тупланган булып чыкты. Студентлар киләсе елда тагын бер китап чыгарырга уйлауларын әйттеләр. Менә ул китап та минем кулга килеп керде. Әйтергә кирәк, монысы бераз үзгәрәк икән. ТДГПУда күп еллардан бирле эшләп килә торган "Илһам" әдәби иҗат берләшмәсе, Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә, республикабызның мәктәп укучылары арасында иң яхшы әсәрләр язуга бәйге игълан иткән. Ике йөзгә якын яшь егет һәм кыз конкурска үзләренең әсәрләрен тәкъдим иткәннәр. Бөек шагыйребез Г. Тукай туган көн алдыннан аңа йомгак ясалган, җиңүчеләр аталган. Күбесе үз иҗатына карата җылы сүз ишеткән, матур бәя алган. Китапның монысында әлеге мәктәп укучыларының да иң уңышлы әсәрләре урын алган. Димәк, бу китапны — "Илһам канатында" дигән икенче җыентыкны — Татарстан яшьләре бергәләп язган. Бу инде — әлеге колачлы бәйгене оештырган шушы югары уку йортының иң изге эшләреннән берсе. Һич шикләнмим, анда катнашкан иҗади укучылар киләчәктә белем алу өчен дә бирегә килер. Бу олы тарихлы, зур традицияле университет әлеге талантлы яшьләрне бүгенге һәм иртәгәге көндә катлаулы хәлләрдә югалып калмаслык, тормыш китереп куйган һәртөрле каршылыкларны җиңәргә әзер булырлык итеп тәрбияләр. Бу урында заманында биредә белем алган Шәйхи Маннурның "Агымсуларга карап" дигән әсәрендәге бер генә строфа шигыре искә төшә: Агымсулар язда ярсуын Күреп үскән яшь дус, яшь буын! Биреп бөтен яшьлек җылыңны, Син дәвам ит инде җырымны,— Син җырлап бир инде чорыңны!.. Минем исәпләвемчә, бу шигъри юллар шулкадәр тирән мәгънәле. Мин аларны еш кына күңелемнән үткәрәм. Әйе, без һәрберебез үзе яшәгән чор өчен җаваплы. Бүгенге бурычларны үткән буыннар да, әле киләселәре дә хәл итә алмый. Бөтенесе дә менә бездән, шушы вакытта яшәүчеләрдән тора. Иҗатта да шулай. Заманында Кол Галиләр, Мөхәммәдьяр, Г. Тукай, Г. Ис-хакый, Г. Ибраһимов, М. Җәлил, Ф. Кәрим-нәр һәм башка шәхесләребез булган. Алар үз чорларында җилкәләренә төшкән бурычларны мөмкин булганча хәл иткәннәр. Тарихта бөекләр булып калганнар. Әмма никадәр бөек булмасыннар, бүгенгене алар җырлый алмый инде. Бу сезнең өлешкә төшә. Шәйхи бабагыз шул турыда әйтә. Без, бүгенгене иҗат итеп, тарихны тудырабыз. Чөнки иртәгә бүгенебез тарихка әвереләчәк. Килер буыннар аны сезнең әсәрләр ярдәмендә өйрәнеп беләчәкләр. Шуңа күрә яшьләрнең иҗатка омтылуларына шатланырга гына кала. Сез инде башкарак буын яшьләре. Дөнья әдәбияты җәүһәрләрен тәрҗемәдән түгел, ориги-нал-дан укыйсыз, алардан бай тәҗрибә аласыз. Димәк, нәкъ менә сезнең каләм ярдәмендә татар әдәбияты башка кыйтгаларның сүз сәнгатьләренә якынаячак. Әмма шул ук вакытта үз тради-цияләребезне дә күз карасыдай сакларга тиешбез. Башка халыкларга без шуның белән кызыклы. Менә сезнең алда нинди катлаулы, олы бурычлар тора. Аларны бары тик сез — бүгенге югарылыктагы белем белән коралланган яшьләр генә хәл итә аласыз. Бу юлда хәерле, куанычлы иҗат юлдаш булсын. Минтимер ШӘЙМИЕВ ӘХМӘДИЕВ РҮЗӘЛ РАУШАН УЛЫ 1989 елның 3 апрелендә Аксубай районы Шәрбән авылында туган. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты юридик факультеты-ның II курс студенты. Шигърият белән күптән түгел генә шөгыльләнә башлаган. Хәсән Туфан һәм Һади Такташ шигырьләрен яратып укый. Остазлары дип шигырь китапларын саный. * * * Җил киптерә аккан яшьләремне, Эх, сез, еллар, кая агасыз?! Сез белмисез минем серләремне, Ник соң дуслардан аерасыз?! Белмисез сез өзелгән күңлемне, Җан дусларым кайда соң алар?! Аңламыйсыз янган йөрәгемне, Кайда хәзер ул шаян малайлар?! Беләм инде: шушы елларга Кире кайтып булмый икәнен, Мин ышанам: гомер агымында Дус йөрәкләр бергә типкәнен! * * * Калдырыгыз мине үзем белән үзем, Калдырыгыз мине тынычлыкта. Тынычлыкта гына моң-зар ишетелә, Күңлемдә шигырь туа тынычлыкта. Пыскып яна ут, эленгән түбәгә. Аз-маз җыештырган аш-су бүлмәсе, Әкрен генә краннан су тама, Вакыт шулай ага, күрәсең. Мин йокламыйм, әмма төштә яшим. Йолдызлар юк, бары — бер шәм, тып-тын. Тәрәзәгә кемдер шакый күптәннән, Рәхим ит, кунак бул, йокысыз төн. Мин эчмәдем, тик никтер исерек, Яктылыкның сарылыгы күзгә бәрелә, Башым чатный, маңгай — кызган таба, Һәм мин кабат суга үреләм. Йоклап булмый, тамчы һаман тама, Уйлар йөрәкне тырный да тырный, Стаканда чәй күптән суынган, Таң да ата... Тик йоклап булмый... * * * Кайттым иске өйгә кабат, Ниятсез, максатсыз, өметсез, Бу өй — үзе җиһан, ә мин ялгыз монда, Йөрәксез, күңелсез, бәгырьсез. Мин бу өйдә бары кунак кына, Чакыруга җавап бирүче, Таныш оазиска тукталган, Сахраларда адашып йөрүче. Көн уртасы җитә бугай, Моңсу бүлмә, "ачма чаршауны", Бу өй мине күптән оныткандыр, Ләкин онта алмадым мин аны. Монда бар нәрсә сине хәтерләтә, Менә өстәл, сиңа шигырь язган, Тик нидер җитми төсле тоела, Әллә инде ташып чиктән азган? Менә тәрәз, сине айда күргән, Ул парланган, суы төшә агып, Тәрәзем дә шулай елый, ахры, Үткән көннәрне, сине сагынып. Диварларда — ак чәчәк рәсеме, Тау битләрен каплаган ак томан, Мине монда йокы җиңә алмас, Барсы да төш, кичә күрдем сыман. Гөлләр исән, мине онытмаган, Тормыш серен никтер әйтмиләр, Сине саклап кала алмаганга, Гөлләр генә мине тиргиләр. ...Юк, бар җиһан да мине тиргидер. * * * Сөюемне корбан итсәм дә мин, Намусымнан һәм сүземнән баш тартмадым, Горурлыктан газап чигә йөрәк, Учакта яндырам мәхәббәт хатларын. Бер-бер артлы игезәк көннәр үтә, Сабырлык уеныннан кемгә соң файда бар? Безне алда әле тормыш-диңгез көтә, Тик йөрәктә мәңгелек, төзәлмәс яралар... * * * Язмышым булдың син минем, Ялгышым булдың син, Бәхет теләп дога кылган Каргышым булдың син. Мәхәббәтем булдың син минем, Нәфрәтем дә син идең, Шатлык хисләренә чәбәләнгән Хәсрәтем дә син идең. Изге фәрештәдәй күренгән Шайтаным да син булдың, Бу дөньяда бөек зыялыгым, Гафләтем дә син булдың. Бәхет кошым диеп атасам да, Афәт алып килдең йөрәккә, Якты йолдыз булып балкышым да, Сүнүем дә булдың бу күктә. Син ул — сихри тынычлыкта Иң дәһшәтле, ярсу сугышым, Бәлки, синең салкынлыктан Шундый дәртле, кайнар сулышым. Саташуым, алдашуым булдың, Көн дә, төн дә сине уйладым, Каләмем булдың, тулы бер дөньям, Үзең генә миңа булмадың. * * * (Шаяру) Кала мәшәкатьләрендә Күңел, тән әлсерәгән, Күптән көткән шатлыгыбыз Килеп төште берзаман. Студентның бәйрәме ул, Студентның шатлыгы, Әле һаман белмисезме? Ул — бәрәңге капчыгы! Әрчедек тә турап салдык, Мае табада чыжлый, Капкач астыннан чыккан ис Борыннарны кытыклый. Кашыкларны кылыч итеп Үреләбез табага, Әби-бабайлар өйрәткән "Бисмилла" да онтыла. Табаның төбен кырганда, Өч кашык кәкерәйде, Ашказанга гына түгел, Җанга да рәхәт керде. Корсак зураеп, тирене тарткач, Күзләрне дә йомдырды, Ә кухняда, онытылып, Бәйрәм эзләре калды. Боткасын да пешерәбез, Салабыз аны ашка, Калганнарына пачут юк, Кирәкми продукт башка. Авылларга рәхмәт укыйм, Яшәсен әти-әни! Бәрәңге — студент ризыгы, Ансыз баш та эшләми. Бәрәңге — татар ризыгы, Сөя аны яшь-өлкән. Ә студентлар дога кыла: "Раббым, аерма бәрәңгедән..." ӘХМӘТОВА ДИНАРА РАВИЛ КЫЗЫ 1988 елның 29 гыйнварында Әгерҗе районы Көчек авылында туган. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты татар филологиясе факультетының IV курс студенты. Иҗат белән 2 нче сыйныфтан бирле мавыга. Беренче әсәре — "Җәйге бакчада" исемле шигыре — "Көмеш кыңгырау" газетасында 4 н-че сый-ныфта укыганда басыла. "Яңарыш", "Әгер-җе хәбәр-ләре", "Ватаным Татарстан", "Мәгъ-рифәт" кебек республика һәм рай-он газеталары белән тыгыз элемтәдә тора. Универ-ситетның "Яшьлек тавышы" газетасының актив хәбәрчесе. Фәнис Яруллин, Зөлфәт Хәким иҗатына гашыйк. Остазлары дип бертуган апасы Нурмөхәм-мәтова Чулпан Равил кызын һәм беренче укы-тучысы Хуҗина Тәскирә Хәмзә кызын саный. Ә бүгенге көндә төп киңәшчесе һәм сердәше — Фәнис Яруллин. Мәктәп елларында район һәм республика конкурсларында җиңү яулый. Үзен җыр сәнгате өлкәсендә дә сынап карый. Диңгез флотының 100 еллыгына багышлап уздырылган Россиякүләм иҗат конкурсының җиңүчесе. Г. Тукай стипендиясе иясе. Өч минутлык юлда күргәннәр "Тукай мәйданы" һәм "Әмәт" тукталышлары. Өч-дүрт минутлык юл үтәсе һәм мин университеттан өйгә кайтып җитәм... Бүген әллә нинди уйланып йөри торган көнем булды. Күргән хәлләрне төрле-төрле рәвешләргә китереп бетердем. Ләкин нигәдер шул өч-дүрт минутлык метро юлын үткәндәгесе күңелемә кереп калды. Шулвакыт арасында киләчәкне күз алдына китерердәй берничә күренеш булды. Халыкның нәкъ эштән кайта торган вакыты. Кемдер әллә ничәшәр сумка тоткан; кемдер һаман укуыннан айный алмый: кулына китап кыс-тыр-ган; кемдер ашый, вакыты булмагандыр, күрәсең, көне буе; кемдер баласын җитәкләгән. Әллә бүген генә игътибар иттем шунда: баласын җи-тәкләгән әти-әниләр шактый. Мин кергәнче инде вагонда балалылар бар иде, минем белән керүчеләр дә булды. Менә бер кызчык кулына бик купшы итеп киендерелгән Барби тоткан. Шуңа мөкиббән китеп карап тора, чәчләрен сыйпап куя. Икенчесе шул ук Барбиларның "ирле-хатынлысын" күтәргән, рәхәтләнеп үбештерә. Янында уты-ручы әнисе кызының "булдырганлыгына" бер сүз дәшмичә карап тора. Кызык, без үбешүнең нәрсә икәнен яңарак кына аңлый башладык әле. Оялып, икенче якка карадым, ә анда бер малай кулына кесә телефоны тоткан да, әллә аңлаган кыяфәтен китереп, әллә чыннан да аңлап, әнисенә күрсәтә. "Ник кирәк микән бу сабыйга телефон?" — дип баш ватам. Янәшәмдә, өч яшьләрдә генә булыр, әбисенең алдына менеп кунаклаган да бер малай чәт-чәт килеп әйткәләшеп утыра. Әби кешенең акыл өйрәтүе ярамадымы, бер-икене менеп төште. "Әби кешегә сугарга ярамый бит" — дип авыз ачтым, әбиең: "Ни кыланганын белми ул, кечкенә әле",— дип кырт кисте. Ярар, кечкенәдән әбисенә кул күтәргән сабыегыз үскәч үзе акыл өйрәтер, дип уйлап куйдым. Шулвакыт каршыбызда утыручы апалы-энеледерме, икәүләп әниләренә: "Әни, өлкәннәргә тияргә ярамый бит. Алла бабай башыңа суга",— диләр. Менә бит кемдер баласын "ярый" дип тәрбия кылса, кемдер әхлак кагыйдәләре белән бергә дин кануннарын да аңлата икән. Аллага ышанып тәрбияләнгән бала ничек иманлы һәм тәүфыйклы булмасын, ди! "Сукно бистәсе" тукталышында кулларына скрипка тоткан җиде-сигез яшьлек ике кыз төшеп калды. Укудан соң музыка мәктәбенә баруларыдыр инде. Тырыш, акыллы, максатчан бала барысына да җитешә инде менә. Яхшы укый, сәнгать өлкәсендә кайный, сәламәт яшәү рәвеше турында кайгырта. "Әмәт"кә җиттем. Минем белән бергә бик күп кеше төште. Бөтенләй читкә төбәлгән фикерләремне бер баланың кычкырып елап җибәрүе бүлдерде. Әнисе, җилтерәтә-җилтерәтә, баскычтан алып менде дә ашыга-ашыга юк булды. Мескен бала әнисенең адымнары артыннан җитешә алмый, елый. Бала да шундый, бернәрсәгә җитешә алмыйм дип, дөнья артыннан куа торган булып үсәр микән? Әкренләп өйгә якынлашам. Ишегалдында балалар уйный, кызлар да бар, малайлар да. Нинди уен уйнарга белмичә азапланалар, ахры. Әнә ике малай бер кызчыкны кыерсыткан. Кыз егылган да өсләре пычранып беткән, үксиүкси елап утыра. Тегеләре ямьсез сүзләр әйтеп көләләр. Читтә берничә кыз алар янына килергә куркып басып тора. Тагын өч-дүрт малай-шалай, ишегалдында яңа үсеп килүче агачларны сындырырга теләп, атынгычка менеп баскан. Буйлары җитми, ләкин ватарга-җимерергә дигәндә тырышалар. Ә кемдер пычрак аяк киемнәре белән тапталган утыргычка утырып атына да бит. Түзмәдем, теге кызчыкны якларга килдем. Сабыйкаем тәмам курыккан, миңа бер сүз әйтә алмый тора. Ә теге "кечкенә геройлар"га, тавышны күтәреп, бер-ике сүз әйтергә уйлаган идем, кычкырып көлделәр дә явыз итеп сүгенеп китеп тә бардылар. Кызчыкка кушылып елардай булып, "сакаллы сабый" мин дә басып калдым. Чынлап та, шул вакытта кычкырып-кычкырып, үкси-үкси елыйсым килде... "Безнең киләчәкме бу? Якты, бәхетле киләчәгебезме? Юк, юк, болар — инде пешеп җиткән, өлгергән, үзебез үстергән җимешләр". "Крутойский диджейлар" Яхшы гадәттерме, начармы, ансын белмим, мин, йокыдан уянып, күзләремне ачуга, радионы кабызам. Ул шулай көне буе сөйли, җырлый. Аңа кушылып үзем дә моңланам. Еш кына радио тавышына йоклап та китәм. Телебезнең нечкәлекләренә төшенә барган саен, һәр кешенең сөйләменнән гаеп таба башладым. Радио диджейларының бәхете: алар мине ишетми. Кызганыч... Дәресләремне эшләп утырам. Өстәлнең теге башында сөйләп торган радио бөтен фикер-ләремне чуалтты. Белмим, ничәнче ешлык-тагы радиотапшыру булгандыр, хәер, татар радиолары исәпсез түгел инде. Чираттагы мәгънәсез уеннарын уйнаталар. Смс җибәреп катнашырга мөмкин. "Ответыгыз ошады. Күңелле звоноклар да шалтыратыгыз. Менә, мәсәлән, минемчә, син ничек дип күзалла-выңны уртаклаша аласың. Эмоцияләрем бик свежий. Бөтен правилаларны соблюдать итәбез",— дип, аңлаешсыз, ни русча, ни татарча түгел сүзләр тезеп китте яраткан диджеебыз. Ярар, мин әйтәм, ияләшеп китә алмыйдыр. Бераз тыңлап карыйм да, туры эфирга чыгып, "Гомумән, татар яшьләре ничек иң текә ял итә икән?" дип куелган соравына алардан да текәрәк итеп сөйләп бирәм. Рус эстрадасы җырларының сүзләрен "бик тәмләп" тәрҗемә кылганнар да көнгә шуны бер ун-унбиш тапкыр әйләндерәләр. Көтәм, һаман шалтыратулар кабул итмиләр. Бер манкорт икегә әйләнде. "Может булыр, может не сможем да бит. Вот... Санагыбыз техник сәбәпләр аркасында ял итә, интернет-юлламалар кабул итмибез. Вот... Ә сез, хөрмәтле дуслар, ике заяцның койрыгын берьюлы тота аласыз, урыс әйтмешли. Вот..." Их, мәгънәсезләр, рус ике телне ботка урынына болгатмый шул! Компьютерның татарча санак икәнен белү дә сез мескеннәргә берни дә бирми. Ачуым чыкканын сизми дә калдым. Бөтен дәресләремне ташлап, игътибарны радиога юнәлттем. Ул сөйләгәнне тыңлап, язып, төзәтеп утырам. Тегеләрнең бик җанлы әңгәмәләренә мин дә кушылдым. Алар гына ишетми... "Төрле городлардан килгән крутойский яшьләр. Үземнең пассажирларымның безопасностьлары өчен отвечать итәм. Нелегальный гонкалар..." Аңлавымча, бу сөйләшү машина йөртү, узышлар белән бәйле булып чыкты. Сүзләрен аңларга тырышып, мәгънәгә төшенә алмыйча калам. Ә алар һаман шалтыратулар кабул итмиләр. Чиратта ниндидер инглиз җыры уйный. Ди-джей исемен телен сындыра-сындыра булса да әйтеп чыкты. Мин язып җитешә алмадым. Рус, чит ил радиоларында татар җырлары сәгать саен уйный бит, алар да "хаклы"! Шушы арада мин дә смс хәбәр җибәрермен дип хыялланган идем, уйларым читкә китте. Үзара нәрсәдер сөйләшәләр. Әйтерсең алар туры эфирда түгел. Ниндидер диско куйдылар. "Тамашачылар, безгә кушылып сез дә бии аласыз. Әнә карагыз әле, фәлән нинди матур номерлар ясый. Хоо... без биибез!" Биеми инде... бар микән сатуда диджейларның студиядә маймылланып утыруларын күрсәтә торган радио? Алыр идем... Бәясен куя белгәннәр әле! Кыса-кыса язып, мин дә смс җибәрдем. Бөтенесенең "Сез — иң шәп радио! Сез — супер диджейлар!" ише хәбәрләр юллавына тәмам ияләшеп беткәннәр. Минем бер-ике тәнкыйть сүзе язып җибәргән смсымны яңгыратмадылар. Гәрчә шул минутта барып ирешү турында җавап килсә дә. Их, кая бара бу замана? Җәмгыять белән тыгыз элемтәдә торган мәгълүмат чараларын да тәртипкә китерә алмагач, калганына шаккатасы түгел. Радиода эшләгән кеше бераз тәнкыйтьне дә кабул итә белергә, тамашачы белән тыңлаучыны, карау белән тыңлауны, рус белән татарны аерырга, инде һичьюгы матур итеп исәнләшергә тиеш, минемчә. Ярты сәгатьлек тапшыруны кеше төсле итеп алып бара алмагач... "В принципе и так можно; и не говори; понедельниктан четвергка кадәр; определенный вакыт" дип юк-бар сөйләп утырып кына югары үрләр яуланырмы соң? Болай булса, тыңлаучылар, сизмәстән, башка ешлыкка күчеп, рус яисә чит ил радиоларын тыңлый башламасмы? Күп кешенең ни өчен татарча кыска дулкынлы радио тыңламаганнарын аңлый башладым шикелле. Болай да беткән йөрәкне ник газапларга? Язмамны мин дә нәкъ диджейлар (аларга да берәр яңгырашлы тәрҗемә табасы иде) тапшыруларын бетергән кебек йомгаклыйм: "Безнең гомер җәннәткә тиң — кыска. Кадерен белик!" Менә шуннан аңлагыз... Ашказаны моң-зары Студент вакытта, мөгаен, агачның юан башы ашказанына төшәдер. Менә мин дә бер студент ашказанының моң-зарын язып алдым әле. Дүшәмбе. 7:00. Хуҗа, ниһаять, уянды. Бүген уку 8:30 да гына башлана. Димәк, баскан килеш кенә чәйнек борыныннан чәй эчеп чыгып ычкыначак. Әй, бүген дүшәмбе, авылдан мәмәйләр алып килде бит әле. Бәхетем бар икән, атналык сорап куйыйм. Ярар, иртәдән ярты чынаяк кофе белән бер телем алма бәлеше дә җитәр. 13:40. Саран! Әле тагын бер пар утырасы бар. Акчасын жәлләп, компот белән шәңгәдә* чикләнде. 20:00. Ниһаять! Шактый вакыт кайдадыр йөреп кайткач, ике сәгать кухняда чират торгач, авылдан әни җибәргән токмачлы ашны җылытып эчте. Катык белән ит тә кереп урнашты. Ике чынаяк чәй, теге алма бәлеше дә үз урынын тапты. 20:30. Күршеләрдә авылдан килгән күчтәнәчләр белән чәй эчеп утыра. Туй булганмы шунда: чәкчәк, торт, шоколадлы конфетлар да дус-тату гына кереп китте. 22:00. Инде йокларга вакыт. Ә бу студент һаман үз тамагына хуҗа була алмый, каһәре. Бүлмәдәше әле яңарак кына авылдан кабарып пешкән өчпочмаклар, бәлешләр, сөт ризыклары төяп килеп төште. Эх, атна буе шулай дәвам итсен иде ул дүшәмбе дигәннәре... Сишәмбе. 11:30. Өстерәлеп-сөйрәлеп йөри торгач, ашар вакыт та җитте. Кызганыч, хуҗам төрле вакытта укый, мәсәлән, бүген сәгать икедән генә. Димәк, "три в одном" дигәндәй, иртәнге аш та, көндезгесе дә, ланчы да бергә булачак. Кабарып пешкән өчпочмакларны бераз кыздырып ашап, һаман шул алма бәлеше белән чәй эчеп, калганына "шөкер" итеп, өстәл яныннан кузгалдык. "Ужин"га берәр тәмлерәк нәрсә өмет итик булмаса. 21:00. Бүген 2 сәгать чират тормадык. Бүлмәдәш алып куйган иде. 1 сәгать дигәндә, кибет пилмәне әзер дә булды. Җир белән күк арасы авыл һәм кибет пилмәнендә. Әллә нинди каты камыр эченә иткә бөтенләй дә охшамаган нәрсә тутырылган "миниатюрный" гына пилмәннәр берәм-берәм юл тотты. Майонез салып җибәрсәң, студент халкы өчен (көнгә 2 тапкыр ашый торган!!!) моннан да тәмлерәк ризык юктыр. Ашказаны гына чыдасын! Бу юлы чәй белән түгел, ни кызганыч, "Алиса" дигән газлы су белән чикләнде хуҗам. Чәршәмбе. 7:30. Соңга калды! Тагын беренче парга бит укырга! Баш бетте минем бүген. Көн буе ач йөрисе булыр микәнни? Ярты чынаяк чәй җылытып җибәрде, Алланың рәхмәте, хәлләр алай ук мөшкел түгел әле! 11:40. Ура! Әбинең пенсиясеннән кысып калган 200 сум бүген минеке! Кәбестә салаты, ике порциялек төйгән бәрәңге, кәтлит, компот, чәй һәм "сосиска в тесте" бүген миндә кунакта! Әбекәйгә мең рәхмәт! Пенсияләре артып торсын! 17:00. Һаман шул алма бәлеше, өчпочмаклар белән "сыйландым". Искергәннәр инде. Тизрәк шимбә дә җитми, ичмасам. 19:00. Бүлмәдәш белән тәмле итеп карабодай пешерделәр. Супер булды бу! 21:00. Туган көннәр ел да кабатлана... Көн саен кабатлансын иде ул. Рәхәтләнеп төрле-төрле салатлар, аш, манты, печенье, конфет, баллы-баллы тортлар белән сыйланып торыр идем. Җиләк тәме килә торган чәй, соклар да комачауламас иде. Бәхетле чәршәмбе булды бу! Мәңге онытмам. Пәнҗешәмбе. 12:45. Туган көндә ашаганнар бүгенгә дә җитәдер, мөгаен. Хуҗам рәхәтләнеп йоклады, парга бармады. Теге икесен калдырып булмый инде, имтихан бирәсе бар... Каты кофе белән печенье бик урынлы булды... 22:00. Кичәге карабодай белән колбаса бик тәмле булды. Җенем сөйми шул кыздырган ризыкны! Әле колбасаның да иң очсызы — "студенческая", килосы — 52 сум! Белми ул аның нинди юллар үтеп ашказанына килеп утырганын. Үзе колбаса заводында эшләсә, мәңге ашамас иде! Ярый инде теге алма бәлеше бетте, мәңге кичермәс идем үзен! Җомга. 7:00. Бүген авыр көн көтә. Атна азагы җитте, күпме вакыйга булды. Тагын көне буе укырга кирәк! Теге 200 сумны бүгенгә калдырмады бит шунда! Иртәдән кофены кабул итеп бетерә алмыйм. Ярар, Алла кичерсен. 11:40. Бәрәңге, чәй, ике телем ипи! Студент халкына тагын ни кирәк?! Ризыкның кадерен генә белик инде, әбибабаларыбыз нинди авыр заманнарда да бирешмәгән бит! 18:00. Төс-бите качкан хуҗам бөтен үчен бүген миннән алды. Янәсе, иртәгә кайтып китеп булмый, көтелмәгән эшләр килеп чыкты. Аңа нәрсә, миңа авыр монда. Ичмасам, итле, токмачлы аш, бәлешләр ашап, ял итеп килә идем. Ходай мине бәхетсез булыр өчен яраткан икән!.. Бер чынаяк чәй белән ипине кабул итү дә авыр булды миңа. Шимбә. 7:00. Тагын беренче парга инде! "Ярар, өч сәгать кенә укыйсы" дип, хуҗам минем "сүзләргә" бөтенләй колак салмады. 14:00. Хәлләр начар дип булмый. Макарон белән гуляш бик уңышлы булды. Чәйне дә яңа ипи, кибет мае белән эчте. Их, рәхәт тә соң яшәүләре!.. 18:00. Төшенке кәеф! Уйда гел авыл... мич ашлары... Нишлисең, макарон белән гуляш ярап торыр. 21:00. Кайнар чәй, май, ипи... Һаман шул ук картина һәм йокларга!.. Якшәмбе. 8:00. Ял көнендә дә тынгы юк. Авылга кайта алмау белән килештек инде. Шуңа киртә булган эшләрне хәл итеп бетерергә кирәк, каһәре! Кайнар чәй, май, ипи... Матур картина! 15:00. Алланың рәхмәте! Мин әле яшәячәкмен икән! Менә бәхет! Менә шатлык! Хуҗам тәмле итеп итле, токмачлы аш, итле бәрәңге, алма бәлеше белән сыйлады. Нәкъ авылдагы кебек! Аш тозсызрак һәм бәлеш кабарып җитмәгән. Калганы супер!!! 20:00. Бүлмәдәш авылдан килде! Мич ашлары, сөт төяп. Алма бәлеше дә бар! Сөтләп, мәтрүшкәләп чәй эчәргә бал да бар. Тавык ите дә бар! Тагын әллә нинди тәмлүшкәләр бар! Студент ач яши дип кем әйтсен инде менә?! БӘДРЕТДИНОВА ЛИЛИЯ НАИЛ КЫЗЫ 1990 елның 11 маенда Кама Тамагы районы Чаллы авылында туган. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты татар филологиясе факультетының II курсында белем ала. Кечкенәдән иҗат белән мавыга, матбугатта еш басыла. Беренче язмасы "Идел таңнары" район газетасында 1999 елда басыла. Мөхәммәт Мәһдиев, Гомәр Бәширов, Флүс Латыйфи, Фәнис Яруллин, Илдар Юзеев, Мәдинә Маликова, Рифат Сәлах, Ленар Шәех кебек язучы-шагыйрьләрне яратып укый. Төрледән-төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулый. 2007 елда район күләмендә уздырылган "Алтын каләм" кон-курсында II дәрәҗә һәм III дәрәҗә дипломнар иясе була. Ә мин тиле... Йөрәк елый синең әйткән сүздән, Ташып чыга күздән яшьләрем. Нигә шулай? Нигә диеп кенә, Әрәм итәм тиккә яшьлегем?! Түзәр идем, әгәр тыныч кына Яраламый күңел кылларын, Аңлатсаң син мине яратмавың, Якын итеп мине тоймавың. Ә мин... тиле!.. Ә мин тиле гашыйк! Сине көтәм, төштә иркәлим. Сине үбәм, шашып назлыйм, сөям, "Мәхәббәтем минем, иркәм",— дим. Эх мин, тиле!.. Эх мин, тиле гашыйк, Томаланган нигә күзләрем? Әле һаман яңгырый колагымда Тезеп салган матур сүзләрең. Нигә диеп мине рәнҗетәсең? Ут ягасың янган йөрәккә, Бетте, әйтәм, соңгы сүзем шушы: Башка килеп сине йөдәтмәм. Кичер, димим, очрашулар эзләп, Юлларыңа чыкмыйм хәзер мин... Мәңге төзәлмәслек яра булып, Йөрәгемдә калдың, кадерлем. Сагынам Сагынам мин сине иртәләрен, Сагынам мин сине кичләрен. Синнән аерылсам, мәхәббәтем, Нишләрмен мин, әйтче, нишләрмен? Сагынам синең нурлы йөзләреңне, Сагынам мин кара күзләрне. Сагынам мин назлы тавышыңны, Сагынам мин синең сүзләрне. Сагынам мин синең карашыңны, Тулып пешкән татлы ирнеңне. Сагынам мин сине, мәхәббәтем, Сагынам бит, сагынам, кил инде-е-е!!! Сагынуым сагышларга салды, Мин бит өзелеп сине юксынам. Бу дөньяда синнән кадерлерәк, Синнән якын һичкем юк сыман. Өмет итәм назлар... Кулларыңны ал син кулларымнан, Кулларыңны ал син чәчемнән. Мин чәчелдем берчак синең алда, Башка мәрҗән кебек чәчелмәм. Оныт мине, очрашулар эзләмә, Мин оныттым сине күптәннән. Синнән назлар өмет итмим хәзер, Өмет итәм назлар бүтәннән. Ялгыштым мин сине яратып, Бик күпләрне салдык сагышка. Тик аңладым моны бик соң, җаным, Барып булмый каршы агышка. Син кагылма миңа ялгыш кына, Мин оныттым сине күптәннән. Синнән назлар өмет итмим хәзер, Өмет итәм назлар бүтәннән. Тик син генә Кемгә сөйлим тагын серләремне, Синнән башка, бәгърем, синнән башка. Сәламнәрне әйтеп җибәрермен, Синең якка очкан карлыгачка. Бәргәләнә минем йөрәккәем, Дөп-дөп тибә, сине сагынгач. Йөгереп, очып барыр идем сиңа, Ашкынып күк кара карлыгач. Тик булмый шул кабат кавышып, Сүзләр керде безнең арага. Син үзең дә рәнҗеттең бит мине, Тозлар сиптең йөрәк ярама. Безнең язмыш нигә шулай икән? Елый-елый бәгырь өзелә. Язга, җәйгә бергә кергән идек, Синсез керәм яшьлек көзенә. Әгәр миннән гафу үтенсәң, Яратканга гафу итәрмен. Ә килмәсәң минем яннарыма, Мин барыбер сине көтәрмен. * * * Күзләреңә синең бер карыйсым килә, Чәчләреңнән сыйпап, бер тарыйсым килә. Йөзләреңнән күз яшьләре булып бер тамасым килә, Моңлы бер көй булып агыласым, Көмеш сулар булып бер агасым килә. Рәсем Рәсемеңнән сиңа карыйм, Очраштылар безнең карашлар. Синсез үтте минем җәем, көзем, Үтеп бара инде салкын кышлар. Шул ук караш синдә, шул ук күзләр, Иреннәрдә һаман минем үпкән эзләр. Күпме сулар акты елгаларда, акты сулар, Сиңа карыйм, күңелемдә моңсу уйлар. Салкын миңа, карыйм күзләреңә, Күңелемдә моңсу кичереш... Әйтеләсе сүзләр әйтелмәгән, Сөйләшәсе сүзләр шул килеш. Ятим бала Күзләреңдә сагыш уты яна. Кем китерде бу дөньяга сине, бала? Шул сагышлар мине сагышларга сала, Күңелеңдә төзәлмәслек бардыр яра. Тотып кулыннан әнисен бала бара, Син әйтәсең миңа: "Әнә кара, Бар бәхете тулып торган бала. Җил-давылдан, явызлыктан, Авырлыктан аны саклап ана бара, БӨЕК АНА бара. Текәп куйдың миңа моңсу күзләреңне, Ә мин укыйм анда язылган сүзләрне: "Минем әнием кая? Кая ана?.. Ник китердең мине бу дөньяга?" Хәлең авыр синең, сабый, Юк бит беркем юатырга, Авыр чакта таянырга, Иркәләнеп кайчагында: "Әнекәем, бәгырькәем!" — диеп кенә Ташланырга кочагына. Юк бәхете инде бу сабыйның, Өметләре күптән өзелгән, Юкка чыккан, беткән, изелгән. "Уйлыйсыңмы, әни, ятим балаң барын, Канат ярмый, кош очырмый балаларын. Лаек түгел син йөртергә АНА исемен..." Шушы булды ул сабыйның соңгы сүзе. Ярат мине Гөлләремә сулар сибәр идем — Яшәү өметләре калмаган. Сөюемне сиңа әйтер идем, Тик син түгел мине аңлаган. Ярат мине, ярат, зинһар өчен! Читләп үтмә мине, кадерлем. Сулган гөлләр кебек янә сулам, Телгәләмә минем бәгырьне. Килеп керсәң иде тормышыма, Яшәү өметләре син өреп. Яшәр идем авырлыкны белми, Синең янда сөеп-сөелеп. Көн тууга һаман сине көтәм, Этәрмәче мине үзеңнән. Күңелкәем бушап елар иде, Юк, чыкмый шул яшьләр күземнән. Авылча... Мин — шәһәр кызы. Кемгәдер, бәлки, кызык күренер, мин авылны бөтенләй белмим. Шуңа күрә бәләкәй чактан ук әби-бабайлары авылда яшәгәннәргә кызыктым. Үсә төшкәч, алар авыл клубына йөрүләрен сөйлиләр иде. Их, шул клубларын бер күрәсе иде дип хыялландым. Ниһаять, югары уку йортына укырга кергәч, группадаш кызым мине үзенең авылына кунакка чакырды. Шулай итеп, мин авылда. Андагы һәрнәрсә минем өчен яңа булса да, барысына да тукталып тормыйм. Сүзем дискотека турында. Кич чыгарга җыенабыз. Мин, калада өйрәнгәнчә, мини юбка белән топик, биек үкчәле босоножки кимәкче булдым. Имеш, матур күренәм. Шунда ук кызлар каршы төште. — Кунак кызын болай да тиз күрәләр. Сразу күзгә ташланырлык булма,— диделәр. Джинс чалбар белән водолазка кидерделәр. Алтын алка-йөзекләрне салып калдырырга, телефонны алмаска куштылар. Алар күрмәгән арада телефонны кесәгә салдым салуын, тик соңыннан ул барыбер "тотмый" булып чыкты. Йөгергәндә уңайлы дип, кроссовка кияргә куштылар. — Нигә йөгерәбез? — дигән сорауга җавап бирүче булмады. — Бәлки йөгерергә туры да килмәс,— дип елмаештылар гына. Чыгып киттек. Авыл кырыена барып җиткәч кенә, дискотеканың күрше авылда икәнен әйттеләр. Монда да клублары бар. Тик аны яшьләр аз дип ачмыйлар икән. Башта зур юлдан бардык. Аннары басу аша салынган сукмакка төшеп киттек. Юлдан күренгән теге авылның утлары бөтенләй югалды. Караңгы төшә башлады. Аяк астындагы әллә нәрсәләргә абына-абына барабыз дүрт кыз. Алар кемнәр турындадыр сөйләшә, мин тыңлыйм. Ярыйсы гына баргач, сәгатькә карадым: унике тулып килә иде. Нигә шулай соң баруыбызны кызлар кыскача гына аңлатты: — Клуб унда ачыла. Башта анда бала-чагалар тула: 3—7 нче сыйныфлар. Уникедә кайтып китәләр. Аннан яшьләр килә. Теге авыл утлары күренә башлаганда, миндә инде дискотека кайгысы калмаган иде. Ике сәгать җәяү атлап, аяклар арыган, сузылып ятасы, һич югында тизрәк утырасы килә. Шуңа күрә ишегалдында тәмәке көйрәтүче егетләркызлар янында туктап тормыйча гына эчкә үттек. Ишекне ачу белән базга чумдым дип торам. Идәне астарак булган. Ярый кызлар тотып калды, чынлап сузылып ята идем. Дөм караңгы эчтә. Светомузыка юк, түрдә магнитофон янында шырпы сызып нидер эзлиләр. Музыка акыра, тик сүзләре аңлашылмый. Тырыша торгач, "Руки вверх"ның "Студент"ы икәне искә төште. Кайсы заманнан калганын белмим дә инде хәзер. Без соңга калганбыз. Тәрәзә төпләрендә урын калмаган, ә утыргыч-фәлән юк. Стенага терәлеп бастык. Караңгылыкка күнеккәч, тирә-яктагыларны караштыра башладым. Араларында нормально киенгәннәре дә, галуш һәм трико белән килгәннәре дә бар. Шундыйларның берсе килеп, биш тәңкә сорады. Җыелышалар икән, җитми булып чыкты. Юк, дидем. Чыннан да юк иде бит. Бераз торгач, тагын килде. Бу юлы медлякка чакырды. Караңгыда да күз төбендәге фингалы күренеп торган бу адәмнән курыктым мин. Кызлар: "Нормальный ул, бие", — дигәч чыгарга булдым. Музыка аркасында берни ишетелмәсә дә сөйләшергә маташтык. Акырып колагымны яра язса да сөйләндердем инде. Егет сулышын биткә өрә. Чыдарлык түгел. Җитмәсә, бер урында әйләнгән килеш уңга-сулга иелә-бөгелә билем авыртып бетте. Музыка туктамаса сынар да иде. Кызларны тизрәк тышка чыгарга чакырдым. Якындагы өйнең эскәмиясенә килеп утырдык. Рәхәт. Тыныч. Йолдызлар. Бер кыймылдамый шунда утырыр идем дә... Кызлар клуб артына чакырды. "Аны күрми китәргә ярамый",— диештеләр. Тапталган сукмак буйлап караңгылыкка атладык. Алда тәмәке утлары җемелдәп күренә. Көлешкән, сүгенгән, шешә шалтыраган тавышлар ишетелә. Оят булса да әйтим инде, минем бәдрәфнең кайдалыгын беләсем килде. Тик ул юк һәм булмаган да булып чыкты. — Әнә теге караңгылыкка барып килсәк кенә инде,— диде берсе. Шул тарафтан ике кыз килгәнен күрдем. — Егетләр булса? — Юк, егетләр ул якка бармый,— дип тынычландырды группадашым. Инде моннан соң гаҗәпләнерлек нәрсә калмаган кебек иде. Шуңа күрә тагын бер кат клуб эчен кереп карарга булдым. Тик анда озак тормадык без. Нигәдер кызлар тиз-тиз кайтыр якка җыена башлады. Клубтан чыккач, тыкрыкка таба атладык. Без йөгереп диярлек анда барып җитүгә, әллә ничә мотоцикл һәм машина клуб янына килеп туктады. Клуб алдында йөгерешә башладылар. Дөбер-шатыр килгән тавышлар ишетелде. Кызлар чыр-чу килә: кемдер елый, кемдер сүгенә. Мин башта сугыша башладылар дип уйлаган идем. Менә-менә халык балаларын күтәреп өйләреннән чыгып йөгерешә башлар кебек иде. Эндәшә алмыйм, тәнем калтырый. Коймага терәлеп бастым да каттым. Кызлар сөйрәп диярлек алып китте. — Хәзер клуб алдын "тазартсалар", авыл буйлап китәчәкләр. Тотсалар — бетте башың. Бу авылныкы түгеллегеңне аңлатып кара,— диештеләр. Авылны чыгып, басуга җиткәч кенә туктап тын алдык. Шунда көчкә: — Кемнәр соң алар? — дип сорый алдым. — Ике атна элек егетләр барып "утап" кайткан авылныкылар. Инде килмәсләр, дип уйлаган булганнар. Кире җәяү кайталмам дигән юлны ничек үткәнемне сизми дә калдым. Яткач та озак йокыга китеп булмады. Авыл дискотекасын башка мәңге күрмәсәм дә үкенмәслек булып кайттым. Җитмәсә, күрше әбиләре кунакка кайткан шәһәр балаларын тәртипсез дип ачуланып утырган булалар. Кыскасы, "Кыргый джунгли" уенында катнашасыгыз килсә, авылга — дискотекага кайтыгыз. Ә мин андый экстремалка түгел, машинага бәйләп сөйрәсәләр дә, авыл клубына барачагым юк. Күрмешне күрсәттеләр миңа анда. БИЛАЛОВА АЛИСӘ ИЛҺАМ КЫЗЫ 1990 елның 28 мартында Саба районы Кече Шыңар авылында туган. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты татар филологиясе факультетының III курс студенты. 6 нчы сыйныфтан бирле иҗат белән мавыга. Беренче иҗат җимешләре "Салават күпере" журналында басылган. Фәнис Яруллин, Роберт Миңнуллин, Зөлфәт, Мөхәммәт Мәһдиев, Нәбирә Гыйматдинова иҗатларын яратып укый. "Сабам минем — туган ягым" район күләмендә уздырылган сочинениеләр конкурсында I урын ала. "Беренче курслар" бәйрәмендә нәфис сүз буенча дипломат, "Ягымлы яз-2009" фести-валендә лауреат исеменә ия була. Әллә нинди ямансулык җирдә, Карап торам тәрәз читеннән. Тышта яңгыр, әйтерсең лә инде Туктамаска диеп ант иткән. Нигә һаман кышлар килми икән, Мин өзелеп көткән, сагынган... Һаман көзләр елый әле тышта, Кире бала, кире кыз сыман. Әллә кешеләр күңеле белән бергә Кыш та инде шулай каралган. Ак карларга төренеп яңгыр ява... Җиргә ятмый, эри яңадан. Әллә нинди ямансулык җирдә, Атлап барам юлның читеннән. Ә урамда яңгыр, әйтерсең лә Туктамаска диеп ант иткән. Сиңа киләм Еллар аша, кар-суларны ерып, Сине эзлим, иркәм, багалмам. Төннәремдә, татлы төшләремдә Сиңа таба атлыйм мин һаман. Зәңгәр күзең зәңгәр офык сыман Чакыра һаман, әйди үзенә. Атлыйм, чабам, йөгерәм шуңа таба... Мин киләмен, ә ул чигенә. Нәкъ тә менә офык шикелле син, Ничек якын, шулай кул җитмәс. ...Төшләремдә, татлы төшләремдә Сиңа атлыйм... Ә син... Син китмә! Бала чагым белән саубуллашам: Сезгә, димен, монда каласы. Мине алда озын юллар көтә, Олы тормыш — Казан каласы. Алга таба уңыш телә миңа, Бәхет телә миңа, балачак. Синдә булган якты хатирәләр Миңа һәрчак ияреп барачак. Озын юллар була сикәлтәле, Авыр чакта бул син юлдашым. Абынырга ирек бирмә миңа, Күтәреп ал, якты кояшым. Бала чагым — сүнмәс учагым син, Сагынамын сине кич, иртән. Ялгызымны ташлап китмә әле, Үстең диеп, какма әле читкә. Үзем үссәм, яшем барса да, Әле һаман сабый бала мин. Барсын ташлап, уйнап китәр идем, Яланаяк шушы җирдән мин. Мин бәхетсез диеп әйтер өчен, Ашыкма әле, дустым, ашыкма. Бу дөньяда яшәвебез белән Без бәхетле инде тормышта. Шөкер кылыйк һәр иртәләр саен, Күреп күктә кояш көлгәнен. Йә булмаса йомшак җилләр исеп, Безнең биттән үбеп йөргәнен. Тупырдатып басып йөри алгач Кара туфрак, яшел чирәмгә. Үз телебездә сөйләшәбез икән, Без бәхетле, димәк, бүгенгә. Сагынып кайтыр туган ягың булса, Әти-әни һәм дә сөйгән яр. Без бәхетле, димәк, бу дөньяда, Бәхет өчен, димәк, туганнар. ВӘЛИЕВА АЛСУ ФӘРИТ КЫЗЫ 1990 елның 18 мартында Казан шәһәрендә туган. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты татар филологиясе факультетының III курсында белем ала. 3 нче сыйныфта беренче шигырен язганнан бирле иҗат белән мавыга. 8 нче сыйныфта укы-ганда, матбугатта беренче шигыре басыла. Дәрдемәнд, Гадел Кутуй, Ленар Шәех кебек шагыйрьләрнең шигырьләрен яратып укый. Районда чыккан "Энҗе бөртекләре" җыентыгына шигырьләре, райондашлары турындагы китапка мәкаләсе кертелгән. Дәрестә утырганда коелган уйлар... Ап-ак жалюзи... тәрәзә... Кечкенә генә ярык... Шул ярыкка карап торам: Сыйган бар дөнья ничек?! Әнә еракта светофор: Бермәл яшел ут яна. "Тормышта да шулай бит", — дип, Мин берүзем уйланам. Кайдадыр яшел ут янса, Кайдадыр яна кызыл. Дәшә кебек җиһан миңа: "Хәзер юлны чык, кызым". Чү! Светофор күренми, Инде ни хәл кылырга? Белмим, әллә чыкмаскамы, Белмим, әллә чыгарга?! Сабырлык килә ярдәмгә: "Балам, түз", — дия миңа. Тормыш трамвайлары үтәр дә Юллар ачылыр сиңа. Зур игътибарлылык Бер пар буена утырдым, Тирә-якны күзәтеп. Бүгенге ялгышларымны Уйларымда төзәтеп. Бер әйбер дә күз уңыннан Инде читтә калмады. Тик, нигәдер, күренмәде Укытучы журналы. Уйлавымны дәвам иттем, Күзәттем мин барсын да. Тик чыгып киткәндә күрдем: Журнал булган каршымда! Тәрәзәгә баккан. Үзе уйга баткан. Күпме гомер аккан!.. Тәрәзәдә — гомер. Һәр кешегә бер. Тик кадерен бел!.. Юк, караңгы түгел, Курыкма. Вакытлыча яктылык юк. Онытма! Диалог... Бармы соң минем кебекләр? И каләм, сиңа дәшәм! Ак кәгазьгә нидер сызып, Каләм дуслар эзләшә. Ялгыз түгел мин, кулымда — Минем дустым — каләмем! Һич үкенми аның белән Яңа язга керәмен!.. Авылга кайту Ара ерак булса да, Менә тагын мин юлда. Сагынуны басарга Кайтып киләм авылга. Күзләрем — тәрәзәдә, Кояш карый ерактан. Бер-бер артлы моңлы җырлар Яңгырыйлар колакта. Тормыш ага шул көенчә, Безгә карап туктамый. Күңелеңдә буран диеп, Җәен ап-ак кар яумый! Юллар илтә еракларга, Кавыштыра, аера. ...Тик кич җитүгә барыбер Кояш тиеш баерга!.. Үзем булып Кичә күрдем: син урамда Гүзәл белән сөйләштең. Шулай узып бара идем... Мин Гүзәлдән көнләштем. Аныкы төсле киемнән Синең яныңа килдем. Син миңа бер карадың да Бары шаркылдап көлдең. Ләйлә кебек вак-вак атлап, Артыңнан куып җиттем. Син сәлам генә бирдең дә Үз юлың белән киттең. Гөлнар кебек биесәм дә, Син миңа карамадың. Энҗе кебек шигырь яздым, Укыдың — яратмадың. Бүген менә синең янга Мин үзем булып килдем. Сине яраттыруның мин Серен тик бүген белдем! ВИЛДАНОВА АЙГӨЛ ФӘРГАТЬ КЫЗЫ 1988 елның 2 декабрендә Кама Тамагы районы Балтач авылында туган. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты татар филологиясе факультетының IV курсында белем ала. 6—7 нче сыйныфтан бирле иҗат белән мавыга. 7 нче сыйныфта укыганда, рай-он газетасында "Журналист буласым килә!" дигән мәкаләсе басылып чыга. Һади Такташ, Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев, Фәнис Яруллин, Фәй-рүзә Мөслимова иҗа-тын яратып укый. Район күләмендә үткәрелгән "Алтын каләм" кон-курсында III (2002) һәм II (2003) урыннар яулый. Тыйнаклык — Һәй тиле, оялып торган буласың тагын, тыйнак, имеш... — Нишлим соң? Тәрбиям шундый. — Китсәнә, сөйләмә юкны. Замана артыннан бар, тыйнаклык хәзер "не в моде". Алай яшәп булмый! Абау, бу ни соң? Ә-ә-ә, эчемдә ике Айгөл сөйләшә икән: берсе тыйнак, икенчесе тыйнаклыктан ерак булган Айгөл. Тыйнаклык... Бу хакта күп уйладым мин. Хәзерге тормышта кулланылыштан төшеп бармыймы икән бу сүз?! Әллә мин ялгышаммы? Тый-наклык... Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә "тыйнаклык" сүзе болай аңлатылган: "Үзен мактарга, күрсәтергә тырышмаучан, әдәпле, басынкы, тәртипле, тотнаклы, үзен тота белә торган". Башта үзем белән сүзлектәге аңлатманы чагыштырам: туры килгән яклары аз түгел. Тик шулай да үземне тыйнак дип әйтә алмыйм. Соңрак тирә-ягыма күз салам. Егетләр белән кызлар арасында булган мөнәсәбәтләрне күзәтүләрем, көндәлек уйлануларым, телевизор караганда туган фикерләремнән чыгып шундый нәтиҗә ясыйм. Телевизордан көн-төн тәмәке тартучы, ярым шәрә хатын-кызны күргәч, күпләр миңа да шулай ярыйдыр дип, алар кебек кылана торгандыр. Ярый ла әти-әни вакытында нәрсә ярый, нәрсә ярамый икәнен төшендерә алса! Ә үзе дә тәмәке тартучы, хәмер эчүче ана баласы булсаң?! Дуслар, танышлар белән дә бу темага сөйләшүләр күп була. Авызына тәмәке капкан, кулына сыра банкасы тоткан, сөйләмнәрендә бер җүнле сүз булмаган егет-кызлар нәфрәт тудыра. Баланы мәктәп, укытучы тәрбияләргә тиеш дигән караш яши. Ай-һай, беренче чиратта, әти-әни тәрбияләргә тиеш түгел микән?! "Оясында ни күрсә — очканда шул була" гыйбарәсе туры килмиме икән соң бу очракта?! Хәер, һәр кешенең үз эше, һәр кешенең язмышы үз кулында. Артык оялчан да булырга ярамый, бар нәрсәнең чамасы булырга тиеш, хәтта оялчанлыкның да диләр бит. Ә сез ничек уйлыйсыз? Ау-у-у-у... Тыйнаклар, сез кайда?! Бирә дөнья кирәкне Әллә нинди үзәк өзгеч вакыйгалар белән очрашырга туры килә адәм баласына! Шаккатырлык хәлләр, аяныч язмышлар... Иншалла, илебез тынычлыкта яши, тик шуңа да карамастан тәүлегенә йөзләгән, меңләгән кеше фани дөнья белән хушлаша. Ахырзаман галәмәтләреме бу? Аллаһы Тәгалә үчеме? Шулай беркөнне укудан соң өйгә кайтып барам, күрше бүлмәдә яшәүче Настяның горурланып тәмәке тартып торуына тап булдым. Әллә нишләп киттем, "Балалар укыта түгелме соң бу?"— дигән уй яшен тизлеге белән башымнан үтте. Янына ук килдем, зәһәр тәмәке исеннән күңелем болганып, башым әйләнеп китте, шулай да әңгәмә корырга булдым: — Настя, күптәннән никотин белән дуслаштыңмы? — Унберләрдә укыганда... — Биш-алты ел дигән сүз бит бу. Бала табасың булса нишләрсең? — Вакыты җитсә ташлармын. — Ә мәктәптә нишлисең? Тартмыйча түзәсеңме? — Бөтен укытучылар коллективы белән чыгып тартабыз, укучылар — бер якта, без — икенче... Рус әйтмешли, "дожили". Укытучысы белән бергә тәмәке тарткач, үрнәкне кемнән алырга тиеш бала? Кайчакларда "сыйланып" кайтучы әти-әнисеннәнме, әллә җыен ярамаганны күрсәтүче зәңгәр экраннарданмы, әллә шәрә хатын-кызлар төшерелгән газета-журналларданмы? Бер карасак, хәзерге буынны да гаепләп булмый кебек. Аннан яшьрәк булсам да, Настяга: "Мин сине кызганам, кызганам синең ата-анаңны, туачак балаларыңны, укучыларыңны, синдәй оят, әдәп-әхлак кагыйдәләрен белмәүчеләрне яшәтүче бүгенге җәмгыятьне",— дип әйтәсем килде. Шундый бик үк сәламәт булмаган мохиттә әти-әниемнең дә, туачак балаларымның да йөзләрен кызартмаслык итеп яшәргә Аллаһы Тәгаләдән көч сорап, үз бүлмәмә кереп киттем... Шайтан тартмасы Һәрберебезнең өлкәннәрнең телевизордан зарлануларын ишеткәнебез бардыр. "Шайтан тартмасы", "аздыргыч", "колдун". Шуңа да карамастан үзләре дә, сериаллары башланырга биш-ун минут кала, шул "колдун" янына җайлабрак килеп утыралар. Хәл белергә керүчеләр белән дә шул узган серияне анализлап, сериал дәвамын фаразлап вакытларын үткәрәләр. Әбиләр генә түгел, мин дә җенләнәм ул "телик" белән. Аеруча "Кәеф ничек?", "Музыкаль терапия", "Йолдызлар яңгыры" һәм башка шуның ише тапшырулар ошый, яңа җырлар, матур клиплар, яшь җырчылар. Европалашу татар музыкасы сәнгатенә дә үтеп керде. Бер яктан карасаң, бу сөендерә, чөнки күп яшьләргә сикертә торган җырлар кирәк, ә чит ил хитларын тыңлаганчы, үз җырларыбызны тыңлау мең өлеш артык. Ләкин, беренчедән, татарларга гына хас булган "моң" төшенчәсе юкка чыга бит, җәмәгать. Уйланырлык урын бар. Икенчедән, артистларның ярымшәрә килеш сәхнәгә чыгулары бөтенләй хәлдән яздыра... Шортик, кыска итәк, "йокы күлмәге"нең урыны (башкаларда эшем юк!) татар сәхнәсендә түгел. Бик кияселәре килсә, дискотекаларда, клубларда кисеннәр. Кешеләрдән оялмасыннар да, ди, ә үз әти-әниләре, әби-бабайлары нишләргә тиеш?! Алар янына нинди йөз белән кайтып керергә кирәк? Алары да бер сүз әйтмиләр, каршы килмиләр микән? Акча, шоу-бизнес, карьера бәласеме бу? Артка утыртырлык хәлләр!.. Хәзерге тапшыруларны өлкәннәр янында карап та булмый: йә оялып үзең чыгып китәсең, йә телевизорны сүндерәсең. Әти әйтмешли, ботларыннан сөйрәп чыгарып ташларга шуларны! Россия сериалларын, совет чорындагы киноларны ник күрсәтмәскә икән?! Нинди матур эчтәлекле, тәрбияви максат белән төшерелгән киноларыбыз күпме бит безнең! Ретро җырларны да ешрак эфирга чыгарсалар иде. Алайса, "Яңа гасыр" каналында да белем бирә торган, бөтен гаилә белән утырып карарлык тапшырулар бармак белән генә санарлык бит. Тәмәке, аракы, ялангач хатын-кыз, тәртипсез тормыш рәвешләре... Татар концертларында колгага тотынып биюче кызлар, татарчага тәрҗемә ителгән сериалларда суеш-үтереш, сөю-кочулар. Әйтерсең лә күрсәтерлек башка әйберләр юк! Заманага гына сылтыйбыз да бит... Ай-һай, шулай микән?.. Р. М. Салкын җилләр керде дә, Араларны өзде дә, Мине ялгыз иттеләр, Сине алып киттеләр. Синең кебекләр сирәк. Нәрсәгә андый йөрәк? Андый йөрәк булуыннан Булмавы хәерлерәк... Шулай көннәр үттеләр... Сине ялгыз иттеләр. Төшеңдә дә мине күреп Үкенерлек иттеләр. Кирәкми андый йөрәк, Ышанычлысы кирәк. Андый йөрәк булуыннан Булмавы хәерлерәк!.. Шулай еллар үттеләр, Башканыкы иттеләр. Күңелдәге иң саф хисләр Сиңа карата иделәр. Йөрәге дә ят аның, Синең йөрәк — серлерәк... Андый йөрәк булуыннан Булмавы хәерлерәк... Кирәкми... Менә кабат таныш күзләр, Тик үпкәле инде сүзләр. Сүзләр җанны телгәли... — Булды. Җитте. Кирәкми... — Сәлам! Сиңа кабат килдем, Гафу, берни әйтми киттем. — Минут. Секунд. Сәгать йөрми. Дәшмә. Булды. Кирәкми... — Сикәлтәле юллар үттем, Кояш чыгар диеп көттем... Яңгыр гына сибәли... — Тукта. Булды. Кирәкми... — Карарсың, бәлки, уйлап? Булмый башканы сайлап. Кулың таҗлар өзгәли... — Беләм. Ләкин кирәкми... — Хәтерлисең айлы төнне? Гашыйк иттең шулчак мине. (Күз яшьләрен сөрткәли...) — Оныт. Җитәр. Кирәкми... "Ярар",— диде егет. Китте. Менә кабат көзләр җитте. Кабат яңгыр сибәли... — Җитәр, дим бит... Кирәкми... Гөл сынды кулларда. Атылды йолдыз да — Еракка, еракка атылды... Көн туды, кич булды, Гомер үтә торды, Тик йөрәк ярсыды, ярсыды. Ни булды, әй Кеше? Әллә соң синең дә Кулыңда көзгеләр ватылды? Ватылды, коелды, Иң нәни кисәге Еракка, еракка атылды! Тып та тып, тып та тып... Күз яше тама да, Сөртәсең тиз генә ашыгып... Чит-ятлар күрмәсен, Көч табам, күрәсең, Китсә дә йолдызым атылып... ГАЗИЗОВА ФӘНСИЯ МӨДӘРРИС КЫЗЫ 1986 елның 4 октябрендә Әтнә районы Әйшияз авылында туган. 2009 елда Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының татар филологиясе факультетын тәмамлый. Мәктәптә, югары сыйныфта укыганда, шигырьләр яза баш-лый. Ши-гырьләрен университетка укырга кергәч кенә бастыра башлый. Әмирхан Еники, Мөдәррис Әгъләмов, Илдар Юзеев, Марсель Галиев кебек язучы-шагыйрь-ләрне яратып укый. Иҗади хыяллары зур, аларны чынга ашырырга омтыла. Сөю җылысы Ярсу язлар бүләк итте сине, Сөюемнең тәүге таңында. Күз карашың мине сихерләде, Елмаюың калды җанымда. Ямьле җәйләр янә очраштырды, Үрелделәр җаннар гөл булып. Сайрар коштай гашыйк күңел җырлый, Безнең сөю матур җыр булсын. Кулларымда — кулларың җылысы, Йөрәк җылың, сөю җылысы. Шашкын хистән, олы бәхетемнән, Шатлыгымнан килә елыйсы. Көзләр белән килә сары сагыш, Коела яфрак, карый кояш сүлпән. Ныгый барган чын мәхәббәт хисе Мондый сынауларга әзер күптән. Ак кар-бураннарда юллар салдык, Безнең эзләр һәрчак янәшә. Якты караш, назлы сүзең белән Күңелемне җылытып яшә. Гашыйк булу өчен күп кирәкми, Йөрәк сайлый үзенә кирәген. Меңнәр арасыннан эзләп таба, Беләсе иде сөю серләрен. Нигә диеп шашып тибә йөрәк? Яшәү өчен хокук даулыймы? Шулай ярсып тибеп, дулкын биреп, Үзенә дигән тиңен яулыймы? Җавап эзләп баш катырмыйк әле, Ә яратыйк, дуслар, яратыйк. "Сөю — газап", "сөю — юк"лардан Йөрәкләрне безнең аралыйк. Һәркемгә дә килә сөю хисе, Күңелләргә иңә нур булып. Күзләребездәге шул яктылык Мәңге янсын якты, зур булып. Өмет елгасы Хисләр белән күңел тулган чакта Ашкынамын, елга, синең янга. Ялгызлыктан, авырлыктан качып Сыенамын синең текә ярга. Тыныч кына мине каршылыйсың, Синең җылың миңа агыла. Көзге кебек якты йөзләреңдә Серле елмаюың чагыла. Кулларымны сиңа таба сузам, Синең яшьтән алар чылана. Тәнем буйлап салкынлык йөгерә, Туктап-туктап йөрәк тын ала. Авыр уйларымнан газапланып, Җаным белән сиңа ташланам. Чистарынып яктырадыр күңелем, Тормыш шулай янә башлана. Авыр чакта сиңа егылдым мин, Ә син мине, елга, терелттең. "Дөньядан китәргә иртә", диеп, Шифалы суыңны эчерттең. Хәзер көн дә синең янга киләм, Серләремне сиңа сөйлимен. Күңелемнең тибрәр кылларында Акрын гына моңнар көйлимен. Күктә янган йолдызларны санап Канатланам синең яныңда. Батыр йөрәк тибә күкрәгемдә, Томаннар юк син бар чагында. Йолдыз-матуркайлар яктысында Син ялтырап, елга, агасың. Минең йөрәгемә өлге булып, Син гомергә кереп каласың. Нигә шундый бәхетле мизгелләр Озак бармый икән соң алар? Хәзер минем яраланган җанны, Өметсез күңелемне кем аңлар? Яраланды күңелем бер иртәдә, Елга дусның булмавын күреп. Явыз, кара җаннар харап иткән, Аның агар юлларын бүлеп. Башка юлдан киткән елга җаным. Бүтән сулар аны йотканнар. Ирексезләп аның изге җанын Кара дулкыннар ныклап тотканнар. Озак чаптым сине эзләп ярдан Таба алмам, бар да соң инде. Сине мәңгелеккә югалтудан Күңелемә корымнар иңде. Күзләремдә синең тамчыларың, Җаным диңгезләргә ташлана. Бәргәләнә чыгу юлын эзләп, Кара дулкыннарда адаша. Минем инде хәлем бетте, елга, Диңгез барыбер көчле, ул җиңде. Мин упкынга тәгәрим...Таныш агым! Елга дустым, җаным, бу синдер. Безне хәзер берни аера алмый, Без мәңгегә бергә калабыз. Дулкыннарны җиңеп, горурланып, Якты юллар сала барабыз. Пар булып биеккә менәрбез, Яңгыр булып җирләргә иңәрбез, Якты кояш булып күкләрдән Бөтен Җир йөзен без иңләрбез. Мин бит омтылмыймын дәрәҗәгә, Бары хисләремнең ташкынын Түгелдерәм дәфтәр юлына. Йөрәктәге әрнү-югалтулар Күз яшьләре белән юыла. Юылмый күңелең каралыгы, Тиз генә акларга теләсәң дә, Заманага сылтап гаепләрне, Ярлыкаулар сорап теләнсәң дә. "Яратамын, синсез яши алмыйм",— дисең. Дөресме соң синең сүзләрең? Күзләреңә карыйм — алдашасың, Очкынсыз бит синең күзләрең. "Шашып тибә йөрәккәем, — дисең. — Син дип тибә минем йөрәгем". Алдама әле, кирәк түгел миңа Вакытлыча сөйгән йөрәгең. ГАЛИУЛЛИНА ДИЛӘ ФӘРИТ КЫЗЫ 1987 елның 20 октябрендә Нурлат районы Кы-чыт-канлы авылында дөньяга килгән. Татар дәүләт гуманитарпедагогика университеты татар филологиясе факультетының V курс студенты. Беренче иҗат җимеше, 9 нчы сыйныфта укыганда, район газетасында басыла. Әмирхан Еники, Мәдинә Маликова иҗаты белән кызыксына. Дистәдән артык хикәя һәм бер повесть авторы. Серле кунак ("Чәчәк сатучы язмалары" циклыннан) Уянып киттем, кая соң мин? Уф, эштә икәнмен. Инде баскан җирдән дә, утырган җирдән дә йоклап китәм. Чын, күзләрем йомыла башлаганын да сизмим, төш тә керми. — Кара, чәчкәләремне урлап чыкмасыннар тагын, Алла сакласын... Кактус монда, ике драцена, почмактагы фикус та биредә. Ә суыткыч ачылмаган бугай, букетлар урынында, розаларым да селкенмәгәннәр. Кара, дустым, болай ярамый. Бер көн кермәсләр, икенче көнне... Ә өченче көнне... Күз алдыма китерергә дә куркыныч. Ярый әле фәрештәләрем бар, менә хәзер дә уяттылар... Сәгать ничә соң дип, телефонга үрелдем, аһ, мөртәт, анысы да сүнгән. Шулай була инде ул! Мал хуҗасына охшамаса, хәрам була, ди. Ул да йокыга талган — зарядкасы беткән. Нигә кешенең дә зарядка җыя торган җайланмасы юк икән?! Ашамый да торып була, эчми дә чыдыйсың, ә менә йокыны, йокыны җиңеп булмый... Күзләрең әлҗе-мөлҗе килә дә... китәсең. Изрәпләр китәсең... Әй, рәхәт тә соң йокы мизгелләре! Йокы, йокы!!! Ә алай да сәгать ничә икән соң? Ишек төбенә чыктым. Монда зур абыйлар "таксовать" итәләр. Сәгать булмый калмас, сорарга кирәк. Тик йөрәк җитми, шикләндерә... Алар поезд көтәләр инде, шуннан коелган халыкны каршы алалар. Ярар, үзенә бер кәсеп, ипиләре... Тәк, тәк, уйлыйк әле, кайчанрак китәләр иде соң? Сәгать унберләрдә йә дүртләрдә. Димәк, вакыт шул тирә. Йа Раббым, берәр сатып алучы кереп миңа вакытны әйтсен иде... Әһә... Аяк тавышлары ишетелә, берсе кереп килә бугай. Ишек ачылып та китте, табигатьнең бер могҗизасымы, хатасымы пәйда да булды. Утырган урындыгымнан чүт мәтәлеп төшмәдем... Кыяфәтен күрсәгез: кыска чалбар кигән, җитмәсә аны күкрәгенә хәтле күтәргән, әле ул сырган чалбар. Әйе-әйе, нәкъ минем бабайныкы төсле. Ә башында — соргылт (хәзер каралган инде) эшләпә. Аны түбәсенә генә элгән. Ә йөзе май кояшы төсле: кырынган, чиста күренә. Өсте-башы көлке күренсә дә, бомжлардан килгән яман ис аңкымый. — Исәнмесез, гүзәл кыз! Мине тиледер дип уйлыйсыздыр инде! Уйлагыз, уйла! Барысы да шулай уйлый... Әмма нык ялгышалар, мин алардан да, сездән дә күпкә акыллыракмын, — диде дә көлеп җибәрде. Сүзсез калдым. Ни көләргә, ни еларга белми басып торам. Моңсуланамы соң, әллә шатланамы? Һич әйтеп булмый. Акыллы дисәң, акыллы түгел, тиле дисәң, хәтере калыр. Ә елмаюы сабыйларча саф, керсез елмаю... Күзләреннән нур бөркелә. Бәлки, нәкъ шуңа да, бу дөньяга яраклаша алмыйча, үз дөньясы эчендә яшидер. Күренеп тора: бу кешегә букетың да, чәчәгең дә кирәк түгел. Тик минем күзләремә төбәлеп карап тора, үзе сары кәгазьчегенә бер сөям каләме белән нидер сызгалый. Сабыр төбем корыды: — Абый, —мин әйтәм, — бу — чәчәк кибете, монда йомышлар белән кермиләр, әнә өегездә иркенләп язарсызсызарсыз. — Юк-юк, акыллым, зинһар селкенмәгез! Мин сезне рәсемгә генә төшерәм, курыкмагыз. Мондый илаһи гүзәллекне күреп, битараф калып буламыни?! Үзем куркам, шикләнәм, тик кызыксынуым көчлерәк: үрелеп-үрелеп кәгазьгә карыйм. Могҗиза! Тораташтай каттым да калдым. Өч секунд эчендә шундый сәнгать әсәре тудырган. Теге сары кәгазьдән миңа охшаган кыз карап тора. Каплаган да куйган мин инде: кара кашлар, күз-ләр, керфекләр, иреннәр, хәтта башын сулгарак янтайтып торулары да минеке, күз карашын да кәгазьгә күчерә алган. Гаҗәпләнү катыш курку белән кәгазьгә үрелдем, теге абый үз чиратында яшен тизлеге белән тартып та алды. Курыктым: адәми затмы бу, җенме? Сәгать ничә икәнен дә белмим. Әгәр төнге унике булса... Бу вакытта җеннәр, кеше сурәтенә кереп, иманнан тайпылдырып йөрер, ди бит... Теләсә кайчан сурәткә төшеп йөрергә дә ярамый, ди... Әллә ниләр искә төшеп өркеп беттем. — Абый, зинһар, дәвам итмәгез! Җитте! Барыгыз, ишекне биклим! — Хәзер, хәзер, сеңлем. Бер секунд, төгәллим,— дип, ашыга-ашыга сызгалый. — Җитте, рөхсәтсез-нисез кердегез дә рәсемгә төшерәсез. Бәлки, башта миннән сорыйсы булгандыр?! Ямьсезләнмәгез! Шулчакны кунагым, кибетне иңгә-буйга айкый-айкый, сикерә-сикерә җырлый башлады. Җир тетрәүләрең бер якта торсын! Шкафлар селкенә, вазалар, савытлар җимерелә дип торам. Үзе елмая, үзе җырлый, ә күзләре елый иде... Сискәнеп киттем, аңыма килгәнче: — Pardon! — дип чыгып та китте. Җилләр исте абзыйдан. Әй, нишләдең инде син, Дилә? Бәлки, аның берәр тирән кайгысы булгандыр, ә син, йөрәксез, тыңламадың да, сорашмадың да... — Ярый, тагын берәрсе кергәнче, ишекне бикләп куйыйм, —дип чыксам, теге абый баскычка утырган да рәсемне төгәлли... Җанын тынычландыра, ярасын ямый иде ул. Күңелем тулды. Инде бу кешегә ачуым да, шикләнүем дә узган иде, әкрен генә иңенә орынып: — Гафу итегез, каты кагылдым бугай... — дидем кыюсыз гына. Рәссам абый тавышсыз гына елый иде... Яңа закон ("Чәчәк сатучы язмалары" циклыннан) Сәгать төнге берләр... Гадәттәгечә эштә букет ясап маташам. Хәзер монысын гына оештырып куям да ишекне бикләп язарга утырам. Букетны ясап бетерүем генә булды, ишек ачылды, аннан алтмыш яшьләр тирәсендәге бер абзый килеп керде. Өстендә — спорт курткасы, аягында — кроссовкалар. Бик арыган. Аның мөлдерәмә соргылт күзләрен күрсәгез! Әйтерсең лә кечкенә баланың иң кадерле, иң газиз әйберен тартып алганнар да сабый, гаҗиз булып, синнән ярдәм сорый. Күңеле тулган иде абзыйның. — Кызым, борчыйм инде үзеңне. Ләкин мин чәчәк артыннан да, гөл артыннан да түгел, ә күңелемне бушатырга гына кердем, — диде дә тын да алмыйча сөйли башлады. — Менә, кызым, оныгыма бүләк алырга дип, Яшел Үзәннән Казанга юнәлдем. Без бит инде олылар гел акча саныйбыз. Автобус, газель йөреп тора, юк, электричка арзанрак дип шуңа билет алдым. Килдем, Казанның зур кибетләрендә йөрдем. Яратам мин шулай карап йөрергә! Ник дисәң, мин Петербургта яшәгән кеше!!! Мәскәүдә дә яшәп алдым. Сүзара әйтеп узыйм, Петербург белән Казан халкы охшаган. Узып баручыга сорау белән мөрәҗәгать итсәң, җанын ярып бирердәй итеп аңлата ул, озата барырга да әзер. Ә Мәскәү халкы корырак, аннан мәгълүмат алам димә инде, мөрәҗәгать итсәң дә, карап тора да авыз ачып сүз әйтмичә борылып китеп бара. Эх, артыннан куып тотып селкисе килә. Анда да ял көннәре шулай кибетләрне урый-урый үтә иде. Рухи ләззәт алам, кызым. Ул зур кибетләрдә бит теләсәң нинди бүлеге бар. Китап, гыйлем, фән дөньясына чумасың килә икән, китаплар бүлегенә керәсең. Шампунь, гель, кырыну өчен кирәк-яраклар кирәк икән, күршедә генә. Косметика бүлеге, аптека да бар, тамак ялгап алу өчен кафесы да шунда... Кием-салым карарга да хирыс инде үзем. Күңелемә, җүләр әйтмешли, пәриемә ошаганын киеп тә карыйм әле. Шулай йөри-йөри көн үтә дә китә. Ә тагын андагы ялтырап тора торган зәвык ошый... Аннан... көзгеләр — үзеңне алдан да, арттан да, яннан да күрә аласың... Абзыйга рәхәт, ә минем бит әле "Җидегән чишмә"не укыйсы бар, рус теленнән контроль эшкә әзерләнергә, семинар бар, язылып бетмәгән доклад белән хикәям дә көтеп ята... Шуларны уйлап, авыр сулап куям... Ул да сизде ахры: — Кызым, карт җүләрне гафу итә күр. Күрәм: эшең бик тыгыз, — дип, өстәлдәге китап һәм дәфтәр битләренә күз төшерде...— Читкәрәк киттем, әйтәсе сүзем башка иде бит. Хисләнеп китәм инде, тыңлаучы булса, сәгатьләр буе лыгырдыйм, — ди, әйтәсе сүзем калмасын дигәндәй.— Менә, кызым, унсигез дә утыздагы электричкага соңга калдым шул кибетләрдә йөри-йөри. Ә киләсе электричка иртәнге дүрттә генә. Ярар, мин әйтәм, хәзер билет алам да тыныч кына вокзалда көтеп утырам... Пригородный вокзалда салкын, тегесе — глауныена киттем. Бусага төбендә беравык шаккатып басып карап тордым. Ишек кырыенда кем утыра дисезме? Юк, сакчы түгел, ә вахтерша. Җитмәсә, ул акча да сорый... Мин аңламыйча торам бит әле... Ничек инде? Мин бит инде билет алдым дип аңлатып күрсәтәм. Юк, мәрхәмәт тә юк, иман да юк. Бик тәфсилләп аңлатты: монда бушлай ерак сәфәргә җыенганнар гына төн куна ала икән. Ә башкалар егерме биш сум түләгәннән соң гына керергә хокуклы. Башыма суктылар дип торам. Моның белән бәхәсләшә башладым. Ничек инде, дим, ә без урамда кунабыз буламы инде?.. Әгәр минем егерме биш сум акчам булмаса, нишләргә тиеш мондый яңгырлы төндә... Вокзалда куну өчен акча түлә, имеш. — Абзыйның сулышы купты, шундый кызып сөйли ул, хәтта сулыш алырга да оныта бугай. — Кызым, менә синеңчә ничек: гаделме, дөресме инде бу? Гомер бакый сәфәрчеләр ял иткән, билет алып, үз вакытын көткәннәр һәм беркем дә акча сорамаган. Теге ханымга "бигрәк инде" дип авыз ачкан идем: — Әй абзый, егерме биш сумыңны жәллисең!— дип күтәрелеп бәрелде. — Соң, мин әйтәм, сиңа ул егерме биш сумны алмый калганнан ни була? Миңа куштылар, имеш. Шул. Кертмәде, мөртәт. Юк, минем кесәдә анлык кына акча бар, әмма җан әрни, принциптан булса да түләми керәчәкмен. Абзыйның үҗәт, үзсүзле булуы ошый миңа. — Соң шуннан, абзый, ни эшләргә уйлыйсыз?— дим. — Кызым, анда берничә ишек, һәр бүлегендә берәр ханым утыра. Әмма алар да кеше бит. Сәгать икеләргә таба йокы басачак үзләрен һәм черем итә башлаячаклар. Шул арада кереп китәргә исәп, — диде дә кеткелдәп көлеп җибәрде. Йөзе яктырып, нурланып китте. Ярты сәгать элек булган ачудан берни калмаган иде: — Кызым, сабырлыгың өчен рәхмәт, тыңлап утырдың, фикерлисең дә бугай. Йөзең дә ачык, күңелең дә киң. Башка берәү булса, йөрмә буталып, дип куып чыгарыр иде. Тик, хәерчегә ямаулык бирсәң, күлмәклек сорый башлый дигәндәй, тагын бер үтенеч бар әле. Син Казанда каласың, кызым. Бел әле: кайсы җүләре шундый канун керткән икән?! — Ярар, абый, тырышырмын, — дип озатып калдым. Иртәгә, Алла теләсә, тимер юл вокзалы администрациясенә кереп чыкмый булмас дигән фикерләр белән "Җидегән чишмә"гә тотындым. Кара инде, бүген дә ике тулып килә, ә мин әле эшкә утырам гына. Ярый, пенсиягә чыккач йокларбыз әле. ГАРӘФЕТДИНОВА АЛИЯ РАДИК КЫЗЫ 1989 елның 13 июлендә Казан шәһәрендә туган. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты татар филологиясе факультетының IV курс студенты. Беренче шигырен 9 нчы сыйныфта укыганда яза. Җыр сәнгате буенча күп тапкыр җиңү яулый. Район күләмендә "Татар кызы" конкурсы җиңүчесе. Сөйгәнемә Минем йөрәк синең өчен тибә, Синең өчен яши һәм яна. Карашыңнан беләм, яратасың, Карама алай миңа, карама. Сине күргәч, югалып калам, Башым җуям, кат-кат уйланам. Ә әгәр дә озак күрми торсам, Сагына башлыйм сине, юксынам. Синең әйткән сүзләр гади түгел, Илаһи көч бирә ул сүзләр. Карашларың һаман күз алдымда, Нидер әйтә миңа ул күзләр. Әйтә алар: "Шашып яратам!" — ди, "Синсез яши алмыйм, сөям!" — ди. "Көннәр, айлар буе күрми торсам, Мин кабынам, ярсыйм, көям",— ди. "Яратам!" — дип кычкырасым килә, Газаплыйсың мине син нигә? Таратасым килә уйларымны, Авыр чакта җырлыйм җырларымны. Авырмыни аңлау мәхәббәтнең, Яратуның нәрсә икәнен? Акылымнан язам һәм яратам Бары сине, сине, сөйгәнем! Солдат егеткә Менә бүген соңгы кабат кочып, Соңгы кабат күзгә карадың. Соңгы кабат иренемнән үптең, Ә урамда буран дулады. Назлы иде шулчак синең караш, Йомшак сулыш битне иркәли. Тик тынлыкны бозып, сыкрый-сыкрый, Еш-еш кына йөрәк типкәли. "Тиздән кайтырмын мин, син көт!" — дидең, Башка берни дәшми кузгалдык. Ә мин сабыр гына риза булып Суздым сиңа чиккән кулъяулык. Китеп бардың кинәт. Кабат тынлык. Яшь атыла күздән, мин түзмим. Шашкан сыман, җаным-тәнем белән Буран арасыннан сине күзлим. Әй син, егет, кабат килерсеңме? Кай тарафта тоткан юлларың? Мәхәббәтем чиста, көтәрмен мин, Хатлар аша сәлам юллармын. Еллар үтте. Ямьле җәйләр җитеп, Бер-бер артлы кышлар килделәр. Ә җил улый, тәрәзәдә уйный, Әйтерсең лә аны үртиләр. Тәрәзәдән карыйм тышка, Сине уйлыйм, сине сагынам. Йөрәгем дә әллә нигә һаман Бертуктаусыз кая ашкына? Җил сызгыра. Күзне ачып булмый. Кар каплады бөтен дөньяны. Син кайтмассың, башка күрмәмен, дип, Курку басты минем уйларны. Тукта... Әнә... Кемне күрәмен мин... Таныш буй-сын, йөзе, адымы. Кайттың, димәк, батыр ил сакчысы, Ә урамда буран туктады... Казаныма Саумы, Казан, изге татар җире?! Саумы, бөек Казан каласы?! Син элек тә мәшһүр, гүзәл идең, Күрәм: һаман чәчәк атасың. Җиңел миңа синдә күкрәк тутырып Иркен итеп һава алуы. Тарта күңел сиңа чит җирләрдә, Тарта кырлар, иген басуы. Тарта синең чиста чишмә суың, Киң колачлы, биек талларың. Чит җирләрдә күпме йөрсәм дә мин, Сиңа тиңне әле тапмадым. Рәхмәт сиңа! Чиксез рәхмәт әйтәм, Куеныңда тәрбия биргәнгә. Үз халкымны яратып, чын йөрәктән Мине үзеңә гашыйк иткәнгә. Ничек итим? Кичермимен, дисең, әллә инде мине Арттан калмый чабар дисеңме? Номерыңны җыеп, көн дә, көн дә Шалтыратыр, язар, дисеңме? Ялгышасың. Мин үземне һичкайчан да Кимсетергә юллар куймамын. Юксынсам да, башым югалтсам да, Инде арага күпер салмамын. Горурлыгым да бар, сөямен дә, Оныта алмыйм, искә төшәсең. Үз-үземне кая куярга белмим, Нигә? Ничек? Ниләр эшләтим? Сагыш (Яшьлек дустым белән аерылышу) Сары сагыш басты күңелемне, Тамчы-тамчы тама күз яше. Дустым, синең сүзләрдән соң Яшәвемнең бетте бар яме. Йөрәк сыкрый, өзгәләнә үзәк. Нишлим икән? Кая омтылыйм? Моң-зарымны кемгә сөйлим хәзер? Кемгә барыйм? Кемгә сарылыйм? Качкын кебек үз-үземнән качам. Үз-үземне күралмыйм. Мин — фида. Сары каен белән мин дус хәзер, Ул да ялгыз, ул да борчуда. Әй син, каен! Кайчан яшәрәсең? Кайчан сиңа кабат ямь керә? Шунда гына мин дә терелермен, Битараф мин бардан әлегә. Сулган гөл Бу тормышта кемдер сөеп сөелә, Мин бу хискә әлегә сусаган. Сөя алам, тик сөелмим генә, Бергә булырга безгә язмаган. Өзелгән гөл бик тиз шиңә, диләр, Җан өретүче булырмы шул гөлгә? Су сибүче табыла калса әгәр, Ул да терелер, бәлки, кем белә. Чакрым-чакрым юллар арабызда, Су сибүчем түгел син, беләм. Ышанмавыма ышана алмый яшим, Мин өметсез шайтанга әвереләм. Коткаручым көтеп, елый-елый Төннәремне йокысыз үткәрәм. Жәлләп кенә булсын, бер тамчы су Сибүеңне синнән үтенәм! ГАРИФОВА РЕЗЕДӘ ВАКЫЙФ КЫЗЫ 1991 елның 7 ноябрендә Киров өлкәсе Нократ Аланы районының Урта Шөн авылында дөньяга килгән. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты табигать фәннәре һәм география факультетының II курсында белем ала. Туган авылым Кайтып киләм туган якларыма, Йөрәгемдә хисләр ташкыны. Мичтән яңа чыккан икмәк исе Әйләндерә минем башымны. Кая барып нинди җирләр күрмә, Туган якка инде җитми ул. Авылымның гүзәл урыннары Күңелемнән һич тә китми ул. Чагыштырып буламы соң инде Урман, басу, икмәк кырларын. Алсуланып пешкән алма, чия — Шул турыда минем җырларым. Каршы ала мине ак каеннар, Һаман яшел нарат урманы. Авылымдагы шундый матурлыкны Ташлап читкә китеп буламы? Беренче укытучыма Укытучым, Бездән кеше ясап, Зур үрләргә безне күтәрдең. Тормыш юлыбызга якты өстәп, Югарыга таба этәрдең. Күпме көчегез түгеп тырыштыгыз, Намуслы, акыллы булсын өчен без. Гомеребез ахырына кадәр безнең белән Һәрчак булыр Сезнең изге сүзегез. Сезгә булган барлык хөрмәтебез Сүрелмәс ул, еллар узса да. Һаман да Сезгә баш иярбез, Нинди генә кеше булсак та. Онытмабыз Сезнең үгет-нәсыйхәтне, Гел йөрәк түрендә сакларбыз. Әйткән сүзегездән кире кайтмый, Сезнең ышанычны акларбыз. ГАРИФУЛЛИНА ЛӘЙСӘН ИЛШАТ КЫЗЫ 1990 елның 26 апрелендә Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында туган. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты татар филологиясе факультетының III курс студенты. 7 нче сыйныфтан бирле иҗат белән мавыга. Хикәяләре беренче тапкыр матбугатта 8 нче сый-ныфта укыганда басыла. Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиев, Мәдинә Маликова иҗаты белән кызыксына. "Сарман" район газетасында, "Ялкын" журна-лында мәкаләләре басылып тора, "Юл кырыенда һәй-кәлләр" дигән язмасы район сочинениеләр кон-курсында II урын яулый. Бәйрәм ашы — кара-каршы Март ае җитә башлау белән, борчуга төшә Марат. Нәрсәгә, нәрсәгә, ә менә кыз туганнарына бик бай егет ул. Әле бүген дә, февральнең егермеләре генә үтүгә карамастан, мәктәптән кайтышлый ук кибетләрне урап чыгарга ниятләде. Күз кызыктырырлык, туганнарын сөендерерлек бүләкләр күп-күбен... Тик бәяләре!.. Әйе, унынчы сыйныф укучысының гына акчасы җитәрлек түгел монда. Тә-ә-әк! Ике апасына 35шәр сумлык очсызлы пудра, әбисенә 75 сумлык гади яулык, җиденче сыйныфта укучы сеңлесенә очсызрак помада алса да, 150 сумнан артыграк акча кирәк булачак. Балалар бакчасына йөрүче кечкенә сеңелкәшенә күптәннән сорап йөдәткән курчагын алмыйча калып булмас, мөгаен. Әнисенә дә бүләкнең 100 сумнан да кимен алу килешмәс. Өйдән читтәге кыз туганнарына открытка гына җибәрер җибәрүен... шулай да. Җыйган акчасы җитәр микән? Инде бер елдан артык кесә телефонына дип җыя башлаган маяга да тиясе килми бит. Баш миен бораулап торган уйлар белән ничек өенә кайтып җиткәнен дә сизми калды ул. Фатир ишеген ачып керүгә үк, Маратның борынын һушларны алырлык тәмле ис кытыклады. Ул ярата торган чебуреки исе түгелме соң бу?! Күңелле музыка уйнап торган бүлмәдән бәйрәмчә киенгән кыз туганнары килеп чыкты. Иң беренче зур апасы килеп кочаклады: — Егетләр бәйрәме белән сине, энем,— дип кулына DVD диск китереп тоттырды. — 23 февраль белән сине, бердәнберебез,— дип, икенче апасы да энесенә кыйммәтле хушбуй сузды. — Бәхетле, тәүфыйклы, иманлы булып үс, балакаем,— дия-дия, оныгына җылы оекбашларын кидереп үк куйды әбисе. — Һәрвакыт шулай игътибарлы, ярдәмче бул, абыем! — дип, муенына модалы шарф урап, абыйсының куенына ук сеңде сеңлесе Раилә. — Абыем! Абыем! Менә сида нинди тәти отклитка ясадым,— дип тәтелдәде яраткан сеңелкәше Алсу. — Кара әле, яраткан энебез шул арада ничек үскән! Кая әле, киеп кара әле бу джемперны,— дип, күз явын алырлык матур өс киемен сузды Казаннан кайткан әтисенең сеңлесе. Иң артта, бөтен бүлмәне яктыртырлык булып елмаеп, әнисе басып тора иде. — Бәйрәмең белән, кадерлем,— дип, улының кулына әллә кайчаннан бирле төшләренә кереп йөдәткән өр-яңа кесә телефонын сузды ул. Бу хәтле игътибардан, көтелмәгән шатлыктан Маратка рәхәт тә, шул ук вакытта уңайсыз да иде. — Рәхмәт барыгызга да,— дип кенә әйтә алды ул каушавыннан. Бик күңелле үткән бәйрәм киченнән соң күтәренке күңел белән йокларга ятты Марат. "Кыз туганнарың күп булуы нинди күңелле икән,— дип уйлады ул,— 8 Март бәйрәмендә ныгытып котлыйсы булыр үзләрен. Теге телефонга дип җыйган маяны да эшкә җикмичә булмас. Аның хәзер кирәге дә шул хәтле генә бит". Сәламәт үсмерләргә хас татлы йокыга талганда да егетнең иреннәрендә бәхетле елмаю сүнмәгән иде. Өмет күпере Инде ничәнче тапкыр бер үк төрле сәер төш кереп сискәндерә Ләйләне. Менә бүген дә йөрәкне шомландыра торган шушы төштән сискәнеп уянды ул. Торып утырды да, күзләрен тәрәзәгә төбәп, уйга калды. Кояшның алтынсу нурлары, төн пәрдәсен үтәли тишеп, Ләйлә төбәлгән тәрәзә пыяласын яктыртып елмаялар иде. Җиһанда кояш чыгып килә... Кызның иң яраткан вакыты. Татлы йокыларын бүлеп, нигә керде икән инде аңа бу төш? Көтеп алынган якшәмбе, укырга барасы юк, туйганчы йоклыйсы да йоклыйсы иде бит. Бөтен күргән төш тә чынга ашып бетми дип әйтергә ярата аның әнисе. Шулай булсын иде дә, тик... Әйе, сәер төш ул: бөтен дөньяны нурга күмеп балкыган кояшлы көнне Ләйлә болында йөри, иң матур чәчәкләрне җыеп кочаклаган. Кинәт ул яр кырыена килеп чыга. Ике яр уртасында ургылып-ургылып ташкын елга ага. Ярларны тоташтырган күпер вазифасын үтәүче калын торбага җиткәнче тулган елга, ниндидер бәла буласын сизгәндәй, котырынып ага. Ярның теге ягында елмаеп торучы әнисен күреп, Ләйлә аның янына омтыла. Бу торбадан атлап үтә алса, сөекле әнисе янында булачак! Кыз, тәвәккәлләп, торба аша атлый. Инде килеп җиттем, ярга атлыйм дигәндә, Ләйлә түбәнгә күз сала. Аста котырынып дулаган елгага карап, кызның башы әйләнеп китә, күз аллары караңгылана, һушы киткәндәй була... Төш һәрвакыт шушы җирдә өзелә. Чыгып җитә аламы ул әнисе торган ярга, юкмы... Анысы кыз өчен һәрвакыт билгесез кала. Сәер төш тудырган куркыныч уйларны башыннан алып ташларга теләгәндәй, Ләйлә сикереп торды да, тиз генә урын-җирен җыеп, бүлмәне рәткә китерде. Юынып кереп, чәй куйгач, иркәләнеп, җыеп куйган ятагына сузылып ятты. Бүлмәдә үзе генә йокларга ияләнеп килә иде инде ул. Бүлмәдәше Сиринә Казанга терәлеп торган Арча ягыныкы — һәр ял саен туып үскән йортына ашыга. Баштагы мәлләрдә Ләйлә, ул киткәч, ямансулап кала иде. Ә инде Әнәс белән очрашып йөри башлагач, ял көннәрен көтеп ала торган булды. Студент булуына ышана алмыйча күпме йөрде Ләйлә! Әле кайчан гына иде бит ул сират күперен кичүгә тиң имтихан биреп йөргән көннәр, күз дә йоммыйча үткәргән борчулы, йокысыз төннәр. Инде бүгенге көндә ул — финансикътисад институтының I курс студенты, кышкы беренче сессиясен дә уңышлы япты. Үзе кебек студент булу бәхетенә ирешкән дуслары белән бу күңелле тормышның куанычлы да, мәшәкатьле дә көннәрен кичерде, студент шулпасын чөмерде, стипендия алган көннәрдә куанычларыннан байларча ничек сыйланалар алар! Кино-театрларга барулар да шул стипендия алган бәхетле көннәргә туры килә иде. Әнәс белән гел уйламаганда танышты ул. Авылы Казаннан ерак урнашкан булу сәбәпле, туган якларына бик сирәк кайта иде Ләйлә. Шундый кайтуларның берсендә авыл күчтәнәчләрен төягән авыр сумкаларын өстерәп диярлек көчкә төште ул автобустан. Тукталыш тулай торакка ерак түгел иде. Шулай да мондый авыр йөк белән анда барып җитү билләре өзелеп торган зифа сынлы Ләйләгә бик җиңел эшләрдән түгел иде шул. Кулларын өзеп төшерердәй авыр йөк кинәт юкка чыкты, кызның кулы һавада асылынып калгандай булды. Нәрсә булганын аңларга теләгәндәй, ул артына борылып карады. Кызны бу авырлыктан коткарган фәрештә — озын буйлы, спортчыларга хас атлет гәүдәле, каратут йөзле чибәр егет солтаны иде. Бермәлдә аларның күзләре очрашты. Дөньяда нидер булды, ахры... Аяз көнне яшен яшьнәде, ул яшеннән атылган утлар бу икәүнең йөрәгенә кадалды да ялкынга чорнады. Шул ук вакытта бөтен Җир шары күктә балкыган салават күпере төсләреннән яктырып китте. Әкияттәге сыман сихри, могҗизалы иде бу мәл. — Шундый чибәр кыздан мондый авыр сумкалар күтәртү килешмәс. Сезгә ерак барасымы? Ягымлы, матур тавыш күктән түгел, җир-дән, якыннан гына килә иде. Октябрь аена хас бул-маган назлы йомшак җил кызның алтынсу көдрә чәчләрен сыйпап үтеп, шаяргандай, тузгытып җибәрде. Ләйлә айнып китте, күктән җиргә төш-кәндәй булды. — Юк, тулай торакка хәтле генә,— дип елмаеп карады ул егеткә. Тулай торакка барып җиткәнче алар танышып, бер-берсе турында шактый мәгълүмат та алып өлгерделәр. Егет Әнәс исемле, шул ук институтның V курсында укый, шул ук тулай торакта яши икән. Аларның очрашуына Аллаһы Тәгалә үзе фатиха биргәндер, күрәсең. Шул очрашудан ике яшь йөрәк бергә ялганды, бергә типте. Көн дә очрашалар да, аерылышуга ук бер-берсен өзелеп сагыналар иде алар. Очрашып йөргән бу җиде ай эчендә бер-берсен җитәрлек сынадылар, мәхәббәтләренең мәңгелек икәненә ышандылар. Кызның сөйгәне турындагы татлы уйларын кайнап чыккан чәйнекнең түземсезләнеп кычкырган тавышы бүлде. "Әнәс тордымы икән әле?" — дип уйлады ул, чәйнекне сүндергәндә. Бүгенге кичне бергә үткәрергә сөйләшкәннәр иде алар. Дүшәмбе көнне Әнәс Мәскәү ягына дүрт айга диплом практикасына китә. Бу турында уйлагач, кызның йөрәге аерылу газабыннан үзәк өзгеч итеп чеметтереп куйды. Өстәлне әзерләп бетерә дә алмады, ишек кактылар. "Кемдер мактап йөри",— диеп, ишекне ачып караса, үз күзләренә үзе ышанмыйча торды. Каршында сөекле әнисе басып тора иде. "Әнием!"— дип сарылды ул газиз әнкәсенең кочагына. Ана белән кыз елашып кочаклаштылар. Табында Ләйлә яраткан авыл күчтәнәчләре дә урын алды. Ничек сагынган икән ул әнисе генә шулай татлы итеп пешерә торган тәмле чәкчәкне, җәйнең хуш исле чәчәкләре исен хәтерләткән күпереп торган авыл каймагын, күрше Рабига апаларының сап-сары гәрәбәдәй җемелдәп күзне ымсындырган юкә балын, авызда эреп китәрлек итеп сары майда йөздереп пешергән әнисенең челтәрле тәмле коймакларын! Әни белән кыз гөрләшеп, авыл яңалыкларын сөйләшеп, чәй эчтеләр. Кичтән үк юлга кузгалган ана бик арыган иде. Ләйлә аны, җайлап, ятагына яткырды. Үзе, әнисе кырыена утырып, аның агарган чәчләреннән, эчкә баткан яңакларыннан сыйпады. Шунда гына әнисе үзен соңгы вакытта бик начар хис итүен, табибларның аны монда — Казан хастаханәсенә юллауларын, иртәгә РКБга барып, анализлар тапшырырга кирәклеген сөйләде. — Син дә минем белән бара алырсыңмы икән, кызым? Казан каласын беренче күрүем, дигәндәй. Барып табарыма ышанып бетә алмыйм. — Кызның исенә кылт итеп иртәгә Әнәснең китәчәге, аны озатасы барлыгы төште. — Ярар, әнием, мин тырышырмын. Иртәгә имтиханга әзерләнү — консультация иде инде. Ярар, сүз әйтмәсләр әле! Кыз үз ялганыннан үзе оялып кызарынды. Югый-сә иртәгесе көнен сорап куйган иде бит инде. — Юк, юк, кызым. Эшең булса, берүк аны калдырып йөрмә. Мәрхәмәтле кешеләр бетмәс әле. Монда килгәндә дә бер мәрхәмәтлесе кирәкле автобуска утыртып җибәрде. Юлда арыган әнисе йокыга талгач, үзен аның алдында гаепле сизгән Ләйлә, бүлмәне аркылыга-буйга иңләп, ничә әйләнгәндер? "Нишләргә соң аңа хәзер? Кичен әнисен калдырып ничек кенә чыгып китәргә? Әнәсне дә үпкәләтеп булмый бит инде. Соңгы кичләре, дүрт айга аерылышалар бит. Әле алай гына булса?" Кызның күңелен бертуктаусыз борчулы уйлар кимерде. Кичен әнисенә әйтәсе сүзләре әзер иде аның. — Әнием,— диде ул. — Бүген кич буе кызлар белән имтиханга бергә әзерләнергә сүз куешкан идек. Бәлки, иртән алардан гына китәрбез. Син үпкәләмисеңдер бит? — Юк, юк, бәбкәм. Минем аркада имтиханыңа хилафлык килә күрмәсен. Бар, кызым, бар. Әнисенең ягымлы сүзләре Ләйләне озатып калды. Моңарчы бер тапкыр да алдап карамаган Ләйлә үзен бик уңайсыз хис итте. Әнәс янына кергәч тә, борчуларын аның белән уртаклашты. — Әниең безнең дуслыкны беләме соң? Минем яныма киләсеңне әйткәнсеңдер бит аңа? — Син нәрсә инде, Әнәс? Безнең әни белән андый нәрсәләр турында сөйләшкәнебез юк. Ә апам барысын да белә. Синең турында аның белән сәгатьләр буе сөйләшеп утыра алабыз. Хыялымда да, өнемдә дә синең белән саташып йөрүемне әнием белми шул. Әнәс кызны назлап кочагына алды, моңсуланып киткән күзләреннән берәм-берәм үпте. Назга, сөюгә тансыклаган иреннәре сөйгәненең кайнар иреннәренә ялганды. Ике ут бергә кушылып, аның кайнар дулкыны тәннәренә капты. Сөю дулкыны ике яшь йөрәкне мәхәббәтнең сихри йомшак бишегендә тибрәтте. Бу мизгелдә алар үзләрен олы бер җиһанда икәү генә калгандай тойдылар. Иң беренче булып, Ләйлә айнып китте. Әле генә үзен дөньяның иң бәхетле кешесе итеп тойган йөрәге нигәдер сискәнеп, дерелдәп куйды. Күз алдына әнисенең арып талчыккан йөзе, саргаеп киткән куллары, элеккеге чаялыгын, яшәү нурын җуя башлаган күзләре килеп басты. Кинәт кызның йөрәге еш-еш тибә башлады. "Ничек ташлап чыгып китә алды соң әле ул әнисен. Җитмәсә, чирле көенчә! Дөньядагы иң кадерле кешесе ул түгелмени аның?! Шулай ук тиле мәхәббәт күзен томаладымыни соң?"— дигән уйлар баш миен бораулады. Ул хәтта Әнәснең ни сөйләгәнен дә аңламый иде. — Нәрсә булды соң сиңа, кадерлем? Мине ишетмисең дә бугай. — Әни гел башымнан чыкмый, хәле дә авыр иде бугай. — Мин сине бик яхшы беләм, Ләйлә. Әниең белән берәр нәрсә булса, син үзеңне гомергә дә гафу итмәячәксең. Аның янына чыгуың яхшырак булмасмы соң, күз нурым? — Әйе шул, кадерлем. Акыллы да инде үзең. Рәхмәт мине аңлавың өчен. Дөресен генә әйткәндә, мин ике ут арасында калдым. Әнине дә ташлап китү уңайсыз, синең белән дә соңгы төнебезне үткәрәбез бит. Дүрт ай аз вакыт түгел бит, сөеклем. — Барысы да яхшы булыр, аппагым! Бар инде, бар тизрәк әниең янына. Ләйлә, йөрәгендә җиңеллек сизеп, сөйгәне белән хушлашып, әнисе янына ашыкты. "Ярый әле янымда үземне аңлый белүче кешем бар. Яраткан ярың белән уйларыңның тәңгәл килүе нинди бәхет. Өлешемә тигән көмешемдер ул",— дигән уй аның тынычсызланган йөрәгенә сары май булып ятты. Әнисе йокламаган иде әле. — Кайта алмам, ахры, дигән идең бит, кызым. Берәр нәрсә булдымы әллә? — Юк, әнием. Бар да әйбәт. Күпме ерак юллар үтеп, бер генә көнгә килгән әниемне ничек калдыра алыйм? Борчылма берүк. Ана белән кыз чәй яңартып эчтеләр. Табын янында өр-яңадан авылдагы яңалыклар сөйләнде. Урынга яткач та, беркадәр вакыт гәпләшеп яттылар. Ләйлә, әнисе йоклап киткәч тә, боргаланып газапланды, Әнәс, аның иртә таңнан китәчәге турындагы уйлар килеп бимазалады. Төн, кызның бөрмәле кара керфекләрен бер-берсенә беркетеп, үзенең сихри патшалыгына алып кереп китәм дигәндә генә, ниндидер сәер тавыш йокымсырап киткән Ләйләне уятты. Әнисе авыр итеп ыңгыраша икән. Ничектер куркыныч, сәер итеп сулый. — Әнием, әнием! Нәрсә булды сиңа? Кайсы җирең авырта? Җавап бир инде, зинһар! Әмма кызның ялварган соравы җавапсыз калды. Әнисе дәшмәде. Ул авыр итеп сулый иде. Ләйлә, исенә килеп, "ашыгыч ярдәм" номерын жыйды. Телефонын куйгач та, әнисе янына барып тезләнде: — Әнием, түз инде аз гына. Хәзер табиблар килеп җитәр. Барысы да яхшы булыр, әнием, түз инде!!! Ләйләнең чык бөртегедәй күз яшьләре авыру ананың саргаеп киткән йөзенә тамдылар. Кыз әнисенең салкынаеп киткән кулларын үзенең җылы учларына алды, кысып, аларны йөрәге турысына куйды. Әйтерсең шул рәвешле ул үз җылысын аңа бирә, үзенең яшәү энергиясен аңа күчерә иде. "Ашыгыч ярдәм" озак көттермәде. Һушсыз ананы, носилкага салып, хастаханәгә алып киттеләр. Ләйлә дә аларга иярде. Хастаханәдә беркавым ыгы-зыгы булып алды. Йөрәк пульсы түбәнәеп, кан басымы төшеп беткән анага тиз генә система куйдылар, кислород баллоны ялгадылар! Ап-ак түшәктә яткан, агарган йөзле һушсыз әнисенә карап, Ләйләнең йөрәге елады, сыкрады. — Кичекмәстән операция ясарга кирәк. Ләкин ананың йөрәге бик зәгыйфь, аны күтәрмәс дип уйлыйм. Аның хәлен җиңеләйтү өчен, без барысын да эшләдек. Хәзер Аллаһның ярдәменә таянырга гына кала. Таңга хәтле җиңеләеп, аңына килсә, иртәгә операция турында уйларга да була. Белгән догаларыңны укы, сеңлем,— дип, табиб Ләйләне тынычландырды. Кыз әнисе янәшәсенә утырды, күзләрен янә газизенә төбәде, кулларын йөрәгенә кысты. Кинәт аның күз алдына бүген таң алдыннан кереп, күңелен шомландырган сәер төш килеп басты. Йөрәген чеметтереп алган кайнар дулкын шаулап баш миенә йөгерде. Йөрәгенең дөп-дөп типкәне үзенә үк ишетелә иде. Кызның бөтен тәне дерелди башлады. Ул җан ачысы белән әнисен кочты. — Әнием, үлмә. Үлә күрмә, зинһар?! Ташлап китмә мине. Синсез бу дөньяда мин ничек яшим! Син булганга гына дөньям түгәрәк булган икән бит, әнием,— дип, бертуктаусыз пышылдады иреннәре. Ул төн буе күзен әнисеннән алмады. Эченнән бөтен белгән догаларын укыды, Ходайдан әнисенә исәнлек сорап ялварды. Берәм-берәм Ләйләнең күз алдыннан гамьсез бала чагы, күңелле мәктәп еллары, әнисе белән гөрләшеп яшәгән матур көннәре үтте. Һәрбер вакыйга, һәрбер истәлек газиз әнисе белән бәйле иде. Апасы белән икесе мохтаҗлык күрмичә үссеннәр, күңелләре шат, бәхетләре гомерлек булсын дип үстереп, олы тормыш юлына бастыру өчен ялгыз анага күпме тырышырга, йокысыз төннәр кичерергә, шушы куллары белән бетмәс-төкәнмәс эшләр башкарырга туры килгәндер. Ул аларга ятимлек ачысын кичертмәде, әти дә, әни дә була алды. Гомер буе шулай булыр, бөтен җил-давылдан саклап, янәшәдә әнисе атлап барыр сыман иде бит... Әкрен генә сызылып таң атты. Кояшның һәркемгә тигез карый торган җылы ал нурлары хастаханә тәрәзәсеннән үтеп кереп, йөрәкнең иң тирән төпкеленә яшеренгән менә өзеләм, менә өзеләм дип торган өмет кылларын ныгытты, күңелдә яшәү дигән өмет нурын кабызды. Ләйлә, якты кояш нурына иркәләнеп, күзләрен йомды. Күңелендә кояш нурлары уяткан җылы хисләр чоңгылында калган кыз, янына кемдер әкрен генә килеп басуын тоеп, янә күзләрен ачты. Йә, Хода! Каршында, ышанычлы күз карашын аңа төбәп, Әнәс басып тора иде. — Мин сине бу хәлдә калдыра алмадым, сөеклем. Билетны алыштырдым. Ике көннән соң гына китәчәкмен. Авыр чакта бер-береңә таяныч була алмагач, нәрсәгә соң ул мәхәббәт? Борчылма! Мин синең белән һәм һәрвакыт шулай булачак! Әнәс соңгы сүзләрен әйтеп бетергәндә, авыру ана күзләрен ачты. Иң беренче булып аны Әнәс күреп алды. — Барысы да яхшы булачак, кадерлем, менә күрерсең,— диде ул. Күтәрелеп килгән кояшның ал нурлары бөтен бүлмәне яктылыкка күмде. Яңа өметле көн туып килә иде. Беренче сынау Көзге кояш үзенекен итте: якты нурларын һич тә ачылырга теләмәгән күзләргә төшереп, егетне татлы йокысыннан уятты. Данил уяулы-йокылы күзләрен бүлмә буйлап йөртте. "Кайда соң әле ул?" Атналар буе җыештырылмаган тулай торактагы егетләр бүлмәсенә охшамаган: бөтен җир ялт иткән, иркен, чиста бүлмәнең һәр җиһазы көлеп тора, көзгедә, тәрәзә пыяласында кояш нурлары биешә. Әй лә, бу — аның туган нигезе бит! Ул бит үзе укыган мәктәпкә практикага кайтты. Данил иркәләнеп-киерелеп алды. Урамнан сыер мөгрәгән, көтүче чыбыркысы шартлаган тавышлар ишетелде. Алар да сыерларын көтүгә йөртәләр. Әнисе көтү куып кергән инде, ахры, кем беләндер күңелле генә гәпләшә. Ә-ә, күршесе Сабирәттәй кергән икән, әнә чәй дә эчә башладылар бугай. Ике ахирәтнең гәпләшүен җылы юрган астында тыңлап ятуы рәхәт иде. — Кара әле, ахирәт, Кәҗә Гайшәсе малаен теге салам сыйрак Гали кызы Роза белән йөртми, ди. Эш рәте белә торган кызлар бетмәс әле дөньяда дип әйтә, ди. — Сабирәттәй, бу гайбәт кенә инде. Сүз йөртү бер дә килешә торган эш түгел инде олы ке-шегә, әйдә, коймакларым суынганчы эч әле чәеңне. Данил торып ишекне япты. Озак кына физик күнегүләр ясады, урынын җыеп куйды. Күрше бүлмәгә күз салса, сеңлесе сабый йокысы белән изрәп йоклый иде. Данил кухняга чыкты. Күрше апа чыгып киткән иде инде. — Әни, Гөлчәчәкне бакчага йөртмисезмени? Соңга каладыр бит. — Бүген садик эшләми шул: бәрәңге алалар,— диде әнисе. — Ашык инде, мәктәпкә соңга калма. Мәктәптә тормыш гөрли иде. Беренче дәрес алтынчыларда. Яшь укытучы бүген аларга яраткан йорт хайваннары турында инша яздырып карарга булды. Укучылар яза башлагач, парта арасыннан йөреп, аларның эшләвен күзәтте. Тиктормас Чуаркай кушаматлы сипкелле Рөстәм янына тукталып, малайның язмасына күз йөртеп чыкты. — Соңгы юлыңны тикшер әле, үзгәртергә кирәк булыр,— диде ул малайга. Сугыш чукмары Марат янында да тукталды. Башбирмәс малай дәфтәр битенә бер кәлимә сүз язмаган. "Кичәге "2"ле өчен үч ала инде бу. Кесәсендә таш йөрткән малайга охшаган. Алай ярамаганлыгын төшендерергә кирәк булачак моңа",— дип уйлап куйды Данил. — Абый, абый! Актүшне прогулкада йөрткәнне язсаң буламы? — дип сорады Галия. — Була, тик татарча яз, яме, Галия. — Абый, ә мин яңа туган песи баласын тәпи йөрергә өйрәттем,— диде күзләре сөенечтән балкыган Миләүшә. — Тапкан сүз! Алар син өйрәткәнне көтеп тора ди! — Бусы Салаватның тавышы булды. — Инша язганда, аек фикер йөртергә кирәк, укучылар. Башта фикерегезне туплагыз, аннан соң гына кәгазьгә төшерегез. — Абый, ә Самат менә сай фикер йөртә,— дип сүз катты Гөлинә. — Үзенең матай йөртә белүе белән мактанып язган. Без яза торган иншага аның бер катнашы да юк. — Бирәм мин сиңа хәзер сай фикереңне, әләкче чегән,— дип сөзеп карады Самат күршесендә утырган чегәннекедәй кара бөдрә чәчле Гөлинәгә.— Ничек итеп күз төбеңдә фингал йөрткәнеңне сизми дә калырсың. Беләсең килсә, без Шрек белән машина да йөртә беләбез. Ул арада бөтен сыйныфны сискәндереп, телефон чыңлады. Озаграк чыңласа, Дима Биланның Евровидениедә җиңгән җыры җанатарларның күңелен хушландырган булыр иде дә, яшь укытучының тавышы бу мәлне сузарга ирек бирмәде. — Кесә телефоннарыгызны үзегез белән йөртү тыела дип күпме әйтергә була сезгә,— диде ул, кайчандыр лекцияләрдә үзенең дә телефон белән мавыгуларын онытып. Ниһаять, укучыларны шатландырып кыңгырау чыңлады. Балалар дәррәү китапларын шалт та шолт сумкаларына шудыра башладылар. — Сабыр итегез, укучылар. Язмаларны җыеп алабыз. Иң элек көндәлеккә өй эшен язып куегыз. — Абый, минем көндәлек өйдә калган,— дип аваз салды Илгиз. — Нәрсә, хәзер үзең белән көндәлек йөртү укучы вазифасына кермимени? Өй эшен күңелеңә язып куясың инде, Илгиз. Кайтып җиткәнче башыңда йөртерсең. Балаларның көлүе сыйныфны дер селкетте. Тәнәфестә дирекция бүлмәсенә кергәч, Данил көзгегә күз салды. Йончыган күз төпләре күгәреп киткән. Ничә грамм энергиясе ашалды икән бу дәрестә? Егет кулындагы сәгатькә күз төшерде. Туктаган икән каһәр. Боргычлый торгач, сәгатен йөртеп җибәрде. Янына музыка укытучысы Алсу килеп басканын сизми дә калды ул. — Нәрсә, Данил, син дә сакал йөртә башладыңмы әллә? Сиңа мыек ныграк килешер иде, минемчә. Кара әле, сине драмтүгәрәк җитәкчелегенә алынган дигәннәр иде. Сеңлем Алияне түгәрәккә йөртермен дигән идем. — Йөртүен йөртерсең дә, бик оялчан бит ул сезнең. — Йөргән таш шомара, диләр. Аннан да яхшырак артист булмас әле. — Рәхим ит,— диде Данил. — Һәр пәнҗешәмбе сәгать өчтә. Расписаниесе эленеп тора. — Бүген клубка чыгасыңмы соң? Шәп фильм булачак, диләр. Син бухгалтер Сәриядән ераграк йөрергә тырыш әле, Данил. Бик мәкерле, астыртын кыз ул. Итәк астыннан ут йөрткәнгә охшаган. — Киңәшең өчен рәхмәт,— диде Данил. Һәр уңайлы очракта бәйләнергә генә торган бу кыздан тизрәк котыласы килә иде аның. Сәрия белән аңлашылмаучанлык аның күңел түрендә йөрткән үкенече иде. Ачуланышуын ачуланыштылар, ә араларны көйләргә ничектер җай чыкмый да чыкмый. Калган дүрт дәрес тә үз җае белән үтеп китте. — Арыдыңмы, балам? Ачыккансыңдыр инде.Ничек соң, күңелең ятамы мәктәпкә, улым? Укуың бетәргә дә күп калмады инде. Үзебезнең мәктәпкә кайтыр исәбең юкмы соң? Әнисенең сүзләре Данилне уйга салды. Әйе, бу — аның үзенең дә күптәннән күңелендә йөрткән хыялы. Тик бу хезмәткә чын күңеленнән бирелеп китә алырмы ул? Эшлисең икән, үз һөнәреңнең чын остасы булырга кирәк. Ә укытучы хезмәтенең никадәрле авыр, җаваплы икәнлеген бүгенге көн тагын да ныграк исбатлады. Ә кичен үзе белән йөртә-йөртә таушалып беткән хат кисәген Сәриянең кесәсенә салды ул. Анда егетнең телдән әйтә алмаган иң матур мәхәббәт сүзләре язылган иде. ГАФИЯТУЛЛИНА ЛИЛИЯ ИЛШАТ КЫЗЫ 1987 елның 29 апрелендә Казан шәһәрендә туган. 2009 елда Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының татар филологиясе факультетын тәмамлый. Беренче шигырьләре тәүге тапкыр, 9 нчы сый-ныфта укыганда, "Шәһри Казан" газетасында басыла. Хәсән Туфан, Фәнис Яруллин, Резеда Вәлиева әсәрләрен яратып укый. Мәктәптә укыганда ук, төрле иҗади конкурс-ларда призлы урыннар ала. Кайнар чишмә Кар астында кайнар чишмә. А. Гыйләҗев Кар астыннан кайнар чишмә ага, Чишмә ага ургып, ярсынып. Биек үрләр үрли, алга чаба, Зур-зур киртәләрне каерып. Кар астыннан кайнар чишмә ага — Күңел кичереше түгелме? Салкын битарафлык — тышкы халәт. Ә күңелдә? — Эчтә ут яна. Кар астыннан кайнар чишмә ага, Ишетәсезме аның тавышын? Үзәк өзгеч моңлы аһәң белән Карны ерып алга агышын?.. Авылны сагыну... Кайтыр идем хәзер, шул мизгелдә Күңелем йорты — Казан артына. Таш калада туып үскән бала Һәрчак, никтер, шунда тартыла. Су буенда янган тын учакка Карар идем таңнар атканчы, Хәтфә кырларында йөрер идем, Офыкларда кояш батканчы. Яшел ярлы елга буендагы Зифа таллар мине көтәдер, Шул талларга кунып сайрар җырын Сандугач та саклап йөртәдер. Көтәсеңдер, авылым, син кызыңны, Телисеңдер аның кайтуын, Сагыш баскан китек күңелемнең Тоясыңдыр сине сагынуын... Без очраштык! Очраштырды безне язмыш җиле, Тоташтырып вакыт чикләрен, Карашлардан очкын сибелеп чыкты, Ачып шулай йөрәк бикләрен. Без белмәдек, табарбыз, дип беркөн Күңелебезгә якын җаннарны. Җан җылыткыч хыялый талпыну Куды безнең кайнар каннарны. Яшәү дәрте белән дәрман тулды, Чәчәк атты сулган өметләр. Зәңгәр томан арасында йөзгән Тоташтылар кисәк өзекләр. Карашлардан төшми назлы сөю, Иреннәрдә һәрчак елмаю... Кышмы, язмы, җәйме — Мөһим түгел! ...Таң ату, кояш баю... Барыбер! Безгә бу мөһим түгел! Иң мөһиме — бергә! Без — бөтен! Сүндермикче татлы ләззәт утын, Өзмик әле сөю өметен!.. Ихлас теләк Сине тоям бөтен җаным белән, Тоя сине бөтен күңелем, Ачык сизә йөрәк минем янга Якынлыгын бәхет күгенең. Син хәерең белән килсәң иде, Җыеп кочагыңа ихласлык. Алып килмә берүк борчу-хәсрәт — Күтәрә алмам, иркәм, хилафлык! Мин ялвармыйм, ялынмыйм да сиңа, Бары сизәм синең килүең. Мин бик телим, менсәк иде, диеп, Иң очына сәгадәт күгенең. Сөю, ләззәт, канат куяр тойгы Тоташтырып куйды хисләрне... Төссез дөньябызга бутап кушты Аллы-гөлле чуар төсләрне. Мин көтәм Таң атты иртән кабат... Алсу таң... — Мин көтәм! Кояшлы көн җитте... — Якты нурлар... Мин көтәм! Зәңгәр кич тә килде... Җем-җем йолдыз... — Мин көтәм! Караңгы төн иңде... Тонык ае... — Мин көтәм! Таң атты иртән кабат... Алсу таң... — Мин көтәм!.. Тирән тынлык... Күктәге ай гына Тонык-сары нурын иңдерә... Өстәлдәге яткан кәгазь бите Айның нурын үзенә сеңдерә. Көзге тынлык... Тәрәзәләр уты — Төнге караңгылык күзләре... Шул тәрәзә артларында Тормыш гөрли... Ләкин Ишетелми генә сүзләре, Күренми генә йөзләре... Уяу тынлык... Һәрбер көзге тавыш Ишетелә ачык төсмердә; Тирән тынлык, Көзге караңгылык Эленеп тора шәһәр өстендә. Хат килде сиңа Хат килде сиңа кемнәндер... Кем соң ул синең өчен? Ерактагы бер чит-ятмы, Әллә бер якын кешең?.. Хат килде сиңа кемнәндер... Син укыдың, уйладың... Күңлеңдә туган сорауны Хәерлегә юрадың... Хат килде сиңа кемнәндер... Бардыр әйтер сүзләре... Хат язучы сиңа язган! — Сине эзли күзләре... Яңгыр зары Яңгыр сылый тәрәзәгә яшен, Үкси-үкси кага ишеккә; Яңгыр зарын, күңел яраларын Кемнәр аңлый, кемнәр ишетә? Яңгыр тамчылары, тәгәрәшеп, Чәчрәп, битләремне чылата. Әллә яңгыр, әллә күз яшьләре Шомлы уйларымны уята. Яңгыр елый, коеп яшен җиргә, Сөйли сыман миңа ул зарын. ...Бихисап күп яңгыр тамчысы да Баса алмас борчу тузанын. ГАФФАРОВА ГҮЗӘЛ ДАНИЛ КЫЗЫ 1990 елның 11 маенда Казан шәһәрендә туган. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты татар филологиясе факультетының III курсында укый. Унбиш яшендә иҗат итә башлый. Беренче шигыре "Атна" газетасында басыла. Рус шагыйрьләреннән Михаил Лермонтов, Александр Пушкин, татар шагыйрьләреннән Сибгат Хәким, Илдар Юзеевләрне яратып укый. Кайбер шигырьләренә көйләр язылган. Искә алам Карлы сукмаклардан моңсу атлыйм, Уйлар тоткынында адашып. Син язларда, ә мин көздә һаман, Булмас ахры безгә ярашып. Ялгыз гына балан ямансулый, Җимешләре туңган салкында. Ә нәкъ шулай минем хисләрем дә Сагышланып өши ялкында. Ничәнче кат... сине искә алам, Бу — кышларның моңсу кичедер. Алсуланып гүзәл таң атканда, Бәлки язмыш безне кичерер. Җәйге моң Таныш сукмак... Шәфәкъ нурларында Тузан бөртекләре чагыла. Тау астында таллар җыруыннан Безнең таныш моңнар агыла. Челтер инеш сине хәтерлидер, Һәр ташында безнең балачак. Чирәменә яланаяк бассам, Кызым, диеп танып алачак. Үзәннәргә чыгып бер җырладым Йөрәгемнең гүзәл хисләрен. Кабатланмас моңга төрик, дустым, Бу җәйләрнең сихри кичләрен. Төшләремдә генә киләсең Күпме вакыт синсез үтелгән бит, Оныта алмыйм сине, бәгырем. Бергә чаклар калды офыкларда, Тик белмәдең генә кадерем. Мәхәббәтнең биек күпереннән Мин ялгызым синсез атладым. Кире кайтып булмас хәзер кабат, Син үткәндә, шуны аңладым. Исемеңне кушам җылы җилгә, Онытмадым, үзең беләсең. Сине сагынып көтәм, әмма нигә Төшләремдә генә киләсең?.. ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА ГӨЛИЯ ФӘРГАТЬ КЫЗЫ 1989 елның 25 июнендә Арча районы Акчишмә авылында туган. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты татар филологиясе факультетының IV курсында белем ала. Иҗат белән 7 нче сыйныфта укыганда ук мавыга башлый. Беренче шигыре — "Язлар килә, килә ашкынып" — 10 нчы сыйныфта укыганда басыла. Габдулла Тукай, Хәсән Туфан, Әмирхан Еники, Фәнис Яруллин, Туфан Миңнуллин, Роберт Миңнуллин кебек язучы-шагыйрьләрне яратып укый. "Алтын каләм" район газетасында шигырьләре дөнья күрә. * * * Онытырга теләп, Башка ярны Рәнҗетмәгез! Зинһар, тимәгез! Ул да кеше, Анда да бар йөрәк. Изге хисләренә Аның тимәгез! Янәшәңдә барган, Сине сөйгән ярны, Зинһар, рәнҗетмәгез! Тимәгез! * * * Йоклый алмыйча төннәрен, Гел күз яше түгәм, уйланам. Белмим, нигә сине яратам мин? Йөрәгемдә нигә син һаман? Урамнардан үткән саен, сине Моңлы күзләр озатып калалар, Ә аннары синең эзләреңә Вак энҗеләр тып-тып тамалар. Онытырга теләп, читкә китсәм дә, Күз алдымда һаман йөзләрең. Колагымда минем яңгырыйлар Әйткән җылы, назлы сүзләрең... Күпме түзәрмен? ЗАРИПОВА АЛИЯ ШӘҮКӘТ КЫЗЫ 1989 елның 2 мартында Төмән өлкәсе Сургут шәһәрендә туган. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты татар филологиясе факультетының IV курсында белем ала. Мәкаләләре 5 нче сыйныфтан башлап республика күләмендә чыга торган "Мәгърифәт", "Шәһри Казан" газеталарында, "Мәгариф" жур-налында басылып килә. Һади Такташ, Фәүзия Бәйрәмова, Нәбирә Гыйматдинова кебек язучы-шагыйрьләрне яратып укый. "Шәхси эшмәкәрлек" район конкурсында I урынны яулый. Мөмкин булса... Кайтыр идем язларыма, Мөмкин булса... Җәйдән соң яз итәр идем, Кыштан соң яз, Яздан соң яз ясар идем, Мөмкин булса... Мөмкин булса, бар дөньяны Гөлгә күмәр идем... Китап киштәсендә гөлләр, Кишер бакчасында гөлләр, Бар дөньяда бары гөлләр Ясар идем, Мөмкин булса... Гел елмаю ясар идем йөздә, Боекмасын иде бер дә, Моңаймасын иде адәм, Көлеп торыр иде һаман, Мин теләсәм, Мөмкин булса... Явызлыкны мин бетереп Ясар идем гел яхшылык! Беркем беркемне таламый! Дус һәм тату, бергә яши... Әгәр мөмкин булса, Бу дөньяны, бу дөньяны... Ярый әле мөмкин түгел, Рәхмәт, Ходам, юк андый көч, Бер нишләтә алмыйм шул мин... Көздән соң яз, Яздан соң көз Шөкер, эшли алмыйм, шөкер... Үзенчә гел ага тормыш. Шул тормышны үзгәртерлек Бар бит бер көч, Бар бер көч... * * * Килә җиргә кеше, Килә-китә, Берни булмагандай Туа-үлә. Шул арада Ниләр булмый: Күз яшьләре, Шатлык, көлү, Бәхет... Кем өлгерә Яхшылыклар гел эшләргә. Кемдер ялгыш белән Җәфа күрә... Кем ялгышлык белән Нахак җыя... Кем нишләми икән Бу дөньяда?! Теге болай, Бу тегеләй, дибез, Кайчакларда нигә шулай Эшли, дибез. Кайчак карап тирә-юньгә Күрәбез тик тышкы якны Кешеләрдә... Ә күңелдә ниләр барын Белмибез без, Күңелләргә бәрелепләр Сөйлибез без, Кеше хәлен күреп Белмибез без, Шуның белән кеше исемен Атап йөрибез без!!! * * * Көз... Урамда тын, ә күңелдә... Ә күңелем нидер уйлый, Нидер ташый, Нидер кычкырасы килә, Нидер ялварасы килә, Нидер үтенәсе килә... Ул үтенү Түбән башны ию түгел! Ул ялвару Яшьләр чәчрәп ату түгел! Ул кычкыру Явыз усаллану түгел... Бу — уйлану, Ахры, тик уйлану гына... Ни икәнен үзе белми күңел, Бары шуны гына аңлый: Урамда көз... Ә күңелдә Нидер... Әйтелеп бетмәгән бер сүз... Үзгәртергә сәләтле Ул ярата иде. Ул үлеп ярата иде. Тормышта аннан башка беркем кирәк түгел иде. Иде... Кем белә, бәлки, хәзер дә ул аңа бик кирәк, бик... Гаиләдә бер генә бала булганлыктан микән, ул аны шашып сөя иде, җанын, тәнен бирә иде. Уенчыклар, машиналар, теләгән барлык әйбер дә Ришатта бар иде. Бергә мал карыйлар, бергә яшелчәләргә су сибәләр, гел бергә... Ришатның клубка чыгып йөри торган вакыты. Күңел ачу, клуб артында җыелышып хәрәмнәр кабып карау, кызлар озату. Һәрбер егетнең яшьлегеннән уза торган әйберләрдер бу. Күргән һәр кызны озатып йөри торгач, беркөнне ул Чаллыдан кунакка кайткан Айгөлне очрата. Шул көннән алып, егетнең күз алдында аның сыны гына иде. Ул аны уйлап йокыга китә, аның исеме белән уяна. Иптәшләренең "Җүләр гашыйк" диюләренә карамыйча, ул аны, бары тик аны гына сөя иде. Кыз да аны ярата иде. Ярата иде кебек. Кич җитсә, шәһәр кызы өчәр сәгать бизәнә, иң матур күлмәкләрен кия. Бар матурлыгын Ришатка күрсәтәсе килә иде кебек аның. Эх, яшьлек... Нинди матур, изге, саф хисләр синдә. Нинди бай, үзгәрүчән күңел. Ялкынлы күзләр, татлы сүзләр, назлы үбүләр, кайнар кочышулар... Ришат бер әйбердә генә шикләнми иде: ул кыз, һичшиксез, аныкы булачак! Һичшиксез! — Без бит бергә булачакбыз, әйеме, Айгөл? — ... — Һәрвакыт бергә. — ... — Мин сине беркемгә дә, беркемгә дә бирмәячәкмен! — Ә китсәм? — диде күзләренә яшьләр җыелган кыз, көлемсерәп. — Үтерәчәкмен! — Кемне? — Икегезне дә! — Мине дәме? — Сине дә! — Ни өчен? — Ничек инде ни өчен? Хыянәтең өчен! — Димәк... — Нәрсә, димәк? — Димәк, син мине яратмыйсың. — Яратам! — Яраткач, ничек син миңа кул күтәрә аласың? — Яратканга күрә күтәрәм дә! Сине башка егет кочагында күргәнче, бөтенләй булмавың хәерлерәк түгелме соң? Күз алдыңа китер: син башканы кочасың, үбәсең, сөясең, юк, юк, бу мөмкин түгел, бу беркайчан да булмаячак! Мин сине барыбер беркемгә дә бирмәячәкмен, минеке генә булачаксың! Булсаң — минем белән! Булмасаң — беркемнеке дә түгел! Бу сүзләр Айгөлне куркыталар да иде, сөендерәләр дә иде. Сөендерә, чөнки аны яраталар, куркыта, чөнки... Ришатта егетләрдә булырга тиешле бер сыйфат бар. Ул сүзендә тора! Әйттеме — өзде! Белмим, кайчан салынгандыр ул сыйфат аңа. Бәлки, бишенче сыйныфтадыр... Эшлим дигән эшен Ришат, эшләмичә, чана шуып, соң кайтканнан соң, әтисе бик каты ачуланганын беркайчан да онытмас, ахры. Шул көннән башлап әйткән сүзен үти торганга әйләнде ул! Шул җәйдә Айгөл үзгәргән иде. "Башкага китсәм?" — дигән вакытта ук ул үзгә иде инде. Ришатның гына күзләре мәхәббәттән томаланган иде. Елына бер-ике ай гына йөреп, күпкә өметләнергә хакы бар идеме икән Ришатның? Калган ун айны аерым яшәгән Айгөлдән нәрсәдер таләп итә ала идеме ул?!! Бәйрәмгә кыз кайтмады. Ә бәлки кайта алмагандыр?.. — Нишләп кайтмады икән ул? — ... — Айгөлне әйтәм әле. — Ни, Ришат, карале... — Кая? — Нәрсә кая? — Кая карыйм? — Туктале, Ришат, тыңлале мине, кызма түлке, яме, кызма. — Ни булды, нигә кызыйм мин? Үтүк түгел бит мин кызарга,— дип, тыныч кына шаярды ул. — Ни диләр бит әле... — ... — Айгөлне ни диләр бит әле... — Нәрсә диләр? — дип, кинәт кенә Маратның күзенә карады Ришат. — Ни... Кинәт Ришатның күзләрендә ниндидер очкын кабынды. Иң якын дусты аны беркайчан да алдамый иде. Ул аның якасына ябышып: "Әйт!" — дип боерды. — Айгөлне балага узган, диләр. — Нәрсә??? — Балага узган, диләр! — Нәрсә дидең? Кабатла! — дип кызганнан- кыза барды Ришат. — Баласы булачак! Баласы! — дип, чыдаша алмыйча, Марат та акырган тавыш белән җавап бирде. Маратның кычкыруына Ришат уянып киткән кебек булды. Кисәк кенә ул Маратның якасын җибәрде дә тыныч тавыш белән генә: — Кемнән? — дип сорап куйды. — Шәһәрдәге хатынын аерган, яшь кенә, бай гына, иркә генә егеттән, диләр, 8 мартта, ике атнадан туй булачак дип сөйлиләр. Бу сүзләрне ишеткәндә, Ришатның күзләре караңгыланды, сулышы кысылды. Аның кошы, аккошы, беренче мәхәббәте, бәләкәй кошчыгы күз алдында очып китә. "...Юк, юк, моның булуы мөмкин түгел... син минеке генә булачаксың, бирмәячәкмен, үтерәчәкмен..." Егет сүзе бер булыр! Кайчан, ничек егетләр белән җыелышып шәһәргә киткәнен дә, "бәхетле парлар"ны ничек табуларын да хәтерләми Ришат. Бары тик бер әйбер аның күз алдында мәңге уелып калачак: Айгөлнең көлешә-көлешә бер егет белән җитәкләшеп баруы! Әйткән сүз — аткан ук! * * * Вакытлар үтә торды. Авылның уңган, акыллы, эшчән егете Ришат эчүгә сабышып, өеннән әйберләр урлап чыгып сатты. Картаеп беткән анасының үзе генә маллар карап йөргәненә дә эче пошмады. Анасы да күптән кул селтәгән кебек иде инде. Ничекләр итеп акылга утыртсын ул юлдан язган малаен?! Ришатны исә бер әйбер борчый: Айгөл генә авылга кайтмасын! Айгөлне генә биш яшьлек кызы белән шәһәр урамында күрмәскә! Бары тик шул гына! Бары тик! Гомер уза торды... Кояш чыга да бата. Ришат кояш чыкканын яратмый һәм көн саен аның тизрәк батуын тели иде. Әйтерсең кояш, кешегә алдавыч нурларын чәчеп, борчу, мәшәкать кенә китерә. Яратмый иде ул аны... Гомумән, үзүзен дә яратмый бугай ул. Ә ана баласын ярата, үлеп ярата, барыбер ярата иде. Эчсә дә, анасына кычкырса да, берни эшләмәсә дә ярата ул аны. Ана кеше генә ярата белә торган ярату бу!. Ярату... Кешене чүплеккә дә чыгара, күккә дә күтәрә ала торган хис!.. Я-ра-ту... ИБРАҺИМОВА ЗИЛӘ ИЛГИЗ КЫЗЫ 1989 елның 16 ноябрендә Түбән Кама шәһәрен-дә дөньяга килгән. Бала чагы шул районның Түбән Уратма авылында үтә. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты рус филологиясе факультетының IV кур-сында белем ала. 11 нче сыйныфта шигырьләр яза башлый. Хәсән Туфан, Фәнис Яруллин, Зөлфәт Хәкимне яратып укый. Мәктәптә, университетта, республика күләмендә үткәрелгән сәнгатьле уку конкурсларында призлы урыннар яулый. Югалту Гөрләвекләр булып акты микән Безнең мәхәббәтнең язлары?.. Алтын көздә яфрак койды микән Аның шашкын сөю-назлары?.. Кар-буранда калып туңган мәллә, Суынганмы кайнар утлары?.. Әллә кая китте безнең сөю, Әллә кая төшеп югалды... Ташлап киттең... Сөймим, дидең, сөю бетте... Оныт, дидең, оныт, әйттем-бетте... Бәреп ишекләрне чыгып киттең... Ә мин калдым ялгыз — бетте-китте... Синең арттан ишекләрне япмый Көтәм инде менә ничәнче кыш... Ничәнче кыш шәһәр бәйрәм көтә, Тик мин генә сине көтәм, күңелем буш... * * * Инде күзләреңне төштә күрмим, Тынычландым инде, ахрысы. Кайтмас җиргә синең киткәнлекне Хәзер инде аңлыйм, ахрысы. Кабер ташыңдагы сурәтеңә Яшьсез карый алам, ахрысы. Бәйләм чәчәкләрнең җөп икәнен Инде саный алам, ахрысы. Синең белән инде төшләнмимен, Тилермимен инде, ахрысы. Ишек шакыганга "Синдер!" диеп Йөгермимен инде, ахрысы. Ахрысы шул, бары ахрысы... * * * Ныграк шаула, урман! Күк, күк(е)рә! Син дә, яшен, ялт(ы)рап яшенлә! Шашып яу син, яңгыр! Битем буйлап Кушылып ак кайнар яшемә! Елыйм бүген, еламаслык түгел... Йөрәк әрни, үкси, сызыла! Гаделсезлек шулай җанны тырный, Ник язмышлар болай языла?! Нигә, Ходам, һәр шатлыгың өчен Бер кайгыңны шундук бирәсең? Берәү рәхәтләнеп яшәгәндә, Икенчесен гүргә кертәсең?! Ялгап булмый өзек гомерләрне, Үткәннәрне булмый кайтарып. Җаным үкенүдән өзгәләнә, Әрнү диңгезендә айкалып. Яңа эзләр зират сукмагында... Сукмак түгел, җаным тапталган. Кабер өстендәге чәчәкләрдәй Бербөтенем меңгә таралган... * * * Килер әле бер көн, килер әле. Мин китәрмен, җыеп хисләрем. Бүләкләрең үзем белән алмый, Сүзсез генә чыгып китәрмен. Элеккедәй елап кайтып кермәм, "Кичер мине, кичер",— димәмен. Урамнарда каршы очрашсак, Керфек сирпеп сер дә бирмәмен. Йөрәгемне кысып түзәрмен мин, Ялгыш кына миңа кагылсаң. Сине сөйгәнемне онытырмын, Төшләремдә үзеңә чакырсаң. Минем өчен шулай тилмерүләр Күпкә артык бергә булудан. Туйдым чөнки безнең мәхәббәтне Бер йөк төсле ялгыз тартудан. Безнең арадагы үтәли җил Сөю утын күптән сүндергән. Тик мин генә һаман җылы эзлим Шул учактан калган күмердән. * * * Үлгән безнең сөю!.. Күңелемнең Инде ябык капкаларын какма! Җир йөзендә һәр нәрсәнең дә бит Ахыры бар, җаным, шуны аңла. Зур елгалар кибә, бозлар эри, Таш кыялар беркөн ярыла. Мәхәббәт тә, көне килеп җиткәч, Кинәт сүрелергә хаклы ла! Шулай булмый! Зәгыйфь бер хис бит ул! Кеше аны уйлап чыгарган: Бер очкынны "дәртле учак" диеп, "Бөек сөю" диеп атаган. Ә бит хәтта учак сүнәр өчен, Дөрләмәслек итеп яңадан, Күп кирәкми — бары бер тәмсез сүз, Салкын караш, кечкенә ялган. Шагыйрьләр дә саф хисләрне никтер Бәллүрләргә бик еш тиңлиләр. Ә бәллүр ул ватыла да уала бит, Әллә инде шуны белмиләр?! Шуңа күрә дөрес аңла мине: Безнең сөю бары уалган, Мең кисәккә бары ватылган да Йолдыз арасында югалган... Көлләр булып җилгә таралган... Саташу Шомлы төндә җаным елый... Эреп югаласым килә... Йөрәк кычкырып сөю сорый... Сөеп-сөеләсем килә... Тонык ай да миңа каршы... Юлларымны адаштырган... Күңлемдәге сөю җене Акылымны саташтырган... ИМАНКУЛОВА ГӨЛЧИРӘ РӨСТӘМ КЫЗЫ 1991 елның 15 маенда Казан шәһәрендә туган. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университет-ы татар филологиясе факультетының II кур-сында укый. Иҗат белән 2007 елдан бирле мавыга. Нигездә, Әтнә районы газетасында басыла. Гомәр Бәширов һәм Габдрахман Әпсәләмов әсәрләрен яратып укый. 2008 елда фәнни-гамәли конференциядә I урынга лаек дип табыла; 2008 елда республикакүләм "Алтын каләм" конкурсында "Мәгариф темасын иң яхшы як-тыр-тучы" номинациясендә җиңү яулый. Бер рәхмәт мең бәладән коткара! "Татар милләтенә, татар теленә бетү куркынычы яный, бүгенге җәмгыятебездә мәрхәмәтсезлек, кешелексезлек күбәйде, бер-беребезгә игътибар җитми, кешеләр һаман каядыр ашыга..." Кызганычка каршы, бүгенге көндә мондый эчтәлекле сүзләрне, ә бәлки, зарлануларны күпләр авызыннан ишетергә туры килә. Ләкин әлеге сүзләр белән килешеп кенә булмый бит, нидер эшләргә кирәк! Һәм нәкъ менә шул "нидер эшләү"не без үзебездән, эш-гамәлләребезне төзәтүдән башларга тиешбез. "Ә нишләргә соң?" дигән сорау күбебездә туарга мөмкин һәм туачак та. Иң беренче чиратта, кеше булып кала белергә кирәк. "Тормыш үзгәрде", "хәзер инде заманасы башка", дип әйтү — дөрес түгел. Нәрсә булган заманага?! Әйе, без XXI гасырда яшибез, бу гасырның таләпләре башкачарактыр. Ник дигәндә, яңа технологияләр, яңа ачышлар, гомумән, яңалыклар чорында көн күрәбез һәм кешелек җәмгыяте боларның барысына яраклашырга тиеш... Тик узган гасырга күз салсак, анда ачышлар да, яңалыклар да, шулай ук авырлыклар да булган! Минемчә, нинди генә үзгәрешләр булса да, адәм баласы КЕШЕЛЕКЛЕЛЕК сыйфатына хыянәт итмәскә тиеш! Язмамны болай башлавымның сәбәбе өлешчә үземнең гаиләм белән бәйле. Әтнә районында 2009 ел башында бик аяныч хәл булды: бер гаилә, янгын чыгып, торыр урынсыз калды. Ярдәм итә алганнар әлеге гаиләгә хәлләреннән килгәнчә булыштылар, әмма матди ярдәм белән генә булмый шул дисәң дә, "кирәге кирәк" ди бит халык... Ә ул хак сөйли! Мондый коточкыч хәлләр турында мин газеталар аша гына белә идем, хәзер инде үзем күзгә-күз очраштым... Ягъни Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы тулай торагында яшәүче Ренат абый һәм Флера апа гаиләсенә барып тоташа мәкаләмнең башы. Бу гаиләнең ничәмә еллар гомер кичергән, балаларын үстергән өйләре янды. Бер улын һәм кызын югалткан әти-әни инде хәзер йорт-җирсез дә калалар, өч оныгын тәрбияләү дә алар өстендә. Менә хәзер язмамның ни өчен үз гаиләм белән бәйле булуын әйтеп үтәсем килә. Беркөнне әти-әнием Казанга бара һәм аларга Яңа Бистәдә Лесная урамында булырга туры килә. Шунда аларның Әтнә районыннан булганнарын белгән Фәүзия апа: "Янгыннан зыян күргән Флера белән Ренатны беләсезме сез? Белсәгез, гозеребезне, зинһар, үтәгез, без аларга ярдәм итәргә телибез!" — дип, мең сум акча биреп җибәрәләр. Менә бит юк дибез арабызда шәфкатьлелек, юк дибез мәрхәмәтлелек, игътибар җитми дибез... Бар, аны күрә белергә кирәк!!! Моңа дәлил — инде күптәннән пенсия яшендәге олы кешеләр — Әкътәс абый белән Фәүзия апа. Үзләренең дә балалары, оныклары бар, аларга булышып яшиләр. Тик шундый авыр хәлдә калган Ренат абый һәм Флера апа гаиләсе турында "Юлдаш" газетасыннан укып белгәч, алар битараф кала алмыйлар, ярдәм итәргә булалар! Әти-әнием, зыян күргән гаилә янына барып, әлеге акчаны тапшыралар. "Аларның сөенгәннәрен күрсәң, рәхмәт укыдылар, "исән-сау йөрегез!" дип калдылар",— ди әтием. Әйе, юлда йөргән кешегә исән-имин йөрегез дип теләк теләү, әманәтне үтәгәнгә, ярдәм иткәнгә рәхмәт әйтүдән дә кыйммәтлерәге юктыр, минемчә. Рәхмәт ишетү бик рәхәт бит ул! Әгәр кешенең эш-гамәлләре чын күңеленнән икән, битараф булып кыланмый һәм изге ниятләр белән яши икән, ул, һичшиксез, рәхмәт сүзләре ишетеп торачак. Минем уйлавымча, кешеләрнең шулай кече күңелле, рәхмәтле булулары — мәрхәмәтлелекнең нигезе, шәфкатьлелекнең чишмә башы. Бер рәхмәт мең бәладән коткара, ди халык мәкале, рәхмәт сүзен ишеткән, үз гамәлләре белән рәхмәт сүзен башкалардан әйттерә алган кеше бәхетле санала, һәрвакыт башкалар ярдәменә таяна ала. Мәрхәмәтле, кешелекле, игътибарлы булыйк, олыларны олылый, кечкенәләргә ярдәмчел була белик! Шул чагында гына яшәвебез мәгънәле, тормышыбыз җиңел булачак! Кеше үз язмышына үзе хуҗа, әмма бер нәрсә дә Аллаһы Тәгалә ярдәменнән башка тормышка ашмый. "Ходайга шөкер" дип, булганына шөкер итеп, булачагына өмет итеп, мәрхәмәтле булып яшәргә язсын! Тукай эзе — нәселемдә Әтнә районы мәгариф бүлегенең югары категорияле методисты Фәхретдинова Раилә Фоат кызы III халыкара гуманитар-мәгариф конференциясендә катнашырга тәкъдим иткәч, мин риза булдым. Шунда ук миндә берничә сорау туды: нинди теманы сайларга,нәрсә турында язарга? Әлеге сораулар белән әтиемә мөрәҗәгать иттем. Ул гаиләбездә сакланган материаллар буенча эзләнергә киңәш итте. Шул көннән башлап мин үзебезнең гаилә тарихын өйрәнергә булдым, бөтен күңелем белән шунда кереп чумдым. Эзләнү эшемне иң элек нәсел агачын төзүдән башладым. Рөстәм бине Хатәм бине Мөхәммәдсадыйк бине Шаһ Әхмәт бине Әбү Йәзид бине Рәхмәтулла бине Иманкол бине Рахманкол әл-Мамышиларны үстергән чор тарихын өйрәнү минем өчен иң кызыклысы булды. Әтием, дәү әти һәм дәү әнием сөйләгәннәр, Мәсгут Гайнетдин, Марсель Әхмәтҗанов язганнар буенча кызыклы фактлар ачыкланды. Эзләнү эшемнең нигезе итеп ике йөз елны үз эченә алган дәверне, ягъни өченче буын дәү әтием Мөхәммәдсадыйк Иманколый иҗатын алдым. Әлеге шәхесебезнең гаять катлаулы үсмер чоры, сынаулардан торган тормыш юлы һәм каршылыкларга очраган, әмма күренекле шәхесләр белән бәйле булган иҗаты миндә зур кызыксыну уятты. Бу эзләнү барышында чыгышы буенча Казанның мактаулы гражданы, мөхтәсиб, мулла, дин галиме, шагыйрь Мөхәммәдсадыйк Иманколыйның татарлар исеменнән судта арадашчы вәкил булуы да ачыкланды. Ул рус түрәләр холкын, телне белмәгән татарлар исеменнән судка "ходок" булып йөри. Аның бу адымы да үрнәк булырлык,чөнки инде 1905 елгы революциягә кадәр үк ул, динне аермыйча, шундый эшкә алынган. Садыйк Иманколыйның бу эшләре ул чорда зур казаныш булып тора һәм хәзерге вакытта да югары бәяләнә. Дәүләт җитәкчеләребез әле дә ислам дине башка диннәр белән үзара тату, дус булырга тиеш дигән фикерне алга сөрә. Садыйк хәзрәт тә ислам дине белән христиан дине арасындагы бәйләнешне ныгыту эшенә зур өлеш керткән. Г. Тукай, Ф. Әмирхан иҗади өлгергәнлек югарылыгына күтәрелгән елларда (1908—1911), Садыйк хәзрәт Иманколый иҗаты да үсеш ала, халыкка таныла. Иҗатының башлангыч көннәрендә Г. Тукай Садыйк Иманколый шигъриятен пыр туздырып ташлый. Дөрес, Г. Тукай аның белән К. Мотыйгый басмаларын яклап ызгыша. 1907 елда ерак Уральскидан яшь Г. Тукай аңа сатира укларын яудыра. Аны "Садыйк"ка ("турылык"ка) каршы мәгънәдә гарәп сүзе белән "Кязиб (ялган) хәзрәт" дип атый. Садыйк хәзрәтне газета аша "Китабел хәдит ли әбталел җәдид, яки Мисыр каргасы" дигән шигырь китабын мин язмадым, Мөхәммәдҗан Хафиз язды дип акланырга мәҗбүр итәләр. Г. Тукай Казанга килгәннән соң, Садыйк Иманколый турында авыз ачып әйткән бер сүзе дә билгеле түгел. "Әл-ислах" битләрендә Ф. Әмирхан Садыйк хәзрәткә каты-каты бәрелгәндә дә, Г. Тукай бу ызгышка катнашмый. 1908 елда Ф. Әмирхан "Егерменче гасыр әфьюнчысы" дигән фельетонында: "Гасырыбызның мәшһүр шагыйре вә мөхәррирләреннән булган Өрәк хәзрәт..." дип аны тәнкыйтьләп ала. Шулай да Ф. Әмирханның 1908 елда хәзрәтне "мәшһүр шагыйрь" һәм "мөхәррир" дип атавына да игътибар итик. Чоры шундый булган. Үзләренә юлдаш-"фикердәш" булмаганнары өчен генә, бу чор яшьләре яңару, җәдидчелек хәрәкәтенең башында торган Исмәгыйль бәк Гаспралы, Габдерәшит Ибраһимов, Фатих Кәрими кебек кешеләргә, хәтта Сорбонна университетын тәмамлаган Йосыф Акчурага, Садри Максудига карата да шундый ук дошманлык күрсәткәннәр. Ләкин Садыйк хәзрәт Г. Тукай белән низагка кермәгән, аның турында болай дип язган: ...Күп шигырьләр язды Габдулла Тукай, Шәрх итүче аны булмады бугай, Чөнки шигырендә бераз тоз бар иде, Язмады аның кеби һичбер нугай. Белми татар кадренә әшгарнең,— Белми фәркын шигырь илә чүп-чарның, Бонлар өчен язма, Садыйк, шигыреңне, Ошбу бабта хыйззы юк татарның. Татар телендә газеталар чыга башлагач, Садыйк хәзрәт күп кенә басмаларда актив катнаша. Аның бу чыгышларын барлау, өйрәнүләр хәзрәтнең биографиясенең, рухи дөньясының күп кенә яңа якларын ачарга, өйрәнергә булышыр иде. "Алтын каләм..." таныштырды Хис-кичерешләр 26 июнь. Табигатьнең җылы кояш кочагында иркәләнгән вакыты. Сәгать иртәнге җиде һәм без, Олы Мәңгәр авылыннан чыгып, Казанга таба юл тоттык. Казан. Идел. Шушы тарихи елга аша Казан шәһәренә төрле яулар килгән, зур зыян салынган. Ә бәлки, күп файда да килгәндер. Шулай ук шушы елга ярында күп кенә парлар да кавышкандыр... Казан шәһәренең елга порты нәкъ менә шул гаҗәеп матур елга ярында урнашкан да инде. Елга портына барып җитеп, теркәлү үткәннән соң, тантаналы ачылыш булды. "Нинди бәйрәм бу?" — дисәгез, уникенче тапкыр балалар һәм яшьләр өчен үткәрелә торган "Алтын каләм — Золотое перо" республика фестивале хакында бара сүзем. Тантаналы ачылыш "Борис Полевой" теплоходы каршында, яр буенда үтте. Монда котлаулар, бүләк тапшыру һәм бик күп игъланнар булды. Яшь каләм тибрәтүчеләр, ягъни безнең өчен бу куаныч иде. Теплоход кузгалыр алдыннан төрле төстәге шарларны күккә очырттык, бу да үзенә күрә бер традиция булды, ахры. Ә ярда басып калган әти-әниләр, туганнар безне зур түземсезлек белән көтеп торачаклар. Ә аннан соң... Без "Борис Полевой" теплоходында өч көнлек сәяхәткә чыгып киттек. Мин биредә беренче тапкыр. Ияләшүе бераз кыенрак булды, әмма беренче көннән үк дуслар табарга тырыштым. Матур теплоход, чиста каюталар, ягымлы кешеләр, кызыклы сөйләшүләр, онытылмаслык очрашулар... Болар барысы да баштан ук катнашучыларның күңелен биләп алды. Беренче көннән без танылган журналистлар, КДУның журналистика факультеты деканы белән таныштык. Журналистиканың нәрсә икәненә тирәнрәк төшендек. Түбән Новгород шәһәре 27 июнь. Гүзәл Идел елгасының сул ярында урнашкан Түбән Новгород шәһәре безне таң калдырды. Иртә белән теплоход шәһәрнең елга портына килеп туктады. Безне анда экскурсоводлар көтә иде. Дүрт төркем, ягъни Алтын каләм — татар, Золотое перо — рус, телевидение һәм радиотапшырулар әзерләүчеләр өчен ике экскурсовод бар иде. Алар ярдәмендә без әлеге шәһәрнең истәлекле урыннарын күрдек, аларның тарихы белән таныштык. Шулай ук "Большая Покровская" дип аталган җәяүлеләр урамын күрдек. Экскурсия тәмамлангач, кабат теплоходка утырдык. Яңадан башкалабыз Казанга таба юнәлдек. Ә кич белән сәгать тугызда Макарьевка поселогында урнашкан хатын-кызлар монастыренда булдык. Монда керүгә, диннәр аермасы күренә. Ислам дине вәкиле булгангадыр, миңа үзебезнең мәчетләребез, мулла-абыстайларыбыз, чисталыгыбыз кадерле. Ә менә монастырь, монашкалар, икона-тәреләр, шомлы чиркәү, куркыныч кыяфәтләр — болар кешене бер урында тота торган нәрсәләр. Бездә дә бар абыстайлар, муллалар әзерләүче уку йортлары. Анда телевизор карыйлар, көндәлек матбугат белән танышалар, гомумән, тулы тормыш белән яшиләр. Ә монастырьларда мондый нәрсә юк, анда кешеләр эшлиләр, ашыйлар, йоклыйлар. Нигәдер дөньядан читләшкәннәр... Шулай итеп, бу көн кичерешләргә бай булды. Чабаксар — Казан 28 июнь. Иртә белән "Борис Полевой" теплоходы Чабаксар шәһәренең елга портына килеп туктады. Анда безне каршы алып торучылар да бар иде. Алар: өч экскурсовод, чуваш милли киемнәре кигән кешеләр. Безне милли телдә сәламләделәр, үзләрендә таралыш алган спорт төрләре белән таныштырдылар. Соңыннан Чабаксар шәһәрендә өч ел эшләп килүче "Куча-мала" балалар тапшыруын күрсәттеләр. Татарстаннан килгән фестивальдә катнашучылар биредә яшәүче яшь журналистларга шушы шәһәрдә узган конкурс дипломнарын тапшырдылар. Кич белән теплоходка кайткач, зур тантана булды. Бу фестивальдә төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Аларга кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар тапшырдылар. Казанга якынлашкан саен, күңелебез тынычланды. Чөнки һәр кешенең үз өе, үз туган җире кадерле. Бу сәяхәт вакытында күргән шәһәрләр ничек кенә матур, тарихи яктан бай булмасын, үз башкалам иң гүзәле, яктысы һәм чистасы. Минем өчен Казан — ярты тормышым, монда минем туган җирем, әти-әнием һәм туганнарым, дусларым. Бар да сагындырган. Менә шундый уйлар белән Казанга кайтып җитү сизелмәде дә. ЙОСЫПОВА ЛИЛИЯ ӘНӘС КЫЗЫ 1988 елның 21 мартында Нурлат районы Ка-равыл Тавы авылында туган. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты социаль-икътисад факультетының V курсында укый. Беренче иҗат тәҗрибәләре мәктәп елларына туры килә. Күб-рәк рус телендә иҗат итә. Кумиры юк. Әмма Дэн Браун, Софи Кинселла, Борис Акунин, Вадим Зеланд иҗатын укый һәм хөрмәт итә. "Чын мәгънәсендә үз укучымны табып, әсәр-ләрем укыла һәм хөрмәт ителә башлаган вакытта гына иҗатымдагы уңышлар турында сөйләп булачак!" — ди үзе. Три слова... Они были созданы друг для друга. По крайней мере, так казалось со стороны. Они любили по-хулиганить, еще издали строить друг другу всевозможные смешные гримасы, кидаться осенними листьями. Она знала, что все это неспроста. Когда-то в ее списке телефонных контактов было множество номеров парней, с которыми она могла общаться и, возможно, после нескольких встреч вести себя так, как вела себя с ним: ненавязчиво, шутливо, искренне. Но после того, как сим-карта дала сбой и номера с нее исчезли как по команде — все и безвозвратно, он написал три заветных слова, которые она так ждала: "Ты куда пропала?" С этого времени она оборвала все связи, которые сейчас казались ей лишней мишурой в сравнении с тем общением, которое он ей дарил. Он любил придумывать все новые игры, и обоюдно любимой была игра "Три слова", когда разговор шел фразами, состоящими только из трех слов, включая и предлоги: — Идем в кино? — начинал он. — На какой фильм? — Желательно на ужастик! — С какой стати! — восклицала она. — Тебе нервы пощекотать... — Ты сам псих! — Себя так назови! — улыбался он. — Я псих... однозначно... — Уже лучше, коллега,— резонно подводил он итог, и оба, не выдерживая, начинали хохотать. Вскоре она поняла, что он — это тот человек, с которым она может забыть о серости и рутине дней, при виде которого она может улыбнуться даже несмотря на обидные слезы... Однажды он пропал... Оператор монотонно повторял, что абонент временно не доступен, и просил попробовать позвонить позже. Каждый раз она говорила, что набирает его номер в последний раз. И каждый раз готова была разрыдаться, когда отвечал все тот же оператор. Она вдруг ощутила всю слабость и беспомощность своего положения... Она поняла, что зашла слишком далеко, что этот человек так дорог. Об этом она хотела сказать ему. Пусть гордость подождет. Она скажет всего лишь три слова. И... "Я буду сильной", — шептала она себе, набирая холодными пальцами номер его домашнего телефона. Когда-то он оставил его в ее записной книжке, сказав в шутку: "Если вдруг вспыхнет пожар..." Пожар вспыхнул. В ее душе. Справиться с пожаром оставалось только ему. — Привет, как дела? — спросила она дрожащим голосом. — Привет. Это ты? — А как думаешь? — Не хочу думать... Она первой нарушила затянувшееся молчание: — А сказать мне? — Что именно сказать? — Объяснить свое поведение! — Нет, она не может, она сейчас заплачет... — В общем... прости... — И это все? — Почти... В общем... — Не надо! Поняла! — и швырнула трубку об стену. Разбитый пластик впивался ей в тело, когда она истерично рыдала, катаясь по полу... Оба даже не заметили, что играли в старую игру — в "Три слова"... Когда он узнал, что она уезжает, он не поверил... И раньше не верил, что он сможет так отреагировать на сообщение друга. Он знал, что его "исчезновение" ничем хорошим не обернется, но ведь не до такой же степени! Он не знал еще одного, что эта девчонка станет тем самым кладом, который ищет каждый человек в своей жизни. Желание обладать этим кладом было так сильно, что он боялся этого... В книгах для самых умных писали, что парню надо научиться "крутить" девушками. Покрутить удалось, но чем объясняется его нервозность, депрессия и бессонница? Побочными действиями? И он понял: "крутить" он больше не будет. Она нужна ему самому, чтобы крутиться в этой жизни. Без нее — остановка, тупик. Без нее — не жизнь. Если он не будет ощущать, что в этом городе она спит и видит его во сне, он не простит себя никогда. Он появился перед ней столь неожиданно, что она выронила свой билет, который протягивала проводнице вагона. — Девушка, вы так и будете стоять? Другим пройти дайте! — скрипучим голосом скомандовала проводница. Она почувствовала, что кто-то вытащил ее из толпы наседавших пассажиров. Это была его рука. Диалог на уровне глаз. Вопрос — ответ. Недоумение — объяснение. Сожаление — прощение. — До отправления поезда осталось пять минут! — провозгласил все тот же противный голос. — Зачем ты уезжаешь? — наконец разжал он губы. — Тебе знать ни к чему. Вопросы бессмысленны. Скажи он ей что-нибудь ласковое и прильни, как прежде, к ее волосам губами, она бы сразу расплакалась. — А я считаю твои действия бессмысленными. Ты тогда даже не дослушала... — А ты даже и не пытался мне что-то объяснить! — Она хотела закричать, но голос перешел на шепот... — Я сделаю это сейчас... Ты позволишь? — Я не хочу позволять тебе снова обманывать меня... — Без всяких шуток! Я многое передумал за это время и хочу тебе сказать... В это время поезд громко чихнул, и пробегавшая мимо проводница запыхавшимся голосом прокричала: "Девушка, зайдите в вагон! Поезд ждать не будет!" Оба безучастно посмотрели ей вслед и прослушали второй чих поезда. — У тебя есть только три слова...— произнесла она и сама испугалась своей фразы. Наверно, в трех словах трудно будет сказать все, что у них на душе... — Скажи мне на прощание только три слова, как в нашей бывшей любимой игре... Он немного помолчал, а потом, проведя по ее лицу ладонями, сказал: — Не уезжай... В недоумении, подняв мокрые глаза, она ответила: — Тут только два слова... Где третье? — Пожалуйста... ...Позже, возвращаясь с вокзала, оставив непригодившийся билет в ближайшей урне, они, улыбаясь друг другу, продолжали свою игру: — Кого ты любишь? — спросила она. — Я люблю жизнь! По ее реакции он понял, что она ожидала совсем другого ответа, и он продолжил, нарушая установленные правила игры и касаясь ее губ своими губами: — А моя жизнь — это ты... Каждому — свое... Каждому — свое... И по совести. И по судьбе. Судьбы не повторяются. Судьба человека во многом зависит от него самого. Правда, не всегда. У многих она решается еще тогда, когда маленький человечек не успевает увидеть солнечный свет и ощутить действительный вкус самого ценного напитка на Земле — материнского молока. Маленького Мишу мать оставила в родильном доме. Новорожденный малыш даже не успел узнать, что такое материнское тепло. Свой отказ "горе-мама" объяснила очень просто: "А меня не пустят с ним домой. Мы и так почти что друг на друге спим. Я не хотела его вынашивать, но сказали, что делать аборт опасно, потом не родишь. А я еще хочу детей, когда замуж выйду..." Шуре повезло больше: мать, пряча слезы в глазах, когда ее никто не приехал встречать после такого события, наспех поблагодарила врачей за хорошее отношение и убежала. Через несколько дней она появилась вновь. С ребенком в руках и пакетом с его пеленками и распашонками. Она не знала, что это так трудно. Девушка сама студентка, живет на съемной квартире, забот с ребенком очень много... Она думала, что она сильная, что справится. Оказалось, она сама еще ребенок... Шура провожала маму на руках медсестры, тихо сопя во сне, видя, как они с мамой гуляют по летнему полю, усыпанному ромашками... Она уже заметила такие цветочки на своей пеленке. Да-да, дети тоже видят взрослые, осознанные сны... Маша жила с мамой целых два года и уже не узнавала в ней свою маму, если та была трезвая. Мама думала, что, родив ребенка, их семья станет крепче. А папа ее, поняв, что еще не "дорос" до семейной жизни, оставил Машу с матерью в однокомнатной квартире. Было все, и Маша не воспринимает свою жизнь как что-то ненормальное. Она все равно любит маму, у которой, несмотря на все ее обещания, отобрали родительские права... Маша помнит полные отчаяния глаза матери, когда та шептала ей сквозь спиртной перегар в ушко: "Это ненадолго, Машка! Слышишь? Это ненадолго! Я тебе обещаю! Он всю жизнь мне испортил, но я возьму себя в руки, я возьму, милая моя! Я буду сильной, и я заберу тебя, ты только не плачь, ладно? Я выздоровею, я брошу пить, я когда-нибудь брошу пить..." Это "когданибудь" Машка ждет уже два года. Но она будет ждать и дальше, ведь мама обещала... Смугловатому Роме тоже довелось пожить малую часть своей жизни с родителями. Сначала все было хорошо: к ним часто приходили гости, щупали Ромку за его корявые пальчики и смеялись над его рожицами, говоря, что артист из него вый-дет замечательный. Потом вдруг стало грустно, потому что гости перестали заходить к ним в дом, а папа с мамой начали постоянно ругаться, причем мама всегда кричала папе, что он ее обманул, что он обещал ее увезти куда-то очень далеко, туда, где она забудет об этом сером и тухлом городе... Папа не выполнил своего обещания, к тому же однажды ранним утром Ромка почувствовал на своей щеке укольчики и теплые губы — это папа поцеловал его на прощание. Ромка улыбнулся во сне. Папа это заметил, потому что он еще некоторое время смотрел на него, тихо качая его кроватку. Мама устроила истерику. В то же утро она выкинула в окно все папины фотографии, ванные принадлежности, оставшиеся вещи, даже кольцо, которое он подарил ей на день помолвки. Потом она "выкинула" и Ромку. Отнесла в какой-то дом, где он и сейчас живет. На прощание, глядя на него, она с ненавистью произнесла: "Я ненавижу твоего отца, я ненавижу то, что он сделал со мною, я ненавижу тебя, потому что ты родился по его вине". Вот и живет Ромка по чьей-то вине, не зная, что мать так и остается в этом "тухлом" городе и пытается снова наладить жизнь с тем, кто ей пообещает вывезти отсюда в красивую жизнь. В "красивую" жизнь без брошенного сына... А Боря находится в специальном отделении для инвалидов. Но он мог родиться здоровым, только другие помешали... Его мать всегда хотела иметь ребенка, вот только родители видели в дочери не домохозяйку, а будущую элиту страны, будущего доктора наук. К тому же мать Бори не отличалась хорошим здоровьем. Но она решилась. А мать всегда корила ее за такой безнравственный поступок, которым она опозорила их среди друзей и близких. Но у Бориной матери был любимый человек — его папа, он во всем ей подмога и опора. Хотя слова родной матери куда сильнее по действию. Почти каждодневные упреки и предупреждения, что она не сможет родить ребенка, сделали свое дело — Боря родился инвалидом. Его душили изнутри страшные слова несостоявшейся бабушки и с каждым днем увеличивающаяся боязнь матери. Хотя Бог дал возможность рожать женщине, назвав это святым делом во имя всего живого на Земле, во имя любви... И пусть же желание обрести семью будет истинно человечным, чистым и добрым. Пусть семьи становятся крепче с каждым днем. И пусть всегда будет Солнце, небо, мы и счастливые дети со счастливыми родителями... Но каждому — свое. И пусть сохранение семьи станет общим делом, касающимся всех: и меня, и тебя... Вера в волшебство Ему все надоело. Надоели шумные компании. Надоело курить кальян, сидя на старом диване и разговаривая с так называемыми друзьями ни о чем, а назавтра не помнить ничего, кроме дыма в воздухе. Надоела девушка-стерва. Это он ее так обозвал, хотя она об этом не знает. В ней ему нравилось только то, что она до сих пор с ним. Он запросто набрал смс-сообщение, состоящее из 6 слов: "Мы расстаемся. Прими это без истерик". Она приняла. Без истерик. Потому что ей было все равно. Потому что она три дня была в пьяном дурмане — заранее справляли Новый год у подруги, которая собиралась на праздники за границу... А ей не с кем было справлять Новый год. Родители ушли к старым знакомым, среди которых нет ее ровесников. Ей ничего не оставалось делать, как в одиночестве слушать бой курантов, отдающих эхом в каждой комнате пустой квартиры. Она не винила родителей, ведь для них она была образцовой дочерью, имеющей друзей и обязательный запас приглашений в кино от парней. Все это она напридумывала сама, чтобы жизнь не казалась такой скучной... Оба одиноких человека вышли в "Майл-Агент", чтобы встретить Новый год с такими же одиночками, которые выбрали пребывание в эту сказочно-добрую ночь перед экранами мониторов... — Привет! — написал он, одной рукой перемешивая салат "Оливье", а другой набирая буковки на клавиатуре. — Привет! С наступающим! Он придет ровно через 1,5 часа! — ответила она, завивая волосы. Хотя бы в этот вечер она должна понравиться кому-то. Кому-то — это своему же отражению в зеркале... — Ого! А я не смотрел на часы, я же еще не поставил курицу в духовку! — Поторопись! Я уже все приготовила...