ЙОКЫГА ТАЛГАН ГҮЗӘЛ Авылда тирес ташып, утын ярып физик хезмәткә күнеккән Габделфәртнең шәһәрдә яңа эшкә урнашуга ук, кинәттән генә эче поша башлады. Аңардан да битәр мондагы кәгазь эшенең мәгънәсез, кирәксез икәнен аңлау ачуын чыгарды. Берәр атна эшләгәннән соң: "Эше дә, акчасы да юк моның, башкалар да вакытларын заяга уздыралар, мин кемнән ким әле?!" - дип, кулын кесәсенә тыгып йөри башлады. Туктаусыз телефоннан гөрләшүләр, коридор башына чыгып, тәмәке пыскытып, ләчтит сатулар гадәти хәлгә әйләнде. Бер бүлмәдә утыручы Харис абыйсы белән чын-чынлап дуслашып, серләрен сөйләшеп алырга да вакыты күп кала иде әле аның. Харис ага үз гомерендә бер тапкыр гына өйләнеп, хәзер карчыгы белән өч ир бала үстереп ята. Азып-тузып йөрмәгән, хәләл җефетенә бер тапкыр да хыянәт итеп карамаган абзыйның бу мәсьәләдә фикере катгый иде: хатын-кыз иң элек яхшы ана булырга тиеш, булалмаганнары, булырга теләмәгәннәренең ул гүзәл исемне йөртергә хаклары юк. Бүген икәү коридор башында тәмәке тартып торганда, тез гәүдәле, озын буйлы, сыланып торган джинсы чалбар кигән, мәрмәр кебек ак йөзле чибәр кыз пәйда булды. Ирексездән сүзсез калып, аңа текәлделәр. Ә кыз, ирләргә карап матур итеп елмаеп алды да, алар янына җитәргә бер-ике адым гына калгач, кырт борылып, ишеге ачык торган бер бүлмәгә кереп китте. Андый чибәр туташларга битараф калырга яратмаган Габделфәрт: - Кем бу? - дип сорады. Харис тиз генә җавап бирергә ашыкмады. Тәмәке төтененә буыла-буыла "черт-черт" итеп берничә тапкыр төкереп алды да: - Йоклый торган гүзәл кызыбыз шушы була инде безнең! - диде.-Бездә эшли ул... Курьер... - Ә ни өчен син аны "йоклый торган" дисең? - Анысын инде, энекәш, ике төрле мәгънәдә аңларга була: беренчедән, бик нык ялкау, эшләгән эшенең рәтечираты юк, икенчедән, теләсә кем белән йоклап йөрүче Ул - " - Йә, кем белән йоклаганын күргәннәр соң аның? - Соңгы вакытта шеф белән. - Шеф белән?!-дип шаккаткан булды Габделфәрт.Соң пенсия яшендә бит ул, карт бит инде ул! Харис тәмәке төпчеген, төкереге белән сүндереп, чүп савытына ыргытты да, тавышын аз гына түбәнәйтеп, гыйбрәтле иттереп: - Син, энекәш, шуны аңла,- диде.- Фәхишә өчен "ул - карт", "ул - инвалид", дигән төшенчәләрнең әһәмияте юк, аңа акча гына түләсеннәр! Кызның шундый азгын зат булып чыкканына күңеле төшеп, Габделфәрт шактый вакыт сөйләшмичә торды. - Кара аны! - диде Харис, кисәткән кебегрәк.- Бу озын чәчнең кармагына эләгә күрмә! Сейләшә-серләшә бүлмәгә уздылар. Әлеге "йоклап йөрүче гүзәл" - Эльвира атлы икән. Директор хатыны, ишетеп, җәнҗал куптаргач, карт түрә хәзер кызга сәлам бирергә дә куркып йөри икән. Харис кыз турында тагын нидер сөйләргә генә торганда, тестр аша аны директор үзенә чакыртып алды. Габделфәрт, ни белән булса да шөгыльләнүдән ваз кичеп, уй-хыялларына чумып утырды. Ул үзе дә өйләнгән кеше, ике баласы бар. Хатыны Нәсимәгә бай туганнары шәһәр җиреннән искерәк кенә йорт алып бирмәсә, Габделфәрт гомерендә дә авылыннан китәсе кеше түгел иде. Ярата микән соң ул Нәсимәсен? Ходай белсен! Авыл җирендә утыздан узгач та буйдак егет булып яшәүнең бигүк килешеп бетмәгәнен аңлаганга гына өйләнеп караган иде ул - шуннан бирле гаилә тормышына тартылды, чит хатыннар артыннан да чапмады. Иртәгесен Харис бер айга командировкага китеп барды. Габделфәрт бүлмәдә үзе генә калды. Калын тышлы кызыл папка эченә тутырылган эш кәгазьләрен ачып таратырга да өлгермәде, теге "гүзәл шәхес" килеп керде. Кызда оялып-нитеп, тартынып тору гадәте юк иде, күрәсең, туп-туры Габделфәрткә таба атлады. Аның йөрешендә дә, үз-үзен тотышында да гади тел белән аңлаталмаслык сер ята иде. Кыз рехсәтсез-нисез каршыга килеп утыргач, Габделфәрт, ни дип әйтергә белмичә, бер мәлгә җебеп төште. Кыз чынлап та чибәр. Ләкин аның ул матурлыгы инде кемнәрдер тарафыннан кисәкләп-кисәкләп өзгәләнгән, күңел назлары елешләп-елешләп таратылган, черегән яфраклар өеменнән аңкыган көз исе сыман, аңардан тәкәббер салкынлык, күңел кайтаргыч битарафлык бөркелеп тора иде. Тиз генә танышып алгач, кыз тартырга сорады. - "Идел" генә шул,-диде Габделфәрт, уңайсызланып.Башкасы юк... - Әгәр сез миңа утыз тәңкә биреп торсагыз, мин яхшы сигарет алып керер идем,- диде Эльвира, матур, тигез тешләрен балкытып. Габделфәрт әбәткә дип хатыныннан алган акчасын чыгарып бирде. Эльвираның йөзе тагы да яктырып китте. Габделфәрт ягына: "Мин-синеке, тик әлегә ашыкма!" - дигән сыман, вәгъдәле караш ташлап урыныннан күтәрелде. - Ә сез хатын-кызның матурлыгын нидә күрәсез?-дип кинәт кенә җитди итеп сорап куйды кыз. - Беләсезме, матурым,-диде Габделфәрт, бер дә аптырап тормыйча сафсата сата башлап.-Хатын-кызның матурлыгы аның, әйтик, кигән киемендә дә, матур йөрешендә дә түгел, ә күз карашында. Ә күз карашы берничә төрле була. Эльвира, аның сафсатасын тыңлап бетерергә теләмичә: - Тиздән керермен, әңгәмәбезне дәвам итәрбез! - диде дә чыгып юк булды. Шуннан соң ул ике көн күренмәде. Габделфәрт тормыш мәшәкатьләренә чумып, "гүзәл"нең барлыгын да оныта башлады. Тик өченче көнне ул тагын пәйда^ булды. - Йөз тәңкә акча кирәк иде, табалмассызмы? - дип мөрәҗәгать итте ул.-Берәр чит ил шәрабы табып, ял итеп алырга уйлыйм. - Ул кадәр үк юк шул миндә,- дип мыгырданды Габделфәрт, кесә төпләрен каккалап. - Бергә утырыр идек! Бар булган акчасын кырып-себереп хатынына биреп барган ир-егет тагын бер иңнәрен җыерып, "юк" дип җавап бирде. - Әгәр каршы килмәсәгез, мин сезнең өчен берәрсеннән бурычка алып торалам,-диде Эльвира, сынаулы караш ташлап. - Ал алайса, соңыннан үзем түләрмен,- дигән булды ул. - Миңа барабыз, тулай торакта минем бүлмәм бар, үзем генә торам,-дип сөйләнде кыз егетнең яшертен теләген кабызып. Кирәкле сумма бик тиз табылды. Кибеткә кереп, аракысын, ашамлыгын алганнан соң Эльвираның торган җиренә киттеләр. Таныш кешеләр очрамасын дип як-ягына карангалап барган Габделфәртнең исенә Харис абзыйның: "Кара аны, аның кармагына эләгә күрмә",-дигән сүзләре килеп төшсә дә, кире уйларга соң иде инде... Соң иде... чынлап та соң иде. Агач кәүсәләреннән аяк астына шыбырдап сары яфраклар коела, әбиләр чуагында гына була торган илаһи иркенлек, наз, җылылык, янәшәңдә генә барган яшь, сөйкемле, гүзәл кыз күпне, бик күпне вәгъдә итә иде шул Габделфәрткә... Эльвира яши торган тулай торак берничә секциягә бүленгән, һәр секциядә биш-алты кечкенә бүлмә. Кызның бүлмәсенә үткәндә каршыларына сипкелле ямьсез бер кыз очрагач: "Үзе генә түгел икән, иптәш кызы да өйдә икән!"-дип уйлап алды Габделфәрт, инде ник килгәненә үкенә башлап. Тик, бәхеткә каршы, кыз икенче бер бүлмәгә кереп китте. Эльвира үз бүлмәсен ачып керде. Бүлмә буш, шуның естенә һич көтмәгәндә җыйнак, пөхтә булып чыкты. Чикләвек төсендәге полировкалы дәү шифоньер бүлмәне икегә бүлеп тора. Түрдәрәк киң агач софа, икенче якта ишектән керүгә үк аш өстәле, шуның янында ук китап киштәсе - Достоевский Һәм Писемский томнары тезелеп киткән. Дивар буйлап Майкл Джексон, Мадонна рәсемнәре ябыштырылган, аш өстәлендә Мәһдиевнең әле яңа басылган өр-яңа китабы аунап ята. Эльвира, китапны читкәрәк этеп, алып кайткан әйберләрне өстәлгә тезеп чыкты да Габделфәрткә утырырга тәкъдим итте. Кысылып кына өстәл белән дивар арасындагы урындыкка кереп утыргач, Габделфәрт тагын бер кат бүлмә эчен күздән кичерде. - Менә шушында яшәп ятам инде мин,- диде кыз, сигарет кабызып. - Шәп! Искиткеч! - дигән булды Габделфәрт. - Теләсәң, минем софа белән таныша тор!-дип, астыртын гына елмаеп куйды Эльвира, шаярткан булып. Габделфәрт, яшертен теләген туташка тиз генә ачып салудан сакланып, итагатьле генә елмайды да, шешәне ачып бокалларга шәраб тутырып куйды. - Миңа бетен кеше Эля дип эндәшә, син дә шулай гына эндәш... - Яхшы, Эля... - Йә, нәрсә өчен эчәбез соң?!-диде Эля, тәмәке төпчеген көллеккә ташлаганнан соң, шәраб тулы бокал күтәреп. - Беләсеңме, Эля,-диде Габделфәрт, бокалын чәкештереп.- Соңгы вакытта, белмим, мин нигәдер бик арыдым, гаиләдән, тормыштан, ыгы-зыгыдан дисеңме... Синең янга нәрсәдер алыр өчен генә килгән дип уйлама, юк, мин чынлап та арыдым... Менә шуңа күрә дә синең белән кара-каршы утырып, ял итеп аласым килгән иде! Әйдә, синең исәнлеккә! Кызга тост ошады булса кирәк, кунакка ашардай булып бер карап куйды да куе итеп иннек яккан бөрмәле иреннәрен шәрабка тидерде. - Ә син үкенмисеңме? - дип сорап куйды кыз, берничә йотым капкач.-Син минем өчен бурычка баттың... - Нинди үкенү, нинди бурычка бату ди инде, просто мин сиңа бәйрәм ясарга теләдем... Берәр бокал эчемлек йотканнан соң икесе дә йомшарып, иркенәеп киттеләр. Габделфәрт көлемсерәп кызга карап куйды да: - Эля, сине үбәргә ярыймы? - дип сорады. - Кунак булып килгәнсең икән, тыйнак бул! - дип кырт кисте кыз.- Мин ниндидер дешевка түгел! Бер генә мисал китерәм, тыңла. Минем бер танышым бар иде, кстати, беренче егетем, голубая кровь была у него, ну в общем красавец! Ә ул минем өчен нәрсә генә эшләмәде, нинди генә капризымны үтәмәде! Ресторандыр, кунакханәдер, күңел ачудыр, сәяхәттер - боларның барысы да булды минем гомеремдә. Ярата иде ул мине! Тик хатыны бар иде. Аны аерып миңа өйләнергә исәбе дә юк түгел иде, тик хатынын барыбер миннән өстенрәк күрде. Шундый кайфны татыганнан соң кемгәдер кияүгә чыгу турында хыяллану ахмаклыктыр, билгеле... - Бай идемени? - Майкл Джексон бүләк иткән магнитофонга кадәр бар иде аның коллекциясендә. - Охо! - Охо шул! Минем турыда начар уйлама, мин үземнең бәямне яхшы беләм. Урам кызлары кебек юк-барга алданып йөрмим мин. Эльвираның ясалма тәкәбберлеге Габделфәртнең нигәдер эчен пошыра башлады. - Син, димәк, супер-девочка буласың инде?! Эля дәшмәде. Бер сигаретын сүндереп икенчесен кабызды. Габделфәртнең тик торганнан гына ачуы чыкты. Моннан китү хәерлерәк иде. Тик китәр алдыннан, ул Эляның нервысында уйнарга теләп, болай диде: - Беләсеңме, матурым, үзеңне әллә кемгә куя башладың бугай, синең урында әзрәк кенә тыйнаграк булырга кирәк иде... - Син бу сүзләрең белән мине түбәнсеттең, рәнҗеттең,- диде кыз, иреннәрен турсайтып.- Нәрсә такылдаганыңны беләсеңме, юкмы?! Кыз белән кинәт кенә ачуланышып китүдән куркып Габделфәрт тын калды. Үпкәләшеп озак кына сүзсез утыргач, егет түзмәде, гафу үтенергә тотынды: - Акыллы да, чибәр дә син. Шулай да син мине дә аңла инде, әзрәк жәллә инде. - Ә ни өчен мин сине жәлләргә тиеш ди?! - Бер генә тапкыр булса да үптер инде, матурым, яме! - Ни-ни!-дип кенә куйды кыз, башын чайкап.-Минем чын бәһамнең күпме торганын беләсеңме соң син? - Күпме? - 150 доллар... - Күп түгел икән,-дип көрсенеп куйды Габделфәрт. - Сине бик темпераментлы дип сөйлиләр, дөресме шул,- дип сүзне икенчегә борырга өлгерде кыз. - Кемнәр? - Эштәгеләр. - Ә алар каян белсеннәр,-дип акланырга тотынды Габделфәрт.-Анда минем синнән башка беркем белән дә якыннан аралашканым юк. - Ә минем турыда ни сөйлиләр? - Йоклый торган гүзәл кыз, диләр, спящая красавица, ягъни... - Кеше чыгарган сүз генә ул, ә асылда миннән дә чиста, инсафлы кыз юктыр да әле ул оешмада! "һаман да аклана, һаман да үзен чиста итеп күрсәтергә тырыша бит бу җүнсез кыз,-дип ирексездән уйлап алды Габделфәрт.-Ул бит минем белән әнә теге агач софада аунарга тиешле..." - Дөресен генә әйткәндә,-дип дәвам итте Эля,-син сөйләгән кыз ул бит очраган бер ир заты белән йоклап йөрүче түгел... - Син сайланма кешеләр белән йөрисең инде, ә?! - дип төрттереп алырга өлгерде Габделфәрт. - Шундый бер әкият бар,- дип сөйләп китте Эля, егетнең соңгы сүзләрен колагына да элмичә.-Кыз белән егет бер-берсен бик тә яратканнар, ди, гомергә бергә булырга сүз куешканнар. Туй көне билгеләнгән. Тик шул туйга, гөнаһ шомлыгына каршы, җен карчыгын чакырырга онытканнар. Ә карчыкның моңа бик тә ачуы чыккан. Ике яшь йөрәккә үч итеп кызны мәңгелеккә йокыга талдырган. Егет бу хәлгә бик тә аптырый, тик кызны шул йоклаган хәлендә дә яратудан туктамый, мәхәббәткә тугры булып кала. Ни хикмәт, егетнең кайнар мәхәббәте кызны кабат терелтә. Җен карчыгы җиңелә. Ә кыз белән егет, бер-берсен тагы да көчлерәк яратып, озын-озак гомер кичерәләр... - Бу әкиятең белән син миңа нәрсә әйтергә җыенасың? - Син дә мине шул әкияттәге егет кебек ярата алыр идеңме? - Мин сине яратам... - Ә хатының? Балаларың? - Хатын хатын, бала бала инде ул. - Аларны ташлап миңа өйләнер идеңме соң?! - Кияүгә чыгарга теләмәгән хатын-кыз бармы икән бу дөньяда! - диде Габделфәрт, канәгатьсезлек белән урыныннан күтәрелеп. - Китәсеңме? - дип сорады Эля, егетне үзенә дәшеп торган җылы караш белән сыйлап. Аның шул карашыннан эреп киткән Габделфәрт: - Әз генә үптер инде, Эля, иренең читеннән генә булса да! - дип ялварды. - Читеннән генә? - Әйе, читеннән генә... - Читеннән генә булса, мөмкин, сөеклем, мә! - дип, Эля аңа яңагын куйды. Габделфәрт башта аның битеннән үпте, аннан иреннәренә үрелде. Тик рәхәт якынлыктан исереп кызны кочаклап үзенә таба тартып китерәм дигәндә генә, Эля, аның кочагыннан ычкынып, үбешүнең рәхәтен качырды. - Кайчан да булса, бәлкем, мин синеке булырмын, тик аның өчен вакыт кирәк, вакыт,-диде ул, кәефе киткән Габделфәртнең күзенә туп-туры карап. Шундый уңышсызлыкка тарыганнан соң бу "гүзәл" белән башка очрашмаска дип үз-үзенә сүз бирсә дә, Габделфәрт сүзендә торалмады. Эляның ирләргә тәэсир итә алу кече Габделфәртнең гади кирелегеннән көчлерәк булып чыкты - килеп сүз кушуга ук тегесе эреп китә торган иде. Кызны кейли-кейли ул муеннан бурычка батты. Өенә акча алып кайтудан туктады. Кесәсе бөтенләйгә бушап калгач, ул Э лядан качып йөри башлады. Андый вакытта кыз аны үзе таба, күңелен күрә иде. Көннәрдән бер көнне Эля Габделфәртне тагын үзенә кунакка чакырды. Хуҗасына ияреп йөргән эт кебек, ул тагын аңа иярде. Ләкин, гөнаһ шомлыгына каршы, кирәк-яраклар алып кибеттән чыгып барганда аларга Габделфәртнең хатыны Нәсимә очрады. Әллә күзәтеп йөргән, әллә шулай туры килгән... Хатынын күрүгә, ул шундук коелып төште, телсез калды. - Габделфәрт, син кая?-дип эндәште Нәсимә, каршыларына шулай тиктомалдан килеп чыкканына үзен берникадәр гаепле сизеп. Ирексездән Эля белән Нәсимәне чагыштырып алды. Җир белән күк арасы. Нәсимәнең арыган, талчыккан, җыерчыкланган йөзендә ниндидер курку галәмәтләре бар. Тормыш мәшәкатьләреннән, үз-үзенә артык игътибар итә алмау сәбәпле, картаеп, сыгылып төшкән. Кияүгә чыгып, ике-өч бала тапкан хатыннарның ямьсезлекләрен, ирсез калудан, балаларын әтисез калдырудан килгән аңлый алмаслык бер эчке курку да көчәйтеп тора иде. Өстенә кигән сары йон кофтасы да бу минутта аны Эля каршында бизәми, киресенчә, үзенең генә түгел, иренең дә дәрәҗәсен төшерә сыман. Кызгану хисеннән башка бер генә хис тә уяталмый иде аның хәләл җефете. Заманча киенгән, ир затларын бөтен нечкәлекләре белән үзенә җәлеп итеп торган, чиста ак йөзле, күркәм йөрешле Эля янында судан чыккан чебеш бәбкәсен хәтерләтә иде ул. Ә бит алар яшьтәшләр. Габделфәрт Эляга елышып барган җиреннән берникадәр читкә авышты. Кыз, бу хәлгә артык исе китмәгәндәй, "мин сине кетәм, чибәрем" дигәндәй, аңа астыртын гына карап елмайды да юлның икенче ягына чыкты. - Уйлаган идем аны... Нәсимә сүзен әйтеп бетерергә дә өлгермәде, Габделфәрт ярсып хатынына ташланды. - Ә син мине тикшереп йөрисең, йә, кая дөреслек, йә, кая ирек?!-дип кычкыра башлады ул. - Юк, мин баланы бакчадан алып кайтырга гына чыккан идем,- диде Нәсимә, иренең һөҗүменнән каушап калып... - Ялганлама, бала алырга иртәрәк әле!-дип җикеренде ул.- Өйләнгәннән бирле, слушай, канымны эчәсең, кит, югал юлымнан, мин бу кызны яратам, бу кызга мин өйләнәчәкмен! - Ә балалар? Алар синең балаларың түгелмени?!дип елап ук җибәрде Нәсимә. Тавышка тирә-яктагылар игътибар итә башлагач, Эля, иреннәрен турсайтып, алар ягына бер карап алды да өенә атлады. - Балаларны син таптың, син кара да инде! - дип кычкырды Габделфәрт хатынына, һәм аның белән артык сөйләшеп торуны кулай күрмичә, Эля артыннан иярде. - Мин сине көчләмим, нишләп иярдең, хатының белән каласың бар иде!-диде кыз, Габделфәртнең үз артыннан ияргәнен күреп. Бәйрәмчә башланган очрашуның яме киткән иде инде. Шулай да Габделфәрт Эля артыннан калмады. Хатыны ягына борылып карарга да куркып, ул, мышный-мышный, мырлый-мырлый "гүзәл"е артыннан барды... Ләкин бергә озак барырга гына насыйп булмаган икән аларга. Юлларын Аурупача киенгән ике әзмәвер егет кисте. Алар Эляның элеккеге танышлары булып чыкты. Ябыграк чырайлысы кызны хәтта кочаклап ук алды һәм юл кырыена гына килеп туктаган кара "Вольво"га өстери башлады. Эля, каршы килүнең артык икәнен аңлап, егеткә иярде. Габделфәрт, бу шикле егетләрдән баштарак шүрләп калса да: - Эля, мин сине беркая да җибәрмим! - дип әйтмичә булдыра алмады. Ябык чырайлысы тазарагына "аңлаш бу мокыт белән" дип кыска гына ишарә ясады да Эляны кочаклап машинага кереп утырды. - Мин сине аңлыйм, тик һәркем белән, теләсәң уртак тел табарга була,- дип сейләштерә-сейләштерә, таза чырайлысы Габделфәртне биек йортлар арасында югалып калган ташландык парк эченә алып кереп китте. Аңа иң элек арттан каты итеп муен тамырына китереп тарттылар, ул, башын да селкетә алмыйча, сеңеп, катып калды. Ә йодрык белән аңын югалтырлык итеп чигәсенә сукканнан соң, Габделфәрт, гөрселдәп, кирпечтән түшәлгән салкын тротуарга ауды. Аңын җуйган Габделфәрт, калтырана-калтырана, таң атар алдыннан юеш салкын яңгыр сибәли башлагач кына уянып китте. Каерылып миләш тәлгәшләре естенә авып төшкән җимерек парк капкасыннан ашыга-ашыга кереп барган Эляны күргәч ул үз-үзенә ышанмыйча карап торды... - Габделфәрт, җаным, бәгърем! Исәнме син? Төне буе синең өчен ут йотып чыктым, тик мине җибәрмәделәр, хайваннар! Кичер мине, мин гаепле, минем аркада гына килеп чыкты бу!-дип тәкрарлый-тәкрарлый Габделфәрткә үрелде... - Акрын, буяласың бит! - дип, ул Эляны читкә этәрде. - Киттек, әйдә, безгә, җылынырсың, юынырсың! -дип, Эля тиз генә аны култыклап алды. "Мин монда чарасыз салкын җир өстендә тәгәрәп ятканда, син шул мине кыйнаган жлоблар белән җылы урын өстендә тәгәрәшкәнсең, имансыз кыз!" - дип әйтмәкче булган иде Габделфәрт, тик кызның ихласлыгына, ялганламаганына чын күңеленнән инанып, тыелып калды... Габделфәртне әле алай беркемнең дә яратканы булмады. Аларның мәхәббәтләре чын сөю тантанасына әйләнсен өчен барлык киртәләрне дә җимереп ташлаган гүзәл кызның иркәләү-назлавыннан ул тәмам башын югалтты. Бетен эчке каршылыкларны, андый четерекле вакытта ир белән хатын-кыз арасында була торган уңайсызлануларны бердәм җиңеп, алар төпсез сөю чоңгылына ташландылар. Мәхәббәт уенына бирелгән ике яшь кеше дөньяның язылмаган кануннарына битараф калып, бер көн, бер төн буе онытылып, бер-берсен соңгы тапкыр яраткан кебек яраттылар... "Фәхишә, диләр, соң фәхишә болай ярата аламыни?"дип уйлады Габделфәрт, кызның шәрә тәненнән, аякларыннан, тез башларыннан иркәләп... Алар таң алдыннан гына хушлаштылар. Тәнендә ниндидер рәхәт арыганлык, җанында бушлык, күңелендә борчу сизгән Габделфәрт Эля белән тиз-тиз генә саубуллашып, өенә кайтып китте. Газап ул иртән өйгә кайтулар, газап. Хәләл җефете алдында үзен бик тә гаепле сизгән ир йорт ишеген курка-курка гына үз ачкычы белән ачып керде. Тик хатыны уянган, балалар да йокыдан торып чабышып йөриләр иде инде... Ни хикмәт, хатыны аңа бернинди дә үпкә белдермәде, ә киресенчә, рәнҗешен, ачуын тирәнгә, эчкә яшерергә тырышып, тыныч кына: - Син ипи алып кайтмагансыңдыр? - дип сорап куйды. Габделфәрт шатлыгын, хатынына булган якынлыгын яшерә алмыйча, Нәсимәне бер кочаклап үпте дә, аңа башка хыянәт итмәскә сүз биреп, ипи кибетенә йөгерде... Харис абый командировкадан кайткан гына иде. Габделфәртнең мәхәббәт маҗараларын кемнәндер ишетеп өлгергән абзый аны: - Нәрсә, теге "гүзәл"нең тәки кармагына эләктеңмени?-дигән сорау белән каршы алды. - Үзең уйлап кара,-диде Габделфәрт, ирексездән фәлсәфәгә бирелеп.-Эльвира кебек япь-яшь кызлар авылдан шәһәргә киләләр. Аларны ни көтә соң монда? Кайсылары кияүгә чыгу бәхетенә ирешәләр, ә чыга алмаганнарының күпчелеге Эля юлына басарга мәҗбүр булалар. Бетен гаепне дә шушы мескен кызлардан эзләргә кирәкмидер. Аның кебек ярата алучылар да сирәк, безнең хатыннарга алар дан күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк әле... - Син хаклы,-дип әйтеп куйды Харис, Габделфәртне тәрәзәдән карарга чакырып.- Әнә синең "гүзәл"ең тагын сәяхәткә җыена, ахрысы? Чынлап та, проходной каршына аңа әле яңа гына бәхетсезлек китергән кара "Вольво" килеп туктаган, ә киенгән-ясанган Эля Габделфәртне кыйнаган таза чырай лының ярдәме белән машинага утырып маташа иде. - Син дә хаклы, Харис абый,- дип әйтеп куюдан башка сүз тапмады ул. Ә ике-еч көннән соң ташландык бер йортның караңгы подвалында Эляның үле гәүдәсен табып алдылар. "Гүзәл" кыз мәңгелеккә йокыга талды, ә Габделфәрт тиз генә гариза сырлап бу эшеннән китеп барды. МӘГЪСУМКА Мәгъсүм - гөнаһсыз, керсез, кимчелексез (сабый). Татар исемнәре сүзлегеннән. - Бу оешмаган оешманы кайчан да булса бер ябарлар микән?!-дип, аваз салды берәү. Аваз салучы - оешманың кече хезмәткәре, яше кырыклардан узган Мәгъсүм Тазиич атлы бер мескенкәй иде. Авызындагы бердәнбер исән тешен балкытып, бу кискен чыгышы хезмәттәшләренә ничегрәк тәэсир иткәнен күрергә теләгәндәй, телен тешләп, ул як-ягына каранып торды. Ләкин аның сүзен берәү дә исәпкә алырга теләмәде. Ул залдагылар өчен буш сүз булып яңгырады. Бары тик һәрнәрсәдән кызык табып, һәрнәрсәдән көләргә яраткан Вахит исемле бер яшь хезмәткәр генә: - Абзый, кызмале син, чебен дулап кайчан тәрәзә ватканын күргәнең бар?!-дип шаяртырга өлгерде. Мәгъсүм, чын күңелдән рәнҗеп, авыз эченнән ниндидер серле күбекләр аттыра-аттыра, ишеккә юнәлде. Үзенә һәм сүзенә карата нинди булса да фикер ишетмәмме дип, бер урында озак кына таптанып торса да, аны туктатучы булмады... Эш бүлмәсенә килеп керү белән, ул иң элек кесәсеннән дәү генә кулъяулык тартып чыгарды. Чыраена караганда ул хәзер тормышының иң аяныч, иң хәлиткеч минутларын кичерә сыман иде. Менә-менә күңеле тулып китәр дә елап ук җибәрер... Ләкин тормыш авырлыклары алдында җебеп тешәргә яратмаган Мәгъсүм кинәт авызын зур итеп ачты да каты итеп борынын сеңгереп алды. Шуның белән кайгысы да, дөньясы да җиңеләеп калгандай булды. Оешмадагылар, оешманың үз бинасы булмау сәбәпле, барысы да бер бүлмәдә җыелышып утырганга, аларның өстәлләре, мәктәптәге кебек, бер-бер артлы тезелешеп торалар иде. Мәгъсүм, үзенең өстәле янына килеп утыруга ук, кулына кәгазь белән каләм алды. Кара тамызып, эре хәрефләр белән ак битнең уртасына: Гариза - дип язып куйды да, үз теләге белән эшеннән азат итүләрен сорап, астына сырлап кулын куйды. Елына шулай бишәр, алтышар гариза сырлап та, тиешле урынга барып җитмәү сәбәпле, һаман шул бер оешмада утырган Мәгъсүмгә, бу юлы да, кабат борчу килеп керде. Бу борчылу киләчәктәге эшсезлек белән бәйләнгән иде. Күз алдына шундук караңгы урамнар, чүплек асларын актарып йөрүче ач иясез этләр, урам чатында теләнеп утыручы - хәер сораучылар килеп басты. Бер мизгел эчендә Мәгъсүмнең гаризасы чүплек савытына очты. "Хезмәт итәргә кирәк, илгә хезмәт итәргә",дип уйлап куйды ул, һәм, югарыдагыларның кушуы буенча ниндидер бик мөһим кәгазь язарга тиешлеген исенә төшереп, шундук эшкә дә кереште... Ләкин ул күптәннән язарга йөргән хезмәтен башларга да өлгермәде, ишектән атылып, әлеге дә баягы шул Вахит килеп керде. - Мәгъсүм Тазиич! Мәгъсүм Тазиич! - дип шәрран ярды ул.-Котлыйм сезне! - Нәрсә бар? Нәрсә белән? - Ялкынлы чыгышыгыз белән! - Әй, йермәле ачу китереп! - диде Мәгъсүм, егетнең сүзләрендә ниндидер ясалмалылык сизеп.- Кит әле моннан! - Директорның күзе ике булды! - Өч булмадымы тагын?! - Валлаһи! Рәхмәт сезгә! Йә, бирегез "биш"не! - Кит әле, кит, йөрмә эчне пошырып! - Кыю кеше сез! - дип мактарга тотынды Вахит.-Бездә сез берәү генә, бер сез генә хаклык өчен көрәшүче! - Дус булып йөрисең, ә кирәк чакта яклый алмыйсың,- дип шелтә белдерде Мәгъсүм, тик шулай да Вахитның мактауларына түзәлмәде, күрәсең.- Тәртип юк бездә, тәртип, мине куйсалар, тәртип кертер идем мин монда. Ә беләсеңме, ни өчен юк ул? - Ни өчен? - "Шимбәләр"* күп монда, "шимбәләр" бутый бу дөньяны. Маркс әйткән бит. - Нәрсә дигән? - Юктан бар ясап булмый... - Барны юкка чыгарырга була... - Во, во! - дип тезеп китте Мәгъсүм, шуны гына көткән кебек.- Шпионнар күп монда, колак салып кына торалар... Мин булсам, бу хәлгә юл куймас идем... * Шимбәләр - яһудләр. - Сез - герой! Сезгә бүген үк һәйкәл куярга була! - дип шаяртып алды Вахит. - Кырык яшеңдә нинди һәйкәл ди инде ул! - Мәгъсүм Тазиич, мин сокланам сезгә! - дип кочагын җәйде Вахит, шаяртуының чигенә җитеп.- Сезне кочакларга ярыймы?! - Кит әле, кит, төчеләнмә! - дип әйтеп куйды Мәгъсүм өстәлдә торган сумкасына кирәк-яракларын тутырып. "Җыелышка сумкасыз кергәнмен икән, шуңа да чыгышым уңышсыз булгандыр!" - дип уйлап куйды ул, кая да булса чыгып китү уе белән янып. - Сез кая? - дип сорады Вахит, әзрәк җаена ятып. - Эш бар әле... - Нинди эш? - Бу оешманың эше бетәчәк түгел инде аның,- дип кул селтәде Мәгъсүм. - Кызык. Үзегез бу оешманы ябарга дисез, ә үзегез аңа хезмәт итәргә җыенасызмы? - Мин эшсез торалмыйм,- дип җавап бирде Мәгъсүм, Вахитның борын төбендә сумкасын ябып. - Мәгъсүм Тазиич! - Әү... - Тарихи материализм күзлегеннән сез моңа ничек карыйсыз?-дип сорап куйды ул, Мәгъсүмнең бушый башлаган костюм төймәсенә күрсәтеп.- Бу төймә кайчан да булса бер тешәрме, әллә мәңгегә шулай асылынып торырмы? - Карале, малай, син, давай, шаярмале! - дип кызып китте абзый.- Мин синнән егерме яшькә олы, ә син! Вахит, шаяртуның бик тирәнгә киткәнен аңлап, шып итеп туктап калды һәм бары тик: - Директорга нәрсә дияргә? - дип сорап куйды. - Әгәр мине сораса, вокзалга китте, диген. - Ә ни өчен китте дип сораса? - Билет алырга... командировкага барырга җыена, диген. - Ә кая? - Анысын мин үзем генә беләм,- диде Мәгъсүм һәм, сумкасын эләктереп, шундук ишектә юк та булды... Җыелыш тәмамлангач, оешманың директоры, орчык кадәр генә бер усал урыс хатыны, бүлмәгә керүгә, башын өстәлгә салып йокыга китеп утырган Вахиттан: - Где Максум Козлиич?-дип сорады. - Ушел,- дип җавап бирде аңа Вахит. - Куда?! - Ушел... по козлиным делам! Вахитның бу мәзәк сүзләреннән соң директор хатын сүзен әйтә алмыйча башта аңа аптырап карап торды һәм, бары тик мәзәкнең мәгънәсенә төшенгәч кенә, ниндидер бер кискен зәһәр тавыш белән кычкырып көлеп җибәрде... Трамвайның арткы урындыгында сумкасын кочаклап барган мескенкәебез бу коточкыч көлүне ишетмәде, әлбәттә. Трамвайда селкенеп озак кына баргач, ул үз тукталышында тыныч кына төшеп калды. Билетсыз йөрергә яраткан Мәгъсүм, эләктерә күрмәсеннәр дип, якягына каранып алды да андый-мондый зур хәвеф-хәтәр сизмәгәч, җиңел сулап, парк сукмагына кереп китте. Тын бакча аркылы үткәндә, ул йөрәге тынычланып калганын сизде, фикерләре куерып, баш мие нәрсә дә булса уйларлык хәлгә килгән иде. Мәгъсүмнең фатиры бу кечкенә парктан якында гына урнашкан. Өенә кайтып егылыр алдыннан ул иң элек җимерек фонтан янындагы эскәмиягә сөялеп хыялланып утырырга күнеккән иде. Ә бүген монда тыныч... паркта көз... Эскәмиягә ямьшәйгән иске эшләпәсен, букчасын куеп, ул бер мизгелгә тынып калды... ...Мәгъсүм башкалага бик ерактан, Урыссу якларыннан килеп чыккан иде. Ул яшьтән үк галим булырга хыялланды. Университетны тәмамлаганнан соң диссертация якларга булды. Шактый кызыклы темасы да табылды. "Шагыйрь Әхмәт Ерикәй иҗатында җил образы". Ул барлы-юклы белемен шундук эшкә җикте. Китапханәләрдә, архивларда казына торгач, бер ел дигәндә үзенең фәнни хезмәтен тәмамларга да өлгерде. Рецензенты аңа уңай бәя бирде. Яклау көне дә билгеләнде. Тик, бәхетсезлеккә каршы, ул бер айга соңга калган булып чыкты. Бу теманы аңа кадәр икенче берәү өйрәнеп якларга өлгергән икән. "Урладылар, суктылар минем темамны!" - дип акырып йөрсә дә, файдасы тимәде. Шушы уңышсызлыктан соң аның фәнгә булган хөрмәте бөтенләй сүнеп калды. Тормыш рәхимсезлеге сыгылып тешәргә мәҗбүр иткәч, Мәгъсүм шул заманның сәләтле, ләкин дөньяга яраклаша белмәгән байтак шәхесләрнең язмышын кабатлады. Байтак вакытын сыра белән үткәреп яшәгән Мәгъсүм, ике-еч елда танымаслык хәлгә килде - вакытыннан элек картаеп, башлары пеләшләнеп, гәүдәсе бөкрәеп калды... Шулай әкрен-әкрен генә заман упкынына тәгәри барганда, бервакыт аның кулына кызыклы гына китап килеп керде. Ул аны соңгы тиеннәренә сатып алган иде. Әлеге китап кайчандыр Мәгъсүмнең яклый алмый калган фәнни хезмәтенә багышланган булып чыкты. Укудан бөтенләй бизгәнгә күрә, ул аның кереш сүзенә генә күз салды. Анда әлеге хезмәткә зур өлеш кертүчеләрнең исемнәре китерелгән иде. Шулар арасында үз исемен күреп алгач, йөзе яктырып китте. "Әле мин фәндә үлмәгән икәнмен",-дип уйлады. Көне буе күзен чекерәйтеп, үз фамилиясеннән күзен алалмыйча яткач, фән белән шөгыльләнүен дәвам итәсе килде. Ярдәм сорап китап иясенә шалтыратты. Ул аны кызганып, бишенче кул аркылы дигәндәй, менә шушы оешмага китереп тыкты да инде. Чигенергә урын калмады: ул үз язмышына буйсынырга мәҗбүр булды. ...Еллар үтә торды. Мәгъсүм дә чын мәэмүргә әйләнде. Эшләгән дәверендә җиде җитәкче алышынды инде. Ул исә шул вакытта җиде тапкыр үзгәрергә өлгерде. Башында ике бөртек чәче генә тырпаеп калды. Ябыкты. Кайчандыр кешелеккә генә кияргә дип алган костюм-чалбары тәмам таушалып бетте. Бары тик бер әйберсе - эшкә алып йөри торган күн портфеле генә таза, исән калды. Шул сәер портфельле Мәгъсүм озакламый оешманың "байрагы"на әверелде. Аңа инде шаяртып Максумка, ягъни Мәгъсумка дигән яңа исем бирделәр... Кеше үз гомерендә берәр мөгез чыгармаса, үзен кеше дип тә санамас иде. Кеше кем генә, нинди генә булмасын, хыялсыз яшәми. Мәгъсүм дә гомере буе яңа вазифа алу турында хыялланды. Бу татлы чир белән инде ул эшкә кергәннән бирле җәфалана.Ничек тә югарыга күтәреләсе килә, бер генә баскычка булса да. Ничәмә еллар шундый мөмкинлекне көтеп торган Мәгъсүмгә дә, ниһаять, бәхет елмаеп алды. Шулай бервакыт оешма директоры (сан буенча ничәнче булгандыр, анысын әйтүе кыен) белемен күтәрү өчен Мәскәү каласына китеп баргач, җитәкче булып вакытлыча Мәгъсүм торып калды. Ни өчен ул калганын шайтан белсен, ләкин моңа кадәр йомышчы ролен үтәгән Мәгъсүм тиз арада үзенең хакимиятен ныгытырга уйлады. Ләкин эш бөтенләй ул уйла ганча түгел, ә киресенчә килеп чыкты. Хезмәттәшләренең күбесе, аны санга сукмыйча, ике-еч көннән соң эшкә йөрүдән туктадылар. Килгәннәре дә ләчтит сатудан туктамадылар. Ә Лида исемле яшь бер җилбәзәге абзыйның күз алдында ук бер чит ир белән бәдрәфкә кереп бикләнде. Алар анда ни эшләгәннәрдер, анысын әйтүе кыен, әмма дә ләкин яңа хуҗа бу тәртипсезлеккә түзеп тора алмады, икенче көнне үк җыелыш җыйды. Җыелышка югарыдагылар чакырылганга күрә, Лидадан башка барысы да килделәр. Иң элек кереш сүз белән Мәгъсүм чыгыш ясады. - Җәмәгать! - дип кычкырып җибәрде ул халык каршына чыгып баскач.-Иптәшләр! Гафу итегез, менә түзәр хәл калмады! Мин Лида туташны һәм, гомумән, барыгызны да чын күңелдән хөрмәт итәм. Ләкин шутки шутками, ди Райкин, а могут быть и дети... Әле ярый берәү генә булса! Африкада әнә бер маймыл берьюлы унике шимпанзе китергән! Хи-хи... Кеше бит ул маймылдан яралган... теге кем әле... теориясе буенча? - Дарвин! - Во! Иптәш Дарвин тәгълиматы дөрес тәгълимат. Ул тәртипкә өйрәтә. Тәртипле булыйк, иптәшләр, маймыллар булмыйк! Хи-хи... Генсек безне гафу итмәс, генсек нәрсә ди?! Иң элек корыч дисциплина, аннан соң гына... туйганчы уйнарга, җырларга була, ди генсек. Халык мәкале ни ди? Кем эшләми, шул ашамый. Эшләп ашау зарур. Эшләмичә ашаучылар күбәйде! Андый ларга бездән кискен отпор! Мин моны сезгә июнь пленумы карарларына нигезләнеп әйтәм. Монда килеп көлеп утыру урынсыз, иптәшләр... Җыелыштагылар аның керделе-чыктылы сүзләреннән пырхылдап көлешә башлагач, абзый түзмәде: - Мин моны әле болай гына калдырмыйм! Я до цека дойду! - дип, төкерекләрен чәчә-чәчә трибунадан төшеп китте... Шушы урында, бәлкем, бу моңсу хикәягә нокта да куярга булыр иде. Дәкин Мәгъсүм белән бүген гаҗәеп бер вакыйга булды. Иңенә кара ридикюль аскан бер чибәр ханымны күргәч, кояш җылысында йокымсырап утырган Мәгъсүмнең уй-хатирәләре эреп юкка чыкты. Чәчәкле кара "лосина" өстеннән сары төстәге мини юбка кигән яшь чибәр ханым парк буйлап каядыр ашыга-ашыга ки теп бара иде. Бу ханым аңа бик тә таныш булып күренде, аңарга охшаган хатын күршедә яшәүче бер ялгызак ир-егет янына килеп йөри иде. Күршесенең ерак сәяхәткә чыгып киткәненә бер атна вакыт узды. Мәгъсүм моны тиз генә ханымга җиткерергә булды. Хатын-кызга карата ул ниндидер бер аңлаешсыз мөнәсәбәттә тора иде. Ярата һәм бик тә хөрмәт итә иде ул аларны! Оешмага йомыш белән кергән һәр хатын-кыз затын, яшенә һәм кыяфәтенә карамастан, ирләрчә каршы алып, кулларыннан үбеп озатып кала торган иде. Тик шунысы кызык: бу илаһи мөнәсәбәтләр кул үбүдән узмый иделәр. Шәхси тормышын чит күзләрдән бик нык яшергәнгә күрә, аның башлы-күзле булуы әлегә кадәр билгеле түгел иде. - Гафу итегез,-дип, бик итагатьле генә эндәште ул ханымга. - Тыңлыйм сезне,-диде ханым, аңа зәңгәр күзләрен төбәп. - Ни бит... - Нәрсә? - Беләсезме,- диде ул, әзрәк каушый башлап.- Мәхмүт өйдә юк бит. - Кем? - Мәхмүт. Ну, теге... кара Мәхмүт... - Нинди Мәхмүт? - дип усал гына карап куйды ханым. - Танышыгыз. Сәяхәттә ул. - Аңламадым. - Икенче бер ханым белән. Әгәр дә барыр җирегез булмаса, миңа кереп торыгыз. Чәй куярмын, ә чәй индийский,-дип сөйләнде ул, ханымның сет төсле ап-ак йомшак кулларына үрелеп... - Кретин! - дип кычкырды аңа хатын, кисәк кенә кулына сугып.- Кем дип белдең мине! Идиот! - Кичерегез... Ялгышканмын... Кулыгызны гына үбимче?! "Үпкәләде, ахры?! Минем турыда ни уйлар инде?" - дип борчылып калды аның артыннан Мәгъсүм. Ләкин бу бәланең башы гына булган әле. Кире эскәмия янына кайтса, ни күрсен, аның сөекле дусты - сумкасыннан җилләр искән иде! Бу югалтудан тәмам кәефе кырылган Мәгъсүм сумкасын агач-куаклар арасыннан һәм хәтта чүплек савытыннан эзләп караса да, уңышка ирешә алмады. Портфель эзсез югалды. "Бетүем шушы икән!" - дип сызлан ды ул, тирән кайгыга батып. Сумкасы белән бергә югалган кыйммәтле кәгазьләре, документлары өчен генә кайгырмады - дәрәҗәсен югалтып, күләгәдә калудан курыкты ул. Мәгъсүм белән сумка бер-беренә шулкадәр береккәннәр, аларны бер-берсеннән аерып алу да мөмкин түгел иде. Ул сумка турында сүз чыккач, инде тагын бер нәрсәне дә искәртеп китмичә булмый. Мәгъсүмнең сумкасы - портфельләр нәселеннән, ул аны элеккеге бәһа белән стипендия акчасына "Энҗе" ювелир кибетеннән сатып алган иде. Ни өчен аннан алганын ул үзе дә тәгаен генә хәтерләми. Тик шунысы билгеле-ул сумка аңа алтынкемештән дә кадерлерәк иде. Адәми затлар алтын-көмешкә ничек табынса, Мәгъсүм дә аны үз баласыдай якын күреп, кадерләп, саклап тора иде. Трамвай-троллейбуста барганда да ул аны бервакытта да кулыннан төшерми, кочып бара. Ә мунчага-фәләнгә керсә, аны беркайчан да чишенү бүлмәсендә калдырмый, үзе белән җылы ләүкәгә алып менә иде. Бер кулына сумка, икенчесенә себерке тоткан килеш кәефләнеп утырырга ярата иде ул. Әнә шул затлы әйберен югалтканнан соң, Мәгъсүм өчен кара көннәр башланды. Кеше белән сөйләшмәс, аралашмас булды. Тиздән аның үзен дә күрмәмешкә сабышып, аңа сәлам бирүдән дә туктадылар. Ул үзенең шәүләгә, күләгәгә әйләнә баруын сизгәнгә күрә эшкә йөрүдән дә туктады. Сумкасы килеп чыкканын көтеп, көннәр буе парк эскәмиясен саклады. Кетә-кетә айлар, еллар үтеп китте. Бәлки, дөнья да куйган булыр иде ул. Тик дөньялар үзгәреп куйды. Тормыш җилләре уңай исә башлау белән, Мәгъсүм дә чак кына морадына ирешми калды. Шулай беркөнне паркта аның янына җитди генә кыяфәтле бер ир кеше килеп утырды. Затлы кара смокингы, крокодил тиресеннән тегелгән портфеле аның бик тә дәрәҗәле кеше икәнен әйтеп тора иде. Менә шул затлы кеше Мәгъсүм ягына бер җирәнеп карап алды да уйга талды. Аның янында утыруны уңайсыз сизсә дә, Мәгъсүм китәргә ашыкмады. "Тегеңә охшаган бу - явыз ният белән йөри бу!"-дип фикер йөртте ул, сәер күршесен астыртын гына күзәтеп, һәм шулай килеп чыкты да. Тыныч кына утырган җиреннән бу кеше портфеленнән кинәт уенчык кадәрле генә пистолет тартып чыгарды, урыннан торып, бер адым алга атлады. Төзәде. Мәгъсүм куркудан кулы белән йөзен каплап: - Атма! - дип, үзәк өзгеч тавыш белән кычкырып җибәрде. Ату тавышы яңгырады. Мәгъсүм йөзе белән җиргә капланды. Аңын җуеп, берникадәр чәчәк клумбасы эчендә яткач, аның борын очын юеш бер нәрсә кытыклап китте. Ул баш очында "пес" итәргә җайлы урын эзләп йөргән йонлач кара эт баласын Газраилга охшатып, тиз генә сикереп торды. "Аллага шөкер! Исән икәнмен!" - дип уйлап алды ул, өс-башларын каккалап. Теге ир кеше Мәгъсүмгә түгел, ә үзенә аткан булып чыкты: ул пистолетын күкрәгенә кыскан килеш, якты дөнья белән хушлашып, сусыз фонтан төбендә аунап ята иде. Шулай да Мәгъсүм шәрран ярып милиция чакыртырга ашыкмады. Аның күзе эскәмиядә калган портфельгә төште. Шуны кулга төшереп, бу шикле вә куркыныч урыннан тизрәк таярга уйлады. Ләкин портфельнең тоткасыннан алуы гына булды, ул шундук телгә дә килде: - Сиңа ни кирәк? - Миңа? Син! Син кирәк! - Син кем? - Мин ни бит инде... Синең хуҗаң,-дип сөйләнде Мәгъсүм, портфельне учлары белән сыйпап. - Җибәр! Син минем хуҗам түгел, орынырга хакың юк миңа! - диде портфель. - Синең хуҗаң үлде, син хәзер минеке!-диде Мәгъсүм, яңа дустын кочагына кысып. - Җибәр! - Ярый, җибәрермен,-диде ул, портфельне кире эскәмиягә куеп.-Тик син мине дә тыңла әле!-Ул аңа ничек итеп сумкасын югалтуын һәм аны эзләве турында сөйләде. - Борчылма, мин сиңа булышырмын,- диде портфель.Бүген портфельләрнең зур җыелышы була, бәлки, синең югалган сумкаң да шунда килер! - Андый зур җыелышларга кертмәсләр шул аны! - Бүген ачык җыелыш. Кертерләр. - Нигә җыелышалар соң? - Бүген яңа урыннар бүләбез. Ә мин президиумда утырырга тиеш. - Кайда була ул? - Сантехниклар бүлмәсендә. - Әйт әле,- дип төпченергә тотынды Мәгъсүм.- Синең хуҗаң нишләп үз-үзен үтерде? - Төшерделәр аны,- дип җавап бирде портфель.-Аның җаны хәзер миңа күчте. - Шуңа күрә сиңа җан кердеме? - Сорау бирергә яратасың икән! Күп белсәң, тиз картаерсың. Киттек, әйдә, соңга калабыз. Безне көтәләр! Сантехниклар бүлмәсе тугыз катлы мәһабәт зур бинаның кечкенә генә бер подвалында урнашкан иде. Буяу исләре аңкып торган, диварлары ямьсез акшарга буялган тынчу бүлмәгә килеп керү белән Мәгъсүмнең ике күзе дүрт булды. "Күземә генә күренәме соң?!" - дип шаккатты ул күгәргән арматура, ямьшек газ баллоннары, ярык унитазлар янына җыелган портфельләрне, чемоданнарны, хуҗалык сумкаларын күреп. "Иленнән" аерылган явыз бал кортлары сыман, алар тыз-быз килеп җыелыш үткәрәләр иде. Бигрәк тә портфельләр бик усал кылана. Мәгъсүмгә игътибар итүче дә булмады. Ә менә аның яңа танышын басып каршы алдылар. Ишек катында кизү торган кара "дипломат" аны май мичкәләреннән түшәп ясалган сәхнәгә кадәр озата килде. Кәнәфигә утыртты. Нечкә билле, купшы иренле кара ридикюль аңа микрофон китереп тоттырды. - Иптәшләр! - дип аваз салды затлы портфель.- Бәлки, бу безнең соңгы җыелышуыбыздыр, ә, бәлки, беренчеседер дә! Тик ни генә булмасын, без сәяси мәйданнан китәргә җыенмыйбыз, киләчәккә өмет белән яшибез! Залдагылар, ораторның ялкынлы сүзләреннән бик нык әсәрләнеп, әледән-әле кул чабып тордылар. - Партия! Ал җанымны! - дип кычкырды ул.- Безне яңа урыннар көтә, иптәшләр, безгә бик яхшылап уйлашырга кирәк! Утырыш гаять кызыклы тоелса да, Мәгъсүм аңа битараф калды, аның үз кайгысы кайгы иде. Ул залда утыручыларны этә-тертә сумкасын эзләп арткы рәткә китте. Ә анда чын мәхшәр туе иде. Ни генә юк анда: әнә авылдан качкан тишек бәрәңге капчыгы таушалып өлгергән хатын-кыз ридикюле белән мәхәббәт куертып ята, урланган ике янчык соңгы бакыр тиеннәренә этләшә-этләшә кәрт сугалар, маңгай чиертешәләр, "Адидас" сумкасы белән "Спартак" ботинкасы күкрәкләрен киерешеп берберсен тукмыйлар, ә инде бикләре ябылмас хәлгә килгән карт сары чемодан: - Булмый монда яшәп! Китәм чит илгә! Чыгарыгыз мине чит илгә! - дип акыра. Тик ни генә булмасын, бәхет Мәгъсүмгә дә елмайды. Унөченче рәттә, чатта, шакшы чүп савыты янында ул үзенең газиз дустын - сумкасын күрү бәхетенә иреште. Таушалган, биге тотмаган сумка хуҗасын таныр хәлдә түгел иде бугай. Мәгъсүм, аны тиз генә эләктереп, тузаннарын кага-кага урамга чыгып йөгерде. Сумкасын янә кулына төшергәч, аның кәефе бермә-бер күтәрелде. Урамнан узганда күптәнге таныш-белешләре, элеккеге дуслары очрап, сәламнәр дә биргәли башлагач, аның бөтенләй күңеле үсеп китте. Аның тизрәк эшенә барып, яраткан оешмасын күрәсе килде. "Мине югалтканнардыр, көтәләрдер!" - дип уйлап алды ул, оешма урнашкан таныш урамга килеп кергәч. Ләкин... Тәрәзәләре кара тюль белән капланган таныш бинаның имән ишегенә зур хәрефләр белән "Оешма ябык. Шимбә көн. 19.. ел" дип язылган иде. БАШ ӨСТЕ! Песи-песи пескәем, Хыянәтче икәнсең. Мина китергән майны Үзен ашап киткәнсең. Градоначальник безвольно обошел ряды чиновных архистратигов, сверкнул глазами, произнес: "Не потерплю!" - и скрылся в каби нет. Чиновники остолбенели, за ними остол бенели и обыватели. М. Салтыков-Щедрин "История одного города" Кабинетта телефон шалтырады. Акбашев тестр төймәсенә басты да, анда утлар кабынгач, трубканы алды: - Алло! Телефонда фирманың бүлек мөдире Форматов иде. - Газманов баш күтәрә, Тәүфыйк Исрафилович, нишләргә кушасыз? - Кем әле ул?! Безне тәнкыйтьләп гәҗиткә мәкалә язучымы? ! - Әйе, нәкъ үзе. - Нәрсә җитми аңа? - Хезмәт хакын арттыруны таләп итә, эш шартларыннан канәгать түгел. - Нәтиҗәдә?! - Үзенә йөкләнгән эштән баш тартты! - "Марсельеза" җырламыймы әле? - Юк... "Көзге ачы җилләрдә"не генә сиптерә... - Ул урыс милләтеннән түгелме соң?! - Фамилиясе урыс, үзе татар. - Күпме әйткәнем бар: кадрлар белән сак эшләргә кирәк дип! - "Без монда коллар сыйфатында яшибез - кәнфит тоттырсалар, сөенәбез, чыбыркы күрсәтсәләр, калтырыйбыз", ди... - Әйтер ул, теле бар аның. Болай... Безнең оешманы тәнкыйтьләп чыккан "Бизнес һәм бизнес" гәҗитенә бүгеннән башлап реклама бирмәскә, ә Газмановка "строгач" чәпәргә! - Бирә, бирә дә ардык бит инде, Тәүфыйк Исрафилович! - Ярар, алайса, уйлашырбыз... "Корабта бунт, кораб бата!" - дип уйлап алды директор.-Әгәр һәрбер индивидуум шулай баш күтәреп тавыш чыгара калса, җылы кәнәфиеңнән колак кагуың да мөмкин". Газмановтан котылу авыр эш түгел, рәттән өч "строгач" и вәссәлам! Тик шунысы бар: бер дошман китсә, аның икенчесе килә бит... Анысы да Газманов кебек баш күтәрсә?! Акбашев, эч пошуын басарга теләп булса кирәк, телевизор кабызды, зәңгәр экранда XX гасырның бөек фән казанышларыннан берсе булган дәү электр роботлар күренде. Бер системага салынган шул тимер хәшәрәт робот ни генә эшләми дә, ни генә кыланмый. Алар белән идарә итүче ни тели, шуны эшләтә ала. "Эх! Безнең барлык хезмәткәрләрне дә шундый тимер роботларга алыштырып, кушканны гына эшләтәсе иде, ни әйтсәң шуңа риза булдырып - чаптыртасы иде,- дип фикер йөртте Акбашев.