Сөйгән ярым, без соң нишләдек?! Кайда калды яшьлек җилкәне? Ах, без бушка гомер үткәрдек: Дөнья кудык, Дөнья җитмәде..." Олпат остазының, шулай ук Ркаил Зәйдулла ("Аның шигырьләре — тын су кебек... Ләкин төп агым аста — ул бер алгысына, бер сүрелә...") һәм Мансур Вәли ("Аның өчен иң мөһиме — эчкерсезлек, садәлек, хәтта гадилек...") кебек күренекле каләмдәшләребезнең әтрафлы бәяләмәләре дә Хәбир Ибраһимга иҗат дөньясында үз юлын, үз кыйбласын табуда зур этәргеч булды, дип шикләнмичә әйтергә ярыйдыр. "Аһәң" дигән шигъри китабын укыган вакытта шәхсән минем игътибарымны Хәбирнең ошбу дүртьюллыгы аеруча җәлеп иткән иде: Мин авылның һәрбер талын беләм, Беләм һәрбер кошның оясын. Мин авылның яшәү серен беләм, Килә инде җанын тоясым! Авылның, шул нисбәттән анда гомер итүче барча кешенең дә — олысын-кечесен бердәй якын күреп, җанын тоясы килү, ягъни Галиҗәнап Табигатьнең вә Тереклек-Яшәешнең асыл нечкәлекләренәчә төшенергә омтылу — һәр талантлы каләм иясенең дә һәм, әлбәттә, Хәбир Ибраһимның да изге мәсләген, М.Әгъләм әйткәнчә, Ак Максатын анык белдергән, чынбарлыкка әверелү ихтималы булган хыялый бер якты теләктер ул. Шундый теләк белән януы Хәбирнең киң кырлы иҗатында аеруча чагылыш таба. Беренче шигырьләре 1990 елда "Идел" журналында дөнья күргән Хәбир Ибраһимның шигъриятенә беркадәр басым ясавым тикмәгә түгел. Әдәбиятта чын мәгънәсендә шигъри сүз әйтә алган шагыйрьләр шактый. Әмма алар арасында, башка жанрларны да бердәй якын күреп, игътибарга лаек әсәрләр тудыручылар бармак белән генә санарлык. Хәбир, һичшиксез, соңгылар рәтенә керә. Заманында аның театр уйнап йөрүе (үзе оештыручы да, үзе режиссер да, үзе артист та!) эзсез үтмәде, әлбәттә: Хәбир берзаман чын-чынлап пьесалар язарга тотынды, ул да булмады, яшь драматургның "Җырлап керәбез, җырлап чыгабыз" дигән беренче әсәрен режиссер Рөстәм Фатыйхов үзе оештырган "Адым" театр студиясе сәхнәсенә алып менде... Хәтерлим әле, берара Хәбир Казан телевидениесендә редактор булып эшләп алды. Шул вакытларда бик популяр булган "Җомга көн кич белән" һәм "Афәрин" тапшыруларын әзерләүдә катнашты ул. Бу күркәм эшләрнең үзәгендә кайнаулар Хәбир Ибраһимның тагын бер сәләтен — аның журналистлык талантын ачуда билгеле бер роль уйнады. Хәер, бусы сүз уңаеннан әйтелде. Менә шул телевидениедә эшләгән дәверендә Хәбирнең пьесалары буенча "Калай әтәч", "Дәмдинов һәм Дәмин маҗаралары" исемле телеспектакльләр төшерелде. Шуннан соң яшь драматургның "буасы ерылды": 1993 елда Әлмәт татар дәүләт театры аның "Артык гомер" (режиссеры — З.Туишева) исемле әсәрен, 1996, 1998 һәм 2005 елларда Минзәлә татар дәүләт драма театры "Кызыма килер йөз кеше" (режиссеры — Л.Садриев), "Газиз ярым" (режиссеры — Б.Бәдриев), "Җиденче кияү" (режиссеры — М.Мөбәрәков) дигән комедия һәм драма әсәрләрен сәхнәгә куйды. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры исә Хәбир Ибраһимның "Бәхетле килен" (режиссеры — З.Харисов) комедиясен, шулай ук Г.Кариев исемендәге Яшьләр театры белән Түбән Кама драма театры "Килмешәк" (режиссеры — А.Зарипов) һәм "Канатлы бозау", "Хатыным-алтыным", "Мөхлис һәм Иблис" драмаларын, Буа дәүләт драма театры "Квартет", "Арыслан булса Сарбай" әкиятләрен (режиссеры — А.Зарипов) сәхнәләштерде. Уфа, Эстәрлетамак һәм Оренбург театрлары да драматург белән һәрдаим иҗади элемтәдә булды. Һәм хәзер дә алар үзара дустанә мөнәсәбәттә. Хәбир, Г.Камал театры оештырган "Татар пьесасы" конкурсында катнашып, күп мәртәбәләр лауреат булды. Каләмдәшебезнең әлеге уңышлары аның драматургия өлкәсендәге талантын янә бер мәртәбә раслый. Хәбирнең прозасы да үзенең халыкчанлыгы, безнең укучы күңеленә аерата якын хиссияте белән аерылып тора. Аның Татарстан китап нәшриятында чыккан "Газиз ярым" пьесалар җыентыгы Милли китапханә үткәргән "Ел китабы" конкурсында мәртәбәле урын яулады. "Ялгыз тәкәрлек". Авторны киң катлау укучыларга һәм күпсанлы тамашачыларга таныткан әсәр исеме бу. Җөмләмдә тамашачыларны телгә алып ялгышмадым: Татарстан телевидениесе 2002 елда драматургның шушы әсәре буенча өч серияле фильм (режиссеры — Г.Ширгазин) төшергән иде. Фильм һәм анда яңгыраган "Син — минем бердәнбер" җыры (көй авторы Гөлнара Исмаева фильмда, Гөлсирин ролен башкарып, әлеге җырны үзе җырлады ) халыкта үз вакытында киң яңгыраш тапты: Төнге ай нурында, Якты күл ярында Яктык без яшьлекнең учагын. Син — минем бердәнбер, Мин — синең бердәнбер, Кил, бәгърем, кил, ачып кочагың. Тәкәрлек, тавышың үзәкне өзәрлек, Бир канат очарга, күкләрне кочарга. Юк чамам түзәрлек, бир канат очарга, Күкләрне кочарга, кочарга... Фильм турында матбугат битләрендә байтак уңай фикерләр әйтелде. Бу урында шулардан берсен — Хәбир Ибраһимның күренекле якташы, Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиев әйткәнен искә төшерү урынлы булыр: "Фильмдагы вакыйгалар безнең яшьлек чорындагы хәлләрдән башлана. Бүгенге яшьләрне бер искәртү кебегрәк тә бу: нинди генә заманда яшәмәсен, кеше үзен — җанын-вөҗданын сакларга тиеш! Уйландырырлык тема..." Әйе, уйландырырлык темаларны табарга оста Хәбир. Әлеге темаларны ачарга, чишәргә үзенчәлекле таланты да, үткен каләменең карасы да җитәрлек аның. "Нафига ханым", "Ялгыз каен күзе", "Утрау" кебек соңгы елларда иҗат иткән пьесаларын яисә "Тояклы җен", "Төнге шаяру", "Хәләфчик" дигән бәяннарын, "Арыш арасыннан йөгерүче бала", "Соңгы кыңгырау", "Илаһи зат" исемле хикәяләрен генә алыйк — бу әсәрләр барысы да темаларының актуальлеге, мавыктыргыч эчтәлекләренең фәлсәфи тирәнлеге, төрле катмарлы вакыйгалар чолганышында калган персонаж-геройларның тормышчан сурәтләнүе белән укучы игътибарын үзенә җәлеп итә. Ләбиб Лерон 25 июнь, 2008 ЯЛГЫЗ ТӘКӘРЛЕК (Кинороман) Зәйнәп өчен соңгы адым иде бу. Бүген ничек тә Шакир абыйсын үз ягына авыштырасы иде. Ялынып, ялварып, алдына тезләнеп булса да аласы иде шул рөхсәт кәгазен! Нинди матур чыгарылыш кичәсе булды. Аттестаты чиста Зәйнәпнең — дүртлеләр белән бишлеләр генә. Бишлеләре күбрәк тә бугай әле. Укуны яратты ул, башкалар кебек зарланмады, ялкауланмады. Инде менә укуын дәвам итәсе иде дә югары белем аласы иде. Юк шул, авылда калып кына дипломлы булалмыйсың, аның өчен калага китәргә кирәк. Тик менә китеп булмый. Паспорт алыр өчен авыл советыннан белешмә, ягъни рөхсәт кәгазе кирәк. Ә аны бирмиләр. Законы шундый. Шакир абыйсы әйтмешли: "Партия кушмый!" Көн кичкә авышкан. Кояш күзгә күренеп түбән тәгәри — офыклар алсуланган. Күктә болытлар кабарган. Иртән-иртүк көчле яңгыр явып үтте. Ай буе яумады бит! Яңгырдан соң һава сафланып китте. Салкынча җил чыкты. Өстенә кыска җиңле гади мәктәп формасы кигән, иңенә юка ак шәл бөркәнгән Зәйнәп, таеп китеп, чак кына егылмыйча калды. Сукмак юеш, тайгак. Әле дә ярый егылмады, егылган булса, кабат өенә кайтырга туры килер иде. Рәис янына пычрак кием белән ничек керәсең ди?! Ул шуңа да сөенде. Ә бүген соңгы көн, соңгысы... Чигенер юл юк инде! Авыл советы урнашкан бинада элегрәк ак сакаллы бер карт бабай яшәгән. Бабай үлгәч, хакимият шул йортка күчте. Аңа кадәр ул колхоз идарәсендәге бер кысан бүлмәне биләп тора иде. Шакир Мәрдәновка аерым мәйдан кирәк булды. Әзрәк ипләгәч, сипләгәч, бабайның йорты калкып, үсеп үк китте. Мәрхүмнең туганнары, каладан кайтып, әлеге йортка дәгъва да белдереп карадылар, тик барсы да бушка булды, аларга йорттан берни дә тәтемәде. Киресенчә, үзләренә генә авырлык килде. Җүләрләр! "Влач"ка каршы баралар димени инде?! Алтыпочмаклы ярым иске йортның шиферлы түбә башында кояш астында уңып төсен югалткан кызыл әләм җилферди. Кыйшаеп, йортның ямен җибәреп торган җилкапканы, черек коймаларны сүтеп алып утынга җибәрткәннәр, ямь-яшел куе үлән баскан ишегалды ап-ачык калган, анда хәзер адашып кергән сарык бәрәннәре генә чемченеп йөри. "Влач"ның тарантаска җигелгән елгыр айгыры бәйләнгән килеш йорт каршында тора. Димәк, хуҗа әлегә урынында, китеп югалганчы тотып калырга кирәк. Шакирны кичә генә райкомда сүктеләр. Йомырка җыю планы начар үтәлә. Аның хәзер бар кайгысы — шушы мәсьәләне ничек тә уңай хәл итү, эшне җайга салу. Өстәлендә битләре саргайган дәү амбар кенәгәсе ята, каршында сулы графин, кырлы стакан тора. Бүлмәнең сул ягына, дивар чатына Ленин башы чигелгән күчмә Кызыл байрак беркетелгән, уң якта — кара телефон, түрдә — генсек рәсеме. Монда бар да гади, бер генә артык нәрсә дә юк. Хәер, ул гадилекне яшьтән үк сөя, чөнки шулай тәрбияләнгән. Байлыкны күрсәтмичә яшертен генә җыйный, аны тышка чыгарырга, аның белән шапырынырга яратмый. Сак, бик тә сак кыланырга кирәк. Алла сакласын, гаеп табып, утыртып куюлары да бар. Күп сорап тормаслар. Авыл халкы аны бик акыллы кеше дип уйлый. Ә ул алай уйламый. Артык акыллы булып күренү дә хәтәр. Ул хәтта үзенең төз, чибәр ир заты булуын да өнәп бетерми бугай әле. Андыйлар кеше арасында бик тиз күзгә ташланалар. Башкаларның көнләшеп, этлек эшләп ташлауларын көт тә тор! "Бу бөдрә чәчне, кара мыекны кырып ташларга инде әллә?!" дигән дуамал уйлар бик еш килгәли торган иде аның башына. Шакир чүпрәк-чапраклар белән капланган өстәл тартмасыннан бер шешә коньяк чыгарды. Бөкесен очырып, эчендәге сыекчаны кырлы стаканга агызды. Нәкъ шул вакыт бүлмәгә атылып диярлек Зәйнәп килеп керде. Беренче генә килүе түгел иде аның, шулай да коньякка орынмады, стаканны сак кына читкә этәрде. Шакир гади халык алдында үзен җитди, эшлекле итеп тотарга өйрәнгән, бу юлы да (унҗиде яшьлек кыз каршында!) ул шул роленнән чыгарга теләмәде. Кызның вакытсыз килеп керүе исә аның ачуын гына чыгарды. Саруын кайнатты. "Кичәге үчне, ачуны менә кемнән алырга була!" дип уйлап куйды ул ирексездән. Гел аңа гына сүгелергә димәгән, "влач"ның да кемне дә булса хурларга, сүгәргә хакы бардыр бит?! Бар, ник булмасын. Әнә шуңар күрә дә йодрык төйнәп каршы алды ул корбанын... — Сеңлем! — дип акырды ул аңа. — Сиңа күпме аңлатырга була! Җибәрә алмыйм мин сине калага, җибәрә алмыйм! Паспорт алыр өчен рөхсәт кәгазе дә бирә алмыйм! — Нишләп? — Зәйнәп бер агарды, бер кызарды. Селкенергә дә куркып, баскан урынында таш сын кебек катып калды. — Ярамый. Партия кушмый. Илнең рөхсәте юк. Аңлыйсыңмы син, юкмы?! — Шакир абый, үтенеп сорыйм, — диде еларга җитешкән кыз. — Миңа моннан китәргә кирәк, мине авылда берни дә тотмый... — Ә кемнән качасың? — дип сорады аңардан Шакир. Ул акырудан пышылдауга күчте: — Әниең вафат булса да, әтиең исән. Фронтовик әтиең исән. — Әтиемне Хәят апай карый. Ул әйбәт кеше. Кешелекле. Ирен сугышта югалткан. Әтине ташламас... Ә минем укыйсым килә. Укып кеше буласым... — Укы! Бездә укыган кешегә пачут. Партия ни ди әле... Рәиснең күз карашы мыскыллы иде. Кыз шуны сизенеп куырылып килде, боегып калды... — Зинһар, көлмәгез! Паспорт алыр өчен рөхсәт кәгазе бирсәгезче... — Хе! — Шакир урыныннан күтәрелде. Түзмәде. Эчте. Аннан, җинаять кылган җиреннән качарга әзерләнгән әрсез җәнлек сыман, күзләрен ялтыратып, як-ягына каранып алды. — Кабатлап әйтәм: мин сине җибәрә алмыйм. Җибәрергә хакым юк. Синең өчен, җаным, закун бозасым да, Себер китәсем дә юк... юк... — Кемнәрдер китә бит! Кемнедер җибәрәсез! — Ә кемне җибәргән бар соң әле безнең? Кемне? Юк... Шуларның берсен генә булса да исеме белән атап әйт әле?! — Кем... әнә... Кыштырларныкы... Аңа ярый, ә миңа юк! — Яшь кызның йөрәгеннән әрнеп чыккан әлеге сүзләре "влач"ны тетрәндерде. Шул чакны ул бу кызый белән уйнап сөйләшергә ярамаганлыгына, калага китү теләге аңарда шактый нык булуына кабат инанды. Шулай булмаса, калага җибәрегез, дип, ай буе артыннан ялынып йөрер идемени соң ул?! — Шулай, — диде Шакир, бераз йомшара төште. Шулай да үзенең элеккеге фикереннән һич кенә дә кире чигенергә уйламады. — Тик Кыштыр Сабирының ун баласы бар, матурым. Балаларын туйдыра алмый. Өйләрендә кысанлык, тарлык. Совет закуны буенча ишле гаилә балаларына шәһәргә китәргә рөхсәт. Шуңа күрә дә Кыштыр малаена мин, авыл советы рәисе, рөхсәт бирдем. — Ә миңа? — Ә сиңа юк. Син гаиләдә бер генә. Сиңа рөхсәтем юк. — Шакир абый... зинһар... кире какмагыз үтенечемне... Сездән генә тора бит инде. Сез, әгәр теләсәгез, барсын да башкара аласыз... Кызның шул тиклем ялынып, ялварып соравы Шакирга тәэсир итмичә калмады, билгеле. Әйе, ул да кеше бит, аның да йөрәге таш түгел. Ул хәтта ниндидер дулкынлану хисләре дә кичерде. Ләкин ул аларны бик тиз басты. — Көндез абый, кичен җаный, — диде ул, йомшак кына. — Ярар. Шулай да булсын ди. Мин бу җаваплылыкны үз өстемә алдым да ди... Ә ни өчен? Ни бәрабәренә? Нәрсә... бушкамы?! — Алай дип әйтергә теләмәгән иде, билгеле. Ничектер үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Ләкин "кемнең уенда, шуның телендә" дип юкка гына әйтмиләр шул... — Акчам бар барын, — диде Зәйнәп (күрәсең, ул "влач"ның сүзләрен чынга алды!), — тик аз... Юлга җитәрлек кенә... Акча турында сүз чыгуга ук, Шакирның кыяфәте кабат җитдиләнде. Акча ярата иде ул. (Хәер, кем акча яратмый!) Ләкин җылы урынын ул беркайчан да акчага алыштырмас. Чөнки яхшы урын ул үзе акча. Ләкин хәерче кызның вак-төягенә кызыгырга ул бит җүләр түгел. Булса — күп булсын, булмаса — бөтенләй булмасын. Тәвәккәлләрлек булсын! Ә монда... Алсаң, иртәгүк бөтен авылга ишетеләчәк, файдасыннан бигрәк зыяны күбрәк булачак. — Син нәрсә, сеңлем, мине ришвәт ала дип уйлыйсыңмы?! Ялгышасың, партийный мин... — Сез мине дөрес аңламадыгыз! — дип акланырга тотынды Зәйнәп. — Әгәр дә сез андый булсагыз, сезгә Ленин ордены биргән булырлар идемени?! Шакир, эре елмаеп, кара мыегын сыпырып куйды. Бу сүзләр аның йөрәгенә май булып ятты. Ләкин бик нык дулкынланган, бармак очлары белән бертуктаусыз шәл очын тарткалап, нишләргә белмичә торган Зәйнәп кисәк кенә аның каршына килеп тезләнгәч, Шакир бер мәлгә аптырап, каушап калды... — Зинһар, бирегез шул рөхсәт кәгазен, — дип ялварды Зәйнәп, — гомер буе сезгә бурычлы булып калырмын, Шакир абый! — Син нәрсә, тор тизрәк! — дип кычкырды рәис. — Тор, диләр сиңа, кеше күрүе бар. Тор! Зәйнәп тормады. Ул аны, биленнән тартып, аягына бастырды. Кыз әллә оялып, әллә куркып башын аска иде... — Их! — дип әйтеп куйды ул шулчак. — Бер генә юлы да юк микәнни соң бу читен хәлдән чыгуның?! — Бар! — диде Шакир һәм ни өчен шулай дип әйткәненә үзе дә аптырады. — Бар ул, бар, ник булмасын! Бар! — Нинди? — Нинди, нинди?! — дип сөйләнде Шакир, ләкин тиз генә җавап бирмәде. Хәл кискен рәвештә үзгәрергә тора. Ул үзе дә аңламаган яңа хәтәр юлга басарга чамалый. Тик әлегә әзер түгел. Бу сүз тиктомалдан, ничектер үзеннән-үзе килеп чыкты. Үзе дә аңламыйча, түбән инстинктка таянып кына әйтте. Кеше ни сөйләгәнен кайчакта үзе дә аңламый. Ләкин сүз әйтелгән. Кыз аңардан җавап көтә. Ә Шакир, үч иткәндәй, җавапны суза... Менә ул, кулларын чалбар кесәсенә тыгып, күренеп, беленеп торган дәү корсагын мул итеп тегелгән кара костюмы эченә яшереп, тәрәзә каршысына килеп басты. Уйга калып, озак кына урамга карап торды. Сызгыргалап, авыз эченнән нидер көйләп тә алды. Шуннан соң Зәйнәп янына килде. Күз карашы дәртле, ярсулы иде аның. Кыз, өшеп, күзләрен читкә алды... — Чибәр, ай чибәр син, Зәйнәп! Ай чибәр! — дип сөйләнде ул. — Алма кебек матур чагың, миңа ни кирәк тагын?! — Соңгы сүзләрен көйләп әйтте. Зәйнәп аны аңламады. Нишли соң бу кеше, аның матурлыгына сокланамы, әллә көлеп кенә әйтәме?! Ничек әйтсә дә, аның өчен күңелле булырга охшамый. — Аңламадым... Ничек? — Ничек? Ә менә ничек! Шакир, җилтерәтеп, Зәйнәпне үзенә тартты. Биленнән алды. Кочаклап, битеннән үпте... — Бул минеке! — Ә?! — Бир! Ә мин сиңа рөхсәт кәгазе бирермен! Кыз сүзсез, өнсез калды. Унҗиде яшьлек саф авыл кызы өчен бөтенләй ят иде бу азгын тәкъдим. "Влач"ның азгынлыгы, яшь, чибәр кызларга күз салырга яратуы турында авылда имеш-мимешләр йөри иде. Күрәсең, ул аңа артык әһәмият бирмәгән, бигүк ышанып та җитмәгән иде. Хәер, мондый хәлнең килеп чыгуын да көткән иде ул. Ләкин болай ук кискен, катгый рәвештә түгел. Һәм менә эш хәзер шуңа килеп терәлде. "Бир! Ә мин сиңа рөхсәт кәгазе бирермен!" Бу сүзләр Шакир авызыннан яңгырады. Нишләр? Моңа каршы торырлык көч таба алырмы ул? Табар, ник тапмасын! Дөньясына ләгънәт укып, силсәвит ишеген тибеп ачар да чыгып качар! Тик нишләп соң ул һаман да баскан урыныннан кузгала алмый, нигә соң аны аяклары тыңламый?! Нәрсә тота аны монда? — Сез нәрсә?! Сез мине кем дип белдегез? Оят бит бу! Хурлык! — Әй! Нәрсәсе оят инде аның! — Сезнең бит хатыныгыз бар! — Мин бит сине хатынлыкка чакырмыйм! — Мин бит кыз кеше! — Бик зур нәрсә икән, таптың мактаныр нәрсә! Ха-ха! Кемгә дип сакларга булдың ул гыйффәтлегеңне? Кемгә? Кала этләренәме?! — Сез миннән көлмәгез, кирәкми! — дип ялварды Зәйнәп. — Кирәкми, ишетәсезме! — Юк, җаным, мин синнән көлмим дә, мин сине көчләмим дә! — диде Шакир, кызны кулыннан ычкындырып. — Аңла, мин берни дә теләмим... Акрынлап караңгы төште. Силсәвит каршындагы баганада да ут кабынды. Аңардан төшкән сүрән яктылык бүлмәгә сер өстәде. Ул шом булып күңелләргә бәреп керде. Ике арада туган киеренкелектән беркемгә дә җиңел түгел иде. Шакир, кинәт кенә нидер исенә төшереп, өстәлендә яткан кәгазьләрне, кенәгәләрне актара, җыештыра башлады... — Инде соңга калдым, — диде ул, тирән сулап, — өйгә кайтырга кирәк. Өйдәгеләр көтеп зарыкканнардыр. Бүген печән дә кайтарырга тиешләр иде... Китәргә кирәклеген, бүген дә бушка килгәнлеген аңлап алган Зәйнәп кәефсез генә чыгу юлына атлады... — Тукта! Кыз туктады. Күңелендә кабат өмет чаткылары уянды. Әллә... кире уйладымы, әллә бирергә булдымы рөхсәт кәгазен?! Ә юк... Һаман да шул бер нәрсә... Менә ул Зәйнәпне кабат үзенә тартып китерде, кочагына алды, күкрәгенә кысты... — Ой, Зәйнәп, матур да соң син, ә! — диде ул аңа. — Җә! Ярат инде бер Шакир абыеңны! Ярат! Күр бер күңелен! — Җибәрегез... җи... бәр... — Җә, җә, акрын, шаулама — ишетүләре бар! — Кагылмагыз миңа! — Ашыкма... Аңла, мин бит синнән файдаланырга җыенмыйм. Син бит миңа ошыйсың, Зәйнәп. Соң минем дә җаным бар бит, бар... — Китегез! Җибәрегез! — Мин бит яратам сине, яратам! — Ни сөйлисез сез?! Әгәр дә бу сүзләрегезне хатыныгыз ишетеп торса, оятыгыздан нишләр идегез? — Искә төшермә лә шуны! — диде Шакир, кырысланып. — Яратып яшәмим бит мин аның белән! Миңа син кирәк, син! Син яшь, чибәр, аңардан өстен, күпкә өстен... Кинәт кенә тышкы якта ниндидер кыштырдаган авазлар, алгы ишекнең ачылып-ябылганы ишетелде. Коты очкан Зәйнәп ирексездән Шакирга елышты. Тавыш янә кабатланды да аннан тынды... — Борчылма, — дип пышылдады рәис, тыныч, салмак тавыш белән, — җил исә, җил... йә күселәр йөри... нигезе черегән... сиплисе бар... Күңеле дәртләнгән Шакир шашкын кайнарлык белән Зәйнәпне каты итеп күкрәгенә кысты, колак очларына кайнар сулышын өрде... — Әй! Чукынып китсен лә барсы да! Кил әле, кил! Бер рәхәтләнеп үбим әле үзеңне, кил, әй җаным! — Кирәкми... зинһар! — дип тартылды Зәйнәп. — Нишлисез сез? — Тик чарасыз. Котырган айгырны туктатып була димени инде... Комсомол тәрбиясен алган яшь кыз өчен бу инде чын көчләү, оят эш иде. Ул инде уенның артык тирәнгә кергәнен, аннан кире кайта алмаганлыгын да яхшы аңлады, тик шул уенны уйнап, ничек кенә булса да үз теләгенә ирешү өмете әле һаман да сүнмәгән иде аңарда. Бәлкем, эш зурга барып җитмәс, бәлкем, ул шул уенда уйнап Шакир абыйсын үз ягына авыштыра алыр, ничек тә шул каһәр суккан рөхсәт кәгазенә ия була алыр... Әй бу сабыйлык, балалык... Ләкин уен һич кенә дә Зәйнәп теләгәнчә генә бармый иде. Шакир, кабаланып, аның күлмәк изүен аерып җибәрде. Яртылаш сынган изү төймәсе чырт итеп идәнгә тәгәрәде. Кызның тулып торган тыгыз күкрәкләре Шакирның җенси теләген котырып көчәйтте, ул шашып аның күкрәгеннән, ими очларыннан үпте. Кызның аяк араларына кулын шудырды. Зәйнәп каршылык күрсәтергә дә өлгерә алмыйча калды, ул инде аны җилтерәтеп диярлек аркасы белән өстәл өстенә китереп салды. Кызның иңнәренә бөркәнгән ак шәле шуып идәнгә төште. Күз ачып йомганчы Зәйнәп Шакир астында калды. Җен авырлыгы — кымшаныр, селкенер хәл дә юк. Тыны кысылды, укшыды. Төшендә бастырылган кебек булды. Кычкыра да, селкенә дә алмады. Шакир кабаланып аның итәген күтәреп җибәрде, әлегә кадәр беркем дә кагылмаган тән өлешләренә орынды. Зәйнәп, ачыргаланып, башын әле бер, әле икенче якка боргалады. Кызны үзенә каратырга теләп, Шакир учлары белән ике яклап аның башын кысты, аннан иреннәренә үрелде... Зәйнәп бирешмәде. Шакирның кулыннан ычкынып, башын икенче якка борды. Күзләре байрактагы юлбашчы сурәте белән очрашты. Юлбашчының кырыс, җитди күз карашы кызны сискәндереп җибәрде һәм ул, тырмашып, бар көченә: — Ю-ук! — дип кычкыра алды. — Ни булды? — Монда түгел, монда ярамый... — Ә кайда? "Кайда, кайда?" дип сөйләнде Шакир, тиз генә ныклы фикергә килә алмыйча. — Әйдә, киттек! Киттек түгәрәк күл буена! Яксазга! — Юк, анда барырга ярамый! — Нишләп? — Каһәрле күл ул! — Ха-ха! — дип шаркылдап көлде Шакир. — Юк нәрсә, ышанма! Мин барында бернидән дә курыкма! Ишеттеңме?! Киттек! Тизрәк! Ул аны ничек тиз яткызса, шулай тиз генә тартып та торгызды. — Юк, туктагыз! — Нәрсә тагын? — Шәлем, минем шәлем! — диде Зәйнәп, шәленә үрелеп. Ләкин ул аңа шәлен алырга да ирек бирмәде, өстерәп диярлек силсәвит йортыннан алып чыгып китте. Ялт-йолт килеп, як-ягына карана-карана, "влач" кызны тиз генә тарантаска утыртты. Ат кузгалып китте. Атны камчыларга да кирәк түгел иде — хуҗасының кулын тиз таный, барасы юлын яхшы белә. Тимер тәгәрмәчләр, кара балчык аттыра-аттыра, тирән күл юлыннан тавыш-тынсыз гына тәгәрәделәр... Алар артыннан ук ниндидер бер ак шәүлә күзгә чалынып алган төсле тоелды. Ләкин аны күрүче дә, танучы да булмады. Чөнки ул яктылык белән караңгылык арасында чагылып алган ялгыз бер тонык шәүлә генә иде. Хәят апай бүген үз-үзенә урын табалмады. Каладан аның Зәйнәбе, үги кызы, ягъни иренең кызы кайтырга тиеш иде. Моннан егерме биш еллар элек, атасы исән чагында ук авылдан чыгып киткән Зәйнәпнең әле моңарчы бер генә мәртәбә дә туган нигезенә кайтканы булмады. Ул хәтта әтисен күмәргә дә кайтмады. Хатны да сирәк кенә яза торган иде. Язган, килгән кадәресе дә исәнлек-саулык сорашудан артмады. Ә үзе турында ник бер сүз, ник бер хәбәр язсын — бар да искечә, бар да яхшы, әйбәт. Җитмеш биш яшен тутырган Хәятның соңгы араларда сәламәтлеге какшады: куллары калтырый, күзләре начар күрә башлады. Зәйнәпкә дигән хатны да ул мәктәптә укучы күрше кызы Гөлназга әйтеп яздырды... "Кызым Зәйнәп! Мин бик картайдым, таушалдым инде, кайт, атаң йорты тарала, нигез тарала, кайт, кызым..." Хатның кыскача эчтәлеге әнә шуннан гыйбарәт иде. Әллә Хәятның хатка язган сүзләре тәэсир итте, әллә башка берәр нәрсә сәбәп булды, кыскасы, җавап бик озак көттермәде — Зәйнәптән телеграмма килеп төште. Ул анда кайту көнен хәбәр иткән иде. Бу сөенечле хәбәрдән соң очынып, яшәреп киткән карчык кызын каршы алырга җыенды. Кызу челлә вакыты булуга да карамастан, авыл хатыннарын җыйнап өен юдыртты. Кеше яллап сарыгын суйдыртты, мунча яктырды. Кызы кайтасы көнне юньләп намазын да укый алмады. Кыска тотты. Кулы эшкә ятмады. Көне буе күзен тәрәзәдән алмады — урам ягын күзәтте. Йорт ягына таба авыша башлаган иске җилкапка, гомер буяу төсе күрмәгән ямьсез кара коймалар аша урамның ни алдын, ни артын күрерлек түгел. Ә урамга, капка төбенә чыгып басу аның башына да килмәде. Ире үлеп, гомере буе ялгыз яшәгән карчык вакыт-вакыт алышынгалап та ала иде. Кинәт кенә онытылып, үз-үзе белән сөйләшеп, саташып йөрүләре шуның бер ачык мисалы иде. Ләкин гомере буена колхозда бил бөгеп, ашау белән киенүдән калганның бер генә тиенен дә сарыф итмичә кассага җыйнап, соңыннан шуны (яңа НЭП башлангач) яндырган, хәерче пенсия акчасына гомер кичергән бу татар карчыгы үзен бәхетсез кеше итеп санамый, шушы кырыс дөньяның лаеклы чордашы итеп сизә иде. Менә җилкапканың тимер келәсе чыңлап куйды. Урам ягыннан керүчеләр озак кына авыш капканы ачалмыйча интектеләр. Хәят тәрәзәгә сарышты. Көтте. Ниһаять, капка ачылып китте. Аннан иңенә дәү юл сумкасы аскан, чәчен матур итеп ясаткан яшь чырайлы кала хатыны һәм аңа ияргән яшь кенә кыз күренде. Хәят, башмакларын тыпырдатып, чолан ягына атылды, чоланнан — ишегалдына. Кунаклар, карчыкны күреп, бер мәлгә туктап калдылар һәм сак кына артка чигенделәр. Хәят хатынны, ягъни Зәйнәпне, бик тиз танып алды. Шактый гомер үтсә дә, ул әллә ни үзгәрмәгән, һаман да шул егерме яшьлек Зәйнәп булып калган иде. Коеп куйган әтисе инде. Туры нәзек борын, чандыр сузынкы йөз, минут эчендә бер балкып, бер сүнеп алган тере күзләр... Никадәр генә модный киенсә дә, кала хатыны булып җитә алмаган, оялчанлыгы, тыйнаклыгы белән ул барыбер авыл кызы булып калган иде. "Кая барсаң да син авыл кызы, яши синдә болын-урманың..." Әйе, бу ул, бу Зәйнәп иде. Ә менә аның артындагы матур, серле күзләрен дәү итеп ачкан, өстенә яшел футболка, аяк-ботларына сыланып торган зәңгәр джинсы кигән яшь кыз гына карчык өчен сер булып калды. Хәер, ул әлегә Зәйнәпне таныганына да сөенде, шуңа да шатланды. Күңеле тулды — әллә кайдан, күңел түреннән актарылып күз яшьләре сытылып чыкты. Җиңелчә генә калтыранды. Авыр хезмәттән бүртеп тамырланган кулларын алга сузып, кыюсыз гына: — Зәйнәп... кызым... кайттыгызмы?! — дип эндәште. Зәйнәп, читенсенүен җиңеп, сөенә-сөенә, карчыкка таба атлады. — Хәят апай... ой... һич кенә дә сиңа әнкәй дип дәшәргә өйрәнмәдем, — диде ул, төртелеп. — Агач тел мин, агач тел... — Ул коры сөяккә калган карчыкны, кысып кочарга да шүрләп, акрын гына үз ягына тартты, кочаклаган итте, тик бу кочу нигәдер җайсыз, ипсез килеп чыкты. — Зарар юк, зарар юк, — дип сөйләнде Хәят. — Ә бу кем була инде? — Ул, аптырап, бер кызга, бер хатынга карады. Алар арасында нинди дә булса охшашлык эзләде булса кирәк, ләкин андыен таба алмагач, сораулы күз карашын кабат Зәйнәпкә төбәде. — Бу минем кызым... Гөлсирин, — диде Зәйнәп. — Кызым, исәнләш дәү әниең белән! — Исәнмесез! — дип сәлам бирде аңа Гөлсирин. Ул инде баядан бирле әбисе белән күрешеписәнләшергә җай табалмыйча уңайсызланып тора иде. — Кызың?! Карчыкның Гөлсиринне күреп шаккатуы гаҗәп хәл түгел иде, билгеле. Зәйнәпнең шундый буйга җиткән кызы булуын белми дә иде ул. Зәйнәп авылдан киткәннән бирле кызы турында берни дә белгертмәде — язган хатларында да искәртеп үтмәде. Хәер, авылда гайбәт сүзләр йөрде йөрүен, ләкин Хәят аларның берсенә дә ышанмады. Уйнаштан, җилдән бала тапкан, шуңа да авылга кайтмыйча йөри икән дигән сүзләр дә ишетелгәләде. Сөйләделәр-сөйләделәр дә тындылар тагын. Озаграк күзгә чалынмый, күренмичәрәк торсаң, кеше турында сүз сөйләүдән, аны чәйнәүдән бик тиз туктыйлар. Бар да үтә, онытыла. Еллар уза, буыннар алмашына, тормыш сәхнәсенә яңа геройлар менә... Әйе, Хәят өчен бик зур сер, табышмак иде бу кыз! Кайчан, ничек туган? Баланың атасы кем? Ничек үскән ул? Шундый чибәр, акыллы булырына да карамастан, Зәйнәп кияүгә чыкмады, һаман да ялгыз яшәде. Әллә чынлап та бу кыз уйнаштан тапкан бала микән? Елдан-ел көчсезләнә, хәлсезләнә, шул рәвешле әзрәк алышына барган карчыкның башында әнә шундый борчулы уйлар бөтерелде. Ләкин алар ничек тиз килеп керсәләр, шулай бик тиз чыгып та киттеләр. Аның әле генә ни уйласа, аны шундук оныта торган гадәте дә бар иде. — Әйдәгез, әйдәгез, нишләп әле аяк өсте басып торабыз, — диде Хәят, кабаланып. — Әйдәгез, өйгә керик! Кунаклар Хәятка иярделәр. Зәйнәп, бусага каршында тукталып, өй эченә күз йөртеп алды. Өй эче моннан егерме биш ел элек ничек булса, шул килеш калган, үзгәрмәгән иде. Бары тик түр башында гына, элеккеге дивар көзгесе урынында, сиксәненче елларда сатуга чыккан, орынган-кагылган саен бертуктаусыз калтыранган ямьсез трюмо тора иде... Хәят, чәй яңартырга дип, почмак ягына кереп китте. Зәйнәп, көлемсерәп, кызына карап куйды. Әбисенең борынгы куышына артык исе китмәде Гөлсириннең, ошатмады, күрәсең, борынын гына җыерды. — Кызым, күчтәнәчләрне чыгар, — диде аңа Зәйнәп. —Хәзер, мам, айн момент! Күчтәнәчләре мул иде Зәйнәпнең. Конфет-печеньеларның ниндие генә юк... Шоколад, алма, хөрмә, җимеш, банан дисеңме... Ике конфоркалы газ плитәсендә гөрләп кайнап торган калай чәйнек тиздән өстәлгә менеп утырды. Хәят кызы алып кайткан күчтәнәч-нигъмәтләрдән озак кына күзен алалмыйча торды. Мондый сыйны аның үз гомерендә беренче генә күрүе иде. — Әй, расхутлангансың инде, кызым, расхутлангансың, бәрәңге ашап өйрәнгән авызга күбрәк булган бу, — дип, кызы алып кайткан һәрбер күчтәнәчне кулына алып, актарып карап чыкты. Бераздан табын әзерләп, бик тәмләп чәй эчеп алдылар. Сөйләшү исә һаман да шул ашау-эчү тирәсендә генә барды. Әйтерсең башка сөйләшер сүз дә юк... — Зәйнәп кызым, хәзер бәрәңге бәлеше пешерербез, атаң бик ярата иде бәрәңге бәлешен! — диде Хәят һәм шундук күңеле тулып елап та җибәрде. Зәйнәпнең күз алдына башын артка чөеп, өйдә гармун уйнап утырган әтисе килеп басты. Тик атасы турында сүз әйтергә теләп, авызын гына ачкан иде, карчык, елавыннан туктап, кабат шул бәрәңгесен искә төшерде: — Кызым, әллә мәйтәм, базга төшеп бәрәңге алып менәсеңме? — Юк, мин төшмим, — дип каршы килде кызы. — Базда бака күп анда. Ә мин бакадан куркам. — И-и! — дип безелдәде Хәят. — Бакадан куркалар димени инде! Бакалы җирдә хәтта су да чиста була, диләр борынгылар... — Юк, ни генә дисәң дә, төшмим! — Ярар, борчылма, үзем төшәрмен! — диде аңа Хәят. — Их син! Бакадан да куркасың! — дип үртәде аны Гөлсирин. Хәят ике уйлап тормады: ян-яклары сугылып-бәрелеп беткән бәрәңге чиләген күтәреп, җир сабые галиҗәнап бакага мәдхия укый-укый, бәрелә-сугыла өйдән чыгып китте... Гөлсирин, җилләнеп керергә теләп, урамга чыкты. Нишлисең, авыл күргән бала түгел шул ул, аңа әлегә барысы да тансык. — Бар, тик озак йөрмә! — дип кычкырып калды анасы аның артыннан. Карчык белән рәхәтләнеп сөйләшермен дип өметләнгән Зәйнәп өйдә ялгызы гына утырып калды... Туган йорт, туган нигез... Күпме гомер үткән, күпме сулар аккан. Дөньяда нинди генә үзгәрешләр, нинди генә вакыйгалар булмаган. Ә менә монда вакыт әйтерсең лә туктап калган. Ак бүзгә кызыл-сары җепләр белән "Хәерле сәгатьтә!" дигән сүзләр чигелгән. Бу чигү үрнәге әле дә урыннан кузгалмаган, нәкъ шул урында, диварда эленеп тора. Аны кайчандыр Зәйнәпнең әнисе, аның үз әнисе Фәһимәбану чиккән булган. Әнисен яхшы хәтерли әле ул, тере кешедәй һаман да күз алдында басып тора. Шомырттай кара күзле, кап-кара чәчле, озын буйлы, ябык кына мөлаем хатын иде ул. Үпкә чиреннән үлде. Әтисе Хәят апайны алып кайтты. Ул да аңа әнисе кебек үк якын кешегә әйләнде. Тик шулай да кыз аңа "әнкәй" дип әйтергә өйрәнә алмады. Әнә... Пыялалы кысада атасының фотосы... Елмайган, кулында гармун. Гармунда шәп сыздыра торган иде атасы. Кая кунак, кая аулак өй — ул шунда булды. Шактый тоз сипте ул Хәят апасының йөрәгенә. Апай көнләшсә дә, көнләшүен тышка чыгармады. Яшереп көнләште. Үзенең баласы булмады. Зәйнәпне исә үз кызы кебек яратты. Ләкин Зәйнәп аны үз әнисен яраткан күк ярата алмады. Көчләп яратып булмый икән шул. Тыштан сиздермәскә тырышты, ә эчтән янды, сызланды. Шуңа да ул мәктәпне тәмамлауга ук тизрәк шәһәргә китү ягын карады. "Әй әткәй, әткәй, кичер мине, мин бит сине күмәргә дә кайта алмадым!" — дип өзгәләнде Зәйнәпнең күңеле. Әтисе башта аны авылдан җибәрергә дә теләмәгән иде. Хәят та каршы булды. Ләкин Гыйззәт күпне күргән, дөнья күргән кеше иде. Мәктәптә гел яхшы билгеләргә генә укыган, укуын дәвам итәргә атлыгып торган кызының бу тар авыл дөньясында гына кысылып яшәргә теләмәячәген яхшы аңлады ата кеше. Кызының институтта укуын, зур кеше булуын теләде. Ләкин ул заманда авылдан китү чит илгә чыгып качу белән бер иде. Авыл кешесе — "крепостной" хәлендә. Паспорт алыр өчен белешмә кәгазе бирмичә интектерделәр. Атасы авыл советы рәисе Шакир Мәрдәновка бу мәсьәлә буенча берничә мәртәбә мөрәҗәгать итте. Үтенеп тә, ялынып та, хәтта куркытып та карады. Ләкин Шакир үз сүзеннән кайтмады, үзе әйтмешли, закун бозмады. Җибәрмәде. Гыйззәт аның үҗәтлегенә, кирелегенә шаклар катты. Ләкин Зәйнәп шул каһәр суккан рөхсәт кәгазен алып кайткачтын, атасы ни өчендер артык гаҗәпсенмәде. "Маладис Шакир, сүземне аяк астына салып таптамады!" — дип бертуктаусыз рәисне мактады. Тик ул рөхсәт кәгазен алу кыз балага ни бәрабәренә бирелүен атасы белмәде дә, сизмәде дә. Шулай берни дә белмичә бу якты дөньядан китеп тә барды... Ә менә Шакир исән. Әле һаман да рәис. Әле һаман да авылны дер селкетеп үз кулында тотып тора икән. Әле бүген урамнан кайтып килгәндә, алардан ерак түгел генә яшел "УАЗ" машинасы туктады. Аннан таза гәүдәле, дәү корсаклы бер адәм чыкты һәм ул ымсынып озак кына алар артыннан карап торды. Кем белә, бәлкем, ялгышкандыр, бәлкем, ул булмагандыр да... Уй-хыялларына чорналган Зәйнәп ишек ачылып киткәнен сизми дә калды. Ялт итеп шул якка борылды. Йа Хода! Әллә күзенә күренә инде! Аның каршында, күзләрен җемелдәтеп, Шакир басып тора. Моннан егерме биш ел элек яшь егетләр кебек йөргән Шакир хәзер инде шактый олыгайган, талчыккан, сүрән кыяфәттә иде. Шулай да әле сер бирергә теләми: гәүдәсен төз тотып, кара мыегы астыннан серле итеп кенә елмая... — Син?! — Әйе, мин, — диде Шакир, башын түбән иеп, — ачуланмасаң... Керергә ярыйдыр бит? — Кергәнсең бит инде. — Абау! Болай төксе итеп каршы алырсың дип уйламаган идем! — Ә мин сине ничек, колач җәеп каршы алырга тиешме? Шакир төртелеп калды. Әйе, болай ук начар каршы алырлар дип көтмәгән иде ул. Хәер, ул бит үзе дә кунак хатынның кочагына ташланырга дип килмәде. Авылга ни өчен кайтканын белер өчен генә керде... — Ә мин сине бер күрүдә үк таныдым, Зәйнәп, — диде Шакир. — Шулай... Син бер дә үзгәрмәгәнсең, син һаман да шул ук: чибәр, төз... Зәйнәп кызып китте. Шакирның төче телләнеп, урынсыз сөйләнеп торуы аның, киресенчә, ачуын гына чыгарды. — Син нәрсә! Минем чибәрлегемә сокланырга дип килдеңме?! — Юк, билгеле, — диде ул, күзләрен читкә алып. — Әйе, ансы да бар... Мин бит синең белән сөйләшергә дип килгән идем... — Ә минем синең белән сөйләшәсем килми! Таләп кискен, катгый иде. Ләкин "влач"ны тиз генә каушатам димә! Бер җирдән кусаң, икенчесеннән бәреп керергә дә сорап тормый. Үз сүзен сүз итәргә ярата. — Шулай дисең инде... Озакка кайттыңмы? — Озакка. — Шулаймы... — дигән булды Шакир. Сөенергәме, көенергәме инде моңа?! — Тик сине күрергә дип кайтмадым, апайны күрергә кайттым. Нигез тарала дип хат язганнан соң, кайтмыйча булдыра алмадым. — Ә нәрсә, яхшы гамәл! — диде Шакир, көлемсерәп. — Их! Бер рәхәтләнеп сөйләшеп утырасым килгән иде синең белән... хатирәләрне яңартып... — Мине монда синең белән хатирәләр яңартырга кайтты дип уйлыйсың мәллә?! — дип каршы эндәште аңа Зәйнәп. Күренеп тора — ул нык дулкынлана, борчыла, туган йортына кайтып керүгә үк бусагасында кан дошманы басып торуы исә аны чыгырыннан чыгара иде. — Сыйларга коньяк та алып кайтмадым, яхшылыгың өчен мәгәрич! — Зәйнәп, ни бит... — Кирәкми... Мин ял итәргә дип кайттым. Миңа шау-шу кирәкми, Шакир абый... — Соң миңа да кирәкми, нәкъ өстенә бастың, — диде Шакир, сөенеп. — Ишеткәнсеңдер... — Юк, ишетмәдем... — Мин быел көзгә пенсиягә чыгам. Аллага шөкер, рәислектән котылам. Шунысын да әйтим, мине бик зурлап озатырга уйлыйлар. Суверенный Татарстанның пачут грамотасын бирергә торалар. Бәлкем әле, түшемә Рәсәйнең каракошы да кунар... Ә ул каракош тавыш-гауганы бер дә яратмый, ай яратмый... Хәзер миңа тыныч кына, матур гына пенсиягә чыгарга кирәк... — Чык. Миннән рөхсәт. — Җылы сүзең өчен рәхмәт, бик рәхмәт... — Беттеме сүзең?! Бетсә, бар, кайт, ишек ачык! Орденга күкрәгеңне киңәйтә тор! Бар! — дип кычкырды аңа Зәйнәп. — Зәйнәп, туктале, — диде ул, бер урында таптанып. — Мин бит сине егерме биш ел буе күрмәдем. Уйлап кына кара, егерме биш ел! — Әгәр кайтмаган булсам, син мине йөз егерме биш ел да күрмәгән булыр идең. — Зәйнәп, гомер узган... үткәнгә кире кайтып булмый. Үткән ялгышларны кире сүтүдән мәгънә юк. Әйе, синең алда гаебем зур... зур... Кичерә алсаң, кичер... Тик мин генә гаепле идемме соң анда? Иле шундый иде бит... кабахәт, әшәке заман... — Мин ул заман белән бүгенгенең аермасын күрмим. Каршымда шул ук Шакир әфәнде! — А! Сөйләшергә өйрәнгәнсең! — Ә нәрсә үзгәрде? Шул ук принциплар, шул ук мескенлектә ярышу. Мин ул заманны аклаучы да, гафу итүче дә түгел! — Укырга җибәреп дөрес эшләгән мин сине, дөрес. Тик изге эш тиз онытыла шул, тиз. Ни әйтсәң дә, мин, менә мин сине укырга җибәрдем. Сине, Зәйнәп, тик сине генә... Шакирның кәефендә ниндидер кискен үзгәреш сизелгән кебек тоелды. Ир-атның күзләрендә чиксез сагыш-моң чагылды. Күкрәген киереп, бөеренә таянып торган тәкәббер ир бер мәлгә эреп, җебеп төште. Зәйнәп аны кызганып куйды. Йомшап, башын аска иде. Башын күтәргәндә, Шакир аның белән инде йөзгәйөз орынып тора иде. Менә аның кулы Зәйнәпнең иңнәренә кагылды, кочып, аны иркәләгәндәй итте... — Сиңа сыенасым килә, Зәйнәп... Ләкин Зәйнәп бирешмәде. Ул бар көченә аны ишек ягына таба этеп җибәрде. Үзе белән, ягъни рәис белән, шулай дорфа кыланырлар дип башына да китермәгән Шакир чак кына егылмады — ишек тупсасына тотынып калды... — Бар, чыгып кит яхшы чакта! Орденыңа күкрәгеңне киңәйтә тор! — Яхшы, яхшы, китәм, — дип мыгырданды бу хәлдән бик нык гарьләнгән Шакир. — Тик тавыш кына чыгарма, зинһар, тавыш чыгарма... Их, Зәйнәп, сөйләшеп булмады синең белән, сөйләшеп... Болдырга атылып чыгуга ук тәмәкесен кабызды. Кәеф кырылган иде. "Их, сөйләшеп булмады, булмады!" — дип сөйләнде ул эченнән. Бу хәлдә ул Зәйнәпне түгел, күбрәк үзен битәрләде. Шулчак капкадан Гөлсирин килеп керде. Шакир, тәмәкесен сүндереп, урыныннан кузгалды. Кызны уздырып җибәрер өчен читкә кагылды. Күзләрен шар кебек ачкан, шат елмайган Гөлсирин аңа: — Исәнмесез! — дип сәлам бирде. — Исәнме! — дип җавап кайтарды Шакир һәм чак кына аңа "кызым!" дип эндәшмәде. Бер-берсенә карашып, ирексездән, икесе ике якта туктап калдылар... Кыз өйгә, ә Шакир урам ягына юнәлде... — Мам... Кем ул? — дип кычкырды Гөлсирин, өй эченә узуга ук. Зәйнәп, дулкынланып, утырган урыныннан сикереп торды... — Кеше! — дип җавап бирде аңа анасы. — Күрәм кеше икәнен... Ә кем ул, ә?! — Кем булса да барыбер түгелмени сиңа?! — Ну и! Даже спросить нельзя! Авыл тансык иде Гөлсирингә. Авылга беренче генә кайтуы иде әле аның. Моңарчы алар һәр җәй дачада ял иттеләр. Идел ярында кечкенә генә бер дачалары бар аларның. Әнисе аны арзан чагында бер танышыннан сатып алган иде. Ләкин авыл дача түгел икән шул, ул бөтенләй икенче дөнья. Халкы да икенче, һавасы да башка, хәтта исе дә... Идел ярындагы җир комлы, балчыклы, соры-саргылт төстә, ә мондагы җирләр кара туфраклы, уңдырышлы, чүпрә сыман күперергә генә тора... Өйдә утырып туйдырды. Бер керде, бер чыкты. Әбисе юк-бар эшләр куша башлагач, бөтенләйгә чыгып качты. Әнисе: "Мунча өлгергән, кызым, озак йөрисе булма!" — дип артыннан кычкырып калса да, җилбәзәк кыз аның сүзләрен колагына да элмәде. Кычкырсын ла! Авыл мунчасын белми дә, яратмый да ул. Бу эсседә нинди мунча ди ул, елгага, инешкә төшеп су керсәң генә инде! Әбисенең йорты авыл башында гына урнашкан. Кыз үзенең сәяхәтен иң элек әнә шуннан башларга булды. Урам уртасында тузан туздырып йөрүче яланаяклы балалардан үрнәк алып, Гөлсирин дә аягындагы босоножкиен салып кулына алды. Ләкин озак баралмады — аяк табанына беренче шырпы кадалуга ук аны кабат киеп куйды. Авыл башыннан ук иген кыры башлана. Ул боргаланып офыкка барып тоташа. Иген кырын ике якка, ике ярга бүлеп, болганчык сулы кечкенә генә инеш ага. Кечкенә генә булса да, ярлары биек, текә, шуның тирәсендә тирән чокырлар, ерганаклар хасил булган... Ерак китәргә, озак йөрергә уйлаган Гөлсирин беренче күзгә чалынган чокырдан да ары киталмады. Ул, бик тиз арып, чокыр кырыена сузып салынган, юнмаган, кабыклы бүрәнәләр түшәме өстенә чүгәләде. Шушында утырып әзрәк ял итәргә уйлады. Якында гына кисеп-туралган утын пүләннәре аунап ята. Аларның яртысы ярылган. Утынны ярган, кискән кеше шунда ук калун балтасын, тимер пычкысын калдырып кайтып киткән. "Кызык, — дип уйланды ул, — монда бөтен әйбер дә урамда, тышта ята! Ничек урламыйлар диген... Бездә, кала җирендә булсамы... Әллә соң авылда урлашу дигән нәрсә бөтенләй дә юк микән, ә?" Башына кияргә берни дә алмаганына бик нык үкенде ул. Кояш хәтсез кыздыра иде. Кайтып китәргә дип бер мәртәбә талпынып алгач, үз ягына килүче мотоциклны күреп, кире урынына утырды. "Үтеп китсен инде, ул киткәч, мин дә кузгалырмын", — дип уйлады ул. Тик ялгышты. Мотоцикл аны узып китмәде, киресенчә, аның каршысына ук килеп туктады. Мотоциклда утырган егет, газга басып, бер мәртәбә мотоциклын акыртып алды да стартер ачкычын борды. Мотор "голт" итеп сүнде... Сәер килеп чыкты әле бу очрашу. Һич көтмәгәндә. Киң җилкәле, озын чәчле, таза чырайлы бу яшь егетнең кинәт кенә аның каршында пәйда булуы Гөлсирин өчен бер табышмакка әйләнде. "Кем соң бу? — дип уйланды кыз. — Кунакка кайткан егет дисәң, аңар бигүк охшап та бетми. Колхоз интеллигентыдыр инде?! Әллә инде авылның беренче егетеме?!" Тик иң хикмәте шунда — ниндидер җан тартышы сизде ул бу сәер егеткә. Әйтерсең алар инде күптәннән бер-берсен яхшы беләләр, әйтерсең алар бүген нәкъ менә шушы урында очрашырга дип сүз куешканнар. Егет Гөлсирингә терәлеп катты — аңардан күзен алалмады. Гөлсирин аңлады — егет аңа беренче күрүдә үк гашыйк булды. — Исәнме, матурым! — диде егет, ниһаять, телгә килеп. — Хәлләрең ничек? — Ничё... — Нәрсә, кунакка кайттың мәллә? Моңарчы бер дә күренгәнең булмады... — Әйе... — Исемең ничек соң синең? — Гөлсирин. — Ә минеке Рамазан. Әйдә, таныш булыйк! — Егет аңа кулын сузды. — Булыйк! — диде Гөлсирин, тик егеткә кулын бирмәде. — Әйдә, мин сине катать итеп алып киләм! Рамазанның юл сәяхәтенә чакыруы шулкадәр табигый яңгырады ки, ул инде бүрәнәдән сикереп төшеп, мотоциклга менеп утырырга да әзер иде. Тик ул кыз кеше бит, әзрәк кенә ялындырмыйча да ярамый шул. — Әй... мин куркам... — Ә нидән куркасың? — Ексаң... әгәр дә... — Еккан ди, бар... Кеше егаргамы... Син нәрсә инде?! Әйдә, утыр, курыкма! Рамазан бер генә басты, мотор үкерергә тотынды. Гөлсирин мотоциклның арт ягына кунаклады. Егылмас өчен чытырдап егетнең биленә ябышты. Башта алар кыр юлы буйлап элдерделәр. Авылның сикәлтәле, кантарлы юлларыннан йөреп туйгач, егет мотоциклны асфальт юлга, трассага таба борды. Анда тизлек бермә-бер артты: җил, колак төбеннән генә сызгырып, бөтен тәнгә тарала... — Ә без кая барабыз? — Күл буена... Яксазга... Яксаз... күл... тирән күл... түгәрәк күл... Ә нигә Яксаз? Борын-борыннан бу тирәдә калын урманнар, баткак сазлыклар булган. Кайчандыр матур Идел елгасы ярларында гомер кичергән татар халкы, Явыз Иван Казанны басып алгач, шушы чытырманлы, сазлыклы якка күчеп килергә, яшәгән җирләреннән качып китәргә мәҗбүр ителгәннәр. Күлдән ерак кына түгел Яу чокыры дип аталган атаулы җир дә бар. Соңгы яу шунда булгандыр, күрәсең. Бабаларыбыз шунда башларын салганнар. Яудан исән калганнары калын урманнарны кисеп, шулардан буралар ясап, йортлар салганнар, кара туфраклы, кәзле җирне агач төпләреннән арындырып, әрчеп, уңдырышлы иген кырларына әверелдергәннәр, ә сазлыкларны киптергәннәр... Әнә шуннан калгандыр да инде ул, бәлкем, сазлы як, Яксаз кебек күңелгә ятышлы атамалар... Күл төбендә йомшак ләм ята, суы да артык чиста түгел — болганчык. Яз-көз бу күлгә кыр үрдәкләре очып төшә, тәкәрлекләрнең чинап кычкырган яман тавышлары ишетелә... — Менә шушы була инде ул безнең күлебез, безнең болото! — дип сөрән салды Рамазан. Чокырлычакырлы кыр уртасында, иңкүлектә ялтырап яткан түгәрәк күл күренде. — Матурмы?! — Ничё! — дигән булды Гөлсирин. Артык исе китмәде. Үз гомерендә күп күлләрне күргәне булды аның. Шунда су коенып, күңел ачып яткан чаклары да аз булмады. Шулай да чиксез зур рәхәтлек тойды ул монда: яр буендагы иркенлек, хозурлык аны, җилкендереп, үз кочагына тартып алды. Мотоциклдан сикереп төшүгә үк, ул, кулларын һавага чөеп, кайчандыр мәктәптә укыганда ятлаган шигырен укырга, декламацияләргә тотынды: — Әй, син, авыл, шәһәрдән мең кабат ямьле вә хуш, бер кеше юк урамда, нинди тын вә нинди хуш... хи-хи-хи... Рамазан, тын калып, аны тыңлап торды. Сүз саен шаярырга, көләргә яраткан бу чая кыз алдында ул үзен ничек итеп тотарга да белмәде. Шул сәбәпле бер мәлгә югалып калды. Башта аңа кыз артык беркатлы булып тоелды. Бераздан ул аның бигүк акылсыз кыз түгеллегенә дә инанды. Укыган, дөньяны белә, үзүзен шактый иркен тота. Ни өчендер менә шундый җиңел холыклы, җилбәзәк кызларга гашыйк була торган иде ул. Аның сәер, дуамал күңеленә шундыйлар тәңгәл килә торгандыр, күрәсең. Башкалар янында көлеп-шаярып, җүләр сатып йөрергә яраткан егет мәгъшукасы янында бөтенләй икенче кешегә әверелә — уйчанлана, акыл иясенә әйләнә. Аның инде күптәннән гашыйк булганы юк. Ә кемгә гашыйк буласың?! Аңа гашыйк булу тыелган. Ярату — аның өчен коточкыч нәрсә. Ул аның бөтен эчке халәтенә үзгәреш кертә — маниакаль чирен, идеясен үстерә. Бөтен җаны-тәне белән ул шул серле һәм хәтәр сөю дөньясына чума. Ә аннан чыгу юлы, аныңча, ике генә: йә кавышу, йә үлем... Ул, моңсуланып, йомшак кына дулкынланган су өстенә күз ташлап, уйга талды. Аның бу халәтен Гөлсирин бик тиз сизеп алды. Бу кызга ошамады. — Нигә дәшмисең? Син мине шушы болотога карап утырырга дип алып килдеңме? Рамазан дәшмәде, гашыйк күзләрен Гөлсирингә төбәде. — Карама миңа шулай итеп! — диде кыз, чыраен сытып. — Күз карашың әллә нинди! — Нинди? — Тра-ги-чес-ки! — Бар да шулай ди... — Рамазан авыр сулап куйды. Яр кырыенда аунап яткан бер шома чуерташны алып, аны җиңелчә генә учында уйната башлады: — Нишлим! Менә мин шундый авыр кеше инде. Шундый булып туганмындыр, күрәсең! Ә кем моңа гаепле? Кем? Минме?! Таш, сызгырып, су өстеннән очты. Шултиклем шома очты ки, ул үзе дә моңа шаккатып карап торды, тел шартлатты. Бер җиде-сигез мәртәбә генә сикергәндер... — Таш ничек шома очты! Җиңел очты, әй! — диде берсе артыннан инде икенчесен очырырга торган Рамазан. — Ә синең белән миңа шундый җиңел! — Синең белән оча күңел... — Чынлап әйтәм... — Мин дә уйнап әйтмим... Рамазан Гөлсириннең кулыннан алды. Күзләренә төбәлде. Назланып, кызны кочагына тартты. — Рәхмәт, — диде аңа егет, — син мине ялгызлыктан коткардың... — Ихлас сүзләреннән эрер, аңа сыеныр дип өметләнгән егет кабат алданды, аның бу кыланышы исә кызны җенләндерде генә. — Туктале! — дип кычкырды аңа кыз. — Болай ярамый! Мин сине коткаручы да, батыручы да түгел! Әгәр дә син минем белән болай итеп сөйләшсәң, мин... — Нишлисең? — Башка егет белән җилдертәм... мотоциклда... Алай дип әйтергә теләмәгән иде лә ул. Ничектер үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Тагын кем белән җилдерсен ди инде ул?! Кемне белә соң ул?! Ә менә егет аның сүзләрен чынга алды булса кирәк, шундук кызып китте. Шунда Гөлсирин аның артык кызу канлы икәнлеген, аның янында сүзеңне чамалап сөйләргә кирәклеген аңлап алды. — Ә-ә! Сиңа мин түгел, матай кирәкмени соң?! Кирәк икән, әнә ал да җилдер — кабызып бирәм! Гөлсирин алдына кинәт кенә ике Рамазан килеп басты. Аның берсе — хискә бирелүчән, тиз гашыйк булучан, сөйгән яры өчен гомерен бирергә дә әзер торган егет. Икенчесе — тиз кызып китүчән, аның иркенә буйсынмаганнарга усал һәм мәрхәмәтсез. Юк, бу гади бер авыл мокыты гына түгел, үзгә егет бу, табышмагы бар моның. — Җитте! Хватит! Кызның карышып, хәтта аяк тибеп кычкыруы егетне кабат үз дөньясына, ялгызлык дәрьясына этеп кертте. Бер мәлгә ул кызның барлыгын да онытты сыман. Озак кына эндәшмичә, җил өермәсеннән болганган суга карап торды. Аннан, әллә шаярып, әллә чын-чынлап (дөресрәге, кыланып!): — Әллә суга сикерергә инде! — дигән булды. — Нигә? — Мин суга сикерсәм, бәлкем, күңелең күтәрелеп китәр. Кала кызларының күңелен, бәлкем, шулай гына ачып була торгандыр?! — дип аңлатты ул үзенең ниятен. — Ну бар, сикер инде! Бик исем китте! Инде бернишләр дә хәл юк: әйткән сүзеңдә торырга кирәк. Рамазан яр кырыена килеп басты. Сикерергә әзерләнде. Инде киемен дә салмыйча суга чумарга гына торганда, Гөлсирин шәрран ярды: — Җүләр! Хватит! Ул барыбер сикерде. Тик суга түгел, үлән өстенә. Чын кәмит килеп чыкты: Рамазан үзенең кыланышыннан үзе үк пырхылдап көлеп җибәрде. — Ачуланма, Гөлсирин, — диде ул, — сине монда алып килеп ялгышканмын бит мин... — Нигә? Егетнең йөзе кабат кырысланды, уйчанланды. — Безнең тирәдә шундый бер сүз йөри — шушы күл буенда очрашкан парлар гомергә бергә булалмыйлар, ялгыз калалар... — Һе, тапкансың! — диде Гөлсирин. — Ә син шуңа ышанасыңмы? — Мин моңа ышанмас та идем. Ләкин бу пәриле күл янында очрашкан парлар, кавышканнан соң, аерылышмыйча калмыйлар... Статистика! Хәер, синең белән безгә бу янамый. Без бит синең белән дуслар гына, шулай бит?! — Шулай... Рамазан ашыкканын аңлады. Сөясе-сөеләсе килгән минутларны ашыктырганын аңлады. Кыз әлегә аңа әзер түгел. Алар әле яңа гына танышканнар — бер-берсенә ияләшеп тә өлгермәгәннәр иде. Суга сикереп яисә маймылланып кына кызлар йөрәген яулап алып булмый шул. Кешенең йөрәк түренә үтеп керер өчен, үзеңне бөтенләй башкача тотарга, җаныңнан ташыган хисләреңне тирәнгәрәк яшерергә кирәк. Гөлсирин кебек кызлар ошый иде аңа. Беренче очрашуда ук кочагына сарылырга торган кызлардан ул бик тиз туя, соңыннан андыйларны кешегә дә санамый торган гадәте дә бар иде әле аның. — Киттек! — Ул Гөлсириннең кулыннан алды. — Кая? — Авылга... Күңел ачарга! — Ә монда? — Монда ярамый... Күңел ача торган урын түгел бу. — Ә кайда? — Бүген кич клуб бакчасында яшьләр җыйнала. Шунда барырбыз. Анда сиңа күңелле булыр. О'кей?! — О'кей! — Киттек!!! Зәйнәпне төн буе йокы алмады. Кызын көтте. Хәят апасының күкеле сәгате инде төнге берне сукты, ә ул юк та юк. "Әй бала, бала, кая йөрисең син, кем белән син?" Кызының югалуы гына җитмәгән, беррәттән хатирәле уйлары тынгылык бирмәде аңа. Шакирны очрату аның күңелен генә ярсытты, фикерләрен чуалтты. Авыл халкын үз кулында тотып торган, бер сүзе, бер гамәле белән кеше язмышын хәл итә алган, инде менә, олыгаеп, пенсиягә чыгарга йөргән Шакир атлы адәм кем соң аның тормышында? Кем? Хаким? Җәллад? Зина кылучы? Ә Зәйнәп үзе? Өч тиенлек кәгазь өчен үзен-үзе корбан итәргә мәҗбүр булган Зәйнәп кем соң аның өчен? Хәзер дә кем? Алданган кыз? Чираттагы корбан?! Гөлсирин төнге өчтә генә кайтты. Капка келәсен ипләп кенә, тавыш чыгармыйча гына ачып керде. Өйгә керә алмады. Анасы өй ишеген бикләп куйган иде. Шакыр, тавыш бирер дип уйлады. Ләкин ул бер мәртәбә ишеккә хәлсез генә шакып алды да, авыз эченнән нидер көйли-көйли, чиннек ягына кереп китте. Каты итеп шакыган булса, бәлки, ачкан да булыр иде анасы. Күрәсең, тышта йокларга уйлаган. Өйдә тынчу, кысан. Ә анда саф һава, иркенлек... Өйгә иртәнге уннарда гына керде кыз. Анда да Хәят апасы гына кереп уяткач. Күренеп тора: кызның йокысы туймаган. Бертуктаусыз киерелә, сузыла, авызын ачып иснәнә. Иртә уяттыгыз, дип мырлый. Тик күңеле көр, шат үзенең. — Мам, ашыйсы килә, ни бар?! Ой... йокы туймады... Зәйнәп дәшмәде. Үпкәләде ул аңа. Хәят апасы пешергән бәрәңге бәлешен табасы белән генә өстәлгә, кызы каршына китереп куйды. Бәлеш җылынмаган да иде. Гөлсирин, агач кашыгын бәлеш эченә тыгып, бераз актарынгандай итте дә, аңардан бик тиз туеп, чәйгә ябышты. — Төне буе кайда йөрдең? Нишләп өйдә кунмадың?! — дип сорады ана. Ул кырыс һәм таләпчән булырга тырышты. — Чиннектә йокладым, — диде Гөлсирин. Ул тагын киерелеп алды. — Анда рәхәт! Түбәнең буеннанбуена каен себеркесе эленгән. Ах, аның исе! Ну просто прелесть! Кыскасы, бернинди дә дезодорант кирәкми! Баш әйләнә ул истән! — Күрәм, башың болай да әйләнгән синең. Кара аны, бөтенләйгә әйләнеп китмәсен! — Ну, мам! — Бүген тышта кунма, өйгә кереп кун! — Нигә? — Син бүген төнге өчтә генә кайттың. — Каян белдең? — Капкадан кергәнеңне ишеттем. Кайда йөрдең? — Ну вот! Мам, мин бит бала түгел инде! Миңга 26 яшь! — Илледә дә син минем өчен бала булачаксың... Кайда булдың? — Ну вот... Опять контроль! Казанда контроль, дачада контроль! Авылда да шул ук... Сколько можно! Когда это кончится?! Ни себе, ни людям! Гөлсирин, ярсып, чәй кашыгын өстәлгә атып бәрде, терсәге белән орынып, чәшкедәге чәен түкте. Ләкин Зәйнәпне алай җилләнеп кенә җиңәм димә, аның нияте нык һәм җитди иде: — Кайда булдың, дим?! Кыз анасының холкын яхшы белә: бер төпченергә тотынса, төбенә төшмичә туктамый. Бу хәл беренче генә мәртәбә түгел иде. Егетләр белән очрашырга юл бирмичә, кайчан да булса бер кияүсез калдырачак инде ул кызын! Тик бу юлы анасы уйнап сөйләшми иде. Тик аны яшереп торганчы, ачыктан-ачык сөйләп бирү отышлырак иде... — Ну... кайда... клубта... Без күңел ачтык... — Төне буемы? Кем белән таныштың, әйт! — Берәү... арттан йөри инде шунда... — Исеме ничек? — Белмим... Мин шаярам гына бит... — Шаярып ут чыгара күрмә! Авыл егетләре кала кызларына бик тиз гашыйк булалар... Авылда кызлар аз... — Ну, мам. Миңа просто кызык аның белән. Мин шаярам, ә ул мине катает! — Кем соң ул? Кем баласы? — Каян белим? Миңа аның нәселе нигә? Мин бит аңа кияүгә чыгарга җыенмыйм. — Исеме бардыр бит? — Бар. — Ничек? — Ра-ма-зан. — Гөлсирин, үчекләгәндәй, егетнең исемен иҗекләп, сузып әйтте. Тик Зәйнәп моңар игътибар бирмәде, аның уйлары бөтенләй икенче тирәдә әйләнде. Кызының кайда һәм нишләп йөргәне аны артык борчымый. Аны күбрәк кем белән, кем малае белән, нинди егет белән йөрүе кызыксындыра иде. — Рамазан?! — диде Зәйнәп. Ул бу исемне берничә кат кабатлады. — Ничә яшьтә? — Белмим. Миннән олы бугай... Әзрәк... Ну, мам, нигә инде ул? — Кем баласы икәнен дә белмим дисең инде? — Юк, белмим. Белергә дә теләмим. — Ә син бел! Бүген үк бел, кем баласы икәнен! — Ярар, мам, белермен... Шулчак ишегалды ягында сәер бер тавыш ишетелде. Нәрсәдер шапылдап төшкән кебек булды. Зәйнәп, нидер сизенгән кебек, ишеккә атылды. — Кызым! Дәү әниең бу! — диде ул, кабаланып. — Тизрәк! Гөлсирин тиз генә әнисенә иярде. Юкка гына сизенмәгән икән Зәйнәп: Хәят апасы кәкрәеп, бер якка килеп төшкән. Авызы чалшайган, күзләре акайган. Аяк астында чиләге аунап ята. Чиләктән чәчелгән бәрәңгеләр ишегалдын тутырган. Кызы кайтканнан бирле баздан бәрәңге ташый да бәрәңге ташый карчык. Сарыклары туймый, янәсе! — Ай... Хәят апай... ни булды? Хәят әллә аны ишетмәде, әллә инде ишетеп тә игътибар бирмәде, ул әле һаман да шул халәтендә кала бирде. Зәйнәпнең йөрәге өшеп китте... — Нигә дәшмисең? Ул карчыкның иңеннән тартты. Әлегә кадәр кымшанмыйча, тынын да чыгармыйча яткан карчыкка җан кергән кебек булып китте. Зәйнәп аны култыклап алып бусага төбенә утыртты. — Ничаклы шул Акбүз атны ихатага кертергә маташтым, — диде ул, ниһаять. — Кермәде... капкадан... кермәде... Карчыкның ниндидер Акбүз ат белән саташуы әле һаман да бер сер, табышмак булып кала иде. Нинди Акбүз ат соң ул? Нигә кирәк ул аңа? Ни өчен ул аны йортына кертергә тырыша? Аңардан гына ни үзгәрә? Нәрсә алып килә ул бу йортка? Менә шуңа җавап тап син, шуңар җавап биреп кара! — Хәзер генә аңладым, — дип сөйләнде карчык, — нигә кермәгәнен... — Нигә? — Ат бит бәрәңге ашамый, ат бит солы ашый... И-и! Картлык, картлык! Шуны да онытканмын... — Хәят апай... әнкәй... — Кызым, мин бит сине юкка гына чакырып кайтармадым... Солы алып кайтырга кирәк, солы... Хәят, кисәк кенә аңына килеп, бәрәңге җыярга теләп, җиргә түбән иелде. — Тынычлан, хәзер үзем җыям, үзем! — диде Зәйнәп. Моңаеп, зурларга карап басып торган Гөлсиринне куып диярлек урамга чыгарып җибәрде. Бәрәңгеләрне берәм-берәм чиләккә тутырды. — Берсен дә калдырма, — дип өйрәтте Хәят, — сарыклар бәрәңге ярата... — Әй... ул сарыклар сиңа нәрсәгә инде? Аларны карарга сәламәтлегең дә юк бит! — Әй кызым, авыл сарыксыз тора алмый ул. Сарыгың булмаса, бәрәңгеңне кемгә ашатырсың. Менә син кайттың, син булышырсың... карарга... — Мин монда булганда, билгеле, булышырмын. Тик мин моннан киткәч... Зәйнәп Хәятны җитәкләп алып кереп урынга яткырды. Ятмады, торып та утырды. Дөньясын онытып, чиксез уйлар дәрьясына чумды. Аның бу сәер кыланышларын, ягъни саташа, алышына башлауларын ул яхшы аңлады булса кирәк. Ә сәбәбе гади: карчык гомере буе ялгыз яшәгән, ул хәзер дә ялгыз. Ялгызлык аның бәласенә генә түгел, сакчысына да әйләнгән. Шул ялгызлыктан ниндидер аерым бер тәм таба кебек иде ул. Кунакларның кайтуына да әле күпме генә вакыт үткән, ул инде алардан туя, арый башлаган иде. Ялгыз тормышка өйрәнгән кешегә чит кешеләр белән яшәп китү, аларга ияләшү авыр нәрсә иде, күрәсең. Ләкин ничек тә түзәргә кирәк: кайткан кунакларга кыек сүз әйтергә ярамый. Яше алтмышта гына түгел шул, сиксәндә. Зәйнәп кулына каласы бит... Ләкин Зәйнәп, тәҗрибәле табибә буларак, карчыкны кирәкмәс уйларыннан арындырырга, сүзне бөтенләй икенче якка борырга кирәклеген яхшы аңлады. Шуңа күрә дә ул үзен бик нык кызыксындырган, әле һаман да тынгылык бирмәгән икенче бер мәсьәлә буенча сүз кузгатты: — Апай... Әнкәй... — Әү?! — Син Рамазан атлы егетне беләсеңме? — Рамазаннар күп бездә, кайсысын әйтәсең? — Каян белим... — Зәйнәп төртелеп калды. Турыдан-туры сорарга курыкты. Сүзнең ни турыда барганына, аның тел төбенә төшенергә тиеш түгел иде карчык. — Ә, ни... Шакирның улы ни атлы? — Кайсы Шакир? — Силсәвит Шакир инде! Шакирның исемен ишетүгә үк Хәят чыраен гына сытты. Яратмый иде ул аны. Хәер, аның аңа әллә ни зыяны тигәне дә булмады. Ләкин аның бер явызлыгын (анысы да, бәлкем, хан заманында булгандыр!) әле һаман да оныта алмый иде. Шулай шул, үз гомереңдә бер генә явызлык эшләп тә кешенең мәңгелек дошманы булып калырга була. — Ә! Перес Шакирымы?! Щель... оправдает шредства... Таптың искә алыр кеше! Мөртәт! Сарыкларым игенгә кергән өчен миңа штраф суктырды. Кадалып киткере! Канечкеч! — Апай... Ә аның улы ни атлы соң? — Кемнең? — Шул югары оч Шакир малаеның улы ни атлы, дим? — Кайсысы? Югары очта икәү алар. Җүнле хәбәр, сүз ишетә алалмаганына кабат инанган Зәйнәп, сорау биреп, карчыкны башка интектермәде, кул гына селекте. — Кызың кайда йөри соң, атка солы салырга кирәк бит, — дип сөйләнде Хәят. — Бакчага чыгып, корт җыеп керим әле. Бәрәңгене корт баскан... — Йөрмә инде, авырыйсың бит, ял ит әзрәк... — Юк! — дип кырт кисте карчык. — Безгә керәсе ат кәнфит ашамый! "Апай чынлап та алышына башлаган!" — дип уйланды Зәйнәп. Хәят исә теләсә нәрсәләр сөйләнеп, бәрелә-сугыла өйдән чыгып китте. Шакир кабат керде. Бу юлы ул кирәгеннән артык ярсыган, каударланган, шул ук вакытта әз генә югалып калган кыяфәттә иде. Күзләре шешенгән, маңгай җыерчыклары тагын да тирәнәйгән, эчкә батып кергән. Күрәсең, ул да төнлә начар йоклаган. — Син! Тагын син! — Зәйнәп... ни... бит... — диде ул, ни өчен керүен тизрәк аңлатырга теләп, — мин башка килмәгән дә булыр идем бу йортка, башка күренмәгән дә булыр идем... — Ни кирәк сиңа тагын? — Ул... Ул минем кызыммы? Икесе дә тын калдылар. Шакир көтте, ул Зәйнәпнең җавабын көтте. Күңел сизенү бер нәрсә, бу очракта төгәл җавапны ишетү кирәк иде. Зәйнәп авызыннан. Моны белү Шакир өчен бик тә мөһим иде. Бала аныкы икәнлеге ачыкланса, һәм бу нәрсә аның тормышында әллә ни зур үзгәреш китереп чыгара алмаса да, ул аны аерым бер уңайсыз хәлгә куярга мөмкин иде. Шуңа күрә дә көтте Шакир, түземсезләнеп көтте. Хәтта Зәйнәпнең күзенә туры карарга да курыкты, күзләрен читкә алды. — Юк... Монда синең кызың юк... Ләкин мондый җавап аны ышандырмады. Нидер яшерә иде Зәйнәп, нигәдер әйтеп бетерми иде. — Аны күрүгә үк мин әллә нишләп киттем... Менә монда нидер өзелеп киткәндәй булды... — Шакир уң кулын йөрәгенә куйды. Курку катыш эчке бер тетрәнү аның сүрән йөзен ачып җибәрде, аңар нур иңде. — Ул безнең теге татлы кичебезнең җимеше, шулай бит, Зәйнәп?! Зәйнәп дәшмәде. Ул аны сер итеп сакларга уйлаган иде. Ләкин каршындагы олы кешене алдап, бар булган дөреслекне яшереп торуның да мәгънәсен күрмәде ул. Әйе, Гөлсирин аның кызы иде, гәрчә аныкы булуын теләмәсә дә. Шулай да ул аңар телләп җавап бирмәде, бары тик: "Синнән!" — дип ымлап баш какты... — Димәк, дөрес! — Шакир өнсез калды. Менә ничек — ни сөен, ни көен! Сөяр, үбәр, кочаклар иде дә хәзер Зәйнәпне, тик ул аныкы түгел, чит ул аңа. Үпкән-кочкан инде җилгә очкан. Ярату дигән нәрсә дә юк бит алар арасында, хәер, ул була да алмаган. Берсе файдаланган, икенчесе сафлыгын корбан иткән... Юк мәхәббәт, юк, тик кыз бар, бала бар. Менә монысы белән нишләргә? Чирек гасырдан соң үзеңнең ата кеше булуың турында ишетү сәеррәк, билгеле. Икенче яктан, күңелле дәдер, бәлкем... Тик нәрсә соң бу? Күктән ишелеп төшкән бәхетме? Әллә соң аңа яңа сынаулар алып килгән язмыш каргышымы? Иң элек менә шунысын ачыклыйсы бар иде... — Ә бала туу турында нигә хәбәр итмәдең? — Ә кирәк идеме соң сиңа андый хәбәр? Шакир дәшмәде, башын аска иде. — Сөенгән булыр идең микән? Ул заманда уйнаштан туган балаң барлыгын белсәләр, эшеңнән генә түгел, рисвай итеп, авылыңнан ук куып чыгарырлар иде бит! — Ансы шулай инде, — дип килеште Шакир. — Беркемгә дә белгертмәгәнгә рәхмәт әйт инде! — Рәхмәт. — Аның рәхмәтендә көрсенү дә, киная дә бар иде. — Берүзеңә генә бала үстерү авыр булмадымы соң? — Җиңел булмады... Ә кая барасың?! — Иргә дә чыкмадыңмы? — Юк, чыкмадым. — Соң... Сораучылар булгандыр бит? — Булды. Күп булды. Ләкин аларның берсенә дә минем балам кирәк булмады, аларга мин генә кирәк булдым. — Әйе, — дип баш какты Шакир. — Синең мине күралмаска хакың бар. Ләкин мин дә бит ул вакытта синнән файдаланырга уйламадым. Мин бит яратып, без бит яратышып кына... әйе... бит... — Яратып? Сөйләмә әкият! — дип кырт кисте Зәйнәп. — Нинди ярату булсын ди анда?! Ни сөйлисең син? — Дөресен сөйлим, Зәйнәп, дөресен, — диде Шакир, тыныч калырга теләп. — Мин бит сиңа яшертен генә гашыйк булып йөрдем. Сине яратасым, сине сөясем килде. Ләкин мин өйләнгән, теләсәм дә яратмаган хатынымнан аерыла алмыйм... Ә ярату менә монда йөрде, монда... йөрәктә... Шакир күз яшьләренә буылды. Ләкин Зәйнәп аңа ышанмады. Үзсүзле, мәкерле адәмнең гади бер күңел бушануы буларак кына кабул итте ул аны. Аның мәлҗерәве, киресенчә, эчен генә пошырды. Ул аны бик тиз урынына кайтарды. — Җитәр! Күпме комедия уйнарга була? Кемгә кирәк синең бу буш сүзләрең? Кемгә? — Миңа, миңа кирәк! — диде Шакир, күкрәгенә сугып. — Кайчан да булса мин дөресен сөйләргә тиештер бит инде?! Зәйнәп көлде генә. Бу көлү исә Шакирны уятты, кискен, хәтәр уйларга этәрде. — Ә нигә көләсең? Юк... тукта... Мин аның белән бүген үк кушылырга риза, ә ул көлеп тора! Ә нәрсә? Балалар үскән. Аерылу җиңел хәзер. Икәү шәһәргә китәбез дә барабыз! Акча бар... — Җитте! Ни сөйләгәнеңне беләсеңме син, юкмы?! Мин бит сине күралмыйм! — Мин бит... баланың атасы! — Юк! Ул синең балаң түгел! Син аның атасы түгел! Хәзер үк чыгып кит! — Ярый, ярый, шаулама! Тик сиңа бер үтенечем бар: белмәсеннәр иде авылда аның минеке икәнлеген! — Белмәсләр! Бар, чыгып кит! Бар!!! Шакир озак кына ишек катында таптанды. Чамадан тыш ярсыган, әсәрләнгән Зәйнәп кинәт кенә аны эткәли-төрткәли башлады. Шакир карышты, чыкмады. Тик шул чакны болдыр ягында аяк тавышлары ишетелде. Икесе дә шым булып тынып калдылар... Менә ишек ачылып китте. Аннан яктырып Гөлсирин килеп керде. — Исәнмесез! — дип сәлам бирде ул Шакирга. Аның яңгыравыклы тавышы бөтен өйне яңгыратты. — Исәнме, кызым... ә... әйе... сау булып торыгыз! — диде кызны күрүгә үк чыгып китү ягын караган Шакир. — Мам, кем ул, ә?! — Әйдә, киттек! — Кая? — Яксазга. Үрдәк атарга... Сөйләштек бит инде... Хәзер кереп әтинең мылтыгын алып чыгам да... — Ә нигә үрдәк? — Ну... куян атарбыз! Алар кич белән үзләре фара яктысына йөгереп чыгалар... Әйдә, киттек! — Юк, мин бармыйм. Әни дә рөхсәт итми. — Әйдә инде, син бала-чага түгел анаңнан рөхсәт сорарга! — Юк, бармыйм! — Әйдә инде... Кичкырын эче пошканнан гына капка төбенә чыгып утырган Гөлсирин Рамазан белән әнә шулай кабат очрашты. Әнә ул — авылның асыл егете, калын терсәге белән мотоцикл руленә таянган да, йөрәкне яндырып, серле генә итеп күзгә карап тора. "Ба! Бу егет мине тәмам үзенә гашыйк итәргә җыенган лабаса!" — дип уйлап куйды кыз. Әллә ни искитәрлек, яратырлык җире дә юк бит инде үзенең! Гади бер авыл егете! Бер... Әйе, анысы шулай шулаен! Тик нишләп соң әле ул аның шулкадәр күңелен җилкендерә? Ни өчен соң ул аңар тартыла? Кайсы ягы белән ала алды соң әле ул аны? Нишләп соң ул аңа хәзер үк ияреп китәргә әзер? Нишләп, нишләп? Кеше түгел, шайтандыр бу, шайтандыр! — Әйдә, матайда йөртергә өйрәтәм! Алдый белеп алдалый бит җүнсез! Аңа ничек каршы торасың ди?! Гөлсирин, урыныннан торып, мотоцикл янына килде. — Правда? — Ие! Рамазан бар көченә мотоциклның стартерына басты, мотор гөрләп кабынды. Газны күбрәк арттырган саен, мотор тагын да көчлерәк үкерде, колакны изде... — Вау! Вау! — дип учын чәбәкли-чәбәкли кычкырды Гөлсирин. — Да! Это круто! — Утыр! Киттек! — Юк! Әнигә әйтмичә ярамый! Әйдә бергә әйтик, ул синең белән танышырга да теләгән иде әле. — Юк инде, үзең әйт! — Гөлсириннең сабый балаларча кылануы Рамазанның ачуын чыгарса да, ул аны кызга ачыктан-ачык сиздерергә теләмәде. Кызның әнисе белән танышырга да бигүк атлыгып тормый иде ул. — Мам! Мам! Мамасы озак көттермәде: капка каршына чыгып та басты. Аның авыр, сынаулы күз карашыннан Рамазан җир тишегенә кереп китәрдәй булды. — Нәрсә? — Мам! Минем матай йөртергә өйрәнәсем килә! Зәйнәпне күреп кәефе төшкән егет, үзен ничек тә җиңеп, кунак хатынга: — Исәнмесез! — дип эндәште. — Исәнме... — Без хәзер кайтабыз! Мөмкиндер бит? — дип чәрелдәде Гөлсирин. Ләкин Зәйнәп аны ишетергә дә теләмәде. Аның уйларын тулысынча диярлек каршында басып торган ир-егет биләп алган иде. — Син кем малае? — Мин?! — Әйе, син! — Шакир малае! Зәйнәп ах итте. Әйе, юкка гына шикләнмәгән икән! Аның шундук йөзе үзгәрде. Агарынды, тавышы калтыранып чыкты: — Кайсы Шакир? "Влач" Шакирмы? Бу ничектер сорау алуга охшаган иде, шуңа күрә дә Рамазан ишетмәмешкә салышты. Кызу гына газга басып алды. Тизлекне аерып, җиңелчә генә урыныннан кузгалды. — Мам! Ну, син бигрәк инде, ә! — дип чәчрәп чыкты Гөлсирин. — Рамазан! Мин синең белән! — Юк, беркая да бармыйсың! — дип, юлына каршы төште анасы. — Барам!!! — Тукта! Аңлашыйк! Кая чабасың?! Соңга калды Зәйнәп — кызын тотып кала алмады. Юлдан барган мотоциклның арткы утыргычына менеп кунаклаган Гөлсирин чытырдап Рамазанга ябышты... — Соңыннан! Зәйнәп сүз әйтергә дә өлгералмый калды. Шулкадәр тиз китеп югалдылар алар, шулкадәр дә тиз... "Әйе, бу шул, шул, Шакир малае! Кызым! Кызым! Нишлисең син?!" — дип өзгәләнде Зәйнәп бер чарасыз. Зәйнәп кайтуга Маһруза бөтен тынычлыгын җуйды. "Нигә? Ни өчен кайткан?" — Шушы уйлар аның һич кенә дә башыннан чыкмады. Әйе, татлы уйлар түгел, газаплы, сагышлы уйлар иде шул алар. Аның кайтуы әле бер хәл, ул кайтканнан бирле Шакир да күзгә күренеп үзгәрде. Пенсиягә чыгу мәшәкатьләре белән ашкынып, очынып йөргән ир кинәт кенә бөтен тынычлыгын югалтты, сүлпәнләнде. Сөйләшүенең рәте-чираты калмады, үз эченә йомылды, күзгә дә туры карамый башлады. Аннан, гел чыга да югала, чыга да югала. "Барыбер пенсиягә чыгасы, эшләп нервы бозганчы!" дип, һаман да өйдә генә, Маһрузасы янында гына утырган тансык ир иде бит әле ул! Кая йөри? Ни булды аңа? Бераздан барысы да ачыкланды (хәер, шулайдыр дип сизенгән дә иде инде аны Маһруза!) — Зәйнәп янына йөри икән ләбаса аның газиз ире! Ах! Тагын шул Зәйнәп! Егерме биш елдан соң да шул! Ә Маһруза... Маһруза барысын да белә, иренең хыянәтен дә, авылдаш кызның түбән тәгәрәвен дә үз күзе белән күреп белә... Аның Зәйнәпне күрәсе килде. Һәм, ниһаять, алар күрештеләр. Кибет янында да, каядыр чишмә юлында да түгел, нәкъ шул капка төбендә. Ул аны ерактан ук күреп килде. Аны күргәч үк Зәйнәп өенә кереп китәр дип уйлаган иде. Ялгышты. Көндәш хатын селкенмәде дә. Әйтерсең лә алар бүген күрешергә дип сөйләшеп куйганнар, әйтерсең лә ул Маһрузаны килер дип көткән. Шактый гомер үтеп тә, чибәрлеген, күркәмлеген югалтмаган, авыл хатыннары сымак вакытыннан элек картаерга, олыгаерга өлгермәгән, яшь булып кала алган Зәйнәпне күргәч, гомерендә дә чибәр хатын булып саналмаган, инде шактый ук шыксызлана башлаган Маһруза бер мәлгә каушап калды. Сүзен эндәшалмыйча, көнче күзләре белән Зәйнәпне айкап алды. Ләкин аның бу авыр күз карашы кунак хатынны сындыра алмады, ул башын югары тотып, елмаеп, аңа сәлам биргәндәй итте. Маһруза һөҗүмгә күчте: — Таныдыңмы?! — Маһруза апа бит, әйеме?! Исәнмесез! — диде аңа Зәйнәп, күптәнге танышын очраткандай. — Безгәме? — Сиңа! — Кистереп, үзәккә үтәрлек итеп әйтте. Хәл белешергә генә дип түгел, ә бөтенләй башка уй белән килгәнлеген бик тиз аңлап алды Зәйнәп. Күңеленә шом бәреп керде, туңып, җиңелчә генә калтыранып куйды. — Әтисен күмәргә дә кайтмаган кешенең хәзер генә ни өчен кайтканын беләсем килгән иде! — диде Маһруза. — Егерме биш елдан соң авылга кайтып төшүең сәеррәк күренә! — Ял итәргә кайттым, — дигән булды Зәйнәп. — Хәят апай чакырып кайтарды... Нигез тарала... нигез... — Зәйнәп! — дип кырт кисте Маһруза. — Мин авыл хатыны. Сез шәһәр халкы күк нечкә итеп сөйләргә өйрәнмәгән. Без турыдан бәрергә яратабыз. Минемчә, син безнең тормышны җимерергә кайткан... — Мин... сезнең тормышны?! — Ие. Шакир белән безнең тормышны! — Сезнең тормышыгызда минем ни катнашым бар? — Уйнаклама, Зәйнәп. Мин барысын да беләм... — Нәрсә беләсез? Әйе, ул барысын да яхшы хәтерли: авыл советы йорты, идәндә аунап яткан ак шәл, күлгә таба китеп барган яхшы тарантас, һәм шул тарантаста ир белән яшь кыз... Әйе, барысы да күз алдында, беркая да югалмаган, әйтерсең ул моннан егерме биш ел элек түгел, әле кичә генә булган... кичә генә... Алар хәзер, кино кадрлары кебек, берөзлексез Маһрузаның уйларында, хәтерендә сүтеләләр... — Нигә дәшмисез? — Теге вакытта, — диде Маһруза (ул бик тыныч калды, аның хәтта тавышы да калтырамады!), — сез силсәвиттә чөкердәшеп, зина кылып ятканда, мин бит анда идем, Зәйнәп, анда. Һәм мин барысын да ишетеп, күреп тордым... — Сез... барысын да беләсез... — Ие... бәхетсезлеккә каршы. Белмәгән, күрмәгән булсам, яхшырак та булыр иде дә бит... Әйе, белмәгән, күрмәгән булса, күпкә яхшырак та булыр иде, билгеле. Ничәмә еллар ул шул хурлыкны, газапны эчендә җыеп яшәде. Күпме сызланды, күпме күз яше түкте. Моны бары тик Маһруза үзе генә белә. Дәшмәде, бер генә сүз дә әйтмәде. Кеше дә белмәде. Тавыш чыгарып, ирен эшсез, гаиләсез, балаларын атасыз калдырасы килмәде. Нишлисең?! Кая барасың?! Шул төнне аның бөтен тормышы чәлпәрәмә килеп, җимерелеп, коелып төшкән кебек тоелды. Иренә генә түгел, бөтен дөньясына ышанычы бетте. Эчтән калтырап, тыштан ялтырап яшәү бик зур сабырлык сорый шул адәм баласыннан. Тыштан караганда, тормышың төзек, ал да гөл кебек, ә ипләбрәк, төптәнрәк казынсаң, анда бер генә төзек нәрсә дә юк, бар да ватык, бар да ишелергә тора. Бер генә дөрес нәрсә дә юк, бар да ялган, бар да "фәлше"... Малы да, байлыгы да җитәрлек: тик аның кызыгы, рәхәте генә юк. Сатлык ир... сатлык җан... Әле аның бердәнбер хыянәте генә булса икән! Урыннан файдалана белде, бик оста файдаланды. Төрле яклап. Шуңа күрә дә йөрәге яралы Маһрузаның, күңеле сынык... Тик нигә... Нигә соң әле ул һаман да ире өчен көрәшә? Кирәкме соң ул аңа? Ул шуңа торырлыкмы? Борчылгач, төн йокыларын җуйгач, кирәк, димәк... — Ә Шакир? Ул сез белгәнне беләме соң? — Юк. Белми. Тавыш куптармадым. Ул төнне печән өелми калды... Малаебыз печән өеме өстеннән егылып төште. Башына зыян килде. Сәер булып үсте. Сүз күтәрми. Бик тиз кызып китә... — Мин гаепле инде алайса? — Ә кем дип уйлыйсың? Ә нәрсә уйларга? Монда уйларлык нәрсә калмаган инде! Әлеге гөнаһ эшне Шакирдан башка беркем дә белми дип, шуңа ышанып йөргән Зәйнәпне бик тә читен хәлгә куйды бит әле бу авыл хатыны. "Кырын эш кырык елдан соң да беленер" дип юкка гына әйтмиләр икән шул. Анысы дөрес. Тик "кырык елдан соң гына беленгән кырын эш"нең срогы да чыгып бара түгелме соң инде?! Аны инде күптән сызып ташларга, онытырга да вакыт җитмәдеме икән?! Аннан... Каза таягы нишләп соң әле гел хатын-кыз башына гына төшәргә тиеш? Нишләп соң аларны кыларга этәргән ир затлары читтә калырга тиеш? Нигә? — Гаепне бер миннән генә түгел, ирегездән дә эзләгез, Маһруза апа! Маһрузаның борын яфраклары киңәйде, иреннәре кысылды. Аңарда Зәйнәптән үч алу, аны түбәнсетү, рәнҗетү теләге уянды. — Алай икән... — Әйе... Мин үзем дә бер кәгазь корбаны гына! Җебеп, куркып төшә торганнардан түгел иде Зәйнәп, Маһруза моны бик тиз аңлады. Ләкин ул да төшеп калганнардан түгел бит әле, ул да бит чын авыл хатыны! Күп түзде, инде хәзер түзәр хәле калмады. Җае чыкканда, нишләп соң әле битенә бәреп әйтмәскә ди! Ул кемнән ким... — Ие... Авылдан китүнең башка юлын тапмадың инде алайса?! Зәйнәп сүзсез калды. Чөнки туры сүзгә җавап юк иде. — Әгәр син шул юлга бармаган булсаң, ул сине берни дә эшләтә алмый иде. Ирләрне кемнәр аздыра? Ирләрне менә синең кебекләр аздыра! — Җитте! Мин сезнең алда акланып торырга җыенмыйм. Хушыгыз! Зәйнәп, кузгалып, бар көченә капка келәсенә басты. Туры җаваптан, ачы хакыйкатьтән кача дип уйлады Маһруза аның турында һәм Зәйнәпнең юлына аркылы төште. — Тукта! Ашыкма! Әйт, Шакир ни өчен сиңа килде? Син чакырдыңмы аны? — Ә... Менә эш нидә икән! — Зәйнәпнең күзләрендә усал очкыннар уйнаклады. — Юк, аны мин чакырмадым. Ул үзе килде. Бер-бер хәл булмасын дип. Аңа орден тагып тыныч кына пенсиягә чыгарга кирәк. Үткәннәрдә казынуның файдасы юк. Аның бүгенгесе хәтәррәк. Әнә безнең балалар бер-берсе белән танышып, дуслашып өлгергәннәр, безгә хәзер шуның турында уйларга кирәк! Тимер келә шакылдап өскә күтәрелде. Зәйнәп өйгә кереп китте. Маһруза, карачкы сымак, ялгызы гына капка каршында басып калды. Зәйнәпнең соңгы сүзләреннән ул сискәнеп, имәнеп китте. "Чынлап та, кайчан танышырга өлгергәннәр соң алар? Моңа кадәр түздең, Маһруза, инде монысына ничек түзәрсең?!" Рамазан, әнисе әйтмешли, чынлап та сәер бала булып үсте. Аның сәерлеге башкаларга охшамауда иде. Атасы авылда зур кеше булгач, аңа башка балалар кебек, өйдә дә, колхоз кырында да бил бөгәргә туры килмәде. Балачагын, алтын балачагын сагынып туялмый ул. Ләкин аңарда сәерлек чире балачакта түгел, нәкъ менә җитлеккән чорында, егет булып килгән чагында барлыкка килде. Ике бертуган апасы, кияүгә чыгып, калага китеп бардылар. Төпчек бала ата-ана янында, ягъни авылда калырга тиеш. Гомер-гомергә шулай килгән. Бу язылмаган канун, аны бозарга ярамый. Билгеле, бу борынгы кануннан читләшеп, аны бозып, авылда баласыз, ярдәмчесез утырып калган ялгыз карт-корылар да аз түгелләр. Берсе дә баласын авылда калдырырга теләми, ни өчендер читкә җибәрергә тырыша. Күпләр шуңа ирешә дә. Соңыннан исә картайгач, хәлсезләнгәч кенә балаларына барып сыеналар һәм нигәдер тиз арада сөекле уллары, кызлары өчен "авыр йөк"кә, "артык кашык"ка әйләнәләр. Шакир да Рамазанның авылда калуын теләмәде. Укытырга теләде. Сөйләште. Кертте. Ләкин улы гына җүнләп укымады. Малае өчен атага үзенә "укырга" туры килде. Сессия саен сарык, курс саен тана ташыйташый җаны чыкты. Профессорлары да талымсыз булдылар, китергән берен каптыра тордылар. Юкса ахмак та, надан да түгел бит инде малае. Тик фәннәрне үзләштерүгә караганда, чын тормыш эчендә кайнап яшәүне артыграк күрде ул. Лекция тыңлап, конспект сырлап баш ватмады — иркенләп күңел ачып йөрде. Көндезләрен сыраханәләрдә, кичләрен театр, концерт залларында чуалды. Акчалы уеннардан да баш тартмады, бертуктаусыз чибәр кызларга гашыйк булды. Укуын тәмамлагач, әтисе аны калада гына калдырырга уйлаган иде. Яхшы эш тә табып бирде үзенә. Ләкин ике-өч ай да үтмәде, улы авылга әйләнеп кайтты. Бер кирәкмәгәнгә кызып китеп, җитәкчесен кыйнаган. Монысы инде соңыннан гына беленде. Авылда да шул ук хәл кабатланды. Агрономнан башлаган иде, ташчы булып тәмамлады. Инде хәзер анысын да ташлады. Мотоциклына утыра да чыга да китә, чыга да китә. "Ычкына малаең, кулдан ычкына, кара аны!" — дип кисәтүчеләр күп булды Шакирны. Нишләсен инде ул? Авылга кайтарганда, бәлкем әле, кеше булыр, минем урынга да калыр дип хыялланган иде ата. Күрде: гитара чиртеп, күлдә үрдәк атып йөргән бу җүләр сымакка ничек итеп шундый зур дәүләт эшен ышанып тапшырмак кирәк?! Шунысы бар: хәзер аны кулга аласы юк. Ул үзе атасы кулына килеп капты. Беркая да эшләми, димәк, ул тулысынча атасына бәйле, гел аның күзенә генә карап торачак. Кайчандыр улы өчен җан атып йөргән Шакир хәзер инде үз баласын күралмый. Ике буын кешеләре: бер-берсен аңламыйлар алар. Яраттымы соң ул Рамазанын? Ике кыздан соң ир бала тууы ата кешегә зур сөенеч алып килгән иде. Кая гына барса да, аның өчен өзелеп, аны гел сагынып торды. Гел үзе белән йөртте. Җәен арбадан, кышын чанадан төшермәде. Яратты улын. Билгеле бер көнгә кадәр... Шул көнне кечкенә Рамазанның печән өеменнән егылып төшеп башы зарарланды, шул көнне печән өелмичә калды, шул төнне өйгә хәсрәт килде... Шул көннән улына булган мәхәббәте сүрелде аның. Киләчәктә аңардан зур кеше чыкмаячагын, имгәк булып үсәчәген аңлады булса кирәк. Рамазан гарип калмады, билгеле. Таза, сау-сәламәт үсте, аның бер генә мәртәбә дә авырганы булмады. Ләкин ата кеше күңелендә сүнгән ышанычны кабат тергезү мөмкин булмады. Нидер өзелде ата күңелендә, нидер өзелде... Әгәр шул көнне Шакир нәфесен тыеп, укуны гына бетергән яшь Зәйнәп белән зина кылмаса, вакытында өенә кайтса, бәлкем, Рамазан белән дә мондый хәл булмас иде. Димәк, кызның каргышы балага төшкән. Рамазан һәрчак шул хәлне исенә төшереп торганга да үзгәргәндер ул, бәлкем, улына карата... Бәлкем... бәлкем... Атасының каты кулына килеп эләккәнен яхшы аңлаган Рамазан һәрчак иреккә омтылды, үзен иркен тотарга тырышты. Кемнеңдер күзенә генә карап тору Рамазанның ярсу холкына туры килми иде. Атасы аңа: "Кеше бул, тәртипле бул, минем исемгә тап төшермә!" — дип гел тукып торса да, ул аңа, үч иткәндәй, гел киресен эшләде. Дус-ишләрен җыйнап, бөтен авыл урамын кара тузанга батырып, мотоциклда узышты яисә күрше авыл егетләре белән сугышты. Өйдәгеләр: "Теләсә кем белән