- Әйе, чиратта торган көнне эштә дә юньләп эшли алмыйсың, бар настроение беткән була. - Анысы пустяк ла, юкка исең киткән икән... Ул арада, ишекне ачып, текә күпертмә причёскалы хатын дәшә, һәм барысы да күрше бүлмәгә керәләр. Стена аша бар сүзләр ишетелеп тора. Менә партком җыелышны ачып, сүзне теге хатынга бирде. Пирадова фамилияле. Ул хатын бик активист. Газетада да актив катнаша. Тик мәкаләләрен "Агитатор блокноты"ннан күчереп китерә. Мәгариф аны рәткә китерер өчен шактый тир түгә инде. Пирадованың тавышы көр, үзе таза гәүдәле. Буйга-сынга килешле. Аның ире юк диләр. Абыйсы кайдадыр бик зур урында, ди. Шуңа ул үзен бик иркен, бәйсез тота... Ник шултикле шапырынырга? Әйтерсең бездә бернинди җитешсезлек юк. Әйтерсең туйганчы ашыйбыз, кияргә киемнәребез бар. Бернинди чират та, кытлык та юк. Җыелыш шундый формада бара. Уйлыйсың, бу җыелышта без шушында зарланып утыручылармы, әллә бүтәннәрме. Аларны тәмам алыштырып куйганнар шикелле. Җыелышта чыгып сөйләгәндә икенче кешегә әйләнәләр. Берсе дә эчендә сыкраган, бүген бугазыннан алган нәрсәсен сөйләми, ә зур планнар турында сөйли, аларның үтәлмәве турында ләммим. Ник үтәлми ул бурычлар? Шуның сәбәпләрен ачып салу юк. "Нигә бу шулай икән?" - дип уйлый Мәгариф. Сәбәпләрен тәгаен белмичә, кимчелекләрне бетереп булмый. Нишләп үтәлми ул бурыч итеп алган планнар? Һавадан алып төзелгәнмени алар? Башын, соңын нык исәпләмәгәннәрмени? Юк, сәбәп бүтәндә булырга тиеш. Һәркем үзенә йөкләтелгән эшне төгәл итеп, җиренә җиткереп эшләмәгән. Ә ник шул хакта сөйләшмиләр? Конкрет сөйләшү юк. Берни эшләмичә фабрикада буталып йөргән кешеләр дә эш хакы алалар... Мәгариф шундый әллә ничә кешене белә. Аларны теге станоклар янында эшләүчеләр дә белеп, күреп торалар. Конкрет бер эш эшләмичә акча алучылар булгач, станокта конкрет эш башкаручы эленке-салынкы гына эшли. Аны күпме генә кусаң да, ул әнә шул конкрет эш эшләмичә эш хакы алучыларны исендә тота. Шуның аркасында тырышлыгы кими. Нигә мин бүтәннәр өчен тир түгим, ди... Менә хикмәт нәрсәдә. Планнар үтәлмәүнең төп сәбәпчесе әнә шундый гаделсезлектә дә. Әлбәттә, сәбәп бу гына була алмый. Сәбәпләр күп алар. Ә сәбәпләрнең берсе әнә шул, мөгаен. Нигә бу хакта бер сүз дә әйтмиләр? Сөйләргә ярамый торгандыр инде, югыйсә ул хакта сүз чыкмый калмас иде. Нинди беркатлы уйлыйм мин, тфү, тфү! Дурак! Кешеләр табигатьтән бер-берсенә тигез түгел. Берсе акыллырак, икенчесе ахмаграк. Ахмак булмаса да, тегесе башкара ала торган эшне эшли алмый. Менә кайдан тагы бер тигезсезлек килеп чыга. Юк, кешеләр сәләт-холыклары белән бер дә бердәй түгел. Һәм бердәй булмас та ул. Әмма җитәкчеләргә шул хәлне тигез иттереп алып барырга кирәк бит. Тормышның бар комары, кызыгы, хәрәкәтләндерүче көче кешеләрнең бер-берсеннән аерымлыгында түгел. Кешеләр бердәй, бертөрле булсалар, дөнья бик кызыксыз булыр иде. Яшәү дә күңелсезгә әйләнер иде. Әмма табигатьтән килә торган тигезсезлекне, гаделсезлекне безнең тормыш тигезләргә тырыша. Бу - иң гуманлы эш. Башка илләрдә кешеләр арасындагы табигый аерманы тагын да тирәнәйтәләр, шул каршылыкны файдаланып, эшчеләрне изәләр, талыйлар. Ул яктан алганда безнең тормыш гадел, һәр кешегә тигез карый... Әмма кешеләр арасында мөнәсәбәтләр шактый киеренке. Ни өчен? Менә шуны аңлап җитеп булмый. Ни өчен менә минем белән безнең газета редакторы Тарик Таһиров арасында гади кешеләрчә мөнәсәбәт урнаша алмый? Тарик Фәррахович үзенә аерым бертөрле кеше. Эчендәген бервакытта да чыгармый кебек ул. Бик аз сүзле. Язып китергән мәкаләңне ошатмаса, "бармый" дип бер сүз генә язып куя. Ник икәнен һич тә әйтми, аңлатмый. Аңлата башласа, артык сүз ычкыныр дип курка ул. Ни уйлаганын һич белеп булмый. Нәрсә йөртә аны? Эшме? Юк, эшне бик үк яратып бетерми ул. Зарплатамы? Әйе, гаиләсе өчен акча кирәк. Бу гына йөртми, ахры, аны? Әллә данга омтылумы? Югыйсә, чи тиреләр цехы начальнигы була торып, тагы күптиражлының редакторы вазифасын да алып бармас иде. Юк, бу иҗтимагый нагрузка итеп бирелмәгән аңа. Ул эш хакы ала. Ике җирдә эшли. Дөрес, аңа бу эшне муафыйк редактор тапканчы дип йөкләгәннәр. Үзең табып бир, дип тә әйткәннәр. Шуңарчы бу вазифа синең өстән алынмый, дигәннәр. Тарик Фәррахович нигәдер эшне суза. Ике җирдән зарплата алу аңа файдалы, билгеле. Ләкин парторг ашыктыра. "Нигә тизрәк кеше тапмыйсың?" - дип искәртә. Чөнки чи тиреләр цехында да чатаклыклар булгалап тора. Ул җитешсезлекләрне Тарик Фәрраховичның ике урында эшләвеннән күрәләр. Шуңа сылтыйлар. Бу нәрсә җитәкчелекнең эчен пошыра иде. Ә Тарик Фәррахович никтер бер карарга килә алмый. Характерындагы әкренлек комачау итәме? Ул бик әкрен кеше. Сөйләшүе дә әкрен аның, хәрәкәтләре дә. Язуы да әкрен. Хәер, ул редактор булып бер юл да язганы юк. Ул күрсәтмәләр генә бирә. Мәгариф барысын да җиренә җиткереп эшли. Хәтта артыгы белән эшли. Ә корректор-машинистка Лена Идалова аңа бик дәртләнеп булыша. Ул - керәшен кызы. Мәкаләләрне дә әйбәт кенә яза. Тарик Фәррахович әйтә: "Аның каләме бар", - ди. Мәгарифкә исә нигәдер алай дип әйткәне юк. Ни өчен икән? Белеп булмый. Үзең гөман кылып сизенсәң генә инде. Мәгариф үзенең мәкаләләрен Ленаныкы белән чагыштырып карый. Аерма бар икән ич. Ленаның язганнары баш мәкалә тибында, ни турында язса да, шуның бер нөсхәсе кебегрәк килеп чыга. Ә Мәгариф тормыш детальләре кушып язарга омтыла. Күзгә карап, караны ак дип әйтергә теле бармый һәм кайбер нәрсәләрдә читкәрәк керә дә китә. Тарик Фәррахович аның мәкаләсен укыганда йөзен чыта һәм бер сүз дә әйтми, кыскартырга кире кайтарып бирә... Билгеле, һәр төштә дә стандарт инде. Язуда да стандарттан тайпылырга ярамый. Мәгариф кат-кат күчерә. Шомарта, шул-тикле шомарта, тормышчанлыктан берни дә калмый. Менә шул гына Тарик Фәрраховичка ошый. Ул нәрсәдәндер курка. Мәкалә чит күзләргә чалына күрмәсен дип тырыша. Мәкалә башларына бары газеталарда кулланылган сүзләрне куя. Моннан бер ел элек Мәгарифне эшкә алганда, Тарик Фәррахович карашын аңа терәп туктатты да: "Синең әтиең мулламыни?" - дигән сорау бирде һәм күзләре белән аңа кадаган кебек карап торды. Янәсе, ялганлармы, әллә дөресен әйтерме дип сыный иде. "Әйе, - диде Мәгариф, боргаланмыйча. - Нигә сорыйсыз?" "Юк, болай гына", - дип, Тарик Фәррахович сүзне икенчегә борды. Иртәгә газетага нинди материаллар әзерләргә кирәклеге турында әйтергә тотынды. Мәгариф мәкаләләр әзерләргә кереште. Тарик Фәррахович үз цехына китте. Мәгариф блокнотын ачып куйды, ә уенда һаман борчулы пошаман кузгала. Бер юл да яза алмый. Шикләр зиһенне чорнап ала. Ник кызыксынды ул? Нәрсәгә кирәк булды? Хәер, анысы бераз аңлашыла да. Мулла малаен редакциядә эшләтергә ярыймы икән соң? Тарик Фәррахович ике төпле кеше, ахрысы. Ничек аңа ярарга? Юк, ул үзе урынына мине калдырмас. Әти турында юкка гына белешмәгәндер. Соң бит, бик ачык нәрсә, ничек шуны аңламый торам: мулла малаен кем газетага баш итеп куярга җөрьәт итсен? Беркемнең дә башы ике түгел! Бу әти кайчанга чаклы минем аякка тагылган таш булыр? Моның бер чиге булырга тиештер бит?! Алар башта авылда яшәделәр. Әтисе колхозга тәгәрмәч эшли. Шул ук вакытта, үлем-китем булганда, муллалык вазифасын үти, кешеләрне соңгы юлга озатыша. Ул яшь чагында Казанда җәдит мәдрәсәсендә укыган. Кайсы авылдадыр мулла булып торган. Революциядән соң, эзәрлекләүләрдән качып, Урал якларына киткән. Руд-никларда колчедан чапкан. Чехотка белән авырый башлагач, үз авылына кайтып егылган. Хәзер мулла булуына астан гына кемнәрдер күпсенәләр иде. Башлыклар төрлечә кыерсыталар. Өйләре бик тузган иде. Өй торгызырга бүрәнә бирмиләр. Күпме тапкыр колхоз рәисен сыйлады. Бригадирны атна саен диярлек тыгындырды. Эчкәндә таулар вәгъдә итеп сайрыйлар. Айныгач, каршыларына барсаң, йөзләрен читкә боралар. Сөйләшәселәре килми. Төрле сәбәпләр алга өяләр, сәбәпләр артына качалар иде. Әтисе өйне ремонтларга тырышып карады. Ләкин, юньле-рәтле материал, такта-токта булмагач, кул селтәде. Тәрәзә астындагы ниргәләр тәмам череп беткән. Өй берничә ел элек сипләнгән булган. Ул ниргәләр дә кагылуга ишелергә тора... Нишләргә? Өйдә кыш чыгарлык түгел, әни ревматизм белән авырый. Буыннары шешә. Түрәләргә жалоба язгач, аны больницага салдылар. Дәва ярыйсы файдалы булды. Ул палатада ятканда бер элемтәле хатын белән якыная. Шул хатынга ике каз, күпмедер акча төртеп, әтигә паспорт юнәттеләр. Ул вакытта паспорт алу колхоздан котылу санала иде. Әти Түбән Вязовойга китте, шунда элекке танышлары аша тимер юлы чистартучы булып эшкә урнашты. Кыш урталарында баракта бер бүлмә бушагач, безне дә кайтып алды. Авылда җиденчедә укый идем, биредә рус мәктәбенең дүртенче классына керергә туры килде. Бик авыр кыенлыклар кичердем. Елаган чакларым булды. Шулай да канәгать идек. Чөнки ипи күрдек, карточкага бирә иделәр. Күпмедер вакыттан мин ремесленный техникумда укый башладым. Аны әйбәт тәмамлагач, ремонт мастерскоенда эшләдем. Аннан паровозга кочегар итеп куйдылар. Апа исә вербовкага эләкте. Ленинградка озаттылар. Язын без яши торган баракны су басты. Әни бик каты суык тидергән иде. Болай да кыл өстендә торган затка җитә калды. Күп тә үтми, дөнья куйды. Аның кырыгы да үтмәс борын, әти бер яшь хатынга өйләнде. Ул хатын Әстерхан ягыннан иде. Сезнең бу каһәрләнгән ач якта гомер черетмик, дип, әтине көн-төн үгетләп, шул якка алып та китте. Сугыш башланганда безнең поезд ротасы составларны Люберцыга хәтле илтә иде. Сугыш вакытында Мәскәүдән, башка җирләрдән күченгән завод җиһазларын Казанга, Зеленодольскка ташыдык. Безнең рота штабы Канаш станциясендә булды. Бернинди ялсыз эшли иде. Смена беткәч тә ашап-эчеп аласың һәм шунда ук ятакка авасың. Унике сәгатьтән соң янәдән паровоз топкасы янына басасың. Көн дә юк, төн дә юк. Машинист Ипатов зур башлы, тузгак чәчле, симез битле, урта буйлы, нык, таза бәдәнле. Ул гимнастёркадан, иңнәрендә сержант погоны. Бу якныкы түгел кебек. Сөйләшүе башкачарак. "Г" хәрефен "һ" кебегрәк әйтә. Болай тыштан караганда начар тәэсир калдырмый иде. Бергә эшли башлагач, характеры беленде. Тиз кызып китүчән. Үзе каты карашлы. Әмма ачуы озакка бармый. Кызып китеп, сине тиргәп ташлавына үкенгән кебек була ул. Йомшаклана, йөзенә канәгатьсезлек чыгарып, сиңа булыша. Әмма ниндидер җитешсезлек килеп чыга да, Ипатов тагын ычкына, күкерттәй гөлт итеп кабына. Сине эттән алып эткә сала. Әшәке сүзләр белән сине түбәнсетә. "Син кем, ә? - ди. - Нәрсәгә ярыйсың син, гололобый?" - дип акырына. Смоленск өлкәсенең Мокры дигән узловой станциясендә сменаны тапшырып, бытовка вагонында ял итәргә әзерләнәбез. Тиз генә йокыга китеп булмый. Бытовканың икенче бүлмәсендә медпункт. Анда ике сестра эшли иде. Алар янына кемнәрдер кергән, кычкырып сөйләшәләр. Ипатов өстәге нарга менеп ятарга дип ая-гын күтәрмәгә басты, ишек ачылганга башын борды. Шунда ук аягын кире алды да астагы нар кырыена утырды. Күзе теге өлкән лейтенантка текәлгән иде. Лейтенант, кашларын җыерып, бар дикъкатен моңа төбәп туктап калды. Ул тонык янган лампочкага күз сирпеп алды, ягъни бу яктылыкта аның күзе алдамыймы? Ул Ипатовны таныган да, танымаган да кебек, икеләнү кичереп торды да кулын селтәп алды. Икеләнүе бетеп җитмәгән чырай белән: - Ипатов, синме, түгелме? - дип, кырыс тавыш белән сорап тегеңә таба атлады. Ипатов ничектер шүрләп киткәндәй булды, ләкин шунда ук үзен кулга алды. - Мин... Мин... - дип, ул башын кыегайта төште, ясалма кыюланып. Күзләре яшерен елтырап алдылар. - Ә сез кем? - Йә-йә, танымаганга салышма! - Өлкән лейтенантның тавышы хәвефле иде. - Көчәнмә! - Юк, чынлап та... - дип өлгерде Ипатов, лейтенант аңа таба атылып килде дә күлмәк якасыннан тотып алды. - Сез нәрсә, иптәш өлкән лейтенант?.. - Ипатовның күзләре шакмак булды. Өлкән лейтенант, тешләрен шыгырдатып, Ипатовның ияк астындагы йодрыгын өскә этәрде, тегесенең башы артка каерылды, тыны буылды. Ул ике кулы белән бугазындагы йодрыкка ябышты. - Ну, таныдыңмы, юкмы? - дип ысылдады өлкән лейтенант. - Таныдым, - диде Ипатов, гыжылдап. Өлкән лейтенант аның бугазыннан кулын алды. Те-генең исә сулышы ачылудан йөз-кыяфәте үзгәреп китте. Лейтенант аңа катгый сораулы карашын текәде. Бо-ларның бик мөһим эшләре бергә булган. Ләкин ниндидер аңлашылмаучылык килеп чыккан булса кирәк. Уртак эшкә кайсыдыр хыянәт иткән, шуның дәгъвасы булырга охшый. Өлкән лейтенант каршыдагы урындыкка чүмәште. - Йә, әйт, ни өчен минем семьяны эвакуировать итмәдең? Минем партизан итеп калдырылганны белдең бит? Аларга әйтмичә, үзегез бер көн алдан качкансыз. - Посёлокны бомбага тоттылар... - Ипатов башын күтәреп, күзләренең агы белән усал үгез кебек карады, аның сүзләренә теге ышанамы-юкмы икәнне чамалый иде. - Бар нәрсәнең асты өскә килде... Мин сезнекеләргә әйтергә кеше җибәрдем. Ул: "Алар юк, киткәннәр булырга охшый", - дип килде. - Алдама, ичмаса, үлгәннәр каршында честный бул! Әйтмәгәнсең! Мин тикшердем. Квасов барысын да сөйләде. Син миңа үч итеп бу әшәкелекне кылгансың... - Юк инде, нәрсә сөйлисең? - Груня сиңа түгел, миңа чыкты. Күпме шыңшып йөргәнеңне хәтерлә! Менә, җай килгәч, үч кайтаргансың! - Груня станция интенданты белән яшәгән. Немец подстилкасы. Кызы: "Без шоколад кына ашап тора-быз", - дип мактанган. Сатлыклар, хыянәтчеләр!.. - Ипатов бу сүзләрне бик тавыш күтәреп әйтте. Ник дисәң, бу хәл үзенең этлеген аклау өчен ныклы нигез иде. Ул хаксыз гаепләнүче төсе чыгарып тора башлады. - Сволочь, син аны шул хәлләргә дучар иттең! Син аның башын ашадың. Бары син генә, Ипатов! Эвакуация турында алдан әйткән булсаң, алар немец астында калмаслар иде!.. - Нәрсә син, немец сөяркәсен яклыйсыңмы? Моның кая барганын чамала, парин! - Ипатов үзенең позициясе ныклыгын бик нык тоя һәм аңа ташланган гаепнең юкка чыгуы белән горурлана төсле иде. Ул хәзер үзе өлкән лейтенантка һөҗүмгә күчәргә тора сыман. Әллә эшне зурга җибәрәсе килмиме? Ипатовның гаебе булган, ләкин ул шул гаебен хатын гаебе белән бетерергә җай тапты. Өлкән лейтенантның җыерчыклы яңакларында алсу чалымнар күренде, тар борынының ике ягы да нык кызарган. Ул ашыга-ашыга эчке кесәсеннән бер бит кәгазь тартып чыгарды һәм Ипатовның йөзенә таба сузылып шуны селтәде. - Груня Егорова безнең органнар кушуы буенча немец офицеры белән торган, һәм бик кыйммәтле, секретный мәгълүматлар биргән. Белдеңме?! Син Груняны сатылган дип әйтә алмыйсың! Белдеңме?! Аны гаепле санап, үзеңнең гаебеңне шуның белән каплап калдырырга телисең! Ул китап зурлыгындагы бумажнигын ачып, тагын бер кәгазь алды: "Егорова Груня "За отвагу" медале белән бүләкләнә", - дип укыды да кире куйды. - Немец офицеры астында яткан өчен "За отвагу", ә? Юк. Ышанмыйм мин моңа. Ипатовның бая үз гаебен хатынныкы белән томаларга иткәндәге җиңүчән чалымнары йөзендә калмаган иде инде. Шулай да аның һич кенә дә бирешәсе килми иде. - Мә, үз күзләрең белән укып кара! Өлкән лейтенант бүләкләү кәгазен аңа сузды. Ипатов ышанмыйча гына алды да бик текәлеп, җентекләп күздән кичерә башлады. Ничек тә бер-бер хата табарга тырышкан төстә иде. Шактый озак карады ул. Аннары, авыз эченнән нидер мыгырдап, кәгазьне иясенә сузды. Аның йөзендә өлкән лейтенантны түбәнсетә торган зәһәрле көлемсерәү чагылды. - Ә синең кая медалең, ә? Тылда сугыштан качып яткансың, ә? - Хәзер өлкән лейтенант тегене стенага тери башлады. Ипатов бирешергә теләми, баягыча кыю карый, үзенең хаклылыгыннан бер карыш чигенергә теләми сыман иде. - Без тылда да сугыштагы кебек тир түктек, тик ятмадык. Ни кушсалар, шуны эшләдек... Әллә син... - Ипатовның калын мыеклары кыймыл-кыймыл килде, яңакларындагы юка җыерчыклар тартышып алды, ул хак-лы булуын тоеп елмая иде. - НКВДда опер булып, басудан берничә башак алган өчен, балалы хатыннарны хөкем итеп яткансың, ә? Ипатов органнарда эшләгән, шуңа бик кырыс тота ул үзен. - Ни кушсалар, шуны эшли һәркем! Син дә бит ни боерсалар, шуны башкарып йөргәнсең, - диде ул. Һәм үчекләгән шикелле көлемсерәп лейтенантка күз кырые белән нәфрәтле итеп карады. - Әллә синең кулың бик чистадырмы? - Ипатов, кызыксынып кара, минем намусым чиста калды, - дип, лейтенант кәгазьләрен бумажнигына салып эчке кесәсенә тыкты. - Ләкин бу минем шәхси казанышым түгел. Просто миңа барысы да уңай туры килде. Партизан сугышында пычранмыйча калу мөмкин түгел. Ышандырмыйм. Әмма минем белән бәхетле очрак булды. Мин радист идем... - Акланып маташма, бу тормышта беркем дә чиста кала алмый. Бик тырышса да, күпме чиләнсә дә... Ипатов тагын үчекләүгә күчте. Үзенең гаебен бар дип тә белми кебек иде. Әнә үзенә аклану дәлиле дә тапкан: беркем дә чиста булып кала алмый. Бу ышыклану ныклы, аны какшату мөмкин түгел кебек. - Җайлы ышык артына поскансың, әкәм-төкәм шикелле. Интересно, ни өчен сине органнардан гөшкеттеләр? Җылы урынны адәм баласы үзе теләп ташламый. - Нәрсә син допрос аласың? Ипатов ригаяле көлемсерәде, ачуын кабартмады. Ул үзенең гаебе булганлыгын һаман ныграк төшенә бара шикелле иде. Бигрәк тә Груняның медаль белән бүләкләнүе аны пошаманга төшерә кебек. Чыннан да, эвакуация хәбәрен ул Груняларга әйтмәде. Ни өчен шулай эшләде, моны үзе төгәл аңлатып бирә алмас иде. Әллә нинди эчендәге яшерен инстинкт шул этлеккә этәрде бугай. - Юк, һич тә, - диде өлкән лейтенант, тәмам тынычланып, үзенең элеккеге халәтенә кайткан сыман итеп. - Эчтәге үчеңнең шундый моментта чыгуына гаҗәпләнәм. Ә бит Груняны син өзелеп ярата идең. Башта мине Грунядан читләштергәндә эчеңне ачкан булдың. Күзләреңә яшь килгәнен дә хәтерлим әле. Димәк, чын булмаган, бары уйнагансың, ә? Яратуың хак булса, үч алырга кулың күтәрелмәс иде, юк! - Әх, дустым, синең схемаңнан тере тормыш мең тапкыр катлаулырак икәнен күреп торасың бит, - дип куйды Ипатов, тавышы ачыргаланып чыкты. - Яраткан, яратмаган... хәзер сөйләнүдән ни мәгънә? Тормышның асты өскә килде... - Сине анекдот өчен түбән тәгәрәгән дип ишеттем. Чынлап та шулаймы? - Ярар, эчемдә казынма инде... - Анекдоты бик мәкерле булган, ди. Ни өчен Ленин һәрчак ботинка киеп йөргән? Чөнки такыр юлдан барган. Ни өчен Сталин һәрчак күн итек кенә кигән? Чөнки һәрчак сазлык җирдән атлаган. - Мине провоцировать иттеләр, - дип мыгырдан-ды Ипатов, кыяфәтенә мескенлек чалымнары чыкты. Өлкән лейтенант, бу кешегә тагын нинди дәгъва белдерим дигәндәй, карашын түбәнгә төбәп, уйга калып торды. Пауза озакка китә башлагач, башын күтәрде һәм Ипатовка карап алды. - Груняның һәлакәте синең намуста, Ипатов, - диде, тирән уфтанып. Ипатов исә өлкән лейтенант аны берни дә эшләтә алмаячагын төгәл исәпләде һәм шуңа батыраеп сөйләшә башлады. - Нинди намус? Син әллә тилебәрән орлыгы ашадыңмы? Намус күптән беткән нәрсә бит. - Ул усалланып кычкырды. - Йә, намусың кушканча берәр нәрсә эшләгәнең булдымы? Булса да, ышанмыйм. Чөнки намус идеологиягә, сәясәткә буйсындырылган. Практикада шул нигездә генә эшлисең. - Груняны немец авызына калдыруда нинди сәясәт катнашсын, ә? Син, Ипатов, һаман койрык болгыйсың, - дип, тавышын күтәрде өлкән лейтенант. Ул кешеләрдә намус барлыгына ышана һәм шуңа таяна шикелле иде. - Җаваплылыкны өстеңә алмыйсың. Шултикле түбән төштеңмени? Груняны калдырмаска партийный вәгъдә бирдең. Хәтереңә төшер... - Ситуация сәгать саен үзгәреп торды бит! Ипатов ипле, ышаныч яулый торган тавыш белән аңлата башлады: - Хәлләр үзгәргән саен, аларга карата тактик сәясәт тә үзгәрә... - Менә монысын дөрес әйтәсең. Ышанам, - диде өлкән лейтенант кәефсез генә. Ул Груняның немец тырнагында калуда ниндидер сәясәт тәэсире булганына төшенгән кебек иде. Әгәр шулай икән, монда Ипатовның шәхси гаебе юк булып чыга түгелме? Һаман да шул "гәрчә кеше гаепле, бер кеше дә гаепле түгел" сафсатасына килеп төртеләсең. Өлкән лейтенантның җыерчыклы битләрендә бирел-гәнлек, бернинди дә дөреслекне табып булмаганлык чалымнары сизелде. Ул кузгалып өстәл каршына килеп басты, аның өстенә куелган киштәләрдәге поезд хәрәкәте журналларын алып караштырырга тотынды. Ул технический ревизор, ягъни хәрәкәт куркынычсызлыгы инженеры буларак, подсобкага шул хезмәт буенча тикшерү уздырырга кергән иде. Көтмәгәндә-уйламаганда яшьтән бергә аралашкан, дуслашкан, дошманлашкан иптәшенә тап булды. Алар райкомның оештыру бүлегендә бер коллективта эшләделәр. Бер посёлок кешеләре булуларын анда белгертмәгәннәр. Чөнки икесе дә яшьлек тилелеге белән гүзәл Груня артыннан акылларын җуеп чабуларын читкә чәчәселәре килми. Ул тирән сер булып ике арага күмелгән иде. Ләкин Ипатов җанында үч яшерен генә пыскып калган икән. Ул, җае чыгу белән, дөртләп кабынып киткән. Үч уты Груня өстенә барып төшкән... Ипатов күпме генә ситуациягә, сәясәткә сылтамасын, аның этлеге ачык ярылып ята. Идеологиягә барча нәрсә буйсындырылган: җан да, намус та, әдәп тә, уйлар да, кылган гамәлләр дә... Беркемгә үпкәли алмыйсың. Конкрет беркем бер гамәл өчен җавап тотмый... Өлкән лейтенант үз эшенә йотылды, ул Ипатовны белмәгән дә кебек төсле иде. Ипатов аңа сәерсенеп һәм аптыраган чырай белән карап алды, өске кат нарга менеп ятты. Бер минуттан борынын сызгыртасызгырта йоклап киткәне ишетелде. Мәгариф кувалда белән ташкүмер кантарларын вата-вата эт булган иде. Ничек йоклап киткәнен дә сизмәде. Станция ашханәсендә тукланып чыкты да, рельс-лар,- шпаллар аша сикерә-сикерә, паровозлары янына кил-де. Будкада машинист Ипатов белән тагы таза гына тәбәнәк кеше нидер сөйләшәләр. Әллә ярдәмче машинист биргәннәрме? Кыяфәтләренә караганда шулайрак төсле. Ипатов "ярдәмчесез юлга чыкмыйм, паровоз кабул итмим" дигән иде. Димәк, минем эш тә бераз җайлана. Юкса колун белән ташкүмер ватарга, аннары шуны улакка тутырырга һәм совковый көрәк белән топкага ыргытырга җитешеп булмый. Ипатов холыксыз кеше, күкерт кебек тиз кабынып китә. Аты-юлы белән кычкырырга гына белә. Кочегарга әз генә дә булышырга уйламый. Аксөяк, һаман партия номенклатурасында буталып йөргән. Тик сәяси янганнан соң гына түбән тәгәрәгән. Шулай да элеккеге холкын үзгәртмәгән. Өченчекөн теге техник ревизор өлкән лейтенант Ипатовның бераз кикриген шиңдерде шиңдерүен. Аның тавышы сүрән чыга иде. Мәгариф будкага күтәрелергә ашыкмады. Ипатов ярдәмче машинистка бик зарури эшләр турында аңлата булыр. Әнә, бәхәсләшеп, тавыш күтәрделәр. Ярдәмче дә паровоз белгече, ахрысы. Паровоз хәрәкәт иткәндә күп нәрсә эшләргә тиеш. Ипатов шуны тукый. Аның хакимият бүлешәсе килми. Кечкенә хакимиятне дә ычкындырырга теләми ул... Мәгариф, паровоз артынарак китеп, кара майга баткан осмотрщикларның вагоннар астыннан дүрткә бөгелеп үтә-үтә, тәгәрмәч буксаларына озын саплы чүкеч белән чың-чың итеп суккалавын күзәтеп торды. Берәү кинәт вагон астыннан кылт итеп чыкты да: "Төтен юкмы?" - дип, кулын иреннәре тирәсендә йөртеп алды. Мәгариф үзе төтәтүче булмаса да, паёк хисабыннан бирелгән тәмәкене кесәсендә йөртә иде. Ул ияк какты да папирос кәгазеннән бер бит ертып бирде. Юлчы кара бармаклары арасына папирос кәгазен кыстыргач, өч бармак белән чеметеп, мул гына мүк тәмәке салды. Бармаклары аны төреп тә өлгерде. Ул, борылып, җилдән ышыкланды. Зажигалкасының ялкын теле тәмәкегә ут элдерде. Юлчы, ниндидер тансык канәгатьләнү белән суыра-суыра, Мәгарифкә ияк кагып рәхмәтен белгертте дә эшенә ашыкты... Мәгариф аның шундый тәмле итеп йотлыгып суыруына гаҗәпләнде. Ул тәмәке тартканы булмагач: "Ни өчен кешеләр тәмәкене шултикле яраталар?" - дип уйга калды. Моның ниндидер сере бар, ахры? Немец әсирлегендә тәмәкечеләр икмәк өлешләрен тәмәкегә алыштыра торган булганнар. Авыздан өзеп, тәмам дистрофикка әйләнеп, шул рәвешле юкка чыкканнар. "Гадәт адәм баласыннан көчле" дигән сүзләр хак, ахрысы. Мәгариф баскычтан будкага күтәрелде. Ипатов яңа ярдәмчегә бик җентекләп нәрсәдер өйрәтеп ята иде. - Әһә, менә кочегар, - дип, Ипатов аңа таба борылды. Ярдәмче тәбәнәк буйлы, зур башлы. Калын пилоткасы кырыеннан кызгылт чәч чылгыйлары тырпайган. Фамилиясе Буханько икән. Ул, ничектер юмакай елмаеп, Мәгарифкә кул бирде. Аның муены юк диярлек, кабак сыман түгәрәк башы ике җилкә уртасына ябыштырып куелган шикелле тоела. Ләкин башы бик хәрәкәтчән икән, әле бу якка, әле теге якка ике иң арасында тәгәрәп кенә тора иде. Ә күзләре елмаеп, бик йомшак карыйлар. Йөзендә елмаю нуры биеп тора... Бу нинди кеше булыр икән дип, Мәгариф тендерга кергәндә уйлады, чөнки ярдәмче кыяфәте белән үк тәэсир итте аңа. Учы бик йомшак тоелды, контр күсесе түгелме икән? Көрәк тоткан кул түгел. Топкага бер көрәк күмер ыргытырга сатулаша башласа нишләрсең? Кочегар күмерне ваклап тендердан будка стенасына куелган улакка тутырырга тиеш. Машинист ярдәмчесе әзер күмерне совковый көрәк белән топкага озата. Ун-унбиш көрәк. Кочегар җитешсә, бу эшне үзе эшли. Мәгариф - бик тырыш зат, колун белән ташкүмерне вакларга, улакка тутырырга һәм топка авызына ыргытырга да өлгерә... Яңа тип паровозда уңайлыклар күп. Зур аккумулятор куелган. Барча почмакларда электр лампасы. Тендер артында бер бүлмә. Ял итәр өчен көйләнгән. Ике катлы нар, өстәл. Чәй кайнатырга электр плитәсе бар. Ләкин ул эшләми, янган. Ипатов күптән Мәскәү-Смоленск юлында йөргәндә яшь кенә бер хатынны каядыр утыртып барган иде. Ләкин хатын ул станциядә төшмәде. Барган арада Ипатов аны хатын итеп файдаланды. Хатын - Ипатовка, Ипатов хатынга бик ошап китте, ахрысы. Аерыла алмадылар. Ипатов бик ялынды, хатын ул ялынмаса да китәсе түгел сыман иде. Татлы калҗаны кемнең кулдан ычкындырасы килсен. Хатынны шул бүлмәгә урнаштырды. Теге паровозларда исә инструмент темнушкасында йөртте. Ул хатын-кызга бик хирыс иде. Водокачкадан мин паровозга су алган арада да, хатын янына кереп, дәртен канәгатьләндереп чыгарга өлгерә. Менә штабтан Ипатов путёвка алып чыкты. Кызыл полосалы путёвка. Моңа һәр станциядә тоткарлыксыз яшел ут бирелә. "Тере товар" микәнни? Ягъни кешеләр төялгән эшелон. Без ул эшелонны моннан йөз чакрым чамасы артта булган "Разъезд № 90" нан алып киләсе икән. Нәрсә, арт белән хәрәкәт итеп барабызмыни? Әйе, чөнки паровозны бора торган круг юк. Стрелалар ярдәмендә дә артны алга әйләндерерлек түгел. Ипатов шунлыктан Буханьконы тормоз будкасына куйды. Алны күзәтеп барырга. Паровоз арты белән барачак... Әнә семофорның кызыл күзе яшелгә әйләнде. Рожок бик нечкә сызгыртты. Юл ачык. Ипатов регуляторны сак кына бер бүлемтеккә, аннан икенче, өченчесенә күчерде. Паровоз пар пошкырапошкыра кузгалды һәм шактый тиз кызулап китте. Ипатов оста машинист, паровозны бик тиз тулы көченә кертте. Артка таба шактый кызу барабыз. Сугыш узган җирләр. Бомба, снаряд чокырлары. Җиме-релгән окоп, блиндажлар, ут нокталары, янган йортлар, хәрабәләр. Бары морҗалар гына телефон баганалары кебек кагаеп калганнар. Җимерек өстенә җимерек. Ләкин шул хәрабәләр уртасында ниндидер гәүдәләр кыймылдыйлар. Землянка ишек төбендә бер бала басып тора, аның паровозда гаме юк, ул елый, ашарга сорый булса ки-рәк... Сугыш таптап узган җирләрдән дә җанны өшетә торган бүтән нәрсә булмас... Тагы гаҗәп нәрсә, һәр калку тауда ак чиркәүләр күренеп кала. Кайсыларының башы җимерелгән, күбесе исәнбөтен килеш. Нишләп чиркәүләр шулкадәр күп? Руслар күп гөнаһ кылалар микәнни? Күп гөнаһларны ярлыкау өчен чиркәүне дә күп төзегәннәр, күрәсең. Попка барып гөнаһыңны юкка чыгартасың - тәүбә итәсең һәм тагын гөнаһ кыла башлыйсың. Начар түгел бит, ә? Тәүбәгә килдең - чип-чиста каласың. Вөҗдан газабы кичерүләр дә булмый инде, юк. Ә мөселманнарда бу ничек икән? Тәүбә иткәч, гөнаһ бетәме, юкмы? Ярар, бетә дип белик, ләкин эчтә аның юшкыны кала бит. Кешедә иман-намус бар бит әле. Алар гөнаһ саен эчтә, билгеле, авыр төер калдыра баралар. Моны кеше аңы белән абайлап та бетермидер. Намус исәпкә ала, аның үз үлчәве бар, ахрысы. Адәмнең аңыннан тыш "независимый" үлчәү ул. Паровозны запас юлга керттеләр. Бу - зур гына узловой станция. Мәгариф, водокачка, пикгауз, складлар яныннан үтеп, вокзал янына килде. Арттарак базар булырга тиеш иде. Шул якка чыкты, әмма базар юк. Буш лавкалар-өстәлләр генә. Баганаларга, коймаларга язулы кечкенә кәгазьләр ябыштырылган. "Абый, әни бу шәһәрдә юк. Лена", "Мин әтиемне эзлим. Аның фамилиясе...", "Мин Германиядән кайтканда эшелонда сеңлемне югалттым. Аның исеме... Аны тапмыйча биредән китмим. Катыс", "Мин әниемне эзлим. Фамилиясе Сауитина..." Мәгариф паровозга кайтты. Баскычтан будкага, аннан тендерның бер ягындагы инструментлар өчен бүлмә итеп эшләнгән тамбурга узды. Теге шәфкать туташлары төшкәннәр. Ипатов хатыны һәм Буханько күңелле сөйләшеп утыралар. Машинист ярдәмчесенең кабактай түгәрәк башы җилкәсе өстендә тәгәрәп йөри кебек. Иңенең әле бер ягына шуыша, әле икенче ягына. Ул юмалана, җирәнгеч ялагайлана иде. Ничек тә хатынны үзенә каратырга тырыша. Сүзне ир белән хатын мөнәсәбәтенә китереп тери. Хатын да шомарган күренә. "Не люби шутя, а шути любя", - дип, үзен ялт кына алып булмавына ишарәли. Бәясен күтәрә. Буханько бу хатынның нинди икәнен чамалаган инде. Ә хатын үзен бик җитди, эшлек-ле итеп белдерәсе килә. Буханько аның мин-минлеген ку-пайта, синең кебек хатыннар белән яшәргә була, ди-ди шуклана. Күренеп тора: сез ирне ир итеп тора торганга охшыйсыз, сез ирне картайтмыйсыз, аңа бәла китермисез... Буханьконың юмалану, мактау сүзләре хатынның мин-минлеген үсендереп җибәрде, ул кәпрәйгәндәй булды, чыраена горурлану чалымнары чыкты. Матур, бераз бөдрә чәчләренә рәтләп көрән беретын янтайтыбрак куйды. Сыгылмалы сынын күрсәтү өчендерме, теге почмакка барды да, тиз генә борылып, кире килеп чүмәште. Буханько сүзләрен чынга алуы, аңа тулысы белән ышануы сизелә иде. Узгынчы, ялган тулы сүзләрдән тәэсирләнүе аның типик хатын-кыз һәм сай табигатьле икәнен белгертә иде. Буханько һаман үзенең тукынуын белә, хатынны мактап сайрый: мәгънәле кинаяләр ясый. - Мин пэпэже түгел, - дип куйды хатын, чәч алкаларын матур селкетеп. Аның очлы ияге бераз горурлык белән өскә-янга күтәрелеп торды. Буханько моны уенга борды һәм үзе дә уен белән әйтте: - Аңлыйм, сезнең кебек укымышлы хатын-кыз андыйга бармый инде. - Мин химтехникум бетердем, - дип, хатын ике учы белән кабарынкы, сөйкемле битләрен сыпыргалап алды. Ялганлаганда артык кызарып китмәдем микән дип үзен барлаган шикелле тоелды. - Мин лабораториядә ассистент булып эшләдем. Шунда бер галим үлеп минем арттан йөрде. Ял саен чәчәк һәм шоколад бүләк итә иде. Ләкин хатыны белеп, скандал чыгарды. Җитәкчелек каршына куйды. Шаһитлары минем белән тулай торакта бер бүлмәдә торган иптәш кызларым иде... - Көнчелектән, ә? Сез чибәр, сөйкемле, шуңа көнләшкәннәр. Матурларның көнчеләре күп була, ди. Буханько тагын хатынның "самолюбиесенә" җим ыргытты. Хатын моңа шунда ук чиртте: - Матурларның бәхетләре булмый, диләр... - Ну, көнче күбәләкләр сүзе генә. Матурларга бәхет үзе килә. Матурларны бәхет көтеп тора... - Тормышта алай ук түгел түгелен, - дип уфтанды хатын һәм әллә сусынны китерә торган биек күкрәкләрен белдерәсе килепме, учы белән сыпырып-сыпырып алды. - Ир-ат хәзер ышанычлы түгел. Хатын-кыз бик күп, ирләр аз. Шуңардан файдаланалар... - Хатын-кыз ул койма буенда үскән кура җиләге инде, - дип шаяртты Буханько, хатын горурлыгына тимәслек итеп кенә көлеп. - Тулып кызарып пешкән. Менә-менә коелырга тора. Аны ничек өзеп капмыйсың ди? - Өзеп карамасаң, дурак буласың, ә? Шулаймы? Ирләр теләге рәхимсез! - дип, хатын да кеткелдәп көлеп алды. - Күкеләр! - Үзегез яшь, ә ир-ат халкын белеп бетергәнсез. - Бу-ханько күзләрен майландырып һаман хатынның салпы ягына салам кыстыра. - Һәр ир-ат миндә аласы нәрсәсе бар шикелле җанга тукына. Уф! Хатын тагын тырпаеп торган күкрәкләре өстеннән учын йөртте. Гүя Буханьконың шул күкрәкләргә төбәлгән карашын сыпырып төшерә иде. - Дөрестән дә, ир-атның синдә аласы нәрсәсе бар бит, ә? - Әллә ир-ат миңа берәр нәрсә биреп куйганмы? Юк! Хатынның матур чыраенда җитдилек чалымнары куерды. Буханько, моңа тиз генә җавап таба алмыйча, кабактай киң маңгаенда җыерчыклар уйнатып-уйнатып торды. - Алла шулай яраткач нишлисең инде, - диде, кулларын җәеп җибәреп. - Ирләрне - сораучытеләнче, хатыннарны бирүче иткән... - Теләнүче һәрчак гуҗлана, комарга бирелә, үз-үзен белештерми! Аңа алырга гына булсын, аннары ник янмый?! - Әйе, ирләрдә охотниклык бик көчле инде. Буханьконың тавышы тоныкланды. - Кая инде ярату, хисләр турында сөйләргә? Охотникта нинди хис, ярату булсын? Аңа корбан гына кирәк... Хатын Буханьконың түбәнгә төбәлгән чыраена туры карап торды. Сүзләре моңа нинди тәэсир итте икән дип кызыксына иде шикелле. Буханькога өметен суза мәллә? Булмас димә. Ул, Ипатовның хатыны булып яшәп, аның холык-фигылен белеп бетергән. Перспективасы бармы-юкмы икәнен дә чамалаган булырга охшый. Ипатов ерак китә торган түгел. Холкы да утырып җитмәгән: күп кенә почмак очлары бүтәннәргә тиеп, аның тормышын күңелсезлиләр шикелле... Буханько сүзне бүтән эзгәрәк борды: - Кайбер хатын-кызга ир кирәк, ә кайберсенә ир түгел, яшәү чыганагы гына кирәк... - Билгеле, шулай. Хатын-кыз тормыш оясы кора. Ирнең гомерен мәгънәле итә, киләпкә сала, яшәү рәхәтен тудыра... - Ирне яшәү чыганагы итсә, яшәү рәхәте булмый инде, юк! - диде Буханько эчке елмаю белән. Ул хәзер чамалады инде, бу хатын "дешёвка" түгел, ансат кына кулга төшмәячәк. Хәер, күп сынаганы бар, кешеләр сүздә бертөрле булсалар, гамәлдә шуның капма-каршысы булалар. Хатынкызлар бигрәк тә. Кагылгысыз булып кыланалар. Әзрәк өметләндереп, вәгъдәләр белән ышандырсаң, кыссаң-кочсаң, балавыз кебек эриләр дә төшәләр... Ул арада Ипатов путёвка-жезл алып менде. Барыбыз да үз урыннарыбызга бастык. Паровоз бер-ике минут тормозларга пар кудырды да кузгалып китте. Тигез кыр буенча рельслар сузылган. Озакламый тар юлга төштек, һәм паровоз тигезлекне бик нык арттырды. "Топорово" станциясендә призывниклар полкы төялгән вагоннарны тагып, алга - Көнбатышка таба киттек. Мокрыда бригада алмашыныр дигәннәр иде. Ләкин ул хәл булмады. Машинистка нидер булган, аны госпитальгә салганнар. Юлны үзебезгә дәвам итәргә куштылар. Подсобкада ашап-эчкәч, бераз хәл кереп китте. Америка колбасасы бик тәмле тоелды. Ләкин туклыклылыгы аз икән, күп тә үтми, тамак ачты. Мин физик эш эшлим бит, ташкүмер кантарларын колун белән ваклап торам. Ныклап ашау кирәк. Әмма каян аласың аны? Һаман ачлы-туклы көе эшлисең. Кемгә зарлана аласың? Брест янындагы "Муховец" станциясенә икенче көнне кич килеп җиттек. Эшелонны исән-имин тапшырдык. Бу - бик зур узловой станция. Биредә комендатура, тимер юл милициясе, административ биналар. Ашханәсе дә бик шәп иде. Талоннарны кисеп, тәмле аш һәм котлетлы макарон алып тамакны ныгыттык. Тулай торак барагына килеп, бик чиста бүлмәләргә урнаштык. Эт булып арылган иде. Күпме йоклаганыбызны сизмәдек тә. Сигез-тугыз сәгатьтән безне уяттылар. Юлга әзерләнергә кирәк иде. Тиз генә тамак ялгап чыккач, паровозга килеп, эшкә тотындык. Иң элек күмер складына бардык. Йөзләгән стрелалар аша күчә-күчә килеп җиттек. Унике тонна күмер тиешле. Аны кое сиртмәсе шикелле бер озын агач башына беркетелгән козлуга салып тендерга бирәләр. Күмер тузаны бик әшәке нәрсә: әллә ничә кат кием аша тәнгә үтә. Күзәнәкләрне томалый, шуңа тән кычыта. Бетләгән шикелле булып йөрисең, әледән-әле җилкәләреңне кагып торасың. Күмердән соң водокачкадан 18 тонна су алдык. Үзе-безнең элекке урынга кайтып, начальниклар боерыгын көтә башладык. Шул ачыкланды: без 1941-1942 елларда Германиягә эшкә җибәрелгән хатын-кызлар төялгән эшелонны алып китәргә тиеш икән. Смоленскка чаклы. Станциядән өч-дүрт чакрымда озын-озын бараклар, аларны Германиядән кайтарып монда туплаганнар. Хәзер тикшерү, сортировка бара. Эш катлаулы, тагы өч-дүрт тәүлеккә сузылачак, ди. Комендатура хезмәткәрләре көне-төне өзлексез эшлиләр. Германиядән кемнәр ничек булып кайта? Бу бик кызык нәрсә иде. Мәгарифне кеше белән бәйләнешле һәр эш, хәл кызыксындыра иде. Ул коменданттан рөхсәт алды да сортировочныйга барды... Анда мәхшәр, ыгы-зыгы, кычкырышу-елаш бер дә тынып тормый... Һәрбер кайтучыдан әллә ничә кеше сорау ала, шулар буенча бланк-документ тутыра. Нечкә иләк аша уздыралар. Шунсыз мөмкин түгел. Бу бик мөһим чара. Немец вербовать итеп, безгә шпионнар җибәрү ихтималы юк түгел. Мәсьәлә катгый куелган. Кайтучыдан сорау алу өстенә, әллә ничә гариза да яздыралар. Кайсы яшь кенә булса да грамотасыз иде. Мәгариф шундыйларга гариза язарга булышкалады. Сорау алып, карточка тутыручылар барысы да диярлек кече лейтенант погоны таккан чибәр кызлар. Энәдән генә төшкән яңа яшькелт гимнастёрка, җилкә аша партупея, киң каеш белән билләрен буып куйганнар. Шундый ук яшькелт юбканы тезләреннән үк ипле генә өскә күтәреп кигәннәр. Хром итекләр тулы балтырларын кысып тора. Бөдрә алкалы чәчләрен түгәрәк итеп күтәргән, бик килешеп, ягымлы йөзләрен тагын да матурлый төшкән. Хәрби кием урта матурны да гүзәл итеп күрсәтә икән... Мәгариф бу берсеннән-берсе матуррак кызларга сокланып туя алмады. Болар белән дуслашкан, йөрешкән егетләр нинди бәхетле кешеләр икән? Аның белән бу кызлар арасы мәңге үтеп чыга алмаслык упкын. Ул үзенең нинди түбән торуын хәзер аеруча бер ачыну белән тойды. Бу түбәнчелектән шушы кызлар дәрәҗәсенә гомердә дә күтәрелә алмаячак. Неужели һаман тапталу астында яшәр икән? Яшьтән уку тимәде, тормыш ничек тели, шулай изде. Өстәвенә бу татар булулык һәрчак аякка тышау булды. Тигезлек диләр, нинди ялган, кешедән көлә торган сүзләр! Әгәр рус булсам, болай көн-төн кара тузан сулап, корым төкерер идемме? Менә төнлә йөткертә башлады. Табиблар жәлләпме, үпкәң йомшак-көчсез, дип ычкындырдылар... Кызларга карап, Мәгариф дөньясын оныта язды. Менә өстәл янына килеп баскан бик матур киенгән таза гына кыздан лейтенант кыз, сорау алып, документ тутыра. Кыз русчаны оныта язган икән... Башта немецча сөйләп алды да рус сүзләрен сайлап-сайлап аңлатырга тотынды: - Мине немецлар алып киткәндә сигез яшьтә идем. Хәзер унөч белән барам. Мин кечкенә чакта башта әтине, аннан әнине милиционерлар алып киткән. Мине әби үз карамагына алган. Әти-әни шул җирдән юкка чыкканнар. Немецлар килгәндә, без пионер лагеренда идек. Шуннан барыбызны да машиналарга төяп алып киттеләр. Төнлә берничә малай качкан дип сөйләделәр. Сумы шәһәрендә вагоннарга утырттылар. Ашарга өләштеләр. Аннан бик озак бардык. Ун көнләп булырга тиеш. Франция чигендәге бер станциядә безне хуҗаларга бүлеп тараттылар. Мине ирле-хатынлы кырыс кыяфәтле немецлар алды. Балалары юк икән. Башта, билгеле, бик авыр булды. Ләкин немецлар бик сабыр холыклы булып чыкты. Иң элек өйдәге һәрнәрсәнең исемен, нигә кирәк булуын аңлаттылар. Шактый кырыс рәвештә. Мин белмичә төртелеп калсам, бер дә чигенмиләр, үзләренекен итми калмыйлар. Ашау-эчү әйбәт, өс-башымны яңарттылар. Хуҗаны трудармиягә алдылар. Ул шунда һәлак булган. Без зур өйдә хуҗа хатын белән калдык. Бик эшчән, уңган кеше. Мине үзенең кызы шикелле күреп, бик күп нәрсәләргә өйрәтте: укырга-язарга, арифметикага, биология буенча да дәресләр бирде. Аннары машинада тегү, чигү серләренә төшендерде. Өстемдәге һәр киемне үзем тегәм... Йорт янында зур гына бакча. Анда кызыл карлыган, алма, груша, виноград үсә. Яшелчә дә күп утырта идек. Ел тәүлегенә җитәрлек. Кечкенә трактор бар иде. Җир эшләрен шуның белән башкарабыз... - Ул сине кол шикелле эшләткән, эксплуатацияләгән инде, - дип белдерде аннан сорау алучы лейтенант кыз. - Юк, без икебез тигез диярлек эшләдек, - диде немецлашкан кыз. - Авыр күтәртмәде, көчем беткәнче эшләтмәде. Һәрнәрсәдә чама-чикне белә иде. Һәр эштә төгәл, үлчәүле... Мине, әйтәм бит, үз кызы шикелле итеп өйрәтте, күнектерде... Шуның өчен мин кире аның янына - Луиза Тизиль янына китәрмен дип уйлыйм. Чөнки туган җиремдә беркемем дә юк. Анда кошмар, хәрабәгә кайтып мин үләрмен. Юк, мин кире китәм. - Нигә шунда гына калмадың соң? - Американнар көчләп диярлек җыйдылар, машинага төяп озаттылар. Качып калырга башка килмәгән, ялгышканмын һәм хәзер генә аңладым. Мин бит инде немка, русны яратмыйм мин... - Баракка кайтып тор, үзебез чакырырбыз, - диде лейтенант кыз тегеңә. Рус немка матур калын иреннәрен турсайтып чыгып китте. Чираттагы хатын керде. Кочагына нидер күтәргән. Өстәлгә китереп куйды. Биләүгә төргән бала икән. Йа Хода! Нәрсә инде бу әкәмәт? Бала тып-тын, бер шыңшып карасынчы. Барча биографик мәгълүматларны кәгазьгә теркәгәч, сүз балага килеп терәлде: - Кемнән? Лейтенантның йөзенә бернинди гаҗәпләнү, сәерсенү чалымы чыкмады. - Немецтан, - дип, хатын башын аска иде, гөнаһ өстендә тотылган кебек гаять уңайсызланды, бөрешеп килде. - Көчләдемени? - Юк... - Үзең теләпмени? - Юк... - Алайса, ничек булды? - Мин бик ач идем, үләр хәлгә җиттем. Ул мине ашатты, тәрбияләде. Киемнәр бирде. Үлемнән алып калды. Аңа ничек карыша аласың? Шуннан булды инде... - Хатынның тавышы бер өзелеп, бер ялганып барды. - Исем-фамилиясен, адресын беләсеңме? - Адресын белмим, исем-фамилиясе менә бу кәгазьдә язылган. - Хатын лейтенантка рәсемле открытка сузды. Ул американнарда әсирлектә булган. - Хәзер нишләргә уйлыйсың? - Немецтан туган балаларны Союзга алып кайтырга ярамый, диләр. Калдырам, анда көн күрсәтмәүләре билгеле инде... - Дөрес, - дип, лейтенант хатынны хуплады. - Илне фашист балалары белән тутырып булмас. - Һәм тагын бер кәгазьгә кул куйдырды да медпунктка барырга кушты. Хатын биләүне җәһәт кенә күкрәгенә кысып ишеккә юнәлде. Ул баладан болай ансат кына котылуына сөенә шикелле иде. Бу хәвефле йөк аны бәхетсез итәчәк. Яраткан кешедән тапкан баласын хастаханәдә калдыручылар бар. Ләкин бу эшкә аны чарасызлык мәҗбүр итә инде. Мохтаҗлык үзенең котылгысызлыгы белән адәм баласын таптый, рәхимсез изә. Тагын бер хатын бала күтәреп керде. Биләвен өстәл өстенә куйды. Тукта, биләү эчендә кап-кара бала ята! Негр баласы бит бу... Барча формаль сораулар-җаваплардан соң хатын үз хәлен бәян итте: - Без бер заводта эшләдек. Негр Джон вольнонаёмный иде. Миңа эштә зур ярдәм итте. Материаль яктан да булышты. Без уртак тел таптык. Американнар безне азат иткәч, Джон мине үз квартирасына алды. Бергә яши башладык. Ул миңа өйләнәм диде. Америкага алып китәм дип өметләндерде. Әмма беркөнне кинәт юкка чыкты. Өйдә чемоданы юклыгын белгәч кенә, аның качканын аңладым. Күршеләр дә белгәннәр. Мине квартирадан кудылар, репотриатлар барагына урнашырга мәҗбүр булдым... - Ни өчен чит элемент белән җенси мөнәсәбәткә кердең, ә? Шуны аңларлык та башың эшләмәдемени? Тикшерүче лейтенант кызның тавышы кырыс иде. - Сознательность булмаган инде, - диде, гөнаһын тулысы белән үз өстенә алгандай. - Дүрт класс белән соң? - Ә моны нишләтергә уйлыйсың? Лейтенант, авызын ачып, иреннәрен кыймылдатып ят-кан балага ымлады. - Белмим инде нишләргә дә... - Ул башын иеп тирән уфтанды. - Өйдә кемнәрең калган иде? - Әти, әни, сеңел... Алар исәнме-юкмы, белмим. Бу "бүләк" белән бусагага якын җибәрмәячәкләр... Хатынның күзләренә мөлдерәп яшь тулды. Менә тамам, менә тамам дип дерелдәп торды. Хатын күзен сөртергә, яше агудан уңайсызланырга уйламады да. - Баланы калдырырга туры килер. - Калдырырга? Ничек? Кем имезер, кем карар, ә? Нинди әкәмәт әйтәсез, ә? - Хатынның гаҗәпләнүдән кашлары маңгаена менде, күзләре шар булды. - Нәрсә син берни белмәгән кебек кыланасың? - дип тавыш күтәрде тикшерүче лейтенант кыз. - Әллә Союзны кара-моралар белән тутырыр идеңме? Сознательностең кая? - Юк, сабыйны жәлләп әйтүем, - диде хатын, гаҗизләнеп. - Миннән башка бетәр ул. Кара булса ни, җан иясе бит... - Нигә башта уйламадың шул хакта? - Башта уйламыйсың бит аны. Ир кочагында чакта. Мин Джонны яратам дип белдем. Уф, бу бер йодрык чаклы гына тере йомгак шулай әрәм булыр инде. Юк, ул миннән башка тернәкләнмәс... Гөнаһы минем өстә булыр, ул гөнаһны ничекләр күтәреп йөрерсең?.. - Анда махсус "Дом ребёнка" бар, берни дә булмас. Мондый уйнаштан туганнар анда йөзәрләп. Калдырырга ризамы? - Ризамы дип, йөрәктән өзеп калдырам инде, илгә чит балаларны кертмиләр, дисең бит, - дип, хатын башындагы бик матур көрән беретын рәтләштереп алды. Тикшерүче хатынны баласы белән медпунктка озатты... Мәгариф тә бүлмәдән чыкты, сәгатенә карап алды. Әбәттән соңга кала язганмын, ди-ди, станциягә таба йөгерә-атлый китте. Төшке аштан соң штабның Ленин почмагында политзанятиегә җыйдылар. Сүз Черчилльнең күптән түгел сөйләгән рече турында бара иде. Ул әйткән: "Әгәр Советлар үзләрен тиешле дәрәҗәдә тота белмәсәләр, Европа аны йөгәнләү чарасын табар..." Бу - совет кешеләренең горурлыгын рәнҗетә торган сүзләр. Бигрәк тә Совет "верхушкасы"ның ачуын кабарта торган фикерләр. Теге паровозны тикшерергә кереп, Ипатов белән сүзгә килгән лейтенант кызып сөйләде. Черчилль, диде, Совет Армиясенең Бөек Ватан сугышында җиңүен киметеп, әһәмиятен төшермәкче була. Ә 1942 елда немецлар Лондонны "ФАУ"лар белән бомбага тотканда, ул бүтәнчә сайрый иде. Хәзер әнә атом бомбасына таяна ул, шуның белән өркетә... Ләкин атом бомбасы бездә дә булачак, иптәшләр. Безгә һәрберебезгә дә политик уяулыкны көчәйтергә, сизгер булырга кирәк. Таркауланып, эшкә салкын карау булмасын. Безгә янаган капиталистларга үзебезнең югары аңлылык, политик уяулык белән җавап бирик... Тагын берничә юлчы йодрык төйнәп ялкынланып сөйләде. Поездларның йөк ташу планнарын үти алмауларының сәбәпләрен ачты. Планны үтәмәү ул капиталистлар тегермәненә су кою белән бер... Аннан Буханько торып басты. Эшли башлавына кайчан гына, ә үзен нинди кыю тота. Начальниклар күзенә чәчрәп керә. Аларга үзен күрсәтер өчен генә сөйли кебек. Юк, тукта. Нәрсә ди? Без һәр җирдә уяулыкны арттырырга тиешлебез. Германиядән бик күп чит элементлар кайта. Алар капитализм пропагандасы белән агуланганнар. Сак булырга, үзебезнең сәяси аңыбызны көннән-көн күтәрергә тиешбез. Ничек итеп? "Правда" газетасын көн дә укырга кирәк. Мин "Правда" газетасын яратып укыйм. Күп нәрсәләр аңлыйм. Ә менә безнең машинист Ипатов газетаны кулына да алып карамый. Мин аңа "Правда"ны бирәм, ә ул "Брехунец" дип, кулын гына селти. Ипатовта сәяси аңлылык җитенкерәми шикелле. Ул немец паровозларын мактый, безнең паровозлар патша заманындагы кебек, ди... - Алдама! - дип кычкырды Ипатов. - Мин сине "Брехунец" дидем. Әнә шуны үзең исбат иттең. Ялганлап. Гаебеңне бүтәнгә сылыйсың. Алай барып чыкмас, иптәш Буханько. Мине тимер юлда күптән беләләр... Ә мин сине намуслы дип ялгышканмын! Булдыксыз, хөрәсән икәнеңне политик ширма белән капламакчы буласың!.. - Ипатов, җитте! - диде җыелышны алып баручы капитан парторг. Ул өстәлгә каләм очы белән шакылдады. Аның ике яңагы кыймылдап куйды. Аңа хәзер үк бу инцедентны бетерергә, очкынны сүндерергә кирәк иде. "Правда" газетасын "Брехунец" дип атау чынга китсә, бик зур сәяси скандал кузгатачак. Бу - гаять куркыныч хәл. Парторг-ның үзенә дә эләгәчәк. Ипатов партиядә булмаса да, андый сүзләр өчен бөтен биографияңне бозачаклар. Шуңа парторг, бик җитди төс чыгарып, ныклы тавыш белән әйтте: - Юк, Ипатов авызыннан андый мәгънәсез сүз чыкмас! Әйе, чыкмас! Иптәш Буханько бераз кызып китте. Кызган чакта шундый чатаклык җибәрәсең. Соңыннан үзең дә үкенеп йөрисең... Ипатов партиягә чын күңелдән бирелгән, үз эшен намус белән башкара. Ротада аны шулай дип беләләр һәм хөрмәт итәләр... Парторг, Буханьконың да күңелен күрергә теләп, аның яңа эшче булуын һәм үзенең сәяси аң дәрәҗәсен күтәрү өстендә эшләвен әйтте. Ул депода үзен яхшы яктан гына күрсәтте, диде. Күп тә үтмәс, Буханько яраткан һөнәрен камил үзләштерер һәм паровоз рулен үз җаваплылыгына алыр. Без аңа бик нык ышанабыз. Бүгенге чыгышы аның эш өчен януын күрсәтә... Парторг җыелышны шулай тәмамлады... Алар җые-лыштан бергә чыктылар. Шпалларга баса-баса вак адымнар белән атладылар. Шпал арасы гади адым өчен тар, ике шпал арасы зур адым өчен артык киң иде. Шуңа әле бер шпал арасы вак адым, әле сузыла биреп ике шпал арасын атлыйлар. Мәгариф, шпаллы юлны өнәмичә, читтән атлый. Ипатов шпаллар буенча бара, чырае җитди, уйчан. Иреннәре тартылган. Яңак чыгымнарында ялкындай кызгылт таплар типкән. Ә Буханьконың табак битләрендә ригаяле эчке көлемсерәү җәелгән. Гүя ул малай ниндидер шуклык эшләгән һәм шуны тануын белгертеп кө-лемсери. Болай гына Ипатовны тәнкыйть итте ул. Бу дусларча шуклану гына иде. Эчендә аның бернинди ачу юк бит! Бары чын күңелдән яныңдагы иптәшеңне яхшылыкка өндәү генә бит. Артта бернинди исәп-хисап юк... Очраклы гына шулай килеп чыкты. Мин депода эшләгәндә иптәшләрне чеметкәләп ала идем. Алар бер ачу тотмыйлар. Чөнки миндә явызлык, начар теләк юк. Еракка китә торган исәп, үзеңә очко эшләү юк!.. Буханько юмакайланып Ипатовка якынрак килеп атлый башлады. Аның аңлашасы, арада туган киеренкелекне йомшартасы килә иде. Чөнки бер будкада иңне иңгә терәп эшлиселәре бар. Бербереңне ярты сүздән яки ымнан аңлау булмаса, паровоз чаклы зур машинаны идарә иткәндә, бәлаказа килеп чыгуы бар. - Ни, Семён, миңа бик нык ачуың килдеме, ә? Мин теге простойлык белән бит, ә? Мин - туры кеше, шул бәлам минем, ә? Туры туганына ярамый, ди. Теге, ни бит... ә? Ул гозерле сөйләнеп атлый, ә Ипатов аның сүзләрен ишетми, һәм ул Буханьконы күрергә дә теләми шикелле кыяфәт белән бара. Буханько исә, аның саен үртәлгәндәй, үзенең изге ниятле булуын аңлатмакчы була. - Иптәш Сталин әйтә, тәнкыйть - һәр эштә алга хәрәкәт иттерүче көч, ди. Мин шуннан чыгып кына. Ә син бөек юлбашчыбыз сүзләренә каршымыни? Юк, мин моңа ышанмыйм. Син каршы түгел, бары тәнкыйть өчен балаларча үпкә тотасыз гына. Юк... Ипатов башын икенче якка каратып бара, ул яны белән Буханьконы инкяр иткән төстә атлый. Аңа гәүдәсен дә бормый, бик усал кыяфәт белән хәрәкәт итә. Болар бергә ничек эшләр икән бер будкада? Паровозны ничек идарә итәрләр? Бер-берсен аңламыйча авария ясаулары бар. Начальниклар боларның дошманлашуына әһәмият бирмәделәр. Бәлки, махсус дошманлаштырганнардыр әле. Чөнки бу чик буе. Ике дус сүз берләшеп паровоз белән Польша җиренә чыгып китүләре ихтимал. Андый хәлләр булгалаган. Польша ягында шуны гына көтеп торучы бандалар турында сөйлиләр... - Семён, мин сиңа үчтән түгел, бары иптәш Сталин сү-зен гамәлгә ашыру йөзеннән генә. Неужели юлбашчы сүзләрен кабул итмисез, ә? - Буханько Ипатовның бер алдына, бер артына төшә иде. Ахырда Сталин исеме аны йомшартты кебек. Бу - бер үк вакытта куркыта һәм хөрмәтләргә мәҗбүр итә торган исем. Ипатов, йомшый баруын белгертеп, Буханькога яны белән барудан туры баруга күчте. Ул арада Ипатов үзе белән йөртә торган хатын Инна килеп чыкты. "Паровозга часовой куйдылар, ул мине куып төшерде", - диде иркәләнгән тавыш белән. Ул санпропускникта душ кереп чыккан, чистарынган, чәч бөдрәләрен беретыннан чыгарып маңгаена сипкән, иреннәрен буяган. Искерәк бәрхет жакет һәм зәңгәрсу шаравардан. Урта буйлы йомры гәүдәсе Ипатов белән Буханько арасында бөтерелә. Әле Семёнга ялагайлана, әле Буханькога юмалана. Бу берничә көндә ул Буханьконың көчле, елгыр икәнен чамалап өлгергән иде. Алар, тегене-моны, юк-барны сөйләнә-сөйләнә, ашха-нәгә таба юнәлделәр. Ашханә урман кырыендагы барак-ларда иде. Буханько шунда кинәт: "Мин хәзер", - диде дә болардан аерылып депо бинасына таба чапты. Рельс арасын сикереп кенә үтә иде, ул ничектер янтаеп йөгерүче көнгерәне хәтерләтте. Бу депода да танышлары бар микәнни дип гаҗәпләнде Мәгариф. Бик елгыр адәм күренә. Иннаның аңа ярарга тырышып сагызлануы тикмәгә булмаска тиеш. Ипатов аны үз иждивениесендә тота. Рас хатын кочагына керәсең икән, түләргә мәҗбүрсең, һәр ир хатын-кыз өчен түли инде. Ипатов буфеттан Инна өчен печенье һәм томаттагы килькага акча тотты. Мәгариф итле бәрәңге белән компот кына алды. Буханько да килеп җитте, кулында кара сумка иде. Ул, тиз генә үз порцияләрен алып, иптәшләре янына утырды. Ипатов килька консервын ачты. Инна чәнечке белән ашарга кереште. Үзе исә ашын шабыр-шобыр чөмерә иде. Буханько алдына куйган сумкасыннан шешә башы калкытты. Сюртугын шытырдатып кубарды, шешәне кыегайтып стаканга салды, өстәл астыннан гына Ипатовка сузды. Ул бер дә аптырап калмады, барысын белеп торган һәм көткән булган, ахры. Бу тәүлек эчендә юлга чыгасы юк иде, шуңа бу ачы су бик ярап куйды. Буханько Иннага да стаканны тулыр-тулмас итеп бирде. Баш тартыр дип уйлады Буханько, ләкин көткәне акланмады. Инна стаканны тиз генә авызына каплады. Хәтта йөзе дә чытылмады. Ашаудан туктап торды. Ашап тәмен бетермим әле дип сөйләнде. Буханько компоттан бушаган Мәгариф стаканына ике илле чамасы гына та-мызды. Татарлар эчмиләр, диде ул, ә син, кяфер, Аллагыздан курыкмыйсыңмы? Буханько үзенең зирәк сүзләреннән рәхәтләнеп көлде. Бүтәннәр аңа кушылып, кыткылдашып куйдылар. Буханько тулыр-тулмас стаканын алгарак суз-ды да: - Семён, мировойга салыйк, ә? - диде, төче телләнеп карап. Теге, ашау белән булашып, ишетмәгән булды. Югыйсә күз кырые белән күреп, колак очы белән ишетеп тора. Озак эндәшмәгәч, Инна, аның беләгенә төртеп: - Әнә мировойга эчик, ди, - диде. Ул арада Мәгариф стаканы бушады. Буханько шуңа калган аракыны салды да Семёнга бирде. Чәкәшеп эчәсе килә, шулай итсә, арадагы ачу бетәр дип өметләнә иде. Ипатов читкә караган килеш кулын селтәде дә стаканны алды. Чәкәштеләр һәм су урынына эчеп куйдылар. Буханьконың тук, симез битләрендә канәгатьлек нурлары бии иде. Инна җепшеде, ахрысы, тавышы каты чыга, нәрсә турында сөйләвен төшенеп булмый. Ә Ипатов бөтенләй капмаган кебек, алдындагы ризыкларны әкрен генә менгереп утыра. Буханьконың да башына аз гына да китмәде. Ул тагы да аеграк фикерләп сөйләнә иде. Сумкасыннан бер төргәк алды да Иннага сузды. - Инна, - диде моңсу гына, - бүген синең туган көнең бит! Менә, котлыйм! Ә Иннаның күзләре зураеп маңгаена менгән иде. Ул гаҗәпләнүдән телсез калгандай булды. Кинәт айнып киткән кебек иде. Ул берни белештермәгән кыяфәттә төргәкне сүтте. Аннан бик матур яшькелт трофейный кофта килеп чыкты. Инна бу хәлгә ышанмыйча Буханькога карады, моның серен белмәкче иде. Шулай да хатын-кыз булуы төртеп чыкты, ул кофтаны иңенә, күкрәгенә куеп күз үлчәве белән маташты. - Крепдешин! Бу ничек була? - Ул Буханькога каушаган карашын төбәде. Шаярта дип, моңа һаман ышанмый иде. Буханько эндәшми генә елмайган килеш серле карап тора. Инна моның артында нидер булырга тиеш дигән сергә өртелгән күзләре белән Ипатовка күз кырыен тигереп ала. Ник дигәндә, Инна аныкы бит әле. Аңа Ипатов хуҗа. Менә Иннаның Ипатовка булган таянычы селкенеп куйды кебек. Ипатов моңа ничек карар? Хәер, Инна - ирекле хатын, шулай да намус дигән нәрсә дә бетеп җитмәгән, Ипатов аны ашата-эчертә, шуның бәрабәренә Инна аңа хатын булып тора! Тәнен бирә. Ир-атка бары тән генә кирәк. Хисләр турында сүз куерту урынсыз эш. Алар очраклы гына юлда бергә туры килделәр. Инна, иптәшләреннән калып, бер караңгы станциядә адашып йөри иде. Ипатов аны үз будкасына алды. Икенче көнне алар уртак тел таптылар. Инна гореф-гадәт, хорафатлардан азат батыр хатын икән. Ирләргә ни кирәген белгән. Ачы тәҗрибә өйрәткән аны. Шуңа күрә арада каршы-лыклар булмады. Икесе дә яхшы аңлый: бу хәл бары вакытлы һәм ирекле. Беркем беркемгә дәгъва белгертә алмый. - Миңа гына үлчәп тегелгәндәй... - Инна бу әйбергә сокланып, шатланып бетә алмый. Ләкин кинәт кофтаны өстәлгә куйды. Йөзе җитдиләнеп китте. - Коля, минем түләргә акчам юк шул, - дип, үкенеч тулы йөзе белән үзенең хуҗасына - Ипатовка томырылды. Хуҗага бик тиз барып җитте, ул җилкәләрен сикертеп алды. - Миндә дә юк, узган атнада гына өйгә перевод салдым, - диде үкенечле тавыш белән. Сүзен тагын ышанычлы итәр өчен: - Эх, кофтасы бигрәк шәп икән! - дип өстәде. Буханьконың көлемсерәгән битләре тагын да яктырып китте. - Мин бүләк итәм, бүләккә акча алмыйлар, - дия-дия, җиңүле, канәгать кеткелдәде. Инна, аңа ышанмыйча, Буханькога дүрт күзен текәгән, бу кешенең гамәле артында ни ятканын төшенергә тели иде. Ә Ипатовның акчасы юк дигән сүзләре Мәгарифне шаккатырды. Ул аның акчасы күп булуын белә иде. Чөнки Ипатов спекуляция белән шөгыльләнә. Польшада һәм чик буе станцияләрендә әйбер-кара бик очсыз. Ипатов шуларны чемодан тутырып ала да безнең эчкәре ерак станция базарларында бермә-бер кыйбатка шудыра. Бервакыт Брест-Муховец күпере аша "Перекоп" станциясенә үттеләр. Безнекечә киң тимер юл шунда чаклы бара. Россиягә китәсе поезд составларын Пшендеш дигән веткада төзиләр... Урман эчендә бер таланып бетмәгән утарга тап булдылар. Ипатов йөзләп кул сәгате алды. Мәгариф тә кесәләренә сәгатьләр тутырган иде. Ләкин үзебезнең якка чыккач, барысын да Ипатов талап алып бетерде. "Тебе не положено, - диде. - Я за тебя отвечаю!" Моңа нәрсә әйтә аласың. Татар булганга күрә шулай иткәндер инде. Мәгарифнең юашлыгы чыраена язылган инде. "Өлкән брат" кайда да үзенең өстенлеген күрсәтергә күнеккән... Ипатов хәзинә, акча тулы ике чемоданын тормоз будкасының тимер тартмасында яшереп тота. Ничек шуны Инна бер дә чамалый алмаган?! Бигрәк беркатлы. Тормышның бары өске йөзеннән шуып йөрүче, җилбәзәк зат икән... Буханько сүзләреннән Инна барча нурлары белән балкып торды... Бик зур рәхмәт инде, бер дә көтмәгән идем, диде. Аннары, хуҗасына ялварып карап: - Семён, син дә рәхмәт әйт! - дип, озын керфекле ягымлы күзләрен аңа текәде. Ул Ипатов белән Буханько арасындагы киеренкелекне сизгән иде булса кирәк. Ләкин Ипатов Иннаның сүзләрен чынга алмады, бары битләрендә җыерчыклар хәрәкәтләнде, көлемсерәгәндәй итте, башын читкә борып, папирос кабызды. Буханько да "Казбек" тартмасы чыгарды, бер хуш исле папирос алып капты. "Казбек" папиросын бай кешеләр генә тарта иде. Торакка кайттылар. Урман буенда трофей вагоннардан кечкенә бер посёлок сыман нәрсә төзелгән. Пассажир вагоннарын тәгәрмәчләреннән алып тезгәннәр. Аларга депо паровозларыннан җылы керткәннәр. Күперләр, юллар салуда эшләүчеләр шунда яшиләр икән. Күпчелек вагоннарда хатынкызлар, кайберләрендә балалар да күзгә чалына иде. Бүлмәләр, ишекләр юк. Һәр бүлемдә аслы-өсле дүрт кешелек урын. Плацкарт вагонындагы кебегрәк. Ипатов белән Инна бер бүлемгә урнаштылар. Урын иркен иде. Буханько белән Мәгариф икенче бүлемгә кереп яттылар. Мәгариф өске сәкегә үрмәләде. Иртән Ипатов тавышына уянып китте. Инна Буханько кочагында ята иде. Төнлә Ипатовны йоклаткан да Буханько янына кергән икән. Әнә чәчләре тузып, күлмәге җыерылып менгән дә, шәрә итләч ботларын ачкан. Ипатов бүлем бусагасында басып тора, тешен кысып, ачу белән ысылдый: - Син курва, дешёвка, нәрсә эшлисең, ә? Ул скандал чыгармаска итә сыман иде. Инна аның -йомшак ягын чамалаган, ахрысы, мендәрдән башын күтә-реп торып утырды, чәчләрен төйнәштерә башлады. Ә Буханько аңа аркасы белән яткан, әллә ишетми, әллә юри кылана. - Семён, син мине гафу ит, зинһар, ә? - диде Инна еламсыраган калтыраулы тавыш белән. - Шулай килеп чыкты. Нишләргә соң инде?.. Ирләр барысы да этләр, талыйлар! Ничек каршы торыйм?! - Ул ачыргаланып елар-га тотынды. - Син, сука, ашаган табагыңа кәк иттең! - Юк-юк, - дип, елап чәрелдәде Инна. - Син мине ач паёкта тоттың, берни бирмәдең. Үзең миннән көн дә ләззәт алдың. Син - үтә саран адәм. Синең белән бер хатын да яши алмаячак! Шунда Буханько уянды һәм боларга таба борылып утырды. - Ипатов, син Иннага тимә, ул хәзер минеке! - диде бик тыныч, гүя хуҗаларча. - Инна, җылама! Ну! Ну! - Ничек синеке? - Ипатов кычкырып җибәрүен сизми дә калды. Шунда тавышын әкренәйтте: - Син таптыңмы аны? Менә әзергә - бәзер, ә? Нинди ертлач! Инна! - Кулыңда тотып тора алмадың, брат, үзең гаепле! Буханько аякларын сәкедән салындырып утырды да төшә башлады. Әйтерсең лә берни дә булмаган, ялгыш берсенең пилоткасын икенчесе кигән. - Инна, минем яхшылыкларны аяк астында таптадың-мыни? Ипатовның эшне зурга җибәрәсе килмәве йөзенә чыкты. Ул кимсетелгән кеше кыяфәтендә яны белән басып тора иде. Төсендә гаҗизлек һәм гаделсезлекне кичерү чагыла. Мәгариф аны жәлләп, йөрәге сулкылдап куйды. Ипатов эшне риясыз җаваплылык тоеп башкара. Эштә аз гына да хәрәмләшүне белми. Мәгариф шуңа күрә аны ярата иде. - Синнән бер яхшылык та күрмәдем, - диде Инна, куркудан тыелып. Ул турсайган, йомры бит очлары кызарган. - Тфү! - дип, Ипатов усал итеп кулын селтәде. - Фахишә! Фахишә генә шулай иманыннан ваз кичә! Тфү! - Ипатов, җитәр, карганма! Буханько, күн итекләрен киеп, чәчен кечкенә тарак белән тарарга кереште. Ул үзен җиңгән саный һәм скандалга катнашырга теләми. Үзен андый эштән өстен саный шикелле иде. - Мин Иннаны паровозга кертмим, рейска алмыйм! - Ипатов китәргә итте, нигәдер үзен тыеп торды. - Мин аны ашханәгә урнаштырам, тамагы да ач булмас. Буханько Иннага чын хуҗа булган төстә әйтте, чәчен төзәткәч, тарагын аңа сузды. Инна чәчен тарый, Ипатовка кырын тора, башын горур тотып, "Бик исем китте синең ише саран бакага!" ди иде шикелле. Ипатов таптанып торды да, сәндерәдәге Мәгарифка ияк какты: - Әйдә, киттек! Мәгариф чалбар-гимнастёркасын кигән иде, аска сикерде дә аягына кирзаларын эләктерде, яшел бушлатын, пилоткасын кулына тотып, чыгып баручы машинист артыннан иярде. Алар станциягә штабка юнәлделәр. Бераз-дан борылып карады, Буханько белән Инна да чыкканнар. Сөйләшәсөйләшә, рельслар буйлап атлыйлар иде. Мәгариф көтте: Ипатов бик нык тузынырга тиеш хәзер. Буханьконы напарник итеп алмавы ихтимал... Инна нигә алай эшләде икән? Теге кофта өчен Буханькога бурычын тәнен биреп түләргә теләгәнме? Юк, алай булмас төсле. Буханько Иннаны берәр ничек мәҗбүр иткән булуы бик мөмкин. Чөнки бу кеше бар төштә дә җиңүчән ертлач, алга чыгарга омтылучан зат иде. Өйлә вакытындарак рейска чыгарга боерык булды. Репотриатлар, тикшерү аша уздырылып, вагоннарга урнаштырылганнар. Хәзер вагоннарны бергә җыеп, эшелон төзергә һәм юлга чыгарга тиешле. Тормоз будкасына эшелон төзүче тимер юл лейтенанты кереп басты. Нечкә, үткен, ничектер астан гына йөри торган сыбызгы тавышы белән паровозны идарә итә башлады. Ипатов белән Буханько бер-берсенә тырпу торалар, сүз катмыйлар. Ипатов кына кирәкле кранны борырга йә реверсны чигендерергә, артыгы белән кычкырып, Буханькога команда бирә иде. Поездны Калинковичи юнәлешенә бара торган юлга кертеп җибәрделәр. Караңгы төште. Көзге төн тиз караңгылана. Ярый әле аккумуляторлар яхшы эшли, көчле лампочкалар юлны яктыртып бара. Мәгариф үз эшен яхшы белә, кувалда белән күмер кантарлары вата, аларны топкага илтә торган улакка тутыра. Буханько шуларны соскы көрәк белән чумырып алып топкага ыргыта. Башта ул, бу эш минем бурычка керми дип, мыгырданып маташкан иде. Бүген исә үзе бик теләп эшли, хәтта Мәгарифкә булыша, күмерне улакка тутыра иде. Бу ни хикмәт? Тизәген бизмәнгә салырга яратучан Буханькога ни булган? Ипатовтан бераз шүрли дисәң инде, бер дә охшамаган. Офык буенча кызгылт тасмалар сузылып яктыра башлаганда шыр ялан кырда яңа төзелеп яткан бер станциядә мәҗбүри туктарга туры килде. Вагонда ике хатын үлгән иде. Санитарлар ике носилка белән мәетләрне вагоннан чыгардылар. Нишләтергә? Биредә куеп калдырыр җир юк. Юл эшендә эшләүче эшчеләрне уятырга, кабер казуларын үтенергә-ялварырга туры килде. Юлдан ерак түгел бер калкурак урынга аннан-моннан чокыр казыдылар. Икесен дә шул чокырга салдылар... Тормыш бик рәхимсез шул, берни дә кыла алмыйсың. Теге чик буе сортировочныйда кайбер хатыннар биләүдәге бәбиләрен калдырганнар иде, менә биредә кайсыларыдыр үзләре җир астына кереп калдылар. Язмыш белән бер бәндә дә алыша алмый. Шуңа күрә язмыш иркенә буйсына. Яңа төзелеп яки рәткә китерелеп ята торган кечкенә станцияләрдә дә тукталыш ясарга әйтелгән иде. Ник дисәң, бу хатын-кызлар 1941-1942 елларда, шушы тирәдәге авыллардан, посёлок-шәһәрләрдән җыеп, Германиягә эшкә куылганнар. Тукталыш саен төркем-төркем булып вагоннан коелалар. Өс киемнәре бик чуар. Кайсыларында немец солдатының зәңгәр френчы, дагалы кыска кунычлы күн итек. Безнең солдатлар киеменнән булганнары да бар. Күбесе шаравар яки чалбар кигән, чит илдә хатын-кызлар чалбар кия, диләр. Шул модада, имеш. Билгеле, андый нәрсә юк, кем ни юнәткән, шуны кигән. Совет ягында аларга Америка җибәргән иске киемнәр дә биргәннәр. Хатын-кызлар вагоннан төшкәч, як-якларына сәерсенеп карыйлар. Үзләренең туган станцияләрен танырга тырышалар. Барча нәрсәләр җимерелгән, хәрабә хәлендә ята. Вакланып беткән кирпеч өемнәре. Бер тимер юл тупигында янган паровозлар тезелеп киткән. Кызгылт-соры тутык белән капланганнар. Борынгы эре динозаврларның катып калган сыннары хәтергә килә. Бер егермеләп булыр. Бу тирәләрдә сугыш бик каты булгандыр, күрәсең. Төрле вагоннардан хатын-кызлар кычкырып иптәшләрен эзлиләр. Ләкин аларга беркем җавап кайтармый. Ачы аваз һавада асылынып кала. Алда аларны ни көтә? Биредән автомат, этләр белән озаткан чакта алар япь-яшь, яңа гына дөньяга күзләрен ача башлаган садә, саф гүзәл затлар иде. Ут кебек тере, һәрберсендә йөз елга җитәрлек тормыш ялкыны дөрләп тора. Дөньяны яңартучылар, баетучылар, яшәртүчеләр иде алар. Җанлы чәчәкләр... Йа Хода! Өч-дүрт ел эчендә бу илаһи затлардан берни дә калмаган. Алар барысы да танымаслык булып үзгәргәннәр. Кырау суккан чәчәкләрдәй кара янып көйгән йөзлеләр, бөкшәйгән, бетәшкән гәүдәлеләр. Фашистлар аларның җелеген суырып бетергән. Ул канечкечләргә ни җитмәде икән? Нинди сәбәпкә таянып безнең илгә басып кергәннәр? Нинди хаклык дәгъвалап, чит җирне яулап алуны дөрес дип тапканнар. Шуңа ышанганнар, бүтәннәрне ышандырганнар. Ышанычлары булмаса, бу тикле кан коя алмаслар иде. Еш тукталып, каршы килә торган поездларны үткәреп бара торгач, шактый көннәр үтте. Калинковичига барып җитә алмадык. Халык вагоннардан төшеп бетте. Алдагы станциягә үтеп, анда хәрби җиһаз төягән эшелонны алып, кире кайту ягына чыктык. Эшелон яшерен иде, көндез туктап торабыз, караңгы төшкәч кенә хәрәкәт итәргә рөхсәт бирәләр. Уңай ягы шунда: көндез будкада ашап-эчеп, йоклап алабыз. Кайчак бишәр-алтышар сәгать эләгә. Адәм баласы өчен йокы ризык кебек зарури... Алда шактый вакыт бар иде, шуңа Буханько чыгарган шешәдән бераз эчеп куйдылар. Ипатов аракы күрсә, тыелып кала алмый иде. Шул йомшаклыгы бар. Буханько моны сизеп алды һәм шул йомшак-салпы якка салам кыстыра. Сумкасында һаман шешә йөртә. Каян ала торгандыр? Кулда бер ярты 300 сум тора. Ул каяндыр чумырган булырга тиеш. Бик үткен. Шул аракы белән ни принципиаль Ипатовны кулына алды. Ипатов аракыны җиңә алмас дәрәҗәгә җиткән икән. Хатын булып торган Инна Буханькога күчте. Ипатов берничә көн усалланып, Буханьконы өзгәләп ташлар дәрәҗәдә кара коелып йөрде. Ул чакта да Буханьконың шешәсеннән баш тартырга көче җитмәде. Аракы шайтан түгел диген, алар арасындагы дошманлыкны йомшартканнанйомшарта бара иде. Менә бу юлы да, эчеп алгач, кызып сөйләшә башладылар. Кайчак хәзер сугышалар дип торасың. Юк, стаканга эчемлек салгач, Ипатовның батырлыгы шиңә дә куя. Шулай да һаман Иннаны авызыннан төшерми. - Чынын әйт әле, үзе хыянәт иттеме, әллә синең кысу аркасындамы? - Ипатов, папиросын кабызып, күзләрен кыса төшеп, Буханькога сынап карап тора башлады. Буханько җавап кайтармыйча, карашын читкә алып уйланып торды. - Әгәр мин хәерче булсам, Инна минем кысуга карар иде микән? Ә? Ничек уйлыйсың? - Буханько туры карамады. - Ну, хәйләкәр төлке үзең дә! Хатын сайлар байны, ир-ат сайлар сауны, дигәннәр борынгылар. Шул инде. - Ник исең китте, аяк асты тулы хатын-кыз бит. - Юк, Инна бөтенләй башка, - диде Ипатов үкенүле-хыялый төстә. - Хатыннар күргәнем булды. Әмма мондый татлыны очратканым юк иде. Туктале, ни сәбәпле син үз иптәшеңнең хатынын тартып аласың, ә? Нинди интерес, ә? Холкың шундыймы? Иптәшеңне кимсетү сиңа рәхәтлек бирәме әллә? - Семён Алексеевич, нинди кимсетү! Нинди сүз ул? Просто шулай килеп чыкты! - Буханько иптәшен кимсетү турында башына да килмәгән төстә аклана башлады. - Миңа Инна кирәк түгел, пожалыста, үзеңә булыр! - Юк, бу хыянәттән соң кирәк түгел, - диде Ипатов ышанычсыз гына. - Алай димә, Семён Алексеевич, сиңа Инна бик ошый икән бит. Татлы дисең, димәк, син аны тән белән яратасың. Тән белән яратканны ир-ат алай асат кына ташлый алмый. Үземнән әйтәм, син дә шундый зат күренәсең... - Тән яратуы хәтәр, әйе, - дип ияген селкеде Ипатов. - Син, сволочь, бу нәрсәләрне каян беләсең, ә? Син бит миннән яшьрәк? - Акыл яшьтә түгел, башта, Семён Алексеевич! - Ул курва Иннаны менә ничә көн оныта алмый ин-тегәм бит, Буханько, аңлыйсыңмы шуны, юкмы, ә? - Бик нык аңлыйм, хәлеңә керәм. - Иннаны миңа кайтарасыңмы, ә? - "Хыянәттән соң кирәк түгел", - дигән идең бит? - Шайтан алсын, синең аста укасы коелмагандыр әле? - Ләкин ул сиңа кайтыр микән, вот мәсьәлә? - Буханько телен шартлатып куйды. - Неужели син аны шултикле әсир иттең, ә? - Юк, Инна үзе әсир булды. Синнән башка берәү дә кирәкми, диде. - Вәт сука, ә? - Юкка кайгырма, Семён Алексеевич, Иннадан йөз тапкыр әйбәтрәге, татлысы куеныңа килеп асылыныр, әйткән иде диярсең. Буханькога сөйләү җиңел, ә Ипатов Иннаның татлылыгын, нәзакәтлелеген күңелендә яңартып иза чигә. Үзе дә аптырый: яшь чакта да аның җанын болай Инна кебек уеп алган хатын-кыз булмады. Барысы да була иде дә, бернинди эз калдырмый бетә иде, була да югала. Ә менә Инна белән булды да бетмәде, югалмады. Ни хикмәт бу? Юк, моны аңлатып булмый. Мин нишли алам соң? Инна белән сөйләшергә, аңлашырга кирәк. Ни үкенеч, мин әшәке сүзләр белән аның дәрәҗәсен төшердем, җанын кимсеттем. Этләр ана этне бер очракта да тешләмиләр икән. Нигә мин үземнең җаным теләгән зат өчен көрәшмәскә тиеш? Сизәм, миңа Иннадан башка бик авыр. Эчүгә сабышып түбән тәгәрәвең бик ихтимал. Менә нәрсә куркыныч. Иннадан башка миңа перспектива юк. Бу аферист Буханькодан Иннаны тартып алырга, үземә каратырга кирәк. Буханько - тотнаксыз, ышанычсыз адәм. Иннаны файдаланыр да бер станциядә алдап калдырып китәр... Иннаны ничек ышандырырга?.. Карале, нинди оят бит, мин әллә тилердемме, Иннаның хыянәтен гафу итеп ятам! Үз бәямне төшерәм, горурлыгымны аның аяклары астына салам. Ни булды соң? Мондый капкынга эләккәнем юк иде әле, шайтан алгыры... Ипатов, папиросын тәмләп суыра-суыра, уйларының очына чыгып җитә алмады, паровозны әзерләргә сигнал булды. Башта складтан күмер алдык. Буханько бик каударланып чапты. Алдан киндер капчыклар әзерләгән икән, күмер төяүче күрмәгәндә, шуларны шыплап тутырып, тендерга менгерде. Мәгариф аңа һаман булышты... Ягулык кайда да кирәк. Бигрәк тә урман булмаган ялан кырда утыручы станцияләрдә сораучылар күп була. Буханько ул күмерне йә аракыга алыштыра, йә акчага ычкындыра иде. Ипатов аның бу эшенә каршы төшеп караган иде, җиңелде. Буханько аның алдына мөлдерәп торган шешә чыгарып утыртты, һәм Ипатов капитуляциягә бирелде. Водокачкадан су алгач, юлга чыктылар. Күпме сә-гатьләр баргач, алдагы разъездда "Стоп" сигналы булды. Германиягә продукт илтә торган поездга бандитлар һөҗүм иткән. Рельсларны сүтеп куеп, поездны туктатканнар, машинистларның берсен үтергәннәр. Он төягән вагоннарны запас веткага керткәннәр, шуннан машинага төяп алып киткәннәр. Әмма икенче машинага төягәндә милиция отделениесе килеп җиткән. Караңгы төндә тота алмаганнар, ди... Шуны әйтергә кирәк, белорус җирендә бик күп бандалар чуала. Кайсыларын немецлар калдырган дип сөйлиләр. Ни әйтсәң дә, дүрт ел оккупациядә булганнар. Совет властена каршы диверсия эшләре алып баралар. Аларның үзәге Польша урманнарында, ди. Союзга кушылырга теләмәүче, Белоруссия аерым мөстәкыйль дәүләт булсын дип дәгъва итүче бандалар да бар, имеш. Разъездда байтак торылды. Монда кешеләр землянкаларда яшиләр. Юллар төзәтәләр, щитовой бараклар салып яталар. Кая гына барма, бар төштә дә землянкалар, бараклар. Буханько әле анда, әле монда чапкынлый. Каяндыр кешеләрен табып, биш-алты капчык күмерен озатырга өлгерде. Ул бик тынгысыз кеше. Нәрсә булса да эшләмичә, нәрсә булса да тапмыйча, юнәтмичә тора алмый. Сөйләшә дә белә, өләшә дә белә. Кайсын көйли, кайсын чөйли. Сатулаша башласа, отмый калмый. Менә юлны бик тиз төзәтеп өлгерделәр. Чөнки һәрбер разъездда тимер юлчылар ротасы урнашкан. Аларны тревога белән кузгаталар. Бертуктаусыз эшләтәләр... Без хәрби эшелонны Брест - Муховецта тапшырырга тиеш. Ул-бу булмаса, бүген кичке уңайга барып җитәрбез, мөгаен. Ләкин һәр разъезд саен берәр хәл чыкмый калмый. Менә разъездга килеп тукталдык. Встречныйны көтәбез. Вокзал дигәне кечкенә щитовой йорт. Шуның тирә-сендә кешеләр тыз-быз, ыгы-зыгы килә. Тегендәрәк ватылган танклар, машиналар өелеп ята. Аның тирәсендә кемнәрдер кайнаша. Безнең белән янәшә юлга сәләмә киемле хатын-кызлар, скелет кебек ябык ирләр белән тулы вагоннар килеп туктады. Германиядән репатриантларны алып кайталар икән... Буханько һәм мин паровоз көпчәкләренең буксаларын озын саплы чүкеч белән ачып маслёнкадан май салып йөрибез. Паровозның икенче ягында эшне бетереп бу ягын карый башладык. Шулчак, нидер шаулаша-шаулаша, берничә хатын-кыз һәм икенче вагоннан берничә егет безгә таба киләләр. Менә килеп туктадылар. Буханькога таба елыштылар, аның әйләнәсенә бастылар, иелеп-иелеп аңа карыйлар. - Ни кирәк сезгә? - Буханько эшеннән туктап боларга карады. - Тартыргамы? - Ул кесәсеннән тәмәке пачкасы чыгара башлады. Бер чандыр яңаклы егет, Буханьконың чыраена йөзе белән терәлә язып: - Син Грибковмы? - дип сорап куйды. Төркемдәге бер хатын: - Грибков үзе, полиция начальнигы! Фашист прислужнигы! - дип чәрелдәде. Буханько берни булмагандай ригаяле елмайды, тәмәке пачкасын егетләргә сузды. - Мин Грибков түгел, ялгыштыгыз, ахрысы. Әйе, була торган хәл, - дип, бик тыныч кына үзенең маслёнкасы белән чүкечен җирдән алды да читкә атлады. Шунда шау-гөр купты: - Син Грибков! Точно! Без ялгышмыйбыз! - дип кычкырдылар. - Кырык икенче елда "Ушан" станциясендә безне Германиягә озаткан полиция начальнигы син идең. Аягым тубыктан каймыккач, мин синең приёмга кердем. Син типкәләп чыгардың. Эшелоннан калдырмадың. Ничек мин ялгышыйм? Какча егет бик сабыр һәм ышанычлы сөйли иде. Җыелган халык аның сүзләрендә хаклык барын чамалады. Тагын бер-ике хатын-кыз бик төгәл фактлар белән Буханьконың йөзенә бәрделәр. - Юк, мин Грибков түгел, - диде Буханько, ригаяле елмаеп. Куеныннан документлар чыгарып тегеләргә сузды. Анда язылганнарны теге какча кычкырып укыды һәм ничектер ышанычын югалта барган шикелле булды. Тавышы йомшады, бер Буханькога, бер военный билеттагы фотога карап-карап ала иде. - Фамилиясен үзгәрткән, - дип мыгырданды какча. - Оскорблять итмәгез! Буханько усал итеп карады, документларын тегеңәрдән йолкып алды да чүкече белән маслёнкасына иелде. Аның болай да кызыл чырае җаны чыгардай булып бүртенгән иде. Шул мәлдә җир астыннан калыккан тимер юл милиционерлары килеп басты. Какча эшне аңлатып маташты. Милиционерлар Буханькога төбәлделәр. - Ул саташа, иптәш лейтенант, - диде Буханько бу хәлгә бер әһәмият бирмәгән төстә. - Сез аның кыяфәтенә карагыз. - Юк, синең фамилияң Грибков, точно! Какчаның борын яфраклары кабарынды, күзләрендә тычкан утыдай зәгыйфь чаткылар күренде. Лейтенант Буханьконың документын алды һәм үзе артыннан барырга кушты. Аңарга какча белән тагын берничә кеше иярде. Арырак карьер чокыры буенда өч товар вагоны тора иде. Аның икесе - СИЗО, берсе милиция бүлеге икән. Буханько озак тормады, ничектер гаепсезгә гаепләнгән кыяфәт белән килде. Ипатовның сораулышикле карашын күреп, дәшми кала алмады: - Дистрофия, ычкынганнар... - дип, ул бармагын чигәсенә куеп боргалап алды. - Түбәләре шуышкан... Кузгалырга сигнал булды. Барыбыз да үз урыннарыбызга бастык. Ипатов, парны күбрәк туплау өчен, механизмнарны эшләтергә кереште. Егерме минуттан симафор ачылды, без разъездан кузгалдык. Брест-Муховецка җиткәндә, сызылып кына таң атып килә иде. Биредә тагын тикшерәләр. Безне өченче юлга кертеп туктаттылар. Димәк, тиз генә җибәрмәячәкләр. Ачык платформадагы сакчылар да җиргә сикереп төшеп, кайнаган су алырга йөгерделәр. Без вокзалга, диспетчерга кердек. Анда билгеләнгәч, ашханәгә киттек. Будкага кайтып ял итәргә идәнгә сузылдык. Ә Буханько: - Мин хәзер киләм, - дип, каядыр китте. Без йоклап тордык, ул юк. Шул китүдән Буханьконы ай күрде, кояш алды. Китәр вакыт җиткәч, Ипатов комендантка бу хәлне хәбәр итте. Нинди кеше булып чыкты бу Буханько? Фамилиясен алыштыруы, полициядә немецларда хезмәт итүе әллә хакмы? Эшелонны, күпер аша киң юллы кечкенә разъездга хәтле алып килеп, исән-имин тапшырдык. Армеецлар андагы җиһазларны тар юллы платформаларга күчерә башладылар. Мостик куялар да тәгәрәтеп бик тиз урнаштыралар... Безне бу Польша җирендәге беренче разъезддан атлар төягән эшелон алып китәргә тиеш. Немецлар теге елларны безнең илдән талап алган малларны кире кайтарырга мәҗбүрләр. Кешедән тартып алынган әйберне иртәме-соңмы иясенә кире би-рергә туры килә. Дөньяның бер язылмаган законы бу. Гөнаһлы, кырын эшләрең өчен кайчан да булса барыбер түлисең инде. Атлар төягән эшелон кич килеп җитте. 