-Ә нәрсә? Бу бит идея!" - Форматов, кереп чык әле! - дип әмер бирде ул тестр аша. Ике секунд та үтмәде, кабинетка пеләшен ялтыратып, эш батыры Форматов килеп керде. Каш астыннан астыртын елмаеп, дөньяга, кешеләргә кара көнчелек белән тулган йөзен мөмкин кадәр яшерергә тырышып, "тыңлыйм сезне, падишаһым!" дигән сыман урындык кырына чүкте. Чырайсыз, сөйкемсез бер ир заты ул Форматов дигәннәре. Баш дисәң, баш дип әйтергә шикләнерсең, ниндидер бер кутырдан, зур миңнән тора. Юл кырыендагы сумалалы кара электр баганасын хәтерләтә иде ул. Чыбыгы бар, уты юк, тышлыгы (формасы) бар, җаны юк. Вакыйга Октябрь бәйрәмнәре алдыннан барганга күрә, аның түшенә кызыл бант тагылган, кесәсеннән 19 ... елгы партбилеты бүлтәеп тора. Хикмәтле дә кеше ул Формат Форматович. Берәр төрле милли бәйрәм булса, әйтик, йә Сабантуй, йә конгресс, йә семинар... башына татар түбәтәен киеп куя, "коммунистлар бәйрәме" җитсә, кызыл мандат тотып йөри. Ходай аны бөтенләй сәләтсез кеше итмәгән. Ул бетен җөмһүрияткә танылган атаклы "Формат бабай әкиятләре" исемле реклама эшләренең авторы да. Аның 99 проценты татар халык әкиятләреннән алып язылганын исәпкә алсак, аның берсен Форматов үзе иҗат иткән дип фараз кылырга булыр иде. Аларны Уолт Дисней фильмнарын караганнан соң экстазга, эйфориягә кергән мәктәп балаларын нормаль халәтләренә кайтарыр өчен, атнага бер тапкыр ара-тирә күрсәткәләп торалар иде. - Менә нәрсә, Формат Форматович,- дип серле генә башлады сүзен директор.-Безне зур эшләр көтә, бөек эшләр... Акбашев сүзен әйтеп бетерергә өлгермәде, Форматов аягүрә торып тез басты да, урысчалатып: - Союз нерушимый республик свободных...-дип акыра-бакыра тантаналы төстә җырларга кереште. Акбашев моны ук көтмәгән иде. Аның күзләренә яшьләр килде. Бары тик тамак төбе белән җырлаган җырчыны тыңлап туйгач: - Рәхмәт, от души җырладың. Безгә аттестация үткәрергә кирәк булачак,-дип, җырчының хәтерен калдырмыйча гына, аны җырлавыннан туктатты. - Шартлары нинди, циркуляры?! - дип телгә килде Форматов, шундук кулына кәгазь, каләм алып. - Шартлары да, циркуляры да бер үк, "безнең" кешеләр югары категорияне алырлар, безгә "каршылар" - түбәнне. Ә иң мөһиме,-дип басым ясады директор,аттестация барышында барысының да башларын тимер "баш"ларга алыштырырга, индивидуумнарны роботларга әйләндерергә кирәк... - Яхшы. Ә ул күпмегә тешәр икән соң? - Бушка. Мәскәү 2 млрд. бирә. Башларны нурлы башкалабыздан барып алырсыз... "Падишаһын" ярты сүздән аңларга өйрәнгән Форматов, ни өчен дип тә сорамады, ә киресенчә: - Дошманнар белән нишләргә кушасыз соң? - дип астыртын гына елмаеп куйды. - Куарга! Юк итәргә! Донос оештырырга! - дип кычкырды Акбашев паралитик сыман калтырана-калтырана. - Баш өсте, баш өсте! - диде курку кергән Форматов, чип-чиста өстәл өстен кулъяулык чите белән серткәләп. - Алыштырырга! Ул робот башлар бары тик бер генә сүз әйтә белергә тиешләр: баш е-есте!!! Форматов кабат үрә катты. Торгынлык елларында кеше өстеннән донос язып яткан, күп шәхесләрнең башына җиткән абзыйга бу коточкыч сүзләр бик тә сәер яңгырады, аның баш шөрепләре "чиный-чиный" икенче якка авыша башладылар. Тотлыга-тотлыга нидер әйтергә теләсә дә, барып чыкмады, бары тик: "һиҗри елы... милади ае... медицина көне белән",-дип, бер-берсенә бәйләнешсез сүзләр бәйләме генә атарга өлгерде. - Яхшы, анысына тиздән ирешербез, иншалла,- диде директор, әзрәк йомшара төшеп.-Хәзергә нинди яңалыклар бар? - Яңалыклар күп,- дип җавап бирде Форматов, кире урындыгына чүгәләп.- Хәсән Нурислам реклама сорый. - Кем әле ул? - Язучы. - Теге бездән көлеп юмореска язган бәндәме? - Әйе. Нишләргә? - Бирмәскә. Сабак булсын - бүтән язмас! - "Кадак" белән "Ачкыч" тынычлык бирмиләр,- дип дәвам итте Форматов. - "Кадак"ка нәрсә җитми? - Ара җитми. - Ә "Ачкыч"ка? - Ул дөреслек дәгъвалый. - Ә син болай ит: "Кадак"ны кәкрәйтеп кире урынына кадакла, "Ачкыч"ны югалт. - Баш өсте! - Эленке-салынкы йөрергә ярамый, дошман да йокламый, начеку булыйк. Соңгы вакытта безнең рекламаларыбыз бик тә төссезләнә башлады, шуңар га ничек тә җан кертәсе иде. һаман да шул бәрәңге, помидор, кыяр, сет, каймак... җиләк-җимеш сәясәте белән генә алга китеп булмый. - Ул вакытта "Кадак"ны кире чыгарырга, "Ачкыч"ны табарга кирәк булачак,-дип, образлы гына әйтеп куйды Форматов. - Аларсыз булмый, димәк?! һич югында оешманың "гимн"ын иҗат итәргә кирәк, әлегә кадәр гимнсыз яшибез. - Нишләргә кушасыз?! - Конкурс игълан итәргә кирәк. - Сәмән кирәк булачак. - Ансыннан тормабыз, премия хисабыннан үткәрербез. Акбашев кабат сүзен сөйләп бетерергә дә өлгермәде, кабинетка чатанлап, икенче бер бүлек мөдире Сафьян Мекатдис килеп керде. Керде дә Акбашевның өстәленә сценарий кәгазен ташлады. Директор машиналь рәвештә, аңа күз ташларга өлгерде. Анда фәкать: "Авыл. Ферма. Кадр. Алдынгы сыер савучы Мәдинә... Сорау: Мәдинә сеңелкәш, сыер савуга мәхәббәт сездә кайчан туды? Җавап",-дип язылган иде... - Оригинально! Сорауны шулай итеп куйгансың, хәтта җавап та биреп торасы юк! - дип мактап алды ул бүлек мөдирен, тиз генә кулын куеп.- Яшьләргә үрнәк булырлык кеше син Сафьян әфәнде, алар синнән үрнәк алсыннар иде.- Мактаудан тәмам кәефе күтәрелгән картлач: "Ым... ым... ым... мым... мым... и, мөкатдәс моңлы сазым... ым-мым... нишләп бөтенләй уйнамадың... ым... ым..."-дип, "Герман көе"нә мегри-мегри кабинеттан чыга башлады. - Тукта!-дип кычкырды директор.-Менә бит чын гимн кая! Эзлисе дә юк! Сат безгә! - Нәрсәне? Мин бүләкне сатмыйм! - Бүләкне димим, шушы син җыр мырлаган җырны, гимнны, "ым-мымны". - Кайсын? - дип кызыксынды Мекатдис. - Ничек кайсын? - Ым... ым... мымнымы, әллә мым... ым... ымнымы? - Карале,- дип, Форматовка мөрәҗәгать итте шеф. - Син музыка өлкәсендә яхшы йөзәсең, кайсы вариантын алыйк, ым-ымнымы, әллә мым-ымнымы? - Икенчесе яхшырак булыр. - Димәк... мым...ымны алабыз! - Мым... ым сатылмый! - дип кинәт кырт кисте Йосыф әфәнде, иҗат җимешенең бәһасен күтәрергә теләп.Намусым кушмый. - Күпме сорыйсың? - дип әйтеп куйды Акбашев, картлачның тел төбен аңлап. - Акчагыз кирәк түгел, нишлим ул "деревянныйлар" белән... Ун капчык бәрәңге, бер пот бал, егерме кило ит бирсәгез, мин шуңа риза!.. Барысы да урында хәл ителде. Көйнең авторы да табылды. Аяк өсли "мырлап" йөрергә күнеккән Сафьян яңа табылган гүзәл сәнгать әсәрен көйли-көйли кабинеттан чыгып китте. - Тагын нинди яңалыклар бар?-диде Акбашев, Форматовның йөзенә туп-туры карап. - Үтәмәгәнов бик тә борчый әле мине,-дип ысылдады бүлек мөдире,- юха елан сыман. - Үземе, әллә эшеме? - Үзе дә, эше дә... - Төгәлрәк? - "Абзый"га каршы реклама эшләп ята,- дип җавап бирде ул, бармак очын югарыга төбәп. - "Абзый"га каршы?! - дип кычкырды Акбашев, Форматовның сүзләреннән коты чыгып.-Бу бит анти-реклама!! Туктатырга!!! Хәзер үк! Нинди нәрсә ул?! - "Кисекбаш"мы, "Ярыкбашмы" шунда... - Кисекбаш?! Нәрсә безнең башларны кистерергә җыенамы әллә ул?! Туктат хәзер үк, производстводан алдырт, Үтәмәгәновның премиясен кис! - Премиясенме, башынмы?! - Премиясен дә... кирәк дип тапсаң, башын да... - Баш өсте! Форматов күз ачып йомганчы юк булды. Акбашевның кабат кәефе кырылды. Тестр төймәсенә басып реклама бүлеге мөдире Гыйльман Гыйльмине чакыртты. - Нишләп безнең рекламалар бик тә начар бара?! - дип кычкырып каршылады ул, бөгелә-сыгыла кабинетка узган Гыйльманны. - Техника начар, буяулар төссезләнде,- дип, гадәттәгечә, акланырга тотынды ул. - Техника түгел, ә сезнең шөрепләрегез төссезләнә башланган, күрәсең?! - Хәлдән килгәнчә тырышабыз инде, Тәүфыйк Исрафилын. - Үзегез өчен генә тырышасыз сез. Нишләп рекламадан бер дә акча керми? - Керә, тик аз күләмдә. - Мин синнән күпме керә дип сорамыйм, нишләп шул кергән акча безнең кесәгә керми, дип сорыйм. - Шәхсән сезнекенәме, әллә... Гыйльман үзенең бик тә ахмак сорау биргәнен аңлап булса кирәк, тынып калды. - Белеп торасың бит инде, минем Салмышта йорт салынып ятканын! Җәйгә төгәллисе иде, син шу ларны кайгырт, финансларга тырыш. Акбашев Гыйльманның иңбашыннан кагып, дустанә елмаеп куйды. Тегесе дә үз чиратында "эшләрбез", "хәлдән килгәнчә тырышырбыз" дип, вәгъдәләр биреп, бүлмәдән чыгып китте. Күп тә үтмәде, телефоннан Форматовның: - "Кисекбаш"ны кистек, Үтәмәгәневнең артына типтек,- дигән сүзләре ишетелде. - Афәрин, афәрин,-дип, күңелле генә герләп алды Акбашев.- Шулай да артык тынычланырга ярамый, дошман йокламый, хәзер үк экстренный җыелыш җыйнарга кирәк... - Темасы? - "Ни өчен без биргән реклама кеннән-кен "яшелләнә", ягъни мәсәлән, "миллиләнә" бара?!" Ошбу җыелыш башлангач, гаять җитди кыяфәткә кереп: - Югарыдагылар безнең эштән канәгать түгелләр,-дип сүз башлады Акбашев.- Соңгы вакытта безнең рекламада милли, ягъни яшел төсләр зур урын ала башлады. Элегрәк рәхәт: кызыл төсләр ничек күп булса, шулкадәрле әйбәт иде. Ә хәзер менә яшел төсләр бик күбәеп китте, бу хәл Министрлар кабинетын да, һәм, шәхсән, үземне дә бик борчый. Нишлибез, иптәшләр? - Яшел төс-милли төс ул, халкыбыз күңеленә бик тә хуш килә,-дип, реплика ташлады Газманов. - Халыклар дуслыгы дигән төшенчәне онытырга ярамый, халыкка яшел төс ошый дип, без югарыдагыларның фикеренә каршы килә алмыйбыз,-дип кырт кисте Акбашев.-Кемдә нинди тәкъдимнәр бар? - Мин монда бер генә юл күрәм,- дип, сүз алды Форматов.-Яшелдән котылыр өчен, зәңгәр төсләрне күбрәк өстәргә кирәк. - Рекламаларыбыз гына түгел, бетен оешмабыз зәңгәрләнеп бара бит инде,-дип каршы төште Газманов. Җыелыштагылар гөж килә башлады. Аны тыңлаучы да булмады. Бүтән яшел төс кулланмаска дип, мәсьәләне тиз генә хәл итеп куйдылар. Җыелыш беткәч, эш тәмамланыр алдыннан гына, каядыр көне буе зыялылар тирәсендә болганып йөргән оешма хезмәткәре, язучы һәм философ Хәйдәггер килеп керде. Ул, рөхсәт сорап, кесәсеннән яңа реклама проекты тартып чыгарды да, итагатьле елмая-елмая Акбашевнең өстәленә куярга батырчылык итте. "Менә мондый ялагайларга робот-баш куеп торуның да кирәге юктыр",-дип уйлады Акбашев, китерелгән материалга күз төшереп. Хәйдәггер әле яңа гына белмәгәнкүрмәгән кеше өстеннән шикаять язып, директорның күңелен күрергә өлгергән иде... Хәйдәггер алып килгән материалның бер башына - сыер имие, икенчесенә - "Столичная" аракысының этикеткасы төшерелгән иде. - Нәрсә бу? - дип шаккатты Акбашев. Ничә ел эшләп әле аның мондый хезмәткә тап булганы юк иде. - Реклама... Бусы ит комбинатының эшчәнлеген яктырта, бусы аракы заводына карый... - Син, дустым, безнең сәнгать бүлеген алып барасың түгелме соң, ит һәм аракы заводының сиңа ни катнашы бар?! - Бик тә кирәкле продукция җитештерә бит алар. - Аракы белән итнең бәясе арттымы әллә? - Хәйдәггер җавапсыз калды. Хәйләсенең барып чыкмаслыгын аңлаган философның йөзендә өметсезлек чаткылары чагылды. - Әгәр дә мәгәр,- дип шулчак серле генә пышылдады директор,-Газманов өстеннән шикаять язсаң, синең бу әйберең үтәр... Танылган шикаятьче: - Баш өсте, баш өсте, бүген үк утырып язам. Газманов күптәннән язарга илһам биреп тора,-дип, директор кул куйган материалны тиз генә эләктереп, йөзгә сыгыла-сыгыла, кабинеттан чыгып тайды. Акбашев "төймә"гә басып секретарь кызны чакырды: - Токсана, хәзер үк игълан язып эл. Атна ахырында, ягъни җомга көн кич белән, хезмәткәрләргә аттестация үткәрәбез, бетен хезмәткәрләрнең дә эш урыннарында булулары таләп ителә... Ә без, хөрмәтле укучыбыз, аттестация башланганчы, Мәскәү каласыннан яңа робот-башлар кайтартылганчы, лирик чигенеш ясап, мәшһүр рационализаторның тәрҗемәи хәленә күз салыйк. Совет илендә шәхеснең иң мөһим документы... анкета, һәм һәрбер кыйммәтле кәгазь белән бик сак кыланырга, кайбер фактларны якынча яки бөтенләй бирмәскә дигән фикергә киленде. Бездә шулай бит, берәр мәзәк язсаң, кайбер шәхесләр шундук ул мәзәкне үзләренә кабул итеп алалар да, җәмәгатьчелекне аякка бастырып, дөньяны "ду" китерәләр. Шуңа күрә дә андый күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен, геройны "инкогнито" итеп калдыру бик тә зарурдыр. Быкырдата, чыкырдата торгач, "рационализатор"ның анкетасы менә болайрак килеп чыкты: "Тәүфыйк Исрафилович Акбашев, 1937 елның (игътибар итегез, явыз Сталин "халык дошманнары"ның башларын кискән хәтәр елларда) 1 маенда (кызыл төсләрне яратуы да, бәлкем, шул көндә тууына бәйледер) Бәрәңге районының Бүлбе авылында туган, авиация заводында слесарь, "Бизнес һәм бизнес" гәҗитендә курьер (зур кеше һәрвакытта да түбәннән күтәрелә), сәүдә техникумында марксизм-ленинизм тәгълиматын укыткан... Тарих фәннәре кандидаты. Яклаган темасы: "КамАЗны тезүдә партия органнарының роле". Тагын курьер (үзгәртеп кору чоры башлангач) һәм хәзерге көндә рекламалар буенча оешма начальнигы. Сәяси мәсләге: центрист..." Бу фактларга өстәп тагын шуны әйтәсе килә: Акбашев бетен яклап та тәүфыйклы, кешелекле адәм иде. Ул югарыдагы барлык җитәкчеләргә дә ярый белә. Аны якын итеп, назлап "тәүфыйклы дус", "тәүфыйклы песи" дип атап йөртәләр иде. Хәтта барыбызга да мәгълүм булган "калын кашлы абзый" (аның исемен һич кенә дә киная белән атарга ярамый) бервакыт: - Безнең Тәүфыйк бик тә тәүфыйклы кеше, теләсә нинди реклама бирмәс! - дип әйткән ди.- Ни өчен? Чөнки аның исеме җисеменә туры килеп тора: тәү-фыйк-лы... Абзыйның бу сүзләре, беренче мәхәббәт хисләре ке бек, Акбашевнең йөрәгенә мәңгелеккә үтеп керде, аның өчен "Ильич васыятьләре" кебегрәк яңгырады. Шул сүзләрне ул бер генә минутка да хәтереннән чыгармады, аңа тугрылыклы булып кала алды. Аттестация уңышлы узды. "Ялагайлар" югары баллар алдылар, "каршылар" - түбәнне... Аттестациядән һәркайсы Мәскәүдән кайтартылган, тышы ялтырап торган "тимер башлар" киеп чыктылар. Бу хәлдән астыртын гына көлеп йөрүчеләр табылса да, гомумән алганда, каршы торучылар булмады. Әйтерсең лә моңа бик күптәннән барысы да риза иделәр. Бәйрәм уңаеннан һәрберсенең аркасыннан сөеп "Шаһгали" премиясе өләштеләр, каршы сүз әйтүчеләрне эштән кудылар, качып йөрүчеләрне тоттылар, акылдан язучыларны бушлай шифаханәгә дәваланырга җибәрделәр. Форматов, Хәйдәггер, Гыйльман, Сафьян Мөкатдисләргә "тимер баш" кидереп торуның кирәге юк, алар белән компьютер аша да идарә итеп була. Ә инде Газманов кебек тагын берничә кешегә - кидерә алмыйча азаплангач, аларга табиблар чакыртып дифтериядән укол ясаттылар да "юләрләр" исемлегенә керттеләр. Оешмада корычтай нык тәртип булдырылды. "Сүз иреге", гомумән, авызны ерып сөйләшүләр, серләшүләр тыелды. ГКЧП тибындагы цензура кертелде. Хезмәткәрләр хәзер Акбашевнең авызына гына карап тора башладылар, нәрсә кушса - шуны үтәделәр. Кабинеттагы кечкенә тестрны зур зәңгәр экранга алыштырдылар, кемнең нәрсә кыланганын шуннан карап, күзәтеп кенә торалар. Хезмәткәрләр баш күтәрми эшләделәр. Тик аларның эшләре нәтиҗәсез булды. Бетен халык төкеренә башлады. Эшнең нәтиҗәсенә битараф калган "башлар" күңел бирмичә генә хезмәт иттеләр, ахырда, алар күгәрә, тутыга башладылар. Тимер шөрепләрне сылар өчен бирелгән спиртны тыныч кына эчләренә бушата тордылар. Бюджетка акча керми башлады. Заказлар кимеде. ГКЧП тибындагы цензура үзенекен эшләде: оешма череп таркала башлады. Туктаусыз боерык астында изаланган хезмәткәрләр, бөек хыялларын тормышка ашырасы урынга, эшләрен ташлап башлары белән уйный башладылар. Ярты ел хезмәт хакы алмаган, аракы сөременнән йөзләре чалшая башлаган адәми затлар, тутыккан башларын югары күтәреп, Акбашевнең кабинетына бәреп керделәр дә карлыккан тавышлары белән бергәләп: - Долой эксплуататора! - Долой Акбашева! - Долой Форматова! - дип кычкырдылар. - Ни җитми сезгә?!-дип сорады Акбашев бу хәлгә бер дә исе китмичә. - ... аш өсте... аш өсте...-дип ялвара-ялвара кулларын сузды мескенкәйләр. - Хезмәтегез күренми, продукциянең сыйфаты кимеде, ә сез миннән "аш өсте" сорыйсыз! - дип җикеренде директор. - Бе...е...ез аш өсте сорамыйбыз, без баш өсте димәкче булган иек,- дип безелдәде шулчак арадан берсе. - Баш өстен дә әйтәлмәс хәлгә җиттегезме? Булды, җитте, эшегездә булыгыз! Акбашев экранны сүндерүгә, тегеләр шундук юк булдылар. Рәхәт тә заманнар башланды шуннан соң! Беркем бернәрсә өчен дә җавап бирмәде, һәр җирдә тынлык урнашты. Оешмага реклама сорап хәтта танылган сатирик язучы Хәсән Нурислам да керми башлады. Газманов барысына да кул селтәп матбугатка язудан туктады, чөнки язу файдасыз иде. Ул авылларга чыгып җәен аулак өйләр, кышын каз өмәләре оештыра башлады. Бар ышаныч Форматовта гына калды. Ул шул ышанычны акларга тырышты. "Оялтмакчы булсаң халык күңелләрен" дигән музыкаль реклама эшен ул Салмыш авылы хезмәтчәннәренә багышлады. Халык күп җыелса да, кул чабучы аз булды. Көннәрдән бер көнне Акбашев Токсананы чакыртып алды да, болай диде: - Мин Карлова Варага ялга китәм, сиңа эш кушып калдырам: Форматов артыннан тикшереп йере... - Нигә?! - Чират аңа җитте... "Абзыйның" яңа коттеджын фотога төшереп, реклама ролигына кертеп җибәргән. Бу турыда бик каты сүз булды... Аңладыңмы? Токсана сүзсез калды. Акбашев кәефле генә елмаеп бүлмәсеннән чыкты. Оешманың коридорларында тынлык, шомлы тынлык урнашты. Кайсы гына бүлмә ишеген ачып караса да, ул анда кеше затын очратмады. Әйтерсең барысы да үлеп, череп беткәннәр. Бары тик коридор буйлап әйләнеп-тулганып йөрүче, телен телгә әйләндерә алмыйча, бер авыз сүз эндәшә алмаган язучы һәм философ Хәйдәггер генә калган иде. ЯШЬ ШАГЫЙРЬ - Әй, кардәш!-дип эндәштеләр Шәйхулга.- Атыңны туктат, илһамым килде! Эндәшүче - арбага кырын ятып, җәйге табигать белән хозурланып барган авыл шагыйре Шаһбазгали иде. Озын сыйраклы, ач яңаклы бу хикмәти абзый, пенсия яшендә булуына карамастан, әле һаман да яшь шагыйрь исемен йөртә иде. Үз гомерендә бер генә сүз, бер генә җөмлә дә язып карамаган, авыр хезмәттә эшләп бөкресен чыгарган Шәйхул авылдашын аңламады - тар иген кыры сукмагыннан иркенгә чыгарга омтылган алашасын куа бирде. - Туктат, диләр, сиңа, ахмак! Шәйхул, ни булды икән дип, атны туктатуга, Шаһбазгали яшь җилкенчәк сыман шома гына арбадан шуып төште... - Ни булды? - дип сорады Шәйхул.- Ни күрдең?! - Надан син! Ул да булмады, Шаһбазгали башын артка ташлап, бик горур кыяфәттә туп-туры дулкынланып торган иген кырына кереп китте... - Туктале! Әй, Шаһбаз, син кая? Шаһбазгали туктарга уйламады да. Ул илаһи адымнар белән алга атлап, тук бодай башакларын ега-ега тагын да эчкәрәк узды. Бераздан баш очында хәтсез кыздырып торган кояш нурларыннан качып бер мәлгә тын калды. Шаһбазгалинең илһамы килгән иде. Ул кесәсеннән битләре таушалып, каралып беткән бер кечкенә блокнот белән карандаш кисәге тартып чыгарды да тиз генә язарга тотынды. Тик, ни хикмәт, кулына каләм тотуга, арбада туган шигъри хисләре эреп юкка чыкты. Кисәк кенә кабынган шигъри илһам кинәт кенә сүнде дә. Кәефе төште шагыйрьнең. Җитмәсә, иртән ашаган әче кәбестә шулпасы каты итеп эчне борырга тотынды. Шагыйрь тиз генә ыштанын төшереп, җир өстенә чүгәргә мәҗбүр булды... Авылга җәяүләп кенә кайтты ул. Капкадан кергәндә аны күршесе Латыйп туктатты. Шаһбазның шагыйрьлегеннән, сәерлегеннән көләргә яраткан Латыйп, бу юлы да укымышлы кеше сыман кашларын сикерткәләп: - Карале, Шаһбаз, син бүген иген кырында җалгызың нишләп йөрдең? - диде.- Аңлат әле без наданнарга, без берни дә аңламыйбыз. - Кем әйтте? Шәйхулмы? - дип сорады Шаһбаз, Латыйпның төртмә сүзләренә бик каты ачуы чыгып. - Хәтерләмим инде,- дигән булды Латыйп,- бөтен авыл сүли бит... - Сөйләсеннәр! - диде Шаһбаз, исе китмәгән булып.Халык һәр чорда үзенең шагыйрьләрен чәйнәгән, мине, шәхсән, чәйниләр дә чәйниләр инде. - Ие, шулай инде анысы... Тик нишләдең соң син анда? - Шигырь яздым, бәгырь, шигырь... - Шигырь? - дип шаккатты Латыйп.- Җәле, укып карале! Их! Нинди генә шагыйрь үзе язган шигырьне укырга теләмәсен дә, нинди генә шагыйрь аны тыңлаучы табылганга шатланмасын икән. Шаһбаз да шулар кавеменнән иде! - Тыңла! - дип кычкырды ул кәкрәеп каткан Латыйпка.- Робагыйлар... - Рабигалар? - Робагыйлар, надан! - Җара, җара,- дип тынычландырды аны Латыйп.Шулай да булсын ди, укы, әйдә... - Тыңла! Мине бүтән бүлдермә! - дип җикеренде аңа Шаһбаз блокнотын ачып.-Менә болай ул... "Салкын аш салкын була. Калган аш калган була. Шул ашны җылытып ашасаң... име... Гомерең озын була..." Җә, ничек, шәпме?! Латыйп каушап калды. Шагыйрьне мактап куясы урынга ул борын астыннан нидер мыгырдарга тотынды... - Аңлашылмый... никтер... ие бит... калган аш... причум монда... ие... - Нәрсәсе аңлашылмый инде аның! Салкын аш салкын була, калган аш калган... - Ие... Әгәр җылытсаң?.. - Нәрсәне? - Ашны, мәйтәм, җылытсаң... ни була?! Шунда гына ул Латыйпның үзеннән астыртын рәвештә көлеп торганын аңлап алды. Аңлап алуга ук Латыйпның якасына ябышты. - Кем соң син?! - дип кычкырды ул аңа.- Бөҗәк бит син! Гомерең буе тирес арасында казынып, ни өчен яшәгәнеңне дә аңламый башлагансың. Аңламыйсың син поэзияне. Аңламагач, тыгылма! Капка шып итеп ябылды. Тимер келә "челк" итеп урынына төшеп утырды. Шаһбаз өенә кереп бикләнде. "Ә, бәлкем, Шаһбаз чынлап та хаклыдыр,-дип уйлап куйды Латыйп.- Бәлкем, мин чынлап та поэзияне аңламый торганмындыр, ә?!" Шаһбазгали - шагыйрь иде. Чын мәгънәсендә, халык шагыйре. Үз авылында, үз төбәгендә - бердәнбер. Башка шигырь сырлаучылар аның белән тиңләшә алмыйлар иде. Аның шигырь язу белән җенләнеп китүе дә Уҗым авылы халкы өчен зур бер сер булып калды. Яшьтән әдәбият, шигърият дигән нәрсәләр белән мавыкмаган, алтмыш яшенә җитеп тә бер юл шигырь язып карамаган Шаһбазгалинең кинәт кенә шагыйрь булып китүе сәер, бик тә сәер, билгеле. Әмма әлеге серне ул берүзе генә һәм аның сөекле хатыны Шәмсенур гына белә иде. Әгәр ачуланмасалар, ул серне без сезгә дә ачар идек. Иртән торып фермадан яңа гына сыер астын чистартып кайткан, эче пошканга кулына район гәзите алып, аннан кем туганын, кем үлгәнен кызыксынып караштырып утырган Шаһбазгали тирәсендә аның әче телле хатыны Шәмсенур бетерелергә тотынды. - Өйдән чыккан да юк, кеше күргән дә юк...-дип мырлады ул. - Шуннан?! - Клубка әртисләр, язучылар килә ди бүген. Нишлибез?.. Керү бушлай, ди... Бармыйбызмы?! - Нием калган анда! - дип кырт кисте Шаһбаз.- Шагыйрь-мәгыйрьләрне җенем сөйми! Җырчыларны яратмыйм - хәзергеләрен бигрәк тә, акыралар, җырламыйлар... Шәмсенурның бәхетенә каршы, ул көнне авылга концерт белән Илһам килгән булып чыкты. Чынында исә, ул Илһам концерты түгел, шагыйрь Моррис кичәсе генә иде. Кыскасы, Илһам шагыйрьгә генә ияреп килгән. Бер рәхәтләнеп Илһамны тыңларга дип җыелган халык шагыйрь Моррисның хисси шигырьләрен тыңлый-тыңлый тинтерәде. Тәбәнәк буйлы, елтыр башлы шагыйрьнең, олуг җыелышларда гына җәелә торган кызыл бәрхет өстәл янында, кулларын бутый-бутый, туктаусыз шигырь укуын халык тыңламый, өнәми башлагач, сәхнәгә, ниһаять, Илһам чыкты. Ләкин ул да җырлап халыкны кинәндермәде. Әллә кәефе булмаган, әллә азрак түләгәннәр. Җырлар алдыннан шагыйрь Моррисны мактый-мактый бер-ике мәзәк сүз әйткәч, ул бик тә озын, бик тә моңлы бер җыруны сузып җырлый-җырлый сәхнәдән чыгып китте. Шуннан соң ай күрде дә, кояш алды аны. Соңыннан яман гына әче итеп сызгыра-сызгыра, аяк тибә-тибә кабат чыгуын сорасалар да, Илһам башка күренмәде. Таякның авыр башы Морриска төште. Тамашачыга ничек тә ошау нияте белән янган шагыйрь, йөрәгеннән ташып, кайнап аккан мәхәббәт турындагы шигырьләрен сиптерде. Алары яшьләргә ошады. Аннан пеләшен сыпырып, төрле мәзәк хәлләр сөйләргә тотынды. Бөек шәхесләрне искә алды. Анысын да ошаттылар. Ахырдан сорауларга җаваплар биреш китте. Сораулар, билгеле инде, автор тарафыннан алдан ук әзерләнеп куелган иде. Шуңа күрә дә әңгәмә үтемле, уңышлы узды. Очрашу тәмамлангач, Шаһбаз Илһамны үзенә кунакка алып кайтырга уйлады. Шәмсенур да каршы килмәде. Алар аны избачта эзләп таптылар. Җырчы ялтыравыклы концерт киемнәрен көндәлеккә кия торган коңгырт кримплен чалбарына алыштыра иде. Күрештеләр, таныштылар. Шаһбаз Илһамны үзләренә чакырды. Ә тегесе аның чакыруын кире какты. Бүген башка җиргә, ягъни колхоз рәисенә барасы икән. Ул дусты шагыйрь Моррисны алып китүләрен үтенде. Илһамга каршы килеп була димени?! Кирәкмәгән җиргә тыгылганына үкенгән Шаһбаз бер яратмаган, сөймәгән кешесен үзенә кунакка алып кайтырга мәҗбүр булды. Хәер, артык кысмырланмадылар. Шагыйрьне бик һәйбәтләп токмачлы аш, затлы гөбәдия белән сыйладылар. "Зәмзәм" суыннан да авыз иттерделәр. Ерак юлдан, шау-шулы тамашадан бик нык арыган шагыйрь дә артык сөйләнеп, төчеләнеп утырмады, Шәмсенур җәеп биргән урынга башын төртеп, бик тиз йокыга да китте. Сыерын көтүгә куарга дип, иртән иртүк торган Шаһбаз, түрдә, өстәл лампасын кабызып, каләм кыштырдатып утырган шагыйрьне күргәч шаккатты. - Нәрсә? Шигырь язасыңмы? - дип көлемсерәп кенә сорап куйды ул шагыйрьдән.- Килеп чыгамы соң? Шагыйрь тиз генә җавап бирмәде. Бары тик башлаган шигырен язып бетергәч кенә телгә килде: - Төртмәле сүзеңне, кинаяңне кабул итәм, абзый, итмичә хакым да юк. Шагыйрьләр беркайчан да алдашмыйлар, сизәм, мине кундырырга алып кайтканыңа үкенәсең инде син. Тик син шуны онытма: килер бер көн, син әле мине сагынып, яратып искә алырсың, менә миндә шу-у-ндый шагыйрь кунакта булган ие дип, горурланып, мактанып сөйләрсең! Тик... тик менә мин генә булмам... - Ә кая булырсың соң син?! - Шагыйрьләр бервакытта да озын гомерле булалмый алар, шагыйрьнең иҗаты гына мәңгелек! Шаһбаз моңа каршы ни дип тә җавап бирә алмады. Шагыйрьләр никадәр сәер булсалар, алар шулкадәр көчлерәк була дип уйлады ул. - Әллә укыйсыңмы?! - диде бераздан Шаһбаз, кунакның берникадәр җаена торырга теләп.-Укы әле шул язганыңны! - Юк!-дип кырт кисте Моррис.-Шигырь түгел бу! Минемчә булмады бу... - Ә кемнеңчә? - Такташча булды бу! - Булсани?! - Чын шагыйрьнең башкаларга ияреп язарга хакы юк. һәркемнең үз йөзе булырга тиеш. Моның урыны әнә тегендә,- диде Моррис, язган кәгазен мич алдына томырып... Шагыйрь китеп барды. Шаһбазгали бүтән күрмәде аны, берни дә ишетмәде аның турында. Югалды, юкка чыкты ул. Гомер уза торды. Бервакыт район гәзитендә белдерү чыкмасынмы?! Редакция иң яхшы шигырьгә бәйге игълан иткән. Алдынгы урыннарны алучыларга акчалата бик зур бүләкләр дә вәгъдә иткәннәр. Шул чакны, кылт итеп, теге шагыйрьнең ботарлап аткан кәгазь кисәге исенә төште. Шаһбазгали, бер кирәге чыгар әле дип, аны бик пөхтәләп комод шүрлегендә яткан гаилә альбомы эченә салып куйган иде. Вәгъдә ителгән бүләк аның инде күптәннән йокысын качырды. Ул шунда язылган шигырьне, үз кулы белән бер кат күчереп, астына үзенең исемен язып куйды да, шытырдап торган өр-яңа конвертка тыгып, тышын текерекли-текерекли ябыштыргач, аны хатынына күрсәтмичә генә почта әрҗәсенә салды. Озак та үтмәде, бу шигырь басылып та чыкты. Сөенечне иң башлап Шәмсенур китерде. - Бәй! - диде хатыны, яңа килгән гәзитне кулында селкеп.-Атасы, син әле шигырьләр дә язасыңмыни?! Карале, син менә моңа! Бу хәлгә ни сөенергә, ни көенергә белмәгән Шаһбаз иң элек хатынына дөресен сөйләп бирде. Серне беркемгә дә тишмәскә кушты. Теле бик кычытса да, түзде Шәмсенур, кеше-карага сөйләп йөрмәде. Ә инде шул шигырь бәйгедә дә җиңеп чыккач, боларның башы бөтенләйгә күккә тиде. Җиңүчене бүләкләргә дип чакыру килгәч, Шәмсенур ирен юлга әзерли башлады. Ләкин озак еллар сандык эчендә яткан, нафталин исе аңкып торган матур костюм-чалбарын киеп, юлга чыкканда гына Шаһбазгали кинәт кенә киреләнә башлады. Аның эченә шик кергән иде. - Юк! Бармыйм! - Ә нигә бармаска инде?!-дип чәпченде Шәмсенур. Бүләк аласын сизгән хатынның күзләре уттай яна иде.Шулкадәр дә зур бүләк алырга торганда! - Белсәләр?! - Нәрсәне? - Мин язган шигырь түгеллеген?! - Суң, җаным, гәзитләрдә йөзләгән, меңләгән шигырь бастыралар. Аларның кем язганын кем белә? Әллә суң аларны шагыйрьләр барысы да үзләре язалар дип уйлыйсыңмы? Тот капчыгың! Язып бирәләр аларга! - Шулай да мин язган әсәр түгел бит, анасы. Теге шагыйрь кисәге ишетеп, белеп алса?! - Ишетмәс,- дип тыныч кына җавап бирде Шәмсенур.Мин әле аны яңа гына үлгән дип ишеттем... - Үлгән?! Каян ишеттең? - Ишеттем инде... Пәси Сәриясеннән... Некралугы чыккан диме?! - Ә нидән үлгән? - Суң нидән үлсен инде? Ул шагыйрь-мәгыйрьләрнең нидән кырылганын бик яхшы беләсең бит инде. Э-э-чеп үлгән!! "Алтын Башак" гәзите редакциясенең караңгы тар агач болдырыннан кергәндә, кирәгеннән артык дулкынланган Шаһбазгали чак кына бусагада абынып егылмады. "Йа Ходам!-дип ялварды ул.-Белә генә, сизә генә күрмәсеннәр! Бу дивана хатын сүзе белән йөреп, тәмам көлкеләргә генә калмасам ярый инде! Ярабби, ярабби!!!" Калын тавышлы, чалыш авызлы редактор, акча салынган зәңгәр тышлы конвертны абзыйның кулына китереп тоттыргач, тегесе башын иеп, тизрәк чыгып китү ягын карады. Читен, бик тә читен иде аңа. Чөнки шагыйрь Шаһбазгалине күрергә бетен редакция халкы җыйналган иде. Тик чыгып качарга җыенгач кына, редактор абзыйның кулыннан каты итеп кысып тотты да башкаларга ишеттерер-ишеттермәс кенә анардан: - Абзый, син бу шигырьне чынлап та үзең яздыңмы?дип сорап куйды. Мондый катгый сорау аны чак аягыннан екмады. Тик оятыннан кая кереп качарга белмәгән Шаһбаз инде гаебен танып, зәңгәр тышлы конвертны кире хуҗасына кайтарып бирергә уйлап торганда гына, чалыш авызлы редактор, абзыйның җилкәсеннән кагып: - Юк, юк, кичерегез, мин бит шаяртып кына сорадым. Әйе, сез бик матур әсәр язгансыз. Гаҗәеп! Киләчәктә дә безне шулай шатландырсагыз иде,-дип, аны бик зурлап озатып калды. Шаһбазгалинең иҗади уңышы Уҗым авылы халкына гайбәт чәйнәр өчен бер сәбәп булды. Моннан соң киләчәктә үз-үзен ничек тотарга, бу көтелмәгән уңыштан соң нишләргә дә белмәгән шагыйрь Шаһбаз көннәр буена өендә бикләнеп ятты. Шагыйрьнең хәлен сорашып торган таныш-белешләренә, туганнарына Шәмсенур һәрвакыт: - Яза әле ул, яза,- дип җавап бирде. - Язамы? - Яза, яза, кен-тен яза. Яза-яза дөньясын оныта язды инде. Саташмаса ярар иде инде. - Язсын, язсын,-диештеләр тегеләре,-язган кешегә комачауларга ярамый, бәлки, язучы да булып китәр әле, Алла боерса! - Язсын, язсын,-диде ферма мөдире Риза да,-эшенә йермәсә дә ярый, борчылмасын, без аңа барыбер кояш көнен язарбыз! Ә "язучы" язарга да уйламый иде әле. Кызу хезмәт чорында ял итеп ятарга күнекмәгән һәм моңа бик тә эче поша башлаган Шаһбаз бертуктаусыз хатынын битәрләде: - Ахмак! Кеше күзенә карарлыгымны калдырмадың, әгәр син, бар дип, кыстамаган булсаң, мин ул гәзиткә аягымны да атлаячак түгел ием. - Әй, таптың кайгырыр нәрсә!-дип чәпчеде Шәмсенур.- Мин синең урында булсам, хәзерге минутта өйдә бикләнеп ятмас идем: "Я хту! Я хту!" - дип күкрәк киереп йөрер идем. Шагыйрь булсаң, җаным, син шагыйрь бул инде! Шагыйрь булмасаң җәһәннәмгә олак... - Нишләргә соң миңа?! - Нишләргә?! Шигырь язарга! - Ә? ! Шәмсенур хаклы иде. Ялганчы дигән яман даныңны чыгармас өчен шигырь язарга кирәк иде. Башка юл юк. Хәер, язып та карады (агайның үҗәтлеге бар иде), тик шундук шигырь язуның никадәр читен нәрсә икәненә бик тиз төшенде. Инә белән кое казудан бер дә ким түгел. Чиләнә торгач, ни гаҗәп, тора-бара нәрсәдер килеп тә чыга башлады бугай. Шигырь формаларын, шигырь юлларын әле бер, әле икенче шагыйрьдән чәлдерә-чәлдерә әкренләп шигырь әвәләргә дә өйрәнеп китте бу. Язганнары әдәби камиллектән шактый ерак торсалар да, гәзиткә җибәргән бер генә шигырен дә бастырмый калмадылар. Абзый язудан, шигырь бастырудан бик тиз тәм таба башлады. Әле шуларга атна саен гонорар да алып торгач, күңеле бермә-бер күтәрелеп китте. Аңардан да бигрәк хатыны Шәмсенур сөенде. Шигырь басылып чыкканның икенче көнендә үк Шәмсенур почтага гонорарга йөгерде. Шул гонорар акчасына хәтта нәрсәдер сатып алырга да мөмкин булды. Халык алдында чыгыш ясарга туры килер дип, иренә өр-яңа импортный костюм-чалбар алып җибәрде. Билгеле, үзен дә онытмады - күз явын алырлык кара лакированный туфли алып киде. Шаһбазның баш түбәсен бизәкләп чиккән кыйммәтле түбәтәй бизәде. Үзгәрде Шаһбаз, бик нык үзгәрде. Билен турайтып, бүксәсен киереп горур басып йөрергә өйрәнде. Төссез чыраена ниндидер илаһилык, иман нуры бөркелде. Ферманы ташлады, җиңел эшкә күчте. Исәп-хисапчы булып йөрде. Билгеле, аннан көлеп караучылар да булды. Ләкин аның артык исе китмәде. Шагыйрь булу теләге аны тәмам хыялый итте. Колхозда берәр җыелыш җыйсалар яисә кичә үткәрсәләр, Шаһбаз халык алдына чыгып шигырен укымыйча калмады. "Сезнең хөрмәткә бер кыска гына шигыремне укыйм",-дип, сәхнәгә менгән Шаһбазны куып төшерерлек түгел иде, укый да укый, укый да укый, халыкны тәмам ялыктырып бетерә торган иде... Әнә шулай Шаһбаз шагыйрь булды. Район шагыйре, халык шагыйре. Аны таный башладылар, аңа кайда да игътибар зур булды. Даны артканнан-артты. Тик күршесе Латыйп кына тынмады. Җае чыкканда ул Шаһбазны чәнчеп алырга, аңа "чиертеп" китәргә яратты... - Менә син үзеңне шагыйрь дип йөрисең инде,-диде ул беркеннәре аның белән очрашкач.-Тик син үзеңнең шагыйрьлегеңне ни белән исбатлый аласың соң?! - Ничек инде?!-дип каударланды Шаһбаз.-Шигырьләрем чыгып бара... Бер дә укыганың юкмыни соң?! - Укыган бар, анысы! Тик син бит безнең мунча янында гына шагыйрь, ә менә читтә сине беркем дә белми! - Кайда читтә? - Безнең җөмһүриятебездә! - Менә нәрсә! Суң бит мин - яшь шагыйрь. - Яшь?! Ха-ха! Алтмышны уздың бит инде, нинди яшь шагыйрь буласың инде син?! - Ахмак! - дип кычкырды аңа Шаһбаз, кайчандыр хатынына кычкырган кебек.- Шуны да белмисеңме? - Нәрсәне? - Соң... Язучылар берлегендә әгъза булып тормаган шагыйрь һәрвакыт яшь шагыйрь булып санала. - Менә, менә,- дип эләктереп алды Латыйп,- әле бит син һаман да әгъза түгелсең, бернинди таныклыгың да юк. Димәк, сине шагыйрь дип тә атап булмый. Латыйпның төртмәле сүзләре шагыйрьнең йөрәгенә барып кадалды. Дәшмәде, ләкин уйланды. Бик нык уйлана торгач, хатыны Шәмсенурдан бер-ике тавык тутыртып, бер-ике шешә көмешкә кудыртып, Шаһбаз бер көн иртән ерак юлга кузгалды. Кая дип уйлыйсыз? Билгеле инде, калага, таныклык артыннан... Язучылар берлеген ничек эзләп тапканын Шаһбаз үзе генә белә. Тимер челтәрле борынгы биек капкадан кергәндә, ул кеше сөйләп аңлата алмаслык зур дулкынла ну хисләре кичерде. Иван Грозныйның Казанны яуларга килүе белән бер иде бу. Язучылар берлеге урнашкан бу ике катлы мәһабәт бинаны (заманында бер бай сәүдәгәр үзенең сөяркәсенә атап салдырган дип тә сөйлиләр!) "парадные", ягъни алгы ягы һәрчак ябык тору сәбәпле, аңа арткы яктан - бертуктаусыз ачылып-ябылып торган тәбәнәк ишектән керешле иде. Әнә шул зәхмәти ишекне тартып ачуга ук, кечкенә эт оясына охшаган тәбәнәк бүлмәдән, шунда кизү торучы бер әче телле хатын йөгереп чыкты. - Куда? Чәчләрен ниндидер сасы ислемай сөртеп тараган холыксыз хатынның, төрмә надзирательләренә генә хас үтә дә яман, авыр карашыннан тәмам каушап төшкән Шаһбаз, ни өчен монда килгәнен аңлата алмыйча буталып бетте. - Бәдрәф ябык! Бар, юлыңда бул! - дип кычкырды хатын, Шаһбазны бөтенләй икенче төрле аңлап. Шаһбаз оялып кызарынды, бүртенде. Аптырагач, сумкасыннан шигырьләре язылган кәгазьләрне чыгарып күрсәтте. Тик хатын аны барыбер аңламады. - Йөрмә монда! Бәдрәф ябык!! Бар, икенче җирдән эзлә! Шаһбазгали сүзсез калды. Бәхеткә каршы, аны бу тирәдә эшен тәмамлап, өенә кайтырга чыккан бер язучы ир коткарды. Тәбәнәк кенә буйлы, озынча почык борынлы, бөдрәләнеп тырпаеп торган мыеклы бер адәм иде бу. Шактый кызмача, салмыш та, ахры. - Күзләреңнән күреп торам! - диде ул, Шаһбазга туптуры карап.-Ша-гыйрь син!!! - Дөрес! - диде Шаһбаз, бу "мыек"ны очратканына бик нык сөенеп.-Тик менә, агай-эне, кертмиләр шул әле! - Кертерләр! - дип кычкырып җибәрде "мыек" тантаналы итеп.-Апай, моны кертергә кирәк! Бу адәми зат әдәбиятыбызның киләчәге булырга тора! Кизү торган хатын исә "мыек" тарафына мыскыллы гына карап куйды да, кулын селтәп, авыз эченнән нидер чырлый-мырлый, кире "эт оясы"на кереп китте. Шаһбазгали "мыек"ка рәхмәтләр укып, аның кат-кат кулларын кысты, туган авылы Уҗымга кунакка чакырды. Авызыннан перегар исе аңкып торган язучы, үз чиратында, абзыйдан бурычка бер тәңкә акча сорады. Шаһбаз, кабалана-кабалана кулъяулыкка төргән бер тәңкә акчасын чыгарып, "мыек"ның учына салды, тегесе тиз генә чыгу юлына атлады. Чыкканда чайкалып китте, һәм сөенеченнән җырлап җибәрде: Рәхмәт, партия, ачканына Язучылар берлеген, Ләкин синнән кадерлерәк Кесәмдәге берлегем... - Бар, бар, юлыңда бул! - дип кычкырып калды аның артыннан кизү хатын.- Язучы диген инде моны, ә?! Ничек шул арны әгъза итеп ала торганнардыр?! Язучылар берлеге бинаның икенче катында урнашкан. Икенче катка менгәнче, беренче этажның озын гына коридоры аша үтәргә кирәк. Яшел диварның буеннанбуена эленгән, рамкаларга уелган язучыларның сурәтләрен күреп, Шаһбаз ирексездән тукталып, төртелеп калды. Бик тә уңайсыз сизде ул үзен бу язучылар арасында. Әйтерсең лә алар уйчан, горур кыяфәтләрен, күз карашлары белән мескен авыл шагыйре Шаһбазгалигә төбәлгәннәр дә, аңарга: "Кем син? Нишләп йөрисең монда? Сиңа безнең арада урын юк!"-дип эндәшәләр иде... Шаһбаз таш баскычтан тиз-тиз генә менеп, кабул итү бүлмәсен эзләп тапкач кына җиңел сулап куйды. Иркен, киң бүлмә. Шул иркенлектә ниндидер илаһи бушлык сизелә. Сул як диварга берничә халык язучысы ясалган дәү затлы картина элгәннәр. Уң якта сүнгән яшел камин. Күмере дә калмаган. Аның өстендә ниндидер котлау кәгазьләре, төрле телеграммалар, хатлар чәчелеп ята. Секретарь кыз утырган иркен бүлмәдән ике якка ике ишек уелган. Аның берсе Язучылар берлеге рәисенә, икенчесе аның урынбасарына алып керә икән. Ат башы кадәр зур язу машинкасы урнашкан өстәл янында сөйкемле генә бер сипкелле кыз утыра. Шаһбаз кергәндә, әлеге туташ сөйкемле йөзен кул көзгесеннән карап утыра иде. - Исәнмесез! - дип кыюсыз гына эндәште кунак, маңгай тиренә манчылган салам эшләпәсен тиз генә култык астына кыстырып. - ...сән-месез! - диде кыз, көзгедән күзен алмыйча гына. - Хуҗагыз өйдәме соң?! Кыз цирктагы орангутанга караган сыман, гаҗәпсенеп, кунакка күз төшереп алды. Аның битараф йөзеннән: "Хуҗаның кайчан да булса үзендә булганы бармы соң?" - дигән сүзләрне укырга мөмкин иде. - Сеңлем, мин авылдан килдем, ерактан, хуҗагызны күрәсем килгән ие, үзендәме ул? - диде Шаһбаз, соравын кабатлап. - Юк! - Ә кайда соң? - Мәскәүдә. - Ә-ә-ә... Кайчан кайтыр микән? - Кайчан кайтасын белсәм, мин монда утырмас идем, абзый! - Ә бүген кайтмас микән? - Юк, бер-ике атнасыз кайтмас, мөгаен. - Әй, Аллам... нишләргә соң инде? Бушка килдем булып чыктымыни инде?! - Ни йомыш? - Мин әгъза булып керергә теләгән ием, шуның буенча килгән дә идем менә, ерак араны якынайтып... - Урынбасар монда! - диде туташ, өздереп,- Аның янына керегез! - Ә кая, кемгә керергә? - Әнә теге ишеккә керегез! - диде кыз, кулы белән ишарә ясап.-Ул ишеккә түгел, теге ишеккә! Уф, үләм!! - Исеме ничек соң аның? - Аның исеме һәркемгә дә мәгълүм: Миңнур Ишкапов. - Шкаф... - Иш-ка-пов. Чәчләренә ак кырау төшкән, каш астыннан гына сөзеп карарга яраткан өлкән яшьләрдәге ир кеше, кыяфәте белән бер дә урынбасарга охшамаган, ул кырыс холыклы алыпсатарны хәтерләтә иде. Шаһбазгали кергәндә, ул дәү корсагын кәнәфигә җәеп, бик тә җитди кыяфәттә телефоннан сөйләшә иде. - Акылыңдамы соң син?! Шулкадәр акча күчсә, мин аларны язучыларга бүлеп тормас идем, белер идем кая куясын! Алар дан гомердә рәхмәт сүзе ишетәсем юк. Акча күчсә мин аны банкка салып, бер ике-еч ел рәхәтләнеп әйләндерер идем! Урынбасар бик озак сөйләште. Ул аның кергәнен сиз мәде дә кебек. Сөйләшеп туйгач, Шаһбазга кырыс кына карап куйды. - Кем син?! (Ул "сез" дигән сүзне бөтенләйгә оныткан, кергән һәрбер кешегә "син" дип кенә эндәшә иде.) - Ша... гыйрь." ши... гырьләр... язам... - Кем, кем?! Йа Ходаем! Әллә бөтен иле белән шигырь язалар инде! Ишкапов, колхоз җыелышындагы сымак, каты итеп сүгенеп куйды. Хәтта өстәлгә йодрыгы белән суккан кебек тә булды. - Ходайның һәр бирмеш көнендә берәр яңа шагыйрь кисәге белән очрашмасам, көнем көн булмый. Сез нәрсә, үч иткән кебек, сөйләшеп куясызмы әллә, ә?! Теге читлектән чыгып очкан кенәри кошы сыман, очасыз да керәсез, понимаете, очасыз да керәсез! Урынбасарның кәефсез чагына туры килгәнен аңлап алган Шаһбаз кыенсынып кына артка чигенде. Ләкин олы кешегә авыр сүз әйтеп рәнҗетүдән куркып, урынбасар аңа урындык алып утырырга кушты. Шаһбаз боегып кына урынбасар каршына килеп утырды. Ишкапов, бик озак кына сүз дәшмичә, өстәлендә яткан кәгазьләрен актарып туйгач, тиктомалдан: - Утырттылармы? - дип сорап куйды. - Утырттылар, утырттылар, мөселман мин,-дип тезеп китте Шаһбаз.-Әткәм чын коммунист иде, парторг булып эшләде, авылда сөннәткә утыртырга ярамады, яшерен рәвештә калага алып киттеләр. Үзем дә каршы килмәдем, чөнки авыл малайлары миннән: "урыс малае", дип келәләр иде. Бабай куенына пычагын яшергән дә, миңа әкият сөйләп маташа. Ә мин бит зур инде ул вакытта, бер ун-унбер яшьләрдә булганмындыр. Әйдә, мәйтәм, бабай, кис инде, мин барысын да яхшы аңлыйм... - Тукта!-дип бүлде аны урынбасар.-Мин бит сиңа ничек сөннәткә утыртканнарын сөйлә димим, утырдыңмы дип сорыйм. Төрмәдә, ягъни мәсәлән?! - Аллам сакласын! - Шаһбаз куркуыннан сикереп торды.-Юк! Утырганым булмады! Алла, диген, Алла... - Ә зрә!-диде Ишкапов, тел шартлатып.-Синнән, абзый, җүнле шагыйрь чыкмаячак. - Ни өчен? - Ни өчен дисеңме?! Чөнки кайсы гына бөек язучыны алып карама, алар барысы да төрмәдә яисә зинданда утырганнар. Пушкин, Лермонтов, Достоевский, Чернышевский, Мандельштам, Солженицын, Туфан, Җәлил, Алиш, Тинчурин, Бурнаш, Исхакый... Санап китсәң, санап бетерерлек түгел аларны. Яшерен-батырын түгел, менә мин үзем дә шул яклардан әйләнеп кайткан шәхесмен... Шулай, туган, язучыны, шагыйрьне бары тик төрмә генә, ирексезлек кенә әдип итә ала. Үз гомерендә бер мәртәбә төрмә баландасы татып карамаган шагыйрь нәрсә күрсен дә, нәрсә язсын инде ул?! Сиңа да, абзый, мин утырып чыгарга киңәш итәр идем... - Алла, диген! - Бер унбиш тәүлек булса да! Ишкаповның үгезнеке кебек акайган дәү күзләре Шаһбазга текәлделәр. Аның бу яман күз карашына түзалмыйча читкә борылгач, урынбасар кеткелдәп көлеп куйды. Аның бу кеткелдәвеннән Шаһбазның тәннәре чымырдап китте. Төрмә тынлыгын хәтерләткән бу шомлы бинадан тизрәк чыгып качу теләге туа башлады... - Абзый! Ә шулай да ни йомыш белән килдең соң? Шаһбазгали тотлыга-тотлыга йомышын әйтте. Әгъза булырга, таныклык алу турында хыялланганын белдерде. - Абзый,- дип кырт кисте урынбасар.- Бала булмыйк әле. Мин үзем дә ун ел буе Язучылар берлегенә керә алмыйча интектем. Монда керер өчен башта сират күперен үтәргә кирәк, сират күперен! - Нинди чират?! - Чират димим, сират күперен үтәргә кирәк, дим, сират. - Ә анысы ни? - дип гаҗәпсенде абзый.- Сират күперен ахирәттә генә үтәләр түгелме соң? - Ахирәттә генә түгел, монда да үтәргә кирәк аны,дип көлемсерәде Ишкапов.-Иң элек китабыңны чыгару кирәк, шуннан соң сиңа өч кеше рекомендация язарга тиеш. Аннан сине секция аша үткәрерләр, шагыйрьләр секциясе аша. Анысын да үтсәң - идарә аша үтәсең. Анда сиңа шар салырлар, шарны күбрәк җыйсаң - Берлектә. - Ай-Һай! - дип көрсенде Шаһбаз.- Бигрәк озак икән шул. Алай үтеп йөрергә вакытым да, мөмкинлегем дә юк минем. Ә аны ничек тә әйләнеп узып булмыймы соң?! - Нәрсәне? - Сират күперен. - Була, акчаң күп булса. Акчаң юк инде синең, җирең юк. Завод җитәкчесе дә, колхоз рәисе дә түгел инде син. Шаһбазгали ни әйтергә дә белмәде. Бар булган хыяллары берьюлы чәлпәрәмә килде. Күршесе Латыйпка таныклык алып кайтып күрсәтү мөмкинлеге дә юкка чыкты. Ул үзен бик тә мескен, бәхетсез кеше итеп сизде, хәтта бөкрәеп китте, күз төпләренә яшьләр бәреп чыкты. Шулчак аны Ишкапов та кызганып куйды. Ни генә әйтсәң дә, ул шагыйрь кеше бит, ә шагыйрьнең күңеле нечкә була. - Миңа үпкәләмә, абзый,-диде ул, аның кулын кысып.