чуалып, даныңны чыгарып йөрмә, без сине димләп, нәсел-нәсәбе яхшы булган кызга өйләндерербез!" — дип тукысалар да, Рамазан үзенчә кыланды. Аңа иртәгә түгел, аңа бүген кирәк. Ул яшь, ул дәртле, аның сөясе һәм сөеләсе килә. Аңа хәзер булсын. Ул көтеп торалмый. Яшьлеген, дәртен кая куйсын ди ул? Тән гайрәтен дә басып торырга була, ә менә җан сусавын ничек басарга? Ата-анасы теләмәгән, кабул итмәгән ике кызга чак кына өйләнмичә калды. Өйләндермәделәр. Егет әтисен дошман урынына күрә башлады. Читләште. Шул читләшү аны ялгызлыкка этәрде. Ә андый кеше шаулы тормышның ямен дә, кызыгын да тапмый. Ул үз-үзенә иптәш, аңа үзенә генә рәхәт. Әгәр дә ул теләмәгән кеше аның тормышына килеп керсә, аның җанын таптаса, ул — тупас, ул — явыз. Әгәр аны яратсалар... аның күңеле сабый баланыкы кебек, ул һәрвакыт ачык, мәрхәмәтле... Ләкин ялгызлык яхшыга алып бармый. Алай яшәве читен, бик читен. Кешедә җан дигән нәрсә бар бит, кешеләргә тартылу, сөюгә ашкыну бар. Үз эчеңә никадәр генә кереп бикләнсәң дә, күңел барыбер нидер көтә. Ул сөю... сәгадәт көтә... Төннәрен Рамазан өйдән чыгып югала. Ялгызы гына инеш ярында, күл буйларында йөри. Берәр тын бакчада гитара чиртә. Әнә шунда илаһи көй, моң агыла, яңа җырлар туа. Аның күңеле җырга-моңга, җаны сөюгә сусаган. Йөрәгендә туган сөю хисләрен исә ул кемгә дә булса түгел, ә бары тик үз-үзенә, төннәр кочагына кереп сөйләргә мәҗбүр. Әйе, ул ялгыз иде. Алай дисәң, бу иксез-чиксез галәмдә Җир шары үзе дә ялгыз түгелме соң?! Ул ялгыз иде. Ә менә хәзер котылды ялгызлыктан. Ул аны озак көтте. Ул аны төннәр куеныннан дәште — менә ул килде. Ходайның кодрәте зур икән! Ниһаять, ул аны тапты... Гөлсиринен тапты. Курка ул, яратудан курка, югалтудан курка. Юк, юк, бу юлы өзелеп көткән кешесен, сөекле Гөлсиринен ул инде беркемгә дә бирмәс, үз яныннан беркая да җибәрмәс. Юк! Тик кыз гына аны аз гына булса да аңласын, аның сөю һәм газап утында янган йөрәк тибешен ишетә, тоя алсын иде... — Ишетәсеңме?! — Ишетәм... Гөлсирин, тын калып, күл ягына карап алды. Тирән күл ниндидер сихри тынлык эченә чумган. Күктәге ай һәм җирдәге учак яктысы, калын төн пәрдәсен ертып, дулкынланган су өстенә чәчелә. Бу сәер яктылык илаһи серләр тудыра, җанны иркәли. Чү! Якында гына, баткаклык янында әче тавыш белән бер кош кычкырып куйды. Ай! Аның тавышында никадәр шом, никадәр... Төнге тавыш әйтерсең нидер искәртә, нидәндер кисәтә кебек! Гөлсирин, сискәнеп, шул якка борылды. Рамазан бер-ике агач ботагын сындырып учакка ташлады да кызның иңнәренә кагылды. — Курыкма! — Ә нәрсә ул? — Тәкәрлек. Нинди кош соң ул тәкәрлек? Әлегә кадәр андый кошның бар икәнен дә белми иде бит Гөлсирин. Карлыгач-сандугачларның исемнәре телдән төшми, аларга багышлап җырлар җырлана, көйләр салына, тик мондый әче тавышлы кошны ул үз гомерендә беренче генә ишетә иде. Үзәк өзгеч шомлы тавыш янә кабатланды. Бәгырьләрне телеп, күңелләрне сискәндереп! Нигә дип шул тиклем өзгәләнә соң әле ул? Әллә баласын яисә анасын югалтканга шулай ачыргалана микән?! Әллә инде оясына дошман үтеп кермәсен дип кисәтүеме?.. Гөлсирин үзе дә сизмәстән, сискәнеп, егет ягына авышты, аңа сыенды. Рамазан хисләнеп кызны күкрәгенә кысты... — Курыкма... — Ә нәрсә соң ул? — Курыкма... кош кына ул... сазлык кошы. Дөрес, яманаты чыккан. Имеш, ялгызлык юлдашы. Әгәр дә аларны юк итсәң, кешеләрне дә ялгызлыктан коткарып калырга булыр иде. — Ә ничек? — Атарга! Әйдә атабыз! Атасының ике көпшәле ау мылтыгы җәлт кенә егет кулына күчте. Шушында тиклем җилкәсенә асып алып килгән ау коралыннан атмыйча калырга ярый димени?! Патроннары хисапсыз — атасы яшереп куйган җирдән табып алып килде ул аларны. Соңыннан сүзе булыр инде — тавыш чыкмыйча калмас. Әй, чукынып китсен лә... дөньясы! Бер рәхәтләнеп атмагач та! "Пах! Пах! Пах!" — Рамазан мылтыктан әле бер, әле икенче якка сипте. Бушаган гильзалар төтенләп аяк астына тәгәрәде. Гөлсирин Рамазан һавага аткан саен, сикерә-сикерә, кычкырып куйды. Рамазанның атудан туктавын зур түземсезлек белән көткән кыз егетне буш, кирәксез гамәлгә тартканына, аны котыртканына үкенеп туялмады. "Пах! Пах!" — Ниһаять, Рамазан атудан туктап, мылтыгын җиргә ташлады, арыган кыяфәттә, елмаяелмая, учак кырына чүкте. Тик тәкәрлек тавышы гына тынмады, аларның чинавы тагын да кискенрәк, аянычлырак яңгырады. — Файдасыз, — дип ыңгырашты Рамазан. Бу мизгелдә ул никтер чарасыз иде. — Ялгызлыктан барыбер качып котылып булмый. Ялгызлык чире ул менә монда... җанда. Аның үзәк өзгеч тавышы минем җанымны телгәли. Тәкәрлек мин ул, Гөлсирин, мин, мин ул ялгызлык юлдашы, мин... Шул кошка төбәп атканда гел үземә аткан кебек булам... — Куркам мин бу коштан. Нишләп шулкадәр өзгәләнә соң ул? Әнә тагын! Әнә тегесе... Әллә парын эзли микән? — Мөгаен, шулайдыр... Озак кына сүз эндәшә алмыйча утырдылар. Рамазан янган гильзаларны берәм-берәм учак эченә ташлады, алардан арынгач, кулына гитара алды. Бик сак кына, бармак очлары белән генә аның нечкә кылларына кагылды, тирә-якка колакка ягымлы моңлы көй таралды. Шушы илаһи мизгелдә яңа җыр яралды. Рамазан, онытылып, авыз эченнән нидер шыңшып алды, бу шыңшу исә моңлы бер көйгә, тирән мәгънәле сүзләргә әверелеп, җыр булып ятты... Төнге ай нурында, Тирән күл ярында Яктык без яшьлекнең учагын... Син — минем бердәнбер, Мин — синең бердәнбер, Кил, бәгърем, кил ачып кочагың... Тәкәрлек, Тавышың үзәкне өзәрлек, Бир канат очарга, Күкләрне кочарга, Юк чамам түзәрлек... Төн яна учакта, Син минем кочакта, Сөй мине, һичкайчан юатма. Тәкәрлек тавышы Ул — йөрәк сагышы, Сакла син сөюне, югалтма... Төнге ай нурында, Тирән күл ярында Ишеттем тәкәрлек тавышын. Шул кошның көендә Ишеттем кимендә, Ишеттем үземнең язмышым... Кыз аның җырлавын бик нык хисләнеп тыңлап утырды. Рамазан соклану хисе уятты аңарда. "Яраттыра белә бит бу үзен, җаным-бәгърем, үзен яраттыру өчен ни генә кылмас!" — дип уйлап куйды ул, ирексездән. — Рамазан! — Әү?! — Ә син нишләп әлегә кадәр өйләнмәгән? — Хе! Мин ике мәртәбә өйләнеп карадым. Беренчесен күрше авылдан урлап, чанага салып алып кайттым. — Чанага салуны урлау диләрмени? — Ха-ха! — дип көлде Рамазан. — Урладык дип әйтсәк, бигүк дөрес тә булмас. Чынында исә кыз үзе риза иде. Тик әти-әни генә ошатмады кызны. Закун бозасың, мине халык алдында хур итәсең, дип, әти башымны ашады. Өйгә дә кертмәделәр. Кире кайтарып куйдым... Икенчесен каладан алып кайттым. Авыл кызы иде үзе. Кияүгә чыкмыйча утырып калган. Анысын да "влач" ошатмады. Безнең нәселгә бара торган түгел бу, синнән олы, шактый таушалган, дип теңкәмә тиде. Кире калага илтеп куярга кушты. Каршы килеп карадым. Язылышмыйча гына авылның бер буш өендә яшәп тә карадык. "Влач" аннан да куып чыгарды. Шуннан соң калага качтык, тик тормыш барып чыкмады. Мин укый гына идем әле ул вакыт. Ә әти-әниең ярдәм итмәсә, калада яшәве бигүк җиңел түгел шул. Хушлашырга туры килде... Менә шундый инде мин. Алар әйткән кызларга өйләнәсе килмәде. Яратмыйча ничек өйләнмәк кирәк?! Инде менә өченче тапкырында да барып чыкмаса, белмим, нишләрмен инде?! Йә кач моннан, йә үз-үзеңә кул сал... Башка юл юк... Соңгы сүзләрен әйткәндә, Рамазанның тавышы калтыранып чыкты. Әйтерсең ул үлемгә дучар ителгән — күзләре моңсу, әсәрләнгән... Гөлсириннең күңеленә кызгану катыш ярату хисе бәреп керде... — Җүләр! Тәүбә диген! — Тәүбә! Тәүбә... Ул тәүбәсен берничә мәртәбә кабатлады. Каядыр еракта күк күкрәп алды, яңгыр сибәләде. Рамазанның пышылдаган тавышы, күк күкрәүгә кушылып, кайтаваз булып күкләрдә, Ходай хозурында яңгырады... — Мин җүләр, әйеме?! — Рамазан! — Гөлсирин кабат егеткә елышты. Егет аны кочагына кысты. Шул вакыт ялтырап яшен яшьнәде. Тик ул алай ук куркыныч түгел иде. Еракта бәрде. Ләкин андый куркыныч яшеннәр астында төн чыгарга күнекмәгән кала кызына бу шомлы күренеш шактый көчле тәэсир итте —ул чатырдап Рамазанга ябышты. — Мин куркам, Рамазан... — Курыкма... Мин бар бит яныңда... Шул вакыт күлнең икенче ярында, яр буенча куе булып үскән кыяклык арасында шыртлап агач сынган, кеше йөргән тавышлар ишетелде. Икесе дә сагаеп тынып калдылар. Шулчак ике арада ниндидер кара шәүлә пәйда булды. Бер кузгала, бер туктап тора. Аның төссез кыяфәте ара-тирә су өстендә чагылып ала. — Анда кемдер бар, — дип пышылдады Гөлсирин. — Ә! Кара шәүлә! — диде моңа бер дә исе китмәгән Рамазан. Вакыт-вакыт саташкалап алган егет өчен ниндидер җеннәр, кара шәүләләр күрү гадәти бер хәлгә әйләнгән иде. — Кем?! — Кара шәүлә бөтен дөньяны яңгыраткан коточкыч яшеннән дә куркынычрак булып тоелды Гөлсирингә. — Ул тагын монда! — дип кычкырды Рамазан, кулына мылтыгын алып. — Нишлисең син?! Кем ул?! — Монда еш күрәм мин аны. Минем арттан йөри. Минем үлемемне тели. Юк, мин аңа бирешмәм. Без бергә булганда, ул безгә орына алмас! Күрәсеңме, ул инде югалды... җиңелде... әлегә... Кабат шул якка әйләнеп караганда, әлеге күләгәдән, шәүләдән җилләр искән, ике ара да шул кара афәттән буш, азат иде инде... — Шулай да мин куркам, Рамазан... — Курыкма, яныңда мин бар бит... Зәйнәп төн буе керфек тә какмады. Өстенә җылы кофта бөркәнгән килеш, юка матрас җәелгән агач сәкедә утырып чыкты. Инде таң атып килә. Офык читләре, кызарып, кызыл шәфәкъ төсенә манчылды. Томанлы, чыклы иртәнең җанлы мизгелләре хәрәкәткә килеп көнне тудырды. Ә Гөлсирин юк та юк! Кызы өчен ут йотып торган ананың җаны әйтерсең лә уч төбендә генә калган — ул тышта, шулай ук өй эчендә ишетелгән юк-бар тавыштан да сискәнеп куя. Кинәт кенә ишек кактылар. — Гөлсирин, кызым! — Зәйнәп кабат ялгышты. Аның каршында кызы Гөлсирин түгел, ә Рамазанның атасы Шакир басып тора иде. Күрәсең, ул да юньләп йоклый алмаган, арыган-талчыккан йөзендә шар кебек күзләре генә утырып калган иде. — Кызыңны көтәсеңме? — Көтәм... — Көтмә! — Нишләп? — Күл буенда алар. Без күрешкән күл буенда. Машинага утырып күлгә барсам, алар шунда... — Ә нигә алып кайтмадың? — Бик ярсып барган идем дә, баргач, сыгылдым да төштем... — Шакир урындыкка сөялүгә үк бөгелеп төште. — Алар бер-берсен яраталар кебек... — Алар бер-берсен яратырга тиеш түгел! — дип чәчрәде Зәйнәп. — Алар абый белән сеңел. Аларда бер кан, алар бертуганнар. — Шулай, — дип килеште Шакир (килешмичә кая барасың ди!). — Кая барып җиттек?! Төртелдек, ай төртелдек... Нишләргә?! Шакир аз гына урыннан калыкты, йодрыкларын өстәлгә төйнәп, сораулы күз карашын Зәйнәпкә төбәде. — Ә мин беләм нишләргә кирәген... Безгә китәргә кирәк. Мөмкин кадәр тизрәк... — Соңгарак калмадык микән?! Алданрак уйларга кирәк булган. — Минем кызым шәһәрдә тора, синең улың авылда. Киткәч, аерылгач, бер-берсен бик тиз онытырлар әле... Зәйнәпнең юатулы сүзләре, китәргә ашкынуы Шакирны сөендермәде. Болар барысы да поездга соңга калып, аңа кул изәп, кычкырып калган кеше сүзләрен генә хәтерләтә иде. Ә Шакир, ни әйтсәң дә, дөньяны күргән, белгән кеше. Боларның барысы да яхшылык белән бетмәячәген яхшы сизә иде ата күңеле. — Кыз онытыр да, бәлкем, — диде ул басынкы, калын тавыш белән. — Ә менә минеке... улым дип дәшәсем дә килми шуңа, онытмас. Артыннан ук бастырып барыр. Дивана бит ул, натуральный дивана! Акламады өметемне, ай акламады. Укыттым. Укып кеше булыр дип уйладым. Булмады. Йөри әнә хәзер шар тибеп... Дөньясы дөрес түгел, янәсе... Дөнья һаман да шул ук ул... Ул үзе никудышный! Өйләнә алмагач, асылынырга йөрде бит, дивана! — Асылынырга?! — Ие... Ә бәлкем... ие... Әгәр дә өйләнешәбез дисәләр, каршы килмәскәдер, ә?! Абый белән сеңел икәнлекләрен әйтмәбез, бала таптырмабыз, ә?! — Нәрсә сөйләгәнеңне үзең аңлыйсыңмы син?! Бу бит кан алыштырмау, нәсел корыту дигән сүз. Безне фаҗигагә илтә торган юл... — Фаҗига?! — Шакир сикереп үк торды. Зәйнәпнең әлеге сафсатасы артык урынсыз, мәгънәсез булып тоелды аңа. — Таптың сүз! Фаҗига, имеш! Әнә нинди фаҗига алып киләләр алар безгә... — Бәланең башы үзебездә бит... — Ярар инде, вакыты ул түгел, — дип кул селтәде Шакир. — Син өйдә үзең генәдер бит? — Хәят апай түр якта... йоклый... Авырый ул... Ә нәрсә? — Зәйнәп, — дип эндәште пышылдауга күчкән Шакир, — бу безнең арада гына калырга тиеш. Маһрузага белдерергә ярамый. Ишетәсеңме?! Зинһар, серне ача күрмә! Әйтмә аңа берни дә... — Зәйнәп эндәшмәде. Шакир, шикләнеп, кисәк кенә аңа карап куйды. Бар нәрсәдән дә шикләнү, кешегә ышанып җитмәү сыйфатлары көчле иде аңарда. Ни әйтсәң дә, "влач" кешесе бит! Заманында шактыен батырган, аларның ышанычларын аяк астына салып таптаган Шакир менә үзе үк корбаны каршында басып тора. — Килмәдеме? Нигә дәшмисең? — Килде. Шакир өнсез калды. Каушады дисәң генә дөрес булмас, ул коелып ук төште. Тавышы нечкәреп, калтыранып чыкты: — Килде?! Син... чакырмагансыңдыр бит?! — Юк. Ул үзе килде, — дип тыныч кына җавап бирде Зәйнәп. — Соң... — Ул барысын да белә. — Белә?! — дип кычкырды коты очкан Шакир. — Ие. Шакир Зәйнәпкә килеп ябышты. Ул аны үз ягына йолкып алып каты итеп беләгеннән кысты. Кан савудан кып-кызыл булып кызарган күзләре яшь хатынның котын алды. — Син?! Син әйттеңме?! Син! Син — юха елан! — Ал кулыңны! — Зәйнәп тә җебеп төшә торганнардан түгел, ул аны бар көченә этеп җибәрде. — Син... син... шуның өчен кайткан, безнең тормышны бозар өчен кайткан! — дип кизәнде аңа Шакир. — Ах, син су... у... у... — Әйтеп бетер! У-ух! Зәйнәп тезе белән аның билдән түбән җиренә китереп төртте. Шакир, ухылдап, сыгылып төште. Зәйнәп, үз-үзен саклау нияте белән урындыкны эләктереп, аны дошманының баш өстенә күтәрде. — Кагылып кына кара, башыңны бәреп ярам! — Йә, йә, — дип, артка чигенергә мәҗбүр булды рәис (бу хатын белән шаярырга ярамаганлыгын инде күптән аңлаган иде ул!), — ярар... бетте... бетте, дим бит инде! — Тыңла! — дип кырт кисте Зәйнәп. — Мин хатыныңа бер сүз дә әйтмәдем. Ул үзе барысын да белә. Теге вакытны силсәвиттә барысын да күреп, ишетеп торган. — Ә?! — Бусын ук көтмәгән иде Шакир. Моңа ышанырлык та түгел ләбаса. Ләкин күпме гомер үтеп тә, Маһрузасының бу турыда бер генә сүз дә кузгатмавы аның исен-акылын алды. Үкенәсе урынга соклану хисе уятты аңарда хатыны. — Ну, Маһруза! Ну, хатын! Менә бу хатын, ичмасам! Күпме түзгән... дәшмичә... Ә бала турында беләме? — Юк. Ансын белми бугай. — Менә монысы ярый, белмәве әйбәт. Баланың кемнән икәнлеге беленсә, башлар очачак монда, башлар... Их! Ялгышлык җибәрдем, — диде ул, үкенечле тавыш белән. — Бик зур ялгышлык... Ниемә... Яшьлегеңә, чибәрлегеңә, зифа буеңа алданып... Җилкәңә бөркәнгән ак шәлең харап итте мине, ак шәлең... Шакир бер кулы белән ишек тоткасына ябышты. Ишек бер урында тирбәлеп алды. Аның тавышы тагын да серле, тантаналы яңгырады. — Карале, теге вакыт шәлең кая югалды синең? Мин аны җир бетереп эзләдем... Табалмадым... Эзсез югалды... Кая югалды ул? — Менә ул! Минем кулда! Шакир, аптырап, тавыш килгән якка борылды. Болдырда (хикмәт бит!) Маһрузасы басып тора, кулында — ак шәл. Саташамы соң? Әллә күзенә генә күренәме? Юк икән бит, ул саташмый да, күзенә дә күренми. Бу аның хатыны, аның Маһрузасы! Гаҗәп! Әйтерсең лә моннан егерме биш ел элек булган вакыйгалар төштәгечә кабатлана. Аерма шунда гына: анысында Маһруза юк иде, монысында бар, менә ул аның каршында басып тора. — Маһруза, син монда?! — Егерме биш ел сандыкта ятты ул, — диде әсәрләнүе йөзенә чыккан Маһруза. — Алыгыз татлы хисләрегез хатирәсен! — Маһруза... — Кирәкми... Миңа синең аклануың кирәкми, — диде ул, болдырга атылып чыккан Зәйнәпкә шәлне атып. — Мә, ал, Зәйнәп, бу шәл тагын синеке булды! — Миңа кирәк түгел ул! Мин андый хатирәләргә мохтаҗ түгел! — Зәйнәп шәлне читкә селекте, аннан селтәнде, ләкин атмады, шәл аның кулында калды. — Юк инде, — дип тезеп китте Маһруза, — аны читкә ташлап кына котылып булмый. Күңел рәнҗешен... җан әрнүен... Ә кемне гаепләргә? Шакир, синеме? Зәйнәп, сине? Ә, бәлкем, башка берәүне? Бәлкем, дөньясы гаепледер? Белмим. Кемне гаепләргә дә белмичә менә сезнең каршыгызда басып торам! — Мин! Мин! Мин генә гаепле! — дип кычкырды Шакир. — Әйттем бит инде! Шуннан нәрсә?! Шуннан кемгә җиңел?! Үткән — беткән... Аның әнә бүгенгесе хәтәррәк... Әнә безнең дивана аның кызына гашыйк булган. Аңа тагылган. Әгәр өйләнәм дисә, безгә нишләргә?! — Әгәр дә Рамазан өйләнәм дисә, әгәр кыз аңарга кияүгә чыгарга риза булса, мин каршы килмәм, — диде Маһруза. Шакир, ашардай булып, хатынына карап куйды. Хатыны авызыннан бу сүзләрне ишетү аның өчен тагын бер зур яңалык иде. — Нәрсә сөйлисең син?! — Синең белән зина кылган хатын белән туганлашасым килмәсә дә, мин бу юлы улыма каршы килә алмам. Балам хакына риза булырмын. — Мин каршы! Мин сезнең белән туганлашырга теләмим. Мин моңа каршы! — дип чәчрәде Зәйнәп. — Ә мин каршы түгел! — дип үчекләгән кебегрәк әйтте Маһруза. Ул ничек тә көндәшенә ирек бирмәскә, аңа тантана итәргә җай чыгармаска теләде. — Ни өчен миңа шундый җәза? Ни өчен? Нинди гөнаһым өчен? — дип, үз-үзен битәрләде Зәйнәп. — Нинди гөнаһың өчен?! Билгеле инде нинди гөнаһың өчен... Маһруза үз ниятенә теше-тырнагы белән ябышырга әзер. Аның ягында хаклык, дөреслек бар. Бу ике гөнаһлы кеше алдында аның билгеле бер өстенлеге бар, ул аларны хөкем итәрлек дәрәҗәдә. Әйе, күпме гомер дәшмәде ул, күпме гомер ул үзенең сәгатен көтте. Һәм ул сәгать җитте, һәм менә ул сукты... Тик... Чү! Ни бу?! Менә Зәйнәп сәер генә Шакирга карап алды. Тегесе агарынып башын аска иде, ияк какты. Бу караш, бу күз кысышу Маһрузаны бик тә түбәнсетте, күктән җиргә төшерде... — Сез тагын миннән нидер яшерәсез?! Әйтегез! Йә, нигә дәшмисез?! Әйтегез! Зәйнәп тә, Шакир да дәшмәделәр. Аларның эндәшмәүләре Маһрузаны кабат сагайтты, кабат ярсытты. Ул арада түр яктан дәшми-тынмый гына, Хәят килеп чыкты. Гел уңай якка гына сыпырып, җайга ята торган Хәят бу юлы да үзенең табигый халәтенә хыянәт итмәде — шул көен көйләде. Тик ул "көй" хәзерге минутта берникадәр урынсыз һәм вакытсыз яңгырады. — Ай, җаным, нинди тавыш дип уянсам, сез икән лә... — дип бытылдады ул. — Егерме биш елдан артык очрашмый торгач, сүзләр күп җыелгандыр шул. Булмаса, өстәл корыйк. Капкалап алырсыз, сөйләшеп утырырсыз. Әнә Зәйнәп алып кайткан алмалар бар. Алып чыгыйм әле, каядыр почмакка гына куйган идем... Хәят, сөйләнә-сөйләнә, кире өй эченә юнәлде. Бусагадан узганда ишек төбендә торган буш чиләккә килеп төртелде. Тимер чиләк, шалтырап, идәнгә төшеп капланды. — Апай каты авырый, — диде Зәйнәп, Хәят артыннан ияреп. — Бу хәлендә ничек калдырып китәргә, белмим?! Җүнле туганы да юк бит. Кем карар аны, әгәр мин китсәм?! Кем?! — Маһруза, кайтыйк, — дип эндәште Шакир. — Син мине күралмыйсыңдыр инде, әйеме?! — Сорама, Шакир. Әрнетмә йөрәгемне. Үз-үземә каршы килеп булса да, мин сине кичерергә тиештер, балалар бар бит... — Кичер, әгәр кичерә алсаң... Маһруза, башын аска иеп, тын гына бер ноктага карап торды. — Тавыш чыгармыйсы иде инде. Бу сер безнең арада гына калсын иде... — Әлегә кадәр кузгатканым булдымы соң?! Көннең эсселегенә чыдар хәл юк. Кояш хәтсез кыздыра. Һава тынчу. Тып-тын. Шылт иткән тавыш та килми. Күк өсте чатнап, ялтырап алды. Нидер булыр төсле. Һәм шул сизенүне аклаган сыман кисәк кенә җил исеп куйды. Ул җир өстендә аунаган төрле чүп-чарны, хәтта олы-олы нәрсәләрне дә урыныннан кубарып алып, туздырып, очыртып алып китте... Күк читендә кургашын кара болытлар пәйда булды. Коточкыч яу киләмени — бөтен дөньяны каплап, камап алды. Чытырдап яшен бәрде. Шуның артыннан ук күк дөбердәде, аның куркыныч тавышы кайтаваз булып тирә-якка таралды. Суга сусаган коры җиргә беренче эре тамчылар тамды... Рамазан мотоциклын туры юлдан — басу юлыннан гына куалады. Техника йөрерлек юл түгел инде ул — гади сукмак кына. Ара-тирә ат юлына да килеп чыгасың. Сикәлтә өстенә сикәлтә, чокыр артыннан чокыр. Мотоцикл, уылдап, күзгә күренмәгән, гомер йөрелмәгән тирән чокырларга барып керә, аннан, сикерә-сикерә, кабат үз юлын дәвам итә. Рамазанын кочаклап утырган Гөлсирин чак кына очып төшми. Ул, бертуктаусыз чырылдап, егетнең аркасына сугып бара. Кума, янәсе! Ә егет җавап урынына болытлы, яшенле күккә генә ымлый... Шакир, күлмәк изүен чишеп, күккә төбәлде. Күкне куе кара болытлар каплап алган... Шакир костюмын салып, аны артыннан чыккан Маһрузага атты. Аннан оеган кулларын язып, киерелеп алды. Болытлы күк, Хәятның яртылаш җиргә сеңгән шыксыз сарык киртәсе аның күңелендә чиксез бер моңсулык уятты... Әйе, терәде язмыш, инде китереп үк терәде! Атылып киртәгә кергән, башы белән койма ярыгына кысылып калган мескен сарык бәрәне кебек хис итте ул үзен. Әлегә тикле башкаларны сарык урынына күрсә, ул хәзер үзен шул аңгыра хайван хәлендә сизде. Гомер буе надан халыкны кулында тотты, үзенә карата бер генә кыек сүз дә әйттермәде. Каршыларны куды, таптады. Инде менә хәзер үзенә дә үзе куйган пьедесталдан, мөнбәрдән төшәргә вакыт җиткән. Нинди булыр аның киләчәге? Кем калыр аның ягында? Мотоцикл тавышы аны күктән җиргә төшерде. Авыр уйларыннан арынып, капка келәсенә текәлде. Аннан кем керәсен ул инде яхшы белә, һәм ул шуңа күңеле белән әзер иде. Менә капка келәсе җиңелчә, кисәк кенә ачылып китте. Капка төбендә, нәкъ Шакир көткәнчә, аның улы Рамазан һәм кызы Гөлсирин пәйда булдылар. Кыз да, егет тә аның балалары, алар хәтта бер-берсенә ни беләндер охшаганнар да, басып торулары, йөз чалымнары белән, әйе, охшаганнар, бик тә охшаганнар! Тик аерма шунда: аның берсе Зәйнәптән, икенчесе Маһрузадан иде. Төнге сәфәрдән соң арыган, талчыккан, әзрәк кенә килеш-килбәтен югалткан ике яшь зат, берни дә булмагандай елмаешып, тынычлыгын җуйган Шакир каршында басып торалар. Нигә сөенергә?! Еларга кирәк монда! Ә юк... Алар бүген үзләренчә бәхетле, аларның дөньясы серле, һәм ул дөнья башкалар өчен бикле... Иң мөһиме... Шакир өчен иң аянычы — алар бер-берсенә гашыйклар, үлеп гашыйклар... Әгәр дә инде алар ныклы карарга да килгән булсалар, ул чакта нишләргә?! Сүз кавышу турында бара, билгеле. Өйдән кабаланып Зәйнәп йөгереп чыкты. — Кайттыңмы?! Кер! — дип кычкырды ул кызына. Ләкин анасының кычкыруы кызга бөтенләй тәэсир итмәде. Аның күзе Шакир белән Маһрузада булды. Каршысында басып торган ир белән хатынның кемнәр икәнлеген белү бик тә мөһим иде шул аның өчен. — Кемнәр болар? — Рамазанның әти-әнисе, — диде Зәйнәп. Аның тавышы калтырап чыкты. — Таныш бул, Шакир абыең, Маһруза апаң... — Исәнмесез... — Гөлсирин өстәп тагын нидер әйтмәкче иде, тик әйтеп башкара алмады, төртелеп калды. Ашардай булып төбәлгән ят күзләр аның бу теләген читкә этәрде. — Әни, берни дә булмагандыр ич? — дип телгә килде Рамазан. — Булды, — дип эләктереп алды Зәйнәп. — Кызымны алып киттең дә югалдың. Керфек какмыенча төне буе көтеп утырдым... — Ачуланмагыз инде... Вакыт узганны сизми дә калганбыз... — Мам, ачуланма инде... — Нәрсә булды инде бу?! — Шакирның ярсып кычкыруы дуамал җикеренү, бугаз ертып акыруга тиң иде. Ул хәзер һәр сүздән, һәр нәрсәдән дә, дары сыман кабынырга әзер иде. — Нәрсә, тагын өйләнергә булдыңмы? Ну, нәрсә дип тукыдым мин сиңа?! — Әйе, без Гөлсирин белән бер-беребезне яратабыз. Кыскасы... — Рамазан Зәйнәпкә эндәште: — Мин сездән Гөлсириннең кулын сорар идем... Ризамы сез? Бу сорау җавап көтә иде. — Кызым, — дип эндәште Зәйнәп, — син аңа чыгарга ризамы соң? Гөлсирин дәшмәде, бары тик, ризалыгын белдереп, башын гына чайкады. — Сез безне җиңелдән купкан дип уйламагыз. Без бит инде тормыш корыр яшьтә, — дип тезеп китте Рамазан. — Тагын ни кирәк? Нигә дәшмисез? Әти, бәлкем, авылда гына язылышырбыз, ә?! Авыл советында. Расхуты да аз булыр... — Акыллы баш! — дип ысылдады Шакир. — Әнкәй, син каршы түгелдер бит? — дип эндәште ул анасына. — Юк, мин каршы түгел, — диде Маһруза. — Ә нәрсә комачаулый соң? Берни дә аңламыйм?! Авыр тынлык урнашты. Барысы да сәерсенеп бер-берсенә карашып алдылар. Тик берсе дә сүз башларга ашыкмады. Һәркемнең үз уе, үз борчуы, үз максаты. Әйтерсең лә дөнья туктап калды. Хәтта ишегалдында таранып йөргән чуар тавыклар да, җим эзләүләрен ташлап, бер урында басып катып калган төсле тоелды. Өйдән бер тәлинкә алма күтәреп Хәят апа килеп чыкты. Ул да дөньяның кая барганын бик тиз аңлап алды. Алма өләшү түгел, сүз дәшәргә дә базмады. Тынлыкны Гөлсирин бозды. Дөресен вә турысын әйтерлек бер генә кеше бар иде шул бу очракта. Туры сүзле, дәү күзле, сернең төбенә төшәр, үзенә бер төрле сәер кеше Гөлсирин атлы иде. — Ә мин аңлый башладым булса кирәк... Рамазан, фамилияң ничек әле синең? — Нигә ул? — Бәланең якынлашуын сизенгән Зәйнәп сискәнүдән калтыранып алды. — Әйттем ич инде... Мәрдәнов, — дип мыгырданды Рамазан. — Ә минем Мәрдәнова... — Булса соң... — Безгә синең белән кавышу насыйп булмас, Рамазан. — Нигә? Әллә инде кире уйладыңмы? — Юк... Рамазан... Сәбәбе башка: без синең белән бертуганнар... Хәятның тәлинкәсе чайкалып китте, алмалар, карчыкның сөякле кулларыннан коелып, җиргә тәгәрәделәр. Ишегалды янып торган эре алсу алмалар белән тулды. Изге нигезендә тынычлык, муллык табарга ниятләгән Хәят, өметен җуеп, йөзен чытты, елаудан кызарган, хәсрәттән эчкә баткан күз алмаларына яулык читен тидерде. — Синең дә, минем дә әтием бер. Менә шушы кеше... Шакир! — дип кычкырды уч төбендә алма уйнатып торган Гөлсирин. Озак та үтмәде, шул алма Шакир ягына очты. Шакир аны һавада тотып алып, Маһрузаның алдына салды. Әйе, Шакир, ниһаять, үзенең җиңелүен таныды. Чөнки барысы да инде ачык: аның әйтер сүзе, акланыр әмәле дә калмады. Ул, йөзен җыерып, хатынына арты белән борылды. Буласы булды: инде хатыны алдында да, башкалар каршында да яшерер сере калмады, барысы да ачыкланды. — Ходаем! Сизенгән идем бит, сизенгән идем! — дип үкседе Маһруза. — Ярабби! Ходаем! Нәрсә эшләдек сезнең алда?! Шулкадәр безне газапларга?! Ни гаебебез бар сезнең алда? Ярабби... Маһруза, йөрәген тотып, артка чүкте. Егыла, ава башлаган хатынын Шакир гына тотып калды. Кочты. Тынычландырды. — Дөресме бу, Зәйнәп апа?! — Дөрес, Рамазан, Гөлсириннең дә атасы Шакир. — Менә шулай, Рамазан, җаный дип йөрисең, абый булып чыга, абый дип йөрисең, җаный булып чыга бу прагматик заманда! Таныш булыйк! — Гөлсирин, сәер генә елмаеп, Рамазанга кулын сузды. Ах, аның сүзләрендә никадәр киная, никадәр сагыш, әрнү ята икән бит! Рамазан кызу гына аның кулын читкә этәрде. — Юк! Ышанмыйм! — Болай ярамый, тавыш күтәрмә! — дип каршы төште аңа Шакир. — Мин билгеле кеше... — Юк! Без абый белән сеңел түгелләр! — Чын хакыйкатьне тану, аны кабул итү Рамазан өчен үлем белән бер иде хәзер. — Мин аны яратам! Ул мине ярата! Яра-а-та! Бетте! — Кычкырма! Әниеңнең йөрәге тотты. — Яратам! Бетте! — Яратам, яратам! — дип үчекләде атасы. — Яратсаң, әнә бар, бөтен авылга чыгып кычкыр! — Шакир, каерып алып, олы капканы ачты, урамга кизәнде. — Бар! — Гөлсирин, син ышанма бу кешегә! — дип чәчрәде Рамазан. — Бу кеше гомере буе ялган сөйләде. Бер төрле сөйләде, икенче төрле яшәде. Ул әнә хәзер дә шуны куа! Китик моннан, Гөлсирин! — Юк, Рамазан... хакыйкать безнең якта түгел! — диде салкын акыллылыгын җуймаган кыз. — Нинди хакыйкать? — Без абый белән сеңел. Егетнең йөзенә карарга да куркыныч: төсе качкан, мәрмәр сымак ап-ак. Әле күптән түгел генә чын сөю бәхетен татыган, аңлашкан-яраткан, чиксез татлы хыялларга чумган, инде, ниһаять, өйләнү бәхетенә ирешергә торган егет өчен бу хакыйкатьне, бу дөреслекне ишетү башка сыймаслык хәл, зур, чын фаҗига иде. Гаҗизлектән кысылган йөрәген учы белән кысып, ул нидер пышылдады... Аның тавышы калтыранып, өзек-өзек кенә чыкты: — Нидер өзелде... Рамазан китеп барды. Урам буенча яңгыраган мотоцикл гөрелтесе барысын да сискәндереп, кабат уятып җибәргән кебек булды. — Улым! Рамазан, тукта! — дип өзгәләнде Маһруза. — Шакир, бар артыннан! Ул-бу була күрмәсен, бар! Бар! Шакир улы артыннан йөгерде. Монда калу Маһрузаның үзе өчен дә тансык нәрсә түгел иде, ул да иренә иярде. — Син! Син генә гаепле моңа! Син! Син! — Гөлсирингә атап кычкырган соңгы сүзләре шул булды Маһрузаның. Гөлсирин ачыргаланып, шаркылдап көләргә тотынды. Ачы һәм зәһәр иде аның бу көлүе. Ана белән кыз икәү генә калдылар, Хәят апалары тагын каядыр китеп югалган иде. — Ха-ха! Ашыйсы килә! Ни бар?! — Ни булды сиңа, кызым? — Анасының коты очкан иде. — Ниһаять, мин дә әтине күрдем. Син аны ниндидер бер сәрхуш, бу дөнья кешесе түгел, аны күрсәң, ата тойгысын ят итәрсең, дигән идең. Юк! Бу сәрхуш түгел! Кая, ни бар ашарга?! — Кызым, җыен, безгә китәргә кирәк! — Ә ул хәтта миңа, исәнме, кызым, дип тә әйтмәде. — Кызым, җыен! — Юк, мин бүген китә алмыйм! — Нигә? — Абыемны бу хәлдә калдырып китә алмыйм. — Нигә ул сиңа? Ничә еллар аның барлыгын да белмәдең. Хәзер генә нәрсәгә ул сиңа? — Мин бит аны яратам, юк, яраттым... Миңа шундый читен, мам... Кызын мондый чарасыз халәттә күргән ана иң элек каушап калды. Ләкин туры холыклы, кайнар җанлы кызының менә шулай күз яшьләренә буылып үксегәнен, тетрәнгәнен тәүге мәртәбә күргән ана аны юатасы, назлыйсы урынга, каяндыр казып чыгарып, ниндидер буш сүзләр сөйләргә тотынды: — Кызым, әйт дөресен, сезнең арада нәрсә булса да булдымы? — О чём ты, мам?! — Ачудан кызның болай да зур күзләре шар кебек булдылар, зурайдылар. Аларга карарга да куркыныч иде. — Күл буенда нишләдегез? — Ну, син бөтенләй, мам! — Гөлсирин сыкранды, анасына чын күңелдән рәнҗеде. — Яшермә, сөйлә дөресен! — Синнән соң мин дә дөресен сөйләрмен, мам! Зәйнәп артка чикте. Озак кына әйтер сүз табалмады. Ләкин телгә килгәч тә, үзенекен тукудан узмады: — Аңардан бала табарга ярамый. Бер каннан бала гарип туа... — Мам, минем башка сүзем юк, хуш, пока! Син ни сөйләгәнеңне үзең дә белмисең... Җүләрләнеп, ашкынып капкага таба йөгергән карчыкны Зәйнәпнең кискен, искәртүле тавышы туктатты: — Син кая, Хәят апа?! — Капка төбенә ат килгән, — дип ыңгырашты кулларын күккә таба сузган карчык. Бу саташу иң биек ноктага менеп җиткән, аннан тиз генә төшәм димә инде син! — Нинди ат? — Җәйләүдән кайткан... Кертергә кирәк. — Син кертергә тиешмени аны? — Ир-ат эше миңа калды, — диде карчык. — Атаң сиңа өмет баглаган иде, син аның өметен акламадың. Туган нигезеңне туздырасың... — Әйе, мин гаепле инде, мин, һаман да мин! Нишләп соң әле бөтен начарлыкны бер миннән генә эзлисез?! Ә бәлкем, син гаепледер барысына да, ә?! Ни пычагыма дип син мине монда чакырып кайтардың?! Син үзең гаепле, син! Син әтигә кияүгә чыкмаган булсаң, мин, бәлкем, авылдан китмәгән дә булыр идем. Бәлки, бөтен бәланең башын синнән эзләргә кирәктер, ә?! — Кызым! — Хәят агарынды. Рәнҗеде... Тик шул рәнҗешен аңа күрсәтергә теләмичә йөзен читкә борды, күз яшьләренә буылды, түбәнсенеп, башын аска иде, аннан тез чүкте. — Хәят апай... әнкәй... — Зәйнәп карчыкны күкрәгенә кысып алды. Аңа оят иде. — Кичер мине, каты әйтеп ташладым, ачуланма, зинһар! — Кызым... мин бит сине сагындым. Синнән башка якын кешем юк бит минем. Ташлама мине... — Юк, юк, мин сине беркайчан да ташламам... Ой, кулларың салкын, сиңа җылы кирәк, җылы җитми сиңа, җылы... Әйдәле, төрен әле менә шушыңа, төрен... — Зәйнәп өстенә бөркәнгән шәлен карчыкның иңенә салды, кочаклап аны бусагага утыртты. Үзе дә, тезләнеп, аның янына чүкте, иркәләде, кочты. — Әй кадерлем минем... Ялгызкаем минем... Әй кадерлем минем... Без бит ялгызлар... синең белән... без барыбыз да ялгызлар... — Килдеңме? — Килдем. — Нигә килдең? — Үзең чакырдың, шуңа килдем. — Шатлан. Йөрәгем ватык. Күңелем сынык. Җиңдең. Инде теләсәң нишләт, мин синең иркеңдә! — Мин моны бик озак көттем. Ниһаять, син — минеке! — Күпме качарга тырыштым, тик синнән качып котылып булмый икән. Мә, ал инде, ал җанымны! Яр кырыннан, камышлар эченнән күтәрелгән сәер шәүлә Рамазан ягына сузылды. Кара кайгы, ачы сагыш белән тулы кара пәрдә Рамазанны камап алды. Ул шундук икегә таралды: берсендә атасының кырыс, усал йөзе, кинаяле күз карашы чагылды, икенчесендә үлем шәүләсе ярылып ята иде... — Юк! Мин сиңа җиңел генә бирелмәм! Тирән күл өстендә гөрселдәп мылтык тавышы яңгырады. Күл тирәсендә тереклек иткән кош-кортлар, ату тавышыннан өркеп, бәрелә-сугыла, оча-куна кайнашып алдылар. Бераздан күл өсте янәдән тынычланды. Әйтерсең лә вакыт туктап калган, табигать тә хәрәкәтсез. Рамазанның уенда гынамы бу? Әллә чынында да шулаймы?! Шәүлә югалды... Рамазан саташты... шаркылдап көлде... — Ра-ма-зан! Гөлсириннең сискәндергеч нечкә тавышы Рамазанны уйларыннан арындырып, айнытып җибәрде. Кызның күл буена килүен көткән иде ул, тик хәзер түгел, шушы хәлиткеч минутта түгел... — Син үзең генә килдеңме? Әллә җибәрделәрме? Гөлсирин агарынган. Куркуы йөзенә чыккан, күңеле хәтәр чишелеш сизенә, шуңа күрә дә бәргәләнә... Элеккеге иркенлек югалган, ул озак кына сүзен эндәшә алмыйча торды. — Нигә ул сиңа? — Кыз мылтыкка ымлады. — Тәкәрлек атам бит... — Рамазанның тавышы тупас, кызыксыз яңгырады. — Абый... Рамазан... әйдә кайтыйк... авылга... — Син кайт! Мин бит сине тотмыйм! — Тотмыйсың? Әйе, тотмыйсың! Тотмый ул... — Гөлсирин күз яшьләренә буылды. — Кит, Гөлсирин... Мылтыгын җилкәсенә аскан егет ярдан су эченә авышты. — Син кая, Рамазан? — Яр кырыенда утырып кына тәкәрлек атып булмый, эчкә, күлгә керергә кирәк... — Рамазан! Абый! Кирәкми! Менә яр кырыенда Шакир пәйда булды. Аның артыннан Маһруза күренде. Алар күл буена улларын эзләп килделәр. Дөресрәге, алар инде күптән монда иделәр. Әлегә хәтле якынаерга кыймадылар, Рамазанны ерактан гына күзәттеләр. Гөлсириннең үзәк өзгеч кискен тавышы аларның икесен дә яшеренгән җирләреннән чыгарга мәҗбүр итте. — Зинһар... ярдәм итегез! Шакирны абайлап алган Рамазан ярга таба борылды. Атасы баягы кара шәүлә булып күренде... — Тагын килдеңме? — дип ыңгырашты ул. — Шаярма, кит, кара шәүлә! — Улым, бу бит безнең әтиебез, — диде аңа анасы. — Улым, чык судан, хур итмә мине! — дип ялварды атасы. — Тидерә алмасам хур булырмын, ә тидерсәм — юк! — Егет елмайгандай итте. Атасы, әле һаман да нәрсәгәдер өметләнеп, улына якынрак килде. — Улым, чык судан, әйдә, бер ирләрчә сөйләшик! — Кичер... әткәй... — диде Рамазан, бу аның соңгы тапкыр акылына килүе иде. — Синең ышанычыңны аклый алмадым... Синең гөнаһыңны, әткәй, мин үз каным белән юам... — Рамазан... абыем... сөеклем... Кирәкми! Мин бит сине яратам! — Соң инде... сөеклем... соң... әнкәй... бәхил бул... Соңгы ату тавышы яңгырады. Рамазан чалгы астында киселгән покос үләне сыман кыелып кына төште, йөзе белән суга капланды. Маһруза, йөрәген тотып, җиргә ауды. Шакир күлгә атылды. — Китегез! Якын килмәгез аңа! — дип кычкырды Гөлсирин. Ул Шакирның юлына каршы төште. — Сез — харап итүчеләр, сез! Тимәгез аңа! Ул минем абыем... сөекле абыем... Күл өстендә үзәк өзгеч тәкәрлек тавышы ишетелде. Аның авазы ачы тетрәнү алып килде. Күзләр ирексездән күккә төбәлделәр... — Юк... Ул инде беркемнеке дә түгел... беркемнеке дә... Ул юк... аның җыры гына калды... җыры гына... Ә аның җыры, аның авазы сөю учагында янган яшь йөрәкләрне тетрәндереп, кабат чиксез җиһанга таралды. ПОВЕСТЬЛАР ТӨНГЕ ШАЯРУ (Сатирик бәян) Син тасвирлаган коточкыч вакыйгалар бары тик синең хыялыңда гына туган, ә чын тормышның, фани дөньяның моңа бернинди дә катнашы юк дип уйлыйм. Э. Т. А.Гофман Борһан хатыны белән йокларга яратмый — алар һәрвакыт аерым йоклыйлар. Сафура — йокы бүлмәсендә, Борһан — зал ягында, телевизор каршында. Аерым йоклауның сәбәбен алар әле үзләре дә бигүк аңлап бетерә алмыйлар — әллә бер-берсеннән бик каты туйганнар, әллә бергә йоклауның тәмен, рәхәтен җуйганнар. Шунысы мәгълүм: унөч ел бергә яшәп тә аларның һаман да балалары юк. Тик моңа кем гаепле — ирме, хатынмы — анысы билгесез?! Баласыз йорт эчпошыргыч күңел бушлыгы тудыра — тормышның кызыгы вә зәвыгы югала, ике йөрәкнең бер-беренә булган тартылу көче дә бермә-бер кими. Ә менә бүген, әйе, нәкъ менә бүген телевизордан әкәмәт бер фильм карый-карый, алар, яңа өйләнешкән егет белән кыз сыман кочаклашып, изрәп йокыга киткәннәр иде. Төрле хикмәти төшләр күреп уянган Борһан караңгыда берни дә күрмәде — сәгать суккан тавыш кына ишетте. Фатир эче караңгы — гадәти өй җиһазлары, төнлә урман аша узган юлчының күңеленә шом салган караңгы агачлардай, куркыныч төс алганнар. Кухня ягында ачылып калган краннан тамчылап су тамганы, бер тулып, бер агып иза чиккән җимерек унитазның авыр сулаган тавышы гына ишетелә. Эшкә барырга иртә, төннең уртасы гына. Борһан, елан сымак шома боргаланып, борынын хатынының җылы күкрәгенә төртте дә йокларга теләп күзләрен йомды... Каяндыр каты итеп мәче мияулаган тавыш килде. Подъезд төбендә генә автопарк. Иномарка, елак бала сыман үксеп, үкерергә тотынды. Борһан, капланып, башы белән юрган эченә чумды. Тончыгып, озак кына юрганын ачмыйча ятты. Ачса, каршысында куркыныч шәүлә басып торыр кебек тоелды аңа. Ачты (күпме тончыгырга була!) — ләкин беркемне дә күрмәде... Чү! Әнә кухня ишеге шапылдап ябылды. "Форточканы ябарга онытканмын, ишекне җил япкандыр", — дип уйлап куйды ул. Чү! Шулчак тып-тып басып йөргән аяк тавышлары ишетелде. Кем булыр бу? Өйдә мәче-мазар юк. Җен дисәң генә инде... "Җеннәр турында артык күп сөйләшмә, сорап тормаслар, килеп тә җитәрләр", — дия торган иде мәрхүм әбисе. Шул турыда уйлап кына өлгергән иде, нәкъ бүлмә уртасында бер кара шәүлә пәйда булды. Караңгыда бу зәхмәтнең төс-кыяфәте чамаларлык булмаса да, аның гаять озын вә килбәтсез булуы күзгә ташланып тора. Менә ул ир белән хатын яткан киң софа каршына килеп басты, кеткелдәп, очлы бармаклары белән Борһанның аяк табаннарын кытыклап үтте. Аннан каяндыр табып алган уенчык гармунны кычкыртып уйнап җибәрде. Шуңардан бик нык канәгать калып, пырхылдап көлеп куйды. Гармун тавышы Сафураны уятты. Ул берни дә аңламыйча, үз-үзе белән сөйләшә-сөйләшә, төшләнеп урыныннан күтәрелде. Куркуын эченә йоткан, барлык әгьзаларын да көзән җыерганын сизеп алган Борһан, ыргылып, өстәл өстендә торган ночник төймәсенә басты. Бүлмәдә ут кабынды. Коточмалы хәл — алар каршында дәү колаклы, аксыл чырайлы бер космик зат басып тора иде. Буена, чыраена караганда ул әле бала иде. Дәү колаклары, уңган камыр сыман күпереп, төсле рәсемдәге кебек кызарып, ялтырап торалар. Хикмәт шунда, ул бер озынаеп, бер нечкәреп китә, яссы хәлгә килеп, бик тиз үз хәленә кайта ала иде. Өстенә ап-ак футболка, циркта клоуннар гына кия торган чәчәкле озынча ыштан кигән. Шар сымак күзләрен кыскалап, гомере буе шушы йортта яшәп гомер кичергән адәм сымак, бар көченә гармунын тарткалап, уйнап, җырлап җибәрде: Әтәч менгән киртәгә Әлли-бәлли итәргә. Әтәчкә повестка килгән Армиягә китәргә. Әтәч әйтә, бармыйм, ди, Тавык әйтә, калмыйм, ди, Әгәр син армиягә китсәң, Бер күкәй дә салмыйм, ди... Космик зат әлеге сәер җырны шулкадәр бирелеп җырлады ки, аның күзләреннән хәтта яшьләр атылып чыкты. Сөекле әтәчен армиягә озаткан тавыкның фаҗигале язмышы бала күңелен шактый тетрәндергән, күрәсең, ул аны хисләнеп, җиренә җиткереп башкарды. — Йа Хода, кем бу? — Ир белән хатынның ошбу тетрәнүдән соң әйткән беренче сүзләре шул булды. Бу сүзләр сорау булып яңгырады. Ләкин бу гади сорау гына түгел, бу фәлсәфи сорау иде... — Әй, малай, кем соң син?! — дип эндәште аңа Борһан. — Минме? — диде малай, авызын ерып. — Мин синең улың, олтаным-солтаным! Борһан, шаклар катып, бер малайга, бер хатынына карады. — Син? Безнең бала? — диде Сафура, түземлеген җуеп. — Әйе, әнием-җаныем! Малайның бу сүзеннән Сафура әллә нишләп китте: озак кына эндәшә алмыйча торды — буыннары катты, тыны кысылды. Мизгел эчендә Борһанның күңелендә шик корты кузгалды. Ул хәләл җефетенә сынаулы күз ташлады. — Ишеттеңме... әнием-җаныем, ди... аңлашылды... — Нәрсә аңлашылды? — Бу — синең балаң. — Минем бала? — Әйе, синең уйнаштан туган балаң. — Нәрсә сөйлисең син?! — дип кычкырды аңа хатын. Ул иренә бу юлы да чын күңеленнән рәнҗеде. — Акылыңдамы син?! — Син аны миннән яшергәнсең! — дип, һөҗүмен дәвам итте ир. — Кияүгә чыкканчы ук булган ул... — Ничек? Ярар, булган да ди... Ә мин аны кая яшергән? — Кая, кая? Ну... әйтик... психушкада... э... э... — Әйтеп бетер... — Ул әнә хәзер генә шуннан качып кайткан... Ир белән хатын кабат малайга төбәлделәр. Малай, боларны үртәгән сыман, күзләрен уйнаткалап, кашларын сикерткәләп, сикереп-сикереп биеде... гармунын сузды... Әтәчкә повестка килгән Армиягә китәргә... Идиот, дип уйлап куйды Борһан. Бу затсыз бәндәнең затлы йортка ничек итеп килеп кергәненә һич кенә дә төшенә алмады ул. Әйе, кем белсен аның кем икәнен? Хәер, моны бер язмыш сынавы итеп тә кабул итәргә була. Ләкин бу гаҗәп "күренеш"не китереп чыгарган тирәнтен сәбәпләр әлегә билгеле, ачык түгелләр иде. Бу зәхмәтнең бар көченә уенчык гармунны акыртуы, ниндидер мәгънәсез, эчпошыргыч җыру сузуы теләсә кемне чыгырыннан чыгарыр иде, билгеле. Борһан түзмәде, гаремда сылу чибәркәйләрне саклап утырган явыз евнух сыман кашларын җыерып, йодрыкларын төйнәп, каты итеп өстәлгә сукты. Хәер, малай да аны тиз аңлап алды — акыруыннан туктап, бер мәлгә тынып калды. Ләкин бу тынлык та озакка бармады — тиктормас бала тиз генә балкон ишеге каршында торган уенчык машинага менеп утырды. Уенчык гармунны да, машинаны да Борһан, өйләнгәч үк (баласы уйнар дип!), күптәннән алып куйган иде. Озын сыйраклы аякларын көч-хәл белән бөкләп, ул машинаның пластмасс руленә ябышып, тимер педальгә басты. Аннан, нәкъ сабыйларча: "Ву-ву!" — дип, төкерекләрен чәчә-чәчә, машина булып үкерде. Техника да озак көттермәде — кисәк кенә кузгалып китте... — Ярар, ул шуннан качып та кайткан ди, ә ничек соң ул безнең өйне таба алган? — диде гаҗәпләнгән Сафура. Бер хаксызга һич кенә дә уйнашчылыкта гаепләнәсе килми иде аның. — Ничек? — Димәк... китереп ташлаганнар... — Кем? — Кем... сөяркәң... — Ә?! Нинди сөяркә? — Баланың атасы, ягъни... — Юкка... юкка шулай дип әйтте Борһан. Әйтеп бетерүе генә булды — сабырлыгын җуйган Сафура, чәчрәп, Борһанның чәченә ябышты. — Син нәрсә! Миннән көләргә уйладыңмы? Җүнсез... — Ай-яй! — дип чинады Борһан. — Сафура! Җибәр чәчемнән... Чукынмыш! Машина шалт итеп кинәт кенә софага килеп бәрелде. Ир белән хатын, талашудан туктап, янә аңа текәлделәр. — Пип-пип-пип, — дип сигнал бирде бала. — Әти, талашмагыз!.. Әни, сугышмагыз! Уйнарга комачаулыйсыз... Ву... ву... Әйләнеп килим әле... — Малай, машинасын кире борып, юлында очраган бар нәрсәне пыр туздырып, икенче якка кереп китте... — Пип, пип... выжт... — Менә сиңа "выжт"! — диде Борһан. Ул тәмам кайгыга баткан иде. — Бетерә бит бу безне, карчык, үләм мин... — Борһан, — дип эндәште шулчак Сафура, йомшак кына иренең иңенә кагылып, — исемә төште кебек... — Нәрсә исеңә төште? Сөяркәңме? — Борһан, син мине юкка мәсхәрәлисең. Сиңа кияүгә чыкканчы, мин беркем белән дә йөрмәдем, берәүдән дә бала тапмадым... ипидер, менә... — Ярар инде, үпкәләмә, — диде ир, хатынын тынычландырып. — Аптыраганнан гына әйттем бит, кызганнан... — Хәтерлисеңме? — Нәрсәне? — Борһан сагая калды: Сафура нидер белә, ул аңа нидер җиткерергә тели иде. — Хәтерлисеңме икән, — диде Сафура, серле итеп, — беркөнне эштән кайткач, без синең белән озак кына талашып торган идек. — Кайсы көнне ул? Ачыграк итеп сөйлә... Синең белән талашмый калган көнем юк минем. Көн дә шул: йә акча, йә... — Йә бала өчен, әйеме? — Билгеле инде. — Хәтерлисеңме, мин ул көнне күп итеп камыр куйган идем. — Әй, — дип кул селтәде Борһан, — камырның монда ни катнашы бар? — Хәтерлисеңме... бәйрәм алдыннан... — Нинди бәйрәм? Хәзер бит бәйрәмсез көн дә калмады. — Гает көнне. Корбан гаете быел кайчан булды әле? — Каян белим? Мин аның нинди бәйрәм икәнен дә белмим. Беренче Май дисәң әле бер хәл... — Ул көнне минем камырым бик уңган иде, — дип, үз сүзен дәвам итте хатын. — Күпереп, кәстрүлдән ташып чыкты... Ә син... син кызмача кайттың... — Менә монысын хәтерләмим, — дип кырт кисте Борһан. — Хәтерлисең, — диде Сафура, тыныч калып, — энеңнең баласы туган иде ул көнне... Илдары... Син шул яңа туган баланың тәпиен юарга дип барган идең. — Ә-ә... искә төште. Соң шулай диген аны. Юкса Корбан гаете дә Корбан гаете... — Ничә ел яшәп, һаман да балабыз юк дип зарландың. — Булгандыр инде, әйтелгәндер дә — чыны шул бит. — Суктың да әле... каргадың, — диде Сафура, иренен турсайтып. Ул иреннән теләсә нинди авыр сүз ишетергә дә риза. Ләкин ире аның бала таба алмаганыннан көлсә, ул һәрчак хафага кала, бала табарга теләп тә, шул бәхеткә ирешә алмаган хатынның күңеле бик нык рәнҗи торган иде. — Хәтерләмим, — диде Борһан. Ялганлады. Югыйсә шул көнне хатынына әйткән төртмәле сүзләре исендә иде әле аның. — Каргадың, каргадың, син миңа "корыган агач" дидең. — Соң, шулай да бит инде! — Сүгеп, каргап туйгач, соңыннан еларга тотындың... — Хәтерләмим... — Ә мин сине юата башладым. Юата-юата алдыңа яңа пешергән бәлешемне китереп куйдым. Ә син, миңа бәлеш кирәкми, миңа бала кирәк, дип, бәлешне идәнгә атып бәрдең... — Хәтерләмим. — Мин түзмәдем... — Сафура үксеп еларга тотынды. Борһан сискәнеп читкә атылды. Хәләл җефетен сәхнәдә ниндидер трагик рольне башкарган героиняга охшатты ул. Аның һәр сүзе ясалма, һәрбер хәрәкәте театраль булып тоелды. — Мин түзмәдем, — дип кабат оран салды Сафура. Бу юлы аның тавышы тоныграк, көчсезрәк яңгырады, — кәстрүл төбендә калган камырны агач кашык белән кырып алдым да: "Мә сиңа бала, мә сиңа бала!" — дип, камырдан бер бала сыны әвәләп, алдыңа тондырдым. — Мин... мин еладыммы? — диде Борһан, йомшап. — Еладың, — диде Сафура, иренең иңенә сарылып. — Кызык булсын дип, син аның муенына җеп белән имезлек тә тагып куйдың. — Ә кая куйдык соң без ул камыр баланы? — Кире кәстрүлгә салдым. Соңыннан, бәлешкә ярар әле дип, духовкага тыгып куйдым... — Тәк, — диде Борһан, тышка бәреп чыккан кайнар хисләреннән айнып. — Син моның белән ни әйтергә телисең? Сафура тынды. Аңлады. Ни генә әйтсә дә, ире аңардан кычкырып көләчәген яхшы аңлады. Ләкин дәшмичә дә булдыра алмады. — Минемчә, — диде ул, кыюсыз гына, — минемчә, бу сәер бала да шул без әвәләгән камырдан туган. Кыскасы, камырга җан кергән. Борһан, исе китеп, кашларын җыерды. Ул хәзер үзен дөньядагы һәрбер күренешне аек акыл белән аңлата алган зирәк, акыллы кеше итеп түгел, ә чын ахмак итеп сизде. — Җан кергән? Аңламыйм, ничек инде ул камыр кисәгенә җан керсен ди? Әкият бит бу! Мистика... — Дөньяда ни генә булмый, әнә күктә тәлинкәләр оча башлады, — дип тәкрарлады Сафура. — Ә бәлкем, шул тәлинкәләр белән җиргә очып та килгәндер әле аның җаны? — Әй! — диде Борһан (чынында исә ул чын совет кешесе, атеист, виртуаль күренешләргә ышанмый иде), — син инде тузга язмаган нәрсәләргә ышанып ятасың: йә гороскоп, йә магия... йә... хиро... мантия... Тәлинкәләреңә дә, гороскоп-мороскопларыңа да ышанмыйм, ышанмыйм мин синең... — Ә нәрсәгә ышанасың соң син? Аллага ышанасыңмы? Хатыныннан мондый сорауны көткән иде ул, шуңа күрә аның бу сорауга артык исе китмәде. Аллага ышану-ышанмау мәсьләсе аны беркайчан да борчымады. Әлегә кадәр тормыш үз агымы белән барды, шуннан соң бу хәерсез илдә үзгәртеп корулар башланды. Ул аңа артык сөенмәде дә, артык көенмәде дә. Сәяси үзгәрешләр гади халык өчен берни дә бирмәгәнен, бары тик югарыдагыларны гына баетуга китергәнен яхшы аңлаган, хәрби заводта инженер булып эшләүче, кечкенә хезмәт хакына яшәгән Борһан әлеге җәмгыятькә, илгә булган ышанычын күптәннән югалткан иде инде. Тагын бер унбиш елдан лаеклы ялга чыгып, Идел ярындагы дачасында, бакчасында казынып, елгада балык тотып ятарга планнар корган Борһан өчен әлеге тормышның кызыгы да, яме дә калмаган иде. Дингә килгәндә, совет җәмгыяте аны чын атеист итеп тәрбияләде. "А"ны, ул бары тик "А" дип кенә белә иде. — Ә син ышанасыңмы соң? Сафура сүзсез калды. Ни дип җавап бирергә дә белмәде. Озак еллар мәктәптә укытып, заманында дингә каршы көрәш алып барган укытучыдан: "Ышанам, чын күңелемнән ышанам", — дигән җавап ишетү сәер булыр иде, әлбәттә. Шуңа күрә дә ул йөзенә бәреп әйткән сорауга җавап бирергә ашыкмады. Бары тик: — Син ул көнне дөньяны Аллаһы Тәгалә исеме белән каргадың. Аллаһыга тел тидерергә ярыймыни инде! — дип, ул иренә үпкә белдерде. — Элегрәк... ярый идеме? — Без элек барыбыз да имансызлар булганбыз... — Хәзер генә иманлы булдык микәнни? Ай-һай, белмим, соңга калмадык микән?! Сорау һавада эленеп калды. Унөч ел бергә гомер итеп тә, бер-берен аңламаган, бер-берен ят күргән ике җан иясе хәзерге минутта бу дөньяви сорауга җавап табарлык хәлдә түгелләр иде. Чөнки алар бүгенге көн белән яшиләр, алар чын мәгънәсендә бүгенге көн кешеләре иде. Борһан, дулкынланып, урыныннан сикереп төште. Үз-үзенә урын табалмаган кеше сыман, бүлмә буйлап арлы-бирле йөренде. Ашкынып, зәңгәр вазага куелган ясалма розаны йолкып ыргытты, шкаф өстендә яткан резин уенчык тупны алып, аны бар көченә кысты... — Без ярар инде — без югалган буын — үләрбез дә китәрбез. Тик менә шушы безнең буын әвәләп аткан "камыр малайлар" нишләрләр? Без барыбыз да бәдрәф кошлары: җил кая иссә, шул якка авышырга гына торабыз... Борһан фәлсәфи нотыгын тәмамларга да өлгермәде, икенче бүлмәдән, машина руленә ябышкан әлеге дә баягы шул зәхмәт атылып чыкты. Резин туп туп-туры баланың маңгаена очты, ләкин теге дә җитез булып чыкты — башын иеп калды. — Пи-ип... Әти, кагыл, — дип кычкырды әлеге зәхмәт, бертуктаусыз сигнал биреп. — Әй син, ахмак, саграк кылан! — Борһан каршысына ыжгырып килүче машинадан тиз генә читкә кагылды. — Пи-и-ип... Выж-выж... Таптыйм... — Мен тизрәк минем янга, юкса исән җиреңне дә калдырмас, — дип аваз салды Сафура. Ул бу хәлдән ни көләргә, ни еларга белмәде. Борһан, сикереп, урын өстенә менеп кунаклады. Хатыны аның кочагына чумды. Ул да булмады, малай машинасын ташлап, әллә каян гына пистолетка охшашлы бер нәмәстәкәй тартып чыгарды. Аннан әллә уйнап, әллә чынлап шул нәмәстәкәйнең көпшәсен болар ягына төбәде. — Атасы, ата, кач... — Сафура, коты очып, башын юрган астына яшерде. — Әй син, эт җан, куй пистолетыңны, шаярма, әйдә сөйләшик! — Борһан бу сәер зат белән ничек тә уртак тел табарга тырышты. Ләкин аңа уеннан башка берни дә кирәкми, күрәсең, ул, иләмсез дәү авызын чалшайтып, һаман атты да атты. — Пах-пах... әти, пах... Әни, пах... Әти, син беттең, мин сине аттым... ят... пах... Көпшәдән ут чыкмады, "сүз" генә чыкты. Моның уен гына икәнен, пистолетның да чын корал түгел, ә гади бер уенчык кына булуын аңлап алган Борһан, сөенеп, хатынының башыннан юрганын тартып алды. Шулчак аның башына бер уй килеп керде. Камырдан ясалган баланың, әкияттәге кебек, кинәт кенә аларның өендә пәйда булуына һич кенә дә ышанасы килмәде аның. Әйе, моңа ышанырлык та түгел иде шул. — Юк, хатын, — диде ул, тирән уйга батып, — ни генә әйтсәң дә, бу безнең бала түгел, камырдан хасил булган бала да түгел... Бу, беләсеңме, кем? — Кем? — Бу — мафия кешесе. — Китсәнә! Малай, шуны гына көткән кебек, машинасына кунаклап, уенчык пистолетыннан ата-ата, кабат юкка чыкты. Ул киткән якта нәрсәдер гөрселдәп ауды, нидер чәлпәрәмә килеп коелды. — Әйе, — дип дәвам итте Борһан, — моны мафия җибәргән. Төшендеңме? Мин үзем күптән төшендем инде. Миннән көләр өчен генә ясалган акт бу. Һәм мин аны кем тарафыннан башкарылганын да яхшы беләм... — Кем? — Евграф Евграфович. — Кем, кем? — Евграф Евграфович инде. Безнең генераль директор. Кушаматы — Гыйфрит. — Йә, йә... — Аның кешеләре бар. Мине куркытыр өчен ясалган акт бу. Камыр малай тагын әйләнеп кайтты. Тик бу юлы озак буталмады — пистолет курогы белән "шалтшолт" аткан тавышлар чыгарып, кабат каядыр китеп олакты. — Бу, беләсеңме, нәрсә дип атала, — диде Борһан. — Нәрсә? — Психологик һөҗүм. — Алла диген. Ә нигә куркыта соң ул сине Гыйфрит? — Сәбәбе бар, карчык, сәбәбе. — Нинди? — Сиңа сөйләргә теләмәгән дә идем инде, болай булгач, сөйләргә туры килә, — диде ул, сер яшерүнең мәгънәсе юклыгын яхшы аңлап. — Күптән түгел генә бер зур ялгышлык җибәрдем мин. Хәтерлисеңме, беркөнне мин сиңа өч банка тушенка алып кайткан идем... — Хәтерлим. — Ни өчен, каян алып кайттың, дип сорарга вакытың булмады инде. Беләсең килсә, мин аны иске партбилетка алыштырып кайткан идем. Партбилетымны тушенкага алыштырганымны эштә белгәннәр. Евграф җыелышта, торып, мине халык алдында сүкте. Хәер, мин дә җавапсыз калмадым. Сез гомер буе партбилеттан файда күреп яшәдегез, миңа да үз гомеремдә бер генә мәртәбә булса да файда күрергә ярыйдыр, дидем. Менә шул сүзем өчен, күрәсең, эзәрлекли дә инде ул мине каһәр суккан Евграф... — Борһан, шикләнеп, як-ягына каранды. Карап, тыңлап тормыйлармы, янәсе... Йөрәккә кара шом үтеп кергән. Аңа бу хәерче фатиры да, затсыз дөньясы да ямьсез бер төш булып күренде. Ул ни эшләргә дә белмәде. Тыны кысылды. Кабаланып, халат изүен чишеп җибәрде. Аннан, ниндидер бер уйга килеп, тумбочка өстендә яткан радиотелефонга ябышты. — Нишлисең? — диде аңа Сафура. — Шылтыратам... — Кая? — Милициягә. — Ә бәлкем, кирәкмәс... — Кирәк, кирәк, — дип кычкырды Борһан. Баса-баса, телефон төймәләрендә саташып бетте. — Алло... Алло! Милиция? Мин борчыйм әле сезне... Кем булсын инде... мин... Ә, әйе... Мин кем әле? — Борһан. — Ие, ие... Борһан... ие... Хәмитов... Нәрсә булды? Нәрсә булды дип, берни дә булмады... — Ничек инде булмасын, әнә бөтен өйне күтәрә бит... — Ә... әйе, — дип үкерде ир, — монда безнең бер сәер нәрсә йөри... Нәрсә?! Тәлинкә?! Уф... Милиция дә тәлинкә белән җенләнә башлаган икән. Синең күк... Юк ла инде... бөтенләй башка нәрсә... Бер бала димме, сәер бала. Иптәш милиция, минемчә, бу мафия эше! Бертуктаусыз тегендә-монда йөреп торган малай, бик каты куып килеп (уенчык машинаның тормозы юк!), шалт итеп, почмакта торган бизәкле зур вазага килеп бәрелде. Ваза чәлпәрәмә килде. Матурлык өчен генә куелган ясалма розалар идәнгә чәчелде. — Алло! Бетерә! — дип сөрән салды Борһан. — Бөтен әйберне ватып бетерә бит инде, тизрәк килегез! Тик, ни хикмәт, малай тиз генә машинасыннан сикереп төште дә, тез чүгеп, ашыга-ашыга, шул ватыкларны җыйнарга тотынды. Ләкин аны уңайсыз башкарды: җыйган бере коела барды... — Алло! Малай! Ниндидер малай! — дип акырды Борһан. — Юк, минеке түгел, ә бәлкем, минекедер дә, шайтан белсен! Килгәч күрерсез! Ә? Адрес?! Сафура, адрес нинди әле безнең? — Адресны да белмисеңмени инде! — дип чәпчеде хатын. — Ничә ел бер урамда яшәп! — Шаярма әле! — дип җикеренде ул, телефонын учына кысып. — Шаяра торган вакыт түгел! Күрәсең ич, ничек калтырыйм! Ничек? — Зур юл урамы... бишенче йорт, өченче фатир... — Зур юл урамы... бишенче йорт, өченче фатир, — дип кабатлады ир. — Нәрсә? Урысча ничек?! Карале, ничек була урысча? — Нәрсә? — Урамның исеме?! — Ә... Большая дорога... Нигә инде ул? — Урыс илендә яшибез, шуңа да урысча сорыйлар... Дорога большая... да... да... очень большая. Фу, шайтан, трубканы ташлады... Уф! Үләм! Шабыр тиргә төштем... — Борһан, бар ачуы белән телефонны ташлап, кабат сәер затка текәлде. Ваза калдыкларын бер урынга өеп өлгергән бала тиктомалдан башы белән "стойка"га басты. Аннан, бөтерелеп, мәтәлчек атарга тотынды... — Кара, кара! — дип чәрелдәде Сафура. — Нишли ул?! — Әйттем бит, психологик һөҗүм, дип! Рәхәтләнеп атынып туйганнан соң, еш-еш сулаган малай, өйдәгеләргә төбәлеп, тын калды. — Карап-карап торам да, гел Евграф Евграфович чалымнарын күрәм мин бу шайтанда! — диде малайдан бер генә минутка да күзен алмаган Борһан. — Ул! Аның күзләре шулай чалыш — як-якка карый! Аның эше генә! Нигә генә каршы сүз әйткәнмендер инде шул Гыйфриткә! Их Гыйфрит! Гыйфрит! Гыйфрит исемен ишетүгә, малай бөтенләй котырына башлады. Өйдәгеләрне тыныч күз белән күзәтеп утырган кунак кинәт кенә сугышчан кыяфәт алды: хәрбиләрчә төз басып, һөҗүмгә күчәргә әзерләнде. — Гыйфрит! Әти! Гыйфрит — явыз иблис! Әгәренки ул сезгә карата явызлык кылырга ниятләсә, бернигә дә карамам — күкрәгемне тимер калкан берлән каплап, кулыма кылдай үткен алмаз кылыч алырмын. О-ха! — Синнән сорамыйлар, ишеттеңме?! — дип җикеренде Борһан. — Көрәшәм дигән була бит әле! Юри Гыйфритне яманлый: конспирация. — Нишлибез инде?! — Сафура, Ходайдан ялварган сыман, кулларын өскә күтәрде. — Ярдәм итәрлек бер генә кеше дә юк микәнни соң?! — Төн уртасында кемне табасың ди — көндез чыра ягып эзләсәң дә таба алмыйсың әле аны! Шулчак Сафураның күрше тәрәзәдәге утка күзе төште. Ул якта Шәяхмәт исемле бер язучы кәмәше яши иде. Ул йокламый. Ул төнлә яза. Сәвит заманында көндезләрен язса, үзгәртеп кору чоры башлангач төнгә күчте. Күрәсең, илһамы килгәндер, гомер тәмамлый алмаган романын иҗат итәдер... — Шәяхмәт күрше йокламый, уты бар, — диде хатын, чиксез сөенеп. — Шылтырат шуңа, керсен, аңлатсын! Ни әйтсәң дә, галим кеше... Шылтырат! — Хәзер! — Язучыдан җүнле эш чыкмаячагын яхшы аңласа да, ул хатынының теләгенә каршы килә алмады. Хәер, башка җүнле юлы да юк бит. Телефонны алып, күршесенең номерын җыйды: — Алло! Күрше... мин әле бу! Мин... Юк ла инде, синең героең түгел лә! Мин... Борһан! Гафу ит, эшеңнән бүлдем. Кереп чыга алмассың микән?! Нәрсә дип... сүз бар иде инде, сүз... Уф! — Керәме? — Керә! — Дәшкәч, кеше кермичә калмый, әйткән сүз — аткан ук, әткәй! — Малай кабат телгә килде. Борһан янә кабынды. Каударланып, балага кабат нотык укырга тотынды: — Әй син, сабакы, кара аны — кеше янында миңа ялгыш кына да "әти" диеп эндәшәсе булма! Нинди әти булыйм ди мин сиңа?! Теләсәң ни әйт, тик миңа "әти" диеп кенә эндәшәсе булма, ишетсен колагың! Са-ба-кы ма-лай-й!!! Шәяхмәт дигәннәре — пенсия яшендәге, олы чырайлы, тукмак борынлы, тар маңгае тоташ җыерчыктан гына торган сәер бер адәм иде. Чыгышы белән авыл кешесе булып, чирек гасырдан артык гомерен төзелешкә биргән агай, лаеклы ялга чыгар алдыннан язучы һөнәрен үзләштереп, шуннан илһам табып, төзүчеләр турында роман-трилогия иҗат итәргә керешкән иде. Трилогиянең ике китабы инде дөнья күргән, хәзер ул өченчесе, ягъни соңгысы белән чиләнә иде. Максаты — өч китапны бергә берләштереп, шау-шу куптарып, татар әдәбияты тарихына алтын хәрефләр белән үзенең исемен язып калдыру. Күпләр, бик күп каләм әһелләре туган якның гүзәл табигатеннән, челтерәп аккан чишмәләреннән, карурманнарыннан, ямьле кырларыннан, уңган халкыннан илһам алса, Шәяхмәтне исә төтенләп торган завод-фабрика торбалары, бетон фундаментлы йорт каркаслары илһамландыра иде. Атеист булса да, динне яманламый, дин юлында йөрүчеләрне хөрмәт итә, Коръәнне изге китап итеп таный. Язу белән җенләнә башлагач, аны хатыны ташлап китә. Хәзер ул ялгызы гына яшәп ята. Борһан аны яратмый. Үзен дә, язган әсәрләрен дә. Шәяхмәт аңа ничәмә китабын бүләк итте, ләкин ул аларның берсен генә дә ахырына кадәр укып чыга алмады. Сафсата, чеп-чи ялган. Шул гына, башка нәрсә юк. Романның баш герое — гап-гади бер ташчы. Ул гел дөрес сөйли, ул гел хаклы. Ил өчен, халык өчен тырышам диеп, көн-төн хезмәт итә, урлашучыларны, каракларны фаш итә. Эчми-тартмый, "Капитал" гына укый, хәтта тиешле саналган премиясен дә алмый, аңардан баш тарта, шуңа башкаларны да котырта. Ничә ел завод системасында чиләнгән Борһанның ни өчендер гомерендә дә андый саф йөрәкле алдынгыларны очратканы булмады... — Әссәламегаләйкем! — дип сәлам бирде Шәяхмәт. — Ни эш бетереп ятасыз? — Уз әйдә, утыр! — Борһан, күршесенең каршына чыгып, аңа кәнәфидән урын күрсәтте. — Хәлләрең ничек? — Башыма бер сюжет килгән иде, һаман да шуның очына чыга алмыйча интегәм, — диде ул, кәнәфигә чүгеп. — Менә моны күрәсеңме? — Борһан, җилтерәтеп, малайны күз уңына, түр башына бастырды. — Ә?! Шәяхмәт имәнеп китте. Аның башы шултиклем иҗади идеяләр белән болганган ки, ул хәтта кергәндә каршында басып торган малай-шалайны да шәйли алмый калган. — Кем соң бу? — Белмибез. Белсәк, сине чакырып та тормаган булыр идек. Син язучы, галим кеше, бәлки, без наданнарга аңлатып бирерсең! — Ә?! Шәяхмәттә кешенең җен ачуын чыгара торган бер яман гадәт бар: ул бер нәрсәне ике-өч мәртәбә кабатлап сорый — ишетсә, ишетмәсә дә... — Бәлки, аңлатып бирерсең, дим! Борһан монысын инде кычкырып, үзәгенә үтәрлек итеп әйтте. Агай, сискәнеп, урыныннан торып басты һәм салмак адымнар белән малай ягына елышты. Малай ялт кына өстәл астына кереп качты. Гөнаһсыз сабыйның тиктомалдан гына өстәл астына кереп качуы язучы агайны тетрәндерде булса кирәк, ул, әллә ни әйтергә теләгәндәй, кул бармагын өскә күтәреп, бер мизгелгә тын калды. — Кем бу? — Ә?! — Кем бу, дим?! Язучы агай бик озак пауза ясады. Тирән фикерле зыялы кешедәй, маңгай кашларын җыерып, бармак очы белән муен астын капшабрак торса да, ул әллә ни зур фикер әйтә алмады. Киресенчә, ул гадәти бер сорау булып кына яңгырады: — Син каян алып кайттың моны? Усыновил, чту ли?! — Юк ла... үзе килеп керде... — Каян? — Каян икәнен үзем дә белмим, белсәм, синнән сорамас та идем, — диде хуҗа, бу ахмакны ник чакырганына үкенә башлап. — Кем бу?! — Ә?! — Менә бу җен баласы кем, дим?! — Бумы? Шәяхмәт сүзен әйтергә дә өлгермәде, теге зәхмәт, өстәл астыннан атылып чыгып, язучының муенына килеп асылынды. Баладан мондый өлгерлек көтмәгән, үз гомерендә бер генә тапкыр да сабый бала сөеп юанмаган язучы агайның кинәт кенә күңеле йомшарып китте, бик нык дулкынланды. — Ә бу абый миңа ошый, бик тә ошый! — Малай, канатланып, сикерә-сикерә биергә, бии-бии җырларга тотынды: Әтәчкә повестка килгән Армиягә китәргә... — Шыңшымале, җен баласы! — Борһан, җенләнеп, кулы белән малайның авызын томалады. — Туктале, күрше, кызмале! — диде Шәяхмәт, сабыйны үз ягына тартып. — Җырласын... бала бит ул! Сабый бала! Сабыйларның күңеле нечкә була, кылдан нечкә. Җырла әйдә, ничек әле? Әтәчкә повестка килгән... — Армиягә китәргә... — Әтәч әйтә... — ...бармыйм, ди... — Тавык әйтә... — ...калмыйм, ди... — Әгәр син армиягә китсәң... — Бер күкәй дә салмыйм, ди... — Ха-ха-ха-ха!!! — Шәяхмәт рәхәтләнеп көлде. Аның шулай рәхәтләнеп, күңелле итеп көлүен өйдәгеләр тәүге мәртәбә ишетәләр иде. — Ха-ха! Күрдеңме! — диде ул, бармагы белән Борһанның кабыргасына төртеп. — Нинди сәләтле бала! — Көлмә! Аңлат син миңа — нәрсә бу?! — диде ир, шашар хәлгә җитеп. — Кем бу? — Ә?! — Атаң башы!!! Борһан кулын гына селекте, аның язучыга булган ышанычы бөтенләйгә сүнгән иде инде. Сафура гына өметен өзмәде — язучының өметле сүз әйтәчәгенә ышанды. Шәяхмәт тә йолдызлы сәгатенең килеп җиткәнен яхшы аңлады. Ул тураеп басты, тирән итеп сулыш алды. Тәмәкәсен төеп, төрепкәсен кабызды. Бөекләр кыяфәте алып, эре, салмак адымнар белән бүлмә буенча йөренде. — Беләсезме нәрсә, күрше, — диде ул, ниһаять. — Тормыштагы һәрбер күренешне фән күзлегеннән төгәл вә дөрес итеп аңлатып бирү зарур. Бу малай заты каяндыр күктән төшкән объект та, ягъни мәсәлән, җан иясе дә, ниндидер җен-мазар да түгел. Бу беләсезме нәрсә ?! Бу сезнең теләк кенә. — Ничек инде? — дип иңнәрен җыерды Борһан. Ул ничек тә күршесенең тел төбен аңларга теләде. — Сез гомер буе бала көттегез, — дип тыныч кына дәвам итте ул. — Һәм менә ул, ниһаять, пәйда булды. — Юк! — дип каршы төште ир. — Бу безнең бала түгел, безгә мондый бала кирәк түгел! — Әткәй, — дип эндәште кинәт малай, — без бүген кинога барабызмы? "Комсомолец"та "Мең дә бер кичә"не күрсәтәләр, ди... Шәхрезадәне... — Әйттем, аңлаттым бит инде! — Ир заты малайны бу минутта буып атырга да әзер иде. — Миңа "әти" диеп әйтәсе булма! — Билгеле, бу күренешне икенче төрле дә аңлатырга була, — дип дәвам итте Шәяхмәт. Ул үзен бик сабыр, тыныч тотты. Хуҗаның тузынып дулаулары аңа тәэсир итмәде. Җитмәсә, ул әле бер колакка саңгырау да иде. — Сез минем соңгы романымны укыдыгызмы соң? — Юк! Мин татарча укымыйм! — дип кырт кисте Борһан. Шәяхмәт аның ни әйткәнен ишетсә дә ни өчендер аны ишетмәмешкә сабышты. Ни әйтсәң дә, татарча укуның әһәмияте турында бәхәс күтәрә торган вакыт түгел иде. — Аның бер кисәге яңа гына вакытлы матбугатта басылып чыкты. Өченче романым да төзүчеләр турында. Үзегез күрәсез, заманалар үзгәрде. Соцреализмны сызып аттылар, сюрреализм хәзер модада. Соңгы әсәремдә мин дә бер "сюр" элемент кертергә булдым. Ул... кинәт кенә пәйда булырга тиеш... — Кем? Нәрсә? — Менә бу бала минем романымның герое булырга тиеш, — диде ул, малайның башыннан сыйпап. — Бу минем фантазиям, минем уйдырмам. Ул сезгә адашып кына кергән... — Бик әйбәт, — диде Борһан, сабыйларча сөенеп. — Адашып кергән икән, алып та чык инде! — Юк, булдыра алмыйм, көчемнән килми, — дип көрсенгән булды агай. — Ул миңа бик каты үпкәләгән булырга тиеш. — Карале, күрше, син юкны сөйләмә инде, яме! — Каян гына чакырдың! — дип сүзгә кушылды Сафура. — Ничек итеп аның әдәби герое, аякланып, безгә кереп җитә алсын ди инде?! Әлегә хәтле бер сүз эндәшмичә утырган хатыныннан Борһан нәкъ шушы сүзне генә көткән иде. Тәмам туйдырган, күралмаслык хәлгә җиткергән язучы агайны, якасыннан йолкып, чыраена менеп төшәргә дә әзер иде ул. — Агай, син бар, үзеңә чык инде, ә! — Ә?! — Синең бу ялган вә уйдырма фикерең белән мин килешә алмыйм, ишетәсеңме?! — Шулай дисең инде... Ул очракта бу мәсьәләгә икенче яктан да килергә була... Бу... — Юк, юк, аңлашылды... төн, үзең беләсең, йокы вакыты... бай-бай... Тыныч йокы сиңа, тәмле төшләр... — Борһан, җайлап-майлап, Шәяхмәтне фатирдан куа башлады. — Кумагыз аны, яхшы абый бит ул! — дип чәчрәп чыкты малай. Күрше абыйсының чыгып китүен теләми иде ул, билгеле. Ни әйтсәң дә, хәзерге минутта ул әлегә аның бердәнбер таянычы, яклаучысы бит. — Яхшы булса, бар чыгып кит аның белән! — дип кычкырды аңа Борһан. — Беләсезме, — диде малайның сүзләреннән бик нык канәгать калган Шәяхмәт, — бу бала — өмет яктысы. Ие, ие, бу явыз көчләр белән көрәшергә туган изге бөек зат. Ул Дон Кихот, Санчо Пансалар, Карәхмәтләр нәселеннән булса кирәк. Сез бик тә, бик тә бәхетле кешеләр, сөекле күршеләр! — Син тәмам саташкансың икән шул роман геройларың белән, саташкан сандугач син! — диде хуҗа. — Син менә миңа әйт әле, бер генә сүз белән... — Ә?! — Бер генә сүз белән әйт әле, дим, каян килгән безгә бу бала?! Шәяхмәт, кашларын уйнатып, бер Борһанга, бер малайга карап алды. Аның күз карашы мәгърур вә горур иде. Ошбу мизгелдә ул үзен бөек акыл иясе итеп хис итте. Ул хәзер шундый сүз әйтер, ул шундый бөек сүз булыр, ул тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылыр. Һәм ул сүз яңгырады: — Бумы?! Борчылма, ул ничек килсә, шулай китәр дә!!! Шәяхмәттән котылу өйдәгеләргә әллә ни зур җиңеллек китермәде. Шулай да, әзрәк сулыш алып, уйлану, фикер туплау өчен мөмкинлек туды. Ләкин бу рәхәт тынлык та озакка бармады. Күрәсең, бу хәерсез төн аларга борчуларны тау-тау өеп алып килгән. Озак та үтмәде фатирда участок милиционеры пәйда булды. Милиция киеме кигән, чәчен кырдырып кистергән өлкән лейтенант кара мыеклы, кәкре борынлы бер әзмәвер иде. — Участок милиционеры өлкән лейтенант Әһлиуллин! — дип честь бирде ул. Милициянең шулай тиз килеп җитүенә өметләнмәгән Борһан аны күрүгә каушап калды. Сафура, юрганын өстенә бөркәнеп, икенче бүлмәгә тайды. Малай куркудан өстәл астына кереп качты. — Рәхим итегез! — Борһан аңа өстәл янында урын тәкъдим итте. Лейтенант утырмады. Култык астына кыстырган күн папкасын ачты, аннан, сак күзләре белән бүлмә эчен айкап, Борһанга текәлде. — Мин чакыру буенча килдем, — диде ул. — Бер-ике җөмлә белән генә аңлатыгыз... ашыгам... эшем күп... — Шулайрак шул, шулай булды... — Борһан ничек итеп сүз башларга белмәде. — Беләсегез килсә, — дип җәелеп сөйләшеп китте милиционер, — бүген Соцгородта бер кызны көчләгәннәр... — Кая? Кемне? — Бәхеткә, дамбаның теге ягында. Ә дамбаның ул ягы безнең участокка керми. Ләкин хикмәт шунда: кызны дамбаның теге ягында көчләп, безнең якка чыгарып атканнар... — Ә кыз исәнме соң? — Исән... итәге дә ертылмаган. Больницада ята. Исеме дә матур: Гөл-чә-чәк! — Гөлчәчәк! Гөлчәчәк! — Әлеге исем өстәл астында качып яткан малай өчен изге булып күренде, күрәсең, ул, урындыкларны аудара-аудара, башын бәрә-бәрә, яшеренгән җиреннән атылып чыкты да, хисләнеп, бөтен өйгә сөрән салды: — Гөлчәчәк! Гөлчәчәк!.. Мондый хәлне көтмәгән участковый башта, сискәнеп, бил каешына аскан пистолет кобурасына ябышты. Ләкин баладан үзенә бернинди дә зыян килмәслеген аңлап алгач кына, кабат җитди кыяфәт алды. Тик протокол өчен генә булса да: — Кем бу? — дип сорап куйды. — Менә шушы инде... — Балагыз, димәк. — Ул Борһанны бөтенләй башкача аңлады. — Һе! Бик тә шук балага охшаган! — Аннан сүзне икенчегә борды: — Тә-әк! Күрсәтегез, нәрсәгезне талап чыктылар? — Гафу итегез, — диде Борһан, — безне беркем дә таламады, без сезне бөтенләй башка мәсьәлә буенча чакырган идек... — Шулаймы! — дигән булды мент, папкасына күз ташлап. — Бу унөченче фатирмы? — Юк... өченче... — Ә-ә! Гафу итегез, — диде мент, — ялгыш кергәнмен... Кичә кунаклар килгән ие, шулар белән мәш килеп... үзегез беләсез... Участковый, папкасын ябып, ишеккә таба юнәлде. Вакыты бушка узганын аңлап, ул ник кергәненә үкенә башлаган иде инде. — Иптәш участковый, бер генә минут! — Тыңлыйм! — Без сезне менә шушының аркасында чакырткан идек, — диде ул, берни дә булмагандай шатыршотыр колак артын кашып торган малайга күрсәтеп. — Ә кем соң ул? — Белмим. — Тәк. Ә мин нишләргә тиеш? Икенче бүлмәдән Сафура чыкты. Үтә күренмәле аксыл пеньюар кигән, тулышып торган тыгыз күкрәкле чибәр хатынны күргәч, участковыйның үткен күзләре ерткыч бүренеке сыман ялтырап китте. Шул азгын халәтен өйдәгеләргә сиздермәскә, үз-үзен сатмаска теләп, тиз генә читкә борылды. — Алып китсәгез икән шуны! — дип ялынды аңа Борһан. — Ничек? Бу сезнең балагыз түгелмени соң? — Белмибез. — Әгәр дә сез аңардан котылырга уйласагыз, мин, билгеле, алып китә алам аны. КПЗда тота алам. Берникадәр вакыт. Ләкин бер ун көннән ул барыбер сезнең янга әйләнеп кайтачак — озак тотарга хакыбыз юк. — Алыгыз! — дип ялварды Борһан. Бу зәхмәтне ул милициягә генә түгел, иблиснең үзенә тоттырып җибәрергә дә әзер иде. — Без аны кертмәс идек! — Юк, алай ярамый! — диде участковый. Ни әйтсәң дә, ул бит закон сагында тора. Аны онытырга ярамый иде аңа. — Бу законны бозу була. Сез аны, беләсезме, берәр айга психушкага озатып торыгыз... — Аны анда озатырга безнең хакыбыз юк, ул безнең бала түгел! — диде Борһан, кистереп. — Ә кем баласы соң ул? — Белмибез... Лейтенант очкылык тоткан кеше сыман кычкырып куйды, аннан каты итеп өстәлгә сукты. Өстәл кырыена авышкан предметлар (тәлинкәләр, чәшкәләр, кашыклар һ.б.), бердәм сикерешеп, озак кына алдагы позицияләренә кайта алмыйча интектеләр. — Анагызны корт чаккыры! — дип сүгенде мент. — Сез нәрсә дип минем башымны катырасыз?! Яле, сөйләгез әле миңа дөресен! Юкса!!! — Дөресе шул, — диде Борһан, тотлыгып, — без йоклап ята идек... — Йә?! — ...уянсак ...