Канат кагыныр чаклар Теләсә кайсы халыкның әдәбияты шигърияттән башлана, диләр. Моның сәбәбе - яшьлекнең аерылмас юлдашы булган мәхәббәт, туган җиреңне, ата-анаңны, нәсел-нәсәбеңне, милләтеңне, илеңне ярату, тормышны сөюдер... Яшьлек ул - илһамның канат кагыныр чагы. Элек-электән яшьләр өчен мәдрәсәләр әдәби иҗат мәйданы була килгән. "Мөхәммәдия", "Касыймия", "Хөсәения", "Рәсүлия", "Мотыйгия", "Галия", Кышкар, Мәчкәрә... һәм тагын бик күп уку йортлары. "Галия"дә шәкертләр чыгарган кулъязма журнал "Парлак", ягъни "Яктылык" дип аталган. Бу да очраклылык түгел. Илһамлы иҗат бары тик яктылык сирпүче, өмет уятучы гына була ала. Шулай ук Казан көнчыгыш педагогия институты, Казан дәүләт университеты да XX гасырда халкыбызга әдәби көчләр әзерләүче үзәкләр булдылар. Без КДУның "Тугры каләм" дивар газетасында басылган әсәрләрне бүген дә искә алабыз, бүген дә алар белән күңелләребезне баетабыз. Хәзерге яшьләрнең таләпләре тагын да зуррак: алар үз иҗат җимешләрен китап хәлендә күрергә омтылалар. ТДГПУда эшләп килгән "Илһам" иҗат берләшмәсе соңгы елларда ике җыентык чыгарган иде инде. Әлеге затлы җыентыклар яшьләрнең яраткан китапларына әверелде. Менә хәзер инде җыентыкның өченчесе әзерләнгән. Мин бу кулъязманы, дулкынланып, кулга алдым. Чөнки бүгенге яшьләрнең нинди уйлар, омтылышлар белән яшәвен, аларның сөенеч һәм көенечләрен беләсем, күрәсем, аңлыйсым килә иде. Ә йөрәктәге хисләр иҗади халәт вакытында аеруча ихлас була. Кеше үз күңелендәге уйларны үзеннән яшерә алмый. Әсәр иҗат итүче бөтен уй-фикерләрен, күңел кичерешләрен, түкми-чәчми, кәгазьгә төшерә. Кулъязмалар белән танышып чыккач, бу өметләремнең аклануын тойдым. Биредәге әсәрләр бүгенге яшьләрнең күңел дөньясын шактый тулы тасвирлыйлар. Мамадыштан килгән студент Ленар Хамматов фикерләре белән минем бәям бу очракта бик тә охшаш. "Яшь шагыйрьләр, - ди ул, - артканнан-арта бара. Алар "мин сине яраттым, ә син тегене яраттың" дип кенә фикер йөртмиләр, ә бәлки халык кызыксына торган темаларны сайларга тырышалар". Бу сүзләргә мин тагын "халыкны борчый торган мәүзугларны да" дип өстәр идем. Укучыларга әйтергә теләгән сүз әнә шул уйлану, борчылу нәтиҗәсендә генә туа ала. Әйтик, халкыбыз, телебез язмышы. Мин моны байтак әсәрләрдә күрдем. Теләче районы Сауш авылыннан килеп укучы Лилия Якупова, зарланудан бигрәк, шушы бурычларны хәл итәргә өнди һәм дөрес әйтә: "Телебезнең кимсетелмәве, яшьләр арасында да киң кулланылышта булуы өчен, кемнеңдер нидер эшләвен көтеп ятарга түгел, ә үзебезгә көч куярга кирәк. Сабыйларны Ана телләреннән мәхрүм итмәсәк, туган телләренә мәхәббәт, үз милләтенә хөрмәт орлыкларын кечкенәдән үк күңелләренә салып калдырсак, һичшиксез, уңыш мулдан булыр, тел мәсьәләсе, атлаган саен, безне борчып, интектермәс иде". Бу сүзләр белән килешмичә мөмкин түгел. Бөтенебез бер юнәлештә эшләсәк, телебез дә, мәктәпләребез дә яшәр, бүгенге һәм иртәгәсе буыннар да милләтебезнең асыл сыйфатларын саклауны һәм үстерүне дәвам иттерер. Шунысы мөһим: соңгы елларда "Илһам" әдәби иҗат берләшмәсе үзенең эшчәнлек даирәсен бик киң җәелдерде. Ул ел саен "Илһамлы каләм" дигән иҗат конкурсы игълан итә. Бу ярышта Татарстан, Башкортстан һәм башка төбәкләрдән дә талантлы яшьләр катнаша. Бәйгеләрдә уңыш казанган, иҗатка омтылган яшьләр, мәктәпне тәмамлагач, КФУның татар теле һәм әдәбияты, журналистика бүлекләренә укырга керәләр. Аеруча талантлылары Татарстан Язучылар берлегендә үзләренең лаеклы урыннарын табалар. Менә бу җыентыкта 38 яшь кеше үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдим итә. Аларның егермесе - КФУда укучы студентлар, унсигезе исә - төрле төбәкләрдәге мәктәп укучылары. Араларында тотрыклы иҗат итүчеләр, ягъни бу ярышларда ел саен катнашып килүчеләр дә бар. Әйтик, Рүзәл Әхмәдиев. Ул университетның юридик факультетыннан. Аның инде беренче китабы да дөнья күрде. Бу юлы ул җыентыкта рэп стилендәге шигъри әсәрләре белән катнаша. Татар шигъриятенә яңа сулыш алып килә. Бусы да кирәк. Татар яшьләре дөнья шигъриятенең гомуми хәрәкәтеннән читтә калмасын. Эш формада түгел, бәлки аның эченә салынган фикерләрдә, гамьнәрдә. Гүзәлнең, энесе белән бергәләп, дини эчтәлекле әсәрләр башкаручы икәнен дә беләбез. Без матбугатта Алмаз Мансуров, Илнар Нотфуллин исемнәре белән дә еш очрашабыз. Алар әдәбиятта очраклы егетләр түгел. "Иделем акчарлагы", "Таян Аллага" иҗади конкурсларында уңыш яулап килгән яшь иҗатчыларның әсәрләре бу китапта да урын алган. Әйе, студентлык еллары - кеше тормышының иң матур мизгелләредер. Әнә Башкортстанның Дүртөйле районы, Түбән Атыш авылыннан Регина Раянова нәрсә ди: Сагынып искә алачакны беләм Бу күңелле студент елларын. Алда нинди язмыш көтсә дә, мин Шул елларны сагынып җырлармын. Әлбәттә, сагындырачак. Әмма шунысы бар: студент елларында сагынып сөйләклек матур эшләр кылып калырга кирәк. Яшьлек ул - көч ташып торган, зур хыяллар белән янып яшәгән чор. Бу Сарман районы Азалак мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Руслан Рәүпов язмасыннан да ачык күренә: "Мин - иҗатка гашыйк кеше. Илһам килгән вакытта, "роман" да язып ташларга мөмкинмен", - ди. Әлбәттә, Руслан бик зурдан кубып сөйли, әмма мин аны һич тә гаепләмим, чөнки аңарда максимализм дигән яшьлек рухы бар. Яшьлекне аннан башка күз алдына китереп кара син?! Мин үзем дә иҗатны Я дөньяны үзгәртәм мин бүген, Я булмаса, үзем үзгәрәм, - дип башлаган идем. Ул еллардан бирле дөньяны үзгәртә алдыммы-юкмы, әмма үземнең үзгәрә баруым хак. Акыл, тормыш тәҗрибәсе туплаган саен, кеше үзенең кайсы өлкәдә күбрәк файдалы буласын, халык өчен нәрсә эшлисен, катлаулы тормыштагы вазифасын яхшырак аңлый бара. Боларны төшенгән саен, көчен, сәләтен, мөмкинлекләрен чарлый, камилләштерә тора. Ихтимал, бу китап авторларының барысы да язучы, шагыйрь, драматург, публицист булып бетмәс. Илгә, халыкка файдалы булуның юллары бихисап. Әмма һич шикләнмим: алар чын кеше, халык ихтирамын яуларлык шәхесләр булырлар. Бәрәкәтле иҗат һәм илһамлы язмыш телик аларга! Разил Вәлиев, Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты "Илһам" әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары иҗаты Нәфисә Атаджанова Мин, Нәфисә Кәримбиргән кызы Атаджанова, 1992 елда Мөслим районы Мөслим авылында туганмын. Кечкенәдән үк шигырьләр, әкиятләр язарга, биергә, рәсем ясарга яратам. Әдәбият, сәнгать, татар халкының тарихи үткәне белән кызыксынам. Төрле әдәби, интеллектуаль бәйгеләрдә бик теләп катнашам. 2008 елда район күләмендә үткәрелгән "Дөнья рәхәт, дөнья шундый гади, янәшәмдә булса әти-әни" конкурсында "Иң оста шигырь язучы" номинациясендә җиңүче булдым. Шул ук елда балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов үткәргән "Матур булыйк!" конкурсында җиңеп, авторның махсус бүләген алдым. 2009 елдан илһам дөньясында кайныйм. "Илһамлы каләм" конкурсында 2009, 2010 елларда катнашып, финалга үтеп, җиңүче булдым. Бәйгедә катнашу минем укырга керүем һәм булачак һөнәремне сайлауда да ярдәм итте. Бүген КФУның Физика институтында белем алам. Сыерчык кайтыр мизгел, яки Оя ясау маҗарасы (Юмореска) Мин - язга гашыйк кеше. Яз айларында табигать сүз белән генә әйтеп бетереп булмаган гүзәллеккә күмелә! Мин аны инде ноябрь айларыннан ук көтә башлыйм... Шулай бервакыт башка бер уй килде. Сыерчык оясы ясарга! Күп уйланып тормадым - эшкә тотындым. Иң беренче эш итеп такта табарга кирәк иде. Менә хәзер уйга баттым инде... Һм, каян алырга соң аны? Шулвакыт яраткан укытучыларымның сүзләре исемә төште: "Ут күршеләр һәрвакыт ярдәм итәр", - ди иде алар. Күршекәйләрем ягына карап-карап тордым да иң матур, иң ялтырап торган бер-ике койма тактасын куптарып та алдым. Әле дә әле файдалы киңәшләр бирергә укытучылар бар! Такталарымны кочаклап, "мастерскоема" - утын сараена кереп киттем, төзелеш материалларымны әзерләп куйдым да пычкымны тартып җибәрдем... Кадак кадаклаганда, биш бармагым да алма кадәрле булгач, эшне берүзем китереп чыгара алмаячагыма инандым. Күп тә үтмәде, чүкеч тавышын ишетеп, яраткан абыкаем йөгереп чыкты... - Тагын ни майтарасың инде син, җен кызы? - Менә, күрүеңчә, яраткан кошчыкларыма оя ясыйм! - дидем мактанып. - Кайчаннан сыерчык ярата башладың соң әле, синең аны күргәнең дә юк бит! - Нишләп булмасын, дәреслекләрдә рәсемнәре күп бит аларның! Ясашсаң, чынбарлыкта да күрермен... - Ә такта каян алдың? Уйга баттым... - Күрше абзый бу язда инде өченче тапкыр коймасын ямый, әле яз җиткәнгә җиде генә көн, - дип, уфтанып, алды абыкаем. Аннан соң такталарымны алды да минем эшемне дәвам итә башлады. Һәрвакыттагыча абый кадаклады, ә мин аны мактый-мактый карап тордым - ничек тә булса ярдәм итәргә кирәк бит инде! Ниһаять, бар да әзер! Оямны ныгытып тоттым да өй янында үсеп утырган алмагач янына юнәлдем. Анда инде элегрәк ясаган өч җимлек эленеп тора иде... Нигә өчәү дип сорыйсызмы? Аларны ясаганда, абый да шул ук сорауларны биргән иде. Беренчесе - песнәкләр, икенчесе - чыпчыклар, ә өченчесе чәүкә ише башка кошлар өчен иде аның. - Кая эләбез моны? - дип сорады абый. - Алмагачка инде! - дидем мин белдекле кыяфәт белән. Ни өчендер, абыкаем юкә агачына менеп китте, алмагачка авыр булыр дип уйлагандыр, мөгаен. - Шундый матур килеп чыкты оя, әйдә, тагын берне ясыйбыз, - дидем дә күршеләр ягына таба борылдым (такта кирәк бит инде!) - Тагын койма җимерергә барасыңмы?! А ну, марш өйгә! - дип, абыкаемның бер генә әйтүе булды, мин комета тизлеге белән өйгә кереп тә сыздым! ...Сыерчыклар кайтканчы, мин көн саен оядан чыпчыклар куып йөрдем. Ниһаять, сагынып-саргаеп көткән кошчыкларым "курорт"тан - җылы яклардан очып кайттылар. Кайту белән бер сыерчык гаиләсе ояма хуҗа булырга да өлгерде. Шундый сөендем, сөенечемнән түбәм күккә тия язды! Әгәр ачыксалар дип, юкә агачына да бер җимлек ясап элдем. Борчылмагыз, күршекәйләремнең койма тактасына кагылмадым, абый үзе каяндыр табып бирде. Шулай итеп, беренче теләгемне чынга ашыргач, мин, бәхетле кызый, апрель аен планлаштыра башладым... Сүнгән йолдыз Трагедия өч пәрдәдә Катнашалар: Хәсән - Айратның әтисе, 40 яшьтә. Галия - Гөлүсәнең әнисе, 35-40яшьләрдә. Наилә - Айратның әнисе, 35-40 яшьләрдә. Айрат - студент. Диләрә - Айратның сеңлесе. Гөлүсә - Айратның күрше кызы. Лилия Гөлия } авыл кызлары. Марат - авыл егете, хулиган. Беренче пәрдә Беренче күренеш Кич. Көзге табигать күренеше. Ак каеннар арасыннан сары яфракларга күмелгән сукмак күренә. Лирик музыка яңгырый. Сукмак буенча салмак кына ак киемнәрдән егет белән кыз атлап килә. Егет. Нинди бәхет - без янә бергә! Әйеме, күз нурым? Кыз. Әйе, сөйгәнем, бар да нәкъ элеккегечә... Без синең белән алтын яфракларга күмелгән кечкенә сукмак буенча бергә атлыйбыз... Егет. Ә ак каеннар - гүя ак күлмәкләрен кигән төз гәүдәле гүзәл кызлар... Кыз. Алар әкияттәге төсле искиткеч матур итеп алтын җеп белән чигелгән кул]яулыкларын безгә болгыйлар төсле... Егет. Күккә кара, күрәсеңме?! Кыз. Безнең йолдыз янә кабынган! Егет. Димәк, хыяллар чынлап чынга аша! Кыз. Без бергә, мәңгегә, димәк, йолдызлар алдашмый. Егет. Чү! Ишетәсеңме? Кайдадыр бер кош үзәк өздергеч тавыш белән сайрый! Кыз. Әйе, ишетәм, аның тавышы - гүя аһәңле бер көй... Егет. Кулларыңны бир әле, гүзәлем... (Салмак көйгә бииләр.) Кыз. Күзләреңдә мәхәббәт очкыннары күрәм... Егет. Синең ай нуры тамган йөзеңә карагач, алар тагын да ялкынлана башлыйлар... Кыз. Чаялыгың әле һаман да җуелмаган... Егет. Шушы алсу иреннәр елмаюыннан беркайчан да туктамасын дип җуелмагандыр ул... Кыз. Нәрсә булды безгә? Кемнәрнең генә күзләре тиде дә, кемнәрнең каргышы төште? Егет. Белмим... Күк күкрәгән тавыш ишетелә. Егет. Йөрәк сыкрый, җан елый... Кыз. Күк тә елый... Күк күкри, барлык утлар сүнә. Икенче күренеш Бер якта - Галияләрнең капка төбе, икенче якта - Наиләләрнеке. Наилә койманың аръягында итәгенә алма җыеп йөри, үз-үзенә сөйләнә. Наилә. Әй, бигрәкләр дә татлы булды быел алмалар, Алланың рәхмәте белән инде, Алланың рәхмәте белән. Берәр чиләк җыеп, Галия ахириләргә дә кертеп чыгасы булыр әле. (Җырлый.) Алмагачта алма пешкән, Өзеп кенә аласы. (Мәктәптән кайтып баручы Гөлүсәне күреп ала.) Күршебездә уңган кыз бар, Урлап кына качасы! Гөлүсә. Исәнме, Наилә апа! Наилә. Саумы, үскәнем! Әллә укудан кайтып барасың? Кая, бирегәрәк кил әле, кызым. (Койманың бу ягына чыга, Гөлүсә аның янына килә, җырлап бии башлый.) Алма пеште, өзелеп төште Итәгем очларына. Телең татлы, үзең чибәр, Мә алма учларыңа! Мәле, мәле, үзең кебек алсу йөзле алмалардан авыз ит әле, кызым. (Алма бирә.) Гөлүсә. Рәхмәт, Наилә апа, тәмле күчтәнәчең, яхшы сүзләрең өчен. Наилә. Ярый, ярый, кызым, бәхетләрең генә булсын. Әнә Галиякәй дә чыгып килә бугай. Әссәламагаләйкем, күршем! Ни хәлләрдә син? (Гөлүсә кереп китә.) Галия. Вәгаләйкемәссәлам, Наилә җаным. Бар да яхшы, үзең ничек? Айрат кайта дип ишеткән идем, хактан да кайтамы соң ул? Наилә. Кайтам дип тора инде, узган айда кайта алмады бит. Ике күземне юлдан алмый көтеп утырам менә, пирог ясарга дип, алма җыйдым, чәй эчәргә керерсең. Галия. Ярый, керермен. (Гөлүсә чыга.) Гөлүсә. Әни, мин Шифа чишмәсенә суга барам, Наилә апа, сиңа да алып кайтыйммы? Наилә. Алып кайт, кызым, алып кайт. Чишмә суыннан чәй бик тәмле була ул. (Гөлүсә китә.) И-и Галия, вакытларның ничек үткәнен сизми дә калдык... Балалар да буйга җиттеләр. Аллага шөкер, акыллы, тәүфыйклы булып үстеләр. Галия. Әйе шул, әле яңа гына шаярышып, качышлы, әбәкле уйнап йөрүче нәниләр иделәр, ә хәзер инде әнә ничек үстеләр! Ә син түбән оч Зөлфиянең олы малае турындагы хәбәрне ишеттеңме соң әле? Наилә. Әйе, ишеттем. Бөтен авылны аптырашта калдырды Илшат. Галия. Шундый нечкә күңелле, холкы да кызларныкы кебек кенә иде бит аның. Шәһәргә китеп, начар кешеләргә ияреп, башын бетерде балакай. Наилә. Кем уйлаган бит аның шулай буласын. Башта гел елмаеп исәнләшеп, хәлләремне белешеп үтеп китәдер иде, ә хәзер әнә кибет талауга күчкән. Кичә, милиция белән килеп, өеннән алып чыгып киткәннәр, ди. Зөлфия күз яшьләренә батып утырадыр иде. Галия. И-и мескенкәем, ниләр генә кичермәгәндер инде... Иң яраткан улыңны ике елга утыртып куйсыннар әле... Наилә. Шулайга укмыни? Анысын ишетмәгән идем әле. Галия. Миңа да Гомәр хатыны гайбәтче Нәкыя генә кереп сөйләде. Наилә. И шул Нәкыянең телләрен! Берәр нәрсә булсын гына - тизрәк гайбәт таратырга тора. Галия. Синең дә бит малай шәһәргә укырга китте, үзгәреп кайтыр дип курыкмыйсыңмы? Наилә. Куркуын куркам да бит, нишлисең соң инде... Югары белем аласым килә ди бит. Җибәрәсем бер дә килмәгән иде... Теге кайтканында алай үзгәрешләр сизмәдем, бар да элеккегечә күк. Көн саен диярлек шалтыратып тора, бар да яхшы, ди. Юктыр, минем улым андый начар юлга басмас, күз карасы кебек карап үстердек бит без аны. Галия. Шулайдыр, шулай. Ярый, керим әле мин, әнә Гөлүсә дә кайтып килә бугай, өстәл әзерли торыйм. (Кереп китә.) Гөлүсә. Менә, Наилә апа, чишмәдән су алып кайттым. Кая бушатыйм? Наилә. И-и, рәхмәт, Гөлүсә кызым, аяк-кулларың сызламасын, көннәрең имин, төннәрең тыныч үтсен. Үзем бушатып алып керермен, яме? Гөлүсә. Ярар. (Кереп китә.) Наилә. Хәсән! Хәсәнҗан, дим! Чык әле бирегә! Хәсән чыга. Хәсән. Ни булды инде тагын, ник кычкырасың шулкадәр? Наилә. Мин әйтәм, бигрәкләр дә уңган, бигрәкләр дә булган инде бу күрше кызыбыз, әйеме? Мине дә бик якын күрә. Хәсән. Һе, сине якын күрә микән ул, әллә шәһәрдән кайтучы улың Айратнымы? Белмим-белмим... Әгәр киленең булып куйса нишләрсең? Наилә. Мондый килен тәтесә, булганына шөкер дип торыр идем әле. Хәсән. Әй, эшемне ташлап, синең юк-бар сүзләреңне тыңлап торам икән ич мин. Ярый, карчык, китим әле мин машинам янына кереп... Наилә. Ярый, бар, бар. (Хәсән кереп китә.) Һе, юк-бар сүз имеш! Сиңа машинадан башка бар да юк-бар инде! Улының кайчан кайтасын да белми бит ул! Инде күптәннән кайтып җитәргә тиеш иде, әле һаман күренми. Әллә шалтыратып чыгыйм микән соң? (Борылып кереп китәм дигәндә, Айрат күренә.) Айрат. Әни, әни! Мин кайттым! Наилә. Айрат, улым! (Кочаклашалар.) Исән-сау гына кайтып җиттеңме, балакаем? Сине көтә-көтә зарыгыплар беттем бит инде! Хәсән күренә. Хәсән. Әйе, иртә таңнан, әтәч кычкырмас борын, чыгып, сине юлдан күзли башлады ул! Айрат. Әти! Хәсән. Исәнме улым, яхшы гына кайтып җиттеңме? (Койма артында Гөлүсә бу күренешне күзәтеп тора.) Айрат. Исәнме әти, әйе, бар да әйбәт, тик бераз юлда ялыктырды. Хәсән (Наиләгә). Нәрсә карап торасың, күрмисеңмени, улың кайткан, юлдан арыган. Бар, чәй куй, өстәл әзерлә. Наилә. Хәзер чәен дә куеп җибәрәм, өстәлен дә әзерлим, сиңа дип әзерләп куйган тәм-томнарымны да чыгарам, әйдә, улым, әйдә! Хәсән. Керик, улым, әйдә. (Керергә борылалар. Айратның арттан кереп баруын күреп, Гөлүсә әкрен генә сызгыра, Айрат акрыная, Гөлүсә янә сызгыра, Айрат, туктап, як-ягына карана, ул икенче якка караган арада, Гөлүсә, йөгереп чыгып, читкә баса.) Айрат. Гөлүсә! (Йөгереп барып кочакламакчы була, Гөлүсә читкә тайпыла.) Гөлүсә. Ай! Айрат, син кайттыңмыни? Айрат. Әйе, Гөлүсәм, кайттым! Сине күрергә дип ашкынып кайттым! Гөлүсә. Шулай мине күрергә ашкынгач, ике ай буе кайтмый яталармыни ул?! Айрат. Гафу ит инде, Гөлүсәм! Кайта алмадым бит. Гөлүсә. Язмадың да, шалтыратмадың да... Айрат. Күңелемдә булган барлык хисләремне кәгазь битләренә генә сыйдырып булмады шул, Гөлүсәм. Мин, аларны синең күзләреңә карап әйтермен дип, кайту мизгелләрен өзелеп көттем... Гөлүсә. Тыңлыйм. Айрат. Нәрсә тыңлыйсың? Гөлүсә. Синең минем күзләремә карап әйтәсе хисләреңне тыңлыйм. Айрат. Эх, белсәң иде сине ничекләр сагынганымны, Гөлүсәм! (Күтәреп әйләндерә.) Гөлүсә. Мин дә сине сагындым! Музыка. Өченче күренеш Көзге җылы кич. Читтәрәк яшьләр тавышы, музыка яңгырый. Марат, Лилия һәм Гөлия эскәмиягә менеп утырганнар да көнбагыш чүплиләр. Лилия. Әнә минеке кая кадәр очты! Марат. Минекенә җитмәде әле! Лилия. Хәзер җиткезәбез без аны! Гөлия. Маратныкыннан уздыра алмыйсың барыбер. Лилия. Хоп! Ха-ха! Җиткездем бит, хәтта үтеп тә китте! Менә, менә минеке кая кадәр җитте! Марат. Син мухлевать иттең, кызый, давай яңабаштан. Лилия. Ха, җиңелүеңне таныйсың килмимени? Марат. Минем беркайчан да җиңелгәнем юк, Лилиякәй. Мин һәрвакыт үз дигәнемә ирешә торган кеше, белдеңме? Гөлия. Һәй, син шулай дигән буласың да бит, бар да син дигәнчә түгел шул! Әнә Гөлүсә артыннан күпме йөрдең - барыбер Айраттан аера алмадың бит. Марат. Бер-берсен шулкадәр каты яраталардыр дип, кем уйлаган соң?! Лилия. Прям как Ромео һәм Джульетта, Хәлил белән Галиябану! Марат. Ә син үзең, Гөлия, күпме Айратны үзеңә каратырга йөрдең, булдыра алмадың. Гөлия. Син ата шайтан аера алмаганны, мин ничек аераем, ди! Марат. Кызларга барыбер җайлырак ул. Ярый, әле вакыт җитәрлек, мин барыбер үз дигәнемә ирешәчәкмен. Менә мин әйтте диярсең, Гөлүсә минеке булачак! Лилия. Карарбыз, карарбыз! Марат. Әйткән сүз - аткан ук, сүземдә тормасам, исемем Марат булмасын! Гөлия. Карагыз, кара! Пар күгәрченнәр килә! Марат. Монда сөйләшкәннәрнең берсен дә ишеттермәгез! Гөлия Лилия} (бергә). Авызыбызга су каптык! Кулга-кул тотынышып Айрат белән Гөлүсә керә. Айрат. Сәлам, кызлар, егетләр! Марат. Сәламегезне алдык, кесәбезгә салдык. Хәлләр ничек, брат? Кайтуың белән! (Сөйләмендә ясалмалылык күренә.) Айрат. Бар да искиткеч, рәхмәт! Марат. Искиткечтер инде, шулай булмый. Калада юристлыкка укыйсың, авылда - кадер-почёт, иң чибәр кызыбызның кулларыннан гына җитәкләп йөрисең. Искиткеч инде, искиткеч. Айрат. Марат, син миңа әле һаман ачу саклыйсыңмыни? Гөлүсә. Җитте инде, егетләр, әтәчләнмәгез. Әйдә, Айрат, китик. Марат. Мин сиңа ачу сакламыйм, Айрат. Бер гаепсезгә рәнҗетелгәнемә генә җаным сыкрый минем. Айрат. Ярый инде, бераз кызып китеп, артыгын әйтеп ташлаганмындыр. Марат. Менә бит, җирдә бар ул гаделсезлек. Кемгәдер бар да бар, ә кемгәдер берни дә юк. Айрат. Ашыкма син, әле синең киләчәгең алда. Алла боерса, синең дә тормыш ал да гөл булыр, әйеме, кызлар? Гөлия (серле генә). Әйе, булыр. Марат. Шулай дисәң генә инде. Ярый, онытыйк. Ничек соң анда Казан, матурмы? Айрат. Әйе, матур. Анда бар да бар. Биек зданиеләр, олы урамнар, матур машиналар, яңа дуслар... Тик барыбер нидер җитми кебек, авыл сагындыра, туган туфрак барыбер үзенә тарта. Ни дисәң дә, шушында туып, бергә сезнең белән уйнап үскән бала бит мин. Тагын әле сөйгәнемнең алсу йөзе, назлы карашлары да сагындыра... Мин сөйлим дә сөйлим, ә сезнең үзегезнең хәлләрегез ничек соң? Лилия. Ничек булсын инде, менә шушы тәбәнәк өйләр, әз-мәз "Москвич" һәм "Жигули"лар күренгән тар урамнарда иске дусларыбыз белән туган кара туфракны сөреп йөрибез инде шунда. Айрат. Алай димә, Лилия, менә үзең читкә киткәч күрерсең, барыбер үз торган җирең сагындыра ул, бик сагындыра. Гөлия. Моннан чыгып китә алсам, мәңге кире кайтмас идем! Марат. И-и, хәзер генә шулай дигән буласың, иң беренче син әйләнеп кайтырсың әле. (Көлешәләр.) Гөлия. Озакка кайттыңмы соң, Айрат? Айрат. Юк, озакка түгел, бәйрәм ялына гына кайттым. Якшәмбе китәм. Лилия. Күпме араны шушы өч кенә көн өчен кайттыңмы? Гөлүсә. Бәйрәмдә дә кайтмагач, кайчан кайтсын ди ул тагын? Гөлия. Анысы да дөрес. Ярый, кызлар-егетләр, әйдәгез, дискотекага биергә киттекме? Лилия. Чынлап та, нишләп утырабыз соң без монда, әйдәгез, кешеләр янына күңел ачарга! Марат. Киттек, Ромео! (Айратны җилкәсеннән кага.) Айрат. Әйдә, Гөлүсә. Гөлүсә. Тукта, Айрат, сиңа әйтәсе килгән сүзем бар. Сез барыгыз, бара торыгыз, бераздан куып җитәрбез. Лилия. Түземсезләнеп көтеп калабыз! (Көлешә-көлешә китәләр.) Тынлык урнаша. Айрат. Нәрсә булды, Гөлүсә? Гөлүсә. Сиңа бернәрсә дә сәер тоелмыймы? Айрат. Юк. Нигә? Ә нәрсә сәер булырга тиеш? Гөлүсә. Белмим. Әллә нигә күңелем шомлана. Тавышларында ясалмалык сизмәдеңмени? Безгә каршы тагы нидер уйлыйлар, ахры, алар. Айрат. Кешене тавышыннан гына чыгып гаепләмиләр, кояшым. Икейөзле булсалар да, алар - безнең авылдашлар, бергә үскән дуслар. Гөлүсә. Шулаен шулай да... Айрат. Борчылма, кояшым, мин сине беркайчан да читләрдән рәнҗеттермәм. Гөлүсә. Тик шулай да мин нәрсәдәндер куркам. Син китәрсең дә югалырсың төсле. Айрат. Югалмам. Югалсам да, бары тик синең белән генә, Гөлүсәм. Гөлүсә. Ышанасы килә... Айрат. Ә син ышан, Гөлүсәм! Бөтен Җир шарында да синең белән мине аерырлык көч әле юк. Гөлүсә. Айрат, син әле шигырьләр язасыңмы? Айрат. Әлбәттә, язам! Сез мине, калага киткәч, үзгәреп кайткан дип уйлыйсыз, ахры. Юк! Мин үзгәрмәдем, мин әле һаман да шул ук хыялый малай. Гөлүсә. Гафу ит, сине үпкәләтәсем килмәгән иде. Айрат. Нәрсә сөйлисең син, нинди гафу? Якын кешеңә беркайчан да үпкәләмиләр. Арабызда бары тик ышаныч кына булырга тиеш. Гөлүсә. Соңгы шигыреңне укы әле. Айрат (шаяра башлап). Укыйм микән? Гөлүсә. Ярый инде, ялындырма. Минем сине тыңлыйсым килә! Айрат. Ярый соң, әйдә, укыйм. Төшләремә, ак фәрештә булып Канатларың җилпеп керәсең, Күз карашың белән назлыйсың да Үзәгемне шундук өзәсең. Күк йөзенә талпынып, син Ак болытлар белән уйныйсың. Тирбәлеп ай нурларында, Әле дә микән мине уйлыйсың? (Гөлүсәгә төртеп куя.) Гөлүсә. Сине уйламый кемне уйлыйм, ди, мин тагы? (Кочаклап ала.) Айрат. Мин һаман да, сине сагынганда, Фәрештәмне күрәм төшемдә. Бәхетлемен синең янда гына, Рәхмәт сиңа барсы өчендә! Йә, ничек? Гөлүсә. Матур! Бик матур! Айрат. Матур булмый ни, аның бит язучысы да матур! Гөлүсә. Мактанчык! Айрат. Мактанырлык җирем бар! Шулай булгач, азрак мактанып алсам да буладыр ул. Гөлүсә көлә. Айрат. Син шундый ягымлы итеп елмаясың, сиңа бик тә килешә. Гөлүсә. Оялтма мине. Айрат. Син шундый чибәр ки, хәтта күктәге айны да көнләштерәсең. Ә табигать синең баскан юлларыңны алтын яфраклар белән күмә... Гөлүсә. Син шундый матур итеп сөйлисең, шагыйрь була алыр идең. Айрат. Матур сөйләүчеләр бик күп бит ул, барысы да шагыйрь булса, дөньяда кызык бетәчәк. Гөлүсә. Син барыбер бик талантлы, моны барысы да белә, кире кагып торма. Айрат. Бу сүзләрең өчен рәхмәт, күз нурым. Гөлүсә. Кара, кара! Йолдыз атылды! Айрат. Тизрәк теләк телә! Айрат. Йә, йолдыздан ни теләдең? Гөлүсә. Әйтмим, әйтсәм чынга ашмаячак! Айрат. Юләркәем, бар күңелдән теләнгән теләкләр һәрвакыт чынга аша ул. Әйт инде! Гөлүсә. Ярый, әйтәм. Күпме еллар үтсә дә, хәтта икенче гомеребездә дә бары тик синең белән бергә булуыбызны теләдем мин. Айрат. Без гел бергә булачакбыз! Бүген күктә йолдызлар бигрәк күп, якты җемелдиләр, әйеме? Гөлүсә. Бигрәк тә әнә тегесе. Айрат. Ул безнең йолдызыбыз булыр. Гөлүсә. Ул беркайчан да сүнмәс, төннән-төн яктырыр гына. Шулай бит? Айрат. Әйдә, болай сөйләшеп куябыз. Бер-беребездән еракта булганда, кичләрен шушы йолдызга карарбыз, безнең карашлар һәм хыяллар бергә очрашырлар, уйларыбыз кавышыр. Син ризамы? Гөлүсә. Әлбәттә риза! Мин сине һәр кичне шушы йолдыз янында көтәрмен. Айрат. Мин килермен... Музыка яңгырый, ут сүнә. Дүртенче күренеш Айратларның өй эче. Наилә радиога кушылып җырлап, чәй әзерләп йөри. Наилә. Эх, өчпочмаклы өстәлләрне Түгәрәк итик әле. Көч-хәл барда, гомер барда Гөрләшеп яшик әле, Гөрләшеп яшик әле! Диләрә. Әни, әни карале! Кара инде! Абый яңа шигырь язган! Наилә. Урынына куй, кызым, абыең ачуланыр үзеңне. Диләрә. Э-эй. (Кереп китә башлый.) Наилә. Тукта әле. (Кызыксынып.) Нәрсә турында язган. Диләрә (сөенеп). Нәрсә турында түгел, кем турында диген! Наилә. Кем турында? Диләрә. Гөлүсә апа турында. Наилә. Кая, бирегәрәк кил, укыйк әле. Диләрә. Ярамый! Наилә. Нигә? Диләрә. Үзең әйттең ич, абыең ачуланыр дип. Наилә. Әйдә, ул йоклаган арада укып чыгабыз, кил утыр монда. Укы, әйдә. Диләрә. Эһем-эһем! "Гөлүсәмә" дип атала. Юлларыма бүген син очрадың, Күзләремә назлап карадың. Елмаюың белән генә бит син Фикерләрем төптән чуалттың. Назлы караш, сүзсез елмаюлар - Гүя фәрештәнең син үзе. Синең янда көнем мизгел сыман, Сизелмәстән ничек тиз үтте. Хыял дөньясында адаштым күк. Синең күзләр... зәңгәр күзләр... Гүзәллегең синең аңлатырга Җитмәс төсле җирдә сүзләр. Наилә. И-и, бигрәкләр дә матур язган инде, кайлардан гына уйлап чыгара торгандыр бәбекәем. Диләрә. Мәхәббәт яздырта әни, мәхәббәт! Кара, кара, тагы берәү бар. Йолдыз тулы күк йөзендә Салмак кына ай йөзә. Гөлүсәм диеп, көн дә