- Миннән генә тормый. Тик шулай да үз итеп, мин сиңа бер яхшылык эшли алам. Синең шигырь бәйрәмендә чыгыш ясарга теләгең юкмы? - Кайда? - Тукай һәйкәле каршында? - Ул минем күптәнге хыялым. Ә ярыймы соң? Минем бит таныклыгым юк. - Синең шигырьләрең бар, син анда яшь шагыйрь буларак чыгыш ясарсың. - Ярый инде... яшь үк булмасам да,-дип ризалашты абзый... - Син хәзер болай ит,- диде урынбасар, кабат җитди кыяфәткә кереп.-Шигырьләреңне ал да җиденче камерага... әй... тьфү, төрмә белән буталдым... җиденче бүлмәгә кер! Анда да минем кебек үк бер урынбасар утыра... - Шуннан?! - Сине чыгыш ясаучылар исемлегенә теркәсен. Оештыру эшләре белән ул шөгыльләнә... Аңладыңмы? - Ийе! - Хуш, абзый, бәхетләр телим мин сиңа! Җиденче бүлмәдә Шаһбазны яшь кенә бер чибәр егет каршы алды. Ул бик тә итагатьле, нечкә күңелле кеше булып чыкты. Ул аны дустанә каршы алды. Аның матур, салмак тән хәрәкәтләре ничектер үзенә тартып, җәлеп итеп тора иде. Абзый килеп керү белән үк, зәңгәр күзле чибәр егетнең зәңгәрсу күз карашында зәңгәр очкыннар сибелеп киткән кебек булды. Абзый каты итеп аның кулын кысты. Егетнең кулы дымлы иде: егет зәңгәрләнеп китте. - Сезне кайсы исемлеккә теркәргә соң? - дип сорады яшь урынбасар, күңелле генә.- Кызыл исемлеккәме, әллә зәңгәренәме? - Ә ул ничек була соң?-дип кызыксынды Шаһбаз, бу егетне аңлый алмыйча изаланып. - Кызыл исемлеккә кергәннәр - Ирек, ә зәңгәргә кергәннәре Тукай мәйданында чыгыш ясый. Кайсына? - Кызылына, кызылына,- диде Шаһбаз, гарык булып.Зинһар... Егет зәңгәрләнеп чыраен сытты. Билгеле ки, ул абзыйны зәңгәр исемлеккә кертергә уйлаган иде. Абзый каршы килгәч, ручка алып, кызыл тышлы дәфтәргә зәңгәр кара белән Шаһбазның исем-фамилиясен төшерде... Чибәр егеттән исән-сау котылгач, ул нишләргә белмичә, озак кына коридорда йөрде. Шулчак каяндыр аның каршына шактый таза гәүдәле, тулы кызыл чырайлы бер ир-егет килеп басты. Аның күз карашы - үтергеч иде. "Рэкет... мафия!"-дип уйлап куйды Шаһбаз, ирексездән артка чүгеп. Тик бу мафия дә, рэкет та түгел. Бу-шагыйрь Даһи ди иде. - Нәрсә?! Даһидиның тавышы кискен, таләпчән иде. Даһиди эндәшүгә, ул машиналь рәвештә сумкасын ачып күрсәтте, хәтта кулын күтәрергә дә әзер иде, мескен. - Менә... алып килгән идем,-диде абзый, үзен ни өчендер бик нык гаепле сизеп,- нишләргә дә белгән юк?! - Күпме? - Бер иллеләп бар инде... - Илле?! - дип шаккатты Даһиди.- Текә! Круто! Нәрсә, абзый, Союзга керергә йөрисеңме әллә? - Шулайрак иде! Менә илле шигыремне алып килгән идем, укып караучы да булмады! - Иманыңны! - дип сүгенеп куйды Даһиди, кәефе төшеп.-Сөенгән идем тагын... Мин бит сине илле шешә аракы алып килгәнсең дип торам, ә син шигырь төяп йөрисең икән! - Соң... нишлим соң?!.. Шаһбаз еларга җитеште. - Ярар, ярар,-дип тынычландырды аны Даһиди,-мин шагыйрь Даһиди булам, ишеткәнең бармы? - Бар... әй, җаным, ул син буласыңмыни инде... Ә мин тагын... - Борчылма, без сине Союзга алырбыз, Союз хәзер безнең кулда, яшьләр кулында... Тик бер-ике яртылык рәтең бардыр бит? - Бар... бар. Авылдан көмешкә алып килгән ием. - Шәп. Әйдә, керик! - Кайда? - Лимонга. - Юк, мин лимон яратмыйм. - Ашый торган лимон түгел ул. Лимон янына дим бит. Кеше янына. - Ә шигырьләрне нишләтәбез? - Шигырьләреңнеме? - диде Даһиди, чыраен сытып. -Аларны әнә Миндальгә калдыр. Консультантка... Соңыннан Лимон бүлмәсенә керерсең. Аңладыңмы? Бар, абзый, озак торма. Көтәбез... Әдәби консультантның бүлмә ишеген яртылаш кына ачып, курка-курка гына күз ташлауга ук, Шаһбаз этажэтаж өелгән кулъязма кәгазьләр арасында казынып утырган саргылт йөзле, чандыр гына бер ир кешене шәйләп алды. Ишек ачылганын сизгән консультант ялт итеп шул якка карап алды. Консультантның бер кашы ярылган, күз төбе кара янып чыккан иде. "Кыйныйлар да икән монда",-дип уйлап куйды Шаһбаз, эчкә үтәргә кыенсынып. - Юк, качарга кирәк моннан, качарга!! Як-ягына карана-карана, Берлек бинасыннан чыгып барганда, язмыш аны бер көдрә чәчле, гомер уртасындагы бер язучы белән очраштырды. Бик тә кешелекле, үтә дә сабыр холыклы адәм иде ул. Кеше белән исәнләшкәндә дә гафу үтенеп исәнләшә. Күзләреннән иман нуры, фәрештәләр сабырлыгы балкып торган бу кеше, иң элек Шаһбазны бик дикъкать белән тыңлады. Соңыннан, аңа ярдәм кулы сузарга әзер торганын белдереп, киңәшләрен бирде. Ләкин аның сүзләре ни өчендер бик тә сәер тоелды Шаһбазга. - Мин сезгә бер генә киңәш бирә алам,- диде ул,-әгәр Сезгә таныклык кына кирәк икән, борчылмагыз, Сез ОСВОЛка кереп чыгыгыз! - Ә нәрсә соң ул? - Ул - суда батучыларны коткаручы оешма. Ерак та түгел моннан, трамвай белән бер генә тукталыш барасы... - Бирерләр микән? - Бирерләр, аны бетен кешегә дә бирәләр, Сезгә дә бирерләр... Бик тә яхшы оешма ул. - Әй, энем,- диде Шаһбаз, чак кына елап җибәрмичә.Рәхмәт сиңа бик зур... - Рәхмәтеңә рәхмәт, абзый. - Тик каланы начар беләм, әгәр... - Әйдәгез, мин Сезне озатып куям... - Озатырсыңмы? - Рәхәтләнеп. "Ходайның рәхмәте! Җир йөзендә менә нинди яхшы кешеләр дә була бит",- дип уйлап куйды абзый, үзенең очраклы юлдашы турында. Трамвайга утыргач ук, "яхшы кеше" Шаһбазга билет алып бирде. Авылдагы хәлләрен сорашты. Ярдәм кирәк булса, шалтырат дип, кулына телефон номерын да язып тоттырды. Трамвай бер тукталышны бик тиз үтте. Трамвайдан төшкәч әлеге "яхшы кеше", аңа баш иеп: - Рәхмәт, трамвай! - диде. Трамвай кузгалырга дип сигнал бирде. Ул аңа аның рәхмәтенә җавап бирә кебек тоелды, һәм ул трамвайны озатып: - Рәхмәтеңә рәхмәт! - дип калды. Ул Шаһбазны ОСВОЛның ишек төбенә кадәр озата барды. Яңа танышкан дуслар бик озак хушлаштылар. Шаһбаз аңа, ул Шаһбазга бертуктаусыз рәхмәт укыды... ОСВОД таныклыгын кыстырып авылына кайтып төшкән Шаһбаз, Тукай бүләгенә ия булганнан соң, язмый башлаган иҗат әһеле сыман, язуын бөтенләйгә онытты. Ул Уҗым авылы плотинасында "Суда батучыларны коткару" бригадасын оештырды. Авыл халкы, яшь шагыйрь акылыннан язган, дип уйлады. Ә ул, яр кырыенда эшсез яткан бер ярык көймәне көйләштереп, тирән күлнең тынычлыгын сакларга кереште. Җәй көне суда коенучылар күп булса да, батучылар гына булмады. Ә фаҗига бөтенләй көтелмәгәнчә килеп чыкты. Көймәсе белән әйләнеп, йөзә белмәгән Шаһбазгали үзе тирән күл төбенә китеп барды... БӨЕК Яшәгән, ди, булган, ди бер Бөек. Башкалар аның бөеклеген бигүк танырга ашкынып тормасалар да, ул үзен: "Мин - Бөек!" - дип игълан иткән, ди. Менә шул Бөек үзенең театрын ачарга уйлаган, ди. Таш калада бер урын табып, бригада җыеп, ел төзисен ай төзегән, ай төзисен көн төзегән, һәм, ниһаять, бинасын төзеп тә бетергән, ди. Уеннан уймак чыгарырга яраткан, сәнгатькә бөтен җаны-тәне белән бирелгән бу ир заты моннан куылган, тегеннән куылган артистларны җыйнап тәүге спектакль кую бәхетенә дә ирешкән. Шуның белән ул, чагыштырмача торгынлык хәлен кичергән сәнгать дөньясында давыл куптарып алырга уйлаган. Бу дуамал, ни куйды икән дип, спектакль карарга шактый күп кеше килгән. Аншлаг, янәсе. Ләкин тәнәфестән соң бөтен халык качып беткәч, залда бер генә тамашачы утырып калган, анысы да йоклап калган, ди... Бөек аптырашта калды. Халык бу театрга башка бармады. Кассага ат башы кадәр йозак эленде. "Тамашачы халкы минем бөек сәнгати әсәремне аңламады, кызганыч, үзенчәлекле иҗатым халык театрга йөрми торган заманга туры килде",- дип акланды ул. һәм ул үзен сынап карар өчен, балта белән бер бармагын чабып өзде. Сәнгать өчен үз-үзен корбан итүнең бөек бер ысулы иде бу. Ләкин бармак чабып кына хәл җиңеләймәде. Артистлар беркөнне җыелыш җыеп, театр кадәр театр оештырган кешедән бөтенләйгә баш тартып булмый, ул хуҗалык эшләре белән шөгыльләнсен, ә спектакльләр куярга икенче бер "бөек"не чакырырга кирәк дигән фикергә килделәр. Бөек уйга калды. Кеше сүзенә колак салырга яратмаса да, диңгездәге давылдай тотрыксыз халәткә килгән артист халкының ихтыярына каршы килә алмады. Театрга (Мәскәү театрлары белән бөтен дөньяны гизеп чыккан) алдынгы карашлы яңа режиссер килде. Тик шундук эш бирәсе урынга, Бөек аңа үзенең барып чыкмаган, халык йөрмәгән спектаклен күрсәтергә булды. Бу спектакльдәге вакыйга сиксәненче елларда бара, ә сюжеты бик тә гади: бер Ак әби белән Ак бабай әсәрнең башын нан ахырына кадәр үткән яшьлекләрен искә төшереп утыралар. Әсәрнең куелышы турында Бөек яңа "бөек"нең фикерен беләсе килде. - Алтмышынчы еллар бу! - диде аңа режиссер, тамашаны караганнан соң.- Заманында, бәлкем, ярагандыр да бу, ә хәзер мондый спектакльләрне инде күптәннән куймыйлар, чөнки аларны карамыйлар. - Ә шулай да бернигә дә игътибар итмәдеңмени?-дип сорады аңардан Бөек,- Әйт, дөресен, без дураков? - Билгеле, монда шактый гына көч түгелгәне күренә! - дигән булды яшь талант, беренче көннән үк Бөек белән талашып китүне өнәмичә.-Тик... - Ишәк тә көч куя дисең инде,-дип төрттергән булды Бөек. - Бәлкем, бәлкем... - Димәк, син бернәрсәгә дә игътибар итмәгәнсең?! Ә бит бу тамашаны куйганда мин бик күп яңалык керттем. Театр сәнгатендә бер революция булды ул... - Нинди? - Бу әсәр беренче генә тапкыр куелмый, аны миңа кадәр дә күп куйганнар. Әйтик, алдагы куелышларда әби белән бабай яшьлекләрендә сәхнәдә ут сүндереп үбешсәләр, ә монда үбешкәндә ут сүндереш юк - сәхнә яп-якты. - Бу бит яңалык түгел, бу бер деталь генә! - дип кырт кисте яшь талант.- Хәзер сюрреализм заманы, бөтен дөнья театрлары - "сюр" куя. - Ә нәрсә соң ул? - "Сюр"мы? "Сюр" ул-абсурд, сюрреализм. Камю, Ионеско! - Кем, кем? - Ио-нес-ко! Бөек берни дә аңламады. Ә каян килеп аңласын инде ул аны?! Ул бит аның кебек югары сәнгать академияләрен тәмамламаган, педучилище гына бетергән, аның кебек театрлар белән бөтен дөньяны гизеп йөрмәгән,гастрольләргә Казан тирәсендәге авылларга гына йөргән. Наданлыгыннан гарьләнер чиккә җитеп, ул тагын бер бармагын чабып атарга теләгән иде дә, тик вакытында тукталып калды. Чөнки бармак чабарга иртәрәк иде әле. Ә яшь талант үз сүзендә торды: уйный алырлык кына актерларны сайлап алып, "Гатаны көткәндә" дигән "сюр" куярга кереште. Спектакльдәге вакыйга хәзерге көннәрдә бара. Сюжеты шактый катлаулы: берничә персонаж Гата дигән бер текә адәмне көтеп утыралар. "Менә Гата килер дә безнең өчен барысын да хәл итәр, безне бу авырлыктан коткарыр",-дип өметләнәләр алар. Көтәләр дә көтәләр болар Гатаны, ә Гата юк та юк. Кызык та, кызганыч та. Уйныйсы гына бит инде... Тик юк шул: авыл сәхнәсендә "Галиябану"ны уйнап үскән үзешчән артистлар, ничек кенә тырышып карасалар да, уенны тарта алмадылар. "Кем ул Гата? Кемнең туганы ул? Нигә аны көтәргә? Ул килеп нишли ала?" Шуны һич кенә дә аңлый алмыйча интектеләр мескенкәйләр. "Сюрреалист" түзмәде, барысына да кул селтәп, тамашаны ярты юлда өзеп, театрдан китеп барды. Әйе. Ике тәкә башы бер казанга сыймаган кебек, ике "бөек" тә бер театрга сыймады. Ә Бөек аның китүенә сөенде генә. Чөнки монда киләм дип атлыгып торучы башка кандидатура юк иде. Ул монда бердәнбер булып калды. Директор да, режиссер да, рәссам да, кассир да. Шулай да яшь режиссерның китүе аны уйланырга мәҗбүр итте. Аның ми шөрепләре: "Гаеп кемдә соң?" - дигән мәңге чишә алмаслык фәлсәфи сөаль тирәсендә әйләнде. Шуңа җавап эзләде. Тормышны өйрәнде: Казан каласының бөтен притоннарын әйләнеп чыкты, андагы фәхишәләр, бомжлар белән очрашты, хәл-әхвәлләрен сорашты; белемен арттыру өстендә бик нык эшләде: Ленинның бөтен томнарын укып чыкты, "Министрлар ни турында уйлый?" дигән әсәрне яттан өйрәнде; аннан практикага күчте: анкеталар язып таратты. Шуларга нигезләнеп, уңышсызлыкның төп сәбәбе - репертуарның сай булуында дигән төпле фикергә килде. Кыскасы, халык йөри торган "кассовый" спектакль куярга. Анысы шулай. Тик театрга йөрмәгән халыкны ничек итеп урыныннан кузгатмак кирәк? Халыкны бит хәзер телевизор каршыннан йолкып та ала алмыйсың. Ә бит анда бар да бар: көләсең килсә-комедия, елыйсың килсә-драма, җенси теләгең уянса, рәхим ит, эротика, секс... Каналларны борып кына тор! Тик телевизор караучы кешенең сурәтен генә күрә ала бит. Ул аны капшап та, тотып та карый алмый. Ә менә театрда... капшап карарга була! һич югында капшаттырырга була. Әгәр дә сәхнәгә ярым шәрә егетләр, ярым шәрә кызлар чыгарсаң?! Әйбәт бит! Заманча да була! Шул уй белән кен-тен яна Бөек. Эротик тамаша уйлап чыгара. Аны "Оялту төне" дип атыйлар. Вакыйга нәкъ безнең чорда: урын өстендә бара. Сюжеты бөтенләй юк: ярым шәрә кызлар, егетләр берәм-берәм сәхнәгә чыгып, үзләренең башларыннан кичкән мәхәббәт тарихларын сөйлиләр. Тамашачыны бу шактый ук ялыктырса да, матур-матур, чибәр-чибәр яшь кызларның, егетләрнең сәхнәгә чыгулары чиксез ләззәт тудыра. Чынлап та, матбугатта тәнкыйтьләнүләренә карамастан, бу тамаша бик зур уңыш белән барды. Шәрә хатын-кыз күрүгә сусаган җылы як халкы өчен бу инде бөтенләй бәйрәмгә әйләнде. Күп тә үтмәде, театрны базарда сату иткән "кара халык": үзбәк, грузин, әрмән, таҗик ир-атлары басып алды. Болар инде капшап карарга гына түгел, зур акчалар вәгъдә итеп, театр кызларын бер төнгә кунакханәләргә алып китәргә дә әзер иделәр. Бу эшнең башы яхшы башланса да, ахыры начар тәмамланды. Театр тиз арада притонга әверелде. Бу афәттән котылу өчен карантин игълан итәргә туры килде. "Кара халык"ны милиция белән кудыртып, "Оялту төне"н көч-хәл белән репертуардан төшергәч кенә, сәнгать йортында чагыштырмача тынлык урнашты. Бөек кабат аптырашта калды. Ул нәрсәгә алынырга да белмәде. Кискән бармагына текәлеп, көннәр буе хәрәкәтләнмичә уйланып утырды. Әмма уеның очы-кырые гына күренмәде. Театрда хаос башланды. Кем ни теләсә -шуны кыланды. Берсе китте, берсе килде. Кадрлар бүлегенең эше артты. Беркөнне өчәү килеп, шул ук көнне өч кешенең эштән киткән вакытлары да булды... Нәкъ шул вакыт театрда Идмас атлы бер нәфис сүз остасы пәйда булды. Әле монда, әле тегендә тулганып, пеләш башын парик белән каплап йөргән Идмас, гомуми хаостан файдаланып, театрда концертлар оештырырга кереште. Үзе җырлый, үзе мәзәк сөйли, үзе уйный, үзе үк концертны да алып бара. Кыскасы, у-ни-вер-сал!! Театрга төкереп киткән тамашачы халкы әкренләп кире кайта башлады. Тамашачы Идмасны алкышка күмде. Идмас-чәчәк атты. Аның: "Чәй эчәм әле мин, менә өйгә кайтам да шикәр белән чәй эчәм..." - дигән мәзәге "хит"ка әйләнде. Ә Бөек көнләште. Идмасның уңышы күңел тынычлыгын бозды. Ләкин Бөек тә булмас иде, әгәр дә ул хәйләкәр төлке булмаса. Идмасның данын ул ничек тә үз файдасына авыштырырга теләде. Концерт афишасына үзенең исемен яздырды, тамашаның режиссеры булып, программага үзгәрешләр керткән булды. Ләкин Идмасның күләгәсе генә булып йөрү аның программасына керми иде шул. - Сиңа сер итеп кенә әйтәм,- диде ул бервакыт Идмаска,- мин сиңа бөек юлбашчыбыз Ленин ролен бирергә җыенам... Яңа спектакль кую хаҗәте инде күптәннән туган иде. Идмасның тамашасын сәхнә артыннын гына күзәтеп торырга мәҗбүр булган театр артистлары, кайчан без сәхнәгә чыгарбыз икән дип, Бөекне тинтерәттеләр. Ә Бөек яңа спектакль - "Мылтыклы кеше"не куярга уйлады. Вакыйга революция елларында бара, сюжеты гаять катлаулы: сәясәт. Сер итеп кенә ул башкаларга да пьесадагы рольләрне бүлеп чыккан икән... Бөек юлбашчы Ленин образын бетен тирәнлеге белән ачарга хыялланган Бөек репетиция көннәрен билгеләде. Бетен коллектив бик зур дулкынлану хисләрен кичерде. "Бөеккә мин Бөектән бүләк булыр бу!" - дип, үз-үзен канатландырып йөрде Бөек. Ләкин әзерләнү процессы ул теләгәнчә бармады. Шамакай Идмас аяк терәп юлбашчы ролен уйнаудан баш тартты. "Уйный алмаем мин аны, уйнасам да пародия генә ясаем",-дип киреләнсә дә, ризалашмасаң, концертларыңны өзәбез дип куркыткач, уйнарга риза булды мескенкәй. Аллага тапшырып, башладылар. Тик бер айда әзерләп куясы спектакль ел буена сузылды, һәм, ниһаять, зарыгып көткән премьера көне дә килеп җитте. Әйбәт кенә башланып китте, уртасы да шома гына барды... Ленин ролен башкаручы Идмас шамакай чыкканчы! Кыска кара фрак кигән, муенына шакмаклы галстук аскан, пеләшен кепка белән каплаган Идмас-Ленин, юлбашчыга хас булган җилгер адымнар белән, сәхнәгә атылып чыккач, тамашачылар дәррәү килеп, келә-келә кул чаптылар. Концертларда үзен иркен, кыю тоткан Идмас бер мәлгә каушап төште. - Исәнмесез, каде-е-е игптәшлә-ә! - диюдән уза алмады. Чөнки ул сүзләрен онытты, һәм шуңа күрә дә таш сын кебек үрә катты. Менә шул вакыт аның каршына (әсәр буенча) иңенә дәү винтовка аскан, кулына иске чәйнек тоткан солдат Шадрин килеп басты. Болар сөзешергә торган үгезләр сымак, бер-берсенә озак кына карашып торганнан соң, Идмас-Ленин Шадриннан: - Гиптәш, сезгә ни кияк?-дип сорап куйды. Пьесада бу сүзләр юк иде. Шадрин ролен уйнаучы артист ни дип җавап кайтарырга да белмәде. Идмас сәхнәгә чыгу белән, спектакль бөтенләй икенче юнәлеш алды. - Чәй кирәк ие,-дигән булды Шадрин, буш чәйнеген шылтыратып. - Ә ниемә ул сезгә? Пьеса буенча Ленин: "Чәй сагындыгызмыни, ә?" - дип сорарга тиеш иде, ә Идмас "ниемә" дип сорады. Солдат Шадринны уйнаучы адәм, нокаут алган боксчы сыман, озак кына аңына килә алмыйча торды. Каушады, сүзләрен онытты. Мәгънәсез хәрәкәтләр ясап, Ленин-Идмас тирәсендә бетерелде. Ничек тә җавап бирергә, килеп туган хәлдән чыгарга кирәк иде. Театраль тел белән әйтсәк, импровизация ясарга, һенәри уку йортында аны нәкъ шуңа өйрәткәннәр дә. һәм шул вакыт, кылт итеп, Идмасның сәхнәдә сөйләп йөргән атаклы мәзәге исенә төште. - Ниемәме? - диде ул, көчәнеп.- Менә мин бүген өемә кайтам да шикәр белән чәй әле, чәй эчәм әле мин, өемә кайткач, шикәр белән, чәй белән... шикәр белән... Зал шауларга тотынды. Тамашаның өзелү алдында торганын аңлап алган Бөек сәхнә артыннан Шадринга ат башы кадәр йодрык күрсәтте. Йодрык күргәч, Шадрин тәмам өнсез калды. Бөек, селкен дип, Идмаска кул изәде. Идмас моны сәхнәдән чыгып китәргә кирәк дип аңлап: "Хәзер, гиптәш, мин сиңа чәй табып ки ләм",- дип, тиз генә чыгып та сызды. Шадрин үз-үзен кая куярга да белмәде. Аның каршына матрос килеп басты. - Нәрсә соң бу? - дип сорады аңардан Шадрин. - Нәрсә түгел, кем бу? - дип төзәтте аны матрос. - Ә кем соң ул? - Ле-нин! - диде матрос, тантаналы төстә. - Ленин?! Нинди Ленин булсын ул?! Бу бит теге... шамакай Идмас! - дип кычкырып җибәрде Шадрин, чәйнеген каты итеп идәнгә бәреп. - Суям, атам мин аны!!! Психы чыккан Шадринда истерика башланды. Ул үзүзен тоталмас хәлгә җитте. Келә-келә эчләрен тотып утырган тамашачыларга мылтыгын төзәп: - Атам барыгызны да! - дип акырды, һәм атты да! Халык залдан чыгып кача башлады... Пәрдә ябылды. Спектакль тәмам булды. Кирәгеннән артык дулкынланган, әсәрләнгән "Шадрин"ны шул ук көнне психлар йортына озаттылар. Лак белән катырып ясаткан озын кара чәчләрен төрле якка тузгыткан, грим буявы агу сәбәпле, күз төпләренә эре-эре кап-кара таплар, калын буразналар хасил булган артистның йөзенә, чыраена карарга да куркыныч иде. Аның тәмам ычкынганлыгы һәркемгә дә мәгълүм иде. Менә ул "Ашыгыч ярдәм" машинасыннан атылып чыккан бер табибны, Вакытлы хөкүмәтне сакларга җибәрелгән бер юнкер малаена охшатып, аны чабып килгән мәлдә сугып екты. Тегесе җайсыз егылып, аягын имгәтте. Авызыннан шаулап кан китте. Табибны шундук травмпунктка, ә "Шадринны машинага салып, акырта-бакырта психлар йортына алып киттеләр... ...Ул юл буе төнге Казанны яңгыратып: - Гиптәш Ленин, кайда сез? Нишләп һаман чәй китеми-и-сез?! - дип бар көченә кычкырып барды. Шул китүеннән ул инде бүтән кайтмады. Идмас та югалды. Ул, иҗатташ дусларын җыйнап, Себер якларына концертлар куярга чыгып киткән икән, дигән хәбәрләр йөрде. - Ахламон!! Бөекнең Идмаска карата фикере һәрчак шундый булды. Бөек юлбашчыбыз ролен урамнан кергән ниндидер шамакайга биргәненә бик нык үкенде үкенүен дә, тик соң иде шул инде, терсәк тә ерак тешләргә. Ул ни гамәл кылырга, кая барып бәрелергә дә белмәде. Уйлавынча, аның күңеле артык саф, ә дөньясы шакшы, тирә-юньдәгеләрнең барысы да сатлык иде. Бөек үз-үзен газаплап, дөньясына ләгънәт укып, инде икенче бармагын турап атар хәлгә җиткән иде. Нәкъ шул чакны "чечен" фаҗигасе башланып китте. Бу уңайдан Бөекнең башына тагын бер хәерсез уй килде: сәхнәдә сугыш темасын яктыртырга! Чечен сугышын түгел билгеле, чөнки бу турыда әлегә язылган сәхнә әсәрләре юк. Әйтик, Бөек Ватан сугышын! Аның фикеренчә, бу бик тә отышлы акция булырга мөмкин. Беренчедән, ул тамашачыны янә театрга кайтарыр, аны патриотик рухта тәрбияләргә ярдәм итәр, икенчедән, коллектив өчен дә файдалы булыр: эчке дисциплина, тәртип ныгыр. Сугыш темасын яктырткан шактый күп сәхнә әсәрләрен укып чыкканнан соң, ул, ниһаять, "Трибунал"га тукталды. Әсәреннән бигрәк, аның исеме җәлеп итте Бөекне. Чөнки "трибунал" сүзе шактый яхшы таныш иде аңа. Совет армиясендә хезмәт иткәндә, тәртип бозганы өчен дисбатка эләгеп, эше чак кына трибуналга барып җитмәгән иде аның. Башын юләргә салып кына котылып кала алды. Хәер, күрмәгәнен күрсәттеләр анда: кыйнадылар, суктырдылар, теш чистарткыч белән унитаз чистарттырдылар. Армия агартты аның чәчен. Инде хәзер шуның үчен кайтарырга да вакыт җитте. Ә кемнән алырга соң ул үчне? Билгеле инде, кемнән булсын, шул мескен артистлардан! Күрмәгәннәрен күрсәтер ул аларга! Көне буе маршировать иттерер, ял вакытында кар көрәтер, иртәнге алтыда уятыр, төнге бердә йоклатыр. Үзе генерал, ә калганнар рядовой булыр. Әйе, әйе, нәкъ шулай. Сугыш турында тамаша куйганчы, иң элек стройда йөрергә, "пластунча" шуышырга, үзеңнән югары чиндагы хәрбигә тиешенчә "честь" бирергә өйрәнергә кирәклеген кен-тен тукыды ул аларга. һәм комиссариаттан пенсия яшендәге бер карт прапорщикны чакыртты. Бу карт күсе үзенә йөкләнгән вазифага бик тә җитди карады. Ул сафка басарга яраклы, Ватанын дошманнардан сакларга әзер торган артист-солдатларны җыйнап, театр ишегалдына чыгарып тезде дә: - Равняйсь! Смирно! - дип хәрбиләрчә саллы тавыш белән команда бирде. Барысы да бу тавыштан өркеп үрә каттылар. Менә шул көннән башлап, яшел төстәге алтын погонлы хәрби форма, дәү размерлы кирза итек һәм каеш билбау аларның өстеннән төшмәде... Театрда ныклы тәртип, дисциплина урнашты. Аракы эчү, стройга соңга калу, сүгенү вә зина кылу кебек тискәре күренешләрне тамырыннан корыттылар. Этикет барлыкка килде. Артист-солдатлар бер-берсенә һәм дә ки, югары чиндагыларга: "Рөхсәт итегез!"-дип кенә эндәшергә өйрәнделәр. - Парадны үзем кабул итәм, янарал киеменнән! -диде аларга Бөек.-Кем дә кем хәрби тәртипкә буйсынмый, аңа минем белән эш йөртергә туры килер! Прапорщик артистларны өч ай буе стройда дөрес йөрергә өйрәтте. Бик тырышсаң, маймылны да өйрәтергә була. Болар да өйрәнделәр. Бар да әйбәт барды-парад кабул итәр вакытлар да якынайды. Тик шул вакыт һич көтмәгәндә полкта дезертирлар барлыкка килде. Аларны тотып алып карцерга, ягъни театрның подвал бүлмәсенә яптылар. Ямансур дигәннәре, бигрәк тә яман бәндә булып чыкты. Ул беркемгә дә баш имәде, беркемне дә тыңларга теләмәде. Подвалда баланда чөмереп, әче "әчмуха"сын көйрәтеп, калын бас тавыш белән Горькийның Сатин монологын укыды: - Че-ло-век - это звучит го-о-ор-до-о! Бу бәндәгә дә акыл өйрәтергә вакыт җиткәнлеге көн кебек ачык иде. Йон-сакалга баткан Ямансурны карцердан алып чыгып, Бөек каршына китереп бастырдылар. Бөек үзе дә хәрби формадан, ягъни генерал киеменнән иде. Тик ике дәү бүлмәне бергә берләштергән, икесендә дә берәр зур импортный стенка торган, паркетлы идәнгә икешәр затлы келәм җәелгән, түшәмгә бәллүр люстралар эленгән, һәм, иң кызыгы бер бәдрәфкә ике унитаз куелган бай кабинетка килеп кергәч, теге зинданда баланда чөмереп яткан тоткын, ачуыннан нишләргә белмичә, тиктомалдан Бөекнең бугазына ябышты. Бөек көчхәл белән моның каты кулыннан ычкынып, аны этеп җибәрде, ә тегесе, әйләнеп килеп, бар көченә Бөекнең яңагына томырды... Бөек тәрәзәдән очып чыкты. Арт саны белән, шалт итеп, каты асфальтка килеп төшкәч, чырылдап кычкырып җибәрде. Сафта басып торган артист-солдатлар сөекле генералларына бертавыштан: - Здра-во желаем, товарищ генерал! - дип хәрбиләрчә сәлам бирделәр. Алар парад башланган икән дип уйладылар. Ләкин ялгыштылар. Парад башланырга иртә иде әле. - Ничек ул миңа суга алды? Үтерәм мин аны, киптереп тәрәзәдән атам! - дип кычкырды Бөек. - Аңла, бу бит армия түгел, бу-сәнгать йорты! Сиңа депутат булып алырга кирәк, әгәр дә депутат булсаң, сиңа беркем дә кул күтәрә алмас! - дип киңәш бирде аңа бер карт артист. - Чынлап та!-дип уйга калды Бөек.-Ә нишләп әле миңа депутат булмаска?! Бөек Тукай әйтмешли, мин бит әле коеп куйган шагыйрь генә түгел, мин бит җәмәгать эшлеклесе дә! Бөекнең бәхетенә каршы, нәкъ шул вакыт Дәүләт Советына сайлау кампаниясе башланырга тора иде. Вакыт бик тә уңай иде. Депутат булуның икенче ягы да бар иде. Депутат булдың исә, даның, исемең чыгу белән беррәттән, бай итеп, мул итеп яшәү мөмкинлеге дә арта бит. "Әгәр була калсам, бу дурдомнан (ягъни, театрдан) билләһи, котылыр идем",-дигән уй да аның башыннан китмәде. Хәер, ул бер төрле уйлады, икенче төрле сөйләде. - Депутат булу - минем өчен бик зур миссия,- дип аңлатты ул коллективка,-ул минекен генә түгел, иң элек сезнең данны, театр данын күтәрәчәк. Күргәнегезчә, максатларыбыз изге. Ә аңа ирешер өчен аз гына бер талпыну, кечкенә генә бер эпизод башкарырга кирәк: сез өч атна эчендә минем өчен өч мең имза җыярга тиеш. Чөнки депутатлыкка кандидат булып теркәлер өчен, миңа шуның хәтле имза җыеп тапшыру кирәк. Анда театр уйнау, шамакайлану кирәк түгел, анда төче елмаюыңны, тәмле телеңне генә жәлләмәскә кирәк. Ә аның өчен сезгә, халыкка чыгар алдыннан, шул темага тиз генә репетиция ясап алырга, соңыннан төркем-төркем булып бүленергә кирәк булыр. Сезне йөртер өчен транспорт бирелер. Ягулык җитәрлек. Ә менә театрыбызның йолдызы, йөзек кашы булып саналган аксакал артистыбыз Вафин иптәш сайлауларда минем доверенный лицом булыр! - Тот капчыгыңны! - дип кинәт кычкырып җибәрде иптәш Вафин.-Башта миннән староста ясарга уйладың, инде хәзер доверенныймы?! Мин риза түгел. Бөек аңардан моны көтмәгән иде. Аның йөзенә канәгатьсезлек билгеләре чыкты. - Ничек алай? Син бит үзең минем депутат булуымны теләдең, үзең шундый тәкъдим ясадың, ә хәзер... - Ә хәзер теләмим! Доверенный булырга да теләмим, йорттан йортка кереп тә, хәер сораган кебек, кул куегыз, зинһар, дип, теләнеп тә йөрмим! Җитте! Туйдым! Мин -хәерче түгел! Лаборатория күсесе дә түгел. Мин - артист! Ар-ти-и-ист!!! - ...звучит гөр до, шулаймы?! - дип, мыскыллы елмайды Бөек.-Аңлашыла... Тик бер генә нәрсәне аңламыйм... - Нәрсәне? - Ниме?! Менә мин депутат булгачтын, син ничек итеп минем күземә карый алырсың икән?! - Башта бул әле! Аннан соң күз күрер!!! Артистлар төркемнәргә, труппаларга бүленеп, өйдән өйгә, фатирдан фатирга йөреп сөекле "ата"лары файдасына имза җыйдылар. Ләкин кая гына, кемгә генә кермәсеннәр, Бөекне белүче, аның исемен ялгыш кына да ишетүче кеше табылмады. - Кем соң ул?-дип сорадылар закон сөюче гражданнар.-Белмәгән, күрмәгән кеше өчен ничек итеп тавыш бирмәк кирәк?! Юк, булмый, үзе килсен, үзе килсә, бәлкем, куярбыз! Алар биргән вәгъдәләр кызлар вәгъдәсе кебек, депутат булып алуга ук, аларның эзләрен дә табалмыйсың! Имза җыеп йөрү кыенлашты дип, артистлар зарланыша башлагач, Бөек хәйләләргә булды: авылга кайтып арзан бәягә бер машина бәрәңге, бер тонна кишер алып килде. Агитаторлар кулларына берәр кило бәрәңге, берәр кило кишер тотып керә башлагач, фатир хуҗалары йомшардылар, тиз генә кул куеп чыгара торган булдылар. Әнә шулай итеп, сайлау комиссиясе таләп иткән имзаларны җыеп тапшырдылар агитаторлар. Сайлау кампаниясе киң колач алды. Башкалардан калышмаска теләп, Бөек тә пропаганда эшен җәелдерде. Үзен үзе бик нык мактатып, берничә гәзиттә зур-зур мәкаләләр бастырды. Аның турында язылган мәкаләләрне укыганнан соң, бу дөньяда аннан да бөек, аннан да акыллырак кеше юк икән дигән фикергә киләсең. Менә ул бик зур чыгымнар чыгарып (театрның ярты еллык бюджеты шуңа киткән дип сөйләделәр), плакат-календарьларга үзенең төсле рәсемен ясатты. Аның тиражы өч меңгә җитте. Бөекнең бөек сурәте белән кала урамнары, кала диварлары тулды. Шәһәр хулиганнары шаярышып, аның рәсемдәге борыны астына кара мыек ясап, маңгаена күзлек кидереп киттеләр. Плакаттагы рәсемдә бик тә уйчан, җитди кыяфәт чыгарып, калын ияк астын бармак очларына гына тидереп, дөнья гаменә чумган бер илле-алтмыш яшьләр тирәсендәге ир кешене күрергә булыр иде. Әйтерсең лә ул бөтен Җир шары, бөтен Рәсәй өчен уйга баткан, чишә алмаслык дөньяви мәсьәләләрен үз өстенә алып, шул изге эш өчен гомерен бирергә дә әзер тора, һәм шул сурәт астында алтынсу хәрефләр белән язылган: "Халкым өчен - җаным да фида!" - дигән ялкынлы сүзләр дә моңа бер дәлил булып торалар кебек. Бөек сайлаучылар белән очрашудан да баш тартмады. Бер очрашуда аннан: - Иптәш кандидат, сезнең платформагыз нинди соң? - дип сорагач, әлегә кадәр "платформа"сыз, ягъни программасыз йөргән Бөек башта бик нык аптырашта калды. Ни дип әйтергә дә белмәде. Ләкин бик тиз акылга килеп, үзенең сәнгать кешесе булганын исенә төшереп, образлы, матур, төгәл итеп: - Минем платформам бер генә: перронга бәреп чыгу... Ә анда гасыр поездына эләгеп, газиз халкымны якты киләчәккә алып бару,-дип җавап бирде. Тик ни кызганыч, өметле кандидатның киләчәге өметсез булып чыкты. Сайлауларда 0,05 процент кына тавыш җыйнап, ул беренче турдан ук төшеп калды. Бөек моны бик авыр кичерде, һәм ул, яраткан артистларының, бигрәк тә карт артист Вафинның күзенә күренергә оялып, кинәт кенә, суга баткандай, юкка чыкты... Баксаң, ул Мәскәүдә атаклы урыс режиссеры Туфтогонов студиясендә белем эстәгән икән. Әллә ни артык белемен күтәрә алмаса да, Туфтогонов шәкерте бөек укытучысының: "Театр иң элек гардеробтан башлана",-дигән гыйбарәсен бик нык исендә калдырган, күрәсең. Ул кайту белән, яңа театр бинасы кору уе белән янды. Чөнки аннан-моннан гына салынган 100 кешелек кенә залы булган, ни затлы фойесы, ни гример бүлмәсе, уйнар өчен ни уңайлы сәхнәсе һәм, иң мөһиме, җүнле гардеробы булмаган театр бинасы, мәскәүнекеләр белән чагыштырганда, аңа бик тә хәерче, мескен булып тоелды. Яңа театр, яңа бина кирәк иде. Шуңа күрә дә ул театрга артистлар түгел, тезүчеләр туплый башлады. Эшкә ялланырга килгән һәр кешедән ул: "Төзи беләсеңме?" - дип сорады. Театр тезүчеләр белән тулды. Бу кадәр кешедән бер генә түгел, ечәр-дүртәр бригада оештырырга була иде. һәм ул шулай итте дә. Ләкин Бөек яңа театр бинасын төзетергә ашыкмады. Әлегә проекты әзер түгел дигән сәбәп табып, башта үзенә менә дигән дача төзетте, аннан ташпулат салдырды. Җыелышып әсәр укулар, шаулашып репетиция ясаулар бетте: театр хезмәткәрләре җиң сызганып Бөекнең йомышларын үтәделәр... Ул арада Бөекнең башына тагын бер идея килде. Театр каршында ул сөекле укытучысы Туфтогоновка һәйкәл салырга булды. Иң яхшы скульптура сынына бәйге игълан итте һәм үзе шул бәйгедә җиңеп тә чыкты. Аның уйлавынча, бу скульптурада Туфтогонов иңендә бетен Җир шарын күтәреп торырга тиеш. Шул Җир шары төрле сызыкларга - меридианнарга бүленер, һәм инде Туфтогоновның (кем белә, әллә аныкы, әллә юк?): "Бетен дөнья -театр",- дигән атаклы сүзләре бу әсәрдә бетен нечкәлеге белән ачылырга тиеш иде. Бөек күп уйлап тормады, авылыннан бер машина үзле балчык китерттерде. Карап ясар өчен авылдан Зыя атлы бер механизаторны чакыртты. Зыя-коеп куйган Туфтогонов иде. Көрәк сабы сыман шундый ук озын юан борын, кәсә төбе сыман кечкенә очлы баш, авыл кыры сыман киң маңгай, бәрәңге буразналарыдай тирән җыерчыклар... Иң гаҗәбе, Зыя талымсыз булды. Акча сорамады, иртән "башын төзәтсәң", шуңа риза иде. Ул подиумга менеп, бер кулына аракы шешәсе тотып, көне буе Бөек каршында басып торды. Ә Бөек балчыгын изде дә изде, һәйкәлен ясады да ясады, һәм, ниһаять, ясап та бетерде. Ләкин эшләп бетерү белән үк һәйкәл ишелеп төште. Туфтогонов иңе авыр Җир шарын күтәрә алмады. "Балчыгы сыйфатсыз булган, шуңа ишелгән ул",-диделәр белгечләр. "Балчыгы түгел, үзе сыйфатсыз ул, шуңа ишелде дә",-диештеләр кайбер озын теллеләр... Бөек ачудан барысын да тезелешкә куды. Яңа театрның яңа фундаментын казытты. Эш бик тиз барды. Бөек канәгать калды, ул тантана итте. Ләкин бу бәхет тә озакка бармады. Театрның фундаменты инде яртылаш салынып бетә язган иде. Нәкъ шул чакны бер артист, бетон балка астында калып, чак кына имгәнмәде. Кран белән башта балканы, шуннан соң мескенкәйнең үзен күтәреп алдылар. Җәнҗал чыкты. Коллектив бунт күтәрде. Комиссия килеп, тезелеш эшләрен тиз генә туктатты. Бөекне судка бирделәр. Артистларны тезелеш эшләрендә эшләтергә аның мораль вә юридик хакы да булмаган икән. Ләкин кунак ашы - кара-каршы була, диләр бит. Бөек тә артистларны тотып судка бирде. Шуннан инде бертуктаусыз әле бер судка, әле икенче судка йөрүләр башланды. Бу процессның очы-кырые күренмәде. Бөек: - Мин хәзер өйгә ашарга гына кайтам, көне-төне суд юлында йөрим,-дип сөйләнде, һәм бу, чынлап та, шулай иде. Суд юллары аны яраткан хезмәтеннән, гаиләсеннән һәм хәтта ки, сөяркәсеннән дә аерды. Үзе белән бергә театр бинасы төзи башлаган, аңа кайчандыр ышаныч белән караган кешеләр белән конфликтка керү Бөекнең психикасына да бәрде бугай. Ул әзрәк ычкынгалый, җиңеләя башлады. Театр ишегалдына чыгып баса да, шушы тирәне камап алган иске йортларга карап, сердәшенә сөйләгән кебек, кызып-кызып үзалдына сөйләнә башлый: - Менә монда,-ди ул, ярым ишелгән кирпеч йортка күрсәтеп,- эксперименталь спектакль куярга телим. Бу урын иҗат лабораториясенә әйләнер. Без монда "Гамлет"ны, "Галиябану"ны куярбыз! Яңача, безнеңчә итеп! Әнә теге җимерек ятажны күрәсезме? Шуннан беренче ятажга лифт тешәр, аннан Гамлет килеп чыгар! Король Клавдийның сатлык иярченнәре, кылычларын күтәреп, аның каршына килеп чыккач, ул тиз генә лифт төймәсенә басар да кабат өске катка менеп китәр, һәм менә шунда ул, бетен Казан халкы ишетелерлек итеп: "Быть или не быть?"-дияр... Ә мин "быть" диярмен! Быть нашему театру, быть! Әйе, быть! Әнә теге пыяласы исән калган тәрәзәне күрәсезме? Әнә шунда Галиябану-сылу басып торыр. Ә урамнан, теге безнең эт оясы ягыннан, гармунында уйнап аның сөйгәне Хәлил килеп чыгар. Аны безнең дежурный капкадан озак кына кертми торыр. Хәлил аңа Галиябану чигеп биргән кулъяулыгын тоттырыр да сөйгәне яшәгән йортның тәрәзәсенә чиртер. Өздереп-өздереп: "Галиябану, сылуым-иркәм",- дип җырлар. Галиябану тәрәзәне ачарга итенер, тик ача алмас. Хәлил йөгереп килеп, тәрәзәгә тибәр! Тәрәзә чәлпәрәмә килер, чәл-пәрә-мә-ә! Хәлил тәрәзәдән очып чыккан Галиябануны каптырып алыр да (очып чыксын өчен бер мичкә дары шартлатырбыз) әнә теге озын кранга ябышып үрмәләр. Әнә шулай, бер-берсен өзелеп сөйгән ике саф җан, бергәләшеп күккә ашарлар... Иманым камил! Бу бөек куелыш булачак... Әйе, аңа ышанырга да, ышанмаска да була, аңа сокланырга, сокланмаска да була. Чөнки ул-бөек иде, бе-ек!!! АРЫШ АРАСЫННАН ЙӨГЕРҮЧЕ БАЛА Илгизә ханымга багышлыйм Хәдичә Хәйдәрне яратмады. Шулай да йөрде. Хәйдәрнең армиягә китүенә бер ел да үтмәде, Хәдичә күрше авылдагы Кәрим исемле, үзеннән ун яшькә олы кешегә кияүгә чыкты. Кай ягы белән алдыргандыр аны Кәрим, анысы билгесез, ләкин чибәр кызны бер тапкыр каптырып алгач, үзеннән ычкындырмады. Хәйдәрдән аермалы буларак, Кәрим кызлар күңелен аңлый, һәм яраткан, сайлаган кешесе белән тормыш корырга әзер торган ир булып чыкты. Тыгыз тәнле, таза беләкле, мөлаем чырайлы, буйсын дыручан холыклы Кәрим, кызның тиз арада башын әйләндерде... Барыннан да бигрәк - әле яңа гына тәпи йөри башлаган Хәдичә кызын (бала Хәйдәрдән иде!) яратты ул. һәрхәлдә, ана кешегә шулай тоелды. Шуның белән каратты да ул үзенә Хәдичәне. Кунакка килеп киткәндә дә ул кечкенә Газизәне кулыннан төшермәде - иркәләде, сөйде, назлады. Тегесе дә булачак атасын үз иттекүкрәгенә башын төртеп, рәхәтләнеп иркәләнде, тешсез авызын дәү итеп ачып, нур тулы күзләрен төбәп аңа карап елмайды. Моңа бик нык күңеле булган Кәрим шаркылдап көлеп торган баланы сея-сея һавага чөйде. Моңа Хәдичә үзе дә, аның анасы Нәгыймә дә бик нык сөенделәр. Хәтта өйләнешкәндә, туй мәҗлесе барганда да ул Газизәне кулыннан төшермәде, табынның түрендә утыртты. Еласа -юатты, көлсә - шатланды. Моны күргән кунакларның да күңелләре булды. Барча халык Кәримнең кешелеклелегенә сокланып, чит-ят баланы үзенекедәй якын итеп кабул кылганына чиксез сөенеп, аны яратып калды. Хәдичәнең шик-шөбһәләре бик тиз юкка чыкты. Ул Кәримнең ихласлылыгына ышанды, үз язмышын дөрес итеп сайлый алганына инанды - Хәйдәрне онытып, Кәримгә кияүгә чыгуына үкенү хисләре кичермәде. Туйлар узды. Хәдичә Кәримнеке булды. Ләкин туйлар үтеп, аз гына вакыт узуга ук, Кәримнең кем икәнлеге ачыкланды. Дөресрәге, үзенең нинди кеше икәнлеген бик тиз күрсәтте ул. Әйтерсең лә аны алыштырып куйдылар. Бала сөюче, бала өчен өзелеп торучы ата көтмәгәндә икенче кешегә әйләнде дә куйды. Кайчандыр сөеп, кулында чөеп йөрткән кечкенә Газизәне ул күралмас хәлгә җитте. Кызны үз исеменә яздыру түгел, ул аны хәтта авылына, үз өенә алып кайтудан да баш тартты. Бу вакытта Кәрим күрше Тәүгелде авылында, урман хуҗалыгында хезмәт итә иде. Анда аның яхшы нарат агачыннан салынган ике катлы зур йорты, каралты-курасы, бакчасы һәм мунчасы бар иде. "Туган өемә, изге нигеземә, каяндыр җилдән туган адәм баласын алып кайтып, туганнарым, авылдашларым каршында ким-хур буласым килми әле",- дип кенә аңлатты ул бу сәер кыланышын. Ә бу таләп кырыс һәм катгый иде. Иренең астыртын яман холкын аңлап алган Хәдичә баштарак моңа, кыюсыз гына булса да, карышып карады. Бу эшкә анасы Нәгыймәне җигеп маташты. Ләкин анасының: - Кияү, кызымны яраткач, баласын да яратырга кирәктер,-диюенә каршы, Кәрим, бер дә исе китмичә: - Мин бит синең оныгыңа өйләнмәдем, кызыңа өйләндем,-дип кенә җавап бирде. Тарткалашуның мәгънәсе юк иде. Кечкенә Газизә әбисе янында калды. Кәрим яшь хатынны алып авылына кайтып китте. Барысы да бик тиз ачыкланды: Кәримгә бала кирәк булмаган икән. Ул иң элек Хәдичәне кулга төшерергә теләгән. Матурлыгы, пөхтәлеге белән бөтен тирәякта дан тоткан сылу хатынны, нишләп әле ул читкә ычкындырсын ди?! Ә яшь баланы "үчти-үчти" итүләр, бары тик уен гына булган. Мескен баланы бусагасына аяк бастырмаска антлар эчкән, күрәсең. Газизәне өйгә алып кайту турында Хәдичәгә авыз да ачтырмады ул. Ә баласы өчен җаны әрнегән ана берни дә кыла алмады. Ирен артык яратканга да, аңардан курку да түгел иде бу. Хәдичә бу вакытта инде икенчегә авырлы иде. Бусы -Кәримнән. Шундый зур туйлар уздырып, халык алдында күренеп алганнан соң, ике бала белән ялгыз калудан курыкты ул. Тавыш чыгармады. Тешен кысып булса да түзде. Ире сабырланыр, тәүфыйгына килер дип уйлады. Тик юкка... Киресенчә, ул усалланганнан-усаллана, ерткычланганнанерткычлана гына барды. Иң элек көнләште: Хәйдәрнең исеме авызыннан төшмәде. Тәмам йончытты. Бермәлне шулай, Хәдичәнең сандыгыннан Хәйдәрнең армиядән җибәргән фоторәсеме килеп чыккач, көнләшүеннән кара янган, ачуыннан нишләргә белмәгән Кәрим аны башы белән сандык капкачына төйде, фотоны вак-вак кисәкләргә тураклап атты. Кәримнең беренче мәртәбә генә кул күтәрүе түгел иде бу. Юк нәрсә өчен дә бик тиз кызып китүе, Хәдичәнең һәр сүзеннән, һәр хәрәкәтеннән кыек мәгънә табып, ыжгырып торулары, боларның барысы да көнләшүдән булган. Шул фотоны вакытында юкка чыгара алмаганына үкенгән Хәдичә, бу юлы иренә бик каты рәнҗеде. Чөнки көнләшерлек урын юк иде монда. Ник дисәң, ул Хәйдәрне кияүгә чыкканчы ук онытырга өлгергән иде бит инде. Хәдичә беркайчан да аның тарафына атлыгып тормады. Ә Хәйдәр исә армиядән кайткач та, йөргән кызының кияүгә чыкканын ишеткәч, чит якларга китеп барды. Озакламый, ул шунда өйләнгән икән, дигән хәбәр дә ирештерделәр... Кечкенә Газизә һаман да әбисендә яшәде. Ләү әнисеннән курчакларына күлмәк-ыштаннар тектереп, шулар белән мәш килеп уйнап йөргән Газизәгә дә инде биш яшь тулды. Ак йөзле, кара бөдрә чәчле кызга начар түгел иде әбисе белән. Ашарга-эчәргә җитәрлек. Дәү әнисе кадерләп, көйләп кенә тора үзен. Ләкин бу гына аз иде шул аңа. Бала бала шул инде. Аңа ата-ана назы да кирәк. Анасы исән булып та, аны үз янына алдырмаганына, шул сәбәпле үзен һаман да ятим бала итеп сизгәнгә күрә, сабый акылы белән аңлап та, төшенеп тә җитә алмый иде. Шуңа да әбисен гел аптырата: - Дәү әни, нишләп әнием кайтмый? Ник ул мине үз янына алмый?! Йа Хода, оныгы өчен йөрәге әрнегән карчык, ни дип җавап бирсен инде биш яшьлек балага?! - Борчылма, кызым, кайтыр,- ди торган иде ул аңа,кайтыр, әниең урманга гына китте, албастылар алып китте аны, шулардай котылгач кайтыр... Газизә бу сүзләргә баштарак ышана иде. Тик бераз үсә төшеп, акыл керә башлагач, шикләнә башлады. Колагына назлы сүзләр пышылдаган әнисе дә, күкләргә чөеп сөйгән "әти"се дә күз алдыннан китмәде аның. Ләкин Кәрим, төрле сылтаулар табып, Хәдичәне авылына җибәрмәде. Бары тик сәлам хатлары, күчтәнәчләр генә килгәләде. Әниеңнән урман күчтәнәчләре килде дип, дәү әнисе сыйлый торган иде. Ләкин тора-бара әбисенең әкиятләренә дә, әнисен урлаган урман албастыларына да ышанмый башлады. Чөнки ата-анасының күрше Тәүгелде авылында яшәгәнен белә иде инде ул. Ләкин аңа анда барырга ярамый, рөхсәт итмиләр. Ике авыл арасы да ерак түгел югыйсә. Өч кенә чакрым. Бу турыда аңа велосипедыннан төшмичә көн-төн урам әйләнгән күрше малае Илсур җиткерде: - Тәүгелдеме? һе!-дип аңлатты ул Газизәгә.-Кул арасы гына бит ул моннан - әнә теге арыш кырын гына чыгасы... Күрше малаена ышана иде ул, бу юлы да ышанды. Беркөнне бакчадагы коелган алмаларны җыеп бер чүпрәккә җыеп төйнәде дә (әнисенә күчтәнәч, янәсе) әбисенә әйтмичә генә юлга чыкты... Арышның өлгергән чагы. Эссе, тынчу көн. Күктә ялтырап аҗаганнар уйнап ала. Аҗаган арышны камчылый дип сөйли халык бу вакытны... Төенчеген күкрәгенә кысып тоткан Газизә, артына борылып карарга да куркып, арыш кырыннан йөгерде дә йөгерде. Нәни йөрәге дөп-дөп тибә үзенең, өлгереп җиткән авыр арыш башаклары аның ялан тәнен чеметеп, чәнчеп-чәнчеп алалар... Читен булса да түзде Газизә. Анасы белән күрешү теләге авыртудан да, барлык газаплардан да өстенрәк иде шул. Йөгерә торгач хәле бетте мескенкәйнең. Тыны кысылды, сулуына капты. Эченә кату чыкты. Эчәсен китерде... Биек булып үскән арыш сабаклары Газизәдән күпкә озынрак, ул инде авыл юлын да, юлны гына түгел, хәтта кояшны да күрми башлады. Арыш сабакларына чорналган бала, адашканын сизеп, елый-елый, йөзе белән җиргә капланды... - Әнием! Әне-кәем! Кай...да...син? Кайт... әнием,-дип үкседе ул. Тәннәре авыртудан түгел, ә җаны рәнҗүдән елады, ачыргаланып елады... Бәхеткә каршы, олы юл ерак булмаган икән. Арыш сабакларына чорналып, иген арасында яткан Газизә якында гына арба тавышын ишетте. Ничек итеп кисәк кенә егылса, шулай ук тиз генә күтәрелеп, Газизә арба тавышы ишетелгән якка йөгерде. Арыш кырын кичеп, кинәт кенә бар көченә юлга йөгереп чыккач, кызыл алаша куркып, тартылып, читкә ыргылды. Арбада утырган, авыз эченнән көй сузып барган карт чайкалып китте, атны да чак кына тотып калды. Әгәр дә ат ыргылып юл буенча чабып киткән булса, кызның арба астында калуы да ихтимал иде. - Тр-р-р! Мур кыргыры!