17 вагон, һәр вагонда 6-8 ат икән. Биш солдат ат караучылар, сержант ветсанитар, ә лейтенант ветврач икән. Алар артта бер җирдәрәк вагонга урнашканнар. Атлар бүген әзрәк ашатылган, эчертелгән. Ләкин эшелонны бер-ике тәүлек эчендә тиешле урынга илтеп җиткерергә кирәк. Разъезд, станцияләрдә туктату булмаска тиеш. Һәр төштә симофор ачык, яшел ут... Атларны үзебезнең киң рельслы вагоннарга күчерергә тотындылар. Платформалар биек, җайлы, күперчек куялар да атларны алып чыгалар. Бу вагоннарга кертеп бәйлиләр... Төн болытлы, караңгы иде. Ипатов белән будка идәненә черем итәргә яттык. Бик эссе булганга ишек ачык калды. Ат кешнәгән, конюхларның сүгенгән тавышларын тыңлый-тыңлый оеп киткәнбез... Бервакыт каты шартлау тавышына уянып киттем. Дөм караңгы, күзгә төртсәң, бернәрсә дә күренми. Ишек ачыклыгында ут нурлары сызыла, арттан чатыр-чотыр аталар. Нәрсә бу? Идәндә мүкәләп капшанам, кулым Ипатовның башына тиде һәм бармакларымны ябышкак куе нәрсә юешләгәнен тойдым. Аңа дәшәм, бернинди өн юк. Ни эшләргә белмим. Шулчак якында гына автомат уты күзне чагылдырды, аякларга ни беләндер суктылар, һәм муен тамырын нидер яндырып алды сыман һәм аңымны җуйганымны да белмәдем... Иртән мине паровоз будкасыннан алып носилкага салганда аңыма килдем. Әйттеләр: эшелонга ниндидер бандитлар һөҗүм иткән. Ат караучылар, санитарларны үтереп, барча атларны алып киткәннәр. Польшада күп кенә банда төркемнәре чуала, алар Германиядән Россиягә юнәлүче байлык төягән эшелоннарны җибәрмиләр, ди... Госпиталь. Сайкинны операция өстәленә сузып салдылар. Битенә марля кисәге яптылар. Шул марляга борын турына сестра яшел тамчылар тамыза... Мәгариф йоклап китте. Әллә нинди рәхәт йокы иде. Ниндидер төш күрәме? Менә теге Инна дигән түгәрәк битле хатын аңа хәйләле күз кыса. Нәрсәгә ишарә итә ул, Мәгариф һич төшенә алмый. Башның кай төшедер эшләми, ахрысы, шуңа мин Иннаны аңлый алмыйм, дигән уй баш миендә чагылып уза. Шунда Ипатов әллә каян килеп чыга да Иннага бармак яный: - Чамала, яшьләрне аздырма! Ут белән уйныйсың түгелме? - ди. Каядыр юк була. Буханько күренә. Иннаның мул күкрәкләрен учына ала да: - Ничә кило булыр болар? - дип көлә дә көлә. - Юк, үзеңә кара, кайсыбыз сиңа ошый, шуны ал? Ипатовмы, минме? Сайла, оттырма. Миңа барыбер... Мин синең куеныңа теге авырудан куркып кердем. Ипатов сынаган... Сифилислы хатын-кыз күбәйде. Европадан алып кайталар... Менә сиңа культуралы Европа! Һәртөрле бозыклык шулардан... Операция озакка сузылды... Бервакыт аның яңагына йомшак уч ипле генә китереп сукты. Төш бүленде. Бер яңакка, икенче яңакка, һаман кулы катылана, сугуы да көчлерәк була бара иде... Ниһаять, Мәгариф күзләрен ачты. Мөлаем елмаеп торган сестраны күрде. Ул да теге Инна кебек түгәрәк битле, мул күкрәкле, тулы тәнле иде... Аякларның икесенә дә тимер челтәр шин куеп марля белән чорнаганнар. Носилка белән палатага китереп бер караватка яткырдылар. Бу авыр яралылар палатасы икән. Сигезләп яралы ята. Мәгариф белән янәшә караватта соңгы чиккә җиткән лейтенант - тавышы-тыны юк, сулыш алганы да сизелми. Ул байтактан һушына килә алмый икән. Аңы юк, ә йөрәге эшли. Һаман укол ясап торалар. Уколны да сизми. Белми. Ике яңагы да воронкаланып эчкә баткан. Борыны сөяккә генә калган, җансыз әйбер кебек тырпайган. Йомык күзләре маңгай чокырлары белән генә шәйләнә. Кара чокырлар кара күзлек кигән сыман тоела иде. Сестра укол ясый да яралының пульсын тикшереп утыра. Эмаль савыттагы шприцын алдына куеп, хәлен чамаламакчы була. Бик дикъкать биреп карый. Әйтерсең бу лейтенантны терелтер өчен барысын да бирергә әзер кебек тәэсир кала. Сестра шыпырт кына Мәгарифкә әйтә: бу лейтенант Польшадагы бер тимер юл посёлогының коменданты булган. Җирле халыкка күп игелекләр эшләгән. Аны хөрмәт иткәннәр. Ләкин кара эчле дошман затлар да табылган, һаман да милли нигездә инде. Милләтчелек - бик хәтәр нәрсә. Ул һич тә бетми. Милли хис - тормышны боза торган мәкерле көч! Дөньяны явыз болгатып тора. Кешеләр арасына дошманлык тарата... Кыскасы, лейтенантка хаиннарча почмактан аталар... Мәгарифнең колагы ишетми башлады. Хәле бик кискен генә начарланган иде. Шуны сестрага әйтергә кыюлыгы җитмәде, әллә бу чибәр алдында каушап калды инде, шайтан белсен. Башы чатнапчатнап ярылырдай булып сызлый. Аяклар ут эчендә кисәү булып яналар шикелле. Кымшатыр хәл юк. Авыз эче кипкән, телне әйләндереп булмый. Борыннан чыккан сулыш иреннәрне пешерә. Күз кабаклары ябылганда шулай ук пешерәләр... Ярты төн узгач, Мәгариф авыртуларга чыдый алмыйча ыңгыраша башлады. Ул ыңгырашудан үзен күпме тыеп көчәнсә дә, хәзер чыдамы төкәнде. Шулай да сестраны дәшәргә оялды. Үлеп ята торган лейтенант янында аның яралары ул хәтле баш китәрлек түгел бит. Шул сәбәпле сестрага ялынасы килмәде. Әллә егет горурлыгы алга чыкты инде, белмәссең. Чибәр кыз алдында әллә ничек каушап каласың. Нәрсәдәндер инде бу хәл? Нигәдер оялта да. Оят авыртудан көчлерәк, ахрысы? Аның ыңгырашуын ишетеп, сестра үзе килеп җитте. Кулын тотып, пульсын санауга, ул барысын да аңлады. Тән температурасы кырыкка җитеп бара иде... Сестра тиз зиһенле, өлгер кузгалучан икән, шунда ук хәлне җиңеләйтә торган укол алып килеп, Мәгарифнең беләгенә кадады. Икенче беләгенә тагы шприц белән дару җибәрде. Аның кырына утырып торды. Морфий бирелгәннән соң барча яралылар бик рәхәтләнеп йоклыйлар иде. Мәгариф хәле җиңеләя башлавын колагы ишетүеннән, авыз эчендә теле әйләнүеннән сизде. Шунда хәле җиңеләйде, яралары кисеп сызламый башлады. Сәламәт чагындагы халәткә кайткан сыман сизде. Шунда аңарда үз янындагы кешеләр белән кызыксыну туды. Башы бераз ачылган шикелле булды. Ихтыярыннан тыш, теле сестрага рәхмәт әйтте, сораулар бирергә җөрьәт итте. Кыз бер дә авырсынмыйча җавап бирә иде. Авыруның хәлен аруларга булса, ул көчен дә, сүзен дә кызганмый. Үзен йөдәтеп, газаплап бетергән яралылардан бер дә туймаганы, бизмәгәне сизелеп тора иде. Моның өчен кеше түгел, әүлия булырга кирәк инде. Эчендә, җанында тирән миһербанлык сыйфатлары булмаса, болай сабыр, яралыларның мең төрле капризларына чыдап бетә алмас иде. Ниндидер тәмам гарык булганлык, бизелгәнлек һәм шуннан килеп туа торган салкынлык, битарафлык кыяфәтенә чыкмый, беленми калмас иде. Юк, андый нәрсәнең төсмере дә сизелми. Ул Мәгарифне үз җаваплылыгына йөкләтелгән яңа бурыч, яңа төзәтү объекты итеп карый иде... Исеме Надия, фамилиясе Шамкина икән. Мәгариф аның татар кызы булуын ничектер хисе белән тойган кебек булган иде. Ләкин бу хис баш миенә барып җитмәде, шуңа аңын да биләмәде. Эчтә сүнеп калды. Фикер булып төйнәлмәде. Хәзер сиземләве дөрескә чыкканга сөенде Мәгариф һәм, Надиянең бер дә җиксенмәвен чамалап, шыпырт тавыш белән сөйләшүен дәвам итте. Алар русча сөйләшәләр иде. Надия Казанда туган, руслар арасында үскән. Рус мәктәбендә укыган. Татарча начар белә, шулай да һәр сүзне аңлый, кайтарып әйтергә тартына. Шуңа сөйләшкәндә битләренә уңайсызлану алсулыгы чыга. Русча гына җавап кайтара. Мәгариф татарча сөйли, ә Надия русча әйтә. Шулай татарча-русча аңлашалар. Мәгариф үзенең рядовой икәнен әйткәч, Надия, ышанмыйча, аңа карап торды. Ялганламыймы? Якташ дип аңа ябышучылардан гарык булып беткән шикелле иде... Сүз шунда өзелде, Надияне икенче палатага чакырдылар. Ул йоклап киткәнен сизмәде... Күпмедер вакыттан морфийның тәэсире бетте, яралары җанны телептелеп сызлый башлады. Элек аңа бик чуан чыга иде, аның сулык-сулык килеп авыртуы һич онытылмый. Чуан үлек җыйганда шулай итә. Хәзер менә шул авырту яңаргандай булды. Яра шешә, үлек җыя, ахрысы, дип уйлады ул. Үлек җыюны табиблар яхшыга саный. Ягъни организм авыру белән актив көрәшә. Үлек - төзәлү билгесе, ди... Янәшә караваттагы яралының да морфий тәэсире бетте, ахрысы, ул уянып ыңгыраша башлады. Каты яралы өлкән лейтенант. Өченчекөн, морфий алгач, бер-ике минут сөйләшеп алганнар иде. Ике аягы да тездән өстә яраланган. Бот сөякләре чәрдәкләнгән. Ул гипста ята. Ябык яра. Эчтә нинди процесс барганын чамалау кыен. Ачык калган тубыклары зәңгәрләнә башлаган. Үлгән кешенеке кебек. Аякларымны сизмим, ди ул аңына килгән чакларда. Күп вакыт аңын җуеп ята. Ниндидер яңа укол белән аны һушына китерәләр... Ул штрафной рота белән командалык иткән... Солдат каны командирларны бернигә дә өйрәтми, менә кайда трагедия, дип сөйләнә ул... Үзең дә күп башларны харап иткәнсеңдер, мөгаен, диләр аңа палатадагы яралылар... Өлкән лейтенантның ак мендәрдә яткан тубал чәчле башы калкып куя, ул, терсәкләренә таянып, бу сүзләрне кем әйткәнен белергә тели. Аңа сынап карап тора, шикчел күзләрен як-якка күчереп, нидер әйтмәкче була. Терсәкләрен ычкындыра, башы мендәрне яньчеп эчкә чума. "Юк, - дип мыгырдый ул, мендәр чокырыннан башын күтәрмичә, - мин, киресенчә, солдатларны ничек тә сакларга тырыштым. Шуның өчен өстәге начальстводан эләгә иде. Званиене дә күтәрмәделәр. Орден да эләкмәде. Бары сугышчыларны саклаган, барча операцияләрне төгәл исәпләп, аз югалтулар белән үтәп чыккан өчен генә. Ләкин яхшылыкны аңлыйлармыни? Яхшылык эшләмә, сине начар димәсләр, ди бит. Бер биеклеккә һөҗүм иткәндә кискен хәл туды. Атакага барганда көтелмәгән җирдән немецлар ата башлады. Сугышчылар снаряд чокырларына төшеп сыендылар. Мин "Алга!" дип приказ бирәм, кымшанмыйлар. Вакыт уза. Немец пулемёты тынган арада алга ыргылырга мөмкин. Юк, тыңламыйлар. Мин ординарецымны атакага күтәрергә боердым. Ул куркып калды, боерыкны үтәүдән баш тартты. Мин аңа пистолет белән янап, приказны кабатладым. Ул миңа автоматын борып очередь бирде. Мин җиргә аудым. Ул үзен белештермәстән калкынган иде. Шул минутта аның чигәсенә немец пулясы килеп тиде. Ул да минем янга авып төште. Миңа башын борып карады да тынып калды. Болай әйбәт, тырыш егет иде. Кызу канлы булуы бер дә беленмәгән иде. Кискен минутта әнә бөтенләй икенче кешегә әйләнде дә куйды, һәр адәм баласы хәлиткеч моментта үзгәрә, "нутросы" ачыла..." Тавышы йокылы иде, һәм ул шунда ук тынды, озын-озын итеп борыны сызгырганы гына ишетелде. Мәгарифнең хәле әйбәтләнә бара иде. Беренче перевязка моның шулай булуын күрсәтте. Канлы ярага ябышып каткан марляны кубарганда, күзләреннән яшькелт нурлар күренде. Әмма табиблар яраны күреп шатландылар. Яра тоташ сары үлек белән капланган иде. "Яхшы! Ну, молодец!" - диештеләр. Кичен температурасы күтәрелде, ләкин иртәнгә бетте диярлек. Температурасы төшкәч, тамагына да аш үтә башлады. Әмма штрафной рота командирының хәле начарланганнан-начарлана бара иде. Ул хәзер бары морфий белән генә тора. Морфийның көче бетүгә, уяна да кычкырырга тотына. Бирмичә торсалар, бик каты сүгенә. Начальник-ларны чакырта... Менә госпиталь начальнигы зур, таза гәүдәле, тәэсирчән мәһабәт чырайлы кеше аның караваты янында басып тора. - Ике аякта да гангрена, - диде рота командиры, кипкән иреннәреннән телен чыгарып ялый-ялый. Ул көч-хәл белән генә сүзләрен әйтә. - Нигә дәваламыйсыз, ә? Мать вашу!.. - Ничек алай әйтә аласыз? Сез нәрсә? Сезгә көн саен биш-алты укол ясала... Яралының дәгъвачыллыгыннан, нахаклыгыннан начальникның йөзенә гаҗәпләнү, аптырау чалымнары чыга. - Сез миңа кирәкле дарулар бирмисез, әйе. Нигә гангрена бер дә арулануга бармый, ә? - Гангренага каршы дару юк, шуңа берничә препарат кулланыла... - Ә пенициллин нигә бирмисез, ә? - Ул дару гангренадан түгел, шуның өстенә ул юк бездә. Китермиләр... - Пенициллин сездә бар, беләм мин. Аны миңа бирергә сезгә рөхсәт итмиләр. Төгәл шулай! - Сез ни сөйлисез? Начальникның киң җилкәләре җыерылды, йөзенә юмакайлык, ярарга тырышу төсмерләре чыкты. Йомшак кына хәерхаһ елмая-елмая, караватка якынрак килде. Яралы ниндидер яшерен дөреслекне ачып салган шикелле иде. Хәзер шуны ничек кире кагарга, яралыны ничек ышандырырга белмәү аның кыяфәтендә сизелеп китте. - Кем рөхсәт итмәгәнен дә беләм... - Юк-юк, иптәш өлкән лейтенант, бу сез түгел, сезнең авыруыгыз сөйли. Безне беркем тыя алмый. Менә пенициллин вәгъдә итәләр. Ләкин, әйтәм бит, ул гангренага һич ярамый... - Ярый, бик ярый, мин томана кеше түгел. Миңа пенициллин бирергә рөхсәт итмиләр. Мин НКВД начальнигына гариза язам... Мин - иптәш Берия ведомостенда торучы кеше. Сез минем гомеремне ничек тә саклап калырга бурычлы... Өлкән лейтенантның хәле бетте, ак мендәр өстендәге киң маңгайлы башы бер якка янтайды. Йөзендә чиксез рәнҗү һәм каһәр уку җыерчыклары... - Паникага бирелмәгез, өлкән лейтенант, - диде гос-питаль начальнигы юмалаган тавыш белән. - Без сине терелтербез, китәргә ирек бирмәбез. Юк! Тыныч булыгыз! Без синең гомерең өчен җаваплы! Каушамагыз! Хәзер сиңа морфий бирерләр. Тынычланырсың! Ул ишеккә таба борылды, яралы тагы нәрсәдер әйтер дип куркып, тиз-тиз атлап чыгып китте. Сестра килеп яралыга морфий кадады. Өлкән лейтенант нидер әйтмәкче булган иде, теле көрмәкләнде, сүзен аңларлык түгел иде. Күзләре йомылды. Тирән күз чокырлары кечкенә генә ике кара өн сыман куркыныч булып тора иде. Морфий тәэсире кимегәч, ул һушына кайта һәм ялварулы ыңгыраша: - Товарищ Берия, не дай умереть! Дорогой Берия, дай мне лекарства! Я - преданный партиец. Я - сын партии! Лаврентий Павлович, не убивай меня! Не убивай... А-а-а-а!.. Берничә сестра йөгереп килеп җитте, аңа тагы морфий уколы ясадылар. Штрафной командиры тынып калды. Мәгариф штрафнойның әйткәннәрен аңлап бетерми иде. Ни өчен НКВД начальникларына мөрәҗәгать итә? Дарулар шулар рөхсәтеннән тора микәнни? Штрафниклар турында төрле гаҗәп хәлләр сөйлиләр иде. Имеш, бер яңгырлы караңгы төндә траншеяда сакта торучы 20 ләп немецны суеп чыкканнар. Шул вакыйгадан соң немецлар алгы сызыкка штрафниклар килгәнен чамаласалар, сугышсыз-нисез позицияләрен ташлап китәләр икән. Булса да булыр, штрафниклар бик аяусызлар, бернидән курыкмыйлар: "Йә пан, йә пропал" принцибы белән сугышка керәләр, ди. Берничә көннән штрафной командиры дөнья куйды. НКВД аны үлем тырнагыннан йолырга әллә теләмәде, әллә нәрсә, һәрбер үлем тирән сер инде. Чөнки ул алар боерганны үтәгән, хәзер аның кирәге беткән. Дөнья бу, ә яшәү кануннары рәхим-шәфкать белми. Тышта яңгыр коя. Җил белән тәрәзәгә бәреп ява башлады. Ярыклардан палатага юеш саф һава тулды. Кан, үлек, авыр шакшы исләр белән кушылды. Сулыш алуы бераз җиңеләйгәндәй тоелды. Мәгариф тәрәзәгә карап ята. Бу яклар үзенә бертөрле икән. Яңгыр өстән чиләк белән коеп торган кебек ява. Тиз генә туктамый. Белоруссия белән Польша чикләре диңгезгә якын, ди. Кыш та монда йомшак була икән. Тәрәзә янындагы караватта ятучы яралының хәле начарланды. Хәер, ул сугышта яраланмаган, сугыш башында ук әсирлеккә эләккән. Концлагерьда фашист хирурглары аңарда төрле тәҗрибәләр ясаганнар, һаман газаплап торганнар. Башта әз-әзләп венадан канын алганнар. Организм яңа канны күпме вакыт эшләп чыгара, алынганны нинди микъдарда тутыра. Ашау нормаль булганда организм элекке кадәр канны ничә көн тутыра? Ашау рационында май, углеводлар булмаганда кан ничек, күпме вакытта нормальләшә... Аннары арка миеннән пункция белән сыеклык алып газаплаганнар. Шуңардан аның күз кабаклары ачылып ябылмый торган булып калган. Акылына зыян килгән. Күзләре имәнеч. Киң шәрә маңгаена ике зур пыяла тәңкәләр ябыштырып куйган шикелле. Керфек, бәбәкләре селкенми, җансыз булып карыйлар. Тәнендә карга чукырлык ит-сут юк. Ашаганы йокмый. Аның авыруын белмиләр. Ул кибә дә кибә. Фәкать венасына кан җибәргәндә генә аңа җан керә. Аңына килә. Ләкин җибәргән канны организмда нәрсәдер бик тиз ашап бетерә икән. Ә госпитальгә яңа кан китермиләр. Сестралар да бирә алмыйлар. Алар кан бирә-бирә үзләре чиргә сабышып, какшап беткәннәр. Сугыш чорындагы энтузиазм сүнгән. Җиңү килгәч һәркем үзен, алдагы көнен исәпли башлаган... Каяндыр юнәтеп аның венасына ике йөз илле грамм кан җибәрделәр. Авыру аңына килде, теле ачылды: - Мине үзем белән бергә булган иптәшем сатты, - диде йомычкадай юка, сыек учы белән башын сыпыра-сыпыра. - Немецларга мине спортсмен дигән. Мине эксперимент ясарга калдырдылар, аны эшкә озаттылар. Адәм баласы алдакчы, икейөзле, шкурник... Әһ-һе... Менә ничә көн инде госпитальгә кан китермиләр. Авыру төпчек кенә калган шәм кебек, менә сүнәм, менә сүнәм дип кенә тора. Ул берни таләп итми, үлеме белән килешкән. Ярдәм итмәсләрен дә белә. Зәгыйфьләнгәннән-зәгыйфьләнә. Авыру инде аңыннан язып ята... Ләкин янына килеп караучы да юк, барысы да өмет өзеп, кул селтәгәннәр. Әллә нинди билгесез авыру... Ә иртәнгә инде ул бөтенләй сүнеп калган иде. Чыраенда ниндидер балаларча канәгать елмаюга охшаган чалым бар. Газаплардан котылу, аны бүтән җәзалый алмауларына ышанганлык төсмере сизелә иде. Яшь организм булгангадыр, Мәгарифнең яралары тиз төзәлә иде. Ул судно, утка сорап ятарга бик кыенсына иде. Шул бәладән котылу әмәлен тәки тапты: тезләре белән йөрергә кереште. Тез башлары суелып чыкты, әмма хаҗәтенә үзе йөри. Надия аңа укол кадаганда терсәккә куя торган клеёнка тышлы мендәрчекләр табып китерде. Шуларны тез башларына беркетеп бәйләгән иде, аяк табаннарыннан бер дә ким түгел, тезләр белән дә йөреп була икән. Палатада карават кырыйларына тотынып та, болай да әйбәт хәрәкәтләнә башлады. Кемгә су, кемгә судно алып бирергә дә иренми... Ярасы көннән-көн әйбәтләнә баруына һәм исән калуына эчтән генә куанып яши иде. Дөрес, теге төнге һәлакәт вакытында бәлагә эләккән Ипатовны еш исенә төшерә. Атыш тавышына уянып, караңгыда идән буйлап мүкәләгәндә, аның кулы ябышкак сыеклык белән чыланган иде. Ул аның Ипатов башыннан аккан кан икәнен соңрак искәрде. Хәзер дә ул кан аның кулларында буялган килеш тора шикелле тоела. Шунда үзе дә өнәмәстән, учларын бер-берсенә ышкып алгалый. Тизрәк кулны юасы килә башлый. Ипатов әйбәт кеше иде бит, сугыш тәмугыннан исән-имин чыгып, тыныч көннәрдә харап булды. Төзәлеп чыккач нишләргә булыр икән дип, ул алдагы тормышы турында уйлана. Аяклар элеккеге кебек булырмы, юкмы, демобилизация чутына куярлармы? Әллә нестроевойга чыгарып армиядә калдырырлармы? Юк, аңа инвалидлык биреп, кайтарып җибәрерләр. Надия сүз уңаенда шулайрак сөйләнде. Синең кебекләргә инвалидлык бирәләр, ә инвалидның льготалары байтак. Хәзерге өзек вакытта бик кирәк ул ташламалар. Эшкә урнашырга, квартира алырга... Синең баш төртер җирең юк бит... Әле бушка ашап-эчеп, бушка киенеп, хөкүмәт җилкәсендә яту. Бу хәл озакка бармас. Үз көнемне үзем күрә башларга кирәк булыр. Менә шул вакытта нәрсә эшләрмен? Биредә госпитальдән тыш тормыш ансат булып тоела. Ләкин бу алдаучан тойгы гына. Тормыш тәртәсенә бер җигелсәң, тыпырчына алмыйсың, авыр йөкне җенең өзелгәнче тартырга мәҗбүр буласың... Шулар хакында уйлаганда, Мәгарифнең аркасы салкынаеп чымырдап куя, маңгаена бөрчек-бөрчек тирләр бәреп чыга. Армиядә командир нинди приказ бирсә, шуны үтисең, башка нәрсәләрдә эшең юк. Берни өчен җавап тотмыйсың, отчёт бирмисең. Отчёт бирмәү - яшәүнең иң рәхәт вакыты. Ләкин рәхәт күпкә бармый. Хисап бирергә тормыш мәҗбүр итә. Чөнки эшләгән кырын эшләрең кире үзеңә кайта. Сине артыңнан килеп тотып ала. Мәгариф поездга бандитлар һөҗүм итүе вакыйгасы, бәлки, шуның белән йомылыр дип өметләнгән иде. Юк, кая сиңа! Аны бер дә күздән ычкындырмаганнар икән. Мәгарифне особый отделга чакырып керткәч, ул шуңа төшенгәндәй булды. Анда особисттан башка трибунал оперуполномоченные да бар иде. Ул кызыл кенәгәсен ачып, Мәгарифнең битенә терәлердәй итеп якын күтәрде. Мәгариф каушавыннан берни укый алмады. Фамилиясен ул үзе әйтте: Каймакчи Павел Платонович. Түгәрәк чырайлы, җиз чәчле, битләре бераз алсуланып тора, шуңа сары кашлары беленми дә диярлек иде. Каймакчи хәлне аңлатты. Бер эшелон атларның урлануы (107 баш ат) болай гына үтә алмый. Бу гадәттән тыш хәлне трибунал тикшерә. Безнең армиецлар катнашкан эш. Ни сәбәпле шул хәл килеп чыккан? Билгеле, бер эш тә сәбәпсез булмый. Ни өчен нәкъ менә шул төнне эшелонга һөҗүм итәләр? Бүтән вакытта түгел? Бандитлар эшелонның Союзга җибәрелүен каян белгәннәр? Җинаятьтәшләре булуы бәхәссез. Кайда алар - Польша ягындамы, әллә безнең арадамы? Станциядәме? Дейспенгерскийда яшеренмәгәнме? Әллә паровоз машинистының яшерен элемтәләре булганмы? Ипатов барахольщик идеме әллә? Әйбер җыярга яраткандыр, мөгаен. Ә? Аңа Ипатов турында белгәннәрен сөйләргә куштылар. Мәгарифнең русчасы сай, өзек-төтек иде. Шулай да үзе күргәннәрне әйтеп чыкты. Каймакчи чыгып китте дә Надияне алып керде. Ул тәрҗемәче булды. Мәгариф татарча-русча Надиягә аңлата, Надия үз сүзләре белән тикшерүчегә төшендерә. Каймакчи Надиягә бик йомшак итеп эндәшә, алар бер-берсенә карап сүзсез нидер аңлашалар. Надиянең бит уртасында чокырчыклар пәйда була һәм Каймакчиның чыраена нур аттыра, тавышы тагын да ягымлылана иде. Надия тәрҗемәсе аша берничә хәлгә ачыклык керткәч, Мәгарифне җибәрделәр. Каймакчи кисәтте: ачыклыйсы нәрсәләр күп, син уйлан, хәтереңә төшер, диде. Тагы очрашырга әзер бул... Мәгарифне курку биләп алды. Шөбһәле уйлардан башы тубал булды. Минем ни гаебем бар икән? Шайтан алгыры! Кичен Надияне стерильняда дежурга калдырдылар. Движок эшләми. Палаталарга кырыклы лампалар керттеләр. Ә стерильняда керогазларны эшләтеп җибәрергә туры килде. Бу арада тотмаганга керогазлар юньләп янмыйлар, төтенлиләр. Надия, аптырагач, Мәгарифне алып килде. Сүзгә, сөйләргә сәләте булмаса да, кул белән эшләргә бик оста ул. Ни тотса, шуны булдыра. Кайсын корымнан чис-тартты, кайсының насосын төзәтеп, май өстәп керогазларны яндырып җибәрде. Надия алар өстенә кырыйлары сай гына бөкләнгән корыч поднослар куйды, стерильгә су салды һәм инструментларны кайната башлады. Берәр керогаз төтенләсә, Мәгариф аны бик тиз төзәтә иде. Надия нурлы, мөлаем йөзе, тылсымлы тоелган ачык кыяфәте белән рәхмәтен белдерә. Рәхмәт белән тун тышлап булмый, Надия моны яхшы белә һәм бер почмакта яшереп кенә стаканга спирт салып бирә. Менә монысы инде бигрәк әйбәт, спирт артыннан конфет кабып куйгач, Мәгариф кәефләнеп учы белән иреннәрен сөртеп ала. Рәхмәт әйтә. Күзләре елт-елт итә башлый. Эчтән сизә, теле чишелә, сөйләшәсе килә. Чөнки эчен авыр пошаман басты, җанын нидер кырып тора иде. "Трибунал" дигән сүз үзе генә дә аның котын алды. Эчен кырган шул мәсьәлә хакында Надия белән сөйләшергә тели иде. Кызның якташ һәм милләттәш булуы моңа хокук бирә дип уйлады ул. Сорау алганда, Надия һаман Мәгарифне яклады. Әллә аңлап, әллә Надиянең холык-фигыле гаделлекле идеме? Холкы шундый икән, артында бернинди исәп-хисап юк. Ул Мәгарифне яралы булган өчен якларга тырышты шикелле. - Нишләп бу вакыйганы трибунал тикшерә икән? - дип, Мәгариф тезләренә басып торган җирдән капылт кына урындыкка менеп утырды, шин куеп марля белән бәйләгән тубыклары һавада асылынып торды. Надия пар бәреп торган корыч подностан пинцет белән инструментларны эмаль кәстрүлгә бушатты. Икенчеләрен кайнатырга куеп, өстәл янына килеп утырды. Аның мул күкрәкләре өстәл өстенә салынгандай булды. Мәгариф, шуларга күзе төшкәнгә уңайсызланып, карашын читкә алды. Кызның исә эчтән җавап эзләгәне йөзеннән сизелә иде. Ә Мәгариф үз фикерен тагы ачыклый төште: - Трибунал политик гаеплеләрне генә хөкем итә дип белә идем мин. - Сугышта һәрбер хәл политика аша гына бәяләнә, минемчә, - диде Надия, русча-татарча сүзләрне бергә кушып. Мәгариф кызның сүзләрендә тәҗрибәлелек чалымын чамалады һәм, ни әйтергә белми, фикерен җыеп торды. - Минем ни гаебем булсын инде, - дип кулын селтәде. Кызның ирен кырыйларында "нинди беркатлы кәбестә син" дигән елмаю төсмере беленде. - Һи-и, - диде бик ихлас һәм хәерхаһ булып, - гаепләргә теләсәләрме? Нульдән таш капчыкка кертеп утырталар... Надия егетнең агарып киткәнлеген күрде, артык ихласланып, куркыттым, ахры, дип уйлады. Егет, аның сызылып киткән матур килешле кашларына, кечкенәрәк калын иреннәренә ниндидер коткару көткәндәй карап каткан иде. Үзенең гаебен кайтарырга теләп, әллә болай жәлләп, Надия Мәгарифкә тагын спирт салып бирде. Егеткә кыюлык кергән кебек булды, ул башын турайтты. - Юк, бер гаепсезгә батыра алмаслар, - дип, учы белән һаваны ярып алды. - Бик кайгырма әле, үзем сөйләшеп карармын, - диде Надия ниндидер власте бар кеше сыман. - Юкса сине бутап бетерерләр... - Лейтенант Каймакчи әллә синең танышмы? Мәга-рифтә ниндидер өмет чаткысы сызылды. - Яралангач, бездә төзәлеп чыкты. Мин карадым аны. Ул миңа бурычлы. Үзе шулай әйтә... - Нинди кеше соң ул? - Нинди дип, шартлар нинди булса, кеше шундый була инде. Надиянең матур кашлары маңгаена сикереп менде, ул сер бирергә, ачылырга теләми, болай да артык беркатлыланып китүенә эчтән үзен битәрли сыман тоелды. - Хәл-обстановка ничек кушса, шулай була дисеңме? Мәгарифне бу фикер бик кызыксындырды. Бу хакта еш уйлана иде. Хәл-обстановканы яхшы кеше яхшыга бора, начар кеше начарга бора. - Бәлки, - диде Надия, керфекләрен түбән төшереп. Егетнең текәлүен кире каккандай, биек күкрәкләре өстен-нән учын шудырып алды. - Ә Каймакчи хәл-обстановканы уңайга бора торганмы, кирегәме? - Тик уңайга гына хәл итәргә тырышучан. Мәгарифнең эче кырудан туктаган кебек булды. Әм-ма- тагы Надиянең "үзем сөйләшеп карармын" дигән сү-зе- аңа көч өстәгәндәй итте. Ул керогазларга май өстәп, янә көйләп җибәргәч, Надия аңа палатага кайтып ятарга кушты. Яткач та тиз генә йокы алмады. Трибуналның бик аяу-сыз хәтәр булуын һаман ишетеп тора ул. Аңа эләккән кеше котыла алмый, диләр. Баш миендә уйларны кайната торгач, Надиянең "үзем сөйләшеп карармын" дигән сүзе һәм шул сүздән эченә җылы керүе балалык һәм сай йөзүлек булып тоела башлады. Тагын эчендә корт җанланды, җанын кетер-кетер кимерергә тотынды. Нишли ала соң ул? Берни эшли алмый. Бары шул бер генә: җебеп төшмәскә, каты торырга кирәк. Надиянең дә борчу-хәсрәтләре баштан ашкан вакыты иде. Эш шунда: Надия лейтенант Каймакчи белән бик якынайган һәм бу якынаю тирәнгә киткән иде. Бу хәлне Надия абайламый да калды, башы, җаны рәхәт томан эчен-дә йөзде. Акылы гадәти эзеннән читкә тайпылган сыман иде. Ничек болай булды әле бу? Яралы Каймакчи Надия карый торган палатада ята иде. Ул армия штабындагы трибунал оперуполномоченные икән. Бер җинаятьчедән сорау алганда, теге котырынып китеп, Каймакчига ташланган. Җиң эченә яшергән тимер кашык сабы белән муен тамырына китереп кадаган. Күп кан аккан, яра йокы артериясенә туры килгән. Хәле авыр иде. Табиблар, шәфкать туташлары бар көчкә тырыштылар. Аның сәламәтлеген госпиталь начальнигы үзе күзәтеп торды. Темпертурасы нормага керде, кризис узып бара иде. Табиблар перевязочныйда яраны бәйләргә дип ачкач, аптырап калдылар. Яра өстендә бернинди үлек юк, ул кызылланып тора. Бу начар симптом иде. Табиблар сер белгертмәделәр, битләренә бәйләгән марля өстеннән күз чалымнары белән аңлаттылар. Болай яра төзәлүгә таба бара, дип, оперуполномоченныйны тынычландырдылар да, яңа дарулар сөртеп бәйләделәр. Яңа чит ил даруына өмет бар иде. Ләкин ул акланмады. Яралының температурасы күтәрелде, хәле начарланды. Яраны тагын ачтылар, тагын яңа дару куйдылар. Хәле җиңеләймәде. Ярада сепсис процессы башланган. Моңа каршы кулланыла торган дару госпитальдә генә түгел, гомумән юк иде. Баш табиб хирург, сестраларны үз кабинетына җыйды. Чыраенда борчылу һәм курку да сизелә иде. Яралы бит тегенди-мондый гына зат түгел, трибунал әгъзасы. Чынында баш табиб үзенә страховка булдыру өчен персоналны шаһит итәргә тели иде. Ул сак, һәр адымда страховка булдыра. Киңәшә башладылар, һәр табиб үзенең тәҗрибәсеннән чыгып сүзен әйтте. Яңадан операция ясарга кирәк дип тәкъдим иттеләр. Яра эчендә инфекция калган булган, бөтен бәла шуңарда, имеш. Икенчеләре, операция ясарга ярамый, диделәр, чөнки яра нерв җепселләренә бик якын. Юк, бу эшкә беркем дә башын тыкмас. Озак бәхәсләшә торгач, табиблар кан салып карарга дигән фикергә авышты. Баш табибның аксыл мәһабәт чырае сорыланды, калын кашлары җыерылып, кырыс сызыклар белән карага коелды. Кан юклыгын беләсез, диде, борын эченнән мыгырданып, базалар бетерелгән, бер тамчы да кан китерелми. Ләкин яралының гомере өчен без җаваплы. Ул-бу булган очракта бездән сораячаклар. Йә, кайсыгыз 250 грамм кан бирә ала? Кемдә I группа? Мин бирә алам, минем бавырда яшерен цирроз... Ул калын кашлары астыннан табибларның чырайларын күзәтеп чыкты. Берсе дә юмарт-ланырга ашыкмый иде. Кискен сызык алдында һәрберсе сәбәпләр артына поса. Сугыштан исән калгач, яшәү эгоизмы белән тулганнар. Иң хәтәр елларда без үз бурычыбызны намус белән үтәдек, әмма хәзер сәламәтлегебез белән тәвәккәлли алмыйбыз... Алда авыр, катлаулы тормыш көтә. Табибларның кыяфәт-чырайларына шул язылган иде. Гадәттә, канны хатын-кызлар бирә иде. Ләкин бер-берсеннән уздырып зарланырга тотындылар. Баш табиб башын тәрәзәгә таба борды. Үзләрен генә кайгыртучы эгоистлардан йөз чөергән кебек итте. Байтак уйланып торды. Бер табиб та җаваплылык хисен күрсәтмәде. Дүрт ел буе үлем астында эшләп тәмам таш кешеләргә әйләнгәннәр. Чөнки барысы да шактый өлкән яшьтәгеләр. Таушалганнар, эчтән какшаганнар. Баш табиб карашын шәфкать туташы Надия Шамкинага юнәлтте. Ул арада иң яше, тулы таза гәүдәле, янып торган чырайлы, тик йөрәге генә кайчак үзен сиздереп алгалый. Моны баш табиб белә иде, шулай да соңгы өмет белән аңа карады. - Кызым, - диде, - син ничек, ә? Юк, мин сине мәҗбүр итмим. Һич тә. Әмма чарасыз хәл, ә? Баш табибның кечелекле гозерләнеп дәшүеннән На-диянең бит очларына алсулык йөгерде. Ул тегеләр кебек икейөзләнә белми, сәбәп артына да посарга ояла. Ничек моңа каршы килеп булсын инде? Аның үзенең язмышы да хәзерге көндә баш табибтан тора бит. Надиягә медицина өлкән сержанты званиесе бирергә тиешләр иде. Звание өчен түгел, баш табиб сүзен аяк астына салмас өчен ул кан бирергә риза булды. Барысы да иркен сулап куйдылар, җилкәләреннән бурыч төште. Алар аласы йөкне фидакяр шәфкать туташы үз җилкәсенә алды. Кешеләр менә кискен хәл өстендә сыналалар. Кайбер табибларның чырайлары яктырды. Шулай булмый ни, моментны оттылар бит. Ә Надия алар уенда оттыручы булып теркәлде... Әмма Надиянең башына андый уйлар килмәде, ул кемнедер коткарып калу һәм шуңа үзеннән өлеш кертүе белән горурлана иде. Операция ясый торган бүлмәдә аның венасыннан 250 грамм кан алдылар. Бераз күз аллары караңгыланып торды. Баш табиб аңа берничә плитка шоколад бирде, кайнар чәй китертте. Шулар белән ризыклангач, Надиягә бик тиз хәл керде. Аңа өч көн ял бирделәр. Ул фатирына кайтып китте.. Шул сәгатьтә үк аның канын Каймакчига салдылар... Ял көннәре туры килеп, Надия эшкә атнага якын торгач кына чыкты. Билгеле, килү белән Каймакчиның хәлен белеште. Баш табиб үзе очрады. - Кызым, чын күңелдән рәхмәт сиңа, - диде, ничектер бүләк тапшыргандагы кебек тантаналы төстә, - опер-уполномоченный лейтенантның хәле әйбәт якка үзгәрде. Тфү, тфү, күз тимәсен! Моның өчен сиңа награда булмый калмас!.. - диде дә ашыга-ашыга узып китте. Баш табиб һәркемгә яхшы булып күренергә тырыша торган кеше иде. Теле белән сине эретергә мөмкин. Әмма синең файдаң тиярлек булмаса, синең өчен бармагын да кыймылдатмаячак. Хәзер ул үзе өчен куркыныч беткәнгә сөенгән инде, ләкин шул халәтен бик нык яшерә. Һәр җайны тота, һәр элмәктән бер төк калдырмый ычкынырга маһир. Әгәр персоналдан берәрсе бәла-казага тарыса да, ул ярдәмгә ашыкмый. Моның күләгәсе миңа төшүе мөмкин дип, бик әдәпле, ихтирамлы рәвештә читкә тайпыла. Госпиталь Смоленск янында торганда, Надия палатасында бер лейтенант яраларын төзәтте. Сестраны бик ошатты ул. Эчеп алган чакларында Надияне бер почмакка кысрыклап үзенең тойгыларын белгертергә тотына. Терелеп чыккач, алгы сызыкка озатылганчы, ниндидер бер фатирда яши. Һәр көн Надияне сменадан каршы алырга килә, фатирына озата. Күп тә үтми, китәр вакыты җитә. Һәр көнне эчкән була иде. Сүз арасында: "Надия, мине сугышта барыбер үтерәләр, бәхил бул, адресны беләсең, сеңелгә хат яз, яме!" - дип моңсуланып сөйләнә. Надия аны чынлап жәлли иде. Иртәгә китәсе көнне бик нык эчкән килеш Надияне фатирына алып кайтып газапларга тотынды. Тәмам котырган иде. Надия бар көченә каршы торды. Үкерә-үкерә елады, ялварды. Аякларын кочаклап үтенде, гозерләнде. Кычкыргалап куйды. Нык акырырга, буза куптарырга оялды. Лейтенант бик көчле иде, ике кулын бергә китереп тотты, теше белән киемнәрен ертып, аерып бетерде. Кызга бүредәй ташланды, ерткычтай кыҗрап теләгәнен алды... Надия канлы яшь коя-коя баш табиб каршына килде. Лейтенантның бу эшен фаш итүне үтенде... Баш та-бибның йөзендә мөлаемлылык, хәленә керү нурлары чыкты, ә күзләре як-якка тиз-тиз йөренә иде. "И-и, кызым, - диде кечелекле тавыш белән, - сез бит дуслар идегез, ә? Сезнең дуслар булуыгыз мәгълүм. Лейтенант мине көчләде дисәң дә ышанмаячаклар. Чөнки дуслар арасында андый хәлләр нормаль күренеш... Бу хакта син чәчелеп йөрмә, бары үзеңне генә хурлыкка калдырырсың..." Баш табиб озак үгетләде. Бу хәл тегендә ишетелсә, аңарга да начар булачак иде. Ә баш табиб үз хуҗалыгын "шито-крыто" итеп тотарга ярата. Ул Надиянең "сознательностена" тукынды: "Ул ут эченә бара, Ватан өчен шунда гомерен куя. Япь-яшь көе... Ә син шундый ерунда белән дәгъва кубарасың. "Совестно" түгелме? Бер якта кешенең барча яшәлмәгән гомере, икенче якта синең шушы бәлаң. Менә икесен үлчәүгә салып кара. Әгәр намусың бетмәгән булса... Әйе, бу зур кабахәтлек, мораль бозыклык. Армиядә ул булмаска тиеш. Без фашистлар түгел. Әйе! Ләкин -семья гарипсез булмый. Бу - гарип күренеш... Нишлисең, сугыш! Сугыш һәркемнең нәрсәсен булса да тартып ала. Берәү гомерен югалта, кемдер честеннан мәхрүм кала... Ләкин мондый эш болай гына үтми, лейтенант җәза алачак! Бу мәсьәләдә закон каты..." - шулай теле белән сыйпап, юмалап һәм куркытып чыгарып җибәрде. Ә бер бүлмәдә яшәүче хатын-кыз табиб Мария Аркадь-евна, аны юатам дип, ярасына тоз сипте: "Биредә хатын-кыз заты кагылгысыз булып кала алмый. Физически мөмкин түгел. Аны ир-ат халкы барыбер сындыра. Яхшылык беләнме, көч беләнме, алтын тау вәгъдә итепме, мең төрле хәйлә-мәкер кулланыпмы, ир-ат үзенекен алмый калмый. Әмма табигать хатын-кызны бик көчле һәм яшәүчән итеп яраткан. Агачны сындырып, тәмам ботарлап бетерәләр. Әмма ул тагын яшәрә, яшелләнә, үсә. Хатынкыз да шулай, сындырылса да ялгана, элекке хәленә кайта. Берни булмаган кебек яшәреп, чәчәк атып яши башлый. Нәрсә югалттың син? Уза торган чагың туры килмәгән, анысы бер бәхет. Авырга узсаң да баш китәрлек эш түгел. Күпме андыйлар. Дөнья тулы. Башта без узмасыннар өчен хатыннарга укол бирә идек. Кайбер хатын-кызлар укол-дан качып, кемнән булса да авырга узалар. Авырга уздымы, тылга озаталар. Кайберәүләр шулай сугышка якын җирдән тизрәк таялар иде. Син яралыларны артык жәлләгәнсең, артык простой-лангансың. Гадилегеңне, йомшаклыгыңны күрсәтеп, моны алып була дигән өмет уяткансың, шулай үзеңне үзең тоттыргансың. Әйе! Менә аң бул, артык гадиләнергә, үзеңне аяк астына салырга ярамый. Яралыны жәлләп йомшама, ачылып елмайма. Җитди һәм кырыс, гадел бул. Шул чагында абруең да югары булыр, сиңа кул салырга да күзләрен майландырмаслар..." Мария Аркадьевна - акыллы кеше, Надия һаман аның белән киңәште, аның әйткәннәрен тотты. Шунлыктан артык катлаулы хәлләргә тарымады диярлек. Четерекле каршылыкларны, хәтәр киртәләрне башына тукмак төшерми генә читләтеп үтә килде. Сугыш чоры хәлләре вакытында шулай иде. Менә канлы сугыш бетте. Икенче төрле вакыт, башка төрле хәлләр башлана. Бу яңа хәлләрдә үзеңне ничек тотарга, нәрсәләргә өмет итәргә, нинди юнәлешкә омтылырга - бу алга килеп баскан мәсьәлә иде... Менә лейтенант Каймакчи тәмам терелеп чыккач, Надия артыннан йөри башлады... Надия, син мине үлемнән алып калдың, мин сиңа чиксез бурычлы, ди-ди, үзенең тойгы-хисләрен белгертә. Купшы сүзләр күп сөйләми, аңа төрле бүләкләр ташый. Иң кәттә француз хушбуйлары, бизәнү әйберләре, шоколад-мармеладлар. Надия башта бүләк-күчтәнәчләрне авырыксынып кабул иткәләде, ләкин күпкә китә башлагач туктады. Чөнки бу хәл үзеңне Каймакчига бурычлы итүгә китерә дип уйлады. Аз-азлап аның иркенә бирелә бару кебек мин-минлегенә тия иде. Каймакчи гаҗәпләнде, мин ихлас күңелдән генә бит, диде. Миңа синнән берни дә кирәкми... Аның тавышы кимсенүле чыкты. Матур мөлаем чыраенда ниндидер эчке канәгатьсезлек шәүләләре йөрде... Надия сүзне икенчегә борып алып китте. Воронеждан эвакуация вакытында Каймакчиның хатыны һәм кечкенә кызы калуын белә иде. Каймакчи күптәннән инде шуларны эзләтә. Ну, ничек соң, дип сорады Надия, туннельнең ары башында әзрәк яктылык беленмиме?.. Дүрт-биш җирдән җавап килде, берсендә дә өмет юк, дип, Каймакчи тирән сулады, кара замш пальто өстеннән кигән соргылт портупеялары шыгырдады, целлулоид ак якасы имән муенына батып керде. - Тагын нишләргә уйлыйсың? Надия бу сүз авызыннан чыкканга сискәнеп китте. Чөнки Каймакчи аны икенче төрле аңлавы мөмкин иде. Әмма ул берни сиздермәде шикелле. - Өметне өзмисең, һаман нәрсәгәдер ышанып көтәсең... - Аңлыйм, ышаныч нуль булса да, күңел көтә... Надия үзенең эчке фикерен яшерер өчен сүзне урау юлга алып керергә тырыша иде. Чөнки бу чибәр, юаш чырайлы лейтенант аның зиһенен чуалтты, әллә кайчан томаланып торган хисләрен кузгатты. Ниятләрен алга чыгарды. Сугыш бетте, хәзер барысы башка эзгә күчәчәк. Ирексездән алдагы тормышың турында уйландыра. Нәрсә булыр, тагын ниләр кичерергә язган. Шик-шөбһә тулы пошаман һаман эчне кырып тора иде. Күңел ихтыярдан тыш үзенә ниндидер иш, терәк эзли. Барыбер үз ояңны кормыйча булмас, ахрысы. Менә лейтенант аны ошата бугай. Әмма белеп булмый. Яшь организмның үзенә капма-каршы җенескә тартылуы гынамы, әллә ихлас хисләр дулкынымы? Мария Аркадьевна аңа акыл биреп кенә тора, үзеңә ошаган кешегә түгел, үзеңне яраткан кешене чамала. Син яраткан кеше сине яратмавы ихтимал. Аңлыйсыңмы сине яратмаган кешегә чыгуның ничек буласын?.. Башта яратмасаң да, тора-бара яратып китәсең, диләр бит, дип каршы төшә Надия. Юк, ди тәҗрибәле Мария Аркадьевна, башта яратмасаң, бары хәлгә ярашу гына була... - Бу расположениедә әле торасызмы? - Надия беләсе килгән нәрсәсенә якынаерга исәпләп, сүзне тагын урау юлга кертмәкче булды. - Әле ул-бу ишетелми, кем белсен... Каймакчиның интонациясе ышанычлы түгел сыман иде, ул нидер белә, ләкин төенне чишми дип уйлады Надия. - Шулай да тыныч тормыш турында исәп йөртәсездер, ә? - Армиядән китәргә ният юк болай. - Ә демобилизацияләсәләр? - Ул чакта эш катлаулана... Каймакчиның портупеялары тагын шыгырдап куйды. Надия аңардан "ә синең алга перспективаларың ничек" дигән кызыксыну ишетергә теләгән иде. Ләкин андый өметле сүз чыкмады. Димәк, хатыны һәм кызы табылуына ышана. Шуңа исәп тотмый. Перспективада мин юк. Мин вакытлы күңел юаткыч, уенчык кына... Шулай дип егеткә булган хисләренең башларына суккандай итә. Әңгәмә корып биләмдә йөрүләр байтак булды. Ләкин барысы да дуслык чикләреннән узмый иде. Аннары һич көтмәгәндә паровоз кочегары Сайкин эше килеп чыкты. Сорау алганда Каймакчи үзенә ярдәмгә Надияне дә чакыра. Бергә-бергә закон статьялары куйган сорауларга җавап әвәлиләр. Чөнки дәлилле протокол таләп ителә. Формальлекне үтәмичә һич мөмкин түгел. Ә Каймакчи кечкенә нәрсәгә дә зур җаваплылык белән карый. Бу карьерага хилафлык китермәскә тырышу гына түгел, ә һәр эшне җиренә җиткереп, пөхтә итеп эшләргә күнеккәнлектән булса кирәк. Төрле мәкерле, адаштыра, бутый торган сораулар биреп интектереп бетергәч, Сайкинга палатага кайтырга кушалар. Сайкин тезләре белән идәнне кыштырдатып ава-түнә атлый. Особый отдел сержанты да чыгып китә. Икәү генә калгач, Надия үзенең Сайкинга булган хәерхаһлыгын белгертә, эчендәге гуманлыгы алга чыга. Сайкинның гаебе юк шикелле күренә аңа. Каймакчи ручка белән шытыр-шытыр язудан туктый, шәмәхә карага буялган бармак битләрен сөрткәли. Сабыр гына аңлата. Надия аның сабыр-тигез холыклы булуына соклана иде. - Бу - зур, четерекле эш, - дип сөйли, чыраена ягымлылык нуры чыга. Надия янында ул һәрчак яктырып китә. Өстәгеләр кызыксына. Бу диверсияне поляклар Советларга каршы эшләгәнме? Әллә бу бер бандит төркемнең үз мәнфәгатьләре өчен поездны талавы гынамы? - Поляклар безне ни өчен өнәмиләр? - Аның тамыры тирән, безгә мәгълүм түгел. - Сайкинны нишләтергә уйлыйлар? - Тикшерәбез, ни килеп чыгар инде? - Син аны батыру ягында түгел шикелле? - Дөрес сизәсең, Надия, мин аны ничек тә якларга тырышам. Ләкин минем дә начальнигым бар. Аңа отчёт бирергә кирәк. Әйтәләр, әгәр йокламаган булсалар, шау-шу кузгалу белән поездны алып китәргә мөмкин булган, диләр. - Иң элек паровоз будкасына атканнар бит. Сайкин бүген шулай диде. - Әйе, энә шул версиясендә нык торсын, син аның колагына киерт. Гел бер сүзләрне кабатласын. Юкса үзен дә, безне дә бутый. Менә постта йоклаганнар дип бәйләнәләр. Нишләргә соң? - Яралануына сылтарга, саллы аргумент бит? - Мин шуны дәлиллим, исбатлыйм да. Юкса Сайкинны монда тотмаслар иде. Дезертирлык "тегеп"... Каймакчиның бу яхшылыгына Надия ихлас сөенә, аңа чын рәхмәтләр белән елмая-елмая, эшенә ашыгып чыгып китә. Каймакчи протоколын кабат карап чыга, төзәтә, начальникка күрсәтерлек дәрәҗәгә китерә. Кәгазьләрен сары портфеленә сала да кайтырга кузгала. Ә Надиянең кичке сменасы бетүгә, госпитальгә килеп җитә ул. Кызны фатирына чаклы озата бара. Караңгы урамнардан атлыйлар. Бу ничектер җимерелми калган тимер юл посёлогы. Биредә немецларның зур госпитальләре булган. Ашыгыч чигенгәндә барча җиһазлары белән диярлек калдырып качканнар. Урман буенча озын-озын бараклар. Анда озату пункты булган. Немецлар пычракны яратмыйлар. Юлга вак таш җәйгәннәр. Баскан саен аяк тавышы әллә каян ишетелә иде. Сайкиннан бергә сорау алулар, үзеннән-үзе килеп чыккан аралашулар Надия белән Каймакчины берберсенә һаман якынайта иде. Алар бер-берсенең холык-фигылен, кайбер гореф-гадәтләрен белделәр. Бу хәл исә яшьләрне бер-берсенә бәйли бара иде. Шул ук вакытта терелеп килгән Сайкин да Надиягә бер дә битараф түгел. Кечерәк-кечерәк җиз самоварлар шикелле керогазларны һаман төзәтеп тотарга кирәк. Надия завхоз старшинага ялынмый, Сайкинны гына җигә. Чөнки Сайкин бу эшкә үзе атлыгып тора, бу эшләрне башкарсам, миңа җиңеллек килер, гаебемне ярлыкарлар дигән бик беркатлы уй белән тырыша ул. Керогазларны рәтләп бетергәч, өстәлгә беләкләре белән таянып, Надиянең эшләгәненә, хәрәкәтләренә сок-ланып утыра. Спирт салган микстураны бармаклары бе-лән тотканда кулы калтырап китә. Надия күреп ала да мөлаемланып әйтә: - Әллә син эчәргә өйрәнеп киттеңме? - Юк, - ди Мәгариф, тавышсыз көлеп. - Син биргәнгә күрә генә, юкса авызга ала торган нәрсәм түгел... - Уңайсызланудан аның яңак аслары кызара. Икесе бергә ниндидер канәгатьлек белән көлеп алалар. Сайкин киткәч, Надия уйлана: нинди чибәр егет, йөз, бит, кыяфәте белән ничектер Каймакчига охшаш. Икесенең чырайларында ниндидер нур бар. Татарлар моны иман нуры диләр. Юк, бу Сайкин хатынына беткәнче тугрылыклы ир булачак. Кай җире беләндер әнисенең кече энесенә охшаган... Тугрылыклы ир... Кызлар танышканда моны да исәптә тоталар, ди. Егет минем эчкә үтәрлек итеп карый, нәрсәгәдер өмет итә инде. Якташ та булгач. Микстураны авызына чемкәйтеп куйгач, аңа әз генә кыюлык керә. Мәгънәсез сүзләр ычкындыра. Мәгънәсезлеген соңыннан аңлап хәтәр уңайсызлана ул. Ә эчмәгәндә авызыннан бер сүз чыкмый. Бары калын иреннәрен җәеп елмая да елмая. Беркөнне Каймакчи Надиягә зур гына картон тартма калдырып киткән. Өйдә Мария Аркадьевна үзенең йөр-гән кешесе белән генә иде. Надия кайтуга, майор чыгып китте. - Әллә комачауладыммы? Надия шинелен сала-сала Мариягә карады. - Юк-юк. Безнең эш беткән иде инде, - диде Мария, озын чуар халатының чабуларын эләктерәэләктерә. Надия өй киемнәрен киде һәм картон тартманы өстәлгә куеп, бәйләгән җепләрен пычак белән кисте. Эчен ачып, Мария белән әйберләрен ала башладылар. Барысы да трофейный хатын-кыз әйберләре. Шомырт чәчәгедәй ак челтәрләрдән берничә бюстгалтер, ак, зәңгәр, кара ефәк комбинацияләр. Тагын бик күп бик затлы хатын-кыз өчен алыштыргысыз көн дә кирәк нәрсәләр... Аста тагын кечерәк тартма килеп чыкты. Монысы америка халкы бүләге иде. Тышына "Героическому русскому народу!" дип язылган. Анда ике махровый сөлге, әллә ничә төрле конфетлар. Кәтүкләр-җепләр, энәләр, челтәр бәйли торганнарына кадәр тутырганнар. Майор Мариягә дә америка бүләге алып килгән икән. Тиз генә плитәдә чәй кайнатып алдылар да күчтәнәчләр белән чәй эчәргә утырдылар. - Кочагыңа зондаж ясый, ахры, лейтенант Каймакчи, ә? - Мария конфетларны кырт-кырт китерә, чәен чөмерә. Надия: - Менә аңа, - дип, йодрыгын өскә селтәп куйды. - Алай итмә, - диде Мария. - Бәлки, исәбе җитдидер? - Синең майорыңның исәбе ничек соң? - Аның семьясы бар. Мине канаты астында тота. Юкса ир-ат атакасыннан кая керергә белмисең. - Яратамы? - Син инде бигрәк, үзең дә беләсең, ир-атка хатын-кызның тәне генә кирәк. Җаның ни, аның эше юк. Табигать шулай яраткан инде, берни эшләр хәл юк. - Ир-атта үрчү инстинкты бик көчле инде. - Ә хатын-кыз - репродуктор, ягъни үрчетүче, яңаны тудыручы... - Бу бүләкне ни белән бәхилләрмен, шул эчне тырный, - дип куйды Надия. - Һи-и, исең китмәсен лә, ирләр хатын-кызларга бүләк бирәләр инде ул. Электән килгән... - Юк, шулай да уңайсыз... - Әллә син неврастеникмы, ә? Неврастениклар шулай үзләрен юк нәрсә өчен дә бурычлы саныйлар... Ә Каймакчи һаман бүләкләр китерә. Надиянең бик нык каршы торуын белә һәм ул өйдә юкта калдырып китә иде. Надиягә медицина өлкән сержанты званиесе бирделәр һәм кадровый итеп калдырдылар. Шул уңайдан Каймакчи юка, йон английский материядән тегелгән гимнастёрка, юбка калдырып киткән иде. Киеп карамый чыдый алмады. Үзенә үлчәп теккәннәрмени, ятып, килешеп тора. Балтыры кунычына сыймаганга, тәбәнәк үкчәле туфли киеп йөри. Синең аяк тавышыңны әллә кайдан таныйбыз, диләр яралылар. Каймакчи тагын көрән берет, көрән замш куртка бүләк итте. Надия нишләргә белмәде, бик нык борчылды. Ул һәрчак үзен берәрсенә бурычлы итүдән курка иде. Әллә ул чынлап та неврастеник микән? Каймакчи мине бирелергә кысса нишләрмен, ничек баш тартырмын? Күпме бүләкләр алганнан соң, ә? Шул хакта Мария белән сөйләште. - Һай Алла, - диде Мария, бер дә исе китмичә. - Исең киткән икән, бирел. Югалып калма. Уйнамаган кеше отмый. - Язылышмыйча - юк, мөмкин түгел! - Бергә булырга нияте юкмы соң? - Әйтеп бетерми. Семьясы оккупациядә беткән. Ул кеше күңелемә бик ошый, мин аны яратып киттем, ахрысы, һаман аның турында гына уйлыйм. - Алайса, кочагыңа кертми булдыра алмассың. - Куркам шул... Авырга узып куйсаң?.. Тфү, тфү! - Мин сиңа ничек сакланырга өйрәттем бит. Ни югалтасың син?.. Мария, рус кешесе, бу мәсьәләгә аек, реалистик карый. Молодец ул. Үзе әйтмешли, тиешлене алмыйча калдырмый. Ә Надия ана телен начар белсә дә, татар рухы белән тәрбияләнгән. Андый эшләргә җиңел генә бара алмый. Аны эчтән нидер тота. Эчке киртәләрне атлап чыгарга кыймый. Шуның аркасында күп нәрсәләрдән мәхрүм кала иде. Бу халәтне ул үзе аңлый, ләкин үзен берни эшләтә алмый изалана, борчыла, һәр адым аңа авыр бирелә. Башында Мария сүзләре яңгырый: ни югалтасың син?.. Шулай да теге бүләкләр, җилкәсенә төшкән бурыч кебек, эчен кимерә... Юк, мин болар өчен генә тугарылырга тиеш түгел. Язмышын минем белән бәйләмәячәк. Миңа карата хисләре тирән һәм җитди булса да! Хисләр, күпме ихлас һәм тирән булмасын, озакка сузылмый. Сабын куыгы кебек тиз юкка чыга. Хис бүген булса да иртәгә беткән булуы мөмкин. Хискә исәп тоту, хискә таяну суга таяну белән бер. Бервакыт җиңелчә генә сухое вино эчкәләп, сәрхушланып утырдылар. Каймакчи Надияне үзенең казармадагы ялгыз бүлмәсенә алып килгән иде. Әле шукланып, әле җитдиләнеп күп нәрсәләр турында гәп барды. Каймакчи әллә шәрабтан, әллә кызның мөлаем түгәрәк чырае, сусыл иреннәре, алга ыргылып торган күкрәкләре тәэсиреннән кайнарланып, Надияне коча, үбә башлады. Үзе сөйләнде: - Надия, син мине әллә нишләттең, йа Алла, болай булганым юк иде, - ди-ди, изәрдәй итеп үзенә кыса. Надия аның үбүләренә салкын гына җавап бирә. - Син мине алмыйсың бит, алмыйсың, - ди, иреннәрен читкә тайпылдырып. - Дөресен әйткәндә, белмим, - дип, Каймакчи гаҗәпсенеп ияген селки. - Яратам, шуны гына беләм. Ышанасыңмы? Ул тән төсле үтә күренмәле нечкә оек кигән Надиянең җанны кытыкларлык матур тезләренә учын куя. Уфтана, моңсулана, нәүмизләнә. Надия ни дип әйтергә белми, күзләрен түбән төшерә. Егетнең ялганламавын тойган шикелле була. Аның ниятен ачык белә, хайвани хискә бирелмәвен, аек уен җуймавын искәртә. Шунда баш миен тырнап "нәрсә югалтасың син?" дигән сүзләр чалынып уза. Егет тә, кызышып китеп, Надиянең кофта төймәләрен ычкындыра, йөзен ике күкрәге арасына чумдыра да, үбә дә үбә. Аның күз яшьләре агып төшкәнен Надия күкрәк очлары юешләнүдән тоеп ала. Хисләре ихлас икән дип, үзе дә тезгенен бушайта. Егет кызның йомшап төшүен тиз сизеп ала һәм кулларын иреккә җибәрә... Надия билбавының ничек чишелүен абайламый кала... Аннары киң караватның икесе ике ягында тынып яттылар. Надия, кулындагы сәгатенә карап, китәр вакытны чамалады. Торып, тиз-тиз киенде. Ә үзе: "Ир куенында булу шулай була микәнни? Мин берни дә тоймадым кебек, канәгатьлек тә сизмәдем. Нәрсәсе бар моның? Һи-и-и! Гаҗәп. Әллә беренче кушылу шулай төерле була микән? Әллә мин аңа туры килмәдемме? Мария дә "Андый хәлләр була" дигән иде", - дип уйлады. Каймакчи аны озатып куйды. Кичке шәфәкъ кызыллыгы урман артында буйдан-буйга сузылган. Нарат, чыршы ябалдашларын алсу төскә манган. Алар сүзсез генә атладылар, ниндидер гөнаһ кылгандай, бер-берсенә туры карарга уңайсызланалар иде. Варшавага командировкага китәсен Каймакчи бер иптәше аша Надиягә җиткерде. Бераз вакыт үтте. Надия һаман куркып, шикләнеп йөрде. Үз-үзенә дикъкать итте. Үзенең эчке халәтенә барча әһәмиятен туплады. Шикләнүләре нигезсез түгел сыман иде. Неужели Мария өйрәткән саклану чаралары аны алдады икән? Тагын атнадан артык үткәч, ул үзенең шикләрен Мария Аркадьевнага чиште. Ул Надияне үзенең бүлмәсенә алып кереп тикшерде. Бүтән табиблардан да каратты. Алар Надиянең авырга узуын билгеләделәр. Надиянең башы әйләнде, ул үз-үзен белештермичә Каймакчи янына чапты. Ләкин ул кайтып җитмәгән икән. ...Надия Каймакчиның тезләренә утырган, ике кулы белән муеныннан кочып алып, үкси-үкси елый. Егет аны юатырга теләп нидер сөйли, кыз әйткәннәрне кабул итәсе килмәгән төстә иде. - Иртәгә язылышырга барыйк, Павел? Мине хур итмә, ә? - Безне язмаячаклар, юләрем, уйлашыйк әле. - Язалар, мин генералга үзем керәм. Ул мине белә. Мин караган аерым палатада ятып чыкты... - Сабыр, Надия, нигә шултикле куырырга? Каймакчи Надияне алдыннан төшереп, янына утыртты. Надия битләре буйлап аккан яшьләрен әле бер, әле икенче учы белән сыпырып алгалый. - Юк, сабыр димә! Иртәгә и бетте! Мине кемгә саныйсың? Үзең яратам дидең. Яраткан кешене болай хур итәләрмени? - Бернинди хурлык юк... - Мине пэпэже иттереп калдырырга телисеңмени? Юк, барып чыкмас. Павел, зинһар, мине рәнҗетмә. - Ярар, чарасын табарбыз. Борчылма, трагедия ясама. - Трагедия ясама, имеш. Әйтерсең бер мин генә гаепле? Әшәке ирләр шулай хатын-кызны гына гаеплиләр. Әйт әле, моңа син дә гаеплеме? - Гаепле, гаепле, Надия, мин үз өстемнән гаепне төшермим. - Димәк, язылышырга барабыз? Надия башын кыйшайтып өмет тулы күзләрен егеткә төбәде. Чыраенда беткәнче аңа бирелгәнлек җитдилеге иде. Каймакчи уйга калды, куллары тезләре арасына төште, кашлары җыерылды, матур төз борыны, ирене кырыйларында нәүмизләнү сызыклары чыкты, калын иягендә кызга карата ачу килү шәүләләре биеде. - Минем таныш табиб бар, - диде Надияне иркәләгән тавыш белән. - Ике-өч укол белән барысын бетерә... - Үзем дә уйлаган идем, Павел, - дип, Надия башын түбән иде, аның иреннәре, ияге дерелдәде. - Врачлар карады. Противопоказана дип таптылар. Ышанмасаң, менә заключениесе. - Ул гимнастерка кесәсеннән кәгазь алып Каймакчига сузды. - Минем йөрәк дефицитлы икән... Әгәр ясатсаң, тормышың белән саубуллаш, диделәр. Син дә мине үтерергә телисеңме? Надия ике учы белән йөзен каплады да, елагына буылып, алдына бөгелеп төште. Аның аркасы дерелди башлады. Каймакчи да тәмам бетеренеп, ни кылырга белми бөрешеп калды. Менә уйсыз хисләр комарына бирелү, ваемсыз шатлык нинди бәла китереп чыгарды, һәр рәхәтнең бер михнәте була дип белми әйтмәгәннәр. Нишләргә бу яклаучысыз кыз белән? Мин ничек кенә намуслы булсам да, аны үзем белән бәйли алмыйм. Физически дип әйтерлек бу мөмкин түгел. Эшем буенча да, хәлем буенча да... Алар үлгән кыяфәткә кереп озак кына дәшми утырдылар. Надиянең башында алдан сизү инстинкты туктаусыз эшли иде. Ул Каймакчиның аны ташлап китәргә ниятләвен чамалады, тойды. Ул тураеп утырды, Каймакчиның ярым үлек кыяфәтендә булуын күрде дә йөрәгендә жәлләү хисе уянды. Катгый карарга килде дә тәвәккәлләп әйтте: - Миңа берни эшли алмасаң, Сайкинга эшлә! Ә? Ул чиста биография белән калсын! - диде Надия. Аның сүзләреннән Каймакчи җанланып китте, чыраена өн кергәндәй булды. - Бик рәхәтләнеп, Надия! Каймакчиның күзләренә очкын чыкты. Аны бөтенләй акларлык документ әзер. Ул, ышанамы дип, Надиягә карады. - Ышан, мин моны булдырам! Үзе Надияне күзәтте һәм аның йөз-бит сызыкларында Каймакчины гаепләмәү, барысын да үз өстенә алу билгеләре күргәндәй булды. - Надия, син бик яхшы кеше... - Йә, юмаланма! - дип, сүзен бүлде Надия һәм нык карарлы төстә урыныннан торды... Бер-ике көннән Каймакчидан записка килде: "Надия, мине гафу ит, минем семьям табылды. Алар Ашхабадта икән. Мин назначение алып шунда киттем..." Надия моны көткән иде, бәгыре телгәләнсә дә, кайгыга бирешмәскә тырышты, уртын чәйнәп чыдады. Сайкин терелеп, үз аяклары белән йөри башлаган иде. Стерельняда төнлә үзләре генә калгач уйный-шаяралар. Надиягә җиңел булып китә. Сайкинның колагына кадәр чумып үзенә гашыйк булуын ул әллә кайчаннан бирле тоеп йөрде. Төнге сменадан соң бер иртәдә ул Сайкинны үз фатирына алып кайтты. Мария шул йөреп торган майор белән Берлинга китте. Майорны шунда күчергәннәр иде. Надия Мәгарифне үз куенына бик теләп кертте. Аны алдан сизүе алдамады. Надия чын ирлелек татыды. Тирән һәм татлы канәгатьлек кичерде. Карасана оялчан егетне! Оялчанлык - көчле дәртлелек билгесе, имеш. Эчен нидер тырнады, эчтән үзен битәрләде ул. * * * Казанга кайткач, Надия Мәгарифне тимер юл типографиясенә урнаштырды. Шуннан редакция эшенә күчерделәр. Русча эш авыр иде, татарча чыга торган күптиражлы газетага эшкә керде. Мәгариф бер рационализатор турында мәкалә язып газетада чыгарган иде. Тирене беренчел эшкәртә башлаганда кадаклар белән кагып тарттырып такта өстенә беркетәләр. Бу исә тиренең сыйфатын төшерә, чөнки тире кадак белән тишкәләнә. Тирене кадаклар белән тишмәс өчен бер слесарь тарттырып кую җайланмалары - каптырмалар эшләгән. Җайланма һәрьяктан әйбәт: эшне дә тизләтә, сыйфат та арта. Уйлап табучы тире эшкәртүгә ике-өч норма бирә. Сыйфат аркасында күпме тире әрәм ителми янга кала. Экономия була... Уйлап табучы кытайчарак чырайлы, кысык күзле, көтек борынлы, уртача буйлы. Какча гәүдәле Нөркәев дигән егет иде. Күзләре елык-елык килеп тора, үзе дә елгырга охшаган. Яңа бистәнең Урал урамында яшиләр икәү. Әтисе сугышта үлгән, абыйсы үткән ел армиягә алынган. Әнисе исә ларёкта сыра сата, ди. Шулай икәне күренә дә, егетнең өс-башы әйбәт, сүзгә дә кесәгә керә торган түгел. Коллективта да абруе бар. Газетада яктыртылырга хаклы... Язганчы, Мәгариф Тарик Фәррахович белән киңәште. Редактор үзенә һәрнәрсәне белгертеп торганны, аның төпле сүзен алганны, шуның буенча эшләгәнне ярата иде. Үзе эшне бик өнәми, әмма өйрәтергә атлыгып тора. Өйрәтүдән канәгатьлек таба. Берничә кешегә (газета эшчеләренә булмаса да) киңәш бирсә, кәефе күтәрелә, йөз грамм салган шикелле була, яхшыра, вак-төякне күрми. Бу йомшаклыгын белеп алып, ялагайлар аның тирәсендә бик күп әйләнәләр. Тарик Фәррахович тагын да үсенеп йөри... Мәгариф аның кәефе әйбәт чакка туры килде. Алдагы ялагай яңа гына чыгып киткән, ахрысы. Мәгарифне үз урынына калдырмасмы? Ул шуңа бик өметен суза, һәрчак җаена ятып кына тора иде. Бүтән куштаннарга нәфрәтләнсә дә, үзе ялагайланган чакта рәхәт хис кичерә ул. Тарик елмаеп сөйләшсә, бигрәк тә. Гәрчә ул аның елмаюына ышанмый караса да... Тукта, ул үзе дә ялагайлана түгелме соң? Ялагайлардан көлә, әмма үзе Тарикка ярарга тырыша. Тикмәгә түгел, Тарикны Татиздатка алалар икән. Син лирикага бирелүчән, диде. Бу юлы җылы сүзләрне жәлләмә... Мәгариф тә бу сүзләрдән дәртләнде. Кара, ул хуплаганны ярата икән... Дөрестән дә, мәкалә җылы чыккан иде. Фабрикада укыганнар һәм укыйлар дип ишетелде. Җитәкчеләр газетада укырлык, кызыксынырлык мәкаләләр булуын таләп итәләр иде... Менә булды... Мәгариф үз мәкаләсенең кулдан кулга күчеп укылуына канәгать калды һәм җитәкчелек тарафыннан хуплап үтүне көтеп йөри башлады. Бу хакта Надиягә дә тиште. Мәгарифнең редактор буласы килә иде. "Газетадагы бар текстны үзем язам бит, неужели шуны белмәсләр икән?" - дип, хыялый йөз чыгарып сөйләнә ул. Тарик Фәррахович берни язмый, бары тик политик хата китмәсен дип кайгырта. Шуның өчен генә текстларны укырга мәҗбүр. Ә Иданың башында ир-ат та, киенү-ясану. Ләкин летучка вакытында Тарик Фәррахович аны мактап телгә алып үтә. Мәкаләләренең яхшы якларын әйтә. Ә бит ул материалларны Мәгариф шомарта, эшкәртә... - Мин сине жәллим ди Надия, иренең битеннән учы белән сөя-сөя. - Нигә син шулай уңышсыз кеше икән, ә? Ниндидер сөйкемсез сөягең бармы әллә? Минем өчен синнән дә әйбәт, ипле кеше юк. Тик кайчак кызып китеп кенә эчне пошырып куясың. Монысы шул безнең татарлыктандыр инде. Салмак холыклы була белмибез... - Юк, мин үземне уңышсыз кеше димәс идем, - дип, Мәгариф хатынына каршы төшә. - Иң элек мин сиңа тап булуым белән бәхет койрыгыннан эләктердем. Син булмасаң, Каймакчи мине штрафбатка җибәрә иде. Шулай бит, әлегә син тагын берәр серне беләсеңме?.. Мәгариф Надиягә иркәләгән, сагынган йөз белән карый. Ничектер сынап тора шикелле. Кичә Надия госпитальдә төнге дежурда булып кайтты. Шул арада юксынырга да өлгергән. Надия аңа көннән-көн кадерлерәк була бара иде. Нилектән? Хисләр һаман тирәнәяме? Әллә бу әз генә көнчелек галәмәтеме? Әллә малай тапканга күрә Надия тагын да җан парәсенә әйләнде инде? Белмәссең, аның бар нәрсәсе дә үзенә тартып тора. - Минем сүздән чыкмасаң уңарсың, - дип, Надия йомшак учы белән аның яңакларыннан сөйде дә теге якта уянган бала янына ашыкты. Мәгариф мичкә яга башлады. Бу аның яраткан эше. Куллар үз эшен эшли, ә баш үзенең уйларын уйлый. Ул мичкә ягып ут үрләтеп җибәргәч, каршысына утырып уйларга ярата... Әнә әтисе ах-вах итеп, аралыкка бер кочак утын алып кереп салды да, фуфайкасын салып, пальтосын киде, бүреген башына кырынрак элеп чыга башлады. Ишек тоткасына тотынгач, Мәгарифкә борылды: - Кырыгына дәшкәннәр иде, Киров урамында, югалтып тормагыз, - диде майлангандай шома тавыш белән. Мәҗлескә дисәң, картның тавышына хәтле үзгәрә. Мәгариф җавап кайтармады, миче белән булаша иде. Ишек шыгырдап ябылгач, әтисенең китүен аркасы белән тойды. Никтер әти эчне пошыра әле, дип уйлады ул. Хикмәт шунда: әтисенең "Фатыйх хәзрәт" дигән исеме бирегә дә ияреп килгән иде. Мәчеткә йөрүдән, мәҗлестә Коръән укудан тыела алмый. Мәгариф башта читләтеп сиз-дерде, аннары: "Синең болай йөрүең минем биографиягә тап төшерә, - диде. - Улың кешеләрнең аңын тәрбияләү эшендә, аларның аңын төрле дини хорафатлардан арындыру өчен көрәш алып бара. Ә син газиз улыңа каршы динне пропагандалап йөрисең. Ничек була инде бу? Юк, әти, туктат син бу эшеңне!" - Мин динне пропагандаламыйм, улым, - диде Фатыйх абзый, малаеның бу сүзләренә бер дә исе китмичә, гаҗәпләнмичә. - Табында Коръән уку шул пропагандалау инде, син нәрсә? - диде Мәгариф. - Коръәннең бер тәгъбирен дә аңлаучы юк бит, улым. Нинди пропаганда турында сүз булуы мөмкин? - дип, Фатыйх абзый җайлап кына аңлатырга тотынды. - Коръән тәгъбирләре, белгәнеңчә, чын гарәпчә, эчке кафиягә корылып язылган. "Раббәнә әтинә фиддүнья..." Гарәпчә белүчеләр юк. Шулай булгач, ник куркырга? - Син юк нәрсәгә ышанучыларны күбәйтәсең, - ди-де Мәгариф һәм әтисен күп дәлилләр китереп сүздә җиңмәкче итте. Әмма карт аркасы белән төшәргә теләми, әле болай, әле тегеләй боргалана. - Бернигә дә ышанмаган кеше хәтәр, - дип, үз дә-лил-ләрен каршы куйды ул. - Нәрсәгә булса да ышанганда өмет бар. - Әнә баш муллагыз караклыкта тотылган. Хуҗалык акчасын үзенә йорт салырга исраф иткән. Ул да дингә ышанган адәмдер бит? - Хак әйтәсең. Завскладны ни өчен утырттылар? Күп-ме урлаган ул? Ә бит үзе партийный кеше... - Юк, ул партиядә түгел иде. - Сайлау участогы башлыгы итеп гел аны куялар -иде, ничек фиркале булмасын! Сөйләмә! - диде карт ипле генә. Мәгариф икеләнеп калды, картны ни белән егарга белмәде. Чынлап та, ул склад мөдире партиядә торган. Хәзер исенә төште... Юк, бу икесе ике яссылыктагы факт-лар. Болар белән әтисенең дәлилен бетереп ташлап та, ышандырып та булмый. Аңа ерактан төшеп исбат итәргә кирәк... Һәм Мәгариф иң элек ислам диненең бер күч байлык биләүчеләр тарафыннан колларны буйсындырып тоту, үзләренә эшләтү өчен тәртип кагыйдәләре формасында уйлап чыгарылуы, сүрә-кагыйдәләрнең күктән Алла тарафыннан иңдерелгән дип игълан ителүләре турында озаклап, тәфсилләп аңлатты... Большевиклар партиясе конкрет эш, производство процессында барлыкка килгән. Дөресрәге, эшчепролетариат гасырлар буе байлар белән көрәшеп яшәгән һәм көрәшне оештырган. Мәгариф большевиклар партиясе турында озак сөйләде. Ленин, Сталин биографияләренең кайбер моментларын мисал итеп китерергә онытмады. Ләкин Фатыйх хәзрәт бирешмәде. - Әнә күз алдыңда, - диде, - урындагы кешеләр әйбәт яши, ә кара эшчеләр алай түгел. Байлар, ярлылар бар бит? - Юк, әти, син бар нәрсәне дә бер өемгә өясең. Уйлап кара, кай кеше туганда ук сәләт белән туа, башы яхшы эшли аның. Кайберсенең төтене йөрми, башы түмәр кебек берни белми. Кешеләр туганда ук тигез булып тумыйлар. Менә шуннан килеп туа ул байлар, ярлылар дигәнең. Башы берни эшләми торган адәмне башлык итеп куеп булмый, үзең беләсең... Тора-бара бу тигезсезлек бетереләчәк, ягъни гади эшче дә профессор кебек мул яшәячәк, профессор кебек киенәчәк, табынында да шул ук ризыклар булачак. Тигезлекне, гаделлекне тылсымлы таяк белән әфсенләп тиз генә тудырып булмый. Моның өчен техниканы бик нык үстерергә кирәк. Авыр эшләрне мотор көче башкарырга тиеш. Әнә яңа Нати тракторлары чыгаралар, ул ничә атны, ничә кешене алыштыра... Һии, тагы әллә нинди могҗизалар булачак әле. Ә син әйткән ярлы үзе гаепле ул. Эчкән була, шуңа ярлы. Икенчесе эчмәсә дә, үзе пешмәгән, кулыннан бер эш килми. Мондыйларны башлыклар рәтендә тотып булмый инде. Бик зур гаделсезлек килеп чыгар иде. Җәмгыятьне андый хәлгә төшерергә ярамый, һәркемгә хезмәтенчә принцибы катгый саклана. Бу принципны бар эшне җитәкләүче, оештыручы партия генә тормышка ашыра ала... - Син мине юкка агитлыйсың, Мәгариф, - дип белдерде Фатыйх хәзрәт. - Иншалла, газеталар укыйм, барысын бераз аңлыйм да шикелле. Мин тулысы белән большевиклар яклы. Ләкин нигә дингә кагылырга, шуны аңламыйм. Ул бит тора-бара үзеннән-үзе бетәчәк. Аның тамырлары юк... - Кешеләрнең аңын агуламасын өчен, ул бетерелергә тиеш. - Ярар, сезнеңчә булсын. Диннең кемгә зыяны тигәне бар? - Зыяны күп аның, әти. Дин белән мавыгып, кеше дөнья эшләреннән читләшә, башын юк-бар нәрсә белән тутыра. Ә үзенә тормыш өчен файдалы нәрсәгә дикъкатен юнәлт-ми. Артта кала. Менә фаҗига нәрсәдә. Ул безнең тормышны яхшыртуга комачау итә. Әнә гарәп илләре ни өчен артта? Дин аркасында цивилизациядән артта сөйрәләләр. - Тәгаен зарарын һич тә күрә алмыйм. - Микробны да күз белән күреп булмый, әмма шул кешене үтерә. Дин дә шуның кебек. - Коръән пәйгамбәрне тәгьзыйм итәргә куша: без Сталинны иң бөек пәйгамбәр урынына күрәбез. Шулай ук дин аракы эчмәскә өнди, ул кагыйдәне үтәү бик файдалы. Эчүгә бирелгән кешедән дә яман нәрсә юк. Эчкән ир-атның гаилә тормышы булмый, балалары гарип булып үсә. Гарип-гораба күбәя... Дин ул кешенең рухы өчен зарури, улым... - Большевистик тәгълимат рух өчен берни бирмимени? Ялгышасың. Безнең фән кеше рухын төрле хорафатлардан азат итүдә булыша. Теге дөньядагы тәмуг белән куркытудан, оҗмах белән алдаудан арындыра, сәламәт рухлы итә... - Син әйткәннәр, улым, кешенең җаны өчен түгел, ә аңы өчен, башына төбәлгән. Аңы белән аңлап, кеше үзенең күңелен дә шул кагыйдә кушканнарга борырга тиеш. Ә дингә аң мөһим түгел, ул җанрухны кайгырта. Кешелек аңы төрлечә булуы мөмкин, ә җан-рух бар кешедә дә бар, уртак... Әтисенең бу сүзләренә Мәгариф ни дип җавап кайтарырга белми уйланып калды. Әтине кемдер өйрәткән булырга тиеш дигән нәтиҗәгә килде ул. Әйе, сөйләгән иде, Әстерханда яшәгәндә аларда бер залим торган. Ниндидер көферлеге өчен шунда сөргәннәр. Тау эшләре галиме икән. Әтине, мөгаен, шул кеше агарткандыр. Югыйсә бу фикерләр каян килә алсын аның дини схолас-тика белән тулган башына? Диннең әшәке асылын ничек төшендерергә? Гади, барып җитәрлек итеп? - Аң мөһим түгел, дисең, - дип, ул әтисенә таба башын сузды. - Әйе, колга аң кирәкми. Аңы булса, ул үзенең мөшкел хәлен хәерчелектә, байларның берни эшләмичә муллыкта яшәүләре турында уйлый-сөйли башлый. Дин аңны томалап килә, байларга бүтәннәрне изеп яшәргә җай тудыра. Менә диннең реакцион нигезен, өстен сыйныфлар интересында кайгыртканын үзең үк ачып бирдең, әти... - Әхлак ягыннан караганда диннең зарары юк, - диде әтисе, йомшап. Чөнки улының сүзләрендә хакыйкать булуын эчтән генә таныды. Аның горур тавышында элеккеге ныклык кимегән шикелле иде. - Бер кеше шундый ук икенче кешене изеп, аның хисабына яши. Нинди гаделсезлек. Каян әхлак булсын монда? Иң әшәкесе - әхлаксызлык! Гаделлек булмаган җирдә әхлак була алмый. Шуның белән килешәсеңме? - Гаделлек булган җирдә дә тәүфыйксызлар күпме телисең... - дип ишарәләргә теләде карт, күз кырыйларына сызыклар чыкты. - Койрык болгама! - диде Мәгариф коры тавыш белән. Аның кырыслыгыннан карт куркып китте. Соңгы вакыт-ларда улының салкын йөзеннән һаман шул миһербансыз-лыкны тоя ул. Шулай да характерын бастырып калдырасы килми. Ни хаклы булса да, ул аның малае гына бит әле. - Әтиеңне болай кысу әдәплелекме соң? - Мин сине кысмыйм, ә аңыңны кирәкмәс нәрсәләрдән чистартмакчы булам. Чөнки яшәү өчен шулай кирәк. - Үз аңыңны кайгыртсаң әйбәтрәк булыр, - диде ул, үҗәтләнәсе һәм карулашасы килеп. - Юашланган саен һаман басымчак итәргә генә торалар. - Минем аңым туры, читкә-чатка тайпылмый. Кирәкле эздән бара... - Ә җаның ничек? Җаның белән аңың бер түгел бит. - Аңым ничек, җаным да шулай... Мәгариф әтисенә кызыксынуын арттырып карап куйды. Сүз сөреше кая илтеп чыгарыр икән дигән уй эчен тырнап алса да, барыбер сөйләшүне дәвам итәсе килде. - Юк, аңың белән җаның икесе тәңгәл түгел. Исбат итеп маташма. Син аны үзең дә белмисең. Җаның аңың белән килешеп яши икән, бу бары мохиткә җайлашудан. - Мин җайлашаммы? - дип тавышын күтәрде Мәгариф, бу сүзнең кире мәгънәсен үзенә кабул итеп. - Җайлашмый нишли аласың, бар тере җан җайлаша. Җайлашмаса бетә... Табигатьтә яшәү законы шулай. Дарвин ачкан закон. - Син бөгештермә, минем аңым да, җаным да бер, - диде Мәгариф, нидәндер шикләнә башлап. - Курыкма, мин сине сатмам. - Синең менә аңың артта калган, ә җаның?.. - Белмим, ничектер, - дип уфылдады карт, җилкәләрен сикертеп һәм юка ыспай сакал баскан ияген бар-макла-ры белән кашып. - Аның күзләренә мөлдерәмә бу-лып- кайгы тулган иде. - Әмма гаделсезлекләр күреп йө-рә-гем әрни. Бу болай булырга тиеш түгел бит, дим. Башым сораулар белән тула. Ә синдә сораулар туамы? - Әй, әти, әйтәм бит, артта калгансың дим. Сорауларны башка китерергә ярыймы соң? Безме сорауларны хәл итүчеләр? Әх! - Соң, уйга килә бит, нишләтәсең аны? - Килсә куып җибәр, дәшмә, эчтән тын! Бетте! Менә аңың чүп-чар белән тулганга ул шулай... Ул кул селтәп икенче якка борылды, китап шкафында актарынырга тотынды. Әтисе башын иеп ишеккә атлады. Әтисе аның уңган кеше. Үзен бирегә алып килгәч, өйнең тар икәнен күрде һәм моның белән килешеп ятмады. Уң стена буена үзенә "сыпушка" сала башлады. Ишеген шул гомуми болдырдан итте. Коридор бер, ишекләр генә аерым иде. Бертынмый эшләде. Пычкы чүбен меховойдан капчык белән ташыды. Лапаста электән калган такта-токталар барысы да стеналарга кадакларга китте. Утынга ярарлыклары да берәр төшне ямарга тотылды. Фатыйх карт бик эшчән иде, юкны бар итә, барны бал итә, дип әйтергә була иде. Шуның өчен аның белән бәхәсләшүе авыр. Үзе дә "таш маңгай"рак. Горурлыгы да бар. Тыштан сынган, тормыш тарафыннан тапталган сыман күренсә дә, эчтән нык әле ул. Мәгариф чираттагы номерга яңа башлар уйлап, язып утыра иде. Тарик Фәррахович үз бүлмәсенә чакыртты. Ни булды икән дип, Мәгариф үзенең гаепләрен эченнән барларга кереште. Башлык тикмәгә генә дәшми. Эштә бер хатасыз гына мөмкин дә түгел. Уеннан ихтималларны уздырып бетерде һәм шелтә ишетерлек берни дә тапмады. Димәк, теге рационализатор турындагы материалны мактарга җыена микән. Шулай мәкаләне кулдан кулга йөрткәннәре турында ишетелгән иде. Редакторның ул мәсьәләдә колагы бик сизгер. Тарикның йөзе бик тирән борчулы җыерчыклар белән тулган иде. Әллә берәр политик хатага охшаш нәрсә киткәнме? Тарик - кызыллыкны үзенә кыйбла иткән кеше. Шушы кыйбла алган кешеләрне үстерәләр, күтәрәләр. Моны ул үзенең өченче сизгерлеге белән сизү һәм үз кыйбласына икеләтә, ягъни арттырып тугрылыклы була иде. Бу аның һәр реаль хәлне тасвирлый торган тәгъбиргә гаять саклык белән килүендә, тәфсилләүне, тәгаенлекне яратмавында чагыла. Конкретлыктан бик курка ул һәм кимчелекләрне әйткән мәкаләләрдән. Лә-кин бу кызыллык кыйбласы аның табигатеннән килми. Шуңа күрә бу ясалмалылыкны һәрдаим саклап кала алмый. Рольне алып баруы аңа гаять авыр шикелле. Моны аның өмете өзелгән төстәге бит сызыкларыннан чамаларга һәм күрергә була иде. Җитешсез якларны бер-ике сүз белән әйтеп үткән материал булса, шуны чыгарырга куркып, әле шуны күтәреп парткомга керә, әле тагын бер башлык янына бара, кат-кат килештерә, турылаштыра. Нәтиҗәдә мәкаләнең бер егәрлеге, яшәүчәнлеге калмый. Мәгарифнең моңа бик эче поша, аның җаны мондый кызартуга каршы күтәрелә. Әмма бу хисен эченә йомарга мәҗбүр. Чөнки ул ният беркемдә дә теләктәшлек тапмаячак. Әнә Тарик та һәрчак һәр эштә, һәр сүздә кызыллыкны гына алга сөрергә тора, шуны гына белә. Ялгышмассың һәм уңарсың. Ә нигә соң моңа каршы эчтә протест күтәрелә? Шул хисне ничек басарга? Тарик әнә ул хисен җиңгән һәм хәзер аңа уңайлы булырга тиеш. - Син, егет, тагын безне утырттың, - диде Тарик, тузгак чәчле башын күтәреп. - Менә синең өстән жалоба, понимаешь. Нигә тикшереп язмадың? - Ничек инде, - диде Мәгариф, тамак төбенә учын куеп. Ул бүген галстук тагып килгән иде. Кәефе дә әйбәт, күтәренке. Шуңа редактор әйткәннәр аңа барып җитми торды. - Үзе белән күзгә-күз сөйләштем. - Нөркәев сүзләренә ник ышандың, ник тагын тик-шермәдең?.. Иптәшләре белән сөйләшергә иде, бригадир белән. - Барысы белән дә сөйләшеп чыктым. Хикмәт нидә соң? - Синең Нөркәевең уйлап табучы түгел икән, ул аны икенче берәүдән урлаган, үземнеке дип әйткән... - Юк, мөмкин түгел, Тарик Фәррахович, нәрсәдер бүтәнчә монда. - Менә рационализаторның үзеннән жалоба. Парткомга китергән. Унлап имза... - Шулай ук булыр микәнни? - диде Мәгариф, һаман ышанмаганлыгын белгертеп. - Нәрсә, мин шаярып утырам што ли? - Тарик тавышын күтәреп кычкырып салды, йөзе ачулану төсмерләре белән тулды. - Нишләргә соң миңа? - дип, Мәгариф кинәт тыңлау-чан, барысын да эшләргә әзер төскә керде. - Жалобаны ныклап тикшерергә, гаеплене ачыкларга, утлы табага бастырырга... - Аңлыйм, Тарик Фәррахович, хәзер үк шул эшкә алынам. Менә Нөркәев, ә? Нинди фәрештә кыяфәтле егет... - Шайтан һәрчак фәрештә кыяфәтендә тора бит, - дип, Тарик Мәгарифкә карап алды, артыграк сүз ычкындырдым дип, үз-үзенә ачуы килеп куйды. - Ярар, син шау-шусыз гына. Артык күпертмә... - Намуссызны фаш итәргә. - Намуссызны түгел, гаеплене, - дип басым ясады редактор. - Кискенлек беркемгә дә файда китерми. Кырт кисмә. Өйрәнергә вакыт. - Караклык эшләгән бит ул, шуны йомып калдырыргамы? Юк, Тарик Фәррахович... - Юк, йомарга димим, ә нигә шауларга, ду кубарга? Кирәкмәс... Тегендә өскә ишетелергә мөмкин. - Аңлыйм, Тарик Фәррахович... Мәгариф, аның йөзеннән "бар" дигән боерыкны күреп, ишеккә таба борылды. Тире эшкәртү фабрикасы зират янында ук иде. Аңа дамбадан барырга кирәк. Мәгариф бинадан чыккач, шул якка илтә торган тыкрыкка таба урам аша үтә башлады. Әллә каян Дәрия килеп аның беләгенә ябышты. Чатта көтеп, сагалап торган, ахрысы. Дәрия Мәгарифнең авылда яшь чакта йөргән, балалык юләрлеге белән вәгъдәләшкән кызы иде. - Хыянәтче, нигә сүз куешкан җиргә килмәдең? - ди-де ул, озын керфекле күзенең кырые белән аңа карап. - Аның яшьлек дустына шулай кырыс эндәшергә хакы барлыгын шул карашы белән аңлатты кебек. - Бер дә намусың калмаган икән. Элек бер дә болай икәнең беленми иде... Дәрия сүзләре Мәгарифнең күңеленә шырпы кебек кадалса да, ул эндәшми генә атлый, як-ягына караштыра: матур кыз белән култыклашып барганны күрсәләр, Надиягә бик тиз җиткерерләр. Надия бу арада аңа нигәдер дикъ-катен арттырган төсле йөри. Бозылышыр өчен күпме кирәк? Әллә бу Дәрия безне көйсезләргә телиме? Кая, ничек башына килә? Аның хәле начар, ә кул сузар кешесе юк. Нишләсен? Безне күргән кеше аңлыймыни ул? Менә хикмәт нәрсәдә... Мәгариф һаман эндәшми бара иде. - Ник дәшмисең? - дип, Дәрия аның беләген ычкындырды, ул сизгер зат, дәшмәвеннән нәрсәдер чамалап алырга өлгерде. - Дәрия, син гаепләргә ашыкма, - дип аңлатырга кереште, кызга башын бормыйча атлавын дәвам итеп. - Шәһәрдә башкачарак бит. Тора-бара аңларсың әле... - Ярар анысы... - дип, Дәрия ачулы тавыш белән аның аклануын өзде. - Мине торфка вербовать итәләр, аңлыйсыңмы? Ничек итсәң ит, алып кал! Мәгариф, ә? Дәриянең тавышы ялварулы-еламсыраулы чыкты. Мәгариф моңа бер дә гаҗәпләнмәде. Гүя алдан сизенгән кебек иде. - Ничек итеп алып калырга? Өйрәт, - диде Мәгариф кыз хәленә керергә, ярдәм итәргә әзер тавыш белән. Дәрия уйланып бара башлады. - Министерствода берәр танышың юкмы? - Мин блатлы була аламмыни, Дәрия? Неужели минем характерны бераз чамаламыйсың? - Аның өчен дә характер кирәкмени? - Мин - сиңа, син миңа бит шәһәрдә, авылдагы кебек түгел. Намус дисең, анысы да биредә башкача. Мин беркемгә дә файда итә алмыйм, шуңа күрә бүтәннәрдән дә сорарга базмыйм. Менә ничек бит! Шәһәрдә яшәү үзенә аерым төрле, Дәрия. Белерсең әле... - Теләсәң нишләт, мине җәһәннәмгә җибәрмә! Мәга-риф, ә? Элекке дуслык хакына, ә? - И Дәрия, нишли генә алам соң мин? Юк бит! - Ярдәм итәргә теләгең бар икән, ни булса да эшләрсең. - Ну, әйт, ничек итеп, ә? Бик телим, бар йөрәгем белән, Дәрия. Ләкин... - Кемгә булса да кияүгә чыгарга риза, Мәгариф. Ишетәсеңме? Хет бер картка, исерек башка... - Тукта, Дәрия, ни сөйлисең, килешмәгәнне? Мәгариф бик гаҗәпләнеп кызга карап алды. Юк, Дәрия ялганламый, сүзләр өчен генә сөйләми, ә бик мөшкел хәлгә калып, бүтән чарасы булмаганга ачыргалана, нишләргә белмәгәннән шулай әйтә. Ул аны кызның күзенә мөлдерәмә тулган яшьләреннән чамалады. Йөрәге өзелеп, кызны жәлләү хисе белән тулды. Узган ел да, быел да шундый хәлләр ишетелде: чибәр татар кызлары, юк-бар кешеләргә кияүгә чыгып, вербовкадан котылып калганнар. Әйе, бу хакта бик ачынып та, гыйбрәт өчен дә сөйләнделәр. Бер авыз сүз русча белмәгән, чит-ят җирдә нишләмәк кирәк дип, авыл кызларын кызгандылар. Өф-өф итеп кенә үстерелгән, ата-анасына бик кадерле, иркә Дәрия анда тел белмәгән көе бик газапланыр, интегер. Кыз моны үзе дә сизә һәм әнә нинди чиктән ашкан сүзләр сөйли. Шундый ук башсызлыкка барыр микәнни? Элек Дәрия алай түгел иде. Үзгәргән, әйе, һаман да бер нәрсә, хәлләр кешене үзгәртә, танымаслык дәрәҗәгә җиткерә. - Ярдәм итмим дисең инде, - дип үпкәләде Дәрия. Ә үпкәләве элеккечә калган икән, нинди мөлаем ул. Шәп үпкәләүче, турсайган матур иреннәре һәм читләшү белән тулган күзләре белән хәтеренә төшә иде ул аның. Аннары язмыш Мәгарифне шактый нык дөмбәсләде: үткәннәрне оныт, оныт, дип башына суга иде. Язмыш шулай Дәрияне оныттырды. Ул күргәннәр әти-әнисен оныттырырлык булды. Ярар, үтте инде... - Җанымны аяк астыңа салырга әзер, Дәрия, чын менә! Ләкин ничек итеп? Әйтәм бит, мин блатлы була белмим дип. - Танышларың бардыр, алдама, - дип, Дәрия тавышы белән дә рәнҗүен белдерде. Алма кебек аксыл битенә алсулык чыкты һәм тагын да матур булып китте. - Җир упсын, Дәрия! - Хатының Казанныкы. Булмый калмас... - Хатынга ул хакта әйтә алмыйм, ялынырга тагын! Миңа иң авыр нәрсә ялыну, йөз суы түгү! - Үз хатыныңа инде йөз суы түгү саналмыйдыр. - Мин аңа болай да бурычлы, шуңа үземне уңайсыз тоеп яшим, Дәрия. Син аңламассың да... - Әйткән идең... Ничек диләр әле, юләр хатынын мактар... - Кайчагында ата казга да җизнәй дип дәшәсең, тормыш ул кырыкка бөгә. - Бик хатынша булганың күренә... - диде Дәрия, көл-гән итеп. Ул Мәгарифнең һәр сүзенә шырпы кадарга гына то-ра. Эчендәге рәнҗүен шуның белән чыгармакчы була. Мә-гариф моны аңлый, үзен Дәрия алдында гаепле санаганга күрә дәшми, сабыр итә. "Шырпыларны" буена сеңдереп бара иде. Алар тимер юл дамбасыннан шактый озак бардылар. Сукмак ташлы, атлау өчен җайсыз иде. Дәрия нидер өметләнеп бара, Мәгариф ничек тә ярдәм итәр дип уйлый һәм кая алып барганын да белешми, аңа тагылган нәрсә кебек, бер адым калмый. Кыз үзенә килгән бәлане аңа ачып салды, Мәгариф тә мөмкинчелекләре юклыгын әйтте. Шуннан сүзләр бетте, һәрберсе, эченә йомылып, сүзсез генә атладылар. Цех стеналары биек. Зур тәрәзәләре дә түбә астында ук булган, бер катлы барак кебек ачык бинада иде. Зур гына проходной, өстәл, урындыклар. Өстәл турындагы стенада телефон. Бер агач аяклы хәрби киемле картрак кеше трубканы колагына тоткан, тыңлый. Керүчеләргә кул ымы белән утырырга кушты. Ул бер сүз дә әйтми трубканы куйды да боларга борылды. Мәгариф документын сузды, карт карады да кире бирде һәм ияге белән эчкә үтәргә мөмкин дигәнне аңлатты. Дәриянең биредә көтеп торачагы сүзсез дә беленә иде. Озак та үтми, Мәгариф Нөркәевне алып чыкты. Аңардан әче тире исе килә иде. Бер почмакка барып сөйләшә башладылар. Нөркәев табак битле, чепи күзле, кыска кылыч борынлы чибәр генә егет иде. Сүзләре авызыннан тәгәрәп-тәгәрәп чыга шикелле тоела, ак тешләре арасында бөгелгән теле күренеп-күренеп китә. Ул, әлеге җайланманы үзем уйлап чыгардым, диде, ә каптырмаларны минем сорау буенча дус егет шул Кирәкмәсов Миньяр эшләп бирде. - "Мин уйлап чыгардым, ә Нөркәев миннән урлаган", - дип, жалоба язган. Кемдә хаклык? - диде ипле та-выш белән Мәгариф. Нөркәев Дәриягә күз төшереп алды, йөзенә уңайсызлану, оялу төсмерләре чыкты. Йөзен караңгыландырып җибәрде. Ул җилкәләрен селкетеп куйды, ягъни белмим, кем хаклыдыр, үзегез хөкем итегез дигән кебегрәк нәрсә аңлашылды. - Миньяр кем ул сиңа? - Без дуслар, бергә йөрибез, - диде Нөркәев. Итләч маңгаендагы юка соры кашлары җыерылып кушылгандай булды. - Беренче булып идея кем башына килде? - Мәга-рифнең йомшак тавышында ниндидер шаяру тоны да бар сыман иде. Ул килеп чыккан конфликтны шау-шусыз хәл итәргә тели, тирәнгә керүдән читләшә. - Тиреләр белән мин интегәм, конешно, иң элек мин каптырмалар булса иде дип хыялландым, - дип, Нөркәев нигәдер күзләрен читкәрәк алды, шикләнгәндәй, тагын Дәриягә күз агы белән ялтырап куйды. Мәгариф аның сүзләренә ышанып җитмәде, йөзенә дә шул төс чыкты. Ул тезенә учы белән суккалап торды: ниндидер карарга килә алмый иде. - Уй төште дә башыңа, шуны Кирәкмәсовка әйттең, шулаймы? - Мәгариф конкрет хәлгә якынаерга тели иде. - Әйе, - диде Нөркәев ничектер битарафрак төстә. Ул үзенең бу эшен чәчрәп чыгып якламый, шуның белән ниндидер ышанычсызлыкка урын калдырган шикелле була иде. Мәгариф жалоба бирүченең шәхесе турында белешә башлады. Ни өчен фамилиясе бик сәер? - диде. Нөркәевнең иреннәрендә нурлар пәйда булды: - Ул - табылдык, кемдер трамвайда калдырып киткән. Өч-дүрт айлык булган. Исеме-ние юк. Балалар йортында шундый фамилия биргәннәр, ди. Кирәкмәсов... Ул сөйләгәндә гаҗәпләнүдән Дәриянең күзләре зур -булып ачылды, йөзенә ышанырга теләмәү төсмерләре -чыкты. - Шундый аналар да була микәнни? Кит, кит! - диде, Нөркәевкә туры карап, куллары белән хәрәкәтләр ясый-ясый. - Күпме телисең, әнә Соцгородта ике катлы йорт тулган...- диде Нөркәев. - Башта тудыру йортында тәрбияләгәннәр, аннары яследә... - Ничек инде тере валчыкны эт баласы урынына таш-лап китәргә? - диде Дәрия. Аның турсайган матур ирен-нәрендә аптырау һәм жәлләү билгеләре күренде. - Нужа мәҗбүр итә адәм баласын, - дип, ирен оч-ла-рын кысты Нөркәев, һәм аның йөзе кинәт үзгәреп, ка-раңгыланып китте. - Нужа да түгел, хикмәт кешенең үзендә, - диде Мә-гариф, урыныннан кузгалып. Аның кая барырга теләвен Нөркәев белеп алды һәм торып басты. Мәгариф аңа бераз гына көтеп торырга кушты. Вакытым юк, диде Нөркәев бик хәстәрле төстә. Сәгатенә карады... Бригадир ачулана торгандыр инде, дип, цехка керә торган ишеккә атлады. Аның тизрәк китәсе килгәнлеге ачылды кебек. Мәгариф аны туктатмакчы булды, аннары, кулын селтәп, икенче бинага барырга кирәклеген Дәриягә әйтте дә чыгып китте. Озак та үтми, Кирәкмәсовны ияртеп тә кайтты. Мә-гариф куеныннан аның жалобасын алып, тагын күз йөртеп чыкты. Сораулар бирде, нәрсәләрнедер ачыкларга тырыша иде. Кирәкмәсов өзеп-өзеп кенә җавап бирә, татарча начар белә, шуңа сөйләшү русча-татарча бара. Дәрия Кирәкмәсовка бик кызыксынып карады, аның боек, нурсыз тоелган йөзен күреп жәлләде. Ул ямьсезрәк йөзле, яңак калаклары ике якка чыгып торалар, ияге алга калыккан, күзләре төссез шикелле иде. - Нөркәев әйтә, идеяне мин бирдем, ди... Мәгариф һаман, каршылыкны шау-шусыз йомуга тугрылыклы калып, ипләп кенә сөйләшә. - Мин алар эшләгән җиргә кергән идем, вижу... - диде Кирәкмәсов, татарча-русча сүзләрне бергә аралаш-тырып. - Кадак кагып интегәләр... Шунда ук башыма тарттыру каптырмалары турында уй килде. Мин станокта каптырмаларга охшаш бөгәлҗәләр ясыйм... - Әйе, шуннан? - Эшләп китердем дә Нөркәевкә бирдем. Ул шунда ук каптырманы планкалы такта кырыйларына беркетеп ныгытты да тирене каптырмалар белән тарттырып куйды һәм мздрасын кыра башлады... - Тагын? - Нәрсә "тагын"? Шул инде, бүтән юк. - Нөркәев нигә үзем ясаган яңалык дип әйткән соң аны? - Без бергә йөрибез, бәлки, шуңадыр, - диде Кирәк-мәсов тыныч кына. Аның сүзләрендә ниндидер ныклык тоела. Мәгариф тә моны сизми калмады. - Ул сине дустым диде... - Дус булгач, нигә мине дә әйтмәгән? - Әйе шул, - дип килеште Мәгариф. - Жалоба язарга нәрсә этәрде? - Иптәшләр укыганнар да миңа төрттерәләр: каптырмаларны ясап йөргәнне күргәннәр иде. Гаделлек булсын, анда синең дә өлеш бар, диделәр... - Жалоба язгач, сез очраштыгызмы? - Юк, туры килмәде. - Аңардан качып йөрдеңме? Иптәшең өстеннән язу уңайсыз, ә? - Бу яңалык икебезнеке дип әйтергә тиеш иде ул. Әгәр намусын җуймаган булса. Минем дә ачу чыкты, рас үзе шундый икән, - диде Кирәкмәсов, үзенең жалобасын аклаган төсле итеп. - Жалоба язу иптәшләрчә түгел, - дип куйды Мәгариф. Кирәкмәсов моңа җилкәләрен генә селкетте. Мәгариф, тагын нишләргә кирәк икән дип, тезенә учы белән суккалап, бер карарга килә алмый уйланып торды. Әгәр Нөркәевне фаш итеп язып чыксаң, алдынгы эшчене егып салу була. Ярап бетмәс. Әмма фабком Нөркәев турында начар фикердә. Җыелышларда цехтагы тәртипсезлекләр турында каты гына чыгышлар ясый һәм башлыкларга тиеп узгалый икән. Тиешле түгел нәрсәләрне күрә, без бит ул кимчелекләрне күбрәк беләбез, әмма дәшмибез, чөнки ярамый, диде фабком. Нөркәев күп белгәнлеге, шуны кычкыруы белән эшчеләрне дезорганизацияли... Әйе, Нөркәев турында фаш итә торган мәкалә яздырырлар, мөгаен. Мәгариф шулайрак сизә. Фабком өчен Нөркәевнең бу эше бик зур "козырь". Алар бу нәрсәгә бик нык ябышачаклар, Нөркәевне акылга утырту өчен моңардан да җайлы чара табылмас. Асыл кош аягыннан эләкте диячәкләр. Син безне тәнкыйть итеп кычкыра идең, үзең дә килеп каптыңмы дип кинәнәчәкләр. Тәнкыйтьне беркем дә яратмый. Мин тәнкыйть яклы дип лаф орган кеше дә эшенең кимчелекләрен әйткәнгә ачуы килә... Әйе, боларны килештерергә кирәк. Нигә буза куптарырга? Туктале, нигә мин Кирәкмәсовка ышанып беттем әле? Нөркәевтә дә хаклык бардыр! Идеяне мин бирдем, ди бит. Мин нигәдер Кирәкмәсов ягына авыштым. Дәлилләре көчлерәк булдымы? Нөркәевнең дә дәлилләре бар. Ул саранрак сөйли. Әмма рационализаторлыгы өчен премия алган, ә Кирәкмәсовка берни дә юк. Менә гаделсезлек кайда. Премияне бүлешкән булсалар, жалоба язылмаган булыр иде. Адәм баласын шул металл харап итә. Нөркәев ялгышлык җибәргән. Әгәр идея аныкы булып, шул идеяне тормышка ашыруда Кирәкмәсов ярдәм итүче булса, шанс-лары бергә-бер диярлек чыгар иде. Бу егет исә, идея дә, башкару да минеке, ди. Болай эш катлаулана. Боларның икесен бергә очраштырырга, "очная ставка" ясау зарури. Бу үзеннән-үзе сорала. - Нөркәевне алып чыгарга кирәк, - диде Мәгариф, торып. Дәриягә, Кирәкмәсовка күз сирпеп алды да көлә-көлә дәште: - Качма, менә бу кызны сине сакларга калдырам... Аның көлгәндә ялтыраган тешләре ишек япканда чагылып калды. Аксак абзый телефоннан сөйләшә башлады. Бу исә егеткә сүз кушарга уңайлы момент иде. Дәрия, аңа таба карап: - Нигә синең фамилияң Кирәкмәсов, ә? - диде, егеткә якыная биреп. Бу хакта бая ишетсә дә, нигәдер кызыксынасы итте. Алар арасында ике урындык бар иде. Егетнең иреннәренә, күзләренә җылылык төсмерләре чыкты. Матур кыз янында нинди генә таш йөрәкле кеше булсаң да йомшарасың. Дәриянең үзенә тартып тора торган ниндидер табигый мөлаемлыгы бар иде. - Анкета тутырырга телисеңме? - диде егет, елмайганда иреннәре җәелеп китте, һәм очлары сырлы вак тешләре күренде. Дәрия башта аңламады, нинди анкета дип уйлады, кау-шаудан аксыл битенә кызыллык сызыклары йөгерде. Шәһәр егетләре белән сөйләшкәндә сизгер булырга кирәклеген белә иде, шулай да зиһене эшләп җитмәде. Ә егет аның белән сөйләшергә үзе теләп тора шикелле. Танышып китсәң иде, белгән кеше һәрчак кирәк. Ләкин шәһәрдә ишарәле тел белән сөйләшәләр икән, авылдагы кебек түгел... - Юк, - Дәрия ни булса булыр дип шулай әйтте һәм ачык итеп елмайды. Егетнең йөзеннән үзенең җавабы ахмакмы, түгелме икәнен чамаларга теләде. Шул минутта аңа барып җитте: егет минем биографиям белән кызыксынасызмыни дип әйткән икән бит. - Мин - нәсел-нәсәпсез, тоткасыз-сапсыз кеше, - дип, егет тыенкы гына көлеп куйды. - Ник алай әйтәсең, кирәкмәс кеше булмый, диләр. - Минем беркемгә дә кирәгем юк кебек... Егет шаярып сөйләшүен белгертү өчендерме, тагын көлгәндәй итте. Сүзләремне чынга ала күрмәсен дигән төстә иде. - "Үзеңне кимсетсәң, сине бүтәннәр дә кага башлыйлар" дигән сүзләрне укыганым бар, - дип куйды Дәрия. Егет кинәт күзләрен күтәреп кызга карап алды. Дәрия әйткәннәр аның уйларына туры килгән сыман иде. - Кара, чынлап та! - диде ул, җитдиләнеп һәм эчке уйларына тартылган төстә. Шулчак Мәгариф килеп керде. Юк, Нөркәев каядыр киткән, дип, кулын селкеде ул. Әйдә, дигәнне белгертеп, Дәриянең җиңенә кагылды. Проходнойда кешеләр күбәя иде. Смена тәмамланган икән. Аларга Кирәкмәсов та иярде. Пләтәннән Тукай урамына чыктылар. Мәгарифнең башында Наполеон планнары йөгереште: Дәрия белән икесен килештерергә дә язылыштырырга. Кирәкмәсов өйләнмәгән булырга тиеш. Яңа бистә мәчетендәге тулай торакта яши... Дәрия бая, теләсә кем белән язылышырга риза, кеше тап дип, колагына тукый-тукый үтенде. Шуны аңлый-сыңмы дип ялварды: торфта ФЗӨдә бандитлар арасында мин бетәчәкмен, әйе, чын шулай... Яшь башым зерәгә харап булачак. Кемне булса да тап, мине алып кал. Әгәр сәбәпсез торфка китми калсам, мине төрмәгә ябачаклар. Безгә махсус аңлаттылар, егерме өченче статья ди-ме? Торфка киткәнче, төрмәгә керергә риза диләр кайбер кызлар. Чөнки бер авыз русча белмиләр. Шул куркыта... Безне крестьян йортына китереп тутырдылар. Беркая җибәрмиләр, саклыйлар. Мин тәрәзәдән качып чыктым... Чынлап та, торфта Дәрия харап булачак. Ничек бу егеткә сыларга үзен? Әмма егет йомшаклардан түгел шикелле. Характеры сизелә. Болай тыштан ятышсыз тоела, ә эчтән әйбәт булырга тиеш. Хәер, детдом балаларының холык-фигыльләре йогышсыз була, диләр. Урам чатыннан борылып бер сыраханәгә керделәр. Мәгарифнең хатыныннан яшереп тота торган утызлыгы бар иде. Шуңа өч кружка сыра, йөзәр грамм акны һәм капкаларга коры-сары алды. Кирәкмәсов моны көтмәгән иде, йөзендә җылы төсмерләр пәйда булды, Сыра яңа һәм җылы иде, тамакта әчесе дә беленми, тәмле. Дәрия бер капкач та йөзен чытты, кружканы читкә этәрде. Мәгариф аны кыстады, син нәрсә, сырадан да куркып, пешмәгән кызлар кебек утырасың, диде, пышылдап кына. Кирәкмәсов буфетка папирос алырга киткәч, тагын да ачыграк әйтте: акны да эч, кыюлык өчен әйбәт була, аңлыйсыңмы? Менә бу егеткә тагыл һәм ычкындырма, төшенәсеңме? Бу синең җаең, ычкындырма, үкенерсең. Кем синең белән болай кинәт кенә язылышырга барсын? Дураклар юк. Ә танышлык белән барысы да законлы була. Кызларның егетләрне кулга төшерүләре, аулаулары гаеп тә шикелле. Хәзер ул модада. Кыю, тәвәккәл бул, шунда эшең уңар... Кирәкмәсов буфеттан авызына папирос кабып килде. Мәгариф стаканга тотынды, чәкештеләр дә күтәрделәр. Дәрия тәвәккәлли алмады, стаканын кире куйды, сырага гына иреннәрен тигезгәләп алды. Әллә шул сырадан, әллә дулкынланудан бит урталарына алсулык йөгергән, аксыл-коңгырт чәчләре ярты битен каплаган, шундый матур, үзенә тартып тора торган кызны нинди җан кире кагар?! Кара инде аккош канаты кебек нурлы кул чукларын! Бераз моңсурак дымсу күзләре бер гөнаһсыз карыйлар, кешеләрдән бары яхшылык кына өмет итеп елтырыйлар. Байлык, хәзинә булырлык мөлаем зат. Шул байлык әрәм булсын, имеш... Дәриянең уңганлыгы, булганлыгы бер егет йөзенә дә кызыллык китермәячәк бит... Ничек аңа ярдәм итәргә?.. Мәгариф буфет ягына карап-карап алгалады. Дәрия бик тиз сизенде, үзенең стаканын Кирәкмәсов алдына куйды һәм кружкасын тотып аның белән чәкешергә суз-ды. Мәгариф Дәриянең бу хәрәкәтләренә бик сөенде һәм аны куәтләргә ашыкты. Кирәкмәсовны кыстады, теге-нең тартынып торуы бетте, стаканны тиз генә эчеп куйды. Шуннан соң Мәгариф кинәт кенә Дәриянең бәласен сөйләп бирде. Киңәш итү, ярдәм сорау формасында бик кайгырып тасвирлады. Кирәкмәсов: "Шулаймыни?" - дип, Дәриягә карап алды да әллә ни кызыксыну белгертмәде. Тиз кымшана торган зат түгел, ахрысы, арткы исәбе көчле дигән уй килде Мәгарифкә. Әллә тагын сый өстәргәме? Кирәкмәсов, папиросын кабызып, урыныннан торды. Алар чыкканда якты иде әле. Сүзләр өзек-өзек кенә булды, ялганып китмәде. Кирәкмәсовның йөзе моңсуланган, күзенә ниндидер эчке уйларына чуму чагыла иде. Әллә Нөркәев турында, дустының хыянәте хакында исенә килеп, җанын кешеләрдән бизенгәнлек сарганмы? Татарстан урамы чатына хәтле аны-моны сөйләшкәләп бардылар. Трамвай тукталышына килеп бастылар. Дәрия егетләрнең әле берсенә, әле икенчесенә карап-карап ала. Йөзләреннән аларның кәефләрен, уйларын чамаламакчы була иде. Кирәкмәсов өметле түгел сыман тоела. Башта аңа ниндидер ышаныч белән яктырып караган Мәгарифнең дә йөзе сүрелде. Алтынчы трамвай килә иде. Кирәкмәсов Дәриягә якынрак килде һәм: "Әйдә безнең торакка, бер егет белән таныштырам", - дип әйтеп салды. Дәрия Мәгарифкә карады. Йөзендә ышаныргамы моның сүзенә, юкмы, дигән сорау һәм курку иде. - Курыкма, - диде Кирәкмәсов, кызның төсеннән барын да аңлап, һәм беленер-беленмәс кенә елмайгандай итте. Дәрия, тагын курку белән Мәгарифкә карап, таяныч эзләде. Мәгариф үзе дә бераз икеләнебрәк калган шикелле, ни дип әйтергә дә белми. Ахырда ул: - Әйдә, мин дә барам, - диде, Дәриянең беләгенә то-тынып. Трамвайга тиз-тиз менеп киттеләр. Торак киң генә мәйдан уртасына салынган мәчеттә иде. Мәчет үзе дә бик зур икән. Өске, аскы катта кызлар, хатын-кызлар яши торган бүлмәләр, озын киң коридор. Шуның икенче ягында кушып салынган бүрәнә бинада егетләр, ир-ат халкы урнашкан. Тупсаны атлап керүгә, Дәрия үзенең авылдаш апасын очратты. Алар бик кайнар күрештеләр. Апа Дәрияне үз бүлмәсенә кыстый башлады. Кирәкмәсовның җилкәсенә учы белән суккалап алды. Алар яхшы танышлар гына түгел, араларында нидер булган да төсле иде. Чөнки төксе чырайлы Кирәкмәсов шундый җылы итеп елмайды, бите, күзләре очкынлы нур белән тулды. Шул минутта Мәгариф үзенең биредә артык булуын сизде һәм, тиз-тиз саубуллашып, кире борылды. Дәрия дә аңа нәүмизләнеп карамады, теге апасы белән сөйләшүгә йотылган иде. Икенче көнне Дәрия тагын килде. Ул бик борчылган, боек төстә иде. Матур иреннәре турсайган, очкын чәчеп торган күзләре сүнгән, йөзе дә өшәнеп киткән... Бүлмәдә бүтән берәү дә юк иде. Дәрия Мәгариф янына килеп утырды да өстәлгә башын салып еларга тотынды. - Ни булды тагын? - дип, Мәгариф борчылып урыныннан кузгалды. Аның тавышында Дәрия мәшәкатеннән туя башлаганлык сизелеп китте. Тик кыз моны абайламады. Бераз яшен койгач, җиңеләеп киткәндәй, башын күтәрде, чәчләрен рәтләде, ак челтәрле кулъяулыгын бите өстендә йөртеп торды. Мәгариф, һаман аңа текәлеп, соравына җавап көтә иде. - Бер егетме-ирме белән таныштырдылар, - диде, укшыган кебек авыр көрсенеп. - Шактый озак бергә утырдык, аннары бер каморкага алып керде. Бүген бирел, иртәгә язылышырбыз, ди. Эт сыңары, эт сыңары! Күренеп тора, мыскыл итмәкче. Язылышмаячак. Юк! - Синең затлы кыз икәнеңне сизгәндер... - Затлы белән затсызны аера белә торган адәм түгел! Азган эт булырга тиеш. Кеше бәхетсезлегеннән файдаланмакчы... - Вакытлы гына кем язылышсын инде, Дәрия? - дип, Мәгариф Дәриянең бу хәлне фаҗига итмәвен искәртмәкче булды. - Әллә мин гел алса да ярамаслыкмы? Ый-ый-ый! - Дәриянең буасы тагын ерылып китте. Тыела алмый еларга тотынды. Бераздан үзен көчкә тыеп әйтте: - Нинди хурлык, нинди срам! Уф, уф! Шундый көннәргә каласымны белсәм... - Юк, авырга алма әле, берни дә булмаган бит, - диде Мәгариф. Алар, бер-берсенә карарга уңайсызланган төстә, йөзлә-рен читкәрәк алып уйланып калдылар. Мәгариф урынына утырды да башын ике учына алды. Берничә минуттан Дәрия урыныннан кузгалды. - Бу ир-ат гел алдарга гына тора икән, - диде. Тавышы калтыраулы иде. - Барысы өчен дә мин сине каргыйм, Мәгариф, күз яшем сиңа төшсен... Сине генә... - И Дәрия, каргап ни файда? - диде Мәгариф, бер дә ачуланмыйча. - Син затлы, чиста кыз, молодец, үзеңне саклый аласың. Барысы да әйбәт чыгар. Менә ир-ат белән мөнәсәбәттә сабак алдың, хәзер инде акыллырак бул. Берсен дә якын җибәрмә! Таш кебек каты тор! Сүзләренә, иркәләүләренә ышанма! Кичәге хәл сиңа ачы тәҗрибә! Каргасаң каргарсың, Дәрия, ә мин сиңа чын күңелдән яхшылык кына телим... - Синең теләгең белән нишлим, нишлим? - дип өз-гәләнеп әйтте кыз һәм Мәгариф янында бүтән кала алмаслыгын белгертте дә, өметсез ым белән кулын селтәп, ишеккә омтылды. Мәгариф Дәриянең атып яраланган кош шикелле кызганыч булып чыгып китүенә әрнеп калды. "Сине каргыйм" дигән сүзе, колагында яңгырап, күңелен тырный башлады. Җанына ниндидер авырлык килеп яткандай булды. Сулыш алуы авырлашып торды, тын юлына каты әйбер тыгылган кебек тоела, авырттыра иде... Тукта, мин дингә ышанмый торган кеше, әллә каргышка ышанаммы? Күз яшьләрем сиңа төшсен, имеш! Сүзләр генә бит ул. Нигә миңа каргыш төшсен? Юк! Шулай да нигә мин эшләремне онытып шул хакта уйланам? Нигә мине Дәриянең ул сүзләре какшаткандай итте әле? Нидән өректем мин? Минем ни гаебем бар? Ә гаебем булмагач, ник үз алдымда акланып маташам? Әйе, ни генә булса да, күңелгә таш утырып калды. Әллә аны эзләп барып, тагын сөйләшергәме? Ул миңа бар йөрәге белән рәнҗеде инде. Югыйсә шундый сүзләр әйтмәс иде. Юк, динне танымасам да, каргышка ышанам, ахрысы? Моны үзем дә белми йөри идем. Кемнеңдер миңа рәнҗеп йөрүе, эчтән генә каһәрләве ничектер җанга ипсез, җайсыз. Ниндидер бурычымны түләмәгән кебек күңел итен чәнчеп тора. Тынгылык бирми. Тынычсыз җан белән көн итүе авыр. Моны иң якын кешеңә дә әйтеп булмый. Эчтән үзең генә көйрисең, сызасың. Ул сызлавык кебек бер минутка да сине калдырмый... Әллә Надиягә әйтеп караргамы? Ул берәр справка-фәлән эшләп бирә алмасмы? Ләкин көнләшергә тотыныр инде. Бигрәк тә кыз икәнен белгәч... Соңгы вакытларда мине бик тикшерә башлады әле. Әз генә вакытында өйдә булмасаң, отчёт алырга тотына. Сорау алудан тәм таба кебек. Башка ирләрнең дә хатыннары шулай шикелле. Надия яшьтән ир-ат халкы белән эш иткән, аларны артык нык белә һәм бер дә тәкәллефләнеп тормый. Ир-атны ул үзеннән түбәнрәк итеп күрә сыман тоела. Бәлки, мин артык нечкәртәмдер? Мине ул бары үз калыбында гына тотарга тырыша кебек. "Ир-атны йөгәндә тотмасаң, алар ялгыш юлга керергә генә торалар", - дип ычкындырды беркөн. "Атның да йөгәнен бер дә салдырмыйлар. Ычкындырсаң, ат шунда ук уҗымга керә..." Чынлап та, хатын-кыз йөгәнендә бик интегеп, кайбер ирләр бик зарланалар. Мөстәкыйльрәк булырга тырышучылардыр, мөгаен. Ләкин хатын-кыз янында мөстәкыйль - бәйсез булып булмыйдыр. Табигать үзе сине аңа бәйләп тудырган икән, нишләмәк кирәк. Йөгәнләвенә дә чыдарга туры килә. Нөркәевне туры китереп булмый, әллә үзенең гаебе барын аңлап, оятыннан шулай качамы? Ничек тә Кирәкмәсов белән икесен кара-каршы очраштырырга кирәк. Шунсыз кем хаклы, кем хаксыз булуын аңлау кыен. Болай сөйләгәндә, икесе дә үзләрен хаклыга чыгаралар. Бер-берсен гаеплиләр. Күз артында гаепләү авыр түгел. Барыбыз да артта кемне дә булса яманларга яратабыз. Ә алда шул ук кешегә елмаябыз, яхшы булып күренергә тырышабыз. Адәм баласы шундый инде, яшереп торасы юк. Хәтта дус кешеләр дә берәр эштә маңгайга-маңгай килсәләр, бер-берсен каралтырга тотыналар. Шуңа күрә дуслык бары тышкы, шартлы нәрсә генә. Мәгариф моны үз җилкәсендә татып белде. Ниһаять, йөри торгач, ике дусны күзгә-күз китерде ул. Көтелгәнчә, Нөркәев белән Кирәкмәсов бик тиз бер-берсен гаепләргә тотындылар. Нөркәев әйтте: "Ник жалоба яздың, ник килеп әйтмәдең, шундый дус буламыни? Баз казучы дус икәнсең, ничек оялмаска кирәк", - дип, күзен дә ачырмый. Тегесе: "Әгәр синең намусың булса, иптәш белән бергә уйлап таптык дип әйтер идең. Дан өчен намусыңны җуйгансың, хыянәт иткән иптәшкә нигә үз тәңкәсе белән түләмәскә?! Мин хаклы яздым..." - дип, Нөркәевнең битенә бәрә. Нөркәев тавышын ныграк күтәрә, ачуы ташуыннан нишләргә белми. Мәгарифкә төбәлә: "Менә шундый кеше белән ничек эшлисең инде", - дип әйтеп ташлый. Үзен хаклы итеп күрсәтү өчен бик вак тәфсилләүләр китерә, мин болай әйткән идем, син уңай җавап бирдең дип, Кирәкмәсовны сүз белән җиңмәкче була. Ул сүз белән, вак дәлилләр китереп аны җиңә дә. Шунда Мәгариф йөзенә карый: ышанамы, юкмы? Мәгариф ышанмый иде, йөзе һаман бертөсле. Нөркәев тагын кызып үзенекен тукырга тотына. Бүртенеп чыга, йөзе рәнҗүле. Мәгариф чамалап алды: Нөркәев гомуми юрганны үзенә тарта торганнардан. Әрсез кеше. Төсеннән үк күренә: кыек кесәле кыска драп пальто, аягында кызыл күн белән кайланган ак фетр. Табак битле, ашаганда һәрчак өстәмә сорый торган зат сыман. Үзен хаклы чыгарыр өчен бөтен сүз, көчен салып ярпачлана. Кирәкмәсов алай үзен хаклы итәргә тырышып буза куптармый, тегене тыңлап, гаепле елмайган көе тыныч утыра. Мәгариф башта ук чамалады: хаклык Кирәкмәсов ягында күбрәк... Нөркәев күпме тиресеннән чыгарга җитеп тырышса да, аны шул фикердән тайдыра алмады. - Идеяне кем бирде? - дип, Мәгариф дөреслекне -ачыкларга теләп сораштыра башлады. - Билгеле, мин әйттем, - диде Нөркәев, соры күз керфекләрен шырпы кебек тырпайтып. Ул Кирәкмәсов йөзенә чекерәйде, аңардан үзенә файдалы сүзен каерып чыгарырга теләгән кебек иде. Кирәкмәсов вакчыл һәм тизәген бизмәнгә сала торган егет түгел, бераз егетлек һәм олылык күрсәтәсе килгәндәй, ярар дип кулын селтәде, килеште. Нөркәев иркен сулап куйды, җиңгәндәй итеп Мәгарифкә карады. Төсенә тиккә рәнҗетелгән кеше чалымнары чыккан иде. Тик Мәгариф аны җиңдереп калдырасы килми иде. Күңеле шулай куша. Ә бит аның үзенә Нөркәев тулысы белән хаклы чыкса файдалырак. Мәкаләне ул язды, Нөркәевнең дәрәҗәсен күтәрде, формаль яктан аның яклы. Алай булгач, Нөркәевне хаклы итәргә дә Кирәкмәсовны гади жалобачы ролендә калдырырга? Фабком һәм партком моның белән килешмәс, мөгаен. Ул гына да түгел, бу, редакция өчен җайлы булса да, хакыйкатькә зыян китерү була. Икенче яктан, Нөркәевне дә яманатлы итәсе килми. Ул цехтагы һәм фаб-рикадагы кимчелекләрне тәнкыйтьләп чыга. Тәнкыйтьче бик явыз ниятле булса да, барыбер файдалы ул. Рәсмиләр алай санамый, билгеле. Рәсмиләр тәнкыйтьне яратмасалар да, Мәгариф күңеленнән батырлар яклы. Шуңа күрә Нөркәевне тәнкыйть өчен үч алырга торган рәсмиләр агымына бирәсе килми. Ягъни дошманнары кулына аңа күләгә төшерә торган материал тоттырырга теләми. Бердәнбер диярлек җитешсез якларны уртага ачып сала торган кешенең алар бик тиз авызын йомдыралар. Бу ситуациядә иң дөрес чара - бу ике егетне килештерергә кирәк. Ләкин ничек итеп? Болар бер дә якын килергә чама калдырмадылар, бер-берсенә бик әче-әче сүзләр әйтеп бетерделәр. Тиз кайта торганнармы, түгелме? Кирәкмәсовта өмет бар кебек. Ничек аны бәхилләтергә? Нәрсәгә риза булыр ул? Ни таләп итәр? Нөркәевне мактап чыккан мәкаләгә факт-лар расланмады дип, кире кагу рәвешендә язып чыгуны куямы? Әллә бераз җиңелрәк чарага килешерме? - Нөркәев, син хәрәмләшкәнсең, бу хәзер ачыкланды. Нишлибез? - дип, Мәгариф әңгәмәне дәвам итте. - Мин хәрәмләшергә уйламадым да...