бүлмәдә — ул! — Ага! — диде мент. Ул нәрсәдер аңлады булса кирәк. — Шылды! Рэкет! Мафия! Яле, пацан, кил әле минем яныма! Кил! Малай килмәде. Лейтенант, үкереп, аның өстенә ташланды. Малай, ментның кулыннан ычкынып, Сафурага килеп ябышты. — Әни җаным, әни, бирмә мине! — дип өзгәләнде ул. Сафура аны кочагына алды. Бала аның муенына сарылды. Хатын бер мәлгә эреп төште, баланы кочагыннан алып атмады. Пешкән камыр исе аңкып торган тубал башын, аналарча сөеп, күкрәгенә кысты. Борһан аны бар көченә йолкырга тотынды... — Кит әле, җен баласы! Җибәр минем хатынны! Тик ни көчәнеп йолкыса да, аны хатынының куеныннан тартып ала алмады. Әйтерсең лә алар берберләренә береккәннәр, аларда бер җан, бер тән иде... Һәм шулчак... Шулчак гаҗәеп бер хәл булып алды! Сафураның баланы кысып кочаклаган кулы малайның муенына чорналган имезлегенә тиеп китте. Гомере буе бала табалмаган, һаман да кеше балаларына кызыгып, шуларны сөеп-назлап күңелен күргән, табигать биргән бурычын шулай гына канәгатьләндерә алган хатынның күңелендә нидер өзелгәндәй булды. Малайны кочагына кысып, аны иренең тимердәй авыр кулларыннан каплады. — Борһан, тынычлан, — диде ул аңа. — Бу бит безнең балабыз! Балабыз!! — Безнең бала?! Ничек? — Ә менә ничек! — Имезлек малайның муенында асылынып тора. Сафура шуңа ишарә ясады. — Бу сосканы син аңа үзең таккан идең. Димәк, мин сөйләгәннәр барысы да дөреслеккә туры килә. Димәк, бу безнең балабыз, камыр малаебыз! — Әни! Әни! — дип чытырдап ябышты аңа бала. — Улым! Улым җаным! — Күз яшьләренә буылган ана баласын кабат күкрәгенә кысты. Агарынган, талчыккан йөзенә бәхет чаткылары сирпелде. Әйе, әйе, ул чынлап та бәхетле, бик тә бәхетле иде. Нинди олы бәхеткә тап булганын ул ахырынача аңлап та бетерә алмый иде әле. — Карагыз әле! — диде бу хәлдән тилерә язган участковый. — Сез миңа нинди спектакль куясыз, ә?! Хулиганны йомып калмакчы буласызмы?! Юк! Барып чыкмас! Мин аны хәзер үк алып китәм, хәзер үк! — Борһан, төрт! — диде иренә Сафура. — Нәрсә төртим? — Акча төрт. — Ә?! Кемгә? Сафура, күз кысып, участковый ягына ымлады. Хатынын бик тиз аңлап алган ир, кабаланып, комод тартмасын ачты, аннан төргәк белән акча тартып чыгарды. Бу аның кичә генә алып кайткан хезмәт хакы, ягъни айлык премиясе иде. Ул аны озак кына учында сыйпап торгач, төргәге белән милиционерга сузды. Нәрсә икәнлеген яхшы чамаласа да, мент башта аңламаганга сабышты. — Нәрсә бу?! — Бу... ни... — Ришвәт! — дип кычкырды мент һәм кып-кызыл булды. — Слушай, син мине кем дип беләсең, ә? Борһан, куырылып, акча сузган кулын читкә алды, чыраен сытты, аннан усал гына итеп хатынына карап куйды. — Тукта! Күпме анда синең?! — Бик тиз үзгәрде лә соң лейтенантның фикере! — Өч мең. — Ярый, китер монда! — Мент каерып диярлек Борһанның кулыннан акчасын тартып алды. — Җәмәгать! Җәмәгать! Сез күрәсезме?! — Акрын, кычкырмагыз! — Хуҗаның котлары очты. — Бездән башка өйдә беркем дә юк! — Неважно! Хәзерге заманда халыктан бернәрсә дә яшерергә ярамый. Ришвәтне дә күрсәтеп алырга кирәк. Демократия чөнки! — дип нотык тотты ул. Өч мең сум акча күз алдында эреп юкка да чыкты. Ничек шулай күз буарга өйрәнгән диген син аны! — Ярый, миңа вакыт, китәргә кирәк! — Иптәш, — дип ялварды Борһан, — сез моны сер итеп саклый күрегез инде, ачмагыз моны беркемгә дә! — Мин ачмам, әгәр тормыш үзе ачмаса! Ә шулай да аның паспорты бардыр бит? — Каян булсын, ул бит әле сабый гына. — Әйе, әйе... Ә?! Туу турында таныклыгы... бармы? — Таныклык?! — Борһан төртелеп калды, аның юклыгын аңлап ни әйтергә дә белмәде. — Әйе. Билгеле, мин сездән таләп тә итмәгән булыр идем, тик закун, Конституция шуны таләп итә... Ришвәт тә ала, әле тагын ниндидер таләпләр дә куя! Шуңа бик нык ачуы чыккан Борһан ментка каршы мыгырдарга тотынды. Ләкин тәртип сакчысы үз сүзендә торды: таныклык таләп итте. Нишләргә?! Шулчак ярдәмгә Камыр малай үзе үк килде. — Әни, әти! Хәзер алып чыгам! — Ул, йөгереп, кухняга кереп китте. Һәм озак та үтмәде, дәү кәстрүл күтәреп, кире чыкты. Кәстрүлнең эчендә балкып шәм янып тора. Бүлмә уты сүнде. Шәм яктысында рәшә сыман дулкынланган Камыр малай күзгә өрәк булып күренде. Спирит сеанслар, күз буучылар, явыз убырлылар, сихерчеләр турында ишетеп кенә белгән участковыйның бу сәер күренештән тез буыннары калтыранды. — Ни бу?! — Кәстрүл, — дип җавап бирде малай. — Ниемә ул?! — Мин монда тудым. — Ничек? — Кошлар ояда тусалар, мин менә шушы кәстрүлдә тудым. Сез сораган таныклыгым да шушы. Мәгез, мә, рәхим итеп алыгыз... Камыр малай шәм янып торган тимер кәстрүлне тантаналы рәвештә милиционерга сузды. Тегесе, өркеп, кулларын болгый-болгый, артка чигенде. — Кит, кит, төшемә керәсе булма... зинһар... кит... берни дә аңламыйм... күземә күренә... тфү... тфү... Әллә эреп таралды, әллә яңа зат булып яралды: милиционер күз алдында юк булды. Әйтерсең лә ул монда булмады да, күзгә күренеп кенә алды. Әйтерсең лә... — Нишлибез? — диде Борһан, моңсу гына. — Нишлибез?! — Нишлибез... Бала үстерәбез, — диде Сафура. — Капчыкка салабыз да чыгарып атабыз, беркем дә берни белмәс... — Ай-яй-яй! — дип шыңшырга тотынды бала. — Үзегез башта бала табасыз, соңыннан котылу юлын эзлисез! Мин бит сезнең балагыз! Нишләп сез мине куасыз?! Үзегезне әдәпле дип саныйсыз, ә үзегез... — Малай тып итеп аягы белән идәнгә тибеп куйды, кәстрүлне атып бәрде. Кәстрүл, Шомбай бүреге сыман, идән буйлап тәгәрәп китте, шәм мае чәчрәп келәмне агартты. — Ай-яй! — диде Борһан, сокланып. — Холкы бар моның! Гел мин инде ә?! — Әйе, аны да аңларга була, ул — ир кеше, ә һәрбер ир заты яңа туганның ир бала булуын, алай гына да түгел, аның чап-чат үзенә охшавын тели. — Нигәдер жәлли дә башладым инде үзен, — диде Сафура, еламсырап. — Үзе дә әти-әни дип кенә тора... Әллә... Һәрнәрсәне бик тиз сиземләгән, бер генә нәрсәне дә күз уңыннан җуймаган Камыр малай, әтиәнисенең бу җылы сүзләреннән җанына сихәт вә тынычлык табып, диварда эленеп торган, шуның грифына ниндидер кызыл бант тагылган гитараны кулына алды да, нечкә кылларына кагылып, уйнап җибәрде. Бүлмә эче моң, сагышка тулды... — Борһан, син әтинең вәгъдәсен хәтерлисеңме? — дип сорады шулчак Сафура иреннән. — Нинди вәгъдә? — Әгәр балагыз була калса, мин сезгә бер ун мең акча бирермен, дигән иде. Хәтерлисеңме? — Хәтерләмим... Саран бит ул син әтиең, ата саран. Гомердә дә балабыз булмаячагын белгәнгә күрә генә вәгъдә биргәндер ул. — Вәгъдәсен биргәч, беркая да китә алмас, — диде Сафура, иренә сарылып. — Безнең хәзер балабыз бар. Һәр бала үзенең бәхете белән туа, диләр. Алла бирсә, бу бала безгә зур-зур бәхетләр китерер әле! — Сафура! — Әү?! — Атаңа хәзер үк телеграмма сугарга кирәк булыр. — Нәрсә дип? — Балабыз туды дип. — Соң... сук... — Сугуын сугармын да... Авылга кайчан барып җитәр икән ул? — Кайчан да булса бер барып җитәр... Әнә таң атып килә... Бар, почтага йөгер... — Хәзер, хәзер! — Күңеленнән чиксез зур сөенеч, шатлык кичергән Борһан өйалдында, ашыга-ашыга, аяк киемен эзләргә тотынды. Кая булса да китәргә җыенса, ул иң элек аяк киемен табалмыйча интегә иде. Табалмагач, йә хатынын, йә инде үзен сүгәргә тотына. Бу юлы алай итмәде — тыелып калды. Гитарада көчле аккордлар яңгырады, Камыр малай әлеге дә баягы шул "Әтәч һәм тавык" көен уйнады. — Атасы, карале, малаебыз гитарада да уйный... Сәләтле булырга охшый... Уйнарга өйрәнермен дип, Борһан бу гитараны кайчандыр бер таныш дустыннан сатып алган иде, тик уйнап кына башкара алмады, шуңа никтер күңеле ятмады. Әле ярый сатып алган, әнә хәзер малае рәхәтләнеп гитара чиртә. — Ә кәк же! — дип мактанып алды Борһан. — Әтисенә охшаган! — Карале, атасы, — диде иренең яхшыга таба үзгәрә башлавына чиксез сөенгән Сафура, — малайга, балага нинди исем кушабыз? — Исем?! Камыр булып туган икән, Камыр батыр булсын инде! Әйе бит, улым... Камыр батыр! — Әү, әти?! — Улым, без сиңа Камыр батыр дип исем кушарбыз. Батыр бул, улым, чын улым бул! Атасының сүзләреннән бик нык хисләнгән яшь батыр таза йодрыгы белән янында торган урындыкка сукты: — Эх!!! Урындык урталай ярылды. — Менә әйттем бит! — диде моңа бик нык гаҗәпләнгән Борһан. — Ничек әле? Әкияттәге кебек... Ел үсәсен ай үсә, ай үсәсен көн үсә... Әлеге әйтем әкиятләргә генә хас шул. Тормышта башкача... Чиләнде Сафура камыр баласы белән... чиләнде. Тумыштан ук чирле булды ул. Башы галәмәт дәү, муены, киресенчә, артык нечкә вә озын булу сәбәпле, баш кайчак, күчәреннән ычкынгандай, үзен-үзе тоталмас хәлдә кала иде. Бераздан балада эпилепсия өянәге көчәйде. Тиктомалдан егыла торган булды. Ләкин егылганда, чын эпилептиклар күк, тик торганнан гына шапылдап, күзләрен акайтып егылмый, ә бары тик бик каты хисләнгәннән соң гына егыла. Егылганда да, елмаеп, кешеләрне куркытмыйча гына егыла. Ирен кырыйлары әз генә сөтләнеп, күбекләнеп ала, күз яшьләре урынына сап-сары чүпрә суы саркый. Соңрак баланың уң аягы сул аягыннан 0,55 мм га кыскарак булуы да ачыкланды. Врачлар аңа "родовая травма" дигән диагноз куйдылар. Тик әлеге диагнозны исбатларлык дәлилләрнең аз булуы да врачлар фикерен шик астына куйды. Әйе, җавапларга караганда сораулар күбрәк. Бала ана карынында ятмаган. Туганда да аягы белән тумаган. Гадәттә, сәламәт бала аягы белән түгел, башы белән туа. Ә ул башкача туган, башка мохиттә җитлеккән. Йә аңа тиешле состав, ягъни оеткы җитмәгән (шуңар, бәлкем, бер аягы тиешле дәрәҗәдә үсми дә калгандыр), йә инде берәр җиргә аягын кысып имгәткән?! Дөресен әйткәндә, гади кеше генә аңларлык нәрсә түгел бу. Әйе, дөньяда кеше аңлый алмаслык нәрсәләр шактый шул. Әлегә кадәр сер, тирән бер сер булып кала ул... Чынында исә бала ялгызак булып үсте, ялгызлык аның юлдашына әйләнде. Ул иптәшләреннән, дусишләреннән качып, буш вакытларын атасы алып биргән дәү экранлы кампитр каршында үткәрде. Шулай да ялгызлыкка дучар ителгән бала, башкалар күк, дөньяга ачу тотмады, юкка көйсезләнмәде, явызланмады. Ярдәмчел булып үсте. Тормышта нинди генә катлаулы хәлләр килеп чыкса да, кешеләрне гаепләмәде, иң элек үзен гаепләде, уеннан уймак чыгара калса, гаебен таный белде, үзен кичерүләрен сорады. Аңлап бетерерлек түгел иде бу баланы. Әйе, ул һичшиксез заман кешесе түгел. Әйтерсең лә ул моннан мең ел элек яшәгән дә янәдән туып терелгән. Тик берәү дә аны аңларга теләми, бик тиз туялар иде шул аңардан. Иң элек аңардан атасы туйды. Гарык булды. Чөнки бала аңа гел мәшәкать кенә чыгарып торды. Унҗиде яше тулгач, аңа паспорт алалмыйча, алгач та аны пропискага кертә алмыйча интекте. — Беләсеңме, безнең бу каһәр төшкән балабыз кайдан килгән?! — Өенә тузынып кайткан Борһан хатынына акырырга, кычкырырга тотынды. Кычкыру дигәннән, соңгы вакыт ул кешечә, тыныч кына сөйләшүне бөтенләй онытты, акыру-бакыру гадәткә кереп китте, шул халәтеннән тиз генә чыга алмады. — Кайдан? — дип сорады тынычлыгын җуйган хатын. — Костромадан. — Кит аннан, булмаганны! — Чын, чын! Бүген тагын көне буена паспортный стулны таптадым. Пропискага кертүче марҗа баланың таныклыгын, документларын сорап аптыраткан иде... — Таныклыгы юк бит инде аның! — Таныклыгы да юк, документлары да ненормальный. Үзе дә ненормальный бугай инде ул! Таныклыгы булмагач, кайдан таптың соң син бу малайны, дип теңкәмә тиде теге марҗа... — Син ни дидең? — Ни дим инде... Әйттем: хатын камыр куйган ие, ә мин шуңа оеткы салган идем, дим... — Нәрсә? Оеткы?! — Сафура, җүләр кеше сыман, туктый алмыйча көләргә тотынды. — Үләм!!! — Җитте, җә! — дип җикеренде Борһан. — Какуй такуй "йотко!", ди бу. "Йотко" түгел, мәйтәм, оеткы... Чүпрәне кәстрүлгә салдым... Кәстрүлдән чыккан камыр малай бу, дим... — Шуннан? — Шуннан... ни... язды да куйды баланы... Кәстрүлдән, ягъни Костромадан килгән дип. Әле бөтенләй дә язмаган булыр иде, әгәр дә бераз төртмәгән булсам. Акчага урын чыгып кына тора инде. — Нишләмәк кирәк, бала үстерү җиңел түгел, — диде Сафура, авыр сулап. — Авылдан хат бар. — Кемнән? Әтиеңнән түгелдер ич?! — Әтидән. Баланың балигъ булуын котларга үзем килә алмыйм, әниеңне генә җибәрермен, дигән. — Карун! — дип чыраен сытты Борһан. — Вәгъдәсендә тормады, бала тугач та бирәсе акчасын бирмәде. — Бәлкем, әнкәй артыннан җибәрер?! — Белмим, ышанмыйм! — дип мырлады ул. — Малай кайда соң әле? — Урамда. — Аны урамга чыгарырга ярамый. — Гел-гел өйдә утырмас бит инде, атасы. — Ул үз-үзен тота белми. — Сорады бит инде, сорап чыкты. — Ул сорар! — дип ырылдады Борһан. — Ә җавабын безгә бирергә! Гел киресен генә эшли торган булды бит әле ул! — Алай димә... Күңеле чиста аның, кешегә тик торганнан гына явызлык кылмас, — диде эчтән янган Сафура. Иренең улын яратмавы көннән-көн көчәя генә бара, ә инде хәләл җефетенең шул "җүнсез"не якларга тырышуы гаилә башлыгының кабат ачуын гына кабартты. — Алай булгач, нигә соң һаман жалыбы да жалыбы?! Мәктәптән жалыбы, милициядән жалыбы... — Бездә шулай бит инде — яхшылыкны аңлый белмиләр. — Аның яхшылыгы үзенә дә, безгә дә яманлык булып кына төшә. — Йөрәге саф, күңеле керсез аның. — Яңгалама! — Борһанга карарга куркыныч иде: яңакларын чалшайтып, күзләрен акайтты. — Син генә боздың баланы, син генә! Иренең көннән-көн кабатланган ямьсез кыланышы, хаксызга әйтелгән сүзләре бүген үзенекен итте — Сафура, йөрәк турын тотып, баскан урынында сыгылып төште. Хатыны белән шаярырга ярамаганлыгын аңлап алган ир ипләп кенә аны софага яткызды, йөгерә-йөгерә чәйнек белән су алып килде, шуны касәгә салып Сафурага эчертте... — Бала уенчык түгел, аның белән уйнарга, шаярырга ярамый, — диде ана, күз яшьләренә буылып. — Әйе, килешәм, — диде ата кеше. Шулай дип әйтте дә уйга калды. Дөньяга булган ачуы аның күңелендә бик тирәнгә кереп оялаган иде шул. Изге хисләргә урын юк иде анда. Хатынын тынычландырысы урынга ул кабат кыбырсыды, ярсыды. — Аны изәргә кирәк. Мөмкин хәтле яхшы итеп, тыгыз итеп... — Хакың бармы соң синең аны изәргә?! — Бар. Менә мине изәләр бит әле, гомер буе изәләр. — Кемнәр? — Кемнәр... Евграф Евграфовлар... — Шуның үчен балаңнан аласыңмы? — Алмыйм... — дигән булды Борһан. Ләкин буш аклану гына булып чыкты бу. Сафура аңлады. — Аңла, — дип эндәште ул иренә, — бу бит без әвәләгән камыр бала, безнең яраткан улыбыз! — Аңлыйм, — диде Борһан, — аңлыйм... Сиңа бала ничек якын булса, миңа да шулай якын ул. Тик үзем белән бернишли дә алмыйм: капма- каршы корылган без аның белән... Магнит кырындагы кебек... Мин плюс, ә ул минус... — Киләчәге бар аның, бар, — дип үгетләде аны Сафура. — Инде үсеп тә җитте... әнә... өйләнәм, ди... — Ә-ә?! — Әйе. — Өйләнергә?! — Уңмаган баласыннан (аның уенча) теләсә нинди этлек көтәргә әзер иде ул, тик мондыен гына түгел. — Шул гына җитмәгән иде тагын! Врачлар әйткәннәр иде бит, аның башы чат чи камырдан гына тора, диеп... Врачлар дөрес сөйли икән, дөрес сөйли алар... Аның кайтканын сизми дә калдылар. Ул тавыш-тынсыз гына кайтып керде. Гаҗәп бала иде ул! Әкияти кыяфәте, йомшак бәрхет тавышы, эчкерсез, самими күз карашы аны юлында очраткан, күргән кешегә тәэсир итмичә калмый иде. Ул адәм аның каршында кисәк кенә йомшап, оеп, югалып кала торган иде. Ниндидер сөйкемле сөяге бар иде шул бу баланың. Артык эмоциональ, ягъни хисчән. Башкаларга охшамаган... үзенчәлекле иде ул. — Әнием-бәгърем, нишләп болай боегып утырасыз?! — диде Камыр батыр. — Авылдан хат килде мәллә? Бабай белән дәү әни ничек? Авырмыйлардыр бит? Их, авылга кайтасы иде! Авыл һавасын сулап, саф чишмәләренең суын эчәргә иде... — Камыр малай, учын иягенә төртеп, үз хыялына, үз дөньясына чумды. Аның күз алдына иркен арыш басулары, авылның челтерәп аккан саф сулы чишмәләре, мүкләнгән улаклары, чиләк-көянтә аскан асыл кызлары, урман аланында печән чапкан батыр егетләре килеп басты. Әнә шундый авылның кыргый дөньясы, серле табигате белән кушыласы, шунда эреп югаласы, бу куркыныч, ят, ясалма дөньядан качасы, изге хыял диңгезенә чумасы килде аның... Һәм ул шуңа таба йөзде дә, шактый иркен йөзде... Тик атасының яман әче, кискен тавышы аны урынына кайтарды. — Әй син, дурдом! Ты когда перестанешь меня расстраивать? — Борһан, акрын! — дип эндәште Сафура, ирен тынычландырырга теләп. — Ә син дәшмә! — Борһан... — Кил әле монда! — дип җикеренде атасы улына. — Кил, диләр сиңа! Малай берсүзсез атасы каршына килеп басты. Күз карашы гөнаһсыз, уйлары керсез иде аның. — Әтием... кадерлем... — Син нишләп күрше подъезддагы Фарук малаеның кулын чыгардың, ә?! — Мин... Әтием, җаныем... теләмәгән ием. Ул диварга... ни... әйтергә дә оят инде... — Әйт, сукин ты сын! — Ул... оятсыз сүз язып ята ие... — Язса ни?! — Юк, әтием, мин бит аңа фәкать яхшылык кына телим, — дип акланды малай. — Оятсыз сүзләр язып, ул бит безнең яшьләрне боза. Бөтен Җир шары СПИДтан чиләнә. Әтием, мин бөтен дөньяны әнә шул афәттән коткарырга уйлыйм. Инде аның юлларын да таптым. Моның өчен... — Җитәр! — дип бүлде аны атасы. — Кичә милициядән повестка алдык. Нишләп син урамда кызлар куып йөрдең? — И әтием, әйтергә дә оялам... — Шулай да әйт, сукин... — Алар кыска итәк киеп чыкканнар ие. Шулай җиңелчә йөреп, алар әллә кемнәр — явыз көчләр кулына килеп эләккәннәрен сизми дә калалар. — Ә алар синең өстеңнән жалыбы язганнар. Ул безне көчләргә җыенды, дип. — Юк, әтием, андый нәрсә минем уема да кереп карамады. — Юк нәрсә белән бимазалама инде баланы, ул эшне күптән яптылар бит инде, — диде Сафура. — Син башыңны юләргә салып йөрмә, яме, йөрәк белән генә түгел, әзрәк акыл белән дә эш йөрт син, — дип тезеп китте баласына ата. — Исәпли-хисаплый да бел, күзеңне ачыбрак кара — дөнья бу! Шулчак ана белән бала бер-берсенә серле итеп карашып алдылар. Бу караш ата кешегә ошамады. Сафураның үз баласына табынуы, ә баласының үлеп әнисен яратуы ата кешедә ниндидер зур көнчелек хисе уята иде. Ана белән бала арасында гына була торган илаһи якынлык, бердәмлек аның эчен пошыра, ул аларны аңлый алмый иде. Ә аны аңлар өчен иң элек хатын-кыз булып туарга, ана булырга кирәк иде. Серләшеп, сөйләшеп туялмыйлар бит! Әнә тагын бер сер туарга тора бугай әле анда... — Улым, — дип йомшак кына эндәште Сафура. — Әү, әнием-җаныем! — дип анасы янына атылды бала. — Син бая нидер әйтергә теләгән идең бугай?! — Әнием! Әтием! — диде Камырҗан. — Мин инде баядан бирле сезгә шатлыклы бер хәбәр җиткерергә теләгән идем, тик әткәем... — Нинди хәбәр тагын? — дип чыраен сытты Борһан. — Мин өйләнәм! — Өйләнәсең?! — Әйе, әтием, өйләнәм! — Ә кая ашыгырга? Мин үзем дә утызда гына өйләндем. Әле анда да өйләнмәгән булыр идем, кешедән яхшы түгел дип кенә өйләндем. — Ә мин, әтием, бүген үк өйләнергә телим! — Бүген үк?! Бусы инде акылга сыймаслык хәл иде. Монысын хәтта Сафура да көтмәгән иде. — Әйе, әйе, — дип дәвам итте Камырҗан, — минем кәләшем подъезд төбендә басып калды. Туңып тора торгандыр инде... — Ә нигә алып менмәдең соң? — дип сорады Сафура. — Иң элек әти-әниеңнән рөхсәт сора, шуннан соң гына кияү йорты бусагасыннан атлап керергә җөрьәт итәрмен, диде... — Ә кем ул? — Гөлчәчәк! — Ә?! — Әйе... Гөл-чә-чәк!!! — Шушы мизгелдә хыялының чигенә җиткән егет күккә ашарга да әзер иде. Бу тынчу бүлмә, бу тар почмак кысан иде аңа. Иркенлек кирәк иде аңа, хөрлек... Пар канатлар иңдерүче, илаһи фәрештәсе, сөйгәне Гөлчәчәк кирәк иде аңа... — Беләсегез килсә, мин аны бик озак эзләдем. Җирдә, хыялымда, күктә... Сөйдем... кочтым аны. Ә ул, шунысы гаҗәп, әллә ни еракта да булмаган... — Ә кая булган? — дип мыгырданды Борһан. — Вокзалда. Чатта... бер эскәмиядә утыра шунда... туңган, бөрешкән... Ә үзе шундый гүзәл! Күз карашы уйчан, назлы, йөрәктәге бозны эретерлек... "Гөлчәчәк! Гөлчәчәк, бу бит син! Мин сине эзләдем, мин сине таптым, исәнме, җаным! — дип эндәшәм мин аңа. "Әйе, Камырҗан, бу мин... Гөлчәчәк!" — дип җавап бирә ул миңа. — Без Гыйфрит тырнагыннан качып, абыем Таз белән менә шушы пычрак, салкын вокзалда туктарга мәҗбүр булдык..." — Таз дигәннәре кем соң инде аның? — дип сорады улы өчен борчылган ана. — Тукайның үзе дә юк идеме анда?! — дип үкерде атасы. — Әтием, әнием, — дип өзгәләнде Камырҗан. — Гөлчәчәк мине көтеп зарыккандыр, алып керим үзен, әгәр дә рөхсәт булса... — Уф! Кертә бу безне! — дип чинады Борһан. Камырҗан, бәрелә-сугыла, ишектән чыгып китте. — Кертә!!! — Кая... нигә кертә? — дип сорады Сафура. Аның мие каткан иде инде. — Вакытсыз гүргә. Әгәр дә вакытсыз гүргә керергә теләмәсәң, бу җен баласыннан котылырга кирәк безгә! — Алла диген! Ишек шар итеп ачылып китте! Кулына бер кыз заты күтәргән Камырҗан килеп керде. Чәченә ямьсез "химия" ясаткан (ул әле касмакланып, төрле якка тырпаеп тора!), өстенә кара кыска күн куртка бөркәнгән, ертык джинсы кигән әлеге гүзәл зат кыяфәте белән саф, чиста күңелле әкияти Гөлчәчәккә түгел, ә гади бер урам сөйрәлчегенә, ягъни юл чатында машиналар туктатып, акчага тәнен сатып көн күргән бозык җанлы фахишәгә охшаган иде. Иреннәренә, күзләренә килограммлап иннек вә тушь сылаган гүзәл кыз, Камырҗанның кочагыннан төшеп, кешечә исәнләшәсе урынга шаркылдап көлә башлады. Бу көлү барчасының да күңеленә шом салды. Тәвәккәл, астыртын, бар булган явызлыгын, бозыклыгын ясалма чибәрлеге астына яшергән мондый "суперэкземпляр"ның әлегә кадәр бу өйдә күренгәне булмаган иде. Ул гына да җитмәгән, бу кыз әле үзе белән ир юлдашын да иярткән. Анысы тагын да сәеррәк иде: чәчен бөтенләй кырып аткан, башы куркыныч ялтырап тора. Баш түбәсендә бары тик бер учлам чәч кенә кырылмыйча калган. Ул әтәч кикриге сыман калкып, кукраеп тора. Чырае коточкыч — ап-ак, тәне гомер азык күрмәгән кешенеке сыман искиткеч ябык, гәүдәсен туры тота алмый, бөкрәеп йөри. — Әнием! Әтием! — диде Камырҗан. — Таныш булыгыз, минем Гөл-чә-чәгем! Сандугачым, былбылым, бердәнберем! — Ай, билбылым, вай, билбылым! — дип мөгрәде кызның юлдашы. Бу бәндә татарча аңлый иде булса кирәк. Әйе, андый ярым урыс, ярым татар, телне аңлап та, саф татарча сөйләшә алмаган маңкортлар шактый шул әле бездә. — Ә бу аның яраткан абыйсы! Таз! — дип таныштырды аны Камырҗан. Хуҗалар алдында уйнарга, боргаланырга мәҗбүр булган Таз яны белән генә түр якка узды... —Тә-әк! — дип сузды Борһан һәм кызга ишарә ясады. — Димәк... син Гөлчәчәк туташ буласың... Ә син, матур егет? — Стас! — Таз?! — Так точно, ваше свидетельство! — Стас, шамакайланып, төз басты һәм честь бирде. — Әнием, кил, таныш инде, минем Гөлчәчәгем, бәгырькәччәем шушы була инде! — диде улы әнисенә. Артык нык дулкынланган Камырҗаннан чиксез шатлык, нур бөркелә иде. Гөлчәчәк дигәннәре, назланып, аның муенына сарылды. — Сафу...ра, — диде ана кыюсыз гына. Бу аның үзе белән таныштыруы иде. — Ура! — дип кычкырды Стас. Борһан, көтелмәгән кунакларның җүнле бәндәләр түгеллеген, бу изге өйгә яман уй белән килүләрен тиз аңлап алды. Хуҗаның башына ике төрле уй килде. Беренчесе — ярдәм сорап, милиция чакырту, икенчесе — әлеге хәлдән үз көчең белән генә чыгу. Озак кына уйлаганнан соң, ул икенчесенә тукталды. Милиция чакыртып, кирәкмәгәнгә тавыш куптарасы килмәде. Малайның эше болай да гел милиция тирәсендә чуала. Әзрәк кенә хәйлә кирәк иде монда. Ә хәйләсез — дөнья файдасыз, диләрме әле?! Дөресрәге, Борһанның бер күптәнге яраткан шөгыле, заманча әйтсәк, "хоббие" бар иде. Ул — "Аларны милиция эзли"гә кагылышлы төрле фотосурәтләр җыйнау белән мәшгуль иде. Нигә җыйнаганын ул үзе дә аңлап бетерми. Әллә мавыгу, әллә туган иле алдында торган изге бурычны үтәү?! Ни генә булмасын, аның өендә әлеге фотоматериаллар тулы зур картотека, ягъни архив саклана иде. Ул аны ай саен яңартып, яңа мәгълүматлар белән тулыландырып тора. Сафураны, шул картотекага күз салырга дип, икенче бүлмәгә кертеп җибәргәч, яшьләр янында ялгызы гына торып калды. Яшьләрнең игътибарын һичшиксез икенче якка юнәлдерергә кирәк иде... — Узыгыз, — диде ул, киң елмаеп, — әйдәгез, утырыгыз! — Әйттем бит мин сезгә, минем әти мировой дип! — Камырҗан сөенеченнән күккә ашарга да әзер, аның шатлыгы эченә сыймый иде. Авыр утырыштылар. Ике арадагы киеренкелек, бер-береңә ышанмау үз-үзеңне иркен тотарга ирек бирми иде. — Улым, сез Гөлчәчәк белән кайчан өйләнешергә булдыгыз инде? — Борһан улына шундый кискен сорау ташлады. — Әгәр хәер-фатиха бирсәгез... — Рөхсәт. Тик... кәләшнең дә, шаһитның да паспортлары кирәк булачак. — Паспорт сүзен ишетүгә үк кунакларның кәефе кырылды. Гөлчәчәк фырт кына урыныннан сикереп торды, көзге каршына басып ясана, төзәтенә башлады. Стасның борыны салынды... — Аңлагыз, минем каприз гына түгел бу, ә бөтен ил буенча кертелгән таләп... — Мин паспортымны алыштырырга биргән идем, — дип мыгырданды Стас. — Союз таркалганнан бирле дөньяның рәте-чираты китте... — Ә кызның? — Мин үзем белән документ йөртмим, — диде кыз. — Сез кала яшьләреме? Әллә качкыннармы? — Качкыннар түгелбез, без кала кешеләре! — диде Стас, сиздермичә генә кызга күз кысып. Тегесе, боргалана-сыргалана, бертуктаусыз бүлмә буенча йөренде. Нидер эзли иде ул. Булачак кәләшенә чиксез гашыйк булган Камырҗан аңардан күзен ала алмады. Ул аңар соклана иде. Ул арада күрше бүлмәдән Сафура чыкты. Яңа гына бөек ачыш ясаган фанатик галим яисә, ниһаять, озак эзләгән әйберен тапкан бәхетле кеше сыман, сөенече эченә сыймаган хуҗа хатын учына кысып тоткан аклы-каралы фотоларны Борһан алдына китереп салды. — Менә!!! — Тә-әк! — дип сузды Борһан, әлеге фотоларны кулында уйнатып. — Менә бу Тукайның Тазы, каһәр төшкере! Тазик, карале, бу синең сурәтең түгелме соң?! — Ул зуррак форматта ясалган бер фотоны Стасның борын төбенә китереп терәде. — Юк... абзый... — Ә син яхшылап кара, алдашма, бу бит син! — Әйе... мин... бу ми...нем фото... Туктагыз әле, ә мин аны сезгә кайчан бүләк иткән идем соң?! — дип шаяртты егет. — Карале, абзый, без синең белән алай-болай Әфганда бергә сугышмадыкмы?! Бер ротада... — Юк, Тазик. Без синең белән моңарчы беркайда да очрашмадык. Синең безгә фоторәсемеңне дә бүләк иткәнең булмады. Әйт дөресен, утырдыңмы?! — Кайда? — Төрмәдә. Алдашуның мәгънәсе юк иде. Кайвакыт дөресен сөйләп тә судан коры чыгарга була, диләр. Стас яшереп тормады. Ул аларга бәйнә-бәйнә ничек итеп төрмәгә эләккәнен (сөйләве буенча ике ящик аракы урлаган өчен!), кайда утырганын, ничек итеп ата төрмәчеләр аңардан мыскыл итүләрен сөйләде. Өйдәгеләр аны бүлдермәделәр, кызгандылар. Стас үзенең бик иртә ата-анасыз калуын, ятим үсүен, ачлытуклы яшәвен ихлас күңелдән тасвирлап сөйләгән чагында Сафураның хәтта күзләре дә яшьләнде... Стасның "әкиятен" тыңлаган арада Гөлчәчәк бер мәлгә югалып торды. Аның югалуын беркем дә сизмәде. Бераздан ул кабат пәйда булды. Камырҗан аны җәлт кенә кулыннан эләктереп алды да әти-әнисе каршына китереп бастырды. Аннан тантаналы төстә мөрәҗәгать итте: — Сез безгә хәер-фатихагызны бирсәгез иде! — Уйлашырга кирәк булыр, — диде Борһан, — өйләнү — сөйләнү генә түгел... Гаилә әгъзалары, киңәшләшергә дип, икенче бүлмәгә кереп киткәч, Стас, тозлап-борычлап, сөекле юлдашын сүкте: — Дашка! Ты чё, в натуре! Мин чак кына капкынга эләкмәдем! Этот дядя хуже Штирлица! — Не ссый! — Ну, ничек, булдымы?! — Ага! — Дашка учына бер алтын балдак, ике көмеш алка, бер көмеш беләзек кысып тоткан иде. Бу байлык күз ачып йомганчы Стас кесәсенә күчте. Аннан ул Дашаны китәргә ашыктыра башлады, ләкин тегенең (искитмәле!) һич кенә дә китәсе килми иде. — Мин монда калам! — Ну ты чё, в натуре! — Стас аны аңламады. — Обалдела, что ли?! — Калам! Мин аңа кияүгә чыгам! Нишлим мин ул салкын вокзалда? Там не уютно! Ә ул мине ярата. Ул шәп егет! Просто прелесть, я таких в жисть не встречала! — Ты чё, рехнулась?! Ты чё... хорошей жизни захотела?! — дип акырды аңа тугры юлдашы. — Киттек тизрәк, юкса тоталар хәзер с поличными... — Камырҗан... малай... — дип шыңшыды Дашка. Стас аны кулыннан каерып алды. Аны ишек ягына тартты, акырта-бакырта, өстерәп диярлек өйдән сөйрәп алып чыгып китте... Соңыннан ачыкланды барысы да... Борһаннарны талап чыкканнар... Камырҗан үз-үзен кая куярга да белмәде. Юк. Ул явызлык кылган мәкерле, хәйләкәр Стаска да, алдашып, үзен Гөлчәчәк дип таныткан, шуның белән егетнең эчкерсез, саф күңеленә төкергән Дашкага да ачу тотмады, иң элек үз-үзен битәрләде, үзен сүкте. "Кешеләргә тиз ышанасың, улым, бөтен эч серләреңне ачасың да саласың. Явыз бәндәләр синең беркатлы булуыңнан файдаланалар, шуңа күрә һәркемгә дә ышанма!" — дип акыл өйрәтте аңа анасы. "Әтием, әнием, ачуланмагыз, мин ялгыштым. Ул чынлап та Гөлчәчәккә, минем хыялымдагы кызга охшаган иде бит!" — дип акланды егет. Ә атасының җавабы, гадәттәгечә, каты һәм кырыс булды: "Син ул Гөлчәчәгеңне башыңнан, хыялыңнан чыгарып ат! Синең ул юләр хыялың тиздән безнең башыбызга җитәчәк, ахмак!" Ләкин камыр малайның "ахмаклыгы" әлеге экстраординар вакыйга белән генә тәмамланмый. Малайлыгы аркасында ул чак кына еллар буе төзелгән гаилә сараен чәлпәрәмә китереп атмый. Анысы болай була. Борһанның Клара атлы сөяркәсе булган икән. Менә шул хатын беркөнне өйдәге телефонга шылтырата. Телефонны Камырҗан ала. Хатын Борһанны сорый. Бернинди дә начарлык сизмәгән малай, әти өйдә юк, ул фәлән сәгатьтә эштән кайта, сез фәлән вакытта килегез, дип, әлеге хатынны өйгә кунакка чакыра. Киенгән-ясанган Клара ханым боларга килеп кергәч, куркудан йөрәге тоткан Борһанга чак кына инфаркт булмыйча кала. Гөнаһ шомлыгына каршы, аның сөекле "мәфтуха"сы нәкъ хуҗабикә өйдә чагында пәйда була. Хуҗа ишектән атылып кергән әрсез, затсыз хатынны (бу очракта, билгеле, ә читтә исә ул сөекле, назлы!) тиз генә борып чыгарырга итенсә дә, морадына ирешә алмый. Тегесе, үч иткән кебек, бер генә адым да артка чигенми. Камырҗанның җылы сүзләреннән канатланган, аннан инде еллар буена сузылган "аерылу вә кушылу" мәсьәләсен бер утыруда, бер очрашуда хәл итәргә әзер торган сөяркәнең авызында бер генә "көй" яңгырый: "Җитте! Аерыласың хатыныңнан!" "Юк, мин хатынымнан аерылмыйм!" — дип кырт кисә ир. "Телисеңме, мин сиңа бала табам, шәп бала табам!" — ди аңа хатын. "Минем балам бар бит инде, хатыным бала тапты!" — ди аңа каршы ир. "Чын бала түгел бит ул, пробиркада туган бала гына — андыйларның гомерләре озын булмый, дөньядан иртә китәләр алар", — дип көлә аңардан тегесе. Шул вакыт урамнан камыр малай кайтып керә. Атасы аңа ташлана. Имештер: "Нишләп син бу апайны өйгә чакырдың?" — "Әткәй, ачуланма, — дип тынычландыра бала атасын, — мин сиңа кечкенә генә бәйрәм ясарга уйлаган идем, аның белән бергә эшләгәнеңне дә, аны яратканыңны да ишетеп беләм!" Шундук тавыш-гауга китә, җәнҗал чыга. Тавышны ишетеп, икенче бүлмәдән Сафура да чыга. Ул көндәш хатынның кергәнен сизмәгән дә, телевизордан яраткан телесериалын карап утырган икән. Хуҗабикә башта бу чит хатынның кем булуын аңлашмыйча тора. Иренең әйтүенчә, имеш, бу Лара исемле хатын, ул күршеләргә кунакка килгән дә, монда саташып кына кергән. Сафура иренә ышана. Ләкин яшьтән үк ялганны сөймәгән камыр малай шундук дөресен сөйләп бирә. Ул аның каяндыр адашып кергән Лара түгеллеген, ә әтисенең күптәнге танышы, сөеклесе Клара ханым икәнлеген ачып сала. Шулай итеп, Борһанның коточкыч хыянәте ачыла. Ир хатыны алдында үзенең гаебен танырга мәҗбүр була. Клара фаш ителә. Аның да чигенер урыны калмый. Ул, үч итеп, Сафурадан көләргә тотына. Янәсе, "чын бала да таба алмыйсың, тапканың да пробиркадан..." Иренең хыянәтенә бик нык рәнҗегән, килмешәк хатынның затсыз кыланышыннан җен ачулары чыккан Сафура каты гына буран туздырып ала — яңа гына камыр җәйгән агач уклау белән Клараны изеп ата. Уклау шул көнне Борһанны да читләтеп узмый — аны да бик тиз эзләп таба. Ә беркөннәре... Беркөннәре аларның фатирында Борһанның элеккеге директоры Евграфов Евграф Евграфович пәйда булды. Кызыл чырайлы, кәкре борынлы, дәү корсаклы (милләте белән яһүд булырга охшый!) бу абзый Борһаннар яшәгән районнан депутат булырга йөри икән. Ул инде хәзер директор да түгел, күптән урыныннан очкан, ягъни очыртканнар. Бөтенләйгә тормыш арбасыннан төшеп калмас өчен, ул соңгы "салам"га ябышкан: нияте — депутат булу. Нәчәлник булганда ул Борһанның кайда торганын да белми иде, ул аны хәзер дә танымады. Шулай да сөенде, өйдәгеләрнең үзенә карата җылы мөнәсәбәтен күреп сөенде. — Кһы! — дип тамак кырды кандидат. Айлар буе аракыдан айнымаган урысның махмыр сасысы шулхәтле көчле иде ки, әгәр сулышын өрсә, теләсә кемне аяктан егарлык иде. Менә ул кесәсеннән өчкә бөкләнгән, каралган, таушалган кәгазь бите чыгарды. Бу — йортта яшәүчеләрнең гомуми исемлеге булып чыкты. — Тәк... Бурган... — дип мыгырданды ул. — Син минем исемлектә кай тирәдәрәк торасың икән... Тәк... Бурган... Тамга салырга кирәк... Мин аккурат эшләргә яратам... Евграф исемлекне тикшереп, кирәкле төшенә тамга салган арада, Сафура иренең колагына пышылдарга өлгерде: "Фатир сора!" — Сезнең депутат булачагыгызга, Евграф Евграфыч, минем бернинди дә шигем юк! — дип безелдәде хуҗа хөрмәтле кунак алдында. — Сез коеп куйган депутат! — Белям! — Евграф пальто кесәсеннән бер чирек шешә тартып чыгарды, "чөен" теше белән генә каерып ачып, аракы йотты. — Совет заманында тәртип иде, сайланып та торасы юк иде. Синең өчен алдан уйлап, язмышыңны алдан ук хәл итеп куялар иде. Каһәр төшкән "перестройка" дөньяның астын өскә китерде. Дәүләткә, партиягә (ул юк та юк инде!) ышаныч юк, хәзер фәкать үзеңә генә ышанырга кала. — Евграф, киң елмаеп, Борһанга текәлде. — Миңа синең ярдәмең кирәк! — Нинди? — Сез минем өчен тавыш бирәсездер бит инде? — Ул турыда сүз дә булырга мөмкин түгел! — Борһан үрә катты. Куркаклык, буйсынучанлык аның күңеленә шултиклем тирән үтеп кергән, ул инде аңардан гомер котылачак, аннан гомер чыга алачак түгел иде. — Бик әйбәт, бик әйбәт, — дип тезеп китте Евграф. — Бу "трущоб-хрущоб" урамында синнән башка мин әлегә бер генә таныш кешене дә очратмадым. Син, дружок, агитация ясап, очрашулар оештырып, халыкны минем якка авыштырырга тиеш буласың. Колагыңа искәртеп китәм: кичәгенәк минем монда конкурентым пәйда булды... то ли анархист... то ли монархист... — Мин нишләргә тиеш булам? — дип сорады хуҗа. — Син тамашачылар алдында тамаша-концертлар үткәрерсең. — Мин бит җырлый белмим. — Өйрәнерсең. Шулай бит, ханым?! — Ие, ие, — дип тәтелдәде Сафура, — җырлауның ояты юк аның. — Яле, җырлале! — дип әмер бирде аңа Евграф. — Сез нәрсә?! — дип чәрелдәде Борһан. — Җырла, картым, җырла! — дип үгетләде аны Сафурасы. — Син бит сәвит җырларын шәп башкара идең... җыр түгәрәгенә йөргәндә... Чигенер урын калмады кебек. Ә кая китәсең? Бу урыска депутат булырга кирәк, ә Сафурасы яхшы йортта яшәү уе белән яна... По долинам и по взгорьям Шла дивизия вперёд... Борһанның акырган-бакырган кәҗә тавышыннан Евграф, тотлыгып, кикереп куйды. Балкон ягында гөрләшкән пар күгәрченнәр кисәк кенә гөрләшүләреннән туктадылар. Үзешчән җырчының чыгышы кунакның күңеленә сары май булып ятты. Репертуарны әз генә үзгәртергә кирәклеген ассызыклап (күбрәк заманча әсәрләр башкарырга!), Евграф, Борһанны кочаклап алып, өч тапкыр битеннән суырып үпте. — Менә шулай, Бурганчик, син халык алдында җырлар җырларсың, ә мин чыгыш ясармын. Икәүләп тотынсак, без һичшиксез җиңеп чыгарбыз! Ә мин, дустым, сиңа бурычлы булып калмам! Проблемалар юктыр бит?! Борһан: "Юк!" — дип авызын гына ачкан иде, хатыны шап итеп аның кабыргасына китереп төртте: "Фатир сора!" Борһан, чиксез дулкынланып, инде ничә дистә еллар кысан фатирда яшәүләрен, яшәү шартларының шактый түбән дәрәҗәдә булуын сөйләде. Евграф, аларга дүрт бүлмәле киң фатир вәгъдә итеп (депутат була алган очракта гына, билгеле!), ым белән табын ягына ишарә ясады. Хуҗабикә, зурдан кубып (дүрт бүлмәле фатир вәгъдә иткәч, ничек инде булачак депутатның күңелен күрмисең ди!), табын әзерләде... — Евграф Евграфыч, безгә чынлап та дүрт бүлмәле фатир тиешлеме? — дип сорады Борһан Евграфычтан. Әле аның күңелендә һаман да шик корты боргалана, шул зәхмәт аңа тынычланырга ирек бирми иде. — Ә син рационализатор түгелме соң? — Борһан бу сораудан аптырап калды. Нигә шулай дип сорый ул? — Фән өлкәсендә уйлап тапкан яңа идеяләрең, кыскасы, фәнни ачышларың юкмы?! — Юктыр шул... — Бар, бар, оныттың дамыни?! — дип сүзгә кушылды хатын. — Күрше Шәяхмәтнең бәдрәф бачугы ватылгач, син аны бөтенләй яңача ясап куйган идең түгелме соң?! — Кая инде... Шуннан соң бөтенләй акмаска әйләнде бит ул... — Бик әйбәт, — дип кеткелдәде кунак. — Сәнгать кешеләренә, галимнәргә, рационализаторларга закон буенча өстәмә торак тиешле. Димәк, сез биш бүлмәле фатирга аккурат керәсез дә утырасыз... — О! Яшиселәр бар икән әле! — дип сөенештеләр хуҗалар. (Ике бәхетсез, ике җүләр!) Күз ачып йомганчы өстәлгә затлы коньяк, бәллүр рюмкалар менеп утырды. Борычлап-тозлап, суган салып кыздырылган бавыр итеннән хуш исләр бөркелә, берничә төрле яшел салат, каплаган кыяр, өчпочмак кебек кабымлыклар өстәлгә ямь биреп тора. Борһан хатынының уңганлыгына, осталыгына кабат инанды булса кирәк, ул Сафураны җиңелчә генә кочып, битеннән үпте. Евграф, хуҗаларның тост әйткәннәрен дә көтмичә, тулы рюмкаларны бер-бер артлы җибәрә торды. Соңыннан ул исерде... Ул арада, ялтырап, Камырҗан да кайтып керде. Евграф, борынын салат тәлинкәсенә төртеп, йокыга киткән иде инде. — Кая йөрдең? Нишләп бик иртә кайттың? — дип усал гына каршы алды аны атасы. — Шәяхмәт абыйларда... Җәфалап бетерде тәмам! — дип зарланды малай. — Миннән ниндидер төзүче ясамакчы була... Каскасын әйләндереп кигезә дә, слесарьдан токарь, токарьдан фрезерчы ясап, мине "марш-марш" йөрттерә... Ул мине ниндидер әсәренә кертергә йөри бугай... — Бугай, бугай, син үзең буг-гай! — дип үртәде аны атасы. — Кара аны, кунак алдында авызың да ачасы булма! — Ярый, ярый, дәшмәм, — дип ризалашты малай. — Ә кем соң ул? Артында чит тавыш ишеткән абзый әзрәк селкенгәндәй итте. Аннан башын күтәрде, гырылдап, ямьсез итеп үкерде. Таш күчергән эш батыры сыман, салмак кына Камырҗан ягына борылды, махмырдан кысылган, чекрәйгән күзләрен малайга төбәде. Ләкин каршысында беркемне дә шәйләмәде. Чөнки ул кеше күрерлек хәлдә түгел иде. Майланган, селәгәйләре аккан кабартма авызын җиң очлары белән сөртеп, кунак кисәк кенә урыныннан кузгалгандай итте, тормакчы булды, ләкин теләгенә ирешә алмады, агач урындыкны төбеннән җимереп (урындык аның гәүдә авырлыгына түзалмады!), идәнгә мәтәлде. Ир белән хатын, ду кубып, Евграфны күтәреп торгыздылар. — Эй, бачек! — дип үкерде Евграф, кулы белән йорт хуҗасын капшап. Аннан ул кулын өстәлгә таба сузды, өстәл аның өчен трибунага әверелгән иде. Кая килгәнен, кемдә утырганын да оныткан кандидат үзен Думада итеп хис итте, ул "депутат уены"н башлады. Кыскасы, ул инде шактый "ычкынган", аңарда "сүлпән агучы" шизофрения галәмәтләре ачык сизелә иде. — Беренче микрофон... Икенче микрофон... Сөйлә... Син Думада... Регламент... Биш минут... Җитте сиңа... Өченче микрофон... Бетте... Отключите!!! "Депутат" Евграф Евграфович Евграфов инде хәзер турыдан-туры рәислеккә дәгъва кыла иде. Парламент рәисенә. Власть басымы астында изелгән, югары даирәләр тарафыннан мәсхәрәләнгән, кешечә яшәү, үсү мөмкинлекләрен югалткан ата-ана һәм аларның дивана малайлары ошбу минутта гади халык ролен үтәргә мәҗбүрләр иде. Ләкин түземлекнең бер ахыры була, диләр бит, ул да, үлекле чуан кебек, кайчан да булса бер тишелеп ага. — Карагыз әле, бу теге абзый түгелме соң?! — диде куркуын җиңгән камыр малай. — Тс-с! Дәшмә! Харап итәсең! — дип кисәтте аны атасы. — Безнең Жилкада аны белмәгән кеше юк, — дип дәвам итте малай. — Бу бит өйдән өйгә йөреп, эчеп, исереп, кешеләргә яхшы тормыш вәгъдә итүче, алдакчы абзый... Мандатсыз депутат... Ялганчы... — Отключите... өч... енче... — дип мыгырданды Евграф. Аны аңламадылар. Ул бармагы белән өчле санын күрсәтте. — Мин сөйләргә, мин аны фаш итәргә тиеш! — дип чәчрәде Камырҗан. — Дәшмә, ул безгә фатир вәгъдә итте! — диде Борһан, улының җиңеннән тартып. — Ә сез шуңа ышанасызмы?! Бу бит фуфло! Бик тә әшәке абый! Аның кушаматы да бар... Гыйфрит... Әткәй! Әнкәй! Үзегезне шушы алдакчы аферист каршында түбәнсетеп тормасагыз иде. Бу абзый — заманында кызлар көчләп, казна акчасына типтереп яшәгән бер бозык адәм. Ә... бәлкем... ул минем җанкисәгем... Гөлчәчәкне дә... Борһанның чырае качты. Тавышы, калтыранып, эчтән, күкрәк турысыннан чыкты. — Бетте... исенә төште... харап булдык... —...харап иткәндер. Шуңа да мин Гөлчәчәкне әлегә хәтле таба да алмыймдыр. Ә, бәлкем, ул сезнең кулдадыр, ә?! Табыгыз, кайтарыгыз минем Гөлчәчәкне! — Камырҗан, йодрыкларын төйнәп, Евграфка килеп ябышты... Евграфыч, ягъни Гыйфрит, җен кебек таза адәм булып чыкты. Яхшы ашаудан симергән симез үгез сыман, абзый яшь-җилкенчәкне иңеннән кар каккан кебек сыпырып кына төшерде. Егет кабат сикерде. Гыйфрит көченә ия булган кунак абзый аны тибеп кенә очырды. Ләкин егет бирешмәде. Кабат һөҗүмгә күчте. — Улым, нишлисең?! Кирәкми, кирәкми! — дип ялварды анасы. — Сез — Гыйфрит! Ә мин — Камыр батыр! Мин көрәшер өчен, кыерсытылганнарны, мыскыл ителгәннәрне яклар өчен туган. Бирегез Гөлчәчәкне! Кайтарыгыз аны! Көрәш бер генә минут та тынмады. Камырҗан, җилләнеп, Гыйфрит өстенә куна торды, тегесе аны йөгереп килгән мәлгә бертуктаусыз очыра торды. Каты эләкте егеткә. Тик бар хикмәт шунда, аның теше дә коелмады, сөяге дә сынмады, күз төбе дә янып чыкмады. Гыйфритнең дәү, очлы йодрыгы суккан саен Камырҗанның йомшак тәненә батып керде. Әйтерсең лә аның сөяксез тәне чат камырдан, майдан гына тора иде. Әйтерсең лә Гыйфрит эченә салам тутырылган капчыкка сугып күнегүләр ясый. Капчык, ягъни малай, бертуктаусыз һавага оча, шуңа күрә сугу көче дә бик нык сизелми иде... Бернинди дә авырту, сызлану сизмәгән камыр малай очып-очып Гыйфрит өстенә сикерде. Берөзлексез һөҗүм итү үзенекен итте. Хәлиткеч соңгы раундка җитеп, көндәшенә сугарга бер мыскал көче дә калмаган хәлсез боксчы сыман, Гыйфрит тә нокаут хәленә җитте. Аның хәле бетте. Аның махмырдан, аракы парыннан хәлсезләнгән, күкрәк читлегеннән атылып чыгардай булып типкән дистрофик йөрәге туктар хәлгә җитте, аяк- куллары тыңламады... Абзыйның тыны кысылды... — Уберите... его... с... микрофона... иначе... уйду... в отставку... Тик Камыр батырны туктатырлык көч бармыни соң бу дөньяда! Өйдә җил-давыл, мәхшәр купты: Нагасакига атом бомбасы ташладылармыни — колак пәрдәсен ертырдай коточкыч аваз яңгырады, диварлар калтыранды, тәрәзәләр зеңләде, йорт җиһазлары урыннарыннан кубып, тузан өермәсе туздырып Гыйфрит өстенә очты. Баш очында күтәрелгән үткен балтага каршы торалмаган, аяусыз үлемгә дучар ителгән бер мескен корбан сыман, ул, иелеп калып, кулы белән йөзен каплады. Давыл көче җимергеч иде. Ул лап итеп идәнгә ауды. — Әй, бачек, коткар... — дип ыңгырашты Евграф, Борһаннан ярдәм сорап. Борһан селкенмәде дә. Улының әкияти көченә, гайрәтенә таң калган ата кеше селкенергә дә, хәтта эндәшергә дә теләмәде. Гыйфритнең өстенә менеп кунаклаган камыр малай, шытырдатып, аның ике кулыннан каерып алды, тезе белән муен артына басты. — Кая минем Гөлчәчәк? Әйт, кая?! — Пацан... кичер... Мин бернинди дә Гөлчәчәкне белмим... Беләсем дә килми... — Юк! Беләсең син аны! — Камыр малай тез очы белән каты итеп Гыйфритнең кабыргасына төртте, тегенең күз аллары караңгыланып китте. — Хәер... берәү бар иде, — диде тәмам бетәчәген аңлаган Евграф, — тик ул миндә озак тормады... ул... кулдан-кулга күчте... — Сез... сез аны мәсхәрә иттегез! Сез саф кыздан көлдегез! Сезне хөкем итәргә кирәк! Сезне... — Ах, менә хәзер Камыр батыр Гыйфритнең башын борып атар яисә күзен чокып чыгарыр! Өйдәгеләр шуны көттеләр... ә юк... алар ялгыштылар. Бала, шытырдатып, Гыйфритнең колагын борырга тотынды. Сулын түгел, билгеле, уңын. Икеле алган, ата-анасын тыңламаган балаларны гына шундый җәзага тарталар лабаса! "Бетерә!" — дип уйлап алды коты очкан Борһан. "Чукынып китсен фатиры, дөрес эшлисең, яхшы итәсең, улым!" — дип сөенде горур ана. Гыйфритнең маймылныкына охшаган колагын камыр малай әле бер, әле икенче якка тартты. — Бүтән алай итмә, яме! — Озак борудан кып-кызыл булган колак ак төскә, үлем төсенә керде. Гыйфрит көтте, үлемен көтте, ул хәтта акыруыннан да туктады. Камыр малай һичшиксез аның колагын да каерып алып аткан булыр иде, тик шул вакыт аның үзенә дә әллә нәрсә генә булып алды... Агарынды, чайкалды... Әйтерсең лә приступ китереп бәрде... Калтыранган куллары белән ул чәчсез башына ябышты. — Минем Гөлчәчәгем... бердәнберем... хыялым... дуэльгә... — Баланың өянәге көчәйде. Борһан аны урынга яткырды. Гыйфрит тизрәк котылу ягын — чыгып китү ягын карады. Шуышты... үрмәләп, ишек тоткасына килеп ябышты. Ишекне маңгае белән төртеп ачты. Мүкәләп, баскыч ягына титаклады. — Улым, ни булды сиңа? Әй Аллам, үлеп кенә китмәсә ярый инде! — дип өзгәләнде улының софадан салынып төшкән җансыз кулын күкрәгенә кыскан Сафура. — Үлсә дә сүз юк, тәмам туйдырды! — диде атасы. — Улым, әйт бер сүз, исәнме син?! — Авыру малаеңа артык дулкынланырга ярамаган, — дип нәтиҗә ясарга ашыкты Борһан. — Башына сөт йөгергән. Врачлар әйткән иде бит... Баш-башлары тузган, ике аягына ике төрле башмак кигән Шәяхмәтнең кергәнен өйдәгеләр сизми дә калдылар. Аның шулай, ауга чыккан җанвардай, сак кына, йомшак кына атлап, кинәт кенә кешегә килеп керү гадәте дә бар иде. — Миңа әле генә дүртаякланып бер адәми зат килеп керде... Ниндидер дикобраз! — дип сөйләнде ул, ниһаять, үзен шәйләп алган хуҗаларга. — Билгеле ки, ошбу герой трилогиямнең эчтәлегенә бигүк туры килеп тә бетми, шулай да ярап торыр... Баядан бирле әле миндә ниндидер ханым да ята: не то Лара, не то Клара. Бертуктаусыз сөйләп тора, сөйләгән сүзе гел уклау тирәсендә... Миннән соң икәү этләшеп калдылар... Беләсезме, башыма бер идея килде: бу ике индивидуумны бергә кушып, гибрид ясап, тулы бер төзүче образы иҗат итсәң иде. Финалда ул һичшиксез Алтын Йолдыз ордены белән бүләкләнергә тиеш... — Ул бик озак сөйләде. Классикның сөйләгәннәрен тыңлап та, язып бетерерлек тә түгел иде. Өйдәгеләрнең дә башларында башка уйлар бөтерелә, алар икенче нәрсә белән мәшгуль иделәр. — Улыгыз кая соң әле? — дип сорады ул алардан. — Мин аны эзләп кердем, ул миннән качып чыкты... — Улыбыз авыру, чирләп ята әле, — дип төксе генә җавап кайтарды Борһан. — Симулянт! — дип кычкырды классик. — Мин бит аңа повестка алып кердем. Балагызга армиягә китәргә вакыт, бу зур вакыйга минем романымда тасвирланып ята... — Анасы, улыңа военкоматтан повестка килгән! — диде Борһан. — И Ходаем... Ничекләр генә китәр инде шул армиягә... Сырхау бит ул! — дип сыкранды ана. Армия сүзен ишетеп алган бала кисәк кенә урыныннан сикереп торды. Солдатларча төз басып, җавап бирде: — Мин... ни... огонь... Товарищ старшина, груди ордена... Пах-пах... — Минемчә, аны җибәрергә кирәк! — диде Борһан, улының сарышкак идеясен тагын да куәтләргә теләп. — Ике генә ел булса котылып торыр идек шуңардан! — Атасы, ни сөйлисең син, акылыңа кил! — дип каршы төште Сафура. — Син улыңны кая олактырмакчы буласың?! Тирә-якта сугыш... террор... Чечня... Юк, аны ничек тә армиядән алып калырга кирәк! — Шәяхмәт, син акыл иясе, аңлат әле безгә?! — диде тәмам миндәгән Борһан. — Ә?! — Ничек кенә булса да баланы армиядән калдырасы иде, берәр җаен табасы иде... — Аның җайлары бар инде, — дигән булды Шәяхмәт. — Менә минем туганнан туган абыем килгәч үк, армиягә бармас өчен, бер кулын чабып өзде... — Әстәгы... Исән калдымы соң?! — дип сорады Сафура. — Кулы әле дә исән... Спиртланган килеш өч литрлы банкада тора. Үзе генә күптән гүр иясе булды... — Әстәгы... Камыр батыр, үрә катып, Шәяхмәткә честь бирде: — Мин бүген илем алдында торган бурычымны үтәргә әзермен. Китәргә рөхсәт итегез, иптәш старшина! — Ил?! Нинди ил? Юк ул ил! Бар иде, хәзер юк ул! — диде Шәяхмәт, әсәрләнеп. — Син, дускай, тыныч кына өеңдә, атаң-анаң янында гына ят инде, яме... — Утыртсалар?! — дип әйтеп куйды Борһан. Аның бу сүзендә тирән мәгънә, ачы киная ята иде. — Утыртсалар, — дип кабатлады классик. — Бер җае бар инде аның. Малайны өйләндерергә кирәк, өйләнгәч алмаслар, бәлкем... —Тс-с! — диде ир, абзыйны бүлеп. — Бу турыда авыз да ачасы булма... — Әтием, әнием! — диде шулчак бик нык дулкынланган камыр малай. — Әйтегез, миңа өйләнергәме, әллә армиягә китәргәме? Сез ничек әйтсәгез, мин шулай ниятләрмен... — Өйләндерергә, — диде хатын. — Юк. Китәргә! — диде ир. — Китәргә дә, өйләнергә дә була, — диде агай. Шундук сүз уйнату, сүз көрәштерү китте: — Әгәр өйләнсә? — диде хатын. — Әгәр дә китсә? — диде ир. — Ә?! — Белгәнегезчә, бусы Шәяхмәт инде. — Армиягә китсә ни булыр? — дип сорады ир. — Ике юл булыр: йә сугыш башланыр, йә башланмас, — диде агай. — Ә башланса? — диде хатын. — Сугыш башланса да ике юл: йә ул үләр, йә үлмәс, — диде Шәяхмәт. — Үлсә? — диде ир. — Үлсә, тагын ике юл, — дип дәвам итте агай, — йә аны таш астына, йә каен астына салып күмәрләр... — Әстәгы... Сүз дә бетте кебек. Алар, аңгыра сарыклар кебек, бер-берсенә карашып, кабат тын калдылар. Төнге "герой"лар өчен тормыш тансыклыгы күптән югалган, бер төн эчендә алар бер-берсен инде күралмас хәлгә җиткәннәр иде. — Балагызның гомере әллә ни озын булмас, — дип искәртте язучы агай. — Ник дисәгез, аның бу тормышта урыны юк. Чишмәдәй саф йөрәкле, туры сүзле бу асыл татар баласы явызлык вә наданлык эченә чумган фани дөньяга чит зат булды... — Шәяхмәт, бармак очы белән генә ишарәләп, Борһанны үз янына чакырып китерде, пышылдап кына аңа иң мөһим һәм иң кирәкле сүзләрне әйтте: — Сиңа сер итеп кенә әйтәм, юньле бала түгел бу, аңардан котылырга кирәк. Мөмкин кадәр тизрәк... Ярар, мин чыгыйм әле, вакыт тар... тәмамланмаган романым ята... — Нәрсә ди ул?! Борһан, аңламаганга сабышып, иңнәрен җыерды. Алар төн буе йокламадылар. Бертуктаусыз саташкан, ыңгырышкан, вакыт-вакыт аңына килеп дөнья даулашкан, Гөлчәчәген чакырган камыр малай керфек кагарга да ирек бирмәде. Берөзлексез телефон шылтырады. Борһан телефонны алдыртмады. Тавышы башка капкач, ул аны бөтенләй үк өзеп куйды. Янәсе, телефоннан Гыйфрит, ягъни Евграф Евграфович, яки аның яраннары шылтырата. Максатлары: Камырҗанны юк итү. Бомба куеп фатирны шартлату яисә ут төртеп яндыру. Малайны гына юк итсәләр бер хәл, андый ачы язмыш ир белән хатынны да көтә. Мафия шаһитларны вә шаһидәләрне калдырмый. — Мафия килеп башны борып атканчы, безгә бу баладан котылырга кирәк! — дип бертуктаусыз тәтелдәде Борһан. — Шәяхмәт дөрес әйтә... — Бердәнберем... җанкисәгем... — дип елады хатын. — Тугыз ай карыныңда күтәреп йөргән балаң түгел лә... — Яратам бит мин аны — күз нурымны! Ул миңа үз балам күк якын. Бәлкем... качырып кала алырбыз... ә?! — Булмый! Гыйфрит аны теләсә кайсы җирдән табачак. Бер урында гына утыра торган адәм түгел ул... Болай итик... Бу бала кәстрүлдән килеп чыкты, инде хәзер без аны шунда тыгып та куйыйк. — Ә?! — Кабатлап әйтәм: кире шунда тыгыйк! — Мин моңа баралмыйм... Булдыралмыйм... — Булдыра алмасаң, югалып тор! Үзем хәл итәрмен! — Башка юл юкмыни соң?! — Юк. Мин бер гәҗиттә бик шәп мәкалә укыдым. Анда болай диелгән иде: "Безнең илдә (монда мәктәп тә, гаилә дә күз алдында тотыла!) бөтен яктан да үсеш алган шәхесне тәрбияләү мөмкин түгел. Һәм аның кирәге дә юк. Тәрбияләгән очракта да, ул әлеге чуалчык җәмгыятьтә үз урынын табалмаячак. Юкка чыгачак. Андый мисаллар адым саен... Идеальлеккә омтылу — хата..." — Борһан, ни сөйлисең син, мин сине аңламыйм... — Әйе, син һәм мин аңларлык кына түгел шул ул. Моңа Аллаһының гына көче җитәдер, бәлкем... Кая тыгарга инде аны? Кечкенәсенә сыймас инде ул. Үсте... Каян зур кәстрүл табарга соң?! — Каян белим... — Ә! Искә төште! Без аны бал мичкәсенә тыгарбыз. Балконда тора ул... Алып керим әле... Камыр малайдан котылдылар: аны бал мичкәсенә тыгып куйдылар. Бу хәлдән соң озак та үтмәде авылдан Сафураның анасы Сәрбиҗиһан әби килеп төште. Әйтергә кирәк, бик озак килде әби — ул килгәнче малай егет булып үсте һәм гүр иясе булырга да өлгерде. Ел үсәсен көн үскәч шулайрак килеп чыга шул инде... "Гыйфрит-мыйфритләргә ышанып, балабызның башына җиттең!" — дип тиргәде ирен хатыны. "Берни дә булмады — балабыз янә камырга әверелде!" — дип аңлатты аңа ире. "Безнең бу кыек яман гамәлләребез камыр кебек бер өскә ташып чыгачак әле!" — дип куркытты аны хатыны. "Анысы өчен курыкмыйм, тик менә әниеңә ни дип җавап бирербез?!" — дип борчылды гаилә башлыгы. Юкка гына борчылмаган икән, әби белән сөйләшү җиңел генә узмады. — Шатлыгыгыз бик зур икән, кызым, йә, кая, күрсәтегез инде кечкенәгезне! — Ике кулына икешәр төргәк күчтәнәч күтәреп килеп кергән киң күңелле карчыкның исәнләшкәч үк беренче сүзе шул булды. Ул, бик соңга калып, төнгә каршы килеп төште. — Кемне, әнкәй?! — дип сорады Борһан, берни дә аңламаган булып. — Ба-ла-ны! — диде карчык. — Әй шатландык, әй шатландык бала туганны ишеткәч... Тик вакытында гына килеп өлгерә алмадык. Бәби туена, дим инде... Гаеп бездә... Тик карчыкның сөенече озакка бармады. Ата-анадан җүнле җавап юк: авызларына су капкан сыман, бер сүз дә дәшмиләр. — Нәрсә, авырый мәллә бала?! — Төргәкләр идәнгә мәтәлделәр. — Әни! — Сафура, мышык-мышык килеп, еларга тотынды. — Сабыр, үзем аңлатам! — диде Борһан, хатынын анасы яныннан куып. — Бар, әнкәй юлдан килгән, арыгандыр, син урын җәя тор! — Нәрсә булды соң, әйтегез инде?! — дип сорады куркуга калган карчык. — Исәндер бит?! — Әнкәй, беләсеңме нәрсә, — диде ир, елак хатынын икенче якка озаткач. — Тыныч кына гомер итеп яткан кешеләр кайчан да булса бер акылсызлык ясап куялар. Кешенең күңеле, җаны бар, ә күңел ул һәрчак нидер таләп итә... — Әй Аллам! Бигрәк буталчык сөйлисең, әйт, кияү, ни булды, әйт дөресен! — Дөресен?! — Ие... ие... — Дөресе мондый: безнең беркайчан да балабыз булмады. — Ничек... булмады... — Без шаярттык кына... — Шулай шаяртырга ярый димени инде, бала белән! — диде әлегә берни дә аңламаган карчык. — Мәзәкмени инде бу?! — Әйе, мәзәк. Беренче апрель мәзәге. Без бит телеграмманы да беренче апрель көнне суккан идек. Сәрбиҗиһан кул гына селтәде. Киявенең тулыксыз, мәгънәсез мәзәген тыңлар өчен авылдан сөйрәлеп килеп тә тормаган булыр иде дә бит... — Мәзәгең мәзәккә охшамаган... Атагыз шикләнгән иде шул, мин киткәндә дә шикләнеп калган ие... Йә, ярар... Аллага тапшырдык... Менә, кияү, ал, бу акчаларны атагыз җибәрде... Сәрбиҗиһан, дүрткә бөкләнгән кулъяулыгын чишеп, Борһанның учына бер күч акча салды. Йөзлекләр, хәтта меңлекләр дә бар иде анда. Борһан акчаны алырга кыенсынды, аны кире әбигә сузды. — Ничек алыйм инде... бала да булмагач... — Ал, кияү, ал, акчага урын табыла ул... — Ярар, Сафурага бирермен... Син, әнкәй, безне дә аңла инде... Мине дә... Гомер буе бала көттек бит... — Аңлыйм, кияү, аңлыйм. Рәхмәт инде сиңа, бала тапмый дип, кызымны ташламадың... рәхмәт... — Синең рәхмәтеңә мин лаеклы түгел, әнкәй, түгел... — Ул моңсу гына балкон ишеге каршында торган бал мичкәсенә карап куйды. Шул реликвия тиздән кодрәтле, изге нәрсәгә әйләнергә тора иде инде. — И балалар, балалар, оныгымны күрермен, бер сөеп багармын дип ашкынып, сөенеп килгән идем! — дип көрсенде Сәрбиҗиһан карчык. — Насыйп булмады... Тынлык иңде. Илаһи... космик тынлык... Йолдызлар, җемелдәшеп, бер-берсенә күзләр кысыша, эндәшәләр сыман... Эндәшү — гади колак мембраналары ишетмәгән, хәтта көчле радарлар тоталмаган авазлар аша барлана... Шул авазлар үзләре үк тынлык хасил итәләр... Бу төннәр кемгәдер яшәү, ә кемгәдер үлем алып килә. Кемнәрдер яшәүнең мәгънәсен эзли, ә кемнәрдер яшәүдән туеп, куркып, якты дөнья белән хушлашырга ашыга... Космик тынлыкны чит-ят музыка тавышлары (кемдер урам буйлап бар көченә магнитофонын акыртып бара!) басып китә... Тик иксез-чиксез галәм өчен бу тавыш та җәйге аланда сәйран кылган бөҗәк безелдәве белән бер... Тынлык кабат үз патшалыгын ныгыта... Чү! Әнә... Балкон каршында торган бал мичкәсенең агач капкачы күтәрелде. Чак кына, тычкан баласы узарлык кына. Секунд эчендә тышкы формасын, тән гәүдәләнешен югалткан, дөньядагы бер генә адәми затка да охшамаган бер озынча шәүлә пәйда булды. Бу без белгән камыр малай шәүләсе, аның рухы. Ул — йолдыз, тик һәр йолдызның үз юлы, үз авазы бар... Ул... дәште... эндәште... Калын тембрлы тавыш кайтаваз булып берничә мәртәбә яңгырады, берничә тапкыр кабатланды. — Гөл-чә-чәк! Бәгърем! Син кая? Мин чакырам сине... ә син юк... Әйтерсең лә... мин Сак, ә син Сок... — Сак... Сок... — Бусы — нечкә хатын-кыз тавышы. Җавап урынынадыр, бәлкем... Космоста бер генә сигнал да җавапсыз кала алмый, күрәсең... — Әйтерсең лә төнге урманда ике сагыш йөри, ике ут... Тәрәзәгә көчле ут яктысы китереп бәрде, миллионлаган вак очкыннар сибелде... Түшенә йолдызлар кадалган күктә метеорит сыман бер объект сызгырып үтте... — Гөлчәчәк, син кайда? — Күктә... — Нишләп җиргә төшмисең? Нишләп мине бәхетле итмисең? — Ул гөнаһка баткан җиргә мин беркайчан да аяк басмам, кешеләр мине рәнҗеттеләр... аңламадылар... — Мин... мин аңлармын сине, Гөлчәчәк! Төш... мин сине көтәм... Бүлмәдә ак күлмәкле хатын-кыз сурәте пәйда булды. Бу камыр малайның хыялы — җиде күк катыннан җиргә иңгән Гөлчәчәк, Гөлчәчәкнең рухы иде. — Гөлчәчәк! Бу бит син, Гөлчәчәк! Очты, талпынды фәрештә... Тик якты нур сыман, бер мизгелгә яктырып, балкып алды да эреп юкка чыкты... — Гөлчәчәк... мин сине эзләргә чыгам... Йолдызым... бәхетем минем... — Мин синең хыялың гына, Камырҗан, ә хыялны җирдән эзләмиләр, күктән эзлиләр... Әлеге сүзләрне исбатлагандай, аны моңга, көйгә салып, гитара аккордлары яңгырады. Әкрен генә, салмак кына... — Гөлчәчәк, тыңла җырымны... Әйтерсең лә мин Сак, ә син Сок, әйтерсең лә төнге урманда ике сагыш йөри, ике ут... Шулчак бүлмәдә ыгы-зыгы китте. Җыр өзелде. Шәүләләр болгандылар. Ах! Кемнәр генә, нинди генә гыйшри затлар юк монда! Шулар арасында намуслы Рәсәй гражданының кесәсен актарган, шуны талаган Тазны, ягъни Стасны, федераль трасса юлында басып, машиналарга тавыш биргән, тән сатып көн күргән Дашаны, ике бот арасына микрофон кыстырып, балалар сыман "ат-ат" уйнап йөргән Евграфны, каратэ алымнары кулланып, уклау очыртып сикергән Клараны, култык астына папкасын кыстырып, сыбызгысын сызгыртырга маташкан участковыйны да шәйләргә мөмкин иде. Әнә шул кара көчләр арасында калган камыр малай аларга бәрелеп-бәрелеп китә, ул шуннан чыгар юл табалмый иде. Бал мичкәсен каядыр сөйрәп алып киттеләр, балкон ишеге, бүтән ачылмаслык булып, шапылдап ябылды. Тавышлар тынды. Гитара кыллары чыңлап алды... берсе өзелде... иңрәп зеңләде... — Бетте... төште... үлде рухым... Ялтыравыклы түгәрәк тимер будильник сәгате (күрәсең, совет заманыннан ук калган!), әллә нинди җен тавышлары чыгарып, дөбердәп шалтырарга тотынды. Аның шалтыравын берьюлы меңләгән чиркәү чаңы яңгыравына тиңләргә булыр иде. Шунысы гаҗәп: ата-бабадан мирас булып калган бу иске сәгатьнең инде бер егерме еллар шалтыраганы да, йөреп караганы да булмады. Вакыт иртәнге җиделәр иде. Бу вакытта Борһан эшкә җыена. Ул бер зур оешмада кизү тора иде. — Нәрсә бу?! — Борһан сикереп үк торды. Йөзен курку катыш гаҗәпләнү хисе чорнап алган. Рәхәтләнеп сузылып, киерелеп йокысыннан күтәрелгән Сафура берни дә дәшмәде — борынын сузып иснәнде генә. Хатын-кыз хискә генә түгел, искә дә бик сизгер бит ул. Тиз генә торып, аш ягына авышты. Шул яктан шакылдаган, ах-вах килгән, нидер япкан-ачкан тавышлар ишетелде... — Йә, ни бар анда?! — Бәлеш куеп калдырган идем, онытылган, каһәр! — диде аш ягыннан атылып чыккан Сафура. Хатынның битләре, куллары кара корымга буялган, үзе бертуктаусыз калтырана. — Курыктым шултиклем — чак кына янгын чыгармадык бит! — Син бәлеш янудан, ут чыгудан куркасың, ә мин, беләсеңме, нидән куркам?! — Нидән? — Куркам дип... алай артык курыкмыйм да инде... прусты гарьләнәм... Безнең гомер буена җыйган байлыгыбыз әнә теге... урам этләренә калачак... — Алла диген! — Ә безнең мәчебез кая китеп олакты соң әле?! Аларның куе җирән йонлы, кырыс холыклы ата мәчеләре бар иде. Аның тиктомалдан гына каядыр олагып югала торган гадәте дә бар иде. Сафура шул яраткан мәчесен "пес-пес" дип юмалап чакырып караса да, мәчедән җавап ишетелмәде. Хуҗабикә, тырышып, карават, өстәл асларын, хәтта ки гардероб эчләрен дә актарып чыкты, ләкин уңай нәтиҗәгә ирешә алмады. Мәчедән җилләр искән иде! — Күршеләргә кермәгәндер ич?! — дип хафаланды Сафура. Яратмаган азыгын авызына да алмаган, искергән әйберне дә капмаган, кара уылдык, яхшы сорт колбасалар белән генә тукланган нәзберек ата мәче, язга чыккач, сарык тиресеннән тегелгән җылы башмакларны, йомшак кәҗә шәлләрне бөгәрләргә, ботарларга тотына. Ул шулай ана мәче сорый иде... Этаж мәйданчыгында ниндидер мәче тавышы килүгә үк Сафура ишеккә йөгерде. Ишекне ачса — каршысында әлеге дә баягы шул Шәяхмәт басып тора! — Хәерле иртә! — дип сәлам бирде язучы агай. — Ә... күрше... син икәнсең әле! Кер әйдә... Безнең мәче күзгә чалынмадымы анда?! — Ә?! — Безнең ата мәчебез күренмәдеме анда, дим! — Юк! — Ул Сафурага ияреп керде. — Хәлләрегез ничек суң?! Мендәреннән башын да күтәрә алмаган Борһанның төсе качкан, чырае киткән... — Картаела бугай, — дип зарланды ул. — Көн-төн саташып йөрим, төннәрен саташып чыгам. Коточкыч кешеләр, әллә нинди адәми затлар күрәм... — Җанны әрнетә! — дип кушылды аңа Сафура. — Төне буе җылап чыгам... — Нидән бу, ә?! — диде Борһан. — Андый гына саташулар була инде ул. Тормыш ул үзе бер саташу. Беләсең килсә, мин хәзер роман язудан туктадым. Кулымда — Коръән Кәрим. Роман язып торасы да юк. Анда барысы да әйтелгән. Саташулар турында да... барысы турында да... Безгә Аллаһыбызның рәхмәтен, гафу мәгъфирәтен сорап, алдашу, саташудан тыелып, тугры иман юлына басып, гомеребезне Коръәни Кәримгә багышларга вакыт җиткән... — Ай, шулкадәр озак сөйләдең, — дип бүлде аны хуҗа, — һич аңларлык түгел... — Ә! — диде Шәяхмәт, исенә төшереп. — Онытып та торам. Сезнең пучты тартмасында бер макулатура кисәге табып алдым. Валяться итеп ята... Сезгә түгелдер бит?! — Язучы буй-буйлы пижама кесәсеннән сары кәгазь кисәге чыгарды һәм аны хуҗага сузды. — Яле! — Борһан борынына күзлек кундырды. — Укып карыйк... Нәрсә бу... "Мин сине беркайчан да онытмам. Син минем хыялым... бәхетем. Син — егетләрнең асылы... Кая син, батыр егет? Нигә эндәшмисең? Гөлчәчәк". — Гөлчәчәк! — дип шаккатты Сафура. — Юк, бу безгә түгел! — диде Борһан. — Бездә егетләр яшәми. Бу, гомумән, унөченче фатирга адресланган. — Унөченче?! — диде Сафура. — Теге таланган фатирмы? — Әйе, әйе, аларга бу! — диде ир. — Ә?! — Безгә түгел бу, унөченче фатирга! — Борһан кәгазьне кире Шәяхмәткә тоттырды. — Ярар, — диде язучы, — ярар, кертим үзләренә. Бик тә мөһим телеграммага охшап тора бу... Ярый, хушыгыз... — Без синең белән тагын ялгызлар, — диде ир, язучы артыннан ишек ябылгач. — Ялгызы туа кеше, ялгызы үлә... — Борчылма, картым, барысы да әйбәт булыр! — Сафура ире каршына утырды, йомшак, назлы куллары белән иренең маңгаеннан иркәләде. Ирен бала урынына күрә иде ул. Ул бит аны сөя иде: ул якын аңа — гомер иткән ире бит... — Беләсеңме, карчык, — диде хатынының назыннан эрегән ир, — теге... саташулар күз алдыннан югала сыман... — Шәяхмәт әйткән иде бит: ничек килсә, шулай китәр, дип... Хәтерлисеңме? — Хәтерләмим, — диде уйга калган Борһан, — хәтерләмим бер дә... ХӘЛӘФЧИК (сатирик бәян) — Хәләфчик, нишләп син бер дә үсмисең, буең кечкенә, ә?! — Безнең нәсел шундый, абый, без кырыктан соң гына үсәбез. Хәләфнең бер сәер гадәте бар. Ул барчасына да (үзеннән кечегә дә, олыга да) "абый!" яисә "апай!" дип эндәшә. "Исәнме, абый, сине күрер көннәр дә бар икән, сине күрүемә мин бик шатмын!", йә инде "Нихәл, апай, тормышлар ничек соң, матур гына яшәп ятасыңмы!" кебегрәк кайнар сәламнәрне бик еш ишетергә туры килә аңардан. Ул, хәтта авылына кайткач, әтисе белән дә: "Исәнме, абый, тормышлар ничек, ал да гөлме?!" — дип исәнләшкән диләр. Хәер, атасы да җавапсыз калмаган: "Исәнме, энекәш, исән-сау гына кайтып җиттеңме?!" — дип каршы алган ди улын... Карыш буйлы, арык чырайлы, туп сымак бер ноктадан икенче ноктага очып йөргән, саладан — калага, каладан салага сәяхәт кылган, данлыклы хәбәрче, мең алдар Хәләфне дуслары да үз итеп кенә "Халявщик!" (безнеңчә "Хәләфчик!") дип атап йөртәләр. Әйдәгез, без дә аны шулай дип атыйк... Хәләфчик эшкә соңга калудан курка. Ул көн күргән "Ялкынлы ил" гәҗитендә тәртип мәсьәләсе бик катгый куелган: эш сәгате иртәнге тугыздан башлана, кичке алтыда тәмамлана. Айлар буе төрле иҗади командировкаларда югалып йөргән хәбәрчеләрне өзелеп, зарыгып көтеп торалар анда. Вакытында эшкә килүнең тагын бер мөһим сәбәбе бар: иртәнге тугызда — "летучка!". Татарча "очырткыч!" була торгандыр инде. Ул бик кыска була. Кыска булса да — берәгәйле! (Күпме "акыллы башлар"ны "очыртып" юкка чыгардылар инде анда!) ... Җыелыш башланырга әле бер ун-унбиш минут вакыт бар. Башына очлы кепкасын каплаган, култык астына кара күн папкасын кыстырган Хәләфчик иптәш редакция ишеген тибеп кенә ачты. Каршысында гына урын алган хезмәттәш дусты Павлушинга: "Исәнме, абый!" — дип сәлам бирде дә каядыр китеп юкка да чыкты. Ул китүгә, аны ике-өч кеше сорап керде, биш-алтысы телефоннан сорап интектерде. Бүлмәдәш дусты өчен һәрчак җавап тоткан, аның инде шәхси секретарена әйләнеп барган беркатлы Павлушин: "Каян белим — папкасы монда, үзе юк!" — диюдән башка нәрсә уйлап табалмады. Нәкъ теге җырдагыча инде: "Хаты гына килә генә, килә генә, китә генә, килә генә, китә генә, үзе юк..." Аның кая йөргәнен шайтан белсен инде! Ә инде аны сорап интектерүчеләр кемнәр була дип сорасагыз, җавап бер генә булыр: алар Хәләфчикнең корбаннары. "Корбан" дигәч тә, сез теге дини бәйрәмдә чала торган сарык яисә мөгезле эре терлек дип уйлый күрмәгез тагын. Алла сакласын! Түгел, билгеле. Алар кайчандыр шушы Алдар тарафыннан алданган һәм хәзер дә уңышлы алданучы безнең гади ватандашларыбыз. Аңа чын күңелдән ышанган кешеләр алар. Кайсын акларга, кайсын якларга, кайсысына эш табарга, кайсысын тиз арада фатирлы итәргә, кайсысына ир табарга, кайсын өйләндерергә антлар эчеп, вәгъдәләр биреп, шуларның берсен генә дә тормышка ашырмаган, шуларны башкарыр өчен кыл да кыймылдатмаган Хәләфчик корбаннары гына алар. Бер алданган кабат алданмый, диләр. Тот капчыгың! Йөз алданып, тагын йөз дә беренче мәртәбә алданырга атлыгып торган сәер адәмнәр бар дөньяда. Хикмәт бит бу, җәмәгать! Ә моның сере нидә дип сорасагыз, җавабы сез уйлаганнан да гадирәк булыр. Чөнки Хәләфчик сорап килүчегә беркайчан да "Булмый!" дими, "Була!" ди. Әгәр булдыралмаса: "Әлегә мәсьәлә ачыкланып бетмәгән, борчылмагыз, ачыкларбыз, мин фәлән кешегә чылтыратырмын, иртәгә кереп чыгарсыз минем янга, вапрус хәл ителгән булыр!" — дип, тегене өметләндереп җибәрә. Тегесе исә сөенә-сөенә өенә кайтып китә. Ул Хәләфчикне хәтта дусларына да, туганнарына да мактап сөйли. Иртәгесен, билгеләнгән сәгатьтә, әлеге бәндә яңадан Хәләфчикнең эш урынында. Ләкин аны анда ни көткәнен, кем көткәнен сез барыгыз да бик яхшы беләсез инде. Һаман да шул: йә Павлушин, йә күн папка. Әнә ул күн папка Хәләфнең өстәлендә ята. Папкасы бар, үзе генә юк. Ә бит аны сораучыларның саны минут саен, сәгать саен арта, арифметик прогрессия рәвешендә үсә. Нишлисең, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр күп шул безнең илдә, гаять күп. Җылы һәм җайлы кабинетларда, калын-калын ишекләр артында яшеренеп утырган бюрократларның аларны кешечә кабул итәргә, моңзарларын тыңлап, нинди дә булса чара күрергә вакытлары юк. Үз кайгылары кайгы аларның. Кесәләре калынайсын да, яллары озынайсын. Читен, бик тә читен алар янына бәреп керергә. Киртә аша киртә, читлек аша читлек. Ә менә Хәләфчик юл уңаенда гына, күз уңында. Ишеген тип тә кер! Ул бит һәркемне үз итеп, якын итеп каршы ала, дикъкать белән тыңлый белә. Хәл-әхвәлең сораша, хатлар языша... Дөньяга өмете сүнгән мескенкәйдә яшәү дәрте уяна, аның яшисе килә башлый. Шуңа күрә буш вәгъдәләргә ышанасы килә аның. Тик... ни аяныч! Икенче тапкыр килгәндә Хәләф кенә юк! Һаман шул бер пластинка, бер үк җыр: "хаты килә, үзе юк...". Чукындырасыңмыни инде аны! Юк инде, юк... Апрель айлары булса кирәк. Бүгенге җыелышка министр чакырганнар. Кунак итеп. Нияте изге — "Ялкынлы ил" гәҗите хәбәрчеләрен авылдагы язгы кыр эшләренең барышы, терлекчелек тармагының үсеше белән таныштырып үтәргә тели икән. Элеккеге "Кызыл почмак"ларны хәтерләткән "очырткыч" бүлмәсе каршында халык шактый күп җыйналган. Барысы да, министрның кергәнен көтеп, бер почмакка өелешкән. Министр кадәр министр килсен әле! Хәер... ул бүген бар, иртәгә юк. Ә менә Хәләфчик — мәңгелек. Бер дә министрдан ким түгел. Гәҗитчеләр чын күңелдән яраталар аны. Сөйкемле сөяге бар, күрәсең. Булмыйча... Ике айга якын хезмәт хакы алалмаган, ипи белән суда гына утырган хезмәттәшләренә бик тә арзан бәягә бер биш мең данә тавык күкәе алып килеп саткач, абруе бик нык күтәрелде аның. Күкәйләре дә нинди диген әле син аның! Тавык чебиенә борынларга торганнары! Хәер, әле моны беркем дә белми. Әлегә барсы да бик канәгать. Кычкырып сәлам бирәләр, зурлап күрешәләр. Тагын ниләр "ышырттырыр" икән инде дип, колакларын аның ягына тырпайталар. Хәләфчиккә шул гына кирәк тә: — Кичә телевизордан хоккей караган идем, чак кына исән калдым — капкага дип суккан шәйбе маңгайга килеп чәпәлде! Мәзәк шактый күңелле яңгырады. Кайсы көлде, кайсы шуңа ышанып та куйды. Бары тик тиешле урында тиешле сүзен әйтергә яраткан бер өлкән абзый гына, егетнең кечкенә буена ишарә ясап: — Дөрес сүләмисең, энекәш, син шуны исеңдә тот, шәйбегә шәйбе беркайчан да эләкми ул... — диде. Җыелыш, гадәттәгечә, күңелсез үтте. Подаука башлы, калын кашлы министр ирешелгән уңышлар турында озын вә озак итеп сөйләде. Ялыктырып бетерде. Тәмле йокыларын качырып эшкә ашыгып килгән журналистлар кунакны күндәм генә тыңлап утырдылар. Бер Хәләф кенә түзмәде, кулын югары күтәреп, ораторны бүлде: — Министр әфәнде, сезгә сорау бирергә мөмкинме? — Мөмкин... — Без менә бик каты борчылдык әле... — ? — Мәндәләй районының "Путь Ильича" совхозында бик күпләп яшь таналар үлгән дип ишеттек. Аларның хәлләре ничек икән? Шул турыда безгә берничә сүз белән генә әйтеп китә алмассыз микән? Министр, кинәт кенә бугазына сөяк килеп тыгылган кеше сыман, төртелеп калды. Агарды, бүртенде. Бүлмәнең түр өлешендә урын алган баш мөхәррир Әхлирайтис (татар булса да нигәдер латыш тәхәллүсен алган!), чыраен сытып, сорау бирүчегә усал күзләре белән карап куйды. Чыннан да, сорау урынсыз иде. Министрга шундый сорау бирәләр димени инде? Йокымсырап утырган хезмәткәрләр, акаешып, министрга текәлделәр. Теге озак кына телгә килә алмыйча интекте. Телгә килгәч, дежур фразалар белән: — "Путь Ильича" совхозындагы таналарның хәлләре бик әйбәт, аларның баш санын арттыру өчен бүгенге көндә бик зур чаралар күрелә, — дип җавап бирде дә шундук саубуллашырга да тотынды... Министрны исән-имин, хәвеф-хәтәрсез генә озатып җибәргәч, сүзне Павлушинга бирделәр. Традиция буенча ул әле яңа гына табадан төшкән гәҗит номерына бәяләмә бирергә тиеш иде. Бу көннәрдә күкәй сатып, күлмәк-ыштанлыкка гына булса да акча ясап йөргән, шул сәбәпле гәҗит өчен бер генә җөмлә дә иҗат италмаган Хәләфчик, җыелышка керер алдыннан, сөекле дустының кулына узган елгы апрель санын тоттырырга өлгергән иде. Кызык өчен түгел, билгеле. Ул санда аның криминал темага язылган гаҗәеп үткен бер мәкаләсе басылган иде. Узган ел аны мактап туялмадылар. Бу юлы да рецензент аңа мактау сүзләрен яудыра башлады. Билгеле, беркем дә берни сизмәде. Хәләф тантана итте. Ми күзәнәкләрен кабат йокы сөреме баскан хезмәткәрләр сүзнең ни турында барганын да аңламадылар. Бу йокыдан аларны Әхлирайтис уятты. — Нинди криминал? — дип чинап куйды ул. — Бүгенге санда бу темага бер генә язма да басылмады. Хәбәрче Хәләф Мәйдановның җинаять темасын ачмаганына инде нәкъ бер ел була, ул хәзер үзенә кирәкле түрәләрне генә мактап яза, анысын да үзе язмый, язып бирәләр! Павлушин өнсез калды. Аның өчен "ЧП" иде бу. Кылыч сыман очлаеп торган дәү борыны тагын да озыная, сузыла төште... — Бу хакта авторга билгеледер бит?! — диде мөхәррир, Хәләфне бастырып. — Җә, ни диярсең?! — Узган елгы гәҗиткә бәяләмә бирүче рецензент өчен мин җавап бирмим, — диде Хәләф. Ул үзен артык тыныч тотты. — Үзеннән сорагыз! Оятыннан кая кереп качарга да белмәгән Павлушин, калтыранып, гәҗитен кат-кат әйләндереп карап чыкты. Гәҗит чынлап та узган елныкы булып чыкты. Тавыш-гауга купты. Уен-көлеш китте. Җыелышны яптылар. Хәләфне "келәм"гә чакырдылар. Ә Хәләф керергә ашыкмады. Ул башта бәдрәфкә чапты. Чебен тизәгеннән яшелләнеп-саргаеп беткән тонык бәдрәф көзгесеннән үзенең төссез чыраена карыйкарый озак кына уйланды. Министр алдында артык кыланганы һәм шулай ук бүлмәдәшен алдаганы өчен генә чакырмаганнарын яхшы аңлый иде ул. Сәбәбе тирәндәрәк ята. Яшь чагында ата коммунист булган Әхлирайтис аны узган атнада өмәгә чыкмаган өчен тетмәсен тетәргә уйлый, күрәсең. Нишлисең бит, өнәми Хәләфчик өмәләрне, гомумән, бушка эшләүне өнәми ул. Хәер, өмәгә чыгуын чыкты. Тик, көрәген Павлушинга тоттырып, тиз генә тайды ул аннан. Һәр өмә саен үзе өчен дә, "теге егет" өчен дә бил бөккән Павлушин түзмәгән, дустын саткан! Юраганы юш килгән икән. Кабинетта, Әхлирайтистан башка, җаваплы сәркатип Ватаргали Чанышев та бар иде. Көн тәртибендәге мәсьәлә: хәбәрче Хәләф Мәйдановның өмәгә чыкмавы. Шунысы гаҗәп, өмәгә бер Хәләфчик кенә түгел, шушы кабинетта утыручылар үзләре дә чыкмаган иде. — Кайда булдың? Нишләп өмәгә чыкмадың? — дигән сорау белән каршы алды аны баш мөхәррир. Чырае җитди һәм кырыс иде аның. — Сез кайда, мин шунда, — дип җавап бирде аңа Хәләф. Түрәләргә мондый җавап ошамады. Мөхәррир бәйдә торган эт сыман ырылдап алды. Ялкауларны җене сөймәгән Чанышев, егеткә янап, баш кадәр дәү йодрыгы белән өстәлгә китереп сукты... — Мин өмәләрне бик тә яратам, — дип дәвам итте "ялкау егет", — минем хәтта өмәгә багышлап чыгарган бер шәп җырым да бар, аны Сәхәби бик оста башкара... Әмма мин В.И.Ленин туган көндә өмәгә чыгалмаем! Чөнки мин коммунист түгел, коммунист булсам, бәлкем, чыккан да булыр идем... — Өмә — изге төшенчә, — дип әйтеп куйды Әхлирайтис. Мисал итеп ул өстәл тартмасында аунап, тузанланып яткан юлбашчы рәсемен күренекле урынга чыгарып куйды. — Әгәр дә мине өмә көнне кабминга чакырмаган булсалар, мин рәхәтләнеп өмәдә катнашкан булыр идем! — Бөтен коллектив җиң сызганып хезмәт иткәндә, каядыр качып яту намуссызлыкның бер төре ул, — дип сүзгә кушылды Чанышев. — Әгәр дә узган айда грыжама операция ясамаган булсалар, мин һичшиксез коллектив белән бергә булыр идем. Баш очында кара болытлар куерганын бик тиз шәйләп алды Хәләф. Шулай да аптырап калмады, бу юлы да судан коры чыкты. Җан газаплары газапламады аны. Җавабы төгәл һәм үтемле яңгырады: — Әгәр дә врачлар май аенда ике бүсеремә операция ясарга тормасалар, мин дә сезнең белән рәхәтләнеп өмәгә чыккан булыр идем. Хәләфчик кабат тантана итте. Кайгыдан Әхлинең ияге салынып төште. Йодрыгын кысып тоткан Чанышев яман гына тешен шыгырдатып алды. Ләкин көрәш моның белән генә тәмамланмады. Мәкернең тагын да көчлерәген әзерләп куйган икән аңа мөхәррир. Астыртын гына елмаеп, өстәл эченнән бер хат кисәге тартып чыгарды. — Менә моны күрәсеңме?! — диде ул, Хәләфнең баш очында селкеп. — Хат бу! Бу хатта синең хакта язганнар! Сине фаш итеп!!! — Бул-мас!!! Хәләф ярсып алды. Инде шуңар ук барып җитәрләр дип һич кенә дә уйламаган иде ул. Бусы инде яңа афәт, һәм шуңардан котылыр өчен аңа бөтенләй икенче төрле халәткә күчәргә туры киләчәк. — Кем язган? — Пенсионер бабай... Кормаштан. Укыйммы? — Укыгыз! — Кхы! — дип тамак кырып куйды Әхли. — "Вынужден Вам писать..." — Ә?! — Ягъни язмыйча булдыра алмыйм... "Гәҗит хәбәрчесе Хәләф Мәйдановның куркыныч җинаятьчеләр турында язган үткен мәкаләләрен карчыгым Гайния белән елый-елый укып барабыз..." — Рәхмәт инде аларга, минем иҗатымны шулай олылаганга! — "Тик!" — дип бүлдерде аны мөхәррир. — "Карчыгым Гайния белән без шуны аңлый алмыйбыз, ничек инде ул шундый куркыныч җинаятьчеләрне фаш итәргә җөрьәт иткән хәбәрчегез үзе үк җинаятьче була ала?! Ник дисәгез, минем бердәнбер радиомны урлап алып китте бит ул! Хөрмәтле редакция, сездән үтенеп сорыйбыз, әйтегез әле шул егеткә, алган әйберен кире кайтарып бирсен! Радиосыз бик тә кыен! Дөнья хәлләрен тыңларга да гаҗиз булып утырабыз бит хәзер карчыгым Гайния белән... Ихтирам белән сугыш һәм хезмәт ветераны, гәҗитегезнең даими укучысы Галимхан Юлдашев..." Җә, менә моны ничек аңларга инде? — Дөрес нәрсә түгел бу! — дигән булды Хәләф, хатның алдын да, артын да әйләндергәләп. — Минем алиби бар, али... би... би... — Нинди биби?! — дип акырды аңа сәркатип. — Күкәй сатып, ярты халыкны эштән яздырып бетердең, инде ниндидер бибиләр белән мәтәштермәкче буласыңмы? — Биби димим бит, алиби дим, али-би! — Миңа барыбер — ни биби, ни алиби! — Тукта, сөйләсен! — дип бүлдерде аны Әхли, сәркатипнең наданлыгына исе китеп. — Тыңлап карыйк, ни дип җавап бирер бу юлы! — Беренчедән, — дип тезеп китте Хәләфчик, — мин радионы урламадым, төзәттерергә алып киттем... — Төзәттеңме соң? Ялганламыйча гына әйт әле? — дип сорады мөхәррир. — Иске иде ул, төзәтерлек түгел. Шуңа күрә дә мин абзыйга яңасын алып җибәрдем. Тагын да әйбәтен, көчлерәген — "ФМ" дулкыны тота торганын! — Ярар, шулай да булсын ди... Алай булгач нишләп соң ул синең өстән шикаять язган? — дип, егетнең борын төбендә хат селекте мөхәррир. — Аңлатам, — диде Хәләф, — мин ул радионы ике көн элек кенә абзыйга бер авылдашы аркылы җибәргән идем, ә бу хат, күрәсең, инде бик күптәннән язылган. Кызык өчен генә булса да, шул хатның чыккан вакытын карагыз әле! — Карыйк, карыйк, — диде мөхәррир, конвертны Чанышевка тоттырып. — Нишләп сез миңа ышанмыйсыз, ә?! — дип чәрелдәде Хәләфчик. — Мин — чын хәбәрче. Минем ялкынлы йөрәгем, әһле каләмем бар! Ләкин аңа кабат ышанмадылар. Ялганлаганы көн кебек ачык иде. Кинодагы "ЭСЭС" шымчысын хәтерләткән Чанышев конвертны бик нык җентекләп, тикшереп карап чыкты. Хәтта бер чатын тешләп, иснәп тә карады. Егетнең бәхетенә каршы, мөһер эченә сугылган саннарны танырлык та, аңларлык та түгел иде. * * * Ай-яй! Бигрәкләр дә авыр көн булды бу Хәләфчик өчен, ай авыр! Бер дә юкка шелтә алды бит! Җитмәсә, тикшереп кайт, дип, бер авыл гыйбадының хатын да тоттырып чыгардылар. Урыссуда тора диме! Инде менә хәзер шул хат эзеннән, әллә кая җәһәннәм тишегенә, "Камчатка"га тиклем сәяхәт кылырга туры киләчәк. Бүлмәдә Павлушин гына иде. Ул аны гадәттәгечә: — Кайда йөрисең син? — дигән сорау белән каршылады. — Ни булган? — Сине тагын эзләп килделәр... — Кемнәр? — Теге... бал хуҗасы! Каян әле ул? Карамалыданмы?! — Ә! Кәрим абзыймы? Балын саткан идем мин аның, коллективны баллы иткән идем. Кадеремне генә белмәделәр менә... — Итүен иткәнсең дә, бал акчасын бирмәгәнсең. — Бирдем бит инде... — Бирсәң, монда килеп, олы башын кече итеп, сине эзләп йөрмәс иде. Атна саен поезд белән килә икән. Табып кына булмый, ди. Бирсен, бирмәсә чарасын күрермен, ди. — Бирдем бит инде! Шулкадәр үк намуссыз кеше дип уйлый микәнни мине?! — Белмим инде... — Кая китте соң әле ул? — Базарларны әйләнеп чыгам, авылга кайтышлый кереп чыгармын, дип китеп барды... — Базарда йөргәч, акчасы бар, димәк! — Беркая да китмәсен, көтсен, диде. — Ничәдә килә? — Кичке бишләрдә. — Яхшы, мин монда булырмын. — Белмим, булырсың микән? — Булам. Миңа кирәк ул. Аның белән хәл итәсе бер мәсьәлә бар иде... — Бик нык үпкәли ул сиңа... — Рәхмәт әйтсен инде, балын саткан өчен. Чынында исә, бал саткан акчаны ул үзе өчен тотып бетергән иде. Бал сатканга инде ярты ел вакыт узды, тик һаман да хуҗасына акчасын кайтарып биралганы юк әле. Нәкъ шул вакыт бүлмәгә Хәләфнең икенче бер корбаны — Камәр Күмәчев килеп керде. Ул кайчандыр гәҗиттә хәбәрче булып эшләп киткән иде. Калада нәшер ителгән барлык гәҗит-журнал редакцияләрен бер кат әйләнеп чыкканнан соң, язу-сызу һөнәренә кул селтәп, алыпсатар кәсебен үзләштергән иде ул. Хыялы — базарда сәүдә "точка"сы ачып җибәрү. Ләкин бу өлкәдә дә ныклы элемтәләрең, ярдәмләшер дусларың булмаса, әллә ни майтарып булмый икән. Шуңар күрә дә ул элеккеге дустыннан ярдәм сорап килгән иде. Ә Хәләфчик "булмый!" дими, "була!" гына ди. Инде менә ай буе ул аңа "точка" ача. Яшәрлек рәте калмаган, ачлы-туклы гомер иткән Күмәчев (ике баласы һәм бер хатыны да бар!) түзмәде — соңгы һөҗүмгә күчте. Һәркөнне Хәләфнең эш урынына килеп, аны аптырата башлады. "Точка" ачар өчен, хакимият башлыгыннан хат алып, шул хатны базар хуҗасына тапшырырга кирәк. Хәләфнең хакимияттә эшләүче Чеботарев исемле бер бик якын дусты бар икән. Милләте белән чуаш. Сәүдә эшләре буенча кураторлык итә. Хәләф шул чуаш белән бик тиз генә элемтәгә керде. Чеботарев белән шактый озак кына дөнья хәлләре турында сөйләшеп алганнан соң, ул аңа гозерен җиткерде. Теге, күрәсең, уңай җавап биргән. "Тиздән хат минем өстәлемдә ятар!" — диде Хәләфчик, Күмәчевне өметләндереп. Күмәчев аңа кабат ышанды. Тик хат кына күренмәде. Аптырагач, ул Хәләфнең чуаш дустын эзләп, хакимияткә барды. Барса, шаклар катты! Чеботарев атлы адәмнең анда гомердә дә эшләмәгәнлеге ачыкланды. Хәер, каян килеп булсын ди инде ул! Өзек телефоннан сөйләшеп утыргач! Алданганына бик нык гарьләнгән Күмәчев, аны буардай булып, ыжгырып килеп керде. Ләкин бөек Алдар аны бик тиз тынычландырды. Алыпсатар эзләгән рәсми хатны ул минут эчендә өстәл өстенә чыгарып салды. — Ничек?! — дип шаклар катты Күмәчев. — Ә Чеботарев?! — Ни булган Чеботаревка? — Мин анда булдым, андый кеше юк анда! — Ничек юк?! — дип иңнәрен сикертте Хәләф. — Әле бүген генә сөйләшеп алдык аның белән. — Өзек телефоннанмы? — Шаштың мәллә? Дуслар белән ничек итеп өзек телефоннан сөйләшергә мөмкин? — Юк андый кеше. — Ничек булмасын! Минем бик якын дус бит ул, мари милләтеннән. — Әле чуаш дигән идең бит?! — Миңа инде, чуаш ни дә, мари ни! — Юк бит ул! — Ниемә ул? Хат булгач... Мөһере сугылган, кулы куелган. Сиңа тагын ни кирәк? — Чынлап та! — диде Күмәчев, хатны кулына алгач. — Ничек шулай тиз ясаттың соң, ай буе йөреттең бит? — Мин хәл италмаган мәсьәлә юк ул, абый. — Башлык та кул куйганмы? — Ие. — Чеботарев тамы? — Ну, шту син! Ул инде беренче чиратта... Яхшылап кара, хат кулыңда бит! Хәләфчик түзмәде — елмаеп, көлеп җибәрде. Аңа кушылып, бүлмәдә утырган Павлушин да көлде. Бераздан өчәүләп көлештеләр. Көлеп туйгач, Күмәчев хатны кабат карап чыкты. Шикләнер урын юк: хат та, хаттагы имзалар да "фирменный" иде. Күмәчев Хәләфчиккә мактау сүзләре яудыра башлады. Ә мактаганны кем яратмый! — Башлык янына ничек керә алдың соң? Чират зур булгандыр инде, име? — Шту син! Мавзолей чиратыннан ким түгел. Ну, син беләсең инде минем өчен чират юклыгын. Бардым да кердем. Әллә нинди зур кешеләр, әллә нинди министрлар утырып калды кабул итү бүлмәсендә... — Кабул итте инде... каршы алды... — Алмыенча. Алды. Соңыннан чәйләр эчеп, озак кына гәпләшеп утырдык. Шампанскийга кадәр керттермәкче иде, керттермәдем... — Нишләп? — Вакыт тар иде... Күмәчев, Хәләф дустына башка әйтер сүз тапмагач, хатны эләктереп, базарга "точка" ачарга йөгерде... — Син чынлап та хатны башлык аша ясаттыңмы?! — дип сорады Павлушин, Күмәчев чыгып югалгач. — Мин барсын да башлык аша ясатам! — дип серле генә елмаеп куйды Хәләф. Күмәчевнең гомердә дә "точка" ачалмаячагына иманы камил иде аның. Чөнки хат — "фәлшивий". Андый хат бланклары белән аның бөтен өстәл асты тулган. Башлыкның кулын күчереп куярга гына әллә ни зур осталык кирәк түгел иде. Бу көнне аны язмыш маҗаралы әсәрләр авторы, шагыйрь һәм прозаик Газиз Аппак белән дә очраштырды. Хәләф кебек кыска буйлы, ак чырайлы, кашын карага, чәчен сарыга буярга яраткан бу чибәр абзый авылдан йорт алу теләге белән янып йөри иде. Каладан ерак булмасын да, асфальт юл кергән булсын. Бик күп инстанцияләрне таптап, бик күп игъланнарны актарып, кешедән кешегә, авылдан авылга йөреп тә бер җүнле йорт сатып алалмагач, ул да, башкалар кебек, Хәләфкә мөрәҗәгать иткән иде. Хәләф чибәр абзыйның үтенечен аяк астына салып таптамады. Вәгъдәсендә торды. Бик тиз тапты. Казан янында гына, бәясе дә арзан. Әсәрләр авторы Газиз абзый әлеге йортны барып карамыйча гына сатып алды. Бу хәл кыш көне булган иде. Инде хәзер яз: карлар эри, гөрләвекләр ташып ага, күңелләр җилкенсенеп ала! Аппак та, шул тирәдән дача-йорт алучылар белән бер үк автобуска төялеп, йортны карарга дип китте. Барса!!! — Хәләфчик, син миңа нәрсә саттың соң? — дип өзгәләнде ул. Аппакның чырае чын-чынлап ап-акка әйләнгән иде. — Нәрсә! Йорт саттым! — диде Хәләф. — Синең өчен өч көн, өч төн чаптым, ник бер рәхмәт сүзе ишетим! — Дустым! — дип акырды абзый, тагы да катырак өзгәләнеп. — Син миңа нәрсә сатканыңны беләсеңме соң?! — Нәрсә? — Ничек таптың син аны? Син бит миңа газиз нигеземне, туган йортымны саткансың! — Ә! — Свалыч син! — Булмас! — Булган шул! — Ничек? Сөйләле! — дип шырык-шырык көләргә тотынды егет. — Кереп утырдык, малай, автобуска, — дип тезеп китте Газиз Аппак. — Кузгалдык. Матур гына Казаннан чыгып барабыз... — Тәк-тәк... — Карыйм, автобус безнең якка, безнең районга табан борылды. Күрәм: автобус безнең райүзәк аша үтеп китте. Йөрәккә шом керде. Берүк, мәйтәм, безнең колхоз аша гына үтә күрмәсен. Догалар укып шуны теләп барам. Оят бит! Күрше авылдан йорт сатып алсаң, туганнарың, танышларың ни әйтер?! Хәер, күрше авылны узып киттек. Тик... безнең авылга килеп кердек. Туктый гына күрмәсен инде дим! Иелеп, башымны яшереп барам. Оят бит! Юк инде! Автобус, каһәр суккан кебек, һич кенә дә авыл урамыннан чыгып китәргә уйламый. Бара да бара бит безнең урамнан. Тәрәзәдән таныш йортлар, таныш йөзләр чагылып кала. Йөрәгем урыннан чыга