-дип кычкырып җибәрде агай, дилбегәне тагын да ныграк кысып... Чал чәчле, чандыр кара йөзле бу карт Газизәнең авылдашы иде. - Кем кызы син?-дип сорады ул Газизәдән. - Хәдичә кызы,- диде ул, башын аска иеп. - Кайсы Хәдичә? Газизә дәшмәде. Ул кадәресен аңлатуы читен иде аңа. - Ә-ә!-дип сузып эндәште агай.-Син теге Тәүгелде леснигына кияүгә чыккан Хәдичә кызы бит. Газизәме әле синең исемең? - И е... - А-аңла-а-шылды. Ә арыш кырында нишләп йөрисең? - Әнием янына барырга чыккан идем... Әтием янына да... Тәүгелдегә... - Ә нишләп үзләре килмиләр? - Белмим шул... әйтмиләр... Төенчеген күкрәгенә кыскан, йөзе кап-кара тузанга манчылган бу нәни кызның йөрәккә үтәрлек итеп әйткән беркатлы, эчкерсез сүзләреннән карт әллә нишләп китте. Гаҗизлекнең, ятимлекнең ни икәнен белгән, ата-ананы сагынудан да олырак, көчлерәк хис булмаганын аңлаган картның бугазына төер тыгылды. Кызганды ул кызны. Аның керфек очлары чыланды, бер мәлгә сүзсез калды. - Бар, кызым, кире өенә кайт,- диде ул, бераздан телгә килеп,-тик арыш арасыннан кайтма - адашырсың, менә шушы юл буйлап кына кайт, яме... - Юк, мин кайтмыйм,-диде кыз, башын чайкап,-мин Тәүгелдегә барам, ә сез кая барасыз? Агай нишләргә дә белмәде. Берәр хәл була калса, агайга җавап бирәсе бит. Икенче яктан: "Барсын, күрсен әти-әнисен, миңа да юлда бер юаныч, иптәш булыр",-дип уйлады ул. Агай кызны җәлт кенә күтәреп чыпталы арбага утыртты, аркасыннан сыйпап сөйде дә, акрын гына дилбегәне тартып, атка дәште: - На, малкай! Үтәр еллар... Газизә дә үсеп җитәр, кемгәдер килен булып тешәр. Тик ул беркайчан да җәйге иләс җилдән болганган тук башаклы арыш кырын, рәхимсез кояш нурларыннан хәтсез кызган тузанлы авыл юлын, чал чәчле, чандыр кара йөзле юлдашын - кече күңелле картны онытмас. Бу шатлыклы вә шомлы сәяхәт аның исенә тешәр... Карт Газизәне Кәримнәрнең өенә кадәр илтеп куйды. Ул хуҗаларга ерактан гына кул изәп сәлам бирде дә, атын куалап китеп тә барды. Газизә исән-сау гына әнисе янына килеп җиткәненә сөенеп туя алмады. Ләкин хәлнең иң аянычы алда булган икән әле. Урман каршындагы җир кишәрлегендә Газизәнең әнисе Хәдичә, ире Кәрим китмән белән бәрәңге бакчасын матиклыйлар иде. Алар янында өч яшьлек Гамил дә буталып йөри. Кояш кызуыннан әлсерәгән бала әле әнисенә, әле әтисенә барып асылына, көйсезләнеп аптырата иде. Бакча башында басып торган Газизәне күреп алгач, Хәдичә дә, Кәрим дә өнсез калдылар. Кара тузанга баткан, күкрәгенә кечкенә төенчеген кысып тоткан Газизәнең, кинәт кенә алар каршында пәйда булуы, билгесез объектның күктән килеп төшүе белән бер иде. - Нәрсә соң бу?-дип ыңгырашты Кәрим, сораулы күз карашын Хәдичәгә төбәп. - Белмим, берни дә белмим, атасы,- диде Хәдичә, моңа үзе дә бик нык аптырап. - Син китердеңме? - Юк... - Ә ничек монда килеп чыкты соң ул? - Белмим... үзе килгәндер... атка утырып... - Кайтарып куй! - Калсын инде... иртәгә иртән илтермен... - Юк, хәзер кайтарып куй! Балаңның эзе дә булмасын монда! Кабарынды, бүртенде Кәрим. Ачуыннан ияк аслары тартышты, күзләре ерткыч кошныкы сыман калайланды. - Атасы... Нәкъ шул чакны бәрәңге буразнасыннан алпан-тилпән атлап килгән Газизә: - Әнием! Әтием! - дип кычкырып җибәрде. Кәрим шуны гына көткән сыман, аягына кигән дәү резин галушлары белән бәрәңге сабакларын таптый-таптый, Газизәгә каршы китте. - Нигә килдең? Кем китерде сине? - дип кычкырды ул Газизәнең котын алып. - Әнине... күрәсем килде... Газизә Кәримнең усал, кырыс чыраеннан сискәнеп китте. Куркудан телсез калды. - Ә бу нәрсә?!-диде Кәрим, кызның төенчегенә күрсәтеп,-Нәрсә бу? - Күч... тә... нәч... ә... нигә... сез... гә дә... Ярсуыннан аңы томаланган Кәрим кисәк кенә аның төенчеген йолкып алды. Тартып чишеп тә җибәрде. Төенчектәге алмалар берәм-берәм буразна эченә коелдылар. Ярсуын тыялмаган Кәрим аларны тибеп-тибеп очырды... - Кортлы алмаң белән безне агуларга булдыңмы әллә?! Кит, югал күземнән!! Газизә куркуыннан елап җибәрде. Бу явызлыкны, кыргыйлыкны читтән күзәтеп торган Хәдичәнең йөрәгеннән нидер өзелеп төшкәндәй булды. Ул кайда яшәгәнен дә, кем белән торганын да онытып, баласын коткарырга ташланды... - Ерткыч! Кит, бала яныннан! Мыскыл итмә баламны! - дип Кәримне читкә этеп җибәрде дә кызының алдына чүгәләп, аны кочагына алды. Кәрим каушап калды. Дөньяны җимерердәй булып ташыган ярсуы шундук сүнде. Хатынына җикеренеп күңелен тынычландырасы килсә дә, ул аңа акыра да, сүгенә дә алмады. - Күпме җанымны таларга була... шушы балам аркасында... җир бит син!-дип өзгәләнде Хәдичә. Кәрим дәшмәде. Дәшәрлеге дә юк иде шул. Ул үзен гаепле сизде. Бер дә юкка, бер сәбәпсез сабый баланы рәнҗетте түгелме соң ул? Моннан да зур гөнаһ юклыгын аңлаган Кәрим бер мәлгә уңайсызланып китте. Тик шул ук вакытта күңеле йомшара барганын сизгән һәм шул хистән читенсенә, ояла башлаган Кәрим, ир сүзен сүз итеп: - Бар... Кызыңны авылыңа кайтарып куй!-диде, һәм бераздан соң: - Берәр көн үзең дә авылда кунып килерсең,-дип өстәде. Әнисе ике көн авылда булды. Беркайчан да онытмас ул көннәрне Газизә. Бәйрәм - тоташ бер бәйрәм булды ул аның өчен. Кызу итеп мунча ягып керделәр, әнисе белән дәү әнисе бергәләшеп гөбәдия пешерделәр, соңыннан күршеләрне кунакка чакырып сыйладылар. Анасы яныннан китмә де дә Газизә: аның белән бергә чишмәгә суга барды, туганнарында кунак булды, сөйләште, серләште, йоклаганда да бергә йоклады - анасының кочагыннан чыкмады... Тик бу бәхет озакка бармады. Ике көннән соң, аны Кәрим кире Тәүгелдегә алып кайтып китте. Беркем белән дә исәнләшмәде Кәрим, хәтта капкадан да кермәде. Газизә кабат әнисез калды. "Әбиең белән әйбәт тор, аның сүзен тыңла, мин шулай кайтып-китеп йөрермен",-диядия, ышандырды аны әнисе... Тик бер атна да үтмәде-кара кайгы килде: Кәримнең улы Гамил суга батып үлгән. Елга ярында балыкчылар куеп калдырган матур калкавычка кызыгып, шуны тартып чыгарырга дип кергән өч яшьлек баланы су агызып киткән иде. Хәдичә бу вакытта тавыкларга җим сибеп йөргән, улының кая киткәнен күрмичә калган... Бу кайгыдан чарасыз калган Кәрим үз-үзен кая куярга белмәде. Әүвәл үзен тиргәде. Аннан: "Тавыклар янында йөргәнче, бала карар идең!" - дип хатынын сүкте. Туганнарына да эләкте... Хәдичә үзе дә кара сагышка батты... Яшь баланы җирләгәч, туганнары Кәримгә им-томчы әбигә барырга киңәш иттеләр. Баштарак киреләнеп маташса да, соңрак барды ул. Әби ана: "Балаңның үлеме - кылган гөнаһларыңның җимеше",-дип әйткән. Кәрим: "Минем нинди гөнаһым бар соң?" - дип сорагач, ул: "Син кемнедер бик каты рәнҗеткәнсең һәм шул кешенең рәнҗеше хәзер сиңа төшкән, син аңардан гафу үтенергә, аның кичерүен сорарга тиешсең. Хатының икенчегә йөкле, әгәр мин әйткәнне үтәмәсәң, яңа туганы белән дә шундый хәл булырга мөмкин",- дигән. Карчыкның бу сүзләре Кәримне бик нык уйга калдырды. Кемне рәнҗеткәнен, кем алдында гаебе барын да ул яхшы белә иде. Гөнаһсыз бер сабый баланы рәнҗетте ич, нык рәнҗетте. Бала рәнҗеше шулкадәр каты төшә микәнни ул?! Беркөнне Кәрим Хәдичәне машинасына утыртып Газизәләргә китте. Азрак хәмер капкан, кызмача иде. Кәрим нишләргә дә белмәде! Элеккегечә Газизәне иркәләп, күтәреп һавага чөяргә теләде. Кулына күтәреп чөйде, сөйде. Ләкин Газизә элеккечә рәхәтләнеп көлмәде, тизрәк җиргә төшерүен сорады. Ул аңа моңа хәтле күрмәгән, авыз итмәгән күчтәнәчләр тоттырды, тик Газизә берсеннән дә авыз итмәде. Ләү әнисенә сәхәр вакытында авыз ачарга булыр дип, күчтәнәчләрне өстәлнең бер чатына тезеп куйды. Кәрим аны төрлечә сөйләштереп тә, көлдереп тә, сораштырып та карады. Тик Газизә ачылмады. Сабый, дибез, бала явызлыкны тиз оныта, тиз кичерә ала, дибез. Баксаң, Газизә Кәримнең явызлыгын оныта алмаган икән... Кәрим түзмәде, Газизә алдына тезләнде... - Бала,- диде ул, күз карашын каядыр читкә төбәп,мин синең алдыңда гаеплемен, кичер мине... Менә күрерсең, мин башка андый булмам, төзәлермен... Миңа Ходай җәзаны бирде инде, минем баламны алды... Мин сине монда калдырмам, үзебезгә алып китәрмен. Кичер мине... Ләкин Газизә аны кичерер, элеккечә аның муенына килеп асылыныр дип өметләнгән Кәримнең ышанычы акланмады. - Мин сезне кичерермен, тик Ходай кичерерме соң? - диде кыз, туп-туры Кәримнең күзенә карап. Аңлаган кешегә аңлашыла, кыз үзенең сүзләрен сөйләми, ә башка берәүнең сүзен кабатлый иде. - Кем әйтте сиңа моны?-дип сорады Кәрим, бер аңа, бер каенанасына карап. - Мин! Мин әйттем!- диде шулчак, бу хәлгә шаһит булып утырган Нәгыймә карчык.- Минем сүзләрне сөйли ул, кияү, үзенең сүзләре түгел... - Әһә! - дип кычкырып җибәрде кияү, кинәт кенә очкылык тоткан сыман.- Имәндә икән чикләвек! Сез барыгыз да миңа каршы, сез миннән көләргә уйлагансыз! Кемнән диген?! Миннән! Кә-рим-нән!! Кем соң сез?! Чүп бит сез, чүп минем алда! Бетте! Мин бу йортка бүтән аяк басачак түгел, ишеттегезме, аяк та!!! Кәрим шул ук минутта көчләп диярлек Хәдичәне авылына алып кайтып китте. Кайткач-атна буе эчте. Хатыны белән җүнләп сөйләшмәде. Кешене рәнҗетерлек тупас, мәгънәсез сүзләр ычкындырды. "Син мине ниндидер маңка кыз алдында тезләнергә мәҗбүр иттең, катсаң иде!"-дип, Хәдичәнең җанын талады. Бу мәхшәргә түзә алмыйча, авылына кайтып китәргә җыенган Хәдичәне, беркөнне исереп, эт итеп кыйнап атты. Берничә җирен сындырган, карарлык җире калмаган хатынны хастаханәгә озаттылар. Бу хәбәр авылга да килеп иреште. Нәгыймә карчык тиз генә җыенып район үзәгенә китте. Газизә дә аңа ияреп барырга теләде, ләкин ул аны алма ды. Әнисен шундый аяныч хәлендә баласына күрсәтергә теләмәде ул. Әнисен кызганып зар елаган Газизә, әбисе китүгә үк, авыл башына чыкты. Арыш кырын яртылаш суктырганнар иде инде. Анда-санда колхоз комбайннары йергәли, алар артыннан җыйнак кына салам күчләре утырып кала. Бормалы-бормалы юл елан койрыгыдай офык читенә кадәр сузылган. Шул юлдан озак кына йөгерсә, әнисе янына барып җитәр кебек тоелды аңа. Тик анда җиткәнче... арыш кырын кичеп чыгарга кирәк... ...Арыш башаклары тагы да тыгызрак тулган, сабаклары башак авырлыгына түзалмыйча сыгылып төшкән. Тәнне әчеттереп, маңгайга, биткә килеп бәрелә. Ләкин Газизәне туктатырлык түгел иде, кыз ялвара-ялвара йөгерде дә йөгерде: - Әнием, үлмә, мин синең янга ки ләм, үлмә, әнием!.. Арыш арасыннан йөгерүче бала, ана назына сусаган, ата сүзен ишетергә зар-интизар булган сабый бала!.. Әнисенең инде иртән үк аңына килә алмыйча җан тәслим кылганын белми иде шул ул. НАХАК - Әйе, юк кына әйбер өчен дә төрмәгә утырткан заманнар бар иде,- дип сүз башлады Әмир карт журналист егет белән әңгәмәсен. Ләкин сөйләшү егет уйлаганча барып чыкмады: ветеран, сугышчан батырлыгы турында сөйлисе урынга, әңгәмәне бөтенләй икенче якка алып кереп китте: - Гаҗәп!-диде егет.-Ә ничек алай булды соң ул? - Булды шул инде!- диде карт.- Тормыш бик катлаулы нәрсә бит ул, энем! Ул гел уңыш, җиңүләрдән генә тормый. Тормышта хаксызлык, гаделсезлек тә бик күп. Җиле үземә дә кагылды. Мин сиңа башымнан үткән бер вакыйганы сөйләргә телим. Язар өчен түгел, гыйбрәт өчен сөйлим. Син язма, тыңла гына. Бу минем йөрәк ярам... ...Илленче еллар башы. Сугыштан соңгы, ачлы-туклы яшәгән еллар ягъни. Район үзәгендә ташландык хәлгә җиткән ак он тегермәне бар иде. Аның бинасы әле дә тора. Хәзер анда теш дәвалыйлар. Син аны беләсеңдер дип уйлыйм. Кызыл кирпечтән салынган ике катлы йорт элеккеге тегермән бинасы ул. Менә шуны эшләтеп җибәрү өчен район җитәкчеләре мине эшкә чакырып алдылар. Ни өчен, дисәң, мин ул вакыт сугыштан кайтып, яңа гына колхоз эшенә керешкән идем. Кайтуга ук өйләнеп тә җибәрдем. Кызым да туган иде. Хатыным Ания белән кызым авылда калды. Үзем белән ала алмадым: әлегә торырга урын юк, диделәр. Киттем. Урнаштым. Тегермән өчен кирәкле җиһазлар табып, аны тиз генә сафка бастыргач, мине шунда мөдир итеп куйдылар. Ул заманда мондый ак он тегермәне тирә-якта бердәнбер иде. Аның белән бер безнең район гына түгел, ә бетен күрше-тирә авыл, колхозлар файдалана иде. Көннәрдән бер көнне шул тегермәнгә бер машина бодай төяп, мине бик яхшы белгән колхоз рәисе Җамали килеп чыкты. Ә аның бертуган абыйсы Гафил районда милиция башлыгы иде. Анысын да бик яхшы беләм: миннән бушка гына күп ашап ятты ул. Сораганда бер дә кире борганым булмады. - Абый шушы бодайны потка пот тарттырып җибәрсен, дип әйтте,-ди миңа Җамали. Бу мөмкин хәл түгел! Тарттырган бодайның алтмыш проценты гына ак он булып чыга, калганы чүпкә оча. Ә ул потка пот сорый! - Абыеңа әйт, мин моны булдыра алмыйм,- дим моңа,сезгә бирерлек андый запасым да юк! Ул нишләсен инде! Миңа кырын гына карап алды да, бер сүз дәшмичә, абыйсын эзләп китте. Бер сәгать чамасы югалып торганнан соң кабат килеп чыкты бу. - Абый, мин әйткәнчә эшләмәсә, начар булачак, диде,ди бу миңа. Куркыталар мине! - Абыең үпкәләмәсен,- мин әйтәм,- булдыра алмыйм! Бер генә нәрсә-сезне чиратсыз җибәрә алам... Шулай иттек тә. Алып килгән ашлыкны бер көн эчендә тарттырып, Җамали колхозына озаттык. Ә моның абыйсы бик тә үчле, явыз кеше булып чыкты. Күрәсең, энесе аңа нидер вәгъдә иткән булган. Сүземне тыңламаган өчен утыртам мин сине, дип яный бу. - Мине закунга каршы куйма, син утырта алмыйсың - эшемне әйбәт башкарам, намусым чиста! - дим моңа. Сүзендә торды, каһәр! Ниндидер ялган шаһитлар таптырып, өстемнән җинаять эше ачтырды. Нәрсә өчен, дисеңме? Янәсе, бер колхозга ун он капчыгы сатканмын да акчасын кесәмә салганмын. Ул заманда капчыкның да бәясе булган, күрәсең! Мине прокурорга чакырттылар. Ун көн КПЗда утырдым. Күпме генә сорасам да, шаһитлар белән күрештермәделәр. Минем өстән язган шаһитларның берсе Колнаков дигән урыс кешесе иде. Колхоз рәисе. Мине белә, бергә кунакларда утырган кеше. Юк, күрештермәделәр аның белән. "Партийный" булсам да, кулга алынуым турында партоешмага да хәбәр итмәделәр. Аптырагач, хатынымны чакырттым. Аңа райкомның икенче секретаре Нәҗмиев янына барып, мине нинди авыр хәлдә калдырганнарын сөйләп бирергә куштым. Барган. Өенә кадәр барган. Мине бик хөрмәт иткән, миңа зур ышаныч белдергән кеше иде. Ләкин анысы да: ирең - карак, аңа каты җәза бирергә кирәк, дип, ишек төбендә утырган хатыным өстеннән атлап, өенә кереп киткән... 1952 елның декабрендә районда суд булды. Судны озак кына башлый алмадылар. Моңа мин сәбәпче булдым. Шаһитлар белән күзгә-күз очраштырмаганга күрә, судны ачуга каршы идем. Ләкин хөкем итүчеләр, судны башларга дәлилләр җитәрлек, монда шаһитларның кирәге юк, дигән фикердә тордылар. Ә мин бүрегемне батырып кидем дә судта бер генә сүз дә әйтмәдем, судья биргән бер генә сорауга да җавап бирмәдем! Кыскасы, хөкем итсәләр дә, мин ул гаделсез хөкемдә катнашмадым. Ничек бетте, дисеңме? Ничек бетсен ди ул, энекәш?! Бөтенесе миңа каршы торганда! Ун ел бирделәр, ун ел! Әле прокурор уникене сораган иде. Судья унны бирде. Ә кем якласын мине? Артымда кемнәр торганын яхшы беләм ич мин. Милиция эше бу, Гафил эше! Потка пот тарттырып бирмәгән өчен! Мин бит адвокат та ялламаган идем. Миңа адвокат кирәкми дип баш тартсам да, прокурор булган җирдә закун буенча адвокат та булырга тиеш, дип синең шикелле яшь кенә бер егетне адвокат итеп билгеләп куйганнар иде куюын. Суд беткәч, минем янга камерага керде ул. - Сезне законсыз хөкем иттеләр!- ди бу миңа.- Югары судка кассация бирергә кирәк! - Юк! - дип кычкырдым мин, күз яшьләремә буылып.Әгәр монда дөреслек юк икән, ул анда да юк! Закунга ышанычым бетте, дөньяга ышанычым калмады!.. - Мин сездән акча сорамыйм, язмышыгыз өчен борчы лам! - ди бу.- Ләкин дөреслекне торгызу өчен иң элек кассация язарга, ә аның өчен сезнең ризалыгыгыз кирәк. Ризалаштым. Бирми кая барасың? Мин яшь идем бит әле. Киләчәк турында да уйламыйча булмый. Ә инде аны кара болыт капларга өлгерде. Мин суд юлында йөргәндә, хатыным икенче баланы да табып куйды. Ир бала. Көтеп алган бала. Минем Заһирым. Аның турында ишеткәнең бардыр дип уйлыйм. Ул хәзер алдынгы колхоз рәисе. Ә ул вакыт өч айлык кына иде. Казан төрмәсенә озатылганчы, баламны күрсәтүләрен сорадым. Аниям аны җылы юрганга төреп алып килгән. Камерага кертмиләр, ерактан гына күрсәтәләр. Ә ерактан күреп кенә нишләмәк кирәк?! Балаңны кулыңа алып, бер сөеп тә бакмагач! Елыйм, дөньясына рәнҗеп елыйм. Шушы илне азат итәр өчен күпме сугыштым, күпме кан түктем, ә үз баламны кулыма алып сөяргә хакым юк... Икенче көнне безне, тоткыннар вагонына төяп, Казанга озаттылар. Станцыда мине озатырга килүчеләр шактый иде. Дуслар, туганнар. Мине гаепсезгә утыртканнарын барысы да белә. Барысы да минем өчен кайгыра. Хушлашыр алдыннан хатынга: әгәр судта кабат тикшерү булса, миңа төрмәгә өч әйбер китерегез, әгәр суд карары үз көчендә калса, икене генә китерегез, дидем. Казан төрмәсендә камерага яптылар. Шунда мин теге Колнаковны күреп алдым. Колхозга тегермән валы сатып алгач, шуның "мәгәричен" эчкән өчен утыртканнар икән моны. Килеп керүгә үк, якасыннан эләктереп алып, берне әйбәтләп кундырдым мин моңа! - Гад!-мин әйтәм.-Нигә син мине саттың? Нигә өстемнән ялган яздың? Синең аркада бер гаепсезгә ун ел бирделәр! - Миңа да унны бирделәр! - дигән булды бу. - Сиңа күбрәк кирәк булган! Свалыч! Әйт, нигә саттың мине? - дим, тегене уңлап-суллап! - Прости, Амир!-ди бу.-Ялгыштым... Мине мәҗбүр иттеләр! Үземнең дә хәлләр хөрти иде. Әгәр Амир өстеннән язсаң, сине азат итәбез, диделәр. Ә мин, җүләр, шуңа ышандым. Барыбер утырттылар... - Кабахәт син! Үтерәм! - Прости, Амир! Мин барысын да язармын! Дөресен язармын! Тик, зинһар, кичерә күр!.. Төрмәдә атнага бер мәртәбә кәгазь белән карандаш бирәләр иде. Аны үзара "язу көне" дип атый идек. Колнаков сүзендә торды. Язды. Ә икенче көнне миңа передача китерделәр. Чиккән калын сөлгегә өч яшел алма төрелгән иде. Шуннан эшнең яңадан тикшерергә бирелгәнен аңлап алдым. Озак та үтмәде, мине тикшерү камерасына күчерделәр. Ике айга якын тикшерделәр. Икенче суд башланыр алдыннан төш күрдем. Гаҗәеп төш! Әле дә күз алдымда. Тар, озын коридор. Буеннан - буена кызыл келәм җәелгән. Коридорның бер башында ут яна. Икенче башындагы кәнәфидә чал чәчле бер ямьсез карчык утыра. Менә шунда юлбашчыбыз Сталин чыгып, шушы карчык алдына барып тезләнде дә аңа баш иде... Мин төшемне бергә утырган яһүд картына сөйләдем. Ул озак кына башын чайкап торды да: "Наверно, болеет, гад!" - дип куйды. Әле дә хәтердә. 5 март көнне безне "вагон-зак"ка төяп күрше районга судка алып киттеләр. Поезд вокзалдан кузгалганда ук ишеттек: тынлы оркестр матәм маршы уйнап калды. Станцыга чыгуга карасак, һәр җиргә кара әләмнәр эленгән. Аңлап алдык: Сталин үлгән. Шуннан арканы чәбәкли-чәбәкли әйтте миңа теге яһүд: - Ну, Амир, как ты все это видел, а?! Ну ты, наверно, святой! Суд мине аклады. Судья Колнаков язганны укытты. "Мине көчләп яздырдылар, Әмирнең гаебе юк, без капчыкларны тегермәннән түгел, ә базардан сатып алдык",дип язган иде. Мине суд залыннан ук азат иттеләр. Шул вакыт эчендә түләнмәгән хезмәт хакымны да тулысынча түләргә, дигән карар чыгардылар. Менә шундый заманнар бар иде, энекәш! Әшәке заманнар! Кемне әйтәсең? Милиция начальнигы Гафилнымы? Төшерделәр аны. Аннан соң күрше районга күчеп китте. Ә мин күтәрелдем. Зур дәрәҗәләргә ирештем. Бер мәртәбә генә күрешергә туры килде аның белән. Безнең күрше районда ниндидер бер киңәшмә булды. Басып торам, кемдер арттан килеп җилкәмә кулын куйды. Борылып карасам, бу басып тора! Га-фил... - Үтерәм! - мин әйтәм.- Хәзер үк күземнән югал! Син бит мине кайчандыр канлы күз яше белән елаттың, ә хәзер дуслыкка кул сузган буласың! Кит моннан! Бик курыкты. Шуннан бирле күргәнем булмады. Үлгән дигән хәбәрен ишеттем. Утырган җиреннән үлгән. Намусына кеч килгәндер инде! Менә шулай, энем. Бу карт юләр, саташып, әллә ниләр сөйли дип уйлама, мин сиңа моны үз итеп, гыйбрәт итеп сөйләдем. Ә минем сугышчан батырлыгым турында күп сөйләнде, күп язылды инде, борчылма, анысын да сөйләрмен... Карт озак кына сүзен дәвам итә алмады. Аның яшьле күзләрендә чиксез кайгы, хәсрәт сизгән яшь хәбәрче егет тә юк-бар сораулар биреп аны борчымады. КАРАЧ Шәяхмәт шук бала - агач башына менеп козгын оясын бәреп төшерде. Әниләрен чакырып акырышкан козгын балалары тавышына аның бабасы Җамали карт чыкты. - Нигә төшердең аларны? - диде ул, оныгының колагыннан борып.- Кулың кычытамыни соң? - Бетерергә кирәк аларны, алар каз бәбкәләрен чукыйлар!-дип чәрелдәде Шәяхмәт, бабасы алдында акланырга теләп. - Кем әйтте? - Әнкәй әйтте! - Исеңдә тот! - диде карт.- Козгын бервакытта да тере каз бәбкәсен алып китми, ул үләксә генә ашый. Бар, хәзер үк кире менгереп куй! Кара борынлы, кәкре аяклы Шәяхмәт, ыңгырашаыңгыраша, кош балаларын кире ояларына менгереп куйды. Бәлагә юлыккан газиз балалары өчен борчылып, һавада каркылдаган ана козгын һич кенә дә тынычлана алмады - Шәяхмәт каушавыннан берсен куак арасында онытып калдырды. Аны икенче көнне генә табып алдылар. Бер аякка чатанлаган козгын баласының ике канаты да бик нык зәгыйфьләнгән иде. Җамали карт аны кызганып өенә алып кайтты. Шыплап тутырылган утын агачлары өемендә бер буш урын калдырып, иске-москыдан оя сымак нәрсә әмәлләп, аны кунарга калдырды. Әнә шулай итеп козгын баласы карт йортында яшәп калды. Әкренләп ул бабайга, ә бабай аңа ияләште. Кап-кара булганга аңа Карач дип исем куштылар. Карач бик тиз үсте. Ашарга бик яратты. Көннәр буе, карбыз сымак кызыл дәү авызын зур итеп ачып, хуҗасыннан ит кисәге соранып йөрде. Иттән гайре азык атсаң, аны авызы эчендә тиз генә әвәләп кире чыгара торган иде. Аналары тәрбиясендә үскән ике козгын баласы инде күптән очарга, үзләренә азык табарга да өйрәнде. Тик Карач кына оча алмады. Көч-хәл белән титаклап койма башына менеп кунудан ары узмады. Хуҗасы Җамали карт күренү белән, койма башыннан очып тешәр иде дә, кызыл дәү авызын ачып: - Кар-р! Кар-р! - дип, әче яман тавышы белән сәлам бирер иде... Бу һәр көнне кабатлана торгач, бабайның килене Физалия, моңар дан тәмам гарык булып, бу шайтан кошыннан тиз арада котылырга булды. Карачны капчык эченә салып, шуны Шәяхмәткә тоттырды да, бабасына әйтмичә генә, козгынны елгага илтеп батырырга кушты. Әнисе сүзенә каршы килә алмаган Шәяхмәт, капчыкны күтәреп, елгага йөгерде. Тик батырырга җөрьәт итмәде: яр кырыенда калдырып кайтты. Бабасы, минем Карачым кая китте икән диеп, аны ей яныннан да, урманлыктан да эзләп карады. Таба алмагач, бик нык борчылды, юксынды. Шунда гына Шәяхмәт, бабасының Карачны бик тә яратканын, аны сагынганын аңлап алды. Ләкин гаебен танырга батырчылык итмәде. Бәхеткә каршы, аны көтүчеләр, яр буеннан табып алып: "Бабай, бу синең козгының түгелме соң?" - дип, Карачны үзенә үк китереп тапшырдылар. Карачны кабат күрүенә бик нык сөенгән карт, аны кулыннан төшермәде, көннәр буе аның яныннан китмәде. - Бабай, син миңа ачуланмыйсыңмы? - диде шулчак Шәяхмәт, гаебен танырга ашкынып. - Ни өчен, улым? - Карачны елга буена мин илтеп аттым. Әнкәй шулай кушты,-диде ул, еларга җитешеп. Карт оныгын ачуланмады. Монда кем кулы уйнаганын яхшы аңлый иде ул. Әнисе баласын изгелеккә өйрәтәсе урында, аны һаман да явызлыкка тарта иде. - Козгын-изге кош ул, олан, аңа тияргә ярамый!диде карт аның башыннан сыйпап.- Козгын тавышын ишетсәң, илгә изге хәбәрләр килер, дигән борынгы бабаларыбыз. Ләкин бу күрешү бәхете озакка бармады. Физалия килен барыбер үзенекен итте. Авыр, юан таяк белән башына бәрә-бәрә кыйнагач, Карач бабай йортыннан китеп югалды. Ул озак кына колхозның тавык фермасында яшәп алган икән. Файдасы да тигән: тавык чебиләрен чүпләүче бер генә карганы да ферма тирәсенә китермәгән. Анда эшләүчеләр аны тавык йомыркасы белән сыйлаганнар, ләкин гел тавык йомыркасы ашарга гына өйрәнгәч, Карачны аннан да куып җибәргәннәр... Шуннан соң инде ул башка күренмәде. Тик Җамали картның гына аның үлеменә ышанасы килмәде, һавада козгын тавышы ишетсә, сискәнеп куяр иде. Карачны сагынган картка да, аның оныгы Шәяхмәткә дә, менә ул һавадан очып тешәр дә, карбыз сымак дәү кызыл авызын ачып: - Кар-р! Кар-р! - дип, аларга сәлам бирер кебек тоела иде. Тик беркем дә очып төшмәгәч, бабасы оныгының җилкәсеннән кагып, болай дияр: - Исеңдә тот, улым, әгәр дә анасы ейрәтмәсә, кош баласы беркайчан да очарга өйрәнә алмас... БӘХЕТЛЕ КИЛЕН Кайчан да булса мондый бәлагә тарырмын дип, башына да китермәгәндер Мәрьям. Су салган чәйнеген янып торган плитәгә куярга да өлгермәде - ишектә кыңгырау чылтырады. Кулындагы чәйнеге чайпалып китте, капкачы шалтырап идәнгә барып төште. "Юньлегә түгел бу!"-дип уйлап алды ул, берөзлексез яңгыраган кыңгырау тавышыннан дер калтырап. - Кем ул? - Ач әле, апай, ач! - Кем соң син? - Ач әле, без авылдан,- дип кушылды икенче хатынкыз тавышы. - Кайсы авылдан? - Бәбидән*. - Ә? ! Авыл исеме. - Бәбидән без, Вилдан янына килдек... Вилдан дигәннәре - Мәрьямнең улы. Заводта эшләп йөри. Моннан бер ай элек кенә аны әнә шул Бәби дигән авылга эшеннән бәрәңге алырга җибәргәннәр иде. Мәрьям акрын гына ишекне ачты. Аның каршында алтын тешләрен ялтыратып, башына җылы мамык шәл бөркәнгән илле яшьләрдәге бер авыл хатыны, ә аның артындарак балага узган ак чырайлы яшь кенә бер кыз басып тора иде. Алар янында ниндидер кәгазь тартмалар, чүпрәк төенчекләр өелгән иде. Мәрьям "әһ", дип әйтергә дә өлгермәде, болар әйберләрнең барысын да, күз ачып йомганчы, өйалдына кертеп тутырдылар. - Сез кемнәр соң? Хатын аның соравына җавап бирергә уйламады да, ул җилкәсе белән Мәрьямне читкә этәреп, бушрак урынга бер чит ил этикеткасы ябыштырылган тартманы күчереп куйды. - Нәрсә соң бу? Кемнәр соң сез?! - дип өзгәләнде хуҗабикә. - Кем булыйм, Гайшә булам мин!-дип, күкрәк киерде хатын.-Ә бу минем кызым Майсәрә. - Майсәрә?! - Синең улың ни исемле, Вилданмы?! - Әйе, Вилдан. - Ә минем кызым Майсәрә - Вилданның кәләше. - Ничек?! - Менә шулай! - дип, мәкерле генә елмаеп куйды кунак хатын.- Улыгыз безнең авылда бәрәңгедә булдымы? - Нинди авылда? - Безнең авылда. Бәбидә. - Булгандыр инде... - "Дыр" түгел, апаем, булды. Әле алай гына да түгел... - Ходаем, нәрсә булды тагын? - Кызымны яраткан... - Соң?! - Анысы әле бернәрсә... - Соң әйтегез, сузмагыз! - Гөнаһ кылган! - Нинди гөнаһ? - Якынлык... - Кем белән? - Кем белән булсын инде, минем белән түгел, кызым белән! - Әй Алла! - Кызым балага узган. - Кемнән? - Кемнән булсын инде, күршедән түгелдер - улыңнан! - Булмас! - Булган шул, апаем, булдырганнар! - Бу яман хәбәр Мәрьямнең тәмам башына капты, хатынга ни дип җавап бирергә дә белмичә телсез калды. - Кая соң әле ул? - Кем? - Кем булсын инде, минем кызымның башына җиткән малаең? - Эштә. - Эштә булгач кайтыр, әллә кая китмәс, ә кызым, бәгырькәем, сездә калыр... Хатын сүзен әйтеп бетерергә дә өлгермәде, кычкырып елап та җибәрде. Шуны гына көткән кебек, кызы да әнисенә кушылып шыңшый башлады. - Берни дә аңламыйм, нәрсә соң бу?! - Аңларсың, апай, аңларсың, бәгырькәчеңне чит кешеләргә биреп калдырсаң, аңларсың,- дип тәкрарлады хатын, кызының башыннан сыйпап. - Алай бик жәлләгәч, балагызны монда калдырмагыз,диде Мәрьям, башка әйтер сүз тапмагач. - Калдырам, апай, калдырам, йөрәгемнән өзеп калдырам! - дип сөйләнде хатын, юанайган кызын көч-хәл белән бер тартма естенә күчереп.-Карагыз аны, кызымны җәберлисе булмагыз! - Үзе җәберләмәсә... - Мин киттем, юлдагы кешенең юлда булуы яхшы! - Китәсез? - Китәм, мине аста машина көтеп тора... - Туктагыз! - Туктарга бер генә дә вакытым юк! - Сөйләшик, аңлашыйк... - И кодагый, күрешербез, сөйләшербез әле, бер күрешү үзе бер гомер! Кунак хатын кодагыеның маңгаеннан "чуп" итеп бер үбеп алды да лифт чакырырга да онытып, баскыч буйлап тырт-тырт атлап аска төшеп китте... Аның артыннан йөгереп чыккан Мәрьям, кире өйгә керүдән шикләнеп, нишләргә белмичә бер урында таптанып торды. Ире Рамазан белән улы Вилдан эштә, ә Венгриягә киткән кызы Венера әле кайтып җитмәгән иде. Хәзерге минутта ярдәмгә килерлек бердәнбер ышанычлы кешесе - күршеләре Ферганә генә бар иде. Мәрьям озак уйлап тормыйча, күршеләренең ишеген какты. Ишекне ике метрлы, озын сыйраклы, дәү борынлы ирдәүкә хатын ачты. Күрше дигәннәре шушы иде. Артык озын буйлы булганга күрә, күрше-күләннәр аны шаяртып Озын Бәдри дип йөртәләр. Бәдрине күрүгә үк, Мәрьям башта елап җибәрде, шуннан соң гына, түкми-чәчми, барысын да сөйләп бирде. - Борчылма, күрше! - дип күкрәген киерде Бәдри, сугышчан кыяфәткә кереп.-Андый гына бәладән коткара алырмын мин сине! Җыелышып кире кергәндә, кунак кызы күзләрен шарландырып, һаман шул иске урынында хәвеф-хәтәрсез генә утыра бирә иде. Бәдрине күрүгә ул бөтенләй сеңеп калды. - Тә-ә-әк! Килдеңме?! - дип сөрән салды Бәдри, күптәнге танышына эндәшкән сыман. - Ки... ил... дем... - Килгәнең күренә! Исемең ничек? - Майсәрә... - Ишанның бишенче хатынымы?!* - Ә? ! - Син, кызыкай, ялгышмадың микән? Может тебе этажом не выше, а ниже надо! - дип, урысчалатып кына җибәрде Бәдри. Кунак кызы аны аңламаганга салышты... - Син Вилдан белән кайчан таныштың? - Сентябрьдә... - Сентябрьдә, тәк-яхшы! Ә хәзер ноябрь... "Зима во дворе, и крестьянин торжествуя..." - дип тезеп китте Бәдри, шигъри юллар белән... Сорау алырга оста инде Бәдри, өйрәтәсе юк. - Син үзеңә яхшылап кына карале! - дип, сүзен дәвам итте Бәдри.- Корсагың ишелергә тора, иманым камил, гыйнвар ахырында табарсың... К.Тинчуринның "Зәңгәр шәл" спектаклендәге персонажга ишарә. - Каян беләсез? - Әйтте диярсең, Ферганә апаң унсигез ел сәламәтлек сагында тора, йөзләгән почет грамотам бар, егерме икенче участокта шәфкать туташы булып эшлим,- дип тезеп китте Бәдри. - Рәхмәт, апай, бик шатмын,-дип елмайды кунак кызы,- берәр нәрсә була калса, сезгә мөрәҗәгать итәрмен. - Итәрсең, җаный, итәрсең!- дип үртәргә тотынды Бәдри.-Тик син миңа шуны әйт: сентябрь аенда ясалган бала, ничек итеп, гыйнвар ахырында дөньяга килсен ди?! - Мин берни дә белмим, апай, миннән сорамагыз! - Алдыйсың! Бала табар өчен тугыз ай вакыт кирәк! - Ферганә, ярар инде!-дип арага керә башлады Мәрьям, кинәт кенә кызны чын күңелдән кызгана башлап. - Ә син, күрше, җебегән, мәми! Үзең дә, ирең дә, малаең да!!!-дип үкерде Бәдри. - Бала Вилданнан, ышаныгыз,- дип еламсырап эндәште Майсәрә, яклаучы табылганына чын күңелдән сөенеп. - Ялган!-дип җикеренде Бәдри.-Син әле, җанкай, әйбәт кешеләр кулына эләктең, миңа кергән булсаң, кстати, минем дә өйләнмәгән малаем бар, мин сине шундук артыңа тибеп сигезенче этаждан төшереп җибәргән булыр идем! Бәхәс кызганнан-кыза барды. Артык дулкынланудан Бәдринең авызыннан күбекләр атыла башлады, тавышы карлыкты, бөтенләйгә телсез кала язды... Мәрьям исә күршесенә үч иткән кебек, булачак киленен күңеленнән якын итеп, кинәт кенә Бәдринең һәрбер әйткән сүзен инкарь итә башлады. Бу гауга бик тә озакка сузылган булыр иде, әгәр шул вакыт гаепле кеше үзе - Мәрьямнең улы Вилдан кайтып кермәгән булса. Сөекле җанашы Мәйсәрәне күрүгә үк егет, Ләрдемәнд әйтмешли, бер кызарды да, бер бузарды. Хатын авызын ачарга да өлгермәде, Майсәрә яшен тизлегедәй урыныннан кубып, егетнең муенына сарылды. Егете дә сөекле җанашын кочагыннан ычкындырырга ашыкмады. Моңардан тәмам күңеле булган ана, Бәдринең тагын бер кат безелдәвенә дә карамастан: - Нишләмәк кирәк, күрше, инде бернишләп тә булмый, яшәсеннәр, бер-берсен яраткач,- дип әйтеп куйды. һәм шундук дәвам итеп: - Вакыты җиткәч белербез, билгеле булыр: безнекеме ул бала, читнекеме? - дип тә әйтеп куйгач, киленнең бәхетле елмайган күзләреннән берничә усал очкын чәчрәп алды... ...Гөрләтеп туй иттеләр. Бәдри, бу уйнашчы кызга тагын нинди туйлар ясап торасың дип, күршесен үгетләп караса да, ана кеше аны тыңламады: балаларын кеше алдында ким-хур итмәс өчен, өч көн туй ясады. Туйлар барган арада киленнең тагын бер ягы ачылды-ул ире Вилданнан җиде яшькә олырак булып чыкты. Ул Казанның бер югары уку йортында лаборант булып эшләгән, тулай торакта яшәгән, Вилдан белән туган авылына кунакка кайткач танышкан икән. Хезмәт хакы аз, өсте-башы да әллә ни мактанырлык түгел. Гаиләләре дә авылда бик ишле булып чыкты: җиде җан икән. Шуларның барысын да истә тотып, туйлар узгач, Мәрьям сөекле киленен киендерергә тотынды. Барлы-юклы акчаларын җыйнап өр-яңа тун, костюмкүлмәкләр алып бирде. Моңа ейдәгеләр артык гаҗәпләнмәде, Озын Бәдрине генә бу нәрсә чыгырыннан чыгарды. Ниндидер бер килмешәк кызның, ялган юллар белән, яхшы гаиләгә эләгеп, дөньяның артына тибеп яши башлавы аның бик каты эчен пошыра башлаган иде. "Бигрәк бәхетле килен булып чыкты әле бу!"-дип, гасабиланды. Бала, Бәдри әйткәнчә, гыйнвар ахырында дөньяга килде. Кыз бала туды. Туган көненнән үк бала авыру иде. Мәрьям шифаханә юлын таптады. Ул барысына да үзе йөгерде, ә Бәдри уйнаштан туган бу баланы анасы-ние белән авылга озатырга киңәш итте. Гаҗәп: (моңа бер Бәдри генә түгел, ейдәгеләрнең барысы да игътибар иттеләр) баланың бер генә җире дә әтисе Вилданга охшамаган иде. Вилдан озын буйлы, кара кашлы, каракучкыл чәчле, ә бала ниндидер җирән чәчле, шуның естенә сипкелле һәм кәкре аяклы иде. Мәрьямнең шикләнүләре чынга аша башлады. Бәдри, бу хәлдән тиз генә файдаланырга теләп, Мәрьямне үзләренә кергән саен үгетли һәм аны һәрчак килененә каршы котырта башлады. - Баланың сезнеке булмавы ап-ачык,- дип сүзен башлады Бәдри беркөнне күршесе белән күрешкәч,-нишләп син аларны үзеңдә тотасың?! - Ә бәлкем, тора-бара... охшар... - Кемгә?! Вилдангамы?! Юк, күрше, бу бала Вилдан ныкы түгел, әгәр шикләнсәң, әйдә, медицина аша тикшертәбез... - Ничек? - Лабораториядә махсус тикшерәләр. Минем белгән кешеләрем дә бар, хәзер эшләп бирәләр. - Ә аны алай белеп була димени? - Була икән шул. Кан аша. Әгәр дә балада Вилданның каны, ягъни хромосомалары табылмаса, бала Вилданныкы булмаячак, аңладыңмы? - Аңладым аңлавын... - Соң? - Бик тә мәшәкатьле эш бу, аннан акча ягы да такырланды. - Акчасы өчен борчылма, үзем түләрмен, әйдә, бирик анализга! - Килен ни уйлар? - Әй Ходаем! Нинди кеше соң син, ә?! - дип тиргәргә тотынды Бәдри.- Шул килен, килен дип, тәмам мәми авызга әйләнеп беттең! Тиргәп тә, үгетләп тә карады аны Бәдри, тик Мәрьям бу юлы да каршы килде. Тормыш үз агымы белән ага торды. Мәрьям эшеннән бушаган арада бала карады, килен каенанасы акчасына, "фигура саклыйм" дип, бассейнга су коенырга йөрде. Өч бүлмәле фатирның зур ягын яшьләргә бирделәр. Өр-яңа төсле телевизор, шуңа өстәп яхшы келәм һәм тузан суырткыч алып куйдылар. Бу бәхетле тормыш, бәлкем, шулай тыныч кына барган да булыр иде, әгәр дә мәгәр көтелмәгән бәхетсезлек килеп чыкмаган булса. Мәрьям кинәт кенә күзгә күренеп ябыга, кипшенә башлады. Атна эчендә ул егерме килога ябыкты. Яман авыру була күрмәсен дип, Мәрьямне бер шифаханәдән икенчесенә йөрттеләр. Тикшерелмәгән җире калмады. Тик авыруын гына таба алмадылар. Ә Мәрьям шәм кебек сызды. Кызы Венера анасы авырганлыктан, чит илләргә йөрүеннән туктады. Бизнесын ташлады. Кайчандыр бәла булып төшкән зәхмәтле киленне чын-чынлап күралмаган Венера, килен эше түгел микән, анасына берәр сихырмихыр ясап ятмый микән, дип шикләнде. Моны иң беренчеләрдән булып, Озын Бәдри эләктереп алды. - Сихер, бары тик сихер генә монда! - дип, Венераның фикерен куәтләде Бәдри.- Сез ул әшәке киленнең күзләренә генә карагыз, чын сихерчегә охшаган бит ул! - Нишләргә соң, күрше апа, без бит киленне өйдән куып чыгара алмыйбыз! - диде аңа Венера. - Әниеңне өшкертергә кирәк, шуннан соң киленне дә куарбыз! - Ничек? - Минем бер белгән таныш карчыгым бар, бетен авыру кеше шуңа йөри. Барыйк шуңа! Бару мәсьәләсе бик тиз хәл ителде. Мәрьям хәзер башыаягы белән Бәдри кулында, ул хәзер нәрсә әйтсәң шуңа риза иде. Карчыкны бик җиңел генә тапсалар да, аңа эләгүе ай-һай кыен булды. Хәтта шундый абруйлы танышы Бәдрине дә санга сукмады ул. Бары тик ниндидер министр аркылы эш йөрткәч кенә, карчык Мәрьямне чиратсыз кабул итәргә ризалыгын бирде. Мәрьямне Бәдри үзе озата барды. Ләкин карчык аның үзен генә кабул итте. Кыяфәтенә караганда кырыс чырайлы бу карчык, Мәрьямне бүлмәсенә алып кергәч, каршында ниндидер бер борынгы китап ачып, берәр сәгать аның белән бернинди дә мөгамәлә кормыйча утырды. Кетә-кетә кет булган Мәрьям, түземлеген югалтып, хәлсезләнеп чак кына урыныннан егылып төшмәде... - Синең өеңә шайтаннар оялаган,- диде, ниһаять, карчык, китап битләреннән күзләрен алып.- Кыяфәтенә караганда, ялган булмасын, ул килгән, ягъни килмешәк адәм булырга тиеш... - Килгән кеше бездә бер генә, ул да булса, килен генә,дип җавап бирде Мәрьям. - Ниндидер бер яман сүз өчен киленең сиңа сихер керткән, шайтан коткысы җибәргән, тәнең вә рухың бозган... - Ул безгә корсаклы килеш килеп керде, мин "бала минем малаемныкы түгелдер" дигән сүз ычкындырган идем, бәлки, шуның өчен дә үч аладыр ул миннән?! - Нәрсә өчен үч аладыр, анысы минем өчен мөһим түгел, барысы да Аллаһы Тәгалә кулында,- диде карчык һәм тиз генә фал китабының икенче битен ачты. Тагын тынлык урнашты. Ярты сәгатьләр вакыт узды. Мәрьямнең бу авыр киеренкелектән авызы кибеп, күңеле болгана башлады... - Сиңа, сеңлем, мин бер генә киңәш бирә алам,-дип, телгә килде карчык,-ул килмешәк белән бергә ашама, эчмә, аның кулыннан ризык алма... Карчык китап битләрен япты да, Мәрьямгә китәргә ярый дип, ишарә ясады. - Мин сезгә күпме тиеш? - дип сорады Мәрьям, көчхәл белән урыныннан кузгалып. - Аякка бастырганчы бер тиен дә алмыйм. Иртәгәдән башлап дәвалый башларбыз... - Нәрсә, өшкерәсезме?! - Юк, сеңлем, иң элек авыл мунчасына кертеп, рәттән биш тапкыр сине мунча чабындырырга кирәк... * * * - Хәзер үк киленеңне өеңнән куып чыгар! - дип киңәш бирде Бәдри, Мәрьямне өенә кайтарып куйгач. - Алай эшләү бер дә ярамас шул, ә бәлки, карчык та ялгыша торгандыр, ашыкмыйк әле,-диде Мәрьям, тагын бер кат кирелеген итеп. - Җебегән! Ахмак син! - дип җикеренде Бәдри, гарьлегеннән нишләргә белмичә.-Гүргә кертәчәк әле ул сине, менә әйтте диярсең! Ләкин Мәрьям бу юлы да ашыкмады. Ул киленен тагын бер тапкыр тикшереп, сынап карарга булды. Көннәрдән бер көнне, ейдәгеләр барысы да йокыга талгач, Мәрьям табиб биргән дару-фәләнне эчәр өчен, аш ягыннан кәсәгә тутырып су алып керде. Яңадан үз ягына кергәч, дарулы суның яртысын гына эчеп, калганын карават янындагы өстәленә куйды. Бүлмәләр тыптын, яшьләр ягыннан шылт иткән тавыш та ишетелми. Мәрьям, күңелсез уйларга бирелеп, озак кына боргаланып яткач, төнге өчләрдә йокыга талды. Йоклап китсә дә, аның күңел күзәнәге өйдәге һәрбер тавышка, һәрбер кискен хәрәкәткә сизгер калды. Йокы бүлмәсендә кемдер йөри иде. Мәрьям кеше йөргән якка борылып, нихәтле генә карарга итенсә дә, буыннары тыңламады - таш кебек каткан иде. Бүлмәгә кергән затның бары тик күләгәсен генә сиземли алды ул. Кемдер явыз ният белән Мәрьямнең бүлмәсенә кергән. Менә күләгә Мәрьям кәсә куйган өстәл тирәсендә әйләнгәләде, аңа ниндидер сыекча тамызды. Мәрьям бетен көчен җыеп, тумбочка өстендәге төнге лампа төймәсенә үрелде. Тик ике арада тигезлеген югалтып, гөрселдәп идәнгә ауды. Тавыш ейдәгеләрне аякка бас тырды. Мәрьям янәшәсендә йоклап яткан ире, тиз генә урыныннан сикереп торып, хатынына аягына басарга ярдәм итте. Бүлмәдә ут кабыздылар. Мәрьям янына беренчеләрдән булып килене Майсәрә килеп басты. Соңрак Вилдан белән Венера да әнисе катына килеп тезелделәр. - Бу өйдә кемдер минем үлемемне тели,- диде Мәрьям, көч-хәл белән телгә килеп. - Кем?! - Әле генә минем дару савытыма кемдер агу тамызды, күреп, сизеп тордым, тик кем икәнлеген ачыклый алмадым. - Кем булырга мөмкин соң, әни? - дип кабаттан сорады Вилдан. - Әнә ул!-дип кычкырды Мәрьям, калтыранган куллары белән Мәйсәрәгә төртеп.- Каршыгызда тора! Майсәрә коелып төште. Тик шулай да сер бирергә теләмәде. Мәрьям әйткәнне инкарь итеп, ире Вилданга елышты. Бу хәлдән бөтенләй түземлеген җуйган Венера өстәлдә торган кәсәне эләктереп алды да Мәйсәрәнең кулына тоттырды: - Эч!!! Майсәрә җирәнеп йөзен чытты. Венера кәсәне киленнең авызына якын китергәч, Майсәрә түзмәде, суны Венераның йөзенә сипте. Венера шуны гына көткәндәй, чәрелдәп, Мәйсәрәнең чәченә ябышты. Өйдә мәхшәр башланды. Вилдан, аларның икесен дә көч-хәл белән аерып, Мәйсәрәне каты итеп кулыннан каерып алырга мәҗбүр булды. - Син мине әнисез калдыра яздың,- диде Вилдан, хатынын көч-хәл белән тыеп. - Минем гаебем юк, кагылмагыз! - Син салдыңмы әнигә агу, син сырхауландырдыңмы аны? Әйт, дөресме шул, юкса хәзер ботарлап атам! - дип җикеренде Вилдан, гомерендә бер тапкыр ачудан ярсып.- Салдыңмы? Майсәрә дәшмәде, башын түбән иде... - Их, Майсәрә, мин бит сине күпме яклап килдем, ә хәзер, әйдә, балаңны ал да кире авылыңа сыпырт! - Авылга?! - Әйе, ничек килдең шулай - алдакчы әниең янына! Иртәгесен киленне баласы, әйберләре-ние белән "КамАЗ" машинасына төяп авылына озаттылар, ә Мәрьямне җиңел машинага утыртып якындагы бер урыс авылына мунча чабынырга алып киттеләр. Сөекле күршесен озатырга Озын Бәдри үзе китте, бу бәладән котылуга аның ярдәме зур булды. СОҢГЫ КЫҢГЫРАУ Гөлшәһидәгә Мин сине ничек яраттым! - Мәктәп еллары белә. Р. Фәйзуллин Мин алгы, ә ул арткы партада. Мин аны бетен җаным-тәнем белән сизеп утырам. Аның һәр җан вә тән хәрәкәте: дәрес күчергән булып ара-тирә каләм кыймылдатуы, янындагы иптәш кызына ашыга-ашыга нидер сөйләве, йә инде кинәт кенә тын калып, дөньясын онытып утыруы-миңа күптән таныш, бик таныш. Бүген бездә - алгебра. Яратмаган, җенем сөймәгән фәнем. Ниндидер буталчык, аңлаешсыз терминнар. Әйтерсең лә ул төрле плюс-минусларны кеше башы катырыр өчен уйлап тапканнар да, безнең баш миен черетер өчен мәктәп программасына керткәннәр! Бу фәннең миңа кирәге бар идеме соң? һич кенә дә юк! Шуның естенә гыйшык утында янган яшь егетнең йөрәге бу формулаларны ничек кабул итә алсын?! Мин кабат уйга чумдым. Класс тәрәзәсеннән мәктәп бакчасы күренә. Әле яңа гына бөреләнеп, яшелләнеп килгән язгы алмагачларның матурлыгыннан хозурландым. Юеш кардан әрчелеп, ян-якларына чирәм бөртекләре тишелеп чыккан тар кара сукмаклар, елан койрыгыдай сырмаланган тузанлы олы юлларга, рәшәле зәңгәр офыкларга барып тоташа сыман. Әнә шул юллар тоташкан җирдә, иксез-чиксез биеклектә күз алдыма Гөлнәзирә килеп баса. Мин аның колагына ягымлы сүзләр пышылдыйм. Күзләремә яшь килеп тыгыла... Минем Гөлнәзирәгә гыйшык тотуымны әле беркем дә белми. Яратуымны чит кешегә бәян итү, коточкыч серне ачу белән бер иде. Бу турыда хәтта бер партада утыручы классташым Нәби дә сизенми. Нәби - шук егет. Сүз эзләп кеше кесәсенә керми, кызлардан ояла белми. Әнә бүген дәрес дәвамында янәшәдәге партада утырган Ләйләне күзәтеп утыра. Кызның итәге өскә күтәрелеп, тез башлары ачылып китүгә үк, ул: - Карале, тегеңәргә! - дип, кабыргама төртеп куйды да пырхылдап көлеп җибәрде... Соңгы вакытта Нәби бөтенләй геройга әйләнде. Үги анасы белән тәмсезләнешеп, бер рөхсәтсез ярты ай Мәскәү каласында йөреп кайткач, тиңдәшләре арасында абруе бик нык үсте аның. Тәнәфес саен, мәктәпнең эте-бете шул Нәбине сырып ала. Ә ул, әйтерсең бетен Җир шарын әйләнеп чыккан, үзен урап алган төркем уртасына күкрәген киереп чыгып баса да: "Мәскәүдә ничек адашмадың?" - дигән сорауга, "Мәскәүдә метро йөртә",-дип җавап кайтара да, үз башыннан кичкән башкала галәмәтләрен сөйләргә тотына. Ул сөйли, барысы да аңа соклана. Соклану - төрлечә була. Кемнәрдер мәшһүр җырчыларга, артистларга, ә кемнәрдер ата каракларга, маньякларга соклана. Әйе, соклану төрлечә була. Ләкин яраткан кешеңә сокланудан да зуррак нәрсә бар микән бу дөньяда?! Иң курыкканым - кызлар алдында көлкегә калу. Шуңа күрә дә алар алдында мин үземне бик кыюсыз тотам. Тумыштан килгән кыюсызлыгымны яшерер өчен, кызларны күбрәк читләтеп узарга тырышам. Ләкин ни генә эшләсәң дә, берәр тузга язмаган хәл килеп чыкмый калмый инде ул. Әле дә хәтеремдә: җидедә укыганда шукланып котырынганым өчен класс җитәкчесе көндәлегемә икеле куеп җибәргән иде. Балагызның тәртибе начар, янәсе! Хәер, әткәй дә җәзаның катысын уйлап таптыялтыратып машинка белән чәчемне кырды. Бик нык гарьләнеп, әтигә озак кына ачу тотып йөрдем. Ә икенче көнне пеләшемне ялтыратып класска килеп кергәч, барысы да кычкырып көләргә тотынды. Талчыбыгы яисә каеш кына эләккән булса да, хурлыгы бу кадәр булмас иде! Ә монда барысы да күз алдында! Гарьлеге ни тора! Кызлар алдында оят! Җәза баланы төзәтми. Бала күңелендә яра гына калдыра. Мине такта янына чакырдылар. Минем дөньямны онытып утыруымны, дәрескә игътибарсыз булуымны сизгән, күрәсең, Әнзия апа. Аптырап киттем. Дәрес ахырында такта янына чыгарыр дип кем уйлаган?! Хыяллар диңгезеннән ниндидер квадратлар, кублар дөньясына күчү бик тә авыр булды, билгеле. Шулай да сер бирергә теләмәдем, вакытны сузарга булдым. Такта каршына чыгып баскач, кулыма акбур кисәге алып, эленке-салынкы гына язарга тотындым. Ни язганымны үзем дә белештермәс хәлгә җитеп, тактага хәтердә калган төрле алгебраик формулалар язып тутырдым. - Йә, булдымы инде? - дип сорады укытучы апа, бераздан түземлеген җуеп. - Юк әле, булмады. - Булганы да җитәр!