- диде Нөркәев, җилкәсен селкетеп куеп. - Кирәкмәсовны нигә әйтмәдең? - Җайланманы ул ясап бирде дигән идем бит... - Син алай әйтмәдең, тимерләр генә аңардан алдым, үзем ясадым дидең. - Миннән андый сүз чыкмас, - дип карышты Нөркәев. - Ничек?! Алайса, мин гаеплемени? - диде Мәгариф, ачуы кузгалып. - Син нәрсә? Яхшылыкны аңламыйсыңмы? Фабкомда сине кабып йотарга торалар, мин сине шулардан сакламакчы булып тырышам. Ә син? - Анда миңа күптән теш кыҗрыйлар, беләм... Нишләргә соң миңа? - Менә дустың белән килешү ягын кара, ә син кирегә сукалыйсың, - диде Мәгариф, тегеңә барып җитәрлек итеп. Ә Кирәкмәсовта килешәсе килмәү төсмерләре иде. - Юкса сине карак дип язып чыгарга дәлилләр бар, - дип өстәп әйтте Мәгариф, бирешергә теләмәгән Нөркәевкә ныграк басым ясыйсы килеп. - Аннары судка да ерак түгел... - Бу яңа җайланма күпме экономия бирә! - диде Нөркәев кимсенгән тавыш белән. - Шул кешегә судмы? - Хәрәмләшүең расланса, экономия дип тормаслар... - Карак, имеш! - дип сикереп торды Нөркәев тәмам бүртенгән төстә. - Менә 200 сум премия биргәннәр иде, бер тиене дә кирәк түгел, чукынып китегез! Ул өстәлгә шапылдатып акчалар атты да бәрелә-сугыла ишектән чыгып китте. Мәгариф аптырап калды, ул моны бер дә көтмәгән иде. Нөркәевне бераз какшатырга һәм үз сүзендә катып калуын бетерергә, шуның аша Кирәкмәсов белән килешергә юл ачарга теләгән иде. Нөркәев йомшаса, аз гына чигенсә, Кирәкмәсов килешергә кул сузарга тора шикелле. Нөркәевнең холкы күкертле икән, шырпы кебек тиз кабынып китте. Әйе, Мәгариф бераз арттырып җибәрде сыман. Карак дип язып булмас иде, билгеле, һәй, теләсәләрме? Ничек кенә язарлар иде әле. Мәгариф шул нәрсәгә ишарә ясамакчы иде, учы ташка тиде. Ул Кирәкмәсовка карады. Егет тә читенсенеп утыра. Нөркәевнең тузынып, күтәрелеп бәрелүе аны моңсу уйга калдырган. - Аның гаебе бар бит, Миньяр, ә? - диде Мәгариф, ни әйтергә белмәгәч. - Белмим, - дип куйды Кирәкмәсов. Кинәт Мәгарифнең күзләре зур булып ачылып китте. - Алайса, нигә бу әкәмәт? Син бит башладың. Менә кирәк булса! - Гаделлек булсын дигән идем. Ләкин аңа ирешү четерекле икән. Аның үз ние... - Синең хаклык күбрәк, димәк, син хаклырак... - Хәзер ул хаклыктан ни файда? Дуслык бетте... - Ул бит сине дус итми, күрәсең... - Аның да яхшылыклары тигәләде... - Миньярның тавышы үкенүле-моңсу иде. Беткән дуслыкны бик жәлләп утыра. - Дуслар табылыр, баш исән булсын, - дип, Мәгариф акчаларны алды да Миньярга сузды. - Ул сиңа бирергә алып килгәндер, мөгаен... - Юк, миңа акча кирәк түгел, Нөркәев үзе бер хәл... - диде Миньяр, учы белән кире тибәреп. Мәгариф тагын аптырап калды. Нәрсә дәгъва итә соң бу? Ни теләгәнен үзе дә ачык кына белмиме?.. Фикер җыеп, аңа бераз туры карап торды да әйтте: - Алайса, менә кәгазь, каләм, - дип, блокнотын чыгарып Миньяр алдына куйды. - Яз, мин Нөркәев турында газетада басылган мәкаләгә дәгъва итмим. Без килештек. Жалобаны кире алам диген... Йә? - Соң үзең үк әйтәсең бит, синең хаклык күбрәк дип, ничек мин алай языйм? Күз буяу гына була... - Ну, Нөркәев карак дип язып чыгыйкмы синең жалоба уңаеннан? Шуны дәгъвалыйсыңмы? - Мин аны гаепләргә теләмим, ул минем дус... - диде Миньяр, үҗәтләнеп. - Син суган сатма, егет, - дип, Мәгариф каты итеп әйтергә тотынды. - Дус өстеннән язмыйлар... - Күңел гаделлек тели иде. Аннан коткы да салдылар, шуннан язылды инде, - диде ул, мөгрәгән сыманрак. Күңелсез эш эшләве аңа хәзер генә барып җиткән кебек. - Әх, ялгыш булган икән... - Алайса, шулай дип язып бир, ә? Миңа бит җавап кирәк, төшенәсеңме? Аннары килешерсез... - Гаделлек белән дуслык бергә була алмыймыни соң? - диде Миньяр үртәлеп. Аның йөзе җыерылган, зиһене эчтән шуңа җавап эзли һәм таба алмый төсле иде. - Дуслык гаделлектән башка була да алмый, - диде Мәгариф. Бу әлифба дәрәҗәсендәге сүзләр биредә ябышмый кебек иде. - Менә акчаларны ал, шунда гаделлек була. - Юк, Нөркәев үзе бирсә инде... - Ул үзе әйтте, бирәм, диде. Шау-шу кубардың бит. Мин аны болай да бирә идем, ди... - Хәзер генә әйтә ул... - Кирәкмәсов, кулын селкеп, бу тамашадан тәмам гарык булганлыгын белгертте һәм, саубуллашып та тормыйча, ишеккә атлады. Мәгариф акчаларны блокноты эченә куйды. Күңелендә үз-үзенә ачу дулкыны күтәрелеп менде. Карасана, үзем гаепле булып калдым. Бу егетләргә ачкыч таба алмадым. Нәрсәдәдер тагын беркатлылык күрсәттем. Хәзер Тарик Фәрраховичка ни дип әйтергә? Ул иртәгә тагын сорар. Сузасың, сузасың дип, кичә дә шелтәләп алды. Моны ишетсә, миңа карата булган кире фикерләре янә көчәер. Юк, ул мине үз урынына калдырмас. Баштарак сине тәкъдим итәм дип йөргән иде. Хәзер тынын да чыгармый. Киңәшкә кергәндә дә ачылып сөйләшми. Соңгы вакытларда мөнәсәбәте сизелерлек салкынайды. Арадан ниндидер суык җил үтте сыман. Ә Идалова белән сөйләшкәндә авызы колагына җитә. Аңа файдалы киңәшләр генә биреп тора... Ул Нөркәев янына цехка барган иде. Кирәкмәсовны да очратты. Нөркәев акчаны аңа бирде. Теге әйтте: "Бүген бер яртыны мировойга салмыйча булмый инде", - диде. Нөркәев тә шатланган иде. "Менә сиңа кирәк булса! Дошманлашалар да бер яртыны эчеп дуслашалар. Эш итеп кара болар белән. Аңлап бетереп булмый. Араларына керсәң, үзең генә чүп булып каласың икән... Кайтып керүгә, аны парткомга чакырдылар. Начальниклар дәшкәндә Мәгарифтә иң элек әйбәт хис уяна, әллә Тарик урынын тәкъдим итү өчен әңгәмәгә чакырамы?" дигән уй башыннан чагылып үтте. Тик шунда ук башта яхшы уй белән дәртләнеп, соңыннан начар хәлгә килеп бәрелгәнлеге исенә килде һәм алдан сөенмәскә булды. Берәр яңа эш куша торгандыр, парткомны бик эшлекле кеше диләр. Үзе дә тынгысыз, бүтәннәргә дә тынгы бирми ул һәм бик дөрес итә. Эшкә кыҗрап, борчып торучы бик кирәк шул, чүпрә салып торучы һәр төштә файдалы. Андый кешеләр зур хөрмәткә лаек. Тормыш шулар җилкәсендә бара. Нөркәев тә шундый затлардан булырга тиеш, тик бер ягы койтырак: үзенә бармагы кәкрерәк шикелле. Алдынгы эшче, нормасын айдан-айга арттырып үти, резервлар эзли, эшенә нинди дә булса бер яңалык өстәргә омтылып тора. Инициа-тивалы иптәш. Эш өчен кайгыра. Билгеле, үзен дә онытмый. Ә нәрсәсе начар? Иң мөһиме, эшне ярата. Эш ярату - бик зур нәрсә. Эшне яраткан кеше җәмгыятькә файда гына китерә. Ә ялкауның үзенә дә юк, бүтәнгә дә. Бер төр хөрәсән кызыл сүз сөйләүчән була. Шуны кәсеп итә. Шундый кешедән зарарлырак берни юк! Кызыл сүзе белән эшләгән атлы булып күренә. Менә шунда аның иң яман ягы. Тагын шунысы бик аянычлы: андыйлар иҗтимагый байлыктан күбрәк өлеш алалар. Бер риясыз конкрет эш эшләүче, байлыкны арттыручыларга караганда кызыл сүз сөйләүче хөрәсәннәр барысын да алданрак алырга өлгерә. Лыгырдыклар, гадәттә, начальниклар тирәсендә юргалаучылар. Билгеле, биредә мондый нәрсә дә бар: авы-зыннан бер сүз чыкмый торган кешене, ул алтын булса да, җитәкче итеп куеп булмый. Шуңа күрә телле кеше үзеннән-үзе диярлек башлык урынын били. Моны конкрет эш белән шөгыльләнүчеләр үзләре үк таләп итәләр. Җитәкче авызыннан ут чыгара белә торган булсын. Шул сәбәпле эшлексез тел бистәләре кайчак баш урынга менеп утыра... Юк, партком андый түгел, уңмаганнарны өнәми, аларга нәфрәт белән карый шикелле. Ул рөхсәт сорап керде. Партком янында кемдер утыра иде. Мәгариф керүгә, эшен бетереп чыгып китте. Гаять нык эшем кешесе төсе чыгарып, партком бик мөһим кәгазьләр укый иде. Мәгарифкә карамыйча гына кул ымы белән утырырга кушты. Ул райком кешеләре кия торган күксел френчтан иде. Матур йөзендә ниндидер беренче карауга ук тәэсир итә торган нурлы мөлаемлык бар. Менә кәгазьләрен зур сейфка куйды, Мәгарифкә карады. Бер-ике сүз белән хәл-әхвәл сорашкан итте, йөзеннән нур сибеп елмайды. - Син, егет, газетагызда ялгыш җибәргәнсең, - диде ягымлы тавыш белән, йөзендәге нурлар кинәт сүнде. Мәгариф шаккатты, күзләре түгәрәкләнде. Партком сүзен дәвам итте: - Нөркәевне мактап язган мәкаләң күпләрнең ачуын уятты, понимаешь. Аңлыйсыңмы? - Юк, ул, алдынгы эшче, производствода яңалык керт-кән... - Яңалыгы да үзенеке түгел икән... Кем турында ничек язарга Тарик Фәррахович өйрәтмимени? - Аның белән киңәшеп яздым мин аны, - диде Мәгариф, беренче шүрләвен җиңә башлап. - Ә ул әйтә, мин белмәдем, ди. Больничныйда чакта булган эш, ди. - Нигә, Нөркәев турында язарга ярамыймыни? - Ничек диим, артын-алдын уйлап эш итәргә кирәк, - дип, партком өстәл өстендәге катыргыларны күчергәләп куйды. Ул, Нөркәев турында сөйләшеп, Мәгарифнең дә кылларын тартып карый, сыный иде. - Әллә Нөркәевнең арты чиста түгелме? - Бу кызыксынуда Мәгариф үзенең партком яклы фикердә булганлыгын белгертәсе килде. Чиста булмаса, язарга ярамый, билгеле. - Ничек әйтергә, ул безгә кулай кеше түгел кебек, - дип куйды партком һәм, бу хәбәр Мәгарифкә нинди тәэсир итте икән дигәндәй, туры текәлеп, сынап торды. Мәгариф, аңлап җитмичә, сорау тулы күзләре белән чекерәйгән иде. - Ничек инде? - диде ул аптыраган төстә, арты чиста түгел дигән сүз чыкмаганга эчтән сөенеп. - Иң алдынгы эшче, ничә ел буе 120 процент норма биреп килә. - Биредә башка яклар да исәпкә алына, аны гына белергә тиешсең. Әнә бит Кирәкмәсовның җайланмасын үзенеке иткән... - Юк, алар килештеләр инде. Премияне Кирәкмәсовка бирде. Менә Кирәкмәсов жалобамны кире алам, ялгышканмын дип язу язды... - Мәгариф куен кесәсендәге катыргы блокнотын чыгарып шуннан бер бит кәгазь алды да партком алдына куйды. - Анысы кечкенә мәсьәлә, - диде партком, кәгазьне укып та тормыйча Мәгарифкә кире сузып. - Эш шунда: Нөркәевнең фикерләре безгә үзери түгел, төшенәсеңме? - Тәнкыйть беркемгә дә ошамый, билгеле... - Юк, хикмәт тәнкыйтьтә түгел, - дип куйды партком һәм туктап калды. Аның йөзе калганын үзең аңла инде дигән шикелле иде. Шул ук вакытта Мәгарифнең таш маңгай кеше икәнен дә чамалады шикелле. - Нөркәев эш өчен кайгыра, эшләп чыгару күп булсын, әйбәт булсын, ди. Сүздә түгел, үзенең риясыз хезмәте белән раслап тора... Бу бит факт... - Факт булган өчен фактка начар, диләр. Ярар, әйтәсен әйттем, калганын үзең тамыр алып чыгар... - дип, парт-ком урыныннан кузгалды. - Бүтән мондый либерализмны күрмим... - Димәк, эшләгән эш кенә критерий була алмый? - дип, Мәгариф аңардан тагы ачыграк сүз тартып алырга теләгән омтылыш белән сорады. Парткомның йөзенә канәгатьсезлек төсмерләре чыкты, бу тәфсилләр аңа ошамый иде. - Тамыр ала беләсеңдер бит, - диде партком һәм ишеккә таба атлады. Мәгариф, башына күп сораулар, аңлашылмаган нәрсәләр тулган хәлдә, шулардан шактый авырайган сыман, аның артыннан теләмичә генә иярде. Юл буе уйланып кайтты. Тамыр чыгара беләсеңме, имеш. Нәрсәдер әйтеп бетерми, ярамыйдыр инде. Мин ул фикерне аңларлык дәрәҗәдә ышаныч казанмаганмын әле. Анысы җилбаш түгел, барышны әзрәк төшенәм. Кешеләргә караш кушу-алу формасындагы арифметика түгел, ә катлаулы. Нигәдер махсус катлауландыралар шикелле. Ничек була инде бу? Эшләгән эшең, риясызлыгың, булсын дип тырышуың беренче планда бәяләнми. Кешенең бәясен аның эшләгән эше белән генә билгеләмәсеннәр, имеш. Ярар, шундый критерий барча очрак өчен дә ярамасын да ди. Әхлак ягын да үлчәүгә салсыннар. Риза. Нөркәевнең әхлак ягы да әйбәт, аның турында язудан элек белешер өчен күршеләренә барып сөйләшеп кайткан иде... ...Беркөн сыйланып кайтканны Надия сизде дә төпченә башлады. Кайда булдың, акча каян алдың, дип сораштыра иде. Чөнки балага манный юнәтергә акча җитмәде. Бу айда Надия үзенә эчке күлмәк алган иде, шуңа күрә бик кысанга туры килде. Миңа тагын ялганларга туры килде. Кирәкмәсовны сыйлаган акча төп "бюджет"тан түгел, ә премиядән яшереп калынган иде. Мине бер таныш эшче егет сыйлады, дидем. Шунысы гаҗәп әле: Надия мине тикшерә башласа, миңа бик читен була. Нәрсәдән бу? Бар җаным шуңа каршы тора. Мин бит начар юлда йөрмим, хәрәмләшмим. Ә нигә аның сынап, шикләнеп сорауларына җавап бирүе авыр? Надия бит мине яратканга күрә шулай итә. Мин шуны аңлап җитмимме? Аның төпченүләрен "җанда актарыну" дип кабул итәм һәм барча вактөякне чыгару миңа кыен. Нәрсә бу? Надия чын күңелдән мине кайгырта, ә мин шуңа бар җаным белән карышам. Надиянең мине сакларга теләвен, бары яхшы теләктән чыгып юк-бар нәрсәләрдән араларга тырышуын кечкенә генә эчке ирегемә тукыну дип кабул итәмме? Ахрысы, шулай. Надиядән тыш минем бер серем дә булмаска тиешме? Әйе, Надиягә әйтми торган бер уем да булмасын. Мин шулай телим. Әмма үземә шулай дип тукыйм, Надия тикшерә, отчёт сорый башласа, эчемдә ачуым кайнап чыга, көчкә тыелып калам. Аңлыйм, моны ул мине яратудан эшли, яратмаган белән кызыксынмыйсың. Кайчак тыелып та калып булмый, кычкырып җибәрәм. Тәмсезләшергә туры килә. Мин дә үз ягымнан нигәдер аны тикшерергә, теге яки бу нәрсәләре белән кызыксынырга бер теләк уянмый. Ә бит ул госпитальдә төнге дежурларда була, шунда кунып кала. Анда барысы да ир-ат халкы гына. Надиянең буй-сыны, йөзе-бите, ягымлылыгы ниндидер үзенә тартучан көчкә ия. Рядовойлар булмаса да, яшь лейтенантларның аңа өмете сузылуы мөмкин. Мин исә барысына да битараф йөри бирәм. Әллә мин аны тирәннән яратмыйммы? Юк, яратам, ул - иң якын кешем. Тик кешенең эченә керергә кыенсынам мин, моны начар эш дип карыйм һәм үз эчемә тукынганны да шуңа күрә яратып бетермимдер. Нәрсәдән бу? Ир хатыны каршында күңеленең төбенә чаклы ачылырга бурычлымы? Әгәр шулай булса, мин моны булдыра алмыйм. Минем үземнең генә беркемгә дә ачылмый торган җан почмагым, "серле ящигы"м булырга тиеш, ахрысы. Мин моны үзем дә белми идем, менә хәзер генә төшенә башладым. Әгәр Надиянең дә шундый үзенә генә газиз "серле ящигы" булса? Булсын, аннан ни зыян? Бусаганы атлауга үзәк өзгеч күренеш: Надиянең кү-зеннән яшь ага, ә төреп кочагына тоткан бала кычкырып елый иде. Ул эштән кайтышлый баланы яследән ала чыккан. Ә бала ач, бала имә алмый, елый гына. Мәгариф тиз-тиз чишенеп кулын юды һәм баланы алып юатмакчы булды. - Сөтем беткән, ашатырга әйбер дә юк, - дип пышылдады Надия, Мәгариф баланы алырга кулларын сузгач. Ничек беткән? - дип аптырады Мәгариф. Мондый хәлнең булуын ишеткән булса да, ул ышанмый карады. - Әллә узганмын инде? - дип, тагын да серлерәк итеп пышылдады Надия. Мәгариф аңа текәлеп карап катты, хатыны әле генә әйткән нәрсәнең галәмәтләрен Надиянең төсеннән чамаларга һәм, әгәр тапса, ачуланырга иткән шикелле иде. Бала һаман елый. Шуның "аккомпанемент"ы астында Надия, иренә карап: - Нигә шаккаттың, үзең бит, тыела белмисең, - дип пышылдаудан ачыграк тавышка күчеп әйтеп куйды. Кара, ничек курыктың, ә? - Монысын тәрбияләргә әмәл юк та... Мәгариф баланы кулларына алды да идән буйлап тирбәтә-тирбәтә йөри башлады. Надия утырган килеш күкрәкләрен күлмәк эченә җайлап маташты, учы белән юеш битләрен сөрткәләде. - Нишләргә инде, балага ни ашатырга? - дип, Надия урыныннан авыр гына кузгалды. Аннары марля кисәгенә ипигә шикәр комы кушып чәйнәп тутырды, шуны сабыйга каптырды. Бала, елаудан туктап, шул ризыкны тырышып-тырышып суырырга тотынды. Шул көе Мәгариф баланы бишеккә яткырды, чөнки күзе йомыла башлаган иде. Ул аңа текәлеп карады, бала зәңгәрсу йөзле, ябык, көчсез иде. Ашау җитми инде, нишләмәк кирәк. Бу тере валчыкны жәлләүдән йөрәге өзелеп төшә язды, тизрәк күзен аңардан алды. - Әллә макаронныйга йөк ташырга керим микән? - дип, балага текәлеп кайгыга баткан Надиягә карады. - - Кич белән өч-дүрт сәгать эшләп кайтырга була, ди. Эшләгән өчен кайчак он да биреп куялар икән... - Белеш соң... - диде Надия, моңсу күзләрен баладан ала алмыйча. - Ярап куяр иде, анда манныйны да юнәтергә була, ди. Бала йоклап китте, ләкин йокы аралаш имезлекне чуп-чуп китереп суырып алгалый иде. Юк, аның өстенә карап тору мөмкин түгел. Мәгариф, карашын читкә алып, мич буендагы сандыкка килеп утырды да тезләренә таянып уйга калды. Надия, бар нәрсәдән өметен өзгән, читләшкән төстә баланың имезлеген авызыннан алып банкага салып куйды. Йоклаганда тончыгуы бар иде. Ул Мәгарифкә дә өмете акланмаган, бизгән чырай белән күз кырыен төшереп алды да караватка килеп утырды. Икесе дә, кайгылы уйга чумып, бер-берсенә карамыйлар, дәшмиләр. Авыр тынлык бала өчен тере кайгы белән тулган күңелләренә шырпы шикелле чәнчеп кадала, бимазалый иде. - Бездә Таҗиева Динә исемле сестра эшли иде, - дип, тынлыкны бозды Надия. Авыр кайгыдан әз генә булса да җанны арындыру өчен ни булса да сөйләшергә кирәк иде. - Шуңа бер бай тормышлы хатын килеп, биш йөз сум акча, он биргән, үзенә аборт ясарга тәкъдим иткән. Динә риза булган. Бик көчле уколлар белән эшен башкарган. Аннан икенчесе шулай ук зур бүләкләр, акча биреп укол ясаткан. Ләкин уңышлы булып чыкмаган. Бик авырайгач, "ашыгыч ярдәм" килеп алып киткән. Саклап калганнар. Ләкин укол ясаучыны әйттергәннәр... Таҗиевага биш ел биргәннәр, ди. - Әллә сиңа да әйтеп карадылармы? - диде Мәгариф, дәшми утыру җайсыз булганга күрә генә. - Ничек кенә әле, - диде Надия, кулларын күкрәкләре өстенә кушырып куеп. - Берсе ун кило манный ярмасы күтәреп килгән. Сумкасыннан алып күрсәтә. Мине үчекләгәндәй. Менә ничек! Әтисе наркомнар столовое мөдире диме. Әй, чибәр, тулышып торган кыз. Миңа манный ярмасы кирәген дә белгәннәр бит! Шунысына чак-лы исәпләгәннәр. Әлбәттә, мине яхшы белгән кеше аша эш йөрткәннәр. Менә нишләргә? Әллә бу бала бәхетенә тәвәккәлләп караргамы икән дим? Мин аның рәтен беләм болай... Ул авыр итеп сулады, башын бер яккарак матур итеп кыйшайтып, Мәгарифкә карап тора башлады. Мәгариф аны шаярып сөйләшәме дип торса, ул чынлап икән. Надия бала өчен әллә нинди тәвәккәллекләргә барыр шикелле тоелып китте. Чөнки аның йөзендә эчке уйлары тартышуның шәүләләре чагылып-чагылып куя кебек. Надиянең тиз карарга килүчән бер сыйфаты бар. Мәгариф аның шул сыйфатына һәрчак каршы төшә, сакта торган шикелле ашыгыч адымнардан аны йола тора иде. Бу юлы да Мәгариф катгый булды. - Башың ике түгелдер, ут белән шаярма, - диде, каты гына итеп. - Бәлки, шома гына үтәр иде әле, ә? - Ун кило бит, юләр... Надиянең иреннәрендә, күзләрендә шул манный ярмасына бик нык кызыгу, шуңа омтылу сизелеп китте. - Юкка тәмгы сузма, бүтәннәрнеке үтсә дә, безнеке үтми. Үзең әйткәнең бар, нигә безгә гел кирегә килеп тора икән дип... - Җан тели дә, язык җибәрми шул, - диде, уфтанып, Надия һәм коридордагы керосинкага куйган бәрәңгесен карарга чыкты. Мәгариф әтисе ягына узды. Ул ах-вах килеп диванда ята иде. Улын күрүгә зарланырга тотынды. Бүген керосинга бик озак чират торган, анда да бер канистр гына биргәннәр. Чират аркасында кемнеңдер җидесен үткәрү мәҗлесенә бара алмаган. Бер сүзеңдә тормасаң, кешеләр синнән кул селки башлыйлар, диде ул еларга иткән тавыш белән. Үзенең мәҗлестә Коръән уку вазифасын бик тә изге эш итеп саный инде. Шулчаклы ышанса ышаныр икән кеше. Билгеле, бу ышануда тамак өлеше дә бардыр. Хәзерге вакытта бу да бик мөһим нәрсә. Һәр көнне диярлек ул ашта, сыйда. Тамагы тук йөри. Тамак бәрабәренә хәзер әллә ниләргә ышанып, әллә ниләргә табынырсың. Мәгариф аңа иртәгә утын белешергә Усиягә барырга кирәклеген әйткән иде. Фатыйх хәзрәт кинәт тузы-нып китте. "Юк-юк, - диде, сеңер белән сөяктән генә торган кулларын селкеп. Әнә таш язарга күпме заказ китерделәр, - диде, тәрәзәдән күренеп торган кечкенә утынлык янындагы цемент тутырган кәгазь капчыкларны күрсәтеп. Ул бер дә кул кушырып утыруны белми иде. Цементтан плитәгә коеп, шуның өслегенә үлгән кешенең исем-фамилиясен гарәп хәрефләре белән язудан шактый күп төшерә. Нигәдер шушы эшне күбрәк өни ул. Мәгариф кесә төбе коргаксыган, бик аптыраган чакларда, горурлыгын җиңә-җиңә, аның катына бара. Картның кесәсендә һәрчак акча өзелми. Бу акчаны алу Мәгарифкә гаять авыр, чөнки дин аша кергән, ягъни кешеләрне алдап алган сумнар алар. Динне ул бары коры алдау һәм кешеләрнең наданлыгын явызларча файдалану дип кенә карый. Шулай да әтисе биргәнне алмыйча да хәле юк. Хәлләр бик каты китереп кыса, берни эшли алмыйсың. Бала бар, аңа хәзер шактый чыгым кирәк була башлады. Надиягә кышкы пальто кирәк. Әнә хәзер каракуль тиресеннән яка куялар. Каян аласың аны? Хакы бик хәтәр. Надия кемнән ким? Аның да каракуль якалы пальто киясе килә. Карт үзе сөйләнеп торды, бер бай гына тормышлы кешегә ашка барган икән. Хуҗа Кирленторгта эшли, ди. Ике каракуль яка табып бирергә вәгъдә итте. Бик фартовый кеше, сүзендә тора торган булырга тиеш, дип, авыз суын корытып алды. Яка миннән булыр дигән сүз дә ычкындырып атты. Менә нишлисең инде моның белән? Мәгариф аңа манный ярмасы хакында сүз катарга оялды. Бер балаңны да туйдыра алырлык булмагач, ник чалбар киеп йөрисең, дияр. Фатыйх карт бик япьтәш кеше, теләсә нинди шартка җайлаша, яшәргә җай таба. Тәмам эт каешы булып беткән... Шулай да каян табарга икән шул ярманы? Беркөн базарга чыгып караган иде, бик кыйбат сорыйлар, якын килерлек тә түгел. Ахырда бер юл капчыгы бәрәңге алып кайтты. Көздән запас әзерләп булмаган иде. Уңыш бик начар, диделәр. Шәһәр тирәләрендә ярлы авыллар. Чөнки җирләрнең бер дә рәте юк: сары ком да кызыл балчык. Бернинди дирбиясез. Үсемлеккә дә ашлама кирәк бит. Тиресләрне ташу вакытында суга агызып бетерделәр... Лена таба ала инде ул ярманы, ләкин аңа ялынасы килми, һаман да шул хәерче горурлык. Ул гына түгел, Лена үз эше бәрабәренә нидер сорар. Хәзер бар нәрсә дә баш на баш. Ә мин нәрсә табып бирә алам аңа? Надия аша әллә берәр дарумы? Әнә новокаин дигән дару бик модага кергән икән. Шуның уколын ясаткан кеше яшәреп китә, сырхауларыннан арына, имеш. Ленага новокаин кирәк түгелме икән? Моны ничек белергә? Манный ярмасын табарга шул дару ярдәм итмәсме? Әллә ясле мөдире белән сөйләшеп караргамы? Баланы ашатмыйлар, ул көне буе ач ята. Шуңа күрә үсеше дә юк, аның кебекләр тәпи йөри, ә бу үрмәләп тә китә алмый. Малайны алырга кергәч, Мәгариф мөдир хатынны коридорда очратып сүз кушты. Юк, ул баланы ашатмыйлар дип авызыннан да чыгармады. Аның йомшаклыгы, ябыклыгы һәм һаман авырып кына торуы турында зарланды. Әмма әйтәсе килгәнне дә тел төбеннән сизәргә була иде. Мөдир хатын шомарган баш күренә, нәрсәдер чамалап алды һәм сүз белән адаштырырга кереште. - Әнисе әллә врачмы? - диде бик тирән һәм сыналган фикер әйткән кебек. - Әйе, сестра булып эшли, - диде Мәгариф, шуның белән мөдирне бераз өркетергә теләп. Чөнки табиб халкы бала организмын яхшы белә, аларны коры кибәккә утыртып булмый дигән уй урнашсын мөдиргә, шул чагында ул икенче төрлерәк сайрар, балага игътибарны арттыра төшәр... Мәгариф шулай уйлаган иде, ләкин мөдир кайгылы йөз чыгарды: - Врач-сестраларның балалары шулай йомшак була шул. Никтер инде, үзебез дә гаҗәпләнәбез, - диде иреннәрен, күзләрен борчылган төсмерләр белән тутырып. Мәгариф аның сүзләренә ышанмады, ә ничек ялганлыйсың дип кешенең йөзенә бәреп әйтәсең. - Юк, сез дөрес уйламыйсыз, - диде Мәгариф кисәк кенә. Мәгарифнең ышанмасын белеп, теге чәчрәп чыкты. - Менә йомшак балаларны юри тикшереп кенә карагыз, барысы да врач-сестраларныкы, - диде, күзен дә йоммыйча. Күз алдында кычкыртып алдый иде мөдир. Мәгариф, ышанмаганын ныграк белгертеп, башын якякка чайкап торды. Теге тагын күзләрен түгәрәкләндереп, үзенекен тукырга тотынды. Әмма Мәгариф аның белән мөнәсәбәтне бозмаска кирәклеген эчтән генә уйлап алды һәм йөзенә килешкәнлек төсе чыгарды. - Шулай инде, булуы мөмкин, - диде, тегенең күңелен табу, үзенә авыштыру өчен генә. Бу мөдир белән сүзгә килү бер дә файдалы булмаячагы күренеп тора иде. Үзсүзле үткен нәрсә, моның белән эшең төшмәсен. Нинди елгыр телле һәм бер оялып карауның әсәре дә юк үзендә. Бер гаебең булмаса да, сине тоташ гөнаһлы итеп калдырачак. Аннары исбатлап кара үзеңнең дөя түгеллегеңне. Хәзер хатын-кыз сүзен өстен чыгаралар... Әнә Лена да ир-атның шул йомшаклыгыннан оста файдалана. Юньләп яза алмавын барысы да белә, ләкин беркем дә шуны әйтми, дәшми үткәрә. Лена эшләп түгел, кешнәп ярый. Буй-сын ярыйсы гына, бит-йөзе дә күз төшәрлек, үзе телгә беткән. Сүзе һәм кыланышлары белән ир-атның эченә үтеп керә. Лена Мәгарифне үзләренең тар даирәдә була торган аулак кичәләренә дә дәшеп караганы булды. Икесендә дә Надия төнге дежурда вакыт. Әллә шуны белеп юри чакырды микән? Күнсәм, Надия берни дә белми калыр иде. Баланы әнисенә калдырып китә ул... Ленага күзе төшеп йөрсә дә, Мәгарифнең йөгәнсезләнү хакында ишетәсе дә килмәде. Киресенчә, ул кыздан нигәдер курыкты. Аның сүзен чынга алмаган кебек итеп, шаян сүз әйтте. Кыз көлде. Тик Тарикның шушы сиртмә койрыкны җитди хезмәткәргә санап йөрүе бер дә ошамый аңа. Әмма Тарикның да нәфсесе бар бит дип, аны аклаган төстә уйлады Мәгариф. Хатыны карт, үзе әле янып тора. Лена аны да үзенең тозагына эләктергән кебек сизелә. Манный ярмасын беркайдан да юнәтергә мөмкинлек юк иде. - Сезнең госпитальдә булмый калмас, - диде Мәгариф, баласын яслегә киендергәндә. - Әллә сорап карыйсыңмы? - Продукт тирәсендә барысы да караклар, - дип кул селтәде Надия. - Мин дә шуларга кушылыйммы? - Бала өчен бар нәрсәгә дә риза булырсың. - Анда якын килерлек түгел, Мәгариф җаным, әле яңа гына ике каракны утырттылар. Хатыннары һаман елап госпиталь начальнигына йөриләр. - Мин бу бала өчен урларга да курыкмас идем, валла-һи! - диде Мәгариф. Урлар идеме, юкмы, әмма шушы минутта туган чын фикерен әйтте ул. Надия аңа күз кырыен гына төшереп алды һәм эчке бер соклану тулы елмайды. Мәгарифнең баласын шулчак-лы яратуы күңеленә май булып төште. Һәм хәтеренә күп үткәндәге хәлләр дулкын-дулкын кебек килеп, җанын тутыра башладылар. Эчендәге дулкыннарын сиздермәс өчен, ул баланы ашыктыра-ашыктыра киендерде һәм Мәгариф кочагына бирде. Аларны күз алдыннан тизрәк озатасы килгән шикелле иде. Ире каршында Надия үзен һаман гаепле итеп сизә. Бу хис онытылыр, ярату аны оныттырыр һәм күмеп китәр дип көткән иде. Әмма көткән нәрсә никтер килми, кылган гөнаһ һич тә күмелми, онытылмый. Киресенчә, көчәя генә бара, куркынычы артканнан-арта гына. Әллә Мәгарифкә чынын сөйләп бирергәме? Минем ялганымны гафу итәрме икән? Бу хакта икеләнмәскә мөмкин. Мәгариф аны шундый ярата. Ә ярату хисенә таянып була микән? Бүген бар ул ярату, ә иртәгә кинәт кенә бетеп куюы да мөмкин. Моторда бензин беткән кебек. Юк, аңа ышану бик беркатлылык булыр иде. Шуның аркасында Мәгарифне югалтып куюым бар бит. Юләр! Ихлас күңел белән мин ни ота алам? Берни дә! Киресенчә, бик күп нәрсәдән мәхрүм калам. Мәгариф - әйбәт җанлы кеше, ләкин миннән чынын ишетсә, күңеленә бик зур яра булачак. Юк, аны яраларга ярамас. Яраланган җан үзенең ни эшләгәнен белештерми, кызулыктан берәр -ахмаклык кылып ташламагае. Мәгариф - тәэсирчән кеше, күбрәк йөрәгенә алып эш йөртүчән. Шуңа эшләре бик җиңелдән бармый... Ә нишләргә соң? Болай җанга гаять авыр. Һәрдаим йөрәкне чәнчеп, авырттырып тора. Әллә Мәгарифтән аерылып, бала белән үзем генә ка-лыргамы? Ичмаса, үз-үзең каршында намуслы булыр идең. Юкса упкын кырында яшәгән кебек. Менә-менә ялганың тотылыр да, бар тормышыңның асты өскә килер, һәр көнең ничектер тирән упкын ярыннан курка-курка барган кебек... Таеп китмим, тая күрмим дип, һәр адымны сакланып, бик күп көч түгеп атлыйсың. Бу авыр киеренкелек үзенең нечкә кынында гына сине тотып тора кебек. Эштә тагын Нөркәев турында сүз чыкты. Тарик үз бүлмәсенә чакыртып алган иде. Лена да шунда утыра. Аның алдында редактор Мәгарифнең эшеннән канәгать түгеллеген белгертә башлады. Ленага сабак биргән шикелле иде. - Эшеңдәге чатаклыклар фабрика җитәкчелегендә уңай бәя ала алмый, - диде. - Канәгать түгел икәнлекләрен әйтәләр. Ник кадрларыңны идея ягыннан өйрәтмисең дип мине шелтәлиләр. Ни өчен эштә политик сизгерлек- җитешми? Болай үзең башлы егет, каләмең дә бар, ә? Үз кимчелегеңне белү ансат түгел, билгеле. Үзең аңлап җитмисең икән, менә безнең, иптәшләреңнең әйт-кән-нәренә әз генә колак салыр идең. - Сезнең сүздән чыкканым юк бит, нигә алай әйтә-сез? - дип сүз кыстырды Мәгариф. - Син тыңла, тыңла, - диде Тарик, ничектер карулашасы килүне белгертеп. Ул аның үзе кебек, үзен көчләп, кызыл авыз булуын тели иде. Андый кешеләр тормыштагы һәр начардан үзләрен читләтеп куялар. Кимчелекне бер дә күрмиләр, теләмиләр. Карьера өчен генә шулай эшлиләр. Кимчелекләргә битараф, калын тиреле һәм дәшми торган кешене генә өниләр, үз итәләр. Шундый булсаң гына алар төркеменә керә аласың. Үзләрен идеяле итеп саныйлар, югары даирәгә нисбәтән күреп эреләнәләр. Бик мөһим, эшлекле чырай белән йөриләр, зурдан кубып сөйләшәләр. Тарик Фәррахович та шундый кешеләр даирәсенә үрмәли иде. Сөйләшүендә, эшендә югарыдарак торганнардан отып алган чалымнар еш күренә. Бу кыланышлар, кызыл сүзле булып сөйләнүләр, фикер йөртүләр аның демократик характерына һич кенә дә ябышмый һәм кычкырып торалар. Матур пальтога ямаулык ябыштырып куйган шикелле тоела. Әмма Тарик ипле холыклы, үзе теләп алган рольгә кереп, килештерергә тырыша. Әмма мондый роль аныкы түгел икәне сүзе саен диярлек беленеп тора. Тешкә тия. Тарикны белмәгән кешеләргә бу нәрсә сизелми дә торгандыр. Ләкин Мәгариф аның ничек көчәнгәнен, булдыра алмыйча җәфаланганын, рольгә егылып китүен һәм оялмыйча тагын торуын күреп, кайгыга төшә. Мондый кешеләрдән залимнәр тәрбияләү берни тормый. - Үзеңне үзгәртергә кирәк, Мәгариф, - диде Тарик, бераз тынып торганнан соң. Аның тавышы бик хәерхаһ һәм хәлгә керүчән, жәлләүчән сыман иде. Чынлап та, Мәгарифне чын күңелдән кайгыртып әйтә ул. - Берне - ике, әзне күп дип әйтә алырлык булыргамы, Тарик Фәррахович? - Тарихи максатыбыз хакына нигә әйтмәскә? Шулай кирәк диләр бит, - дип, Тарик Ленага карап куйды. Ул да берәр сүз әйтсен дигән шикелле иде. - Мәгариф абый, берне - ике, әзне күп дип әйтүнең ни авырлыгы бар соң? Бер кыенлыгы да юк, - диде Лена аны көйләгән, тәрбияләгән тавыш белән. Мәгарифнең ачуы кузгала язды: шушы кәнтәй дә сине өйрәтеп утыра бит. - Мин караны ак дип әйтә алмыйм шул, - диде Мәгариф тигез тавыш белән. - Караны кара дип, акны ак дип кенә күрә алам... - Төсләрне аера белмәү синең шәхси кимчелегең, Мәгариф, аны иҗтимагый эшкә кушарга ярамый, - диде Тарик, бик йомшак кына итеп. - Төшенәсеңме? - Юк, Тарик Фәррахович, барып җитми әле бу миңа, - диде Мәгариф. Тарикның йөзе караңгыланды, кашлары җыерылды, алсу тиреле каш, маңгаенда сырлар күбәеп китте. - Ярар, тормыш төшендерер, - дип, ул өстәлдәге бер папканы алды да актара башлады. - Тәк, менә болай, - дип дәвам итте: - Нөркәевне тәнкыйтьләп мәкалә яз. Завком ялгышны төзәтүне таләп итә... Ул, шуның белән сөйләшү тәмам булганны белгертеп, кулына телефонын алды, номерлар җыярга тотынды. Ләкин тегендә трубканы алучы юк иде, озын-озын пипелдәү генә ишетелде. Тарик трубканы кире куйды һәм Мәгарифкә йөзен төбәде. - Кимчелекләрне әйткән өчен завком Нөркәевтән үч алмакчы була. Без шуңа юл куябызмы? - диде Мәгариф. - Кирәкмәсовныкын чәлгәне хак бит? Моның өчен беләсезме нишләтәләр? Тарик, ияген селкетеп, нигә зерәгә сүз туглыйбыз ди-гәндәй көлеп куйды. Алар көлештеләр. - Тарик Фәррахович, менә Кирәкмәсовның жалобаны кире алам, ялгыш булган дигән язуы... - дип, Мәгариф теге шакмаклы кәгазь битен редактор алдына китереп салды. Тарик, аның турында белгән шикелле, бер дә исе китми генә, кәгазь өстеннән күз йөртеп чыкты. - Бу хәлне үзгәртми, - диде һәм кәгазьне папка эченә салып куйды. - Алар бергә тагын бер җайланма уйлап маташалар. Нөркәев заводка барып сызымнарын күрсәтеп кайткан, - диде Мәгариф. - Нөркәевне карага буясак, чабып барган атның башына суккан кебек була бит! Юк, зыян гына итәрбез... - Язсаң, сиңа файда булыр, әйе, әйе! - дип куйды Тарик. - Аңлыйм, миңа очко булыр, әмма эшкә зарар килер. Сез әйткән иҗтимагый эшкә дим. - Нөркәевне бераз щёткалап алу да иҗтимагый эш бит, Мәгариф? - Юк, ул эш иҗтимагый була алмый, чөнки тәнкыйтьне күрәләтә кысу! - Әйт әле, һәр тәнкыйть тә файдалымы, синеңчә, ә? - Һәр тәнкыйть тә файдалы! - диде Мәгариф, ышанычлы итеп. - Безгә дошман булган кеше тәнкыйтедәме? - Нөркәев дошман түгел. Икенчедән, дошман тәнкыйте дә файдалы. Тәнкыйтьне аек кабул итә белергә кирәк. - Ярар, сине редакциягә эшкә алып ялгышканмын икән, - диде Тарик үкенечле тавыш белән. - Лена, мәка-ләне син язарсың. Бетте! Ул учы белән өстәл өстенә ипләп кенә сугып куйды. Аның кулы ниндидер зур бер кызгылт кысланы хәтерләтә иде. Лена тиз-тиз адымнар белән чыгып китте. Тарик торды да стенага таба борылды. Телефоннан чылтырата башлады. Аның кыяфәте, таза муены ачулы һәм читләшү төсмерләре белән тулган иде. Мәгарифнең эченә салкын йөгергәндәй булды, башы өстендә болытлар куерганын бик яхшы сизде һәм шуңа урыныннан кузгала алмады. Бу килеш чыгып китсә, җаны борчу белән телгәләнеп бетәр иде. Башын иеп, бик таушалып килгән төстә һаман утыра бирде. Горурлыгы аңа чыгып кит, син хаклы, ник үзеңне ваклыйсың, ди. Ә гамәл тота, утыр, башың и, үзеңне түбәнсет, дип тукый. Редактор телефонда сөйләшеп бетерде дә чыгарга җыена башлады. Мәгарифкә йомшак кына сүз катты: - И туган, җайга ое, үзең өчен бит, - дип куйды. - Жалкы, каләмең бар. Миңа да бик авыр да соң, гамәл бездән көчле бит. Җаена ятмасаң, таптый да китә... Ну, монысы үзара гына, яме... Ул, шкафын ачып, киемен ала башлады. - Рәхмәт, Тарик Фәррахович, - диде Мәгариф, аның соңгы ихлас сүзләреннән күңеле булып. Саубуллашты да чыгып китте. Мәгариф тирене беренче эшкәртү цехында агитатор иде. Занятие уздырырга килсә, кеше бик аз калган. Гадәттә, болай ук аз булмый торган иде. Ни сәбәп? Аның сөйләвен яратмыйлармы? Узганында дин турында әңгә-мә уздырган иде. Бик җанлы гына булган иде шикелле. Күпләр кызыксынган сорауларын курыкмыйча әйттеләр. Ул ышандырырга тырышты. Мәгариф үзенең белем сайлыгын чамалап, дин турында тагын берничә занятие уздырырга һәм тагын да ныграк әзерләнергә дигән нәтиҗәгә килде... Шуның өчен ул Ленин китапханәсенә барып язылды һәм шул теманы яктырта торган берничә китап та алып кайтты. Бу эш аның педагогия институтында читтән торып укуында да ярдәм итте. Китаплардан ул диннәр тарихын өйрәнде. Бүген кеше аз, шуңа күрә Мәгариф кыска гына полит-информация ясап алды да хәл-әхвәл турында сөйләшүгә кереп китте. Занятиедән чыккач та, башында уйлар бөтерелде. Ни өчен һаман һәрнәрсәгә чират: сугыш беткәч, тормыш әйбәт булыр дип өметләнгәннәр иде. Анысы өмет акланыр ул, шик юк. Немец фашист бик нык бетереп, аяктан егып китте шул. Яраларны төзәтү бик авыр. Тукай урамы чатында Кирәкмәсов очрады. - Мин сине эзләп йөри идем, - ди. Мәгариф бераз аптырап китте. Нөркәев мәсьәләсе турында әйтергәме, юкмы дигән уй килде аңа. Редакция серен сакларга кирәк иде. Ул дәшмәде. Кирәкмәсов бераз гына кызмача иде шикелле. Дәриягә кызыгып калганы турында сайрый да сайрый. - Нәрсә соң бу, - ди, аптыраган төстә. - Шул кыз күз алдыма килә дә баса, килә дә баса. Нидән шулай икән, ә, - дип, Мәгарифтән җавап көтеп, күзенә карый... - Дәрия синең күңелеңә ошаган. Менә шул, - дип аңлата Мәгариф. - Юк, - ди егет, - минем бит аны күңелемә кертергә теләгем дә булмады. Мин берни уйламадым да... Менә хикмәт, ә? - Кирәкмәсов уйнап сөйләми иде, йөзендә үзенең бу халәтенә шаккату һәм җавап таба алмау иде. - Матур, затлы кызлар теләмәсәң дә күңелгә кереп калалар, - дип шәрехли Мәгариф. Ихтыярыңны сындырып, җаныңа оя коралар. Шуның өчен матур кыз диләр... Үзен тагын барып күрмәдеңме? - Кичә барган идем, качып кайтып китте дип, шыпырт кына колакка пышылдадылар. Матур булу өстенә батыр да икән... - диде Кирәкмәсов, сокланып сөйләүдән аның битенә нур төшкән иде. - Соң бит аны хәзер утыртачаклар, әх, җилбаш кыз! дип, - Мәгарифнең чырае кинәт караңгыланды. Ул кайгыга төшкән төстә тора башлады. - Неужели шундый кояш кебек кызны хөкем итәрләр, ә? Юк, ышанмыйм, - диде Кирәкмәсов һаман да үзенең хисләре тәэсирендә. Хисләр реальлеккә ышанып җитмиләр, хисләр тормыш кырыслыгын кабул итеп бетермиләр. Шуңа еш адашалар. Әмма кырыс кануннар кысасында яшәргә туры килә. - Үзен харап иткән, әй, юләр баш, юләр баш! - дип кайгырды Мәгариф чын күңелдән. - Себергә китсәм, харап булам дип бик курыккан иде, шул куркудан кирәкмәс эш эшләп ташлаган. Тегеләй дә начар, болай да әйбәт түгел дип уйлагандыр. Ә бит утыртачакларын яхшы аңлый иде. Районда берәр җай табарына ышанды микән инде? Бәлки, анда таянырдай кешеләре бардыр? - Юк, Дәрия югалмас, - диде Кирәкмәсов. Мәгариф бер сүз дә әйтмәде. Аны Дәрия турында уйлар биләп алган иде. Менә бит, Дәриягә берәр нәрсә булса, тагын аның өстенә гаеп төшә инде. Хәлләр чылбырының тәртибе башта бер бозылса, әллә ни вакыттан соң аны онытып бетергәч, барыбер бер хилафлыгы килеп тез астына сукмый калмый. Дәрия тормышны мәктәп дәреслекләрендә язылганча итебрәк күз алдына китерә. Юк, дәреслекләрдә бер төрле, ә тормышта исә бөтенләй башкача! Нигә шулай кызыл төскә буяп язып яшьләрне адаштырырга? Әллә махсус рәвештә шулай эшләнәме бу? Мин күпме шул туры килмәү аркасында газапландым һәм һаман да җәфа чигәм. Мәгарифнең күн пиджагы бар иде. Шуны манный ярмасына алыштырып, бераз тернәкләнеп килделәр. Үлчәүле нәрсә бик тиз бетте. Баланы ашатыр ризык табып булмый. Нишләргә? Бала елавыннан да йөрәкне телә торганрак берәр нәрсә бармы?! Артур үкси башласа, Мәгариф, берәр сәбәп табып, урамга чыгып китә. Ләкин анда котылып булмый. Жәлләү хисе күңелен уеп-уеп ала башлый да, тизрәк өйгә атылып килеп керә. Нөркәев белән фикерләре туры килә торган кешеләр булып, бераз якынаеп киткәннәр иде. Дөресрәге, Мәгариф үзе ни өчендер аңа тартыла. Теге яки бу мәсьәләдә уйлар тәңгәл килеп тору бик зур нәрсә икән. Шундый кеше сиңа бер сәбәпсез якын булып тоела. Аның белән теге яки бу хакта сүз алып барганда ничектер начар уйлавы да, бүтәннәр хакында хилаф фикер әйтүе дә уңайсыз тоела. Ул һәркемнең яхшы ягын гына күрергә тырыша. Әмма шул сыйфаты булуга карамастан, тормыштагы, эштәге җитешсез якларны тәнкыйть итә, күрсәтә, бетерергә тели. Мәгариф моны байтактан аңлаган иде. Шуңа аны мактап мәкалә дә язды. Әйтелгәнчә, ул мәкалә кайбер җитәкчеләргә ошап җитмәде. Менә хәзер Мәгариф мәкаләсен бетереп ташлый торган әйбер әзерләнә. Ул моны Нөркәевкә әйтмәскә тиеш иде. Шулай да бер күңел ихласланып ачылган моментта тиште. Үзең генә бел, диде. Синең өчен көтелмәгән әйбер булмасын. Көрәшне дәвам итәргә теләсәң, әзерлән, дип кисәтте. Аннары үзенең бәласе хакында да әйтеп ташлады: манный ярмасы таба алмавы турында зарланып алды. Болай гына, эч бушату өчен. Бернигә өмет итмичә. Ләкин Нөркәев икенче көнне караңгылыяктылы чакта аңа өч кило чамасы ак төенчек кертеп бирде. Манный ярмасы. Хак алудан баш тартты. Монысы покага гына, диде. Һәм өйгә дә узып тормыйча китеп барды. Мин аны якын иткәнне бәяләгән, үзе дә миңа хәерхаһ булып киткән дип сөенде Мәгариф. Тагын бер кичне соң гына Нөркәев бер иптәше белән килде. Иптәшенең кулында чемодан иде. Бу чемоданлы Мәгарифкә таныш кеше булып чыкты. Таныш кына түгел, бу Сөнтиев дигән егет турында ул "Яшь сталинчы" газетасында фельетон бастырып чыгарган иде. Сөнтиев жулик кеше иде. Чи тиреләрне сортлау цехында эшләде. Мастерны хәйләләгән, утырткан һәм өченче сортларны беренче итеп җибәргән. Тагын шундый махинацияләр эшләп бетергән. Аның өстеннән материал күп иде. Үзе белән янәшә эшли торганнарны да күз ачып йомганчы хәйләли икән. Ут кебек елгыр, ди. Чынлап та, аның күзләре хәзер дә ялт-йолт килеп тора... Мәгариф язган фельетон буенча аны эштән кудылар. Шул фельетон басылмыйча чыгара алмый йөдәгәннәр. Нөркәев чемоданны урындыкка куеп ачты, анда сөттәй ак капчыкта уналты кило манный ярмасы икән. - Менә Сөнтиев синең өчен тырышты, иптәш Сайкин, - диде Нөркәев. - Бары синең хакка гына... Мәгариф нәрсә әйтергә белми тора. Эчтән ниндидер -тавыш әйтә аңа: син бу жуликтан берни алырга тиеш түгел, ди. Ә алмыйча ни хәл итә ала ул? Ач баланың елавыннан йөрәккә кан сава бит! Валлаһи, бу хәлгә үзе төшкән кеше генә моны аңлар... Икенче яктан, мин Сөнтиевне һәм аның ишеләрне дошманым кебек итеп күрәм. Менә шул дошман миңа игелекле кулын суза. Минем бәлагә -таруымны көтеп, сагалап торганмы? Юк, Сөнтиевтә анысы булмас. Ул Нөркәевнең әшнәсе шикелле. Шулай ишеткән иде. Белмим, нинди дәрәҗәдәдер... Бу эшне Нөркәев үз инициативасы белән эшләгәне көн кебек ачык. - Юк, мин куркам моңардан, - дип, Мәгариф башын як-якка чайкады. Әмма Сөнтиев йөзенә берни дә чыгармады, ул һаман эчтән елмайган төстә басып тора. Тик Нөркәев кенә, ике кулын алга сузып, аптыраган кыяфәткә керде, һәм тамак төбе белән көлгәндәй итте. - Син монда берәр этлек бардыр дип шикләнәсең, - дип, Нөркәев иптәшенә карап алды. - Юк, син Сөнтиевне белмәдең, күрмәдең. Шулай бит? - Мин сиңа ачу тотмыйм, иптәш Сайкин, - диде Сөнтиев тыныч, эшлекле төстә. - Ул әйбер миңа файдага гына булды дияргә ярый. Әйбәт эшкә урнаштым... - Миңа да әйткәне бар булган беткән, бер үчем юк дип... Нөркәев ике араны җайламакчы, ышаныч тудырмакчы була иде. Мәгарифнең эчендә шик бетми, ул тиз генә чынга ала алмый иде. Киеренкелекне йомшартырга теләгәндәй һәм сүзләре каты бәрелмәсен өчен, ул елмайды: - Сөнтиев әнә барыр да әйтер, - диде кимсенгән тавыш белән. Аның бер намуслы начальникны буяп ташлаганын ишеткән иде: Сөнтиев тегеңә гаепсез көе кара яккан да куйган. Шуңардан котыла алмыйча озак иза чиккән ди ул начальник... - Аннары йөр үзеңнең дөя түгел икәнеңне исбат итеп. Бер каралсаң, аклану мең өлеш авыррак. Барыбер юк гаебеңне дә юып бетерә алмыйсың. Беләбез... - Юк инде, иптәш Сайкин, син нәрсә? - диде Нөркәев. Аның түгәрәкләнгән күзләре тагын да зураеп киткән иде. - Сөнтиев андый малай түгел. Кеше әллә ниләр сөйләр ул, гайбәткә ышансаң... - Ә теге кадрлар начальнигы Хөрмәтуллин белән булган хәл? - Кая инде, сиңа бөтенләй ялгыш информация биргән-нәр, - дип сүзгә кушылды Сөнтиев. Тавышы ничектер ышандырырлык иде. - Ул үзе, син иптәш Сталин турында начар сүз әйттең дип, миңа политика "текмәкче" булды. Карьера өчен. Шуның аркасында күпме йөрттеләр, күпме газапладылар. Сиңа киресенчә әйткәннәр икән... - Сөнтиев хәзер төзәлде инде, иптәш Сайкин, - диде Нөркәев, иптәшен чын күңелдән яклыйсы килеп. - Адәм баласы бер көе генә тормый, һаман үзгәрә... Нөркәев сүзләрен ишеткәч, Мәгариф Сөнтиевкә тагын бер дикъкать белән күз төшереп алды. Чынлап та, Хөрмәтуллин шундый астыртын кеше булды микән? Менә бит, кеше бүтәннәр ни сөйли, шуны чын дип кабул итәргә мәҗбүр була, чөнки ул үзе тирәсендә барча булган хәлләрнең дөресме, түгелме икәнен тикшерә алмый. Шул яктан кеше сүзе нинди зур көчкә ия. Гайбәт чын сүздән көчлерәк дип әйтәләр бит. Кеше сүзе кеше үтерә дигән нәрсә дә бар. Ә бу очракта хәзер Мәгариф чынлап та икеләнеп калды. Бер карасаң, Сөнтиев тә дөрес әйтә кебек, икенчедән, Хөрмәтуллин турында элек ишеткән хәлләр дә ышандырырлык иде. Сөнтиевнең эшләрен һәм үзен бераз белгәнгә күрә, ул сүзләр Мәгарифкә чын булып тоелганнар иде. Юк, Сөнтиев кадрлар начальнигы турында хак сөйләсә дә, аңа барыбер ышанып бетеп булмый. Чөнки кеше йөзен-битен, тышын алыштырса да, гадәтен ташлый алмый. - Мин сиңа таш белән, ә син миңа аш белән, - диде Мәгариф, дәшми тору уңайсыз була башлагач. - Ә? Тормышта алай булмый торгандыр? - Күптән булган, кар астында калган, - дип, Сөнтиев иптәшенә карады. Әйдә, үзең хәл ит инде дигән төсле иде. - Онытылды димә, андый истән чыкмый ул, - диде Мәгариф. Нөркәевкә ниндидер отышлы уй килгәне йөзеннән беленде. - Юк, күп нәрсәләрне оныту файдалы, - дип раслаган кебек әйтте ул. - Оныта алмаган кеше бәхетсез ул... Бу фикер ничектер Мәгарифнең йомшак сөягенә килеп тигән кебек булды. Ул да бик күп нәрсәләрне оныта алмый. Шул хасияте аркасында эчтән күп нәрсәләр кичерә, вак-төяк хәлләр өчен җан көче түгә. Бу хакта үзенең башына да килгәне бар, миңа юк нәрсәләргә әһәмият итмәскә кирәк дип әйткәне бар. Әмма тынгысыз холкы үзенекен итә дә тора. Тагын бераз карашып торгач, Мәгариф бу ярманы алу ягына борылды. Нөркәев чын күңелдән аның хәленә керергә тырыша иде. Кешенең ихластан ярдәм кулы сузуын бәяләми калырга һич ярамый иде. Аннары ярманың үз хакына булуы да күңелне бөкте. Шулай да, егетләр киткәч тә, моның артында берәр нәр-сә ятмыймы дип шикләнеп уйлады. Шул уйлар эчендә керосинкада сепарат сөтенә генә манный боткасы пешереп алды. Ботка гаҗәп тәмле иде. Малай йотлыга-йотлыга ашады. Тамагы туйгач, башын мендәргә тигерүгә, изрәп йок-лап та китте... Ләкин Мәгариф эчтән бик нык үртәлде, үзе турында начар уйларга чумды. Менә кытлык нишләтә? Дошманыңнан сынык теләнергә һәм алырга мәҗбүр итә. Жуликка баш иясең, аның диктовкасын кабул күрәсең. Менә нәрсә җанга бик авыр! Уф! Уф! Җанны начарлык көчли, изә, ә син шуңа каршы берни дә эшли алмыйсың! Барча заманнарда адәм затын тамак ялы аша бөккәннәр! Шайтан алгыры! Кытлыкта принципиаль булып кара, бар! Бө-тен принципларымны бер ерткычның аяк астына ташлавымны сизми дә калдым. Юк, дөрес әйтмим, миңа бик авыр булды. Хәзер дә ниндидер бер начарлык эшләгән кеше кебек тоям. Эчемдә үз-үземә нәфрәт вулканы күтәрелеп, күңел ярларына бәргәләнә, җанны авырттырып-авырттырып куя... Надия эшли торган госпиталь Горняк каршындагы карт бакча эчендә өч катлы зур бинада иде. Элек заманда анда кызлар гимназиясе булган икән. Комлев урамына караган капкадан госпитальгә урта буйлы, какчарак гәүдәле бер хәрби килеп керде. Кулында посылка зурлыгындагы тартма иде. Погонында дүрт кечкенә йолдыз бар. Ул, керү белән, замполитны сорады. Аның кабинетына узды. Алар бик тиз аңлаштылар. Керүче кечкенә кызыл книжкасын чыгарып замполитка сузды. Теге алып карады, укыды да: "Әһә, әһә, аңлашылды", - диде һәм книжканы хуҗасына кире кайтарды. Ни боерасың дигән кебек аңа түбәнчелек белән карап торды, күн диваннан урын тәкъдим итте. Капитан утырды, ә замполит һаман баскан килеш аның сүзен көтте. Капитан ни өчен килгәнен кыска гына итеп аңлатты. Мин биредә командировкада, диде һәм сестра Шамкина белән фронтта бергә эшләүләре турында сөйләп алды. Шәхси мәсьәлә буенча гына мин аны күрергә теләр идем. Бүтәннәргә сиздермичә генә чакырыгыз, диде. Минем монда булуымны беркем дә шәйләргә, белергә тиеш түгел... Аңлашыла, - диде, каударланып, замполит һәм ишеккә атлады. Берничә минуттан ишектә ак халатлы Надия күренде. Хәрби торып басты һәм аңа таба омтылды. Надия үзенең күзләренә ышанмыйча шаккатып калган иде. - Надя, әллә танымыйсыңмы? - диде хәрби. - Паша! - дип кычкырып җибәрә язды Надия, бер учы белән йөрәк турын тотып, икенче учын маңгаена куйган килеш тигезсез атлап, диванга килеп таянды, аннары утырды. Тирән итеп авыр сулады һәм Павелга карады. Павел, эчке елмаю белән нурланып, Надияне җентекләп күзли иде. Надия бик нык үзгәргән, күкрәкләре шиңгән, битләре эчкә баткан, күз чокырлары тирәнәйгән һәм йөзен ямьләп торган борыны нечкәреп озынаеп калган. Берничә кило үлчәвен югалткан, дип уйлады Павел. Теге ире рәтле кеше булып чыкмадымы икәнни? - Бик үзгәргәнсең, Надя, - дип, бәрхет тавыш белән әйтергә мәҗбүр булды Павел. Йөрәгендә аны жәлләү кылы тибрәнеп куйды. - Зато син әнә ничек чәчәк аткансың, ә? - диде Надия, ниһаять, шок хәленнән көчкә чыгып. Ул елмайды, Павел күзләрен тоеп, халат чабулары белән тезләрен япкалады. Үз-үзенә эчтән кыюлык өстәде. - Сиңа бит кырау төшкәне юк! - Әйе, сиңа авыр туры килде, - диде Павел. Ул сорау арты сорау биреп, Надиянең хәле, эше, тормышы белән кызыксынды. Арага тулган, катламкатлам өелгән читләшү тойгысын азайтырга тырышты. Читләшү, үзен аңардан аерып кую бигрәк тә Надиядә нык сизелә иде. Шулай булмый хәле юк, ул ир хатыны, иргә ярарга, аның төсле булып бетәргә кирәк. Ә Павел әле һаман тормышын кора алганы юк. Баштагы хатыны белән тормышы барып чыкмады, Надя белән дә җимерелеп төште. Ул кыйпылчыклар белән ничек яңа тормыш кормак кирәк? Павел шул хакта әйткәч, Надиянең кызыксынуы арткан төсле булды. Әллә һаман миндә өмете яшәгәнме дигән уй килде Павел күңеленә. - Өйләнмәвеңә ни сәбәп? - диде Надия, ике кулын кушырып тезләре өстенә куйды. - Сәбәпләр күп, сине дә онытып булмый... - Анысын арттырма, кайнар канлы хатын булса, ата-анаңны оныттырыр. - Әмма Артурны беркем дә оныттыра алмас, Надя! Юк! - Аны да онытырсың, һи-и! - диде Надия, тавышы бик кинаяле иде. - Гомергә дә! Мин Артурны яслегә барып күрдем, - диде Павел басынкы, юаш тавыш белән. Әмма тавышы тигезсезләнде, калтыранып киткән кебек булды. - Шундый жәлләдем үзен. Минем җаным, минем валчыгым... Ул сүзләрен әйтеп бетерә алмады, башы күкрәгенә салынып төште, күзләреннән ике тамчы яшь, тере шарчыклар кебек тәгәрәп, итек кунычына шапылдап төшкәне ишетелде. Надиянең дә күзләре яшьләнде, тизрәк кулъяулыгын алып күз төпләрен сөрткәләргә тотынды. Павел авыр көрсенде, учын күз кабагы өстеннән шудырып-шудырып алды. - Ничек таптың? - диде Надия, сүзне икенчегә бору өчен. - Кайда эшләгәнемне беләсең бит, Надя! - Кирәкле информация безгә көне-сәгате белән бирелә, - дип кул селтәде Павел, ул әһәмиятле түгел дигән төстә. Шунда ук бик җитди тонга күчте: - Без икебез дә ялгыштык, Надя. Мин шундый фикергә килдем. Без ул ялгышны төзәтергә тиеш. Хет Артур хакына, ә? - Ни сөйлисең, Паша! - дип, Надия түгәрәкләнеп ачылган күзләре, матур булып тырпайган керфекләре белән аңа төбәлде. Аның йөзен сынап, өйрәнеп карап торды. Тыштан берни сизелми. Эчтән танымаслык булып үзгәргән икән, дип уйлады Надия. Кара, нинди сүзләр сөйли? Бу хәл бик яңа һәм бик сәер тоела аңа. Бу шул элеккеге Павелмы соң, әллә бүтән кешеме? Уртак хисләр, авыртулар, кайгылар, уйлар беткән, алар урынын ялгыз җан сызлаулары алган. Алары да янып юкка чыккан, көлгә әйләнгән. Хәзер Павелның кичерешләре аңа барып җитми, аңлашылмый. Читләшү тәмам ныгыган. Аларны бер-берсеннән бик нык ераклаштырган. - Йөрәгем әрнегәнгә әйтәм, - дип куйды Павел. Аның йөзе күкселләнеп киткән иде. Надиянең эчендә кинәт ачу кузгалды: - Тагын ватарга, тагын җимерергә? - диде ул, кырыс-ланган төстә. - Мин дә кеше бит, Надя, йөрәгем таш түгел! - Теге чакта нигә ул йөрәгең ташка әйләнде, ә? - Ул вакытта тәҗрибәсез идем, ялгышканмын, Надя! Чын менә... - Ялгышлары өчен бүтәннәрне утыртасың, ә үзеңне хөкем итәргә кулыңнан килми. - Теләсә ничек тиргә, Надя. Аның белән хәл җиңеләйми бит... - Үзеңә килеп бәрелгәч кенә кеше икәнең исеңә төшкән, ә мин? Мин дә кеше идем бит син миннән баш тартканда. Күпме кан-яшь түктем? Надиянең тавышында үчләнү сизелми иде. Хатын-кыз өчен мескен моментны ирләрнең аңламавын, аңларга теләмәүләрен басым ясап әйтәсе килә аның. - Мин баш тартмадым, Надя, юк! Кызымны үлеп ярата идем, аны бик күрәсем килде. Азагын уйлап җитмәгәнмен... - Юк, мин барысы да синең аркаңда булды дип әйтергә теләмим. Ир-ат җаваплылыкны үз өстенә алыр дигән ышаныч яшәгән миндә, шул адаштырган... - Үз өстемә алырга дип килдем, Надя... - диде Павел. Тавышы ышанычлы, ныклы карарлы шикелле иде. - Хәзер соң, Павел! Ничек син шулай әйтә аласың? Аптырыйм. Үзең хаклык хөкемчесе. - Сайкинга шулай нык беректеңмени? Шулаймы? - Ул мине түбәнлектән коткарды, син аткан пычрак чокырдан тартып чыгарды, беләсең ич, хәзер шул кешене адәм хуры итәргәме? Баланы үзенеке дип белә... Уйлап бак, ничек шуларны челпәрәмә китерергә? Беләсең, минем йөрәк сәламәт түгел, андый нагрузкага чыдый алмас... Павел, син бүтән кеше хакында бөтенләй уйлый белмисең. - Мин малайны, сине жәллим, Надя, аңла! Тормышың әйбәт түгел күренә. Бу шартларда бала да нормаль булып үсмәс. Менә хикмәт нәрсәдә... Аңлашыла, миңа бәгырең каткан инде синең. - Юк, мин ачу саклый белмим. Яраларга үзең тидең бит, кутырларны куптара башладың. Шуннан ачу да тишелде. - Син хәзер мин белгән Надя түгел, икенчеләнгәнсең, - диде Павел, бераз уйланып торгач. - Син дә үзгәргәнсең, элек шактый кырыс идең. Бер якны гына тыңлый идең кебек. Хәзер икенче якны да исәпкә ала башлагансың. Күңелең йомшарган димме? - Ул чагында шартлар кырыс иде, Надя. Кеше шарт-ларга карап йөри. Шартлар нинди булса, ул да шундый... - Кешедә намус дигән нәрсә дә булырга тиештер бит? - дип, Надия Павелга сынап караган шикелле текә-леп торды. Павелның маңгаенда сырлар күбәйгән, битен сызгалап, нечкә генә җыерчыклар сузгаланган. Яшәү аңа да җиңел генә бирелмидер. - Намус шәхси нәрсә генә ул, аның таянычы юк. Намуска ышанып берни дә эшләп булмый, - диде Павел, син миңа иске нәрсәләр сөйләтәсең инде дигән төсле. - Ә бирегә килүеңне ничек аңларга? Намус китер-мәдемени? Әллә бу синең намус пристубы гынамы? - Ярар, ул хакта сөйләшмик әле, Надя! Барыбер тү-гелмени? - дип, чыраен сытты Павел. Шул минутта Надиянең йөрәге дерт итеп китте: бу Мәгарифкә берәр нәрсә эшләргә тели микән әллә? Белмәс-сең, барысы да алар кулында бит... - Ирең ничек соң? - диде Павел Надияне ихласлыкка этәрерлек йомшак тавыш белән. Аның тавышында кайгырту бар иде. - Бик әйбәт дисәм, мактау була, начар дисәм, ялганлау була, - дип елмайды Надия. Аның ялган горурлык саклап маташасы килмәде. Павел аны үтәли күрә кебек иде. - Син бит аны беләсең инде? - Малай турында берәр нәрсә сизенмиме? - Бу Павелны иң нык кызыксындырган сорау иде. Йөзенә дә шундый төсмерләр чыкты. - Юк шикелле, - диде Надия, ничектер ышанычсызрак. - Малайны үлеп ярата. Чөнки ул синеке түгел, аның малае... - Ни сөйлисең, Надя, акылыңдамы син? - Павелның сулышы кысылды. Муен төере нервланып әле аска, әле өскә менә иде. - Мин үзем беләм, Паша, син барысын да белмисең. Надия, йөзен читкә алып, үзен Павелдан аерган кебек торды. Павел исә, күзләрен түгәрәкләндереп, Надиягә карап каткан иде. Ул Надиянең сүзләрен чынга алмый, шаярта дип уйлый. Надия аның шул халәтен сизде һәм ачыклар өчен әйтте: - Малайда сиңа охшаган билгеләр күрдеңме соң? - Малай нәкъ син, Надя. Суйган да каплаган... Ул, чынын беләсе килеп, сынап, Надиягә күзләре белән ябыша, һич алмый. Надиянең исә бары үзе генә белгән нәрсәләрне белгертәсе килми. Теге вакытта табиблар аны тикшереп-карап тормыйча гына, жәлләп, хатын-кыз солидарлыгы буенча гына кәгазьләр язып бирделәр. Надия, бәлки, үзе ялгышкандыр? Хәзер ул баланың кемнән икәнен төгәл өзеп кенә әйтә алмый. Үзен яклау ягыннан чыгып түгел, чынлап тәгаен белми. Бала исә әзрәк Каймакчига, әзрәк Мәгарифкә охшаган сыман тоела... Чынлап та, кемнән булды икән ул? Беркатлыланып бу хәлләрне Каймакчига ычкындырса, Надия аны алдаган булып күренер иде. Юк, беркатлыланырга һич ярамый. Бары хатын-кыз гына белә торган серләрне читкә чәчү абруйны гына төшерә. Шул ук вакытта, эчке сиземе әйтә: горурлык өчен генә Каймакчины бу четерекле хәлдән азат итеп ахмакланма. Материаль хәлең авыр, алда ни буласын белгән юк, ди. Шуның өчен кырт кисеп ташлама, Каймакчига өметләнергә урын калдыр. Күперләрне яндырма... Әнә ул һаман сине онытмаган, ярата шикелле. Үзеңне бер яратса, малай өчен исә ике яратыр. Ул - югары баскычка күтәрелгән кеше, җитеш тормыш белән гомер итәчәк. Ә синең сәламәтлегең дә шәптән түгел. Шайтан ни белән шаяртмас, Каймакчи, бәлки, тормышын синең белән бәйләргә тәвәккәлләр, ә? Син бит аны йөрәгең белән яраттың, ниндидер ярсу, үч белән сөйгән идең. Сугыш вакытында ир-атның түбәнсетүләреннән үч кайтару зәһәре аша аны йөрәгеңә керткән идең. Каймакчи ташлап киткәч, тагын алдандым дип, паникага төштең. Шул ук җанны кая куярга белмәгәнгә, Мәгариф кочагына кердең, шунда гына азрак тынычлану таптың. Элеккеге халәтеңә кайттың. Акланып, горурлык җәрәхәтен дәваладың: "Каймакчи - бөтенләй башка склад кешесе", - дидең. Ә мин, татарча белмәсәм дә, чын татар хатыны рухын саклаган. Ул рухны тиз генә бетереп булмый. Каймакчи белән тормыш тотрыклы, җайлы булмас иде. Юк! Менә хәзер аның мине эзләп килүе дә шартларның уңай булуы һәм әзрәк ирлек намусы калуында гына, мөгаен... Тынлык озакка сузыла башлагач, Надия Каймакчига күз төшереп алды һәм бөтенләй ул көтмәгәнчә сөйләп китте: - Сайкин - бик әйбәт кеше, теге чагында аны бәладән коткаруыңа һаман рәхмәт укый... - Бала аныкы дидең, - дип, Каймакчи, башын кыегайтып, Надиянең йөз сызыкларын җентекли иде. - Син чынын аңа әйтмәгәнсең, билгеле. Үзе берни сизмиме? - Ни әйтим, чынын мин үзем дә белмим, - диде Надия һәм бит очларына каушау кызыллыгы типте. - Ничек белмисең? - Каймакчиның гаҗәпләнүдән күзләре маңгаена менде, кашлары җыерылып бергә тоташ-ты. - Шулай буламыни? - Була икән шул... - Менә табышмак, әкәмәт димәсәң... - Ышанмасаң, мәйлең. - Безнең эштә бер-ике шундый "дело" булды. Мин анда үзләренә файдалы булганга шулай сөйлиләр дип уйлый идем. Чынны табу авыр инде. Мөмкин түгел... һәркем үз интересын гына кайгырта... - Мине ташлап киткәндә син дә үз интересыңны гына кайгырттың бит, Павел. - Надия каушавын җиңде, шуңа тавышы да каты чыкты. - Анда минем дә өмет акланмады... - Хатының икенче кешегә чыккан булганмыни? - Әйтеп тормыйм, - дип, Каймакчи кулын селтәде. Ул хакта телгә аласы килмәгән шикелле. - Малайның миңа охшаган җирен күрдем мин... Ул погонлы кителенең бер җиңен салды да эчке күлмәген өскә сызганып менгерде. Беләгенең терсәктән түбән эчке ягында йөзек зурлыгында көрән миңе бар икән... Малайның беләгендә дә шушы тамга... - Сайкин беләгенең дә нәкъ шул җирендә нәкъ шундый тамга, - диде Надия, Каймакчига туры карап. Надиянең керфекләре дә селкенмәде. - Ышансаң ышан, ышанмасаң юк... Каймакчи җиңен киеп кителен рәтләде, үзе тирән уйда иде. Ул Надия сүзләренә ышанмады, ләкин шул хисен белгертмәде. Практика күрсәткәнчә, чын дөреслекне бер эштә дә белеп бетереп булмый. Ул торды да, куен кесәсеннән бер төргәк акча чыгарып, Надия алдына салды... - Теләсә ничек уйла, Надия, мин сине хөрмәт итәм һәм гомердә дә онытмам! - Ул үзенең купшы сүзләреннән уңайсызлангандай тиз генә фуражкасын киде дә ишеккә таба ыргылды... Коридорда замполит тавышы ишетелде. Надия акчаларны тиз-тиз күкрәк уемына яшерде. Надия эштән кайтканда, өйдә, карт янында, күрше кызы елап утыра иде. Таныш күренеш. Күрше - бер аяксыз инвалид, эчеп кайта да өйдәгеләрне куып чыгара. Табак-савытларны ватып бетерә. Надия табиблар белән сөйләшеп, аны госпитальгә салып карады. Эчүеннән туктамасмы, гаиләсе дә бераз хәл алыр дип өметләнгән иде. Өч айлап яткызды ул аны. Әле госпитальдән чыкканына бары 15 көн булып, үзенең элекке гадәтен куарга тотынган. Нигә эчә бу адәм баласы? Шул эчемлеккә мөкиббән китәләр. Нәрсәсе тарта ачы суның? Ул тылсымлы бер эчемлек кебек. Кеше шуңа бер бәйләнсә, ычкына алмый һәм тәмам харап була. Ярый әле Мәгариф андый түгел. Нишләр идең, юләр. Чынлап та, ул аракының әллә бер-бер тылсымы бармы икән? Диңгездә һәлак булучыларга караганда стаканга батып үлүчеләр күбрәк, ди. Кыз тырыш бала иде, үзенең дәрес әсбапларын оныт-маган. Надия аны мич артындагы кечкенә якка алып кереп өстәл янына утыртты. Дәресләрен карарга кушты. Кыз үзе атлыгып тора иде. Шунда ук белмәгән, аңламаган нәрсәләрен сорарга тотынды. Уңайсызланып тормады. Аның сорауларына Надия бик теләп җавап бирә иде. Чөнки аңа хәзер Павел белән очрашу калдырган халәттән тизрәк арынырга, шуны оныттыра торган нәрсәдер эшләргә кирәк. Менә бу кызның керүе кулай гына булды. Мәгариф кайтып кергәндә, Надия аңа булышып утырачак. Йөзендәге үзгәрешләр шул шөгыльгә күмелеп сизелмәячәк. Кәефе күтәренкелеген инвалидның эчүе өчен борчылу төсмерләре белән күмәчәк. Аннары бүген Мәгариф янына ятмаска сәбәп бар. Кыз үзе генә йокларга курка иде. Надия аның белән шушы якта гына ятачак. Баланың рәшәткәле караваты да шушында... Павелдан йогып калган тузан бөртеге дә миндә булмаска тиеш. Бәхеткә каршы, бала һаман миңа охшыйрак бара төсле. Павел чалымнары бер дә беленми. Әллә күрергә теләмимме? Яхшыга гына була күрсен инде. Мәгарифне генә яратам дип, Павелның өметен өзсәм ни булган инде?! Ахмакны чәчеп үстермиләр шул. Чынын әйтәм, имеш, ялганламыйм. Үзең ялганга батып беткәнсең! Чын белән яшәп буламыни? Мәгариф бит әйбәт кеше! Юк, ул ясалма әйбәт була алмый, табигатьтән яхшы башлангыч белән туган. Мин шул кешене алдаладым. Ник? Ник башта ук барысын булганча аңа әйтмәдем? Кешеләр, әти-әни каршында әхлаклы, инсафлы булып күренер өчен генә шулай эшләдем. Тышкы тәүфыйклылык яуладым, ә эчтән алдау оятсызлыгына баттым. Башта алдау бик хәтәр икән, гомер буе алдауны юлдаш итәсең. Шунсыз нормаль тормыш итә алмыйсың. Менә бит яши-яши күп нәрсәләр белә барасың. Элек белмәгән, җитешмәгән нәрсәләр. Күпләрнең яшәү юлы беркем аяк басмаган сукмактан бара, ахрысы. Тормыш чирәмен ача-ача бара. Минем өчен Мәгариф тә ачылмаган чирәм әле. Мин дә аның өчен шулайдыр дип беләм. Мәгарифне мин аңым белән яраттым, хисләрем белән түгел. Аң белән ярату көчлерәк һәм ышанычлырак. Менә ул Артурны күтәреп кайтып керде. Ишек тупсасында Надия баланы үз кочагына алды. Үз ягына алып чыгып чишендерде. Рәшәткәле караватына утыртты. Теге кыз тизрәк аның янына килде, иркәли-сөя, уйната башлады. Улының тавышын ишетеп, үз киемнәрен кияргә өлгергән Мәгариф бүлмәгә кереп чыкты. Аның кәефе кырылып кайтканын Надия шунда ук сизде, ләкин үземнең серем беленә күрмәсен, үземне сатмасын дип сагайды, күзен түбән төшеребрәк йөрде. Балага манный боткасы пешерү белән мәшгуль булды, шул эшне озаккарак сузарга тырышты. Мәгариф әтисе ягына чыгып киткәч, ул иркен сулап куйды... Иртән иртүк Надия кызны ашатып-эчертеп мәктәпкә озатты. Ул китүгә, Мәгариф чыкты. Ул күңелсез, канә-гатьсез төстә иде. - Нәрсә булды тагын? - диде Надия йомшак тавыш белән һәм чәй ясап аның алдына куйды. - Әти белән чәкәләшеп алдык, - дип, Мәгариф кул селтәп куйды. Пычак алып, зур кисәк патоканы бүлгәли башлады. Шикәр урынына шул бәрәңге балын саталар иде. - Син бабайны чукып кына торасың, җитәр инде, - диде Надия. Ул картны "әти" дип әйтергә кыймады, син иреңнең әтисен әти дияргә тиеш дисәләр дә, үзен җиңә алмады. Ул кечкенәдән рус мәктәбендә укыган, шулар белән аралашып үскән, татарның гореф-гадәтләренә өй-рәнмәгән. Әтиәнисе дә иске йолаларны тота торган кеше-ләр түгел иде. - Һаман шул динен ташлый алмый бит, - дип акланды Мәгариф. Бер кисәк патока кабып чәен уртлады. - Аның мулла булып йөрүе синең хезмәт дәрәҗәңә зыян итә дип юкка уйлыйсың, Мәгариф. Юкка! - дип, Надия ире алдына өлеш тәлинкәсе белән бәрәңге боламыгы куйды. - Юкка түгел! Нәрсәгә шул әкияткә ышанып йөри? - Яшьтән кергән ул аңа, хәзер син аны чыгара ал-мыйсың. - Эш үзеннән тора. - Соң бит ул Алладан курка, ничек диннән баш тарт-сын? - Булмаган нәрсәдән нигә куркырга? Юри курка ул. - Юк, юри түгел. Менә мин караңгы өйдә ялгыз калырга бәләкәй чагымнан курка идем, хәзер дә куркам. Үзем аңлыйм куркыныч юклыгын, әмма куркуымны җиңә алмыйм! - Хатын-кыз куркыр инде, ә бу бит утны-суны кичкән ир-ат! - Хатын-кызда, ир-атта да шул бер йөрәк, бер җан инде. - Гел төртеп күрсәтәләр, синең әтиең мулла икән, диләр. Ни әйтергә, оятымнан кая керергә белмим. Шул булдымы эш? Әллә нинди тузга язмаган нәрсәләргә ышанып йөрүен миңа бәла итеп тагалар. Үз баласына бәла китереп торсын әле ата кеше! Үзе үк аңларга тиеш. Юк, һаман элеккегене куа... Мәгарифнең бик каты ачуы купкан иде, ул хәтта ризыгын ашый алмады, бер якка этәрде дә чәй генә эчте. - Атасы өчен улы җавап бирми дип әйтәләр бит. - Сүздә ул шулай, ә гамәлдә башкача... Атасы кем? Мулла! Андый кешегә кем ышансын, кем аны җаваплы урынга куйсын? Беркемнең дә башы ике түгел. Һәркем як-ягына каранып кына эш итә. - Аның муллалыгы хезмәт карьерасына суга микәнни соң? Кем белсен? - дип куйды Надия, ире ягына авыша башлап. - Мин карьерага омтылмыйм бит, - диде, өзелеп, йө-рәк тавышы белән Мәгариф. - Миңа ышанмыйча карыйлар, менә нәрсә бик авыр! Аннан авыр нәрсә бармы икән?! - Ышанмасалар, җанга бик авыр шул. - Сиңа ышаналардыр анысы? - Бер яралыга инфильтрация булды, энә стерилиза-цияләнмәгән, диделәр. Хәзер шул яралы укол ясатырга миңа ышанмый, - диде Надия гаеп үзендә икәнен искәрткән тавыш белән. - Андый аерым кешеләр була ул, ә менә җитәкчелек ышанмыйча караса, бик яман. Җанны бик нык изә. Бу бит сине кеше буларак инкяр итү. Менә нәрсәгә түзеп булмый... Мин кешеме, түгелме, ә? - Син - кеше, Мәгариф, ник шулчаклы үртәләсең әле? - диде Надия яраткан тавыш белән. - Тиккә нервы бетермә! - Мине җитәкчелек тулы сыйфатлы кеше түгел дип саный һәм ышанмый! Мин нишләргә тиеш, ә? Әти мулла булып йөргән өчен генә! - Әтиеңнең катнашы булмаска тиеш, Мәгариф, ял-гышмыйсыңмы? - Әйтеп торам бит, шул кәнтәй Идаловага ышаналар, ә миңа ышанмыйлар. Әтидән башка сәбәп күрмим. - Сизүемчә, әтиеңнең гаебе юк биредә, Мәгариф! Үзең-дә ни дә булса тиешлечә түгел. - Нәрсәм тиешле булмасын? Карашларым заман белән бер юнәлештә, бер мәсләктә... - Җитәкчеләргә ошамаган эшчеләрне яклап йөрисең. Үзең сөйләгән идең. - Кешенең намуслы эш өчен яна торган булуына ышан-сам яклыйм, конешно! - Намуслы кеше әле әйбәт кеше дигән сүз түгел, - диде Надия, шул хакта нык белгән, тәҗрибәсе бар сыман. - Минем өчен иң элек кеше намуслы булсын, эшен яхшы эшләсен! Холкы белән ул әйбәт тә булмавы мөм-кин, анысы мөһим түгел. Анысы шәхси эше. Иң мөһиме, эшен намуслы итеп башкарсын, холыгын шайтан алсын. - Юк, кеше иң элек әйбәт булсын! - дип, иренең сүзен бүлде Надия. - Бик әйбәт кешеләрне беләм, Надия. Әмма эшләрен на-мус белән эшли алмыйлар. Кеше буларак, үзләре әйбәт. Әмма эш юк, куллары агач. Андый әйбәт кешедән ни толк? - Әйбәт кешедән һәрчак толк бар ул, Мәгариф! - Әгәр эшләргә иренсә, хөрәсән, ялкау икән, нинди фә-рештә холыклы булмасын, ул кешене әйбәт дип әйтеп булмый! Юк! - диде Мәгариф. Иренең бу сүзләренә Надия каршы килеп маташмады, чөнки сүз тирәнгә китә, тәмсезләнешүгә китереп чыгаруы мөмкин... Редакциядә Мәгариф күрмәмешкә салышып кына, кү-зәтеп, эченә салып йөри. Идалова Лена теге мәкаләне язган, ләкин очына чыга алмаган. Мәкалә дә бик дорфа, тупас итеп язылган. Газетада бу көе бирерлек түгел. Идалова, бер-ике җөмлә төзәткән саен, шулай ярыймы дип, Тарик Фәррахович янына чаба иде. Ул көне буе киләп сарып йөрде. Әмма барыбер очлап чыга алмады. Мәкаләне Тарик үзе эшләргә кереште. Икенче көнне вёрстка килгәч, мәкаләне Мәгариф тә укыды. Бик нык ачуы купты. Нишләргә? Акны кара дип исбат итеп маташканнар. Очы очка ялганмаган. Булсынга эшләгән риясыз кешене карага буяу килеп чыккан. Мәгариф, мәкаләне күтәреп, парткомга керде. Үзенең фикерләрен әйтте. Материалны алып калдылар. Әмма мәкалә барыбер газетада басылып чыкты. Идалова белән Тарик бик нык җиңгән кыяфәттә иделәр. Бер-берсенә шаян сүзләр әйтешеп, шатланышып йөрделәр. Алар Мәгарифнең парткомга кергәнен, килешмәвен белделәр. Ләкин бер сүз әйтмәделәр. Белмәмешкә салындылар. Алдан ук Мәгарифнең парткомга барасын исәпләгәннәр, андагыларны кисәтеп куйган булганнар, ахрысы. Аларның сүзен генә тыңлыйлар. Нишли аласың? Нөркәев хаклы булырга тиеш бит. Юк, әйбәт эшчене карага буяп ташладылар. Берничек тә исбат итеп булмый. Хет шартла, үкереп ела! Менә ничек була кайчакта. Бераз вакыттан соң Мәгариф Тарикны бер сыраханә янында очратты. Ул сыра эчеп чыккан иде булса кирәк. Бит очына беленер-беленмәс алсулык йөгергән иде. Шунда ук зарлана башлады, әллә сыра парыннан, әллә Мәгариф алдында үзенең гаебен сизеп. Янәсе, мин үзем дә газапланып яши торган кеше. Мин исә, ул үзе дә кыек күрә торган кеше икән дип, аңа ачуымны киметергә, хәерхаһлык белән алыштырырга тиеш. Тарик шуңа хисап тота иде. Мәгариф бу алымны белә иде, ихлас күңелле, бүтән белән дошманлашудан курка, аны авыр кичерә торган кешеләр шулай итәләр. Бу хәл Тарикның, нигездә, әйбәт кеше булуы хакында иде. - Өйгә кайтасы килми, малай, - диде ул бик дустанә төстә. - Нәрсә, сез бит инде өлкәннәр? - Мәгариф тегенең сүзе һавада асылынып калмасын өчен генә шулай диде. Тарикның зарын тыңлыйсы килми. Анда ниндидер ясалмалылык сизелә иде. - Хатын кайту белән отчёт сорый башлый, - диде Тарик бик зур кайгысы бар кеше сыман. - Эштә дә отчёт, өйдә дә отчёт... - Әллә гөнаһларың булдымы? - диде Мәгариф ирләрчә, ирләр хәлен үзе дә белгәндәй, шуңа хәерхаһ булгандай. - Юлда очраган сөякне эт читләтеп үтәме? - дип, Тарик көлеп җибәрде. Мәгариф аның шаянлануына кушылмады. Чөнки Тарик үзен газап кичереп яшәүче итеп күрсәтергә тырыша һәм шул юлда шәхесен түбән төшерүдән дә тайчынмый. Моны ул бары Мәгариф алдында гына эшли иде. Ә коллективта ул үзен өстен тота, бер гөнаһы булмаган, булуы мөмкин түгел кебек сөйләшә һәм акыл сата. Ул сүзен дәвам итте: - Хатын миннән сигез яшькә өлкәнрәк. Яшь чакта дурак булып өйләнелгән инде, - диде ул, моңсу тавышка күчеп. - Ничек алай? - дип сорады Мәгариф. - Хәлләр шулай килеп чыкты... - Тарик кулын селтәде. Сөйлисе килмәгән шикелле булды, әмма дәвам итте: - Педтехникумның соңгы курсында чакта мине, өйләренә килми башлагач, Сара барган да абыйларына әйткән. Абыйлары йогынтылы, зур урында утыралар. Директорга бик каты куйганнар. Йә Сара, йә педтехникум белән саубуллашасың. Менә ничек булды: китереп кыстылар, беркая чигенү юлын калдырмадылар... Аннары квартиры бар... - Син Сара апага өйләнеп уңгансың, шулай бит? - дип куйды Мәгариф. Чөнки уйлап алды: Сарага өйләнү аркасында матбугат эшчесе булып киткән, сугышта да шул эштә булып исән-сау калган. Сараның туганнары кияү язмышын кайгыртканга күрә, билгеле. Моңа рәхмәтле генә булырга кирәк югыйсә. - Анысын танымыйча булмый, чыны шулай, - диде ул җитди төстә. - Хәзер инде шул уңышларың өчен түлисең, ә? - Шунысы кыен: хатын мине чылбырда гына тотмакчы була, - диде Тарик бик мөһим төстә. - Чылбыр ычкынышлы түгел инде... - Ике бала, кая, ничек ычкынасың? Юк, ычкынырга уйламыйм да! Тик менә чылбыр бик читен... Моңа бернинди дә җавап яки чыгарма юк иде, шуңа уйга калып тордылар. Бу кырыс чынбарлык нинди генә авыр булса да, бер ир-ат та ул чынбарлыктан котыла алмый. Мәгарифнең исенә кайдадыр укыган Маяковский сүзләре килде: "Каждый из нас за женщину платит..." - дигән ул. Хак сүзләр. Һәр ир-ат түләп яши. Кайчак хезмәте, сәләте белән генә түгел, гомере белән дә түли. Бу - язмыштан килгән изге бурыч. Аның өчен зарланырга, шыңшырга ярамый торгандыр. Шушы чынбарлык Тарик белән Мәгарифне теләктәшләндергән кебек булды. Тарикның ясалмалылыгы беткән шикелле тоелды. Мәгарифнең үзенең үткәне хәтеренә килде һәм Тарикка сорау бирде: - Яратышып йөргән кызың бар идеме? - Бик сылу иде, аерылышканда икебез дә еладык. Йөрәкнең бер тамыры аңарда өзелеп калды шикелле, һаман да истән чыкмый, - диде Тарик ихластан. Бу сүзләр Мәгарифкә тәэсир итте. Дәрия аның күңе-ленә кереп тә чыкмый. Онытылган. Берни дә калмаган. Тик Дәриянең язмышы өчен иске танышларча гына борчылып уйлана ул. Ә хисләр юк. Ә Дәриядә хисләр сакланган, чөнки ул тормыш зилзиләләрендә, тормыш базарында булмаган. Дөньяның бәрү-сугуларын үзендә татымаган. Менә хәзер Дәрияне тормышның тегермән ташлары үзе-нә суырып алды. Күпме хисләрен югалтмыйча алып чыга алыр ул аннан? Күпме хисләрен, теләкләрен саклап кала алыр икән? - Истән чыкмавы үзеңә булмаудан гынадыр? - диде Мәгариф. - Кулдан ычкынган мал кадерле була бит. - Юк, аның өчен генә түгел, анда яшьлек хисе булган... Исәпсез-хисапсыз хис... Әйе... - Ә тормыш бары кырыс хисап белән генә бара... - Тормыш өчен хисләрнең бер әһәмияте юк. Шул хисләргә таянган катастрофага дучар... - Тормыш ул - куу, ә? Юкка гына "тормыш куу" дип әйтмәгәннәр... Алар сыраханәгә керделәр. Берәр кружка җылы сыра алдылар. Ничектер күңел ихласлыкка сусаган кебек иде. Тормышның кай ягындыр аңлата, шәрехли торган фикерләргә җан эри дә китә. Ихлас сөйләшү - зур нәрсә. Һәр кешенең тормышы хезмәттән һәм сөйләшүләрдән, сорау, җаваплардан тора. Кеше көн саен дөньяны танып белә бара. Бу процесс аның миендә кайный. Шуңа күрә кешедә көн саен сораулар туа тора. Күңел шуларга җавап эзли. Мәгариф тиреләр юу цехына барган иде, шунда теге Дәриянең туган тиешле апасы аны туктатты, Дәрия турында бик начар хәбәр әйтте: Дәрияне төрмәгә утыртканнар... Апасының ике бите буйлап күз яшьләре эз салып төште. Мәгариф шаккатты да калды, теле тотлыкты, мондый хәлне уена да китерә алмаган иде. Йөзе кайгы төсмерләре белән күкселләнеп китте. Аның ышанасы килмәде. Апа да, шуны чамалап алып, тәфсилләргә кереште: шәһәрдән 60 чакрымдагы Кабаны дигән бер авылда икән. Башларым бетте инде, апа җаным, дип елый-елый язган. Соң, япь-яшь кыз нишли алсын, күз яше түгә инде ул... Мәгариф, кайтып, мәкалә язарга утыргач та, Дәрия турында уйлаудан туктый алмады. Язмышы нинди зигзаг ясаган? Ай-һай! Ул бит моңа үзе генә гаепле. Торф-ка җибәрсәләр ни була иде? Ичмаса, ФЗӨдә һөнәргә өйрәнер иде. Ахры яман булса да, төрмә түгел инде. Русча белмәгәнгә күрә торфтан курыккан ул. Үзе теге чакта әйткән иде. Русча укытмаганнар дип, әти-әнисенә үпкә дә белдерде... Ни өчен вербовканы ташлап авылына кайтып киткән, югыйсә кулга алуларын яхшы белә, аңлый иде. Нәрсәдән килеп чыккан бу хәл? Әйе, колхозның завхозы хәлле кеше, авылда авторитетлы кеше. Районнан килгән начальниклар аларга гына төшәләр. Алар өчен өенә кушып салынган аерым ике бүлмә тота... Бәлки, Дәрия һәм әти-әнисе шуларга исәп тоткан булганнардыр. Дәрияне чакырып кайтарганнардыр. Әмма тормыш һәм кешеләр бик тиз үзгәрәләр. Бүген болай булса, иртәгә тегеләй. Эшне баштарак йөртмәгәннәр, күрәсең. Район начальниклары йолып алып кала алырлар иде. Әллә ни зур эш түгел бит. Эш шәһәргә килеп кергәч, авыррак шул. Биредә район да берни майтара алмый инде. Әй бичара, бичара! Шул уйлар артыннан мондый фикерләр дә килде: менә хәзер беренче хисләреңне саклап калып кара! Мине гаепләгән идең, хыянәтче дип атаган идең. Тормыш кануннары кырыс, ул аяп тормый, үзенекен таләп итә. Аның таләпләренә буйсынмый хәлең юк. Мин дә бит намуслы кеше идем, жулик түгел идем. Нужа чыбыркылый башлагач, барысы да истән чыга, үзеңнең җаныңны саклап калу турында кайгыртасың. Шундый моментта нинди намус, тугрылык хакында сүз барырга мөмкин. Бары көлке генә... И бичара Дәрия, ниләр генә эшләрсең инде... Надия йөрәк авыруын Мәгарифтән яшереп килә иде. Бер-ике мәртәбә йөрәк тотуыннан соң, аны машина белән өйгә китереп куйдылар. Больничный да алгалады. Ләкин йөрәк әллә ни рәтләнмәде. Аннары ГИДУВка салдылар. Госпитальгә аннан берничә табиб килеп эшләп йөри иде. Танышлар. Шулар хәлен аңладылар һәм ярдәм иттеләр. Юкса хәзерге вакытта ГИДУВка эләгү ансат түгел. Китап укып ята-ята күзләр арыгач, Надия уйларга би-релә. "Үләрмен микәнни" дигән уй аның башына да килми. Тик нәрсәдәндер һаман малае хакында борчыла. Малае исенә төшә дә, йөрәге сызлана. Ул тизрәк учы белән күкрәгенә ябыша. Авырту озак бармый, ләкин хәлен алып өлгерә. Бала бәгырьдән өзелеп төшкән шул, дип уйлый ул. Ә ник әле мин шөбһәләнәм? Әллә аннан тыш кына йөрәгем ни дә булса сизенәме? Соңгы вакытларда эчем поша һәм Артур күз алдымда тора. Әллә үзен сагындыммы? Алай дисәң, әле кичә генә Мәгариф белән килеп киттеләр. Малай кинәт кенә үскән кебек булып, тереләнгән, сизелерлек әйбәтләнгән. Тагын да сөясе килүне арттырып тора торган булган. Мәгариф тырыша, шул бала өчен үлә инде... Әмма моның соңы ничек булыр? Артурның Павелга охшаган чалымнары сизелерлек дип әйтерлек. Тора-бара ул нык сизелеп торса? Мәгариф Павелны бик шәп хәтерли, аның һәр төсмере, йөзендәге һәр сызыгы миенә уелып калгандыр. Алдавым ачылса нишләрмен? Мәгариф мине ташлап китәрме? Ничектер ышандырмый. Юк, ул - горур, гарьчел кеше. Бу ялганны күтәреп яши алмас. Димәк, китә. Аннары нәрсә? Павел белән нишләргә? Ул хәзер өйләнгәндер, үз гаиләсе бардыр. Юк, әллә Мәгарифкә барысын да ачыйм микән? Нишләргә кирәген үзе хәл итсен. Ник мин барысын да башта ук әйтмәдем? Менә шул чакта үзе хәл иткән булыр иде. Мин дөреслектән, ялгызлык газабыннан курыктым. Без электән үк чын дөресен әйтергә, ачарга ярамый дигән кагыйдәне ишетеп үсәбез. Дөреслекне әйткәнгә җәза бирелә. Бала чактан ук шулай. Җәзадан куркып, чынны яшерәбез, ялган артына посабыз. Менә ни өчен балалар күп ялганлыйлар. Җәзага эләкмәү өчен адәм баласы әллә ниләргә бара. Әллә нинди ялганнар уйлап чыгара. Башта ялганласаң, аннары гел шуны дәвам итәргә туры килә. Дөреслекне ачарга шүрләп, ялганга тирәнрәк бата барасың. Бервакыт карыйсың, ялганнан инде чыгып булырлык түгел. Ялган капкынына бик каты эләккәнсең. Менә мин хәзер шул капкында. Нишләргә, ничек котылырга? Ул Павел йөри тагын. Безнең материаль яктан җи-тешлектә яшәмәвебезне белеп килгән инде ул. Ник аңа -минем яннан эзеңне суыт, бүтән күренеп йөрмә дип әйтмәдем. Ул - акыллы кеше, үзе дә аңларга тиеш иде. Сер ачылуга, корбан булуы ихтимал. Мәгарифкә ишетелүе бар. Ул биреп киткән әйберләрне мин гомерен саклап алып калган өчен бер полковник бүләк итеп китерде дип әйттем. Андый бүләкләр булгалый. Билгеле, комсос-тавлардан. Ялганларга тормыш фактын файдаландым. Юк, Павел белән бернинди бәйләнеш булырга тиеш түгел. Өзелгән, беткән. Бүтән ялганмый инде ул. Мин көч-хәл белән корган тормышны бетерергә йөрмәсен! Кабат күренсә, минем хакта бөтенләй оныт, исеңә дә төшермә дип аңлатырга кирәк. Малайны да бар дип белмәсен, хәтеренә дә алмасын. Андый ир-атлар күп бит. Ирләр элеккегеләрне онытырга яраталар. Павелга якты йөз күрсәтеп начар эшләдем. Горурлыгым бөтенләй юк икән. Мин-минлегем әллә беткәнме? Мин, горурлыгымны саклар өчен, дөреслекне яшердем бит. Якын кешеләр алдында әйбәт, итагатьле булып күренү өчен. Шул горурлыгымны сындырган, таптаган кеше алдында тагын сынаттым. Үземне мескен хәлдә тоттым. Мин инде аңа ялганлый алмадым. Тормышымны ал да гөл, бай, мул итеп күрсәтергә көчем җитмәде. Ә шулай итеп күрсәтергә кирәк иде. Менә син мине мыскыл иткән, ташлаган идең, ә мин тормышымны синнән башка да яхшы итеп кора алдым. Яхшы кешеләр дөньяда бар әле, намус бетмәгән әле. Ә ул элеккеге гаепләре өчен түләп, акча белән котылмакчы була. Акчасын да кире кагып булмады. Минем ниндирәк тормышта яшәвемне ул төсемнән, тыйнак кием-салымымнан чамалагандыр. Юк, араны бөтенләй бетерергә кирәк. Җеп очын җиргә күмәргә, аның белән булган хәлләрне җиргә бирергә... Ничек башланды бу хикмәт? Павелда ышанычым алдангач, ниндидер үчегү, үҗәтләнү белән үзем дә яхшы-яманны шәйләп тормадым. Мине алдаганнар икән, нигә миңа барын да үз өстемә алып торырга? Әллә мин корбанмы? Юк, минем корбан буласым килмәде. Мине төп башына утыртканнар икән, нигә миңа кәнфитләнеп торырга дигән кайнар үчле фикер юл ярды. Шул үчем белән мин Мәгарифкә барып ябыштым. Аны кулдан ычкындырмас өчен, шул ялганнан тайпылмадым. Баламны законлы аталы итү минем өчен иң мөһим максат булды. Шул теләгемнән чигенмәдем. Әйткәнемчә, бу теләккә Павелның алдавыннан туган үч, ачу һәм үземнең төшеп калганнардан түгел икәнемне дәлилләргә тырышу да кушылды. Аннары үземне шундый чара белән якларга хакым бар шикелле тоелды. Күпме яралының гомерен саклап калдым мин. Алар миңа күпме рәхмәт укыдылар һәм укыйлар! Мин хурлыкка лаек түгел идем. Үземне хөрмәткә хаклы санадым. Бу нәрсә миңа көч бирде. Дәрәҗәмне төшерергә теләмәдем. Бигрәк тә миндә үч каты иде. Үч кайтарырга үземне хокуклы итеп сиздем. Сиңа ташланалар икән яки кеше буларак түбәнсетәләр икән, син үзеңне яклый белергә тиешсең. Саклану өчен эшләнгән әмәл судта да аклана икән... Үч дәртенә бирелеп, мин Мәгарифне яратып киттем. Әйе, аны яратуыма үч тә булышты. Рәнҗетелгән хисләрем әле терелеп җитмәгән иде, мин аң белән, акыл белән яраттым. Хисләр белән ярату озак чыдамый, ныксыз, ә акыл белән кешегә нык берегәсең. Моны тегенди-мондый чит җилләр какшата яки бора алмый... * * * Надия, күптән больничныйдан чыгып, эшкә йөри башлады. Бер кичне сменага барырга әзерләнеп йөргәндә, абыйсының хатыны марҗа җиңгәсе килеп керде дә өстәлгә башын куеп үксергә тотынды. Надия "ни булды, ни" дип, янына килеп басты. Теге һаман үкси, йөзен учлары белән каплаган. Аның, берәр нәрсә булса, әйтми-нитми, үксеп аңлата торган гадәте бар иде. Шуңа Надия аның янында бары әдәплелек өчен генә торды. Елап, эчен бушатып бетергәнен көтте. Берәр юк-бар өчендер әле. Шулай күз яше чыгарган булып, абыйның теңкәсенә тиеп, нервысын бетерде инде. Абый үзе бик иркәләп хатынын бозды, узындырды. Үзе райкомда күренекле урын били торган кеше. - Абыеңны эштән чыгарганнар, - диде чибәр йөзле килен, аның битләре коры иде. Күзләре әз генә кызарган сыман. - Ни өчен? Булмаганны! - диде Надия, киленнең сүзләренә ышанып җитмәде, шулай да эчке уйлары кан тамырларында ут кебек йөгерешә башлады. - Шул акчаларың аркасында, - диде килен, кинәт нормаль төскә кереп. - Миңа әйтмичә, астан эшләдегез, һәм менә җәзасы! Минем киңәштән башка берәр нәрсә кылса, көт тә тор, берәр бәлагә юлыкмый калмый. Хәзер үзе дә аңлаган, ләкин терсәк ерак... Киленнең сүзләре Надиянең башына китереп суккандай итте. Ул, сул күкрәгенә учын куйган килеш, өстәлнең икенче ягына килеп утырды. Шуларданмы, йөрәге тагын энә белән чәнчегән кебек авыртып китте. Ул шкафтан үрелеп кенә дару алды, иң элек киленгә бер микстура алып бирде, аннан үзе эчеп куйды. Каһәр суккан акчалар! Павел аңа унике мең сум биреп киткән иде. Һаман яшереп тотты. Акча алышынуы турында ишеткәч, абыйсының эшенә йөгереп барды. Кассага салган акчаларның бәясе төшми икән дип, аңа кемдер килеп пышылдаган иде. Ә болай ун сум бер сумга кала иде. Аерма бик зур. Надиянең коты чыкты һәм абыйсына ярдәмгә чапты. Күрәчәгең булса, күзең күрмәс була, диләр. Надия белән дә нәкъ шулай килеп чыкты. Җитмәсә, иртәгә алышына дигән көн. Райком кешесенең үтенечен үтәгәннәр. Акчалар кассага алынган... Надия акчаларын сакланды дип күңеленнән сөенеп йөргән иде. Менә бервакытта да иртә сөенмә! Иртә сөенү көенүгә генә була. Мәгариф әтисен дәһри итәргә ныклап кереште. Моңа ныклы сәбәпләр бар иде. Тарик Фәррахович Татиздатка эшкә күчте. Үз урынына Лена Идалованы калдырды. Мәгариф шуңа үлеп гарьләнде. Тарик озак кына эштә күренмәде, аннары гына күчкәне турында әйттеләр. Күзгә-күз очрашудан, ихлас сөйләшүдән качыбрак йөрүеннән Мәгариф нидер сизенгән иде. Бу ник болай итә икән, дип уйлаган иде ул чакта. Менә хәзер ник икәне аңлашылды. Шулай булмый ни, мине үз урынына калдырам дип әйткәне бар иде. Ул аны онытмаган бит. Үз урынына лаек икәнемне дә эчтән танымый хәле юк. Газетада языла торган барча яңа материалны мин эшләгәнне дә яхшы белә. Әмма кинәт кенә һава үзгәреп киткән, җилләр миңа каршы искән. Тарик аз гына җаваплылыкны да үз өстенә ала торганнардан түгел. Агымга кушылып сайлаучы. Очрашса, эчендәге шул уйлары беленер дип тә шүрләгәндер. Үзенең сүзендә тора алмавына да уңайсызлангандыр. Мин аны гына аңларлык, биредә Тарикның гаебе юк. Әмма күпме дус булып йөреп, берни әйтмичә китүе шиккә төшерә. Мине редактор итү-итмәү хакында сүз булгандыр, Тарик шунда якламагандыр. Бер-ике төпле, кире какмаслык сүз әйтсә, партком аңа каршы килмәс иде. Тарикның анда сүзе үтә. Юк, ул хәлиткеч сүзләрне әйтмәгән. Алар белән бозылышасы килмәгән. Аның иң яраткан тактикасы - өстәгеләр белән берничек тә каршылыкка кермәү. Бер үк вакытта начальникларга һәм үз кул астындагыларга ярау мөмкин түгел ул. Билгеле, һәркем диярлек начальникларга баш июне сайлый, шулай файдалы. Бу инде язылмаган закон... Минем нинди хилаф ягым бар икән соң? Карашым кызыл түгел, кызыл була да алмый. Гаделсезлеккә җан авыртуы белән карыйм, шуны яшерә алмыйм, тышка чыгарам. Бу нәрсә ошамый. Ләкин гаделсезлеккә