— затем последовал длинный список блюд, которыми она решила побаловать себя и родителей, которые вернутся завтра, ближе к ве-черу... — А где ты живешь? У тебя такой богатый стол, что я со слезами буду смотреть на свой с салатом "Оливье" и жареной курицей. — Смешно! Я живу... — Так ведь я живу в соседнем доме! После уточнения адресов выяснилось, что они действительно живут в соседних домах да еще видят окна квартир друг друга! Она помахала ему из-за занавески персикового цвета, а он вышел на балкон и крикнул ей: "С Новым годом, соседка!" "Такое совпадение, выпадающее раз в жизни, — думал он, — не должно быть просто так!" "Такая удача, — размышляла она, — должна послужить мне чем-то очень приятным!" — У меня есть гениальная идея... — Я знаю! Встречать Новый год вместе! Сколько осталось до него? — Где-то 8 минут... — Так чего мы ждем? — Что от меня требуется? — Только два бокала! А с меня шампанское! На счет три выбегаем из квартир и встречаемся возле детской площадки! Раз, два, три! Это было нечто невообразимое! Она, наскоро натянув колготки, приколов заколку в волосы, накинула шубу на плечи, второпях сломала молнию на сапоге и лишь в дверях вспомнила взять два бокала... Он, забыв о курице в духовке, незаправленном салате, новой рубашке, зацепился рукавом куртки за острый край перил, порвал рукав и чуть не разбил в порыве бутылку с шампанским о стену... Они бежали друг к другу: она с 5-го этажа своего дома, он с 7-го... Они почти одновременно подбежали к установленному месту, проваливаясь в сугробы (она потеряла свой сапог со сломанной молнией), задыхаясь, но сохранив все атрибуты Нового года: бокалы, шампанское и... хорошее настроение. Оба, смотря друг на друга, смеялись. Он быстро откупорил бутылку и разлил по бокалам. Еще не пробили куранты, как вдруг из всех окон, что светились в окружающих их домах, повалилось: "С новым годом! С новым счастьем!!!" А они, как будто находясь на другой планете, освещаемой этими окнами-фонарями, смотрели друг другу в глаза, ощущая, что они приняли правильное решение... Может, единственно правильное решение за целый год... Потом было продолжение знакомства, бег с препятствиями по спасению сгоревшей в духовке курицы, смех над угольками, которые шипели на противне, проба на вкус салата "Оливье"... Потом были салюты, которые они смотрели на улице, уже держась за руки... Если выстрелит четное количество раз, думала она, то я буду с ним... Он громко отсчитал 8 выстрелов салюта, и она улыбалась сейчас не ему, а небу, что разделяло теперь вместе с ней ее секрет... Потом были игры в снежки, валяние в снегу, лепка снежной бабы, вождение хоровода возле тополя (елки во дворе дома не было), загадывание желания, гадание на окнах и кидание сапога, что без молнии... Потом был настоящий новогодний стол, много шуток, много разговоров... Медленный танец под сияние гирлянд на искусственной елке и первый поцелуй, который он давно хотел подарить искренне, а она — получить нежно... Позже, встречая уже который Новый год вместе, они говорили: "Новый год подарил нам друг друга... Новый год переворачивает судьбы и дарит новые жизни..." Верьте в его волшебство! Волшебником своей жизни может стать каждый из нас! КАДЫЙРОВА ЭНҖЕ НАИЛ КЫЗЫ 1988 елның 13 гыйнварында Саба районы Аккүл Бигәнәй авылында туган. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты татар филол-огиясе факультетының V курс студенты. 6 нчы сыйныфтан бирле иҗат белән мавыга. Күбрәк шигырьләр һәм мәкаләләр яза. Мәдинә Маликова иҗатын яратып укый. Район күләмендә уздырылган "Кызыклы шәхес" конкурсында диплом белән бүләкләнә. Соңгы тамчы күз яше (Әсәрдән өзек) Көтмәгәндә килгән сөю Миләүшә күзләрен ачты. Керфегеннән агып төшкән яшь тамчылары әкрен генә мендәргә тамдылар. Авыр, бик авыр иде аңа. Үткән көннең вакыйгаларын кабат берәм-берәм күз алдына китергәннән соң, кыз мендәргә капланды да үксеп елый башлады. Нигә шулай булды икән? Ни дип килде ул бу шәһәргә? Нигә авылда гына калмады? Ә иң мөһиме: нигә ул үзенең тормышында АНЫ очратты?.. Һәм ни өчен гашыйк булды? Сораулар бик күп иде, тик шуларның берсенә дә җавап таба алмады Миләүшә. Аның өчен бүген тормыш беткән сыман тоелды. Кичәге хәлләр күз алдыннан китмәде: менә ул эштән чыкты. Ишек төбендә аны Илнар көтеп тора иде. Эш сәгатенең һәр минутын ничек уздырырга белми аптыраган Миләүшә өчен бу иң зур бүләк булды. Аның тизрәк сөйгәнен күрәсе, аны кочаклыйсы, иркәлисе килә иде. Көне буе шушы уйлар белән исереп йөргәннән соң, ниһаять, ул аның янында! Илнар да гел үзен сиздереп тора: сәгать саен шалтырата, матур смслар җибәрә, килгән саен берсеннән-берсе матур чәчәк бәйләмнәре алып килә иде. Миләүшә инде биш ай бәхет диңгезендә йөзә. Кечкенәдән әти-әнисез калып, унсигез яшькә кадәр әнисенең апасында артык кеше булу аркасында, ул һәрвакыт игътибарга, яратуга сусап яшәде. Үзенә сиздерергә тырышмасалар да, Миләүшә ул гаиләдә артык икәнен аңлый иде. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казанга китәргә теләвенә дә шул сәбәпче булгандыр, мөгаен. Чит гаиләдә артык тамак булып яшәгәнче, үз көнемне үзем күрим дип, шәһәргә ашыкты кыз. Шунда бер бүлмә алып, кибеткә сатучы булып эшкә керде. Акчасы күп булмаса да, тамагын туйдырырга һәм әз-мәз өс-башын карарга, бүлмә өчен түләргә җитә иде ул... Нәкъ менә үзе эшли торган кибеттә очратты да инде ул аны. Беренче күрүдә үк йөрәге сискәнеп, сулышы тукталып калды кызның. Озын буйлы, кара чәчле, уртача гәүдәле егет, шунда ук аның күңеленең нечкә кылларын тибрәтеп, йөрәгенә үтеп керде. Илнарга сдача биргән вакытта каушап төшереп җибәргән акчалары да, елмаюлы караштан соң алма кебек кызарган йөзе дә — барысы да Миләүшәнең кинәт кенә гашыйк булганлыгы турында сөйли иде. Илнар да кызны бик игътибар белән күзәтте. Аларның беренче очрашулары әнә шулай бик тиз һәм кинәт булды. Ә кичен... Кичен Миләүшә, эшен тәмамлап кайтырга чыккач, кибет каршында зур бәйләм чәчәк күтәреп торган Илнарны күрде. Ул Миләүшәне көтә иде... Менә шулай танышып, очраша башладылар. Бергәләшеп кино-театрларга, концертларга, кафе-рестораннарга йөрделәр. Илнар аңа һәрчак чәчәкләр алып килә иде. Очраша башлауларына бер ай булган көнне Илнар кызга алтын чылбыр, ике айдан алтын алка, өч айлыкларына алтын беләзек бүләк итте. Мондый бүләкләр, мондый игътибар турында башына да китереп карамаган Миләүшә өчен бу әкияти тормыш булды. Ул үзен дөньядагы иң бәхетле кеше итеп тоя башлады. Әйтерсең лә бала вакытында күрмәгән игътибар аның өчен хәзер бирелә иде. Үткән көнне дә Илнар аның эштән чыкканын көтеп торды. Миләүшә, эш сәгатен тутырып, урамга ашыкты, Илнары янына ашкынды. Алар бүген ресторанга барырга сөйләшкәннәр иде, чөнки Илнар зур эшкә күчте. Аны хәзер үзе эшли торган оешманың директор урынбасары итеп куйдылар. Миләүшә бу юлы да, гадәттәгечә, ишектән чыгу белән, Илнарның кочагына ташланды. Сагынды... Бик сагынды ул аны. Илнарның гына бүген үз-үзен тотышы бик сәер иде. Нәрсәдер яшерә, нәрсәгәдер борчыла кебек тоелды Миләүшәгә. Әмма кинәт бөтен күренеш, баштагы матур төсләрен югалтып, караңгыга чумды. Машинага таба барганда, бер ханымның кычкыруына, җаны-тәне белән әрнеп елавына туктап калдылар. Елый-елый кычкыручы ханымның үзләренә таба "очып" килүен күргәч, Миләүшә куркып калды. Кулларымнан төшеп киттең, бәхетем! Елавыннан күз кабаклары шешенгән, йөзе кызарып беткән 25—30 яшьләрдәге әлеге ханым, алар янына килеп җитү белән, пычрак сүзләр яудыра башлады: — Ничек оялмыйсың? Кешедән оялмасаң, Алладан куркыр идең? Сиздем бит, сиздем. Эштән соңга калып кайтуларың юкка булмаган икән. Хатының булган килеш башка берәү белән машинага утырып кит инде, имеш. Ничек оялмыйсың, ата кеше бит син?! Нинди йөрәгең белән кайтып минем күземә, балаңның күзенә карыйсың? Миләүшә бер хатынга, бер Илнарга карады. Ханым матур гына киенгән. Муенында — алтын муенса, бармакларында — алтын йөзекләр, ә иң мөһиме: аның бармагында алтын балдак бар иде. Пычрак сүзләр Миләүшәгә карата да бер-бер артлы ява башлады: — Себерке! Өйләнгән ир-ат белән йөрмәсәң, беткәнме сиңа башка кеше?! Нәрсә, майлы калҗа таптыңмыни? Бу сүзләрне әйтеп бетергәндә, ул, бөтен ачуын җыеп, Миләүшәгә якынлаша башлады. Кинәт Илнар да аңына килде бугай. Ул хатынын ничек тә тынычландырырга, юатырга тырышты. — Ни сөйлисең син? Син дөрес аңламадың, — дип, ике хатын арасына керергә мәҗбүр булды. Миләүшә әлеге хәлдән еларга да, ни әйтергә дә белмәде. Ул, тораташтай басып, берни дә аңламыйча, хатыннан күзен ала алмады. Аның нәрсә сөйләве дә, Илнарның ни өчен аны юатырга теләве дә аңлашылмый иде. Илнар белән күпмедер вакыт кычкырышканнан соң, ханым, Миләүшә янына килеп, муенындагы алтын чылбырны өзеп алды. — Бала өлешенә кагыласы булма! Илнарның баласы бар, дөресрәге, безнең улыбыз бар,— дип, Миләүшәнең яңагына чабып җибәрде. Эшнең ни белән бетәчәген сизеп алган Илнар хатынын күтәреп диярлек машинага утыртты һәм Миләүшәгә берни дә аңлатмыйча китеп барды. МӨБӘРӘКШИН РУСЛАН ИЛДУС УЛЫ 1988 елның 15 сентябрендә Лаеш районы Нюрба поселогында туган. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты табигать фән-нәре һәм география факультетының V курсында белем ала. 1996 елдан башлап иҗат белән мавыга. Бе-рен-че әсәре 1997 елның март аенда басылып чыга. Иҗаты матбугатта басылып килә. Александр Пушкин, Сергей Есенин, Марина Цветаева, Бернард Вербер, Йон Колфер, Габдулла Тукай, Абдулла Алиш, Фаил Шәфигуллин, Роберт Миңнуллин кебек язучы һәм шагыйрьләрне яратып укый. Мәктәптә уздырылган конкурсларда катнашып, мактау грамоталары белән бүләкләнә. * * * Бу дөньяда миңа синсез Бүтән дөнья кирәкми, Гомерем буе көтсәм Көтәрмен мин җавап: Ә мин сиңа кирәкме? Бу дөньяның миңа синсез Тамчысы да кирәкми. Гомерем буе җавап көтсәм Көтәрмен тик бер сорауга: Ә мин сиңа кирәкме? Сез тормышны авыр дисез... Сез тормышны авыр дисез инде, Авыр дисез аннан атлавы. Ә тормыш дигәнең шундый гади, Кеше үзе артык катлаулы. Бер ялгышу язмыш түгел әле — Бар хатаны булмый төзәтеп. Белеп булмый барсын һәм, әлбәттә, Булмый барсын читтән күзәтеп. Әмма читтәгене барлап була. ...Көн артыннан көннәр яр ашый. Без аларга җайлашырга мәҗбүр, Чөнки алар безгә җайлашмый. Я творю — Значит, я живу, я дышу. Я пишу, о чем я думаю, Я думаю, о чем пишу. Мое творчество Горизонтальный мой фронт, А горизонт — моя граница, Мое перо — воздушный флот, А творчество — свободы птица! Я бы... Я бы закричал, Но я боюсь: вселенная взорвется. Я бы зарыдал, Но нет слез в душе, не льются. Я бы не писал, Боюсь, умру от скуки. Я бы не мечтал, Боюсь, не ощущу реалий муки. Кто я? Раньше я думал, Что я — материалист. Потом я думал, Что реалист, И думал, что актер, И сцен больших артист, Но все потом я это стер, Все ноты: ля, ми, соль... А может, я — Имаженист, кубист, Актер, артист, А может, никудышный пианист, Немножечко, наверно, сюрреалист. Но я не знаю до сих пор, Сколько моей душе уж лет, Откуда я и где мой порт. МӨГЫЙНОВА АЙГӨЛ ИСКӘНДӘР КЫЗЫ 1986 елның 7 ноябрендә Аксубай районы Кызыл Тау авылында туган. 2009 елда Татар дәүләт гуманитарпедагогика университетының татар филологиясе факультетын тәмамлый. Иҗат белән 5 нче сыйныфтан бирле мавыга, матбугатта бик еш булмаса да күренгәли. Бе-ренче иҗаты — "Чыршы" шигыре — 1997 елда "Көмеш кыңгырау" газетасында басылып чыга. Нәбирә Гыйматдинова, Фәүзия Бәй-рәмова, Эльмира Шәрифуллина әсәрләрен яратып укый. Г. Тукайның 120 еллыгы уңаеннан факультет күләмендә үткәрелгән бәйгедә "Автор-баш-каручы" номинациясендә I урын яулый. Нигә? Яз фасылы фал ачса да Табигать китабыннан, Күңелемдә буран һаман — Тына алмый, котрынган! "Мин"ем белән әрләшә ул, Киребеткән, тискәре! Мондый түгел иде күңлем Күптән түгел, элгәре... Дус, тату яши иде "мин" Һәрвакыт күңел белән, Ә хәзер мөнәсәбәтләр Кискенләшкәнен беләм. (Түбәндәге диалогны Мисал итеп китерәм.) Күңелем: — Юк инде, юк, дөреслек, дим, Күпме әйттеләр сиңа?! "Мин": — Гаделлек итә тантана! (?) Күңелем: — Ачу кабартма сана... "Мин": — Күңелемдәге буранны Яз туктата ала бит! Күңелем: — Март аенда кар яудырам, Каршымда торма син — кит! "Мин": — Дөреслек бит бар җирдә! Ышанмыйсың син нигә? Күңелем: — Ник алайса якыннарың Яла яктылар кичә?.. Яшимен әле! Миңа кыйбла күрсәтүче, Яшәү гамен өйрәтүче, Иң изгеләрем сез — Әнием, әтием! Бары сез булганга Җанымда, янымда, Һәр көнгә куанып Яшимен әле мин! Әле дә сез бар димен, Мең рәхмәт укыймын, Иң кадерлеләрем сез — Әтием, әнием! Яратканга бары Сезне чын күңелдән, Хисләрдә чуалып Яшимен әле мин! Ходай ташламасын, Сәламәтлек бирсен, Иң газизләрем сез — Әнием, әтием! Ышанганга бары Сезнең икегезгә, Аллаһка табынып Яшимен әле мин! Алкалар һәм каеш Бозда шуарга баргач, озын буйлы, күзенә шәмәхә сөрмәләр тарткан кызны күрүгә, Айратның йөрәге шашынып сикерергә тотынды!.. Әллә ярыла инде, Ходаем?! Менә ичмасам кыз дисәң дә кыз! Бер кашык су белән йотарлык! Тимераякта шуа башлаганнан бирле, Айрат кыздан күзен алмады, хәтта кашын да сикертте бугай. Кыз да җавапсыз калмады үзе... Айрат тимерне кызуында сугып өйрәнгән егет, чикле вакыт тәмамланып, тимераякларын тапшырырга барганда, кыюлык өчен тамагын кырып куйды да кыз янына юнәлде. — Минем исемем Айрат,— дип, үзе белән таныштырды егет.— Айратик дип тә йөртәләр үзе. Ә бу чибәркәй ни атлы булыр икән? — диде, үзен джентльменнарча тотарга тырышып. — Ә мин — Анжела, татарчасы Энҗе була инде аның. Минем телефон номерын язып ал.— Энҗе тиз генә үзенең визит кәгазен сузды да дус кызлары янына йөгерде. Киләсе көнне Айрат кичен, Энҗегә шалтыратып, аны кинога чакырды. Һәм шуннан китте, китте... Әле кино, әле дискәтүк, әле боулинг, әле бильярд, әле паркта култыкланышып йөрүләр... Энҗе Ватанны саклаучылар көне белән "запастагы" солдатка каеш бүләк итте. Халыкара хатын-кызлар бәйрәмен кыз Айрат бүләк иткән алкаларны тагып каршылады. Эх, атнаның җиде көне дә якшәмбедән генә торса икән дә бит! Хыяллан... Юк шул... Көннәрдән бер көнне Айрат янына авылдашы, күршесе Раилә килде. — Миңа Казанны күрсәт инде, Айрат абый, югыйсә быел башкалага укырга килергә исәп! — дип үтенде кыз. Айрат нишләсен — ризалашты инде. Ләкин башкала белән танышу күңелсезрәк тәмамланды. Кызны автовокзалга озата барганда, каршыларына Энҗе очрады. Бер тирәдәрәк торалар шул. — Аһа... — диде Энҗе, Айратның сәламләвенә җавап итеп һәм егеткә бәрелеп диярлек үтеп китте. — Энҗе!.. — дияргә генә өлгереп калды Айрат. Эшнең тыныч кына төгәлләнмәсен сизенгән күрше кызы калган юлын үзе генә дәвам итәргә булды. Бу вакыйганың асылын аңлашырга дип, Айрат Энҗе янына кузгалган иде, өлгермичә калды, кыз Айратның фатирына үзе килеп керде. — Мә! — дип ыргытты ул Айрат биргән алкаларны. — Мин генә җитмиммени? Бер кыз белән йөрим, икенчесен озатам дисеңме? Бар, рәхәтлән! Бик кирәгең бар иде, ди! Бабник! Донжуан! — Нишләвең бу, матурым? — Акланма ичмасам, егет булып кала бел!— Энҗе, акча янчыгыннан алып, 120 сум акча сузды.— Монысы кичә кинога алып барганың өчен. Айратның җен ачулары чыкты, кызарынды, бүртенде. Бүләк каешын шкафтан алып, Энҗенең иңенә куйды. — Ал! — Аннан соң унбиш сумны кызның учына салды. — Бу син алып биргән попкорн өчен! Яшьләрне туктатып булмый иде инде, китте исәп, китте хисап: — Бусы кока-кола өчен! — Мә, дүшәмбе көнне метрода син түләгән идең, ун сумың үзеңә булсын! Акчалар уңга очты, сулга очты, кризис вакытында кредит эшләре төгәлләнеп тә китте. Әлеге "бәрелеш"тән соң алар мәңге очрашмас сыман булдылар, аңларсың яшьләрне — өч көн узуга, тагын пар күгәрченнәр кебек гөрләшеп, икәүләшеп йөри дә башладылар. Көннәр дәвам итте. Бер ел эчендә алкалар белән каеш алты-җиде тапкыр кулдан-кулга күчте. Күп йөри торгач, бүләкләр туза да башлады. Ләкин моңа карамастан дуслыклары елдан-ел артты — уң кулларындагы исемсез бармаклары пар балдаклар такты... МӨХӘММӘТҖАНОВА ГҮЗӘЛ ФӘНИЛ КЫЗЫ Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылында туган. 2009 елда Татар дәүләт гуманитар-педагогика уни-верситетының татар филологиясе факультетын тәмамлый. Тәүге шигырьләре 3 нче сыйныфта укыганда, "Сабантуй" газетасында басылганнан соң, шигърият белән ныклап кызыксына башлый. Озакламый районда эшләп килә торган "Алтын каләм" түгәрәге әгъзасы булып китә. Хәзерге вакытта күп газеталарның даими хәбәр-чесе булып тора. Республика күләмендә ел саен уздырыла торган яшь журналистларның "Алтын каләм" конкурсында катнаша. Тормыштагы зур хыялы — журналист булу. Йөрәгем бар минем... Йөрәгем бар минем сөяр өчен, Шатлык-борчуларны тояр өчен. Акылым бар минем, авыр чакта: "Сабыр булчы, зинһар",— дияр өчен. Күзләрем бар минем шатлыкта да, Кайгыда да яшьләр түгәр өчен. Догаларым һәрчак күңелемдә: Тереклеккә бәхет теләр өчен. Кулларым бар минем мохтаҗларга, Ятимнәргә һәрчак сузар өчен. Аяклар бар, шушы тормыш юлын Үз тиң ярым белән узар өчен. Сабырым бар минем авырлыкта Тешләремне кысып түзәр өчен. Явызлыкка каршы яхшылык бар, Яманнарның юлын өзәр өчен. Ышаныч бар миндә,киләчәккә Һәрчак горур атлап барыр өчен. Һәм хакым бар минем бу тормышта Олы бәхетемне табар өчен. Һәрнәрсәдә синең рухың яши Синең күзләреңне күрәм кебек Өй каршымда үскән гөлләрдә. "Сине хәтеремнән сызам",— диеп, Үреләм мин чәчкә өзәргә. Бар нәрсәдә синең рухың яши: Якты җәйдә, сары көзләрдә. Мин һаман да сине эзлим бугай, Таныш тавыш, таныш йөзләрдә. Исләремнән бер дә чыкмыйсың бит, Еллар үткәнгә син карама. Уйлар, үткәннәргә алып кайтып, Тозлар сала тирән ярама. Күңелемдә яшисең син һаман. Барысы да истә, хәтердә. Тәүге сөюемне онытырга Мин әзер дә түгел, әзер дә... Дәшмәдең! Күпме еллар, җаным, синең белән Күрешүне көтеп яшәдем. Бүген күрдем: ара тик бер адым... Син дәшмәгәч, мин дә дәшмәдем. Бер туйганчы серле күзләреңә, Йөзләреңә карый алмадым. "Йөрәктәге хисләр суынган",— дип, Үз-үземне тагын алдадым. Еллар үткән, ярлар бүтән инде, Мин дә башка, син дә үзгәргән. Сөю генә һаман шул ук әле — Тама хисләр караш-күзләрдән. Сизми калдым, битем очларыннан Үбеп алды кайнар яшьләрем. Сине күрдем: ара тик бер адым... Син дәшмәгәч, мин дә дәшмәдем. Кабынам да сүнәм Кабынам да сүнәм, сине күргәч, Әллә инде хисләр сүрелгән? Юкса син идең бит: "Сөям",— диеп, Күңел кылларыма үрелгән. "Сине инде һич тә оныта алмам, Син — бердәнбер",— диеп алдандым. Синең кебек горур, түбән җанны Ничек итеп сөя алганмын? Бар иде бит синең яннарыңа Башым иеп барган чакларым. Ә син миңа кайгы килгән чакта Бер җылы сүзеңне тапмадың. Кабынам да сүнәм, сине күргәч, Тотма инде башка кулымнан. Бер күрешкәч белдем: күптән инде Сиңа булган хисләр суынган. Гашыйк булдым быел көзләргә Гашыйк булдым быел көзләргә мин. Әллә инде Үзем кебек елак булганга. Әллә инде моңсу мизгелләрдә Күңелемдә җырлар туганга. Йөрәгем дә бүген көзләр кебек: Бер җылына үзе, бер туңа. Көзге яфрак кебек калтыранып, Ярдәм сорап, гүя кул суза. Салкын җиргә яфраклар ява, Үткән-барганнарга карамый. Гүзәллеге белән әсир итеп, Җанны сагышлардан аралый. Араларга айлар, көзләр керде, Күрешү юк. Кала түзәргә. Мин үзем дә гашыйк булдым быел Син яраткан елак көзләргә. Ярый әле син бар, энекәш Әниемнең ике шатлыгы без. Ә син миңа, энем, бердәнбер. Синең кебек игелекле туган Булса булыр инде меңгә бер. Көләч йөзең белән өебезнең Нуры булып, энем, балкыйсың, Әгәр кирәк булса, җаныңның да Бүлеп бирер идең яртысын. Синең янга киләм, күңелләрем Моң-зар белән ташып тулганда. Иңнәреңә сарылам, тормышымда Бәхет мизгелләре булганда. Битләремнән назлап, үбеп алсаң, Бөтен борчуларым онытам. Җил-давылдан саклар кешең булу Олы бәхет бит ул тормышта. Бер-беребез өчен һәрчак шулай Булыйк терәк, булыйк гел иптәш. Бәхетемне тулы итәр өчен, Ярый әле син бар, энекәш! Төшкә кердең Әтием Нурислам истәлегенә Бүген сине тагын төштә күрдем Һәм яхшыга аны юрадым. Төшләремдә күреп, күзем ачсам, Уңа, әти, уңа юлларым. Бер күрергә күңел сусаганда, Ярый әле төшкә керәсең. Читтән генә карап гүя миңа Хәер-фатихаңны бирәсең. Бер сүз дәшми, сүзләремне тыңлап, Күзләремә минем карыйсың. Ташлап китеп, ятим иткән өчен, Әйтерсең лә гафу сорыйсың. Зур тормышка аяк басам бүген, Курку белән күңел тулган чак. Төшкә кердең, әти, Алла бирсә, Мин барасы юллар уңачак. * * * Ә мин сине яратмаска булдым. Ясин чыктым ихлас сөюгә. Лаек түгеллегең аңладым да Әрнүемә, янып-көюгә. Ә мин сине сагынмаска булдым. Ни мәгънә соң сине сагынып? Яшәп һаман үз-үземне алдап, Үткәннәргә генә табынып? Синең белән күрешмәскә булдым. Әйтер сүзләр күптән әйтелгән. Кулларымны кулларыңа алып, Үтеләсе юллар үтелгән. Ә мин сине онытырга булдым. Искә алсаң, Торырмын мин төшкә кергәләп. Җан сөйгәнең була алмавыма Яши күрмә миңа үпкәләп. Теләк Бүген, иркәм, башка берәү белән Бәйлисең син гомер юлларын. Мин белмәдем. Иртән иртүк сиңа Сагынычлы хәбәр юлладым. Хатирәләр, никтер, яңардылар, Күңел елый, ташый мөлдерәп. "Язмыш биргән югалтуың белән, Килешергә кирәк, әй йөрәк". Көзге җилләр алып китә алмас, Яңгыр юмас минем сагышны. Кулларыма бер аласы иде Дилбегәсен кырыс язмышның. Таныш сукмаклардан атлыйм бүген, Сары яфрак җәйгән келәмен. Җаннарыңа сагыш уралмасын — Шушы минем соңгы теләгем. МӨХӘММӘТШИН РҮЗӘЛ ФӘИЗ УЛЫ 1989 елның 25 маенда Кукмара районы Татар Толлысы авылында туган. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты татар филологиясе факультетының IV курс студенты. Беренче шигырьләре 2 нче сыйныфта укыганда языла. Ә тәүге язмасы, 8 нче сыйныфта вакытта, район газетасында рус телендә басыла. "Ка-зан утлары", "Идел", "Мәгариф", "Сөембикә", "Чаян" журналларында, "Ватаным Татарстан", "Татарстан яшьләре", "Мәдәни җомга", "Шәһри Казан", Яр Чаллының "Чаллы яшьләре", университетның "Яшьлек тавышы" газеталарында еш басыла. Һади Такташ, Газинур Морат, Ркаил Зәйдулла, Рәдиф Гаташ, Орхан Памук, Сергей Есенин әсәрләрен яратып укый. Газинур Морат, Ркаил Зәйдулла, Рәдиф Гаташ. Шулай ук Мәгъсүм Гәрәев һәм Искәндәр Сираҗины остазлары итеп таный. Мәктәп елларында шигърият буенча район күләмендә күп тапкырлар җиңү яулый. Яшь каләм тибрәтүчеләрнең "Иделем акчарлагы" VIII республикакүләм бәйгесендә Гран-прига ия була. Вокзал Төн кача, ярканат яктылык күргәндәй. Офыкта зәңгәр тап әкренләп югала, Күзләргә башакның кылчыгы кергәндәй. Әрнетә... Кирәкми нәрсәдер юрарга... Кирәкми нәрсәдер сөйләргә — төн үткән. Ялгызым "Казан — Кукмор" тимер юлыннан Унынчы гасырга электричка көтәм. Иделем буена, Болгарстан куенына. Вагоннар артыннан вагоннар — үткәнгә. Хәтердә кадрлап мизгелләр тасмасы Тәгәри... Хатирә — әчкелтем шул тәмгә. Авырткан урынның кайсына басасы... Киң елга — киң Идел. Таш Болгар, Таш Биләр: Манара, Ак Пулат, Пулатның Карасы. Үткәннәр, булганнар, мизгелләр, мизгелләр... Тарихның искесе — тарихның яңасы... Таң атты. Көн туа. Офыкта зәңгәр тап Югалган, кызыллык — зәңгәр тап артыннан. Баш чатный... Кесәдә — цитрамон ике кап, Үрмәлим тарихның икенче катына... Вокзал буш. Ялгызым. Товар поездлары Бату хан чорының алтынын-көмешен Мәскәүгә илтәләр, кубарып тузанны... Ләкин бу алтыннар кемнәргә тиешле? — Татарга түгелме?.. Юк, түгел ахрысы... Юкса поезд янга тукталмас идеме?.. Бу дәүләт тип-тигез бүлгәли барысын — Себергә озатты ул туган илемне... Якты көн. Кояшның иң биек ноктасы. Пыяла-мәмләкәт кулларны яралап Ычкынды упкынга — чәчелде, кыскасы. Кулымны сөртергә иелеп кар алам. Вокзалда — моңсулык. Дикторның тавышы: — Поезд биш гасырга соңарып киләчәк. ...Инде шул арада көн кичкә авышты,— Димәк, ниндидер чор тагын җан бирәчәк... Вагоннар артыннан вагоннар — үткәнгә. Хәтердә кадрлап мизгелләр тасмасы Тәгәри, тәгәри; һәм әнә, һәм янә — Пленка буш, кадр буш — һәммәсен ягасы... Кирәкми нәрсәдер юрарга — соңардык. Кирәкми нәрсәдер сөйләргә — көн үткән. Киләсе поездның юлларын кубардык. ...Тик татар шул юлдан электричка көтә... — Киләсе көннәргә; төзәтми хатасын, Вокзалда тик көтеп һәм шулай ялгышып. Әлеге төннән соң кабат таң атасын Әллә белми, әллә белмәскә сабышып... Сукырлар Бауманда, һаман бер үк вакыт — Таң аткач, һаман бер урында, Бер сукыр гармунчы җыр суза Катлаулы әйберләр турында... Ул җырлый тын гына, тәм белән Кабатлап һәр аваз, һәр сүзне. Хәергә диелгән савытын Читкәрәк этәреп. Берүзе. Ул җырлый дөньяны яратып Һәм мактап тормышның һәр мәлен. Һәм рәхмәт белдереп язмышка: — Бернидән,— дип,— мәхрүм итмәдең... Ул җырлый исбатлап күкләрнең Зәп-зәңгәр булуын; офыкның Таңнарда кып-кызыл икәнен, Һәм без нәрсәләрне оныттык — Хәтергә төшерә яңадан. Дәлилләп — һәр җилнең искәне, Һәр тәндә һәр йөрәк тибеше, Һәр яшәү матурлык икәнен... Бауманда, һаман бер үк вакыт,— Көндезен, һаман бер урында Бу сукыр гармунчы җыр суза Үзе белмәгәннәр турында. Янына килдем мин. Иелдем. Савытта тиеннәр зеңләде. Нәрсәдер әйтәсем килде дә, Ләкин ни әйтергә — белмәдем... — Һәм чыннан да шундый матурмы Бу таулар, чишмәләр, бу кырлар? — Әйе. — Ник без моны күрмибез? — Чөнки сез — сукырлар, сукырлар... — Һәм чыннан да ямьлеме дөнья? — Бик ямьле. — Юк, дөнья төссез лә... — Ул сезгә генә бары шундый, Чөнки сез — күзсезләр, күзсезләр... — Бу тормыш та рәхәт дисезме? Ул бит шулкадәрле килбәтсез!.. — Түгел. Юк. — Ә нәрсә алайса?.. — Сез бары күрергә сәләтсез... ...Бауманда, һаман бер үк вакыт,— Кич җиткәч, һаман бер урында Карт сукыр гармунчы җыр суза Без белми торганнар турында... Һәм үтәбез без һәр көн шуннан, Һәм кала тапталган урыннар; Тик күрмибез картны — юк күк ул, Чөнки без — сукырлар... Сукырлар! Адашканнар Йолдызга Без адаштык, ахры... Килеп җиттек инде менә: Кичәгедән бүгенгегә Кылган сәфәр Бик катлаулы булды әллә? — Коңгырт шәфәкъ белән бергә Көн сүрелеп килә... Аяк асларында — көзге көйләр: Хәзер берсе Колагыңа бөк(е)рәеп сөйләр — Тик ышанма! — Моң түгел бу, Мәет-яфракларның Ыңгырашы гына... Без адаштык, ахры, Ике гасыр арасында... Ата-баба каласында Яшәр өчен лаекмы без, юкмы? Аекмы без, юкмы?! — Ә офыкта — эңгер-меңгер... Еллар аша, Ертып күңел күген генә, Кичәгедән бүгенгегә Хан илчесе атта чабып бара сыман... Без адаштык ике гасыр арасында... Ә офыклар — дымлы... Күз алмасы кызарганмы, Күз арганмы офыкларга багып? Җанның тәнне инкарь иткән чагы!.. Әмма җавап барыбер бер генә: Хаталанма! — Күңелдәге бу котырган давыл — Хисләр түгел, Декабрь генә... Без адаштык... Без адаштыкмыни?! Бавын күккә бәйләп, Аякларын чайкап Иделдә Асылынган бер фәрештә Безнең Саклаучыбыз идеме әллә? Әллә... табаннардан айрылмыйча, Ычкындырмый тездән кулларын, Безнең белән атлап килгән шәүлә Юлдашыбыз да ук булганмы?.. Кая идек без шулкадәр гомер? Без булдыкмы, булырбыз дамы? Бездә кемнең рухы, кемнең каны?.. Кем исбатлар аны: Иблисме? Алламы? Ә офыкта эңгер-меңгер... Көн сүрелә, Калдырмыйча сыңар мәлен дә... Әйе, без адаштык... Чынбарлыкта... Ләкин без бар! Без бар... Әлегә... * * * Сволочь мин. Үзең беләсең бит — Һич эш итә алмыйм хис белән. Әле кайчан гына, күптән түгел, Исеңдәме икән?.. Исеңдә... Мин: — Юлыбыз ике сукмак булып Айрылыша, бәгърем,— диюгә, Син елаган идең, түзалмыйча Йөрәгеңдә калган сөюгә... Тик дәшмәдең. Ә мин борылдым да Киттем. Тәмам итеп барысын. Һәм бу китү гомеремдә минем Иң зур хатам булган, ахрысы... Әйе, ничек нахал яңгырамасын, Никадәрле нахал тоелыйм — Сөям икән... Тик бу хисләр сиңа Кабыргасы белән куелмый. Йөземә үк төкер, әгәр инде Шулай кирәк диеп санасаң. Бер сүзем юк минем, Кайсындыр син Гомерлеккә ярың сайласаң, — Бәхет кенә телим. Әмма, зинһар, Мин ялгышкан кебек ялгышма!.. Һәммәсе дә синең кулларыңда. Инде хәзер минем язмыш та... Ихтыярың — теләсәң, ку. Һәм мин, Бөтен каргышыңны күтәреп, Тып-тын гына, эзем дә калдырмый Килгән яктан кире китәрмен. Беләм: Исемем йөрәгеңдә синең Тирән яра булып калганын. — Нишләтәсең, "а"ның "а" икәнен Бераз соңга калып аңладым. Кичер мине... Миләүшәдәй чәчкәм! Инде рәсемеңә баш орып, Күкрәгемне ертам! Юк, мин сволочь... Сволочь кына түгел, ахры... Эх, Кирегә борып булса икән Ташып аккан Вакыт-Иделне! ...Тәрәзәмә кагып китте берәү — Әйт, җаным, син түгел идеңме? Зиратта Әллә яңгыр ява инде... Салкын. Үзәкләргә кадәр үтмәле... Зират. Тынлык. Килдем менә... Гәрчә Монда мине беркем көтмәде... Күпме кабер аяк асларында... Күпме ташлар кабер өстендә: Бусы — сабый... Монысы да икән... Фоторәсеменә төс кергән... Бусы — картым минем. Аның белән Хушлашып та юньләп булмады. Ә үлеме — гади... Ә үлеме Өч хәрефтән тора нибары... Бусы — күрше. Яхшы абзый иде. Уйламыйча ничек качасын, Без еш керә идек аңа кичен Таларга, дип, алма бакчасын... Бәй, бу апа... Ул да үлгәнмени?.. Шулай баскан җаны алҗуын... Нәрсә дим соң инде? — Иннә лилләһи Вә иннә иләйһи раҗигүн... Күпме кабер монда... Күпме кеше Соң куышын тапкан биредә... Күпме шәхес монда!.. Тик арадан Тавыш бирәм бары мин генә... ...Монда башка тормыш. Монда тыныч. Һәм җил генә сыйпый йөземнән... Кабер арты кабер. Дисбе кебек. Тик дисбесе генә... өзелгән... Хәтер көне Яңгырның тып-тып тәрәзәгә чиерткәне йокымнан уятты мине. Күзләр, программалаштырылган кебек, челт итеп ачылдылар. Мин тәрәзәгә борылдым — көн салкын булырга охшый иде. Кайнар, әмма сөтсез һәм шикәрсез кофе йокыны ачмады; мин, күн курткамны өстемә шудырып, аягыма кидем дә тулай торакның дүрткә-дүрт бүлмәсеннән гаип булдым. Митинг Ирек мәйданында булырга тиеш иде, димәк, миңа кая юнәлергә — билгеле. Тышта, чыннан да, салкын иде. Урамнан, берни булмагандай, машиналар уза, җәяүлеләр атлый иделәр. Якшәмбе көн кая ашыгалар алар — әйтү кыен. Урамның теге башында — мәйданның бер кечкенә почмагында — халык таптана иде. Колонкалардан тонык кына, әмма ышанычлы авазлар килде: — Татарстан! — Азатлык! — Без бергә!.. Мин төркемгә кушылдым — танышлар да бар иде биредә, таныш түгелләр дә. Иң сөендергәне: халык мин уйлаганнан күбрәк булып чыкты. Хәер, 7 миллионлы ( официаль статистика буенча) татар халкы өчен бик аз иде бу, әлбәттә... Чыгышлар ялкынлы һәм игътибарны җәлеп итә торган булды. Картлар да сөйләде, яшьләр дә... ЯШЬЛӘР ДӘ!.. Димәк, барысы да ул кадәр өметсез түгел әле. Шуңа ышанасы килә... Яңгыр, тамчылап-тамчылап булса да, барыбер яуды. Әкренләп өшетә үк башлады: борын-колаклар, куллар шәмәхә төскә керде. Ботинкадагы аяклар гүя ялангач, бозга басып торгандай. Моның һәммәсен дә зур кызыксыну белән күзәткән Ленин гына туңмады, һәм, әлбәттә, бирегә чыкмаганнар туңмадылар. Таш ничек туңсын инде... Күктә әләмнәр җилфердәде: татарныкы да, мариныкы да, чувашныкы да. Әйе, бу безнең уртак сыктау көне... КамАЗ арбасында һәйкәл тора иде, 1552 елны Казанны яклап шәһит киткәннәр истәлегенә пенопласт һәйкәл. Шул көнгә калдык, димәк... Әле анысын да берәр урынга беркетеп куеп булырмы икән. Башкалабыз кебек кечкенә шәһәрдә анысы да зур проблемага әйләнергә мөмкин... ...Митинг өлеше тәмам булды. Хәзер без Пушкин, аннары Островский урамы буйлап Кремльгә күтәрелергә тиеш идек. Без, бер рәткә тезелеп, плакат һәм байраклар белән тау буенча аска юнәлдек... Без киттек, мәйдан калды. Хәтер калды... Үтеп барышлый "Агачлар киенә, кызлар чишенә" дигән кечкенә шаяру-әйтем бар яшьләр арасында. Димәк, яз җиткән, янәсе... Сүзем яз турында түгел. Сүзем кызлар турында. Гүзәл затларыбызның ярым шәрә килеш арт селкетеп йөрүләренә күптән игътибар итмибез инде без. Сигарет суыруларына да күнегеп киләбез. Мәҗлесләрдән генә башланып, бүген һәр почмак саен исерек килеш аунап яткан туташ һәм ханымнарны күрү әлегә авыррак. Хәер, Алла боерса, анысына да "ияләнербез". Без адаптацияне җиңел кичерәбез бит... Күрәсең, мин заманнан бераз арттарак яшим, ахрысы, юкса боларның һәммәсенә битараф булырга тиешмен. Әмма мин битараф түгел. Минем, нигәдер, яннарыннан тыныч кына узасым килми андыйларның; менә, борылып, оятсыз күзләренә тутырып карарга да, кыз затыннан икәнен онытып торып, яңагына берне чабып җибәрәсе килә... "Шушылармы инде безнең милләтебезне саклап калучылар, милләтебезгә яңадан-яңа каһарманнар тудыручылар?!" дигән сорау туа күңелдә, һәм күңел шул сорауга җавап эзли. Шушылармы инде кемнеңдер сөйгән яры, кемнеңдер хатыны, ә кемнеңдер кадерле әниләре булачак? Шушылармы?.. "Нәрсә, егетләргә генә барысы да рөхсәт ителгәнмени?" — диючеләр байтак. Юк, егетләргә генә димәгән... Ләкин сез, кызлар, Аллаһы Тәгалә тарафыннан ук рухи яктан ир-егетләргә караганда өстенрәк, илаһирак, югарырак итеп яратылгансыз һәм шушы югарылыкны саклап калу — сезнең иң зур бурычыгыз. Сез тормыш булдырырга, тормыш тудырырга тиеш, кире очракта бу, гөнаһ кына түгел, җинаять тә булачак әле... Милләткә карата кылынган җинаять. Ә милләткә карата кылынган җинаять, аерым бер шәхескә караган җинаять белән чагыштырганда, күпкә куркынычрак ул... Моның барысын да сөйләп торудан әллә ни мәгънә юк икәнен яхшы аңлыйм мин. Һәм боларны әйтеп узуым да нәрсәнедер үзгәртергә теләүдән түгел, ә бары тик күңелне бушату максатыннан гына эшләнә. Һәммәсе дә мең кат тукылган инде. Файдасы гына юк. Һәм булмас та, ахры... Шуңа күрә телисеңме-юкмы, әмма һәрвакыт шуның ише күренешкә тап булган саен, бары тик ачы сүгенеп һәм тешне кысып (кеше баласына тиеп булмый бит инде), ары китәргә туры килә. МУЛЛАГАЛИЕВ НӘРКИЗ КАМИЛ УЛЫ 1987 елның 14 октябрендә Балтач районы Борнак авылында туган. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты чит телләр факультетының III курсында белем ала. Иҗат белән кече яшьтән үк мавыга. Әсәр-ләре район газеталарында басыла. Һәр татар шагыйрен хөрмәт итә, остазлары дип саный. Аларның шигъри юлларын үрнәк итеп ала. Шигырьләре, хикәяләре күпләргә ошый, район газеталары аның язмаларын кызыклы һәм мәгънәле дип таба. Яратам авылымны Син нигә уйчан, диләр дә, Син нигә моңсу, диләр. Күңелдә ниләр ятканын Алар каян белсеннәр?! Белсеннәрме алар минем Авылны яратканны, Күзәтергә яратканны Сызылып таңнар атканны. Авылым урамнарыннан Бер җырлап узар идем. Олысына-кечесенә Кулымны сузар идем. Җиләк җыяр идем учлап, Тутырып чиләкләрем. Такыя итеп үрер идем Хуш исле печәннәрен. Ялантәпи йөрер идем Саф сулы комлы ярдан. Авыл чалымнарын эзлим Хәтта күктәге айдан. Шулай, дуслар, сорамагыз Нигә көлмисең, диеп. Мин авылымны сагынам, Шашып, яратып, сөеп! * * * Күңелем тулгач, Кулларыма каләм алам. Йөрәгемнең ярсуларын Кәгазь битләренә салам. Сез көлмәгез, йомшак диеп Елаганда. Елау кирәк көчлегә дә Кайчагында. Елга да бит тулып җиткәч Ташып ага. Ташулары беткәч, аннан Тынып кала. Тормыш бит бу: Түзәсең бер, түзәсең дә Мөлдерәмә тулган савытыңа Кемдер берәү бер тамчысын Өстәп куя. Елыйм әле рәхәтләнеп, Оялмыйм да, Елау кирәк кайчагында Һәркемгә дә. Сез көлмәгез елаганнан, Йомшак, диеп. Елый белмәгәннән менә Ерак йөре! Үзгәрәбез... Үзгәрәбез... бөтен дөнья белән! Катылана бара күңелебез. Иң гадәти булган "нихәл" сүзен Әйтә белми инде бик күбебез. Ашыгабыз, каядыр чабабыз, Нидер җитми, һаман байлык кирәк. Аларда бар, бездә генә юк дип, Төн йокламый янып көя йөрәк. "Фәлән мең, ди? Булса, булсын, зинһар, Тик алырга гына кирәк тизрәк. Юкса әнә уң як күрше бүген Затлы диван алган булса кирәк!" Хәтта гомерлек яр сайлаганда Карамыйлар хискә, күңелеңә. Бай җирдәнме, шулай булса гына Алачакбыз аны киленлеккә! Сөйгән ярлар кала: акча өстен!.. Кемдер яза синең язмышыңны. Уйланмыйча тимер робот кебек Үткәрәсең калган тормышыңны. Тик, әйтегез әле, нигә кирәк Ялганлауга корылган бу тормыш?! Борынгылар алар белеп әйткән: "Булганның кадерен белергә тырыш". Белмибез шул, һаман кичегәбез, Әйтерсең лә тормыш ике килер, Үзебез өчен вакыт табалмыйбыз, Рәхәт күрми үтеп китә гомер! * * * "Яратасыңмы?" — дип, ник сорыйсың? Бары күзләремә генә кара. Сиңа булган кайнар мәхәббәтем Ташкын булып ярларыннан ага. "Сөям" сүзе — артык яңгыраулы, Тәме бетәр һәр көн кабатласам. Яратам дип әйтү нигә кирәк, Әгәр күзләремнән аңламасаң? Күзләремә кара, алар әйтер Минем кайнар сөю хисләремне. Сине уйлап, син генә дип янып, Ялгыз үткәрәмен кичләремне. Чынлап яратканда, нигә кирәк Артык сүзләр, купшы вәгъдәләр. Адым саен "яратам"ны әйтеп, Изге сүзнең кадерен бетерәләр. Шуңа күрә әйтми торам әле, "Мин яратам сине генә", — диеп. Сөюләрең әгәр чынлап булса Аңларсың син сүзләрсез дә мине! РАЯНОВА РЕГИНА РӘФИС КЫЗЫ 1990 елның 25 февралендә Башкортстан Республикасы Дүртөйле районы Түбән Аташ авылында туган. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты татар филологиясе факультетының II курсында белем ала. Иҗат белән 5—6 нчы сыйныфлардан бирле мавыга. Беренче әсәре 2006 елда "Юлдаш" район газетасында дөнья күрә. Әмирхан Еники, Миргазиян Юныс, Роберт Миңнуллин кебек әдипләрнең әсәрләрен яратып укый. Район күләмендә уздырылган иншалар конкурсында — I урын (2006), Н. Нәҗмигә багышланган конкурста I урын (2008) яулый. Матбугатта еш басыла. Авыр сүз Әнкәй ул гади булалмый, Гүзәл генә булала! Әнкәеңә мәхәббәтле, Мәрхәмәтле бул, Бала! Р. Миңнуллин Бүген көнозын Гали мәктәптә бик моңсу йөрде. Аның йөрәген шомлы уй кимерде. Никтер җаны әрнеде. Үзен кая куярга белмәде. Юкса барысы да гадәттәгечә кебек: бүген дә иртән әнисе йокыдан уятты аны. Тик башка көнне бүлмәсенең ишегеннән генә эндәшсә, бүген ул Галинең караватына ук килеп утырды. Улын иркәләп сөйде, башларыннан сыйпады. Гали хәтта бераз йоклаганга салынып та ятты. Рәхәт иде аңа әнисенең иркәләвен тоеп яту... Иртәнге чәйгә әнисе тәмле-тәмле ризыкларын тезде, кыстый-кыстый чәй эчерде. Мәктәпкә киткәндә дә, ана улын капкага кадәр озата чыкты, бердәнберен кысып-кысып кочаклады. Йомшак кына итеп маңгаеннан да үбеп алды. Гали автобуска утыргач та, әнисе тиз генә өйгә кереп китмәде, урынында басып калды. Әнисенең пышылдап кына дога укыганын һәм автобус күздән югалганчы, күз карашы белән аны озата барганын малай инде тәрәзәдән карамаса да белеп торды... Дәресләр бетте. Көн буе шат балалар тавышыннан яңгырап торган мәктәп коридорлары тынып, бушап калды. Гали дә тиз-тиз генә китап-дәфтәрләрен җыйды һәм, дәрестән соң калырга тиешлеген дә онытып, өенә ашыкты. Кайтканда, кичә әнисенә кычкырган сүзләрен исенә төшерде. Ник кычкырды соң әле ул? Ә-ә, ә-ә... Әнисе кушканны эшләмәде бит ул. Әнисе аңа идән юарга кушкан иде. Болай әнисе идәнне гел үзе юа иде, соңгы вакытта сәламәтлеккә туймый башлады... Әтисе дә күптәннән алар белән яшәми... Гали идәнне юмады шул. Дуслары белән компьютер каршында утырды. Вакыт үткәнен сизмәде дә, иптәшләреннән дә аерыласы килмәде бугай. Аларга үзенең шәп уйнаганын күрсәтәсе килде бит. Нәтиҗәсе әйбәт килеп чыкмады: әнисе аңа шелтәле сүзләр әйтте. Гали дә аптырап тормады, әнисенә каршы сүзләр яудырды. Электән җыелып килгән үпкә сүзләрен дә әйтеп ташлады. Аларны әйтмәскә дә була иде. Бер каршы әйтә башлагач тыела алмады... Шундый авыр уйлар белән юлның яртысы үтеп тә кителгән. Нишләп әле ул кичәге хәлне нәкъ менә хәзер искә төшерде соң? Моның сәбәпчесе Разия апалары булды. Дәрестә бит алар Ш.Камалның "Буранда" хикәясен укыдылар. Укытучы әсәргә кагылган сорауларга җаваплар табарга кушты. Аннан үзе дә җавапларны тулыландырды, кайбер нәрсәләрне мигә ярып салган кебек аңлатты. Менә шунда Гали кинәт кенә үз әнисен исенә төшерде һәм... барысын да аңлады. Аның дәрестә үк әнисен күрәсе, аннан гафу үтенәсе килде. Дәресләр беткәнен дә көчкә көтеп алды... Ул инде атламый, ул инде йөгерә. Тизрәк, тизрәк. Бүген җил дә, ачуланган кебек, аңа каршы исә, әмма Гали аны сизми дә. Йөгерә дә йөгерә. Менә таныш капка. Әнә ярым ачык калган капкадан каршысына дусты Актырнак чыгып килә. Ул да бүген малайга ачуланган сыман тоелды. Дусты аңлый микән аны? Бәлки, аңлыйдыр да. Узган төнне ул да таң атканчы өрде, улады. Тынычлап йокларга ирек бирмәде. Ул чәй эчеп алырга уйлады һәм, чәйнеккә су салып, газга утыртты. Әнисе кайтырга тиеш бит инде. Маршрут автобусы да бая үтеп китте. Малай чәй дә эчте, өйләрен дә җыештырды. Тик әнисе һаман да юк. Гали әнисен түземсезлек белән көтте дә көтте. Күңелен кимергән шомлы уйлары аны тәмам хәлдән тайдырды. Аптырагач, ул дәресләрен хәзерләргә утырды. Мәсьәләсе дә чишелми йөдәтте. Караңгы төште. Тәрәзәдән күрше апаның кергәне күренде. Аның йөзе бик борчулы иде. Елаган да бугай. Гали аны шомланып каршы алды. Миләүшә апа, бер сүз дә әйтмичә, малайны күкрәгенә кысты. Ул елый иде. — Балам, әниең кайтып китте. — Кая? — Мәңгелек йортына. — Аның өе монда. — Юк, балам, әниең... әниең... үлде. — Алдама, әнием мине иртән мәктәпкә озатып калды бит. — Әйе, сине озаткач, ул эшенә барган. Шунда аның кисәк кенә хәле начарайган. Фельдшер аны машина белән район хастаханәсенә алып киткән. Йөрәгенә бик начар булган. Табиблар да ярдәм итә алмаганнар... — Дөрес түгел, дөрес түгел. Әнием исән! Син алдыйсың. Гали йөгереп тышка чыгып китте. Ул берни аңламый. Кемгә сөйләргә? Кемнән гафу үтенергә? Ул әлеге сорауларга җавап табарлык хәлдә түгел иде инде. — Мин хәзер әнидән гафу үтенә алмыйммыни инде?! Әнием! Син мине гафу ит! Мин сиңа беркайчан да каршы әйтмәм! — дия-дия, Актырнагын кочаклап, елый-елый, Гали йоклап китте... Йөрәк ярасы Лилия укыган сыйныф мәктәпне тәмамлаганга да байтак еллар үтеп китте. Очрашканда, сыйныфташлары уку елларын сагынып искә алалар. Белем диңгезендә йөзгән чакта килеп туган төрле кызыклы хәлләрне дә хәтерлиләр. Ә менә Лилиянең бу вакытта күзләре яшькә чылана. Хәтер дигәнең аны янә шул көннәргә кайтара... Сигезенче сыйныфта белем алучы Лилия — тыйнак, оялчан, ихтирамга лаек кыз. Шулай беркөнне дәресләрдән соң, Яңа ел бәйрәменә концерт программасы әзерләү өчен, сыйныф җитәкчесе Фәридә Өлфәт кызы укучыларны залга җыйды. Әлбәттә, үз сыйныфын гына түгел, ә драма түгәрәгенә йөргән башка балаларны да чакырды. Менә балалар килеп бетте һәм әзерлек башланды. Мәктәпнең зур, якты залыннан тирә-якка җыр-моң таралды. Идән юып йөргән Рәшидә апалары да түзмәде, эшеннән туктап, балалар җырлаганны утырып тыңлый башлады. Башлангыч сыйныф укучылары да, укытучы апалары килгәнне көтә-көтә, җырның көен, сүзләрен истә калдырырга тырыштылар. Бу минутларда мәктәптә татар җыры хакимлек итә иде. Балаларның җырлаганын игътибар белән тыңлап, карап торган Фәридә апалары Лилиягә, тавышың чыкмый дип, берничә мәртәбә шелтәле сүзләрен әйтеп алды. Юкса кыз бар көченә кычкырып җырлый иде. Тавышы да матур аның. Дуслары шулай диләр. Тик менә Лилия үтә оялчан. Аерым гына җырларга кыенсына. Була бит шундый кешеләр: бик моңлы җырласалар да, һичкайчан сәхнәгә аяк басмыйлар. Күпме талантлар шулай кешегә танылмыйча юкка чыга. ...Фәридә апалары Лилиянең тавышын ничек ишетми икән? Әллә ишетергә теләмиме? Бер ара Лилиягә шулай кебек тә тоелган иде. Әмма укытучы шелтәле сүз белән генә туктап калмады. Укучысын, җилтерәтеп, балалар алдына чыгарып бастырды, берүзенә кычкырып җырларга кушты. Болай да оялчан үсмер кыз, үзенә берьюлы ничәмә пар күз төбәлгәч, бөтенләй каушап, югалып калды. Тавышы чыкмас булды. Җырның сүзләре дә онытылды. Оятыннан шушы минутта җир тишегенә кереп китәрдәй булды ул. Анда, укучылар арасында, Лилия ошатып йөргән Бәхтияр дә бар бит... Секундлар минуттан озаграк үткән кебек тоелды аңа. Ә укытучысы, явыз дошманын җиңгәндәй, бик шатланып: "Менә бит, сүзләрен дә, ичмасам, ятламагансың, оятсыз, утыр!" — дип боерды. Сыйныфташларының кызгану, жәлләү тулы күзләрен күргәч, Лилиягә бигрәк тә кыен булып китте. Мондый хурлыкны аның саф йөрәге күтәрә алмады, алсу битеннән яшь тамчылары тәгәрәде. Күпме генә сиздермәскә, яшерергә тырышса да, аның елаганын иптәшләре күрде. Барысына да кыен булып китте. Бәйрәм дәрте югалды, һәркемнең тизрәк залдан чыгып китәсе килде... Әлеге вакыйгадан соң Лилиянең яраткан укытучысына карата хөрмәте югалды. "Мәхәббәттән нәфрәткә бер адым" диюләре дөрес икән. Кыз күңелендә дә Фәридә апасына карата нәфрәт хисләре генә калды. Җырга, сәнгатькә тартылуы да шул вакытта сүнде бугай. Хәтерлим мин әле бүгенгедәй, Сентябрьнең бере җиткәнен. Хәтерлим мин... Түбән сыйныфларда бик яратып, хисләнеп тыңлаган, җырлаган шушы җырны хәзер ишетсә, тәне өшеп китә. Укытучысы, аның кычкырган тавышы, үзенең укучылар алдында гаепле кеше сыман басып торуы искә төшә... Әй укытучым! Син үзеңне изге итеп күреп йөргән укучың йөрәгендә гомерлек яра калдыруыңны беләсеңме, аңлыйсыңмы?! Кайчандыр укучыңның әтисен яратып йөрүең, аңа кияүгә чыгарга җыенуың, тик тормыш синең хыялларны башкача хәл итүен, Лилияне күргән саен, синдә үч алу хисе тууын бер Ходай гына белә иде шул. Тик монда бер гөнаһсыз баланың ни гаебе бар?.. Әй Ходаем, җылыт шул бер гаепсез балаларның өшегән җаннарын! Зинһар, эрет шундый мөгаллим-мөгаллимәләребезнең туң йөрәген! Балаларыбыз мәктәп елларын һәрвакыт сагынып искә алсыннар иде, укытучыларын юксынып, мәктәпкә килсеннәр иде. Әй Тәңрем, ишет минем бу сүзләремне һәм ярдәм ит!.. САБИРҖАНОВ НИЯЗ НӘКЫЙМ УЛЫ 1989 елның 16 июнендә Арча районы Олы Мәңгәр авылында туган. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты татар филологиясе факультетының IV курсында укый. Иҗат белән 11 нче сыйныфта укыганда мавыга башлый. Әсәр-ләре даими басыла. Беренче язмасы — чаңгы ярышы турында. Нияз, иҗатта да чаңгыдагы кебек, кышын чаба-чаба яза, җәен "ял итә". Нурихан Фәттах, Мәдинә Маликова, Искәндәр Сираҗиларның әсәрләрен яратып укый. Ос-таз-лары дип райондашларыннан Сүрия Мингатинаны ("Әтнә таңы"), казанлылардан Нәүбәһәр Кәбированы ("Шәһри Казан"), уни-вер-ситеттан Рамил Ханнановны ("Яшьлек тавышы") саный. "Татар теленең үсеше һәм кулланылышы" рес-публика фәнни-тикшеренү эшләре конкурсында I урын ала. Мәгариф ил тоткасымы? Алдыбызда мәгарифне яңарту бурычы тора. Ул заман шартларына яраклашырга тиеш. Тормышыбызга яңа кыйммәтләр үтеп керү белән, укучыларның да кызыксыну даирәсе киңәя. Бүгенге заман шәхесне киләчәк проблемаларны алдан тоемларлык итеп тәрбияләүне таләп итә. Университетыбыз Россиядәге педагогик уку йортлары арасында өченче урында. Биредә ныклы белем алып чыккан студентларны илебез мәктәпләре көтеп кенә тора. Тик кичәге студент бүген мәктәп укытучысы булырга атлыгып тормый. Хикмәт нидә икән соң? Авылда мөгаллимнең колхоз рәисеннән дә дәрәҗәлерәк булган чорлары тарихта гына калыр микәнни? Көндәшлеккә сәләтле шәхесләр үстерү өчен, гуманитар өлкәләргә басым ясала. Дәүләт телләреннән тыш, инглизчәне дә су кебек эчәргә кирәк. Бүгенге укучыларга чит телне беренче сыйныфтан ук кертә башладылар да инде. Боларны тормышка ашыру өчен, компьютер программалары һәм Интернет ярдәмгә киләсе. Ни генә булмасын, яңалыкларның барысы да педагогка яңа бурычлар өстәлү бәрабәренә тормышка аша. Яшүсмерләр барысына да сизгер. Галимнәр, хәзерге заман җәмгыятендә яшүсмерләргә элеккеге дәверләргә караганда зуррак куркыныч яный дигән нәтиҗәгә килделәр. Хәтерләсәгез, галимнәр XX гасыр урталарында белем бирү программаларының эчтәлегенә кешенең күбрәк рухи дөньясын тәрбияләүне салганнар иде. Хыяллар бер, чынбарлык төрле Гаилә тәрбиясенә дәүләт тә, аның учреждениеләре дә, иҗтимагый оешмалар да махсус тукталырга тиешләр. Моңа күренекле чех галиме — педагог Ян Амос Коменский аеруча зур әһәмият биргән. Аның "Аналар мәктәбе" дигән китабының әһәмияте әле дә югалмаган. Коменский, бала өйдә нинди тәрбия алса, киләчәктә дә шулай булачак, дигән. Бу чыннан да шулай: ананың балага мәхәббәте, баланың да анага даими тартылуы тәрбия өчен чиксез мөмкинлекләр ача. Күренекле инглиз галиме, философ һәм педагог-психолог Джон Локкның фикеренчә, иң дөрес тәрбия гаилә шартларында гына бирелә ала. Аның "джентльмен тәрбияләү" ("итагатьле кеше формалаштыру") теориясе әнә шуңа нигезләнгән. Монда сүз, нигездә, аристократ балалары турында барса да, галимнең тәрбия принциплары һәм методлары дөрес һәм урынлы. Чөнки бер укытучыга кырык укучы белән эшләү искиткеч авыр, һәм бу очракта баланың табигать биргән сәләт алшартларын сәләткә әйләндерүе кыен һәм бу еш кына мөмкин дә түгел. К.Д.Ушинский исә: "Тәрбия милли характерда булса гына уңышка китерер", — дип әйтеп калдырган. Кызганыч, совет тоталитар системасы вакытында әллә ничә буын яшьләргә бик үк дөрес тәрбия бирелмәде. Бөтен нәрсә "сыйнфый тәрбиягә", "бөек рус" халкын мактауга корылган иде. Яшьләрне эшкә өйрәтү дә бик нык аксады. Моңа гаилә дә гаепле. Дөрес, "яшьләр проблемасы" элек тә булган. Безнең эрага кадәр Мисырда, Ассириядә, Грециядә язып калдырылган таш дәфтәрләр сакланган. Анда мондый юллар бар: "Яшьләр, балалар бөтенләй бозылды. Өлкәннәрне хөрмәт итмиләр, аягүрә басып каршы алмыйлар. Ахырзаман җитә, ахрысы". Ләкин кешелек яшәүдән туктамаган. Иң мөһиме — яшьләребезне чын мәгънәсендә Кеше итеп формалаштыру, ә бу тәрбиягә бәйләнгән. Ничек кенә аянычлы булмасын, Россиядә дә, бөтен дөньядагы кебек, кеше мөнәсәбәтләре деградациясенең интенсив процессы бара. Бердән, без җәмгыятьнең нигезен тәшкил итә дип санаган гаилә проблемасы илебез өчен ят нәрсә түгел. Һәр ике язылышучы парга бер аерылышу туры килә. Икенчедән, әхлаксызлык үсә икән. Әйтик, 1997 елда Мәскәүнең 8—11 нче сыйныфларында укучыларның 53% ы фәхешханә ачылуга уңай караган булса, ә 23% ы шунда "эшләргә" теләк белдергән була. Хәзер бу сан процентларда күпкә үсте инде, әйтергә дә куркыныч. Җинаятьчелек һәм физик көч куллану, җәбер-золымның артуы әхлаксызлык белән бәйле дә. Җәмгыятьне бизәмәгән тагын бер нәрсә бар. Ул — көннән-көн үзен ныграк сиздерә барган җитмәүчелек һәм ачлык. Планетабызда 1,3 млрд кешенең көненә бер доллардан да аз акчага яшәве мәгълүм. Ә менә әйләнә-тирәлекнең пычрануы, хәрби расходларның артуы, наркотик куллануның даирәсе киңәю "глобаль" проблемаларга әйләнде инде... Бик кызганыч, мондый кире күренешләрнең килеп чыгу сәбәбе: кеше дигәнең һаман да Җирдә яшәүнең бурычмаксатларын аңлап җиткерми, үзенең эчке иманын "яхшылык эшләп калырга ашыгыйм" дип ныгытмаган шул әле ул. Монда без мөгаллим-педагогларны гына гаепләргә күптән күнектек. Мәктәп яхшы, ныклы, җәмгыять тормышы өчен кирәкле белем биреп чыгарсын дип хыялландык, аның әлеге дә баягы җәмгыятьне тәрбияләү максатын соңгы планга калдырдык. Совет идеологиясе системасы җимерелгәннән соң, педагоглар да аптырашта калды, укучыны ничек киендерү, нәрсә ашату, дәрестән калган вакытын ничек уздыру мәсьәләсенең онытыла баруы үзен сиздерә башлады. Яшь педагог та күктән төшмәгән бит, ничек теләсә шулай киенә: теләсә, дин кушканча яки үзе теләгән субкультура вәкиле кебек, яки соңгы модадагыча... Россиядәге статистика тынычландыра торган түгел. Соңгы 100 ел эчендә спирт куллану гаять арткан: җан башына ел саен 14 литр алкоголь тия. Ел дәвамында илебездә 1 млн тирәсе җинаять кылына, еш кына җинаятьчеләрнең корбанына балалар эләгә. Җинаятьләрнең күбесе аек булмаган вакытта эшләнә. Россиядә 2005 елның 1 июненә рәсми теркәлгән алкоголикларның саны 2 млн кешегә җиткән иде. Дөньяда официаль төстә 52 млн наркоман исәпләнә. Экспертлар фикеренчә, чынлыкта бу санны унга тапкырлап карарга кирәк. Һәр өченче наркоман — яшүсмер яки балигълык яшенә җитмәгән. Әлеге замана чире белән Россиядә официаль теркәлгәннәрнең саны 400 мең (1.06.2005 датасына). Вакытлы рәвештә наркотикларны 6 млн кеше куллана, бу — барлык халыкның 4% ы дигән сүз. Бер Урал төбәгендә генә дә наркотикларны кулланучылар 500 меңнән артып китә икән. Тәмәке көйрәтүчеләр саны да "норма"да түгел: 24 млн кеше. Әгәр тәмәке тартучыларның якынча 22 ел гомерләрен сызып атуын истә тотсаң, зур җаваплылык белән шуны әйтергә мөмкин: безнең балалар бик иртә бакыйлыкка "китәргә әзерләнәләр". Алар 5—6 нчы сыйныфта сигарет белән дуслыкны башлыйлар, һәм, 10—11нчегә җиткәч, егетләрнең 50, кызларның 30% ында тәмәке була инде. Моннан тыш, 1986 елдан алып 2001 елга кадәр кызлар арасында тәмәке белән дус булучылар саны 12 дән алып 22% ка кадәр үскән. Менә безнең "үсеш"! Россиядә 12—14 яшьлекләрнең һәр бишенчесе тарта, ә бу сан 15 яшьлек яшүсмерләрдә һәр икенчесе дәрәҗәсенә җитә! Россия укучылары гына да һәр ел саен барысы 1 миллиард долларга кадәр сигарет алып тарта! Бала күңеле — далада... Бала — педагог өчен олы төшенчә. Кызганыч, ел саен Россиядә балалар саны 1 миллионга кими бара икән. Ә иң аянычы, мөгаен, 700 мең бала һәм яшүсмернең балалар йортларында тәрбияләнүедер. Иң аянычлысы — "социаль ятимнәр" дип аталган төркем, ягъни әти-әниле ятимнәр була инде бу. Болар — балаларын бала тудыру йортларында калдырып киткәннәр яки амораль тәртипләре өчен ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгәннәр. "Ә чынлыкта социаль ятимнәр ике тапкыр күп",— дип белдерә экспертлар (сукбайларны да санап). Нигә? Бу проблеманың төбе-тамыры миңа һич тә аңлашылмый. Чөнки аның өчен күп яктан мәгълүматлы булу кирәк булып чыкты. Миңа бер тапкыр "бродяга" сүзенең татарча ничек булганын сорап мөрәҗәгать иткәннәр иде. Белмәдем. Соңыннан, сүзлектән карагач кына, ул кешегә карата битарафлык тәэсире калдырмадым микән дип көрсенеп тә йөрдем әле. Җәмәгать, "сукбай" сүзе XXI гасырда да актив лексикага карый, юкса киресенчә булырга тиеш иде... Мәскәүдә 7 меңнән артык кече яшьтәге сукбай теркәлгән, алар наркомания, СПИДның ни-нәрсә икәнен тәрбия сәгатендә рәхәтләнеп сөйләп җибәрә алырлар иде. Аларга ярдәмгә Россия башкаласындагы 30 мең кечкенә бомж да кушылып китә алыр... Россиянең зур хатасы гаиләләрнең җимерелүенә битараф калуында булгандыр. Ул хәзер дә шулай. Аерылуларның дәрәҗәсе гаять югары, һәм ул арта бара. Әтисез туган һәм үскән балалар саны шулай ук арта. Матбугатны да никадәр генә "тормышыбыз көзгесе" дип атамыйк, ул да кыйблабызны җуя баруга үз өлешен кертә, көннән-көн "сарылана". Гаилә турында фән дә озак дәверләр дәшмичә килде. Монысы фәннең бөтен нәрсәгә нейтраль каравыннанмы? 1945 елны искә төшерик. Төрле лагерь-блокададагы кешеләрне, ягъни дистрофикларны ничек коткарып калу соравы килеп баскан иде. Фән дәшмәде. Бары хаталану аша гына "Америка ачтык": аларга ипи-май биргәнче, сыворотка, сүл яки су бирергә кирәк икән. Бүгенге көнне дә шундыйрак мисал белән чагыштырып карап булыр иде. Хәзерге шартларда мәктәпләргә җенси тәрбия дәресләрен кертүнең кирәклеген фән беләме-юкмы икәнен әйтә алмыйм, әмма педагоглар җавабы бер: "Кирәк!" Бу хакта укытучы Рәшит Фәтхрахмановның, журналист Искәндәр Сираҗиның язып чыкканы истә калган. Алар артык фактларга чуалмыйча, предметның әһәмиятен аңлатканнар кебек иде. Менә мин "Комсомольская правда"да шаккатмалы саннарга юлыктым. Тәрбия сәгатьләрендә генә булса да боларның берсе яңгырый микән? Гомуми урта белем бирү мәктәпләрендәге медицина һәм социологик күзәтүләргә игътибар итик: — 60% россияле секс белән 17 яшьтән шөгыльләнә башлый; — 27% яшүсмер кызлар 15 яшькә кадәр актив җенси тормыш алып бара; — ел саен Россиядә аборт ясатучылар (официаль теркәлгән): 15 яшькә кадәр — 5 мең кыз; 19 яшькә хәтле — 300 мең; — һәр ел саен балигълык яшенә җитмәгән 50 мең кыз гаилә кора; — 100 мең мәктәп укучысы әни була; — 80% яшүсмер кыз, гинекологка барыр алдыннан, үзе мөстәкыйль бала төшерергә тырышып карый; — 16 яшьтән 19 га кадәрге 10% кыз венерик авырулардан интегә; — кайсы да булса парның берсенә 18 яшь тулмаган 50% гаилә 5 ел эчендә таркала; — 10 балигъ булмаган балага узучыларның бары тик берсе генә баланы якты дөньяга тудыра. "Сенсация"ләрне тагын дәвам итү мөмкин булыр иде. Ә проблемалар милләт тормышында да юк түгел. Әйтик, катнаш никахлар мәсьәләсе III Яшьләр форумы рамкасыннан җәелә алмады кебек. Ә бит республикабызда һәр өч никахның берсе катнаш. Шуның 30% очрагында гына әлеге никахтан туган балалар татар булып китә. Бу — Та-тарстанда. Ә Россия буенча күрсәткеч 90% ка җитә. Шуннан килеп, нигә татарларның яртысы үз туган телен белми дип аптырыйсы да юк инде. "Унберенче"не тәмамлаганда, укучы мөгаллимнән күпкә зыялы булырга тиеш! XX гасырның бөек гуманисты Изге Тереза Ана болай ди: "Мы не можем делать великие дела. Мы можем делать только маленькие дела, но с великой Любовью". Миңа калса, бүгенге көн укытучысына һөнәри фидакарьлек һәм һәр тәрбия сәгатенең көн кадагына сугылган проблемадан башланып китүе җитенкерәми. Ләкин мөгаллим үз дәрәҗәсен үзе төшермәде микән? Кайда ул бүген Чыңгыз Айтматовның "Беренче мөгаллиме"ндәге бөек УКЫТУЧЫ? Дәүләт педагогларга булган һәм матди, һәм рухи бәяне киметсә дә, укытучы үз дәрәҗә-кыйммәтен югалтырга тиеш түгел иде. Узган гасыр башында мәгарифебез тулысынча диярлек эшмәкәрләребез кулында булганны искә төшерик әле. Без анда чәчәк аттык, классик язучыларыбыз, дөньякүләм галимнәребез чыкты. Мәдрәсә схоластикасыннан ваз кичәргә омтылуны әдипләребез нинди зур горурлану белән яздылар! Ә бүгенге көндә? Йә, татар мәктәбе нәрсә белән горурлана ала бүген?.. Сорауга җавап бирүе җиңел түгел. Балаларында милли горурлык тәрбияләп, тормышка озата алмавы белән мактансынмы ул? Яисә укытучыларының татар мәктәпләренә (быел гына булса да ябылмасын иде инде дип теләп) берәмтекләп укучы чүпләп йөрүен шатланып сөйләсенме? Әллә булмаса, рус егетләренең "татарочка" дип үртәвен ничек күңелендә яшереп тота алсын? Проблемалар бик күп. Шунысы ачык: бары тик мәгарифе үсешкә омтылган халыкның гына киләчәге өметле: аның әхлагы да, фәне дә, иле дә алга китәчәк. Бүгенге көндә мәктәбендә очраклы кешеләр эшләгән бер мәлдә, бу хыял гына булып калмасын иде. Ышанмасагыз, авылның балалар бакчасында сыер саварга сәламәтлеге булмаганнар эшли түгелме соң? Ә мәктәптә?.. Ират, гаиләсен алып барыр өчен, атнасына 30 сәгать укытырга һәм мәгариф тармагыннан тыш тагын бер эштә хезмәт куярга тиешме? Болай булгач, нишләп аның моннан 15 ел элек язылган дәрес планы белән укытуына, атна-айлар буена ТВ экранын, газета-журнал, Интернеттагы сайт битләрен ачып карарга вакыты булмавына гаҗәпләнергә? Бала күңеле губканы хәтерләтә, барысын да сеңдерә ул. Тик менә аны бары тик уңай күренешләрне генә сеңдерерлек итеп тормышка озатасы иде. Белем-әхлакның әһәмиятен белеп үссен бала. Шул чакта яшүсмерләрдә агрессивлык, сабырсызлык та кимер иде. Югыйсә укытучыларның салкын күңел һәм битарафлык хисе белән киләчәк шәхесне тәрбия кылуларын бик күп әти-әниләрдән үзара сөйләшкәндә ишетергә туры килә. Әгәр дә балаларны ярату җитмәсә, вузны кызыл дипломга тәмамлаган булсаң да, нигә мәктәпкә барып кеше язмышы белән шаярырга, "чимал"ны бозарга? Һәм соңгысы. Бөек психологик фикер әһеле Ф. М. Достоевский: "Каждый человек самоценен",— дип әйтеп калдырган. Педагогик вузны сайлаган студент буларак, ниһаять, укытучыларның дәрәҗәсе дә рус әдибе әйткәнчә булса иде дип телисе килә... САДЕРТДИНОВА ЗӨҺРӘ ТАҺИР КЫЗЫ 1986 елның 15 декабрендә Казан шәһәрендә туган. 2009 елда Татар дәүләт гуманитар-педагогика уни-верситетының татар филологиясе факультетын тәмамлый. Иҗат белән мәктәптә укыганда мавыга баш-лый. Матбугатта даими басылып килә. Беренче мәкаләсе — 8 нче сыйныфта, беренче шигыре I курста укыганда басыла. Илдар Юзеевне, Фәнис Яруллин, Эльмира Шәрифул-линаны яратып укый. Мәктәп елларында татар әдәбияты буенча үт-кәрелгән олимпиадаларда катнашып җиңү яулый. Әниемне яратам 15 гыйнвар, 2007 ел Хәерле көн, көндәлегем! Бу мин, синең дустың — Айсылу. Бүген әтине күрмәгәнгә ике ел булды. Әни әйтә, аның эшләре бик күп, бик җитди вазифа башкара, гел командировкаларда ул, ди. Ә мин аның безне ташлап киткәнен дә, башка апа белән яшәгәнен дә беләм. Мәктәп янындагы паркта кечкенә бәби күтәреп йөргәнен дә күргәнем бар. Әни мине кечкенә дип уйлый инде, ә мин барысын-барысын да аңлыйм бит, әнигә сиздермим генә, сүзләренә ышанган булам. Әтине паркта күргәч, аңа сыенасым, "Әтием, әтием, мин монда бит!"— диясем килде... Теләгем никадәр көчле булса да, янына бармадым... Мин әтиемә үпкәләмим, көндәлегем. Әти бәбигә кирәгрәк, ул бит әле бик кечкенә, ә мин инде мәктәптә укыйм... Бүген әни тагын соңарып кайтыр инде, бу көнне ул аеруча кәефсез була. Эх, көндәлегем, әнигә бик авыр икәнен дә аңлыйм, ул бит, күрше әби әйтмешли, бөтен тормышны берүзе алып бара, бар авырлыкны үз җилкәсендә күтәрә. Их, тизрәк үсәсе иде дә, күп итеп акча эшләп, әнигә булышасы иде! Шул вакытта, бәлки, ул аракысын да ташлар иде... И Ходаем, әнием бүген аек кайтса гына ярар иде! 16 гыйнвар, 2007 ел Хәерле кич, дустым! Син, чынлап та, минем дустыма әйләндең, чөнки минем башка сөйләшер, серләшер кешем юк... Рәхмәт сиңа мине тыңлаганың өчен! Кичәге теләгем кабул булмады: әнием тагын исереп кайтты. Их, кем генә уйлап тапты икән бу аракыны? Күреп сорыйсы иде ул кешедән... Күпме кешене бәхетсез итәчәге турында уйламаган микәнни ул, ә? Без беренче катта торабыз, мин тәрәзәдән күзәтеп утырырга бик яратам. Яз җиткәч, чыпчыкларның, чыр-чу килеп, суда коенганнарын, җәен, кышын балаларның шау-гөр килеп уйнауларын күзәтүе бик рәхәт миңа. Күбрәк карап утырсаң, әллә нәрсәләр дә күрәсең икән ул! Ләкин кайбер вакытта, тәрәзәгә карагач, елыйсы килә башлый... Менә күршедәге абый сигезле ясап кайтып килә. Кыш уртасы булуына карамастан, изүе ачык, аягында бер ботинкасы юк, өйдә аны өч баласы көтеп торуын белми микән ул? Көн саен талаш-кычкырыш аларда, савыт-саба да ватыла. Кайбер вакытта аларның ашарга савытлары бар микән соң дип тә уйлап куям. Менә исерек әби белән дүрт-биш яшьлек малай чүплектә казыналар. Әбисе шулай көн саен оныгыннан буш шешәләр җыйдыра, аннары шуларны тапшырып, шәрабханәгә юнәлә. Бу ничәнче оныгыдыр инде, ел саен яңа бала белән чыга ул шулай... Менә нәкъ безнең тәрәзә буендагы бакчада аталы-уллы икәү кечкенә генә шешәләрдән нәрсәдер эчеп утыралар. Үзләре шундый куркыныч, күзләре күренми дә, йөзләре кызыл, шешенгән, куллары дер-дер калтырый, төшемдә күрсәм, куркып уяныр идем, көндәлегем! Шешәләрен ташлап киттеләр әле. Хәзер, хәзер нәрсә эчкәннәрен әйтәм... "На-стой-ка бо-я-рыш-ни-ка" диелгән. Юк, шундый кыяфәткә җиткергәч, файдалы әйбер түгелдер инде бу, шулай бит? Менә бу кешеләр бәхетлеме? Юктыр... Ә аларның балалары? Бәхетсез ата-анадан бәхетле бала туа микән?.. Тукта әле, урамда биш-алты яшьлек бер малай нидер кычкырып елап тора. Аңа игътибар итүче дә юк... Чыгыйм әле янына, бәлки, ярдәм кирәктер. Иртәгә язармын, көндәлек-дустым, яме? 17 гыйнвар, 2007 ел Хәерле иртә, көндәлегем! Кичә мин урамга чыкканда, теге малай: "Әнием, әнием, син кайда? Мин терелдем, әнием!"