дип торам! Китә халык авылдан... Безнең урамнан гына да бишалты йорт сатылган булып чыкты. Җитмәсә, һәрбер сатып алучының исем-фамилиясен кычкырып әйтеп баралар! Инде бер генә теләгем, бер генә догам калды: үз нигезем генә эләкмәсә ярар иде! Шуны теләп кенә бетергән идем, малай... — Җә, җә?! — Автобус безнең йорт каршына килеп туктамасынмы! Йортны мин сатып алганмын икән, исемфамилиямне әйтеп кычкырдылар. Җир тишегенә кереп китәрдәй булдым! Валлаһи! Туган йортымны, туган нигеземне сатып алганмын бит! Чыкмадым, качып калдым! Бер нәрсәгә бик сөендем, әле дә ярый әти-әниләр исән түгел, алар күзенә ничек күренгән булыр идем икән, белмим... Хәләфчик үзенең махинациясенә үзе дә шаккатты. — Ничек алай булды соң? — Туган йортта беркем дә яшәми бит хәзер. Мин аны кеше аркылы саттырырга дип куйган идем, ә син аны миңа саткансың. Сиңа ышанып, хәтта адресын да сорамаганмын... — Миңа үпкәләр хәлең юк, абый, син сорадың, мин саттым. — Шулай икән шул, — дип килеште Аппак, — туган йортыңны сатма икән шул. Хәзер нишләргә инде? — Мәчеткә барып, сәдака бирсәң генә инде! — Бирермен, бирермен, анысы гына калмас, — диде Аппак, кесә төбендәге тиеннәрен учлап. — Тик хәзер ул йортны сатып, акчасын кире кайтарасы иде бит инде! — Әле генә, туган нигезеңне сатарга ярамый, дип әйттең түгелме соң? — Әйтүен әйттем дә... Нишлим инде мин ул нигез белән?! Кайтырга ерак, нигезе черегән. Кире сатып бир инде син миңа аны, зинһар... берәрсенә... — Сатарбыз, абый, борчылма, бәлкем, мин үзем үк сатып алырмын әле аны синнән. Җәй көннәрендә кызлар белән кайткалап, ял итеп килергә ярар шунда! Мунчасы бармы? — Бар, бар, мунчасы әйбәт, идәне имән тактадан... Нигезе кызыл кирпечтән... Син ул якның матурлыгын күрсәң... И-и, бер галәмәт! Аласыңмы? — Алам дидем бит инде! — Күпмегә? — Күпме сорыйсың — шуңа! — Кайчан аласың? — Хет бүген! — Дөрес хәлме бу? — Дөрес, абый... * * * Хәлләр аяныч, җәмәгать! Шаярган, көлгән булабыз, ә чын хакыйкатьтән, чынбарлыктан качабыз. Ә башка бәла төшсә? Нишлибез? Әллә кая чабабыз, әллә кемнәрне аякка бастырабыз! Әллә кайларга барып бетәбез! Инде шуларның да файдасы тимәгәч, гәҗит-журнал бусагаларын таптыйбыз. Журналисттан да кадерлерәк, аңардан да якынрак дус табылмый андый чакта. Бар булган эч сереңне, йөрәгеңдә кайнаган хисләреңне аңа ачып саласың. Без бит муллага барып күңелне бушатырга өйрәнмәгән. Дәһриләр без... Әнә шулай итеп күпләрнең, бик күпләрнең тормыш юллары гәҗит хәбәрчеләренә килеп төртелә... Газиз туган җире, туган нигезе белән очрашудан күңеле нечкәреп калган маҗаралы әсәрләр авторы чыгып китүгә, бер минут та узмады, бүлмәгә юан гәүдәле, мөлаем йөзле бер авыл апае керде. Бик тапкыр сүзле булып чыкты бу түти. Хәләф янына бик тә четерекле мәсьәлә белән килгән. Авылда аның Миңсылу атлы кызы яши икән. Менә шул кызый, тәртипсезлеге белән бөтен тирә-якта дан тоткан, күпләрнең күңелен кыбырсыткан бер "псих" белән интим багланышларга кергән. Һәм шуның нәтиҗәсендә матур гына итеп корсагы да түгәрәкләнгән. Ләкин әлеге матавык "псих" төрмәгә утыргач кына (кемнедер кыйнаганмы шунда!) билгеле булган. Кызы өчен борчылып, ут йотып йөргән ана шул "псих"ны күрергә дип төрмәгә килгән икән. Ләкин аны анда кертмәгәннәр. Апай күп уйлап тормаган, редакциягә йөгергән. Ә анда кем һәркемгә ярдәм итәргә атлыгып тора? Әйе, дөрес фаразладыгыз... Бар кешенең кайгысын уртаклашып, барысына да ярдәм кулы сузып бетереп булмый да торгандыр бу дөньяда. Аның өчен кеше гомере дә җитмәскә мөмкин. Ә менә Хәләфтә андый көч бар, мөгаен, җүнле илдә туса, президент кәнәфиенә үк үрелгән булыр иде ул. Хәер, әле башы яшь, шулай да мондый вәгъдәчел ярдәмчеллеге белән бүгеннән депутат итеп куярлык. Шәймиев ничек күрмидер үзен... ул барысын да булдыра, барысына да өлгерә. — Тыңлыйм сезне, апай, сөйләгез, нинди фикерләр, уй-теләкләр белән килдегез? — дип каршы алды ул апайны. — Теләгем бер генә, — диде еларга җитешкән хатын, — төрмәгә барып, шул ерткычны күрәсе иде! — Нигә ул сезгә? Нишлисез аның белән? — Кызымны харап итте! Бандит ул! — Җәзасын алган түгелме соң инде?! — Әйе. Биш ел биргәннәр. Кеше кыйнаган өчен. Ә кызымны хурлаган өчен бернинди дә җәза юк! — Кызыгыз судка бирсә, аңа срок өстәргә мөмкиннәр, билгеле. Шуннан ни файда?! Күрешү минутлары гына озая, шул гына! — Күрешү юк! — дип кычкырды ана (ягъни тиздән әби буласы хатын). — Кызымны аның белән гомердә дә күрештерәчәк түгелмен! Дөнья чыраен күрмим! — Ә кызыгыз! Ул нинди фикердә тора? — Аның үз фикере юк. Ул минем фикер белән яши. — Яратамы соң ул аны? — Кемне? — Бандитны? — Ярата шул. Шуңа аптыраган. Кайсы җирен ярата торгандыр инде шуның?! Төскә-биткә болай ярый инде, тик менә холкы... холкы бик тә яман! — Аңлашылды. Инде хәзер нишләргә уйлыйсыз? — Шуңардан үч аласым килә. — Ничек итеп? — Төрмәгә барып, шуның битенә төкерәсем килә! Күрештер әле мине шуның белән. Синең төрмәдә танышларың бар дип тә ишеттем... — Аллам сакласын! — Төкерим әле шуның йөзенә бер, төкерим! Апай төкерекләрен чәчә-чәчә бик каты кычкырынырга тотынгач, Хәләфчик, читкәрәк кагылып, йөзен яшерде. Бу хатыннан әле тиз генә котылып булмаганын аңлап алган иде инде ул. — Төкерерсез, апай, төкерерсез, очраштырырмын мин сезне, очраштырырмын! — Кайчан? — Хет бүген! — Барыйммы? — Барыгыз, апай, туп-туры төрмәгә барыгыз, читкә кагыла күрмәгез, мин чылтыратып әйтеп куярмын, сезне һәйбәтләп каршы алырлар... — Кем? — Төрмә сакчысы. — Әстәгы! — Курыкмагыз, ул мине яхшы белә! Хәләфтән диярсез... Аңладыгызмы? — Аңладым, җаным, аңладым, рәхмәт сиңа, — дип кузгала башлады апай. — Әй Аллам, бөтен сәламәтлегемне алды бит бу бала, алды! Син мине аңлыйсыңдыр инде, энем... — Шту сез! — дип куйды Хәләф. — Картайта инде алар! Минем дә өч энем бар, өчесен дә үзем карыйм. — Ятимнәрмени соң сез? — Юк ла. Әткәй, әнкәй авылда, ә болар монда, минем карамакта... Күз-колак булмасаң, хәзер берәр хәл килә дә чыга. Әти-әни урынында инде мин аларга. — Балигълармы?! — Нәрсә? — Олылармы диюем?! — Олылар, балигълар! — диде Хәләф, көн-төн "Жилетт" белән кырып та төк үсмәгән яңагын уып. — Дөмеккерләре! — Араларында өйләнергә теләүчесе юкмы соң? Булса, әллә кайдан кызлар эзләп йөрмәсеннәр, миндә тагын икәү әле алар! — Юк инде, апай, сез нәрсә! Кулына кашык тотып та ашый алмаган егеткә ничек итеп сездәгедәй кыз баланы ышанып тапшырырга була?! — Ә син үзең өйләнгәнме соң? — дип сорап куйды апай. — Өйләнгән дә, өйләнмәгән... — дип җавабын аныклап тормады Хәләф. Мондый авыр сорауларны яратмый иде ул. — Әстәгы... Алиментщик мәллә? — Берәү бар инде шунда. Озын гына буйлы... Бәләкәй күзле. Аптекада эшли... Никах укылды. Җидесендә туй. — Җидесе? — Әйе, җидесе. Туйга килегез. Кызларыгызны да алып килегез! Кияүсез калдырмабыз... — Кайда үткәрәсең? Әдрисе бармы? — "Маяк" ресторанында. — Кая соң ул? — Монда — якында... Мәскәү базарын чыккач кына... — Рәхмәт. Җидесе дисең инде? — Җидесе. — Җидесе нинди көн була соң әле ул? — дип уйга калды апай. Ул инде чынлап та туйга бару турында уйлана башлаган иде. — Дүшәмбе түгелме соң ул?! Дүшәмбе көнне дә язылышалармыни? Хәләф аптырап китте. Ниндидер авыл апае, килеп, аның шәхси тормышы белән кызыксына башлар дип башына да китермәгән иде. Мондый кызыксынуны хатынның кызлары күплеге белән генә аңлатып була. — Апай, өйләнәсең килсә, дүшәмбе генә түгел, сишәмбе көнне дә язалар. Хәтта ки пәнҗешәмбе дә! Сөйләшә белергә кирәк, дусларың булу кирәк. Бер шагыйрьдән сораганнар бит: иң яхшы юл нинди юл дип?! Бу дөньяда иң яхшы юл шундый, дигән шагыйрь, әгәр юлның бер башында якын дусларың озатып калса, икенче башында сөйгән ярың көтеп торса... Хәзер, апай, өйлән генә, өйләнсәң, дәүләт беркемне дә ярдәменнән ташламый... — Карале, энем, минем кызым бала таба калса, аңа матди ярдәм бирерләр микән, ничек уйлыйсың? — Бирерләр, апай, бирдерербез! Кызыгыз ялгыз яшь ана статусы алу белән үк районыгызга чылтыратырмын, анда мине яхшы беләләр... Хәзер бит, апай, ирсез бала тапкан хатыннарны дәүләт яратарак төшә. Хәләфнең мондый җылы сүзләреннән соң, хатын бөтенләйгә эреп китте. Йөзе кояш сымак балкыды. Рәхәтләнеп гәҗитче егетнең аркасыннан чәбәкләде. — Рәхмәт, энем, рәхмәт, үз балам күк якын булып киттең, аяк-кулларың сызлаусыз булсын! Матур яшә! Икенче юлы берәр күчтәнәч тә алып килермен әле. Мин төрмәгә чаптым! Төкерим әле шул бәдбәхетнең чыраена, бер төкерим! — Төкер, апай, төкер, лачкылдатып төкер! — дип кычкырып калды Хәләф апай артыннан. — Ай-яй, мондый тющаң булса! Ходай күрсәтмәсен! Юк, өйләнмим, беркайчан да өйләнмим, өйләнсәм дә, анасыз кызга гына өйләнәм... Бу юлы Хәләф үзе генә иде. Павлушин каядыр чыгып качкан. Апайны шулай җиңел генә озатып җибәргәненә сөенә-сөенә, ул, көзге каршына килеп, күлмәк якасы астына кереп кысылган сары галстугын рәтләде, каты итеп борынын сеңгерде. Сипкелле борын очы нәфисләнеп, нечкәреп китте... Көндезге өчләр, дүртләр булса кирәк. Редакциядә телефон чылтырады. Арыган иде Хәләфчик, трубканы алмады. Ләкин телефон тавышын ишетеп, каяндыр тиз генә Павлушин килеп керде. Хәләф аны: "Мине сорасалар, мин юк!" — дип кисәтергә өлгерсә дә, тегесе, үч иткәндәй, аңа телефон трубкасын китереп тоттырды. Артка чигенер урын юк иде инде. Күңеле сизенгән икән: телефоннан классик язучы Габдерәшит Җаффар чылтырата иде: — Нюу! (Ул гел шулай сөйләшә. "Ню" сүзенең төрле төсмерләре бар, кирәк урында ул тиешле интонация белән әйтелә иде.) — Сәлам, абый, хәлләр ничек? Тормышлар... — Нюу?! — Карале, нюу, син авырмыйсыңдыр ич? — Бр-ат! — дип кистереп әйтте классик, ниһаять, адәми затлар теленә күчеп. — Сине күпме көтәргә була? — Син кайдан соң, абый? — Хә-ләф-чик! Юкә тактаңны!.. — дип сүгенде ул. — Сине көтә-көтә, вокзалдан дүрт-биш поездны уздырып җибәрдем бит инде! Ник килмәдең, нишләп вәгъдәңдә тормыйсың? Шулмы синең олуг язучыны хөрмәтләвең, ә?! — Абый, тыңла әле, — дип акланырга тотынды Хәләф. Ул бүген классикның дачасына барып, аның анда дүрт кишәрлек җирен казырга тиеш иде. Дөнья артыннан куып, ул аны хәтереннән дә чыгарып җибәргән. — Катып беттем! — Тыңлале! — Ню?! — Торма анда вокзалда, монда кайт! — Ню? — Ню! — Үзеңә кара инде, брат, — дип тезеп китте классик, — тагын җылы җәйләр җитәр, чибәркәйләрегез җәйге киемнәргә күчәр, дача, пляж кирәк булыр... Үзеңә кара инде, тик соңыннан минем янга дача сорап киләсе булма, яме! — Туктале, абый, тыңла инде... — Ню?! — Бүген син дачаңа барып торма, мин инде анда барып кайттым! Казып кайттым җиреңне... — Ню! — Классик шаклар катты. — Кайчан? Ничек өлгердең?! — Бүген... әтәчләр уянганчы ук... — Кит... Әбиеңә сүлә, яме! — Чын! Билләһи! — Ну, Хәләфчик, әгәр ялганласаң! — Билләһи! Ипи тотып ант итә алам! Барып торма! Бакчаң казылган, аккурат! Классик бирешмәде. Алдакчыны төрле яклап тикшерергә тотынды. — Бәдрәф ничек анда? — Ничек ничек? — Аумаганмы? — Юк, нишләп аусын, фундаменты шәп бит аның! — Бер якка авышкан ие бит ул... — Ие... — Кайсы якка? — Ничек кайсы? — Уң яккамы, әллә сул яккамы? — Каян белим мин аның уңын-сулын?! — Идел ягынамы, әллә Казан ягынамы? — Идел ягына бугай, су ягына... — Идел ягына түгел шул, брат, Казан ягына авышкан! — Анысын кайсы яктан карыйсың бит! Мондый дәлилгә Җаффар каршы тора алмады. — Якши, — дип килеште ул, — барып, хезмәт җимешеңне карап кайтыйм әле мин... — Уңышлар сиңа, абый... Хәвеф-хәтәрсез генә әйләнеп кайтырга язсын... — Амин, шулай булсын. Карале... Хәләфчик... Классик тагын нидер әйтмәкче булды. Вокзалның көйсез телефон-автоматы өзелде, күрәсең, агайның тонык тавышы каядыр чоңгылга төшеп югалды... Павлушин, таушалган бишлеген учына йомарлап, ашханәгә ашарга төшеп китте. Соңгы көннәрдә йокысыз төннәр кичергән, эш эшләп тилмергән Хәләфчик, кәнәфигә ятып, черем итеп алырга уйлады. Өстендәге соры пиджәген кием элгеченә элеп, айлар буе юылмаган, ялтырап каткан оекбашын җылы батарея өстенә элеп куйды да кара күн диванга ауды. Бүлмәгә хуш исле "Хитон" исләре таралды. Ләкин тыныч кына черем итәргә насыйп булмады аңа! Бүлмәгә умартачы Кәрим абзый бәреп керде. Көннәр җылынуга да карамастан, өстенә арка җылысы, сырган чалбар кигән, башын арзанлы мутон бүрек белән каплаган абзый Хәләфне яткан урыныннан тартып торгызды... — Үтер-рә-ә-м! Хәләф башта берни дә аңламады. Аңлап алгач, чак кына "астына" җибәрмәде. Абзый аның бугазыннан ук буып алды. Инде бу хәлдән соң кеше йә сынарга, йә җир йөзеннән югалырга тиеш иде. Ләкин Хәләф, үзе гөманлаганча, көчле рухлы морзалар нәселеннән иде шул. Гөнаһсыз самими күзләрен агайга төбәп, умырып тоткан каты куллардан бугазын ычкындыргач: — Мәсьәлә хәл ителде... абый... бал сатылды, — дип гырылдап эндәшә алды. — Ишеттем! Ә акчасы кая?! — дип акырды абзый. — А... а... акчасы почта аша китте... — Кайчан? — Кичәгенәк... — Кичә мин сине телевизордан күрдем, анаңны корт чаккыры! Авызыңа авторучка кабып, нидер язып утыра идең! Ну, мәйтәм, заразы, кайт кына әле, арт сабагыңны укытам! Менә теләгем кабул булды... Үтерәм! — Агай, күзләрен акайтып, Хәләфне гәүдәсе белән бергә селкергә тотынды. Ул хәзер диңгездә көчле давылга очраган, бер дулкыннан икенчесенә атылган, су төбенә китәргә әзер торган ватык тагаракны хәтерләтә иде. — Абый, кирәкми, үтермә... — Ярты ел синең арттан йөрим бит инде, сине, бәдбәхетне, күрер өчен! Атна саен, җылы өемне ташлап, юлга чыгып китәм. Кая акча?! — Әйттем бит инде, почта аша китте дип... — Нишләп кулга бирмәдең? — Шулай уңайлырак бит инде ул, сиңа да, миңа да, — дип акланды Хәләф. Аңа ничек тә абзыйның каты кулларыннан ычкынырга кирәк иде. — Мине эзләп тә йөрергә кирәкми, юлыңа да расхут чыкмый. Барасың да аласың почтадан. Почтадан акча алу үзе бер дәрәҗә бит әле ул, халык алдында да, хатының каршында да... "Сипте" генә Хәләф. Абзый таңнар калып тыңлап торды. Күпме гомер яшәп, аның әле моның күк алдакчыны күргәне булмады. Аны җиңәрлек көч табалмады агай үзендә. Кабат чигенде. Шулай да кайтып китәргә ашыкмады, Хәләф акча чыгарыр дип көтте... Хәләф исән калды. Ул үзен яңадан туган күк хис итте. — Абый, юлдан килдең генә, арыгансыңдыр, җә сүләп җибәр, тормышлар ничек соң?! — дип бертуктаусыз тәтелдәде ул агай каршында. — Ярыйсы гына болай, картларча, — дип уфтанды агай, — тик менә бал акчасы гына... — Тамагың да кипкәндер, чәй куеп җибәримме? — Куйсаң комачау итмәс, ни, энем... — Ничек эчәргә яратасың, шикәр беләнме, бал... — Бал дигәч, алар бер-берсенә сәер генә карашып куйдылар. "Бал" сүзе аларны кабат чак кына чәкәләштермичә калдырды. Ләкин агайның тавыш чыгарырлык рәте калмаган, кайнап туктаган чәйнек сыман, пары чыгып беткән иде. — Ничек тә ярар... — Берәр чәшкә чәй эчсәң, кәефең күтәрелеп китәр иде инде синең, шулай бит, абый! — Хәләфнең күзе тумбочка өстендә торган чырайсыз буш чәйнеккә, атналар буе юылмаган, катып, коргаксып беткән савытсабаларга төште. — Чәйне безнең Павлушин бик оста ясый торган иде, көтик бераз гына, хәзер кереп җитәр... Вакыт үтә торды. Агай, сусаган иреннәрен ялмап, нәрсәдер булырына бик өметләнеп утырса да, көткәненә ирешә алмады: чәй дә, акча да күренмәде. Бераздан бүлмәдә ыгы-зыгы башланды. Бер-бер артлы акча сорап, акча теләнеп йөрүче төркемнәрнең башлыклары күренә башлады. Иң беренче булып рәссам Айваз Садыйк күренде. Карикатуралар ясау остасы иде ул. Дөресен генә әйткәндә, ул үзе үк тере карикатура иде. Арзанлы исерткеч эчемлекләрне кирәгеннән артык күп куллану сәбәпле, бит яңаклары янган, бәрәңге бүлбесен хәтерләткән шешенке борыны Ильич лампасыдай кызарып, "балкып" тора иде. — Хәләфчик, — дип эндәште ул тонык, карлыккан тавыш белән, — юктыр бит?! — Юк! — дип кырт кисте Хәләф (Айвазның ни сораганын яхшы аңлый иде ул!). — Сиңа да киңәш итмим! — Биш кенә тәңкә булса да биреп тор инде! — Нигә ул сиңа? — Нигә дип... — Тамагың ач булса, ашыйсың килсә, рәхим ит, эчәргә кирәк икән, якын да килмә! — Хәләл акчасын сорап килгән агай алдында сәрхушкә акыл өйрәтеп тору Хәләф өчен үзе бер зур ләззәт иде... — Өч көн җүнләп ашаган юк инде, — дип мескенләнде Айваз. — Чынмы? — Чын! — Алдашмыйсыңмы? (Рәссам алдашмый иде, эчкәндә ашамый иде ул.) Алдашма! Алдашкан кешеләрне яратмыйм, — дип, Хәләф тегенең учына биш тәңкә акча салды. — Мә! Биш тәңкәне кулына төшергән Айваз нигәдер чыгып китәргә ашыкмады, һаман да Павлушин тирәсендә бөтерелде. — Айваз Садыйк, әйдә, салыйк! — дип шаярткан булды Павлушин. — Тап тагын биш тәңкә, салабыз, — дип котыртты аны рәссам. Фамилияң җүнле сүзгә рифмалашса да әйбәт! — Каян табыйм? — Тап инде... Болар болганган арада, бүлмә эчендә Хәләфнең сөекле энекәше Шәхсин пәйда булды. Кыяфәте белән нәкъ абыйсына охшаган, тик ул чыраен сытып, чак кына бөкрәебрәк йөри иде. Яшәүнең серенә төшенергә, аның асылына, төбенә төшәргә тырышкан, һәм шул өлкәдә гаҗәеп ачышлар, нәтиҗәләр ясарга өлгергән яшь егеткә дуслары, үз итеп "философ" дип кенә эндәшәләр иде. Аның ни белән шөгыльләнгәнен әлегә беркем дә белми. Әле бер хөкем процессында да катнашмаган бу яшь егет үзен танылган юрист, адвокат яисә бер генә җөмлә, бер генә хикәя язмаган, бер генә җирдә дә басылмаган килеш, күренекле язучы итеп игълан итәргә дә тартынып тормаган бер адәми зат иде. Ул инде күптәннән хокук фәннәре буенча кандидат, күптәннән берничә повесть, роман авторы да. Хыялда, билгеле! Тагын нәрсә... Йолдызнамә буенча — Бизмән. Яраткан азыгы — хот-дог, люлякебаб. Яраткан киносы — "Бродяга". Яраткан акыл ияләре — Сартр, Камю, Камил Мотыйгый, Спиноза. Яраткан җырчысы — Зәгафуран-Мәгафуран, яраткан рестораны "Сытый папа" һ. б. Абыйсыннан калган иске кара күн папкасын кыстырып, модный күзлек киеп, гаҗәеп эшлекле кыяфәттә йөргән бу егет кайчан карама редакция тирәсендә бөтерелә. Ул да абыйсын, Айваз Садыйк сыман, акча сорап тинтерәтә иде. Ләкин Айваздан аермалы буларак, акчаны тел белән түгел, чыраена сәер чалымнар чыгарып кына сорый иде. Абыйсының кәефсез, мәшәкатьле чагына туры килгәнен аңласа да, ул бүген дә элеккеге чиреннән арына алмады. Йомышын чыраена чыгарды... — Сорама! Юк миндә! — дип җикеренде аңа "старшой". Яшь аралары һәркайсының (Хәләфнең чыннан да өч энесе бар!) берәр генә ел тәшкил итсә дә, алар аны олылап, "старшой" дип йөриләр иде. Ач каласын сизенгән "философ" үкенү хисләрен йөзенә чыгарырга ашыкмады, ятьмәсен тирәнгәрәк салырга тырышты. Аның сытык чыраенда: "Бәлкем, уйлап карарсың?" дигән якты уй чагылды. — Әйттем бит инде, уйлыйсы юк! Хәләфнең чәрелдек тавышыннан Шәхсиннең керфек очлары зеңгелдәп уйнап алдылар. Кыйшайган авыз читендә, барча кешелек дөньясын борчыган "Нигә?" дигән сорау барлыкка килде. — Нигә? Тәртибең начар! Авыз бөтенләй салынып төште. Ияк очы, мушкетер ролен уйнаган актерның үтмәс кылычы сымак, очланып калды: "Ни булган минем тәртипкә?" — Үзең беләсеңдер инде, абыйлар янында сөйләп тору килешмәс! Шәхсин нигәдер елмаеп куйды. Нурсыз чырае бер мәлгә яктырып киткән кебек булды. Ләкин әлеге елмаю бәхетле елмаю түгел, ул "яшь аралаш" елмаю иде. Ияк кинәт чалышайды. Әйтерсең лә нокаутка эләкте... — Юк дим! Тәмәке тартырга табасың бит! "Спиноза" агарынып китте. Чырай тоташ сарказмга әйләнде. Бу чырай шул халәттә тагын бер-ике ай, Хәләфнең акча бирәчәгенә кадәр сакланачагы монда утыручыларның һәркайсына яхшы мәгълүм иде. Бүлмәдә тынчу, авыр һава. Үч иткәндәй, тагын берсе килеп ишек шакыды. Хәләф: — Керегез, ишек ачык! — дип эндәшүгә, ишектә яшь кенә кыз күренде. Бүлмәдәгеләрнең күбесенә бик яхшы таныш булган бу кыз Фәнисә исемле иде. Озын буйлы, каратутлы, мул күкрәкле бу сылу кызны күрүгә үк, барысы да астыртын гына елмаешып алдылар. Хәләф, кызарынып, башын аска иде. Белмәгән кеше, бу Хәләфнең берәр яратып йөргән кызы, дип тә уйлап куярга мөмкин. Ләкин бу — ялгыш уй. Исеме һәм җисеме беркайда да теркәлмәгән бу гүзәл затны, кайдадыр пропискага кертермен дип вәгъдә биргән иде Хәләф. Инде менә кыз аның янына бер ел буе йөри, ә прописка һаман да юк иде. Шәһәр җирендә теркәлмичә ярамый. Безнең илдә аңардан да аяныч хәл юк. Ансыз ни укырга, ни эшкә керә алмыйсың, ансыз хәтта тыныч кына җәмәгать урыннарында, әйтик урамда яисә ял паркларында йөри алмыйсың. Кыскасы, таныклыгыңда теркәлү мөһере булмаса, син беркем дә түгел! Авылга кайтып бакча казыйсы, үрдәк-каз үстерәсе урынга, анасыннан алган акчаларны уңга-сулга - туздырып, ир-атларны аздырып, вакытын бушка сарыф итүдән башы чыкмаган бу сылу кызның чаялыгы чиктән ашкан иде. — Исәнмесез! Керергә ярыйдыр бит?! Бүлмәдәгеләр кызга карап тын калдылар. Хатын-кыз затларына битараф булмаган Павлушинның кулыннан каләме төшеп китте. Айваз Садыйк хәтта салу теләген дә онытты. "Философ"ның сытык чыраенда яшь гормоннар тибрәлде. Бары тик Кәрим абзый гына, дикобраз күргән кеше сыман, ятсынып, читкә борылды. — Апа, сәлам! — диде Хәләф (Фәнисә аңардан шактыйга яшь иде!). — Хуш киләсең, әле сине генә сүләп, көтеп тора идек! — Ярар инде, узып ук тормам, — диде кыз. — Барасы җирләрем дә бар, дуслар да көтеп тора... — Бездән дә якын дуслар була ала димени синең өчен! Сүләп җибәр, тормышлар ничек? — Ярый инде... Тик менә... — Яшь-җилкенчәкләр, бәйләнеп, кәефеңне бозмыйлармы? — Бозмыйлар, Аллага шөкер! Мине башка мәсьәлә борчый иде... — Нинди мәсьәлә? — Беләсез бит инде! — Искә төшми. — Прописка мәсьәләсе. — Ә! — дип уфтанып куйды Хәләф. — Прописка дисең инде... — Ие. Алга китеш юктыр бит? — Бар, ник булмасын! — Булдымы әллә? — Булды... булды дисәң дә ярый. Исем-фамилияң компьютерга керде. — Ә паспортта? Паспортта пичәт булырга тиеш бит? — Компьютерга кергәч булган инде. Паспортларыңны, пичәтләреңне белмим мин синең! — Инде бер ел була бит, әти-әнидән яхшы түгел, һаман аларны ышандырып йөрим! — Кыз чынчынлап шыңшырга тотынды. — Апамнарда торам. Пропискаң булмагач, тулай торактан бүлмә дә алып булмый... — Ә мин сиңа бүлмә таптым, барып урнашасың гына калды... — Кайдан? — Теләсәң, бүген үк кайтып куна аласың, ачкычны бирәм, үземнең бүлмәдән! — Көлмәгез инде миннән! — Фәнисә монда кергәненә инде бик нык үкенә башлаган иде... Ул арада бүлмәдә танылган гуманист, публицист Б.Гайсин да пәйда булды. Эре гәүдәле, "сызылып киткән кара мыеклы" бу ир-ат үзе бер гаҗәеп экземпляр иде. Б. Гайсин үлеп кызлар ярата. Кызлар да аның өчен "үлеп" торалар иде. Егерме ел бергә яшәгән хатыны булып та, кызлар алдында һәрчак буйдак булырга яраткан Б. Гайсин бу сылу кызны да читләтеп үтмәде — кочаклап, битеннән суырып үпте. Тегесе чырылдап бүлмәдән чыгып качкач та, озак кына тынычлана алмыйча торды. — Синең янда гел чибәр кызлар утырыр инде! — диде ул, Хәләфнең кулын кысып. — Сәлам! — Сәлам, абый, сәлам! Гуманист барчасы белән дә исәнләшеп күрешеп чыкты. Б. Гайсин килсә, хатын-кыз турында сүз яисә бәхәс чыкмыйча калмый иде. Бу юлы да шулай килеп чыкты. Хатын-кыз белән кай җирдә очрашу яхшы? Кайда күрешү җайлырак? Сүз әнә шуның тирәсендә барды... — Иң яхшысы хатын-кыз өендә, — дип сүзне алып китте Павлушин. — Урын эзләп баш ватасы юк, кыз кеше көне буена әзерләнеп сине көтеп тора, ашата-эчертә, соңыннан кочагына да ала. — Андыйлар сирәктер шул хәзер... — дип уфтанды Айваз Садыйк. Аның инде шактый вакыт, үз йөзен югалту сәбәпле, хатын-кыз чырае күргәне юк иде. — Бар алар, булганга сүлим бит инде! — Ярый ла үзе генә яшәсә, әгәр дә ире кайтып керсә?! — Ирләре кайтып кергән чаклар да булгалады инде, — диде Павлушин, көлемсерәп. — Бервакыт мин яшьлек мәхәббәтем белән очраштым. Ире каядыр командировкага киткән булып чыкты. Ә бу мине кунакка чакырды. Бер ярты, бер коробка конфет кыстырып, киттем моның янына. Озак кына яшь вакытларны искә төшереп утырдык, күңелле генә кич үткәрдек. Йоклап киткәнемне сизми дә калганмын, иртән таңда уята бит бу хатын мине. Ире кайтып төшкән икән! Шакый ишекне, и шакый! Ишелеп төшә дип торабыз! Хатын мине кая тыгарга да белми, мескен! Курку төште тәмам! Балконга йөгереп чыктым... Сигезенче этаж! Күрәм: аста ниндидер тирес өеме тора! Тоттым да сикердем шуңа! Аллага шөкер! Йомшак булып чыкты, яртылаш тирескә баттым... Исән калдым калуын, тик менә аяк кына аксап калды... Аннары тирес исе тиз генә бетмәде. — Аяк имгәтеп йөргәнче, бер ярты гына алып салсаң, — дип нигәдер рәнҗеде Айваз. — Ни рәхәте бар алай йөрүнең?! — Бөтен рәхәте дә шунда инде аның, егетләр! — дип тел шартлатты Павлушин. — Ро-ман-ти-ка! Хаха-ха! — Әй, егетләр, яшьләр! — дип сүзгә кушылды шулчак абзый. — Беләсегез килсә, кызлар белән очрашуның иң күркәм урыны лапас астында, печәнлектә! Печән өсте шундук йомшак түшәккә, ястыкка әйләнә дә куя... — Җайсыз анда: бөтен җирең печән чүбе белән тула! — дип каршы төште аңа Б. Гайсин. — Иң яхшысы аның лифтта инде, дуслар! — Ничек лифтта? Аңлатыбрак сүлә, абый? — дип сүз кушты Хәләф. Бу хәтта аның өчен дә зур яңалык иде. — Ә менә шулай! Лифт аска-өскә йөреп тора, мәхәббәт эшен эшләп тора, — дип сөйләп китте Б. Гайсин. — Берәр чибәр кыз белән, лифтта ялгыз гына калып, мәхәббәт аңлашканыгыз юкмыни соң сезнең? Әгәр эшең барып чыга икән, шундук "стоп" төймәсенә басасың. Җаның никадәр тели, шулхәтле мәхәббәт уенында кайнашырга мөмкин. Шунда лифтер түгел, хатының балта тотып артыңнан килеп чыкса да куркыныч түгел. Тоталмыйлар! Бер аска төшә лифт, бер өскә менә... бер төшә, бер менә... — Әйтәм аны безнең нәшрияттагы лифтлар начар эшли, — диде Павлушин, — менә кем вата икән аларны! — Бигрәк сәер урында очрашасыз икән, — дип аптырады Кәрим абзый, — печәнлеккә җитмә-әс... Сандык кадәр генә тар җирдә бик читендер бит... — Күңелең киң булсын! Лифт шуның өчен уйлап табылган җайланма бит инде ул, — диде гуманист. — Шулай бервакыт кунакка барырга туры килде. "Мальчишник" — ирләр генә. Арада бер яшь хатын бар барын, тик анысы да егете белән килгән. Күңел төште бит тегеңә, тик бернишләп тә булмый. Танцыга да чакыра алмыйм, гел егете белән генә бии. Ярар. Ниһаять, кайтырга чыктылар. Егете ботинкасының шнурын бәйләгән арада, мин шалт теге хатынны лифтка! Киттек кузгалып! Теге егет безнең арттан, лифт артыннан чаба. Әле тугызга менә, әле бергә төшеп китә. Шулай бер ярты сәгать куып йөрде бу безнең лифтны, барыбер тоталмады — "черный ход"тан чыгып качтык... — Лифт җайлы нәрсә ул, анда җил дә исми, кеше дә күрми, — дип сүз кыстырды Айваз. — Сезнең менә подъездда очрашканыгыз юктыр әле?! — Бәрәңге яшеге өстендәме? — дип төрттерде гуманист. — Бәрәңге яшеге дә, чөгендер яшеге дә калмый инде анда! — Эх, егетләр, сез бөтенләй бозылып беткәнсез икән бит! — дип әйтеп куйды Кәрим абзый. Җиргә ябышып яткан сала абзые өчен боларның барысы да бер буш сөйләшү булып кына тоела иде. — Кеше тугач ук картая башлый, димәк, ул туганда ук бозык булып туа, — дип фикер кыстырып куйды "философ". Хәләфчик энесенә усал гына карап алды. Сүзен дәвам итәргә җыенып, кабат авызын ачкан акыл иясе эндәшмәде, тынып калды. — Чту-то безнең Хәләфчик бер дә эндәшми, ул кайда ярата икән кызлар белән очрашырга, сөйләсен әле, — дип әйтеп куйды гуманист, ярым җитди, ярым шаярткан булып. — Иң яхшысы су астында инде аның, егетләр, — диде Хәләф. — Су төбендә берничә тапкыр очрашканым булды кызлар белән... Су төбендә?! Гаҗәп бит бу! Башка сыймаслык хәл! Сорау артыннан сорау яуды Хәләфкә. Ләкин тәмләп кенә сөйли башлаган Хәләф хикәятен ахырына кадәр җиткерә алмады. Нәкъ шул вакыт бүлмәдә кара телефон чылтырады. Кара телефон шеф телефоны иде. — Т-с-с! — дип, бармагын авызына куйды Хәләф. Барысы да тынып калды. Редакторның кыяфәтеннән генә түгел, тавышыннан ук өркегән Айваз Садыйк тиз генә бүлмәдән чыгып тайды. Павлушин, кулына каләм алып, тиз-тиз генә нидер сырларга тотынды. Б. Гайсин да, кулы белән генә ишарә ясап, Хәләф белән хушлашты да юк булды. "Философ" та, чыраен сытып, аның артыннан иярде... Хәләф, кыенсынып кына, трубканы алды. — Хәләф?! — Бу Әхлирайтис тавышы иде. — Әйе, мин! — Син әле командировкага китмәдеңмени? — Кая? — Урыссуга. Хат эзеннән... — Барырга торам... ич! — Торырга гына түгел, барырга кирәк! — дип, телефоннан акырды аңа мөхәррир. — Бүген үк! Телефонда калын гудоклар ишетелде. Хәл артык киеренке иде. Ләкин Хәләф сер бирергә теләмәде. Тыныч калырга тырышты. — Карале, Павлуша, синең бер җилләнеп кайтасың килмиме? — дип, башын кәгазьгә төрткән Павлушинга мөрәҗәгать итте ул. — Нинди җир? — Яшел болынлы, саф чишмәле Урыссу якларыннан! — Синең өчен бер мәртәбә барган идем инде мин командировкага, җитәр, бу юлы үзең генә бар! — дип кырт кисте дусты. — Кайчан? — Оныттыңмыни? Теге вакыт... Бөгелмәгә... Хәләфчик, нидер исенә төшереп, көлеп куйды. Павлушин да каләмен ташлап, көлә-көлә, учы белән күзен уарга тотынды... — Абый белми торгандыр да әле синең ничек итеп Бөгелмәгә барганыңны... — диде Хәләф. — Сөйләп җибәр аңа да! — Бик кызык булыр иде, сөйлә әле, энекәш, сөйлә, — диде аңа боега башлаган абзый. Ул әле чәй эчү өметеннән һаман ваз кичмәгән иде. — Нәрсәсен сөйлисең инде аның, — дигән булды Павлушин, шулай да сөйләмичә булдыра алмады. — Хәләфчик Бөгелмәгә командировкага барырга тиеш иде. Киттек моны вокзалга озатырга. Вокзал буендагы Ленин һәйкәле каршына утырып салдык яхшы гына. Кулын алга сузган Ленин бабай һәйкәлен хәтерлисездер инде, әле дә шунда басып тора бугай... — Ие, ие, атна саен шул һәйкәлгә карап узам, — диде абзый, үзе Хәләф ягына кырын күз ташлап алды. — Ну, нәрсә... Каты гына салынган, хәтерләр чуалган. Иртә белән уянып китсәм... Карыйм... Кулын алга сузып басып торган Ленин бабай, утырып, миңа карап уйланып тора. Нәрсә инде бу, мин әйтәм, аңламый торам?! — Чынлап та, ничек алай килеп чыккан соң ул? — дип кызыксынды самими Кәрим абзый. — Ничек ничек?! Мине үз урынына утырткан да җибәргән Бөгелмәгә... менә шушы Хәләфчик! — Әйе! — дип шаркылдап көлеп куйды Хәләф. — Ленин һәйкәле бер Казанда гына түгел, Бөгелмәдә дә бар икән шул! — Алдауга караганда, алдаганы турында сөйләве аңа күбрәк ләззәт бирә иде... Көлкесен көлке, тик хәзер ничек тә абзыйдан котылырга кирәк иде. Уйлый торгач, хәйләсен тапты. "Өзек" телефоннан тиз генә вокзал номерын җыйды. — Алло! — дип эндәште Хәләф. — Вокзалмы? Справочный?! Әйтегез әле, мөмкин булса, бүген Апас ягына баручы поездлар бармы? Бар! Ничәдә? Егерме минуттан... Хәләф авызыннан "поезд", "вокзал" сүзләрен ишеткән абзый сагая калды. Ничек тә калада кунасы түгел, авылга кайтасы иде бит! — Абый, тиз генә вокзалга оч! — Ни булган? Хәләф күз кырые белән генә бер абзыйга, бер сәгатькә карап куйды. — Егерме минуттан поездың китә! — Егерме минуттан?! — Инде унтугыз гына калды. Сиңа өлгерергә кирәк! — Нишләп? Поезд кич сигездә генә китә. — Әле генә сорап белештем. Поезд унтугыз минуттан, юк, инде унсигез минуттан китә! Чабарга кирәк, абый! — Белмим, — дигән булды абзый, — көн дә шул вакытта китә торган иде, кичке сигездә. Аңа кадәр әле ике сәгать вакыт бар. Расписание үзгәрмәгәндер бит? — Үзгәргән, үзгәргән... — Бер көндә генә ничек үзгәрсен ди инде ул, андый нәрсәне алдан ук хәбәр итеп куя торганннар ие. — Хәл бик кискен ди шул, абый, поездлар бәрелешкән! — Кит аннан! — Ие! Әгәр дә сөекле карчыгың янына вакытында кайтып җитим дисәң, ашыгырга кирәк булыр! — Ә... ни... — Нәрсә? — Акча?! — Таксига акча бирәм мин сиңа, мә, йөгер, калганын кайткач алырсың, — дип, Хәләф Кәрим агайга таксига җитәрлек кенә акча чыгарып тоттырды. Егет аңа бал акчасын да бирер дип өмет иткән иде абзый, тик алай килеп чыкмады. Шулай да соңга калудан куркып (авыл кешесе тиз ышанучан бит ул!), акчаның азын гына булса да каптырып, абзый, әле кузгалырга да уйламаган, вокзалга якынлашмаган да поездга йөгерде. Ул чыгып китүгә, Хәләф, зур җиңеллек кичереп, озак кына хәл алып торды... * * * Гаҗәеп шәхес чылтыратты Хәләфкә. Ул — Комак агрофирма директоры Илсур Дагаев иде. Чынлап та, бик кызыклы шәхес иде ул. Хуҗалык җитәкчесе булу белән беррәттән, ул искиткеч талант иясе дә иде. Аның һөнәрләре санап бетергесез: рәссам, шагыйрь, композитор, публицист, артист, җырчы, курайчы, ветеринар һәм хәтта ки режиссер да. Бер бирсә бирә бит Ходай кешегә сәләтне! Аның илаһи шагыйрьлеге, даһилыгы турында гәҗиттә вак-вак мәкаләләр бастыргалап, бер олау тавык ите, ике мең данә йомырка алып кайтып саткан иде инде Хәләф. Шул акчага бик әйбәтләп киенде ул (авылдан бер тишек башмак белән килгән иде!), үзен генә түгел, энеләрен дә киендерде. Әйбәт бит. Менә кемнәр янында йөрергә кирәк. Байлар янында йөрсәң, тамагың да тук, өс-башың да бөтен була. Ә аның өчен үзеңне корбан итәргә дә, намусыңа каршы барырга да кирәкми. Яхшылап, мактап язарга гына кирәк! Рәссам Дагаев ике зур картина иҗат итте. Пейзаж. "Ике каен. Диптих" дип атала. Берсендә сугыш афәтеннән кара көйгән фронт каены сурәтләнгән, икенчесендә — балалар "әйлән-бәйлән уйнаган" яшел хәтфәле авыл каены. Җәмәгатьчелек ах итте! Рәссамнар берлеге шатлыктан өч көн, өч төн бәйрәм ясады. Рәссамнар берлегенә алдылар. Дагаев ике томлы китап иҗат итте. Үзе язды, үз акчасына чыгарды. Бусы инде бер ялгансыз. (Рәсем ясый алуында шик бар, билгеле, сәмән төртсәң, андый гына шедеврны Бауман урамында утыручы рәссамнар да әвәләп бирәләр.) Китап бик күпләрне кара көнләштерде. Бигрәк тә шагыйрьләрне. Язучылар "башлыгы" дуңгыз фермасы каршында ташпулат салдырды. Шулай итеп иптәш директорга Язучылар берлегенә турыдан-туры юл ачылды. Инде хәзер ул композиторлар оешмасын яулап алырга тели. Шул уңайдан ул бер зур симфония, дистәдән артык җыр язып ташлаган. Композиторның музыка өлкәсендәге гаҗәеп ачышлары турында кешедән мәкалә яздырып, Хәләф аны әлегә дөньяга чыгармыйча тора иде. Абзыйдан берәр машина карабодай ярмасы кыса алса, мәкалә һичшиксез гәҗит битләрендә дөнья күрәчәк. Байлар андый вак-төяк белән исәпләшеп тормый, ник дисәң, үз кесәләреннән чыкмый, ашау баеннан чыга. — Исәнме, энекәш! — Сәлам, абый! — Илсур абыең... — Ие, тыңлыйм! — Хәләф дулкынланудан үрә катты. — Шигырьләремне чыгардың, рәхмәт, рәсемнәр дә бик матур чыкты. Тик менә ноталарым гына күренми гәҗит битләрегездә... — Ноталарыгыз мәкалә белән бергә чыгар, абый, чыгарырбыз. Тик менә кайбер детальләр ачыкланып бетмәгән... — Нәрсә комачаулый? — Бер күрешеп сөйләшәсе иде, абый, телефоннан сөйләшә торган сүз түгел. — Әйт, курыкма! — Хәл итәсе бер мәсьәлә бар иде... бәләкәй генә... — Мәсьәләң хәл ителде, иртән-иртүк китереп бушатырлар, адресыңны бирерсең... — Рәхмәт! — Хәләфнең эченә җылы йөгерде. Болай булгач, әле берәр ел хәвеф-хәтәрсез яшәргә була иде. Редакциядәге хезмәт хакына гына яшәсәң, инде күптән Бауман чатына чыгып, хәер сорашып утырасы... — Син килеп чык әле минем янга! Күрерсең минем нинди шәп композитор икәнемне! Ха-ха! — Килсәм, бүген генә килә алам инде, абый! Башка көн вакыт булмас... — Яхшы. Бүген, как раз, минем янга иҗат әһелләре җыйнала. Син дә булсаң, комачау итмәс! — Алайса сөйләштек! — Сөйләштек. Киенеп чык урамга. Минем "Шевроле" килеп туктар редакцияң каршына... — Рәхмәт, абый... — Яхшы... Телефон өзелде. Көне буена арган-талган, дөнья мәшәкатьләреннән йончыган Хәләфнең кәефе күтәрелеп китте. — Димәк, син минем өчен командировкага бармыйсың инде, — диде Хәләф, Павлушинга эндәшеп. — Дус булып йөрисең тагын! — Бер бардым бит инде, җитәр! — дип кырт кисте Павлушин. — Өч ярты куйсам, ничек, барасыңмы? — Өч яртыга мин намусымны алыштырмыйм. — Дүрт яртыга? — Юк, бармыйм. — Соңгы сүзең?! — Син нәрсә, судья мәллә миңа соңгы сүз бирергә?! — дип ярсыды Павлушин. — Мине тагын Ленин һәйкәле каршында йоклатырга уйлыйсыңмы?! Хәләф дәшмәде. Башка ялынмады, үтенмәде. Култык астына папкасын кыстырып, кирәк булырмын әле мин дә дигән җитди кыяфәт чыгарып, ишектән чыгып югалды. * * * Хәләфнең редакциясе унөч катлы бинаның алтынчы катында урнашкан. Этаж саен бертуктаусыз йөреп торган, мәңге туктамас, мәңге тоттырмас лифттан өметен өзеп, Хәләф баскыч буйлап кына аска теркелдәде. Лифтта Б. Гайсинны очратудан да курыкты ул. Кем белә аның анда нишләп йөргәнен? Аның белән әллә нинди бәлагә таруың бар. Мөгез чыгарып кына тора ул. Сөйләп-язып бетерерлек түгел! Ләкин Б.Гайсиннан качкан Хәләф тиктомалдан гына икенче бер тозакка килеп капты. Ул баскычтан ах-вах килеп өске катка күтәрелгән Рауза ханымга килеп бәрелде. Ханым таза гәүдәле иде: Хәләфчик, капкага бәрелгән туп сыман, читкә атылды... Рауза ханым Казан тирәсендәге бер авылда колхоз рәисе булып эшли. Була бит рәисләр арасында да хатын-кызлар! Сирәк, ләкин бар алар. Рауза ханым шундый фидакярләрнең берсе иде. Хәләф аның белән Б. Гайсин аркылы танышты. Гуманист аның колхозына командировкага барып чыккан булган. Шундый тынгысыз кеше инде ул гуманист, Казан халкына гына түгел, колхоз рәисләренә дә тынычлык бирми иде. Рауза ханым бик хисле кеше, үлеп концертлар ярата. Моннан бер-ике атна элек ул Хәләфкә, Камал театрына билетлар алырга дип, акча биреп калдырган иде. Әллә оныткан, әллә болай гына акчасын тоткан, кыскасы, әлеге мизгелдә Хәләфнең кесәсендә билет та, акча да юк иде. Рауза ханымның исә, бер автобус халык төяп, авылдан Салават концертына килеп төшүе икән. — Дускай! Син хәзер кая торырга тиеш?! — дип, чабуыннан эләктереп алды ул Хәләфне. — Кая?! Урында! — Син бит безне бүген Камал театры каршында көтеп торырга тиеш! — Соң, шунда дип барам түгелме соң инде! — дип акланды Хәләф. — Шунда чабам бит инде! — Концерт менә-менә башланырга тора, ә син юк! Кая билетлар? — Кая кая?! Тегендә... — Кая?! — Апайның чырае яман иде. Хәләф аның белән шаярырга ярамаганлыгын бик тиз аңлап алды. — ... машинада... — Нинди машинада? — Джипта... "Шевроле"... — Синең джибың да бармыни? — Минем бөтен нәрсәм дә бар, апа, тынычланыгыз! — дип калтыранды Хәләф. — Машинага, джипка чыгыйк әле! Хәләф өчен һәлакәтне ахырынача сузу бик мөһим нәрсә иде. Килсә килсен һәлакәт, тик хәзер түгел, шушы минутта түгел. Аннан котылгач, моннан котылгач, бәлкем, берәр җае килеп чыгар, кереп качарга берәр тишек табылыр... — Чыгыйк алайса! — дип күнде рәис хатын. — Яндырасың бит! Бер машина халык килеп төште концертка! Колхозчы хатын-кызлар! Билетлар булмаса — эш харап. Халыкка ни дип җавап бирермен?! Салават кирәк бит инде аларга, үләләр инде шул Салават дип! — Ие! Җиң сызганып хезмәт итәсе урынга, концерт карап йөрмәсәләр! — дип тезеп китте Хәләф. — Әллә бу Салават Камал театрында ук яши инде, кайчан карама, гел шуның концерты! — Бу айда бер генә концерт! Анысы да тамашачыларның соравы буенча. — Булмагае тагын! — Әй! Әйбәт тә җырлый инде үзе! — Минем тавышка җитми инде! — Ә?! — Театрда фәкать театр рухы гына хөкем сөрергә тиеш. Ә анда гел концерт та концерт. Әллә, мәйтәм, бөтен иле белән җырлыйлар инде?! Үзебезнекеләр җырлаган гына җитмәгән, инде Рәсәй ансамбльләренә кадәр килә башладылар... — Кемнәр? — "Руки вверх", например! — Ә?! — Безнеңчә... "Кулыңны күтәр" була инде! Сөйләшә-сөйләшә, беренче этажга кадәр төшеп җиттеләр. Бәхеткә күрә, Дагаев джибы нәшрият йортының ишек төбенә үк килеп туктаган иде. — ... аннан! — дип дәвам итте Хәләф, джиптан күзен алалмыйча. — "Аякны көзән җыерды"... — Нәрсәне көзән җыерды? — Аякны... "Ногу свело" ... Әле, мәйтәм, шуның концерты түгел микән бүген?! — Син нәрсә?! — дип шаккатты Рауза ханым. — Бүген Салават концерты! Салават җырлый бүген! Кайда билетлар?! — Салават, дисең, значит! Ярый, апай, сине күрүемә мин бик шатмын! Сиңа иҗат уңышлары телим! Матур гына концерт карап кайтырга язсын инде сезгә! — Шулай диде дә Хәләф ялт кына джипка кереп утырды. Киерелеп, фасонын китереп "Мальборо" тартып утырган шоферга тиз генә: — Жми, брат! — дип кычкырды. Иномарканың тиз генә кузгалып, ыргылып китә торган яман гадәте бар. Рауза ханым, сүз әйтеп, нидер кычкырганчы, джип караңгы Казан урамнары эченә кереп югалды... * * * Комак агрофирмасы, Тукай Кырлае кебек, "нәкъ Казан артында" ук урнашкан. Көй өчен тавыклары җырламаса да, атна саен, ай саен артистлар җырлап тора анда. Елга дүрт-биш сабантуй була монда, бишалты җыр фестивале, алты-җиде җыр бәйгесе. Ул бәйгеләрдә гади яулык яисә бакыр кашык кына отып калмыйлар, монда затлы гарнитур белән машиналарга хәтле отып китәләр. Кыскасы, төн дә бәйрәм, көн дә бәйрәм биредә. Көн-төн хезмәт иткән агрофирма эшчәннәре сәнгатьне яхшы аңлыйлар. Дагаевның таланты өчен үзләрен корбан итәргә дә әзер иделәр, күрәсең. Джип, сызгырып кына, колонналы, затлы бина каршына килеп туктады. Хуҗаның йортыдыр бу дип уйлады Хәләф, тик ялгышты, бу әле аның мунчасы гына булып чыкты. Мунчаның бер башында зур бассейн, сауна, душ, икенче башында мини-бассейн, ял итү бүлмәсе урнашкан. Иҗат әһелләре белән очрашуны Дагаев бүген мунчада үткәрергә уйлаган икән. Хәләфне үзе каршылады хуҗа, сөя-сөя, җилкәсеннән кагып, мунча эченә алып керде. Мунчада тагын ике шәхес күзгә чалынды. Берсе — танылган композитор Илфират Хөснуллин, икенчесе — телевидение хуҗасы Бикташев әфәнде. Икесе дә, анадан тума хәлдә, затлы фужерлардан яхшы чех сырасын чөмереп утыралар иде. Хәләф белән ым кагып кына исәнләштеләр. Үз кесәсен дәүләт кесәсе белән бутарга яраткан хуҗа ял итү бүлмәсенә урнаштырылган суыткычтан тагын берничә яхшы сыра алып керде. Аннан үзе дә, чишенеп, кунакларны сыйлады. Хәләф, киемнәрен салып, ләүкәгә менеп кунаклады. Иҗат томанында йөзгән Дагаев бер кулына сыра, икенче кулына кысла кисәге тоткан хәлдә, тегендә-монда йөренеп, авыз эченнән нидер мырларга кереште. Аңа илһам килгән, ул җыр яза иде. Кунаклар, тыныч кына, җитди кыяфәт ясап, хуҗаның ничек итеп җыр язганын тыңлап утырдылар. Алар, үзләре дә сизмәстән, даһи сәнгать әсәренең тууына шаһит була яздылар. Хәләфнең маңгаена беренче мунча тире бәреп чыкты, ул, тамчыга әверелеп, пылт итеп, аның кендегенә тамды... — Ау-уа-уа-оу, — дип мөгрәде хуҗа, — уа-а, а-оу-ау... Мөгрәү көчәйгәннән-көчәйде. Соңыннан... ул тоташ улауга күчте. Кунаклар түземсезлек белән "көйнең" ахырын көттеләр. Мөгрәп туйгач, хуҗа мунчага үзенең музыкантын чакыртты. Анысы да билгеле шәхес булып чыкты. Ялланган, мескен! Җирән чәчле, аз сүзле, ни урыс, ни татар! Ул зур сабырлык белән тагын бер кат хуҗасының мөгрәвен тыңлап алды. — Дим, яңа көй яздым, сүзләре бар, — диде хуҗа. — Тиз генә шуны япон тактасында җыеп кара әле! Дима шундук юк булды. Дагаев эсседән хәлләре киткән кунакларны ял итү бүлмәсенә алып чыкты. Монда рәхәт, салкынчарак иде. Өстәлдә нинди генә нигъмәт юк. Хуҗа "Смирнофф" шешәсенең башын борып, барысына да аракы салып чыкты. Тост әйтергә теләде. Нәкъ шул вакыт диварга эленгән стереодинамиктан баягынак хуҗа мөгрәгән көй яңгырады. Бусы инде әзрәк көйгә охшаган иде. Илфират та, Бикташев та көйне ләззәтләнеп тыңладылар. Тыңламыйча кая барасың?! Ташпулат салдырыр өчен, икесе дә шушы тирәдән бушлай җир алганнар иде. Бер-берсен бүлә-бүлә алар аның иҗат җимешен мактарга тотындылар. Ләкин көй хуҗаның үзенә ошамады. Нидер җитми кебек тоелды аңа. Тик ни җитмәгәнен ул үзе дә аңлап бетерә алмый иде. Дима кабат пәйда булды. — Дим, сизәсең микән, — диде хуҗа, бик нык уйчан кыяфәттә. — Көйдә ниндидер фәлше бар! — Бар да әйбәт, берни дә сизмим, — диде Дима. — Бәлкем, тональностьны үзгәртеп караргадыр... — Бәлкем, бәлкем, — диде Дагаев. — Тыңла, көй ничек яңгырый... — Ничек? — Ау-уа-уа-оу... Шулай бит? — Әйе... — Әгәр менә болай... у-а-у-ау-а... дип җиппәрсәк, ничек булыр? — Әйбәт булыр! — дип килеште Дима. Килешмичә кая барасың, хәерче музыкант башы-аягы белән хуҗасы кулында иде! — Шулай кирәктер дип уйлаган да идем инде мин аны... — Әйе, — диде Дагаев, — иҗатчы үз-үзенә бик нык таләпчән булырга тиеш. Әйе... у-а-у-ау-а... һичшиксез яхшы яңгырый, яхшы... Ә менә... у-а-у-а-ау... ничегрәк булыр икән? — Тагын да әйбәт булыр, — диде Дима. Музыкант тирләп чыкты. Кызарынды, бүртенде. Җирән чәченә ут капкан кебек булып китте. Ул Дагаевның ахмаклыгыннан шулкадәр туйган иде ки, хәтта аны буып атарга да әзер иде. — Ихлас әйтәсеңме? — Да это ваще круто! — Шулай калдырыйкмы? — Калдырыйк... — Башка вариантлар юкмы? — Билгеле, башка вариантлар да булырга мөмкин, тик менә монысы... — Кайсысы? — Ние... э... э... у-а-у-а-ау... ы... — Ну?! — Шедевр... димәкче булам... — Ә тегесе? — Кайсысы? — У-а-у-а-уа-а... Башы әйләнгән музыкант саташа башлады: — Гауна... То есть, гениально! Музыкаль сәләте булган, тик шул һөнәре белән гаиләсен туйдыра алмаган егет кая китсен инде! Ул иблис көенә уйнарга да әзер иде. Иҗат итәм дигән булып, башкаларны җәфалаган, кирәксезгә акча тыккан, хәленнән килсә, агрофирма җирләрен генә түгел, бөтен Татарстанны сатып җибәрергә әзер торган бу профанга исе-акылы китә торган иде аның. Ничек кенә аңларга теләсә дә, аңлый алмый иде ул аны. Берничә минуттан әлеге көй кабат яңгырады. Монысында алдагысына караганда әллә ни үзгәреш сизелмәсә дә, Дагаев ни өчендер канәгать калды. Чырае яктырып китте. Иҗат газапларыннан арыган, талчыккан йөзенә шатлык нурлары сирпелде. Көй тыңлап гарык булган маэстроның чыраенда уңай үзгәреш сизеп алган кунаклар, мунча эчен яңгыратып, кул чабарга тотындылар. Ләкин иҗади процесс моның белән генә тәмамланмаган икән әле. Яңа туган музыкаль сәнгать әсәре турында фикер алышулар башланды. Беренче булып сүзне ни өчендер Хәләфчиккә бирделәр. Сүз бирерләр дип көтмәгән иде ул. Башта аптырап калды. Шулай да хәлдән чыкты. — Гаҗәеп көй! — диде Дагаевның бер машина карабодай вәгъдә иткәнен исендә тоткан Хәләф. — Мин музыка белгече түгел. Шулай да бу әсәр турында мин бер генә сүз белән әйтер идем: аны халкыбызның "Тәфтиләү"е белән генә тиңләргә мөмкин! Аннан сүзне танылган композитор алды. Дөньяны күргән, музыка өлкәсендә су урынына йөзгән Хөснуллин да тәмам сүзгә остарып җиткән иде, кайбер профессиональ композиторлар кебек авыз эчендә ботка пешермәде: — Үз гомеремдә мин бик күп җирләр, бик күп илләр гиздем, төрле халыкларның гореф-гадәтләрен, көй-җырларын өйрәндем. Әмма дә ләкин мондый да илаһи, тирән мәгънәле көйне минем әле үз гомеремдә ишеткәнем булмады! Гаҗәп бу! Афәрин! — Мин бер генә нәрсә уйлыйм, — диде телевидение хуҗасы (ул тормышка артык реаль карый иде), — бу җырны кайсы тапшыруга кертергә булыр икән? Кемнән җырлатасың? Эльмира синең моңны яхшы җиткерә инде халыкка... — Рәхмәт сиңа, — диде Дагаев аңа, — син бер тапшыруда берьюлы җиде җырымны бирдең... — Ярты сәгатьлек тапшыруда, — дип төзәтте аны Бикташев. — Әйе. Тик бу җырым әлегә язылып бетмәгән... — Бу көйне тиз арада эфирда яңгыратырга кирәк, — дип, үз сүзендә торды Бикташев. — Соңга калмыйк... — Дөрес фикер, — дип сүзгә кушылды Илфират. — Тик... Яңа җырчыга бирергә түгелме икән? Мәсәлән, Зәйнәпкә... — Һей! — дип кычкырып куйды Бикташев. — Җырлаучы табылыр анысы, абзый язган әсәрнең табадан төшкәнен генә көтеп торалар. — Анысы шулай, — диде Дагаев, — сорап кына торалар, җырчыларыбызның аппетитлары көчле. Тик бу мәсьәләнең икенче ягы да бар: минем җырны җырламаган җырчы калмады бит инде җөмһүриятебездә! Мин белмәгән берәрсе юкмы соң? — Бәлкем ,чыннан да Эльмирага биреп караргадыр, — диде композитор, — сезнең җырларны бик зур зәвык белән башкара бит ул! — Җитте аңа! — дип кырт кисте хуҗа. — Җыр саен акча сорый! Инде курка да башладым... Бар булган байлыгым шул җыр белән бергә очып бетмәсә ярый инде! — Бәлки, шул ук... Шәп җырчы бит! — дип сүз тыкты Хәләф. — Масайды. Минем исәптән бер фатир, өч машина алганнан соң, җырларымны җырлау түгел, исәнләшми дә башлады! — Ә кем бар соң, кем? — диде Бикташев. — Бар ул, бар, уйлап карарга кирәк, — диде Дагаев. Бер мәлгә тынлык урнашты. Уйлый торгач, киңәшә торгач, сәхнәгә яңа гына чыккан бер хатынга бирергә булдылар. — Аның фатиры бардыр инде?! — дип сорады Дагаев. — Бүләксез калдыру килешмәс... — Бар, бар... — Машинасы? — Машинасы да бар, — диештеләр кунаклар. — Ярар, — дип нокта куйды хуҗа, — берәр төрле тун бүләк итәрмен мин аңа, затлы тун! Ә хәзер, әйдәгез, җырны юарга вакыт җитте... Мәҗлес мунча чабыну белән аралашып барды. Хәләф чабынып туялмады. Дагаев үзе Хәләфнең аркасын чапты. — Йә, энекәш, син минем музыкаль сәләтемне күрә алдыңмы инде? — Күрдем, — дип җавап бирде Хәләф. — Тулаем күрдем. Сезнең күпкырлы талантыгызны безнең күпсанлы укучыларыбызга ирештерүне мәгъкуль күрәм... — Дөрес әйтәсең, — дип хуплады аны хуҗа. — Минем иҗатымны мактап, саллы бер мәкалә чыгарсаң шәп булыр гәҗитеңдә... Джип Хәләфне өенә, подъезд төбенә кадәр китереп куйды. Өенә китергәнне бик тә ярата иде ул. Бигрәк тә затлы машиналарда. Хәләфнең үз өе юк югын... Ул кеше фатирында тора. Акча түләп. "Фатир алдым! Фатир алдым!" — дип, бөтен дөньяга сөрән салды ул бервакыт. Бик күпләр аның фатирын карарга килделәр. Ул хәтта өй туе да уздырырга йөргән иде. Тик анда ярык унитаз, җимерек ишек, ертык обой күреп күңелләре кайткан хезмәттәшләренә: "Тиздән евроремонт ясыйм: менә монда импортный суыткыч, әнә анда стенка торыр, икенче килгәндә ике күзегез дүрт булыр!" — дип экскурсия ясап йөргәннән генә кеше фатиры Хәләфнекенә әйләнмәде билгеле. Чынында исә ул фатирга инде өч ай буе түләмәгән, хуҗасы килеп, инде берничә мәртәбә тавыш та чыгарып киткән иде. Ул монда кунарга яратмый. Күбрәк барган җирендә, кешедә кунып кала. Ә бүген кая барасың, кунмыйча булмый! Бер бүлмәле иске "хрущевка"да әле аның тагын өч энесе тора. Шәхсин, Мәснәви, Альфред... Исемнәре генә дә ни тора! Беренчесе белән укучыларны таныштырып киткән идек инде. Икенчесе — Мәснәви. Казан вокзалында кизү тора. Бушлай вокзалга кертми, түләсәң генә кертә. Ул хәтта мәшһүр Илһам Шакировны да вокзалга кертмәгән дип сөйлиләр. Җырчы каядыр гастрольгә җыенган, поездга ашыга икән. — Син нәрсә, энекәш, Илһам абыеңны да танымыйсыңмы, мин бит Илһам Шакиров, мине бөтен татар белә! — дигән ул аңа. — Сине татар белүендә минем ни эшем бар?! Мин сакта торам! — дип кырт кискән Мәснәви. — Син үзең татардыр бит? — Юк, мин татар түгел! — дип җавап биргән Мәснәви саф татар телендә. — Мин — охранник. Мондый мөһим, җаваплы эшкә аны Хәләфчик урнаштырды. Бер атна эшли, бер атна ял итә. Ял иткәндә, фатирдан чыкмыйча, ябылып ята. Хәләф белән бер буйда алар. Кешеләр алдында буйлырак күренер өчен, Хәләф аяк очында баскалап-баскалап алса, Мәснәви ботинкасына өстәмә киез куеп йөри иде. Ә җылы оекбашын ул хәтта йоклаганда да салмый. Тәртипле егет. Кешеләр белән аралашмый, шуңа күрә беркем белән дә ызгышмый, талашмый. Соңгы вакытта нигәдер эштән китәм, дип аптырата әле. "Ниндидер тавышлар ишетәм, старшой, каяндыр сигнал җибәреп яталар, шуны ачыклар өчен бүген ФСБга барып килдем", — ди бу беркөнне. "Ачыкладыңмы соң?" — дип сорый аңардан "старшой". "Ачыкладым... җеп очы нигәдер сиңа килеп тоташа..." "Йа Ходам, ычкынмаса гына ярый инде!" — дип уйлый Хәләф. Авылдан әти-әнисе ышанып тапшырып җибәрде аны, ничек тә сынатмаска иде бит! Хәтта Хәләфчик кебекләрнең дә яшерен борчулары була. Өченчесе — Альфред. Малтабар. Ун тәңкәгә ала, унбергә сата. Кулыннан теләсә нинди эш килә анысының. Акчаны шәп ясый. Инде күптән капитал туплаган булыр иде дә бит. Тик бер сәер гадәте бар (киң күңелле булуы комачау итә, күрәсең!): тапкан берен җилгә очыра бара. Ресторан, банкет, кызлар, дуслар... Иртән тора, акча юк. Тагын таба, тагын... юк... Безнең илдә шулай шул, артык киң күңелле булырга да ярамый, хәзер ыштансыз калдырып китәләр... Хәләф кайтып кергәндә, өйнең асты-өскә килә язган иде. Зал ягындагы өстәл җыеп бетерә алмаслык чүп-чар белән тулган, идәндә — аракы шешәләре, "Кока-Кола"лар чабыша... Альфред соңгы акчасын туздырып ята икән. Ул, пыр туздырып, бүлмә буенча бер кызны куалап йөри иде. Бусы куа, тегесе тоттырмый. "Философ" белән Мәснәви арага да кереп карыйлар, тик тегесе шулкадәр ярсыган, ташы кызган ки, аларны очырып кына җибәрә иде. — Нишлисез? — дип кычкырып куйды Хәләф. Барысы да шып булдылар. "Старшой" шулай кинәттән генә кайтып керер дип берсенең дә башына килмәгән иде. Каядыр, кемгәдер барса, Хәләф шунда кунмыйча калмый. Ә бүген менә кайтты да керде. Яшь аралары берәр ел гына булса да, энеләре аңардан бераз шүрлиләр, читтә Хәләфтән көлеп йөрсәләр дә, аның алдында үзләрен тыйнак тоталар иде. — Кем бу?! Кызның өстендә юньле киеме дә юк, җитмәсә, ямьсез, сөйкемсез иде. Кыяфәте судан чыккан чебешне хәтерләтә... — Каян таптыгыз моны? — Мәснәви алып кайтты... вокзалдан... — диде чырае качкан Шәхсин. Хәләф кызга шикләнеп карап куйды. "Чебеш" ялт кына бәдрәфкә кереп бикләнде. — Вокзалда поезд көтеп тора иде ул, ачуланма инде, — дип акланды Мәснәви. — Поезды иртәнге җидедә генә китә, аңа хәтле бездә торсын дип алып кайткан идем дә... жәлләп... — Кешене жәлләмә син, үзеңне жәллә! — диде аңа Хәләф. — Ә бәлкем, ул угрыдыр, карактыр?! Бар, чыгарып җибәр хәзер үк! Эзе дә булмасын монда! — Кума инде син аны, минем янда йоклар шунда, — диде бәдрәф ягына колагын салып торган Альфред. — Юк! Ярамый! Куып чыгарыгыз! — Синең янда ятар! — диде Альфред. — Чамалап сөйләш! Теләсә кем белән йокларга, мине кем дип белдең?! Хатын-кыз мәсьәләсендә, Хәләф үзен тагын да сәер тота иде. Яратып, сөеп йөргән кешесе дә юк... Югыйсә кызлар белән йөрмәвенең сәбәбе бик гади: яраткан, сөйгән кешесен алдый алмый иде ул. Алдаса да, алдавы ятмый иде аның. Бумеранг сыман үзенә китереп суга торган иде. Аңардан сөйгән кызың бармы дип сорасалар, ул, һичшиксез, бар, әптиктә эшли, дип җавап бирер. Даруханәнең хәтта адресын, номерын да әйтер, тайчанып тормас. Яратамы соң сине, дип сорасаң, Хәләф: "Шту син! Минем өчен гомерен бирергә дә әзер ул!" — дияр. Берән-сәрән килеп чыккан яшь кызлардан баш тартмый иде ул, билгеле. Ләкин бүгенгесе, вокзал "чебеш"е мораль-этик нормаларга бигүк батып бетми иде шул. Шуңа күрә әхлаксызлык турында нотык сөйләргә аңа тагын бер мөмкинчелек туды. Озак сөйләде Хәләф. Бутала-бутала сөйләде. "Гөнаһ кылучылар" аны, башларын аска иеп, бик зур түбәнчелек белән тыңладылар... "Чебеш"не чыгарып җибәрделәр. Берәм-берәм йокларга яттылар. Альфред белән Мәснәви җәелә торган кәнәфигә сузылдылар. Кәнәфинең бер аягы юк, аны Альфред сындырган иде. Кызлар куып. Шәхсин, матрац җәеп, идәнгә ятты. Хәләф раскладушкага урнашты. Ватык раскладушка, ерткыч җанвар сымак үкереп, чинап алды. Хәләф селкенми башлагач кына, беразга тынды. "Кайчан кешечә яши башлармын инде?" — дип уйлап куйды Хәләф. Күз алдына агрофирма директорының гаҗәеп ташпулатлары, затлы мунчалары килеп басты. Их, менә шунда ятсаң иде икән ул "Мәфтухалар" белән! Тик аның өчен ныклап алдарга, алдарга гына түгел, әйбәтләп урларга да өйрәнергә кирәк. Хәләфнең алдаулары әлегә зур табыш китерми иде... Бер карасаң, бөтен дөньясы алдауга корылган түгелме соң! Алдамыйча яшәп тә булмый. Алдау — җәмгыятьне хәрәкәткә китерүче көч. Дәүләт — безне, без дәүләтне алдыйбыз. Астагылар — бер төрле, өстәгеләр икенче төрле алдаша. Астагыларның алдашуы ул тиклем хәтәр түгел, алар өстәгеләрнең алдашуына түзә алмыйча алдашалар. Иң аянычы шунда, бер алдакчыга һәрвакыт йөз алданучы табыла. Ә Хәләф шул алдау системасының бер элементы, әле шуның да бер вак кисәкчеге, атомы иде. Әшәке алдамый, чиста алдый. Чөнки аның күңеле чиста, җаны саф иде... Шулай уйлана-уйлана йокыга китеп барганда гына, ишекне шакыдылар. Чыгып ачса, ишек төбендә, чайкала-чайкала, Павлушин басып тора! — Ни кирәк сиңа? Ник килдең монда? — Хәләфчик, яртың бармы? — диде дөм исерек Павлушин. — Юк ярты! Эчмәгәнне беләсең! — Тукта әле, сөйләшик... Әгәр син миңа хәзер бер ярты куйсаң, синең өчен үзем барам командировкага ... Кая әле?! — Урыссуга! — Ие... шунда инде... Тик өйгә кереп эчәбез, Ленин һәйкәле янында түгел, яме! — Хәләф, сездә кызлар юктыр?! — Бусы Б.Гайсин тавышы иде. Ул да Павлушинга ияреп килгән... Анысы лифт янында, бер этажга астарак басып тора иде. — Берәү бар... — Кит аннан! — Б. Гайсин, сөенеп, лифт төймәсенә басты. — ... Ие... Тик чыгарып җибәрдек, сез аны урамнан эзләгез инде, яме... Мин йоклыйм, бердән соң мин татлы төшләр күрәм... Ишек шап итеп ябылды. Дуслар урамда калды. * * * Хәләф бу юлы ялганламады. Ул чынлап та төш күрде. Ләкин татлы төш түгел, гаҗәеп, коточкыч төш! Җирнең иярчененә әйләнгән икән лә ул! Метеорит сыман җир тирәли әйләнеп йөри, тик һич кенә дә җиргә килеп куна алмый. Җир кабул итми моны. "Нишләп җир тирәли әйләнәм, нишләп соң мин җир тирәли әйләнергә тиеш?!" Башына беренче булып килгән уе шул булды аның. Ләкин иксез-чиксез космик киңлектә җавап бирүче юк... Ул очты да очты. Баш очында гына миллиардлаган яп-якты йолдызлар балкып тора, аларның кайберләренә хәтта орынып та китәргә була. Тик йолдызлар кызыксындырмый Хәләфне, алар сагынуга сусаган җанны җылыта алмыйлар. Җирне сагына Хәләф, шуның сыртына гына булса да ябышып калырга тели, тик килеп кенә чыкмый. Күрәсең, җирнең тарту көче җитми. Кимәле аз. Ә аста Швейцария таулары, җәннәти Гавай пляжлары, Бермуд өчпочмагы, ак каенлы туган авылы күренеп кала. Тик... җитәрлек түгел шул аңа, кайтып җитәрлек түгел. "Сагындым, сагындым, бик сагындым авылымны!" — дип өзгәләнде аның җаны. Хәләф елап ук җибәрде. Аның күзеннән тамган ачы яшь тамчыларыннан галәмдә берничә зур диңгез хасил булды, давыл купты, өч көн тоташ җиргә бозлы яңгыр яуды... Очты да очты Хәләф. "Шулай беркайчан да җиргә төшалмам, буш галәмдә очып йөрермен микән?" — дип сызланды ул. Туганнары, дуслары искә килеп төште. Алар хәзер нишлиләр икән? Алар да Хәләф күк моңайганнар микән? "Туганнар, сезнең өчен йөрәгемне бирергә дә әзермен!" — дип пышылдады ул аларга. Аның пышылдавыннан Тын океанда көчле давыл купты, Сахара чүлләрендә ком бураны кузгалды, шуларның җиле ак каеннарның башларыннан сыйпап үтте... Аннан... корбаннары искә төште. Ул алардан гафу үтенде, бүтән беркайчан алдамаска ант итте. Ләкин җавап ишетмәде. Күрәсең, җирдә аны берәү дә кичерми иде... Ә ул очты да очты. Җитәрлек очты, җир тирәли 365 көн очты. Салкын, коточкыч салкын икән монда! Тәнне генә түгел, җанны да өшетә. Үзе генә очкан җитмәгән, аның тирәли дә нидер оча икән! Ипләбрәк караса, ул аның җылы батареягә кыстырып калдырган, боз булып каткан йон ноские булып чыкты. "Прес!" — дип кизәнде ул аңа. Мәчегә кизәнәме... Оекбаш шундук юкка чыкты. Каядыр ай тирәсендә әйләнергә тотынды. Шул чакны каршына марсиан килеп чыкты. Күзләре акайган, ияге янтайган. "Исәнме, абый, хәлләр ничек?" — дип сәлам бирде ул аңа. Марсиан никтер сәламне алмады. Әллә аңламады, әллә ишетмәде. Локаторларын торгызып, антенналарын чайпалдырып, "Что за халявщик?!" дигән сыман, аңа мыскыллы гына карап алды да каядыр китеп югалды. Алданасы килмәгәндер инде... Ә Хәләф очуын дәвам итте. Җир аны кабул итмәде. Шуннан соң Ходайны исенә төшерде, аңа ялварды: — Йә Хода, әйтче, зинһар, ни гаебем бар минем, нишләп җир мине үз итми, җылы кочагына кабул кылмый?! — Алдашу — зур гөнаһ! — Күктә илаһи тавыш яңгырады. — Үз гомереңдә син шулкадәр күп кешене алдагансың, Җир хәтта сине үзенә сыйдырырга да теләми... — Йә Ходам, гаебемне таныйм, инде нишләргә миңа? — Тәүбә ит! — Итмәсәм?! — Мәңгелек тәмугта янарсың... — Ә анда кемнәрдер бардыр бит?.. Хәләф кара тиргә батып уянды. Ах-вах килеп, чытырдап раскладушкасына ябышты. Бүлмәсеннән очып чыгармын дип курыкты, ахрысы! Кулын үпте, аягын кочты. Исән калуына, җирдә яшәвенә сөенеп, кычкырып елап җибәрде... Ә-йе! Мондый шыксыз, котсыз төшне күргәне булмаган иде әле аның үз гомерендә! "Бетте! Башка алдашу юк! Алдашуны ташлыйм, яңа тормыш башлыйм! Әгәр бер генә мәртәбә алдашсам да, ялган сөйләсәм дә, исемем Хәләф булмасын!" — дип антлар эчте ул эченнән... Хәер, бер-ике көн алдашмыйча яшәп караганы булды аның. Алдашу илһамы сүнгәч. Алдаша гына алмый бит! Тәмам чиргә сабыштырды алдашмау. Алдамагач эш тә бармый, тамак та туймый. Ай, бигрәк читен булды аңа! Соңыннан сәбәбе дә ачыкланды тагын. Сихер булып чыкты бу! Теге Хәләф тарафыннан алданган Фәнисә, туган авылына кайткач, караңгы мунчага кергән дә ләүкә өстендә өч шәм кабызган. Шуның каршына басып: "Әфсен-төфсен, Хәләф абый алдашмыйча яшәсен!" — дип теләк теләгән... Үлә язды Хәләф! Үлә... Ә бу юлы... Ходайның үзенә ант итте бит! "Бетте! Бүтән алдашу юк, юк!"... Иртән Хәләф тагын эшкә чапты. Ул эшкә соңга калудан курка. Кабинет буш. Павлушин эшкә килмәгән иде әле. Әллә командировкага киткән, әллә һаман да теге "чебеш"не куып йөри... Б. Гайсин белән... Бүлмәгә илле яшьләрендәге бер ир кеше килеп керде. Профессор бугай! Калын кесәлегә охшаган. — Исәнмесез! — Сәлам, абый! — Керергә ярыймы? — Керегез! Сезне күрүемә бик шатмын! — Рәхмәт... — Тормышлар ничек, ал да гөлме?! — Бигүк ал да гөл түгел шул әле... Бер кешене судка бирергә йөри идем мин. Шул мәсьәләдә миңа ярдәм итә алмассыз микән... — Кемне? — Сөнгатычны! — Сөнгатычны?! — Сез аны беләсезме? — Юк, ишеткәнем дә юк. Хәләф тагын ялганлады. Сөнгатычны яхшы белә иде ул. Дусты ук булмаса да, яхшы ук танышы иде. Ул аны кайчандыр депутат итәргә дә йөргән иде. Кылт итеп атасының: "Вак-төяк кенә алдашу ярый, кешенең язмышы хәл ителә торган урында алдашу — гөнаһ!" — дип әйткән сүзләре искә килеп төште. Хәләфчик уйга калды. — Бурычлы булып калмам... — Ир кеше күн тышлы кара портфеленә ымлады. — Анысы вак мәсьәлә... Буламы? — Була, ник булмасын, без булдырмаган нәрсә юк ул, абый... — Эш менә болай... Югары судта минем бер танышым бар. Чеботарев. Үзе ул удмурт милләтеннән... Хәзер без шуңардан консультация алыйк. Бик яхшы кеше... Һәм Хәләфчик вәкарь белән генә өзек телефонының трубкасына тотынды. Аның йөзе алсуланып киткән, борынындагы сипкелләре зурайган, күзендә исә илһам чаткылары сикерешә иде. Ул яши башлады... Ә бу вакытта... Муеннан бурычка баткан, сукбай хәленә төшкән Күмәчев нәшрият ишеген ачып керде. Аны вахтада кизү торган милиционер туктатты. — Кая барасың, кем янына?! — Хәләф Мәйданов янына! — Нәрсәң калган анда? — Бер алданып чыгыйм дигән идем, күптән алданган юк. МОХТАР ҺӘМ ТУКТАР Мохтар углы Туктар әтисен төшендә күрде. Авылдан китеп югалган сөекле әтисе төшләрендә еш кына җанын телгәләсә дә, әлегәчә бу кадәр дә коточкыч булып кергәне юк иде. Әйе, төш... Туктар — сабый бала, имезлек суырып бишектә тирбәлеп ята, имеш. Өстәлдә кабызып калдырылган лампадан сүрән генә яктылык сирпелә. Ах, ни кызганыч! Бу илаһи тынлык, рәхәтлек озакка бармый — чираттагы күңелле мәҗлестән акаеп кайтып кергән ата, бусага янындагы сулы чиләкләргә абыныпсөртенеп, каргый-каргый ирен каршыларга чыккан хатынына — Туктарның әнисе Рәхимәгә: — Тиз! Салдыр... Башың борып атканчы! — дип, былчырак каткан күн итекле аягын суза... — Кычкырма, баланы уятасың бит! — дип сөйләнә-сөйләнә, әнисе аның итекләрен салдыра башлый... Ә Мохтар әйтерсең лә шул сүзне генә көткән: — Әле син телеңә салынып торасыңмы, мине өйрәткән буласыңмы?! Ба-шыңны б-о-орып атам хәзер! — дип җикеренә-җикеренә, хатынының чәченә ябыша. Бишектә тирбәлеп яткан Туктар тынып кала. Тәмле үлән исләре аңкып торган имезлек сөтеннән ниндидер яман исле, тәмсез тәм килә башлый. Менә хикмәт — атасы имезлекне аракы шешәсенә алыштырып куйган, имеш! Бала шешәне бар көченә идәнгә атып бәрүгә, Мохтар хатынының башын бора башлый. Муен сөякләрен шыгырдата-шыгырдата бора. Бала калтыранып елап җибәрә, нәни аяклары белән бишек кырыена бәреп тыпырчына, көйсезләнә. Бора торгач, баш гәүдәсеннән аерыла, аннан үскәннән-үсә барып, түшәмгә тиклем җитә. Инде баш, мәет исе аңкып торган олы дәү кызыл авызын ачып: — Атаң күк булма, улым, атаң күк булсаң, гомердә дә кеше була алмассың! — дигән яман аваз салгач кына, Туктар уянып китә. Улының төшләнгәнен ишетеп-күреп торган Рәхимә: — Улым, төшләндең, ахры, борылып ят әле! — дип эндәште. — Бигрәк җүнсез төш керде — әтине күрдем! — диде Туктар, башын юрган астыннан чыгарып. — Сәгать ничә соң әле? — Ничә булса да барыбер түгелмени син мәхлукка?! — Юк! — дип рәнҗеде Туктар. — Мин исәндер бит әле?! — Син дә, колак төбендә безелдәгән чебен дә исән! — Әллә кич булып килә инде? — диде Туктар, анасы белән сүз көрәштерүнең мәгънәсез икәнлеген аңлап. — Һава сулап керергә кирәк. Туктар, йоклаганда салмыйча яткан төссез соры пиджәгенең берән-сәрән генә эленеп торган сәдәфләрен эләктергәләп, арзанлы ачы тәмәкесен кабызып, бусагадан тышка атлады. — Күршеләргә күренеп йөрисе булма, оял әзрәк! — Ни өчен оялырга тиеш соң әле мин! — дип киреләнеп кычкырды Туктар. — Чыраеңа карале бер! — Ни булган чырайга?! — Синнән кеше түгел, эт тә куркып качар! — Ярар инде, ә! Уйнама әле нервыда! — Тик йөрмә, кәҗәгә печән сал! — Кемгә кирәк — шул салсын! — Бәрәңге сызар вакытлар җитте, нәрсә уйлап йөрисең син?! — Бер ярты куйсаң, сызармын да, бәлкем. — Дөмекмисең дә, ичмасам! — дип рәнҗеде Рәхимә. — Кеше өчен түгел, үзең өчен бит! — Каргама! Каргаучының каргышы үзенә төшә, диләр. — Бар, әйдә, бар, югал күземнән, үзең дә, эшең дә кирәк түгел. Рәхимә озак еллар авыл мәктәбендә укытты, күптән түгел пенсиягә чыкты. Ул вакытыннан элек картайган, аның йөзен җыерчыклар каплаган, чәчләре агарган, бит алмалары бөрешеп төшкән. Искедән киенеп йөрүче хатын йончыган карчык кыяфәтенә кергән иде инде. Әгәр дә аның ни өчен тиз картаюы турында сүз чыга калса, ул бер дә үпкәләмичә, бик тә сабыр гына: — Әүвәл ирем, аннары малаем Туктар бимазалады, шулар картайтты мине! — дип аңлатырга ярата. Сазаган кыз булып утырып калган Рәхимә, авылга су кертергә килгән, кала тирәсендә яшәп, беренче хатыныннан аерылган мастер Мохтарга кияүгә чыкты. Кавышу вә өйләнешүләре дә сәер булды аларның. Рәхимәсен язылышырга дип авыл советына алып төшкән Мохтар тартырга гына чыккан җиреннән кинәт кенә юк булды. Рәхимәнең туганнары, якыннары, күрше-күләннәр назлы кияүне эзләп гаҗизләнделәр. Баксаң, ул әле язылышмаган кәләшенең "тәпиен" юа икән. Мохтарның данлы бригадасы, су эшләрен тәмамлап башка төбәккә күчү сәбәпле, ул дусларыннан аерылырга мәҗбүр булды һәм икенче көнне үк эш сорап колхоз идарәсенә килде. Колхоз берәүне дә эшсез калдырмый. Мохтарга да табылды. Тик нигәдер хезмәт — Мохтарны, ә Мохтар аны үз итмәде. Тракторга утырттылар, тракторын канауга аударды, сыер көтүен бирделәр, сыерлары уҗымга кереп күбенде. Соңрак дуңгызлар да биреп карадылар, колхоз дуңгызсыз калды. Инде трай тибеп йөрергә калгач, тиктомалдан бер гаепсез агрономны кыйнап, тиешле урыннарда өч елын да тутырып кайтты... Мин — пырлетарий, мин авыл эшен сөймим дип, кайтуының икенче көнендә үк, мари ягына урман кисәргә китте. Анда да кискән агачы астында калып, хәтәр генә имгәнеп, ярты елдан артык хастаханәдә ятып чыкты. Рәхимә аны тәрбияләде, хәленнән килгәнчә киендерде. Тик терелеп чыккач та, еш кына тавыш чыгарып, хатынын тукмаудан бүтәнне белмәде. Аптырагач, ара-тирә милициягә дә тапшыргалап карады аны Рәхимә. Файдасы гына тимәде. Унбиш тәүлеген утырып, соңыннан ялына-ялына вәгъдәләр биреп, янә кабул ителгәч тә, Мохтар иске гадәтен ташламады. Гауга куба, хатын кыйнала торды. Бу мәхшәрнең очы-кырые күренмәс тоелды. Бары тик кайчакта улы Туктар, нәни йодрыкларын төйнәп, әнисен якларга ташланганда гына, гаять күңеле булган Мохтар, кинәт кенә буш хыялга бирелеп, фәлсәфә корып алырга махир иде: — Син, улым, алай бик чәрелдәмә, яме. Атаңа каршы кул да күтәрмә! Үпкәләштән булмасын, мин сине аңлыйм, син дә мине аңла! Мин өр-яңа йорт салачак кеше бит, менә шушы алачыкта, күмәк хуҗалык барагында яшәячәк түгел! Акчам да, көчем дә бар, тик менә күңел генә ятмый, теләк юк, чөнки мәгънәсен күрмим. Ә җаны тартмаган эшне фәкать коллар гына эшли, ә минем әлегә кол буласым килми! Тавыш-ызгыштан, кыйналу-сугылулардан тәмам алҗыган, миңгерәгән Рәхимәнең ялваруларын Ходай ишеткән, күрәсең, көннәрдән бер көнне гадел совет хөкеме дигәнебез озын-озакка аны бик тә ышанычлы урынга озатып куйды. Шуннан бирле Мохтардан ни сәлам хаты, ни үлеме турында бер генә хәбәр дә юк. Юньсез иреннән бәхетнең чыраен да күрмәгән Рәхимәне инде, ниһаять, күңел тынычлыгы табып яшәрмен дигәндә генә, икенче хәсрәт килеп тапты. Аның икенче хәсрәте — бердәнбер улы, күз нуры Туктар. Бу бала дөньяга килгәч тә, аңа иң элек исем таба алмый интектеләр. Башта Рево, Казбек, Трактор, Вилдан кебек чын совет исемнәренә тукталдылар. Аннан соң Биккол, Акын, Заманкотлы дигән борынгы исемнәрне искә төшерделәр, әмма күңелгә ятышлы, яңгыравыклы заманча татар исеме тел очларына килмәде. Сабыйны күрергә кергән бер карчык Туктар дигән исем кушарга тәкъдим итте. — Ни өчен балага андый сәер исем бирергә? — дигән сорауга карчык болай диде: — Андый хикмәти исем яңа туган балага ике очракта гына кушыла: балаларның туган бере үлеп барса яки гаилә гаять ишәя торса... — Бу ике очракның безгә берсе дә туры килми бит! — дигәнгә карчык: — Сезнең хәл өченче очрактыр: баланың әтисе туктамыйча аракы чөмерә, бәлкем, Алла кушып, улы әтисенә охшамас, эчмәс, нәселе эчүдән туктар Туктарның, — дип җавап кайтарды. Их, карчыкның әйткән сүзләре хак булып чыксын да, кешенең исеме җисеменә туры килсен икән дә бит?! Юк шул! Туктарның яшьлеге әтисе белән үзе генә түгел, бөтен ил котырынып эчкән чорга туры килде. Чирләшкә малай көчкә-көчкә урта мәктәпне тәмамлады. Техника белән җенләнгән Туктар, каты тышлы аттестатын тузанлы чормага томырып, тимер атка — бульдозерга менеп утырды. Тик әтисе юлыннан китә күрмәсен, тракторчы юньле һөнәр түгел дип, әнисе егетне ничек кенә булса да, югары уку йортына керергә кыстый башлады. Ахыр чиктә малаен колхоз стипендиаты иттерде, кыска вакытлы курсларда имтиханнарга әзерләтеп, ветеринария институтына урнаштырды. Гомерендә бер тапкыр ат җикмәгән, малтуар карамаган булса да, студент тормышына кызыкканга, артык каршы килеп тормады, китте егет. Кала һәм студент тормышына яраклашып, аның рәхәтен дә, михнәтен дә татырга өлгергән Туктарның укуга исе китмәде. Колхоздан стипендия килеп тора, әнисеннән әз-мәз булса да сәмән тамгалый. Студент тормышы лекция тыңлау яисә имтихан тапшыру кебек мәшәкатьләрдән генә тормый бит, кесәң калын булганда кәеф-сафа корырга, типтереп алырга да мөмкинлекләр бирә. Авылдагы кебек берәү дә синең өстеңдә тормый: хәлеңнән килгән кадәр күңел ач та, кызлар коч! Ә ана газиз баласы өчен җанын бирергә әзер иде. Аңардан берни дә кызганмады ул. Аны тырышып укый дип уйлады. Соңгы сарыгын да суйдырып улына илттерде, бушлай килгән калҗага өметләрен суытмаган талымсыз профессорларны да чит-ят итмәде. — Берни дә жәлке түгел, тик укып кеше генә булсын! — дия торган иде Рәхимә. Әмма гаҗәеп хикмәтләр аша катыргы тышлы дипломга ия булган Туктар калада да, салада да кеше булырга ашыкмады. Хәсрәт вә кайгының башы диплом юудан башланды. Бу яман гадәт татар авылларына каян килеп кергәндер, анысын тәгаен генә әйтеп булмый, әмма дә ләкин андый зур мәҗлес үткәрү һәр гаилә өчен искиткеч дәрәҗә санала иде. Бәхетле совет гражданы — диплом иясе — мондый мәҗлескә туганнарын, авылдашларын, дусларын, курсташларын, бигрәк тә шешәдәшләрен чакырмыйча калмый. Гап-гадәти туй мәҗлесләреннән ул фәкать кияү белән кәләшнең, шаһит вә шаһидәләрнең булмавы белән генә аерылып тора. Әйтик, туй алдыннан "килен аягы юу" дигән нәмәстәкәй булса, соңгы очракта диплом иясенең акылын да, белемен дә аракы тутырылган рюмкаларга салып юалар. Туктар оештырган мәҗлескә көтелгән утыз урынына илле кеше килде. Шул иллегә тагын бер ун пар кеше ияреп килгәч, бу сан җитмешкә тулды. Кунакчыл җанлы Туктар, авылда яки тирә-якта кемне күрсә, шуны мәҗлескә дәшкән икән. Килгән кешене куып чыгара алмыйсың. Тирә-яктан өстәл, урындык ташып табынны тагын да киңәйттеләр, суздылар. "Т" хәрефен хәтерләткән табын башланыр алдыннан "П"га әйләнде. Дипломга ияртеп бирелгән ромбик бер рюмкадан икенчесенә күчеп, сәяхәт ясап, табынны икенче тапкыр әйләнеп чыкканда, Туктар дүңкәеп, кәҗәгә дип әзерләгән печән өстендә аунап ята иде инде. Туктарны оныттылар. Ни сәбәпле җыелганнарын да хәтерләми башлаган кунаклар: Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, Кайтып китәргә кирәк, — дип, тузан туздыра-туздыра, бии-бии таралыша башлагач кына, Туктар, татлы йокысыннан уянып, капка төбенә озатышырга чыкты. Ни өчен килгәннәрен фәкать шунда гына искә төшерә алган кунаклар, Туктарга рәхмәтләр яудырып, аны кат-кат кочаклап үптеләр. Катыргы юу ай чамасына сузылды. Зәңгәр тышлы катыргы төрле кулларда йөреп уңды, рюмка төпләрендә йөзеп, кулдан-кулга күчеп-күченеп йөргән яшел ромбик эзсез югалды. Ни хикмәттер, стипендиат булуына да карамастан, мең төрле сылтаулар табып, туган колхозы Туктарны эшкә чакырмады. Беренче чирканчыкны ул туган авылы Кормаштан унбиш чакрымнар ераклыктагы совхозда алды. Ике-өч атна үтүгә үк, ул директордан премия сорап керде. Мондый әдәпсезлеккә ачуы чыккан директор аның үтенечен кире каккач, Туктар, хуҗага үч итеп, аның хатынына почта аша кайнар мәхәббәт хатлары юллады. Билләренең нечкәлеген, аякларының төзлеген югалта барган, унсигез яшендә карт директорга кияүгә чыккан, озак еллар балага узалмыйча интеккән хатын, "гашыйк" Туктарның мәхәббәт хатларын елый-елый укыса да, барысын бергә җыйнап иренә тапшырды. Явыз директор, берничә таза егетне яллап, егетне бик шәпләп тукмаклатканнан соң, Туктарга туган йортының бусагасына кайтып егылудан башка юл калмады. Әмма күп тә узмады, Туктар: — Мин колхозчы түгел, мин — романтик! — дип каударланып, Себер якларына чыгып китте. Бүтән кайтмас инде бу егет дип уйлаучылар ялгышты, бик тиз әйләнеп кайтты ул аннан! Кайтты да, авыруга сабышып, кешегә күренмичә өйдә ятты. Романтик хисләр сүрелгән, күңел кыйбласы тәмам хәмергә табан борылган иде. Хәсрәткә чумган ана, улын шундый мескен хәлдән йолып калыр өчен, күчтәнәчләр күтәреп, район үзәгенә китте. Идарәдә эшләүче туган тиешлесе ананың кадерле Туктарын бер колхозга зоотехник итеп урнаштырды. Колхоз рәисе Фәттах яңа килгән кадрның ниндирәк "кошчык" икәнен яхшы чамаласа да, өстән тәкъдим ителгәч, каршы килмәде. Аңа элеккеге белгечтән бушаган калай түбәле, юан бүрәнәләрдән салынган зур гына йорт, өр-яңа "Урал" мотоциклы да бирделәр. Әнә шул биек вә бөек тау исемен йөрткән матаена утырып, авылына кунакка кайткан улы өчен әнисе шатланып туялмады... Балаңа бер игелек эшләсәң, гел булышып кына торасы килә. Киңәш-табышларын җиткезеп, үткәзеп торды ул аңа. Терлекләрне ничек кышлатырга, рационга күпме азык, фураж оны бирергә, кайчан терлекләргә прививка ясатырга, кайчан каплатырга һәм башкалар, һәм башкалар. Әнә шул киңәшләр файда китерде, күрәсең, колхозда табыш, үрчем арта башлагач, Туктарның исеме, макталып, телдән төшми башлады... Туктарның бер акыллы гына кыз белән дуслашып алганын да ишеткәч, анасы аңа, озакка сузмыйча өйләнеп җибәр, дигән киңәш тә биреп караган иде. Тик ананың бу киңәше Туктарда яклау тапмады. Әнисенең: — Картайган көнемдә бер килен рәхәтен күреп калырмын, ичмасам, өйлән әйдә! — дигән ялваруына каршы Туктар: — Синең белән талашып, кычкырышып торыргамы?! — дип җикеренде. Туктарның уйлавынча, ирләрне бары тик хатын-кызлар гына харап итә. Ләкин кызлар түгел, яраткан техникасы харап итте егетне. Җәйнең матур бер көнендә матае белән салмыш хәлендә күпердән очты ул. Оятын югалтып, яңасын сорап кергән егетне колхоз рәисе: — Техникада йөри алмыйсың икән, җәяү йөре! — дип, каты итеп сүгеп чыгарды да җимерек матайны төзәтергә тотылачак чыгымнарны Туктар өстенә язып та куйды... Туктарга ат җигеп кенә йөрергә калды. Үзе кебек үк айнымас ат караучы Муллагали аны өч көн рәттән ат җигәргә өйрәтте. Өч көн рәттән Туктар, атка ничек итеп йөгән кигезергә, ничек итеп камыт бавын тартырга кирәклеген зиһененә сеңдерде. Әйе, ат җигү үзе бер сәнгать икән ул, җиккән атка утырып йөрүе генә җиңел! Бу яхшылыклары өчен Туктар Муллагалине бик әйбәтләп сыйларга булды. Бүген Туктарга көне буе фермада булырга кушылган иде. Районнан ниндидер зур комиссия киләсе икән. Кунаклар килгәндә эш урынында булмасаң, башыңнан сыйпамаслар, билгеле! Авылның иң карт, иң юаш алашасын җигеп фермага төшеп барганда, Муллагали белән шактый ук төшергән, ат арбасында тирбәлеп, изрәп барган Туктар үзе дә сизмәстән йокыга китте. Дилбегәнең йомшап калганын сизгән алаша, фермага төшәсе урынга, үч иткән сыман, идарә каршына килеп туктады. Ачуын кая куярга белмичә идарә каршында район кунакларын көтеп торган колхоз рәисе Фәттах Туктарны йолкып торгызды да йодрыгы белән уңлап-суллап берничә кат аның ипи шүрлегенә менеп төште. Туктарны, җиккән атына салып, шул ук көнне авылына озаттылар. ...Инде дөньяда яшәү гаме калмаган, кешелек сурәтен югалта барган Туктарга тагын бер кат бәхет елмаеп алды. Һич көтмәгәндә бергә институтта укыган дусты Кадыйрҗаннан сәлам хаты килеп төште. Хат Рәзән өлкәсендәге "Щит и меч" совхозыннан юлланган. Гади ветеринардан директор дәрәҗәсенә күтәрелгән Кадыйрҗан Туктарны үзенә эшкә чакырган иде. Рәхимә бу юлы ни сөенергә, ни көенергә белмәде. Бу чакыруга артык исе китмәгән Туктар да башта, кырт кисеп: — Әлегә кадәр хаты-хәбәре юк иде, директор булгач, минем алда үзенең дәрәҗәсен күтәрер өчен генә язгандыр, юк, бармыйм! — дип сөйләнгәләнеп йөрде. Улының янә аякка басуына бөтенләй үк өметен өзмәгән ана: — Кеше сине үз итеп, якын итеп шундый мәртәбәле эшкә чакыра, ә син аны яманлаган буласың, әйдә, бернигә дә карама, бар, юлга җыен, соңгы өметең бу синең! — дип, аны юата-үгетли башлады. Туктарга артка чигенер урын калмады. Рәхимә караңгы төнгә кадәр улын юлга әзерләде. Кирәкяракларын, кием-салымнарын, документ-кәгазьләрен шыплап бер зур чемоданга тутырды. Шулар арасына, тиздән салкыннар җитәр, гел-гел кайтып, расхутлар чыгарып, юл баетып йөрмәссең, дип, сарык тиресеннән тегелгән өр-яңа җылы тунын да салды. "Берүк югалта күрмә!" — дип, кесәсенә бер йөзлекне дә тыкты... Тик бер уңмасаң уңмыйсың икән шул инде ул! "Озак күрешепләр булмас, бәхил бул, әнкәй!" — диеп юлга чыгып киткән Туктар, икенче көнне үк, салмыш хәлендә, тунын, дипломын югалтып, кире кайтып керде... Кеше күзенә күренергә дә оялган Туктар, куркак куян сыман, куышына кереп бикләнде. Улыннан тәмам ваз кичкән, аның тарафына сүз катырга да хурланган Рәхимә аңа ашарга да, эчәргә дә бирмәде. Туктар авыруга сабышты. Сакал-мыек баскан шыксыз чыраен юрганы астыннан да чыгарырга җөрьәт итмичә, көннәр буе урынында аунады... ...