Минем йөрәк өзелә. Айрат. Кызый! Син тагын минем блокнотны алдыңмы?! Диләрә (блокнотны әнисенә тоттырып). Юк, юк! Мин түгел! Әни алган аны! Әни! Әнә кулында, мин кырыйдан гына карап тордым. Наилә. Әйе, улым, ачуланма инде, мин алган идем аны. Шигырьләрең укып карыйсым гына килгән иде. Айрат. Әни, син дә шушы шайтанны яклап торасыңмы! Ничә тапкыр минем әйберләргә тимә дияргә була сиңа, аңлыйсыңмы син моны берәр кайчан? Гөлүсә керә. Диләрә. Килен керә, килен! Айрат. А-ну тай моннан! (Куышып кереп китәләр.) Гөлүсә. Нишләп иртә таңнан шаулыйсыз? Исәнме Наилә апа, хәлләрегез ничек? Наилә. Саумы, кызым. Юк, шауламыйбыз, шаярабыз гына. Гөлүсә. Наилә апа, мин йомыш белән кергән идем. Әнинең хәле тагы авырайды. Дарулары беткән, мин тиз генә район аптекасына барып кайтам, син аңа күз-колак булып тор инде, яме. Наилә. Ярый, кызым. Туктале, миндә йөрәк авыртуын бетерүче дару бар иде бугай. Син кайтып җиткәнче, шуны эчертә торыйм мин. Гөлүсә. Яхшы булыр иде. Ярар, мин йөгердем, син онытма инде, Наилә апа, яме? (Тиз-тиз атлап чыгып китә.) Наилә. Онытмыйм, кызым, онытмыйм. Даруымны гына алам да хәзер үк кереп җитәм. Мескенкәем, ире үлгәннән бирле, чиргә сабышты бит, җаным. Диләрә! Кызым! Шкафтан дарулар төенчеген генә алып бир әле, зинһар өчен! Диләрә. Хәзер, әни! (Алып чыга.) Әни, Айрат минем чәчемнән тартты! Айрат. Зарланма! Шул кирәк сиңа, бер әйткәнне аңламагач! Наилә. Булды, булды! Талашмагыз! Мин Галияләргә керәм, кинәт кенә авырып киткән, Гөлүсә районнан кайтканчы, шунда булам. Өстәл әзерләдем. Ашап- эчегез дә җыештырып куегыз, ярыймы? Диләрә. Ярар, әни! Диләрә белән Айрат берүзләре кала. Диләрә (бераз тын торганнан соң). Абый. Абый, дим! Ишетмисеңме әллә син? Айрат. Нәрсә? Диләрә. Син мине шигырь язарга өйрәтә аласыңмы? Айрат. Тәртибеңә карап. Диләрә. Өйрәтсәң, тәртибем "алты"лы булыр! Айрат. Юк инде, башта "алты"лы булсын, аннан өйрәтермен. Диләрә. Ну, абый! Айрат. Өйрәтәм инде, өйрәтәм, тик шыңшыма гына. Диләрә. Димәк, килештек?! Бир бишне! Айрат (елмаеп). Ун булсын! Хәсән. О-о, ни күрәм мин, эт белән мәче кул кысыша! Кояш бүген көнбатыштан чыкмагандыр бит? Диләрә. Юк, әти. Без бергә шигырь язмакчы булабыз. Хәсән. Диләрә, кызым, әллә абыеңны шигырь язарга өйрәтәсең? Айрат. Киресенчә, мин аны. Хәсән. Абау, улым, син шигырь дә яза беләсеңмени? Кайчаннан бирле язасың соң? Айрат. Кечкенәдән үк инде, әти. Хәсән. Ничек кечкенәдән? Ә мин нишләп моны белмим? Диләрә. Беренчедән, хисләрне сөйләмиләр, кәгазь битләренә генә төшерәләр. Икенчедән, син бит поэзия белән кызыксынмыйсың. Хәсән. Нишләп кызыксынмаска, яшь чакларда мин, шигырьләр язып, кызларның күңелен яулыйдыр идем. Айрат. Чынлапмы? Хәсән. Олы башым белән алдашып тормасмын инде. Әниең көн саен яңа шигырь сөйләттерә торган иде! (Көлешәләр.) Әниегез кайда соң әле? Диләрә. Галия апа авырып киткән, шунда кереп китте. Хәсән. Алай икән. Ярый, алайса, шушылай тату гына утырыгыз, яме. Ә мин эшләремне карыйм. (Чыгып китә.) Диләрә. Менә сиңа мә! Әти - шагыйрь! Айрат. Ышанасы да килми, юри генә әйткәндер әле! Диләрә. Әни кайткач, үзеннән сорарбыз, ул алдамас. Айрат. Әйдә, сеңлем, яза башлыйбыз. Бәлки син миннән дә матуррак яза башларсың. Диләрә. Бик мөмкин, абый, бик мөмкин! Музыка. Пәрдә. Икенче пәрдә Больница палатасы. Ятакта Галия каты авырып ята. Янында Наилә кулъяулык белән күз яшьләрен сөртеп утыра. Наилә. Алай димә, дустым, менә күрерсең, савыгып та китәрсең. Галия. Юк инде, булмас шул, ахирәткәем... аякларым йөрми, күзләрем дә юньләп күрми башлады. Ятактан инде ике айлап тора алмыйм. Үз-үземне инде бер аягым белән теге дөньяда итеп хис итәм. Наилә. Алай димә, җаным. Кызың ялгызы кала ич. Аны уйла инде, ичмасам, әле чәчәктәй чагы бит аның. Синсез нишләр ул! Синнән башка беркеме дә юк бит аның! Галия. Наилә, сүз бир, әгәр берәр хәл була калса, Гөлүсәмне калдырмам дип. Наилә. Сүз бирәм! Мин аны болай да үз кызым кебек күрәм бит! Тик син төшенкелеккә бирелмә, зинһар өчен. Галия. Мин инде тылсымга ышанмыйм. Үземне алдалап ни файда соң? Наилә. Тик барыбер... Галия. Барыбер Ходай язганча булыр. Айраттан хәбәр бармы соң? Наилә. Юк. Соңгы киткәнендә беренче һәм соңгы тапкыр шалтыратты. Шуннан соң югалды. Хәсән калага барып кайткан иде, торагыннан түләмәгән өчен чыгарып җибәргәннәр. Уку йортында инде күптән күренмәде диделәр ди, югыйсә акча да биреп җибәргән идек. Нәрсә уйларга да белмим хәзер... Галия. Бәла аяк астында яткан икән. Ничек күңелле яши идек бит, әйеме. Барысы да безнең бәхеттән көнләшәләр иде, ә хәзер... Наилә. Авыр миңа, Галиякәй, авыр! Ни эш кылырга да белмим. Тормышның кара дулкыны җитте бугай... Галия. Ә Гөлүсә нәрсә эшли? Наилә. Елый... Галия. Балакаем... Ул әле бар да яхшы буласына өметләнә. Күзләрендәге яшьләрен күрсәтмәскә тырыша. Сабыем, беренче тапкыр, кулларыма алып, күкрәгемә кысканда, бәхетем ташкыны ярларына сыймаган иде. Ә инде тәүге тапкыр "әни, әти" дип әйткәнендә, әткәсе белән ничек сөенгәнебезне күрсәң иде. Ләкин әтисе дә бәбкәсенең ничек үсүен күрә алмады шул. Ә хәзер әнә мин... (Елый.) Укып бетереп, тормышка аяк басуларын да күрү насыйп булмаячак ахры... Наилә. Алай димә инде! Галия. Язылганын яшәгәнмен, күрәсең. Табиблар да инде барлык чараларны күрделәр, ләкин файдасы булмады. Бүгенме, иртәгәме... Гөлүсә йөгереп керә. Гөлүсә. Әнием! Кара әле, мин сиңа нинди матур чәчәкләр алып килдем. Болары инде сулганнар. Алыштырып куйыйм әле. Мин әле ризыклар да алып килдем. Галия. Кирәкми... Гөлүсә. Ләкин... ләкин син боларын да ашамагансың, әнием! Сиңа күбрәк ашап-эчәргә, көч җыярга кирәк! Галия. Тамагымнан үтми, кызым. Күрәсең, соңгы көннәремдер... Гөлүсә. Алай димә, әнием! Син әле яшәячәксең. Безнең әле бергә эшлисе күпме эшләребез бар. Мин гел синең яныңда булырмын. Без бу авыр мизгелләрне бергә кичерербез, яме, әнием? Тик син борчылма гына. Галия. Юк... Наилә. Галия! Гөлүсә. Әни! Лирик музыка. Пәрдә. Өченче пәрдә Беренче күренеш Наиләләр өе. Гөлүсә ялгызы гына тәрәзә янында басып тора. Гөлүсәнең күңел тавышы белән шигырь укыла. Эзләрсеңме, юлларыңнан Томаннарга кереп югалсам? Ялгызлыктан кача алмый, Сине эзләп, бәгърем, тапмасам. Көтәрсеңме, яннарыңнан Асыл коштай читкә талпынсам? Чыгарсыңмы каршы юлга, Сине тапмый, җаным, ялыксам? Араларсыңмы ялгышлардан, Фикерләрем әгәр чуалса? Күз алдыннан әгәр синең Карашларым кинәт югалса. Аңларсыңмы, әгәр күңелем Сыеныр урын тапмый сыкраса? Юатырсыңмы, әгәр инде Тыела алмый җаным еласа? Юксынырсыңмы, еллар буе Мине эзләп, әгәр тапмасаң? Онытырсың микән, елмаеп, мин Уйларыңа кире кайтмасам? Уйларыңа кире кайтмасам... Гөлүсә. Кайларда гына соң син, бәгырем минем... Синең турыдагы уйлар миңа тынычлык бирми. Хәтта үз-үземне танымыйм... Мин сагынам сине, синең күзләреңне, карашларыңны, елмаю-шаяруларыңны сагынам... Миңа бик авыр, Айратым, син кайда?! Нигә кайтмыйсың, әллә сизмисең - мин сине көтәм! Көтәм! Сагынып көтәм! Көн саен йолдызыбызга карап, синең яныма кайтуыңны телим. Җир йөзендә синнән башка беркемем дә калмады. Син - минем соңгы яшәү мәгънәм... Диләрә. Хәерле кич, Гөлүсә апа. Нигә бик моңайдың? Әллә Айрат абыйны сагындыңмы? Гөлүсә. Сагындым шул. Киткәнендә агачлардан сары яфраклар коела иде, ә хәзер инде без атлаган сукмакларга карлар ява, алар безнең эзләребезне инде күмгәннәр... Диләрә. Моңсуланма, ул әле кайтыр, бар да яхшы булыр. Тик син елама, яме? Гөлүсә. Мин еламыйм. Минем күзләремдә инде яшьләр күптәннән кипкән. Син яңа урамнан кердеңме? Диләрә. Әйе. Гөлүсә. Йолдызлар бармы? Диләрә. Иң яктысы - берәү генә. Гөлүсә. Өмет йолдызы... (Чыгып китә.) Диләрә. Менә бит язмыш нинди икән! Башта бар да чәчәк бакчасы күк аллы-гөлле генә иде, ә хәзер кара фәрештә бар дөньяны үз кочагына алды... Эх, абый! Кайда гына соң син?! (Наилә тыңлап тора.) Наилә. Кайларда гына адашып йөри микән улыкаем? Диләрә. Әни. Наилә. Кызым. Әле дә яннарымда син бар. Кочаклап, ичмасам, бер елый алам. Барыбызның уенда Айрат кына. Кайчан кайтыр икән дип өметләнеп яшибез. Диләрә. Ела, әни, ела! Күңелең тынычланыр ичмасам. Наилә. Гөлүсә кайда соң, кызым? Диләрә. Йолдызы янына чыгып китте. Наилә. Хыялый кыз. Әнисе үлгәннән соң, соңгы өмете булып Айрат кына калды шул. Көн саен бөтен белгән догаларын шул йолдызына карап укый. Диләрә. Айрат абый хыяллар һәрвакыт чынга аша диядер иде. Наилә. Бар да шулай җиңел генә булсын иде дә бит... ярый кызым, соң инде, әйдә, кереп ятыйк. Икенче күренеш Урам. Айрат белән бергә үткән сукмактан Гөлүсә берьялгызы атлап килә. Артта эскәмия тора. Музыка яңгырый. Гөлүсә. Аерылыштык синең белән, Яфраклар да коелды. Күңелем, көзге урман кебек Ялгызлыктан корыды... Хәзер инде шигырьләрне дә үземә үзем укыйм. Эх, йолдызым! Синнән башка бернәрсә дә сорамыйм, тик Айратымны гына кайтар! (Бер читтә тезләнеп күккә карый, артта Лилия белән Гөлия күренә.) Лилия. Кара, ничек бетеренә. Гөлия. Яхшы килеп чыкмады бу. Лилия. Ә кем уйлаган бит моның болай буласын! Гөлия. Марат артыгын кыланып атты. Лилия. Андый кабахәт икәнен белгән булсам... (Гөлүсә чыгып китә.) Гөлия. Ә теге көнне ул бит шаяртмаган, чыннан да Айратка каршы план корган. Лилия. Айратның монда икәнен, бәлки, әйтергәдер? Гөлия. Айрат хәзер ак-караны аермый. Аны Маратның каладагы дуслары энәгә утырткан. Лилия. Беләм. Ә бәлки, Гөлүсәне күргәч, ул рәтләнер? Кайбер китапларда шулай булгалый бит. Гөлия. Мәхәббәт китапларындамы, әллә Шарль Перроның әкиятләр җыентыгындамы? Лилия. Барып чыкмас дисеңме? Гөлия. Син әле Айратны күрмәдең, кичә кайтканын күргән булсаң, урыныңда ук егылыр идең. Хәтта мин аны танымадым. Марат белән Айрат керә. Марат. Сәлам, кызлар, хәлләрегез ничек? Гөлия. Нишләттең син аны? Айрат! Айрат! Нәрсә булды сиңа? Марат. Ул хәзер күктә йөзә, аңа рәхәт. Мин әйткән сүземдә тордым: бу миңа хәзер киртә түгел, Гөлүсә минеке булачак! Лилия. Гөлүсәгә бик начар, ул һаман Айратны көтә. Аны күрергә хыяллана. Марат. Күрсен! Менә ул! Гөлүсәнең сөйгән Айраты! Гөлия. Син... син... бозык җан! Менә кем син! Төкерәм мин сиңа! Марат. Синең фикереңне сораучы юк монда. Мин үземнең кем икәнемне үзем беләм! Лилия. Кем? Кем соң син? Әфьюн сатучы бер беткән пычрак җан! Бар, кит моннан, күзебезгә күренәсе булма! Марат. Ха-ха! Кем сөйли башлады бит! Минем бер сүземнән дә кайтмаучы авыл кызы! Бик кирәгегез бар. (Чыгып китә.) Лилия. Уян, Айрат! Уян! Әйдә, без сиңа кайтырга ярдәм итәбез. Гөлия. Хәле бик авыр ахры... Айрат. Китегез... берегез дә кирәкми... нишләттегез мине... мин теләмим... Гөлүсә! Гөлия. Саташа бугай... Лилия. Бәлки, Гөлүсәне чакырыргадыр? Айрат. Мин кайда? Сез кем? Мин сезне белмим. Лилия. Акылына килә башлады. Гөлия. Син авылда, бу без - Гөлия белән Лилия. Айрат. Мин сезне белмим. Китегез! Ник кагыласыз миңа! Энәгә утыртуыгыз җитмәгән, тагы нишләтәсез мине! Китегез! Югалыгыз, дим! Лилия. Мин сине танымыйм, Айрат! Гөлия. Без ярдәм генә итмәкче идек. Айрат. Башта ук ярдәм итәргә кирәк иде, буласы булды инде, хәзер соң. Миңа сезнең ярдәмегез кирәк түгел! Китегез! Сумкасын ыргыта, Гөлия белән Лилия чыгып китәләр. Айрат. Гөлүсә әйткән иде бит, берсенә дә ышанма, диде, алар астыртыннар, диде, ә мин тыңламадым. Юләр! Нишләдем мин?! Ничек әнинең күзләренә карыйм, Гөлүсәмә нәрсә дип аңлатыйм... һәм... ничек түзим... Марат!!! Ни өчен?! Ни өчен мин? Ни өчен без?! Яшисем килми... Өченче күренеш Наиләләрнең өй эче. Диванда Айрат ята. Аның аяк очында Гөлүсә утыра. Бер читтә Наилә белән Хәсән утыра. Хәсән. Ниһаять, пәйда булды! Наилә. Алай димә, Хәсән! Без, киресенчә, сөенергә тиешбез. Ул бит исән-сау кайтты! Хәсән. Кайтты! Әнә ята! Кыяфәтен генә кара! Чиркангыч... шушылай йөрсен дип укырга керттекмени без аны? Аны эзләп, барысын аяк өстенә бастырдым бит мин. Күпме акча бетердек үзенә! Менә рәхмәте! Сине йөрәк чирле ясый язды, ә менә бу бер гөнаһсыз кызны нинди халәткә җиткерде. Башсыз! Кечкенә чагында чыбык җитмәгән, күрәсең. Наилә. Алай димә! Ул бит - безнең бала! Хәсән. Хәзер инде ул минем бала түгел! (Чыгып китә.) Гөлүсә. Елама әни. Ул бит кайтты, ул безнең белән. Тынычлан. Наилә. Дөрес әйтәсең, кызым. Әнә уяна да бугай. Айрат. Әни? Гөлүсә? Сез? Төшме бу, өнме? Сез чынлап та... Наилә. Улым! Гөлүсә. Айрат! (Кочаклашалар.) Наилә. Хәлең ничек, улым? Айрат. Сезне күргәч яхшырды. Әни, мин ачыктым. Наилә. Хәзер, улым, хәзер өстәл әзерлим. (Чыгып китә.) Тынлык урнаша. Айрат. Гөлүсәм, гафу ит... Гөлүсә. Нәрсә өчен? Якыннарга үпкәләмиләр бит. Үзең шулай диядер идең. Айрат. Сине калдырганым, югалганым өчен. Гөлүсә. Үткән - булган инде. Бар да үтте, хәзер син минем янда, мин сине бүтән беркая да җибәрмәм. Айрат. Ләкин мин... Гөлүсә. Юк, юк, дәшмә! Сине ничек сагынганымны белсәң иде! Көннәр буе бары тик синең турыда гына уйладым... син кайларда булдың? Нигә кайтмадың? Айрат. Мин... мин... мин әйтә алмыйм, Гөлүсә! Гөлүсә. Нигә? Нигә әйтә алмыйсың? Мин моны ишетергә хаклыдыр бит! Айрат. Бәйләнмә! Күрмисеңмени, миңа авыр! Юк! Мин бүтән түзә алмыйм. Гөлүсә. Нәрсәгә түзә алмыйсың? Айрат. Артык күп сораулар бирә башлагансың. Гөлүсә. Алар минем күңелемдә байтак җыелдылар. Җавап бирсәң, яхшы булыр иде. Айрат. Кайбер сорауларга җавап булмый. Гөлүсә. Кырыслангансың син, Айрат. Айрат. Сиңа шулай тоела гынадыр. Мин гел шундый идем. Гөлүсә. Юк, син мондый түгел идең! Син үзгәргәнсең. Каты үзгәргәнсең! Айрат. Миндә синең ни эшең бар! Тикшермә мине! Кит! Минем сине күрәсем килми! Гөлүсә. Алай димә, зинһар! Без бит бер-беребезне яратабыз... Айрат (күгәргән беләгенә карап). Мин яратмыйм сине... Гөлүсә. Ә хәзер бу сүзләрне минем күзләремә карап әйт. Айрат. Мин яратмыйм сине! Гөлүсә йөгереп чыгып китә. Айрат. Мин яратам сине, Гөлүсә! Тик... тик без бергә була алмыйбыз. Син - күктәге кояш, ә мин... ә мин - наркоман! Мин инде бу афәттән котыла алмыйм. Мин күнеккән. Мин югалдым. Мин кеше түгел инде. (Елый.) Мин яратам сине, Гөлүсәм!!! Яратам! Айрат бөгелеп төшә. Чолгап алды бар җиһанны караңгы төн, Күңел сызлый, сыкрый, җан яна. Бар дөньяны баскан кара болытлардан Яңгыр түгел, гүя кан тама... Шашып искән салкын җилләр үтеп керә, Боз кисәге булып үзәккә. Сүндермичә йөрәктәге җан учагын, Таңга хәтле ничек түзәргә? Кара төн, үзәк өздергеч салкын дөнья Һәм алда... упкын... тирән упкын... Салмак кына шул упкынга таба барам. Таң атмады... ә упкын - якын... Минем өчен инде таңнар атмас, Сихри ай да күктә балкымас, Моңлы җырын сайрар җырчы кошым Тирәкләргә кунып сайрамас... Бәхетсезләр минем башым бутаганда, Ялгышмамын, диеп уйладым. Ходай язган сукмаклардан атлаганда, Барыр юлым ялгыш бутадым... Гөлүсәм, минем сине җәзалыйсым килми. Аерылуыбыз сиңа файдага гына булыр. Синең әле иң гүзәл чагың, синең тормышыңны җимерәсем килми минем... Наилә. Булды, улым, өстәл әзер. Әйдә, чәй эчәргә. Абау, улым, нәрсә булды, әллә берәр җирең авыртамы? Айрат. Җаным авырта, әни! Наилә. Гөлүсә кайда соң? Айрат. Китте. Наилә. Төн уртасында кая китте соң ул? Айрат. Сорама, әни! Белмим! Белмим! Өенә кереп киткәндер. Наилә. Соң... аның өе монда бит. Айрат. Ничек монда? Ә Галия апа? Наилә. Галия апаңның бакыйлыкка күчүенә инде байтак вакыт, улым. Син өйдә булмаганда, Гөлүсә безгә күченде. Сине көтеп үзендә яшәү көче тапты. Көннәр буена синең кайтуыңны көтте. Син аның өчен бердәнбер яшәү мәгънәсе булып калдың. Айрат. Ничек?.. Ничек болай килеп чыкты соң бу?.. Наилә. Айрат, улым, ул-бу булмагандыр ич, Гөлүсәгә авыр сүз әйтмәгәнсеңдер бит? Ул моны күтәрә алмаячак. Айрат. Әни... мин... Гөлүсә!!! (Чыгып йөгерә.) Дүртенче күренеш Айрат берьялгызы утыра. Кулында Гөлүсәнең хаты. Хат укыла. "Бәгырем, бердәнберем, син бу хатны кайчан укыячагыңны мин белмим, бәлки, ул вакытка мин инде бу дөньяда булмамындадыр. Ләкин шуны әйтәсем килә: син минем өчен яшәү мәгънәсе булдың, синең белән үткәргән барлык көннәр минем күңелемдә онытылмас бер мизгел булып уелып калдылар. Син миннән еракта булганда да, мин синең җылыңны тоеп яшәдем. Күз алдымда һәрвакыт синең күзләр иде. Мин синең барлык шигырьләреңне дә яттан беләм. Син һәм алар миңа авыр чакларымда яшәргә көч бирделәр. Син югалгач, мин көн саен йолдызыбыз янына чыгып кайтуыңны теләдем. Һәм син кайттың. Нинди сөенеч! Ләкин инде син элеккеге минем хыялый Айратым түгел. Син - башка кеше. Мин сине танымыйм. Син мине оныткансың, мине күрәсең дә килми... Бу минем өчен бик авыр булды. Мин елыйм, мин нишләргә дә белмим. Син минем соңгы өметем идең, мин бары тик синең өчен генә яшәдем. Ләкин син дә миннән баш тарттың, мин бу дөньяда беркемгә дә кирәксез булып калдым. Синең соңгы сүзләреңне мин күтәрә алмыйм. Бәлки әле, киләсе тормышыбызда без бергә була алырбыз. Мин яратам сине. Хуш..." Айрат. Гөлүсәм, бәгырем! Нигә? Нигә ташлап киттең мине? Мин бит шаярдым гына, мин нәрсә әйткәнемне үзем дә аңламадым. Ә син ышангансың, юләркәй. Нишлим инде мин хәзер синсез? Йә, әйтегез берәрегез, нишлим? Әй бәгырем лә, җаным, алтыным! Без бит сүз бирештек: бергә булырбыз дип. Ә син... (елый) йолдызым! Кайда син? Нигә сүнәсең? Син дә мине калдырасыңмы? Хәтта йолдызыбыз да сүнде... өмет йолдызым кабын кире! Сүнмә, юк! Марат керә. Марат (көлемсерәп). Беткәнсең бит син малай, әллә өеңнән дә куып чыгардылармы? Минем ишек һәрвакыт ачык, барыр җирең булмаса кер. Айрат. Барысы да синең аркада. Син генә гаепле! Бар кит, күземнән югал, юкса... Марат. Юкса нишләтәсең? Нәрсә эшли аласың соң син? Ярый, мин сиңа ярдәм итәргә генә килдем. Мә, кайгыларың онытылып китәр. (Әфьюн бирә.) Айрат. Кирәкми миңа! Кит! Югал күз алдымнан! Марат китә. Юк, мин теләмим... Кара көчләр биюе. Караңгы төн... йолдызларны Кара болытлар каплады. Тирә-юньгә нур сирпүче Ай калыкмады, ул югалды. Караңгы төн... кара болытлар, Айсыз, йолдызсыз күк йөзе... Зиһен чуала, мин адашам, Җәзалыйдыр шайтанның үзе. Караңгы төн... мин югалам, Яшәү мәгънәсе юк төсле... Сулый алмыйм, хәлсезләнәм, Калмады күк яшәү көче... Караңгы төн... ә күктәге Болытлардан тамчы тама. Тама, тама, һаман тама, Ә йөрәк дөрли, яна... Караңгы төн... уйлар чуалды, Нәрсә булды миңа - аңламыйм. Йөрәк туктады, сау бул, дөнья, Мин тормышка инде кайталмыйм... Караңгы төн... салкынайта... Килә алмыйм аңыма... Көт, бәгырем, күп калмады, Киләм синең яныңа... Музыка. Утлар сүнә. Бишенче күренеш Наиләләрнең өй эче. Диләрә белән Наилә сөйләшеп утыралар. Иртә. Диләрә. Әни, мин Гөлүсә апаны сагынам. Ул булганда рәхәт иде. Наилә. Мин дә сагынам, кызым, гел ярдәм итеп кенә тора торган иде. Диләрә. Ә нигә соң ул бездән китте, аңа әллә бездә ошамадымы? Наилә апа. Белмим, кызым, абыеңның хәле ничек соң? Диләрә. Ул йоклый торгандыр әле. Белмим, әни, ул әллә нинди сәер хәзер, сизәсеңме? Наилә. Сизәм дә бит, нәрсә эшлим соң? Нәрсә булганын сөйләми бит, врачка да бармыйм, ди. Диләрә. Ул гел миңа кычкыра... Наилә. Нервлары беткән, күрәсең. Бәлки, төзәлер әле. Бар, кызым, уят әле үзен. Чәй эчәргә чыксын. Диләрә. Хәзер чакырам, әнием. (Эчке бүлмәгә кереп китә.) Наилә. Ниләр генә булды соң улыма? Башкайларыннан ниләр кичергән микән, балакаем... Кибеп, сулып беткән, мескенкәем. Гөлүсә дә югалды... Кайларда гына йөри микән?.. Инде бу уйлардан башым авырта башлады. Ник соң берәү дә җавап бирми? Бу сораулардан мин үзем югалам... Диләрә. Әни... Наилә. Әү, кызым, уяттыңмы, кая абыең? Диләрә. Әни... ул... ул үлгән... (Кулыннан бер уч шприц коела. Наилә хәлсезләнеп егыла.) Наилә. Улым! Бәгырем! Тынлык. Лирик музыка. Диләрә. Әни, аның кулында бу иде. (Хатны бирә.) Наилә. Гөлүсә! Лирик музыка. Алтынчы күренеш Сукмак буенча салмак кына ак киемнәрдән егет белән кыз атлап килә. Егет. Нинди бәхет - без янә бергә! Әйеме, күз нурым? Кыз. Әйе, сөйгәнем, бар да нәкъ элеккегечә... Без синең белән алтын яфракларга күмелгән кечкенә сукмак буенча бергә атлыйбыз... Егет. Ә ак каеннар - гүя ак күлмәкләрен кигән төз гәүдәле гүзәл кызлар... Кыз. Алар әкияттәге төсле искиткеч матур итеп алтын җеп белән чигелгән кулъяулыкларын безгә болгыйлар төсле... Егет. Күккә кара, күрәсеңме?! Кыз. Безнең йолдыз янә кабынган! Егет. Димәк, хыяллар чынлап чынга аша! Кыз. Без бергә, мәңгегә, димәк, йолдызлар алдашмый. Егет. Чү! Ишетәсеңме? Кайдадыр бер кош үзәк өздергеч тавыш белән сайрый! Кыз. Әйе, ишетәмен, аның тавышы - гүя аһәңле бер көй... Егет. Кулларыңны бир әле, гүзәлем... (Салмак көйгә бииләр.) Кыз. Күзләреңдә мәхәббәт очкыннары күрәм... Егет. Синең ай нуры тамган йөзеңә карагач, алар тагын да ялкынлана башлыйлар... Кыз. Чаялыгың әле һаман да җуелмаган... Егет. Шушы алсу иреннәр елмаюыннан беркайчан да туктамасын дип җуелмагандыр ул... Кыз. Нәрсә булды безгә? Кемнәрнең генә күзләре тиде дә, кемнәрнең каргышы төште? Егет. Белмим... Күк күкрәгән тавыш ишетелә. Егет. Йөрәк сыкрый, җан елый... Кыз. Күк тә елый... Күк күкри, барлык утлар сүнә. Лирик музыка. Пәрдә. Рүзәл Әхмәдиев Мин, 1989 елның 3 апрелендә Аксубай районы Шәрбән авылында туганмын. Иҗатка кечкенәдән үк гашыйк булуга карамастан, хокук өлкәсен сайладым. Бүгенге көндә Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультетында белем алам. Шигърият белән бик аз вакыт кына шөгыльләнсәм дә, үз китабымны чыгарырга өлгердем. Яшьләр арасында бик популяр булган рэп стилендә язам. "Ахеllе" төркемендә солист, мин язган җырларны башкарабыз. Рэплар * * * Сәлам, матурым. Сиңа кабат хатлар язам. Син аларны беркайчан да укымассың да, күрмәссең дә, Хисләрем белән бергә язган хатларны да учакта яндырам, Сагынам, сагынам. Хәтерлисеңме, яңгыр астында - син һәм мин, без икәү, Мәхәббәтле караш, синең сүзләр: "Җибәрмә мине, иркәм!" Кулларыңны үбәм синең, җибәрмәм, юк, җибәрмәм. Ирнем белән битеңдәге яңгыр тамчыларын җыям. Хыял канатында бәхет кочагына очам, Син бәхетем булдың минем, син язмышым идең. Миңа өмет бирү өчен, чит галәмнән очып килдең. Мин исердем шундый матурлыктан, гүзәллектән, Әйдә, гашыйк җанны тала, эзәрлеклә, Үз җаныма каршы килер идем - бу мәгънәсез, Минем йөрәк көчле, тик ул хәлсез, Бу мәхәббәт каршысында көчсез калып, Горур җанны аяк асларына куйды салып. Сизәсеңме, күкрәгемдә йөрәгемнең тибешен, Беләсеңме, упкыннарга керер идем синең өчен. Минем сүзләр бары сиңа, алар ихлас, Үткәннәрне киләчәккә бәйләп булмас. "Алай димә, алай түгел!" - буйсынмый аңга йөрәк, Беләсеңме, кайчак барсын да үзгәрешсез калдырырга кирәк. Һәм ничектер үзеннән-үзе чыга да килеп, Кеше синең тормышыңа керә дә аны тәмам куя үзгәртеп. Тоям мин моны, син дә тоясың, Вакыт үтәр, бәлки, син укырсың да бу хатны Һәм шунда гына аңларсың. Әгәр без... без берни дә үзгәртмәсәк, Сөю ике җанны ялгыз итәчәк. Язмыш, диеп тынычлансак, нинди булыр киләчәк? Бәлки, без беркайчан да күрешмәбез, ә бу язмалар Ялгыз җанның хыяллары гына булып калыр, Йөрәк кенә, яраларын санап, мәңгелеккә таба барыр. Син минем кояшым, күзләрем камаша, юк, мин саташам, саташам. Ялгышмам, әгәр бергә булсак, арабызда булган бозлар Бер мизгелдә эрер шулчак. Синең күзләреңә караганда, бу дөньяда без икәү генә кебек тоела. Мәхәббәт куйган сынауларның тәүгесендә егылам. Бир кулыңны, каршы килмә, бәхет юлы безгә ачык, Тыңла сүзләремне: үз хисләреңнән булмый качып. Миңа бераз вакыт кирәк, Тыңла, ничек тибә минем йөрәк, Яратам, дип тибә, тик нигә? Нигә бу хатны яздыммы? Син минем хисләремне белергә тиеш, Мин аларны эчемдә калдыра алмыйм, Наданлыклар күп булгандыр, аңлыйм, Аңлыйм һәм кичерәм, син дә кичер. Бу сүзләр, укыгач, күңелеңә күчәр, дип ышанып, Хатымны тәмамлыйм, тик нокта куймыйм аның ахырында. Синең сурәт - мониторның уртасында, Бу - бары тик җансыз рәсем, тик һаман да күз алдымда: Синең күзләр, синең татлы иреннәрең, Ә мин әле дә саташам, язмыш белән килешмәдем. Бирешмәдем хисләреңә, "кичер" дигән сүзләреңә, Йөзләреңә бәреп әйттем, карап яшьле күзләреңә. Кичерә алмадым сине шулвакытта, шул мизгелдә, Сизгер күңел хәзер елый, басып тәрәз төбендә. * * * Әйт әле: ни булды бу җиргә? Күз ышанмый, бу - мистика! Сугыш булды әле кичә генә, Меңнәр үлде... статистика. Бер солдаты мин үлгән халыкның, Ага нәфрәт кан тамырыннан, Ачы хаклык ята йөрәкләрдә... Батырларыбыз онытылган. Әйдә, онытылсын батырлар. Ник? Без бәхетсез аларсыз да, Немец җире сакласын хәтерне, Без? Без өметсез, карарсыз ла. Сез сугышкан Ватан да башка, Син, Ходаем, безне кичермә, Мәетләрнең төше булып бары Яшибез без кан сеңгән җирдә. Кирәк түгел безне кызганырга, Кызганганның күзе ялтырый, Күрмәдем мин сугыш - язу авыр, Бабай сөйли... бармаклар калтырый. Ул сөйләде, җанны талый-талый, Менә әйтеп куйды соңыннан: Батырларыбызны да белмәгәч, Нинди файда татар булудан. Күкрәк кагып кычкырасы килә, Без - бөек халык, без бит - татар! Бар бездә халык угыллары, Бар бездә батырлар, бар! Бар! Бар! Бу тибрәнеш берләштерә безне, Урлый михнәтләрен елларның, Битарафлык битлекләрен ватып, Бүген кичен юлга чыгармын. Чыгар моң... Ни гаҗәп хәл булды инсан белән, Күз ышанмый, бу - мистика. Күңелләрдә сугыш булды әле, Меңнәр туды - статистика. Көн үрмәли ахырына, поскып, Серләр атам төн тәрәзенә. Караңгылык... Битне тырный... Бу җиһан гәрчә кәрәз генә. Мин һаман да шул мизгелдә әле. Шаулама, язып ал тынлыкны. Ул гаҗәп сүзләр сөйли миңа... Ишетәсем килми. Ялыктым... Ярлык - тын. Ай иртә туган бүген, Шуңа үзәгемдә кычкыра, Арабыз - шалтырату арасы. Хисләремә гәрчә тончыгам. Акылдан язу йогышлы түгел, Курыкма. Язып ал тынлыкны, Ул гаҗәеп сүзләр сөйли миңа, Камый күзләрдәге тоныклык. Ераклыкны сагнып еладыкмы, Ятланган сүзләр гадилеге Шифа бирми, ертып ата җанны. Туктатма, Ул үтерсен мине. Шул мизгелне һаман көтеп яшим, Кирәге юк хәзер тынлыкның. Кабат килеп, мине дәшә калсаң, Әйтәчәкмен: "Җитәр, ялыктым..." Лилия Бәдретдинова Мин, Бәдретдинова Лилия Наил кызы, 1990 елның 11 маенда Кама Тамагы районы Чаллы авылында дөньяга килгәнмен. КФУның татар филологиясе бүлегенең 4 нче курсында белем алам. Иҗат белән кечкенәдән мавыгам. Илһам миңа көтмәгәндә килә, шулай ук бик тиз китеп тә барырга мөмкин! Илһам килгән вакытта туган иҗат җимешләремнең кайберсе белән сез дә танышып үтегез. * * * Кавыштыра, диләр, яз айларын, Мин ышанмыйм, дөрес түгел ул. Алтын көзләр кавыштырды безне: Күзләр күздә, кулда иде кул. Алтын яфрак, кызыл