— дип өзгәләнеп тора иде, елый-елый шешенеп беткән мескен, күз яшьләре салкында, кечкенә генә боз кисәкләренә әйләнеп, керфекләренә ябышкан. Үтеп баручылар игътибар да итмәде аңа. Мин, аның янына килеп, нәрсә булганын сорадым. Ул миңа бик сәерсенеп карады да, җавап та бирмичә, кычкыруын дәвам итте. Аннары: "Син бу ишегалдында торасыңмы? Минем әниемне белмисеңме?" — диде. Мин аның әнисенең кем булуын, исемен сорадым. Малай тагын да катырак елап җибәрде һәм барысын да сөйләп бирде. Марат (малайның исеме) йөрәк авыруы белән туган, аны озак яшәмәс дигәннәр һәм әнисе ташлап киткән, нәкъ менә мин яшәгән ишегалдындагы бер эскәмиягә куеп калдырган ул малаен. Менә хәзер Марат, балалар йортыннан качып, монда әнисен эзләргә килгән икән. Ул бүтән авырмый, йөрәгенә өч ел элек операция ясаган булганнар. Сау-сәламәт икәнен әнисе белергә тиеш бит инде! Ләкин Марат әнисенең нинди икәнен дә, аның исемен дә белми, бары бер тапкыр төшендә генә күргән. Без сөйләшеп торганда, милиционер абый белән бер апа килде. Маратны күрү белән, ул аны кочаклап алды да елап җибәрде, балалар йортындагы тәрбияче иде, ахры, ул. Маратның бу беренче тапкыр гына качуы түгел икән инде. Марат, теге эскәмиягә карап: "Мин сине барыбер табам, әнием!" — диде. Аны алып киттеләр... Мин урамда калдым, әниемнең эштән кайтуын көттем. Аны күргәч, янына барып елап җибәрдем. Ләкин әни: "Эштән арып кайтып, елаганыңны күрәсем килми!" — дип, мине этеп җибәрде, һәм мин барып төштем. Битем бик нык сыдырылган булса да еламадым, түздем... Минем бит әнием бар, әнием бар!.. 18 гыйнвар, 2007 ел Сәлам, көндәлегем! Беләсеңме, әнием бүген тагын эчеп кайтты. Аракы алып кайта да миңа бәйләнә, сүгенеп: "Бигрәк әтиеңә охшагансың инде!" — дия-дия кыйный, аннары, кочаклап, үкси-үкси: "Әтисенә охшаган кызлар бәхетле була..." — дип елый. Кыйнаса да, шулай кочагына алгач, авырткан урыннарым онытыла минем. Бик яратам мин әниемне! Иртән торып, мәктәпкә озатмаса да, туган көнемә бүләкләр бирмәсә дә, матур-матур күлмәкләр, тәмле-тәмле күчтәнәчләр алып кайтмаса да яратам! Беләм: ул да мине ярата. Яратмаса, Маратның әнисе кебек мине ташлап яисә, телевизордан күрсәткәнчә, чүплектә калдырып китәр иде. Юк-юк, ярата ул мине! Ой, көндәлегем, әнием уянды, башы авырта торгандыр, сусагандыр... Су бирмәсәм — эләгә... Киттем әле мин... 19 гыйнвар, 2007 ел Хәерле көн, дускаем! Безнең мәктәп янында гына бик матур парк бар, өйгә мин шул парк аша кайтырга яратам. Монда һәрвакыт кеше күп була. Кайчак әтиләрнең, көлешә-көлешә, балаларын чанада шудыруларын, әниләрнең, балаларын иркәләп, бәби телендә нидер сөйләүләрен, балаларның кар бәрешеп уйнаганнарын карап, туңып беткәнемне сизмичә дә калам. Өйгә кайткач, көчкә җылынам аннары, ләкин күңелдә ниндидер рәхәтлек була, үзем дә чанада шуып, кар бәрешеп уйнаганмын шикелле тоела миңа... Ә беләсеңме, көндәлегем, мин үскәч, кызым туса, аңа Әдилә дип исем кушачакмын. Әдилә — матур исем, шулай бит? Мин көн саен аның чәчләрен үрәчәкмен, матур-матур күлмәкләр, тәм-томнар алып бирәчәкмен. Ул телевизордан күрсәтелгән иң матур курчаклардан да чибәррәк булачак. Мин аны бик нык яратачакмын, аны әнием дә яратачак! Тизрәк җитсен иде ул вакытлар!!! 22 гыйнвар, 2007 ел Көндәлегем, минем бүген иң бәхетсез көнемдер, миңа бик авыр... Мәктәптән кайтканнан бирле елыйм да елыйм. Бүген татар теле дәресендә бер күнегүдә "Алма агачыннан ерак төшми", "Оясында ни күрсә, очканында шул булыр" дигән мәкальләрне укыгач, укытучы аларны ничек аңлавыбызны сорады. Сыйныфташларым мине мыскыллый, "Айсылу — эчкече кызы!", "Үскәч, Айсылу да әнисе кебек алкаш булачак!" — дип көлә башладылар. Укытучы аларга каршы берни дә әйтмәде, мыскыллы карашыннан мин аның бу сүзләр белән килешүен аңладым. Әнием ата-аналар җыелышына килми калса да, ул: "Ярар, башын төзәтеп, башка көнне килер!" — дип әйтә торган иде... Бөтен дөнья миңа каршы кебек тоелды! Мин нәрсәдә гаепле соң? Минем йөгереп чыгып китәсем, акырып елыйсым килде! Юк! Юк! Юк! Мин беркайчан да андый булмаячакмын! Ишетәсезме, БЕРКАЙЧАН ДА!.. 22 гыйнвар, 2027 ел Сәлам, көндәлек! Менә егерме елдан соң мин сине әниемнең иске әйберләре арасыннан табып алдым. Минем исемем Әдилә. Беләсеңме, әнием бүген тагын эчеп кайтты... СӘЕТГӘРӘЕВА ГҮЗӘЛ ФИРДӘВЕС КЫЗЫ 1985 елның 6 октябрендә Сарман районы Сарман авылында туган. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты музыка факультетының III курсында белем ала. 15 яшендә иҗат итә башлый. Язмалары район газетасында, университетның "Яшьлек тавышы" газетасында басыла. Татар драматургларының әсәрләрен яратып укый, һәр шагыйрьнең иҗатына зур хөрмәт белән карый. Ялгыш адым Очраштылар гашыйклар яшьлек таңында, Гүзәл табигать, диңгезнең текә ярында. Беренче егет иде ул аның тормышында... Ышанды кыз, егет бер сүз әйтмәде... Сөйгәне серен аның белмәде — Кулында энә эзе күрмәде! Фани дөньяда без кунак, Яшибез бары бер генә! Ялгышма син, дустым, кара — Тормышның кадерен бел генә! Егет вафат булды... Ә кыз Кыя өстенә басты да Елый... Тик аны яшәтә Сабые — йөрәк астында... Шаулый ярсып диңгез дулкыннары, Аваз салды дөньяга сабые, Әмма төзәтмәслек бит ялгышы: Гарип ананың нарасые!.. Нигә адәм дигәннәре Явыз, кансыз икән соң? Кеше гомере хакына Акча эшлиләр икән? Тормышның ни икәнен белми, Туа сабыйлар дөньяга "җансыз"... Чынбарлык Тормыш дигәннәре Кызык нәрсә икән: Меңләгән йөзләр, Меңләгән фикерләр... Кешенең бар игелеклесе, Бар хәтта икейөзлесе дә. Укуда да, эштә дә, Бизнес-коммерциядә. Һәр җирдә каядыр Ашкына барысы Югары позициягә! Түрә булырга, Өстән акырырга, Буйсынмаучыларны Сазлыкта батырырга. Татар, мари, удмурт... Кем син, нинди милләт? Һәр җирдә иң элек — Кешелекле булу кирәк! Истәлек Әй фәрештәләр, Бирегезче миңа әти! Кочагында аның иркәләнеп Булыр идем нәни! Назлы кулын, Җылы сулышын Бер генә мизгелдә Тояр идем тагын! Җитми җаныма Коңгырт күзләре, Җылы сүзләре... Сагыш еланы Буа тынымны, Кимерә йөрәкне, Агулый җанымны... Күзем йомган саен Килеп баса, әткәем, кыяфәтең. Истәлеккә генә калды бары Соңгы төшкән фотосурәтең... ХӘСӘНҖАНОВА ЗИЛӘ ЗӨФӘР КЫЗЫ 1990 елның 26 ноябрендә Кама Тамагы рай-оны Кыртапа авылында туган. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты татар филологиясе факультетының II курсында белем ала. Беренче мәкаләсе 7 нче сыйныфта укыганда, "Идел таңнары" район газетасында басыла. Габдрахман Әпсәләмов, Фәнис Яруллин, Галимҗан Гыйльманов, Зөлфәт Хәким кебек әдипләрне яратып укый. Остазлары дип әти-әнисен һәм укытучысы Сания Габделхак кызын саный. 2007 елда район күләмендә уздырылган "Алтын каләм" конкурсында — II, 2008 елда I урынны яулый. Яшь каләм тибрәтүчеләрнең "Иделем акчарлагы" республикакүләм бәйгесендә III урынга ия була. Ак каен Тау битендә япа-ялгыз Үсеп утыра бер каен. Шул каен янына барам Сине сагынган саен. Каеным белән сөйләшәм, Бүлешәм серләремне. Ялгыз каен да аңлый бит Минем тирән хисләрне. Каеным белән серләшкәч, Җиңеләя җаным да. ...Тик шулай да әле һаман Син минем күңелемдә. Сине көтәм Кич утырып шигырь язам, Искә төшерсәм сине. Еракларга китеп барып, Ялгыз иттең бит мине. Кичләр буе сине уйлап, Вакытымны үткәрәм. Еракларга китеп бардың, Юри генә үпкәләп. Күз алдымнан бер дә китми Серле караш, күзләрең. Колагымда чыңлый һаман Соңгы әйткән сүзләрең. Ялгыз калдым менә хәзер, Синсез ничек яшәрмен? Синнән башка кемгә хәзер "Кадерлем" дип дәшәрмен? Йөрәгемдә ут Талгын гына карлар яуган чакта, Йөрәгемдә очкын кабынды. Күңелем хәзер башкаларга түгел, Ә нәкъ менә сиңа тартылды. Мине сөйгән чакта каршы идем, Сине сөйми идем әле мин. Хәзер инде бар да киресенчә: Мин яшәргә синсез теләмим. Талгын гына яуган карларны да Ялгыз гына карап торалмыйм. "Азат итче мине аннан",— диеп, Ходаемнан хәзер сорамыйм. Бар да киресенчә инде хәзер: Мин сөямен сине, ә син... юк. Син оныттың мине күптән, Минем йөрәгемдә хәзер ут... * * * Хисләремә бирелдем дә Берни күрми башладым. Хәзер инде шул ялгышка Газап чигә башларым. Ышандым мин сүзләреңә, Алар матур иделәр. Синең йомшак кулларың да Мине назлап сөйделәр. Тик беркөнне килеп миңа: "Ялгышканмын мин", — дидең. Шул сүзләреңне ишеткәч, Мин күктән җиргә иңдем. Уйламадым шулай бик тиз Аралар өзелер дип. ...Күрә алмыйм хәзер сине, Кит янымнан, зинһар, кит... ХӨСНЕТДИНОВ РУСЛАН ИРЕК УЛЫ 1989 елның 12 сентябрендә Зәй районы Аксар авылында туган. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты татар филологиясе факультетының IV курс студенты. 5 нче сыйныфтан башлап иҗат итә. "Зәй офыклары", "Көмеш кыңгырау", "Сабантуй" газеталарында тәүге әсәрләре, хәзерге көндә даими рәвештә "Акчарлак" газетасында мәкаләләре басыла. Мөхәммәт Мәһдиев, Мәдинә Маликова, Рашат Низами, Рәдиф Гаташларны яратып укый. Район газетасы уздырган төрле конкурсларда җиңә. "Алтын каләм" район конкурсында дипломга ия була. Университет күләмендә Г.Тукай атналыгы дәвамында уздырылган "Чәчәк-ләр китерегез Ту-кайга" конкурсында "Автор башкаручы" номинациясендә — I, ә "Тукайның үз шигыре" номинациясендә II урынны яулый. Бер хата өчен Илдар бүген мәктәптән бик күңелсез кайтты. — Ни булды, улым?— дип сорады әнисе. — Бер хата өчен "2"ле куярга мөмкинме?—дип, сорауга каршы сорау белән җавап бирде Илдар. — Юк, әлбәттә. Ә нинди хата иде соң ул? — Мәсьәләнең җавабын күршемнән күчергән идем. Күршенеке тәмлерәк Ашаса, үзләрендә дә алма җитәрлек инде югыйсә. Әмма Дамирга күршеләренең алмасы тәм-лерәк кебек тоелды. Качып-посып кына, Ислам абзыйлар бакчасына керде дә зур гына бер алмагачка үрмәли башлады. Шулвакыт Ислам абзыйның ачулы тавышы яңгырады: — Нишлисең анда, малай актыгы?! — Менә бер алмагыз җиргә төшкән, шуны элеп куймакчы идем,— диде Дамир, кулындагы алма кебек кызарып. Тотылды Шук та соң инде бу Индир. Кулы һич кенә дә тик тормый. Кичә Госман бабайларның кашка-рый-ларын өзеп чыккан. — Бу чәчәкне кайдан алдың тагын?!— диде әнисе, гаҗәпләнеп. — Госман бабайлар бакчасыннан. — Үзләре беләме соң? — Әлбәттә. Минем арттан шактый йөгерергә туры килде Госман бабайга, тик тота гына алмады. Үз бабасы — Ничек оялмыйсың, Фәнил, сумкаңны ба-баңа күтәрткәнсең бит! — Нигә оялыйм, минем үз бабам ич ул. Җавабы гына төрле Руслан контроль эшне ярты сәгатьтә эшләп бетерде. Дәфтәрен тапшырып, сыйныфтан чыгып китәргә генә торганда, укытучы сорау бирде: — Син эшләп тә бетердеңмени инде? Мәсьәләнең җавабын тикшердеңме соң? — Ун тапкыр тикшердем инде. Нигәдер җавабы гына төрле чыга. Борһан гаепле Улының математика дәфтәрен карап чыккач, әтисе: — Язма эштән нигә тагын "2"ле алдың?— ди кырыс кына. — Борһан гаепле,— ди малай, борынын тартып.— Мине аның янына утырттылар. Ә ул математикадан берни белми. Беркөн өйгә "тычкан" кергән... Беркөн өйгә тычкан кергән, Кимергән бөтен җирне. Капкын да куймагансың дип, Әнкәй бирде кирәкне. Капкынын да куйган идек, Эләкмәде бит тычкан. Мәчене дә керткән идек, Анысы чыгып качкан! Ә "тычкан"ны әткәй тотты, "Тычкан" бит энем булган. Татлы тәмлүшкәләрне Кимереп кенә яткан. Хәзер энем үсеп җитте, "Тычкан" булып шаярмый. "Бәләкәй тычкан" дип әйтсәң, Яратмый, йодрык болгый! Яратамын Сине генә! Яратамын Сине, Сине генә, Уйларымда бары Син генә. Хәтта төшләремдә Сине күрәм, Нишләсәм дә, уйда Син генә. Тик Син генә мине яратмыйсың, Йөрәгемә яра саласың. Яратсаң да, яратмыймын диеп, Минем яннан китеп барасың. Башкаларга күзем төшми минем, Кирәк түгел миңа һичберсе, Синең белән җәйге айлы кичтә Бер йөрисе иде, йөрисе. Авыр миңа, аңласагыз иде, Йөрәгемнең кемдер иясе. Таһир-Зөһрә, Ләйлә-Мәҗнүннәр күк Бер сөясе иде, сөясе! ФАЗЛЫЕВА ГӨЛЧӘЧӘК РӘСИМ КЫЗЫ 1989 елның 7 декабрендә Балтач районы Иске Салавыч авылында туган. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты юрис-пру-денция факультетының III курсында белем ала. Башлангыч сыйныфлардан бирле иҗат белән мавыга, матбугатта әсәрләре еш басыла. Беренче әсәре 6 нчы сыйныфта укыганда, "Көмеш кыңгырау" газетасында дөнья күрә. Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Муса Җәлил, Әмирхан Еники, Роберт Миңнул-лин әсәрләрен яратып укый. Әдәбият өлкәсендәге күп төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулый. Син... Аһ, бу тормыш кайбер чакта Бигрәк каты җәзалый... Сынауларга түзә алмый, Йөрәгем сыкрый, сызлый. Күбәләктәй очып йөргән Чакларым да бар иде. Соңрак, тартып алыр өчен, Үзең канатлар бирдең... Ялгышканмын, ашыкканмын — Сиңа артык ышандым! ...Синең генә элеккечә Битараф һәм буш җаның... — Бергә булырбыз! — дидең бит, Мин, җүләркәй, сөендем. Тик икенче күрешүдә Син... башка белән идең... Янә упкын, аһ, авыр шул Ташкын хисне басарга. Моң-зарларым бик күп — барсын Мөмкин түгел язарга, Мөмкин түгел язарга. Ачы чынбарлык "Тормыш матур, бар да мулдан,— дисең,— Замана да гел алга бара..." Ач күзеңне, бөек адәм заты, Алсу күзлек киеп алданма! Күрәсеңме, әнә теге чатта Мескен сабый елап утыра. Өмет тулы күзләр белән карый Каршысыннан үткән халыкка. Кыяр-кыймас һәрбер узучыга Нәни генә кулларын суза. Җавап: — Кит әле, бар! — Килмешәк зат! — Чуалма монда! Торып китә сабый урыныннан, Әкрен генә олы юл чыга. Тукта, җаным, кая барасың син, Кара, зинһар, син як-ягыңа! ...Сабый башын бора — куркып кала, Нишләргә дә белми уйлана, Зур тизлектә килгән машинага Тормоз тоту инде соң була... Сабый тынсыз ята... Ә машина Газга басып күздән югала... Теге мәрхәмәтсез узучылар Өнсез кала. Вакыт туктала. — И мескенкәй, бигрәк әрәм булды! — Язмышы шул, аннан юк узмыш... — Ярар инде, берни эшләп булмый... Юк шул, язмыш түгел иде, бу — ялгыш! Ни кызганыч, барысы да бетте, Сабый инде ярдәм сорамый. "Кит әле, бар!", "Килмешәк зат!" — диеп, Усал итеп беркем сукранмый. Шулай... исән чакта, мохтаҗ барда Ник берсенә ярдәм сузарга! Инде төзәтелмәс хата тугач, Нигә кирәк жәлләп еларга?.. * * * "Азатлык!" — дип, күпме көрәштеләр, Нәтиҗәсе нинди — күрегез: Ялангач, ач вә ятим балалар, Көчсезләнә барган илебез... — Күпме ирек кирәк — алыгыз сез, Демократик дәүләт илебез! — Хыял белән чынбарлыкны бутап, Сез үзегез бездән көлдегез! Халык күпме тир һәм көчен түкте Булсын диеп якты киләчәк. Вәгъдә иткән матур вә мул тормыш, Әйтегезче, кайчан җитәчәк?! (Прәннек белән сыйлап карадыгыз, Каешы да читтә калмады, Буш вәгъдәләр биреп, ялган сөйләү — Ахыр чиктә булды уңае.) Халык көтте, халык сүз дәшмәде, Түзде халык, кысып тешләрен. Өмет сүнеп, барсы йөз чөергәч, Бөек илем, син соң нишләрсең?.. ...Тәгәрәде кинәт күз яшьләрем... * * * Үпкәләттең, җаным, яраладың, Авырттырдың минем җанымны. Бераз вакыт үткәч, күңлем сине, Белмим, гафу итә алырмы? Үпкәләттең, бәгырь, бигрәк мине, Телгәләдең меңгә бәгырьне. Эреп китәр матур сүзләреңә Хәзер инде ышанмам синең. Юк, карама миңа, елмайма да, Минем йөрәк хәзер боз инде. Ямьле язлар торган күңелемә Кар-буранлы салкын кыш килде. Син югалттың мине, мин — сине... * * * Матурым, син еракта... Мин монда да, син анда... Күңелләрем тулганда, Киңәш кирәк булганда, Иңгә-иңне куярга Син юк минем янымда... Уйлыйсың микән мине? Исләреңә төшәмме? Күзалларыңа килеп Сөям мин сине, бәгърем, Яратам, җаным, диеп, Төшләреңә керәмме? Нигә соң хат язмыйсың, Бер хәбәр дә салмыйсың. Сине генә сөйгәнне, Мәхәббәттә көйгәнне Син бит инде аңлыйсың, Тик, ахры, ышанмыйсың... Мине һаман сыныйсың... Күңел белән әңгәмә Күңел, сиңа нәрсә җитми? Шөһрәт-дан? Күпме кирәк — ал да, Шуның белән алдан! Акча кирәк?! Доллар, сумда? Евро, фундта?! Нигә соң ул сиңа? Тормыш җитми? Соң ул — менә үзе бара, Тик як-ягыңа каран. — Урын җитми! — Никтән? Сиңа юкса корылмаган читән. — Тугрылык бик кирәк! Яхшы эшләр! Изгелеккә мин бик кипкән!.. — Җитәр, дустым, дәвам итмә бүтән... Тынгы бирми җәберлисең күптән. Син бит инде йөрәкләргә үткән! Аңлар вакыт килеп җиткән: Үзең кыл изгелек, Хәер көтмә күктән! Уян! Уйлан! Эзлән! Һәм бел: бары яхшы эше белән Кеше җирдә көчле икән! Янә кышлар килде Янә кышлар килде... Бераз көттерим әле дигәндәй, җилбәзәк ап-ак кар бөртекләре, әкрен генә бөтерелә-бөтерелә, җиргә төшәләр, ә кайберләре бөтенләй инде кышкы йокыга талган агач ботакларына, авыл урамнарыннан сузылып үткән газ торбаларына, киртә башларына, урамына бер булган мәһабәт нарат агачының ылысларына ятып калалар... Алар гүя шуннан җирдәге ишләрен үртәп яталар, янәсе, күрегез, без ничек сездән югарыда... Алсу да мондый матур кичтә өендә озак ята алмады, аның күңеле каядыр ашкына, нәрсә дә булса көтә иде. Кыз көзге каршына килеп басты. Яшәү дәрте ташып торган, чаткылы, тик бераз моңсу күзләр көзгедәге сурәткә текәлгәннәр. Кыз башта ипләп кенә бөдрә чәчләрен рәтләде, гүзәл бит очларын алсулатып җибәрде, иреннәренә ялтыравык кершән йөгертте. Нәфис муенына йомшак шарфын урады да элгечтә эленеп торган пальтосын өстенә киде. Үзе өйдә булса да, күңеле белән кыз кайдадыр билгесезлектә оча иде. Бу тынгысыз халәте аны урамга дәште. ...Көн хәйран суыткан икән. Аяк астындагы ап-ак карлар шыгыр-шыгыр килә. Бер-бер артлы тезелеп киткән өй морҗаларыннан һавага таба җылы йөгерә... Алсу урамнан атлый. Кар бөртекләре кыз белән шаярырга тотына: тирән зәңгәр күктән бөтерелә-бөтерелә төшәләр дә, Алсуның учына кунабыз гына дигәндә, сәяхәтләрен җил уңаена дәвам итәләр йә булмаса кызның борынына куналар да күз ачып йомганчы эреп юкка да чыгалар...Алсу елмаеп куйды. Шулай хисләнеп бара торгач, ул кышкы урамга бәйрәм төсмере өстәп утырган нарат төбенә килеп җиткәнен сизми дә калды. Бер мизгел эчендә кыз әллә кайларда булып кайтты. — Сәлам, дускай. Хәтерлисеңме мине... безне?.. — дип пышылдаганын сизми дә калды. Кызның ни әйтергә теләгәнен аңлагандай, ылыс ботаклары гүя аңа таба сыгылдылар. — Хәтерлисең... Әйе, Алсуның күңелендә бу хатирәләр ап-ачык килеш сакланалар, аларга әле тузан бөртекләре кунарга өлгермәгән. Ничек онытсын, ди, иң бәхетле мизгелләр иде бит ул! ...Танышулары да кызык кына килеп чыкты аларның. Кызлар шундый матур кыш көннәренең берсендә урамга саф һава суларга чыгып керергә уйладылар. Барысы да гүя бүген генә булгандай хәтердә, хәтта кар бөртекләре дә ул кичне нәкъ менә бүгенгедәй бөтерелеп уйныйлар иде... — Карале, Алсинә,— дип сүзен башлады Алсу. — Әйе, дустым. — Без синең белән инде балачактан бирле бергә. Шушы урамнарда куышлы уйнап йөргәннәребез хәтеремдә. Инде мәктәпне тәмамлар вакытлар җитә... — Шуннан? — дип, аптыраулы караш ташлады Алсинә дустына. — Син ни әйтергә телисең соң, һич аңламыйм?! — Инде күпме вакыт узды, ничә еллар үтте, ә менә бу нарат агачы бер дә үзгәрми. Балачакта нинди булса, хәзер дә шул ук, җәй дә яшел, кыш та яшел... — дип, дустына ишарәләде Алсу. — Хе... — дип елмаеп куйды Алсинә, каршысындагы биш метр чамасы биеклектәге агачка карап. Кулындагы бияләйләрен салды да нарат кәүсәсенә елышты. — Карале, Алсу, моны кочарга кулларым да җитми бит! Кызлар бу мәңгелек нарат төбендә үзләре белән булган кызыклы вакыйгаларны искә алып көлештеләр. Вакыт үткәне сизелми дә калды... Инде кайтырга дип чыккач, Алсинә бияләйләренә дип кесәсенә үрелде. Ләкин алар урынында юк иде. Шунда гына Алсинәнең исенә төште: ул бит бияләйләрен, баһадир нарат кәүсәсен кочканда, агач төбенә куеп торган иде! Алсинәнең: "Дустым, хәзер, көт, мин тиз киләм!" — дигән сүзләрен хисләргә бирелгән Алсу ишетми калды, ул сөйли-сөйли юлын дәвам итте: — Беләсеңме, Алсинә, мин кечкенә чакта Кыш бабайга ышана идем бит, шуңа да Яңа ел җитүен зур түземсезлек белән көтеп ала идем. Өебездә бәйрәм чыршысын бизәү дә минем иң яраткан шөгылем булды. Сабый чакта: "Әтием, әйдә, менә бу наратны матур итеп бизибез дә безгә чыршы итеп алып кайтып куябыз, Кыш бабай да сөенер!" — дип хыялланганнарым әле дә исемдә... Ә син бер дә алай дип әйтми идеңме? Ник эндәшмисең, синнән сорыйм бит?! Алсу җавап көтеп артына борылды, тик менә дусты Алсинә генә күренми иде. Инде караңгы төшү сәбәпле, тирәюньдә берни аерып булмый... Әһә, шыгыр-шыгыр кемнеңдер аяк тавышлары ишетелә, бу — Алсинәдер. — Әйдә, сине көтеп арыдым бит инде! — дип, Алсу янә артына борылды, әмма ләкин... анда көткән дусты урынына бер егет басып тора иде! Шомырттай чем-кара күзләр, коңгырт чәчләр, назлы караш кызның тыныч күңелен бер мизгелдә астын өскә китерде, Алсуга сулар һава җитмәде, йөрәге менә-менә урыныннан чыгып китәм дип тибәргә тотынды. Ул каушап калды, "Ой..." — дип әйтүдән башка берни эшли алмады. Егет тә ямьле җәйдәй яшькелт күзле, тулган айдай нурлы йөзле, кышкы саф һавадан бит очлары матур булып алсуланган гүзәл кызны күреп, туктаган җирендә тораташтай булып калды. Ходаем, әллә бер күрүдә гашыйк булулары шушымы икән?! — Ә мин сине дус кызым дип уйлаган идем... — дип телгә килде Алсу. — Юк шул... Таныш булыйк: мин — Айназ... Э-э, менә бу өйгә кунакка кайттым... — дип төртеп күрсәтте ул каршыдагы сары төскә буялган капкага. — Алсу... — Бик шат. — Мин дә... Шыгыр-шыгыр аяк тавышлары ишетелде. — Уф, мин сине югалттым дип уйлаган идем инде, кая китеп бардың соң шулай?! Бияләйләремне генә алып киләм дип әйткән идем бит! Ой... — Таныш бул, Алсинә, бу — Айназ, безнең авылга кунакка кайткан. — Хе... Мин — Алсинә! ...Шулай итеп, салкын кышкы кичләрнең берсендә ике йөрәктә дә кызу ялкын кабына. Алсу белән Айназ берберсенә сулар һавага, пар канатка әйләнделәр. Гомумән, алар бик күркәм, матур, үтә сокландыргыч һәм дә өметле пар булдылар... Әйе, булдылар... Кеше сүзе кеше үтерә, диләр... Дөрес икән... Гайбәт дигәне дә әлеге гүзәл парны читләтеп үтмәде, үзенең кара эшен башкарды: Алсу белән Айназның мәхәббәт гөлләренә чәчәк атарга да ирек бирми сулдырды, корытты. Гайбәт болай да ачы нәрсә, ә инде аны синең якыннарың, җан дустыңа санап йөргән кешеләр сөйләсә, монысы зур хәсрәт, чыдый алмаслык күңел сызланулары икән! Кеше бәхете кешене котырта бит ул. Үзеңдә бар да яхшы булса да, башка берәүләрнең синнән дә бәхетле күренүләре күңелнең бер почмагында оялаган шайтанны кузгата. Кайберәүләр генә бу явыз хисләргә аңны томаларга ирек бирми, икенчеләр исә аның коткысына бирелә... Алсуның җан дусты Алсинә белән дә әллә нәрсә булды. Инде балалар бакчасыннан ук дуслашып килгән, ямьле җәйге болыннарда куышлы уйнап үскән, серләрен дә бары бер-берсе белән генә уртаклашкан, берсе өчен берсе җанын да фида кылырга риза булган бу дуслар арасыннан нинди кара мәче йөгереп үтте икән? Алсуның Айназ белән бәхетле булулары, кызның үзенә якын кешене табуы Алсинәне бермәлне үзгәртте дә куйды, гүя ниндидер бер авыр тойгы аның күңелен әкрен генә кимерә иде... Айназ төшеп калган егетләрдән түгел иде, аңа күп кенә кызлар күз атты. Шуны сәбәп итеп, Алсинә дустына әллә нинди тузга язмаган хәлләр сөйләргә тотынды. Имеш, Айназ ике көн элек авылның теге башында, Хәдичә апалар күршесендә торучы Гөльязга күз кысып киткән, ә бүген исә урамда икенче берәү белән көлешеп сүз куертып тора иде... Егетнең кунакка гына кайтуы да читтә калмады. Янәсе, ничек инде шундый матур егет берүзе генә йөрсен, шәһәрдә аның, һичшиксез, сөйгәне бардыр! Мондый җанга ярып керердәй сүзләр сөйләгәндә, Алсинә дустын юатырга да онытмады: "Дустым, син бер дә алай борчылма, егетләр бетмәгән бит, менә күрерсең, аннан да яхшыракны, уңганбулганны табарсың. Һәм шуны онытма, дустым, син миңа һәрвакыт таяна аласың!" Хаталанды шул, һай ялгышты Алсу дустына шулкадәрле ышанып. Ничек ышанмаска, ди, ничә еллар буе сыналган ныклы дуслык иде бит ул! Дустының ялган сөйләвен, гомумән, аның мондый эшкә сәләтле икәнен күз алдына да китермәде Алсу. Эх, белгән булсамы, алданрак күрә алсамы дустының мәкерен, ул башкачарак фикер йөрткән булыр иде... Ул арада Алсинә үз дигәненә иреште: Алсу акрын гына Айназдан читләште, сөйгәненең: "Нигә безнең араларыбыз суына? Бер-бер хәл булдымы әллә, җаным, бәлки гаеп миндәдер?" кебек сорауларына җавап бирүне дә Алсу кирәкле эш дип тапмады. Аннан башка да барысы да көн кебек ачык бит. Дусты ялган сөйләмәс, нигә кирәк ул аңа, ә менә егетне әле якыннан белеп бетермәве, ялгышуы бик мөмкин! Озак түзмәде Алсу, Айназ белән очрашкан кичләрнең берсендә бөтен булган батырлыгын җыйды да: "Айназ, кадерлем, без бүтән очраша алмаячакбыз. Нигә дип сорама. Сиңа да, миңа да шулай яхшырак булачак..." — диде дә өенә йөгереп кереп китте. Шулчак егетнең аяк астыннан гүя җир убылды, ул, озак кына һушына килә алмый, кызның капка төбендә басып торды. Өндәме бу хәлләр, әллә инде ул төш күрәме? Шаяртты гынамы аның сөйгәне, әллә чын дөресен әйттеме? Нигә шулай килеп чыкты соң әле, барысы да яхшы гына бара иде ләбаса? Мондый адымга барырга ул бернинди дә сәбәп бирмәде бит. Әлеге һәм тагын мең төрле сораулар егетнең аңын томаладылар, аның тыны буылды. "Нигә... нигә?... нигә?!" Шул сорауга ул җавап таба алмады. Алсуның да бу кичтә күңеленә тынычлык ятмады. Кайтып керүгә караватына егылды да йомшак мендәрен кочаклап үксеп еларга кереште. "Ходаем, үзең җиргә кешеләрне парлы итеп яраттым дигәнсең бит, нигә әле болай килеп чыкты?! Айназым, мин бит сине яратам..." — дип пышылдады. Бу кичтән соң Айназ Алсу белән күп мәртәбә сөйләшеп карарга омтылды, аның бу хәлләрнең сәбәбен беләсе килә иде. Тик кызның гына әллә горурлыгы басты, әллә инде яңадан "алданасы" килмәде, мең төрле сәбәпләр табып, Айназ белән очрашудан качты... "...Һай, бигрәк тә матур парлар, берсе кояшка тиң, берсе айга..." — дип әйтә иде халык алар турында. Кирәкмәгән булган икән алай сөйләргә. Кояш белән айның беркайчан да бергә була алмауларын алар уйламагандыр, ахрысы... ...Алсу юан кәүсәле, мәһабәт нарат агачына янә бер кат күз төшерде. Күпне күргән, күпне белгән, үзенә сер тулы хатирәләрне сеңдергән акыл иясенә охшатты кыз аны. Әнә бит, инде ничәмә-ничә еллар ялгыз булуына карамастан, бернигә дә бирешмичә, урамга ел әйләнәсе ямь өстәп утыра бит ул! "Ә мин мәхәббәтебез ныклыгын тикшерергә дип җибәрелгән шул бер сынауны да җиңә алмадым... Кеше сүзенә ышанып, гайбәт коткысына бирелдем, бәхетемне үз кулларым белән үк җимердем. Кичер мине, Айназым... — дип пышылдады Алсу, яшьләрен тыя алмыйча. — Эх, сине тагын бер, күз кырыем белән генә, ерактан гына булса да күрсәмме... Синең белән күрешеп сөйләшергә мөмкинлек тусамы, мин сиңа барысын да аңлатыр идем..." Кыз сагышланып уйга батты. Шыгыр-шыгыр аяк тавышлары ишетелде... Алсу борылып карады, каушап калды булса кирәк, "Ой..." — дип әйтүдән башка берни дә эшли алмады. — Исәнме, Алсу. — Сәлам, Айназ... — Кабат очрашуыбызга мин бик шат! — Мин дә... бик шат... ФАЗЫЛҖАНОВ АЗАТ ФИРДИНАНТ УЛЫ 1986 елның 14 июлендә Әтнә районы Олы Әтнә авылында туган. 2009 елда Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының татар филологиясе факультетын тәмамлый. Беренче әсәрләре мәктәп елларында "Әтнә таңы", "Татарстан яшьләре", "Шәһри Казан" газеталарында басыла. Һади Такташ, Мөхәммәт Мәһдиев, Туфан Миңнуллин әсәрләрен яратып укый. Аның шигырьләренә күп җырлар язылган. Канатлы яшьлек* Безнең дә бит яшь чагыбыз, Йөрәк тулы дәрт һәм кайнарлык. Күңелләрдә янган сөю хисе Таһир-Зөһрәләргә тиңләрлек. Кушымта: Җирдә сөю һаман яшәр әле, Йөрәкләрдә ялкын сүнмәсә. Сөю назы бәхет алып килсен, Дөрләп янган һәрбер йөрәккә. Яшьлек бит ул көчле, ялкынлы да, Таулар күчерергә сәләтле. Тәүге сөю, тәүге хисләр булса, Шуның белән яшьлек бәхетле. Кушымта. Яшьлек иңнәренә канат куеп Очар идем биек-биеккә. Тиле яшьлек кебек дуамаллык Гашыйкларга гына килешә. Кушымта. Язгы күңел Ямьле яз күңелне җылытсын, Йөрәкне шаштырып яндырсын. Иң кайнар ялкынлы утларда Янарга дип безгә язылсын. Бу язның шаукымлы давылы Дөрләсен күңелләр түрендә. Иң изге, иң матур хисләрне Китер син йөрәгем түренә. Язларда яшәрә бар дөнья, Ачыла бөреләр наз сорап. Сөюгә сусаган йөрәккә Янарга наз кирәк җылырак. Гашыйклар йөрсеннәр парлашып, Ай белән йолдызга сокланып. Кулларны куллардан алмыйча, Атлыйк без бу җиргә нык басып. Хыялым син* Сиңа йөгерәм, иркәм, канатланып, Йөрәгемнең алып җылысын. Күңелдәге шашкын хисләремнең Юллыйм сиңа, иркәм, назлысын. Хыялымда гел син, уйларымда, Көн дә төшләремә керәсең. Канат җилпеп, гүя былбыл булып, Яннарыма очып киләсең. Йөзләреңнән күзем ала алмыйм, Сине сагынып өзелеп көткәндә. Яратамын бары сине генә, Күзем төшми синнән бүтәнгә. Зәңгәр күлдә йөзгән аккошлардай, Парлы булыйк, иркәм, гомергә. Син булганга гына бәхетле мин Бу дөньяның якты йөзендә. Синсез үткән мизгелләр** Мизгеленә мең мәртәбә Күрәсем килә сине. Йөрәк тулы хисләреңә Төрсәң иде син мине. Кушымта: Ышанмасаң, күзләремә кара, Тыңла минем йөрәк тибешен. Сине генә өзелеп сөямен дип, Аккошлардай очып килешем. Синсез килмәс инде җылы язлар, Күңелемә хәтта наз тулмас. Синсез үткән мизгел еллар кебек, Көннәрем дә минем көн булмас. Кушымта. Яшьлек эзем калган сукмаклардан, Эзлим салган сукмаклардан, Гомеремнең соңгы көннәренә кадәр Яшәрмен сине сагынып. Кушымта. Кояшым син* Белсәң иде башка беркемнең дә Күңелемә якын түгелен. Нигә икән, иркәм, синдә генә, Синдә минем күңелем? Кушымта: Нур сибүче якты кояшым син, Син йолдыз, айлы зәңгәр төнем. Син минем күңелем бакчасында Мәңгегә сулмас ямьле гөлем. Карашларың белән иркәләче, Кузгат әле өмет дөньясын. Күзләреңнең төпсез дәрьясында Сөю нурын килә күрәсем. Кушымта. Күкләрдәге нурлы кояш кебек, Яктырт әле минем сукмакны. Гомерлеккә тиңем итеп сайлап, Сузам сиңа, дустым, кулымны. Кушымта. ФӘСХИЕВА ЗИЛӘ ФАИЛ КЫЗЫ 1991 елның 11 июнендә Теләче районы Баландыш авылында туган. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты татар филологиясе факультетының II курсында белем ала. Беренче иҗат җи-меш-ләре 6—7 нче сыйныфларда укы-ганда языла. Мәкалә-шигырьләре "Те-ләче" район газетасында, республиканың "Ял-кын", "Сабантуй", "Мәгърифәт" кебек көн-дәлек мат-бугатта басылып килә. Фатих Хөсни әсәрләрен яратып укый. Остазы — мәктәп елларында белем биргән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Шәфыйк кызы. Район күләмендә узган "Муса Җәлил" шигырьләр конкурсында I урынга лаек була. Яхшы кеше булып калу — иң зур бәхет... Изгелек ул — бердәнбер беркайчан да искерми торган кием. Г.Торо Тормыш ул шундый нәрсә: берәү дә кеше өчен яшәми, һәркем үзен кайгырта. Ә иң аянычлысы — кешеләр тигез түгел. Әйе, әйе, нәкъ менә тигез түгел. Берәүләр Җир йөзендә бернинди газапсыз, әрнүләрсез, мохтаҗ булмыйча яшиләр. Ә икенчеләр, мөмкинлекләре чикләнгән булуга карамастан, тырыша-тырмаша җәмгыятьтә үз урынын табарга омтыла, яхшылык кылуны үзләренең бурычлары дип уйлый... Чыннан да, уйланырга сәбәп бар... Без, сау-сәламәт, өстебез бөтен, тамагыбыз тук була торып, үзебезгә кирәк чакта гарип-гораба йә акчасызлыктан интегүче сукбай булып кыланырга да булдырабыз. Ә сәламәтлеккә туймаганнар нишли соң? Юк, алар башка. Тән тазалыклары булмаса да, җан тазалыгын сакларга омтыла алар. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында ифрат дәрәҗәдә ягымлылар, кеше хәлен үзенеке итүчеләр күбрәк. Әйләнә-тирәдәгеләр янында: "Мин булдырам, мин эшләргә телим", — дип йөриләр. Андыйлар һаман саен кешеләр белән якынаерга, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Шул яклары белән өстен дә инде алар. Ә бит кешедән генә гаеп эзләп, үзенекен күрә белмәүчеләр дә бихисап. Андыйлар, гадәттә, башкаларны үзенә комачаулый дип уйлый. Миңа калса, кешеләрдән читләшү — үз-үзеңне һәлак итү ул. Әйе, башкалар өчен якты нур була алу — кеше ирешә алырлык зур бәхет. Кешелек дөньясы шулай корылган инде ул. Үз өстеңә бәла килгәч кенә башкаларны аңлый башлыйсың. Тикмәгә генә әйтмәгәннәрдер: кешене аңлау өчен, аны яратырга кирәк! Аяк-куллар сау, тамагыбыз тук, теләкләребезгә ирешү өчен планнар корабыз. Эчке дөньябызны сәламәтләндерү турында уйланырга вакыт җитми. Шулай да күпчелек кеше яхшы булып калырга тырыша. Берәүләр синең яхшы икәнлегеңә ышанмаганда да, яхшы кеше булып калу — иң зур бәхет ул! Нинди гүзәл син, яшьлек! Бүгенге яшьләр рухи яктан көчсез. Әйе, нәкъ менә рухи яктан. Шул сәбәпле тормыш авырлыкларына, әледән-әле килеп торган язмыш сынауларына каршы көрәшә алмыйлар, күпләре югалып та кала. Яшәүнең бүтән мәгънәсе юк кебек тоела һәм үсмер дөнья белән хушлашуны бердәнбер юл итеп кабул итә... Хәзерге буталчык тормышта киртәләр күп, әлбәттә, ләкин синең дөньяга тууыңны түземсезләнеп көтеп торган, аннары алны-ялны белми, синең тамагың тук, өстең бөтен булсын дип тир түккән әти-әниеңне мең хәсрәткә күмеп, ничек дөнья белән саубуллашмак кирәк соң?! Авыр сорау. Бүгенге көндә матбугатта да, телевидениедә дә кулына бау алырга мәҗбүр булган яшь-җилкенчәк турында язмалар арта бара. Бу саннарның күпчелеге авыл балаларына туры килә. Чөнки авылның бер кешесе белән булган хәл көннең икенче яртысында бөтен авылга таралган була инде. Ә баланы бу рухи яктан нык кимсетә. ...Авыл мәктәбендә яхшы укыган кыз, калада имтиханнарын тапшыра алмыйча, укырга кабул ителми. Бу аның өчен бик зур хурлык була. Әти-әнисе, авылдашлар ни әйтер?.. "Бердәнбер" юл булып, ахыр чиктә, үлем белән күзгә-күз очрашу кала... Аяныч хәл, әлбәттә. Ата-анага булган хакны истән чыгарып, аларны кайгы утларына салып, тормыш белән саубуллашу ни китерә соң? Моның белән ни исбат итеп була? Берни дә! Яшүсмерләрнең үз-үзләренә кул салуларының сәбәбе нидә соң? Мин моны икътисади, социаль, әхлакый яктан җитешсез яклары күп булган тормышка яшьләрдә тиешенчә әзерлек булмауда күрәм. Кала егет-кызларының чолганышында калып, ихтыяр көче булмаган яшүсмер, үзе дә сизмәстән, начар гадәтләргә бирешә. Беренче килеп туган каршылыклар алдында ук куркып калу — чын мәгънәсендә рухи көчсезлек. Шулай ук әти-әниләр дә балаларының үзләреннән читләшүенә юл куймаска, килеп туган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшергә тиешләрдер. Иң мөһиме, яшьләрне киләчәккә өмет, ышаныч, якты хыяллар гына илтсен иде. Яшьлек — нинди матур, никадәр мавыктыргыч һәм гүзәл чор бит! Һәр туган таң өчен Аллаһыбызга рәхмәт әйтеп яшәргә дә яшәргә кирәк! Милләтең нинди синең? Иртәме-соңмы, һәрбер кеше үз гаиләсен корырга тырыша. Үзеңә гомер буена терәк булырдай иптәш табарга кирәк бит. Иң мөһиме, ул сиңа пар булсын. Ә ничек була соң ул пар килү? Кайберәүләр, бәлки, Рамил белән Рамилә дияр (бу урында исемнәре охшаш башка кешеләр дә булырга мөмкин) йә булмаса туган көннәре бер үк йолдызлыкта булучыларны атарлар. Фикерләр бик күп булырга мөмкин. Шулай да, минем уйлавымча, гаилә коруның нигезе бер диндә торучы егет белән кыздан башланадыр. Безнең динебез ислам, үзебезгә парларны да шушы диндәгеләр арасыннан эзләсәк, күпкә отышлырак булмасмы икән? Беренче карашка шундый уйлар килергә мөмкин: "Нинди катлаулылыгы бар инде аның, бер-береңне яратсаң, гаилә корырга бернинди дә киртә булмаска тиеш". Бу берьяклап фикер йөрткәндә генә шулай тоела. Үземә генә дөрес нәтиҗә чыгаруы катлаулы булганга, мин төрле яшьтәге кешеләргә: "Ике төрле милләт вәкиленең кушылуына сез ничек карыйсыз?" — дигән сорау белән мөрәҗәгать иттем. Җаваплар төрле булды. Унсигез яшьлек төркемдәш кызым катнаш никахка карата карашының бер дә уңай булмаганлыгын, дин төрлелеге тормыш иткәндә кыенлыклар китереп чыгарырга мөмкин икәнлеген ассызыклады. Ә инде кибеттә эшләүче урта яшьләрдәге апа мине тәмам уйланырга мәҗбүр итте, чөнки ул, гаилә кору өчен, беренче чиратта хөрмәт, бер-береңне аңлау кирәк, ә кайсы милләттән, нинди диннән булуы мөһим түгел дип тәкрарлады. Күптән түгел генә тормыш корып җибәргән абыема шушы сорауны биргәч, ул бер дә уйлап тормастан, бу мәсьәлә бүгенге көн күзлегеннән генә карап түгел, ә алдагы тормышыңны, яшәү рәвешеңне күзаллап фикер йөртү кирәктер дип, киңәшләрен яудырырга тотынды... Әйе, бүгенге көн белән генә яшәп булмый, киләчәк тормыш та бар бит әле. Туачак балаларыңның язмышы турында да уйларга кирәк. Ни генә әйтсәң дә, һәркемнең үз фикере була, күпләр минем белән килешмәскә дә мөмкин. Шулай да Ходай безгә нинди дин биргән булса, үлгәнче шул диндә булуың, ата-бабаларыбыздан килгән йолалардан тайпылмыйча, тормыш иптәшең белән иңгә-иң яшәвең мең өлеш артыктыр дип беләм! ШАКИРОВА ЛӘЙЛӘ РӘИС КЫЗЫ 1987 елның 27 июлендә Әгерҗе районы Девятерня авылында туган. 2009 елда Татар дәүләт гуманитарпедагогика университетының татар филологиясе факультетын тәмамлый. Иҗат белән башлангыч сыйныфлардан ук мавыга. Беренче иҗат җимешләре "Сабантуй", "Көмеш кыңгырау", Ижевск шәһәрендә чыга торган "Яңарыш" газеталарында басыла. Фәйрүзә Бәйрәмова, Нәбирә Гыйматдинова, Зөлфәт Хәким әсәрләрен яратып укый. Остазы итеп журналистика укытучысы Камалов Рөстәм Барлас улын саный. Район күләмендә төрле ярышларда призлы урыннарга ия була, 2007 елда республикакүләм "Алтын каләм" конкурсында "Иң яхшы радиотапшыру алып баручысы" исеменә, 2009 елда "Ялкын" журналының махсус бүләгенә лаек була. Аклык бит ул, сафлык бит ул Айсылу ап-ак күлмәктән. Кара чәчләре җилдә дулкынланып, йөзләре салкыннан алсуланып тора. Чәченә кадаган ак чәчәкләр гүя кар бөртекләре, җылы кояш нурларыннан менә-менә эрер кебек. Язның беренче кояшы аның зур кара күзләрен чагылдыра, ак күлмәгендә уйнаклый, аның аклыгыннан, сафлыгыннан оялган кебек, кардан яңа ачылып килүче җиргә төшеп югала. Чү! Нәрсә инде бу?! Каян килгән тап?! Айсылу шабыр тиргә батып уянып китте. Тагын шул төш! Инде менә ничәнче төн шулай куркып уяна ул. Беркөнне йөгереп барып, шкафтагы күлмәген җентекләп тикшереп тә чыкты. Әллә төшне әбисеннән юратырга инде. Юк! Начар төшләрне сөйләргә ярамый, чынга аша, диләр. Туй мәшәкатьләре белән йөреп арылган, шуңа саташадыр инде... Ун көннән туй! Ильяс белән алар яңа елның беренче атнасында ук гаилә корырга булдылар! Бөтен дөнья аклыкка күмелеп, җирдә сафлык, чисталык хөкем сөргәндә башлыйсылары килде олы тормышны. Ләкин никтер, үч иткәндәй, табигать гел киресен көйләп тора. Кыш уртасы булуга карамастан, җирдә кар юк: төшкән берсе эреп бара. Әллә нинди яңгыр дип тә, кар дип тә атап булмый торган әйбер явып, аяк астында сыек ботка "пешерә". "Уҗымнар нишләр", — дип кайгыра дәү әтисе. Ә Айсылуда бөтенләй башка уйлар: туйга кадәр күп итеп кар яусын, җирнең бөтен гөнаһларын капласын, яфраклары коелып беткән агачларның ямьсез ботаклары көмеш бәс астында яшеренсеннәр иде. ...Вакыт шактый иртә булуга карамастан, Айсылу, торып, урын-җирләрен җыйды, идәннәрне юып чыгарды, камыр куярга булды. Ильяс килүенә берәр тәмле әйбер пешерергә иде исәбе. Шулчак ачы тавыш белән телефон шалтырады. Айсылу сискәнеп китте, эчендә нәрсәдер өзелеп төшкән күк булды. Ял көнне иртә таңнан кем булыр? Онлы кулларын сөртеп тә тормый, трубкага үрелде. Чыбыкның икенче башында Айсылу өчен иң газиз тавыш ишетелде: — Хәерле иртә, Айсылу! — Хәерле иртә, кадерлем! Син ничек болай иртә? Эшкә чакырдылармы әллә? — Әйе шул. Хәзер үк командировкага китәм. Чаллыга. Өч-дүрт көнгә. — Ничек инде? Без бит бергә, икәү генә... — Эш бит, җимеш. Нишлисең! Бересе көнне үк кайтам. Үзем шалтыратырмын. — Хәерле юл... Айсылуның соңгы сүзләрен Ильяс ишетмәде. Аларга җавап итеп трубканың икенче башыннан өзек-өзек тавышлар гына яңгырады. — Хәерле юл, исән-сау йөр, алтыным! Алтыным! Белмим нигә, Ильяска ул гел шулай дәшә. Шул рәвешле, бу сүзгә кыз егетнең үзе өчен никадәр кыйммәтле, кадерле булганын да, Ильясның зәвыклылыгын, горурлыгын да сыйдыра алган иде. Ильяс кына: "Синнән дә бай кеше юк, җимеш. Сиксән кило алтының бар", — дип көлә. Онга баткан трубканы урынына куеп, кабат өстәл янына килгәндә, Айсылуның йөзенә ак кершән буялган, шул кершән өстендә, яз көне кар ерып барган гөрләвекләр юлы сыман, ике эз бар иде. Яңа елны Айсылу гаиләсе белән каршылады. Ильястан күпме шалтырату көтсә дә, телефон аны сөеклесе белән тоташтырырга ашыкмады. Тәрәзә кыегыннан тамган тамчылар гына һаман-һаман кызның җанына тамып, аны шомландырып тордылар. Бересе җитте — Ильяс күренмәде, икенче көнне дә шалтыратмады, өчесе дә кайтмады. Дүртесе Айсылу, түзмичә, Ильясның өй телефонын җыйды. Телефон төймәләренә баскан саен чыккан һәр сигнал аның күңеленә шом сала барды. — Исәнмесез, Нурия апа! Хәлләрегез ничек? — Ә-ә, Айсылу кызым, синме? Хәлләр яхшы, үзең? — Үзем дә ярыйсы гына! Нурия апа, Ильяс кайттымы ул? — Юк шул. Иртәгә кайтам, ди... әйе... иртәгә, кызым... — Рәхмәт, сау булыгыз! Бер көне бер елдан да артыграк сыман тоелды. Капкага кагылган һәр кеше Ильястыр, һәр телефон тавышы улдыр кебек иде. Ниһаять, көткән тавыш... — Ничек хәлләр, Айсылу? — Ярыйсы, алтыным! Син кая югалдың? — Эшләр... эшләр... — ... — Айсылу! — Әү?! — Без бергә була алмыйбыз! — Ничек? — Менә шулай! Мин башканы сөям! Безнең балабыз булачак. — Ә мин... мин... Мин нишлим? — Белмим! Син бит мине беркайчан да яратмадың! Булмаган мәхәббәтне уйлап тапма! — ... — Сау бул! — Ильяс, Ильяс, дим... Юк, Айсылу еламады! Шкафтагы ак күлмәген саклык белән генә кулына алды. Көзге каршына басып, озак кына киенде, чәчләрен үреп, аңа ак чәчәкләр кадады, керфекләрен буяды, ирененә яраткан алсу помадасын буяды. Урамда буран котыра иде. Күз ачкысыз. Кичә генә тамчы тамып торган кыекларда бүген зур-зур боз сөңгеләре эленгән, җыелган сулар зәп-зәңгәр булып каткан, аларда кар бөртекләре шугалак оештырганнар. Җил исә, йөгенең авырлыгыннан нишләргә белмичә, котырына, аны койма буйларына бушата. Буран кызны, бик теләп, үз кочагына алды. Әллә кар бөртеге дип уйлады, әллә инде кызда үз туганын күрде. Белмәссең, ләкин ак күлмәк ак буран эчендә бик тиз юкка чыкты. Буран эченнән берәү килә. Үзе җиргә баса, ә карда эзе калмый. Кышкы салкын җил аның чәчләрен тузгыта, чәчләрендә — эре-эре кар бөртекләре. Өстендә — ап-ак күлмәк. Чү! Күлмәгендә ниндидер тап бар! Айсылу күлмәген буяган! Ник өстеңә кимәдең, Айсылуым, туңасың! Айсылуым! Җимешем! Ильяс салкын тиргә батып уянып китте. ШАКИРОВА ЗӨҺРӘ КАМИЛ КЫЗЫ 1990 елның 18 августында Балтач районы Арбор авылында туган. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты татар филологиясе факультетының II курсында укый. Беренче шигырьләрен 9 яшьтә яза, 7 нче сый-ныф-та укыганда, "Көмеш кыңгырау" газетасында басыла башлый. Әсәрләре "Сабантуй"да, "Шәһри Ка-зан"да, шулай ук район газеталарында дөнья күрә. Мөхәммәт Мәһдиев, Роберт Миңнуллин, Фәнис Яруллин әсәрләрен яратып укый. Остазы — Арбор урта мәктәбенең "Алтын каләм" түгәрәге җитәкчесе Руфия Мифтахова. 4 нче һәм 11 нче сыйныфларда республикакүләм "Алтын каләм" конкурсында призлы урыннарга лаек була. Мәктәп елларында район һәм республика күләмендәге төрле конкурсларда җиңү яулый. Бала чагым Шыбыр-шыбыр яңгыр яуган чакта, Тын урамнан ялгыз атладым. Уйга чумып барган шул минутта Искә төште бала чакларым... Гүя әле нәни генә кыз мин, Бәбкә саклап йөрим болында. Әниемә бүләккә дип җыйган Ал чәчәкләр минем кулымда. Гүя яңгырдан соң аяз күктә Салават күпере сузылган, Ә мин шуның аша чыгам диеп, Тауга сөйрим әнкәм кулыннан... ...Әле һаман шыбыр-шыбыр яңгыр ява, Ә уйларым инде бүгендә. Балачаклар артта калган, дисәм, Юк икән бит, алар — күңелдә. Кәбестәдән имеш Бу өлкәннәр бигрәк кызык, Гел алдашып торалар. Үзләре: "Алдашма!" — диеп, Колагымны боралар. Сорасам мин әниемнән: — Мин каян килдем? — диеп. — Кәбестә арасыннан, — дип Әйтә дә куя, көлеп. Ничә тапкырлар күзәттем Кәбестә өлгергәнен. Күбәләкләр генә оча — Бары шул күргәннәрем. Өлкәннәрне әйтәм әле: Җүләргәме саныйлар? Балалар бит барысын да Кечкенәдән аңлыйлар! Кайгырма син олау-олау кайгы килгәндә дә, Ачык кара якты дөньяга. Ак һәм кара һәрчак янәшә бит — Бәхет килер әле сиңа да. Елама син күз яшьләре түгеп, Сыкрамасын әле йөрәгең. Син аңларсың, берәү рәнҗетсә дә, Башкага син кирәк икәнең. Узган көннәр кабат килми алар, Шатлык кына булсын йөзеңдә. Болыт арасында бер елмаеп, Кояш чыгар күңел күгеңдә. Ышанмыйм Мин ышанмыйм мәхәббәткә, Ул бары ялган гына. Әйтсәләр дә, исем китми, Тора, дип, балдан гына. Мин ышанмыйм мәхәббәткә, Анда алдау, хыянәт. Хискә корылган уенда Җиңелү кемгә рәхәт?.. Әнкәй Озатканда елап калды әнкәй: "Исән-имин йөри күр, балам. Фәрештәләр сиңа юлдаш булсын! Артларыңнан дога кылып калам". ...Шул теләкләр йөртә мине юлда, Изге сүзләр, хәер-фатиха. Юлдаш булып барса әнкәй сүзе, Гомер юлларында адашмам. Һәрбер агач, һәммә яфрак сыкрый, Яшьрен генә шыңшый табигать. Үксеп тора кебек һәрбер бөҗәк, Ә кешедә бүген бар да наять. Йолдызлар кызгана Җир йөзен, Түбәнгә карарга ояла. Ни булды? Ник шулай ашкына, Ни көтә бу кеше, йә Алла! ЯХИНА ЧУЛПАН НИЯЗ КЫЗЫ 1988 елның 28 июнендә Яр Чаллы шәһәрендә туган. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты татар филологиясе факультетының V курс студенты. Иҗат белән 9 нчы сыйныфта укыганда кызык-сына башлый. Беренче тапкыр шигыре мәктәп газетасында басыла. Университетның "Яшьлек тавышы" газетасында мәкаләләре басылып тора. Муса Җәлил, Аяз Гыйләҗев иҗатын яратып укый. Сәдака бирегез ятимгә Сәдака бирегез ятимгә — Интегә бер кисәк ипигә... Кирәксенми аны беркем дә, Тынычлык табар тик үлемдә. Кем булса да, Алла бәндәсе, Берәүнең баласы, берсенең әнисе... Ник тормыш бу юлга ыргыткан? Кай тарафта бәхетен югалткан? Җирәнеп, дәү атлап китмәгез, "Андыйлар ил тулы", — димәгез. Ул үзе дә аңлый үз хәлен, Тик ачмый беркемгә серләрен. Ятимне жәлләүдән ни файда, Күз яшен арттырып җиһанда? Ярдәм итү кирәк мохтаҗга, Сүз түгел, ярдәм тиң алтынга! Һәр кеше бу серне чишә алмас, Чишкәне таш бәгырь була алмас: Сәдака бирегез ятимгә — Интегә бер кисәк ипигә... Что такое любовь? Блеск в глазах, жар в сердцах, Ключом в жилах кровь — Это ЛЮБОВЬ. Тело в облаках, душа в небесах, Три нежных слова — Вот это ЛЮБОВЬ. В шаге от счастья, и вот тебе...здрасьте... Наломали дров — И это ЛЮБОВЬ? Все пережито, расставание забыто, Вместе вот вновь — Да, это ЛЮБОВЬ! Свадьба, дети, до смерти вместе, Как песня соловьев — Вот это ЛЮБОВЬ! Лесной лед Зима... В лесу... Вдвоем... Хочу Тебе сказать И удержать. А ты молчишь, Меня простишь? Без слез реву, Опять навру. Я не дрожу, Тебя прошу Понять, обнять, Прощенье дать. В лес забрели — Как так смогли? Зачем пришли? Домой пошли... Любишь меня? Я — нет, тебя, Но ты люби И береги. Мне хорошо, Подставь плечо, Привыкла так Тебя держать. Пойдем домой? Там ждет другой... Такой каприз, Ты — подчинись. К нему схожу, Тебе скажу: Не нужен он, Прости, пардон... Обижу вновь Твою любовь... Поймешь, простишь, Сам прибежишь. Как захочу — Так поверчу Твою судьбу, Мою игру. Я — дочь зимы, Холодней тьмы. Всегда одна, Чужда весна... Душа лишь лед, Тебя убьет Без жалости. Прощай... Прости... Балачактан бер күренеш Минем хәзер нәрсәне сагынуымны беләсезме? Бакчабыздагы мунчаны! Нигәдер шул искә төште әле. Исе-тәме дә, күз алдына килеп, борынны кытыклый. Эх!.. Керәсе килә дә соң шул мунчага!!! Хәтта авылда яңа салынганына да түгел, ә бары тик элеккеге бакча мунчасына гына! Бакча үзе дә искә төште. Җәй көне дүртәү йөри идек: әтием, әнием, энем һәм мин. Без энем белән барасы килмичә елый идек. Чүп утарга, су сибәргә әй яратмадык та соң инде!!! Ә хәзер кайчандыр бик туйдырган, теңкәгә тигән шул бакча сагындыра... Бакчадагы бәләкәй генә йортыбыз, мул уңышлар бирә торган алмагачларыбыз... Ул арып эшләүләр, чабына-чабына мунча керүләр, термостан карлыган-чия яфраклары салынган чәй эчүләр!!! Эх... Кайтканда, энем белән без изрәп йокыга китә торган идек. Ә шәһәргә кайтып җиткәч, әниләр: "Күп эшләдегез",— дип, чиләкләп сатыла торган килолы туңдырма ала иделәр. Әй бәхетле минутлар кичерә идек тә шул вакытта!!! Ул чакта эш күп булып, бу мәшәкатьләр мәңге бетмәс кебек тоела иде. Бетә икән шул! Кисәктән бетә дә куя, хәтта күзгә яшьләр килә. Рәхәтләнеп кайтыр идем мин хәзер шул җәйге көннәргә. Тик ю-у-у-ук... Аңа хәзер, ким дигәндә, биш-алты ел үткән инде. Аннары еллар саны илле-алтмышка да җитәр. Үткәннәрне кайтарып булмый... Аларны бары күңелдә яңартып, кайчандыр кыен-авыр булып тоелган көннәрне хәзер ләззәтләнеп искә алып кына була... ...Ә тормыш бүгенгесе белән киләчәккә таба бара да бара... Тормыш мизгелләре Кибеттә эшлим мин. Төркиядән кайткан алка-йөзекләр, беләзек-каешлар сатам. Кызык бу эш. Җем-җем итеп ялтырап тора торган матур товар арасында утырам, кешеләргә күз явын алырлык бижутерия тәкъдим итәм, кыскасы, матурлык сатам. Һәрхәлдә, мин моны шулай дип атыйм. Бүген дә иртәнге тугыз туларга биш минутта килдем дә, кассаны ачып, аякларымны җылыта торган мичемне кабызып, үз урыныма барып утырдым. Бүген кибеттә кеше аз. Бер уйласаң, якшәмбе көнне иртәнге тугызда кеше кибеттә алка-йөзек карап йөримени инде! Җитмәсә, урамда ишеп яңгыр ява. Кирәк, ди, кешегә синең беләзекләрең бу вакытта! Йокы симертә ул, рәхәтләнеп. Эх... Үзем дә хәзер баш астында мендәрем булса, мичемне кочаклап йокыга китәр идем. Ләззәтле хыяллар... "Әй! Бирешмә! Йокы — ялкаулар азыгы! Үзең гаепле: төнгә кадәр телевизор карап утырмаска иде!" — ди эчтәге тавыш... Утырам шулай үз-үзем белән сөйләшеп, вакыт-вакыт көзгегә карап алам. Карале, матур икән бит мин! Тфү-тфү, күз тимәсен диләрме әле әбиләр? Менә сирәгрәк булса да, урамда машиналар, кешеләр, хәтта ара-тирә песи-этләр күренгәли башлады. Хәерле иртә сезгә, дөнья алдынгылары! Минем тәҗрибә булганлыктан, үз вакытымны яхшы беләм: сәгать уникеләргә хәтле оныкларына бүләк эзләп әбиләр, хатыннарына сюрприз ясау теләге уянган сирәк ирләр киләчәк. Аннары өч-дүртләргә кадәр "бум" була. Халык базарда кием ала да, аңа туры китерер өчен, берәр муенса эзләп, безнең кибеткә чаба. Янәсе, бу "куфтычкама" берәр "ципучка" карап бирегез әле... — Менә, апа, зәңгәр, күксел, кара мәрҗәннәр бар. — Миңа теге почмактарак эленгән кызылын күрсәт әле. — Рәхим итегез, ләкин Сезнең бу зәңгәрле-каралы "куфтычкагызга" кызыл бик килешмәс бит... — Булсын, үземә ошаганы кешегә дә ошар. Шул кызылын алам. Кызык та инде бу кеше дигәнең! Ярар, миңа соң... Шундый тыгыз режимда сәгать дүрт җитә. Ишекне ачып, дәү-дәү атлап, адашып, ахрысы, бер абзыең керә. — Сеңлем, минем курткама замок собачкасы бармы? — Әнә тегендә, аскы киштәдә. — Чынлапмы? — Уйнап! Юк инде, әлбәттә! Абый, бу бит — хатын-кыз бижутериясе кибете! Әллә соң сөйгәнегезгә берәр йөзек алып бирәсезме? — Юк, рәхмәт, гафу итегез... Әйттем бит, адашып кергән дип. Моңардан да сәеррәк кеше дөньяда юктыр... Әгәр киләсе клиентның нинди буласын алдан белсәм, бу сүзләрне әйтмәс идем. Бер ир кеше керә: — Миңа хатын-кыз бижутериясе кирәк иде. — Бүләкнең адресатына ничә яшь? — ... — Бүләккә дип карыйсыздыр бит? — Ә-ә-әйе... — Бүләк кызыгызгамы, әниегезгәме, хатыныгызгамы? Ничә яшь? — Яшәгәненәме, әллә калганынамы? — ... (мин сүзсез) Вакытның узуын, кич җитүен сизмичә дә калам. Сәгать сигез туларга унбиш минут калгач кына ашыга-ашыга, кабалана-кабалана утларны сүндерәм, мичемне алып куям һәм, инде кассаны биклим дигәндә генә, бер чәчбие атылып керә: — Срочно! Алка! Яшел төстә, озын, английский замоклы! — Туташ, кибет бикләнә! — Миңа бик срочно-срочно кирәк! Пожалуйста! — Менә бу витринадагысы ошыймы соң? — Ошый, нәкъ мин теләгәнчә. Алам! — 180 сум. — Менә рәхмәт! Ярый әле өлгердем! Сез булмасагыз!.. Уңышлар сезгә!!! — Сау булыгыз, тагын килегез! Менә шундый кызык җирдә эшлим мин. Эшемне бик яратам, озаграк чыкмый торсам сагына башлыйм. Ничек инде нәрсәне? Төркиядә "иҗат ителгән" матур-матур энҗе-мәрҗәннәрне һәм иң мөһиме — искиткеч кызык, кайчан ягымлы, ә кайчак сәер сатып алучыларымны! Ни дисәң дә, тормыштагы матур мизгелләрнең берсе бит алар! ВӘЛИЕВА ЛИЛИЯ ФӘРИТ КЫЗЫ 1991 елның 5 маенда Аксубай районы Иске Кыязлы авылында туган. Быел 11 нче сыйныфны тәмам-лый. Бигрәк тә төгәл фәннәрне — алгеб-ра, геометрия, физиканы ярата. Шулай ук татар, рус әдәбияты белән кызыксына. Китапларны үзенең дуслары дип саный. Татар һәм рус классикларының әсәрләрен кат-кат укый. Дәрдемәнд, Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов иҗатларына мөкиббән. Якташ әдипләре Нәҗип Думави, Хәсән Туфан, Нәбирә Гыйматдиноваларның әсәрләрен дә яратып укый. Спортны ярата. Төрле бәйгеләрдә актив кат-наша. Киләчәктә һөнәренең математика белән бәйле булуын тели. Ләкин әдәбияттан да читләшергә уйламый. Чөнки әдәбият — аның дөньясын түгәрәкләп, җан азыгы бирә, бик зур җаваплылык сорый торган өлкә. 2009 елда "Илһамлы каләм" әдәби әсәрләр конкурсында уңышлы дип табылган иң яхшы публицистик әсәр өчен II урынга лаек була. Спорт, җыр, БДИ турында... Язачак мәкаләмә тема эзлим. — Актуаль, күңелне җәлеп итәрдәй, укучыны кызыксындырырдай, үз-үзеңне борчыган, башкалар белән уртаклашасы килеп торган проблемалар турында уртага салып сөйләшердәй тема булсын,— дип киңәш бирә укытучым. Актуаль тема димәктән, хөкүмәтебез тарафыннан "2009 ел — Спорт һәм сәламәт яшәү елы" дип игълан ителгән иде. Бу турыда язсаң, материал эзләп читкә чыгасы да түгел, үз мәктәбебездә спортка баш-аягы белән гашыйк укытучыбыз Мөдәррисов Зөфәр Фатыйх улы эшли. Аның эшләгән эшләре, ирешкән уңышлары, укучылары турында район газета битләрендә дә әледән-әле яктыртып торалар. Башта укучылар аның "Туризм һәм туган якны өйрәнү" түгәрәгенә дәртләнеп йөрде — Татарстанның барлык тарихи урыннарында булып, ярышларда җиңүләр яулап, гомер буена җитәрлек хатирәләр төяп, арган-талган, ләкин йөзләрендә нур балкытып сәяхәтләрдән кайтучы укучылардан да бәхетле кеше булдымы икән?! Хәзер Зөфәр Фатыйхович гомере буе хыялында йөрткән көрәш секциясен ачып җибәрде. Башта берничә ел буе мәктәбебезгә көрәшкә өйрәнү өчен кирәкле булган көрәш маталары, аяк һәм өс киемнәре, макетлар булдыру артыннан йөрде. Инде хәзер секция тулы көченә эшли. Көрәш белән малайлар гына түгел, кызлар да бик теләп шөгыльләнә. Әле күптән түгел генә Буага барып, призлы урыннар яулап, чын көрәш осталары белән очрашып, үзләрен күрсәтеп, көч сынашып кайттылар. Егетләр турында әйтеп тә торасы юк инде. Ярышлардан кайтып та кермиләр. Шунысы начар: төп фән укытучылары гына риза түгел бу мавыгуга, дәресләр кала, темалар тиешенчә өйрәнелми, диләр. Аларны да аңларга була, билгеле. Ярый, бу турыда иркенләбрәк язармын әле, чөнки мин үзем дә спорттан читтә йөри торган кеше түгел. Зөфәр абый оештырган кызлар волейбол командасында уйныйм. Менә тагын ярышка районга барасы, әле ярый язгы каникул көннәре, уку калмый. Тагын бер үзенә җәлеп иткән, укучыны кызыксындырган тема, ул да булса, минемчә, рус эстрадасының мадоннасы Алла Борисовна Пугачеваның эстрада эшчәнлеген туктатуы турында матбугат конференциясе җыюы. Әтиәнием татар җыры белән берлектә, Алла Пугачева, Валерий Леонтьев, София Ротару, Филипп Киркоров кебек рус җырчыларының иҗатын яратканга, без дә алар башкарган җырларны җырлап, телевизордан булса да тантаналы бәйрәм концертларын гаиләбез белән карап, аларга кушылып җырлап үстек. Шул концертларда иң көтеп алган, яраткан җырчыбыз, әлбәттә, Алла Пугачева булды. Аның һәр җыры — үзенә күрә мәгънәле, эчтәлекле театр. "Арлекино"сыннан башлап, "Миллион, миллион алых роз", "Айсберг", "Эй, вы, там, наверху!", "Мадам Брошкина", "Свеча горела" һ.б. бик күп җырлары кабатланмас талантлы иҗат. Әйе, Алла Пугачева,— һичшиксез, Россия эстрадасының алыштыргысыз иң якты йолдызы. Үзе әйткәнчә, эстрададан китсә дә, А. Пугачева эшчәнлеген башка өлкәдә дәвам итәргә вәгъдә бирде. "Кайбер кеше никадәр дәрәҗәлерәк булса, шулкадәр гадирәк", — ди әнием. Гомерен яраткан хезмәтенә багышлаган, ихлас күңелле, сүз дигән корал белән бик акыллы, мәгънәле эш итүче бу талант телевизор экраныннан югалмасын иде. Ә шулай да мине бүгенге көндә бик борчыган, ятсам йокымны качырган, торсам миннән дә иртә уянган проблемалы тема турында да язмыйча булдыра алмыйм. Ул да булса, ничек БДИ бирергә?! Мине генә түгел, минем кебек 11 нче сыйныфны тәмамлап килүче барлык укучы алдында торган сират күпере ул — БДИ. Нәкъ менә безнең чыгарылышка шундый имтихан эләгәсен ничек аңлатасың. Рус теле һәм математикадан мәҗбүри бирәсе имтиханны бирә алмасаң, аттестат та алып чыга алмыйсың дигән сүз бит бу. Укуны, имтихан бирүне Европа стандартына күчерү, галимнәр фикеренчә, бәлки уңышлырактыр. Ләкин менә шул безнең ил өчен традицион булган системадан тиз генә яңага күчү бик күп күңелсезлекләр дә алып килер инде. Билгеле, яшерен-батырын түгел, сыйныфташлар арасында аң һәм белем дәрәҗәсе бер төсле үк түгел. Без барыбыз да үзебезне тәҗрибә куяннары итеп тоябыз. Галимнәрнең тәҗрибәләре уңышлы булырмы, әллә барыбыз да "үлеп бетәрбезме". Мин пессимист түгел, шулай да дөньяга аек акыл белән карарга тырышам. Тагын 5—10 елдан чыгарылыш класс укучылары бүгенге кебек билгесезлек алдында калтырап тормаслар, билгеле, ә быел сыйныфыбыз белән язгы бозлы суга керергә әзер торучы сугышчылар кебек калтырап торабыз. Югалып калмабызмы, өйрәнгәннәрне күрсәтә белербезме, билгеле вакытка сыеша алырбызмы, инде килеп, бездән соң киләсе 11 нчеләргә үрнәкме, гыйбрәтме күрсәтербез. Әйе, БДИ — 17—18 яшьлек егет-кызларга куелган зур сынау ул. Бүгенге кризистан чыгып, илебезне яңа гасырда яңача юллар белән алга җибәрү, чәчәк аттыру өчен талантлы, тырыш, белемле, көчле рухлы, нык ихтыярлы яшьләр кирәк. Без дә, тормыштан артта калмыйча, югалмыйча, үз кулларыбызда тормыш дилбегәсен нык итеп тотып, үз юлыбыздан алга барып, киләчәк буынга илтеп тапшырырга тиешбез. Барасы юл авыр да, сикәлтәле дә булырга мөмкин. Тормыш сынаулары әле күп булыр. Шуларның беренчесе — БДИ. Бабай әйтмешли, иншалла, җиңәрбез, бирербез БДИны да. Мәкаләмне дә шунда туктатып торыйм, имтиханнарны биргәч, иркенләп язармын әле. ГАЗИЗОВА ГӨЛНАЗ РАМИЛ КЫЗЫ 1991 елның 25 июлендә Азнакай районы Таш-туган авылында туган. Азнакай шәһәре 4 нче урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы. 2 нче сыйныфта укыганда ук, әкиятләр һәм шигырьләр яза башлый. Әсәрләре "Көмеш кыңгырау", "Ватаным Татарстан", "Маяк" газеталарында басыла. Татар һәм рус телләрендә иҗат итә. Район һәм республика конкурсларында, олимпиа-даларда призлы урыннар яулый. Гөлназ — республикакүләм "Алтын каләм" конкурсы лау-реа-ты, Абдулла Алиш исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясе дипломанты. 2009 елгы татар әдәбияты олимпиадасында аның эше беренче урынга лаек дип табылды. 2009 елда "Илһамлы каләм" әдәби әсәр-ләр конкурсында композицион осталык номинациясендә җиңүче дипломы белән бүләкләнде. Пионерка Гөлчәчәктән хат Саумы, абый, саумы, күз нурым, Сиңа атап язган бу җырым Еллар аша барып җитәрме? Күңелеңә нурлар өстәрме? Үзең дә юк... Мине күтәреп күккә чөйгән кулларың да юк... Назлап тарарга чәчләрең дә юк... Елмаюың да. Эх, абый! Синнән алган соңгы хатыңа җавап язам әле. Ул хатыңны күз яшьләремә буыла-буыла укыган идем, ул вакытта, хатың килеп җиткәндә, син юк идең инде. Ә мин барыбер хат язам, җавап хаты язам. Үзең ерак, каберең ерак, чәчәк куяр җирең дә юк. Якын булса, мин һәр көн кабереңә килер идем, шунда үскән каен белән серләшер идем, синең күңел җылыңны тояр идем... Аның урынына йөрәк өстемдәге кесәмдә синең хатың йөри. Юк, Гөлчәчәк, сине онытмам... Мин дә сине онытмам, абый. Син Ватаныбызның җиңү шатлыгы алып килгән иң батыр уллары-ның берсе. Хәтерлисеңме, сугышка киткәндә, мин сиңа ап-ак чиккән кулъяулык бүләк иткән идем. Син китәргә Калган санаулы көн... Төн йокламый Аны чиккән идем... Чиккән яулык! Ап-ак чиккән яулык. Чит-читләре алсу челтәрле, Хәрефләрен аның, Чәчәк белән бизәп, Борма-борма итеп чиккәнмен! Ә бу яулык нәни партизанка Ләйләнең гомерен саклап кала. Абый... Әгәр минем яулыгымның илне саклау өчен файдасы бар икән, мин сиңа тагын, тагын бик күп яулыклар чигәрмен, ярыймы... ...Батыр бул син, абый, дигәнсең... Һәм син батыр булдың. Синең бит бар тормышың батырлыктан тора. Балалар йорты, төрмә, фронт... Син батыр булып бу дөньяга килгәнсең, батыр булып киттең, ләкин безнең арада батыр булып һаман яшисең! Менә бүген уйга калдым әле: синең гомерең нинди кыска икән. Нибарысы 36 яшь. Җитмәсә, шуның дүрт елы төрмәдә, дүрт елы фронтта. Ә син батыр! Син шушы гомерең эчендә халык күңелендә суынмас эз калдырдың. Нинди генә шартларда булсаң да, син иҗат иттең, иҗади мирас калдырдың. Синең иҗатың — яшьлек романтикасы белән ашкынып иҗат иткән шигырьләрең, нахак тоткынлыкта сызланып, сыкрап-әрнеп иҗат иткән әсәрләрең. Ил батырының илһамлы йөрәк авазын безгә китергән сугыш лирикасы, сугыш чоры әсәрләре. Ни өчен соң әле әҗәлең сине болай вакытсыз алып китте? Сугыш бетәргә нибарысы өч ай вакыт калган иде. Без, җиңү шатлыгын ишеткәннәр, урамга чыгып, бер-беребезне тәбрикләдек, шатлыгыбыз эчебезгә сыймады. Урам тулы халык, барысы да шатлана, елый иде... Ә синең, шушы көнне якынайткан батыр йөрәкле шагыйрь гәүдәсе, бездән еракта, көнчыгыш Пруссиядә җансыз иде... Кайда соң дөреслек, абый? Син яшәргә тиеш идең, яшәргә... Хыялымда мин Багратионовск шәһәренең туганнар каберлеге янына киләм. Һәйкәлгә күз салам. "Лейтенант Фатих Кәрим — татар шагыйре. Немец басып алучылары белән сугышканда геройларча һәлак булды". Мин нәни бармакларым белән шушы хәрефләрне сыйпыйм. Мин — кызыл галстук таккан нәни пионерка. Искән җил минем чәчләремне тузгытып-тузгытып ала. Хәтереңдәме, син дә бит шушы бөдрә чәчләрне тузгытырга, шаярырга ярата идең. Ә бәлки, бу җил син булгансыңдыр, абый? Күрәсеңме, кешеләр миңа аптырап карыйлар. Әйе, бүген пионерлар юк инде: алар да тарих дулкыннарына күмелеп калды, сагынып искә алырлык кына. Ләкин мин барыбер кызыл галстугымны салмыйм, чөнки мин халык күңелендә һаман да шул пионерка Гөлчәчәк. Күрче, абый, сиңа 2009 елда нәкъ бер гасыр булды, миңа — 67. Ләкин син һаман да 36 яшьлек баһадир, мин һаман да шул пионерка... Чөнки без синең белән, хәер, болай әйтү дөрес булмас, без бик күп: Саттар, Акморат, Ләйлә, Гөлсем, Идел егете белән Днепр кызы, Фазыл... Без бик күп. Без синең белән яшибез. Безнең җаныбыз синең каләмеңнең очыннан кәгазьгә сикерде. Кәгазьдән халык теленә, халык күңеленә бай әдәби мирас булып сеңде. Тагын бер кат кабереңә күз салам. Син чынлап та яшәргә теләп, яшәү кадерен белеп яшәгәнсең. Синең сугышта язган әсәрләрең, аяк өсте генә язылган булсалар да, берсеннән-берсе сәнгатьчә, искиткеч камил. Син — чынлап та бөек шагыйрь. Бер минутыңны да кызганмый, бар мөмкинлекләрне файдаланып, йотлыгып-йотлыгып укыр өчен калган әсәрләреңне иҗат иткәнсең, үз илеңне, халкыңны ярата белгән, бу хисне, йөрәгеңнең иң түреннән чыгарып, бүгенгегә җиткергән кеше син, шагыйрь абыем. Соңгы тапкыр карыйм Иделгә, Соңгы кабат күрим акканын, Бәлки, бик тиз бире кайтмамын, Сакланыр ул бары күңелдә... Хыялымда мин, синең кулыңнан җитәкләп, шушы Идел белән саубуллашам. Бүген хыялымда синең кабереңә чиккән яулык куеп китәм. Ләкин анда инде бүтән сүзләр: Тыныч йокла, абый, тыныч йокла, Илебезне дошман яуламый. Халкыбызның җанын җиргә ташлап, Авыр ботинкасы белән таптамый. Рәхмәт сиңа, рәхмәт бар кешедән. Хатымны тәмамлыйм. Ә син менә янәшәмдә утырасың төсле. Яннарымнан китмә, абый, ярыймы? Шулай бергә булганда гына без яшәрбез, янарбыз, дөрләрбез! Халык җырларында, халык күңелендә яшәрбез, абый, хуш... Сәлам белән, пионерка Гөлчәчәк. Менә бүген соңгы хатым язам, Сәламемне төреп җилләргә. Туган якның шомырт исен илтерме Син йоклаган чит-ят илләргә? Минем кулым түгел, башка берәү, Күңеленә сеңдереп йөзләрең, Бармаклары белән бик сак кына Йомдырып куйды синең күзләрең... Минем кулым түгел, башка берәү Бер уч туфрак сипте өстеңә. Минем кулым түгел, башка берәү Чәчәк куядыр шул бүген дә. Эх... Туйганчы бер хыялланыйм әле... Хыялымда язгы таң туа. 9 нчы Май таңы, бәйрәм таңы, Тыныч тормыш таңы уяна. "Сеңлем Гөлчәчәк, йә, тор инде". Иркәләнеп ятам урнымда... "Ә тормасаң, кызыл галстугыңны Үзем бәйләп чыгам мәйданга!" "Торам-торам, абый, чү, шаярма. Күрче, күкләр нинди ап-аяз!" "Шушы зәңгәр күкләр булсын өчен, Без көрәштек фронтта ничә яз!" Аннан без мәйданга чыгар идек. Күрегезче мине, дусларым, Күкрәк тулы орден-медаль таккан — Бу бит минем батыр абыем!!! Мин җитәкләп атлыйм ташлы юлдан Хыялымда сине кулыңнан. Исән булсаң, шулай бергә-бергә Каршы алыр идек язларны... Шул сугышның якасыннан тотып: "Ник алып киттең аны?!" — дияргә, Солдат сеңлесе бик нык тели Соңгы тапкыр аны күрергә... Ул Ватанны сөйде, ә кабере Чит җирләрнең салкын куйнында, Үзе түгел, җансыз гәүдәсе дә Кайталмады туган йортына. Һәр яз бәйрәм итә алыр идек, Ләкин Ялгыз атлый синең сеңлең. Син башыңны салдың, Кайтты бары Теткәләнеп беткән шинелең. Мин гаиләмнең бәхетле булуына ышанам! 1986 ел, 4 ноябрь. Бүген авылда туй, табын әзерләнә. Әллә нинди тәмле-тәмле исләр бөтен урамны тутырган. Ана кеше, өстәл тирәсендә бөтерелеп, аш әзерли, нидер исенә төшергәндәй, түр бүлмәгә кереп, улының армиядәге фоторәсеменә карый, аннан, янә аш бүлмәсенә чыгып, нидер эшли. Көне буе шулай бәргәләнә ул, башындагы яшен тизлегедәй уйлар, бер-берсен бүлә-бүлә, һич кенә дә бүгенге көндә фикерләрен тупларга ирек бирмәделәр, ярый әле, ялгызы түгел, булышырга күрше-күлән, дус-ишләр, туганнар җыелган. Ике кызы да монда бөтерелеп йөри, ә малайлары, икенче улы Рамилгә ияреп, килен алырга киттеләр. Ананың башында янәдән төрле-төрле уйлар чуала: килен нинди булыр икән? Улын әнисеннән аермас микән? Шушы уйлар әкрен-әкрен генә улының кечкенә чагына, мәктәп елларына барып тоташа... Авыл башында машина кычкырткан тавыш ишетүгә, ана, үзе дә сизмәстән, "әстәгъфирулла" дип куйды. Ләкин борчылырга урын юк инде, кунаклар килүенә бар да әзер, бар да булган. Ул, алъяпкычын салып, көзгегә ялт итеп карап алды да капка төбенә чыгып йөгерде. Көн чалт аяз. Ана, кулын маңгаена куеп, урам чатыннан күренеп килгән машиналарга карый, йөрәге еш-еш тибә аның. Бүген ул беренче туй үткәрә; биш йөрәк парәсе, биш баласы бар ананың, бүген икенче улы өйләнә. Кечкенә чагында, мин өлкәнрәк диеп, гел абыйсының теңкәсенә тия иде, чынлап та, абыйсыннан алда өйләнеп тә куйды, менә кай арада үстеләр дә, кай арада... ананың уйларын килеп туктаган машина бүлде. Ишекләр ачылып, башта улы, аннан килене чыкты. Ананың аптырап калган йөзенә елмаю кунды. Фәрештәдәй ап-актан киенгән, мөлаем карашлы бу кызны ул бер күрүдә үз итте. — Исәнме, әни! — Саумы, кызым! Әйе, бу япь-яшь кыз бүген бәхетле, ул моны яшерми дә, ләкин сизгер күңелле ана бу яңа туган баладай саф, гөнаһсыз карашлы кызның күзләрендә ниндидер төзәлмәгән яра, моңсулык сизә иде. ...