ничек күз йомарга? Бик зур законсызлыкларга очрарга туры килә. Ничек моны рәсми, барысы да ал да гөл дигән барыш белән янәшә куярга? Мин куя алмый газапланам. Ә шуны әйтергә ярамый. Әйтсәң, ахмак булып кына калмыйсың, сәяси ышанычсызга әйләнәсең. Мин бу нәрсәләрне беләм, дөреслекне әйткән кешенең башына гөрзи төшми калмый. Шуның өчен дәшмәскә тырышам. Бу яктан миңа дәгъва, шелтә юктыр кебек. Хикмәт минем биографиядә, әтинең мулла булуында. Әмма әтисе һаман үзенекен тукыды, диненнән ки-тәр-гә теләмәде. Бик каты торды. Алар хәзер һәр көн бәхәс-ләшәләр. Баланы әбигә тапшыргач, вакыт күп кала. Кич белән сүз көрәштерә-көрәштерә әтисен тәмам аркасы белән сала ул. Карт аның дәлилләре белән килешә. Чөнки тормыш аны нык кына каккан-суккан, үзенең сабагына өйрәткән. Тормыш бит ул акыллы укытучы кебек, дип әйтергә ярата ул. Зиһене эшли әле. Гомере буе аракы эчмәгән, тәмәке тартмаган. Эшләмичә бер көн дә яшәмәгән. Хәзер дә тик тормый. Парфюмерия магазинында төнге каравылда. Ишекләрне яхшылап бикли дә йоклап ала. Җылы, әйбәт. Көндезләрен өйгә үстереп тагын бер бүлмә эшләргә тотына. Артурга булыр, укый башласа, үз почмагы булу кирәк ул, ди... Иртән исә Фатыйх хәзрәт тагын үзенең элеккеге дине-нә кайтып төшкән була. - Кичә шулай дигән идең бит әле, - дип, Мәгариф аны тагын тыпырдатырга тотына. - Юк-юк, - ди әтисе, ачуланырга әзер булып, - кичә мине шайтан котыртып торган... - Нинди шайтан, әллә син тагын?.. - дип, Мәгариф тавышын күтәрә. - Минем эчтә шайтан булган. Шул күңелне үртәп торган... - Ну, әкият сатарга остасың үзең! - Һәркемнең эчендә берәр төрле шайтан утыра. Тавышсыз гына котырта. Ул котыртуга биреләсеңмеюкмы, анысы шәхси эшең. Әмма һәркемне котырта ул. Мин кичә йомшап киткәнмен... - Кичә дөньяны аңлый башлаган идең, әти, - дип өзгәләнә Мәгариф. Карт, ике кулын да баш астына куйган килеш, югары күтәрткән мендәргә ята. Күлмәк, камзулдан, аякларында юка йомшак читекләр. Киң яңаклы йөзен, туры борынын ябыштырылган кебек тоелган көрән төстәге юка сакал-мыегы бизәп тора. Болай ул үзен карап яши торган ыспай картка охшаган. - Синең эчеңдә дә шайтан утыра, - дип әйтеп куя карт, үзенең сүзен алга чыгару өчен. - Йә инде, тере саесканнар очырма... Мәгариф, кулын селтәп, башын тәрәзәгә таба борып утыра. Ниндидер сүнгән караш белән карап тора башлый. Әтисе һаман үҗәтләнә. - Үзеңнән өстеннәрдән көнләшәсеңме, менә шул эч-тәге шайтан инде, бер дә бүтән түгел, - дип, карт бик мөһим фикер белән улын җиңгән төстә мыекларын сыпыргалап алды. - Ярар, сүзне икенчегә борма, чигенчәкләнмә, - дип, Мәгариф янә әтисенә таба борылып утырды. - Син ул Коръәннең бер сүзен дә аңламыйм дисең, ничек шул дингә ябышып катарга мөмкин? Һич башка сыймый... - Юк, улым, - ди карт бик уйчан тавыш белән. - Миңа ул бала чактан кергән. Аңлашылмаган булуы, мөгаен, аны тагын да тылсымлы иткәндер, ныграк ышандыргандыр... Коръәннең кафияле булуы аны мигә ныграк сеңдергән... Әтисенең бу сүзләренә каршы Мәгариф ни әйтергә белмәде. Бу фикерләрне егып салыр өчен, ул бүген төне буе китап укыячак, элеккегеләрен хәтергә төшерергә тырышачак. Мәгариф кич белән (бүген картның сменасы түгел иде) әтисен үгетләде дә үгетләде. Тәмам нервысы чыкты. Ике күзеннән яшь агарга тотынды. Карт шуннан соң гына йомшады, сынды. Шушы момент күптән көтелгән иде. Мәгарифнең барысы да әзер. Ул алдан хәстәрен күрде. "Белем" җәмгыятендә Әхмәтов Тәлгат дигән кеше мөселманнарны диннән баш тарттыру белән шөгыльләнә икән. Үзе Коръәнне бик яхшы белә, аңлата, исбатлый, һәр сүрәне шәрехләп тәрҗемә итә. Диненнән ваз кичүчеләргә кыска гына текст язып бирә. Ваз кичүче шуны йә газетада бастырып чыгара, йә радиодан укый. Карт үзенең тәүбәсен эфир аша белгертсә әйбәтрәк булыр дип уйланылды. Әхмәтов динне фаш итеп сала торган лекция белән чыгачак икән. Менә шуның артыннан ул сөйләгәннәргә дәлил рәвешендә картка сүз бирелер. - Яңалифчә син бит яхшы укыйсың, - диде Мәгариф, бер бит текстны әтисенә сузып. Ул кәгазь битен бармаклары арасына кысты, әмма ку-лы калтырарга тотынды. Уң кулын сулы белән эләктереп торырга мәҗбүр булды. Текстны эчтән генә укыды. Кай-бер тәгъбирләрне аңлап җитмәде. Шуңа тагын бер мәр-тәбә күз йөртеп чыкты. Бер кулын баш астына куеп, уйга чумды. Күзләре йомылды. Аның чырае нигә мине газап-лыйлар, минем динле булуым кемгә комачау итә, кемгә шуның зарары тия соң дигән төстә иде. Иртән, торып, бер сүз сөйләшми генә чәй эчтеләр, бер сүз алышмый гына киенделәр. Радио бинасы ишеге төбендә аларны бик мәһабәт кыяфәтле, мөлаем йөзле Әхмәтов каршы алды. Кул бирешеп күрештеләр. Бина эченә кереп, тар гына тимер бас-кычтан өске катка менделәр. Кайсыдыр ишектән чыгып, алар алдына озын гына берәү килеп басты. Кулына кәгазь битләре тоткан. Ул Әхмәтовны белә иде, үз кешеләр кебек сөйләшеп киттеләр. Тапшыру турында кыска гына аңлашып алдылар. Шулчак каршыдагы биек ишектән карасу озынча йөзле, мөлаем бер хатын-кыз чыкта да: "Сез әзерме, башлыйбыз! - дип, теге озынга дәште. Тавышы гаҗәп ягымлы иде. "Без әзер!" - диде озын. "Әйдәгез!" - дип, хатын Әхмәтов белән картка карады. Ул инде барысын да белә иде. Әхмәтов, торып, картның беләгеннән тотты. Хатын бүлмә ишеген ачкан иде. Әхмәтов картны шунда алып кереп китте. Зур гына ярым караңгы бүлмә иде, өстәл янына килеп утырдылар. Әхмәтов үзе укыйсы кәгазь битләрен алдына куйды, карт алдына да бер бит чыгарып салды. Һәм ым белән шушыны укырсың дип искәртте. Бүлмәнең кай төшендәдер микрофон шытырдавы һәм теге озынның: "Башла", - дигән тавышы ишетелде. Хатын Әхмәтовка ым какты. Һәм Әхмәтов өстәл өстендә яткан бер битне кулына тотып укый башлады. Аның бу эштә бик шомарганлыгы сизелеп тора. Бик аңлаешлы, көчле тавыш белән сиптерә генә. Ул сүзен: "Хәзер сезнең алда дин сөременнән үзен арындырган, аның ялган бер нәрсә булуын төшенгән, күп еллар мулла булып йөргән Сайкин иптәш чыгыш ясый", - дип тәмамлады. Карт әз генә каушап калды, кәгазь битен тоткан кулы калтырый иде. Ул укырга тотынды, тавышы да калтыраулы. Икенче җөмләсендә төртелде. Ыгы-ыгы дип торды, аннан укып китте. Тавыш калтыравы бетмәде. Азагына чаклы шундый тавыш булды. Борын очыннан тир бөртекләре тамды. Укып бетергәч, бүлмәдә тагын бер лампочка кабын-ды. Ишек ачылды. Әхмәтов каушап, хәлсезләнебрәк кит-кән картны, култыгыннан тотып, ишеккә алып барды. Мә-гариф әтисен күзәтте. Бераз төсе киткән сыман, әмма үз көчендә кебек. Бит очларына әз генә алсулык йөгергән. Ярый, ярый, бик әйбәт. - Бүген кичке сигездә эфирга чыгарабыз, - диде хатын, аларны озатканда. Әхмәтов, картның беләгеннән тоткан килеш, аңа авыша төшебрәк һаман сөйләде. Үзе гел елмаеп кына тора иде. Коръәннән бер дога әйтә дә шуны татарчалаштыра, һәр сүзне тәрҗемә итә, төрле мәгънәләрен төрле тәгъбирләрдә китерә. Ул аларны Ленин бакчасына хәтле озата төште. - Бер сөйләшеп утырырга килермен әле, - диде, елмая-елмая. Өйгә кайтып, чәй эчәргә утырдылар. "Ну, әти, ничек?" - диде Мәгариф, чынаякларга чәй бүлә-бүлә. Сорау мәгънәсезрәк килеп чыкты. Әмма карт сорауны дөрес аңлады кебек: "Беркөе әле", - диде ул, чәен чөмерә-чөмерә. Янәсе, аңа бу хыянәте өчен ни дә булса булырга тиеш булып, хәзергә әле үзгәреш сизелми. Радио кухняда иде. Кичке чәй вакытында Әхмәтов белән әтисенең сөйләгәннәрен тыңладылар. Карт йөзләрен чытып утырды. Эчен нидер кимерә иде шикелле. Мәгариф эндәшмәде, картның баягы кебек кабынып китүеннән шүрләде. Ярасына кагылмаска кирәк. Шуның өчен дә өзгәләнгән була бит әле дип, эчтән генә аны битәрләде. Адәм баласы нинди дә булса Алласыз тереклек итә алмый микәнни соң? Кайбер кешеләр, бигрәк тә хатын-кыз юк нәрсәгә дә табына башлыйлар, шуны алла итәләр. Буратиноны алла итүчеләр дә бардыр, мөгаен. Нәрсәдән бу, акыл үсмәгәнлектәнме, әллә башкаларга иярү, башкалар кебек булыйм дигәннәнме? Кешедә башкалардан калышмау, төркемдәгечә булу, төркем инстинкты бик көчле. Бу - бик борынгыдан килә торган сыйфат. Кайбер кешеләрдә үзен нык кына сиздереп куя. Эштә аны теге бик кырыс партком күреп алды. Бик җылы елмаеп кул бирде. Эшләр барамы, дип хәләхвәл белеште. - Теге, радиодан сөйләгән Сайкин синең әтиең мәл-лә? - дип сорап куйды. Аның моны белгәнлеге сизелеп тора иде. Сынау өчен телен тартып карыйсы килгәндер, мөгаен. Мәгариф баш кагып кына җавап бирде. Партком картны мактады: - Нинди зиһенле, акыллы, ничек, үзе шундый фикергә килдеме, синең дә йогынтың булдымы? - Үзе, үзе, - диде Мәгариф, горурланып. - Молодец карт, ә? - дип, тагын бер-ике хуплау сүзе әйтте дә, газета турында сораша башлады: - Карале, бу Идалова редактор булгач, газета бераз сүрәнләнә төште шикелле, ә? Син ничек уйлыйсың? - диде җитди төстә. - Белмим шул, алай микәнни? - дигән булды Мәгариф, туры фикерен әйтергә теләмичә. Идалова турында кире сүз әйтүдән тыелды. Дөрес аңламаулары мөмкин. Үзең белән бергә эшли, бер бүлмәдә утыра торган кешенең артында сөйләү әхлаксызлык инде. Әмма бу хакта уйлау юк, сөйлиләр. Ничек кенә сөйлиләр әле! Артында гайбәтен сата да, каршыңа килеп утырып, эшен эшләргә тотына. Ник бер төге селкенсен, ник кызарсын, сиңа төче итеп елмая әле ул. Ә бит артымда мине сөйлиләр, гел яманлап кына, мулла малае, диләр, аңа иске караш йоккан булырга тиеш дип тел озайталар. Ә нигә миңа үз нәүбәтемдә бүтәннәрне сөйләмәскә? Юкса мин юләр булып калам бит... Башкалар ни эшләсә, син дә шуны эшләргә тиеш. Моннан соң ушлырак булырга кирәк. Әнә әтинең радиодан сөйләве парткомга ошаган. Фикере уңайга борыла башлаганлыгы күренә. Ниндидер пунктта мин редакторлык эшенә ярап бетмәгәнмен. Бер пунктына туры килмәсәң дә куймыйлар. Парткомның шәхси үзеннән тормый бу. Яисә аның яхшы йә яман кеше булуыннан да тормый. Минем берме-икеме пунктта минус торган. Хәзер ул минус бетте. Әнә партком бөтенләй икенче төрле карый. Мине күтәрергә чамалый түгелме? Ничектер өметләндергеч итеп сөйләште. Мәгариф эш арасында Надия янына барып килде. Аның хәлендә әллә ни алга китеш сизелми иде. Ярый әле Надия берни дә ишетмәгән. Хәле чит нәрсәләр белән кызыксынырлык булмаган. Менә яңа дару биргәннәр, шул бераз гына арулатып җибәрде, ди. Надия һаман Артур хакында гына сорашты. Бүтән берни белән кызыксыну белгертмәде. Өйгә кайткач, Мәгариф эчендәге сөенечен әтисенә сөйләмәкче булды. Тик әтисе башын мендәргә күмеп, ике беләге белән кочаклап яткан. Башым бик авырта, утны яндырма, диде. Ул ыңгырашыпыңгырашып куйды. Мәгариф дару алып килеп эчерде. Картның төсе әйбәт түгел иде. Мәгариф эштән туры фабрикага китте. Кешеләрне күреп, материал аласы бар иде. Нөркәев очрады. - Дөреслек бармы, юкмы, иптәш Сайкин? - дип баш-лады ул. Аның производствога яңа җайланма кертүен һәм шул юнәлештә эшләргә омтылуын шик астына алып язылган мәкалә бик нык ачуын китергән. Ул гына түгел, әлеге мәкалә тәмам омтылышын бетереп ташлаган, өметен өзгән. - Дөреслек бар ул, нишләп булмасын, - диде Мәгариф, юату өчен түгел, чын ышанып. Нөркәев тормышны мәктәптә укытканча һәм газетта язганча гына була дип белеп фикер йөртә иде. Шундый ялгыш иркеннән чыгып җитмәгән. - Мин булсын дип тырышам, минем башыма сугалар... - Бу - синең дөреслек, дөньяда син генә түгел. Димәк, синең дөреслеккә кемнәрдер үз дөреслекләре белән каршы төшәләр... - Парткомда әйтәләр, без Тарикка алай язарга кушмадык, диләр, - диде Нөркәев. - Ул аны карьера эшләү өчен язган... - Менә күрдеңме, Тарикның үз хаклыгы, аңа карьера кыйбатрак булган, - диде Мәгариф, ниндидер мөһим бер фикер җебенең очын тапкандай. - Синең дөреслегең аныкы белән бәрелешкән... - Хаклык бит минем якта, аның ягында түгел! - Хаксызлык, бер җай табып, һәрчак хаклыкка удар ясый! Гүя синең хаклыкны сынар өчен. Ә? - Мин хаклы, ул хаксыз. Карьерасы өчен файдалы башлангычны харап итә. - Ә ул мин хаклы дип уйлый. Менә бит нәрсә! - Ул - корткыч, рас файдалы эшне юкка чыгара икән. Менә кем ул! - Син үз хаклыгыңны исбат ит, тик кенә ятма. Яткан таш астыннан су акмый. - Ә ничек итеп, ничек итеп? - диде Нөркәев, шул дәрт белән кызышып. Мәгариф аңа, нишләргә, кая барырга кирәген өйрәтеп, киңәшләр бирде. - Үз хакыңны хаклап йөрмәсәң, сине берәү дә хак-ламас, диде. Мин хаклы идем, мине рәнҗеттеләр дип яту - обыватель эше, ә син - эшче, һәм син үз хаклыгың өчен көрәшергә тиешсең. Хаклыкны, тәлинкәгә салып, сиңа беркем дә китереп бирмәс. Сугышып алырга кирәк аны. Шул чакта кешеләрне һәм тормышны да ныграк беләсең. Тормыш агымының аскы ташларын шәйләргә өйрәнәсең. Дөреслек авырлыклар белән булса да үзенә юл ярып җиңеп чыга ул. Цехта тагын Дәриянең апасы очрады. Мәгарифне бер почмаккарак алып китте дә еларга тотынды. Дәрияне жәл-ләп елый иде. Алар яныннан бер хатын-кыз срогын тутырып кайткан һәм аңа килеп Дәриянең хәлен сөйләгән. Кызыбыз беткән, кызыбыз беткән, ди-ди яшен тыя алмады апа. "Бик әшәке бандитлар кулына эләккән. Йә малың, йә җаның дип, пычак кына күрсәтәләр дә, теләсә нишләтәләр икән. Нинди генә каргышларга юлыгып бәхетсез булды бу бала? Чибәр булганга шулай бәла ябырылды аңа, матурлар бәхетсез булалар, диләр иде аны... Инде ни хәлләр итәргә? Әти-әнисе аның кайгысыннан үләр чиккә җиткәннәр. Моны ишетсәләр, бөтенләй ычкынырлар... Ичмаса, син, Мәгариф, бер-бер әмәл эшли алмыйсыңмы?" Мәгариф, үзенең көчсезлеген таныгандай, күзләрен аска төбәде. Йөзендәге кайгы төсмерләре битләрен сорыландырып, ияк, борынын зәңгәрсуландырып җибәргән иде. Нишли генә алсын инде ул? Начальниклар тирәсендәрәк чуалганга әйтә торгандыр, мөгаен. "Апа, ул эштә беркем беркемгә ярдәм итә алмый, - диде Мәгариф кайгылы төстә. - Менә авыл Советыннан ходатайство алып, әтиәнисе йөреп караса гына берәр эш чыгаруы мөмкин. Ә болай юк..." Апа шул киңәшкә дә бик сөенде. Үзләре дә шул исәп белән Казанга килгәннәр иде. Ял көне иде. Иртүк торып, Надиягә илтергә әйберләр төйнәде һәм төнге дежурдан кайтачак әтисенә күкәйләр пешерде, шул арада үзе тиз-тиз капкалап алды. Аннары, олы якка чыгып, чит ил әдәбияты дәреслеген укырга тотынды. Шулчак ишек шакыдылар. Мәгариф тәрәзәдән капка төбендә торган парфюмер магазины атын күреп алды. Әти тагын ватык әрҗәләр төяп алып кайтты микәнни ди-ди, ишеккә атылды. Чыкса, олаучы башын иеп капкага таба китеп бара. Арбада әрҗәләр юк иде. Ул капкадан тышкы якка атлауга, олаучы брезентны ачып җибәрде. Анда әтисенең үле гәүдәсе ята иде. Буыннарының кинәт көче бетеп, ул тизрәк арба үрәчәсенә тотынып калды. Аннары брезентка төргән килеш картны караватына кертеп салдылар. Менә шул мәлдә генә Мәгариф әтисенең үлгәненә ышана башлады. Кич белән, күз бәйләнгәч, шәһәрнең указлы мулласы, мәетләрне җеназа укып озатучы мулла һәм тагын бер карт килде. Алар Фатыйх картны яхшы беләләр, намуслы кеше дип таныганнар икән. Фатыйх картны белүчеләр бик күп, әмма, радио аша Алланы юк дип диннән ваз кичүен тыңлаганнан соң бик каты ачулары купканга, аңардан йөз чөергәннәр, ди. Иманын саткан кяфер дип, бик нык каргаганнар, ди. - Нишлисең, - диде мулла, сакалын күкрәгенә терәгән килеш аскарак карап. - Язмышы шулай килеп чыккандыр инде. Улым, әтиеңне ничек озатасың? Җеназа укып, кәфенгә төрепме, әллә яңачамы? Мулла Мәгарифкә таба башын бормыйча, күзен төбәмичә генә шулай сорады. - Иманын сатты бит, ничек аңа җеназа укымак кирәк, мулла абзый? - дип, каты гына әйтеп куйды теге карт. Аның сакал баскан озынча йөзе, кәкре борыны дәһшәт белән тулган иде. - Алай димә, кем, җаныңа гөнаһ алма, - диде мулла бик ышанычлы, төпле рәвештә. - Алла үзе аны иманнан мәхрүм иткән. Әйе, язмышын җиңеләйтү өчен! Аллаһы Тәгаләнең кодрәте иксез-чиксез, бәлки, син, карт, үзең дә бу сәгатьтә имансыз калып утырасыңдыр. Алла иманнан мәхрүм итсә, ниләр кылмак кирәк. Тәүбә, Тәүбә! - Тәүбә, тәүбә, хәзрәткәем, - диде карт, каушап. - Иншалла, иманым бар шикелле әле! Тәүбә, тәүбә! - Иманнан мәхрүм кылырмын, әмма адәм баласы мо-ны үзе белмәс, дигән Аллаһы Тәгалә! Шуның өчен вафат булган кеше хакында "иманын саткан" дип аваз салырга ярамый. Аның язмышы шулай кушкандыр, нишләтәсең аны... Адәм балалары ниләр генә кичерми, - диде мулла һәм гәүдәсе белән Мәгарифкә табарак борылды. - Йә, улым, ничек? - Без аны яңача озатырбыз инде, - диде Мәгариф. - Ярый, ярый, хуҗа эше, хуҗа эше, - дип, мулла урыныннан кузгалды. Аның артыннан куркынган, күзләре түгәрәкләнгән теге карт та иярде. Алар киткәч, Мәгариф мулланың ничек әтисен аклавы турында уйлады. Заман мулласы, ахрысы. Тиешле җиргә алып барып үзен өшкергәннәр булырга кирәк, югыйсә ул әтисен аклап маташмас иде. Теге картның да ничек телен тешләтте. Врачлар картның миенә кан йөгергән дигән диагноз язып бирделәр... Әмма гаилә эчендәге хәлләрне күзәтеп торучылар бар. Шуларның берсе күптиражлы газета редакторы әйтте: - Син карьераң өчен әтиеңне харап иттең, - диде ниндидер явыз тантана белән. - Син аны диннән ваз кичәргә мәҗбүр итмәсәң, шундый зур мулла кыек адымга бара алмас иде! - Юк, ул моны үз ихтыяры белән эшләде, - дип, Мәгариф башына таяк белән орган кебек телсез калды. Тегене бу фикереннән ничек түндерергә әмәл тапмады. Ул, күкрәгенә учын куеп, тынып утырды, сулышы тукталгандай булды. Тамагына ачы төер утырган иде. Менә ул көч-хәл белән бугазындагы ачы төерне йотты да әтисенең бу көфер эшне үз иреге белән эшләгәнен исбатларга, дәлилләргә кереште. - Кая мәҗбүр итү, күп китаплар укып ул үзе шундый нәтиҗәгә килде. - Маташма, барыбер ышанмыйм, - дип, теге кул селтәп китеп барды. Аның шатлыгы кыяфәтенә чыккан иде. Кеше бәласенә шатлана торган затлар да бар әле... Синең турыда алдан начар фикер урнашса, аны бернинди дәлилләр белән дә кире кагып булмый. Шунысы күңелгә тынычлык бирә: әти миңа бервакытта да рәнҗемәде. Ул барышны аңлый иде. Кайчак ихлас ачыласы, күңелен бушатасы килгән чакларда әйтә иде: "Тормышның тегермән ташларыннан бер зат та читкә тайпыла алмый. Ул ташлар һәр затны он итеп тарта һәм хәзерге тормышка яраклы хәлгә китерә, һәрбер тормыш та шулай. Бүтәнчә исә тормыш бара алмый, үзенең юлын, максатын югалта. Адәм балаларын тормыш үзенчә итәргә тиеш. Бу - зарурият, кирәклелек. Кирәклелекне үтәми дә булмый, чөнки кешеләрне җәмгыять итеп оештырып эшләтү һәм нормаль яшәтү өчен бүтән бернинди дә чара юк". Әтисе Толстойның "Книга для чтения" дигән революциягә чаклы чыккан китапларын укый иде. Ул аларны Әстерханнан алып кайткан иде шикелле. Әллә шул китаплардан белде микән тормышның чыгырлары хакында? Һәрхәлдә, тормышка бер дә дәгъвасы, үпкәсе булмады аның. Миңа да тормыш авырлыкларын бер дә рәнҗемичә генә кабул итәргә әйтә иде. Тормышның синдә бернинди үче юк, ул синнән үч алмый. Әмма борчуларсыз да тота алмый. Адәм заты бик тиз бозыла башлый, яраксызга чыкканын үзе дә сизми кала ул... Надиянең авыруы әтисен юксынуны тиз оныттырды. Хастаханәдән чыкканда ук кыяфәте шик тудыра торган төстә иде. Бик нык үзгәргән ул. Күзләре тирәли күксел кыршау яткан, борыны очлаеп, маңгай алга чыгыбрак киткән шикелле. Үзе кай төше авыртканын да әйтми, тик хәле юклыгыннан гына зарлана. Малайны бик нык сагынган, кочагыннан бер дә чыгармый. Гаепле елмайган килеш, аның белән сөйләшә дә сөйләшә. Малай, ниһаять, арыды, алдында йоклап китте. Баланы үз ягына кертеп яткыргач, Надия ире янына килеп ятты. Аны муеныннан ике куллап кысып үзенә таба китерде. - Хатыннар янына бардыңмы, ә? - диде шаярткан төстә, үзе һаман яратып кысты да кысты. - Нәрсә сөйлисең, Надия... - дип үпкәли башлады Мәгариф, хатынын шулай ук биленнән кочып. - Ә син бар, Мәгариф, югалып калма, - диде Надия, кулларын бушайта төшеп. - Гөнаһ кыл, тик миңа ишетелмәсен. - Йә инде. Надия, мине сынама... - Мин чынлап әйтәм, Мәгариф. Чөнки бүгеннән соң мин сине кочагыма ала алмыйм. Хәлем юк, кәефем начар. Күреп торасың, - дип, авыр сулап куйды Надия. - Син гөнаһ кыл, әмма күңелең нык булсын, күңелең белән миңа хыянәт итмә. Болай тыштан гына кыл гөнаһны. Ир-атка кирәк ул... - Нәрсә син, Надия, валлаһи... - Ант итмә. Тыштан гына булса, берни юк. Ләкин хатыннардан үзеңне бетертмә. Кешегә нәселдән төп энергия салынган, шуны чыгарып бетерсә, кеше бик тиз шәлперәя. Ә син үзеңне сакла! Хатынкыз белән тиешеннән артык булма. Чамасын белеп кенә. Йөрәгеңне бирмә хатын-кызга, йөрәгеңне сакла. Бер йөрәгеңне алсалар, ашап бетерерләр. Надия сөйләгәндә, Мәгариф көлде дә көлде, барысын да шаяруга борырга теләде. Әмма Надиянең җитдилеге баш миенә китереп суккан шикелле итте. Нигә ул мондый сүзләр? - Нигә син тузга язмаганны сөйлисең әле? - диде Мәгариф. - Мин кирәген сөйлим, сине яратканга күрә... - Юк, син тыныч бул, Надия... - Ант итмә, дидем. Ул мәсьәләдә сүзендә тора алмый кеше, нигә эчтән кыйналып яшәргә? Искитәрлек берни юк, ир-ат белән хатын-кыз арасында барысы да булуы мөмкин. Нигә яшерергә, нигә шуны фаҗига санарга? Шуннан фаҗига ясарга? Янәсе, хыянәт... - Юк, Надия, син авыруыңнан чыгып уй йөртәсең, ахрысы, - диде Мәгариф, яратып. - Чирең шулчаклы ныкмыни? - Ир хыянәт итте, хатын тугры түгел, дип аерылышучылар бар бит... - Дөрес, ул хыянәт итмәс, аерылырга!.. Ничек инде, Надия? Юк! Синеңчә була алмый... - Исең киткән, беркөн ире ниндидер хатын белән йоклап чыккан икән! Харап, ну, шуннан ни була? - Юк, минем хатыным берәрсенең кочагында ята калса, мин бүтән аның янына бара алмыйм, аның тәненә кагыла алмыйм, - диде Мәгариф. - Яратсаң дамы? - Чит ир кочагында булсын да, ничек мин аны яратыйм ди. - Димәк, синең әле яратканың юк... - Мәзәк тә син, Надия, ә сине? - Мине бары аңың белән генә яраткансың, ахрысы?.. - Ни сөйлисең, Надия, валлаһи... Аң белән дә, хис белән дә! Юк, син әллә ничек булып кайткансың әле. - Хис белән яратсаң, аның вак-төяк гөнаһларына әһәмият итмисең. - Ничек инде, хатының сиңа мөгез куеп йөрсен, син шуңа битараф кына кал, имеш! Булмый торган хәл, ниндидер идеализм. - Ирләр хатыннарына гел мөгез куеп йөриләр, монысы ничек? Ике баласы бар, ничек ул ирен ташлый алсын, ә? Ирләрнеке чутка алынмый, хатын әз генә күзен ялтыратса да, ире тавыш кубара. Электән килә, ирләр хатыннарын хосусый милек итеп карыйлар... - Хатыннар да шулай, алайса... - Юк, мин алай нечкәртергә теләмим, иремне хосусый милек итмим, ә син мине? - Мин... мин... хосусый милек кебек күрәм, чөнки хисләрем саф һәм көчле... Яшермим, гаеп итсәң итәрсең... - Ничек гаеп итә алыйм? Юк! Уф! Арыдым инде мин... - дип, Надия ирен үз яныннан читкә этәрә башлады. Мәгариф хатынының хәлен аңлады, торды да аны яхшылап яткырды, юрганына төрде. - Хәлемне аңлавың өчен рәхмәт сиңа, Мәгариф! - диде Надия. Мәгариф, диванга чыгып яткач та, озак йокыга китә алмады. Надия белән сөйләшү аңа тәэсир итте һәм башына төрле уйлар китерде. Нигә шулай күңелен әйләндереп салырга ашыга ул. Аларның моңа охшаш сөйләшүләре элек бер дә булмады. Хастаханәдә бик нык уйланып яткандыр, күрше хатынкызлары да уйчан, сөйләшә торган туры килгәндер. Тукта, Надия сүзләрендә ниндидер моңарчы сизелмәгән төсмер дә чагыла шикелле. Нәрсәгә дип әллә нинди китапча сүзләр сөйли? Хисең белән яратмагансың, имеш. Ярату хакында сүз сөйләп буламыни? Кеше ярату турында сөйли икән, димәк, ул нәрсә юк дигән сүз. Шуңа сөйли ул аны. Надиянең миңа карата хисләре бетте микәнни? Яратуы балага күчкән, ахрысы. Шулай булырга тиештер инде. Авыруы бик җитди шикелле. Надия нәрсәнедер әйтеп бетерми. Терелергә бер өмет тә юк микәнни? Алай булмаска тиеш. Моны күз алдына да китерү мөмкин түгел. Юк-юк! Надия сизенә, ләкин белгертәсе килмиме? Бу уйдан Мәгариф эсселе-суыклы булып китте. Мондый гаделсезлек аны читләтеп үтә күрсен. Юкса нишләр ул? Кара, ничек ул барча тамырлары белән Надиягә берегеп киткән икән. Тамырлар өзелсә, беттең дигән сүз. Ярату-яратмау хакында сөйләнгән булалар. Ир белән хатынның бер-берсенә берегүендә ярату бик кечкенә нәрсә ул. Бер күнегелгән гадәт кебек. Ул гадәтне үтәмәсәң дә яшәп була, дус булып була. Арада бар хисләрдән, гадәтләрдән өстен бала бар. Менә нәрсә ир белән хатынны бер-берсенә бәйли. Ул баланы мин бар нәрсәдән өстен саныйм. Аны бар нәрсәдән ныграк яратам. Мин аның өчен үләргә әзермен сыман. Сүзләр генәме бу? Сөяксез тел ни сөйләмәс? Әгәр шундый ситуация килеп чыкса, мин балам өчен үлемне сайлармын шикелле. Андый хәлнең булмаслыгын белеп, шулай кыю уйлыйммы? Эш конкретлыкка килеп терәлсә, нишләр идем икән? Юк, барыбер ул җан валчыгым өчен үземне корбан итәрмен... Баланы шулай яратасың икән. Адәм заты өчен бу - иң көчле һәм риясыз рәхәт тойгы. Кеше теләсә нинди очракта рияланса да, бала мәсьәләсендә икейөзлеләнә алмыйдыр, мөгаен. Моңардан да эчкерсезрәк тойгылар юк. Надия баланы аеруча нык ярата. Бермәлне Мәгариф аның Артур белән сөйләшкәнен шыпырт кына тыңлап торды. Надия Мәгарифне өйдә юк дип белә иде бугай. - И бәхетсез балам, үскәч, син мине ачуланмассың, яме? Әнине ачуланырга ярамый, гөнаһ була, улым. - Әни, нәрсә ул гөнаһ? - дип сорап куя Артур. Аның бик матур итеп сөйләшә башлаган чагы. Сүзләрне белергә тырышуында зиһенле булуы сизелә, һәр сүз белән кызыксына, колак артыннан уздырып җибәрми. - Әнине ачулану, яратмау гөнаһ була, улым, аңлыйсыңмы? Әйе, син миңа үпкәләмә, рәнҗемә. Сиңа бик авыр хәлләргә калырга туры килер. Тик син чәүчәләнмә, сабыр гына чыда, сабыр гына көт. Барысы да бер үтә ул. Начар да, яхшы да үтә. Бик бәхетсез чакларыңда мине каһәрләмә. "Язмыш шулай булгандыр инде" диген. Минем тормышым четерекле булды. Моңа мин үзем генә гаепле булдым. Мин бер дә бәхетсез булмадым. Миңа гел җай килеп кенә торды. Мөшкел хәлләрдә, инде беттем дип уйлаган чакларымда, һич уйламаган җирдән җай чыга иде дә котылып кала идем. Сугышта да шулай булды. Безнең госпитальне берничә мәртәбә бомбага тоттылар. Врачлар, сестралар һәлак булды, мин ничектер исән калдым. Гомер буе миңа җай чыгып кына торды. Ә-ә, йоклап киттеңме, балам, йокла, йокла... Йокы ул йөрәккә файдалы, диләр врачлар... Син, улым, мине онытма. Мин үлгәч, минем каберемә кил, яме. Килми калма. Чөнки мин сине сагынып көтеп ятармын. Син кил дә әкрен генә "Әни!" дип дәш, мин шунда ук ишетермен, сине танырмын. Менә тәүфыйклы бала, әнисен онытмаган, диярмен. Миңа бик-бик рәхәт булып китәр. Нинди генә авыр булса да, син мине ташлама, улым. Мин сине юксынырмын. Бу бала нишләп килми икән дип борчылырмын. Син килсәң, минем рухым шатланыр, салкын җир астында ятуы миңа җиңелрәк булыр... Минем сөякләрем дә синең өчен кайгырып ятарлар. Балама яшәү авыр микән, бәхете бармы икән дип кайгырырлар. Минем синнән дә кадерлерәк беркемем дә булмады. Мин сине бу кырыс, шәфкатьне белми торган дөньяга китереп ялгышмадыммы икән? Әх, беләсе иде шуны! Юк, белергә мөмкин түгел. Мин белмичә генә китәм. Шул белмәү мине газаплар. Шулай да син бирешмә, улым, әрсез бул. "Әрсезлек - ярты бәхет" дип юкка гына әйтмиләр. Дөнья-да яхшы кешеләр күп, шуңа күрә тормыш яхшырганнан-яхшыра барыр. Кешеләр дөреслекне әйтергә дер калтырап тормаслар. Дөреслек булса, гаделлек тә булыр. Беркем дә бер гаепсезгә кимсетмәс. Сезнең буын әйбәт, кешеләрчә булган тормышны күрер. Тормышны кешеләрчә күрү өчен күп көч түгәргә, тир түгәргә туры килер әле. Мин кешеләр кешеләрчә яшәрләр, бер-берсенә кадерле булырлар дип ышанам һәм сине тапканыма үкенми башлыйм... ...Берничә көннән Надия әниләренә күчте, шунда үзенең элеккеге кечкенә бүлмәсенә урнашты. Күбрәк караватында ятып кына тора башлады. Әнисе шулай таләп итте. Чөнки үзе аптекада эшли. Дефицит даруларны алып кайта ала иде. Мәгариф аның янына көн дә бара. Әби кеше киявенең өтәләнеп йөрүен ошатмый, һаман төрттереп кенә тора. Надиянең йөрәге эштән чыгуын аңардан гына күрә ул. Бу хакта кызы аңа Мәгариф алдында аңлатып-аңлатып та карады: - Бала чактан ук булган миндә йөрәк авыруы, балалык, яшьлек белән беленмәгән, менә хәзер килеп чыкты... Медик булып, үзең дә чамаламагансың, әни. Әнисе ишетәсе дә килми, башын гына селки һәм Мәгарифкә кырын күз белән карый. Надиянең сүзләрендә терелергә өмет юк икәне бик нык беленә иде. - Бала өчен кайгырма, әни үзем тәрбиялим, ди - дип куйды Надия, пышылдап. - Ни сөйлисең? - дип, Мәгариф аның кулларына ябышты, каты итеп кысканын сизми калды. - Ничек итеп мин аны аңа бирим? Надия, тукта, бу хакта ачык сөйләшик. Әниеңне чакыр. Аңлашылмау калмасын!.. - Өйләнмичә тормассың бит? - Нигә җиргә китәргә ашыгасың? - Мин ашыкмыйм. Ул хакта кирәкмәс. Өйләнгәч, Артурның чит кулда калуын теләмим. Син каршы килмә. Хәзерге хисләрең үзгәрер, реаль аң килер. Әллә белмимме кеше ничек үзгәргәнен. Йөз сиксәнгә генә түгел, өч йөз алтмыш градуска үзгәрерсең. - Юк, син мине белмисең икән, Надия! Әй егетләр! Артур хакында мин үзгәрмәячәкмен. Шуны бел, әниеңә дә аңлат! Конкрет итеп! Шулчак Надиянең әнисе, кереп, Мәгарифнең китүен үтенде. Яхшы гына, итагатьле итеп, син үзең дә аның хәлен аңлыйсың, диде. Чынлап та, Надиянең хәле беткән иде. Аның үтә күренмәле булып калганын ак куллары, яшел юрганы өстендә тәмам көчсезләнеп, ниндидер җәнлек ботарлаган кошның кызганыч канатларын хәтерләтеп яталар иде. Мәгарифнең йөрәге сулкылдый-сулкылдый авырта, ул ни уйларга, ни кылырга белми. Тимер читлектәге җәнлек шикелле, өендә әрле-бирле килеп йөренә. Авыр уйларын башыннан, күңеленнән куып җибәрә алмый. Ул уйлар аны ерткыч кебек кимерәләр. Мондый хәл килеп туасы исенә дә килеп караганы булмады. Надия авырсын, имеш, һәм Мәгарифне ялгыз калдырып китсен, имеш... Нәрсә генә булды икән соң? Надия нинди таза, тутырган туп кебек тыгыз тәнле иде. Бүтәннәр үпкә чиреннән шулай тиз шиңәләр. Моның бар җире таза, бары йөрәк начарлыктан кеше шулай тиз бетәшә микәнни? Шушы көннәрдә Надияләрнең бертуган тиешлесе Ашхабадтан кайтып төште. Аны Мәгарифләр фатирына урнаштырдылар. Абзый сугыш башында ук уң кулының ике бармагын өздергән булган. Бүтән алмаганнар. Ашхабадның бер посёлогында үз йорты белән яшәгән. Мәктәп завхозы булып эшләгән. Гаиләсе булган: хатыны, ике баласы. Бу бәрәкәтсез эштән туеп, яңа салынып ята торган Газлы шәһәренә эш белешергә барган. Сварщиклар курсында укып йөри икән, кинәт беркөнне Ашхабадта җир тетрәве хакында сөйли башлаганнар. Газлыны да әзрәк селкетеп алган ул. Күп зыяны тимәгән, көче әз булган. Ашхабадта бик көчле булган, диләр. Рәсми игълан юк, халык шулай сөйли. Абзый, бик пошынып, торган җиренә кайтып китә. Кайтса, ни күрсен, шәһәр тәмам җимерелеп беткән, көлгә әйләнгән. Алар яшәгән посёлок бөтенләй әллә кая киткән, җир йоткан, ул төштә күл барлыкка килгән. Гаилә, хатын, балалар шул упкынга киткәннәр дә беткәннәр... Менә ничек була икән... Берәүләрне сугыш афәте кыеп ташлады, безне менә тыныч вакыт хәвефе бетерде. Ни әйтә аласың, ни кыла аласың? Абзыйны Мәгариф эшкә урнаштырып йөрде. Ул аз сүзле, боек иде. Йөрәгенә чыдый алмаганнан: "Анда бит җир тетрәү бик күп баллы булган, тугыз-ун диме. Ә яздылар дүрт-биш балл гына дип. Әгәр тугыз-ун балл дисәләр, коткарышырга халыкара оешмалар киләсе икән. Аларны илгә кертергә ярыймы соң? Тоташ шпионнар җибәрәләр бит алар ярдәм итүчеләр ролендә. Шуңа күрә язмаганнар. Халык та нык кына кырылган. Нигә безгә шулай яшеренеп, качып-посып яшәргә инде, һич аңламыйм. Барча нәрсәне сер итү кирәк микәнни?" - дип сөйли иде. Абзый бер кызыклы хәлне исенә төшерде: "Бер таҗик җир тетрәү алдыннан гына шәһәрдән ерак бер авылга ишәк сатып алырга киткән. Ишәкне алып, өенә кайткан бу. Ни күрсен, өенең эзе дә калмаган. Чокыр якасындагы өе төпкә упкан да, чокырның ике як ярлары бергә килеп тоташкан. Хатыны, апасы җир астында калганнар. Шуннан аягына нидер килеп сарылганга иелсә, мәчеләре икән. Менә тамаша! Нинди гаҗәп бу? Соңрак белгән, мәче, җир тетрәвен бер көн алдан сизеп, балаларын тау башына ташып куйган икән. Менә сиңа ахмак мәче! Җәнлекләр сизә дип ишеткән бар иде, әмма менә үзем шаһит булдым. Бер-ике көн алда кешеләр, юлларда еланнар күреп, шиккә төшкән булганнар. Ләкин әллә ни әһәмият бирмәгәннәр. Еланнарның юкка кузгалмаганын кайберәүләр шәйләгәннәрдер, саклану чарасына да керешкәннәрдер. Ләкин беркем дә шундый көчле афәт булыр дип һич уйламаган... Ул төштән кешеләр кача хәзер. Безнең яктан барып урнашканнар бигрәк тә. Исән калганнары бик тиз тәртәләрен бордылар. Китәргә рөхсәт юк, беркемне дә җибәрмиләр. Минем Газлыда булуым ярдәм итте..." Абзый ике учына башын салып утыра да дога укыган кебек: "Ничекләр генә монда яшәрмен, ничекләр генә. Бигрәк авыр икән монда. Ул якта тормыш җиңел, көн итү ансат. Биредәге кебек кысанлык юк. Халкы да мәрхәмәтле, ярдәмчел, дини. Диннән курка, шуңа күрә кешегә начарлык эшләргә шүрли. Олыны - олы, кечене кече дип белә. Ата хакын, ана хакын, туган хакын хаклый. Анда бөтенләй башка тормыш. Кыш булмый. Ел тәүлеге җимештән өзелмисең. Бигрәк тә халкы бик әхлаклы, иманлы. Аларга ышанырга була. Иманы булмаганнарга ничек ышанмак кирәк?.. Юк-юк, ул якка бүтән аяк атлый алмыйм инде. Нишләргә соң, нишләргә?.." - дип сөйләнә дә сөйләнә... ...Менә ничә көн инде Мәгариф аңгы-миңге, исенә килә алмый йөри. Әйтерсең лә зиһенен җуярлык итеп башына китереп суктылар. Башта уйлар чуалган, бер төенгә һич тә җыярлык түгел. Җитмәсә, маңгайга кыршау кигергән сыман, бик нык авырта. Күзләрне кан сарган, яктылык томанлы булып тоела. Бар нәрсә ничектер куе томанга төренгән сыман. Әйберләрнең, кеше йөзләренең төсе сорыланды. Ак чырайлы кешеләр соры йөзле булып күренә. Бу Ашхабад зилзиләсеннән исән калган Фидаи абзыйның кыяфәте дә үзгәргән кебек. Ул ничектер бөкшәебрәк калган. Мәгариф үзенең дә кечерәеп, бушап киткәнен сизә. Эчемлек эчеп карый, һич алмый, башына китеп тә карамый. Абзый көн дә эчемлек алып кайта, Мәгарифнең кайгысын уртаклашмакчы була. Эчемлек кабул итсәң, кайгың җиңеләя, имеш. Ул үзенең ачы кайгысын шушы әче су белән юа, шуңардан җиңеллек таба. Бер стаканны салып куйгач, ул йомшый, язмышка булган ачуы кими төшә. Әйбәтләнә, бар нәрсәне яхшы яктан гына күрә башлый. Кешеләр барысы да яхшы, яхшылык эшләп кенә торалар, һәм ул үзе дә әүлияга әйләнә. Мәгарифне мактарга тотына: - Син, энем, әйбәт кеше. Шуңа күрә бар нәрсәне йө-рәгең белән кичерәсең, йөрәгең аша уздырасың. Син - йөрәк кешесе. Син бер хәлдә дә начарлык кыла алмыйсың. Чөнки син намус тозагында. Син хатыныңа бер тапкыр да хыянәт итеп карамагансыңдыр. Юк. Ә минем андый гөнаһым әз-мәз булды. Ул як минем тегеләй. Мин аны Аллага япсардым, Алла үзе кушкандыр, үзе хәерле кылсын, дидем. Гаиләмнең бу фаҗигасен дә Аллага япсардым, Алла шулай теләгәндер дидем. Шуңардан бераз күңел тынычлык тапты. Аннары менә бу шайтан суыннан йөрәккә әз-мәз ял алгалыйм. Ә синең сыенырга бер Аллаң да юк, ичмаса! Эчемлек тә тәэсир итми, ахрысы. Нинди дә булса бер алла кирәк ул, энем, сыенырга, сылтау итәргә, гаепне аңа аударырга. Мин бар гаепләрне Аллага аударып яшим. Шулай җиңелрәк яшәргә. Юкса барысын да кеше йөрәге ничек күтәрсен? Кеше башы барысын да ничек уйлап бетерсен? Ничек очына чыксын? Бу дөньяның очы-кырые юк. Ә кеше дөньяда бик аз яши, ул мосафир гына бу дөнья дип атала торган йортта. Кешенең бар нәрсәсе дә чикле, бар нәрсәсе дә нечкә кыл өстендә. Аңа бу катлаулы дөньяда көн итүе бик авыр. Барысы да үз өстендә, үз башында. Ничек чыдамак кирәк? Йөкнең беразын Аллага япсару зарур ул. Кылган гөнаһларыңны да Алла җилкәсенә тапшырасың. "Алланың кодрәте зур, ул ярлыкар" дисең. Ә синең хәл бик авыр, энем. Алланы бетереп ялгыш эшләделәр. Адәм баласы бит йомшак зат, аның җанына бер терәк кирәк. Авыр минутларда барып сөялер өчен. Җанга ниндидер таяныч зарури. Алладан ваз кичү ансат ул, ә дөньяда исә күңелгә таш ыргытып кына торалар. Нишләргә белмисең, бер чараң юк, ә тере килеш кабергә керә алмыйсың, көн итәргә кирәк. Мин дә Алласыз яшәп карадым, юк, булмый, бик авыр. Тегендә гаделсезлек, монда законсызлык, ничек шуны җан күтәрә алсын? Бар хәлләр, тормышлар әйбәт, гаделлек-хөрлек хөкем сөрсә, Аллага, бәлки, эш тә калмас иде, ул кирәк тә булмас иде. Әмма тормышта очы очка ялганмый торган хәлләр күп әле, күп. Минем абый авылда укытучы иде, малаена Урал дип исем кушкан өчен теге елны алдылар, шунда һәлак булды. Моны ничек аңламак кирәк, ничек җанга кабул итмәк кирәк? Ни гаебе булсын аның? Әгәр тормышта мең сорау-га җавап табылмый икән, монда Алласыз мөмкин түгел инде. Ә хәзер бик күп сорауларга җавап табып булмый әле... Әйдә, тагын әз генә салып кара, җиңел булып китмәсме, ә, Мәгариф? Мәгариф, уянып киткән кебек, башын күтәрде, болганчык күзләре белән абзыйга карады. Абзый стаканын чә-кешергә сузган. Мәгариф аңышып бетми тора. Шул аңламаган көе ул стаканын кулына тотты, белешми генә чәкеште һәм эчеп җибәрде. Ачы су бик җирәнгеч булып тоелды, ничек эчәләр моны дигән уй килде башына. Абзый тагын сөйләнергә тотынды: - Хатын үлү ул кадәр үк түгел, менә балалар - бәгырь ите, аларның үлеме - синең дә ярты үлемең. Мин - балаларым өчен ярты үлгән кеше. Ә син хатының үлгәнгә шулчаклы интегәсең! Балаң бар бит, менә сиңа юаныч, менә сиңа таяныч! Минем әнә ничек булды, барыбер яшим, ярым үлгән көе яшим. Йөрәгем телгәләнеп беткән. Син алай үлмисең, малаең өчен яшисең. Артык хафаланма. Хатын үлеме авыр булса да, йөрәкне яраламый, менә бала үлеме йөрәккә мәңге яра калдыра. Ул төзәлми. Гомер буе төзәлми. Кеше нишләргә тиеш? Менә тагын шуңа Алланың кирәклеге килеп чыга. Хатын табыла, ә бала табылмый, юк. Бала ул үзең кебек үк, үз тәнең кебек үк! Тәнне әз генә кис, авырта, бала белән дә шулай, үз әгъзаң шул, үз җаның... Син - артык туры күңелле кеше. Мин дә башта шулай идем. Минем абый да шундый иде. Тугрылыгы өчен харап булды. Абый язмышы мине күп нәрсәгә өйрәтте. Тугры булу ярап бетми икән дидем мин һәм бүтән кешеләр шикелле икейөзлеләнә башладым. Битлек кию - кайбер бәлаләрдән коткарып калу чарасы. Теләмәсәң дә, йөзгә битлек капламыйча булмый. Шыр дурак булып калмас өчен. Ә синең дурак булып калган чакларың күп булгандыр. Синең битлегең дә юк, Аллаң да юк. Сиңа бик авыр. Ничек чыдый торгансыңдыр. Адәмгә бер ышык, посу урыны кирәк. Юкса озак тереклек итә алмавың мөмкин. Мин хәзер хәйләкәр, җайга җайлаштым инде. Мине кибәк белән алдый алмыйсың. Сиңа да җай-лашырга киңәш итәм. Үзеңә дә, синең яныңдагы кешеләргә дә әйбәт булып китәр. Чын, чын! Без бит яшәргә дип туган. Тормыш шартлары нинди генә булса да, шуңа җайлашырга һәм яшәргә. Уйлама, җайлашмыйча барыбер булмый. Бүтәннәр синең ул турылыгыңнан көләләр генә... Элеккеге каты кануннарның җебе өзелгән, ышанычы беткән. Яңаларына таянырлык көч юк. Тугрылык тугрылык дип бәяләнми, әхлакның да пружинасы ычкынган. Бар нәрсә үзенең әүвәлге каптырмаларыннан ычкынган. Шулай кирәк булганга күрә. Намус та хәзер казнаныкы. - Юк, минем үземнеке! - дип, өстәлдән башын күтәр-де Мәгариф. Аның авызы кыегайган, чырае гарипләнгән кебек иде. - "Тем хуже для вас" дияр иде рус булса, ярый, мин әйтмим инде, - диде Фидаи абзый. Мәгариф Надия үлемен бик авыр кичерде. Йөрәге белән аңа шулчаклы нык береккән булуын хәзер генә аңлады. Бергә яшәгәндә алай ук түгел сыман иде. Тормыш иткәндә бер-бер гаеп, гаделсезлек эшләгән кешеләр соңыннан шулай үрсәләнәләр. Әмма Мәгарифнең Надиягә бернинди хилаф эш кылганы, хәтерен калдырганы булмады. Кыш бик авырлык белән үтте. Мәгариф эшенә барды, эшеннән кайтты. Фидаи абзый бүтәннәргә йөк булмый, җиңеллек китерергә тырыша торган булып чыкты. Утын артыннан үзе йөрде. Ләкин яшәгән саен, биредәге тормыш аның гайрәтен чигерә иде. Ул тагын үзе торган якка карый һәм тагын икеләнеп кала, нишләргә белми. Мәгарифкә: "Әйдә, икәү китик", - дип әйткән чаклары да булды. Анда яшәүнең җиңел булуын сөйләп кызыктыра иде. Ул якка абзыйны ниндидер тамыры тарта иде шикелле. Шулай да үз-үзе белән күп тартыша торгач, абзый Ашхабадка барып кайтырга теләде. Кичке сменада эшләп, шактый гына отгуллар булдырды. Шул исәпкә китеп тә барды. Ял көне иде. Мәгариф иртүк торып чәй кайнатып эчте дә китапларына тотынды. Укуга бирелеп, ялгызлыктан качарга тели иде. Яхшы китап та бит кеше кебек. Кинәт тышкы ишекне шакыдылар. "Надиянең абыйсы микән?" - дип уйлады Мәгариф, бикне ачканда. Тик каршында хәрби кеше басып тора иде. Майор погонлы, бик пөхтә киенгән. Итекләре көзге кебек елык-елык килә. - Танымыйсыңмы? - диде хәрби, кыю һәм үзенә ышанган төстә. - Күргән кебек булам булуын... - дип, Мәгариф сүзен әйтеп бетермәде, келт итеп хәтеренә төште. - Ә-ә, сез теге трибуналдагы ни түгелме, Каймакчимы әллә? - Тиз оныткансың, Сайкин, - дип, ул властьлы төстә бусагадан атлады. Мәгарифнең эченә кинәт салкын йөгерде, йөзе агарып китте. Тәнендәге ниндидер эчке калтырау канын башына, миенә куды. Бар гаепләре һәм гаеп түгел нәрсәләре минут эчендә электрон машинасындагы кебек мие аша уза башлады. Теге чагында эш ябылмый калды микәнни? Тагын нәрсә булды икән? Лейтенант бар гаепне үз өстенә алган иде, әллә кире уйладымы икән? Ул эш өчен хәзер хөкем итә алалармы? Дүрт еллап вакыт узган икән инде. Надия аңа һаман: "Сине Павел гына коткарды", - дип әйтә иде. Тагын нәрсә булды икән, юкка йөрми торгандыр бу кеше... - Казанга килгән идем, иске танышларга сугылыйм дидем, - дип сөйләнә-сөйләнә, ул бүлмәгә узды. Мәгариф өстәлендә өелеп торган китапларны күрде дә, ымлап: - Әллә галим булырга җыенасыңмы? - диде, елмаеп. Каймакчи, зур портфелен ачып, өстәлгә бер коньяк һәм кызыл икра, осётр балыгы чыгарып куйды. Мәгариф китап-ларын янәшәдәге этажеркага күчерде. Коридорга чыгып, керосинкага чәйнек утыртты. Өстәл тартмасыннан ипи алып телемләде. Рюмкалар чыгарды. Иртәнгедән калган кабыклы бәрәңге куйды. Каймакчи, шинелен салып, ишек катындагы элгечкә элде. - Надяның үлеме бик нык аптырашта калдырды, - диде ул, өстәл янына утырып. - Ышанырга да, ышанмаска да белмәдем... Ул Мәгарифкә сынаулы карашын юнәлтте һәм төбәлеп торды, һәрнәрсәдән шикләнә торган гадәте үзенекен итә иде кебек. - Каян белдем дисеңме? - дип, сүзен дәвам итте ул, Мәгарифнең сораулы карашыннан аңлап. - Мин Куйбышевта гына, биредәге иптәшләр белән телефон аша сөйләшеп торабыз, һаман шул эштә... Ул кызга ни булды? Каймакчи шешәне ачып, рюмкаларга бүлде. Мәгариф Надиянең авыруы турында җентекләп сөйләде. Аның тавышы калтыранды, кинәт өзелеп китте, ул, башын аска иеп, кулын өметсез селтәп алды. Берничә рюмка эчкәч, арадагы читләшү һәм шик бетә төшкән кебек булды. Ачылыбрак китеп сөйләшә башладылар. Каймакчига ышанып булмый иде. Мәгариф аның тел төбеннән үзенә дәгъва юклыгын, теге эшнең койрыгы калмаганлыгын әзрәк чамалаган кебек булды. Әмма һаман сагайды, майорның дипломатлык сәләте булуы теге вакыттан исендә калган иде. Ул һаман Мәгарифне ныграк исертмәкче булган шикелле тоелды. Каймакчи, билгеле, үзен өстен итеп саный иде. Бу хәлне Мәгариф тә дөрес аңлады һәм бик чишелеп китмәде. Алар үткәннәрне искә төшерделәр. Шундагы кайбер кешеләрнең язмышлары ничек булуы турында сөйләштеләр. Каймакчи сүзне һаман Надяга бора, аның хакында кайбер штрихлар әйтеп куя. Ләкин ничектер азагына чаклы ачып бетермәгән кебек тоела. Ихласланудан үзен тыйган да сыман була. Ул шактый кызмачаланды, кул тамырлары бүртеп зәңгәрләнеп тора, йөзе дә кирпеч кебек кызыл, шул фонда калын, аксылрак чәчләре җитен сүсен хәтерләтеп алалар иде. - Без Надя белән өч еллап гел янәшә булдык, - диде ул, урындык артынарак турая төшеп. - Безнең кечкенә часть гел алар госпитале белән бергә урнаша иде. Безнең өчен әйбәт, бер төркем өчен ашханә, кер юу урыннары корып мәшәкатьләнәсе булмый. Табигый, безнең бәйрәмнәрне билгеләп үткән чакларыбыз бергә була иде. Госпиталь персоналында хатын-кызлар шактый күп иде. Без ничектер беренче күрү белән бер-беребезгә тартылдык. Әллә нинди кодрәт безне бер-беребезгә кадаклады. Мин Надяга өйләнгән булуымны, кызым үсеп килүен әйттем. Ләкин бу факт безне суындырмады. Минем тәмам башым әйләнде. Үземнең шундый хәлгә төшәремне уема да китергәнем юк иде. Законнан һәм уставтан башка нәрсәне белми идем, белергә дә теләми идем. Ә монда гайре табигый хәл килеп туды: мин Надяны күрми тора алмыйм, ул мине күрми тора алмый. Нишләргә белмим, мин, каты бәгырьле кеше, рәхәт томан эчендә йөзәм. Йөрәгем рәхәт булып тибә, миңа гомумән бик рәхәт. Анадан яңа туган кебек, диләр бит әле, яисә яңа гына мунчадан тазарынып кайтып яткандагы шикелле. Шундый рәхәттә йөзәм, барча эшләремне оныттым. Эшләремне механик рәвештә генә башкарам. Эчемдә ниндидер туеп булмый торган, үзенә йота торган рәхәтлек. Бу халәт миндә беренче һәм соңгы мәртәбә булды. Билгеле, ул чакта мин моны аңларлык түгел идем. Аңлау һәм бәяләү соңыннан гына килде. Күрәм, Надя да башын җуйган кебек йөри. Миңа килә дә: "Нәрсә бу, нишләттең син мине, һич аңламыйм, гомердә болай булганым юк иде", - ди. Зарлана, яшь агызган чаклары да була. Без икебез дә шушы пожар кебек безне чолгап алган хисләр тозагында идек... Хәер, нигә сөйләп торырга, иске яралар кутырын кубарырга?.. Каймакчи урыныннан торды да арлы-бирле йөрергә тотынды. Мәгариф аңа аптырап карый, аның башына киткән эчемлек пары юкка чыккан кебек булды. - Нигә сез моны миңа сөйлисез? - диде ул, калкынып. Каймакчиның йөзе киеренке, бар дикъкате ниндидер эчке фикеренә тартылган, шуңа гына йотылган кебек иде. - Белмим, белмим, - диде ул, сәер гасабиланып. Аннан ниндидер карарга килгән төстә урынына килеп утырды һәм тыныч тонда сөйләп китте: - Шулчак мине командировкага җибәрделәр. Айдан артык йөрелде. Надя миңа записка язып калдырып киткән. Анда язылган: "Павел, я, кажется, понесла..." Мине бер-ике көннән кайтыр дип уйлагандыр. Мин озакладым, мин кайткач, ул сине үзенә якын итүен, безнең араның өзелүен килеп әйтте. Чөнки минем аны ала алмавымны белә иде. Шуннан соң көн дә килеп, елап, минем сине ничек булса да котылдыруымны таләп итә башлады. Бик нык таләп итте. Начальнигыңа барысын да әйтәм дип куркыта иде. Мин, билгеле, начальниклардан дер калтырап тора идем. Начальник, безнең Надя белән чуалышканны белсә, шунда ук миңа каты гына күңелсезлек эшләр иде. Безнең полковник бик кырыс иде. Надя каршында үземнең гаебемне аңлый идем. Аның сүзен аяк астына саласым килми. Гаебемне йолыр өчен сине котылдыру чарасына керештем. Бик четерекле эш... - Нәрсә, әллә бала синекеме? - диде Мәгариф, уянып киткәндәй, бая әйткән фикернең мәгънәсе аңа әле яңа гына барып җиткән иде. - Надяның язуына караганда, шулай, - диде Каймакчи бик гади нәрсә турында сүз барган төстә. Моны ул үзе ышандыргыч булсын өчен эшләде. Күкрәк кесәсеннән дүрткә бөкләгән кәгазь бите алып Мәгарифкә сузды. Мәгариф, карау белән, Надиянең язуын таныды. Зәңгәр трофей карандаш белән язган. Андый карандашлар аларда хәзер дә бар. - Юк, бу дөрес түгел, булуы мөмкин түгел!!! - диде Мәгариф, ныклы итеп. - Сез акылыгыздамы? Ай-һай ла! - Ул торып басканын сизми калды. Каймакчи аның капылт хәрәкәтеннән бераз сискәнеп китте. Аңа икенче төрле уйлар килә башлады. Бирегә килгәнче ул башкачарак фикер йөрткән иде. Ә күзгә-күз калгач, бөтенләй башка фикерләр туды. Ничектер зиһен таркауланып китте. Чынлап та, үз акылындамы ул? Шушындый ике бер-берсен яраткан йөрәкләр арасында гына була торган нәрсәне өченче кешегә әйтергә, чыгарырга ярыймы соң? - Надя, мөгаен, ялгышкандыр, - диде Каймакчи, акыллыланып. - Юк, ул ялгышмаган, просто мондый хәлнең булуы мөмкин түгел! Юк! Юк! Надя өчен мине котылдыруыгызга да ышанмыйм хәзер. Моңа чаклы ышана идем... - диде Мәгариф, бик нык дулкынланган төстә. Каймакчи бер сүз әйтми утырды. Тынлык урнашты һәм шактый дәвам итте. Каймакчи тәрәзәгә һәм сәгатенә карап алды да урыныннан торды. Сайкинга хәзер ышанмау кирәген, шул аңа файдалы булуын аңлап алды. Һәм үзенең аны трибуналдан аралап газаплануларын исбат итеп торасы килмәде. Бала аныкы булган очракта да, аны үзенә ала алмаячак. Димәк, бала Сайкин белән үсәчәк. Аның бала үзенеке булуына тамчы кадәр дә шиге булырга тиеш түгел... Башка төрле уй баланың тормышын, киләчәген фаҗигале итәчәк. Моны Каймакчи һич теләми, юк, теләми! Баланың язмышын менә ничек итеп җимереп ташлаулары мөмкин икән. Нигә миңа мондый фикерләр алданрак килмәде, бирегә килгәнчерәк? Каймакчи шинелен киде. Алар коры гына кул кысыш-тылар. Мәгариф тәмам югалып калган, ни әйтергә белмәгән төстә иде... Җанга ничек кенә авыр булмасын, вакыт үтә, су кебек ага тора. Үткәнен сизми дә каласың. Ниндидер өмет белән ымсынып яшисең. Кинәт бермәл ул өмет тустаганын кулыңнан бәреп төшерәләр. Башларың әйләнеп китә, аягыңда көчкә басып каласың. Ләкин тормыш мәрхәмәтсез үк түгел, синең кулыңа тагын бер өмет тустаганы бирә. Шуның белән тагын бераз гомереңне сузасың. Аннан тагын ниндидер борылышта абайламый каласың, сине яшәткән өмет савыты кулыңнан тагын очкан, челпәрәмә килгән. Син аның ватыкларын алдыңа җыясың, күз яшең белән һәм тозлы тирең белән кыйпылчыкларны бергә ябыштырасың. Менә тагын синдә өметнең тулы тустаганы... Шулай бер өметтән икенче өметкә хәрәкәт итә гомер, бер дә туктап тормый. Көз көне теге апа Дәриянең кайтканын әйтте. Мәгарифнең ни өчендер аның белән очрашасы килми иде. Теләмичә генә барды, чөнки күңелендә һаман яра барлыгын сизеп йөри ул. Шулай итагать өчен генә күрешергә кирәк дип уйлады. Дәрия бик нык үзгәргән, танырлык та түгел. Элеккеге кояш кебек кыздан берни дә калмаган сыман иде. Ул Мәгариф белән сөйләшергә теләмәде бугай. Чакырганга апасын ачуланып алды. Дәриянең эчендә, тышында кешеләргә рәнҗү, нәфрәт тулы. Мәгарифкә дошманын күреп үртәлгәндәй ачу белән, бүре кебек карады. Сөйләшү берничек тә ябышмады. Дәрия кешеләрдән бизгән, ышанычын җуйган. Ышаныч тиз генә кайтмас әле аңа дигән фикергә килде Мәгариф. 1982-1985 ЯҢА ШӘҺӘРДӘ Икесе дә, үзләре теләп, яңа төзелешкә килделәр. Гөлгенә бала табарга теләми әле, бераз үзебез яшәп калыйк, ди, чүпрәккә, мәшәкатькә батарга өлгерербез, дип, һаман суза. Ул да хаклыдыр, чөнки әле аларның үз куышлары юк, кеше катында, кеше күзенә карап яшәү икесенең дә горурлыгын бик нык ашый, изә иде. Ичмаса, фатир тизрәк алырбыз дигән өмет белән алар Чаллыга килделәр. Икесе ике торакка урнаштылар. Вагонга икесе бергә керергә бик өметләнгәннәр иде, салкын булса да, икең бергә торсаң, ялкын булыр диешкәннәр иде, андый вагон да балалары булганнарга гына тәти икән әле. Берничә көннән Нәфис Гөлгенәне сагына башлады. Гөлгенә аның дәртләренә бик чик куеп кына, үзенең сроклары буенча гына янына яткыра иде. Менә Гөлгенә янына яткыра торган алтын вакыт җитте дә үтте, тагын килеп җитте. Нәфис төннәрен тынгысыз йоклый башлады. Көндез ул Гөлгенәне күрә, кичен ашханәдә бергә ашыйлар, кайчак тулай торакка кайтып, сөйләшеп утыралар, әмма шуннан ары берни дә эшләп булмый иде... Җәй булса, җаен табар идең инде, хәзер кыш. Биредә Гөлгенә караватына икәү ятып бервакыт төн кунганнар иде, бүлмәдәш кызлар тавыш чыгардылар, икенчесендә комендантка барып әйткәннәр. Комендант, бик усал, ләтчә хатын, күтәрелеп бәрелеп, Нәфискә ябышты. Шул тикле җанга тияргә, кимсетергә тырышты теге ләтчә. Ирләргә бик әшәке үчле нәрсә икәне әллә каян күренеп тора иде. Менә алар урамга чыктылар да бер-берсенә сыенып басып торалар. Нәфис борсаланса, нишләргә белми, дәртенә буылып, хатынын кочаклый, ләкин аның белән генә канәгатьлек килми иде. - Гөлгенә, берәр җаен тап инде үзеңә? - дип ялвара ул. - Карале, нишләтим инде мин сине? - ди Гөлгенә салмак кына. Ул алай ук дәртле түгел, кара сабырлы, ир-атсыз да тора ала, ир тәме әле аңа йөгермәгән. Нәфиснең аның салкынлыгына ачуы килә, тешләрен шыгырдата, йодрыкларын йомарлый. - Бүлмәдәш кызлар белән сөйләш, җайла шунда. - Ничек? Алар күбесе кыз кешеләр, хатыннарны аңлыймыни? Аннары саф булып кыланулары чиктән ашкан. - Кем баш соң сезнең бүлмәдә? Кемнең сүзен ныграк тыңлыйлар диюем... Теләсә нинди коллективта рәсми булмаган бер баш кеше калкып чыгучан. Чөнки кешеләр акыллары, тормыш тәҗрибәләре белән тигез түгел. Бергә-бер бүлмәдә берничә кеше җыелып тора башлагач, кемнең ничек икәне бик тиз беленә. Кемнең "түшәме" биек, кемнеке тәбәнәк? Кемдер акыл ягыннан, тәҗрибәсе, чослыгы ягыннан бүтәннәрдән өстен икәнлеге беленә. Үзеннән-үзе шулай килеп чыга: бүтәннәр аның сүзен тыңлаучан булып китәләр. Ул "башлы"ның сүзләре, киңәшләре дөрескә чыкса, аның авторитеты бермә-бер артып, кагылгысыз булып китә инде. Коллектив аның сүзен тыңлап, төрле эшләргә бара ала. Нәфис шуны истә тотып әйткән иде. - Бездә һәркем үзенә баш, һәркемнең үз флагы бар... - Гөлгенә шаркылдап көлеп җибәрде. - Ничек инде флагы бар? - Нәфис аңлап җиткермәде, аның көлүен ошатмады, юк, Гөлгенә минем дәртне аңламый дигән уй-елан кинәт миен чагып китте. - Флаг нәрсәне белгертә соң? - Укыганың юкмыни? - Флаг булса, дәүләт була. - Соң, шуннан? - Нәфиснең аңлап җитмәве тавышыннан аңлашылды. - Дәүләт үзе мөстәкыйль була, беркемгә дә гозере төшми торган. Бездә дә кызлар шулай, барысы да хәтәр гыйффәтлеләр инде... Кая куярга белмәгән көчле дәрттән Нәфискә дөнья тар булып тоела башлый. Нәфис ташчы булып эшли. Ләкин бригадада эш бер дә йөрәгенә ятмый әле. Идарә мөдире дә әллә нинди арка сөяксезрәк кеше, ахры. Килә дә кычкырына, ташчыларны стена салудан алып, чүп-чар эшкә куша. Чөнки кирпеч, измә өзлексез килеп торуны тәэмин итә алмый. - Без - ташчылар, бүтән эшкә бармыйбыз, чүп-чарны подсобниклар да җыя ала. Ә монда стена салучылар... - Кем ул "без"? - дип элеп алды начальник. - Син әллә Николай Икенчеме, ул үзен "без" дип әйтә торган булган. Син, Мәмәшев, үз исемеңнән генә сөйлә. Син бармасаң, бүтәннәр барыр. - Без дә бармыйбыз, - диләр ташчылар. - Ә сез Мәмәшевне тыңлыйсызмы? Ярар, нәрәт япканда барыбер минем янга киләчәксез. - Ярар, куркытма, Сәлим Григорьевич, - дип, бик тыныч, килешүчән итеп әйтә Нәфис, аңа карап. Теге йөзен читкә бора, күренеп тора, килешәсе килми. Ләкин Сәлим Григорьевич үзе дә нәрсәдер сизеп ала, үз кул астындагылар белән болай сөйләшергә ярамаганын, үзенең хаклы ук түгеллеген эчтән аңлый кебек ул, әмма сер бирергә теләми, начальник булып каласы килә, юкса бик басымчак итеп өстерәләр, малайсыта башлыйлар. - Бүгенгә генә эшләп торыгыз инде, - дип, ялынган тавыш белән ялвара ул үзенең бая каты бәрелүенә үкенгән кебек һәм үзенә үзе кимсенгән кебек китеп бара. Эшчеләр, әлбәттә, тыңлыйлар, яхшылап әйткәнне кем-нең әле кире кага алганы бар? Эшлиләр. Әмма икенче көнне дә кирпеч китереп җиткермиләр. Тагын юк-бар эш белән көн үтә. Прораб Дьяков килә, ипләп кенә аңлата. Аннары Нәфиснең эчен тагын шул тырный: прораб көн дә нәрсә эшләгәнне эшчеләрдән сорап язып утыра, үзе өстәл артыннан чыкмый. Ә ялкаулар эшләмәсә дә эшләдем дип яздыралар. Нишләргә? Моны Сәлим Григорьевич үзе дә белеп тора. Нәфис шул хакта прорабка әйтте, теге каршы бер сүз дәшмәде, әмма Сәлим Григорьевичка җиткергән. Нәфис үз өстенә бәла көтеп йөргәндә, аны бригадир итеп күтәреп куйдылар. Нәрсә бу? Нәфис нәрсә уйларга белмәде, сөенде дә, көенде дә. Әмма ул, тотынса, эшне ихлас белән башкара инде. Бригаданы бераз кысарга мәҗбүр булды. Соңга калуны, эштән иртә китүне бетерде, измә килсә, шуны кирпечкә салып бетермичә объекттан китмиләр иде. Әмма наряд тутыру системасы шул көе кала килде. Беркөнне ара плитәсе Тимкинның аягына төште һәм шактый каты яралады. Ул, ах-вах килеп, этаж баскычы мәйданында ята. Нәфис, телефонга дип, баскычтан шап-шоп йөгереп аска төшеп барганда, подъездга Сәлим Григорьевич үзе килеп керде. - Нихәл, нәрсә булды? - дип, тыны-өне калмаган Нәфисне туктатты ул. - Юк, "ашыгыч ярдәм" кирәкмәс, өйдә генә ятсын, ярасы нык түгелдер ич, - диде һәм Нәфискә карады. - Бераз сыдырып киткән, әмма сөяге исән-сау. Нәфис аңа карап тора, "ашыгыч ярдәм" нигә кирәк түгеллеген аңларга теләп. Шул арада Сәлим Григорьевич үзенең шофёрына кычкырды. Теге шунда ук тугры эттәй атылып килеп тә җитте. - Әйдә, анда Тимкин аягын имгәткән, күтәреп машинаңа сал да торакка илтеп куй. Мин җәяү генә кайтырмын, - диде ул, баскычтан җәһәт-җәһәт өскә таба атлап. Тимкинны машинага чыгарып утырттылар. Ул үзе дә табиб-мазар турында сүз кузгатмады. - Иң элек больницага барыгыз, шунда бәйләтегез, каратыгыз, аннары өенә илтеп куярсың, - дип әйтеп калды Сәлим Григорьевич. Алар киткәч, эшчеләр янына килделәр, өченче катның ара плитәләре салынып бетеп килә иде. - Тимкин травмасы хакында акт язып тормассың, - диде Сәлим Григорьевич Нәфискә. - Нигә алай дисез? - Нигә, нигә? Әнә бригададан сора, әллә айдан төштеңме? - Акт төземичә ничек акча алсын ул? - Акт төзесәң, травма өчен премияне кисәчәкләр. Бер кеше өчен бригада каза күрә, белдеңме? - Ә ул больничный листок алса? - Мин аңа алмаска әйттем, ишетмәдеңмени? Өйдә генә ятсын, ә нәрәтне аңа да тутыр, эшләгән кебек зарплата алыр, аңладыңмы? Ул Нәфиснең һаман нидер аңларга тырышудан җыерылган маңгаена карап алды һәм башы тиз эшләми икән моның дип уйлап куйды. Аңа шулай уйлау рәхәтрәк иде. - Мин риза, рас сез кушкач, - диде Нәфис, башыннан бу эшнең ничегрәк буласын үткәреп алгач. Сәлим Григорьевич китте. Нәфис, нәрәтләрне "телдән тутыру" әллә ни гайре табигый эш түгел инде дип уйлап, үзен тынычландырды. Кичен ул Гөлгенә янына тулай торакка керде. Кызлар аны чытык чырай белән каршыладылар, аларның карашлары энәле иде. Озак тора алмады, Гөлгенә белән чыгып киттеләр. Тышта суык, йөрделәр-йөрделәр дә, бер подъездга кереп җылынып тордылар. Гөлгенә ничектер Нәфистән суына барган шикелле тоела иде. Үбешүе дә әллә ничек, мәҗбүриятне үтәгән шикелле генә тоела. Инде алар ир белән хатын булып тордылар, хәзер исә Гөлгенә үзен кыз чагындагы кебек итеп тотарга тырыша, гүя ул Нәфис хатыны түгел, гүя Нәфиснең аңа бернинди хакы юк. - Нәрсә син кыланган буласың, кызларыңның гыйф-фәтле булып маташуы сиңа да йоктымы әллә? - Белмәссең, кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың, диләрме? - Минем арбадан кайчан төштең соң әле? - Белмим, - дип, серле итеп көлә Гөлгенә. Нәфис, дәртеннән тулышып, нишләргә белмичә, аның тирәсендә бөтерелә, дәртен төкәндерә алмаганга чиксез ачуы килә аның. - Карале, мин сиңа гел кирәк түгелмен икән? - Нигә алай дисең? - Соң бит син мине бар дип тә белмисең. Аңламыйсың син мине, менә шул. - Юк, туктале, алай дияргә нинди нигезең бар? - Таш та таш, син дә таш, минем хатын булсаң, бергә йокларга, ичмаса, берәр әмәл табар идең? - Нигә, бергә йоклау гынамыни семьяны тотып тора, таркатмый? Аңламыйм. - Аңламыйсың шул. Ир кадерен, ир татын белмисең син. Сугыш чорында яшәтәсе бар сине... - Белмисең дип, синең аягыңа егылыйммыни инде? - Юк, андый начарлык һич кирәк түгел, - диде Нәфис, ялгыш кычкырышып китмик дип куркып. Менә бит бергә йоклаган чагында Гөлгенә бик назлы, әйбәт, кайнар иде. Сүзен сөйләп бетерә алмый торган иде, ә хәзер бөтенләй алыштырган шикелле. Нәфис боегып, кимсенеп башын түбән ия, Гөлгенә моны сизә һәм чын күңелдән кайгырган кебек әйтә: - Соң нишлим инде, бер кыз да сүзне тыңламый. Ул кергәч, бер егерме минутка чыгып торсагыз иде дип үтенгән идем, көлделәр генә. - Алай турыдан әйтәләрме аны, юләр. Мин инде хәзер анда барырга да оялам. - Ә мин синең күзләре белән ашый торган бүлмә-дәшләрең янына бүтән аяк басмыйм. Беркөн дә нәрсәдер төрттереп-төрттереп сөйләшәләр, оятсызлар. Тимкин терелеп эшкә чыкты. Өйләдән соң конторга акча алырга килде. Әмма баш бухгалтер бирмәгән. Тимкин, ачуланып, Мәмәшев янына кайтты. Ул нәрәтне тутырмаган дип исәпләгән иде. - Мәмәш, нәрсә минем белән тычканлы-мәчеле уй-ныйсың? - диде ул, ачуланып. Аның кара төрткеле йөзе ямьсезләнеп, дорфаланып китте. - Нинди мәче, нинди тычкан? - Син - мәче, ә мин - синең тешләреңә капкан тычкан, - диде Тимкин. Әмма Нәфиснең берни аңламаганы йөзеннән күренеп тора иде. Шуңа күрә эшнең асылын бер сүз белән әйтте. - Миңа акча түләмәделәр. - Ничек түләмәделәр? Шулай диген, нигә баядан бирле күләгәләп торасың? Мин нәрәтләрне сиңа да тутырып бирдем. - Бюллетень алмаска дип, үзегез әйттегез бит. - Мин хәзер конторга барам, төбенә тоз салып киләм, - диде Нәфис һәм кирпеч тезә торган рәтен почмакка кадәр салып китерде дә, мастерогын куйды. Почмакны өяргә ул бер оста, тәҗрибәле ташчыны бастырды. Үзе, сумкасын ачып, ниндидер кәгазьләр алды. Өйлә җиткән иде инде. Ул конторга керде. Керү уңаена Сәлим Григорьевич бүлмәсенә үтте. - Нигә Тимкинга акча түләмисез, Сәлим Григорьевич, - дип, юаш кына, гаепле шикелле генә мөрәҗәгать итте ул, кул кысышып исәнләшкәч. - Ничек инде эшләмәгән кешегә түләргә? Нинди -статья буенча түләргә? - Соң бит, үзегез әйттегез, Сәлим Григорьевич. - Мин әйтермен дә кайтырмын да, минем телгә басма син, яме. - Аның йөзе кинәт кырысланып китте, елмаю сызыклары кинәт юкка чыкты. Елмайган йөзе белән кырысланган йөзе арасында аерма зур иде, аны танымаслык дәрәҗәдә үзгәртә, гүя синең каршыңда бүтән кеше пәйда булган кебек була иде. Мәмәшев нәрсә әйтергә белми аптырап калды. - Ярар, бригададан җыеп түләрбез, - диде ул, Сәлимгә карап. Аннары куен кесәсеннән бер кәгазь чыгарып, начальникка сузды. - Ә менә бу нәрәтне сез түләрсезме? Сәлим Григорьевич игътибарсыз гына кәгазьне алды да укыды, аннары тирән итеп сулады, аның калын җилкәләре селкенеп куйды. Мәмәшев исә бу шайтан эшне сизде, ахры, дип курка да башлады. - Прораб, бригадир кул куйган, әлбәттә, түләнә бу нәрәт, - диде ул шулай ук әллә ни исе китмәгән шикелле генә. Әмма аның кинәт эчтән нәрсәдер уйлаганлыгы беленеп калды. Мәмәшев кәгазьне алырга үрелде, ләкин начальникның агач тамыры кебек кулы кәгазь өстенә ятты. Мәмәшев чыкканда аны иптәшләре көтеп торалар иде. - Ну, түлиме-юкмы? - диде кемдер. - Ярар, йөрмәгез лә, ачка үлмәм әле, - дип калган булды Тимкин. Ул үзе бик әйбәт кеше, шуңа күрә Нәфис аның өчен тартышып йөргән көне. - Барыбер юрист аша алам мин ул акчаны, - диде ул, Тимкинга карап. Теге кулын селтәде. - Сәлим Григорьевич ниндидер кара шәхес, ахры, - диде берсе. - Ярар, Тимкин, кайгырма, бер җае чыгар әле, - дип юатты Нәфис егетне. Тегенең исә яңак асты ничектер тартылып килеп, бүлтәймәләнеп тора, ачудан тешен кыскан кеше шикелле иде. - Әйткән сүзендә тормый, нинди баш инде ул? - дип ризасызлыгын әйтте икенчесе. Ике көн үтте. Мәмәшев трестка барырга һәм Тимкинның акчасын юллап алырга җай эзләп баш вата иде. Бер дә җае чыкмый. Бүген тагын булмады дип үкенеп, эш беткәч иптәшләре белән китеп барганда, контор мөдиренең машинисткасы каршыларына килеп чыкты. Ул һәрчак чалбар киеп, буянып-ясанып кына йөрүче кыз иде. Аңа барысы да шатланып карадылар. - Әй, тамгалы атом, нишләп йөрисең, - дип шаяртты бер егет. - Син нәрсә, миңа беркемнең дә тамга салганы юк әле, - диде кыз, елмаеп. Аның төйнәп куйган кызыл бант кебек калын иреннәре турсаеп калды. - Тимкин, акча алырга бар, - диде ул, аны танып алып. - Нинди акча тагын? - Травма өчен диме шунда? Әйдә, травматик, - дип күңеллеләнеп китте кыз. - Миңа да акча юкмы анда? - дип юри шаяртты Нәфис. - Ә-ә, - диде кыз, нәрсәдер хәтерләргә тырышып, бер бармагын кашына китереп төртеп торды. Аның кулы га-җәп матур иде. - Ниндидер приказ яздым мин сезнең фа-милия белән, чын. - Приказ? - дип шаккатты Нәфис, аның йөзенә борчу бәреп чыкты. - Ни турында икәнен хәтерләмисезмени? - Исемнән чыккан шул, - диде кыз, елмаеп. Хәер, мондый чибәр кызларның хәтере начар була ин-де. Тик шулай да аларны матурлыклары өчен гафу итәләр. Нәфис теге үзе беркөн Сәлим Григорьевичка биргән наряд турында уйлады, ул аны миңа каршы документ итеп кулланачак, аның кулына хәзер биреп калдыруына үкенеп бетә алмады. Ул наряд бер дә булмаган эшләрне теркәгән иде. Җир эшендә, әйтик, канау казу бар, ярым канау казу бар. Канау казу булса, кеше биеклеге итеп казу исәпләнә, ярым канау ул - тубыктан гына бер чокыр шунда. Ярым канауны канау дип язып, нәрәт белән күп акча каерырга була. Сәлим Григорьевич менә шул нәрсәне белми, кайвакыт шуңардан файдаланалар. Әлеге нарядына кул куйдырып, Нәфис аны акылга утыртмакчы булган иде. Әмма менә үзенә каршы хөкем актына гына әйләнде бит. Менә күп белдекле булып йөрсәң, шулай була ул. Алсалар, синең акчаңны алалармыни? Мөдир үзе белә торгандыр әле. Хәзер ул минем фатир чиратын да артка чигендерәчәк инде. Юк, ник мин үзем утырган ботакка үзем балта чабам икән? Әнә Гөлгенә дә шуңа күрә миннән суынып бара. Күрә бит ул минем үземә берни дә казганып ала алмаганны. Шулай ук шома гына җылы урынга үрмәләгәннәрне дә күрә. Алар, астан гына эш йөртеп, фатирны да әллә кай арада алып куялар, без монда коммунизм төзибез дип, көн янып, төн янып тау чаклы өмет белән эшләп йөргәндә, алар яңа фатирга күчәләр дә куялар. Каласың кызыл өметең белән авызыңны ачып. Өметең чәлпәрәмә килә. Аннан тагын өметне терелткән буласың, тагын көне-төне казганасың, өмет тә зурая, тагын тау чаклы өмет белән алгысынып эшли башлыйсың. Янасың, көясең, булсын инде дип тырышасың, тир түгәсең. Миңа да фатир булыр дип, өметеңне сүндерми йөрисең. Шунда кинәт... син исемлектән тагын төшеп калгансың... Бер ялагай, тәлинкә ялаучы яңа фатирга кереп тә утырган. Дөреслегеңне кочак-лап, тагын шулай торакта каласың. Кочакта "дөреслек" күбәйгән саен, Гөлгенәгә анда урын тарая, ул бөтенләй кочакка якын килмәс була: тор үзеңнең дөреслегең белән, әгәр ул сиңа хатыныңнан да кадерлерәк икән. - Син инде туры Тукай булып йөрисең дә коры ка-ласың, - дип әйтте аңа Гөлгенә, үпкәләп. Ул хаклы иде, күпме болай аерым яшәргә мөмкин? Әнә бит хәзер Гөлгенә гел үзгәреп бара, әйтерсең лә ул минем хатыным булмаган, түгел дә кебек. Тот та яңадан өйлән үзенә, барысын да яңадан башла... Юк, болай булмый... Сәлим Григорьевич белән ничек тә уртак тел табарга кирәк. Әйбәт кеше бугай ул, әмма мөстәкыйль фикер йөртергә, карар кабул итәргә куәсе җитеп бетми. Ярар, аңа каршы барырга ярамый, бу миңа бер сабак булсын! Әгәр дә ул "нәрәт" мине аяктан егып ташласа, бу төзелештән бөтенләй китәм. Гөлгенәгә дә шулай әйтәм. Чөнки егылган җирдән торып кеше рәтенә басу өчен минимум өч-дүрт ел кирәк, анысы факт. Квартир турында сүз дә булуы мөмкин түгел... Нәфис шулай уйланып барды, Тимкин теге кыз белән шаян сөйләшеп, тел тегермәнен тарттырды. - Хәзер акча алам, клубка тансыга барабызмы? - диде ул, очлы ак тешләрен күрсәтеп. Аның тешләре тигез булмасалар да, шикәр кебек ак иде. Кыз калын иреннәрен кыймылдатып куйды, ниндидер кинаяне белгертәсе килде аның. Кызганунымы, әллә горурланумы - анысын Тимкин төшенә алмады. Шуннан сорады: - Әллә бүтәннәр өстенә бастыммы? - дип аптырады ул. Аның тавышы шаянлыгын җуйган иде инде. - Бастың, - диде кыз оялган шикелле тавыш белән. - Аңлашыла, әллә кәләшеңме? - Әйе. - Баштук әйтәләр аны. Аңлашыла, - диде Тимкин, юл буе сандугач шикелле сайравына уңайсызланган кебек. Аннары җитди рәвештә әйтеп куйды: - Мин әле камыт кияргә ашыкмыйм. - Өйләнү камыт киюмени? - диде кыз, шаян көлгән кебек итеп. - Ә нәрсә булсын тагын? Менә җигелеп кара әле, белерсең. - Әллә синең җигелеп караганың бармы? - Юк та... - дип, нидер әйтеп бетермәде ул. - Егетләр башта шулай диләр дә, үзләренең ничек камыт кигәннәрен сизми дә калалар. - Кызлардан инде, кызлардан... - Үзегез теләп килгәч, кызлар камытны кигертә инде. - Телисең дә аны, теләмисең дә, шайтан белсен, - диде Тимкин аптыраган тавыш белән. - Теләмәгәнгә көчләп кидермиләр, - диде кыз, һаман теле ачылып. Бу сөйләшү аңа кызык иде бугай. - Кызларда көч, алар кидерә белә... - Ә синең киясең килми, үзең кызларга кармак салырга оста. - Сөяксез тел телләнә инде. Камыт киясе килми, әлбәттә, әмма шул камыттан башка да яшәп булмас, ахры. - Менә-менә, шул шул, - дип, кыз йомшак кына көлеп куйды. Алар конторга килеп җиттеләр. Игъланнар тактасында "Мәмәшев өченче участок мастеры итеп билгеләнә" дигән приказ эленеп тора иде, Нәфис нәрсә дип уйларга да белмәде, бөтенләй көткәннең киресе килеп чыкты бит. Шуннан ул мастер булып эшли башлады. Әмма башта иптәшләр алдында бик уңайсыз булды. Алар Сәлим Григорьевичны төп башына утыртырга "заговор" корып йөргәннәр иде бит, кинәт кенә Нәфисне күтәреп куйгач, иптәшләре Нәфис безне саткандыр дип уйлаулары бар иде. Уйлаганнардыр да, безнең серне алыр өчен генә йөргән икән сырпаланып, яклаган булып дигән фикерләр башларына килми калмагандыр. Нәфиснең үзенә дә бик читен иде. Нишләргә? Аларның аптыраулы, эчке уйлы карашларын сизде ул. Шуңа күрә аңа алар каршында тагын да кыен иде. Алар үзләре өстенә ниндидер бәла көткәнрәк шикелле карыйлар, элеккеге ышанып карау ничектер тоныкланган, арага нәрсәдер кергән, шикме, көнчелек угымы, - ара әүвәлге кебек түгел, күңел "клапан"нарының кай төшедер аңа ябылган шикелле тоела. Сөйләшкәндә ниндидер салкынлык килеп бәрелә. Эштә берәр кисәтү-мазар ясасаң да ничектер ризасызлыкларын белдереп кенә тыңлыйлар, канәгать түгел икәнлекләре сизелепсизелеп китә. - Егетләр, әйдәгез, эштән соң бу чүпләрне тазартып ташлыйк әле, бездән соң килгәннәр безне каргамасыннар, - дип әйтте Нәфис беркөнне. Әмма берсе дә, элекке кебек урыныннан кубып, эшкә атылмады, каядыр читкә караган булып мыгырдандылар, кайсы ишетмәмешкә салынды, кайсы хәйләкәре шунда ук риза булып сөйләнде. Әмма бары сүз өчен генә икәне күзеннән беленеп тора иде. Ярар дигән була ул, ярарның башы авыртмый, мең тапкыр риза була, әмма бер тапкыр да эшләп карамый үзе, синең күз алдыңда шулай итә ул, ә күз артыңда бөтенләй икенче була. Менә хәзер алар миннән үч алырга да күп сорамаслар дип коты чыга Нәфиснең. Менә бер яхшының бер начары була дигән әйбер шушы була торгандыр инде. Бу хакта Гөлгенә белән киңәште Нәфис. Ни әйтсәң дә, иң якын кешең мондый очракта хатын булып кала икән шул. Гәрчә ул синнән шулай ук ерагая барса да, барыбер аның белән сер бүлешмичә булмый икән. Дөнья, кешеләр катлаулы, берүзең генә ерып бара алмыйсың. - Әйдә, бер иптәшләреңне җыеп утырыйк, синең дәрәҗәне юу да булыр, - диде Гөлгенә. Нәфис һич көтмәгән иде мондый акыллы сүзне, бераз башын эшләтеп алды да риза булды. - Ләкин кайда җыелырга? Бездә мөмкин түгел, комендант бик җенле кеше. - Мин кызлар белән сөйләшеп карыйм, - диде Гөлгенә ниндидер канәгатьлек белән. Нәфис аңа карады һәм кинәт күңеле нечкәреп куйды, ул Гөлгенәне жәлләгән сыман хис кичереп алды. - Ахры, син дә бик арыйсың? - дип, аның кулбашыннан тотты. - Һаман сызым, расчёт белән утырыла. Казаннан килгән геодезик карталарга күп кенә төзәтмәләр кертергә ту-ры килә шул. - Урынга да чыккалыйсыңмыни? - Бүген дә Түбән Кама ягында җир борауладылар, мин крен алырга бардым. - Нәчәлник ничек соң? Хәзер бик бәйләнмиме? - Тыныч әле бу арада, миннән бүтәннәргә күчте. - Чират кайчан җитәр диген. Нәфис көлеп җибәрде. Гөлгенәне муеныннан кочаклап алды да бер яңагын битенә кысып торды. Бүген Гөлгенә ничектер бик әйбәт иде, җайга гына ятып тора, күңелне эретерлек итеп сөйләшә. Иреннәре арасыннан чыккан сүзләр гамьлеләр, җылылар, элеккечә кар йомарлыгы кебек салкын түгел иде. - Бирегә килгәнгә үкенмисеңме? - дип сорыйсы итте тагын Нәфис. Ике генә кыз булып һәм эшкә күнекми генә үскәнгә, хәзер Гөлгенәгә шактый авырга туры килә инде дип исәпли иде ул. - Әллә? Кайда да бер кояш түгелмени? Биредә сиңа кояш җитеп бетми шул, - дип, Нәфис аны кочагына кысты, озак кына җибәрми торды... Кызлар бүлмәсендә дә, ирләр торагында да җыелып утыру мөмкин булмады. Тимкин белән Мәмрәев иске шәһәрдә хосусый йорт алып торалар иде, шунда җыелдылар. Менә кайчан Гөлгенә үзен чын хуҗа итеп тойды. Барысына да җитәкчелек итте, ир-атка боерык бирүдән ул чын рәхәт таба иде. Аңа барысы да буйсыналар, аны тыңламый булдыра алмыйлар. Яңа шәһәрдә аракы сатылмый иде. Гөлгенә барыбер юнәтте, ял көнне Минзәләгә барып, бер сумка тутырып алып кайтты. Табында "Экстра"ларны күргәч, егетләр бердәм җанланып киттеләр, ә берәр рюмка салгач, тәбәнәк буйлы, очлы борынлы Мәмрәев, кулларын уа-уа, аякларын тыпырдата башлады. - Безнең мастер дөрес кеше ул, - дип мактап куйды Тимкин да. Аның йөзе шәраб тәэсиреннән роза чәчәге кебек булып алсуланган иде. - Без ул Сәлим Григорьевичны бер утыртабыз әле, чын, - дип сөйләп китте Мәмрәев. Аның да бетчә баскан бите ничектер шомарып, матураеп киткән шикелле булды. Жумба балыгы шикелле бик шома ул, тотсаң, кулдан шуа да төшеп китә. - Батенчукка әйтсәм, ул аның койрыгына басачак әле, - дип мактанды Янбишев. - Без Батенчук белән Братскида бергә булдык. Ул бер караудан кешене шәйләп ала. - "Әгәр заводны 1974 тә төзеп бетерсәк, партиягә керергә гариза язам" дигән, имеш, автомобиль короле Форд. - Әй, сөяксез тел ни сөйләмәс, - дип, берсе кул сел-тәде. - Булыр да, син алай дип әйтмә әле, парин. Америкада да, димәк, мондый темплар юк. - Америка инде "тәрәккыятнең" иң югары ноктасына, апагеена җиткән, хәзер алар шул ноктада ничек ныграк тору ягын кайгырталар, - диде Нәфис. Каршы төшеп тә, хуплап та сүз әйтмәделәр, бу мәсьәләдә төтеннәре йөрми иде, ахрысы. Ләкин Мәмрәев урыныннан сикереп торды. - Юк-юк, син дөрес әйтмисең, Гөлием, - дип башын селкеде ул. Аның үзеннән бигрәк салган шәраб пары шулай сикереп торып каршы төшә иде шикелле. - Мин ул туклыклы котырынган кабихләрне менә бу кулларым белән буып-буып ыргытыр идем. Алар безнең хәлне белми, Гөлием, белми. Безгә сугыш күпме газап китергәнне, күз яшенең, түгелгән канның чын бәһасен белми алар. Аларның бер бомбага тотуны, бер ачлыкны күргәннәре юк. Бу яктан алар тәрәккый иткән түгел, артта калган халык. Кайгының, күз яшенең ни икәнен белмәсен әле кеше?! Кешеме ул шуннан соң? Мин күз яшенең ни икәнен, бәланең нәрсә икәнен белмәүчене, гомумән, кешегә санамыйм. Шулай бит, Гөлгенә, әнә ул хатын-кыз кеше, нечкә күңел иясе әйтсен. - Мин Мәмрәев сүзләренә кул куям, - диде Гөлгенә. - Ә син кул куясыңмы, Тимкин? - дип, рюмка тотты Мәмрәев. Эчәрдән элек тагын Янбишевкә таба борылып чәкештерергә кул сузды һәм тагын сорады: - Янбишев, син дә кул куясыңмы? - Куям, куям, ике кулымны да куям, - диде тегесе. - Ике кулыңны да куйма, берсе рюмка тотарга кирәк, - дип, икенчесе шаяртты һәм дәррәү көлеп җибәрделәр. Шул көлү салюты астында рюмкаларны бушатып та куйдылар. Мәмрәевнең башына китте, ахрысы, сөйләнергә тотынды: - Бу йортны салып бетергәч, өйләнәм, Нәфис, менә күрерсез, - диде ул, җетеләнгән күзләрен аңа төбәп. Аның карашында ничектер кызгану хисе уята торган чалым бар иде. Нәфис шуны күреп алды һәм Мәмрәевнең әтисез үскәнлеген исенә төшерде. - Эчкән саен әйтәсең инде син аны, - дип ирештергән кебек төрттерде Янбишев. - Нигә, өйләнү кирәк инде, - дигән булды Гөлгенә. - Өйләнмәгән егет ул җирдә җыелмый калган көлтә кебек, әйе бит. Яңгыр астында әрәм-шәрәм булып, бөртеге коелып кына бетүе мөмкин, әйе бит? Ул елмайды, аннары көлеп куйды, үзенең тырпаеп торган күкрәкләре өстеннән егетләрнең теләк тулы карашлары шуып узганны да тоймыйча калмады. Шуңа күрә аңа рәхәт иде. - Кызлар шул көлтәне җыеп алалар да, гомер буе шуны сугып, шуның зернасы белән тукланып яшиләрме, хи-хи-хи! - дип, Тимкин көлеп җибәрде. Егетләр тагын көләргә тотындылар. - Сугалар, сугалар, хәтта саламын да калдырмыйлар, - диде Нәфис, көлә-көлә, янәсе, ул - өйләнгән кеше, белә, тәҗрибә уртаклаша. - Сукмыйча яши алмыйлар инде алар, - дигән булды Янбишев, белдекле булган булып. Әле үзенең "сугылып", "суктырып" караганы да юк, шулай да үзе белән эшләүчеләр сөйләгән сүзләрне сөйләүчән иде ул. Гомумән, кеше дигән зат үз башын эшләтергә күп чак иренә һәм кеше сүзен сөйләп йөрүчән була, дип уйлап алды Нәфис. Миңа булган кырын карау-лары шул бер инерция шикелле әйбер генә булгандыр, үзләрендә кайнап чыккан нәрсә түгелдер, юкса хәзер чыгарырлар иде дигән фикер йөгереп узды Нәфиснең башыннан. Әмма инерция дә бик көчле нәрсә, аны да чут төймәсеннән төшерергә ярамый. Хәер, мин ник шулчак-лы нечкәртәм әле: әллә минем карьерага омтыласым килә башладымы? Миндә югарыга үрләү сусыны кузгалдымы әллә? Нәрсә бу? Ниндидер моңарчы аңа килеп карамаган яңа тойгылар, яңа ниятләр? Аны мастер итеп күтәргәч, Гөлгенәнең сөенгәнен күрсәң, исең китәрлек булды. Нәфис үзен шул чакта гына дәрәҗәгә күтәрелгән итеп сизде, эштә ул үзе һаман әүвәлгечә тыныч йөрде, әүвәлгечә мөнәсәбәттә булды. Әмма әүвәлгечә булырга ярамаганлыгын ничектер сизенә башлаган иде. Әмма катгый фикере юк иде. Гөлгенә аның сибелеп йөри торган ул уйларын урынына утыртты, рәткә кертте. Син үз кул астындагылардан аз гына өстен куярга тиеш үзеңне, юкса сине тыңламаячаклар, дип тукыды ул аңа. Эшчеләре тыңламаган җитәкчене кем тотсын, кемгә кирәк ул? Чынлап та, кемгә кирәк? Аңардан бернинди дә файда юк бит... Менә сиңа йомыкый Гөлгенә. Менә бу кичәне дә ул уйлап чыгарды бит. Үз кул астындагыларның синнән артык дәрәҗәдә ризасыз булулары да начар, диде ул. Ризасыз кеше бик хәтәр. Әйтик, микроб шикеллерәк. Ул үзенең ризасызлыгын бүтәннәргә дә йоктыра, карасаң, беркөн синең кул астындагылар барысы да синнән ризасызлар, синең кул астында эшләргә теләмибез дисәләр? Ризасызлар өстән югары түрәләргә йөри башлыйлар, әкренләп "өскә тамызалар" һәм югарыдагыларда синең хакта начар фикер урнаша башлый. Югарыдагы начальниклар бит сине шәхсән белми, шуңа күрә синең турыдагы кеше сүзләренә таянырга мәҗбүр була. Менә шулай сиңа ышанмау климаты туа. Ул климат бер урнашып алса, аны үзгәртү мөмкин түгел инде, аңа синең гомерең дә, эшең дә җитмәячәк. Күпме генә яхшы, намуслы казганып йөрсәң дә, син ул "һава"ны җылыта алмаячаксың... Беркөн нәфис Гөлгенәнең бу сүзләрен аңлап бетермәгән иде, менә хәзер генә барысы да аңа барып җитте, аңлады, һәм үзе шуңа таң калып, кинәнеп торды, аңлау аңа рәхәт иде... Ул арада шешәдәге соңгы эчемлекләр рюмкаларга салынып бетте. Мәмрәев тост әйтә башлады: - Дуслык өчен, - диде ул, - дуслыктан да зур нәрсә юк! - Афәрин, - дип кычкырды Тимкин. - Бездә һәркем бер-берсенә дус һәм туган, - дип кыс-тырды Янбишев. - Тагын да салсаң, син Сталин өчен дә тост әйтә баш-ларсың әле, - дип куйды Янбишев. Аның сүзен рюмкаларны авызга чөмкәйтү астына кү-меп калдырдылар. Мәмрәев алай мәгънәсез түгел инде, табыннан кузгалырга, һава сулап керергә тәкъдим ясады һәм үзе, торып, киемнәре янына барды. Нәфис белән Гөлгенә шуны гына көтәләр иде. Ләкин кайсыдыр табыннан аерыласы килми маташканда, Мәмрәев: - Әнә ир белән хатынның бураларында бер бөртек тә зерно калмаган, шуңа күрә ашлык сугып аласылары бар, аңладыңмы? - диде ул тегеңә һәм барысы да көлеп куйдылар. - Кеше ашлык сукканда якын йөрмә, күзеңә кылчык кереп, сукыраеп калырсың, - дип өстәде Янбишев. Тагын көлделәр. Гөлгенә оялып бетте, савыт-саба җыештырып, ишетмәмешкә салышып йөрде. Нәфис исә аларга кушылып көлде дә көлде, шуңардан бүтән чара юк иде. Ләкин егетләр мәнле иде. Бу темага сүзне оятсызлыкка хәтле җиткермәделәр, югыйсә бер кәеф тә калмаган була иде, бөтен нәрсә бозыла, юкка чыга иде. Көлүнең дә чиге була икән шул... Егетләр чыгып китүгә, Нәфис ишекне элеп куйды. Гөлгенәне кулында савыт-саба көе кочаклап алды һәм караватка өстери башлады. - Куйыйм инде, бер минут түзә аласыңмы? - диде ул, пышылдап. Аның эчке бер рәхәтне алдан тоеп елмайганы матур булып чагылып калды. Ул савытларын куеп килгәндә, барча комачаулый торган нәрсәләрен салып ташлаган иде инде. Шунда ук караватка ятты... Бераздан ире: - Ай, үләм, үләм, - дип пышылдады һәм хатын аның кинәт мускуллары бушап, тулы капчык кебек авыраеп калганын тойды... Тагын бераздан хатын, торып, аңа чәй ясап бирде. Ире, торып, иң элек ишек келәсен ычкындырды, ә хатын караватны җыйды. Аннары гына йөзләре чәчәк аткан, күтәренке кыяфәт белән чәй эчәргә тотындылар. - Мин сиңа ошадыммы соң? - дип көлә-көлә сорап куйды Гөлгенә, иренә туры карарга оялып. - Әйе, син әле һаман кичә өйләнгәндәге кебек, - дип, Нәфис тә аңа карамыйча гына көлеп куйды. - Күрдеңме иптәшләреңне, - диде Гөлгенә, чәен тәмләп шопырдатып, - барысының да күңелләре булды бит, ә? - Кеше күңеле әздән генә тора инде. - Сылтау кирәк шул. - Әти әйтә торган иде аны, дуслыкны шәрабтан да катырак ныгытучы нәрсә юк, дип. Менә торган саен әти сүзләре искә төшә бара. - Әти-әни безгә акылны бушка бирә, ә без аны алмыйбыз, аннары бик күп көч, нервы сарыф иткәч кенә безгә шул акыл килә. - Чынлап та шулай шул. Акчаң белән артык дус бул-саң, үз иткән дусларыңнан колак кагасың. Монысы да әти сүзе. - Син бит минем сүзне тотканга шулай кәефләнеп утырасың. - Әйе, Гөлгенә, чыннан да, молодец син, - диде Нәфис һәм яратып хатынының беләген тотып алды. - Торган саен төрле ягың белән ачыла барасың син, чын. - Хатын-кыз шулай булырга тиеш тә, һәрчак бер серле тартмасы ачылып торырга тиеш. - Ну, инде анысы! - диде Нәфис. - Күпмегә генә җитә ул "серле тартмалар"? - Гомер буена җитәрлек! Менә хатын-кыз нинди бит ул! Ир-ат кына белеп җиткерми аны. Кадерсезләп, аның дәрәҗәсен төшерергә тора... Мастер булып эшли башлагач, Нәфис гел шуны тоя иде: аңа бу эшне җайлап алып бару өчен берничә юл бар икән. Беренчедән, өстә торганнарның боерыгын гына үтәп тору, үзеңнән бернинди инициатива кушмыйча гына башкару. Үз өстеңә берни дә алмау. Аннары, кайсы сине тыңламаган очракта, көчләп тыңлатырга, эшләтергә дә була, әмма Нәфис өчен бу мөмкинлек файдалана торган булып чыкмады. Нигә диярсез? Ул аның шәхси сыйфатларына туры килми иде, дөресрәге, ул кешене көчләп эшләтә алу сәләтенә ия түгел. Менә шул. Табигать бирмәгәнне каян алсын инде?! Менә бит, тәгаен эшкә килеп төртелгәндә, кеше бергә-бер дигәндәй кала. Менә барысы да кешенең үзеннән, аның әхлак һәм сәяси сыйфатларыннан тора булып чыга. Нәфискә иптәшләрен үз йогынтысына алу юлы белән тыңлатырга, эшләтергә генә кала. Әгәр көчләп, катылыгың белән эшләтә алмыйсың икән, фәкать ничек тә тыңлату, килешү ысулы гына кала. - Артык демократичный булма, менә шул, - дип, Гөлгенә акыл өйрәтә аңа. Ә эштә сүздә әйтелгәнчә булып булмый шул. Биредә кырыкмаса кырык кеше, кырык холык. Беркөнне участокта салына торган йортның почмагы дөрес үк түгел иде, нивелир, асма герле чыбык белән карыйлар: бераз эчкә кергән, кирпеч саннары һәм кирпечнең ятышлары дөрес, әмма измә калынрак киткән. Логарифм линейкасыннан чутлап карап чыгардым, чынлап та, кыек-лык күз алдында. Нәфисне белмәгән, аның кылын тартып карарга теләгән эшчеләр болар. - Сүтеп, яңадан өйдем, яңадан кыек булды, - дип чәчри Шайтанов фамилияле украин егете. Күренеп тора, мастерны сынап карарга ашкыналар болар. Нәфиснең башында кинәт уйлар йөгерешә башлады, бите кызарып китте. Тик каушамаска гына кирәк. Аның киләчәк авторитеты менә шушы "почмак"тан торачак икәнен бөтен тәне белән тойды ул. Артык сөйләшеп үзеңне очсызларга ярамый дип, баш миенең бер почмагыннан аваз сала акыл, эшкә тотын, ди. Мин берсүзсез генә килдем дә, әле измәсе катып бетмәгән кирпечләрне алып-алып куя башладым. Шайтанов та күрә шунда ук минем ниятне, ул да сүтә. Бер метр сүттек тә, мин турылап кирпечләрне өя башладым. Ә ул миңа измә ябышкан кирпеч бирә, мин эндәшми генә аны читкә ыргытам, чис-та кирпеч алып салам. Тагын бирә, тагын эндәшми генә ыргытам, измәне күбрәк сыласам, кирпеч өстенә каты гына басам да, артыгы арадан бүселеп чыга, аны мастерок белән кырып алам да, яңа кирпеч өстенә чәпелдәтәм һәм үзем бик тиз эшләргә тырышам, читкә бер дә карамыйм. Ташчылар, эшләрен куеп, мине тамаша кылып торалар, аркамда, бөтен тәнемдә керпе энәләре чәнчегән кебек карашларын тоеп торам. Маңгайдан тир агып кына мине сата, шайтан алгыры. Нишләргә? Тирне сөртергә ярамый, ярамый, дим үз-үземә. Тир күземә агып төшеп ачыттыра, кайчак күз алмасын томалап куя. Ә тегеләрнең күзләре минем кулларны чәнчиләр шикелле. Кайсы, минем хәлгә керергә итеп, ташчыларга кычкырына: - Нәрсә, аю биетәләр мәллә? Кара инде бу сакаллы сабыйларны, кирпеч күргәнегез юкмы әллә? Фирка, измәне кабул ит, бушаган савытны эләктереп җибәр! Унбиш минуттан мин почмакны турылап өеп тә куйдым. Үлчәп карадык. Төгәл. Мактану мәкаме ычкынудан үземне бик нык тыеп: - Почмак кирпечен асылма җепкә кигезеп сал, шуннан үзеннән-үзе әйбәт килеп чыга ул, - дидем. Аннары кулымны кулъяулыгыма сөрттем, чалбарымны бераз кактым (артык чиста булып маташырга да ярамый, кешенең ачуын китерүең мөмкин), галстугымны рәтләгәндәй иттем дә саубуллаштым... Икенче вакыт алар янына килгәч, мине бөтенләй башка йөз белән, кинаясез чырай белән каршыладылар. Миңа да рәхәт булып китте... Беркөнне Сәлим Григорьевич чакыртты. Аның киң, мөлаем чыраена арыганлык күләгәсе яткан иде. Аның матур, үзенә тарта торган кыяфәте ничектер бүген таушалганрак, уңганрак шикелле иде. Ул хатын-кыз күзе төшәрлек дөрес йөз сызыклы, зур, ихтыярлы иякле ке-ше - өне белән үк кешегә тәэсир итәрдәй иде. Баш кеше, әлбәттә, шулай булырга тиештер инде. Төссез, өнсез, кү-ңелгә бернинди эз сала алмаслык кешене кем тыңласын, кем аның артыннан китсен соң? Тышкы кыяфәт зур нәрсә шул. Иң элек бүтәнгә үзеңнең тышкы кыяфәтең белән килеп керәсең... Сәлим Григорьевич әйтте: - Ярты еллык планны үти алмау куркынычы туды, мастер, әйдә, бераз шөшкенләргә кирәк. - Куар урын юк, Сәлим Григорьевич, хәзер дә бик киеренке эшлибез. Әгәр тагын да тартсак, каян булса да өзелеп китүе бар. Сәлим Григорьевич аны дипломатларча тыңламый. - Без анда главбух белән сөйләштек, саллы гына премия бирергә булыр. Шул йортны июнь азагына тапшырырга кирәк. Эшчеләргә вәгъдә ит, менә премия исемлеге төзелгән, ал, - диде ул җитди тавыш белән. Аның кыяфәте ничектер бик кайгыртучан, тыңламыйча мөмкин булмаганча җитди иде. Нәфис исемлекне алып чыгып китте. Участокларда аңлатырга кирәк булыр дип ниятләде һәм эченнән тагын ниләр эшләргә кирәклеген уйлап барды. Кайберәүләргә икенче сменага да калырга туры килер инде болай булгач. Кемнәр авырсынмыйча гына бу эшкә алына алыр икән? Безнең бригададан Тимкин, Мәмрәев, Янбишев һәм тагын берничә штукатурчы хатын-кызларны "вербовать" итәргә мөмкин. Ә бүтән участокларда ничек килеп чыгар бу аврал? Уйлаганча гына булып чыкмады. Нәфискә көн-төн чабарга, әрләшергә, ялынырга, хәтта кайчак үзүзеңне түбәнәйтеп булса да ялагайланырга туры килде. Аннары үзе дә төнге сменага эшкә кала иде. Измәне стенага сибә торган станция китерделәр, хатын-кыз техникага тиз генә өйрәнә алмый иде. Тагын стенага сыланган измәне шомарта торган РМС станциясен дә үзе сынап карарга һәм бүтәннәрне өйрәткәнче эшләргә мәҗбүр булды. Эшләр ярыйсы гына тәгәри иде. Нәфис ничектер авырып китте. Беркөнне салкын сөт эчкән иде, әллә шуның мазасы булды, тәне кайнарланды, башын күтәрә алмады. Табиб килеп, бюллетень биреп китте. Гөлгенә эштән сорап кайтып, аның янында утырды, аңа грелка кайнарлап бирде. Ангинадан аның үзенең дәва-ысуллары бар иде. Ул даруны бар дип тә белми. Чөнки аларның барысын да агу итеп карый иде. Бер җиреңә файдасы булса, икенче төшеңә зарары булмый калмый дигән иманы бар иде. Шуңа күрә һаман үзенчә дәва кылырга итте: ярты стакан кайнар суга бер бал кашыгы тоз салды һәм шуның өстенә дүрт тамчы йод тамызды. Шуның белән Нәфиснең тамагын чайкатты. Шул процедурадан соң Нәфиснең хәле яхшырып китте... - Әнидән хат килде, - дип әйтеп куйды Гөлгенә, бераз мәшәкатьтән бушап калгач. - Авырый икән, кайтып китә алмассыңмы дигән. - Җибәрерләрме соң? - Нәфис эндәшми калу читен булганга гына шулай әйтеп куйды. - Кая? Телеграмма килсә генә инде. Мин шулай дип әйтеп яздым. Нәфис эндәшмәде, ул Гөлгенәнең әнисен өнәми иде. Һәрчак үзенең кызын мактап, сине түбән төшерә торган итеп сөйли, кызының юбалгылыгын шуның белән күмеп калдырырга тели