учак кебек Дөрләп янды безнең мәхәббәт. Килде язлар... Тик аерды безне Һәм аерды безне, каһәрләп. Көзләр мине сиңа алып килде, Гашыйк итте синең күзләргә. Ә язларым салды сагышларга, Коендырды сары төсләргә. Алтын көзләр кавыштырды безне, Күзләр күздә, кулда иде кул. Кавыштыра, диләр, яз айларын, Мин ышанмыйм, дөрес түгел ул, Мин ышанмыйм, дөрес түгел ул! Ярат мине Гөлләремә сулар сибәр идем - Яшәү өметләре калмаган. Сөюемне сиңа әйтер идем, Тик син түгел мине аңлаган. Ярат мине, ярат, зинһар өчен! Читләп үтмә мине, кадерлем. Сулган гөлләр кебек, янә сулам, Телгәләмә минем бәгырьне. Килеп керсәң иде тормышыма, Яшәү өметләре син өреп. Яшәр идем авырлыкны белми, Синең янда сөеп-сөелеп. Көн тууга, һаман сине көтәм, Этәрмәче мине үзеңнән, Күңелкәем бушап елар иде, Юк, чыкмый шул яшьләр күземнән. Беренче мәхәббәт Ландыш чәчәкләре җыйдым, Сиңа диеп... Рәхмәт әйттең чын күңелдән, Миңа килеп. Алып килдең, миңа диеп, Матур курчак. Шашып сөюеңне сиздем Әнә шул чак. Безнең сөю шул көннән соң Чәчәк атты. Күп тапкырлар таңнар атып, Кояш батты. Сандугачлар сайраганын Күп тыңладык. Аралашу, серләшүдән Һич туймадык. Менә шулай матур гына Үтте еллар. Әле һаман күзләр күздә, Кулда куллар! Нәрсә соң бу? Син яраттың мине бүтәнчәрәк, Син яраттың мине үзгәрәк. Кочагыңа алган минутларда Бәгырьләрне алдың, өзгәләп. Сагынганда, сагышларга салдың, Сагындырып килдең яныма. Җылы, матур сүзләрең дә синең Тозлар сипте йөрәк каныма. Сиңа булган тирән мәхәббәтем Тик сагышлар гына китергән. Бервакытта карамадың күзгә, Ялындырып үптең битемнән. Уйлаганда сине көнен-төнен, Тик башларым гына авыртты. Мәхәббәтнең ни икәнен белеп Салып аттым авыр камытны. Сабырлыклар таптым мин үземдә, Җиңеләйде кебек хәлем дә. Син чабасың бүген минем арттан, Димәк, син дә минем хәлемдә... Минем күңел бүген башкада, Әйтмә миңа җылы сүзләреңне, Йомшартырмын димә күңелне. Мин сөйгәндә, син еракта идең, Бүген миңа синсез күңелле. Син назлама мине, кочаклама, Кулларың да салкын, боз кебек. Яраларым яңа төзәләләр, Яралама кабат, тоз сибеп. Мин атлаган сукмаклардан йөрмә, Булды җитте, кабат башлама. Мин сөйгәндә, син еракта идең, Хәзер минем күңел башкада. И Раббым... Ничә тапкыр сине табып алып, Ничә тапкыр сине югалттым. Йөрәк әрни, тама күз яшьләрем, Ярдәм итче, зинһар, и Раббым! Акылымнан шашып, исәрләнеп, Мин бит үлеп сине яраттым. Бүген менә япа-ялгыз калдым, Күңелемне юат, и Раббым! Күңел дәфтәремне ачтым кабат, Яшьлектәге эзне яңарттым. Барысы да күз алдымнан үтте, Сабырлыклар бирче, и Раббым! Язмыш... Ташлыйсыңмы мине? Ярый, ташла! Ә күзеңдә минем караш яшәр. Үкенмәссең, бәлки, ташлаганга, Тик кем сиңа минем кебек дәшәр?! Китәсеңме миннән? Ярый, бар кит! Туган яктан көзен китә казлар. Үкенмәссең, бәлки, тик шулай да, Кем соң сине минем кебек назлар?! Сайлагансың икән язмышыңны, Бары бәхет сиңа теләрмен. Җибәрәсем килми сине ятка, Бергә булу - иң зур теләгем. Нәни генә сәбәп Нәни генә очкын җитә калды. Мәхәббәтем уты кабынуга. Сөясеңме мине? Анысы сорау... Мин тиештер сөйгәч табынырга. Карашларым белән сине ашыйм, Һәр көн сине төштә иркәлим. Төш булса да, нәкъ өндәге кебек: "Мәхәббәтем минем, иркәм", - дим. Мәхәббәттер инде менә болар: Ала алмыйм синнән һич күземне. Караңгыга чумган урам чаты... Башка белән күрдем үзеңне. Нәни генә сәбәп җитә калды, Мәхәббәтем утын сүндерергә. Янды йөрәк, күмерләре төште, Китте сөю, калды көле генә. * * * "Яратам", - дип, сиңа үзем әйттем, Син дәшмәдең, бары көлдең генә. Кызарындым башта, тик шулай да Үкенмимен, сөюемне белдең менә. Сөйдем сине, өзелепләр сөйдем, Ышанмадың сөю килеренә. Син әйтмәдең, авыз ачып, бер сүз, Карамадың күзгә, бары көлдең генә. Сөюем хак, кайтар җавабыңны, Калдырмачы еллар хөкеменә. Үтендем мин, түбән иеп башны, "Юләр!" - диеп, бары көлдең генә. Янды яшьлек, үтте мәхәббәтләр, Сөюемнән калды көле генә. Еллар үтеп, үзең килдең миңа, Мин дәшмәдем, бары көлдем генә. Күрше абый Күршедә генә яши ул, Ярый, күршем булган ла. Мин бәхетле, аны күрсәм, Ул янымда булганда. Күрше абый, күрше абый, Ник карыйсың, күз кысып? Син камыт кидең шул инде, Кочар идем бер, кысып. Ул бик якын - күрше генә, Бер карасаң - бик ерак. Ә ул белми, һәрбер төнне Үткәргәнемне елап. Әйтер идем, сөям диеп, Сөям диеп, әй җаный. Өзелепләр сөюемне Белмисең, күрше абый! Сизмисеңмени, абый? Гөлгенә Идрисова Мин, Идрисова Гөлгенә Йосыф кызы, Чирмешән районы Түбән Кәминкә авылында туып үстем. Казаннан бик еракта булса да, туган ягыма, туганнарым, газиз әти-әнием янына ешрак кайтырга тырышам. Якыннарым миңа төп таяныч булып тора, алар исән-сау булганда гына, мин үземне бәхетле дип саныйм. Кайберәүләр өчен "җитми"нең күплегенә шаккатам. Берсенә кыйммәтле чәшке тун җитми, икенчесенә бриллиант кашлы йөзек, машина, өченчесенә егет яки кыз җитми... Булганына канәгать булу җитми безгә! Һәр мизгелнең тәмен белеп, һәр яңа туган көнгә шатланып яшәү, ә иң мөһиме: кадерле кешеләребезнең сау-сәламәт булулары - минем өчен зур бәхет! Балачактагы журналист булу хыялым чынга ашмаса да, мин татар филологиясенә укырга керүемә бер генә дә үкенмим. Үз сүземне, фикеремне курыкмыйча әйтәм яки иҗатымда чагылдыра алам. Тәрәзәдән күзен алмый... "Бүген Маратымның туган көне. Хәтерлим әле: Мәсхут абыйсы аңа бүләккә рогатка биргән дә, бу шуның белән тавык чебиләрен куркыта, имеш. Чыныксыннар, курка торган булмасыннар, ди балакай, әтисенә каршы дәшеп. Эһ... Уйнап кына йөрсеннәр иде шунда, берсенә дә бер сүз әйтмәс идем". Наҗия әби гадәттәгечә, аякларын җылы торбага куеп, бер кулына яңа килгән район газетасын тотып, икенчесе белән үзе куырган көнбагышны чиртә-чиртә, тәрәзә янында утыра. Шул арада кемнедер көткән сыман аратирә урамга да күз сала. Гомере буена бер үк вакытта берничә эш башкара иде ул. Аның уңганлыгына көнләшеп караган хатыннар: "Җендер син, Наҗия! Ничек өлгерәсең соң?!" - дип әйтәләр иде. Иртән көтүгә сыерын куганда, иңнәренә инде юылган бер көянтә керен дә чайкарга алып төшә. Ишле гаиләгә килен булып төшә ул. Нинди генә эшкә тотынса да, кулларныннан "гөлләр" түгелә аның. Ул үстергән бәрәңге гәрәбә хәтле, ул суган, кишер, чөгендер дисеңме, ел саен шундый мул уңышлы була, авыл халкы әйтмешли: "Наҗиянең яшелчәсе кешенеке кебек түгел, гел бер баш зуррак була". Эре терлек суйган көннәрдә Наҗиянең башы мичтән чыкмый инде: көне буе тәмле пәрәмәчләр белән сыйлый. Ире Габдулла белән дүрт бала үстерәләр. Бер кечкенә йортта каенана, каената, аларның төпчек кызлары һәм Габдулла гаиләсе сыеша. Ләкин иң бәхетле тормыш нәкъ менә шушы кысан өйдә, барысы бергә исән-сау яшәгәндә булган икән... Наҗияләр балаларын башлы-күзле итеп урнаштырып бетерделәр. Төпчек уллары, иң яратканнары Марат, Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә армия сафларына китте. Хатлары да еш килә, аларда Маратның моңарчы бер дә әйтмәгән, ана күңеленә иң кирәк булган җылы сүзләр язылган. Беркөнне Наҗияне ашыгыч рәвештә почтага чакырдылар. Газиз баласыннан хат килдеме икән? Нигә инде аны чакырып тапшырырга? Сәер. Нидер сизенгән кебек, Наҗиянең куллары калтырана башлады. Почтага ул көч-хәл белән төшеп җитте, чөнки аяклары да тотмый башлаган иде. Ана йөрәге сизгән икән шул... "Ватан алдында бурычын үтәгәндә, Хәлимов Марат Габдулла улы батырларча һәлак булды". Аңына килгәндә, Наҗия инде өйдә иде. Карават янында йөзләре үк агарып киткән олы кызы Халисә утыра. Габдулла Наҗиянең аңына килгәнен күреп алды да калтыранганрак тавыш белән: - Наҗия, теге кара көнгә дип җыеп барган акчаны алып куярсың әле. Иртәгә Шенталыдан поездга утырып китәм... мәетен алып кайтырга. Йа Ходам! Нинди мәет? Үлмәгән, исән ич ул, Наҗиянең йөрәк парәсе! - Мин дә синең белән барам! - диде ул, ачы чынбарлыкны кабул иткән сыман, тыныч тавыш белән. Икенче көнне бу вакытта алар инде поездда баралар иде. Гомерең беткән булса, синең туган җирдәме, читтәме икәнеңне карап тормый икән шул әҗәл. Бигрәк еракка киткән булгансың, Марат... Частька барып җиткәч, ниләр булганын Наҗия томан аша гына хәтерли. Әле ярый хәләл җефете нык кеше, ир-ат заты барыбер үз-үзен кулда тота ала шул. Менә алар тагын поездда. Наҗия белән Габдулла плацкартның ике ягында кара-каршы утыралар, ә уртада - агач табут... Урыс хәрбиләренә аңлатып кара син, мөселманнарда табут ярамый дип. "Әле монысын биргәнгә рәхмәт әйтегез" - дип кычкырдылар гына. Җитмәсә, поезддагы кайбер җансыз, таш йөрәкле адәмнәр: "Мәетегез исләнә башлады, торып булмый. Йә табутны, йә өчегезне дә бәреп калдырабыз", - дип ачуланалар. Йөрәк болай да яралы бит, ана кешенең үз баласы үле гәүдәсенә текәлеп кайтудан да авыррак хәсрәт бармы икән? Поезддагы ике көн ике ел кебек узды... Нинди авырлык белән алып кайтып, мөселманча, туган җирендә җирләделәр Маратны. Айлар, еллар әкрен генә үз агымы белән үтә торды. Йөрәктәге яра бөтенләй үк төзәлеп бетмәсә дә, тормыш мәшәкатьләре оныттыра икән шул. Инде оныклар белән шау-гөр килеп, гөрләп яши торган картлык килде. Пенсиягә чыккач ял итәрбез әле дигән карт белән карчык малларын да бер-ике башка арттырдылар, бакчаларын да берничә сотыйга зурайттылар. Тик менә олы кызы Халисәнең күптән кайтканы юк. Елдагыча көз җиткәч бер-ике көнгә генә кайтып, кияве машинасына сыйдыра алганча төянеп китеп барыр микәнни? Наҗиягә анысы жәл түгел, алар өчен генә, бакча тутырып, бәрәңге чәчә бит ул. Тик елга бер кайтып та, Халисәнең ике кулына бер эш тотып утырганын күрмәде авыл халкы. Ә иң күңелне әрнеткәне һәм Халисәнең чын мәгънәсез йөзен ачуы Габдулла вафатыннан соң булды. Газиз атасының җеназасына кайтмады Халисә... Наҗия ялгыз яши, ләкин авылның бер башында үз йорты белән яшәүче улы Мәсгут һәм икенче кызы Алисә һәр көнне диярлек аның янына кереп чыгалар. Оныклары да аңардан өзелми. Кайгы өстенә кайгы дигәндәй, кызы Алисә дүрт баласын кочаклап тол кала. Сыңар канат берсеннән-берсе яшь балаларын үстергәндә, Наҗиянең роле бик зур була. Алисә эштә булганда, оныклар яраткан әбиләре, белән бергәләп, йорт эшләрен башкардылар. Әйе, авыл тормышы шулай көйләнгән инде: җитеш яшим дисәң, иртәдән кичкә кадәр тырмашырга кирәк. - Әби, син бит берүзең яшисең. Нигә сиңа шуның хәтле мал тотарга? Бакчаңны да кыскартып, печән генә чәчмисең? - дип, еш кына йөдәтәләр иде оныклары. - Хәрәкәттә - бәрәкәт, дигәннәр бит борынгылар. Кеше белән рәттән чыгып, шунда эшләмәсәм, күңелем булмый, нишләтим, - дип җавап кайтара ул аларга. Әйе, Наҗиянең бөтен тырышулары шулар өчен иде. Беркөнне иртәнге якта авылда начар хәбәр таралды. Тик Мәсгутнең көтмәгәндә гомере өзелүен әлегә Наҗия белми иде. Йөрәге нидер сизгәндәй, кызы Алисәгә шалтыратты. - Кызым, абыең һәр көн иртән килә торган иде... Бүген күренмәде... Берәр нәрсә булмагандыр бит? - Әни... абый бераз авырып тора шул... Хәзер мин сиңа килеп китәм, яме. Хәлең ничек? - Әйт дөресен, кызым! Нәрсә булган Мәсгуткә? Бусы да үлдеме инде?.. Наҗиянең җаныннан нәрсәнедер тартып алдылар кебек. Ни өчен? Әле бит җир җимертеп яшәр урында, тормышының чәчәк кенә аткан чагында... Быел нинди зур йорт өлгертеп күченгән иде ул. Көненә 3-4 тапкыр әнисе янына килеп китә иде. Менә ул тагын кухня ишегеннән бераз бөгелебрәк керер дә: - Ниләр майтарып ятасың, әни? - дип әйтер кебек... Зират Наҗияләрнең бакча башында гына. Аның иң кадерле, якын кешеләре бик якында, тик... Акылы кабул итсә дә, йөрәге һич ышанырга теләми шул: тәрәзәдән күзен алмыйча, Наҗия һаман көтә. Тукта! Кемдер килә. Солдат киеменнән. Мараты түгелме соң бу? Улым, тагын мине яныңа чакырасыңмы? Хә-ә-әзер, чыгам! Мамык шәлемне генә алам да... Гөлчирә Иманкулова 1991 елның 15 маенда Казан шәһәренең Дәрвишләр Бистәсендә гаиләбездә икенче бала булып дөньяга килгәнмен. Үземне хәтерли алган мизгелемдә мин инде әниемнең туган авылы Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында яши идем. Урта белемне әлеге авыл мәктәбендә алганнан соң, мин олы тормыш юлына аяк бастым. Тәүге адымнарым кыюсыз гына булсалар да, туган шәһәрем мине кочак җәеп каршы алды. Моңа кадәр республикакүләм һәм районкүләм фестиваль, конкурсларда уңышлы чыгыш ясавым, тел һәм әдәбият белән кызыксынып шөгыльләнүем мине зур авырлыкларсыз гына Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының татар филологиясе бүлегенә укырга алып килде. Бүгенге көндә мин Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм сәнгать институты татар филологиясе бүлегенең 4 нче курс студенты. "Булганына шөкер итеп, булачагын өмет итеп яшәргә кирәк!" девизы белән куелган максатларыма ирешеп яшим бүгенге көндә, Аллага шөкер... Бәхет күбәләге Тормыш бигрәк рәхәт икән дисең, Яшим дисең, уйнап-көлеп... Килеп миңа үз җылыңны бирсәң, Яшәр идем мин дә, көлеп. Бер карашыңа сусадым мин, Көннәр буе көтәм зарыгып. Тик син генә вакыт таба алмыйсың, Калам көн дә синнән, аерылып. "Вакытым юк, эшләр бар", - диясең, Арып-талып көн дә йөгерәсең... Тукта инде, бәгырь, ашыкма, Үз-үзеңне кызган, талчыкма! Әгәр инде кызганмасаң үзеңне, Тыңлап торчы, зинһар, сүземне: Мин дә телим дөнья рәхәтенә Баштан-аяк кереп чумарга, Тормыш дәрьясының татлы суын Күңелем булганчы көн дә татырга. Көн дә безнең тормыш бакчасына Керсен иде бәхет күбәләге, Йомшак җаннар тудырсын ул Таш бәгырьләрдән кичәге! * * * Көз... Шаулы Казан урамына тагын Эч пошыргыч моңсу көз килде. Кемнәр өчендер ул бит инде тагын Өеп татлы шатлык китерде. Ә мин сөенмим аның килүенә, Уйламыйм мул уңыш турында, Минем күңел һич тә көзләрне түгел, Ямьле язны сагынып саргая... Барып сыеныр идем дә хәзер мин Чәчкә аткан ак алмагачка, Эретергә таш бәгырьне ләкин Мөмкин түгел сылу бу агачка. Юк шул, өмет тулы минем карашым Килә дә төртелә бер ботакка. Юк янымда ышанычлы юлдашым, Яратмыйм, ахры, көзне шуңарга... * * * Күрәмсең, агачларга инде тагын Алтын сыман сары бәс кунган. Кайберләре тоеп шәфәкъ алсулыгын Оялудан, ахры, кызарган. Тик көз хөкем сөрә табигатьтә дип, Күңелем теләми тынарга. Ул күнеккән иде бит, ярсуланып, Язгы ташкын кебек ташарга. Күнеккән иде синең кайнарлыкка, Очкын сипкән кара күзләргә... Инде беләм: минем карашым юкка Әзер сине көн дә эзләргә. Дөрес, син бүген дә бит ялгыз түгел, Күңелеңдә синең һаман мин, Тик мин генә парлы ялгыз идем гел, Әмма бүтән алай теләмим. Син, зинһар, ачуланма миңа, Өмет өзмим килер язлардан. Тик бер сүзең җитте миңа юанырга Син көзләрдә биргән назлардан... Өмет Язлар белән килде бу хис, Яулап алды күңелем түрләрен. Сөю назын мәңге тоеп булмас, Күрә алмасам күңелең күзләрен. Язда килде дә ул җаныма, Астын өскә китерде дөньямның, Татлы сүзең, серле елмаюың аңа Ачып бирде йөрәгем бикләрен. Туды, яшәде, үлде дияр идем дә Онытылыр иде ул мизгелләр. Тик шул хиснең бер орлыгы миндә Үлмәс сөюне шыттырды гөлләр. Чәчкә атты шул гөлләрем, Сулар сиптем, өметем сүнмәде. Мәңге яшәр, үлмәс диеп белдем, Тик хыянәтең аларны шиңдерде. Шул хыянәтең булды көйдерүче, Яндыручы таҗын гөлемнең. Тыныч көндә давылланып килүче, Яшенле яңгыры булды күңелемнең. Түзмәделәр мондый хурлыкка, Гөлләрем һичбер карусыз Егылдылар син аударган якка. Калды җаным гүзәл бакчасыз. Япты ишеген күңелем сиңа, Кермәскә дип, антлар бирелде... Тик барыбер сулган гөлләр арасында Ачыла башлаган бөре күренде... Тыйнаклыкның да үз урыны бар "Мөселман кешесенең тыйнаклыгы аның..." дип сөйләшкәннәрен бик еш ишетәбез. Әлбәттә, һәр очракта да түгел. Ләкин "Тыйнаклык - ярты бәхет" дип өйрәтә әти-әниләребез. Ә иң элек бу үз-үзеңне матур итеп тоту, әдәплелек саклауга кайтып кала. Дөрестән дә, кая гына карама, татар кешесе тыйнак булырга ияләнгән инде ул. Өстәл артында утырганда да, кешеләр арасында да, автобустамы, китапханәдәме, кибеттәме, кая гына булмасын, татар кешесе үзенә кирәген дә ала алмыйча, ниндидер сәбәпләр аркасында тиешле кеше белән аңлаша алмыйча китеп тә барырга мөмкин. Шәһәр шау-шуында олы мәшәкатьләр белән янып-көеп йөрүчеләр рәтенә керә башладык хәзер. Кем эшли, кем эшләп укый, кем укый һәм... тагын укый. Гомумән алганда, әллә никадәр уй, мәшәкать. Инде студент елларының да иң мәшәкатьлеләренә аяк бастык. Әле курс эше, әле конференция, әле реферат, әле әдәби әсәр укырга, әле контроль эшкә әзерләнергә. Хәзер без, ни кызганыч, театр-концертларга да "җай чыкканда" түгел, ә кушканда гына йөри башладык. Әлбәттә, өй эше күп дип аклану дөрес түгел, әмма "факт есть факт" дигән кебек, дөрестән дә, өлгереп булмый. Менә шулай "кушкач йөри торган җир"ләр исәбенә музейлар да килеп кушыла. Үзем кызыксынып барган музейлар юк, дөрестән дә. Ә менә вакыт-вакыт укытучылар үз фәненә караган музейга барырга кушкалыйлар. Шундыйларның берсе - Каюм Насыйри музее. Төркемебез белән бардык без анда. Барып кердек, төзелеше ягыннан матур ике катлы музеййорт. Экскурсия алып баручы ханым каршы алды. Музейның икенче катындагы заллар белән таныштыра башлаганчы, ул болай диде: "Килгән кунакларыбыз соравы буенча, экскурсияне рус телендә алып барырбыз инде". Әлбәттә, бу җөмләдән соң минем дә, минем төркемдәшләремнең дә күзләрендә сораулы караш туды. Шулай итеп, экскурсия башланды. Без икенче каттагы ике зал белән танышып чыктык һәм шуннан соң килгән кунаклар киттеләр (алар инде безгә кадәр беренче каттагы залда йөргән булганнар икән). Ә менә инде беренче каттагы экспонатлар белән безне татарча сөйләп таныштырып бардылар. Гаҗәпләнерлек... Төркемебездә 19 студент без. Ә музейга килгән "кунаклар" - 4 әү иделәр. Шул дүрт кеше өчен музейда рус телендә экскурсия алып барылды. Әлеге килгән кешеләр мөселман кешеләре булганнардыр мөгаен, чөнки хатын-кызлары яулык ябынганнар иде. Үзләре татар галиме Каюм Насыйри музеена килгәннәр, бер дә татарча аңламыйлар микәнни дип уйладым мин. Әлбәттә, белемне нинди телдә алуның артык әһәмияте юк: кем нинди телне белә, аңлый, шул телдә белем ала. Әмма сүз хөрмәт һәм ихтирам кебек төшенчәләр турында бара, минемчә. Телгә ихтирам, бөек галимнең якты истәлегенә хөрмәт, бүтән милләт вәкилләренә игътибар турында уйларга кирәк булгандыр. Һичшиксез, безнең инде каныбызга сеңгән: әгәр дә син булган җәмәгать урыннарында башка телдә сөйләшүче милләт вәкилләре күбрәк икән, без, татарлар, берничек тә татар телендә сөйли алмыйбыз инде. Гәрчә синең яныңда сине аңлаучылар булса да. Ә безнең очракта нишләргә? Әлбәттә, күпләрнең башында сорау туар: ә ни өчен татар телендә сөйләгез дип сорамадыгыз соң. Мөмкин иде, бик мөмкин иде алай дияргә. Һаман да шул "тыйнаклык", "оялу". Әлеге ике төшенчә шәхсән минем үзем өчен моңа кадәр гел юлдашларым булып килделәр. "Әмма кирәк чакта үз сүзеңне әйтә белергә кирәк, - дип өйрәттеләр мине гаиләдә. - Һәр очракта да дәшми калу килешми." Шулаен шулай да, тик юк инде. Бу юлы да әйтеп булмады. Ә әйтергә өйрәнергә кирәк. Кемдер, бәлки, үз фикереңне әйтү ызгышуга китерә дип әйтер. Һич алай түгел. Әйтә белеп әйтсәң, үз фикереңне дәлилли белсәң, берәү белән дә сүзгә килмәссең. Димәк, көнләшүнең ак һәм кара төстәгеләре булган кебек, оялуның да "кирәк булганы" һәм "кирәк булмаганы" бар булып чыга. Оялып, ә бәлки куркып әйтми калу гадәтләрен бетерә башларга вакыттыр инде. Ике дәүләт теле булган җәмгыятьтә яшибез ләбаса, ә татар телендә сөйләүне сорарга оялабыз. Әлбәттә, иң беренче эш итеп, үз телебездә үзебезгә сөйләшергә оялмаска кирәк. Аннан соң инде бүтәннәргә дә мөрәҗәгать итә алабыз. "Милләт һәм телебез бетү куркынычы астында", - дигән фикерләрне тыңлыйбыз да аптырашта калабыз. Һич алай куркырга кирәкми: әгәр үзебез сөйләшә алабыз икән, ник бетсен, ди, ул?! Һәркем үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яшәргә омтылган заманда, телне дә үзебезнеке һәм үзебезгә кирәк булган кадерле итеп күрергә өйрәнгәндә генә, бу аңлашылмаучанлыклар бетәчәк, минемчә. "Тыйнаклык - ярты бәхет" булса, мөгаен, бәхетнең тагын бер өлеше - үз фикереңне кирәкле вакытта, кирәкле урында һәм кирәкле кешегә җиткерә дә белүдәдер. Гыйбрәтле мәхәббәт... Сагышларым белән ярат мине, Хаталарым белән ярат мине, Мин бит сиңа аңлатам, Мин бит сине яратам... Яратуның ихласлыгына, яраткан кешегә ышанырга мөмкин буласына өметен югалткан мәлендә килде бу сөю хисе Гөлшаһидәгә. Әйе, дөрестән дә, "яратам мин сине" дигәннәрен инде ишетәсе дә килми иде аның. Ни өчен дигәндә, әле бер ел элек кенә аңа бу сүзләрне әйтеп, ничәмә-ничә айлар буе ул шул сүзләргә ышанып йөргән иде. Ә ул егет аңа биргән вәгъдәләрен бер көн, бер мизгел, бер смс хәбәр аркылы чәлпәрәмә китереп ташлады. Авыр, бик авыр иде аңа бу мәлдә. Дөрес, хәзер, вакыт узу белән, ул әлеге авырлыкның вакытлыча булуын, кыз бала башыннан узарга мөмкин булган бер борчу икәнен аңлый башлады. Әмма ул вакытта тормыштан ваз кичеп, яшәү ямен онытып, көн-төн елап яши иде ул. Ә яңа хисләр, яңа шатлыклар аңа яз көне килде. Табигать уяна, бар дөнья җанлана, үзеннән-үзе гел җырлыйсы килеп тора... Гашыйк булган кешесе белән ул ярты ел элек танышкан иде. Танышулары да бик көтмәгәндә генә булды. Ул шәһәрдә укый, авылга кунакка кайтканда, автобуста танышты ул Илгизәр белән. Әмма аның кайсы авылдан булуы, йөргән кызы булубулмавы Гөлшаһидә өчен сер булып калды. Ни өчен нәкъ менә йөргән кызы турында уй керде дигәндә, ошатты ул бу егетне. Егет башкаларга охшамаган төсле: сөйләшүе итагатьле, ярамаган гадәтләре юк кебек, эшләп йөри икән. Чибәрлеге дә юк түгел. Әллә ни искитәрлек, һуштан яздырырлык чибәр булмаса да, кайсыдыр бер төше генә тартты инде Гөлшаһидәне үзенә. Әллә, елмайганда, бит уртасының мөлаем итеп чокырланып китүе, әллә очкын чәчеп торган, яшәү дәрте белән тулы күзләре. Ә бәлки Гөлшаһидәнең әнисе әйткән сүзләре егетнең чибәрме, юкмы икәнлеген карап тормаска этәрүме - ул белмәде. Әнисе аңа гел: "Кызым, ир кешенең маймылдан бераз кайтыш булуы җиткән. Матурлык ул фотога төшкәндә генә кирәк", - дип көлдерә торган иде. * * * Вакытлар узу белән, Илгизәрнең йөргән кызы барлыгы, аларның инде 5 ел очрашып йөрүләре һәм өйләнешергә дә ниятләре булуы ачыкланды. Моңа кадәр үз алдына куйган максатларына ирешергә ияләшкән һәм чынга ашмастай хыяллар белән күңелен үртәп яшәргә күнекмәгән Гөлшаһидәгә Илгизәр турында уйлау сәер хис... көтелмәгән сынау иде. Нишлисең бит, яшь күңел шул, күңелнең исәрләнергә ярата торган чагы иде бу. Илгизәр белән гел телефоннан сөйләшеп торалар иде торуын, тик әллә нинди вәгъдәләшә торган сүзләр белән аралашмыйлар иде. Болай, ара-тирә генә хәлләрен белешеп алгалыйлар иде. Әмма инде очрашып йөргән кызы булган егетнең шулай үзенә шалтыратуы Гөлшаһидәне аптырашта калдырды. Еллар арты еллар үтеп, яратышкан кешеләрнең өйләнешкәннән соң да бер-берсен аңламаулары нәтиҗәсендә аерылышканнарын белә иде Гөлшаһидә. Үзе моны бик өнәп бетермәгәнлектән, бу турыда сөйләшергә дә бик яратмады ул. Барысын да язмыш кулына тапшырып укып йөрде. Күңел түренә кереп урнашкан Илгизәрне ул инде оныта алмас. Дөрес, аны яратырга, барыннан да бигрәк, аның үзенә бу турыда белдертергә ярамый гына түгел, катгый тыела дип уйлап куйды ул. Инде бер күңел тарткан кешеңне очратасың икән, йөрәкнең һәр тибеше саен аның исеме искә төшеп, аның йөзкыяфәте күз алдына килеп баса. Аның белән дә шулай булды. Саф, эчкерсез, ихлас хисләре Илгизәргә карата туган иде аның. Еш сөйләшеп торуларның нәтиҗәсе буларакмы, әллә күңел кушуы, язмыш сынавы булыпмы - Илгизәрнең дә кызга карата ихласлыгы артты, ул, аны сердәше итеп күреп, көн дә шалтырата торган булды. Тик очрашу турында сүз кузгатканда да, кыз да, ул үзе дә моның кирәк түгеллеген аңладылар. Алар махсус очрашулар билгеләмәделәр, әмма кайвакыт авылга кайту юлында гына күрешкәләп тордылар. Илгизәр дә Гөлшаһидәне якын күрде, кыз аны аңлый иде, аларның сөйләшер сүзләре дә күп, теләкләре дә, ниятләре дә, уй-фикерләре дә бертөслерәк. Тормышка карашлары буенча да, алар бер-берсенә туры килеп торалар: Гөлшаһидә, - кызларга хас булганча, романтик табигатьле кеше, ә Илгизәр - реалист. Алар бар яктан да берберсен тулыландырып торалар дип уйлый иде Гөлшаһидә. * * * Көннәрдән бер көнне Илгизәр Гөлшаһидәгә шалтыратты да, җитди итеп: - Безгә очрашырга кирәк. Сиңа бер мөһим сүзем бар, Гөлшаһидә. Каршы түгелме син? - диде. Болай сорагач, кызның ризалашмый хәле юк иде. Ул үзе дә көтмәде түгел, көтте очрашуларын, бик теләп көтте, шуңа карышып та тормады. Ә бүген аның теләге чынга ашачак. Ул күңеленең түренә кереп оялаган, тормышының ямь өстәп торучысы булган, ихласлылык һәм намуслылык белән гомер иткән күңел юатучысы белән очрашачак. Минутларны санап көтеп, Гөлшаһидә кичне көч-хәл белән көтеп җиткерде. Илгизәр килде. - Исәнме, Гөлшаһидә. Нихәлләрең бар? - диде егет, кыенсынып. - Гафу ит, борчыганым өчен. Бик күрәсем килде үзеңне. - Исәнме. Яшермим, Илгизәр, минем дә сине бик күрәсем килгән иде, - дип җавап кайтарды Гөлшаһидә, күзләрен аска төшереп. - Нинди бик мөһим сүзең бар иде, сөйлә. Озаклап утыру килешмәс. - Яратам мин сине, Гөлшаһидә. Барлык җаным-тәнем, күңелем, йөрәгем белән яратам. Әйе, очрашып йөргән кызым бар иде, без аерылыштык аның белән. Инде 1 ай була хәзер. Сиңа әйтергә кыенсынып, җаен тапмыйча йөрдем. Ошадың син миңа, беренче күрүдә үк ошадың. Егет, күңеле тулып, Гөлшаһидәгә карады. Гөлшаһидәнең дә бу вакытта бит уртасында яшь эзе күренде. Бу сүзләр аңа бик кадерле, бик кирәк, бик якын. Ләкин икенче яктан, бер дә көтмәгәндә, уйламаганда килеп чыкты бу. Илгизәр мондый сүзләр әйтер диеп һич көтмәгән иде. Барыннан да бигрәк, озак еллар дәвамында очрашып, яратып йөргән кызы белән аерылышкач та, Гөлшаһидә янына килеп, мондый сүзләр сөйләү дөрес хәлме соң? - Алай буламы соң, Илгизәр? Кичә аны, бүген мине яратып буламыни? - Яраткан кеше ул бердәнбер була. Мин дә моңарчы гел аңламый идем: нигә, ни өчен шулай кыен миңа дип уйлап йөрдем. Мине аңламады ул, тыңламады, нәрсә генә булса да, мин гаепле идем. Минем һәр эшем гаеп, минем һәр адымым ялгыш кебек иде. Ә син миңа үз-үземне аңлый белергә өйрәттең. Без синең белән әллә ниләр турында сөйләшә идек, әллә ниләрне күрә, аңлый идек. Мин хәзер үз фикеремне үзем аңлыйм, ишетәм. Мин яратам... Гөлшаһидә, минем җаныма рәхәт, синең янда булганда. - Мин сиңа бары дус кына идем, Илгизәр. Андый хисләр туар дип көтмәдем, - диде дә