Унтугыз яшендә әнисе үлеп, әтисе кызына үги әни алып кайта, әле яңа гына бөреләнеп чәчәк аткан кыз ятим кала. Монысын ана әле белми иде. Әтиле ятим... Әнкәсен болай тиз онытуын кичерми кыз. Апаларында яши башлый... Шулай сизелмичә дүрт ел вакыт үткән, бүген ул кәләш, ул бәхетле. Кунаклар өстәл тирәсендә кайнаша, табын гөрли. Көн төшкә авышуга, әллә каян килеп чыккан җил күтәрелә, яңгыр катыш кар ява башлый, бер минут эчендә чалт аяз күкне кап-кара болытлар каплый, берникадәр вакыттан соң кояш болытлар аша нурларын суза, ләкин көн болай гына җылынмый, җитмәсә, әллә каян килгән тагын бер төркем болытлар янә кояшның йөзен каплый. Ләкин табигатьтәге бу үзгәрешләр берсен дә хафага салмый. Яшьләр бәхетле, яшьләр бергә, бәхет өчен тагын ни кирәк? Еллар арты еллар үтте, килен үзе ана булды, бер-бер артлы ике кызы туды, Чаллыдагы яңа районда өч бүлмәле фатир бирделәр, гаилә күгендәге кояш елмая, бер болыт әсәре дә юк иде. Каенанасы да еш килә, "кызым" диеп өзелеп тора. Мондый яхшы мөнәсәбәтләр кайчан да булса юкка чыгар диеп һич уйламаган иде килен, ләкин язмыш шулай кушкандыр, иренең абыйсы, ананың иң өлкән улы, үз-үзенә кул сала. 8 нче Март бәйрәме була бу. Табигать туа, табигать яшәрә... ә аның улы... дөньядан китте... Ниләр булды икән, мондый адым ясарга кемнәр мәҗбүр итте икән? Монысы — язмыш төенчегендә уралып калган сер. Өлкән улын югалтканнан бирле, ана үзгәрде дә куйды: килене дә кызым түгел, Венера гына. Оныклары да кирәк түгел, киленнең йөрәгендә бу үзгәрешләр авыр таш булып утырса да төзәлер, эзе калса да төзәлер, ул белә, ул моны кичерде. Ләкин киленнең уйлары чынга ашмады. Ана көннән-көн усаллашты, балалары аңа бик сирәк кенә кайта башлады, бары төпчеге, кырык биш яшендә тапкан кызы гына, нинди генә булмасын, анасына тартылды, өзелеп яратты... Бу авыр кичергән вакыйгадан соң болай да аракы белән дуслаша башлаган ире шайтан суына ныграк бирелә башлады, эшкә барса, анда эчеп, өйгә кайтса, исерек килеш йоклап, вакытын үткәрде. Ә килен өченче баласын, өченче кызын алып кайтты... Монысы малай булыр инде дип көткән ата шул кичтә гаиләсе белән, үзе белән ант итте: әгәр дә хатыны ир бала алып кайта икән, ул бүтән беркайчан да бернинди дә спиртлы эчемлек эчмәячәк. Тагын өч елдан хатыны малай алып кайтты, шатлыгы эченә сыймаган ата улына абыйсы исемен кушты: Равил — җәннәт капкасына илтүче юл. Беренче кичтә үк ата антын бозды: дуслары белән "бәби тәпие" юды. Шулай акрын гына гаиләнең аяз күген болытлар каплады. Эчкече иренә ияреп, хатыны, башта Чаллы үзәгендәге өч бүлмәле фатирны, аннан Мәсгут авылындагы яхшы гына тора башлаган зур таш йортны сатып, иренең туган авылына кайтты. Анда алар , йорт димәсәң, хәтере калыр, бер алачыкка кереп урнашалар. Идән дигән нәрсә монда кайчандыр булган булуын, ләкин вакыт һәм күселәр үз эшләрен эшләгәннәр, тәрәзәләр урыны белән бар, урыны белән әллә кайчан буялмаган рамнары гына сукыр кеше күзе сыман каралып тора... Венераның йөрәге аңлатып бетерә алмаслык бер сагыш белән тулды. Ул бу йорттагы бердәнбер җиһаз — ялгыз урындыкка утырды да үзен тынычландыра башлады. Фатир сатканнан калган акчасы банкта аның, шуны алып тәрәзәләрне ясарлар, ире такталар табып, идән җәяр, юкка гына җиде буыннан килгән балта остасы түгел бит ул! Капкаларны салдырып, яңаларын куярлар, ә бакчада әллә нинди тәмле-тәмле җимешле агачлар үсәр, иншалла! Авырлыклардан курыкмый ул, башка чарасы юк, дүрт баласын җитәкләп, шушы йортка керде. Ире яшьлек дуслары белән очрашу хөрмәтенә көн дә исерек кайта башлады. Венера аны үгетләп тә, ялварып та, ачуланып та карады, тик ире генә тыңламады. Еллар үтә торды, йорт та, бакча да рәткә килде, тик ире генә беркайчан да элекке Рамил булмаячак инде. Хәзер Венерага бигрәк тә авыр, элек балаларын әтиләреннән читләштермәскә, мәхәббәт, хөрмәт уятырга тырышса да, вакыт үтү белән, бу кыенлаша бара, балалары үсә, инде үзләре дә аңлыйлар. Беркөнне Венера янына олы кызы ярсып елап кайтты. Ниндидер таныш түгел апа аңа бармак төртеп: "Син, алкаш Рамил кызы, минем балалар белән чуаласы булма!" — диеп кычкырган. Йә, нәрсә дия аласың инде? Ана кызын кысып кочаклады да: "Әгәр дә алар сиңа чын дус икән ташламаслар; әтиең нинди генә булмасын, ул синең әтиең, аның мондый булуына син гаепле түгел!" Әйе, ана хаклы иде. Бер-бер артлы мәктәпкә кергән дүрт баласы, бер-берсен кыерсытырга бирмичә, кулга-кул тотынып укыдылар. Олы кызы Казан университетына, икенче кызы Алабуганың педагогия институтына кереп укый башладылар, өченче кызы да, апаларыннан калышмыйча, "4"ле һәм""легә генә укый, бернинди конкурслар да аңардан башка узмый, төпчеге — улы да әнисенең йөзенә кызыллык китермәде. Тик әтиләре генә бу уңышларны күрми иде. Өйдәге бер җиһаз төсле гел диванда ауный торган булды. Аның өчен әни дә, хатын да, балалар да юк, бары шешә... Менә шулай бу авылда сигез ел вакыт үтте. Ике кызы ял вакытларында кунакка кайталар, калганнары яхшы гына укый. Шушы ике баласын укыту өчен, Венера берүзе тырышты. Аның өчен иренең инде күптән кеше рәтеннән чыгуы мөһим түгел. Билгеле, иргә мондый игътибарсызлык ошамады булса кирәк, ул гаиләдә үз хокукларын яулый башлады. Ләкин әтиле килеш тә үзләрен ятим тойган балалар аны әллә ни санга сукмадылар, хатыны да кирәксез бернәрсәгә караган сыман карый иде, тормыш йөген ялгызы тартырга өйрәнеп беткән иде инде ул... Эшнең болай барып чыкмаячагын аңлаган ата йодрыкларын уйната башлады. Башта хатынына гына сукты ул, хатыны түзде, ни булса да, ул балаларының әтисе дип, берни булмагандай йөрде. Ләкин гаиләнең кара күгендә инде кояшның әсәре дә юк иде, бу күкнең аязмаячагы билгеле... Ана түзде, мондый тормышка юлыгуына каенанасын да, үзен дә, беркемне дә гаепләмәде, бары түзде. Ләкин беркөнне егерме ел тормышны бермәлдә сызып ташлаган вакыйга булды. Әти кеше үзенең баласына кул күтәрде. Бала мескен өйнең кайсы гына почмагына качса да, эзләп табып кыйнады... төпчек улына да, хатынына да эләкте, ә кызының үпкә артериясе кысылып, ярты ел саенбольницада ятасы булды, җитмәсә, бөерләренә дә зыян килгән... Тормышыннан бигрәк балаларын сөйгән ана моңа түзмәде, район үзәгенә барып, аерылышу турында гариза язды, егерме ел яшәгән ирен, сигез ел үз куллары белән төзекләндергән йортын калдырып, дүрт баласын җитәкләп, билгесезлеккә, Азнакай шәһәренә китте ул. Фатир яллап торды, ике кызы эшләде, үзенә дә кайчандыр яшьлегендә эшләгән фрезерлаучы һөнәре кирәк булды, яхшы гына эшли башлады. Хәзер инде ул үткәнен куркыныч төш сыман гына искә төшерә. Үсеп килүче балалары белән горурлана иде... Ләкин моның белән генә сынаулар бетмәгән икән әле. Җәйге чалт аяз көндәге яшен сыман, авылдан яман хәбәр килде. Әтисенә кунакка кайтып киткән төпчеге вафат булган! Дуслары белән мотоциклда әйләнгән! Ана моңа ышанмады. Машина юллап авылга кайтып барган җиреннән кече кызының кулына аңын югалтып егылды. Әле ни булганын аңлап бетермәгән кыз җан ачысы белән: "Әни!" — дип кычкырып җибәрде. Энесен югалтып, хәзер инде әнисез дә калудан курыккан 16 яшьлек кыз туганын күмгәндә дә, өчесен, җидесен, кырыгын үткәргәндә дә бер тамчы күз яшен чыгармады. Бары тик әнкәсе янында утырып: "Ела, әнием, ела, җиңелрәк булыр..." — диеп кочаклый иде. Ә үзенең күңеле тулып, ачы хәсрәт төер булып тамагына утырды... Ләкин ул көчле, әнисе өчен көчле булырга тиеш иде... Аяз күкләр, кара болыт каплап, Күз яшьләрем булып түгелде... Менә шулай аяз гына торган күкләрдән буранлап яңгыр яуды... Төзәлмәгән яра булып ана күңелендә бала хәсрәте урнашты. Ул тормышын сүкмәде, беркемне гаепләмәде, бары "Ни гөнаһларым өчен?" дигән уйдан мие түнде. Ә янында калган өч кызы: "Аллаһ сөйгән адәмнәренә генә сынаулар җибәрә, әнием", — дип юаттылар. Ә күңелдә сыкрап торган өмет... чынга ашмаган хыял: әтиле тормыш, гөрләп торган кичке чәй табыны, тирәдә йөгерешеп йөргән балалар, оныклар, авыз тутырып, чын хөрмәт белән "әти" диеп әйтү... Ата назын, ата җылысын күрмичә үсеп, үзләре ата-ана булгач та бу хисне юксыну. Буй җиткән кызларның күзләрендәге бер сорау: "Ә син гаебеңне таныдыңмы, әткәй? Безне бит бик бәхетле әтиле тормыш көтә иде!" "Кеше ялгышларын күреп, үзеңнекен булдырмаска тырыш", — диләр өлкәннәр. Менә сезнең игътибарга бер гаилә язмышы. Исемнәр дә, вакыйгалар да үзгәртелмәгән. Бу — минем гаиләм. Нинди генә булмасын, мин үз гаиләмне яратам. Мәдхия җырлардай тормыш юлы үткән әниемә сокланам. Тормыш юлында үткән авырлыклар безне сыкмады, сындырмады, киресенчә, көчле рух тәрбияләде һәм бер-береңне саклау, ярату хисе уятты. Мин гаиләмнең бәхетле булуына чын күңелдән ышанам! ГАТАУЛЛИНА ЛӘЙЛӘ РЕНАТ КЫЗЫ 1992 елның 9 маенда Теләче районы Алан авылында туган. Теләче районы Алан урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы. Иҗат белән 5 нче сыйныфтан мавыга башлый. Мәкалә һәм шигырьләре "Теләче", "Сабантуй" газеталарында, "Ялкын" журналында басыла. Һ.Такташ шигырьләрен, М. Хәбибуллин, Ф. Бәй-рәмова әсәрләрен яратып укый. Остазы дип татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсинә Кыямованы саный. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Ялкын" журналы редакциясе белән берлектә уздырган "Гаиләм язмышы — илем язмышы" конкурсында җиңеп, II дәрәҗә диплом белән бүләкләнә, "Иделем акчарлагы-2008" конкурсының "Өмет" номинациясендә җиңү яулый. 2009 елда "Илһамлы каләм" әдәби әсәрләр конкурсында уңышлы дип табылган иң яхшы чәчмә әсәр өчен II дәрәҗә диплом белән бүләкләнә. Язмыш Гөлсем әбинең тормыш юлы әйләнмәле-тулганмалы. Сиксәнне тутырган әбинең тынычлап йоклаганы, аш ашаганы, чәй эчкәне юк. Гел әллә кайдан гына берәр бәла килеп чыга да кайнар чәенең тәме китә, татлы йокысы кача. Бүген тагын исерек кайтты улы Ирек. Кырыкның аръягына чыккан ир уртасына акыл кермәсә дә кермәс икән. Өйләнмәде дә, кызлар белән дә йөрмәде. Ә бит үзе кызлар карамаслык түгел иде заманында. Сызып куелган кара кашлар астыннан үтәли тишәрдәй булып карап торган соры күзләр, энҗе кебек тезелеп киткән ап-ак тешләр. Берсен дә кызганмаган иде аннан Ходай Тәгалә! Тик әллә нәрсә булды Иреккә. Башта салмыш кына кайта иде, анысы да әллә нигә бер. Ә хәзер атналар, айлар буена баш күтәрми эчә. Ничек сәламәтлегенә зыян килми инде, диген. Аек чагында шәм шикелле йөргән таза ирне шул хәмер дигәннәре алыштыра да куя. Кыяфәте генә түгел, эчке дөньясы да ямьсезләнә барды аның. Теленнән ычкынган сүзләрдән җир ярылыр сыман кайчакта. Әнә бүген дә кайтты да тыныч кына йон эрләп утырган әнкәсенә бәйләнергә тотынды. — Нәрсә, тагын утырасыңмы? Кайтмас дип уйладыңмы? Иркенләп йокларга идеме исәбең? Тыныч төннәр күрмәссең син, намаз карчыгы, күрмәссең,— дип җикеренде ул үзен тудырган, күкрәк сөтен имезеп үстергән әнкәсенә. Гөлсем әби эндәшми. Белә бит ул: ялгыш кына сүз ычкындырса да, улының төннәр буе дулап, дөньяда булмаган тузга язмаган сүзләр сөйләп чыгачагын. Ә болай, эндәшмәсәң, берәр сәгатьтән тынычлана ул. Бүген дә шулай булды. Дулап йөрде-йөрде дә җәелгән урын өстенә менеп ятты. Бүгенге төн тавыш-тынсыз гына үтеп китә алды. Ә иртәгә тагын нинди вакыйга көтә Гөлсем әбине? Йә Ходай, ник бәхетне кызгандың син аннан? Картайган көнендә ни өчен шундый язмыш насыйп иттең?! Күп теләде Гөлсем әби улына изге теләк. Бәхетләр, тыныч тормыш, юлына яхшы кешеләр очравын үтенде. Тик кешеләр генә түгел, Ходай үзе дә онытты, өметен өзде, ахры, инде аннан. Ни көтә икән соң аларны алдагы тормышта, ни көтә? Ә уйлап карасаң, улы Ирек юлына гел начарлыклар гына очрап тормады бит. Яхшы күңеллеләрен дә насыйп итте аңа Аллаһы Тәгалә. Тик Ирек кенә аларны куштаннарга чыгарды, дус итеп танымады. Үзен артык горур тотты, куштаннары җитәрлек иде шул аның янында. Гөлсем әбинең язмыш юлы җиңелләрдән булмады. Алма кебек чагында ирсез калды. Бүтәннәр тормыш арбасын парлап тартканда, ул ялгыз җилкәдә өстерәде. Арыган чакта, аркага арка терәп ял итәр кешесе булмады аның. Бер бәхетсезлек килсә килә бит ул. Башта ирен, аның кырыгы да үтмәгән килеш әнисен кара гүргә озатты ул. Озак та тормый бертуган абыйсын да югалтты. Өч яше дә тулмаган сабыен кочаклап калу әллә аңа рәхәт булдымы?! Түзде бит! Баласын күршеләргә калдырып булса да, эшенә — фермага — бозаулар карарга да йөрде. Өйдәге мал-туарны да бетермәде. Печәнен чапты, бәрәңгесен, чөгендерен эшкәртте. Бердәнберенең өсте бөтен, тамагы тук булсын дип, бар көчен куйды, үзен кызганмады. Кайвакыт кешеләр аннан: — Ничек кырыкка ярылмыйсың, барысына да ничек чыдыйсың? — дип сорыйлар. — Мин бит ирем өчен дә, үзем өчен дә яшим. Сабыем өчен дә тырышам,— ди ул, моңсу гына елмаеп. Шундый бәрәкәтле тормыштан ник түбән тәгәрәде соң аның газизе? Ә бит улы алтын куллы иде. Нәрсәгә тотынса, шул хәрәкәткә килә, ни генә эшли башламасын, шул эше уңа иде аның. Мәктәпне бетергәч тә, авылда калды Ирек. Өч айлык тракторчылар курсында укып кайтты да тимер атны йөгәнли башлады. Җирен дә сукалады, саламын да төяде, печәнен дә ташыды. Һәркайда уңышка иреште, гел алдынгылар рәтендә булды. Ә хәзер нәрсә? Тракторы да, исеме дә, үзе дә юк. Эшләгәндә генә яраталар шул сине. Туктадыңмы, син аларга кирәк түгел. Ирек белән дә шулай булды. Аңа хәзер сәлам дә биреп үтми авылның кайбер агайлары. Кемнең исерек белән буяласы килсен соң? Эшкә дә сирәк эндәшәләр Ирекне. Исләренә төшкәндә, юллары алар турысыннан үткәндә, күңел өчен генә кереп чыгалар алар. Гөлсем әбинең ике меңгә тула язган пенсиясенә җан асрый алар хәзер. Ә ул акчаны күп якка бүләсе бит. Суга, газга, утка, ипигә, улына тәмуг ризыгына... Бирмичә кара! Кара давыл чыгасын көт тә тор. Кул күтәрергә дә сорап тормас. Акылы үзе белән. Бервакыт шулай акча бирмәгәч, кул күтәрде инде Ирек газиз анасына. Кулын гына сындырып калды Гөлсем әби ул чакта. Айлар буе рәткә килә алмыйча йөрде. Шул хәлләрдән соң бераз аңга килгән сыман булган иде дә, тик тагын иске гадәтен куа башлады улы. Бүген улының эчә башлаганына унике көн була. Тиздән ярты ай дигән сүз. Нәрсәгә болай шашына соң бу? Иртә белән бер чокыр коры чәй эчеп чыгып китә дә кичкә берни каба алмаслык булып кайтып керә. Кипте, коры таякка калды инде газизе. Бүген, ни булгандыр, төш вакытында ук кайтып керде Ирек. Аяк тавышыннан ук чамалый аның ниндилеген Гөлсем әби. Кем булсын инде, Ирек булмыйча, аларга бүтән кешенең аяк басканы юк хәзер. Әнә дөп-дөп басып, әнисе бүлмәсенә якынлаша. Бик ачулы күренә әле бу нигәдер. Ни булган тагын? Ишекне ачу белән, каты итеп кычкырды Ирек: — Әни, акча бир!!! — Чү, улым, ни булды? Каян алыйм? Бер тиенем дә юк бит! Җитәр, бәлки, сиңа болай хәмер белән сәрхушләнеп йөрергә. Туктарга күптән вакыт. Үзең балалар тәрбияләрлек, аларга акыл өйрәтерлек бит инде син. Ә үзең... Иң авырткан җиренә тиде бу сүзләр Ирекнең. Дөньяга җыелган бар үчен әнисеннән алырга булды. Әнисе генә гаепле аның болай түбән тәгәрәвенә. Ул гына. Дөрес тәрбия бирмәгән. Утырган җиреннән йолкып алды да Гөлсем әбине идәнгә тәгәрәтте. Бик озак типкәләде ул газиз әнисен. Анымоны уйлап тормады, кайсы җиренә эләгә, шунда сукты. Кыйнап күңеле басылгач, ник кайтканын да онытып, кире чыгып китте. Озак ятты идәндә Гөлсем әби, санын җыя алмыйча. Җиргә караңгы иңә башлагач, көч-хәл белән торып юынды да урынына ауды. Бар җире сызлый иде аның. Балаң суккан җир бигрәк тә йөрәкне тишкәли икән. Ирек өенә кайтмады. Каравыл өеннән чыгып җитә алмады ул. Иртәгесен җылы сөт кертә кергән күрше хатыны Гөлсем әбине аңсыз килеш тапты. Тәне кара янган, йөзенә сарылык йөгергән иде аның. Суынган иде инде Гөлсем әби. Кемнең кулы уйнаганын сизенде авыл халкы, тик авыз ачып сүз әйтмәде. Җомга намазыннан соң Гөлсем әбине авыл халкы җыйнаулашып җир куенына озатты. Ә Ирек... җир өстендә йөри. Тик аның шикелле кансыз бәндәгә, җир йөзендә яшәүгә караганда, җир куены яхшырак түгелме икән? Укытучы Казанның үзәк урамнарында берәү чүплек актара. Нәрсә эзли соң ул аннан? Нәрсә калган анда аңа? Яныннан кешеләр шикләнеп үтә. Үзе — хатын-кыз. Зөһрә апа — шәһәр кызы. Тумышы белән Казан шәһәреннән. Кайчандыр ул да әнә янәшәдән генә кырт-кырт атлап үткән кызлар сыман көязләнеп йөри иде, ә хәзер эт тормышында яшәргә дучар. Ничек башланды, ничек килеп эләкте соң ул бу капкынга? Барысы да бик гади. Мәктәпне бетергәч, әнисенең әйтүенә дә колак салмастан, укытучы булу теләге белән укырга керде. Укытучыны иң изге кеше дип саный иде шул ул. Шуңа да әлеге һөнәрдән дә кулайны тапмады үзенә. Югары уку йортын тәмамлагач, үзе укып чыккан мәктәпкә укытучы булып кайтты. Яхшы гына үрләр яулап эшли башлады. Үз эшен ярата иде ул. Татар телен рус балаларына ныклап сеңдерүне үзенә бурыч итеп куйды һәм теләгенә иреште дә. Элек бер авыз да татарча белмәгән балалар яхшы гына сукалый башладылар. Әйе, хезмәт хакы аз иде аның. Коллективта иң аз хезмәт хакын ул алды, әмма шуңа да риза иде, чөнки бар күңелен балаларга биреп, онытылып яшәде. Хезмәт хакы фатирына түләргә һәм ашарына гына җитсә дә, ул бик шат иде. Тормышының китеклеге күренмәде аңа. Тик тормыш бер уңайга гына акмый шул. Зөһрәнең дә капкасын какты ачы язмыш. Иң кадерле кешесе — әнисе үлеп китте. Авыру иде карчык. Гомере буе мәктәптә физика укытучысы булып эшләде, нервлары какшаган, йөрәге беткән иде аның. Бәла бер килсә килә бит. Алар мәктәбендә дә кыскартулар башланды. Башта берәм-берәм җыештыручыларны чүпләде, аннары башлангыч сыйныф укытучыларын... һәм чират Зөһрәгә дә килеп җитте. Бервакыт дәрестән соң укытучыларны җыеп сүз башлады директорлары: — Без кыскартулар алдында торабыз. Шуңа күрә дә арабыздан кайберләрегезгә бездән аерылырга туры килер. Кемнәр кыскартылуга эләккәнен беләсез. Шулай булса да исегезгә төшереп китәм. Иң беренче чиратта, хезмәт стажы аз укытучылар, баласыз, гаиләсезләр, тәрбиягә мохтаҗ карт-карчыклары булмаганнар һәм хезмәт хаклары түбәнрәк укытучылар,— диде. Таякның авыр башы Зөһрәгә төште. Ул кыскартылуга эләккән иде. — Сез дә бар бу исемлектә, Зөһрә Йосыповна,— диде директор, әкрен генә.— Әйтер сүзегез булса әйтегез,— диде ул ахырда. Зөһрә торып басты. Озак кына тын торгач, сүзен башлады: — Мин үземне шундый тормыш көтәсен сизенгән идем инде. Тик укытучы һөнәрен сайлавыма һич тә үкенмим. Кирегә кайтып булса, барыбер шушы юллардан үтәр идем мин. Тик яшьләргә әйтәсе сүзем бар. Иптәшләрем, зинһар, балаларыгыз укытучы булмасын. Яралы язмышка дучар итмәгез аларны. Мин бернәрсәне аңламыйм: җитәкчеләребезгә без укыткан балаларның белемле булулары кирәк. Тик безне эшсез калдырып, бу теләкләренә ничек ирешмәкче була икән соң алар? Йә, уйлап карагыз, кайсыгызның уенда балаларга белем бирү, аларны тәрбияләү икән? Һәркайсыгыз бүген эшемнән кумасалар, иртәгә кумасалар ярар иде, дип яшисез бит. Сүзем шул: ялгыша безнең ил җитәкчеләре. Бер бездә генә бит бу. Ярый, сау булыгыз, исән-имин эшләгез,— дип, һәркайсы бе-лән саубуллашып чыгып китте ул. Үзе белән бер планын, бер генә кәгазь кисәген дә алмады. Кире укытучы була алмасын сизенгән иде инде ул. Тормышының кара сызыгы шулай башланды. Әйе, ул укыткан мәктәптә аннан соң да күбесе китте. Тик Зөһрәнең сүзләре генә аларның уеннан чыга алмады. Чыннан да, ни уйлый соң хөкүмәт, ил җитәкчеләре? Зөһрә бу югалтудан соң озак кына аңына килә алмыйча йөрде. Бик сагына иде ул хезмәттәшләрен, үзе укыткан укучыларны. Шуннан соң кибеткә җыештыручы булып керде, хезмәт хакы бигрәк аз булуы үзен сиздерде. Аена түләнгән 800 сум фатирга да түләргә җитми иде шул. Ә бәяләр үскәннән-үсте. Зөһрә бу эше өстенә урам себерүче булып та урнашты. Очын-очка ялгап булса да көн күрде. Ике җирдән кергән хезмәт хакы фатирга түләргә җитә дә бетә иде. Әле тамак, бар нәрсәгә кызыга торган күз дә бар бит. Анысына да җай чыкты. Ял көннәрендә сатучы булып эшкә урнашты. Акмаса да тамып тора иде болай. Тик бу да озакка бармады. Кибеттәге эшеннән алдылар, имеш, кибетне сатучы үзе дә юа ала. Базардагы сату да таралды. Бөтенләй эшсез калды Зөһрә. Берничә ай фатирына түләргә акчасы булмагач, аннан да куып чыгардылар аны. Бөтенләй урамда ук калды. Әнә шуңа чүплек тормышында яши дә инде ул. Көндез урам себерә, буш вакытында чүплектән шешәләр җыеп, аларны юып сата, әз булса да тамак ягын кайгырта. Ә төннәрен подъездда үткәрә ул. Урам тормышы белән дә якыннан танышты ул. Аның шикеллеләр күп монда. Күбесе укытучылар, сатучылар, тәрбиячеләр. Түләргә акчалары булмаганлыктан, өйләреннән куылганнар. Кайберләре гаиләләре белән үк шушындый хәлгә дучар булган. Ярый әле мин ялгыз, балаларың белән шушындый хәлгә тарысаң, кая барыр идең тагын, дип уйлый Зөһрә. Җәй көне җан асравы җиңелрәк анысы. Көннәре җылы. Кием дип кайгырасы юк. Тамак ягы гына. Ә кыш көне ачы җилләре, бураннары... Бигрәк читен. Йортсызлар тормышын алар белән бергә яшәп караган кеше генә беләдер. Кайвакыт аның яныннан үзе укыткан укучылары үтеп китә. Алар танымасын дип, Зөһрә йә читкә борыла, яки битен берәр нәрсә белән каплап кала. Татар бетми дигән девиз белән укыткан укучыларының күзенә күтәрелеп карарга ояла ул. Үзен алар янында чүп итеп тоя. Кара син аларны! Башта урамда бер татарча сүз ычкындырырга да оялган укучылары хәзер авыз тутырып татарча сөйләшәләр. Бернәрсәдән, беркемнән оялмыйлар. Димәк, ул чәчкән орлыклар тишелеп чыккан. Шуңа шатлана Зөһрә. Шул чәчкәләрнең шиңмәвен тели ул. Зөһрәнең көннәре бер-берсенә охшаган. Бер яңалык юк. Иртән кеше уянганчы дип урам себерә, аннары шешә җыя, сата, юлы уңмаса, базар капкасы төбенә барып хәер сорашырга утыра. Эшкә урнашырга теләге дә юк инде аның хәзер. Алар башта тышкы кыяфәткә генә карыйлар. Ә Зөһрә ул яшьтән узган инде. Кайвакыт танышлары да хәер биреп уза, күтәрелеп карарга, алар күзендәге кызганулы карашны тоярга ояла ул. Кызгануларын бер дә яратмый. Әнә бүген дә юлы уңмады аның. Ничек яшәр ул алдагы тормышта, ничек җан асрар, кая барып бәрелер? Шундый уйлар белән якындагы эскәмиягә барып утырды. Тагын ниләр көтә икән аны? Әйе, уйлаган уйлары куанырлык түгел иде аның. — Зөһрә Йосыповна, исәнмесез. Сез түгелме соң бу? Чү, аңа эндәшәләр түгелме соң? Тәки танышы очрады бит. Качып булмый шул, маңгайга язылганны син күрмичә, кем күрсен тагын?! Зөһрә күтәрелеп карады. Аның каршында үз укучысы Рамил басып тора. Кайчандыр татар телен бар дип тә белми иде. Ә хәзер, кара, чатнатып татарча сөйләшә. Үзгәрсә дә үзгәрер икән кеше! — Исәнме, Рамил. Әйе, мин әле бу. Ничек таныдың син мине? — Ничек танымыйм, ди, сезне, Зөһрә апа? Сезне онытып буламыни? Тик менә.. — Нәрсә, Рамил?.. — Мәктәптән кыскартканнар икән сезне. Узган ай барып килгән идем, сез күптән юк икән инде анда. Күңелсез сез булмагач. Элегрәк барырга кыймадым. Сезнең алда биргән сүземне үтисем килде. Хәтерлисезме, татар телен онытмыйм, киләчәктә илгә хезмәт итәм дип, мин сүз биргән идем. Сүземдә тордым, дип уйлыйм. Зөһрәнең күзләренә яшь килде. Иң ялкау дип йөргән укучысы да шулай сөйләшсен әле! — Сезнең адресыгызны алып, торган йортыгызга барган идем, анда да сез юк, бөтенләй икенче кешеләр. Кайда соң сез хәзер? — дип сорады Рамил. — Урамда, монда яшим мин, — диде Зөһрә, елмаерга тырышып. — Ничек? Сезме? — диде Рамил, тотлыгып. — Әйе,— диде Зөһрә, тыныч булырга тырышып. — Юк, сез мондый тормышка лаек түгел! — диде Рамил. — Мин сезгә булышырмын. Алдымдагы бурычны үтәрмен... — Һәм Зөһрәне алып китте. Ул төнне Зөһрә картлар йортында үткәрде. Аның да кояшлы көннәре башланды. Рамил аның хәлен белергә һәр көн саен килә. Башка укучылары да хәл белергә килгәли. Рамил бөтенесенә дә әйтеп өлгергән иде инде. — Улыңмы? — дип сорый Зөһрәдән бүлмәдәшләре. — Юк! Укучым! — ди Зөһрә, горурлык белән. Бу җаваптан соң сүз әйтмиләр, башларын гына чайкыйлар. Ышанмыйлар! Күбесенең бит үз балалары монда китереп аткан. Андыйларның күбесе укытучылар. Йә эчкечелеккә бирелгән, яки Зөһрә кебекләр. Үз ишләрен монда җиңел тапты Зөһрә. Хәзер һәр көне рәхәттә. Рамил генә исән булсын. Әйе, бер колының юлына яхшы кешеләр насыйп итте Аллаһ. Ләкин һәрбер укытучы белән болай булмый бит. Каргалган язмышлар сагалап кына тора адәм баласын. Бүгенге иртәләре әлегә якты булса да! Адәм баласы Алисә әтисез үсте. Шуңадыр, әтиле кешеләргә ул хәзер дә көнләшеп карый. Бала чагыннан ук бу кимсенү йөрәгенең иң түренә үк кереп калды аның. Әле хәзер дә хәтерендә. Балалар бакчасына беренче тапкыр барганда, һәр баланы әтисе белән әнисе җитәкләп килгән иде. Ә Алисәнең бер генә кулыннан җитәкләп бардылар, икенче кулына җилләр хуҗа булды. Кыш көннәрендә кулың туңгандыр, кая җылытыйм әле, дип, җылы сулышын өрергә әтисе булмады; кая, кызым, арыгансыңдыр, дип, җилкәләренә утыртып йөртмәделәр аны. Андый балаларга кызыгып карый иде ул. "Их, мин алар урынында булсам, бер дә киреләнмәс идем",— дип уйлый иде. Ә алар, әтиләре белән булсалар да, үпкәләп, авыз турсайтып утыралар. Үскән саен, уйлар да, сораулар да Алисә белән үсте, зурайды. Әнә ул беренче сыйныфка укырга бара. Ничек зарыгып көтте ул бу көнне! Кулында — яңа гына бакчадан алып кергән чәчәкләр бәйләме, җилкәсендә — сумка, ә кулыннан җитәкләп баручысы юк. Бүтәннәрне йә әтисе, йә әнисе җитәкләгән, ә ул берүзе. Әнисен, иртәнге эштән кайтуга ук, яңадан чакыртып алдылар. "Бозавың чирләгән, тизрәк кил",— дип кереп әйтте бергә эшләүче иптәше. Алисәнең күзенә яшь тыгылды. Нигә аңа гына гел шулай соң? Әнә Ниязның әнисе дә, әтисе дә бара. Ә аның әнисенә гел эш тә эш! Кайчак төнгә дә кала. Нәни бозаулар китерәләр. Аларны тәрбиялисе, аякка бастырасы бар. Кызның күңелсезләнүен күрше Гөлзифа әбисе күрде, ахры. — Кая, кызым, сине озатмыйлармыни? — Юк шул...— диде Алисә, моңсу гына. — Кая әле, мине бераз гына көтеп тор. Чиләгемне куям да үзем озата барам. Күрше кызын үзен генә җибәрәмме соң? Алисәнең күңеле күтәрелеп китте. Ул Гөлзифа әбигә нәрсәдер әйтмәкче иде дә, ләкин урынлы сүзләрен таба алмады. — Рәхмәт,— диде Алисә ахырда. — Бишкә генә укы инде, кызым. Аллаһы боерса, синнән дә уңган, әйбәт, акыллы кыз бөтен авылыбызда да булмас әле. Мәктәптә укулар башланды. Алисәгә уку үзе җиңел бирелде, тик озак та тормый беренче "күчтәнәчләре" дә күзгә күренә башлады. — Син әтисез ич, әтисез,— дип үртәде беркөнне аны классташы Нияз. — Песи баласы син,— диде ул бертуктамый. — Ә минем аюым бар, синеке юк,— диде Алисә, күз яшьләренә буылып. — Булса, әгәр әйтәм икән, әти алып бирә миңа аны, ә синең уенчыклар алып бирүчең дә юк. Әтисез. Алисә мәктәптән ничек чыгып йөгергәнен дә хәтерләми, күңеле тулган иде аның. Тик мәктәптәге бу хәлне әнисенә сөйләмәде, күңелсезләнүеннән курыкты. Бары кич белән генә сорап куйды: — Әни, минем әтием кайда? Әтием кайда? Әнисе Алисәне кысып кочаклады да бер генә сүз кабатлады: "Еракта, кызым, еракта". Көннәр шулай бер-бер артлы үтә тордылар. Тора-бара күңелсезлекләр онытылды. Алисә барысы белән дә үзлегеннән көрәшергә өйрәнде. Яклаучысы юк иде шул аның. Аннары мәктәпнең күңелле тормышы үзенә тиз бөтереп алды Алисәне. Әтисе турында чын дөресен Алисә җидене бетергәндә генә белде. Әгәр мәктәптә "Минем әтием" дигән темага инша язарга кушмасалар, ул, бәлки, белмәгән дә булыр иде. — Синең әтиең бик батыр кеше иде, кызым. Син аның белән горурланырга тиеш. Кеше гомере хакына үзенекен кызганмады әтиең. Бертын авылдагы бөтен хәлле ир-атны ерак урманнарга агач кисәргә җибәрә башладылар. Синең әтиеңә дә чират җитте. Ул чагында сиңа ике генә ай иде әле, кызым. Урман кискәндә, башына агач төшә аның. Иптәшен коткарам дип, үз гомерен куркыныч астына куя. Ниязның әтисенең гомерен коткара, ә үзенекен корбан итә... Алисә әнисен озак тыңлады. Беркемгә дә рәнҗемәде ул. Ниязның әтисенә дә ачуы килмәде, Ниязга да. Якынрак та күрә башлады сыман. Бу олпат гәүдәле абый кеше үзенең гомере белән Алисәнең әтисенә бурычлы икән бит. Тик нигә соң Илсур абыйсы Алисәне читләп үтә, нигә усал карый? Әллә Алисәдән ояламы? Гарьләнәме әллә? Ә чынлыкта бар да башкача иде шул. Илсурны Алисәнең әтисенә караганда соңрак алып киттеләр агач эшенә. Төгәл өч айга. Ирнең бу форсаттан файдалану теләге туды. Ничек Халисәне үзенеке итәргә? Яңа гына иргә чыккан хатынны кулга төшерү дә җиңел булыр күк тоелды аңа. Тик Халисәнең ишеген күпме генә шакымасын, аңа ишек ачучы булмады. Урамда, җаен туры китереп, сүз дә башлап карады, ләкин барып чыкмады. Халисәнең җавабы катгый иде: "Яныма якын киләсе булма! Кеше алдында үзеңне оятка калдырмыйм!" Бирешмәде Халисә. Бүтәннәр Илсур алдында җебеп төшсә, ә ул тугры кала белде. Шуның белән алдырды да. Озакламый Илсурга да чакыру килеп төште. Бәхетсезлеккә каршы, аның эш урыны нәкъ Халисәнең ире белән туры килде. Илсурның уйлары мәкерле иде. Ничек тә Халисәнең ирен юлдан алып атарга, үч алырга. Вакыты да туры килде... Юан-юан наратларны аударганда, ике агач арасына басарга туры килде Илсурга. Агачлар да аның ягына ава башлады. Моны сизеп алган Илгизәр Илсурга ярдәмгә ашыкты. Агач төшүдән аны саклады, ә үзе агач астында... Бер атна дәвамында хастаханәдә ятуына карамастан, Илгизәр терелә алмады. Илсурның аягы гына сынган иде. Икесен дә өйләренә озаттылар. Берсен — үз аягы белән, ә икенчесен бөркәүле машинада... Үзенең ялгышлык эшләвен аңлады Илсур. Бүтән Халисә тирәсендә бөтерелмәде. Сагыштан кипкән хатынга шикләнебрәк карый, аны читләтеп үтә торган булды. Ә Алисәгә килгәндә... Аны күрүгә Илгизәр исенә төшә аның. Аныкы шикелле үк сөрмәле кара күзләре тынгылык бирмиләр Илсурга. Нәрсәнедер кисәтәләр, таләп итәләр, сыныйлар һәм шулай ук гаеплиләр иде шикелле. Халисәләр моны белмәделәр. Озакламый тормышлары җайланды. Элеккечә яшәүләрен дәвам иттеләр, тик Илгизәрдән башка. Алисә мәктәпне яхшы билгеләренә генә бетерде. Хыялы укытучы булу иде аның. Туры Казан педагогия институтына юл алды ул. Бик теләп кабул иттеләр аны. Хәзер ул — студент. Нияз белән Алисә мәктәп елларыннан ук дус булдылар. Нәни чакта үртәшкән, кимсетеп әйтелгән сүзләр онытылды. Озакламый дуслыклары сөю белән бәйләнде. Әти-әниләре каршы булуларына карамастан, бер-берсен ташламадылар алар. Озакламый Нияз белән Алисә гаилә корып җибәрделәр. Алисә, укып бетергәч, эшкә керде. Икесе дә гаилә мәшәкатьләренә чумдылар. Бер бәхет килсә килә бит ул, Ниязны эшендә күтәрделәр, нәниләре дөньяга аваз салды. Тик бу куанычларга Ниязның әтисе генә шатланмады, кара көйде. Алар авылга кайткан саен, тавыш чыгарды, хатынын битәрләде, аек килеш өендә күренмәде. Шуның өстенә Ниязны котыртуын да онытмады ул. Тора-бара туган якларына эзләре суынды яшь парларның. Ә ата сүзе барыбер үзенекен итте. Нияз Алисәгә шикләнебрәк карый башлады. Бигрәк тә балалар мәсьәләсендә иде бу. — Җәйге ялга баланы минем әнидә калдырыйк,— диде Алисә.— Ул барыбер ялгыз. — Юк, бабайлары янында торсыннар. Малай кешегә бабай кулы кирәк. Ә синең әниең үзе безгә килеп йөрер. Тора-бара аралар бөтенләй суынды. Нияз икенче якка авыша башлады. Тиздән бүтән белән очрашканлыгы билгеле булды. Әнә шулай ике ут арасында яши башлады Алисә. Ирен бөтенләй күрми диярлек. Күрсә дә, улы янына гына килә ата кеше. Алар аерылышмадылар. Тик икесе ике тормыш белән яши, һәркайсының үз юлы. Илсурның теләкләре чынга ашты: Халисә кызы бәхетсез! Бу тормышта ул көчле, тик алда әле яшисе көннәр дә бар. Үз планнарын тормышка ашыру ләззәтеннән киләчәк хакында уйлый алмый иде әле ул. Алдагысын уйламаган кешенең киләчәге юк, диләр. Ниязның яңа хатыны белән тормышы бик үк баллылардан түгел бугай. Яңа хатын бала таба алмый торган булып чыкты. Нияз да кайгысын хәмер белән баса, диләр. Үзе казыган базга якы-наюын аңламый әлегә Илсур. Тырышлыгы белән эшендә үрләр яулаучы Алисәнең бөтен сөенече — улы. Шуның мең дә бер сорауларын сагынып эштән кайта, киләчәккә бергәләп планнар коралар. Ә киләчәк бары тик матур гына булыр! Алисә дә — адәм баласы бит! Ике дөнья арасы Илфат тирән чоңгылга таба озак очты. Кайдан очты, ник, ничек очты, ул берни хәтерләми. Әллә этеп җибәрделәр шунда, аңламыйча да калды. Озак төште ул упкын төбенә. Кулларны җәеп төшкән шәпкә битенә бәрелгән суык җил күзләреннән яшьләр чыгарды, иреннәр, атна буе су капмаган сыман кибеп ярылды. Ләкин Илфат очкан чоңгылның ахыры күренмәде. Әйтерсең лә Илфат, һава дулкынында тирбәлеп, бер урында асылынып тора. Нишләп бер үзе генә төшә соң әле ул? Кая аның дус-иптәшләре? Кая Радик, Илнар, Митя? Кая югалган соң алар шул арада? Әле берничә сәгать элек кенә Илфат бернәрсә хәтерләми иде, хәзер әкренләп исенә нидер төшә башлады. Әйе, алар группадашлары белән җыелып ял итәргә киттеләр. Менә алар урманга керделәр, күңелле генә ял иттеләр сыман. Әле кызлардан яшереп кенә төшереп тә алдылар. Тик хәзер аннан бернинди хәмер исе килми, башы да әйләнми сыман. Бик нык сусаганы гына сизелә. Тамагы кипте. Алар бик соң кайттылар. Группадашлары таралып беткәч тә, биш егет: Илнар, Радик, Митя, үзбәк егете Әхмәт һәм Илфат Казанның Үзәк урамы буенча җилдерделәр генә быел җәй алган яшел "Nexia"да. Әле күптән түгел генә әтисе Илфатка алып бирде аны. Үзенә дип ничә еллар буе тиенләп җыйган акчасына алган машинасын улы исеменә яздырды. Шәһәрнең бер башыннан икенче башына хәтле җәяү йөрмәсен, диде ата кеше. Ә үзе иртән торып эшенә җәяү йөгерә. Аннан соң нәрсә булды? Каты бәрелү, шартлау, ут, ялкын, кычкырыш, каршы килгән КамАЗның күзне чагылдырган якты утлары... Юк, юк, Илфат ялгыша. Төш бу, төш. Менә аска таба төшәр-төшәр дә күзләрен ачар, берни булмас. Тик... ник һаман аска төшә соң ул, ник туктамый, күзләрен ачмый??? Билгесезлек, билгесезлек... Кайда илтәсез сез аны? Ниһаять, аста җир күренде. Анда авыл табигате. Җәй көне сыман. Әйләнә-тирә яшелгә төренгән, зур-зур ташлар аунап ята, тик агачлар гына яфраксыз... Илфат як-ягына каранып басып торды, ят иде бу күренеш аңа, ниндидер көч аңа монда урын юклыгын аңлата иде сыман. Шулвакыт аның каршысына актан киенгән бер бабай килеп чыкты. — Бар, улым, сиңа тегендәрәк әле,— дип, аска төртеп күрсәтте ул.— Ышанмасаң, әнә ташларга кара, аларның берсенә дә синең исем язылмаган. Илфат күтәрелеп ташларга карады. Үз исемен тапмады... Ниндидер бер җиңеллек белән аска сикерде. Бу юлы бернәрсәдән дә курыкмады ул. Аңа үз урынын табарга кирәк. Иптәшләрен — Радикны, Митяны.. Илфат үзенә җир тормышы ерак икәнен аңлый. Тик кайда соң ул? Тәмугтамы, әллә җәннәткә төшеп барамы? Юк, җәннәт булса, өскә күтәрелер иде, монда бар да киресенчә. Димәк... Тагын җиргә килеп бәрелде. Аны Митя каршы алды. — Митька, ты здесь, да? Ну, братва. Ты зачем-то быстро,— диде ул, егеткә суккалап. Ләкин дусты Митя гына эндәшмәде. Күз карашыннан ук ачу, нәфрәт бөркелә иде аның: "Минем монда эләгүемә син генә гаепле, син генә. Әле миңа яшисе дә яшисе иде бит". Иптәше янында да үзенә урын тапмады Илфат. Кире упкынга сикерде. — Йә Аллам, үзең сакла! — Кайчандыр авылда яшәүче әбисеннән ишетелгән сүзләр үзеннән-үзе авызыннан чыкты Илфатның. Тукталырга мөмкин булган ике урынга кереп, юкка вакыт үткәреп тормады ул. Бишенче катта исә Илнар белән Радикны очратты. Иптәшләре аны кул болгап озатып калды. Карашларында мәсхәрәле елмаю чагыла иде аларның. Илфат озак очты бу юлы. Салкын һаваны эссе, бөркү һава алыштырды. Ул бу халәтне бишенче катта ук сизенә башлаган иде инде, тик игътибар гына итеп бетермәде. Дусларының да тәннәре кызарып, күпереп-күпереп күбекләнеп торганы гына күзенә чалынган иде. Ә монда... Егет ниндидер тимергә килеп бәрелде. Күзләрен ачканда аны үлчәп, киемнәрен караштыргалап торалар иде. Тик берсе дә аңа кул белән кагылмый әлегә. Егетнең футболкасына текәлеп карап торган берәү: — Тегеннән,— диде, өскә төртеп. — Калганнары кайда? — дип сорады икен-чесе. — Икедә, биштә. — Тагын берсе? — Килеп җитмәде әле. — Монда түгелдер ул. — Ә кайда? — Өстә яки өчтә. Илфат берни аңламый. Кемнәр соң болар? Ник аны үтәли тишәрдәй булып текәлеп карап торалар? — Тор,— диде алыптай олы гәүдәлесе. Илфат торып басты. Озак та тормады, тимер ишекләр ачылып китте. Илфатны ябык гәүдәлесе, җитәкләп, шул ишекләргә таба әйдәде. — Кая? — дип сорады төшеп китәр алдыннан ябык гәүдәлесе. — Җиденчегә үк. Алар җиде ишектән үтте. Озатучы ишекләрне үзе ача, үзе яба. Алар мичтәге күмердәй кып-кызыл, кайнар, алардан күзне кисә торган әче төтен күтәрелә. — Сиңа монда. — Рәхмәт. — Моның өчен рәхмәт әйтмиләр. — Син кая? — Өскә. — Мин дә... — Ярамый. — Ник? Эссе бит монда. — ... — Син кайчан килерсең? — Гөнаһларыңны үлчәгәч. — Ә изгелекләр? — ... Эндәшмәде озатучы. Сәер елмайды гына. Күзләре генә: "Монда эләккән кешенең изгелек-ләре булмый",— дип пышылдыйлар иде. Кем соң бу? Җенме? Охшамаган. Илфат аны бүтән төрлерәк итеп күз алдына китергән иде бит. Ә ул бик гади. Тик йөзе генә күренми, ниндидер томанлы. Өстән тавыш ишетелде: "Болгат катырак!!!" Ул басып торган урын кинәт тагын да эсселәнеп китте. Стеналардан, мичтән чыккан сыман, ялкын күтәрелә башлады. Юк, мичтәге ялкын моның бер бөртеге генәдер әле ул. Бу бит... Моны чагыштырырга бернәрсә дә юктыр, мөгаен. Илфат әкренләп кенә тәненә ут капканын тойды. Ул кызыша, аяклары утлы "табада" басып торырга теләмиләр, тартышалар, алардан пар күтәрелә. Илфатның күзе каршы як стенадагы сәгатькә төште. Ут эченнән сәгать телләре ялтырый. Менә сәгать 13 тә 00 не сукты. Эсселек тагын да көчәя төште. Егетнең кинәттән генә исенә әбисенең ак яулыклы, озын күлмәкле гәүдәсе килеп басты. "Әби хәзер намаз укыйдыр",— дип уйлап куйды ул, эченнән генә. "Бәлки, миңа да укып караргадыр". Тәвәккәлләде. Ният кылды. "Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Әгүзе билләһи минәш-шәйтанир-раҗим". Әбисе өйрәткән догаларны хәтерендә яңартты, эченнән генә кабатлый башлады. Сәҗдәгә китте. Әбисе гел шулай эшли иде аның. Куллары, маңгае, тезе, аяк очлары эссе тимер идәнгә тиде, кайнарлыктан тәненең һәр күзәнәге дерелди башлады, кулларының тиресе суелып идәндә калды. Түзде авыртуларга... Кайнар идән торган саен тагын да кыза. Әйтерсең лә астан кемдер утын өстәп тора. Егет өйлә намазының фарызын үтәп бетерде, тагын ике рәкәгать сөннәте калды. Шулчак мәңгегә ябылган сыман тоелган ишекләр ачылып китте. Аны монда алып төшкән озатучы һәм олпат гәүдәлесе, аның янына килеп: — Нишлисең? — дип сорады. — Намаз укыйм. — Ник? — Чыгасым килә. — Кем өйрәтте? — Әби. — Изге карчык. — ... — Сиңа тәмуг барыбер. Укыма! — Яшисем килә. — Бездән тормый. Шулчак өстән тавыш ишетелде. — Гомерең бетте. Кире җиргә кайта алмыйсың. — ... — Тик бер мөмкинлек бирә алам. Кырык көн буена ике дөнья арасы. Түзәсеңме? — Әйе, бер минутка гына кайтырга да риза. Әбиемне күрәсем килә. — Өскә күтәрергә! Ишектән этә-төртә алып чыгып киттеләр. Үзләренә эләккән корбанны җибәрәселәре килми иде сыман аларның. Менә соңгы ишек. Аннан ерак түгел таш үлчәү куелган. Ике иңсәсендә дә төргәкләр. — Тигез,— дип кычкырды үлчәү янында торган канатлы таныш түгел зат. — Ике дөнья арасы... Илфат яшен тизлеге белән өскә күтәрелде. Бер дустын, иптәшен дә күрде. — Син кая? — Өскә... — Ике дөнья арасы. Егет җир өстендә иде инде. Ул бит нәрсәдер тоярга, сизәргә тиеш, ә аның тәнендә бернинди авырту да, сызлау да юк. Ак футболкасы да пычранмаган. Илфат әйләнә-тирәсенә күз салды. Янында үзенең үле гәүдәсен күреп куркуга калды. Икенче якта — яшел машинасы. Машина эчендә Митя, Радик. Машинаның ватылмаган җире калмаган. Ике дөнья арасы. Ә башкалар кайда? Димәк, аларга мондый бәхет тәтемәгән. Аның мәете янында гына Әхмәт ята. Әле ул исән, дип уйлап куйды. Яшәсен иде инде. Иң якын дусты бит ул. Аска тәгәрәгәндә, ул бик озак очкан сыман тоелган иде. Уйлап карасаң, бер сәгатькә якын вакыт үткән. Көнчыгыштан кызарып кояш чыгып килә. Аның алсу нурлары ак болытлар өстенә җәелгән. Озакламый аларның гәүдәләрен алып киттеләр. Алып китүчеләргә Илфат та иярде. Аны башта больницага, аннары өйләренә озаттылар. Әбисе, әнисе, әтисе, барлык туганнары анда иде. — Улым, балам,— дип, үле гәүдәгә ауды әбисе.— Син үлгәнче, минем җанымны алсачы. Әнисен бөтенләй алып чыгып киттеләр. Үле гәүдә янында әтисе генә калды. — Улым, болай булыр дип кем уйлаган? Машина җитте башыңа, машина. Сизенгән идем аны. Кечкенәдән машина җене кагылды шул сиңа. Машина яныннан бер дә китми идең. Уенчык машиналарың янында йоклап калган вакытларың да күп булды. Белгән булсам... Ир кешенең күз яшеннән дә ачы, әрнүле күз яше бар микән? Еламасын иде ирләр, еламасын. Исән чагы булса, Илфат та әтисен елатмас иде, күтәрелеп бер авыр сүз әйтмәс иде ул аңа. Илфатның гәүдәсенә карарлык түгел. Битләре җәрәхәтләнеп беткән, башының арткы өлешеннән кан саркый. Бәлки, бу гәүдәгә кире кайтыргадыр. Куркыта. Болай рәхәт бит. Үзең җиңел. Тик кире төпкә, упкынга гына керәсе килми аның. Аннары аңа гомерең беткән инде, диделәр бит. Их, шул гомере бетмәсә икән дә бит... Гәүдәсен әбиләр уратып алган. — Йә, Аллаһы Тәгаләм, урыны җәннәттә булсын,— ди әбисе, акрын гына тәсбих төймәләрен саный-саный. Абыстай укый башлады: "Йәәә сиииин..." Аңа Йәсин чыгалар түгелме? Димәк, чыннан да, кирегә юл юк, гәүдәсе дә җир белән мәңгегә хушлаша хәзер. Иртәгесен гәүдәсен җир астына салдылар. Кире өйгә кайтасы килмәде аның. Әнисенең, әтисенең, әбисенең сулган йөзләрен күрәсе килмәде. Сеңлесе Алсу: "Абый кайда, Илфат абый кайчан кайта?"— дип аптыратадыр инде. Кичә дә әтисенең теңкәсенә тиде. Ул йоклый торган ятакка килеп утыра да абыйсының рәсеменә карап тын кала. Түзми, абыйсы гәүдәсе янына килеп: "Уян инде, абый, тор, күзеңне ач. Миңа кара инде",— дип тинтерәтә башлый. Аңа Илфатны йоклый, диләр. Сизә шул кечкенә булса да, абыйсының мәңгегә күзләрен йомганын. Илфат фаҗига булган урынга китте. Анда өстенә ал блузка, зәңгәр итәк кигән кыз утыра. Илфат шикеллерәк бугай үзе... — Ни булды? — Мине бүген күмделәр... — Мине дә. — Кайчан үлдең? — Ике көн элек, син? — Мин дә, мине машина бәрде... — Ә мин машинада идем. — Димәк... — Гафу ит. — Итәм... — Син ничек монда? — Ике дөнья арасы... — ... — Очасың киләме? — Әйе. Кыз, торып, Илфатны кулыннан алды. Алар югарыга таба күтәрелделәр. Икесе дә җиңел, әйтерсең лә күктә ике каурый гына очып бара. Озак та күтәрелмәделәр, яңа дөнья күренде. Зур бер тәрәзәдән яктылык бөркелә диярсең, бар дөнья яп-якты. Тирә-якта ап-ак киемле кешеләр йөри, таныш түгел җимешләр белән бакчалар тулган. — Без кайда? Бу нәрсә? — Җәннәт,— ди таныш түгел берәү. — Без ничек монда эләктек соң? — Сезнең исемлек бүген генә килде әле. — Мин бит тәмуг "кошы". — Яхшылыгың артты. Сез бит ирле-хатынлы? — Юк, без яңа гына таныштык. — Исемлектә шулай язылган. Никах күктә укыла. Илфат каршына ак киемле икенче каттагы бабай килеп чыкты. — Рәхим ит,— диде ул. — Рәхмәт,— диде Илфат, елмаеп. Ул әле җирдәге тормыштан аерылып бетә алмый иде... ГОБӘЙДУЛЛИНА ЧУЛПАН ДАНИЛ КЫЗЫ 1993 елның 11 гыйнварында Арча районы Иске Кишет авылында туган. Арча районы Яңа Кишет урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы. Шигырьләр, хикәяләр һәм пьесалар яза. Аларны "Сабантуй", "Арча хәбәрләре" газеталарында бастыра. Арча укучылар сарае каршында эшләп килүче Радик Фәизов җитәкчелегендәге "Тукай якташлары" түгәрәге әгъзасы. "Яңа татар пьесасы-2007", "Замана баласы", "Я выбираю жизнь", "Хыялымдагы йорт" конкурс-ларында катнашып, призлы урыннар ала. 2009 елда "Илһамлы каләм" әдәби әсәрләр конкурсында уңышлы дип табылган иң яхшы драма әсәре өчен II дәрәҗә диплом белән бүләкләнә. Уку мине яратмый Пьеса 6 пәрдәдә Катнашалар: Алмаз — инвалид егет. Рамил — әтисе. Алсу — әнисе. Рамилә — сеңлесе. Ләйлә — авыл кызы. Илнур — Алмазның дус егете, Ләйләнең туганы. Бабай — Алсуның әтисе. Үтеп баручы. I ПӘРДӘ Күренеш хәзерге көндә бара. Бүлмә күренеше. Бүлмәдә музыка уйный, музыка көенә Рамилә баскетбол тубы белән уйнап йөри. Бераздан соң Алсу керә. Алсу. Рамилә, сүндер инде шул музыкаңны. Рамилә. Нәрсә дисең, әни? (Алсу кулын селтәп, музыканы барып сүндерә.) Алсу. Мине ишетмисең дә бит инде. Рамилә. Ә син нәрсә дигән идең соң? Алсу. Музыкаңны сүндер, дидем. Чукрак калдырасың бит инде. Аны хәтта музыка дип тә атап булмый бит. Чит телдә нидер акыралар да акыралар. Рамилә. Ярар инде, әни, орышма. Мин синең бүген өйдә икәнеңне онытканмын, ә инде музыкага килгәндә... Алсу. Әйдә ярар, минем белән бу хакта сөйләшмә, барыбер ахырдан сүзгә киләбез. Дөресен генә әйткәндә, аңламыйм мин ул сезнең тыңлаган җырларыгызны. Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхинең җырларын тыңласагыз иде сез. Рамилә. Мин бит аларны да тыңлыйм, шулай ук башкаларны да. Алсу. Әйдә, сүз куертмыйк, руслар әйтмешли, а вкусах не спорят, өйдә туп та уйнама. Яратмыйм шул туп уйнаганыңны, малайлар кебек туп кочаклап йөрисең. Ә үзең инде 11 нче сыйныфта, укуыңны карасаң икән әзрәк. Рамилә (колагын каплап). Ишетергә дә теләмим, әни, ул уку турында. Алсу. Нишләтергә инде бу баланы? Мәктәпне бетерергә җыена, ә кая укырга керәсен уйлаганы да юк. Рамилә. Әни, мин үземнең кая укырга керәсемне бик яхшы беләм. Алсу. Тагы шул бер балык башы. Рамилә. Юк, әни, нишләп ул балык башы булсын? Ул бит спорт, баскетбол, шуны аңлыйсыңмы син? Алсу (Рамиләнең кулыннан тупны алып). Бүгеннән бу тупны оныт. Бар, әнә китап-дәфтәрләреңне алып укы, дәресләреңне хәзерлә. Рамилә (әнисен барып кочаклый). Дәресләремне хәзерләп бетерсәм, тупны бирәсеңме? Алсу. Анысын карарбыз инде. (Чыгып китә.) Рамилә. Эх бу әти-әниләрне. (Китабын ала. Азрак укыгач, коляскада Алмаз керә.) Алмаз. Нәрсә булды? Рамилә. Берни дә. Алмаз. Әни кергәнче, музыка акыртып туп белән уйный идең. Әни чыгып китте, музыка сүнгән, кулыңда — китап. Рамилә. И-и абый, син дә йөрмә әле монда, эч пошырып. Алмаз. Ни булды инде тагы? Рамилә (китабын күрсәтеп). Менә нәрсә булды. Алмаз. Кая укырга керүме? Рамилә. Нәрсә булсын инде. Шул инде, абый, шул. Алмаз. Бәлки сиңа, чынлап та, әти белән әнине тыңларгадыр? Рамилә. Син дә башлама инде. Алмаз. Ярар, сеңлем, беләсең бит инде, мин синең яклы. Үзеңнең кая керәсең килә, шунда кер, тик әнигә генә бик каршы килмә. Рамилә. Абый, син үзеңнең ни дигәнеңне аңладыңмы? Ләкин мин аңламадым. Үзең кая керә-сең килсә, шунда кер дисең, әнигә генә каршы килмә дип төгәллисең. Моны ничек аңларга соң? Алмаз. Син әнигә кырт итеп кисеп әйтәсең. Уйлап карармын диген, ичмасам. Рамилә. Абый җаным, мин бит барыбер уку йортына кермәячәкмен. Алмаз. Ә югары белемне каян аласың? Киләчәгеңне ничек төземәкче буласың? Рамилә. Берәр олигархка тотам да кияүгә чыгам, шунда барысы да хәл ителә. Эшлисе дә юк, акча да кесә тулы. Мин бит матур, теләсә нинди бай егетне карата алам. Алмаз. Ташла әле шул кылануларыңны. Кеше аның белән җитди итеп сөйләшмәкче, ә ул нәрсә сөйләп тора тагы. Тфү! Рамилә. Ярар инде, абыем, ачуланма. Беләсең бит инде, мин укырга яратмыйм. Минем белән китаплар дус түгел, ә менә баскетбол тубы дус. Алмаз. Син бит 8 нче сыйныфка кадәр яхшы укыдың. Рамилә. Абый, ничек аңламыйсыз сез мине, ә? Син ул укырга яратасың. Алмаз. Ә кем мине ярата диде әле? Мин дә егылып китмим, тик ул профессияне яратам, шуңа күрә укырга мәҗбүрмен. Рамилә. Да, абый! Мин сине алай уйлыйсыңдыр дип уйламаган идем. Алмаз. Укырга кергән һәр кеше укырга ярата дип ялгышасың. Рамилә. Шулай булгач, нигә укыйлар, абый? Алмаз. Әйттем бит инде — яраткан профессияңне алыр өчен. Рамилә. Алайса, синең бик тә дизайнер буласың килә инде, шулаймы? Алмаз (күңеле төшеп). Шулай дип әйтсәм дә була. Әмма дизайнер булырга атлыгып та тормыйм. Рамилә. Аңламадым мин сине. Алмаз (коляскага сугып). Менә бу мәҗбүр итте. Рамилә. Абый, башка миңа алай дип әйтмә. Алайса үпкәлим. Син үзеңне битәрләп яшәргә тиеш түгел. Син бит ниндидер яңа сурәтләр, яңа алымнар уйлап табасың, шулай булгач, дизайнерлыкны яратасың дигән сүз. Алмаз. Шуңа күрә шулай дип әйтсәм дә була дидем бит инде. Рамилә. Аңлашылды... Менә син, Алла боерса, дизайнер булырсың, ә менә мине кем дип күз алдыңа китерәсең? Берәр министрмы, әллә актрисамы, ә бәлки авылда сыер савучы булыр дип тә юрыйсыңдыр әле. Алмаз. Дөресен әйтимме? Рамилә. Әйт, әлбәттә. Мин кем булам? Алмаз. Кеше көлдереп йөрүче — клоун. Рамилә. Көл әйдә, көл... хотя клоун булсам да ярый. Көндезләрен клоун буласың, ә кичләрен рәхәтләнеп баскетбол уйныйсың. Алмаз. Сеңлем, өйдә гел туп чөеп йөрсәң, әни көн дә битәрләячәк үзеңне. Әтинең дә түземлеге озакка җитмәс. Рамилә. Ә кем әйтте әле мин өйдә уйнаячакмын дип? Алмаз. Кичләрен кайда уйнамакчы буласың соң син? Рамилә. Абый, күп белсәң, башың авыртыр. Мин алдан кычкырырга яратмыйм, алайса, уйлаганнар килеп чыкмый. Алмаз. Миңа гына әйт инде! Рамилә. Әйтимме икән соң? Алмаз. Әйт. Рамилә. Ни бит... минем дәрес әзерлисем бар. Укырга керергә кирәк ич, клоун булып эшли алмыйм икән. Шулай булгач, син мине үземне генә калдыра алмассың микән! Алмаз. Эх, сеңлем, сеңлем! Шулай итеп, мине куып чыгарасыңмыни? (Чыга башлый.) Рамилә. Абый, мин бит сиңа алай дип әйт-мәдем. Алмаз. Аңладым инде, аңладым. Синең укырга керергә әзерләнәсең бар. (Көлә.) Рамилә. Зинһар, көлмә әле! Алмаз. Ярар, ярар. (Көлә-көлә чыгып китә.) Рамилә. Белсәләр икән алар минем бу алгебраны, рус телен яратмаганны. Юк шул, аңламыйлар. (Китабын ачып аз гына укый да яба, яңадан ача, тагы укыган кыяфәт чыгара. Аннан соң музыка җибәрә, телефонын алып шалтырата.) Сәлам! Ничек хәлләр?.. Син кайларда идең әле?.. Юл уңае икән, миңа кереп чыкчы?.. Аһа, көтәм. (Ишеккә барып.) Абый, монда кер әле... Эх, нишләп карарга икән инде, ә? Бар өмет хәзер абыйда. Ничек кенә итеп әти белән әнине алдап чыгып китәргә? Кая барганымны белсәләр, точно эләгәчәк. Алмаз керә. Алмаз. Нәрсәгә чакырдың. Мин дәрес материалларын Интернеттан укып утыра идем. Рамилә. Гафу ит инде, дәресләреңнән бүлдергәнем өчен. Беләм, укырга кирәк, тик менә... Алмаз. Тагы нәрсә булды? Дәресеңне генә әзерләп утыра алмыйсың мәллә? Рамилә. Беләсең бит инде, мин сөйләшмичә тора алмыйм һәм... Алмаз. Укусызмы? (Көлә.) Рамилә. Әйтмәгез әле миңа шул уку ту-рында! Алмаз. Ә нәрсәсез тора алмыйсың син? Рамилә. Үземнең матурымнан, ярты җанымнан башка тора алмыйм. Алмаз. Ту-ту-тукта әле. Нинди матурың, нинди ярты җаның ул? Рамилә. Ул матурымны ничек белмисең инде син? Без аның белән күптәннән бергә бит. Алмаз. Нәрсә сөйлисең син, сеңлем? Дусларың киләме әллә? Нинди егет ул? Рамилә. Нинди егет ул? Алмаз. Юк, мин синнән сорыйм, нинди егет соң ул? Рамилә. Ә мин егет турында сөйлиммени? Алмаз. Матурым, җаным дисең бит. Рамилә. Ә кем әйтте аны егет дип? Алмаз. Аңламадым, егет булмагач. (Гаҗәпләнеп карый.) Рамилә. Җүләрләнмә әле. Кыз түгел. Кем дип беләсең син мине? Алмаз. Алай булгач, кем соң ул? Кыз түгел, егет түгел. Рамилә. Ул — минем баскетбол тубым. Алмаз. Тфү! Ниләр генә уйлап бетермәдем. Бүтән мондый табышмаклар белән сөйләшмә. Рамилә (сәгатенә карап). Нигә килеп җитми инде бу Ләйлә. Пробкага эләккән мәллә? Алмаз. Кем соң ул Ләйлә? Син бит кызлар белән түгел, күбрәк егетләр белән аралашасың. Рамилә. Егетләр бит алар минем командам. Безнең мәктәптә кызлар баскетбол уйнарга яратмый. Ә Ләйлә безнең командада уйный. Бабайлар авылыннан ул. Алмаз. Кайчан таныштың? Рамилә. Аның белән мине дустың Илнур таныштырды, авылда ук инде. Ул аларда яши икән, I курста укый. Алмаз. Нигә миңа Илнур әйтмәде икән. Кызык. (Звонок тавышы ишетелә.) Рамилә. Мин ишекне ачыйм әле, Ләйләдер ул. (Чыгып китә.) Алмаз. Шаша бугай инде бу Рамилә шул баскетбол дип. Эх, рәхәттә инде аңа бу дөньяда. Сөйләшә-сөйләшә, Рамилә белән Ләйлә керә. Рамилә. Беләсеңме, бүген тагын тупны әни алды. Шуңа кәефем дә юк. Ләйлә. Ул яктан бәхет елмаймаган икән сиңа. Рамилә. Калганын ахырдан сөйләп бетерермен. (Алмаз янына килә.) Таныш бул, бу — минем иң яраткан абыем Алмаз. Ул финанс-икътисад институтының II курсында укый. Абый, таныш бул, бу — Ләйлә. Медколледжның I курсында укый. (Алмаз белән Ләйлә кул биреп күрешәләр.) Алмаз. Бик шатмын. Ләйлә. Мин дә. Алмаз. Ярар, кызлар, мин сезне үзегезне генә калдырам. Укырга кирәк. (Чыгып китә.) Рамилә. Ул абыең Илнур белән дус. Белә идеңме? Ләйлә. Ишеткәнем бар иде, тик синең абыеңдыр дип уйламаган идем. Рамилә. Нишлибез инде? Миңа әни домашний арест бирде. Шулай булгач, без синең белән планлаштырган җиргә бара алмыйбыз. Нишләргә инде? Ләйлә. Нишләргә дип инде? Бер юлын табарга йә әниең белән ризалашырга кала. Рамилә. Ничек итеп ризалашыйм инде? Юк, булмый. Ләйлә. Тәк, уйла, Ләйлә, уйла. (Арлы-бирле йөри башлый.) Рамилә. Аптыраттың инде уйла, уйла дип. Ачуны чыгарасың, тукта. Ләйлә. Рамилә, беләсеңме нишлибез? Рамилә. Бер ни дә уйлый алмадыңмы? Ләйлә. Рамилә, син бигрәк инде. Уйлап таптым, конечно. Рамилә. Әйт, алайса. Китәсе бар бит. Ләйлә. Мин бит Казанда беренче генә ел, шулай булгач, бар җирне дә белмим. Шуңа күрә... Бар, Алсу апаны чакыр, калганын шунда ишетерсең. Рамилә. Кара аны. Әгәр дә мин ул уй-планнарың белән өйдә утырып калам икән, үзеңә үпкәлә. Ләйлә. Чакыр, вакытны сузма. (Рамилә чыгып китә.) Шушы була микәнни Илнур абыйның сөйләгән дусты. Йөри алмый дигәч, башка сүзләр ишеткәч, мин аны ямьсез генә бер егеттер дип күз алдына китергән идем. Ялгышканмын һәм бик күпкә... Ходай аннан матурлыкны жәлләмәгән, аяклары гына менә (Рамилә белән Алсу керә)... Алсу апа, сездән бер әйбер сорасам буламы? Алсу. Ни йомыш, сеңлем? Ләйлә. Алсу апа, сез Рамиләне минем белән җибәрә алмассыз микән? Үзеннән сораган идем. "Әни домашний арест бирде",— ди. Алсу. Шулайрак шул. Кая бармакчы буласыз соң? Ләйлә. Минем Горький паркына барасым килә, ләкин юлны белмим, ә Илнур абый әле укудан кайтып җитмәде. Алсу. Ярар, алайса, ләкин озак йөрмәгез. (Рамилә сумкасын ала да Ләйлә белән чыгып китәләр.) Кара инде бу кызны. (Рамиләнең китапларын җыйнап.) Бер дә укыр исәбе юк моның. Нишләмәкче була икән? Бигрәк бала-чага инде. Рамил килеп керә. Рамил. Рамилә кая китте ул? Алсу. Ләйлә белән Горький паркына. Атасы, сөйләшеп кара әле кызыбыз белән. Рамил. Ни булган соң аңа? Алсу. Уку турында ник бер уйласын. Рамил. Алдынгыдыр ич? Алсу. Алдынгы булмыйча, бөтен өй эшләрен Интернеттан гына ала да шуның белән шул. "Дүрт"ле алып кайта. Әнә кара (стенада эленгән баскетболчылар рәсеменә күрсәтеп), шушы баскетбол белән җенләнеп беткән. Укыса укый торган кыз бит ул. Рамил. Алсу, Рамилә аның белән җенләнми, ул — аның хоббие гына. Алсу. Булыр хоббие, булып куймагае! Рамил. Алсу, син бәйләнмә Рамиләгә. Әле ярый, син әйтмешли, баскетбол белән җенләнә, урамда әллә нинди группировкаларда йөрми. Менә шундый булса нишләрсең? Алсу. Алла сакласын! Әллә ниләр сөйләп утырма монда. Алмаз килеп керә. Алмаз. Сүз тагы Рамилә турындамы? Рамил. Кем турында булсын инде, улым? Әниең бит Рамиләне укымый дип сүгә. Алмаз. Укымаса укымый инде. Ичмасам ул баскетболны шәп уйный. Өйдә берәү укый бит. Алсу. Монысы да аның яклы. Сүз куештыгыз мәллә? Рамил. Мин бит укымасын димим, укысын. Ләкин теләк дигән нәрсә дә бар бит әле, анасы. Алсу. Теләк берәүдә дә юк ул, барысы да кирәк дип укый. Ул кыз, чынлап та, урам себерүче булырга йә авылга кайтып сыер саварга җыена, ахрысы. Рамил. Ни була авылга кайтса? Алмаз. Нинди авыл ди ул, әни? Авыллар бетеп бара бит инде. Дачага әйләнделәр алар. Рамил. Бетә шул, улым, бетә! Кайтып торыр идем әле. Һавасы да чиста, бәрәңгесен дә үзең үстереп ашыйсың, ләкин эшләргә генә эше юк. Алсу. Шулай булгач, авыл дип авыз ачып булмый. Монда да ярый. Эш бар, торырга урын бар, ни җитми сиңа? Кирәкмәгән нәрсә уйламагыз әле. Мин сиңа кайчаннан бирле әйтәм, нишләтик бу кызны дим? (Рәсемнәргә күрсәтеп). Алып атасыларым килә бу сурәтләрне кайчакта. Алмаз. Әни, торсын, тимә. Үз дөньясында яшәсен, күңелле бит аның дөньясы. Рамил. Алмаз дөрес әйтә, бимазалама син аны. Киттек әйдә, телевизор карыйбыз. (Алмаз белән чыгып китә.) Алсу. Бәйләнмә диләр дә бетерәләр. Минем кызымны зуррак урында күрәсем килә, ә ул? Ябышкан шул каһәр төшкән баскетбол тубына. Рамил (тавышы ишетелә). Алсу, киноң башланды, кер әйдә. Алсу. Хәзер, хәзер. Чыгып китә. Берничә минуттан Рамилә белән Ләйлә кайтып керәләр. Ләйлә (ишекне ябып). Тавышланма инде шуның хәтле. Әти-әниең белсә, башта сиңа капут, ә аннан миңа капут була. Рамилә. Сүз бирәм, кычкырмыйм. Рәхмәт инде тагын бер кат, әле ярый син бар. Син булмасаң нишләр идем мин? Ләйлә. Ялган барыбер бер беленә ул. Бу ялганнарың ахыргысы булсын. Йә мине катнаштырма. Рамилә. Мин бит яман эшләр өчен ялганламадым, баскетбол уйнар өчен. Зато безнең команда бу юлы да җиңде. Ләйлә. Җиңмичә, безнең командада бит ике чибәр кыз — син һәм мин бар, ә калганнары — егетләр. Рамилә. Ә каршы командада, гомумән, егетләр генә. Ләйлә. Шулай булгач, без җиңәчәге көн кебек ачык бит инде. (Телефоны шалтырый.) Әйе... Әле Рамиләләрдә, озакламый кайтам... Пока. Рамилә. Кем булды ул? Ләйлә. Илнур. Син кайда әле, ди? Минем Алмазга керәсем бар иде дип шалтырата. Рамилә. Килсен, тотып ашамыйбыз лабаса. Шәп тә булыр, хәйраннан күргәнем юк аны. Ләйлә. Синең янга килми бит ул, ә абыең янына. Рамилә. Аңа килгәч, мине дә күрми калмас инде. Алсу керә. Алсу. Бигрәк озак йөрдегез. Горький паркына өч тапкыр барып килерлек булды бит инде. Рамилә. Әни, без бит анда барып кына килмибез, ә ял итәбез, сөйләшеп утырабыз. Алсу. Өйдә дә сөйләшеп утырып була. Рамилә. Все таки анда свежий һава. Алсу. Свежийлыйм әле мин сине. Өйдә татарча сөйләшергә күпме әйттем. Саф һава диген. Бигрәк тагы, туган телеңне бозасың. Ләйлә. Алсу апа, кемгә кирәк ул татар теле? Авылдан чыгуга ук бетә бит ул, рус теленә күчәргә мәҗбүр буласың. Телевизордан гына: "Туган телебезне саклыйк, үстерик, ул безнең ана телебез!" — диләр, үзләре исә, урамга чыгуга, русча аралашалар. Алсу. Анысы белән бәхәсләшмим, ләкин сез татар телендә сөйләшегез. Аның оялырлык бер җире дә юк. Кеше янында белемлерәк күренерсез, ичмасам. Рамилә. Әни, көлдермә әле. Алсу. Белемең булмаса көләрсең дә шул, ә синдә белем чебен тезеннән генә. Ләйлә. Алсу апа, алай дип әйтмәгез, сезнең кызыгыз бик сәләтле. Алсу. Беләбез без аның сәләтен. Рамилә. Ярар инде, әни. Укыйм бит инде, әни, укыйм. Алла боерса, алтын медальгә бетерермен, бөтен БДИларны "биш"кә бирермен. Алсу. Ышандырдым дип уйлыйсыңмы? Рамилә. Акча ягың калын булса, бик ышанып була. Ләйлә. Медален укысаң алып була, менә БДИ... Алсу. Бирер, Алла боерса, БДИны да бирер, яхшы гына җиргә укырга да керер. Рамилә. Әни, бирә алмаячакмын мин ул БДИны. Алсу. Укымагач бирә алмыйсың инде ул. (Ишектә звонок тавышы ишетелә.) Рамилә. Әни, ач әле? Кемдер килде анда. (Алсу чыга башлый.) Ләкин мин БДИны бирә алмаячакмын, иманым камил. Алсу. Бирәсең дигәч, бирәсең. (Чыгып китә.) Ләйлә. Рамилә, бәлки алай ук тавыш чыгармаскадыр? Әниеңә каршы килмә син, берәр җиргә укырга кереп кара. Рамилә. Ләйлә, яратмыйм мин укырга. Фән кызыксындырмый мине. Спорт булса, шул җитә. Ләйлә. Ярар, укымадың, ди, ә киләчәгең нинди булачак? Рамилә. Баскетбол белән бәйле булачак. Ләйлә. Ярар, син баскетболистка булдың, ди. Яхшы гына хезмәт хакы да аласың, ди, ә менә берәр уен вакытында гарип калсаң нишлисең? Рамилә. Әллә ниләр сөйләмә әле. Илнур керә. Илнур. Сәлам, Рамилә. Рамилә. Сәлам!! Илнур. Ләйлә, безгә әниең шалтыраткан иде. Бу атнада авылга кайтамы дип сорарга кушты. Ләйлә. Шалтыратып кына әйтсәң, ни була иде, монда хәтле килмәсәң. Илнур. Мин Алмаз янына килгән идем. Рамилә. Тагы шул күңелсез дәресләр турында сөйләшергәме? Ләйлә. Укудан башка бер ни турында сөйләшми бит алар. Уку дип кенә яшиләр бугай, валлаһи. Рамилә. Күрдеңме, син дә укырга яратмыйсың, ә үзең миңа укырга кушасың. Ләйлә. Мин укырга яратмасам да, врач буласым килә. Илнур. Сезнең баскетбол нишли анда? Җиңдегезме, әллә җиңелдегезме? Рамилә. Җиңелә торган вакытларыбыз узды инде, Илнур! Алмаз керә. Алмаз (күрешеп). Ничек хәлләр? Илнур. Яхшы. Үзеңдә? Алмаз. Ярыйсы. (Бер читтә Рамилә белән Ләйлә сөйләшеп торалар.) Илнур. Менә кызлардан баскетбол хәлләрен сорап тора идем әле. Алмаз. Хәзергә безнең өйдә спорт турында сөйләшмәвебез хәерлерәк. Илнур. Ни булды тагын? Алмаз. Беләсең бит инде, минем белән булган хәлләрдән соң әни спортны өнәп бетерми. Рамилә. Күрә алмый дисәк тә була. Ләйлә. Ә нигә күрә алмый соң? Илнур. Алмаз, әйдә киттек, сөйләшеп аласы бар (чыгып киткәндә, Ләйләгә пышылдап кына), күп кызыксынма. Ләйлә. Шуның хәтле ни дидем соң әле? Рамилә. Илнурның бер дә әйткәне юкмыни? Ләйлә. Нәрсә турында? Рамилә. Абый турында. Ләйлә. Юк шул. Ә нәрсә булган соң? Илнур кереп җитә. Илнур. Ләйлә, син кайтасыңмы әле? Ләйлә. Әйе, син дә кайтасыңмы әллә? Илнур. Әйе. Әйдә, тизрәк бул. (Ишекне ябып чыгып китә.) Ләйлә. Ярар, Рамилә, мин киттем. Әгәр иртәгә вакыт булса, тренировкага барырмын. Рамилә. Өйдәгеләрдән ычкына алсам, мин дә барам. Ләйлә. Синме инде ул качмый торган кеше. (Китә башлый.) Рамилә. Әйдә, мин сине озатам. (Чыгып китәләр.) II ПӘРДӘ Алмазның бүлмә күренеше. Коляскада, компьютер каршында Алмаз утыра. Колагында — наушниклар, янында — дәфтәр һәм китаплар. Кулында — ручка, дәфтәргә нидер яза. Шулай азрак утыргач, бүлмәгә Рамил керә. Рамил. Улым, бераз ял итеп ал инде. (Алмаз ишетми.) Алмаз, дим. (Барып наушнигын ала.) Алмаз. Ни булды, әти? Берәр хәл булмагандыр ич? Рамил. Сиңа әйтәм, шуның хәтле укыма, ял ит, дим. Алмаз. Әти, мин укудан башка берни дә эшли алмыйм бит. Бу аякларым йөрсәме, эх... Рамил. Гафу ит, улым, авырткан җиреңә тидем, ахры. (Бераздан соң.) Әйдә, шахмат уйныйбызмы? (Киштәдән шахмат ала.) Алмаз. Тагын җиңеләсең бит инде. Рамил. Ә бәлки җиңәрмен. (Акрынлап тезә башлый.) Алмаз. Син һәрчак уйный башлаганда шулай дип башлыйсың да ахырдан гына җиңелеп куясың. Рамил. Ярар, көлеп утырма әтиеңнән. Әти булгач, бар нәрсәне дә белергә тиеш һәм һәрчакта да улын җиңәргә тиеш дип уйлыйсың мәллә син? Алмаз. Һәрчакта да дип әйтеп куйдың, әйтерсең лә бер тапкыр булса да җиңгәнең бар. Рамил. Берсендә җиңдем. Ул көнне синең туган көн иде әле. Алмаз. Ул вакытта син җиңдеңме, әллә Илнурмы? Рамил. Дөресрәге... икебез дә. Алмаз. Менә шулай, син анда үзең генә түгел, ә Илнур белән бергә җиңдең. Рамил. Әйдә башла, шахматист. (Уйный башлыйлар.) Алмаз. Әти, син Рамиләнең баскетбол уйнап йөргәненә каршы түгелсең бугай? Рамил. Беләсеңме, улым, ярата ул баскетбол уйнарга. Хоббие гына бугай ул аның. Алмаз. Әти, менә син хобби дип әйткәнче ярата, дидең. Ә, бәлки, ул аның белән чынлап торып кызыксынадыр? Рамил. Әйдә, без баскетболны аның хоббие дип кенә калдырыйк. Күп сөйләшеп утырма, оттырасың. (Бер пешканы алып куя.) Алмаз. Зато юл ачыла. Шулай да хобби гына булып калмаса? Рамил. Синең эшләр ничек соң анда? Укулар барамы? Алмаз. Яхшы... Әти, әгәр Рамилә уйнап әйтмәсә? Рамил (гаҗәпләнеп). Нәрсәне? Алмаз. Укырга керергә җыенмыйм дигәнне. (Алсу килеп керә, Алмаз аны күрүгә үк.) Менә әйттем бит мин сиңа җиңеләсең дип. Шах һәм мат. Алсу. Әтисе, уйнама инде син аның белән, җиңелә торган булгач. Алмаз. Мин дә башта шулай дигән идем аңа. Алсу. Тыңламадымы, улым? Рамил. Бәлки, җиңәрмен дигән идем. Алсу. Җиңдеңме соң? (Көлә.) Кая, мин уйныйм әле. (Барып утыра.) Алмаз. Әйдә, әни, син башла. Алсу. Йә мин җиңеп куярмын. Рамил, ашны сүндереп керче. Чәйнекне дә. Рамил. Вот оста, ә! Алсу. Бүлдермә уеннан, мин сине бүлдермәдем. (Рамил чыгып китә.) Алмаз. Әни, Рамиләдә укуга мәхәббәт уята алдыңмы соң? Алсу (ачуы чыгып). Уятырсың анда мәхәббәт, бигрәк тә укуга. Кире беткән кәҗә бит ул безнең. Алмаз. Әни, нигә син аның хыялларына каршы төшәсең? Алсу. Ул әле үзе дә аңлап бетерми бу тормышны. Ялгыш адым ясар дип куркам. Рамил керә. Рамил. Ә син хәзерге тормышны йөз процент беләм дип уйлыйсыңмы? Алсу. Мин беләм дип әйтмәдем, әмма ни дә булса чамалыйм. Алмаз. Әллә аңа мөмкинлек биреп караргамы? Алсу. Нинди мөмкинлек? Баскетболына чапсын өченме? Рамил. Ә бәлки, чынлап та аңа Алмаз әйткән мөмкинлек кирәктер. Алсу. Ни дип кенә әйтсәгез дә, мин Рамиләгә баскетбол уйнарга рөхсәт бирмәячәкмен. Ирдавайланып йөрисе юк әле. Җитмәгәненә булган хәлләрдән соң ул баскетбол дип авызын да ачарга тиеш түгел иде. Алмаз. Әни, син тагы элеккегә тотындың. Алсу. Юк, улым, тормыш — спираль ул, бер булган хәл тагы кабатлана. Рамил. Җитте инде сезгә, талашмагыз әле. Рамилә керә. Рамилә. Белергә мөмкинме, кышның кайсы аендагы бураннар улый монда? (Алсу белән Рамил арасына кереп утыра.) Алмаз. Бака кебек күп бакылдама. Башыңа тондырырлар йә?! Алсу. Нинди айныкы булсын инде, Рамилә туган айныкы. Рамил. Булды, дидем бит инде. Туктагыз ул керделе-чыктылы сөйләшүегездән. (Телефон шалтырый.) Алмаз. Әти, ал әле телефонны? Рамил. Алсу, җаным, телефонны ал әле? Алсу. Кызым, бар. Рамилә (ачуланып). Телефонны ал әле? Алам инде, алам. (Трубканы ала.) Алло... Бабай?.. Чынлап?.. Әнигә биримме?.. Ярар... Көтәбез. Рамил. Бабай иде мәллә? Алсу. Әтигә берәр хәл булмагандыр ич? Алмаз. Берни дә булмаган. Әгәр Рамилә, бабай белән сөйләшкәндә, шундый күтәренке кәефтә була икән, Рамилә нишли? Рамилә. Ур-ра, бабай килә. (Куанычыннан әтисе белән әнисен үбә башлый.) Алмаз. ...