-дип кырт кисте укытучы.Читкәрәк кит әле! Бик теләмичә генә читкә тайпылдым. Йә Хода! Бу кадәр дә көлкегә калырмын дип һич кенә дә башыма китермәгән идем. Тактадагы мәгънәсез, бер-берсенә бәйләнешсез язылган билгеләмәләрне күреп алгач, класс дәррәү килеп шаркылдап көлеп җибәрде. Барыннан да бигрәк Гөлнәзирәдән оялдым. Бу минутта аның күзенә күренмәс өчен әллә ниләр бирергә әзер идем. Ирексездән аның ягына карап алдым. Аның йөзе җитди иде. Юк, юк, ул миннән көләргә дә уйламый, юк. Киресенчә, аның күзләрендә ниндидер җылы ягымлылык, дустанә аңларга тырышу хисләре чагыла иде. Миңа бары тик шунда гына җан керде. Мин аңа эчемнән мең-мең рәхмәтләр укыдым... - Бу нәрсә аңлата? - дип сорады укытучы. - Бернәрсә дә аңлатмый,-дидем мин, кәефсез генә елмаеп. - Бернәрсә дә аңлатмагач, нигә безнең башны катырасың? - Мин алгебраны яратмыйм... - Ә нәрсә генә яратасың соң син? - дип кызып китте Әнзия апа. - Яратам инде. - Ә шулай да? - Яратам инде... Әдәбиятны яратам... - Ә ни өчен әдәбиятны гына яратасың?! - Белмим инде,-дигән булдым мин, ни өчен сүз башлаганыма үкенеп.-А.С.Пушкин әйткән бит... - Кем, кем? - Кем дип, А.С.Пушкин инде... Тагын көлеш китте. Хәер, үзем дә җүләр! Пушкин дип кенә әйткән булсам ни була инде?! А.С. нигә кирәк булгандыр?! Нәкъ шул вакыт минем өчен көтелмәгән бер хәл булып алды. Бөтенесе авызын ерып миннән көлеп утырганда, Гөлнәзирә ялт кына урыныннан торып басты да: - Нишләп көләсез, таптыгыз көләр нәрсә! Мин беләм, ул чынлап та әдәбиятны ярата, ул әле шигырьләр дә яза,дип әйтте дә салды. Яңа гына зур ачыш ясаган сыман класс берьюлы тынып калды. Укучылар пышылдашырга тотындылар. Ә мин чиксез бәхетле идем. Тизрәк тәнәфескә чыгып, Гөлнәзирәнең бу җылы, ягымлы сүзләрен тагын бер кат күңелдән кичерәсем килеп талпындым... - Тагын кем алгебраны яратмый?! - дип, сөаль ташлады укытучы апа, кәефе кырылганын ничек тә сиздермәскә тырышып. - Мин! Мин яратмыйм! - дип кычкырды арттан берәү. Бу - Халикъ иде. Укытучы апаның дошманы. Алар берберсен күптәннән сөймиләр. "Икеле"дән башы чыкмаган Халикъ, кирле-мырлы сөйләнеп урыныннан торып баскач, Әнзия апаның сискәнүдән хәтта ияк аслары калтырап куйды. - Син нәрсә? Сиңа нәрсә җитми? - Укудан туйдым. Укыйсым килми! - Кешене туйдырмаган нәрсә бармы соң ул дөньяда? - Бар. - Нәрсә? - Ы... Ы... Йокы... мәсәлән... - Йокы да туйдыра. - Ник? - Күп йокласаң буыннарың ойый. - Алайса ашау. - Күп ашасаң, корсагың шартлар. - Уйнау! - Күп уйнасаң - арырсың. - Кызлар! - дип пышылдады аңа кемдер яннан. - Мәхәббәт! Мәхәббәттән туеп булмый... диләр... - Әле син яшь, җаным, олыгая башлагач анысыннан да туярсың,- диде Әнзия апа, елмаюын яшерә алмыйча... Халикъ белән укытучы апа арасындагы әрепләшү, белмим, кайчанга хәтле барган булыр иде, нәкъ шул чакны коридор башында кыңгырау шалтырады. Шуны гына көткән кебек, без барыбыз да дөньябызны онытып тәнәфескә ыргылдык... Шагыйрьләр беренче мәхәббәтне язын салкын кар астыннан шытып чыккан умырзая чәчәгенә тиңләгәннәр. Шагыйрь беренче мәхәббәтнең асылын: "Орыну түгел сине, күз атсам да, рәнҗетер сыман идем бу чакны",-дип, әнә шулай бер генә җөмлә, бер генә төшенчә белән аңлата алган. Мин укудан кайтканда, шау-шулы төркемнән аерылып, ялгызым гына кайтырга яратам. Тар сукмаклар, киң җәйләүләр аша үтәм дә ялгызым гына инеш буйларына төшеп китәм. Үзем һаман да шул Гөлнәзирә белән саташам. Аны күз алдыма китерәм дә аңа гомердә дә әйтә алмаслык назлы сүзләремне, йөрәк серләремне җиткерәм. Бу саташу - ярату булды микән соң? Сөйгән кешеңне ерактан күзаллап кына ярату чын ярату булды микән дип уйлыйм? Мин бит аңа якын килергә, хәтта сүз эндәшергә дә куркам. Иң башлап аның эндәшүен кетәм. Мин дәшмәгәч, беренче булып ул эндәшергә, мин яраткач, ул да мине яратырга тиеш кебек тоела иде миңа. Ләкин дәшәргә ашыкмый иде шул ул. Ул бары тик хыялда гына минеке, мин аны бары тик хыялымда гына яратырга хаклы идем кебек. Без гел яшәргә ашыгабыз. Бу-табигый хәл. Әле кайчан гына беренче класска кергән идек. Инде менә соңгы кыңгырау бәйрәме дә килеп җитте. Ул көнне һава аяз вә җылымса иде. Без - әле яңа гына мәктәпне тәмамлаучылар - ишегалдына чыгып тезелдек. Мәктәп директоры, очына-очына, бәйрәм тантанасын ачып җибәргәч, тантана төрле котлаулар, күңелле вә моңсу җырлар, шигырьләр белән дәвам итте. Аннары чәченә ал тасма таккан нәни генә сөйкемле кыз, дәү җиз кыңгыравын шалтырата-шалтырата, безнең арада әйләнә башлады. Моны күргәч, күпләребезнең күзенә яшь килеп тыгылды. Чөнки бик тә дулкынландыргыч минутлар иде бу. Бу - соңгы кыңгырау тавышы иде. Як-ягыма каранып, гадәттәгечә, Гөлнәзирәне эзләдем. Күз карашларыбыз очрашкач, ул матур итеп елмаеп куйды. Аңа карап мин дә елмайдым. Беренче тапкыр гына күрешкән кешеләр сыман, озак кына бер-беребезгә карашып тордык. Аның күзләре сагышлы да, моңсу да иде. "Әллә ул да мине ярата микән?" - дип уйлап куйдым мин дә ирексездән. Икенче тапкыр күтәрелеп караганда Гөлнәзирәдән җилләр искән иде инде... Гөлнәзирәне эзләп, як-ягыма каранып йөргәндә, каршыма Нәби килеп чыкты. - Сиңа нәрсә булды? - дип сорады ул миннән. - Ә нәрсә? - Төсең киткән бит! - Аның шулай кисәк кенә хәлемә кереп сорашуы әллә нишләтеп җибәрде мине. Бөтенләй эреп төштем. Үземә үзем шаккаттым. Еллар буе саклап йөргән серемне мин аңа минут эчендә ачтым да салдым. - Кызлар белән кыюрак булырга кирәк,- диде ул, мине өйрәтә башлап.-Әнә Ләйләне күрәсеңме?! - Күрәм. - Аның белән борчак пешә безнең. - Китсәнә! - Чын әгәр... Кичә печәнлектә ни булганын белсәң, шаклар катар идең әле!-диде ул, масаебрак,-Сөйләп кенә аңлатып булмый аны, күрергә кирәк! Ха-ха! Минем өчен бу бәйрәмнең кызыгы бетте. Барысына да кул селтәп өйгә кайтып киттем. Соңгы кыңгырау... соңгы... Ә нишләп соңгы? Нишләп соң аның яңгыравыклы, моңлы тавышы минем мәхәббәтем белән аваздаш? Беренче һәм соңгы, соңгы һәм беренче... Бу минем иң беренче, иң саф мәхәббәтем белән саубуллашу түгелме соң? Билгеле, әле минем тормышым башлана гына, минем өчен әле барысы да алда. Ләкин бу беренче саташуларым, балалыкларым, юләрлекләрем, оялып күз атуларым, сөеклемне фәрештәгә тиңләүләрем инде беркайчан да кабатланмас, кабатланмас шул! Беркайчан да!! Соңгы имтиханнарны уңышлы гына тапшырганнан соң, без барыбыз да аттестатлы булдык. Ләкин күптәннән хыялланып көтеп алган бу көн дә минем өчен гади бер көнгә әйләнеп калды, зур шатлык китермәде. Чыгарылыш кичәсе дә килеп җитте. Безнең арада утырган укытучыларыбызга рәхмәтләр укый-укый, өстәл естенә куелган сыйнигъмәтләрне сыпырып аткач, укучылар шау-гөр килеп төрле уеннар уйнарга тотындылар. "Йөзек салыш"тан башладылар. Аннан "почта" уены китте. Этешә-тертешә, келешә-келешә егетләр кызларга, кызлар егетләргә "элемтәчеләр" аркылы сәлам хатлары юлладылар. Озак кына уенга кушылмыйча утыргач, мин дә кечкенә кәгазь кисәгенә язып, Гөлнәзирәгә хат җибәрдем. "Яратам сине!" дип яздым мин хатка. Яздым да (минем уйлавымча, ул минем язуны танырга тиеш иде) күз кырые белән генә, Гөлнәзирәнең минем якка борылып каравын, җавап бирүен көттем. Ләкин бу уенда Гөлнәзирә игътибар үзәгендә булды: аның өстәле ваквак хат кисәкләре белән тулды, миңа җавап язарга аның вакыты да, теләге дә булмады, күрәсең. Таралышырга вакыт җиткәч, "йолдыз санаш"ка күчтеләр. Уен тәртибе буенча егет белән кызга җәза бирелә, алар тышка чыгып күктән йолдыз санарга тиешләр. Кемгә җәза да бит, кемгә бәхет?! Уендагылар әкренләп парлашырга тотынгач, мин, парсыз калудан куркып, сиздермичә генә класстан чыгып тайдым. Мәктәпнең болдыр бусагасына чыгып бастым да, күктәге сәер йолдызларга текәлеп, ниндидер бер рәхәтлек, иркенлек һәм шул ук вакытта тирән ялгызлык хисе кичердем. Инде үземне кая куярга, нишләргә дә белмичә торганда, миңа кемдер эндәште: - Хәлим! Борылып карасам, артымда елмаеп Гөлнәзирә басып тора. - Ялгызың гына йолдыз санарга булдың мәллә? - Моңа кадәр аның миңа турыдан-туры сүз кушканы юк иде әле. - Әйдә, бергә саныйк соң...-дидем мин, авыз эчемдә ботка пешереп. Гөлнәзирә дәшмәде. Нидер әйтүемне көткән кебек, күзләрен тутырып минем якка карап куйды да күз карашын читкә алды. - Нәзирә!-дип эндәштем мин. Тавышым назлы, йомшак иде. - Кирәкми, мин барысын да беләм,- диде ул, чак кына кулыма кагылып.- Син миңа язган идеңме? - Әйе, яздым. - Йолдызлар мәңгелек,-диде Гөлнәзирә, күккә төбәлеп.-Ә мәхәббәт, дөнья фани... Гөлнәзирә, башлаган сүзен дә әйтеп бетермичә, класска ашыкты. Мин берьюлы бәхетле дә, бәхетсез дә идем. Шул чакны мәктәп бусагасы төбендә ни эшләргә белмичә аптырап торганда, яныма Фәйрүзә чыгып басты. Бу сипкелле, шаян һәм үтә дә шук кызыкай инде күптәннән минем якка авышырга йөри иде. - Әйдә бергә! - Нишләргә? - Йолдыз саныйбыз! - дип чартлатып әйтеп куйды Фәйрүзә. Аның бу кызыклы тәкъдиме ни өчендер минем ачуымны гына чыгарды. Ничә еллар яшереп, газапланып сөйгән Гөлнәзирәне минут эчендә башкага алыштыру мөмкин нәрсә идеме соң?! - Теләсә кем белән йолдыз саный алмыйм шул!-дидем мин. Кирәк чагында мин дә горур була ала идем шул. Фәйрүзә үпкәләп борынын җыерды. - Бик исем китте, санамасаң тагын!-дип келә-келә кычкырып калды ул артымнан.-Саргайма шулкадәр Нәзирәң өчен, ул беркемне дә яратмый... Кичә тәмам. Егетләр, кызлар төркемләшеп кайсы кая таралышып беттеләр. Берәүләре су буенда учак тергезделәр, икенчеләре җырлый-җырлый урам әйләнделәр. Барысының да максаты бер, барысы да таң каршылый иде. Ә мин, кая килеп сугылырга да белмичә, әле бер, әле икенче төркемдә йөри торгач, арып-туңып мәктәп янындагы салам эскертенә килеп ышыкландым. Аландагы көздән калган эскертнең бер башында тычкан куышы ясап эченә кереп яттым да шуның авызын салам белән томаладым. Җылынырга гына дип сыенган җиремнән йокыга киткәнемне сизми дә калганмын. Бераздан эскерт янында кешеләр сөйләшкән тавышка уянып киттем. Тавышларыннан чамалап, мин аларның берсе Нәби, икенчесе Ләйлә икәнен аңлап алдым. Кымшанырга да куркып караңгы куышымда яшеренеп ята бирдем. Менә алар бер-берсе белән пышын-пышын гына серләшеп алдылар да, салам естенә чүгәләп, бер мәлгә тын калдылар. Ләкин бераздан гашыйкларның кисәк-кисәк кенә кызу сулыш алулары, үрсәләнеп салам кыштырдатулары мине сагаерга мәҗбүр итте. - Ләйлә! - Нәби, кирәкми... - Ярар инде... карышма... - Юк... син нәрсә... башка вакыт... күрүләре бар... - Кем күрсен, монда эт тә юк,-дип аңлатырга, ялварырга тотынды Нәби.-Безгә бит барыбер бергә буласы... Ләйлә... - Нәби... Әллә эшнең зурга китүеннән котым очып, әллә каным кызыша башлауга түзалмыйча, үз-үземне белештермичә, мин куыштан атылып чыктым. Эскерт төбендә әүмәкләшеп яткан ике яшь кешегә борылып карарга да оялып, бар кечемә өемә йөгердем... Иртән кәеф шәптән түгел иде: беркемне дә күрәсе, беркем белән дә сөйләшәсе килмәде. Мәктәп ишегалдында җыелган төркемгә килеп кушылгач ( бу безнең саубуллашу көне иде), Нәби белән Ләйләне күрергә дә теләмичә, Халикъ янына килеп бастым. Аның белән исәнләшергә дә өлгермәдем, яныма Нәби килеп җитте. - Карале, малай,- дип, усал каз кебек ысылдады ул,кичә эшне бозуын боздың, тик кара аны, беркемгә дә сөйлисе булма! - Әле беркемгә дә сөйләгәнем юк,- дидем мин, кырт кисеп. - Халикъка әйттең бит! - Халикъ! - Ике метрлы Халикъ шундук безнең якка борылды. - Мин сиңа әйттемме? - Нәстәне? - Бүген төнлә Нәби белән Ләйләне күргәнемне! - Кайда? - дип, шундук кызыксынырга тотынды Халикъ. - Кайда... Эскерт төбендә... - Ю-у-к! Ә нәстә? - Менә әйттең бит инде! - дип, шундук якага ябышты Нәби. - Мин бит аны хәзер генә әйттем, үзең килеп бәйләнгәч кенә,-дип акландым мин, әзрәк ялгыш җибәргәнемне аңлап. Безнең бәхәсне ишетеп яныбызга башкалар да җыела башлады. Мине башкалар алдында мыскыл итәргә теләгән Нәби, башымдагы кепканы йолкып алды да җил уңаена очыртып җибәрде. Ихтыярсыздан мин дә аның артыннан иярдем. Классташлар, мондый мәзәк килеп чыкканына чын күңелдән шатланышып, көлешеп артымнан карап калдылар. Ә юньсез кепка оча да оча. Үч иткәндәй, бер очып китә дә бер туктап кала. Инде тотып алам дигәндә генә, тузан туздырып тагын очып китә. Их, куасы да, чабасы да калмаган икән бит! Очсын иде шунда! Юк, чабам да чабам! Хыялга аш маслык күләгәле бәхетем артыннан йегерәм дә йегерәм мин... Авылдашларым, классташларым белән саубуллашканнан соң, мин Гелнәзирәгә зур итеп хат яздым да аны аларның почта тартмасына ташладым. Мин аңардан җавап хаты да, җавап сүзе дә көтмәдем. Кайсыбыз кая таралышып беттек. Мин калага укырга киттем, ул да китте, бер өч елдан соң кияүгә дә чыкты. Шулай бервакыт, калада очраклы гына күрешеп, берни булмагандай тыныч кына сөйләшеп киткән идек. Шул вакыт ул минем теге язган хатымны искә алды, һәм ни хикмәт, мин дә бит сине яраткан идем, диде. Тик аның бу ихлас сүзләреннән соң, сөюен белдерүдән соң күңелдә сүнгән өмет чаткыларының кабат кабынганын сизсәм дә, мин инде шактый гына соңарганымны, соңга калганымны аңладым. Нәкъ җырдагыча килеп чыга бит инде бу: Мин сине ничек яраттым. Киттең читкә. Көтмәдең. Мин дә яратам, диеп, шул чакта Ник, иркәм, мина хәбәр итмәдең? Әйе, нәкъ шулайдыр да. ИЛАҺИ ЗАТ Тәрәздән урамга карыйм да кулыма гитара алам. Мин уйный белмим - шулай да, аның нечкә кылларына сак кына орынып, моңсу сагышлы көйләр чыгара-чыгара, җырлап-көйләп утырырга яратам. Бар белгән җырларымны борын астыннан шыңшып, көйсез гитарамны җәфалап туйгач, аны урынына куям да тәрәзәне ачып бүлмәне җилләтәм. Урамда - көз. Шыксыз, моңсу көз булуга да карамастан, бүген көн җылы һәм кояшлы, шуның естенә әле җанны иркәләп, күңелләрне җилсендереп чиксез хыялый киңлекләргә чакыра сыман. Ул бераздан күренергә тиеш. Ул көн саен һәрвакыт безнең шушы урам юлыннан төшке ашка кайта. Ул дигә нем, мине бик тиз гашыйк иткән, минем төссез тормышыма илаһи бер сер булып кергән бер сылу чибәркәй иде. Мин аның турында берни дә белмим, аның турында сорашып, белешеп йөргәнем дә булмады. Мин аның хәтта исемен дә белмим: әллә Фәния, әллә Сәрия?! Чөнки алар әле гаиләләре белән яңа гына безнең шәһәрчеккә күченеп килделәр. Ул кызның кем булуы да мине кызыксындырмый. Мин аны күреп бары тик соклана гына беләм. Ни өчен? Матур, чибәр булганы өченме? Кемнәр генә яшь, чибәр кызларны күреп сокланмый да, кемнәр генә аларга гашыйк булмый?! Асылда, минем соклануым гади бер соклану гына түгел, ул ниндидер изге җанга табыну, аны бер илаһи зат итеп күрергә теләү иде. Ул мине белми. Бүген мин аның белән танышырга булдым... Урам юлыннан килүче таныш сурәтне күрүгә үк, тәрәзәгә капландым. Безнең йортка якынлашкан саен, аңа күренүдән куркып, арткарак чигендем. Аның җиңел, салмак йөреше, елмаюлы күз карашы мине һәрчак сокландыра, акылдан шаштыра... Мин подъезддан йөгереп чыкканда, ул инде урамның икенче ягына чыгып бара иде. Тиз генә куып җитәргә батырчылык итмичә, әкрен генә артыннан атладым. Ике кулына ике сумка күтәрсә дә, аның йөреше зәгыйфьләнмәгән: әз генә көчәнүдән бит урталарына кызыл тимгелләр бәреп чыккан иде. Әллә минем килүемне сизде, әллә куллары талды: ул барган җиреннән кинәт кенә туктап калды. Ә мин аны чак кына бәреп екмадым. - Кичерегез,-дидем мин, бик нык дулкынланып.Ярдәм итимме? - Рәхмәт, мин инде өйгә кайтып җиттем! - диде ул, өздереп. - Әйдәгез, мин сезгә булышам! - дидем мин, бар көчемә аның әйберләренә ябышып. - Китегез! Абыем күрсә әллә ни уйлар?!-диде кыз, ниндидер эчкерсез ялварулы тавыш белән. Юлына аркылы төшкәнмен икән бит, аңа тиз генә юл бирдем. - Ә исемегез ничек соң сезнең? - Фәридә. Фәридә белән шулай җайлы-җайсыз гына танышкач, аңа үземнең мәхәббәтемне аңлатырга вакыт җиткәнен аңладым. Озак кына моңланып, уйланып йөргәннән соң, кулыма каләм алдым. "Фәридә, - дип яздым мин, - сине күргәннән би рле җаныма тынгылык таба алмыйм. Мин сине гади кеше ит еп кенә түгел, ә Илаһи бер зат итеп күрәм. Син шул Илаһи зат булып күктән иңдең дә, минем бөтен яшәешемә, бәхетсез тормышыма ямь өстәдең, нур булып балкыдың. Беләм, син бервакытта да беркемнеке дә булмассың, чөнки син Илаһи зат. Яктылыкны, нурны кулга алып булмаган кебек, сине дә яулап алырга мөмкин түгел. Син - хыял, син - нур, син - мәңгелек! Р.S. Бер генә үтенеч: моңга баткан гөнаһлы балаңны якты нурыңнан, җан җылыңнан мәхрүм итмә. Фәрит". Сөйгән кызларга мәхәббәтемне күбрәк әнә шундый сәер хатлар, язмалар аша аңлату гадәте булганга (телдән аңлату-минем өчен гүр газабы), "гыйшык сәламемне" шундук аңа илтеп тапшырырга карар кылдым. Тәрәзәдән кызны күреп алуга ук, хатымны тотып, урамга чыгып йөгердем. Мин аны казлар каңгырап йөргән яшел чирәмле стадион эчендә куып җиттем. Исеме белән эндәшкәч, ул әллә нигә сискәнеп китте. Теләсә кайсы ир затында дәрт кузгатырлык сылу күкрәкләрен тибрәндереп, минем ягыма борылып карады да, "сиңа нәрсә, егеткәй?" дигән сыман текәлеп тынып калды. - Бу сиңа ие! - дидем мин, дүрткә бөкләнгән хат кисәген аңа сузып. - Нәрсә бу? - Бу... хат... сиңа... - Ә нәрсәгә ул? - дип сорады Фәридә, хатны кулына алып. - Укырсың, җавап язарсың,- дидем мин, бик нык каушап. Фәридә аны тиз генә ачып укый да башлады. Эсселе-суыклы булып киттем: шабыр тиргә баттым, тамак төбенә төер килеп тыгылды. Ә Фәридә хатны тиз генә укып чыкты да шаркылдап көлеп җибәрде. Мин аңа чак кына: "Мин ялгышканмын, син мин уйлаган кеше түгел икән!" - дип әйтеп ычкындырмадым. Ә ул көлде дә көлде. Аннан хатны тураклап һавага чөйде. Ул югалды. Төньяктан исеп куйган зәһәр салкын җил, шул хат кисәкләрен туздырып, каядыр очыртып алып китте... Көннәр үтә торды. Беркөнне минем янга дустым Хәмит килергә булды. Кайчандыр без аның белән бер класста укыган идек, ә хәзер ул кибет директоры булып эшли икән. Үзем генә килмәм, берәр кыз белән килермен, дигән иде ул. Шуңа күрә кибеткә кереп бер шешә шәраб, шул шәраб һәм чәй янына куярга торт, шоколад кебек әйберләр алдым. Дустым сүзендә торды - вакытында килеп җитте. Ләкин үзе белән алып килгән кызны күргәч, мин телсез калдым. Ул-Фәридә иде. Мине күргәч ул үзе дә бик нык аптырап китте, китәргә кузгалды. Ләкин сүзгә, телгә оста Хәмит, безнең аптырашып торуыбызга артык исе китмичә, кызны тиз генә өстәл артына утыртты да, минем арзанлы шәрабымны читкәрәк этеп, үзе алып килгән шампан шәрабын ачты. Артык кысташмыйча берәр бокал шәраб җибәргәч, ничектер уйлар ачылып, буыннар язылып китте. Хәмит мине шундук гитарада уйнап җырларга кыстый башлады. Уйный, җырлый белмим, дип, күпме генә аклансам да, ул барыбер кулыма гитара алырга мәҗбүр итте... Мәк чәчәген өздем ялгыш кына, Чүп үләне белән бутадым. Мәк чәчәге белми киләчәген, Үз кулларым белән утадым... Мин җырлаганда Фәридә җитди булды. Ә Хәмит астан гына елмаеп, көлеп утырды. Җыр тәмамлангач, Фәридә кул юарга дип, ванна бүлмәсенә кереп китте. Мин кәефсез генә гитарамны диван естенә ташладым. - Син, дустым, миннән көнләшәсең, ахры,- диде Хәмит, тәмәкесен кабызып. - Әйе, бераз бар,- дидем мин, ачыктан-ачык.- Мин аңа кайчандыр гашыйк булып йөргән идем, ул безнең урамда яши иде. - Аңлаштыңмы соң? - Әй, сорамале! Ә син менә булдыргансың. Котлыйм! Кайчан өйләнергә уйлыйсың? - Кемгә? - Фәридәгә. - Син нәрсә, минем башыма тай типкән дип уйлыйсыңмы әллә?! - дип кычкырып көлеп җибәрде ул.- Бе ренчедән, мин беркемгә дә өйләнергә җыенмыйм, икенчедән, бу бит, беләсеңме кем?! - Кем? - Фәхишә. - Булмас, ышанмыйм! - дип кычкырып җибәрдем мин, дустымның сүзенә шак лар катып. - Бала булма, дустым, әзрәк кенә аң бул-бу шәһәрдә йокламаган егете калмаган бит аның! Мин - чираттагысы! - Юк, ышанмыйм! - Бу дөньяда ни генә булмый,- диде Хәмит, янә шәраб йотып.- Син безгә бүген кунып чыгарга рөхсәт итәсеңме? Без сөйләшеп, киңәшеп алырга да өлгермәдек, ванна бүлмәсеннән Фәридә чыкты. Шәрабтан кәефе күтәрелә башлаган Хәмит Фәридәне йолкып алып тез башына утыртты да аны кочаклап, муеныннан үбәргә тотынды. Тик Фәридә Хәмитнең кочагыннан ычкынды да уңайсызланып фатирдан чыгып китте. Ә Хәмит, һавага очкан "былбыл"ын югалтудан куркып, минем белән саубуллашырга да онытып, Фәридә артыннан чыгып йөгерде... Мин тагын ялгыз калдым. Әллә кайчан яза башлаган бер җырның сүзләрен искә төшердем дә, гитарамны кулыма алып, акрын гына җыр суздым: Менә тагын җиргә, Менә тагын җиргә Яфрак ява. Ә мин киләм сиңа, Ә мин киләм сиңа Көзләр аша. Син - зур көзнең алтын яфрагы, Агачыннан тамган яфрак. Күз алдымнан калтырап югаласын, Җилләр исеп куйса катырак... Мин аны кабат кич белән стадион каршындагы паркта очраттым. Ул да ялгызы иде. Форсаттан файдаланып, мин аның белән бер дә тартынмыйча сөйләшеп киттем. Ул күбрәк мине тыңлады. Мин аңа әдәбият, музыка турында сөйләдем. Аңламаган сүзләр, әйтемнәр ишетсә дә, ул төпченеп тормады, минем белән килеште. Ә миңа ан нан берни дә кирәкми, аны үз янымда тою, аның белән серләшү минем өчен үзе бер бәхет иде. Күзләрендә ниндидер сагыш, моң бар иде аның. Кешеләрдән, бигрәк тә ир-атлардан күңеле кайткан, сүрелә башлаган иде аның. Сүнгән җанына терәк булырга, аңа көч бирергә теләдем. Ялгызлыкның нинди аяныч халәт булуын төшендерергә тырыштым. Сөйләшер сүзләр бетеп, бер-беребезгә карашып торгач, ул ирексездән муеныма сарылды, ә мин аның иреннәреннән үптем... Ул каршы килмәде. Бары тик: - Син башкаларга охшамагансың,- дип кенә әйтте. Паркта йөреп вакытның үткәнен сизми дә калганбыз. Төнге уникеләр дә җиткән. Ул төнне абыйсы аны соңлап кайтканы өчен өенә кертмәде. Әшәке сүзләр кычкырып, кызны мыскыл иткәч, мин аны үземә кунарга чакырдым. Фәридәне өйдә калдырып, үзем дусларда кунам дип, караңгы салкын төндә урамга чыгып киттем. Билгеле инде, бу шәһәрдә минем кереп кунарлык чын дусларым юк та иде, булганнары да өйләнеп беткәннәр. Ә аларга барасы килмәде. Төне буе тулганып урамда йөргәч, җылынырга дип, иртән тезүчеләрнең вагонеткасына кереп утырган җиремнән йоклап киткәнемне сизми дә калганмын... Йокыдан уянгач, Фәридәне күрү теләге белән, тизрәк өйгә йөгердем. Мин кайтканда Фәридә өйдә юк иде. Өстәлдә машинкада бастырган шигырьләр, җырлар янында сарылы-кызыллы саргайган агач яфраклары ята иде... "Төне буе йокы алмады,-дип язган ул,-М ин си не көттем... гафу ит, шигырьләреңне укыдым... ошады. .. Иртән урман буеннан яфраклар җыйдым... Сары яфрак - ялгызлык төсе. Ә син ялгыз калырга тырышма. Син миңа ошыйсың, тик без бергә була алмыйбыз. Сау бул! Фәридә". Безнең аралар тиз өзелде. Бер-ике айдан соң абыйсы (әти-әнисе мәрхүмнәр икән) Фәридәне көчләп диярлек, үзеннән 20 яшькә олы бер абзыйга кияүгә бирде. Ә аның бердәнбер хатын, саргайган яфракларын мин кадерле истәлек итеп әле дә саклыйм. КИЛЕРМЕН, ҖАНЫМ... Ул шагыйрә иде. Ул Әнсарны да шагыйрь итте. Шагыйранә җанлы ул сәер кызыкай инде күптәннән дөньяда юк, тик шулай да аның әйткән һәрбер сүзе, һәр хәрәкәте, мәңге онытылмаслык булып, Әнсарның күңеленә кереп калган... - Рузалия! - Әү, йолдызым! - Сине үбәргә ярыймы?! - Юк, бәгърем, ярамый! - Ә нигә? - Яшьтән үк бәхетсез буласым килми... - Без синең белән кайчан бергә булырбыз соң? - Бер-кай-чан-да!! Яки: - Рузалиям, син бүген кайда буласың? - Университетта... дәрестә... - Әгәр дә анда табалмасам, сине каян эзләргә? - Күктән... Кызлар белән таныштың исә аларның күңелләрен күрер өчен дискотекага, кинога, ресторанга бармыйча котылып булмый. Ләкин бу тормышның кызыклары, аның рәхәтлекләре нигәдер Рузалияне кызыктырмый, кызыксындырмый иде. Тәүге тапкыр очрашуга ук, ул Әнсарны бөтенләй икенче тарафка - Казан кремлен карарга алып китте. Кремль диварларын бер кат әйләнеп чыккач, алар кремль янындагы кечкенә бер бакчаның эскәмиясендә утырып ял итеп алдылар. Рузалия, бик кызык итеп, Сөембикә манарасы, бөек ханбикә турында сөйләде. Көзге сары-кызгылт яфракларга түшәлгән, куак башлары тигез итеп кыркылган бу бакчага алар әле шактый йөрделәр. Шунда беренче тапкыр үбештеләр... Әз-мәз шигырьләр язгалап, күп кенә редакция ишекләрен таптарга өлгергән, шулай да бу шау-шулы калада үзен бик нык ялгыз сизгән Әнсарны Рузалия белән аның бер таныш туганы таныштырган иде. "Теләсәң, мин сине бер акыллы, чибәр татар кызы белән таныштырам, тик кара аны, ул әле яшь, кыз кеше, рәнҗетә күрмә, мин аның анасын бик яхшы беләм", - дип кисәтеп тә куйган иде ул... Рузалия әнисе Фәһимә апа белән Казан каласының нәкъ үзәгендә - барыбызга да мәгълүм Бауман урамында яшәп яталар иде. Илле яшенә кадәр укытучы булып эшләгән, узган елны гына ирсез калган Фәһимә ханым нигәдер кырыс һәм холыксыз булып тоелды Әнсарга. Әйе, бер дә елмаеп каршы алмады ул аны. Хәер, төптәнрәк уйлаганда, ханымны да аңларга була иде. Чөнки Рузалиядән дә якынрак, газизрәк кеше юк иде аның өчен. Газиз баласын юлдан яздырырга яисә якын араларда аңардан тартып алырга җыенган һәрбер ир затын ул үзенең яшертен дошманы итеп сизә сыман тоелды аңа... Бу танышудан соң нәкъ ике атна вакыт узды. Шул арада бер-берсен ошатып, яратып өлгергән ике яшь йөрәктә назлану, якынаю теләге дә туды. Беркөнне Әнсар Рузалияне кунакка чакырды. Калага килеп әлегә кадәр җүнле эш табалмаган, булганыннан канәгать калырга мәҗбүр Әнсар эшчеләр тулай торагында кизү тора иде. Анда аңа вакытлыча бирелгән, ятып йокларга урыны булган кечкенә генә бүлмәсе дә бар иде. Кунакка дәшүне кияүгә чыгуга тиңләгән, егетнең тәкъдименә артык җитди караган, моңа кадәр һаман да ризалыгын бирмичә йөргән Рузалия, ниһаять, ризалашты. Унҗиде гаиләгә бер кухнясы, бер бәдрәфе булган ике катлы бу иске тулай торакның авыш баскычыннан бүлмәгә күтәрелгәндә, алар икесе дә монда яшәүчеләрдән ниндидер ятсыну, читсенү хисләре кичерделәр. Тәмуг оясын хәтерләткән, бетен гомерләрен газ плитәсе янында үткәргән, бер-берсенең гайбәтен чәйнәп, данын саткан тулай торак "шәүләләре" менә аларның каршыларына килеп чыгарлар да, бармак тертә-тертә көләрләр кебек тоелды аларга. Баскыч белән озын коридор арасы сират күпере булып күренде. Бары тик кешеләр күзеннән исәнсау котылып, Әнсарның бүлмәсенә кереп бикләнгәч кенә иркенләп сулап куйды алар. Әнсар яшь кенә егет булса да, хатын-кыз күрмәгән, сөймәгән кеше түгел иде. Яшь, сылу кызларның күңелләрен яулау өчен вакытын да, акчасын да кызганмаган егеткә бүгенге очрашу да гадәти булып күренде. Гадәттәгечә, ашыга-ашыга табын әзерләргә тотынды. Рузалияне түргә уздырып җибәрү белән, тиз генә кухняга чыгып чәй кайнатып керде, истәлекле очрашулар өчен генә саклап тоткан бер шәраб шешәсен, шуның янына куелышлы төрле тәм томнарны өстәлгә чыгарып тезде. Ләкин Рузалия өстәлгә якын да килмәде, тәмле шәрабтан авыз итеп тә карамады. Ул Әнсардан утны сүндерүен үтенде, Әнсар утны сүндерүгә үк, Рузалия ашыкмыйча гына чишенә башлады... Чиксез бер соклану белән дәртле хисләр кичергән Әнсар кызның чишенгәнен тын да алмыйча көтеп, карап торды. Кичке эңгер-меңгерле ярым караңгы, ярым шыксыз бүлмәдә Рузалия күктән очып төшкән бер бәхет кошы сыман күренә иде. Өстәл янында утырган Әнсар, үзе дә сизмәстән, аңа таба атлады... - Син минем турыда начар уйламыйсыңмы? - Синең хакта мин начар уйлый аламмы соң? Син генә миңа үпкәли күрмә! - Әгәр дә мин сиңа үпкәләсәм, син мине монда беркайчан да күрмәгән булыр идең,-диде Рузалия, башын түбән ия төшеп.- Мин бит үзем теләдем, ишетәсеңме, үзем теләдем бу төнне. - Рузалия! - Дәшмә! Бер сүз дә! Кил, кил... яныма... ...Бу бәхет төненнән тәмам шашардай хәлгә җиткән Әнсар бик соңлап кына кызны озатырга чыкты. Минем өчен юкка акча түгәсе булма, дип, кыз Әнсарга такси да тотарга кушмады. Иң соңгы троллейбусны көтеп алып, шуңа ялгызы гына утырып китте. Бер-берсенә охшамаган, бер-берсен кабатламый торган бу төннәр Әнсарны тәмам бәхетле итте. Рузалияне ул тагын да көчлерәк яратты. Рузалия үзе дә бу дөньяны Әнсарсыз күз алдына да китерә алмас хәлгә килде. Ул һәрвакыт Әнсарны юксынды. Университетта дәресләрен дә калдыра башлады. Әнсар берәр җиргә чакырса, ул чиксез шатлана иде. Әгәр Әнсар берәр көн күренми торса, ул аны эзләп килә торган иде. Беркөнне Әнсар аңардан хәтта сәлам хаты да алды. Кәгазь картоннан чәчәк формасында кисеп ясалган хатны Рузалия ишек астына кыстырып киткән иде. Чәчәкнең һәрбер тәлгәшендә эре, төсле хәрефләр белән "сөеклем", "бердәнберем", "падишаһым-солтаным", "гомергә бергә", "көзге мәхәббәтем" дигән сүзләр язылган иде. Ә беркөнне Рузалия үзенең шигырьләрен алып килде. Алар юка гына дәфтәргә язылган иде. Утны сүндереп шәм кабыздылар. Тыныч-салмак тавышы белән Рузалия үзенең һәрбер язган шигырен җиренә җиткереп, хис ләнеп укыды. Тонык шәм яктысында укылган бу серле шигырьләр Әнсарга бик нык тәэсир итте. Нәрсә турында иде соң алар? Яшәү, үлем, кайгы-хәсрәт, кичеккән мәхәббәт. Әле дөньяны яңа гына таный, аңлый башлаган Рузалиянең шундый тирән уйлар, шигъри хисләр эчендә бәргәләнүе Әнсарның исен алды. Үзенең кемгәдер ияреп язган шигырьләре, тозсыз такмаклары өчен бик нык оялу хисе кичерде ул... "Менә кая фаҗига, менә кая тормышның, яшәүнең мәгънәсе?" - дип уйлап утырды ул, Рузалиядән күзләрен дә алмыйча. Кызганыч, ул юка шигырь дәфтәре Рузалиянең үзе белән бергә юкка да чыкты. Шуны саклап кала алмаганына соңыннан күпме үкенде Әнсар. Әнә шундый шигъри төннәрнең берсендә, Рузалия Әнсарда кунып калды. Әнсар аның калуына каршы килеп, әнисе белән куркытып караса да, Рузалия күнмәде. Иртәгесен Әнсар кызны өенә кадәр озата кайтты. Өйгә керергә базмыйча, чит подъезд каршында туктап калдылар. Өйгә кайтмаганына инде үкенә үк башлаган Рузалия, тәмам күңелсезләнеп, боегып калган иде. Әнсар да ни дип әйтергә белмәде. Рузалия аны үзе белән өйгә алып керергә теләде. Тик Әнсар киреләнде, каршы килде. Әллә аягы тартмады, әллә кызның анасыннан курыкты. Ни өчендер Рузалия өчен акланасы да, җавап тотасы да килмәде аның... - Кермисеңме? - Юк, кереп тормам инде. - Нигә? - Төне буе җүнләп йоклый алмадым, арыдым,- дигән булды Әнсар.-Кайтып ял итеп алырга кирәк. - Качасыңмы? - Качмыйм, ә нигә качыйм?! - Син бит әнине яхшы беләсең,- диде Рузалия, көзге яфрак сыман калтырап.-Кунарга кайтмаган өчен үтерәчәк бит ул мине! - Ә мин сиңа нәрсә дидем! Әйдә, кайт, озатып куям, дидем! Ә син... Әнсарның тавышы тупас, катгый иде. Әйтерсең аны бүген иртән алыштырып куйганнар. Төннәрен Рузалиянең колагына пышылдаган ягымлы сүзләр онытылган, Әнсарны тизрәк моннан китү, кыздан котылу теләге генә биләп алган иде. - Мин бит сине гаепләмим, әйе, мин үзем гаепле,-диде кыз,-минем синең яныңда гына каласым килгән иде, мин сине... Рузалия сүзен әйтеп бетерә алмады, елап җибәрде. Әнсар аны юатырга, тынычландырырга кереште. - Бер генә юл кала,- диде Рузалия, Әнсар аны кочагына алгач,-ишетәсеңме, бер генә юл... - Нинди? - Сора мине... - Сорарга?! - Сорарга гына, алырга димим бит... Беренче юлга әнинең ачуын басарга гына, тынычландырырга... - Ә аннан соң? - Аннан соң... күз күрер әле... Әнсар, бер сүз дә әйтмичә, озак кына дәшмичә торды. Ниндидер кара елан узып китте аның күңеленнән. Әнсарны өйләндерер өчен генә анасы белән кызы тарафыннан эшләнгән нәрсә түгел микән, дигән кара уй йөгереп үтте. - Егет кешенең сүзе бер генә була, Рузалия,-диде, ниһаять, Әнсар.- Әгәр мин сорыйм икән, мин алам да! Тик хәзер түгел, бүген түгел, ишетәсеңме! Минем өчен кинәт кенә булды бу, миңа уйларга вакыт бир... - Кайчан киләсең? - Бүген... тештән соң... бәлкем... Килермен, яме! Кет, мин килермен... - Килерсеңме? - Килермен, җаным... Әнсарның "килермен" дигән сүзләре бигүк ышандырырлык килеп чыкмаса да, ышанырга тырышты Рузалия. Аңа бу вакытта ышаныч кирәк иде. Ә Әнсар кызны алдаганын, килмәячәген белеп әйтте. Ни әйтсен инде ул?! Әле бу тормышта үзенең урынын табалмаганын, муеннан бурычка батканын, очраклы гына бер бай бичә белән танышып, аның белән тиздән язылышырга сүз куешканын сөйләп, аңлатсын димени инде ул аңа?! Әнсарның "килермен" дигән вәгъдәсеннән соң алар бик тиз хушлаштылар. Ләкин шул көнне дә, икенче көнне дә килмәде Әнсар. Язмыш аларны бары тик өченче көнне генә очраштырды. Әнсар бүлмәсендә чишенеп йокларга әзерләнеп йөри иде, шул вакыт ишек шакыдылар. Ул ишекне кем шакыганын шундук аңлады. Ләкин ачмыйча булдыра алмады. Ишек бусагасында Рузалия басып тора иде. Аны күргәч, Әнсар имәнеп китте. Әйе, ул белгән Рузалия түгел иде бу. Ике-өч көн эчендә олыгаеп, җыерылып киткән Рузалиянең күз төпләре кара янган, йөзбитләре шешенгән иде... - Ни булды сиңа? - Әни кыйнады, таяк белән... - Ничек була соң инде бу, ә?!-дип кычкырып җибәрде Әнсар, Рузалия артыннан ишекне ябып.-Үзе укытучы кеше, ә үзе баласын кыйный?! Хөкемгә тартырга кирәк аны, хөкемгә! - Әнине?! - диде Рузалия, гаҗәпләнгән сыман.-Юк! Мин әнине беркайчан да хөкемгә тарта алмам! Әни бит ул! Ул мине үстергән, кеше иткән! - Әни, әни! Андый әни буламыни! Әгәр ул сине кыйнап гарип калдырган булса?! Юк инде, усаллыкка - усаллык, явызлыкка явызлык белән кайтарып бирә белергә кирәк! - Ә мин алай булдыра алмыйм шул,- диде Рузалия, урындык чатына таянып.- Мин бит үзем дә гаепле, өйгә кунарга кайтмадым... - Кичер мине,-диде Әнсар, беркадәр тын торгач. Рузалиянең бу хәлгә калуына ул үзе дә гаепле иде бит әле.-Артыграк әйтеп ташладым, кичер... Әнсарның сүзләреннән яктырып, җанланып киткән Рузалия егетнең кочагына атылды. Аның нык, көчле муенына сарылып, кайнар яшьләрен түгә-түгә: - Ташлама мине, ишетәсеңме, ташлама, мин күптәннән бу дөнья кешесе түгел идем инде, син генә тотып тордың мине бу дөньяда,-дип пышылдады. Әнсар аны кысып кочты. Ул кызга җылы, назлы сүзләр генә әйтергә әзер иде. Тик күңеленә кереп оялаган шайтан аны гел кирегә котырта иде. - Ә хәзер нишләргә уйлыйсың?! - Мин синдә калам... Ярыймы?! - Юк, ярамый, әниең килеп җәнҗал чыгаруын теләмим!-дип кырт кисте Әнсар, Рузалиянең кочагыннан чыгып.-Әгәр дә син монда калсаң, мин сиңа өйләнергә тиеш булам. Ә мин өйләнергә әзер түгелмен... - Мин бит сиңа өйлән димим, мин өйгә кайтмыйм, синең янда гына калам дип әйтәм! - Юк... син аңла... - Димәк, син мине яратмыйсың? - Яратам... тик ярату гына аз бу дөньяда... Рузалия агарынып китте. Рәнҗеде, күрәсең... Әнсар, кызны бик каты үпкәләтүдән куркып, аны тиз генә кочагына алып, үпмәкче итте. Ләкин Рузалия аңардан ычкынып ишеккә атылды... - Юләр! Мин бит сине ярата идем, син дә мине ярата дип уйладым! Мин бит көттем сине, килерсең дип көттем... бик көттем... син килмәдең... Хуш... Рузалиянең бүлмәдән ничек чыгып югалганын Әнсар сизмичә дә калды. Бары тик исенә килгәч кенә, тиз генә киенеп, ул аның артыннан эзләргә чыгып китте... Табылмады... Рузалия югалды... Рузалияне соңгы юлга озатканда, кара көзнең иң шыксыз, иң ямьсез көннәре җитеп килә иде. Әнсардан чыгып качкан төнне Рузалия йөк машинасы астына барып кергән. Әллә теләп, әллә белештермичә?! Әнсар көнаралаш татар зиратына, Рузалия каберенә бара... Яңа гына куелган мәрмәр кабер ташына Рузалиянең чыгарылыш кичәсендә төшкән төсле фоторәсеме беркетелгән. Рәсем астында алтынсу хәрефләр белән аның исем-фамилиясе, туган һәм үлгән еллары язылган. Шунда килгән саен, ирексездән, Рузалиянең рәсеменә текәлеп катып кала да тирән уйга чума. Әнә ул: чая да, шул ук вакытта уйчан да. Әнә ул сабыйларча гөнаһсыз күз карашы белән Әнсарга туп-туры текәлеп: "Килдеңме, җаным?!"-дип эндәшә сыман... Рузалия аның мәңгелек ачы сагышы, тирән кайгысы, төзәтә алмаслык мәңгелек хатасы. Коела сары яфраклар Сарылып көзләр бәгыренә. Кабат-кабат киләм синең Мәрмәр ташлы каберенә... Әнә шулай Рузалия якты дөнья белән хушлашты. Әнә шулай Әнсар шагыйрь булды. ИРКӘ Сирень... Язның гөрләтеп кабынуы, йөрәкнең җилсенүедер ул. Саф хуш исләр бөркегән ап-ак сирень тәлгәшләре әле дә сине хәтерләтә... Сине хәтерләтә. Иркә, анда мин сине күрәм. Иркә... Ни булды соң бу?! Яратумы? Сокланумы? Әллә саташу гынамы? Әллә инде язлар узып, балкып янган сөюемнең, сирень чәчәкләре тузгып берәм-берәм җиргә коелган сыман, сүнеп юкка чыгуы гына булды микән?! Белмим, ни булгандыр? Безгә бит уналты да тулмаган иде әле... Син шат, сөйкемле шәһәр кызы, авылга кунакка кайттың да безнең барчабызның күңелен әсир иттең. Күпләр, бик күпләр гашыйк булды сиңа. Мин дә гашыйк булдым. Өметсез, чарасыз... Сине бик тиз эләктереп алдылар. Кем диген әле?! Арткы урамның Уча малае! Кулга-кул тотынышып, кичен клуб янына төшкәчтен дә, сездән көнләшеп, үкенеп туялмадым. Соңга калганыма, алданрак таныша алмаганыма. Мондый хисне бер мин генә түгел, башкалар да кичергәннәрдер дип уйлыйм. Ә Уча малае сиңа нык ябышкан. Бер генә адымга да яныннан җибәрми. Сулатмый да. Каян сине шулай тиз генә эләктереп ала алган соң ул? Безнең алда борынын күтәргән була бит әле, мактанчык! Кем әле ул шулкадәр?! Дәрес күчерткән өчен, мәктәпкә бәлеш ташып, безне сыйлап йөргән бер надан Уча малае гына бит ул! Хәер, сөйләшеп алырга җае чыкты тагын. Дустың биш минутка гына югалып торган арада, йөгереп каршыңа чыктым. Тиз генә таныштык та. Ташла син ул наданны, аның бит "икеле"дән башы чыкмый, әйдә, бүген сирень янында күрешәбез, дип, дус булырга өндәдем. Син дәшмәдең. Матур зәңгәр күзләреңне сирпеп, йөрәкне яндырып ягымлы гына карап куйдың да Уча малаен эзләп киттең. Шуннан бирле минем өчен яшәү тоташ бер газапка әйләнде. Икегезне бергә күрү дә мине чиксез газапка сала торган иде. Менә сез көлешә-җырлаша урман юлыннан кайтып киләсез... Җир җиләге җыйгансыз... Кәрзинегез яртылаш кына тулган. Җиләк кайгысы түгел шул сездә, сездә сөю кайгысы... Авылга "Галиябану" килгән. Спектакль карыйсыз. Күзем сәхнәдә түгел, ә сездә. Бер-беренә сөю вәгъдәләре биргән Хәлил белән Галиябану сыман сез миңа. Капка төбендә кочаклашып, үбешеп торган чагыгызга да туры килдем мин. Мине күрү белән Учаларның алма бакчасына кереп киттегез. Анда кеше йөрми торган иске ташландык мунча барлыгын да яхшы беләм. Мин кыз тәнен, кыз тәмен татымаган яшь, булдыксыз егет! Ни өчен Ходай Уча малаена өеп биргән соң ул бәхетне? Нигә мине буш иткән? Газаплы уйлар эчендә бетерелеп, әнкәй җәеп куйган салкын түшәккә кайтып ятам... Җәй үтте. Син калага китеп бардың. Уча малае боекты. Бер-берегезне онытырсыз дип өметләндем. Ләкин тагын язлар җитте. Сирень куагы тагын да куерак итеп чәчәк атты. Син дә кайттың. Быел Уча малае белән чуалмассың, минем белән йөрерсең дип өметләндем. Гөнаһ шомлыгына каршы, тегесе "матай" алып җибәргән. Нинди генә кыз, егетнең биленнән кочып, матайда очарга хыялланмасын? Сине дә матайда йөрергә өйрәтте ул. Үз башына булган икән. Беренче мәртәбә утыруга ук, син коймага барып кердең. Син - исән, матай - капут. Шуннан соң сезнең аралар суынды. Сиңа караганда матай кадерлерәк булган, күрәсең, синең белән тупас сөйләшә башлады. Кая барса да мыскыл итә. Берәр атна сөйләшмичә йөрдегез. Мин моңа сөендем генә билгеле, шундук арагызга килеп кердем... Без синең белән сирень янында очраштык, Иркә. Яз узган. Сиреньнең дә төсе киткән, башларны әйләндерерлек хуш исләр дә бөркеми. Мин синең кулларыңнан алдым. Гомеремдә беренче мәртәбә хатын-кызга, яратам, дип эндәштем. Дәшмәдең, һаман да як-ягыңа карандың, һаман да аны көтәсең кебек тоелды миңа. - Син нишләп аның белән йөри башладың, нишләп мине читләттең,-дип сорадым... - Мин аңа вәгъдә бирдем,-дидең син,-ә биргән вәгъдәңдә торырга кирәк. Хәзер ул үзгәрде, мине җансыз тимергә алыштырды... Яңа гына парын тапкан кош сыман, мәхәббәт турында сайрадым. Күзләреңә бактым. Төпсез зәңгәр күзләреңдә сирень чәчәге балкышлары чагылды. Шашып-шашып сине үбәсем килде. Нәкъ шул чакны, матаен акыртып, Уча малае килеп чыкты... - Назыйм! - Иркә!! Мин сиңа тиз-тиз генә: - Китмә! Кал минем янда! Сирень янында кал! - дип пышылдадым... Тыңламадың... Назыйм кочагына атылдың. Назыйм да синең иреннәреңнән суырып үбеп алды. Шунда гына аңладым, бер-берегезне чын-чынлап яратасыз икән ич! Мәхәббәт алдында сирень чәчәге дә, Уча малае да бертигез икән бит. Сез бәхетле, бәхетле булыгыз да! Киттегез... Ә мин калдым. Син минем мәхәббәтемне аңламадың, сиреньле, сәер мәхәббәтемне... Ул башка, ул югары, саф иде. Сез барыбер бергә булмадыгыз. Язмыш барыбер аерды сезне... Сирень... Ул бит син, Иркә, син. КОЙРЫКЛЫ АЮ "Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгән кеше үлә генә түгел, ә бәлки, туа да" дигән мәзәк иясе - хәбәрче Мидхәт Әмирҗанов, редакциясендәге эшләрен тәмамлап, инде кайтырга җыенган иде. Нәкъ шул чакны ишектән аның күптәнге танышы - "Кызыл байрак" колхозы рәисе Артыш килеп керде. Өч капчык бәрәңге биреп җибәргәне өчен Мидхәт кайчандыр аны мактап язган иде. Бар булган алтын тешләрен балкытып, төлке сыман хәйләкәр елмаеп, президент белән күрешкән сыман, ул озак кына Мидхәтнең кулын ычкындырмыйча кысып тотты. Хәл-әхвәл белештеләр, зарланыштылар, мактаныштылар. Районда бер Артыш кына колхозчыларга вакытында хезмәт хакы биреп бара икән. Мидхәт моның турыда кызыксына башлагач, Артыш сүзне икенчегә борып, болай диде: - Менә, абый, син теге вакытны гәзитеңдә безнең авыл күленнән "ДТ" тракторы белән бер центнерлы балык тартып чыгардылар, дип язып чыккан идең бит әле... - Ие! - Миндә тагын бер хәбәр бар: Теләнче авылында аю тоттылар! - Нинди аю? - Урман аюы инде. Мари урманыннан килеп чыккан да безнең Теләнче аркылы Киров өлкәсенә китеп барышы булган... Язасыңмы?! - Язам,- диде Мидхәт, кәгазь белән каләмен әзерләп. - Машинага утырып килеп җиттем. Карыйм: унлап кеше урамда аю куып йөри. Шарт-шорт мылтыктан аталар - тидерә алмыйлар. Аю да авылдан чыкмый. - Әкренрәк сөйлә,- диде Мидхәт,- өлгереп булмый! - Нишләргә? Өч тапкыр атып карадым - тимәде... Тоттык та Сәгыйть абзыйга киңәшкә киттек... Тайгаларда урман кискән, аюларны күп очраткан... "Закун тайга,ди бу безгә,- мидбит хузяин, а в районах черноземья один хузяин - галава!" Хикмәти адәм булып чыкты бит бу! "Аюны, егетләр, аны болай тоталар,- ди,- ике метрлы фанер аласыз, тазараклары шуны арттан тотып торсыннар". Нәкъ абзый әйткәнчә кыландырдык: таза булгач, фанерны арттан үзем тотып тордым. Аю йөгереп килеп, теге фанерны сикереп кенә чыкмакчы иде дә-булдыра алмады, тырнагы белән фанерга эләгеп калды. Аю, бәгырь, миңа карый, мин - аюга. Ул миңа күз кыса, мин - аңа. Сәгыйть абзый килде дә болай ди: "Аюның койрыгын күтәрергә кирәк. Койрыгын күтәрүгә үк, арт ягына атарга кирәк", һәм шулай иттек тә. Колхозның баш агрономы йөгереп килеп, аюның муенын кытыклый. Аю койрыгын күтәрә. Баш зоотехник аның арт ягына ата. Теге мескен үлә. Эретеп ябыштыру аппараты белән тиресен өтеп, итен колхоз базарына илтеп саталар. Саткан акча дүрт ел буена хезмәт хакы алалмаган "Кызыл байрак" колхозчыларына түләргә җитә. Хәзер бар халык эш ташлап, урманда аю эзләп йөри. Берсе булгач, икенчесе дә булыр, янәсе! Җә, ничек, шәп сөйләдемме? Чыгарасыңмы? - Энекәш, барысын да шулкадәр оста итеп сөйләдең, име... Тик бер генә нәрсәдә ялгыштың,-диде Мидхәт.