Гөлшаһидә, эчтән генә сызланып, йөрәге сулкылдап куйды. Үзе дә бит ярата, үзе дә бит төннәр буе аны уйлап ята. Ул да бит Илгизәр янында күңел тынычлыгы тоя иде. - Минем хисләремнән көлмәсәң, яратырга рөхсәт итсәң, миңа шул җитә. Син белеп кенә тор диюем иде: мин синең өчен барын да эшләрмен, янәшәңдә булырмын. - Рәхмәт. Әле аның белән татулашырсыз, озак очрашып йөргән кешеләр бер-берләренә ияләнә. Шашкын хисләр дуамаллыгына бирелеп китеп кенә әйтүеңдер, Илгизәр, бу сүзләрне. Кирәкмәс. Әйдә, ашыкмыйк. Сау бул. Соңгы сүзләр бик мәгънәле була шул. Илгизәр дә Гөлшаһидәнең "әйдә, ашыкмыйк" дигән сүзләрен ишетте дә өметен өзмәскә булды. Җае чыккан саен, алар авылына килеп йөрде. Алар Гөлшаһидә белән сөйләшеп тордылар, җәйге һавада озаклап йөрделәр - барысы да дусларча иде. Тик бу 3-4 көнгә генә сузылды. Һәр көнне дә бер-берсен уйлап тибүче ике йөрәк көннәрдән бер көнне очрашып йөри башладылар. Авылда инде болай да, дөрес булса-булмаса да алар турында сүз чыгарып, кайберәүләр өчен алар киләсе елга өйләнешергә дә тиешләр иде. Гөлшаһидә, җәй айларын файдалы үткәрим дип, ял вакытында балаларны мәктәпкә әзерләү курсларына эшкә керде. Педагогик белемгә ия булганлыктан, әле укып бетермәвенә карамастан, аны бик теләп эшкә алдылар. Балаларны яратып, күңелен биреп эшләде ул. Әти-әниләре дә бик хупладылар аның бу эшен. Ә Илгизәр аны көн дә килеп ала, өенә кайтарып куя иде. Алар бер-берсе белән сөйләшеп туя алмыйча, бергә булган сәгатьләрнең тиз узып китүенә гаҗәпләнәләр иде. Югыйсә моңа кадәр берсенә берсе җиде ят булган кешеләр бит алар, берничә ай, берникадәр сөйләшү - барысын да төптән үзгәртте. Үз тиңеңне табу өчен, әллә ни күп вакыт кирәкми, әллә ниләр эшләү дә кирәкми. Бары күңел түрең ачык, күңел күзләрең сизгер булу гына мөһим. Ярату, наз, аңлау, ихтирам һәм игътибар тулы әлеге мөнәсәбәтләр гөрләп чәчәк аттылар. Яратуга сагаеп караган Гөлшаһидә һәм яңа гына очрашып йөргән кызын ташлаган Илгизәр өчен бу бик идеаль мәхәббәт тарихы булыр иде. Күрәсең, күкләр тарафыннан да бу шулай кабул ителеп, аларны да сынаусыз калдырмаска уйланылды булса кирәк. * * * Ял көне иде. Көне буе Илгизәрнең шалтыратуын зарыгып көтте бүген Гөлшаһидә. Үзе беренче шалтыратырга кыймый. Әмма кич җитүгә сөйгәне килеп җитте. Күз карашы әллә нинди уйчан, йөзендә елмаюның әсәре дә юк. - Ни булды, Илгизәр? Әллә авырып киттеңме? - дип, аның кочагына елышмакчы иде дә Гөлшаһидә, әмма егет әллә нигә бик кочакларга да, аңа күтәрелеп карарга да теләмәде. Аларның очрашып йөрүләренә иртәгә бер ай була. Шушы көннәр эчендә бер генә тапкыр да Илгизәр кадерлесен кочакламыйча, матур сүзләр әйтмичә тормады. Гел игътибарлы иде. Ә бүген нәрсә булды соң? - Минем сине кочакларга да, "матурым" дияргә дә хакым юктыр инде. Гафу ит, зинһар. Безгә бүген кунакка ул кайткан. Мин өйдә юк идем. Син аңларга тиешсеңдер, без озак очраштык аның белән, мөнәсәбәтләребез артык җитди булды шул... - диде дә кинәт югалып калды Илгизәр. Гөлшаһидә түзмәде, үз-үзен чак кулда тотып, сабыр гына: - Йә, шуннан, ни әйтергә телисең инде син?! Нәрсәгә кайткан соң ул сезгә? Ни йомышы төшкән? Нигә синең кәефең кырылган, һәм син миңа шундый сүзләр сөйлисең, Илгизәр? - кебек сорауларны бер-бер артлы яудырды ул. Мин сиңа берни дә кистереп әйтмим. Син мине дөрес аңла. Ул миннән бала көтә, табибларда тикшеренеп кайткан. Илгизәр башка берни дә әйтмәде, Гөлшаһидә берни дә сорамады. Ул үзен кая куярга белми иде. Моңа кадәр егетләр алдында елаганы юк иде аның, ә Илгизәр алдында ул бүген икенче тапкыр яшь түгә. Беренчесе Илгизәрнең әнисенә кемнәрдер аша ишетелгән сүзләр аркасында булды. Имештер, Гөлшаһидә әле бер егет, әле икенчесе белән очрашып йөри. "Аны бер көнне берәү, икенче көнне икенчесе озатса да, сүз әйтми икән ул", - дигән сүзләр ишеттерелде аңа. Бәхетеннән көнләшепме, булган чибәрлегеннән көнләшепме, - кемнәрдер аны читтән генә "чәйнәшә" иде. Ә ул аларга моңа кадәр игътибар итмәде, колагына да элмәде. Юлы туры, кылган эшләре изге, күңеле чиста иде аның. Ә Илгизәр аркылы килеп ирешелгән сүзләр булып, егетнең әнисе дә бу сүзләргә колак салгач, үтә дә уңайсыз булды аңа. Шул кешеләрне барып кыйныйсылары килде аның. * * * Изге, матур, саф ниятләргә уралып, ихласланып килгән хисле мәхәббәт тарихы тукталды. Дөресрәге, ул һәр ике йөрәк өчен үзенә генә бикләнеп, берберсеннән читтә дәвам итте. Гөлшаһидә саф хисләрен бүләк иткән егетне һич онытмады, аның беренче яратуы да, яратылуы да иде бит Илгизәр. Илгизәр дә һаман яратты аны, һаман сагынды. Тик юкка... Ул Гөлшаһидә белән бергә булачак түгел иде, чөнки алар аның белән быел көз өйләнештеләр. Инде 9 айдан туарга тиешле балалары да тумады. Әллә аяныч хәл булды, әллә язмыш сынавы, әллә бер хәйлә - Гөлшаһидә өчен анысы караңгы иде. Тик үз сөеклесенең бүтән хатын янында бәхетле түгеллеген, аларның аңлашып яшәмәүләрен аңлый иде ул. Кешеләрдән ишетеп тә белә иде. "Нишлисең бит, язмыш... килешәсе генә кала", - дип яшәде Гөлшаһидәбез. Гомерендә беренче кат чынлап торып ышанган егет ышанычын акламады, әйткән сүзләрен, вәгъдәләрен үтәмәде. Өйләнешү турында алып барган сөйләшүләре дә, гел бергә булырга дип бирешкән вәгъдәләре дә әллә ничек яраны сызлатып тора иде. Моннан соң Гөлшаһидәнең ышанычын яуларлык кеше, белмим, каян килеп чыгар, һәм тагын кайсы гына яратам дияр икән. Ул ышанмас. Үзе дә ышандыра алмас. Инде тормышта әкияти хәлләрнең барлыгына да, яратуның җаваплы булуына да мәзәк хәлгә караган кебек карый башлады Гөлшаһидә. Ярата һәм яратыла белгәннәр яратсыннар. Миңа андый сәләт тә, мөмкинлек тә бирелмәгән дип уйлады. Ярата ул аны, әле дә ярата. Кайбер көннәрне нигәдер тормыштагы төрле вакыйгаларны уйлап-уйлап куя да, Илгизәре барыбер аның белән булыр кебек тоела. Беркөн янына килер дә, машинасының тәрәзәсеннән алар икәү генә тыңлап йөргән җыр ишетелер кебек: Качам әле, качам бу дөньядан, Кочагыма сине алам да... Очыйк әле яңа серләр тулы, Икәү генә белгән галәмгә. Ә хәзергә ул үзе генә үз хисләренә, үз үзенә хуҗа булып, укып йөрүен кулайрак күрә. Дуамаллык тынган, күңел яралы. Эльвина Нәҗипова Мин, Нәҗипова Эльвина Рифат кызы, 1993 елның 10 июнендә Мөслим районы Татар Бүләре авылында дөньяга килгәнмен. Үзем якташ язучыларыбыз белән чын күңелемнән горурланам, аларның әсәрләре күңелемә җылы май булып ята. Шулай ук Туфан Миңнуллин иҗатын яратам. Һади Такташ, Хәсән Туфанның шигырьләрен таң калып, кабат-кабат укыйм. Үземнең иҗатымда язмыш хәлләрен сурәтлим. Киләчәктә иҗат чишмәмне тагын да баетырга уйлыйм. "СПАСИБО В КАРМАН НЕ ПОЛОЖЕШЬ" Русларда шундый сүзләр йөри: "Спасибо в карман не положешь". Бу сүзләргә ныграк игътибарыбызны бирсәк, бик зур проблемага килеп төртелер идек. Бик күпләр "рәхмәт" сүзенең әһәмиятен, мәгънәсен аңлап та бетермиләр. Минем бу язмамны укучылар да: "Ник бу кыз юк-бар әйбер турында язган?! Нәрсә әйтергә тели инде бу моның белән?" - дияр төсле миңа. Юк, мин юк-бар әйбер язмыйм. Киресенчә, хәзерге тормышта шуны аңлатасым, үземнең кичерешләремне сезгә дә сөйлисем килә. "Рәхмәт" сүзе - бу сүзгә ныграк якын килеп карыйк әле. Безнең арабызда бу сүзне бар дип тә белмәүчеләр, шул сүзне әйтергә оялып яисә ул сүзне чүпкә санап йөрүчеләр юк түгел. Санап китә башласаң, күп санарга булыр иде. Ләкин "рәхмәт" сүзенең ничек әһәмиятле булуын аңлар өчен, минем бер риваятьне генә мисалга китереп үтәсем килә: "Бер өлкән яшьтәге карт урманга утынга барган. Кайтыр юлда аңа бер яшь кенә егет очраган. Шулчак егет картка: - Бабай, әйдә, булышыйм, үзеңә генә авыр булыр, - дип эндәшкән. Шунда карт җавап итеп: И-и улым, әгәр синең очрыйсыңны белгән булсам, утынны күбрәк кискән булыр идем, - дип, егеткә бераз утынын биргән, ди. Менә картның өенә кайтып та җитәләр. Шунда карт: - Улым, сиңа рәхмәт әйтсәм бик күп булыр инде, әнә лапастагы сыерымны алырсың, - дип, егеткә соңгы сүзен әйтә". Менә шушы риваятьне ишеткәннән соң, кемнең күңелендә нинди кыллары тибрәлер икән? Менә минеке исә әллә нишләп китте. Бу риваятьтән бик күп нәрсәне аңлап булыр иде, минемчә. "Рәхмәт" сүзе, хәтта сыердан да кыйммәтлерәк икән ләбаса. Әйе, кыйммәтлерәктер... олы кеше белми әйтмәс ул. Менә миңа да олы туганнарым: "Рәхмәтеңне кызганмыйча әйт, оялма ул сүзне әйтергә. Авызыңны ачып, тутырып әйт! Һәр рәхмәтең өчен Аллаһ сине газаптан арындырып торыр, уң кул як иңеңдә яхшылыкларың өстәлеп торса, сул як иңеңдә начар гамәлләрең булса, юк ителеп барыр", - диләр. Ашап туйганнан соң да, минем рәхмәт әйтми, аминын тотмый киткән кешеләрне күргәнем бар. Алар аннан ояламы яисә ул сүзләрне белмиләр микән? Бу сорауга җавапны таба алмый интеккән чаклар да булгалый минем. Минем үземә өлкәннәрдән, әби-бабайлардан бик күп рәхмәт сүзләре ишетергә туры килә. Мин моңа сөенеп туя алмыйм. Аларның чын күңелләреннән әйткән бу сүзләре минем күңелемә сары май булып ята. Аларга тагын да ярдәм итеп кенә торасы килә башлый. Тагын шундый хәлгә тарыган идем: район үзәгенә әтием белән барганда, Карамалы юлыннан бер апаны малае белән утырттык. Карап торышка гап-гади авыл кешеләре һәм, ничектер, минем күңелемдә аларны кызгану хисе уянды. Менә районга барып җиттек. Бу апа белән малае төшәргә ишек ачтылар һәм шушы ханым: "Рәхмәт кенә җитәме?" - диде. Бу сүзләр кайберәүләр өчен чүп кебек тоелыр иде, ә минем өчен ул зур көчкә, мәгънәгә ия. Шуннан әтием: "Рәхмәт ул - үзе зур бүләк. Рәхмәтегез өчен үзегезгә рәхмәт!" - дип, бу апа белән хушлаштык. Мин бары тик һәркемгә дә "рәхмәт" сүзеннән көлеп йөрмәүләрен телим! Һәр укыган мәктәбегездәге ашарга пешерүче апаларыгызга да, телегезне кызганмый, аңлаешлы һәм матур итеп, зур рәхмәтегезне җиткерегез. Аларның бит аннан да күңелләре була, шуны онытмагыз! Шулай ук шуны искәртеп үтәсем килә: гыйнвар аеның бер көне Бөтендөнья рәхмәт көне дип билгеләнгән. Бу көнне барлык кешеләр дә берберсенә рәхмәт сүзләре әйтәләр. Белмим, бәлки, бу көнне әле барлык кешеләр дә белмидер дә, әмма, бу көнне белеп тә, рәхмәт әйтмәүчеләр бардыр. Минем фикерем: бу көнне генә рәхмәт әйтмәсеннәр. Һәр көнне дә рәхмәт әйтеп яшәсеннәр. Кеше бит көненә җиде тапкыр рәхмәт әйтергә тиеш, ди. Ә сез, Аллаһ тарафыннан яратылганнар, милли татар телебездә булган сүзләрдән оялмыйча, аларны горурланып әйтергә өйрәнсәгез иде! Аллаһыбыз безгә, яшәр өчен, нинди генә шартлар тудырмый, без, аларны үзебез сайлап, дөрес юлдан китә белергә тиешбез. Тормышыңда нинди дә булса ялгышлык эшләгәнсең икән, син шушы "рәхмәт" сүзен көндә әйтеп, бу ялгышлыкны төзәтергә мөмкинсең. Ярый, рәхмәт тә әйттек, ди, ләкин тагын шунысы бар бит: син рәхмәт әйткән кеше синең рәхмәтеңне ничек кабул итеп ала соң? Шундый кешеләр бар: син аңа чын күңелеңнән рәхмәт әйтәсең, ә ул сиңа берни дип тә җавап бирми. Инде рәхмәт әйткәч бит: "Сәламәт бул!" яисә, "Сау бул!", йә булмаса "Үзеңә рәхмәт!" дип әйтергә кирәктер. Юк инде, хәтта шуны белмәүчеләрне күрсәм дә, минем йөрәгем әрнеп куя. Иң беренче, рәхмәт әйтергә өйрәтер алдыннан, бу рәхмәтне кабул итә белергә өйрәтергә кирәктер, мөгаен... Инде бу һәркемнең үзенең намусында булырга тиештер дип уйлыйм мин! Еракта син... Яннарымда түгел, еракта син, Бик еракта калдың, еракта, Булсаң да син миннән бик еракта Күңелем һаман сиңа ашкына. Өметемне өзми көтәмен мин, Кайчан минем янга килерсең. Минем йөрәгемнең шулвакыт Кайнар тибешләрен сизәрсең. Сине күрү - минем өчен бәхет, Күзләреңнең җылы нуры да, Кулларыңның җылы назы да - Минем өчен якын бары да. Синең сүзләр минем өчен якын, Йөрәгемне даулый һаман да. Бер елмаеп карап куйсаң да син, Йөрәккәем һаман ярсына! Сагыну Сагынуның көче - ялкын, диләр, Ялкынныкы инде ут, диләр. Дөрләп яна минем шул ялкыным, Суытырга аны ни кирәк?! Юк, суытып булмый ул ялкынны, Күңелемне биләп алган ул. Йөрәк яна, күз яшьләре тама, Бары сине уйлаганга ул. Сине уйлап, сагынып еласам да, Син күрмисең аны, белмисең. Мин генәдер шулай өзгәләнәм, Син генә бит аны сизмисең. "Сине сөям!" - диеп, кемгә әйтим?! Кемне назлыйм, кемне яратыйм?! Сиңа булган эчкерсез хисләрне Кемгә инде уеп калдырыйм?! Олы мәгънә "Туган тел!" - дип, авыз ачкан чакта, Күз алдыңа килә туган җирең. Син сөйләшә торган туган телдә Күпме байлык ята, бел син үзең! Туган тел ул - бер хәзинә, Аны чишәрлек түгел. Күпме генә өйрәнсәң дә, Белеп бетерерлек түгел. Туган җиреңне онытсаң, Кешелектән чыгарсың, Туган телеңне онытсаң, Үз-үзеңне җуярсың. Оялма син үз телеңнән, Сөйләш күңелең булганчы. Сокланып карап торсыннар: "Менә татар баласы!" Туган җирем Мин яратам сине - туган җирем! Күңелемдәге сүнмәс моңлы көем. Дәшкән саен сиңа: "Туган җир!" - дип, Чылтырап ага күңелдәге чишмәм минем. Сине яратмау бит мөмкин түгел, Син бит минем туып үскән җирем! Синең инешләрең, болыннарың Мәңге күңелләрдә калыр - туган җирем! Талларыңа кунып сандугачлар Сайрыйлар бит үзәкләрне өзеп. Бу кошларның моңлы тавышлары Бар җиһанны матурлый бит, ямьгә төреп. Алсу Нургатина Мин, Алсу Нургатина, 1993 елның 27 сентябрендә Аксубай районы Иске Ибрай авылында туганмын. IV сыйныфта укыганда шигырьләр, хикәяләр яза башладым. 2011 елда "Алтын каләм" республика иҗат бәйгесендә Гран-при алдым. Кечкенәдән җыр-моңга гашыйкмын. Бүгенге көндә Казан (Идел буе) федераль университетының журналистика факультетында укыйм. * * * Таң вакыты... Җир өстеннән томан күтәрелә. Синең күзләр мәшәкатькә чумган, Нәфрәт укый сагыш кичләренә. Көндәлек эш... Тик шулай да күзләр Төшә шушы куе томанга. Синең җылы хисләр сүнеп кала, Таңнар шулай салкын булганга... Таң вакыты... Җир өстеннән томан күтәрелә. Берүзеңә, әни, алты язмыш, Газапларсыз, берүк, күтәр генә... * * * Бүген урамны Ап-ак бәс сарган. Агач, куаклар Ак кардай булган. Керде әнием, Күзе бәсләнгән. Әллә бәсләнгән, Әллә яшьләнгән?! "Бәхетле мин, ди, - Тик сез булганга. Янәшә һәрчак Көлеп торганга". Ул үзе елый, Үзе елмая. Аннан, ашкынып, Җырлап моңая... Ул мине үпте, Аркамнан сөйде. Аннан: "Бәхетле Була күр", - диде. Тойдым әнинең Җылы кочагын. Юк иде күргән Аның шул чагын... Рәхмәт сиңа, әнкәй... Бар дөньяны бүләк иткән өчен Рәхмәт сиңа, газиз әнкәем. Йөрәгемә якын булсаң да син, Бик сирәк бит рәхмәт әйткәнем. Хәтереңдәдер, унсигез ел элек Таңда синең ниләр көткәнең. Көзләреңнең якты иртәсендә Миңа тормыш бүләк иткәнең. Әни диеп әйтә башлау белән, Бугазыма төер тыгыла. Мин китергән газапларым чиксез, Кичерә алсаң кичер, шул гына... Унсигезем тулып килә, әни, Бер-бер артлы яшьләр тамганда, Рәхмәт укыйм сиңа мин тезләнеп, Үткәннәрем яра салганда. Ә мин белдем синең кадереңне, Кайдадыр бер Казан читендә. Яннарыңнан аерылу телә, Аерылу синнән читен лә. Унсигезем тулган иртә туа, Безнең бәйрәм, әнкәй, безнең көн. Синең белән икәү бу тормышка Тагын бер кат тудык без бүген. Еллар арты еллар үтсәләр дә Югалтмаслар синең кадерне. Газапларым сүзсез янсалар да, Син бит миңа шундый кадерле. Әни, кичер барсы, барсы өчен Унсигез яшь тулган иртәмдә. Үпкәләрне калдырып китәмен, Олы тормыш көтә иртәгә... Элеккеге дустыма Әле кайчан якын дуслар идек, Бүлә идек шатлык-кайгыны. Канат куя иде һәр көн безгә Ул дуслыкның чыңы, бай моңы... Уртак иде серләр һәм юллар да, Тоташалар иде җәй җиткәч. Бик сагынып хатлар юллый идем, Син кабаттан шәһәргә киткәч... Хәзер инде үзгәрдең шул, дустым, Яңа дуслар таптың авылдан. Син түгелме, күңеленнән сызып, Мине читкә этеп калдырган?! Балачактан бергә идек, ә син? Ә син нигә мине оныттың? Яңа дуслар тапкач, күңелеңнән Мине тәмам сызып ыргыттың... Хыянәтнең явыз ачысыннан Яшьләнсә дә минем күзләрем - Күзләремне төбәп зәңгәр күккә, Еламыйча әле түзәмен... Янәшәдән, җырлап, сез үткәндә, Минем күңелем калыр моңаеп... Тик йөземдә булмас борчу, сагыш, Мин карармын сезгә елмаеп... Белми күңел, бәлки, мең өлешкә Яхшырактыр миннән дусларың... Үпкәләмим, хәтта онытсаң да Җирдә әле миндәй дус барын... Күңелемне минем рәнҗетсәң дә, Мин үпкәләп китмим бит сиңа... Табигатькә җәйләр килгән саен, Бары күңел сине юксына... Регина Раянова Мин, Раянова Регина Рәфис кызы, кояшлы Башкортстанның татарбашкорт халкына бөек шагыйрьләрне - Ш. Бабичны, Н. Нәҗмине биргән төбәгеннән - Дүртөйле районындагы җырларда җырланган Сарманай елгасы буеннан - Түбән Аташ авылыннан. 1990 елның 25 февралендә туганмын. 9 нчы сыйныфта укыганда, тел-әдәбият буенча үткәрелгән район олимпиадасында катнаштым һәм 1 нче урын алдым. Аннан соң мин шул ук елны Казанда, төрле төбәкләрдән җыелган укучылар арасында үткәрелгән тел-әдәбият олимпиадасында да катнашып, 2 нче урын яуладым. Җәен "Сәләт"тә дә ял иттем. Дүртөйле шәһәренең 1 номерлы мәктәбендә укыганда, мин киләчәгемне әдәбият белән бәйләргә ныклап карар иттем. Шулай итеп, мин 3 ел рәттән районда да, Казанда да призлы урыннарга ия булдым. Бүгенге көндә Казан (Идел буе) федераль университетының татар филологиясе факультетында укыйм. Үкенерсең - соң булыр... (Хикәя) Теләрсең кочакларга, Янарсың учакларда, Әмма синең яннарыңда Мин булмам ул чакларда... Табигатьтә ягымлы яз бәйрәм итә. Әнә тәрәзәдән кара әле син, ничек матур итеп, кояш елмая! Шушы җылы карашка түзә алмыйча, карлар елыйелый юкка чыгалар. Өй кыекларыннан туктаусыз эре-эре тамчылар тама. Урамда юл читләреннән гөрләвекләр йөгерә. Тау битләрендә язның беренче чәчәге - умырзаялар да борын төртте. Җылы яклардан, туган якларын сагынып, кошлар да кайтты. Аларның хәзер иртәле-кичле моңлы итеп сайраганнары ишетелә. Кыскасы, калын юрганын ябынып, тәмле төшләр күреп яткан дөнья кышкы йокыдан уяна! Ишетәсезме, дөнья уяна!.. Язның килүе кешеләр күңеленә дә тәэсир итмичә калмый, әлбәттә. Чөнки адәм баласы да - табигатьнең бер могҗизасы бит. Ә күңел дигәнең канатлы кош кебек, аның әллә кайларга очасы, кагынасы, талпынасы килә һәм менә нәкъ шулчакта яшь күңелләрнең дә сөясе, сөеләсе килә. Нәкъ шушы вакытта, гадәттә, яшь йөрәкләрдә тәүге сөю хисләре дә бөреләнә башлый. Татлы да, шул ук вакытта газаплы да мәхәббәт күңел түрендә үзенең беренче хисләрен сиздерә... Әгәр сөю татымаса, Ул кеше булмас иде, Дөньяның иң гүзәл ямен Беркайчан тоймас иде... (Баязит Бикбай) Ә менә Айгөлгә быелгы яз көннәре бары тик сагыш, газап утлары гына алып килделәр шул. Ул көннәр кызның гомер дәфтәренә кара каләм белән язылып калдылар. Ул көннәр әле дә исенә төшеп, аның тәннәре чымырдап, җаны өшеп китә. Төннәрен дә начар йоклый: куркыныч төшләр күрә, саташа... Айгөл Алмаз белән ике ел элек танышкан иде. Бу хәл аңа кичә генә булган кебек... Шундый матур август киче иде. Күк йөзенә меңәрләгән йолдыз сибелгән. Талир тәңкә кебек ялтыраган тулган ай да, яшь парлардан көнләшкән шикелле, юлның озын булуына карамыйча, туктаусыз аларны күзәтеп килде. Кыз белән егет, бер-берсен күптәннән ошатып йөрсәләр дә, ничектер, беренче адымны ясарга кыймадылар. Менә бары шушы көнне генә аларның бер-берсенә булган хисләре, күңелләренә сыя алмыйча, язгы ташкын сыман тышка бәреп чыкты. Барысы да шушы кичтән башланды. Таңга кадәр, Атнабай шигырендәгечә, капка төбендә сөйләшеп утырулар, көненә әллә ничә тапкыр смс язышулар... Арадагы дуслык җепләренең әкренләп саф мәхәббәткә әверелүен алар үзләре дә сизми калдылар булса кирәк. Бу матур парга авыл кешеләре сокланып та, көнләшеп тә карадылар. Айгөл киләчәк тормышын Алмаздан башка бөтенләй дә күз алдына китерә алмый иде инде. Тик кемнәр генә белгән бу бәхетле көннәрнең төш шикелле тиз узып китәсен. Әллә ялгыш, әллә язмышмы бу? Белсә, моны Ходай гына беләдер шул... Әбиләр чуагында бөреләнгән, тик салкыннар башлангач, чәчәк ата алмыйча калган розалар кебек, аларның да мәхәббәте акрынлап суынды. Бәлки, көнче бәндәләрнең күзе тигәндер. Бәлки, Айгөл белән Алмазга бергә булырга Ходай насыйп итмәгәндер. Анысы билгесез... Беренче очрашу нинди саф, якты хатирәләр калдырган иде, ә соңгысы Айгөлнең йөрәген телгәләп ташлады. Араларында ниндидер аңлашылмаучылык сизелсә дә, мәхәббәтләре болай ук аянычлы бетәр дип, һич кенә уйламаган иде бит ул. Юкса Алмаз ничә көннәр шалтыратмады. Хәтта телефонын да алмады. Ә Айгөл ничә көннәр нәрсә уйларга да белмәде, билгесезлек аны газап утларына салды. Ә бүген Алмаз аңа үзе шалтыратты һәм бакчага очрашуга чакырды. Айгөл бик дулкынланды, уйлар диңгезендә йөзде. Менә бүген ул барысын да ачыклар, сорауларына җавап табар. Тик бу очрашу аны бик куркыта да иде... Айгөл тулай торактан чыкканда, Алмаз тәмәке кабызып тора иде. Ул кызны кочаклап алган булды, ләкин бу кочу башка вакыттагы кебек түгел иде инде, башка иде... Айгөл үзгәрешне бөтен тәне белән сизде, тик моны егеткә сиздермәде. Алар, сөйләшми генә, бакчага киттеләр. Айгөлнең йөрәге тынычлык тапмады. Алмаз да ничек сүз башларга белмәде. Шул рәвешчә, алар бакчадагы бер эскәмиягә барып утырдылар. Тынлык дәвам итте. Шулчак Айгөл түзмәде: "Дөресен әйт, әллә кызың бармы? Әллә күзең башкага төштеме?" - дип кистереп сорады. Егет җавап бирмәде, аның башы аска иелде. Иреннәре генә, калтырый-калтырый: " Әйе... Тик син, бәгърем, ачуланма инде, шулай килеп чыкты бит..." - дип акландылар. Айгөл үз колакларына үзе ышанмады, аның күз аллары караңгыланып китте, бар дөнья әйләнгән кебек тоелды. Егет, түзә алмыйча, аны нык итеп кочаклап алды. Айгөл ничек кенә еламаска тырышса да түзә алмады. Алмазның күкрәгенә башын салып, үкси-үкси елады. Кинәт Айгөл уянып киткәндәй булды һәм вакытның соң икәнен аңлады. Тулай торакка кайтырга да вакыт җиткән бит. Ә Алмаз һаман кызны төрле сүзләр белән юатырга тырышты, аны яныннан җибәрәсе килмәде. Ул Айгөлгә үзе бүләк иткән нәрсәләрне сакларга кушты, шалтыратачагын әйтте. Кыз тулай торак ягына тартылды. Бу минутларда егетнең күңелендә дә йокымсырап яткан хисләре уянды булса кирәк. Аның кызны һаман да кочагыннан ычкындырасы килмәде. Ярата иде бит ул аны! Әмма, сөеклесе яныннан киткән чакта да, аның күзләренә күтәрелеп карый алмады. Әллә оятыннан, әллә кызны кызганудан, әллә чынлап та ярату хисеннән егетнең күзләре яшьләнде. Ә бәлки, ул шушы минутта гына саф сөюнең нәрсә икәнен аңлагандыр. Тик ялгышты шул ул!.. Айгөл баскычтан йөгерә-йөгерә менеп китте, тик үзе нәрсә эшләгәнен дә аңламый иде. Аның бу дөньяда бер генә минут та яшисе килмәде, башына төрле уйлар килде. Күзенә беркем дә күренмәде, ул беркемне дә ишетмәде. Бар нәрсә буталды. Аны егете ташлады. Ул тиздән әти булачак. Ә минем аңардан башка бу дөньяда бөтенләй дә яшисем килми бит!.. Ана күңеле сизгер, диләр. Дөрес икән. Кәрәзле телефон уйлап тапкан кешегә дә мең рәхмәт! Ярдәмгә бик мохтаҗ вакытында гына Айгөлнең телефоны шалтырады. Экранында "әнием" язуы чыкты. Бүлмәдәш кызлары телефондагы язуны Айгөлгә укырга куштылар, дөресрәге укырга мәҗбүр иттеләр. Кызга әнисе белән телефоннан сөйләшүнең файдасы булды кебек. Ул бераз тынычлана төште һәм башында кайнаган уйларын үзе дә сизмәстән сердәшенә - көндәлегенә яза башлады. Уйлары ак кәгазьгә шигырь юллары булып тезелделәр... Бу вакыйгадан соң инде бер ай үтеп китте. Айгөлнең йөрәк яралары әз генә булса да төзәлә дә башлады бугай. Вакыт дәвалый дип юкка гына әйтмиләр ич. Ләкин ул һаман да Алмазның шалтыратуын көтеп яши. Кайчан шалтыратыр? Шалтыратырмы? Кем белә, бәлки, шалтыратыр? Юк, шалтыратмас. Бел-ми-и-м... Билгесезлек... Әй яшьлек! Ходай сиңа менә шушындый мәхәббәт газаплары, янукөюләр җибәрә. Ә синең кебекләр, нинди генә киртәләр очраса да, андый сынауларга бирешми. Син дә, дустым, бирешмә, нык бул, түзәргә тырыш! Нишлисең, бер киселгән икмәк кире ябышмый бит... Гөлнар Сираҗиева Мин, Сираҗиева Гөлнар Өлфәт кызы, Азнакай районы Урманай авылында дөньяга килгәнмен. 