дип, өй тутырып кычкыра. Алсу. Кайчан киләм, ди? Рамилә. Бүген кич шәһәрдә булам, диде. Әти, син каршы алырга барырсың. Абый, син бүлмәңдәге китапларыңны җыйгалап куй. Ә син, әни, бабай яраткан бәлешне пешер — берне. Юк, икене. Алсу. Бабай һәм мин ярата торган, диген инде аны. Рамил. Бабаң килгәнгә, ник куанасыңдыр инде шуның хәтле. Алмаз. Беренчедән, бабай белән бик шәп уртак тел таба ул. Аларны бер-берсеннән кайчакта аерып алып булмый. Алсу. Икенчедән, аның яраткан бәлешен бабасы килгәч кенә пешерәбез. Рамилә. Белгәч, ник сорыйсыздыр инде?! Алмаз. Сеңлем, ә син үзең бабай килешкә нишлисең? Рамилә. Минме? Мин... бабайны көтәчәкмен. Алсу. Кара син аны, бигрәк оста икән бу кыз. Әйдә, минем белән. Рамилә. Кая? Алмаз. Кая булсын, бәлеш пешерергә. Алсу. Әйдә, кызым, әйдә. (Чыга башлый.) Рамилә. Әти, бар инде алмага. Әле "бөке"ләрдә дә утырасың бар. Алсу белән Рамилә чыгып китә. Рамил. Кайнар табага бастыра бу кыз. Кузгалыйм булмаса. (Чыгып китә.) Алмаз (китапларын җыйнап). Бүтәне берни түгел, Рамиләнең булачак ирен генә жәллим. Ут сүнә. III ПӘРДӘ Парк күренеше, баскетбол уйный торган мәйданчыкның бер почмагы күренеп тора. Эскәмиядә бабай белән Рамилә утыра. Рамилә. Әле ярый килдең, бабай, сагынып беткән идем үзеңне. Бабай. Шулай дигән бул инде. Эчтән генә торасыңдыр әле, кайчан китәр икән дип. Рамилә. Син нәрсә инде, бабай? Бабай. Ярар инде, ярар. Беләм ничек яратканыңны. Укуларың ничек соң? Рамилә. Ярыйсы шунда, ис китәрлек җире юк. Бабай. Ә безнең туп нихәлләрдә? Рамилә (кәефе төшеп). Әнидә ул, бабай. Бабай. Ничек инде әниеңдә? Бүтән кирәкмиме әллә? Рамилә. Кирәген кирәк лә, миңа бирми ул аны. Бабай. Әйдә, яңасын алабыз. Рамилә. Яңасын да миннән тартып алачак. Бабай (үзалдына). Һы, кара син бу Алсуны. Үзенең яшь вакытын оныткан, ахрысы. Болай булмый бу, исенә төшерергә кирәк. Рамилә. Нидер әйттең, ахрысы? Бабай. Рамилә, мин хәзер, әнә теге кибеткә барып, туп алып киләм, син монда көтеп тор. Рамилә. Кирәкми, бабай. Бабай. Дәшмә. Мин үзем беләм кирәкме, юкмы икәнен. (Чыгып китә.) Рамилә. Алуын алырсың да, әни ни әйтер бит. Ләйлә керә. Ләйлә. Сәлам, Рамилә! Рамилә. Сәлам. Каян килеп чыктың әле син? Ләйлә. Үтеп барышым, карыйм, таныш кофта. Рамилә түгелме соң бу, дим. Рамилә. Кая барыш? Ләйлә. Кая булсын инде, тренировкага. Рамилә. Миңа шалтыратмаган да, оятсыз! Ләйлә. Өеңә шалтыраткан идем, ул бабасы белән чыгып китте, диделәр. Кесә телефоныңа шалтыраткан идем, не доступен. Рамилә. Зарядкасы беткән шул. Ләйлә. Бабаң кайда соң? Рамилә. Кибеткә баскетбол тубы алырга китте. Ләйлә (гаҗәпләнеп). Бабаңмы? Рамилә. Әйе. Оныттың мәллә минем бабайны. Андыйны дөнья бетереп эзләсәң дә табалмыйсың. Ләйлә. Әле дә баскетбол белән җенләнәме? Рамилә. Җенләнеп кенә калмый, уйный да. Ләйлә. Искәндәр абыймы? Рамилә. Әйе, Искәндәр абыең. Ләйлә. Да, спортчылар гаиләсе сез. Рамилә. Әнидән кала. Ләйлә. Уйныйбызмы бүген? (Баскетбол мәйданчыгына күрсәтә.) Рамилә. Тиктомалдан гына бабай белән паркта йөрим дип чыгып китмәдем ләбаса. Ләйлә. Алдау дигәндә, сиңа тиңнәр юк инде. Рамилә. Кайчагында хәйләләү дә кирәк. Ләйлә. Анда да чамасын гына белеп. Рамилә. Нәкъ шулай. Бабай керә, кулында туп. Бабай. Кызым, тот. (Тупны ыргыта.) Ләйлә. Исәнмесез, Искәндәр абый! Рамилә. Ай, шәп! Бабай, бик зур рәхмәт. (Кочаклап үбә.) Бабай. Абау, Ләйлә сеңлем, син түгелме бу? Ләйлә. Әйе, мин. Бабай. Авылда да агылый белән тагылый идегез, монда да шулай, ахрысы. Рамилә. Бабай, без агылый белән тагылый түгел, ә дуслар. Бабай. Булды, дәшмим. Кайчан уйный башлыйсыз инде? Ләйлә. Менә унбиш минуттан барысы да җыелып бетәргә тиешләр. Рамилә. Бабай, син кайтып китә күрмә инде, алайса, миңа эләгәчәк. Бабай. Кайтаммы соң, кызым?! Сезне карап торам, Алла боерса. Ләйлә. Рамилә, әйдә бара торыйк. Киемнәрне дә алыштырасы бар. Рамилә. Ярар, бабай, син әллә кайларга китмә. Казан зур ул, адашуың да мөмкин. Озак уйный торган көн түгел бүген. Бабай. Барыгыз, бар, оланнар. (Рамилә белән Ләйлә чыгып китәләр, бабай урындыкка барып утыра.) Эх, үзгәрде дә соң дөньялар. Элек, безнең заманнарда, кызлар баскетболның "б" хәрефен дә белмиләр иде, ә хәзер... (Бераз үзе генә утырып тора, аннан үз яшендәге бер ир-ат килә.) Узып баручы (урындыкка күрсәтеп).Мөмкинме? Бабай. Утыр. Хөкүмәт урындыгы, минеке түгел. Узып баручы. Рәхмәт. Монда сине бер дә күргәнем юк, яңа гына күчеп килдең мәллә бу як-ларга? Бабай. Юк ла, кызыма кунакка килдем. Авылдан мин үзем. (Баскетбол уйнаган якка карап утыра.) Узып баручы. Эх, кайда булды икән безнең заманнарда мондый уен мәйданнары?! Эләкмәде безгә мондый уеннар. Яшьләргә мөмкинлекләр күп, ә безнең төшебезгә дә кермәде. Бабай (аптырап карап куя да). Булмаган, ди, бар. Иске чиләкләрне агачка кадаклап куеп уйнадык заманында. Узып баручы. Нидер әйттең бугай, ишетеп бетермәдем. Бабай. Казаннан, ахры, син, дим? Узып баручы. Әйе. Бу — минем туган, үскән һәм гомер иткән шәһәрем. Бабай (читкә). Һәм үлгән шәһәрең дә булыр бу. Узып баручы. Ярар инде. Безнең как-то сүзләр дә ялганмый, киттем әле мин. Сау бул. (Чыгып китә.) Бабай. Бар-бар, сау бул... Как дигән була тагы, нәрсә дип әйтсә ярамаганмы? Һы, безнең заманда булмады, ди. (Мәйданчык ягына күрсәтеп көлә.) Теләк булмаса, юк инде ул. Теләк кирәк иң беренче, теләк. Ә менә бу яшьләрдә нәкъ менә шул теләк һәм максат бар. Кара син аларны, ничек уйныйлар. Тукта, якынрак барып карыйм әле. Эх, үземнең дә уйныйсыларым килеп китә шуларга карап. (Чыгып китә.) IV ПӘРДӘ Рамиләнең бүлмә күренеше. Бабай һәм Ләйлә сөйләшеп утыралар. Бабай. Ләйлә, кызым, бер киңәш бирсәм үпкәләмисеңме? Ләйлә. Юкла инде, сез нәрсә, Искәндәр абый. Авылда да гел сезнең киңәшләрегезне тота идем. Хәзер дә кирәк миңа алар. Бабай. Менә син, баскетбол уйнаганда, азрак ашыгасың, алай бик каударланмаска кирәк. Рамилә керә, кулында тәлинкә белән бутербродлар. Рамилә. Бабай безнең бер уйнаганны карады да киңәшләрен бирә башладымы? Мәгез, алыгыз. (Бутербродларны аларга таба суза.) Бабай. Киңәшләремнең бер кирәге чыкмаса, бер чыгар әле. Колак аша гына уздырмагыз әйткән сүзләремне. Рамилә. Так точно, бабай. Алмаз керә. Алмаз. Кайтып җиттегезме? Рамилә. Так точно, абый. Ләйлә. Җитте инде, туйдырдың "так точно"ң белән. Рамилә. Яхшы, яхшы. (Карават астыннан яңа алган тубын ала да шуның белән уйный башлый.) Бабай. Аякларым арып бетте, абау озак йөрдек. Ләйлә. Аның каравы без рәхәтләнеп уй-надык. Алмаз (Рамиләгә ишарәләп). Тагын яңа туп алдыңмы? Кайдан акча таптың бу юлы? Рамилә. Наркотик саткан акчага алдым. Бабай. Нинди наркотик инде ул, кызым? Әллә ниләр сөйләмә абыеңа. Мин алып бирдем аңа, улым, мин. Ләйлә. Ярар, Рамилә, мин китәрмен инде. Иртәгә тренировкада очрашырбыз. Рамилә. Өйдән чыгып китә алсам. Алмаз. Ләйлә, иртәгә безгә сугылып чыгарсың әле. Минем медицина буенча доклад эшлисем бар иде. Ләйлә. Ә нинди темага? Рамил. Сулыш юллары турында, конкурска. Ярдәмең кирәк иде. Ләйлә. Ярар, кереп чыгармын, шунда Рамиләне дә ияртермен. Сау булыгыз, Искәндәр абый. Бабай. Ярар, кызым, сау бул. Исән-сау йөр. (Озата чыга.) Алмаз. Әни яңа туп алганыңны белсә, тагы эләгә бит. Рамилә. Беренчедән, ул — бүләк. Икенчедән, аның бүләкне алырга хакы юк. Алмаз. Безнең әни бик хаклап тора инде. Рамилә. Беләсеңме, абый, озакламый безнең ярыш була. Кемнәр белән диген әле, шәһәрнең иң көчле командасы белән. Алмаз. Үз яшьтәгеләрегез арасындадыр ич? Рамилә. Әйе. Безгә авыррак булыр инде, беләсең бит, тренерыбыз юк. Үзлектән өйрәнәбез. Алмаз. Алай димә. Менә дигән яхшы тренер өйрәткән кебек уйныйсыз, бер-берегезне күз карашыннан ук аңлыйсыз бит. Рамилә. Абый, без бер-беребезне хөрмәт итәбез, шуңа күрә аңлыйбыз да. Алмаз. Эх, мин дә сезнең белән уйнар идем. Рамилә (бераздан). Әти белән әни кайтмады, ахрысы? Алмаз. Юк. Сез ашамадыгызмы әле? Рамилә. Бутерброд кына капкаладык, әтиләр кайткач, бергә утырып ашарбыз дигән идем. Алмаз. Ярар, үзегез беләсездер. Рамилә. Абый, мин бер әйбергә баш вата башладым әле. Уйлап-уйлап утырам да тагын бер кат уйлап куям. Алмаз. Нәрсә уйлыйсың соң син, сеңлем, шуның хәтле? Рамилә. Син дә миеңне эшләт әле. Әти теннис уйнарга ярата, мин дә, син дә баскетбол, бабай да баскетбол, әби заманында яхшы гына футбол уйнаган, ә менә әни... Алмаз. Нәрсә әни? Рамилә. Ул бабайның кызы микән? Алмаз. Дуракланып утырма әле монда. Рамилә. Үзең әйбәтләп уйлап кара. Без барыбыз да спортны яратабыз, ә ул? Алмаз. Минем белән булган хәлләрдән соң яратмый ул спортны. Рамилә. Аңа хәтле күпме генә үгетләмәде ул сине анда уйнамаска. (Бабай керә.) Бабай. Ләйләне озаттым. Әти-әниегез кайчанрак кайта? Алмаз (сәгатенә карап). Тагын бер сәгатьтән кайтып җитәргә тиешләр. Рамилә. Бабай, синнән бер әйбер сорасам буламы? Алмаз. Саташма әле, Рамилә. Рамилә. Абый, тик кенә тор. Бабай. Туктагыз әле, балалар, талашмагыз. Алмаз сорасын, тыңлыйм, кызым. Рамилә. Синнән сорыйм микән, әллә инде әбигә шалтыратып сорыйм микән? Алмаз. Оят түгелме сиңа? Бабай (ачуы чыгып). Җиттеме, юкмы сезгә! Әйтсәң әйт син дә. Сорыйм микән, юк микән дип торма. Рамилә. Так, бабай, имә (уйланып тора), имә... Бабай. Күптәннән иммим инде мин. Әллә син әле дә имәсең шунда, имәлисең дә имәлисең. Алмаз. Бабай, башыңны гына бутарга тели ул синең. Игътибар итмә. Рамилә (кычкырып җибәрә). Бабай, әни синең кызыңмы ул, әллә инде... Бабай (утыра). Монысы тагы нинди сүз инде? (Аптырап кала.) Алмаз. Әй бабай, бабай. Игътибар итмә дидем бит инде. Ул җүләр, ычкына башлаган. Рамилә. Мин җүләр дә түгел, ычкына да башламаган әле. Алмаз. Җүләр булмасаң, бабайдан алай итеп сорамас идең. Рамилә (бабасы каршына барып утыра). Бабай, болай гына сорадым мин. Җүләр мин, җүләр. Ычкынып алам азрак. Бабай (күзләрен бер ноктага текәгән килеш). Юк, кызым, ашыкма син. Кем ычкынгандыр монда, син микән, әбиең микән. Алмаз (су салып бирә дә). Бабай, мә эчеп җибәр әле һәм җүләр сатып утырмагыз монда икәүләшеп. Бабай (баса да). Тә-әк, кызым... Дәлилләрең бармы синең? (Рамилә инкарь итеп башын селки.) Ник шулай дип сорыйсың, алайса? Рамилә. Менә безнең гаиләдә һәр кеше спортның бер төре белән генә булса да кызыксына, әни юк. Хәтта спорт сүзен дә яратмый ул. Бабай (йөрәген тотып). Эх, балалар, шундамыни эшнең башы? Рамилә. Әйе. Бәлки, чынлап та, ул синең кызың түгелдер? Бабай. Кемнеке булсын? Минеке ул, минеке. Миннән ерак та китмәгән. Алмаз. Ничек ерак китмәгән? Бабай. Күрәмсең, әниегез сезгә берни дә сөйләмәгән. Рамилә. Аңладым, ахрысы. Сез аны балалыкка алдыгызмы? Син бит үзең дә балалар йортында тәрбияләнгәнсең. Шуңа күрә миннән ерак китмәгән дип әйтәсеңдер. Бабай. Юк, кызым. Без аны балалыкка алмадык, ул — минем супственный кызым. Алмаз. Шулай булгач, нәрсәне әйтмәгән соң әни безгә? Бабай. Сезнең әниегез дә спорт белән кызыксына. Рамилә. Кызыксынып куймагае. Ул спорт сүзенең "с" хәрефен дә ишетергә теләми бит. Бабай. Ул кечкенәдән үк баскетбол уйнарга яратты. Алмаз, Рамилә. Баскетбол? Бабай. Әйе, баскетбол. Авылда егетләрдән дә шәбрәк уйный иде. 11 нче сыйныфны бетергәч, шәһәргә укырга керде һәм баскетбол түгәрәгенә йөри башлады. Ә аларның тренерлары яшь кенә егет иде, үзеннән бер алты яшькә олы иде бугай. Әниегез шул егет белән йөри башлады. Ә бер уен вакытында әниегез тупны ялгыш кына каршы командага биргән һәм теге команда беренче урын алган. Алмаз. Шуннан ни булган? Бабай. Аннан теге егет әниегез белән талашкан. "Синең мине мыскыл итәсең килгән. Белдең бит инде минем өчен бу уенның мөһим икәнен",— дигән. Шуннан әниегез белән арасын өзгән. Бераздан ул әтиегезне очратты. Алмаз. Шул вакыйгадан соң ул спортны ишетергә дә теләмәдеме? Бабай. Баскетбол уйнавын уйнамады, әмма ярышларга йөрүдән туктамады. Аннан теннис белән кызыксына башлады. Әтиегезнең теннис уйнавын бер дә калдырмады. Ә менә Алмаз баскетбол түгәрәгенә йөри башлагач, аның тренеры шул элеккеге егете икәнен белгән дә: "Мин спортны күралмыйм",— диде. Рамилә. Имәндә икән чикләвек... Баскетболист диген син аны. Алмаз. Менә ни өчен ул командада булуымны теләмәгән икән. Бабай. Әниегез минем кызым ул, Рамилә. Әллә ниләр уйлап утырасы булма монда, кешенең котын алып. Алмаз. Эх, белмәдем лә. Әнине тыңлыйсы калган шул вакытта. Йөрмәскә иде миңа ул кеше җитәкчелегендәге тренировкаларга. Бабай. Син дә утырма монда, баш катырып. Алмаз. Шул тренер аркасында гына аяксыз калганмындыр әле мин. (Йөрмәгән аякларына сугып куя.) Аның кулы уйнагандыр... Бабай. Булды, улым, битәрләмә үзеңне. Үткән эшкә салават. Рамилә. Үзе сәер, үзе буталчык бу дөнья. Әйтерсең лә бермуд өчпочмагы. Бабай. Анысы нәрсә инде? Рамилә. Бөтен нәрсә дә хәбәрсез югала торган өчпочмак. Алмаз. Югалуын югала, тик ярасы кала аның. Бабай. Уф, эсселәп киттем әле мин. Рамил керә. Рамил. Нинди көфер почмагы монда? Рамилә. Менә, әти, бермуд өчпочмагындагы серләрне ачып утырабыз. Рамил. Галимнәр булдырмаганны, сез ача алырсыз инде. Алмаз. Безгә нәрсәгә ул бермуд серләре, үзебезнең гаиләдәгесе дә җитәрлек. Рамил. Тел төбегезне аңлап бетермим. Бабай. Утыр, кияү, утыр. Рамилә. Әти, әни яшь вакытында нинди иде ул? Рамил. Акыллы, чибәр иде. Алмаз. Әле дә матур ул безнең. Ләкин безнең аның спортка карашын беләсе килә иде. Рамил. Менә нәрсә кызыксындыра икән сезне? Бабай. Шул кызыксындыра аларны, кияү, нәкъ шул. Рамилә. Әти, нигә син безгә берни дә әйтмәдең? Рамил. Алмаз белән булган хәлләрдән соң, спорт турында ишетәсе дә килмәде. Үзен гел гаепле дип санады. Алмаз. Нигә миңа әйтмәдегез сез шул вакытта? Мин ул яшьтә аны гына аңларлык идем бит инде. Алсу килеп керә. Алсу. Мин аларны кухняда дип торам, ә болар монда җыйнаулашып утыралар икән (берсе дә дәшми). Нәрсә булды сезгә? Минем белән сөйләшмәскә сүз куештыгыз мәллә? Бабай. Утыр әле, кызым, утыр. Рамил. Бабай белми әйтмәс, утыр, хатын. Алсу. Сез миңа әйтәсезме, юкмы? Ни булды? Рамилә. Әни, без монда баскетбол турында сөйләшкән идек. Алсу. Тагы шул спорт, тагы шул юк-бар. Алмаз. Әни, син яшь чагында да шулай дип әйтә идеңме? Алсу. Әти, Рамил, нинди сораулар бу? Рамилә. Әни, бабай безгә барысын да сөйләп бирде. Алсу. Нәрсәне сөйләде? Алмаз. Барысын да, әни, барысын да. Ничек итеп баскетбол уйнарга яратканыңны да, минем тренер турында да әйтте. Алсу. Әти, нигә сөйләдең инде? Мин аларга әйтмәм дигән идем бит. Рамил. Әйттем бит мин сиңа, Алсу, яшермә балалардан, дидем. Бабай. Күпме әйттем, күпме өйрәттем, кызым, без капчыкта ятмый дип. Ә син? Рамилә. Әни без капчыкта ятмый дигәч, мин дә сезгә бер серне чишәм инде, алайса. Рамил. Бу яшьтән нинди серләр инде ул? Рамилә. Мин барыбер баскетбол тренировкасына йөрим. Хәзер әнинең серләре ачылганнан соң, минекеләр аныкы янында чүп кенә. Алсу. Баскетболны оныт, дидем бит инде, кызым. Җүнлегә алып бармый ул. Рамилә. Әни, беренчедән, минем тренерым юк. Икенчедән, баскетболны яратуымны берничек тә тыя алмыйсың. Өченчедән, сез мине тыйган саен, мин тагы да тартылам. Алмаз. Әни, каршы килмә аңа. Безнең канда инде ул, берни дә эшли алмыйбыз. Бабай. Кызым, каршы килмә, башта яхшылап уйла ни дә булса хәл итәр алдыннан. Пәрдә ябыла. V ПӘРДӘ Алмазның бүлмә күренеше. Бүлмәдә Алмаз белән Ләйлә. Алмаз. Рәхмәт инде, Ләйлә. Син булмасаң, мин бу конкурска ничаклы язган булыр идем. Ләйлә. Дуслар ни өчен кирәк ул? Алмаз. Булышыр өчен инде, әлбәттә. Ләйлә. Алмаз, синнән бер әйбер сорасам буламы? Алмаз. Сорап кара. Ләйлә. Синең мондый хәлдә булуыңның сәбәбе нидә? Алмаз (көлеп). Дусларым белән сөйләшкәндә мин һәрвакытта да күтәренке кәефтә булам. Менә шунда инде аның сәбәбе. Ләйлә. Юк ла, мин аның турында сорамыйм. Алмаз. Син ник коляскада утырасың дип сорыйсың киләме? Ләйлә. Дөресрәге... Алмаз. Мин элек баскетбол уйный идем. Бик тә мөһим бер ярышта булды бу хәл. Ике якта да очколар тигез иде, уен бетәргә берничә минут калды. Боҗрага туп ыргытам дигәндә, кемдер этеп җибәрде. Шуннан умыртка сөягемә зыян килде һәм аякларым йөрмәс булды. Ләйлә. Ә табиблар ни ди соң? Алмаз. Өмет юк дип кистереп әйттеләр. Ләйлә. Рөхсәт итче. (Аягын чеметеп карый.) Алмаз. Бернинди дә реакция юк. Ләйлә (тагын чеметә). Ә хәзер? Алмаз. Чемердәп-чемердәп китте, Ләйлә. Ләйлә. Ә син бернинди дә реакция юк дисең тагын. Пәрдә ябыла. VI ПӘРДӘ Рамиләнең бүлмә күренеше. Уртада өстәл тора. Алсу белән Рамил чәй әзерләп йөриләр. Рамил. Менә, Алсу, син бер ел элек кенә Рамиләгә баскетбол белән шөгыльләнергә рөхсәт биргән идең, әнә нинди үрләр яулады хәзер кызың. (Телевизорга күрсәтә.) Алсу. Әле ярый шул вакытта килешкәнмен, мөмкинлек биргәнмен. Рөхсәт итмәгән булсам, үземне гаепле санар идем. (Ишектә звонок тавышы.) Рамил. Үзем ачам. (Чыгып китә.) Алсу. Озакламый балалар да кайтып җитәр. Кем бар анда, Рамил? Рамил белән бабай керә. Бабайның кулында зур гына торт. Бабай. Мин әле бу, кызым! Бүген Рамилә бик мөһим бер ярышта катнашам дип шалтыраткан иде, шуңа килдем. Үзе кайда соң әле? Алсу. Нихәлләрең бар, әти. (Күрешә.) Бер ел була бит инде килмәгәнеңә. Ә балалар әле кайтып җитмәделәр. Бабай. Кайчан кайталар? Алсу. Озакламый кайтып җитәргә тиешләр. Менә үзебез дә көтәбез. Рамилә, Алмаз, Ләйлә, Илнурның тавышлары ишетелә. Алсу. Менә кайтып та җиттеләр. Гомерләре озын булыр. (Керәләр. Алмаз таяк ярдәмендә үз аякларында йөри.) Рамил. Ничек соң? Җиңә алдыгызмы? (Башларын иеп торалар.) Рамилә. Бер очкога. Бабай. Ярар, балалар, күңелләрегезне тө-шермәгез әле сез. Рамилә. Җиңдек без, бабай, җиңдек. (Бабасын килеп кочаклый.) Алсу. Җиңәчәксез дидем бит мин сезгә. Ләйлә. Теге команда бер очкога калышты. Илнур. Сез аларның уйнаганнарын күрсәгез! Тренерлары юклыгын сизмәссең дә. Рамил. Нәтиҗәдә нәрсә булды. Алмаз (Рамилә белән Ләйләне алга чыгарып бастыра да). Шушы команда 2013 елда уздырыласы Универсиадада катнашачак. Бабай. Ә тренерлары кем була соң, улым? Ләйлә. Искәндәр абый, менә сез булыр идегезме безнең тренер? Бабай. Һы, миндәге көч әле. (Мускулларын күрсәтә, барысы да көләләр.) Рамил. Шулай да тренерыгыз кем булыр соң? Илнур. Хәзер инде мондый командага тренерлар үзләре йөгереп килеп җитәрләр. (Бабай пакетыннан бер искереп беткән баскетбол тубы ала.) Бабай. Алсу, кызым, таныйсыңмы бу тупны? Алсу. Әти, бу бит... Бабай. Әйе, кызым, бу синең яшь вакытыңда иң яраткан тубың иде. Теге вакытта, ачуың чыккач, тишәргә жәлләп, син аны чүплеккә аткан идең, ә мин артыңнан барып алып кайттым һәм җыеп куйдым. Менә хәзер бу тупны, Рамилә кызым, сиңа бирәм, югалтма һәм сакла. Үзеңнән соң балаларыңа тапшырырсың. (Тупны бирә.) Рамилә. Беләсеңме, Ләйлә, без бу туп белән Универсиадада уйнарбыз һәм, һичшиксез, җиңәчәкбез. (Көләләр.) Ләйлә. Өздереп кенә әйтә алмыйм, уйный алырбызмы икән? Мине Мәскәүгә медицина университетына чакыралар. Бу — Алмазны аякка бастыру нәтиҗәсе. Алмаз. Ләйлә, син шул көнне аякларымны чеметеп карамаган булсаң, әле дә шул коляскада утырган булыр идем. Илнур. Бәлки, Ләйлә урынына мин керер-мен. Рамилә. Белмим инде. Кергән очракта да башта сынау узасың була. Ләйлә. Ул да миннән калышмый, ярыйсы гына уйный. Үзең беләсең. Бабай. Анысын вакыт күрсәтер, балалар. Хәзер сезгә Универсиадага шәпләп әзерләнергә кирәк. Анда да яхшы урын алачакбыз дип максат куегыз, җанкисәкләрем, һәм һичшиксез алырсыз. Рамил. Әйдә, табын янына утырышыгыз әле. Ник басып торасыз. (Утырышалар.) Алсу. Кызым, бәлки, укырга керерсең? Рамилә. Тагын башладыңмы инде, әни? Алсу. Соң түгел бит әле, диюем. Рамилә. Әни, миңа баскетбол булса, шул җиткән. Минем тормышымда иң мөһиме — спорт. Пәрдә ябыла. ГЫЙМАДИЕВА ЛИЛИЯ МАРСИЛ КЫЗЫ 1992 елның 31 маенда Балтач районы Нөнәгәр авы-лында туган. Балтач районы Нөнәгәр урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы. Беренче шигырьләрен башлангыч сыйныфларда укыганда яза. Һади Такташ, Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Фәнис Яруллин, Сергей Есенин, Александр Блок иҗатын яратып укый. Остазлары дип беренче укы-тучысы Әлфия Гарифуллинаны һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Гарифуллинаны саный. 2009 елда "Илһамлы каләм" әдәби әсәрләр конкурсында уңышлы дип табылган иң яхшы шигъри әсәр өчен II дәрәҗә диплом белән бүләкләнә. Яшәү... Үлем... Яшәү... Үлем... Тормыш бары мизгел... Бер җанның адашып йөрүе. Алдашып, ялгышып, абынып Үтә лә кешенең гомере. Яшәү... Үлем... Бар да шундый гади: Үткәннәр, бүгенге, киләчәк... Шул юлны үтәргә кемнәрдер Бездән соң да киләчәк. Яшәү... Үлем... Җиңүләр, җиңелү, күз яше — Барсы да шул юлда каласы. Гел көрәш эчендә үтә лә Яшәү һәм үлемнең арасы. Яшәү... Үлем... Бар да шундый сәер: Туабыз, яшибез, үләбез. Бер мизгел... Ә без шул мизгелдә Ниләрдер эзлибез, көтәбез... Яшәү... Үлем... Тормыш бары мизгел. Без — шул мизгел өчен туганнар. Мизгелне дә гасыр итә ала Дөрес юлны таба алганнар. * * * Ходай бирсен сиңа түземлекләр — Шагыйрьләрнең холкы бик авыр. Рафис Корбан Шагыйрь үк булмасам да мин, Холкым бик авыр — беләм. Кайчак бер сәбәпсез елыйм, Кайчак сәбәпсез көләм. "Аңлап булмый сине,— диләр,— Әллә нинди кеше син. Кайчак бик әйбәт булсаң да, Кайчак әллә нишлисең". "Кире, диләр, үҗәт, диләр,— Кайчак — артык хыялый. Бөтен дөньяга ачулы Чакларың да булгалый. Андый чакта берәүне дә Яныңа китермисең. Безнеңчә, син үзеңне дә Аңлап ук бетермисең. Син үзеңне аңламыйсың, Без каян аңлыйк инде? Бигрәк кыен синең белән, Ни эшләп карыйк инде?" Дуслар шулай дип сорыйлар, Ни дип бирим соң җавап? Беләм: мондый холык белән Дөньяга булмый ярап. Дөньяга ярыймын диеп Үзгәрталмыйм үземне. Минем янда булганнарга Ходай бирсен түземлек! * * * Кайчандыр мин аны эзләдем, Һәрвакыт сагындым күзләрен. Сагындым, уйладым һәм көттем... Юллардан эзләдем эзләрен. Ә бүген ул тора каршымда. Юрыйммы моны мин яхшыга? Күзләрем төбимен еракка, Ә күңел һаман да ашыга... ...Тик аның янына түгел лә, Күземнән яшьләрем түгелә: Бәхетне көткәнгә үткәннән, Ашыгып күпме көн үткәнгә... Хаталар бик күпләп ясалган, Алардан, мөгаен, качалмам. Актарам тормышым китабын: Өр-яңа, ап-ак бит ачылган. Башлыймын барысын яңадан, Көтмимен теләкләр аңардан. Мин аның яныннан киткәндә, Күңелгә яңа хис яралган... ҖӘЛӘЛОВА АЙГӨЛ АЛИК КЫЗЫ 1992 елның 22 августында Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылында туган. Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылының 1 нче номерлы гомумбелем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы. Беренче мәкаләләре район газетасы "Туган як"та дөнья күрә. Бүген язмалары "Мәгъри-фәт", "Сабантуй" республика газеталарында басыла. Һ.Такташ, Зөлфәт, Т.Миңнуллин, Ф.Яруллин иҗатына гашыйк. Остазы дип беренче укыту-чысын — Җәүһәрия Мансур кызын саный. 2009 елда "Илһамлы каләм" әдәби әсәрләр конкурсында иң яхшы дип табылган публицистик әсәр өчен I урынга лаек була. Sиңа Mиннән Sәлам Хат китте. Хат барып җитте. Бу ике җөмлә кемгә генә таныш түгел икән. Пенсионерлар да, мәктәп балалары да, барысы да SMSның нәрсә икәнен белә. Арттырдың дисезме?! Юк! Безнең күршедәге пенсионер әби шыпылдата гына SMS хәбәрләр язып. Язмый ни, әнә бит "Татарстан — Яңа гасыр" каналы да хәбәрләр җибәрегез дип кенә тора. Җитмәсә әле, татарча хәбәрләрне экраннардан да укып була. Менә, мәсәлән: "Ани! Сине бэйрэм белэн котлыйм!" Бу хаталы, дисезме? Ярый әле, "Ани" дигәндә икенче "н" куймаганнар, югыйсә чувашча килеп чыккан булыр иде. Бер акыллы башлы татар юк микәнни, татар шрифтын кесә телефонына программалаштырырга? Ярар, юк-барга бәйләнергә вакытым юк, әнә телефоным җырлый, хат килде, ди. Одеял ябынасыңмы, юрган ябынасыңмы? Шул юрган астында мине сагынасыңмы? Вакытың булса, бүген Минем төшкә кереп чыга аласыңмы? Бер дустым менә шундый тозсыз SMS җибәргән. Ул гаепле түгел бит аның телефонында шундый шаблоннар тулып ятканга. Кайсы күңеленә хуш килгән, шуны җибәргән инде. Әле татар хәрефләреннән башка укып карасагыз, "тэшкэ" дигән сүзен өлкәнрәк кешеләр аңламаслар да иде. Шуңа күрәдер инде менә мондый гибрид SMSлар да килә: Ятам мобила кочаклап, Йоклап китәр идем гырлап, Но надо мне тебе сказать: Тыныч йокы, пора тебе спать! Миңа кайчан йокларга кирәк икәнен искәртүче кешеләрне җенем сөйми. Татарча шаблоннарны кем уйлап таба икән? Һәрхәлдә, безнең атаклы шагыйрьләр түгел инде, ә кайдадыр идән астындагылар. Чагыштырып утырдым да безнең SMSлар олы агайныкыннан байтак кына калыша икән дигән фикергә килдем. Бер бәйләнчеге бик күп яратам дип SMS хат язды. Ә үзе мине күргәч, бөтенләй таныш түгел кеше кебек узып китә. Пешмәгән, ачыгавыз! Алла сиңа тел биргән, серле күз карашың белән булса да аңлат инде, ичмасам. Ә телефонга нинди генә сүзләр язмый, электронкага да. Кешенең күзенә, аның нурлы йөзенә туры карап, үз фикереңне әйтә алмагач, ник яшәргә бу дөньяда, мәхлук җан булып? Арыды, ахрысы, ул, йә акчасы беттеме, бер-ике ай шулай язгач, бу минем соңгы хатым дип, менә мондый SMS хәбәр җибәргән (татарча кирәклесен таба алмаган ахрысы): Ты меня не любишь... Ну и чёрт с тобой! Бог тебя накажет Серной кислотой! Көләсезме? Мин дә башта көлдем, ә аннары тәрҗемә иттем: Син мине яратмыйсың, Шайтаныңа олак! Алырсың Алладан җәзасын — Күкертнең кислотасын! Ничек тә рифмага да, ритмга да сала алмадым. Ярый әле сала алмадым, бигрәк ямьсез, эчтәлексез бит бу. Аның җебегән булуына ник мин күкерт кислотасы белән түләргә тиеш соң?! Аңламыйм... SMSларны әллә ничә төркемгә бүләргә тырыштым. Иң яхшыларын гына калдырыйм, дидем. Ышанасызмы, ник берсе эчтәлеге белән үзенә җәлеп итсен? Барысы да бер мәртәбә кулланылып ташлана торган пластик стаканга охшаган. Бик кирәк җөмләләрне телефон аша әйтә алмаганда мөһимдер дә бит ул SMS хәбәрләр. Әмма дә ләкин без — яшьләр юкбарга менә шундый хәбәрләр алышабыз. Телефон компанияләре безнең өчен төрле тарифлар, льготалы пакетларны уйлап табып кына тора. 1000, 2000 SMS хәбәрне бушлай җибәрегез дигән реклама гел колакта яңгырый. SMS авыруы белән авырмаган кеше бер ай эчендә 2000 хәбәр язамы соң инде?!. И.Юзеев шигырен SMS итеп җибәргән идем, әле җавап килмәде. Аңламыйлар, ахрысы. Америка Кушма Штатларында яшәүче 18 яшьлек Юта Бен Кук 42,22 секундта 166 билге белән SMS хәбәр җыеп рекорд куйган. Аңа хәтле бу рекордлар тизлеге 57,75 секунд, 43,22 секунд тәшкил итә. Күрәсезме, нинди тизлек белән алга барабыз! SMS — аралашуның иң эффектлы каналы булып тора. 2004 елда ук SMS базары 15—16 млн доллар булган. Һәр ел саен бу күрсәткеч 30—40% ка арта. Бүгенге көндә күпме миллионнар SMS тирәсендә тупланганын күзаллавы кыен түгел. Беркөнне әнинең фотоальбомы эчендә чын хатларны очраттым. Һәм үземнең хат яза белмәвемне ачыкладым. Хатның башы сагынычлы кайнар сәламнәр белән тулган (сагынычлы — нәрсә дигән сүз икән?). Бер строфа мәгънәле шигырь юллары да очрый. Һәрбер гаилә әгъзасының исән-иминлеген сорашканнар. Бары тик шуннан соң гына үз хәлләрен, гаиләдәге яңалыкларны тәфсилләп язг-аннар. Хатның соңында тагын бер кат кайнар сәламнәр җибәрелеп, хат язуыгызны түземсезлек белән көтеп калабыз диелгән. Хәтта бер хатта бу минем кулым диеп, кечкенә кул сурәте дә бар. Һәрбер җөмлә төптән уйланылган, бары фактларга гына таянып язылган. Ә иң мөһиме: алар истәлеккә дип калган. Хатлар эчендәге рәсемнәр шул чордагы кешеләрнең уй-хисләрен, теләк-омтылышларын күрсәтә. Алай гына да түгел, һәр җөмлә кеше укыса оят булмасын дигән уйны күздә тотып язылган. Очрашкач та, язылган хатың оят китерерлек булмасын диелгән фикер чагыла бу хатларда. Без балаларыбызга нинди хатирәләр, истәлекләр калдырырбыз икән? Үрнәк алырлык шаблоннар, сез кайда? Әлегә бер-беребездән килгән хәбәрне тиз генә бетерәбез дә яңа "шедевр"лар язабыз. Йә эш юктан, әй башкалар языша бит дип, йә кемгә дә булса бәйләнеп, йә сагынып... Матур керфеклэр ябылган... Дустым буген бик арыган. Тыныч йокы, баю-бай, Тэмле тошлэр кур, давай! Кайчан үләргә? Планетабызның иң озын гомерле япон ир-аты Томодзи Танабэга 113 яшь тулган дип хәбәр итә РИА "Новости". Томодзи Танабэ үзенең чираттагы туган көнен үз өендә, Токиодан 900 чакрым ераклыкта Мияконодзе шәһәрендә уздырган. Җыелган журналистларга һәм кунакларга: "Мин бик бәхетле. Тагын бер ун ел яшәргә җыенам, үләсем килми әле",— дигән. Мияконодзе шәһәренең администрация башлыгы аңа чәчәк букеты һәм Танабэның туган көне датасы чокып язылган зур чынаяк бүләк иткән. Томодзи Гиннес рекордлар китабына да кертелгән. Аның фикере буенча, озак яшәүнең сере — дөрес туклануда. Ул алкогольдән бөтенләй баш тарту, күп итеп яшелчә һәм сөт ризыклары гомерне озайта дип исәпли. Оптимист Томодзи Танабэ, барысын да шаккатырып: "Мин мәңге яшәр идем", — ди. Япония Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәре буенча, аларда 36,27 мең 100 яшьтән узган кеше гомер итә. Ә бездәге чынбарлык нинди икән? Минем әнинең дәү әнисе дә 90 яшькә җитеп үлгән. Әни сөйләве буенча, Маһирә әби 1901 елда туган. Бик күп сәяси үзгәрешләрне, шул исәптән ачлыкны, сугышны үз күзе белән күргән булса да, дөньяны, тормышны яраткан ул. Уңган, сабыр, җиңел гәүдәле Маһирә әбиебезне күпләр бүген дә сагынып искә алалар. Ачлык елларында ипи пешерүче булып эшләгән. Алъяпкычы астына азрак ипи телемен яшереп алып чыгып бик күпләрне үлемнән коткаргангамы, үзе озын гомерле булган... "Татфондбанк" җитәкчесе Р. Гобәйдуллинның әнисе әлегәчә ул көннәрне хәтерендә тота һәм Маһирә әбиемнең балаларына рәхмәт укый. Маһирә әбием: "Тиз генә, җәфаланмыйча, кеше кулына калмыйча гына үлә алсам иде",— дип, намаз вакытында тели торган булган. Аның догалары фәрештәләрнең "амин" дигән сәгатьләренә туры кил-гән. "Үз яшьтәшләрең белән бер вакытта үлү — зур бәхет. Бар да бар, шөкер. Әмма минем белән бергә дөньяның ачысын-төчесен татыган яшьтәшләрем юк. Вакыт җитте дә бит, менә китә алмыйм",— диеп әйткән сүзләрен әни бүген дә кабатлый. Тагын бер озын гомерле зат — Латыпова Шәмсиҗиһан Җамалетдин кызы — 103 яшендә дөнья куйды. Әле узган елны гына интервью алырга барган идем. Ул 1906 елның 15 маенда дөньяга килгән. Гомере буе Чүпрәледә яшәгән. Бала чагы тарихны тетрәндергән революцияләргә, ачлыкка туры килгән. Нинди яшелчә, җиләк-җимеш ашау турында сүз булсын инде монда?! Кыздырылган креветканың нәрсә икәнен ишетеп тә белмәгән. Әмма үзебезнең бәрәңге дөньядагы иң тәмле ризык дип сөйләде. 1941 елда ире сугышта үлгәч, дүрт баланы ялгызы тәрбияли. Гомер буе колхозда "таякка" хезмәт иткән. Ике килен белән 103 яшенә хәтле яшәгән. 12 оныгы, 13 оныкчыгы "әбием" дип тирәсендә бөтерелгән... "Озак яшәвемнең сере — иманлы булуымда", — диде. Дөньядан ямь табар өчен, Шәмсеҗиһан әби оныклары белән бергәләп кириллицада укырга-язарга өйрәнә. Иң гаҗәбе: ул беркайчан да газета-журналларны күзлек киеп укымый. Шифаханәдә аның медицина карточкасы да булмый. Шәмсеҗиһан әби һәрбер соравыма уйлап кына җавап бирде, әмма һәр җавабына: "Җиткән инде, яшисен яшәдем", — дип өстәде. "Ни өчен андый сүзләр әйтәсез?" — дигән соравыма: "Үз яшьтәшләрем юк, күңел дигәнең шуларны юксына... Алар белән бер утырып сөйләшәсем килә. Уртак хатирәләр бик күп иде бит безнең. Ә хәзерге дөньяны мин барыбер аңлый алмыйм. Үлемтегем әзер, үзем әзер, тик әҗәлне генә көтәм",— дип җавап бирде. Мин билгеле бер нәтиҗәгә килдем. Яшисен яшәгәч, ашыйсын ашагач, бара торган мәңгелеккә тоткарлыксыз гына китәргә кирәк икән. Чөнки озын гомерлеләр көн саен диярлек үз чиратларын көтәләр. Һәрхәлдә, безнең илдә шулай. Ә менә японлы Томодзи Танабэ журналистларга дөресен әйттеме икән? Әллә инде чынбарлыкта ул да үз чиратын көтеп гомер итәме? Эх, икәүдән-икәү генә калып сөйләшәсе иде... Ә безнең чиратлар артык кыска яисә артык озын була күрмәсен. Телеңне кисәм Бу сүзләрне мин үз-үземне белә башлаганнан бирле ишетәм. Алай ук еш әйтмәсәләр дә булгалый инде. Кечкенә вакытымда тел күрсәтсәм, ямьсез сүзләр сөйләсәм, шулай дип куркыта иделәр. Ә зуррак үсә төшкәч, үз фикеремне яклап әйткәләшә башласам, әнигә каршы дәшсәм, шушы сүзтезмә яңгырый башлады. Мин дә үз чиратымда аны әйтергә өйрәндем: энекәшемә дә, классташ малайларга да шулай әйтәм. Уйга чумдым. Йә, телне кистеләр, ди, шуннан... Дөрес, аны бүгенге медицина ярдәме белән авырттырмыйча да кисеп була торгандыр. Анальгетикларның көче беткәч, барыбер хәйран гына авыртачак инде ул. Яралар бер төзәлмәсә, бер төзәлер. Алга таба ничек яшәргә? Билгеле, минем фикеремне, уемны кисә алмыйлар. Тел белән әйтә алмасам, кулым белән ачы итеп чеметермен, тешләремне батырып тешләрмен, аягым белән каты итеп тибәрмен. Тагын әллә күпме зыян эшли алам әле мин, телсез калсам да. Миңа яхшы мөгамәләдә булсалар — елмаермын, күзләремнән нур чәчәрмен, матур сүзләрне кәгазьгә яудырырмын, кулларым белән сыйпармын. Телемне кисеп кенә эчемдәге җанымны ала алмаслар. Бер файдалы ягы да бар инде аның: күп сөйли алмам, кирәкмәгән сүзләр (башыма таш булып ява торганнары) ычкынмас. Тешләргә дә яхшы булыр, уртны гына тешләрләр, телне канатмаслар. "Телеңне тый!" дигән сүзләр дә ишетмәм. Юк! Барыбер мин яшәячәкмен, алай гына да түгел, иҗат итәргә тырышачакмын. Эчке дөньямны баетып, зәвык белән яшәп, телле бетләрне узып китәчәкмен. Йөрсеннәр алар, мөһерләрен тотып: "Телегезне кисәбез!" — дип. Иман баганасының төпләрен ныгытырмын, бер чатлыкка поскан җанымны иреккә җибәреп, дөнья буйлап шәрран ярмыйча, барысына да телемне кискәннәрен аңлатырмын. Кызыксыннар өчен түгел, ә гыйбрәт, сабак итеп. Безнең татар телебезне кисәргә уйладылар, безнең өчен карар кылдылар. Югыйсә телләшмәдек, ямьсез сүзләр сөйләмәдек, каршы дәшмәдек кебек. Телебезне кисеп кенә бездән башка милләт кешесе ясап булырмы икән? Эчке дөньяны үзгәртер өчен, ничә гасыр вакыт таләп ителә? Әллә инде башка камырдан туарга кирәкме?.. ЗАКИРОВ ЛИНАР РӨСТӘМ УЛЫ 1991 елның 30 декабрендә Яр Чаллы шәһәрендә туган. Яр Чаллы шәһәре А.С. Пушкин исемендәге 78 лицееның 10 нчы сыйныф укучысы. Беренче әсәре, дүртенче сыйныфта укыганда, "Көмеш кыңгырау" газетасында басыла. Бүген язмалары "Ялкын", "Идел", "Мәйдан" жур-налларында, "Шәһри Казан", "Татарстан яшьләре", "Әлмәт таңнары" газеталарында дөнья күрә. Фәнис Яруллин, Туфан Миңнуллин, Нәбирә Гыйматдинова, Мәдинә Маликова, Факил Сафин әсәрләрен яратып укый. Факил Сафинны остазы дип саный. Язучы оештырган яшь иҗатчылар берләшмәсе әгъзасы булып тора. Төрле шәһәркүләм бәйгеләрдә призлы урыннар яулый. Республикакүләм "Алтын каләм-2008" журналистлар конкурсында "Фестиваль ачышы" номинациясендә җиңүче, "Иделем акчарлагы-2009" яшь язучылар бәйгесендә кызыксындыру бүләгенә лаек була. 2009 елда "Илһамлы каләм" конкурсында уңышлы дип табылган иң яхшы публицистик әсәр өчен III урынны яулый. "Шүрәле" — нигез ташы Кайсыбыз гына мультфильмнар карарга яратмый икән? Бүген кибет киштәләрендә маҗараларның иге-чиге юк: СССРда төшерелгәннәрдән алып Голливудныкына чаклы. Элек "Микки-Маус", "Ну, погоди!", "Крокодил Гена белән Чебурашка"ны мөкиббән китеп карасак, бүген аларны "Шрэк", "Мадагаскар", "Ледниковый период" ише мультиклар кысрыклады. Уолт Дисней да бертуктамыйча "мультфильмнар" мичендә төрледән-төрле әкиятләр "кыздыра". Тик безнекеләр дә сынатмый, америкалыларга йодрык күрсәтеп, үзебезнең мультфильмнарыбызны камилләштерә. Әнә бит "Ну, погоди!"ның да берничә яңа сериясе чыкты. Әмма "зур күзле", "зур колаклы" америкалылар бар нәрсәне күреп, ишетеп торалар, "Ну, погоди!"ның яңа серияләренә ияреп, "Том һәм Джерри"ның яңа, әмма кино өлешләрен төшерергә исәплиләр. Warner Brosers кинокомпаниясе "Том һәм Джерри"ны кино рәвешендә торгызырга исәпли. Анда песи белән тычканның танышулары, беренче низаглары һәм ирексез дуслыклары турында сөйләнер дип көтелә. Сценарийның авторы Эрик Грэвнинг әйтүенчә, Том һәм Джерри Чикаго урамнары буйлап сәяхәт кылганда адашып калалар һәм үз көннәрен үзләре күрәләр. Фильм заманча технологияләр һәм сирәк кулланыла торган CGI-образлар белән үрелеп бара. Warner Brosers мультфильм һәм кино алымнарын бергә кушуны беренче тапкыр гына кулланмый. Берничә ел элек кинотеатрларда шушы ук жанрда керемнәре 400 миллион доллардан да артып киткән "СкубиДу" мультфильмлы киносы чыкты. Ни өчендер, без Голливуд, Warner Brosers иҗат җимешләрен авызларыбызны ачып, тын да алмыйча карап утырабыз; ә нишләп америкалылар безнең мультфильмнарны шул халәттә карамый икән? Америка телеканалына инглиз теленә тәрҗемә ителгән "Смешариклар"дан тыш, Россиядә чыгарылган бүтән мультфильм хакында беләләрме икән? Юк, чөнки бездә Уолт Дисней кебек тәүлек саен сугарып торучы бернинди үзәк, алар өчен кызыксындыру чаралары юк. Соңгы арада гына тамашачы мәхәббәтен Алеша Попович, Добрыня Никитич һәм Илья Муромец турында төшерелгән бик шаян, юморга бай мультфильмнарына бар көчен салган "Мельница" компаниясе яулый башлады, әмма ул шундук туктап калды. Безнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы һәрвакыт: "Киләчәк — сезнең кулда!"— ди, ә безнекеләр кеткелдәүдән башка бернәрсә әйтә алмыйлар. Укытучыбыз шушы сүзләрне әйткәндә, бәлки, мультфильмнарның киләчәге турында да кайгырадыр? Бүгенге заман балалары, үсмерләр фантазиягә бик бай. Газета-журналларда табак-табак әкиятләр, хикәяләр басыла, тик шул әкият-хикәяләрдән читкә чыкканнары юк, чөнки аларга этәргеч бирүче юк. Газета-журналлар ел әйләнәсендә иң яхшы мультфильм сценарие кебек конкурс оештырсалар, печән кибәненнән энә табылгандай, яңа исемнәр балкып чыгуы да ихтимал. Бүгенге көндә Татарстанда Шүрәле турында анимацион мультфильм төшерелде, анысы да тиктомалдан гына килеп чыкмады, ә "Алтын мөнбәр" фестивале кысаларында әзерләнде. Бәлки, "Шүрәле" Татарстан мультфильмнарының нигез ташы булыр, бер ун елдан рәхәтләнеп, саф татар телендә "штампланган" маҗаралар карау бәхетенә ирешербез. Кыскасы, мультфильмнар индустриясе — безнең кулда! Уймактан акча чыга-1 "Уеннан уймак чыга" дигән мәкаль белән тулысынча килешәм, әмма "уймактан да уен чыга" кайчагында. Сүзем, кешеләрне алдап, акча эшләүче уймакчылар хакында. Беркөнне сеңлем белән авылга җыендык. Автобусыбыз кузгалырга берәр сәгать чамасы вакыт бар. Эскәмиягә утырдык. Шулвакыт яныбызга 30—35 яшьләрдәге бер ир-ат килде дә тактага өч бертөрле стакан куйды. Кулында — кечкенә шар. Имеш, шарның кайсы стаканда икәнлеген әйтүче акча отачак. Алдан ук әзерләнгән шигъри юллар белән үзенә халыкны чакыра башлады бу. Алтмышлар тирәсендәге пеләш башлы бер бабай, шарның кайсы стакан астында икәнен әйтеп, бармагы белән төртте. Уенда катнашам дисәң, "йөз"легеңне күрсәтәсең дә уймакка төртәсең. Җавабың дөрес булса, уймакчы сиңа йөз тәңкәсен бирә. Пеләш башка тагын бәхет елмайды. Җыелган халык арасыннан 35 яшьләр чамасындагы бер хатын да тәвәккәлләргә булды һәм уймакчының "йөз"леген кесәсенә шудырды. Җиңүчеләргә читтән кызыгып карап торган егет: "Бу уенда теләсә кем катнаша аламы?" — дип сорады. Уймакчы әллә нинди кызыклы шигырьләр белән җавап кайтарды: "Әлбәттә, теләсә кем!" — диде. Менә хикмәт — бу егет тә 100 тәңкәгә баеды. Бераздан уенга бер хәерче студент чыкты, ләкин шарның кайсы стаканда икәнлеген дөрес әйтә алмаганлыктан, акчасын уймакчыга бирде. Уенда катнашучылар ишәйде. Тамашада яңа йөзләр күренде. Безгә танышлардан — пеләш баш һәм 35 яшьлек хатын. 35 яшьлек бу юлы 100 сумга түгел, ә 500гә баеды. Башкалар да катнашып карады, әмма ахыр чиктә һәрберсенә отып алган һәм кесәләрендә булган акчалары белән саубуллашырга туры килде. Без сеңлем белән кеткелдәп куйдык та килеп туктаган автобусыбызга ашыктык. Уймактан акча чыга-2 "Уймактан акча чыга-1" дигән язмамда уймакчыларның бизнесы турында өстән-өстән генә язганмын икән. Әллә игътибарсыз булганмын, әллә "уймакчылар театры" артистлары иҗади ялда булган инде. Көзге каникулда авылга кайтканда, Чаллы вокзалында яңадан теге уймакчылар "каршы алдылар". Бу юлы артистлар ишәйгән, кайберләре хәтта рольләре белән алмашынган. Әмма җәйгеләре, "пеләш баш"тан кала, эштән киткән, ахрысы. Теге уймакчы хәзер бизнесмен булып киенгән, ә аның урынында — ябык рус ир-ат. Пеләш башлы бабай "пеләш баш" түгел инде, ә "кепка баш". Ул кырыйдан гына карап тора, уңай җай чыккач яисә кызыксынучылар булмаса, уймакның кайсы стаканда икәнлеген күрсәтеп, һәрвакыт акчалы була. "Уймакчылар" труппасына тагы бер, әмма ябык бабай өстәлгән. Спортивка кигән, башында — бейсболка, кулында — пакет. Хатын-кыз кебек әрле-бирле кычкырып йөри, җиңелгән барлык катнашучыларны юата. Уймакчыны "Нигә болай иттең, нигә тегеләй эшләдең?" дип ачулана, янәсе. Вазифасы шулдыр. Соңыннан бу эшкә сыра эчеп торучы 25 яшьлек егет килеп кушылды, шулай ук баеп китте. Ябык бабай моны мактый, имеш, башкаларга да бәхетләрен сынап карарга киңәш итә. Алга таба озын сапоги, кыска куртка кигән, паровоз сыман тәмәке "суыручы" 20 яшьләр тирәсендәге гүзәл зат та, үзенә беркемнең игътибарын җәлеп итмичә, уймакчының 500леген "каптырды". Спектакльне элекке авыл мичкәсен хәтерләткән зур, түм-түгәрәк, кәкре борынлы ике грузин тәмамладылар. Бер-берсен әле хурлыйлар, әле хуплыйлар, ахыр чиктә икесенең дә урамында бәйрәм. Кырык минутлык тамашадан соң антракт башланды, ахрысы. "Актёрлар" берәм-берәм бер юнәлеш буенча таралыштылар, тик "кепка баш" кына автобус көтүчеләр белән калды. Ни өчен икәнен шундук абайладым. "Тамашачыларны" күзли: кемнәр китә, кемнәр килә...иске "тамашачылар" яңалары белән алышынгач, "кепка" тегеләргә сигнал биреп, спектакльнең икенче өлеше башлана. Мин бер почмакка постым. Алай да "бизнесмен" белән "кепка баш" миңа кырын карап йөрделәр. Бу юлы уймакчы — кәкре борынның берсе, икенчесе әле юк. Эшне теге көнне уймакчы вазифасын башкарган абзый башлап җибәрде. Нәтиҗәсен язып та торасы түгел...сыра тоткан 25 яшьлек егет егерме минут эчендә хатынлы һәм балалы булырга өлгергән. Биш минут басып торганнан соң башта үзе, аннан хатыны, шулай алмашынып, кесәләре акча белән шыпылдап тулгандыр инде. Ябык бабай хезмәтеннән читкә тайпылмый: акыра-бакыра, чүт сугышмый... менә инде икенче "кәкре борын"ның чыгышы. Ул, һаман аю тавышлары чыгарып, уймакчы белән сүз кубара һәм, могҗиза рәвешендә, кесәсенә бертуктамыйча акча шудыра. Беренче чыгышка караганда, икенчесендә "гади" тамашачылар күбрәк иде. Чит кешеләр катнашса, бөтен "артистлар" шуңа ябырылалар: әйтерсең боларга уймакның кайсы стаканда икәнлеге бик кызык. Вокзалда микрофоннан: "Отышлы уеннарда катнашмагыз!" — дип, күпме генә әйтсәләр дә, уймакчының "кармагы"на кабучылар бихисап иде. Театр тамашасы кызганнан-кыза башлады, тик кызыклы мизгелдә автобусым килде. Иң мөһиме: ниһаять, шушы "банда"ның эшләү асылына төшендем, башкасы кызык та түгел... ИБРАҺИМОВА ЭНҖЕ РАШАТ КЫЗЫ 1992 елның 3 декабрендә Казан шәһәрендә туган. Казан шәһәре Яңа Савин районы 155 нче гимназиянең 10 нчы А сыйныфында белем ала. Иҗат дөньясына 2006 елда килеп керә. Беренче мәкаләсе ("Бабай, бал кортлары һәм мин") "Ялкын" журналының май санында басыла. 2007 елның җәеннән "Ялкын" журналының үсмерләр редколлегиясе әгъзасы булып санала. Энҗе — 155 нче гимна-зиядә чыгып килә торган "Без булдырабыз!" газетасының авторы һәм баш редакторы. Татар әдипләреннән Гаяз Исхакый, Мөхәммәт Мәһдиев, Фәнис Яруллин, рус һәм чит ил язучыларыннан Джоан Роулинг, Джуд Деверо, Омар Хайям, Саки, Гончаровларның әсәрләрен яратып укый. 2008 елда Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Республикада авыл хуҗалыгы темасын яктыртучы журналистлар арасында уздырылган конкурста "Аграр журналистиканың яшь хәбәр-чесе" номинациясендә II дәрәҗә диплом, 2009 елда "Илһамлы каләм" әдәби әсәрләр конкурсында уңышлы дип табылган иң яхшы чәчмә әсәр өчен I дәрәҗә диплом белән бүләкләнә. Качу Язмыш юләрлекләренә мең рәхмәт! Язгы көннәрнең берсендә Айдар белән Илгизәр авыл бакчасында учак ягып, гәпләшеп, балачакларын искә төшереп утыралар... Алар инде хәзер уйнап, дөньяларын онытып йөргән хыялый малайлар түгел... Айдар самолетлар белән эш итә, ул — "первоклассный летчик"! Франция, Норвегия, Польша, Австрия, Люксембург, Дания, Швейцария өсләреннән оча ул. Илгизәр исә шәһәр администрациясе ярдәме белән үзенең балалар йортын ачты. Иң мөһиме, ул һәрбер балага үз мәхәббәтен бирергә онытмый, кечкенәдән балалар арасында дуслык дигән төшенчәнең ни дәрәҗәдә мөһим икәнен аңга сеңдерергә тырыша... — Айдар, син шул вакытта, лагерьга бармыйча, без синең белән танышмаган һәм бергә качмаган булсак, нишләп беткән булыр идем мин, ә? — Синме?.. Һәй, дустым, язмыш дигән әйбер бар. Мин бармаган булсам, син качмаган булсаң, без хәзер учак каршында сөйләшеп утырмас идек! Ә шулай да кызык тормыш дигәннәре... Кызык... Әнә шулай башланган иде ул... Ул хәлләрдән соң күпме еллар узган, әмма барыбер маҗаралар хәтердән чыкмый!.. Беренче адреналин Ниһаять, болын буйлап барып, самолет әкрен генә һавага күтәрелә башлады... Выжылдап үтеп китүе булды, җирдә ике тәгәрмәч эзе матур гына сызылып калды... Сәгать кичке сигезләр тирәсе иде. Җәен авылда торып караганнар кичен табигатьнең нинди матурлыкка күмелгәнен белә, әлбәттә. Ул күктәге хозурлыкны күрсәгез!.. Кояш, кызарып, әкре-е-ен генә офыкка якынлашып килә. (Рәссам булсам, ике дә уйламыйча, шушы мизгелне шул урында туктатып торып, мәшһүр бер рәсем ясаган булыр идем.) Ә күк йөзенә, әйбәтләбрәк карасаң, төрле төстәге тасмалардан нурлар җәелгәнен күрәсең: зәңгәрсу, кызгылт-сары, алсу, яшькелт, шәмәхә... Әйтерсең лә салават күперен кояш тирәли офыкка җәеп салганнар... Бу гаҗәеп матурлыкка, кичке тынлыкка Айдарның күп тапкырлар сокланып карап торганы бар. Ләкин, шул тынлыкны самолетның мотор тавышы выжылдавы аркасында ишетмичә, бу гаҗәеп матурлыкны кошлар оча торган биеклектән күргәне юк иде әле! Ул арада самолет көчен җыя барды һәм бераздан инде биеклеккә юл тотты, үрдәк күлдә коенган шикелле, рәхәтләнеп шәфәкъ яктысында коена башлады. Тәрәзәдә һаман да шаян кояш нурлары уйный... Айдар шул вакыт аралыгында нинди генә хисләр тоярга өлгермәде. Ниндидер гаҗәпләнү, соклану, ирек, курку... һәм, гомумән әйткәндә, беренче көчле адреналин хисе тойды ул! Ярты секунд эчендә ул самолетның бар көчен үзендә сизде сыман. Биеккә күтәрелгән саен, үзен көчлерәк, ышанычлырак хис итте. Ә бераздан, хыялга бирелеп, үзен хәтта яшь киноактер итеп тә тойды. Имеш, кинолардагы кебек, самолетта бер мәшһүр шәһәр өстеннән очып бара, кулында яңа сценарий, кырыйда гример бутала... Ләкин Айдар киноактер түгел иде шул. Ул бары тик гап-гади тугыз яшьлек авыл малае, һәм ул кинолардагы кебек зур самолетта шәһәрләр гизми, ә арыш басуын агулый торган "кукурузник"та туган авылы өстеннән әйләнә иде... Биеклектән Айдарның үзе өчен зур булып тоелган авылы уч төбенә сыярлык булып кечерәйде. Самолетның кечкенә генә тәрәзәсенә ябышып, ул үзенең өен эзләргә кереште. Ләкин өйне табуы мөмкин түгел иде. Югарыдан аңа өйләр ниндидер вак фигуралар кебек күренде. Айдар, үзенең хыялларына чумып утырган арада, самолет әкренләп төшә дә башлады! Ә өйләр әкияттәге сыман тиз-тиз зурая башладылар... Ничек матур! Әле җирдән ерак булсалар да, аларны Айдарның уенчык шакмаклары белән чагыштырып булмый иде инде! Шунлыктан Айдар, янә үзенең яшькелт-кара күзләрен чекерәйтеп, кечкенә түгәрәк тәрәзәне күзләре белән тишәрдәй булып, өйләрен эзләргә кереште. Һәм, ниһаять, ул өен эзләп тә тапты. Айдарның йөзендәге эчкерсез шатлыкны күрсәгез... Калган өйләрдән аермалы буларак, Айдарларның түбәләре куе зәңгәр төстә булып чыкты! Тора-бара уенчык "шакмаклар", зураеп, матур, җыйнак, төрле төсләргә буялган татар өйләренә әверелде, ә болытлар элеккечә югарыда, куып тотмаслык биеклектә әкрен генә йөзә бирделәр... Инде бөтенләй җиргә төшеп туктап, мотор тавышы тынгач, Айдар кинәт моңсуланып калды. Чөнки болытлар аның өчен еракта; күңелдә уянган соклану хисе дә, ирек тә, әйтеп бирә алмаслык адреналин да юкка чыккан иде. Тик аның самолетта очканын ишеткән дусларының көнләшүле йөзләрен күз алдына китергәч, эчтән генә сөенеп куйды. Авылларындагы малайлар арасыннан аңа гына елмайган бит ул бәхет! Ул гына кошлар белән беррәттән "очкан", ул гына болытлар биеклегенә күтәрелү бәхетенә ирешкән... Эх-х, нинди күңел күтәргеч рәхәт уйлар! "Марат белән Рәмиснең күзе шар булыр инде, малай, әйтеп салгач. Төкерекләрен йотып утырырлар, мин очканны сөйләгәндә",— дип уйлап куйды Айдар. Самолеттан төшү белән, ул беренче эш итеп "тимер кошның" хуҗасы Илшат абыйсына рәхмәт әйтергә кереште. Берәр кырыс бәгырьлерәк кеше булган булса, уйлап та бирмәгән булыр иде инде Айдарны. Ләкин Илшат абыйсы аларның гаилә дусты булудан тыш, әле киң күңелле, мәрхәмәтле кеше дә булып чыкты. Айдар, иптәшләре "сәпиттә" йөрми микән дип, басу кырындагы урман полосасына йөгерде. Кояш батканын еш кына шунда карарга ярата иде алар. Ә бүген кояшның, ут кебек кызарып, төрле төсләргә күмелгән чагын ул югарыдан күрде. Шул мизгелләрне искә төшерү белән, күңелгә җылылык бөркелде. Ләкин малайлар полосадан күптән киткән иде. Ә бит чыннан да... Кояш инде баткан! Бары тик кызгылт-сары нурлар гына уйнауларыннан туймаган... Кинәт Айдарның кылт итеп иртәгә Казанга китәсе исенә төште. Ничек аны оныткан ул?.. Шайтан алгыры! Аны-моны уйлап тормыйча, Айдар туп-туры өйләренә йөгерде. Тугыз ел буена ятланып беткән сукмаклар. Менә Фатыйма әбинең ике тәрәзәле иске йорты, кичәге яңгырдан соң былчыракка баткан Айнурлар тыкрыгы, Лилияләр бакчасы... һәм менә ул өйдә. Өйгә җитәрәк, орышачакларын чамалап, акланып әйтер сүзләрен уйлый башлады... Капкадан ул, җитди һәм ашыккан кыяфәт ясап, очып ук керде. Ләкин җитдилеге җитми калды, бусагадан атлап сүз әйтергә өлгермәде, әнисе тирги дә башлады. Айдарның йөзеннән исә ясалма җитдилек шуып төшеп, башы гаепле генә аска иелде... Шуңа да карамастан Айдарның кәефе төшмәде. Бүгенге хатирәләрен ул бернигә дә алыштырмас иде! Җитмәсә, әнисенең табада кызган коймак кебек бераз чыжлагач суыначагын белә иде ул! Айдарның сиземлеге чынга ашып, әнисе бераз йомшаргач, ул әбисенең тәмле кабартмалары белән чәй эчеп алды. Әтисе аңа артык сүз күтәрмәде. Күрәсең, әнисеннән ишеткәннәр малай өчен болай да артык дип уйлагандыр. Әйберләр инде тутырылган, "чимаданнар" әзер иде. Бары тик ятып йоклыйсы гына... Тиз генә йокыга китәр кебек тоелса да, уйлар ирек бир-мәде аңа. Баштан ул самолетта очкан ләззәтле минутларын искә төшереп уйлап ятты. Аннан соң бөек Казан каласы белән беренче очрашуны күз алдына китерде. Нинди икән соң ул Казан, ә? Бөек Казан каласы... Эх, алда үзен нинди мавыктыргыч хәлләр көтәсен Айдар күз алдына да китерми иде шул әле. Шулай хыяллана-хыяллана, ул әкрен генә йокыга чумды. Ә төшендә аның уйлары чуалды һәм ул үзен зур самолетта кичке Казан өстеннән болытларны ерта-ерта очып барганын күрде... Мин бит бүген Казанга барам! Күктә инде йолдызлар сүнгән, офык тирәли кызгылт-сары нурлар йөгергәли. Күп тә үтмәс, ай эреп юк булыр, ә офыктан салмак кына кояш килеп чыгар... Бүген дә Айдарлар авылында шулай матур таң атты. Бу вакытта әле күпчелек халык йоклый. Авылда тынлык хөкем сөрә. Бер уйлаганда, нинди матур вакыт! Урамда бары тик сандугачлар һәм чикерткәләр тавышы гына ишетелә. Ләкин авыл әтәчләренең "кикрикүк" диюләре белән, авыл халкына җан өрелгән кебек була. Хатын-кызлар чиләкләрен шылтыратып сыер саварга ашыга, терлекне көтүгә куалар, ирләр, тракторларын кабызып, кайсы басуга, кайсы кая таралыша... Айдарның дәү әнисе Мөнирә әби дә, әтәч кычкыруга, көн дә солдат сыман торып утыра. Югыйсә өйдәге бар эшне улы белән килене эшләп тора, инде вак-төяк эшләргә оныгы да булышкалый. Әмма әбекәй гомере буе бервакытта торып күнеккән инде. Нишләтәсең?.. Торып, бакчаларны бер айкап, карап кергәннән соң, "яшьләргә" чәй өлгертә. Аннан соң гына иркәләп оныгын уята. Ләкин бүген өйдәгеләрнең һәммәсенә дә графиктан аз гына тайпылырга туры килде. Бүген Айдар Казанга лагерьга китәргә тиеш. Шунлыктан Мөнирә әбигә, жәлләп булса да, Айдарны иртәрәк уятырга туры килде... Мөнирә әби оныгына, кара-кучкыл тәнле булганга, яратып "Шомырт" дип дәшә. — Шомырт улым, торасыңмы?.. Бүген иртән кояш түгәрәк түгел, шакмак булып туды. Шомырт... Тор тизрәк, дим! Атусам күрми каласың. Улым, дим! — Әби-и-и-и... минем бик мөһим эше-е-е-е-м бар... Мин йоклы-ы-ы-йм! Ә синең ялган шакмак кояшыңны карыйм дип, мин башка сикереп тормаячакмын. Беренчедә укыганда, өчпочмагы белән бер алдаган идең. Мин инде кечкенә түгел бит! — Ярар!.. Ә Казанга кем бара бүген? Әллә Казан да кирәкмиме? — Нинди Казан?.. Әби... Казан? Тучны бит! Әби! Әби! Әбекәем! Мин бит бүген Казанга бара-а-а-ам! Шомырт, сикереп торып, әбисен тиз генә кочаклап алды да урамга чыгып йөгерде! Үзенең кичерешләре турында ул бар җиһанга белдертергә тели иде. Ишектән йөгереп чыкты да бакчага атылды. Аның йөгерүеннән мескен әтәчтавыклар пыран-заран килеп беттеләр. Песие Шаян да, аягын ялап утырган җиреннән арынып, колакларын тырпайтып, Айдарга аптырап карап калды! Шулай итеп, юынып, киенеп чәй эчеп утырганда, Шамил абыйсы белән туган апасы да килеп төштеләр! Әбисе орышса да, майлы күмәчен тиз генә авызына бөкләп тутырды да сумкасын алырга йөгерде! Ул арада әбисе, йөгереп килеп, Айдарның куен кесәсенә бертуган Әлфия апасының адресы язылган кәгазьне тыгып куярга өлгерде: — Айдар, кара аны, кирәге чыкса, куен кесәңдә апаңның адресы бар. Югалтма! Айдар, әти-әнисе һәм яраткан дәү әнисе белән хушлашып, әнисе ике ай буе тукыган сүзләрен кыска вариантта тагын бер кат кабатлап чыгып, Айдарны унбиш тапкыр кочаклап үпкәч кенә, ул абыйсы һәм туган апасы белән бөек Казан каласына юлга чыкты... Айдарның абыйсы Шамил һәм туганнан туган апасы Гөлнара күптәннән Казанда яшиләр. Җәен абыйсы пионерлагерьда завхоз булып эшли. Шунлыктан яраткан энекәшенә лагерьда ял итүне тәкъдим итте дә инде. Әти-әнисе ризалык биргәч, Айдарның шатланганын күрсәгез... Тычкан тотып кергән песие Шаян сыман иде ул! Шул көннән бирле хыялларында ул гел Казанны күз алдына китереп йөрде. Әтисе былтыр Айдарның туган көненә Ленин бабасы турында китап бүләк иткән иде. Ул китапта Айдар Казан урамнарының күренешләрен тапты. Яңгыр явып үткәннән соң төшерелгән сурәтләрдә Казан асфальтлары көзге сыман ялтырыйлар. Айдар ул битләрне янә һәм янә карады... Һәм менә ул зарыгып көткән мизгел җитеп тә килә. Малай абыйсы һәм апасы белән арбада, селкенә-селкенә, пристаньга таба юл тота... Виктория басуы да була икән! Дыңгыр-дыңгыр килеп арбада барганда, Айдарга аз гына моңсу булып китте. Таныш өйләр, таныш тыкрыклар бар да артта калып бара. Өй кырыенда "сәпитен" рәтләп торган дусты Маратка кул болгады, оялып кына күрше Лилиягә елмайды, капка төбендәге эскәмиядә утырып торган Шәмсенур әбигә дә олыларча баш селкеп узды ул... Авылны чыгып беткәч, киң кырлар, озын урман полосалары башланды. Айдар юл буе Казан урамнарын күз алдына китереп барды... Бераз баргач, алда иксез-чиксез дәрья күренде. Айдарның беркайчан да мондый дәрья күргәне юк иде әле. Бары тик китаплардан укып, олылардан ишеткәне генә бар. Ерактагы киң Кама елгасы Айдарга диңгез булып күренде. Менәменә өскә ишелеп төшеп, юып алып китәр төсле... Озакламый алар пристаньга килеп тә җиттеләр. Пристань янына инде шактый кеше җыелган... Айдарның моңарчы районнан ары ерак киткәне юк. Чит җир, чит кешеләр... Кыскасы, ул үзе дә сизмәстән күзәтергә тотынды... Читтәрәк кечкенә улы белән бер яшь әни басып тора. Малай бигрәкләр дә кыбырсык, уңай вакыт туры килүгә, әнисенең кулыннан ычкына да яр буена йөгерергә тотына. Айдар күзен икенче якка ташлады. Озын гына эскәмиядә әби белән бабай утыралар. Бабай карап торышка бик кызу кешегә охшаган. Кулларын болгый-болгый әбекәйгә нәрсәдәндер зарлана иде. Ә әби исә, җилкәсеннән сыйпый-сыйпый, картын тынычландырып маташа... Ярның икенче башында җитди генә киенгән биш-алты егет басып тора. Һәм, Айдарның чамалавы буенча, барысы да кырыйдарак басып торган ике чибәр кыз турында гәп саталар. Айдар әле тагын пристань халкын күзәтеп торыр иде, тик аны җизнәсе чакырып алды... Кызык кеше ул Шамил абый. Ләкин кайчакларда уйламыйча эш йөртә торган гадәте бар аның... — Энекәш, мин монда якында гына виктория басуын беләм, әйдә, теплоход килгәнче, бераз авыз итеп киләбез! — дип эндәште ул Айдарга. Айдарның күз алдына кып-кызыл җиләкләр килеп басу белән, ике дә уйламыйча ризалашты. Шулай итеп, Гөлнара апасы, газета укып, онытылып киткән арада, Шамил абыйсы, Айдарны җитәкләп, шыпырт кына виктория басуына юнәлде. Айдарның, виктория басуын күрүгә, күзләре шакмак була язды. Аның дөньяда шундый зур виктория басуы бардыр дип уйлаганы да юк иде хәтта. Алар абыйсы белән берәм-берәм кызарып пешкән җиләкләрне авызларына җыя башладылар... Кинәт, җир астыннан чыккан кебек, алар каршына атка атланган ике "гвардеец" килеп басты: — Ни хакыгыз бар? — диде берсе, яшелле-зәңгәрле тавышы белән. — Без... Егетләр, без бит урларга дип килмәдек. Без теплоход көтеп торабыз. Энекәшне генә сыйламакчы идем. Шушындый кыр хәтле җирдән биш-алты виктория генә алу... бер тамчы су кебек кенә бит инде. Сез нәрсә?.. — диде Шамил абыйсы, елмаеп. — Биш-алты, дисең!.. Әйдә, тор, киттек! Кечкенә Айдар виктория тулы басу уртасында берьялгызы басып калды... Аның башына килгән беренче уй абыйсын коткару иде. Кечкенә генә булса да, кыюлык кайбер олы кешеләрнекенә караганда да күбрәк иде аңарда! Атлар чабып киткән тузанлы юлдан ул бар көченә йөгерергә тотынды. Байтак кына йөгергәч, ул бер кечкенә генә караңгы бинаны күреп туктап калды. Чынлап та, бинаның уң ягында баягы ике ат үлән ашап тора. Айдар шатланырга да, еларга да белмәде. Вак-вак атлап, шүрләп кенә әлеге караңгы бинага керергә булды. Ишекне ачканда, Айдарның йөрәге сикереп чыгардай булып тибә иде. Беренче бүлмәдә беркем юк, ләкин каядыр якында гына кемнәрнеңдер сөйләшүе ишетелә. Якынрак барган саен, сөйләшкән кешеләрнең тавышы күбрәк аңлашыла башлады. Әңгәмәдәшләрнең берсе абыйсы икәненә тәгаен төшенгәч, ул, бүлмәгә йөгереп кереп, аңа ташланды. — Мин аны сезгә беркайчан да бирмәячәкмен,— дип кычкырды ул "гвардеецларга".— Сезнең бер хакыгыз да юк. Ул бит бары тик мине... мине сыйларга гына теләгән иде... Айдарның күзләреннән яшьләр акты... Ул, әлбәттә, кечкенә башы белән вакыйганың асылын аңлап бетерми иде. Бер сүз татарча белмәгән кырыс "гвардеецлар" Айдарның чын күңелдән әйткән сүзләреннән көлделәр генә. Айдарның җизнәсен җибәрү аларның уйларында да юк кебек тоелды. Шамил абыйсы, Айдарны якынрак чакырып китереп, колагына пышылдады. "Энем, мине моннан штраф түләтмичә җибәрмәячәкләр, ә миндә бер тиен дә акча юк. Бар, Айдар, йөгереп кенә Гөлнара апаңны алып кил. Шунсыз булмас...— диде ул һәм, Айдарның күзләреннән агып төшкән алма хәтле яшьләрен кулы белән сөртеп, башы белән әкрен генә ишеккә күрсәтте. Айдар ишектән ук кебек атылып чыгып китте. Аның йөрәге абыйсы өчен әрни иде. Ул, һичшиксез, Гөлнара апасын табып китерергә тиеш. Ләкин аны ничек табарга икәнен ул белми иде. Пристаньга хәтле байтак барасы бар. Йөгерү белән беррәттән, ул килгән юлын исенә төшереп барды. Кайсыбер җирләрне хәтерләп үк бетермәсә дә, ул йөгерүеннән туктамады. Сиземләве белән борыла иде ул борылышлардан. Аның колагына, кайтаваз кебек, "гвардеецларның" зәһәр көлүләре ишетелгәндәй булды. Шул көлүне ишеткән саен, ул тизрәк чабарга тырышты. Виктория басуы күренгәч, шатлыгы эченә сыймады. Инде алга таба ул юлны әйбәт хәтерли иде! Һәм менә ул янә пристаньда... Бер мизгелгә туктап, як-якка күз йөртеп алды. Пристаньның уң ягында нишләргә белмичә чабып йөргән Гөлнара апасы күренде. Ул шатлана-шатлана Гөлнара апасына таба йөгерде. Биш секунд эчендә Айдар, вакыйганы аңлатып, абыйсы әйтергә кушкан сүзләрне әйтеп салды. Гөлнара ханым аптырап калмады. Күрәсең, абыйсы белән мондый хәл инде беренче тапкыр гына түгел. Аның йөрәге нидер сизенгән сыман иде. Айдар, апасын җитәкләп, абыйсы тоткында калган бинага таба йөгерде... Бәхеткә, Гөлнара апасы төшеп калганнардан түгел булып чыкты. Килеп җитү белән ул, "гвардеецларга" бер-ике русча җөмлә әйтеп, өстәлгә кәгазь акча тондырды. Айдар, туган апасының нәрсә әйткәнен аңламаса да, эченнән бик шат иде. Чөнки берничә минуттан Шамил абыйсын азат та иттеләр. Ләкин егерме минут элек киткән пароходны гына кире кайтарып булмаячак. Ничек Казанга барып җитәргә? Айдарның өзелеп-өзелеп көткән Казан белән очрашуы барып чыкмас микәнни?.. Төшләр чынга аша... Күк йөзендә әрле-бирле акчарлаклар оча... Дулкыннар бер-бер артлы ярга килеп бәрелә... Борынга елга исе кереп тула... Матур табигать күренеше! Шул пейзажны бозып, пристаньда бары тик өч кеше басып тора. Ул да булса гаепле Шамил абзый, ачуы чыккан Гөлнара апа һәм күзләре билгесезлек белән мөлдерәмә тулган Айдар! Казанга көненә бары бер генә рейс йөри. Һәм ул инде киткән. Ничек Казанга барып җитәргә? Ничек? Билгесезлек кешене картайта, дип юкка гына әйтмәгәннәр икән... Шул билгесезлеккә чумып, нишләргә белми утырганда, кинәт күктән ниндидер улау ишетелә башлый. Айдар аңа күзен алмый карап тора... Самолет җиргә якынайган саен, ачыграк күренә бара. Йә Хода, бу бит Айдар очкан "кукурузник"! Айдар, аны-моны уйламыйча, ыргылып, самолет төшкән якындагы басуга йөгерде. Самолет тәрәзәсеннән Илшат абыйсының таныш йөзе күренә иде. Килеп җитәрәк, Илшат абыйсы да Айдарны танып алды. Айдарның әтисе белән Илшат абыйсы күптәнге һәм якын дуслар иделәр. Шуңа күрә Айдар да Илшат абыйсын кечкенәдән белә. Илшат абыйсы, кунакка кергәндә, самолетлар очканда булган төрле кызыклы хәлләр турында күп сөйли. Ә Айдар һәрчак исе китеп шуларны тыңлый. Уенчыклары арасында да аның машиналарга караганда самолетлары күбрәк. Аның күңелендә кечкенәдән самолетларга карата ниндидер мәхәббәт арта килде. Әтисе дә аңа олыларча: "Менә, улым, үскәч десантник булырсың!"— дия иде. Менә бүген дә самолет күргәч, ул эреп кит-те. Илшат абыйсы белән кул биреп исәнләште: — Исәнмесез, Илшат абый, сез монда нишләп йөрисез? — диде ул, кыюланып. — Сәлам, Айдар. Мине монда тагын эш белән пристань янындагы бодай басуын агуларга җибәрделәр. Ә менә син монда нинди язмышлар белән килеп эләктең? Ник өйдә түгел? — Мин бүген абый һәм туган апам белән Казанга китәргә тиеш идем. Ләкин Казанга бара торган бердәнбер рейс китте... Инде менә нишләргә белми утырабыз... Икесе дә уйга чумдылар. Илшат абыйсы, уйларыннан аерылып, туп-туры "кукурузникка" төбәлде. — Телисеңме, мин сезне Казанга самолет белән илтәм? Бермәлгә Айдар үз колагына үзе ышанмады. — Безне?.. Самолет белән Казанга?.. Самолет белән??? — Әйе, "кукурузник" белән. Минем әле графикта бер буш көнем бар. Бу авыр түгел... Күрше Илнур бер канистра керосин тиеш иде. Менә шул. — Шәә-ә-п булыр иде бу, Илшат абый! — дип елмайды Айдар.