Аюның койрыгы юк бит... ӘФГАНЧЫ ӘФРӘЙ Колхозга кунак килеп төште. Зур кунак. Колхоз рәисе Артыш, чәйләп алырга дип, аны ашханәгә алып китте. Табынны бик мул әзерләткән. Ни генә юк анда? Склад мөдире Әфрәй бик нык тырышкан, чабып кына йөри! Чәйләп алгач, кунак кәнәфигә җәелеп тәмәке кабызды. Артыш, машина кабыза алмыйча азапланган шоферны сүгәргә дип, урамга чыгып китте. Шулчак кунак Әфрәйнең янган-пешкән шадра йөзенә игътибар итте. - Ни булды сиңа? - дип сорады ул.- Кайда яндың шулкадәр?! Мондый сорауны бирүчеләр күп булган, күрәсең. Әфрәй аптырап тормады, тыныч кына җавап та бирде: - Кайда дип?! Танкта инде... - Кайда? - Танкта. Әфганчы мин... - Ә? Әфганчы! Гафу ит, белмәдем! - диде кунак, уңайсызланып. - Зарар юк,- дип тынычландырды аны Әфрәй.- Бик тә урынлы сорау. Әфган сугышының башыннан ахырына кадәр булырга туры килде. Интернационал бурычны үтәмичә булмый. - Кызык, бик кызык бит бу, сөйлә әле, ничек булды ул? - Авыр, бик тә авыр сугыш булды ул,- дип дәвам итте Әфрәй.- Безнең "Т-34" камалышта калды. Ә мин -танк командиры. Алдан да, арттан да аталар, һавадан бомба ташлыйлар, астан мина шартлаталар. Чыдар хәл юк! Рәхәтләнеп чәй эчәргә дә бирмиләр. Беттек, мин әйтәм! Нишләргә? Үлгәч үлгәч, бер геройларча үләргә кирәк инде, мәйтәм! Танк башнясыннан башымны чыгардым да барам, мин сиңайтим, честь биреп! Аталар, һич кенә дә тидерә алмыйлар. Чөнки сугышчан рух көчле. Шуннан бер дошман йөгереп чыкты да пулный хут килгән танкның башмагын бәреп чыгарды. - Ни белән? - Ни беләнме? Чүкеч белән! Корал юк бит инде аларда! Алар аны бездән алып торалар. Ярар. Туктады танк. Теге дошман мөселман булып чыкты. Кичер, кардәш, диде дә куак арасына кереп югалды. Менә малай, шулчак тотындылар безнең танкка катюшалары белән сиптерергә! Кая анда чәй эчәргә?! Сулатмыйлар да! Бер снаряд сызгырып килде дә танкның башнясын алып атты. Очты бу! Ничек муен сынмаган, слушай?! Яна танк, танк белән бергә мин янам. Акырып янам. Әгәр дә бортинженер шулчак каяндыр огнетушитель табып, естемә күбек сиптермәгән булса, миннән көл дә каласы түгел иде. Шул күбек исе әле дә менә бетмәгән, киемгә сеңгән. Шуннан соң ачу чыкты бит, малай! Танкны 180 градуска борып та алдык и һөҗүмгә ташландык! Ну чәен түктек инде дошманнарның, түктек! - Ис-кит-кеч! - диде кунак, моңа шаклар катып.-Ничек исән кала алдың соң? Шулчак Артыш килеп керде. Әфрәй каядыр чыгып югалды. Чәй эчкәндә кунак Әфрәйне мактады: - Нинди герой яши икән бит авылыгызда, ә сез аны яшерәсез,- диде ул Артышка. - Менә кайда ул чын геройлар! - диде кунак.- Ә без аларны күрмибез, белмибез! Белергә дә теләмибез! Артыш, авыр сулап: - Сез дә яндыгызмыни? - диде. - Юк, Әфрәйне әйтәм, ул янган бит танкта!-диде кунак. - Юк,-диде Артыш.-Әфрәйнең сугышта булганы юк. Бала чагында самавырга абынып янган ул. Хәзер аның алдавыннан янучылар күп... ПРЕЗИДЕНТ БУЛАСЫМ КИЛӘ... дип мөрәҗәгать итте җыелыштагылар алдына чыгып, "Парт Ильича" колхозының склад мөдире Габделбәр Яманов. Җыелыш - президент сайлаулары алдыннан халык референдумы үткәрергәме, үткәрмәскәме дигән бик тә четерекле мәсьәләне хәл итәр өчен оештырылган иде. Егерме биш ел гомерен склад эшенә биргән мыштым Габделбәрдән бу кадэресен үк көтмәгәннәр иде. - Тышка чыгасың килсә, нигә дип аны трибунага менеп кычкырасың - чык та кер! - диде үз гомерендә бер генә җыелышны да калдырмаган һәм шуның нәтиҗәсендә саңгырауланып, аңгыраеп калган Мәрфуга түти. - Тышка чыгасым килә дими, президент буласым килә, дип әйтә,- диде арттан кемдер, аның колагына акырып. - Абау! Ә кемнең президент буласы килми?! Менә минем килмиме?! Гомерем буе партячейка секретаре булырга хыялландым, инде булдым дигәндә генә, партиясен бетереп куйдылар. Ә нишләп соң әле именны Габделбәр президент булырга тиеш? Залда шау-шу купты. - Тиздән аның складына ревизия ясалырга тиеш, растрат ясаудан куркып, президент булып котылмакчы ул! - диде җыелыш буена графиндагы салкын суга карап утырган колхоз рәисе. - Менә син, Габделбәр авылдаш, аңлат әле, ни өчен президентлыкка үрмәләргә җыенасың? - дип шаулашты авыл халкы. - Пачему?-дип башлады сүзен Габделбәр,-патамушты, тешкә керде. Мин президент булырга тиешмен икән, ике иңемә ике фәрештә кунып миңа шул турыда тәфсилләп сайрадылар. Аннан, әйтик, сезгә ни зыян булыр икән? Сез бит, авылдашлар, гомер буе колхоз скла ды аркылы ашап яшәдегез, үзегез, балаларыгыз шушыннан туенып торды. Ә хәзер шиш. Складта уксустан башка берни дә калмады! Әгәр дә мәгәр мин президент була калсам, складыбыз тулы булачак, сез тагын да яхшырак яши башларсыз... Мондый сүзләрдән соң җыелыштагылар Габделбәрне президентлыкка кандидат итеп күрсәттеләр. Күз ачып йомганчы, меңнән артык имза җыелды. Моңа бары тик колхоз рәисе генә битараф калды. - Ревизиядән соң растрат чыкса, миңа түләргә кирәк булачак бит инде,- диде ул, моңсу күзләре белән янә графинга текәлеп. Ә Габделбәр исә, авылдашларының үзенә карата шундый зур ышаныч белдерүләрен күргәч, елап ук җибәрде. Шуннан соң ул, бетен халык алдында, әгәр илбашы була калсам, сезнең йөзгә кызыллык китермәм, дип ант итте. Күрше Гарифҗан карт кына: - Коры куаныч белән йөрисең, энем, сиңа барыбер юл бирмәсләр,-дип әйтеп куйды. Габделбәрнең кандидат булуы турындагы хәбәр яшен тизлеге белән район җитәкчелегенә барып иреште. Бу җитди мәсьәлә буенча ике көн рәттән хакимият бинасында ябык киңәшмә уздырдылар. Киңәшмә булганга, аның нәтиҗәсе гади халыкка билгесез калды. Көннәрдән бер көнне район хакимияте башлыгының кара "Волга"сына Габделбәрне утыртып, районга алып киттеләр һәм башлыкның кабинетында кандидат белән җитди сөйләшү булды. - Колхозчылар синнән бик тә зарланалар,- дип сүз башлады хуҗа.- Складыңда берни дә юк, нигә товар кайтартмыйсың? - Ничек кайтартыйм, колхозның акчасы юк бит! - Ә нишләп бездән килеп сорамыйсың?! - Бусы икенче мәсьәлә. Сүзегез өчен рәхмәт, болай булса... - Яхшы! - дип кырт кисте кырыс хуҗа.- Менә син миңа әйт әле, ә ни өчен син президент булырга уйладың? - Без демократик илдә яшибез, конституция буенча һәр гражданинның Илбашы булып сайланырга хакы бар,дип сафсата сатарга тотынды кандидат. Бу хуҗага ошамады. Ул, Габделбәрдән аермалы буларак, конституцияне икенче төрлерәк аңлый иде шул. - Нишләп син товарны вакытында алып кайтмыйсың? - дип сорады ул, кискен һөҗүмгә күчеп.-Нигә? - Машина бирмиләр, машинага ягулыклары юк! - Юк, син миңа әйт әле, ни өчен син Илбашы булырга теләдең? Ә нишләп, әйтик, мин түгел? Кем соң син?! Какуй-то склад мөдире! Складыңда бер тонна уксустан башка берни дә юк, бетең дә юк синең, сине эт тә белми! Бардак синең складыңда... - Соң... бетен илдә бардак бит инде... - Җ итте!-дип җикеренде хуҗа.-Без хәзер синең белән сөйләшеп утырабыз,ә минем кешеләр складыңда ревизия үткәреп яталар... ...Габделбәр мескен президент булу теләгеннән ваз кичеп кире авылына кайтып кергәндә, өйләрендә хатыны белән күрше Гарифҗан карт гөрләшеп чәй эчеп утыралар иде. - Нәрсә, эшең барып чыкмады мәллә? - дип каршы алдылар аны икесе дә. - Тешем рас килмәде. Президент булырга грамотым җитми икән минем,-дип мыгырданды Габделбәр. - Әйттемме мин сиңа,-диде Гарифҗан,-коры куаныч белән йөрисең дип! - Катырак әйтергә иде, үзәккә үткәреп әйткән булсаң, аңлаган да булыр идем. Илбашы акыллары синдә,диде Габделбәр, сайлау алды платформасы язылган кәгазьләрен почмакка атып. АВЫЛГА ХАТ "Исәнме, абый! Сиңа каладан энекәшең Ясәви яза. Хәлләр болай ярый, абый, түзәрлек. Аңламыйм, нигә авылдан киттең син дип сорагансың. Ничек авылдан киткәнемне үзең дә яхшы беләсең бит инде, абый! Авылдан, әтидән качып киттем мин. Әти, "Синнән кеше ясыйм",-дип, утын агачы белән кыйный ие. Бер дә хәтерләмисеңмени?! Шуңа да качып киттем инде... Зинһар, минем кайда икәнлегемне берүк аңа чишә күрмә, белсә, килеп башны тишә... Ничегрәк яшәп ятасың дип язгансың? Ятам инде менә убщагада яшәп. Бер тәүлек эшлим, ике тәүлек ял итәм. Акчасын күргән юк әлегә, син җибәргән акчага яшәп ятам инде ачлы-туклы... Рәхмәт инде сиңа, абый! Шәһәр малайлары "обижать" итмиләрме дип сорап язгансың?! Юк, "обижать" иткәннәре юк. Дөресен әйткәндә, әле минем аларны күргән дә юк. Авылныкылар бик җәфалый. Үзебезнекеләр. Сапый Миңнуры белән Акый Зиннуры тәмам теңкәмә тиделәр. Авылдан киткәч тә тынгылык юк шулардай. Киләләр дә бер кыз табып бир әле, диләр, бер кыз табып биргәч, бүлмәдән чыгып тор әле, диләр. Берәр сәгатьтән әйләнеп кергәч, бик тиз кердең, тагын бер ун минут көтеп тор, диләр. Йә инде, нинди кыз таптың соң син миңа, булмый моның белән дип, сүгеп чыгып китәләр. Ашарыңа бармы соң дип сорагансың? Җүн булгач, гел бәрәңге пешереп ашыйм. Иртән бәрәңге, кичен бәрәңге. Аллергия булмаса ярый инде бу бәрәңгедән. Кибеттән чыгып чәй-мазар алганым юк. Син биреп җибәргән кырык беренче елгы такта чәйне пешерәм. Шуны эчкәндә "Вставай, страна..." җыры искә төшеп китә дә, эчне бора башлагач, тизрәк тиешле урынга йегерәм. Аңа гына түзәргә була әле, тик менә авылныкылар бик җәфалый. Авылдан киләләр дә... ансын яздым бугай инде... ни... мин пешереп куйган бәрәңгене сыпырып китәләр. Рәхмәт тә әйтмиләр. Ә үзләре сараннар, каруннар. Теге Акый Зиннурын әйтәм. Бервакыт кул юарга дип биш тәңкәлек сабын алып кайткан. Безгә бирмәде, үзе генә юынды. Шуннан соң сабынын кире кәгазенә төреп куйды. - Сабынны авылга алып кайтам, кайткач әбигә бүләк итәм,-ди... Үзе бүлмәгә кызлар чакыра, үзенең кызлар сыйларга берние дә юк. - Караул! Кызлар килә! - дип кычкыра бу беркөнне.Ипине яшереп куегыз! Эшкә җәяү йөрим, абый, чөнки троллейбуска утырырга куркам. Хәер, бер мәртәбә утырырга туры килде килүен. Янда утырып барган бер абыйдан сорыйм: - За проезд ничек түләргә?! - мин әйтәм. - Талон сатып аласың да шуны компостерда тиштерәсең,-ди бу, көлемсерәп. - Ә Искож урамына ничек барып җитәргә? - Талоныңны тиштергәч, урам исеме белән фамилияңне кычкырып әйтәсең дә шуның белән вәссәлам! Нәкъ шулай иттем дә. Бер пачка талон сатып алып, шуны берьюлы компостерда тиштердем дә бетен троллейбуска: - Искож... Гото-во-уллин!! - дидем... Туйдым, абый, бу каладан, бик тә туйдым. Авылныкылар бик җәфалыйлар, авылныкылар... Авылдан киләләр дә бер кыз табып бир, диләр, ә каян табыйм мин аны, ул кыз дигәннәре үземә дә тәтегәне юк әле аның... Абый! Алай-болай кире авылга кайтып төшсәм, зинһар, шаккатмагыз! Кайтырмын да, бәлкем, әтине көйли тор... Чөнки монда баш ярганнарын көтеп утырганчы, авылга кайтып утын яруың лутчырак булыр дип уйлыйм... Менә шулай, абый... силәви! Сәлам белән Ясәви". ГӘРӘЙШИН СӘГАТЕ Нәрсә генә ватылса да, барысы да аның янына йөгерә. Гәрәйшингә. Авылда аның кебек оста һөнәр иясе юк. Җитмәсә, акча да алмый. Тутырып берне салып бирсәң - вәссәлам! Әмир бабайның будильнигы ватылды. Сәгатьнең үзенә дә бер ярты гасырлар чамасы бардыр инде. - Гәрәй энем, әллә кая йөрер чамам юк, син шуны төзәтеп бирсәнә! Буш итмәм! - дип килде ул. - Булыр, абзый, борчылма! - диде Гәрәйшин, бабай алып килгән бер шешә көмешкәне чалбар ерымына яшереп. Аның "булыр" дигәне ярты елга сузылды. Авылда будильниксыз да яшәп була анысы. Ә нигә әле аны Гәрәйшингә калдырырга? Барды. Тапты. Ә ул әйтерсең космик кораб төзегән, бик горур кыяфәттә сәгатьне өстәлгә китереп утыртты. Сәгать келт-келт итеп йөреп тора. Бабай, рәхмәтен әйтеп, сәгатьне алып китәргә генә торганда, Гәрәйшин тегеңә бер уч сәгать механизмнары тоттырды. - Нәрсә бу? - Болары - артык! - Ничек артык? - Сәгатьне дөрес ясамаганнар,-дип аңлатты Гәрәйшин, күзләрен челт-челт кыскалап.-Артык күп деталь тыкканнар, шуңа йөрмәгән дә! - Хикмәт! - дип әйтеп куйды карт.- Утыз ел йөргән сәгатьме?! Шулай да алды. Ләкин ул ун гына минут йөрде. Өйгә алып кайтуга ук туктады. Шулай да чыгарып ташламады. Гәрәйшиннең истәлеге булыр, диде. Артык калган частьләрне дә ташламады. Алар дан әле тагын бер сәгать җыеп була иде. ИМПОТЕНТ Үпкәләттеләр Сәлахны, каты үпкәләттеләр. Мәртәбәле басмаларның берсендә аны "импотент" дип мыскыллап язып чыктылар. Яшь галим чын-чынлап уйга калды. Мыскыллаучы - күренекле профессор Бакыев. Фән өлкәсендә югары урыннарда йөзгән бу профессор Сәлахны яратмады, аңа гел аяк чала торды. Сәлах та җавапсыз калмады. Аның кем булуына карамастан, аңа төкерә торды. Ул төкергәч, теге дә төкерде. Төкерешә торгач, берзаман икесе дә төкерексез калды. Соңгысы исә Сәлахның тәмам бәгыренә үтте. Түзмәде - Бакыевны кабат судка бирде. Ә мәсьәлә гаять четерекле: суд каршында, сәяси дошманы алдында үзенең җенси яктан сәламәт булуын, ягъни нормаль ир булуын исбатларга кирәк. Иң беренче белешмәне ул сөекле хатыныннан алды. "Моңардан да дәртлерәк, хислерәк ир затын күргәнем булмады,- дип язды хатыны.-Төннәр буе йоклатмый, җылы, ягымлы сүзләрен бер дә кызганмый. Шундый да ярата ул мине, шундый да ярата, аның күк дәртле ирләр башкаларга да тәтесен иде әле!" Шундый ук белешмәне ул әле сөяркәсеннән дә алырга теләгән иде. Тик яраткан хатыны белән низаг чыгудан куркып, моңардан баш тартты. Хөкем көне дә килеп җитте. Сәлах судта дошманының, аны "импотент" дип мыскыллаганы өчен, шәхсән үзеннән гафу үтенүен, әхлакый зыян китергәне өчен шактый зур күләмдә штраф түл әвен таләп итте. Хөкемдар Бакыевны торгызды. - Гражданин Бакыев, сез бу гамәлегезне ни белән аңлатасыз?! - Мин үз сүземнән кире кайтырга уйламыйм,- диде Бакыев,- безнең татар зыялылары бер-берсенең язмаларын естән-естән укырга өйрәнгәннәр. Җентекләп, төбенә төшеп уку юк. Әгәр дә ки, Сәлах әфәнде минем мәкаләмне яхшылап укыган булса, ул шуны аңлаган булыр иде. Мин бит аны җенси яктан көчсез, булдыксыз дип язмадым, ә сәяси импотент дип яздым. Ул-сәяси импотент. ЮМОР КӨЧЕ Нәчәлник урынбасарын сүгеп чыгарды: - Кылның кырыкка ярылыр чагы, понимаешь, ә син каладан әртистләр чакыргансың! - Халык сорый бит, Локман Игнатыч! - Халык сорар ул! "Кызыл почмак"та халык шактый күп җыелган иде. Хәтта кирәгеннән артык. Каладан ике әртист килгән, берсе хатын-кыз, икенчесе ир-ат. Кыз җырлый, бии, мәзәк сөйли, ир заты аңа кушылып баянда уйный. Урынбасарга урынны түрдән бирделәр. Иң алдагы рәттән. Концерт озак барды. Халык карый-карый арыды. Менә шулчак теге туташ чегән кызы киеменнән сәхнәдән залга төште. Төште дә залда утыручыларның кулларын алып, чегәннәрчә багарга тотынды. Менә ул бер ак яулыклы әби янына килде. - Әй, әбекәй, әбекәй,- диде ул, аның кулына текәлеп.Кулларың җыерчыклы, сырлы-сырлы, бик күп ирегетләр үткән икән синең кул аркылы... Шулаймы, әбекәй?! Тамашачы шау-гөр килеп көлеп җибәрде. "Чегән кызы" берничә кешегә килеп бәйләнде, уч төпләрен карап, үзенчә бакты. Менә ул алдагы рәттә утырган урынбасарны күреп алды. Күзләрен мөлдерәтеп аңа карап куйды. "Миңа гына килеп бәйләнмәсен, бәйләнсә, эш харап",җдип уйлады урынбасар. Уйлап бетергән генә иде, тегесе моның каршына килеп тә басты. Урынбасар ике кулын тиз генә костюм кесәсенә тыкты. - Абый җаным, кулыгызны күрсәтегез әле,- диде "чегән кызы",- кулыгызга карап бер багыйм әле! Урынбасар аңа күз кысып, башкаларныкын багарга ишарә ясаса да, кыз үҗәт булып чыкты. Халык та кул чабып сорый башлагач, урынбасар кулларын чыгарып күрсәтергә мәҗбүр булды. - Абый җаным! - дип кычкырып җибәрде зәхмәти кыз.Кулларың тирләп-пешеп беткән, нәрсә тоттың бу кулларың белән? Урынбасар җир тишегенә кереп китәрдәй булды. Халык, шау-гөр килеп, көләргә тотынды... Урынбасар кызарынды, бүртенде, оялып залдан чыгып китте... Ул көнне урынбасар үзе чакыртып китергән әртистләр белән күрешмәде дә, саубуллашмады да. Качты. Әртистләр, бу хәлгә бик аптырап, салкын кунакханәдә кунып чыктылар. Тик ни хикмәт, икенче көнне иртән нәчәлник янына кергәч, хуҗа урынбасарны елмая-елмая каршы алып: - Кая, карыйм әле кулларыңны! - дип, аңа кул бирде. Моңа урынбасарның бик тә күңеле булды. "Менә бит юморның кече, дип уйлап куйды ул, кичә концерттан чыгып качканына үкенеп. Туктале, мин бу кала әртистләрен бер әйбәтләп, кешечә озатып калыйм әле!" ЧҮП САВЫТЫ Сәлим заводта эшли. Эштән соңга калып кына чыкты. Акча биргән көн иде. Төн. Курка-курка гына як-ягына каранып кайтты. Үч иткәндәй, караңгы тыкрыкта аны ике яшүсмер туктатты. - Дед! Сәлимнең йөрәге өшеп китте. "Кыйный болар мине, акчасыз калдырачаклар!" - дип уйлап куйды ул ирексездән. - Әү? - Менә моны күрәсеңме?! - диде тазарагы, юл чатында торган бер дәү генә чүп савытына күрсәтеп. - Күрәм... - Ал сатып! - Сез нәрсә, егетләр! - диде Сәлим, әз генә кыюлана төшеп.-Нәрсәгә ул миңа, нишләп мин аны сатып алырга тиеш? - Ал! Алмасаң - хана! Таләп катгый иде. Буйсынмыйча булмый. Җитмәсә, икесе ике яктан чорнап та алдылар. - Ярар, алам,- диде Сәлим,- тик күпме тора соң ул? - Биш тәңкә! - Ә, шулай гынамыни, алай гына булса, мәгез! - диде ул, сөенеп. Кесәсеннән биш тәңкә вак акча чыгарып бирде дә тизрәк моннан китәргә ашыкты. - Тукта! - Нәрсә бар? - Сатып алдың, инде үзең белән алып та кит! - Сез нәрсә, келәсезме әллә карт кешедән! - дип шаккатты Сәлим.- Ниемә миңа чүп савыты?! Үзегезгә булсын! - Юк! Сатып алдың! Юлда калдырмыйсың. Үзең белән алып кит! Бусы тегесеннән дә катгыйрак яңгырады. Мескен Сәлим, центнерлы бетон чүп савытын күтәреп, трамвай тукталышына юнәлде. - Кара аны! Ташлап калдырасы булма! Артыңнан күзәтеп карап барачакбыз! Сәлим чак кына эчен төшермәде. Дөньяның бетен шакшысы җыелган әшәке савыттан әллә нинди күңел болгаткыч яман исләр килә. Трамвайга кергәндә савытны тышта калдырырга уйлаган иде дә, теге ике егетне күргәч, аны трамвайга сөйрәп алып керде. Пассажирлар Сәлимне бомж дип уйладылар. Чүп савытыннан килгән сасы искә түзә алмыйча борыннарын кыстылар. Трамвай кузгалып китте. Теге ике бәндә, учларын учка сугып, көлешәкелешә тукталышта басып калды. Сәлимгә әллә ни булды. Әйтерсең әле аны һаман да куа киләләр. Чүп савытын трамвайда калдырырга куркып, подъезд төбенә кадәр сөйрәп кайтты. Йорт каршында гына калдырып керергә бит инде?! Юк! Караңгы тыкрыкта ике сәер шәүлә күренде. Ул аларны тегеләр дип уйлады һәм кечәнә-кечәнә савытны сигезенче катка өстерәде. Төнлә лифт эшли димени инде! Картлач чак кына җан бирмәде. Центнерлы чүп савытын күтәреп торган ирен танымыйча хатыны озак кына кертмичә торды. Аңлатырга тырышты, хатыны барыбер аңламады. Төне буена керфек тә какмаган Сәлим, моның серенә төшенеп карарга тырышса да, тешенә алмады. Башта елады, аннан кычкырып көлде. Урамдагы чүп савыты бер төн Сәлимнәрдә кунды. КОТЫРГАН Гәрәйшинне эт тешләде. Дөресрәге, үзе тешләтте. Безнең "перси"нең эте бигрәкләр дә акыллы инде, тиктомалга теләсә кемгә тимәс, дип бозау кадәрле хайванга кулын гына сузган иде, тегесе шундук каптырып та алды. Тиз арада районга шалтыраттылар. Күп тә үтмәде, кан саркып торган баш бармагын өскә күтәргән Гәрәйшин каршына сиреналарын акырта-бакырта "Ашыгыч ярдәм" машинасы килеп туктады. Аннан бер мөлаем гына ак халатлы хатын чыкты. Ул - санитар-врач икән. Гәрәйшиннең хәлен сорашты. "Ярый инде, түзәрлек",- дигән булды Гәрәйшин. Врач хатын тынычланып калды. Нәкъ шул чакны машинасына утырып күмхуҗ рәисе Касыймов та кайтып җитте. Аның кайтуы эшне бозды да куйды. Аны күрүгә үк Гәрәйшин йөзен чалшайтып, күзләрен акайтып бөтенләй кирегә сукалый башлады. - Судан куркам! Судан куркам! - дип кычкырырга тотынды ул.-Коткарыгыз! Батам! Касыймов аптырашта калды. Врач хатын да куркуыннан агарынып китте. - Котырыну авыруының беренче билгеләре бу,- диде ул.-Аны котырган эт тешләгән! - Нинди котырган эт булсын ул! Аны минем эт тешләгән! Мин авыру этләр асрамыйм, мин нәселле этләр генә тотам! - дип аңлатты Касыймов врачка. - Судан куркам! Судан! - дип, аның саен катырак кычкырды Гәрәйшин. - Хәзер үк районга, хастаханәгә! - дип команда бирде врач хатын.- Әгәр дә бу кеше котыру авыруыннан ычкынса, мине шундук эштән алачаклар. Алай гына да түгел, миңа җинаять эше ачачаклар!!! Ә Гәрәйшин күпне күргән кеше. Ул җүләр түгел. Сизде эшнең нидә икәнен! - Юк! Мин бармыйм! - дип кырт кисте ул. - Нигә? - Бармыйм. Үләсем килә! - Зинһар, барыгыз! - дип ялварырга тотынды аңа врач хатын.- Сезгә бер-бер хәл була калса, бер мин генә түгел, иптәш Касыймов та җавап бирәчәк! - Юк, бармыйм! Гәрәйшиннең үз сүзендә торачагы көн кебек ачык иде. - Ә ни булды? Нигә дип үләргә булдыгыз? - дип сорады хатын. - Ә нигә яшәргә? Ике ел күмхуҗга бушлай бил бөгеп, хезмәт хакы алалганым юк. Гаиләм ач, үзем ялангач. Сиксәндә алган бишмәтемне киеп йөрим, ямау өстендә ямау. Ә бу иптәш,- диде ул, канлы бармагын Касыймовка төбәп,-елга ике мәртәбә курортка бара, ел саен машина алыштыра, ә мин күрше районга туганнарымны күрергә дә бара алмыйм. Юлга акчам юк! Түбәдән су ага, күмхуҗ калай бирми! - Ярар, ярар, бик шаулама,-дип сүзгә кушылды рәис.-Берәр йөз бирсәм, җитәрме? Бүгенгә? - Юк, җитми!-дип кире какты аны Гәрәйшин.-Йез тәңкә биреп кенә котыла алмассың, ике ел эшләгәнемне бирсәң генә разый. Таләп катгый иде. Гәрәйшингә, каян кирәк-шуннан акча табып, ике еллык хезмәт хакын китереп тоттырдылар. Ләкин абзый моңа гына канәгать булмады. Алты олау печән, биш тонна фураж сорады. Касыймов аларга да язу язып биргәч, Гәрәйшиннең нәфесе үскәннән-үсә генә барды. Ул тишелгән түбә башын ябарга калай бирүләрен таләп итте. - Бәлкем, сиңа яңа йорт та салып бирергәдер? - дип көлгән булды рәис.-Каян алыйм мин сиңа калай. Колхозга ун ел буе бер калай кисәге кайтканы юк! Юк! Булмый! Калайны биралмыйм! - Судан куркам! - дип кабат кычкырырга тотынды Гәрәйшин, яннарына әкренләп халык җыелганын сизеп.-Эт тешләде! Касыймов эте тешләде! Ка-сый-мов эте!!! - Н у, иманыңны! - дип сүгенеп алды Касыймов, Гәрәйшинне ботарлап алыр хәлгә җитеп. Шулай да калайны китертте. Шуннан соң гына Гәрәйшинне машинага утыртып районга алып киттеләр. Әмма аңарда котыру авыруы тапмадылар. ЯХШЫ КЕШЕ Мәмдүнә тәки кияүгә чыга алмады. Чыккан да булыр иде. Тормыш юлында, үзе әйтмешли, "яхшы кеше" очрата алмады. "Яхшы кеше" дигәне шул ир заты була инде. "Авылда яхшы кеше калмады. Казаннан эзләп карарга кирәк",- дип, калага китеп барды. Ләкин шәһәрдә дә андый кешеләрне өеп куймаганнар икән шул. Яхшы кешеләр табылмады. Табылганнары да "сволочь" булып чыктылар. Мәмдүнә авырга узуга ук, аннан качып китү ягын карадылар. Тик "яхшы кеше" дигән сүзләре аның һич кенә дә теленнән төшмәде. Ай ахыры. Акчасызлык. Хезмәт хакы алырга әле дүртбиш көн вакыт бар. Мәмдүнә, гадәттәгечә, зарланып йөри: - Ашарга да акча калмады, берәр яхшы кеше килеп чыкса, күмәр иде инде ул мине акча белән... Мәмдүнә дус хатыннарына кунакка бара. Җыр, шәраб, музыка. Күңелле. Рә-хәт! - Эх, кызлар!-ди Мәмдүнә, киерелеп,-Хәзер бер яхшы кеше белән танышып, кочаклашып йокласаң икән ул. Җәй айлары. Эссе. Тәрәзәдән генә комлы пляж күренеп тора. - Эх! - ди Мәмдүнә,- бер яхшы кеше белән су коенсаң иде икән шул комлы пляжда! Шимбә көн. Мәмдүнә дачага китә. Ләкин бик тә кәефсезләнеп кайта. - Ни булды сиңа, Мәмдүнә? - дип сорыйлар аңардан. - Көн буе берьялгызым урманда йөрдем, ник бер яхшы кеше килеп очрасын! "Яхшы кеше" дигәне шул ир затыдыр инде?! ШӘХЕСЛӘР ҺӘМ ШӘРЕХЛӘР Фамилияңне алыштыр Шагыйрь Кави Латыйпның Мәскәүдә шигырь китабы чыгасы икән. Икенче бер шагыйрь Галимҗан Латыйп бу турыда ишеткән дә, китабымны күрергә барыйм әле дип, билет алып Мәскәүгә китеп барган. Нәшриятка килеп керү белән үк ана: "Сезнең китабыгыз түгел, Кави Латыйп китабы чыга",- дип аңлатканнар. Моңа бик кәефе кырылып, Казанга кире әйләнеп кайткач, Галимҗан Латыйп Кави Латыйпны очраткан да: - Беренчедән, хәзер үк юл расхутларын түлә, икенчедән, тиз генә фамилияңне алыштыр, минем фамилиямне пычратып йөрмә,-дип әйткән, ди. Шагыйрь һәм прозаик Язучы Хәйдәр салмыш хәлендә Матбугат йортының коридорында яңа гына юылган идәнне таптап йөри икән. Идән юучы моны күреп алган да бик каты тиргәп ташлаган. Моңа бик нык хәтере калган Хәйдәр: - Апа, син минем кем икәнлегемне беләсеңме соң?! Мин бит шагыйрь һәм прозаик! - дип кычкырган. Берәр түрә мазар була күрмәсен тагын, дип тәмам куркуга калган хатын журналист Мешәрәф Гали бүлмәсенә атылып кергән дә: - Мешәрәф энем, аңлат әле мин наданга, шагыйрьнең кем икәнен беләм, ә прозаик кем соң ул? - дип сораган, ди. Шелтә алганнар Ике драматург Гамир Насрый белән Әнәс Камал айныткычка эләгәләр. Иртә белән кем булуларын сораша башлагач, болар үзләрен бөек язучылар Каюм Насыйри белән Галиәсгар Камал булуларын әйтәләр. Милиция хезмәткәрләре, бу мәгълүматның дөреслеген тикшерү өчен, обкомның икенче секретарена шалтыратып, айныткычта татар халкының бөек язучылары Каюм Насыйри һәм Галиәсгар Камал утырулары турында хәбәр итәләр, һәм аларны нишләтергә дигән киңәш сорыйлар. Икенче секретарь: "Ә сез беләсезме соң, Галиәсгар Камал моннан илле ел элек, ә Каюм Насыйри йөз ел элек дөнья белән хушлашканын",-дип, боларны тиргәгән дә, үз чиратында Эчке эшләр министрлыгына шалтыратып, әлеге милиция хезмәткәрләренә шелтә белдерткән. Үзебезнең дуңгызлар Татарстан радиосының яшьләр бүлеге мөдире Рәкыйп Гаффар бервакыт авылга дуңгыз караучы апалардан әңгәмә алырга барган. - Апа, сез дуңгызларны яратасыз инде, әйеме?! -дип сораган бер терлекчедән. - Яратабыз инде, энем, яратабыз... - Апа, сез дуңгыз симертәсез инде, әйеме? - Әйе, энем, симертәбез... - Апа, сез аларны ит комбинатына озатканда елап каласыздыр инде, әйеме? - Ничек еламыйсың инде, энем, елыйбыз, вчу-таки үзебезнең дуңгызлар бит! Хата "Казан утлары" журналының баш мөхәррире Равил Фәйзуллинга журналда хаталар күп китүдән зарланалар икән. - Китәдер, китәдер, анда минем мөхәррир булып утыруым да үзе бер хатадыр,-дип җавап биргән ди ул. Ихтирамым зур Язучы Гариф Ахун, дуслары белән озаклап утырганнан соң, Матбугат йортыннан соңлап кына кайтырга чыккан икән. Аңа юлында журналист Ренат Гаффар очраган. Гариф Ахун: - Ренат дус, сәлам, син мине өйгә кадәр озатып куй әле,- дигән. - Юк, Гариф ага, мин сезне озата алмыйм, чөнки сезгә ихтирамым бик зур,- дип юлын дәвам иткән ди. Ню! Язучы һәм журналист Әхәт Гаффарга бер үзешчән шагыйрь шалтырата икән. - Әхәт әфәнде, хәлләрегез ничек? - Ню! - дип, кыска гына сәлам биргән Әхәт. - Шигырьләремне чыгаргансыз икән, рәхмәт,- дип, сүзен дәвам иткән шагыйрь. - Ню?! - Тагын бер сәхифәлек шигырьләрем бар, аларын да алып килсәм ничек булыр? - Ню... Шагыйрь инде ни әйтергә дә белмичә бер мәлгә аптырап тынып кала. - Бер-бер алып куйган нәрсәң юктыр ич? - дип, ниһаять, телгә килә язучы. - Бар... - Соң! Күптән шулай дип әйтәләр аны, шигырьләрең эченә төреп алып килергә онытма, аңладыңмы?! - Ню... Син лә начар Яшьләр концерты тәмамланганнан соң, Усман Әлмиев бер яшь җырчы янына килә дә: - Концертыгызны карадым,- ди. - Йә, ничек соң? - Начар,-ди ул,-Тик арада бер син бар... Яшь җырчы, горурланып, башын югарырак күтәрүе була, Усман Әлмиев: - Син дә начар,- дип әйтеп куя. Ходай түземлек бирсен! Язучы Ркаил Зәйдулла үтереп хатынын яманлый икән. - Аңламый мине хатын, минем шагыйрьлегемне аңламый. Мин кайчагында өйдә өч көн рәттән бер ноктага текәлеп утырам. Язган вакыт була. Шулчак хатын керә дә эш куша. Ә мин аны сүгеп атам... Юк, аңламый хатын, аңламый... Ркаилнең чырае борчулы, җитди. Кашлары җыерылган. Бераздан ул тиктомалга үзеннән-үзе кеткелдәп көлеп куя: - Хәер, минем белән яшәгән хатынга Ходай түземлек бирсен инде... Кхе, кхе!!! Язучыдан да бай кеше юк Бервакыт трамвайдан төшкәндә, мине контролерлар тотып алдылар. Кесәдә бер тиен дә акча юк. - Штраф! - ди контролер.- Түлә! Нишләргә? Хәйләләп карарга булдым. Мин Язучылар берлеге әгъзасы дигән булып, тегеңәргә кызыл тышлы кенәгәмне суздым. Контролер егет ниндидер исемлекне карап чыкты да: - Сезгә ташлама юк, язучылар түләп йөрергә тиеш,диде. - Ярар инде, брат, җибәр, без бит язучылар ярлы инде, мескен,- дигән булам. - Сезме ярлы? Язучылардан да бай кеше юк ул. Менә мин бер язучыны беләм... - Кем ул?-дип сорыйм, ни өчендер депутат шагыйрьләрне күз алдына китереп. - Ркаил Зәйдуллинны беләсеңме? - Белмичә... Минем ахири бит ул. - Менә ул бай! - Каян килеп таптың бай кеше - әле кичә генә миннән ун тәңкә акча сорап алдап калды. Сорамаган булса, хәзер сиңа уч тутырып штраф түләгән булыр идем. Таныш бул! Язучы Заһит Мәхмүди журналист Айрат Садыйкны өенә алып кайткач, хатынына: - Таныш бул, "Шәһри Казан"ның баш мөхәррире Фәлән Фәләнович,- дип, карчыгы белән таныштырган ди. Мәхмүдинең хатыны сары чырайлы, кызыл борынлы Айрат Садыйкка шаклар катып карап торган да, гомер булмаганча, тиз генә табын әзерләп, өстәлгә бер шешә ярты чыгарып куйган. Тегеләр рәхәтләнеп эчкәннәр. Айрат, башын өстәлгә салып, йоклап та киткән... Мәхмүдинең хатыны аңа карап-карап торган да: - Редакторың шундый булгач, син генә эчмичә торалмассың шул инде,-дип, язучының җанын ашаган ди. Сынап караган Драматург Әхәт Гаффар үзенең яңа бер пьесасын режиссер Равил Тумашевка биргән. Режиссер аңардан сигез төрле вариант эшләткән. Шуннан соң аны куярга булган. - Кайсысын? - дип сораган Гаффар. - Беренчесен! - дигән тегесе. - Соң... беренчесен куясы булгач, нишләп соң миннән сигез тапкыр эшләттең? - Драматург була алырсыңмы дип сынап карарга уйлаган идем мин сине!-дип җавап биргән ди режиссер. Озак сөйләшү галәмәте Журналист Айрат Садыйк белән шагыйрь Мөдәррис Әгъләм төнге Казан урамыннан баралар икән. Шунда боларга бер төркем Казан хулиганнары килеп бәйләнгән. Әгъләм качкан. Айраттан акча сораганнар. Тапмагач, каты гына дөмбәсләгәннәр. Хулиганнар китеп баргач, яшеренгән җиреннән Әгъләм дә килеп чыккан. Аптырап калмаган: - Авылдашларың булды, ахрысы, бигрәкләр дә озак сөйләштегез,- дигән аңа Әгъләм. Пьеса язу берни түгел Таныш драматургның бер бик уңышлы спектаклен караганнан соң, шагыйрь Кави Датыйп болай дигән ди: - Пьеса язу берни дә түгел ул, сәхнәдә декорацияне ничек итеп куярга икәнен белсәм, аны мин дә язар идем лә! 7 сум 50 тиен Рәссам Үтәгәнов һәм балалар журналы редакторын телевидениегә тапшыруда катнашырга чакыралар. Үтәгәновның дикциясе начар. Кеше аңларлык түгел. Шуны аңлаган телевидение режиссеры тапшыру башланыр алдыннан аны бик каты кисәтеп: - Эфирда берни дә сөйлисе булма. Сиңа ике сорау бирерләр, шуның берсенә "әйе", икенчесенә "юк" дип кенә җавап бирерсең,-дип әйтеп куя. Тапшыру башлана. Редактор сөйли дә сөйли. Үтәгәновка ике сорау бирәләр. Ул икесенә дә башын чайкап "әйе" һәм "юк" дип җавап кайтара. Ә тапшырудан соң ярты сәгать сөйләгән редактор да, "әйе" һәм "юк" дип ике сүз әйткән Үтәгәнов та бер үк күләмдә гонорар ала: 7 сум 50 тиен. Мөртәт Ике язучы Матбугат йорты каршында тәмәке тартып тора. Шул вакыт алар каршында язучы Локман Бадыйкшан пәйда була. - Әнә күрәсеңме, мөртәт килә! - дип кычкырып җибәрә берсе. - Нинди мөртәт булсын ул! Бу бит язучы Локман Бадыйкшан! - дип җавап кайтара икенчесе. - Соң шул бит инде "Мөртәт"нең авторы. Сак кеше Шагыйрь Әхмәт Гадел шалтырата. Министрлыкта эшләгән чагы. - Энем, минем янга эшкә килеп кит әле,- ди бу,-бер бик җитди хәбәр бар сиңа... - Телефоннан гына әйтергә ярамыймыни соң?-дип сорыйм аңардан. - Юк, ярамый! Бер сәгатьтән Әхмәт Гадел кабинетында утырам. - Әхмәт абый, нинди хәбәр җиткерергә теләгән идең соң? - дип сорыйм мин аңардан, түземсезләнеп. - Тс-с-с!-ди бу.-Монда әйтергә ярамый. Монда аппаратлар гына түгел, стеналары да ишетә. Урамга чыккач әйтермен! Тышка чыгып, кремль эченнән барабыз. - Җә, ни булды, әйт инде! - дим моңа. - Юк, юк, ашыкма,-ди Әхмәт абый.-Кремльнең һәрбер башнясында берәр шпион утыра... Ишетсәләр, эш харап! Әйдә, мин сиңа бер шигырь укыйм... Сөекле ханбикәбез турында... Кремль урамыннан барабыз (элеккеге Ленин урамы). Сул якта-Казан мэриясе. Кайчан гына теге хәбәрне ишетермен икән дип, дәшмичә генә күзенә карап барам. - Монда ярамый,-ди бу,-бераз барыйк. Күрәсеңме, Исхаковның кабинетында ут яна... Черек күлгә җиттек. Монда әйтми дә әйтми инде ул дип, бер сүз дәшмичә барам. Чөнки якында гына прокуратура, КГБ... Нәкъ шул чакны һич көтмәгәндә генә Әхмәт абый серен чиште. - Беләсеңме, энекәш... - Нәрсә? - Фәлән Фәләнечне төшергәннәр! - Ни өчен? - Кыңгыр эше өчен. - Кит аннан! - Тс-с-с! Акрын!-диде Әхмәт абый, як-ягына каранып.-Ишетә күрмәсеннәр... Әйдә, мин сиңа бер шигырь укыйм. Әле кичә генә яздым... Әрсез Госман Детектив әсәрләр язучы Госман Гомәр үзенең китабын чыгару өчен акча, ягъни иганәчеләр эзләп йөри икән. Бер дусты әллә шаяртып, әллә җитди итеп, син Эчке эшләр министрына бар, аңардан сора, мин аның белән сөйләшеп алдым, ул сиңа ярдәм итәр, дип киңәш иткән. Госман күп уйлап тормаган: министр янына киткән. Янына кергән дә шундук акча сораган. Сорап кына калмаган, таләп иткән. - Ни өчен әле мин сезгә акча бирергә тиеш?! - дигән министр, Госманның әрсезлегенә шаккатып. - Мин детектив әсәрләр язам, ягъни мәсәлән, милиция хезмәткәрләренең эшчәнлеген яктыртам. Ә китап чыгарып булмый, акча юк! - Туктагыз әле!-дип сикереп торган министр.-Вы чту, наш сотрудник? Какое отношение вы имеете к органам внутренних дел?! - Лушой...-дип җавап биргән Госман Гомәр һәм акча тәтемәячәген яхшы аңлап, тиз генә чыгып шылган. Кызык кеше инде Госман да! Кем инде милициягә акча сорап бара? Үзләре сорап килмәсәләр дә шөкер итәрсең. Татарның Алмазы Алмаз Хәмзин үз концертында танылган бер җырчыга пародия ясый. Аны тыңлап утырган әлеге җырчы концерт тәмамланганнан соң: "Нишләп инде шулай хур иттең?"-дип үпкәли. - Мин сине хурламадым, халыкка күтәрдем,- ди ул. - Ничек? - Бары тик бөек кешеләргә генә пародия ясап була,дип җавап кайтара Алмаз, җырчыны тынычландырып. Фикер: "Бөек кешеләрдән көлгән һәм келдерә белгән кеше үзе дә бөек була түгелме соң инде ул?" Берүзе концерт куйган артистны күргәнегез булды микән? Ә мин күрдем: 1994 елның 13 сентябрендә Камал театрында булды бу хәл. Ике сәгатьтән артык бер туктамыйча җырлады, биеде, көлдерде Алмаз. Әгәр дә без үзебезнең талант ияләрен, китап итеп, төрле-төрле киштәләргә тезеп чыксак, Алмазны кая һәм кемнәр янына куярга? Кем соң ул? Җырчымы, бәетчеме, мәзәкчеме, язучымы? Халык арасында аны шаяртып: "татар Петросяны", "татар Хазановы" дип тә йерткәлиләр. Алай гына микән әле? Петросян белән Хазановны алып карыйк. Билгеле, боларның һәр икесе дә танылган артистлар. Ләкин алар кеше язган әсәрләрне генә сөйлиләр бит. Ә Алмаз фәкать үз мәзәкләрен генә сөйли. Жванецкийлар, Задорновлар да бар әле, дисезме? Әйе, бар, әйе, алар үз әсәрләрен укыйлар, ләкин алар Алмаз кебек җырлый һәм бии белмиләр, җыр да язмыйлар. Ә безнең Алмаз җырлый да, "сызгыра" да, келдерә дә, биетә дә. "Татарның Петросяны, Хазановы" түгел икән шул, татарның Алмазы ул Алмаз! Әгәр дә БДБ илләренең дәүләт теле татар теле булса, аннан да танылган кеше булмас иде бу дөньяда. Дөрес, Алмаз турында төрле фикерләр йөри. Кайберәүләр аны күккә чөеп мактыйлар, кайберәүләр "халтурщик" диләр. "Ул әлегә сәнгатьтә үзен тапмаган, киләчәктә, бәлкем, берәр нәрсә чыгар үзеннән",-диючеләр дә юк түгел. Ә чираттагы бер концертында Алмаз безнең алга җитлеккән, үз юлын тапкан зур сәнгать остасы булып килде дә басты. Аны йә мактаган, йә тиргәгән халык телсез калды. Ул аларны төп башына утыртты да куйды. Калын-калын романнар язып, юмор-сатирага вак нәрсә дип караган язучылар әйтә алмаганны бер генә мәзәге, бер үткен җөмләсе белән сыдыра да сала ул. "Кеше көлдерүче генә ләбаса ул, артист кына бит ул",-диючеләр дә булгандыр. Әйдәгез, алайса репертуарына күз салыйк. Баксаң, анда бүгенге көн мәсьәләләре, хәзерге тормышыбызның каршылыкларын ачып бирә ала торган тирән уй-фикерләр ята икән, әй. Алыйк - "Альтернатив сайлаулар" турындагы мәзәген. Анда берәү "альтернатив" сүзенең нәрсә аңлатканын белергә һәм аңларга теләп, сәяхәткә чыккач, төрле хикмәтләргә, маҗараларга тап була. Шулай ич инде: соңгы елларда төрле-төрле сайлауларның күп һәм еш булуы халыкны туйдырып бетерде түгелме?! Халык ни депутатларга, ни дәүләт башлыкларына ышанмый башлады. Шуңа күрә дә авторның геройлары уй-фикерләрен менбәргә менеп түгел, ә тынычрак урын табып, әйтик, мунчага кереп кенә уртаклашалар. Мунчада ни кылансаң да ярый: акырып сөйләшсәң дә, кычкырып җырласаң да сине ишетүче, белүче юк. "Төкеренү" дигән мәзәге шуның дәвамы. Бу авыр, затсыз тормышка барыбыз да төкеренәбез. Чөнки адым саен хурлыйлар, мыскыл итәләр. "Түрәләр, алдакчылар чәчәк атканда текеренә-текеренә исләндек, ышкыла-ышкыла тишек оекбашка әйләндек. Ахыр чиктә иманыбызга, кешелегебезгә текермәсәк иде - шунысы мөһим,- дигән нәтиҗә ясый Алмаз.-Ә хәзергә җыр..." "Ә хәзергә җыр" - дигән сүзенең дә мәгънәсе яхшы аңлашыла. Халык моң-зардан туйган, аңа бу тормыштан ничек тә качып тору кирәк. Торгынлык чорында ил башлыклары халыкны "коммунистлар идеологиясе" белән кысса, хәзер инде "йомшак базар икътисады" белән билне кыса. Рәхәтләнеп чәй дә эчә алмый бит безнең халык. Әйтик, шикәр белән... Аны талонга биргән вакытларны халык әле дә онытмый, сагынып искә аладыр, шәт. Ә хәзер әнә өелеп тора-ал, ләкин акчасы юк. Завод-фаб рикалар эшләми, кешеләр айлар буена хезмәт хакы ала алмый. "Бүген иртә торам да шикәр белән чәй эчәм әле, чәй эчәм әле мин шикәр белән. Күзне йомам да, күз алдыма шикәр килеп баса - мин гел шулай чәй эчәм",- ди ул, хыялындагы шикәргә дан җырлап. Шикәр нәрсә ул. Әнә ел саен Рәсәйдә төрле путчлар, кан коюлар чыгып кына тора. Бу сәяси хәл дә аның иҗатыннан читтә калмаган. Чулак Нәсимә путч көнне көянтә, ә Ак йортны штурмлаганда (октябрь вакыйгалары) самавыр торбасы күтәреп чыга. Нинди генә яңа хөкүмәт килсә дә, көн туса үзгәреп, аңа ура кычкырып йөрүчеләрдән түгелме соң Нәсимә түти? Тотрыксыз Рәсәйдә әле тагын ни генә булмас, нинди генә путчлар чыкмас, тик инде Чулак Нәсимә генә нәрсә күтәреп чыгар, билгесез. "Брежнев монологы" - Алмазның "йөзек кашы". Безгә "астан өскә карап яткан" ил башлыгы, докладына ялгыш килеп кергән "ваучер" сүзен әйтә алмыйча интегеп бетә. Үзгәртеп корулар башлангач, Брежневны сагынып, аның кире кайтуын теләүчеләр дә шактый булды. Кире кайтса да, ул хәзерге дөньяны аңламыйча, кабат җан тәслим кылыр иде. Алмаз иҗат иткән образларга килсәк, алар бихисап күп, бик тиз истә калалар. Менә алар: җәмгыятьтә үз урынын таба алмыйча, аракы белән "дуслашып", гармун уйнап, шуның белән сөйләшеп йөрергә күнеккән авыл мужигы; нәрсә сөйләгәнен үзе дә аңламаган түрә (Брежнев); торгынлык чоры корбаны, түрәләргә каршы авыр сүз әйткән өчен иленнән куылган һәм шуңа күрә дөнья гизеп йөрүче диссидент язучы (Батулла), "путч Нәсимә"... Юмор һәм сатира - катлаулы нәрсә. Ниндидер зур ихтыяҗны, көн кадагындагы мәсьәләне сәхнәдә биш-алты минутта әйтеп бирү, ай-һай, җиңел түгелдер. Язу бер нәрсә, әле бит аны ачып, кешегә оста итеп сәхнәдән күрсәтә, җиткерә белергә кирәк. Әгәр дә Алмаз Брежневның докладын естән-естән генә укып чыкса, барыбызга да яхшы таныш ил башлыгының йөз чалымнарын, сөйләм рәвешләрен оста итеп бирә алмаса, ул безне ышандырмас, ә без аны келә-келә алкышламас идек. Алмаз мондый уңышка тиз һәм җиңел ирештеме соң? Юктыр. Монда сәләттән башка зур тырышлык, түземлек кирәк. Ә болар анда бар. Хәер, ул җырчы буларак инде 80 нче елларда "Саз" ансамбленә йөргәндә үк танылган иде. Музыка белеме кирәклеген аңлап, ул Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетын тәмамлады. Югары белемле булды, җырлар яза башлады. Ул үзенең "Мосафирлар җыры", "Үпкәләмә", "Әлфинур" дигән җырларын әле дә көйли, әйтергә кирәк, әйбәт көйли. Бервакыт ул режиссер Рөстәм Фатыйхов җитәкләгән "Адым" театр студиясенә музыкант булып эшкә килде. Үзенчәлекле һәм сәләтле Рөстәм Фатыйхов янында сәхнә серләренә өйрәнде. "Ут төртүче", "Җырлап керәбез, җырлап чыгабыз", "Буратино бездә кунакта" дигән спектакльләрнең көен язды. Акча юклык аркасында театр ябылгач, Татарстан телевидениесендә эшләде, сатирик язучы Камил Кәримов белән берлектә "Шаян сәхнә" тапшыруын ачып җибәрде, зур популярлык казанды. Ничек сатира-юмор остасы булып киттең дигән сорауга: "Бер авылга концерт белән баргач, концертны үземә алып барырга, конферансье ролен үтәргә, бар белгән шигырь-мәзәкләремне үземә сөйләргә туры килде",- дип җавап бирде ул. Алмазның юлында авырлыклар булмады түгел, булды. Бер яктан җәмәгатьчелек аның бу иҗатын бик үк танырга теләмәсә, икенче яктан фатир алу өчен сигез елга якын "Комсомолец" клубында хезмәткәр булып эшләргә мәҗбүр булды. Хәзер ул (Аллага шөкер) - гаиләле, фатирлы, өч бала атасы. Алмаз эшли, тик тормый: репертуарын яңарта, кызыклы, үзенчәлекле драма әсәрләре дә язып ташлый. Режиссерларыбыз аның әсәрләренә тиздән игътибар һәм мөрәҗәгать итмичә калмаслар, шәт. Бер теләк тә бар: шушындый сәнгать остазларыбызга һәрвакыт игътибарлы һәм мәрхәмәтле булсак иде. Алмаз моңа чын-чынлап лаек. ТОЯКЛЫ ҖЕН (повесть) Ай, Бибинур, вай, Бибинур! Аны белмәгән адәми зат бармы икән дөньяда?! Юктыр, мөгаен. Дөнья җимерелсә җимерелер, Кормаш авылы таралса таралыр, әмма ләкин Бибинур юкка чыкмас, аның исемен алтын хәрефләр белән тарих китабына язып калдырырлар! Авылда кем хуҗа, дип сорасаң, гадәттә, бер дә икеләнмичә, колхоз рәисе, дип җавап бирерләр. Чөнки йомышың төште исә шуңа йөгерәсең бит. Саламы, тактасы, утыны, печәне, оны вә йоны шуның кулында була. Барыбер сорап шуңа барасың! Күп очракта син сорап килгән әйбер булмый да, әле булса да бирмәскә мөмкин. Колхоз рәисе Аллаһы Тәгалә түгел. Шулай да рәис рәис инде! Ә Кормашта рәискә тик берәү генә тиңләшә ала, ул да булса-Бибинур! Ни өчен дисәгез, Бибинур авылда аракы хуҗасы, аңарга аракы сорап киләләр. Аңа авылда рәискә караганда да хөрмәт зур, сорап килгән кешене бервакытта да буш кул белән чыгарып җибәрми. Бибинур - ялгыз хатын. Бар иде аның ире, ләкин аерылыштылар. Ул ир кисәге дә ялгызы гына атасы белән бабасы нигезендә яшәп ята. Бибинурның ире йортыннан киткәненә дә инде шактый вакыт узды. Хәзер Кормаш кибетеннән ерак түгел кызыл кирпечтән салынган колхоз йортында көн күрә. Ир белән хатын үз теләкләре белән аерылышмадылар аерылышуын, аларны киң җәмәгатьчелек аерды. Торгынлык чорлары дип аталган шанлы заманга бик тә хас нәрсә иде ул. Бибинур белән Касыйм яратышып өйләнештеләр. Матур гына яшәп тә киттеләр. Тик тора-бара боларның берберенә капма-каршы кеше булулары ачыкланды. Халык арасына ыргылган, ачык күңелле Бибинурның, кеше белән исәнләшергә дә иренгән, үз сукмагыннан гына атлап йөрергә күнеккән төнтек Касыймнан күңеле кайта баш лады. Өч ел бергә яшәп тә балага узмаган, беркатлы ирен, усал каенанасын көйләүдән эче поша башлаган Бибинур түзмәде, тотты да беркөнне фермага сыер савучы булып керде. Озак та үтмәде, әнә шул таза беләкле, тыгыз бәдәнле Бибинурыбыз алдынгылар исеменә лаек булды. Моңа тиклем алдынгылыкны беркемгә дә бирмәгән сыер савучы Мөсфирә кара көнләшү белән янды: аңа булырга тиешле Мактау кәгазьләре, акчалата зур премияләр Бибинур кулына күчә барды. Бибинурның даны районда гына түгел, бөтен җөмһүрияткә таралды. Өстеннән ташып торган сөтле чиләген күтәреп, елмаеп төшкән җанлы сурәтләре гәзит битләрендә, хәтта кино кадрларында да күренгәләде... Тик шуның белән бергә аның икенче бер яман даны да таралып өлгерде. Бибинур - уйнашчы, Бибинур ферма мөдире Хамис белән типтерә икән дигән имеш-мимешләр бик күпләрне аптырашта калдырды. Бу хәбәр иң башта Мөсфирәдән чыкты. Тик халык моңа ышанып бетмәде, кара көнләшүдән, алдынгылыкны ычкындырудан эче пошып кына сөйли торгандыр дип уйлады. Моңа хәтта Касыйм, Хамисның хатыны Гөлия дә ышанырга теләмәде. Төтен утсыз булмый икән шул... Көннәрдән бер көнне Мөсфирә җитәкләгән сыер савучылар төркеме Бибинур белән Хамисның өстенә килеп чыкты. Болар каравыл ызбасында анадан-тума җенси мөнәсәбәткә кереп яталар иде. Алар бер-берсен шулкадәр сагынышкан булганнар ки, хәтта ишекне бикләп керү турында да онытканнар. Авыл тавыш-гауга белән тулды. Бу хәлне ишетмәгән карт-коры, бала-чага калмады. Халык телендә шул гына булды. Балалар, яшьләр алдында оят бит дип, уйнашчылар өчен олылар үзләре оялып йөрделәр. Хәер, алары да җәзасыз калмады: Касыйм Бибинурны эт итеп кыйнап, берничә көн өенә кертмәде. Хамисына да бик нык рәнҗегән Гөлия аны өч көн ашатмады. Бибинур зар елады. Мөсфирә тантана итте. Җәмәгатьчелек аякка басты. Партком, профком бу әхлаксызларны хөкем итәргә, тиз арада авылда халык суды җыйнарга дигән тәкъдим белән чыкты. Бу тәкъдимгә район җитәкчелеге дә кушылды... Менә бөек хөкем көне дә килеп җитте. Ак яулыклы әбекәйләр, инсафлы кыз-кыркын, бәхетле киленнәр, башта мондый оят гамәлне халык алдына чыгарырга ярыймы соң, судка аяк та атламыйбыз дип сайрашып йөрсәләр дә, көне килеп җиткәч, өере белән хөкем барган клубка кереп тулдылар. Клуб эчендә баш төртерлек тә урын калмады... Башлап сүзне җәмәгатьчелек алды. Мөсфирәнең дә алар арасында булуы яңгыраган чыгышларны тагын да җанландырып, көчәйтеп җибәрде. Әхлак сагында торучылар берсен-берсе уздыра-уздыра, бу ике кешенең ничек итеп түбәнлеккә төшүләрен, бозык юлга атлауларын, күрә торып гаиләне бозуларын, киләчәк буынга яман үрнәк күрсәтүләрен ачына-ачына сөйләделәр. Районнан чакырылган хөкемдар, уйнашчыларны берникадәр якларга тырышса да, җәмәгатьчелек үз сүзендә бик нык торды. Хәер, фикерләр төрле булды. Берәүләр мәхәббәт, гаилә эшенә тыгылмаска, уйнашчыларны җәзасыз калдырырга кирәк дип тапсалар, икенчеләре, бу оятсыз хәл җәмәгать урынында кылынганга күрә, җинаятьчеләрне бик каты хөкемгә тартырга, хәтта авылдан сөрергә кирәк дигән фикердә тордылар. Судның нәтиҗәсе аянычлы булды. Бибинур белән Касыймны аерып куйдылар. Хатынының бозыклыгы аркасында бетен халык алдында хурга калган Касыйм аерылышуга каршы килә алмады. Мораль зыян китергәнгә штраф кына түләп котылган Хамис хатынының аягына кайтып егылды. Кичерде аны Гөлия, кичерде. Алай гына да түгел, газиз ире кабат читләр ягына авыша күрмәсен, дип камыр азыгы яраткан ирен, өч көн рәттән бәлеш пешереп сыйлады... Бибинур ялгызы калды. Ялган цифрлар язып, иң яхшы сыерларны биреп сөяркәсен алдынгылыкка чыгарган Хамис мөдирлектән очуга ук, бер генә көнгә дә фермада калырга теләмәгән Бибинур авыл кибетенә җыештыручы булып керде. Хәер, анда да югалып калмады ул. Җор сүзле, ачык чырайлы кибетче Вәсимә белән бик тиз уртак тел табып өлгерде. Коры законның модага гына кереп барган чагы иде. Аракысыз авылда яшәп булмаганын яхшы аңлап алган кибетчеләр, талонга сатыла торган аракының яртысын үз бәясенә, яртысын югары бәягә сатып баеп та киттеләр. Халык Вәсимә белән Бибинур өенә салынган сукмакны яңартып торды. Өсләреннән шикаять тә язып карадылар, тик файдасы булмады. Алар бушлай ашау-эчүгә хирыс булган милиция хезмәткәрләрен дә үз якларына авыштырып бетерделәр. Ләкин коры закон юкка чыгып, аракы белән бетен дөнья тулгач, Бибинур кибеттән дә китеп барды. Киләчәктә аракы сатып акча эшләп булмаганын яхшы аңлаган хатын уйга калды. Тик шушы көннәрдә генә булган бер вакыйга Бибинурны тагын бер кат күккә күтәрде. * * * Көннәрдән бер көнне, бик салкын булуга да карамастан, күкрәкләре ачык бер кат күлмәк кенә кигән Бибинур, арт санын уйнатып, зур агач лаканда кер чайкап тора иде. Нәкъ шул вакытта капкадан бәрелә-сугыла авыл хикмәте Шастрый килеп керде. Тәбәнәк буйлы, маймыл сыман йөрешле бу егеткә мондый кушаматны Ташкент каласына визит белән килгән җирдән кинәттән генә вафат булган һиндстан премьер-министры Шастри истәлеге итеп такканнар иде. Күрәсең, Шастрый Шастрига кай ягы беләндер охшагандыр. Аңа үз исеме белән беркем дә эндәшми, фәкать Шастрый дип кенә йөртәләр иде. Менә шул Шастрый бүген бик тә авыр хәлдә калган, мескеннең башына ат типкән иде! Аракы сорап керүчене йөрешеннән үк таныган Бибинур, башын да күтәрмичә: - Бурычка бирмим, йөрмә монда! - дип кырт кисте. - Апай! Үтермә!