ул. Нәфис терелү белән конторга килде. Эш сәгате бетеп килә иде инде, барысы да каядыр китеп беткәннәр. Бер экономист хатын гына утырып калган. Ул бик ачылып кына исәнләште һәм кызукызу кәгазьләрен актара башлады. Аның бармагындагы калын алтын йөзеге күз алдында елт-елт килеп торды. - Менә ал грамотаңны, - диде ул, ниндидер графалы рәсми кәгазь сузып. Нәфис, алу белән, моның премия ведомосте икәнен таныды һәм аптыраган рәвештә хатынга карады. - Сәлим Григорьевич түләмәде, - диде хатын, аңлатып, һәм бер дә исе китмәгән кыяфәт белән папкаларны өстәл тартмаларына җыя башлады. - Ничек инде түләмәде? - диде Нәфис, коты очып һәм ачуланган эшчеләрне күз алдына китереп. Хатын җилкәләрен җыерды. Нәфис бүтән сүз озайтып торуның мәгънәсез икәнен аңлап алды һәм ведомостьны тоткан килеш контордан чыгып китте. Сәлим Григорьевич аны шаян шатлану белән каршы алды. Хатыны өйдә юк иде бугай, ул шунда ук холодильникны ачып, аннан бер шешәнең муенын ике бармак арасына кыстырып алды, аннары буфетка рюмкаларга үрелде, әмма Нәфиснең чырае бик борчулы иде. Ул аңа караган ки-леш бераз аптырап торган кебек итте, шулай да кулында-гы әйберләрне өстәлгә куйгач, Нәфис янына килеп басты. - Сәлим Григорьевич, нишләп бу ведомость буенча түләмисез, - диде ул киеренке һәм шуңа күрә калтыранган тавыш белән. - Иң элек, әйдә, утыр, - диде Сәлим Григорьевич, пумала кебек тузган чәчләрен сул кул бармаклары белән рәтләп. - Аннары мондый эшләр белән мин конторда гына кабул итәм. - Курчак уены кормыйк әле, Сәлим Григорьевич, аннары кешеләр сезгә курчак түгел! Сәлим нәрсә әйтергә белми, эшнең җитди, киеренке төс алуын җилкәсендә тойган кебек, әмма бер дә йөзенә борчулы-маза чыгармыйча, зур креслосына барып утырды да аякларын чалып куйды. - Ну, булып чыкмады ният иткән эш, Мәмәшев, финанс бит, беләсең, нечкә нәрсә, - дип, акланырга теләгән кебек әйтте ул. Нәфис, бая кубып, бирегә килгәнче котырынган ачуын бераз йөгәнләргә өлгергән иде инде, шулай да эчендә һаман нәрсәдер бәргәләнә-суккалана иде. - Бригадалар сүзләрендә тордылар, йортны срогыннан алда җиткерделәр, ә сез сүзегездә тормадыгыз булып чыга. - Нишлисең, мин гаепле, мин сүземдә тора алмадым инде. - Ә нигә, алайса, әйттегез, буш вәгъдә бирдегез? - Сезне сынар өчен. - Ничек сынар өчен? - Сез бит башта резервлар юк, җиткерә алмыйбыз дип тарткалаштыгыз, ә акча вәгъдә иткәч, резерв та табылды, эшче көч тә булды. Димәк... - Соң бит кешеләр ике смена эшләделәр, - диде Нә-фис, тагын эчендә кузгала башлаган еланны басарга те-ләп. - Шул хисапка план алдан үтәлде. - Димәк, сез акча артыннан куучылар икән, ә патриотизм кая? - Ягез, әйтәм бит, курчак уенын эшчеләр яратмыйлар. - Курчакмы, түгелме, акча бирмәделәр. - Мин хәзер чүп булып калам бит эшчеләр каршында. Мин аларга сезнең ведомостька алданып вәгъдә иттем. - Син ведомостька кул куелмаган икәнен күрергә тиеш идең. Анда минем имзам юк иде бит! - Димәк, мин гаепле булып калам, болай булгач? Ай-яй, чос, ә? Нәфис аптыраудан нәрсә әйтергә белмәде. Менә ничек төп башына утырталар икән. Бик куркыныч кеше икәнсең син, Сәлим Григорьевич, дип уйлады эчтән, әмма шул фикере төсенә чыгудан курыкты. - Әллә син чип-чиста көе генә яшәмәкче буласыңмы? Ялгышасың! - Ярый, минем чисталык, пычраклык мөһим түгел. Иң мөһиме, халыкка нәрсә дип әйтергә хәзер? - Финансны кистеләр, без ниятләгәнчә килеп чыкмады дияргә кирәк. - Сез моны үзегез әйтерсез инде, Сәлим Григорьевич! - Мин дә әйтермен, син дә әйтерсең, - диде мөдир, базымчанланып. - Курыксаң, мастер булма, әй... - Юк, мондый төп башына утыртуны мин өстемә ала алмыйм. Менә шул! - Алайса, мастер да була алмассың! - Бигрәк әйбәт, ичмаса, намусым тыныч булыр, кеше алдый торган мастер булганчы, алдана торган рядовой эшче булырмын. - Алданган кешенең намусы тынычрак булыр дип тагын алданасың, егет. Барыбер тыныч булмый, ник алдандым дип көйрәп торачак ул, - диде Сәлим Григорьевич һәм көлеп җибәрде. Шулай да бу сөйләшүдә ул ничектер шаярып кына маташкан икән дигән мәгънә дә аңлашыла иде. Әмма Нәфис чын, күңелендәге сүзләрен әйтте. Сәлим Григорьевич аның сүзләрен чынга алмады микәнни дип шикләнү чаткысы керде аның күңеленә. Сәлим Григорьевич Нәфиснең бик җитдиаптыраган кыяфәт белән торуын күреп, ул тагын озын булып үскән чәчләрен бармаклары белән тарап алды, йөзен читкәрәк борды. - Әйдә, өстәл янына утыр әле, бу мәсьәләне ярты шешәсез хәл итеп булмас, ахры, - диде ул, Нәфис белән килешергә теләгән рәвештә. Нәфис кул селтәп чыгып китте. Әмма подъезддан төшеп җиргә басу белән, үзенең шулай эшләвенә үкенә дә башлады. Сәлим Григорьевич бит килешү ягын каера иде бугай. Ә мин пырылдап чыгып киттем. Ул мине эштән алачак, әйе, бу көе генә калдырмаячак. Теге нәрәтне дә онытмагандыр. Андый кешенең күңеле индикатор кебек үзенә каршы һәрбер хәрәкәтне "язып" бара. Чыннан да, миңа йорт төзүдән завод төзүгә күчәргә туры киләчәк. ГЭС төзүгә китәргә була. Әмма биредә өч ел көткән квартир чираты яна инде, болай булгач... Гөлгенәгә нәрсә дияргә? Юк, әйтми торырга кирәк. Әллә трестка барыргамы? Әлбәттә, барырга. Юк, эштән чыгарса, һич килешергә ярамый. Мастерлыктан төшерсен, анысына исем китми, квартир чиратым югалмас, ичмаса. Ләкин эшләр бөтенләй көтмәгәнчә килеп чыкты. Ике-өч көннән "Жилстрой"дан начальниклар килеп, эшләгән җирдә үк җыелыш җыйдылар. - Менә, - дип сөйләп китте партком Дамиров, - нулевой циклы тәмамланган өч йорт бар. Шушы өч йортның икесен бик тиз рәвештә төзеп бетереп тапшырсагыз, берсе үзегезгә була. Хәзер договорга акка кара белән шулай язып куябыз. Фәкать төзелештә үзләре эшләүчеләр генә бу йортка кертелә. Менә шул! Минем сүзем бетте, сезнең сүзне көтәм. Ул нигез бетонына утырды, үзенең ышандыра торган чырае белән эшчеләргә төбәлде. - Алдамассызмы соң? - диде кемдер. Барысы да көлеп җибәрделәр. Мондый сүзне бары шая-рып кына әйтергә мөмкин икәне хәлдән аңлашылып тора иде. - Ә сез бик көлмәгез әле, - диде Тимкин, йортның икенче як нигезеннән торып баскач. - Менә безгә Сәлим Григорьевич, премия вәгъдә итеп, әнә теге йортны аврал белән эшләтте, эшләп бетергәч, премия урынына безгә кукиш диде. Булдымы шул хәл? - Булды, булды, - дип кычкырдылар. Дамиров кырыйда көлемсерәп торган Сәлим Григорьевичка карады. Теге башта кызарды, табак бите бүртенде, чиртсәң каны чыгарлык дәрәҗәгә җитте, булды дип тә, юк дип тә сүз әйтә алмады, каушап калды. Җыелыш та гөжли башлады, партком Дамиров мөдирнең югалып калуын шунда ук тоеп алды һәм, тынычланырга өндәп, кулын өскә күтәрде. - Бу сораулар искә алыныр, - диде. - Трестта без аны тикшерербез. Канәгатьме шуңа? Курыкмагыз, тиешлесен алырсыз. Димәк, килештек: Октябрь бәйрәменә менә бу хәзер нигезләрендә үзегез утырган йортларны тапшырасыз. Әнә тегендәгесе тоташ үзегезгә була! Җыелыш бетте. Нәфис җыелышларны яратмый иде. Бүген ул җыелышның кирәген аңлады. Әнә ничек Сәлим Григорьевичның битенә уйдык-уйдык соргылт нервы таплары чыгардылар. Андый калын тирелеләрне фәкать җыелыш кына җиңә алуы мөмкин. Юк, җыелыш бик кирәк нәрсә икән! Менә үзе дә бүген чыгыш ясамаганына хәзер үкенеп тора. Нәфис Сәлим Григорьевичтан куркып чыгыш ясамады. Анысы факт инде. Эштән чыгарып йөртер, квартир чиратын "мәтәштерер" дигән арткы исәпкә тотынып, кыюлыгын җуйды да калды. Начар белән начар булырга теләмәү генә түгел, үз тиреңне саклап калырга тырышу шикелле җирәнгеч эш килеп чыкты. Аннары Нәфис үзен тынычландырырга тотынды: тәгаен генә миңа нинди начарлыгы тиде соң әле Сәлим Григорьевичның? Премия булмаган икән, бер миңа гына түгел бит. Мир белән ир бул, мир белән җир бул, ди торган иде әнисе. Бәла дә мир белән булганда үтерә торган сил түгел. Әйдә, безнеке кайдан килеп кая китмәгән! Премиянең барыбер дә очына-чигенә чыга алмадылар. Эшчеләр кул селтәделәр. Әмма Сәлим Григорьевичка бик каннары катты. Ул безне тагын утыртмагае дип, гел шикләнеп сөйләнәләр иде. Нәфис алар белән килешсә дә эндәшми кала, әгәр аларны яклап сүз ычкындырса, Сәлим Григорьевичка ишетелер дип уйлый иде. Эшчеләр исә Нәфисне Сәлим Григорьевич белән бер дип уйлыйлар булса кирәк, элеккеге кебек серләрен бүлешмиләр, ачылмыйлар иде. Ә Нәфиснең шуңа бик эче поша, эчтән генә бәргәләнә-суккалана иде. Ничектер аңа ышанмауларына күңеленнән әрни, үзен үзе битәрли иде. Моны кешегә аңлатып та булмый, шунысы иң авыры. Гөлгенә дә моны аңламый. Соңгы вакытларда Гөлгенә ничектер тагын үзгәреп китте әле. Кич белән Кама буена да төшүдән баш тарта. Шундый чакта Нәфис гасабиланып аңа бәйләнә башлый. - Син минем хатыныммы, юкмы? Гөлгенә, дим? - Ну, синең хатының, - ди Гөлгенә, өстәл янында ике учына башын салып утырган килеш. Шундый салкын, гамьсез итеп әйтә бу моны, үз-үзеңне тыеп калмасаң, аның битарафлыгыннан шартлавың ихтимал. Нәфис моны аерым-аерым яшәүдән күрә. Нишләргә белми. Гөлгенәгә үзеңнең кемлегеңне көн саен белгертеп, "кисәтеп" торырга кирәктер, ахрысы. Нәфис сизә, ул Гөлгенәнең йөрәген һаман үзенә беркетә алганы, ычкынмаслык иткәне юк шикелле. - Вазифаңнан баш тартма, алайса? - дип ялварган тавыш белән әйтә Нәфис. - Әй, син һаман бала, Нәфис, берни дә аңламыйсың? - Нәрсәне аңламыйм, синеме? - Мине дә, гомумән... - Йә-йә, әйтеп бетер. - Син инстинкттан ничектер уза алмыйсың, Нәфис. Нәрсәдәндер гафил син. - Кара, нишләп миңа "ревизия" ясыйсың әле син? - Булганны әйтәм, Нәфис, булганны. Син бит дөреслек яратам дисең, менә мин сиңа чын дөресен әйтәм. Нәрсә, дөреслек керпе кебек энәлеме әллә? - Юк, бу дөреслек түгел, Гөлгенә. - Дөреслекне аңламыйсың икән, димәк, сиңа ялганларга кирәк. Минем ялганлый алмаганны син беләсең инде. - Туктале, дөреслек маскасы артына яшеренмә әле. Әйт, нәрсә булды сиңа? - дип, өзгәләнгән тавыш белән әйтте Нәфис һәм Гөлгенәнең күзләренә карады. Күзләренең очкынына чыдый алмыйчамы, Гөлгенә карашын читкә алды. Нәфис түгәрәк матур иягенә, аңа килешеп һәм йөзен бизәп торган борынына карады. Анда үзенә җәлеп итеп, өндәп торган чалымнарны күрде. Болар барысы да Гөлгенәдә элек тә бар иде, әмма Нәфис үзенең эчке бер сиземләве белән тагын шуны тойды: Гөлгенәнең йөзендә ничектер Нәфиснең шушы дәрткә кысталуына салкынлык, битарафлык күрсәтүдән рәхәтлек, кинәнү тапкан шикелле сызыклар бар иде шикелле. Шуңа күрә Нәфиснең хисләре бик нык үчекләнде, горурлыгы кимсенергә җитеште. - Кызык кына син, миңа берни дә булмады, мин просто кайчакта уйлана башладым. Соң бит безгә һаман квартир бирмиләр, әнә Сәгыйдуллиннар алган, алар да безнең белән бер вакытта килгәннәр иде. - Юк, син читкә тайпылма, туры җавап бир. - Нинди читкә тайпылу? Квартирың юк бит һаман. - Без ул хакта сөйләшми идек бит әле. - Мин уйладым-уйладым да, Сәлим Григорьевичның үзе белән сөйләшеп карарга булдым. Ул син әйткәнчә начар кешегә охшамаган. Исемлекне күрсәтте, анда без юк идек, ә ул язып куйды. Сөйләшүнең файдасы тиде, син нәрсә булды дисең. - Гөлгенә кызмыйча гына сөйләсә дә, аның битенә алсулык йөгерде. - Фокусник ул Сәлим Григорьевич, иллюзианист, син аңа ышангансың. Аның фокусларын күп күргән инде. - Нәфис, син кеше турында бүтән кешеләр фикере аша хөкем йөртәсең, чын. Үз фикереңне булдырырга кирәк. Аннары син бүтәннәрне генә хөкем итәсең. Әйбәт түгел синең бу сыйфатың. Үзең хөкем итсәң, сине дә хөкем итәләр. - Сәлим Григорьевич мине берничә мәртәбә агач атка атландырды, мин аны фәрештә итеп күрергә тиеш, синеңчә. - Ул сиңа әйбәт карый. Нәфис, сине киләчәктә конторга алам диде, чын менә. Үзең шунда булсаң, квартир да тизрәк булыр иде. Ул сине күтәрү ягында. Тик үзең генә тәртәгә типмә! Дөреслек яклы булып йөрисең дә башлыкларны үзеңнән биздерәсең. Башлыклар дөреслек яклы түгелмени? Син ниндидер ялкауны, уңмаганны ышыкларга омтыласың. Әлбәттә, моңа өстәгеләрнең ачуы килә... - Күрәм, Сәлим Григорьевич сине үзенең иллюзияләре белән тәмам эреткән икән. - Юк, Нәфис, ул бик ихлас кеше, нечкә күңелле, чын менә! - Сине миңа каршы сихерләгән, күренеп тора. Нәфиснең тавышы кимсенүле иде. - И Нәфис, нигә син шулай шикчел икән? - Чөнки мине гел алдап торалар, шуңа үзеңнән-үзең шулай буласың. - Ә син алданма! Нигә алданасың? - диде Гөлгенә, ничектер ирен жәлләгән кебек. - Мин ышанам бит, үзем алдый белмәгәнгә ышанам! - Һәрнәрсәгә ышана торган кеше бик начар ул, Нәфис, син үзең дә беләсең. - Ә ничек ышанмаска соң? Өйрәт. Алар тынып калдылар. Гөлгенәнең озын керфекләре күбәләк канатлары кебек леп-леп килеп торды. Ул нәрсә әйтергә белми иде. Башында уйлар оясыннан аерылган күч шикелле гөжелди. Аның Нәфискә чыкканына инде ике ел була. Башта бергә тора башлагач, ул Нәфисне яратырга тырышты, аны яратуны үзенең хатын-кызлык бурычы итеп карый иде. Акылы белән ул аны ярата да башлады шикелле. Чөнки Нәфисне жәлли иде: миңа бар өмете белән килеп бәйләнде. Ичмаса, өметенә тимәскә кирәк, ди иде Гөлгенә, эчтән уй йөрткәндә. Ә хисләрне Нәфис кузгата да, үзенә карата да алмады, хисләр салкын, битараф калды. Гөлгенәдә ничектер бер гәүдәдә ике шәхес барлыкка килде. Берсе аның, акыл белән үзен Нәфис алдында бурыч санап яшәүче кеше, икенчесе тегенең бурычларына исе дә китеп карамый, киләчәккә нәрсәдер өмет итеп карый, каядыр омтыласы килеп, кайчакларда талпынып куя иде. Сыңар канаты имгәтелгән кош шикелле бәргәләнсә дә, беркая да оча алмый иде... Шулай Нәфис аны икегә аерды да куйды. Нәрсәдән бу? Әллә, чынлап та, шулай булырга тиешме? Минем белән генәме шундый хәл? Бүтәннәр белән дәме? Аларның да шулай һәрберсендә ике кеше утырамы? Шуны үзләрендә яшереп асрыйлармы? Ике шәхес дигәннән, Гөлгенәнең шул тагын исенә килә: унынчыны бетергәндә ул бер әкият укыган иде. Анда кечкенә генә Джек исемле малай ике башлы пәһлеваннар белән сугышып йөри. Бер башын кылыч белән кыеп төшерсә, икенче башы кала тегенең. Гаҗәп кызык. Аннары бер гәүдәдәге ике баш - берсе карт баш, икенчесе яшьрәк баш - берберсе белән һаман пычакка-пычак килеп бәхәсләшәләр, чөнки берсе карт, берсе яшь. Шуңа күрә берберсе белән чарпалышып кына торалар... Менә хәзер Гөлгенәнең үзендә шундый хәл. Әйтергә дә көлке: карт баш - акыл, Нәфискә үзен бурычлы сыман яши, яшь баш - хис, һаман нәрсәдер көтә, өмет итә. Бу хәлләр үтәр, ниндидер бер могҗиза булыр, барысы да үзгәрер, ди... Дус кызлары белән бергә яшәү, аралашу да Гөлгенәне шактый гына агартты. Кызлар төрле халыктан, рухи яктан төрле дәрәҗәдә иделәр. Арада бик зиһенле, күп белүчеләр бар. Ә бер кыз, мәсәлән, фәкать лейтенант-ка гына кияүгә чыгу турында хыяллана иде. Профессор булмасын, әмма офицер булсын... Хуш исле чәчәкләр арасында песи чәчәк тә хуш исле булган кебек, Гөлгенә дә үзе хакында, Нәфис турында биредә күбрәк уйлый иде. Шартлар да шуңа этәрәләр: аерым йоклыйсың, уйландыра, үз тормышыңа читтән торып карыйсың... Аннары яшерен-батырын түгел, Гөлгенә Нәфиснең дәрәҗә иясе булуын бик тели иде. Кызлар да шул хакта күп сөйләшәләр. - Дәрәҗәгә ирешү өчен нәрсә кирәк? - дип сөйләп китә бер бик укыган рус кызы, үзе үк соравына җавап та бирә. - Беренче, талантлы булу шарт, ягъни башы әйбәт эшләсен. Икенче, телен тыя белә торган булсын. Менә шул. - Юк, ул гына җитми, - дип, аны бүлдерә икенче бер кытай кызы. - Бөек физик Эйнштейннан уңышка ирешүнең формуласын сорыйлар студентлар. Ул тактага шундый формула язып куя: х + у = бәхет, дәрәҗә. X - көн-төн хезмәт, эш; у - дәшмәү, дип аңлатма бирә ул. Аңладыгызмы - дәшмәү, ди Эйнштейн. - Соң, мин дә әйтәм бит, телен тыя белсен, дим. Гөлгенә шундый бәхәсләрдән уйлана башлый: Нәфиснең бәхетле сыйфатлары бармы, юкмы? Шунысы хак: Нәфис дәшми кала алмый, ни уйла-ганын әйтмәскә көче җитми аның. Менә аның дәрәҗә баскычындагы тышавы шул... Бу тумыштан килә торган нәрсәсеннән ничек биздерергә аны, дип уйлый Гөлгенә. Юк, бишегендә ни булса, очканында шул булыр, дигәннәр. - Юк, менә мин берәүне беләм, - дип, аңа каршы төшмәкче була өченче бер тормыш тәҗрибәсе булган кыз. - Аның бер таланты да юк, без бер класста укыдык. Математикадан мәсьәләләрне миннән күчерә иде, диктанты өчтән артмый иде. Шул хәзер зур урын били. Нилектән дисез? Җыелышларда шун-дый ялкынлы итеп сөйли белә ул. Үзе буш баш, ә сөйләргә дисәң, теленә шайтан төкергән. Юкны бар итеп сөйли белүе аркасында югары урынга үрләгән. "Ә Нәфиснең җыелышларда сөйләү күәсе бармы соң?" - дип уйлый Гөлгенә. Кем белә аны, андый сәләте бер дә сизелми... Менә очрашкан саен Гөлгенә үзе белән яшәүче кызлардан алган тормыш дәресләрен иренә җиткермәкче була һәм кайчакта аларның очрашу-лары шактый тәмсезләнешеп тәмамлана. Нәфис тә нәрсә уйларга белми, бирегә килгәч Гөлгенәнең 180° ка үзгәрүен аңларга зиһене тартмый иде. Ул Гөлгенә янына кайчак эштә алган рухи яраларына дәва табарга өметләнеп килә дә әнә шундый салкын исәп-хисапка килеп бәрелә. Бүген участокта бер эшче белән кычкырышты да үзенә үзе бик җирәнгеч булып калды ул. Нәфис шуны әйтү белән: - Ник кычкырыштың? - дип төпченә башлады Гөлгенә. Байтак эндәшми утырганнан соң, сүз ялгап китү өчен шуны эләктереп алды. - Ялкау, хөрәсән, һич эшләргә теләми, - диде Нәфис, ачынып. - Кычкырышу - хатын-кыз эше, син дипломат булырга тиеш, Нәфис. Шуны аңлыйсыңмы? - Юк, әгәр хөрәсән икән, аның йөзенә бәреп әйтергә кирәк. Шунсыз рәткә керми ул. - Әх, син, кара халык, кара сарык, ачуың килмәсен, зинһар. Сиңа ул бүтәннәр алдында әллә нәрсәләр әйтеп ташлагандыр әле. Шуннан синең нинди авторитетың калды инде? - Мине өйрәтмә, әнә хатыныңны өйрәт, - диде ул, нәрсәгәдер ишарәләп. - Бер хатыныңа баш булалмаган нәрсә... Юк, бүтәнен әйтеп бетермәде. - Син аның үзен генә аулакка алып, шунда кычкырышырлар, үзеңнең кул астындагылар алдында кычкырышырга һич тә ярамый. - Шулай итәсе калган да соң? Күкерт кебек кинәт кабынып кителде шул. Нәфис хатынының күзләренә текәлеп карады һәм теге хөрәсән әйткән сүзләрне яңадан эзләгәндәй итте. Күңелендә Гөлгенәдән шикләнү еланы башын калкытып куйды, юк, ачу килгәндә әллә ниләр телдән ычкынуы мөмкин, болай гынадыр дип, үзен үзе алдарга, юатырга тырышты. Гөлгенә өстәл яныннан торды да тумбочкасына таба атлады. Нәфис аның артыннан килеп, биленнән кочып алды һәм, күтәреп барып, караватына илтеп салды. Гөлгенә тук башлы, юан көлтә кебек авыр иде. Нәфис мышнап чыкты. - Юк, юк, нишлисең, Нәфис, хәзер кызлар кайтып керәләр бит, кит. Кит, маташма, зинһар, - дип, Гөлгенә иренең кымтырыклый торган кулларын үзеннән умырып-умырып алып ташлады да торып утырды һәм Нәфиснең ирененнән суырып-суырып үбәргә тотынды. Бер минуттан сикереп аягына басты һәм Нәфисне дә, кулларыннан тартып, урыныннан кубарга мәҗбүр итте. Шул арада бер кыз эштән кайтып керде, ир белән хатын өстәл янында тыныч кына сөйләшеп утыралар иде. Ул төксе чырай белән киемнәрен алыш-тырыр өчен кухняга таба атлады, Нәфис исә шуңа уңайсызланып чыгып китәргә мәҗбүр булды. Төзелештә эшләр гөрләп бара башлады. Өч йортны да берьюлы дигәндәй һаман югарыга үстерә баралар иде. Фатир бүлеш китте, исемлекләр тикшерелә башлады. Җыелышта һәр кешене үзе алдында җентекләп карадылар. Әмма исемлек фантастик рәвештә үзгәрә тора иде. Исемлеккә Сәлим Григорьевич үз белдеге белән үзенең әшнә кешеләрен кертә икән дигән сүзләр дә чыкты. Шәһәр башкарма комитетына яңа йорттан ун процент тиеш икән. Инвалидлар һәм сугышта үлгәннәр, хәрбиләргә бирер өчен. Әмма төзелештә эшләүчеләр каршы киләләр. Ун процентны бирмибез, диләр. Ләкин, законга буйсынмыйча булмый, диде Сәлим Григорьевич һәм исемлеккә тагын дүрт кешене кертте. Эшчеләр тавыш куптардылар. Әгәр инвалидлар булса, каршы килмибез, диделәр. Әйдә, безгә инвалидларны персонально күрсәт, дип таләп иттеләр. Сәлим Григорьевич әллә ничә көн иске шәһәр буенча аларны эзләп табып, җыелышка алып килергә мәҗбүр булды. Эшчеләр аларның документларын карадылар һәм исемлеккә кертергә риза булдылар. Тик тагын бер персона бар иде әле - колакка да сәер ишетелә иде ул - Лунайте дигән фамилия. Сәлим Григорьевич аны, "горком үтенүе" буенча исемлеккә кертелде, дип әйтте. Әмма эшчеләр тагын гауга куптардылар. Шуннан соң Сәлим Григорьевич кызарынды, бүртенде һәм болай диде: - Алайса, мин үземне исемлектән сызам һәм Рита Лунайтены язып куям. Ну, риза буласызмы? Килештекме? Ул юан зәңгәр карандашны алды да шул торып бас-кан килеш исемлеккә иелде, үз исемен шатырдатып сызып ташлады һәм өстенә Рита Лунайте дип язып куйды. Эшчеләр дәшмәделәр, Сәлим Григорьевичка алар ышанмыйлар иде. - Димәк, барыгыз да белеп торыгыз, миңа дигән ике бүлмәле квартираны Рита Лунайте ала. - Ул сезнең туганыгызмы? - дип кычкырды Тимкин. - Юк, туганым түгел, - диде Сәлим Григорьевич, һаман трибуна янында басып торган килеш. - Ә ни өчен аңа бирәсез? Аңлашылмый? - Горком кушты, - дип ялганларга мәҗбүр булды Сәлим Григорьевич. - Юк, горкомда мин үзем булдым, анда берни дә әйт-мәделәр, - диде Янбишев тагын да ныграк тавыш белән. Һаман ышанмаган карашлар Сәлимгә таба чекерәй-гәннәр иде. - Ышаныгыз инде. Кешеләрме сез, юкмы? Минем квартирны Рита Лунайте алыр, ярар, алайса, аңлатыйм. Бу - минем шәхси теләгем, - диде Сәлим, кулын күкрәгенә куеп. Аның маңгаена тир бөрчекләре бәреп чыкты, бите тагын да бурлатланып китте. Ул, маңгаен ак кулъяулык белән сыпырасыпыра, урынына килеп утырды. Җыелыш шуның белән бетте. Әмма кеше күңеле кыйтыклы, төрлесе төрлечә уй йөрт-те. Элекке хатынына алып бирәдер әле, дип уйлады кайберсе. Ританы күреп белүчеләр дә бар иде, алар исә бөтенләй аптырап калдылар: Рита латыш хатыны, ире дә латыш, унбиш яшьлек бер кызлары бар иде. Сәлим Григорьевич ул семья белән бик дус иде, ә бу багланышның каян, ничек килеп туганын тик үзе дә, Рита гына белә иде... 1945 елның көзендә Сәлим Атауллов яше җитмәс бо-рын армиягә язылып китте. Ул вакытта шундый мөм-кинлек бар иде. Армиягә теләп китәргә мәҗбүр иткән нәрсә - аның кыюсыз, оялчан булуы дип әйтергә булыр иде. Алар Идел буена урнашкан Кокушкино посёлогында үз йортлары белән яшиләр иде. Әтиләре сугыштан кайтмады. Әниләре сугыш вакытыннан ук сыра сатуда эшләп, бик тәртипсезләнә башлады. Аның турында төрле сүзләр ишеттерәләр иде. Беркөнне таң алдыннан тәрәзә пыялалары чылтырап ватылуга котлары очып уянып киттеләр. Энесе Рәшит ачы итеп елый башлады. Сәлим тышка йөгереп чыкты. Кулына күсәк тоткан бер яшь кенә хатын нәрсәдер сүгенәсүгенә соңгы өлгеләргә күсәге белән бәрә иде. Сәлим кинәт аңа ташланды: - Нишлисең, хулиганка? - дип кычкырып җибәрде Сәлим һәм тегенең күсәгенә барып ябышты. Хатынның күзләре акайган иде, Сәлимнең дә кыяфәте шактый куркыныч булгандыр, әмма теге хатын йөзендә мөлаемлык, сабырлык нурлары кабынгандай булды, ничектер кызгану чаткылары бөтен чыраеннан бөркелеп Сәлимгә килеп бәрелде шикелле. - Әй, энекәшем, - диде хатын кызганулы май кебек йомшак бәрхет тавыш белән. - Әнә син әниеңне тый, ул, нәни балаларымнан аерып, минем законный иремне аздырып йөри, белдеңме?! Балалар җылап яталар, ә синең әниең ирем белән типтерепме-типтерә, белдеңме?! Әнә бит бүген дә әниең өегезгә кайтмаган, минем ирем белән кайдадыр гулять итеп ята!.. Хатын, күсәгенә таяна-таяна, капкадан чыгып китте. Сәлим, әфсен өреп сынсыз иткән кебек, тораташ булып катып калды. Ул хатынның күз кырыйларында яше кибеп кырау кебек булып агарып торганын тик берничә көннән соң гына исенә төшерде. Барып ябышып, ничек ул хатынны кыйнамады - ниндидер эчке көч аны тыеп калды. Сәлим шуңа да канәгатьлек кичереп яшәде. Әнисе икенче көнне генә кайтты. Балалар ватык өлгеләрдән җил улап торган өйдә мич артына кереп йокладылар. Алар кеше күзенә күренергә, урамга чыгарга оялдылар. Әллә ничә көн өйдә бикләнеп яттылар... Бер атнадан макарон фабрикасыннан расчёт алып, Сәлим армиягә китте. Әнисе аны озатырга кайтмады. Сәлим мич акшарына шәмәхә каләм белән шундый шигырь язып калдырган иде: Онытыр диеп уйлама күзләреңнең карасын, Нигә таба, ник оныта ана газиз баласын?! Моны ул киткәч кенә күреп алдылар, кулыннан таныдылар. Әниләре аны юеш чүпрәк белән сөртеп карады, бетмәде, ахырында өстеннән ак акшар белән агартырга туры килде. Әмма Сәлимнең күңелен берничек тә агартырлык түгел иде. Аңа, барысын да йөрәккә ала торган егеткә, җитә калды, хатларны да бик сирәк язды, анда да энесе Рәшиткә исемләп сала иде. Ул чик буе гаскәрләре частенда берничә ай өйрәнү занятиеләре үтте. Аннары немец әсирләрен конвоирлап та йөргәләделәр. Әсирләрне эшелон белән Польша чи-генә хәтле озата бардылар. Аннан аларның ротасын ни өчендер Латвиягә китерделәр. Биредә, аеруча калын урманнар булган җирләрдә, безгә каршы бандалар шактый активлашкан икәне билгеле булды. Сәлим башта моңа ышанмыйчарак, салкын гамьсезлек белән генә караган иде, әмма бер төнне постта торганда аны чак кына атып үтермәделәр. Шунда гына ул бу табигый булмаган нәрсәне аңлый башлагандай булды. Югыйсә аның башында мең төрле уй кайнаша иде: кемнәр алар, латышлармы, әллә немецлармы? Нишләп алар безгә аталар? Сәлим белергә тели иде. Замполитка сорау биргәне дә булды: ул бандалар нәрсә өчен көрәшәләр соң? Алар Латвиядә социализмны булдырырга теләмиләр, күрәсең, дип аңлатты замполит. Немецлар аларны милләтчелек сөреме белән агулаганнар, милләт өчен дигән буржуаз лозунг астында кан коялар, үзләренең туганнарын, латышларны үтерәләр. Сәлим һаман аңлый алмый әле. Ничек үз туганыңа каршы барырга мөмкин, дип уйлый ул эченнән. Минем бердәнбер туганым Рәшит, мин шуңа каршы барып, аны үтерер хәлгә җитәргә тиеш. Ни өчен, нәрсә хакына? Юк, братыма каршы мин әллә нинди изге эшләр өчен дә бармам, туганлыктан да изге нәрсә дөньяда юктыр. Әйтик, бөек максат өчен туганыңны үтердең, ди. Шуннан соң ирешкән максатыңның нинди мәгънәсе кала? Братыңны үтереп ничек яшәргә мөмкин? Әлбәттә, мөмкин түгел! Яшәү үзе мөмкин түгел. Инде шулай үтерү сиңа яшәү бирмәгәч, нигә үтерергә? Юк, бу латышлар акылдан язганнар булса кирәк! Ну, шайтан, уйлар бөтенләй буталып бетә, боламыкка әйләнә. Нигә алар шулай, бандаларга оешып, безгә һөҗүм итәләр? Бу бит юләрлекнең дә аръягына чыгу. Аларның яшьләрен начар якка борып җибәргәннәр дә, кеше мескеннәр шул көчкә каршы күтәрелә алмыйлар... Беркөнне Елгавадан 150 чакрымнар китеп, алар хуторларда приказ үтәп йөрделәр. Сәлимгә дә бер хутор йөкләтелде. Хутор советыннан бер штатский кеше белән киттеләр алар. Өч-дүрт чакрым үткәч, ялгыз өйле хуторга керделәр. Бик шәп итеп салынган сигез почмаклы йорт, зур гына ишегалды, юл асфальтланган, ишегалдын дача формасында абзар-кура биләгән, уртада чыгырлы кое тора иде. Ишекне озак кына шакыдылар. Урта яшьләрдәге саргылт йөзле, кара япма бөркәнгән хатын ачты. Алар өйгә керделәр. Анда яшьрәк чырайлы, озын, төз гәүдәле тагын бер хатын бар иде. Хутор советы кешесе куен кесәсеннән бер кәгазь чыгарды да укыды: "Социалистик Советлар Союзы исеменнән сез арестовать ителәсез. Җыенырга ике сәгать вакыт", - диде. Хатыннар шуны гына көткән кебек, тизрәк хәрәкәтләнә башладылар. Алар бик тиз җыендылар, хәтта бер сәгать тә үтмәгәндер. Сәлим автоматын тотып ишек төбендә басып торды. Хатыннарның чыраенда бернинди сыкрау, шыңшу күрмәде, йөзләре җансыз таш кебек иде. Тик күзләренең хәрәкәте генә аларның бөтенләй үлеп бетмәгәнлекләрен күрсәтә иде. Хатыннарны, машинага утыртып, Елгавага алып кил-деләр һәм тимер юл станциясенә тапшырдылар. Кайт-кач Сәлим шуны белде: бу хатыннарның берсенең малае, икенчесенең ире шул "төнге урманчы" бандаларда икән. Оккупация вакытында немецлар латышларны милләтчелек агуы белән бик нык төнәткәннәр, башларын тиеш түгел якка борып җибәргәннәр, хәзер шул немецлар этеп җибәргән көч белән начар юлдан баралар... Ахмаклар түгел диген, алар урманнарда качып яталар да, төннәрен совет яклы латышларны, аларның бала-чагаларын автоматтан атып китәләр, иртән безнең НКВД килеп бандитларның хатыннарын, бала-чагаларын кулга алып китәләр. Шулай итеп бандитларны акылга утыртмакчы булалар. Сәлим төннәр буе йоклый алмый, ничек була инде бу? Соң ул бандада йөрүче башкисәрләр өчен аларның гаепсез хатыннары, бала-чагалары җавап бирергә тиешмени? Бер латыш хатыны станциядә елый-елый кычкырды: "Немецлар, сезнең ирләрегез партизанлыкта йөри, дип, безнең туганнарны, балаларны шулай арестовать итеп лагерьга озата иде, сез дә нәкъ шулар шикелле, сезнең алардан нинди аермагыз бар..." - дип, бик тилмереп иңрәде. Теге хатынны шунда ук урап алдылар да каядыр алып киттеләр... Сәлим башы авыртуга чыдый алмый иде, шулай да куш-канны үтәмичә мөмкин түгел, присяга биргән, кая при-каз бирәләр, шуңа әһ тә итми атылырга тиешсең. Беркөнне алар тагын задание белән киттеләр. Көзнең соңгы сулу алдыннан була торган күп буяулы матур чагы иде. Сөргән җирдә кантардан кантарга пәрәвезнең аксыл җепләре буй җеп булып сузылган да, ничектер кояш нурында елык-елык килеп торалар һәм кара җирлекне чаларткан шикелле булалар иде. Каеннарның яфраклары шундый матур - алтын сары төстә, кызыгып, аларны куен кесәсенә җыеп тутырасы килә. Өрәңгенең тармак-тармак җепселле кызгылт-сары яфраклары ничектер кызлар бәйләп биргән перчаткаларны хәтерләтә, аларны җирдән алып, кулга киясе килеп тора иде. Сәлимне бер уполномоченныйга иярттеләр. Теге аны ерак хуторга алып китте. Сөрелмәгән камыллы җирләрдән бардылар. Бернинди йорт-җир күренми иде. Урманны уратып үткәннәр генә иде, агачлар арасында бер хуҗалык күренде. Бөтен, нык хуҗалык иде бу. Хуҗалар бик эшчән кеше-ләрдер, ахрысы, ялкауның мондый ыспай каралты-куралары, алма бакчалары булмас. Сәлим бер-ике алмагачның иң очында кызыл алмалар күреп алды, кәүсәсеннән тотып селкетсәң, коела инде алар дип кызыкты. Алар өйгә керделәр. Өйдә мөлаем генә бер хатын, бер кыз һәм бер малай бар иде. Сәлимнең күзе шунда ук кызга төбәлде. Озын буйлы, бик чибәр килеш-килбәтле иде, сыгылмалы билен уйнаткандай итеп йөренде ул идән буйлап. Уполномоченныйның прокурор санкциясен укыганын да тыңламады, әйберләрен дә җыймады, өстәл артына утырды да нәрсәдер яза башлады. Әнисе белән малае әкрен генә җыендылар. Кызның күзләре ничектер артык тыныч һәм бер дә исе китмәгән кебек горур иде. Алда нәрсә буласын бер дә уйламый торган, нәрсә булса шул булыр дигән шикеллерәк иде аның кыланышы. Язу язганда кызның керфекләреннән күз астына тар гына соргылт күләгә яткан иде. Аның киң маңгае шундый гамьле һәм мәһабәт. Тыз-быз чабып, әйберләр җыештырып йөрүче әнисе аңа ниндидер ачулы сүзләр әйтә, ә теге ичмаса бер керфеген кыймылдатсын. Һаман яза да яза. Уполномоченный дәшми, кызга караган да катып калган. Менә алар җыенып беттеләр. Ишек төбенә бусага янына килеп бастылар да бушап калган өйләренә карап тордылар. Стенадагы сәгать келт-келт йөри иде. Аерылышу моңсулыгы йөрәкне өзеп төшерерлек итеп кисеп алды. Алар кинәт ишеккә таба борылдылар һәм, тирән сулап, бусаганы атлап чыгып киттеләр. Сәлим алар артыннан чыкты, уполномоченный өйне йозакка бикләп, ачкычны кесәсенә салды. Сәлим хатынны һәм кызны төенчекләре белән машинага менгерешә иде. "Ә малай кая соң?" - дип шүрләп, борылып караса, тар кыр буйлап урманга таба элдерә иде. Сәлим уполномоченныйга карады, теге Сәлимгә төбәлде. Синнән сораячаклар, миннән түгел, ди иде аның карашы. Син исемлек белән тапшырырга тиеш, ә миңа нәрсә, янәсе! Сәлимнең эченә кинәт салкын йөгерде, малай шактый ерак иде инде. - Тукта, тукта, атам! - дип кычкырды ул, аңа таба йөгерергә омтылып. Автоматын күтәреп аңа төбәгәндәй итте. Теге шулчак аргы урман эченә кереп күздән югалды. Сәлимнең эче бераздан ут кебек яна башлады. Нишләргә? Шофёр ашыктырды, арестантларның санына ул җаваплы түгел иде. Тизрәк машина әрҗәсенә төялделәр, хатын белән кыз чуклы шәл яулыгы бәйләгәннәр, битләрен, маңгайларын шуның белән каплаганнар, күзләре өчен тар гына ярык калдырганнар иде. Сәлим әрҗә артындагы запас баллон өстенә утырды, тегеләр, малайны качыруда үзләренең зур гаебе барлыгын тоеп, Сәлим күзе белән очрашудан читләшәләр иде. Сәлим башта, ачуы кубып, елан шикелле башын күтәреп, болар өстенә ташланырга иткән иде. Малайны алар качырды бит асылда, алар! Әмма Сәлим хәзер үзенең берни дә эшли алмаганлыгын, буласы булганлыгын төшенеп тынып калды. Эчтән генә сызып кайта башлады. Нәрсә булыр? Үзен тотып ябарлар инде. Менә бит җебегән, нишләде ул? Нишләде ул? Нигә шунда ук артыннан йөгермәде, бәлки, тотып алып килгән булыр иде? Сәлим тоткыннарга карап ала да: "Менә бит, каһәр суккан бандитлар, сезнең аркада миңа төрмәдә черергә туры киләчәк", - дип, ачына-ачына уйлана. Тегеләрнең йөзләре ничектер бик үк кайгылы түгел, малай качканга күңелләре булды аларның. Ничектер конвой Сәлимгә рәхмәт әйтәселәре килгән шикелле иделәр. Сәлим үзен төрмәгә эләккән сыман кайта башлады. Капчыгыннан паёк итеп биргән балык консервысы чыгарды, аны тегеләрнең төенчеге өстендә ачты һәм аларга таба этеп куйды. - Әйдә, ашагыз, - диде. Тегеләр борылып карадылар да карашларын кире бордылар. Машина селкеткәннән, консервы капланып төшә язды, кырыйда утыручы кыз аны тотып калды. Сәлим капчыгыннан ипи алып маташа иде. Ул ипине дә, өч кисәккә бүлеп, төен өстенә куйды. Аннары консервыны төшмәслек итеп төенчек эченә батыра төште дә кашыгы белән алып ашый башлады. - Ашагыз, - диде Сәлим. - Малаегыз качкан өчен мине төрмәгә утыртачаклар, әйе. Ул, аларга карамаска тырышып, ашый бирде. Хатын да, кызы да русча яхшы аңлыйлар иде. Бер сүз дә эндәш-мәделәр, тик үзара латышча нидер әйткәләшеп алдылар. Сәлимнең эчке куркулары, тетрәүләре йөзенә чыккан иде. Шулай да ул үзенең өстенлеген күрсәтергә итеп елмайган булды, ярар, безгә булсын бәла, без андый хәлләрне күп күргән инде дигән кыяфәт белән утырды. Бераз ашагач, ул, кашыгын кәгазь белән сөртеп (кашыгын яларга кыздан оялды), кесәсенә салды, капчыгын төйнәп куйды. Ниндидер юл борылышында машина әрҗәсе бер як-ка бик нык чайкалып китте һәм төенчек өстендәге кон-сер-вы, ипи кисәкләре чәчелеп беттеләр. Сәлим дә, теге-ләр дә моңа дикъкать итмәделәр. Капитанга нәрсә дип әйтермен, ничек әйтермен дигән курку аның җанын иги дә иги. Нишләтерләр инде? Менә үзем теләп армиягә киткән идем, үзем теләп төрмәгә керәм булып чыга ин-де. Армиягә китәсен белгәч, әнисе бик карганган иде: тикмәгә ашкынмыйсың син, бала, бер-бер нәрсә күрергә ашкынасың, дип йөрәккә кадаган иде. Ул чакта Сәлим бу сүзләргә бөтенләй исе китмичә караган иде. Менә хәзер шул ачы тәнбиһ исенә төшеп, аны эчтән парә-парә телгәләп бара... - Сезнең малаегыз өчен мине утыртачаклар, - дип кычкырды, хатын янынарак барып утырып. Хатынның йөзе үлгән кебек, бернинди җан әсәре юк сыман иде. Ул икенче яккарак борылып утырды. Сәлим сүзләренә шулай җавап бирде. - Лунайте, ник братыңны качырдың? - диде ул кызга таба иелеп каты гына. Кыз, ишетмәмешкә салышып, җилкәләрен җыерып куйды. Әнисе, чукырга иткән кебек, күзен очкынландырып, карашы белән кызын чукып алды. Сәлим сүзләренә кызының җилкә җыеруын да ошатмады ул. Аның нәфрәт белән ташка әйләнгән чыраенда бернинди өн заты калмаган иде. Сәлимнең бу тоткыннардан нәрсә аласы килә соң? Нигә ул аларга шулай дип сүз куша? Моның сәбәбе бик тирәндә ята иде. Сәлим үзе дә аңлап җиткерми иде. Хикмәт шунда, бу кешеләрне туган өйләреннән сөреп алып китү, җәзалау аның кешелек табигатенә бик тә чит нәрсә, күңеле сыйдыра алмый, аңы аңларга теләмәгән хәл иде. Шуңа күрә ул да бу эше өчен борчыла, үзен бик гаепле итеп саный, һәм җан тынычлыгын җуйган, аны борчылу биләп алган иде. Юк, малайны качыруны ул аңлап эшләмәде, аның качарга ниятләве уена да кереп карамады. Әмма малай качып барганда, аның артыннан куып барып тотарга ул бик нык гарьләнде, үзенең немец оккупантына охшап калуыннан курыкты. Ниндидер эчке бер игелекле көч, аның аякларын тышаулаган кебек итеп, малайны эзәрлекләүдән тыеп калды. Нинди көч ул, Сәлим аны үзе дә белми иде. Элек тә макарон фабрикасында атлы йөкче булып эшләгән чакта, биш-алты кеше бер йөк он урладылар. Сәлимне дә катнашырга бик каты кыстаганнар иде. "Юләр! Ач бет!" - дип, кычкыракычкыра тиргәгәннәре хәзер дә колак төбендә генә. Үләргә җитеп тамагы ач булса да Сәлим караклыкка бармады. Нәрсә тотып калды аны ул һәлакәтле адымнан? Сәлим үзе дә тәгаен генә әйтә алмый. Югыйсә сугыш буе тамагы туйганы булмады. Ач эт кебек тилмереп йөргән көннәре күп иде... Ә теге урлаучылар барыбер тотылдылар һәм төрмәгә ябылдылар... Әнә шундый начар эштән һәрчак тыеп кала торган эчке тойгысы аны бу юлы әллә алдадымы? Мохтаҗ кешегә ярдәм кулы сузарга, егылганны торгызырга, бәладән йолырга һәм башка шуның кебек канга сеңгән әхлак нормалары бар. Сәлим, шул кан кушуы буенча дигәндәй, бөтенләй аңны җикмичә хәрәкәт итә иде моңарчы, һәм ул хаклы булып чыга иде. Ә бу юлы ул хаксыз булып кала, ахрысы, ул бу юлы алданды. Көн кичкә авышканда, алар билгеләнгән тимер юл разъездына килеп җиттеләр. Шыр яландагы рельслар өс-тендә ике кызыл вагон тора. Солдатлар андыйны "үгез вагоннары" диләр. Берничә яшел киемле сакчы йөренә. Агачлар арасында бер-ике йорт бар икән. Капитан шул яктан килеп чыкты. Ул арада бу вагоннарны тагарга поезд килеп җитте. Хатын белән кыз тышка чыгарга сорадылар. Капитан, өйгә таба карап: "Таня", - дип кычкырды. Автоматлы хатын-кыз солдат йөгереп килеп җитте һәм тегеләрне бәдрәфкә алып китте. Ә төенчекләре Сәлим белән ка-питанның аяк астында ята иде. Әйтергәме, юкмы дип, Сә-лим энә очына баскан кебек, ни үле, ни тере түгел ки-леш тора. Әллә исемлектән үзе белсә генә әйтергәме? Капитан әле исемлекне чыгармаган. Сәлимнең өч кеше алып килергә тиешлеген тәгаен генә белми иде. Ләкин бер минуттан тегеләрне барлап вагонга утыртканда, барысын да беләчәк. Әллә икәү генә калганда җайлап әйтергәме? Шунда ук мине арестовать иттерер микән? Кайсы солдат алыр икән мине сак астына? Кая озатырлар икән? Юлда чагында, бәлки, беленми генә үтәр, берәр җай чыгар әле дип, Сәлим, өметсез өмет белән булса да, үз-үзен алдап кайткан иде. Хәзер куркыныч үзенең бөтен тайпылышсызлыгы белән аны каптырып алды, һәм егет нәрсә эшләргә дә белмичә, үзен язмыш ирегенә ташларга мәҗбүр иде. Нәрсә буласы булса, шул булмыйча калмый инде, диләр иде акыллы кешеләр. Менә булды инде. Үкен, ела, үл, чәчеңне умырып-умырып йолкы, барыбер киресен эшли алмыйсың... Беткән баш беткән... Тегеләр килеп җитү белән, капитан аларны вагонга тапшырырга ашыкты. Ул куен кесәсеннән исемлек кәгазен чыгарды. Кулы белән әйдәп, вагонга таба барырга кушты. Арестантлар артыннан атлаган көйгә исемлекне укый-укый барды. - Туктале, - диде, барган җирдән туктап. - Биредә өч кеше булырга тиеш түгелме соң? - Иптәш капитан, - диде Сәлим, шулчак көчкә генә телгә килеп, - аларның малайлары качты! - Беттем, дип уйлады эченнән һәм капитанга туп-туры карап сынсыз калды. - Шулаймыни? - диде капитан, берни булмаган кебек һәм алга таба атлап китте. - Ярар, алайса, бу исемлектән сызарга кирәк аны! Ул туктады, кыр сумкасын тезенә куйды да шуңа иелде. Исемлектән теге качкынны шытырдатып сызып ташлады. Аннары ниндидер җиңеләю тойган кебек атлап, Сәлим ярым үле, ярым тере хәлдә, аның артыннан ияргән булды. Вагоннан тимер юл киеме кигән бер хатын төште һәм капитаннан арестантларны берсүзсез генә кабул итеп алды. Ул хатынның кара пинжәге астында наган барлыгын касыгы турында чыгып торган бүлтәймәдән шәйләргә була иде. Капитанның йөзе бик җитди-кырыс, борчулы иде. Ул кай төшедер авырткан, сызлаган шикелле, тирән-тирән итеп ухырып куя иде. Мине нишләтергә белми газаплана, ахры, дип уйлады Сәлим. Капитан станциядә калды, Сәлим үз частена кайтып китте. Сәлим төнлә килеп алып китәрләр дип кайтты. Төне буе йокламады, башы чуен кебек булып катты. Аз гына йоклап киткән иде, аны кемдер килеп бугазыннан буа башлады. Ул үлем тавышы белән кычкыруына күзләрен ачты. Ике дневальный ике кырыенда басып тора иде. Таң алдыннан йокыга киткәч, аны тагын ниндидер хатын-кыз буа башлады һәм ул хәтәр ачы итеп кычкырып җибәрде. Уянганда бар җире манма су, башы чатнапчатнап авырта, колаклары чың-чың итеп тора иде. Ул торып, башын ике учлап тоткан килеш казарма буйлап йөренде. Икенче көнне аны госпитальгә салдылар. Әкренләп Сәлимгә кешелек халәте кайта башлады. Теге латыш малаен качырганына ул ничектер сөенеч кичерә һәм аның саен малайның чибәр апасы исенә төшә иде. Аның игелек белән тулы мөлаем, риясыз йөзе күз алдына килә дә, йөрәгенә лезвие белән сызган шикелле итеп ачыттырып ала. Килешле гәүдәсенә үзенә бертөрле тарту көче биреп торган ыспай күкрәкләре күңелгә килеп, нәрсәгәдер үкендерә, сызландыра иде. Кайчагында аның кыз алдында үзен гаепле сизүе, аны күрәсе килү хисләре шундый нык көчәя, ул хәтта госпитальдән чыккач, алар киткән якка юл тотарга ният итә башлый. Армиядән аны барыбер кайтаралар, табиблар шулай әйтәләр. Ләкин тормыш кануннары яшьлекнең романтик омтылышлары белән санашмыйлар. Тормыш зарурияте һәртөрле романтик җилкенүләрдән кырыс иде, үзенекен итте. Армиядән кайткач, Сәлимгә төзелеш техникумына укырга керергә туры килде. Аны тәмамлагач, эшкә Ашхабад шәһәренә җибәрделәр. Анда җир тетрәү каланы көл итеп ташлаган иде. Өч ел анда эшләде. Ләкин алар төзегән өч катлы йорт-ларга кешеләр күчәргә куркалар иде. Көчләп ордер биреп, гаиләләрне бөтен уңайлыклары булган фатирларга кертергә туры килгәләде. Аннары Сәлим Әлмәттә эшләде. Шунда өйләнде, әмма уңышлы булып чыкмады, аерылыштылар. Латвиядә булган рухи тетрәүләрнең бер "әмере" булдымы, Казанга кайткач, Сәлимнең аягына тимрәү чыккан иде. Әле дә төзәлгәне юк. Шуның белән бик нык интегә ул. Инде егерме елдан артык газап чигә. Табиблар "нервыдан", диләр. Ә нервыны дәвалап булмый икән. Нерв күзәнәкләре кеше туганда ничек булса, шулай кала, ди. Гомер буе фәкать тузалар, сарыф кына ителәләр, яңара алмыйлар икән. Ул аны кышын канатып, чиләндереп бетерә, имәнеч булып кала. Әлбинә белән торганда, ул да әйтә иде: "Шуның белән бөтен кәефне җимерәсең, сиңа якын килергә шикләнә башлыйсың, - ди иде. - Дәрткә салкын су сипкән кебек, сүндереп ташлыйсың", - дип, көн саен тукып тора иде. Шулай зарланды, карганды, сукранды да икенче кешегә китеп барды. Үзенә сәбәп, нигез әзерләп йөрүе булган икән имансызның. Бу тимрәү Сәлимнең чын бәласе булып, җанын бик ашады. Чаллыга килеп эшли башлагач, тагы да ныграк газап-ланды ул әшәке тимрәү белән. Иң начары шунда: мунча керергә, су тидерергә ярамый. Сәлим тәнен одеколон, аракы ише әйберләр белән уып яши. Себеркеле мунча турында бары хыяллана гына иде. Беркөнне шулай Орловка авылыннан ГЭС поселогына төшкәндә, "Яшьләр" вагон-шәһәре аша үтәргә туры килде. Бер вагон баскычына тагарагын куеп, ниндидер хатын-кыз кер уып маташа иде. Кинәт бу Сәлимгә бик та-ныш кебек тоелды да туктап калды, һәм хатынны карашы белән уңайсызламас өчен бүтән төшкәрәк, вагон тә-рәзәсенә төбәлгән булып, күзәтеп торды. Хатын, әлбәттә, үзенә төбәлүләрен сизенеп турайды. Ә Сәлим бу бик та-ныш йөз сызыкларын кайда күрүен хәтеренә китерә алмады. - Сез Әхмәттән түгелме? - дигән булды Сәлим, килеп чыккан уңайсызлыктан котылу өчен. - Юк, без Төмән өлкәсеннән, - диде хатын, саф татарча итеп. - Мин сезне кайдадыр күргәнем бар шикелле тоелды, ахры, күзем алдады, гафу итәсез. Ул китәргә борылды, ләкин, хатынның сүзләрен ишетеп, туктарга мәҗбүр булды. - Мин дә сезне кайдадыр күргәнем бар, - диде хатын, кулларын чуар алъяпкыч итәгенә сөртә-сөртә. Сәлим аның йөзенә тагы текәлебрәк карады, хатынның сөйләшендә ниндидер акцент барлыгын да колагы сизеп өлгергән иде. Шуңа күрә зиһене үзе кайларда булган, шуларны эчтән барлап чыкты. - Казанда эшләгәнегез булмадымы? - Юк. - Әлмәттә яшәмәдегезме? - Без Себердә тордык. - Минем Себердә булганым юк шул, - диде Сәлим һәм китәргә дип кузгалды. - Ә сез Латвиядә булмадыгызмы? - Булдым. - Сәлим, туктап, хатынга таба борылганын сизми дә калды. Ул ни әйтергә белмичә, зиһенен җыя алмыйчарак торды да: - Сез Лунайтеме әллә? - диде һәм буынының кинәт бушап киткәнен сизде. Хатын Лунайте икәнен әйтеп биргәч, ул әле һаман ышанып җитмәде. - Туктале, - диде, - сез ничек болай татарча беләсез? - Без Себердә татар авылында тордык, шунда өйрәндек. Нәрсәсе бар ул кадәр? - Ай-һай, мин сезне күрермен дип төшемә дә кермәгән иде, - дигән булды Сәлим, ни әйтергә белми уңайсызланып. Менә күпме газапларга сәбәп булган зат аның каршында басып тора. - Ә сез ничек биредә, - диде хатын, шулай ук дулкынланып. Аның кер каптыргычлары, бауга эләкмичә, кире төшеп-төшеп китә иде. Сәлим ни эшләргә белмәгәч, шул ап-ак итеп юылган, юеш җәймәләргә барып тотынды. Хатынга булышырга мәҗбүр булды. - Бу бит - минем туган җир, - диде ул, бер керне каптырмаларга эләктереп. Шулчак бер киң генә чырайлы кеше вагон тәрәзәсеннән карады. Хатын шунда ук ашыга-ашыга керләрен элеп бетереп, тәрәзәдәге кешегә ымлады. - Әнә ирем белән танышырсыз, өйгә чакыра, - диде хатын, һәм олы эмаль эчле коштабагын күтәреп, баскычтан менә башлады. Ул кереп китте. Сәлим нишләргә белми баскыч төбендә басып калды. Үзен кем дип таныштырсын инде ул? Газапларын ничек аңлатсын? Аңа беркем дә ышанмас. Әллә кермичә генә китәргәме? Әмма китәсе килми, нәрсәдер шул өйгә тарта. Ул шулай икеләнеп торганда, баскыч бусагасында ир-ат тавышы ишетелде. Бер минуттан ул, баскычтан төшеп, Сәлим-не өенә кыстый башлады. Мәһабәт кенә йөзле, ничектер бер карауда ук үзенә ышаныч тудыра торган кыяфәтле татар кешесе иде ул. Сәлимгә чигенерлек җай калмады. - Мин инде миңа каһәр укылгандыр дип исәпләдем, бик нык газапландым, - дип, Сәлим Ритага карады. Юк, бу теге вакытта ул кулга алган кыз түгел иде. Мөлаемлыгы, матур чәчләре калган, әмма Сәлимгә бик тә ошаган, аның күңеленә рәхәт тә һәм авыр да булган әрнү биргән ниндидер чалымнары юк иде инде. - Сезнең ни гаеп бар анда хәсрәтләнергә? - Шулай да җанлы кешеләр, үзебезнекеләр, - диде Сәлим. Ул, теге качкын малай турында бик сорыйсы килеп теле кычытса да, булдыра алмады. - Безгә Себердә дә начар булмады, ачлык күрмәдек, колхозда эшләдек. Тик укырга гына туры килмәде. - Әниеңә кыенга килгәндер инде. Картлар бит алар туган җиргә кендекләре белән берегәләр. - Әйе, аңа авыр булды. Әлеге шул малай өчен көн-төн кайгырып сыктады. Бер ай эчендә чәчләре агарды. Ә малайның язмышы бик җайлы гына барган. Туганнарда торып укыган, өйне караган, туганнар ярдәмендә җирләрне сөреп чәчкән, бәрәңге утырткан. Әни аны белә алмыйча, шул кайгыдан мантый алмады, дөнья куйды. Сөягем чит-ят җирләрдә кала инде дип иңрәде. Нишләтәсең, язмыш безнең кулда түгел шул. Ританың тавышы кинәт калтыранып китте, тамагына төер тыгылды. Ул бите буйлап аккан яшьләрен учы белән ничектер битенә иннек яккандагы шикелле итеп сыпырды. "Туган җирем" дип саргаеп үлгән ананың корышкан йөзе күз алдына килеп, Сәлимнең дә күзләренә яшь тулды. Ире бу уңайсызлыктан ничек тә котылу өчен тиз-тиз папиросын кабызды, боларга карамаска тырышып, тирән итеп суырды да суырды. - Ярар, үткән эшкә салават диләрме әле? - диде ул, аннары төпчеген куеп. Рюмкаларга бүлде дә боларга да татарча ымлады. Әмма Рита белән Сәлим ул теләгәнне үтәрлек көч таба алмадылар. Сәлимгә бу читен хәлдән чыгу өчен кузгалып китүдән дә башка чара юк иде бугай. Ул шулай эшләде дә. Бик уңайсыз гына торды да, гафу итүләрен үтенеп, тизрәк китү ягын карады. Чыккач та уйлар биләп алды: "Теге елларда син үзеңне нинди гаепле санап кайгырган идең. Алар сине каргамаганнар, ә син үләр дәрәҗәдә кичерешләргә батып йөрдең. Аңлаганнар алар тормыш үз дигәнчә генә бармавын. Туктале, Рита әтисе хакында ләм-мим бер сүз әйтмәде, димәк, гаебе булган инде аның. Нигә Рита әтисен гаепләп сөйләми? Бандаларга ияреп китеп бит ул семьясын шундый хәлгә куйган? Гаепнең башы аңарда! Ә Рита аның эшен әллә аклыймы эченнән? Нигә әнисе күрә торып ирен шул фаҗигале юлдан читкә алмаган? Гади мантыйкка таянсаң, димәк, үзе дә ике яклы булган? Ул бандадагы кешеләрнең семьяларына нигә афәт төшерергә иде, аларның гаепләре юк бит!.. Ярар, анысы безнең эш түгел, дәүләт эше, анда бездән яхшырак Верховный Совет уйлый, аның башы зур, түгәрәк..." Гөлгенә иренең конторга эшкә күчүен бик тели иде. Бу Нәфис өчен дәрәҗәгә күтәрелү дә булыр, аннары фатир алырга да җай тизрәк чыгар дип исәпләде. Үзең шунда булсаң, көн дә күзләренә чалынып торсаң, бөтенләй башка бит. Әмма Нәфис үзенең эшен алдынгы итә алмый, үзен дә күрсәтергә тартына. Әнә кайбер мастерларның учас-токларында эш тә әллә ни алдынгы, сыйфатлы түгел, тик алар үзләрен күрсәтергә бөтен көчләрен куялар. Нәфис фәкать югары сыйфатлы эш белән генә ярарга тырыша, ә эш белән генә ярап булмаганны аңларга теләми. Эшләп түгел, кешнәп ярыйлар хәзер күбрәк. Нәфиснең эшләве бар, кешнәве юк. Ә ничек итеп Нәфисне бу кимчелегеннән арындырырга? Мин бит аңа ничектер ярдәм итәргә тиеш. Яхшы хатын ирне ялтыратыр, яман хатын калтыратыр, дигәннәр борынгылар. Минем дә Нәфисне "ялтыратасым" килә, менә җаен гына белеп булмый. Гөлгенә Рита белән бергә эшли иде. Рита конторда гына төрле хисаплаулар, сызымнар белән утыра, ә Гөлгенәгә еш кына эш мәйданына чыгарга туры килә иде. Шулай да алар ничектер бер-берсенә якынайдылар, бәлки, моңа Ританың татарча белүе дә сәбәп булгандыр. Аннары һәр кеше күңелендә үз йөрәгендәгене бүтәннәр белән бүлешү хасияте дә көчле. Ни генә булмасын, алар бер-берсенә эч серләрен ышанып сөйлиләр иде. Яңа җирдә, ире белән икесе ике торакта яшәгәндә, бу иптәшлек Гөлгенә өчен бигрәк тә әйбәт булды. Чөнки кеше дигәнең шулай яратылган инде, ул рухи терәксез яши алмый, аңа күңелен, йөрәген нәрсәгә, кемгә булса да бәйләп куярга кирәк. Шунсыз җаны тыныч була алмый, тойгылары, фикерләре теләсә кая чәчелеп бетәләр. Кеше рухи тормыштан, кешеләр күзенә бәрелеп тормый торган эчке тормыштан башка яши алмый инде. Бәлки, менә шундый кешелек ихтыяҗы Рита белән Гөлгенәне якынайткандыр. Аннары яшь аермасын да исәптән төшереп калдырып булмый. Рита күпне күргән, күп кешеләр белән аралашкан, тормыш тәҗрибәле, ә Гөлгенә яше утызга якынлашып килсә дә, һаман әле үзен җитлегеп бетмәгән шикелле хис итә иде. Шунлыктан ул Ританың киңәш-табышларын үзенә губка шикелле сеңдереп бара. Эш тагы шунда: Гөлгенә бала табарга курка иде. Бер апасы бала тапкан чакта үлгән, менә шуңардан аның җанына курку оялап калды. Рита белән шул хакта күбрәк гәпләшәләр. Чөнки Гөлгенәнең бик тә бала табасы килә, шул хакта өзгәләнә, курку һәм теләк күңелендә тартыша. Беркөнне бер як җиңеп күңелен били, бераз вакыттан икенче як җиңә һәм үзенең ихтыярын тага башлый. Кайчакларда иреннән, бүлмәдәшләреннән качып, күз яше түгә. Шуннан бераз җиңеллек килгән кебек була булуын. Нәфискә моны әйтсәң, авыз да ачырмый: "Давай малай тап - бетте-китте. Әгәр тапмасаң, дуслык бетә, мин аерылырга мәҗбүр булачакмын", - дип куя. Менә бит ничек? Рита да аңа тәвәккәлләргә куша. Барысы да әйбәт булыр, курыкма, дип тәнбиһли. Гөлгенә тагы ике ут арасында кала. Хәзергә фатир юк дип сузарга сәбәп бар. Шуның белән юанып яши әле Гөлгенә. Кайчак, фатир алгач нишләрмен дип, эче жу итеп китә. Фатирны тиз генә аласы да килмәгән кебек булып куя. Юк, фатирны тизрәк эләктерәсе иде әле, юкса тулай торакта яшәү бик ялыктырды. Олыгая төшкәч, кеше бер-берсенә авыррак ипләнә инде, табигый. Беркөнне Гөлгенәләр объекттан кайткач, Рита аның янына керде. - Бер җиргә барабызмы, Гөлгенә? - диде ул бик серле тавыш белән. - Нинди җир бит, ашлы җирме, ташлымы? - Гөлгенә шулай ук серле итеп җавап кайтарды. Әмма баш тартмавы күзләренең елмаюыннан күренеп тора иде. - Ашлы да, ташлы да. - Ашы нәрсә дә ташы нәрсә? - Анысын баргач күрерсең. Сер. Яме? - Сер ярата торган йомшаклыгымны беләсең, Рита. Бу ризалык билгесе иде. Сүз шуның белән бетте. Эштән соң алар ГЭС посёлогына автобус белән кил-деләр. Горкомнан ерак түгел гастрономга кереп торт һәм конфет алдылар. Рита һаман кая, кемгә барасын әйтми иде. Гөлгенә берәр хатын-кызның туган көнедер дип гөман итте, бүтәнчә төпченмәде. Кыңгырау төймәсенә басып, ишек ачтырып кергәч кенә, Гөлгенә Сәлим Григорьевич фатирына эләгүләрен аңлады. Хуҗа бик шатланып, куанып каршы алды. Гөлгенә өйдә хатын-кыз кулы булмавын шунда ук сизеп алды. Ританың монда килеп йөрүенә гаҗәпләнергә дә, гаҗәпләнмәскә дә белмәде. Ул арада Рита өстен салып куеп, кухняга кереп киткән, савыт-саба шалтырата башлаган иде. Сәлим дә шкафны ачып, өстәлгә яшькелт-зәңгәр чәркәләрдер-мазардыр куйгалады. Рита биредә бөтенләй үзләшкән икән, дип уйлап алды Гөлгенә. Кара син аны, йомыкый түгел диген! "Хатын-кыз күңеле тартмалы, әллә ниләр ятмалы" дип юкка гына әйтмәгәннәр. Җирнең ниндие юк, ирнең үгие юк, дигәнне дә ишеткәне бар Гөлгенәнең. "Ә нигә мине алып килде икән соң бу" дигән мәкерле уй миен өтеп үтте тагын. Ләкин Сәлим Григорьевичның үзен тотышында, Ританың йөзендә бер дә андый уйга китерерлек чаткылар күрмәде Гөлгенә һәм алар турында шикле уйлавы өчен бите кызарганын тойды. Уйларын куып җибәрергә тырышты. Өстәлгә утырышып, бераз ашап-эчеп алгач, Рита сүзне үзе башлады. Бер-ике сүз белән аңлашылырлык итеп, барысын да ачыклап бирде һәм, Сәлимгә таба төбәлеп, бик мөһим нәрсәне әйткән тавыш белән: - Әнинең сезгә укыган рәхмәте, әгәр бәхет китерә -торган булса, сез бәхеткә чумган булырга тиеш инде, - диде. Нәрсә өчен болай әйтте ул, Гөлгенә аңлап җиткермәде әле, шулай да "Сез" дигән сүздән болар арасында бер дә тегенди-мондый нәрсә юклыгын төшенеп алды. Ә Сәлим көлеп җибәрде, аның матур булып тезелгән ак тешләре ялтырап күренде. - Чын, чын, Сәлим Григорьевич, - диде тиз-тиз Рита, аңа табарак борылып, җитди тавыш белән. Ул Сәлим ышанмады, шуңа көлә дип уйлады бугай. - Юк, ышанам, ышанам, - дип, ул кулын селтәп куйды. - Тик үземнең уңышсыз булуымнан гына көләм. - Яхшылык җирдә калмый, дигәннәр. Гөлгенә дә сүз кыстырасы итте. Аның Сәлим Григорьевич белән бергә бер сөйләшеп китәсе килә иде. Болай арадаш булып кына утырырга риза түгел, чөнки Сәлим аңа кай ягы беләндер бик ошый бара кебек. Сөйләгәндә бераз гына башын бер якка авыштырып куюы, кыяфәтендә бер дә мактану әсәре булмавы ничектер күңелгә ятышлы иде. - Яхшылык, дисез менә сез, - дип сөйләп китте Сәлим. - Берәр кешегә яхшылык эшләсәң, кайчак үзеңә хилафлык килә. Яки берәр танышка игелек итсәң, икенчесенә начарлык булып төшә. Катлаулы механизм, әх! Әнә бит Риталарга мин начарлык эшләдем, ягъни миңа кушканны үтәдем, ләкин бу акламый инде, ә аларга яхшылык булып барган. Менә бит ничек! Хәзер кайда яхшылык, кайда начарлык эшләгәнеңне дә белмәвең мөмкин. - Юк инде, яхшылыкны күңел тоя ул барыбер, - диде Рита һәм тортны, өлешләргә бүлеп, һәркем алдына куеп чыкты. - Кайчак тоеп та җиткерми шул. - Нигә, сез бәхетсез түгел ич, - диде Гөлгенә. - Ида-рәгез әйбәт хисапта, абруегыз да бар. Беляев горкомда планёркада сезне үрнәк итеп телгә ала. - Юк, мин үземне бәхетсез санамыйм, - дип көлде Сәлим, тагын кеткелдәп. Чөнки бу сөйләшүдә шартлылык бик күп булуын тоя иде, көлүе дә шуңа иде. Шартлылыкны бер дә җаны өнәми, чөнки шартлы хәл кешегә бернинди бурыч та, җаваплылык та йөкләми инде, намуссызлыкка, хәйлә корырга бик җайлы шарт ул шартлылык. Үзеңне булгандагыдан әйбәтрәк итеп күрсәтү өчен аңардан да уңайлы хәл юктыр. - Бер карасаң - бәхет бар, бер карасаң юк кебек. Әллә ничек, - дип әйтеп куйды Рита. - Кемнең нәфсе нинди инде, берәү әзгә дә риза булып яши, берәү күп булса да һаман канәгатьсез. - Әйе, бик дөрес, - диде Сәлим, Гөлгенә белән фикере тәңгәл килүгә ничектер сөенеп. Бераз тынып, чәй эчеп алдылар. Аннары үзләре сала торган яңа шәһәр турында сүз китте. - Яңа җирдә әле кешеләр бер-берсенә дигәндәй, җиргә, урынга җайлашу, килешү чоры үтәләр. Шуңа күрә кайчак киеренке хәлләр килеп туа, - дип сөйләде Сәлим. - Кеше саен зур бер холык, - диде Гөлгенә. - Тисәң, килә сулык-сулык, тимәсәң, үзеңә суык. Ул Сәлимгә карады, теге көлә башлады. Гөлгенә дә аңа кушылды. - Нигә, шулай түгелме? - Бик тә шулай. Кара, безнең фикерләр гел туры килеп тора. Гаҗәп. - Димәк, сез икегез дә бер "дулкында", - дип, Рита да көлеп куйды. - Була андый кешеләр. Алар берберсен тизрәк аңлыйлар. Аларга бер-берсе "дулкынына" ярашырга тырышып иза чигәргә туры килми. - Ну, син, Рита, бөгәсең бугай, - дигән булды Гөлгенә, шулай ук көлә-көлә. Сәлим исә, үз-үзен тыңлаган кебек, аска караган килеш чәен уртлап алды. Аңа да бераз уңайсыз булып китте, ахрысы. - Рита, әниегез анда бик җәбер-җәфа чикмәдеме соң? - диде Сәлим, сүзне икенчегә борып. Ул бу сорауны бирергә курка иде, шулай да теленнән ычкынды. - Җәбер-җәфа булмады анысы, Сәлим, шөкер, әмма әни сагынуга чыдый алмады. Саргайды тәмам. Бигрәк тә үзебезнең коеның суын сагынып тилмерде. Бөтенләй сары коелды, күп тә ятмыйча, дөнья куйды. Ә миңа ул кое суы бармы, юкмы... Ә аның әҗәленә тиде. Рита ничектер юашланып калды. Гөлгенә дә моны сизде. Ниндидер шаян сүз әйтәсе килде, әмма башына килмәде. - Мәрхүм картлар шул туган җиргә бик берегәләр инде алар, - диде Сәлим, ни әйтергә белмәгәч. Бу "кутырга" тагын тиеп китүенә эчтән үкенеп куйды. Берни дә сорашмаска, көлне актармаска, аннан яралый торган ярчыклар табылуы ихтимал дигән нәтиҗәгә килде ул. - Кайда әйбәт йөзгә, шул туган йорт безгә, - диде Гөлгенә ничектер шатлыклы тавыш белән. - Яшь чагында шулайдыр, ә картайгач менә... - Туган туфрак тарта, тарта, - дип, Сәлим тагын әйтергә мәҗбүр булды. - Җан тартмаса, кан тарта. - Шулайдыр, кеше, олыгайган саен, балалыгына кире кайта бугай, - диде Рита. Нәрсәдер әйтеп бетермәде, үзе дә туган җирен, Латвиясен сагына башлаганга охшый иде. - Чыпчык та әйткән бит, үз урманым, үз чытырманым, дип. Гөлгенә көлеп куйды. Аңа ничектер бик рәхәт иде. - Ә без үз "чытырманыбызны" кора алырбызмы, юкмы? - Сезгә дә булмаса, ирең мастер, - диде Рита сүзнең бу якка таба юнәлүенә сөенгәндәй. - Әрсез түгел бит ул, сүзен үткәрә алмый, - дип, Гөлгенә хәйләле караш белән Сәлимгә төбәлде. Сәлим тагын көлеп куйды, ләкин Гөлгенәне бу җавап кына канәгатьләндермәде, ул аның нәрсәдер әйтүен көтте. Сәлим Нәфисне яратып бетерми иде бугай. Йөзендә шундыйрак шәүлә чагылып үтте. Сәлимнең эчендәге йөзенә чыга торган хасияте бар иде. Кыскасы, йөзе аны сата иде. Бу юлы да сатты, ахры, дип уйлады Сәлим һәм, билгесезрәк итеп, томанлырак берәр нәрсә әйтеп котылырга уйлады. - Кешеләр белән эшләү авыр, - дип куйды һәм Гөл-генәнең йөнтәс керфекләренә карады. Аларда ниндидер яктылык бизәге бар һәм һаман нидер әйтүен өмет итә кебек иде. Сәлим үзеннән югары торганнарның фикере белән яши иде, теге яки бу кеше хакында өстә ничек әйтсәләр, ул да шул фикерне тәкрарлый иде. Ә мастер Нәфисне ул үзе дәрәҗәгә күтәрде, үзенә терәк итмәкче булган иде. Һәр начальник шулай: үзе янындагыларга дәрәҗә, чин биреп, үзенә тугрылыклы кешеләр булдыра һәм эшне шулай алып бара, һәр баш кешенең ялагайлары, әләкчеләре була. Шушы әгъзалардан башка баш баш булып утыра алмый, ахрысы. Әмма Сәлим ялагайларны, әләкчеләрне бик өнәми иде. Ышанычлы кешеләрең булу идарә мөдире өчен дә мәҗбүри инде. Тик ялагайлык, әләкчелек бик начар. Нәфиснең әләкчелрәк гадәтләре дә беленгәләде. Сәлим аңардан шуның өчен суына төште бугай. Шулай да Гөлгенә алдында сер бирергә ярамый. Эштә килеп чыккан гаугаларны шәхси хәлләргә кушарга кирәкмәс иде. Ә Гөлгенәнең күзләре җылы сүз көтә. - Нәфиснең эшчеләр арасында абруе зур аның, - диде Сәлим. Чын дөреслекне әйтте, аңа файдалы булмаган хакыйкатьне ачып салды. - Аны яраталар, мин дә ишеткәнем бар, - дип, Рита да өстәп куйды. - Шулай булгач, квартир бар инде! - Әнә шул өч йортның берсе үзебезгә була, диделәр. Сәлим бер дә исе китмәгән кыяфәт белән әйтте. Гөлгенә нигәдер бер дә күңеллеләнеп китмәде. Ул фатир өчен бик үлеп тормый иде. Хикмәт шунда, Сәлим Григорьевичны трестка алачаклар икән дигән сүзләр йөри, ә Гөлгенә Нәфисне аның урынына ниятләп хыяллана иде. Тик бу хакта турыдан-туры яки кыеклатып та сүз кату мөмкин түгел. Гөлгенә Нәфискә карата Сәлимнең бәясен беләсе килә иде, бөтен казганганы шул... Шулай да Гөлгенә биредән ниндидер үзе дә аңлап бетермәгән рухи җиңеллек алып китте. Тулай торакка кайткач, караватына утырып уйланды, җанда ниндидер рәхәт моңсулык. Бер дә мондый хис кичергәне юк иде шикелле. Күңелендә ниндидер кайнар кизләү ачылган кебек, аны эчтән җылытып, уйландырып, мәмрәтеп тора башлады. Икенче көнне Нәфис килгәч тә, бу хис бетмәде, аның ничектер ире белән сөйләшергә сүзе калмаган кебек иде. Ничек була инде бу? Ике күңел бергә кушыла да, бер-берсенә ачылып дигәндәй яшиләр, бер-берсеннән яшерен серләре бетә. Төрле планнар коралар, ниятләр белән бәйләнәләр, барысы да уртак, аерым-аерым бернәрсәләре дә калмый. Гөлгенә дә шулай исәпләп йөри иде. Ә менә Сәлим янына аны Рита алып баруы хакында ире белән уртаклашасы килмәде. Нилектән? Аның саен бу сер тагы да ныграк күңелен били барды. Гөлгенә аны теш арасыннан чыгарырга да курыкты. Нәрсә булыр бу? Рита да, нидер сизенгән кебек, бергә эштән кайтканда төпченәсе итте: - Син нәрсә йомыкланып киттең әле, эчеңә май салган шикелле күренәсең, - диде беркөнне, шаяру белән чын катыш. - Нигә алай әйттең, Рита? - Соң, эчеңә йомылып, күңелеңә убылып йөрисең, яныңдагыларга гамең юк. - Үзем дә әйтә алмыйм, әллә авырыйм инде? - Югыйсә табарга ниятләдеңме? - Кая? Барысы да онытылды әле, - диде Гөлгенә һәм үзе, аның Сәлим янына барасыңмы, дип әйтүен көтте. Әмма сер белгертәсе килмәде. Ә Рита, шуны сизгән кебек, Сәлимне мактарга тотынды. - Күрдеңме, нинди әйбәт ул, бер артык сүз әйтмәс, шапырынмас. Сүзен саллы итеп сөйләр, буш сүз кыстырмас, үзен горур тота. Барысын да йөрәккә кабул итә торганга охшаган ул, - диде Гөлгенә, ничектер кинәт яктырып китеп. Шунда ук үзен үзе кулга алырга мәҗбүр булды. - Кем белә? Шунысын гына әйтә алам, дөреслекне ярата. - Дөреслек белән нишли аласың инде? - диде Гөлгенә. - Шулай шул. Бер җирдә дөреслек булса, икенче мәлдә ялган дигәндәй. - Синең братың өчен аңа эләккәндер әле? - Белмим, әйтми ул. Юктыр, мөгаен. Ләкин ул вакыйга аны бездән дә нык яралаган, күрәсең. Сәлимдә дә үзгәрешләр бар иде. Ританы очратып, бергә күз яше койганга ай да үтмәгәндер, аны ничәмә еллар газаплаган, бәхетсез иткән каһәр суккан тимрәве бетте дә китте. Нәрсәдән булыр бу? Әллә бу арада көне-төне төзелеш материаллары даулап чабуның берәр тәэсире тидеме югыйсә? Аңа биредәге Мәскәү төзүчеләренә баш орырга туры килде. Алар үзләренә үзәк төзү тәэминаты булдырганнар. Һәрчак запаслары була. Төзүчеләр шул тәэминат идарәсенә мөрәҗәгать итәләр һәм кирәк әйберләрен тоткарлыксыз алалар. Бөтен кирәк-ярак фәкать бер урынга үзәкләштереп тупланган. Алдан материалны әзерләп куялар, аннары төзи башлыйлар. Материал конвейердан килгән шикелле агып тора. Төзүчеләр барысын үз урынына урнаштырып тора, ягъни төзиләр. Бернинди аңлашылмау, комачау юк. Әлбәттә, төзелеш срогыннан алда үтәлә. Бөтен эш майланган кебек бара. Ә бездә андый үзәк тәэминат юк. Нәрәт буенча төрле снабларга чабасың. Анда кирәкле әйберне сиңа чаклы килеп алып бетергән булалар. Аннан тагын чабарга тотынасың. Снаб башында утыручыны ничек тә җайларга, аның күңелен күрергә тырышасың. Юк, сүзләр белән түгел, әлбәттә. Коры кашык авызга сыймаганын хәзер һәр адәм белә. Бушка сыер да мөгрәми хәзер, диләр. Сәлим бу "коры законны" бик яхшы белде. Шуның өчен буш кесә белән йөрмәде. Майламыйча таба купмый, дигән мәкальне гамәлдә сынап татыды. Кичә этаж плитәләре үтереп кирәк булды. Сәлим теге снабка сугылды, монысына борын тыкты - юк. Ахырда ЖБИ заводының үзенә китте. Анда да нәрәт, заказ. Нишләргә? Мөдир булып бер кечкенә күзле кеше утыра. Ничектер әтәч күзенә ошатты Сәлим аның бу җете карашын. Билгесезрәк, томанлырак итеп сөйләшә бу. Сәлимнең эченә җылы керде. Ул аңардан калмаска ниятләде, күзенә ак булып төшеп дигәндәй, утырырга булды. Теңкәсенә тияргә кирәк, алҗытырга, туйдырып бетерергә, дип исәп тотты... Әмма менә эш соңы килеп җитте, тагын булмады, иртәгә инде, диде мөдир. Юк, Сәлим эштән соң да аңардан калмаска карар итте. Өенә ияреп кайтты. Ярый әле сумкасында бер коньягы һәм бер-ике шоколады бар иде. Курыкмыйча бусага атларга була. Өйгә керделәр. Өч бүлмәле бик шәп фатирда тора икән. Мәскәүлеләр төзегән бу йортны, әллә каян күренеп тора. Уфалылар да шулай шәп итеп төзиләр биек йортларны. Безнең казанлыларның гына бу мәсьәләдә өйрәләре сыеграк әле. Сәлим коньякны һәм шоколадларны чыгарып куйды. Әмма каяндыр мөдирнең хатыны чәчрәп килеп чыкты. Чибәр генә, ягымлы гына үзе. - Юк, юк, юк, - дип кычкырып җибәрде ул, чәркә алырга шкафны ачкан ире янына килеп. - Синең алкаш буласың киләме? Юк, юк, иртәгә үк парторгыңа гариза илтәм, менә күреп тор. Мин алкаш белән яшәргә теләмим. Бетте, бетте! - Тукта инде, ичмаса, кеше алдында, - диде ире йомшак кына. Ул эчкече түгел, әмма әйбәт, игелекле кеше икәнен күрергә була иде. - Бетмәс синең кешеләрең. Көн саен монда, юк, юк, - дип, тагын да каты чәрелдәргә тотынды ул һәм ире кулыннан чәркәләрне тартып алды. Мөдир, нәүмизләнеп, өстәл янына килеп утырды да башын түбән иде. Нишлисең, алдагы көннәрдә андый гөнаһлары булгалаган, ахры. Сәлим нишләргә белмәде. Хәлнең кинәт болайга таба әйләнүеннән каушап калды. Мөдир дә, башын ике учы белән учмарлап, берни дә эшли алмый аптыраган, аңа бик оят иде. - Зәлифә, йә инде, кунакны шулай эт кебек өреп каршылама инде, - диде ул йомшак тавыш белән. - Юк, юк, бернинди кунак юк, син әнә шул таш плитәләр сатып эчәсең. Иртәгә үк парторгыңа барып әйтәм. Эчә-эчә алкашка әйләнерсең, урыныңнан чайкап төшерерләрие. Йөр аннары апалной эт кебек. - Иптәш, сез дә аны эчертеп майларга йөрмәгез, - диде хатын, Сәлимгә таба борылып. Ул һаман өстәл кырыенда сак кебек басып торды. Карашы, кыяфәте: "Чыгып китегез, зинһар", - дип кычкыра иде. Сәлим, буш сумкасын тоткан килеш, ничек өстәл яныннан кузгалуын да сизмәде. Коридорда тагын бер чытык йөзле хатын һәм ике таза гына егет басып тора иде. Сәлим курка-курка атлады, тегеләрнең йодрыклары төйнәлгән иде, биргәләп алсалар да берни кыра алмаячаксың. Ләкин алар тимәделәр. - Кеше аздырып йөрмәгез, иптәш, - диде теге хатын. - Менә иртәгә мин горкомга барам да әйтәм: эчертеп, үзенә әйбер-яраклар алып йөри дип. Белдегезме? Сәлим бер сүз дә эндәшерлек хәлдә түгел иде. Ул әүвәлге кыйнаучы строй аша узган солдат кебек атлады. - Каенанаңа сәлам әйт, - дип кычкырды егетләрнең берсе. - Ташла, ташла, - дип, икенчесе аңа каршы төште, Сәлим ишекне япканда. Әмма икенче көнне мөдир аны елмаеп каршылады һәм бик тырышып аның үтенечен канәгатьләндерде. Шулай таныш булып киттеләр. Аннары кирпеч һәм панельләрне станциягә барып юлларга туры килде. Круглое Поледа Сәлим өч көн ятты. Тәмам йончылып, мунчалага әйләнеп дигәндәй кайтты. Ялынды, ялварды, дәрәҗәсен төшерүдән дә тартынмады, башка чара юк иде. Шуның бәрабәренә күп нәрсәләр юнәтте ул. Өч йортка да җитәрлек кирәкле озынлыктагы этаж плитәләре, баскыч маршлары һәм түбә өчен шифер һәм тагын мең төрле кирәк-ярак. Моны кечкенә генә бер җиңү дип атады Сәлим үз-үзенә һәм күңеле бик күтәренке иде. Душта коенгач, тир һәм тән кереннән арынган тартышларда җыелган күңел тынычсызлыгыннан, тәмсезләнүләрдән тагы да әйбәт булып китте. Чәй эчте, хәзер, диванга сузылып ятып, китап укудан да рәхәт нәрсә юк иде аның өчен. Дөнья җәннәте менә шул аңа. Морзе әлифбасын уйлап тапкан Морзе бик кызыксынучан кеше булган икән. Үзе физиканы урта мәктәп дәрәҗәсендә дә белмәгән, әмма телеграф турында укып, бер идея белән тәмам җенләнә ул. Тавыш сигналлары турында баш вата. Үзе телче кеше була, физикадагы индукцияне дә керделечыктылы гына белә. Бервакыт пароход белән Европадан Америкага кайтканда, иптәшләренә хыялланып сөйли: менә тавыш сигналларын һавага җибәрергә мөмкин булачак, аны еракта тоткыч приборлары белән табып алачаклар һәм нәрсә әйткәнеңне аңлаячаклар... Америкага кайткач, ул шушы идея белән тәмам җенләнә, таныш физикларга ярдәм сорап бара, алар аңа булышалар. Күп тырышлык үзенең җимешен бирә: Морзе әлифбасы туа. Менә бит тырышлык, тырышлык, тагын бер кат тырышлык кирәк. Чыннан да, дөнья хәзер кешедән торган саен күбрәк көч, зиһен таләп итә. Нәрсәдән бу? Чөнки халык күбәя бара, яшәү шарты даулый, ә мөмкинлекләр, байлыклар азая. Юкны бар итәргә кирәк була башлый. Кешене аны тудыр гына, ул үзенекен итәр өчен җир тырнап тартыша инде. Кешенең артык күбәюенә бик уйсыз оптимистик караш фаҗигагә генә китерүе мөмкин. Гомумән, дөньяның киләчәгенә әтәч оптимизмы белән гөман итәргә ярамый торгандыр. "Без бай, табигать байлыклары чиксез" дип фикер йөртүдән дә начаррак, акылсызрак нәрсә юктыр. Кинәт ишек шакыдылар. Сәлим, торып, сәгатенә карады. Эш сәгате чыгып килә иде. Контордан берәрседер дип уйлады һәм барып бикне ычкындырды. Шау-гөр килеп, көлә-көлә Гөлгенә килеп керде. Аның көлүе уңайсызлыкны йомшарту, бетерү өчен генә иде. - Рита килмәдеме әле? - диде ул, Сәлимнең дә шат йөзен күреп. - Килергә тиеш идемени? Сәлим аларның киләсен белми иде, шуңа сорады. - Биштә үк анда булам, кил, дигән иде ул, - диде Гөлгенә, уңайсызлана башлап. Аның йөзен аптырау күлә-гә-се каплап алды. - Килер, алайса, уза тор, әйдә, - дип, Сәлимгә өндәүдән башка чара калмады. Әмма ул бик шат иде. Гөлгенәнең йөзендәге уңайсызлану күләгәсе бераздан таралып бетте диярлек иде. - Үземнең дә бер ял итәсе килә иде әле, килеп яхшы иттең, чын менә, - ди-ди, ул бик ачылып һәм күңеллеләнеп табын хәстәрләп йөрде. Өстәлгә эчемлек һәм ашамлыклар куйды. Гөлгенә дә чәй куярга алынгач, тартынуын җиңде, иркенләп китте. Тик Ританың сүз куешып та сүзендә тормавына гына эче пошып торды. Килер әле, бәлки, берәр мәшәкате чыккандыр дип, үзен үзе тынычландырды. Гөлгенә олы яктагы көзге алдына килеп, чәчен-башын төзәтенеп килде дә өстәл янына утырды. Алар кухняда гына чәй эчәргә булдылар. Беренчедән, ташып йөрисе юк, икенчедән, бөтен нәрсә кул астында. - Рита һаман юк бит, ә? - диде Гөлгенә, ничектер һаман уңайсызланып. - Килми калмас, әгәр ният итсә, - диде Сәлим, шәраб тутырган чәркәне Гөлгенәгә тоттырып, һәм үзе дә ике бармагы белән чеметеп кенә тоткан килеш чәкештерде дә эчеп тә җибәрде. Гөлгенәне кыстамады, аның кыстау гадәте юк иде. Шулай да Гөлгенә дә чәркәсен яртылаш итеп булса да эчеп куйды. Капкалап алгач, үзеннән-үзе телләр бәйдән ычкындылар, ничектер икесе дә гаҗәп дәрәҗәдә бер-берсенә нәрсәдер сөйлиселәре килеп тора иде. - Теге йорттан үзеңә тиешле квартирны Риталарга би-рәсең икән? - дип куйды Гөлгенә. - Ә-ә, - дип көлгән булды Сәлим, - каян барып җитте әле ул хәбәр? Әллә Ритага да ишетелде микән? - Сәлим куркынган йөз белән Гөлгенәгә төбәлде. Гөлгенә аның бу хасиятен аңлап җитмәде, нигә шулай шикләнә икән, дип уйлап алды. - Белмим. Нигә, ул начар хәбәрмени? Гөлгенәнең кашлары матур гына булып селкенеп куйдылар. - Юк та, мин аңа сөенче генә итмәкче идем. - Шундый игелек, һай, сөенче генә буламы соң? - Ишетсә, ул бирегә килмәс тә әле. - Миңа әйтмәде, мин Нәфистән генә ишеттем. - Риталар болай да ике бүлмәле квартирга хаклылар. - Хак һәркайсыбызның да күп инде. - Сезгә дә булыр, хәл ителгән, - дип куйды Сәлим һәм ниндидер эчке уйларына көлемсерәде. Гөлгенә аны күреп торды, шуңа күрә рия булып калмас өчен ул тагын сөйләп китте. - Бирегә килгәнеңне Нәфис сизсә, ну кирәгеңне бирә инде, - диде көлә-көлә. - Кая инде, аңа калган тагы, - дип, Гөлгенә ниндидер ваемсызлык белән кул селтәде көлә-көлә. - Икебез ике җирдә аерым ята-ята аерылып беттек инде, чын! - Тиздән бергә кочаклашып ятарсыз, Алла боерса. - Сәлим дә көлә-көлә җавап кайтарды. - Тагын берегерсез! - Юк инде, берегеп булмас төсле әле. Гөлгенәнең тавышы кинәт җитдиләнде, керфекләре тү-бән иелде, бит очларындагы беленербеленмәс алсулык куе-рып киткән кебек булды. - Нәрсә, арага акыл-стена үсә башладымы әллә? - Юк ла, нигәдер үстермиләр үзен, шул эчне поштыра, - диде Гөлгенә, капылт кына урыныннан кузгалып, Сәлимнең муенын ике куллап кочаклап алды. - Минем истә гел син генә, Сәлим! - Ул аны ниндидер бер зәһәр кызулык белән үбәргә тотынды. Сәлимнең дә кинәт каны кайнарланды, ул Гөлгенәне биленнән кочаклап алып алдына утыртты. Юка күлмәк аша сизелгән тыгыз тәне тойгыларын сөрмәләп, капылт урыннарыннан кубарды, көчле диңгез дулкыннары шикелле аны баш-аяк күмеп ташлады һәм үз кочакларында алып китеп, ниндидер ярдагы ташка китереп бәргән кебек итте. Аның аек уйлары каядыр югалып, фәкать кубарылган хисләре генә калды. Шул хисләр ирке аны чиксез җилкетте һәм аңа тулысын-ча баш булды. Хисләр башбаштаклыгына бирелгәндә, Сәлимнең хәрә-кәтләре дә гаять дәрәҗәдә тиз булды. Гөлгенә, аның кола-гына пешерә торган кайнар тынын бөркеп: "Ашыкма, җен, ашыкма!" - дип тукыды. Гөлгенә аны бик яратып, "җен" дип атады... Киенеп, өстәл янында тагын чәй эчәргә утыргач та, Гөл-генә, сөеп, аңа берничә мәртәбә "җен" дип эндәште. Әмма бүтән сүз өстәмәде. Ул шуның белән ничектер бу кылган эштә Сәлим гаеплерәк дип әйтмәкче иде бугай. Икесен дә чиксез уңайсызлану, тартыну биләгән иде. Үзләре чәй эчәләр, әмма бер сүз сөйләшә алмыйлар. Икесенә дә хәзер аек уйлары, фикерләре кире кайтты һәм башларында бу "эшне" үзләре өчен аңларга, аңлатырга теләп газапланалар иде. Гөлгенә бигрәк моңсуланды, битенә ниндидер моңарчы булмаган сызыклар сызылгандай иде, гүя үзе бу түбәнгә тәгәрәвенә чиксез үкенә, ике битенә тузып төшкән чәчләре аны алдануына өзгәләнгән, бәргәләнгән яшь кызга охшатып тора иде. Гөлгенә, сүзсез генә аш бүлмәсеннән чыгып, көзге алдында төзәтенә башлады. Сәлим дә бер сүз эндәшә алмады, гүя алар икесе дә кинәт телдән калдылар. Бигрәк тә Гөлгенә эчтән борчылды. Ул үзен хатын-кыз дәрәҗәсен саклый торган язылмаган законны боздым дип исәпли иде. "Сәлим мине беренче булып хөрмәт итми башлаячак бит" дип кайгыра иде. Әмма тәненә килгән ниндидер җиңеллек, рәхәтлек ул уйларны кире тибәргән кебек итте. - Рита, ялганчы, килмәде бит, - диде Гөлгенә, көзге янында төзәтенеп беткәч. Сәлим һаман кухняда савыт-саба югалап юанган була иде. Гөлгенә аңардан сүз көтте, үзе дә белмәгән тагы нәрсәдер өмет итте. Бәлки, аңардан боларның барысы өчен дә ригая көткәндер, үзен артта хөкем итмәслек ышаныч белән китәсе килгәндер. Сәлим һаман эндәшмәде. Гөлгенә китәргә әзерләнеп ридикюлен алды, ишек бусагасыннан Сәлимгә карады. Теге исә аңа таба бер-ике адым атлады. - Мине бик эт итеп тиргәмәссең, яме, Сәлим, - диде Гөлгенә, бераз күңеллеләнеп һәм шуның белән җуелган горурлыгы тагы үз урынына кайтканлыгын расларга теләп. - Юк, Гөлгенә, син нәрсә, минем хакта хилаф уйлыйсың? - Начар уйламыйм, соңыннан башка төрле фикер килүе ихтимал. - Мин бары сине сагынырмын гына, Гөлгенә! - диде Сәлим, ничектер бик эчкерсез итеп. Гөлгенәнең кинәт тагы күңеле күтәрелеп китте, йөзе яктырды, күзләре әүвәлге кебек үзенә тартып өнди торган булып ягымлыланды. Ул, шул хис белән адарынган рәвештә, җәядән атылган ук кебек, ишектән чыгып китте. Гөлгенә китеп бераз торгач, Сәлимнең башына төрле уйлар килә башлады. Әллә ул тәгаен шулай үзенә ошаган ир-атның күңелен күреп йөрүчеме? Юк, юк, алай булуы мөмкин түгел. Мондый уйларның аны сырып алуы үзе дә Сәлимнең Гөлгенәгә булган хисләре бик җитди икәнлеген дәлилли иде. Әгәр шулай булмаса, нигә дип аның күңеленә шикчел уйлар килсен? Андый хәлләр була инде, искитәрлек нәрсәсе бар, дияр иде дә бетерер иде, барысына шуның белән нокта куеп, тынычланып калыр иде. Юк шул. Сәлим Гөлгенә хакында, аның ире мастер турында төне буе диярлек баш ватып чыкты. Үзен үзе тиргәп бетерде. Планда каралган йөкләмә итеп алынган өч йорт та инде төзелеп бетеп килә. Эшчеләр бик тырышып, аерым бер күтәренкелек белән эшлиләр. Һәркем эчтән генә яңа фатирга күчүен үзенең шәхси исәп һәм матди бюджетына кертеп хыял йөртә, алга ниятләр кора, өметләрен канатландырып йөри. Нәфис тә, яңа фатирга күчкәч, үзен һәм Гөлгенәне күз алдына китереп кинәнә. Алар бары икесе булачаклар, бер-берсен яратышкан ир белән хатын өчен шуңардан да артык нинди оҗмах булуы мөмкин?! Юк, Гөлгенә дә бер кечкенә бәби тапмыйча чыдамас, җаны күтәрмәс. Нәрсәдән курка диген? Әнә бит меңләгән хатыннар табалар да, рәхәтләнеп, шау-гөр килеп дигәндәй гомер итәләр... Гөлгенә шул бик иркә үскән, төпчек кыз булганга аны бик нык үсендергәннәр... Салкын көз килеп җиткәч, Нәфис хатыны белән ниятләгән чакта очраша алмый башлады. Нигәдер суык-лар да бик иртә килде. Аннары Гөлгенә дә кирле-мырлырак кәеф белән йөри. Ничектер һаман саен читләшүе арта гына бара шикелле иде. Шул фатир булмау бәласе инде, бүтән түгел, дип уйлый Нәфис. Ә бит Сәлим Григорьевичның контор мөдирлегеннән трестка китүе турында ачык сөйлиләр. Сәлим үзе дә урынына муафикъ кеше эзли, ахрысы. Аның сөйләшүләреннән, чыгышларыннан шул нәрсә сизелеп тора. Нәфискә ул хәзер сизелерлек әйбәт карый башлады. Нәрәт биргәндә, эш йөкләгәндә, аның фамилиясен беренче итеп әйтә, димәк, аны беренче урынга куя, аңа ныграк ышана. Нәфис шуңа күңеле булып, җыелышларда актив катнаша, эшлек-ле тәкъдимнәр белән чыга. Әмма Нәфис эштә шул нәрсәне сизә башлады хәзер: Сәлим аны ныграк якын иткән саен, эшчеләр Нәфис белән элеккеге кебек ачылып сөйләшмиләр иде. Нәрсәдән бу? Сәлим Григорьевичны эшчеләр өнәп җиткермиләр, анысын ул байтактан тоеп йөри инде. Сәбәбен дә белә шикелле: Сәлимнән тормаган сәбәпләр аркасында килеп чыкты. Чөнки премия акчалары мөдир кесәсендә түгел, өстәгеләр кулында. Сәлим артык каударланып, юк, ярыйм дип тырышып түгел, булсын дип, күбрәк вәгъдә биреп эшчеләрне ышандырып эшләтте. Ә өстәгеләр сүзләрендә тормадылар. Ә аның бәласе Сәлимгә булды, аның тез астына сукты. Абруе кинәт төште. Нәфис әллә ничә мәртәбә күрде: эшчеләр шау-гөр килеп ниндидер мәсьәлә буенча фикер алышалар, бәхәсләшәләр, ә ул килеп җитүгә, барысы да тынып калалар һәм түбәнгә карап тора башлыйлар. Әйбәт симптом түгел бу, дип уйлый Нәфис, серләрен, нәрсә хакында гәпләшүләрен бик беләсе килә. Миннән нәрсәдер яшерәләр. Әх, шулар ара-сында берәр ышанычлы кешең булсын иде! Аларның серләрен миңа килеп әйтер иде. Мин артымда ни булганын белеп торыр идем. Ә Сәлимнең әнә шундый ышанычлы кешеләре юк, ахрысы. Мин аңа "ышанычка керергә" теләгән идем, ул бер дә яратмады. Бу бит әләк була дип, үземне оялтты. Ә бит бүтән кайбер мөдирләрнең һәртөрле чышпышны җиткерүчеләре бар. Җитәкче кешегә үз кул астындагыларны ныграк белү өчен, коллектив иминлеге өчен, шул ук кешеләрнең бер-берсенә гадел булулары өчен кирәк ул. Шул хакта бүген Гөлгенә белән сөйләшеп йөрделәр. Ул Гөлгенәгә Сәлим Григорьевичның эшчеләр арасында абруе бик үк тотрыклы түгеллеген сөйләде. - Карале, син түрә әлифбасын үзләштереп барасың икән, - дип шаркылдап көлде Гөлгенә. - Урынга куярлармы соң үзеңне? Ул һаман тыела алмыйча шаркылдады. Аның көлү-ендә бүтән вакытларда булмаганча ниндидер бер ят чалым сизелгәндәй булды. Көлүе ничектер бик ачы һәм мәрхәмәтсез шикелле иде. Нәфис чын эч серен аңа сөй-ләгәнгә үкенеп куйды. - Син аңлап бетермисең, Гөлгенә, - диде ул, эчендәге кимсенүле ачуны тышка чыгармаска тырышып. - И-и, нәрсәсен аңлыйсың инде, данны яратасың. - Әйт, кем аны яратмый? Бөҗәкләр дә хәтта гегемония өчен тартышалар. - Син инде үзеңнең һәр кимчелегеңне аклар өчен... - Ә кем өйрәтте мине югарыга үрләү әлифбасына? - дип бүлдерде аны Нәфис. - Син бит һаман аркамнан төртеп тордың! Хәзер шуның җимешен яратмыйсың, ә? Ул кәефләнеп кет-кет көлә башлады. Әнә шул аның һәрчак үзенең өстен чыгу кеткелдәвен Гөлгенә элек тә өнәми иде. Бу юлы бигрәк тә күңел кайтаргыч дәрәҗәдә булды. - Кая "җимеше"? Мастерның "җимешлеге" корысын. - Менә квартир була, аннан әйбәт "җимеш" сиңа тагы! - дип, Нәфис ныграк кәефләнеп куйды. - Сәлим Григорьевич та мине үз урынына чамалый шикелле, һаман бүтәннәрдән аерып алып, минем белән киңәшә, белдеңме. Гөлгенә бер сүз дә эндәшмәде, киресенчә, кызармагаем дип курыкты. Сәлим белән булган мөнәсәбәте кинәт көтмәгәндә катлауланып китүен һаман әле үз-үзенә аңлатып җиткерә алмый иде. Ә бит аңа Сәлим янына ничек тә бер барырга, берни сиздерми генә сөйләшеп утырырга Нәфис үзе кушты. Уңган, акыллы хатыннар ача алмаган ишек, ала алмаган урын юк, дип, һаман Гөлгенәне үртәп, котыртып торды... Ничектер Сәлим белән тагы очрашырга кирәк иде. Әмма җае чыкмады. Октябрь бәйрәме якынлашып кил-гәндә, Гөлгенәне Минзәләгә җибәрделәр. Яңа шәһәрдә төзелә торган зур заводның ниндидер цехы корылырга тиеш, шуның нигезендәге җир кисеме картасын төзү аларга тапшырылган иде. - Син яңа фатирга кайтырсың инде, - диде аңа Нәфис, озатып калганда. Квартирның кемгә кайсы икәне билгеле иде инде. Беркөнне Нәфис белән Гөлгенә фатирны килеп тә карадылар. Кайда нәрсә, нинди мебель куярга кирәклеге турында бәхәсләшә-бәхәсләшә сөйләштеләр. Әмма Нәфиснең ул киткәндә "яңа квартирга кайтырсың" дигән сүзе ничектер йөрәгенә барып кадалган шикелле авыр булды. Ничек кайтырмын мин анда? Ә бит ул минем Сәлим янында булганны белә, әмма анда нинди дә булса гайре табигый хәл килеп чыккандыр дип башына да китерми, ахры. Әзрәк шикләнеп, көнләшү белән синең теңкәңә тиеп, каты-каты сүзләр әйтсә дә, ничектер җиңелрәк булыр шикелле иде. Бәлки, ул барысын да белә торып, әйтми генә түзәдер. "Үзе газаплансын, үзе иза чиксен" дип әйтәдер. Әллә бик нык ышанамы? Юк, анысы дөрескә туры килми. "Мин сиңа ышанмыйм" дип әллә ничә тапкыр әйткәне бар. Әллә аның шул сүзләре мине үзеннән биздерә башлады микән, сөттән ак, судан пакь чакта, сиңа ышанмыйм дип торсалар, бик авыр була бит. Нәфиснең ул сүзләре һаман күңелне тырнап тора иде... "Риталарга яңа квартирны бирсәм, күңел тынычланыр, вөҗданны басып торган ниндидер йөктән җан арыныр иде. Аннары, бәлки, күзле-башлы булу да хәрәм түгелдер. Гомер узып бара, - дип уйлады Сәлим. - Трестта берәр гаугасызрак эшкә урнашырга да шушы яңа шәһәрдә төпләнергә кирәк..." Шулай уйланып урамнан барганда, бер күптән күрмәгән дусты очрады. Сәлим Чаллыга кайтырга дип автобуска бара иде. Бүген алтысы, кайберәүләр әнә бәйрәм дә итә башлаганнар. - Син буйдак, салкын мендәреңә кайчан да кайтырга өлгерерсең әле, - дип, дусты аны үзләренә алып китте. Ул хаклы иде. Сәлим каршы тора алмады. Әйбәт утырдылар. Икесе дә хәмер яратмыйлар иде. Кечкенә чәркәләрдәге коньякны берәр йотым гына итеп берничә мәртәбә эчтеләр дә, шуның белән хушландылар. Хикмәт бер сөйләшеп утыруда иде. Сәлим үзенең эше турында, киләчәккә планнары хакында сөйләде. Дәүләтнең генә түгел, аерым кеше-ләрнең дә бишьеллык планнары була. Әлеге дә баягы, Сәлим үзенең җитәкче булырга сәләтсезлеген әйтми калмады. - Син дөрес уйламыйсың, - дип каршы төште аңа иптәше. - Генерал булырга омтылмаган солдат начар солдат, дигәннәр. - Ә-ә, генераллар нинди аз, ә солдат белән дөнья тулган. - Сәлим көлә-көлә шулай диде. - "Генерал" булырга омтылмавың өйләнмәгәннән, брат, чын! - Анысын инде син үз каланчаңнан карыйсың. - Юк, өйләнмәгән кешенең тормышта максаты бик көтек була аның. Нәрсәгә ул миңа дип карый. - Балалар үстергәннәр дә әллә ни тоҗырмыйлар әле. - Аларның, ичмасам, ниндидер омтылышлары була. - Хәзер балалардан кем игелек күргән... - дип, Сәлим җитди тавыш белән әйтеп куйды. - Син менә мин ялгыз гына рәхәт яшәгәнгә көнләшәсең, чөнки үзең балалар белән гаҗиз булып беткәнсең. Шул гына. Беттеме сүзең? - Юк, бетмәде, - диде теге, үҗәтләнеп. Аның балалары зурлар иде инде. Башта ул аларның тыңламауларыннан бик зарланган иде. Хәзер менә бөтенләй яхшырып китеп, икенчеләйгә сукалап утыра. Алар дусларча бер-берсенә төрттереп бәхәсләшеп яттылар... Сәлим сигезендә генә яңа шәһәргә кайтты. Әле эш көне түгел иде. Шулай да эшләүчеләр күп иде. Монтажниклар атнага бер генә ял итәләр, бәйрәм ялларын да кыскартып, отпускларына кушып алалар иде. Кайтуга почтаны ачып карады, анда Нәфиснең язуы килеп чыкты. "Эшчеләр, барысы бер булып, яңа йортка рөхсәтсез кереп утырдылар. Нишләргә?" дип чаң суккан иде ул. Сәлим башта моны аңлап ук җитмәде. Кат-кат укыгач кына эзенә төшенде. Әмма әллә ни үләрлек бәласе юк шикелле моның, дип уйлады. Тора торгач, бу коточкыч хәлнең куркынычы һаман арта барды. Сәлим тиз генә шул объектка китте. Бара-бара аның эченә суык йөгерә башлады. Юк, моны болай гына уздырмаслар, коточкыч хәл бу! Әйе, өйне биләп бетергәннәр иде. Беренче аңа Тимкин очрады. - Синең теге Лунайтеларны да яңа квартирына күчереп куйдык, - дип авыз ерды ул. Сәлим ни әйтергә белми аптырабрак калды. Башыннан төрле уйлар йөгереште. Менә шулай начальствоның да койрыгын бозга катырырга яраталар эшчеләр. Янәсе, без генә өйгә басып кермәдек, сез үзегез башлап йөрдегез. - Бу бит башбаштаклык, - диде Сәлим, бераз тыныштан соң. - Соң, трест начальнигы Зинченко өч йортның берсе үзегезгә була диде бит, син дә шунда идең. - Ордерлар белән башкарма комитет аша эшләнә бит ул эш. Син әллә айдан төштеңме? Әй, аңа калгач бетте инде, тегесенә-бусына йолкалар, җыен килмешәккә биреп бетерәләр. Иң гаделе менә шушы аның - бернинди өскормасыз! - Бала-чага булма, Тимкин, бу законно түгел. - Иң законные шушы инде аның. Нәрсә, без чит ил кешеләреме әллә? Аның ирене, кыегаеп, кинаяле ачуны белгертте. - Җавап бирергә туры килмәгәе. - Без җитмеш эшче, рядовойлар, безне түбән төшерә алмаслар. - Сез үзегез турында гына уйлыйсыз, кулаклар сез. Ә минем хакта, Зинченко турында уйламыйсыз, ә?! - Безне тагын төп башына утыртырга исәпләгән идегез дә, юк, бу номер үтмәде. Сәлимнең ачудан эче ут яна башлады. Ул, кулын селтәп, кырт кына борылды да китеп барды. Өенә кайтып җиткәндә, алар подъездыннан чыгып килүче Нәфисне күреп алды. Аның йөзе көрән-кызыл иде, күзенә дә кан сауган шикелле. - Анда зилзилә, Сәлим Григорьевич, - дип сөйләнә башлады ул, кызу-кызу. - Моның соңы бик начар булачак, ай-һай! - Нигә ирек куйдың? Күзең кая иде? Сәлимнең тавышы рәхимсез һәм киеренке иде. - Бар, аларга каршы килеп кара! - Әх, син чүпрәк! Үзең күчтеңме соң? - Бар, күчмәссең анда! Көчләп күчерделәр! - Көчләделәр, имеш? Нинди тәтәй килгән монда! Тозсыз көлке! Нинди мастер син? Камыр, кем сине тотса, синдә шуның эзе кала, ник алар тыңласын сине? Сәлимнең тәмам җене кузгалды, ачуы эчендә еланнар кебек сызгыра башлады һәм ул еланнарны тыеп калырлык кына түгел иде. Нәфискә тагын әллә ниләр әйтеп ташлады. Тегенең кызгылт-кучкыл йөзе агарып киткәндәй булды. Ачудан күңелендә нәрсәседер өзелгәндәй итте һәм ул да эчендәген тышка түгеп салды: - Син аңа үзең гаепле, бөтен эшчеләр шулай диләр. Премия белән алдадыңмы - алдадың. Тимкинның больничный акчасын бирми йөрттеңме - йөрттең. Ничә семьяга квартир вәгъдә итеп, вәгъдәңә хыянәт иттеңме - иттең! Тагын күпме шундый эшченең канын кыздырган нәрсәләр? Нәрсә, сез курчаклар дип белдегезме алар белән уйнарга? - Ягъни барыгыз бер булып миннән үч алдыгыз! Моның законсыз икәнен белә торып бит! - Минем үчем юк, әнә эшчеләр... - Син кеше кулы белән утлы күмер көрәргә яратасың. Эшчеләр, имеш. Сәлим бераз тынычлана төште. Шулай да калтыранган кулы белән папиросын алып капты, озак кына кабыза ал-мый азапланды. Шырпысы бер-бер артлы сына да сына иде. - Мин нишли алам инде, - диде Нәфис татуланырга омтылган тавыш белән. Болай кызып китүенә шунда үкенә башлады. Ул мине ныграк ачулансын, бөтен үчен минем өскә түксен дип торды. Шулай ныграк кимсеткән саен, аның гаебе күбәя, соңыннан уйлаячак: катырак бәрелдем мин аңа диячәк һәм бу "гөнаһын" нинди дә булса бер яхшылык эшләп "ярлыкарга" тырышачак. Әлбәттә, Нәфиснең бу "алымы" күп вакыт үзен акламый иде. Әмма Сәлим Григорьевич уйлана торган кеше. Нәфис аның холкын белеп бетергән инде: бик каты итеп тиргәсә, көтеп тор, ул, сиңа нинди дә булса бер яхшылык эшләп, күңелеңне таба. Эшчеләргә өч йортның берсен үзләренә бирү идеясен трестта ук кузгаткан икәнен Нәфис ишеткән иде. Чөнки шуннан алда Сәлим эшчеләр каршында берничә мәртәбә "ялганчы" булып калган иде. Билгеле, үз гаебе белән генә түгел. Аңа вәгъдә итәләр, ул шуны эшчеләргә вәгъдә итә. Ләкин өстә ниндидер чыгырлар бүтән яккарак әйләнеп куялар. Түбәндәгеләрнең ихтыяры-сүзе белән бик үк санашасы килми. "Стрелочник гаепле" дигән нәрсә бер тимер юлда гына булмаганлыгын бөтен кеше белә. Сәлимгә дә "стрелочник" булырга туры килгәләде. Ул аны эшнең җае шулай инде дип, тиешле нәрсә итеп күрде. Әмма эшчеләр алдында абруен төшерергә шул да җиткәндер. Ышаныч бит кыл өстендә тора дигәндәй, бик тиз түбән мәтәлүе ихтимал... Сәлимнең башыннан бер минут эчендә шундый уйлар йөгереп узды. Сәлим киткәч, Нәфиснең эченә курку төште. Бу эш өчен минем дә баштан сыйпамаслар шикелле күренә, дип уй-лады ул. Сәлимне урыныннан алырлар, мөгаен, ә кемне куярлар? Минем дә эшчеләр белән бергә яңа йортка басып кергән рисвай исемем була, ничек мине дәрәҗәгә күтәр-сеннәр? Юк, бу мөмкин эш түгел. Нишләргә? Әх, Гөлгенә дә юк, ичмаса? Аның төтене бу мәсьәләләрдә дөрес йөри торган иде. Әйе, миңа хәзер үк үзем биләгән бүлмәне ташлап, кире торакка кайтырга кирәк. Чөнки бу эшнең ахыры әйбәт булмаячак. Бәладән баш-аяк. Кирәкмәс, кырын азык тамагымнан үтми, йөрәгемә ятмый. Тагы берәр ел түзәрбез әле. Гөлгенәгә аңлатырмын, ул үзе дә шулай эшләр иде. Нәфис әйберләрен тиз-тиз җыеп, ике чемоданга тутырып алды да (ярый әле Гөлгенә әйберләрен алып килмәгән иде), ишекне бикләде, ачкычын ишек кырыендагы бер кадакка элде. Теләгән кеше килсен дә кереп утырсын. Туп-туры тулай торакка элдерде. Кайтып яткач, үзенә дә җиңел булып китте. Юкса тегендә әйбер урлаган карак кебек иде. Эшчеләр үзләре "алган" өйне тышкы яктан бәйрәмгә бик матур итеп бизәгәннәр иде. Урам ягы стенасына сажин зурлыгындагы Ленин рәсеме куелган, аның кырына флаглар эленгән, портрет каюына төсле лампочкалар тезеп чыкканнар һәм электрга тоташтырганнар иде. Кичен бик матур күренеш тирәне ямьләндереп тора. Ә өйнең ишегалды ягына, берничә подъезд башына Ленинның бөтен буйга төшкән рамлы рәсемнәре куелган. Аннары зур кызыл тасмаларга лозунглар эленгән, "Бездә һәрбер кеше бер-берсенә дус һәм туган!" дип, партия тарихыннан алынган сүзләр язылган анда. Әмма горком бюросы каты булды. Нәфисне дә анда чакырдылар. Ул нык кына хәзерләнеп, сөйлисе сүзләрен язып алып килде. Бу - соңгы баскыч, дип уйлады ул, Сәлимне йә калдыралар, йә чөяләр. Тик чөяселәре башта ук билгеле иде. Нәфис бик җайлап кына Сәлимне мактаган сүз дә әйткән булды. Әмма мактау сүзен шунда ук өчләтә бетереп ташлый торган кире сыйфатларын тезеп куеп сөйләде. Өлкән коммунистлар да кискен чыгыш ясадылар. "Яшьләрне узындырып бетердек тәмам. Начар эшнең өрәге йогышлы, үрнәге узышлы була, диләр. Җитәр, моның тамырына балта чабарга кирәк. Бу совет кешеләренә хас түгел, моны башлап, өндәп йөрүчеләр белән хөкем даирәләре кызыксынган иде", - диде бер өлкән әгъза. Икенчесе, бөтен дәртедәрманы белән дигәндәй, Сәлимгә очып кунды. Аның, понимаешь, эшчеләр арасында бер абруе калмаган. Кем аны тыңласын, кем аның артыннан барсын? Бездә хәзер җитәкчеләр эшчеләр белән бер сулышта була алырлык, акыллы һәм талантлы кешеләр. Үзенең кул астындагы кешеләр белән низаглаша торганнар хәзер җитәкче була алмыйлар. Үтте ул заманнар. Әнә Америкада җитәкчеләр әзерли торган аерым институтлар бар. Анда кешеләргә мөгамәләсе яхшы булган, бүтәннәрдән өстен, үрнәк булырлыкларны сайлап алып җитәкче итәләр икән. - Мәсьәләгә якынрак килегез! - дип бүлдерделәр аны. Тагын берничә кеше бик кискен сөйләде. Трест начальнигы хастаханәдә ята иде. Аңа әллә ни кагылмадылар. Әмма Сәлимгә нык эләкте. Сәлим агарды да катты, башы берни эшли алмас булды. Фикерләре сазга баткан аяклар сыман: берсен суырып чыгаруга, икенчесе каядыр батып юкка чыга, уйларын бер җиргә туплый алмый иде. Үзеңне яклап бик каты базымланып сөйләргә булыр иде һәм кирәк тә иде. Әмма булдыра алмас шул. Асылда, аның ни гаебе бар соң? - Анархиянең төбенә балта чабарга кирәк, - дип, берсе тагын көч биреп куйды. - Балта чапкан җирдә эз кала, яра эзе, - диде икенчесе үзенең кемлеген яшерергә теләгәндәй бик тыныч тавыш белән. - Шунсыз безнең халык аңламый ул. Тагын берсе сүз кыстырып куйды. Ләкин көтмәгәндә бер мәһабәт чырайлы кеше Нәфискә сорау бирде: - Иптәш Мәмәшев, әйтегез әле, сез эшчеләрнең шушы начар ниятен кайчан сиздегез? - Күченә башлагач кына белдем. - Миңа ничектер сез алданрак белгәнсездер күк тоела. - Юк, белмәдем, - диде Нәфис, нигәдер бик нык кау-шап. - Эшчеләр "Мастер белде", - диләр. - Юк, белмәдем, белсәм, бу эшне булдырмаска тыры-шыр идем. Сәлим шул чакта: "Белгән шайтан, белгән", - дип уйлап куйды. Бу уй аның миенә ток шикелле китереп сукты. Әмма ул үзен яклап сүз әйтә алмады. "Мин гаепле, үз өстемә алам", - дип, ике сүз генә әйтте. Бюро Сәлимне эшеннән алырга һәм партиядән чыгарырга карар кабул итте. Аннары партиялеләр ул йорттан чыгарга тиешләр, дип катгый итеп куелды. Алар шулай эшләделәр дә. Сәлим көчкә генә өенә өстерәлеп кайтты. Аңа беркем дә иярмәде, беркем дә аның хәлен сорап килмәде, бер тере зат та аны юатмады. Башы төрле уйлар боткасы белән тулды. Фикерләре, сугышта искәрмәстән һөҗүмнән тар-мар ителгән взвод солдатлары кебек, кайсы үле дигәндәй, кайсы яралы, исән-иминнәре куркып куак артына поскан шикеллерәк бер халәттә иделәр. Икенче көнне Сәлим хастаханәгә Зинченко янына барды. Хәбәрдар булып килмәгәнлектән, озак кына көтеп утырды. Шулай да Зинченко аның янына үзе чыкты. Ул бик әйбәт кеше иде, шуңа күрәдер инде "тиз тузган", бирешкән күренә, бик еш соры халат кияргә туры килә иде аңа хәзер. Әмма бүген аның йөзе ничектер бик ягымлы, гүя бернинди авыруы юк кебек иде. Зинченко аның килүенә гаҗәпләнмәде һәм сөенмәде дә шикелле. Ул барлык хәлләрне белгән. Сәлим һаман аның хәл-әхвәлен сораштырды, теге исә сүзне аның үзенә таба бора иде. - Минем хәл нәрсә ул, картларча комнар коела инде, - диде ул, шаярырга иткән булып. - Менә синең эшләр ничек? - Сезнең хәер-догада инде, - дип, Сәлим дә көләргә итте. Әмма Зинченко йөзенә карагач, тыелып калды. - Минем хәер-догадан гына торса эш... Эшчеләр бик алама эшләгәннәр. Минем гаеп инде монда, өч йортның берсе сезгә була дип, мин төзүчеләргә вәгъдә бирдем. - Иң элек ике йортны җитештереп тапшыру шарты белән дидегез бит сез. - Менә шул шартны бозганнар. Ах, юньсезләр, башларына тай типте микән әллә? Юк, биредә без үзебез гаеп-ле. Дилбегәне бушайтып җибәргәнбез. - Ул тирән итеп офтанып куйды. Ничектер үзенә бер иңрәү-тәнбиһ чагылды аның йөзендә. Сәлим аңа зарланырга курыкты, аның каршында мә-ми авыз булып күренер кебек тоелды. Әмма Зинченко кешеләрнең эчен-тышын дигәндәй яхшы аңлый торган кеше иде. - Син бик эреп төшмә әле, Сәлим, - диде. - Менә савыгып чыгыйм, аннары күз күрер. Әле беренчел партия оешмасы барысын да хәл итә бит. Бюро карары белән килешмәскә дә хокукы бар. Форсаттан файдаланырга кирәк. Ул авыр учын Сәлимнең иңбашына куйды. Аның сүзләреннәнме, шушы учтанмы Сәлимнең эченә ышаныч йөгерде, кешеләрдән суына башлаган күңеленә әллә нинди җылы иңдерде. Эченә тулган "җен"нәрне Зинчен-ко берәм-берәм кырып салган кебек булды. Сәлим кайтып барганда моны тагын да үткенрәк итеп тойды. Ничектер өстенә ажгырып килгән кара болытлар сыегаеп -калды, алай ук кот алынырлык куркыныч түгел икәнен белде ул. Гөлгенә кайткан көнне үк барысын да ишетте. Нәфис кич белән килде, ярый әле бүлмәдә кызлар юк иде. Культпоход белән кинога киткәннәр иде (шәһәргә мәшһүр киноартистлар килгәннәр икән). Гөлгенәнең чырае ачу, кимсенү белән тулган иде. - Нигә квартирны бер алгач, тагын калдырып кит-тең? - диде ул Нәфискә, өметен өзүче итеп карап. - Горком бюросын ишетмәдеңмени әле, партийныйларга чыгарга кушылды. - Мин партийный түгел бит. Әнә Мәмрәевнең хатыны кереп утырган да, квартирлы булдылар. - Ә син куркак, җаның өчен дер калтырап торасың. - Курыкмассың анда, бар. - Юк, син абруеңнан шүрләгәнсең инде. Мөдир итеп күтәрмәсләрме дип өмет иткәнсең. Сакал сиңа, сакал! Кем сине баш итеп куйсын? Син бер хатыныңа баш була алмыйсың. - Син нәрсә, бик батыраеп кайттың әле? Гел теге... - дип кеткелдәде Нәфис. Хатыны янына килеп, аның җилкәсенә учын салды. Юмалап йомшартмакчы иде. Үзенең аны бик сагынганлыгын, зарыгып беткәнлеген аң-латырга теләде. Төсенә кимсенгәнлек чаткылары чыгарды. - Утырып сөйләшик ипләп кенә, Гөлгенә, - диде ул үзенең бик йомшак һәм буйсындыра торган тавышы белән. Аны биленнән бер кулы белән кочты да, караватына алып килеп утыртты. Үзе, Гөлгенә тегене-моны уйламасын дип, каршына урындыкка урнашты. - Гөлгенә, нигә алай тузынасың әле? Йә? - Син карьераң өчен курыкмаган булсаң, бүген монда бурлар кебек утырмас идек. - Судан коры чыкканга рәхмәтеңне әйт. Әнә бит Сәлим Григорьевичны партиядән өрделәр. - Син инде шуңа сөенеп бетә алмыйсың, ә? Гөлгенәнең тавышында ниндидер бер ятрак тоелган мәкам чагылып китте. Нәфис моны сизмәде дә бугай. - Кеше бәласенә сөенү начар инде анысы, шулай да... - Шулай да сиңа рәхәт, ә? - Юк, син нәрсә һаман җанга тукынасың? - Үзеңнең кимчелегең булгач, кешенекенә дә сөенәсең. Синең чыгырың шул. - Ай-һай, син гел үзгәреп, йөз сиксән градуска борылып кайткансың... - Синең эчеңдәге тышыңа чыкты, ниһаять, әле үзеңне нинди герой дип саный идең. - Юк инде, Гөлгенә, валлаһи, бу законный булмаган эшкә үзең дә риза булмас идең. Хәзер генә сөйләнәсең... - Нигә бөтен кеше гаепле булганда, бер син генә куркып калдың. - Мин бит башрак кеше, эшчеләр мине башта котыртып алып килделәр, дөрес. Ул алар өчен файдалы, янәсе, менә башлыклар да өйне басып керде, ә без кечкенә кешеләр. - Ну, квартирдан да колак кактың, урын да сиңа тәтемәячәк. - Тәтемәсә, бик исем киткән иске чикмәнгә. - Буе җитмәгәч, төлке дә әйткән бит, "сөрсегән җимешләр" дигән. Гөлгенәнең тавышында каты киная бар иде. - Син булсаң, Гөлгенә, миңа берни дә кирәкмәс, - ди-де Нәфис, һаман аны йомшартырга гаҗизләнеп. Ул аның кырыена килеп утырды һәм тагын бер кулы белән Гөлгенәнең биленнән кочып кысты. Аның йомшак һәм ничектер тәэсир итә торган тәнен тойды, кызу көч белән үзенә тарта башлады. - Син шул ябышырга гына беләсең, - диде Гөлгенә, урыныннан җәһәт торып. - Итәк ябышкагы. - Әйдә, бөтен җеннәреңне чыгарып, минем өскә өсте-реп бетер. - "Итәк" өчен әллә ниләргә риза анысы. - Ә син ялындырудан рәхәт табасың, мин-минлегең шуның белән кинәнә. Нинди ваклык! Ул башын читкә борды һәм өметсез кыяфәт белән ба-шын түбән иде. Аның ачудан тешен кысканы ябык яңа-гына чыккан кабырга кебек бүлтәймәләреннән беленде. "Нәрсәдер эшләргә кирәк, болай булмый, - дип уйлады ул. - Юк, тизрәк квартир табарга һәм бергә торырга кирәк. Көн саен үзеңнең яныңда йокласа, болай фетнә чыгара алмас иде. Ә бу килеш һаман кызлар холыгын ташламый, бүлмәдәшләренең дә йогынтысы бик күп. Хатын-кыз ул йогынтыга нык бирелүчән дип әйтә бездә бер укыган кеше. Фәкать Гөлгенә белән бергә торып кына мин аны тулысынча үземә карата алачакмын. Ә хәзер әнә бөтенләй миннән бизеп бара, дөресрәге, бизгән дә, ахры, инде. Юк, бу килеш яшәү мөмкин түгел". - Гөлгенә, мин частный квартир эзлим. Сидоровка авылында вәгъдә иткәннәр иде. Гөлгенә эндәшмәде, әллә инде ул аны тыңламый да иде. Кыяфәте белән монда түгел, каядыр бүтән җирдә кебек иде. Ул җыена башлады, көзге алдына килеп бас-ты. Анда чәчләрен рәткә китергәч, кухня ягында зәңгәр чалбар һәм ак кофта киеп чыкты. Тагын көзге янында бөтерелде дә әйбәт лаклы күн итеген, карасу төстәге пальтосын киде. Аннары кечкенә сумкасын элмәгеннән иңенә асты да ишеккә таба китте. - Туктале, Гөлгенә, син частныйга чыгарга ризамы-юкмы, әйтмәдең, - диде Нәфис, урыныннан әкрен генә торып. - Белмим, берничә көннән әйтермен, - дип, башын- иебрәк җилкә аша сүз ташлады да, чыгып та китте. Аның күңелендә Сәлим генә иде. Менә алар Нәфис белән әйткәләштеләр, ә Сәлимнең шәүләсе һаман шунда, Гөлгенә янында булды. Ул барысын да тыңлап торды. Әмма бер сүз дә эндәшмәде. Нәрсә уйлый икән ул минем турыда? Әх, шуны белер өчен әллә ниләр бирер иде ул! Бәлки, бөтенләй исенә дә кертеп карамагандыр. Әзмени минем кебек әрсезләр? Үз кадеремне үзем бетереп йөрим түгелме икән? Минем хакта начар уйлады микән? Ә Сәлим үзе һаман минем янда йөри, миннән бер адым да калмый, минем белән сөйләшә, елмая, кайчак аскы иренен матур хәрәкәт-ләндереп нәрсәдер әйтеп куя иде... Әх, теге көнне ничек мин шулай тәвәккәл була алдым икән? Нәрсә миңа шултикле кыюлык бирде икән? Үзеңне үзең белмичә йөрисең бит, үзеңне үзең! 1973, декабрь, 1974, гыйнвар ӘСФИРӘНЕҢ ТОРМЫШЫ ...