— Әле хыялланып кына бетергән идем... — Беләм,— диде Илшат абыйсы, елмаеп. — Каян беләсез? — дип сорады Айдар, гаҗәпләнеп. — Синең йөзеңә чыккан бит ул. Күзләреңнән укыдым. Бар, әйдә, хыялый, апаң белән абыеңны чакыр! Дустының улы өчен, эшен калдырып, ярдәм итәргә әзер торган мөлаем, шәфкатьле кеше шул Илшат абыйсы!.. Болытлар, болытлар, болытлар! Ниһаять, алар Казанга очалар! Айдар пилот кабинасында, Илшат абыйсы янында бара. Бу инде иллюминатордан карап бару гына түгел... Айдарның алдында — зур тәрәзә. Ул җир өстеннән кош кебек оча сыман. Болытлар, болытлар, болытлар... Башка берни дә юк! Ләкин нинди хозурлык ул матурлыкны тоя белгән кешегә... Айдар өчен иң кызыгы җиргә төшү иде. Болытлар артта кала, җир якыная, ә зур-зур өйләр, биналар күз алдында әкияттәге сыман зураялар... Менә күптән көтелгән мизгел — Айдар Казан җирендә басып тора, Казан һавасын сулый... Бу — изге җир. Бу бит — бабалар җире, элеккеге Казан ханлыгы җире. Дәү әнисе аңа кечкенәдән Казан турында төрле риваятьләр сөйләгәне бар. Сулаган һавасы да башкача сыман. Илшат абыйсы Айдар һәм аның туганнарын Казан читендәрәк төшерде. Чөнки нәкъ менә шунда самолетларның "өйләре" урнашкан. Айдар белән Шамил абыйсы Илшатка чын күңелдән рәхмәтләрен белдерделәр. Бигрәк тә Айдар рәхмәтле очучы абыйсына. Моннан да шәбрәк юл булырга мөмкин түгел аның өчен. Рәхмәт әйтеп хушлашкач, Илшат абыйсы кире очып китте. Ә Айдар исә Гөлнара апасы һәм Шамил абыйсы белән юлга таба киттеләр. Ниндидер билгесезлек борчыды Айдарны. Ләкин шул ук вакытта күңеленә яңа тәэсирләр рәхәтлек бирә иде. Алар лагерьга таба юнәлделәр... Үрмәкүчле салкын иртә... Алар лагерьга төнлә килеп төштеләр. Шамил абыйсына, хуҗалык эшләре мөдире буларак, узган ел аерым өй бирелгән иде. Шунлыктан алар, җәй җитүгә, гаиләләре белән лагерь территориясендә саф һавада ял итәргә булдылар... Кайтып кереп әйберләрне урнаштыргач, Шамил абый Айдарны әкрен генә караватка яткырды. Гөлнара апасы ул арада тиз генә чәй хәстәрләп алды. Чәй эчкәндә Шамил абыйсы: — Эй Гөлнара, шәп булды әле бу! Безнекеләргә дә Айдар белән күңелле булыр! Шәп булды әле бу, шәп булды! Гөлнара апа иренең киң күңелле һәм бер тиендәй гади икәнен белә. Һәм иренең әтисе ягыннан абыйсының малаен, артык тамакны ашатып ятарга да җыенмый... — Шамил, малай русча начар белә, аңа аралашу кирәк. Нинди лагерь инде ул, отряд тормышы белән яшәмәгәч? Син нәрсә? — диде ул, ихлас булырга тырышып! — Дөрес... Анысы да бар... Чыннан да, Гөлнара, шулай итик без аны! Безгә кереп-чыгып йөрер, дуслар табар! — Канишны! Бар, Айдарны берәр буш урын булган отрядка билгелә. Иртән лагерьда уянса, үзенә үк күңелле булыр! Шамил абзый, тугры эт кебек, хатынын тыңлап, Айдарны күтәреп, беренче отрядның бер буш караватына китереп салды. Җитмәсә әле, шатланып, "ярый әле уятмадым" дип, аяк очларына гына басып чыгып шылды... Иртән Айдар салкын тимер караватта, битендә әкрен генә үрмәләгән үрмәкүчтән уянып китте... Әнисе үрмәкүчләрне үтерергә ярамый дигәннән, кулы белән әкрен генә үрмәкүчне алып куйды да, ашыга-ашыга, пәрәвезләрне битеннән сыпыра башлады. Аның бәргәләнүеннән тимер караватның күгәргән пружиналары, яшелле-зәңгәрле тавышлар чыгарып шыңшый башлады. Айдар, әтисе ясап биргән озын агач караваттан мондый тавышлар чыкмаганга, аңламыйча туктап калды... Гомумән, тавыш тынгач, Айдарның башына "...Кайда соң мин?.." дигән гади бер сорау килде. Караңгы зәңгәрсу пәрдәләр белән ябылган дәү-дәү тәрәзәләрнең читләреннән кояш нурлары керә башлады... Ә бер катлы юка тәрәзәнең ябылып бетмәгән форточкасыннан чыпчыкларның чыр-чу килеп сатулашканы ишетелеп тора иде... Айдарның күзләре тәрәзәдән каршы як стенага төште. Анда тезелеп киткән караватларда төрле яшьтәге малайлар йоклый. Кичәге вакыйгаларны искә төшереп, абыйсының лагерь турында сөйләгәннәрен башыннан кичереп, ул, шикләнеп кенә булса да, үзенең лагерьда икәнен аңлады! Дөресен генә әйткәндә, бу уй аңа артык рәхәтлек китермәде... Янә караватны җырлата-җырлата ятты ул... Һәм чыраена бәреп чыккан канәгатьсезлек белән, йокыга киткәнен сизми дә калды. Икенчесендә, Айдар инде үрмәкүчтән уянмады, аны малайларның өлкәнрәге, иңенә төртеп: — Эй, мальчик, ты кто? Ты что здесь потерял? — дип сорап уятты. — Мин... ни... теге... абыем белән килдем, ял итәргә... — диде Айдар, куркып кына. — Что он бормочет? На каком языке он говорит? — дип сорады "башлыклары" иптәшләреннән. — Мин авылдан, татар малае... Рус малайлары Айдардан шаркылдап, эчләрен тота-тота көлделәр... Аларның җансызлыгы, калганнарның "башлыкларына" ияреп, ни эшләгәннәрен аңламыйча ияреп көлүләре... салкынайта иде йөрәкне... Бер уйласаң, Айдар аларны, алар Айдарны аңламый! Айдарның йөрәге әрнүдән, күзеннән яшь бөртекләре тәгәрәргә торганда, ул үзенең чын татар малае икәнен исенә төшерде, бу җансыз рус малайларының аның өчен беркем булмауларын аңлап, бар көчен күкрәгенә җыйды да күз яшьләрен кире кертеп җибәрде! "Башлыклары" да төшеп калганнардан түгел иде. Уңай вакыттан файдаланып, Айдарның алдына чиләк белән чүпрәк китереп куйды! Янәсе, "Бар, идәнне юып ал!" Айдар, үзен кимсетелгән итеп хис итсә дә, идәнне ялт итеп юып алды. Янәсе, "Җебеп төшәр дип уйладыңмы?" Бирешергә һич тә җыенмый иде ул. Алай тәрбияләмәделәр аны! Бүлмәне җыештырып, урыннарны рәтләгәч, малайлар җыелышып каядыр киттеләр. Ахырдан бер малай ашыкмыйча гына Айдарны үзе белән әйдәде... Айдар да аларга иярде. Айдар отрядлары белән ашханәгә барганнарын аңлады. Бинага җитәрәк, алда барган вожатый: "Стой, раз, два! Справа по одному входить в столовую!"— дип кычкырды. Айдарны тагын рус телен белмәү харап итте... Барысы да туктап калды, ә Айдар, моны аңламыйча, алдындагы бер малайга килеп кадалды. Ул шулхәтле каты килеп бәрелде ки, аның борыныннан гөжләп кан ага башлады. Җитмәсә, килеп бәрелгәне дә "башлык" — Сережа иде... Алда басып торганнар, көлә-көлә, Айдарның бу ваемсызлыгы турында сөйләшә башладылар. Ләкин берсе дә, Айдар янына килеп, аңа ярдәм кулын сузарга ашыкмады. Бары тик баярак аны ашханәгә әйдәгән малай гына, шыпырт кына, арттан кулъяулыгын сузды. Ул арада калганнар берәм-берәм ашханәнең ачык ишекләреннән агыла башладылар... Борынын тотып булса да, Айдар да соңгы булып бу ишекләрдән алга атлады... Ашханәдә баягы малай, шыпырт кына, Айдар янына килеп утырды... Сөйләшеп киткәч, малайның исеме Илгизәр икәне беленде. Ул татар малае булып чыкты. Әй шатланды да соң Айдар, әйтерсең бу томана, бәгырьсез рус малайлары арасында туганын тапкан иде! Илгизәр Айдарга караганда бер яшькә өлкәнрәк булып чыкты. Ашаган арада, ул Айдарга лагерьда булган вакыйгаларны ап-ачык аңлатып бирде. — Монда малайлар акыллы, кешелекле үзе. Бар тәртипсезлекне Сережа болгатып ята. Аның әтисе — безнең лагерьның хуҗасы. Шуңа да ул, үзен дөньяның кендеге итеп тоеп, ни теләсә шуны эшләп йөри. Татарларны бигрәк тә яратмый ул малай актыгы. Минем Илгизәр икәнемне дә белми ул, Илюша дип йөртә. Ә мин үзем — детдом баласы. Барыр кешем, сыеныр җирем юк. Булса, Сережаның боерыкларын үтәп ятмыйча, күптән качкан булыр идем инде,— диде Илгизәр. "Качкан булыр идем... Качкан... Качкан..." Бу сүзләр ничектер аермачык ишетелде Айдарның колагына. Ул аларны уздырып җибәрергә тырышса да, аның йөрәге инде Илгизәр өчен дә әрни иде. Ләкин дәү әнисе кыю, түзем булырга өйрәтте. Аның алай тиз бирешергә хакы юк иде! Сережаның зәһәр планы Айдарның лагерьда булуына инде биш көн. Өч тапкыр ашау, кәефне күтәрми торган лагерь уеннары, йоклау... Көн дә бер хәл! Аның бердәнбер дусты — Илгизәр. Ашаганда бергә ашыйлар, сөйләшәләр, аерылганда бер-берсен белмәгән кебек, күз кысып таралыша иделәр. Абыйсына килгәндә, отрядка билгеләүдә Гөлнара апасының катнашы барлыгын чамалый иде Айдар. Шуңа да Шамил абыйсын гаепләми иде. Шамил абыйсын очратканда, теш арасыннан елмаеп: "Бар да әйбәт!"— дип үтеп китә иде. Шундый кичләрнең берсендә, гадәттәгечә Илгизәр белән утырып ашап таралышкач, Сережаның, яңа план уйлап табып, җыелыш җыюы турында билгеле булды... Ул тиз арада барлык малайларны да йокы бүлмәсенә җыйды. Ләкин Айдарга керергә рөхсәт юк иде... Айдар буш коридорда берүзе калды... Күңеленә ничектер салкын һәм моңсу булып китте аның. Кояшлы авыл тыкрыклары, беренче тапкыр атка утырулар, дуслары белән, чып-чын якын дуслары белән, "сәпиттә" йөрүләр, күрше Лилиянең елмаеп калулары... Барысы да күз алдыннан матур бер тасма булып сызылды... Ә ул арада бүлмәдә җитди сөйләшү бара иде. Аны сөйләшү дип тә атап булмый. Сережа сөйли, калганнар, шыпырт кына, боерыкларны тыңлап торалар. — Дуслар,— диде Сережа, зәһәр елмаеп.—Соңгы арада, миңа завхоз Шамил лагерь акчаларында коенып ята кебек тоела башлады. Аның яңа костюмы, кыяфәтсез эшләпәсе, күзлекләре...Ләкин, электрон сәгать белән чагыштырганда, ул чүпрәкләр мөһим түгел!— диде ул, бүлмәнең бер башыннан икенчесенә йөри-йөри. — Сезгә шулай тоелмыймы?! Кыскасы, мин ул сәгатьне... урларга булдым. Ә моны эшләр... (Бүлмәдә утырган малайларның йөрәкләре кысылып килгән төсле булды.) Моны күреп Сережа да көлеп куйды. — Сез түгел лә, тынычланыгыз! Моны теге яңа малай... ничек әле исеме... Айдар эшләр. Колагымның кыры белән эләктереп алдым, Шамил — аның абыйсы икән бит. Шуңа күрә бу аңа авыр булмас дип уйлыйм. Бер чәй эчәргә кергән арада, тиз генә чәлдереп алыр да берни булмагандай чыгып таяр. Ләкин әлегә ул минем планым турында белергә тиеш түгел! Аның башына нинди уйлар керәчәген кем белә?.. Аңлашылдымы? — Малайлар риза булып башларын селкеделәр. — Алайса, минем әйтер сүзем бетте! Бәдрәф кырыенда торган Айдарны кемдер җитез генә кулыннан тартып алды да бәдрәф артына сөйрәде. Бу Илгизәр булып чыкты... — Нишлисең? Ычкындың мәллә?— диде Айдар, коты алынып. — Мин ычкынмадым, ә менә синең ыскуры ычкынуың бар! Сережа яңа план уйлап тапкан. Аның башында бүген тагын бер куркыныч фикер дөньяга килгән. Ул синең абыеңның сәгатен урларга тели. — Ә минем моңа ни катнашым бар?.. — Синең катнашың туп-туры. Ул аны син-нән урлаттырмакчы була. Синнән, Айдар. Ишетәсеңме? Синнән! Айдар, бер мизгелгә Илгизәрнең әйткәннәрен ишетергә теләмәсә дә: — Нәрсә? Ул — шашкан! Мин моны эшләмәячәкмен! — Беләм. Ләкин бу урлауның мәгънәсе сәгатьтә генә түгел, Айдар. Син аңламадың. Әгәр дә син ул сәгатьне урласаң, ул сине компаниягә алачак. Юк икән... беттең генә. Кимсетүләр, үпкәләтүләр... кыйнауларга ул саран түгел, белеп тор! Төнлә Айдар бик озак уйланып ятты. "Белә идеме соң ул, Казанга барып, шундый "күңелле" хәлләргә юлыгасын?! Нигә шулай килеп чыкты соң? Нигә?.. Урлау... Мин моңа берничек тә бармаячакмын. Сережа типкәләп бетерсә дә... Юк! Мин карак түгел! Бу мәсьәләне чишүнең бары бер юлы гына бар... Ул — качу!.. Шундый уйлар белән Айдар ничек йокыга киткәнен дә сизми калган. Лагерьда сызылып таң ата. Тәрәзәнең караңгы пәрдәләреннән янә кояш нурлары сирпелә. Бу иртә ничектер җитдирәк башланып китте. Юынам дип, кранны ачып торганда, Айдар каршына кинәт Сережа килеп чыкты. Ул аңа, бер гаепсез күзләре белән карап, үзенең планын белдертте. Айдар аңламаганга сабышкан кыяфәт ясарга тырышса да барып чыкмады. Сережа аңа сызып, кулларын бутап булса да аңлатырга тырышты. Аннан соң да аңламаганга салышуның мөмкин түгел икәнен Айдар Сережаның ачуы чыккан күзләреннән аңлады. Һәм ихтыярсыз булса да, ризалашкан булып башын селкеде. Сережа әйткәннәрне үтәсә, Айдар кичке аштан соң электрон сәгатьне урлап өлгергән булырга тиеш. Ләкин Айдарның фикерләре бөтенләй башка иде... Айдар тиз арада Илгизәрне табарга тиеш... Ләкин ашханәдә дә, йокы бүлмәсендә дә, бәдрәфтә дә Илгизәр юк иде. Кайда икән соң ул? Айдар эзли-эзли аптырап бетте. Өметен югалтып, корпус кырыена килеп туктады, әйбәтләбрәк караса, каенлык кырыендагы бусагада Илгизәр утыра. Айдар, чабып килеп: — Илгизәр, дустым, нишләп утырасың? Мин сине бөтен лагерь буйлап эзлим... Бер куак та калмады... — дип сорады. Илгизәрнең битендә зур гына күгәргән тап ярылып ята иде. — Кичә сиңа Сережаның планын сөйләгәнемне кемдер күреп, аның үзенә саткан... һәм... менә нәтиҗәсе... — Илгизәрнең битенә карарлык түгел иде. Коңгырт күзләрендә әле кибеп бетмәгән күз яшьләре эленеп тора... Нәрсә дияргә дә белмәде Айдар. Ул әкрен генә Илгизәр янына килеп утырды да уйлый башлады... "Илгизәргә миңа яхшылык эшләгән өчен эләккән. Әгәр дә ул бүген кача алса, алар Илгизәрне бөтенләй дә үтереп ташлаулары бар. Нишләргә?.. Әгәр дә... алаа-ар Илгизәр белән бергә качсалар? Әгәр дә икесе дә бу мәхшәрдән котылса?.." — Карале, Илгизәр, син монда берничек тә кала алмыйсың! Берничек тә! Әгәр дә мин качып китә алсам, алар моңа бары сине генә гаепләячәкләр. Син инде болай да минем аркада күпне күрдең. Без бергә качачакбыз, Илгизәр. Ишетәсеңме? Мин сине монда калдырмыйм. Илгизәр, бераз уйлап торганнан соң, әкрен генә, куркып кына елмаеп куйды. — Чын-лапмы?.. — Чынлап! Бир бишне! Ләкин безгә ашыгырга кирәк! Сережаны алдалау җиңел булмаячак... Безнең тагын өч сәгать бар! Калганнар ашханәдә чәй чөмереп утырганда, без инде лагерьдан чыгып ычкынган булырга тиешбез. Шундый уйлар белән сикереп тордылар да план уйларга йөгерделәр. Башта икесе дә, берсен берсе белмәгән кыяфәт ясап, әйберләрен җыярга бүлмәгә ашыктылар. Аннары инде сумкаларны лагерь читенә ничек чыгарып кую турында уйлый башладылар. Карап-карап торгач, Илгизәр йокы бүлмәсе янында чыгарылмаган чүп тартмасын күрде... Алар икесенең дә төенчекләрен шунда салдылар да Айдар лагерь читендәге чүплеккә чыгара китте. Тартмадагы чүпне тиз генә тотып бәргәч, ул икесенең дә әйберләрен чүплек артындагы куаклар арасына яшерде дә тартманы тотып кире йөгерде. Бар да әзер иде кебек... Аш вакыты җитте. Барысы да әкрен генә ашханәгә җыела башладылар. Бу вакытта, сөйләшенгәнчә, Айдар юынгычта битен юа, ә Илгизәр йокы бүлмәсендәге гөлләргә су сибеп йөри иде. Алар икесе дә калганнарның ашханәгә кереп киткәннәрен көтеп тордылар да, сигнал биреп, Айдар уң яктан, Илгизәр сул яктан әкрен генә лагерь кырыена бара башладылар. Лагерь кырыенда директорның җәйге өе урнашкан иде. Өйдә җыештыручы һәм эттән башка кеше булмаганга, Айдар өйне әйләнеп үтеп тормады. Үкенде дә соң аннары... Айдар кулларын кесәсенә тыгып әкрен генә сызгырып үтеп барганда, өй кырыеннан теге эт килеп чыгып артыннан куа башламасынмы?! Айдар, кесәсеннән кулын тиз генә тартып алып, бар көченә йөгерергә тотынды. Эт әйтерсең лә уттан яралган! Күрсәгез иде сез этнең, авызыннан селәгәйләрен чәчә-чәчә, Айдар артыннан чапканын... Айдарның табаныннан очкыннар гына чәчри. Лагерь читендә ул ике сумка тотып нишләргә белми басып торган Илгизәрне күрде һәм, кулын селтәп, аңа да йөгерергә кушты. Илгизәр йөгерә, Айдар йөгерә, алар артыннан селәгәйләрен чәчеп эт... Лагерь урманын чыккач, алда елга күреп, малайлар икесе дә сикереп ярның икенче ягына килеп төштеләр. Эт сикерергә куркып бераз өреп торды-торды да кире кайтып китте. Малайлар шулхәтле әлсерәгәннәр, икесе дә баягы эткә охшап калганнар иде. Телләрен әйләндереп сүз әйтә алмыйча утырганнан соң, Айдар Илгизәргә арыган елмаю белән: "Котылдык бугай!"— диде. Илгизәр дә, килешеп, эт кебек башын гына селкеде. Сикереп торып, сумкаларын кулга алгач, алар, кире ярга чыгып, урман кырые буйлап Казан каласын эзләргә киттеләр. Юл озын булырга тиеш түгел иде. Җәй көне әтисе белән Шамил абыйсының: "Эй брат, Казаннан лагерьга 20 чакрым гына", — дип көлеп сөйләшеп утырганнары искә төште. Алар урман кырыйлап юлга чыктылар. Нәрсә генә сөйләшмәделәр алар юлда... Башта теге зәһәр этне сүктеләр, аннары Сережага чират җитте. Аннан Илгизәр үзе турында сөйләде, лагерьдагы, детдомдагы хәлләрне сөйләп көлештеләр. Кыскасы, лыгырдый-лыгырдый, ничек Казанга җиткәнне сизми дә калганнар. Каршыларына бер абзый чыгып: "Малайлар, Дербышки бистәсенең кайда икәнен белмисезме?" — дип сорамаса, малайлар, мөгаен, икенче юлга кереп киткән булырлар иде. Малайлар баганадай үрә каттылар. — Белмибез...— диделәр, аптырап. Абзый китеп барды. Ә малайлар, күзләрен ачыбрак карасалар, машина юлы читендә зур хәрефләр белән "Казан" дигән язуны күрделәр. Берара икесе дә телләрен йоткандай карап тордылар, шатлыктан күзләре ут кебек яна башлады. — Илгизәр, күрәсеңме, без килеп җиткәнбез! Без Казанда! Дустым, без Казанда! Малайлар, үткән-барганга карамый сөенеп сикеренеп алгач, шәһәрне тамаша кыла башладылар. Әле Казанның башы гына булса да, авылныкыннан аерылып торган таш өйләрне, машиналарны күреп шаккаттылар. Айдарның "персиятел" машинасын күргәне бар иде, әлбәттә. Ләкин ничек күп алар монда. Кешеләр дә авыл халкы кебек гади генә киенми. Барысы да, туйга җыенган кебек, костюм-чалбарлар, матур күлмәкләрдән. Авылдагы шикелле кибет тә берәү генә түгел. Чат саен, Алла... Әлбәттә, унбер-унике яшьлек малайларга Казан шаккатарлык матур иде. Ләкин алар үзләренең зур калада берүзләре генә икәнлекне аңлап бетермиләр шикелле. Шулай бара торгач, Илгизәр узып барышлый бер кешенең икенчесенә "сәгать ун минуттан дүрт тула", дигәнен ишетеп калды. — Айдар, ун минуттан дүрт тула. Ә без әле синең апаңны эзли дә башламадык. Без монда беркемне дә белмибез... — Минем кесәмдә апамның кечкенә кәгазьгә язган тулай торак адресы бар. Ул аны, әлбәттә, мин качып аның янына килсен өчен язып тыкмаган иде. Ләкин ул кәгазьнең безгә хәзер бик тә, бик тә кирәге чыгачак. Айдар куен кесәсеннән бөгәрләнеп беткән кәгазь кисәген чыгарды. "Хлебозаводская, 3"... Икесе дә кәгазьне, мең кат әйләндереп, йөз кат укыды. Ләкин алга таба нишләргә икәнен икесенең берсе дә белми иде... — Айдар, бу сиңа авыл түгел. Зур шәһәр. Бу йортны без болай гына таба алмаячакбыз... Безгә кемнән дә булса сорарга кирәк. Нишләргә белми басып торганда, Айдар белән Илгизәр бәхетенә, алар каршына бер урта яшьтәге ханым килеп чыкты. — Малайлар, сез кемне дә булса эзлисезме?— диде ханым, ягымлы гына. — Ә-ә-й-йе, эзлибез,— диде Айдар, ханымның күзләренә туп-туры карап. — Безгә, безгә... Хлебзавудская, 3, — диде Илгизәр.— Әйтә алмыйсызмы, анда ничек барып җитәргә?.. — Малайлар, сез бит инде килеп җитә язгансыз. Ялгышмасам, Хлебозаводская, 3 — тулай торак. Күрәсезме, ә-әә-әнә тегендәге зәңгәр бинаны? Менә ул Хлебозаводская, 3 була да инде. — Эээ, бик зур рәхмәт, рәхмәт, апа. Малайлар зәңгәр бинага таба йөгерделәр... Бина, әлбәттә, авыл өеннән нык аерыла иде. Малайлар керүгә, оек бәйләп утырган апаны күреп исәнләштеләр дә: — Апа, безгә Әлфия, Әлфия Дамировна кирәк, — диделәр. Апакай башта күзен кысыбрак, ата каз шикелле башын борып карап торса да, аннан оегын ташлап: "Әйдәгез, — диде.— Менә моннан өскә таба менеп китегез, бишенче этажда, 38 дип суккан бүлмәдә яши Әлфия". Ямьсез, караңгы коридорлар күңелгә ямь өстәмәсәләр дә, җыйнаклыгы килешерлек иде. Алдан башына бигудилар ураган, халат кигән бер кыз башмаклары белән чыштырдап менеп китте. Аннан соң, тәмәке тартып, йөткерәйөткерә, сәер генә карап, бер абзыкай аска төшеп китте. Кыскасы, бишенче катка менеп җиткәнче, тагын бер биш-алты кеше очрагандыр. Менә Айдар белән Илгизәр тулай торакның бишенче катында басып торалар... Менеп җитәргә өлгермәделәр, ишекне ачып, баягы бигудилы кыз килеп чыкты. — Мальчики, вы что стоите? Заходите! Кто вам нужен? Лагерьда русчаны бераз аңлаган Илгизәр: — Мы... мы... к Әлфия Дамировне... — Ааа, к Альфиюшке что ли? Так че ж вы сразу не сказали? А ну зашли быстро! Илгизәрнең елмаюын күргәч, Айдар эшнең уңай икәнен аңлады. Малайлар икесе дә, йөгереп, коридорга кереп киттеләр. Ашарга пешерү бүлмәсеннән көйгән чөгендер исе катыш тәмле аш исе чыга иде. Малайлар, карана-карана, әкрен генә коридор буйлап бардылар. Айдар, туктап, стенадагы гөлләрне өйрәнеп торганда, бүлмәдән апасы Әлфия килеп чыкты да аны кысып кочаклап алды. — Айдар! Энекәш! Кайдан, ничек килеп чыктың син монда?! Ничек? Ник үзең генә? Сөйлә тизрәк... Айдар, апасын күрүгә, кайнар табага салган май кебек эреп китте. Ул күптәннән күрмәгән апасына сарылды. Йомшарып елап та җибәргән булыр иде. Кырыйда басып торган Илгизәр генә күз яшьләрен кире тәгәрәтеп кертте. — Апа... Мин, ни... Шамил абыйлар белән лагерьга килгән идек... Без Илгизәр белән качтык! Әби куен кесәсенә салган кәгазьдәге адрес белән сине эзләп таптык! Шул... — Ничек инде, качтык? Нинди Илгизәр?.. Әйдә, керегез әле. Мин бернәрсә дә аңламадым. Сөйләрсең! Арыгансыздадыр. Әле ярый исән-сау! Шулай сөйләшә-сөйләшә, алар бүлмәгә керделәр... Бүлмә кысан иде. Ләкин бик җыйнак һәм ямьле иде. Матур саргылт обойлар, тәрәзә төбендәге гөлләр апасының пөхтәлеген, матурлыкны яратуын әйтеп тора. Бүлмәдә Әлфия апасы үзе генә түгел, иптәш кызы Гөлнур белән яши иде. Инде дуслашып беткәннәр. — Гөлнур, таныш бул, бу — минем энем Айдар. Ә монысы аның дусты... Ы-ы-ы... Айдар: "Илгизәр",— дип әйтеп җибәрде. Апасы малайларга чәй ясап биргәч, озак кына гәпләшеп утырдылар. Айдар бәйнә-бәйнә лагерьдагы хәлләрне сөйләде. Илгизәр дә үзенекен кушкалады... Йоклар вакыт җиткәч, апасы аларга бүлмәдәге ике кәнәфигә урындыклар тезеп урын җәйде. Ул аш пешерү бүлмәсенә чыгып киткәч, артыннан Айдар да иярде. — Апа, Илгизәр — детдом малае. Мин аны берничек тә анда, ул мәхшәр оясында ташлап калдыра алмадым... Апа! Без аны авылга алып кайтыйк әле... — Аңлыйм, Айдар. Син киң күңелле малай... Ләкин авылда аңа яшәргә урын кирәк, аңлыйсыңмы?.. Мин эшлим, әле сезне ничек алып кайтырга икәнен дә белмим. Прораб мине фабрикадан җибәрмәячәк. Ә мин эшемне югалта алмыйм. Монда да тотуы кыен сезне... — Нишлибез инде?.. — Менә монысы инде синең кайгың түгел. Үзем хәл итәрмен. Бар, йокла, яме. Мин сиңа вәгъдә бирәм... ярдәм итәчәкмен. Бар. Тыныч йокы! Апасы Айдарны елмаеп битеннән үпте дә аш бүлмәсенә кереп китте. Айдар сөенеп тиз йокыга китте. Бүгенге ару-талчыгу, кичерешләр тәмам изрәткән... Якты Казан кояшы! Бүген Айдар куе зәңгәр пәрдәләрдән саркыган нурлар яктысыннан түгел, ачык тәрәзәдән зур кояш үзе карап торганда уянып китте. — Сөбханалла!— диде Айдар, күзләрен уа-уа. — Мин дә шулай дим шул. Инде сәгать ун тулды. Йокы чүлмәге. Дустың әллә кайчан торды. Тор әйдә...— диде апасы, аңа күзен кысып. Айдарга шундый рәхәт булып китте. Казан кояшы, апасының ягымлы тавышы... күңеленә май булып ягылды. — Апа, син бит эштә булырга тиеш... Ник?.. — Мин инде эшкә барып әйләнеп кайтырга өлгердем. Бүген мин сезне көндезге теплоход белән авылга кайтарачакмын, ә иртәгә ике смена эшләргә туры килә. Сез миңа бурычлы, малайлар!— диде ул, көлеп. Шулай итеп, малайлар Әлфия апалары белән теплоходта авылга кайтып киттеләр. Айдар юл буе дулкыннарга сокланып карап кайтты. Аның көймәдә генә йөзгәне бар иде. Ә теплоход... Кама буйлап зур теплоходта сәяхәт кылганы юк иде әле. Ниһаять, пристаньга килеп туктадылар. Күз алдыннан күпме хатирәләр узды. Виктория басуы, усал "гвардеецлар", кукурузникта Казанга очу... Уйлап карасаң, ниләр генә күрмәде Айдар шушы атна эчендә. А-а-а-в-ы-ы-ы-лы-ы-м! Айдар пристаньнан дусты һәм апасы белән, арбалы атка утырып, чайкала-чайкала авылга, туган авылына кайтып килә... Шушы маҗаралы көннәрдә иң сагындырганы туган авылы булды. Теләгән вакытыңда су коенырга йөрүләр, атта чабулар, уйнаулар, балыкка барулар, киемне салып ташлап инештә коенулар... Туйганчы әбисенең кабартмалары белән чәй эчүләр, әтисе белән комбайнда эшләргә өйрәнүләр, тирли-тирли печән җыюлар, җылы җәйге кичләрдә эскерт эчләрендә йоклаулар... Саф авыл һавасы... Урманнар... Елгалар... Тегендә берсе дә юк иде бит! Эх-х-х! Казан... Казан... диләр!.. Нинди генә матур, мәһабәт булмасын, туган авылга тормый икән шул! Сагындырган урманнар... Һәр яфрагы кадерле. Һәрберегез сөекле! Ботактан ботакка кунып сайраган сыерчыклар, сандугачлар... Сайрауларыгыз әнием тавышы кебек ягымлы, матур. Болында җиләс җилдән тибрәлгән тузганаклар, казаяклар, күкчәчәкләр нинди якын миңа. Һәрберсенең үз исе, үз яме. Хәтта, җиләк җыйганда, аякларны мең кат өтәләгән кычыткан, чалбар балагына ябышкан тигәнәк, чүп утаганда туйдырып бетергән алабута да үзеңнеке бит! Үзеңнеке үзәктә икән! Һәр сикертмәсе истә булган тузанлы юлларны да мин шәһәрнең каты асфальтларына алыштырмас идем. Юк, әлбәттә! Ә яши торган өйләребез нинди шәп, иркен, матур... — Айдар! Без инде кайтып җитәбез! — дип бүлдерделәр аның романтик хисләрен. Чыннан да, ат авыл эченнән бара иде инде. Мәрфуга апаның шау чәчәкле тәрәзәләре, Мөтәвәзиһә әбинең кыегайган түбәле сап-сары өе... Тагын ике тыкрык узасы да аннан... сагынып көткән туган өем. Тыкрыкны борылуга, Айдар үзен тыеп тора алмады. Ул, арбадан сикереп төшеп, өенә таба йөгерде. Йөгереп килде дә капка кырыенда туктап калды... Хисләрен тыярга тырышса да барып чыкмады: — Әби-и-и! Әти-и-и! Әни-и-и! Мин кайттым!— дип шәрран ярып керде ул капкадан! Ишек төбендә, гадәттәгечә, сөекле песие Шаян юынып утыра иде. Песи аптыравыннан йонын кире якка ышкый башлады. Ләкин, аңларга өлгергәнче, Айдар аны сыйпый-сыйпый өйгә алып кереп киткән иде инде. Өйдә әбисе җеп эрләп утыра иде. — Шомырт!!! Ходаем, күземә күренәсеңме әллә?! Улым! Әбинең кулыннан орчыгы тәгәрәп төшеп китте. Ул арада Шаян, кулдан ычкынып, аның артыннан йөгерде... Айдар әбисенә барып сарылды. Беравык әбисе дә, Айдар да дәшмичә утырдылар! Аннан, Айдар үзе генә түгел, апасы һәм дусты белән кайтуы, ник иртә кайтуы турында сөйли башлады. Ләкин ике җөмлә әйтергә өлгермәде, ишектән, сумкалар тотып, Әлфия апасы белән оялып кына Илгизәр килеп керде. Алар артыннан очынып әти-әнисе күренде. И китте сөйләшүләр-гөрләшүләр. Шул көнне үк Айдарның әтисе, Шамил абыйсына "Малайлар исән-сау кайтып җитте" дип телеграмма сукты. Ә Илгизәрне күршедәге Гөлниса апа белән Әнвәр абый уллыкка алдылар. Балалары булмаган бу мөлаем кешеләргә Илгизәр укуы белән дә, тәртибе белән дә зур шатлык китерде. Шушы вакыйгалардан соң Илгизәр белән Айдар гомерлек дуслар булып калдылар! КАМАЛОВА АЛНУР ИЛГИЗ КЫЗЫ 1993 елның 21 мартында Аксубай районы Иске Кыязлы авылында туган. Аксубай районы Иске Кыязлы урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы. Беренче шигырьләрен 3 нче сыйныфта яза. Шигырь-ләре район газетасында басыла. Зөлфәт, Роберт Миңнуллин, Фәнис Яруллин, Илсөяр Иксанова әсәрләрен яратып укый. Остазлары дип Әмирхан Еники һәм Фәнис Яруллинны саный. 2009 елда "Илһамлы каләм" әдәби әсәрләр конкурсында уңышлы дип табылган иң яхшы шигъри әсәр өчен I урынга лаек булды. Кайда икән чишмә башым? Офыкларда ыгы-зыгы — рәшә уйный, "Хуш!" — ди гүя, тыз-быз килеп, бала чагым. Актарыла зиһен генәм сизгән сыман Шул мизгелдән аерылып калачагын. Тоймадым да, кай арада саркып чыкты, Саркып чыкты күңелемнән чишмә башы... Тоташкан соң кая барып? Шуны чутлыйм, Бер-бер ташлап, учымдагы чуерташны. Түр бакчамда сыерчыгым канат какты, Бусы менә бабам корган нигез ташы, Каралтыда тынып калган көйле таган... Әллә шуннан килә микән чишмә башы? Алгы өйнең матчасында бишек чөе, Бер сузыла, бер җыела сиртмә сыры. Арткы якта әткәемнең тальян көе, Сыгылып чыга әнкәемнең бишек җыры. Колынлагач дәү әткәйнең сабан аты, Болын тутырып сакладык без ничек аны! Тилгән алгач бер бәбкәне су буенда, Җыерылды, ачуланып, әткәй кашы — Әллә шунда булды микән чишмә башы?! ...Хатирәләр, хатирәләр — бик аз әле. Күңелемдә сандык түгел, гади янчык. Шул янчыгым почмагында нәни ярчык. Нәни ярчык, тик шулай да тоям аны, Җәрәхәте авырттырмый — татлы ярчык. Ярасында чишмә башы — шунысы ачык. Бәреп чыкты, йөрәгемне ярып чыкты... Булмый икән ташкын хистән һаман качып, Саф чишмәмнең юлы хәзер инде ачык. Көтеп алдың, өтеп алдың, Утка тоттың. Йолдыз булып атылдың да Юкка чыктың. Кылын чиртеп сазымның син, Җырга күчтең. Отып алдым, җырламадым — Инде үчтең*... Каз өмәсе Шат авазлар яңгырый тирә-якта, күл өстендә казлар кагына. Шул казларга карап сагына әби, каз өмәсен әби сагына. Толымнарда чулпы җыры икән, иреннәрдә шәфәкъ алсуы. Сизелмәсен, күренмәсен, имеш, күңелләрнең болай ярсуы?! И илаһи көне бу яшьлекнең, Керсез чагы ап-ак кар сыман! Күпереп-күпереп очкан мамыкларга сарылыр өчен урын тар сыман. Каз мамыгы сәкеләргә менгән, аякларга тездән уралган. Каз өмәсе — Аның бу аклыгы күңелләргә кадәр кералган. Хәтерендә аның — таңга керсә, хәтерендә — кичен ут элсә, мендәр сүрүләре сүтелер кебек, хәтер сүрүләре сүтелсә. Бик сагына әби ул көннәрне, кич сагына, иртә сагына. Тавышлары яңгырап-яңгырап тора, күл өстендә казлар кагына. * * * Таулар аша кайттым туган якка, Газаплымы юлым — тоймадым. Сөялдем дә басу капкасына, Сулышларым ачып тын алдым. Һавасының исе шундый татлы, Туфрагының исе тагын да. Шулар өчен кайттым, юллар кичеп, Сагынуларым арткан чагымда. Таулар аша кайттым туган якка, Чишмәләрнең хәлен сорадым. Чиләкләрне ак ком белән юып, Ташыйм әле чишмә суларын. Таулар аша кайттым, сагынып кайттым Авылымның назлы кочагын. Балачактан таныш авылымны Өр-яңадан күргән бер чагым. МИННЕКӘЕВА ГӨЛНАР РИНАТ КЫЗЫ 1991 елның 26 октябрендә Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылында туа. Теләче муниципаль районы Югары Кибәхуҗа урта мәк-тәбенең 11 нче сыйныф укучысы. Язмалары "Теләче", "Татарстан яшьләре", "Са-бан-туй" газеталарында басыла. 2005, 2006, 2007, 2008 елларда укучы яшьләрнең Каюм Насыйри исемендәге республика һәм төбәкара фәнни-эзләнү укулары конкурсы лау-реаты. "Иделем акчарлагы-2009" республика конкурсында II урын ала. "Илһамлы каләм" әдәби әсәрләр конкурсында уңышлы дип табылган иң яхшы әсәр өчен Гран-прига лаек булды. Сагыш ...Капка келәсе шыгырдып куйды. Ярым йокылы, ярым уяу килеш ястыкка сөялеп утырган Сәхибҗамал карчык сискәнеп башын күтәрде. Өй караңгылык пәрдәсенә уранган. Кар яктысы тәрәзә төпләрен генә яктырта. Карчык тиз генә киенде дә ишегалдына чыкты. Салкын кар бөртекләре бозлы энәләр сыман яңагына, чигәсенә кадалды. Күктә чекерәеп йолдызлар яна. Аларның салкын нуры күңелне әллә нишләтеп алгандай була. Тынлык шундый шомлы һәм серле, ә йөрәкне һаман бер уй яндыра: "Кайтмады... Бүген дә кайтмады..." Өенә кире керде. Ашъяулыгының чит-читләрен тарткалап, очлары белән җиз подносын япты да, сәке читенә терәлеп, ашка дога кылды, аннан битен сыпырды. Бу гадәткә сеңгән. Чөнки үз гомерендә тормышның җәфаларын күп күрде. Шундый чакларда Ходайдан ярдәм сорады. Һаман өметен өзми яшәде... Илленче елларда да сугыш юлында адашкан кешеләрнең кайтуы турында ишетеп, Габдулласын көтте Сәхибҗамал карчык. Күзе гел юлда булды. Әмма китүчеләрнең берсен дә кайтармады шул авыл башындагы бу мәрхәмәтсез юл. Менә шулай алтмыш елдан артык инде һәр көнне, һәр төнне Сәхибҗамал карчык картын — Габдулласын көтә. Картын дип, болай гына әйтә.Ул бит сугышка су сөлегедәй егерме дүрт яшьлек ирен озатты. Олыгайган итеп берничек тә күз алдына китерә алмый ул аны. "Кайтса керә алмый йөрер",— дип, капкасына да, ишекләренә дә бик салганы юк. Ә гомерләр төш кебек кенә шул, үтә дә китә... Габдулласы белән тәүге очрашуларын Сәхибҗамал карчык әле бүгенгедәй хәтерли. Нәкъ әкияттәгечә иде ул кичләр. Галәм чиксезлегендә меңләгән йолдыз бер-беренә серле күз кысыша, ут яктысында кар-бизәкләр, сихри нурлар чәчеп торган энҗеләргә әверелеп, җиргә сибеләләр. Ап-ак бәскә төренгән шомырт төбендә кыз беренче мәртәбә тылсымлы-назлы сүзләр ишетте, шушы кичтә ике йөрәкне тоташтыручы илаһи күпер төзелде. Габдулла аңа сокланып карады. Башына купшы итеп җыеп өелгән дегеттәй кара шома чәчләре дә, сызылып киткән кашлары, тыныч карашлы сабыр коңгырт күзләре, алсуланып, өрелеп торган бит очлары, нәфис ияге, бәләкәй генә авызыннан елмайган чагында җемелдәп күренүче тигез вак тешләре, озын ак муены — барысы да, атлаганда хәтта башын горур тотып, гәүдәсен сыгылмалы йөртә белүе дә Габдулласы өчен ачыш иде. "Тумышы белән дә, булмышы белән дә пәһлеван икән бу Габдулла. Төсе-бите дисеңме, буе-сыны дисеңме..." Сәхибҗамал әнә шулай уйлады. Бигрәк тә Габдулланың җирдә нык басып торуы ошады аңа. Хатирәләр, истәлекләр... Кеше үз гомеренең бик күп өлешен шулар белән юанып яши, ахры. Әй язмыш, язмыш... Кайберәүләр өчен бигрәкләр дә рәхимсез шул син. Бер-берсе өчен өзелеп торган егет белән кыз, гаилә корып, нибары дүрт ел бергә яшәп калдылар. Ә инде "1942 елның февралендә Украина өчен барган сугышларда өлкән лейтенант Әхмәдуллин Габдулла батырларча һәлак булды" дигән кара мөһер сугылган хат бөтен авылны тетрәндерде, яшь ананы акылдан язар дәрәҗәгә җиткерде. Шулай инде тормыш дигән нәрсә үтә катлаулы икән. Елмайта да, елата да, көйдерә дә... Кечкенә генә шатлыгыннан авыз иттерсә, кайгыларын унлата көрәп китерә, калаклап кына ләззәт чишмәсеннән эчерсә, бәгырьләрең өзелер әрнүләрен чиләкләп коя. Ә син, тәмле-татлыга ымсынган сабый сыман, өметкә алданып яши бирәсең. Тормыш шулай дәвам итә. Никадәр генә авыр булмасын дөньяга тугач яшәргә кирәк бит. Ике баланы аякка бастырырга, кеше арасында ким-хур итмәскә... Күңел түрендәге өмет нуры Сәхибҗамалга әнә шулай дип дәште. Тәрәзә төбендәге алсу яраннарга төбәлеп, татлы да, әче дә хатирәләр дулкынында тирбәлеп утырганда, капка келәсе шыгырдап кую карчыкны чынбарлыкка алып кайтты. Сәхибҗамал карчык үзенең дөньядагы иң кадерле кешеләрен күптән югалтып бетергән иде инде. Ата-анасын ул инде хәтерләми дә диярлек, гомеренең башы гел аксыл томан, шәүләләрдән генә тора. Туганнарын да онытып бара инде, олылары да, кечеләре дә аның берьялгызын калдырып киттеләр дә бардылар, киттеләр дә бардылар. ...Җил ачкан капка тавышына, ашыгып-кабаланып, карчык урамга чыкты, әмма кинәт кенә шыксызланып калган кышкы табигатьне күреп, җаны өшеп, тизрәк өенә кереп китәргә ашыкты. Ләкин һәр иртәне ул барыбер ишек төбендә каршылады. Менә-менә карты кайтып килер дә, карчык аны күрми калыр кебек тоелды. Ул бит — аның хәзер дөньяда бердәнбер өметләнеп көткән кешесе, бердәнбер күңел җылысы. Язмыш гел рәхимсез булмас, инде тормыш дигәннең ачысын-төчесен күргән 90 яшьлек карчыкның кичерешләрен күкләр дә белеп, күреп торадыр... Кайтыр, иншалла, ишетер карчыкның гомере буе укыган догаларын, күңеле белән тояр, тояр... Еллар узды, Сәхибҗамал карчыкның күңеле таш булып катты. Хәзер аны җиңел генә эретерлек түгел. Берсеннәнберсе төссезрәк, ялыктыргыч көннәр, төннәр, айлар, еллар актылар да актылар. Ябыкты, элеккеге көйдергеч карашлы чем-кара күзләргә сагыш, моң янына ниндидер әйләнә-тирә дөньяга битарафлык, шул ук вакытта әрнү күләгәсе дә ятты. Вакыт-вакыт Сәхибҗамал карчыкка менә мондыйрак уй да килә: әллә бу җир өстендәге яшәү дигән нәрсә гел югалтулардан гына торамы икән? Әнә шул чакларда аның күзләрендә яшь тамчылары күренә, әкрен генә зур сандыгын ачып, саргаеп беткән кәгазьләрне актарырга керешә. ...Карт тирәкләр, ыңгыраша-ыңгыраша, соңгы яфракларын койды. Җаннарны өшетеп, йорт алдында салкын җил бәргәләнде. Сәхибҗамал карчык бүген иртән ишек төбенә чыга алмады. Әллә нишләп кинәт кенә тәне, җаны авыраеп китте аның. Урыныннан кузгаласы, сөйләшәсе, эшлисе килми. Күзен йомуы була, әллә нинди төпсез упкынга оча башлый. Инде тәмам җитәм, бетәм, йотылам дигәндә генә, кинәт таныш тавыш ишеткәндәй, әсәрләнеп эзләнә башлый. Кайткан бит күз нуры, кайткан бит... Ул аның барыбер бер кайтасын белде, сабый бала кебек үрсәләнеп, тилмереп көтте... Йә Алла, шул ук буй-сын, күпереп торган чәчләр, йөзендәге елмаю чаткылары, хәтта колакны иркәли торган ягымлы тавышы да үзгәрмәгән... "Исәнме, әнкәсе... Менә кайттым әле... Озак йөрелде... Син кичерә күр инде..." Менә аның куллары карчыкның йөзен сыйпап үтә, карчыкның аларга капланып сулкылдап елыйсы килә. Кара күмер булып укмашкан җаныннан саргайган мендәр тышына күз яшьләре тама да тама. Шулчак тагы әкрен генә битләренә кагылган кебек була, пышылдап кына нидер әйтә, көйли. Сәхибҗамал карчык үзенең кечерәйгәннән-кечерәя барганын сизә, тәненә шундый җиңел, рәхәт. Менә кемдер аны сак кына урыныннан күтәрә дә, нидер көйли-көйли, ап-ак томан эченә алып кереп китә...Дөньяда бермәлгә картының сугышка киткәндә җырлаган җыры яңгырап китә дә бар да кинәт тынып, өзелеп кала... Төнлә, бөтен дөньяны тутырып, ап-ак кар яуды... Капка келәсе бүген тагын шыгырдап куйды... Тылсымлы моң Бибикамал карчык төшендә дә өндәге шул ук хыял-сагышлары белән саташты. Имеш, карты исән. Ишегалдында ат җигеп йөри. Ул арада булмый, өзек-өзек кенә сызгырып, инештә ат эчерә. Тора-бара сызгыру, көчәеп, моңлы бер көйгә әйләнә.Бик таныш көй бу. Үзе сагышлы: күңелне чеметеп-чеметеп ала. Әмма Бибикамал карчык, ни хәтле генә тырышса да, аның нинди көй икәнен хәтеренә төшерә алмый. Чак кына таң беленеп килә. Яланаягына элгән зур галошларын сөйрәп, Бибикамал карчык бакчага таба чыгасы итте. — Әлгаязы билләһи! Карчык, ниндидер котылгысыз афәткә тарыгандай, буыннары йомшарып, тынып кала. Ни булды? Менә ул ызан артындагы инеш буеннан килгән таныш моңны шәйләп ала. Төшендә ишеткән таныш көй ләбаса! Бибикамал карчык кинәт туктап кала, тотыныр-таяныр урын эзләп, байтак вакыт өнсез тора. Ахыр килеп, бакча коймасына сөялә. — Ярабби, рәхмәтеңнән ташлама! Тагы ниләр генә күрәсе бар икән башкаемның?! Теге көй бит бу... Шул-шул! Оныткан, дисәм... Бибикамал карчык, әллә кайчан булып үткән вакыйгаларны, тузып беткән зиһенендә бер чылбырга тезеп, берәмберәм күз алдына китерә... ...Ул кышта кар бик күп яуган иде. Юлларны көрт баскан. Акка төренеп утырган авыл килеп терәлмичә күренерлек түгел. Буранлы көннәрнең иң зәһәре төшкә авышканда, басу юлыннан берәү атлый. "Берәү" дигәнем сугыштан кайтып килгән лейтенант Әхмәт Кәримов иде. Баһадир сынлы егет, Җир шарының кечкенә генә бер ноктасына сыйган авылын бөтенләе белән кочып алырдай булып, ашкынып алга омтыла. Әйе, башы мең афәтләр кичергәннән соң, исән-сау туып үскән авылына кайтып килүдән дә зуррак бәхет бармы икән кешегә?! Ил инде ничәмә айлар буена тыныч яши. Ә Әхмәтне сугыш бетү белән үк кайтарып җибәрмәделәр. Җиңү көнен ул Рейнда каршылады. Әле шуннан кайтып килеше. Менә аларның йорты. Капка шыр ачык. "Әйе, безнең авылда буранлы көннәрдә капканы шулай ачып куялар шул..." Шул арада өй ишеге ачылды. Кулына иләк тотып, чоланга чыккан ана күренде. Ана белән бала, йөзгә-йөз килеп, беравык сүзсез катып калдылар... Башлап Әхмәт телгә килде: — Исәнме, әнкәй!.. Мин бит бу... Ана эндәшерлек хәлдә түгел — аның иреннәре генә калтырана иде. Бары бераздан гына: — Йә Аллам!.. Әхмәтем, синме бу?! — дип, хәлсез тавыш белән генә пышылдады. Әхмәт аны кочаклап алды, ә тегесе улына сыенып елый ук башлады: — Өнемме бу, төшемме?! Бите буйлап тәгәрәгән яшьләрен күрсәтмәс өчен, Әхмәт тә әнкәсен кочагыннан ычкындырмый, аркасыннан сыйпый башлады. — Кайттым, әнкәй! Бөтенләйгә... — Шөкер, Ходаем! Бигрәк үскәнсең! Бөтенләй ир булгансың бит. "Төпчегем" дияргә телең дә әйләнмәс! — Ана бәхет-сөенеч белән улына туймастай булып карый, ара-тирә күзләрен яулык очы белән сөртеп-сөртеп ала. "Каһәр төшкән сугыш! Әнкәемне танымаслык иткән: хәлсезләнгән, кечерәеп калган, бәгырькәем... Йөзе соң, йөзе ап-ак..." Әйе, танымаслык та булырсың шул: нужа чыбыркысы өстенә, Бибикамал карчыкның сандыгында кара мөһер сугылган хатлар ята. Ире белән олы улын алыштырган конвертлар алар... Бу хакта Әхмәт тә белә — якыннарына килгән шәфкатьсез язмыш аны да үзәгенә үтеп сызландыра. Күңеле әрнесә дә, Әхмәт әлегә бик бәхетле — аның язмышын да сугыш үзе теләгәнчә хәл итеп куюын абайламый иде әле ул... Куаныч белән сыкрау бергә буталып күпме вакыт үткәндер... Кышкы төн озын бит ул. Чәйләр эчеп, сөйләшәсе сүзләр бер кат бетте дигәндә, Әхмәт кинәт кенә: — Әнкәй, Мәрьямгөл ни эшләр бетерә соң? Әле йокламаганнардыр... Хатларында сагындым, көтәм дип яза иде,— диде. Ана ык-мык итте, тамагына төер тыгылгандай, тавышы калтыранып чыкты. — Аз гына соңладың, улым. Бүген Мәрьямгөлне җирләделәр. Күрше авылда яшәүче апасы вафат булганнан соң, аның ятим калган балалары янына барып өс-башларын юып, җылы ризык әзерләп, күз-колак булып кайта торган иде. Бу юлы кичкырын, котырган буран эчендә кайтырга чыккан.Үле гәүдәсен ике көннән соң гына таба алдылар. ...Сугышка китәргә хәбәр килгәч, Бибикамал карчык, улының иң якын иптәшләрен чакырып, озату табыны уздырган иде. Йоласы шулай. Шунда йөгерә-йөгерә ярдәмләшеп йөргән Югары оч кызын күреп, бер иптәше Әхмәткә: "Менә бит, малай, сиңа пар, каңгырап йөрисең дә юк!" — дип ша-яртты. Әхмәт, Мәрьямгөлгә күз кысып: "Үссен әле, күз күрер",— дип елмайган булды. Күңел саклап, уйнап кына әйтелгән сүздән шуның кадәр зур мәгънә чыгар дип кем уйлаган! Ә менә Мәрьямгөлнең бөдрәләнеп килгән яшь күңелендә Әхмәтнең шаяртып әйткән сүзләре үзенчә мәгънә алган. Әйе, мәхәббәт дигәнең шулай инде ул: уйламаган җирдә кабына, көтмәгәндә канат җәя. Кайту шатлыгы никадәр зур булмасын, Әхмәт, күңеленә үрләгән бушлыктан җанына урын таба алмыйча, аягүрә басты, бугазына килеп тыгылган төерне үткәреп җибәрде. Аннан: — Авылны әйләнеп киләм әле,— диде дә, тиз-тиз киенеп, котырып улаган буран кочагына чыгып китте. ...Озак йөренде Әхмәт буранда. Кышкы төн таңга авышты, ә күңелдәге өермәнең тынарга исәбе юк иде. Югары очка ук күтәрелеп, ул Әсмабикә карчыкның көрт кочагына сыенып йокыга талган йорты янында байтак кына басып торды. "Мәрьямгөл шушында яшәгән!.." Көннәр үтте, айларны айлар, елларны еллар алмаштырды, әмма ничаклы гына тырышмасын, үз йөрәгендәге татлы да, газаплы да тәүге мәхәббәт утын кабызган затны Әхмәт берничек тә оныта алмады. Күңел түренә җыелган тойгыларның тугарылып, чишелеп киткән чаклары да күп булды. Шулвакыт ул сыналган дусты, җан юанычы тальянын кулына ала. Әмма хәзер, сугышка киткәндәге сыман, күрекләрне бөтен иңенә сузып уйнау кайда! Уйната гына түгел, әкрен генә елата иде ул тальянын. Өй эче сагышлы моңга тула. Шуннан күңеленә азмы-күпме дәва ала иде ул. Юк, аның күкрәген ертып чыгардай булып тулышкан хисләрне мондый көйләргә генә салып бетерә торган түгел. Алар нигәдер йөрәк ярсуын баса алмый. Күңелдә ниндидер яңа моң, моңа кадәр ишетелмәгән көй чыңлый башлый. Күпме кадерле сер, әйтелеп бетмәгән мәхәббәт анда! Күңелләрне бизәгән якты истәлекләрне кузгатып та юаныч табып була икән кайчагында... Әхмәт кадерле кешесенең хатларын хәтереннән укый торган булып китте. "Әхмәт! Бер сүз әйтәм мин сиңа хәзер. Күптән җыена идем инде. Телдән әйтергә оялырмын төсле... Үзең кайтканчы язып калыйм, дим. Йөрәгем синең белән тулы. Хәзер белмим дә инде кемнеке ул йөрәк: минекеме, әллә синекеме?" Күрешү көннәрен җилкенеп көткәндә, соңгы хатында язган иде Мәрьямгөл бу сүзләрне: "Йөрәгем синең белән тулы!" Еллар бер-бер артлы үтә торды. Шуларның күпмесен Әхмәт Мәрьямгөл утында янып яшәде... Ә хәзер үткәннәрнең иң татлы минутлары белән юанып яшәргә генә кала. Менә ул кулына тылсымлы тальянын алды. Моңга тулышкан көмеш телләргә баса-баса, йөрәгендәге иң кадерле серләрен түкми-чәчми сөйләргә кереште. Бу — Мәрьямгөлнең соңгы хатына олы рәхмәт җавабы иде. Аяк очында гына агып яткан инешнең тонык суы таң яктысында җемелди. Ярдагы тал куаклары да, алкалы чукларын түбән иеп, тирән уйга талганнар. Әлеге тылсымлы моң аларны да сихерләп өлгергән иде, ахрысы... МИҢЛЕБАЕВА ГӨЛНАР САМАТ КЫЗЫ 1993 елның 17 июлендә Әтнә районы Күәм авылында туган. Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы. "Диңгезче абыем" исемле беренче шигыре 2005 елда языла. Шул ук елны әлеге шигыре белән Гөлнар Су асты диңгезчеләре юбилее уңаеннан уздырылган республика конкурсында беренче урынны яулый. Бүген аның әсәрләре даими рәвештә район газетасында басыла. Кол Гали, Габдулла Тукай, Әмир-хан Еники, Фәнис Яруллин әсәрләрен яратып укый. Остазлары дип татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алия Садриеваны һәм сыйныф җитәкчесе, шигырь һәм җырлар авторы Равил Садриевны саный. 2009 елда "Илһамлы каләм" әдәби әсәрләр конкурсында авторның үз стилен чагылдырган әсәр номинациясендә җиңүче булды. Килер көннәр яшьләр кулында Яшик әле яшь чагында, уйнап-көлеп, Картайгачтын утырырбыз, кадерен белеп. Бөтен әйбер электр дигән көчле утта, Утырабыз кнопка басып, эшләр хутта. Көне-төне кинәнәбез компьютерда, Ләкин җитми "менә дигән укытучыга". Безнең яшьлек әйбәт булсын, диеп, картлар Ямау салган иске ыштанга, катлап-катлап. Ә бабайлар канын түккән, тирен түккән, Патриотик тарих онытыла бара күптән. Шуңа дадыр инде яшьләр азып бара, Кыз кешеләр авызларга сыра сала. Шәһәр түгел, авылларны сөрем сара, Чын бисмилла белгән әби үлеп бара. Биш савымчы туган көнне бик шәп "юды", Башак түгел, тагаракка тирес тулды. Министрлык акчасына инвесторлар Коттедж кора, авыл сырты ничек чыдар?! Ач наркоман такси яллап кайтып килә — Бабасына һәр ай бик зур "пинсә" килә. Утка-газга түли кысып, тота саклап, Оятсыз онык талап ала, изеп-таптап. Ләкин әле, абый-апа, борчылмагыз, Безнең кебек яшьләр барын онытмагыз. Компьютерны кулланабыз файда өчен Һәм беләбез: белемдәдер яшәү көче. Сыра тәмен татымаган чиста төркем, Спорт һәм дин тулыландыра аның көнен. Шул саф буын оялтмакта бозыкларны, Булдырмакчы һич бозыксыз оныкларны. Ишетәмсең, әй Җәмгыять! Аваз сала Татар милләтеннән булган саф кыз бала. Арындырыйк бозым-чирдән туң җаннарны Һәм турайтыйк энә кадап сынганнарны. Акча кирәк Акча кирәк яңа туган яшь сабыйны Шифаханә ишегеннән чыгарырга. Акча кирәк институт бетерергә Һәм менәргә баскыч буйлап югарыга. Акча кирәк "Буш ботлары"н алырга да, Коттедж салып, вертолетта очарга да. Акча кирәк көнаралаш ресторанда Ике уртлап уылдыкны сосарга да. Акча кирәк чәчүләрне башкарырга, Көтүчегә, савымчыга түләү өчен. Акча кирәк, сайлау җиткәч, шул көтүгә Зур мөнбәрдән буш вәгъдәләр сөйләү өчен. Акча кирәк инсулинны алырга да, Автобуста кондукторга түләргә дә. Акча кирәк, зиратта урын алып, Туганнарны борчымыйча үләргә дә. * * * Без татарга биргән Ходай асыл ирләр, Асыл ирләр белем туплап дөнья гизәр. Шул ирләрдән калыр, имеш, бик күп белем, Тик милләтнең миен каплый кара сөрем. Үз милләте озак еллар йоклый булыр, Чит мәмләкәт язмаларны барлый торыр. Кызыксына хәтта Кембридж, Оксфорд дәдәй, Йоклый әле, йоклый һаман татар — бәбәй. Мәрҗанины ник бирәбез Әмрикәгә? Ник кудык соң Исхакыйны Төркиягә? Дин галиме Бигиевне ач Мисырда Без үтердек, рәнҗү, сагыну кайгысында. Ризаэтдин Фәхретдинне горур картлык Төрмәләргә кертми, бездән алды тартып. Һич бәһасез хезмәтләре дөнья буйлап Таралгандыр, әйдә, куйыйк шуны җыйнап. Яшьтәшләрем, үткәннәрне барлап барыйк, Мәрҗанилар эзе буйлап белем алыйк. Һаман эзлик, риза булмый җыелганга, Тапшырыйк без аны килер буыннарга. МӨГЫЙНОВ РӘМИЛ РӘДИФ УЛЫ 1992 елның 18 февралендә Яр Чаллы шәһәрендә туган. Минзәлә районының Урыс урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы. Иҗат белән 5 нче сыйныфтан мавыга. Мәкалә һәм язмалары "Минзәлә" район газетасында басыла. Габдулла Тукай, Фәнзаман Баттал, Резеда Вәлиева әсәрләрен яратып укый. Остазы — татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәйрүзә Шәфигуллина. 2009 елда "Илһамлы каләм" әдәби әсәрләр конкурсында "Иҗади зәвык һәм сәнгатьлелек" номинациясендә җиңүче булды. Җәйге хикмәтләр Сәгатьләп, минутлап, хәтта секундлап көткән җәйге каникул җитте. — Ура! Ур-а! Ура-а-а! Һәр каникулның ике: әйбәт һәм бик үк әйбәт түгел ягы бар. Ләкин бер генә каникулның да нәни генә дә начарлыгы юк! Җәйге ялларда миңа бик үк ошап бетмәгә-не — иң зур эшләрнең берсе — бәрәңге утырту. Безнең якларда ул май ахырларына, каникулларга чыккан көннәргә туры килә. Укудан туктау шатлыгыннан "Эх!" дип ләззәтләнергә өлгермисең, кулыңа бәрәңге салынган чиләк китереп тоттыралар. Өстәвенә: "Аны да өйрәт", — дип, гел еларга гына торган сеңлеңне яныңа китереп бастыралар. Шулай итеп, бик тә җаваплы ике эшне берьюлы башкарырга туры килә. Быел да шулай булды. Кичтән үк сөреп куелган бәрәңге бакчасы, безне генә көткән кебек, көлсу-кара буразналары белән сузылып ята. Былтыргыга караганда әллә кечерәйгән дә инде... Кояш кыздырганчы дип, җәһәт кенә эшкә керештек. Әти бәрәңге тутырылган капчыкларны ташый, маркер белән тигез-тигез итеп рәтләр сыза, ә без, оя ясап, чиләктәге бәрәңгеләрне шуларга салабыз да күмә барабыз. Янәшәмнән барган сеңлем әллә ничә мәртәбә минем рәткә дә кереп-кереп чыккалады. Үзе бертуктаусыз сорау яудыра. — Абыем, дим, абыем, мин утырткан бәрәңгеләр дә зур булып үсәр микән? — Үсә инде, ник үсмәсен? — Су сипсәң, тагын да тизрәк үсәләрме? — Әти әйтә, артык дымлы булса, сабакка гына котыралар, ди... Тора-бара, рәтләр озынайган, чиләкләр дә авырайган кебек тоела башлады. Арканың да тиз генә бөгеләсе килми. Сеңлемнең дә тавышы тынды. Бервакыт, башымны күтәреп, тирә-якка күз салдым. И-и, күпме эшләдек, әле һаман бик аз гына җир утыртылган икән бит! Ә сеңлем буразна башында ук диярлек калган. Төштән соң вакыт агышы тагын да акрынайды. Юк, бер дә үзгәрмәгән икән бу бакча. Киресенчә, әллә зураеп ук киткән тагын... Гадәттә, география дәресендә Тын океанны эзли-эзли, тактага эленгән картаның бер ягыннан икенчесенә шулай озак йөрисең. Бездән бик ерак урнашкан шул ул океан дигәнең, ничек тиз генә барып җитмәк кирәк, ди. Әти, безнең күңелне үстерергә теләп: — Бүген менә шушы урынга кадәр генә эшлибез дә туктыйбыз, — дип, койма баганасына яулык бәйләп куйды. Арыган булсак та, эшне тагын дәвам иттек. Арасы да бик үк ерак түгел кебек. Эшлибез, эшлибез шулай, ә багана башында җилфердәүче яулыкка һич барып җитә алмыйбыз. Абый кеше булгач, кызлар кебек зарланып утырмам бит инде... Тагын бер генә күтәрелеп карыйм дигәндә, каршымда елмаеп басып торган әнине күрдем. — Утыртып бетердек бит, балалар, бәрәңгене, — диде ул, серле генә. Менә сиңа кирәк булса: әни, безгә сиздермичә генә, торымнан-торымга яулыкны ары таба күчерә барган икән бит! Әйтәм аны әтигә күз кысып-кысып ала. Авыл җирендә эшнең һич бетәсе юк. Безгә генә түгел, кыш буе шәһәр тормышыннан ялыгып беткән малайларкызларга да җитәрлек була әле ул. Сабантуйлардан соң күп тә үтмәде, сарык көтүе чираты җитте. Аның рәхәтлеген үзе көтү көткән кеше генә белә. Чаллыдан кунакка кайткан туганнан туганым Равил бу эшнең белгече инде менә. Яратса да яратыр икән көтүгә чыгарга. Нинди тәм таба торгандыр. "Инде сез зур, икегез генә дә йөртеп кайтырсыз", — дип, әти эшенә барырга җыенды. Чынлап та, нәрсәсе бар инде аның, шуны да булдырмаска!.. Әйберләрне әни кичтән үк барлап куярга кушса да тыңламаган булган идек: иртәбез кием-салым эзләүдән башланды. Инде әзер дигәндә, калай капкачлардан тимерчыбыкка тезеп ясалган шалтыравыкны табалмыйча изаландык. Ә аннан башка сарык затын һич җиңәм димә. Шалтыравыкны бер селкеп җибәрсәң, ыбыр-чыбыр бәрәннәрен иярткән сарык көтүе "эһ!" дигәнче нәкъ тиешле җиргә барып та җитә. ...Башларын игән мәхлуклар бернигә карамый элдертәләр генә. Көтү белән бергә, бөтерелә-бөтерелә, юлдан күтәрелгән тузан болыты бара. Һәммәсе белән янәшә без элдертәбез. Әллә артык кызулаганбыз, туплауга сәгать унга ук килеп җиттек. Уникегә тиеш идек... Димәк, тәртип аз гына бозылган. Төзәтергә кирәк... Аптырашып торуыбыздан файдаланып, әлсерәгән сарыклар агач арасына кереп тулдылар. Ярар, ял итсеннәр инде азрак. Без дә тын алырбыз. Икәүләшеп, чирәмгә сузылып яттык. Басу-кырда ризык тәмле була бит ул: әни тутырган тәм-том белән тамак ялгап алгач, кәефләр күтәрелеп китте. Без, куыша-куыша, тау астындагы инешкә төшеп киттек. Мияш, ымсындырып, үзенә чакырып җемелди. Суы да ару гына җылынырга өлгергән. Ничек түзеп тормак кирәк?! Тиз генә чишендек тә тотындык су чәчрәтеп уйнарга, чумып-чумып йөзәргә. Күпме вакыт үткәндер, су коенып инде тәмам арыгач, көтү искә төште. Бернигә карамый йөгердек агачлыкка. Билгеле, сарыклардан җилләр искән иде. Ары-бире йөгерештек тә авылга таба чаптык. Бәлки, куып тотып, кире алып килеп булыр?.. Никадәр тырышсак та, көтү артыннан җитешә алмадык. Сарыклары да — киребеткәннәр — бер дә урман ягына таба чапмыйлар, авылны гына карыйлар. Вакытлы-вакытсыз кайткан малларны каршыларга чыккан авыл халкы тәмам аптырашта калган. Без, Равил белән икәүләп, биштәрләрне аскан килеш, кача-поса гына бакча артлап өйгә элдерттек. Икенче көнне, иртә таңнан уятып, безне янә көтүгә җибәрделәр... Ник "улым" дими? Әнием — шәһәр кызы. Димәк, әбием шәһәрдә тора дигән сүз. Аның янына еш барабыз. Кунакка йөрүне бик яратам. Ни өченме? Кунакны ачуланмыйлар: теләгәнчә телевизор карарга, компьютерда утырырга була. Кунакны тәмле-тәмле ризыклар белән сыйлыйлар. Туйганчы йоклаталар да: "Тор тизрәк, мәктәпкә соңга каласың!"— дип, иртәнге алтыдан берәү дә колак төбеңдә безелдәми. Һәм... кунакка бер эш тә кушмыйлар! Менә шуның өчен генә булса да кунакка йөрерлек. Барыннан да бигрәк әбиемнең өчпочмак, пәрәмәч, коймак, бавырсакларын яратам мин. Дөрес, кибеттә дә ризык күп, тик әбиемнекенә җитәмени соң?! Әбиемне дәү әни дип йөртәбез. Кырык ике чакрымны автомобильдә җилдердәтеп кенә үтәбез дә нәкъ ул торган йортның ишек төбенә килеп туктыйбыз. ...Ләззәтләнеп, күзләремне йомдым. Кояш нурлары биттән сыйпый, керфекләр арасыннан үтеп, каршыга боҗралар тезә. Күзне чытырдатып йомып аласың да тагын кысып кына ачасың. Менә бер трамвайны уздык... Икенчесе артта калды. Әтием үтеп кенә китмәсә ярар иде дәү әниләр йортын. Бу кадәр техника агымында анысы да ерак йөрмәс... Юк, китмәгән икән. Әнә дәү әнием, зур кунакларны каршылаган кебек, чигүле тастымалга түбәләмә кыстыбый өелгән тәлинкәсен куеп, елмаеп, безгә таба килә. Шул, үзе! — Мөгыйнов! Чү, тукта, бу аның тавышымы соң? Нигә "Улым!" дип эндәшми икән? — Мөгыйнов, ишетәсеңме? Тактага чык, әйдә! Шул мизгелдә дәү әни дә, биек йортлар да каядыр югалды да каршымда акбур тоткан укытучы гына калды. Йокымсырап китүемнән кызык табып, сыйныфташларым көлешә иде. Мичче Мичебезнең рәте китте. Җылытмый башлады, төтен чыгара. Җитмәсә, бик зур — күп урын алып тора. Әти останы — мичче Котдус абыйны чакырды. Котдус абый Шәрипов — тирә-якта иң оста мичче. Аны хәтта ерак-ерак авыллардан да килеп алалар. Гомере буе авылыбызда яшәп, тормыш юлдашы Маһия апа белән берсеннән-берсе эшчән, тырыш балалар үстергәннәр. Котдус абый үзенең эшен бик яратып эшли. Ипләп кенә кирпечләрен сайлый, мич өясе измәне кулларына салып әвәләп карый. Ашыкмыйча, рәтен белеп башкара ул боларны. Кирпечләрне рәткә тезгәндә, акрын гына тавыш белән җырлый да әле. Ул мичебезне өч көн буе чыгарды. Үз эшенә мине дә өйрәтте әле. "Мич чыгарганда иренмәскә, әйбәтләп эшләргә кирәк. Үзеңнең эшеңне яратып, җылы күңел белән, җырлап, көйләп башкарырга..." — ди ул. Аның сүзләре бик дөрес. Менә мичне тикшерер көн дә җитте. Котдус абый, култык астына кыстырып, бер имән утыны да алып килгән иде. Без аннан имән утынының ни өчен кирәклеген сорадык. Ул: "Мичегез имән кебек ныклы булсын",— диде. Инде менә ничә еллар үтте, ә Котдус абыйның миче һаман тора. Өебезне җылыта, безне җылыта. Җылы күңеле белән мич чыгарган Котдус абыйга һәйкәл кебек тора ул. НУРИЕВА АЛСУ НАИЛ КЫЗЫ 1992 елның 26 мартында Биектау районы Суыксу авылында туган. Биектау районы Суыксу гомуми урта белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы. Беренче шигырьләрен башлангыч сыйныфларда укы-ганда иҗат итә. Мәкалә-шигырьләре район газетасында басыла. 2006 елда Татарстан китап нәшрияты бастырып чыгарган "Алмаш" китабында Алсуның "Әбием" шигыре урнаш-тырылган. Ф. И. Тютчев, Рафаэль Төхфәтуллин әсәр-ләрен яратып укый. Остазы дип әнисен һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Клара Гарипованы саный. 2009 елда "Илһамлы каләм" әдәби әсәрләр конкурсында уңышлы дип табылган иң яхшы чәчмә әсәр өчен III урынны яулый. Гафу ит, кызым! Бик озак әзерләнде бу очрашуга Нәсимә. Ник дигәндә, ул бит аны ничә еллар буе өметләнеп, түземсезләнеп көтте. Аның тормыш максаты да үч алу, үзенең кем икәнен күрсәтәсе килү иде. Менә ул очрашуга барачак, күңелендә җыелганнарның барысын да түкми-чәчми әйтәчәк. Барлык уңышларга да аннан башка ирешә алуын әйтәчәк... Әни... Әнием... Әнкәй... Бу сүзләргә күпме җылы, наз тупланган. Җир йөзендә әниләрдән дә ягымлырак, яхшырак, киң күңелле кеше юктыр, мөгаен. Алар һәрвакыт дөрес киңәш бирәләр, авыр чакта ярдәм кулы сузарга әзер торалар... Ләкин Нәсимә ана назы тоеп яшәмәде. Әнисенең "балакаем" дип башыннан сыйпауларын, яратып кочуларын, уйнавын, шаяруын ул хәтерләми... Кемнәрдер мәңгегә бала табу бәхетеннән мәхрүм, ә аның әнисе аларны ташлап китте... Нәсимә ул кара көнне әле дә хәтерли. Ачыргаланып елап артыннан чабуы, "әнием, китмә!" диеп кычкыруы әле дә исендә... Исендә! Һәм ул аны мәңге оныт-маячак... Сәлимә белән Рәсим бик матур пар иде. Берсе — авылның атаклы җырчысы, икенчесе — менә дигән гармунчы! Авыл халкы аларга сокланып карады, әлбәттә, көнләшүчеләр дә булмаган түгелдер. Гөрләшеп туй иттеләр, берсеннәнберсе матур, таза балалар алып кайттылар. Бәхетләре тулып ташып тора иде. Кем уйлаган соң аларның бәхетләре шулай тиз җимерелер дип?! Авылда тормыш авыр. Сәлимә фермада сыер савучы булып эшли, шуның өстенә ике бала. Ә Рәсим көне буе колхоз басуыннан кайтып керә алмый. Яшь гаиләгә бер дә җиңел түгел иде. Һәм бик тиздән мондый тормыш Сәлимәне туйдырды. Ул, озак та уйлап тормыйча, авылга килгән яшь зоотехник белән чуала башлады. Аларның авыллары кечкенә, барысы ды кеше күз алдында. Авыл буйлап гайбәт бик тиз таралды. Хатынының кырын эшләре хакында Рәсим дә белде. Башта ышанмады. Ничек инде аның яраткан, бердәнбер Сәлимәсе хыянәт итсен, ди? Бу — бары тик көнләшүчеләр сүзе генә!.. Ләкин ничек кенә тырышмасын, Рәсимгә бу сүзләргә ышанырга туры килде. Ә беркөнне Сәлимә киемнәрен чемоданга тутырып маташа иде. — Сәлимә, берәр кая җыенасыңмы әллә? — Әйе, Рәсим, җыенам. Мин китәм, миңа, зинһар, ачу саклама, аңларга тырыш мине. — Ничек, ничек? Нәрсәне аңларга тиеш соң мин? — Рәсим кызганнан-кыза барды. — Туйдым бу авыл тормышыннан. Нәрсә бар соң монда: өй, балалар, ферма... Ә мин әле яшь, минем дә күңел ачып яшисем килә. — Ләкин... — Тукта, әйтеп бетерим, бүлдермә. Мин балаларны сиңа калдырам, шәһәргә барып урнашкач, аларны үземә алырмын. Рәсим, син бик яхшы кеше, мине кичерерсең дип уйлыйм. Өйдә авыр тынлык урнашты. Бик авыр иде Рәсимгә, бугазына төер тыгылды. Башы әйләнеп китте. Айлы төндә бергә йолдызлар санаган, мәңгегә бергә булырга сүз куешкан Сәлимәсе китәм, ди... Димәк, барысы да ялган... Юк, юк! Моның булуы мөмкин түгел. Бу — бары тик куркыныч төш кенә. Рәсимне Сәлимәнең итәгенә ябышып елаган Нәсимәнең тавышы айнытып җибәргәндәй булды. — Әни! Әни, китмә, дим! Мин сине җибәрмим, әнием. Нарасый күз яшьләренә буыла-буыла елый иде. Рәсим аны күтәреп алды да күкрәгенә кочты. Сабыйның нәни йөрәге, күкрәгеннән чыгардай булып, дөп-дөп тибә. Ул йомшак куллары белән әтисенең муенына сарылды. — Әти, әйт инде! Әни китмәсен, әти. — Бар, Сәлимә, ычкын моннан. Бүтән күземә дә күренәсе булма. Балалар артыннан да кайтып йөрмә. Бирмим мин аларны сиңа. Мондый адымны мин синнән көтмәгән идем, гомердә дә кичерәсем юк. Сәлимә ике чемоданын алды да артына да борылып карамыйча чыгып китте. Рәсим нишләргә дә белмәде. Аның өстендә ике сабый бала. Аларны ашатырга, эчертергә кирәк. Колхозда да кызу эш вакыты... Чыдый алмады ул авыр язмыш сынавына. Шешәгә үрелде. Көн саен диярлек өенә исереп кайта башлады. Җыеп барган акчалары да бетте. Айбулат белән Нәсимә бөтенләй караучысыз калды, кайбер көннәрдә хәтта ач килеш йоклыйлар. Сирәк булса да, аларны күрше карчыгы ашатып чыга иде. Балалар бик нык ябыктылар, хәлсезләнделәр. Күз төпләрендә зәңгәр таплар барлыкка килде. Нәсимә, җиде яше тулса да, мәктәпкә бара алмады. Беренче сентябрь көнне матур кием-формалар кигән, кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан балалар артыннан кызыгып карап калды. Аның күзләренә яшьләр тыгылды. Нәни генә булса да, ул барысын да аңлый, белә иде. Шул... Шул хатын аркасында гына аның тормышы җимерелде. Аны "әни" дип атарга теле әйләнмәде. Нәсимәнең йөрәге нәни кисәкләргә телгәләнде, бәгыре катты. Шул хатынны күрә алмас дәрәҗәгә җитте. Барысы да, барысы да аның аркасында гына. Ул гына гаепле. Нәсимәнең күзе шкаф кырыенда торган дару савытына төште. Ул даруларны күпләп алды да авызына тутырды... Рәсим һәрвакыттагыча өенә исерек килеш кайтып керде. Киемнәрен атып бәрде, алпан-тилпән атлап залга керде. Ә анда нәни Айбулат идәндә яткан апасын кочаклап елый. — Апа, уян, апа! Уян инде, апа! Рәсим айнып киткәндәй булды. Ул тиз генә кызын күтәреп алды да больницага йөгерде. Шуннан соң ниләр булганын анык кына хәтерләми дә. Аның мие томаланган иде. Нәсимә үлсә? Ул нишләр? Аның мондый адымга баруына ул гына гаепле бит. Ничек бу хәлгә төште соң ул? Биреште. Шайтан суына биреште. Нарасыен саклап кала алмады. Нәсимәне фәрештәләр саклагандыр инде. Аның ашказанын юдырдылар. Ул көч-хәл белән генә аңына килде. Бу мизгелдә аның янында, нәни кулларын тотып, әтисе утыра иде. Аның эчеп таушалган йөзе буйлап кайнар яшь бөртекләре тама. — Кызым, зинһар, кичер мине. Мин башка эчмим, кызым. Мин сиңа сүз бирәм. Без элекке кебек матур яшәрбез. Нәсимә бернәрсә дә әйтә алмады, аның ирен очларында хәлсез генә елмаю чаткылары күренде. Шушы вакыйгадан соң барысы да үзгәрде. Әтиләре, эчүен ташлап, яңадан үз эшендә эшли башлады. Тик тормышын бүтән кеше белән бәйли алмады ул. Артык яраттымы үзенең Сәлимәсен, балалары өчен курыктымы, билгесез. Сиңа килгән кеше балаларны ярата аламы әле ул? Сигез яше тулгач, Нәсимә укырга керде. Кул арасына да керә башлады, күрше карчыктан карап, тәмле-тәмле ашлар пешерергә өйрәнде. Уңган хуҗабикә булып җитте. Мәктәптә дә тырышып укыды. Бик кызык иде аңа. Яңа дуслар тапты, китаплар укыды, барысын да белергә тырышты. Әнисенә охшаганга микән, бик матур җырлый иде ул. Сәхнәгә чыккач, бөтенесен дә үзенә каратып тота алды. Энесе Айбулат укырга кергәч, аңа булышты. Ләкин ничек кенә әйбәт булмасын, аның бәхете китек иде. Әтисе алар өчен бөтенесен дә эшләргә әзер, ул — аларның ышанычы да, таянычы да, киңәшчеләре дә, ләкин әнине беркем дә алыштыра алмый икән шул. Әниләре белән җитәкләшеп үтеп киткән балалар артыннан кызыгып карап кала иде ул. Авылда да аларны кимсетергә әзер торган кешеләр табылып кына торды. Мәктәптә әниләр көнен үткәрәләр иде. Укучылар открыткалар, уенчыклар ясыйлар, матур шигырьләр сөйлиләр. Ә Нәсимәнең андый кешесе юк. Һәм беркайчан булмаячак та. Ул ятим. Аның да әнисен кочаклап аласы, "яратам", диеп әйтәсе килә. Кызларның бит әнигә генә сөйләрлек серләре дә була. Бик еш ул төшләрендә әтисе, әнисе, энесе белән җитәкләшеп бергә урамда йөргәннәрен күрә. Алар бик бәхетле иде бит. Ник, нигә язмыш шундый рәхимсез. Ни өчен әнисе шулай эшләде? Үскән саен, ул аны аңларга да тырышып карады, ләкин акларлык сәбәпләр таба алмады. Авылда аның әнисе турында төрле сүзләр йөрде. Имеш, ул икенче кешегә кияүгә чыккан, балалары бар, ди. Икенче берәүләре аны, чит илгә китеп, начар юлга баскан дип гайбәт таратты. Авыр иде аңа мондый сүзләрне ишетү. Ни дисәң дә, ул бит — аның әнисе. Рәсимнең балалары бик тырыш булып үсеп җиттеләр. Нәсимә күз явын алырлык чибәр, бик акыллы да иде. Энесе дә әтисе йөзенә кызыллык китермәде. Нәсимә университетка укырга керде. Тырышып укыды. Туганнары аңа эш табарга булыштылар. Эшчән, тырыш иде ул. Кешеләр белән уртак тел таба белде, җитәкчеләр дә аны үз иттеләр. Ул, кулыннан килгәнчә, әтисенә, энесенә булышты. Квартира, машина алды. Әтисен дә үз янына чакырып карады, ләкин ул ризалашмады. Ни дисәң дә, авылны бик ярата иде шул. Күпме гомер шунда үткән. Тора-бара Нәсимә бер шәһәр егетенә кияүгә чыкты. Алар үз бизнесларын ачып җибәрделәр. Бәхетләрен тулыландырып, кызлары үсеп килә... Тырышты, үз дигәненә иреште. Еллар үткән саен, аның йөрәгендә булган нәфрәт тә кимегән төсле булды. Ул әнисен эзләтеп карарга да уйлаган иде, тик аны нәрсәдер туктатты. Бала чагында түккән күз яшьләреме, әллә инде авылдашларының "ятимә" дип атаулары микән? Ул хәзер үзе дә әни!!! Ана хисен тою — ул үзе бәхет! Шул ук вакытта җаваплылык та арта. Бала — ул тормышның яме, тәме. Нәсимә баласын бакчага илтте дә эшенә ашыкты. Кабинетына кергәндә, аның телефоны шалтырый иде. Ул ашыгып кына телефонын алды. — Исәнмесез! Бу Нәсимә Рәсимовнамы? — Әйе, мин! Гафу итегез, ә сез кем буласыз? — Мин... мин... Мин синең әниең. Нәсимә бер минутка катып калды. Әйтерсең лә дөнья аның өчен әйләнүдән бөтенләй туктады. Бугазына төер тыгылды. Әнисез тилмергән чаклары исенә төште. — Нәрсә кирәк сиңа? — Кызым, зинһар, тыңла мине. — Безнең сөйләшер сүзебез юк. Нәсимә телефон трубкасы аша әнисенең әкрен генә елаганын ишетте. — Кызым, алай димә, зинһар. Мин бит синең әниең. — Әнием? Син үзеңнең балаларың барлыгын исеңә төшердеңмени? Элек кая идең соң син? — Нәсимә, тыңла мине, безгә күрешергә кирәк. Кызым, кире какма мине. Нәсимә ни эшләргә дә белмәде. Бер яктан, бу хатын аның бөтен тормышын җимерде, ә икенче яктан ул аның дөньяга тудырган әнкәсе. Дөньяга килүе белән ул аңа бурычлы иде. — ...