Шундый яман төш күреп уянган Туктар күңелен чиркандырып торган авыр хисләрдән тиз генә арына алмады. Аптырагач, кулына сәнәк алып абзарга керде. Нияте кәҗәгә печән салу иде. Печән өстә, тезмәдә иде. Ул, өскә менеп тормыйча гына, сәнәген печәнгә батырды да, баскыч астыннан гына торып, бар көченә печәнне каера башлады. Каера торгач, бер олау печән Туктарның өстенә ишелеп төште. Баш-аягы капланган Туктар, сәнәгенә кадалудан куркып, тырмаша-тырмаша печән арасыннан чыкканда, баш түбәсенә, шалт итеп, күгәреп беткән калай чәйнек килеп төште. Бу җүнсез чәйнек шулкадәр дә җайсыз төште ки, Туктар хәтта берничә минутка аңын югалтты. Кәҗә тавышлары чыгарып, чиный-чиный кычкырган тавышка өйдән анасы йөгереп чыкты. Ул, улын кызганасы урынга, эт итеп сүгә-сүгә, Туктарны печән арасыннан өстерәп чыгарды да бер кочак печән кыстырып кәҗә янына үзе кереп китте. Туктар тәмәке кабызды да кайчандыр атасы Мохтар белән серләшеп, сөйләшеп утырган утын бүкәненә килеп утырды. Салкын җиләс һавадан туңып, бөрешеп калган Туктарны бу мизгелдә давыл кубарып алып киткән агач кайрысына тиңләргә булыр иде. Коточкыч көчле җил яшеннән кара көйгән агач кайрысын ботагыннан каерып ала да таулар, чокырлар, ерганаклар өстеннән очыртып алып китә. Менә ул ташка яисә баганага бәрелеп чәнчелер, чәлпәрәмә килер төсле. Туктарның язмышы да әнә шул агач кайрысы язмышы белән бер иде. Шулай да ул тора-тора кешелеген, су өстендә бөтерелгән йомычка сыман туры юнәлешен, кыйбласын югалтса да, аңарда әле кешелек хисләре сүнмәгәнлеген, аның уйчан, моңсу күз карашында җан җылысын сиземләргә дә мөмкин булыр иде. ... Моңсу, бик тә моңсу булып китте Туктарга. Аның бу "бөек" сәяхәте шундый коточкыч һәлакәткә очрар дип кем уйлаган! Тун югалту кечкенә бәла. Паспортын, дипломын, хезмәт кенәгәсен югалткан Туктар, хәзер инде төркемнән аерылган ялгыз кош сыман, хаксыз, оятсыз бер зат булып кына калган иде... Туктар тәмәкесен тартып бетерергә дә өлгермәде, эте Мухтар кайтып керде. Капка астыннан шуышашуыша, ашыга-ашыга кергән Мухтар каты итеп чинап куйды. Аны урамда берәр дәүрәк эт куып килгән булса кирәк, ул, дерелди-дерелди, тырналган йонлач сыртын теле белән озак кына ялмап торды. Яшьрәк чагында аңа Тарзан дип тә эндәшеп караганнар иде, тик ул маймыл исеме аңа нигәдер ябышып бетмәде. Дус-ишләре: — Әтиең дә Мохтар, этегез дә Мухтар булсын, Мухтар, ко мне, Мухтар! — дип шаярткалап, сөйләнгәләп йөри торгач, әнә шул исем аңа бик тиз тагылып калды. Өй эте булып саналса да, урам ярата иде Мухтар. Ана этләр артыннан чабып, көннәр буе каядыр югалып йөри дә кич җиткәч кенә кайтып керә иде. Гомумән, өй саклап утыруга ияләшә алмады Мухтар. — Мухтар, ко мне! — дип кычкырды аңа Туктар, эткә үзенең әмер бирергә хаклы икәнен төшендерергә теләп. Тик Мухтар, йоннарын торгызып, Туктар ягына бер генә карап алды да өрә-өрә оясы янына барып ятты. Туктарның бу хәлгә җен ачуы чыкты. — Кара моны, ә! Хуҗасын да танымый башлаган, мур кыргыры! Төзәп аткан таш мескен этнең нәкъ сыртына килеп тиде, тегесе яман чинап читкә сикерде... — Ишкән печәнеңне кире өеп куй, ишеттеңме?! — дип кычкырды аңа кәҗәгә печән салып чыккан Рәхимә. — Тизрәк бул! Туктар селкенмәде дә. Таш сын булып каткан кешене ничек селкетәсең! — Әни! — Әү! — Мин әле генә бернәрсәне аңладым. — Нәрсә дә булса аңларлык хәлдәмени соң син?! — Беләсеңме?! — Белмим! — Бу кыргыйлар илендә... Минем күк... — Нәрсә синең күк? — Ну, минем күк белемле адәмнәргә урын юк... — Соң?! — Артык күп укытканнар безне, безнең кебек әрәмтамаклар күбәйде... — Барысын да үзеңә тиңләмә, яме! — Әни! — Әү! — Менә шуңа күрә дә мин кире тракторга утырырга булдым әле! — Теләсәң нәрсәгә утыр, тик бу хәлдә күземә генә күренмә! — диде Рәхимә, ачу катыш рәнҗү белән. — Җан көеге! — Әй әнкәй, — диде Туктар, көрсенеп. — Нишләп син мине шулкадәр дә яратмыйсың, ә?! — Ә нәрсә өчен яратырга соң сине, җаным?! — Ни әйтсәң дә, бердәнберең бит, бердәнбер балаң. — Бер булдың да, шыр булдың шул инде! — Рәнҗим, әнкәй, бу сүзләрең өчен бик тә рәнҗим... — Әй Аллам, — диде авыр сулап Рәхимә. — Яхшыга ефәк ябышканда, яманга тигәнәк ябыша, дип юкка гына әйтмиләрдер шул, ярар, өйгә керим, капканы бикләрсең! Анасының өйгә кереп киткәнен генә көтеп торган Туктар, капканы ачып, урам ягына чыкты. Йөз граммга туймас җанын ничек кенә булса да канәгатьләндерергә ашкынып, берәрсеннән нәрсә дә булса табарга өметләнеп, як-ягына карангалап торганда, машина гаражы янында иске "Москвич"ын төзәтеп мәтәшкән күрше егете Мостафаны шәйләп алды. Бик яшьли авылдан чыгып киткән Мостафа, фабрикадан итек урлаган өчен өч ел төрмәдә утырып, авылына әйләнеп кайтканнан соң, яшьләр белән бигүк аралашмыйча, үзенчә генә яшәп ята иде. Озын буйлы, чандыр йөзле, кара мыеклы бу чибәр егет башкалар кебек күңелле мәҗлесләрдә булырга да, кызлар артыннан йөрергә дә ашкынып тормый иде. Ак кирпечтән корылган тар гына гараж эче төрле металл ватыклары, машина көпчәкләре белән тулган. Туктар кергәндә, Мостафа тимер станокта машинаның бик тә кирәкле бер детален кырып, шомарткалап тора иде. — Нәрсә, кабынмыймыни?! — Кабынмый шул! — дип җавап бирде Мостафа, башын да күтәрмичә. — Инәсен корт чаккыры! — Синең бу машинаң кайчан да булса бер олы юлга чыга алыр микән?! — диде Туктар, тиктомалдан гына. — Ташла! Мәтәшмә моның белән, акча күп эшлисең, яңасын алырсың әле! Мостафа кинәт әллә нишләп китте. Куллары калтыранды. Борчак кадәрле генә кеп-кечкенә деталь, кулыннан ычкынып, көпчәкләр арасына тәгәрәде... — Иманыңны! Мостафа сүгенә-сүгенә шомарткычын идәнгә атып бәрде дә майга буялган кара кулларын бензин чиләгенә тыгып юарга тотынды. — Юктыр бит? — дип шулчак сорап куйды Туктар, өметле карашын Мостафага төбәп. — Бер-берни... Мостафа берни дә дәшмәде. Кулларын юып бетергәч, гараж чатында гына торган яшел канистрны агач сәндерәгә менгереп утыртты да, капкачын ачып, тишегенә резин көпшә тыкты. — Мә! Суыр! — диде ул, резин көпшәнең бер башын Туктарга тоттырып. — Бензин эчертеп үтерергә җыенасың инде әллә?! — Кемгә кирәк синең үлемең, хәчтерүш! Бражка ич бу! Карлыганнан ясалган, чүпрәсе салынган... Көпшәне авызына алып суыра башлауга, Туктарның бугазына әчкелтем җылы сыекча бәреп керде. Аннан чынлап та чүпрә тәме, кара карлыган тәме килә иде. Рәхәтләнеп, комсызланып эчте Туктар. Бары тик корсагы әче сыекча белән тулгач кына, бераз хәл алырга теләп, авызын "имезлек"тән аерды. — Шәпме?! — Шә-ә-әп! — Башка бәрәме? — Һәй! — диде Туктар, чүпрә суыннан тәмам кәефкә чумып. — Бәрмәгән кая ул. Мостафа шаркылдап көлеп җибәрде. Туктар көпшәне күршесенә сузды. Ләкин Мостафа көпшәне кулына алырга да өлгермәде, гараж ишегеннән атылып аның әнисе Рәсимә апа килеп керде. Шадра йөзле, тәбәнәк буйлы бу хатынның "әчү" ташыдай кискен тавышы Туктарны укшытып җибәрде, һәм баягынак бик тәмле тоелган шифалы әче сыекча, ашказанын котыртып, кирегә чыга башлады. — Әй, син! Дөнья хәсрәте! Нишләп йөрисең монда! Минем бердәнбер алтын кебек баламны бозарга дип кердеңме? Нәрсә медврач кебек шланга сузып торасың аңа! — дип, ябышкак чебен сыман, бертуктаусыз безелдәргә тотынды хатын... — Сөйләшергә генә кергән ием, киңәшергә генә! Ләкин хатынның үз туксаны туксан булды: — Күреп торам синең нәрсәгә кергәнеңне! Оятсыз! Ни көч куеп җыйган, ни көч куеп ясаган эчемлегемнән авыз итеп ятасыңмы?! Җирбит! Син үзеңә кара да, минем балама кара! Минем балам алтын ул, күктә янган йолдыз сыман якты, синең сыман базда үреп яткан черек бәрәңге түгел... Рәсимә Мостафаны бердәнбере диде. Ләкин бу һич тә алай түгел иде. Мостафадан башка аның тагын бер кызы —Земфирасы да бар. Тик калада ирдән иргә, йорттан йортка күчеп, ирсез балалар табып, азыптузып йөргән кызы турында бигүк телгә алырга яратмый иде шул Рәсимә... — Ярар инде, — дигән булды Туктар, җилкәсен сикертеп. — Сезнең турыда мин дә бит күпне беләм... — Ярар түгел, нинди ярар! — дип кычкырды Рәсимә, Туктарны урамга төртеп. — Бар, юлыңда бул! Дөмеккере! Хәсрәт! Болай гына калдырмыйм әле мин сине, хәзер әниеңә кереп әйтәм, авыл советына барам. Үпкәләде Туктар, бик нык үпкәләде. Рәсимә апасыннан бигрәк Туктарны яклап бер генә сүз дә әйтмәгән Мостафага үпкәләде ул. "Йолдыз, имеш! Суперйолдыз, инәңне корт чаккыры!" Күңелсез көннәр әкренләп бер-бер артлы үтә тордылар. Туктар яңадан тракторга утырды. Автопаркта чәчелеп, тузып яткан иске бульдозерын көч-хәл белән сафка бастыра алгач, ул, ниһаять, кырга көзге сукага чыкты. Икенче көнне үк идарәдән аның эшен тикшерергә дип колхоз рәисе урынбасары Рубин Саттарычны җибәрделәр. Торгынлык елларында партком секретаре булган, бер көндә өч авылда өч җыелыш җыйнап, күп сөйләп, әз эшләп дан алган бу абзыйга, авыл агайлары, шаяртып, "Комиссар" дигән кушамат такканнар иде. Бу кушаматны аңа белмичә бирмәгәннәр, күрәсең, аның күзлеген ялтыратып, кызу-кызу атлап йөрешләрендә юлбашчыларга гына хас кыяфәтләрне чалымнарга була иде. Туктар Комиссар утырган "Нива"ны күрүгә үк, тракторын танк кебек бер урында зырлатып-биетеп алды да, тимер төрәнен тагы да катырак батырып, икенче якка сукалап китте. Машинасыннан төшеп, әсирлеккә төшәр алдыннан ак флаг болгап торган сугышчы сыман, Комиссар аңа "тукта!" дип күпме генә кул изәп караса да, Туктар туктарга теләмәде. Бары тик урынбасар трактор каршына килеп чыккач кына туктарга мәҗбүр булды. Кулларын бутый-бутый нидер кычкырган Комиссарның ни әйткәнен аңларлык түгел иде. Аптырагач, ул кыр кәҗәсе сыман кабинага сикереп менде дә, газ рычагын тартып: — Сүндер тракторыңны! — дигән боерык бирде. Туктар сүндермәде, каршы килде: — Нәрсә мөгез чыгарасың, мин килгәнне күреп тордың бит, нигә туктамыйсың?! — Мин бит сезне җен дип торам... — Шаярма, яме... Устав буенча... — Нинди устав? — Колхоз уставы буенча, син урынбасарга буйсынырга тиеш... — Ә нигә бәйләнәсез миңа? Норманы үтәп барам, арттырып... — Син үтисең үтәвен дә, сыйфатлы итеп үтәмисең. — Ничек? Каян беләсез? — Агроном җиткерде. Төрәнне тирән салмыйсың, туфракны тырнап кына йөрисең икән. — Рубин Саттарыч, кеше сүзе белән йөрмәсәгез иде, ә? Төрәнне тирән салдырып барам, ышанмасагыз, әнә үзегез тикшереп карагыз... — Нәрсәне? — Мин сукалаган җирнең тирәнлеген... Комиссар аптырап калды. Җир эшен бөтенләй белми иде ул. Кайчандыр укучы балаларга тарих дәресләре укытып йөргән акыллы башның агрономлык белеме ташка үлчим иде шул. — Авыл хуҗалыгы бик тә катлаулы нәрсә ул, — диде Комиссарның каушап калганын сизгән Туктар, мыскыллы гына елмаеп. — Иптәш урынбасар! — Җитте! — дип җикеренде аңа Комиссар. — Хәзер үк тракторны паркка кайтарып куй, ишеттеңме?! — Тыңлыйм, иптәш майор! Туктар тормозны аерып, газ рычагына басып җибәрүгә, трактор үкерә-үкерә кузгалып китте. Тракторның тимер башмаклары өстендә басып торган Комиссар исә, пуля тиеп яраланган сугышчы сыман кулларын җәеп, җиргә очып төште... Туктар, Рубин Саттарычның сүзен тыңлап, тракторны авыл ягына борды. Тик паркка түгел, ә Гөлйөзем әбиләргә. Ул әбигә бакчасын сукаларга вәгъдә биргән иде. Әбекәй аны рәхмәтләр әйтә-әйтә, аның исәнлегенә догалар укый-укый каршы алды. Ярты сәгать эчендә әбинең бәрәңге бакчасын актарып чыккач, ул аның шундый чаралар өчен генә саклап торган бер яртысын да бөкләргә өлгерде. Хәмердән кызган, зиһене чуалган Туктар, Комиссарга үч итеп, ни өчендер кабат кырга сукага чыгарга булды. Ниндидер сихри хыялга чумган, трактор белән идарә италмаслык хәлгә җиткән Туктар корыч айгырын алга, басу ягына куалады. Туктарның үзенә дә, аның тракторына да карарга куркыныч иде. Әнә ыжгырып килгән трактор башмакларының үткер тешләре юл буендагы электр баганасын эләктереп китте. Бәхетсез багана зың-зың килеп, зыңгылдап торган чыбыкларына чорналып, авып янтаеп калды. Тәмам исереп җиткән Туктар үзен кинәт кенә сугыш кырындагы бер ялгыз батыр кебек хис итә башлады. Тракторы — танк, салам, печән эскертләре — дошман гаскәрләре, чокырлар — окоплар, ерганаклар — траншеялар, басу кырлары өстендә берән-сәрән генә үскән кыргый агачлар, алмагачлар дошман мәргәннәре булып күренделәр. Кабина ишегенең ярык тәрәзәсеннән ыжгырып искән ачы җил тавышы — пулялар сызгыруын, арттагы трактор төрәненең бер җиргә бәрелеп, бер күтәрелеп алуы зур-зур бомбалар, яшерелгән миналар шартлавын хәтерләтте... "Бер дошманның башына җиттем! — дип уйлады Туктар, багананы аударып узгач. — Болай булгач, Герой бирәләр инде миңа, медаль тагалар. Йә тагын кайсыгыз чыга миңа каршы, атам — прицел 01!!!" Нәкъ шул вакыт кыр өстендә үч иткәндәй бер соры куян күренде. "Әһә! Разведчиклар да бар икән әле монда!" — дип уйлап алды танкист һәм, ике дә уйламыйча, кыю разведчикны куып китте. Тик кыю разведчик куркак булып чыкты. Ул, локаторларын артка яткызып, бар көченә кушаяклап чокырлар, ягъни дошман окоплары ягына чапты. Тиз генә тотарлык түгел иде аны. Танк окоп кырыена килеп туктады. Окоп эчендә калтырап, бирелергә яткан куянны күрергә теләп, Туктар башын кабина тәрәзәсеннән чыгарды. Ни хикмәт, разведчиктан җилләр искән иде инде. Сугыш маневрлары белән артыграк мавыгып киткән Туктар, тракторын артка аласы урынга, алга борды һәм шундук трактор бөтен авырлыгы белән чокырга капланды... Көз соңлап килде. Көннәр җылы. Яфраклар да саргаешып коелырга ашыкмыйлар. Кич җитеп килә. Артыннан тузан болыты күтәреп, тиздән авыл көтүе дә кайтып җитәр, талчыккан, ачыккан терлекләрнең хуҗалары аларны каршы алырга чыгарлар. Адашып кайтмыйча калган берәр аңгыра сарыкны эзләп, урам буенча бала-чага чабышыр... Авыл тагын тынып калыр... Батарга җыенган кояш нурлары өй кыегында, капка төбендәге бүрәнәләр өстендә утырган хәлсез Туктарның кара тузанга баткан киң маңгаенда уйный... Атна буе өйдә күренмичә, йорт саен аракы теләнеп көн күргән баласын кертмәс өчен анасы капканы эчтән бикләп куйган. Көтүдән калган мескен бәрән хәленә төшкән Туктар, бар булган көчен туплап, капка каршына килеп тезләнде дә, маңгаен келәгә бәреп: — Бә-ә-ә! — дип кычкырып җибәрде. Кем бәрәне адашып килгән икән дип, өйдән йөгереп чыккан Рәхимә капканы ачып җибәрүгә, Туктар киселгән башак сыман авып төште. Газиз баласын шундый мескен хәлдә күреп сызланган ана: — Әй җаным, вай җаным! — дип тәкрарларга тотынды. — Кайчан син мине газаплаудан туктарсың икән, хур иттең бит инде мине! — Әнкәй, — дип көч-хәл белән эндәште Туктар, — туган йортыма кереп... я... яраткан... урыныма я... тып, җан тәслим кылырга рөхсәт бирсәгезче... ә?! — Әтиең җәфалаган гына җитмәгән, инде хәзер син мине вакытсыз кабергә илтеп тыгарга җыенасыңдыр инде! Туктар, хуҗасы тукмалап аткан эт сыман беравык еламсырап, шыңшып торды. Аннан, бер кулы белән капка келәсенә асылынып, җирдән күтәрелде дә, күз карашын каядыр читкә, билгесезлеккә төбәп: — Әтине төрмәгә кем илтеп тыкты суң?! — дип мыгырданып алды... — Кем тыксын аны, җүнле кешене төрмәгә илтеп тыкмыйлар, — дип чәчрәде Рәхимә. — Бар әле, бар, кер әле, күз көеге булып торма каршымда, нәрсә дип әле мин синең алдыңда акланып торырга тиеш! Капкадан көч-хәл белән атлап кергәч, Туктар озак кына чолан ишегеннән кералмыйча торды. Җен ачуы кузгалган Рәхимә, ишекне ачып, аны этеп-төртеп диярлек кертеп җибәрде. Тәмам хәлдән тайган, аягында басып торалмаслык хәлгә җиткән Туктар, егылмас өчен, чолан түрендә торган тимер карават башына ябышып калды. — Әй улым, улым, — дип сөйләнде ана. — Кечкенә чагыңда сокланалар иде сиңа, "Бер булса да, гөл булып үсеп килә!" дип әйтә торганнар иде. Ә хәзер нәрсә?! Шул инде, бер булдың да, шыр булдың, җаным... — Син мине туганнан бирле мыскыл иттең, хәзер дә мыскыл итәсең, — дип, Туктар шакшы киемнәре белән чиста урын өстенә үрмәләде... — Әниеңә сүз әйтерлегең юк инде, җаным, әниең пенсия алмаса, нәрсәгә яшәр идең? Син бит фәкать үз ахмаклыгың аркасында гына әрәм булып йөрисең, башка беркемне дә гаепләрлегең юк! Канымны эчәсең бит, җанымны ашыйсың! Дөмекмисең дә, ичмасам! Утырып бер елар идем дә шуның белән бетәр иде... Башын түбән иеп, сабыр гына әнисен тыңлап торган Туктар шулчак кинәт кенә ярсып китте. Җил кая иссә, шунда авышучан, йомшак холыклы Туктар котырынган чакларында танымаслык булып үзгәрә торган иде. Калайланган күзләрен акайта-акайта, корбанына ташланырга торган сөзгәк сыер сыман, ул кулына ни эләксә, шуның белән кизәнә, янында ни торса, шуны вата-җимерә башлый... — Ватам! Яндырам!! Каян көч килә торгандыр аңа шундый вакытларда, һич аңламассың?! Менә аяк астында торган бер тәбәнәк урындык тәрәзә ягына очты. Тәрәзә пыяласы чәлпәрәмә килеп коелды. Шуның артыннан ук түшәмдә ярты кадакта гына эленеп торган соры-саргылт люстра да очып төште. — Ләгънәт! — дип ачыргаланды Рәхимә, бу кыргыйлыктан тәмам шашар хәлгә җитеп. — Җитәр, тукта! Ләкин Туктарны туктатырлык түгел иде. Дөньяда нинди әшәке сүзләр бар, шулар белән әнкәсен сүгәсүгә, каршысында торган зур тимер кисмәккә тибеп җибәрде. Дөге тутырылган кисмәк чоланның тәбәнәк баскычыннан сикерә-сикерә ишегалдына тәгәрәде... Ишегалды ап-ак дөге ярмасы белән тулды. Әгәр дә шулчак өйдәге тавышны ишетеп Мостафа килеп кермәгән булса, бу мәхшәрнең ни белән бетәчәген бер Ходай гына белер иде. — Мостафа! Ярдәм ит әле, зинһар! — дип ялварды күршесен күреп сөенгән Рәхимә. — Абзарда бау бар, зинһар, бәйләп куйсана шуны! Мостафа, тиз генә абзарга кереп, сүстән ишкән калын бау алып чыкты. Туктар, Мостафаны якын китермәс өчен, кулына тимер көрәк алды. Тик Мостафа Рәхимәгә караганда хәйләкәррәк иде, күрәсең, ул аңа тиктомалдан гына ташланырга ашыкмады. Башта җайлап егетне өйгә керергә үгетли башлады. Туктар каршы килеп, киреләнеп маташса да, соңыннан күршесенең сүзен тыңлап, аның белән килешеп, көрәген җиргә ташлады. Шуны гына көткән Мостафа тиз генә дустына ташланды. Эһ иткәнче кулларын артка каерып, бау белән кысып, чолан эченә өстерәп алып керде дә карават башына бәйләп куйды. Усал холыклы, каты куллы Мостафага каршы торалмады Туктар. Кемнән-кемнән, әмма дустыннан мондый этлекне көтмәгән иде ул. — Мостафа! — Әү?! — Дус, имеш... Җә, ычкындыр! — Әбиеңә үпкәлә, яме! — диде Мостафа, мыегы астыннан астыртын гына елмаеп. — Минем монда катнашым юк... — Төрмәңдә өйрәнеп кайткансыңдыр инде бу ерткычлыкка! — дип кычкырды Туктар, дустын катырак чагарга тырышып. — Өйрәткәннәр икән сине анда... — Нәрсә-нәрсә? — Ә нәрсә! Төрмәдә утырганыңны белмиләр дип беләсең мәллә?! Армиядә хезмәт иткән, имеш, геррой булып кайткан! Рәхимә дә Мостафаны төрмәдән түгел, армиядән кайткан дип белә иде. Улының да әлегә кадәр бу турыда әйткәне булмады. Иске авыздан яңа сүз сыман килеп чыкты бу. Күрше апасы янында ак һәм пакь булып күренергә яраткан Мостафа, Туктарны типкәләп атар хәлгә җитеп, ачуыннан бауны тагын да катырак кысып куйды. Авыртуга түзә алмаган Туктар бар көченә чинап кычкырып җибәрде. — Тыңлама син аны, Мостафа, — диде Рәхимә, арага кереп. — Ул инде безнең күптәннән акылыннан язган... — Сез акылдан язган, мин түгел! Фашистлар күк кулны бәйләп мине әсирлектә тотасыз, үч аласыз. Җибәрегез! — дип җикеренде Туктар, караватны бер адым алга тартып. Рәхимә дәшмәде. Тыныч һәм салмак адымнар белән, тәрәзә ватуга сәбәпче булган баягы урындыкны алып килде дә улының каршына ук килеп утырды. Улы белән анасының сүзләре бик озакка сузылачагын яхшы аңлаган, һөҗүмен зур осталык белән башкара алганына чиксез шатланган Мостафа көрәш мәйданыннан вакытлыча юк булды... Өйдә ана белән бала гына торып калдылар. Күз алдына китерик! Карават башында куллары каерылып бәйләнгән Туктар, аның каршысында ук урындыкта башын янга салыбрак Рәхимә утыра. Ана баласына вәгазь укый, тәрбияли, ә бала аны ишетергә теләмәсә дә, тыңларга мәҗбүр. Хөкем итүче белән җинаятьче дә әнә шулай бер-берсен күралмас хәлгә җитеп, бер-беренә карата шундый хисләр кичерә торганнардыр, бәлкем?! Гаепле бала, гөнаһсыз ана. Төптән уйласаң, алар арасында бернинди дә дошманлык хисләре булырга тиеш түгел, киресенчә, алар бер-берсен үлеп яратырга тиешләр. Чөнки бу рәхимсез дөньяда әлеге ике ялгыз җан иясе бер-берсен бик якын күреп, бер-беренә ярдәм итеп яшәргә тиеш түгелме соң?! Юк, юк, алар дошман түгелләр, алар бер-берсен якын итәләр, ләкин ул изге хисләр каядыр бик тирәндә, күңел чоңгылларында урнашканнар, һәм әлегә аларны казып, чокып чыгарырга да мөмкин түгел, күрәсең. — Җә! — диде Рәхимә, бәргәләнгән, ярсыган Туктарның әзрәк тынычланганын күргәч. — Тынычландыңмы? — Җибәр! — Юк, җибәрмим мин сине, көтмә, гафу үтенмичә җибәрмим. — Ни өчен? — Миңа урындык күтәргәнең өчен. — Мин сиңа урындык күтәрмәдем, мин сиңа сукмадым! — Ә нәрсә кылдың? — Нәрсә... Тәрәзә ваттым... — Әйе, тәрәзә ваттың, — дип җөпләде Рәхимә. — Люстраны тартып төшердең, бер мичкә дөге ярмасын чыгарып түктең, караватыңны җимердең, өйгә күпме зыян китердең, файда китерү юк, ә зыянны ясап кына торасың. Син ул тәрәзәне, ачуым бер килмәгәе, инде өченче тапкыр ватасың бит! — Соң бит, ваткан саен куеп та барам... — Кайчан куйдың?! Әниеңә сөйлә, оятсыз! Соңгы тапкыр Нуретдин абыеңа ясаттым! Җимерүче, ватучы син, варвар!! Дөрес сүзгә җавап табалмаган Туктар, бәйдән ычкыналмый изаланган эт сыман сулкылдап, шыңшып алды да хурлыгыннан елап җибәрде. Туктарның елавына исе китмәгән ана, кул астында гына яткан йон бәйләмен алып, тыныч кына бәйләргә тотынды: — Дөгене нигә түктең, баюың җиттемени?! — Түгәргә теләмәгән идем, аяк арасына килеп керде. — Дөресен әйтеп сөйлә, яме, ялгыш түгел, син аны явызларча түктең, дошманнарча! Нәрсә, азыктан да өстен була башладыңмыни?! Бетсәң иде дә, үлсәң иде. — Каргама... — Каргыйм, шушы каргышларым бер төшсә ярар иде үзеңә! — Ярар, җитәр! — дип үкерергә тотынды Туктар. — Каргамасаң да, минем тормыш каргалган инде! Туганнан бирле каргыйсың! Сез тапканга мин гаепле мәллә?! Үзем теләп бу дөньяга килмәдем, үзегез ясагансыз... Җүнле исем дә кушалмагансыз, исемме инде ул — Тук-тар... Туктар дип дәшүче дә юк бит миңа, Мохтар гына, диләр. — Без кушкан исем дә ошамый башладымыни инде, җаным?! — Кемгә ошасын эт исеме! Кечкенәдән "Мухтар, ко мне!" дип теңкәмә тиделәр. — Ходай биргән исемнән оялырга кирәкми! — Гомерем буе, — дип кычкырып җибәрде Туктар, — ниндидер әтрәк-әләмнәрнең, башсыз хуҗаларның, эт сыман, аяк табаннарын ялап йөрергә мәҗбүрмен. Җитте! Бүгеннән башлап мин үз-үземә хуҗа! Мин — ирекле кош, мин бунт игълан итәм! Чыгарыгыз мине иреккә!! — Чыкмыйча гына тор әле! — диде аңа сабыр Рәхимә. — Ашарыңа китеримме? Туктар дәшмәде. Ул арада Рәхимә аның каршына бер чүмеч салкын су китерде, шуның янына берничә телем кара икмәк тә кисеп куйды. — Фашист! Надзиратель! Ал баландаңны! — дип кычкырды Туктар, бу хәлгә җен ачуы чыгып. Идәнгә тезләнгән Туктар бар көченә алга ыргылды. Карават шыгырдап урыныннан купты. Шул арада Туктар күкрәге белән урындык өстендә торган сулы чүмечне һәм икмәк кисәкләрен бәреп төшерде. — Әй мәхлук! — дип сыкранды Рәхимә, идәнгә түгелгән суны сөртеп. — Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән генә кертеп булмый икән шул... — Ашамыйм! Ачлык игълан итәм! — Ачлык игълан итәргә бу бит Ирек мәйданы түгел, җаным, — диде Рәхимә. — Син миңа шуны әйт, кемнәр боза сине, кемнәр белән эчәсең син, дусларың бармы? — Мин дусларны сатмыйм... — Ярар, дусларыңны сатмыйм дисең инде, әниеңнән гафу үтенәсеңме? — Юк. — Ярар, бик әйбәт, — диде Рәхимә, өстенә җылы пиджәген бөркәнеп. — Мин Рәсимә апаңнарга кереп кунармын, ә сөйләшүне иртәгә дәвам итәрбез. Бәлкем, ул вакыт эчендә акылыңа да килерсең, бу кадәр үк тупасланмассың да... Улының ай-ваена, ялваруларына вә янауларына да карамастан, Рәхимә тиз генә җыенып, өйдән чыгып югалды. Егет кап-караңгы чоланда берьялгызы гына торып калды. Соң чиккә җитеп арыган, талчыккан Туктар, бу бәйдән, тоткынлыктан тиз генә ычкынудан өметен өзеп, кара янып йөзе белән идәнгә капланды... Җайсыз, уңайсыз хәлгә җаны әрнегән, инде бөтенләй бетеп, чиләнеп, кан сауган кулларының, аякларының оюына чыдаша алмас хәлгә җиткән әсир Туктар янына кабат Мостафа килеп керде. — Күрше! Зинһар, коткар!! Күршесенә кечкенә генә этлек ясап киткән Мостафа, әллә үзе дә кайчан да булса шундый хәлгә каласын аңлап, әллә вөҗдан газабын кичереп, килеп керүгә үк бауның бер башын тиз-тиз генә чишәргә тотынды. Ләкин өлгералмый калды. Аның артыннан ук ияреп кергән Рәхимә Мостафаны читкә этәрде. — Юкка бәйләдем, ахрысы! — диде Мостафа, Туктар алдында яхшы булып калырга тырышып. — Әллә җибәрикме? Кызганыч бит. — Кызганма! — дип кырт кисте Рәхимә. — Ул безне кызганмый бит әле, кылган җинаяте өчен җәзасын алсын! — Нинди җинаять кылдым мин?! — дип кычкырды Туктар. — Аңламыйм, нинди җинаять? — Анаңа кул күтәрдең... — Күтәрмәдем... — Егерме биш кило дөге ярмамны былчыракка чыгарып түктең... — Нинди егерме биш?! Биш тә юк иде анда! — Миңа гына түгел, колхозга да зыян китердең бит, җаным... Тракторыңны аудардың. — Аумады ла ул, янтайды гына... — Янтайттың инде, җаным, бик яхшы янтайттың, синең зыяныңны, расхутларыңны минем өскә язып куйдылар. — Кем язсын, язмыйлар. — Яздылар шул инде. — Сез мине җибәрәсезме, юкмы?! — Юк, — диде Рәхимә, кулга алынуның бөтен шартларын да җиренә җиткерергә теләп. — Иртәгә кадәр шушы хәлеңдә төнне үткәрәсең, ә иртән мин сине милициягә озатам. — Әтине күп озаттың инде син, инде мине дә озатырга җыенасыңмыни?! — дип чәчрәде Туктар һәм тиктомалдан лач иттереп идәнгә төкереп куйды. — Тфү! — Үзеңә зыян гына ясыйсың бит, балам, үзеңә юдыртачакмын бит идәнне! — дип чәрелдәде Рәхимә, улының соңгы кыланышыннан сабырлыгын җуя башлап. — Әйт әле миңа, ни җитми сиңа, ә?! Нишләп кешечә матур гына яши алмыйсың син? Кем соң син? Минем баламмы, әллә тормышымны җимерүче дошманыммы? Кем, нәрсә комачаулый сиңа?! Анасының соравы ачык вә анык куелганга күрә, Туктар тиз генә ни дип тә җавап бирергә белмәде. Каушап китте, калтыранып куйды. Уйчанланып, бер ноктага текәлеп калды. Ниһаять, уйлары белән каядыр читтә, еракта йөзгән Туктар, хыял дөньясыннан арынып, ишетелер-ишетелмәс ярым тонык тавыш белән: — Төш, — диеп эндәште. — Төш? — Әйе, төш инде, төш! Төш күргәнегез юкмыни соң бер дә?! Рәхимә сүзсез калды. Өйдә тынлык урнашты. Күрше апасының сүзеннән чыгарга, шулай ук дустын да кабат үпкәләтергә теләмәгән Мостафа, астыртын гына елмаеп, боларны күзәтә бирде. Стенага эленгән чылбырлы дәү сәгатьнең бертөрле текелдәве бу тынлыкка ниндидер серлелек, илаһилык, морҗа эченнән бәреп кергән әче җил тавышы исә аңа шомлылык, ярсулык өсти иде. — Нәрсә, тагын әтиеңне күрдеңмени төшеңдә?! — диде Рәхимә, бу авыр тынлыкны күтәрә алмыйча. — Әтиеңне онытырга вакыт инде, ул мәхлук күптәннән бу якты дөньяда юк лабаса! — Бар! — диде Туктар, эчке бер үҗәтлек белән. — Исән булмаса, төшләремә кермәс иде, менә Туктар әйткән иде диярсез, бер кайтып керер әле! — Нәрсәсе? Өрәгеме? — Юк, үзе. Мин аны һәркөн диярлек төшемдә күрәм, һич кенә дә күз алдымнан китми. Элегрәк куркыныч кыяфәттә, усал, явыз булып керә иде, соңгы вакытта әйбәт итеп күрә башладым... Их, әти, әти... — Саумы соң син, улым, саташмыйсыңмы? — Белый горячка башланмагандыр ич?! — диде Мостафа, Туктарны кызыктыра-кызыктыра тәмәке кабызып. — Фельдшер чакырыйк мәллә? — Юк, юк, кирәкми. Безне болай да бөтен авыл халкы чәйни инде... — Туктар, әйдә, безнең башны катырма, — диде Мостафа, сүзгә катнашып. — Әниеңнән гафу үтен дә... — Гафу үтенсәм, җибәрәсезме соң? — Билгеле инде... — Ярар, үтенермен, — диде Туктар, Мостафа белән килешеп. — Тик телдән түгел... — Ә ничек тагын? — Язмача гына... — Нигә? — Телдән булдыра алмыйм... язмача кирәк. Мостафа аптырап Рәхимә апасына карап куйды. Авыз чите белән генә елмаеп, улының тинтәклегенә шаклар катып карап торган Рәхимә, теләсә нишләсен дип, кул гына селтәде. Эзли торгач, кәгазе дә, каләме дә табылды. Язар өчен Туктарның кулларын чишәргә туры килде. Ә ул, шуны гына көтеп торгандай, оеган кулларын, учларын угалаган арада, кәгазь-каләмне атып бәрде дә тиз генә өйдән чыгып йөгерде. Бу хәлдән соң Туктар тагын бер атна өйдә күренмәде. Сәрхушлегенең аргы ягына чыгып, үпкәсенә бик каты салкын тидереп алгач кына, кабат әнисе катына кайтып егылды... Өйдә җылы караватында тәгәрәп яткан Туктар, әтәчләр кычкырып арыган бер мәлдә, гаҗәеп бер төш күрде. ...Зәп-зәңгәр ачык диңгез, имеш, зәңгәрсу дулкыннар. Әнә шул йомшак дулкыннарны ярып, диңгез өстеннән ап-ак кораб бара. Менә ул якынайганнан-якыная, үскәннән-үсә... Озак та үтми, ак кораб, ярга терәлеп, ак чалбарлы, ак костюмлы мөлаем йөзле бер ир кешегә әверелә. Ә ул (әйтсәң, кеше ышанмас) Туктарның әтисе —Мохтар икән ләбаса! — Әти! — Улым! — Әти, син бөтенләйгә кайттыңмы?! — дип, төшендә эндәшә аңа өч яшьлек сабый тавышы белән Туктар. — Бу синме?! — Мин, улым, мин кайттым, сине дә, әниеңне дә сагынып кайттым, — дип җавабын бирде ул, диңгез җиледәй йомшак сулышын өреп. — Оныта торган гадәтең бар, улым, хәзер мин әйтәсе сүзләрне теркәп, язып барсаң ие... — Теркибез аны! — диде Туктар, төшендә үзе дә сизмәстән кулына кәгазь белән каләм алып. — Әйдә, сөйлә! — Язасыңмы, улым?! — Язам! — Анаңа хат булыр бу. Яз! — Язам, әти! — Болай диген, — диде Мохтар, — Рәхимәм! Исәнме, җаным! Мин сезне күрү шатлыгы белән кире авылга кайттым. Синең һәм улым алдында гаебем бик зур, барысы өчен дә, зинһар, мине кичерә күр! Бар булган начар вә яман гадәтләремне бусага артында калдырып, яңа тормыш башлап җибәрү теләге белән кайттым. Көчем дә, теләгем дә җитәрлек. Яңа йорт салып керербез, яңача яшәп китәрбез... Улым Туктарга да ярдәм итәрмен, читтә эшләгән акчамның яртысын аңа бирермен. Акыллы егет ул, мине сагынганга, минсез торганга гына холыксызлана ул. Мин кайткач, бар да әйбәт булыр. Тик әлегә мин көндезләрен Баба урманында качып, ә төнлә кеше мунчаларында кунып йөрим. Ни өчен качып йөргәннәремне синең үзеңә генә аңлатырмын. Бүген мин сине фәләннәр мунчасы янында көтеп калам, килми калма, кил, мин сине көтәм, Рәхимәм... Сәлам белән сине яраткан ирең Мохтар... Числосын куймыйм... Соңыннан әйтермен. ...Кинәт кенә давыл купты. Кораб көчле дулкыннар чоңгылында калды. Әтисе дә шул кораб белән бергә төпкә китте... Туктарның күз алдыннан, кино кадрлары сыман, бер-бер артлы кара төрмә нарлары, пычрак, караңгы камераларда баланда чөмереп утырган тоткыннарның усал, ачулы йөзләре чагылып үтте. — Вәт бу төш! Гаҗәп, әкәмәт төш! — дип әсәрләнеп кычкырып җибәрде йокысыннан уянып киткән Туктар. Берни дә белештермәде ул. Учына йомарлап тоткан, үз кулы белән сырлап аткан хат кәгазен идәнгә атып бәрде дә, гадәттәгечә, сигарет кабызып, ишегалдына чыгып китте. Туктар көне буе уйланып йөрде. Төш уйландырды аны. "Юкка гына кермәде әти, димәк, үзенә чакыра!" дигән моңсу уйлар да килде аның башына. Ә ул арада Туктар кулы белән язылган хат гаҗәеп сәер вакыйгалар китереп чыгарды. Ул болай булды. Төшке аштан соң җиң сызганып идән юарга керешкән Рәхимә иренең сәлам хатын, ягъни Туктарның баягы "төш кәгазен" табып алды. Берара кирәксез чүп кәгазе дип уйлап, ул аны башта чүп чиләгенә ташларга уйлаган иде дә, анда язылган сүзләрне күреп алгач, ташламаска булды. Күзлек киеп, бик зур авырлык белән генә укып чыкканнан соң, Рәхимә бер мәлгә нишләргә дә белмичә шаклар катып торды. Соңыннан киңәш-табыш итәр өчен күршесе Рәсимәне чакырды. — Туктар хыялы гына бу! — диде Рәсимә, кырт кисеп. — Аның кулы белән язылган... — Юк, Туктар кулы түгел бу, — дип каршы төште Рәхимә, — безнең Туктар болай кыек-мыек язмый, матур яза ул, укыганда да матур язу буенча бишле генә ала иде ул, юк, аның кулы түгел бу... — Ә бәлкем, сул кулы белән язгандыр, уйнап кына... — Юк, юк, күрше, син белмисең, — диде Рәхимә, сүзен бирергә теләмичә. — Бу хатны Мохтар үзе язган, кайткан ул, авылда ул! Тик менә нишләп качып йөри, шунысын гына аңлап җиткерә алмыйм! — Ярый алайса, — дип килешкән булды Рәсимә. — Моны Мохтар да язсын ди, тик ул ни фурмы монда эләккән соң? — Кеше күрмәгәндә кертеп ташлагандыр... — Ә нишләп соң ул йомарланган килеш идәндә аунап ята? — Соң, бәлкем, җил очыртып төшергәндер, Туктар таптап киткәндер. Кем белә бит инде. — Ярый, ярый, — диде Рәсимә, кыбырсып. — Мохтарың авылга кайткан, ди, сиңа сәлам хаты ташлап калдырган, ди, фуртычкадан искән җил аны очыртып идәнгә төшергән, ди, улың Туктар шуны таптап киткән, ди... Йә, шуннан ни? Син зимагурыңны күрергә кабат атлыгып, зарыгып торасыңмы? — Юк үзе дә... — Төнлә белән мунча янына очрашырга барасыңмы? — Юк ла инде. — Тагын шул адәм көлкесе белән кушылырга уйлыйсыңмы? Рәхимә дәшмәде. Хәер, күршесе Рәсимәне дә аңларга була инде. Ул моннан бер ел элек кенә ирсез калды. Ире исерек килеш машинада капланып үлде. Мохтарның исән булып, кабат әйләнеп кайта алу мөмкинлегенә ул билгеле инде көнләшеп тә алды. Ә Рәхимәнең кинәт кенә беркем белән дә киңәшәсе, сөйләшәсе, уй-хисләрен уртаклашасы килми башлады. Мохтар кайтса ни дә, кайтмаса ни! Аңа хәзер барыбер! Ул инде үзен күптәннән ялгызлыкка дучар иткән, бу тормышта үзе өчен бер генә тамчы да бәхет өмет итмичә, киләчәген дә төссез, өметсез итеп күрә иде. Ә менә Мохтарның кайту хәбәре исә бөтен авылны кинәт кенә аякка бастырды. Үз көен көйләп, тыныч кына яшәп яткан авыл халкы пошаманга төште. Төнгә чаклы йөрүләр, соңга калып мунча керүләр бетте. Мунчаны иртән-иртүк ягып, көндезләрен генә керә башладылар. Гомер капка бикләмәгән авыл халкы, ишек-капкаларын икешәр-өчәр йозакка бикләп, төннәрен хәтта ут сүндермичә дә йокларга өйрәнеп китте. Кайберләре хәтта, саклану йөзеннән, ау мылтыклары белән дә коралланып өлгерделәр. Үч иткәндәй, Мохтарны хәтта очратучылар да, күрүчеләр дә табылды. Көндәгечә махмырдан айный алмаган бер авыл сәрхуше Саматның сөйләвенә караганда, ул Мохтар абыйсын кичкырын, авыл башындагы салам эскерте янында очраткан, аның белән сөйләшеп торган. Тегесе исә, хөрмәт йөзеннән, тегеңәргә бер стакан тутырып кызыл шәраб та салып биргән. Ул гына да түгел, Мохтар абыйсы аңа, шулай ук авыл халкына, бигрәк тә үзен төрмәгә озатуга зур өлеш керткән Комиссарга, хатыны Рәхимәгә бик ачулы булуы, үзенә начарлык иткән берничә кешенең башларын кисеп, өйләрен яндырачагы турында да сөйләгән, ди, имеш... Әмма дә ләкин бу сәер очрашуның хаклы вә хаксыз булуына шикләнгәннәр. Саматны авыл башына алып чыгып, Мохтар абыйсы белән күңел ачып утырган эскерт төбен күрсәтүен сорадылар. Ләкин тегесе кайсы күчтә утырганнарын кешечә җүнләп аңлатып та, күрсәтеп тә бирә алмады. Ә алдынгы тракторчы Шәйхи исә, беркем сүзенә дә карамыйча, бернидән дә шикләнмичә, мунчаны төнгә каршы яктырды. Сөекле хатыны белән мунчага кергән Шәйхи, ләүкә өстендә рәхәтләнеп парланып утырганда гына, мунча эчендә кинәт кенә ут сүнде. Болар бик тә куркуга төштеләр. Куркырсың да! Чөнки мунчаның тышкы ягында кемнеңдер йөргән, хайван сыман мөгрәгән ямьсез тавышы ишетелде. Коты ботына төшкән Шәйхи, хатынын кочаклаган килеш, ләүкәдән төшмәде. Хатыны кыюланып, авылда ут сүнмәгән микән, өйгә кереп карыйм әле, дип чыгып киткәч, Шәйхи мунчада ялгызы гына утырып калды. Көтте Шәйхи, бик озак көтте! Тик кайтмый гына бит хатыны, шайтан алгыры! Ут та янмый, киемнәрне дә табып булмый! Нәкъ шул чакны, салкын су белән коенып, мунчадан чыгып сызарга гына торганда, Шәйхи караңгыда бер кеше затын шәйләп алды. Хатыны кергәндер дип уйлап, ул аңа эндәшә-эндәшә капшап кочты. Тик йомшак, назлы хатын-кыз тәне урынына, тыгыз тәнле, сакал-мыеклы ир затына килеп төртелгәч, Шәйхи ачыргаланып кычкырып җибәрде дә, мунчадан атылып чыгып, абзарга кереп бикләнде. Дөрес булса, Шәйхи шәрә килеш шул хәлендә төне буе качып абзарда утырып чыккан икән, дип тә сөйләделәр. Мохтар өрәге Комиссарны да читләтеп үтмәде. Аның белән гаҗәп бер хәл булды. Уңыш бәйрәмендә чыгыш ясарга тиешле урынбасар, сәхнәгә чыгар алдыннан гына язып килгән докладын югалтты. Бик нык аптырашта калган Комиссар, нишләсен инде, яттан гына сөйләрмен дип уйлап, трибуна каршына чыкты. Бик нык каушап, озак кына сүзен башлый алмыйча торды. Нәкъ шул чакны трибуна астыннан ниндидер бер йөнтәс кул аңа кәгазь кисәге тоттырды да: — Укы шуны! — дип әмер бирде. Комиссар үз чиратында, шагыйрьләрчә кулларын болгый-болгый, тантаналы төстә: — Сез комсомоллармы? Комсомол булмасагыз, белегез! Комсомоллар алар искелеккә бомбалар... бомбалар! — дип укырга тотынды... Бәйрәмгә җыелган халык акылдан яза башлаган Комиссарны кул чабып кына туктата алды. Оятыннан җир тишегенә кереп китәргә әзер торган Комиссар иелеп трибуна астын тикшерергә тотынды. Ләкин тишек сыңар ботинкадан кала бернәрсә дә табылмады. Бу хәлгә бик нык гаҗәпсенгән Комиссар район прокуратурасына алып барып ботинкага экспертиза ясатты. Экспертиза бу аяк киеменең тоткыннарныкы икәнен ачыклагач, барысы да берьюлы, трибуна астында башка беркем дә түгел, төрмәдән качкан Мохтар утырган дигән фикергә килделәр. Ул арада озак та үтмәде, Шәйхинең мунчасын яндырдылар. Шуның артыннан ук, мал-туар асрап, терлек ите сатып баеган бер фермерның каралты-курасына да ут төрттеләр. Авызында сүз тормаган сәрхуш Саматның тешен сугып сындырдылар. Бу ут төртүләрне, кеше кыйнатуларны, билгеле инде, Мохтарга яктылар. Тагын әллә ни афәтләр килеп чыгудан курыккан халык авылга милиция чакыртты. Районнан килгән тәҗрибәле тикшерүче исә беркемне дә тыңламады, беркая да чапмады, дуслар очрашкан эскерт төбен дә барып актармады, Саматның сынган тешенә дә игътибар бирмәде, Шәйхиләрнең янган мунчасын да саклап утырмады, трибуна астыннан чыккан сәер ботинкага да әһәмият бирмәде. Кыскасы, кыл да кыймылдатмады ул. Ә бары тик Мохтар исеменә калага запрос кына җибәртте. Аннан Мохтарның инде моннан бер биш ел элек җан тәслим кылганлыгы, каберенең бүгенге көнгә кадәр билгесез булганлыгы турында рәсми хәбәр алынды. Кормаш халкы шуннан соң гына тынычлана алды. Ләкин бигүк озакка түгел. Ул арада данлыклы Комиссар эчүчелеккә каршы аяусыз көрәш ачып җибәрде. Авылга аракы кайтарту тыелды. Спиртлы зәмзәм суы алтын бәясенә әйләнде. Аракы яратучылар аптырашта калды. Олыраклар яшь-җилкенчәкләрне күрше авылларга, күрше районнарга куа башладылар. Яшьләр сәфәрдә йөрделәр. Ләкин бу сәфәрләрне дә бик тиз туктатты Комиссар. Тракторчыларга, шоферларга ягулыкны эш урынына барып җитәрлек итеп кенә бирә башладылар, халык көмешкә кумасын өчен, авыл кибетенә чүпрә, шикәр комы кайтартуны тыйдылар. Комиссарга ләгънәт укыган механизаторлар, барлык илләрнең дә пролетарийлары берләшкән сыман, үзара оешып, күрше авылларга яшерен рәвештә үзләренең махсус ирекле илчеләрен җибәрергә тотындылар. Шундый илчеләрнең берсе булган Туктар да бу хәмер сәфәрләреннән читтә калмады. Беркөннәре ул, тракторчы Шәйхи үтенече белән, Кормаштан унбиш чакрымда урнашкан Карамал авылына җәяү барып, кибеттән ике шешә аракы алып менде. Тик Шәйхи белән Туктар тракторларын парк каршында гына туктатып, яртыларын ачарга гына торганда, каз бәбкәләре эләктерергә күктән атылып төшкән явыз козгын сыман, каршыларына күзлекләрен ялтыратып әлеге дә баягы шул Комиссар килеп чыкты. Килеп тә чыкты, аракыларын бәреп тә ватты. Пыяла кисәкләре, бомба кыйпылчыклары сыман, черт-черт килеп тирә-якка чәчрәде, спиртлы сыекча, тәмле хуш исләр аңкытып, сәрхушләрнең борын төпләрен кытыклап үтте. Акылдан шашар хәлгә җиткән Туктар, тиз генә Шәйхинең тракторына менеп утырды да акырта-бакырта Комиссар өстенә килә башлады. Коты очкан урынбасар җан-фәрманга идарәгә таба йөгерде. Тапталудан курыккан, җитмәсә, йөрәге сау булмаган Комиссарның тора-бара, тәмам тыны бетеп, үлә язды... "Элек сез безне кудыгыз, ә хәзер без сезне куып карыйк әле!" — дип кычкыра-кычкыра, Туктар тракторы белән Комиссарны идарәгә чаклы эзәрлекләп килде. Тик ни хикмәт, трактор башмагы астында калырга тиешле Комиссар гаҗәеп зур тизлек белән идарә бусагасына менеп котылды, ә Туктар идарәсен югалтып, тракторы белән баганага килеп кадалды... Иртәгесен Комиссарны хастаханәгә озаттылар. Кичәге батырлыгы белән кат-кат мактанып, төнгә кадәр дус-ишләре белән шуны юып йөргән Туктар да иртән өйдән өйгә кереп, баш төзәтергә дип, аракы сорап йөрде. Тик бу юлы аңа ни өчендер беркем дә салып бирмәде. Аптырагач, чыдар хәле калмагач, ул, алпантилпән атлап, заманында дингә каршы көрәш алып барган, хәзер исә җомга саен мәчеткә йөргән, биш вакыт намазын калдырмаган, сәрхушләрне җене сөймәгән, картайган көнендә бик диндар кешегә әйләнеп киткән Асылгәрәйләр ишегалдына килеп керде. Карт өйдә үзе генә иде, Туктар кергәндә, ул җиң сызганып, кул арбасын көйләп тора иде. — Исәнме, бабай! — дип кыенсынып кына сәлам бирде ул. — Хәлләр... — Исән әле, — дип, төксе генә җавап кайтарды карт, Туктарны күрүгә үк чыраен җимереп. — Ни кирәк? — Хәлләр бик начар бит, бабай, баш сызлап тора ие, синдә берәр төрле баш даруы табылмас микән... Бер-бер нәрсә... — Бар, — диде карт, көлемсерәп. — Хәзер бирәм... Карт шулай дигәч, Туктарның эченә җылы йөгерде. Сүгеп, куып чыгарыр дип көткән иде ул. Ләкин шатлануы юкка гына булган икән шул. Асылгәрәй карт өенә кереп аңа бер уч цитрамон — баш даруы чыгарып бирде. — Бабай! — диде Туктар, бөтенләй кәефе кырылып. — Мин бит синнән мондый дару сорамаган идем, баш төзәтергә бер йөз грамм булмасмы дигән идем! — Башым авырта дип әйттең түгелме соң! — диде карт, астыртын елмаеп. — Башым авырта дигәчтен, мин сиңа баш даруы чыгардым инде... — Бабай, көлмә инде, — дип ялварды Туктар, — үтермә инде, зинһар, булса бир инде, асылынам бит хәзер... — Асылынасың килсә, мин сиңа җеп чыгарып бирә алам, кирәкме җеп? — Җебең үзеңә булсын, яме! — дип мыгырданып алды Туктар, карт биргән таблеткаларны җиргә сибә-сибә. — Чукынып кит!! — Оятсыз! — дип кычкырып калды аның артыннан Асылгәрәй карт. — Үзеңнән илле яшькә олы кеше белән шулай сөйләшәләр димени? Җүнсез! Әле мин туксанга җитеп килсәм дә, яшәү турында уйлыйм... Ә син утыз яшеңә дә җитмәс борын үзеңә үлем сорап йөрисең! Сиңа үлеп торасы юк, син күптәннән беткән җан инде, синең күләгәң генә, скафандрың гына калган. Өеңә кайтып көзгедән бер үзеңнең чыраеңа гына карале, мәхлук... Әллә картның сүзләре шулай каты тәэсир итте, әллә кылган гамәлләре өчен җәза алудан курыкты, Туктар, бер-ике ай авызына хәмер алмыйча, кайчандыр чокырга ауган тракторын төзәтеп маташты. Кулы алтын икән егетнең, тракторын төзәтеп, парктан чыгарга да насыйп булган икән әле үзенә! Тик, ни хикмәт, бу шатлык та начарлык белән тәмамланды. Салмыш хәлендә рульгә утырган килеш йоклап киткәч, Туктарның тракторы бөтен ындыр табагын ишеп чыкты. Тракторның карарлык җирен дә калдырмаган. Туктар үзе исән калды. Авылдашлары, ындыр табагын ишкән өчен аңардан түләтергә, йә утыртырга кирәк үзен, дип бик шаулашып йөрсәләр дә, соңыннан аннан ни аласың инде, әле дә ярый бөтен авылны ишеп чыкмаган, дип кенә сөйләнеп йөрделәр. Ике аягын да сындырып, сырхауханәгә эләккән Туктар исә, аякларын гер белән асып, өскә күтәрттереп куйгач, табиблар биргән таблеткаларны көлә-көлә палата тәрәзәсеннән атып: Бу дөньяга рәхмәт әйтеп Китеп барырга вакыт, — дип җырлый-җырлый шыңшып ятудан башка кызыграк нәрсә уйлап табарлык хәлдә түгел иде инде... 1997-1999 ТОЯКЛЫ ҖЕН Ай Бибинур, вай Бибинур! Аны белмәгән адәми зат бармы икән дөньяда?! Юктыр, мөгаен. Дөнья җимерелсә җимерелер, Кормаш авылы таралса таралыр, әмма ләкин Бибинур юкка чыкмас, аның исемен алтын хәрефләр белән тарих китабына язып калдырырлар! Авылда кем хуҗа, дип сорасаң, гадәттә, бер дә икеләнмичә, колхоз рәисе, дип җавап бирерләр. Чөнки йомышың төште исә шуңа йөгерәсең бит. Саламы, тактасы, утыны, печәне, оны вә йоны шуның кулында була. Барыбер сорап шуңа барасың! Күп очракта син сорап килгән әйбер булмый да, әле булса да бирмәскә мөмкин. Колхоз рәисе Аллаһы Тәгалә түгел. Шулай да рәис рәис инде! Ә Кормашта рәискә тик берәү генә тиңләшә ала, ул да булса — Бибинур! Ни өчен дисәгез, Бибинур авылда аракы хуҗасы, аңарга аракы сорап киләләр. Аңа авылда рәискә караганда да хөрмәт зур, сорап килгән кешене бервакытта да буш кул белән чыгарып җибәрми. Бибинур — ялгыз хатын. Бар иде аның ире, ләкин аерылыштылар. Ул ир кисәге дә ялгызы гына атасы белән бабасы нигезендә яшәп ята. Бибинурның ире йортыннан киткәненә дә инде шактый вакыт узды. Хәзер Кормаш кибетеннән ерак түгел кызыл кирпечтән салынган колхоз йортында көн күрә. Ир белән хатын үз теләкләре белән аерылышмадылар аерылышуын, аларны киң җәмәгатьчелек аерды. Торгынлык чорлары дип аталган шанлы заманга бик тә хас нәрсә иде ул. Бибинур белән Касыйм яратышып өйләнештеләр. Матур гына яшәп тә киттеләр. Тик тора-бара боларның бер-беренә капма-каршы кеше булулары ачыкланды. Халык арасына ыргылган, ачык күңелле Бибинурның кеше белән исәнләшергә дә иренгән, үз сукмагыннан гына атлап йөрергә күнеккән төнтек Касыймнан күңеле кайта башлады. Өч ел бергә яшәп тә балага узмаган, беркатлы ирен, усал каенанасын көйләүдән эче поша башлаган Бибинур түзмәде, тотты да беркөнне фермага сыер савучы булып керде. Озак та үтмәде, әнә шул таза беләкле, тыгыз бәдәнле Бибинурыбыз алдынгылар исемлегенә керде. Моңа тиклем алдынгылыкны беркемгә дә бирмәгән сыер савучы Мөсфирә кара көнләшү белән янды: аңа булырга тиешле Мактау кәгазьләре, акчалата зур премияләр әкренләп Бибинур кулына күчә барды. Бибинурның даны районда гына түгел, бөтен җөмһүрияткә таралды. Өстеннән ташып торган сөтле чиләген күтәреп, елмаеп төшкән җанлы сурәтләре гәҗит битләрендә, хәтта кино кадрларында да күренгәләде... Тик шуның белән бергә аның икенче бер яман даны да таралып өлгерде. Бибинур — уйнашчы, Бибинур ферма мөдире Хамис белән типтерә икән дигән имеш-мимешләр бик күпләрне аптырашта калдырды. Бу хәбәр иң башта Мөсфирәдән чыкты. Тик халык моңа ышанып бетмәде, кара көнләшүдән, алдынгылыкны ычкындырудан эче пошып кына сөйли торганнардыр дип уйлады. Моңа хәтта Касыйм, Хамисның хатыны Гөлия дә ышанырга теләмәде. Утсыз төтен булмый икән шул... Көннәрдән бер көнне сыер савучылар төркеме Бибинур белән Хамисның өсләренә килеп чыкты. Алар бер-берсен шулкадәр сагынышкан булганнар ки, хәтта ишек бикләргә дә онытканнар. Гауга бөтен авылга таралды. Бу хәлне ишетмәгән карт-коры, бала-чага калмады. Халык телендә шул гына булды. Балалар, яшьләр алдында оят бит дип, уйнашчылар өчен олылар үзләре оялып йөрделәр. Хәер, алары да җәзасыз калмады: Касыйм Бибинурны, эт итеп кыйнап, берничә көн өенә кертмәде. Хамисына да бик нык рәнҗегән Гөлия аны өч көн ашатмады. Бибинур зар елады. Мөсфирә тантана итте. Җәмәгатьчелек аякка басты. Партком, профком бу әхлаксызларны хөкем итәргә, тиз арада авылда халык суды җыйнарга дигән тәкъдим белән чыкты. Бу тәкъдимгә район җитәкчелеге дә кушылды... Менә бөек хөкем көне дә килеп җитте. Ак яулыклы әбекәйләр, инсафлы кыз-кыркын, бәхетле киленнәр, башта мондый оят гамәлне халык алдына чыгарырга ярыймы соң, судка аяк та атламыйбыз дип сайрашып йөрсәләр дә, көне килеп җиткәч, өере белән хөкем барган клубка кереп тулдылар. Клубта баш төртерлек тә урын калмады... Башлап сүзне җәмәгатьчелек алды. Мөсфирәнең дә алар арасында булуы яңгыраган чыгышларны тагын да җанландырып, көчәйтеп җибәрде. Әхлак сагында торучылар берсен-берсе уздыра-уздыра, бу ике кешенең ничек итеп түбәнлеккә төшүләрен, бозык юлга атлауларын, күрә торып гаиләне бозуларын, киләчәк буынга яман үрнәк күрсәтүләрен ачына-ачына сөйләделәр. Районнан чакырылган хөкемдар уйнашчыларны берникадәр якларга тырышса да, җәмәгатьчелек үз сүзендә бик нык торды. Хәер, фикерләр төрле булды. Берәүләр мәхәббәт, гаилә эшенә тыгылмаска, уйнашчыларны җәзасыз калдырырга кирәк дип тапсалар, икенчеләре, бу оятсыз хәл җәмәгать урынында кылынганга күрә, җинаятьчеләрне бик каты хөкемгә тартырга, хәтта авылдан сөрергә кирәк дигән фикердә тордылар. Судның нәтиҗәсе аянычлы булды. Бибинур белән Касыймны аерып куйдылар. Хатынының бозыклыгы аркасында адәм хурына калган Касыйм аерылышуга каршы килә алмады. Мораль зыян китергәнгә штраф кына түләп котылган Хамис хатынының аягына кайтып егылды. Кичерде аны Гөлия, кичерде. Алай гына да түгел, газиз ире кабат читләр ягына авыша күрмәсен дип, камыр азыгы яраткан ирен өч көн рәттән бәлеш пешереп сыйлады... Бибинур ялгызы калды. Ялган цифрлар язып, иң яхшы сыерларны биреп сөяркәсен алдынгылыкка чыгарган Хамис мөдирлектән очуга ук, бер генә көнгә дә фермада калырга теләмәгән Бибинур авыл кибетенә җыештыручы булып керде. Хәер, анда да югалып калмады ул. Җор сүзле, ачык чырайлы кибетче Вәсимә белән бик тиз уртак тел табып өлгерде. Коры законның урнашып кына килгән чагы иде. Авылда аракысыз яшәп булмаганын яхшы аңлап алган кибетчеләр, талонга сатыла торган аракының яртысын үз бәясенә, яртысын югары бәягә сатып баеп та киттеләр. Халык Вәсимә белән Бибинур өенә салынган сукмакны яңартып торды. Өсләреннән шикаять тә язып карадылар, тик файдасы булмады. Алар бушлай ашау-эчүгә хирыс булган милиция хезмәткәрләрен дә үз якларына авыштырып бетерделәр. Ләкин коры закон юкка чыгып, аракы белән бөтен дөнья тулгач, Бибинур кибеттән дә китеп барды. Киләчәктә аракы сатып акча эшләп булмаганын яхшы аңлаган хатын уйга калды. Тик шушы көннәрдә генә булган бер вакыйга Бибинурны тагын бер кат күккә күтәрде. * * * Көннәрдән бер көнне, бик салкын булуга да карамастан, күкрәкләре ачык бер кат күлмәк кенә кигән Бибинур, арт санын уйнатып, зур агач лаканда кер чайкап ята иде. Нәкъ шул вакытта капкадан бәреләсугыла авыл хикмәте Шастрый килеп керде. Тәбәнәк буйлы, маймыл сыман йөрешле бу егеткә мондый кушаматны Ташкент каласына визит белән килгән җирдән кинәттән генә вафат булган Һиндстан премьерминистры Шастри истәлеге итеп такканнар иде. Күрәсең, Шастрый Шастрига кай ягы беләндер охшагандыр. Аңа үз исеме белән беркем дә эндәшми, фәкать Шастрый дип кенә йөртәләр. Менә шул Шастрый бүген бик тә авыр хәлдә калган, мескеннең башына ат типкән! Аракы сорап керүчене йөрешеннән үк таныган Бибинур, башын да күтәрмичә: — Бурычка бирмим, йөрмә монда! — дип кырт кисте. — Апай! Үтермә! — дип ялварды Шастрый. — Гомергә сиңа бурычлы булып калырмын! — Син миңа болай да күп бурычлы инде! Йөрмә, миндә әндри казнасы юк! — Апай, бер генә күтәрелеп кара инде, менә нинди хәлгә төштем бит, авыртуга түзәрлек түгел! — дип шыңшыды Шастрый, елар хәлгә җитеп. Бибинур, ниһаять, Шастрыйның йөзенә бакты. Егетнең чырае коточкыч иде. Йөзе кара канга баткан, маңгай уртасында тояк эзенә охшаган бер нәрсә дә беленеп тора. — Абау! — дип кычкырып җибәрде Бибинур. — Сиңа ни булды? — Ат типте, апай, ат... — Кит аннан! Кайчан? — Бүген генә. — Ә ничек типте соң ул? — Ат җигәргә дип йөгән тотып туплыкка керсәм, теге айгыр тотты да ямады маңгайга! — Ай-яй! Әле ярый үтермәгән! Врачка күрендеңме соң? — Күрендем лә! Наркоз биргән булдылар шунда... авырта барыбер! Алмый наркоз... Әнә тагын каный башлады. Үтермә инде, апай, бирә күр! — Ярар! — диде Бибинур, кулындагы керләрен лаканга томырып. — Миннән булсын яхшылык... Жәлләде егетне Бибинур. Өйгә керүгә үк, тутырып бер стакан аракы салып бирде. Шастрый бер генә йотты. — Йә, ничек? Бастымы әзрәк? — Басты! Бик зур рәхмәт! — Баскандыр да, тик маңгаеңдагы бу тояк эзе гомердә дә бетмәс шул инде! Ат тоягына реклама булган бу, чын реклама! — Әй апай, әйтмә дә, сөйләмә дә инде! — диде Шастрый, хәйләкәр генә елмаеп. — Ул яктан мин оста инде! Кирәксә, сиңа да реклама ясый алам! — Миңа?! — дип гаҗәпсенде Бибинур. — Ниемә?! — Аракың начар сатыла дип ишеттем. — Анысы дөрес, — диде Бибинур, кинәт кенә кеткелдәп. — Нәрсә, маңгаеңа шешә сурәте дә төшерергә уйлыйсың мәллә?! — Юк, шешә сурәте төшерәсе түгел, — диде Шастрый, серле пышылдап, — аны башкача да оештырып була! — Ничек итеп? — Әгәр дә мине өлештән калдырмасаң... — Нинди өлеш ди тагын?! Аңлатып сөйлә! Сиңа ышансаң... Бибинурның Шастрыйга ышанмавы урынлы иде, чөнки бу хыялый әллә ниткән әкәмәтләр уйлап табарга, каш ясыйм дип күз чыгарырга да бик оста. Аның автобус тукталышына төзегән түләүле бәдрәфен авылдашлары әле дә оныта алмыйлар. Анасының соңгы сыерын саттырып салдырган иде. Ләкин түләүле булгач, керүче кеше генә табылмады ул бәдрәфкә... — Мин сиңа хәзер барысын да аңлатып бирәм, — диде Шастрый, як-ягына каранып. — Тик менә монда... — Сөйлә сөйлә, беркем дә юк монда бездән башка... — Иң башта, — диде Шастрый, серле генә елмаеп, — идән астын карап алырга кирәк... * * * Шушы серле сөйләшүдән соң күп тә үтмәде, Кормаш халкын искиткеч бер вакыйга кабат дер селкетте. Кыскасы, Бибинурның идән астында зур тояклы бер җен заты барлыкка килде. Билгеле ки, җенесе билгесез бу сәер затны иң элек Бибинур үзе шәйләп алды. Озак уйлап тормыйча, ул элеккеге ире Касыймны чакырды. Аерылганнан бирле әле һаман башлы-күзле булалмыйча, кабат Бибинур белән иснәшеп өлгергән Касыйм, аның бик хафаланганын күргәч: — Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр! — дип юмалап-юатып караса да, Бибинурның куркуы кимемәде. Коты ботына төшкән хатын җен барлыгын исбатларга тырышты. Шуннан соң Касыйм җенне үз күзләре белән күрергә теләде. Эченнән сүгенә-сүгенә идән асты капкачын каерып ачты да, урысчалап-татарчалап: — Әй! Кем бар анда?! Хватит, вылезай! — дип кычкырды. Җавап бирүче булмады. Шылт иткән тавыш та чыкмады. Бу хәлгә бик куанган Касыйм, батыраеп, башын идән авызына тыкты. Шулчак төпсез караңгыда кызгылт очкыннар чәчрәп китте. Ачы итеп сызгырган, чинаган хайван тавышлары ишетелде. Күп тә үтмәде, идән авызыннан чуар мөгезле, дәү тояклы йонлач җен заты күтәрелде. Касыйм өнсез калды. Тоякның башы Касыймның нәкъ маңгай уртасына эләкте. Ул, ишек барлыгын да онытып, акыра-бакыра тәрәзәне бәреп чыгып китте... Халыкның һич кенә дә Касыймга ышанасы килмәде. Моңа ышанырга мөмкин түгел иде... — Күзеңә хатының җен булып күренгәндер, күбрәк йөр әле янына! — диючеләр дә булды. — Ышанмасагыз, Бибинурның идән астын барып карагыз! — Идән астынмы, әллә итәк астынмы?! Шулай да Касыймнан көлеп-шаярткалаган, киләчәктәге якты тормышка ышанычларын югалту сәбәпле, төрле сихергә, хикмәти экстрасенсларга, дипломсыз табибларга ышанган, күктән төшкән тәлинкәләр, гороскоп-мороскоплар белән җенләнгән халык әкренләп Бибинур тараткан имеш-мимешләргә дә колак сала, җен барлыгына инана башлады. Шул сәер затны күрергә дип, аның турында нәрсә булса да ишетергә өметләнеп килгән халык аракыны, югары бәядән булса да, бары Бибинурдан гына алды. Бу хәлгә сөенгән хатын, халык соравын искә алып, күргәзмә-сеанслар ачып җибәрде. — Мин инде аннан курыкмыйм, аның белән дуслашып та өлгердем. Тик бик талымсыз булып чыкты ул, ашарга күп сорый. Шуңа күрә миңа ачуланмагыз, берегезне дә бушлай кабул итә алмыйм! — диде ул халыкка. Бу җенне күрү теләге белән янган авылдашлар, аңа килгәндә акча яисә ашамлык, һич югында, кабымлык кыстырып килә торган булдылар. Колхоз бригадиры исә, мал-туарга дип, Бибинурның капка төбенә өч олау печән кайтартты, амбар мөдире бушлай алты капчык икмәк төшерттерде... Бибинур кабат яз гөледәй чәчәк ата башлады. Даны Кормашка гына түгел, бөтен тирә-якка таралды. Аның капка төбендә Ленин мавзолеена охшашлы озын чират хасил булды. Җен затына бер генә мәртәбә күз атып калырга теләгән адәмнәр көннәр буе Бибинур өе яныннан китмәделәр. Буталмас өчен чиратларын уч төпләренә яздылар. Аны югалтудан куркып, хәтта төн кунып калучылар да табылды. Теге талымсыз каһәрне күрергә теләүчеләрнең хисапсыз булуын искәртеп, Бибинур кешеләрне талон белән генә кабул итә башлады. Ләкин талон системасы кертү белән хәлләр катлаулана төште. Өч көн дә узмады, отчет сорап, җирле үзидарәдән секретарь кыз килеп җитте. Аны көйләп кенә җибәргән иде, район налог инспекциясе вәкиле килеп төште. Налог түләүне таләп иттеләр. Ләкин кергән акча беркая да теркәлмәү сәбәпле, инспекторлар Бибинурдан буш кул белән китеп барырга мәҗбүр булдылар. Ә чират көннән-көн артты. Халык чит авыллардан, чит төбәкләрдән дә җыелды. Колхозның сыйфат комиссиясен җитәкләгән куштан Фәйзи чиратны куып таратырга теләде. Колхоз эшен ташлаган, Бибинур тирәсендә бушка вакыт үткәреп йөргән колхозчыларның йөгәнсезлегенә бик нык эче поша башлаган Фәйзи томана халыкны оялтып та, өркетеп тә карады. Ләкин аны тыңлаучы гына булмады. Инде күптәннән пенсия яшендә булып та, кирәксә-кирәкмәсә дә бөтен җиргә тыгылып, кырларның сыйфатын тикшерәсе урынга, күбрәк кеше тикшереп йөргән Фәйзи, Бибинур җенен үз күзе белән барып күрергә, әгәр чыннан да була калса, аны шундук юк итәргә ният итте. Хатын аны рәсми кеше буларак бушлай гына кертеп җибәрде. Илленче размер аяк киеме кигән, озын буйлы, озын куллы абзый һәр адымын, һәр хәрәкәтен үлчәп, ашыкмыйча гына идән асты капкачын ачты да: — Җә, кем бар анда? Ник дәшмисең, чык әйдә, утырма анда! — дип эндәште. — Абзый!.. — Әү?! — Бүген дөрес үлчәмичә ярты гектар Баба кырын "Таң" колхозына калдыргансың! — Кит аннан! — дип кычкырып җибәрде Сыйфат Фәйзи, чиксез дулкынланган хәлдә. — Булмас! Мин бервакытта да ялгыш үлчәгәнем булмады, шулай да барып тикшереп кайтыйм әле... Бик каты уйга батып ишегалдына атылып чыккан Сыйфатны тиз арада халык сырып алды. — Йә, нәрсә?! Бер-бер сүз әйтмәдеме?! Фәйзи берни дә дәшмәде. Җиккән атын тиз генә Баба кырына куды. Җен сүзләре дөрес булып чыкты: ярты гектар җир тик торганнан икенче колхозга китеп барган!.. Бу хәлгә шаккатып, Фәйзи саташыр хәлгә җитте. Участок инспекторы лейтенант Данис Мәлгунов, ярык глушительле "Урал" мотоциклын акыртабакырта, мәңге юлсыз Кормаш урамнары буйлап туп-туры Бибинур өе каршына килеп туктады. Иң элек ул "мавзолей чиратын" куып таратты. Бер көн бу тирәдә күренмәскә кушып, Бибинурның үзен дә өйдән куып чыгарды. Кызыл чырайлы, шешенке йөзле, озын буйлы, дәү йодрыклы Мәлгуновның җае чыкканда салгаларга, кызлар кочарга яратканын авыл халкы ишетеп, белеп торса да, аны хөрмәт итә. Акыл сатарга, кешене сүгәргә яраткан Мәлгунов шул ук вакытта бик тиз кайтып та төшә, тиргәгән кешесе белән соңыннан утырып күңел ачарга да бик маһир адәм иде. Авыл җирендә шаккатып сөйләрлек җинаятьләр сирәк була, билгеле. Булса, бик тә берәгәйле була инде! Моннан бер егерме еллар элек Энәле авылында булган вакыйганы бик тә яхшы хәтерли әле Мәлгунов. Энәле авылында яшәп гомер иткән ат караучы Мөҗип һәм аның тормыш иптәше Хәмдияләр йортына кинәт кенә җен ияләште. Әлеге җеннең ияләшүе, үзенчә мөгез чыгаруы, караңгы төшү белән өйне дер селкетеп шакудан, төрле сәер авазлар ишетелүдән гыйбарәт иде. Бер генә минут та, бер генә мизгелгә дә тынып тормаган бу шаку тавышы бәхетсез хуҗаларның зиһеннәрен чуалтты, аларны акылдан шаштырыр хәлгә җиткерде. Тәмам аптырашта кала болар! Калырсың да, билләһи! Кем, ни өчен шакыганын белерлек тә, аңларлык та түгел. Өйдә унбиш яшьлек кызлары Айсылудан башка беркем дә юк. Ул дип уйлар идең, үз газиз балаңнан ничек шикләнмәк кирәк тә, ничек аңа нахакка бәла якмак кирәк?! Мәктәптә гел бишлегә генә укучы үтә дә инсафлы, тәртипле кыз, әти-әниләре кебек үк, төннәрен йоклый алмыйча, куркып урынында ята... Ә шаку һәркөн кабатлана. Көндез түгел, ә төнлә белән йокларга яткач башлана бу шаку! Тавыш гел идән астыннан ишетелгән кебек! Карамаган, актармаган җирләре калмады хуҗаларның! Тик беркем дә юк! Димәк, җен оялаган. Табак-савытлар шалтыратып, чиләк төпләре кагып, өй почмакларына шәмнәр яндырып куркытып та карадылар, тик файдасы булмады. Табак-савыт шалтыратканда бераз тынып тора да соңыннан тагын шакуын дәвам итә... Бу хәлгә түзәр әмәлләре калмаган Мөҗип белән Хәмдия ярдәм сорап авыл советына мөрәҗәгать иттеләр. Авыл советы райкомга хәбәр итте, райком үз чиратында өлкә комитетына! Өлкә комитетыннан килгән инструкторлар, әлеге шаку тавышын тыңлап-тыңлап караганнан соң, КГБ хезмәткәрләрен чакырдылар. Алары да озак көттермәделәр. Килеп, тикшереп, тыңлап йөрделәр. Әмма бу сәер күренешнең сәбәбен аңлатып бирә алмадылар. Шайтан оялаган, җен ияләшкән дип кенә аңлатырлар иде дә, ярамый — марксистик ленинизм тәгълиматы кушмый! Бер сәбәпсез теләсә кемне таларга торган көзге чебеннәр сыман, КГБ шымчылары Мөҗипнең үзен талкырга тотындылар. Аңардан өч-дүрт көн аяусыз сорау алдылар. Нәтиҗәдә, Мөҗипнең еш кына ат җигеп карурман ягына чыгып китүе, шундагы бер аланлыкта имән астында яшерелгән рация аша Америка шпионнары белән бәйләнешкә керүе ачыкланды. Совет иленә каршы корткычлык эшләре алып барган Мөҗипнең чәен, мәен эчеп, каклаган казын, тутырган тавыгын уртлап яткан шымчылар идән астындагы җен заты белән дә уртак тел табарга тырышып карадылар. Аның өчен идән асты капкачын ачып, алар уенча шунда утырган җен затына "Кайчан син шакудан туктыйсың?!" дигән сорау бирүдән узмадылар. Ни хикмәт, әллә шундук җавабын да алдылар. Шаку нәкъ өч мәртәбә кабатланды. Шымчылар "Әһә! Бу тагын бер өч төн шакыячак, шуннан соң туктар!" дигән фикергә килделәр. Һәм, чынлап та, алар хаклы булып чыктылар. Өч төннән соң шаку тавышлары тынды. Шымчылар тантана иттеләр. Бәйрәм ясадылар. Мөҗипнең азык запасы күзгә күренеп кимеде. Ләкин бу коры куаныч кына булган икән. Теге сәер шаку бер төннән соң тагын кабатланды. Шуннан соң тагын да катырак шакырга тотындылар. Шымчылар шундук икенче бер фикергә килделәр. Имеш, ЦРУ агентурасы Мөҗипкә СССРда яшәгән Америка шпионнары өчен яшертен сигналлар җибәреп ята. Шул сигналларын тотып алып, Мөҗип шуларны информация рәвешендә әлеге шпионнарга җиткереп тора. Җепнең очы менә кая барып чыга икән! Мөҗипне, күз ачып йомганчы, авыл башындагы бәрәңге базына яптылар. Иртә-кичен аңа передача ташыган Хәмдия, елый-елый алардан ирен азат итүләрен сораса да, тегеләре хатынының үтенечен кире кага килделәр. Алар Мөҗипне тел яздырыр өчен әз-мәз куркыткалап, хәтта суккалап та алдылар. Тик Мөҗип агентларын сатмады. Бик сатыр иде дә, тик кемне сатсын соң?! "Әйт! Синең агентларың кемнәр?" дип төпченүләреннән туйгач, Мөҗип түзмәде: — Минем агентым бер генә, хатыным Хәмдия генә! — дип әйтергә мәҗбүр булды. Шундук Хәмдиягә ябыштылар. Хәмдияне елата-елата сорау алу нәтиҗәсендә Мөҗипнең чынлап та "связной" булуы ачыкланды. Ул Мөҗипкә яратып түгел, ЦРУ агентлары киңәшен тотып кияүгә чыккан икән. Кызы Айсылу да иреннән түгел, ә Майкл Скоттан икән... Хәмдияне дә ире янына базга төшереп яптылар. Җинаять эше ачар өчен бөтен фактлар да җыелып бетте бугай. Тик, гөнаһ шомлыгына каршы, теге шаку тавышы гына тынмады. Дөнья буталган, тормыш чуалган саен, ул шаку тавышы тагын да катырак яңгырый башлады. Ул инде чаң тавышына әверелде. "SOS" булып яңгырады. Ниһаять, кирәкмәгән сәяси мотивлар белән буталган, әле дә чын җинаятьченең эзенә төшә алмаган шымчыларны, төрле сәбәпләр табып, кире калага чакыртып алдылар. Алар кире әйләнеп кайтканчы, тикшерү эшләрен лейтенант Мәлгуновка йөкләделәр. Шымчылар "Старшинаны прапорщиктан аера белмәгән бу авыл гыйбады ни майтара алыр икән?" дип ачыктан-ачык көлеп китсәләр дә, соңыннан Мәлгунов барысын да шаккатырды. Сәяси мотивларны читкә этәреп, ул башкалар күзеннән бөтенләйгә читтә калган Айсылуны чакыртты. — Сеңлем, — диде ул. — Син 24 май көнне, шаку тавышы ишетелмәгән көнне кая булдың? Бу сораудан бик нык каушап калган Айсылу: — Ул төнне мин, абый, күрше авылда бертуган апамнарда кундым, — дигән җавап алгач, Мәлгунов бу шаян кызны тагын бер-ике көнгә күрше авылга — апаларына олактырды. Аны озату белән, Ходайның рәхмәте, теге шаку тавышлары шундук тынды. Өебездә җен бар дип, бөтен дөньяга чаң сукканнарына үкенеп туялмаган Мөҗип белән Хәмдия сабый балалар сыман сөенешеп, шатланышып туялмадылар. Барысына да әнә шул зәхмәти кыз Айсылу сәбәпче булган икән бит! Әти-әнисе, яшең җитми дип, клубка дискотекага чыгармаган өчен, боларга үч итеп, өй җылыта торган торбаларга тимер кашык белән сугып яткан бит чукынчык бала! "Энәле җене"н әнә шулай бик тиз генә фаш итә алган иде Мәлгунов, инде менә чиратта — Кормашныкы! Халыкны куып, Бибинурны олактырып, кечкенә генә табын көйләнгән өйдә ялгызы гына утырып калган Мәлгуновның эченә әкрен генә шом керә башлады. Кем белә, ә бәлкем, идән астында яңа гына төрмәдән качкан рецидивист яшеренгәндер. Әйе, каядыр бик якында гына кыштырдаган, кыбырдаган билгесез җан иясенең сулышын тоеп утыру бик күңелле нәрсә түгел иде шул. Бары тик Бибинур калдырган аракы шешәсеннән бер-ике стакан салып каплагач кына, үзендә ниндидер көч, кыюлык сизде ул. Кулына фонарь алды. Идән асты капкачын яртылаш күтәреп, аска фонарь белән яктыртуга ук, ул базның иң тирән өлешендә кулы белән йөзен ут яктысыннан яшергән бер йонлач җан иясен күреп алды. Җан иясе, башкаларга ташланган күк, аңа ташланмады, үзен бик тыныч тотты... — Әһә! — диде Мәлгунов, идән капкачын ябып. — Милициядән хәтта җеннәр дә курка икән бит! Нәкъ шул вакытта Мәлгуновны Фәйзи куштан эзләп тапты. Аңа авылда кемнәр юклыгын белешергә кушылган иде... — Исәннәрмесез! Уф! Көчкә килеп җиттем! Пештем, тирләдем... — диде ул, мышкылдап. — Ничек курыкмыйсыз монда үзегез генә, ә?! — Ә миңа нигә куркырга, — дип җавап бирде Мәлгунов, көр тавыш белән. — Әнә аста утыручы курыксын! — Шулаен шулай да... Тик ни бит... Җинаятьче булса бер хәл... Алар белән көрәшеп була, аларга каршы закон бар! Ә менә моның белән?! — Кем белән? — Тс-с-с! Җен тәресе белән! — Син нәрсә, абзый, саташасыңмы әллә?! — Әйе, ие, җен анда! — дип тәкрарлады Фәйзи. — Җен утыра! Бер мин генә түгел, бөтен халык шул фикердә! — Халык та ялгышырга мөмкин. — Юк, халык беркайчан да ялгышмый, халык ул, энем... — Бөек ул, шулаймы? — дип кырт кисте Мәлгунов. — Кайчан шулай җеннәргә ышана башладың әле? Кыр үлчәргә озатканнан бирлеме?! — Әй, заманасы шундый бит, ышанасың килмәсә дә ышандыралар, — дип куйды Фәйзи. — Акылсызлыкны заманга сылтарга ярамый, абзый, — диде Мәлгунов, җитди, рәсми тонга күчеп. — Мин сораганны үтәдеңме син? — Нәрсә иде әле ул? — Кормаш авылында кемнәр юклыгын ачыкладыңмы? — Ачыкладым, — диде Фәйзи. — Бер кешедән башка барысы да авылда... — Кем ул? — Шакир! — Кайда эшли? — Төрле эштә. Бригадир кая кушса, шунда бара... — Нигәдер хәтерләмим! Берәр кушаматы юктыр ич? — Бар... Шастрый дип йөртәләр аны! — Ә, Шастрый! Күптән шулай диләр аны! Ә кайда икән соң ул? — Башына ат типкән иде бит! Районга, бүлнискә барам, дип чыгып киткән, шуннан бирле кайтканы юк, ди. — Барып җиткәнме соң? — Билгеле түгел, җиткән булырга тиеш. Аны илтә киткәннәр дип тә ишеткән идем! — Күптән юкмы инде ул? — Ике атна чамасы инде... — Әһә! Туры килә! — Нәрсә туры килә? — дип сорады Фәйзи. — Шастрыебызны җен урламагандыр ич? — Бик мөмкин, — диде Мәлгунов, серле генә елмаеп. — Ә хәзер болай итик... — Нитик? — Шастрыйның кеме бар әле? — Әнисе бар. Нәҗибә исемле, пенсиядә инде... — Ә атасы? — Атасы асылынып үлде. — Нигә? — Кем белә аны?! Эчәләр-эчәләр дә, соңыннан асылыналар... Күпме ир-ат үлде инде шулай... — Без болай итик, — диде Мәлгунов. — Син миңа Шастрыйның әнисен чакырып китер! — Нигә? — Допроска. — Әһә! Ярар, хәзер алып киләм мин аны! — диде Фәйзи, кызыксынып. — Иптәш милиционер, әйтегез әле, идән астында чынлап та җен утырамы? — Әйе, җен утыра, җен. Үз күзләрем белән күрдем! — Әйттем бит! Халык әйтсә, хак әйтә, дип! Ярар, йөгердем... Фәйзи Нәҗибәне бик тиз җилтерәтеп алып килде. Иреннән гомер бәхет күрмәгән, тормыш мәшәкатьләреннән шактый талчыккан бу хатын Мәлгуновның кырыс кыяфәтен күрү белән үк каушап калды. — Утыр! — дип боерды аңар Мәлгунов. — Улың кайда синең? — Бүл... бүл... нистә... ат типкән аңа... — Беләм! Улың инде ике атна өйдә юк, ә син кызыксынып та карамыйсың! — Бәй, нишлим инде... — дип акланды Нәҗибә. — Алып киттеләр инде... Бүлнисе ерак. Үзе дә, әни син бүлнискә барып, расхут чыгарып йөрмә, дип киткән ие... — Бүлнистә түгел синең балаң, — дип бүлде аны Мәлгунов, — ә кайдадыр башка төштә! — Ә кайсы башка төштә? — Карцерда. — Кайда, кайда? — Төрмәдә ул, төрмәдә! Милиционер авызыннан мондый коточкыч сүзләрне ишеткән ана бөтенләй сыгылып төште. Күңеленнән баласының ярамаган эш кылып йөргәнен сизенә башлаган Нәҗибә, үз-үзен тыя алмыйча, кычкырып елап җибәрде. Бу елау бераздан соң тагын да көчәя төште, чөнки каяндыр астан аңа тагын икенче берәү кушылып еларга тотынды. Икенче тавыш баштарак ишетелмәде. Бары тик Нәҗибә Мәлгунов үтенече белән елаудан туктагач кына, идән астындагы затның шыңшыган тавышы аермачык ишетелә башлады. Хатын өнсез калды. Фәйзи куштан куркудан өйдән чыгып йөгерде. Җенле йортка кергәне исенә төшкән Нәҗибә, аяныч хәлгә төшкән баласын да онытып, әкрен генә, ишетелер-ишетелмәс кенә: — Җен елый, җен!.. — дип пышылдады. — Ялгышасың, апай, җен түгел, синең газиз балаң елый анда! — диде Мәлгунов. — Эшләрең харап синең, — дип каршы алды лейтенант өенә әйләнеп кайткан Бибинурны. — Беренчедән, өеңдә шикле адәмне яшереп ятасың, икенчедән, авыл халкын шуның белән кызыктырып, өркетеп, законсыз рәвештә аракы сатасың. Налог түләмисең. Өч төрле статьяга тарта синең бу кыланмышларың! Бибинур акланып маташмады, тагын бер яртыны өстәлгә чыгарып утыртты да, уңайсызланган булып кына, аңа бер уч акча төртте. Алды Мәлгунов, каршы килмәде, чөнки ул алмаса, башкасы алган булыр иде. Хәзер бар да ала. Аңа да яшәргә кирәк, ул да кеше... — Шулай да мин синең пәриеңә берәр атна ураза тоттырам әле, карарбыз, нишләр икән?! — дип куйды Мәлгунов, серле вә хисле күз карашын төбәгән Бибинурга. — Җен-пәриләр ашамыйча да йөз ел яши, гомерең буе көтәргә туры килмәсен! — дип каршы әйткән булды Бибинур, лейтенантның тиз генә китәргә җыенмавына эче пошып. — Аласын алдың, инде китсәң дә ярар! — Ә мин ашыкмыйм, — дип кырт кисте Мәлгунов. — Мәшәкать тудырам тудыруын, җен белән төнге очрашуларыңны туктатып торырга туры килер... — Минем шәхси тормышыма тыгыласы булма, яме! — диде Бибинур, коры гына. — Көтсәң көт, миңа барыбер! — Көтәм, нишләп көтмәскә! Теге җен-пәри, Бибинур әйткәнчә, чынлап та бик чыдам булып чыкты. Өч көн, өч төн ашарга сорамады, тик дүртенче көнне генә, телгә килгәч, аны якты дөньяга өстерәп чыгардылар. Сарык тиресеннән тегелгән иске тунны әйләндереп кигән, кулларына кап-кара изолента белән сарык, дуңгыз тояклары чорнап бетергән Шастрый яктыга чыккач озак кына күзен ачалмыйча торды. Бик талчыккан, ябыккан инде, сүз әйтерлек, кылган гамәлләрен сөйләп аңлатырлык хәле дә калмаган иде. Аны шундук хастаханәгә озаттылар. Шул китүеннән терелмәде ул. Өч мәртәбә баш түбәсен ачып яптылар! Базда үскән бәрәңге сабагыдай нидер үскән анда, һаман шуны кисә тордылар. Әллә ач тору шулай иткән, әллә ат типкәнгә шулай булган, шайтан белсен! Шуннан соң озак яши алмады, җан тәслим кылды. Үлгәндә дә күзенә дөнья тояк булып күренгән дип сөйләделәр. Дөньяның авыр тоягы әнә шулай вакытсыз басты да китте яшь егетне. Кормаш җененең ахыры аянычлы тәмамланды. Авыр туфрагы җиңел булсын инде бахырның! Вакыт кына хөкемдар бу дөньяда. Вакыт узу белән әкренләп җен дә, Шастрый да онытыла башлады. Халык җенле йорттан йөз чөерде. Күңеленә якын булган Шастрые үлеп киткәч, Бибинур ялгызы гына утырып калды. Яшәвенең яме, рәхәте калмады. Ул бу дөньяны куркыныч төш сыман итеп кенә күрде. Таныш-белешләрне әйтәсе дә юк, хәтта авылның иң соңгы сәрхуше дә аракы сорап кермәс булды. Сабыр, тыныч холыклы Нәҗибә дә, улының үлемендә Бибинурны гаепләп, аны каһәрләп каргаганнан соң, бөтенләй үз эченә бикләнде. Шул авыр ялгызлыктан җәфаланган Бибинур вакыт-вакыт ычкынгалый ук башлады. Аңа әле Шакиры һаман да идән астында утыра сыман тоела. Төш белән өн арасында яшәгән Бибинур тик кенә утырганда да, ашарына пешергәндә дә, идәнен юганда да Шакирның рухы белән бәйләнешкә керә, аның белән бертуктаусыз сөйләшә торган иде... — Чык инде, Шакирҗан, төн җитте, тамагың ачкандыр. — Бераз утырам әле, килеп керүләре бар! — Кермәсләр. Капканы бикләдем бит инде... — Ә капка өстеннән төшсәләр? Әхтәринең бер ярты өчен кибет ишеген ватып кергәнен оныттыңмыни?! — Шакирҗан! Сагындыңмы мине? — И-хи-хи! Сагынасыңмы дип сорыйсың, сагынмаган кая ул! — Әйдә, чык инде, урынны җәйдем... — Хәзер, җаным, тунымны гына салыйм инде... Идән астында кыштырдаган күселәр тавышын ишеткәч, Бибинур ашыга-ашыга табын әзерләргә тотына. Шакирының менгәнен көтеп тора. Ә Шакир юк та юк... Чиксез хыял дәрьясына чумган шул рәтсез дөньяның бер үги баласына әверелгән Бибинур әкрен генә кайчандыр Шакир белән бергә көйләгән җырны суза: Умырзая чыга, Умырзая калка, Умырзая суза сабагын... ӨЙ АРТЫНДА ШОМЫРТЫМ... Мин димен мин, мин дидисәм, Миңа бер зур көч керә. Патшалар, шаһлар, кануннар Булалар тик чүп кенә... Чүп кенә... чүп кенә... чүп кенә... Ул, сикерә-сикерә, җисми күнегүләр ясады. Бөгелде, сыгылды, хәтта ки мәтәлчек тә атты. Хондроз ияләштергән аяк һәм тез буыннары шыртлап сынгандай иттеләр. Сикерүчегә дәрт вә дәрман өстәлде. Җаны гына урынында түгел ир-егетнең... Бүген, әйе, нәкъ менә бүген авылдан аның атасы килә. Ветеран... Туксан яшендә... Ул (ул дигәнебез иҗат кешесе: драматург, кырык яшен тутырган, бер хатыны, ике баласы бар!), идәнгә сузылып, тартылырга тотынды. Бер, ике, өч... алты... җиде... сигез... ун... унбер... Әлегә уннан да уздырганы юк иде, бу юлы бер сузылуда кырыкны бәрде. Тыны бетте, йөрәге какты... Зал ягында өстәл әзерләгән хатыны Сабина (шәп пешекче, сөйкемле, өстәвенә иреннән ун елга яшь!), Мәҗнүннең акробатикасын күреп, гадәттәгечә мыжларга тотынды: — Нәрсә дип сикерәсең инде, эч пошырып! Тураермын дип уйлыйсың мәллә?! Шахмат аты булып тугансың, шахмат аты булып... — Сикермим мин... — Нишлисең?! — Язам. — Син нәрсә, гыйфрит мәллә... — Әллә тагын... — Сикерә-сикерә язарга? — Ничә ел яшәп тә, иреңне аңлап бетерә алганың юк! — дип җавап бирде Мәҗнүн (моны ул хатынына көнгә бер мәртәбә әйтмичә калмый иде!). — Мин бит уен уйнаганда да, телевизор караганда да һәм хәтта йоклаганда да язам... — Ә ни файда?! — Сабина йөзен чытты. — Тоже мне... др-р-матур-рг!!! — Хатын! — Ә? — Беләсеңме?! — Белмим... берни дә! Онытма: атаң килә! — Беләсеңме?! — Мәҗнүн агарынды. — Бу дөньяда мин бер кешедән генә куркам... — Кемнән? — Кем дип уйлыйсың? — Атаңнандыр инде... — Каян белдең? — Белмичә... Син ата җүләрне дә, деспот атаңны да унҗиде ел беләм бит инде, җаным! — Шуның тавышын гына ишетсәм дә, куркуым аяк табаннарыма тиклем төшә... Менә килеп җитәр инде... — Курыккач, чакырасың юк иде ... Ә ул чакырды. Шкаф хәтле фатирда күпме гомер итәргә була?! Әтисе — сугыш ветераны. Аны файдаланырга, дәүләттән бушлай яңа фатир алырга була. Чөнки аларга ташлама бар, алар аерым исемлектә торалар. Ветеранның инвалид машинасы — "Ока" — улына авышты инде, анысы начар булмады. Инде менә иркен, кеше яшәрлек фатирга да күчә алсалар... "Ока" дигәннән... Аны алу үзе бер гаҗәп вакыйга булды. Ветераннарга, гарипләргә бушлай машина бирү турында указ чыккач, Касыйм абзый да селкенә башлады. Ләкин машина алу өчен, иң элек комиссия узарга кирәк. Тик аңардан авыру таба алмадылар. Танышлык белән алынган инвалидлык кәгазе дә (II группа!) ярдәм итә алмады. Ул бит пенсиягә дә 56 яшендә чыкты. Туеп чыкты. Тегесе язды өстеннән, бусы язды... Ә колхоз — алдынгы. Эш гөрләп бара. Чәчүлек җирдә дала кыры калдырып киткән бирән сарыклардан (алар йөргән җирдә үлән дә үсми!) тиз котылды ул. Сарыкларны суйдырып, дусларына, танышларына, килгән кунакларга таратып бетерде. Ленинградка барып нәселле сыерлар сатып алды, сөтчелек буенча беренче урынга чыкты. Минераль ашламаларга кытлык килеп тугач, кәзлекләрне казытып, аннан чыккан торфны кырга ташытты. Игеннәр күкрәп уңды. Ләкин шикаятьләр дә языла торды... Хәер, Касыйм абзый үзе дә төшеп калганнардан түгел — усал кеше иде. Парторг Хатип аның өстеннән яза башлагач, ул аны бик тә кызык итте. Тегесе төпчек улын сөннәткә утырткан икән. Абзый, моны ишетеп алгач, тиешле органнарга (кеше аркылы) тиз генә хәбәр җиткерде. Янәсе, коммунист, ә баласын бабага утырта! Парторгтан төшерделәр тегене, хәтта партиядән дә чыгардылар. Соңыннан монтер булып эшләде. Ә ул җиңел эш түгел. Кар димә, яңгыр димә, җил димә, давыл димә... Ут өзелдеме — багана башына мен! Касыйм абзый, "Волга"сында урамнан узып барганда, Хатипның, аягын кәкрәйтеп, багана башына менеп баргананын күреп ала. Абзыйның сүзе бер генә була: — Менә шулай була ул, мыхамур, минем өстән жалыбы язмаган булсаң, хәзер багана башында сикереп йөрмәгән булыр идең... ...