Бәхет дигән нәрсә аның өчен түгел икән. Нишләп мин шулчаклы бәхетсез? Менә фронтка барып, бәхетемне корып кайттым дип уйлап, бераз гына тынычланган идем. Ахмак! Шулай үзеңнең дилбегәңне бушайтырга ярыймыни? Барысы да бетте, бетте. Мин төзи барам, ә артымнан җимерелә бара! Нәрсә бу? Минем ахмаклыгым нәтиҗәсеме? Башсызлыгыма бәрабәр язмыш миннән түләтәме? Нинди җитешсезлегем аркасында башым шундый бәлаләр күрә? Үзем болай нормаль шикелле, акылым да урынында сыман. Әллә бераз гына бер якка каймыкканмы минем холык-фигылем? Алексей да минем кайчак сәерлегемне әйткәне булды түгелме? Нәрсәдә соң ул сәерлек? Мин үзем сизмим... Мин яратсам яратам инде, сагаеп, үз-үземне саклап кала алмыйм. Арттырып җибәрәм. Яратуда да артык яратырга ярамый икән. Ниндидер бер чиктә туктап калырга һәм шул чикне ары чыкмаска кирәк икән. Әгәр шул көрчекне узып теге ягына атласаң, бары үзеңә бәлагә генә була икән. Алексейны яратудан мин шул чикне бозып ары үттем, ярату гуҗлыгы шулай иткәндер инде... Юк, бәхет минем өчен түгел икән... Аның Алексейдан бала табасы килгән иде. Юк, анысы да насыйп булмаган икән. Ул фронттан кайтып, ниндидер жуликлар тарафыннан биләп алынган фатирын даулап йөргән арада, Алексей-ның һәлак булуы турында хәбәр килде. Хәзер инде дус хатыннары аңа бала табып, үз өстенә кирәкмәс йөк алмаска киңәш иттеләр. Ул бик сыкрап, сыктап кына моңа күнде. Дөресрәге, аңы белән күнгән кебек булды, әмма йөрәге һәм вөҗүде белән һаман бала табасы килде. Шушы ике көч тарткалашуы эчендә калды ул. Эчендә әле дә сугыш бара. Әле аңа тормыш алай ук шәфкатьсез булып күренми, шуңа күрә баласын табасы килә иде... Юк, хәзер соң инде ул хакта уйлау... Таныш табиб аңа баланы төшерә торган укол салды... Бар җире авырта. Башы тубал кебек, эченә гүя умарта күче тутырганнар диярсең, гөж итеп тора. Колагы ниндидер чаң сыман, аңа нәрсәдер суга да чыңларга тотына. Башта бер колак, аннан икенче колак, алмаш-тилмәш... Эчтә нәрсәдер бора-бора. Бавыр авырта, эчәгеләр актарыла... Башта бик нык күңеле болганды, бөтен дөнья болганчык булып тоелды. Су эчәсе килә, иреннәре кибеп, купшакланып беткән... Ләкин урыныннан торырга хәле юк... Әллә үләм микән мин? Әҗәлем әллә шушы микән?.. Ярты төн узгандыр инде, таң атарга ерак әле. Күрше якта, стена аша фатирдагы Надим абыйлар да тынып калганнар, күптән ятканнардыр инде. Аларга шакыр идең, кулда көч юк. Ике беләк тә кулбаштан алып, бармак очларына хәтле оеган, кымшатып булмый, мең энә белән чәнчешәләр... Аяклар да үземнеке кебек түгел, бармаклар боз кебек булган, өшиләр, һич җылын-мыйлар... Башны икенче якка борып та булмый, шундый авырта, чәчкә генә ягылсаң да мине ниндидер энә белән актарган кебек чатнап-чатнап китә башлый... Нишләргә? Әх, әз генә йок-ларга, әз генә онытылып торырга иде!.. Су эчәсе килә, су! Авызда телне әйләндереп булмый, тәмам коргаксып беткән. Нәрсә бу? Бетмәстөкәнмәс ка-раңгы. Бу төннең бер очы-кырые булырмы, юкмы? Нишләп шулчаклы озын бу төн? Төн шулхәтле озын булуына һич тә ышанмас идем... Уф, эч актарыла, уттай яна, эчәгеләрне үтмәс пычак белән кыралар диярсең! Су кирәк, су! Ләкин торырга хәл юк, кымшана да алмыйм... Бетүем шушы икән инде! Никләр кеше сүзен тыңламадым, бу каһәр суккан агулы уколны салдырдым! Ник мин шулай акылсыз икән? Ник бу минем эшләрем мин ният иткәнчә булып чыкмый? Ник мин һәрчак үзем кылган эшләрнең җимерекләре астында кысылып газап чигәм? Нәрсәгә кирәк иде бу эш? Минем киләчәгем җиңелрәк булсын өченме? Бәлки, минем бәхетем шушы балададыр? Аны тапсам гына мин бәхеткә ирешә аламдыр? Юк, син нигә иптәш хатын-нарыңның сүзен шулчаклы ихлас тыңладың? Алар бит үзләренең тормы-шыннан чыгып фикер йөртәләр. Бераз гына эчке көнләшүләре дә бардыр. Үзләре бала табарга курыккач, сине дә бала тапмасын дип телиләр. Үзләре кебек булсын диләр. Тик, Ходай сакласын, үзгә булмасын. Кешедә үзе янындагыларны үзе кебек күрергә теләү, үзе кебек итәсе килү сыйфаты бар. Бу бик тирәндә ята торган хис, көчле хис. Аларның баласы юк, син дә тапма! Алар бит моны бик зур кайгырту сыйфатында, хәлеңә керү шәкелендә эшлиләр. Шуңа күрә аларны тыңламыйча да булдыра алмыйсың... Аһ, башым урталай ярыла инде. Бер йотым су бирүче булса иде, бер йотым су! Башны күтәреп булсын иде, кузгалыр да идем, үрмәләп булса да кухняга чыгар идем. Әллә кузгалып карыйммы соң? А-а-а, юк, юк, булмый икән! Нишләдем мин, нишләдем мин? Нигә кеше сүзен тыңладым... ...Күп газаплана торгач, ул караватыннан идәнгә шапылдап барып төште, шунда башы авыртудан кинәт исен җуйды. Бар нәрсә кинәт әйләнә башлады һәм кинәт тынып калды. Баш миендә фикерләр чабышудан туктады, миенең бер почмагын караңгылык басты, аннары ул тыгыз, куе караңгылык бар яктылыкны үзенә йотты... Ул шулай күпме яткандыр, уч төбендә йөрәге типкәне беленгәнгә уянып китте. Учы йөрәге турында булган икән, шуңа аның тибеше учына ниндидер йомшак әйбер белән әкрен-әкрен көчсез генә төрткәләп алган кебек тоела иде. И мескен йөрәк! Син ничек туктамадың? Син тагын миңа яшәү бүләк итәсең. Нигә соң ул миңа яшәү? Карынымда йөрткән тормыш кисәге өченме? Әллә мин шуның өчен исән калдыммы? Ул, тәмам исенә килеп, кухняга таба үрмәләде. Ләкин кухня ишеге каты ябыла иде, һич кенә шуны төртеп ача алмады. Башы белән дә этеп карады, юк, булмады. Артык көчәнүдән ул тагын исен җуеп, бусагага авып төште... Күпме вакыттан соңдыр эчен нәрсәдер бик каты кискәнгә ул уянып китте. Күзләрен ачты, һаман да дөм караңгы иде. Нинди бетмәс-төкәнмәс төн икән бу, дигән фикер миен бимазалады. Бер кулы аста калган иде, шуны ала алмыйча газапланды, ахырында барыбер көче җитмәде. Бу чаклы да беткәнмен икән инде, дип баш миенең кай почмагыдыр яктырып куйды. Башын күтәрергә итеп карады, юк, муены сынсыз булып каткан, аз гына кымшатуга, йөз энә берьюлы чәнчегән кебек авырттыра иде. Ниһаять, кулын тартып чыгара алды һәм бар көче белән ишекне этә башлады. Якынрак шуышып килеп, җилкәләре белән этте. Юк, ишек кымшанырга да уйламый иде... ...Аның карамагындагы офицерлар палатасында аны хөрмәт итәләр. Бигрәк тә майор Зарипов аңа аеруча ниндидер өмет белән карый иде. Ә беркөнне ул аның авырлы икәнен сизгән, ахры, бөтенләй суынды да куйды бит. Ир-ат халкы шулай ул. Синдә нәрсәдер аласы бар итеп карый һәм шуңа өметен кора. Йөкле булсаң, ир-ат яратмый башлый инде. Моны миңа дус хатыннарым да тукыды һәм шушы эшкә этәрделәр. Хатын-кыз ул үзен гел мактап, яратып торуларын гына теләп тора. Бүтәннәрнең яратуы аңа һава белән бер. Әгәр яратмасалар, ул үзен кешегә дә саный алмый инде... Мине матур, ягымлы диләр иде. Моннан соң ул матурлыктан җилләр исәр инде. Бетте, барысы да бетте. Сине яратсыннар өчен син матур булырга тиеш. Син матур булмасаң, син ноль. Чөнки матур булмаган хатын-кызны ир-ат яратмый. Бу аларның үзләреннән тормый торган табигать законы! Әйе, минем булган мөлаемлыгым да хәзер бетәр инде. Битем җыерчык ятьмәсе белән телгәләнер. Газапның берсе дә эзсез калмый... Эчен тагын нәрсәдер бора башлады. Шул авыртудан аяк-лары берни сизми, агач кебек булып катканнар. Ник мин үземне үзем шулай агуладым әле? Ни өчен? Мин бит баламны табарга телим. Ул кечкенә зәгыйфь җанлы йомгакны бик яратам мин. Җаным кебек якын күрәм. Соң бит ул миннән өзелеп төшкән, минем җанлы бер кисәгем. Ләкин ул минеке генә түгел, Алексей белән икебезнеке. Аның каны да тигез катышкан. Ул үзе хәзер дөньяда юк инде. Аның минем эчтә тере калган бердәнбер валчыгы ул. Мин шуны кичә агуладым һәм дөньядан мәңге сөрергә теләдем. Ул бит моңа һич кенә дә риза булмас, бик каты рәнҗү белән рәнҗер иде, мине вәхши дип атар иде дә сәлам дә бирмәс иде. Ул үзе булмагач, мин рәхәтләнеп аның тамырын өзеп ташларга керештем. Үзе юкның күзе юк... Эче боруга чыдый алмыйча, ул бар көче белән ишекне этәргә тотынды. Ул агач булып каткан, юньләп тоймас булган аякларын идәннең сайгак ярыгына терәде дә, җилкәсе белән бар көченә этте. Ниһаять, ишек ачылды, аннан салкынча һава битенә килеп бәрелде. Ул үрмәләп өйалдына чыкты, чиләкне чылтыратып ачты. Кулы бер җегәрсез иде, чүмечне көчкә-көчкә генә тотып торды. Ул йотлыгып, туймас шикелле булып салкын суны голт-голт йотты. Суның салкыны ашказанына чаклы төшеп җиткәнен сизде. Бераз гына хәл кергән кебек булды. Шул алдавыч хискә бирелеп, ул торып басмакчы булды. Тик кинәт тайпылып китте, кулы үзе дә белмәстән чиләк кырына тотынган иде, аны түгеп җибәрде. Нәкъ биленә һәм аякларына туры килде. Тәмам манма су булып, тагын идәнгә авып төште. Нәрсә инде бу? Нәрсә булды миңа? Шушы бетүем микән әллә? Юк, юк! Үзем теләп шушы газапны алам бит, ахмак! Дөньяның бар газабын хатын-кызга гына биргән... Ул ятагына таба үрмәләде. Бөтен тәне манма су иде. Ишекне тагын бармаклары белән тырный, тагын ачылмый каһәр суккан нәрсә! Тырнаклары каерылып чыкты, бармак башлары утлы күмергә тигән кебек чәнчешә иде. Тырнаклары, бармак башлары канап бетте. Шулай да ишекне ачты. Ул гәүдәсен күтәрә алмый, билдән аста бөтенләй үзенеке түгел, гүя тагылган таш кебек иде... Барыбер шул "ташны" өстерәп караваты янына барды. Әмма анда менәргә хәле дә, егәре дә юк иде. Ул идәнгә башын куйды. Кинәт кенә тагын эче бора башлады. Ул шундый каты бора, гүя тимер кадак белән эчен айкыйлар иде. Эчәгеләрне нидер бик каты итеп кисә дә кисә... Уф, бармы икән моңардан да катырак бүтән газап... Авыртудан аның аңы бутала башлады. Җилкә-беләкләре, оеган кебек булып, җанлылыгын югалттылар. Ул кинәт берни сизми башлады... Аның газаплы аңы тагын кайтты, аны ташламады. Чөнки йөрәге һаман тибә иде. Йөрәге типкән тавышны ул колагында ишеткән кебек булды. Шыпырт кына ниндидер аваз чыгарып аның йөрәге һаман тибә дә тибә... Рәхмәт сиңа, йөрәгем, дигән уй килеп китте аның башына... Шул мәл күз кабак-ларын йокы авырайтканын сизде ул. Бу әйбәт иде. Йокы - иң яхшы дару. Сихәтләнү даруы. Аның фикерләре башында чак-чак кына булса да кыймылдый ала: тизрәк йоклап китәргә, тизрәк онытырга тели иде. Онытырга, бу газаплардан котылу өчен җәһәннәмнең үзенә олагырга риза... Миендә саннар лайдагы балыклар кебек бик әкрен кыймылдадылар да, тынып калдылар. Бичара йоклап китте... Ул икенче көнне кичкә таба гына уянды. Хәле бераз яхшырган шикелле. Урыныннан көчкә генә булса да кузгала алды. Баласының төшмәгәнлеген аңлады... Тагын бер көннән соң ул битләре эчкә баткан, күз төпләре күгәргән килеш эшкә барды. Газаплануларының эзе әз булса да калган, ә эчтән үзен бик начар сизә иде. Тик яралылар янында эчеңдә ут янып торса да белгертмәскә кирәк. Ул шулай эшләргә тырышты да: елмайды, яралыларның шаян сүзләренә шаяру белән җавап кайтарды. Эчендәген шулай яшерде... Эштә сүз арасында болай да иптәш хатыннары аны гаепләргә тотын-дылар: - Нәрсәгә сиңа бала? - диде берсе, чигәсенә бармагын куеп бора-бора. Янәсе, ахмак хатын-кыз гына бала таба хәзерге заманда. - Бала - бәла, менә шул, - дип, икенчесе аның сүзен көчәйтә иде. - Менә үзең уйлап кара. Әтисез бала. Аны әле домовой кенәгәгә дә язмыйлар. - Кит әле? - Әнә, Фатыйха, фельдшер кызы законсыз бала тапкач язмаган, - диде Яңа бистә кызы. Яңа бистәдә, алар тора торган урамнарда, өй идарәсе мөдире Фатыйха исемле хатын иде... - Бала булгач, ир-ат алдында бәяң төшә инде. - Балалыны яратмыйлар ул денсезләр. - Бала - койрык шул. Койрыклыны кем яратсын? - Бер дә кайгырма, менә иргә чыгарсың да аталы бала табарсың. Үзең яшь, үзең чибәр. Ятим үрчетергә ни калган сиңа? - Әйе, болай да ятимнәр әз иде... - Кара исәбең белән чутка салып кара, ничек тәр-бияләрсең син ул җәфаны? Аны да, үзеңне дә эштән чыгарып бетерерсең. Үзең дә тормыш күрмәссең, аңа да күрсәтә алмассың... - Әллә без сиңа начарлыкка әйтәбезме? Әнә күз ал-дыңда бала тапкан хатыннар ничек газаплана? Сиңа акыл бирәсе юк... - Яшь тормышыңны бала җәфасы белән тутырмасаң да әле... - Әзрәк кенә үзең өчен дә яшәп кал, гөлием. Аннары бер кадерең китсә, барысы да бетә. Хатын-кыз яшьлеге -сезонлы гына ул. Сезоның чыкты, сиңа беркем дә карамый... - Үз бәхетеңне үзең бетермә әле! Бала тапсаң, бәхетең китә ул. Юк, нәрсәгә ул сиңа, ә? Юк, нәрсәгә? Әнә майор - Зарипов синең өчен үлеп тора иде бит? Ник суынганын үзең дә беләсең. Менә шуннан аңла инде ахмак бул-масаң... - Әгәр мин сезнең сүзне тыңласам, Зарипов миңа элеккечә карар микән? - диде ул үзе дә сизмәстән, баядан бирле җансыз баганадай бар сүзләрне үзенә сүзсез сеңдереп торган җиреннән. - Соң инде күзләреннән үк билгеле... - Мине азган хатын дип беләдер инде?.. - Сөйләп бирерсең ничек булганын. Аңлар. Ул бик итагатьле, тормыш күргән кеше. Зарипов аның үзенә дә бик ошый иде. Үзе төскә-биткә бик чибәр. Ләкин бер аягы тездән түбән юк. Икенче аягы исән, шулай да яралы. Болай йөрерлек. Барыннан да бигрәк, аңарда ниндидер кешегә карата хөрмәт, игътибар бар. Әйбәт кешедер, мөгаен. Аз сүзле ул. Эчендәген чыгармый. Әмма йөзеннән, мөгамәләсеннән аның күңел сыйфатлары беленә инде... Ул аны сүзсез генә ярата, тик әйтергә генә базмый. Хатын-кыз үзен яратканны сүзсез дә бик тиз сизә бит... Әллә аның хакына риза булыргамы? Ниһаять, ул карынындагы яралгы - тормыш кисәгеннән арынырга риза булды. Баласыз иптәш хатыннары аны тагын үзләре ягына бөктеләр... Тәҗрибәле хатын-кыз табиб бик яшерен рәвештә аңа тагын укол ясады. Моны беркемгә дә белгертергә ярамый иде. Үлә башласаң да табиб чакырта алмыйсың. Бала төшергән өчен өч-биш ел бирәләр иде... Ул тагын тәүлек ярым шулай исен җуя-җуя газапланып ятты, ләкин баласы төшмәде... Ул аны тапты. Исемен дә үзенә бер мәгънә белән Яшә дип кушты... ...Болар барысы да моннан ел ярым элек булды. Хәзер Әсфирә кулындагы малай шул Яшә иде. Яшә озак йоклый алмады. Үзенең күзләре йомык, ә боргалана-сыргалана, әле бер якка әйләнеп ята, әле икенче якка. Һич кенә тынычлана алмый... Ул тере йомгак булып аның кырыенда ята, аны җылыта. Кыймылдап әнисенә бәрелеп-бәрелеп куя. Бәрелгәндә, әнисенең янында икәнен сизә ул. Борылгандасырылганда әнисе тиеп китмәсә, хәзер уяна ул. Баланың ниндидер үзе дә аңламый торган эчке сиземе бар. Кайчак ул бер дә кыймылдамыйча үлеп йоклый. Ләкин бермәл яныннан кит, шул минутта ук уяна ул... Нәрсәседер авырта инде аның, әйтә генә алмый. Башы авырта микән әллә? Мин аны әйбәт итеп йөртә алмадым. Корсактагы балага нинди шартлар кирәген мин хәзер генә китаптан укып белдем. Ә бит ул мәсьәләдә шыр надан булганмын. Үзем медицина техникумын бетергән кеше, күпме операцияләрдә катнашкан, күпме тапкырлар үлем янында булган, үлемне үз күзләрем белән күргән кеше, карындагы балага нинди тәрбия бирүдә шыр надан булганмын... Ә бит шушы тере йомгактан котылырга дип ничаклы газапланып йөрдем... Менә үскәч, үземә бер иптәш булыр, ичмаса. Ялгызым мин акылдан шашармын, билләһи... Әмма баланы үстерүе әҗәл икән. Аңа, госпитальдәге эшен ташлап, балалар бакчасына шәфкать туташы булып урнашырга туры килде. Бер яктан әйбәт тә шикелле иде. Балаң күз алдында. Ләкин икенче яктан, аңа хәзер нәрсәдер җитешми кебек. Ир-атның игътибары, йөзе, аны яратып елмаюлары, сокланулары җитми аңа. Ул ни еллар буе гел ир-ат арасында эшләп, аларның мөлаемшаян сүзләренә, үзенең гәүдәсе буйлап өмет тулы карашларын шуды-рып-шудырып йөртүләренә өйрәнеп беткән иде. Алар белән ничектер җайлы иде, үзеңнең кемгәдер кирәклегеңне һәрчак сизеп торасың... Яшә холкы белән Алексейга охшаса, әйбәт булыр иде. Юк, малайларга күбрәк анасы сыйфатлары күчә икән. Мөгаен, шулайдыр, безнең Рашатның да холкы нәкъ әнинеке кебек иде. Яшә миңа күбрәк охшаса ничек булыр соң? Яхшымы мин, начармы? Начар да түгел, тоташ яхшы да түгел, ике уртада бер турыда дигәндәй, эшләнеп җитмәгән бер адәм. Шулай да бер бәхетем бар диләр: ир-ат халкының күзе төшә миңа. Ни гаҗәптер инде. Болай ярыйсы гына, сестралар минем шул ягымнан көнләшәләр дә иде. Әле беркөн күрше Надим абый ниндидер таныш егетен ияртеп кайткан икән. Мин бакчада кер юа идем. Мине каян, ничек күргәндер инде. Берничә көннән Надим абый эшкә барганда миңа очрады да елмая да елмая. Болай тора салып сүзсез елмаюы аңа уңайсыз. Шуннан йөзен җитди төскә кертеп әйтте, теге егетнең сиңа күзе төшкән бит, ди. Мин инде аның җитди кыяфәте шаяруына ышандыру өчен дип уйладым һәм бер дә ис китмәгән, кимсенгән көлү белән көлдем. Надим абый тагын да җитдиләнде, хәтта йөзенә ачуга якын чаткылар күренгәч кенә, мин көлүдән туктадым. - Аның барыр җире юк, - диде Надим абый минем көлүемне ахмаклыкка санаган төс белән. Хатынкызда андый сәер нәрсәләр була инде. - Син аны фатирга кертмәссеңме, ә? - Аның минем фатирга күзе төшкән инде, - дип, тагын көлмәкче булдым мин. Ләкин Надим абыйның җит-дилегеннән уңайсызланып кына тыелып калдым. - Бер бүлмәң барыбер буш тора бит, - диде ул, минем хәлгә керергә тырышкандай. - Үзеңә җиңелрәк булмасмы дигәннән чыгып инде... - Алай уңайсыз булыр инде, Надим абый, төрле сүз китәр. - Китсә китә инде, кеше сүзе суд түгел әле ул. Тик сөйли бирсеннәр. Барыбер болай да сөйләрләр. "Ялгыз хатын-кызга начар сүз тигәнәк кебек ябыша" диләр бит. - Тигәнәк кебек инде, Надим абый. Мин - үз юлыма, ул үзенә китеп барды. Бу уйнап сөйләшү ничектер күңелемне кузгатты. Берәр кешене квартирга кертсәм, чынлап та, җиңелрәк булыр иде. Кем белә, нинди кеше туры килә бит, анысы да бик мөһим. Аннары өмет һаман бөтен әле, нәрсәгәдер ышана, ымсына. Менә иртәгә сиңа ниндидер яхшылык, бәхет килер кебек тоела. Ләкин таңнан торып эшкә китәсең, бернинди бәхет тә, яхшылык та күрмисең. Барысы да элеккеге күңелсезлекләр, борчулар. Кайчагында ызгышлар килеп чыга, бөтен кәефеңне берничә көнгә җимерә дә ташлый. Беркөн болай зыялы гына хатын аңа бәйләнде, нигә балама стрептоцид эчерттегез, ди. Эче киткән өчен, дим. Юк, аның эче китми, ди. Шуннан нәнкәләрне шаһитка чакырып, көчкә тынычландырдым тегене. Аның баласына яхшы булсын дисең, ә ул аңламый, балага агу эчертәсез, дип бәйләнә. Кайчан бетәр бу кешеләрдәге уйсызлык, ахмаклык?.. Берәр ялгыз ир-атны фатирга кертсәң, начар булмас иде анысы. Әнә Мәти Сәлихасы бер егетне шулай үзенә ияләндерде. Хәзер әнә ир белән хатын кебек торалар. Кем белә бит. Ни булса да, бәхетем гел кирегә китеп тора әле. Әх, фронтта рәхәт иде. Адым саен сиңа хөрмәт, нәзакәт. Баш ию, табыну, мин анда алиһә кебек идем. Бер полковник миңа гашыйк булганын әйтте, әллә ниләр вәгъдә итте. Юк, ул ялганламый иде. Мине чын ярату белән яраткандыр да, ләкин мин ул чагында Алексейныкы идем инде. Әгәр шул полковникныкы булып китсәм, язмышым ничек булыр иде икән? Әх, беләсе иде шуны? Аннары Ваһапов та мине астыртын, яшерен генә сөеп йөри иде. Ул хисен, бәлки, үз-үзенә әйтергә дә шүрләгәндер. Шулчаклы намуслы кеше иде. Баштарак миңа ярты аттестациясен җибәреп торды. Мин инде аңа өмет баглый башлаган идем. Сугыш беткәч, "безгә кайтыгыз" дип тә язгаладым. Әллә шул сүз ярамады, әллә сугышта кинәт кенә һәлак булды, аңардан хат-хәбәр кинәт өзелде дә куйды. Күпме язып-эзләтеп карасам да, бернинди нәтиҗә чыкмады. Нишләгәндер инде ул бичара? Әллә бөтен частьлары белән һәлак булдылар инде? Юкса иптәшләре бер-бер хәбәр язып җибәрерләр иде. Нинди әйбәт кешеләр иде анда?! Юк, андый әүлияләрне беркайда да күрә алмам инде мин. Аннары бер яшь кенә медицина лейтенанты ничек үлеп йөрде мине үзенеке булуымны теләп. Нинди тәрбияле кеше иде ул. Минем кулыма ягылырга да базмый иде. Аһ, нинди кешеләр! Бер баскычка югары кешеләр! Аларны бүтәнчә атап булмый. Ә хәзер монда очраган, аралашкан кешеләрне чагыштырып карыйсың да, исең-акылың китә. Ниндидер бары үзләрен генә кайгырта торган кешеләр китте хәзер. Авылдан килеп тулалар, алар әрсезләр, җитезләр. Авылдагы эшчәнлекләре белән тотыналар берәр эшкә һәм биредәгеләрне шаккатыралар. Законсыз дип тормыйлар, тактадан өй салып керәләр, заочно укыйлар, югарыга үрләргә тырышалар. Җитәр, тирес исен иснәп күп яттык, дип кенә җибәрәләр... Тукта, нишләп әле мин бүген йоклый алмыйм. Әйтерсең лә уйларымның буасы ерылган? Әнә шул Надим абый белән сөйләшү күңелгә ниндидер коткы салды бугай. -Йокларга кирәк, йокларга! Бер, ике, өч, дүрт... Кинәт ишек шакыган тавыш ишетелде. Әсфирә, колагым ялгыш ишетәме әллә дип шикләнеп, тагын да сагаеп, тынын да алмыйча тыңлап торды. Әйе, ишекне кемдер тыйнак кына шакый иде. Кем булыр бу? Ярты төн җиткәндер бит инде. Будильникның телләре караңгыда күренми, келт-келт иткән тавышы гына ишетелеп тора. Шакыр-шакыр да китәр әле. Әллә апаның малае Раянмы икән? Апа бик каты авырып тора иде. Кичә янына керә алмадым. Шуңа йоклый алмаганмындыр әле. Апаның чирен "яман шеш булмагае" диләр икән. Бер генә дару да килешми бит... Ишекне катырак шакыдылар. Аннары тагын, тагын да ныграк ишеккә йодрык белән сугалар иде. Кем булыр бу? Берәр ахмак каракмы әллә? Алай дисәң, минем өйдә карак алыр нәрсәм дә юк бит! Әллә ян стенага сугып, Надим абыйларны уятыйм микән? Хатыны Нәгыймә шырыйларга тотыныр инде. Бик мәгънәсез нәрсә! Шакучының китәргә исәбе юк иде бугай, һаман ишекне йодрыгы белән төеп тора. Әсфирә, ниһаять, сак кына торды һәм, өй ишеген ишетелмәслек итеп ачып, өйалдына чыкты. - Кем бар? - диде, тавышын катырак итеп. - Бу мин, Әсфирә, - дигән аваз килде тыштан. Ләкин Әсфирә аның тавышын танымады. Нәрсә әйтергә белми аптырап калды. Таныш кеше була калса, "мин сезне белмим" дип әйтсәң уңайсыз була инде. Ләкин бер дә ишетелгән тавыш түгел сыман. Кем булыр бу? "Нигә, танымыйсыңмыни, Рәшит бу, Таминдаров", - дигән ишек артыннан ишетелгән сүзләр Әсфирәнең башына тимер белән суккан кебек булды. Уф, бар икән күрәселәрем! Юк, нигә тавышы аныкына бер дә охшама-ган соң? Мин аны тәмам онытып бетергәнмен икән бит... Әсфирә тораташ булып катып, ишек яңагын кочаклап торганда, тагын аваз кабатланды: - Таминдаров мин, алдамыйм, ач, - диде бөтенләй таныш булмаган тавыш. Тукта, ул дөньяда микәнни соң әле? Авылдан әниләре Рәшит сугышта югалды, дип яздылар бит. Хәбәрсез югалуы турында кәгазь дә килгән аларга. Ә Алексейның аны әсирләр арасында күрүе бары күз алдавы гына булгандыр дип уйланылган иде. Димәк, Алексейны күзе алдамаган. Ул чын Таминдаровны очрат-кан. Нигә соң ул шул заманнан бирле әниләренә бер хәбәр дә салмаган? Шулай була ала микәнни? Алексей "аны күрдем" дип миңа әйткәндә, кырык дүрт-нең җәе иде, хәзер кырык алтынчының көзе... Шул гомер ничек үзен белгертми яшәргә мөмкин кеше? Юк, монда нәрсәдер мин аңлап җиткермим булыр... Ишек яңагына ике куллап ябышкан, эчке күлмәктән генә торган Әсфирәнең башыннан бер секунд эчендә шундый уйлар яшен тизлеге белән узды. Ачмыйча мөмкин түгел иде. Ул, тиз генә бүлмәсенә кире кереп, куыклы лампа кабызды һәм өйалдына чыкты. Ишекне ачар алдыннан тагын нәрсәдер әйтеп, шакучыны сынарга кирәк дип уйлады. - Мин сезне танымыйм бит, - диде, ишек янынарак барып. - Мин сине аяк атлавыңнан таныдым, - диде ишек артындагы кеше. - Курыкма, мин сиңа тимәм! - Нигә алдан хәбәр итмәдең? Син, бәлки, Рәшит түгелсеңдер? - дип, Әсфирә һаман ачарга курыкты, нәрсәдер шикләндерә иде. - Шулай туры килде инде. Рәшит мин, нишләп шулкадәр оныттың, ә? - Тормыш бит, тормыш туганыңны да оныттыра. - Беләм, беләм. Гайшә әби кая, ул мине тизрәк таныр иде, - диде ишек шакучы һәм Әсфирә шунда ук аның Рәшит икәненә ышанды һәм бөтен тәне кызыша башлады. Ни булса да дип тәвәккәлләде, ишекнең биген ычкындырды, үзе артка чигенде, лампалы кулын алгарак сузып, керүчегә дүрт күз белән төбәлде. Иң элек иске кәҗүнни бүрегенең әрем төсле соргылтлыгы, аннан чыгып торган киң маңгай, ябыклыктан эчкә баткан, ләкин тоныкланып төсен җуйган күзләр ничектер гадәтидән зур һәм акаеп карыйлар. Озын ябык гәүдәсе, бераз бөкрәйгән аркасы иске сырма аша бик беленеп тора иде. Аягында сүс бау белән эләктергән кирза ботинка. Ул һич танымаслык булып үзгәргән. Бу кеше Рәшит тә, шул ук вакытта түгел кебек тә иде. Әсфирә, лампасын тоткан килеш, арты белән өйгә таба чигенде. Рәшит, киндер бишмәтен сул кулына асылындырып тотып, бик сак, тыныч кына адымнар белән атлап керде. Аны Әсфирәнең кабул итми торган карашы туктатты бугай. Ул ишек төбендә таптанып калды. - Мин синең элеккеге ирең ләбаса, - диде ул, һаман курку һәм шаккату өянәгеннән арына алмый, хәрәкәтсез калган Әсфирәгә карап. Тавышы аның ниндидер артык басынкы, гаепле сыман иде. Әсфирә лампаны өстәлгә куйды, башы чатнап авыртуын тойды, шулай да Рәшиттән күзен ала алмыйча, керфекләрен уктай турайтып, киеренкелек белән басып тора бирде. Рәшит нидер тагын сөйләнеп алды, аның тавышы су астыннан ишетелгәндәй саңгырау булып килә иде. Әсфирә аның төрмәдән чыкканын аңлап алды. Менә нәрсә өчен беркемгә дә хәбәр салмаган ул. Һаман шул кул җитмәс горурлыгы... Тукта, бу Рәшитме, әллә түгелме, нигә күзләре шулчаклы зур һәм хәрәкәтсез төбәлеп карыйлар? Юк, Рәшитнең күзләре сыек зәңгәр иде, кечкенә зәңгәрсу нокталар кебек иде... Кинәт теге якта бала уянып елый башлады. Рәшит, ниндидер сизгер җәнлек кебек, алга, шунда таба ыргылмакчы булды. Әсфирә, үзе дә аңламастан, кул хәрәкәте белән аны туктатты, ул Рәшитнең күзләре очкынланып янганын күреп калды. Кулы белән һаман аны туктата торган хәрәкәт ясап, ул теге якка кереп китте. Рәшит бала тавышыннан кинәт барысын да сизенде. Аларның балалары хәзер биш яшьтә булырга тиеш бит. Ә бу андый бала тавышы түгел. Ахмак булмасаң, уйларлык нәрсәләр бар икән. Ул бусагага утырды, ике кулы белән тезен кочаклады. Йөзенә тагын өмете чынга ашмаганлык, тагын алданганлык чыкты. Өметсезлектән эченә салкынлык йөгерде. Биредә икенче бер ир-ат барлыгын белгертә торган нәрсәләрне өй эченнән күзе белән барлый башлады. Ләкин өй эче бик пөхтә, чиста, ир-ат затының биредә торганлыгын әйтә торган берни дә күзенә чалынмады... Юк, бу безнең бала түгел бугай, ими баласы тавышы белән елый... Алайса, ничек була инде бу? Ә безнең бала кайда? Приютка биргән дә үзе икенче кешегә чыккан?.. Аның башына бары кара фикерләр генә килә иде. Ул хәзер кешеләр турында әйбәт итеп уйлый алмый иде. Уйларга теләсә дә көченнән килми... Туган баласын ташлап... Хатын-кызга ышанма, суга таянма... Өй эче дә үзгәргән. Теге як бүленмәгән иде шикелле. Ул биредә кырык беренче елның гыйнварында Әсфирәне алырга кайткач, бары өч кич кенә кунган иде. Әсфирәне яратып йөргән икенче бер егет, кызны Рәшит алып киткәч, үкереп елаган, имеш, дип аларга ишетелде. Әсфирә чибәр иде шул, һаман да тау-шалмаган икән. Ничек шулай саклана алган... Тукта, кем баласы соң бу? Әллә законсыз гына тапканмы? Юк, анысы Әсфирәдән булмас. Безнең бала кая? Бәлки, йоклый торгандыр? Аны уятырга ярамый. Мөгаен, йоклыйдыр. Биш яшьлек баланың йокысы бик каты була. Минем бөтен хисләремне, теш табибы урт тешне чүкеч белән ватып-ватып алган кебек, суырып бетерделәр. Ә баламны ярату бер дә суынмады, сүрелмәде. Мин иң авыр минутларда аны күз алдыма китереп, үземдә яшәүгә көч туплый идем. Ул миңа ниндидер сүнмәс маяк булып торды. Барыр юлым бөтенләй кар-бураннар белән томаланганда, ниндидер чыга алмаслык тупикка килеп төртелгәндә, шул баладан миңа ниндидер яктылык, нур караңгылыкны җиңеп килеп төшә иде. Үлдем, беттем дигәндә, мин тагын яши башлый идем... Рәшит, нәрсәнеңдер серенә хәзер генә уе белән барып җиткән кебек, маңгаена учы белән сугып куйды. Әйе, баланы приютка биргән дә, үзе иргә чыккан. Аның эченә җыелган ачудан бөтен тәне калтырый башлады. Әсфирәнең таушалмаган, чибәр көе сакланганлыгы да зиһенен хәтәр үртәп куйды. Ул эчендә кайнаган утка чыдый алмый торып басты, теге якка керергә, йоклап яткан баласына карарга уйлады. Тик аннан Әсфирә килеп чыкты. Рәшитнең ачуы кинәт басылгандай булды. Әсфирә карашында ул үзен тагын кыерсытылган, мескен итеп сизде. Күңелендә тырпайган энәләре кире ятты. Әсфирәнең кеше өстеннән ниндидер көче барлыгын аның элек тә тойганы бар иде, менә хәзер дә шуны сизде. Ул Әсфирәгә үзенең кызганыч, зур, буйсынучан күзләрен төбәде. Бу карашта кешелек ялваруы, тирән кайгы, искиткеч газап, өзелеп көтү бар иде. - Әйдә, кухняга чыгыйк, - диде Әсфирә, пышылдап. Ул, лампаны алып, ишеккә таба атлады. Үзен кулга алып өлгергән, кинәт килеп чыккан бу хәлдә нишләргә кирәген төгәл уйлаган. Аның ышанычлы хәрәкәтләреннән шул беленеп тора иде. Аскарак карап торуыннан һаман башында фикерләр айкалганы, ничек, кайсына тотынырга белмәгәнлеге дә сизелә. Ләкин ул сер бирмәскә, эреп төшмәскә тырыша, дилбегәне үз кулыннан ычкындырмаска исәпли. Рәшит аны гаепләргә тотынса, тиешенчә җавап бирер-гә дә кирәк. Ул гаепләр, шулай итмичә калмас. Аның хәле гаеп итү өчен уңайлы. Менә ничек килеп чыкты бит! Ай-һай! Бик үзгәреп, тәмам эштән чыгып кайт-кан күренә. Үзе шундый кызганыч, кыяфәте үк йөрәкне телем-телем телә... Рәшит өстәл кырыендагы артсыз урындыкка утырды, үзе Әсфирәгә хөкем көтә торган караш белән төбәлде. Абау, шушы гаҗиз күзләре! Ничек болай булган соң ул?! Күргәндер инде үзе дә! Әсфирә плитә миченә утын куеп, элдереп җибәрде. Ул юри озак маташ-кан кебек иде. Рәшитнең кояш ашагандай төссезләнгән кашлары җыерылды, битләре тартышты. Ул сүзен әйтә алмый газапланучы, сөйләшә алмый торган кеше кебек торды. Бары күзләре генә хәрәкәтләнә иде. Казан астына утын тутырганда, Әсфирәнең кояшта янган шоколад төсле тезләре күренеп китте, биленең ымсындыргыч йомры сыгылмалылыгы күңел кылының кай төшенәдер тигәндәй булды. - Безнең бала исәнме? - диде Рәшит, учак ялкыны Әсфирәнең матур йөзен яктыртканда. Аның тавышы ачулы түгел. Ул инде барысын да үзе аңлаган кебек иде. - И-и, Рәшит, - диде Әсфирә ачынган тавыш белән, - син безне немец авызына ташлап калдырганың исеңдәме? Ул, торып, мич кырыендагы урындыкка утырды. Җилкәләре салынып төште. Рәшит идәнгә төбәлгән килеш бөкшәеп утыра. Фуфайкасының сырган эзләре арка турысында тагын да ныграк кәкрәеп торалар. - Әзрәк хәтерлим, - дип кулын селтәде ул. Аларны искә төшермә инде дип үтенә кебек иде. Ләкин искә төшермичә мөмкин түгел... Әсфирә тирән итеп иңнәрен селкетеп көрсенде һәм кулындагы шырпы кабын әйләндерә-әйләндерә сөйләргә кереште. Ул Рәшитне шелтәләп сөйләде. Син шулай итмәсәң, мин бу чаклы михнәтләр күрмәс идем... Тигез генә сөйли алмады. Немец бомбалары шартлавы астында бала табуына җиткәч, тавышы калтыранып өзелде, күзләреннән яшь ага башлады. Рәшит утырган җиреннән тагын да чүгеп, йомарланып калды. Ул Әсфирәне хөкем итә алмый иде... Чәйнек күптән кайнап чыкса да, аңа игътибар итүче булмады. Әсфирәнең күз яшьләре гаепле кешенең аклану яшьләре кебек түгел иде. Ул гадел буларак, Рәшитне генә дә гаепләмәде. Үзенең фронтка баруын, Алексейга чыгу-ын, аның бик әйбәт кеше булуын, ләкин бәхетнең бик тиз челпәрәмә килүен яшермичә сөйләде. Баланың ничек газапланып үлүен сөйләгәндә, Әсфирәнең тавышы тагын калтыранды һәм эченә җыелган елагы лышкылдап тышка бәреп чыкты. Ул көчкә генә тынычланып, сүзен дәвам итә алды. Рәшит шуны бик ачык тоеп утырды, Әсфирә үзен аклап, бүтәннәрне генә гаепләп сөйләмәде. Үзен агартмады, кешеләрне каралтмады, шулай да сүзен тәмамлагандай әйтте: - Синең аркада бер бәхет тә күрмәдем, - диде. Ул моны Рәшит аңа артык дәгъва куймасын дигән шикләнүдән чыгып та әйтәсе итте. Асылда исә хакыйкать тә шулай иде. Авыр тынлык урнашты. Тик кайный торган чәйнекнең капкачы шап-шоп ачылып-ябылып калтыраганы ишетелде. Әсфирә халат кесәсеннән ниндидер кисея алып күзләрен, битен сөрткәләде. Үзенең йөзен-битен бик караучан булуы сизелеп калды. Рәшитнең озынча эчкә батып торган битендә тамырлар биегән кебек тартышып куйды. Ул нәрсәдер әйтер алдыннан шулай була иде. - Син бер дә үзгәрмәгәнсең, Әсфирә, - дип, Рәшит аңа карады, йөзендә яктылык шәүләсе уйный башлады. Аның карашыннан качарга теләгәндәй, Әсфирә ашыгып урыныннан торды, чәйнекне күчереп куйды. Кечкенә чәйнеккә такта чәй ватып салды, шуңа кайнар су агызды. Плитәнең кайнаррак җиренә эшерде. Аннары бер поч-мактагы юынгычның суын карады. Чүмеч белән өстәп куйды. "Әйдә, юын, чәй эчәбез" дигән сүзе иде бу аның. Рәшит бик уңайсызланып кына юынды, ләкин фуфайкасын салмады, өстәлгә якын килергә базмыйчарак утырып, ясап куйган чынаяк чәйне үрелеп алды да чөмерә башлады. Аның бик ач булуы күренеп тора иде. Әмма үзен нигәдер чит итеп сизә иде. Әллә Әсфирәнең йөзенә ят итү, кабул күрмәү чаткысы чыккан да, ул шуны сизеп утырамы? Юк, Әсфирә аның алдына балага дип саклаган, карточкага алган икмәген дә турап куйды. Күпме кыстаса да, ипине алмады, һаман коры чәй чөмерде. Шул арада үзе шабыр тиргә батты. Ябык маңгае сәйлән кебек тир тамчылары белән капланды. Әсфирәнең аны жәлләп җаны әрнешеп куйды. Нинди кеше иде бит! Ләкин һаман да горур фәкыйрь икән әле, ипине бер сынык та капмады. - Синең хәлләрең ничек соң, Рәшит? - диде Әсфирә аеруча йомшак тавыш белән. Рәшит зур, кызганыч һәм нәүмиз күзләрен аңа таба күтәреп карады, өметсез рәвештә кулын селтәде. Аннары аска төбәлде, җилкәләре салынып, арка бөкресе тагын да ныграк беленеп китте. Бер сүз эндәшмәде. Бите ачыну, әрнү һәм барысы да бетте инде, дигән мәгънә сызыклары белән караңгыланды. Ул үзенең хәлен баш казанында кайната иде шикелле. Тагын исәпләгәннең гел киресе булып чыкты. Тагын маңгае белән таш стенага килеп бәрелде. Әсфирә белән бәйләнгән җепләр барысы да өзелеп беткән, урынына үлән үскән. Аның үз баласы, димәк, үз оясы. Ул ояга баскын булып кереп булмый инде... Хәзер Әсфирәгә элеккеге бер дәхелем дә калмаган икән. Әсфирә, аңа төбәлеп, җавап көткән кебек томырылып карый. Нәрсә булса да әйтергә кирәк иде. - Сөйләсәң тавыклар көләр дигәндәй, ниләр генә баштан кичмәде! - Рәшитнең тавышы карлыккан, саңгырау иде. Үпкәсендә нәрсәдер бар, ахры, дигән уй килде Әсфирәгә. - Таптадылар, изделәр. Немец пленында бер палач идәнгә егып салды да тимерле ботинкасы белән күкрәгем өстенә басып сикерде. Шунда ник үлмәдем икән? Үлдең - беттең, нинди рәхәт булган булыр иде... Ул моны Әсфирәнең "синең аркаңда бернинди бәхет күрмәдем" дигән шелтәсен өстеннән әз генә булса да тө-шерү өчен әйтте. "Әллә мин рәхәт чигеп йөргәнме?" ди иде аның кыяфәте. - Авырлыклар кешене чыныктыра, диләр... - дип, Әс-фирә сүзен әйтеп бетермәде, Рәшит кырт кына аны бүлдерде: - Ялган! Авырлыклар кешенең кешелеген бетерә, - диде. Аның бүтән бу хакта сүз озайтасы килми иде. Ул, чит-кә карап, тешсез авызын чапылдатты, уртын суырды. Кайдарак ятарга булыр икән дип, кухня идәнен караштыра башлады. - Чишенеп ят, - диде Әсфирә, урыныннан авыр гына торып. Аның бөтен чыраена борчу, мәҗбүри хәстәр сызыклары тулган иде. Рәшит тагын өметсез кул селтәде. Кухня идәненә ятарга чамалады. Әсфирә аны көчкә генә мич артындагы буш караватка ятарга күндерде... Утны сүндереп, үзе дә Яшә янына кереп ауды. Ул бала берни белмичә, бик гамьсез рәвештә җәелеп йоклап ята иде. Менә әнисенең эченә зур пошаман төшкәнен дә белми, белергә дә теләми ул... Әсфирәнең башында Рәшит хакында уйлар үзләреннән-үзләре агылды да агылды... Һаман шул сәер горурлыгы бетмәгән икән әле. Ул нечкә намуслы иде. Горур кешеләргә хас булганча, эт кебек тугрылыклы, бер дә хәйләне белми. Кеше хакына керә алмый ул, аны табигате күтәрми. Хыянәт итәргә намусы җибәрми. Шуңа күрә бүтәннәрнең кечкенә хыянәтен дә гафу итә алмый ул. Гомер буе исендә тота. Аны иң нык рәнҗеткән нәрсә - хыянәт, алдау. Минем бала табуны ул зур хыянәткә санаячак, билгеле... Бүтәннәр каршына барып йөз суы түгү аның өчен иң зур җәза. Юк, ул миңа җәфа китерүдән тайпылачак. Минем ярдәмемне дә кабул итмәячәк... - Курыкма, курыкма... - дип мыгырданды Рәшит, әллә йокы аралаш, әллә саташып... Әнә бит ул, Әсфирәнең уйлары дәвам итте, ишек тө-беннән узарга да кыенсынды. Горурлыгы җибәрмәде, кеше алдында баш ияргә теләмәү тотты аны. Бүтән кеше булса әле, мин үз өемә кайттым, син минем законлы хатыным, дип ду куптарыр иде. Рәшит бу өйдә үз көче белән алынган бернәрсәсе дә юклыгын белә, шуңа, хакым да юк, дип түргә узарга да кыенсына... Рәшит йоклап китте, ахры. Әсфирә, утны сүндереп, үз ягына керде. Малае кырына караватка ятты. Аны тагын уйлар өермәсе биләп алды... Акылдан язарсың, билләһи. Тәмам онытылып беткән кеше бит. Нишләп мин аның югалуына, ичмаса, шикләнеп тә карамадым. Шунда ук ышандым да, кистем дә ташладым. Бигрәк начар кеше, ахры, мин. Юри генә исемә дә чагылып карамады. Төшкә дә кергәне булмады. Теге дөньядан, кабердән чыгып кире кайткан кебек бит... Әгәр шундый хәл икән, мин Рәшитнең кайтканына сөенергә генә тиеш бит. Ахмак түгел диген инде син мине. Көн саен тормыш сабак биреп тора, һаман мине акылга утырта алмый... Кайтканда бәрәкәт бар, диләр. Аягы-кулы исән. Ә нәрсәсе начар? Мин юләр булмасам сөенергә, шатлыгымнан нишләргә белмәскә тиеш. ...Әсфирә уе белән тагын үзенең тормышын төзергә керешә... Нигә, мин аның холкын беләм, нинди икәнен кешедән сорыйсы түгел. Ә ярату... Менә монысы гына бик четерекле икән. Ярата алмас төсле ул аны. Хәер, белеп булмый, тора-бара, бәлки, күнегеп китәрмен. Ярату бит күнегү белән бер, диләр. Ләкин бу зилзилә елларда Рәшит тә бик нык үзгәргәндер инде. Холкы начарлангандыр. Тик мин аны бик жәллим. Кыскасы, үзе ничек булса, шулай булырга. Минем балам бар бит, бәлки, шул безнең арага тау булып ятар? Рәшит ул тауны үтәргә теләмәс. Беренче планда мин үзем түгел икән әле, ә минем кечкенә Яшәм икән. Рәшит үзе бик шулай теләсә, баланы үзенеке кебек кабул итсә, нигә бергә торып китмәскә? Әмма пленда булганнарга бик кырыс карыйлар. Эшкә алмыйлар, төрлечә эзәрлеклиләр. Әнә Надим абый шулай ук пленда йөргән, шуннан язва алып кайткан. Төннәрен килеп каядыр алып китәләр, ә иртән кайтаралар. Сорау алалардыр инде, тикшерәләрдер... Рәшитне дә шулай эшкә алмый йөртсәләр?.. Әсфирә шул уенда йоклап китте. Таң атып килә иде бугай инде. Рәшит авыр яралы кешедәй ыңгырашкан кебек тоелды. Ни булса да, сулыш алуы шикләнерлек уйларга китерә иде... Иртәгәсен ял көне иде. Шулай да Әсфирә иртүк торды, кухнядагы плитәгә ягып җибәрде. Бәрәңге пешерергә куйды. Зур чиләк тулы суны җылытырга утыртты. Ул үзен чынлап та ире ерак юлдан кайткан, аны карарга, юындырырга кирәк дип хис итте һәм Рәшит торуга чиста эчке күлмәк-ыштан, аннары сандыктан яңа гимнастёрка-чалбар алып әзерләп куйды. Тик шулай да үзен аның элеккеге хатыны итеп тоя алмавына аптырады. Рәшит бик нык үзгәргән шул, аңардан бары тышкы кабык кына калган шикелле. Ярар, тора-бара рәтләнер, иң кыйбаты - кеше исән-сау. Сине кешегә санап кайткан. Әгәр ул минем яхшылыгымны белмәсә, бусагадан шушы килеш атлап керер идеме? Юк, үлсә үләр, әмма сер бирмәс өчен әллә нишләр иде... Рәшит торып кухняга чыкты. Кулында капчыгы. Нишләмәкче икән? Йөзен Әсфирәдән читкәрәк алырга тырыша. Әсфирә матур парчалы халаттан иде. Ул, иелеп, плитәгә ут элдерергә маташа. Рәшитнең карашы аның кояшта янып каралган шәрә ботларыннан шуып узды да учактагы утка текәлеп туктады. Карашы кимсенүле, мескен иде. Ул аш өстәле янындагы артсыз урындыкка килеп утырды. Әсфирә аңа кыенсынып, хөкемен көткән караш белән төбәлгән иде. Ул аның алдында гаепле инде, гаепле. Менә ул гаеп хәзер, аның каршына килеп баскач, тагын да зур һәм һич йолып булмый торган кебек тоелды. Рәшит ни кылырга белмичә торганда, Әсфирә әзерләп куйган эчке киемнәр төргәген аның алдына китереп куйды. Рәшитнең өстенә карарга да уңайсыз иде. Элек ул артык пөхтә йөрергә ярата иде, хәзер нык үзгәргән. - Мунча кереп, өстеңне алыштыр, - диде хатын. Рәшитнең ирен кырые кыймылдап җыерылып куйды. Ниндидер сөенечле, әллә кинаяле, әллә үзенең шундый хәлгә калганына көенүме чагылып китте. Бу кайгыртучан иҗтиһатны Әсфирәнең аны ире итеп кабул итүе дип аңларга кирәк иде, әмма ул шикләнеп калды. Бар нәрсәдән шикләнә генә, аңардагы иң көчле хис шикләнү һәм кешеләр хакында яхшы уйлый алмау иде. - Рәхмәт, Әсфирә, - диде ул, сүзләрен көчкә этеп чыгарып. Кешедән ярдәм кабул итү аны бик каты газаплый иде. Әсфирә аның шул холкын белгәнлектән, башка сүз әйтмәде. Ярый алды әле, дип эчтән сөенде. Чөнки Рәшит эчтән тагын да ныграк яралы булып кайткан, бүтәннән ни булса да алырга курка ул. Һәр энәгә кадәр көчен түгеп түләргә гадәтләнгән, шуның белән тәрбияләнгән. Бүтәннән болай алган һәр нәрсәгә түләү сорала дип уйлый ул һәм шулай ялгыша. Андый гадәт чаткылары элек тә аңарда беленгән иде. Бик фәкыйрьлектә үскән, ятимлек ачысын татыган. Әтисе үлгәч, җиде яшьтә чакта хәер дә соранып йөргән... Болар барысы да аның күңеленә начар юшкын сылап калдырганнар... Рәшит тагын рәхмәт әйтте. Аның йөзенә бераз гына яктылык әсәре чыкты. Ул әйберләрне газет белән төреп култык астына кыстырды да мунчага китте... Шул китүдән кайтмады. Әсфирә аны көтте, бер көн, ике көн... Башта җен ачулары чыкты. Ник ирештереп, мыскыл итеп йөри ул аны? Аннары уйлана торгач, ачуы, язгы кар кебек, әкрен-әкрен эри башлады. Берничә вакыттан ачуы Рәшитне кызгану белән алышынды... Аңа эшкә урнашырга кирәк, ә ул әллә кайда йөри. Андыйларны бер җиргә дә алмыйлар да бит. Нишләр соң ул эшсез? Мин ике смена эшләсәм, ул эшләмичә генә бала карап тора алыр иде беренче вакытта. Җае чыкмый калмас иде әле. Җан биргәнгә җүн биргән, ди. Ләкин Рәшит мин эшләп алган сыныкны авызына да китермәячәк. Һаман да шул ахмак горурлыгы... Үзенекен итәргә тырышу, җене өзелгәнне белмәс, үзенчә эшләргә тырышыр... Рәшит ун көнләп югалып торганнан соң гына кайтты. Аңа ничектер җан кергән сыман иде. Юк, йөзе һаман кара болытлы, күзләре генә бераз терерәк, ачалак-йомалак килә. - Мин эшкә урнашып йөрдем, ачуланма инде, - диде ул, гаепле малай шикеллерәк. Әсфирәнең тагын ачуы кузгалган чак иде, авырттырырлык итеп әйтәсе килде. - Ничек сине ачулана алыйм, синдә минем ни хакым бар? Син үз иркеңдәге кеше, - дип, тырт-пырт кухнядан алгы бүлмәгә кереп китте. Озак кына торып кире чыкканда, Рәшит, боегып, өстәл янында утыра иде. - Бер җиргә дә алмыйлар, белсәң иде, - диде ул Әсфирәнең ачулануын тиешле санаган, буйсынган тавыш белән. - Беләм, беләм. Бергә киңәшкән булыр идек? - дип, Әсфирә йомылды. - Минем сине борчыйсым килмәде, шул гына. - Кайда урнаштың соң? - диде Әсфирә Рәшитнең хатыны тавышы белән. Рәшит Әсфирәгә авырлык китермим дип тырышкан иде. Ул Әсфирәдән гарьләнгән иде. "Синең аркаңда бер бәхет тә күрмәдем" дигән сүзләре бәгыренә кадак шикелле кадалып, авырттырып торды, шул горурлыгына бик нык суккан иде... - Бар төштә дә отказ, отказ! Вагонстройга бардым, компрессорный заводы салып яталар, анда да алмадылар. Әллә ничә җиргә баш төртеп карадым, якын да җибәрмиләр. Ахырда Царицино посёлогындагы чиркәүгә дворник булып урнаштым. Аена ике йөз сум... Әсфирә, ышанырга да, ышанмаска да белмичә, Рәшиткә карап тынсыз калды. Күзләре ачуданмы очкынланды, очкыннары Рәшиткә хәтле сузылып барып җитә иде шикелле. Аның башын төрле уйлар сарды, шул уйларның авырлыгыннан җилкәләре авырайгандай, ул ах итеп урындыкка утырды. Рәшит аны зур, нурсыз күзләре белән сөеп, яратып күзәтеп торды. Әсфирәнең ул әйткәннәргә ышанмавын күрде. - Чын, чын, - диде. - Ә нәрсәсе бар? Ул эш миңа бик ошады. Ике урысны күмәргә бардык, хәер дә эләкте, поминкасы да шәп булды... Әсфирә һаман бер сүз дә әйтә алмый торды. Рәшитнең бераз җан кергән кебек кайтуының серен аңлагандай булды. Ул үзен мәҗбүр итеп булса да елмайды, йөзенә җылы чаткылар чыкты. Әгәр кырысланса, Рәшит кимсенер дип курыкты. Юктан да кимсенергә генә тора... Әсфирәнең елмаюы Рәшиткә дә тәэсир итте. Ул да елмайды. Үзенең шундый көлке дә, кызганыч та хәлгә калуын аңлап, бүтән чара булмавыннан елмайды. - Эш юктан эш, килеп чыгар көмеш, - диде Әсфирә, ачыла барып. - Шулай, чарасыздан ата казга да "җизнәй" дип әйтәсең, ди торганые безнең әни. - Җайланыр әле. Эшкә тотынуың әйбәт. - Мин дә шулай исәпләдем. Кайда да бер. Мин эт абзары тазартырга да риза идем. Кичергән түбәнлекләргә үч итеп. - Син үчләреңне куй инде, Рәшит. Һаман горур булма, бары үзеңә генә көч килә, - диде Әсфирә, аны якын иткән кебек кайгыртып. - Нишлим, холыкны үзгәртеп булмый бит. Әгәр мине түбән төшерүдән кемнәргәдер рәхәт, әйбәт икән, мин иң түбәнгә төшеп күрсәтергә риза. Менә элеккеге кадровый совет офицеры чиркәү себерә... - Син язмышыңа рәнҗисең, Рәшит. Язмыш корбаны булырга яратасың. Кемгә кирәк ул? Беркем дә сине түбән төшерми, беркемгә дә аннан әйбәт түгел... - Ну, нишләгән мин? Нигә мине үги итәләр, тегеннән дә, моннан да типкәләп чыгаралар? - Нигә аны артык фаҗига итәргә? Беркем дә сине шушы хәлгә төшермәгән, шулай бит? Менә кем сиңа конкрет шушы чокырны казыган, әйтә аласыңмы? - дип, Әсфирә үзенең матур күзләре белән аңа төбәлде. Рәшит тә аңа карады. Әсфирәнең күз төпләрендә бер җыерчык сызыклары да юклыгын хәзер генә күреп алды. - Минем фаҗиганең очына чыгарлык түгел инде, - дип кул селтәде ул. Шулай да сөйлисе, эчендәге баш күтәргән фикерләрне әйтәсе килә иде, иреннәре кыймылдап, муен тамырларының кызылсуланып китүе шуны белгертте. - Хыянәт, сатылу... әх! - диде Рәшит, өметсез рәвештә башын читкә борып. Аның бу нәрсәләрне кузгатасы килми иде бугай. - Кешеләр булган җирдә хыянәте дә, сатылуы да булмый калмый инде. Балалык холыгыңны ташларга вакыт. - Гел яхшыны өмет итәм мин, тик начарга килеп бәреләм дә, тагын күңел төшә, тагын өмет өзелә... - Яхшыны өмет ит, начарга да әзер бул, диләр бит. - Менә шул әзерлек җитешми. Чөнки начардан баш чыкканы юк. - Үзең казынып чыгарга тиеш! Үзеңне үзең чыгарырга кирәк... - Хак әйтәсең, Әсфирә. Кемгә кирәк мин? Беркемгә беркем кирәк түгел... - Алай димә. Син һаман рәнҗүгә барасың. - Әйе, үземне үзем казып чыгарырга кирәк. Алар сүз таба алмый тынып калдылар. - Чиркәүнең торыр җире дә бармыни?- дип, Әсфирә сораштыра башлады. - Мич артында бер кечкенә почмак бар, шунда кунам. Рәшит бу эшне табуына гаять сөенгән кебек итеп әйтте. Аннары, тагын җанланып китеп, андагы кешеләр турында сөйләп алды. - Миһербанлы кешеләр, ичмаса, - диде. - Алдамыйлар. Алладан куркалар, ахры. Мине Сергей ата бик ошатып тора әле. Беркөнне үзенең хөҗрәсенә алып кереп, китаптан псалом укытып карады да, мәкамымны бик яратты. Менә псалом китабы биреп җибәрде. Рәшит куеныннан кечкенә форматлы кирпечтәй калын иске китап чыгарды. Аны Әсфирәгә сузаргамы-юкмы дип икеләнеп торды да кире тыгып куйды. Псаломчы итәм мин сине, ди. Кичә поминкада бераз кызып алгач та шуны кабатлады. Минем аракыны бик әз эчүем, һәрчак эчкән кебек тә булмавым, бер дә сөйләшмәвем аның игътибарын җәлеп иткән... Үзе шулай диде. - Шунда эшләргә уйлыйсыңмыни? - Нигә? Ичмаса, кырын караучы юк. Алла куенына сыену начар түгел икән, - дип, Рәшит тыенкы гына көлеп җибәрде, күзләре очкынланды. - Кешеләр үз яннарыннан тибәреп җибәргәч... - Мин үзебезнең детсадта берәр эш белешеп карармын әле. Чиркәүдә бигрәк, кит инде... - Һи, әйттең сүз. Кем алсын мине анда? Син инде пычранма! Бездән вабадан курыккандай куркалар... - Нишләп болай бу, нишләп? - диде Әсфирә өзгәләнгән әрнүле тавыш белән. Ул тиз генә торып, плитәгә ягып җибәрде, чәй әзерләргә иткәне күренеп тора иде. - Мәшәкатьләнмә, Әсфирә, мин поминкадан гына -кайткан идем, - диде Рәшит һәм китәргә җыенды. - Тагын бер ун көнсез ычкына алмамдыр... - Шулаймы? Ярый инде, - дип, Әсфирә сизелер-сизелмәс кенә елмайды. Рәшитнең дә йөзе яктырып китте, киң маңгаенда Әсфирәдән канәгать булу, шуңа сөенү нуры сизелә иде. Ул киткәч, Әсфирә тагын пошаманлы уйларга чумды. Кичә Яшәне хастаханәгә салган иде. Бавырына салкын тигән, диделәр... Рәшитнең бала турында бер дә сорашмавы эчне пошыра иде. Шуңа Әсфирәнең күңелендә тут урнашып калды. Ул Яшәне бар дип тә белми, кулына алып сөяргә дә омтылмый. Бәлки, бала яратмый торгандыр? Аңа кешеләрне үзенә иш итүе хәзер бик авыр булыр инде... Рәшит, шактый вакыт узгач, тагын пәйда булды. Бу юлы аның чыраенда нур, ягымлылык бар иде. Бераз тазарып та киткән бугай. Битләре түгәрәкләнеп, җыерчыклары язылган, шомарган күренә. Өстендә зэк фуфайкасы урынына шинельне манып теккән ярыйсы гына көзге пальто. Аягында иске булса да кирза итек. Ул кергәч тә кулындагы пөхтә генә итеп теккән брезент сумкадан өстәлгә бер ярты вино чыгарып куйды. Аннары помидор, кыяр, суган башлары тезде. Шулар янына ярты кирпеч ипи дә менеп утырды. - Баегансың икән, - дип сөенде Әсфирә, һәм әйберләрне алып тәлинкәләргә урнаштырды, помидорны турап куйды. - Без түгел, шайтан ярлы, - диде Рәшит, үз сүзеннән үзе шаркылдап көлеп. Аның көлүе элекке кебек түгел, сәеррәк тоелды Әсфирәгә. Рәшит шешәне ачып, стаканнарга агызды. - Әйдә, Әсфирә, - диде Рәшит, ничектер ясалма кыюланып, - шушы әче су белән кайгы-хәсрәтне юып бетереп, яңадан тормышны башлыйк әле. Ул Әсфирә белән чәкеште дә, эчеп тә җибәрде. Кыюлы-гын җуймас өчен тизрәк эчте шикелле. Әсфирә дә стака-ныннан бер-ике йотып куйды. Рәшит аны кыстарга кереште. Кыстаганда ул аның кулын тотты, иркәләп алды. Әсфирә эчмичә булдыра алмады. Аннары Рәшит тагын кыстый-кыстый эчерде, үзе дә стаканны тутыра төшеп эчте. - Без бит синең белән законлашкан, нәрсә тартынып торырга! - диде Рәшит, кыю гына торып, һәм Әсфирәне муеныннан кочып үбә башлады. Әсфирә аның кулларыннан һич ычкына алмады, йөзен читкә борды. Рәшитнең үбүен кабул итәргә мәҗбүр булды. Ул аны биленнән кысып кочты, икенче кулын урындыктан идәнгә салынган аяклары астына куйды да күтәрде һәм караватка таба алып барды. Әсфирә аяклары белән тыпырчынды. Караватка җитәрәк, ул Рәшит кочагыннан ычкынды, чәчләре тузгыган, халаты бөгәрләнгән иде. - Юк, юк, Рәшит, булмый, - диде Әсфирә ялварган, үтенгән тавыш белән. Чәчләрендәге приколкаларны алгалап, тешенә кыстырды. - Ничек инде, Әсфирә? - дип инәлде Рәшит. Аның күз карашы гаҗәп дәрәҗәдә аптыраулы һәм сораулы иде. - Син дә мине кире кагасыңмыни? - Юк, зинһар, мине газаплама! - Бердәнбер ышанган кешем... - Нишлим инде, Рәшит, - дип, ул урындыкка барып утырды. - Менә үзең уйлап кара. Мин ир-аттан гел җәфа гына күрдем. Башта үзебезнең балабыз белән газапланганнарымны сиңа сөйләдем бит инде. Хәзер монысы белән. Әллә бик җиңелме? - Соң, бала булдырмассың, - дигәнен Рәшит сизми дә калды. Ул Әсфирә каршында үз теләгеннән кире чикмәскә иткән кебек басып тора иде. - Минем балам бар, Рәшит. Син аңларга тырыш. Мин үземә бер семья. Синең белән торып китәрсең, ә бала нишли? - Бала үсә, нишләсен? - Асат кына сиңа. Мине балам белән күңеленә сыйдырган кеше белән... генә... - Баланы кире какмыйм ич әле! - дип бүлдерде аны Рәшит. - Мине, бәлки, якын да итә алырсың, ә баланы?.. - Мин аңа тимим, үссен, яшәсен шунда... - Юк, алай гына булмый ул, Рәшит... - Нәрсә? Яратырмын, җаным кебек күрермен дип ял-ганлыйммы? Сиңа сүзләр кирәкме? - Син кызма. Әйбәт кенә сөйләшик. Безгә аңлашырга кирәк инде. - Ә мин бит синең хыянәтеңнең ачысын йоттым. Әллә миңа җиңел дип беләсеңме? - Нинди хыянәт, Рәшит? Ничек шулай әйтә аласың? Димәк, син мине әз генә дә хөрмәт итмисең икән. - Әнә, бүтәннәр ирләрен әллә ничә ел көтәләр. Синең кебек... - Бүтәннәр хатыннарын йөкле көе дошман авызына ташлап китмиләр... - Мин ташладыммы? Мин үз иркемдәге кешемени? Кайда боерык бирәләр, шунда... - Шулай икәнен белгәч, баштук йөрмәскә кирәк иде. Көчләп диярлек җәһәннәмгә алып киттең. - Анысы инде... Соң, егетләр сорап йөриләр, дип, әниең үзе хат язды бит. Мин нишләргә тиеш идем? - Акыллырак булырга кирәк иде. Мин әни янында гына калып торыйм, дидем, ә син татарлыгыңа бардың, көнләшеп алып тайдың... - Сугыш чыгасын каян белим? Алла түгел ич мин. - Син ашыктың, шуңа барысы да көянәкле булып чыкты... - Ярар, балабыз үлгән. Ә нигә шуннан соң тагын кияүгә чыктың? Юк, син үзең турында гына уйлагансың. - Фронтка алдылар. Соң, мин нишли алам? Мин бик курыктым да, Алексей частена бардым... - Син үзеңне генә кайгырткансың, менә шул. Минем алда әхлак бурычыңны бар дип тә белмәгәнсең. Ярар, анысын мин онытырга, бервакытта да искә алмаска риза. - Юк, син хаклы түгел, Рәшит. Мин сиңа исбат итә алмыйм. Әмма син гадел хөкем йөртмисең, - дип, Әсфирә торып китмәкче булды. Рәшит аны тагын биленнән кочып алды, үбәргә омтылды. Ләкин Әсфирә башын читкә каерды, бу юлы тагын да ныграк карышты, ике кулын Рәшитнең күкрәгенә куеп бик нык этте. - Йә инде, Әсфирә, кыланма инде, - диде Рәшит, ялынып. - Мин сине барысы өчен дә гафу итәм, Әсфирә. Әсфирә исә аның кочагыннан ычкынуны гына белде. - Ярар, синеңчә булсын, - дип, Рәшит, янаган кебек, көчсез кулларын ычкындырды. Үзе Әсфирә тәненең ефәк кебек шома һәм гаять дулкынлан-дыргыч кайнарлыгын кулларында, хәтта бармак очларында тойды. Беренче өйләнешкән чаклары исенә төшеп, җанын телем-телем итеп кискәләп алды. - Бер генә күңелемне күр инде! - дия-дия ялынды Рәшит. - Сезнең күңелне күрәм дип үлә яздым инде. Ир-атка нәрсә аңа... - Соң, үз күңелең дә шунда күрелә бит, - диде Рәшит, тагын да нык теләнеп. - Үз күңелем минем баламда, аңарда түгел, - дип, Әсфирә чәчләрен рәтләп, ачылган тезләрен япкалады. Ул тыныч, итагатьле булырга тырыша иде. Йөзенә дә әллә ни ачу чыгармады. - Әсфирә, мин синең законлы ирең бит! Күп газаплар чигеп кайттым. Жәллә инде әзрәк. - Ә син мине дә жәллә! Мин дә тере кеше. Ир-ат ул үзенекен эшли дә, аннары теләсәң нишлә! Юк, теләнмә чегән кебек. - Законны да санга сукмыйсыңмыни? - Законның асты-өскә килеп беткән инде. - Алайса, үзеңчә әйт, кайчан, ничек? Синеңчә, мин нишләргә тиеш соң? Үз законыңны сал. - Бераз сабыр ит әле, Рәшит. Мин шулай телим. - Нигә ул? Нәрсә отасың син шуңардан? - Анысын мин үзем беләм. Әйттем бит инде, мин ялгыз гына түгел дип. Әсфирәнең шул сүзендә Рәшитнең салам төсле кашлары җыерылды, яңак тамырлары чиертепчиертеп куйды. Ул баланы бер дә өнәми иде бугай. Бала булганы өчен түгел, ә Әсфирә хыянәтенең җимеше шул дип белгән өчен. - Баланың ни катнашы бар безнең арага? - диде Рәшит, һаман да Әсфирәнең бирелүен өмет итеп. - Карале, гел аңларга теләмисең, ахры! Син мине аңардан башка аерым гына үзеңнеке итә алмыйсың! - Минем алда гаебеңне әз генә дә тоймыйсың икән. Намусыңа кил! Ул бала тулысы белән синең гөнаһың! - Ярар, минем гөнаһым, ди. Син әгәр мине хөрмәт итсәң, минем гөнаһымны да үзеңнеке кебек күрергә тиеш. - Һа-һа, нинди нәзакәтле сөйләшү бу. Үзеңнеке кебек күрергә тиеш, имеш! Акылың алтын икән. Кеше гөнаһлары, ахмаклыклары өчен мин чәчәк кебек яшь гомерем белән түләдем. Бүтән түләр нәрсәм калмады. - Мин түләмәдемме, мин түләмәдемме? - дип, түземлеген җуеп, тавышын күтәрде Әсфирә. - Мин синнән кыйбатрак түләдем. Рәшит җавап бирмәде, ике тезенә терсәкләрен терәде дә, учларына башын салып, уйга талды. Әле генә әйткән сүзләр аларның икесе өчен дә хакыйкать иде, аңа каршы берни әйтә алмыйсың. - Син миңа ышанмыйсың инде? - диде Рәшит озак тыныштан соң төшенке, мескен тавыш белән. - Бик ышанасым килә дә соң, ышаныч терәкләрем ба-рысы да сынып беткән, - дип, Әсфирә тирән көрсенеп куй-ды. Аның йомры иңнәре, шактый тулы күкрәкләре селкен-де, йөзе ниндидер гаҗизләнү, газап сызыклары белән тулды. Ниндидер карарга килгән кебек, Рәшит тезләренә тая-нып торды, чөйдән пальтосын алып киде. Аннары Әсфирәгә карап елмаеп тора башлады. - Тагын кайчан килим, Әсфирә? - диде, башын бер якка авыштырып, яратулы, өметле күзләрен төбәде. - Белмим, белмим, - диде Әсфирә, учы белән маңгаен тотты һәм башының тәмам катканлыгын шуның белән аңлатырга теләде, йөзен читкәрәк борды. Рәшит чыгып киткәч тә, ул озак кына шулай уйланып утырды. Төрле уйлары капма-каршы килеп, бер-берсе белән чәкәште, бар күңелен ду китерде. Нишләргә? Рәшит турында уйлый башлау белән исенә Яшә килеп төшә. Бизмәннең бер тәлинкәсендә Яшә, икенчесендә Рәшит. Юк, болай куярга ярыймы соң? Рәшит миңа кем? Ул киселгән икмәк инде. Ә Яшә туган каным. Алар икесе ике нәрсә. Чагыштырырлык түгел... Нигә мин әле бәлагә төшкән ир-атның йөген һәрчак күтәрергә тиеш? Минем бәламне алар күтәреп карасыннар. Ансат кына, син минем законлы хатыным, имеш! Ул закон пыяла савыт кебек чәлпәрәмә килеп ватылып беткән, җыеп кара син аны хәзер! Савыт чыгармы? Юк, мин аны якын җибәрә алмыйм әле. Вакыт узсын, аннары, бәлки... Башта кешене жәллисең, аннары үзеңә генә начар була! Аны үз итеп, күңелгә яңадан кертергә, ачы газаплар күрүем кушмый. Артык күпне кичерү кешене кырысландыра икән шул. Күңелем тәмам ташка әйләнгән, ташка әйләнгән... Яшә һаман терелми иде. Әсфирә ни кылырга белми өзгәләнә. Ул исән-имин үссә, җаныма бер иптәш булыр, ятим булмам дип күңеленә беркеткән иде. Киләчәк тормышын шуның белән генә күз алдына китерә иде. Яшә үссә, миңа бүтән беркем дә кирәкмәс, бүтән ир-ат затына әйләнеп тә карамам, дип эчтән уй беркетте. Ә бит мин Яшәне тапмаска иткән идем, нинди юләр булганмын. Менә ул әле беләк буе гына малай, ә ничек яратам мин аны. Бу яратудан да рәхәт нәрсә бармы икән дөньяда? Минем ярты җаным ул. Мин аны бернинди хозурларга алыштыра алмамдыр. Шуны ярату дөньяда яшәтә мине, дөньяның күпме авырлыкларын оныттыра?! Юлда очраган иң күтәрә алмаслык кыенлыклар да чүп кенә булып тоела. Барысы да шул Яшә! Дөньяның караңгы чаклары да якты нур белән тула!.. Әллә Яшәне өйгә алыйм микән? Бу юлы бигрәк хәл-сезләнгән шикелле күрдем. Нишләп шулай әле бу? Теге балам да яшәп китә алмады. Бусы да әллә ничек һаман мантый алмый. Хикмәт нәрсәдә? Юк, Яшәм яши генә күрсен инде. Аннан башка ниш-ләрмен мин? Шыр ятим, таянычсыз, исемсез, затсыз калырмын. Әнә апамның малае булгач, нинди рәхәт аңа. Үзе авырып ята, бар караган кешесе шул малае. Әх, кайчан минем Яшә дә шул апамның малае Даян кебек булыр? Әнә бит өйдә бөтен эшне эшли. Укуын да әйбәт алып бара. Ә үзе нинди чибәр малай! Апа ни генә эшләмәсен, шуның белән киңәшә. Хатын-кызга барыбер ир-ат затыннан башка бик авыр. Исемдә гел Яшә генә, ә Рәшит күңелгә килеп тә кара-мый. Нишләргә инде аның белән? Менә тик торганда авыртмаган башка тимер таяк дигәндәй... Бер караганда кызганыч инде ул. Ләкин минем күргәннәрне үлчәүгә салып карасаң, аныкыннан ким булмас. Ә чынында исә аны якын итә алмавымның сәбәбе бүтән нәрсәдә бугай. Холкы шактый тотрыксыз булуы белән бергә, ул ярыйсы гына эгоист та. Аннары ниндидер салкынлык бар аңарда. Үз-үзен күбрәк яратумы, белмим. Хәер, аны болай әйбәт кеше дип уйларга мөмкин. Һәрхәлдә, начар дип раслап булмас иде. Бәлки, миңа моңарчы гел әйбәт кешеләр генә туры килеп торганга, мин Рәшит турында кискен хөкем йөртәмдер? Күңел минем ихтыярымнан тыш чагыштыра башлый. Чагыштыру бер дә Рәшит файдасына чыкмый шул... Озак югалып торганнан соң, ял көнне Рәшит килеп керде. Ул тагын да әйбәтләнә төшкән, яңак калкымнары очлаеп тормый хәзер, түгәрәкләнгән, тулыланып киткән. Килеп керү белән пальтосын салып элде дә, җитү чәчләре өстеннән учын шудырып узды. Аннары пинжәгенең эчке кесәсенә тыгылып, шактый күп акча чыгарды һәм Әсфирә алдына өстәлгә китереп куйды. Рәшит шулай инде ул, эше белән күрсәтүчән. Буш сүзне бер дә яратмый. - Нәрсә бу? - диде Әсфирә, акча икәнен күрсә дә, бу эшнең теге ягында нәрсә ятканын аңларга теләп. - Минем зарплата. - Соң, шуннан? - Әсфирәнең аңларга тырышудан күзләре зуррак ачылган иде. - Синең җилкәңдә яшәмәм бит инде. - Юк, туктале... - Ал, зинһар, мин хәзер законный кеше. Паспортым да бар. Тик пропискага кертергә кирәк. Әсфирә Рәшиткә озак кына керфек селкетмичә дә карап торды. Башындагы уйларын җыярга, нәрсә булса да әйтергә кирәк иде. Ә эчтән сизә, ул Рәшитнең акчасын алырга теләми, пропискага кертергә дә каршы шикелле. Акчаны алса, ул үзеннән-үзе аның ихтыяры астына эләгә. Ә алмаса, тагын әллә ничек? Аны читкә тибәрү була. Болай да тибәрелгән, ир типкәнгә ил тибә, диләрме әле? Юк, акчаны мин ала алмыйм. Әмма пропискага кертеп тормыйча чара булмас төсле. - Мин бу акчаны ала алмыйм, Рәшит, - диде Әсфирә бик уңайсызланып, һәм шул ук вакытта йомшак, ышандыргыч тавыш белән. - Ник алай? - дип, Рәшит Әсфирә йөзенә, аның бу сүзләренә ышанмый-чарак төбәлде һәм кинәт йөзендәге шатлыклы нурлар сүнде, эчтән чыраена ачыну, үртәлү шәүләсе тибеп чыкканы сизелде. - Шулай, үзең аңла инде. - Һич аңлый алмыйм, хет үтер! - дип, Рәшит күзләрен тасрайтты. - Уйлап кара, аңларсың. Рәшит башын аскарак иде, тирән итеп көрсенде. - Бергә торып булмас дисең инде. Килеп керү белән күрдем. Ләкин аның өчен, сине сатып алыр өчен бирмәдем. Сиңа дусларча ярдәм итәргә теләгән идем. - Димәк, нигә алмаганымны аңладың? - Мин алай дип бирмәдем дим ич. - Ә мин шулай дип аңлыйм барыбер. Әйттем инде, ялгызым гына түгел, мин "бирнәле" бит. - Ул хакта уйладым. Малайны үземә яздырырмын. - Асат кынамы? Син аны ярата алырсыңмы? - Анысын инде алдан әйтә алмыйм, Әсфирә. Әйтсәм дә ялган булыр иде. - Чын күңелдән әйтүеңә рәхмәт! - Йә, килештекме инде? - дип, Рәшит урыныннан торды да Әсфирәне кочакларга килә башлады. Йөзе тулы өмет, омтылыш һәм уңышка ирешү кинәнүе. Ләкин Әсфирәнең йөзе тыныч, уйчан булып калды. - Тагын нәрсә ярамый? - диде Рәшит, Әсфирәнең би-ленә кулын сузып. Тик хатын аның кулларын кире этәрде. - Тагын бераз сабыр итик әле, Рәшит? - диде, ихлас һәм кире какмаслык итеп. - Минем сабырлыгым бетте инде, - дип, Рәшит ха-тынның биленнән эләктереп алды. Ләкин Әсфирә ачулана башлап бер карады - теге шунда ук чигенергә мәҗбүр булды. - Әйе, син миннән көләсең. Катастрофага эләгүемне әшәкеләрчә файдаланасың, - диде ул рәнҗүле тавыш белән. - Көлмим дә, файдаланмыйм да. Син моны бик яхшы бе-ләсең. Жәлләндереп мине какшатырга өметләнмә! - Нишләп шулчаклы бәгырьсезләндең әле син, ә? Мин шулай булсам, тагын бер хәл! - Кайсыбыз күбрәк газап чигүе хакында сөйләштек инде. Сезнең белән бәгырьсезләнмичә дә мөмкин түгелдер. Аңлыйсыңмы шуны, минем хәзер бер ир-ат затын да күрәсем килми. Булдыра алмыйм, - диде Әсфирә еламсыраган тавыш белән. Аның битләреннән күз яшьләре йөгерә иде... Рәшит бер сүз эндәшә алмады, кимсенгән кыяфәт бе-лән басып торды. Көрсенде, ах-ух килде, башын ике куллап тотып, әрле-бирле йөренә башлады. Аның башына капты, ахрысы. Аннары ул мич аралыгындагы караватка кереп ятты. Әсфирә үз ятагына ауды, йокламады. Рәшит бәйләнергә килер дип сагаеп торды. Әмма мич аралыгыннан аның ыңгырашканы гына ишетелә иде. Атылган кош кебек ничектер йөрәккә тия торган кебек ыңгыраша иде ул. Шул тавышка чыдый алмыйча, Әсфирә, лампага ут элеп, мич аралыгына барды. - Әллә авырыйсыңмы, Рәшит? - дип, аның аяк очына килеп басты. Рәшитнең тәмам төсе качкан, йөзе кәгазь кебек ак, күз төпләре зәп-зәңгәр, әмма күзен ачарлык та хәле юк. Сүзен дә әйтә алмый. Әһ-әһ-әһ килеп, сулышын көчкә ала. Нәрсә булган моңа? Әсфирә, үзенең барча табиблык зиһенен җыеп, нишләргә кирәк икәнен уйлый башлады. Иң элек ул аның пульсын тикшерде, ни гаҗәп, тәне кайнар түгел иде. Әмма йөрәге бик каты тибә, мөгаен, кан басымы күтәрелгән булырга кирәк... Әсфирә үзендә булган дарулардан иң башта Рәшиткә ак стрептоцид эчерде. Шактый көчле доза бирде... Рәшитнең хәле иртәнгә хәтле шулай начар булды. Ул ыңгыраша, гыжыл-дап сулыш ала иде. Иртән участковый табибны алып килергә туры килде. Ул тәҗрибәле табиб икән, Әсфирәнең сөйләп бирүеннән соң ук, Рәшитне бер якка янтайтып, аркасын ачып карады. Муен умырткасы турысындагы алсу җөйләрен күреп алды да: - Ә-ә, аңлашыла! - дип әйтеп куйды. Әсфирәнең балалар табибы булуын яхшы белгәнгә кү-рә, серне саклап тормады, ачыктан-ачык әйтте: - Аның арка миенә берничә мәртәбә пункция ясаганнар. Күзләре зураебрак тормыймы? - Зураеп тора шул. - Менә әйтәм бит. Җиңел психик авырулар больница-сына салырга туры килә. Мин шалтыратырмын, килеп алырлар... ...