-дип ялварды Шастрый.-Гомергә сиңа бурычлы булып калырмын! - Син миңа болай да күп бурычлы инде! Йөрмә, миндә әндри казнасы юк! - Апай, бер генә күтәрелеп кара инде, менә нинди хәлгә төштем бит, авыртуга түзәрлек түгел! - дип шыңшыды Шастрый, елар хәлгә җитеп. Бибинур, ниһаять, Шастрыйның йөзенә бакты. Егетнең чырае коточкыч иде. Йөзе кара канга баткан, маңгай уртасында тояк эзенә охшаган бер нәрсә дә беленеп тора. - Абау! - дип кычкырып җибәрде Бибинур.- Сиңа ни булды? - Ат типте, апай, ат... - Кит аннан! Кайчан? - Бүген генә. - Ә ничек типте соң ул? - Ат җигәргә дип йөгән тотып туплыкка керсәм, бер алаша тотты да ямады маңгайга! - Ай-яй! Әле ярый үтермәгән! Врачка күрендеңме соң? - Күрендем лә! Наркоз биргән булдылар шунда... авырта барыбер! Алмый наркоз... Әнә тагын каный башлады. Үтермә инде, апай, бирә күр! - Ярар! - диде Бибинур, кулындагы керләрен лаканга томырып.-Миннән булсын яхшылык... Жәлләде егетне Бибинур. Өйгә керүгә үк, тутырып бер стакан аракы салып бирде. Шастрый бер генә йотты! - Йә, ничек? Бастымы әзрәк? - Басты! Бик зур рәхмәт! - Баскандыр да, тик маңгаеңдагы бу тояк эзе гомердә дә бетмәс шул инде! Ат тоягына реклама булган бу, чын реклама! - Әй, апай, әйтмә дә, сөйләмә дә инде! - диде Шастрый, хәйләкәр генә елмаеп.- Ул яктан мин оста инде! Кирәксә, сиңа да реклама ясый алам! - Миңа?! - дип гаҗәпсенде Бибинур.- Ниемә?! - Аракың начар сатыла дип ишеттем. - Анысы дөрес,- диде Бибинур, кинәт кенә кеткелдәп.Нәрсә, маңгаеңа шешә сурәте дә төшерергә уйлыйсың мәллә?! - Юк, шешә сурәте төшерәсе түгел,-диде Шастрый, серле пышылдап,-аны башкача да оештырып була! - Ничек итеп? - Әгәр дә мине өлештән калдырмасаң... - Нинди өлеш ди тагын?! Аңлатып сөйлә! Сиңа ышансаң... Бибинурның Шастрыйга ышанмавы урынлы иде, чөнки бу хыялый зат әллә ниткән әкәмәтләр уйлап табарга, каш ясыйм дип күз чыгарырга да бик оста. Аның автобус тукталышына төзегән түләүле бәдрәфен авылдашлары әле дә оныта алмыйлар. Анасының соңгы сыерын саттырып салдырган иде. Ләкин түләүле булгач, керүче кеше генә табылмады ул бәдрәфкә... - Мин сиңа хәзер барысын да аңлатып бирәм,- диде Шастрый, як-ягына каранып.-Тик менә монда... - Сөйлә, сөйлә, беркем дә юк монда бездән башка... - Иң башта,-диде Шастрый, серле генә елмаеп,-идән астын карап алырга кирәк... * * * Шушы серле сөйләшүдән соң күп тә үтмәде, Кормаш халкын искиткеч бер вакыйга кабат дер селкетте. Кыскасы, Бибинурның идән астында зур тояклы бер җен заты барлыкка килде. Билгеле ки, җенесе билгесез бу сәер затны иң элек Бибинур үзе шәйләп алды. Озак уйлап тормыйча, ул элеккеге ире Касыймны чакырды. Аерылганнан бирле әле һаман башлы-күзле булалмыйча, кабат Бибинур белән иснәшеп өлгергән Касыйм, аның моңа бик нык хафаланганын күргәч: - һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен вә убыр! - дип юмалап-юатып караса да, Бибинурның куркуы кимемәде. Коты ботына төшкән хатын җен барлыгын исбатларга тырышты. Шуннан соң Касыйм җенне үз күзләре белән күрергә теләде. Эченнән сүгенә-сүгенә идән асты капкачын каерып ачты да урысчалап-татарчалап: - Әй! Кем бар анда?! Хватит, вылезай! - дип кычкырды. Җавап бирүче булмады. Шылт иткән тавыш та чыкмады. Бу хәлгә бик куанган Касыйм, батыраеп, башын идән авызына тыкты. Шулчак төпсез караңгыда кызгылт очкыннар чәчрәп китте. Ачы итеп сызгырган, чинаган хайван тавышлары ишетелде. Күп тә үтмәде, идән авызыннан чуар мөгезле, дәү тояклы йонлач җен заты күтәрелде. Касыйм өнсез калды. Тоякның башы Касыймның нәкъ маңгай уртасына эләкте. Ул ишек барлыгын да онытып, акыра-бакыра тәрәзәне бәреп чыгып китте... Халыкның һич кенә дә Касыймга ышанасы килмәде. Моңа ышанырга мөмкин түгел иде... - Күзеңә хатының җен булып күренгәндер, күбрәк йөр әле янына! - диючеләр дә булды. - Ышанмасагыз, Бибинурның идән астын барып карагыз!! - Идән астынмы, әллә итәк астынмы?! Шулай да Касыймнан келеп-шаярткалаган, киләчәктәге якты тормышка ышанычларын югалту сәбәпле, төрле сихергә, хикмәти экстрасенсларга, дипломсыз табибларга ышанган, күктән төшкән тәлинкәләр, гороскоп-мороскоплар белән җенләнгән халык әкренләп Бибинур тараткан имеш-мимешләргә дә колак сала, җен барлыгына инана башлады. Шул сәер затны күрергә дип, аның турында нәрсә булса да ишетергә өметләнеп килгән халык аракы ны югары бәядән булса да, бары Бибинурдан гына алды. Бу хәлгә сөенгән хатын, халык соравын искә алып, күргәзмә-сеанслар ачып җибәрде. - Мин инде аннан курыкмыйм, аның белән дуслашып та өлгердем. Тик бик талымсыз булып чыкты ул, ашарга күп сорый. Шуңа күрә миңа ачуланмагыз, берегезне дә бушлай кабул итә алмыйм! - диде ул халыкка. Бу җенне күрү теләге белән янган авылдашлар, аңа килгәндә акча яисә ашамлык, һич югында кабымлык кыстырып килә торган булдылар. Колхоз бригадиры исә, терлегенә ашатырга дип, Бибинур капка төбенә өч олау печән кайтартты, амбар мөдире аңа бушлай алты капчык икмәк яздырып төшерттерде... Бибинур кабат яз гөледәй чәчәк ата башлады. Даны Кормашка гына түгел, бөтен тирә-якка таралды. Аның капка каршысында Ленин мавзолеена охшашлы озын чират хасил булды. Җен затына бер генә мәртәбә күз атып калырга теләгән адәмнәр көннәр буе Бибинур өе яныннан китмәделәр. Буталмас өчен чиратларын уч төпләренә яздылар. Аны югалтудан куркып, хәтта төн кунып калучылар да табылды. Теге талымсыз каһәрне күрергә теләүчеләрнең хисапсыз булуын искәртеп, Бибинур кешеләрне талон белән генә кертә башлады. Ләкин талон системасы кертү белән хәлләр катлаулана төште. Өч көн дә узмады, отчет сорап, җирле үзидарәдән секретарь кыз килеп җитте. Аны көйләп кенә җибәргән иде, район налог инспекциясе вәкиле килеп төште. Налог түләүне таләп иттеләр. Ләкин кергән акча беркая да теркәлмәү сәбәпле, инспекторлар Бибинурдан буш кул белән китеп барырга мәҗбүр булдылар. Ә чират кеннән-кен артты. Халык чит авыллардан, чит төбәкләрдән дә җыелды. Колхозның сыйфат комиссиясен җитәкләгән куштан Фәйзи чиратны куып таратырга теләде. Колхоз эшен ташлаган, Бибинур тирәсендә бушка вакыт үткәреп йөргән колхозчыларның йөгәнсезлегенә бик нык эче поша башлаган Фәйзи томана халыкны оялтып та, өркетеп тә карады. Ләкин аны тыңлаучы гына булмады. Инде күптәннән пенсия яшендә булып та, кирәксә-кирәкмәсә дә бетен җиргә тыгылып, кырларның сыйфатын тикшерәсе урынга, күбрәк кеше тикшереп йөргән Фәйзи, Бибинур җенен үз күзе белән барып күрергә, әгәр чыннан да була калса, аны шундук юк итәргә ният итте. Хатын аны рәсми кеше буларак бушлай гына кертеп җибәрде. Илленче размер аяк киеме кигән, озын буйлы, озын куллы абзый һәр адымын, һәр хәрәкәтен үлчәп, ашыкмыйча гына идән асты капкачын ачты да: - Җ ә, кем бар анда? Ник дәшмисең, чык әйдә, утырма анда! - дип эндәште. - Абзый!.. - Әү?! - Бүген дөрес үлчәмичә ярты гектар Баба кырын "Таң" колхозына калдыргансың! - Кит аннан! - дип кычкырып җибәрде Сыйфат Фәйзи, чиксез дулкынланган хәлдә.-Булмас! Мин бервакытта да ялгыш үлчәгәнем булмады, шулай да барып тикшереп кайтыйм әле... Бик каты уйга батып ишегалдына атылып чыккан Сыйфатны тиз арада халык сырып алды. - Йә, нәрсә?! Бер-бер сүз әйтмәдеме?! Фәйзи берни дә дәшмәде. Җиккән атын тиз генә Баба кырына куды. Җен сүзләре дөрес булып чыкты: ярты гектар җир тик торганнан икенче колхозга китеп барган!.. Бу хәлгә шаккатып, Фәйзи саташыр хәлгә җитте. Участок инспекторы лейтенант Данис Мәлгунов, ярык глушительле "Урал" мотоциклын акырта-бакырта, мәңге юлсыз Кормаш урамнары буйлап туп-туры Бибинур өе каршына килеп туктады. Иң элек ул "мавзолей чиратын" куып таратты. Бер көн бу тирәдә күренмәскә кушып, Бибинурның үзен дә өйдән куып чыгарды. Кызыл чырайлы, шешенке йөзле, озын буйлы, дәү йодрыклы Мәлгуновның, җае чыкканда салгаларга, кызлар кочарга яратканын авыл халкы ишетеп, белеп торса да, аны хөрмәт итә. Кешегә акыл сатарга, сүгәргә яраткан Мәлгунов шул ук вакытта бик тиз кайтып та тешә, тиргәгән кешесе белән соңыннан утырып күңел ачарга да бик маһир адәм иде. Авыл җирендә шаккатып сөйләрлек җинаятьләр сирәк була, билгеле. Булса бик тә берәгәйле була инде! Моннан бер егерме еллар элек Энәле авылында булган вакыйганы бик тә яхшы хәтерли әле Мәлгунов. Энәле авылында яшәп гомер иткән ат караучы Мөҗип һәм аның тормыш иптәше Хәмдияләр йортына кинәт кенә җен ияләште. Әлеге җеннең ияләшүе, үзенчә мөгез чы гаруы, караңгы төшү белән өйне дер селкетеп шакудан, төрле сәер авазлар ишетелүдән гыйбарәт иде. Бер генә минут та, бер генә мизгелгә дә тынып тормаган бу шаку тавышы бәхетсез хуҗаларның зиһеннәрен чуалтты, аларны акылдан шаштырыр хәлгә җиткерде. Тәмам аптырашта кала болар! Калырсың да, билләһи! Кем ни өчен шакыганын белерлек тә, аңларлык та түгел. Өйдә унбиш яшьлек кызлары Айсылудан башка беркем дә юк. Ул дип уйлар идең, үз газиз балаңнан ничек шикләнмәк кирәк тә, ничек аңа нахакка бәла якмак кирәк?! Мәктәптә гел бишлегә генә укучы үтә дә инсафлы, тәртипле кыз, әтиәниләре кебек үк, төннәрен йоклый алмыйча, куркып урынында ята... Ә шаку һәркен кабатлана. Көндез түгел, ә төнлә белән йокларга яткач башлана бу шаку! Тавыш гел идән астыннан ишетелгән кебек! Карамаган, актармаган җирләре калмады хуҗаларның! Тик беркем дә юк! Димәк, җен оялаган. Табак-савытлар шалтыратып, чиләк төпләре кагып, өй почмакларына шәмнәр яндырып куркытып та карадылар, тик файдасы булмады. Табак-савыт шалтыратканда бераз тынып тора да соңыннан тагын шакуын дәвам итә... Бу хәлгә түзәр тәкатьләре калмаган Мөҗип белән Хәмдия ярдәм сорап авыл советына мөрәҗәгать иттеләр. Авыл советы райкомга хәбәр итте, райком үз чиратында өлкә комитетына! Өлкә комитетыннан килгән инструкторлар, әлеге шаку тавышын тыңлап-тыңлап караганнан соң, КГБ хезмәткәрләрен чакырдылар. Алары да озак көттермәделәр. Килеп, тикшереп, тыңлап йөрделәр. Әмма бу сәер күренешнең сәбәбен аңлатып бирә алмадылар. Шайтан оялаган, җен ияләшкән дип кенә аңлатырлар иде дә, ярамый - марксистик ленинизм тәгълиматы кушмый! Бер сәбәпсез теләсә кемне таларга торган көзге чебеннәр сыман, КГБ шымчылары Мөҗипнең үзен талкырга тотындылар. Өч-дүрт көн аңардан аяусыз сорау алдылар. Нәтиҗәдә, Мөҗипнең еш кына ат җигеп карурман ягына чыгып китүе, шундагы бер аланлыкта имән астында яшерелгән рация аша Америка шпионнары белән бәйләнешкә керүе ачыкланды. Совет иленә каршы корткычлык эшләре алып барган Мөҗипнең чәен, мәен эчеп, каклаган казын, тутырган тавыгын уртлап яткан шымчылар идән астындагы җен заты белән дә уртак тел табарга тырышып карадылар. Аның өчен алар идән асты капкачын ачып, алар уенча шунда утырган җен затына, "Кайчан син шакудан туктыйсың?!" дигән сорау бирүдән узмадылар. Ни хикмәт, әллә шундук җавабын да алдылар. Шаку нәкъ өч мәртәбә кабатланды. Шымчылар: "Әһә! Бу тагын бер өч төн шакыячак, шуннан соң туктар!" - дигән фикергә килделәр, һәм чынлап та алар хаклы булып чыктылар. Өч төннән соң шаку тавышлары тынды. Шымчылар тантана иттеләр. Бәйрәм ясадылар. Мөҗипнең азык запасы күзгә күренеп кимеде. Ләкин бу коры куаныч кына булган икән. Теге сәер шаку бер төннән соң тагын кабатланды. Шуннан соң тагын да катырак шакырга тотындылар. Шымчылар шундук икенче бер фикергә килделәр. Имеш, ЦРУ агентурасы Мөҗипкә СССРда яшәгән Америка шпионнары өчен яшертен сигналлар җибәреп ята. Шул сигналларын тотып алып Мөҗип шуларны информация рәвешендә әлеге шпионнарга җиткереп тора. Җепнең очы менә кая барып чыга икән! Мөҗипне, күз ачып йомганчы, авыл башындагы бәрәңге базына яптылар. Иртә-кичен аңа передача ташыган Хәмдия, елый-елый алардан ирен азат итүләрен үтенсә дә, тегеләре хатынының үтенечен кире кага килделәр. Алар Мөҗипне тел яздырыр өчен әз-мәз куркыткалап, хәтта суккалап та алдылар. Тик Мөҗип агентларын сатмады. Бик сатыр иде дә, тик кемне сатсын соң?! "Әйт! Синең агентларың кемнәр?" - дип төпченүләреннән туйгач, Мөҗип түзмәде: - Минем агентым бер генә, хатыным Хәмдия генә! - дип әйтергә мәҗбүр булды. Шундук Хәмдиягә ябыштылар. Хәмдияне елата-елата сорау алу нәтиҗәсендә, Мөҗипнең чынлап та "связной" булуы ачыкланды. Ул Мөҗипкә яратып түгел, ЦРУ агентлары киңәшен тотып кияүгә чыккан икән. Кызы Айсылу да иреннән түгел, ә Майкл Скоттан икән... Хәмдияне дә ире янына базга төшереп яптылар. Җинаять эше ачар өчен бетен фактлар да җыелып бетте бугай. Тик, гөнаһ шомлыгына каршы, теге шаку тавышы гына тынмады. Дөнья буталган, тормыш чуалган саен ул шаку тавышы тагын да катырак яңгырый башлады. Ул инде чаң тавышына әверелде. "808" булып яңгырады. Ниһаять, кирәкмәгән сәяси мотивлар белән буталган, әле дә чын җинаятьченең эзенә тешә алмаган шымчыларны төрле сәбәпләр табып, кире калага чакыртып ал дылар. Алар кире әйләнеп кайтканчы, тикшерү эшләрен лейтенант Мәлгуновка йөкләделәр. Шымчылар: "Старшинаны прапорщиктан аера белмәгән бу авыл гыйбады ни майтара алыр икән?" - дип ачыктан-ачык көлеп китсәләр дә, соңыннан Мәлгунов барысын да шаккатырды. Сәяси мотивларны читкә этәреп, ул башкалар күзеннән бөтенләйгә читтә калган Айсылуны чакыртты. - Сеңелем,- диде ул.- Син 24 май көнне, шаку тавышы ишетелмәгән көнне кая булдың? Бу сораудан бик нык каушап калган Айсылу: - Ул төнне мин, абый, күрше авылда бертуган апамнарда кундым,-дигән җавап алгач, Мәлгунов бу шаян кызны тагын бер-ике көнгә күрше авылга апаларына олактырды. Аны озату белән, Ходайның рәхмәте, теге шаку тавышлары шундук тынды. Өебездә җен бар дип, бетен дөньяга чаң сукканнарына үкенеп туялмаган Мөҗип белән Хәмдия сабый балалар сыман, сөенешеп, шатланышып туялмадылар. Барысына да әнә шул зәхмәти кыз Айсылу сәбәпче булган икән бит! Әти-әнисе, яшең җитми дип, клубка дискотекага чыгармаган өчен, боларга үч итеп, өй җылыта торган торбаларга тимер кашык белән сугып яткан бит чукынчык бала! "Энәле җенен" әнә шулай бик тиз генә фаш итә алган иде Мәлгунов, инде менә чиратта - Кормашныкы!! Халыкны куып, Бибинурны олактырып, кечкенә генә табын көйләнгән өйдә ялгызы гына утырып калган Мәлгуновның эченә әкрен генә шом керә башлады. Кем белә, ә бәлкем, идән астында яңа гына төрмәдән качкан рецидивист яшеренгәндер. Әйе, каядыр бик якында гына кыштырдаган, кыбырдаган билгесез җан иясенең сулышын тоеп утыру бик күңелле нәрсә түгел иде шул. Бары тик Бибинур калдырган аракы шешәсеннән бер-ике стакан салып каплагач кына, үзендә ниндидер көч, кыюлык сизде ул. Кулына фонарь алды. Идән асты капкачын яртылаш күтәреп, аска фонарь белән яктыртуга ук, ул базның иң тирән өлешендә кулы белән йөзен ут яктысыннан яшергән бер йонлач җан иясен күреп алды. Җан иясе, башкаларга ташланган күк, аңа ташланмады, үзен бик тыныч тотты... - Әһә! - диде Мәлгунов, идән капкачын ябып.- Милициядән хәтта җеннәр дә курка икән бит! Нәкъ шул вакытта Мәлгуновны Фәйзи куштан эзләп тапты. Аңа авылда кемнәр юклыгын белешергә кушылган иде... - Исәннәрмесез! Уф! Көчкә килеп җиттем! Пештем, тирләдем...-диде ул, мышкылдап.-Ничек курыкмыйсыз монда үзегез генә, ә?! - Ә миңа нигә куркырга,- дип җавап бирде Мәлгунов, кер тавыш белән.-Әнә аста утыручы курыксын! - Шулаен шулай да... Тик ни бит... Җинаятьче булса бер хәл... Алар белән көрәшеп була, аларга каршы закон бар! Ә менә моның белән?! - Кем белән! - Тс-с-с! Җен тәресе белән! - Син нәрсә, абзый, саташасыңмы әллә?! - Әйе, ие, җен анда! - дип тәкрарлады Фәйзи.- Җен утыра! Бер мин генә түгел, бетен халык шул фикердә! - Халык та ялгышырга мөмкин. - Юк, халык беркайчан да ялгышмый, халык ул, энем... - Бөек ул, шулаймы? - дип кырт кисте Мәлгунов.-Кайчан шулай җеннәргә ышана башладың әле? Кыр үлчәргә озатканнан бирлеме?! - Әй, заманасы шундый бит, ышанасың килмәсә дә ышандыралар,-дип куйды Фәйзи. - Акылсызлыкны заманга сылтарга ярамый, абзый,диде Мәлгунов, җитди, рәсми тонга күчеп.- Мин сораганны үтәдеңме син? - Нәрсә иде әле ул? - Кормаш авылында кемнәр юклыгын ачыкладыңмы? - Ачыкладым,- диде Фәйзи.- Бер кешедән башка барысы да авылда... - Кем ул? - Шакир! - Кайда эшли? - Төрле эштә. Бригадир кая кушса, шунда бара... - Нигәдер хәтерләмим! Берәр кушаматы юктыр ич? - Бар... Шастрый дип йөртәләр аны! - Ә, Шастрый! Күптән шулай диләр аны! Ә кайда икән соң ул? - Башына ат типкән иде бит! Районга, бүлнискә барам, дип чыгып киткән, шуннан бирле кайтканы юк ди. - Барып җиткәнме соң? - Билгеле түгел, җиткән булырга тиеш. Аны илтә киткәннәр, дип тә ишеткән идем! - Күптән юкмы инде ул? - Ике атна чамасы инде... - Әһә! Туры килә! - Нәрсә туры килә? - дип сорады Фәйзи.- Шастриебызны җен урламагандыр ич? - Бик мөмкин,-диде Мәлгунов, серле генә елмаеп.-Ә хәзер болай итик... - Нитик? - Шастрыйның кеме бар әле? - Әнисе бар. Нәҗибә исемле, пенсиядә инде... - Ә атасы? - Атасы асылынып үлде. - Нигә? - Кем белә аны?! Эчәләр-эчәләр дә, соңыннан асылыналар... Күпме ир-ат үлде инде шулай... - Без болай итик,-диде Мәлгунов.-Син миңа Шастрыйның әнисен чакырып китер! - Нигә? - Лопроска. - Әһә! Ярар, хәзер алып киләм мин аны! - диде Фәйзи, кызыксынып.-Иптәш милиционер, әйтегез әле, идән астында чынлап та җен утырамы? - Әйе, җен утыра, җен. Үз күзләрем белән күрдем! - Әйттем бит! Халык әйтсә, хак әйтә, дип! Ярар, йөгердем... Фәйзи Нәҗибәне бик тиз җилтерәтеп алып килде. Иреннән гомер бәхет күрмәгән, тормыш мәшәкатьләреннән шактый талчыккан бу хатын, Мәлгуновның кырыс кыяфәтен күрү белән үк, каушап калды. - Утыр!-дип боерды аңар Мәлгунов.-Улың кайда синең? - Бүл... бүл... нистә... ат типкән аңа... - Беләм! Улың инде ике атна өйдә юк, ә син кызыксынып та карамыйсың! - Бәй, нишлим инде...-дип акланды Нәҗибә.-Алып киттеләр инде... Бүлнисе ерак. Үзе дә, әни син бүлнискә барып, расхут чыгарып йөрмә, дип киткән ие... - Бүлнистә түгел синең балаң,-дип бүлде аны Мәлгунов,-ә кайдадыр башка тештә! - Ә кайсы башка тештә? - Карцерда. - Кайда, кайда? - Төрмәдә ул, төрмәдә! Милиционер авызыннан мондый коточкыч сүзләрне ишеткән ана бөтенләй сыгылып төште. Күңеленнән баласының ярамаган эш кылып йөргәнен сизенә башлаган Нәҗибә, үз-үзен тыя алмыйча, кычкырып елап җибәрде. Бу елау бераздан соң тагын да көчәя төште, чөнки каяндыр астан аңа тагын икенче берәү кушылып еларга тотынды. Икенче тавыш баштарак ишетелмәде. Бары тик Нәҗибә Мәлгунов үтенече белән елаудан туктагач кына, идән астындагы затның шыңшыган тавышы аермачык ишетелә башлады. Хатын өнсез калды. Фәйзи куштан куркудан өйдән чыгып йөгерде. Җенле йортка кергәне исенә төшкән Нәҗибә, аяныч хәлгә төшкән баласын да онытып, әкрен генә, ишетелер-ишетелмәс кенә: - Җ ен җылый, җен!..-дип пышылдады. - Ялгышасың, апай, җен түгел, синең газиз балаң җылый анда! - диде Мәлгунов. - Эшләрең харап синең,- дип каршы алды лейтенант өенә әйләнеп кайткан Бибинурны.-Беренчедән, өеңдә шикле адәмне яшереп ятасың, икенчедән, авыл халкын шуның белән кызыктырып, өркетеп, законсыз рәвештә аракы сатасың. Налог түләмисең. Өч төрле статьяга тарта синең бу кыланмышларың!.. Бибинур акланып маташмады, тагын бер яртыны өстәлгә чыгарып утыртты да, уңайсызланган булып кына, аңа бер уч акча төртте. Алды Мәлгунов, каршы килмәде, чөнки ул алмаса, башкасы алган булыр иде. Хәзер бар да ала. Аңа да яшәргә кирәк, ул да кеше... - Шулай да мин синең пәриеңә берәр атна ураза тоттырам әле, карарбыз, нишләр икән?! - дип куйды Мәлгунов, серле вә хисле күз карашын төбәгән Бибинурга. - Җен-пәриләр ашамыйча да йөз ел яши, гомерең буе көтәргә туры килмәсен! - дип каршы әйткән булды Бибинур, лейтенантның тиз генә китәргә җыенмавына эче пошып.-Аласын алдың, инде китсәң дә ярар! - Ә мин ашыкмыйм,-дип кырт кисте Мәлгунов.Мәшәкать тудырам тудыруын, җен белән төнге очрашуларыңны туктатып торырга туры килер... - Минем шәхси тормышыма тыгыласы булма, яме! - диде Бибинур, коры гына.-Көтсәң кет, миңа барыбер! - Кетәм, нишләп көтмәскә! Теге җен-пәри, Бибинур әйткәнчә, чынлап та бик чыдам булып чыкты. Өч көн, өч төн ашарга сорамады, тик дүртенче көнне генә, телгә килгәч, аны якты дөньяга өстерәп чыгардылар. Сарык тиресеннән тегелгән иске тунны әйләндереп кигән, кулларына кап-кара изолента белән сарык, дуңгыз тояклары чорнап бетергән Шастрый яктыга чыккач озак кына күзен ачалмыйча торды. Бик талчыккан, ябыккан инде, сүз әйтерлек, кылган гамәлләрен сөйләп аңлатырлык хәле дә калмаган иде. Аны шундук хастаханәгә озаттылар. Шул китүеннән терелмәде ул. Өч мәртәбә баш түбәсен ачып яптылар! Базда үскән бәрәңге сабыдай нидер үскән анда, һаман шуны кисә тордылар. Әллә ач тору шулай иткән, әллә ат типкәнгә шулай булган, шайтан белсен! Шуннан соң озак яши алмады, җан тәслим кылды. Үлгәндә дә күзенә дөнья-"тояк" булып күренгән дип сөйләделәр. Дөньяның авыр "тоягы" әнә шулай вакытсыз басты да китте яшь егетне. Кормаш җененең ахыры аянычлы тәмамланды. Авыр туфрагы җиңел булсын инде бахырның! Вакыт кына хөкемдар бу дөньяда. Вакыт узу белән әкренләп җен дә, Шастрый да онытыла башлады. Халык җенле йорттан йөз чөерде. Күңеленә якын булган Шастрые үлеп киткәч, Бибинур ялгызы гына утырып калды. Яшәвенең яме, рәхәте калмады. Ул бу дөньяны куркыныч теш сыман итеп кенә күрде. Таныш-белешләрне әйтәсе дә юк, хәтта авылның иң соңгы сәрхуше дә аракы сорап кермәс булды. Сабыр, тыныч холыклы Нәҗибә дә, улының үлемендә Бибинурны гаепләп, аны каһәрләп каргаганнан соң, ул бөтенләй үз эченә бикләнде. Шул авыр ялгызлыктан җәфаланган Бибинур вакыт-вакыт ычкынгалый ук башлады. Аңа әле Шакиры һаман да идән астында утыра сыман тоела. Теш белән өн арасында яшәгән Бибинур тик кенә утырганда да, ашарына пешергәндә дә, идәнен юганда да Шакирның рухы белән бәйләнешкә керә, аның белән бертуктаусыз сөйләшә торган иде... - Чык инде, Шакирҗан, төн җитте, тамагың ачкандыр. - Бераз утырам әле, килеп керүләре бар! - Кермәсләр. Капканы бикләдем бит инде... - Ә капка өстеннән төшсәләр? Әхтәринең бер ярты өчен кибет ишеген ватып кергәнен оныттыңмыни?! - Шакирҗан! Сагындыңмы мине? - И-хи-хи! Сагынасыңмы дип сорыйсың, сагынмаган кая ул! - Әйдә, чык инде, урынны җәйдем... - Хәзер, җаным, тунымны гына салыйм инде... Идән астында кыштырдаган күселәр тавышын ишеткәч, Бибинур ашыга-ашыга табын әзерләргә тотына. Шакирының менгәнен көтеп тора. Ә Шакир юк та юк... Чиксез хыял дәрьясына чумган шул рәтсез дөньяның бер үги баласына әверелгән Бибинур әкрен генә кайчандыр Шакир белән бергә көйләгән җырны суза: Умырзая ата, Умырзая калка, Умырзая суза сабагын... МОХТАР ҺӘМ ТУКТАР (повесть) Мохтар углы Туктар әтисен тешендә күрде. Авылдан китеп югалган сөекле әтисе тешләрендә еш кына җанын телгәләсә дә, әлегәчә бу кадәр дә коточкыч булып кергәне юк иде. Әйе, теш... Туктар - сабый бала, имезлек суырып бишектә тирбәлеп ята, имеш. Өстәлдә кабызып калдырылган лампадан сүрән генә яктылык сирпелә. Ах, ни кызганыч! Бу илаһи тынлык, рәхәтлек озакка бармый - чираттагы күңелле мәҗлестән акаеп кайтып кергән ата, бусага янындагы сулы чиләкләргә абынып-сөртенеп, каргый-каргый ирен каршыларга чыккан хатынына - Туктарның әнисе Рәхимәгә: - Тиз! Салдыр... Башың борып атканчы! - дип, былчырак каткан күн итекле аягын суза... - Кычкырма, баланы уятасың бит! - дип сөйләнәсейләнә, әнисе аның итекләрен салдыра башлый... Ә Мохтар әйтерсең лә шул сүзне генә көткән: - Әле син телеңә салынып торасыңмы, мине өйрәткән буласыңмы?! Башыңны б-о-орып атам хәзер! - дип җикеренә-җикеренә, хатынының чәченә ябыша. Бишектә тирбәлеп яткан Туктар тынып кала. Тәмле үлән исләре аңкып торган имезлек сөтеннән ниндидер яман исле, тәмсез тәм килә башлый. Менә хикмәт-атасы имезлекне аракы шешәсенә алыштырып куйган, имеш! Бала шешәне бар көченә идәнгә атып бәрүгә, Мохтар хатынының башын бора башлый. Муен сөякләрен шыгырдата-шыгырдата бора. Бала калтыранып елап җибәрә, нәни аяклары белән бишек кырыена бәреп тыпырчына, көйсезләнә. Бора торгач, баш гәүдәсеннән аерыла, аннан үскәннәнүсә барып, түшәмгә тиклем җитә. Инде баш мәет исе аңкып торган, олы дәү кызыл авызын ачып: - Атаң күк булма, улым, атаң күк булсаң, гомердә дә кеше була алмассың! - дигән яман аваз салгач кына, Туктар уянып китә. Улының тешләнгәнен ишетеп-күреп торган Рәхимә: - Улым, тешләндең, ахры, борылып ят әле! - дип эндәште. - Бигрәк җүнсез теш керде - әтине күрдем!-диде Туктар, башын юрган астыннан чыгарып.- Сәгать ничә соң әле? - Ничә булса да барыбер түгелмени син мәхлукка?! - Юк! - дип рәнҗеде Туктар.- Мин исәндер бит әле?! - Син дә, колак төбендә безелдәгән чебен дә исән! - Әллә кич булып килә инде?-диде Туктар, анасы белән сүз көрәштерүнең мәгънәсез икәнлеген аңлап.-һава сулап керергә кирәк. Туктар, йоклаганда салмыйча яткан төссез соры пинжәгенең берән-сәрән генә эленеп торган сәдәпләрен эләктергәләп, арзанлы ачы тәмәкесен кабызып бусагадан тышка атлады. - Күршеләргә күренеп йөрисе булма, оял әзрәк! - Ни өчен оялырга тиеш соң әле мин! - дип киреләнеп кычкырды Туктар. - Чыраеңа карале бер! - Ни булган чырайга?! - Синнән кеше түгел, эт тә куркып качар! - Ярар инде, ә! Уйнама әле нервыда! - Тик йөрмә, кәҗәгә печән сал! - Кемгә кирәк - шул салсын! - Бәрәңге сызар вакытлар җитте, нәрсә уйлап йөрисең син?! - Бер ярты куйсаң, сызармын да, бәлкем. - Дөмекмисең дә, ичмасам! - дип рәнҗеде Рәхимә.Кеше өчен түгел, үзең өчен бит! - Каргама! Каргаучының каргышы үзенә тешә, диләр. - Бар, әйдә, бар, югал күземнән, үзең дә, эшең дә кирәк түгел. Рәхимә озак еллар авыл мәктәбендә укытты, күптән түгел пенсиягә чыкты. Ул вакытыннан элек картайган, аның йөзен җыерчыклар каплаган, чәчләре агарган, бит алмалары бөрешеп төшкән. Искедән киенеп йөрүче хатын йончыган карчык кыяфәтенә кергән иде инде. Әгәр дә аның ни өчен тиз картаюы турында сүз чыга калса, ул бер дә үпкәләмичә, бик тә сабыр гына: - Әүвәл ирем, аннары малаем Туктар бимазалады, шулар картайтты мине! - дип аңлатырга ярата. Сазаган кыз булып утырып калган Рәхимә, авылга су кертергә килгән, кала тирәсендә яшәп, беренче хатыныннан аерылган мастер Мохтарга кияүгә чыкты. Кавышу вә өйләнешүләре дә сәер булды аларның. Рәхимәсен язылышырга дип авыл Советына алып төшкән Мохтар тартырга гына чыккан җиреннән кинәт кенә юк булды. Рәхимәнең туганнары, якыннары, күрше-күләннәр назлы кияүне эзләп гаҗизләнделәр. Баксаң, ул әле язылышмаган кәләшенең "тәпиен" юа икән. Мохтарның данлы бригадасы, су эшләрен тәмамлап башка төбәккә күчү сәбәпле, ул дусларыннан аерылырга мәҗбүр булды һәм икенче көнне үк, эш сорап колхоз идарәсенә килде. Колхоз берәүне дә эшсез калдырмый. Мохтарга да табылды. Тик нигәдер хезмәт - Мохтарны, ә Мохтар аны үз итмәде. Тракторга утырттылар, тракторын канауга аударды, сыер көтүен бирделәр, сыерлары уҗымга кереп күбенде. Соңрак дуңгызлар да биреп карадылар, колхоз дуңгызсыз калды. Инде трай тибеп йөрергә калгач, тиктомалдан бер гаепсез агрономны кыйнап, тиешле урыннарда өч елын да тутырып кайтты... Мин - пырлетарий, мин авыл хезмәтен сөймим дип, кайтуының икенче көнендә үк, мари ягына урман кисәргә китте. Анда да кискән агачы астында калып, хәтәр генә имгәнеп, ярты елдан артык хастаханәдә ятып чыкты. Рәхимә аны тәрбияләде, хәленнән килгәнчә киендерде. Тик терелеп чыккач та, еш кына тавыш чыгарып, хатынын тукмаудан бүтәнне белмәде. Аптырагач, ара-тирә милициягә дә тапшыргалап карады аны Рәхимә. Файдасы гына тимәде. Унбиш тәүлеген утырып, соңыннан ялына-ялына вәгъдәләр биреп, янә кабул ителгәч тә, Мохтар иске гадәтен ташламады. Гауга куба, хатын кыйнала торды. Бу мәхшәрнең очы-кырые күренмәс кебек тоелды. Бары тик кайчакта улы Туктар, нәни йодрыкларын төйнәп, әнисен якларга ташланганда гына, гаять күңеле булган Мохтар, кинәт кенә буш хыялга бирелеп, фәлсәфә корып алырга махир иде: - Син, улым, алай бик чәрелдәмә, яме. Атаңа каршы кул да күтәрмә! Үпкәләштән булмасын, мин сине аңлыйм, син дә мине аңла! Мин ер-яңа йорт салачак бит, менә шушы алачыкта, күмәк хуҗалык барагында яшәячәк түгел! Акчам да, кечем дә бар, тик менә күңел генә ятмый, теләк юк, чөнки мәгънәсен күрмим. Ә җаны тартмаган эшне фәкать коллар гына эшли, ә минем әлегә кол буласым килми! Тавыш-ызгыштан, кыйналу-сугылулардан тәмам алҗыган, миңгерәгән Рәхимәнең ялваруларын Ходай ишеткән, күрәсең, көннәрдән бер көнне, гадел совет хөкеме дигәнебез, озын-озакка аны бик тә ышанычлы урынга озатып куйды. Шуннан бирле Мохтардан ни сәлам хаты, ни үлеме турында бер генә хәбәр дә юк. Юньсез иреннән бәхетнең чыраен да күрмәгән Рәхимәне инде, ниһаять, күңел тынычлыгы табып яшәрмен дигәндә генә, икенче хәсрәт килеп тапты. Аның икенче хәсрәте -бердәнбер улы, күз нуры Туктар. Бу бала дөньяга килгәч тә, аңа иң элек исем таба алмый интектеләр. Башта Рево, Казбек, Трактор, Вилдан кебек чын совет исемнәренә тукталдылар. Аннан соң Биккол, Акын, Заманкотлы дигән борынгы исемнәрне искә төшерделәр, әмма күңелгә ятышлы, яңгыравыклы заманча татар исеме тел очларына килмәде. Сабыйны күрергә кергән бер карчык Туктар дигән исем кушарга тәкъдим итте. - Ни өчен балага андый сәер исем бирергә? - дигән сорауга карчык болай диде: - Андый хикмәти исем яңа туган балага ике очракта гына кушыла: балаларның туган бере үлеп барса яки гаилә гаять ишәя торса... - Бу ике очракның безгә берсе дә туры килми бит! - дигәнгә карчык: - Сезнең хәл өченче очрактыр: баланың әтисе туктамыйча аракы чөмерә, бәлкем, Алла кушып, улы әтисенә охшамас, эчмәс, нәселе эчүдән туктар Туктарның,- дип җавап кайтарды. Их, карчыкның әйткән сүзләре хак булып чыксын да, кешенең исеме җисеменә туры килсен икән дә бит?! Юк шул! Туктарның яшьлеге әтисе белән үзе генә түгел, бетен — 163— ил котырынып эчкән чорга туры килде. Чирләшкә малай кечкә-кечкә урта мәктәпне тәмамлады. Техника белән җенләнгән Туктар, каты тышлы аттестатын тузанлы чормага томырып, тимер атка - бульдозерга менеп утырды. Тик әтисе юлыннан китә күрмәсен, тракторчы юньле һөнәр түгел дип, әнисе егетне ничек кенә булса да, югары уку йортына керергә кыстый башлады. Ахыр чиктә малаен колхоз стипендиаты иттерде, кыска вакытлы курсларда имтиханнарга әзерләтеп, ветеринария институтына урнаштырды. Гомерендә бер тапкыр ат җикмәгән, мал-туар карамаган булса да, студент тормышына кызыкканга, артык каршы килеп тормады, барды. Кала һәм студент тормышына яраклашып, аның рәхәтен дә, михнәтен дә татырга өлгергән Туктарның укуга исе китмәде. Колхоздан стипендия килеп тора, әнисеннән әз-мәз булса да сәмән тамгалый. Студент тормышы лекция тыңлау яисә имтихан тапшыру кебек мәшәкатьләрдән генә тормый бит, кесәң калын булганда кәеф-сафа корырга, типтереп алырга да мөмкинлекләр бирә. Авылдагы кебек берәү дә синең өстеңдә тормый: хәлеңнән килгән кадәр күңел ач та, кызлар коч! Ә ана газиз баласы өчен җанын бирергә әзер иде. Аңардан берни дә жәлләмәде, берни дә кызганмады. Ул аны тырышып укый дип уйлады. Соңгы сарыгын да суйдырып улына илттерде, бушлай килгән калҗага өметләрен суытмаган талымсыз профессорларны да чит-ят итмәде. - Берни дә жәлке түгел, тик укып кеше генә булсын! - дия торган иде Рәхимә. Әмма гаҗәеп хикмәтләр аша катыргы тышлы дипломга ия булган Туктар калада да, салада да кеше булырга ашыкмады. Хәсрәт вә кайгының башы диплом юудан башланды. Бу яман гадәт татар авылларына каян килеп кергәндер, анысын тәгаен генә әйтеп булмый, әмма дә ләкин андый зур мәҗлес үткәрү һәр гаилә өчен искиткеч дәрәҗә санала иде. Бәхетле совет гражданы - диплом иясе-мондый мәҗлескә туганнарын, авылдашларын, дусларын, курсташларын, бигрәк тә шешәдәшләрен чакырмыйча калмый. Гап-гадәти туй мәҗлесләреннән ул фәкать кияү белән кәләшнең, шаһит вә Шаһидәләрнең булмавы белән генә аерылып тора. Әйтик, туй алдыннан "килен аягы юу" дигән нәмәстәкәй булса, соңгы очракта диплом иясенең акылын да, белемен дә, аракы тутырылган рюмкаларга салып юалар. Туктар оештырган мәҗлескә көтелгән утыз урынына илле кеше килде. Шул иллегә тагын бер ун пар кеше ияреп килгәчтен, бу сан җитмешкә тулды. Кунакчыл җанлы Туктар, авылда яки тирә-якта кемне күрсә, шуны мәҗлескә дәшкән икән. Килгән кешене куып чыгара алмыйсың. Тирә-яктан өстәл, урындык ташып табынны тагын да киңәйттеләр, суздылар. "Т" хәрефен хәтерләткән табын башланыр алдыннан "П"га әйләнде. Дипломга ияртеп бирелгән ромбик бер рюмкадан икенчесенә күчеп, сәяхәт ясап, табынны икенче тапкыр әйләнеп чыкканда, Туктар дүңкәеп, кәҗәгә әзерләнгән печән өстендә аунап ята иде инде. Туктарны оныттылар. Ни сәбәпле җыелганнарын да хәтерләми башлаган кунаклар: Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, Кайтып китәргә кирәк,дип, тузан туздыра-туздыра, бии-бии таралыша башлагач кына, Туктар, татлы йокысыннан уянып, капка төбенә озатышырга чыкты. Ни өчен килгәннәрен фәкать шунда гына искә төшерә алган кунаклар, Туктарга рәхмәтләр яудырып, аны кат-кат кочаклап үптеләр. Катыргы юу ай чамасына сузылды. Зәңгәр тышлы катыргы төрле кулларда йөреп уңды, рюмка төпләрендә йөзеп, кулдан-кулга күчеп-күченеп йөргән яшел ромбик эзсез югалды. Ни хикмәттер, стипендиат булуына да карамастан, мең төрле сылтаулар табып, туган колхозы Туктарны эшкә чакырмады. Беренче чирканчыкны ул туган авылы Кормаштан унбиш чакрымнар ераклыктагы совхозда алды. Ике-еч атна үтүгә үк, ул директордан премия сорап керде. Мондый әдәпсезлеккә ачуы чыккан директор аның үтенечен кире каккач, Туктар хуҗага үч итеп, аның хатынына почта аша кайнар мәхәббәт хатлары юллады. Билләренең нечкәлеген, аякларының тезлеген югалта барган, унсигез яшендә карт директорга кияүгә чыккан, озак еллар балага узалмыйча интеккән хатын, "гашыйк" Туктарның мәхәббәт хатларын елый-елый укыса да, барысын бергә җыйнап иренә тапшырды. — 165— Явыз директор, берничә таза егетне яллап, егетне бик шәпләп тукмаклатканнан соң, Туктарга туган йортының бусагасына кайтып егылудан башка юл калмады. Әмма күп тә узмады, Туктар: - Мин колхозчы түгел, мин - романтик! - дип каударланып Себер якларына чыгып китте. Бүтән кайтмас инде бу егет дип уйлаучылар ялгышты, бик тиз әйләнеп кайтты ул аннан! Кайтты да, авыруга сабышып, кешегә күренмичә өйдә ятты. Романтик хисләр сүрелгән, күңел кыйбласы тәмам хәмергә табан борылган иде. Хәсрәткә чумган ана, улын шундый мескен хәлдән йолып калыр өчен, күчтәнәчләр күтәреп, район үзәгенә китте. Идарәдә эшләүче туган тиешлесе ананың кадерле Туктарын бер колхозга зоотехник итеп урнаштырды. Колхоз рәисе Фәттах яңа килгән кадрның ниндирәк "кошчык" икәнен яхшы чамаласа да, өстән тәкъдим ителгәч, каршы килмәде. Аңа элеккеге белгечтән бушаган калай түбәле, юан бүрәнәләрдән салынган зур гына йорт, өряңа "Урал" мотоциклы да бирделәр. Әнә шул биек вә бөек тау исемен йөрткән матаена утырып, авылына кунакка кайткан улы өчен әнисе шатланып туялмады... Балаңа бер игелек эшләсәң, гел булышып кына торасы килә. Киңәш-табышларын җиткезеп, үткәзеп торды ул аңа. Терлекләрне ничек кышлатырга, рационга күпме азык, фураж оны бирергә, кайчан терлекләргә прививка ясатырга, кайчан каплатырга һәм башкалар, һәм башкалар. Әнә шул киңәшләр файда китерде, күрәсең, колхозда табыш, үрчем арта башлагач, Туктарның исеме макталып, телдән төшми башлады... Туктарның бер акыллы гына кыз белән дуслашып алганын да ишеткәч, анасы аңа озакка сузмыйча, өйләнеп җибәр, дигән киңәш тә биреп караган иде. Тик ананың бу киңәше Туктарда яклау тапмады. Әнисенең: - Картайган көнемдә бер килен рәхәтен күреп калырмын, ичмасам, өйлән әйдә! - дигән ялваруына каршы, Туктар: - Синең белән талашып, кычкырышып торыргамы?! - дип җикеренде. Туктарның уйлавынча, ирләрне бары тик хатын-кызлар гына харап итә. Ләкин кызлар түгел, яраткан техникасы харап итте егетне. Җәйнең матур бер көнендә матае белән салмыш хәлендә күпердән очты ул. Оятын югалтып, яңасын сорап кергән егетне, колхоз рәисе: - Техникада йөри алмыйсың икән, җәяү йере! - дип, каты итеп сүгеп чыгарды да җимерек матайны төзәтергә тотылачак чыгымнарны Туктар естенә язып та куйды... Туктарга ат җигеп кенә йөрергә калды. Үзе кебек үк айнымас ат караучы Муллагали аны өч көн рәттән ат җигәргә өйрәтте. Өч көн рәттән Туктар, атка ничек итеп йөгән кигезергә, ничек итеп камыт бавын тартырга кирәклеген зиһененә сеңдерде. Әйе, ат җигү үзе бер сәнгать икән ул, җиккән атка утырып йөрүе генә җиңел! Бу яхшылыклары өчен Туктар Муллагалине бик әйбәтләп сыйларга булды. Бүген Туктарга көне буе фермада булырга кушылган иде. Районнан ниндидер зур комиссия киләсе икән. Кунаклар килгәндә эш урынында булмасаң, башыңнан сыйпамаслар, билгеле! Авылның иң карт, иң юаш алашасын җигеп фермага төшеп барганда, Муллагали белән шактый ук төшергән, ат арбасында тирбәлеп, изрәп барган Туктар үзе дә сизмәстән йокыга китте. Дилбегәнең йомшап калганын сизгән алаша, фермага төшәсе урынга, үч иткән сыман, идарә каршына килеп туктады. Ачуын кая куярга белмичә идарә каршында район кунакларын көтеп торган колхоз рәисе Фәттах Туктарны йолкып торгызды да йодрыгы белән уңлап-суллап, берничә кат аның ипи шүрлегенә менеп төште. Туктарны җиккән атына салып шул ук көнне авылына озаттылар. ...Инде дөньяда яшәү гаме калмаган, кешелек сурәтен югалта барган Туктарга тагын бер кат бәхет елмаеп алды, һич көтмәгәндә бергә институтта укыган дусты Кадыйрҗаннан сәлам хаты килеп төште. Хат Рәзән өлкәсендәге "Щит и меч" совхозыннан юлланган. Гади ветеринардан директор дәрәҗәсенә күтәрелгән Кадыйрҗан Туктарны үзенә эшкә чакырган иде. Рәхимә бу юлы ни сөенергә, ни көенергә белмәде. Бу чакыруга артык исе китмәгән Туктар да, башта кырт кисеп: - Әлегә кадәр хаты-хәбәре юк иде, директор булгач, минем алда үзенең дәрәҗәсен күтәрер өчен генә язгандыр, юк, бармыйм! - дип сейләнгәләнеп йөрде. — 167— Улының янә аякка басуына бөтенләй үк өметен өзмәгән ана: - Кеше сине үз итеп, якын итеп шундый мәртәбәле эшкә чакыра, ә син аны яманлаган буласың, әйдә, бернигә дә карама, бар, юлга җыен, соңгы өметең бу синең! - дип, аны юата-үгетли башлады. Туктарга артка чигенер урын калмады. Рәхимә караңгы төнгә кадәр улын юлга әзерләде. Кирәк-яракларын, кием-салымнарын, документ-кәгазьләрен шыплап бер зур чемоданга тутырды. Шулар арасына, тиздән салкыннар җитәр, гел-гел кайтып, расхутлар чыгарып, юл баетып йөрмәссең, дип, сарык тиресеннән тегелгән өр-яңа җылы тунын да салды. "Берүк югалта күрмә!" - дип, кесәсенә бер йөзлекне дә тыкты... Тик бер уңмасаң, уңмыйсың икән шул инде ул! "Озак күрешепләр булмас, бәхил бул, әнкәй!" - диеп, юлга чыгып киткән Туктар, икенче көнне үк, салмыш хәлендә, тунын, дипломын югалтып, кире кайтып керде... Кеше күзенә күренергә дә оялган Туктар, куркак куян сыман куышына кереп бикләнде. Улыннан тәмам ваз кичкән, аның тарафына сүз катырга да хурланган Рәхимә аңа ашарга да, эчәргә дә бирмәде. Туктар авыруга сабышты. Сакал-мыек баскан шыксыз чыраен юрганы астыннан да чыгарырга җөрьәт итмичә, көннәр буе урынында аунады... ...