1999 елда авылыбызда урнашкан урта мәктәпнең 1 нче сыйныфына укырга кердем. Бүгенге көндә, "4" ле һәм""ле билгеләренә генә укып, 11 нче сыйныфта белем алам. Мин аеруча татар теле һәм әдәбияты, тарих, рус теле һәм әдәбияты дәресләрен үз итәм. 2010-2011 уку елында предмет олимпиадаларының район турында татар әдәбиятыннан 2 нче урынны алдым. Халкыбызның сәнгатен, тарихын, әдәбиятын ярату миндә төрле конкурсларда катнашу теләге уята. Шулай ук мин җырларга да яратам. Буш вакытларымда кечкенә хикәяләр, сценарийлар язам. Бу мавыгуым инде тормыш максатыма әверелеп бара. Узган елны мин, бик теләп, ТДГПУ уздырган "Илһамлы каләм" конкурсында катнашкан идем. Зур сәхнәгә чыгып, диплом алу да минем өчен искиткеч шатлык булды. Көзен мине "Идел" яшьләр үзәге "Иделем акчарлагы" конкурсының финал, ягъни бүләкләү өлешенә чакырды. Фатир Җир йөзенә кабат язның шаулап-гөрләп килүе быел Сәфәр карт өчен нигәдер бик сәер тоелды. Нишләптер, күңеле артык сөенмәде. Ә бит ул язларның җитүен яшьләрдәй җилкенеп каршы ала иде. Яз җитә башласа, аның йөреше үк үзгәрә: адымнары җиңеләя, күңеле яшәрә, тормышка, яшәешкә карашы бөтенләй икенче төрле була башлый иде. Яз әле ул җир йөзендә табигатьнең уянуы гына түгел, яз әле ул - алдагы ел өчен уңышка нигез салу вакыты, яңа тереклекнең дөньяга килү вакыты да. Яз әле ул - Җир йөзендә Җиңү белән бергә тынычлык та алып килгән вакыт... Яшәгән гомерендәге язларның барысын да хәтерләмәсә дә, Җиңү алып килгән язны бик яхшы хәтерли Сәфәр карт... Шул яздан соң күпме генә вакытлар үтсә дә, күпме генә вакыйгалар булып онытылсалар да, Җиңү язын онытмады ул. Чөнки ул онытырлык түгел иде шул... Җиңү көнен ул госпитальдә каршы алды. Сикереп торып биисе килде аның... Тик егетнең яралы аягы моңа ирек бирмәде... Врачларның бик нык тырышлыгы гына аның аягын кисүдән саклап калды... "Зинһар өчен, аягымны кисә күрмәгез, минем әле дошманнарны илебездән куасым бар, туган илебезне саклыйсым бар", - дип, аңын җуйганчы ялварды егет табибларга... Туган авылына култык таягы белән кайтып төште ул... Әнисе аны күргәч егылып китә язды, әтисе аны тынычландырырга ашыкты: - Әнисе, әнисе! Тынычлан әле, күрмисеңмени егетебез исән-сау бит! Медальләрен генә күр, ике як түше тулган бит! Герой кайткан! - диде. Ата белән ул кочаклашып күрештеләр... Сугыш авылларда да үзенең "кара эзен" калдырды... Күп йортлар хуҗасыз калганнар, ә кайберләре, хуҗалы булсалар да, ярым җимерек хәлгә килгәннәр. Абзар урыннары бушап калганнар, алар урынында тимер казык баганалары, биек булып үскән чүп үләннәре. Читән койма, капка ише әйберләр гел күренми - алар сүтелеп, ягылып беткәннәр... Авылны кабат яшәртергә, эшкәртелми торган җирләрне эшкәртәсе, уңыш чәчәсе бар иде... Сәфәр дә бөтенләе белән авыл тормышына чумды. Язу-сызу эшен беләсең дип, җитәкче итеп сайладылар үзен. Күп кенә яшьтәшләре шәһәргә китеп барсалар да, ул авылда калды... Әкренләп авылны торгыздылар. Авыл елдан-ел зурая, матурлана барды. Берсеннән - берсе матур, биек йортлар барлыкка килде. Туйлар булып, сабыйлар дөньяга туа башладылар. Әкренләп мәктәп, балалар бакчалары ачылды. Кыскасы, тормыш дәвам итте. Сәфәр дә өйләнеп җибәрде. Бер-бер артлы 3 малай бүләк итте аңа сөйгән хатыны. Балалары да үзе кебек бик тырыш, эшчән булып үстеләр. Тик кече уллары Зөфәр генә сәламәтлеккә туя алмады. Гел чирләп тора башлады, ахыр чиктә инвалид таныклыгы бирделәр үзенә. Менә шунда Сәфәр картның үзәкләре өзелде дә инде. Ике олы улы үз тормышларын корып җибәрделәр. Оныклар да бүләк иттеләр. Төп йортта әти-әнисе янында төпчек уллары Зөфәр генә торып калды. Авырмаган вакытларында йорт тирәсендә эшләштереп йөрде ул. Йортлары да Сәфәр карт белән бергә картайды инде. Уллары үзләре янына шәһәргә чакырырга гына торалар югыйсә, ләкин Сәфәр карт кына үз нигезен ташларга җыенмады. "Сугыш ветераннарына фатир бирәләр икән", - дигән хәбәрне ишеткәч тә, аның артык исе китмәде. Берничә документ тутырып, куллар куйдырдылар үзеннән. "Тиздән фатирлы булырсың, юкса бу йортың озакламый ишелеп төшәргә дә мөмкин! Көт!" - диделәр. Тагын, килеп, ниндидер документлар җитми, имзаларың җитми дип, кабат документ сорадылар, кабат имзалар алдылар... Бу хәлләр берничә еллар буе кабатланды... Ләкин яңа фатир күренмәде... Уллары: "Әти, үзебез йөрик, булмаса", - дип тә карадылар. Моңа кадәр хөкүмәтнең пенсиясен генә алып өйрәнгән карт кулын гына селтәде... -3 "Иртәгә санаторийдан кайтып җитәм", - дип кече улы Зөфәр хәбәр салды. Үзе генә түгел, җитмәсә, бер кыз белән кайтам, дигән. Ходай насыйп итеп, бергә тормыш корып җибәрсәләр, бик яхшы булыр иде дә бит... Чыннан да, Зөфәр ялгызы гына кайтмады. Аңа ияреп, өйгә мөлаем гына бер кыз да узды. Зөфәр дә сүзне кыска тотты. "Өйләнешәбез", - диде. Каршы килү монда урынсыз булыр дип, карт белән карчык үзләренең фатихаларын бирделәр. Тик күңелләре генә моңа ышанмады. "Бер күреп кенә, гомерлеккә яр сайлыйлар микән?" - диештеләр дә тындылар. Хәер, заманасы шул бит инде хәзер. Әнә каршы як күрше Идрис кызы егете белән бик озак очрашып йөреп кияүгә чыккан иде дә бит, никтер аерылыштылар... Зөфәр белән Әлфия әкрен генә яшәп киттеләр. Тормыштан зарланмадылар, әти-әниләренә авыр сүз әйтмәделәр, үзара ярдәмләшеп, бик тыныч кына яши бирделәр. Әлфия Зөфәр авырып киткән чакларда яныннан да китмәде, аңа терәк булырга тырышты. "Инде тынычлап үлсәк тә ярый, улыбыз ышанычлы кулларда", - дип уйладылар карт белән карчык. Бу тормышны ничек ташлап китәсе килсен ди?! Әйтергә бер генә сүз инде. Әнә бит тагын язлар җитә, тик менә йорт кына бик иске. Ныгытып корырга Зөфәрнең сәламәтлеге җитмәс... Әле бу килештән йөреп торса, бик канәгать... Җитмәсә, онык туарга тора... Матур бер иртәдә Сәфәр карт җирле үзидарәгә китте. Исәбе фатир мәсьәләсен хәл итү иде. "Булыр, Сәфәр абзый, әкренләп бирәләр бит! Синең дә чиратың җитәр! Хәбәр бирербез, борчылма!" - дип, өенә кайтарып җибәрделәр... Хәле бетеп кайтып кергәндә, карчыгы гына өйдә иде. Көч-хәл белән урынына барып ауды ул. Үлән чәйләре дә булышмады, никтер хәле яхшырырга уйламады... Көннәр бер-бер артлы үтә тордылар. Сәфәр карт та урыныннан сирәк торгалады. Хәлләре шәптән түгел иде аның. Ишек ачылуга, ике күзе дә ишектә булды. Үзе һәрвакыт хат ташучыны сораштырып кына торды, фатир хакында хәбәр көтте ул. Беркөнне, картның хәлен белергә дип, яшьтәше Нургали карт керде: - Син, яшьти, болай ятма! Тор син! Җиңү бәйрәме җитте. Иртәгә митингка килү мәҗбүри, диделәр бит! Ул шулай яшьтәшенең күңелен күрергә тырышты. Ә иртәгәсе көнне Сәфәргали картның хәле тагын да авырайды. Ул үзе янына Зөфәрне чакырып алды: - Улым, оныгым тугач әйтерсең, бабаң сине бик яратты, диярсең. Мин аңа булачак фатирны бүләк итәм... - Әти, әле оныгыңны үзең күреп әйтерсең бу сүзләреңне... Яшә әле, әти, яшә!.. Көн урталарында капкадан хат ташучы Мөнирәнең шат авазы ишетелде: - Сәфәр абзый, сөенче! Сиңа фатир бирергә дигән хәбәр алып килдем. Менә шушында имзаңны гына куясы. Барысын да шатлык хисе биләп алды. Тик бу сүзләрне Сәфәр карт кына ишетми иде инде... Гашыйклар аланы Алия утырып киткән автобусны Нурия күздән югалганчы карап калды. - Хәерле юл, кызым! Җиләкле аланга сәлам әйтергә онытма. Әнием синнән һаман кичерү көтә, диген... Уйлар... Истәлекләр... Күпме еллар үтсә дә, һаман да истә. Ай-һай, истә шул. Онытылмый яшьлек хаталары... Онытылмый... Һай, шул чакларга бер генә мизгелгә булса да кайтып булса икән ул. Нурия шулай уйлана-уйлана кайтыр юлга борылды. Җиләк өлгергән чак иде. Беркөнне Илһам Нурияне урман аланына җиләк ашарга дип чакырды. Җиләкләр кып-кызыл булып өлгергәннәр, авызга капсаң эреп үк китәләр. Бу аланның җиләге бигрәк тәмле шул. Алар шулай, җиләк ашый-ашый, бер-берсе белән шаярышып барып, аланның түренә барып җиткәннәрен сизми дә калдылар. - Ә бу сукмак кая илтә? - дип сорады Нурия, тар сукмакка күрсәтеп. - Анда безнең печән чаба торган алан, керә күрмә! - Минем андагы җиләкләрне татып карыйсы килә, Илһам. Әйдә, аз гына ашап чыгыйк әле. Читтән генә йөрербез. Таптамабыз. - Юк, анда кермибез! Печәнне таптарга ярамый! Мин сиңа әйттем бит инде. Нурия аптырап калды. Ни булган бу Илһамга? Гомумән, бүген генә сиздергән кырыслык түгел инде бу. Беркөнне дә: "Чишмәдә озак тордың, әллә тамчылап җыйдыңмы суны?" - дип, каты гына әйтеп куйган иде. Нурия анда да акланып тормады, тиз генә чиләкләрен кертеп куйды да Илһам янына чыкты. Сөйгәне бик ягымлы, тыныч иде инде. - Минем әнә шул аландагы җиләкне ашыйсым килә, Илһам! - Юк, анда кермибез. Бу юлы Илһам үз сүзендә нык торды. Түрдәге аланга кермәделәр, кайтып киттеләр. Кайтып җиткәч: - Бүген килермен, чыгарсыңмы? - дип сорады егет, кызның җиләк исе килеп торган кулларыннан үпмәкче булып. - Юк, мин синең яныңа башка беркайчан да чыкмаячакмын, Илһам! Җиләкләрең белән башкаларны сыйларсың, яме! Илһам сөйгәненең бу сүзләрен чынга алмады. Аны кочагына алды, тынычланыр дип өметләнде. - Озак көттермә, яме, Нуриям. Әйе, чынга алмады аның сүзләрен Илһам. Аны ташлап китәсен белгән булса, Нуриясен беркайчан да кочагыннан җибәрмәгән булыр иде дә бит... Кич белән Нурияләрнең тәрәзәләрендә утлар бик тиз сүнделәр. Ләкин Нурия генә нишләптер күренмәде. Икенче көнне дә, аннан соң да Нурия белән очрашмадылар. Өченче көнне Нурияләргә кереп, аның, чыннан да, киткәнен белде. Нуриянең аңа дип калдырган хатын укыгач түзмәде, кеше күрмәгәндә, стенага кулы белән сугасуга елады. "Илһам, мин китәргә булдым. Үзем генә. Зинһар, минем белән очрашуларны эзләмә. Мин кире кайтмаячакмын. Бу - минем соңгы сүзем. Нурия." Бик авыр булды Илһамга ул чагында. Бар дөньяның асты өскә килде, яме югалды. Ник ташладың? Мин бит сине бар нәрсәдән дә артык күреп яратам, Нуриям! Безнең танышкан көнебез дә якынлаша иде. Шул танышкан көнебез мәңге истә калсын дип, мин сиңа җиләген өзәргә рөхсәт итмәгән аланны бүләк итәрмен дигән идем бит, Нуриям! Кайт минем яныма, сагындым үзеңне. Мин генә түгел, сине чишмә буйлары да, җиләкле аланнар да, бергә каршылаган сандугачлы таңнар - барысы да сине көтәләр. Кайт, сөйгәнем, кайт тизрәк, шундый күрәсем килә үзеңне!.. Ник кайтмыйсың син?.. Мин сине беркайчан да онытмаячакмын! Илһам сүзендә торды. Нурия белән икесенең мәхәббәт истәлеге итеп, җиләкле аланга "Гашыйклар аланы" дип исем кушты. Илһамының күпме ялваруына да карамастан, Нурия кабат аңа кайтмады. Башта аңа сөйгәненә юкка гына үпкәләп, араларын шулай кырт кына өзүе өчен оят булды. Горурлыгы кире кайтырга, сөйгәнен гафу итәргә рөхсәт бирмәде, тора-бара Илһамнан да хәбәрләр сирәгәйде. Аралары тәмам суынды. Ләкин бер нәрсә күңеленә мәңгегә кереп калды: ул моннан соң авызына беркайчан да җиләк капмаячак, беркемнән дә җиләк сорамаячак!.. Бик җиләк ашыйсы килгән чагында да ашамады, түзде. Туганда, кызының битендә дә җиләккә охшаган миңе бар иде. Еллар үткән саен, үткәннәр ешрак искә төшә икән ул... Кабат җиләк өлгергән чак җитте. Ә бүген ул кызын авылга озатты... Авылда Алиягә бик рәхәт иде. Кичә ул Гашыйклар аланына барды. Әнисе дөрес әйткән. Монда җиләкләрнең иң тәмлеләре үсә икән. Җиләкләр белән сыйланган вакытта, әллә каян гына бер егет пәйда булды: - Сәлам, чибәркәй! Кай арада минем җиләкләргә хуҗа булдың әле? Таныш булыйк. Инсаф. Алар шулай танышып киттеләр... - Әти, мин сөйгәнемне таптым. Иртәгә Алияне Гашыйклар аланына чакырдым. - Әйе, улым, алан хәзер синеке. Син яхшылап уйлагансыңдыр, дип уйлыйм. Ә Алияң ризамы? - Килермен дип вәгъдә бирде. - Улым, килгәнен көтмә, барып ал Алияңне. Соңга кала күрмә, улым, соңга кала күрмә... Алиядән хәбәр килде. "Каршы ал, әни, кайтабыз", - дигән. Нинди хәбәрләр алып кайтыр Алия туган җирләрдән?.. Кем белән кайта?.. Шулай уйларга чумып утырганда, перронда Алиянең тавышы ишетелде: - Әни, әнием, без монда! Каршы ал безне! Кызы Алияне ниндидер бер егет кочагына алган. Якынлаштылар. - Әнием, хәлләрең ничек? Бик сагындым үзеңне. Таныш бул, бу - Инсаф. - Исәнмесез, Нурия ханым. Бик шатмын сезнең белән танышуыма. - Исәнмесез, Инсаф. Кайда таныштыгыз минем кызым белән? - Гашыйклар аланында. - Гашыйклар аланында?.. - Әйе, безнең балаларны Гашыйклар аланы таныштырган. Син каршы түгелдер бит, Нуриям? Нурия ничә еллар ишетмәгән, гаҗәп ягымлы итеп, аның исемен әйтеп эндәшкән кешегә башта борылып карарга кыймады. Аның исемен бары бер генә кеше әнә шулай назлы итеп әйтә иде. - Илһам... Чәчләренә инде чал кунып баручы әлеге ир-атның кулында җир җиләкләре иде. Гашыйклар аланыннан җыелган җиләкләр... Илнар Хаҗиев Мин ямьле Саба якларында туып үстем. Кечкенәдән татар һәм рус шагыйрьләренең иҗатлары белән кызыксына идем. 2000 елда Саба урта мәктәбенә укырга кердем. Мәктәп елларында иҗатым тагын та тулылана, югарырак үрләр яулый төште. Тормышның һәр ягы, миндә ниндидер шигъри тәлгәшләргә үрелеп, күңелемнән чыга башлады. Һәртөрле конкурсфестивальләрдә югары үрләр яулау мине тагын да дәртләнеп иҗат итәргә этәрә башлады... 2011 елда иҗат итү сәләтем, мәхәббәтем Казан (Идел буе) федераль университетының татар филологиясе бүлегенә укырга керергә этәрде. Хәзерге көндә татар шагыйрьләре белән танышып, киңәшләшеп яшим. Ә иң зур хыялым - китап чыгару. Кавышканнар бергә булсыннар Саумы язым, каршы алдым сине, Күңелемне төреп нурларга. Уйлыйм бары якты киләчәкне, Кайгырмыймын үткән елларга. Җепшек карың оча, күбәләктәй, Сизә кебек тиздән эрисен. Җир шарының һәрбер тереклеге Тоя бүген гүзәл яз исен. Нечкә көйгә чып-чын язга таба Табигатьтә бара хәрәкәт. Язлар безне чәчкәләргә күмә, Язда - бәхет, язда - мәхәббәт. Март кояшы, көмеш тамчылары, Гөрләвекләр, ташу агышы. Агып китсен язгы сулар аша Йөрәкләрнең бөтен сагышы. Саумы язым, рәхим ит син илгә, Моң таратып, кошлар кайтсыннар. Кар өстендә умырзая үссен, Кавышканнар бергә булсыннар! * * * Онытыла бара әдәби тел, Ямьсез сүзләр керә сөйләмгә. Аяк баскан саен - мәгънәсезлек, Зарларымны кемгә сөйләргә? Үтә яннан мәктәп балалары, Буйлары шул минем күкрәктән. Ун яшеннән тутырып сүгенергә Аларны соң нәрсә өйрәткән? Начар сүзләр кулланмасак әгәр, Булмыймыни әллә аңлашып. Безне, бәлки, шайтан котыртадыр, Эчке дөньябызда адашып. Кечкенәдән нинди тәрбия алса, Шундый була кеше тормышта. Башларыма төрле уйлар килә, Тәрәз ачкач язгы сулышта. Бездә генә чып-чын татар халкы Сөйләшәләр урыс телендә. Ишетелми таныш булган исем, Яшәсәк тә татар илендә. Болай барса онытылмасмы тел, Сез дусларым шуны уйлагыз. Татар теле камил булып калыр, Көрәшербез, һич юл куймабыз. Аралашып яшик дуслар белән, Сөйләмебез үссен, баесын. Сүгенүне читкә алып куеп, Сокландырыйк әле барысын! Нәрсә ул бәхет? Бәхет нәрсә дигән сорау туа, Уйлыймын да шуны тирәннән. Ул бит безгә Ходай тарафыннан, Туган көннән алып бирелгән. Без бәхетле дуслар - әти-әни янда, Таңнар ата, сибеп кояшын. Кесәңдәге "шакшы" акчалардан, Үреп булмый бәхет оясын. Минем белән күпләр килешерләр, Сәламәтлек - бәхет билгесе. Кирәгеннән артык дөнья куа, Моны белми заман кешесе. Олыгайган көндә сөйгән ярың, Балаларың булса яныңда. Бәхет уты сүнми җилләр белән, Ә кабына балкып тагын да! Югалтмыйча саклыйк бәхетләрне, Дөрес юлдан атлыйк, сөенеп. Тормыштагы бәхет агачының Җимешләрен өзик, үрелеп! Урман юлы - гомер юлы Сабабызның гүзәл урманнары Ямьгә күмелеп тора ерактан. Якты нурын сибеп, кояш чыга Иртәләрен бездә шул яктан. Иркен итеп сулап куясың да Җәй аенда чиста һавасын, Анда үскән җиләк-җимешләрдән Күпме кирәк шифа аласың. Җылы яктан кайткан кошлар моңы Үзәкләрне өзеп яңгырый. Биек булып үскән чыршыларга Карап торам, күзем алалмый. Урман-урман, язын яшәрәсең, Яфрак яра һәрбер агачың. Тал-тирәккә кунган тургайларың Әйтерсең лә синең баянчың. Горур имәннәрең туган якка Чал гасырлар аша килгәннәр. Узып барган атлы юлчыларга Башын иеп сәлам биргәннәр. Яшең барган саен картаймыйсың, Үсәсең син шаулап һаман да. Җәен килеп, сиңа сокланамын, Җиләк җыеп алсу аланда! Картлар йорты Картлар йорты кырыеннан үтәм, Тормыш кайный тирә ягында. Тик картларның күңле тыныч түгел, Туып үскән җирен сагына. Монда алар рәхәт яшәсә дә Тоймыйлардыр җылы назларны. Уяналар иртүк - бушлык били, Каршылыйлар ялгыз язларны. Вафат булган газиз кешеләре, Ятып калган сугыш кырында. Юксынуның чиксез тойгылары Ишетелә йөрәк җырында. Карыйлар да фотосурәтләргә, Исләренә төшә үткәннәр. Кайчандыр бит 4 почмаклы өйдә Алар матур гомер иткәннәр. Хәл белергә килсә туганнары, Ераклардан кайтып бу йортка. Күзләренә тула кайнар яшьләр, Онытылып кайгы минутка. Оныклары исә яши бирә Әби-бабай салган нигездә. Замананың мондый күренешен Бирер иде әйтеп телсез дә! Картлар йортның тәрәзенә килеп Күзәтәләр читтән дөньяны. Кабынмас шул кире гаиләләрнең Элеккеге кайнар учагы! Яшәү яме Кунак булып килдек Җир йөзенә, Таң ата да, янә кич була. Уйлаганда кыска гомер юлын, Күзләремә минем яшь тула. Яшәүләрдән һич тә туеп булмый, Бетмәсә дә мәңге яралар. Кайберәүләр тоймый яшәү ямен, Яшьли килеш китеп баралар. Гомерләр акчага сатылмыйлар, Үткәннәргә илтми күперләр. Тормыш утын үзе кабызганнар, Шатлык белән гомер итәрләр. Кыек юлга басмый, туры барсаң, Тимәс сиңа язмыш сынавы. Ишетелер баскан адымыңда Бәхет кыңгыравы чыңлавы. Бауга менмик, дуслар, үргә меник, Киләчәк бит шулай корылган. Газиз әнкәй безне, яшәр өчен, Карынында йөртеп тудырган! Болгар җире Болгар - син борынгы шәһәр, Диварыңа тарих сыенган. Синдә булдым ничә еллар элек, Ә чыкмыйсың һаман уемнан. Тотындым да иске биналарга, Җан рәхәте керде күңелгә. Тезелеп киткән олуг сарайларың Бер дә иске кебек түгел лә. Урнашкансың Идел буйларына, Истәлегең чагыла дулкында. Сөйлидер күк очкан акчарлаклар Син кичергән язмыш турында. Әйтә миңа, берсе килеп янга, Булды монда элек монголлар. Тик шулай да изге сарайларны Җимермәде җилләр, давыллар. Менгән чакта үргә манараңнан, Күзәттем мин кояш йолдызын. Янәшәмдә йөзгән болытлардан Тойдым дәртле җырлар авазын. Ул авазлар калды хәтерләрдә, Еллар уза, алар китмиләр. Үтеп барган яшьлек язларыма Онытылмас мизгел өстиләр. Чәчәк ата бүген Болгар җире, Яңартыла, бара төзелеш. Бездән соң да килгән буыннарга Бүләк итсәң иде мул җимеш! Булмасын сугыш! Алсу кояш чыгып, таңнар ата, Күкләр аяз, тыныч илебез. Сугыш кырларында ятып калган Бабаларга башны иябез. Чыгып киткән алар яу кырына, Җиңәр өчен явыз дошманны. Бик азлары гына туган якка Үтәп кайтты иле кушканны. Батырларча һәлак булды безнең Сугыш кырларында бабалар. 60 елдан артык вакыт үтте, Юк, төзәлми әле яралар. Сугыш юлын искә төшергәндә, Күңелләре тула хәрбинең. Кадерледер аның йөрәгенә Туфрагына кадәр иленең. Күкрәкләрдә чыңлый медальләре Җиңү көне саен парадта. Чал чәчләре җилфер-җилфер итә Ефәк җилләр искән тарафта. Тормышыбыз бүген гөрләп бара, Туган сыман җиргә яңадан. Ни кызганыч, олуг ветераннар Бер туктамый китә арадан. Артта калды фашизм, тик шулай да Язмышлардан булмас узмышлар. Кошлар моңы белән килсен язлар, Башланмасын илдә сугышлар! "Булгария" Җәй уртасы, ямьле июль ае, Кем уйлаган бу хәл буласын? Миллионлаган кеше йөрәгенә Кара таптай кереп каласын. Ял итәргә барган җирләреннән Кайта алмый калды кешеләр. Исән булса, Идел төпләренә Туганнары төшәр иделәр. Өмет итеп көткән якыннарының Йөзләрендә моңсу, кызганыч. Күпме генә хәзер теләсәк тә, Алар безгә кире кайтмас ич! Ничә гаилә су астында ята, Һәлак булды изге сабыйлар. Иртә китеп туган җирләреннән, Зур тормышны күрми калдылар. Теплоходы ватык булган икән, Кем чыгарган аны юлларга. Исән калган 80 пассажирның Күз яшьләре акты елгага. Кайсыларның газиз ире калды, Хатыннары, улы, кызлары. Мәңге-мәңге мондый вакыйгадан Эремәсләр күңел бозлары. Татарстан халкын тетрәндереп Өзелде йөзләрчә гомерләр. Идел дулкыныдай шаулар уйлар, Яңармаслар башта хәтерләр. Ял итәргә чыгып киттеләр дә, Билет сатып алып арзанга. Хәзер инде үле гәүдәләре Табут белән кайта Казанга. Менә-менә табутлардан торып Китәр төсле миңа балалар. Һәм аларның шунда иңнәренә Сарылыр иде ата-аналар. Исәннәрнең дуслар кадерен белик, Тормышларны җилләр ватмасын. Бу афәтләр кабатланмасыннар, Ходай безне үзе сакласын! Ленар Хамматов Туган авылымда 9 ны сыйныфны тәмамлап, Мамадыш шәһәренең 2 нче номерлы лицеенда укуны дәвам иттем. Анда имтиханнарны уңышлы гына тапшырып, КФУ ның Филология һәм сәнгать институтына укырга кердем. Хәзерге вакытта ШТК (КВН) белән кызыксына башладым. Бүгенге көндә 1 нче гимназиянең "Дөбер-шатыр" командасының кураторы булу бәхетенә ирештем. Шигырьләрне кечкенәдән язарга яратам. Шунысы куандыра: яшь шагыйрьләр бүгенге көндә артканнан-арта бара. Һәм иң мөһиме - алар "мин сине яраттым, ә син тегене яраттың" дип түгел, ә бәлки халык укый торган, кызыксына торган темаларны сайларга тырышалар. Буш вакытта теннис уйныйм, такмаклар язам. * * * Китап алдым кулга, сабый кебек, Тырышамын укып китәргә. Тик нигәдер таныш хәрефләр дә Буталалар минем күзләрдә. Йә булмаса укыйм, тик нәрсәне? Нәрсә язган - аңлау бик кыен. Минем күңел инде карайган шул: Төтен, шәраб һәм төнге уен... Сукыр мин - яхшылыкны күрмим. Чукрак та мин, телсез күке дә Ак буяулар җитмәс бетерергә Кара тапны минем күңелдә. Йортсыз калу әле берни түгел, Ни булыр соң, китсә дуслар? Хәтта кошларның да, сайрыйм дисә, Кочагына алучы таллары бар. * * * "Якташ", - диеп әйтер идем - якташ түгел, "Дустым", - диеп әйтсәм әгәр, синең күңел Кабул итмәс мине - рәнҗеттем бит, Рәнҗетте бит ялгыш кына әйткән сүзем. Сүзләр бик күп, үлчәп әйтер вакыт җитте, Укны аттың, ә соң ул ук очты китте Куыр идем әйткән сүземнең артыннан, Мөмкин булса, хәер, тизлеге бик көчле. Бәлки газап утында янасыңдыр бүген, Ничектер, моңсу да, күңелле дә бу көн. Барсы да кушылган, әйтерсең лә томан, Томан түгел шул бу, бу - бары бер ялган * * * Мин бит сине гомерлеккә диеп Сайлап алган яр дип уйладым, Син китсәң дә, мин бит әле сине Яратудан һич тә туймадым. Сизми калдым сине югалтуны, Мәхәббәткә артык ышандым. Эх, белмәдем, иркәм. Ник белмәдем Хыянәткә синдә юл барын? Киләчәкне өметләнеп көттем, Хыял дәрьясына мин чумып. Канатланып көттем, җаным сине, Тик учактан чыктым мин, туңып. Зилә Хәсәнҗанова Мин, Хәсәнҗанова Зилә Зөфәр кызы, 1990 елның 26 ноябрендә Кама Тамагы районы Кыртапа авылында туганмын. Туган авылым чишмәләренең саф суларын эчкәнгәме, табигатькә артык гашыйк булгангамы, нечкә күңелле, хисле бала булып үскәнмен. Баштарак бу бер мавыгу гына булса, соңыннан шигырьләр язу минем күңел халәтемә әйләнеп китте. Шатлануымны да, кайгыларымны да, соклануларымны да кәгазь битләренә төшерәм. Чынлап карасаң, дөнья шундый матур, тормыш шундый кызыклы. Шуңа да һәр кешенең йөрәгендә шигырь очкыннары яши, ләкин бар кеше дә аны тоймый гына. Ә минем күңелемдә алар, очкын гына булып калмыйча, ялкынга әверелгән. Шул ялкынны сүндермичә янасы да, янасы килә! Күңел нидер көтә... Һәр елны, Җиңү бәйрәме якынлашкан саен, үзәкләрне өзеп, сугыш китергән фаҗигаләр искә төшә. Сугыш ясаган яралар яңара. Күңелләр нечкәрә. Һәркем сугыш кырында вафат булган, хәбәрсез югалган, авыр тән һәм җан яралары алып кайтучы туганнарын барлый. Бакыйга күчкән мәрхүмнәрен хәтерендә яңарта. Аларга дога кыла, һәйкәл яннарына килеп, каберләренә барып, чәчәкләр куя. Дүрт елга сузылган бу фаҗига халкыбызның батырлыгын янә бер тапкыр искә төшерә, үпкәләр, рәнҗешләр дә кабат яңара. Сугыш чоры истәлекләрен яңартканда, дәү әниемнең күзләренә яшь тула. Аның яшьле күзләрен күргәч, минем аны юатасым килә. Нинди генә сүзләр табарга да белмим үзенә. Карт дәү әтием (дәү әниемнең әтисе) сугышка киткәндә, минем дәү әниемә 5 ай гына була. Ул "әти" дигән татлы сүзне бер тапкыр да әйтә алмый, ата яратуын татый алмыйча үсә. Карт дәү әтием сугышта хәбәрсез югала. Аның кая, кайсы частька эләгүе дә билгесез. Яу кырында каберләр бар, Гөлләргә уралганнар. Ә кайда соң сезнең кабер, Хәбәрсез югалганнар? - дигән юллар нәкъ аңа багышлап язылган сыман. Дәү әниемнең тагын үзеннән олы ике абыйсы булган. Олысы 10, кечесе 3 яшьтә. Бу вакытта 10-12 яшьлек балалар да колхозда өлкәннәр белән тигез эшләгән. Шуңа күрә ул өлкән абыйсы белән уйнап үсә алмаган. "Олы абыйны бик яшьли, ихтыярсызлап, ФЗӨгә озаттылар. Әниемнең йөрәге ничек түзгәндер?" - ди дәү әнием. Шулай да карт дәү әнием кыенлыкларга бирешми, тормышны берүзе җигелеп тарта. Балаларын ач итми, кеше итәргә тырыша. Дәү әнием дә бик иртә әнисенең кул астына керүен, бакчадан алабута, кычыткан яфраклары, черек бәрәңге җыярга булышуын, шулардан пешергән "аш" ашап үсүен сөйли безгә. Аларның күргән-кичергәннәрен язып-аңлатып бетерерлек түгел. "Ике тапкыр өебез янды. Кеше өстендә дә яшәргә туры килде", - дип искә ала дәү әнием. Тормыш авырлыкларына карамастан, 12 чакрым ераклыктагы авылга йөреп, 10 нчы сыйныфны тәмамлый ул. Ул чактагы кыенлыкларны, кышкы салкыннарда, күз ачмаслык бураннарда адашып йөрүләрен дулкынланмый гына искә алмый. "Без күргәннәрне сезгә күрергә язмасын иде. Якты, җылы, матур мәктәпләрдә "4"ле, "5"ле билгеләренә генә укырга сезгә", - дип минем башымнан сөя. Ул гомер буе колхозда эшләде. Хәзерге вакытта лаеклы ялда. Күп кыенлыклар күрүенә карамастан, бүгенге тормыштан риза булып, Ходайдан саулык-сәламәтлек сорап яши. Ә шулай да күзләре кайдандыр нидер эзли, кемнедер көтә. Һаман да ниндидер өмет белән яши. Сезнең бәйрәм түгел! Язмам башында ук егетләрне кисәтеп куюны урынлы саныйм, чөнки минем фикерем аларның кайберләренә - ошарга, кайберләренә ошамаска мөмкин. Белгәнебезчә, борын төбендә 23 Февраль - Ватанны саклаучылар көне. Әлбәттә, ямьле бәйрәм. Тик менә бу бәйрәмнең төп мәгънәсен әллә мин генә аңлап бетермим шунда... Бу көнне без бөтен ир-егетләребезне котларга күнеккән. Без дөрес эшлибезме икән, дуслар? Һәр бәйрәмнең үз исеме җисеменә туры килеп торырга тиеш түгелме икән ул? Ә бәйрәмнең исеменә тагын бер кат игътибар итегез әле: ВА-ТАН-НЫ САК-ЛАУ-ЧЫ-ЛАР КӨНЕ! Шулай булгач, нигә әле без бу көнне, хәрби хезмәттә булучыларны - үз бурычларын ил алдында үтәүчеләрне котлау белән беррәттән, армиянең ни икәнен дә белмичә, дары иснәмәгән, алай гына да түгел, армия сафларыннан никадәр булдыра ала, шуның кадәр еракка омтылучыларны да котларга тиешбез? Элегрәк, башлангыч сыйныфларда укыганда, бу көннең Әтиләр бәйрәме буларак билгеләнеп үтүе истә калган. Вакытына карата алай дип әйтү, бәлки, дөрес тә булгандыр. Чөнки ул вакытта "әти" төшенчәсе "Ватанны саклаучы" (ягъни, "хәрби хезмәттә булган") төшенчәсе белән, 100 процентка ук булмаса да, күп процентка туры килә иде әле. Әмма хәзерге чор өчен инде әлеге төшенчә дә читрәк. "Әти" дигән сүз "Ватанны саклаучы" дигән сүз түгел әле ул... Алай гына да түгел, без, әтиләрдән кала, хәрби хезмәт яшенә дә җитмәгән абыйларны, энекәшләрне, башка таныш-белешләрне дә котларга гадәтләндек. Бусы ни дәрәҗәдә дөрес моның? Аларның әле, яше тулгач та, кулларына автомат тотулары икеле: бүген егетләр арасында Ватанга хезмәт итүдән тайпылучылар саны күзгә күренеп арта бара. Минемчә, хәрби хезмәттә булган егет кенә чын егет була ала. Алар намуслы да, батыр да, джентльменнар да. Аларга һәрчак ышанырга була. Ә әлеге этапны үтмәгән егетләргә тискәре карашта мин. Алар бу бәйрәмгә лаек түгелләр... Язмам ахырында барлык Ватанны саклаучы һәм саклаган ирегетләребезне күркәм бәйрәмнәре белән тәбрик итәм. Аларга иң изге теләкләр телим. Үзегездән соң килгән буынны да, сездәй батыр итеп тәрбияләп, җәмгыятькә файдалы итсәгез иде. Сездән башка аларга кем үрнәк бирсен? Ә әлегә ниндидер сәбәпләр аркасында йә сәбәпләре дә булмыйча хәрби хезмәтен үтәмәүче егетләргә килгәндә... Әйдәгез, кызлар, аларга борын чөеп йөрергә рөхсәт итмик әле! Бу аларның бәйрәме түгел!.. Егетләр, ни диярсез? *** Мин сине сөйгәнмен икән, Шуны сизми яшәдем. Хәзер синең өчен генә Түгелә күз яшьләрем. Мин сине сөйгәнмен икән, Тик хисләрдән качканмын. Эх, нигә соң күзләремне Соңга калып ачканмын! Мин сине сөйгәнмен икән, Тик башка белән булдым. Мине сөймәвеңне белгәч, Мин инде гөлдәй сулдым. *** Син юк инде минем яннарымда, Син юк инде минем уемда. Син юк инде җылы кочагымда, Хәзер башка минем куенда. Мәңгелеккә оныттым мин сине, Йөрәгемнән алып ташладым. Җир йөзендә хәзер башка өчен Өр-яңадан тормыш башладым. Ямьле язлар белән кире кайттың, Назлар алып кайттың җаныма. Тик соңардың инде, бик соңардың - Башка хәзер минем янымда. Яшерәсем килми, онытмадым әле Бергә булган матур чакларны. Тик син үзең, үз теләгең белән Сүндердең бит безнең учакны. Күпме вакыттан соң кире кайттың, Ялгышыңны яңа аңладың. Рәнҗетеп син мине шул чагында Башка берәү сүзен тыңладың. Ямьле язлар булыштылар сиңа Аңлашырга бик зур ялгышны. Ләкин язлар гына үзгәрталмый Ходай үзе язган язмышны. Ятим бала зары Кемнәр генә аңлар икән минем Нәни йөрәктәге ярамны? Бәхетемнән мәхрүм иттеләр бит Әти-әни өзеп араны. Калдырдылар мине, ә үзләре