Берничә көннән соң гына, аның янына хастаханәгә барганда, Әсфирәнең исенә төште. Рәшит концлагерьда чакта немецлар табибы алар белән ниндидер тәҗрибәләр эшләгән. Кайчагында укол бирә иде, бөтен тән кинәт ойый башлый иде, дип сөйләгәне бар... Шуның берәр зыяны булмыйча калмагандыр. Менә хәзер шулар чыга инде... Рәшит ун-унике көннән соң гына, аңга килеп, күзен ачты. Ләкин ул кешеләрне танымый иде. Әсфирәне дә танымады бугай. Сөйләшкәндә шулай тоелды... Ул арада Яшә бөтенләй начарланып артка тәгәри башлады. Яшә янына хастаханәгә Әсфирәнең үзен дә салдылар. Аңа көн-төн карау кирәк иде. Бала тормышы өчен табиблар аеруча нык тырыштылар. Әсфирә үз канын биреп торды. Ләкин баладагы билгесез авыру ул канны йотып бетерә бара иде. Дүрт атна тулганда, Яшә үлде... Дөньяның бар бәласе миңа гына икән, дип, авыру Сәрия апасына барып елады. Ярты айлап өенә кайтып керә алмыйча, аларда торды. Йөрәк тәмам телгәләнеп бетте, бер җанлы җире калмады. Җаны бик миһербансыз рәвештә кыйнап ташланган угры шикелле, тынсыз-өнсез калды. Чәчләренә кагыла алмый, башы чатнап авырта. Ә эшкә һаман барырга кирәк иде. Дөнья төсе ничектер сорыланды, кешеләр дә ничектер реаль түгел, бәлки уйнап кыланалар шикелле тоела иде. Реаль, чын, ыгы-зыгылы дөньяга аны Сәрия апасы кайтара иде. Бу мәшәкатьле дөньядан беркая да кача алмыйсың. Тормышта ышыклана торган окоп та, калкан да юк. Аның давылларына бары күкрәгеңне куеп кына -барырга була. Бүтәнчә әмәл юк. Кайгыр, кайгырма, шу-лай. Зарлан, зарланма, шулай... Тормыш ул көчле, якаңнан өстерәп алып бара. Якаңнан алып яшәтә... Әсфирәнең яралары озак төзәлмәде. Әмма тормыш, яшәеш кеше шәхесеннән көчлерәк. Төзәлмәс яралар төзәлә. Үтмәс, тынмас кайгылар йөрәк маен суыралар-суыралар да, берничә вакыттан көчсезләнәләр. Тоныкланалар. Бездән ераккарак калалар. Йөрәк ярасындагы җөйләр әкренләп төйнәлә, теленгән кисәкләр бергә килеп ялгана. Элеккеге кебек булмаса да, йөрәккә тагын җан кергәндәй була, ул тагын тормыш хәлләренә йә көйләнеп, йә шатланып тибәргә тотына. Яшәү даулый, хөрмәт, игътибар таләп итә башлый... Әсфирәгә ялгыз яшәү бик авыр иде. Күңелгә әллә нинди уйлар килә, куркыта да. Күп уйлана торгач, дус хатыны киңәше белән армиядән кайткан, үзеннән яшь Тавил исемле егетне квартирант итеп кертте. Ялгызлыктан качу өчен генә керткән булса да, тора-бара алар бер-берсенә ияләнеп, якынаеп киттеләр. Ике арада хисләр уянып, ниһаять, бергә тора башладылар. Әсфирә Тавилне ниндидер котырган көч белән ярата иде. Соңгы вакытта бу хисе аеруча үткенәйде. Нидән бу шулай, дип, еш кына үзалдына уйга калгалый. Чөнки бу хистән соң ук күңелгә нәрсәдәндер курку килә. Аның үзе дә белми торган һәм үзеннән өстен нәрсә аны кисәтә сыман: мондый рәхәтлек озакка бармас, дип, аңның кайсыдыр почмагына шик сала. Юк, юк, дип, куып җибәрә Әсфирә ул караңгы тойгыларны. Бигрәк мин үземне Тавилнең аяк астына җәеп салдым инде. Аны кулдан ычкындырасым килми. Аңа ярар өчен ниләр генә эшләмим мин. Ике смена эшлим. Донор булып кан тапшырам. Монысын Тавил белми дә. Бәлки, белергә дә теләмидер. Соңгы вакытларда бик үзгәрде ул, төгәлрәк әйткәндә, йөз сиксән градуска үзгәрде. Барысы да үземнән, артык иркәләдем мин аны. Артык иркәләнгән кеше хыянәт итә, диләр иде, дөрес, ахрысы. Ир-ат сине яратсын, сиңа берегеп торсын дисәң, аңа салкынрак һәм битарафрак булырга кирәк икәнен белә идем. Әмма шул кагыйдәне тота алмадым. Мин аңа нечкә итагатьлек, тирән ихласлык күрсәткән саен, ул миңа салкыная гына барды шикелле. Әх, ир-атка гамьсез карарга, искитмәү белән аны газапларга кирәк бит! Менә шулчакта гына алар сиңа чын ярату белән кабыналар. Ә болай мин бик каты ялгыштым, моментны тота алмадым. Элегрәк кирәк иде шундый тактика, баштарак, тойгылары йөгәнсез һәм уйсыз чагында. Хәзер соң инде. Армиядән кайтып, биредә эшкә калды. Миндә фатирда яшәгәндә ул фәрештә кебек ипле иде. Танышып бергә торып киттек. Ул искиткеч әйбәт булды, тик менә соңгы айларда әллә нишләде. Фәрештә мөгезләр чыгара башлады дисәң дә ярыйдыр. Ни әйтсәң дә, кырыйдан әйткән кеше сүзе колагына керә аның. Күрше Бәгыймә апа әйтә икән: үзеңнән алты яшь карт хатынга йортка кергәнсең, әллә синең ирлегең юкмы, энем, ди икән. Шаярткан булып әйткән, ә ул сүз Тавилнең йөрәгенә барып кадалган. Бәгыймәнең авызында бервакытта да юньле сүз булмас. Аның гайбәтче даны бөтен Яңа бистәгә таралган. Ул кеше белән сөйләшкәндә дә, берәүгә балта бирә, икенчесенә пычак тоттыра... Шул себерке Тавилнең мин-минлеген урыныннан каймыктырды бугай. Хәзер ул күкерт кебек тиз кабынып китүчән. Кечкенә нәрсәгә дә бәйләнә башлый... Аны ычкындырмас өчен ниләр генә эшләмисең? Ул берсен дә күрми, аның үз минлеге мин. Һаман үзен танытмакчы була. Нигә, ни өчен? Элекке-гедәй ачылып сөйләшүләре бетте. Эчендә ниндидер бүтән сер барлыкка килде. Сер аның күңелендә! Ул шуны саклый хәзер. Шуңа әйләнә-тирәли сакчылар куйган, минем өчен тыелган зона барлыкка килгән. Ә минем, үләт алгыры, шул тыелган зонага үтәсем килә. Нигә? Үзем дә белмим. Аны артык яратудан инде. Аның күңелендә миннән яшерен почмаклар булырга тиеш түгел! Ә аның нидер бар. Күңел тирәсендә мине кертми торган яшерен урын бар. Ул аны чәнечкеле тимерчыбыклар белән уратып алган... Менә ничек миннән ераклаша икән ул! Шулай да бар нәрсәне яшереп бетерә алмый. Кайчак сизелеп куя аның сере... Сизәм мин, мине тыңлаганда, мыек астыннан гына елмайган итә. Кинаясе ул аның. Минем эчемдә ни булганын син белмисең, уемда ниләр тупланганын күз алдына да китерә алмыйсың, дип кинәнә, рәхәтләнә ул. Туктале, иртәрәк кинән-мисеңме? Әйе, минем сине үземә бәйләрлек яшь, үземә йота торган әгъваларым бетеп бара. Фронтта күргән газаплар менә кайчан килеп чыга икән. Берни дә эзсез югалмый икән. Газаплар җанның кай төшендер җәрәхәтләгәннәр, аның көчен, дәртен бетергәннәр. Ул югалган нәрсәләр берсе дә кире кайтмый икән. Яшь чагында берсен дә уйламыйсың, тормыш касәсен көн дә бушата торасың, ә ул йоклап иртән торуыңа тагын тулы була. Берни исәпләми тагын ул касәне эчеп куясың, сусыныңны төкәндерәсең... Шулай озак дәвам итә, ләкин ул байлык бетмәс түгел икән. Ул да беркөнне кими икән, аның кимегәнен менә хәзер генә сизә башлыйсың икән... Юк, берни дә эзсез үтми... Тавил еш кына эчкәләп кайткалый. - Бүген цех начальнигы сыйлады... - Ул мактанып сөйләнә. - Газетага язмасын дип курка, хи-хи-хи! Тавилнең йөзендә шатлык кабынып китә, ләкин ниндидер ясалмалылык бар шикелле. Ул үзенең соңга калып кайтканы өчен акланмакчы, Әсфирә алдында элеккеге ролендә калырга тели. - Юк, мине алай гына сатып ала алмас ул. Мин аларны "керпе бияләй" белән тотып торам. Хи-хи-хи! Тавилнең бүген илһам буасы ерылган, мактана да мак-тана. Шуның белән Әсфирә күзенә төтен җибәрә. Әсфирәгә эндәшми тору уңайсыз, ул чәй әзерли, тик Тавилнең мактанып гайрәт чәчүеннән теше камашкан шикелле була. Шуңа күрә әйтеп куя: - Каршылыкка кермә, үзеңә авыр булыр. Дус бер булса, дошман йөз була... - Син сай йөзәсең, Әсфирә, политиканы аңламыйсың. Мин бит югарыдагылар белән килешеп эшлим. Өстәге-ләрнең ихтыярын тормышка ашы-рам. Ә ул цех начальнигы бераз тегеләйрәк кеше. Үзенең дөреслеге белән өстә-геләрнең күзенә керә. Алай итәргә ярамый. Өстәгеләр эшне яхшырак белә, аларга шәхси дөреслегең белән барып бәрелергә ярамый. Үз өстенә бераз артыграк ала... - Ул сине сыйлаган, сиңа ышанган, ә син аның шундый бәласеннән үзеңә файда алган шикелле... - Кешеләрне шулай акылга өйрәтергә кирәк. Мин аның турында язам әле... - Ничек, мактапмы, яманлапмы? - Яманлап, әлбәттә... - Бәлки, ул дөреслекне ярата торган шәхестер, шуңа начальникларга да турысын әйтәдер... - Турысын әйтмәсен, туры туганыңа ярамый, ә начальникка бишләтә ярамый, белдеңме? Син сай йөзәсең, Әсфирә... - Кая инде миңа тирәнгә керергә?.. - Йә, үпкәләргә генә торма әле. - Юк, үзеңә ышанган кешенең ышанычын таптау нәр-сә була инде, синеңчә? Ул бит, сиңа ышанып, сине сыйлаган... - Син ул кешене белмисең бит. - Әйе, бәлки, ул начар кешедер. Ләкин сиңа ышанган начар кешенең дә ышанычын таптау бик начар инде. Аны цех начальнигы дисең, димәк, ул начар кеше түгел... - Әсфирә, син барышны аңламыйсың. - Кая инде миңа аңларга? Мин шуны гына беләм: сиңа ышанган кеше жулик булса да, аның ышанычына хыянәт итү - иң начар түбәнлек. - Ярый, бетте, бетте. Биреләм, - дип, Тавил кулларын күтәреп алды һәм канәгатьләнеп көләргә тотынды. Ул эчтән генә үзенең тактикасы уңышлы чыкканга сөенә, Әсфирәнең дикъкатен соңга калып кайтуыннан икенче якка борып җибәрә алды. Ә чын асылда аны бернинди начальник та сыйламады. Ул барысын да үзенең хыянәт-чел эзен яшерү өчен уйлап чыгарган иде. Дөресендә, ул бер кыз белән кәеф-сафа кылып кайткан иде. Кыз кеше гаҗәп була икән, утлы күмер кебек кайнар. Ак куллары белән муеныннан кочып алды ул аның, беләкләре муенын пешерде, валлаһи. Аннары үбүе тагын, иреннәрен ипләп, әкрен генә синең иреннәреңә китереп куя да, тотына кысып-кысып суырырга... Шул үбү хисен-нән шашынып бетә һәм сине дә шаштыра. Сине кысып торган дөнья онтыла, шундый җиңел булып кала. Башта Тавилнең намусы үзен белгертеп тавыш бирә иде. Бераздан теге кыз белән очрашулар ешайгач, яратуларында нык кына эри башлагач, намус тавышын Тавил ишетми иде инде. Кайчак Әсфирәнең чын күңелдән аңа бирелгәнлеген күргәндә, ул тавышның ерак авазы колагына килеп ирешел-гәндәй булып ала, әмма шунда ук чыганагы беткән шикелле бушлыкта югалып кала. Күп вакыт Тавил соңга калып кайтуын җыелыш булды дип аклый. Шул уйдырма җыелыш хакында сөйләп китә. Кем кемне тәнкыйть иткән, тән-кыйтьләнгән кеше нәрсә дип әйтеп чыгыш ясаган, барысын чын иттереп тезә генә. Тавил шулай иншага бик остарып бетте. Беркөнне таныш хатыны аша Әсфирә берни сиздермичә генә Тавилнең җыелышын белешеп карады. Ул көнне җыелыш булмаган иде. Әсфирә хурлыгыннан кая барып бәрелергә белмәде. Әйе, җыелыш булмаган, Тавил аңа ялганлаган. Күзен дә йоммый, ялганлаган... Әйтергәме Тавилгә бу хакта, юкмы? Әйтсә, тавыш чыгара инде, ә бит моны ничек йомып калдырырга? Моңа зур көч кирәк. Әсфирәнең андый көче тузды, туфлиенең үкчәсе кебек тузды. Туфли үкчәсенә тимер куеп була, тиз тузмый, ә йөрәкне тимерләп булмый. Юк, тузды аның һәрчак кичерә торган сабырлыклары. "Сынды сабыр канатларым, сабыр итә алмам инде" дип җырлыйлар. Сабырлык та, чыдый-чыдый да, бер сына икән... Кич чәй эчеп утырганда, бер шаярып сөйләшкәндә, Әсфирә әйтеп куйды: - Өченче көн сезнең җыелыш булмаган, син миңа ялганлагансың, үскәнем... - Ничек булмаган? Булды! - диде ул, ни әйткәнен сизмәстән һәм Әсфирәгә төбәлде, йөзендә кинәт нур бетте. (Ул икейөзләнү нуры иде.) Әсфирә-нең дә җәелгән иреннәре җыелды, йөзе җитдиләнде. Тавил моның барысын да уенга борырга теләп, тагын үзен мәҗбүр итеп елмайды. Ләкин шаян сүз таба алмады, йөзенә гаепсезлек сызыклары чыгарды. - Мин парткомнан белештем, - диде Әсфирә. "Партком" дигән сүз айнытып җибәрә торган тылсымлы сүз иде. Тавил Әсфирәнең күзләренә туры карап, бермәл югалып калгандай булды. Әсфирә каршында ялганлау бернинди җәзасыз үтсә дә, партком каршында андый эшнең азагы алай гына бетмәячәге бик билгеле. Ләкин бу тупиктан ничек тә чыгарга кирәк. Койрык болгап булмый инде, бары ачуланырга, тузынырга кала. Бу моментта банкротлыкны башкача каплап, йомып калдырып булмый иде. Ә ул гафу үтенергә өйрәнмәгән, менә хәзер гафу үтенергә иде. Әмма гафу үтенү үз гаебеңне тану дигән сүз. Бу да батмый икән. Алайса, Әсфирәнең йомшак кылында уйнарга кала. Аның үзенә гаеп ташларга кала. - Син шулай миңа ышанмыйча, парткомга бардыңмыни? Кызык? - Юк, мин белештем генә, - диде Әсфирә, тавышын ипләндереп. Ул, яшен буласын сизгән кебек, бөрешебрәк киткән, аска караган да алдындагы чынаяк рәсемнәренә текәлгән. - Минем арттан эт кебек иснәнеп йөрисеңмени? - Соңарып кайтасың да, гел җыелыш, дисең. Берсендә ят хушбуй исе сиздем һәм тикшерергә уйладым... Әсфирәнең тавышы бик мескен чыкты. - Димәк, син миңа ышанмыйсың? - Ышанычны үзең бетергәч, нишлим? Мин дә кеше идем бит. Тавил тузган чәчләрен бармаклары белән тарарга кереште. Нервысы кузгалганда ул гел шулай итә. - Син ышанычны үзең бетерәсең, синең кимчелегең бетерә, - дип, Тавил торып ишек катындагы элгечкә барды. Гадәте буенча кесәсеннән папирос эзләде, ләкин таба алмады, шунда вак борчак кебек конфетларга бармак битләре ябышкач кына, ул үзенең тәмәке ташлаганын аңлады. Аның бик тартасы килә иде, ул тамак кыргалады, урынына килеп утырды. Әсфирә эндәшә алмады. Тавилнең сүзләрендә дөреслек юк түгел иде. Каршы сүз әйтә алмауның иң төп, ачы сәбәбе: ул үзен Тавил ташлар дип курка иде. Тавил, имансыз, шуны сизә бугай. Әсфирәнең шул йомшаклыгы белән сату иткән шикелле тегене тетә генә: - Көнчелегең имласы белән йөрисең, ә акылың юк. Кем инде ирен тикшереп парткомга кадәр барып җитә? Шултикле дә ышаныч булмагач, ничек яшәргә? Бу синең үз-үзеңә ышанмавың, Әсфирә. - Гафу ит мине, Тавил, - диде Әсфирә, еларга җитешеп. Тавышы калтыранды да пышылдап өзелде. - Фу, яратмыйм шушы гафу үтенүне! Соң, парткомда миңа шикләнеп карый башларлар, аңлыйсыңмы шуны, юкмы? - Мин парткомнан сорамадым, анда эшләүче бер хатыннан гына белештем... - Соң, барыбер ул парткомга билгеле дип бел! - Теге хатын серне тишмәскә булды. - Нинди бала-чага син! Бөтен кеше серне чыгармыйм, дип әйтә. Ләкин шул сердән нык таралган нәрсә булмый... Менә бит син үзең семья астына баз казыйсың, үзең мине биздерәсең. - Мине ташларсың дип куркам, шуңа... - диде Әсфирә, сүзен әйтеп бетермәсә дә, аңлашыла иде. Әсфирә менә шулай ихлас булып ялгышканын соңыннан гына аңлады, тик эче ачылган иде инде. - Син үзең минем күңелгә таш ыргытасың, мин ниш-ләргә тиеш? Әйе, парткомга баруың - ул маңгайга бәрә торган таш. - Гафу ит мине, Тавил. - Фу, һаман шул! Мин гафу итәр идем дә, мине гафу итмиләр бит! Тавил тәмам ярсыды, Әсфирәне ныграк гаепләү аның өчен файдалы иде. Шул гаеп ышыгында тагын да бер җәза-сыз гөнаһлар эшләргә мөмкин. Әмма Әсфирәне партком тирәсенә барудан бик нык күңелен кайтарырга кирәк. - Миңа начарлык эшләргә телисең, әмма үзеңә начарлык булып төшә. Кешегә иткән начарлык ике яклы ул, бер башы үзеңә китереп суга. - Мин сиңа начарлык теләмим... - Әмма пычраткансың, абруема тап төшергәнсең. Җылытулы фатир вәгъдә иткәннәр иде, менә хәзер тот инде. Тавил һаман бер ноктага суктырды. Фатир турында ул, әлбәттә, ялганлады, Әсфирәнең күңеле тагын да ныграк тырналсын өчен шулай итә иде. Тавил торган саен сизелерлек салкыная бара. Бу исә Әсфирәнең тойгы-ларын үчекли, тагын да ныграк көч белән кабындыра иде. Аның өчен бер җәзага әйләнә. Әсфирә үз хисләреннән үзе уңайсызлана: ашарыңа-эчәреңә такы-токы булган чагында, болай үз күңелең артыннан сөйрәлеп йөрү оят һәм аны бер дә бүтәннәргә белгертәсе килми. Тирә-юньдә - сугыш ярасы белән ыңгырашучылар, елаучылар. Сугыш ботарлап ташлаган тормышын ах-вах килеп өстерәп көчкә баручылар, ә син иреңне кулдан ычкындырмас өчен кайгыр, имеш... Тыелырга кирәк, бу узыну юньлегә илтмәячәк. Әнә бит Тавилгә нинди начарлык эшләп ташлаганмын. Юләр баш, уйламыйча әллә нинди ахмаклыкларга барасың. Ул мине кыйнаса да урынлы, бары күңелен генә сүрелдермәсен иде... Әсфирә эштән борчылып, нервысы чыгып кайтты. Аның палатасындагы бер яралы үлгән иде. Нәрсәдән булгандыр, һич белерлек булмады. Өченче көн госпитальнең шефлары килде. Октябрь бәйрәме уңае белән алар яралыларга әз генә сый мәҗлесе оештырырга булдылар. Һәр яралыга 150 грамм сырец, бер кисәк либер колбасасы, бер-ике кисәк икмәк һәм чәй әзерләделәр. Әсфирә дә өстәлләрне җайлап, савыт-саба ташып, хәстәрләп йөрде. Кичен яралыларны өстәл янына утырткач, ул кайтып китте. Икенче көнне иртән килүгә, яшь кенә аяксыз егет койкасында тирән йокыга талган кебек җансыз ята иде... Башта Әсфирәгә күләгә төште. Ул яралыга ясаган уколларны тикшер-деләр. Бәйләнерлек нәрсә табылмады. Аңа стрептоцид уколы моннан бер атна элек беткән иде. Шулай да Әсфирәнең күңеленә пошаман төште. Ул бер сүз сөйләшми торган, һаман тумбочкасы өстенә иелеп рәсем ясап утыручы якут егете жәл иде. Әнә Ленин, Сталин портретларын зур итеп эшләгән, караваты башына стенага кадаклап куйган. Палатага кергән саен, шул рәсемнәр Әсфирәгә эндәшәләр кебек: ник үтердегез ул тау кебек дәшмәс егетне, кемгә комачау итә иде соң?.. Замполитка эләкте ул егет өчен, кабат шефлар госпитальдә андый кичә оештырмасыннар дип кисәтелде. Әсфирә ял паркы эченә урнашкан госпитальдә эшли. Эшкә бик ерак. Якыннан эш эзләп карады, әмма рәтлесе табылмый әле. Бар төштә дә таныш-лык кирәк. Ул Тавилдән үзләренең меховой санчастена урнаштыруын ялынып сораган иде, теге якын да килмәде. "Болай да эземә басып йөрисең, анда булсаң, бөтенләй мине көлкегә калдырып бетерерсең", - дигән булды, үзе моны уенга борып шырыкшырык көлде. Әсфирә каршы килмәде, ачуланмады, аңа кушылып көлде һәм шуның белән ул хакта сүз беткән кебек булды. Әмма сүз бетмәгән икән. Беркөнне эштән чыгып кил-гән-дә, госпиталь капкасы төбендә Әсфирәне бер озын гына борынлы, сипкелле кыз дәшеп туктатты. - Сез Таминдарова апа буласызмы? - Әйе. Әсфирәнең күзе кызның борынына төште. Чөнки тар, юка яңаклар, зур иренле авыз янында борын өстенлек итә, иң элек күзгә ташлана. Тәбәнәгрәк буйлы, матур булырга тырышып киенгән бу кыз үзендә ягымлылык уятмый иде. Әсфирәнең сынаганы бар: ямьсез кызлар күңелләре белән әйбәт, эчкерсез булалар. - Сез мине белмисез, - дип сөйләп китте кыз. Ул сөйләргә елгыр иде, Әсфирәгә бер ым кыстырырга да ирек бирмәде. - Мин сезне беләм. Ничек дисезме? Бер кыз аша. Ул сезнең ирегез Тавил абый белән йөри. Мин сезнең күзегезне ачмакчы булам. Ул комсомолка, кеше ире белән йөрергә тиеш түгел... Әсфирә, туктап, кызның йөзенә карады, йөзе агарып китте, йөрәге кызулап дөп-дөп тибәргә тотынды, тыны кысылды. Ул тамак астын учы белән тотып, сулышын тирән итеп алды, сер бирергә ярамый иде. Һаман кызның йөзенә туры карап торды. Чит кешенең кинәт синең эчеңә бәреп керү кыенлыгы иде бу. Әсфирә аны авыр уздырды, шулай да иң авыры - кыз әйткән сүзләр иде. Ышаныргамы, ышанмаскамы? Эчендәге ниндидер сакчы сизгер тойгы моңа шунда ук ышанды. Әмма аңы бар бит, ул исә туктале, ди. Ә кыз һаман тезә генә. - Ул кыз Сөмәя Ибраева, Матбугат йортында эшли, - дип, кыз тынып калды. Аннары, күзләрен маңгаена менгерә төшеп, дәвам итте: - Сез миңа ышанмыйсыз бугай? Чынлап та, кинәт кенә килеп чыкты бу. Сагалап торып, почмактан башка китереп суккан кебек. Әгәр сүзләргә ышанмасагыз, мин күрсәтә алам... Әсфирә шул чакта кинәт исенә килгәндәй булды. Кыз сөйләгәннәрнең күбесен ул ишетеп тә бетермәгән иде, ләкин кызның соңгы сүзләре аның йөрәгенә хәтле үтеп керде. - Ничек күрсәтә алам дисез? - дип, Әсфирә тагын кызга ышанып бетмәгән караш белән карады. Алар трамвай тукталышына таба атладылар. - Шулай. Алар безнең хуҗа хатын өендә очрашалар. - Ә сез кайда торасыз соң? - Миславский урамында... Трамвай юлы янында тагын туктап калдылар. Әсфи-рәнең йөзенә чыкты: зиһене таркаулану һәм икеләнү бит-кыяфәтеннән кычкыра иде. - Алар бүген шунда очрашачаклар. Үз күзләрегез белән күрергә телисезме? - дип, кыз, башын өскә таба күтәрә төшеп, Әсфирәгә карый. Әсфирәнең буе озынрак, шуңа башын аскарак иеп тыңлый ул. - Ничек үз күзләрем белән? Әсфирә үзенең беркатлы сорау биргәнен кызның йөзенә чыккан гаҗәпләнүдән сизенеп алды. "Бу хәтле аңгыра сарык булырсың икән" ди иде кызның карашы. - Менә очрашуларын үзегез карап торырсыз! Әсфирә бер карарга килә алмый, аның эчендә гаҗәп тар-тыш бара. Беренчедән, барысы да кинәт булды, моны баш миендә тиз генә "пешереп" чыгарырга мөмкин түгел. Икенчедән, Әсфирә кыз сөйләгәннәрнең барысына да хәзер тәмам ышанды. Шул хис аны "үз күзләре" белән күрергә этәрә иде... Көз иде. Перчатка кебек эре сары яфраклар коела. Җил коры асфальтта яфракларны шудырып йөртә. Һәр җирдә кыштырдаган тавыш колакка керә. Бу көз тавышы. Кешеләр җәй рәхәтенә күнегеп китәләр дә, көз тавышын ишетергә теләмиләр. Әсфирә дә, үзенең көзен татырга теләмичә, теге кыз артыннан карак шикелле бара: йөрәге дөп-дөп килеп тибә, ул як-ягына карана, трамвай-дагылар аның йөрәк тибүен ишетерләр шикелле тоела. Аңа бик уңайсыз. Алар трамвайдан Кремльдә төштеләр. Кич булган иде инде. Тәрәзәләрдә кызгылт утлар елтырап-елтырап кала... Бер зур гына ишегалдына керделәр. Озын борынлы кыз Әсфирәне капка янында туктатты. Үзе яулыгын күзенә хәтле төшереп бәйләде, пальто якасын күтәреп, битен шун-да чумдырды да "разведкага" китте. Әсфирә ачылган капка канаты артына посыбрак көтеп калды. Үзен тынычландырырга теләп, тирән-тирән итеп сулыш алды, янган йөрәкнең төтенен шулай уфылдап чыгаралар, дигән уй башыннан узып китте. Терсәктәй борынын алга сузып, теге кыз килеп җитте. Аның күзләре ниндидер дәрт һәм канәгатьләнү белән елтырыйлар иде. - Шунда! - диде ул, каракларча пышылдап. Әсфирәнең йөрәге тагын дөпелдәргә тотынды. Бу мәлдә алар икесе дә кыяфәтләре белән өй басучы каракларга охшыйлар иде. - Чын әйтәсеңме? - диде Әсфирә. Аңының кай почмагыдыр, өметенең кай төшедер һаман Тавилнең әшәкелегенә ышанмаган икән. Бу сорау шуның билгесе иде. - Чын, - дип, кыз нервыланып аның җиңеннән тартты. Минем арттан бар дигән сүзе иде. Ниндидер койма ярыгыннан бер бакча эченә үттеләр. Кыз сул иңен алга таба каерып ым кага. Әсфирәне әйдәкләп алып бара. Менә ике зур гына тәрәзә каршына килеп чыктылар. Өйдә сүрән генә лампа яна. Кыз Әсфирәгә туктарга ым какты. Үзе юан алмагач тирәсенә барып ышыкланды, шуннан өй эчен күзәтте. Аннары өйгә якынрак икенче алмагачка күчте. Тагын посып өйне күзәтте. Бераздан шыпырт кына, аякларын мәче кебек пружиналандырып баса-баса, өйнең почмагына барып сыенды. Башын сузып күзәтә башлады. Ул бу эшне шундый яратып һәм гаҗәп чослык белән эшли, разведчиклар турындагы киноларны юкка гына карамаган икән дип уйлыйсың. Кыз кинәт тәрәзәдән башын янга тайпылдырды, эчтәгеләр күрделәрме әллә? Бөгелә төшеп, тагын аякларын мәче кебек пружиналандырып атлый-атлый, Әсфирә янына килде. Аның йөзе шатлык, рәхәтлек белән тулган иде. Рәхәтлек кичерүдән соң чыга торган күз агы елтыравы, аяклары гаять дәртләнеп атлавы гаҗәпкә калды-рырлык. Ул, бер сүз әйтмичә, Әсфирәнең җиңеннән тартты, шыпырт булырга тырышып, аны тәрәзә янына алып килде. Менә алар пәрдә кырые ябылып җитмәгән ярыктан эчкә күз салдылар. Башта Тавил тавышы ишетелде, ул нәрсәдер әйткән иде, Сөмәя шаркылдап көлде дә, Тавилнең тезләре өстенә менде дә утырды. Тегесе аның биленнән кочып алды, кыз Тавилнең муенын ике беләге белән эләктерде... Аннары бер кулын ычкындырды, өстәлдән нәрсәдер алып Тавилгә каптырды. Тавил көлә-көлә шуны ашарга кереште. Ул конфетын йоткач, кыз аны ирененнән үбеп алды... Шул төштә кинәт Әсфирәнең тез буыннары йомшап киткәндәй булды, зәһәр ачу тынын кыса, сулыш алдырмый иде. Ачуына буылып, ул аска чүгәләде һәм кызны да җиңеннән җиргә тартты. Тегенең күзләре шатлык белән яналар, ул аларны яшерергә тырышып, читкәрәк карый. - Ишеген ничек ачтырырга? - дип, Әсфирә кызның йөзе каршында йодрыклы кулларын болгаштырды. - Әйдә, үзем, - диде кыз ниндидер дәрт белән. Аның тизрәк бу кәмитне азагына чаклы алып барып җиткерәсе килә иде. Кыз Әсфирәнең җиңеннән тотып йөгерергә кереште. Гүя анда Әсфирә ире түгел, аның ире үзенең сөяркәсе белән кинәнә иде. Бер минутта алар ишек төбендә иде. Бераз тын кысылудан мышнауларын тыя төшеп юандылар. Тынычлангач, кыз башындагы яулыгын йөзе ачыла торганрак итеп бәйләде дә ишекне сак кына йодрыгы белән төйде. Башта ишетмәделәр шикелле, көлешә-көлешә сөйләшкәннәре ишетелә иде. Шакуны ишеткәч, көлешү туктады, тынып калдылар. Кыз ишек тоткасыннан тотып катырак дөбердәтте. Эчтә тәмам сеңделәр, нәрсәдер көтәләр. Кем аларга керергә иткәнен беләселәре килә, мөгаен. Озын борынлы кыз һаман тынмый, шакый да шакый. Ни-һаять, өйдәге-ләрнең түземлеге бетте. Өйалдында аяк та-вышлары ишетелде. - Кем бар анда? - дигән масайган төче тавыш яң-гырады. Әсфирәгә ул тавыш энә булып кадалды. Ямьсез тавыш иде, тавышының иясе дә ямьсездер дип уйлап алды ул. - Бу мин, Гөлшат. Ач әле? - диде кыз, артистларча тавышын мескенләндереп. - Ни кирәк иде, шуннан гына әйт, - диде Сөмәя батырайган тавыш белән. "Куркыныч юк икән әле" дип белеп, иркенләп, рәхәтлек тулы тавыш белән сөйләшә иде. - Юк, алай ишек аша эшләнә торган гына түгел, үзең-не күреп әйтәсем килә. - Әй, Гөлшат, мин буш түгел идем бит, бәлки, иртәгә күрешербез? - Әй, эреләнмәсәнә, егет таптым дигәч тә... - диде Гөлшат, ачулана башлап. - Егетеңне кесәгә салып алып китәр дип уйлыйсыңмы әллә? Андый арыш капчыгы өчен кесәләрем юк. Егетләр урларга да җыенмыйм, потлары бер тиен... Ничек ишек ачылып киткәнен, караңгыда теге кызның йөзе аксылланып күренүен һәм шул "аксыллыкның" ничек чәченә барып ябышуын Әсфирә хәтерләми, бары кызның шырыйлап кычкырып җибәрүен ачык ишетте ул. Шунда ук кулларындагы чәчләрне ычкындырды. Өйгә атылып килеп керде. Тавил шикләнгән кыяфәттә өстәл янында басып тора иде. Әмма ул Әсфирәнең бирегә бәреп керүен һич уена да китерә алмаган. Әсфирә акайган күзләре һәм куркытырлык кыяфәте белән аңа таба килә башлагач, ул, башына сугудан сакланган кебек, башын иде, капылт кына тәрәзә ягына тайпылды. - Качма, өстерәлчек, качма! - дип кычкырды Әсфирә аңа. Теге чынлап курыккан иде. Әсфирәгә карарга, аның күзе белән очрашырга оялып ишеккә таба атлады. - Әсфирә, син нәрсә кеше өендә шулай кыланасың? - дип, көчкә дәшә алды. Әсфирә өстәлдә эчемлек тулы графинга үрелә дип белде бугай ул. - Мин моны болай калдырмыйм, бетте! - Җитте сиңа минем намусымнан көләргә! Җитте! Утыз көннең бер бәйрәме була... Әсфирә әшәке сүзләр белән Тавилнең пычраклыгын фаш итеп кычкыра да кычкыра. - Акырма шулчаклы, ярар, эшләгән җиргә барып әйтерсең, бары акырма гына... Ул плащын киде дә чыга башлады. Әсфирә аның артыннан каты сүзләр әйтеп атлый. Урамга чыккач та, Тавил алдан, Әсфирә арттан бардылар. Качкын малны табып алып кайткан кебек иде. Тавил плащ якасына башын чумдырган, ә Әсфирә гайрәт чәчеп, күкрәк киереп атлый. Бөтен килбәтен хаклылык тантана иткәндәге төс тутырган иде. Һаман әйткәләшеп кайттылар. - Син үзең утырган ботакны үзең кисәсең, - диде Тавил нәрсәдән чыгыптыр. - Юк, мин син утырган һәм сөяркәң утырган ботакны кистем. Мин аны эштән кудырам әле, менә күрерсең. Иркенләп йөрермен дип уйлама... Аларның тормышлары шулай тәмам эздән чыкты. Әс-фирә сүзендә торды, теге кызны - Сөмәяне эшеннән чыгарттырды. Аны Тымытык район газетына эшкә киткән диделәр. Ләкин Тавилнең күңелен мондый юл белән даулап алып булмаганлыгы көннән-көн ачыклана бара иде. БУСАГА Әлхәм Зиннурович аны беренче күрүдә үк таныды. Быел ул бөтен август аен Сочида ял итеп үткәрде. Сентябрьнең берендә укытырга дип килсә, класста шушы малай утыра. Әлхәм эсселе-суыклы булды, юк, ул малай булырга тиеш түгел, мин ялгышамдыр дип, эчендәге сак-лану рефлексы аны юатып маташты. Ләкин малай күз алдында иде, әнисенең чалымнары, охшашлыклары күзгә бәрелеп тора. Әлхәм тәмам югалып кала язды. Әлфинур тискәре хатын, миңа үч итеп, мине үзенә каратыр өчен шулай эшләде. Мин аңа күпме ялындым, больницага кер, хәзер ул проблема түгел, дип, күз яшьләремне түктем. Ул тискәрелегенә барды, мин аннан да тискәре - горурлыгымны яраланган итеп хис иттем. Яраланган горурлык бары үчне генә тәкрарлап торды: үч ал, үч ал. Шул горур кызны акылга утырт дип тукыды. Әлфинурны әллә нинди бер егет белән тора дигән хәбәр аңа да килеп җитте. Ул сөенеп куйды, димәк, миңа бәйләнеп йөрмәячәк, үз көнен үзе күрсен, көлдә аунасын. Ләкин андый җир астыннан, чыбыксыз телефон аша килгән сүзләр гайбәт кенә булып чыкты. Әлхәм Әлфинурны үзе очратты, бәлки, кыз аны сагалап торгандыр. Ниндидер эчке бер көч аларны очраштыргандыр. Әлхәм кызны салкын каршылады, Әлфинур гаепле елмаеп басып тора иде, битендә касмак шикелле таплар да күренгәли. - Нихәл, Әлфинур, ничек биредә? - диде Әлхәм, иптәшләре янында кызга бер таныш кебек кенә итеп эндәшеп. Әлфинур бераз уңайсызланып торды һәм Әлхәмнең танышлары китү белән аңа табиб кәгазе сузды. Егет кинәт кызарды һәм киеренке йөзе белән кәгазьгә төбәлде. - Син нәрсә, минем ни катнашым бар? Әллә син мине ахмак дип беләсеңме? - Ничек син шулай әйтә аласың, Әлхәм? Намусың бармы синең? - Әлфинур кулъяулыгын күзенә китерде, ләкин шунда ук үзен кулга алды: - Син ялгышасың, Әлфинур! Минем бу эшкә катнашым юк. - Ничек катнашың юк?! - Ә Талип? - диде Әлхәм, кинәт алга таба омтылып, зур ачылган күзләре белән Әлфинурны сөзеп. Әлфинур нәрсә әйтергә белми, ток суккан шикелле телсез калды һәм артка чигенде. Кәгазен тартып алды да, кая барганын белештерми йөгерде. Аның күзләре бер нәрсәне дә күрмәде, танышларын да танымады, алды томан иде, су шикелле куе томан, шуны ерып бара, касыкларда ниндидер авыр кысу тоя, гүя дөнья аны кыса, йөрәк астында бөреләнеп килгән җанны буарга һәм юк итәргә маташып кыса... Дөнья гына түгел, меңләгән кешеләр аны шулай кысачаклар кебек тоела башлады... Юк, Әлхәм аңына килер, ул миңа үч итеп кенә шулай дип әйтте, дигән өмет үзенең тавышын бирде. Ләкин Талип дигән исем барысын да сызып ташлады... Әх, Талип! Ул үзенең томырылып барган елмаюы белән күз алдына килә. Әллә аның каршына барыргамы? Ул да бит "кушылучыларның" берсе булырга өлгерде. Юк, юк, үлсә үләр, Талип каршына һич тә бармаячак. Талип чибәр, яшьтән Әлфинур гашыйк булып, мендәренә күп күз яшьләре агызган Талип иде. Бу эштә ул ничек кушылучыларның берсе була алды соң? Үзенең срокларын саный-саный, Әлфинурның башы катып бетте. Әлфинур ул вакытта фермада сыер савучы булып эшли иде. Алар кардада куна-төнә яталар. Менә беркөнне Талип армиядән кайтып төшкән һәм кичен Әлфинур янына килгән. Талип ул холкы, характеры белән дә каршы торып булмаслык, кире кайтармаслык иде. Армиядән аның ул сыйфаты тагын да тәрәккый итеп кайткан. Ул ничектер кешенең күңеленә керә торган юлларны белә һәм бервакытта да адашмый. Талип ул кичне үзенекен алды. Шуңардан соң, ул үз-үзен тирги башлады. - Мин - сволочь, мин - түбән җан, кешенең йөргән кызы белән кундым. Мин - хыянәтче, мин - сатлыкҗан! Әлфинур, үтер мине! Ник син миңа шуны эшләргә ирек бирдең?! Ник син мине куып җибәрмәдең? Мин - беткән җан! Ах, нишлим? - Аның күзләреннән яшь акты. - Тукта, Талип, синең бер гаебең дә юк бит! - дип әйтергә мәҗбүр булды Әлфинур. - Юк, мин - иң соңгы адәм, әшәке кеше калдыгы! Мин - бәхетсез, мин уңышсыз кеше! Кыйна син мине, Әлфинур, яңагыма сук, ичмаса, бераз гына акыл кермәсме! Яр мине, Әлфинур. Эт мин, ата эт! Талип, йөзен каплап, эт шикелле чиный да чиный, яше акмый иде инде. Карда печәнлегенә таңның беренче нурлары төште, таң, караңгылыкка һөҗүм итеп, җиңде, яктыра башлады. Талипның шундый чыгышына Әлфинур, беркатлы җан, аптырап калды. Ул әле кешеләрнең шәхесләрен белми иде. Талип үзе бу очракта җиңүче, үзенең теләгенә ирешүче булса да, аңа җиңелүче, теләгенә ирешә алмаучы кебек булу файдалырак иде. Ул Әлфинурның бу эштә үзе гаепле булуын исбатлаган шикелле, аны үзенең гаебен күңеле белән тануга китерә. Талип үзе газап чигүче, үзе каза күрүче итеп үзен кыз йөрәгендә калдырды... - Юк, Әлфинур, мин сине мыскыл иттем, мин асылынам... - дип, Талип тагын башлаган иде, Әлфинур аны кырт кисте: - Җитте... - Синең ни гаебең бар биредә? Бар, бар, яктыра! - дип куды аны Әлфинур. Талип бераз тынычлангандай булды. - Ну, бәхилме? Юк, юк, мин этне бәхилләмә! - диде, сәндерәдән төшә-төшә, кулын болгап. Әлфинурга борылып карамыйча гына, урман эченә кереп китте. Кыз бераз черем итеп алды. Сыерларны саварга вакыт җитте. Әлфинур сыер сауганда гына исенә килде. Талип бит аңарга ник мине ташладың, ник мине сөймисең, шикелле дәгъвалар куймады. Димәк, ул аны һич яратып килмәгән, просто бер истәлек итеп килгән. Ник бер каршы сүз булсын. - Мин хәзер башканыкы, Талип, - диде Әлфинур. - Мин бүтән кешегә бирелгән. - Яхшы! Тәбрик итәм, чын йөрәктән, Әлфинур! Ник бер кызгану, үкенү. Үткәннәрне искә төшереп, ник бер көрсенү булсын. Беркатлы Әлфинур аны жәлләде. Талип үзен кызгандыру өчен әллә ниләр сөйләп бетерде. Кемдер аны кимсеткән, кемдер аның дәрәҗәсен төшергән. Ул шунда ук кимсенеп, күз яшьләрен дә күзендә борчактай әйләндерде. Ни булса да, ничектер ул Талипны кызганды, аның теләгенә каршы тора алмады... Менә хәзер үзенең срокларын чутлый-чутлый саташып, тилереп бетте. Кемнеке булыр икән? Әллә Талиптанмы? Юк, юк, бу мөмкин түгел. Әлхәм каян белгән минем янда аның булуын. Әшәке хәбәр җир астыннан йөри дип юкка гына әйтмиләр! Инде нишләргә? Юк, Әлхәм барыбер киләчәк аңа! Ул андый кеше түгел! Әлхәм - намуслы кеше. Берәрсенә начарлык эшләсә, шуны нык кичерә торган кеше. Ә Талип? Ул хәзер кайда? Ул каядыр читкә чыгып киткән дип ишетелде. Аңа киңәшкә барган булыр иде микән Әлфинур? Юк, юк! Аңа ничектер күңел тартмый, иң каты бәлаләргә тарсаң да, аңа бармас иде ул. Юк, Әлхәм киләчәк аңа, гаебен танып киләчәк... Әлхәмнең яртысы миндә, минем яртым аңарда... Кайда яртың, шунда тартыласың... Ләкин Әлхәм килмәде. Әлфинур, фермадагы эшен ташлап, Бөгелмәгә китте. Шунда мәктәпкә техничка булып урнашты. Авылда калу аның өчен күтәрә алмаслык хурлык булды. Туганнарының күзенә күренүдән, кешеләрнең аның сөяген авызларында чайкауларыннан оялды. Ул бөтен эшне дә намус белән генә башкаручы, ялганны, хәйләне һич тә белмәүче җан. Үзенең авырлыгын бүтәннәр җилкәсенә салудан чиксез курка, аны иң түбән эш дип саный торган фәрештә шәхес. Кешеләрнең аны кимсетүләрен ул күтәрә алмады. Кеше күзеннән югалу өчен авылны ташлап китте. Әлхәм Камчаткага китеп, эз югалтып, бәхет эзләп йөрде. Әлфинурның баласы булса, шуның бәласеннән дә качу иде бу. Ләкин үз шәүләңнән качып кая китә аласың? Үз шәүләңнән китә алмыйсың инде! Аннары туган җир бик сагындырды. Анда акча бермә-бер күп төшсә дә, сагынуга чыдап булмый. Икенче яктан, Әлфинур белән булган күңелсезлек эчен һәрвакыт кырып тора. Берберсен аңлашып әйбәт кенә йөргәннәр иде, бәлки, өйләнешкән дә булырлар иде. Әнә бит ул тотнаксыз нәрсә, миңа ничек хыянәт итте. Бөтен исәпләрне, планнарны челпәрәмә китереп ташлады. Әгәр ул хыянәт итмәгән булса, Әлхәмнең газиз башлары да биредә газап чигеп йөрмәс иде. Әлфинурдан бик каты итеп үч аласы килде. Юк, моны гафу итеп булмый, дип, үзенә үзе тәкрарлады. Дөрес, Әлфинурга өйләнергә дигән ныклы фикергә килмәгән иде әле ул. Ләкин кыз шундый "номер" куймаса, мин аңа өйләнгән була идем, үзе гаепле булды, дип, үзен үзе юаткалаган итте. Сүз чыкканда тик Әлфинурны гына гаепләде, мин аны шундый ярата идем дип сөйләнде. Әлфинур әллә үзенең гаебен таныганга, әллә үзен түбәнәйтүдән җиксенеп, Әлхәм каршына йөз суы түгәргә килмәде, горурлыгы бик нык рәнҗегән, дөньядан өмет өзгән иде. Юк, юк, килсә дә, барыбер гафу итеп булмас иде, ди Әлхәмнең күңеле... Шулай да күңел сызлый, бер дә тыныч түгел... Күңел тигезлеге юк иде. Нишләргә? Биредә ташчылар техникумын тәмамлап, прораб булып эшләде. Акча күп төшсә дә, әллә ни күзгә күренми, иптәшләр белән җыелып утыруларга китеп бетә. Нишләргә? Шул дуслар белән күңел ачулардан, сагынулардан узып булмый. Әллә ничек үзеңне ятим итеп тоясың. Эчтә рухи бушлык. Әллә шул сагыну кичерешләре сәбәп булдымы, Әлхәмнең һәрчак күзен эрен баса торган булды. Табибларга күренгән иде, биредә кояш нурлары күзенә ярамый булып чыкты. Бу якларны ташлап китәргә нигезле сәбәп булды. Шул арада сигез ел вакыт узып та киткән иде. Әлмәткә кайтып эшкә урнашты. Әлфинур турында сүз арасында гына сораштырып карады, ләкин аның хакында беркем төгәл бер сүз әйтә алмады. Әлхәмне карт әнисе өйләнергә кыстады, үзе дә шул эш турында еш уйланды. Күп тә үтми, техникумда секретарь булып эшләүче бер кызга Әлхәм тәкъдим ясады. Алар эшне бик тиз тоттылар. Өч көн дигәндә, Әлхәм кызның кочагына керде. Икесенең дә яшьләре утыздан узып бара иде. Әлхәмгә ярады, яшь чактагы тиле, риясыз хисләр юк иде инде хәзер. Хатын-кызга рухи бәйләнеш белән түгел, физик бәйләнеш белән генә бәйләнергә мөмкин иде. Рухи уртаклык, рухи тәңгәллек юк иде. Әлхәмнең моңа исе китмәде, шулай булырга тиештер дип карады. Артык нечкәртүне яратмый иде ул. Озакламый хатыны аңа бер-бер артлы ике кыз тапты. Семья тормышы үзенең бөтен мәшәкатьләре белән биләп алды. Шул ике бала бик җиткән, дип, нокта куйдылар. Ләкин хатын бу балалары белән дә иренең рухын үзенә бәйли алмады. Әзме андый хатыннар! Кеше дигәнең рухын берәр нәрсәгә бәйләмичә яши алмый. Әлхәмнең рухы, руслар әйтмешли, зәңгәр еланга бәйләнде. Ул шуңарда гына үзенең рухи тигезлеген таба торган булды. Әлхәм, намуслы кеше буларак, хезмәтенә зыян китерми иде... Менә аның каршында малай басып тора. Әнисенең бөтен чалымнарын үзенә алган ул. Әлхәм аны шунда ук таныды, маңгаена борчак-борчак тир бәреп чыкты. - Әтиең ни исемле? - дип төбәлде ул малайга. - Белмим. - Әниең Әлфинур исемлеме? - Әйе. Малайның күзләре чекерәеп тора, оялчанга бер дә охшамаган. Ягымлы гына күренә. Борын очында вак кына киндер орлыгы шикелле сипкелләр. Бу сөйләшүгә әһәмият бирмәс өчен, Әлхәм малайга тиз генә эш кушып, каядыр җибәрде. Арттан аның йөрүен күзәтеп торды. Юк, бу минем малай түгел, дип, җиңел сулап куйды. Тәки тапкан икән, бирешмәс, тискәре Әлфинур! Син мине үзеңә каратыр өчен, үч итеп тапкансың да - үзеңә генә бәла булып төшкән. Һәрвакыт шулай: кеше бүтәннәргә начарлык эшлим дип эшли, ләкин үзенә дә шул начарлык төшкәнлеген искәрми. Юк, бу минем малай түгел. Шулай да аның белән очрашу ничектер бик уңайсыз булачак. Һәрвакыт үткәнең белән йөрәгеңә кадап торачак. Аны икенче техникумга күчерергә кирәк, күз алдында гөнаһка һәйкәл булып чайкалмасын... Шулай ният итте Әлхәм, ләкин сүзен тормышка ашыра алмады. "Яшел елан" аның ихтыярын йомшартып бетергән, изгән, күп кенә теләкләрен, ниятләрен ярты юлда калдырган, хәзер инде барыбер, дигән тынычландыра торган рух керткән иде. Әлхәм, башта мондый тойгыларга протест белгертеп, холкын чыгарып караса да, соңыннан күнгән, баш күтәрми генә уздырып җибәрә башлаган... Эштән кайтканда тиешле дозаны кабул иткәч, бу малайга чиксез ачуы купты. Гүя дөньяга килүенә ул малай үзе гаепле иде. Ләкин бүген күпме генә ачуы кузгалмасын, иртән тагын аны мәшәкатьләр күмеп китә, ачулар-әрнүләр онытыла, ниятләрең ыгы-зыгы, хезмәт астында сүнеп кала бирә. Малайны ул икенче техникумга күчерә алмады. Минем малай түгел, минем ни катнашым бар, әгәр күчереп йөрсәң, киресенчә, әнисе килеп тавыш чыгарыр иде дип, Әлхәм ул исәпсез эшен эшләмәвенә чиксез шатланып көн итә башлады. Әлфис йодрыкларын төйнәде. Ул бу кешенең ачуын китерергә алдан уйлап куймаган иде. Башта юри генә ма-ташты, теге кабынып киткәч, "өс" дигәнгә өстерелеп киткәч, үзендә дә ниндидер тискәре көч өянәге кузгалды. Аның эчендә үзе дә сизми торган кире көч бар иде. Кешеләргә гел киресенчә генә эшләп торасы килә. Кешеләргә киресен эшләсә, аңа рәхәт булган кебек тоела иде. Әлфис ятим үсте. Ул әтисен белмәде. Биш яшьләргә җиткәч бугай, ул үзе кебек күрше кызы белән сугышты, дөресрәге, кызны кыйнады. Кызның әнисе чәрелдәп чыкты һәм Әлфискә әйтмәгән сүзен калдырмады. Әлфиснең әнисенә дә бик әшәке тел тидерде. Әлфис нәрсәдер сизенеп калды. - Ник уйныйсың аның кызы белән, беткәнмени сиңа? - дип, әнисе тәпәләп алды малайны. Аннары, кинәт бөгелеп төшеп, Әлфисне кочаклады һәм үксеп-үксеп еларга тотынды. Малай аптырап калды, нәрсә эшләргә дә белмәде, әнисенең елаганына бик ачуы килде. Әлфис шулай үсте, үскән саен кешеләр белән күбрәк аралашырга, бәрелешергә туры килә иде. Ул кешеләргә булышырга бик һәвәс иде. Бервакыт күршеләр, аңа бала карарга кушып, үзләре кунакка киттеләр. Әнисе моны белеп алды да, дәресләреңне ник хәзерләмәдең дип, малайны бик каты кыйнады. Димәк, кешеләргә булышырга ярамый икән дип нәтиҗә ясады Әлфиснең кечкенә аңы. Яз көне мәктәпкә металлолом җыйганда, Әлфис беренчелекне алды. Укытучы аны строй алдында мактады. Әлфиснең дневнигын алып мактау сүзләре язды һәм әнисенә рәхмәт белдерде. Ләкин өйгә кайткач, ник күлмәгеңне пычраттың дип, әнисе аны кыйнарга тотынды. - Нәрсәгә кеше өчен эт сугарып йөрисең? - дип тир-гәде. Әлфиснең бик ачуы килде. Әнисенә үч итеп ашамады, дәресен дә хәзерләмәде. Әлфис яхшылык эшлим, кешеләрнең рәхмәтен алыйм дип берәр эш эшләсә, нигәдер һаман гел начар булып чыга. Аның яхшы, бүтәннәргә үрнәк буласы килә. Ләкин Әлфиснең шул тырышлыгы әнисенә бер дә ошамый. Ул аны гүя "Начар бул!", "Начар бул!" дип кыйный. Әлфис моны әле үзе аңлап җиткерми, шулай да бүтәннәргә булышкан саен, әнисе аны ачуланмый калганы юк, һаман да шул: "Кеше артын сөртмә!" - дип, аны тирги һәм кулы белән орына. Әлфиснең эчендә ниндидер ачу җыела бара иде. Нигә бу әни шулай икән? Нуриманнарга печән җыешырга барган иде, Әлфиснең бер җире дә ашалмады, көче бетмәде, аңа фәкать бик күңелле генә булды. Ләкин әнисе шуның өчен шартларга җитеште. Беркөнне ул бик иртә уянды. Шунда аның башына "Ә минем әти кая соң? Ул булырга тиеш бит!" дигән фикер килде. Әнисеннән сорарга куркып калды. Әнисеннән бик курка иде ул. Ашамыйча урамга чыгып китте. Алар Мактама авылы янындагы нефтьчеләр посёлогында торалар. Озын-озын бараклар, ике катлы таштан эшләнгәннәре дә бар. Аларда күбрәк әтисе дә, әнисе дә булган малайлар яши. Әлфисләр гомуми коридорлы такта баракта. Биредә бүлмәләр кечкенә. Шунысы гаҗәп, һәрберсенең ишек тупсасына дага кагып куелган. Руслар аны "бәхет дагасы" диләр. Бәхетләрен шушы бүлмәгә дагалап куя-лар, янәсе, һәм бәхет даганы өзеп беркая да китә алмый. Әлфисләрнең дә ишек тупсасында шундый дага беркетелгән. Моны әнисе куймаган, ә алардан элек торган кешеләр куйганнар булырга кирәк. Соң, Әлфис үзен бик бәхетле итеп сизми йөри, аңа дөньяда яшәве һәм малайлар белән уйнавы, малайлар белән сугышуы рәхәт. Ә аларның бәхете бармы соң? Әллә даганы өзеп, бәхет аларның бүлмәсен ташлап качканмы? Нигәдер аңа бүген шундый уйлар килде. Ул Зәйгә кармак салырга төшкән иде. Ләкин үч иткән кебек, бер балык та каптыра алмады. Бәлки, шул уңышсызлык аңа күңелсез уйлар китергәндер. Ни генә булса да, аңа рәхәт, Зәйгә төшеп, суга чуму рәхәт, каз бәбкәләренә таш ыргыту рәхәт. Ә минем әти кая соң? Әнә каз бәбкәләрен кара. Аларның да әтиләре бар. Берәр бәбкәсен генә тотырга ит, ата каз елан кебек ысылдап килә дә канатлары белән сине тукмарга тотына, тиз арада томшыгы белән итеңне йолкып ала. Менә ничек яклый ул үз балаларын! Минем дә әти булырга тиеш бит! Бу фикер Әлфисне шундый нык биләде, әнисеннән ничек кенә курыкса да, барыбер сорарга, белергә карар итте. "Бер кыйнаганнан үлмәм әле!" - дип, үзен тынычландырды ул. Барак кырыена чыгып утырды да, Әлмәттән газ заводына үтә торган автобусларны санарга кереште. Әмма бу эш аны тиз туйдырды, сугышасы килеп, бер малайга бәйләнде, тик теге малай каршы җавап кайтармады, һаман бирелеп торды. Үзенең җиңелүен танып, эшне тынычлык белән бетерде. Җиңелсә дә ул малай тыныч һәм шат иде. Әлфис шуны искәртеп алды. Әнисе бүген зарплата көне булганга бик соң кайтты. Ул үз эченә чумган, ниндидер серле байлыгы булган кеше кебек уйчан төсле иде. Әлфис әтисе турында сорамыйча булдыра алмады. Бу көтелмәгән сораудан әнисе башта телсез торды. Аннары, кинәт телгә килеп, нәрсәдер әйтте, тешләрен шыгырдатты, кояшта янып, җилдә ашалып, каралып күн шикелле булган яңак итләрендә ачу йөгереште, керфекләре кояш кызуында сынгалап коелган бәбәкләре зур булып ачылды һәм Әлфис әнисенең урак шикелле ялтырап киткән күз агын гына күрде. - Ә-ә, сиңа әтиең кирәкме, беткере?! - дип, аны кыйнарга тотынды. - Менә әтиең, менә әтиең! Әлфис йодрык астыннан ычкынып, янә урамга чыгып чапты. Анда караңгы иде. Бераз нигездә утыргач, дядя Андрейларга керде, аларның малайлары белән бергә ятып йокларга уйлаган иде. Ләкин шулчак көлә-көлә шундый шат күңелле әнисе килеп керде. Әлфисне башыннан сөя-сөя алып чыгып китте. Гүя берни булмаган, гүя әнисе аны кыйнамаган. Кеше алдында әнисе гел шулай шат күңелле, кайгысыз, бик бәхетле кеше шикелле, хәтта Әлфисне дә кочаклап үбә, улы аңа бик кадерле кебек итеп сөйләшә. Менә улын бик тәрбияләүче ана зарлана: - Менә улымда кан әз дип таптылар, шуңа күрә көн дә алма согы эчәргә кушалар. Каян акча җиткерәсең аңа? Әлфиснең әнисе: - Минекендә дә шундый авыру тапканнар иде, мин аңа көн дә бер банкы виноград согы эчердем. Хәзер менә терелде инде! - ди. Әлфиснең ул сокны күргәне дә юк. Хәер, балалар бакчасына йөргәндә бирәләр иде. Тәме генә авызында тора һаман. Өйгә чыккач, әнисе тагын шелтәләргә кереште: "Нигә кешегә керәсең, безнең үз өебез юкмыни? Әнисе малаен кимсетә икән дип уйлаулары бар. Әле болай да гайбәтчеләр сөйли торгандыр..." Әлфиснең тишек тапочкасын алып, озак кына караштырды, бер дә яматып рәткә кертерлек түгел иде. - Менә тагын расход, чыгып төшкән бу, - диде йомшак кына. Ул аяк киемнәре туздырган өчен артык ачуланмый иде. Ләкин өс-баш өчен кирәкне бирә инде. Шулай шайтан таягы кебек әрсезләнеп үсте Әлфис. Әтисе турында кабат ул сүз кузгатмады. Үсә-үсә үзе аңлый барды. Аннары ул хакта әнисенә сүз катарга да тартына башлады. Сүз җае шуңа килеп төртелгәндә, әнисе белән икесе дә мәгънәле тынып калалар иде. Ана белән бала арасында күзгә күренми торган субүләр барлыкка килде һәм ул һаман аларны бер-берсеннән ераклаштыра барды. Бу хәл ничектер икесенә дә гадәти, табигый кебек тоелды. Шул бер-берсе эченә бикләнә барудан алар тынычлык таптылар, чын күңелдән, йөрәкне ачып сөйләшү һаман читенрәк була барды. Әлфис үсеп җиткәч, барысын уртага салып сөйләшергә, киңәшергә мөмкин иде. Ләкин эчтә җыелган ачулар, әрнүләр, шатлыклар каты таш хәленә әверелгәннәр. Аларны кузгатырга инде көчләре дә җитәрлек түгел. Әлфис үз әтисенең кем икәнен читтән, чит кешеләрдән ишетеп белде, шуңа күрә аңа бервакыт бик авыр булды. Әтисенә карата бик нык үч кайнады. Ләкин үз көчсезлегенә үзе бәрелеп тынды. Шул чагында, ахры, мин-минлеге барлыкка килде. Соңыннан нинди генә эштә дә уңышсызлыкка очраса, ул һаман әтисен искә төшерә һәм бөтен бәлаләрнең башы аңарда, барысына да ул гаепле шикелле тоела. Хәтерендә бервакыт әтисен күрергә теләү хисе аны шулчаклы нык биләде. Җиде классны тәмамлап, ташчылар хәзерли торган техникумга укырга кергәч, көн саен Әлмәткә барып-кайтып йөри башлагач, кызыксыну тагын да көчәйде. Нишләргә? Алар бит автобусларда йөргәндә, бәлки, очрашалардыр да, ләкин Әлфис аны танымый, аңа тиеп узып китәдер. Ә әти кеше аны таный торгандыр, ник ул беренче килеп аның белән күрешми? Нинди кеше икән ул? Хәзер Әлфис бераз кешеләрне аера башлады. Ләкин кешеләр гел ул уйлаганча булып чыкмыйлар, гел көтелмәгәнчә ачылалар. Әллә кем түгелдер бу дип уйлыйсың, әйбәт кеше булып чыга. Һаман елмаеп, кеше алдында сиңа яхшылыклар эшләргә әзер булып күренгән, тик бер эш белән икәүдән-икәү, йөзгә-йөз калгач, син ул кешенең чын йөзен беләсең. Шуңа күрә Әлфис башта елмаеп, бик яхшы кеше сыман күренгәннәрне бер дә яратмый. Сынаганы да бар: ялганчылар булып чыгалар алар. Минем әти дә башта елмая торган кеше түгелме икән? Көзен алар ниндидер гараж эшләделәр. Дөресрәге, шун-да аларны таш салырга өйрәттеләр. Мастер кеше һәрвакыт диярлек кызмача була. Ташны сыңар кулы белән ала да, почмактан тартылган җепкә терәтеп куя, икенче кулы белән тәмәкесен тарткан килеш өйрәтә башлый. - Растворны яхшы ясарга кирәк. Бөтен хикмәт шуңарда! - ди. Аннары, читкә китеп, сүнеп барган тәмәке утын яңа папироска кабыза, шулай өзмәс тарта. Берәр ялгышлык күрсә, бара да: - Тишек борын, ну, хәзер үзеңне акла! - дип шелтәләп ала. Ялгышыңны төзәт дигән сүзе шул аның. Төти-төти малайлар эшләгәнне күзәтеп тора. Әлфис янына килде дә кинәт мастерогын тартып алды: - Атаң яламаган нәрсә, менә болай иттер! - дип күрсәтеп бирде. Әлфиснең ачуы килмәде, "атаң яламаган" дигән сүз аның күңеленә тиде. - Каян беләсез сез минем әти яламаганны? - дип әйтеп ташлаганын үзе дә сизми калды. Мастер бер дә кызыксынучан кеше түгел иде. Кешенең шәхси тормышын һич тә белештерми иде. - Әллә синең әтиең юкмы? - Әтиле кеше ФЗУда укыймыни? - диде Әлфис, бу кешенең ачуын китерергә тырышып. - Һәй, тиле, бу һөнәргә өйрәнү начар мәллә? - Әтиле малайлар унны бетереп, институтка керәләр. - Нәрсә институт?! Барыбер шул 120 сумга утыра инде ул! Мастер кулын селтәде һәм, төпчегеннән бармакларын пешерә-пешерә, яңа папиросына ут элдерде дә китеп барды. Эштән кайтканда, Әлфис мастерны тагын очратты. Юллары бер пивнуш-кага туры килде. Әлфиснең хәзер бик өлкәннәрчә буласы килә иде, әз булса да акча да ала. Авыр гына эштә эшлиләр, шулай булгач, чын эшчеләргә тиңләшү, аларча булу тиештер дип исәпли. Шул җәһәттән Әлфис нәкъ өлкәннәрчә ике кружка пиво сатып алды, берсен мастер алдына китереп куйды. Мастер эчәргә ашыкмады. Һаман нәрсәдер таш эше хакында сөйләнде. Нишләп эчми икән дип шикләнә калды Әлфис һәм бүтәннәрнең ничек пиво алуларын күзәтеп торды. Бүтәннәр пиво өстенә 150 грамм акны салдыралар икән. Әлфис тиз генә кирпеч кебек кызыл йөзле, дорфа буфетчицадан тиешле кадәр акны алып, тегенең кружкасына тондырды. Теге, күрмәмешкә салынып, таныш түгел кешеләр белән сөйләшкән булып торды. Аннары, берни белмәгән шикелле итеп, кружканы иреннәренә китерде. Әлфис үзе дә эчте, ничектер башы миң-герәүләнеп киткәндәй булды. Пивоны бер дә яратмады. Ул арада мастерның кружкасы буш иде инде. Аның бик күңеле булды. - Кеше таныйсың икән, ерак менәрсең, - дип башлады ул. Әлфис аның бу сүзләрен аңламады. Мастер Әлфис белән кызыксына башлады. - Әтиең кая соң синең? - дип, егетнең күзләренә карады һәм Әлфис нәрсә әйтергә белми торганда: - Аңлашыла, аңлашыла! - диде. Аннары йөзенә кызгану билгеләре чыгарды. - Ташлап киттемени? - Белмим. Минем әтине бөтенләй күргәнем, белгәнем юк. - Аңлашыла. Була андый хәлләр. Мастер тагын буфет ягына караштыра башлады. Әлфис белән кызыксынуы да кими төшкән шикелле булды. Егет, тиз генә тегенең бушаган кружкасын алып, тагын баягыны кабатлады. Мастер читкәрәк китеп, кемнәр беләндер сөйләшеп, күрмәмешкә салышып торды. - Әтиең синең Әлмәттә түгелме соң? - Әлмәттә булырга кирәк. Әнинең сөйләшүеннән шулай сизенәм. - Алайса, мин сиңа аны табып бирәм. - Зинһар, Әлхәм Зиннурович, - дип, Әлфис өзелеп әйтте. Мастер бу кружкасын бушаткач, бөтенләй айнып китте. Күбрәк сөйләшә башлады. Ләкин теле көрмәкләнә дә туктый, айныганына үзе дә аптыраган шикелле Әлфискә карап ала, сораулы караш белән егеткә текәлә. Әлфис аның, айныгач, ничектер мескенләнеп калганын сизде. Мастерга бик уңайсыз иде. Ул үзен кая куярга белмичә пошына иде бугай. Әлфис тагын рейсын кабатлады. - Мастер, күрмәгән кебек итеп, каядыр барып килгән булды. Шуны бушаткач, мастер теле тагын шома гына әйләнә башлады. - Иң элек адресын беләм мин аның, ярыймы? - диде мастер, егетнең аңа ышанмыйчарак карашын шәйләп. Әлфис бик сөенде. Бу кеше белән аерылышкач, хыялларга чумып, өйгә ничек кайтып җиткәнен дә тоймый калды. Ниндирәк булыр ул минем әти? "Әти!" - Нинди сәер сүз! Мин аны ничек әйтермен? "Әни" - нинди асат әйтергә, "әти" әллә нинди дорфа сүз. Әйе, минем дә әтием бар. Ул мине яратачак... Әлфис көзгегә карады. Үзенең йөз сызыкларының дөреслегенә, җилкәләренең киңлегенә сокланып торды. Хәзер еш кына көзгегә караш-тыруына үзе дә уңайсызланып куя... Ниндирәк булыр икән ул әти? Мин кемгә охшаганмын икән? Әтигәме, әнигәме? Уңган, башлы кеше микән ул? Бәхетлеме, әллә бәхетсезме? Нигә ул әни белән шулай булган? Ник мин туганмын? Ник мин дөньяда йөрим? Минем дөньяга килүемнән нинди үзгәреш булды? Нигә мин кешеләргә яраша алмыйм? Нигә кешеләр ялганлый беләләр, ә мин ялганлый белмим? Минем әни кеше каршында ялганлауны бернигә санамый. Күзгә карап алдавы мөмкин. Әлфис шуны әнисенә әйтсә, теге кабынып китә. - Ялганламыйча яшәп булмый, - дип кырт кисә. Бераз уйланып тора да: - Мин күргәнне күрсәң, син... Дөнья шулай өйрәтте, мин ялганлый белми идем... Әнисе озак итеп уйга кала. Әлфис аяк очларына гына басып йөри. Уйларыннан бүлдерергә курка... Мине дә дөнья ялганларга өйрәтер микәнни, дип уйлый ул һәм әнисен чиксез жәлләп куя. Әлфиснең бер нәрсәне күзәткәне бар: әнисе юкта ул аны сагына, ярата, аңа игелек итәсе килү хисе били, тик әнисен күреп бераз торгач та, аның күңеле кайта, әнисенә гел киресенчә генә эшләп торасы килә башлый. Аны кайчак мең төрле карарсызлык, мең төрле ышанмаучылык өзгәли. Менә әтине күрермен дә барысы да үзгәрер, барысы да әйбәтләнер, эчендәге тискәре иблис юкка чыгар. Гомумән, җанын тигәнәк кебек чәнчеп торган нәрсәләр барысы берьюлы юкка чыгар төсле тоела. Шунлыктанмы, ул татлы-татлы хыялларга бирелергә ярата. Яхшыру, сәләтле булу турындагы хыяллар белән тукланып яши... Әтисе алдында ахмак булып күренмәс өчен китаплар укый... Әти, синең нишләп мине күргәнең юк? Әллә читтән генә син мине күзәтеп йөрисеңме? Әллә синең мине күрәсең килмиме? Ничек инде алай? Минем сине бик күрәсем килә, ә синең мине күрәсең килми? Юк, бу мөмкин түгел! Минем сиңа бик күп әйтер сүзләрем бар. Юкса шунсыз минем тормышым әйбәт булмаячак... Икенче көнне Әлфис "икеле" алды. Ул сызымын дөрес сыза алмаган, хисаплары бөтенләй ялгыш. Ә бит нинди тырышып эшләде, кимендә "дүртле" алырмын дип барган иде. Аның бик нык ачуы килде, күңеле төште. Өйләдән соң таш эшенә бардылар, анда да эше бармады. Теге мас-тер аңа шелтә биреп кенә торды. Чөнки ул бүген бик айнык иде. Эчмәгәндә мастер бик вакчыл һәм бәйләнчек, чыдап булышлы түгел. Тәҗрибәлерәк егетләр аны эш вакытында бәйләнмәсен өчен эчертәләр икән. Шайтанның юлыннан юырт, дигән борынгылар. Ахры, егетләрнең берәрсе кыстырып килгән, мастер кинәт юкка чыкты да, бик кәефләнеп пәйда булды. Ирен очлары белән генә елмаеп, ияк кагып тора башлады. Әлфис янына бик чос һәм үткен егет Хәлил килеп, касыгына төртте. - Нихәл, негр? - дип, ул майлы иреннәрен кыймылдатып куйды. Аның ике-өч көн эштә күренгәне булмады. - Эшлибезме? - Син нишләп, шайтан, чабып йөрисең? - диде Әлфис, аның эшкә килмәвенә төрттереп. - Лафа, булдыра алсаң, син дә шулай итеп кара! Хәлилнең тавышында мактану һәм үзенең өстенлеген тантана итү чагылды. Әлфиснең аның эшкә килмәгәне өчен генә түгел, ә үзен югары һәм алардан акыллырак итеп маташканы өчен ачуы килде. Мастерны сыйлаганын, үзенең дә бераз капканын сизенеп алды. - Блат белән маташмый көченнән килгәннәр! - Ә-ә, көнләшәсең? Үзләре булдыра алмаганнар һәрвакыт көнләшә. - Син эшләмисең, ә акчаны безнең белән тигез аласың. - Син дә эшләмә! - дип көлде Хәлил һәм, икенче төшкәрәк китеп, мастерок алды, эшләгән шикелле булып маташты. Әлфиснең аңа бик каты ачуы килде, аның куллары калтырап куйды. Көчкә үзен үзе тыеп калды, юкса Хәлилнең ипи шүрлегенә менеп төшәргә якын иде. Моны берәр җыелышта әйтергә кирәк. Мастерны эчертеп, эшләмичә генә йөрмәсен әле дип фикер йөртте. Мастерның әтисен табып бирүеннән дә баш тартырга ниятләде. Эзләп мәшәкатьләнмәсен, әгәр ул миңа бу яхшылыкны эшләсә, мин аны инде җыелышта тәнкыйть итә алмаячакмын. Хәзер барып әйтәм: "мин әтине үзем таптым" диям, "борчылмагыз" диям. Чынлап та, нигә миңа үземә әтине эзләмәскә? Очрашудан ник куркырга? Барыбер кайчан да булса безгә очрашырга туры киләчәк. Шундый ният белән Әлфис мастер янына килде, бүтәннәрнең читкәрәк киткәннәрен көтеп торды да әйтте: - Әлхәм Зиннурович, мин әтине таптым, эзләп борчылмагыз. - Нинди әти? Әтиең берәр яры киттемени? - дип, мастер яңа папиросына ут элдерә-элдерә мыгырданды. Әлфис аның кичәге сөйләшүне онытуына шатланып китә башлады. Мастер аңа кабат дәшмәде, аңардан тиз ычкынуына күңеле булып калды бугай. Әлфис башта шатланса да, бераздан мастерның гамьсезлегенә шаккатып калды. Шул арада онытып та өлгергән? Ә үзе бит ничек вәгъдә итте? Вәгъдә бирү аңа берни дә тормый икән? Биргән вәгьдәне үтәмәүне дә ул бернигә дә санамый. Шундый кешеләр дә була микәнни? Ә ничек кешеләргә ышанырга? Ничек кешеләр шулай була белә? Шулай гамьсез булырга нәрсә мәҗбүр итә соң?.. Менә Хәлилне начар эшләр эшләргә нәрсә этәрә? Әтисе бар, әнисе бар. Әти булса, әллә мин дә шулай булыр идем микән?.. Шулчак аның янына мастер килде, почмакны дөрес салмыйсың дип бәйләнде. - Почмак ишелсә, үзеңне аклап ни әйтерсең? - Мин җавап бирмим, сез җавап бирерсез,- диде Әл-фис, кимсенеп, ачуын тышка чыгармаска тырышты. - Растворны калын салгансың, сүтеп кабат эшлә! - Юк, сүтмим, - дип, юри үҗәтләнде Әлфис, сүтәргә кирәк икәнен белсә дә. Мастер сатулашып торырга яратмый иде һәм икенче егетләргә сүтәргә кушты. Хәлил килеп, беренче ташны умырып ташлады, авызын ера-ера Әлфиснең уңышсызлыгыннан рәхәтләнде. Әлфис нишләргә белмәде, җир тишегенә керердәй булды. Егетләрнең сүткәнен һәм кабат өйгәннәрен күзәтеп торды. Мастер үзе каядыр китеп барды. Егетләр растворны тагын да калынрак салып, почмакны менгерделәр. Әлфис дәшмәде. Эшләнеп беткәч, мастерны чакырып китерде дә почмакның әүвәлгедән югарырак булуын үлчәп күрсәтте. - Растворны миннән дә калын салдылар, шуңа почмак биегрәк булды, - дип исбат итәргә кереште. Мастер каршы килгәнне бер дә яратмый, ахры, бер сүз белән кырт кисте: - Дөрес салынган, молодцы! - диде ул егетләргә, ә Әлфискә жәлләгән кебек карады. -Ничек дөрес булсын? Менә бит артык, - дип че-керәйде Әлфис, нишләргә белмичә. - Почмак дөрес, синең башың дөрес түгел, - диде мастер, көлмичә бик тыныч һәм гадәттәгечә гамьсез кыя-фәттә. Әлфиснең җилкәсеннән хәленә кергән кебек кагып торды. Әлфис аның кулын иңе белән этеп җибәрмәкче булды. Өлкәннәргә хөрмәт аны тыеп калды. Мас-тер кай арададыр кирәкле дозаны алырга өлгергән иде, хәзер яхшырган, аңарда Әлфискә карата бернинди арткы исәпләр һәм ачу ише нәрсәләр юк иде кебек. Мастер киткәч, Хәлил нәрсәгәдер Әлфис янына елышты, әйтәсе сүзе бар иде шикелле. - Син олыларга каршы барма, үзең генә көлкегә калырсың, - диде Хәлил, кемнеңдер сүзләрен кабатлап. Ул Әлфис белән уртак тел табарга теләп сөйләнә иде. - Мин хаклы идем, растворны миннән калынрак салганны үзең күрдең. Ә нигә дәшмәдең? - Дәшеп ни файда? - Артың юеш, шуңа дәшмисең. Эшкә килмисең, мастерны эчертеп, безнең белән бертигез акча аласың! - Авызыңны чамалап ач! - диде Хәлил янаулы тавыш белән. - Хәзер, авызны йомып тормам, әйе! - Әлфиснең тавышында янау ишетелмәде, ул тыныч кына әйтте. Ул тыныч булу Хәлилнең борчуын кузгатты булса кирәк. - Нәрсә эшләтерсең, әй, хәчтерүш! - дип, үзен тынычландырмакчы булды ул, ләкин аның йөзендә бераз шүрләү чагылды, битараф кына кала алмады. - Нишләтерсең, нишләтерсең? - дип җикеренде ул. Ләкин Әлфис җавап бирмәде, кулын селтәп китеп барды. Эштән кайтканда, Хәлил Әлфисне чамалап торган, ахры, әллә каян юлына туры килде. Аның баягы гаярьлеге беткән, киң елмаеп басып тора. Елмайганда, өске ирене ничектер почмакланыбрак китә. Хәлил эш турында сүз кузгаткан булды, билгеле нәрсәләрне сораштырып, белмәгәнгә салышып маташты. Бер ашханә яныннан үткәндә туктап, болай гына үзе белән кереп чыгарга дәште. - Юк, мин өйгә кайтам, - диде Әлфис, һаман баягы ачуын саклап. - Әйдә инде, берәр второй гына ашыйбыз, - дип, Хәлил кыстарга кереште. Әлфис каты торды, һаман ачылып сөйләшмәде, ә теге аның саен сагыз кебек ябышты. Әллә ул Әлфистән курка идеме, әллә эштәге "хыянәтен" юмакчы була идеме, һаман калмады, ияреп Әлфисләргә кайтты. Әнисе өйдә иде. Әлфиснең иптәш малае дип, Хәлилгә зур ихтирам күрсәтте. Әлфис эчтән генә Хәлилгә артык хөрмәт күрсәткән әнисенә һәм үзенә ачуланып утырды. Хәлилнең теленә шайтан төкергән, сайрый гына. - Әлфисне мастер ярата аны, Әлфинур апа. - Дөрес булсаң, кушканны тыңласаң, кайда да яратырлар. Әлфинур апа үз улы турында җылы сүз ишеткәч, тагын да ныграк ачылып китә, әйбәтләп чәй әзерли, төче коймак пешереп ала. - Әлфис ул - туры егет, шуңа без аны яратабыз, - дип теленә салына Хәлил. Әнисе аның саен шатлана. Әлфис исә шартларга җитешеп утыра, кунакны төрткәләп чыгарасы килә, ләкин уңайсыз, яратмасаң да ничектер яхшы түгел. - Хәлил, җитеш әле, - дип төчеләнә әнисе һәм укып бетергәч, эшкә кая җибәрүләре турында сүз чыгара. - Мин Казанга китәм, - дип, Хәлил мактанырга тотына. - Анда институтлар күп, берсенә эләкмәсәң, икенчесенә керергә була. - Билгеләсәләр барырсың, әнә анда Красноярскийга билгелиләр, ди. Бармасаң, колониягә озаталар дип ишетелә. - Себергә китәргә мин дурак түгел, - диде Хәлил, төче коймакларны варенье белән ашый-ашый. Әлфис эндәшмәде. Ул эчтән янып утыра. - Нигә, Әлфисне шунда җибәрсәләр, ул дуракмыни? - диде Әлфинур апа. - Ул - акыллы, без - дурак! - дип көлде Әлфис, Хәлилгә төрттереп. - Минем алай дип әйткәнем юк әле! - диде Хәлил, бормаланырга, ычкынырга теләп. - Әлмәттә генә калырга да була торгандыр? Әлфинур улын үзе яныннан җибәрәсе килми иде. - Теләсәм кала алам мин, ләкин теләмим. Үзәк үзәк инде ул! - Синең блат бардыр. Менә Әлфисне биредә калдырырга иде, ә? - Ярар, әни, нәрсәгә? - диде Әлфис ялварулы йомшак тавыш белән. - Хәлил билгеләми бит! - Аның танышлары бардыр. Хәзер танышларсыз берни эшләп булмый. - Кайда билгеләсәләр, шунда китәм, - диде Әлфис, чәен эчеп бетереп. - Әй син, туры Тукай! - диде әнисе ачуланып, күзенең агы белән элеккечә карап. Соңгы елларда әнисе Әлфискә олы итеп, балигъ итеп карый башлады. Аның белән киңәш-табыш та иткәли. Әмма үзенең ихтыярын тагуны бурычы итеп саный. - Туры барсаң, бүтәннәргә тиясең, үзең тигәч, сиңа да тияләр, - дип, Хәлил акыл чәчте. Әлфинур уйга калды, Әлфис йодрыкларын йомарла-ды. - Боргаланып-сыргаланып йөрергә һәр кеше дә елан түгел шул, - диде, улының бөгелми торган холкын хупламады. Шулай да койрык болгауны да өнәмәвен белгертте. Әнисенең бу сүзе ошады, Хәлил дә нәрсәдер сизенгәндәй булды. - Әгәр биредә каласы килсә, мин сөйләшермен, Әлфинур апа, бер дә борчылмагыз, - дип, сүзне икенчегә борды Хәлил. - Кирәкмәс, нәрсәгә, - диде Әлфис саңгырау тавыш белән. Аның Хәлилдән яхшылык аласы килми иде. Аңардан яхшылык алсаң, аңа ни белән булса да түләргә кирәк. Аннары Хәлилнең эшкә йөрмәсә дә, тулы акча алуын җыелышта әйтергә теләгән иде. Әгәр дә Хәлилгә эшең төшәрлек булса, ул тагын да ныграк сине үз кул астына алачак. Ә Әлфис ул нәрсәдән бик тайчына. Менә бит ничек килеп чыга: берәр бәладә ул сиңа ярдәм итә, шуның бәрабәренә син аның этлекләре турында дәшмисең. Син аңа тимәсәң, ул сиңа тими - шулмы яшәү принцибы? Ә ничек кешенең начар эшләрен әйтми калдырырга?.. Әлфис, кунак киткәч тә, шул хакта баш ватты. Әйтергәме, әйтмәскәме, дигән дилеммага төртелеп калды. Юк, ничек шундый гаделсезлекне әйтмәскә? Димәк, гаделсезлек яклы булырга? Әлфиснең гаделсезлек яклы буласы килми. Алайса, әйтергә? Җыелыш һаман булмады. Хәлил тагын авылга кайтып киткән булса кирәк, эштә күренмәде. Ә җомга көнне акча бирергә тиешләр иде. Хәлил иртүк эшкә килде. Әлфис ведомостька күз төшерде, Хәлил фамилиясе турысында 36 сум тора. Бер көн калмый эшләп йөргән Әлфискә дә шул ук бәя. Ничек инде бу? Бер дә икеләнерлек урын калмады хәзер. Әлфис әйтергә дигән катгый карарга килде. Төлке түгел, диген. Хәлил аның янына елыша, бик дусларча елмая, бүтәннәр белән эләгешкәндә, Әлфисне яклый. Беркөнне килгән дә иреннәрен почмакландырып әйтеп маташа: - Мастерның колагына өшкердем, сине биредә калдырырга вәгъдә итте. Әлфис аңа кулын гына селекте, биредә каласы бик килә торган булса да, җаны шуны теләсә дә, Хәлилнең игелеген кабул итәргә ытыргады. - Ярый, кибәк очырма инде, - дип ышанмаганлыгын белдерде. - Җир йотсын менә! - диде Хәлил һәм бик шаккатып карап, шундый чакта аның йөзендә сызыклар бетә, киеренке төс ала. - Кирәк түгел, кая җибәрсәләр, шунда... - дип, сүзне беткән санап кул селтәде Әлфис. - Әлфинур апа әйткәнгә генә, - диде Хәлил, кимсенгән кыяфәткә кереп, һәм "ихтыярың" дигән сыман, кулларын җәеп китеп барды. Әлфиснең чиксез ачуы килде: "Әлфинур апа" дигән булып, йомшартмакчы була. Ничек шулай булырга кирәк, ай-ай, хәйләкәр: минем кнопкаларны капшап карый бит! Җыелыш кына булсын, барыбер әйтәм, дип карар итте Әлфис. Производство, эш буенча җыелыш озак барды. Җыелыш рәсмилек кабыгыннан һаман чыга алмый маташты. Теге яки бу мәсьәлә буенча кырый-кырыйдан әйләнгәләп маташтылар. Тәрбиячеләр, укытучылар рәсми төстә сөйләп алдылар. Сүз мастерга бирелде. Ул һәр алдынгы укучыны сурәтләде, мактады. Шулар рәтеннән Хәлилне дә санады, аңа аерым тукталып, сөттән ак, судан пакь итеп тасвирлады. Мастер Хәлилне шундый мактады: - Аңарда ташчы таланты күренеп тора, аның өйгән стеналарына "бишле" дип кенә әйтергә була, - диде. Аннары өстәде: - Әлбәттә, мондый яхшы, тырышларны Әлмәттә дә дүрт куллап каршы алачаклар. Биредә калдыру өчен хәзердән үк оеткы салып куя, дип уйлады Әлфис. Мастер начар укучылар рәтеннән Әлфисне, тагын берничә кызны әйтте. Аттестация вакытында мондыйларга разряд түбән булачак, шуның өчен тырышырга кирәк дип сүзен бетерде. Әлфиснең ачуы килүдән нишләргә белмәде. Уч төбе тирләде, тырышып-тырышып шуны кулъяулыгына ышкыды. Директор туры һәм кырысрак кеше иде, кинәт Хәлилне фамилиясе белән дәште һәм аңа берничә сорау бирде, ахры, мастерның мактавы шикләндергән булса кирәк. Торак йортның җирдән астагы нигезе күпме, ферма, гараж ишеләрнең күпме? Стена калынлыклары күпме? Кинәт тынлык урнашты. Хәлил баскан килеш иптәш-ләренең башларына, укытучыларның йөзләренә карап тора. Ул җавап бирергә омтылып карады, ләкин берсен дә дөрес әйтә алмады. Авыз эчендә ботка пешереп маташты. Директор ничектер читкә караган килеш, Әлфискә төртеп күрсәтте һәм сорауга җавап бирергә кушты. Әлфис бер минутка каушап калды. Бик тиз үзен кулга алып, сорауларга дөрес җавап бирде. Укытучылар мастерга карадылар, теге исә карашын читкә борды. Әлфискә көч керде, куркулары каядыр чигенде. Ул үзен борчыган нәрсәләрне әйтергә ниятләде. - Менә Хәлил егерменче июньнән егерме алтысына -чаклы төзелештә бөтенләй булмады, ә акчаны безнең белән тигез алды. Шул хакта сездән сорамакчы идем. - Әлфис утырды. Һәр җыелыштагыча бераз гөжләп алдылар, директор мастерга карады. Мастер бер тәмәкесен тартып бетерми, яңасына ут элдереп маташты. Ләкин җавап бирмичә калып булмый иде. - Ул авырып килмәгәндер, - дип мыгырданды. - Алайса, акча ник тулысынча язылган? - дип, кырыс кына мастерга бәрелде. Хәлилнең җавап бирә алмавы да ачуын китергән иде. - Анысын бухгалтериядән сорарга кирәк, - дип, ычкынмакчы булды мастер. - Әлхәм Зиннурович, бухгалтерия биредә ни при чём, сез аны яхшы беләсез, - диде директор. Уңайсызлык хөкем сөреп алды. - Юк, бухгалтериядә ялгышлык киткән, мин нарядны ул көннәргә тутырмадым. Мастерның сүзләре ышандырырлык булмады. Суга сәнәк белән язган кебек, эз калдырмады шикелле. Мастер бик уңайсыз хәлгә калса да, үзен кукрайтып, әрсез тотты. - Ярар, тикшерербез, - диде директор. Әлфис исә бик куркып калды, ник әйткәненә үкенә башлады. Баштарак мастерның маңгаена бәреп чыккан тирләрен күреп, сөенеч кичергән иде, ачуы кайткан кебек булган иде, соңрак нигәдер шүрләп утырды. Аннары, әйдә, ни булса, шул булыр дип, үзен тынычландырырга тырышты. Әлфис эштән бик тынычсызланып кайтты. Аның эчендәгесе һәрчак йөзенә чыга иде. Әнисе аны күрү белән борчылып, чәүчәләклеген белгертми калмады. - Нәрсә булды тагын? Әллә кыйнадылармы? - Уйлап чыгарма, берни дә булмады, - диде Әлфис төшенке кыяфәттә. Ул арыган бугай, кәефсезлеген шуңа юрарга була. Алар сөйләшми генә чәй эчтеләр. Әлфис акча эшли башлагач, өстәлгә ямь өстәлде, мәңге дежур бәрәңге янында хәзер ягымлы май да була. Бу берике ел эчендә Әлфиснең җилкәсе киңәеп, калынаеп китте, егетләр кыяфәте керде, тавышы да үзгәрде, ир-ат тавышына охшый башлады. Ниндидер таныш аваз яңгырый аның тавышында. Кем тавышы ул? Талип тавышымы, Әлхәм тавышымы? Әлфинур бу хакта баш вата. Кайчандыр аның колак төбендә пышылдаган таләпчән, яратулы, моңлы тавышларның тембрлары инде онытылганнар, төсләрен елларның ачы суы юып алып китеп бетергән. Кем тавышы аның малаенда? Төсе, кыяфәте белән ул нәкъ әнисенә охшаган... Әх, барысы да бит бу газаплар тәҗрибәсезлектән, кешене жәлләүдән башланды. Ул Талипны жәлләп, аңа бирелгән иде. Менә бит нәрсә килеп чыкты! Әлхәм аны каян белгән? Әх, шул көнчеләр... Ник кеше берсен берсе күрә? Ник кеше икенче кешене начар күзлектән күрә? Әйбәт кенә кешеләр югыйсә, ә икенче кешене каралтуны бернигә дә санамыйлар. Ни өчен шулай? Бу кешегә нәрсә җитми? Кешеләрне бер-берсенә каршы котыртып торучы әллә берәр гайре табигый көч бармы икән? Кешенең хәзер бөтен нәрсәсе бар. Кешеләргә мөнәсәбәте дә шулай мул булса, нинди яхшы булыр иде! Юк, һаман нәрсәдер җитми кешегә! Ахры, бу элек-электән шулай килгән һәм тиз генә уңай якка үзгәрә торган нәрсә түгел. Ләкин моңа күнегеп булмый. Әх, Әлфиснең тавышы кем тавышын хәтерләтә?.. Ник бу хәтле зиһенем юк икән? Әй, тиле дә инде мин!.. Әлфинур тагын меңенче тапкыр инде үзенең срокларын саный, барысында да Әлхәм килеп чыга. Ләкин кайбер санауларында Талип та булгалый. Ул көннәрен Әлфинур бөтен ваклыклары белән күз алдына китерә. Әйе, Сандугач исемле сыеры арт аягы белән чапаланып сөтен түккән көн ул. Шул сөтне башка сыерларны катырак, озаграк савып, барыбер тутырган иде. Аннары алар урман аланына киттеләр. Гөлле елгасы буеннан җиләк җыеп төштеләр. Шул җиләк белән Әлхәмне сыйлады. Әлхәм үз авылы Туктарга кайтып киләсе барын әйтте. Анда аның карт әнисе яши иде. Алар келәттә генә төн уздырдылар. Әлхәм төш алдыннан китте. Бер сәгатьтән сыерларны саварга аны уяттылар. Савымны бетереп, көтүне озаткач, ул бераз ял итеп алды. Әллә нинди изә торган тәмле йокы килеп йөдәтте. Көндез тагын савым. Кинәт кенә бик каты җил чыгып, кара болытлар килде, хәтәр яшенләп, яңгыр яуды. Көтүче Тәкый Сандугачның аягы авыртканын әйтте. Аның быел тояк сала торган елы икән. Шул кичнеме, икенче кичнеме Талип кайтып төшкән, туп-туры аның янына килгән. Әлхәм белән йөрүемне аңа җиткергәннәр. Ул бары күрер өчен генә килгән. Кичен икесе генә калгач, аның беренче сүзе: - Әлфинур, мин сине гаепләмим! Син - акыллы кыз, үзең барысын да үлчәп эшләгәнсең!.. Әлфинур ничек җавап бирде соң? Талип бик кимсен-гән иде, аны Әлфинур шулай рәнҗеткән итеп, шуны зур шәхси фаҗигасе итеп күрсәтә белде ул. Әлфинур кешегә түгел, сыерларына ялгыш сукса да, шуңа борчылып йөри торган җан, үзенең элеккеге дустын шундый хәлгә китерүен күңеле белән күтәреп яши алмас иде. Әлфинур дустын җайсыз хәлгә калдыруына, алар арасында вәгъдә җаваплылыгы, вәгъдә көче, бәйләнеш көче, уртак серләр, уртак эшләр, уртак сүзләр көче булмаса да, үзен бик начар эш эшләгән кеше итеп тойды. Талип исә Әлфинурның йомшак ягын яхшы белеп, шуны үз файдасына тирәнәйтеп арттырды. Әлфинур бернинди хыянәт, бернинди ярамаган эш эшләмәсә дә - эшләгән, хыянәт иткән шикелле китереп чыгарды Талип. Ул моны бик йомшак итеп, юк, син миңа хыянәт итмәдең, безнең арада керсез яратудан башка берни булмаган дип әйтсә дә, үзе аны гаепле санады. Әлфинурга әле бер кеше бервакытта да болай рәнҗегәне юк иде. Шуңа күрә ул югалып калды, үзен чиксез гаепле санады, шул гаебен йолыр өчен нишләргә дә белмәде. Ә Талип үзен рәнҗеткән өчен түләү таләп иткән шикелле сүзләр ычкындырды. - Юк, юк, Әлфинур, ул сүзләремне кире алам, мин әйтмәдем, син ишетмәдең, - диде. Ләкин аның белән Әлфинурның йөрәге тынычланмады, киресенчә, ачытты гына. Талип бу манёврны исәп белән эшләде. Ул үзенең йомшаклыгы белән, яклаусызлыгы белән, мескенлеге, үз-үзен бик түбән куюы белән алдырды. Әлфинур үзен бик кыен хәлдә тойды, ышана торган табигатьле, бүтәннәр өчен үзенекеннән баш тарта торган холыклы булганга, түзеп булмаслык дәрәҗәдә Талип каршында авыр иде. Үзен чиксез бурычлы итеп сизде. Кешенең хисләрен җимергән, бәхетен ваткан шикелле итеп сизде... Аңа бирелгәч, ул үзенең кешелек бурычын үтәгән кебек хис итте, өстеннән тау төшкән кебек булды. Талипның гафу үтенеп елавы, шыңшуы аны аптырашта калдырды. Әлфинур елыйсы урынга ул елый. Менә бит ничек килеп чыкты. Талип җиңүче, уңышка ирешүче булса да, үзен уңышсызлыкка дучар булучы итеп куя белде. Әлфинурга аны юатудан бүтән чара калмады. - Мине гафу ит, әгәр итә алсаң, Әлфинур, - диде Талип. Бу үтенүгә: "Юк, син үзең мине гафу ит", - дигән үтенеч әйтелү соралып тора иде һәм Әлфинур шулай әйтте дә. Әлфинур үзе корбан булучы да һәм аны үзенең шайтан хисләрен төкәндерергә корбан итүчедән гафу да үтенергә тиеш. Төлке чебешне каптырды, чебеш төлкедән ярлыкау сорый. Бу берәр мәсәлдә генә була торган фаҗига түгелме соң? Юк! Талип белән Әлфинур арасында мөнәсәбәт шулай булды. Әлфинур күңелендә Талип фәрештә табигатьле, әйбәт кеше булып калды. Әлфинур һаман әле Талипны жәлләп искә ала. Аны көтәсем калган, ул мине болай итмәгән булыр иде. Миңа аның каргышы төште, шуңа күрә минем тормышым уңмады, ул чынлап та яраткан булган. Әлхәм белән бәйләнүемә миңа бик нык рәнҗегән булган. Әлхәм бит аны тәмам ышандырды, үзенең хисләре белән аңа уйларга ирек бирмәде, өермә кебек килде дә үзенә суырып алып китте. Әлфинур башта бирелмәде, бик каты торды: - Язылышыйк, аннан көн-төн үзеңнеке булыр, - диде Әлфинур, ялварды, елады. Ләкин Әлхәмнең тискәре холкы бар иде. Нәрсә каты тыела, бирелми, ул шуны алырга омтыла, шундый эшкә аның ихтыяр көче бермә-бер арта, фантазиясе коточкыч эшли, каршы көч аның бәреп үтү сәләтен туксан процентка күбәйтә. Әлхәм яшь чакта шундый холыклы иде. Әлфинур аңа үзен тәкъдим итсә, ул алмас та иде, андый бүләкне алмый иде ул. Әлфинурның броня шикелле каты торуына каршы ультиматум куйды: - Йә ул, йә мин, хәзер китәм, син мине бүтән беркайчан да күрмәячәксең! Әлфинур, атылган, канаты сынган кош шикелле, әле алай, әле болай талпынды, тетрәде, әллә ниләр уйлап бетерде. Әлхәмне югалту аның өчен тормышын югалту белән бер тоелды... Ул көнне, мин акка зәңгәр борчак төшкән күлмәгемне кигән идем бугай. Аннары нәрсә булды соң әле? Әлхәм үзенең ультиматумына уңай җавап алганнан соң, озак килмәде. Әлфинур шул чакта саргайганнарын мәңге онытасы юк. Әлфис кичке сигезенче класста укый башлагач, үзен бөтенләй икенче кеше итеп сизә башлады. Техникумны алар быел тәмамлаячаклар. Әлфиснең ничек тә урта мәктәпне бетерәсе килә. Урта белем белән кая да китәргә, хәтта институтка тәвәккәлләргә мөмкин. Башта уйнап кына, булса булыр, булмаса - юк дип тотынган иде. Уку Әлфисне шундый нык мавыктырды, ул ял көннәрендә ял итми. Офыгы киңәйгән, алды яктырган шикелле тойды, ул офык аны һаман үзенә тарта да тарта. Техникумда аларны билгеләү башланыр алдыннан, кичке мәктәп директоры Фатыйхов, үзе барып, Әлфисне биредә калдыруларын хәл итте. Техникумның хуҗасы аның танышы иде, шуңа күрә ул мәсьәлә проблема булмады. Хәлилне Бөгелмәгә билгеләделәр, күп кенә егетләр Красноярск шәһәренә киттеләр. Әлфис бер төзү конторына ташчы булып эшкә урнашты. Мактамада торып, Әлмәткә барып эшләде. Уку да шунда иде. Әлфис өйгә фәкать ярты төндә генә кайта... Әнисе хәзер аны ачуланмый, аңа кычкырмый, ананың һәрбер хәрәкәтеннән улын таяныч итеп тою, улы белән горурлану сизелә иде. Беркөнне Әлфискә классташы Ләлә Алфинова белән бергә кайтырга туры килде. Әлфис вокзалга ашыга, ә кыз биредә тора. Ул ашыкмый, егеткә бик уңайсыз булды, шулай да сер бирмәде, өйләренә чаклы озатып куйды. Вак-төяк нәрсә сөйләнеп бардылар. Әлфисне бер фикер кы-тыклады: бу кыз нигә кичке мәктәптә укый икән? Күренеп тора, үтә яхшы тормышлылар булса кирәк. Ләлә соңгы модалы чалбар кигән, иңендә кечкенә генә транзистор. Тәнәфесләрдә шуны борып җибәрә, бөтен классны музыка белән ял иттерә. Үзе болай тыйнак кына күренә, әлбәттә, шәһәр кызлары шикелле батыр, юкка-барга оялып тормый. Берсендә Әлфиснең кәгазе беткәч, калын дәфтәр бирде. Шимбә көнне тагын бергә кайттылар. - Мин синең исемеңне яратам, - диде Ләлә, көлә-көлә. - Ә син минем исемне яратасыңмы? Әлфис аптырабрак калды. Ул бер дә җай өчен болай да ялганлый белми иде. - Белмим, - диде ул, көлемсерәп. Ләләнең күзенә карарга кыенсынды, каядыр горизонтка төбәлеп торды. Ләлә үзенең очкынлы күзләре белән аны күзәтте. - Белмимнең башы авыртмый, ди безнең әни. - Белмәгәч, беләм дип ялганлыйммыни? - диде Әлфис, көлә-көлә. Аның тавышында кызга чиксез соклануы ишетелде. Ул үзе алай теләмәгән иде дә, шулай килеп чыкты. Үз ихтыярына буйсынмаган ниндидер көч аны шулай иттерде. - Юк, иң яратмаганым ялган! - диде Ләлә, җитдиләнеп, һәм бераз тынып, уйга калып торды. Аның соры күзләре моңсуланды, озын керфек-ләренең дерелдәгәне күренде. Ялган аша бераз каза күргән, ахры, бу, дип уйлап алды Әлфис. Ләлә транзисторын борды, уңайсыз тынлыкны шунда ук юкка чыгарды. Аннары туктатты да Әлфискә күтәрелеп карады. Егет ак күлмәктән, җиңнәрен сызганган, шоколад төсле беләкләрен күкрәгенә кушырып, үзенең киң җилкәсе белән горурланган шикелле басып тора. Ләлә уйнак күзе белән аңа карады: - Ничек син мәсьәләләрне шулай ансат чишәсең? - дип елмайды. - Белмим. Чишәм инде, башыңа төшкәч, башмакчы буласың, диләр. - Әх, мин булдыра алмыйм шул. - Тырышырга кирәк. - Шартласам да булмый, төнәп карадым инде. - Тырышкан ташка кадак кагар, ди бит. Егет көлемсерәгән, ничектер үзен өстен сизгән кебек кызга карады. Кызның чая күзләреннән, матур маңгаеннан, алсуланып торган иреннәреннән көч һәм мәһабәт, сәламәтлек бөркеп тора иде. - Ташка кадакны кагып булмый инде анысы! - Була дип әйтергә кирәк, шулай әйтсәң, көчлерәк буласың. - Юк, мин булмастайны була дип әйтә дә, шуңа ышана да алмыйм. Ул, егет алдында үзенең серен ялгыш ачкан кебек, сискәнеп куйды һәм кинәт кенә: - Ярый, мин - өйдә, - диде дә транзисторын каты итеп кычкыртып кереп китте. Әлфис берни әйтә алмый калды, ахры, мин ярамаган сүз ычкындырдым дип уйлады, эчендә үзенә канәгатьсезлек, борчу туды. Мин шул әллә нинди ботаклы-чатаклы, үткен почмаклы, шомартмаган кеше. Аралаша башлау белән кешеләр аның ботакларына сөртенәләр, почмакларына бәрелеп җәрәхәт алалар. Ләлә дә, ахры, миндә өмете акланмавын сизеп, ачуланып кереп китте. Ах, ахмак баш мин, нәрсә лыгырдап торган булам бит! Мәсьәлә чишә алмаса, аның ул шәхси эше, ә шәхси эшкә тыгылырга ярамый. Ничек акыл өйрәтеп торган булам бит! Тиле! Мин үземне өстен куйдым, ахры. Үзен өстен куйган кешене кем яратсын... Әлфис үз-үзен тиргәп кайтканда, артына борылып карады. Ничектер озын аяклы, тыгыз, төз фигуралы Ләләнең аяк тавышы ишетелгәндәй булды. Юк, ул кыз түгел икән. Тротуардан тагын бераз баргач, тагын Ләләнең аяк тавышына охшаган аваз аны борылып карарга мәҗбүр итте. Юк, ул түгел иде. Ничек кызның кәефен җибәрде ул? Үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Әлфиснең әз генә үзе сынаган тәҗрибәсе була башлады. Ул тәҗрибә буенча шулай килеп чыга: һәрвакытта да, бөтен очракта да шулай чат дөресне әйтергә, сөйләргә ярамый. Һәркем дөреслек булсын, ди, дөреслекне таләп итә, ә үзе турында чын дөресен әйтсәң аңа, ул сине яратмый башлый. Ләләгә мин нәрсә уйлыйм, шуны әйттем, шуңа, ахры, аның кәефе кырылды. Икенче көнне Ләлә бөтенләй икенче төрле: шат кү-ңелле, дәресләрен дә әйбәт белә, очып кына йөри. Бүген ак кофта һәм зәңгәр юбка киеп килгән. Күкрәкләре, яфракларны төртеп үскән гөмбәләр кебек булып, күлмәк аша беленеп торалар. Үзе малайлар белән кәнфитләнеп маташа. Әлфис күрсен өчен шулай итәме, билгесез. Теләсә нишләсен, кызлар шулай булырга тиешләрдер, чытлык-лану, кылану аларга килешә. Тагын бергә кайтырга туры килә. Ләләне озатып Әлфис көн дә машинага соңга кала, шулай да сер бирми. Ләлә аңа кызык, кәефенең әле болай, әле тегеләй булып үзгәрүе белән мавыктыргыч. Аңарда ниндидер тарта торган көч бар. Әлфис шул көч кырына эләккән кеше шикеллерәк сизде үзен. - Сиңа ак кофта, зәңгәр юбка килешә, - диде Әлфис. Җавап урынына Ләлә каты итеп транзисторын кычкыртып җибәрде. Ачуы килгән сүзгә Ләлә һәрвакыт шулай "җавап бирә". - Бетте, бетте, - дип төзәтте Әлфис ялгышын. Ләлә транзисторын туктатты да: - Әллә нинди зәгыйфь комплимент әйтәсең! - диде һәм шаркылдап көлеп җибәрде. Аның вак шикәр шакмаклары кебек ак тешләре күренде... Әлфис елмаеп, рәхәтләнеп карап торды. - Син балта белән юнган, Әлфис, - дип елмаеп башлады Ләлә. - Ә-ә, ачуың киләме дөресен әйткәнгә? Кыз бармагы белән Әлфиснең күзенә таба төртеп, матур итеп көлә. - Дөрескә ачуым килми, - диде Әлфис, җитди төс алып. - Әйдә, дөресен генә әйтергә, дөрес сүзгә ачуланмаска! - Риза, - дип, Әлфис кызның кулын учына алды һәм үзенең учы юеш булганга уңайсызланып калды. - Юеш уч нәрсәне белгертә? - дип, кыз кулын алды һәм егеткә төбәлде. - Белмим. Син миннән Морзе әлифбасын сора, - диде Әлфис, юри мактанып. - Юеш уч - дәртлелек билгесе. - Син аны каян беләсең? - Анысы сер. Без икебез ике утрау. Син үзеңә бер утрау, мин үземә бер утрау. - Юк, син серле утрау, - диде Әлфис, сүз җае чыгуына куанып. - Син дәртле утрау, - дип көләргә тотынды Ләлә һәм ничектер кулы белән Әлфискә тотынды, аларның куллары очрашты һәм озак аерылмадылар. - Кемдер әйткән: "Кешеләр диңгездә йөзеп йөрүче чүл-мәкләр. Дулкын аларны бер-берсенә китереп бәрә". Ләлә кинәт тагын транзисторын борып кычкыртып алды. - Шуннан нәрсә була? - диде Әлфис, Ләләдән фикер-нең дәвамын беләсе килеп. - Уйла! - Ләлә, көлемсерәп, транзисторын туктатты да Әлфиснең уйларын күзәтеп барды. - Әһә, бер чүлмәкне икенчесенә бәрсәң, аның берсе ватылырга тиеш. - Ничек инде, тиле? - диде Ләлә, аптырашта калып. Ул мондый нәтиҗәне башына да китереп карамаган. - Бәрелгәч, кайсы нык түгел, шунысы ватыла. Бу - закон, физика законы. - Китсәнә! Кешеләр турында сүз бара бит. - Кешеләр белән дә шулай була торгандыр, - диде Әлфис, үз сүзенә үзе ышанырга теләп. - Физик законнар кешеләргә кагылмый, - дип, Ләлә бик ышанган һәм катгый мәгънәдә әйтте. Әлфис моңа каршы берни дә исбатлый алмады. Ләлә нигәдер уйга калды, үзенең катгый раславының бик үк нигезле түгеллеген аңлаган кебек булды. - Син - чүлмәк бер, мин - чүлмәк ике, - дип көлде Әлфис. Ләлә дә көләргә тотынды. - Син нинди балчыктан әвәләнгән соң? - Ләлә үзенең сүз табышына үзе сокланып, тагын да ныграк шаянланды. - Мин мәте балчыгыннан. Ә ныклык мәтегә бәйләнмәгән, утта күпме чыныктырылган, шуңа бәйләнгән. Әлфис кызның кулын катырак кысты, беләген аның ялангач беләгенә сыендырды. Ләлә кулын тартып алмады. Алар урам буйлап көлешә-көлешә бардылар. Бу дөньяда алар икесе генә, алардан башка бернәрсә дә юк шикелле тоелды. Вакыт шундый тиз үтте, әле икесе бергә биш минут кына бергә булдылар кебек хис иттеләр. Әлфис үзенең тәнендә чиксез җиңеллек, беләгендә чиксез көч, күңелендә чиксез батырлык тойды... Төн ничектер төн шикелле караңгы түгел, тәмле төш шикелле булды. Ләләнең шәүләсе, аның артыннан ияреп, өйләренә кайтты. Һәр почмакта аны Ләлә күзәтеп торадыр кебек. Озын аяклы бу кызның аяк тавышлары аның колагында һаман янәшә атлап барган кебек ишетелеп торды. Әлфис хисләренең эчтә шулай кабынган саен, хисләрен ныграк яшерде, аны белгертмәс өчен бөтен көчен куйды. Ул җитдиләнде, аның башына уенсыз, шаярусыз җитди уйлар килде. Шаяру, уен каядыр юкка чыкты, җанның бөтен нәрсәгә бер итеп карый торган гамьсезлеге каядыр юкка чыкты. Җанга гамь, борчылу тулды. Күңеле, иске тиресен сатып яңаны кигән шикелле, бөтенләй үзгәрде. Дөньяны яңа гына ачкан кебек, аңа һәрбер нәрсә кызык тоела башлады. Бу нәрсәдән булыр? Моңарчы йоклап яткан күңеле йокысыннан уянган, арынган кебек, еракка төбәлә. Аның күз алдын ниндидер пәрдә каплап торган, хәзер менә пәрдәне кемдер алды һәм аңа якты, иркен булып калды... Шул аңа кыюлык, үз көченә ныграк ышану бирде. Әтисе турында, нәселе турында уйланды, беләсе килде. Әнисе белән ашап утырганда, шул хакта җайлап кына сүз чыгарды. - Сорама дип әйткәнем бар бит, ата булырга лаеклы кеше түгел ул. - Әлфинур моны бик тыныч кына, бер пүчтәк мәсьәлә кебек итеп, болай гына әйтте. Үзенең эчтән дулкынланганын сиздермәс өчен, тагын өстәде: - Юк нәрсә белән баш катырма, шул гынамыни соң? - Беләсе килгәч, нишлим? - диде Әлфис сүзне беткәнгә санаган тавыш белән. Әнисенең битендә нерв тимгелләре күреп, тагын кабынып китәр дип курыкты. Бүген эштә дә күңелен кырган нәрсәләр булып алды. Әлхәм Зиннуровичны техникумнан чыгарганнар икән. Әлфисләр кузгаткан эш бүтән группаларда да булган. Ташчылар конторына аны прораб итеп билгеләгәннәр. Менә тагын аның кул астына эләктем дип, Әлфис бик борчылды, шулай да тышка үзенең кайгысын чыгармады. Мондый күңелсезлекләргә ул хәзер әллә ни әһәмият тә бирми, бар нәрсә дә аңа әүвәлгедән җиңелрәк тоела. Әгәр үч ала башласа, эш бетмәгән, бүтән җиргә күчәрмен дип тынычланды. Берничә көннән тагын көтелмәгән нәрсә: аларга Хәлил эшкә кергән булып чыкты. Аларга бер объектта эшләргә туры килде. - Монда чакыртып алдылар, - диде Хәлил, үзен бер кирәкле кеше кебек иптәшләрчә аңлатып. Ул моны Әлфискә дип әйткән булып, бүтәннәргә үзенең бәясен арттырырга исәп иткән иде. - Һе, кирәкле кишер яфрагы, - диде бер чая гына егет. Ул Сарыйм исемле иде. - Менә ышанмый, әнә прорабтан сора, - дип чәчрәп чыкты Хәлил. Ул ничектер кызганыч тоелды Әлфискә. - Эт чакыртсынмыни сине? Бәяле эшче булсаң иде. Блат белән кайттым диген инде. Әнә прорабтан сора! - Хәлилнең бу юлы тавышы ышанычлы түгел иде. - Әй, беләм инде, - дип, Сарыйм кул селтәде һәм тәмәкесен тәмләп суыра башлады. Хәлил кызарды гына, каршы сүз әйтмәде. Ачуы килүен белгертмәс өчен тәмәке кабызды, нәрсәдер әйтеп көлгән булды, ләкин аңа беркем дә кушылмады. Хәлил беренче көндә шулай бүтәннәрдән өстенлекне үзенә алырга теләгән иде, теләге ташка туры килде. Ярты көн эшләү белән, Хәлилнең нинди икәнен белеп алдылар. Ул авырны күтәрергә йөгереп бармый, бүтәннәр күтәргәнне көтә. Эштә кеше бик тиз беленә шул, сүзләр белән, хәйлә белән биредә бәяңне күтәрә алмыйсың. Йорт салырга нигез хәзерлиләр. Тактадан арматура ясыйлар. Аның эченә тимерчыбыктан эшләгән челтәр куялар һәм шуның өстенә сыек бетон коялар. Самосваллар арматураларга ерак туктаганлыктан, бетонны тачкалар белән ташырга туры килә яки күперчектән күперчеккә көрәк белән ыргытып тутыралар. Һәр кеше дә биредә тигез көч салырга тиеш. Әлфис риясыз эшли, бер дә иренеп тормый, бүтәннәр кузгалганчы эшкә барып тотына. Кичен форматур китерделәр, кран да килде. Форматурга бетонны тутыралар, кран аны өскә - арматурага күтәреп сала. Арматураның йозагын ачалар. Ләкин бетон форматурга ябыша да төшми. Нишләргә? Әлфис, лом алып, өскә, кранга менеп китә һәм форматур кырыена басып, лом белән уртасына кадый, бетон коела, бераз тырышкач, форматур бушап кала. - Молодец! - дип, Сарыйм Әлфискә кычкыра. Кран буш форматурны һәм Әлфисне җиргә төшерә. Форматурны бетон салырга җайлап куялар. - Туктагыз әле, - дип, Әлфис үтенә. Кайберләре тәмәке төрә башлый. Әлфис тиз генә ике чиләк су алып килә һәм арматура эчен су белән чылата. Бетонны шунда төйиләр, аннары кран арматура өстенә аны күтәрә. Әлфис, тиз генә менеп, форматурның йозагын ача. Бөтен бетон майлаган кебек, арматурга төшеп бетә. Бу юлы Сарыйм суга Хәлилне җибәрә. Хәлил каян алып килергә дип озак сораша. - Әнә прораб өендә кран бар. Хәлил иренеп кенә китә. Ул атлаганда әле бер якка, әле икенче якка түнә, йөзендә канәгатьсезлек билгесе. Барысы да аңа карап тора. Ниһаять, аның аркасы прорабный ишегендә югала. Тегендә нәрсәдер маташа, һаман күренми, көтеп торганга, ахры, озак булып тоела. Менә, ике чиләк тотып, ул сукмакта пәйда була, бераздан тирләп-пешеп, паровоз шикелле пыш-пыш килеп, Хәлил ике чиләк суны форматурга сибә. - Бирегә шланг белән сузарга кирәк аны, - ди ул, Сарыймга төбәлеп. - Ялкауга эш кушсаң, ул сиңа акыл өйрәтә башлый! Кемнәрдер шаркылдап көлә. Сарыймның йөзендә җитдилек, ул көлүне ишетмәмешкә салына. Ә Хәлил ни әйтергә белмичә карап тора. - Үзебез өчен әйтәм, - дип кыстыра ул гаҗизләнгән кебек. - Үземнең персонам өчен диген. Сине бирегә персонально китергәннәр, ләкин персонально уңайлыклар тудырмаганнар. Тагын шаркылдап көлү яңгырады. Сарыйм нигә дип аңа бәйләнде әле? Хәлилнең "мине бирегә чакырып кайтардылар" дигән сүзе ошамады бугай Сарыймга. Ләлә күңеле белән җанына иптәш сайлый. Уйлары, хыяллары шул кәсеп белән кайный. Яшенең шундый вакыты җитте, бер үзенә генә аңа ничектер читен була башлады. Эченә, күңеленә ниндидер моңсулык, томан тула шикел-ле. Башта фикерләр тулып ташый, җанда ниндидер артык нәрсәләр пәйда булган кебек. Шундый күңел байлык-лары белән бүлешәсе килә, кемгәдер бүләк итәсе килә, кемнәндер бүләк аласы килә. Җан тыныч түгел, билгесез борчулар, билгесез шатлыклар килеп аны тетрәтәләр. Әни белән бу хакта сөйләшеп тә, киңәшеп тә булмый. Башта Ләлә әнисенә шуңа якын нәрсәләрен, шикләрен, тәшвишләрен аңлатырга маташкан иде, юкка гына көч түкте. Әнисе үзенең яшь вакытын бөтенләй оныткан иде. Онытканга аны гаепләп, аңа ачу итеп тә булмый. Ләлә үзеннәнүзе икенче бер җанга тартыла иде. Аның иптәш кызлары булмады, ул ничектер аларга ябышып китә алмады, Ләләнең үзенә дә кызлардан ябыша алучы табылмады. Ләлә үсмер чакта да малайлар белән күбрәк уйнады, алар белән уртак телне тизрәк тапты. Сигезенче класста укыганда, бер малай белән дуслашкан иде. Аңа серләрен сөйли торган булды. Ләкин малай мактанчыграк иде, кеше алдында Ләләнең серләрен белгәнлеген сиздерергә ярата, шуны әйтергә теле кычытып йөди. Ләлә белән икесе генә калгач, мин алай дип әйтмәдем, әйтергә уема да килмәде, дип антлар итәргә тотына. Ул бик җиңел генә ант итә һәм бик җиңел генә антыннан кире кайта. Ләлә үзенең сүзләрен бүтәннәргә сөйләмәгәнне ярата. Ә аның серләре бик күп: менә мин сине кичә кич сәгать сигездә уйладым, ә син мине уйладыңмы, ди ул егеткә. Теге, бәлки, уйламагандыр да, нәкъ шул вакыт сине уйладым дип ант итә башлый. Ләлә аңа ышанмый, Ләләнең аңа карата өмете кимсенә. Син минем турыда нәрсә уйлыйсың, ди Ләлә тагын егеткә. - Ә син минем турыда нәрсә уйлыйсың? - дип, егет каршы сорау бирә. Ләлә дәшми, аннары әйтә: - Иң элек син әйт. - Көндәлегеңне укытсаң әйтәм. Юк, көндәлегеңә язып куярмын синең хактагы фикеремне. Ләлә бик тиз ышана, риза була. Икенче көнне, соңгы имтихан алдыннан, кыз гәҗит белән тышлаган көндәлеген егеткә бирә. Ләлә имтиханны әйбәт кенә тапшыра. Бер көннән соң чыгарылыш кичәсе көтелә. Алар класс белән рәсемгә төшү өчен җыелырга тиешләр. Ләлә бик матур киенеп, бик очынып, канатланып иптәшләре янына ашыкты. Ул соңгарак калган, бөтен класс җыелып, шау-гөр килеп утыра. Менә ул килеп керә. Кинәт бөтен класс: "О-о-о-о!" - дип мөгри. - Мине үбеп кара әле, - диде бер кысылган тавыш. - Мине чокыр аша күтәреп чыгар, - диде икенчесе, көлүен көчкә-көчкә җиңеп. - Минем синең йөрәк яныңда буласым килә, - диде өченчесе, калын бас һәм каһкаһә белән көлеп. - Мин Шәмси Кәримовичны өзелеп сөям, - диде дүртенче малай, кыбырсынуына чыдаша алмыйча. - Мин аңа тормышка чыгарга риза. - Ә син минем күзләремә кара, шуннан барысын да белерсең, - дип кычкырды нечкә тавышлы берәү. - Син мине кысып кочтың, ә миңа нинди рәхәт булуын белмәдең, - диде тагын берсе, көлүенә буылабуыла. Болар барысы да Ләләнең көндәлегенә язылган сүзләр иде. Барысы да егылып-егылып көләләр. - Ник ул егет миңа карамый? - диде бер кысылган, пыскыган тавыш. - Ник ул егет мине тагын үпмәде? - дип кычкырды арттагы партадан кемдер. Ләлә класстан ничек атылып чыкканын белми, аңардан түшәмне җимерердәй булып, көлеп калганнарын гына хәтерли. Кайтып урынына аугач, беренче фикер: димәк, ул минем көндәлекне бөтен класска укыткан? Нинди хыянәт? Нинди сатылу? Ник ул шулай эшләгән? Мин аңа нинди начарлык эшләдем соң? Ник ул мине шулай хур иттерде? Малайлар арасында да сатлыклар була икән! Нинди алдану! Ничек кешене шулай алдарга мөмкин? Ничек кешенең ышанычын шулкадәр аяк астына салып таптарга мөмкин? Хәзер кеше күзенә ничек күреним инде мин?.. Ләлә нишләргә белмәде, бөтен кеше аңа дошман, әшәке, кара эчле булып күренде. Дөнья тәмуг шикелле, үзенең утында аны яндыра, аны өтә, син бу дөньяда артык, син кирәксез дип тәкрарлый кебек. Бөтен тирә-як аны күпсенә, аны кире тибәрә, син пүчтәк җан, уңмаган, файдасыз зат, дип, аның йөзенә бәреп әйтәдер төсле. Дөнья аны төрле яклап кыса, үзенең зынҗырына бәйләмәкче була кебек. Ул артык бу тормышка яраксыз, тормыш дулкыннары аны яр ташына чыгарып бәрде дә имгәтеп ташлады. Канатларын каерып, күккә күтәрелә алмаслык итеп ташлады... Әй, кешеләр, миннән сезгә ни кирәк? Миннән сез нәрсә көтәсез? Көтсәгез, нигә минем өстән көләсез? Минем эчем тышымда иде. Минем йөрәгем күкрәгем эчендә дә, күкрәгем тышында да иде. Сез минем йөрәгемә таш ыргыттыгыз, йөрәгем челпәрәмә килеп ватылды. Әй, кешеләр, мин яхшы, эчкерсез идем бит. Ә сез мине аңламадыгыз. Ник сез мине аңламадыгыз, аңларга да теләмәдегез? Минем сезгә нинди начарлыгым тиде соң? Әй, кешеләр, нигә сез шулчаклы шәфкатьсез? Юк, минем үләсем килми, кимсетелгән, рәнҗетелгән буласым килми, минем бөтен теләгем бәхетле булырга омтылу иде. Бәхеткә омтылу, кешене аңларга омтылу, минем омтылышым шул гына иде. Мин кешеләрне аңларга тели идем, сез минем юлыма таш салдыгыз. Кешеләрне аңлаудан ярату башлана. Мин фәкать кешеләрне яратырга гына теләгән идем. Кешене яраткан кеше генә үзен бәхетле саный ала дип укыганым бар һәм мин шул кагыйдәне тормыш программам итеп алган идем. Мин бары үземнең тирәмдәге кешеләрне яратырга, аларга яраклы булырга омтылдым. Кешеләрне яратырга омтылу нинди киртәгә очравын мин белмәдем шул. Минем әле күңелем тәҗрибәсез, ул үзенең файдасын кайгыртмый, ул үзен фәкать кешеләргә генә багышларга теләгән иде. Нишләп сез үзегезгә файда китерергә, игелек итәргә омтылганнан шулай үтереп көләсез. Мин ялганлый белмим, минем сүзем белән эшем бер. Ә сез нигә ялганлый белмәгәнне бәяләмисез? Нигә сез кечкенә генә чынлык, хакыйкать алып килгәнне дә күтәрә алмыйсыз? Әллә сез хакыйкатьтән куркасызмы? Әллә сез үзегезнең куркуны көлү белән аңлаттыгызмы? Шулай булса, нинди кызганыч! Әй, кешеләр, нигә сез шулай уйламыйча хакыйкатьтән йөз чөерәсез? Мин бит бары кешеләр берсен берсе аңлый алмаудан туган кыргыйлыкны фаш итү юлына барырга теләгән идем. Бер-берсе хакындагы дөреслектән башка кешеләр бер-берсенә ышана алмыйлар һәм ышанмагач, ярата да алмыйлар. Ярату булса, бөтен нәрсә була: бәхет тә була, ирек тә була. Ярату булмаса, бернинди байлык та, алтын да күзгә күренми, ди яңа бер акыллы галим. Мин шуны дөрес дип уйлаган идем, димәк, ялгышканмын! Юк, мин ялгышмадым, сез ялгыштыгыз. Яратуга каршы көлеп җавап кайтармыйлар! Сез ялгыштыгыз! Ләләне хастаханәгә салдылар. "Нерв тетрәве" дигән диагноз куйдылар. Әлфиснең әнисе дә, башы сызлап, шул хастаханәгә кергән иде. Ләлә белән бер палатада яттылар. Ләлә Әлфисне беренче тапкыр шунда очратты. "Дәшмәгән була, бер мактанчыктыр әле", - дип уйлады аның турында. Менә аларның тормыш сукмаклары ике елдан соң тагын очрашты. Ләләгә егет хакында фикерен хастаханәдә ятканда ук үзгәртергә туры килде. Әлфис әнисенә тавык шулпасы пешереп китергән иде. Ләләгә дә бирделәр. Үзенә тәмле әйберләр күп китерсәләр дә, кыз шулпаны яратып ашады, ахры, шул көннән соң тамагына каба башлады. - Ир-ат пешергән ашка фәрештә ике канатын да тигереп ала, ди, шуңа тәмле була, - дип көлде Әлфинур апа, кызга карап. Кыз да тезелеп киткән ак тешләрен кызгылт иреннәре арасыннан күрсәтеп елмайды. Әлфис уңайсыз-ланып, кызга карамады, дәшмичә тик утырды. Әлфинур апа малаена бик күп эшләр кушты. Идән юарга, ашарга пешерергә, су кайнатып, сөлгеләрне чайкап алырга, кара аны, "Новость" порошогы алырга онытма, дип, кат-кат әйтә. Әлфис салмак кына тыңлап тора, сүзсез генә ризалыгын белгертә, каударланмый, барысын да эшләргә вәгъдә итеп, сүз белән әнисен тынычландырмый, күренеп тора, кушканнарның ул барысын да үтәячәк һәм аны зур бер казаныш итмәячәк. Күренеп тора, ул әнисен бик хөрмәт итә. - Идән дә юамы? - дип сорый Ләлә, егет чыгып кит-кәч. - Ә нәрсә? - ди Әлфинур апа, бер дә исе китмичә. Үзе, сынап, кызга карап куя, фикерләре яшен тизлеге белән чабып уза: бу минем улыма пар була алырлыкмы? Ләләнең беркатлы булуы аңа ошый. Юк, бу кыз бик чибәр, дип уйлый аннары, юк, бу Әлфисне санламас. Чибәрләр бик көйсез булалар, көйләтәләр, иркәләтәләр. Әлфис ул кеше өчен күп көч түгәргә риза, ләкин аны тәмле сүз белән сыйларга булдыра алмый. Тәмле тел бик кирәк, тәмле телгә сәләтле кеше - бәхетле кеше. Ялагайлану, ярарга тырышу бер дә юк аңарда дип фикер йөртә Әлфинур апа. Шуңа күрә яшәве авыр булыр инде аңарга. Кеше бит горурларны яратмый, үзенә баш игәнне, буйсынганны ярата. Ни өчен шулай? Кеше ни өчен үзенә кемне дә булса баш идерергә ярата? Шунда аның мин-минлеге кинәнә. Үзе белән санашсалар, үзен мактасалар, кешенең мин-минлеге тантана итә, чын рәхәтне шул чакта кичерә. Шуңа күрә кеше арасындагы мөнәсәбәтләрдә пропорция югала. Лаеклылар лаексыз урында, лаексызлар лаеклылар рәтендә йөриләр. Бу тормышның бер середер, ахры... Юк, Ләлә Әлфискә пар түгел, үзе иркә, үзе хакында, үзенең матурлыгы хакында олы фикердә. Бик рәхәттә үскән, бердәнбер кыз. Әлфинур апа үзенең уйларыннан үзе оялып, кыз ягына карап алды. Ләлә берни белми, үзенең китабына ябышкан, укый да укый. Табиблар аңа укымаска кушалар, ә ул качып-качып укый. - Нервыңны бетереп укыма, - ди бер яшь кенә хатын. - Киресенчә, нервым шуның белән тынычлана минем. - Ләлә бер минутка китабыннан аерылып аптырап карап тора. Ничек китапсыз яшәргә мөмкин, дип уйлый ул. - Китап кешесе булырсың, - ди теге хатын, көзге алдына баскан килеш, билен капшый-капшый. - Китап кешесе булу начармы? - Ләлә дә хатынның нечкә биленә карый һәм анда бернинди нәфислек күрми. - Китапта кеше бер төрле булса, тормышта икенче төрле. - Аның нәрсәсе куркыныч? Пусть шулай булсын. Хатын, халатын салып, һаман билен көзге алдында карый. Чынлап та, биле матур икән, дигән фикергә килә Ләлә. Шундый бил хәзер модада. Хатын, үзенең көзгедә чагылган чибәр тәненә гашыйк булган кебек, шундый онытылып карап тора. Аннары арты белән борылып карый, тагын алдына әйләнә. Аның кендек чокыры кара нокта булып күренә Ләләгә. Үзе белән мавыгып, Ләләнең сүзенә җавап та бирми. - Бераз юаная башланылган, каһәр, - дип, үкенечле, әрнүле тавыш белән әйтә ул. Йөзе чытыла, бик зур пошыну кичерә. - Тазарак булырсың, ай Алла? - ди Әлфинур апа. - И-и, аннары ир-ат белән торуның ни кызыгы? Ир-ат та хәзер бик таләпчән. Минем Эдик бигрәк тә, таблицага карап, буең менә шул чаклы, билеңнең диаметры шул чаклы булырга тиеш дип әйтеп тора. Ләлә дә кызыксынып тыңлый, хатын-кыз туалетына кагылган һәрнәрсә аңа хәзер бик кызыклы. Егетләрнең нәрсә яратканнарын, нәрсәне өнәмәгән-нәрен шуннан чыгып күз алдына китерергә омтыла. Аның шәхес серен бик беләсе килә. Хатыннар сөйләшенең һәрберсенә дә әһәмият бирә. Ләкин аларга сорау бирергә ояла. - Курыкма, Эдигың ташламас инде шундый байлыкны, - ди икенче бер хатын, тегенең көзгедәге матур сынына күз дә төшереп тормыйча. Хатынның күңеле була, ул сөнге кебек очланып торган күкрәкләренә кагылып ала. Аннары, хәйләкәр елмаеп, ха-латын кия-кия: - Белмәссең ир-атны... Без генә ул берәүгә табынып гомерне уздырабыз. Хатын караватына барып утыра һәм алдына кечкенә көзге куеп чәчен рәтләргә тотына... Ләлә биредән шактый мәгълүмат алып чыкты. Шәхес һәм аның серләре яшь аңын бик нык ымсындыра, су эчкән саен, сусау ныграк арта барган кебек иде. Әлфис белән бер группада булуына Ләлә сөенде. Әлфис тә шат иде һәм алар беренче көннән үк күптәнге танышлар шикелле сөйләштеләр. Ләлә янында сырпаланучылар шактый була. Әлфис аларны күрү белән читкә тайпыла, кыз янына бармый, өченче артык дигән кагыйдәне тота бугай. Ләлә алар белән кәнфитләнә, Әлфис белән дә араны өзми, ул аны үзе дә сизмәстән запас-та тота шикелле иде. Ләлә моннан ике ел элек булган тетрәнүләрен инде оныткан, ул гүя эзсез югалган, ниндидер бер куркыныч төш шикелле генә булып тоела ул аңа. Бүген Ләлә, укудан чыкканда, Әлфисне чамалап торды, аның белән китте. - Кичә ник безнең белән бармадың, шундый күңелле булды, - дип, Ләлә шатланды, гүя кичәге шатлык бүгенгә дә калган иде. - Бүтәннәр булгач, нигә мин кирәк? - диде Әлфис бер дә исе китмәгән кыяфәттә. Чынлап та, Ләләнең шулай малайлар белән чытлыклануына, йөрүенә аның бер төге дә селкенми. Дөресрәге, ул үзе шулай исәпләп йөри. Ләләнең исә нияте - егетләр белән китүе - Әлфискә тәэсир итсен иде, аңа барыбер булмасын иде. Әлфис көнләшсен иде, көнчелеген чыгарып, аның белән тиргәшсен иде. Юк, Әлфискә барыбер. Ләләнең бу мин-минлегенә тия. - Сиңа барыбермени? - ди Ләлә ниндидер юашланган тавыш белән. - Ә сиңа? Миңа барыбер! - Әлфис, тавышы белән барыбер түгел икәнен белгертмәс өчен үтә тыныч кыяфәт белән әйтте. Алар сүзсез атладылар. Урамдагы неон утлар Ләләнең озын керфекләре аша күзенә саркып керде. Бу кичтә кыз бик матур иде. Күңелсезләнгән, уйчанланган вакытта аеруча гүзәл була ул. Аңа уйлану, баш вату, борчылу килешә шикелле. Бу, әлбәттә, тыштан гына шулай, эчтән ул нәрсә уйларга да белми. Аның теге егетләр белән уйныйсы-шаярасы килә, Әлфис белән уйланасы, фикер көрәштерәсе килә. Юк, аны теге егетләр бүген ныграк тарта. Әнә алар, шуны сизгәндәй, почмактан борылганда, Ләләгә кычкырдылар. Ләлә кинәт шатланды, Әлфискә кул болгаган булып, алар янына чапты. Әлфис берни булмагандай, хаклык аның ягында булгандай, үз юлы белән китте. Ләләне яраткан шикелле тойгы кичергән иде. Кызның шушы чыгышларымы, әллә бүтән нәрсәме - тойгылары сүнде дә куйды. Ярар, әйдә, йөрсен, нигә кеше теләгенә аркылы килергә, дип уйлады ул. Өйгә кайткач, әнисе аңа көндәгечә түгел, ничектер бүтәнчәрәк карап торды. "Әллә берәр нәрсә сизенәме икән?" - дигән уй килде Әлфискә. Әнисе, улының кемгә охшаганын ачыклыйсы килеп, аңа төбәлеп карый иде. Кайча-гында малай Талипка охшап китә, кайчакта Әлхәмне хәтерләтеп куя. Әлфис, өстен чишенеп, юынгычка барды, киң учларына су алып өстенә бөркеде. Шулчак ул бик нык Талипны искә төшерде, ә юынып өстәл янына утыргач, Әлхәмне хәтерләтте. Әлфинур улы ашаганда тагын да дикъкать белән күзәтте. Улы инде хәзер зур, унтугызынчы яше белән бара. Бу еллар эчендә кайчандыр бик якын, йөрәк парәсе кебек кадерле һәм туган сызыклар хәтердән юылганнар, күрәсең. Ул сызыкларның шәүләләре Әлфистә сакланса да, аларны тану кыен. Шәүләләр буенча кешеләрне тану бик зур йөрәк көче һәм хәтер көче сорый. Әлфинур үз эшен гомер буе намус белән генә башкаручы булганга, аңарда запас көчләр юк иде, дөресрәге, запас үче юк иде. Үч үзенә көч тапкан булыр иде. "Шәүләләрнең" хәзер үз семьялары, үз оялары. Шул ояларга хәзер ничек итеп үзеңнең әллә кайчангы балаң белән басып керәсең? Кешенең тормышын җимерү Әлфинурдан була торган эш түгел. Әйдә, рәхәтләнеп яшәсеннәр, бәхетле булсыннар... Шулай да малайның әтисе кем булуын белергә теләү йөрәкне кырып тора. Талип та, Әлхәм дә гаепле түгел, мин аларның туган сыйфатларын хәзер онытып бетергәнмен. Бу баш авырту бөтен зиһенне алды. Ярар, мин ялгыштым инде, ә Әлхәм миннән качты, куркып качты. Барыбер тормышы ал да гөл түгел дип ишетелә, бөтен акчасын эчеп бетерә икән. Хатыны, баласын күтәреп, акча аласы көнне эшенә барып тора икән. Эчкән ирнең булуыннан булмавы артык... Кайбер ирләре эчә торган хатыннар, кайгың юк - ирең эчми, кайгың юк - балаң бер генә, диләр. Әлфинурдан көнләшеп бетә алмыйлар. Әлфинур шундыйларны күрә дә, эчтән генә сөенеп куя. Йөрәккә тагын яшәү көче тула, тагын дөнья мәшәкатен сыкранмыйча гына күтәрергә үз-үзен өнди, күндерә. Тагын тормыш сукмагыннан үзенең кайгыларын, шатлыкларын бергә күтәреп әкрен генә атлый бирә. Көн артыннан көн үтә. Беркем дә гомер юлының уртасында утырып калмый, тормыш аны үзе белән ияртеп алып бара. Әлфинур да шулай һаман алга бара-бара гомер кичерә. Телисеңме-теләмисеңме, барасың... Имтиханнар вакытында Әлфис тиешле ялын алды, әйбәт хәзерләнергә уйлады. Беркөнне шәһәргә кинога килгән иде. Ләләне очратты. Ләлә шундый шатланды, Әлфиснең кулыннан эләктереп алды. - Син миңа хыянәт иттең, - дип көлде ул, артка таба тартылып. - Ничек әле син берүзең, синең тирәңдә акулалар һәрчак! Әлфис тә шаяруга шаяру белән җавап бирмәкче булган иде, чынлыкка тартым булып чыкты. - Минем тирәдә акулалар түгел, крокодиллар йөри, белеп тор. Син Тарзан кебек аларны җиңәргә тиеш. - Ә миңа нәрсәгә алар? Мин Тарзан түгел. - Син мине коткар-р, - диде Ләлә иркәләнгән тавыш белән. - Кемнән, нәрсәдән коткарыйм? Әлфис киң елмайды, бу сүз уены аңа ошап китте. - Крокодиллардан коткар, - диде Ләлә, кушкан, боерган кебек. - Мин тынычлык яклы кеше, сугышасым, кан коясым килми. - Ә син минем өчен кан кой, - дип, Ләлә шаркылдап көлеп җибәрде. Әлфисне кулыннан тарткан килеш... Алар көлә-көлә кинога кереп киттеләр. Кассада кеше әз иде. Ләлә үзе ике билетка да түләде. Әлфискә уңайсыз булды. Ул Ләләгә үз билетының хакын түләргә теләде, хәтта аның кесәсенә сала башлады. - Мороженое ал, - диде Ләлә, Әлфисне уңайсыз хәлдән коткарып. Егетнең дә күңеле булды. Тиз генә ике туңдырма алып, берсен Ләләгә сузды. Ләлә дәшмичә генә, уйга калып, туңдырма ашап утырды, үзе Әлфискә карап ел-майды. Эчтән генә Әлфис турында фикер йөртте: бик горур булырга охшый бу, үзе буйсынуга караганда, үзе буй-сындырырга ярата торган холыклы түгелме икән? Ләкин шунысы бар: горур кешеләр намуслы булалар, бү-тәннәргә ялынырга, баш ияргә яратмыйлар һәм тормышта шуның аркасында зур авторитетка ирешә алмыйлар, дигән бер китапта. Дөрес булырмы бу күзәтү?.. Ләлә, бер кулы белән Әлфиснең кулыннан тоткан килеш һаман елмая. - Бик тәмле булды, - диде ул, Әлфискә таба иелеп. Кино башланды. "Пармский обитель" иде. Ләлә, балалар шикелле, экрандагы бөтен нәрсәне чынга алып кичереп утыра. Герой куркыныч астына туры килгәндә, куркынып, Әлфискә елыша, аның кулын каты итеп кыса, аяклары белән тыпырдап ала. Әлфиснең колагына кайнар тынын бөркеп, нәрсәдер пышылдый, чәчләре егетнең чигәсен, муенын рәхәт кытыклый. Әлфис картинаны тыныч кына карый, Ләлә янында үзен көч иясе итеп тою аның мин-минлеген рәхәтләндерә. Кинодан чыккач, алар бераз дәшмичә бардылар. Ләләнең планы алдан ук билгеле иде. Физикадан мәсьәлә чишәсе бар, үзе генә булдыра алмый, Әлфис белән бергә хәзерләнүдән башка чара юк. Әлфис риза булырына ул ышана иде. - Әйдә, безгә физиканы хәзерләргә, - диде ул, үзенең җәлеп иткеч елмаюын йөзендә балкытып. Әлфис бер карарга килә алмыйча дәшми барды. - Ә крокодилларың? - дип шаяртты ул. - Син аларны җиңдең ич инде, минем утраудан куып җибәрдең. - Ләлә җиңелчә көлеп куйды. - Алардан котылдым дип уйлыйсыңмы? - Әлфис һаман шаяруын дәвам итте. - Ул синнән тора, - диде Ләлә, бер дә икеләнмичә шаярып. - Юк. Үзе котылырга теләмәгәнне беркем дә коткара алмый, - диде Әлфис чынгарак күчеп һәм әле генә караган картинадагы вакыйгага ишарәләп. - Ә мин үзем теләдем, - диде Ләлә бик җиңел генә. Аның бу җиңеллеге Әлфискә ошап бетмәде. Ярар, мәсьәләләр чишәргә аңа ярдәм итәргә кирәк, дигән фикергә килде эчтән һәм барырга булды. Ләләләр финский йортта торалар икән, тирә-ягы бакча белән уратылып алынган. Өйнең эче дә шактый бай эшләнгән - уңган кешеләр икән дигән нәтиҗә ясады Әлфис. Ләләнең үзенә аерым бүлмә. Бүлмәсе җыйнак, җиһазлы, пөхтә. Караваты матур итеп җыештырып куелган, диван плюш белән каплан-ган. Радиоалгыч, телевизор. Телевидение әле күптән түгел генә эшли башлады, алырга да өлгергәннәр. Ләлә мактанмаса ярар иде болар белән, дигән уй йөгереп узды башыннан. Ләләнең андый исәбе юк иде. Ул аңа ишек төбендә ботинкасын салып керергә кушты. Кыз, икенче бүлмәгә чыгып, күлмәген алыштырып чыкты. Алар, өстәл янына янәшә утырып, дәреслекләрне ачтылар. Ләлә кесәсеннән конфет алды да конфетның бер башын капты, калганын Әлфискә тешләп алырга кушты. - Син гел кинодагы кебек, - дип көлде Әлфис. Ләлә бер якка каерылыбрак торды, Әлфис бераз кузгала төшеп, иреннәре белән конфетка үрелде. Конфетны тешләп алганда, аларның иреннәре бер-берсенә тиеп киттеләр. Әлфис конфетны суырды, чәйнәде, гаҗәп тәмле иде. Андыйны аның бер дә ашаганы юк иде. Алар мәсьәлә чишәргә керештеләр. Мәсьәлә мондый иде: судагы пароходлар ни өчен билгеле ераклыктан бер-берсенә тартылалар һәм бәрелүләре мөмкин? - Элек андый хәлләр булгалаган. Пароходлар билгеле бер метрга бер-берсенә якынайгач, арада су тизрәк хәрәкәт итә һәм пароход бортына төшә торган басым кими, чөнки суның хәрәкәте стеналарга кире пропорциональ, - дип аңлатты Әлфис. - Менә син аңлатканда аңлашыла, ә укытучы аңлатканда юк, - диде Ләлә, маңгаена төшкән чәчләрен сыпыргалап. Ул тагын конфет капты да, яртысын иреннәреннән чыгарып, Әлфискә кабарга кушты. Егет тагын кузгала төшебрәк кызга таба иелде, кызның күзләре йомык иде, ул тешләре белән тиз генә конфетны китеп алды. - Ник күзеңне йомдың? - дип көлде Әлфис, конфетны чәйни-чәйни. Ләлә гөнаһы өстендә тотылган кебек кызарып китте. Аның күзе шар ачык иде инде, кулларын күтәреп, чәчен рәтләргә тотынды. Йөзендә матур елмаю иде. Урыныннан торып, радиоалгычка пластинка куеп уйнатып җибәрде. Бик матур музыка - "Сирень куагы" дигән вальс. Алар танцевать итеп киттеләр. Әлфис, кызның биленнән тотып, аны бик сак йөртте. Кызның тыгыз тәненнән кулы аша ток узгандай булды, аңа рәхәт иде. Кызны үзенә ныграк кысты, кайчак кызның күкрәкләре аңа тиеп-тиеп киттеләр. Бу музыка беткәч, Ләлә икенче вальс куйды, тагын танцевать иттеләр. Инде кич булып килә. Әлфис автовокзалга китте. Базарны узып бераз баргач, аны өч егет туктатты. Авызларында папирос, кулларын чалбар кесәләренә тыгып, күкрәкләрен киереп сөйләнәләр: - Син нишләп монда йөрисең? - Күгәрчен сөте тансыкладыңмы? - Бусының тавышы таныш иде. Әлфис аның мәктәптән куылган тәртипсез бер егет икәнен шәйләде. - Өммиев, син миңа нигә бәйләнәсең? - дип кычкыр-ды Әлфис һәм нәкъ шул вакыт Хәлилнең килгәнен күреп, ул да әллә алар беләнме, дигән уй башына килде. Хәлил алар белән түгел иде. - Ә-ә, танырга мәҗбүр булдыңмы? - Өммиев кулларын кесәсеннән чыгарды. Тегеләре, Хәлилне тотып алып: - Син аны беләсеңме? - дип сорадылар. - Без дуслар, - диде Хәлил, тавышын күтәреп. - Ник сез аңа тиясез? - Ә-ә сез дуслармыни? Өммиев Әлфискә сугарга дип кулын күтәргән иде, Әлфис аягы белән аның күкрәгенә тибеп җибәрде, теге барып төште. Әлфискә икәүләп ябыштылар. Аны егып салып, кулын артка каерып бәйләделәр. - Ләлә янына эз суытырсыңмы?