Ярар, иртәгә паркка кил, мин сине шунда көтәрмен. — Ярар, ярар, килермен, кызым, килермен. Нәсимә уйларыннан айнып китте. Әйе, әнисе көтә бит аны, әнисе. Ул нәни сумкасын алды да тиз генә өйдән чыгып йөгерде. Ул ачыклыкта торган утыргычка килеп утырды. Нинди ул аның әнисе? Картайганмы? Элекке кебек матурмы? Нигә очрашырга булган? Сөйләшү барып чыгармы? Уйларының очына чыгарлык түгел. Нәсимә үз тормышын тагын бер кат күз алдыннан уздырды. Аның бу кешегә йөрәгендә йөрткән бөтен ачуын чыгарып саласы, "без үскәндә кайда идең соң син?" диясе килде. Ул кинәт үзенә таба атлаучы бер карт кына хатынны күрде. Әллә нишләп китте. Бу хатын аның әнисе иде. Аларның күзләре очрашты. Ләкин икесе дә бер-берсенә якынаерга кыймады. Ул әнисен бөтенләй икенче төрле итеп күз алдына китергән иде. Бу гади генә киенгән хатынны күргәч, аның үч алу теләге дә, ачулары да юкка чыкты. Тормыш аны болай да күп сынаган инде. — Кызым, исәнме! Килүең өчен рәхмәт. Мин синең килереңә ышанган идем. Балам, булдыра алсаң кичер мине. Мин бик нык ялгыштым.— Сәлимә буыла-буыла елый башлады. — Мин бик тә бәхетсез, кызым, чөнки төзәтеп булмаслык хата ясадым. Зинһар, кичер! — Әни, әни, зинһар, кирәкми. Мин кичердем инде сине. Калганын Ходай үзе күрсәтер. Нәсимә, үзе дә сизмәстән, әнисен кочагына алды. Шушы мизгелне, нәкъ менә шушы мизгелне, гомере буе көтте бит ул. Әнисенең янәшәдә генә икәнен тою, аны кочагыңа алу үзе зур бәхет бит. И Раббым! Балалар ятим, ана мәхәббәтеннән мәхрүм булмасыннар иде. Нәсимәнең инде бер генә теләге бар: ул да булса, әти-әнисен очраштыру, аларны бәхетле итеп күрү. Сәлимәне бик озак үгетләделәр. Курка иде ул бу очрашудан. Гомер инде үткән, булганнарны кире кайтарып булмый. Бик нык икеләнде ул. Ахырда, барыбер риза булды, чөнки йөрәкнең бер почмагындагы өмет уты аңа тынгылык бирми иде. Алар Нәсимәнең гаиләсе, Айбулат белән авылга кайтырга булдылар. Таныш урамнар, тыкрыклар, таныш йортлар, кешеләр — болар барысы да хатирәләрне яңартты, йөрәкне телгәләде. Авыл үзгәргән: яңа матур йортлар, фермалар, кибет, клуб, асфальт юл. Болар барысы да — ул киткәч барлыкка килгән үзгәрешләр. Авылда да матур итеп яшәп була икән бит. Ник элегрәк моны аңламады соң ул? Менә Нәсимәләрнең йортлары. Бераз гына искерсә дә, йорт торырлык әле. Карап, каккалап торылганлыгы күренә. Кечкенә генә тимер капка бастырганнар. Газ, су кергән. Машина тавышын ишетеп, йорттан бер ир чыгып, кунакларга таба атлады. Бу Рәсим иде. Балаларын күреп, ул бик шатланды. Машинадан чыгып килгән хатынны күргәч аптырап калды. Балалары инде аны күптән башлы-күзле итәселәре килә иде. Ул гына моңа теше-тырнагы белән каршы торды. Бу хатынны да балалары аның белән таныштырырга алып кайталар дип уйлады. Ләкин якынрак килгәч, ул үзенең Сәлимәсен таныды. Картайган, яшь чактагы матур йөзенә тормыш үзенең эзләрен салган. Йөрәк сулык-сулык килеп тибә иде. Алар бер-берсенә карап озак басып тордылар. Бу карашта гафу үтенү дә, үкенү дә, язмышка карата үпкә, рәнҗеш тә, үлеп сагыну да — барысы да бар иде. Кичерерме Сәлимәне Рәсим? Барлык булган вакыйгаларны, балаларның ачы күз яшьләрен, ялгыз үткәргән төннәрне, кешеләрдән ишеткән гайбәтләрне оныта алырмы ул? Монысын киләчәк күрсәтер. Кешеләр алдына гына түгел, Ходай Тәгалә алдына да барасы бар бит әле. Ашыгып ялгыш адым ясаганчы, шул көннең киләсен уйласак иде без. Ялгышырга бер адым Сабый дөньяга тәүге тапкыр аваз сала! Ата-ана өчен Җир йөзендә моннан да зуррак бәхет юктыр ул, мөгаен. Нәни кешенең беренче елмаюларын, "әттә-әннә" диеп әйтүләрен ишетүгә ни җитә?! Нарасыең тәүге адымнарын ясаганда дулкынланасың, әйтерсең лә үзең беренче тапкыр атлыйсың. Балалар бит — тормышның мәгънәсе дә, буыннарны дәвам иттерүчеләр дә. Алар безнең тормышыбызны бизиләр, тулыландыралар, ямь өстиләр. Ләлә белән Фердинанд гаиләсендә дә бүген зур бәйрәм. Аларның нәни сабыйлары дөньяга тәүге авазын салды. Күпме көтте алар бу шатлыклы көнне, больница юлын аз таптамады алар. Ләләнең кечкенә чагыннан ук йөрәге авырта торган булды. Табиблар аңа бала тапмаска киңәш иттеләр, чөнки мондый очракларда йә ананы, йә баланы коткарырга туры килә иде. Әйе, исән-сау бала тапкан аналар да юк түгел, ләкин Ходай сакланганны саклармын, дигән әйтем бар. Тик Ләлә язмыш кушканны көтеп утыра торганнардан түгел иде. Ана булу теләге бар нәрсәдән өстен булып чыкты. Ул куркыныч адымга барудан тыелып кала алмады. Аллага шөкер, барысы да бик уңышлы чыкты. Тиздән Фердинанд аларны алырга киләчәк. Яшь гаилә нәни уллары өчен бүлмә әзерләде, пәрдәләрне алыштырдылар, нарасыйның күзләренә яктылык төшеп бимазаламасын өчен, калынрагын элделәр. Бик күп итеп уенчыклар алып кайттылар. Бүлмә искиткеч матурланды. Атаана боларның барысын да балаларының киләчәге матур, шушы бүлмә төсле якты булсын дип тырышты. Баланың саусәламәт, акыллы булып үсүен кайсы ата-ана теләми икән?! Ләлә нарасыен күкрәгенә кысыбрак тотты. Менә ул — бәгырь җимеше. Мыш-мыш итеп йоклый, ирен читләрендә елмаю чагылган кебек (әллә Ләләгә генә шулай тоела микән?!), кара чәчләре маңгаена кадәр төшкән, дулкынланып торган кебек, әтисенеке төсле булыр, ахры. Борыны бераз почык, үсә-үсә тураер әле. Каш аралары бик якын урнашкан. Андый бала ата-анадан еракта яшәми, диләр. Берүк хак сүзләр булсын дип теләде яшь ана. Бу минутта ул баласыннан бер генә мизгелгә дә ерак булуны күз алдына да китерә алмый иде. Ләлә баласына сокланып карап торды. Бу мәлдә аннан да бәхетле кеше юк иде. Аның тизрәк өенә кайтасы килде. Бу Фердинанд нигә озаклады икән? Чәчәк кибетендә тоткарланадыр инде. Мин сиңа кочагыңа сыймаслык розалар бүләк итәм, дигән иде бит. Сүзендә торыр микән? Машина тавышы Ләләне уйларыннан бүлде. Фердинанд бу, аның сөеклесе. Йөрәге белән сизә ул аны. Сүзендә торган икән, розаларны күреп, палатадагылар тел шартлаттылар. Менә нинди була икән ул ир солтаны! ...Машина келтер-келтер асфальт буйлап чаба. Нарасыен күкрәгенә кысып тоткан ана, бәхетеннән җиде кат күкләргә менгән ата бер-берсенә карап елмая. Сабыйга исемне бик озак сайладылар. Бердәнбер малайның исеме дә матур булырга тиеш иде. Ата-ана Мараттан да кулайрак исем тапмады. Русча да, татарча да телгә ятышлы, истә дә кала торган. Көн үсәсен ай үсте, ай үсәсен ел үсте Марат. Күз явын алырлык чибәр егет булып җитеште. Ул шәһәрнең иң әйбәт мәктәпләренең берсендә белем ала, спорт белән шөгыльләнә, бокс түгәрәгенә йөри иде. Аның уңышларына ата-ана чын күңеленнән сөенде. Барысы да шулай әйбәт булыр кебек иде... Соңгы араларда Маратның хәле шәптән түгел. Ул яраткан кызының хыянәт иткәнен белде, мәктәптәге билгеләре дә көннән-көн начарланды. Тик торганда да кызып китүчәнгә әйләнде. Беркөнне, гадәттәгечә, өенә кайтып бар-ганда, дусты Ленарны очратты. — О, здорова, братан! Как хәлләр? — Сәлам! Ярый инде шунда... — Син нишләп бик күңелсез йөрисең? Берәр нәрсә булдымы әллә? — Кара полоса башланды әле, Алия белән бүтән йөрмим, уку да туйдырды, бокс буенча ярышка да кертмәскә торалар, әти-әни көн-төн бәйләнә. Кыскасы, туйдым барысыннан да. — Алай ярамый, братан. Һәр кешенең дә була инде ул. Просто сиңа ял итәргә кирәк, бетерәсең син үзеңне болай. Борчылма, әйдә минем белән. Мин сиңа ничек ярдәм итәргә икәнен бик яхшы беләм. Ленар Маратны үз артыннан ияртте. Хәйран гына җәяү бардылар. Һәрберсе үз уйларына бирелгән. Маратка бу минутта барыбер иде. Кая бара? Кем белән? Ни өчен? Алар барасы җир караңгы бер подвал булып чыкты. — Әйдә, рәхим ит, әнә утыр шунда. — Ленар диванга төртеп күрсәтте. Подвал эче бик караңгы, җыештырылмаган иде. Монда ватык өстәлдән, иске диваннан башка бернәрсә дә юк иде. Ленар ут кабызды. Бүлмә эче барыбер әллә ни яктырмады. — Эчәсеңме, — диеп сорады Ленар дустыннан, үзе өстәл астыннан ниндидер шешә тартып чыгарды. — Юк, эчмим мин! — Да чё ты ломаешься! Айда, по-маленькому!— Ленар стаканнарга ниндидер эчемлек салды... Шуннан соң нәрсә булганын Марат томанлы гына хәтерли: таныш түгел кызлар, егетләр, алар ниндидер ак пакет алып килделәр... Маратка нәрсәдер кададылар... Ул көнне егет өенә кайтмады, бар кайгыларын онытты, бик рәхәт иде аңа. Иртә белән үзенең кайда икәнен аңлый алмады. Кичә нәрсә булганын исенә төшерергә тырышты, тик бернәрсә дә барып чыкмады. Тирә-ягында кызлар, егетләр, кайсы-кая йоклыйлар иде. Ул тиз генә торды да өенә юл тотты. Юлда кайтканда бик каты башы авыртты, укшытты. Өенә кайтып җиткәч, әти-әнисенә игътибар да итмичә, бүлмәсенә кереп бикләнде. Ләлә белән Фердинанд бик аптырашта калдылар. Алар бит төне буе Маратны эзләделәр: хастаханәләргә шалтыраттылар, дусларына бардылар. Маратны мондый кыяфәттә өйгә кайтыр дип көтмәгәннәр иде алар. Ә ул, берни булмагандай, яннарыннан үтте дә китте. Марат, бик газапланса да, үкенсә дә, аяклары аны икенче көнне дә шул подвалга таба алып китте. Бу хәл бик еш кабатлана башлады. Марат әкрен генә упкынга тәгәри иде. Наркотиклар куллану аны бөтенләй кирегә үзгәртте. Ул үз эченә бикләнде, ашаудан, эчүдән калды. Әти-әнисе ни эшләргә дә белмәде. Алар аның белән матур гына сөйләшеп тә, сүгеп тә карадылар. Ләкин боларның берсе дә, әнисенең күз яшьләре дә файда бирмәде. Аңа акланырга сәбәп чыгып кына торды. Фердинанд Маратны ачулана башласа, Ләлә каршы төште. — Фердинанд, ачуланма инде, бәлки, төзәлер. — Моңа син генә гаепле, иркәләп бозып бетердең! — дип җикеренде ир. — Алай димә инде. — Ләлә ирен кочаклап алды. — Ул бит — минем бердәнберем... Ә бәлки аңа энекәш яки сеңелкәш алып кайтырбыз. — Сиңа бит бүтән бала табарга ярамый. — Булса соң! Тыңла әле мине, хәзер бит ташландык балалар күпме? Әйдә, балалар йортыннан тагын бер бала алыйк. — Белмим, Ләлә, белмим. Моны яхшылап уйларга кирәк. Әле үз балабызны да тәртипкә утырта алмыйбыз. — Кадерлем, бәлки, аңа иптәш кирәктер... — Хәзер генә мин сиңа бернәрсә дә әйтә алмыйм, уйларга кирәк. Ләлә тегеләй итте, болай итте, ләкин Фердинандны күндерде. Күп тә үтмәде, алар бала алу өчен документлар җыя башладылар. Маратның хәле көннән-көн начарлана гына барды. Ул өенә кайтты, көзге каршына килде дә үз-үзе белән сөйләшә башлады: — Син нишләдең?! Йә әйт, нишләдең, дим? Күрәсеңме, син нинди?! Син бит наркоман!!! Ха-ха-ха! Нәрсә, ник дәшмисең? Әйтеп кара! Ә?! Юк шул, син миңа бернәрсә дә әйтә алмыйсың. Син карап кына тора беләсең. Ахмак! Миңа акча кирәк. Бир, бир миңа акча!.. Син уйлама, мин бетсәм, син дә бетәчәксең. Марат, бүлмәдәге әйберләрне туздырып, акча эзли башлады. Аңа акча кирәк. Ләкин каян алырга? Телефонын, плеерын сатса, әтиләреннән сораса? Ләкин аның кадәр зур сумманы алар каян алып бирсен? Элеккеләренә түләмәсә, аңа наркотик бирмәячәкләр. Нишләргә, нишләргә? Марат зур-зур адымнар белән ишекле-түрле йөрергә тотынды. Ишек ачылган тавышка борылып караса, әти-әнисе ниндидер кызчык белән басып торалар иде. — Улым, кара әле, без сиңа сеңелкәш алып кайттык. — Ләлә бүлмәдәге тәртипсезлекне күреп шаккатты. — Улым, ни булды сиңа? Нәрсә бу? — Бәйләнмә миңа! Башымны да катырма! Моңа акча тапкансыз бит, миңа да акча бирегез. — Син нәрсә әниеңә кычкырасың! — Әтисе Маратны кулыннан тотып алды, ләкин Марат тиз генә ычкынды да әтисенең өстенә килә башлады. — Әйдә, сук! Нәрсә карап торасың! Сук, диләр сиңа. Үз атаңа суга аласың икән! Сук! Ни көтәсең? — Әти, әти дим! Миңа акча кирәк. Бир миңа акча. Үләм бит хәзер, әти. Әти кеше ни эшләргә дә белмәде. Ничек? Ничек алар шундый ваемсыз булганнар? Ничек алар бердәнбер малайларының упкынга тәгәрәвен сизмәгәннәр, күрмәгәннәр? Әллә инде күрергә теләмәгәннәрме? — Әти, бир инде акча! Булдыра алмыйм, түземлегем җитми! — Марат, идәнгә егылып, әтисенең аякларын кочаклап елый башлады. — Ләлә, ник карап торасың, "ашыгыч ярдәм" чакыр! Бәхетсез ана, күз яшьләренә буыла-буыла, телефонга йөгерде. Озак көттермәде, ашыгыч ярдәм машинасы килеп тә җитте. Маратны наркодиспансерга алып киттеләр. Озак ятты анда Марат. Уколлар алды, гипноз сеансы үтте. Ләкин файдасы гына тимәде. Баштагы чорда бик авыр булды аңа: каны котырды — бертуктаусыз доза таләп итте. Чибәр егет ябыкканнан-ябыкты, күз төпләре батып керде, йөзе сулып калды, яшәү чаткылары сүнгәннән-сүнә барды. Инде ул яшәми, үлем генә көтеп ята иде. Ләкин иң авыры: әтиәнисе берничек тә ярдәм итә алмый иде инде аңа. Алар шуңа өзгәләнә, борчыла. — Улым, хәлең ничек? — Марат әнисенең җылы кулын тойгач сискәнеп киткәндәй булды. — Әни, зинһар, кичер мине. — Марат көч-хәл белән генә сөйләшә иде инде. — Зинһар! Әни, мин синең өметләреңне акламадым. Гафу ит мине. Мин сине, әтине бик яратам. Бу кызны алып сез дөрес эшләгәнсез, ул сезгә мине алыштырыр, авырлык та китермәс. Әни, бүтән елама, яме! — Марат сүзләрен әйтеп бетерә алмады, мәңгегә күзләрен йомды. — Улым, юк, улым! — Ләлә үксеп-үксеп еларга тотынды. — Китмә! Калдырма мине, улым! Ач! Ач күзләреңне, улым... — Әни, дим, әни, елама! — Нәни куллар аны кочаклап үбә башлады. Бу аның нәни кызы иде. Ананың сүнеп барган учагына өмет уты салучы нәни очкын иде бу. Бер гөнаһсыз бала үлеме! Кем гаепле моңа? Әти-әниме? Җәмгыятьме? Кеше үземе? Бу сорауларга җавап кына юк. Әллә бу язмышмы? Кеше бит язмышын үзе төзи, диләр. Сораулар, сораулар... Аларга җавап табып кына Маратның гомере кире кайтмас, ләкин бу киләчәк өчен, балаларның язмышы өчен кирәк. Табарга иде аңа җавап. САФИНА ЛИЛИЯ ИЛСУР КЫЗЫ 1994 елның 1 февралендә Нурлат шәһәрендә туган. Нурлат шәһәре 8нче номерлы урта гомуми мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы. Абдулла Алиш, Фатих Кәрим, Фәнис Яруллин әсәрләрен яратып укый. Остазы дип әнисен саный. Район һәм республика күләмендә үткәрелгән әдәби чараларда актив катнаша, призлы урыннар яулый. Тәлгат Галиуллинның юбилее уңаеннан районда уздырылган иҗади эшләр бәйгесендә беренче, ә "Яшь иҗатчылар" бәйгесендә икенче урынга лаек була. Алабуга шәһәрендә "Рухият" фонды тарафыннан үткәрелгән "Сандугач сайрар илем" дип аталган фестивальдә һәм 2009 елда "Илһамлы каләм" әдәби әсәрләр конкурсында уңышлы дип табылган иң яхшы шигъри әсәр өчен III урынны яулый. Нурлатым Нурлы атым чыкмый истән, Йөрсәм дә кайда гына. Кочагым җәеп йөгерәм Кайтканда алларыңа. Шушы гүзәл шәһәрчегем — Гүзәл бишегем минем. Бәгырь түрләрендә йөрткән Бәхет ишегем минем. Нурлы атым, и Нурлатым, Син миңа изге сыман. Туган якның гүзәллеген Күрсәткән көзге сыман. Әни карашы Әниемнең назлы карашыннан Тирә-юньгә нурлар түгелә. Шушы караш мине тормышымда Озатып йөрер кебек гомергә. Өйгә кайтам, әни каршы ала, Бар мәшәкать китә онтылып. Гаеп эшне тирән яшерсәм дә, Карашыннан булмый котылып. Әле мин яшь, барсы алда әле, Олы юлдан озак барасы. Маяк булып, алдан әйдәп бара Әниемнең назлы карашы. Буран Буран булды әле бу көннәрдә, Улап-улап буран котырды. Табигатьнең бөтен почмагына Өеп-өеп карын тутырды. Әйтерсең лә кыш кергәннән бирле, Өшеп, туңып яткан җир-ана. Шуны сизеп бугай, Буран абзый Кар юрганын япкандыр аңа. Җиргә хәзер рәхәт, кар астында Ята бугай, дымны суырып. Көзләр җиткәч, иген бирер безгә, Дәүләт амбарларын тутырып. Тик дөньялар гына тыныч булсын, Сугыш бураннары тузмасын. Туган җирдә бала өлешенә Дошман, каһәр, кулын сузмасын. ФАРСЫЕВА ГҮЗӘЛ ЗӘЕТ КЫЗЫ 1994 елның 9 мартында Актаныш районы Аеш авылында туган. Актаныш районы Аеш урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы. Гел "биш"ле билгеләренә генә укый, төрле иҗат бәйгеләрендә, олимпиадаларда актив катнаша, призлы урыннар яулый. 2009 елда "Илһамлы каләм" әдәби әсәр-ләр конкурсында "Сюжет һәм хикәяләү үзенчәлекләре" номинациясендә җиңүче булды. Бала Ана күңеле — балада, баланыкы... Тышта, дулый-дулый, буран котыра. Ябалак-ябалак кар бөртекләрен җил йөзгә сылый. Күк йөзе, гомумән, күренми, гүя кара чоңгыл гына ыржаеп тора. Лилияр, озак кына берни абайламыйча, тәрәзә төбендә басып торды. Табигатьнең шашынуы да аның шомлы уйларына дәрт өстәде. "Барыбер үземнекен итәм, — дип, ачудан иреннәрен кысты кызый. — Барыбер..." ...Гайшә апа кергәндә, Лилияр тавыш-тынсыз идәндә ята иде. Йөзе саргайган, кызның башына җиткән йокы даруы савыты идән уртасында аунап ята. Гайшә апаны аяз көнне яшен суккандай булды, ул Лилиярның сулып барган гәүдәсен кочып: "Ни өчен?. . Ни өчен?!"— дип, бертуктаусыз өзгәләнеп, ачыргаланып кабатлый. Тик менә елый алмый, яшьләре күптән, бик күптән кипкән шул инде аның. Тышта буран котыра, Гайшә апа, Лилиярның җансыз гәүдәсен кочып, ялгыз өйнең идән уртасында таш һәйкәлдәй тавыш-тынсыз калган... ...Лилияр яшьтән, балачактан ук бик иркә булды. Балалар бакчасында берәр балада яңа уенчык күрдеме, өйгә кайтып, нәкъ шундыйны таптырып бимазалады. Мәктәптә исә берәр укытучы кырын караш ташладымы — Гайшә апа икенче көнне үк мәктәпкә ашыкты. Иң кыйммәтле бизәнгечләр, иң зәвыклы киемнәр дә Лилиярда иде. Нәрсә сораса — шул булды, теләге карышусыз үтәлә килде. Компьютер, музыкаль үзәк, телефон — болар барысы да Лилиярның теләп алынган "бүләкләре". Акчаның санын да, кадерен дә белмәде кыз. Бар нәрсә дә аңа, бары тик аңа гына булырга тиеш. Нишлисең, бала! Гайшә апа ялгыз җилкәсендә гаиләне дә, тормыш-көнкүрешне дә, Лилиярның чираттагы кәҗәләнүләрен дә күтәрә килде. Ике эштә эшләде, өченчесенә алмадылар. Үз хәлен, сәламәтлеген үзе генә белде Гайшә апа. Эштән арып кайтып, өй җыештырасы, ашарга пешерәсе, кыскасы, кәеф-сафа корып арыган Лилиярның күңелен күрәсе бар иде... Гайшә апа сер бирмәде, тешен кысып түзде. Үзен кызы алдында гаепле тойды, әтисе булмагач, Лилияры ким-хур булмасын дип тырышты. Төннәр буе Лилияры баш очына килеп, йомшак чәчләреннән сыйпады. "Кызым минем, Лилиярым, бәгырь итем, йөрәк җимешем... Син булмасаң, нишләр идем икән мин бер ялгызым?! Син бит минем яшәешемнең асылы..." — дип сөенеп туя алмады Гайшә апа, сабыеның үсеп, җитлеккән кыз булуын күреп. Тик соңгы айларда Гайшә апа авырып китте, шунлыктан эшенә чыга алмады. Дару алырга да акчасы булмады аның. Ә шул ук көнне кич, Лилияр әнисеннән тагын акча даулады. "Кызым, бераз сабыр ит, терелим дә булыр, хәзергә юк инде, ачуланма!"— дип сыкранган ананы Лилияр: "Бирмәсәң, мине бүтән күрмәссең!" — дигән янавы белән куркытты. Гайшә апага күршеләреннән әҗәткә алырга туры килде. Нишлисең, бала бит! Кичкырын Лилияр өенә көч-хәлгә кайтып егылды, ул исерек иде. Йөрәге сыкрады Гайшә апаның, ахырда түзмичә, ничә еллар буена эченә җыелып килгән сагышын, моңзарын, ачуын түкми-чәчми Лилиярына сөйләп бирде. Белмим, Лилияр әнисенең сүзләрен аңлагандырмы-юктырмы, бары күзләрен челт-челт йомып торды да: "Завтра поговорим синең белән",— дип мыгырданып, урамнан кергән киемнәре белән түрдәге ак җәймәле диванга барып ятты да йоклап китте. Төне буе уйланды, сыкранды ана. Иртән керфек тә какмаган Гайшә апа кабат йөрәк әрнүләрен кызына җиткерде. Лилияр дәшмәде. Ана аны гаебен таный ахры дип белеп, аның саен кызды, Лилиярны утлы табада биетте дә үзе күршеләренә кереп югалды. Үз гомере эчендә беренче тапкыр Гайшә апа ниндидер җиңеллек, ниндидер яшәү көче тойды. Ә бу вакытта Лилияр тырыша-тырыша ничек итеп үзенекен итү турында баш ватты. Ул бары тик әнисен генә куркытмакчы иде, бары тик... Лилияр торган саен хәлсезләнә барды, озын керфекләре түбән төште, иреннәре кысылды, ул гомерендә беренче тапкыр, әллә куркуыннан, әллә дөнья, яшәү кадерен ныграк сизүеннән, әллә үлемнән куркып, саф татар телендә: "Әнием! Әнием, гафу ит мине! Мин... Мин... " — сүзләр буталды, уйлар чуалды, тавыш тәмам өзелде... ...Гайшә апа, сулыгып, кызы алдына тезләнде: "Гафу ит, гафу ит мине, йөрәк парәм, күңел маем, гафу ит! Мин гаепле, мин..." — Картлык көнендә япа-ялгыз калган ана ни юрарга да, үзен нидә гаепләргә дә белмәде. Нидә соң Гайшә апаның гаебе?! Дөрес тәрбия бирә алмаудамы, акча җитмәүдәме, әти терәге булдырмаудамы, әллә ничә еллар түзеп, җыеп килгән уйларын Лилияр белән бүлешүендәме?! И Ходаем! Ана кеше баласын дөньяга тудырганчы да күпме газап чигә: тугыз ай буена карынында йөртеп, сират күперен узып кына сабыен кулларына ала, сөенә. Төннәр йокламый аны тәрбияли, гомерен аңа багышлый. Картайган көнендә нарасыеннан изгелек күрәсенә ышана, аңа якты өметләрен баглый. "Үзем тапкан мал түгел, атам малы жәл түгел" дип кенә яшәргә тиешмени соң ул бала? Тормыш бит ул тигезлектән генә тормый. Үз-үзеңә кул салу котылу юлы түгел бит! Асылына төшеник. Кайбер сабыйлар балалар йортында аталы-аналы булырга тилмергәндә, ни өчен без әтиәниләребезнең кадерен белмибез соң? Үз баласын җирләгән ата-анадан да бәхетсез җан иясе табу мөмкинме икән? Әтиәниләребезнең ышанычларын акласак, аларның бар булулары бәхет икәнен онытмасак иде. "Җәннәт — аналар аяк астында",— дигән бит пәйгамбәребез. Үз ата-анасына хөрмәт күрсәтмәгән кешенең үз баласыннан да изгелек көтә алмавына төшенсәк, яшәү мәгънәбез аңлашылыр иде, бәлки... Күңел ярасы — Әнием, ни өчен дәү әниебез безнең белән бармый? — дип борчылып сорап куйды дүрт яшьлек Алисә. — И кызым, син безнең өчен бер дә борчылма, без дәү әтиең белән сезгә соңрак кунакка килербез. Ә син, бәләкәчем минем, әтиең белән әниеңне тыңла һәм тәртипле, акыллы кыз бул, яме? — дип, йомшак кына җавап бирергә ашыкты кечкенә Алисәгә дәү әнисе. — Ә кем соң ул минем "әтием"? — дип кабатлап сорады берни дә аңламаган кыз. Алисәнең әнисе Зилә апа бераз агарынып китте һәм: "Без, бер бик әйбәт абыең белән, бергәләшеп, дус-тату яшәргә булдык. Ул абыең сиңа, һичшиксез, ошаячак һәм әтиең булачак. Хәзер ул бирегә килгәч, сез якыннанрак танышырсыз, син аңа: "Исәнме, әтием!" дип әйт, килештекме, кызым?" — дип өйрәтеп куйды. Алисә тагын нидер сорарга дип авызын ачкан иде, кинәт ишек ачылды, анда таныш түгел бер абый пәйда булды, ул бөтенесе белән дә ягымлы гына исәнләшеп чыкты. Алисә дәү әнисенең итәк астына качты. Ләкин дәү әнисе, оныгын алга өндәп: — Менә, кызым, әтиең дә килеп җитте, исәнләш, бәбкәм,— диде. — Елама, кызым, без синең белән дуслашырбыз әле, — дип, чит-ят абый Алисәгә конфет сузды... ...Алисә машина тәрәзәсеннән торган саен ерагайган авылны моңсу гына күзәтте. Әнә аның дәү әнисе, яулык очы белән яшен сөртә-сөртә, кул изәп озата. Әнә теге тыкрыкта ул үзенең дуслары белән качышлы уйный иде. Менә бу ялгыз каен күләгәсендә табышмак әйтешеп арып бетәләр иде. Әнә тегендә исә... ...Туган авылын сагыну ачысын басар өчен, Алисә радиоалгычны бөтен көченә ачып, яшьләренә буылып мендәргә капланды. Ә күрше бүлмәдә әнисенең һәм әле бүген генә әтисенә әверелгән абыйның тавышлары ишетелә: алар җәйге яллар вакытында кайсы илгә сәяхәткә барырга икән дип баш ваталар. Алисәнең туган авылына бик-бик кайтасы килә. Тик аның теләгенә беркем дә колак салмаячак. Алисәнең йөрәк сагышы, күңел ярасы беркемне дә кызыксындырмый шул... Намус Ләбибәнең бүген өенә һич тә кайтасы килмәде. Чөнки аны намусы бимазалый иде. Әнисеннән ояла шул ул! Чөнки Ләбибә әнисенә башка "2"ле алмам дип сүз биргән иде. Ә бүген кызый географиядән тагын "2"ле эләктерде. Яратмый шул географияне! Африка, Тын океан... имеш! Аннары ул укымаган да иде кичә, кич буе компьютер белән мавыкты. "Сорамаслар", — дип уйлаган иде шул ул... Их! Сизгән булса, Ләбибә, һичшиксез, укып килер иде! Белгән атлы булып кулын күтәргәч, Рамил абыйсы кызны укып килгәндер дип белде. Күпме тырышып, кызарып, бүртенеп ярты дәрес басып торгач, авыз ачып бер сүз дә әйтә алмагач, укытучының кәефе кырылды. Сыйныф журналында Ләбибәнең фамилиясе турында горур "2" ле барлыкка килде. Ләбибәгә классташлары алдында бик читен булды, әнә Рамил абыйсы да аңа каш астыннан карап авыр сулап куя. Җитмәсә, әнисенә дә сүз биргән иде бит! Хәзер әнисе аңа ни дияр?! Әйе, әнисе Ләбибәгә башка ышанмас та инде. Кыз, өенә кайткач, әнисенә күтәрелеп карарга да куркып, тизрәк үз бүлмәсенә үтте. Ул бик тырышып, һәрберсенә аерым игътибар биреп, өй эшләрен тәмамлап та куйды. Үзенә дә ничектер рәхәт булып китте. Ләбибә бүген барлык дәресләрдән дә дөрес һәм төгәл җавап бирде. Географиядән теленә шайтан төкергәнмени?! Рамил абыйсы, кызның алга китешен күреп, бик куанды. Кичәге "2"лене "5"ле гә төзәтте, ә бүгенгә дәү "5"ле куйды. Ләбибәнең сөенече эченә сыймады. Ул "тырышкач барысын да булдырып була!" дигән бик дөрес фикергә килде. Дәресләре бетү белән, өенә ашыкты. Тизрәк әнисенә сөйлисе килә иде аның. Кайтса... Әнисе аның кайтуына торт сатып алган, мичкә бәлеш салган, компот ачкан. Җитмәсә, кызына туңдырма суза. Ләбибә бу хәлгә аптырап китте. Ахырдан түзмәде: "Әнием, бүген нинди бәйрәм ул?"— дип сорап куйды. Әнисе аңа елмаеп: "Бишле"ләр бәйрәме", — диде. Ләбибә ни дип тә уйларга белмәде, каян белде икән аның әнисе?! Тик түр шкафта Рамил абыйсының онытылып калган перчаткаларын күреп кенә көлемсерәп куйды. Бүген Ләбибәнең намусы чиста иде. Ялгыш язмыш Таң ата. Офыктан алсу кояш күтәрелә. Ул үзенең җылы нурлары белән болыннарны, урманнарны, кырларны иркәли. Чәчәкләрнең чыклы таҗларына әкрен генә кагыла. Кояш зираттагы ике кабер өстендәге күгәрчен күзләрен назлап иркәли. Кабер каршында басып торган хатынның чәчләрен сыйпап уза. Сара тагын бер таңны зиратта каршылый. Күзләрендә — кайнар яшь, ә кулларында — матур күгәрчен күзләре. Сара әлеге чәчәк бәйләмен кайсы кабергә куярга да белми, аптырашта калган. Яратып, үз итеп тәрбияләп үстергән Гөлгенәсенәме, әллә Алия аннан тартып алган үз кызы Гөлфия каберенә куйсынмы ул чәчәкләрен?! Хатын билгесезлек утында яна. Юк, ул язмышка һич тә зарланмый, бары тик үзеннән генә гаеп эзли. Нишләп ялгышты соң ул? Саматка сукырларча гашыйк булыпмы?! Әллә Алияне үзенең якын дусты дип исәпләпме?! Бу уйлар Сарага һич тынгылык бирмиләр. Йөрәген мең кисәккә телеп үтәләр. Ул үзенең кызларын шулкадәр нык ярата ки, инде өченче көн зиратта төн үткәрә... Ә авыл халкы аны аңламый, хәер, аңларга да теләмиләр, "Сарага зират җене кагылган" дигән имеш-мимешләр тараталар. Урамда аны очратсалар, исәнләшү генә түгел, ярты чакрымнан урап узалар. Имеш, "бәладән баш-аяк!" Юк, бер кеше дә аңларга теләми мескен хатынны, киресенчә, мыскыл итәләр, адым саен көләләр. Сарага зиратта рәхәт, ул үзен ике кызы белән янәшә тоя. Сара зиратта узган тормышын күз алдыннан үткәрә. Күңел дәфтәрен актара. Яшьлегенә кайткан кебек була... Үз хаталарын төзәтергә омтыла... "И кызым, ташла шул Саматыңны! Аның кебекләр беткәнмени?!" — дип тиргәргә кереште Сараны әнисе Сәрия. "Әнием, ничек аңламыйсың, яратам мин аны, яратам!" "Яратам, яратам, имеш, һаман үз туксаны туксан! Ул Саматың синең һәрбер итәк артыннан чаба, әнә бай Хәмзә кызы Алияне дә үз иткән!" — дип дәвам итте аның әнисе. "Юк, әнием, авыл халкы һәрвакыт чебеннән фил ясарга ярата, кичә Самат Алиягә кәрзин белән алма керткән иде, шул җитә калган!" — дип көлемсерәде кыз. "Бигрәк беркатлы инде син, кызым! Алия — бик зәһәр кыз ул, әнә шул "кәрзиннән" бала көтә, ди! Ә син былбыл шикелле сайрап утырасың. Самат та үткен егет — күке кебек һәрбер ояга нәселен калдыра!" Сара тораташтай бер урында катып калды, күз аллары караңгыланып китте, бермәлгә сулыйсы һавасы беткән шикелле булды. "Ничек авырлы? Мин дә Саматтан бала көтәм бит. Ул әле моны белми дә" дигән уйлар йөгерде аның башыннан. Ул аткан уктай тышка чыгып йөгерде, тик бер җирдә дә Саматны таба алмады. Тик соңыннан гына Сара Саматның авылдан күченеп китүен белде. Хатынга авыр булды, ләкин туачак сабые өчен ул барысына да әзер иде. Сара Алия белән талашырга һич тә уйламады, гаепне ул Саматтан күрде. Ни җаны белән ике сабыен ташлап китә алган?! Бу сорауга ул җавап таба алмады. Ике авырлы хатын күп вакытларын бергә үткәрделәр. Хәтта ки, аларның сабыйлары да бер үк көнне туды. Сара бу дөньяга сау-сәламәт кыз бала алып килде. Ә Алия, кызының аяклары гомергә йөрмәячәген белгәч, табибка акча тәкъдим итте һәм баланы башка хатынныкы белән алыштыруын үтенде. Ул көнне бала тудыру йортында өч малай, ике кыз гына туган иде. Табибка Сараның баласын Алиянеке белән алыштырудан башка чара калмады. Сарага шәфкать туташлары: "Сезнең балагызның аяклары гомерлеккә гарип, телисез икән, аны биредә калдырыгыз!" — дип әйттеләр. Мескен хатынны аяз көнне яшен суккан кебек булды, ул үксеп-үксеп елады, ләкин сабыен калдырып чыгарга кулы бармады. Ул аны үзе тәрбияләргә булды. Сара кызына "Гөлгенә" дип исем кушты, ә Алия "Гөлфия" исемен сайлады. Гөлгенә үсеп җиткәч, үзенең яшьтәше Гөлфия белән көн саен күгәрчен күзләре үскән болынга уйнарга барды. Әлбәттә, аны инвалидлар коляскасында Гөлфия алып бара иде. Дуслыклары бик көчле иде кызларның, хәер, алар дуслар гына түгел, туганнар да иделәр. Гөлгенә күгәрчен күзләрен үз итте, Гөлфия әнисе чәчәк кибетеннән алган розаларны якынрак күрде. Кызлар күп вакыт гел бергә булдылар. Көннәрдән бер көнне кызлар кабат болынга киттеләр. Күп итеп чәчәкләр җыйгач кайтырга булдылар. Көн бик эссе иде. Гөлфия Зәңгәр күлдә коенып чыгарга булды. Әнисе күп тапкырлар әлеге күлнең тирән һәм астыннан җиде чишмә агып торуын әйтсә дә, Гөлфия тәвәккәлләргә булды. Гөлгенә башта аяк терәп каршы булса да, соңыннан ризалашты. Чөнки Гөлфия бик шәп йөзә иде. Кыз күлгә чумды. Гөлфия Зәңгәр күлне әрле-бирле колачлап йөзде. Гөлгенәгә иң матур төнбоекны бүләк итте. Кинәт кызның аягы ниндидер бер суүсемгә эләкте. Гөлфия пәрәвезгә эләккән күбәләк шикелле тыпырчынды, кычкырды, тик аны гарип Гөлгенәдән башка беркем дә ишетмәде. Бик озак тыпырчынгач, Гөлфия хәлдән тайды. Ул үзендә бер көч тә калмаганын сизде, салкын күл үзенекен итте, Гөлфияне көзән җыера башлады. Кыз биреште һәм су төбенә китте. Бу хәлне күреп торган Гөлгенә куркуыннан нишләргә дә белмәде. Гөлфиянең үлемендә үзен гаепле тойды. Шушы каһәр төшкән аяклары йөрсә, ул туганын зур бәладән йолып алып калыр иде. Әлеге уйлардан кыз шашты һәм үзе дә күлгә ташланды... Кызының бик озак кайтмавына эче пошып, Сара Алиягә юл тотты, тик аңа таба йөгерүче Алияне күреп туктап калды. Ул да Гөлфиянең бик озак кайтмый торуын белгәч, кызын Саралардадыр дип уйлады. Ике хатын болынга чаптылар. Ләкин соң иде инде... Буласы булган... Күл читендә Гөлгенәнең коляскасы һәм ялгыз төнбоектан башка берни дә күренмәде. Күл өстенә күгәрчен күзләре сибелгән... Алия белән Сара нинди зур фаҗига булганын аңлап алдылар... Бүген аеруча моңсу көн, кояш болыт астында, гүя ул да үзенең яраткан кызларын югалтырга теләми. Гөлфия белән Гөлгенәне янәшә кабергә күмделәр. Җир-ана кызларны үз куенына алды. Алия Сарага бөтенесен дә сөйләп бирде. Сара Гөлфиянең үз кызы икәнен белде. Тик соң иде инде. Алия бу хәлләрдән соң акылыннан язды, озак та тормады, аны чит илдәге апасы үзләренә алып китте. Ходай Алиягә җәзаның мулын бирде. Ә Сара... Сара хәзер көн саен кабер янында. Розалар яраткан кызы Гөлфиягә дә ул күгәрчен күзләрен куя. Чөнки аңа кыйбатлы розаларны куяр кешесе юк. Сара аны үз итә, ярата. Гөлгенәне дә читкә этәрми. Соң булса да, Ходайга үзенең ике сылу кызы өчен дога укый. Әйе, бүген дә ул чәчәкләр бәйләмен икегә бүләчәк, чөнки аның ике кызы бар. Юк, ул әле үләргә җыенмый, ул Гөлфиясе белән Гөлгенәсенә матур чәчәкләр китерер өчен яши. Соң булса да, ана булу бәхетен татый, ялгыш язмышыннан һич тә зарланмый. Авыл халкының сүзенә дә колак салмый, үзенчә яши. Күзләрендә кайнар яшь булса да, Сара бәхетле һәм Ходайга ул шушы ялгыш язмышы өчен чиксез рәхмәтле, чөнки шушы язмыш аны ике кызлы иткән. Бакый йортка күчкәч, алар барыбер бергә булачаклар, күгәрчен күзләре үскән болында йөреячәкләр. ...Сара кабер өстенә егылды, соңгы сүзләре итеп ул: "Рәхмәт сиңа, язмыш!" — дип кенә әйтә алды... ...Иртән авылдашлары аны соңгы юлга озаттылар. ХАРИСОВ ИЛНАР ДИЛЮС УЛЫ 1991 елның 1 декабрендә Удмуртия Респуб-ликасы Ижау шәһәрендә туган. Әгерҗе районы Кы-рынды урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучы-сы. Башлангыч сыйныфларда укыганда ук, шигырь-мәкаләләре район һәм республика газеталарында басыла. Габдулла Тукай, Сергей Есенин, Александр Пушкин шигырьләрен, Гаяз Исхакый, Федор Достоевский, Лев Толстой, Шекспир, хәзерге заман язучыларының әсәрләрен яратып укый. Остазлары дип татар теле укытучысы Илсөяр Зари-пова һәм түгәрәк җитәкчесе Рәфинә Са-бир-җановаларны саный. Төрле иҗади конкурсларда, фәнни конференцияләрдә чыгыш ясап, призлы урыннар ала. 2009 елда "Илһамлы каләм" әдәби әсәрләр конкурсында "Сюжет һәм хикәяләү үзен-чәлек-ләре" номинациясендә җиңүче булды. Ай, син һәм мин Менә мин җәйге ачык тәрәзәдән сандугач сайраган алма бакчасына карап, мендәремне кочаклап уйга бирелеп утырам. Ай да нидер уйлый бугай. Ул да минем кебек уйчан. Янындагы йолдызлары да, айга комачауламыйк дигән төсле, атылып җиргә төшәргә дә кыймыйча, урыннарында балкый бирәләр. Ә ай серле бер җан иясе кебек тоела миңа. Аның турында күп риваятьләр ишетсәм дә, минем үз риваятем бар. Ай шушы караңгы төндә, иртәгә килермен дип саубуллашып, вәгъдә биреп киткән ярын көтәдер сыман тоела миңа. Менә ул, акрын гына тирбәлеп, бар жирне яктырта, нидер күзәтә, гүя үзенең кайдалыгын белгертеп тора диярсең. Тик менә кайбер көннәрдә генә караңгы, ачуы килгән, аннан көнләшкән болытлар аны капларга тырышалар. Аны яшерәләр сыман. Ай һаман үрелә, һаман үзенең ярын көтә, гүя мине күрмичә үтеп китә күрмәсен дип борчыла сыман. Сагына ул үзенең сөйгән ярын. Сагына ул аны һәм өзелеп көтә. Кич саен шулай күкнең бер почмагында үзенә бер урын ала, төн буе көтә-көтә дә таң алдыннан гына, өметен өзеп, йокыга тала. Юк, өметен өзми ул, ә бары кичкә кадәр генә бераз тынычлана. Сөйгәне бу төнне дә килмәде. Тагын икенче кичнең җитүен көтәсе кала инде. Шулай һәр кичне кабатлана. Бер-берсенә күз атып йөргән яшь егет һәм кызларның да яшәеше нәкъ шуңа охшаш кебек тоела миңа. Егетләр кызларның чыгуын капкадан күз алмыйча зарыгып көтәләр. Ә бәлки, ул чыкмас та?.. Ә бәлки... Өмет бит ул... Кызлар исә, дәрес әзерләгән кыяфәт китереп, өстәлгә төбәлеп, күзе төшкән егетнең исеме белән дәфтәрләрен чуарлыйлар. Менә ул килер, әтисе ишетмәсен өчен, акрын гына сызгырыр... Ә бәлки, ул килмәс?! Килер төсле тоела! Тукта, бүгенге көндә мин үзем дә шушы ай хәлендә түгелме соң? Ә мин, мин нишлим соң әле? Өйдәгеләр йоклый, кочагымда мендәр, күзем юлда, колакларым урам яктан ишетелгән һәр тавышны тыңлый. Ә күңелем аны көтә. Йөрәк һәр тибешендә аның исемен әйтеп тибә. Кеше күп булган урыннарда күзләрем аны гына эзли. Менә ул әнисе үстергән чәчәкләрнең иң матурларын гына өзеп алгандыр да минем янга ашыгадыр. Ул да шулай мине уйлыйдыр. Очрашуны көтәдер. Менә ул килеп җитәдер, дулкынланадыр, мине чыгар микән, юк микән диеп уйлыйдыр. Чыкмыйммы соң?! Мескен айны сөйгәне көттереп торган кебек, мин аны алай көттереп тормас идем. Ул әле, бәлки, әтидән куркадыр, күршеләрдән ояладыр... Тукта, килеп җитте бугай, аяк тавышлары ишетелә. Ай, йөрәгем дөп-дөп тибә. ... — И-и-и Акбай! Син икәнсең әле бу. Бөтен өметемне өздең, дускаем. — Акбай, акрын гына капка астыннан кереп, оясы янына барып ятты. Бар хыялларым чәлпәрәмә килде... Урамда тынлык. Басып торып булмас, утырып торыйм. Ул килергә тиеш, барыбер көтәм мин аны, көтәм... Килмәде инде... Гүзәл тагын яраткан тәрәзәсе янына барып утырды... Көтәм... Күктә — ай, җирдә — мин. Икебез дә көтәбез... ...Утлары да сүнгән. Йоклыйлар бугай инде. Эх, иртәрәк киләсе калган. Шул әнинең кереп китүен көтеп йөреп, күпме вакытымны югалттым. Үзеннән сораган булсам да ярар иде, кызларга, дисәм, орышмас та иде. Әле үзе үк иң матурларын өзеп бирер иде. Бер караганда, ярый әле белдертмәдем, кем өчен, исеме ничек дип сораштырыр иде. Чыннан да, утлары юк, йоклыйлар. Гүзәл дә йоклады микәнни?! Капка яннарына барсам, Акбайлары өрер инде, әти-әнисе уяныр, күршеләре тәрәзәдән башларын суза башлар. Эх, чәчәк биреп сөендерермен дигән идем. Ул бит чәчәк ярата. Бик серле, матурлыкны ярата торган бит ул Гүзәл... Сызгырсам инде тагын кеше ишетә, әллә ничек. Нишләргә соң?! Ай да тын гына нидер күзәтә. Утыргычка утырып торсам гына инде?! Нишләргә, ничек итеп Гүзәлгә килүемне белдертергә соң?.. Күктә — ай, өйдә — Гүзәл, утыргычта Илдар таңны аттырдылар. Ай, сөйгәне тагы килмәде дип, йокыга талды, Илдар исә чәчәкләрен эскәмиягә куеп кайтып китте. Гүзәл, ачык тәрәзәдән кергән кояшның беренче нурларыннан күзләрен ачалмыйча, йокыдан айнып киткәндәй булды. Килмәде шул, мин аны көткән булам. Бүген исә тәнәфестә миңа караганда күзләреннән шундый нур бөркелә иде, ошатам бит, ул да мине ошата. Эх, нишләргә соң әле? Үзе дә инде, тәрәзәдән күрмәде микәнни соң?! Ул да мине көтә бит инде. Тәнәфестә очрашканда, оялып кына серле итеп елмая... Телләрем булса әйтер идем Гүзәлгә, чык, диеп. Күрми калды бит ул аның килүен. Илдарга да акрын гына сызгырырга кушар идем. Пышылдаса да ишетә иде бит Гүзәл. Әнә чәчәкләрен дә көтүгә чыккан сыерлар эләктереп алдылар. Эх, телләрем булса?! Күпме кешеләрне очраштырыр, кавыштырыр, таныштырыр идем мин!!! Эх, телләрем булса минем! Китапханә бәһасе Безнең авылда иң тыныч, иң ямьле, иң матур һәм чиста урыннарның берсе, — минемчә, китапханә. Авыл китапханәсе мәктәптән ерак түгел, мәдәният йортының икенче катында урнашкан. Аның өч зур тәрәзәсе балалар бакчасына карый. Тыштан ул кечкенә тоелса да, эченә кергәч, ялгышуыңны шунда ук таныйсың. Эче аның бик иркен һәм чиста. Һәр китап үз урынында тора. Китапханәчебез Сәүдә Мәгъсум кызы да — бик шәфкатьле һәм күркәм кеше. Мин монда бик еш керәм, чөнки бу урын миңа нәни чактан ук таныш. Эчкә кергәч, миңа гел тылсымлы бер илгә кергән кебек тоела. Китапханәдән элек мин әкиятләр, хикәяләр ала идем, ә хәзер докладларга һәм рефератларга өстәмә мәгълү-мат алам. Менә бүген дә мин анда сугылып чыгарга булдым. Керү белән, китапханәче утыра торган урынга юнәлдем, ләкин анда берәү дә юк иде. — Һм... Сәер... Кая киткән икән ул? Аның беркайчан да эш урынын калдырганы юк иде... — дип уйлап куйдым, бу хәл миңа сәер тоелды. Як-ягыма каранып, мин акрын гына эчкә таба үттем. Монда, әйткәнемчә, чиста һәм бөтен нәрсә үз урынында иде. Элеккеге зур, авыр-авыр шкафлар, тезелеп киткән иске өстәлләр, стенага терәлеп торган кызыл бизәкле өч кәнәфи һәм бер кыска гына кара диван. Идәндә шәмәхә сызык-сызык паласлар җәелгән. Ап-ак стенада төрле язучыларның портретлары эленеп тора. Иң күренекле урында һәм зурысы — Габдулла Тукайныкы. Рус язучылары да бар: Пушкин, Чехов, Достоевский. Алар бөтенесе дә күзләрен миңа төбәгәннәр, һәм аларның туры карашларыннан миңа әллә ничек булып китә. Түшәмдә якты, төрле төс белән балкып торган дүрт люстра тезелеп киткән. Әйләнеп йөреп карап туйганнан соң, мин, кулга газета алып, кәнәфигә утырдым. Азмы-күпме вакыт узгач, колагыма ниндидер тавыш ишетелде. Тавыш шкафлар арасыннан килә иде. Күземне сәгатькә төшереп алдым, сигезенче унбиш минут. "Ябылырга вакыт инде", — дип уйлап куйдым да кызыклы бер хикәяне укырга керештем. Өч җөмлә дә укырга җитешмәдем, тагын шул ук тавыш. Кемдер сөйләшкән кебек тоелды һәм шул ук вакытта идәнгә нәрсәдер "лап" итеп килеп төшкән кебек булды. "Эчтә кемдер бар..." — Сәүдә апа!.. Сезме ул?.. — дип, тыныч кына сорадым. Җавап бирүче булмады... Урынымнан торып, аяк очында гына шкафлар арасына кереп киттем. Йөри торгач, мин, ниһаять, бу тавышның каян ишетелгәнен аңладым. Минем куркуыма чик куелды, бу тавышларны китаплар бирә икән ләбаса... Киштәләр арасыннан мин сәер хәлне күзәтергә керештем. Уку фәннәре бүлеге: 7:20 — Булыш иптәшеңә, булыш! — дип, аска карап көлемсерәп әйтте Тарих дәреслеге. Анда Биология дәреслеге Химия дәреслегенә идәннән торырга булыша иде. — Озакка чыдамассыз минем белән! Мин — Тарих! Иң күркәме һәм гыйлемлесе, халыкка белем бирүче, чөнки халык үз тарихын белмәсә, аның киләчәге юк! Миннән куркыгыз, берегез дә каршы килмәгез. Мин кирәкле фән һәм сезнең юлбашчыгыз, дөрес юл күрсәтүчегез булырмын! — дип, ул "күкрәгенә" сугып алды. — Син бу сугуың белән алдынгы урынга чыгам дип уйлыйсыңмы? Юк! Чөнки көч ул бернәрсә дә түгел. Шул ук халык тиккә генә әйтмәгән: "Көче булган — берне егар, белеме булган — меңне егар". Менә хәзер мин сине! — дип кычкыра-кычкыра, Химия дәреслеге кире ягы белән борылып басты. Әмма аны Биология дәреслеге тынычландырырга кереште: — Игътибар итмә син аңа, иптәшем, без синең белән бик якын дуслар һәм... әйдә, кысылмыйк монда... — диде. Химия азрак тынычлангандай итте, ләкин, дусты борылу белән, тагын читкә китеп басты. — Тарих, мин синең белән бәхәсләшмим, бәлки, син дөресен дә сөйлисеңдер, ләкин, минемчә, техник матдәләр, машиналар, телевизорлар, хәтта без китаплар да булмас идек, әгәр мин булмасам, — дип әйтеп салды шунда Физика. — Син ни сөйлисең? Ялгышасың, чөнки аларны халык синсез дә уйлап табар иде һәм... — Тота да халыкка ябыша! Тота да халыкка ябыша! Халык булмаса, нәрсә эшләр идең соң үзең? Халык булмаса, син юк! — дип кычкырып җибәрде География. Ул инде тузган, азрак искергән һәм бик күпне күргән китап иде. — Ә син булмасаң, халык юк... — дип, тыныч кына өстәп куйды моңарчы почмактан гына карап утырган Җәмгыять белеме. — Егетләр, сез үзегез карагыз, ләкин мин барыбер Тарих ягына басам, чөнки без аның белән күптәнге иптәшләр булабыз дигәндәй... — Менә шулай! Менә монысы дөрес! — диде бу сөйләшүдән канәгать калган Тарих. Кем тагын Җәмгыять белеме туташка кушылыр? — Мин... — диде тыныч тавыш белән Әдәбият һәм акрын гына аның артына килеп басты. — Ничек инде... Әдәбият?! Син... син... ничек алай эшли алдың? Күрмисеңмени бу бик белдекле кыланган Тарихның дөреслек ягында түгел икәнен... Без бит бергә... — диде үпкәләп География. — Гафу ит мине, әмма акланасым килми, үзең дә беләсең Әдәбият белән Тарихның ничек бәйләнгәнен. Мин алар ягында, дустым... — Ярый! Шулай итегез! Тарих ягында — Әдәбият белән Җәмгыять белеме, ә минем якта — Химия белән Биология. — Безнең Рус теле бар бит әле, ул кайсы якны сайлар микән? — диде шул вакыт Химия. Ләкин Җәмгыять белеме аны этеп җибәрде. Мескенкәем акыра-бакыра, бәрелә-сугыла идәнгә килеп төште. Өске киштәдәге китаплар барысы да аска карадылар. Ә Биология Химияне аңына китереп маташа иде. Тарих күз кырые белән генә Җәмгыять белеменә карады, тегесе кызарынгандай итеп, өскә карап сызгырына башлады. — Ярый... Нәрсәдә калдык? — дип сорады География, бүтәннәргә карап. — Рус туташтан сорыйбыз дигән идек, кем ягын алыр микән? — диде Әдәбият. — Әйе, ә кая соң ул? — дип сорады Тарих, як-ягына каранып. География түбән киштәгә иелеп карады. Анда, бернәрсә дә ишетмичә, Рус теле йоклап ята иде. — Тор, дускаем! Монда зур сорау чишелә! — дип, колагына ук кычкырды География. Рус теле кинәт сискәнгәндәй итте, төшендә мыгырданып алды да тагы йокыга китте. — Эх! Нишлим инде мин бу юләрләр белән, үз ягыма китап җыеп, сезгә каршы сугыш башлыйм...— диде География, як-ягына каранып. — Әйдә, кереш, мин дә хәзер үз иптәшләремә, күрше китапханәгә шалтыратам. Менә күрерсең, аннары кемнең монда алдынгырак икәнен.— Шулвакыт Биология белән Химия кулларына карандашлар тотып менеп җиттеләр. Тарихның күзләрендә куркыныч очкыннар биеште. Кисәк кенә ул битләре арасыннан сытылган шырпы кабын чыгарды, Әдәбият шырпыны сызып җибәрде. — Утыз секунд гомерегез калды, килегез, кайсыгыз беренче? — диде Тарих, кисәтүле тавыш белән. Сугыш якын иде. Фәннәр бер-берсен бетерергә мөмкиннәр иде, ләкин бер тыныч кына тавыш аларның игътибарын җәлеп итте: — Зинһар өчен! Тынычланыгыз, китап әфәнделәр... — диде каяндыр килеп чыккан Алгебра.— Ни өчен бу?! Нәрсә өчен сез бер-берегезне үтерергә әзер? Кем белемлерәк, күркәмрәк һәм уңганрак? Мин әйтеп китим әле, хөрмәтле коллегалар, берегез дә... Мин беркем дә түгел һәм миннән бернәрсә дә тормый, ләкин... — Ул кинәт янган шырпыга карап алды, кулына төкереп аны кысты. — Ут белән уйнамагыз, ул юньлегә алып бармас, Тарих дус. Китаплар! Сезнең берегез дә халыкка аерым-аерым гына белем бирми, ләкин бергә булсагыз яхшырак һәм файдалырак булыр... Белем исемле мозаиканы күз алдыгызга китерегез, ә сез аның һәр кисәге. Сез җыелсагыз, мозаика җыелып бер сурәт барлыкка килә. Китаплар тындылар. Алгебра акрын гына чыгып китте дә икенче шкафка сикерде һәм үз урынына ятты. Бүтән фәннәр уйланып басып калдылар... Китапханәнең ике киштә арасы: 8:00 — Илсаф?! Синме ул анда? — дигән тавыш кинәт үзәкне өзгәндәй булды. Мин, шул якка борылып: — Әйе, Сәүдә апа, мин! — дидем һәм яңадан янымдагы киштәгә күз төшердем. Анда берсе дә юк... Тик сүнгән шырпының нечкә генә төтене өскә күтәрелеп тарала иде... ШӘЕХОВА РИММА РИФ КЫЗЫ 1992 елның 1 июлендә Азнакай шәһәрендә туган. Азнакай шәһәре татар гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы. Алты яшьтән шигырьләр яза башлый. Иҗат җимешләре "Ялкын", "Идел", "Салават күпере" журналларында, "Сабантуй", "Мәгърифәт", "Көмеш кыңгырау" газеталарында дөнья күрә. Ул — "Ялкын" журналының үсмерләр ред-кол-легиясе әгъзасы, "Сабантуй" газетасының "Яшь хәбәрчесе". "Язның беренче тамчылары" ("Школа" нәшрияты, 2005), "Чыпчык килгән кунакка" (Татарстан китап нәшрияты, 2007), "Чәчәкле болын" ("Мәгариф" нәшрияты, 2008) исемле китаплар авторы. "Иделем акчар-лагы" (Казан, 2005), "Яшь дулкын — Новая литературная волна" ("Рухият", 2006), "Иделем акчарлагы" (2006), "Алмаш" (Татарстан китап нәшрияты, 2009), "Иделем акчарлагы" (2007), "Добротой земля моя прекрасна" ("Заман" нәшрияты, 2008) кебек күмәк җыентыкларда шигырьләре урын алган. Римма — шулай ук дистәләгән конкурс һәм олимпиадаларда җиңүче дә. 2009 елда "Илһамлы каләм" әдәби әсәрләр конкурсында "Иҗади зәвык һәм сәнгатьлелек" номинациясендә җиңүче булды. Артист болытлар Күк йөзендә күпме болыт, Алар да төрле төстә. Алсу, аклары йөзәләр Җай гына безнең өстә. Әнә нәкъ аккош шикелле Бер болыт очып бара. Ә тиенгә охшаганы Аңа кул болгап кала. Түгәрәк матур аланда Үсәләр купшы гөлләр. Сурәтләр тиз үзгәрәләр, Иссәләр шаян җилләр. Менә инде яңа сурәт: Ал чәчәк тоткан төлке, Елмайган үзе шатлыктан, Каравы хәтта көлке! Шундый кызыклы хәлләрне Күрергә була күктә. Болытларга артист булу Килешә икән бик тә! Тылсымлы "биш"ле Бәйрәмнәрнең төрлесе бар, Бәйрәмнәр бик күп бездә, Аларны белеп торасыз, Әлбәттә, үзегез дә. Ә менә "Биш"ле бәйрәмен Ишеткәнегез бармы? Андый көннәрдә йөрисең, Елмаеп-көлеп бары. Атлап түгел, очып кына Кайтасың төсле өйгә, Хәтта җырлап җибәрәсең Шатлыктан дәртле көйгә. Гап-гади "биш"ле, әйтерсең Тылсымлыга әйләнә. Аны алган һәрбер көн дә Әверелә бәйрәмгә! Яз килә Февраль белән көрәшеп, Сагынып көткән яз килә, Буран даулашып йөри, Шуңа күңел җилкенә. Елмаеп кояш чыга, Эри ак мамык юрган. Кай арада сыерчык Кайтып оясын корган! Әй син, кыш, усаллашма! "Китмим",— димә, күрерсең, Көз айларын озаткач, Тагын безгә килерсең. Телевизор алдында Ял көннәре гаилә белән Телевизор карыйбыз. Иң элек тапшыруларның Кызыкларын сайлыйбыз. Әтием "Яңалыклар"ны Алыштырмый бернигә. Чит илнең сериаллары Күбрәк ошый әнигә. Бабай сугыш киноларын Бигрәкләр дә ярата. "Яшьлек елларымны,— ди ул, — Алар минем яңарта". Әбием моңлы җырларга Сокланып туя алмый. Шуңа концерт-театрны Ул карамыйча калмый. Мин аптырыйм: ничек зурлар Шуны да белми инде. Күпме генә карасам да, Мультикка җитми инде! ШӘРӘФЕТДИНОВ АЙБУЛАТ ДАНИР УЛЫ 1991 елның 1 сентябрендә Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылында туган. Чүпрәле районы Иске Чүпрәле 1 нче номерлы урта мәктәбенең 11 нче сый-ныф укучысы. Иҗат белән башлангыч сыйныфларда ук мавыга башлый. Туфан Миңнуллин, Рабит Батулла, Зөлфәт Хәким, Мөсәгыйт Хәбибуллин, Вахит Имамов, Җәмит Рәхимов әсәрләрен яратып укый. Әдәбият һәм сәнгать елында шагыйрь Муса Җәлилнең 100 еллыгына багышланган "Эш күрсәткән ирне ил онытмас..." исемле айлыкта актив-лыгы, "Татарстан халкы һәм Татарстан тарихы" темасы буенча республика конкурсында "Халкым язмышында гаиләм тарихы" дигән эш-ләре өчен мактау грамоталары белән бүләклән-ә. 2009 елда "Илһамлы каләм" әдәби әсәрләр конкурсында уңышлы дип табылган иң яхшы драма әсәре өчен III урынга лаек була. Өзәм әле сары чәчәк... Драма өч пәрдәдә, алты күренештә Катнашалар: Исхак. Миләүшә. Зәйтүнә. Сәмигулла. Гайшә. Нурсибә. Газиз. Әбүзәр. Нәфисә. БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ I КҮРЕНЕШ Авыл урамы. Капка алды. Бакча, өй күренешләре. Өянке агачы төбендә эскәмия. Пограничник киеменнән зур портфель тоткан солдат килеп керә. Башта бөтен җирне күзәтә, аннан соң эскәмиягә килеп утыра. Исхак. Шөкер, ниһаять, мин өйдә! Мин ирекле, суларга рәхәт, ә шулай да нәрсәгәдер йөрәк сикерә. Ничә чакрым юллар чапканда да болай сикерми иде кебек. Нихәл, өянке? Кая, сиңа чокып калдырган тамгам торамы? Һай, бахыр, тора, менә үзе! Тагы да картая төшкән. Кошлар сайрый. Үзебезнең кошлар! Нинди тыныч биредә! Беркем дә кумый да, кычкырмый да, атыш та юк, үтереш тә. Өйдән әнинең аш исләре чыга димме? Зәйтүнә. Сөбханалла, Исхак! Син түгелме соң, үскәнем? Исән-сау гына кайттыңмы, балам? Исхак. Так точно! Рядовой Миннуллин в целости и сохранности прибыл на родную землю, Зәйтүнә апа! Зәйтүнә (сумкасын күреп). Бәрәкәт! Син нишләп монда торасың, әллә өйдә юклармы? Исхак. Менә син кереп сөенче алганны көтеп тордым ич, Зәйтүнә апа! Зәйтүнә. Әнекәем, синме соң бу, Исхак?! Бигрәкләр дә үсеп, ирләр кыяфәтенә кереп кайткансың ич, тфү-тфү, күз тимәсен! Сөенче дисең, алайса, булдырабыз аны. (Капкага килеп шакый.) Сәмигулла абзый! Гайшәттәй! Өйдәме сез? (Исхакка карап, шыпырт кына.) Син, Исхак энем, качып тор! (Капкага шакуын дәвам итеп.) Менә хат бар! Сөенче алырга килдем! Гайшә. Нихәл, Зәйтүнә! Нәрсә шаулый-сың? Зәйтүнә. Сөенчегә бүләгеңне алып чык, бар, Исхагыңнан хәбәр китердем. Гайшә. И Ходаем, шушы араларда үзе кайтырга тиеш иде инде ул. Нишләп хат кына икән? Зәйтүнә. Син, тизрәк беләсең килсә, бүләгеңне чыгар! Бар, бар! (Гайшә кереп китә.) Бик көттеләр, үскәнем, үзеңне. Ата-анага баладан да кадерле тагы ни бар. Әнә күрше авылда синең белән бергә киткән егетнең үле гәүдәсен генә кайтарып күмделәр. Солдатлар китереп киттеләр. Ә син менә исән-сау, нинди зур бәхет! Исхак. Кайсы авылдан, дисең, Зәйтүнә апа? Зәйтүнә. Яшел Тугайдан. Тсс! Әниең чыга, эшне харап итмә! Гайшә. Менә, Зәйтүнә, саклап торган бер бик матур яулыгым бар иде, монысы исле сабын. Зәйтүнә. Алай гына булмый инде, күршекәем, биеп тә бирерсең. Йә, яле! Әттә-кмма, кди-кди, кмма, әттә-кмма, кди-кди кмма. Гайшә (биегән җиреннән туктап). Йә инде, Зәйтүнә, аптыратма, укыйк башта хәбәрне. (Басып торган Исхакны кинәт кенә күреп, йөгереп барып кочаклап ала.) Улым! Балам! Кайттыңмы? Исхак. Исәнме, әни! Менә сине күрер көн дә бар икән! Гайшә. Әтисе, әтисе, дим! Сәмигулла! Чык әле, улыбыз кайткан лабаса! И улым, исән-сау, Аллага шөкер! Сәмигулла. Кая, кая, карап карыйк: безнең төпчек малай настоящий ир булып кайта алганмы? (Бил алыша башлый.) Оһо! Ярыйсы, күренеп тора: солдат хезмәте үзгәрткән үзеңне! Ни дисәң дә, Сәмигулла нәселе! Исхак. Нихәл, әти, сау гынамы! Сәмигулла. Без һаман шулай, улым, менә үзең күрәсең, әниең белән кыштыр-мыштыр йөрибез. Ник хәбәр итмәдең? Каршы алган булыр идек. Исхак. Әй әти, монда кайтып җиткәч, үзебезнең һаваны сулап, атналар буе җәяү йөрергә дә риза мин. Гайшә. Карале, нишләп монда торабыз соң? Әйдәгез, өйгә керик! Ашым кайнап тора, хәзер чәй әзерлим, яңа аерткан каймак та бар. Әйдә, Зәйтүнә, әтисе, әйдәгез, улым! (Керәләр.) II КҮРЕНЕШ Болынлык. Су буе. Җәйге тыныч кич. Миләүшә белән Исхак керәләр. Исхакның кулында — гитара. Миләүшә. Ә мин, биек итеп печән чүмәләсе өелгән ат арбасы өстендә яткан килеш, күккә карап барырга яратам. Ямь-яшел печәннең хуш исләре... Иксез-чиксез зәңгәр күк йөзе... Бары тик ап-ак болытлар йөзәләр... Ә ат әкрен генә тирбәтә дә тирбәтә... Исхак. Шулвакыт аксыргак үләннәре арасыннан төрле бөҗәкләр чыгып, синең муеныңны кытыклыйлар. (Кызның муенын үлән белән кытыклап ала. Көлешә-көлешә куышалар.) Миләүшә. Ә без аксыргак үләннәрен чапмыйбыз, ул бит агулы. Аны ашаса, сарыклар үлә. Хайваннарның да яшиселәре килә. Нәкъ менә минем кебек. Исхак. Ах, әле синең яшисең киләме?! Утыр әйдә! Үзең әйткән печән чүмәләсе өстенә! Киттек хыял дөньясына... (Ике кулын алга суза. Миләүшә, күккә карап, аның кулларына ята. Исхак кызны күтәреп әйләндерә.) Миләүшә. Җырла әле, Исхак... Исхак. Әле сиңа җыры да кирәкме? Була ул! (Кызны төшереп бастыра да, гитара алып, моңлы итеп җырлый башлый. Фасил Әхмәтовның Ярлы Кәрим сүзләренә язылган "Назлы гөлкәем" җырын башкара.) Сөям, бел, сине, Сөям гел сине. Моң-зарларымнан Көям шул инде. Моң-зарларымнан Көям шул инде, Гөлкәем, бәгърем; Нишлим соң инде?! Иртә мин уйлыйм, Кич тә мин уйлыйм. Күрсәм үзеңне, Һич тә мин туймыйм. Күрсәм үзеңне, Һич тә мин туймыйм. Иркә баладай, Килче, кил, уйныйм! Килче, кил, бәгърем! Кил, кил, серләшик; Ал чәчкәләрдән Илһам эзләшик, Ал чәчкәләрдән Илһам эзләшик; Былбыллар кебек Гөр-гөр гөрләшик... Миләүшә. Их, кояш нурларына иркәләнеп утырган чәчәкләр кебек, мин мәңге синең янда иркәләнеп утырыр идем... Исхак. Ә кем комачаулый безгә, кадерлем? Утыр тик иркәләнеп. Миләүшә. Мин бит быел мәктәпне бетердем, укырга китәргә кирәк. Оныттыңмы әллә, мин бит булачак шәфкать туташы. Исхак. Оһо-оһо! Чү, ап-ак халатлы шәфкать туташы түгелме? Миләүшә (көлеп). Нәкъ үзе! Ак халат нәрсә ул, күпме кешеләргә изгелек кылу, тормышларына аклык-пакьлек, бәхет-сәгадәт бирү... Исхак. И хыялыем минем! Сиңа карыйм да шаклар катам: гомер ничек тиз үтә. Мин армиягә киткәндә, син бит бик кечкенә, мәктәпкә сумкаңны да көчкә генә сөйрәп йөри торган кыз идең әле. Миләүшә. Алай ук түгел инде, мин сумкамны бик җиңел күтәрә идем. Син ул вакытта миңа игътибар да итми идең, өлкән класста укучы кызларны күзәтә идең. Ә мин менә синең егерме дүрт килограммлы гер күтәргәнеңне, оста итеп чаңгыда шууыңны сокланып карап тора идем. Исхак. Көч бар анысы беләктә. Армиядә ул да ярап куйды тагы. Кайтканыма менә ике ай вакыт үтеп тә киткән — сизми дә калдым. Ә анда, Әфган җирләрендә, әйтерсең мин гомер бакый яшәгәнмен. Сагындыра иде туган яклар, туган авыл, классташлар, кызлар. Менә синең кебек гүзәл татар кызын күрү мәңге тормышка ашмас хыял иде. Миләүшә. Сөйлә әле, кадерлем, сөйлә, анда ниләр күрдең син! Исхак. Әй Миләүшәкәй, аның нәрсәсен сөйлисең, сугыш кыры бит ул. Күпме дусларым анда ятып калдылар. Һәр көн үлем белән күзгә-күз очрашасың. (Елаган кебек тирән сулап, көрсенеп сөйли.) Аннан соң, Миләүшә, сөйләп йөрергә рөхсәт тә итмиләр. Миләүшә. Ә шулай да иң истә калганы ни булды? Исхак. Беләсеңме, анда һәр көнне биш вакыт азан тавышы яңгырый иде. Менә шул вакытта тыныч, тәннәргә ниндидер әйтеп бетергесез рәхәтлек йөгерә иде. Еракта калган туган ил, әти-әниләр искә төшә, күңел түрендә кайту өмете яңара иде. Ә бит кешене өмет кенә яшәтә! Миләүшә. Минем бәхеттән синең өметләрең тормышка ашты. Мин сине тартып кайтардым, мин. Исхак. Дөрес әйтәсең, Миләүшә гөлем, мин бик бәхетле синең белән. Бер күрүдә гашыйк иттең! Таңнарда сине уйлап уянам. Көндезләрен дә үземне синең белән бергә хис итәм кебек. Сихерләдең ич мине. Тотып ашыйм мин сине! (Якын килеп, шашып-шаярып үбәргә тотына.) Син миңа кияүгә чыгасыңмы? Миләүшә. Нинди кияү ди ул? Мин бит укырга китәм. Исхак. Ә мин сине беркая җибәрмим! Менә бүген үк син минеке, алып качам үзем белән. Син дә мине яратасың бит? Миләүшә. Яратам... Исхак. Сиңа минем белән рәхәт бит? Миләүшә. Рәхәт... Ут сүнә. Салмак музыка. III КҮРЕНЕШ Таң аткан вакыт. Миләүшә туфлиләрен салып кулына тоткан. Исхакның кулында — гитара. Миләүшә. Әни сыер сауган арада тиз генә кереп калырга кирәк, юкса үтерә үземне. Бәлки, мин кайтмаганны сизмәгәндер әле. Исхак. Йә хафаланма инде шулкадәр, хәзер синең яклаучың, кайгыртучың мин бар бит, Миләүшәм! Миләүшә. Әй, нишләп йомшардым соң әле мин, нишләдем соң?! Исхак. Кайгырма инде, Миләүшә, барыбер син минеке ич! Бүген мин ике-өч көнгә китәм, син мине югалтма, Миләүшәкәем. Армиядән кайткач, апа белән күрешмәгән. Хәлләрен белеп, тормышларын күреп кайтам. Кара аны, мин югында тәртипле йөр, үзеңне сакла! Нәрсә алып кайтыйм үзеңә? Миләүшә. Үзең кайтсаң, миңа башка бер әйбер дә кирәкми, кадерлем! Ярый, исән-сау йөреп кайт, хуш, кадерлем! Исхак. Белсәң иде, бер дә җибәрәсем килми үзеңне, сөеклем! Ярый, сау бул! Пәрдә. ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ IV КҮРЕНЕШ Сәмигуллалар капка төбе. Кичке як. Гайшә. Сөбханалла, киче нинди тыныч! Зәйтүнә күрше, син нишлисең? Чык әйдә, бераз кич утырыйк. Зәйтүнә. Эшләр бетми бит, Гайшәттәй. Гайшә. Эш ул, нәнәм, үлгәннән соң да өч көнлек кала, ди. (Эскәмиягә килеп утыра.) Зәйтүнә. Ни хәлләрдә яшәп ятасыз? Исхак күренмиме соң әле? Гайшә. Әле кичә генә китте ич. Армиядән кайтканнан бирле бер көн ял булмады үзенә, әтисе белән бөтен каралты-кураны яңарттылар, печән чаптылар. Зәйтүнә. Күрәм, күршекәем, сукыр түгел. Ир-ат булган йорт — үзе бер дәүләт инде ул. Ялгыз кешенең нәрсә аның: эшләсә, эше күренми; алып-салып киңәшләшер кеше юк. Әле әнә теге ашлама сибәргә килгән летчик егетләрне миңа керттеләр ич. Өйгә җан кереп китте: ватылган, кыйшайган нәрсәләрне төзәтү дисеңме... Мунчаларны үзләре ягалар, көлешәбез, сөйләшәбез. "Байларның хәлен ярлы, ярлының хәлен байлар белми" дигәндәй, ялгызның хәлен ялгыз гына аңлый... Исхак эшкә чыкмыймы соң әле? Гайшә. Шофер кирәк дип бригадир чакырткан иде дә. Нишләп калыр инде. Миләүшә укырга китсә, авылда калырмы, әллә ияреп китәрме — яшьләрнекен белеп бетермәссең, Зәйтүнә. Зәйтүнә. Юк, юк, Гайшәттәй, Исхак сезне калдырып авылдан китми, иманым камил. Сәмигулла (йорт эченнән кычкыра). Гайшә, дим, сиңа әйтәм! Кая китеп олактың? Кер әле! Урын түшәмәгән, дөньяңны онытып йөри-сең. Гайшә. Керәм, керәм, әтисе. И-и-и Зәйтүнә, ирле кеше менә шулай инде ул, беркая чыгарга юк. Йә, ярый, кергәлә. Тыныч кичләр булсын! Зәйтүнә. Амин, Гайшәттәй, һәркайсыбызга шулай булсын! Китәләр. Талгын гына көй уйный. Бака кычкырган тавышлар ишетелә. Миләүшә белән Нурсибә керәләр. Нурсибә. Сине күрергә дә юк бит хәзер, дустым, Исхак кайтканнан бирле, ай күрә, кояш ала. (Көлешәләр.) Миләүшә. Мин аңа шундый ияләштем, бер генә көн күрешмәдек — мин инде аны сагындым да. Әйдә, бераз утырып торабыз. Кайтмады микән?! (Җырлый.) Бәлки вакытлыча гына Мавыгудыр бу җилкенү?! Минем өчен бәйрәм була Сине бер күрү, сине бер күрү. Нурсибә. Хәтта шулай укмыни?! (Көлә.) Дустым, мин дә бит бер летчик егет белән таныштым. Менә Зәйтүнә апаларда торалар. Егет дисәң дә егет, ичмасам! Безнең авыл алпамшалары түгел инде. Миләүшә. Котлыйм, котлыйм, Нурсибә! Күрәм, син бөтенләй башкача җырлый башлагансың. Кемнәр инде алар? Кинәт кенә ике егет килеп чыгалар. Газиз. Ул без булабыз инде. Әбүзәр. Таныш булыгыз, кызлар, Газиз һәм мин — Әбүзәр. Нурсибә. Якын дустым Миләүшә һәм мин — Нурсибә. (Көлешәләр.) Газиз. Нурсибә, бераз читкәрәк китик әле, минем бер-ике сүзем бар иде. (Газиз белән Нурсибә кереп китә.) Әбүзәр. Миннән курыкмыйсызмы соң, Миләүшә? Миләүшә. Тотып ашарга җыенмыйсыздыр бит... Әбүзәр. Аллам сакласын, Сезнең кебек нәфис затка кагылырга, мин бит урманнан килгән бүре түгел, ә бары тик очучы. Миләүшә. О-о-о, очучы! Нинди матур яңгырый! Әбүзәр. Ә Сез, Миләүшә, укыйсызмы, эшлисезме? Миләүшә. Әлегә мин җир белән күк арасында асылынып торам. Әбүзәр. Кызык! Ә мин бүген, очканда, бер дә асылынып торган кеше күрмәгән идем. (Көлешәләр.) Миләүшә. Самолетта очу рәхәттер ул әй, башыгыз әйләнмиме соң? Әбүзәр. Минем башым әйләнсә, мин анда эшли алмас идем. Ә менә сине хәзер тикшереп карыйбыз. (Сикереп тора.) Прошу! (Миләүшәнең кулларыннан тартып ала да күтәреп әйләндерә башлый. Кызу әйләндерә. Миләүшә көлә.) Әбүзәр. Йә ничек, Миләүшә, башың әйләнмиме? Миләүшә. Киресенчә, бик рәхәт! Әбүзәр. Ә менә синең хуш исләрең мине исертте... (Миләүшәне күкрәгенә кыса. Шулвакыт Исхак килеп керә. Бик гаҗәпләнеп карап тора.) Исхак. Миләүшә?.. Мин, юлда машиналар тота-тота, аның янына ашыгып кайтам. Күрәм, син вакытны бушка уздырмагансың. Ичмасам, безнең капка төбенә килмәскә булган! Башка җирдә урын беткән идеме әллә сезгә?! Их син, Миләүшә! Мин бит сиңа ихлас хисләремне аңлаткан идем!.. Миләүшә. Исхак, ашыкма, бәгърем! Без бит болай гына, шаярып кына. Исхак. Якын киләсе булма! Без сугыш күргән кешеләр. Мондый шаяруны аңламыйбыз. Хуш! Әбүзәр. Круто! Зарар юк, Миләүшә, ул сине миңа бүләк итте. (Көлә. Миләүшә Әбүзәрнең яңагына сугып җибәрә.) Миләүшә. Мин бит аны яратам! (Елый-елый китеп бара.) Әбүзәр. Оһ, оһ, оһ! (Миләүшәнең артыннан боргаланып-боргаланып атлап бара.) Кызганыч, матур гына башланган очыш уңышсыз төгәлләнде! (Китә.) Пәрдә. ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ V КҮРЕНЕШ Медпункт. Вакыйга унсигез елдан соң бара. Зәйтүнә җыештырып йөри. Ак халатлы Миләүшә өстәл янында язып утыра. Язуыннан туктап уйланып тора да үзе дә сизмәстән җырлап җибәрә. Миләүшә. Өзәм әле сары чәчәк, Барыбер ялгыз калдым мин. Сары чәчәкләрне өзеп, Сине искә алдым мин. Зәйтүнә. Хәерлегә булсын инде, Миләүшә, иртүк моңланасың. Миләүшә. Әллә нигә эчем пошып тора, Зәйтүнә апа. Озакламый Нәфисәм дә китеп барыр, исерек ир белән икәүдән-икәү утырып калабыз инде. Зәйтүнә. Менә, үскәнем, сиңа карап-карап торам да аптырап куям, үзең чибәр, үзең акыллы, укыган, ничек син шул исерек Зиннурга кияүгә чыктың? Миләүшә. Сәбәпләре күп булды инде аның, Зәйтүнә апа... Мин — яңа гына мәктәп тәмамлаган кыз, Исхак — армиядән кайткан егет, бер-беребезне шулкадәр яратып йөри идек. Үзеңнең хәтереңдә булса, сезгә летчиклар килгән иде бит. Бер тамчы гаебем булмаса да, менә шул летчиклардан көнләшеп, Исхак мине ташлады. Үч итеп, икенче көнне үк минем класс җитәкчесе Мөнирә апага өйләнеп тә куйды. Кызулыгы белән өйләнеп куюына, бәлки, бераз үкенгән вакытлары да булгандыр, баштагы елларда бик тынышып та тора алмадылар. Ләкин соңыннан яхшы гына яши башладылар, бер-бер артлы өч балалары туды. Зур уллары Ленар минем Нәфисәм белән бер класста укыдылар... Зәйтүнә. Миләүшә, туры сораганга ачуланма инде, үскәнем, Нәфисә дә Исхактан түгелме соң синең? Миләүшә. Шулай иде шул... Зәйтүнә. Үзеңне дә әйтер идем, ник соң мәхәббәтең өчен, балаң бәхете өчен көрәшмәдең? Миләүшә. Яшь идем ич, бала гына идем әле үзем дә. Үз укытучың белән ничек итеп ир бүлешәсең инде. Башта авырлы икәнемне дә белмәдем, аннан соң Исхак бит мине түгел, Мөнирә апаны сайлады. Зәйтүнә. И балалар, и язмыш, диген... Миләүшә. Менә шулай үземә-үзем урын таба алмый аптырап йөргән чакта, юлымда Зиннур очрады. Мин аңа бөтенесен бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем. "Кайгырма, Миләүшә, балаңа үзем әти булырмын, аның Исхактан икәнен кем дә белмәс, үзеңне укытырмын. Бер кискән икмәк кире ябышмый, оныт Исхагыңны, чык үземә кияүгә", — диде. Зәйтүнә. Имәндә икән чикләвек. Шулай чыктыңмы син Зиннурга? Миләүшә. Рәхмәт аңа, сүзендә торды үзе, мин менә фельдшер булырлык белем алдым. Нәфисәгә ул "кызым" дип өзелеп тора. Ләкин унсигез елга бер айнык көне булмады. Уртак балабыз да, ярату да булмады. Шул балам өчен генә аның белән яшәдем... Зәйтүнә. Шулай итеп, кызың үз әтисен белми булып чыгамы? Миләүшә. Җан тартмаса да, кан тарта, күрәсең. Унынчы класста укыганда, Нәфисәм гел Ленар турында сөйли башлады. Ленар озаткалап та килде бугай үзен. Менә шул вакытта: "Кызым, инде син зур, аңларлык", — дип, булган хәлләрне сөйләп бирдем. Дөрес, бер-ике көн ачылмыйча йөрде. Аннан бары да үз урынына кайтты. Бүлмәгә Нәфисә йөгереп керә. Яшь, чибәр. Заманча киенгән. Кулында — кечкенә сумка, кесә телефоны. Нәфисә. Исәнмесез, Зәйтүнә апа! Зәйтүнә. Әйбәт әле, үскәнем, ник болай чаптың? Кая ашыгасың шул чаклы? Нәфисә. Без бүген классташлар белән таңны каршыларга таллыкка төшәбез, әнием. Әйтеп чыгыйм дип кенә кердем. Миләүшә. Ай Аллам! Нигәдер эчем пошып тора. Кайчан кайтырсыз соң аннан? Нәфисә. Таң аткач инде, әлбәттә. Син кайгырып торма, әни. Мин бит хәзер зур кыз, унберенче классны бетердем. Миләүшә. Ялгышлыклар шул вакытта кылына да инде ул, кызым... Нәфисә. Ярый, Зәйтүнә апа! Сау бул, әнием! (Битеннән үбеп ала.) Борчылып торма, ярыймы. Бар да яхшы булыр. Ярый, пока, пока! (Йөгереп чыгып китә.)