Кайларгадыр китеп бардылар. Бәлки, әле килеп алырлар дип Көтә-көтә, күзләр ардылар. Җитми җаныма ана назы, Күңел сорый әти карашын. Ничек аңлатыйм соң мин аларга Нәни йөрәгемнең ярасын. Миңа әни кирәк, ишетәсезме? Миңа әти кирәк, аңлагыз! Мине тизрәк килеп алыгыз сез, Сагышларга, зинһар, салмагыз! *** Туган айлы төн иде ул, Күк тулы йолдыз иде. Күл буенда колагыма Берәү "Яратам" - диде. Беләсеңме, кем иде ул? Ул син идең, йолдызым. Хәзер йолдыз түгел инде, Син минем салкын бозым. *** Килер юлларыңа каршы чыгып, Сиңа таба тиз-тиз атладым. Йөрәк түрендәге изге хисне Мин бары тик сиңа сакладым. Китәр юлларыңда озатып калдым. Күзләремне төбәп эзеңә. Хисем белән бергә алып киттең Йөрәгемне инде үзеңә. Ап-ак карлар яуды күңелемдә, Теләкләрем чиста, саф иде. Ак карыма кызыл гөлләреңнең Тамчы-тамчы яше түгелде. Буран купты, әче җилләр чыкты, Син үстергән гөлең елады. Ә син бары, бу хәлләрне күреп, Мыек асларыңнан елмайдың. Ап-ак карлар кып-кызыллар булып, Йөрәгемдә һаман уйныйлар. Син килерсең, бәлки, бер көн диеп, Гөлләрең дә һаман сулмыйлар, Бергә булырлар дип уйлыйлар. Зилә Фәсхиева Табигатьнең әйтеп бетергесез бер гүзәл почмагы - Теләче районы Баландыш авылы - кызы мин. Җәй айларында тугангамы, табигатем шундыймы- кечкенәдән нечкә күңелле, хисчән булып үстем. Шулай да бер урында торырга яратмадым, күңелемдәге "мин" белән уртак фикергә килгән чакларда, нәрсәләрдер сырлап, язгалап та ала идем. Гуманитар фәннәр җиңеллек белән бирелде, шуңа карамастан, үлеп, алгебраны яраттым. Язмышымдыр инде, мәктәпне тәмамлагач филологик юнәлеш буйлап киттем. Иҗат итәм, нидер уйлап йөрим: авырлык белән түгел, әллә ничек үзеннән үзе килә алар. Бөтен кеше дә шагыйрь яисә язучы булып китә алмый, әмма кайвакыт кәгазь битенә күңелеңне бушату әйтеп бетерә алмаслык җиңеллек, рәхәтлек бирә... Әни кадере... Дустымның туган көне җитә. Яшь-җилкенчәккә нәрсә инде аңа, күңел ачар өчен, сәбәп кенә кирәк. Безне дә чакырды. Дөрес, билгеләнгән көнгә кадәр шактый вакыт бар әле, әмма башларда җил уйный, кан кызу, мәҗлесне ничегрәк үткәрү буенча идеяләр туып кына тора. Планнар күптөрле иде... Фатирда куну - тулай торак "балалары" өчен үзе бәйрәм инде ул! Иптәш кызымны хөрмәт иткәнгә күрә, бармыйча калу һич ярамый... Менә санаулы көннәр үтеп тә бара... Бүләкләр дә алынган, киеп барырга "соңгы мода" күлмәкләр дә әзер... Беркөн, һич көтмәгәндә, шул иптәш кызым шалтыратты. Көр тавыш белән исәнләшүемә, ниндидер аклану тоташ кәефсезлек, читенсенү ишетелде аның тавышында: - Ни бит әле... Юк-юк, туган көн була, анысы... Ләкин бер мәсьәләне чишәсе бар: әнине берәр җиргә илтеп торырга иде. Син бит иң якын дустым, бәлки, берәр нәрсә тәкъдим итәрсең? Мин аптырашта калдым. Тел төбен дә аңлап бетерергә өлгермәдем, тагын сөйләп китте: - Гарип минем әнкәй, гарипләр арбасында йөри... Дус кызларым һәммәсе дә тулы гаиләләрдән, әниемне аларга күрсәтергә оялам... Шулчак Әмирхан Еникинең "Матурлык" хикәясе искә төште... Андагы төп герой Бәдретдин нинди шадра битле әнисен иптәшләре янына алып чыгып таныштыра, ә монда... Иптәш кызына булган хөрмәтемнең әсәре дә калмады. Үз әнисеннән, аны тудырган заттан ничек инде тартынырга була - башыма сыймый... Дуслар белән киңәшеп, туган көнне ачык һавада гына үткәрергә карар кылдык... Әмма минем өчен бәйрәмнең яме шуның кадәр генә иде... Миңа калса, әниләребез безнең өчен Аллаһка тиң шәхес булырга тиешләр. Картлык көннәрендә кадерлеләребезгә карата бары ихтирам, чиксез рәхмәт күрсәтелергә тиештер. Һәммәбез дә моны истә тотса иде! Булса иде кайтып үткәнгә... Алсу укыта башлаган мәктәптә бүген 8 Март бәйрәме. Шундый матур егетләр һәм кызлар. Күзләреннән очкыннар бөркелә. Карап утырып уйлана торгач, үземнең дә мәктәп еллары искә төште... Ул көнне мәктәптә олы бәйрәм - 8 Март халыкара хатын-кызлар көне иде. Алсу инде аны төгәл генә кайсы елны булганын хәтерләмәсә дә, шул бәйрәмдә, зал уртасына чыгып басып, чишмә чылтырауларын туктатып тора алырлык тавышы белән җырлап җибәреп, бөтен игътибарның нәкъ менә үзенә төшүен ап-ачык хәтерли иде. Ул гына да түгел, ахырдан талгын биюләрдә Алсу бер мизгелгә дә буш тормады. Инде 17 яшен тутырган бу матурга күз атып йөрүчеләр болай да байтак иде, ә бу кичтән соң андыйларның саны бермә-бер артты. Булат исемлесе белән дә якыннан нәкъ менә 8е көнне таныштылар. Алсу артык хисләргә бирелергә яратмый иде, шуңа да, аның уйлавынча, егетләрнең мөнәсәбәтләре җитди дә түгел сыман... Ул гына да түгел, яратмады ул авыл егетләрен. Шәһәргә киткәч, кәттәрәге, баерагы, үзен кулында гына күтәреп йөртердәе очраячагына чын күңелдән ышанды Алсу... Ә Булат аның артыннан да калмады, Алсу 11 нче сыйныфта, ә ул аннан бер сыйныф югары укыган иде. Алсуның акыллы, тырыш кыз икәнлеген сизеп алуга ук, Булат, үземнең киләчәгемне таптым, ахры, дип уйлады. Үзе дә сабыр, яман гадәтләре булмаган, эшчән, тәртипле егет иде ул. Шуңа күрә кызларда да беренче чиратта матурлыкны түгел, ә тәрбиялелекне өстен итте ул. Ә Алсу, чыннан да, бик тәртипле, тырыш гаиләдән иде. Күрше авылдан булуына карамастан, Булат Алсу янына ешрак килергә тырышты. Алсу янына дип, өйләренә түгел, авылларының Мәдәният йорты баскычларын күп таптарга туры килде аңа. Әмма бер минус бар иде: Булат - авыл егете, һәм ул үзенең киләчәген дә авыл белән бәйләп күзаллады, күп итеп балалар үстерергә, мул тормышта яшәргә, җир җимертеп эшләргә тели иде ул Алсу белән... Алсу гына үз эчендәге "мин"ен җиңә алмады; шәһәр, шәһәргә китү- аның бөтен уе менә шул. ...5 ел сизелми дә үтеп китте. Кызчыкның теләкләре чынга ашудан бер баскычка гына аста иде кебек. Юк ла инде. "Укырга кермәде микән ни?" - дип уйлый күрмәгез, керде Алсу, укуына да керде, яхшы гына диплом да алу бәхетенә иреште. Тик менә үзенең хыялланган тиңе һаман да очрамады. Үзенең яшьлек елларын биш кенә елга артка борып булсамы! Эх, юк шул, үткәнгә кире кайтып булмый. Шәһәр егетләре Алсу күңелендә башкачарак бөреләнгәннәр иде дә бит, ләкин юк, өметләр акланмады: һаман да төннәрен гел күңел ачарга яратучылар, яшь булуларына карамастан, кулларында гел исерткеч эчемлек булулары, егетләрнең җавапсызлыгы - һәммәсе дә Алсу өчен тормыш дөреслеге иде. Ә Булат... Булатны кире кайтарып булсамы?! Үзе гаепле икәнен белә дә бит матур кыз. Булат та инде Алсуның кочагына очып кермәстер, мөгаен. Чөнки аның янында үзен аңлаучы, чын-чынлап хөрмәт итүче һәм, әлбәттә, яратучы Гөлназы бар. Гөлназ белән матур гына очрашып йөргән җиреннән ташлап китә торган егет түгел шул Булат! Әнә шулай бер мизгел эчендә Алсу үзенең яшьлегенә, бер китап укып чыккан сыман, күз йөртеп чыкты. Эчтәлеге, мәгънәсе тирән, гыйбрәт алырлык "китап"ның. Ә мәктәп залында чишмә чылтырауларын да туктата алырлык итеп җырлаган бер чибәр кызны алкышларга күмәләр иде... Зөһрә Шакирова Мин 1990 елның 18 августында Балтач районы Арбор авылында туганмын. Телебезгә, энҗе бөртекләредәй әдәби мирасыбызга мәхәббәт һәм әнә шул күңел кылларын тибрәтеп торучы илһам мине Татар дәүләт гуманитарпедагогика университетының татар филологиясе факультетына алып килде. Мин үземнең бу сукмактан китүемә бер дә үкенмим һәм хәзерге вакытта 4 нче курста белем алам. Әгәр дә синең күңелеңнең бер почмагында гына булса да илһам очкыннары пыскып ята икән, язасыңмы, язмыйсыңмы син, - ул барыбер синең уйларыңда, фикерләвеңдә яши, сүзләреңә күчә икән. Синең гади генә бер көндәлек күренешкә дә карашың башкача була, син чын күңелдән сокланасың, уйланасың, шатланасың, борчыласың! Һәм син, шул исәптән мин дә шуның белән бәхетле! *** Авыр сүзләр әйткән чакта Кичерә бел! "Үпкәләшмик алай", - диеп, Елмаеп көл. Ярдәм сорап дәшкәннәргә Кулыңны суз. Үзеңә биргән гомерне Намуслы уз. Елап торганнарны күрсәң, Барып юат. Күңелендә син аларның Өмет уят. Көлке булып тоелмасын Кеше зары. Үзеңә килүе бар бит Моның бары. Бер сүз Бер сүз җитә, диләр, Җанны яраларга. Җитә, диләр, бер сүз Кире дәваларга. Һәрбер әйткән сүздә Олы мәгънә ята. Шул сүз аклый кайчак, Кайчак яла ата. Шул сүз өмет бирә, Шул сүз боектыра. Сүз ул - атылган ук, Сөйләш уйлап кына. * * * "Китәм!" - дисең. Бар кит, әйдә, Башка килмә. Телгәләнгән йөрәгемә Минем тимә. "Китәм!" - дисең. Ни көтәсең? Юлыңда бул. Горур булсаң да, китүләр Бик авыр ул. "Китәм!" - дисең. Нәрсә кирәк? Кит инде бар. Бер аңларсың: мәхәббәтсез Юллар да тар. Сау бул... Сау бул инде, тәүге мәхәббәтем, Сау бул инде, миннән китәсең. Мин яраттым сине, мин яраттым, Инде мине ялгыз итәсең. Сау бул инде, бәлки, очрашырбыз, Чәчләргә чал кергәч булса да. Тик еламам башка беркайчан да, Күңел кәсәләрем тулса да. Сау бул инде, тик сөенеп яшә, Пар канатың булсын янәшә. "Бәхетле бул, бәхетле бул", - диеп, Гүя сиңа йөрәк эндәшә. Мин - мосафир Мин - мосафир. Юлга чыктым әле, Нәкъ бер тамчы бәхет эзләү өчен. Юл тигезсез. Түзә алмам, ахры, Егылырмын сыман бетеп көчем. Юлга чыктым, эзләп дөреслекне, Ә дөреслек бары күкләрдә. Дөреслекне табу үтә кыен, Табу мөмкин булмый күпләргә. Юлга чыктым, эзләп тормышымда, Ни мәгънә бар? Нигә яшәвемне. Язмыш таләп итте бәхет өчен Янып-ялкынланып яшьнәвемне! КАРТ АЮ Көчкә-көчкә атлап бара Урмандагы КАРТ АЮ. Юкка әйтми инде халык - Шатлык түгел КАРТАЮ. Килеп җиткән икән, димәк, Гомеренең ЧИГЕНӘ. Дәрт-дәрманы, көч-куәте Хәзер артка ЧИГЕНӘ. Хәтта үзе хәтерләми - Кайчан тула ничә ЯШЬ. "Картайдым", - дип көрсенгәндә, Күзләренә килә ЯШЬ. Гомер көзе... Ә урманга Тиздән киләчәк КЫШЛАР. Салкыннарда ул карт аю, Мескенкәй, ничек КЫШЛАР? Рәтләп үтми тамагыннан, Бар ашаганы - ЮА. Тәмле бал исенә төшсә, Яшьләре битен ЮА. Күзләре дә начар күрә, Һәм колагы да КАТЫ. Ишетсә ишетә бары, Әйтсәң кычкырып КАТЫ. Карап бакчы әле аңа, Ни дигән сүз бу МЕНӘ? Урман патшасы, картайгач, Тауны да көчкә МЕНӘ. Сулыш алуы кыендыр, Чак сулыйлар ҮПКӘЛӘР. "Мескен", - дисәм бу аюга, Ул инде бик ҮПКӘЛӘР. Гайрәт бөркеп торган йөзен Күптән сәер сыр БАСКАН. Аз булса да хәл алыйм дип, Аланга чыгып БАСКАН. Чак-чак кына тора карап Урман ханы - КАРТ АЮ. Инде чынлап ышандыңмы, Шатлык түгел КАРТАЮ. Икмәк кадере (Чын хикәя) Гомере буе әйбернең кадерен белеп яшәде ул. Һичнәрсәне исраф итмәү, бигрәк тә ризыкны кадерләп тоту аның канына сеңгән. Әллә баштан узган ачлык, әллә тәрбия нәтиҗәсе бу? Хәер, анысы мөһим дә түгел... Инде менә сиксәннән үтеп китте, ә гадәте һаман да аның белән кулгакул атлый. Юкса хәзер инде пенсиясе дә шактый, аның өстенә балалары да ярдәм итеп торалар. Шулай да күпләр кебек өсте-өстенә әйбер алып, соңыннан чүплеккә чыгарып ату - аның өчен ят күренеш. Бигрәк тә, шәһәргә баргач, чүп савытлары янында аунап яткан икмәк, булка кисәкләре яныннан тыныч кына үтеп китә алмый ул. Менә бүген дә, кызын каршы алу нияте белән, урамга чыккан иде, тротуар кырына ташлап калдырылган ап-ак күмәчне күреп имәнеп китте. Бер сынык кына да түгел, яртысы да ашалып бетмәгән күмәч... Әбинең күзенә яшьләр тыгылды. Үзе дә сизмәстән, калтыранган куллары белән икмәккә сузылды. Аның уйлары бу вакытта бик ерак үткәннәргә, күңел төпкелендә мәңгелеккә уелып калган хатирәләргә барып тоташкан иде... 1951 ел. Июль ае. Алар Черкас буена арыш урырга йөриләр. Әнкәсе белән икесенә 50-55 сутый җир урып, көлтәгә бәйләп, чүмәләгә куялар. Көн буена өйдән килгән ризык - ярты литр сөт белән кушып тутырылган катык. Көндез колхоз бер мәртәбә арыш оны тугып пешерелгән бик тәмле аш ашата. Эчәсе килгән кешегә кисмәк белән су да алып киләләр. Анда кеше күп. Ял вакытында, урлап кына, арыш башы кыздырып ашыйлар да су эчәләр. Ә ул арыш ашый алмый, йөрәге әчетеп кыздырырга тотына. Ашамагач, су да эчелми... Шулай беркөнне, көне буе эшләп, аның хәле бетте, өенә дә көчкә генә кайтып җитте. Аягыннан чабатасын салыр хәле калмаганлыктан, сеңлесе Сания салдырып алды. Тик өйгә кайттым дип кенә - рәтле ризык юк. Өстәлгә бер табак яфрак ашы пешереп куелган. Ә иртә белән тагын эшкә... Шуннан ул утырып елады. "И Ходаем, минем түзәр хәлем калмады. Миңа йә ипи бир, йә җанымны ал", - дип такмаклады. Әнкәсе, бичара, аны кызганып үкседе, юатыр сүз таба алмады... Башка чара юк, ул, бәхетсезлеге белән килешеп, шул яфрак ашын ашады да ятып йоклады. Алсуланып, таң атканда, әнкәсе аны уята: "Әйдә, кызым, тор әле, сине весовщик итеп билгеләгәннәр. "Бер кило ипи алсын да төшкә кайтмас", - дип әйттеләр", - ди. Моны Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәте дими ни дисең инде?! Кояш баегач сорады: кояш чыкканчы, теләгенә иреште бит! Ул ипи әле дә күз алдында: яшел арыштан пешерелгән, ак әрем тәме килә, күзәнәксез, дәүрәк йодрык кадәр зурлыкта. Алай да, шуны алгач, ничек сөенгәнен үзе генә белә. Бу аның сугыштан соң беренче мәртәбә ипи ашавы иде бит... Әби уйларын җыйнарга тырышты, айнып киткәндәй булды. Кесәсеннән кулъяулыгын, алып тиз генә яшьләрен сөртеп алды. Бу вакытта инде, бер сумка икмәк-кабартмалар күтәреп, кызы Разия кайтып килә иде... Лилия Якупова Теләче районының Сауш авылы кызы мин. Бу дөньяга аваз салган көнем - 1991 елның 18 сентябре. Бүгенге көндә КФУ Филология һәм сәнгать институтының татар филологиясе бүлегендә укыйм. "Студент елларымны бушка үткәрмәскә!" дигән девиз белән яшим. Уку йортыбыз кысаларында һәм аннан читтә оештырылган фәнни конференцияләрдә, конкурсфестивальләрдә катнашам, җиңүләр яулыйм. Сәләтләремне ачарга мөмкинлек биргән, зыялы шәхесләр белән очраштырган уку йортыма мин чиксез рәхмәтле. Язлы күңел Кешене чолгап алган тирә-юньдәге табигать күренешләре адәм баласының күңеленә, җанына, рухына гаҗәеп зур көч белән тәэсир итәләр. Шуңа да без һәрвакыт якты, матур көн булуын, кояш нурларының мулрак сибелүен, җилләрнең дә иркәләп, назлап исүен, яңгырның да җылы тамчылардан гына торуын телибез. Көзен агачлардан коела торган алтын яфраклар, кышын энҗедәй сибелә торган кар бөртекләре - үзләре бер серле дөнья... Табигатьнең һәр ел фасылы күңелгә үзенчә матур, үзенчә якын була. Тик шулай да яз башкаларыннан аерылып тора, күңелне тибрәтә, яктырта. Беренчедән, яз килү белән, кояшның җылы нурлары, безне якынрак күрә башлагандай, җир өстенә мулдан сибеләләр. Әйтерсең лә һәр кешене җылы кочакларына алып юатырга, яшәү ямен арттырырга, бәхетлеләрне тагын да сөендерергә телиләр кебек. Әлбәттә, март башында ук, карлар эреп, яшеллек күренә башламый әле, әмма нәкъ менә шул татлы мизгелне көтү үзе үк бәхетле итә... Яз диюгә, һәрвакыт ниндидер матур хисләр, татлы хыяллар белән сугарылган мизгелләр килә минем күз алдыма. Чөнки нәкъ менә яз җитүгә, күпләрнең күңелендә, ямь-яшел үсенте сыман, мәхәббәт бөреләре шытып чыга башлый. Әгәр мәхәббәт уты кабынган икән, ул, язгы ташудай бар дөньяны кубарып, көчле дулкын кебек, ярларына сыймыйча, юлында очраган һәр җисемне үзенә ияртеп агарга керешә. Үзең шул утта янып көймәсәң дә, урамда очраган нурлы йөзле парлыларны күреп, күңелдә ниндидер җылы дулкын йөгереп үткәнен тоясың... Тылсымлы яз - хыяллар, өмет-ышанулар белән тулган ел фасылы. Җандагы күтәренкелек хәтта йөрәкнең үзенә күчә, аны ешрак тибәргә мәҗбүр итә, андый вакытта, атлап түгел, йөгереп йөрисең, диләр. Йөрәк үзе дә каршы түгел. Ә нәрсә?! Мондый гүзәл чаклар елга бер генә килә бит, кадерен белеп калырга кирәк! Яз ул яшьлек кебек. Әлеге ел фасылы җиткәч, өлкәнрәкләр дә күңелләрендә ниндидер бер яңару тоялардыр, минемчә. Гомумән, һәр кеше яңадан туган кебек була, яңа теләк-омтылышлар белән яна. Ә сезнең гаять күңелле, гүзәл көйле, аһәңле яз тавышын тыңлаганыгыз бармы? Әлеге көйгә әкренләп туган якларына кайта башлаган кошкайларның, урам тутырып, үз җырларын көйләүче гөрләвекләрнең, йомшак җилләрнең, ашыкмыйча гына эрегән карның һәм ашкынудан лепелдәп типкән яшь йөрәкләрнең җырлары җыелган. Әлеге көй күңелне кытыклый, кәефне күтәрә. Ә яз исе... Шулай ук рух күтәренкелеге бирә, әллә нинди җиңел дә, рәхәт тә булган кичерешләргә чумдыра... Бик тиздән болар барысы да безнең тирә-юнебездә хакимлек итәчәк, хәтта күңелләрне биләп алачак !.. Дусларым! Табигатьтә нинди ел фасылы булуга да карамастан, сезнең җаныгызда һәрвакыт яз хакимлек итсен, күзләрегез очкын чәчеп, күңелегез яңа үрләр яуларга, матур хисләр белән янарга әзер булсын, дип телисем килә! Язгы гөрләвекләрдәй шаян, язгы җилдәй назлы, ләйсән яңгырдай саф хисләргә күмелегез! Тс-с-с!.. Бер, ике, өч... Әнә инде яз ишек шакый, күңел тәрәзәләрен чиртә, тып та тып тамчы тама. Ниләр булды безгә?! Шушы көннәрдә генә күңелне тетрәндергән, мине генә түгел, шаһит булганнарның барысын да хәйранга калдырган, борчуга салган бер вакыйга булды. Сүзем туган телебез - ана телебез хакында. Быел балалар өчен яңа төрле, логиканы үстерүгә юнәлдерелгән, бик кызыклы, ә иң мөһиме: туган телебездә журнал чыгарыла башлады. Газетажурналларга язылу барышында, без дә, халыкка киңрәк җиткерү максатыннан, әлеге журналга реклама ясап, апа-абыйларга, әби-бабайларга тәкъдим итеп йөрдек. Алар барысы да үзләре өчен газета-журналларга язылырга килгәннәр иде. Безнең "Апа, оныкларыгыз өчен менә шундый кызыклы, мавыктыргыч журналга язылыгыз!" - дигән тәкъдимгә "И балам, минем оныкларым татарча белмиләр шул, ошатмаслар", "Минем оныгым компьютердан аерылмый да" яки "Киленебез татар түгел шул безнең", - дигән җаваплар ишетергә туры килде. Шулай итеп, журнал белән кызыксынучы да, язылучы да табылмады. Безнекенә генә түгел, хәтта инде күп еллар буена үз урынын табып, уңышлы эшләп килгәннәренә дә... Ә без әле һаман да сукырларча татар теленең киләчәге, тормышның бөтен өлкәләренә һәм тармакларына үтеп керүе турында сүз алып барабыз. Яшь буын татар теленең әби-бабай белән аңлашыр өчен генә кирәк дип табуын күрмибезме соң?! Дөресен генә әйткәндә, шәһәрдә яшәүче күпчелек әбиләр дә оныклары белән "заманча" - рус телендә генә аралашуны хуп күрәләр хәзер. "Оясында ни күрсә, очканында шул булыр" дигән мәкальне онытып ук бетерделәр инде әллә?! Әлбәттә, яшерүнең кирәге юк, Россия территориясендә яшәүче халыкларның аралашу, аңлашу коралы - рус теле. Туган телебезнең язмышы да үзебезнең кулларда түгелме? Ә чишмә башы ана телебезне, рухи мирасыбызны, халык гәүһәрләрен, гореф-гадәтләребезне саклаучы, буыннанбуынга тапшыручы әби-бабайлардан башлана. Әгәр инде алар да туган телдән йөз чөерәләр икән, димәк, яшь буын ана теленнән, гомумән, мәхрүм калачак, бетүгә йөз тотачак. Әзрәк шул турыда да уйлансалар иде замана әбибабайлары. Татар теленең киләчәген уйлаганда, үсеп килүче, бик тиздән хәзерге апа-абыйларның урыннарын алачак яшьләрне күз алдында тоту мөһим. Әмма, белүемчә, минем яшьтәшләрем арасында, авылдан килгәннәрне санамаганда, шәһәрдә туып үскәннәр аралашуда йөз процент диярлек бары рус теленнән генә файдаланалар. Хәтта татар филологиясе бүлегендә белем алучы студентлар арасында да андыйлар еш очрый. Беркөнне шулай университет китапханәсендә ике студент кызның үзара сөйләшүен ихтыярсыз рәвештә тыңлап торырга туры килде. Беләм: икесе дә мин укыган бүлектә белем алалар. Һәм алар студентларның дәрестән тыш вакытта татарча сөйләшүләренә бик аптырап утырдылар. Кызык булып тоелды миңа бу фикерләр... Югыйсә икесе дә - киләчәктә татар телен алга җибәрүгә, үсешкә этәрүгә көч куярга тиешле кешеләр. Үстермәсәләр дә үтермәсеннәр иде, ичмасам! Әлбәттә, танышларым-дусларым арасында саф татарча сөйләшүче, милләтпәрвәр яшьләр дә бар. Алар хәзерге татар яшьләренең каймагын тәшкил итәләр дип әйтергә була. Әби-бабайлар һәм яшь буынның күп өлеше бу турыда уйлап та карамаган вакытта, әлеге "алтын бөртекләр" телебезнең онытылмавы, үсеше өчен үз көчләрен кызганмыйлар. Әмма телебезнең кимсетелмәве, яшьләр арасында да киң кулланылышта булуы өчен, кемнеңдер башка-берәүнең эш башкаруын көтеп ятарга түгел, ә үзебезгә көч куярга, тырышырга кирәк. Иң мөһиме: сабыйларны ана телләреннән мәхрүм итмәскә, тәрбияви эчтәлекле татарча газета-журналлардан аермаска иде. Балаларның күңелләренә туган телләренә карата ярату, үз милләтенә хөрмәт орлыкларын кечкенәдән салып калдырсак, һичшиксез, уңышы мулдан булыр, тел мәсьәләсе безне атлаган саен борчып интектермәс иде. Шулай да киләчәккә өметләр сүнмәсен, сүрелмәсен иде. "Өметсез шайтан гына", - ди халык. Без, яшьләр, - XXI гасыр буыны. Юл ярып, алга, бары алга таба атлыйк! "Илһамлы каләм" әдәби әсәрләр конкурсында җиңүче мәктәп укучылары иҗаты Алсу Вахитова Мин Бишбүләк 2 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11нче сыйныфында укыйм. Тарихыбыз, әдәбиятыбыз белән кызыксынам, татар теленең серләренә төшенергә телим. Иҗат җимешләрем район һәм республика матбугатында дөнья күрә. Минем "Без - Башкортстанның киләчәге" дип исемләнгән иншам республикада өченче урынга лаек булды. Музыка дигән сихри дөньяны үз итәм: биергә, спорт белән шөгыльләнергә яратам. Татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләндем. Бөтенроссия "Илһамлы каләм" әдәби конкурсында җиңүгә ирештем (2 нче урын). Илдар Гыймаев исемендәге стипендия лауреаты иясе булдым. Якты хыялым - журналист булу. Хикмәтле дә, бизәкле дә, яклаучысыз да туган тел... (Туган телем язмышы турында фикерләрем) Һәрбер халыкның теле - аның үз рухы, әхлагы, мәдәнияте, тарихы, фәлсәфәсе. Фикер ияләре ана телен халыкның бөек тәрбиячесе дип атыйлар. Телебезне саклап калу - халыкның киләчәген саклап калу ул. XXI гасырда туган телләр югалу проблемасы актуаль. ЮНЕСКО мәгълүматлары һәр ай саен дөньяда 2 тел юкка чыгуы турында чаң кага. Тарих битләре күрсәткәнчә, безнең телебезгә дә "бетәргә тиеш" дигән мөһер сукканнар... Без зур һәм күпмилләтле илдә яшибез. Нинди генә телләр юк бездә! Мәсәлән, минем туган җирем Башкортстанда гына 102гә якын тел бар. Ләкин аларның арасыннан күбесе югалып бара. Мәктәбебез дә күпмилләтле. Туган телләрдән татар, чуваш, рус һәм башкорт телләрен өйрәнәбез. Мине - туган телем дип җан аткан татар кызын - ничек туган телебезне саклап калырга дигән сорау күптән борчый. Бу мәсьәләгә кагылышлы фикерләрем дә күп. Мин рус телле мохиттә үскән татар кызы. Шуңа карамастан татар теле буенча төрле конкурсларда, олимпиадаларда призлы урыннарым күп. "Чишмәкәй" журналистика түгәрәгендә шөгыльләнәм. Республика газеталарында иҗат җимешләрем дөнья күрә. Уңышларга ирешүем өчен, мин иң беренче картәнием Лилиягә, әти-әниемә бурычлымын. Алар мине туган телемне хөрмәт итәргә өйрәтте, шуңа күрә үз тәҗрибәмнән чыгып, баланы туган телгә ана сөте белән өйрәтә башларга кирәк дип уйлыйм. Бишектә татар җырлары көйләргә, әкиятләр сөйләргә, Коръән сүрәләрен өйрәтергә. Бу эш мәктәптән башлана. Изге күңелле, милләтен, туган телен яратучы укытучы гына алып керә ала бу сихри бакчага. Мондый укытучы кулына килеп эләгү - зур бәхет. Ул синең җаныңа телне ярату хисен сиздермичә генә өрәчәк. Күрәбез: хәзерге көндә массакүләм мәгълүмат чаралары безне, үрмәкүч пәрәвезедәй чорнап алып, кирәгеннән артык эшкәртеп тора. Мәсәлән, телевидение. Һәр йортка үтеп кереп, чит культура, тел, әдәбият шаукымы безне чын мәгънәсендә басып алды. Әлеге хәлгә каршы тору бик авыр. Татарстанда, Башкортстанда милли телевидение информацион һәм күңел ачу программалары белән чикләнеп кала. Үз телебездә нәфис фильм төшерү һаман сүздә генә кала бирә. Чөнки кино - зур чыгышлар таләп итә торган индустрия. Телебезне һәм илебезне саклап калу өчен, без беренче адымыбызны ясарга, кинофильмнар төшерүне олы юлга бастырырга тиеш дип уйлыйм. Мәдәниятебезнең, халкыбызның гореф-гадәтләре чын асылын кеше яши-яши аңлый башлый. Шуңа да яшьләрнең үз телен белү-белмәү турыдан олы буын әһелләренә бәйле. Мәсәлән, күп гаиләләрдә туган телдә чыгарылган яхшы эчтәлекле газета-журналлар алдыру гадәте юк. Акча юк, дибез. Ә буш күңелле бала, үсеп, җәмгыятебезгә күпме зыян китерә алуын кем санаган? Капиталистик мөнәсәбәтләргә күчү дә халкыбызның гореф-гадәт һәм телгә кагылышлы сорауларын арткы планга этәрде. Элеккеге коммунистик дәүләтнең милләтара проблемаларга ныклы ачык карашлы сәясәтен хәзерге "пешеп җитмәгән"е алыштырды. Акча җененнән арынып, үз урыны, төбәге, халкы, теле, язмышы турында тирән уйлар белән яшәргә вакыт тапмый күп милләттәшләребез. Ә бит чаралар аз түгел. Хәлле кеше бүгеннән бу эшкә үз өлешен кертә ала. Бу, мәсәлән, мәчетләр торгызу, китапханәләргә туган телдәге әдәбият туплауга ярдәм итү, төрле мәдәни чараларны спонсорлау, мәдрәсәләр, мәктәптә туган тел дәресләре булдыру, халыкка газетажурналларга язылырга булышлык итү һ. б. Мәдрәсә темасын аерып алу мөһим. Ислам дине фәлсәфәсеннән башка, мондагы укулар шәкертләргә гарәп телен үзләштерү мөмкинлеген дә бирер иде. Файдасы нидә соң? Телебезнең байлыгы Шәрыктан кергән мәгънәле, тулы сүзләргә бик тә бәйле булуын инкяр итәлмибездер, мөгаен. Озын сүзнең кыскасы, туган телне чын мәгънәсендә яратырга, саклап калырга кирәклегенә инанган дәүләт, бик урынлы һәм ипле рәвештә, милли сәясәт сорауларына җавап эзләргә бурычлы. Халкыбыз да югалып калганнардан түгел, көчле ул, булган бар каршылыкны җиңеп чыга алыр дип ышанып калам. Алия Закирова Мин, Татарстан Республикасының Тукай районы Мәләкәс авылында дөньяга килгәнмен. Буш вакытымда иҗат белән шөгыльләнергә яратам. Эшләрем вакытлы матбугатта, республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы "Сабантуй"да, иҗтимагый сәяси керәшен газетасы "Туганайлар"да, район газетасы "Якты юл"да даими басылып тора. Берничә ел рәттән, "Алтын каләм" конкурсында катнашып, призлы урыннар алып киләм. Республика, район, мәктәп күләмендә уздырылган бәйгеләрдә катнашып, лауреат булдым, диплом һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләндем. Башлангыч сыйныфтан башлап мәктәпнең "Күңелле балачак" фольклор ансамбленә һәм "Яшьлек" бию түгәрәгенә йөрим. Яр Чаллы шәһәренең 3 нче номерлы музыка мәктәбенең фортепиано классында бик теләп шөгыльләнәм, Тукай районы балалар сәнгать мәктәбенең декоратив, сынлы сәнгать классын тәмамладым. Хәзерге вакытта каләмемне Умнова Лилия Ивановна җитәкли торган "Журналистика" әдәби берләшмәсендә чарлыйм. Инде ике ел "Илһамлы каләм "конкурсының финалында катнашу бәхетенә ирештем. Дөнья көтим дисәң, сабырлык кирәк... Гомер яшәлгән еллар саны белән генә исәпләнмидер, кичерелгән хистойгылар, үткән юллар, табышлар, ачышлар