- диде Өммиев, Әлфис янына ук килеп, аракы исе аңкытып. - Ярар, суытырмын. Әлфис берсүзсез риза була, аңа нәрсә өчен бәйләнү-ләренә шул чакта гына төшенеп. - Минем авызга сукты монысы. - Икенчесе Өммиев янына килеп зарланырга тотынды. Авызыннан кан ага бугай, караңгыда юньләп күренми. Ахры, Хәлил ярыйсы гына тамызган. "Молодец, Хәлил, - дип уйлый Әлфис эченнән. Син булмасаң, болар мине үтереп ташларлар иде. Һич онытмам синең игелегеңне!" Ләкин Өммиев Хәлилнең кулларын чиштерә, этә-төртә аны Әлфис алдына китереп бастыралар. Өммиев пычагын чыгара, пычак, ай урагы шикелле, караңгыда ялтырап китә. Бу команда буенча тегеләре дә пычак чыгаралар. - Малыңмы, җаныңмы? - Исерек Өммиев тәмам -кызды. - Зинһар, егетләр, тимәгез, теләсә нинди сүзегезне тыңлыйм. Хәлил еламсырап тегеләргә ялына. - Чиш кулын! - дип ысылдады Өммиев. Аның ак тешләре караңгыда ялтырап алды. Тегеләр чиштеләр, өчәүләп пычаклары белән кадарга иткән кебек торалар. - Син аны беләсеңме? - диләр, Әлфисне күрсәтеп. - Беләм, ник белмәскә. Хәлил тавышында котылу өмете чагыла. - Белсәң, давай кыйна аны! Өммиевнең тавышы катгыйлана. Хәлил эшнең болай борылуын көтмәгәнгә, югалып калган шикелле тора. Күзләр караңгыга ияләнгәнлектән, аның йөзендәге сы-зыкларны да күрергә була. Ул бик аптыраулы иде. - Ну! Программаңны үтә, юкса сиңа да... Хәлилнең күзендә очкыннар пәйда була, әле һаман карарга килми тора. - Ну! Өчәүләп пычакларын тегеңә китереп териләр. Хәлил куркудан кычкырып куя һәм, үзе дә белештермәстән, Әлфиснең яңагына китереп суга. Аннары, исенә килеп, тагын артка чигенә. Әлфиснең авызыннан кан ага башлый. - Ну! Өммиев пычагы аның күкрәге янында ук курткасына тиеп, кыштырдап куя. Хәлил тагын Әлфискә китереп суга. - Катырак сук,- ди Өммиевнең яраны һәм Хәлилнең муен тамырына китереп суга. Хәлил чак аяк өстендә кала. Колагы чыңлап куя, ишетми башлаган кебек була. - Ну! Хәлил тагын сугарга мәҗбүр була. Бу юлы Әлфис белән күзләре очраша. Әлфис аңа, ымлап, качарга өнди. Тегеләр нәрсәдер эшләгән арада, Хәлил бер якка, ә Әлфис икенче якка йөгереп качалар. Артта исерек хулиганнарның кычкырышкан тавышлары гына ишетелеп кала. Әлфис имтихан вакытында Ләләне күрергә өметләнгән иде, тик кыз беренче булып тапшырган да кайтып киткән. Бу көннәрдә Әлфисне өзгәләгән шикләр, берсен берсе инкяр итә торган уйлар тагын да дөрләп киттеләр. Димәк, Ләлә барысын да белә, аны Өммиевләр сагалап йөргәннәрен, аны эләктереп кыйнаганнарын. Әлфиснең эчендә үч кайнады, салкын һәм битараф булырга теләсә дә, күңелгә үч ачуы тулып тынны буды. Башта ул Ләләгә ачуланды. Аннары ул ачуының нахак булганлыгын аңлады. Кызның ни катнашы бар биредә? Ул минем белән ихлас күңелдән сөйләште, мөнәсәбәте дә ихлас иде. Ә Өммиевкә миннән нәрсә кирәк? Ләлә кирәкме? Ул минеке түгел. Ләлә аны кире кага икән, аның ачуын нигә миннән алырга? Минем ни катнашым бар соң?.. Өммиевкә ачуы тагын да ныграк кабынды, аңа бирешеп торуына, башта куркып калуына нәфрәте дөрләде. Ул чәнчерләр дип курыкты. Исереккә аңа нәрсә? Хәлилнең шул чакта туры килүе очраклымы, әллә алдан уйланган эшме? Әлфис эшкә чыккан көнне Хәлилне очратты. Бергә кайттылар. Башта берни дә булмаган кебек сөйләштеләр. Сыраханәгә кереп, берәр кружка сыра эчкәч, Хәлил тотынды. - Ул синең дусларың, син мине мәсхәрә иттердең, - диде ул бик рәнҗегән тавыш белән һәм Әлфисне күз күргән булганга гына, бер юлга гына калдырганлыгын аңлатып. - Нәрсә сөйлисең син? - Әлфис тәмам аптырап аңа карады. - Сез бергә сүз куешкансыз! Хәлил гел чынлап, ачуланып әйтте: - Минем аларны күргәнем дә юк! - Маташтырма! - дип ышанмады Хәлил һәм шуның белән Әлфиснең бик нык ачуын китерде. Әлфис нишләргә, ничек итеп акланырга чара тапмады, теге дәвам итте: - Мин сезнең күз кысышуыгызны шәйләп алдым! - Ә мин сине алар шайкасында дип уйладым, - диде Әлфис һәм аңа һөҗүмен башлады. - Мин аларны утырта идем, син булганга гына тыелып калдым. Әлхәм Зиннурович та шулай диде. Син инде танма, үткән эшкә салават, ди. Алар белән бер булганыңны таны! Хәлил, авызын ерып, үзенең сары тешләрен күрсәтеп ыржайды. - Мин аларны беренче күрдем бит! - диде Әлфис, Хәлилнең эшне кай якка боруын чамалаган кебек булып. Биредә Хәлилдән шикләнергә Әлфиснең хакы булса да, ул алай итмәде. Хәлил бит Әлфисне кыйнады, Әлфис Хәлилгә тырнак белән дә орынмады. Төлке Хәлил, менә ничек итеп үзен аклап калмакчы. Әлфиснең муен тамырлары бүртеп чыкты. - Син мине алар белән сүз берләшеп кыйнадың, әле әйтеп торган буласың, сволочь, - дип кычкырды Әлфис. Тавышы калтыранып куйды. - Юк, алар синең танышларың, койрык болгама! - дип ачы елмайды Хәлил, егетне чыгырдан чыгарганга күңеле булган кебек. - Ярар, прокуратурада барысын да аерырлар, кем кемнең дусты икәнен. - Әлфис тыныч кына, берни булмаган кебек кенә итеп әйтте. Шул тыныч кыяфәт Хәлилгә тәэсир итте булса кирәк, ул тынып калды. Аның атакасы кире кайтарылды. - Син Өммиевне яхшы беләсең бит! - дип өстәде Әлфис. - Каян белим мин аны? - Прокурор әйттерер, аңа кирәк ул! - Мушкага алып маташма! - Мин шуны беләм. Ул өйрәтеп торды, син мине кый-надың. Шулай дип аңлатма языла. Әлфис катгый итеп, нык карарга килгән кебек әйтте. - Ә минем урынымда син булсаң, нишләр идең? Хәлилнең йөзе бик җитди кыяфәт алган иде. Әлфис тә уйга калды. Ул төндә булган фаҗигане күз алдына ки-терде. - Мин кыйнамас идем, - дип кычкырды Әлфис. - Ә, сиңа хәзер әйтүе асат, пычакларны бугазыңа те-рәгәндә, син астыңа җибәрер идең, - диде Хәлил. Аның тавышында ихласлык һәм курку чагылды. - Әнә прокурорга әйтерсең. Әлфис чигенмәде, Хәлилне ныграк кысарга уйлады. - Минем прокурорга әйтер сүзем юк. - Сүзең бармы-юкмы - анда әйттерерләр. Кылган эшеңә җавап бирдерерләр. Әлфис тынды, хәзер барысын да аның өчен шушы тынлык эшләячәк. Хәлил җавап өчен башын эшләткәне сизелде, өзелә башлаган араны ялгап җибәрү өчен, ул тиз генә тагын берәр кружка сыра алып килде. - Мин эчмим, - диде Әлфис һәм Хәлилнең аптырап калган чыраена карады да китәргә кузгалды. - Әлфис, тукта инде, - дип ялынды Хәлил һәм Әл-фиснең җиңенә тотынды. - Юк, булмый, - диде Әлфис. Ул кәгазь салфетка алып кулларын сөрткәләде. - Үзеңне аштан зур куйма, - диде Хәлил, Әлфиснең җиңен ычкындырмыйча. Ул чынлап та куркып, шикләнеп калды. Прокуратурага барып, аңлатмалар язып йөрү бик начар эш икәнен белә ул. Төзелештә тәрәзә рамнары югал-гач, Әлхәм Зиннуровичны яклау өчен аңлатмалар язып йөргәне хәтерендә. - Син честный кеше түгел, - диде Әлфис, җиңен аның кулыннан тартып алырга ашыкмыйча. - Биредә вөҗданның катнашы юк. Син миңа зерәгә күперенәсең. Мин алар белән таныш түгел идем, вокзалга абыйны каршы алырга бара идем. - Әкият сөйләмә. - Җир йотсын менә! Үзең күрдең бит мине ничек кыйнаганнарын. - Ширма өчен генә, дипломатларча гына диген. - Ничек ышанмыйсың син? Мин ахмакмы, синме? - Теге укыгандагы үчне алырга уйлагансың, барысын да беләм мин. - Нинди үч, мин аны оныттым инде, - диде Хәлил, килешү өчен үзен түбән төшерергә теләп. - Минем хәтернең начар икәнен беләсең ич. - Явыз хәтер синдә көчле! - Әлфис һаман һөҗүм итеп, тегене какшатмакчы иде. - Ярар, мин курыктым, шуңа сиңа суктым. Ләкин син дә курыктың бит, - диде Хәлил, көч ала башлап һәм үзе Әлфискә һөҗүмгә хәзерләнеп. Әлфис үзенең куркуын уйлады. Хәлил дөрес әйтә бит, шайтан алгыры. Хәлил, кружкасын тотып, Әлфисне көтә, бәхәс болай сузылгач, сыраны ала ул дип, чәкештерергә күтәрде. Әлфис алмады, әллә кружкасы белән башына тондырыргамы дип уйлады. Уйлый гына инде Әлфис, ләкин андый эшне эшли алмый. Әлфис дәшми торган арада, Хәлил тагын сөйләнде. - Әйдә, икебезнең дә куркуыбыз турында прокуратурага барып әйтик, - диде Хәлил. Әлфис эчтән генә, юк, ул алар белән бергә түгел, очраклы гына туры килгән дигән фикерен куәтләде. Чөнки Хәлилнең бу сүзләре шуңа этәрделәр. - Куян туганнар, ә? - дип, Әлфис үз өстеннән көлгән кебек әйтте. Барыбер Хәлилгә ачуы кайтмады, бу кеше белән озак гәпләшүенә эче пошты, тиз генә кепкасын башына чәпәде дә чыгып китте. Хәлил аның артыннан кычкырып калды: - Ә, качасыңмы, дөреслек күзгә кадала ул! Әлфис бу сүзләрне ишетте, гаепленең гаепсез булып кылануына чиксез нәфрәтләнде. Чөнки Хәлилне һаман гаепле дип санады, кире борылып, Хәлилнең борынына кундыру иң яхшы гаделлек булыр иде дигән фикер килде аңа. Әмма кичерү аның гадәтенә керә башлаган иде, шулай нокта куярга уйлап, артына борылып карамады. Әйе, яшәү ул кеше гаепләрен чиксез күп кичерүдән торырга тиешлеген Әлфис белми иде әле. Сукмакларга җыелып торган су өсләренә агач яфрак-лары түшәп, сентябрь килде. Әлфис Ләләне бер дә очрата алмады. Өйләренә барырга кыймады. Шуңа укулар башлануын көтте. Ләлә беренче кичне үк килде. Әлфисне күрүгә бик шатланды. Алар тагын бергә кайттылар. - Син кая югалдың? - дип ачу белдерде Ләлә, аның бите, беләкләре, аяклары шоколад төсенә кергән. Аңа әллә нинди кыргый матурлык өстәлгән шикелле. - Ә син? - диде ул, тавышы белән Ләләне гаепле санап, күңеленнән кыз белән бүтән аралашмаска дигән фикергә килгән иде. Шуңа күрә шактый кырыс кыланды. - Өйдә булдым, аннан Сочида. Ләләнең сөйләвендә ниндидер якын кешесенә әйткәндәге кебек аваз чагылды. Әлфис үзенең кырыслыгына каршы кырыслыкка очрамаудан йомшаган шикелле булды. Ләлә янында кырыс булып булмый иде. Ул дәшмәде, кызның гаҗәп ихлас кыяфәте, һаман елмаеп кына торуы - егетнең кызга каршы күтәрелгән бөтен җеннәрен арканлагандай булды. - Син нигә бик күңелсез? - диде кыз, егетне эретердәй итеп елмайды, аның кулларыннан тотты. - Сиңа күңелле булганга! - Әлфис элекке инерция көче белән нәрсә әйткәнен үзе дә сизми калды. Ләкин кулын тартып алмады. Дөресрәге, ала алмады. - Ничек дөрес әйттең. Чынлап та, миңа күңелле. - Миңа - юк. - Нигә? - Синнән тормаган сәбәпләр аркасында, - диде Әлфис. - Һе, алайса, минем файдага, - дип көлде Ләлә. Әлфис аны аңлап җитмәде, чөнки кыз бар нәрсәне дә шатлыкка юрый. Егет нәрсә әйтергә белми, кыз аны һаман коралсызландыра бара. - Ай-ай, син, Ләлә, белмәмешкә салышасың? - Нәрсәне? - Өммиев белән син ничек? - Берничек тә түгел, Әлфис, - диде Ләлә җитдирәк һәм нәрсәдер сизенгән тавыш белән. - Йә, ялганлама. - Юк, чын менә. Әллә ничә тапкыр кинога билет алып бәйләнде. Ну, бер кинога кергән идек, ул шуңардан зур нәтиҗә чыгарган бугай. Көн саен миңа хатлар яза. Ләлә тынып калды, егетнең ачуы килүен, кәефе кырылуын кулындагы пульсыннан тойган кебек булды. Ачуын басарга тырышып, ихлас күңеллелек күрсәтеп, егетнең йөзенә таба борылып әйтте. - Теләсәң сиңа да укытам. - Кыз, егетнең кулын ычкындырып, сумкасын ачты да конверт алды. - Укыйсың килми, әйе, - диде ул, егетнең йөзеннән барысын да аңлап, хатны кире куйды. Кызның бу чыгышы Әлфис күңелендә ышаныч казану өчен иде. Озак кына тынып бардылар. Болай дәшми бару үзеннән-үзе арадагы киеренкелекне арттыра шикелле. Дәшми торган саен киеренкелек арта. Менә шулай дәшмәү ачуланышуга һәм ара өзелүгә саналырга мөмкин. - Ул үзе, минем бер гаебем юк, Әлфис, - диде кыз, сүзләренә ышанычлык бирергә тырышып. - Гаеп булгач, ул бер яклы гына булмый, ике як та гаепле була бит! - Әлфис кызга бераз ирония белән көлемсерәде. - Ул миңа үзе бәйләнә, ә мин качам. Хатларын укысаң әле, "үземне үзем үтерәм, асылынам" ди. - Шуны чынга аласың, мин-минлегең тантана итә, ә? - Юк, мин куркам, асылынып үлсә мине нишләтерләр? Ул, ахры, бераз ычкына башлаган? Чын сөйлиме ул, әллә шыттырамы? - Белмим, аның тойгыларына индикатор куйганым юк. - Мин күңелемне ачып сөйлим. Ә синең ачуың килә, - диде Ләлә. Ул шундый яклаучысыз, гаҗиз тавыш белән әйтте. Әлфис кызны жәлләп куйды, йомшаграк булырга ниятләде, тынычландыра торган сүз әйтәсе килде. - Матур гына итеп яз да өз араңны, - диде Әлфис. - Нинди ара булсын? Ул миңа җылап хатлар яза, шул гына. - Ярата, күрәсең, инде, - дип, Әлфис тавышы бу эшкә битарафлыгын белгертте. - "Яратам" дип, миңа яный да яный. Куркытып мине каратмакчы була. Ә яраткан кеше шулай янарга тиешме, куркытырга тиешме? - Белмим шул, яратып караганым юк, - диде Әлфис, көлеп. Кызның беләгеннән тотып алды. - Нишләргә соң миңа? Миңа юл бирми. Син минем дус, менә миңа киңәш бир? - Минем ярату буенча тәҗрибәм юк әле. Әлфис тагын арадагы киеренкелекне яхшырту өчен көлеп җибәрде. - Ул яный, "әгәр миңа булмасаң, мин сине яшәтмим" дип тә яза. - Үзең сәбәп бирмәсәң, тиккә генә бәйләнмәс иде. - Нинди сәбәп бирим? - Ә нигә дип бәйләнә соң? Чибәрлегеңне күргәзмә итмә! Әлфис чын күңелдән ышанып әйтте. Ләлә үзе дә, ахры, шушы фикергә килгән, берни дә дәшмәде. Тагын дәшми бара башладылар. Дәшмәү араны өзәргә һәр минут саен яный иде. - Пәрәнҗә ябынып йөрмәм тагын, - диде Ләлә, көлеп. Маңгаена төшкән чәчләрен сыпырып куйды да, Әлфискә карады. Ләлә дөрестән дә үзен чибәр дип бәяли икән, дип уйлады Әлфис. - Чибәр булгач, егетләрнең яратуы табигыйдер. Бөтен кеше дә матурга омтыла. - Әйем, ул хакта сөйләшмик! - Ләлә егетнең кулын яратулы итеп бармаклары белән кысып куйды. - Соң сине яратып, сиңа юл бирмиләр, сиңа көн бир-миләр, - дип көлде Әлфис. - Бу синең проблемаң, без шуны тикшерәбез. - Әйем, син көләсең, - дип, Ләлә Әлфиснең кулын үзенәрәк тартты, егетнең беләге кызның күкрәгенә тиде. Кыз читкә тайчынмады, белмәгән шикелле туфлиләренә карап атлый бирде. - Проблемаң хәл ителми, алайса? - Бу юлы Әлфис тавышына көлү кушмады. - Сиңа бик әһәмиятле нәрсә әйтмәкче идем, хәтеремнән чыкты, - диде Ләлә, гасабиланып, һәм тирән итеп сулап куйды. Кыз, башын күтәреп, нәрсәдер исенә төшерергә тырышты. - Проблемадан качасың, серле утрау? - Әлфис һаман шаяртырга уйлады. - Сине крокодиллар чолгап алган. - Менә синнән аерылгач, исемә төшә инде ул. Сиңа әйтәсе нәрсәләрем шундый күп булганын син киткәч кенә тоям. - Ләлә күлмәгенең күкрәк туры тагын тетрәде, ахры, ул дулкынлана иде. - Нинди сүзең булсын, физикадан мәсьәлә чишәргә өйрәнәсеңме? Әлфис чынлап та кызны өйрәтәсе килә иде. - Юк, үзем өйрәнәм, - диде Ләлә. - Мин икенче группага күчтем. Анда бүтән укытучы. - Ничек? Миннән качасың, ә? Әлфис бернинди үкенү белгертмәде, киресенчә, тавышында җиңеләю яңгыраган шикелле тоелды Ләләгә. Ләлә исә егеткә якынрак булу өчен алар группасыннан күчте. Ул Әлфистән ничектер ояла, кыенсына иде. Үзенең йомшаклыкларын аның алдында күрсәтәсе килми иде, ул аңардан тартына башлады. Укыганда төрле чак була, такта янында дәресне белмичә тору Әлфис булганда аңа икеләтә читен була торган булды... Әлфискә Ләләнең бу чыгышы бер дә тәэсир итмәде, әле теленә килгән беренче сүзне генә әйтте. - Нигә, сиңа барыбер түгелмени? - дип, Ләлә хәйләле тавыш белән сорады һәм егетнең күзләренә карады. - Барыбер анысы, - диде Әлфис, башкача аңларга урын калдырмыйча. Алар Ләләләр өенә якынлашып киләләр иде. - Ярый, мин китим, - диде Әлфис, ашыгып, гүя алар арасында берни дә юк, гүя алар очраклы һәм бер-берсенә өмет тотмый торган танышлар. Ләлә бер сүз дә әйтә алмады, кулын ычкындырды, ике учы белән сумкасына тотынды. Әйтерсең Әлфискә әйтәсе серен хәтеренә төшерергә азаплана иде. Әлфис бу вакытта, тиз-тиз адымнар белән шактый ерак китеп, якындагы тыкрыкка борылып, күздән югалган иде. Ул мине бар дип тә белми. Аның битарафлыгы минем ачуымны китерә. Ник икән, дип уйлады Ләлә. Мин икенче группага күчеп дөрес эшләгәнмен дигән карарга килде. Нигә ул шулай кырыс? Әллә миңа карата гынамы? Ә ул минем күз алдымда тора. Кайчак аңа, үзе янда булмаса да, "Әлфис" дип дәшеп куям. Нигә? Шул исем авызымны ачуга телемнән ычкынып китә, үзем дә сизми калам. Әлфис! Юк, ул мине аңламый. Минем икенче группага күчүемә дә аның исе китмәде. Ул мине Өммиев белән йөри дип уйлый. Ә минем аны күрәсем дә килми. Хәтәр модный киенә дә, кызлар аның матур тышчасына табынырга тиешләр дип уйлый бугай. Фу! Мактанчыкларны яратмыйм. Әлхәм сәрхушләнгән минутларында аңа үткәне искә төшеп эчен пошыра, йокысын ала. Бигрәк тә Әлфисне күргәч, ул гаҗәп сәер хисләр кичерә. "Әллә минем малай микән ул" дигән шик аны кимерә дә кимерә. Ул бөтен гаепне дә Әлфинурга өеп, башта тынычлык тапкан иде. Ничек инде мин бүтән белән йокларга барган, башта ук мине алдаган, миңа хыянәт иткән кеше белән тормышны бәйлим? Була торган эшме бу? Аның бөтен табигате аңа каршы торды... Ярар, ул гаепле булды, ди. Ә малай синеке булган булса? Димәк, Әлфинур үзенең ялгышы өчен җәза бәрабәренә ул баланы үстерергә тиеш? Ә син? Син үзеңне нигә җаваплы санамаска тиеш? Әлфинур сиңа хыянәт иткән өченме? Ә малайның биредә ни гаебе бар? Ул зурларның ялгышлары, берсенә-берсе тугры була алмауларына ачы ятимлек һәм шуның белән бәйләнгән кимсенүләр белән түләргә тиешме? Үзен үзе тота белсен иде. Һәр кешенең хыянәтен ярлыкарга мин Алла түгел. Дәшми кала торган, эчкә җыеп кала торган нәрсәмени - шул чаклы зур хыянәт! Хәзер Әлфисне күргән саен, Әлхәм бик борчыла, йөрәгенә нәрсә беләндер кадаган шикелле була. Ничек аннан котылырга? Башта ул Әлфисне ФЗӨдән ничек тә булса чыгарырга йөрде. Бу эшенә вөҗданы киртә куйды. Миңа ни катнашы бар аның, йөрсен, кеше булсын, дип үзен үзе юатты. Аны күргән көннән ашы - аш, йокысы йокы түгел. Хәзер ул Әлфинурга өйләнмәгәненә мең т-апкыр үкенә. Соңга калган үкенүләр җанын суыралар гына... Юк, Әлфискә ярдәм итәргә кирәк. Минем аның белән кырыс булган чакларым булды. Бу - кешелексезлек! Беркем белән дә кырыс булырга ярамый. Хәзер нинди зур улым булган булыр иде. Әх! Прораб Әлхәм Зиннурович Әлфисне эштән гел иртә җибәрә торган булды, чөнки ул аның кичке унда укыганын белә иде. Эшләп тә, укып та бик кыенга туры килүе егетнең ак чыраеннан күренеп тора. - Нишләп син бик ябык, Әлфис? - дип кызыксынды ул беркөнне. - Комплекция шундый, - диде Әлфис, көлеп. Көлгән чагында тач әнисе була да кала. Әлхәм үзенең дә шулай бик чандыр булуын уйлап алды. Аңа эштән кайт-кач та әллә нинди вөҗдан килә, ул хәзер сәрхушләнүнең дә тәмен тапмый башлады. Әз генә эчсә, косасы килә, әллә ничек күңеле болгана. Шул шайтан суын эчми башлагач, аның ашказаны әйбәтләнде, йөзенә төс керде. Үзенә дә рәхәт, бүтәннәргә дә рәхәт. Кешеләр алдында үзен төшерү аны эчтән бик нык кыйнады. Аны эчке горурлыгы кыйнады. Кимсенеп йөрергә мәҗбүр була иде. Үзеңнең йомшак ягың булгач, бүтәннәрнең йомшак ягын әйтә алмыйсың. Үзеңнең кимчелегең булгач, бүтәннәрнең кимчелеген күрергә намус җитми. Шуның аркасында эшкә зыян килә. Башлыклар алдында, кул астында эшләүчеләр алдында дәрәҗәң бетә. Дәрәҗәсез җитәкче нинди җитәкче ул? Көтүченең дә сыерлар алдында дәрәҗәсе булырга тиеш, юкса аны сыерлар санга сукмыйлар... АЧЫ ҖИЛӘК Тыкрык эченәрәк урнашкан йортның баскыч төбендә бер хатын-кыз яңа гына чыккан каз бәбкәләрен ашатып утыра иде. Көн кояшлы, җылы. Хатын яулыгын баш очына яшьләрчә чөеп кенә бәйләгән. Сары-яшькелт мамыклы тере шарлардай йомры бәбкәләргә сокланган. Бәбкәләр сөтле ипине ашап туйгач, кечкенә сары кырыйлы томшык-лары белән чирәм кабарга тотыналар. Чирәмне тешләгән итеп тарталар, ләкин өзә алмыйлар. Яисә өзәләр дә кинәт артка чәүмәлеп китәләр, чак егылмый калалар. Шуңа бик зарланып "тип-тип" дип чыелдап куялар. Ысылдап, кем тия минем балаларга дигәндәй, аналары килеп җитә. Бәбкәләр бик хәлсез шул, дип нәтиҗә чыгара хатын, елмаеп карап торганда, балык мае бирсәң, бердән тураеп китәрләр иде, ләкин аны хәзер беркайдан да табып булмый. Әллә кычыткан гына уып бирергә микән? Аның уйларын тыкрык башыннан үтеп баручы почтальон кыз бүлде. - Нәкыя апа, хат! - дип кычкырды ул. Хатын җәһәт кенә кузгалып, кулларын чуар чәчәкле алъяпкычына сөртә-сөртә килде. Хатны алып, рәхмәт әйтте. Җәйге юка кепка кигән кыз велосипедына атланып китеп тә барды. Хат улыннан иде. Өйгә керешли, ул хатны, өскә күтәреп, кояшка тотып карады, нәрсәдер белергә теләде бугай. Аннары, баскыч күтәрмәсенә утырып, хатны саклык белән ачты, ике куллап алдына тотып укый башлады. Укыган саен, йөзендә нурлар күбәя бара иде. Улы күз алдына килеп басты, һәр сүздән ул аның йөзен күрә, һәр сүздән аның тавышын ишетә. Укып бетергәч, ул тыкрык ягына карады. Тагын сөенеч, урамнан ахирәте Садилә кереп килә иде. Алар икесе дә төп ояда балаларын үстереп очырган ялгыз хатыннар. Бер-берсенә бик еш йөрешәләр. Бер-берсенең чәен эчмичә тора алмыйлар иде. - Әллә хат килдеме? - диде Садилә, хәл-әхвәл сорашкан шикелле. Чөнки белә иде: улыннан хат килсә, Нәкыянең бөтен сырхаулары юып алган кебек бетә, буыннары язылып китә. Өченче көн посылкасы килгән иде, бүген - хаты, Садилә җаным, - дип, Нәкыя сөенечен ничек аңлатып бетерергә белмәгәндәй итенде. Кыяфәтендә горурлык иде. - Тәүфыйк иясенә әйләнгән икән! - диде Садилә, тыенкы гына сөенеп. Аның малаенда андый игелекле сыйфатлар бер дә юк иде шул. Шуңа көнчелеге дә килгән кебек иде. - Күз генә тимәсен инде, Садилә, күз генә... - диде Нәкыя, ишекне ачып. - Әйдә, борының кычыткандыр, күчтәнәчләр дә бар, чәем дә әзер... Керүгә ул плитәдә кайнап утырган чәйнеген өстәлгә алып куйды. Нәкыя очып кына йөри иде. Аяклары идән-гә тими. Малае җибәргән күчтәнәчләрне Садилә алдына китереп тезде. Бер бөтен лимонны турап ташлады. Бераз мактанасы дә килә иде бугай. Садилә лимонга шаккатты. - Себердә лимон бар микәнни? - дип гаҗәпләнде. Нәкыянең малае Себердә нефть промыселында эшли иде. Нәкыя тышына фил сурәте төшерелгән һинд чәе пачкаларын чыгаргач, гаҗәпләнүенең чиге булмады. Сүз таба алмыйча, башын селкеп торды. Эчтән генә зарлы уйлары йөгерде: ничек бу кеше баласы шулай игелекле була икән? Аның малае бит Мәскәү янындагы бер төзелештә эшли, башкалага барып-килеп йөри, кая ул лимон, чәй ише әйберләр җибәрү, хат та язмый бит... Лимонлы чәй кан тамырларын киңәйтте, рәхәт булып китте. Телләре бәйдән ычкынгандай сөйләшеп туймыйлар иде. Нәкыя һаман сүзне улының тәүфыйклы булуына китереп чыгара. Һаман күз генә тия күрмәсен инде, ди. - Гәрәйшам гына күрә алмады бу игелекләрне, - диде Нәкыя, күзләрен түбән төшереп. - Иртә китеп барды шул, - дип, Садилә дә кызгануын белдерде. - Фронттан бик ватылып кайтты, ни... - Тормышлар әйбәтләнгәч кенә. - Әйтмә дә. Әй, бу игелекләрне күрсә, башы күккә тияр иде. - Хәзер кеше әнә ничек озак яши. Мифтах карчыгы йөзгә җитеп килә, ди. - Без дә яшәрбез әле, Садилә. - Юк, мин алай яши алмам, Нәкыя. Мин кайгырып, үземне үзем бетерә торган кеше... - Һәй, янма әле шул чаклы, рәтләнер әле. Салихыңа да акыл керер бер! Өметеңне өзмә... - Мин өзмим дә бит, Нәкыя. Әнә Садиләне малае ташлаган икән, дип әйтәләр, ди. Садилә чынаягын куйды да, кулъяулыгы белән күзләрен сөрткәли башлады. - Төкерсәнә, кеше ни әйтмәс, теле йөдәткәч, ди... Нәкыя, ахириенең йомшап төшүен күреп, тавышын кү-тәрде, каты-каты, ышандырырлык сүзләр әйтте. Аның Садиләне бик нык юатасы килә иде. Ни хәл итәсең, улы Салих әнисен бер дә санга сукмый шул. Менә өч ел инде бер хәбәр салмый, әнисе аның өчен көн-төн кайгырып яши. - Бәлки, аның үзенең хәле әйбәт түгелдер, шуңа хат язмыйдыр. Егет кешенең башына ни төшмәс. Була шундый чаклар, хат язу түгел, беркемне күрәсең килми. Ә син монда аңа үпкәләп, аны каһәрләп ятасың. Ул мескен, бәлкем, авырып киткәндер, терелә алмый интегәдер. Әгәр авырыйм дип язсам, әнине кайгыга салырмын дип куркадыр... Ә син аңа рәнҗеп йөрисең... - Карале, и-и-и, шулай булуы ихтимал бит, ә син аны монда каргап йөре... Тфү, тфү, - диде Садилә, кинәт тынычланып. Аның йөзе яктырып китте. Улына рәнҗүенә үзен чиксез гаепле санау аның бөтен аңын-хисен биләп алды. Аңа хәтта Нәкыя алдында уңайсыз булып тоелды. Чынлап та, Салихның үзенең хәле мөшкелдер, шуны миңа белгертәсе килмидер. Әгәр әйтсәм, әни борчылыр, кайгырыр дип уйлыйдыр. Нәкыя ахириенең эченә җылы керүен йөзенә төшкән яктылыктан шәйләп, тагын улы хакында сүз озайтырга уңай момент туганын сизде. Үз улын гына мактап торасы килә иде. Хәзер Салихның сансызлыгын акларлык сәбәп-сүз табылгач һәм шуның белән ахирие бераз тынычлана калгач, улын сөйләмичә булдыра алмады. - Эш нормасын гел 150 процент үти икән, - диде. - Рәсеме шәһәр Почёт тактасына куелган. Нәчәлниге җые-лышта бүтәннәргә үрнәк итеп күрсәтә, ди. Анысы күңелле инде, Садилә, әмма читтә өйләнә генә күрмәсен дип куркам. Йокыларым кача шул хакта уйласам. Әллә нинди начар холыклы кешегә туры килүе бар бит, и-и-и... Нәкыя улының зурайтылган фотосын шкафтан алып килде һәм алдына тотып, аңа текәлеп торды. Йөзе мең төрле нурлар белән балкый иде. Малайның рәсеме Садиләгә күчте. Ул текәлеп карады-карады да: - Минем шул хакта кайгырганымны белсәң, Нәкыя! Тәннәрем чымырдый башлый менә. Салихны әйтәм, әллә дим берәрсе кулга төшерде микән, әкәмәт, ә? Йөрәкләрем жу-у итеп китә инде, - диде. Рәсемне бер кырыйга ипләп кенә куйды. - Белмәссең, Садилә, егерме биштә бит ул да, - дип, Нәкыя улының рәсемен алып тагы карап торды, аннары стенадагы герле сәгать артына урнаштырды. - Кыз-кыркын бик үткен хәзер. Шатырдатып эләктереп алалар да җибәрмиләр, кием алган кебек... - Плен алган кебек?! - дип, Садилә шаккатты һәм бу хәлнең булуы бик мөмкин икәненә шунда ук ышанып, кулын аягына суккалап торды. - Авызыңны ачып йөрсәң... Ә "плен"нан хат-хәбәр килми, беләбез. Нәкыя башын читкәрәк борып тагын бер ноктага те-кәлде, тынып калды. Садилә дә, тынып, үз кайгысын киче-рә иде. Йөзе тартылып китеп, бит очлары ныграк чыгынкыланды. - Синекен "плен" ала алмаслар, Нәкыя, - диде, ниндидер уйларының очына чыккандай. - Әмма дә Салих йомшак камыр инде, кем тотса, шуның кулына эләгә. - Йомшак булсаң, басарлар, ди... Үсеп җиткәч, бала кулдан ычкына икән... Нәкыя моны үзен түгел, ничектер Садиләне юатыр өчен әйткәндәй итте. Янәсе, аналарның язмышы шулай,- моның белән телисеңме, теләмисеңме, килешергә кирәктер... Шунда ак таш чәйнегенең чүбен түгеп, яңа чәй салды һәм өстенә кайнап кына чыккан су койды. Чәйнекне кызыл чигүле сөлгегә төреп өстәлгә китерде. Бераз сүзсез генә тәрәзәдән тышка карап торганнан соң, чынаякларга чия суы кебек кызгылт чәй ясалды. - Әй, чәе лә чәе! - диде Садилә, борчулы уйларыннан арынырга ниндидер җай эзләгәндәй. Тәмле конфетларны каба-каба тагын чәй эчтеләр. Садилә исә Нәкыянең күңелен күрер һәм шулай итеп сыйхөрмәткә рәхмәтен белдерер өчен, тагын аның малаеның рәсемен үрелеп алды да караштыра башлады. Киң маңгайлы, туры борынлы, калын иреннәре өстендә нәзек кенә беленер-беленмәс мыек сызылган. - Кара, бу тач Гәрәйша булып бара икән, - дип, Нәкыягә күз сирпеп алды. Нәкыянең ихласы килеп елмайды. - Шуңа күрә үз янымда гына тотар идем, юк, - диде, күңеле бераз сүрелгәндәй. - Нигә аның исемен Гранат дип кушкан идегез? - дип, Садилә тагын ахириенә күз сирпеп алды. Нәкыянең бу юлы тагын да ныграк эчтән нурланганлыгы бөтен кыяфәтенә чыкты. Ни өчен шундый сәер исем икәнен Садилә бик яхшы белә иде, тагын дустының күңеле купайсын, тагын улын сөйләп кинәнсен өчен генә шундый сорау бирде. - И-и, мәрхүмнең әкәмәте инде, - дип, Нәкыя чәчәкле яулыгын баш очына чөеп бәйләде һәм елмаяелмая сөйләргә әзерләнде. Аның бу хакта бик сөйлисе килеп кенә тора иде. Гәрәйшаның һәр нәрсәсе, хәтта дуамаллыгы да, сәерлеге дә аның өчен бик кадерле шикелле иде. - Ул бит сугышта бик каты җәрәхәтләнеп, шаукымлы булып кайтты. И-и, аның күргәннәрен сөйләсәң, үзе бер тарих инде. Шулай немечкә һөҗүм итеп баралар икән. Бик каты ата, ди немеч. Болар һаман баралар. Немеч окопларына якынлашып килгәндә, Гәрәйша янында гына бер гранат шартлаган һәм моның ике аягы тиң яраланган. Кинәт җиргә авып төшкән бу. Шулчак моңа таба тагын бер гранат тәгәри-тәгәри килә, ди. Ә бу урыныннан кымшана да алмый. Башын ике кулы белән учлаган да җиргә сеңәрдәй булып яткан, үзе: "Гранат, гранат!" - дип акыра икән. Шәрран ярганын сизмәгән дә. Бермәл күзләрен ачса, гранат чукмар баш моның янына җитәрәк кенә туктаган, шартламаган... Шулай исән калган. Соңыннан бик озак дәваланып ятса да, башында авыруы бетеп җитмәгән. Кинәт бик шатланса йә кинәт бик каты ачуы килсә, теле көрмәкләнә дә "Гранат, гранат" дип әйтеп тора башлый иде, мәрхүмкәем. Ә улы туганын ул кәнсәләрдә ишеткән, шунда нык тәэсирләнгән, күрәсең, һәм "Гранат, гранат!" дип кычкырып җибәрүен сизмәгән дә. Аның өянәге барын белмәгәннәр: "Әллә, абзый, ычкына башладыңмы", - дип аптырап моңа карап торалар икән. Бу кул селтәгән дә кайтып киткән. Чыккач, миңа әйтә: "Мин малайга Гранат исеме кушам", - ди. Мин бик әкәмәт була бит дип, каршы килеп сөйләнгәнемне тыңлап та тормады. Дуамал чаклары бар иде инде. Малайны Гранат дип яздырып та кайтты. Башта бик шыксыз тоелган иде, хәзер аңардан да якын исем юк, малакаем... - Исемдә түгел лә эш, тәүфыйклы булсын, - диде Садилә, Нәкыяне хуплаган тавыш белән. - Шөкер иде әле, Садилә, күз генә тия күрмәсен инде! Егетләргә бик тиз күз тия бит! Нәкыянең кәефе күтәренке, менә тагын чәен яңартты, лимоннарны калын-калын итеп турап куйды. Ләкин күрә, ахириенең һаман күңеле сүренке. Җанын җылытырлык берәр сүз әйтергә иде, әмма андый әмәлне хәзер генә каян табасың. Шуңа күрә Нәкыя пенсия турында сүз кузгатты. Садилә авылда иң зур пенсия алучы беренче хатын-кыз иде. Моның белән горурланмый да мөмкин түгел. - Синеке кебек пенсиям булса, ике дә уйламас идем, -диде ул, Садиләнең сүренкелегенә төрттереп. - Ә мин синеке кебек улым булса, - диде Садилә, үзенең ни хакта күңелсезләнүен ачып салгандай. - Хәзер минеке түгел инде, мирнеке. Ә менә илле тугыз сум пенсияң синең үзеңнеке. Шәһәрдә дә яши аласың! - Анда ни калган? Әнә Чәпча Мораты шәһәрдән бөтенләйгә кайткан. - Кем шәһәрне ташлый инде? - Нәрсәсе бар шәһәрнең карт кешегә? - Шулай да... - дип, Нәкыя уйланып торды, кул аркасында зәңгәр тамырлар беленеп торган учы белән битен сыпырды. - Элек "Хуш, авылым" дип җырлыйлар иде, хәзер "Саумы, авылым!" була инде. - Туган туфрак тарта торгандыр, мөгаен. - Кемне тарта, кемне читкә тибәрә дигәндәй. Безнең малайларны тартсын иде менә... - Балык тирән җирне карый, халык әйбәт җирне карый, диләр. - Шулай булмый ни. Әнә авылда әйбәт була башлагач, кайталар. - Авыл һавасында озаграк яшәргә телиләрдер. Әнә әллә ничә карчык сиксән яшьтә, Әфтах карт туксаннан узган. - Колхозның тәмен белгәннәр, яшиләр дә яшиләр. - Юк, артык озак яшәү туйдырадыр ул, Нәкыя, ә? - Һәй, гомердән кем туйган? Яшәр идем әле. - Ваемсыз кеше озак яши, ә мин чәүчәләк. - Үтеп китә торган нәрсә өчен бик кайгырма әле. - Нәрсә үтеп китә? - Салихның җилбәзәклеге бер бетәр, дим. Акылга утырыр. Күп уйлама, дустым, күп уйлама, күп уйлаулар хәсрәт арттыра, дип җырлыйлар... Нәкыя, тагын ни эшләргә белмичә, шкафын ачып, аннан улы җибәргән әйберләрне Садиләгә чыгарып күрсәтә башлады. Бик матур йон күлмәклек, бик затлы пальто тышлыгы, каракүл якалык... Тагын бик күп әйберләр... Садилә тыштан сөенгән кебек утырды, әйберләрне ике бармак аркасында ышкып карап, мактады, әмма эчтән бик каты үртәлде. Киткәндә, Нәкыя аңа тышына зур фил рәсеме төшерелгән һинд чәе тоттырды. Шунда ул күчтәнәчкә рәхмәт әйтсә дә, эчтән үртәлүе тәмам чигенә җитте. Үз улының игелеге түгел, кеше баласыннан күчтәнәч алу җанына бик авыр иде. Ул ник килгәненә үкенеп кайтты. Һаман бер сорау аның миен бораулый: ничек бу кеше балалары шулай игелекле була? Ә минеке анасын бар дип тә белми. Ни хикмәт бар монда? Әз генә ара эчендә аның үткәннәре күз алдына бер-бер артлы килеп тезелделәр. Ничектер шуларны язып барган иске дәфтәрне укыган шикелле. Салих өчен ул ниләр генә кичермәде, йа Хода! Ниләр генә күрмәде?! ...Ул елны ферма яз башы белән үк урманга, кардага күчкән иде. Бу гаҗәп матур урын, кояшка караган сөзәк чирәмлек, астарак көмештәй саф сулы Гөлле чишмәсе агып ята. Бер кырыйдан тоташ урман китә, анда үзәннәр, тарлавыклар. Күрше авыл егете Зәбиулла шунда килеп йөри башлады. Кыш көне районда терлекчеләр киңәшмәсендә, урыннары бергә туры килеп, танышып киткәннәр иде. Ул чагында гимнастёрка һәм галифе кигән иде әле. Сугыш беткәч кенә демобилизацияләнеп кайткан булган. Хәзер исә галифе өстенә кара пинжәк киеп җибәргән, аягында искерәк кирза итек. Нишләптер ул бик аз сүзле, шуңа Садилә бик аптырый, йөдәп бетә. Сүз уңаеннан берәр сорау бирсәң, сиңа бер карап ала да авызыннан колагына чаклы елмая. Төгәл генә җавап кайтармый. Җилкәләрен селкетеп ала йә ике төрле аңларлык итеп бер томанлы сүз әйтеп куя. Әллә холык-фигыле шундый, әллә сүзен таба алмый, һич белер хәл юк. Елмаюы белән бөтен зиһенеңне чуалта да куя. Характеры йомык-сүлпән, ахрысы. Мондый ир-атлар хатыннары өчен бик рәхәт булалар, имеш. Юкка-барга тыкшынмыйлар, хатын-кыз эшенә катнашмыйлар. Юкса менә безнең әти юк кына нәрсәгә дә күтәрелеп бәрелә инде, бик вакчыл булып теңкәгә тия. Ә бу алай булмас төсле, вак-төяккә исе китмәүчән кебек. Сабыр булуга ни җитә инде! Зәбиулла әнә шундый түзем-сабыр күренә. Сабыр үзенекен алыр, диләр бит. Тик менә сөйләшмәве, аз сүзле булуы гына сәер. Бер сүз алыр өчен шактый тырышырга, һаман үзеңә генә сөйләп торырга туры килә. Аңардан сүз әйттерү шактый авыр, таштан очкын чыгарырга күпме көч түгәргә кирәк булса, моның белән дә шулай азапланып бетәсең. - Балаларың елап утырмыймы соң синең? - диде Садилә, аның әле бер, әле икенче кылын тартып карарга теләп. Зәбиулла моны да шаяруга гына алды, авызы ерылып, өске эре тешләре генә күренеп торды аның бер мәлгә. Садилә исә, тагын да катырак булырга теләп: - Баш катырып йөрмә, хатының янына сыпырт, - диде катгый гына. Зәбиулланың кояшта янып сарыланган кашлары маңгаенарак менде, ике каш арасы җыерылып килде. Ул фикер туплаган кебек иде. - Хатыным юк бит, - дип куйды ул шаярган тавыш белән һәм әз генә тамак төбе белән көлгәндәй итте. - Ялганлыйсың, малай! - диде Садилә, ышанмыйча. - Юк, ялганламыйм. - Ни белән ышандыра аласың? - Ышандырырга теләмим. Булмагач, юк инде. - Ә мин ышанмыйм. - Карале, булса, ничек юк дип әйтер идем? - Капкадан чыгып киткәч тә үзләрен егет итеп сизә ир-ат халкы. - Кит әле, шулаймы? - дип, Зәбиулла бер чыбык өзеп алды да шуны авызына капты, көлгәндәй булды, ләкин аны ниндидер уй биләп алганлыгы сизелде. Алар сирәк урман эчендә йөриләр иде. Кич булып килә. Кайсыдыр аланда көтүчеләрнең һау-һаулап кычкырганы яңгырап ишетелә. Алар көтүне кайту ягына боралар иде. Садилә дә Зәбиуллага кайтып китәргә ымлый башлады. Ничектер сөйләшер сүзләр дә бетеп киткән иде. Ләкин Зәбиулла Садилә сүзләрен һаман уенга алган төс белән аның яныннан атлый. Менә урман кырыена да килеп чыктылар. Ферма өе янында берничә кеше басып тора, мал врачы Шәрәфетдин дә килгән, ахрысы. Садилә Зәбиуллага куркынып карады. - Урман эченнән генә элдер, чит күзләргә чалынып йөрмә! - диде, ныклы гына итеп. Зәбиулла аңа елт кына карап алды да, риза булганны белгертеп, ияген какты һәм урман эченәрәк кереп китте. Садилә, кулына гөлҗимеш чыбыгы тоткан килеш, шуның белән шаяргандай итеп, утарга таба атлады. Анда аерым бер аранда бозаулыйсы ике сыеры бар иде. Шуларны карап, ашарларына салып чыгарга кирәклеге исенә төште. Ә уйлары аның һаман бер карарга килә алмый йөди: нинди кеше икән бу Зәбиулла? Үзе бик гади дә кебек, юк-бар нәрсәгә исе дә китми шикелле. Андыйлар хатынкызны санлаучан була, имеш. Аңа үзең баш буласың, имеш. Әнә бит минем сүзне тыңлады, бер әйткәч тә урман эченнән кайтып китте. Көтү кайтып, сыерларны сауганда да аның уйлары һаман шул турыда әйләнде. Нинди кеше икән бу Зәбиулла? Болай гына йөрми микән? Ә бит аның өйләнгән булуы да ихтимал. Ничек төгәлен белергә? Бишмунчага берәрсен җибәреп кайтарыргамы әллә? Зәбиулланың кыяфәте әллә ничек икеле-микелерәк. Әллә ул да шулай минем кебек бер-бер карарга килә алмыйча йөриме? Ул да бит мине белми булыр? Мине кимергәндәй шикләр аны да кимерәме, әллә юкмы? Бер дә андыйга охшамаган югыйсә? Әллә барын да бик җиңел генә итеп уйлыймы? Була бит шундый кешеләр дә. Ниһаять, сыерлар савылып бетте, сөтне флягаларга тутырып, чишмәгә төшереп куйдылар. Сыер савучы кызлар һәм көтүчеләр берәр генә стакан куе сөт белән бәрәңге ашап алдылар да, кайсы кая йокларга әзерләнә башладылар. Ферма өе тоташ бер озын түбә астына салган ике аерым-аерым кечерәк кенә буралар иде. Берсендә аның көтүчеләр куна, ә мичлесендә кызлар яши иде. Ике бура арасы зур гына лапас, печән түшәгән сәндерәсе дә бар. Көтүчеләр шунда үрмәләделәр. Садилә исә, төнлә бозау-лыйсы сыеры янына барырга туры килгәнгә күрә, лапас-тагы печән салган арбага гына урнашты. Каравылчы сыерлар утарына китте. Садилә печәнне җайлаштырып ятты гына, кинәт аның беләгенә кемнеңдер салкын кулы тиеп китте. Күзләрен ачып караса, караңгыда шәүлә кебек Зәби басып тора. Ул корт чаккандай сикереп торып урынына утырды. - Һи, норсыз, син кайтып китмәдеңмени? - дип, кайнар-ачулы пышылдады ул. Зәби, билгеле, эндәшми, ә күзләре тычкан уты кебек елтырыйлар. Нәрсә эшлисең инде моның белән? Садиләнең күңелендә ана тойгысы уянды һәм аңа: Зәбиулланың тамагы да ачтыр мескеннең, дигән уй килде. Ул, арбадан төшеп, иртәнгә дип лапас почмагына җиргә күмгән бер шешә сөтне алып килде һәм аның кулына тоттырды. Зәби үзе дә шуңа өмет иткән булган бугай, шунда ук сөтне бушатып та куйды. Аннары бер сүз эндәшми шыпырт кына Садилә янына елышты. Сүзгә саран, мыштым булса да, куллары бик көчле иде аның. Садиләне шундый итеп кочып алды, хәтта тын алырга авыр булды. Көчкә ычкынды ул аның кочагыннан. Билгеле, пышылдап та сөйләшеп булмый иде. Зәби әледән-әле кулын озайтты. Садилә аның кулларына һаман суга торды. Ахырда, бозаулыйсы сыерым бар, шуның янына барам, дип, колагына пышылдады да, арбадан төште һәм утар ягына китте. Офык буенда инде буй-буй аксыллык җәелә башлаган иде. Таң беленеп килә. Бөтен төштә колакта зыңлый торган тынлык. Урманда да әле кошлар уянмаган... Шул төннән соң Зәбиулланың фермага эзе суынды. Дөрес, ул кабат киләсен йә килмәячәген әйтмәде һәм хәрәкәтләре белән дә сиздермәде. Садилә нигәдер аны якын көннәрдә көтте. Нигә килмәде икән, араның бөтенләй бетүе шушы микән, дип шөбһәләнеп һәм борчылып та уйлады ул. Бу егет аңа нәрсәсе беләндер ошый башлаган иде, ахрысы. Күңеле кузгалган, төрле уйлар аны берөзлексез йолкыйлар иде. Ә Садиләнең сыеры бик матур тана бозау китерде. Сыер бик көр, таза иде, шуңа күрә угызын көн дә күпләп бирә. Ике-өч көн бозаудан артканын җыя килде. Көтүчеләр дә, кайчан угыз ашыйбыз, дип көтеп йөриләр иде. Ләкин ул угызлы аш пешерергә уңайсызланып тора. Чөнки ару оны юк иде. - Ару оным юк шул, - диде ул, ояла-ояла. Берәүдә дә бодай оны юк иде. Гомумән дә он заты юк иде. Ахырда җыйнаулашып кара гына арыш оны юнәттеләр, Садилә шуны угызга умач итеп уды. Аш бик тәмле булырга тиеш иде. Хуш исе бөтен өй эчен тутырды, борыннарга кереп, авыздан сулар китерде. Табынга алданрак утырган берсе: - Зәңгелә кач, Идел кич, иске авызга яңа аш, - дип, кашыгын тотып табакка үрелде. Икенчесе дә, табактагы сөтле-калҗалы ашка сөенеп: - Их, әпәй дә булса, шәп үтәр иде шулпа, - диде. Тагын кайсыдыр ашның тәмлелеген татып карагач: - Әпәй юк дип кайгырма, угызлы аштан аерылма! - дип, кашыгын тизрәк йөртергә тотынды. Ашны ашаганда, көтүчеләр нәрсә булса да әйтеп куялар. Көлкеле сүз чыкса да, берсе дә көлми, бары елмаялар гына иде. Көтүчеләр көне буе сөйләшми йөргәннәрен чыгаралар. - Их, бәлеш ашар идем, аннары очар идем. - Очма, очма, Хәйрулла, канатларың каерыла. - Ашар идем шишара, әни салмый бичара. - Юкны уйлап яшәмә, алдындагын көшәлә. - Аша да эч, уйна, көл, кем пешергәнен дә бел. - Садилә яшәсен диген, егетләр яратсын үзен. - Һай, егетләр, диде дә, ди, бер кыз үлде дә китте, ди. - Сыйлаганны сыер да белә, сыен безгә дә бирә. - Чапбай, сыерга печән апкайт, малай! - диделәр, чын-га күчеп, сөт ташучы очлы яңаклы берсенә. Шулай телдәрләнеп, бер табакны ялт иттергәннәрен сизми дә калдылар. Садилә казаннан тагын тутырып салып китерде. Ашта угыз калҗасы ярма-ланып-ярмаланып тора, нәкъ күкәй сытып пешергән сөтле аш кебек иде. Аның умачы да тәменә хилафлык китерә алмаган, угыз гаҗәп тәмле иде... Ни өчендер бу көннәр күңеленә якты булып уелып калган. Садилә һаман Зәбиулланың ташлавына кимсенә, шуның сәбәпләрен эзли иде. Уйлый торгач, тапты да шикелле: ул, мөгаен, безнең хакта гайбәт ишеткәндер. Без шул җитеш тормышлы кешеләр түгел. Тора торган өебезнең дә рәте юк. Бабасы салдырган кечкенә генә таш кладовойга ике тәрәзә уеп, шуны өй итеп әтмәлләгәннәр. Бу үзе генә дә хуҗаның иң уңмаган, пешмәгән икәнен күрсәтеп тора. Агач өй җиткерү өчен ун еллап мая туп-лап барырга кирәк. Ә аның әтисе тапканын салгаларга ярата. Әнисенең әйткәнен санга сукмый... Кеше, әлбәттә, безнең турыда әйбәт дип сөйләмәс. Әти бик туры кеше, аны өнәп бетермәүләрен мин үзем дә сизеп йөрим. Шулай да әтинең беркемгә дә начарлыгы тигәне юк. Аныкы сүздән ары китми, әйтә дә, шундук бетерә дә. Билгеле, әтисе бик холыксыз кеше, дип, аңа җиткергәннәрдер. Кеше бит бер-берсен куркытырга бик оста. Шактый вакыт узганнан соң, Зәбиулла һич көтмәгәндә килде. Садиләнең кырылган кәефе шундук әйбәтләнде, ул бик шатланды. Ләкин шушы уйсыз шатлануына соңыннан үкенеп бетә алмады. Алар тагын урманда йөрделәр. Садилә аны көтү авызы тимәгән ешкынлыктагы кура җиләкле кечкенә аланга алып килде. Инде җәй үтеп бара иде, җиләкнең дә вакыты узган, ул бик әче, элеккеге тәмен югалткан икән инде. Әзрәк капкаладылар да кире борылдылар. Зәбиулла бүген дә аз сүзле иде, ләкин әүвәлгечә үк елмая, йөзе, кояшта янып, чуен кебек каралып беткән үзенең. - Кая шулай югалдың? - диде Садилә, аны сынарга итеп. - Шул Бөгелмәдә инде, - дип куйды ул күңелсез генә. - Нишләп гел сине җибәрәләр? - Анда таза җилкә кирәк. Ул бер чыбык сындырып алды да шуны авызына капты. Сүз беткән кебек булды. Садиләнең бик төпченәсе килә, ләкин Зәбиулла яратмас дип кур-ка. Әз сүзле кеше күп сүз белән йөдәткәнне ошатмаска тиеш, дигән уй аны тыя иде. Бу юлы Садилә егетне кумады. Ул төн кунарга калды. Алар тагын печән салган арбада яттылар. - Әни сине алып кайтырга кушты, - диде Зәбиулла, Садиләне кочаклап. - Ничек? Юләр, әйтерсең син, - дип пышылдады Садилә. Шул пышылда-вында шатлануы беленеп тора иде. - Ул каян мине белсен? - Мин аңа әйттем, ул "алып кайт" диде. - Ничек алып кайт, мин әйбермени? - Соң, ничек өйләнәләр? - Зәбиулланың бу сүзләре шундый беркатлы, ихлас кебек иде. Садиләнең шикләре берьюлы төтенгә әйләнеп беткән кебек булды. Бу сүзләр йөрәгенә май булып агалар иде. - Иң элек язылышалар, юләр, - диде яратып. - Юк, иң элек барышалар. Егет кызны өйләренә алып кайта да, тора башлыйлар. Аннары... - Алай ябышып чыгу була ул. Юк, минем ябышып чыгасым килми. - Бөтен кеше дә шулай башлы-күзле була. Значит, бар кызлар да ябы-шып чыга. - Юк, барысы да түгел. Егет кызның әти-әнисе белән сөйләшергә яучы җибәрә. Шулай аңлашалар. Туй хакында сөйләшәләр. Болай иткәндә кыз ябы-шып чыкмый була. Син дә шулай ит. - Алай булмый, ябышып кына чык. - Нигә? - Әтиең, Сәләхетдин абзый, бик коры кеше, ул сине миңа бирмәс, - диде Зәбиулла, шуңа нык ышанулы рәвештә. Һәм Садилә, аның бу сүзләрен егарлык бернинди дәлил дә китерә алмыйча, тынып калды. Чынлап та, риза булмавы ихтимал бит. Әтисе Зәбиулла кебек сүлпән-салмак ишеләрне өнәп бетерми. Аннары ул аның бик үк җыйнак-пөхтә түгеллеген дә бер карауда күреп алачак. Әйе, Зәбиулла хаклы бугай. Ә ябышып чыкса?.. Садилә ябышып чыккан иптәш кызларын күз алдына китерде. Башта әтисеме, әнисеме, риза-сызлыгын белгертеп, тырпу гына йөргән була. Бераздан ачулары иртәнге томан кебек тарала да бетә. Алардан дусны, ахирине таба да алмыйсың, бер-берсенә туганлашып берегәләр дә китәләр. Ул ябышып чыкса, әтисе нәрсә әйтер? Әни-се, инде мәхлук кебек юаш кеше, барына да шунда ук риза булачак. Алдына килгәнне, ни рәвешле генә булса да, язмыш эше дип, сыкранмыйча кабул итәргә өйрәнгән. Әтисе кәҗәләнеп маташыр, тәртәгә тибәр, ахырда, аның да ачуы басылып, йөзен аларга бормасмыни? Туктале, хәзер ябышып китсә, аның сыерларын кем савар? Бу бит идарәдә дә тавыш чыгарачак. Юк, бу вакытта китәргә һич ярамый. Бик зур мәнсезлек булачак. Сыерлары чит кеше сауганда сөтләрен төшермиләр. Колхоз сөт заданиесен үти алмый азаплан-ганда, бу хәл күпләрнең ачуын китерер, аның бөтен тырышлыкларын сызып ташлар... - Сентябрь азагында фермага кайтабыз, шул чакта кил, - диде Садилә, иркәләнеп. Аның шатлыгы әлеге күңелсез уйлардан һич тә сүрелмәгән иде. Киресенчә, ул тормышының яхшы якка үзгәреп китүе ихтималлыгына торган саен ныграк инана бара иде. - Мин сиңа ышанып килдем, - диде Зәбиулла, үпкә-ләп, һәм ул, Садиләне кочагыннан ычкындырып, кулларын тартып алды... Соңыннан белен-гәнчә, Зәбиулланың менә шушы кыланышы аның ялгышуына сәбәп булды... Шул минутта аның күңелендә егетен кулдан ычкынды-рырга теләмәү үҗәтлеге туды. Барча шөбһәләре юкка чыкты. Чынлап мине үзенә иш итә икән, чынлап өйләнергә теләве хак икән дигән ышанычы ныгыды. Әмма ихтыяры йомшаган иде. Егет, шуны бик яхшы сизеп, кызны кабат кочагына кысты. Кыз шул мизгелдә бернәрсәгә дә каршы тора алмады... Егет таң беленгәндә китте. Биш-алты көннән, һичшик-сез, килермен дип, вәгъдә биргән кебек әйтте. Ләкин ул биш көннән соң да, унбиш көннән соң да килмәде. Садилә көтте, бер дә өметен өзмәде. Килмәвенә күп сәбәпләр уйлап чыгара иде: авыргандыр йә тагын Бөгелмәгә җибәргәннәрдер... Ләкин көтә-көтә бу сәбәпләрнең дә вакыты чыгып бет-те. Ферма инде күптән кышкы утарларына кайткан иде. Тик Зәбиулланың ни үзе күренмәде, ни бер хәбәре килмәде. Садилә һаман өметен өзми иде әле. Өметсез шайтан, диләр. Менә Октябрь бәйрәме дә узып китте. Болай ут йотып яшәү бик авыр иде. Зәбиулланың үзен күрергә һәм хәлне аңлатырга кирәк. Ул минем белән ни булганын белми, күз алдына китерми торгандыр. Барысын да үзе белгәч, карашы үзгәрер, үзенең бурычын аңлар. Бер Садилә генә гаепле түгел бит бу эштә! Намусына килер, ул бит әйбәт күңелле кеше! Күрәләтә мине тәмугка салмас. Юк, ул андый бәгырьсез була алмас! Аңарда, һич югы, егетлек-ирлек горурлыгы булырга тиеш. Үзен генә күрим, мин аңа ипләп кенә төшенде-рермен, ялынырмын, ялварырмын. Абруеңны төшермә, кеше арасында бик оят була бит, рисвай итмә, диярмен. Ул - аңлы егет, ихласына килер, ялгышуын аңлар һәм без дуслашырбыз... Шундый якты өметләр белән, тәвәккәлләп, беркөнне Садилә алар авылына китте. "Мин бөтенләйгә синең яныңа килдем" диярмен дип, әйтер сүзләр әзерли-әзерли барды. Ләкин туры Зәбиуллаларның үзләренә барып керергә кыюлыгы җитмәде. Монда бер таныш апа бар иде. Шуңа төбәп барды. Су-гыш-ка чаклы бергә фермада эшләгәннәр иде. Апа фин сугышында имгәнеп кайткан бер инвалидка тормышка чыкты. Ләкин инвалид кешенең гомере кыска булды, сугыш азагында дөнья куйды. Бала-чагалары юк, апа ялгызы гына бер өйдә гомер кичереп ята иде. Садилә шул апа аша Зәбиулланы чакыртып китерә дә шунда аңлашалар, шунда барысы да хәл ителергә тиеш. Аның нияте шулай иде. Апа Садиләне кунактай күреп каршы алды. Ләкин ниндидер бер нужа аны бирегә китерүен Садиләнең сулган, сүренке-боек йөзеннән шәйләп өлгерде. - Әллә бер-бер хәл булдымы, апаем? - диде, сузып кына. Садиләнең исәбе серне бөтенләй чишеп бетерү түгел иде. Зәбиулланы гына күрергә килдем, бер эш белән шунда, дип кенә әйтергә иде. Әмма аның бәлагә төшүен апаның бер күрүдә сизеп алуы яшереп маташуның мәгънәсез булуын искәртте. Һәм ул, мич буенда утырган килеш, апага хәлнең чынын сөй-ләп бирде. Тыңлап бетергәч, апа, икмәк телемедәй калын иреннәрен кысып уйланып торды. Яулык эченә маңгай чәчләрен тыккалады. - И-и, апаем, нишләп ашыктың соң? - диде, авыр су-лап. - Үзе ашыктырды бит, - дип, Садилә дә тирән уфтанды. - Нигә язылышкач дип әйтмәдең шунда? - Мин аңа ышандым, апа. - Сүзләргә генә ышанып соң инде? - Ул "алып китәм" дигән иде, мин "әз генә көт" дидем. Ул риза булган иде. Тик... - Адәм баласының теле әйткәнне кулы эшли алса, һәр-кем патша булыр иде. Юк шул. Аннары алар Зәбиулланы бирегә ничек итеп чакыру турында сөйләштеләр. Апа аның белән таныш булмаса да, күргәне бар икән. Өйдә микән соң ул, дип, апа аның кайчандыр Бөгелмәдә эштә булуын ишеткәнлеген әйтте. Башта кайтканмы-юкмы икәнен белергә кирәк, диде. Шуның өчен иң элек кибеткә барып кайтырга кирәк булды. Авылның бар яңа хәбәре шунда тикшерелә, чәйнәлә, күп итеп чүпрә кушыла һәм телдән-телгә күчә иде. Зәбиулланың өйдә булуына һәм бирегә килүенә Садилә күңеле белән ышана иде. Шуңа күрә апага акча биреп, кибеткә җибәрде, үзе бәрәңге әрчеп, плитәгә кыздырырга куя торды. Озак та үтми, апа сумкасын тотып кайтып та керде, ни-гәдер түргә узмый-ча мич буендагы урындыкка чүмәште. - Ничек, өйдәме? - дип, Садилә яктырып теге яктан чыкты. Апа аңа карамыйча, сүзен дә ишетмәгәнгә салышып, иреннәрен кыскан килеш, нигәдер икеләнеп калган кебек иде. Аяктан егарлык начар хәбәрне ничегрәк итеп әйтергә дә белмичә азаплана сыман. - И-и, үзең дә инде! - диде ул, шелтәле ым белән ку-лын селтәп. - Йә, апа, нәрсә, өйдәме, юкмы? - дип, Садилә һаман берни сизенми карап тора. Бу чаклы да гөмансыз, үтә чыккан томана булыр икән, дип уйлады апа. Кешегә бер генә аек, ачык карый белмәс икән. Балалыгында каткан да калган мәхлуктыр бу... Апаның күзләре йолт-йолт әле болай, әле тегеләй килде. Бичара, дип, ул Садиләне жәлли иде. Ул аңардан әйбәт хәбәр көтә бит. Шул ук вакытта бик беркатлы булганы өчен Садиләгә ачуы да килә. Тиз генә айный торган түгел бу, дип, фикер йөртте апа һәм бернинди майлап-җайлап маташмыйча турысын әйтергә булды. - Ул Бөгелмәдән хатын белән кайткан, ди. Өйләнеп, - диде. Садиләнең күзләре зур ачылып китте, басып торган җирендә чайкалып куйды. - Ничек "өйләнеп"? - дип, йомшап киткән буыннарына ышанмыйча, өстәл кырыендагы урындыкка килеп утырды. Апа аның ышанмавына тагын ачуланып карады. - Юк, булмас, булмас! - диде Садилә, иягенә таянып, һәм ачык соры, бернинди эчке яклаусыз күзләрен апага төбәде. - Хатынының корсагы борынына җитеп килә ди ин-де, - диде апа, үртәгәндәй. - Чын әйтәсеңме? - дип, Садилә ике учын берьюлы биек күкрәкләре өстенә куйды. Күзләрендә һаман ышану иде әле. - Ялганларга әллә син мине... - дип, тавышын күтәрде апа. Садиләнең артык ышанучан бала кебек булуына җене чыга иде. - Йа Хода! - дип, тынына буылып пышылдады Садилә һәм кычкырып елап җибәрде. Әйтерсең мылтык белән атып төшерелгән киек каз, җан бирә-бирә, җирдә үрсәләнә иде. Бераздан соң: - Юк, мин аның йөзен күрергә телим, - дип, Садилә башын күтәрде. Күзләрен учы белән сөрткәләде. - Ышанып җитмим әле... - Хәзер инде ышан, ышанма... - диде апа, мыгырданып. - Үзен күрмичә ышана алмыйм, апа! - дип куйды Садилә, өзгәләнеп. Апа, аптырап, сәер генә аңа карап тора иде. Аннары башын як-якка чайкап-чайкап алды да, бер карарга килгән шикелле: - Ярар, - диде, нык итеп. - Мин ул этне синең яныңа китерермен. Түлке синең монда икәнне белсә килмәс, мин аны хәйлә белән чакырырмын. Шунда инде җебеп утырма, муенына асылын, җибәрмә. Үзең белән ал да кит! Апаның бу сүзләре Садиләгә акыллы булып тоела. Чыннан да, нигә оялып торырга, муенына асылынырга - бетте-китте. Теләсә нишләсен, дип уйлый ул. Рас үзе оят белми икән... Кичке уңайга апа киенеп чыгып китте. Садилә күңелен-дә һаман ниндидер өмет бар әле. Ничек инде мине ышандырган килеш бүтән берәү белән якыная алсын? Ни йөз белән, ни күз белән? Кит инде, шулчаклы ук икейөзле була алмас адәм баласы! Вакыт бик озак үтә иде. Һәр минут бер сәгать чаклы озак тоела. Менә, ниһаять, җиделе лампаны яндырып, өстәлгә куйганда, аяк тавышлары ишетелде. Йөрәге барабанга суккан кебек дөп-дөп тибә, ул, шуңа чыдый алмыйча, тизрәк утырырга мәҗбүр булды. Өйалдыннан апаның: "Әйдә, Зәбиулла канатым", - дигән юмалаулы, майлы тавышы килә иде. Ишектән башта Зәбиулла керде, аннан апа. Зәбиулла морҗа кырына баскан килеш тораташ булып каткан, күзләренең агы гына мелт-мелт итеп китә. Апаның кергәндәге йомшак тавышы хәтәр, үчле авазлар белән алышынды. - Әнә нишләткәнсең кура җиләк кызны! Эт адәмнәр, тәмле ашарга гына булсын сезгә! Тәмлесе сезгә, ә ачысы аңа! Ник күзле бүкән кебек каттың?! Аягың белән эшләгән эшкә башың белән җавап бирергә туры килә! Эт адәмнәр! - диде, кулларын Зәбиулланың йөзе тирәсендә болгый-болгый. Садилә Зәбиуллага карап алды да еларга тотынды. Күз яшеннән дә көчлерәк итеп әйтергә сүз таба алмады. Апа аның саен кызды, аны Зәбиулланың пошмас кыяфәттә бер сүз эндәшми басып торуы чыгырдан чыгара иде. - Нәрсә, берни белмәгән итәсең, ул да авырга узган! Ишетәсеңме? Нишләттең син бу күбәләкне? Бүкән! - диде, хәтәр кычкырып. Зәбиулла нәрсәдер әйтергә тиеш иде, ләкин дәшми, минем катнашым юк монда дигән төс белән тик басып тора. Әле бер, әле икенче ягына авышып, ат кебек арыган аягын алыштыра иде. Апа, Садиләгә таба иелә биреп: - Ник авызыңны салмаландырдың? - диде, ныклы гына итеп. - Асылын муенына, ычкындырма! Ние белән эшләгәнне иңе белән күтәрсен! Аннары апа тагын Зәбиуллага борылды. Йөрәгенә кадалырлык сүзләр белән битәрли иде. Шунда Зәбиулланың тимгел-тимгел алсуланган йөзеннән ниндидер шәүлә шуып узды. Әмма төсенә караганда, бар гаеп Садиләнең үзендә дип әйтәсе килә кебек. Бернигә дә исе китмәгән кебек торуы шуны белгертә иде. Зәбиулла һаман да бер сүз эндәшмәгәч, яхшылык бе-лән булмасмы дигәндәй, аны юмаларга, йомшак сүз белән сыйпарга, майларга тотынды. Апа берничә сүз генә әйтергә өлгерде, шулчак өйалды идәннәре хәтәр шыгырдады һәм өйгә чәче-башы тузган, юан гына тәбәнәк бер хатын килеп керде. Керүгә, чәрелдәп: - Зәби тәре, - диде. - Нишләп тол янына килдең, ә?! - Һәм мич буен-да торган Зәбиулланың иңенә каты гына төртеп җибәрде. Тегесе исә аңа тамчы да ачуланмады, бары җилкәсен генә читкә каерып алды. Хатын һаман төрткәли, үзе чәр-чәр килә. Икенче минутта хатын елап битләре шешенгән Садиләне күреп алды. Бертын зәһәрен җыеп торды, монда ни хикмәт булганын үзенчә аңлады шикелле: - Әһә-ә-ә! - диде, тагын да ерткыч җәнлек кебек чәрелдәп. Һәм кече як ишеге янында торган апага зур күзләренең агы белән ашагандай ялт-йолт итеп карап алды. Үрдәк борыны хәтәр киерелгән, борын яфраклары селкенә иде. - Син, тузган чабата! - дип акырып салды. - Минем иремне яшь хатын-нар белән очраштырасыңмыни? Әйдә, давай кәнсәгә! Күрсәтермен мин сиңа! Апа аптырап калган иде. - Тфү! - дип кычкырды хатын, лач итеп төкереп. - Үзеңә дә, өеңә дә тфү! - Һәм ул ялт кына Зәбиуллага борылып, аны төрткәләргә тотынды. - Әйдә өеңә, өйрәтермен мин сине, бозау! Кайда кусалар, шунда барасың! - Шулай сүгенә-сүгенә Зәбиулланы, җансыз әйбердәй эткәли-төрткәли, өйдән алып чыгып та китте. - Җен хатыны! Котырган! Әбүҗәһел! - дип, апа батырланып кычкырды аның артыннан. Өйдә мәет чыккандагыдай тын һәм шомлы булып калды. Апа теге якта тынып калган иде. Садилә дә күз яшьләрен, битләрен сөрткәләде. Күз яшенең бу хәлдә нинди файдасыз, бары балалык галәмәте генә булуы үзеннән-үзе күренә иде. Аннары апа чәй әзерләде. Садилә, апага шундый борчулар тудырганга, бик уңайсызлана иде. Әмма чарасыз, ни кылырга, ни уйларга белми, аның сүзенә мохтаҗ. Дөньяда торырга да мөмкинлек калмады шикелле тоя ул үзен. Бар юллар ябылды кебек аңа хәзер. Зәбиулла хакында сөйләшергә тел бармый иде. Хәер, нәрсә сөйләшәсең. Барысы да аңлашылды бит инде. Кем тырнагына эләксә, шуның колы була торган, уйсыз, арка сөяксез бер адәм кисәге икәне күренде бит. Садиләнең тамагыннан аш үтми иде. - Апа, нишләргә инде миңа? - диде ул, тирән уфылдап. Апа киң күңелле, илгәзәк хатын икән, Садиләнең хәленә керергә тырыша. Юк, бу бүтәннең авыр хәлен күргәннән соң гына йомшарган күңел булмаска тиеш. Апаның табигате шундый кискен хәл эчендә калганга аеруча риясыз булып ачыла торган иде. - Нишлисең, тере килеш гүргә керә алмыйсың, - диде, бик арыган кыяфәттә, табадагы бәрәңгеләрне алып капкалап. Әле генә булып узган гауга аны да шактый гына ваткан иде, ахрысы. - Бу килеш ничек торырга соң? - Тормый кая барасың? - Әгәр Зәби өстеннән районга барсам дим? - Бездә бер бик отчайный кыз да, синең кебек булып калгач, йөреп караган иде. Суд андый жалобаны кабул да итми икән. Алдады дип беркемне дә ышандырып булмый, ди. - Болай үзем генә гаепле булып калдыммыни, алайса? - Үзең генә гаепле шул инде. - Ә Зәби? - Ул бит сине көчләмәгән. Куеныңа аны үзең керт-кәнсең. Теге кызга да шулай әйткәннәр... - Ул "алам" диде. Мин ышандым. Бу алдау түгелмени? - Теге кыз да шулай әйткән икән. Ышанмаска кирәк иде, сеңлем, дигәннәр, бик йомшак кына итеп. - Соң, кешегә ничек ышанмыйсың? Гел-гел килеп, "яратам" дип йөрсә? - Язылышмыйча ышанырга ярамый, - диде апа, һаман акыл керми үзеңә дигән кебек үртәлеп. Садилә тагын уйга калды. Апа әкрен генә бәрәңгесен капкалый иде. Садилә, торып, морҗага барып сөялде, эчтән аны төрле кара уйлар йолык-калый, телгәли иде. Башы тубал кебек булды. Уе белән кая гына барып төр-телсә дә, таш стена. Уйлары шул ташларга килеп бәрелеп җәрәхәтләнә, каный шикелле иде. - Әллә берәр им-томчы эзләргәме? - диде ул, ахырда гаҗизләнеп. - Шул гына җитмәгән, гомергә гарип булып каласың киләмени? Аларга да закон каты икән, биш ел, ди. Сүз тагын бетте. Садилә бу бәладән аны бернинди -жалоба да, хәтта бернинди гаделлек тә, шәфкатьлек тә коткара алмаячак икәнен аңлаган кебек булды. Һәм йөрәге урыныннан купкандай сулкылдап, чәнчеп-чәнчеп тибәргә тотынды. Әйе, бер чара да, дәва да юк. Юк, юк, юк, дип, ике чигәсендә йөрәк тибеше дөп-дөп килеп ишетелә иде. Ул иртә таң белән кайтып китте. Күзенә берни күренми, аяк атлауларын тоймый иде. Моңарчы эштә, кешеләр белән аралашуда танып белгән һәм тормышта аңа ниндидер дәрәҗәдә тәҗрибә ролен үтәгән нәрсәләр бары да челпәрәмә килеп ватылып, җимерелеп төшкән иде. Ул ничек фермага кайтып җиткәнен, ишекне ничек ачып кергәнен дә белмәде. Мич арасындагы караватына ничек авып төшкәнен дә сизмәде. Бу бер тәүлектә булган хәлләр аны шулчаклы нык кыйнап ташлаган, ул санын кузгата алмас дәрәҗәгә килгән иде. Ярты төн авышканда, каравылчы Шәмгун, кереп: "Әйдә, "Карлыгач" бозаулый анда", - дип уяткач кына, Садилә, аңгы-миңге килеш, көчкә гәүдәсен караваттан күтәрә алды. Сыер бозаулатканда гына исен җыйды. Карлыгач бик озак борсаланды. Таңга чаклы азапланды... Шул көннән башлап Садилә бу бик тынгысыз эшне үзенә алды. Көне-төне сыерлар бозаулату белән мәшәкатьләнеп, ничектер үз кайгысын онытып торган кебек була иде. Өзлексез эш, мәшәкать аның җан сызлавын әзәйткән кебек итә, аны шул яшәтә, әкрен-әкрен тернәкләндерә иде. Аннары өйгә кайтып йөрмәс өчен дә әйбәт сылтау булды. Эш көне дә күп төшә, идарә аванс чыгарган чакларда семьяга да шактый тия. Очын очка ялгарга ярап куя. Чүпле генә борчак биргәлиләр. Әнисе шуны юып киптерә. Ашка гына тота. Берсендә чүпле, әремле арыш бирделәр. Ипи салырга әз, умачка бик кара, ачы. Шуңа арышны юып киптерде әнисе һәм казанда пешереп алды. Аннары бөртекне кул тегермәнендә тартып, талканлык ясады. Талкан пешергәч, бер-ике тапкыр Садиләгә дә китерә килгән иде. Шунда кызының юаная башлаган гәүдәсенә бер дә игьтибар итмәде. Аны-моны сизенеп, шикләнеп бер сүз әйтмәде. Чынлап та күрмәде, шәйләмәде микән? Әнисе аның бер мәхлук кеше иде. Бүтәнгә карата бер астыртын уе-хәйләсе булмас, шуңа күрә башкалардан да андый явызлыкны көтмәс иде... Хәзер Садилә белде инде, үзендә хәйлә-мәкер булган кеше генә бүтәннәрнең эчендә дә шундый ук астыртынлык ятадыр дип белә һәм һәр эштә үтә сак эш итүчән була икән. Моны аңларга әнә шул бәласе ярдәм итте аңа. Ул чаклары исенә төшсә, әле дә йөрәге әрни, ачы үкенеч, ниндидер үткен лезвие кебек, күңелен телеп-телеп ала. Үзенең бәласе белән бер гөнаһсыз әнисен, бераз холыксыз әтисен нинди зур хурлыкка салган бит ул. Йөзләренә кара яккан. Аларның кеше күзенә туры карарлыгын калдырмаган. Кеше арасында аларга нинди оят булган бит! Бәгырьләре ничек кенә ачытып әрне-мәгәндер мәрхүмкәйләремнең. Иртә дөнья куйган әнисе шул кайгыдан гына авырый башлады бугай. Һаман бавыры шешә иде. Ахырда шул чир аны алып та китте. Тагын шул нәрсә бик гаҗәп иде: аның алдануын һәм авырга узуын фермада күпләр сизенделәр, күрделәр югыйсә. Әмма берсе дә килеп әнигә: "Нафия, кызыңның холыгы китебрәк тора түгелме, игътибар иткәнең юкмы, ничектер юанаеп, бик кабарып торган сыман күрдем әле мин аны беркөн", - дип әйтмәгән. Сиздермәгән, шиккә дә салмаган. Астан гына сүз йөргәндер, йөрмичә булмас. Ә бала тугач, эш узгач, әллә ничә таныш йөзләренә кайгырган төс чыгарып, тизрәк килеп әйткәннәр. Әнкәй шунда ике көн, ике төн елаган. Кеше арасында шул оятны күтәреп ничек йөргән икән? Ничек кенә йөрәге әрнемәгәндер дә, ничек кенә күңеленә ачы саумагандыр! Ә бит ул миңа бер генә авыр сүз дә әйтмәде. Нинди зур түземлек кирәк моның өчен?! Әтисе дә аңа каты бәрелмәде, аны кире тибәрмәде. Аңа бит тагын да оят булгандыр. Ул бары әнине бик каты тиргәгән, син яшьтән хатын-кыз тәрбиясе бирә белмәгәнсең, дип, һаман саен әйтә торган булган. Барысы өчен дә әнигә эләккән. Ничек рән-җемәгәндер ул миңа? Эчендә ут янгандыр, төтене генә күренмәгәндер, ә ул шул утны йома белгән, үзендә шуңа көч тапкан! Каян алган шундый сабыр-лыкны?! Мәрхүм үзе генә белгәндер инде. Бер дә зарлана белмәс иде, эчендәген кешегә сөйләп җиңеллек тапмас иде. Язмыш кәсафәте дип белеп, үз йөрәгендә генә кичерер, бүтәннәргә сыенмас иде. Җан биргәнгә юнь бирә дигәндәй, ул чакта Садиләгә җай килеп кенә торды. Колхозның төлке фермасы бар иде. Көннәр җылыткач, аны шунда күчерделәр. Ферма бик уңайлы җирдә, су тегермәне һәм колхозның бар ашлык амбарлары тупланган төштә. Үзенә аерым дүртпочмаклы бүрәнә йорт. Утынын китереп торалар, ә төлкеләргә ит кенә ашаталар. Үлгән малны шунда тотсалар да, гел мал зыянлап кына тормый. Еш кына карт атларны, чирле сарык ишеләрне суеп та бирәләр иде. Бу - көмешсыман төсле төлкеләр. Аларны чит илгә саталар икән дип әйтәләр иде. Шуңа бу эшне колхоз бик игътибар үзә-гендә тота иде. Әлбәттә, суйган түшкәләр килгәндә, үзенә дә сөяге-санагы кала. Шулай да җәнлекләрне, аларның әйтергә телләре юк бит дип, әйбәт карады. Тиреләренең гел беренче сорт белән китүе шуны күрсәтә иде. Салихны тапканда, үз оясы, җайлы эше бар иде. Артык кыенлык күрмәде. Малай шунда үсте. Сөткәкатыкка да интекмәделәр, үзе эшләгән ферма якында гына иде. Аннары әтисе, ит заданиесенә дип, кышлаткан танасын бирде. Ул кыш керүгә үк бозаулады. Үз сөтләре, үз майлары булды. Ә терлек азыгы өчен бер дә кайгырасы түгел, тегермәннең зур лапасында суга көйләнгән молотилка белән кыш буе ашлык сугалар иде. Шулай дүрт-биш ел үтеп тә китте. Малай таза булып аякка күтәрелде. Күргән кешеләр хәтта гаҗәпләнәләр иде. Өстенә карап әйтмәгез, дип, Садилә ачулана да торган иде. Ә Садиләнең артында гына һәрвакыттагыча сөйләнәләр иде: шулай качырып, урлап тапкан бала бернинди чиргә дә бирешми, имеш. Малайны Садиләнең әти-әнисе дә үз иттеләр. Төпчек бала кебек итеп, тәкәллефле карадылар. Башта әнисен ачы хәсрәтләргә, күз яшьләренә дучар иткән бала, дөньяга килгәч, бер дә артык булмады. Беркем дә аны кимсетмәде. Садиләгә ул бердәнбер юаныч, бердәнбер шатлык иде. Ләкин бу нормаль шатлык түгел, ачы кайгы, әрнү, зур оят кушылган шатлык иде. Ни булса да, Садиләгә шушы зур оятны күтәрергә мәҗбүр иткән ата кешегә карата бала куанычыннан ачуы сүрелә башлады. Ләкин никтер әтисе аны бер тапкыр да килеп күрергә кирәк тапмады. Садилә аңа матур, таза улын бик күрсәтәсе килгән иде. Юк, килмәде. Садиләгә шул хәбәр генә килде: әти кешегә Садиләдән синең малаең туган икән, дип әйткәч, юк, минем малай түгел ул, дип, куркып, кулын гына селтәгән. Ләкин малайга беренче караган һәркем "Тач Зәбиулла икән бу" дип әйтми калмый иде. Гомер исә аккан су кебек ашыга-ашыга акты. Инде алар күптән төп йортта яшиләр иде. Әнисе вафат булганнан соң, Садилә үзе хуҗа булып калды. Ә Салихның үскән саен сәер яклары күренгәли башлады. Бернигә дә исе китмәс, бернигә дә пошмас, өе янса да тиз генә кузгала белмәс иде. Бу чалым-нар барысы да әтисеннән икәне күренеп тора. Чөнки Садиләләр нәселендә андый пошмас адәмнәр юк. Үскән саен, кеше үз нәселенә таба кайта, имеш. Бер дә эш сөймәде, дусны дус түгелдән, яхшыны яманнан аермавы да әтисеннән килә иде. Бабасы берәр эш кушса: "Юк, бу минем өем түгел", - дип кенә җибәрә. Кечкенә йомышны да үтәмәс өчен әллә нинди сәбәпләр уйлап чыгара. Эшләмәскә фантазиясе көчле иде. Җидене бетергәч, шәһәрдә мең бәла белән ремесленныйны тәмамлады. Билгеләгән җиргә барып эшләргә теләмәде, шәһәр белән авыл арасында эленке-салынкы йөрүендә булды. Армия генә аны бер-бер рәткә кертергә тиеш иде. Һәм ул шулай булып чыкты да, ахры. Әнә бит ике ел инде ниндидер бик мөһим төзелештә эшли. Тик әнисен онытуы гына кызганыч. Әллә, Нәкыя әйтмешли, берәр бәла-казага юлыгып, шулай дәшми ятамы? Алай дисәң дә инде... Юк, туган өенә, туган бишегенә күңеле суынып үскән бала тора-бара туган әнисен дә санламый башлый, ахрысы! Бу җиргә бер тамчы тир түкмәде, көч куймады, әрнемәде, уфтанмады, тамагы ач булып интекмәде. Шулай булгач, ничек кадерле булсын ул аңа? Үзеңнең тирең тамган, күз яшең аккан, газап чиккән җир генә җанга якын була, ди бит. Әйе, үземнән булды малайның шулай битараф, мәнсез үсүе. Үземнән генә! Нинди сукыр булганмын мин. Хәзер генә күзләрем ачылды шикелле. Әнә авылда нинди сүзләр йөри: "Имеш, әтисез тапкан баладан беркем дә игелек күрми. Әнә Садиләнең өрлек кебек малае үзенә хат та язмый, ичмаса..." Кияүгә чыкмаган кызларга гыйбрәт итеп, күргәзмә әсбап итеп сөйлиләр икән. Хурланып үләрсең. Бик чытлыкланган кызга әнисе: "Әллә Садилә кебек буласың киләме", - дип кенә әйтә икән. Садилә эшкә аяусыз булды, һәр эшне дә риясыз эшли иде. Төлкеләр бетерелгәч, яңадан сыер саварга күчте. Бозаулар да карады. Тырышлыгын да күрми калмадылар. Сыерларга кукуруз һәм он сибеп башак ашата башлагач, савымны 3100 килограммга җиткерде. Шуның белән пенсиягә чыкты. Авылда иң зур пенсия иде. Бүләккә бирелгән кер юу машинасы, телевизор ише нәрсә-ләр белән өй эче тулды. Тагын бер кочак төрле грамоталар. Авыл Советы депутаты булып кына да ун сезон торды. "Эштән минем бәхет бар, эш мине ярата" дип, шаярып әйтә торган иде. Тик менә малаеннан гына уңмады. Бар кайгысы шул булды. Кайгы дигән нәрсә һич бетеп тормады. Бер кайгыны төзәткәндәй итәсең, кайгырып уздырасың, тагын әллә каян икенчесе килеп чыга иде. Язмыш шул ялгышы өчен аңа кайтып-кайтып җәза бирергә булган, ахры. "Бер ялгыш өчен гомер буе түлиләр" дигәнне ишеткәне бар иде, аңламаган иде. Менә хәзер аңлады. Әтисен җирләгән көз иде. Бер кичне Садилә янына Боҗыр Кәтибе килеп керде. Шактый гына салган үзе, җыерчык челтәрләгән яңакларына кызыллык йөгергән. Чепи күзләрендә очкын. Садилә аны түргә чакырып, чәй әзерләргә итенгән иде. Кәтиб кул селтәп туктатты. Өстәлгә терсәге белән таянып, ниндидер мескен бер кыяфәттә: - Садилә, мин синең каршыңда, Сәләхетдин абзый алдында һәм Нафияти алдында бик зур гаепле, - диде еламсыраган тавыш белән. Садилә ни әйтергә белми, аптыраган төстә аңа төбәлде, эчкән кеше ни сөйләмәс... - Юк, мин исерек түгел, - диде ул кул ымы белән. Сабыр, барын да чын булганча сөйлим, дигән мәгънә аң-ла-тып. - Сине алдарга Зәбине мин котырттым. Хәтереңдәдер, Бөгелмәдә өч сезон бергә эшләдек. Ни өчен котырттым? Сәләхи абзыйга үч итеп. Нинди үч? Бөгелмәгә суган сатарга баргач, Сәләхи абзый, мин, күршегез Зәйни бергә туры килдек. Эш беткәч, атларны җиктек тә кичтән үк кайтырга чыктык. Кайтканда әле минем арбада, әле Сәләхи абзый арбасында нык кына эчтек. Кызыл Чишмәдә айнып киттем, тизрәк йөкне карыйм. Карасам, торыпшага төреп салган гармуным юк. Базар алды көнендә алган идем. Кая да кая? Юк. Син күрмәдеңме? Юк, юк. Гармун шулай бетте. Берничә вакыт үткәч, Зәйни әйтә, искә төште әле, теге чакта Бөгелмәдән кайтканда Павловкада туктаган идек, хәтерлисеңме, ди. Юк, мин әйтәм. Сәләхи шунда мукшылар янында атын туктатып, озак кына чөкердәште. Ул синең гармуныңны мукшыларга шудырды бугай, ди. Мин моңа шунда ук ышандым. Чөнки бүтәнчә гармунның югалу әмәле юк. Яхшылап төрелгән иде. Бер очрап Сәләхи абзыйга читләтеп кенә аңлаттым моны. Сәләхи абзый кинәт кабынып китте, ничек миннән шикләнә аласың, дип ачуланырга тотынды. Минем ачу аның саен күбәя генә төште. Эчкә генә салып куйдым бүре баласын. Эчтә бүре баласы үсте, көчәйде. Менә-менә корбанына сикерергә генә тора. Нәкъ шул моментта, элеваторда Зәби белән бергә эшләгән чакта, безнең фатирга Зәйни килеп чыкты. Дүрт шешә тыгып килгән. Салдык. Зәйни тагын гармунны искә төшерде. Мин ачынып башны селкедем, күземнән яшь тә чыкты бугай. Әх, син җебегән тәре, дип үрти мине Зәйни. Сәләхинең кызы пешеп җиткән бит, ди. Зәйни котыртырга тотынды. Мин дә аны куәтләп тордым. Зәби исә әтәчкә әйләнә бит, бик батырайды, шул Сәләхигә "бүләк" бирмәсәмме, ди. Әҗәткә - Мәҗәт! дип очынды... Беләсең, Зәйни хуҗалыктан задание сөтен җыя иде бит. Зәйнидән синең балаң тугач, миңа бер сезон сөт налогын түләттермәде. Үткен кеше, җайла-гандыр инде. Тагын бер ел узгач, Бөгелмәдән суган сатып кайтышлый, Кызыл Чишмәгә кердем. Кич булып килә. Урамнан берәү гармун уйнап бара. Тавышы минем югалган гармунныкына охшаган. Бардым гармунчы янына. Исәнме-саумы! Тавышы бик матур икән, көмеш телле бугай, дим. Каян кулга төшер-дегез, дип тә сорыйм. Моны мин Камыш авылының Зәйни дигән кешедән алып калган идем, ди. Ни ишетәм? Зиһенем болганып китте. Теге сөт җыючы, ди. Беләм, беләм, дим, исемне җыеп өлгердем дә, уйнап карарга сорадым гармунны. Бака ягында язуы булырга тиеш иде, алгач та үземнең баш хәреф-ләремне пәке очы белән чокып язган идем. Карасам, бар! Гармун минеке иде. Бер-ике тарткаладым да, кире иясенә бирдем. Теге эчемдәге бүре кузгалды, Зәйни башына сикерергә итеп чапалана башлады. Кайткач та, Зәйни янына бардым. Гармунны син алган-сың икән, сволочь, дим, туп-туры йөзенә бәреп. Юк, ди, күзен дә йоммый, син әллә котырдыңмы, ди. Аны Сәләхи мукшыларга озатты, ди. Мин, әйдә, Кызыл Чишмәгә, дип бәйләнә башлагач, ә мин сине "узган ел сөт налогын түләмәде" дип язам да бирәм, ди бу бик каты гына. Гармуныңны Сәләхи олактырды. Анысы точно, ди шыпырт тавыш белән. Әмма шыбырдап йөрмәсәң, быел да сөт налогын түләмәссең, үзем рәтләрмен, диде. Шуннан мин шып булдым. Моны Сәләхи абзыйга да тишмәдем. Зәйни дә китте, Сәләхи абзый да китте, бөтен гаеп минем өскә өелде дә калды... Аның тавышы кинәт төерләнеп өзелде. Ул, эчтән генә елаган кебек, лышык-лышык борынын тартып утыра. Күзеннән яше ага иде. Садилә аның сөйләгәннәренә ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Шулай да ир-ат кешенең елавы җанына бик авыр иде. Ул аны юатырга ашыкты: - Ярар, Кәтиб абый, үткән - беткән инде! - Үткән дә бит менә, җан төбендә калган. Нахакка кеше йөгенә керүем, тормышын бозуга сәбәпче булуым килә дә чыга. Ый-ый-ый... Ул балаларча елап җибәрде. Садилә аны ничек юатырга белмәде. Үзенә дә читен булып калды. - Без бит аны белмәдек. Әти дә сизенмәгәндер. Без сиңа рәнҗемәдек, шулай булгач... - Мин дуракны гафу итәсеңме, Садилә? - диде ул, елаудан туктап. - Итәм, Кәтиб абый, итәм, - диде Садилә, тизрәк бу киеренке читен хәлдән котылырга итеп. Шул сүзне ишетүгә, Кәтиб урыныннан сикереп торды, гүя аңа яңа көч кереп киткән иде. - Рәхмәт! Рәхмәт! - дип ишеккә атылды, әйтерсең лә аның җилкәсен-нән тау төште, җиңел атлавыннан шул беленеп калды. Берничә көн буе Садилә ни уйларга да белмәде. Ышанмаска да мөмкин түгел иде. Кәтиб чын күз яше белән елады. Ул гаебен әйтмәсә дә була иде. "Әйе, бу Кәтиб яхшы кеше икән" дигән нәтиҗәгә килде Садилә. Ничә еллардан наму-сында таш булып торган нәрсәне чыгарудан курыкмаган. Бар кешегә дә шулай намусы килсәче, тынгылык бирмәсәче! Тагын да әйбәт булыр иде дөньясы. Әллә бөтен адәмнәр дә намус газабы кичерә алмыйлармы? Әмма кешеләргә барыбер изгелек хас, бу нәрсә аларга бик күптән салына килгәндер. Тормыш яхшырган саен, кешеләр дә яхшыра бара. Салих яшь әле ул, тормышның ачысын-төчесен күрмәгән, шуңа ваемсыз. Бу аның яшьлек ваем-сызлыгы гына... Берничә көннән Садилә тагын ахирәте янына килеп җитте. Ниндидер яңалыгы бар сыман иде, иреннәре кырыенда, битләрендә яктылык сизелеп тора. Ул алып килгән күчтәнәчен - бер тартма конфетын өстәл өстенә куйды да: - И-и, Нәкыя, малакаем, Салихтан хат килде, хат! - диде ничектер басынкы гына шатланган тавыш белән. Урындык алып утырды һәм кара ридикюлен алдына куеп, актарырга кереште. - Менә әйттем бит, - диде Нәкыя, буена ике куллап чабып, үз сүзләренең дөрес килүенә дә канәгатьләнгән рәвештә. Чәйнеген плитәгә куя-куя сөйләнде: - Тәүфыйклы бала икән! Асыл коштан асыл кош туа, дигәннәр... Садиләнең бите-күзе нур белән тулган иде. Ул конверттан ике тоташ бите бөгәрләнгән хатны алды һәм бик хасиятләп тотып, укып китте: "Исәнме, әни?! Син миннән хат көтәсеңдер инде. Озак яза алмадым. Эш белән шулай килеп чыкты. Салкын тигереп чирләп алдым. Хәзер терелдем инде. Үзеңнең таза-лыгың ничек, әни?.." - Әйткән идем аны бер-бер хәлгә юлыккандыр дип, - диде Нәкыя, һаман сөенә барып. - Йә, йә? Садилә, укудан туктап, хаттагы сүзләрнең тәмен ныграк тоярга һәм эчкә сеңдерергә иткәндәй, моңаеп, читкәрәк карап торды. Аннары тамагын кыргалап укуын дәвам итте: "Мин әйбәт кенә килеп урнаштым. Эшем болай авыр авырын, ну, ярый инде. Прораб әйтә: синең кулың алтын, авыр эшне дә җиңел эшлисең, ди. Акча әйбәт төшә. Надбавка да түлиләр. Үзеңдә ни хәлләр? Шушы көннәрдә йә посылка, йә акча салырмын. Даян армиядән кайттымы? Нәкыя апаларга барсаң, Гранатның адресын алып, миңа җибәр. Бакчаны быел кем сөрде, әйбәт сөрдеме? Бәрәңге утырткансыңдыр инде?.." - Йөрәге ташка әйләнмәгән икән әле, - диде Нәкыя, кайнап чыккан чәйнеген күчереп. - Гранатның адресын сораган, безне дә онытмаган! Рәхмәт төшкере! Ләкин Садилә нәрсәгәдер артык сөенми, ниндидер бер тыенкы горурлык белән утыра, хатын әйләндереп-әйләндереп караштыра. Кайбер төшләрен яңадан күздән кичерә иде. Ул арада Нәкыя яңа чәй пешереп, чынаяк-ларга агызды, күчтәнәчне дә уртага куйды. Чәй эчә-эчә сөйләшү алар өчен иң рәхәт нәрсә иде. Бүген исә бигрәк тә шулай. Салихның, Гранатның яшьтәшләрен барлап чыктылар. Кем кайда, ничек тормышын корган, ничек әти-әнисенә ярдәм итә. Кем күпме акча салган, кем бер дә җибәрмәгән. Кем авылда яшәп тә күп-күп ала. Кем читтә озак еллар йөреп тә, бәхет таба алмыйча, авылга кайтып егылган. Андыйлар да бар икән. - Безнең авыл, - диде Нәкыя, тирле маңгаен яулык очы белән сөртә-сөртә, - сихерле шикелле, билләһи. Бөгелмәгә барып бер-икене кунсам, тизрәк кайтасы килә башлый. Нәрсәсе беләндер тарта бит, тарта... - Мин дә нәкъ шулай бит, Нәкыя, малай. Тарта шул нәрсәсе беләндер. Киткән кеше ничек авылын оныта ала икән? Садилә яулыгын баш очына чөеп бәйләп куйды. - Әллә сагына белмиләр инде? - Кайбер адәм баласы сагына белми ди бит. - Шулай ук микәнни? Туган бишегеңне ничек онытмак кирәк?! - Була бала - туган анасын оныта, була бала - үги анасын да онытмый, дигән бер китапта. - Була инде чуар йөрәклеләр, ни үзенә, ни кешегә.