Әйе, аңарда авыру табалмадылар. Хәер, танышлык аркасында бер мәртәбә үтте ул коммиссияне. Ләкин Казаннан килгән белгечләр район табиблары куйган диагнозны бик тиз юкка чыгардылар. Янәсе, машина алу өчен чиратка куярлык авыру юк бу картта... Район хастаханәсенең баш табибы Хәсәнов, картны чакырып, аңа акыл өйрәтә башлады: — Бабай, син кайчан коммиссия үтәргә өйрәнәсең инде? — Ни булды, энем? — Врачлар янына керергә өйрән инде син. Ә ничек керәсең?! Яшь кешедәй җилләнеп керәсең дә тиз генә чыгып та китәсең... Җырлый-җырлый, мәзәк сөйли-сөйли... Алай булмый, бабай! — Ә ничек кирәк соң? — Врачлар янына кергәндә чыраеңны сытып кер... Тем более алар кала врачлары! Авыру кеше булып кылан. Әкрен генә кер, әкрен генә чишен... Зарлан, ела... — Булмас... Мин сугышта да еламадым... — Ну, булмаса, машина да булмый инде... Ләкин биш ел буе фронтта шофер булып йөргән Касыйм абзыйның машина алу хыялына кергән иде инде. Коммиссиягә аның белән баш табиб Хәсәнов та ияреп керде. Йөзенә авыру кыяфәте чыгарган, чыраен сыткан абзый юлдашының кулына таянып кына чишенде. Аның чалбар астыннан кигән калын трикосын баш табиб үзе салдырды. Карчыгы Алия шундый җайсыз носки кигезеп җибәргән картлачка, ул аны сала алмыйча интекте. Аптырагач, аягын юлдашына сузды. Юан корсаклы, калын бүксәле баш табиб, көчәнеп, картның аягындагы носкиен салдыра башлады. Аяк та, носки да исләнгән. Баш табиб, борынын җыерып, тартты да тартты... Тирләде, пеште, ах-вах килде... Коммиссия үткәч, бу хәл тагын кабатланды. Салдырган носкины кабат кидерергә туры килде... Тик ул барыбер комиссия узалмады. Юк аңарда авыру, юк. Аптырагач, инфаркт белән хастаханәгә кергән, үлем чигенә җиткән бер авыруның кардиограммасын абзыйга "бүләк" иттеләр. Шулай гына узды. Менә шулай итеп, абзый машиналы булды. Әмма машинасында бер генә көн дә йөрмәде (күзе күрми, колагы ишетми!), малаена эләкте... — Әтине пропискага иртәрәк керткән булсак, без синең белән күптән өч бүлмәле фатирда утырыр идек! — дип сөйләнде Мәҗнүн. — Андый проблема булмаса, чакырып та ятмас идем мин аны — туксан яшьлек картны! Ятсын иде шунда... Шак!!! Кинәт, каты итеп, тимер ишекне кактылар. Йодрык белән. Шаку берничә мәртәбә кабатланды. Бераздан аяк тибеп кактылар. Ир белән хатын бер-берсенә карашып өнсез калдылар. Кем килгәне, ишекне кем какканы яхшы аңлашыла иде... — Ач! Тизрәк!!! Сабина ишекне ачты. Ишек катында Мәҗнүннең атасы Касыйм абзый басып тора. Туксан яшендә булса да, әллә ни артык таушалмаган, төс-кыяфәтен югалтмаган — күз карашы үткен, тавышы көр. Башына фасонлы кара эшләпә кигән, түшенә орден-медальләр аскан картлач үзен әле дә чын ир итеп, нык итеп тотарга тырыша. Тик нихәтле генә батырайсаң да, еллар үзенекен ала, өзлегү көчәя, комың коела башлый. Абзыйның да җилкәләре суырылган, башы кечерәйгән, тумыштан кәкре аякларының баш бармаклары инде күптән бер-берсен табышкан. Арыган, талчыккан ветеранның, күренеп тора, кәефе юк (сигезенче катка җәяү күтәрелгән, күрәсең, лифт эшләмәгән!): чырае усал, дөньядан канәгатьсез. Аны күргәч, өйдәгеләр хәтта "Исәнме, әткәй, исән-сау гына килдеңме?!" дип эндәшергә дә базмадылар... — Җә!!! — Өй эчендә шомлы тынлык урнашты. — Нәрсә кирәк сезгә миннән? Нәрсә... җанымны да бириммени соң инде сезгә?! — Әти... — Мәҗнүннең тавышы йомшак һәм көчсез килеп чыкты. Куркудан ул хәтта үзен-үзе дә ишетмәде... — Рәхәтләнеп үләргә дә ирек бирмисез! — Тормыш бит, әти, нишлисең инде... — Тормыш, тормыш, дөньясын ормыш... Картлач, фатир эченә узып, эшләпәсен салды һәм аны улына сузды. Кара тирдән исләнгән, майланган баш киеме Мәҗнүннең кулыннан очып төште... — Китсәнә, мыхамур! — дип кычкырды ветеран, улына мыскыллы караш ташлап. "Мыхамур" эшләпәгә сузылды... Картлач эшләпә белән маташкан улына мыскыллы караш ташлады... — Мин үлгәч, кем тирбәтер инде сезне, кем сезгә имезлек каптырыр?! Мәҗнүнне хатыны коткарды. Ул, чуп иттереп, картлачның битеннән үпте, сарылып, аны кочаклагандай итте... — Әти! Исәнме! — Исән, килен, исән! — Картлач та җавапсыз калмады: киленне биленнән кысып алды, битеннән генә түгел, иреннәреннән суырып үпте... — Үзең җүнсез булсаң да, хатының шәп! — дип сөйләнде кунак. Шул сүзеннән бик зур тәм табып, шаркылдап көләргә тотынды... — Җә?! Чәегез бармы? Тамагым кипте... Өйдәгеләр җиңел сулап куйды. — Чәй әзер, әти, табын әзер, уз әйдә! — дип пайпылдады Сабина. — Уз, әти, әйдә уз! Ветеран чыраен җимерде. Дәшмичә торсаң яхшырак булыр иде дигән сыман, улына кул гына селекте. Нишлисең, яратмый иде аны атасы. Кечкенәдән үк яратмады. Улының ялкау, хыялый булуын өнәмәде. Яшьтән үк үз баласын яратмаган, сөймәгән атаның балага булган тар карашын үзгәртүе бик тә читен. Сөймәү тора-бара нәфрәт хисенә әверелә. Бер яклап кына түгел, төрле яклап... Мәҗнүн яшәгән фатирның аш ягы шактый кечкенә, бер кеше генә сыешлы. Анда кереп утырсаң, борыла да, селкенә дә алмыйсың. Шуңа күрә табынны зал ягында әзерләделәр. Зал да, йокы бүлмәсе дә бер җирдә, чөнки башка бүлмә юк. Чат-чатлап карават, кәнәфи, кием шкафы... Иркенләп йөрим димә монда! Ир белән хатынга бу мәйдан, бәлкем, җитәр дә иде, ләкин әле ике бала да бар бит! Алар укуда, тиздән кайтырлар инде... Картлач, ухылдап, өстәл янына килеп утырды. Кыска аяклы артсыз урындык картның авыр гәүдәсеннән чайкалып китте. Ветеран кәефсез генә табынга күз йөртеп чыкты. Юл аны тәмам алҗыткан иде. — Әти! — Нәрсә? — Авыз ит! Улының сүзләрен ишетмәмешкә сабышкан ата кеше колак артына беркетелгән, шуңа тач ябышкан дугага — тавыш аппаратына суккалап алды. Аппарат, кәрәзле телефон тавышына охшашлы пипелдәвекле авазлар чыгарып чинап куйды. ДВ ешлыгында эшләүче "Маяк" радиосының позывнойлары бер якта торсын! — Әниең бал җибәрде! — диде ветеран, әзрәк йомшара төшеп. — Алып... тыгып куй! — Рәхмәт! Кая соң ул? — дип сорады Мәҗнүн. — Каян белим... Подъезддан кергәндә кулда иде инде ул... Сикереп торып, бал савытын эзләргә тотынган ирен хатыны туктатты. Ул өстәлгә әле яңа гына пешкән, пары күтәрелгән, тәмле ис чыгып торган бәрәңге белән котлет китереп куйды. — Нәрсә бу? — Котлет, — диде Сабина, нидер сизенгәндәй. — Бәрәңге белән... — Дөге белән юкмы? — Юк... Кирәк икән... хәзер куям... — Туйган бәрәңгедән. Анагыз һаман да бәрәңге пешерә. Мине бәрәңге корсак дип уйлый микән инде ул?! — Котлет бар бит, әти! — диде Сабина һәм котлетлы тәлинкәне каенатасы алдына этеп куйды. — Ә котлет минем ашказаныма ярамый... Саруны кайната... Ашказанының согы беткән... Уникеилле эчәкнең унбере генә калган... Картлык, понимаешь! Син миңа, кызым, иренмичә йомырка тәбәсе пешереп бир әле... — Тәбә? Нәрсә соң ул? — Ә?! — Ветеран колак дугасына сукты. Бу юлы аппарат чинап кына калмады, ә сирена тавышлары чыгарды... — Яичница сорый ул! — дип аңлатты аңа ире. Картлачның кыланышыннан тәмам күңеле булган килен, холыксызланып, аш ягына кереп китте... Атасына күтәрелеп карарга да курыккан Мәҗнүн үзен бик тә җайсыз сизде. — Телевизорың күрсәтәме? — Күрсәтә, — дип җавап бирде Мәҗнүн. — Күрсәтсә — куш! Мәҗнүн, урыннан тормыйча гына, берничә мәртәбә пульт тактасына басты. — Кайсы каналны карыйсың, әти?! — Сәгать ничә әле? — Ике. — НТВны куй! Икедә "Хәбәрләр"күрсәтәләр... Мәҗнүн каналны күчерде. Экранда, пылт итеп, партия лидеры пәйда булды. Үч иткәндәй, билләһи! — И-и! Мыха-мур!!! — Нишләп? — Сөймим шуны! Урыс булган җирдә рәт юк инде! — Урыс түгел, "шимбә" бугай ул! — Чын гад ул! Дөнья болгатучы! Татарларны Монголиягә куа, имеш! Баш түбәсенә кундырырга, ипләп кенә! — Кайсын куйыйм? — Татарстанны куй! — ТНВны, димәк... Мәҗнүн тиз генә каналны алыштырды. ТНВда "Җиде йолдыз" бара. Халык көйләренә попурри яңгыраталар. Милли киемнәрдән киенгән яшь егетләр, кызлар сикерешә-сикерешә бииләр, җырлыйлар, бутафор гитараларга чиерткәләп, "япон тактасы"н төяләр. Фонограммага җырлаганнары көн кебек ачык: шулхәтле сикереп-сикереп җырлап була димени?! — Нәстә бу? — Ветеранга ошамады. — Җыр... Татар җыры! — Китсәнә! — Нигә? — Татар җыры мондый була алмый. — Татарлар җырлый бит инде... — Бозганнар җырны... Тинтәкләр! "Спорт" каналында футбол бара. Безнекеләр уйный... Унберенче номерлы футболчы капкага туп керткән дә, шашынып, стадион буйлап йөгерә. Бер командада уйнаучы партнерлар, чабыша-йөгерешә, аны куып тоталар, кочаклыйлар, котлыйлар, бер күчкә өелешеп, чирәм өстенә авалар... Диктор бар көченә: "Го-о-ол!" — дип акыра... Ветеранга бусы да ошамады, ул, кул селтәп, башын гына чайкады: — Нәрсә дип шулхәтле сөенешәләр инде алар?! Шәһәр алганнармыни! — Шәһәр алмадылар, гол керттеләр! — диде Мәҗнүн, көлемсерәп. — Эшсезләр! Калхуз фермасына куарга барсын да! Бигрәк тә әнә теге кара төстәгесен! — Алар акчаны каерып ала, әти! Безгә дигән акча шуларга китеп тора. Аларны бик зур акчага сатып алалар... Шулкадәр акча түләсәләр, мин дә чабар идем әле, пьеса язып мәшәкатьләнмәс идем... — Менә кемнәр ашый икән безнең пенсия акчаларын! — Сиңа зарланасы юк, әти, синең пенсияң яхшы... Ветеранский... Хезмәт хакым гомергә дә синең пенсияңнән югары була алмады. — Анысы шулай инде, — диде карт, кеткелдәп. — Ниемә дип укып йөргәнсеңдер инде, җүнсез, атаң әнә дүрт класс белем белән калхуз җитәкләде. Миллионер калхуз калдырып киттем мин ул малайшалайларга, мил-лио-нер!!! — Колхоз хәзер дә миллионер... Бурычы белән... Ул арада Сабина өстәлгә йомырка тәбәсе китереп куйды. Чыжлап торган табаны, мә, менә, чукынып китегез дигән сыман, табындагы башка нигъмәтләрне читкә этеп, өстәлнең уртасына бастырды. Ачланмайда пешкән, борычланган-суганланган йомырка тәбәсеннән хуш исләр бөркелә... — Утырыгыз! — Нәрсә бу? — дип сорады аңардан картлач, өстәлгә нәрсә куелганын яхшы аңласа да. — Яичница! — Күрәм! — диде карт. — Нинди майда кыздырдың? — Ачланмайда. — Үсемлек маең юк идемени?! — Бетеп киткән иде шул... — Ал моны! — Әти, нигә алай итәсең инде, үзең сорадың бит! — дип сүзгә кушылды Мәҗнүн. Елар чиккә җиткән хатынын ул чын күңеленнән кызгана башлаган иде инде. — Ник-ник?! — дип үртәде улын атасы. — Йомырка тәбәсенә аллергия миндә... "Аллергия булгач, ни пычагыма, йомырка кыздыртасың!" дип йөзенә бәреп әйтмәкче иде дә Мәҗнүн, әйтмәде, вакытында туктап калды. Ни әйтсәң дә, ата кеше бит, карт, авыру кеше, авылдан килгән, шуның өстенә ветеран да, алай гына түгел, бүгенге көндә алар өчен кирәк кеше. Үзе әйтмешли, "Кирәкле кишер яфрагы!" — Син миңа чәй китер, кызым, чәй!!! Хатынның чыраена карарлык түгел иде. Ап-ак. Күзләре усал. Борын яфраклары кабарынган, күперенгән. Әйтерсең аңа әле генә хөкем карарын ирештергәннәр, өстерәп, үлемгә алып баралар... Киленнең үпкәле, усал карашын картлач та сизеп алды, ләкин сүзеннән кире кайтмады. "Китерәсеңме син, юкмы?!" дигәндәй аңардан да яман карап куйгач, килен, коелып, кабат аш ягына йөгерде... — Ах Алла! — дип уфтанды карт. — Мин үлгәч, кем тирбәтер инде сезне... бишектә... Картлач хихылдап көлеп куйды. Аннан, уйчанланып, мәрткә киткәндәй, күзләрен йомды. Кәнәфи кырыена башын салып, минут эчендә йокыга талды. Мәҗнүн телевизорны сүндерде. Картлач хәтта телевизор сүндергән тавышны да ишетте — дерт итеп күзләрен ачты... — Язасыңмы? — Язам... Ветеран төпчек улының иҗат эшләре белән кызыксынды. Соңгы вакытта ул биш пьеса язган, шуларның берсе дә куелмаган. Акча, гонорар юк, хезмәт хакына гына әллә ни алга китеп булмый. Язуны ташларга, төзелешкә чыгып эшләргә кирәклеген тукый башлаган атасына, Мәҗнүн, акча өчен түгел, күңел өчен язганын һәм язмыйча торалмаганын аңлатып караса да, тегесе барыбер үз сүзендә торды — улын сүкте... — Мәми авыз син, шуңар шулай да ул. Режиссурлар белән җүнләп сөйләшә белмисең. Ә алар, мин уйлыйм, баш игәнне, килеп исәнләшкәнне ярата торганнардыр... Кыскасы... "А" да, "Б" да юк синнән! — Ярар инде, һаман мине яманлама! — Ярар түгел... Ялкау син! — дип акырды карт. — Яшь чагында борыныңны да күлмәк җиңенә генә сөртә идең. Кич ятмыйсың, иртән торалмыйсың... Кузгала алмыйсың. Сине кузгатырга үзе бер кеше кирәк... Бар әле, утырма, чәй китер, тамагым кипте! — Хәзер, хәзер! — Мәҗнүн, корт чаккандай, урыныннан сикереп торды. — Сабина, чәй кайнамыймы анда?! — Уф! Туйдым... дөньясыннан! — дип уфтанды карт. — Кайчан үләрмен инде... Кая йөри икән бу... Газраил... Нишләп килми икән?! — Чәй ясый хатын... хәзер, хәзер! — дип акланды Мәҗнүн. — Хатыныңны әйтмим... Газраилне әйтәм... Кая йөри? Нишләп килми икән ул?! Нишләп мине алып китми?! Вакыты юк микәнни?! — Газ... раил... — Ә?! Картлач, ухылдап, кәнәфидән күтәрелде. Кул учлары белән аркасын сыйпап, билен турайтты. Колак дугасы үкереп чинарга тотынды. Газраил үзе сәлам бирә диярсең, билләһи! Ниһаять, чәй китерделәр. Затлы чынаякларга (кунак килгәндә генә куела торганнары!) ясалган хуш исле чәй пары бүлмәгә таралды. Ләкин өстәл янында чүмәшкән карт чәйдән дә гаеп тапты... — Коры чәй генәмени? Чәйгә салырга җимешегез дә юкмыни? — Юк шул, алмаган идек, — диде көне буе аяк өстендә "биегән" Сабина. Ул хәлсезләнеп чайкалып китте. Мәҗнүн аны чак кына тотып калды... — Хәерчеләр... Мәҗнүн, күршеләргә кереп, җимеш алып чыгарга теләде. Карт аны бик тиз туктатты: — Йөрмә! Кешедән теләнергә өйрәнмә... Карт балкашыгы белән чынаякка ясалган чәен болгатты. Тавышланып, чөмерә-чөмерә чәй эчәргә тотынды. Бер капты, ике капты... Өченчесендә йөзен җыерды... — Бу сумы суң? — Ни булды, әти? — дип сорады улы. — Чәегездән... хлур тәме килә... — Шәһәрдә яшибез бит, әти. Шул суны эчәбез... — Авыл суына, чишмә суына җитми шул инде! — диде ул, чынаягын кырыйга этеп. — Хлам бу... юынтык су... Булмады... Бер чәй эчәрмен дигән ием... Ветеран кул гына селтәде. Көйсез атасының яман холкыннан тәмам гарык булган драматург аны ник чакырганына, буш нәрсәгә ымсынып, булмаган эшкә керешкәненә үкенде. Сабина исә Мәҗнүнгә кияүгә чыкканына гарьләнде, аның нечкә күңелендә хәерче хәлендә яшәгән иҗат кешеләренә эчке нәфрәт уянды. Ләкин терсәкне тешләп булмый, артка чигенер урын юк. Шуны гына көткәндәй, ветеран кабат "һөҗүмгә" күчте... — Сезгә миннән ни кирәк суң? "Беренче күренеш тәмам, икенчесе башлана" дип уйлап алды драматург. Вакыт-вакыт үз дөньясында гомер кичергән, үзе уйлап тапкан геройлары тирәсендә чуалган Мәҗнүн көйсез атасын чираттагы әсәрендәге төп персонаж итеп күрде. Ул нәкъ шушы халәттә килеп керергә, нәкъ шундый гамәл кыларга, нәкъ менә шушы сорауны бирергә тиеш иде кебек тоелды... — Әти, — диде Сабина, телсез калган ирен үчекләгәндәй, — без сине пропискага кертергә булдык. — Кая? — Безнең фатирга. — Минем пропискам бар, мин авылда теркәлгән, Аллага шөкер! — Әти... Сугыш ветераннарына ташламалар бар. Әгәр сине пропискага кертсәк, без якын арада бөтен уңайлыклары да булган өч бүлмәле фатирга күчә алабыз. — Ә безнең монда тар, кысан. Хатын, мин, ике бала... Аңлыйсыңдыр инде?! — дип сүзгә кушылды Мәҗнүн. — Аңлыйм, ник аңламаска, җүләр түгел бит! — диде ветеран. — Аның өчен нәрсә кирәк суң сезгә миннән? — Паспорт, — диде улы. — Синең паспортың кирәк. Әнигә әйтеп җибәргән идек бит инде... — Әниеңә ни әйтергә? — дип ярсыды картлач. Шулай да карышмады, костюм кесәсеннән таушалып, каралып беткән паспортын чыгарды. Сабина паспортны кулына алып, әйләндереп ачып карады. Паспорт иске булып чыкты. Совет заманында алынган паспортны инде күптән алыштырырга вакыт җиткән иде. — Әти, паспортың иске, — диде аңа килене, — башта паспортыңны алыштырырга кирәк. Иске паспорт белән йөргәнен яхшы белә иде картлач. Тик нишләсен! Туксан яшендә паспорт артыннан чабып йөрмәс бит инде... — Тегендә баргач алыштырырмын әле, анда бик тиз алыштыралар, ди... — Кая тегендә? — дип сорады аптыраган Сабина. — Минем кебекләр кая китәләр суң инде?! Теге дөньяга! Анда баргач алыштырырмын әле... Карт кеткелдәп көлеп куйды. Тик торганнан гына кәефләнеп алган чаклары булгалый торган иде аның. Мәҗнүн атасының әнә шул вакытларын ярата. Ләкин картайган, бетерешкән саен аның ул халәте сирәк күренде, югалды. Атасының әле җир җимертеп, чәчрәп торган, дөньяга гаме, дәрте ташып торган чакларын яхшы хәтерли ул. Авылда туганнарның, дусларның бер-берсенә чиратлашып кунакка йөргән чаклары да күптән артта калды. Совет чорында күңел ачарга яраталар иде. Тормыштагы бер генә вакыйга да читтә калмый — аны шундук билгеләп үтәләр, ягъни "юа" торганнар иде. Яшь Мәҗнүнгә бик үк ошап та бетми иде андый чаралар. Хихылдашып, шаулашып күңел ачып утырган кунаклар алдында аңа йә шигырь сөйләргә, йә җырларга кушалар иде. Атасы шулай куша. Ә аңа ничек каршы киләсең ди. Йә җырлыйсың, йә шигырь сөйлисең. Хәмердән миңгерәгән кунаклар аңа гөрләтеп кул чабалар, мактыймактый, тузга язмаган эпитетлар тагалар... Ә табын түрендә Касыйм абзый булыр. Ул ача мәҗлесне, ул яба. Рәис булганда да, пенсиягә чыккач та, бу тәртип бозылмады. Мәҗлестә аның сүзе генә сүз, аның фикере генә фикер иде. Мәҗлес һәрчак аның җырлавы белән тәмамланыр... Ә ул исә бер генә җыр белә. Моңсыз калын тавышы белән ул һәрвакыт шуны сузар: Өй артында шомыртым бар, Яннарында бөрлегән шул, Яннарында бөрлегән; Бөрлегендәй матур булып Чәчәк ата ил генәм... Кайчандыр табын-мәҗлесләрне күралмаган, шулардан гарык булган Мәҗнүн шул "күңелле" чакларны сагынды. Бар иде рәхәт заманалар! Берни турында да уйламыйча яшисең, синең өчен дәүләт уйлый. Укыта, ашата, эшкә урнаштыра, фатирын бирә. Синнән бары тик тәртипле бала булу, һәм дә ки комсомолга, партиягә тел тидермәү генә сорала. Күпләр шулай яшәде, шулай яшәп, тормыш баскычыннан югарыга үрмәләде. Арада аракы эчеп дөмегүчеләр, тәртип бозып төрмәгә эләгүчеләр дә табылды. Җәмгыятькә тел тидерүчеләр, ягъни диссидентлар да пәйда булды. Кеше — сәер зат, майлы боткадан тиз туя. Мәҗнүн дә шундыйлардан иде... Атасы аны партиягә кертергә теләде. Партиягә кермичә үсалмыйсың... Җүләр улы аны тыңламады. Тартты, сузды. Әле алай гына да түгел... "Тормыш болай баралмый, бу партия бер коелып төшәчәк әле. Ни өчен? Чөнки аның бар эшчәнлеге формальностька корылган" дигән сүзләре белән ул атасының котын ала язды. Ләкин ни хикмәт, "җүләр" малайның сүзләре дөрес булып чыкты. Партия таралды, тормыш таркалды. Күпме сулар акты, күпме таңнар атты. Менә алар бер-берсенә сәер генә карашып утыралар. Икесенең дә күңеле таркау, моңсу. Икесе дә киләчәккә ниндидер өметләр баглыйлар... Тик шуннан ни файда? Берсе бик карт, калса, бер-ике ел гомере калгандыр, авыру карчыгы янында, таркалган авылда, иске йортта, ә икенчесе, чагыштырмача яшь булса да, киләчәккә өметен югалткан, иҗатның "и" хәрефен дә аңламаган хатыны белән кысан, уңайсыз фатирда яшәп ята... — Балалар кайда соң? Укудамыни? — дип сорады карт. — Бүген әнидә алар, укудан шунда кайталар, — дип җавап тотты Сабина. — Балаларны күрәсе килгән иде, — дип куйды карт. — Зурайдылар... Авылга да сирәк кайталар... — Әнидә урын иркен анда, — диде Сабина, — монда безнең йокларга урын җитми... — Ә мин кайда йоклыйм? — Син бүген безнең урында йокларсың, әти! — диде килен. — Ә сез? — Без... идәндә... — Алла сакласын инде! — дип кенә кул селтәде карт. — Мине монда пропискага кертсәләр, мин монда калада яшәргә тиеш буламмы?! — Юу-ук! — дип сузды яшьләр. Котлары чыкты мескеннәрнең... Ләкин Касыйм абзый шундый кире вә эчкерле зат, ул башлаган уенын ахырына кадәр җиткерергә, каршы дәшкән көндәшен тезләндерергә, аны чәнчеп алырга ярата иде. — Закун буенча кеше кая теркәлгән, шунда яшәргә тиеш түгелме соң? — Ну... алай бик теләсәң... яшәрсең инде, — диде Мәҗнүн. Күзләре акайган Сабина, сәер итеп, иренә карап куйды... — Аллам сакласын! Бу таш стенада торырга... Мин монда бер көн дә торалмыйм... Әле дә ничек килдем диген... ... Диванга башын гына куеп яткан картлач гырлап йоклап китте... Аллага шөкер! Сабина, җиңел сулап, табынны җыештыра башлады. Хатынына булышырга яраткан Мәҗнүн, йөгерә-йөгерә, савыт-саба ташыды... Бераздан Сабина күрше хатынына кереп китте. Йокларга иртә иде әле. Телевизор да, музыка да кушалмыйсың. Кунак уянмасын! Мәҗнүн, башын салып, чатта торган кечкенә язу өстәле янына килде. Өстәл лампасын кабызды. Тәбәнәк аквариумдагы балыклар, якты уттан сискәнеп, тыз-быз чабыштылар, авызларын дәү ачып, төптә яткан чуерташларны актардылар, җим эзләделәр... Өстәл өсте төрле китаплар, кулъязмалар белән тулган. Мәҗнүн өстәлдә яткан бер текстны кулына алды, аңа күз салды. Тамак хакына гына дигән булып, ул бер шәхси гәҗиткә хәбәрче булып эшкә урнашкан иде. Үзенең әлегә берни дә язганы юк, чөнки редакциягә килгән чит кешеләрнең язмаларын тураклап, тәртипкә китерү белән мәшгуль... Яза белгәннәр язмый бу гәзиткә, гел яза белмәгәннәрдән килә... Менә берсе җөмләсен "Вынуждон писать..." дип башлаган... Мәҗнүннең җен ачулары чыкты. Ул кәгазьне йомарлап, шатырдатып учына кысты. Чүп кәрҗиненә атмакчы иде, туктап калды. Атарга ярамый, чөнки мөхәррир сорарга мөмкин. Хуҗа белән мөнәсәбәтләр болай да киеренке. Ул йомарланган кәгазьне, таслап, үз хәленә кайтарды. Кәгазь шыштырдаган тавышка атасы уянып китте, боргаланды, мышнады, ләкин бүтән йокыга китә алмады... — Нишлисең? Язасыңмы? — диде ул. Бу юлы көлеп сорамады, чын-чынлап эндәште. — Юк әлегә, — диде Мәҗнүн, — менә бер мәкалә укып утырам, бик кызыклы мәсьәлә күтәргәннәр... — Нәрсә? — Чынында исә Мәҗнүн ошбу минутта бернинди мәкалә дә укымый, аның атасыннан сорыйсы килгән, беләсе килгән икенче бер нәрсә бар иде. — Бер язучы "әгәр дә немец фашистлары безне җиңгән булса, без хәзер әйбәтрәк яшәгән булыр идек" дигән фикердә тора... — Нишләп алай дигән соң ул? — Урыс булган җирдә рәт юк, совет иле дә халыкка бәхет китермәде, халкын ач тотты, ди... — Ярар, — дип ыңгырашты картлач, — ә ул язучы дигәнегез үзе сугышта булганмы соң? — Юк... Ул яшь әле... Карт бик озак кына эндәшмичә утырды. Мәҗнүн (атасы нәрсә турында сөйләшкәнен дә оныткандыр инде дип уйлады!) сүзне башкага борырга дип авызын гына ачкан иде, шулчак ветеранның карлыккан, өзлеккән тавышы яңгырады: — Үзе сугышкан булса, андый җүнсез сүз сөйләмәс иде ул... Төнгә каршы Мәҗнүннең дусты шагыйрь Зиннәтулла килеп чыкты. Ул шулай төнлә йөрергә, үзен гаиләдән, җәмгыятьтән ирекле сизәргә өйрәнгән иде. Мәҗнүннән аермалы буларак, ул язу өлкәсендә шактый зур уңышларга ирешкән, аның инде алмаган премиясе, алмаган исеме калмаган иде. Әле менә яңа гына тагын бер премия алган. Шуңар сөенеп, шуны "юып" йөри икән атаклы лауреат. Әзрәк күңел ачарга, әдәбият турында бәхәсләшергә дип килгән Зиннәтулла, өйдәге кунакны күргәч, боек кына исәнләшеп, тизрәк чыгып таярга теләде. Ләкин тиз генә китә алмады. Аны Касыйм абый тоткарлады. Зиннәтулла белән уртак тел таба алды карт. Лауреат колхозлашу турында роман язып ята икән. Карт аңа, үзен Сталин заманында ун тишек капчык урлаган дип, нахакка бәла ягып, ун елга хөкем иткәннәрен, тиран дөмеккәч, аклап, суд залыннан ук иреккә чыгарганнарын сөйләде. Аннан ул лауреатның хәл-әхвәлләрен, ничек яшәве турында сорашты. — Мин егерме яшемдә үк фатир алдым! — диде аңа шагыйрь. — Шәп яшим мин, абзый... Тик дөньяның бер генә китек ягы бар: атам яшьләй үлде... — Менә син минем улым булган булсаң, яхшырак булган булыр иде икән, — дип әйтеп куйды картлач, боларны тыңлап утырырга мәҗбүр Мәҗнүннең йөрәгенә чәнчеп... Аннан (шул сүзләрен хуплап) өстәп куйды: — Мин үлгәч, мине күмәргә кайт, яме... Кара аны, кайтмыйча калма... Бабайга яңа паспорт ясап бирделәр. Яшәүдән туймаган, яшәү дәрте сүнмәгән ветеран, полиграфия исләре аңкып торган паспортны кулына алгач, башта бик сөенде, ләкин тышына сугылган ике башлы каракош сурәтен күреп алгач, кәефе тәмам кырылды тегенең... — Иске паспортым кешечә иде, ичмасам... Тышы да матур, нинди милләттән булуың да язылган... Ә бу нәрсә?! ДОСААФ кенәгәсе дә мондый булмый! — дип зарланды... Аннан соң ветеранны пропискага керттеләр. Теркәүчеләр, кертүчеләр ришвәт көттеләр. Фатир мәйданы кечкенә, янәсе... теркәве авыр... Бирмәде Мәҗнүн... Бер-ике тартма кәнфит белән генә чикләнде. Ә ул инде ришвәткә саналмый... Аннан Мәҗнүн ай буе торак белән тәэмин итүче югары бер оешманың бусагасын таптады. Йөри торгач, аның әтисен аерым исемлеккә теркәделәр. Чиратка куйдылар. Чират буенча ул мең сигез йөз дә алтынчы булып теркәлде. Бу күп тә түгел, аз да түгел кебек. Димәк, шул тиклем сугыш ветераны торак хәлен яхшыртуга мохтаҗ. Алар Ходайдан исәнлек-саулык сорап, тавыш-тынсыз гына үз чиратларының җитүен көтәргә тиешләр. Ә көтеп-көтеп тә чираты җитмәсә? Инде фатир алырга торганда гына якты дөнья белән хушлашса? Анысы инде беркемне дә борчымый: дәүләтне дә һәм шуның эчендә кайнаган мәэмүрләрне дә. Хәер, бер өмет бар икән әле. Җиңүнең 60 еллыгына барлык ветераннарны (чиратка басканнарын!) да фатирлы итәргә торалар икән... Менә шул өмет, шул ышаныч чираттагыларның күңелен җилкендерә, канатлар үстерә... Чиратка баскач, ниндидер ветераннар оешмасында кайнашкан бер тәбәнәк буйлы, чандыр чырайлы абзый, Мәҗнүннәр торган фатирга килеп, аларның яшәү шартлары белән танышып йөрде. ФСБ кешесе сыман, кыяфәтенә сер чыгарып, бөтен фатир эчен тикшереп, актарып чыккан бу "зарарлы корт"та яшь хуҗаларның шул тиклем тарлыкта, кысанлыкта яшәүләренә шаккатты һәм шуңа инанып китте. Кирәк боларга фатир, бик тә кирәк! Биш кеше, биш җан ничек яшәсен ди бу шкаф хәтле бүлмәдә! Ләкин вакыт уза торды, тик фатир гына күренмәде. Касыйм абзый, Мәҗнүн авылга кайткан саен, фатир алуны тизләтү турында сүз чыгарды. "Җүнсез син, кеше белән сөйләшә белмисең, кирәк әйбереңне сорый белмисең!" — дип, Мәҗнүннең миен ашады. Ришвәт турында да сүз кузгаттылар. Ләкин Мәҗнүннең беркайчан да, беркемгә дә ришвәт биргәне булмады. Атасына, туганнарына ул шуны аңлатырга теләде. Ләкин акча төртмичә генә алга китеп булмый... Аптырагач, Мәҗнүн: — Бирер идем әле, тик кемгә бирергә икәнен белмим! — дип акланды. Шулай да кирәкле кешене табарга кирәк дигән карарга килделәр. Мәҗнүн, шундый кешене табарга вәгъдә биреп, кабат кала ягына тайды. Бер ай, ике ай үтте, ләкин андый бәхетле җан табылмады. Дөресен генә әйткәндә, ул аны эзләмәде дә. Хыял эчендә йөзгән саф күңелле иҗатчы андый җинаятьчел уйлардан шактый еракта тора иде шул... Касыйм абзыйның үзенә килергә туры килде. Фатирлар өләшүченең хуҗасына, иптәш Нәширов янына керергә дигән ныклы уй, якты өмет белән килде ул. Ә аның янына җиңел генә кереп булмый, алдан чиратка язылырга кирәк икән. Атасын Казанга китергәнче, Мәҗнүн, гариза сырлап, чиратка язылып кайтты. Аннан (берәр айлар вакыт узгач) Нәшировтан "фәлән көнне, фәлән вакытка килегез, ләкин бик зурга өметләнмәгез, фатир чират буенча бирелә" дигән рәсми хат килеп төште... Мәҗнүн, карт атасын җитәкләп, шунда китте. Касыйм абзый кебекләр шактый икән анда. Картайган, бөкрәйгән, көй-саз белән генә йөрүче гарипләр бихисап. Кайсылары таякка таянган, кайсыларын балалары җитәкләгән. Касыйм абзый алар янында әле яшьрәк күренде. Ә чират дигәннәре шактый озакка сузылды, әкрен генә билгеләнгән вакыт та узып китте. Нәширов янына керүчеләр тиз генә чыгалмыйлар, озак сөйләшеп, кеше вакытын алалар. Ләкин (ни гаҗәп!) Касыйм ага зарланмады. Авыр булса да түзде. Улын фатирлы итәсе килә иде аның. Намусына көч килгәндер, күрәсең. Зур урында эшләүгә, колхоз хәтле колхозны җитәкләүгә карамастан, ул бер генә баласына да (ике кызы, ике улы бар!) фатир юнәтеп бирә алмады. Һәркайсы үз юлын үзе тапты. Берсе дә авылда калмады, кайсы кая китеп урнашты. Бу очракта, билгеле, ата кешегә үпкәләп тә булмый. Элеккеге рәисләр хәзергеләргә караганда тыйнаграк яшәделәр. Алар ташпулатлар да салдырмадылар, бассейннар да кордырмадылар, ел саен яхшы машиналар да алыштырмадылар, балаларына каладан фатир, йә затлы машина ачкычлары да тоттырмадылар, булганына шөкер итеп яшәделәр... Нәширов янына алар соңгы кеше булып керделәр. Нәширов дигәннәре аксыл чырайлы, чандыр кыяфәтле бер адәм булып чыкты. Кешегә туры карарга яратмый, каш астыннан гына сагаеп карый. Мәҗнүн аны башкачарак күз алдына китергән иде. Дәү корсаклы, таза чырайлы (җитәкчеләрнең типик образы!), эре тавышлы түрә белән күрешермен дип уйлаган иде ул. Ә юк... Нәширов башка иде... Чикләвек төсендәге киң өстәлнең бер чатына кырын гына авышкан да, астыртын елмаеп, бер күзе белән алдындагы кәгазьне, икенче күзе белән исә кергән кешене айкап ала. Кемнең кем икәнен шундук аңлап ала, кем белән ничек сөйләшергә кирәклеген ул яхшы белә иде. Күпләрнең, бик күпләрнең язмышы белән уйнаучы — кайсын фатирлы итүче, кайсын (алдап-йолдап!) куып чыгаручы, күпләрнең соңгы ышанычы, соңгы өмете булып, бөтен кала халкына таныш булган кадерле түрә — шушы иде инде! Алланың кашка тәкәсе шушы була инде! Абзый аны шундук ошатмады. Икейөзле, ике төрле уен уйнаган кешеләрне яратмый иде ул. "О, Касыйм абый! Килдеңмени, маладис!" дип сүзен өздереп, ачылып, колач җәеп каршы алган кешеләр ошый иде аңа. Калада да аның андый берничә дусты бар. Пенсия яшендә булсалар да, әле алар һаман да зур урыннарда эшлиләр. Менә алар белән күңелле аңа! Бу контора күсесе сымак, күз кырые белән генә җемелдәп калмыйлар, ә сөенеп, елмаеп каршы алалар... Юк шул! Нәширов Касыйм абзыйны белми, абзый да аны белми. Нәшировка ул яны белән борылып утырды. Түрә алдында ялагайланмады, аны юмаламады. Тавышы тупас, таләпчән яңгырады... — Йә! — диде ул Нәшировның сүз дәшкәнен дә көтмичә. — Кайчан фатирлы итәсең инде безне?! — Чират буенча инде, абзый, — дигән булды тегесе. — Ул чират җиткәнче, мин үләм бит инде. — Алданрак керәсегез бар иде пропискага... чиратыгыз да алда булыр иде... — Чират... гомер буе чират! — дип уфтанды карт. — Авылдан ник килдегез соң? — дип төрттерде түрә. — Ә минем калада фатир алырга хакым юкмыни соң?! Мин биш ел сугыштым, унбиш ел калхуз тарттым... Ә?! — Бар, хакыгыз бар. Тик бу фатир, минемчә, сезгә түгел, ә сезнең балагызга кирәк... Миндә шундыйрак фикер кала... — Яшермим... Мин аларда ел буе яшәмим, сирәк киләм. Ятып йокларга урыннары да юк... Кысан... Килен... балалар... Килгән саен, идәндә йоклыйм... — Монысын әзрәк арттырды ветеран. Түрә шундук: — Йокламагыз... Киленегез йокласын идәндә! — дип төрттереп алды. Картның чырае качты. Нәшировның ярым җитди, ярым шаярту белән әйткән сүзен ул бөтенләй кабул итмәде. Чак кына аңа "Китсә, мыхамур!" дип эндәшмәде. Гадәттәгечә. Андый хикмәтле, төртмәле сүзләр түрә авызыннан түгел, аның үзеннән чыгарга тиеш иде, билгеле. Үпкәләде, түрәгә арты белән борылды. Башка бөтенләй эндәшмәс булды. Кирле-мырлы сөйләшеп, атасы эшне бозып куймасын тагын дигәндәй, Мәҗнүн үзе сүзне алды. Ул үзенең язучы икәнлеген, бик тә авыр шартларда иҗат итүен әйтте. Ул тыныч, ягымлы сөйләште... — Бирербез, бирербез без сезгә фатир, — дип өметләндерде аны түрә. — Бирерсез! Сират күперен кичкәндә, әҗер итеп бирерсез! — дип бүлдерергә маташты аны ветеран. Нәширов ветеранның барлыгын да онытты — фәкать Мәҗнүнгә карап кына сөйләде: — Эш менә нәрсәдә, егетләр... Безнең максат: бер сезгә генә фатир бирү түгел. Безнең максат... Менә бу исемлеккә кергән бөтен кешене дә фатирлы итү. Берьюлы... Казанның юбилеен үткәрергә торганда без бу максатыбызга да ирешербез дип уйлыйм... Бар ышаныч — Президент программасында... Нәшировтан алар икесе ике төрле уй белән чыктылар: Мәҗнүннең Нәшировка ышанасы килде. Гел булыр төсле бит, әй! Мәэмүрләрдән, түрәләрдән күп җәфалар күргән ветеранның боек чырае үтә дә моңсу иде. Ул бернигә дә өметләнмәде, гадәттәгечә, кул гына селтәде... "Ока" машинасы Казан урамы буйлап җилдертте. Урамнарны, проспектларны киңәйтәләр, иске сәләмә йортларны ишәләр. Алар урынына яңалары барлыкка килә. Кайчандыр Мәҗнүн 7—8 меңгә (совет акчасына) бер сәләмә йорт сатып алу уе белән янып йөргән иде. Ала алмады. Әтисе акча бирмәде. Әллә акчасын кызганды, әллә кирәк тапмады. Алып калган булса, начар булмас иде. Хәзер ул йортларны ишәрләр, яңа йорттан фатир бирерләр иде. Тик алып булмады шул. Ә ул акча барыбер янды, саклык кассаларында янды. "Яңа" чор башлануга ук тиенләп җыйган акчалар бер көн эчендә янды, буш кәгазьгә әйләнде. Шул совет акчаларын кешеләр бәдрәф диварларына ябыштырдылар, баераклары капчыклап чыгарып яндырдылар... Бу турыда атасына сүз катарга уйлаган иде Мәҗнүн, дәшмәде, аның кәефен төшерәсе килмәде. Болай да куркып кына бара. Һәр текә борылышны узган саен: "Акрын, акрын, алдыңа кара!" — дип кычкыра... Алда бер "Ока" машинасы күренде. Нәкъ аларныкы төсле. — Бу нинди букашка инде?! — диде ветеран. — Соң... "Ока" бит инде! Безнең "Ока" кебек. Үзебез дә шуңарда йөрибез... — Бигрәк җүнсез машина икән... Алла сакласын! Шулай да ветеранның кәефен күтәрерлек күңелле чара табылды ул көнне. Ул күптәнге дусты белән очрашты. Чәчләре чаларган, корсакка киңәйгән Һәшим абзый, җитмешен тутыруга да карамастан, әле һаман да эшли икән. Вак-төяк хезмәткәр генә түгел, түрә булып йөри. Ниндидер балык хуҗасы диме... Кабинетына да секретарь кыз аша гына керешле... Чап-чоп үбешә-үбешә күрештеләр... Элеккеге коммунистлар дуслыкның, танышлыкның нәрсә икәнен яхшы беләләр, күрешүнең җаен, килеш-килбәтен китерәләр иде. Секретарь кыз чабып кына йөрде. Кабинет эчендә тагын бер кабинет: ял бүлмәсе дә бар икән. Бүлмәнең бер читендә ясалма күннән чорналган кара төстәге кәнәфи, пыялалы сервант, анда төрле зурлыктагы бәллүр рюмкалар, фужерлар, стаканнар тезелгән, уртада исә унлап кеше сыешлы имән өстәл тора. Әнә шул өстәл, күз ачып йомганчы, төрле нигъмәтләр белән тулды. Килгән кунакларга кипкән, ысланган балыкның берничә төреннән авыз итү насыйп булды... Яхшы коньяк кәгеп, бераз кәефләнеп алгач, картлар узганны, бергә җир җимертеп эшләгән чакларын искә төшерделәр. Бу Һәшим дигәннәре Касыйм абзыйның туган төбәгендә кайчандыр авыл хуҗалыгын җитәкләгән икән. Аны хәтта (ул вакытта бала гына булса да!) Мәҗнүн дә хәтерли. Кунакка еш килә торган иде. Атаклы пешекче Юныс Әхмәтҗановтан (әтисе аны колхозга махсус чакырып китерде!) кухня серләренә төшенеп калган әнисе, шушы абзый килгән саен, аны тутырган тавык пешереп сыйлый торган иде. Ах, ул тутырган тавыкның тәме, аның исе! Әнә шул заманнарны сагыналар иде алар, шуңа сагышланалар иде... — Син ялкау дип сүгә торган малаең шушымы инде! — дип әйтеп куйды Һәшим, Мәҗнүн ягына күз сирпеп. — Ничек дип әйтә идең әле син аның турында?! — Малайның бер яхшы ягы бар: әгәр дә эш үзенә килеп бәрелмәсә, бер дә юкка эшкә тотынмас... Шуны әйтәсеңме? — диде ветеран. — Юк, юк, алай түгел, искә генә төшми, каһәр!... Җиң белән бәйле түгелме... — Ә... әйе... Бик йорт җанлы булыр, ахрысы, малай, борынын да җиңенә генә сөртә... Шулмы? — Әйе, әйе, нәкъ шул! Картлар рәхәтләнеп көлештеләр... — Менә чын түрә нинди була ул! — диде ветеран, урамга чыккач. — Кешечә каршы ала, кешечә озата белә! Синең ул Нәшировың Һәшим абзаң янында өч тиенгә дә тормый! Ә бу чын кеше... "Нәшировың" дип көлемсерәде Мәҗнүн. Әйтерсең Нәширов аның дусты!... Кичен табын янында җыелдылар. Мәҗнүн калын журналда сатирик әсәрен бастырган. Кичә генә шуның акчасын алып кайтты. Күп итеп түләделәр, тиен-миен генә түгел. Сабина тәмле итеп бишбармак белән вак бәлеш пешергән. Мәҗнүн кибеткә чыгып яхшы коньяк алып керде. Алдагы килүендә нәзберекләнеп, моны ашамыйм, тегене ашамыйм, дип утырган ветеран табындагы һәрнәрсәне сыпырып кына барды. Киленне мактый-мактый, рәхәтләнеп, күңеле булганчы тукланды. Коньякны да шәп кенә салды. Аннан (арыды булса кирәк!) йокларга ятты. Мәҗнүн журнал актарып утырды. Әсәрен башыннан ахырына тиклем укырга ниятләмәде — өлеш-өлешләп кенә карап чыкты. Кызык вә көлкеле урыннарын. Заман героен, заман Алдарын, заман Алдакчысын сурәтләгән иде ул анда... Шул чакны атасының: — Укыдым мин ул әсәреңне! — дигән карлыккан тавышы ишетелде. Гаҗәп! Кайчан табып алган ул аны да кайчан укып чыгарга өлгергән! Күзе дә җүнләп күрми, җитмәсә! — Ничек соң? — Начар... — Нишләп инде... Яраттылар аны... Телгә керде ул... — Кемне язасың соң син анда?! Кемне?! Ниндидер бер аферистны! Ә син чын кешеләр турында яз! Алдакчылар турында язып ни файда?! — Ә нәрсә турында язарга тиеш соң мин?! — Яз... Коллективлаштыру турында... Яз... Үзем әйтеп торырмын, безнең баштан үтте ул... — Эпик жанр минем өчен ят, әти. Мин хәзерге көнне язам, хәзерге көн геройларын, — дип акланды Мәҗнүн. — Язалмыйм, дип әйт инде син, көчем җитми, диген... Тарихны белмисез, тарихны... Өйрәнмисез! Дөньядан артта калгансыз... Сез бит "Время" да карамыйсыз... Яз! Ничек итеп крәстиянне мыскыл иткәннәрен яз! Крәстияннең иң әйбәтен, иң эшли торганын Себергә кудылар. Җыен ярлы-ябагай, җыен эшлексез калды авылда... Әле дә хәтердә... Абла Сабирын, кулак дип, авылдан куалар... — Кулак идеме ул? — Нинди кулак булсын! Аягына кияргә чабатасы да юк! Күршеләреннән кереп алдылар... Чабата кидереп Себергә озаттылар! Шуннан кайтмады инде ... бахыр... Атасын сөйләштерергә ярата иде ул. Әйе, тормышның, чорның иң хәтәр минутларын кичергән, үзе әйткәнчә, "заманның иң гад, иң авыр вакытында" яшәгән кешедән күп нәрсә алырга була иде шул. Ә сөйләргә ярата иде ул... — Әти, күптән синнән сорарга телим... — Нәрсә булды? — диде ул, авызын кыегайтып. — Чебен тешләдеме әллә? — Син менә сугышның башыннан ахырына кадәр булгансың... Ничә фашистның башына җиттең? — Мин сугышта кеше үтермәдем. Шофер идем ... Син бит беләсең! — Анысын беләм... — Юк... Син әле бик күп нәрсәне белмисең! Атаңның ничек итеп үлемнән калганын белмисең әле син... — Ничек итеп? — Безнең чәсттә бер казах егете бар иде. Әрсез иде, заразы! Тыгылмаган җире юк! Ә мин моны гел урынына куя килдем. Үчләнде бу шуннан миңа. Ачудан машинамның ("трофейный" немец машинасы!) моторына ком салган бу... Елга аркылы чыгабыз... Машинам, кылт итеп, күпер уртасында туктап калды. Ни алга, ни артка баралмый... Бөтен движение тукталды... Шулчак комдив килеп чыкты... Маңгай төбемдә наганын селкеп тора! Акыра-бакыра... Бетүем шушы икән, мәйтәм! "Атам, сволочь! — ди бу. — Ал машинаңны!" Кая алыйм?! Машинаның моторы ябышкан... Танк китертеп, эттереп төшерделәр машинамны елгага... Еладым, күз яшьләре белән еладым. Шәп иде! Чын немец машинасы! Үзе җылы, үзе уңайлы... Урыс полуторкасы түгел инде! Урыс нәрсә генә эшли белсен ул?! Бөтен дөньясы көлә бит шул урыстан, бөтен дөнья... — Ә казахны нишләттең? — Кирәген алды ул... Исән калдырмадылар аны... Ветеран торып тагын чәй эчте. Сыек чәй... Мәҗнүнне исә төне буе йокы алмады. Чатта... кечкенә өстәл лампасын кабызып, ул озак кына уйланып утырды. Яза алмады. Ут яктысыннан тәгәрәгән сәер шәүләләр, серле иңкүлеккә иңеп, күз алдында сикерештеләр. Гади генә шәүләләр түгел иде алар. Аның әле яза гына башлаган, тәмамланмаган әсәрләрендәге яңа геройларның күчермәләре иде алар... Ветеран Жиңүнең 60 еллыгын үз көчендә каршы алды. Белеп кенә ашады, белеп кенә эчте. Туксан яшендә кеше балага әйләнә, диләр бит. Нидер көтте ул. Эчтән генә нәрсәгәдер өметләнде. 9 Май көнне кулына бер пачка карабодай ярмасы, бер ярты аракы китереп тоттыргач, картның күңеле сүрелде. Тантанага бармады. Яртысын күрше сәрхуш кереп эчте... Ике-өч ай дигәндә сүнде Касыйм абзый. Үләсен уйламады. Саташты. Туган йортын да танымас хәлгә җитте. "Бу урыс йортыннан алып китегез мине!" — дип өзгәләнде. Туган нигезенә кайтаруларын сорады, гәрчә шунда ятса да. Үзенең сөйләве буенча, ул туган авылында каласы булмаган, чит җиргә китәсе булган, ләкин бабасы утырткан талларны, юкәләрне, язын шау чәчәккә күмелгән шомырт агачларын кызганып монда яшәп калган, монда өйләнгән, монда балалар үстергән... Аннан... Аннан ул көннәр буе: "Хәтимә! Хәтимә!" — дип кычкырып ятты. Яшь чагында аңа бер Хәтимә исемле кызны димләгәннәр икән. Ләкин килеп чыкмаган, егет кеше аңа өйләнә алмаган. Әнә хәзер шуны искә төшереп ята бит, үләрсең хурланып! Шуңа иренә ачуы чыккан, эчтән генә көнләшкән карчыгы: — Әллә кайчан үлгән Хәтимәләреңне искә төшереп ятма инде, тик кенә ятсана! — дип, аның авызын ябарга теләде... ...Абзыйны бөтен район җирләде. Өйдәгеләргә кырыс булса да, чит кешеләргә шактый күп изгелекләр кылды ул. Шуңа күрә дә халык яратты аны. Чөнки ул гомер буе, кешеләргә әйбәт булсын, кешечә яшәсеннәр, дип эшләп яшәде. Андый җитәкчеләрне көндез чыра яндырып эзләсәң дә таба алмыйсың. Халык турында уйлаучы юк хәзер, халыкны талаучы, кырын кагучылар ишәйде... Әти кеше юк... Хәтта сүгәр кеше дә калмады... Әйтерсең лә бишектә тирбәлгән бала — караучысыз, әйтерсең лә урман сандугачсыз калды... Атасын югалткан Мәҗнүн җанында әнә шундый бушлык кичерде. Илһам сүнде, чөнки күңел үсми. Ирек җитәрлек, тик менә язу теләге генә юк. Ә йөрәктә, күңелдә һаман да шул бер җыр, атасы көйләгән җыр кабатлана: Өй артында шомыртым бар, Яннарында бөрлегән шул, Яннарында бөрлегән; Бөрлегәндәй матур булып Чәчәк ата ил генәм... ХИКӘЯЛӘР АРЫШ АРАСЫННАН ЙӨГЕРҮЧЕ БАЛА Илгизә ханымга багышлыйм Хәдичә Хәйдәрне яратмады. Шулай да йөрде. Хәйдәрнең армиягә китүенә бер ел да үтмәде, Хәдичә күрше авылдагы Кәрим исемле, үзеннән ун яшькә олы кешегә кияүгә чыкты. Кай ягы белән алдыргандыр аны Кәрим, анысы билгесез, ләкин чибәр хатынны бер тапкыр каптырып алгач, үзеннән ычкындырмады ул. Хәйдәрдән аермалы буларак, Кәрим хатын-кыз күңелен аңлый, һәм яраткан, сайлаган кешесе белән тормыш корырга әзер торган ир булып чыкты. Тыгыз тәнле, таза беләкле, мөлаем чырайлы, буйсындыручан холыклы Кәрим Хәдичәнең тиз арада башын әйләндерде... Барыннан да бигрәк аның әле яңа гына тәпи йөри башлаган кызын (бала Хәйдәрдән иде!) яратты ул. Һәрхәлдә, ана кешегә шулай тоелды. Шуның белән каратты да ул үзенә Хәдичәне. Кунакка килеп киткәндә дә кечкенә Газизәне кулыннан төшермәде — иркәләде, сөйде, назлады. Тегесе дә булачак атасын үз итте —күкрәгенә башын төртеп рәхәтләнеп иркәләнде, тешсез авызын дәү итеп ачып, нур тулы күзләрен төбәп, аңа карап елмайды. Моңа бик нык күңеле булган Кәрим шаркылдап көлеп торган баланы сөя-сөя һавага чөйде. Моңа Хәдичә үзе дә, аның анасы Нәгыймә дә бик нык сөенделәр. Хәтта өйләнешкәндә, туй мәҗлесе барганда да ул Газизәне кулыннан төшермәде, табынның түрендә утыртты. Еласа —юатты, көлсә — шатланды. Моны күргән кунакларның да күңелләре булды. Барча халык Кәримнең кешелеклелегенә сокланып, чит-ят баланы үзенекедәй якын итеп кабул кылганына чиксез сөенеп, аны яратып калды. Хәдичәнең шик-шөбһәләре бик тиз юкка чыкты. Ул Кәримнең ихласлылыгына ышанды, үз язмышын дөрес итеп сайлый алганына инанды — Хәйдәрне ташлап, Кәримгә кияүгә чыгуына үкенү хисләре кичермәде. Туйлар узды. Хәдичә Кәримнеке булды. Ләкин туйдан соң аз гына вакыт үтүгә, Кәрим үзенең нинди кеше икәнлеген бик тиз күрсәтте. Әйтерсең лә аны алыштырып куйдылар. Бала сөюче, бала өчен өзелеп торучы ата кулында чөеп йөрткән кечкенә Газизәне күралмас хәлгә җитте. Кызны үз исеменә яздыру түгел, ул аны хәтта өенә алып кайтырга да ризалык бирмәде. Бу вакытта Кәрим күрше Тәүгелде авылында, урман хуҗалыгында хезмәт итә иде. Анда аның яхшы нарат агачыннан салынган ике катлы зур йорты, каралты-курасы, бакчасы һәм мунчасы бар иде. "Туган өемә, изге нигеземә, каяндыр җилдән туган бала алып кайтып, туганнарым, авылдашларым каршында ким-хур буласым килми", — дип кенә аңлатты ул бу сәер кыланышын. Ә бу таләп кырыс һәм катгый иде. Иренең астыртын яман холкын аңлап алган Хәдичә баштарак карышып карады. Бу эшкә анасы Нәгыймәне җигеп маташты. Ләкин анасының: — Кияү, кызымны яраткач, баласын да яратырга кирәктер, — диюенә каршы, Кәрим, бер дә исе китмичә: — Мин бит синең оныгыңа өйләнмәдем, кызыңа өйләндем, — дип кенә җавап бирде. Тарткалашуның мәгънәсе юк иде. Кечкенә Газизә әбисе янында калды. Кәрим яшь хатынны алып авылына кайтып китте. Барысы да бик тиз ачыкланды: Кәримгә бала кирәк булмаган икән. Ул иң элек Хәдичәне кулга төшерергә теләгән. Матурлыгы, пөхтәлеге белән бөтен тирә-якта дан тоткан сылу хатынны нишләп әле ул читкә ычкындырсын ди?! Ә яшь баланы "үчти-үчти" итүләр, бары тик уен гына булган. Мескен баланы бусагасына аяк бастырмаска антлар эчкән, күрәсең. Газизәне өйгә алып кайту турында Хәдичәгә авыз да ачтырмады ул. Ә баласы өчен җаны әрнегән ана берни эшли алмады. Ирен артык яратканга да, аңардан курку да түгел иде бу. Хәдичә бу вакытта инде икенчегә авырлы иде. Бусы — Кәримнән. Шундый зур туйлар уздырып, халык алдында күренеп алганнан соң, ике бала белән ялгыз калудан курыкты ул. Тавыш чыгармады. Тешен кысып булса да түзде. Ире сабырланыр, тәүфыйкка килер дип уйлады. Тик юкка... Киресенчә, Кәрим усалланганнан-усаллана, ерткычланганнан-ерткычлана гына барды. Көнләшеп үзәккә үтте, Хәйдәрнең исеме авызыннан төшмәде. Тәмам йончытты. Бермәлне шулай, Хәдичәнең сандыгыннан Хәйдәрнең армиядән җибәргән фоторәсеме килеп чыккач, көнләшүеннән кара янган, ачуыннан нишләргә белмәгән Кәрим аны башы белән сандык капкачына төйде, фотоны вак-вак кисәкләргә тураклап атты. Кәримнең беренче мәртәбә генә кул күтәрүе түгел иде бу. Юк нәрсә өчен дә бик тиз кызып китүе, Хәдичәнең һәр сүзеннән, һәр хәрәкәтеннән кыек мәгънә табып, ыжгырып торулары, боларның барысы да көнләшүдән булган. Шул фотоны вакытында юкка чыгара алмаганына үкенгән Хәдичә бу юлы иренә бик каты рәнҗеде. Ник дисәң, ул Хәйдәрне кияүгә чыкканчы ук онытырга өлгергән иде инде. Хәйдәр дә армиядән кайтуга, йөргән кызының кияүгә чыкканын ишеткәч, чит якларга китеп барды. Озакламый, ул шунда өйләнгән икән дигән хәбәр дә ирештерделәр... Кечкенә Газизә һаман да әбисендә яшәде. Дәү әнисеннән курчакларына күлмәк-ыштаннар тектереп, шулар белән мәш килеп уйнап йөргән Газизәгә дә инде биш яшь тулды. Ак йөзле, кара бөдрә чәчле кызны дәү әнисе кадерләп, көйләп кенә торса да, бала бала шул инде. Аңа ата-ана назы да кирәк. Шуңа да әбисен гел аптырата ул: — Дәү әни, нишләп әнием кайтмый? Ник ул мине үз янына алмый?! Йа Хода, оныгы өчен йөрәге әрнегән карчык ни дип җавап бирсен инде биш яшьлек балага?! — Борчылма, кызым, кайтыр, — ди ул аңа, — кайтыр, әниең урманга гына китте, албастылар алып китте аны, шулардан котылгач кайтыр... Газизә бу сүзләргә баштарак ышана иде. Тик бераз үсә төшеп акыл керә башлагач, шикләнә башлады. Колагына назлы сүзләр пышылдаган әнисе дә, күкләргә чөеп сөйгән "әти"се дә күз алдыннан китмәде аның. Ләкин Кәрим, төрле сылтаулар табып, Хәдичәне авылына җибәрмәде. Бары тик сәлам хатлары, күчтәнәчләр генә килгәләде. Әниеңнән урман күчтәнәчләре килде дип, дәү әнисе сыйлый торган иде. Ләкин тора-бара әбисенең әкиятләренә дә, әнисен урлаган урман албастыларына да ышанмый башлады. Чөнки ата-анасының күрше Тәүгелде авылында яшәгәнен белде инде ул! Ләкин аңа анда барырга ярамый, рөхсәт итмиләр. Ике авыл арасы да ерак түгел югыйсә. Өч кенә чакрым. Бу турыда аңа велосипедыннан төшмичә көн-төн урам әйләнгән күрше малае Илсур җиткерде: — Тәүгелдеме? Һе! — дип аңлатты ул Газизәгә. — Кул арасы гына бит ул моннан — әнә теге арыш кырын гына чыгасы... Күрше малаена ышана иде ул, бу юлы да ышанды. Беркөнне бакчадагы коелган алмаларны җыеп бер чүпрәккә җыеп төйнәде дә (әнисенә күчтәнәч, янәсе) әбисенә әйтмичә генә юлга чыкты... Арышның өлгергән чагы. Эссе, тынчу көн. Күктә ялтырап аҗаганнар уйнап ала. Аҗаган арышны камчылый дип сөйли халык бу вакытны... Төенчеген күкрәгенә кысып тоткан Газизә, артына борылып карарга да куркып, арыш кырыннан йөгерде дә йөгерде. Нәни йөрәге дөп-дөп тибә үзенең, өлгереп җиткән авыр арыш башаклары аның ялан тәнен чеметеп, чәнчеп-чәнчеп алалар... Читен булса да түзде Газизә. Анасы белән күрешү теләге авыртудан да, барлык газаплардан да өстенрәк иде шул. Йөгерә торгач, хәле бетте мескенкәйнең. Тыны кысылды, сулуы капты. Эченә кату чыкты. Эчәсен китерде... Биек булып үскән арыш сабаклары Газизәдән күпкә озынрак, ул инде авыл юлын да, юлны гына түгел, хәтта кояшны да күрми башлады. Арыш сабакларына чорналган бала, адашканын сизеп, елый-елый, йөзе белән җиргә капланды... — Әнием! Әне-кәем! Кай... да... син? Кайт... әнием, — дип үкседе ул. Тәне авыртудан түгел, ә җаны рәнҗүдән елады, ачыргаланып елады... Бәхеткә каршы, олы юл ерак булмаган икән. Арыш сабакларына чорналып, иген арасында яткан Газизә якында гына арба тавышын ишетте. Ничек итеп кисәк кенә егылса, шулай ук тиз генә күтәрелеп, Газизә арба тавышы ишетелгән якка йөгерде. Арыш кырын кичеп, кинәт кенә бар көченә юлга йөгереп чыккач, кызыл алаша куркып, тартылып читкә ыргылды. Арбада утырган, авыз эченнән көй сузып барган карт чайкалып китте, атны да чак кына тотып калды. Әгәр дә ат ыргылып юл буенча чабып киткән булса, кызның арба астында калуы да ихтимал иде. — Тр-р-р! Мур кыргыры! — дип кычкырып җибәрде агай, дилбегәне тагын да ныграк кысып... Чал чәчле, чандыр кара йөзле бу карт Газизәнең авылдашы иде. — Кем кызы син? — дип сорады ул Газизәдән. — Хәдичә кызы, — диде ул, башын аска иеп. — Кайсы Хәдичә? Газизә дәшмәде. Ул кадәресен аңлатуы читен иде аңа. — Ә-ә! — дип сузып эндәште агай. — Син теге Тәүгелде леснигына кияүгә чыккан Хәдичә кызы бит. Газизәме әле синең исемең? — Ие... — А-аңла-а-шылды. Ә арыш кырында нишләп йөрисең? — Әнием янына барырга чыккан идем... Әтием янына да... Тәүгелдегә... — Ә нишләп үзләре килмиләр? — Белмим шул... әйтмиләр... Төенчеген күкрәгенә кыскан, йөзе кап-кара тузанга манчылган бу нәни кызның йөрәккә үтәрлек итеп әйткән беркатлы, эчкерсез сүзләреннән карт әллә нишләп китте. Гаҗизлекнең, ятимлекнең ни икәнен белгән, ата-ананы сагынудан да олырак, көчлерәк хис булмаганын аңлаган картның бугазына төер тыгылды. Кызганды ул кызны. Аның керфек очлары чыланды, бер мәлгә сүзсез калды. — Бар, кызым, кире өеңә кайт, — диде ул, бераздан телгә килеп, — тик арыш арасыннан кайтма — адашырсың, менә шушы юл буйлап кына кайт, яме... — Юк, мин кайтмыйм, — диде кыз, башын чайкап, — мин Тәүгелдегә барам, ә сез кая барасыз? Агай нишләргә дә белмәде. Берәр хәл була калса, агайга җавап бирәсе бит. Икенче яктан, "Барсын, күрсен әти-әнисен, миңа да юлда бер юаныч, иптәш булыр" дип уйлады ул. Агай кызны җәлт кенә күтәреп чыпталы арбага утыртты, аркасыннан сыйпап сөйде дә, акрын гына дилбегәне тартып, атка дәште: — На, малкай! Үтәр еллар... Газизә дә үсеп җитәр, кемгәдер килен булып төшәр. Тик ул беркайчан да җәйге иләс җилдән болганган тук башаклы арыш кырын, рәхимсез кояш нурларыннан хәтсез кызган тузанлы авыл юлын, чал чәчле, чандыр кара йөзле юлдашын — кече күңелле картны онытмас. Бу шатлыклы вә шомлы сәяхәт аның исенә төшәр... Карт Газизәне Кәримнәрнең өенә кадәр илтеп куйды. Ул хуҗаларга ерактан гына кул изәп сәлам бирде дә атын куалап китеп тә барды. Газизә исән-сау гына әнисе янына килеп җиткәненә сөенеп туя алмады. Ләкин хәлнең иң аянычы алда булган икән әле. Урман каршындагы җир кишәрлегендә Газизәнең әнисе Хәдичә, ире Кәрим китмән белән бәрәңге бакчасын матиклыйлар иде. Алар янында өч яшьлек Гамил дә буталып йөри. Кояш кызуыннан әлсерәгән бала әле әнисенә, әле әтисенә барып асылына, көйсезләнеп аптырата иде. Бакча башында басып торган Газизәне күреп алгач, Хәдичә дә, Кәрим дә өнсез калдылар. Кара тузанга баткан, күкрәгенә кечкенә төенчеген кысып тоткан Газизәнең кинәт кенә алар каршында пәйда булуы билгесез объектның күктән килеп төшүе белән бер иде. — Нәрсә соң бу? — дип ыңгырашты Кәрим, сораулы күз карашын Хәдичәгә төбәп. — Белмим, берни дә белмим, атасы, — диде Хәдичә, моңа үзе дә бик нык аптырап. — Син китердеңме? — Юк... — Ә ничек монда килеп чыкты соң ул? — Белмим... үзе килгәндер... атка утырып... — Кайтарып куй! — Калсын инде... иртәгә иртән илтермен... — Юк, хәзер кайтарып куй! Балаңның эзе дә булмасын монда! Кабарынды, бүртенде Кәрим. Ачуыннан ияк аслары тартышты, күзләре ерткыч кошныкы сыман - калайланды. — Атасы... Нәкъ шул чакны бәрәңге буразнасыннан алпан-тилпән атлап килгән Газизә: — Әнием! Әтием! — дип кычкырып җибәрде. Кәрим, шуны гына көткән сыман, аягына кигән дәү резин галошлары белән бәрәңге сабакларын таптый-таптый, Газизәгә каршы китте. — Нигә килдең? Кем китерде сине? — дип кычкырды ул, Газизәнең котын алып. — Әнине... күрәсем килде... Газизә Кәримнең усал, кырыс чыраеннан сискәнеп китте. Куркудан телсез калды. — Ә бу нәрсә?! — диде Кәрим, кызның төенчегенә күрсәтеп. — Нәрсә бу? — Күч... тә... нәч... ә... нигә... сез... гә дә... Ярсуыннан аңы томаланган Кәрим кисәк кенә аның төенчеген йолкып алды. Тартып чишеп тә җибәрде. Төенчектәге алмалар берәм-берәм буразнага коелдылар. Ярсуын тыялмаган Кәрим аларны тибеп-тибеп очырды... — Кортлы алмаң белән безне агуларга булдыңмы әллә?! Кит, югал күземнән! Газизә куркуыннан елап җибәрде. Бу явызлыкны, кыргыйлыкны читтән күзәтеп торган Хәдичәнең йөрәгеннән нидер өзелеп төшкәндәй булды. Ул, кайда яшәгәнен дә, кем белән торганын да онытып, баласын коткарырга ташланды... — Ерткыч! Кит бала яныннан! Мыскыл итмә баламны! — дип, Кәримне читкә этеп җибәрде дә, кызының алдына чүгәләп, аны кочагына алды. Кәрим каушап калды. Дөньяны җимерердәй булып ташыган ярсуы шундук сүнде. Хатынына җикеренеп күңелен тынычландырасы килсә дә, ул аңа акыра да, сүгенә дә алмады. — Күпме җанымны таларга була... шушы балам аркасында... җирбит син! — дип өзгәләнде Хәдичә. Кәрим дәшмәде. Дәшәрлеге дә юк иде шул. Ул үзен гаепле сизде. Бер дә юкка, бер сәбәпсез сабый баланы рәнҗетте түгелме соң ул? Моннан да зур гөнаһ юклыгын аңлаган Кәрим бер мәлгә уңайсызланып китте. Тик шул ук вакытта күңеле йомшара барганын сизгән һәм шул хистән читенсенә, ояла башлаган Кәрим, ир сүзен сүз итеп: — Бар... Кызыңны авылыңа кайтарып куй! — диде һәм, бераздан соң: — Берәр көн үзең дә авылда кунып килерсең, — дип өстәде. Әнисе ике көн авылда булды. Беркайчан да онытмас ул көннәрне Газизә. Бәйрәм — тоташ бер бәйрәм булды ул аның өчен. Кызу итеп мунча ягып керделәр, әнисе белән дәү әнисе бергәләшеп гөбәдия пешерделәр, соңыннан күршеләрне кунакка чакырып сыйладылар. Анасы яныннан китмәде дә Газизә: аның белән бергә чишмәгә суга барды, туганнарында кунак булды, сөйләште, серләште, йоклаганда да бергә йоклады — анасының кочагыннан чыкмады... Тик бу бәхет озакка бармады. Ике көннән соң аны Кәрим кире Тәүгелдегә алып кайтып китте. Беркем белән дә исәнләшмәде Кәрим, хәтта капкадан да кермәде. Газизә кабат әнисез калды. "Әбиең белән әйбәт тор, аның сүзен тыңла, мин шулай кайтып-китеп йөрермен", — дия-дия ышандырды аны әнисе... Тик бер атна да үтмәде — кара кайгы килде: Кәримнең улы Гамил суга батып үлгән. Елга ярында балыкчылар куеп калдырган матур калкавычка кызыгып, шуны тартып чыгарырга дип кергән өч яшьлек баланы су агызып киткән иде. Хәдичә бу вакытта тавыкларга җим сибеп йөргән, улының кая киткәнен күрмичә калган... Бу кайгыдан чарасыз калган Кәрим үз-үзен кая куярга белмәде. Әүвәл үзен тиргәде. Аннан: "Тавыклар янында йөргәнче, бала карар идең!" — дип, хатынын сүкте. Туганнарына да эләкте... Хәдичә үзе дә кара сагышка батты... Яшь баланы җирләгәч, туганнары Кәримгә им-томчы әбигә барырга киңәш иттеләр. Баштарак киреләнеп маташса да, соңрак барды ул. Әби аңа: "Балаңның үлеме —кылган гөнаһларыңның җимеше", — дип әйткән. Кәрим: "Минем нинди гөнаһым бар соң?" — дип сорагач, ул: "Син кемнедер бик каты рәнҗеткәнсең һәм шул кешенең рәнҗеше хәзер сиңа төшкән, син аңардан гафу үтенергә, аның кичерүен сорарга тиешсең. Хатының икенчегә йөкле, әгәр мин әйткәнне үтәмәсәң, яңа туганы белән дә шундый хәл булырга мөмкин", — дигән. Карчыкның бу сүзләре Кәримне бик нык уйга калдырды. Кемне рәнҗеткәнен, кем алдында гаебе барын да ул яхшы белә иде. Гөнаһсыз бер сабый баланы рәнҗетте ич, нык рәнҗетте. Бала рәнҗеше шулкадәр каты төшә микәнни ул?! Беркөнне Кәрим Хәдичәне машинасына утыртып Газизәләргә китте. Азрак хәмер капкан, кызмача иде. Кәрим нишләргә дә белмәде! Элеккегечә Газизәне иркәләп, күтәреп һавага чөяргә теләде. Кулына күтәреп чөйде, сөйде. Ләкин Газизә элеккечә рәхәтләнеп көлмәде, тизрәк җиргә төшерүен сорады. Ул аңа моңа хәтле күрмәгән, авыз итмәгән күчтәнәчләр тоттырды, тик Газизә берсеннән дә авыз итмәде. Дәү әнисенә сәхәр вакытында авыз ачарга булыр дип, күчтәнәчләрне өстәлнең бер чатына тезеп куйды. Кәрим аны төрлечә сөйләштереп тә, көлдереп тә, сораштырып та карады. Бала ачылмады. Сабый, дибез, бала явызлыкны тиз оныта, тиз кичерә ала, дибез. Баксаң, Газизә Кәримнең явызлыгын оныта алмаган икән... Кәрим түзмәде, Газизә алдына тезләнде... — Бала, — диде ул, күз карашын каядыр читкә төбәп, — мин синең алдыңда гаеплемен, кичер мине... Менә күрерсең, мин башка андый булмам, төзәлермен... Миңа Ходай җәзаны бирде инде, минем баламны алды... Мин сине монда калдырмам, үзебезгә алып китәрмен. Кичер мине... Ләкин Газизә аны кичерер, элеккечә аның муенына килеп асылыныр дип өметләнгән Кәримнең ышанычы акланмады. — Мин сезне кичерермен, тик Ходай кичерерме соң? — диде кыз, туп-туры Кәримнең күзенә карап. Аңлаган кешегә аңлашыла, кыз үзенең сүзләрен сөйләми, ә башка берәүнең сүзен кабатлый иде. — Кем әйтте сиңа моны? — дип сорады Кәрим, бер аңа, бер каенанасына карап. — Мин! Мин әйттем! — диде шулчак бу хәлгә шаһит булып утырган Нәгыймә карчык. — Минем сүзләрне сөйли ул, кияү, үзенең сүзләре түгел... — Әһә! — дип кычкырып җибәрде кияү, кинәт кенә очкылык тоткан сыман. — Имәндә икән чикләвек! Сез барыгыз да миңа каршы, сез миннән көләргә уйлагансыз! Кемнән диген?! Миннән! Кә-рим-нән! Кем соң сез?! Чүп бит сез, чүп минем алда! Бетте! Мин бу йортка бүтән аяк басачак түгел, ишеттегезме, аяк та!!! Кәрим шул ук минутта көчләп диярлек Хәдичәне авылына алып кайтып китте. Кайткач, атна буе эчте. Хатыны белән җүнләп сөйләшмәде. Кешене рәнҗетерлек тупас, мәгънәсез сүзләр ычкындырды. "Син мине ниндидер маңка кыз алдында тезләнергә мәҗбүр иттең, катсаң иде!" —дип, Хәдичәнең җанын талады. Бу мәхшәргә түзә алмыйча авылына кайтып китәргә җыенган Хәдичәне беркөнне, исереп, эт итеп кыйнап атты. Сөякләре сынган, карарлык җире калмаган хатынны хастаханәгә озаттылар. Бу хәбәр авылга да килеп иреште. Нәгыймә карчык тиз генә җыенып район үзәгенә китте. Газизә дә аңа ияреп барырга теләде, ләкин ул аны алмады. Әнисен шундый аяныч хәлендә баласына күрсәтергә теләмәде ул. Әнисен кызганып зар елаган Газизә, әбисе китүгә үк, авыл башына йөгерде. Арыш кырын яртылаш суктырганнар иде инде. Анда-санда колхоз комбайннары йөргәли, алар артыннан җыйнак кына салам күчләре утырып кала. Елан койрыгыдай бормалы-бормалы юл офык читенә кадәр сузылган. Шул юлдан озак кына йөгерсә, әнисе янына барып җитәр кебек тоелды аңа. Тик анда җиткәнче... арыш кырын кичеп чыгарга кирәк... ...Арыш башаклары тагы да тыгызрак тулган, сабаклары башак авырлыгына түзалмыйча сыгылып төшкән. Тәнне әчеттереп, маңгайга, биткә килеп бәрелә. Ләкин Газизәне туктатырлык түгел иде, кыз ялвара-ялвара йөгерде дә йөгерде: — Әнием, үлмә, мин синең янга киләм, үлмә, әнием!.. Арыш арасыннан йөгерүче бала, ана назына сусаган, ата сүзен ишетергә зар-интизар булган сабый бала!.. Әнисенең инде иртән үк аңына килә алмыйча җан тәслим кылганын белми иде шул ул. "ЙОКЫГА ТАЛГАН ГҮЗӘЛ" Авылда тирес ташып, утын ярып җисми хезмәткә күнеккән Габделфәртнең, шәһәрдә яңа эшкә урнашуга ук, кинәттән генә эче поша башлады. Аңардан да битәр мондагы кәгазь эшенең мәгънәсез, кирәксез икәнен аңлау ачуын чыгарды. Берәр атна эшләгәннән соң: "Эше дә, акчасы да юк моның, башкалар да вакытларын заяга уздыралар, мин кемнән ким әле?!" — дип, кулын кесәсенә тыгып йөри башлады. Туктаусыз телефоннан гөрләшүләр, коридор башына чыгып, тәмәке пыскытып, ләчтит сатулар гадәти хәлгә әйләнде. Бер бүлмәдә утыручы Харис абыйсы белән чын-чынлап дуслашып, серләрен сөйләшеп алырга да вакыты кала иде әле аның. Харис ага, үз гомерендә бер тапкыр гына өйләнеп, хәзер карчыгы белән өч ир бала үстереп ята. Азыптузып йөрмәгән, хәләл җефетенә бер тапкыр да хыянәт итеп карамаган абзыйның бу мәсьәләдә фикере катгый иде: хатын-кыз иң элек яхшы ана булырга тиеш, булалмаганнары, булырга теләмәгәннәренең ул гүзәл исемне йөртергә хаклары юк. Бүген икәү коридор башында тәмәке тартып торганда, төз гәүдәле, озын буйлы, сыланып торган джинсы чалбар кигән, мәрмәр кебек ак йөзле чибәр кыз пәйда булды. Ирексездән, сүзсез калып, аңа текәлделәр. Ә кыз, ирләргә карап матур итеп елмаеп алды да, алар янына җитәргә бер-ике адым гына калгач, кырт борылып, ишеге ачык торган бер бүлмәгә кереп китте. Андый чибәр туташларга битараф калырга яратмаган Габделфәрт: — Кем бу? — дип сорады. Харис тиз генә җавап бирергә ашыкмады. Тәмәке төтененә буыла-буыла "черт-черт" итеп берничә тапкыр төкереп алды да: — Йоклый торган гүзәл кызыбыз шушы була инде безнең! — диде. — Бездә эшли ул... Курьер... — Ә ни өчен син аны "йоклый торган" дисең? — Анысын инде, энекәш, ике төрле мәгънәдә аңларга була: беренчедән, бик нык ялкау, эшләгән эшенең рәте-чираты юк, икенчедән, теләсә кем белән йоклап йөрүче. — Йә, кем белән йоклаганын күргәннәр соң аның? — Соңгы вакытта шеф белән. — Шеф белән?! — дип шаккаткан булды Габделфәрт. — Соң пенсия яшендә бит ул, карт бит инде ул! Харис тәмәке төпчеген, төкереге белән сүндереп, чүп савытына ыргытты да, тавышын аз гына түбәнәйтеп, гыйбрәтле иттереп: — Син, энекәш, шуны аңла, — диде. — Фахишә өчен "ул — карт", "ул — инвалид" дигән төшенчәләрнең әһәмияте юк, аңа акча гына түләсеннәр! Кызның шундый азгын зат булып чыкканына күңеле төшеп, Габделфәрт шактый вакыт сөйләшмичә торды. — Кара аны! — диде Харис, кисәткән кебегрәк. — Бу озын чәчнең кармагына эләгә күрмә! Сөйләшә-серләшә бүлмәгә уздылар. Әлеге "йоклап йөрүче гүзәл" Эльвира атлы икән. Директор хатыны, ишетеп, җәнҗал куптаргач, карт түрә хәзер кызга сәлам бирергә дә куркып йөри икән. Харис кыз турында тагын нидер сөйләргә генә торганда, аны директор үзенә чакыртып алды. Габделфәрт, ни белән булса да шөгыльләнүдән ваз кичеп, уй-хыялларына чумып утырды. Ул үзе дә өйләнгән кеше, ике баласы бар. Хатыны Нәсимәгә бай туганнары шәһәр җиреннән искерәк кенә йорт алып бирмәсә, Габделфәрт гомерендә дә авылыннан китәсе кеше түгел иде. Ярата микән соң ул Нәсимәсен? Ходай белсен! Авыл җирендә утыздан узгач та буйдак егет булып яшәүнең бигүк килешеп бетмәгәнен аңлаганга гына өйләнеп караган иде ул — шуннан бирле гаилә тормышына тартылды, чит хатыннар артыннан да чапмады. Иртәгесен Харис бер айга командировкага китеп барды. Габделфәрт бүлмәдә үзе генә калды. Калын тышлы кызыл папка эченә тутырылган эш кәгазьләрен ачып таратырга да өлгермәде, теге "гүзәл шәхес" килеп керде. Кызда оялып-нитеп, тартынып тору гадәте юк иде, күрәсең, туп-туры Габделфәрткә таба атлады. Аның йөрешендә дә, үз-үзен тотышында да гади тел белән аңлаталмаслык сер ята иде. Кыз рөхсәтсез-нисез каршыга килеп утыргач, Габделфәрт, ни дип әйтергә белмичә, бер мәлгә җебеп төште. Кыз чынлап та чибәр. Ләкин аның ул матурлыгы инде кемнәрдер тарафыннан кисәкләп-кисәкләп өзгәләнгән, күңел назлары өлешләп-өлешләп таратылган, черегән яфраклар өеменнән аңкыган көз исе сыман, аңардан тәкәббер салкынлык, күңел кайтаргыч битарафлык бөркелеп тора иде. Тиз генә танышып алгач, кыз тартырга сорады. — "Идел" генә шул, — диде Габделфәрт, уңайсызланып. — Башкасы юк... — Әгәр сез миңа утыз тәңкә биреп торсагыз, мин яхшы сигарет алып керер идем, — диде Эльвира, матур, тигез тешләрен балкытып. Габделфәрт әбәткә дип хатыныннан алган акчасын чыгарып бирде. Эльвираның йөзе тагы да яктырып китте. Габделфәрт ягына "Мин — синеке, тик әлегә ашыкма!" дигән сыман вәгъдәле караш ташлап урыныннан күтәрелде. — Ә сез хатын-кызның матурлыгын нидә күрәсез? — дип кинәт кенә җитди итеп сорап куйды кыз. — Беләсезме, матурым, — диде Габделфәрт, бер дә аптырап тормыйча сафсата сата башлап, — хатынкызның матурлыгы аның, әйтик, кигән киемендә дә, матур йөрешендә дә түгел, ә күз карашында. Ә күз карашы берничә төрле була. Эльвира, аның сафсатасын тыңлап бетерергә теләмичә: — Тиздән керермен, әңгәмәбезне дәвам итәрбез! — диде дә чыгып юк булды. Шуннан соң ул ике көн күренмәде. Габделфәрт, тормыш мәшәкатьләренә чумып, "гүзәл"нең барлыгын да оныта башлады. Тик өченче көнне ул тагын пәйда булды. — Йөз тәңкә акча кирәк иде, табалмассызмы? — дип мөрәҗәгать итте ул. — Берәр чит ил шәрабы табып, ял итеп алырга уйлыйм. — Ул кадәр үк юк шул миндә, — дип мыгырданды Габделфәрт, кесә төпләрен каккалап. — Бергә утырыр идек! Бар булган акчасын кырып-себереп хатынына биреп барган ир-егет, тагын бер иңнәрен җыерып, "юк" дип җавап бирде. — Әгәр каршы килмәсәгез, мин сезнең өчен берәрсеннән бурычка алып торалам, — диде Эльвира, сынаулы караш ташлап. — Ал алайса, соңыннан үзем түләрмен, — дигән булды ул. — Миңа барабыз, тулай торакта минем бүлмәм бар, үзем генә торам, — дип сөйләнде кыз, егетнең яшертен теләген кабызып. Кирәкле сумма бик тиз табылды. Кибеткә кереп, аракысын, ашамлыгын алганнан соң Эльвираның торган җиренә киттеләр. Таныш кешеләр очрамасын дип, як-ягына карангалап барган Габделфәртнең исенә Харис абзыйның: "Кара аны, аның кармагына эләгә күрмә", — дигән сүзләре килеп төшсә дә, кире уйларга соң иде инде... Соң иде... чынлап та соң иде. Агач кәүсәләреннән аяк астына шыбырдап сары яфраклар коела, әбиләр чуагында гына була торган илаһи иркенлек, наз, җылылык, янәшәңдә генә барган яшь, сөйкемле, гүзәл кыз күпне, бик күпне вәгъдә итә иде шул Габделфәрткә... Эльвира яши торган тулай торак берничә секциягә бүленгән. Һәр секциядә биш-алты кечкенә бүлмә. Кызның бүлмәсенә үткәндә каршыларына сипкелле ямьсез бер кыз очрагач, "Үзе генә түгел икән, иптәш кызы да өйдә икән!" — дип уйлап алды Габделфәрт, инде ник килгәненә үкенә башлап. Тик, бәхеткә каршы, кыз икенче бер бүлмәгә кереп китте. Эльвира үз бүлмәсен ачып керде. Бүлмә буш, шуның өстенә һич көтмәгәндә җыйнак, пөхтә булып чыкты. Чикләвек төсендәге полировкалы дәү шифоньер бүлмәне икегә бүлеп тора. Түрдәрәк киң агач софа, икенче якта ишектән керүгә үк аш өстәле, шуның янында ук китап киштәсе — Достоевский һәм Писемский томнары тезелеп киткән. Дивар буйлап Майкл Джексон, Мадонна рәсемнәре ябыштырылган, аш өстәлендә Мәһдиевнең әле яңа басылган өр-яңа китабы аунап ята. Эльвира, китапны читкәрәк этеп, алып кайткан әйберләрне өстәлгә тезеп чыкты да Габделфәрткә утырырга тәкъдим итте. Кысылып кына өстәл белән дивар арасындагы урындыкка кереп утыргач, Габделфәрт тагын бер кат бүлмә эчен күздән кичерде. — Менә шушында яшәп ятам инде мин, — диде кыз, сигарет кабызып. — Шәп! Искиткеч! — дигән булды Габделфәрт. — Теләсәң, минем софа белән таныша тор! — дип, астыртын гына елмаеп куйды Эльвира, шаярткан булып. Габделфәрт, яшертен теләген туташка тиз генә ачып салудан сакланып, итагатьле генә елмайды да, шешәне ачып, бокалларга шәраб тутырып куйды. — Миңа бөтен кеше Эля дип эндәшә, син дә шулай гына эндәш... — Яхшы, Эля... — Йә, нәрсә өчен эчәбез соң?! — диде Эля, тәмәке төпчеген көллеккә ташлаганнан соң, шәраб тулы бокал күтәреп. — Беләсеңме, Эля, — диде Габделфәрт, бокалын чәкештереп. — Соңгы вакытта, белмим, мин нигәдер бик арыдым, гаиләдән, тормыштан, ыгы-зыгыдан дисеңме... Синең янга нәрсәдер алыр өчен генә килгән дип уйлама, юк, мин чынлап та арыдым... Менә шуңа күрә дә синең белән кара-каршы утырып, ял итеп аласым килгән иде! Әйдә, синең исәнлеккә! Кызга тост ошады булса кирәк, кунакка ашардай булып бер карап куйды да куе итеп иннек яккан бөрмәле иреннәрен шәрабка тидерде. — Ә син үкенмисеңме? — дип сорап куйды кыз, берничә йотым капкач. — Син минем өчен бурычка баттың... — Нинди үкенү, нинди бурычка бату ди инде, просто мин сиңа бәйрәм ясарга теләдем... Берәр бокал эчемлек йотканнан соң икесе дә йомшарып, иркенәеп киттеләр. Габделфәрт көлемсерәп кызга карап куйды да: — Эля, сине үбәргә ярыймы? — дип сорады. — Кунак булып килгәнсең икән, тыйнак бул! — дип кырт кисте кыз. — Мин ниндидер дешевка түгел! Бер генә мисал китерәм, тыңла. Минем бер танышым бар иде, кстати, беренче егетем, голубая кровь была у него, ну в общем красавец! Ә ул минем өчен нәрсә генә эшләмәде, нинди генә капризымны үтәмәде! Ресторандыр, кунакханәдер, күңел ачудыр, сәяхәттер — боларның барысы да булды минем гомеремдә. Ярата иде ул мине! Тик хатыны бар иде. Аны аерып миңа өйләнергә исәбе дә юк түгел иде, тик хатынын барыбер миннән өстенрәк күрде. Шундый кайфны татыганнан соң кемгәдер кияүгә чыгу турында хыяллану ахмаклыктыр, билгеле... — Бай идемени? — Майкл Джексон бүләк иткән магнитофонга кадәр бар иде аның коллекциясендә. — Охо! — Охо шул! Минем турыда начар уйлама, мин үземнең бәямне яхшы беләм. Урам кызлары кебек юкбарга алданып йөрмим мин. Эльвираның ясалма тәкәбберлеге Габделфәртнең нигәдер эчен пошыра башлады. — Син, димәк, супер-девочка буласың инде?! Эля дәшмәде. Бер сигаретын сүндереп икенчесен кабызды. Габделфәртнең тик торганнан гына ачуы чыкты. Моннан китү хәерлерәк иде. Тик китәр алдыннан ул, Эляның нервысында уйнарга теләп, болай диде: — Беләсеңме, матурым, үзеңне әллә кемгә куя башладың бугай, синең урында әзрәк кенә тыйнаграк булырга кирәк иде... — Син бу сүзләрең белән мине түбәнсеттең, рәнҗеттең, — диде кыз, иреннәрен турсайтып. — Нәрсә такылдаганыңны беләсеңме, юкмы?! Кыз белән кинәт кенә ачуланышып китүдән куркып Габделфәрт тын калды. Үпкәләшеп озак кына сүзсез утыргач, егет түзмәде, гафу үтенергә тотынды: — Акыллы да, чибәр дә син. Шулай да син мине дә аңла инде, әзрәк жәллә инде. — Ә ни өчен мин сине жәлләргә тиеш ди?! — Бер генә тапкыр булса да үптер инде, матурым, яме! — Ни-ни! — дип кенә куйды кыз, башын чайкап. — Минем чын бәһамнең күпме торганын беләсеңме соң син? — Күпме? — 150 доллар... — Күп түгел икән, — дип көрсенеп куйды Габделфәрт. — Сине бик темпераментлы дип сөйлиләр, дөресме шул, — дип сүзне икенчегә борырга өлгерде кыз. — Кемнәр? — Эштәгеләр. — Ә алар каян белсеннәр, — дип акланырга тотынды Габделфәрт. — Анда минем синнән башка беркем белән дә якыннан аралашканым юк. — Ә минем турыда ни сөйлиләр? — "Йоклый торган гүзәл кыз" диләр, спящая красавица, ягъни... — Кеше чыгарган сүз генә ул, ә асылда, миннән дә чиста, инсафлы кыз юктыр да әле ул оешмада! "Һаман да аклана, һаман да үзен чиста итеп күрсәтергә тырыша бит бу җүнсез кыз, — дип ирексездән уйлап алды Габделфәрт. — Ул бит минем белән әнә теге агач софада аунарга тиешле..." — Дөресен генә әйткәндә, — дип дәвам итте Эля, — син сөйләгән кыз ул бит очраган бер ир заты белән йоклап йөрүче түгел... — Син сайланма кешеләр белән йөрисең инде, ә?! — дип төрттереп алырга өлгерде Габделфәрт. — Шундый бер әкият бар, — дип сөйләп китте Эля, егетнең соңгы сүзләрен колагына да элмичә. — Кыз белән егет бер-берсен бик тә яратканнар, ди, гомергә бергә булырга сүз куешканнар. Туй көне билгеләнгән. Тик шул туйга, гөнаһ шомлыгына каршы, җен карчыгын чакырырга онытканнар. Ә карчыкның моңа бик тә ачуы чыккан. Ике яшь йөрәккә үч итеп кызны мәңгелеккә йокыга талдырган. Егет бу хәлгә бик тә аптырый, тик кызны шул йоклаган хәлендә дә яратудан туктамый, мәхәббәткә тугры булып кала. Ни хикмәт, егетнең кайнар мәхәббәте кызны кабат терелтә. Җен карчыгы җиңелә. Ә кыз белән егет, бер-берсен тагы да көчлерәк яратып, озын-озак гомер кичерәләр... — Бу әкиятең белән син миңа нәрсә әйтергә җыенасың? — Син дә мине шул әкияттәге егет кебек ярата алыр идеңме? — Мин сине яратам... — Ә хатының? Балаларың? — Хатын — хатын, бала бала инде ул. — Аларны ташлап миңа өйләнер идеңме соң?! — Кияүгә чыгарга теләмәгән хатын-кыз бармы икән бу дөньяда! — диде Габделфәрт, канәгатьсезлек белән урыныннан күтәрелеп. — Китәсеңме? — дип сорады Эля, егетне үзенә дәшеп торган җылы караш белән сыйлап. Аның шул карашыннан эреп киткән Габделфәрт: — Әз генә үптер инде, Эля, иренең читеннән генә булса да! — дип ялварды. — Читеннән генә? — Әйе, читеннән генә... — Читеннән генә булса, мөмкин, сөеклем, мә! — дип, Эля аңа яңагын куйды. Габделфәрт башта аның битеннән үпте, аннан иреннәренә үрелде. Тик рәхәт якынлыктан исереп кызны кочаклап үзенә таба тартып китерәм дигәндә генә, Эля, аның кочагыннан ычкынып, үбешүнең рәхәтен качырды. — Кайчан да булса, бәлкем, мин синеке булырмын, тик аның өчен вакыт кирәк, вакыт, — диде ул, кәефе киткән Габделфәртнең күзенә туп-туры карап. Шундый уңышсызлыкка тарыганнан соң бу "гүзәл" белән башка очрашмаска дип үз-үзенә сүз бирсә дә, Габделфәрт сүзендә торалмады. Эляның ирләргә тәэсир итә алу көче Габделфәртнең гади кирелегеннән көчлерәк булып чыкты — килеп сүз кушуга ук, тегесе эреп китә торган иде. Кызны көйли-көйли ул муеннан бурычка батты. Өенә акча алып кайтудан туктады. Кесәсе бөтенләйгә бушап калгач, ул Элядан качып йөри башлады. Андый вакытта кыз аны үзе таба, күңелен күрә иде. Көннәрдән бер көнне Эля Габделфәртне тагын үзенә кунакка чакырды. Хуҗасына ияреп йөргән эт кебек, ул тагын аңа иярде. Ләкин, гөнаһ шомлыгына каршы, кирәк-яраклар алып кибеттән чыгып барганда аларга Габделфәртнең хатыны Нәсимә очрады. Әллә күзәтеп йөргән, әллә шулай туры килгән... Хатынын күрүгә, ир шундук коелып төште, телсез калды. — Габделфәрт, син кая? — дип эндәште Нәсимә, каршыларына шулай тиктомалдан килеп чыкканына үзен берникадәр гаепле сизеп. Габделфәрт ирексездән Эля белән Нәсимәне чагыштырып алды. Җир белән күк арасы. Нәсимәнең арыган, талчыккан, җыерчыкланган йөзендә ниндидер курку галәмәтләре бар. Тормыш мәшәкатьләреннән, үз-үзенә артык игътибар итә алмау сәбәпле, картаеп, сыгылып төшкән. Кияүгә чыгып, ике-өч бала тапкан хатыннарның ямьсезлекләрен, ирсез калудан, балаларын әтисез калдырудан килгән аңлый алмаслык бер эчке курку да көчәйтеп тора иде. Өстенә кигән сары йон кофтасы да бу минутта аны Эля каршында бизәми, киресенчә, үзенең генә түгел, иренең дә дәрәҗәсен төшерә сыман. Кызгану хисеннән башка бер генә хис тә уяталмый иде аның хәләл җефете. Заманча киенгән, ир затларын бөтен нечкәлекләре белән үзенә җәлеп итеп торган чиста ак йөзле, күркәм йөрешле Эля янында судан чыккан чебешне хәтерләтә иде ул. Ә бит алар яшьтәшләр. Габделфәрт Эляга елышып барган җиреннән берникадәр читкә авышты. Кыз, бу хәлгә артык исе китмәгәндәй, "мин сине көтәм, чибәрем" дигәндәй, аңа астыртын гына карап елмайды да юлның икенче ягына чыкты. — Уйлаган идем аны... Нәсимә сүзен әйтеп бетерергә дә өлгермәде, Габделфәрт ярсып хатынына ташланды. — Ә син мине тикшереп йөрисең, йә, кая дөреслек, йә, кая ирек?! — дип кычкыра башлады ул. — Юк, мин баланы бакчадан алып кайтырга гына чыккан идем, — диде Нәсимә, иренең һөҗүменнән каушап калып... — Ялганлама, бала алырга иртәрәк әле! — дип җикеренде ул. — Өйләнгәннән бирле, слушай, канымны эчәсең, кит, югал юлымнан, мин бу кызны яратам, бу кызга мин өйләнәчәкмен! — Ә балалар? Алар синең балаларың түгелмени?! — дип елап ук җибәрде Нәсимә. Тавышка тирә-яктагылар игътибар итә башлагач, Эля, иреннәрен турсайтып, алар ягына бер карап алды да өенә атлады. — Балаларны син таптың, син кара да инде! — дип кычкырды Габделфәрт хатынына һәм, аның белән артык сөйләшеп торуны кулай күрмичә, Эля артыннан иярде. — Мин сине көчләмим, нишләп иярдең, хатының белән каласың бар иде! — диде кыз, Габделфәртнең үз артыннан ияргәнен күреп. Бәйрәмчә башланган очрашуның яме киткән иде инде. Шулай да Габделфәрт Эля артыннан калмады. Хатыны ягына борылып карарга да куркып, ул, мышный-мышный, мырлый-мырлый "гүзәл"е артыннан барды... Ләкин бергә озак барырга гына насыйп булмаган икән аларга. Юлларын Аурупача киенгән ике әзмәвер егет кисте. Алар Эляның элеккеге танышлары булып чыкты. Ябыграк чырайлысы кызны хәтта кочаклап ук алды һәм юл кырыена гына килеп туктаган кара "Вольво"га өстери башлады. Эля, каршы килүнең артык икәнен аңлап, егеткә иярде. Габделфәрт, бу шикле егетләрдән баштарак шүрләп калса да: — Эля, мин сине беркая да җибәрмим! — дип әйтмичә булдыра алмады. Ябык чырайлысы тазарагына "аңлаш бу мокыт белән" дип кыска гына ишарә ясады да Эляны кочаклап машинага кереп утырды. — Мин сине аңлыйм, тик һәркем белән теләсәң уртак тел табарга була, — дип сөйләштерәсөйләштерә, таза чырайлысы Габделфәртне биек йортлар арасында югалып калган ташландык парк эченә алып кереп китте. Аңа иң элек арттан каты итеп муен тамырына китереп тарттылар, ул, башын да селкетә алмыйча, сеңеп, катып калды. Ә йодрык белән аңын югалтырлык итеп чигәсенә сукканнан соң, Габделфәрт, гөрселдәп, кирпечтән түшәлгән салкын тротуарга ауды. Аңын җуйган Габделфәрт, калтырана-калтырана, таң атар алдыннан юеш салкын яңгыр сибәли башлагач кына уянып китте. Миләш тәлгәшләре өстенә каерылып авып төшкән җимерек парк капкасыннан ашыга-ашыга кереп барган Эляны күргәч, ул үз-үзенә ышанмыйча карап торды... — Габделфәрт, җаным, бәгърем! Исәнме син? Төне буе синең өчен ут йотып чыктым, тик мине җибәрмәделәр, хайваннар! Кичер мине, мин гаепле, минем аркада гына килеп чыкты бу! — дип тәкрарлый-тәкрарлый, Габделфәрткә үрелде... — Акрын, буяласың бит! — дип, ул Эляны читкә этәрде. — Киттек әйдә, безгә, җылынырсың, юынырсың! — дип, Эля тиз генә аны култыклап алды. "Мин монда чарасыз салкын җир өстендә тәгәрәп ятканда, син шул мине кыйнаган жлоблар белән җылы урын өстендә тәгәрәшкәнсең, имансыз кыз!" — дип әйтмәкче булган иде Габделфәрт, тик кызның ихласлыгына, ялганламаганына чын күңеленнән инанып, тыелып калды... Габделфәртне әле алай беркемнең дә яратканы булмады. Аларның мәхәббәтләре чын сөю тантанасына әйләнсен өчен барлык киртәләрне дә җимереп ташлаган "гүзәл кыз"ның иркәләү-назлавыннан ул тәмам башын югалтты. Бөтен эчке каршылыкларны, андый четерекле вакытта ир белән хатын-кыз арасында була торган уңайсызлануларны бердәм җиңеп, алар төпсез сөю чоңгылына ташландылар. Мәхәббәт уенына бирелгән ике яшь кеше, дөньяның язылмаган кануннарына битараф калып, бер көн, бер төн буе онытылып, бер-берсен соңгы тапкыр яраткан кебек яраттылар... "Фахишә, диләр, соң, фахишә болай ярата аламыни?" — дип уйлады Габделфәрт, кызның шәрә тәненнән, аякларыннан, тез башларыннан иркәләп... Алар таң алдыннан гына хушлаштылар. Тәнендә ниндидер рәхәт арыганлык, җанында бушлык, күңелендә борчу сизгән Габделфәрт, Эля белән тиз-тиз генә саубуллашып, өенә кайтып китте. Газап ул иртән өйгә кайтулар, газап. Хәләл җефете алдында үзен бик тә гаепле сизгән ир йорт ишеген курка-курка гына үз ачкычы белән ачып керде. Тик хатыны уянган, балалар да йокыдан торып чабышып йөриләр иде инде... Ни хикмәт, хатыны аңа бернинди дә үпкә белдермәде, ә киресенчә, рәнҗешен, ачуын тирәнгә, эчкә яшерергә тырышып, тыныч кына: — Син ипи алып кайтмагансыңдыр? — дип сорап куйды. Габделфәрт шатлыгын, хатынына булган якынлыгын яшерә алмыйча, Нәсимәне бер кочаклап үпте дә, аңа башка хыянәт итмәскә сүз биреп, ипи кибетенә йөгерде... Харис абый командировкадан кайткан гына иде. Габделфәртнең мәхәббәт маҗараларын кемнәндер ишетеп өлгергән абзый аны: — Нәрсә, теге "гүзәл"нең тәки кармагына эләктеңмени? — дигән сорау белән каршы алды. — Үзең уйлап кара, — диде Габделфәрт, ирексездән фәлсәфәгә бирелеп. — Эльвира кебек япь-яшь кызлар авылдан шәһәргә киләләр. Аларны ни көтә соң монда? Кайсылары кияүгә чыгу бәхетенә ирешәләр, ә чыга алмаганнарының күпчелеге Эля юлына басарга мәҗбүр булалар. Бөтен гаепне дә шушы мескен кызлардан эзләргә кирәкмидер. Аның кебек ярата алучылар да сирәк, безнең хатыннарга алардан күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк әле... — Син хаклы, — дип әйтеп куйды Харис, Габделфәртне тәрәзәдән карарга чакырып. — Әнә синең "гүзәл"ең тагын сәяхәткә җыена, ахрысы? Чынлап та, проходной каршына аңа әле яңа гына бәхетсезлек китергән кара "Вольво" килеп туктаган, ә киенгән-ясанган Эля Габделфәртне кыйнаган таза чырайлының ярдәме белән машинага утырып маташа иде. — Син дә хаклы, Харис абый, — дип әйтеп куюдан башка сүз тапмады ул. Ә ике-өч көннән соң ташландык бер йортның караңгы подвалында Эляның үле гәүдәсен табып алдылар. "Гүзәл кыз" мәңгелеккә йокыга талды, ә Габделфәрт, тиз генә гариза сырлап, бу эшеннән китеп барды. СОҢГЫ КЫҢГЫРАУ Гөлшәһидәгә Мин сине ничек яраттым! — Мәктәп еллары белә. Р. Фәйзуллин Мин — алгы, ә ул арткы партада. Мин аны бөтен җаным-тәнем белән сизеп утырам. Аның һәр җан вә тән хәрәкәте: дәрес күчергән булып ара-тирә каләм кыштырдатуы, янындагы иптәш кызына ашыга-ашыга нидер сөйләве, йә инде кинәт кенә тын калып, дөньясын онытып утыруы — миңа күптән таныш, бик таныш. Бүген бездә — алгебра. Яратмаган, җенем сөймәгән фәнем. Ниндидер буталчык, аңлаешсыз терминнар. Әйтерсең лә ул төрле плюс-минусларны кеше башы катырыр өчен уйлап тапканнар да безнең баш миен черетер өчен мәктәп программасына керткәннәр! Бу фәннең миңа кирәге бар идеме соң? Һич кенә дә юк! Шуның өстенә гыйшык утында янган яшь егетнең йөрәге бу формулаларны ничек кабул итә алсын?! Мин кабат уйга чумдым. Класс тәрәзәсеннән мәктәп бакчасы күренә. Әле яңа гына бөреләнеп, яшелләнеп килгән язгы алмагачларның матурлыгыннан хозурланам. Юеш кардан әрчелеп, ян-якларына чирәм бөртекләре тишелеп чыккан тар кара сукмаклар елан койрыгыдай сырмаланган тузанлы олы юлларга, рәшәле зәңгәр офыкларга барып тоташа сыман. Әнә шул юллар тоташкан җирдә, иксез-чиксез биеклектә күз алдыма Гөлнәзирә килеп баса. Мин аның колагына ягымлы сүзләр пышылдыйм. Күзләремә яшь килеп тыгыла... Минем Гөлнәзирәгә гыйшык тотуымны әле беркем дә белми. Яратуымны чит кешегә бәян итү бик яшерен серне ачу белән бер иде. Бу турыда хәтта бер партада утыручы классташым Нәби дә белми. Нәби — шук егет. Сүз эзләп кеше кесәсенә керми, кызлардан ояла белми. Әнә бүген дәрес буе янәшәдәге партада утырган Ләйләне күзәтеп утыра. Кызның итәге өскә күтәрелеп, тез башлары ачылып китүгә үк, ул: — Карале тегеңәргә! — дип, кабыргама төртеп куйды да пырхылдап көлеп җибәрде... Соңгы вакытта Нәби бөтенләй геройга әйләнде. Үги анасы белән тәмсезләнешеп, бер рөхсәтсез ярты ай Мәскәү каласында йөреп кайткач, тиңдәшләре арасында абруе бик нык үсте аның. Тәнәфес саен мәктәпнең эте-бете шул Нәбине сырып ала. Ә ул әйтерсең бөтен Җир шарын әйләнеп чыккан, үзен урап алган төркем уртасына күкрәген киереп чыгып баса да: "Мәскәүдә ничек адашмадың?" — дигән сорауга, "Мәскәүдә метро йөртә", — дип җавап кайтара. Аннары үз башыннан кичкән башкала галәмәтләрен сөйләргә тотына. Ул сөйли, барысы да аңа соклана. Соклану төрлечә була. Кемнәрдер мәшһүр җырчыларга, артистларга, ә кемнәрдер ата каракларга, маньякларга соклана. Ләкин яраткан кешеңә сокланудан да зуррак нәрсә бар микән бу дөньяда?! Иң курыкканым — кызлар алдында көлкегә калу. Шуңа күрә дә алар алдында мин үземне бик кыюсыз тотам. Тумыштан килгән кыюсызлыгымны яшерер өчен, кызларны күбрәк читләтеп узарга тырышам. Ләкин ни генә эшләсәң дә, берәр тузга язмаган хәл килеп чыкмый калмый инде ул. Әле дә хәтеремдә: җиденчедә укыганда шукланып котырынганым өчен класс җитәкчесе көндәлегемә икеле куеп җибәргән иде. Балагызның тәртибе начар, янәсе! Хәер, әткәй дә җәзаның катысын уйлап тапты — ялтыратып чәчемне кырды. Бик нык гарьләнеп, әтигә озак кына ачу тотып йөрдем. Ә икенче көнне, пеләшемне ялтыратып класска килеп кергәч, барысы да кычкырып көләргә тотынды. Талчыбыгы яисә каеш кына эләккән булса да, хурлыгы бу кадәр булмас иде! Ә монда барысы да күз алдында! Гарьлеге ни тора! Кызлар алдында оят! Җәза баланы төзәтми. Бала күңелендә яра гына калдыра. Мине такта янына чакырдылар. Минем дөньямны онытып утыруымны, дәрескә игътибарсыз булуымны сизгән, күрәсең, Әнзия апа. Аптырап киттем. Дәрес ахырында такта янына чыгарыр дип кем уйлаган?! Хыял диңгезеннән ниндидер квадратлар, кублар дөньясына күчү бик тә авыр булды, билгеле. Шулай да сер бирергә теләмәдем, вакытны сузарга булдым. Такта янына чыгып баскач, кулыма акбур кисәге алып, эленке-салынкы гына язарга тотындым. Ни язганымны үзем дә белештермәс хәлгә җитеп, тактага хәтердә калган төрле алгебраик формулалар язып тутырдым. — Йә, булдымы инде? — дип сорады укытучы апа, бераздан, түземлеген җуеп. — Юк әле, булмады. — Булганы да җитәр! — дип кырт кисте укытучы. — Читкәрәк кит әле! Бик теләмичә генә читкә тайпылдым. Йә Хода! Бу кадәр дә көлкегә калырмын дип һич кенә дә башыма китермәгән идем. Тактадагы мәгънәсез, бер-берсенә бәйләнешсез язылган билгеләмәләрне күреп алгач, класс дәррәү килеп шаркылдап көлеп җибәрде. Барыннан да бигрәк Гөлнәзирәдән оялдым. Бу минутта аның күзенә күренмәс өчен әллә ниләр бирергә әзер идем. Ирексездән аның ягына карап алдым. Аның йөзе җитди иде. Юк, юк, ул миннән көләргә дә уйламый, юк. Киресенчә, аның күзләрендә ниндидер җылы ягымлылык, дустанә аңларга тырышу хисләре чагыла иде. Миңа бары тик шунда гына җан керде. Мин аңа эчемнән мең-мең рәхмәтләр укыдым... — Бу нәрсә аңлата? — дип сорады укытучы. — Бернәрсә дә аңлатмый, — дидем мин, кәефсез генә елмаеп. — Бернәрсә дә аңлатмагач, нигә безнең башны катырасың? — Мин алгебраны яратмыйм... — Ә нәрсә генә яратасың соң син? — дип кызып китте Әнзия апа. — Яратам инде. — Ә шулай да? — Яратам инде... Әдәбиятны яратам... — Ә ни өчен әдәбиятны гына яратасың?! — Белмим инде, — дигән булдым мин, ни өчен сүз башлаганыма үкенеп. — А. С. Пушкин әйткән бит... — Кем, кем? — Кем дип, А. С. Пушкин инде... Тагын көлеш китте. Хәер, үзем дә җүләр! Пушкин дип кенә әйткән булсам ни була инде?! А. С.