белән дә үлчәнәдер, мөгаен. Ә тормыш иткәндә, хис-тойгылары да, үткән юллары да, табышлары, ачышлары да, югалтулары да күп булды Анна Николаевнаның. Мәктәп буендагы чыршыны да кызы Венера истәлеге итеп карап үстерә ул... Ул чыршы да инде хәзер үзеннән биек булып үсте. Анна Николаевна бик еш: "Яшәү ул - үзе гел ваклыклардан тора бит. Әнә шул ваклыкларны ничек итеп үткәрү бары синнән тора. Әле шул ваклыкларны күтәрү өчен, байтак йөрәк маен сыгарга туры килә... Шуңа күрә дөнья көтим дисәң, сабырлык кирәк..." - дип бик еш искә ала. Ә сабырлык дигәнең Анна Николаевнада үзе бер төпсез кое. Гаиләдә баш бала булганлыктан, ул бик тиз тормыш арбасына җигелә... Анна Николаевна 1959 елны Тукай районы Иске Җирекле авылында дөньяга килә. Әтисе Николай белән әнисе Ольга сөенеп туя алмыйлар. Аннан соң Аннаның тагын 4 туганы дөньяга аваз сала. Менә шулай итеп, бала-чага белән әвәрә килеп, җәйге чорда колхоз чөгендере эшли-эшли, Анна 1976 елны мәктәпне тәмамлый. Михаилның әнисе Настя апа мәктәптә җыештыручы булып эшләгән була. Ул да бу тыйнак, калын толымлы кызны байтактан бирле күзәтеп, сынап йөри һәм, Мишама насыйп булган булса иде, дип ниятләп тә куя. Юраганы юш килә, мәктәпне тәмамлагач, шул елның көзендә үк күрше Мәләкәс авылы егете Михаил белән тормыш корып җибәрәләр. КамАЗ шаукымы яңа туган Никифоровлар гаиләсен дә үз эченә бөтереп алып кереп китә. Алар, шәһәргә китеп, заводка урнашалар. Яңа кешеләр, зур завод, кичке пятачоклар... дөньясы тулы романтика. Тик шәһәр тормышына күпме генә күнегергә тырышсалар да, ялантәпи бәбкә саклап, ат коендырып, печән чабып үскән егет белән кызны шәһәр "рәхәтләре" алдый алмый. Күп тә үтми, Михаил белән Анна Мәләкәс авылына кайтып төпләнәләр. Шул көннән чын шатлык хисе белән җиң сызганып, үз ата-бабасы җиренә кирәклекләрен тоеп, колхоз эшенә чумалар. Кечкенәдән әнисенә фермада сыер савышып үскән Анна Николаевна бернинди кыенсынусыз сыер саварга тотына. Хезмәтен яратып, җиренә җиткереп башкара ул. Булганлыгы өстенә җитез кызны коллективта да бик тиз үз итеп, яратып өлгерәләр. Аннан соң аларның көтеп алган мәхәббәт җимешләре - уллары Юрий туа. Шулай булганына сөенеп, булмаганын булдырып яшәп ятканда, 1978 елда Анна апаның әтисе үлеп китә. Бу вакытта әнисе Ольга апа кулында 4 бала кала, иң кечкенәсенә 2 яшь. Аларны кеше итәргә, тормышка чыгарырга, ничек тә әнисенә булышырга кирәк. Болар барысы олы бала - Аннага төшә. И, ул чакта Анна Николаевнаның елаганнары... Ярый иптәше Михаил барысын да аңлый. Алар икәүләшеп эне-сеңелләрен башлы- күзле итәләр. Дөнья үзенекен итә, Анна белән Михаилның бөтен кайгыларынмәшәкатьләрен оныттырып, ике малайга сеңел булып, кызлары Венера туа. Менә шулай бәхеткә күмелеп яшәп ятканда, 11 нче сыйныфны тәмамлар алдыннан гына, кызлары Венера юл фаҗигасендә һәлак була. Ул чакта Никифоровлар гаиләсенең кичергәннәрен бер Ходай үзе генә беләдер. Анна Николаевна 1986 елдан Мәләкәс фельдшер-акушерлык пунктында санитарка булып эшли. Ул вакыттан да инде 22 ел узып киткән. Эшләгән эшенә ихлас караганлыктандырмы, аның бөтен эше тезелеп бара. Медпунктка килгән кеше белән дә һәрвакыт игътибарлы, тәмле телле. Анна Николаевна - гаиләсендә дә әйбәт хатын, үрнәк әни, юмарт әби. Әлеге гаиләдә балалары, оныклары да әби белән бабайга охшаган. Ике уллары да гаиләле. Өй тутырып, оныклар үсә. Кече уллары Валерий, өй салып, үз хуҗалыгы белән яши, ә олы улы Юрий өй салу хәстәре белән йөри. Гомумән алганда, Анна Николаевна кем генә булып, кайда гына эшләсә дә, дөньясын төзекләндерә, матурлый. Анна Николаевнаның һәр эшләгән эше үзе кебек көлеп тора. Бу - аның холкы, яшәү рәвеше. Бу - Анна Николаевна. Аның тәрәзәләрен бүтәннеке белән бутау мөмкин түгел. Берәүләр тәрәзәләрен матур челтәрләр белән бизәсә, ул челтәрләрдән дә матур күбәләктәй гөлләр белән бизи. Тәрәзәләр бит ул - хуҗабикәнең күңел көзгесе. Анна Николаевна үстергән гөлләр, чәчәкләр патшалар гөлбакчасын хәтерләтә. Әйе, Ходай аны шундый итеп яраткан. Яратып яраткан. Яраткан бәндәләренә генә күп сынаулар бирермен, сынауларның да күтәрә алырлыгын гына, дигән бит. Сынауларны сынмыйча-сыгылмыйча үтә белгәннәргә Ходай әҗерен дә бирә ул. Ә сынаулар... Ап-ак гарасатта яныннан ышкылып киткән соры шәүләләр төсле, буран эчендә югала бара... Шулай шул. Бер гомерне яшәми үтәргә дә, бер гомердә мең кат яшәргә дә була. Әмма ничек яшәсәң дә бик тиз уза икән ул Гомер. Җил кебек сиздермичә уза да китә икән! Әйе, артта ярты гасыр гомер... Әмма бушка үтмәгән, мәгънәле үткән, үткәндә, рәхәте дә, хәсрәте дә булган... Ә үтәсесе, үтәсесе инде бары тик рәхәттән генә торсын иде. Кечкенә хыялларың зур өметләр юлына илтсен Авылдашым Альбина - бик акыллы һәм зирәк бала. Ул - минем яшьтәшем. Без аның белән бик еш серләшәбез. Менә шундый чираттагы серләшүебез вакытында ул миңа: "Беләсеңме, Алия, мин һәр көн төшләремдә шушы аякларыма басып юеш чык буйлап йөрим, йөгерәм, хәтта сикерәм дә... Эх, кайчан да булса йөреп китә алсам иде", - дип эчендәген бушатты. Шулай шул инде, акчасы җитмәсә, дөньясы китек күренсә, Альбина аны, үз аякларына басып йөри алмаса да, түгәрәк итеп күрергә тырыша. Альбина - тумыштан инвалид. Әлфия апаның Альбинасы өчен ничек эче пошканын бары үзе генә беләдер... Баласын аякка бастыру өчен, алар кайларга гына бармадылар... Ата-ана өметен өзми: кич саен кызын ике кулыннан тотып, күнегүләр ясата, йөртә. Мин алар белән күршедә генә яшим. Шуңа күрә бу гаилә белән бик еш очрашам, Альбина белән дә серләребез уртак. Без Альбина белән бер сыйныфта, дөрес, хәзергә әле ул өйдә белем ала. Ул бик акыллы һәм әдәпле. Кайчан гына күрмәсен, гел исәнләшә, хәлләрне сораша. Аның янында сыйныф белән дә еш булабыз, бәйрәм-кичәләргә дә чакырабыз. Альбина хәле ничек кенә авыр булмасын сиздерми. Әйе, Альбина безнең кебек түгел, әллә шуңа дамы ул дөньяны башкача күрә, төсләрне дә икенче төрле тоемлый. Ул, бик матур һәм үтемле итеп, рәсемнәр ясый. Альбина ясаган рәсемнәр нурга күмелгән, җылылыкка төренгән була. Анда яшел хәтфә болыннар да, күз явын алырдай чәчәк бәйләмнәре дә, җәннәт бакчасыдай җимешләрдән сыгылган бакчалар да бар. Әмма бу рәсемнәрдә беркайчан да караңгы төсләр күргәнем юк. Күңеле якты булгангадыр, Альбинабыз якты буяулар белән генә эш итәргә ярата. Ул ясаган рәсемнәрендә бар җиһанның төсләре чагыла. Әйе, Альбина, кая барса да, пумаласын үзеннән калдырмый. Адәмнең төрлесе бар, бармак төртүчесе була. Менә шундый күңеле кимсенгән минутлармы, шатлыгыннан күңеле тулган мәлеме, ул буяулар белән ярсу хисләрен кәгазьгә түгә. Альбина үзенең ясаган рәсемнәре белән төрле конкурс, бәйгеләрдә катнаша, призлы урыннар ала. Ускәч тә, рәссам булырга хыяллана. Әйе, балалар кылган һәр игелек, уңыш, дәрәҗә, очышта аларның атааналарының, әби-бабаларының да өлеше бәяләп бетергесез. Бу - бәхәссез. Альбинаның бик сирәкләрдә генә була торган тагын бер бик матур гадәте бар әле. Ул хыяллана белә. Әйе, хыялсыз кеше - канатсыз кош бит ул. Ә хыял ул- өмет. Минем уйлавымча, хыялның кечесе-зурысы булмый. Күп очракта "кечкенә" хыяллар "зур " өметләргә юлдаш була бит. Ә алар, кагыйдә буларак, тормышка ашучан. Өмет! Альбина, син дә өмет йолдызын юлдаш итеп, авырлыкларга бирешмичә, иҗат гаме белән яшә. Өметле кеше - бәхетле кеше ул! Синең дә кечкенә хыялларың зур өметләр юлына илтсен! "Ак яулыклы әбием хатирәләре" Ниһаять, укулар бетеп, җәйге каникуллар җитте! Миңа әбием янында бөтерелергә дә күбрәк вакыт тия башлады. Яңа сауган сөт исе, хәтфә күк яшел чирәм, каурый болытлы күгебарысы да күңелгә якын, җанга рәхәтлек бирә. ...Бүген көтү чираты карт әбиемдә. Мин бу көнне гел көтеп алам, болынга чыгып әбиемнең истәлекләрен тыңларга яратам... Бу юлы ак әбием миңа Бөек Ватан сугышы хатирәләрен сөйләде: - Минем тормышымның чәчәккә бөреләнгән чагы гына иде әле. Газинур исемле егет белән бер-беребезне бик яраттык. Туй үткәрергә әзерләнеп йөргәндә генә, радиодан коточкыч шомлы хәбәр җиткерделәр: "Сугыш башланды..." Бар ир-егетләрне дә, минем Газинурымны да фронтка алып киттеләр. Безгә дә җиңел булмады, балам. Ару-талуны белмичә, иртәдән кичкә кадәр эшләдек: завод-фабрикаларда автоматлар, самолетлар, танклар җитештердек, ә басу-кырлардагы эш балалар, хатын-кызлар, картлар җилкәсенә төште. Аз гына буш вакыт чыгу белән, оекбашлар, бияләйләр бәйләргә утыра идек. Мөгаен, ул вакытта безнең эшләмәгән эш калмагандыр. Без ул вакытта черек бәрәңге кәлҗемәсе, алабута ашап үстек, ипи "эләккән" чаклар бик сирәк булды. Әйе, ач идек, ялангач идек, ләкин "Барысы да фронт өчен! Барысы да Җиңү өчен!" дип тырыштык. Минем бер минутым, бер секундым да Газинур турында уйламыйча үтми иде. Сугыш башлануга бер ел ярым вакыт узса да, аннан бер хат та килмәде, үземне: "Мөмкинлеге юктыр, вакыты җитмидер", - дип юата килдем... ...Беркөнне хат ташучы керде, әтиемнән, абыемнан хат бирде һәм үзенең букчасыннан нидер эзли башлады... Шундый сөендем! - Әллә Газинурдан да хат бармы? - дип сорадым. Ул батырларча һәлак булган... 1945 елның май ае... Бар халык шаулый-гөрли, йөзләрендә сөенеч. Әйе, сугыш бетте, совет сугышчыларының Җиңү Кызыл байрагы Берлин рейхстагы өстендә җилферди! Бөтенесе вокзалларга ашкына, үзләренең әтиләрен, сөйгәннәрен, улларын, абыйларын, ирләрен көтәләр... Мин дә ыстансыга киттем, әтиемне, абыемны һәм... Аны көттем. Ул үлгән дигән хәбәргә һаман да әле ышана алмый идем, йөрәгем дә миңа: "Ул исән, ул кайтачак!" - диеп әйтә төсле иде. ...Мондагы халык! Яшь кенә егетләр вагоннардан сикереп төшәләр дә яраткан кызларын кочып алалар. Мин дә үземнең сөйгәнемне искә төшерәм, күземә яшьләр килә. Барысының да күзләреннән яшь ага, кемнәрдер якыннары белән очрашу бәхетеннән елый, ә кемнәрдер аларны югалткан... Менә ике ир-егет миңа таба юнәлде. Бу әтием һәм абыем иде... Бу мизгелдә мин шундый бәхетле идем, сибәләп торган яңгыр тамчылары алтын бөртекләр кебек, яшел чирәм хәтфә палас күк иде... ...Чишмәгә таба барганда, ниндидер ягымлы егет тавышы: "Гөлзифа", - диеп эндәште. Борылып карасам... үз күзләремә үзем ышанмадым. Алдымда Газинур басып тора иде. Ышанмагач: - Газинур, бу синме? - дип сорадым. - Әйе, Гөлзифа. Бу - мин, синең Газинурың. Көттеңме мине? - дип сорады ул. - Бик көттем, Газинур. Менә, ниһаять, син кайттың, - диеп җавап бирдем. Ул, кушучлап, йотлыга-йотлыга, чишмәдән су эчте: - Шундый сусаган идем! Мондый татлы чишмә суларын күптәннән эчкәнем булмады, - диде дә ул һәм су тулы чиләкләремне күтәреп алды. Күпме көттем мин бу мизгелләрне, бу очрашуны! Без шундый бәхетле идек бу минутларда!.. Әбиемнең күзләре мөлдерәмә яшь белән тулды... Ул аз гына туктап торды да дәвам итте: - Сезгә дә шундый кайгы-хәсрәтләр күрергә язмасын, балам. Күгегез имин, җирегез тыныч булсын. Газинур бабам һәм ак яулыклы Гөлзифа әбиемнең үткән тормышларын күз алдына китерәм... аларга күпме сынаулар аша үтәргә туры килгән, бу явыз сугыш аларда гомерлек җәрәхәтләр калдырган, әмма алар нык, чыдам булганнар, барлык авырлыкларга да түзгәннәр! Әле хәзер дә алар шушы төзәлмәслек яралар белән яшиләр, ләкин шат күңелле булып кала беләләр... Әйе, әбиемнең әтисе дә, абыйсы да, Газинуры да исән-сау әйләнеп кайткан. Ә бит йөзләгән-меңләгән кешеләрнең яраткан кешеләре сугыш кырында ятып калган... "...1942 елның җәендә Сталинград (хәзерге Волгоград) өчен каты сугышлар башлана. Тиздән шәһәр хәрабәләр өеменә әверелә. Урам сугышлары ике айга якын дәвам итә. Ул 1942 елның ноябрендә башланып китә. Камалышта калган немец гаскәрләре 1943 елның февралендә бирелергә мәҗбүр була. Совет гаскәрләренең әлеге җиңүе турындагы хәбәр бөтен дөньяда шатланып кабул ителә..." Бу юлларны укып утырганда, әтием миңа: - Мин үзем дә Волгоградта хезмәт иттем, төрле бүләкләр белән бүләкләндем. Ә минем бабам Закиров Шакир Закирович шушы Сталинград өчен барган каты сугышларда батырларча һәлак булган, аның исеме Волгоград шәһәрендә Бөек Ватан сугышы геройлары исемлегендә урын алып тора. Әтиемнең сөйләгәннәре һәм карт әбиемнең истәлекләре мине шул чорга алып барып кайткан күк тоелды... Миңа калса, без, аларның балалары, шушы коточкыч сугыш афәтләрен онытырга тиеш түгел һәм оныта алмаячакбыз да, чөнки без алар алдында гомергә бурычлы... Җир шарында беркайчан да сугыш булмасын, бомбалар шартламасын, зәңгәр күк тыныч булсын, бары тик балаларның шат авазлары гына яңгырап торсын иде! Кешенең матурлыгы эшенә карап... "Игелек ит тә суга сал, адәм белмәсә, балык белер" дигән гыйбарә яши. Кешенең гомер еллары нәкъ менә кылган игелекләр, яхшы гамәлләр, кешеләргә карата күрсәтелгән рәхим-шәфкатьләр белән үлчәнә дә бит инде. Дан, дәрәҗәгә, ялтыравык исемнәргә күмелеп яшәгәннәр бар, вакыт үтү белән, барысы да мәңгелектә эреп югала. Ә менә гадилеге белән чын кеше булганнар, киресенчә, меңнәр күңеленә якты нур булып кереп кала. Безнең Мәләкәс ФАПы хезмәтчәннәре - А. П. Архипова, Г. К. Саттарова һәм А. Н. Никифорова - нәкъ менә шундыйлардан. Аларның эшләре генә түгел, тормыш юллары да кешелеклелек, игелек һәм сабырлык үрнәге булып тора. Архипова Акулина Петровна Мәләкәс ФАПында 1975 елдан бирле эшли. Үткән хезмәт юлында аның да чарасызлыктан иңнәре салынган минутлар булмаган түгел, булгандыр. Әмма иңнәр салыну ни соң ул, ярдәмең тигән кешенең рәхмәте алдында... Акулина Петровна кендек әбисе булган малайкызлар - хәзер инде үзләре берничә бала ата-анасы. Шулай шул, авыл табибәсе өчен отпуск та, "эш сәгате чыкты" дигән төшенчәләр дә юк. Авыл халкы, тәүлекнең кайсы вакытына карамастан, А. П. Архипова белән Г. К. Саттаровага мөрәҗәгать итә. Алар авыруларның чирен бернигә сылтамыйча, дәвасын биреп, җылы сүзләре белән күңелләрен юатып китәләр. "Күңелең киң булса, бер шырпы илгә җитә", - ди халык. Заманасы әллә нинди буталган хәзерге вакытта, безнең һәркайсыбыз кешенең киң күңеленә, игелегенә, мәрхәмәтенә аеруча мохтаҗ. Алардан башка без ни майтара алабыз соң? Алар янәшәдә булганда гына, тәнгә сихәт иңә, күңелдә ышаныч туа, дәрт янына дәрман, көч өстәлә. Хезмәтләре турында аларның берсе дә, зурдан кубып, күп сөйләргә яратмыйлар. Үзләре сөйләмәсәләр дә, аларның куйган хезмәтләре авылдашлары күңелендә. Күпсанлы мактау кәгазьләре белән бергә, авылдашларының рәхмәте - аларның изге хезмәтенә олы бәя ул. Мин үзебезнең шәфкатьлелек фәрештәләре А. П. Архипова, Г. К. Саттарова һәм А. Н. Никифоровага чын күңелдән сәламәтлек, гаилә бәхете һәм эшләрендә уңышлар телим. Халык бик хак әйткән: "Кошның матурлыгы төсенә карап, кешенең матурлыгы эшенә карап". Үз һөнәренә тугрылыклы булган һәм эше белән халыкның олы ихтирамын яулаган кешеләр безнең янәшәбездә яши, эшли, көн итә. Алар безнең янәшәбездән, фәрештәләр төсле, иң кыен һәм авыр минутларда атлый бирәләр. Берүк атлый бирсеннәр. Сукырга - күз, аксакка - аяк, хастага дару булыр өчен, сәламәтлекләре нык, тормышлары тыныч булсын иде. Алсу Ибраһимова Мин, Ибраһимова Алсу Альберт кызы, 1995 елның 10 февралендә Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында туганмын. Шушы авылның урта гомуми белем бирү мәктәбе минем алдымда ишекләрен ачкач, монда белем ала башладым. Мәктәбемне бик яратам. Төрле конкурсларда, мәктәптән тыш чараларда уңышлы гына катнашып киләм. Иҗатка килгәндә, төрле жанрдагы иншалар, мәкаләләр язарга яратам. Буш вакытларымда, илһам килгәндә шигырьләр язгалыйм. Иҗат җимешләрем матбугат битләрендә дә урын алалар. Укучылар һәм укытучылар арасында авторитет яулый алуыма шатланам. Ходаем, тәүфыйк, шәфкатеңнән аерма!.. Көзгә аяк баскан мәлләр булуына карамастан, матур кояш иртә белән, кызарып, күк йөзенә күтәрелде. Җир йөзен татлы йокысыннан уятыр өчен, алтындай җемелдәгән тансык нурларын таратып, төрле якларга җибәрде. Табигатьнең һәр почмагында уяну, яшәү шатлыгы сизелә... Авыл халкының, дәррәү килеп, бәрәңге уңышын алган чаклары. Шул көннәрнең берсендә, иртән көтү куган чакта, тирә-күршеләр, бөрешеп, бөтен дөньясын онытып, рәшәткә буенда йоклап яткан кызга юлыкты. Карап торышка сөйкемле, матур гына япь-яшь туташ. Тик көзге иртәдә төшкән салкын кырау аның гүзәллеген куырып алган сыман. Әллә үле, әллә тере дип, башта янына барырга батырчылык итүче булмаса да, балакайга суык тияр инде дигән кызыксыну катыш кызгану хисе аша аны уятырга булдылар. Кыз, ыңгырашудан гайре берни белгертмичә, татлы йокысыннан аерылырга теләмәде. Икенче ягына борылып ятты да тирән йокыга талды. Һәркем шунда аның исерек икәнлеген, күңелле төн уздыруын абайлады. Кемдер аңарга мыскыллы караш ташлады, ә кемдер күз яшьләренә буылды... Кайсыдыр ананың газиз баласы ла ул. Кыз балага үз-үзен югалтырга бик күп кирәкми шул. Авыл халкы ындырда кайнады, ә таныш түгел кыз әле анда барып бәрелде, әле монда килеп ауды, үзенә җылы урын эзләде. Саранланып кына сибелгән кояш нурлары да, аны җылытырга теләмичә, гел кача-поса килеп, кызны ышыкта калдыра бирделәр. Ара-тирә көз елап та алды шикелле, эш арасында халык моны сизми калды, ә кунак кызын эреле-ваклы салкын яңгыр тамчылары сискәндерде бугай. Көн кичкә авышты. Чыгып-чыгып үгетләүләремә дә карамастан, ул өенә кайтырга ашыкмады. Ә мин һаман аның әнисе өчен борчылдым. Ул өендә өзгәләнәдер иде сыман... Кыз белән сөйләшеп киттек. Аңа 28 яшь икән. "Яшьли кияүгә чыгып, бер генә ел яшәп алдык, тора алмадым, ирем эчте. Балам булмады. Яңадан гаиләле буласым да килми. Ялгызым әйбәтрәк, исерек көе көйлисе юк. Кичә өч егет машина белән алып киттеләр дә ташлап киткәннәр менә, артыграк "җибәрелгән" шул. Аракы эчтек, "өйдә тамганын" да, мин гел шулай, эчкәннән соң, бер көн тора алмый газапланам, аякларым тыңламый, баш чатный, бераз ял итәм дә китәм инде. Әти үлгәннән бирле эчәм мин, ул берничә ел элек кенә үлде. Абыйларым, киленнәр, балалар бар, әнием бар. Әни... и Ходаем, ул мине сүгә торгандыр инде, безнең дә бит ике бакча бәрәңге аласы бар. Хәзер, хәзер китәм..." Ә аяклары аңа буйсынырга теләмәде, күрәсең инде, янтык юлда йөреп, аларның да хәтере калган, кыз күпме азапланса да, зифа гәүдәсен җирдән торгыза алмый интекте. Матур яшьлекне матур эшләр белән бизәргә кирәк шул, рухи дөньяң ярлы булды исә, үзеңә үпкәлә! Нишләптер, әлеге кызның әнисе генә күз алдымнан китмәде минем, ананың мәхәббәте, баласына биргән йөрәк җылысы әрәм киткән, дип уйладым. Кызганычка каршы, әлегедәй күренешләр авыл җирлегенә дә хас була башлады. Моңа кемне гаепләргә? Әлеге дә баягы хәмернедер инде?! Әллә, вакытында дөрес тәрбия бирмәгән дип, ана кешенеме? Ул да, минем әни ике кыз бала үстергән сыман, баласына бөтен назын биреп, күккә чөеп үстергәндер. Ә нишләп соң без кыз баланы гына гаепләргә тиеш. Ә аның белән булучы ир-егетләр?! Әйе, аларның намусы саф кебек. Кеше күзенә күренмәгән бит алар... Соңыннан кайбер ирегетләр мактанып йөргән булдылар (гәрчә кызны бер мәртәбә күрмәүчеләре дә), янәсе, аны без алып кайтып ташлап калдырдык... Нинди зур батырлык эшләгәннәр! Ә алар уйлап карасыннар иде, көннәрдән бер көнне (Алла сакласын!) аларның апа-сеңелен, кызларын, шулай эчертеп, башын әйләндереп, башка бер авылга илтсәләр... Ә чын батыр ир-ат мондый әхлаксызлыкка юл куймас иде. Ул үзенең гаиләсенең иминлеге, тынычлыгы өчен аңа тел-теш тидертмичә, янып - көеп торыр иде. Бигрәк авыр, катлаулы заманда яшибез. Олылар балаларга ничек итеп тәрбия бирергә аптырый... Шактый арыган булсак та, башкарган эшләр өчен әти-әнидән мактау сүзләре ишетү безнең өчен бик күңелле булды. Эшләп керү берни түгел икән ул. Шуңа да ятканда да, иртә торганда да теләк телим: "Ходаем, безне тәүфыйк, шәфкатеңнән аерма, әти-әниләребезнең өметләрен аклап, аларга ихтирам күрсәтеп, игелекле булып, тормышта кирәкле кешеләр булып үссәк иде", - дим. Әнә шундый хыял-теләкләр мине киләчәккә чакыра. Тышта тагын, сузып-сузып кына, әтәчләр кычкыра. Авыл һаман тыныч йоклый. Тирә-ягын аксыл болытлар каплаган ай да, ни дә булса уйлаган кебек, моңсу карый... Туган телем, күңелләрдә моң, дәрт уятучы син! Нигәдер туган тел турында сүз чыккан саен, бөек шагыйребез Тукайның, горурланып, ихтирам йөзеннән әйтелгән шигъри юллары искә төшеп, күңел кылларын тибрәтеп җибәрә. Ул шушы сүзләрен безгә маяк итеп калдырган. Әлеге маяк безнең көннәргә чаклы татар милләтендә зур роль уйнаган, аны бер генә татар кешесе дә сүндерергә, сүрелдерергә теләмәгән. Без Тукай васыятьләренә кул салучыларга юл куймаска тиешбез. "Сыйларга сыең булмаса, сыйпарга телең булсын!" - ди халык мәкале. "Иң татлы тел - туган тел, анам сөйләп торган тел", - дип тә юкка гына әйтмиләр. Җир йөзендә яшәгән халыкларның телләре бик күптөрле. Ләкин һәркемнең дә башка телләргә караганда яхшырак белгән, үзенә якын, кадерле бер теле була. Шул телдә аның әти-әнисе, туганнары сөйләшә. Шуңа күрә дә ул телне - туган тел, ана теле, диләр. Мин - мишәр, ә җаным-тәнем, рухи байлыгым белән татармын. Безнең телебез - татар теле. Ул - бик борынгы тел. Борынгы татар халык җырларын тыңлаганда, тирән уйлар, төрле кичерешләр йөрәкне телгәләп үтә. Шушы моң халыкның хәтер кылларына кагыла да үткәннәрне бүгенге белән тоташтыра. Без татар халкының моңы аша халкыбызның рухи байлыгына, күңелнең тирән катламнарына үтеп керәбез. Моң, минемчә, телнең үзендә ята. Ул - телнең бер кисәге. Фикеремне раслар өчен, бер мисал китерәсем килә. Әйтик, бик моңлы саналган бер җырның сүзләрен башка телгә тәрҗемә итик һәм җырлап карыйк. Җырның көе шул ук кала, сүзләре дә шул ук була, әмма моң югала. Нилектән бу? Димәк, моң сүзләрнең үзендә булып чыга. Җырның сүзләрен башка телгә тәрҗемә иткәч, үз телебезнең нигезендә яткан әлеге моң яңа телнең үзенчәлекләре белән каршылыкка керә, буйсынмаска тели. Борынгы җырлар ни өчен озын гомерле соң? Чөнки аларның көе халыкның телендәге моңыннан, туган телнең үзенә генә хас тирбәлешләреннән туган. Телнең сыгылмалылыгы, матурлыгы, моңлылыгы барыбыз өчен дә кирәк. Матур итеп сөйләшә белгән, матур итеп уйлый белгән кеше генә матур эшләргә омтыла ала. Туган телеңне өйрәнү, аның бөтен матурлыгын тою - үзе бер бәхет бит. Алда әйткәннәремә кире кайтып, шуны ассызыклап үтәсем килә: чын халык телен, чын халык рухын безгә тик халык җырларыннан гына табып була, дигән мәшһүр Тукаебыз. Киләчәктә күңел күгебездә һәрчак телебезнең моңлы аһәңе чыңлап торсын, матур, яраткан телебезне сакларга һәм үстерергә насыйп булсын иде. Язмыш аны күп сынады... Язмамның булачак герое белән якыннанрак танышу нияте белән, Гагарин урамы буйлап төшеп барам. Әнә аның йорты - ерактан күз явын алырдай мәһабәт өй. Йорт-җирләренең бөтен булуы һәм зәвык белән эшләнелүе йортта балта остасы яшәве турында сөйли. Кәшифә апа монда туды, монда үсте һәм гомере буе монда яши. Кешенең ниндилеге турында аның ишегалды сөйли, диләр. Мин килеп кергәндә, тиктормас Кыям абый йорт тирә-ягын караштырып, ә улы Мансур мал-туар сыйлый иде. Килене Дания аш-су белән мәшгуль, ә Кәшифә апаның өйлә намазын укыган чагы. Яшьлеге турында хатирәләрен яңартырга Кәшифә апа яратмый. Рәхимсез сугыш еллары аны 12 яшендә әтисез калдырса, 18e тулганда әнисе дә гүр иясе була. Гаиләдә олы бала буларак, ул өч сеңлесенең тәрбиясе өчен җаваплылыкны үз өстенә ала. Кечкенәсенә әле 3 кенә яшь. Әнисенең күңел җылысын һәм назын бирергә тырыша ул аларга. Табыштыра алганда, бодай куырып, салам ягып көн күрәләр. Кәшифә апа үзе бригадага эшкә йөри, печән чаба, көлтә бәйли. Ятимнәрне кызганып, Кәлимулла Исхаков дигән асыл зат (урыны җәннәттә булсын) яшь кызны мәктәпкә җыештыручы итеп эшкә урнаштыра. Шулай итеп, тормыш итүләре бермә-бер җиңеләя, кыенлыклар түземлекләр белән җиңелә тора. "Аллага шөкер, ким-хур булмадык, бүгенге көнгә барыбыз да гаиләле", - дип шатлана Кәшифә апа. Ипи валчыгын күреп тә белмәгән кыз, тормышка чыккач арыш ипие татып карый. Кыям абый белән алар тигез, тату тормыш кичереп, 4 ул һәм бер кыз үстерәләр. Һәрберсенең күңелендә туган туфракка мәхәббәт, олыларга хөрмәт, хезмәтне сөю, күңел сафлыгы тәрбиялиләр. Кәшифә апаның белеме 5 кенә сыйныф булганга, улларының һәм кызының төпле белем алулары ягында була. Бәхетле ана балаларының игелегенә, 9 оныгының шатлыгына сөенеп, тыныч картлык гомере кичерә, һәрберсен мактап телгә ала. "Беркайчан да сүземнән чыкмадылар, тыңлаучан булдылар. Намуслы хезмәт итәләр, өйгә, тузан бөртеге кадәр генә булса да, кеше әйбере алып кайтканнары булмады", - ди ул. Бары бер очрак кына исендә калган. Бервакыт җәйге матур көннәрнең берсендә Әлфиясе кулында кайдандыр өзеп алып кайткан чәчкәләрне күреп: "Ничек өзеп алып кайткан булсаң, шулай итеп ялгап та куй!" - дип чыгарып җибәрә. Алтынчы дистәсен ваклаган Әлфиясе исә бүген дә әлеге хәлне елмаеп искә ала. Шуннан соң бүтән мондый хәл кабатланмый. Әйе, ихтыяр көче нык була Кәшифә апаның, кирәк чагында кырыс та, урыны белән назлы да ул. Ә әтиләре Кыям абый гаҗәеп сабыр кеше булуы белән үрнәк. Хезмәтне сөйде, хәмерне якын китермәде. Кәшифә апага сокланмый мөмкин түгел. Ул әле үзенең гомерен дин белән бергә үрелдереп алып бара. Әнисе Мәрьям апа мулла кызы була. Яшьли мәрхүмә булуына карамастан, кызларына дингә карата хөрмәт, мәхәббәт орлыклары салып калдырырга өлгерә. Намазын бервакыт та калдырмаган Кәшифә апага авыл халкы киңәшкә, ясин укырга чакырырга киләләр. Мәетләрне соңгы юлга озату вакытындагы мәшәкатьләр дә аның өстендә. Кыскасы, ул - авылыбызның остабикәсе. Ул дини дәресләрне укытуны җәелдерү ягында. Язмыш сынавы Кәшифә апаны төрле яклап сынаса да, ул тормышыннан зарланмый. Авылда да аларга сокланмаган кеше юктыр. Уңган-булган, тәүфыйклы балалар тәрбияләгәне, авыл халкына иман нуры ирештерүдә үзеннән зур өлеш керткәне өчен, күбесе аңа хөрмәт белән баш ия. Алнур Камалова Мин Аксубай районы Иске Кыязлы авылында дөньяга килгәнмен. 2000 елда авылым мәктәбенә укырга кердем. Уку дәверендә, белем нигезләрен үзләштерү белән бергә, төрле бәйге-ярышларда, фән олимпиадаларында катнашам. Татар теле һәм әдәбияты буенча оештырылган район олимпиадаларында призлы урыннар алып киләм. 