Шундый яман төш күреп уянган Туктар, күңелен чиркандырып торган авыр хисләрдән тиз генә арына алмады. Аптырагач, кулына сәнәк алып абзарга керде. Ниятекәҗәгә печән салу иде. Печән өстә, тезмәдә иде. Ул өскә менеп тормыйча гына, сәнәген печәнгә батырды да, баскыч астыннан гына торып, бар көченә печәнне каера башлады. Каера торгач, бер олау печән Туктарның өстенә ишелеп төште. Баш-аягы капланган Туктар, сәнәгенә кадалудан куркып, тырмаша-тырмаша печән арасыннан чыкканда, баш түбәсенә шалт итеп, күгәреп беткән калай чәйнек килеп төште. Бу җүнсез чәйнек шулкадәр дә җайсыз төште ки, Туктар хәтта берничә минутка аңын югалтты. Кәҗә тавышлары чыгарып, чиный-чиный кычкырган тавышка өйдән анасы йөгереп чыкты. Ул, улын кызганасы урынга, эт итеп сүгә-сүгә, Туктарны печән арасыннан өстерәп чыгарды да бер кочак печән кыстырып кәҗә янына үзе кереп китте. Туктар тәмәке кабызды да кайчандыр атасы Мохтар белән серләшеп, сөйләшеп утырган утын бүкәненә килеп утырды. Салкын, җиләс һавадан туңып, бөрешеп калган Туктарны бу мизгелләрдә давыл җиле кубарып алып киткән агач каерысына тиңләргә булыр иде. Коточкыч көчле җил яшеннән кара көйгән агач каерысын ботагыннан каерып ала да, таулар, чокырлар, ерганаклар өстеннән очыртып алып китә. Менә ул ташка яисә баганага бәрелеп чәнчелер, чәлпәрәмә килер төсле. Туктарның язмышы да әнә шул агач каерысы язмышы белән бер иде. Шулай да ул тора-тора кешелеген, су өстендә бөтерелгән йомычка сыман туры юнәлешен, кыйбласын югалтса да, аңарда әле кешелек хисләре сүнмәгәнлеген, аның уйчан, моңсу күз карашында җан җылысын сиземләргә дә мөмкин булыр иде. ...Моңсу, бик тә моңсу булып китте Туктарга. Аның бу "бөек" сәяхәте шундый коточкыч һәлакәткә очрар дип кем уйлаган! Тун югалту кечкенә бәла. Паспортын, дипломын, хезмәт кенәгәсен югалткан Туктар, хәзер инде төркемнән аерылган ялгыз кош сыман, хаксыз, оятсыз бер зат булып кына калган иде... Туктар тәмәкесен тартып бетерергә дә өлгермәде, эте Мухтар кайтып керде. Капка астыннан шуыша-шуыша, ашыга-ашыга кергән Мухтар каты итеп чинап куйды. Аны урамда берәр дәүрәк эт куып килгән булса кирәк, ул дерелди-дерелди, кыйналган, тырналган йонлач сыртын теле белән озак кына ялмап торды. Яшьрәк чагында аңа Тарзан дип тә эндәшеп караганнар иде, тик ул маймыл исеме аңа нигәдер ябышып бетмәде. Лус-ишләре: - Әтиең дә Мохтар, этегез дә Мухтар булсын, Мухтар, ко мне, Мухтар! - дип шаярткалап, сейләнгәләп йөри торгач, әнә шул исем аңа бик тиз тагылып калды. Өй эте булып саналса да, урам ярата иде Мухтар. Ана этләр артыннан чабып, көннәр буе каядыр югалып йөри дә кич җиткәч кенә кайтып керә иде. Гомумән, өй саклап утыруны түгел, урамны ярата иде Мухтар. - Мухтар, ко мне!-дип кычкырды аңа Туктар, эткә үзенең әмер бирергә хаклы икәнен төшендерергә теләп. — 169— Тик Мухтар, йоннарын торгызып, Туктар ягына бер генә карап алды да ерә-ерә оясы янына барып ятты. Туктарның бу хәлгә җен ачуы чыкты. - Кара моны, ә! Хуҗасын да танымый башлаган, мур кыргыры! Төзәп аткан таш мескен этнең нәкъ сыртына килеп тиде, тегесе яман чинап читкә сикерде... - Ишкән печәнеңне кире өеп куй, ишеттеңме?! - дип кычкырды ана кәҗәгә печән салып чыккан Рәхимә.Тизрәк бул! Туктар селкенмәде дә. Таш сын булып каткан Туктарны ничек селкетәсең! - Әни! - Әү! - Мин әле генә бернәрсәне аңладым. - Нәрсә дә булса аңларлык хәлдәмени соң син? - Беләсеңме?! - Белмим! - Бу кыргыйлар илендә... Минем күк... - Нәрсә синең күк? - Ну, минем күк белемле адәмнәргә урын юк... - Соң?! - Артык күп укытканнар безне, безнең кебек әрәмтамаклар күбәйде... - Барысын да үзеңә тиңләмә, яме! - Әни! - Әү! - Менә шуңа күрә дә мин кире тракторга утырырга булдым әле! - Теләсәң нәрсәгә утыр, тик бу хәлдә күземә генә күренмә! - диде Рәхимә, ачу катыш рәнҗү белән.-Җан көеге! - Әй, әнкәй,- диде Туктар, көрсенеп.- Нишләп син мине шулкадәр дә яратмыйсың, ә?! - Ә нәрсә өчен яратырга соң сине, җаным?! - Ни әйтсәң дә, бердәнберең бит, бердәнбер балаң. - Бер булдың да, шыр булдың шул инде! - Рәнҗим, әнкәй, бу сүзләрең өчен бик тә рәнҗим... - Әй, Аллам! - диде авыр сулап Рәхимә.- Яхшыга ефәк ябышканда, яманга тигәнәк ябыша, дип юкка гына әйтмиләрдер шул, ярар, өйгә керим, капканы бикләрсең! Анасының өйгә кереп киткәнен генә көтеп торган Туктар, капканы ачып, урам ягына чыкты. Йез граммга туймас җанын ничек кенә булса да канәгатьләндерергә ашкынып, берәрсеннән нәрсә дә булса табарга өметләнеп, як-ягына карангалап торганда, машина гаражы янында иске "Москвич"ын төзәтеп мәтәшкән күрше егете Мостафаны шәйләп алды. Бик яшьли авылдан чыгып киткән Мостафа, фабрикадан итек урлаган өчен өч ел төрмәдә утырып, авылына әйләнеп кайтканнан соң, яшьләр белән бигүк аралашмыйча, үзенчә генә яшәп ята иде. Озын буйлы, чандыр йөзле, кара мыеклы бу чибәр егет башкалар кебек күңелле мәҗлесләрдә булырга да, кызлар артыннан йөрергә дә ашкынып тормый иде. Ак кирпечтән корылган тар гына гараж эче төрле металл ватыклары, машина көпчәкләре белән тулган. Туктар кергәндә, Мостафа тимер станокта машинаның бик тә кирәкле бер детален кырып, шомарткалап тора иде. - Нәрсә, кабынмыймыни?! - Кабынмый шул! - дип җавап бирде Мостафа, башын да күтәрмичә.-Инәсен корт чаккыры! - Синең бу машинаң кайчан да булса бер олы юлга чыга алыр микән?!-диде Туктар, тиктомалдан гына.Ташла! Мәтәшмә моның белән, акча күп эшлисең, яңасын алырсың әле! Мостафа кинәт әллә нишләп китте. Куллары калтыранды. Борчак кадәрле генә кеп-кечкенә деталь кулыннан ычкынып, көпчәкләр арасына тәгәрәде... - Иманыңны! Мостафа сүгенә-сүгенә шомарткычын идәнгә атып бәрде дә майга буялган кара кулларын бензин чиләгенә тыгып юарга тотынды. - Юктыр бит? - дип, шулчак сорап куйды Туктар, өметле карашын Мостафага төбәп.-Бер-берни... Мостафа берни дә дәшмәде. Кулларын юып бетергәч, гараж чатында гына торган яшел канистрны агач сәндергә менгереп утыртты да, капкачын ачып, тишегенә резин көпшә тыкты. - Мә! Суыр! - диде ул, резин көпшәнең бер башын Туктарга тоттырып. - Бензин эчертеп үтерергә җыенасың инде әллә?! - Кемгә кирәк синең үлемең, хәчтерүш! Бражка ич бу! Карлыганнан ясадык, чүпрәсе салынган... Көпшәне авызына алып суыра башлауга, Туктарның бугазына әчкелтем җылы сыекча бәреп керде. Аннан чынлап та чүпрә тәме, кара карлыган тәме килә иде. Рәхәтләнеп, комсызланып эчте Туктар. Бары тик корсагы әче сыекча белән тулгач кына, бераз хәл алырга теләп, авызын "имезлек"тән аерды. - Шәпме?! - Шә-ә-әп! - Башка бәрәме? - һәй! - диде Туктар, чүпрә суыннан тәмам кәефкә чумып.-Бәрмәгән кая ул. Мостафа шаркылдап көлеп җибәрде. Туктар көпшәне күршесенә сузды. Ләкин Мостафа көпшәне кулына алырга да өлгермәде, гараж ишегеннән атылып аның әнисе Рәсимә апа килеп керде. Шадра йөзле, тәбәнәк буйлы бу хатынның "әчү ташыдай" кискен тавышы Туктарны укшытып җибәрде, һәм баягынак бик тәмле тоелган шифалы әче сыекча ашказанын котыртып, кирегә чыга башлады. - Әй, син! Дөнья хәсрәте! Нишләп йөрисең монда! Минем бердәнбер алтын кебек баламны бозарга дип кердеңме? Нәрсә медврач кебек шланга сузып торасың аңа!-дип, ябышкак чебен сыман, бертуктаусыз безелдәргә тотынды хатын... - Сөйләшергә генә кергән ием, киңәшергә генә! Ләкин хатынның үз туксаны туксан булды: - Күреп торам синең нәрсәгә кергәнеңне! Оятсыз! Ни көч куеп җыйган, ни көч куеп ясаган эчемлегемнән авыз итеп ятасыңмы?! Җир бит! Син үзеңә кара да, минем балама кара! Минем балам алтын ул, күктә янган йолдыз сыман якты, синең сыман базда үреп яткан черек бәрәңге түгел... Рәсимә Мостафаны бердәнбере диде. Ләкин бу һич тә алай түгел иде. Мостафадан башка аның тагын бер кызы - Земфирасы да бар. Тик калада ирдән иргә, йорттан йортка күчеп, ирсез балалар табып, азып-тузып йөргән кызы турында бигүк телгә алырга яратмый иде шул Рәсимә... - Ярар инде,-дигән булды Туктар, җилкәсен сикертеп.-Сезнең турыда мин дә бит күпне беләм... - Ярар түгел, нинди ярар!-дип кычкырды Рәсимә, Туктарны урамга төртеп.- Бар, юлыңда бул! Дөмеккере! Хәсрәт! Болай гына калдырмыйм әле мин сине, хәзер әниеңә кереп әйтәм, авыл Советына барам. Үпкәләде Туктар, бик нык үпкәләде. Рәсимә апасыннан бигрәк, Туктарны яклап бер генә сүз дә әйтмәгән Мостафага үпкәләде ул. "Йолдыз, имеш! Суперйолдыз, инәңне корт чаккыры!" Күңелсез көннәр әкренләп бер-бер артлы үтә тордылар. Туктар яңадан тракторга утырды. Автопаркта чәчелеп, тузып яткан иске бульдозерын көч-хәл белән сафка бастыра алгач, ул, ниһаять, кырга көзге сукага чыкты. Икенче көнне үк идарәдән аның эшен тикшерергә дип, колхоз рәисе урынбасары Рубин Саттарычны җибәрделәр. Торгынлык елларында партком секретаре булган, бер көндә өч авылда өч җыелыш җыйнап, күп сөйләп, әз эшләп дан алган бу абзыйга, авыл агайлары шаяртып, Комиссар дигән кушамат такканнар иде. Бу кушаматны аңа белмичә бирмәгәннәр, күрәсең, аның күзлеген ялтыратып, кызу-кызу атлап йөрешләрендә юлбашчыларга гына хас кыяфәтләрне чалымнарга була иде. Туктар Комиссар утырган "Нива"ны күрүгә үк, тракторын танк кебек, бер урында зырлатып-биетеп алды да, тимер төрәнен тагы да катырак батырып, икенче якка сукалап китте. Машинасыннан төшеп, әсирлеккә тешәр алдыннан ак флаг болгап торган сугышчы сыман, Комиссар аңа "тукта!" дип күпме генә кул изәп караса да, Туктар туктарга теләмәде. Бары тик урынбасар трактор каршына килеп чыккач кына, туктарга мәҗбүр булды. Кулларын бутый-бутый нидер кычкырган Комиссарның ни әйткәнен аңларлык түгел иде. Аптырагач, ул кыр тәкәсе сыман, кабинага сикереп менде дә газ рычагын тартып: - Сүндер тракторыңны! - дигән боерык бирде. Туктар сүндермәде, каршы килде: - Нәрсә мөгез чыгарасың, мин килгәнне күреп тордың бит, нигә туктамыйсың?! - Мин бит сезне җен дип торам... - Шаярма яме... Устав буенча... - Нинди устав? - Колхоз уставы буенча, син урынбасарга буйсынырга тиеш... - Ә нигә бәйләнәсез миңа? Норманы үтәп барам, арттырып... - Син үтисең үтәвен дә, сыйфатлы итеп үтәмисең. - Ничек? Каян беләсез? — 173— - Агроном җиткерде. Төрәнне тирән салмыйсың, туфракны тырнап кына йөрисең икән. - Рубин Саттарын, кеше сүзе белән йермәсәгез иде, ә? Төрәнне тирән салдырып барам, ышанмасагыз, әнә үзегез тикшереп карагыз... - Нәрсәне? - Мин сукалаган җирнең тирәнлеген... Комиссар аптырап калды. Җир эшен бөтенләй белми иде ул. Кайчандыр укучы балаларга тарих дәресләре укытып йөргән акыллы башның агрономлык белеме ташка үлчим иде шул. - Авыл хуҗалыгы бик тә катлаулы нәрсә ул,- диде, Комиссарның каушап калганын сизгән Туктар, мыскыллы гына елмаеп.- Иптәш урынбасар! - Җ итте!-дип җикеренде аңа Комиссар.-Хәзер үк тракторны паркка кайтарып куй, ишеттеңме?! - Тыңлыйм, иптәш майор! Туктар тормозны аерып, газ рычагына басып җибәрүгә, трактор үкерә-үкерә кузгалып китте. Тракторның тимер башмаклары өстендә басып торган Комиссар исә, пуля тиеп яраланган сугышчы сыман, кулларын җәеп җиргә очып төште... Туктар, Рубин Саттарычның сүзен тыңлап, тракторны авыл ягына борды. Тик паркка түгел, ә Гөлйөзем әбиләргә. Ул әбигә бакчасын сукаларга вәгъдә биргән иде. Әбекәй аңа рәхмәтләр әйтә-әйтә, исәнлегенә догалар укый-укый каршы алды. Ярты сәгать эчендә әбинең бәрәңге бакчасын актарып чыккач, ул аның шундый чаралар өчен генә саклап торган бер яртысын да бөкләргә өлгерде. Хәмердән кызган, зиһене чуалган Туктар, Комиссарга үч итеп, ни өчендер кабат кырга сукага чыгарга булды. Ниндидер сихри хыялга чумган, трактор белән идарә италмаслык хәлгә җиткән Туктар, корыч айгырын алга, басу ягына куалады. Туктарның үзенә дә, аның тракторына да карарга куркыныч иде. Әнә ыжгырып килгән трактор башмакларының үткер тешләре юл буендагы электр баганасын эләктереп китте. Бәхетсез багана зыңзың килеп, зыңгылдап торган чыбыкларына чорналып, авып-янтаеп калды. Тәмам исереп җиткән Туктар үзен кинәт кенә сугыш кырындагы бер ялгыз батыр кебек хис итә башлады. Тракторы - танк, салам, печән эскертләре - дошман гаскәрләре, чокырлар - окоплар, ерганаклар - траншеяләр, басу кырлары өстендә берән-сәрән генә үскән кыргый агачлар, алмагачлар - дошман мәргәннәре булып күренделәр. Кабина ишегенең ярык тәрәзәсеннән ыжгырып искән ачы җил тавышы - пулялар сызгыруын, арттагы трактор төрәненең бер җиргә бәрелеп, бер күтәрелеп алуы - зур-зур бомбалар, яшерелгән миналар шартлавын хәтерләтте... "Бер дошманның башына җиттем!-дип уйлады Туктар, багананы аударып узгач.-Болай булгач, Герой бирәләр инде миңа, медаль тагалар. Йә тагын кайсыгыз чыга миңа каршы, атам-прицел 01!!!" Нәкъ шул вакыт кыр өстендә үч иткәндәй бер соры куян күренде. "Әһә! Разведчиклар да бар икән әле монда!" - дип уйлап алды танкист, һәм ике дә уйламыйча кыю разведчикны куып китте. Тик кыю разведчик куркак булып чыкты. Ул, локаторларын артка яткызып, бар көченә кушаяклап чокырлар, ягъни дошман окоплары ягына чапты. Тиз генә тотарлык түгел иде аны. Танк окоп кырыена килеп туктады. Окоп эчендә калтырап, бирелергә яткан куянны күрергә теләп, Туктар башын кабина тәрәзәсеннән чыгарды. Ни хикмәт, разведчиктан җилләр искән иде инде. Сугыш маневрлары белән артыграк мавыгып киткән Туктар, тракторын артка аласы урынга, алга борды һәм шундук трактор бетен авырлыгы белән чокырга капланды... Көз соңлап килде. Көннәр җылы. Яфраклар да саргаешып коелырга ашыкмыйлар. Кич җитеп килә. Артыннан тузан болыты күтәреп, тиздән авыл көтүе дә кайтып җитәр, талчыккан, ачыккан терлекләрнең хуҗалары аларны каршы алырга чыгарлар. Адашып кайтмыйча калган берәр аңгыра сарыкны эзләп, урам буенча бала-чага чабышыр... Авыл тагын тынып калыр... Батарга җыенган кояш нурлары өй кыегында, капка төбендәге бүрәнәләр өстендә утырган хәлсез Туктарның кара тузанга баткан киң маңгаенда уйный... Атна буе өйдә күренмичә, йорт саен аракы теләнеп көн күргән баласын кертмәс өчен анасы капканы эчтән — 175— бикләп куйган. Көтүдән калган мескен бәрән хәленә төшкән Туктар, бар булган көчен туплап, капка каршына килеп тезләнде дә маңгаен келәгә бәреп: - Бә-ә-ә! - дип кычкырып җибәрде. Кем бәрәне адашып килгән икән дип, өйдән йөгереп чыккан Рәхимә капканы ачып җибәрүгә, Туктар киселгән башак сыман авып төште. Газиз баласын шундый мескен хәлдә күреп сызланган ана: - Әй, җаным, вай, җаным!-дип тәкрарларга тотынды.- Кайчан син мине газаплаудан туктарсың икән, хур иттең бит инде мине! - Әнкәй,-дип көч-хәл белән эндәште Туктар,-туган йортыма кереп... я... яраткан... урыныма я... тып, җан тәслим кылырга рөхсәт бирсәгезче... ә?! - Әтиең җәфалаган гына җитмәгән, инде хәзер син мине вакытсыз кабергә илтеп тыгарга җыенасыңдыр инде! Туктар, хуҗасы тукмалап аткан эт сыман беравык еламсырап, шыңшып торды. Аннан бер кулы белән капка келәсенә асылынып, җирдән күтәрелде дә күз карашын каядыр читкә, билгесезлеккә төбәп: - Әтине төрмәгә кем илтеп тыкты соң?! - дип мыгырданып алды... - Кем тыксын аны, җүнле кешене төрмәгә илтеп тыкмыйлар,-дип чәчрәде Рәхимә.-Бар әле, бар, кер әле, күз көеге булып торма каршымда, нәрсә дип әле мин синең алдыңда акланып торырга тиеш! Капкадан көч-хәл белән атлап кергәч, Туктар озак кына чолан ишегеннән кералмыйча торды. Җен ачуы кузгалган Рәхимә, ишекне ачып, аны этеп-төртеп диярлек кертеп җибәрде. Тәмам хәлдән тайган, аягында басып торалмаслык хәлгә җиткән Туктар, егылмас өчен, чолан түрендә торган тимер карават башына ябышып калды. - Әй, улым, улым,-дип сөйләнде ана.-Кечкенә чагыңда сокланалар иде сиңа, "Бер булса да, гөл булып үсеп килә!"-дип әйтә торганнар иде. Ә хәзер нәрсә?! Шул инде, бер булдың да, шыр булдың, җаным... - Син мине туганнан бирле мыскыл иттең, хәзер дә мыскыл итәсең,- дип, Туктар шакшы киемнәре белән чиста урын өстенә үрмәләде... - Әниеңә сүз әйтерлегең юк инде, җаным, әниең пенсия алмаса нәрсәгә яшәр идең? Син бит фәкать үз ахмаклыгың аркасында гына әрәм булып йөрисең, башка беркемне дә гаепләрлегең юк! Канымны эчәсең бит, җанымны ашыйсың! Дөмекмисең дә, ичмасам! Утырып бер елар идем дә шуның белән бетәр иде... Башын түбән иеп, сабыр гына әнисен тыңлап торган Туктар шулчак кинәт кенә ярсып китте. Җил кая иссә шунда авышучан, йомшак холыклы Туктар котырынган чакларында танымаслык булып үзгәрә торган иде. Калайланган күзләрен акайта-акайта, корбанына ташланырга торган сөзгәк сыер сыман, ул кулына ни эләксә шуның белән кизәнә, янында ни торса шуны вата-җимерә башлый... - Ватам! Яндырам!! Каян көч килә торгандыр аңа шундый вакытларда, һич аңламассың?! Менә аяк астында торган бер тәбәнәк урындык тәрәзә ягына очты. Тәрәзә пыяласы чәлпәрәмә килеп коелды. Шуның артыннан ук түшәмдә ярты кадакта гына эленеп торган соры-саргылт люстра да очып төште. - Ләгънәт! - дип ачыргаланды Рәхимә, бу кыргыйлыктан тәмам шашар хәлгә җитеп.-Җитәр, тукта! Ләкин Туктарны туктатырлык түгел иде. Дөньяда нинди әшәке сүзләр бар, шулар белән әнкәсен сүгә-сүгә, каршысында торган зур тимер кисмәккә тибеп җибәрде. Дөге тутырылган кисмәк чоланның тәбәнәк баскычыннан сикерә-сикерә ишегалдына тәгәрәде... Ишегалды ап-ак дөге ярмасы белән тулды. Әгәр дә шулчак өйдәге тавышны ишетеп, Мостафа килеп кермәгән булса, бу мәхшәрнең ни белән бетәчәген бер Ходай гына белер иде. - Мостафа! Ярдәм ит әле, зинһар!-дип ялварды күршесен күреп сөенгән Рәхимә.-Абзарда бау бар, зинһар, бәйләп куйсана шуны! Мостафа, тиз генә абзарга кереп, сүстән ишкән калын бау алып чыкты. Туктар, Мостафаны якын китермәс өчен, кулына тимер көрәк алды. Тик Мостафа Рәхимәгә караганда хәйләкәррәк иде, күрәсең, ул аңа тиктомалдан гына ташланырга ашыкмады. Башта җайлап егетне өйгә керергә үгетли башлады. Туктар каршы килеп, киреләнеп маташса да, соңыннан күршесенең сүзен тыңлап, аның белән килешеп, көрәген җиргә ташлады. Шуны — 177— гына көткән Мостафа тиз генә дустына ташланды. Эһ иткәнче кулларын артка каерып, бау белән кысып, чолан эченә өстерәп алып керде дә карават башына бәйләп куйды. Усал холыклы, каты куллы Мостафага каршы торалмады Туктар. Кемнән кемнән, әмма дустыннан мондый этлекне көтмәгән иде ул. - Мостафа! - Әү?! - Лус! Кебени! Җә, ычкындыр! - Әбиеңә үпкәлә, яме! - диде Мостафа, мыегы астыннан астыртын гына елмаеп.-Минем монда катнашым юк... - Төрмәңдә өйрәнеп кайткансыңдыр инде бу ерткычлыкка! - дип кычкырды Туктар, дустын катырак чагарга тырышып.-Өйрәткәннәр икән сине анда... - Нәрсә, нәрсә? - Ә нәрсә! Төрмәдә утырганыңны белмиләр дип беләсең мәллә?! Армиядә хезмәт иткән, имеш, гер-рой булып кайткан! Рәхимә дә Мостафаны төрмәдән түгел, армиядән кайткан дип белә иде. Улының да әлегә кадәр бу турыда әйткәне булмады. Иске авыздан яңа сүз сыман килеп чыкты бу. Күрше апасы янында ак һәм пакь булып күренергә яраткан Мостафа, Туктарны типкәләп атар хәлгә җитеп, ачуыннан бауны тагын да катырак кысып куйды. Авыртуга түзә алмаган Туктар бар көченә чинап кычкырып җибәрде. - Тыңлама син аны, Мостафа,-диде Рәхимә, арага кереп.-Ул инде безнең күптәннән акылыннан язган... - Сез акылдан язган, мин түгел! Фашистлар күк кулны бәйләп мине әсирлектә тотасыз, үч аласыз. Җибәрегез! - дип җикеренде Туктар, караватны бер адым алга тартып. Рәхимә дәшмәде. Тыныч һәм салмак адымнар белән, тәрәзә ватуга сәбәпче булган баягы урындыкны алып килде дә улының каршына ук килеп утырды. Улы белән анасының сүзләре бик озакка сузылачагын яхшы аңлаган, һөҗүмен зур осталык белән башкара алганына чиксез шатланган Мостафа көрәш мәйданыннан вакытлыча юк булды... Өйдә ана белән бала гына торып калдылар. Күз алдына китерик! Карават башында куллары каерылып бәйләнгән Туктар, аның каршысында ук урындыкта башын янга салыбрак Рәхимә утыра. Ана баласына вәгазь укый, тәрбияли, ә бала аны ишетергә теләмәсә дә, тыңларга мәҗбүр. Хөкем итүче белән җинаятьче дә әнә шулай бер-берсен күралмас хәлгә җитеп, бер-беренә карата шундый хисләр кичерә торганнардыр, бәлкем?! Гаепле бала, гөнаһсыз ана. Төптән уйласаң, алар арасында бернинди дә дошманлык хисләре булырга тиеш түгел, киресенчә, алар бер-берсен үлеп яратырга тиешләр. Чөнки бу рәхимсез дөньяда әлеге ике ялгыз җан иясе берберсен бик якын күреп, бер-беренә ярдәм итеп яшәргә тиеш түгелме соң?! Юк, юк, алар дошман түгелләр, алар бер-берсен якын итәләр, ләкин ул изге хисләр каядыр бик тирәндә, күңел чоңгылларында урнашканнар, һәм әлегә аларны казып, чокып чыгарырга да мөмкин түгел, күрәсең. - Җә! - диде Рәхимә, бәргәләнгән, ярсыган Туктарның әзрәк тынычланганын күргәч.-Тынычландыңмы? - Җибәр! - Юк, җибәрмим мин сине, көтмә, гафу үтенмичә җибәрмим. - Ни өчен? - Миңа урындык күтәргәнең өчен. - Мин сиңа урындык күтәрмәдем, мин сиңа сукмадым! - Ә нәрсә кылдың? - Нәрсә... Тәрәзә ваттым... - Әйе, тәрәзә ваттың,-дип җөпләде Рәхимә.-Люстраны тартып төшердең, бер мичкә дөге ярмасын чыгарып түктең, караватыңны җимердең, нәтиҗәдә, өйгә күпме зыян китердең, файда китерү юк, ә зыянны ясап кына торасың. Син ул тәрәзәне, ачуым бер килмәгәе, инде өченче тапкыр ватасың бит! - Соң бит, ваткан саен куеп та барам... - Кайчан куйдың?! Әниеңә сөйлә, оятсыз! Соңгы тапкыр Нуретдин абыеңа ясаттым! Җимерүче, ватучы син, варвар!! Дөрес сүзгә җавап табалмаган Туктар, бәйдән ычкыналмый изаланган эт сыман сулкылдап, шыңшып алды да хурлыгыннан елап җибәрде. Туктарның елавына исе китмәгән ана, кул астында гына яткан йон бәйләмен алып, тыныч кына бәйләргә тотынды: - Дөгене нигә түктең, баюың җиттемени?! - Түгәргә теләмәгән идем, аяк арасына килеп керде. - Дөресен әйтеп сөйлә, яме, ялгыш түгел, син аны — 179— явызларча түктең, дошманнарча! Нәрсә, азыктан да өстен була башладыңмыни?! Бетсәң иде дә, үлсәң иде. - Каргама... - Каргыйм, шушы каргышларым бер төшсә ярар иде үзеңә! - Ярар, җитәр! - дип үкерергә тотынды Туктар.- Каргамасаң да, минем тормыш каргалган инде! Туганнан бирле каргыйсың! Сез тапканга мин гаепле мәллә?! Үзем теләп бу дөньяга килмәдем, үзегез ясагансыз... Җүнле исем дә кушалмагансыз, исемме инде ул - Тук-тар... Туктар дип дәшүче дә юк бит миңа, Мохтар гына, диләр. - Без кушкан исем дә ошамый башладымыни инде, җаным?! - Кемгә ошасын эт исеме! Кечкенәдән "Мухтар, ко мне!"-дип теңкәмә тиделәр. - Ходай биргән исемнән оялырга кирәкми! - Гомерем буе,-дип кычкырып җибәрде Туктар,-ниндидер әтрәк-әләмнәрнең, башсыз хуҗаларның, эт сыман, аяк табаннарын ялап йөрергә мәҗбүрмен. Җитте! Бүгеннән башлап мин үз-үземә хуҗа! Мин - ирекле кош, мин бунт игълан итәм! Чыгарыгыз мине иреккә!! - Чыкмыйча гына тор әле! - диде аңа сабыр Рәхимә,ашарыңа китеримме? Туктар дәшмәде. Ул арада Рәхимә аның каршына бер чүмеч салкын су китерде, шуның янына берничә телем кара икмәк тә кисеп куйды. - Фашист! Надзиратель! Ал баландаңны! - дип кычкырды Туктар, бу хәлгә җен ачуы чыгып. Идәнгә тезләнгән Туктар бар көченә алга ыргылды. Карават шыгырдап урыныннан купты. Шул арада Туктар күкрәге белән урындык өстендә торган сулы чүмечне һәм икмәк кисәкләрен бәреп төшерде. - Әй, мәхлук! - дип сыкранды Рәхимә, идәнгә түгелгән суны сөртеп.- Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән генә кертеп булмый икән шул... - Ашамыйм! Ачлык игълан итәм! - Ачлык игълан итәргә бу бит Ирек мәйданы түгел, җаным,- диде Рәхимә.- Син миңа шуны әйт, кемнәр боза сине, кемнәр белән эчәсең син, дусларың бармы? - Мин дусларны сатмыйм... - Ярар, дусларыңны сатмыйм дисең инде, әниеңнән гафу үтенәсеңме? - Юк. - Ярар, бик әйбәт,-диде Рәхимә, естенә җылы пиджәген бөркәнеп.- Мин Рәсимә апаңнарга кереп кунармын, ә сөйләшүне иртәгә дәвам итәрбез. Бәлкем, ул вакыт эчендә акылыңа да килерсең, бу кадәр үк тупасланмассың да... Улының ай-ваена, ялваруларына вә янауларына да карамастан, Рәхимә тиз генә җыенып, өйдән чыгып югалды. Егет кап-караңгы чоланда берьялгызы гына торып калды. Соң чиккә җитеп арыган, талчыккан Туктар, бу бәйдән, тоткынлыктан тиз генә ычкынудан өметен өзеп, кара янып йөзе белән идәнгә капланды... Җайсыз, уңайсыз хәлгә җаны әрнегән, инде бөтенләй бетеп, чиләнеп, кан сауган кулларының, аякларының оюына чыдаша алмас хәлгә җиткән әсир Туктарны кабат Мостафа килеп тапты. - Күрше! Зинһар, коткар!! Күршесенә кечкенә генә этлек ясап киткән Мостафа, әллә үзе дә кайчан да булса шундый хәлгә каласын аңлап, әллә вөҗдан газабын кичереп, килеп керүгә үк бауның бер башын тиз-тиз генә чишәргә тотынды. Ләкин өлгералмый калды. Аның артыннан ук ияреп кергән Рәхимә Мостафаны читкә этәрде. - Юкка бәйләдем, ахрысы! - диде Мостафа, Туктар алдында яхшы булып калырга тырышып.-Әллә җибәрикме? Кызганыч бит. - Кызганма! - дип кырт кисте Рәхимә.- Ул безне кызганмый бит әле, кылган җинаяте өчен җәзасын алсын! - Нинди җинаять кылдым мин?! - дип кычкырды Туктар.-Аңламыйм, нинди җинаять? - Анаңа кул күтәрдең... - Күтәрмәдем... - Егерме биш кило дөге ярмамны былчыракка чыгарып түктең... - Нинди егерме биш?! Биш тә юк иде анда! - Миңа гына түгел, колхозга да зыян китердең бит, җаным... Тракторыңны аудардың. - Аумады ла ул, янтайды гына... - Янтайттың инде, җаным, бик яхшы янтайттың, синең зыяныңны, расхутларыңны минем өскә язып куйдылар. - Кем язсын, язмыйлар. - Яздылар шул инде. - Сез мине җибәрәсезме, юкмы?! - Юк,-диде Рәхимә, кулга алынуның бетен шартларын да җиренә җиткерергә теләп.- Иртәгә кадәр шушы хәлеңдә төнне үткәрәсең, ә иртән мин сине милициягә озатам. - Әтине күп озаттың инде син, инде мине дә озатырга җыенасыңмыни?! - дип чәчрәде Туктар һәм, тиктомалдан, лач иттереп, идәнгә төкереп куйды.-Тфү!! - Үзеңә зыян гына ясыйсың бит, балам, үзеңә юдыртачакмын бит идәнне!-дип чәрелдәде Рәхимә, улының соңгы кыланышыннан сабырлыгын җуя башлап.-Әйт әле миңа, ни җитми сиңа, ә?! Нишләп кешечә матур гына яши алмыйсың син? Кем соң син? Минем баламмы, әллә тормышымны җимерүче дошманыммы? Кем, нәрсә комачаулый сиңа?! Анасының соравы ачык вә анык куелганга күрә, Туктар тиз генә ни дип тә җавап бирергә белмәде. Каушап китте, калтыранып куйды. Уйчанланып, бер ноктага текәлеп калды. Ниһаять, уйлары белән каядыр читтә, еракта йөзгән Туктар, хыял дөньясыннан арынып, ишетелеришетелмәс ярым тонык тавыш белән: - Теш,-диеп эндәште. - Теш? - Әйе, теш инде, теш! Теш күргәнегез юкмыни соң бер дә?! Рәхимә сүзсез калды. Өйдә тынлык урнашты. Күрше апасының сүзеннән чыгарга, шулай ук дустын да кабат үпкәләтергә теләмәгән Мостафа, астыртын гына елмаеп, боларны күзәтә бирде. Стенага эленгән чылбырлы дәү сәгатьнең бертөрле текелдәве бу тынлыкка ниндидер серлелек, илаһилык, морҗа эченнән бәреп кергән әче җил тавышы исә аңа шомлылык, ярсулык өсти иде. - Нәрсә, тагын әтиеңне күрдеңмени тешеңдә?! - диде Рәхимә, бу авыр тынлыкны күтәрә алмыйча.- Әтиеңне онытырга вакыт инде, ул мәхлук күптәннән бу якты дөньяда юк лабаса! - Бар! - диде Туктар, эчке бер үҗәтлек белән.- Исән булмаса, тешләремә кермәс иде, менә Туктар әйткән иде диярсез, бер кайтып керер әле! - Нәрсәсе? Өрәгеме? - Юк, үзе. Мин аны һәркен диярлек тешемдә күрәм, һич кенә дә күз алдымнан китми. Элегрәк куркыныч кыяфәттә, усал, явыз булып керә иде, соңгы вакытта әйбәт итеп күрә башладым... Их, әти, әти... - Саумы соң син, улым, саташмыйсыңмы? - Белый горячка башланмагандыр ич?!-диде Мостафа, Туктарны кызыктыра-кызыктыра тәмәке кабызып.Фельдшер чакырыйк мәллә? - Юк, юк, кирәкми. Безне болай да бетен авыл халкы чәйни инде... - Туктар, әйдә, безнең башны катырма,- диде Мостафа, сүзгә катнашып.-Әниеңнән гафу үтен дә... - Гафу үтенсәм җибәрәсезме соң? - Билгеле инде... - Ярар, үтенермен,-диде Туктар, Мостафа белән килешеп.-Тик телдән түгел... - Ә ничек тагын? - Язмача гына... - Нигә? - Телдән булдыра алмыйм... язмача кирәк. Мостафа аптырап Рәхимә апасына карап куйды. Авыз чите белән генә елмаеп, улының тинтәклегеннән шак лар катып карап торган Рәхимә, теләсә нишләсен дип, кул гына селтәде. Эзли торгач, кәгазе дә, каләме дә табылды. Язар өчен Туктарның кулларын чишәргә туры килде. Ә ул, шуны гына көтеп торгандай, оеган кулларын, учларын угалаган арада, кәгазь-каләмне атып бәрде дә тиз генә өйдән чыгып йөгерде. Бу хәлдән соң Туктар тагын бер атна өйдә күренмәде. Сәрхушлегенең аргы ягына чыгып, үпкәсенә бик каты салкын тидереп алгач кына, кабат әнисе катына кайтып егылды... Өйдә җылы караватында тәгәрәп яткан Туктар, әтәчләр кычкырып арыган бер мәлдә, гаҗәеп бер теш күрде. ...Зәп-зәңгәр ачык диңгез, имеш, зәңгәрсу дулкыннар. Әнә шул йомшак дулкыннарны ярып, диңгез өстеннән апак кораб бара. Менә ул якынайганнан-якыная, үскәннәнүсә... Озак та үтми, ак кораб, ярга терәлеп, ак чалбарлы, ак костюмлы мөлаем йөзле бер ир кешегә әверелә. Ә ул (әйтсәң кеше ышанмас) Туктарның әтисе - Мохтар икән ләбаса! - Әти! - Улым! - Әти, син бөтенләйгә кайттыңмы?! - дип, тешендә эндәшә аңа еч яшьлек сабый тавышы белән Туктар.- Бу синме?! - Мин, улым, мин кайттым, сине дә, әниеңне дә сагынып кайттым,- дип җавабын бирде ул, диңгез җиледәй йомшак сулышын өреп.- Оныта торган гадәтең бар, улым, хәзер мин әйтәсе сүзләрне теркәп, язып барсаң ие... - Теркибез аны!-диде Туктар, тешендә үзе дә сизмәстән кулына кәгазь белән каләм алып.-Әйдә, сейлә! - Язасыңмы, улым?! - Язам! - Анаңа хат булыр бу. Яз! - Язам, әти! - Болай диген,-диде Мохтар,-Рәхимәм! Исәнме, җаным! Мин сезне күрү шатлыгы белән кире авылга кайттым. Синең һәм улым алдында гаебем бик зур, барысы өчен дә, зинһар, мине кичерә күр! Бар булган начар вә яман гадәтләремне бусага артында калдырып, яңа тормыш башлап җибәрү теләге белән кайттым. Кечем дә, теләгем дә җитәрлек. Яңа йорт салып керербез, яңача яшәп китәрбез... Улым Туктарга да ярдәм итәрмен, читтә эшләгән акчамның яртысын аңа бирермен. Акыллы егет ул, мине сагынганга, минсез торганга гына холыксызлана ул. Мин кайткач, бар да әйбәт булыр. Тик әлегә мин көндезләрен Баба урманында качып, ә төнлә кеше мунчаларында кунып йөрим. Ни өчен качып йергәннәремне синең үзеңә генә аңлатырмын. Бүген мин сине фәләннәр мунчасы янында көтеп калам, килми калма, кил, мин сине кетәм, Рәхимәм... Сәлам белән сине яраткан ирең Мохтар... Числосын куймыйм... Соңыннан әйтермен. ...Кинәт кенә давыл купты. Кораб көчле дулкыннар чоңгылында калды. Әтисе дә шул кораб белән бергә төпкә китте... Туктарның күз алдыннан кино кадрлары сыман, бер-бер артлы кара төрмә нарлары, пычрак, караңгы камераларда баланда чөмереп утырган тоткыннарның усал, ачулы йөзләре чагылып үтте. - Вәт бу теш! Гаҗәп, әкәмәт теш! - дип әсәрләнеп кычкырып җибәрде йокысыннан уянып киткән Туктар. Берни дә белештермәде ул. Учына йомарлап тоткан, үз кулы белән сырлап аткан хат кәгазен идәнгә атып бәрде дә, гадәттәгечә, сигарет кабызып, ишегалдына чыгып китте. Туктар көне буе уйланып йөрде. Теш уйландырды аны. "Юкка гына кермәде әти, димәк, үзенә чакыра!" -дигән моңсу уйлар да килде аның башына. Ә ул арада Туктар кулы белән язылган хат гаҗәеп сәер вакыйгалар китереп чыгарды. Ул болай булды. Төшке аштан соң җиң сызганып идән юарга керешкән Рәхимә иренең сәлам хатын, ягъни Туктарның баягы "теш кәгазен" табып алды. Берара кирәксез чүп кәгазе дип уйлап, ул аны башта чүп чиләгенә ташларга уйлаган иде дә, анда язылган сүзләрне күреп алгач, ташламаска булды. Күзлек киеп, бик зур авырлык белән генә укып чыкканнан соң, Рәхимә бер мәлгә нишләргә дә белмичә шаклар катып торды. Соңыннан киңәш-табыш итәр өчен күршесе Рәсимәне чакырды. - Туктар хыялы гына бу! - диде Рәсимә, кырт кисеп.Аның кулы белән язылган... - Юк, Туктар кулы түгел бу,-дип каршы төште Рәхимә,-безнең Туктар болай кыек-мыек язмый, матур яза ул, укыганда да матур язу буенча "бишле" генә ала иде ул, юк, аның кулы түгел бу... - Ә бәлкем, сул кулы белән язгандыр, уйнап кына... - Юк, юк, күрше, син белмисең,- диде Рәхимә, сүзен бирергә теләмичә.- Бу хатны Мохтар үзе язган, кайткан ул, авылда ул! Тик менә нишләп качып йөри, шунысын гына аңлап җиткерә алмыйм! - Ярый алайса,- дип килешкән булды Рәсимә.- Моны Мохтар да язсын ди, тик ул ни фурмы монда эләккән соң? - Кеше күрмәгәндә кертеп ташлагандыр... - Ә нишләп соң ул йомарланган килеш идәндә аунап ята? - Соң, бәлкем, җил очыртып төшергәндер, Туктар таптап киткәндер. Кем белә бит инде. - Ярый, ярый,- диде Рәсимә, кыбырсып - Мохтарың авылга кайткан, ди, сиңа сәлам хаты ташлап калдырган, ди, фуртычкадан искән җил аны очыртып идәнгә төшергән, ди, улың Туктар шуны таптап киткән, ди... Йә, шуннан ни? Син зимагурыңны күрергә кабат атлыгып, зарыгып торасыңмы? - Юк үзе дә... - Төнлә белән мунча янына очрашырга барасыңмы? - Юк ла инде. - Тагын шул адәм көлкесе белән кушылырга уйлыйсыңмы? Рәхимә дәшмәде. Хәер, күршесе Рәсимәне дә аңларга була инде. Ул моннан бер ел элек кенә ирсез калды. Йре — 185— исерек килеш машинада капланып үлде. Мохтарның исән булып, кабат әйләнеп кайта алу мөмкинлегенә ул билгеле инде көнләшеп тә алды. Ә Рәхимәнең кинәт кенә беркем белән дә киңәшәсе, сөйләшәсе, уй-хисләрен уртаклашасы килми башлады. Мохтар кайтса ни дә, кайтмаса ни! Аңа хәзер барыбер! Ул инде үзен күптәннән ялгызлыкка дучар иткән, бу тормышта үзе өчен бер генә тамчы да бәхет өмет итмичә, киләчәген дә төссез, өметсез итеп күрә иде. Ә менә Мохтарның кайту хәбәре исә бетен авылны кинәт кенә аякка бастырды. Үз көен көйләп, тыныч кына яшәп яткан авыл халкы пошаманга төште. Төнгә чаклы йөрүләр, соңга калып мунча керүләр бетте. Мунчаны иртән иртүк ягып, көндезләрен генә керә башладылар. Гомер капка бикләмәгән авыл халкы, ишек-капкаларын икешәречәр йозакка бикләп, төннәрен хәтта ут сүндермичә дә йокларга өйрәнеп китте. Кайберләре хәтта саклану йөзеннән, ау мылтыклары белән дә коралланып өлгерделәр. Үч иткәндәй, Мохтарны хәтта очратучылар да, күрүчеләр дә табылды. Көндәгечә махмырдан айный алмаган бер авыл сәрхуше Саматның сөйләвенә караганда, ул Мохтар абыйсын кичкырын, авыл башындагы салам эскерте янында очраткан, аның белән сөйләшеп торган. Тегесе исә, хөрмәт йөзеннән, тегеңәргә бер стакан тутырып кызыл шәраб та салып биргән. Ул гына да түгел, Мохтар абыйсы аңа, шулай ук авыл халкына, бигрәк тә үзен төрмәгә озатуга зур өлеш керткән Комиссарга, хатыны Рәхимәгә бик ачулы булуы, үзенә начарлык иткән берничә кешенең башларын кисеп, өйләрен яндырачагы турында да сөйләгән, ди, имеш... Әмма дә ләкин бу сәер очрашуның хаклы вә хаксыз булуына шикләнгәннәр. Саматны авыл башына алып чыгып, Мохтар абыйсы белән күңел ачып утырган эскерт төбен күрсәтүен сорадылар. Ләкин тегесе кайсы күчтә утырганнарын кешечә җүнләп аңлатып та, күрсәтеп тә бирә алмады. Ә алдынгы тракторчы Шәйхи исә, беркем сүзенә дә карамыйча, бернидән дә шикләнмичә, мунчаны төнгә каршы яктырды. Сөекле хатыны белән мунчага кергән Шәйхи, ләүкә өстендә рәхәтләнеп парланып утырганда гына, мунча эчендә кинәт кенә ут сүнде. Болар бик тә куркуга төштеләр. Куркырсың да! Чөнки мунчаның тышкы ягында кемнеңдер йөргән, хайван сыман мөгрәгән ямьсез тавышлары ишетелде. Коты ботына төшкән Шәйхи, хатынын кочаклаган килеш, ләүкәдән төшмәде. Хатыны кыюланып, авылда ут сүнмәгән микән, өйгә кереп карыйм әле, дип, чыгып киткәч, Шәйхи мунчада ялгызы гына утырып калды. Көтте Шәйхи, бик озак көтте! Тик кайтмый гына бит хатыны, шайтан алгыры! Ут та янмый, киемнәрне дә табып булмый! Нәкъ шул чакны, салкын су белән коенып, мунчадан чыгып сызарга гына торганда, Шәйхи караңгыда бер кеше затын шәйләп алды. Хатыны кергәндер дип уйлап, ул аңа эндәшә-эндәшә капшап кочты. Тик йомшак, назлы хатынкыз тәне урынына, тыгыз тәнле, сакал-мыеклы ир затына килеп төртелгәч, Шәйхи ачыргаланып кычкырып җибәрде дә, мунчадан атылып чыгып, абзарга кереп бикләнде. Дөрес булса, Шәйхи шәрә килеш шул хәлендә төне буе качып абзарда утырып чыккан икән, дип тә сөйләделәр. Мохтар өрәге Комиссарны да читләтеп үтмәде. Аның белән гаҗәп бер хәл булды. Уңыш бәйрәмендә чыгыш ясарга тиешле урынбасар, сәхнәгә чыгар алдыннан гына язып килгән докладын югалтты. Бик нык аптырашта калган Комиссар, нишләсен инде, яттан гына сөйләрмен дип уйлап, трибуна каршына чыкты. Бик нык каушап, озак кына сүзен башлый алмыйча торды. Нәкъ шул чакны трибуна астыннан ниндидер бер йөнтәс кул аңа кәгазь кисәге тоттырды да: - Укы шуны! - дип әмер бирде. Комиссар үз чиратында, шагыйрьләрчә кулларын болгый-болгый, тантаналы ТӨСТӘ: - Сез комсомоллармы? Комсомол булмасагыз, белегез! Комсомоллар алар искелеккә бомбалар... бомбалар! - дип укырга тотынды... Бәйрәмгә җыелган халык, акылдан яза башлаган Комиссарны кул чабып кына туктата алды. Оятыннан җир тишегенә кереп китәргә әзер торган Комиссар иелеп трибуна астын тикшерергә тотынды. Ләкин тишек сыңар ботинкадан кала бернәрсә дә табылмады. Бу хәлгә бик нык гаҗәпсенгән Комиссар район прокуратурасына алып барып ботинкага экспертиза ясатты. Экспертиза бу аяк киеменең тоткыннарныкы икәнен ачыклагач, барысы да берьюлы, трибуна астында башка беркем дә түгел, төрмәдән качкан Мохтар утырган, дигән фикергә килделәр. Ул арада озак та үтмәде, Шәйхинең мунчасын яндырдылар. Шуның артыннан ук, мал-туар асрап, терлек ите сатып баеган бер фермерның каралты-курасына да ут төрттеләр. Авызында сүз тормаган сәрхуш Саматның тешен сугып сындырдылар. Бу ут төртүләрне, кеше кыйнатуларны, билгеле инде, Мохтарга яктылар. Тагын әллә ни афәтләр килеп чыгудан курыккан халык авылга милиция чакыртты. Районнан килгән тәҗрибәле тикшерүче исә беркемне дә тыңламады, беркая да чапмады - дуслар очрашкан эскерт төбен дә барып актармады. Саматның сынган тешенә дә игътибар бирмәде, Шәйхиләрнең янган мунчасын да саклап утырмады, трибуна астыннан чыккан сәер ботинкага да әһәмият бирмәде. Кыскасы, кыл да кыймылдатмады ул. Ә бары тик Мохтар исеменә калага запрос кына җибәртте. Аннан Мохтарның инде моннан бер биш ел элек җан тәслим кылганлыгы, каберенең бүгенге көнгә кадәр билгесез булганлыгы турында рәсми хәбәр алынды. Кормаш халкы шуннан соң гына тынычлана алды. Ләкин бигүк озакка түгел. Ул арада данлыклы Комиссар эчүчелеккә каршы аяусыз көрәш ачып җибәрде. Авылга аракы кайтарту тыелды. Спиртлы зәм-зәм суы алтын бәясенә әйләнде. Аракы яратучылар аптырашта калды. Олыраклар яшь-җилкенчәкләрне күрше авылларга, күрше районнарга куа башладылар. Яшьләр сәфәрдә йөрделәр. Ләкин бу сәфәрләрне дә бик тиз туктатты Комиссар. Тракторчыларга, шоферларга ягулыкны эш урынына барып җитәрлек итеп кенә бирә башладылар, халык көмешкә кумасын өчен, авыл кибетенә чүпрә, шикәр комы кайтартуны тыйдылар. Комиссарга ләгънәт укыган механизаторлар, барлык илләрнең дә пролетарийлары берләшкән сыман, үзара оешып, күрше авылларга яшерен рәвештә үзләренең махсус ирекле илчеләрен җибәрергә тотындылар. Шундый илчеләрнең берсе булган Туктар да бу хәмер сәфәрләреннән читтә калмады. Беркеннәре ул, тракторчы Шәйхи үтенече белән, Кормаштан унбиш чакрымда урнашкан Карамал авылына җәяү барып, кибеттән ике шешә аракы алып менде. Тик Шәйхи белән Туктар тракторларын парк каршында гына туктатып, яртыларын ачарга гына торганда, каз бәбкәләре эләктерергә күктән атылып төшкән явыз козгын сыман, каршыларына күзлекләрен ялтыратып әлеге дә баягы шул Комиссар килеп чыкты. Килеп тә чыкты, аракыларын бәреп тә ватты. Пыяла кисәкләре, бомба кыйпылчыклары сыман, черт-черт килеп тирә-якка чәчрәде, спиртлы сыекча, тәмле хуш исләр аңкытып, сәрхушләрнең борын төпләрен кытыклап үтте. Акылдан шашар хәлгә җиткән Туктар, тиз генә Шәйхинең тракторына менеп утырды да акырта-бакырта Комиссар естенә килә башлады. Коты очкан урынбасар җан-фәрманга идарәгә таба йөгерде. Тапталудан курыккан, җитмәсә, йөрәге сау булмаган Комиссарның тора-бара, тәмам тыны бетеп, үлә язды... "Элек сез безне кудыгыз, ә хәзер без сезне куып карыйк әле!"-дип кычкыра-кычкыра, Туктар тракторы белән Комиссарны идарәгә чаклы эзәрлекләп килде. Тик ни хикмәт, трактор башмагы астында калырга тиешле Комиссар идарә бусагасына менеп котылды, ә Туктар идарәсен югалтып, тракторы белән баганага килеп кадалды... Иртәгесен Комиссарны хастаханәгә озаттылар. Кичәге батырлыгы белән кат-кат мактанып, төнгә кадәр дусишләре белән шуны юып йөргән Туктар да иртән өйдән өйгә кереп, баш төзәтергә дип, аракы сорап йөрде. Тик бу юлы аңа ни өчендер беркем дә салып бирмәде. Аптырагач, чыдар хәле калмагач, ул, алпан-тилпән атлап, заманында дингә каршы көрәшеп йөргән, хәзер исә җомга саен мәчеткә йөргән, биш вакыт намазын калдырмаган, сәрхушләрне җене сөймәгән, картайган көнендә бик диндар кешегә әйләнеп киткән Асылгәрәйләр ишегалдына килеп керде. Карт өйдә үзе генә иде, Туктар кергәндә, ул җиң сызганып, кул арбасын көйләп тора иде. - Исәнме, бабай! - дип кыенсынып кына сәлам бирде ул.- Хәлләр... - Исән әле,-дип, төксе генә җавап кайтарды карт, Туктарны күрүгә үк чыраен җимереп.- Ни кирәк? - Хәлләр бик начар бит, бабай, баш сызлап тора ие, синдә берәр төрле баш даруы табылмас микән... Бербер нәрсә... - Бар,-диде карт, көлемсерәп,-Хәзер бирәм... Карт шулай дигәч, Туктарның эченә җылы йөгерде. Сүгеп, куып чыгарыр дип көткән иде ул. Ләкин шатлануы юкка гына булган икән шул. Асылгәрәй карт өенә кереп аңа бер уч цитрамон - баш даруы чыгарып бирде. - Бабай!-диде Туктар, бөтенләй кәефе кырылып.Мин бит синнән мондый дару сорамаган идем, баш төзәтергә бер йөз грамм булмасмы дигән идем! - Башым авырта, дип әйттең түгелме соң,-диде карт, астыртын елмаеп.- Башым авырта дигәчтен, мин сиңа баш даруы чыгардым инде... - Бабай, көлмә инде,-дип ялварды Туктар,-үтермә инде, зинһар, булса бир инде, асылынам бит хәзер... - Асылынасың килсә, мин сиңа җеп чыгарып бирә алам, кирәкме җеп? - Җебең үзеңә булсын, яме!-дип мыгырданып алды Туктар, карт биргән таблеткаларны җиргә сибә-сибә.Чукынып кит!! - Оятсыз!-дип кычкырып калды аның артыннан Асылгәрәй карт.-Үзеңнән илле яшькә олы кеше белән шулай сөйләшәләр димени? Җүнсез! Әле мин туксанга җитеп килсәм дә, яшәү турында уйлыйм... Ә син утыз яшеңә дә җитмәс борын үзеңә үлем сорап йөрисең! Сиңа үлеп торасы юк, син күптәннән беткән җан инде, синең күләгәң генә, скафандрың гына калган. Өеңә кайтып көзгедән бер үзеңнең чыраеңа гына карале, мәхлук... Әллә картның сүзләре шулай каты тәэсир итте, әллә кылган гамәлләре өчен җәза алудан курыкты, Туктар, бер-ике ай авызына хәмер алмыйча, кайчандыр чокырга ауган тракторын төзәтеп маташты. Кулы алтын икән егетнең, тракторын төзәтеп, парктан чыгарга да насыйп булган икән әле үзенә! Тик ни хикмәт, бу шатлык та начарлык белән тәмамланды. Салмыш хәлендә рульгә утырган килеш йоклап киткәч, Туктарның тракторы бетен ындыр табагын ишеп чыкты. Тракторның карарлык җирен дә калдырмаган. Туктар үзе исән калды. Авылдашлары, ындыр табагын ишкән өчен аңардан түләтергә, йә утыртырга кирәк үзен, дип бик шаулашып йөрсәләр дә, соңыннан аннан ни аласың инде, әле дә ярый бетен авылны ишеп чыкмаган, дип кенә сөйләнеп йөрделәр. Ике аягын да сындырып, сырхауханәгә эләккән Туктар исә, аякларын гер белән асып, өскә күтәрттереп куйгач, табиблар биргән таблеткаларны келә-келә палата тәрәзәсеннән атып: Бу дөньяга рәхмәт әйтеп Китеп барырга вакыт, дип җырлый-җырлый шыңшып ятудан башка кызыграк нәрсә уйлап табарлык хәлдә түгел иде инде... Борнаш-Казан, 1997-1999