сы нигә кирәк булгандыр?! Нәкъ шул вакыт минем өчен көтелмәгән бер хәл булып алды. Бөтенесе авызын ерып миннән көлеп утырганда, Гөлнәзирә ялт кына урыныннан торып басты да: — Нишләп көләсез, таптыгыз көләр нәрсә! Мин беләм, ул чынлап та әдәбиятны ярата, ул әле шигырьләр дә яза, — дип әйтте дә салды. Яңа гына зур ачыш ясаган сыман класс берьюлы тынып калды. Укучылар пышылдашырга тотындылар. Ә мин чиксез бәхетле идем. Тизрәк тәнәфескә чыгып, Гөлнәзирәнең бу җылы, ягымлы сүзләрен тагын бер кат күңелдән кичерәсем килеп талпындым... — Тагын кем алгебраны яратмый?! — дип, сөаль ташлады укытучы апа, кәефе кырылганын ничек тә сиздермәскә тырышып. — Мин! Мин яратмыйм! — дип кычкырды арттан берәү. Бу Халикъ иде. Укытучы апаның дошманы. Алар бер-берсен күптәннән сөймиләр. "Икеле"дән башы чыкмаган Халикъ, кирле-мырлы сөйләнеп урыныннан торып баскач, Әнзия апаның сискәнүдән хәтта ияк аслары калтырап китте. — Син нәрсә? Сиңа нәрсә җитми? — Укудан туйдым. Укыйсым килми! — Кешене туйдырмаган нәрсә бармы соң ул дөньяда? — Бар. — Нәрсә? — Ы... Ы... Йокы... мәсәлән... — Йокы да туйдыра. — Ник? — Күп йокласаң, буыннарың ойый. — Алайса ашау. — Күп ашасаң, корсагың шартлар. — Уйнау! — Күп уйнасаң, арырсың. — Кызлар! — дип пышылдады аңа кемдер яннан. — Мәхәббәт! Мәхәббәттән туеп булмый... диләр... — Әле син яшь, җаным, олыгая башлагач анысыннан да туярсың, — диде Әнзия апа, елмаюын яшерә алмыйча... Халикъ белән укытучы апа арасындагы әрепләшү, белмим, кайчанга хәтле барган булыр иде, нәкъ шул чакны коридор башында кыңгырау чылтырады. Шуны гына көткән кебек, без барыбыз да, дөньябызны онытып, тәнәфескә ыргылдык... Шагыйрьләр беренче мәхәббәтне язын салкын кар астыннан шытып чыккан умырзая чәчәгенә тиңләгәннәр. Шагыйрь беренче мәхәббәтнең асылын: "Орыну түгел, сине, күз атсам да, рәнҗетер сыман идем бу чакны", — дип, әнә шулай бер генә җөмлә, бер генә төшенчә белән аңлата алган. Мин укудан кайтканда, шау-шулы төркемнән аерылып, ялгызым гына кайтырга яратам. Тар сукмаклар, киң җәйләүләр аша үтәм дә ялгызым гына инеш буйларына төшеп китәм. Үзем һаман да шул Гөлнәзирә белән саташам. Аны күз алдыма китерәм дә аңа гомердә дә әйтә алмаслык назлы сүзләремне, йөрәк серләремне җиткерәм. Бу саташу ярату булды микән соң? Сөйгән кешеңне ерактан күзаллап кына ярату чын ярату булды микән дип уйлыйм? Мин бит аңа якын килергә, хәтта сүз эндәшергә дә куркам. Иң башлап аның эндәшүен көтәм. Мин дәшмәгәч, беренче булып ул эндәшергә, мин яраткач, ул да мине яратырга тиеш кебек тоела иде миңа. Ләкин дәшәргә ашыкмый иде шул ул. Ул бары тик хыялда гына минеке, мин аны бары тик хыялымда гына яратырга хаклы идем кебек. Без гел яшәргә ашыгабыз. Бу — табигый хәл. Әле кайчан гына беренче класска кергән идек. Инде менә соңгы кыңгырау бәйрәме дә килеп җитте. Ул көнне һава аяз вә җылымса иде. Без — әле яңа гына мәктәпне тәмамлаучылар — ишегалдына чыгып тезелдек. Мәктәп директоры очына-очына бәйрәм тантанасын ачып җибәргәч, тантана төрле котлаулар, күңелле вә моңсу җырлар, шигырьләр белән дәвам итте. Аннары чәченә ал тасма таккан нәни генә сөйкемле кыз, дәү җиз кыңгыравын чылтырата-чылтырата, безнең арада әйләнә башлады. Моны күргәч күпләребезнең күзенә яшь килеп тыгылды. Чөнки бик тә дулкынландыргыч минутлар иде бу. Бу соңгы кыңгырау тавышы иде. Як-ягыма каранып, гадәттәгечә, Гөлнәзирәне эзләдем. Күз карашларыбыз очрашкач, ул ирексездән елмаеп куйды. Аңа карап мин дә елмайдым. Беренче тапкыр гына күрешкән кешеләр сыман, озак кына бер-беребезгә карашып тордык. Аның күзләре сагышлы да, моңсу да иде. "Әллә ул да мине ярата микән?" — дип уйлап куйдым мин дә ирексездән. Икенче тапкыр күтәрелеп караганда, Гөлнәзирәдән җилләр искән иде инде... Гөлнәзирәне эзләп як-ягыма каранып йөргәндә, каршыма Нәби килеп чыкты. — Сиңа нәрсә булды? — дип сорады ул миннән. — Ә нәрсә? — Төсең киткән! Аның шулай кисәк кенә хәлемә кереп сорашуы әллә нишләтеп җибәрде мине. Бөтенләй эреп төштем. Үземә-үзем шаккаттым. Еллар буе саклап йөргән серемне мин аңа минут эчендә ачтым да салдым. — Кызлар белән кыюрак булырга кирәк, — диде ул, мине өйрәтә башлап. — Әнә Ләйләне күрәсеңме?! — Күрәм. — Аның белән борчак пешә безнең. — Китсәнә! — Чын әгәр... Кичә печәнлектә ни булганын белсәң, шаклар катар идең әле! — диде ул, масаебрак. — Сөйләп кенә аңлатып булмый аны, күрергә кирәк! Ха-ха! Минем өчен бу бәйрәмнең кызыгы бетте. Барысына да кул селтәп, өйгә кайтып киттем. Соңгы кыңгырау... соңгы... Ә нишләп соңгы? Нишләп соң аның яңгыравыклы, моңлы тавышы минем мәхәббәтем белән аваздаш? Беренче һәм соңгы, соңгы һәм беренче... Бу минем иң беренче, иң саф мәхәббәтем белән саубуллашу түгелме соң? Билгеле, әле минем тормышым башлана гына, минем өчен әле барысы да алда. Ләкин бу беренче саташуларым, балалыкларым, юләрлекләрем, оялып күз атуларым, сөеклемне фәрештәгә тиңләүләрем инде беркайчан да кабатланмас, кабатланмас шул! Беркайчан да! Соңгы имтиханнарны уңышлы гына тапшырганнан соң, без барыбыз да аттестатлы булдык. Ләкин күптәннән хыялланып көтеп алган бу көн дә минем өчен гади бер көнгә әйләнеп калды, зур шатлык китермәде. Чыгарылыш кичәсе дә килеп җитте. Безнең арада утырган укытучыларыбызга рәхмәтләр укыйукый, өстәл өстенә куелган сый-нигъмәтләрне сыпырып аткач, укучылар шау-гөр килеп төрле уеннар уйнарга тотындылар. "Йөзек салыш"тан башладылар. Аннан "почта" уены китте. Этешә-төртешә, көлешә-көлешә егетләр — кызларга, кызлар егетләргә "элемтәчеләр" аркылы сәлам хатлары юлладылар. Озак кына уенга кушылмыйча утыргач, мин дә кечкенә кәгазь кисәгенә язып, Гөлнәзирәгә хат җибәрдем. "Яратам сине!" дип яздым мин хатка. Яздым да (минем уйлавымча, ул минем язуны танырга тиеш иде) күз кырые белән генә Гөлнәзирәнең минем якка борылып каравын, җавап бирүен көттем. Ләкин бу уенда Гөлнәзирә игътибар үзәгендә булды: аның өстәле вак-вак хат кисәкләре белән тулды, миңа җавап язарга аның вакыты да, теләге дә булмады, күрәсең. Таралышырга вакыт җиткәч, "йолдыз санаш"ка күчтеләр. Уен тәртибе буенча егет белән кызга җәза бирелә, алар тышка чыгып күктән йолдыз санарга тиешләр. Кемгә җәза да бит, кемгә бәхет! Уендагылар әкренләп парлашырга тотынгач, мин, парсыз калудан куркып, сиздермичә генә класстан чыгып тайдым. Мәктәпнең болдыр бусагасына чыгып бастым да, күктәге сәер йолдызларга текәлеп, ниндидер бер рәхәтлек, иркенлек һәм шул ук вакытта тирән ялгызлык хисе кичердем. Инде үземне кая куярга, нишләргә дә белмичә торганда, миңа кемдер эндәште: — Хәлим! Борылып карасам, артымда ук елмаеп Гөлнәзирә басып тора. — Ялгызың гына йолдыз санарга булдың мәллә? Моңа кадәр аның миңа турыдан-туры сүз кушканы юк иде әле. — Әйдә, бергә саныйк соң... — дидем мин, авыз эчемдә ботка пешереп. Гөлнәзирә дәшмәде. Нидер әйтүемне көткән кебек, күзләрен тутырып минем якка карады да күз карашын читкә алды. — Нәзирә! — дип эндәштем мин. Тавышым назлы, йомшак иде. — Кирәкми, мин барысын да беләм, — диде ул, чак кына кулыма кагылып. — Син миңа язган идеңме? — Әйе, яздым. — Йолдызлар мәңгелек, — диде Гөлнәзирә, күккә төбәлеп. — Ә мәхәббәт, дөнья фани... Гөлнәзирә, башлаган сүзен дә әйтеп бетермичә, класска ашыкты. Мин берьюлы бәхетле дә, бәхетсез дә идем. Шул чакны мәктәп бусагасы төбендә ни эшләргә белмичә аптырап торганда, яныма Фәйрүзә чыгып басты. Бу сипкелле, шаян һәм үтә дә шук кызыкай инде күптәннән минем якка авышырга йөри иде. — Әйдә бергә! — Нишләргә? — Йолдыз саныйбыз! — дип чартлатып әйтеп куйды Фәйрүзә. Аның бу кызыклы тәкъдиме ни өчендер минем ачуымны гына чыгарды. Ничә еллар яшереп, газапланып сөйгән Гөлнәзирәне минут эчендә башкага алыштыру мөмкин нәрсә идеме соң?! — Теләсә кем белән йолдыз саный алмыйм шул! — дидем мин. Кирәк чагында мин дә горур була алам шул. Фәйрүзә үпкәләп борынын җыерды. — Бик исем китте, санамасаң тагын! — дип көлә-көлә кычкырып калды ул артымнан. — Саргайма шулкадәр Нәзирәң өчен, ул беркемне дә яратмый... Кичә тәмам. Егетләр, кызлар төркем-төркем кайсы кая таралышып беттеләр. Берәүләре су буенда учак тергезделәр, икенчеләре җырлый-җырлый урам әйләнделәр. Барысының да максаты бер, барысы да таң каршылый иде. Ә мин кая барып сугылырга да белмичә, әле бер, әле икенче төркемдә йөри торгач, арып-туңып мәктәп янындагы салам эскертенә килеп ышыкландым. Аландагы көздән калган эскертнең бер башында тычкан куышы ясап эченә кереп яттым да шуның авызын салам белән томаладым. Җылынырга гына дип сыенган җиремнән йокыга киткәнемне сизми дә калганмын. Бераздан эскерт янында кешеләр сөйләшкән тавышка уянып киттем. Тавышларыннан чамалап, мин аларның берсе Нәби, икенчесе Ләйлә икәнен аңлап алдым. Кымшанырга да куркып караңгы куышымда яшеренеп ята бирдем. Менә алар бер-берсе белән пышын-пышын гына серләшеп алдылар да, салам өстенә чүгәләп, бер мәлгә тын калдылар. Ләкин бераздан гашыйкларның кисәк-кисәк кенә кызу сулыш алулары, үрсәләнеп салам кыштырдатулары мине сагаерга мәҗбүр итте. — Ләйлә! — Нәби, кирәкми... — Ярар инде... карышма... — Юк... син нәрсә... башка вакыт... күрүләре бар... — Кем күрсен, монда эт тә юк, — дип аңлатырга, ялварырга тотынды Нәби. — Безгә бит барыбер бергә буласы... Ләйлә... — Нәби... Әллә эшнең зурга китүеннән котым очып, әллә каным кызыша башлауга түзалмыйча, үз-үземне белештермичә, мин куыштан атылып чыктым. Эскерт төбендә әүмәкләшеп яткан ике яшь кешегә борылып карарга да оялып, бар көчемә өемә йөгердем... Иртән кәеф шәптән түгел иде: беркемне дә күрәсе, беркем белән дә сөйләшәсе килмәде. Мәктәп ишегалдында җыелган төркемгә килеп кушылгач ( бу безнең саубуллашу көне иде), Нәби белән Ләйләне күрергә дә теләмичә, Халикъ янына килеп бастым. Аның белән исәнләшергә дә өлгермәдем, яныма Нәби килеп җитте. — Карале, малай, — дип, усал каз кебек ысылдады ул, — кичә эшне бозуын боздың, тик кара аны, беркемгә дә сөйлисе булма! — Әле беркемгә дә сөйләгәнем юк, — дидем мин, кырт кисеп. — Халикъка әйттең бит! — Халикъ! Ике метрлы Халикъ шундук безнең якка борылды. — Мин сиңа әйттемме? — Нәстәне? — Бүген төнлә Нәби белән Ләйләне күргәнемне! — Кайда? — дип, шундук кызыксынырга тотынды Халикъ. — Кайда... Эскерт төбендә... — Ю-у-к! Ә нәстә? — Менә әйттең бит инде! — дип, шундук якага ябышты Нәби. — Мин бит аны хәзер генә әйттем, үзең килеп бәйләнгәч кенә, — дип акландым мин, әзрәк ялгыш җибәргәнемне аңлап. Безнең бәхәсне ишетеп яныбызга башкалар да җыела башлады. Мине башкалар алдында мыскыл итәргә теләгән Нәби башымдагы кепканы йолкып алды да җил уңаена очыртып җибәрде. Ихтыярсыздан мин дә аның артыннан иярдем. Классташлар, мондый мәзәк килеп чыкканына чын күңелдән шатланышып, көлешеп артымнан карап калдылар. Ә юньсез кепка оча да оча. Үч иткәндәй, бер очып китә дә бер туктап кала. Инде тотып алам дигәндә генә, тузан туздырып тагын очып китә. Их, куасы да, чабасы да калмаган икән бит! Очсын иде шунда! Юк, чабам да чабам! Хыялга ашмаслык күләгәле бәхетем артыннан йөгерәм дә йөгерәм мин... Авылдашларым, классташларым белән саубуллашканнан соң, мин Гөлнәзирәгә озын итеп хат яздым да аны аларның почта тартмасына ташладым. Мин аңардан җавап хаты да, җавап сүзе дә көтмәдем. Кайсыбыз кая таралышып беттек. Мин калага укырга киттем, ул да китте, өч елдан соң кияүгә дә чыкты. Шулай бервакыт, калада очраклы гына күрешеп, берни булмагандай тыныч кына сөйләшеп киткән идек. Шул вакыт ул минем теге язган хатымны искә алды һәм, ни хикмәт, мин дә бит сине яраткан идем, диде. Тик аның бу ихлас сүзләреннән соң, сөюен белдерүдән соң күңелдә сүнгән өмет чаткыларының кабат кабынганын сизсәм дә, мин инде шактый гына соңарганымны, соңга калганымны аңладым. Нәкъ җырдагыча килеп чыга бит инде бу: Мин сине ничек яраттым. Киттең читкә. Көтмәдең. Мин дә яратам, диеп, шул чакта Ник, иркәм, миңа хәбәр итмәдең? Әйе, нәкъ шулайдыр да. "КИЛЕРМЕН, ҖАНЫМ..." Ул шагыйрә иде. Ул Әнсарны да шагыйрь итте. Шагыйранә җанлы ул сәер кызыкай инде күптәннән дөньяда юк, тик шулай да аның әйткән һәрбер сүзе, һәр хәрәкәте, мәңге онытылмаслык булып, Әнсарның күңеленә кереп калган... — Рузалия! — Әү, йолдызым! — Сине үбәргә ярыймы?! — Юк, бәгърем, ярамый! — Ә нигә? — Яшьтән үк бәхетсез буласым килми... — Без синең белән кайчан бергә булырбыз соң? — Бер-кай-чан да! Яки: — Рузалиям, син бүген кайда буласың? — Университетта... дәрестә... — Әгәр дә анда табалмасам, сине каян эзләргә? — Күктән... Кызлар белән таныштың исә, аларның күңелләрен күрер өчен дискотекага, кинога, ресторанга бармыйча котылып булмый. Ләкин бу тормышның кызыклары, аның рәхәтлекләре нигәдер Рузалияне кызыктырмый, кызыксындырмый иде. Тәүге тапкыр очрашуга ук, ул Әнсарны бөтенләй икенче тарафка — Казан Кремлен карарга алып китте. Кремль диварларын бер кат әйләнеп чыккач, алар Кремль янындагы кечкенә бер бакчаның эскәмиясендә утырып ял итеп алдылар. Рузалия бик кызык итеп Сөембикә манарасы, бөек ханбикә турында сөйләде. Көзге сары-кызгылт яфракларга түшәлгән, куак башлары тигез итеп кыркылган бу бакчада алар әле шактый йөрделәр. Шунда беренче тапкыр үбештеләр... Әз-мәз шигырьләр язгалап, күп кенә редакция ишекләрен таптарга өлгергән, шулай да бу шау-шулы калада үзен япа-ялгыз сизгән Әнсарны Рузалия белән аның бер таныш туганы таныштырган иде. "Теләсәң, мин сине бер акыллы, чибәр татар кызы белән таныштырам, тик кара аны, ул әле яшь, кыз кеше, рәнҗетә күрмә, мин аның анасын бик яхшы беләм", — дип кисәтеп тә куйган иде ул... Рузалия әнисе Фәһимә апа белән Казан каласының нәкъ үзәгендә — барыбызга да мәгълүм Бауман урамында яшәп яталар иде. Илле яшенә кадәр укытучы булып эшләгән, узган елны гына ирсез калган Фәһимә ханым нигәдер кырыс һәм холыксыз булып тоелды Әнсарга. Әйе, бер дә елмаеп каршы алмады ул аны. Хәер, төптәнрәк уйлаганда, ханымны да аңларга була иде. Чөнки Рузалиядән дә якынрак, газизрәк кеше юк иде аның өчен. Газиз баласын юлдан яздырырга яисә якын араларда аңардан тартып алырга җыенган һәрбер ир затын ул үзенең яшертен дошманы итеп сизә сыман тоелды аңа... Бу танышудан соң нәкъ ике атна вакыт узды. Шул арада бер-берсен ошатып, яратып өлгергән ике яшь йөрәктә назлану, якынаю теләге дә туды. Беркөнне Әнсар Рузалияне кунакка чакырды. Калага килеп әлегә кадәр җүнле эш табалмаган, булганыннан канәгать калырга мәҗбүр Әнсар эшчеләр тулай торагында кизү тора иде. Анда аның вакытлыча бирелгән кечкенә генә бүлмәсе дә бар иде. Кунакка дәшүне кияүгә чыгуга тиңләгән, егетнең тәкъдименә артык җитди караган, моңа кадәр һаман да ризалыгын бирмичә йөргән Рузалия, ниһаять, ризалашты. Унҗиде гаиләгә бер кухнясы, бер бәдрәфе булган ике катлы бу иске тулай торакның авыш баскычыннан бүлмәгә күтәрелгәндә, алар икесе дә монда яшәүчеләрдән ниндидер ятсыну, читсенү хисләре кичерделәр. Тәмуг оясын хәтерләткән, бөтен гомерләрен газ плитәсе янында үткәргән, бер-берсенең гайбәтен чәйнәп, данын саткан тулай торак "шәүләләре" менә аларның каршыларына килеп чыгарлар да бармак төртә-төртә көләрләр кебек тоелды аларга. Баскыч белән озын коридор арасы сират күпере булып күренде. Бары тик кешеләр күзеннән исән-сау котылып, Әнсарның бүлмәсенә кереп бикләнгәч кенә иркенләп сулап куйды алар. Әнсар яшь кенә егет булса да, хатын-кыз күрмәгән, сөймәгән кеше түгел иде. Яшь, сылу кызларның күңелләрен яулау өчен вакытын да, акчасын да кызганмаган егеткә бүгенге очрашу да гадәти булып күренде. Гадәттәгечә, ашыга-ашыга табын әзерләргә тотынды. Рузалияне түргә уздырып җибәрү белән, тиз генә кухняга чыгып чәй кайнатып керде, истәлекле очрашулар өчен генә саклап тоткан бер шәраб шешәсен, шуның янына куелышлы төрле тәм-томнарны өстәлгә чыгарып тезде. Ләкин Рузалия өстәлгә якын да килмәде, тәмле шәрабтан авыз итеп тә карамады. Ул Әнсардан утны сүндерүен үтенде, Әнсар утны сүндерүгә үк, Рузалия ашыкмыйча гына чишенә башлады... Чиксез бер соклану белән дәртле хисләр кичергән Әнсар кызның чишенгәнен тын да алмыйча көтеп карап торды. Кичке эңгер-меңгерле ярым караңгы, ярым шыксыз бүлмәдә Рузалия күктән очып төшкән бер фәрештә сыман күренә иде. Өстәл янында утырган Әнсар, үзе дә сизмәстән, аңа таба атлады... — Син минем турыда начар уйламыйсыңмы? — Синең хакта мин начар уйлый аламмы соң? Син генә миңа үпкәли күрмә! — Әгәр дә мин сиңа үпкәләсәм, син мине монда беркайчан да күрмәгән булыр идең, — диде Рузалия, башын түбән ия төшеп. — Мин бит үзем теләдем, ишетәсеңме, үзем теләдем бу төнне. — Рузалия! — Дәшмә! Бер сүз дә! Кил, кил... яныма... ...Бу бәхет төненнән тәмам шашардай хәлгә җиткән Әнсар бик соңлап кына кызны озатырга чыкты. Минем өчен юкка акча түгәсе булма, дип, кыз Әнсарга такси да тотарга кушмады. Иң соңгы троллейбусны көтеп алып, шуңа ялгызы гына утырып китте. Бер-берсенә охшамаган, бер-берсен кабатламый торган бу төннәр Әнсарны тәмам бәхетле итте. Рузалияне ул көннән-көн көчлерәк яратты. Рузалия үзе дә бу дөньяны Әнсарсыз күз алдына да китерә алмас хәлгә килде. Ул һәрвакыт Әнсарны юксынды. Университетта дәресләрен дә калдыра башлады. Әнсар берәр җиргә чакырса, ул чиксез шатлана иде. Әгәр Әнсар берәр көн күренми торса, аны эзләп килә торган булды. Беркөнне Әнсар аңардан хәтта сәлам хаты да алды. Кәгазь картоннан чәчәк формасында кисеп ясалган хатны Рузалия ишек астына кыстырып киткән иде. Чәчәкнең һәрбер тәлгәшендә эре, төсле хәрефләр белән "сөеклем", "бердәнберем", "падишаһым-солтаным", "гомергә бергә", "көзге мәхәббәтем" дигән сүзләр язылган иде. Ә беркөнне Рузалия үзенең шигырьләрен алып килде. Алар юка гына дәфтәрдә тупланган иде. Утны сүндереп шәм кабыздылар. Тыныч-салмак тавышы белән Рузалия үзенең һәрбер язган шигырен җиренә җиткереп, хисләнеп укыды. Тонык шәм яктысында укылган бу серле шигырьләр Әнсарга бик нык тәэсир итте. Нәрсә турында иде соң алар? Яшәү, үлем, кайгы-хәсрәт, кичеккән мәхәббәт. Әле дөньяны яңа гына таный, аңлый башлаган Рузалиянең шундый тирән уйлар, шигъри хисләр эчендә бәргәләнүе Әнсарның исен алды. Үзенең кемгәдер ияреп язган шигырьләре, тозсыз такмаклары өчен бик нык оялу хисе кичерде ул... "Менә кая фаҗига, менә кая тормышның, яшәүнең мәгънәсе?" — дип уйлап утырды ул, Рузалиядән күзләрен дә алмыйча. Кызганыч, ул юка шигырь дәфтәре Рузалиянең үзе белән бергә юкка да чыкты. Шуны саклап кала алмаганына соңыннан күпме үкенде Әнсар. Әнә шундый шигъри төннәрнең берсендә Рузалия Әнсарда кунып калды. Әнсар аның калуына каршы килеп, әнисе белән куркытып караса да, Рузалия күнмәде. Иртәгесен Әнсар кызны өенә кадәр озата кайтты. Өйгә керергә базмыйча, чит подъезд каршында туктап калдылар. Өйгә кайтмаганына инде үкенә үк башлаган Рузалия, тәмам күңелсезләнеп, боегып калган иде. Әнсар да ни дип әйтергә белмәде. Рузалия аны үзе белән өйгә алып керергә теләде. Тик Әнсар киреләнде, каршы килде. Әллә аягы тартмады, әллә кызның анасыннан курыкты. Ни өчендер Рузалия өчен акланасы да, җавап тотасы да килмәде аның... — Кермисеңме? — Юк, кереп тормам инде. — Нигә? — Төне буе җүнләп йоклый алмадым, арыдым, — дигән булды Әнсар. — Кайтып, ял итеп алырга кирәк. — Качасыңмы? — Качмыйм, ә нигә качыйм?! — Син бит әнине яхшы беләсең, — диде Рузалия, көзге яфрак сыман калтырап. — Кунарга кайтмаган өчен үтерәчәк бит ул мине! — Ә мин сиңа нәрсә дидем! Әйдә кайт, озатып куям, дидем! Ә син... Әнсарның тавышы тупас, катгый иде. Әйтерсең аны бүген иртән алыштырып куйганнар. Төннәрен Рузалиянең колагына пышылдаган ягымлы сүзләр онытылган, Әнсарны тизрәк моннан китү, кыздан котылу теләге генә биләп алган иде. — Мин бит сине гаепләмим, әйе, мин үзем гаепле, — диде кыз, — минем синең яныңда гына каласым килгән иде, мин сине... Рузалия сүзен әйтеп бетерә алмады, елап җибәрде. Әнсар аны юатырга, тынычландырырга кереште: — Бер генә юл кала, — диде Рузалия, Әнсар аны кочагына алгач, — ишетәсеңме, бер генә юл... — Нинди? — Сора мине... — Сорарга?! — Сорарга гына, алырга димим бит... Беренче юлга әнинең ачуын басарга гына, тынычландырырга... — Ә аннан соң? — Аннан соң... күз күрер әле... Әнсар, бер сүз дә әйтмичә, озак кына дәшмичә торды. Ниндидер кара елан узып китте аның күңеленнән. Әнсарны өйләндерер өчен генә анасы белән кызы тарафыннан эшләнгән нәрсә түгел микән дигән кара уй йөгереп үтте. — Егет кешенең сүзе бер генә була, Рузалия, — диде, ниһаять, Әнсар. — Әгәр мин сорыйм икән, мин алам да! Тик хәзер түгел, бүген түгел, ишетәсеңме! Минем өчен кинәт кенә булды бу, миңа уйларга вакыт бир... — Кайчан киләсең? — Бүген... төштән соң... бәлкем... Килермен, яме! Көт, мин килермен... — Килерсеңме? — Килермен, җаным... Әнсарның "килермен" дигән сүзләре бигүк ышандырырлык килеп чыкмаса да, ышанырга тырышты Рузалия. Аңа бу вакытта ышаныч кирәк иде. Ә Әнсар кызны алдаганын, килмәячәген белеп әйтте. Ни әйтсен инде ул?! Әле бу тормышта үзенең урынын табалмаганын, муеннан бурычка батканын, очраклы гына бер байбичә белән танышып, аның белән тиздән язылышырга сүз куешканын сөйләсен димени инде ул аңа?! Әнсарның "килермен" дигән вәгъдәсеннән соң алар бик тиз хушлаштылар. Ләкин шул көнне дә, икенче көнне дә килмәде Әнсар. Язмыш аларны бары тик өченче көнне генә очраштырды. Әнсар бүлмәсендә чишенеп йокларга әзерләнеп йөри иде, шул вакыт ишек шакыдылар. Ул ишекне кем шакыганын шундук аңлады. Ләкин ачмыйча булдыра алмады. Ишек бусагасында Рузалия басып тора иде. Аны күргәч, Әнсар имәнеп китте. Әйе, бу Әнсар белгән Рузалия түгел иде. Ике-өч көн эчендә олыгаеп, җыерылып киткән Рузалиянең күз төпләре кара янган, йөз-битләре шешенгән иде... — Ни булды сиңа? — Әни кыйнады, таяк белән... — Ничек була соң инде бу, ә?! — дип кычкырып җибәрде Әнсар, Рузалия артыннан ишекне ябып. — Үзе укытучы кеше, ә үзе баласын кыйный?! Хөкемгә тартырга кирәк аны, хөкемгә! — Әнине?! — диде Рузалия, гаҗәпләнгән сыман. — Юк! Мин әнине беркайчан да хөкемгә тарта алмам! Әни бит ул! Ул мине үстергән, кеше иткән! — Әни, әни! Андый әни буламыни? Әгәр ул сине кыйнап гарип калдырган булса?! Юк инде, усаллыкка — усаллык, явызлыкка явызлык белән кайтарып бирә белергә кирәк! — Ә мин алай булдыра алмыйм шул, — диде Рузалия, урындык чатына таянып. — Мин бит үзем дә гаепле, өйгә кунарга кайтмадым... — Кичер мине, — диде Әнсар, беркадәр тын торгач. Рузалиянең бу хәлгә калуына ул үзе дә гаепле иде бит әле. — Артыграк әйтеп ташладым, кичер... Әнсарның сүзләреннән яктырып, җанланып киткән Рузалия егетнең кочагына атылды. Аның нык, көчле муенына сарылып, кайнар яшьләрен түгә-түгә: — Ташлама мине, ишетәсеңме, ташлама, мин күптәннән бу дөнья кешесе түгел идем инде, син генә тотып тордың мине бу дөньяда, — дип пышылдады. Әнсар аны кысып кочты. Ул кызга җылы, назлы сүзләр генә әйтергә әзер иде. Тик күңеленә кереп оялаган шайтан аны гел кирегә котырта иде. — Ә хәзер нишләргә уйлыйсың? — Мин синдә калам... Ярыймы? — Юк, ярамый, әниең килеп җәнҗал чыгаруын теләмим! — дип кырт кисте Әнсар, Рузалиянең кочагыннан чыгып. — Әгәр дә син монда калсаң, мин сиңа өйләнергә тиеш булам. Ә мин өйләнергә әзер түгелмен... — Мин бит сиңа өйлән димим, мин өйгә кайтмыйм, синең янда гына калам дип әйтәм! — Юк... син аңла... — Димәк, син мине яратмыйсың? — Яратам... тик ярату гына аз бу дөньяда... Рузалия агарынып китте. Рәнҗеде, күрәсең... Әнсар, кызны бик каты үпкәләтүдән куркып, аны тиз генә кочагына алып үпмәкче итте. Ләкин Рузалия аңардан ычкынып ишеккә атылды... — Юләр! Мин бит сине ярата идем, син дә мине ярата дип уйладым! Мин бит көттем сине, килерсең дип көттем... бик көттем... син килмәдең... Хуш... Рузалиянең бүлмәдән ничек чыгып югалганын Әнсар сизмичә дә калды. Бары тик исенә килгәч кенә, тиз генә киенеп, ул аның артыннан эзләргә чыгып китте... Табылмады... Рузалия югалды... Рузалияне соңгы юлга озатканда, кара көзнең иң шыксыз, иң ямьсез көннәре җитеп килә иде. Әнсардан чыгып качкан төнне Рузалия йөк машинасы астына барып кергән. Әллә теләп, әллә белештермичә?! Әнсар көнаралаш татар зиратына, Рузалия каберенә бара... Яңа гына куелган мәрмәр кабер ташына Рузалиянең чыгарылыш кичәсендә төшкән төсле фоторәсеме беркетелгән. Рәсем астында алтынсу хәрефләр белән аның исем-фамилиясе, туган һәм үлгән еллары язылган. Шунда килгән саен ирексездән Рузалиянең рәсеменә текәлеп катып кала да тирән уйга чума. Әнә ул: чая да, шул ук вакытта уйчан да. Әнә ул, сабыйларча гөнаһсыз күз карашы белән Әнсарга туп-туры текәлеп: "Килдеңме, җаным?!" — дип эндәшә сыман... Рузалия аның мәңгелек ачы сагышы, тирән кайгысы, төзәтә алмаслык мәңгелек хатасы. Коела сары яфраклар, Сарылып көзләр бәгыренә. Кабат-кабат киләм синең Мәрмәр ташлы кабереңә... Әнә шулай Рузалия якты дөнья белән хушлашты. Әнә шулай Әнсар шагыйрь булды. ИЛАҺИ ЗАТ Тәрәзәдән урамга карыйм да кулыма гитара алам. Мин уйный белмим — шулай да, аның нечкә кылларына сак кына орынып, моңсу сагышлы көйләр чыгара-чыгара, җырлап-көйләп утырырга яратам. Бар белгән җырларымны борын астыннан шыңшып, көйсез гитарамны җәфалап туйгач, аны урынына куям да тәрәзәне ачып бүлмәне җилләтәм. Урамда — көз. Шыксыз, моңсу көз булуга да карамастан, бүген көн җылы һәм кояшлы, шуның өстенә әле җанны иркәләп, күңелләрне җилсендереп чиксез хыялый киңлекләргә чакыра сыман. Ул бераздан күренергә тиеш. Ул көн саен һәрвакыт безнең шушы урам юлыннан төшке ашка кайта. Ул дигәнем, мине бик тиз гашыйк иткән, минем төссез тормышыма илаһи сер булып кергән бер сылу чибәркәй иде. Мин аның турында берни дә белмим, аның турында сорашып, белешеп йөргәнем дә булмады. Мин аның хәтта исемен дә белмим: әллә Фәния, әллә Сәрия?! Чөнки алар әле гаиләләре белән яңа гына безнең шәһәрчеккә күченеп килделәр. Ул кызның кем булуы да мине кызыксындырмый. Мин аны күреп бары тик сокланам гына. Ни өчен? Матур, чибәр булганы өченме? Кемнәр генә яшь, чибәр кызларны күреп сокланмый да, кемнәр генә аларга гашыйк булмый?! Асылда, минем соклануым гади бер соклану гына түгел, ул ниндидер изге җанга табыну, аны бер илаһи зат итеп күрергә теләү иде. Ул мине белми. Бүген мин аның белән танышырга булдым... Урам юлыннан килүче таныш сурәтне күрүгә үк тәрәзәгә капландым. Безнең йортка якынлашкан саен, аңа күренүдән куркып арткарак чигендем. Аның җиңел, салмак йөреше, елмаюлы күз карашы мине һәрчак сокландыра, акылдан шаштыра... Мин подъезддан йөгереп чыкканда, ул инде урамның икенче ягына чыгып бара иде. Тиз генә куып җитәргә батырчылык итмичә, әкрен генә артыннан атладым. Ике кулына ике сумка күтәрсә дә, аның йөреше үзгәрмәгән, шулай да бит урталарына кызыл тимгелләр бәреп чыккан иде. Әллә минем килүемне сизде, әллә куллары талды: ул барган җиреннән кинәт кенә туктап калды. Ә мин аны чак кына бәреп екмадым. — Кичерегез, — дидем мин, бик нык дулкынланып. — Ярдәм итимме? — Рәхмәт, мин инде өйгә кайтып җиттем! — диде ул, өздереп. — Әйдәгез, мин сезгә булышам! — дидем мин, бар көчемә аның әйберләренә ябышып. — Китегез! Абыем күрсә әллә ни уйлар, — диде кыз, ниндидер эчкерсез ялварулы тавыш белән. Юлына аркылы төшкәнмен икән бит, аңа тиз генә юл бирдем. — Ә исемегез ничек соң сезнең? — Фәридә. Фәридә белән шулай җайлы-җайсыз гына танышкач, аңа үземнең мәхәббәтемне аңлатырга вакыт җиткәнен аңладым. Озак кына моңланып, уйланып йөргәннән соң, кулыма каләм алдым. "Фәридә, — дип яздым мин, — сине күргәннән бирле җаныма тынгылык таба алмыйм. Мин сине гади кеше итеп кенә түгел, ә Илаһи бер зат итеп күрәм. Син шул Илаһи зат булып күктән иңдең дә минем бөтен яшәешемә, бәхетсез тормышыма ямь өстәдең, нур булып балкыдың. Беләм, син бервакытта да беркемнеке дә булмассың, чөнки син Илаһи зат. Яктылыкны, нурны кулга алып булмаган кебек, сине дә яулап алырга мөмкин түгел. Син — хыял, син — нур, син — мәңгелек! Р. S. Бер генә үтенеч: моңга баткан гөнаһлы балаңны якты нурыңнан, җан җылыңнан мәхрүм итмә. Фәрит". Сөйгән кызларга мәхәббәтемне күбрәк әнә шундый сәер хатлар, язмалар аша аңлату гадәте булганга (телдән аңлату — минем өчен гүр газабы), "гыйшык сәламем"не шундук аңа илтеп тапшырырга карар кылдым. Тәрәзәдән кызны күреп алуга ук, хатымны тотып, урамга чыгып йөгердем. Мин аны казлар каңгырап йөргән яшел чирәмле стадион эчендә куып җиттем. Исеме белән эндәшкәч, ул әллә нигә сискәнеп китте. Теләсә кайсы ир затында дәрт кузгатырлык сылу күкрәкләрен тибрәндереп, минем ягыма борылып карады да "сиңа нәрсә, егеткәй?" дигән сыман текәлеп тынып калды. — Бу сиңа ие! — дидем мин, дүрткә бөкләнгән хат кисәген аңа сузып. — Нәрсә бу? — Бу... хат... сиңа... — Ә нәрсәгә ул? — дип сорады Фәридә, хатны кулына алып. — Укырсың, җавап язарсың, — дидем мин, бик нык каушап. Фәридә аны тиз генә ачып укый да башлады. Эсселе-суыклы булып киттем: шабыр тиргә баттым, тамак төбенә төер килеп тыгылды. Ә Фәридә хатны тиз генә укып чыкты да шаркылдап көлеп җибәрде. Мин аңа чак кына: "Мин ялгышканмын, син мин уйлаган кеше түгел икән!" — дип әйтеп ычкындырмадым. Ә ул көлде дә көлде. Аннан хатны тураклап һавага чөйде. Ул югалды. Төньяктан исеп куйган зәһәр салкын җил шул хат кисәкләрен, туздырып, каядыр очыртып алып китте... Көннәр үтә торды. Беркөнне минем янга дустым Хәмит килергә булды. Кайчандыр без аның белән бер класста укыган идек, ә хәзер ул кибет директоры булып эшли икән. Үзем генә килмәм, берәр кыз белән килермен, дигән иде ул. Шуңа күрә кибеткә кереп бер шешә шәраб, шул шәраб һәм чәй янына куярга торт, шоколад кебек әйберләр алдым. Дустым сүзендә торды — вакытында килеп җитте. Ләкин үзе белән алып килгән кызны күргәч, мин өнсез калдым. Ул Фәридә иде. Мине күргәч, ул үзе дә бик нык аптырап китте, китәргә кузгалды. Ләкин сүзгә, телгә оста Хәмит, безнең аптырашып торуыбызга артык исе китмичә, кызны тиз генә өстәл артына утыртты да, минем арзанлы шәрабымны читкәрәк этеп, үзе алып килгән шампан шәрабын ачты. Артык кысташмыйча берәр бокал шәраб җибәргәч, ничектер уйлар ачылып, буыннар язылып китте. Хәмит мине шундук гитарада уйнап җырларга кыстый башлады. Уйный, җырлый белмим дип күпме генә аклансам да, ул барыбер кулыма гитара алырга мәҗбүр итте... Мәк чәчәген өздем ялгыш кына, Чүп үләне белән бутадым. Мәк чәчәге белми киләчәген, Үз кулларым белән утадым... Мин җырлаганда, Фәридә җитди булды. Ә Хәмит, астан гына елмаеп, көлеп утырды. Җыр тәмамлангач, Фәридә, кул юарга дип, ванна бүлмәсенә кереп китте. Мин кәефсез генә гитарамны диван өстенә ташладым. — Син, дустым, миннән көнләшәсең, ахры, — диде Хәмит, тәмәкесен кабызып. — Әйе, бераз бар, — дидем мин, ачыктан-ачык. — Мин аңа кайчандыр гашыйк булып йөргән идем, ул безнең урамда яши иде. — Аңлаштыңмы соң? — Әй, сорамале! Ә син менә булдыргансың. Котлыйм! Кайчан өйләнергә уйлыйсың? — Кемгә? — Фәридәгә. — Син нәрсә, минем башыма тай типкән дип уйлыйсыңмы әллә?! — дип кычкырып көлеп җибәрде ул. — Беренчедән, мин беркемгә дә өйләнергә җыенмыйм, икенчедән, бу бит беләсеңме кем?! — Кем? — Фахишә. — Булмас, ышанмыйм! — дип кычкырып җибәрдем мин, дустымның сүзенә шаклар катып. — Бала булма, дустым, әзрәк кенә аң бул — бу шәһәрдә йокламаган егете калмаган бит аның! Мин — чираттагысы! — Юк, ышанмыйм! — Бу дөньяда ни генә булмый, — диде Хәмит, янә шәраб йотып. — Син безгә бүген кунып чыгарга рөхсәт итәсеңме? Без сөйләшеп, киңәшеп алырга да өлгермәдек, ванна бүлмәсеннән Фәридә чыкты. Шәрабтан кәефе күтәрелә башлаган Хәмит Фәридәне йолкып алып тез башына утыртты да, аны кочаклап, муеныннан үбәргә тотынды. Тик Фәридә Хәмитнең кочагыннан ычкынды да уңайсызланып фатирдан чыгып китте. Ә Хәмит, һавага очкан "былбыл"ын югалтудан куркып, минем белән саубуллашырга да онытып, Фәридә артыннан чыгып йөгерде... Мин тагын ялгыз калдым. Әллә кайчан яза башлаган бер җырның сүзләрен искә төшердем дә, гитарамны кулыма алып, акрын гына җыр суздым: Менә тагын җиргә, Менә тагын җиргә Яфрак ява. Ә мин киләм сиңа, Ә мин киләм сиңа Көзләр аша. Син — зур көзнең алтын яфрагы, Агачыннан тамган яфрак. Күз алдымнан калтырап югаласың, Җилләр исеп куйса катырак... Мин аны кабат кич белән стадион каршындагы паркта очраттым. Ул да ялгызы иде. Форсаттан файдаланып, мин аның белән бер дә тартынмыйча сөйләшеп киттем. Ул күбрәк мине тыңлады. Мин аңа әдәбият, музыка турында сөйләдем. Аңламаган сүзләр, әйтемнәр ишетсә дә, ул төпченеп тормады, минем белән килеште. Ә миңа аннан берни дә кирәкми, аны үз янымда тою, аның белән серләшү минем өчен үзе бер бәхет иде. Күзләрендә ниндидер сагыш, моң бар иде аның. Кешеләрдән, бигрәк тә ир-атлардан күңеле кайткан, сүрелә башлаган иде аның. Сүнгән җанына терәк булырга, аңа көч бирергә теләдем. Ялгызлыкның нинди аяныч халәт булуын төшендерергә тырыштым. Сөйләшер сүзләр бетеп, берберебезгә карашып торгач, ул ирексездән муеныма сарылды, ә мин аның иреннәреннән үптем... Ул каршы килмәде. Бары тик: — Син башкаларга охшамагансың, — дип кенә әйтте. Паркта йөреп вакытның үткәнен сизми дә калганбыз. Төнге уникеләр дә җиткән. Ул төнне абыйсы аны соңлап кайтканы өчен өенә кертмәде. Әшәке сүзләр кычкырып кызны мыскыл иткәч, мин аны үземә кунарга чакырдым. Фәридәне өйдә калдырып, үзем дусларда кунам дип, караңгы салкын төндә урамга чыгып киттем. Билгеле инде, бу шәһәрдә минем кереп кунарлык чын дусларым юк та иде, булганнары да өйләнеп беткәннәр. Ә аларга барасы килмәде. Төне буе тулганып урамда йөргәч, җылынырга дип, иртән төзүчеләрнең вагонеткасына кереп утырган җиремнән йоклап киткәнемне сизми дә калганмын... Йокыдан уянгач, Фәридәне күрү теләге белән, тизрәк өйгә йөгердем. Мин кайтканда, Фәридә өйдә юк иде. Өстәлдә машинкада бастырган шигырьләр, җырлар янында сарылы-кызыллы саргайган агач яфраклары ята иде... "Төне буе йокы алмады, — дип язган ул. — Мин сине көттем... гафу ит, шигырьләреңне укыдым... ошады... Иртән урман буеннан яфраклар җыйдым... Сары яфрак — ялгызлык төсе. Ә син ялгыз калырга тырышма. Син миңа ошыйсың, тик без бергә була алмыйбыз. Сау бул! Фәридә". Безнең аралар тиз өзелде. Бер-ике айдан соң абыйсы (әти-әнисе мәрхүмнәр икән) Фәридәне көчләп диярлек үзеннән егерме яшькә олы бер абзыйга кияүгә бирде. Ә аның бердәнбер хатын, саргайган яфракларын мин кадерле истәлек итеп әле дә саклыйм. ИРКӘ Сирень... Язның дөрләтеп кабындыруы — йөрәкнең җилсенүедер ул. Саф хуш исләр бөркегән ап-ак сирень тәлгәшләре әле дә сине хәтерләтә... Сине хәтерләтә. Иркә, анда мин сине күрәм. Иркә... Ни булды соң бу?! Яратумы? Сокланумы? Әллә саташу гынамы? Әллә инде язлар узып, балкып янган сөюемнең, сирень чәчәкләре тузгып берәм-берәм җиргә коелган сыман, сүнеп юкка чыгуы гына булды микән?! Белмим, ни булгандыр? Безгә бит уналты да тулмаган иде әле... Син шат, сөйкемле шәһәр кызы, авылга кунакка кайттың да безнең барчабызның күңелен әсир иттең. Күпләр, бик күпләр гашыйк булды сиңа. Мин дә гашыйк булдым. Өметсез, чарасыз... Сине бик тиз эләктереп алдылар. Кем диген әле?! Арткы урамның Уча малае! Кулга кул тотынышып, кичен клуб янына төшкәч тә, сездән көнләшеп, үкенеп туялмадым. Соңга калганыма, алданрак таныша алмаганыма. Мондый хисне бер мин генә түгел, башкалар да кичергәннәрдер дип уйлыйм. Ә Уча малае сиңа нык ябышкан. Бер генә адымга да яныннан җибәрми. Сулатмый да. Каян сине шулай тиз генә эләктереп ала алган соң ул? Безнең алда борынын күтәргән була бит әле, мактанчык! Кем әле ул шулкадәр?! Дәрес күчерткән өчен, мәктәпкә бәлеш ташып, безне сыйлап йөргән бер надан Уча малае гына бит ул! Хәер, сөйләшеп алырга җае чыкты тагын. Дустың биш минутка гына югалып торган арада, йөгереп каршыңа чыктым. Тиз генә таныштык та. Ташла син ул наданны, аның бит икеледән башы чыкмый, әйдә, бүген сирень янында күрешәбез, дип, дус булырга өндәдем. Син дәшмәдең. Матур зәңгәр күзләреңне сирпеп, йөрәкне яндырып ягымлы гына карап куйдың да Уча малаен эзләп киттең. Шуннан бирле минем өчен яшәү тоташ бер газапка әйләнде. Икегезне бергә күрү дә мине чиксез газапка сала торган иде. Менә сез көлешә-җырлаша урман юлыннан кайтып киләсез... Җир җиләге җыйгансыз... Кәрзинегез яртылаш кына тулган. Җиләк кайгысы түгел шул сездә, сездә сөю кайгысы... Авылга "Галиябану" килгән. Спектакль карыйсыз. Күзем сәхнәдә түгел, ә сездә. Бер-беренә сөю вәгъдәләре биргән Хәлил белән Галиябану сыман сез миңа. Капка төбендә кочаклашып, үбешеп торган чагыгызга да туры килдем мин. Мине күрү белән, Учаларның алма бакчасына кереп киттегез. Анда кеше йөрми торган иске ташландык мунча барлыгын да яхшы беләм. Мин кыз тәнен, кыз тәмен татымаган яшь булдыксыз егет! Ни өчен Ходай Уча малаена өеп биргән соң ул бәхетне? Нигә мине буш иткән? Газаплы уйлар эчендә бөтерелеп, әнкәй җәеп куйган салкын түшәккә кайтып ятам... Җәй үтте. Син калага китеп бардың. Уча малае боекты. Бер-берегезне онытырсыз дип өметләндем. Ләкин тагын язлар җитте. Сирень куагы тагын да куерак итеп чәчәк атты. Син дә кайттың. Быел Уча малае белән чуалмассың, минем белән йөрерсең дип өметләндем. Гөнаһ шомлыгына каршы, тегесе матай алып җибәргән. Нинди генә кыз, егетнең биленнән кочып, матайда очарга хыялланмасын? Сине дә матайда йөрергә өйрәтте ул. Үз башына булган икән. Беренче мәртәбә утыруга ук, син коймага барып кердең. Син — исән, матай — капут. Шуннан соң сезнең аралар суынды. Сиңа караганда матай кадерлерәк булган, күрәсең, синең белән тупас сөйләшә башлады. Кая барса да мыскыл итә. Берәр атна сөйләшмичә йөрдегез. Мин моңа сөендем генә, билгеле, шундук арагызга килеп кердем... Без синең белән сирень янында очраштык, Иркә. Яз узган. Сиреньнең дә төсе киткән, башларны әйләндерерлек хуш исләр дә бөркеми. Мин синең кулларыңнан алдым. Гомеремдә беренче мәртәбә хатынкызга "яратам" дип эндәштем. Дәшмәдең. Һаман да як-ягыңа карандың. Һаман да аны көтәсең кебек тоелды миңа. — Син нишләп аның белән йөри башладың, нишләп мине читләттең, — дип сорадым... — Мин аңа вәгъдә бирдем, — дидең син, — ә биргән вәгъдәңдә торырга кирәк. Хәзер ул үзгәрде, мине җансыз тимергә алыштырды... Яңа гына парын тапкан кош сыман, мәхәббәт турында сайрадым. Күзләреңә бактым. Төпсез зәңгәр күзләреңдә сирень чәчәге балкышлары чагылды. Шашып-шашып сине үбәсем килде. Нәкъ шул чакны, матаен акыртып, Уча малае килеп чыкты... — Назыйм! — Иркә! Мин сиңа тиз-тиз генә: — Китмә! Кал минем янда! Сирень янында кал! — дип пышылдадым... Тыңламадың... Назыйм кочагына атылдың. Назыйм да синең иреннәреңнән суырып үбеп алды. Шунда гына аңладым, бер-берегезне чын-чынлап яратасыз икән ич! Мәхәббәт алдында сирень чәчәге дә, Уча малае да бертигез икән бит. Сез бәхетле, бәхетле булыгыз да! Киттегез... Ә мин калдым. Сез минем мәхәббәтемне аңламадыгыз, сиреньле, сәер мәхәббәтемне... Ул башка, ул югары, саф иде. Сез барыбер бергә булмадыгыз. Язмыш барыбер аерды сезне... Сирень... Ул бит син, Иркә, син. МӘГЪСҮМКА* — Бу оешмаган оешманы кайчан да булса бер ябарлар микән?! — дип аваз салды берәү. Аваз салучы — оешманың кече хезмәткәре, яше кырыклардан узган Мәгъсүм Тазиич атлы бер мескенкәй иде. Авызындагы бердәнбер исән тешен балкытып, бу кискен чыгышы хезмәттәшләренә ничегрәк тәэсир иткәнен күрергә теләгәндәй, телен тешләп, ул як-ягына каранып торды. Ләкин аның сүзен берәү дә исәпкә алырга теләмәде. Бу залдагылар өчен буш сүз булып яңгырады. Бары тик һәрнәрсәдән кызык табып, һәрнәрсәдән көләргә яраткан Вахит исемле бер яшь хезмәткәр генә: — Абзый, кызмале син, чебен дулап кайчан тәрәзә ватканын күргәнең бар?! — дип шаяртырга өлгерде. Мәгъсүм, чын күңелдән рәнҗеп, авыз эченнән ниндидер серле күбекләр аттыра-аттыра ишеккә юнәлде. Үзенә һәм сүзенә карата нинди булса да фикер ишетмәмме дип, бер урында озак кына таптанып торса да, аны туктатучы булмады... Эш бүлмәсенә килеп керү белән, ул иң элек кесәсеннән дәү генә кулъяулык тартып чыгарды. Чыраена караганда ул хәзер тормышының иң аяныч, иң хәлиткеч минутларын кичерә сыман иде. Менә-менә күңеле тулып китәр дә елап ук җибәрер... Ләкин тормыш авырлыклары алдында җебеп төшәргә яратмаган Мәгъсүм кинәт авызын зур итеп ачты да каты итеп борынын сеңгереп алды. Шуның белән кайгысы да, дөньясы да җиңеләеп калгандай булды. Оешмадагылар, оешманың үз бинасы булмау сәбәпле, барысы да бер бүлмәдә җыелышып утырганга, аларның өстәлләре мәктәптәге кебек бер-бер артлы тезелешеп торалар иде. Мәгъсүм, үзенең өстәле янына килеп утыруга ук, кулына кәгазь белән каләм алды. Кара тамызып, эре хәрефләр белән ак битнең уртасына "гариза" дип язып куйды да, үз теләге белән эшеннән азат итүләрен сорап, астына сырлап кулын куйды. Елына шулай бишәр, алтышар гариза сырлап та, тиешле урынга барып җитмәү сәбәпле, һаман шул бер оешмада утырган Мәгъсүмгә бу юлы да кабат борчу килеп керде. Бу борчылу киләчәктәге эшсезлек белән бәйләнгән иде. Күз алдына шундук караңгы урамнар, чүплек асларын актарып йөрүче иясез ач этләр, урам чатында теләнеп утыручы — хәер сораучылар килеп басты. Бер мизгел эчендә Мәгъсүмнең гаризасы чүплек савытына очты. "Хезмәт итәргә кирәк, илгә хезмәт итәргә", — дип уйлап куйды ул һәм, югарыдагыларның кушуы буенча ниндидер бик мөһим кәгазь язарга тиешлеген исенә төшереп, шундук эшкә дә кереште... Ләкин ул күптәннән язарга йөргән хезмәтен башларга да өлгермәде, ишектән атылып әлеге дә баягы шул Вахит килеп керде. — Мәгъсүм Тазиич! Мәгъсүм Тазиич! — дип шәрран ярды ул. — Котлыйм сезне! — Нәрсә бар? Нәрсә белән? — Ялкынлы чыгышыгыз белән! — Әй, йөрмәле ачу китереп! — диде Мәгъсүм, егетнең сүзләрендә ниндидер ясалмалылык сизеп. — Кит әле моннан! — Директорның күзе ике булды! — Өч булмадымы тагын?! — Валлаһи! Рәхмәт сезгә! Йә, бирегез "биш"не! — Кит әле, кит, йөрмә эчне пошырып! — Кыю кеше сез! — дип мактарга тотынды Вахит. — Бездә сез берәү генә, бер сез генә хаклык өчен көрәшүче! — Дус булып йөрисең, ә кирәк чакта яклый алмыйсың, — дип шелтә белдерде Мәгъсүм, тик шулай да Вахитның мактауларына түзалмады, күрәсең. — Тәртип юк бездә, тәртип, мине куйсалар, тәртип кертер идем мин монда. Ә беләсеңме, ни өчен юк ул? — Ни өчен? — "Шимбәләр"* күп монда, "шимбәләр" бутый бу дөньяны. Маркс әйткән бит. — Нәрсә дигән? — Юктан бар ясап булмый... — Барны юкка чыгарырга була... — Во, во! — дип тезеп китте Мәгъсүм, шуны гына көткән кебек. — Шпионнар күп монда, колак салып кына торалар... Мин булсам, бу хәлгә юл куймас идем... — Сез — герой! Сезгә бүген үк һәйкәл куярга була! — дип шаяртып алды Вахит. — Кырык яшеңдә нинди һәйкәл ди инде ул! — Мәгъсүм Тазиич, мин сокланам сезгә! — дип кочагын җәйде Вахит, шаяртуының чигенә җитеп. — Сезне кочакларга ярыймы? — Кит әле, кит, төчеләнмә! — дип әйтеп куйды Мәгъсүм, өстәлдә торган сумкасына кирәк-яракларын тутырып. "Җыелышка сумкасыз кергәнмен икән, шуңа да чыгышым уңышсыз булгандыр!" — дип уйлап куйды ул, кая да булса чыгып китү уе белән янып. — Сез кая? — дип сорады Вахит, әзрәк җаена ятып. — Эш бар әле... — Нинди эш? — Бу оешманың эше бетәчәк түгел инде аның, — дип кул селтәде Мәгъсүм. — Кызык. Үзегез бу оешманы ябарга дисез, ә үзегез аңа хезмәт итәргә җыенасызмы? — Мин эшсез торалмыйм, — дип җавап бирде Мәгъсүм, Вахитның борын төбендә сумкасын ябып. — Мәгъсүм Тазиич! — Әү... — Тарихи материализм күзлегеннән сез моңа ничек карыйсыз? — дип сорап куйды ул, Мәгъсүмнең бушый башлаган костюм төймәсенә күрсәтеп. — Бу төймә кайчан да булса бер төшәрме, әллә мәңгегә шулай асылынып торырмы? — Карале, малай, син, давай, шаярмале! — дип кызып китте абзый. — Мин синнән егерме яшькә олы, ә син!.. Вахит, шаяртуның бик тирәнгә киткәнен аңлап, шып итеп туктап калды һәм бары тик: — Директорга нәрсә дияргә? — дип сорап куйды. — Әгәр мине сораса, вокзалга китте, диген. — Ә ни өчен китте дип сораса? — Билет алырга... командировкага барырга җыена, диген. — Ә кая? — Анысын мин үзем генә беләм, — диде Мәгъсүм һәм, сумкасын эләктереп, шундук ишектә юк та булды... Җыелыш тәмамлангач, оешманың директоры, орчык кадәр генә бер усал урыс хатыны, бүлмәгә керүгә, башын өстәлгә салып йокыга китеп утырган Вахиттан: — Где Максум Козлиич? — дип сорады. — Ушел, — дип җавап бирде аңа Вахит. — Куда?! — Ушел... по козлиным делам! Вахитның бу мәзәк сүзләреннән соң директор хатын сүзен әйтә алмыйча башта аңа аптырап карап торды һәм, бары тик мәзәкнең мәгънәсенә төшенгәч кенә, ниндидер бер кискен зәһәр тавыш белән кычкырып көлеп җибәрде... Трамвайның арткы урындыгында сумкасын кочаклап барган мескенкәебез бу коточкыч көлүне ишетмәде, әлбәттә. Трамвайда селкенеп озак кына баргач, ул үз тукталышында тыныч кына төшеп калды. Билетсыз йөрергә яраткан Мәгъсүм, эләктерә күрмәсеннәр дип, як-ягына каранып алды да андый-мондый зур хәвеф-хәтәр сизмәгәч, җиңел сулап, парк сукмагына кереп китте. Тын бакча аркылы үткәндә, ул йөрәге тынычланып калганын сизде, фикерләре куерып, баш мие нәрсә дә булса уйларлык хәлгә килгән иде. Мәгъсүмнең фатиры бу кечкенә парктан якында гына урнашкан. Өенә кайтып егылыр алдыннан ул иң элек җимерек фонтан янындагы эскәмиягә сөялеп хыялланып утырырга күнеккән иде. Ә бүген монда тыныч... паркта көз... Эскәмиягә ямьшәйгән иске эшләпәсен, букчасын куеп, ул бер мизгелгә тынып калды... ...Мәгъсүм башкалага бик ерактан, Урыссу якларыннан килеп чыккан иде. Ул яшьтән үк галим булырга хыялланды. Университетны тәмамлаганнан соң диссертация якларга булды. Шактый кызыклы темасы да табылды. "Шагыйрь Әхмәт Ерикәй иҗатында җил образы". Ул барлы-юклы белемен шундук эшкә җикте. Китапханәләрдә, архивларда казына торгач, бер ел дигәндә үзенең фәнни хезмәтен тәмамларга да өлгерде. Рецензенты аңа уңай бәя бирде. Яклау көне дә билгеләнде. Тик, бәхетсезлеккә каршы, ул бер айга соңга калган булып чыкты. Бу теманы аңа кадәр икенче берәү өйрәнеп якларга өлгергән икән. "Урладылар, суктылар минем темамны!" — дип акырып йөрсә дә, файдасы тимәде. Шушы уңышсызлыктан соң аның фәнгә булган хөрмәте бөтенләй сүнеп калды. Тормыш рәхимсезлеге сыгылып төшәргә мәҗбүр иткәч, Мәгъсүм шул заманның сәләтле, ләкин дөньяга яраклаша белмәгән байтак шәхесләрнең язмышын кабатлады. Байтак вакытын сыра белән үткәреп яшәгән Мәгъсүм ике-өч елда танымаслык хәлгә килде — вакытыннан элек картаеп, башлары пеләшләнеп, гәүдәсе бөкрәеп калды... Шулай әкрен-әкрен генә заман упкынына тәгәри барганда, бервакыт аның кулына кызыклы гына китап килеп керде. Ул аны соңгы тиеннәренә сатып алган иде. Әлеге китап кайчандыр Мәгъсүмнең яклый алмый калган фәнни хезмәтенә багышланган булып чыкты. Укудан бөтенләй бизгәнгә күрә, ул аның кереш сүзенә генә күз салды. Анда әлеге хезмәткә зур өлеш кертүчеләрнең исемнәре китерелгән иде. Шулар арасында үз исемен күреп алгач, йөзе яктырып китте. "Әле мин фәндә үлмәгән икән", — дип уйлады. Көне буе күзен чекерәйтеп үз фамилиясеннән күзен алалмыйча яткач, фән белән шөгыльләнүен дәвам итәсе килде. Ярдәм сорап китап авторына шылтыратты. Ул аны кызганып, бишенче кул аркылы дигәндәй, менә шушы оешмага китереп тыкты да инде. Чигенергә урын калмады: ул үз язмышына буйсынырга мәҗбүр булды. ...Еллар үтә торды. Мәгъсүм дә чын мәэмүргә әйләнде. Эшләгән дәверендә җиде җитәкче алышынды инде. Ул исә шул вакытта җиде тапкыр үзгәрергә өлгерде. Башында ике бөртек чәче генә тырпаеп калды. Ябыкты. Кайчандыр кешелеккә генә кияргә дип алган костюм-чалбары тәмам таушалып бетте. Бары тик бер әйберсе — эшкә алып йөри торган күн портфеле генә таза, исән калды. Шул сәер портфельле Мәгъсүм озакламый оешманың "байрагы"на әверелде. Аңа инде шаяртып Максумка, ягъни Мәгъсумка дигән яңа исем бирделәр... Кеше үз гомерендә берәр мөгез чыгармаса, үзен кеше дип тә санамас иде. Кеше кем генә, нинди генә булмасын, хыялсыз яшәми. Мәгъсүм дә гомере буе яңа вазифа алу турында хыялланды. Бу татлы чир белән инде ул эшкә кергәннән бирле җәфалана. Ничек тә югарыга күтәреләсе килә, бер генә баскычка булса да. Ничәмә еллар шундый мөмкинлекне көтеп торган Мәгъсүмгә дә, ниһаять, бәхет елмаеп алды. Шулай бервакыт оешма директоры (сан буенча ничәнче булгандыр, анысын әйтүе кыен) белемен күтәрү өчен Мәскәү каласына китеп баргач, җитәкче булып вакытлыча Мәгъсүм торып калды. Ни өчен ул калганын шайтан белсен, ләкин моңа кадәр йомышчы ролен үтәгән Мәгъсүм тиз арада үзенең хакимиятен ныгытырга уйлады. Ләкин эш бөтенләй ул уйлаганча түгел, ә киресенчә килеп чыкты. Хезмәттәшләренең күбесе, аны санга сукмыйча, ике-өч көннән соң эшкә йөрүдән туктадылар. Килгәннәре дә ләчтит сатудан туктамадылар. Ә Лида исемле яшь бер җилбәзәге абзыйның күз алдында ук бер чит ир белән бәдрәфкә кереп бикләнде. Алар анда ни эшләгәннәрдер, анысын әйтүе кыен, әмма дә ләкин яңа хуҗа бу тәртипсезлеккә түзеп тора алмады, икенче көнне үк җыелыш җыйды. Җыелышка югарыдагылар чакырылганга күрә, Лидадан башка барысы да килделәр. Иң элек кереш сүз белән Мәгъсүм чыгыш ясады. — Җәмәгать! — дип кычкырып җибәрде ул, халык каршына чыгып баскач. — Иптәшләр! Гафу итегез, менә түзәр хәл калмады! Мин Лида туташны һәм, гомумән, барыгызны да чын күңелдән хөрмәт итәм. Ләкин шутки шутками, ди Райкин, а могут быть и дети... Әле ярый берәү генә булса! Африкада әнә бер маймыл берьюлы унике шимпанзе китергән! Хи-хи... Кеше бит ул маймылдан яралган... теге кем әле... теориясе буенча? — Дарвин! — Во! Иптәш Дарвин тәгълиматы дөрес тәгълимат. Ул тәртипкә өйрәтә. Тәртипле булыйк, иптәшләр, маймыллар булмыйк! Хи-хи... Генсек безне гафу итмәс, генсек нәрсә ди?! Иң элек корыч дисциплина, аннан соң гына... туйганчы уйнарга, җырларга була, ди генсек. Халык мәкале ни ди? Кем эшләми, шул ашамый. Эшләп ашау зарур. Эшләмичә ашаучылар күбәйде! Андыйларга бездән кискен отпор! Мин моны сезгә июнь пленумы карарларына нигезләнеп әйтәм. Монда килеп көлеп утыру урынсыз, иптәшләр... Җыелыштагылар аның керделе-чыктылы сүзләреннән пырхылдап көлешә башлагач, абзый түзмәде: — Мин моны әле болай гына калдырмыйм! Я до цека дойду! — дип, төкерекләрен чәчә-чәчә трибунадан төшеп китте... Шушы урында, бәлкем, бу моңсу хикәягә нокта да куярга булыр иде. Ләкин Мәгъсүм белән бүген гаҗәеп бер вакыйга булды. Иңенә кара ридикюль аскан бер чибәр ханымны күргәч, кояш җылысында йокымсырап утырган Мәгъсүмнең уй-хатирәләре эреп юкка чыкты. Чәчәкле кара лосина өстеннән сары төстәге мини-юбка кигән яшь чибәр ханым парк буйлап каядыр ашыга-ашыга китеп бара иде. Бу ханым аңа бик тә таныш булып күренде, аңарга охшаган хатын күршедә яшәүче бер ялгызак ир-егет янына килеп йөри иде. Күршесенең ерак сәяхәткә чыгып киткәненә бер атна вакыт узды. Мәгъсүм моны тиз генә ханымга җиткерергә булды. Хатын-кызга карата ул ниндидер бер аңлаешсыз мөнәсәбәттә тора иде. Ярата һәм бик тә хөрмәт итә иде ул аларны! Оешмага йомыш белән кергән һәр хатын-кыз затын, яшенә һәм кыяфәтенә карамастан, ирләрчә каршы алып, кулларыннан үбеп озатып кала торган иде. Тик шунысы кызык: бу илаһи мөнәсәбәтләр кул үбүдән узмый иделәр. Шәхси тормышын чит күзләрдән бик нык яшергәнгә күрә, аның башлы-күзле булуы әлегә кадәр билгеле түгел иде. — Гафу итегез, — дип, бик итагатьле генә эндәште ул ханымга. — Тыңлыйм сезне, — диде ханым, аңа зәңгәр күзләрен төбәп. — Ни бит... — Нәрсә? — Беләсезме, — диде ул, әзрәк каушый башлап. — Мәхмүт өйдә юк бит. — Кем? — Мәхмүт. Ну, теге... кара Мәхмүт... — Нинди Мәхмүт? — дип усал гына карап куйды ханым. — Танышыгыз. Сәяхәттә ул. — Аңламадым. — Икенче бер ханым белән. Әгәр дә барыр җирегез булмаса, миңа кереп торыгыз. Чәй куярмын, ә чәй индийский, — дип сөйләнде ул, ханымның сөт төсле ап-ак йомшак кулларына үрелеп... — Кретин! — дип кычкырды аңа хатын, кисәк кенә кулына сугып. — Кем дип белдең мине! Идиот! — Кичерегез... Ялгышканмын... Кулыгызны гына үбимче?! "Үпкәләде, ахры. Минем турыда ни уйлар инде?" —дип борчылып калды аның артыннан Мәгъсүм. Ләкин бу бәланең башы гына булган әле. Кире эскәмия янына кайтса, ни күрсен, аның сөекле дусты — сумкасыннан җилләр искән иде! Бу югалтудан тәмам кәефе кырылган Мәгъсүм сумкасын агач-куаклар арасыннан һәм хәтта чүплек савытыннан эзләп караса да, уңышка ирешә алмады. Портфель эзсез югалды. "Бетүем шушы икән!" — дип сызланды ул, тирән кайгыга батып. Сумкасы белән бергә югалган кыйммәтле кәгазьләре, документлары өчен генә кайгырмады — дәрәҗәсен югалтып, күләгәдә калудан курыкты ул. Мәгъсүм белән сумка бер-беренә шулкадәр береккәннәр, аларны бер-берсеннән аерып алу да мөмкин түгел иде. Ул сумка турында сүз чыккач, инде тагын бер нәрсәне дә искәртеп китмичә булмый. Мәгъсүмнең сумкасы портфельләр нәселеннән, ул аны элеккеге бәһа белән стипендия акчасына "Энҗе" ювелир кибетеннән сатып алган иде. Ни өчен аннан алганын ул үзе дә тәгаен генә хәтерләми. Тик шунысы билгеле: ул сумка аңа алтын-көмештән дә кадерлерәк иде. Адәми затлар алтын-көмешкә ничек табынса, Мәгъсүм дә аны үз баласыдай якын күреп, кадерләп, саклап тора иде. Трамвай-троллейбуста барганда да ул аны бервакытта да кулыннан төшерми, кочып бара. Ә мунчага-фәләнгә керсә, аны беркайчан да чишенү бүлмәсендә калдырмый, үзе белән җылы ләүкәгә алып менә иде. Бер кулына сумка, икенчесенә себерке тоткан килеш кәефләнеп утырырга ярата иде ул. Әнә шул затлы әйберен югалтканнан соң, Мәгъсүм өчен кара көннәр башланды. Кеше белән сөйләшмәс, аралашмас булды. Тиздән аның үзен дә күрмәмешкә сабышып, аңа сәлам бирүдән дә туктадылар. Ул үзенең шәүләгә, күләгәгә әйләнә баруын сизгәнгә күрә эшкә йөрүдән дә туктады. Сумкасы килеп чыкканын көтеп, көннәр буе парк эскәмиясен саклады. Көтә-көтә айлар, еллар үтеп китте. Бәлки, дөнья да куйган булыр иде ул. Тик дөньялар үзгәреп куйды. Тормыш җилләре уңай исә башлау белән, Мәгъсүм дә чак кына морадына ирешми калды. Шулай беркөнне паркта аның янына җитди генә кыяфәтле бер ир кеше килеп утырды. Затлы кара смокингы, крокодил тиресеннән тегелгән портфеле аның бик тә дәрәҗәле кеше икәнен әйтеп тора иде. Менә шул затлы кеше Мәгъсүм ягына бер җирәнеп карап алды да уйга талды. Аның янында утыруны уңайсыз сизсә дә, Мәгъсүм китәргә ашыкмады. "Тегеңә охшаган бу — явыз ният белән йөри бу!" — дип фикер йөртте ул, сәер күршесен астыртын гына күзәтеп. Һәм шулай килеп чыкты да. Тыныч кына утырган җиреннән бу кеше портфеленнән кинәт уенчык кадәрле генә пистолет тартып чыгарды, урыннан торып, бер адым алга атлады. Төзәде. Мәгъсүм, куркудан кулы белән йөзен каплап: — Атма! — дип, үзәк өзгеч тавыш белән кычкырып җибәрде. Ату тавышы яңгырады. Мәгъсүм йөзе белән җиргә капланды. Аңын җуеп, берникадәр чәчәк клумбасы эчендә яткач, аның борын очын юеш бер нәрсә кытыклап китте. Ул, баш очында пес итәргә җайлы урын эзләп йөргән йонлач кара эт баласын Газраилгә охшатып, тиз генә сикереп торды. "Аллага шөкер! Исән икәнмен!" — дип уйлап алды ул, өсбашларын каккалап. Теге ир кеше Мәгъсүмгә түгел, ә үзенә аткан булып чыкты: ул пистолетын күкрәгенә кыскан килеш, якты дөнья белән хушлашып, сусыз фонтан төбендә аунап ята иде. Шулай да Мәгъсүм шәрран ярып милиция чакыртырга ашыкмады. Аның күзе эскәмиядә калган портфельгә төште. Шуны кулга төшереп, бу шикле вә куркыныч урыннан тизрәк таярга уйлады. Ләкин портфельнең тоткасыннан алуы гына булды, ул шундук телгә дә килде: — Сиңа ни кирәк? — Миңа? Син! Син кирәк! — Син кем? — Мин ни бит инде... Синең хуҗаң, — дип сөйләнде Мәгъсүм, портфельне учлары белән сыйпап. — Җибәр! Син минем хуҗам түгел, орынырга хакың юк миңа! — диде портфель. — Синең хуҗаң үлде, син хәзер минеке! — диде Мәгъсүм, яңа дустын кочагына кысып. — Җибәр! — Ярый, җибәрермен, — диде ул, портфельне кире эскәмиягә куеп. — Тик син мине дә тыңла әле! — Ул аңа ничек итеп сумкасын югалтуын һәм аны эзләве турында сөйләде. — Борчылма, мин сиңа булышырмын, — диде портфель. — Бүген портфельләрнең зур җыелышы була, бәлки, синең югалган сумкаң да шунда килер! — Андый зур җыелышларга кертмәсләр шул аны! — Бүген ачык җыелыш. Кертерләр. — Нигә җыелышалар соң? — Бүген яңа урыннар бүләбез. Ә мин президиумда утырырга тиеш. — Кайда була ул? — Сантехниклар бүлмәсендә. — Әйт әле, — дип төпченергә тотынды Мәгъсүм. — Синең хуҗаң нишләп үз-үзен үтерде? — Төшерделәр аны, — дип җавап бирде портфель. — Аның җаны хәзер миңа күчте. — Шуңа күрә сиңа җан кердеме? — Сорау бирергә яратасың икән! Күп белсәң, тиз картаерсың. Киттек әйдә, соңга калабыз. Безне көтәләр! Сантехниклар бүлмәсе тугыз катлы мәһабәт зур бинаның кечкенә генә бер подвалында урнашкан иде. Буяу исләре аңкып торган, диварлары ямьсез акшарга буялган тынчу бүлмәгә килеп керү белән, Мәгъсүмнең ике күзе дүрт булды. "Күземә генә күренәме соң?!" — дип шаккатты ул, күгәргән арматура, ямьшек газ баллоннары, ярык унитазлар янына җыелган портфельләрне, чемоданнарны, хуҗалык сумкаларын күреп. Иленнән аерылган явыз бал кортлары сыман, алар тыз-быз килеп җыелыш үткәрәләр иде. Бигрәк тә портфельләр бик усал кылана. Мәгъсүмгә игътибар итүче дә булмады. Ә менә аның яңа танышын басып каршы алдылар. Ишек катында кизү торган кара "дипломат" аны май мичкәләреннән түшәп ясалган сәхнәгә кадәр озата килде. Кәнәфигә утыртты. Нечкә билле, купшы иренле кара ридикюль аңа микрофон китереп тоттырды. — Иптәшләр! — дип аваз салды затлы портфель. — Бәлки, бу безнең соңгы җыелышуыбыздыр, ә бәлки, беренчеседер дә! Тик ни генә булмасын, без сәяси мәйданнан китәргә җыенмыйбыз, киләчәккә өмет белән яшибез! Залдагылар, ораторның ялкынлы сүзләреннән бик нык әсәрләнеп, әледән-әле кул чабып тордылар. — Партия! Ал җанымны! — дип кычкырды ул. — Безне яңа урыннар көтә, иптәшләр, безгә бик яхшылап уйлашырга кирәк! Утырыш гаять кызыклы тоелса да, Мәгъсүм аңа битараф калды, аның үз кайгысы кайгы иде. Ул залда утыручыларны этә-төртә сумкасын эзләп арткы рәткә китте. Ә анда чын мәхшәр туе иде. Ни генә юк анда: әнә авылдан качкан тишек бәрәңге капчыгы таушалып өлгергән хатын-кыз ридикюле белән мәхәббәт куертып ята, урланган ике янчык соңгы бакыр тиеннәренә этләшә-этләшә кәрт сугалар, маңгай чиертешәләр, "Адидас" сумкасы белән "Спартак" ботинкасы күкрәкләрен киерешеп бер-берсен тукмыйлар, ә инде бикләре ябылмас хәлгә килгән карт сары чемодан: — Булмый монда яшәп! Китәм чит илгә! Чыгарыгыз мине чит илгә! — дип акыра. Тик ни генә булмасын, бәхет Мәгъсүмгә дә елмайды. Унөченче рәттә, чатта, шакшы чүп савыты янында ул үзенең газиз дустын — сумкасын күрү бәхетенә иреште. Таушалган, биге тотмаган сумка хуҗасын таныр хәлдә түгел иде бугай. Мәгъсүм, аны тиз генә эләктереп, тузаннарын кага-кага, урамга чыгып йөгерде. Сумкасын янә кулына төшергәч, аның кәефе бермә-бер күтәрелде. Урамнан узганда күптәнге таныш-белешләре, элеккеге дуслары очрап, сәламнәр дә биргәли башлагач, аның бөтенләй күңеле үсеп китте. Аның тизрәк, эшенә барып, яраткан оешмасын күрәсе килде. "Мине югалтканнардыр, көтәләрдер!" — дип уйлап алды ул, оешма урнашкан таныш урамга килеп кергәч. Ләкин... Тәрәзәләре кара тюль белән капланган таныш бинаның имән ишегенә зур хәрефләр белән "Оешма ябык. Шимбә көн. 19... ел" дип язылган иде. ЯШЬ ШАГЫЙРЬ — Әй, кардәш! — дип эндәштеләр Шәйхулга. — Атыңны туктат, илһамым килде! Эндәшүче, арбага кырын ятып, җәйге табигать белән хозурланып барган авыл шагыйре Шаһбазгали иде. Озын сыйраклы, ач яңаклы бу хикмәти абзый, пенсия яшендә булуына карамастан, әле һаман да яшь шагыйрь исемен йөртә. Үз гомерендә бер генә сүз, бер генә җөмлә дә язып карамаган, авыр хезмәттә эшләп бөкресен чыгарган Шәйхул авылдашын аңламады — тар иген кыры сукмагыннан иркенгә чыгарга омтылган алашасын куа бирде. — Туктат, диләр, сиңа, ахмак! Шәйхул ни булды икән дип атны туктатуга, Шаһбазгали, яшь-җилкенчәк сыман, шома гына арбадан шуып төште... — Ни булды? — дип сорады Шәйхул. — Ни күрдең? — Надан син! Ул да булмады, Шаһбазгали, башын артка ташлап, бик горур кыяфәттә туп-туры дулкынланып торган иген кырына кереп китте... — Туктале! Әй, Шаһбаз, син кая? Шаһбазгали туктарга уйламады да. Ул, илаһи адымнар белән алга атлап, тук бодай башакларын егаега, тагын да эчкәрәк узды. Бераздан баш очында хәтсез кыздырып торган кояш нурларыннан качып бер мәлгә тын калды. Шаһбазгалинең илһамы килгән иде. Ул кесәсеннән битләре таушалып, каралып беткән бер кечкенә блокнот белән карандаш кисәге тартып чыгарды да тиз генә язарга тотынды. Тик, ни хикмәт, кулына каләм тотуга, арбада туган шигъри хисләре эреп юкка чыкты. Кисәк кенә кабынган шигъри илһам кинәт кенә сүнде дә. Кәефе төште шагыйрьнең. Җитмәсә, иртән ашаган әче кәбестә шулпасы каты итеп эчне борырга тотынды. Авылга җәяүләп кенә кайтты ул. Капкадан кергәндә, аны күршесе Латыйп туктатты. Шаһбазның шагыйрьлегеннән, сәерлегеннән көләргә яраткан Латыйп, бу юлы да укымышлы кеше сыман кашларын сикерткәләп: — Карале, Шаһбаз, син бүген иген кырында җалгызың нишләп йөрдең? — диде. — Аңлат әле без наданнарга, без берни дә аңламыйбыз. — Кем әйтте? Шәйхулмы? — дип сорады Шаһбаз, Латыйпның төртмә сүзләренә бик каты ачуы чыгып. — Хәтерләмим инде, — дигән булды Латыйп, — бөтен авыл сүли бит... — Сөйләсеннәр! — диде Шаһбаз, исе китмәгән булып. — Халык һәр чорда үзенең шагыйрьләрен чәйнәгән, мине шәхсән чәйниләр дә чәйниләр инде. — Ие, шулай инде анысы... Тик нишләдең соң син анда? — Шигырь яздым, бәгырь, шигырь... — Шигырь? — дип шаккатты Латыйп. — Җәле, укып карале! Их! Нинди генә шагыйрь үзе язган шигырьне укырга теләмәсен дә, нинди генә шагыйрь аны тыңлаучы табылганга шатланмасын икән. Шаһбаз да шулар кавеменнән иде! — Тыңла! — дип кычкырды ул кәкрәеп каткан Латыйпка. — Робагыйлар... — Рәбигалар? — Робагыйлар, надан! — Җарар, җарар, — дип тынычландырды аны Латыйп. — Шулай да булсын ди, укы әйдә... — Тыңла! Мине бүтән бүлдермә! — дип җикеренде аңа Шаһбаз, блокнотын ачып. — Менә болай ул... "Салкын аш салкын була. Калган аш калган була. Шул ашны җылытып ашасаң... име... Гомерең озын була..." Җә, ничек, шәпме?! Латыйп каушап калды. Шагыйрьне мактап куясы урынга ул борын астыннан нидер мыгырдарга тотынды... — Аңлашылмый... никтер... ие бит... калган аш... причум монда... ие... — Нәрсәсе аңлашылмый инде аның! Салкын аш салкын була, калган аш калган... — Ие... Әгәр җылытсаң?.. — Нәрсәне? — Ашны, мәйтәм, җылытсаң... ни була?! Шунда гына ул Латыйпның үзеннән астыртын рәвештә көлеп торганын аңлап алды. Аңлап алуга ук Латыйпның якасына ябышты. — Кем соң син?! — дип кычкырды ул аңа. — Бөҗәк бит син! Гомерең буе тирес арасында казынып, ни өчен яшәгәнеңне дә аңламый башлагансың. Аңламыйсың син поэзияне. Аңламагач, тыгылма! Капка шып итеп ябылды. Тимер келә челк итеп урынына төшеп утырды. Шаһбаз өенә кереп бикләнде. "Ә бәлкем, Шаһбаз чынлап та хаклыдыр, — дип уйлап куйды Латыйп. — Бәлкем, мин чынлап та поэзияне аңламый торганмындыр, ә?!" Шаһбазгали шагыйрь иде. Чын мәгънәсендә халык шагыйре. Үз авылында, үз төбәгендә — бердәнбер. Башка шигырь сырлаучылар аның белән тиңләшә алмыйлар иде. Аның шигырь язу белән җенләнеп китүе дә Уҗым авылы халкы өчен зур бер сер булып калды. Яшьтән әдәбият, шигърият дигән нәрсәләр белән мавыкмаган, алтмыш яшенә җитеп тә бер юл шигырь язып карамаган Шаһбазгалинең кинәт кенә шагыйрь булып китүе сәер, бик тә сәер, билгеле. Әмма әлеге серне ул берүзе генә һәм аның сөекле хатыны Шәмсенур гына белә иде. Әгәр ачуланмасалар, ул серне без сезгә дә ачар идек. Иртән торып фермадан яңа гына сыер астын чистартып кайткан, эче пошканга кулына район гәзите алып, аннан кем туганын, кем үлгәнен кызыксынып караштырып утырган Шаһбазгали тирәсендә аның әче телле хатыны Шәмсенур бөтерелергә тотынды. — Өйдән чыккан да юк, кеше күргән дә юк... — дип мырлады ул. — Шуннан? — Клубка әртисләр, язучылар килә, ди, бүген. Нишлибез?.. Керү бушлай, ди... Бармыйбызмы? — Нием калган анда? — дип кырт кисте Шаһбаз. — Шагыйрь-магыйрьләрне җенем сөйми! Җырчыларны яратмыйм — хәзергеләрен бигрәк тә, акыралар, җырламыйлар... Шәмсенурның бәхетенә каршы, ул көнне авылга концерт белән Илһам килгән булып чыкты. Чынында исә, ул Илһам концерты түгел, шагыйрь Моррис кичәсе генә иде. Кыскасы, Илһам шагыйрьгә генә ияреп килгән. Бер рәхәтләнеп Илһамны тыңларга дип җыелган халык шагыйрь Моррисның хисси шигырьләрен тыңлый-тыңлый тинтерәде. Тәбәнәк буйлы, елтыр башлы шагыйрьнең олуг җыелышларда гына җәелә торган кызыл бәрхет өстәл янында, кулларын бутый-бутый, туктаусыз шигырь укуын халык тыңламый, өнәми башлагач, сәхнәгә, ниһаять, Илһам чыкты. Ләкин ул да җырлап халыкны кинәндермәде. Әллә кәефе булмаган, әллә азрак түләгәннәр. Җырлар алдыннан шагыйрь Моррисны мактый-мактый бер-ике мәзәк сүз әйткәч, ул бик тә озын, бик тә моңлы бер җыруны сузып җырлый-җырлый сәхнәдән чыгып китте. Шуннан соң ай күрде дә кояш алды аны. Соңыннан яман гына әче итеп сызгыра-сызгыра, аяк тибә-тибә кабат чыгуын сорасалар да, Илһам башка күренмәде. Таякның авыр башы Морриска төште. Тамашачыга ничек тә ошау нияте белән янган шагыйрь, йөрәгеннән ташып, кайнап аккан мәхәббәт турындагы шигырьләрен сиптерде. Алары яшьләргә ошады. Аннан, пеләшен сыпырып, төрле мәзәк хәлләр сөйләргә тотынды. Бөек шәхесләрне искә алды. Анысын да ошаттылар. Ахырдан сорауларга җаваплар биреш китте. Сораулар, билгеле инде, автор тарафыннан алдан ук әзерләнеп куелган иде. Шуңа күрә дә әңгәмә үтемле, уңышлы узды. Очрашу тәмамлангач, Шаһбаз Илһамны үзенә кунакка алып кайтырга уйлады. Шәмсенур да каршы килмәде. Алар аны избачта эзләп таптылар. Җырчы ялтыравыклы концерт киемнәрен көндәлеккә кия торган коңгырт кримплен чалбарына алыштыра иде. Күрештеләр, таныштылар. Шаһбаз Илһамны үзләренә чакырды. Ә тегесе аның чакыруын кире какты. Бүген башка җиргә, ягъни колхоз рәисенә барасы икән. Ул дусты шагыйрь Моррисны алып китүләрен үтенде. Илһамга каршы килеп була димени?! Кирәкмәгән җиргә тыгылганына үкенгән Шаһбаз бер яратмаган, сөймәгән кешесен үзенә кунакка алып кайтырга мәҗбүр булды. Хәер, артык кысмырланмадылар. Шагыйрьне бик һәйбәтләп токмачлы аш, затлы гөбәдия белән сыйладылар. "Зәмзәм суы"ннан да авыз иттерделәр. Ерак юлдан, шау-шулы тамашадан бик нык арыган шагыйрь дә артык сөйләнеп, төчеләнеп утырмады, Шәмсенур җәеп биргән урынга башын төртеп, бик тиз йокыга да китте. Сыерын көтүгә куарга дип, иртән-иртүк торган Шаһбаз, түрдә өстәл лампасын кабызып, каләм кыштырдатып утырган шагыйрьне күргәч шаккатты. — Нәрсә? Шигырь язасыңмы? — дип көлемсерәп кенә сорап куйды ул шагыйрьдән. — Килеп чыгамы соң? Шагыйрь тиз генә җавап бирмәде. Бары тик башлаган шигырен язып бетергәч кенә телгә килде: — Төртмәле сүзеңне, кинаяңне кабул итәм, абзый, итмичә хакым да юк. Шагыйрьләр беркайчан да алдашмыйлар, сизәм, мине кундырырга алып кайтканыңа үкенәсең инде син. Тик син шуны онытма: килер бер көн, син әле мине сагынып, яратып искә алырсың, менә миндә шу-у-ндый шагыйрь кунакта булган ие дип, горурланып, мактанып сөйләрсең! Тик... тик менә мин генә булмам... — Ә кая булырсың соң син? — Шагыйрьләр бервакытта да озын гомерле булалмыйлар, шагыйрьнең иҗаты гына мәңгелек! Шаһбаз моңа каршы ни дип тә җавап бирә алмады. Шагыйрьләр никадәр сәер булсалар, алар шулкадәр көчлерәк була дип уйлады ул. — Әллә укыйсыңмы?! — диде бераздан Шаһбаз, кунакның берникадәр җаена торырга теләп. — Укы әле шул язганыңны! — Юк! — дип кырт кисте Моррис. — Шигырь түгел бу! Минемчә булмады бу... — Ә кемчә? — Такташча булды бу! — Булса ни?! — Чын шагыйрьнең башкаларга ияреп язарга хакы юк. Һәркемнең үз йөзе булырга тиеш. Моның урыны әнә тегендә, — диде Моррис, язган кәгазен мич алдына томырып... Шагыйрь китеп барды. Шаһбазгали бүтән күрмәде аны, берни дә ишетмәде аның турында. Югалды, юкка чыкты ул. Гомер уза торды. Бервакыт район гәзитендә белдерү чыкмасынмы?! Редакция иң яхшы шигырьгә бәйге игълан иткән. Алдынгы урыннарны алучыларга акчалата бик зур бүләкләр дә вәгъдә иткәннәр. Шул чакны кылт итеп, теге шагыйрьнең ботарлап аткан кәгазь кисәге исенә төште. Шаһбазгали, бер кирәге чыгар әле дип, аны бик пөхтәләп комод шүрлегендә яткан гаилә альбомы эченә салып куйган иде. Вәгъдә ителгән бүләк аның инде күптәннән йокысын качырды. Ул шунда язылган шигырьне, үз кулы белән бер кат күчереп, астына үзенең исемен язып куйды да, шытырдап торган өр-яңа конвертка тыгып, тышын төкерекли-төкерекли ябыштыргач, аны хатынына күрсәтмичә генә почта әрҗәсенә салды. Озак та үтмәде, бу шигырь басылып та чыкты. Сөенечне иң башлап Шәмсенур китерде. — Бәй! — диде хатыны, яңа килгән гәзитне кулында селкеп. — Атасы, син әле шигырьләр дә язасыңмыни?! Карале син менә моңа! Бу хәлгә ни сөенергә, ни көенергә белмәгән Шаһбаз иң элек хатынына дөресен сөйләп бирде. Серне беркемгә дә тишмәскә кушты. Теле бик кычытса да, түзде Шәмсенур, кеше-карага сөйләп йөрмәде. Ә инде шул шигырь бәйгедә дә җиңеп чыккач, боларның башы бөтенләйгә күккә тиде. Җиңүчене бүләкләргә дип чакыру килгәч, Шәмсенур ирен юлга әзерли башлады. Ләкин озак еллар сандык эчендә яткан, нафталин исе аңкып торган матур костюм-чалбарын киеп, юлга чыкканда гына Шаһбазгали кинәт кенә киреләнә башлады. Аның эченә шик кергән иде. — Юк! Бармыйм! — Ә нигә бармаска инде?! — дип чәпченде Шәмсенур. Бүләк аласын сизгән хатынның күзләре уттай яна иде. — Шулкадәр дә зур бүләк алырга торганда! — Белсәләр?! — Нәрсәне? — Мин язган шигырь түгеллеген?! — Суң, җаным, гәзитләрдә йөзләгән, меңләгән шигырь бастыралар. Аларны кем язганын кем белә? Әллә суң аларны шагыйрьләр барысы да үзләре язалар дип уйлыйсыңмы? Тот капчыгың! Язып бирәләр аларга! — Шулай да мин язган әсәр түгел бит, анасы. Теге шагыйрь кисәге ишетеп, белеп алса?! — Ишетмәс, — дип тыныч кына җавап бирде Шәмсенур. — Мин әле аны яңа гына үлгән дип ишеттем... — Үлгән?! Каян ишеттең? — Ишеттем инде... Пәси Сариясеннән... Некралугы чыккан диме?! — Ә нидән үлгән? — Суң, нидән үлсен инде? Ул шагыйрь-магыйрьләрнең нидән кырылганын бик яхшы беләсең бит инде. Э-э-чеп үлгән! "Алтын Башак" гәзите редакциясенең караңгы тар агач болдырыннан кергәндә, кирәгеннән артык дулкынланган Шаһбазгали чак кына бусагада абынып егылмады. "Йа Ходам! — дип ялварды ул. — Белә генә, сизә генә күрмәсеннәр! Бу дивана хатын сүзе белән йөреп, тәмам көлкеләргә генә калмасам ярый инде! Ярабби, ярабби!!!" Калын тавышлы, чалыш авызлы редактор акча салынган зәңгәр тышлы конвертны абзыйның кулына китереп тоттыргач, тегесе, башын иеп, тизрәк чыгып китү ягын карады. Читен, бик тә читен иде аңа. Чөнки шагыйрь Шаһбазгалине күрергә бөтен редакция халкы җыйналган иде. Тик чыгып качарга җыенгач кына, редактор абзыйның кулыннан каты итеп кысып тотты да, башкаларга ишеттерер-ишеттермәс кенә, аңардан: — Абзый, син бу шигырьне чынлап та үзең яздыңмы? — дип сорап куйды. Мондый катгый сорау аны чак аягыннан екмады. Тик оятыннан кая кереп качарга белмәгән Шаһбаз инде гаебен танып, зәңгәр тышлы конвертны кире хуҗасына кайтарып бирергә уйлап торганда гына, чалыш авызлы редактор, абзыйның җилкәсеннән кагып: — Юк, юк, кичерегез, мин бит шаяртып кына сорадым. Әйе, сез бик матур әсәр язгансыз. Гаҗәеп! Киләчәктә дә безне шулай шатландырсагыз иде, — дип, аны бик зурлап озатып калды. Шаһбазгалинең иҗади уңышы Уҗым авылы халкына гайбәт чәйнәр өчен бер сәбәп булды. Моннан соң киләчәктә үз-үзен ничек тотарга, бу көтелмәгән уңыштан соң нишләргә дә белмәгән шагыйрь Шаһбаз көннәр буена өендә бикләнеп ятты. Шагыйрьнең хәлен сорашып торган таныш-белешләренә, туганнарына Шәмсенур һәрвакыт: — Яза әле ул, яза, — дип җавап бирде. — Язамы? — Яза, яза, көн-төн яза. Яза-яза дөньясын оныта язды инде. Саташмаса ярар иде инде. — Язсын, язсын! — диештеләр тегеләре, — язган кешегә комачауларга ярамый, бәлки, язучы да булып китәр әле, Алла боерса! — Язсын, язсын, — диде ферма мөдире Риза да, — эшенә йөрмәсә дә ярый, борчылмасын, без аңа барыбер кояш көнен язарбыз! Ә "язучы" язарга да уйламый иде әле. Кызу хезмәт чорында ял итеп ятарга күнекмәгән һәм моңа бик тә эче поша башлаган Шаһбаз бертуктаусыз хатынын битәрләде: — Ахмак! Кеше күзенә карарлыгымны калдырмадың, әгәр син, бар, дип кыстамаган булсаң, мин ул гәзиткә аягымны да атлаячак түгел ием. — Әй, таптың кайгырыр нәрсә! — дип чәпчеде Шәмсенур. — Мин синең урында булсам, хәзерге минутта өйдә бикләнеп ятмас идем: "Я хту! Я хту!" — дип, күкрәк киереп йөрер идем. Шагыйрь булсаң, җаным, син шагыйрь бул инде! Шагыйрь булмасаң, җәһәннәмгә олак... — Нишләргә соң миңа?! — Нишләргә?! Шигырь язарга! — Ә?! Шәмсенур хаклы иде. Ялганчы дигән яман даныңны чыгармас өчен шигырь язарга кирәк иде. Башка юл юк. Хәер, язып та карады (агайның үҗәтлеге бар иде), тик шундук шигырь язуның никадәр читен нәрсә икәненә бик тиз төшенде. Инә белән кое казудан бер дә ким түгел. Чиләнә торгач, ни гаҗәп, тора-бара нәрсәдер килеп тә чыга башлады бугай. Шигырь формаларын, шигырь юлларын әле бер, әле икенче шагыйрьдән чәлдерә-чәлдерә әкренләп шигырь әвәләргә дә өйрәнеп китте бу. Язганнары әдәби камиллектән шактый ерак торсалар да, гәзиткә җибәргән бер генә шигырен дә бастырмый калмадылар. Абзый язудан, шигырь бастырудан бик тиз тәм таба башлады. Әле шуларга атна саен гонорар да алып торгач, күңеле бермә-бер күтәрелеп китте. Аңардан да бигрәк хатыны Шәмсенур