2006 елдан мәктәпнең "Сөлчә буйлары" иҗат түгәрәгенә йөрим. Хикәяләр, шигырьләр язам. Уңышлы дип табылганнарын район һәм республика матбугатларына җибәрәм. Язасым килгәндә генә түгел, күңелдә бер шигырь юлы туса, кәгазьгә төшерергә ашыгам. Алар көтмәгәндә килә, көтмәгәндә туа. Шул бер мизгелгә алданып яза-яза, шигырь туганын сизми дә калам. Язгы манзара Ашыктыра язны гөрләвекләр, Ак толыбын сала карурман. Боз челтәре күзне камаштыра, Көпшәкләнеп туза кар-юрган. Нур көлтәсен мулдан чөя кояш, Көйләнгән җир мажор ладына. Кошлар җырын тансыклапмы, күңел Тарта һаман кыйбла ягына. Талны сарган песи малайлары Җанга җылы сирпи ихластан. Бөре-кызлар шунда, тыз-быз килеп, Күлмәк кисә яшел атластан. Җирсүеннән, гыйшкы тәэсиреннән, И, җыр суза кызый-сыерчык! Җылы оя кору теләгеннән, Дулкынланган егет-сыерчык. Яз кояшы чана юлларына Су җылытып тезгән ләгәннәр. Канат очына алып кар суларын, Мунча керә чыпчык-оланнар. Тәрәзәмә карап бии-бии, Серенада җырлый тамчылар. Назлы язга төргән манзараның Әгъвасына, белмим, кем чыдар?! ...Гөрләвеккә кушылып агып барам, Онытылып, диңгез ягына... Сизрәмәсен өчен язгы хистән, Әдеп тегеп куйдым җаныма. Сөю Сөю - сәнгать. Сөю - сәгадәт. Ит гадәт! Сөю - тат. Сөю - как. Булчы сак! Сөю - газап. Сөю - савап. Тот җавап! Сөю - хис лә... Сөю - чишмә. Балчык ишмә! Сөю - ак. Сөю - пакь. Киресе - нәфрәт! Нәфрәт - гыйфрит. Пычратма җанны... Кит! Кит! Кит! Мин Тукайны күрдем төшемдә Татар мәктәбендә -Тукай дәресе. Хикмәтле сүз- аның кереше... Шәкерт-Тукай гүя партадашым; Җаектанмы кайтып килеше? ...Шул дәреснең тәэссораты, ахры: Тукай керде бүген төшемә!.. Юрарга да белмим, еларга да, Кыймыйм сөйләргә дә кешегә. Имеш, Тукай милли түбәтәйдән, Юл кәрзинен тоткан кулына. Ләхәүләсен эчтән генә көйли... "Әллүки"ен кыскан куенына. Аклана да кебек, саклана да, Сүз дә катмый аңа берәү дә. Төркиягә, имеш, сәяхәте, Поезд көтә Тукай перронда. Поезд көтә Тукай бер перронда, Рельслар кисешә офыкта. Хыялларын чынга ашырмакчы... Горур да ул, бераз боек та. Озатып калды аны халык күче, Зур өметләр баглап, чит илгә... Болытларга тотынып, томан калды, Корулы моң булып шул җирдә. Дәрдемәндләр, Кәримиләр кебек, Истанбулда уку - нияте... ...Таңда төшләремә килеп керде Язылмыйча калган әкияте. * * * Гыйшык чаткысыннан бер кыйпылчык Килеп капты бәгырь ояма. Урап алды уты, телде ялкын - Коткарырга, берүк, уйлама! Яныйм әле, зинһар, үзем генә, Чит-ятларны кертми арага. Пәрәвездән күпер үреп чыктым Төн ката мин ике арага. Караш очларыңа элдем аның Өрфиядәй бер як җепселен. Сүт тә чорна шуны йомгак итеп, Айкар булсаң күңел төпкелен. Серле чишмә Чишмә серле, Чишмә серле... Чишмәдә чайкыйм керне. Чайкамас идем керне лә, Күңелгә сөю керде. Чишмә серле, Чишмә серле... Чишмә сукмагы сырлы. Чишмә сукмаклары сырлы, Сырлы булганга җырлы. Чишмә серле, Чишмә серле... Чишмә сулары - көзге. Шул көзгедә серле язмыш, - Киләчәк - язмы, көзме? Чишмә серле, Чишмә серле... Чишмәдә кошлар җыры. Кошлар моңы кышын тына, Чиртмә вакытсыз кылны. Чишмә серле, Чишмә серле... Куертма, болгап, суны. Суга язгандай юк булды... Сөю гомере шулмы?! Татар кызы Мин гади бер татар кызы үзем, Кигәнем юк милли калфагым. Такыялар үреп кыр гөленнән, Хыялларны кочкан бер чагым. Мин моңлы бер татар кызы үзем, Чулпы чыңын тоймыйм толымда. Эчтән генә көйләп "Әллүки"не, Бәбкә саклыйм хәтфә болында. Мин купшы бер татар кызы үзем, Беләгемдә йөртмим беләзек. Күңелем тулы ямьне, гүзәллекне Бизәк итеп җиргә тезәрлек. Мин шаян бер татар кызы үзем, Читекләрем тормый шыгырдап. Бию такмакларын ишетүгә, Табаннарым китә тыпырдап. Мин серле бер татар кызы үзем, Йөзгә тартмыйм яулык читемне. Карашымны читкә ташлап кына, Оялудан тыям битемне. Мин хыялый татар кызы үзем - Яңграр җырларның бер нотасы. Болытларны этеп, җир балкыткан Уртак кояшның бер яктысы. Мин кыю бер татар кызы үзем, Милли моңым йөрәк түрендә. Татарлыгым ята тамырымда, Затлылыгым әнкәм телендә! Күңел кошым Күңелемнән чыгып, былбыл Кунды ла очып гөлгә. Гөлләр, сирпеп керфекләрен, Елмайды карап көнгә. Тыялмадым кошчыгымны, Күмелде шәфәкъләрдә. Көттермәде, ай калыкты Йолдызлы сәгатьләрдә. Күңелемнән чыгып, былбыл Югалды болытларда. Югалмады, яшен булып Яшьнәде офыкларда. Түзмәде, яктылык эзләп, Каршы томырылды таңга. Балкышка төрде җиһанны, Калдырды мине таңга Күңелемнән чыгып, былбыл Чумды тирән күлләргә. Төнбоек сагышы сарды... Сөйлим хәзер кемнәргә? Кыяларда бәргәләнеп, Сабырын җыйды җирдә. Илһамым булып, былбылым Оясын корды миндә, Ул инде яши җанда! Алсу Кәримова Мин Самара өлкәсе Камышлы районы Иске Усманлы авылында яшим. Авылыбызда мәчетебез бар, барлык татар гореф-гадәтләрен сакларга тырышабыз, мәктәптә дә татар теле укыйбыз. Мәктәп тормышында актив катнашам, "Ак калфак" мәктәп ансамбленең солисты булып саналам. Татарстаннан ераграк торсак та, барлык вакыйгалар белән танышып, ватандашларым, яшьтәшләремнең тормышы белән кызыксынып торам. Тыгыз вакытымның бераз өлешен иҗатка багышлап барам. Илһам миңа көтмәгәндә килә. Шулай кинәт кенә күңелемдә хисләр тугач, алар кәгазь битенә шигырь юллары буларак төшәләр. Халкымны, телемне яратканлыктан, иҗатымда да күбрәк шул темалар чагыла. Туган авылым Иске Усман Синдә туып, синдә үсәм, Авылкаем Иске Усман. Үзем кечкенә булсам да, Тамырларым корыч сыман. Әбием үскән бишектә Йокыларым татлы булган, Чөнки авылым өстендә Яңгыраган моңлы азан. Тамырларым - буын-буын: Бабаларым монда торган. Тыныч йокла, Усман бабам, Догам сиңа булсын юрган. Мин яшь буын - сезнең дәвам. Яратам сез нигез салган Авылымны. Хөрмәт итәм Йолаларны сездән калган. Мәтебием - шәльяулыгым Авылкаем дүртпочмаклы, Әйтерсең лә шәлъяулык. Халкың синең киң күңелле - Бөтен дөнья сыярлык. Читләрендә урамнарың Чәчәк кебек чигелгән. Инеш буенда талларың Тәлгәш-тәлгәш тегелгән. Чуклы зифа ак каеннар Авылыма кергәндә. Әнкәем кебек газиз син, Суың эчеп үскәнгә. Гүзәл Минһаҗева Мин 1995 елда Бәләбәй шәһәрендә туганмын. Шәһәребезнең сәнгать бүлекчәле татар гимназиясендә укыйм. Күп фәннәрдән олимпиадаларда, фәнни-эзләнү эшләре белән конференцияләрдә чыгыш ясап, шактый гына призлы урыннар яуладым. Туган телебезне бик яратам. 2010-2011 уку елында татар теле һәм әдәбияты буенча муниципаль олимпиадада беренче урын алдым һәм, республика олимпиадасында катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирештем. 2009 елда Пермь шәһәренең Сәләт үстерү үзәге оештырган гомумроссия "Яшьләрнең филологик чемпионаты"нда II дәрәҗәдәге региональ җиңүче дипломына, 2009-2010 уку елында, "Илһамлы кәлам" конкурсында катнашып, рәхмәт хатына, 2010-2011 уку елында, "Баскычлар" исеме астында үткәрелгән балалар әдәби иҗаты ачык регионара конкурсфестивалендә катнашып, "Яшь шагыйрь" номинациясе буенча җиңүче исемен яулап, Башкортстан Республикасы мәгариф министрлыгының дипломнарына лаек булдым. Халкыбыз киләчәге Татар телендә сөйләшәм - Ата-бабалар теле, Башкорт телен дә өйрәнәм - Туган дәүләтем теле. Татар-башкорт - ике туган, Аерылмый бер-береннән, Аңлашалар, ярдәм көтми Сүзлек, тәрҗемәчедән: "Әти - атай, әни - әсәй, Картатай һәм оләсәй, Башкортстан - тыуган ерем, Тыуган илебез - Рәсәй!" Телләребез гүзәллеге - Әйтерсең гөл чәчәге, Шул гөлләрнең исәнлеге - Халкыбыз киләчәге! Сүзләр - уртак, күңелләрдә Бары бер изге теләк: Татар һәм башкорт дуслыгы Булсын барсына үрнәк! Картинәем минем Кич утырып, йомшак мамык җептән Бәйләм бәйли минем картинәй. Сокланып туймаслык һәрбер эше, Тылсым көче ярдәм иткәндәй. Бер-бер артлы сырлы эзләр булып, Юл артыннан юллар урала. Картинәмнең изге теләкләре Бәхет-шатлыкларга юрала. Бәйләм бәйли картинәем минем, Нурлар уйнагандай йөзендә. Сабырлыкның сары алтыннарын Саный әллә гомер көзендә?! "Алтыннарым - оныкларым" диеп, Сөеп, назлап безне үстерә. Йөрәгеннән изге иман нурын Сабый күңеленә күчерә. Шигырь язам Кич утырып, чигү чиккән Кызлар кебек, Күңел төсләрен бизәклим, Сүзләр тезеп. Ефәк җепләр, сәйлән-энҗе Урынына Күңелемдә туган илһам Нуры гына. Ак кәгазьгә язам сүзләр, Сайлап кына, Бизәклисе фикерләрем Байтак кына. Сөенәмен, бизәкләрем Матур чыкса, Хисләремне чагылдырып, Шигырь туса. Лилия Сафина Кышның беренче көнендә дөньяга килгәнмен мин. Һәрвакыт беренче булырга тырышу да шуннан киләдер, мөгаен. Татарстаныбызның иң гүзәл районнарының берсе - Нурлат районы кызы мин. Һәрвакыт шат күңелле булырга тырышам, тирә-ягымдагы кешеләргә ярдәм итәргә телим. Шигырьләремдә төрле темаларны ачам. Илһам һәрвакыт минем белән янәшә йөри. Кайвакыт, хәтта өй эшләремне дә карамыйча, рәхәтләнеп иҗат итеп утырырга мөмкинмен. Имтихан (Укырга яратмаучан сыйныфташым авызыннан) Уку чорын чагыштырам Авырлы хатын белән. Тугыз ай буе газапта Үткәргән гомер әрәм. Беренче өч ай укудан Күңел бик-бик болгана. Яңа еллар җиткәндәрәк, Әзрәк уку җайлана. Аннан тагын авырая, Өченче чирек җиткәч. Уку башланып, каядыр Алты-җиде ай үткәч. Тотына тест-тикшерүләр, Анализ алган сыман. Укытучы ГИА белән Куркытып тора һаман. "Имтиханны бирәлмисең!" - Шул сүз үтә үзәккә. Тикшерәләр салып безне, Он шикелле иләккә. Шулай тугыз ай да үтә, Алда тора имтихан. Баш белемнән "шартлап" тула, Күз алларында томан. Ничек кенә котылырмын, Ярдәм ит, зинһар, Ходам! Җиңеллек бир, дип сорыймын, Авырлы хатын сыман. Тетә язмыш Тетә язмыш, йон шикелле тетә, Берәм-берәм чүбен аласың. Йон йомгагы сыман тәгәрәтә, Җир шарында адәм баласын. Тетә дөнья, тетә жәлләмичә, Аннан бәйләп куя кабага. Эрли җебен, синең хыялыңда Чәчәк аткан чакта абага. Тәгәри дә китә йон йомгагы, Бәхет юлын каян табасы?.. Йомгак сыман тәгәрәтә язмыш Җир шарында адәм баласын. Бала (Балалар йортында) - Әни, - диеп, кулын суза бала, Тик әнисе килми. Йөрәге таш булган әнисенең Җаны югын белми. Хәтта хайваннар да балаларын Калдырмыйлар ташлап. Чит кешегә "әни" дия сабый, Өр-яңадан башлап. Җиде ятлар, тыныч йокы теләп, Караватка сала. Төшләрендә генә күрә үз әнисен Гөнаһысыз бала... Ана (Ире үлеп, бер ялгызы 4 бала тәрбияләп үстергән анага багышлана) Чәчләренә ак бәс сарган, Калтырана куллар. Язмыш аны бер дә аямаган, Авыр булган еллар. Маңгаеның һәр сырында -тарих, Укылмаган китап. Күпме җырлар иҗат итә шагыйрь, Ана сине мактап. Намазлыкта дога укый ана, Башын аска игән. Ак яулыкка күңел сыкравыннан Сары төсләр иңгән. Бит булырга тиеш аналарның Өй түрендә урыны. Ачы тулгак, йокысыз төн өчен Рәхмәтебез шулмы? Кыйблаларга карап дога укый, Сүнми кала уты. Ул яшәгән йортта язу тора, "Нурлат. Картлар йорты". Алишка Татар халкы гел янәшә куя Ике улын: Алиш, Җәлилен. Иҗатлары йөрәкләргә үтә, Тәрбияли бала күңелен. Алиш әкиятләрен укып үсәм, Маяк итеп алам тормышта. Тирән эчтәлекле әсәрләре, Гади алар карап торышка. Мин әле яшь, аның әкиятләрен Күп тапкырлар әле сөйләрмен. Алиш шигырьләрен көйгә салып, Бишек җыры итеп көйләрмен. Кояш ник көлә? Нәни сеңлем сорау бирә: - Апа, кояш ник көлә? Әллә мине шаяртамы, Битемнән үбә-үбә. - Җирем җылы булсын, ди ул, Дилә тизрәк үссен, ди, Мәктәбендә яхшы укып, Илгә хезмәт итсен, - ди. Айдар Хәмәтнуров Башкортстан Республикасының Балтач районы Сәйтәк авылыннан мин. Кечкенәдән үк әдәбиятыбызга гашыйк. Шигырьләрне укырга гына түгел, ә ятларга, аларны иҗатташ дусларыма сөйләргә яратам. Районыбыз тарихы, аның танылган шәхесләре турында төрле тикшеренү эшләре алып барам. Без - үткән белән киләчәкне бәйләүче буын. Гореф-гадәтләребезне сакларга тиеш. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл. Спорт - минем якын дустым. Бу темага язылган иҗат эшләрем дә бар. Яшь буын сәламәт булса, илемне якты киләчәк көтә (Бүгенге яшүсмер уйланулары) Туган җиремдә яңадан яз тантана итә. Бар тирә-як бәхет-шатлыкка күмелде. Ә нәрсә соң ул бәхет? Соңгы вакытта бу сорау мине еш кына борчый башлады. Сорау гади булса да, җавабы катлаулы. Башымда мең төрле уй... Күз алдымнан бер-бер артлы, әйтерсең лә кино лентасына салынган, тормыш мизгелләре агыла. Алар искә төшкән саен, күңелем ниндидер аңлатып бирә алмаслык хис белән тулып бара. Әлегә минем тормыш юлым да бик озын түгел, шулай да гаиләбездә, авылыбызда, тирә-яныбызда булган хәлләр күп нәрсә турында нәтиҗә чыгарырга мөмкинчелек бирә. Көндәлек тормышта без бик еш кына бер-беребезгә бәхет телибез. Безнең барчабыз да бәхетле булырга тели, моңа без омтылып яшибез, шуның өчен көрәшәбез. Бәхет турында фәлсәфәчеләр кызыклы гына фикерләрен әйтәләр, шагыйрьләр шигырьләр язалар, композиторлар аларга көй чыгаралар, җырчылар аларны башкаралар, ә без исә аларны яратып тыңлыйбыз. Икенче көнне үземнең сыйныфташларыма да шул ук сорауны бирдем. Бәхет турындагы әңгәмә беркемне дә битараф калдырмады, һәм без бергәләп бүгенге көн өчен актуаль булган темага сөйләшүне дәвам иттек. Чөнки барыбызның да бәхетле буласы килә. Илнар - минем иң якын дустым. Кечкенә вакытында ул, бик еш чирләп, дәресләрен калдыра иде. Шуңа күрә дә иң беренче Илнар үзенең фикере белән уртаклашты: "Өлкәннәр очрашып үзара сөйләшкәндә дә, кечкенәләр белән булганда да, күп очракта сүзләрен сәламәтлек сорашып башлыйлар, шуны теләп төгәллиләр. "Сәламәт булсаң, бар да була", - диләр алар. Бу күзәтүем мине "бәхет ул сәламәтлектә" дигән фикергә этәрде. Мин бәхетне сәламәтлектә күрәм. Әгәр кеше сәламәт булмаса, үз хыялларын тормышка ашыра алмас иде. Ә инде тормышка ашмаган хыял йөртү бәхетлелек билгесе түгел. Шуңа күрә дә безгә үз сәламәтлегебез турында кайгыртырга кирәк". Мин дә Илнарның сүзләре белән килешәм, чөнки туганым Илнарага да табиблар балалар церебраль параличы диагнозын куйганнар иде. Әти-әнием нинди генә дәваханәләргә йөрмәделәр, кайсы гына балалар табибларына мөрәҗәгать итмәделәр, ә сеңлемне аякка бастырдылар. Шулай булгач, Гиппократның: "Сәламәтлек кешегә бер тапкыр һәм гомерлеккә бирелә", - дигән сүзләре бик дөрес дип уйлыйм. Сыйныфташым Лиананың дуслары бик күп: яшьтәшләре дә, бәләкәйрәкләр дә, үзеннән өлкәнрәкләр дә. Һәрберсе белән дә уртак тел таба. "Мин бәхетне дуслар белән бергәләп яшәүдә күрәм, аралашырга яратам, әтиәнием дә шундыйлар. Ни генә эшләсәм дә, мин дусларымның ачык фикерләренә мохтаҗ. Алар авыр минутларда ярдәмгә киләләр, кирәк чакта шатлыклары белән уртаклашалар. Мин бәхетле! Тик дуслар беркайчан да хыянәт кенә итмәсеннәр иде. Моны беркайчан да күтәрә алмам шикелле". Әйе, тормышта кеше үзе генә яши алмый. Узган гасырларда, иң олы җәза итеп, кешенең гомерен алмыйча, аны ялгызлыкка дучар итеп, җәмгыятьтән куганнары мәгълүм. Тик дуслык нык булсын өчен, аны саклап калырга үзең дә көрәшергә тиешсең. Йөз сум акчам булганчы, йөз тугры дустым булсын, дип, тикмәгә генә әйтмиләр. Марат - бик тә максатчан, башлаган эшен һәрвакытта да җиренә җиткереп төгәлли торган егет. Шуңа да аның җавабы кыска һәм төгәл булды: "Минем фикеремчә, кеше бәхетне нидә күрсә, шуңа гомере буе омтылып яши торгандыр. Моңа ирешү өчен көрәшергә, максатчан яшәргә кирәклегенә һәркем үзе төшенергә тиеш". Мөлаем йөзле Гөлшат, минем сорауны ишетү белән: "Иң зур бәхет дип, сөю һәм сөелүне саныйм. Бу хис беркемне дә читләтеп узмый торгандыр. "Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә, ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта", - дигән бит Һади Такташ. Бу тойгы кешене зурлаган. Матур әдәбиятта мәхәббәт иң күп урынны алган мәңгелек проблема булып тора. Йөрәкләрдә чын сөю хисе кабынгач, бу хис безгә киләчәктә бәхет китерәчәгенә мин ышанам. Җавапсыз мәхәббәт кенә булмасын". Чынлап та, яратышып өйләнешкән парлар бәхетле, матур тормыш кичерәләр, тормыш ваклыкларыннан өстен булалар. Ләкин күп очракта яшьләр чын яратуны мавыгу белән бутыйлар. Андый гаиләләрдә мәхәббәт бик тиз үтеп сүрелүчән була. Шуңа күрә дә мәхәббәт сынаулар аша үтәргә тиеш. Мин дә үземнең әти-әниемнең бер-берсенә җылы, сөю тулы карашларын күреп үстем. Шуңа да тормышта үзем яраткан, мине дә сөйгән кызны яр итеп дөнья көтәсем килә. Гаилә учагы нык булса, аның әгъзалары да бәхетле була. Авыр чакларда, шул ояга сыена-сыена, кыенлыкларны җиңү, бәхетле мизгелләрдә шатлыгыбыз белән уртаклашу урының булу үзе олы бәхет түгелмени? Гүзәл - күберәк матди як белән кызыксына торган кыз. "Минемчә, бәхет ул - кесәң тулы акча булуда. Бүгенге көндә акчаң булмаса, сәламәтлек тә, дуслар да булмый. Хәтта кызлар да акчалы егетләр белән дуслашырга тырыша", - ди ул. Син һәрвакыттагыча кискен җавап бирәсең, Гүзәл. Тик, кызганычка каршы, синең сүзләрдә дөреслек бар шул. Сәламәтлек ул - дөрес туклану, медицина хезмәтеннән файдалану, спорт белән шөгыльләнү һ.б. Ә болар өчен материаль яктан яхшы тәэмин ителгән булуың шарт. Кызларны да аңларга була. Торыр куышы да булмаган егеткә кияүгә чыгудан ни мәгънә? Иртәме, соңмы мондый гаилә барыбер таркалачак. Шуңа күрә дә чит илләрдә ашыгып гаилә кору гадәте юк, диләр. Алар башта материаль база булдыралар, шуннан соң гына гаилә коралар икән. Димәк, миңа да уйланырга урын бар: башта һөнәр сайлап, эш урыны табу, матди хәлемне бераз яхшырту. Шуннан соң инде гаилә кору турында уйлау. Чөнки әти-әниләр җилкәсендә яшәү егет кеше эше түгел! Лиана - хискә бай кыз. Шигырьләрне дә сәнгатьле укый ул, җырлар җырларга да ярата. Аның фикере дә үзенчәлекле инде: "Тормышта байлык кирәк, шигем юк. Ләкин мин беренче урынга рухи байлыкны куяр идем. Рухи бай кешеләр тормыш авырлыкларын җиңелрәк кичерәләр кебек тоела миңа". "Нәрсә ул бәхет?" дигән сорауга менә шундыйрак күптөрле җаваплар ишеттем мин. Ә үземә килгәндә, классташларымның барлык фикерләре белән дә килешәм. Ә менә бүгенге шундый матур тормышның сәламәтлек һәм матурлык баскычлары буйлап гомер буе өскә атлар урында, ягъни йокыбыз туйганчы йокларга, иртән елмаеп уянырга, тормышны яратырга һәм гүзәллеккә сокланып туймаска мөмкинчелек булганда, ни өчендер кирәкмәгән баскычлардан аска таба тәгәрәүче яшьләрне дә очратып була. Мондый баскычларга спиртлы эчемлекләр куллану, тәмәке тарту, наркотиклар куллану, көнне бушка уздыру, сәламәтлегеңне кайгыртмаулар керә. Бүгенге җәмгыятебез төрле наркотиклардан, алкогольдән, тәмәкедән, рок музыкадан зыян күрә. Табиблар әйтүенчә, сыра яки шәраб, аракы эчү, тәмәке тарту наркоманлыкка юл сала. Мондый тискәре гадәтләр организмны наркотик матдәләргә күнектерә һәм, күләгә кебек арттан калмыйча, йөзләгән егет һәм кызның гомерен сагалап, янәшәбездән атлый. Наркоман дигән диагноз гомерлеккә булырга мөмкин икәнен аңласыннар иде бүгенге яшьтәшләрем. Наркоман еш кына яклаучысыз, саклаучысыз да кала. Ул стрессларга каршы тора алмый. Аңа якыннары, туганнары да, җәмгыять тә нәфрәт белән карый. Ул - үзен үзе югалткан һәм ихтыярсыз кеше. Аның өчен наркотик вакытлыча онытылып тору чарасы гына булып тора. Бүгенге җаваплы тормышта һәр кеше үз-үзенә дөрес юлны сайларга, үзенең нәрсәгә сәләтле булуын, мөмкинлекләрен эше, тәртибе белән расларга тиеш. Менә шушы шартларда үзләрендә физик, рухи көч тапмаучылар тайгак юлга басалар да инде. Аларга гаилә җылысы да җитеп бетмидер. Шундый яшьләрне физик һәм әхлакый яктан да гарип кешеләр дип атарга була. Шәхес таркалуның сәбәпләре күптөрле. Ә нәтиҗә бер-рухи һәм физик яктан таркалу. "Соңгы елларда ни өчен яшьләр арасында җинаятьчеләр саны һәм наркотиклар тарату артты соң" дигән сорау туа. Беренчедән, минем уемча, яшьләр үзләренең күңеленә хуш килгән яисә һөнәре буенча эш таба алмыйлар. Икенчедән, радио, телевидениенең кайсы каналын гына куйма, үтереш, сугыш, наркоманнар, фахишәләр, җинаятьчеләр турында тапшырулар, фильмнар күрсәтелә. Өченчедән, җәмәгать тәртибен саклаучылар да үз эшләрен тиешенчә үтәп бетмиләр кебек. Дүртенчедән, наркотик таратучыларга тиешле җәза бирелми. Һәм соңгысы, яшьләрнең ялы тиешле дәрәҗәдә оештырылмый. Бу сәбәпләрне бетерү күбрәк үзебездән тора да соң, ләкин бүгенге яшүсмер башкалардан аерылып торырга, холкын күрсәтергә омтыла шул. Менә шундый мин-минлек кайберәүләрне "Наркотикларны татып карыйм да туктыйм" дигән ялгыш адым ясауга этәрә дә инде. Агуны теләсә кайчан ташлый алырмын дип уйлаучылар, үзләре дә сизмәстән, гомерлеккә наркомания ятьмәсенә эләгә дә куя. Моңа кешенең холык-фигыле дә зур роль уйный. Кеше кирәк вакытта, юк дип кистереп әйтердәй, ныклы ихтыяр көченә ия булырга тиеш. Чөнки бүгенге яшьләр кулында - илнең киләчәге. Әгәр дә җиңел холыклы, тормышка җавапсыз караган бүгенге яшүсмерләр хуҗа була калсалар, ни булып бетәсен күзаллау бик авыр. Ә без моңа юл куймаска тиешбез. Башкортстаныбыз, чәчәк атып, безгә, безнең балаларыбызга да саклансын иде. Тирә-ягыбызда шундый матур тормыш кайный. Бу тормышның кадерен белеп, кирәкмәгән баскычларга басмыйча, елмаеп, тормышка гашыйк булып, бер-беребезгә ярдәм итеп, бәхеттә яшик әле, дуслар. Кеше яшәгән чор, буын алышынган саен, "Нәрсә ул бәхет?" соравына җавап та үзгәрә бара. Бүген исә бу сорауга иң яшь буынның - унбиш-уналты яшьлек кызлар-егетләрнең җавабын ишеттем. Бәхетне гаилә тормышында, әти - әниләребезнең исән-сау булуларында, тыныч тормышта яшәүдә, безне аңлауларында күрүебез өлкәннәрне бик сөендерә. Бәхет ул аяк астында, шуны онытмасак иде. Бәхетле булу өчен, сәламәтлек тә, ярату да, матди яктан тәэмин ителеш тә, рухи байлык, дуслык, гаилә тормышы, үз тәртибеңне үзең көйләү күнекмәләрен үстерү дә, наркотиклар куллануга тискәре мөнәсәбәт формалаштыру да - барысы да кирәк. Алар, бер-берсе белән тоташып, бәхет чылбыры тәшкил итәләр. Санаганнардан берсе генә булмаса да, бу алтын чылбыр өзелер иде... Мондый аянычлы хәл безнең әле башланып кына килгән тормышыбызда була күрмәсен. Һәрберебезне бәхетле киләчәк көтсен! Инзилә Шакирҗанова Мин, Шакирҗанова Инзилә Илгиз кызы, Азнакай районы Урманай авылында дөньяга килгәнмен. 2000 елда авылыбызда урнашкан урта мәктәпнең 1 нче сыйныфына укырга кердем. Мин аеруча татар теле һәм әдәбияты, тарих, рус теле һәм әдәбияты дәресләрен үз итәм. Халкыбызның сәнгатен, тарихын, әдәбиятын ярату миндә төрле конкурсларда катнашу теләге уята. Шулай ук мин җырларга да яратам. Үзем кебек сәләтле татар яшьләре белән аралашам. Ләкин иң яраткан хоббием - матур әдәбият уку. Фән олимпиадаларында актив катнашып киләм. Үземне төрле яктан үстерү һәм сынау өчен, төрле конкурсларда катнашам, газета-журналларга мәкаләләр язам. Бүгенге көндә Азнакай районы Урманай урта мәктәбенең 10 нчы сыйныфында белем алам. Киләчәктә максатым - тел белгече булу, халкыма хезмәт итү, туган авылымны дөньяга таныту. Моңсу истәлекләр Әбием белән бабам бездән бер-ике өй аша гына яшиләр. Соңгы вакытларда бабам еш авырый, әбием әйтмешли, "хастаханә кунагы". Андый вакытларда мин - әбием кунагы. Сыйланырга яратам мин, ләкин әбиемнең бер "начар" гадәте бар. Ул телевизор карарга яратмый, ә менә нәрсә булса да сөйләргә кирәк булса - аңа куш. Бөек Җиңүгә 65 ел тулган көннәрдә сугыш һәм тыл ветераннары, аларның язмышлары, кичергән михнәтләре турында телевизордан еш күрсәттеләр. Андый тапшыруларны әбием тын да алмый карады. "Әйе, барыбызда да бер язмыш булган икән", - дип, авыр сулап куя ул шул чакларда. "Әниләрнең бу вакыттагы тырышлыкларын язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел иде", - дип сүзен башлады әби. Шушы тол калган аналар, әниләр кайгылы башлары һәм ябык куллары белән басуларда сабан сөрделәр, беләкләрен каната-каната, көлтә бәйләделәр. Аларның куллары аша күпме ашлык тулы капчык үтте, күпме урман киселде, күпме окоп казылды. Ә төннәрен сукыр лампа каршысында фронт өчен, йөрәк җылысын кушып, оекбашлар, бияләйләр бәйләделәр, кием-салымлар тектеләр. Әнигә ияреп, мин дә йон эрли идем. 1943 елда мин 6 нчы класска укырга кердем. Безне яшь кенә Кәримә исемле укытучы укытты. 3 нче класс бергә укыдык. Мәктәптә безгә ул, совет гаскәрләре шул шәһәргә җиткән, шушы шәһәрне азат иткәннәр дип, гел сугыш турында гына сөйли иде. Мәктәптән кайткач, без әни белән көлтә бәйли идек. Мин әни артыннан бәләкәй тырма белән калган башакларын җыя идем, көлтә бәйләнеп беткәннән соң: "Җирдә өч башак та калдырырга ярамый, кызым", - дия торган иде әни. Караңгы төшмичә, өйгә кайту юк иде. Өйгә кайткач, әле сыерга печәнгә, әле кышкылыкка утынга дип, тагын чыгып китә идек. Бергәләшеп, авыр арбалар сөйри идек. Мин әнидән гел калмадым, бу эшләр төнлә эшләнә иде. Әни утынны киссә, мин өйгә ташый идем. Сугыш һәр гаиләгә үзенең кырыс таләпләрен куйды. Сыерың булса, сөтең үзеңә каламы-юкмы - ул фронт өчен. Ит, йомырка тапшыру дисеңме. Болар синең хәлеңнән киләме-юкмы - аны сорамадылар. Ул әниләр ничек чыдады икән? Язга чыксаң, арба сөйрәп, икмәк орлыгына китәләр иде. Иртә таңнан тезелешеп, чана сөйрәп чыгып китәләр, төнлә белән генә кайтып авалар. Бер китүләрендә буран чыкты. Мин мәктәптән кайтуга, әни юк. Без өчәүләп, тәрәзәгә капланып елый-елый, әнине көттек. Әни икенче көнне кичкә генә өйгә кайтып керде. Чабатасы таралып беткән, тула оегы аягына ябышып каткан иде. Әни кайту белән, салам тутырып, мич ягып җибәрдек Ул вакытта саламны малга да ашаттык, өй дә җылыттык, ничек ут-күз чыгармаганбыз, Ходай саклаган инде. Күпме генә сугыш бетүен көтсәк тә, ул һаман дәвам итте, үзенең кайгы-хәсрәтләрен китерә торды. Язын тагын да авыр иде. Басулардан черек бәрәңге эзләп кайтулар дисеңме, башак җыюлар дисеңме! Читән төбендәге бер кычыткан да калмый иде. Урманнан балтырган җыеп кайтып, үлән ашы пешерә иде әни. Колхоз эшенә җигәргә атлар да хәлсезләнә. Алар да ач. Хуҗалык сыерларын, үгезләрен тырмага алып чыга башладылар. Иң авыр вакытлар сугыш туктагач булды. Ашыйм дисәң - ашарга юк, киям дисәң - кияргә кием юк, учакта ут җибәрәм дисәң - шырпы юк. Учакка күмер салып, өреп шуны чырага кабыза идек. Күмерең булмаса, савыт тотып, кешегә керәсе. Шушылай итеп, сугыш безгә гомер буе бетмәслек кайгы-хәсрәт, бетмәстөкәнмәс борчулар китерде. Елларыбыз имин, сабан тургайлы күкләребез тыныч булсын, бервакытта да сугыш афәтләрен күрергә язмасын иде. Яшьләр бүгенге рәхәт тормышның кадерен белсеннәр иде. Хәзер тормышлар бик әйбәт бит. Өйгә газ кергән, утлар ялт итеп тора. Яшьләргә сүзем шул: аек акыл белән, яман гадәтләрне булдырмыйча, матур итеп яшәгез! Әбием истәлекләрен гел шулай изге теләкләр белән тәмамлый. Теләкләре тормышка ашсын. 1941-1945 еллар тарих битләренә канлы хәрефләр белән уелган. Аяусыз бәрелешләр, ятимнәрнең ачы күз яшьләре, яу кырында ятып калган ватандашларыбыз. Шулар бәрабәренә Олы Җиңү яуланган. Безнең ул көннәрне онытырга хакыбыз юк.