сөенде. Шигырь басылып чыкканның икенче көнендә үк Шәмсенур почтага гонорарга йөгерде. Шул гонорар акчасына хәтта нәрсәдер сатып алырга да мөмкин булды. Халык алдында чыгыш ясарга туры килер дип, иренә өряңа импортный костюм-чалбар алып җибәрде. Билгеле, үзен дә онытмады — күз явын алырлык кара лакированный туфли алып киде. Шаһбазның баш түбәсен бизәкләп чиккән кыйммәтле түбәтәй бизәде. Үзгәрде Шаһбаз, бик нык үзгәрде. Билен турайтып, бүксәсен киереп горур басып йөрергә өйрәнде. Төссез чыраена ниндидер илаһилык, иман нуры бөркелде. Ферманы ташлады, җиңел эшкә күчте. Исәп-хисапчы булып йөрде. Билгеле, аннан көлеп караучылар да булды. Ләкин аның артык исе китмәде. Шагыйрь булу теләге аны тәмам хыялый итте. Колхозда берәр җыелыш җыйсалар яисә кичә үткәрсәләр, Шаһбаз халык алдына чыгып шигырен укымыйча калмады. "Сезнең хөрмәткә бер кыска гына шигыремне укыйм", — дип, сәхнәгә менгән Шаһбазны куып төшерерлек түгел иде, укый да укый, укый да укый, халыкны тәмам ялыктырып бетерә торган иде... Әнә шулай Шаһбаз шагыйрь булды. Район шагыйре, халык шагыйре. Аны таный башладылар, аңа кайда да игътибар зур булды. Даны артканнан-артты. Тик күршесе Латыйп кына тынмады. Җае чыкканда ул Шаһбазны чәнчеп алырга, аңа чиертеп китәргә яратты... — Менә син үзеңне шагыйрь дип йөрисең инде, — диде ул, беркөннәре аның белән очрашкач. — Тик син үзеңнең шагыйрьлегеңне ни белән исбатлый аласың соң?! — Ничек инде?! — дип каударланды Шаһбаз. — Шигырьләрем чыгып бара... Бер дә укыганың юкмыни соң?! — Укыган бар анысы! Тик син бит безнең мунча янында гына шагыйрь, ә менә читтә сине беркем дә белми! — Кайда читтә? — Безнең җөмһүриятебездә! — Менә нәрсә! Суң бит мин — яшь шагыйрь. — Яшь?! Ха-ха! Алтмышны уздың бит инде, нинди яшь шагыйрь буласың инде син?! — Ахмак! — дип кычкырды аңа Шаһбаз, кайчандыр хатынына кычкырган кебек. — Шуны да белмисеңме? — Нәрсәне? — Соң... Язучылар берлегендә әгъза булып тормаган шагыйрь һәрвакыт яшь шагыйрь булып санала. — Менә, менә, — дип эләктереп алды Латыйп, — әле бит син һаман да әгъза түгелсең, бернинди таныклыгың да юк. Димәк, сине шагыйрь дип тә атап булмый. Латыйпның төртмәле сүзләре шагыйрьнең йөрәгенә барып кадалды. Дәшмәде, ләкин уйланды. Бик нык уйлана торгач, хатыны Шәмсенурдан бер-ике тавык тутыртып, бер-ике шешә көмешкә кудыртып, Шаһбаз беркөн иртән ерак юлга кузгалды. Кая дип уйлыйсыз? Билгеле инде, калага, таныклык артыннан... Язучылар берлеген ничек эзләп тапканын Шаһбаз үзе генә белә. Тимер челтәрле борынгы биек капкадан кергәндә, ул кеше сөйләп аңлата алмаслык зур дулкынлану хисләре кичерде. Иван Грозныйның Казанны яуларга килүе белән бер иде бу. Язучылар берлеге урнашкан бу ике катлы мәһабәт бинаны (заманында бер бай сәүдәгәр үзенең сөяркәсенә атап салдырган дип тә сөйлиләр!) "парадные", ягъни алгы ягы һәрчак ябык тору сәбәпле, аңа арткы яктан — бертуктаусыз ачылып-ябылып торган тәбәнәк ишектән керешле иде. Әнә шул зәхмәти ишекне тартып ачуга ук, кечкенә эт оясына охшаган тәбәнәк бүлмәдән шунда кизү торучы бер әче телле хатын йөгереп чыкты. — Куда? Чәчләрен ниндидер сасы ислемай сөртеп тараган холыксыз хатынның төрмә надзирательләренә генә хас үтә дә яман, авыр карашыннан тәмам каушап төшкән Шаһбаз ни өчен монда килгәнен аңлата алмыйча буталып бетте. — Бәдрәф ябык! Бар, юлыңда бул! — дип кычкырды хатын, Шаһбазны бөтенләй икенче төрле аңлап. Шаһбаз оялып кызарынды, бүртенде. Аптырагач, сумкасыннан шигырьләре язылган кәгазьләрне чыгарып күрсәтте. Тик хатын аны барыбер аңламады. — Йөрмә монда! Бәдрәф ябык! Бар, икенче җирдән эзлә! Шаһбазгали сүзсез калды. Бәхеткә каршы, аны, бу тирәдә эшен тәмамлап, өенә кайтырга чыккан бер язучы ир коткарды. Тәбәнәк кенә буйлы, озынча почык борынлы, бөдрәләнеп тырпаеп торган мыеклы бер адәм иде бу. Шактый кызмача, салмыш та, ахры. — Күзләреңнән күреп торам! — диде ул, Шаһбазга туп-туры карап. — Ша-гыйрь син!!! — Дөрес! — диде Шаһбаз, бу "мыек"ны очратканына бик нык сөенеп. — Тик менә, агай-эне, кертмиләр шул әле! — Кертерләр! — дип кычкырып җибәрде "мыек", тантаналы итеп. — Апай, моны кертергә кирәк! Бу адәми зат әдәбиятыбызның киләчәге булырга тора! Кизү торган хатын исә "мыек" тарафына мыскыллы гына карап куйды да, кулын селтәп, авыз эченнән нидер чырлый-мырлый, кире "эт оясы"на кереп китте. Шаһбазгали, "мыек"ка рәхмәтләр укып, аның каткат кулларын кысты, туган авылы Уҗымга кунакка чакырды. Авызыннан махмыр исе аңкып торган язучы үз чиратында абзыйдан бурычка бер тәңкә акча сорады. Шаһбаз кабалана-кабалана кулъяулыкка төргән бер тәңкә акчасын чыгарып "мыек"ның учына салды, тегесе тиз генә чыгу юлына атлады. Чыкканда чайкалып китте һәм сөенеченнән җырлап җибәрде: Рәхмәт, партия, ачканыңа Язучылар берлеген, Ләкин синнән кадерлерәк Кесәмдәге берлегем... — Бар, бар, юлыңда бул! — дип кычкырып калды аның артыннан кизү хатын. — Язучы диген инде моны, ә?! Ничек шуларны әгъза итеп ала торганнардыр?! Язучылар берлеге бинаның икенче катында урнашкан. Икенче катка менгәнче беренче этажның озын гына коридоры аша үтәргә кирәк. Яшел диварның буеннан-буена эленгән, рамкаларга уелган язучыларның сурәтләрен күреп, Шаһбаз ирексездән тукталып төртелеп калды. Бик тә уңайсыз сизде ул үзен бу язучылар арасында. Әйтерсең лә алар уйчан, горур кыяфәтләрен, күз карашлары белән мескен авыл шагыйре Шаһбазгалигә төбәлгәннәр дә аңарга: "Кем син? Нишләп йөрисең монда? Сиңа безнең арада урын юк!" — дип эндәшәләр иде... Шаһбаз таш баскычтан тиз-тиз генә менеп кабул итү бүлмәсен эзләп тапкач кына җиңел сулап куйды. Иркен, киң бүлмә. Шул иркенлектә ниндидер илаһи бушлык сизелә. Сул як диварга берничә халык язучысы ясалган дәү затлы картина элгәннәр. Уң якта сүнгән яшел камин. Күмере дә калмаган. Аның өстендә ниндидер котлау кәгазьләре, төрле телеграммалар, хатлар чәчелеп ята. Секретарь кыз утырган иркен бүлмәдән ике якка ике ишек уелган. Аның берсе Язучылар берлеге рәисенә, икенчесе аның урынбасарына алып керә икән. Ат башы кадәр зур язу машинкасы урнашкан өстәл янында сөйкемле генә бер сипкелле кыз утыра. Шаһбаз кергәндә, әлеге туташ сөйкемле йөзен кул көзгесеннән карап утыра иде. — Исәнмесез! — дип кыюсыз гына эндәште кунак, маңгай тиренә манчылган салам эшләпәсен тиз генә култык астына кыстырып. — ... сән-месез! — диде кыз, көзгедән күзен алмыйча гына. — Хуҗагыз өйдәме соң? Кыз цирктагы орангутангка караган сыман, гаҗәпсенеп, кунакка күз төшереп алды. Аның битараф йөзеннән "Хуҗаның кайчан да булса үзендә булганы бармы соң?" дигән сүзләрне укырга мөмкин иде. — Сеңлем, мин авылдан килдем, ерактан, хуҗагызны күрәсем килгән ие, үзендәме ул? — диде Шаһбаз, соравын кабатлап. — Юк! — Ә кайда соң? — Мәскәүдә. — Ә-ә-ә... Кайчан кайтыр микән? — Кайчан кайтасын белсәм, мин монда утырмас идем, абзый! — Ә бүген кайтмас микән? — Юк, бер-ике атнасыз кайтмас, мөгаен. — Әй Аллам... нишләргә соң инде? Бушка килдем булып чыктымыни инде?! — Ни йомыш? — Мин әгъза булып керергә теләгән ием, шуның буенча килгән дә идем менә, ерак араны якынайтып... — Урынбасар монда! — диде туташ, өздереп. — Аның янына керегез! — Ә кая, кемгә керергә? — Әнә теге ишеккә керегез! — диде кыз, кулы белән ишарә ясап. — Ул ишеккә түгел, теге ишеккә! Уф, үләм! — Исеме ничек соң аның? — Аның исеме һәркемгә дә мәгълүм: Миңнур Ишкапов. — Шкаф... — Иш-ка-пов. Чәчләренә кырау төшкән, каш астыннан гына сөзеп карарга яраткан өлкән яшьләрдәге ир кеше кыяфәте белән бер дә урынбасарга охшамаган, ул кырыс холыклы алыпсатарны хәтерләтә иде. Шаһбазгали кергәндә, ул, дәү корсагын кәнәфигә җәеп, бик тә җитди кыяфәттә телефоннан сөйләшә иде. — Акылыңдамы соң син? Шулкадәр акча күчсә, мин аларны язучыларга бүлеп тормас идем, белер идем кая куясын! Алардан гомердә рәхмәт сүзе ишетәсем юк. Акча күчсә, мин аны банкка салып, бер икеөч ел рәхәтләнеп әйләндерер идем! Урынбасар бик озак сөйләште. Ул аның кергәнен сизмәде дә кебек. Сөйләшеп туйгач, Шаһбазга кырыс кына карап куйды. — Кем син? (Ул "сез" дигән сүзне бөтенләйгә оныткан, кергән һәрбер кешегә "син" дип кенә эндәшә иде. ) — Ша... гыйрь... ши... гырьләр... язам... — Кем, кем?! Йа Ходаем! Әллә бөтен иле белән шигырь язалар инде! Ишкапов, колхоз җыелышындагы сымак, каты итеп сүгенеп куйды. Хәтта өстәлгә йодрыгы белән суккан кебек тә булды. — Ходайның һәр бирмеш көнендә берәр яңа шагыйрь кисәге белән очрашмасам, көнем көн булмый. Сез нәрсә, үч иткән кебек, сөйләшеп куясызмы әллә, ә?! Теге читлектән чыгып очкан кенәри кошы сыман, очасыз да керәсез, понимаете, очасыз да керәсез! Урынбасарның кәефсез чагына туры килгәнен аңлап алган Шаһбаз кыенсынып кына артка чигенде. Ләкин олы кешегә авыр сүз әйтеп рәнҗетүдән куркып, урынбасар аңа урындык алып утырырга кушты. Шаһбаз боегып кына урынбасар каршына килеп утырды. Ишкапов, бик озак кына сүз дәшмичә, өстәлендә яткан кәгазьләрен актарып туйгач, тиктомалдан: — Утырттылармы? — дип сорап куйды. — Утырттылар, утырттылар, мөселман мин, — дип тезеп китте Шаһбаз. — Әткәм чын коммунист иде, парторг булып эшләде, авылда сөннәткә утыртырга ярамады, яшерен рәвештә калага алып киттеләр. Үзем дә каршы килмәдем, чөнки авыл малайлары миннән "урыс малае" дип көләләр иде. Бабай куенына пычагын яшергән дә миңа әкият сөйләп маташа. Ә мин бит зур инде ул вакытта, бер ун-унбер яшьләрдә булганмындыр. Әйдә, мәйтәм, бабай, кис инде, мин барысын да яхшы аңлыйм... — Тукта! — дип бүлде аны урынбасар. — Мин бит сиңа ничек сөннәткә утыртканнарын сөйлә димим, утырдыңмы дип сорыйм. Төрмәдә, ягъни мәсәлән?! — Аллам сакласын! — Шаһбаз куркуыннан сикереп торды. — Юк! Утырганым булмады! Алла, диген, Алла... — Ә зрә! — диде Ишкапов, тел шартлатып. — Синнән, абзый, җүнле шагыйрь чыкмаячак. — Ни өчен? — Ни өчен дисеңме?! Чөнки кайсы гына бөек язучыны алып карама, алар барысы да төрмәдә яисә зинданда утырганнар. Пушкин, Лермонтов, Достоевский, Чернышевский, Мандельштам, Солженицын, Туфан, Җәлил, Алиш, Тинчурин, Бурнаш, Исхакый... Санап китсәң, санап бетерерлек түгел аларны. Яшерен-батырын түгел, менә мин үзем дә шул яклардан әйләнеп кайткан шәхесмен... Шулай, туган, язучыны, шагыйрьне бары тик төрмә генә, ирексезлек кенә әдип итә ала. Үз гомерендә бер мәртәбә төрмә баландасы татып карамаган шагыйрь нәрсә күрсен дә, нәрсә язсын инде ул?! Сиңа да, абзый, мин утырып чыгарга киңәш итәр идем... — Алла, диген! — Бер унбиш тәүлек булса да! Ишкаповның үгезнеке кебек акайган дәү күзләре Шаһбазга текәлделәр. Аның бу яман күз карашына түзалмыйча читкә борылгач, урынбасар кеткелдәп көлеп куйды. Аның бу кеткелдәвеннән Шаһбазның тәннәре чымырдап китте. Төрмә тынлыгын хәтерләткән бу шомлы бинадан тизрәк чыгып качу теләге туа башлады... — Абзый! Ә шулай да ни йомыш белән килдең соң? Шаһбазгали тотлыга-тотлыга йомышын әйтте. Әгъза булырга, таныклык алу турында хыялланганын белдерде. — Абзый, — дип кырт кисте урынбасар. — Бала булмыйк әле. Мин үзем дә ун ел буе Язучылар берлегенә керә алмыйча интектем. Монда керер өчен башта сират күперен үтәргә кирәк, сират күперен! — Нинди чират?! — Чират димим, сират күперен үтәргә кирәк, дим, си-рат. — Ә анысы ни? — дип гаҗәпсенде абзый. — Сират күперен ахирәттә генә үтәләр түгелме соң? — Ахирәттә генә түгел, монда да үтәргә кирәк аны, — дип көлемсерәде Ишкапов. — Иң элек китабыңны чыгару кирәк, шуннан соң сиңа өч кеше рекомендация язарга тиеш. Аннан сине секция аша үткәрерләр, шагыйрьләр секциясе аша. Анысын да үтсәң, идарә аша үтәсең. Анда сиңа шар салырлар, шарны күбрәк җыйсаң — Берлектә. — Ай-һай! — дип көрсенде Шаһбаз. — Бигрәк озак икән шул. Алай үтеп йөрергә вакытым да, мөмкинлегем дә юк минем. Ә аны ничек тә әйләнеп узып булмыймы соң? — Нәрсәне? — Сират күперен. — Була, акчаң күп булса. Акчаң юк инде синең, җирең юк. Завод җитәкчесе дә, колхоз рәисе дә түгел инде син. Шаһбазгали ни әйтергә дә белмәде. Бар булган хыяллары берьюлы чәлпәрәмә килде. Күршесе Латыйпка таныклык алып кайтып күрсәтү мөмкинлеге дә юкка чыкты. Ул үзен бик тә мескен, бәхетсез кеше итеп сизде, хәтта бөкрәеп китте, күз төпләренә яшьләр бәреп чыкты. Шулчак аны Ишкапов та кызганып куйды. Ни генә әйтсәң дә, ул шагыйрь кеше бит, ә шагыйрьләрнең күңеле нечкә була. — Миңа үпкәләмә, абзый, — диде ул, аның кулын кысып. — Миннән генә тормый. Тик шулай да үз итеп, мин сиңа бер яхшылык эшли алам. Синең шигырь бәйрәмендә чыгыш ясарга теләгең юкмы? — Кайда? — Тукай һәйкәле каршында? — Ул минем күптәнге хыялым. Ә ярыймы соң? Минем бит таныклыгым юк. — Синең шигырьләрең бар, син анда яшь шагыйрь буларак чыгыш ясарсың. — Ярый инде... яшь үк булмасам да, — дип ризалашты абзый. — Син хәзер болай ит, — диде урынбасар, кабат җитди кыяфәткә кереп. — Шигырьләреңне ал да җиденче камерага... әй... тфү, төрмә белән буталдым... җиденче бүлмәгә кер! Анда да минем кебек үк бер урынбасар утыра... — Шуннан?! — Сине чыгыш ясаучылар исемлегенә теркәсен. Оештыру эшләре белән ул шөгыльләнә... Аңладыңмы? — Ийе! — Хуш, абзый, бәхетләр телим мин сиңа! Җиденче бүлмәдә Шаһбазны яшь кенә бер чибәр егет каршы алды. Ул бик тә итагатьле, нечкә күңелле кеше булып чыкты. Ул аны дустанә каршы алды. Аның матур, салмак тән хәрәкәтләре ничектер үзенә тартып, җәлеп итеп тора иде. Абзый килеп керү белән үк, зәңгәр күзле чибәр егетнең зәңгәрсу күз карашында зәңгәр очкыннар сибелеп киткән кебек булды. Абзый каты итеп аның кулын кысты. Егетнең кулы дымлы иде: егет зәңгәрләнеп китте. — Сезне кайсы исемлеккә теркәргә соң? — дип сорады яшь урынбасар, күңелле генә. — Кызыл исемлеккәме, әллә зәңгәренәме? — Ә ул ничек була соң? — дип кызыксынды Шаһбаз, бу егетне аңлый алмыйча изаланып. — Кызыл исемлеккә кергәннәр — Ирек, ә зәңгәргә кергәннәре Тукай мәйданында чыгыш ясый. Кайсына? — Кызылына, кызылына, — диде Шаһбаз, гарык булып. — Зинһар... Егет зәңгәрләнеп чыраен сытты. Билгеле ки, ул абзыйны зәңгәр исемлеккә кертергә уйлаган иде. Абзый каршы килгәч, ручка алып, кызыл тышлы дәфтәргә зәңгәр кара белән Шаһбазның исемфамилиясен төшерде... Чибәр егеттән исән-сау котылгач, ул, нишләргә белмичә, озак кына коридорда йөрде. Шулчак каяндыр аның каршына шактый таза гәүдәле, тулы кызыл чырайлы бер ир-егет килеп басты. Аның күз карашы үтергеч иде. "Рэкет... мафия!" — дип уйлап куйды Шаһбаз, ирексездән артка чүгеп. Тик бу мафия дә, рэкет та түгел. Бу — шагыйрь Даһиди иде. — Нәрсә?! Даһидиның тавышы кискен, таләпчән иде. Даһиди эндәшүгә, ул машиналь рәвештә сумкасын ачып күрсәтте, хәтта кулын күтәрергә дә әзер иде, мескен. — Менә... алып килгән идем, — диде абзый, үзен ни өчендер бик нык гаепле сизеп, — нишләргә дә белгән юк. — Күпме? — Бер иллеләп бар инде... — Илле?! — дип шаккатты Даһиди. — Текә! Круто! Нәрсә, абзый, Союзга керергә йөрисеңме әллә? — Шулайрак иде! Менә илле шигыремне алып килгән идем, укып караучы да булмады! — Иманыңны! — дип сүгенеп куйды Даһиди, кәефе төшеп. — Сөенгән идем тагын... Мин бит сине илле шешә аракы алып килгәнсең дип торам, ә син шигырь төяп йөрисең икән! — Соң... нишлим соң?! Шаһбаз еларга җитеште. — Ярар, ярар, — дип тынычландырды аны Даһиди, — мин шагыйрь Даһиди булам, ишеткәнең бармы? — Бар... әй, җаным, ул син буласыңмыни инде... Ә мин тагын... — Борчылма, без сине Союзга алырбыз, Союз хәзер безнең кулда, яшьләр кулында... Тик бер-ике яртылык рәтең бардыр бит? — Бар... бар. Авылдан көмешкә алып килгән ием. — Шәп. Әйдә, керик! — Кайда? — Лимонга. — Юк, мин лимон яратмыйм. — Ашый торган лимон түгел ул. Лимон янына дим бит. Кеше янына. — Ә шигырьләрне нишләтәбез? — Шигырьләреңнеме? — диде Даһиди, чыраен сытып. — Аларны әнә Миндальгә калдыр. Консультантка... Соңыннан Лимон бүлмәсенә керерсең. Аңладыңмы? Бар, абзый, озак торма. Көтәбез... Әдәби консультантның бүлмә ишеген яртылаш кына ачып, курка-курка гына күз ташлауга ук, Шаһбаз этаж-этаж өелгән кулъязма кәгазьләр арасында казынып утырган саргылт йөзле, чандыр гына бер ир кешене шәйләп алды. Ишек ачылганын сизгән консультант ялт итеп шул якка карап алды. Консультантның бер кашы ярылган, күз төбе кара янып чыккан иде. "Кыйныйлар да икән монда", — дип уйлап куйды Шаһбаз, эчкә үтәргә кыенсынып. — Юк, качарга кирәк моннан, качарга!!! Як-ягына карана-карана Берлек бинасыннан чыгып барганда, язмыш аны бөдрә чәчле, гомер уртасындагы бер язучы белән очраштырды. Бик тә кешелекле, үтә дә сабыр холыклы адәм иде ул. Кеше белән исәнләшкәндә дә гафу үтенеп исәнләшә. Күзләреннән иман нуры, фәрештәләр сабырлыгы балкып торган бу кеше иң элек Шаһбазны бик дикъкать белән тыңлады. Соңыннан, аңа ярдәм кулы сузарга әзер торганын белдереп, киңәшләрен бирде. Ләкин аның сүзләре ни өчендер бик тә сәер тоелды Шаһбазга. — Мин сезгә бер генә киңәш бирә алам, — диде ул, — әгәр сезгә таныклык кына кирәк икән, борчылмагыз, сез ОСВОДка кереп чыгыгыз! — Ә нәрсә соң ул? — Ул — суда батучыларны коткаручы оешма. Ерак та түгел моннан, трамвай белән бер генә тукталыш барасы... — Бирерләр микән? — Бирерләр, аны бөтен кешегә дә бирәләр, сезгә дә бирерләр... Бик тә яхшы оешма ул. — Әй, энем, — диде Шаһбаз, чак кына елап җибәрмичә. — Рәхмәт сиңа бик зур... — Рәхмәтеңә рәхмәт, абзый. — Тик каланы начар беләм, әгәр... — Әйдәгез, мин сезне озатып куям... — Озатырсыңмы? — Рәхәтләнеп. "Ходайның рәхмәте! Җир йөзендә менә нинди яхшы кешеләр дә була бит", — дип уйлап куйды абзый үзенең очраклы юлдашы турында. Трамвайга утыргач ук, "яхшы кеше" Шаһбазга билет алып бирде. Авылдагы хәлләрен сорашты. Ярдәм кирәк булса, шылтырат дип, кулына телефон номерын да язып тоттырды. Трамвай бер тукталышны бик тиз үтте. Трамвайдан төшкәч әлеге "яхшы кеше" аңа, баш иеп: — Рәхмәт, трамвай! — диде. Трамвай кузгалырга дип сигнал бирде. Ул аңа аның рәхмәтенә җавап бирә кебек тоелды. Һәм ул, трамвайны озатып: — Рәхмәтеңә рәхмәт! — дип калды. Ул Шаһбазны ОСВОДның ишек төбенә кадәр озата барды. Яңа танышкан дуслар бик озак хушлаштылар. Шаһбаз — аңа, ул Шаһбазга бертуктаусыз рәхмәт укыды... ОСВОД таныклыгын кыстырып авылына кайтып төшкән Шаһбаз, Тукай бүләгенә ия булганнан соң, язмый башлаган иҗат әһеле сыман, язуын бөтенләйгә онытты. Ул Уҗым авылы плотинасында "Суда батучыларны коткару" бригадасын оештырды. Авыл халкы яшь шагыйрь акылыннан язган дип уйлады. Ә ул, яр кырыенда эшсез яткан бер ярык көймәне көйләп, тирән күлнең тынычлыгын сакларга кереште. Җәй көне суда коенучылар күп булса да, батучылар булмады. Ә фаҗига бөтенләй көтелмәгәнчә килеп чыкты. Көймәсе белән әйләнеп, йөзә белмәгән Шаһбазгали үзе тирән күл төбенә китеп барды... НАХАК — Әйе, юк кына әйбер өчен дә төрмәгә утырткан заманнар бар иде, — дип сүз башлады Әмир карт журналист егет белән әңгәмәсен. Ләкин сөйләшү егет уйлаганча барып чыкмады: ветеран, сугышчан батырлыгы турында сөйлисе урынга, әңгәмәне бөтенләй икенче якка алып кереп китте: — Гаҗәп! — диде егет. — Ә ничек алай булды соң ул? — Булды шул инде! — диде карт. — Тормыш бик катлаулы нәрсә бит ул, энем! Ул гел уңыш, җиңүләрдән генә тормый. Тормышта хаксызлык, гаделсезлек тә бик күп. Җиле үземә дә кагылды. Мин сиңа башымнан үткән бер вакыйганы сөйләргә телим. Язар өчен түгел, гыйбрәт өчен сөйлим. Син язма, тыңла гына. Бу минем йөрәк ярам... ...Илленче еллар башы. Сугыштан соңгы ачлы-туклы яшәгән еллар ягъни. Район үзәгендә ташландык хәлгә җиткән ак он тегермәне бар иде. Аның бинасы әле дә тора. Хәзер анда теш дәвалыйлар. Син аны беләсеңдер дип уйлыйм. Кызыл кирпечтән салынган ике катлы йорт — элеккеге тегермән бинасы ул. Менә шуны эшләтеп җибәрү өчен район җитәкчеләре мине эшкә чакырып алдылар. Ни өчен дисәң, мин ул вакыт сугыштан кайтып, яңа гына колхоз эшенә керешкән идем. Кайтуга ук өйләнеп тә җибәрдем. Кызым да туган иде. Хатыным Ания белән кызым авылда калды. Үзем белән ала алмадым: әлегә торырга урын юк, диделәр. Киттем. Урнаштым. Тегермән өчен кирәкле җиһазлар табып, аны тиз генә сафка бастыргач, мине шунда мөдир итеп куйдылар. Ул заманда мондый ак он тегермәне тирә-якта бердәнбер иде. Аның белән бер безнең район гына түгел, ә бөтен күрше-тирә авыл, колхозлар файдалана иде. Көннәрдән бер көнне, шул тегермәнгә бер машина бодай төяп, мине бик яхшы белгән колхоз рәисе Җамали килеп чыкты. Ә аның бертуган абыйсы Гафил районда милиция башлыгы иде. Анысын да бик яхшы беләм: миннән бушка гына күп ашап ятты ул. Сораганда бер дә кире борганым булмады. — Абый, шушы бодайны потка пот тарттырып җибәрсен, дип әйтте, — ди миңа Җамали. Бу мөмкин хәл түгел! Тарттырган бодайның алтмыш проценты гына ак он булып чыга, калганы чүпкә оча. Ә ул потка пот сорый. — Абыеңа әйт, мин моны булдыра алмыйм, — дим моңа, — сезгә бирерлек андый запасым да юк! Ул нишләсен инде! Миңа кырын гына карап алды да, бер сүз дәшмичә, абыйсын эзләп китте. Бер сәгать чамасы югалып торганнан соң кабат килеп чыкты бу. — Абый, мин әйткәнчә эшләмәсә, начар булачак, диде, — ди бу миңа. Куркыталар мине. — Абыең үпкәләмәсен, — мин әйтәм, — булдыра алмыйм! Бер генә нәрсә — сезне чиратсыз җибәрә алам... Шулай иттек тә. Алып килгән ашлыкны бер көн эчендә тарттырып, Җамали колхозына озаттык. Ә моның абыйсы бик тә үчле, явыз кеше булып чыкты. Күрәсең, энесе аңа нидер вәгъдә иткән булган. Сүземне тыңламаган өчен утыртам мин сине, дип яный бу. — Мине закунга каршы куйма, син утырта алмыйсың — эшемне әйбәт башкарам, намусым чиста! — дим моңа. Сүзендә торды, каһәр! Ниндидер ялган шаһитлар таптырып, өстемнән җинаять эше ачтырды. Нәрсә өчен дисеңме? Янәсе, бер колхозга ун он капчыгы сатканмын да акчасын кесәмә салганмын. Ул заманда капчыкның да бәясе булган, күрәсең! Мине прокурорга чакырттылар. Ун көн КПЗда утырдым. Күпме генә сорасам да, шаһитлар белән күрештермәделәр. Минем өстән язган шаһитларның берсе Колнаков дигән урыс кешесе иде. Колхоз рәисе. Мине белә, бергә кунакларда утырган кеше. Юк, күрештермәделәр аның белән. Партийный булсам да, кулга алынуым турында партоешмага да хәбәр итмәделәр. Аптырагач, хатынымны чакырттым. Аңа, райкомның икенче секретаре Нәҗмиев янына барып, мине нинди авыр хәлдә калдырганнарын сөйләп бирергә куштым. Барган. Өенә кадәр барган. Мине бик хөрмәт иткән, миңа зур ышаныч белдергән кеше иде. Ләкин анысы да: ирең — карак, аңа каты җәза бирергә кирәк, дип, ишек төбендә утырган хатыным өстеннән атлап, өенә кереп киткән... 1952 елның декабрендә районда суд булды. Судны озак кына башлый алмадылар. Моңа мин сәбәпче булдым. Шаһитлар белән күзгә-күз очраштырмаганга күрә, судны ачуга каршы идем. Ләкин хөкем итүчеләр судны башларга дәлилләр җитәрлек, монда шаһитларның кирәге юк дигән фикердә тордылар. Ә мин бүрегемне батырып кидем дә судта бер генә сүз дә әйтмәдем, судья биргән бер генә сорауга да җавап бирмәдем! Кыскасы, хөкем итсәләр дә, мин ул гаделсез хөкемдә катнашмадым. Ничек бетте дисеңме? Ничек бетсен ди ул, энекәш?! Бөтенесе миңа каршы торганда! Ун ел бирделәр, ун ел! Әле прокурор уникене сораган иде. Судья унны бирде. Ә кем якласын мине? Артымда кемнәр торганын яхшы беләм ич мин. Милиция эше бу, Гафил эше! Потка пот тарттырып бирмәгән өчен! Мин бит адвокат та ялламаган идем. Миңа адвокат кирәкми дип баш тартсам да, прокурор булган җирдә закун буенча адвокат та булырга тиеш, дип, синең шикелле яшь кенә бер егетне адвокат итеп билгеләп куйганнар иде куюын. Суд беткәч, минем янга камерага керде ул. — Сезне законсыз хөкем иттеләр! — ди бу миңа. — Югары судка кассация бирергә кирәк! — Юк! — дип кычкырдым мин, күз яшьләремә буылып. — Әгәр монда дөреслек юк икән, ул анда да юк! Закунга ышанычым бетте, дөньяга ышанычым калмады!.. — Мин сездән акча сорамыйм, язмышыгыз өчен борчылам! — ди бу. — Ләкин дөреслекне торгызу өчен иң элек кассация язарга, ә аның өчен сезнең ризалыгыгыз кирәк. Ризалаштым. Бирми кая барасың? Мин яшь идем бит әле. Киләчәк турында да уйламыйча булмый. Ә инде аны кара болыт капларга өлгерде. Мин суд юлында йөргәндә, хатыным икенче баланы да табып куйды. Ир бала. Көтеп алган бала. Минем Заһирым. Аның турында ишеткәнең бардыр дип уйлыйм. Ул хәзер алдынгы колхоз рәисе. Ә ул вакыт өч айлык кына иде. Казан төрмәсенә озатылганчы, баламны күрсәтүләрен сорадым. Аниям аны җылы юрганга төреп алып килгән. Камерага кертмиләр, ерактан гына күрсәтәләр. Ә ерактан күреп кенә нишләмәк кирәк?! Балаңны кулыңа алып бер сөеп тә бакмагач! Елыйм, дөньясына рәнҗеп елыйм. Шушы илне азат итәр өчен күпме сугыштым, күпме кан түктем, ә үз баламны кулыма алып сөяргә хакым юк... Икенче көнне безне, тоткыннар вагонына төяп, Казанга озаттылар. Станцыда мине озатырга килүчеләр шактый иде. Дуслар, туганнар. Мине гаепсезгә утыртканнарын барысы да белә. Барысы да минем өчен кайгыра. Хушлашыр алдыннан хатынга: әгәр судта кабат тикшерү булса, миңа төрмәгә өч әйбер китерегез, әгәр суд карары үз көчендә калса, икене генә китерегез, дидем. Казан төрмәсендә камерага яптылар. Шунда мин теге Колнаковны күреп алдым. Колхозга тегермән валы сатып алгач, шуның "мәгәрич"ен эчкән өчен утыртканнар икән моны. Килеп керүгә үк, якасыннан эләктереп алып, берне әйбәтләп кундырдым мин моңа! — Гад! — мин әйтәм. — Нигә син мине саттың? Нигә өстемнән ялган яздың? Синең аркада бер гаепсезгә ун ел бирделәр! — Миңа да унны бирделәр! — дигән булды бу. — Сиңа күбрәк кирәк булган! Свалыч! Әйт, нигә саттың мине? — дим, тегене уңлап-суллап. — Прости, Амир! — ди бу. — Ялгыштым... Мине мәҗбүр иттеләр! Үземнең дә хәлләр хөрти иде. Әгәр Амир өстеннән язсаң, сине азат итәбез, диделәр. Ә мин, җүләр, шуңа ышандым. Барыбер утырттылар... — Кабахәт син! Үтерәм! — Прости, Амир! Мин барысын да язармын! Дөресен язармын! Тик, зинһар, кичерә күр!.. Төрмәдә атнага бер мәртәбә кәгазь белән карандаш бирәләр иде. Аны үзара "язу көне" дип атый идек. Колнаков сүзендә торды. Язды. Ә икенче көнне миңа передача китерделәр. Чиккән калын сөлгегә өч яшел алма төрелгән иде. Шуннан эшнең яңадан тикшерергә бирелгәнен аңлап алдым. Озак та үтмәде, мине тикшерү камерасына күчерделәр. Ике айга якын тикшерделәр. Икенче суд башланыр алдыннан төш күрдем. Гаҗәеп төш! Әле дә күз алдымда. Тар, озын коридор. Буеннан-буена кызыл келәм җәелгән. Коридорның бер башында ут яна. Икенче башындагы кәнәфидә чал чәчле бер ямьсез карчык утыра. Менә шунда юлбашчыбыз Сталин, чыгып, шушы карчык алдына барып тезләнде дә аңа баш иде... Мин төшемне бергә утырган яһүд картына сөйләдем. Ул озак кына башын чайкап торды да: "Наверно, болеет, гад!" — дип куйды. Әле дә хәтердә. 5 март көнне безне "вагон-зэк"ка төяп күрше районга судка алып киттеләр. Поезд вокзалдан кузгалганда ук ишеттек: тынлы оркестр матәм маршы уйнап калды. Станцыга чыгуга карасак, һәр җиргә кара әләмнәр эленгән. Аңлап алдык: Сталин үлгән. Шуннан арканы чәбәкли-чәбәкли әйтте миңа теге яһүд: — Ну, Амир, как ты все это видел, а?! Ну ты, наверно, святой! Суд мине аклады. Судья Колнаков язганны укытты. "Мине көчләп яздырдылар, Әмирнең гаебе юк, без капчыкларны тегермәннән түгел, ә базардан сатып алдык", — дип язган иде. Мине суд залыннан ук азат иттеләр. Шул вакыт эчендә түләнмәгән хезмәт хакымны да тулысынча түләргә дигән карар чыгардылар. Менә шундый заманнар бар иде, энекәш! Әшәке заманнар! Кемне әйтәсең? Милиция начальнигы Гафилнымы? Төшерделәр аны. Аннан соң күрше районга күчеп китте. Ә мин күтәрелдем. Зур дәрәҗәләргә ирештем. Бер мәртәбә генә күрешергә туры килде аның белән. Безнең күрше районда ниндидер бер киңәшмә булды. Басып торам, кемдер арттан килеп җилкәмә кулын куйды. Борылып карасам, бу басып тора! Га-фил... — Үтерәм! — мин әйтәм. — Хәзер үк күземнән югал! Син бит мине кайчандыр канлы күз яше белән елаттың, ә хәзер дуслыкка кул сузган буласың! Кит моннан! Бик курыкты. Шуннан бирле күргәнем булмады. Үлгән дигән хәбәрен ишеттем. Утырган җиреннән үлгән. Намусына көч килгәндер инде! Менә шулай, энем. Бу карт юләр, саташып, әллә ниләр сөйли дип уйлама, мин сиңа моны үз итеп, гыйбрәт итеп сөйләдем. Ә минем сугышчан батырлыгым турында күп сөйләнде, күп язылды инде, борчылма, анысын да сөйләрмен... Карт озак кына сүзен дәвам итә алмады. Аның яшьле күзләрендә чиксез кайгы, хәсрәт сизгән яшь хәбәрче егет тә юк-бар сораулар биреп аны борчымады. КАРАЧ Шәяхмәт шук бала — агач башына менеп козгын оясын бәреп төшерде. Әниләрен чакырып акырышкан козгын балалары тавышына аның бабасы Җамали карт чыкты. — Нигә төшердең аларны? — диде ул, оныгының колагыннан борып. — Кулың кычытамыни соң? — Бетерергә кирәк аларны, алар каз бәбкәләрен чукыйлар! — дип чәрелдәде Шәяхмәт, бабасы алдында акланырга теләп. — Кем әйтте? — Әнкәй әйтте! — Исеңдә тот! — диде карт. — Козгын бервакытта да тере каз бәбкәсен алып китми, ул үләксә генә ашый. Бар, хәзер үк кире менгереп куй! Кара борынлы, кәкре аяклы Шәяхмәт, ыңгыраша-ыңгыраша, кош балаларын кире ояларына менгереп куйды. Бәлагә юлыккан газиз балалары өчен борчылып, һавада каркылдаган ана козгын һич кенә дә тынычлана алмады — Шәяхмәт каушавыннан берсен куак арасында онытып калдырды. Аны икенче көнне генә табып алдылар. Бер аякка чатанлаган козгын баласының ике канаты да бик нык зәгыйфьләнгән иде. Җамали карт аны кызганып өенә алып кайтты. Шыплап тутырылган утын агачлары өемендә бер буш урын калдырып, иске-москыдан оя сымак нәрсә әмәлләп, аны кунарга калдырды. Әнә шулай итеп козгын баласы карт йортында яшәп калды. Әкренләп ул бабайга, ә бабай аңа ияләште. Кап-кара булганга аңа Карач дип исем куштылар. Карач бик тиз үсте. Ашарга бик яратты. Көннәр буе, карбыз сымак кызыл дәү авызын зур итеп ачып, хуҗасыннан ит кисәге соранып йөрде. Иттән гайре азык атсаң, аны авызы эчендә тиз генә әвәләп кире чыгара торган иде. Аналары тәрбиясендә үскән ике козгын баласы инде күптән очарга, үзләренә азык табарга да өйрәнде. Тик Карач кына оча алмады. Көч-хәл белән титаклап койма башына менеп кунудан ары узмады. Хуҗасы Җамали карт күренү белән, койма башыннан очып төшәр иде дә, кызыл дәү авызын ачып: — Кар-р! Кар-р! — дип, әче яман тавышы белән сәлам бирер иде... Бу һәр көнне кабатлана торгач, бабайның килене Физалия, моңардан тәмам гарык булып, бу шайтан кошыннан тиз арада котылырга булды. Карачны капчык эченә салып, шуны Шәяхмәткә тоттырды да, бабасына әйтмичә генә, козгынны елгага илтеп батырырга кушты. Әнисе сүзенә каршы килә алмаган Шәяхмәт, капчыкны күтәреп, елгага йөгерде. Тик батырырга җөрьәт итмәде: яр кырыенда калдырып кайтты. Бабасы, минем Карачым кая китте икән диеп, аны өй яныннан да, урманлыктан да эзләп карады. Таба алмагач, бик нык борчылды, юксынды. Шунда гына Шәяхмәт, бабасының Карачны бик тә яратканын, аны сагынганын аңлап алды. Ләкин гаебен танырга батырчылык итмәде. Бәхеткә каршы, аны көтүчеләр, яр буеннан табып алып: "Бабай, бу синең козгының түгелме соң?" — дип, Карачны үзенә үк китереп тапшырдылар. Карачны кабат күрүенә бик нык сөенгән карт аны кулыннан төшермәде, көннәр буе аның яныннан китмәде. — Бабай, син миңа ачуланмыйсыңмы? — диде шулчак Шәяхмәт, гаебен танырга ашкынып. — Ни өчен, улым? — Карачны елга буена мин илтеп аттым. Әнкәй шулай кушты, — диде ул, еларга җитешеп. Карт оныгын ачуланмады. Монда кем кулы уйнаганын яхшы аңлый иде ул. Әнисе баласын изгелеккә өйрәтәсе урында, аны һаман да явызлыкка тарта иде. — Козгын — изге кош ул, олан, аңа тияргә ярамый! — диде карт, аның башыннан сыйпап. — Козгын тавышын ишетсәң, илгә изге хәбәрләр килер, дигән борынгы бабаларыбыз. Ләкин бу күрешү бәхете озакка бармады. Физалия килен барыбер үзенекен итте. Авыр, юан таяк белән башына бәрә-бәрә кыйнагач, Карач бабай йортыннан китеп югалды. Ул озак кына колхозның тавык фермасында яшәп алган икән. Файдасы да тигән: тавык чебиләрен чүпләүче бер генә карганы да ферма тирәсенә китермәгән. Анда эшләүчеләр аны тавык йомыркасы белән сыйлаганнар, ләкин гел тавык йомыркасы ашарга гына өйрәнгәч, Карачны аннан да куып җибәргәннәр... Шуннан соң инде ул башка күренмәде. Тик Җамали картның гына аның үлеменә ышанасы килмәде. Һавада козгын тавышы ишетсә, сискәнеп куяр иде. Карачны сагынган картка да, аның оныгы Шәяхмәткә дә, менә ул һавадан очып төшәр дә, карбыз сымак дәү кызыл авызын ачып: — Кар-р! Кар-р! — дип, аларга сәлам бирер кебек тоела иде. Тик беркем дә очып төшмәгәч, бабасы оныгының җилкәсеннән кагып болай дияр: — Исеңдә тот, улым, әгәр дә анасы өйрәтмәсә, кош баласы беркайчан да очарга өйрәнә алмас... ЮМОРЕСКАЛАР КОЙРЫКЛЫ АЮ "Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгән кеше үлә генә түгел, ә бәлки, туа да" дигән мәзәк иясе — хәбәрче Мидхәт Әмирҗанов, редакциядәге эшләрен тәмамлап, инде кайтырга җыенган иде. Нәкъ шул чакны ишектән аның күптәнге танышы — "Кызыл байрак" колхозы рәисе Артыш килеп керде. Өч капчык бәрәңге биреп җибәргәне өчен Мидхәт кайчандыр аны мактап язган иде. Бар булган алтын тешләрен балкытып, төлке сыман хәйләкәр елмаеп, президент белән күрешкән сыман, ул озак кына Мидхәтнең кулын ычкындырмыйча кысып тотты. Хәл-әхвәл белештеләр, зарланыштылар, мактаныштылар. Районда бер Артыш кына колхозчыларга вакытында хезмәт хакы биреп бара икән. Мидхәт бу турыда кызыксына башлагач, Артыш сүзне икенчегә борып болай диде: — Менә, абый, син теге вакытны гәзитеңдә безнең авыл күленнән "ДТ" тракторы белән бер центнерлы балык тартып чыгардылар, дип язып чыккан идең бит әле... — Ие! — Миндә тагын бер хәбәр бар: Теләнче авылында аю тоттылар! — Нинди аю? — Урман аюы инде. Мари урманыннан килеп чыккан да безнең Теләнче аркылы Киров өлкәсенә китеп барышы булган... Язасыңмы?! — Язам, — диде Мидхәт, кәгазь белән каләмен әзерләп. — Машинага утырып килеп җиттем. Карыйм: унлап кеше урамда аю куып йөри. Шарт-шорт мылтыктан аталар — тидерә алмыйлар. Аю да авылдан чыкмый. — Әкренрәк сөйлә, — диде Мидхәт, — өлгереп булмый! — Нишләргә? Өч тапкыр атып карадым — тимәде... Тоттык та Сәгыйть абзыйга киңәшкә киттек... Тайгада урман кискән, аюларны күп очраткан... "Закун тайга, — ди бу безгә, — мидбит хузяин, а в районах черноземья один хузяин — галава!" Хикмәти адәм булып чыкты бит бу! "Аюны, егетләр, аны болай тоталар, — ди, — ике метрлы фанер аласыз, тазараклары шуны арттан тотып торсыннар". Нәкъ абзый әйткәнчә кыландырдык: таза булгач, фанерны арттан үзем тотып тордым. Аю йөгереп килеп теге фанерны сикереп кенә чыкмакчы иде дә — булдыра алмады, тырнагы белән фанерга эләгеп калды. Аю, бәгырь, миңа карый, мин — аюга. Ул миңа күз кыса, мин — аңа. Сәгыйть абзый килде дә болай ди: "Аюның койрыгын күтәрергә кирәк. Койрыгын күтәрүгә үк, арт ягына атарга кирәк". Һәм шулай иттек тә. Колхозның баш агрономы, йөгереп килеп, аюның муенын кытыклый. Аю койрыгын күтәрә. Баш зоотехник аның арт ягына ата. Теге мескен үлә. Эретеп ябыштыру аппараты белән тиресен өтеп, итен колхоз базарына илтеп саталар. Саткан акча дүрт ел буена хезмәт хакы алалмаган "Кызыл байрак" колхозчыларына түләргә җитә. Хәзер бар халык, эш ташлап, урманда аю эзләп йөри. Берсе булгач, икенчесе дә булыр, янәсе! Җә, ничек, шәп сөйләдемме? Чыгарасыңмы? — Энекәш, барысын да шулкадәр оста итеп сөйләдең, име... Тик бер генә нәрсәдә ялгыштың, — диде Мидхәт. — Аюның койрыгы юк бит... ӘФГАНЧЫ ӘФРӘЙ Колхозга кунак килеп төште. Зур кунак. Колхоз рәисе Артыш, чәйләп алырга дип, аны ашханәгә алып китте. Табынны бик мул әзерләткән. Ни генә юк анда! Склад мөдире Әфрәй бик нык тырышкан, чабып кына йөри! Чәйләп алгач, кунак кәнәфигә җәелеп тәмәке кабызды. Артыш, машина кабыза алмыйча азапланган шоферны сүгәргә дип, урамга чыгып китте. Шулчак кунак Әфрәйнең янган-пешкән шадра йөзенә игътибар итте. — Ни булды сиңа? — дип сорады ул. — Кайда яндың шулкадәр?! Мондый сорауны бирүчеләр күп булган, күрәсең. Әфрәй аптырап тормады, тыныч кына җавап та бирде: — Кайда дип?! Танкта инде... — Кайда? — Танкта. Әфганчы мин... — Ә? Әфганчы! Гафу ит, белмәдем! — диде кунак, уңайсызланып. — Зарар юк, — дип тынычландырды аны Әфрәй. — Бик тә урынлы сорау. Әфган сугышының башыннан ахырына кадәр булырга туры килде. Интернациональ бурычны үтәмичә булмый. — Кызык, бик кызык бит бу, сөйлә әле, ничек булды ул? — Авыр, бик тә авыр сугыш булды ул, — дип дәвам итте Әфрәй. — Безнең "Т-34" камалышта калды. Ә мин — танк командиры. Алдан да, арттан да аталар, һавадан бомба ташлыйлар, астан мина шартлаталар. Чыдар хәл юк! Рәхәтләнеп чәй эчәргә дә бирмиләр. Беттек, мин әйтәм! Нишләргә? Үлгәч үлгәч, геройларча үләргә кирәк инде, мәйтәм! Танк башнясыннан башымны чыгардым да барам, мин сиңайтим, честь биреп! Аталар, һич кенә дә тидерә алмыйлар. Чөнки сугышчан рух көчле. Шуннан бер дошман йөгереп чыкты да пулный хут килгән танкның башмагын бәреп чыгарды. — Ни белән? — Ни беләнме? Чүкеч белән! Корал юк бит инде аларда! Алар аны бездән алып торалар. Ярар. Туктады танк. Теге дошман мөселман булып чыкты. Кичер, кардәш, диде дә куак арасына кереп югалды. Менә, малай, шулчак тотындылар безнең танкка "катюша"лары белән сиптерергә! Кая анда чәй эчәргә?! Сулатмыйлар да! Бер снаряд сызгырып килде дә танкның башнясын алып атты. Очты бу! Ничек муен сынмаган, слушай?! Яна танк, танк белән бергә мин янам. Акырып янам. Әгәр дә бортинженер шулчак каяндыр огнетушитель табып, өстемә күбек сиптермәгән булса, миннән көл дә каласы түгел иде. Шул күбек исе әле дә менә бетмәгән, киемгә сеңгән. Шуннан соң ачу чыкты бит, малай! Танкны 180 градуска борып та алдык и һөҗүмгә ташландык! Ну чәен түктек инде дошманнарның, түктек! — Ис-кит-кеч! — диде кунак, моңа шаклар катып. — Ничек исән кала алдың соң? Шулчак Артыш килеп керде. Әфрәй каядыр чыгып югалды. Чәй эчкәндә кунак Әфрәйне мактады: — Нинди герой яши икән бит авылыгызда, ә сез аны яшерәсез, — диде ул Артышка. — Менә кайда ул чын геройлар! Ә без аларны күрмибез, белмибез! Белергә дә теләмибез! Артыш, авыр сулап: — Сез дә яндыгызмыни? — диде. — Юк, Әфрәйне әйтәм, ул янган бит танкта! — диде кунак. — Юк, — диде Артыш. — Әфрәйнең сугышта булганы юк. Бала чагында самавырга абынып янган ул. Хәзер аның алдавыннан янучылар күп... ПРЕЗИДЕНТ БУЛАСЫМ КИЛӘ... Президент буласым килә, дип мөрәҗәгать итте җыелыштагылар алдына чыгып "Парт Ильича" колхозының склад мөдире Габделбәр Яманов. Җыелыш — президент сайлаулары алдыннан халык референдумы үткәрергәме, үткәрмәскәме дигән бик тә четерекле мәсьәләне хәл итәр өчен оештырылган иде. Егерме биш ел гомерен склад эшенә биргән мыштым Габделбәрдән бу кадәресен үк көтмәгәннәр иде. — Тышка чыгасың килсә, нигә дип аны трибунага менеп кычкырасың, чык та кер! — диде үз гомерендә бер генә җыелышны да калдырмаган һәм шуның нәтиҗәсендә саңгырауланып, аңгыраеп калган Мәрфуга түти. — Тышка чыгасым килә дими, президент буласым килә, дип әйтә, — диде арттан кемдер, аның колагына акырып. — Абау! Ә кемнең президент буласы килми?! Менә минем килмиме?! Гомерем буе партячейкә секретаре булырга хыялландым, инде булдым дигәндә генә, партиясен бетереп куйдылар. Ә нишләп соң әле именны Габделбәр президент булырга тиеш? Залда шау-шу купты. — Тиздән аның складына ревизия ясалырга тиеш, растрат ясаудан куркып, президент булып котылмакчы ул! — диде җыелыш буена графиндагы салкын суга карап утырган колхоз рәисе. — Менә син, Габделбәр авылдаш, аңлат әле, ни өчен президентлыкка үрмәләргә җыенасың? — дип шаулашты авыл халкы. — Пачему? — дип башлады сүзен Габделбәр, — патамушты, төшкә керде. Мин президент булырга тиешмен икән, ике иңемә ике фәрештә кунып миңа шул турыда тәфсилләп сайрадылар. Аннан, әйтик, сезгә ни зыян булыр икән? Сез бит, авылдашлар, гомер буе колхоз склады аркылы ашап яшәдегез, үзегез, балаларыгыз шушыннан туенып торды. Ә хәзер шиш. Складта уксустан башка берни дә калмады! Әгәр дә мәгәр мин президент була калсам, складыбыз тулы булачак, сез тагын да яхшырак яши башларсыз... Мондый сүзләрдән соң җыелыштагылар Габделбәрне президентлыкка кандидат итеп күрсәттеләр. Күз ачып йомганчы меңнән артык имза җыелды. Моңа бары тик колхоз рәисе генә битараф калды. — Ревизиядән соң растрат чыкса, миңа түләргә кирәк булачак бит инде, — диде ул, моңсу күзләре белән янә графинга текәлеп. Ә Габделбәр исә, авылдашларының үзенә карата шундый зур ышаныч белдерүләрен күргәч, елап ук җибәрде. Шуннан соң ул бөтен халык алдында, әгәр илбашы була калсам, сезнең йөзгә кызыллык китермәм, дип ант итте. Күрше Гарифҗан карт кына: — Коры куаныч белән йөрисең, энем, сиңа барыбер юл бирмәсләр, — дип әйтеп куйды. Габделбәрнең кандидат булуы турындагы хәбәр яшен тизлеге белән район җитәкчелегенә барып иреште. Бу җитди мәсьәлә буенча ике көн рәттән хакимият бинасында ябык киңәшмә уздырдылар. Киңәшмә булганга, аның нәтиҗәсе гади халыкка билгесез калды. Көннәрдән бер көнне район хакимияте башлыгының кара "Волга"сына Габделбәрне утыртып, районга алып киттеләр һәм башлыкның кабинетында кандидат белән җитди сөйләшү булды. — Колхозчылар синнән бик тә зарланалар, — дип сүз башлады хуҗа. — Складыңда берни дә юк, нигә товар кайтартмыйсың? — Ничек кайтартыйм, колхозның акчасы юк бит! — Ә нишләп бездән килеп сорамыйсың?! — Бусы икенче мәсьәлә. Сүзегез өчен рәхмәт, болай булса... — Яхшы! — дип кырт кисте кырыс хуҗа. — Менә син миңа әйт әле, ә ни өчен син президент булырга уйладың? — Без демократик илдә яшибез, конституция буенча һәр гражданинның илбашы булып сайланырга хакы бар, — дип сафсата сатарга тотынды кандидат. Бу хуҗага ошамады. Ул, Габделбәрдән аермалы буларак, конституцияне икенче төрлерәк аңлый иде шул. — Нишләп син товарны вакытында алып кайтмыйсың? — дип сорады ул, кискен һөҗүмгә күчеп. — Нигә? — Машина бирмиләр, машинага ягулыклары юк! — Юк, син миңа әйт әле, ни өчен син илбашы булырга теләдең? Ә нишләп, әйтик, мин түгел? Кем соң син?! Какуй-то склад мөдире! Складыңда бер тонна уксустан башка берни дә юк, бетең дә юк синең, сине эт тә белми! Бардак синең складыңда... — Соң... бөтен илдә бардак бит инде... — Җитте! — дип җикеренде хуҗа. — Без хәзер синең белән сөйләшеп утырабыз, ә минем кешеләр складыңда ревизия үткәреп яталар... ...Габделбәр мескен президент булу теләгеннән ваз кичеп кире авылына кайтып кергәндә, өйләрендә хатыны белән күрше Гарифҗан карт гөрләшеп чәй эчеп утыралар иде. — Нәрсә, эшең барып чыкмады мәллә? — дип каршы алдылар аны икесе дә. — Төшем рас килмәде. Президент булырга грамотым җитми икән минем, — дип мыгырданды Габделбәр. — Әйттемме мин сиңа, — диде Гарифҗан, — коры куаныч белән йөрисең дип! — Катырак әйтергә иде, үзәккә үткәреп әйткән булсаң, аңлаган да булыр идем. Илбашы акыллары синдә, — диде Габделбәр, сайлау алды платформасы язылган кәгазьләрен почмакка атып. ГӘРӘЙШИН СӘГАТЕ Нәрсә генә ватылса да, барысы да аның янына йөгерә. Гәрәйшингә. Авылда аның кебек оста һөнәр иясе юк. Җитмәсә, акча да алмый. Тутырып берне салып бирсәң — вәссәлам! Әмир бабайның будильнигы ватылды. Сәгатьнең үзенә дә бер ярты гасырлар чамасы бардыр инде. — Гәрәй энем, әллә кая йөрер чамам юк, син шуны төзәтеп бирсәнә. Буш итмәм, — дип килде ул. — Булыр, абзый, борчылма, — диде Гәрәйшин, бабай алып килгән бер шешә көмешкәне чалбар ерымына яшереп. Аның "булыр" дигәне ярты елга сузылды. Авылда будильниксыз да яшәп була анысы. Ә нигә әле аны Гәрәйшингә калдырырга? Барды. Тапты. Ә ул әйтерсең космик кораб төзегән, бик горур кыяфәттә сәгатьне өстәлгә китереп утыртты. Сәгать келт-келт итеп йөреп тора. Бабай, рәхмәтен әйтеп, сәгатьне алып китәргә генә торганда, Гәрәйшин тегеңә бер уч сәгать механизмнары тоттырды. — Нәрсә бу? — Болары — артык! — Ничек артык? — Сәгатьне дөрес ясамаганнар, — дип аңлатты Гәрәйшин, күзләрен челт-челт кыскалап. — Артык күп деталь тыкканнар, шуңа йөрмәгән дә! — Хикмәт! — дип әйтеп куйды карт. — Утыз ел йөргән сәгатьме?! Шулай да алды. Ләкин ул ун гына минут йөрде. Өйгә алып кайтуга ук туктады. Шулай да чыгарып ташламады. Гәрәйшиннең истәлеге булыр, диде. Артык калган частьларны дә ташламады. Алардан әле тагын бер сәгать җыеп була иде. ИМПОТЕНТ Үпкәләттеләр Сәлахны, каты үпкәләттеләр. Мәртәбәле басмаларның берсендә аны "импотент" дип мыскыллап язып чыктылар. Яшь галим чын-чынлап уйга калды. Мыскыллаучы — күренекле профессор Бакыев. Фән өлкәсендә югары урыннарда йөзгән бу профессор Сәлахны яратмады, аңа гел аяк чала торды. Сәлах та җавапсыз калмады. Аның кем булуына карамастан, аңа төкерә торды. Ул төкергәч, теге дә төкерде. Төкерешә торгач, берзаман икесе дә төкерексез калды. Соңгысы исә Сәлахның тәмам бәгыренә үтте. Түзмәде — Бакыевны кабат судка бирде. Ә мәсьәлә гаять четерекле: суд каршында, сәяси дошманы алдында үзенең җенси яктан сәламәт булуын, ягъни нормаль ир булуын исбатларга кирәк. Иң беренче белешмәне ул сөекле хатыныннан алды. "Моңардан да дәртлерәк, хислерәк ир затын күргәнем булмады, — дип язды хатыны. — Төннәр буе йоклатмый, җылы, ягымлы сүзләрен бер дә кызганмый. Шундый да ярата ул мине, шундый да ярата, аның күк дәртле ирләр башкаларга да тәтесен иде әле!" Шундый ук белешмәне ул әле сөяркәсеннән дә алырга теләгән иде. Тик яраткан хатыны белән низаг чыгудан куркып, моңардан баш тартты. Хөкем көне дә килеп җитте. Сәлах судта дошманының, аны "импотент" дип мыскыллаганы өчен, шәхсән үзеннән гафу үтенүен, әхлакый зыян китергәне өчен шактый зур күләмдә штраф түләвен таләп итте. Хөкемдар Бакыевны торгызды. — Гражданин Бакыев, сез бу гамәлегезне ни белән аңлатасыз?! — Мин үз сүземнән кире кайтырга уйламыйм, — диде Бакыев, — безнең татар зыялылары берберсенең язмаларын өстән-өстән укырга өйрәнгәннәр. Җентекләп, төбенә төшеп уку юк. Әгәр дә ки Сәлах әфәнде минем мәкаләмне яхшылап укыган булса, ул шуны аңлаган булыр иде. Мин бит аны җенси яктан көчсез, булдыксыз дип язмадым, ә сәяси импотент дип яздым. Ул — сәяси импотент. ЮМОР КӨЧЕ Нәчәлник урынбасарын сүгеп чыгарды: — Кылның кырыкка ярылыр чагы, понимаешь, ә син каладан әртисләр чакыргансың! — Халык сорый бит, Локман Игнатыч! — Халык сорар ул! Кызыл почмакта халык шактый күп җыелган иде. Хәтта кирәгеннән артык. Каладан ике әртис килгән, берсе хатын-кыз, икенчесе ир-ат. Кыз җырлый, бии, мәзәк сөйли, ир заты аңа кушылып баянда уйный. Урынбасарга урынны түрдән бирделәр. Иң алдагы рәттән. Концерт озак барды. Халык карый-карый арыды. Менә шулчак теге туташ чегән кызы киеменнән сәхнәдән залга төште. Төште дә, залда утыручыларның кулларын алып, чегәннәрчә багарга тотынды. Менә ул бер ак яулыклы әби янына килде. — Әй әбекәй, әбекәй, — диде ул, аның кулына текәлеп. — Кулларың җыерчыклы, сырлы-сырлы, бик күп ир-егетләр үткән икән синең кул аркылы... Шулаймы, әбекәй?! Тамашачы шау-гөр килеп көлеп җибәрде. "Чегән кызы" берничә кешегә килеп бәйләнде, уч төпләрен карап, үзенчә бакты. Менә ул алдагы рәттә утырган урынбасарны күреп алды. Күзләрен мөлдерәтеп аңа карап куйды. "Миңа гына килеп бәйләнмәсен, бәйләнсә, эш харап", — дип уйлады урынбасар. Уйлап бетергән генә иде, тегесе моның каршына килеп тә басты. Урынбасар ике кулын тиз генә костюм кесәсенә тыкты. — Абый җаным, кулыгызны күрсәтегез әле, — диде "чегән кызы", — кулыгызга карап бер багыйм әле! Урынбасар аңа күз кысып, башкаларныкын багарга ишарә ясаса да, кыз үҗәт булып чыкты. Халык та кул чабып сорый башлагач, урынбасар кулларын чыгарып күрсәтергә мәҗбүр булды. — Абый җаным! — дип кычкырып җибәрде зәхмәти кыз. — Кулларың тирләп-пешеп беткән, нәрсә тоттың бу кулларың белән? Урынбасар җир тишегенә кереп китәрдәй булды. Халык шау-гөр килеп көләргә тотынды... Урынбасар кызарынды, бүртенде, оялып залдан чыгып китте... Ул көнне урынбасар үзе чакыртып китергән әртисләр белән күрешмәде дә, саубуллашмады да. Качты. Әртисләр, бу хәлгә бик аптырап, салкын кунакханәдә кунып чыктылар. Тик ни хикмәт, икенче көнне иртән нәчәлник янына кергәч, хуҗа урынбасарны елмая-елмая каршы алып: — Кая, карыйм әле кулларыңны! — дип, аңа кул бирде. Моңа урынбасарның бик тә күңеле булды. "Менә бит юморның көче дип уйлап куйды ул, кичә концерттан чыгып качканына үкенеп. Туктале, мин бу кала әртисләрен бер әйбәтләп, кешечә озатып калыйм әле!" ЧҮП САВЫТЫ Сәлим заводта эшли. Эштән соңга калып кына чыкты. Акча биргән көн иде. Төн. Курка-курка гына якягына каранып кайтты. Үч иткәндәй, караңгы тыкрыкта аны ике яшүсмер туктатты. — Дед! Сәлимнең йөрәге өшеп китте. "Кыйный болар мине, акчасыз калдырачаклар!" — дип уйлап куйды ул ирексездән. — Әү? — Менә моны күрәсеңме?! — диде тазарагы, юл чатында торган бер дәү генә чүп савытына күрсәтеп. — Күрәм... — Ал сатып! — Сез нәрсә, егетләр! — диде Сәлим, әз генә кыюлана төшеп. — Нәрсәгә ул миңа, нишләп мин аны сатып алырга тиеш? — Ал! Алмасаң — хана! Таләп катгый иде. Буйсынмыйча булмый. Җитмәсә, икесе ике яктан чорнап та алдылар. — Ярар, алам, — диде Сәлим, — тик күпме тора соң ул? — Биш тәңкә! — Ә, шулай гынамыни, алай гына булса, мәгез! — диде ул, сөенеп. Кесәсеннән биш тәңкә вак акча чыгарып бирде дә тизрәк моннан китәргә ашыкты. — Тукта! — Нәрсә бар? — Сатып алдың, инде үзең белән алып та кит! — Сез нәрсә, көләсезме әллә карт кешедән? — дип шаккатты Сәлим. — Ниемә миңа чүп савыты?! Үзегезгә булсын! — Юк! Сатып алдың! Юлда калдырмыйсың. Үзең белән алып кит! Бусы тегесеннән дә катгыйрак яңгырады. Мескен Сәлим, центнерлы бетон чүп савытын күтәреп, трамвай тукталышына юнәлде. — Кара аны! Ташлап калдырасы булма! Артыңнан күзәтеп карап барачакбыз! Сәлим чак кына эчен төшермәде. Дөньяның бөтен шакшысы җыелган әшәке савыттан әллә нинди күңел болгаткыч яман исләр килә. Трамвайга кергәндә савытны тышта калдырырга уйлаган иде дә, теге ике егетне күргәч, аны трамвайга сөйрәп алып керде. Пассажирлар Сәлимне бомж дип уйладылар. Чүп савытыннан килгән сасы искә түзә алмыйча борыннарын кыстылар. Трамвай кузгалып китте. Теге ике бәндә, учларын учка сугып, көлешә-көлешә тукталышта басып калды. Сәлимгә әллә ни булды. Әйтерсең әле аны һаман да куа киләләр. Чүп савытын трамвайда калдырырга куркып, подъезд төбенә кадәр сөйрәп кайтты. Йорт каршында гына калдырып керергә бит инде! Юк! Караңгы тыкрыкта ике сәер шәүлә күренде. Ул аларны тегеләр дип уйлады һәм көчәнә-көчәнә савытны сигезенче катка өстерәде. Төнлә лифт эшли димени инде! Картлач чак кына җан бирмәде. Центнерлы чүп савытын күтәреп торган ирен танымыйча хатыны озак кына кертмичә торды. Аңлатырга тырышты, хатыны барыбер аңламады. Төне буе керфек тә какмаган Сәлим, моның серенә төшенеп карарга тырышса да, төшенә алмады. Башта елады, аннан кычкырып көлде. Урамдагы чүп савыты бер төн Сәлимнәрдә кунды. КОТЫРГАН Гәрәйшинне эт тешләде. Дөресрәге, үзе тешләтте. Безнең "перси"нең эте бигрәкләр дә акыллы инде, тиктомалга теләсә кемгә тимәс, дип, бозау кадәрле хайванга кулын гына сузган иде, тегесе шундук каптырып та алды. Тиз арада районга шылтыраттылар. Күп тә үтмәде, кан саркып торган баш бармагын өскә күтәргән Гәрәйшин каршына сиреналарын акырта-бакырта "ашыгыч ярдәм" машинасы килеп туктады. Аннан бер мөлаем гына ак халатлы хатын чыкты. Ул санитар-врач икән. Гәрәйшиннең хәлен сорашты. "Ярый инде, түзәрлек", — дигән булды Гәрәйшин. Врач хатын тынычланып калды. Нәкъ шул чакны, машинасына утырып, күмхуҗ рәисе Касыймов та кайтып җитте. Аның кайтуы эшне бозды да куйды. Аны күрүгә үк Гәрәйшин йөзен чалшайтып, күзләрен акайтып бөтенләй кирегә сукалый башлады. — Судан куркам! Судан куркам! — дип кычкырырга тотынды ул. — Коткарыгыз! Батам! Касыймов аптырашта калды. Врач хатын да куркуыннан агарынып китте. — Котырыну авыруының беренче билгеләре бу, — диде ул. — Аны котырган эт тешләгән! — Нинди котырган эт булсын ул! Аны минем эт тешләгән! Мин авыру этләр асрамыйм, мин нәселле этләр генә тотам! — дип аңлатты Касыймов врачка. — Судан куркам! Судан! — дип, аның саен катырак кычкырды Гәрәйшин. — Хәзер үк районга, хастаханәгә! — дип команда бирде врач хатын. — Әгәр дә бу кеше котыру авыруыннан ычкынса, мине шундук эштән алачаклар. Алай гына да түгел, миңа җинаять эше ачачаклар! Ә Гәрәйшин — күпне күргән кеше. Ул җүләр түгел. Сизде эшнең нидә икәнен! — Юк! Мин бармыйм! — дип кырт кисте ул. — Нигә? — Бармыйм. Үләсем килә! — Зинһар, барыгыз! — дип ялварырга тотынды аңа врач хатын. — Сезгә бер-бер хәл була калса, бер мин генә түгел, иптәш Касыймов та җавап бирәчәк! — Юк, бармыйм! Гәрәйшиннең үз сүзендә торачагы көн кебек ачык иде. — Ә ни булды? Нигә дип үләргә булдыгыз? — дип сорады хатын. — Ә нигә яшәргә? Ике ел күмхуҗга бушлай бил бөгеп, хезмәт хакы алалганым юк. Гаиләм ач, үзем ялангач. Сиксәндә алган бишмәтемне киеп йөрим, ямау өстендә ямау. Ә бу иптәш, — диде ул, канлы бармагын Касыймовка төбәп, — елга ике мәртәбә курортка бара, ел саен машина алыштыра, ә мин күрше районга туганнарымны күрергә дә бара алмыйм. Юлга акчам юк! Түбәдән су ага, күмхуҗ калай бирми! — Ярар, ярар, бик шаулама, — дип сүзгә кушылды рәис. — Берәр йөз бирсәм, җитәрме бүгенгә? — Юк, җитми! — дип кире какты аны Гәрәйшин. — Йөз тәңкә биреп кенә котыла алмассың, ике ел эшләгәнемне бирсәң генә разый. Таләп катгый иде. Гәрәйшингә, каян кирәк — шуннан акча табып, ике еллык хезмәт хакын китереп тоттырдылар. Ләкин абзый моңа гына канәгать булмады. Алты олау печән, биш тонна фураж сорады. Касыймов аларга да язу язып биргәч, Гәрәйшиннең нәфесе үскәннән-үсә генә барды. Ул тишелгән түбә башын ябарга калай бирүләрен таләп итте. — Бәлкем, сиңа яңа йорт та салып бирергәдер? — дип көлгән булды рәис. — Каян алыйм мин сиңа калай. Колхозга ун ел буе бер калай кисәге кайтканы юк! Юк! Булмый! Калайны биралмыйм! — Судан куркам! — дип кабат кычкырырга тотынды Гәрәйшин, яннарына әкренләп халык җыелганын сизеп. — Эт тешләде! Касыймов эте тешләде! Ка-сый-мов эте! — Ну, иманыңны! — дип сүгенеп алды Касыймов, Гәрәйшинне ботарлап алыр хәлгә җитеп. Шулай да калайны китертте. Шуннан соң гына Гәрәйшинне машинага утыртып районга алып киттеләр. Әмма аңарда котыру авыруы тапмадылар. ЯХШЫ КЕШЕ Мәмдүнә тәки кияүгә чыга алмады. Чыккан да булыр иде. Тормыш юлында, үзе әйтмешли, "яхшы кеше" очрата алмады. "Яхшы кеше" дигәне шул ир заты була инде. "Авылда яхшы кеше калмады. Казаннан эзләп карарга кирәк", — дип, калага китеп барды. Ләкин шәһәрдә дә андый кешеләрне өеп куймаганнар икән шул. Яхшы кешеләр табылмады. Табылганнары да "сволочь" булып чыктылар. Мәмдүнә авырга узуга ук, аннан качып китү ягын карадылар. Тик "яхшы кеше" дигән сүзләре аның һич кенә дә теленнән төшмәде. Ай ахыры. Акчасызлык. Хезмәт хакы алырга әле дүрт-биш көн вакыт бар. Мәмдүнә, гадәттәгечә, зарланып йөри: — Ашарга да акча калмады, берәр яхшы кеше килеп чыкса, күмәр иде инде ул мине акча белән... Мәмдүнә дус хатыннарына кунакка бара. Җыр, шәраб, музыка. Күңелле. Рә-хәт! — Эх, кызлар! — ди Мәмдүнә, киерелеп. — Хәзер бер яхшы кеше белән танышып, кочаклашып йокласаң икән ул. Җәй айлары. Эссе. Тәрәзәдән генә комлы пляж күренеп тора. — Эх! — ди Мәмдүнә. — Бер яхшы кеше белән су коенсаң иде икән шул комлы пляжда! Шимбә көн. Мәмдүнә дачага китә. Ләкин бик тә кәефсезләнеп кайта. — Ни булды сиңа, Мәмдүнә? — дип сорыйлар аңардан. — Көн буе берьялгызым урманда йөрдем, ник бер яхшы кеше килеп очрасын! "Яхшы кеше" дигәне шул ир затыдыр инде?! ТАМАДА Яшәгән, ди, бер тамада, һөнәре буенча ул тамада булмаган, урынбасар булган. Тик урынбасарлыгы ташка үлчим булгангамы, аны гел тамада урынына йөрткәннәр, ди. Семинар җитсә — тамада, киңәшмә булса — тамада. Чөнки һәрбер чара мәҗлес белән тәмамлана. Гармунын тартып, сыбызгысын сызгыртып, кашларын сикертә-сикертә, теге гел нотык әйтә. Җырлап та җибәрә, биеп тә китә. Кыскасы, мәҗлесне күңелле итә. Каладан түрә килсә, таныш кунаклар төшсә, җил дә бик уңай иссә, "башлык"тан фәрман ирешсә — тамада килә дә җитә, килә дә нотык сибә. Көйләр көйләп, мәзәкләр сөйләп, сыбызгысын сызгыртып, барысын да уздырып, көмеш тавышлар чыңлата. Бер-ике тост ирештергәч уеннар уйната, махмырдан тутыккан баш мие шөрепләрен уята һәм дә ки уйлата. Җыр җырлап, күңел сырлап йөргән урынбасар-тамада көннәрдән бер көнне "башлык"ны туйдыра. — Күпме кубызда уйнап йөрергә була, кайчан син эшкә тотынасың?! — дип шелтә белдерә аңа. Берәү булса шартлар иде, шундук эшен ташлар иде. Тик ул югалып калмый. Югалып кала торган тамада була димени дөньяда?! — Баш өсте! — ди ул, башлыкка мәдхия җырлап. — Сезнең бу җылы сүзләрегезне матур бер тост итеп кабул кылырга рөхсәт итегез! Шуның белән исән кала. Исән калгач, уйга тала. Тамада бит ул — нәни бала. Ә сәнгать аның өчен — ана. Йөрәк бит яна. Каләмен карага мана. Көн-төн жалыбы яза. Кыскасы, тост артыннан тост мана. Бәйрәм итә. "Башлык" китә. Изге урын буш тормый. Яңасы кайта. Кайтуга ук ул аңа: — Без Сезне түземсезлек белән көтеп алдык! — дигән тост мана. "Башлык" яңа. Идеяләр дә яңа. Тостлар ярата, шигырьләр-җырлар яза. Ит-сөт аңа кирәк түгел, һаман җыр сорый күңел. Бәйрәм давай аңа! Һәм болар бер-берсен бик тиз табыша. Уй-серләре кавыша. Һәр көн бәйрәм оеша. Та-ма-ша! Көндез — бәйрәм, кичен — әйрән. Үзәктә парк оеша. Шунда яшьләр сугыша. Чаңгы ярышлары оеша. "Башлык" чаңгыда ярыша. Катнашмасаң — штраф. Ярдәм итмәс Госстрах! Чаба "пред" чаңгыда. Чаңгысы корсагында, корсагында чаңгысы. Каткан йөзе, борыны, хәтәр моның ырымы! Һаман бәйрәм дә бәйрәм. Авыл халкына — әйрән! Хезмәт хакы алалмый, һаман хәлгә килалмый. Ә "бәйрәм" — бәйрәм ясый. Тамада башын кашый, аны вөҗданы газаплый: — Болай барсак, җәмәгать, җирдә эшләүче калмас, тик тост әйтмичә ярамас! Нишләр иде мескен халык башына акыл кунмаса, чаңгы шуып "башлык"ның егылып кулы сынмаса?! Яшәгән, ди, тамада... Теләсәң, дәвам итеп кара йә бер тост әйтеп кара! ӘЙБӘТ! (Бер яшь егет монологы) Минем апаем әйбәт. Минем апай мировой! Пенсия яшендә булса да, әле яшь, чибәр! Кыскасы, әйбәт минем апай! Тик бер сәер гадәте бар: үлеп ирләр ярата. Ирләрне гел үзенә карата. Тегеләр дә моны аптырата. Көн-көн телефон тынмый. Ничек телефон янмый? Тәрәзәдән ирләр күрсә, шундук юына башлый. Табын әзерләп ташлый. Әллә нишли — мәш килә, әйтерсең өйгә зур кунак килә. Менә ишектә кыңгырау. Апай — уяу, без (хатын белән!) — саңгырау. Килеп керә бер мужик, таныша: исеме Тәүфыйк (урысча — примерный). Әйтерсең бездә гримерный, көзге каршына басып чәчләрен чәчкә чорный. Әллә жулик, әллә маньяк?! Кулында портфель, портфелендә коньяк. Биш йолдызлы. "Алабышлы". Утыртабыз түр башына маньякны! Эчәбез коньякны. Китә музыка, бию. Юк анда, тукта, дию. Тәүфыйк — Дию. Аю! Иртән торсак... хатынның туны "адью"!!! Түзмәдек. Без беркөнне киңәштек һәм үзара килештек. Апайны кияүгә бирүгә ирештек. Бирдек яхшы мишәргә, матур, бәхетле яшәргә! Китте бу бездән чыгып, ике сумкасын асып. Яши бу җизни белән. Алар өчен сөендек, тик соңыннан көендек. Килә апай, зарлана, ияк аслары парлана: — Аерылам, булмый! — ди. — Нишләп соң миңа һаман да шундый ирләр эләгә?! Яшибез без тупикта, өйдә түгел, купеда, ул бер тахтада, мин башкасында... Шуңа ачуым чыга. Йокы вакыты җитсә, урамга чыгып китә. Төнге унбер җиткәнче, газета читать итә. Үзенекен итә, мин йоклаганны көтә... Сөйли апай, аклана — җизни килеп зарлана: — Элек кинолар яхшы ие. Ленин да, Чапай ие. Хәзер карарлык түгел — бозыклык. Апаең шуларны күрә дә, миңа килеп ябыша. Булмый торып, аңлагыз, апагызны алыгыз! Яшиләр этле-мәчеле. Җизни — эре мөгезле! Апай ничава, ярый, һаман кырыйга карый. Ял йортында ял итә, таксиларда җилдертә: сөйдертә вә көйдертә. Ә җизни өйдә аны көтеп утыра, дөньясын сүгеп, каргап... "Чапай" киносын карап... Әйбәтме? Әйбәт! КАРЬЕРА Әхминең яшәү рәвеше аның нинди тәмәке тартуына бәйле булды. Башта ул "Идел" тартты (кибеттә йөкче булып йөргәндә). Әче тәм килгән, шуның сасы исе мәңге бетмәс булып киеменә сеңгән әлеге арзанлы тәмәкедән аның тешләре сирәгәйде, бармаклары саргайды. Үзе кебек үк алама дус-ишләре белән "Степашка" чөмерде, гомер айнымады, махмырдан чиләнде, кызыл чырайлы, юан ботлы Машканы сөйде. Ләкин аңардан баласы булмады. Аннан ул төтене бүтәнчәрәк "Максим"га күчте. Әллә юан Машкадан баш тартканга, әллә кибет директорының гел күз уңында торганга, аны тиздән экспедитор итеп куйдылар. "Степашка"ны ташлады, алама дусларыннан читләште, борынгы "каблук" машинасы белән тауар ташыды. Эштән арып кайткач, шәп аракы лыкыды. Машканы онытты, трасса буйлап чәчелгән "төнге күбәләкләр"не аулады. Тора-бара теш арасына "Бонд" тәмәкесе кереп кысылды. Чумара акчасына яңа минимаркет ачкач, аракы эчүен ташлап, "үлән" иснәргә тотынды. Иске генә "иномарка" алып җибәрде, шуңарда озын сыйраклы, тулы түшле, кара кашлы, нечкә билле Софаны йөртте, шуны сөйде. Берзаман Әхми үзенең шәхси фирмасын ачты. Шундук затлы "Мальборо"га күчте. "Үлән" иснәп туйды, коньяк эчте, рестораннарда типтерде. Секретаршасын сөеп туймады. Шуның берлән Баһам утрауларын әйләнеп кайтты. Хәзерме? Хәзер ул янә "Идел" тарта. Фирма янды — секретарша мәлгунь эше. Рэкетир китертте. Талатты. Акыртты. Аркасын эссе үтүк белән көйдертте. Сәүдә бетте. Софасы качты. Әхмине кабат алама дуслары кочты. Хәзер яраткан девизы — буйдак тормыш. Үз иткән эчемлеге — "Степашка". Сөяркәсе — аны онытмаган юан Машка. УРЫСЧА СӨЙЛӘШҮ Галимәрдән имтиханга барырга ашыкмады. Ә кая ашыгырга? Бүген бирәсе сынауны аның авылдашы Вахит абыйсы ала. Кичә алар (профессор һәм студент) төнгә кадәр сыраханәдә утырды. Вахит абыйсы бик тә тыйнак кеше булып чыкты, профессор дип борынын чөйми — студент хисабына бик шәпләп сыра лыкыды, тартынып-боргаланып тормады. Сыраханәдән кочаклашып чыктылар, киләчәктә дә бергә, дус булырга ант иттеләр... Галимәрдән институтка килгәндә инде барысы да сынау тотып чыккан иде. Аның тиз генә биреп чыгачагына беркемдә дә шик юк. Профессор — авылдашы бит, җитмәсә, дусты! Егет аудитория ишеген тибеп кенә ачты. Билет, төрле китап-әсбап белән тулы өстәл янында күзле бүкәннән болай фырт утырган профессор абзый үз эше белән мәшгуль иде. — Сәлам, бырат! — дип шәрран ярды студент. Аксыл чырайлы профессор чөгендердән болай кызарып чыкты, бүртенде. Чырае шундук җитдиләнде. — Абый, бер өчле төрт инде шунда! — дип, ул зачеткасын өстәлгә атты. Өчле куй, дип шаярып кына әйтсә дә, чынында исә ул күрше абыйсыннан симез бишле көтә иде... — Гавари по-русски... Галимәрдәннең күзе маңгаена менде. Менә сиңа мә! Кешегә сөйләсәң, кеше ышанмас бу хәлгә! Тукта әле, әллә шаярта инде бу чукынмыш? — Вахит абый... Бырат! Вахит абыйсы шаяртмый икән шул, ул сөекле авылдашыннан чын-чынлап имтихан алмакчы... — Сәдис. Бери билет. Отвечай на вапрусы... Таләп катгый иде. Галимәрдән билет алды. Берне алды, икене. Ләкин бер генә сорауга да җавап бирерлек хәлдә түгел иде ул. — Вахит абый, син мине танымыйсың мәллә?! Бу бит мин... Галимәрдән! — дигән булды студент. Профессорның чырае да үзгәрмәде. Ул ун гына минут утырмады. Бер сәгать утырды. Башында бөтенләй башка төрле уйлар бөтерелде. "Әллә берәр үче бар микән моның миңа? Әллә кичә сыра эчкәндә авыр сүз ычкындырдыммы? Бабаларыбыз арасында берәр төрле дошманлык булмагандыр бит?!" — дип уйлады ул. Озак талкыды аны профессор. Өметсез... Кичен алар тагын сыраханәдә очрашты. Дуслык дәвам итте. "ЗӨЛФИЯКӘЙ АППАГЫМ!" (Сатирик кыйсса) — Зинһар! — дип башлады ул сүзен. — Кызыгызны моннан алып китегез әле! — Ни булды?! — Кызыгыз Зөлфия безгә эшкә килгәннән бирле, мондагылар ишектән йөрүдән туктадылар, тәрәзәдән йөри башладылар... "Зәңгәр күл" шифаханәсе директоры ике йөз чакрым юлны урап килгән, арыган-талчыккан агайны һич кенә дә үпкәләтәсе килмәгән иде. Ләкин дөресен әйтмичә дә булдыра алмады. Күкрәгенә орден-медальләр таккан абзый эченнән генә сызланып куйды. Моннан ярты ел элек кенә ул олы кызын шушында шәфкать туташы итеп урнаштырып киткән иде. Көч-хәл белән медицина училищесын тәмамлаган, аның сүзенчә, "өметсез һәм оятсыз" кызы шушында тернәкләнер дип өметләнгән иде ул. Юк шул, агай кабат ялгышты. Кадерле сөяркәләр, ягъни азгын ирләр (сүз ял итүчеләр турында бара!) аның янына медпунктның ишегеннән генә түгел, инде тәрәзәсеннән үк йөри башлаганнар. "Хурлык бит бу, чын хурлык!" — дип өзгәләнде агай. Алдынгы миллионер колхозны җитәкләгән агай азгын кызын, чәченнән йолкып, хәзер үк авылга алып кайтырга теләде... — Кайда соң ул? — Агайның тавышы дерелдәп, калтырап чыкты. — Казанда! — диде директор, агайның хәленә керергә тырышып... — Казанда?! — Әйе. Ачуланмагыз, зинһар, мин аны бер атна элек кенә Казанына озаткан идем... Кызы белән сөйләшеп, серләшеп, Зәңгәр күлнең тәнне кыздырырлык, тешне сындырырлык салкын суларында коенып, Казан артының гүзәл табигате белән хозурланырмын дип хыялланган абзый инде хәзер адашкан кызын эзләп йөрергә тиеш иде. Яңгырлы, пычрак юлларны таптарга өлгергән шалама "уазик", пырылдап-тырылдап, Казанга юл тотты... Зөлфия туганнан туган апасы Сәрвәрдә фатирда тора иде. Фатир өчен дә түлисе юк. Ни әйтсәң дә, абзыйның туганы бит. Авылдан китертелгән сөт, май, ит, тавык түшкәсе хәл итә дә куя иде торак мәсьәләсен. Барчабызга да мәгълүм булган "Болгар номерлары"ның бер өлешен биләп торган, шуңа терәп салынган, тәрәзәсеннән урамда йөргән җәяүлеләрнең төрле үлчәмдәге аяклары күренеп калган, бәрәңге базын хәтерләткән бер бүлмәле фатирга килеп кергәндә, тышта караңгы капкан иде инде. Җитмеш яшьлек Сәрвәр ханым кәефсез генә өстәл янында кайнаша. Ак эскәтер җәелгән өстәлгә карарлык түгел, ул кызыл төскә, ягъни кан төсенә манчылган... "Әллә кеше суйганнар инде монда!" — Агайның коты очты. Теле аңкавына ябышты... Бусага төбендә хәрәкәтсез калган энесен күргәч, Сәрвәр еларга тотынды. — Ни булды, апам?! — Кызың... — Нәрсә? — Кызыңа памидурдан салат ясап биргән идем... Әйбәтләп... борычлап... — Җә? — Шул салатны тәлинкәсе белән башыма каплады... — Нигә? — Черек памидур ашатасың, ди, черек памидур... — Кая ул? — Белмим... Каядыр чыгып качты... Өйдә торамыни соң ул! — Ничек белмисең? — Иптәш кызына киткәндер... Берәр нәрсә булса, шуның янына чаба... — Адресын бир! — Кемнең? — Иптәш кызының... Агай ике сәгатьтән соң гына әйләнеп кайтты. Карчыкның: "Кызыңны таптыңмы, кайда калдырдың?!" — дигән сөаленә агай буыла-буыла менә шундый хикәят сөйләде: — Бардым. Таптым теге фатирны. Озак эзләдем. Бер җирдә — Луковский, ә бер җирдә Щапова дип язылган. Урамнарны бутап бетергәннәр. Кайчан бу илдә тәртип булыр, белмим. Аран таптым. Ну, ярар... Биш катлы йорт. Иптәш кызының фатиры бишенче катта урнашкан. Утлары янган. Тыштан карыйм: тәрәзәдән дүрт кеше күренә. Ишек шакып керәм: өйдә өч кенә кеше. Ике мужик, бер хатын. "Кайда, — мәйтәм, — минем Зөлфиям?!" "Әле генә бездә иде, бер ярты сәгать элек кенә чыгып китте! — ди хуҗа хатыны. Иптәш кызы шулдыр инде. Бозыкка охшаган. Гел ыжвачка чәйнәп тора... Тагын чыгам, тагын карыйм: бүлмәдә янә дүрт шәүлә күренә. Керәм. Сорыйм. Тагын шул ук җавап. Чыгам. Карыйм. Вәт Хода! Тагын шул дүрт шәүлә... Өченче кергәндә... теге хатынны тыңламадым: бардым да каерып ачтым кием шкафын! Ачсам... шкаф эчендә Зөлфия утыра. Уңлап-суңлап яңагына берне тондырдым моның. Чәченнән йолкып алдым да машинага кертеп утырттым... Юк, апа, болай ярамый! Оят бит бу, хурлык! Болай булмый! Әйберләрен җыям да авылга алып кайтып китәм! Эшкә урнаштырам: та-вык фер-ма-сы-на! Җаны чыксын, за-ра-заның!!! Кыз баланың "җанын чыгарачак" тавык фермасы сай гына бер инеш янында урнашкан. Якында гына сыер абзарлары, дуңгыз кардасы, артта — үләксә базы... Зөлфиянең тавык фермасына эшкә чыгуының колхоз өчен әллә ни зур әһәмияте булмады. Бары тик ферманың штаттагы әтәчләре генә бу уңайдан ниндидер тынычсызлык хисе кичерделәр, яраткан тавыкларын онытып, кикрикләрен яңа килгән хезмәткәр туташ ягына боргаладылар. Чирек гасыр гомерен тавык фермасына багышлаган Саимә апа Зөлфия эштән чыккан көнне үз гомерендә беренче мәртәбә "көндәлек" (6—7 йомырка!) алып кайтмады. Зөлфиядән курыкты. Ни әйтсәң дә, атасы рәис кеше. Атасына сатуы бар. Ләкин яшь кызның үтә дә юмарт, үтә дә җилле икәнлеген аңлап алган эшче хатын икенче көнне үк өенә "көндәлек" күтәреп кайтты. Яңа хезмәткәр "көндәлек"не 6—7 йомырка гына түгел, ә ике дистәгә күтәрү турында сүз алып барды, һәм ул шулай килеп тә чыкты. Бозык тавык фермасына эшкә чыкканнан бирле, күрсәткечләр кискен түбән тәгәрәде. Тавык саны кимеде. Әллә суеп ашыйлар, әллә төлке урлый үзләрен?! Тиешле витаминнар алмаган, тирес эченнән азык җимләп көн күргән тавыклар ниндидер (әлегә тиклем өйрәнелмәгән) чиргә тап булдылар. Инкубаторда борынлаган яшь чебешләр, хәлләре китеп (нидер ярамаган, күрәсең!), саргаешып үлә тордылар. Карт тавыкларга алмаш булмагач, үзегез беләсез, баш саны шундук кими. Җитмәсә, ферманы күселәр басты. Очлы сәнәкләр белән коралланган колхозчылар тиресле идәнне астын-өскә китереп чыктылар чыгуын, ләкин ферманы коткара алмадылар. Ярты елдан соң ул ябылды. Рәис агай ферма ябылганга да алай артык уфтанмады. Аны кызы борчыды. Бу афәттән чыгу юлын эзләде. Мондый хәлдә исә бер генә юл кала — ул да булса кызын кияүгә бирү. Яше җиткән. Кияүгә чыккач, бәлки, акыл керер әзрәк үзенә... Кызы артыннан бөтен ял йорты, бөтен авыл чапканын яхшы белә иде агай. Чабуын чабалар, тик сораучылар гына күренми. Җитәкче булуның да файдасы юк, буйдак егетләргә: "Сорагыз кызымны!" — дип әмер биреп булмый шул. Хәер, тиздән пәйда булды анысы да, бер кияү кәмәше... Болай булды. Беркөнне (кичкырын булса кирәк!) агайның өенә өч егет килеп керде. Өчесе дә ак күлмәктән, кара кәчтүмнән. Агай әле ашарга гына утырган иде, Зөлфия исә мунча чоланында кер юып йөри. Егетләрнең берсе — тимерче Гайнан, икенчесе — шофер Габдулла, өченчесе (кияү дигәне!) колхоз бухгалтеры Муса атлы иде. — Ания! — дип кычкырды агай хатынына. — Монда егетләр килгән, каршы ал, өстәл әзерлә! Ания тиз генә өстәл әзерләде. Егетләр өстәл артына утырыштылар. Тимерче Гайнан өстәлгә бер шешә ярты чыгарып куйды. — Йә, ни йомыш? — дип сорады егетләрдән өстәлнең түрендә урын алган агай. — Мин эш буенча өйдә түгел, ә идарәдә кабул итәм, ваще-то... — Кызыңның кулын сорарга дип килгән идек, абый! — дип сүз башлады тимерче Гайнан. — Кайсы кызымның? Алар миндә икәү... — Зөлфиянең... — Кияү кем инде? — Муса. Барысы да Мусага текәлделәр. Кечкенә гәүдәле, шешенке йөзле, кысык күзле Мусаның чырае идарәдә торган күчмә кызыл байрак төсенә керде, тәртипле кияү бурлаттай кызарды. Муса авызын ачып нидер әйтергә теләде, ләкин әйтеп башкара алмады. Агай шалт иттереп өстәлгә сугып куйды. Өйдә чебен очкан тавыш та ишетелмәс булды... — Мусаны яхшы беләм... Ул миндә бухгалтер булып эшли. Эш ягына килгәндә... ярыйсы болай... Ләкин мин Мусага бирергә дип кыз үстермәдем... — Нишләп алай дисең, абый? — дип сорады Гайнан. — Нәселе не то... Атасы да эчеп үлде, үзе дә шуңа тартым... — Бәлкем, төзәлер! — дип сүз кушты шофер Габдулла. — Минем кызым да алтын түгел, анысын яхшы беләсез! — диде агай. — Ләкин минем сүзем бер: мин кызымны Мусага бирмим! — Бәлкем, уйларсыз, — диде Гайнан. — Алар сүз дә куешканнар бугай... — Уйлыйсы юк! — дип кырт кисте рәис. — Минем исемем Бәкер, ә Бәкер ул, син бик яхшы беләсең, ике әйтми, бер генә әйтә! Шуның белән ярәшү тантанасы тәмам булды. Зөлфияне Мусага бирмәделәр. Муса аны соңгы кабат клубтан озата кайтты: сөекле җанашының күкрәгенә башын салып, озак кына күз яшьләрен түкте... Бозыкны кабат Казанга озаттылар. Киткәндә атасы атап әйтте: "Теләсә кемнәр белән чуалма, мин сине тиздән бер яхшы кешегә кияүгә бирәм!" Ул "яхшы кеше" тиз табылды. Рәис агай Себер ягыннан кыш буе урман агачы ташытты. Шул агачтан фермалар кордылар. Агач ташытканда шундагы бер колхоз рәисе белән танышты. Ә аның Илсур исемле акыллы гына малае бар икән. Зөлфияне шуңа димләргә булдылар. Егет үзе дә, егетнең атасы да риза. Икесен күрештереп, ярәшәсе генә калды. Рәис агай Казанга кызы артыннан китте. Сәрвәргә барып керде. — Кайда Зөлфия? — Юл буе нәрсәдер сизенеп барган агайның беренче соравы шул булды. — Юк ул! — дип җавап кайтарды тегесе. — Ә кая? — Самат авылында! — Ә?! — Агай йөрәген тотты. — Кая соң ул Самат авылы? — Кая дип... — Гомеремдә дә ишеткән юк андый авыл исемен! Кая ул? — Каядыр Лаеш ягында бугай... Гаҗәп! Кызын менә дигән егеткә бирергә йөргән агай соңга калган булып чыкты. Зөлфия икенче кешегә кияүгә чыгарга йөри. Ләкин апасы аңлатканча, Самат авылындагы кешегә түгел, ә Самат исемле кешегә! "Кемгә чыгарга йөри инде бу җүнсез кыз? Нинди Самат икән инде ул?" — дип өзгәләнде агай. Соңыннан барысы да ачыкланды: Мантыйк авылындагы Саматка кияүгә чыгарга йөри икән бу. Хәер, ул авылда яшәми, анда туган гына, Казан шәһәрендәге бер поселокта ветеринар булып эшли икән. Баракта яши. Ә туйны баракта түгел, Саматның туган авылында уздырырга җыеналар. Кодаларга да чакыру килде. Рәис агай хатынын ияртеп Мантыйк авылына килеп төште. Урман эчендә урнашкан шактый караңгы авыл. Юл дигән нәрсә күренми. Урамнар таркау, рәте-чираты юк. Хәтта салам башлы йортлар да күренгәләп кала... "Йа Хода, кая килеп эләктем суң мин?" — дип уйланды агай. Кунакларны каршы алырга дип, ипи-тоз тотып чыккан кодалар (эч пошырып!) яңа гына килеп төшкән кунакларны мунча чабынып чыгарга кыстадылар. Кунак — хуҗаның колы, ничек каршы киләсең ди. Кереп киттеләр... ирле-хатынлы. Керсәләр... Юк, дөресрәге төшсәләр... Мунча җир астында икән. Баскычтан әле тагын бер-ике метр аска төшәргә кирәк. Диварлары җирдән. Тәрәзәсе-ние юк... Хатыны (яхшы түгел дигән булып!) юынды. Ә абзый юынып тормады. Ишектән башын гына тыгып алды. Йөзен әз генә парландыруга ук, мунчадан чыгып сызды. — Ай, кода, бик тиз чыктың ла соң? — дип каршы алды аны баш кода. — Бик кызу... чыдар хәл юк! — дигән булды рәис ага. — Мунча ничек соң, мунча?! — Искиткеч! Үз гомеремдә мондый шәп мунча күргәнем булмады! Туйга гармунчы эзләделәр. Кияү үзе уйнарга теләк белдерде. Кияү кеше үз туенда гармун уйнарга тиеш түгел, кәләш янында утырырга тиеш, дип, аны нихәтле үгетләп карасалар да, тегесе, киреләнеп, үз сүзеннән кайтмады. Кулына гармун алды. Ике-өч стакан көмешкә җибәргәч, рәхәтләнеп уйнады кияү. Ике көй. Берсе "Күбәләгем", икенчесе "Дүдәләгем". Шушы ике көйне дөңкеде генә... Аннан ничек тә туктаттылар үзен, каядыр олактырдылар гармунны... Туй төне буе барды. Кунаклар идәндә йокладылар. Рәис агай иртән уянып китсә, кемдер киез итеге белән аның нәкъ баш очында басып тора. Иртән терлек арасында йөргән, күрәсең, бу адәм, итегеннән чыдый алмаслык чит-ят ис килә. Бәтәч, баш кода икән бит бу! Нишли дип уйлыйсыз?! Тәрәзәне ачкан да олыдай бер мичкәдән чүмечләп ниндидер әче сыекча салып тора. Исенә караганда, чүпрә суына охшаган. Ә тышта... халык. Су буе. Һәркем үз савытын тоткан. Баш кода сала да сала, сала да сала. Әйтерсең лә бабасыннан чүпрә заводы калган. "Кая эләктем мин? Кайларга олактырам кызымны? Кемнәргә тапшырам?!" — дип өзгәләнде абзый. Кызын кияүгә биреп кенә борчудан котыла алмады абзый. Самат кияү бер хәчтерүш, эчкече булып чыкты. Көн-төн эчте, гаиләсе турында уйламады. Әле анысына гына да түзәргә була, гаҗәеп көнче булып чыкты бу кияү дигәннәре! Артык беркатлы, һәр сүзгә ышана. "Зөлфияңне тегенең белән күрдек, моның белән күрдек!" — дип әйтү генә дә (дөресме анысы, дөрес түгелме!) Саматны чыгырыннан чыгарды... Шуннан үзе йөри башлады. Казаннан бер хатын тапты. Кыска буйлы, каратутлы. Чырайга артык матур булмаса да, ачык йөзле, зерә дә җайлы. Самат — моны, бу Саматны бик тә якын итә... Беркөнне шактый соңга калып кайтты бу. Гадәттәгечә кызмача. Эчкәч, кыюлана торган иде ул. Зөлфиясе нидер әйткән иде, тегесе плитә өстендә торган сулы чиләкне бәреп төшерде. Аннан, берни булмагандай, идәнгә тәгәрәп, гырлап йокыга китте. Зөлфия тотты да Саматның култык астына сагыз кисәге ябыштырып куйды. Сагызның әле яңа гына чыккан чагы. Совет кешесе өчен шактый тансык вә ят нәрсә... Менә Самат уянып китте. Карый: култык асты йоннары укмашып, нәрсәгәдер ябышкан. Ярты көн сүз әйтергә дә куркып йөрде. Аннан соң түзмәде, бу хикмәтне хатынына күрсәтте. Зөлфия күзен дә йоммады: — Йогышлы авыруга охшаган бу! — диде. — Кайда йөрдең?! Коты чыккан Самат хатынына барысын да сөйләп бирде. Дөресрәге, үзен-үзе сатты. Бик нык чиләнде. Матаена утырып, теге кәтүк хатын янына төшеп китте. Сүгәргә, билгеле! — Үтерәм! Нишләттең син мине, нинди авыру эләктердең?! — Берни дә аңламаган кәтүк хатын, Саматның ярсуыннан коты алынып, өенә кереп качты... Соңыннан сагызның нәрсә икәнлеген аңлады Самат аңлавын, тик соң булды. Зөлфия аннан аерылды. Урамда калган ир, кире кушылыйк дип ялынып, ялварып та карады, ләкин Зөлфия сүзеннән чыкмады. Аптырагач, әллә ачудан, әллә ярсудан Самат хатынының атасына хат та язып карады. Хатында ул бабайга мәдхия укыды, соңыннан Зөлфиясен фаш итте. Янәсе, ул аңа кияүгә чыкканда ук кыз булмаган, бозык булган, әле кияүгә чыккач та тик тормаган, уңлап-суллап кырыйга чапкан. Сөяркәләреннән хәтта хатлар да килгән икән, әле алай гына да түгел, шулар аның өенә килеп: "Кайчаннан бирле хатын "занимать" итеп торасың, әйдә, аерыл!" — дип, вөҗданлы, акыллы, намуслы ирнең теңкәсенә тигәннәр, имеш, һ.б., һ.б. Ләкин хатка җавап килмәде. Шулай итеп, Самат кырыйга төшеп калды. "Ирек"кә чыккан Зөлфия башта кош тоткандай сөенде. Ләкин ул сөенеч тә озакка бармады. Төрле ирләр белән йөрү дә бик тиз туйдырды. Атасыз ике баланы үстерү дә җиңел түгел. Кияүгә чыгу мөһим. Нинди дә булса бер ир кәмәше табарга кирәк. Хәер, алары да табыла тордылар. Тик (шунысы хикмәт!) яңа кияүләр барысы да урыс милләтеннән булдылар. Аларның фамилияләре генә ни тора: Вяткин, Девяткин, Десяткин, Бодрягин... Бар инде урыста гаҗәп фамилияләр! Фамилия түгел, ә кушамат! Урыс кияүләр агайны кабат борчуга салды. Ел саен авылга бер урыс ияртеп кайткач, абзыйның түземлеге бетә башлады. Вяткин дигәнен ошатып калган иде әле ул: укыган, кыяфәте дә татарга охшаган. Тик менә Бодрягин дигәне хуш килмәде аның күңеленә. Тәбәнәк буйлы, кызыл борынлы, әшәке телле бер урыс шунда. Эшләргә яратмый. Йә йоклый, йә тәмәке тарта. Авылга кайткач, чак кына бал корты чагып үтермәде үзен. Тәмәке тартырга дип ишегалдына гына чыгып баскан иде, бер корт шалт борынына бәрде моның. Болай да кызыл борын тагын да хәтәррәк булып кызарды...