— Ә укыганда? Китаплар сайлаганда? — Менә моны укы! — дигән мәҗбүрият булмады. Ул китапларны бик күп ала иде, һәм алар нәкъ менә безгә кирәклеләре булып чыга. Боларны без дә укырга тиеш икәнлегебезне аңлый идек. Яисә ул кайвакытта: "Менә бу китап сиңа кызыклы булмас микән, бәлки, карап чыгарсың", — дип кенә әйтә иде. — Белгечлек сайлаганда ничегрәк булды? — Үзе табибә булгангадыр инде, әни гел табиб булырга кирәк дигән фикерне сеңдереп килде. Әти алай басым ясамады. — Ә кызлар белән кызыксына башлагач? — Университетта укыганда бер төркем студент табигатькә чыгасы булдык. Кемнәр була дип тә, ничә кеше дип тә сорамады: "Кая барасыз?" — диде. "Мин дә бер-ике сүз әйтим әле" дип, Фәридә дә сүзгә кушылды: — Булат үзе дә, киткән җиреннән өйгә шылтыратырга тиеш булса, җиде кат җир астыннан булса да шылтыратмый калмый. Югыйсә өйдәгеләр борчылып торачак. Шулай тәрбияләнгән инде. — Әтигә килгәндә, ул бер генә минут та тик тормый. Хәтта авырган чагында да, хәле әз генә җиңеләюгә, эшенә утыра. Һич югында, өйдә нинди дә булса кирәк-ярак ясарга тотына. Урамга чыгып йөреп һава сулап керү — аның өчен катгый закон. — Беркөнне, хәлләрен белешергә дип, әти Айратларга шылтыратты, Америкага. Барысы белән дә сөйләшеп чыкты, ә Айрат юк. Иптәшләрендә кунарга калган икән. Ничек инде ул әллә кайда куна? Кайтсын! Өч сәгатьтән Айрат кайттымы дип яңадан шылтыратты. Менә шулай, җир читендәге балаларын да барлаптикшереп тора ул. Безнең дә, Мансурларның да балалары берәр генә чакта Бигешкә кайткан вакытлар искә төште. И ул урманга чыгулар, и ул табигатьнең хозурлыклары! Шунда да, балаларның йоклар вакыты җитсә, Мансур җитәкчелегендә чатырлар корып, урыннар рәтләп, аларны йокларга яткырулар хәтердә. Һәрнәрсә үз урынында, үз вакытында эшләнергә тиеш! Тагын әңгәмәдәшләремә мөрәҗәгать итәм. — Әниегез Разия ханымның әтиегезгә карата булган нинди сыйфатын аеруча хөрмәтлисез? — Аның әтине зурлап торуын. Гаиләдә әти — бәхәссез авторитет, бәхәссез абруй. Әни "әтиегез шулай диде" (бәлки әле, димәгәндер дә!), "бу — аның фикере" дисә, шуның белән теләсә нинди бәхәскә нокта куела. — Әниегез сезне нәрсәгә өйрәтте? — Эшкә өйрәтте! — диделәр Фәридә белән Булат, беравыздан. — Ул да, әти кебек, бер минут та тик тормаска, вакытны бушка уздырмаска өйрәтте. Без сөйләшкән арада, Ашвиллдагы балалардан, Айратлардан җавап хаты килеп төшкән. Ул хатларны, бер генә сүзен дә төшереп калдырмыйча, синең игътибарга тәкъдим итәм, хөрмәтле укучым. Айрат. Әтиемдәге бик күп гүзәл сыйфатларның берсенә генә тукталасым килә. Мин бервакытта да аның эшсез, шөгыльсез вакытын үткәргән чагын күрмәдем, бер генә тапкыр да күңел юаткыч фильм карап, юк-бар популяр журнал актарып яисә детектив роман укып утырганын хәтерләмим. Телевизор аның өчен әһәмиятле яңалыклар хәбәр итүче буларак кына бар. Чыннан да, ул иң әһәмиятле вакыйгалардан һәрвакыт хәбәрдар. Соңыннан күренгәнчә, ул бәһаләре бервакытта да югалмый торган барлык әдәбият, сәнгать әсәрләрен бик яхшы белә булып чыга. Буш вакытында (ә ул буш вакыт гадәттә бик аз була) өйдә дә әти эш өстәле артында, кулында — каләме, алдында — язып тутырылган кәгазь битләре; гадәттә, ул уку белән мәшгуль. Асылда, ул була торган һәр урында китап өеме өзелми, һәм ул китапларны яңалары алыштырып кына тора. Өр-яңа шартларда да, ерак юлга чыкканда да укылырга тиешле китаплар өеме шундук җыелып өлгерә. Шунысы гаҗәп әле аның: чит тел, гәрчә укуны авырлаштырса да, бу очракта һич кенә дә киртә булып тора алмый. Аның "чүп-чар"га (күңел ачу индустриясенең һәртөрле продуктларын ул шулай дип атый) вакыт уздырмаска кирәк дигән фикерен мин торган саен ныграк аңлый барам. Мәдәни кыйммәтләрне шушылай итеп бәяли, аңлый белү системасын үзеңә дә булдыруны теләргә генә кала. Шушы сыйфатларына өстәп, мин әтиемә менә нәрсә теләр идем: крестьян тамырыннан чыккангадыр инде, өйдәге һәм дача хуҗалыгындагы бөтен физик эшне дә ул гел үз кулы белән эшләргә омтыла. Бу юнәлештәге активлыгын бераз киметә төшсә дә бик ярар иде. Фәрит. Дәү әтием! Синең 70 еллыгыңа минем бүләгем — дөнья тарихыннан имтихан тапшыру. Аны мөмкин кадәр уңышлырак тапшыруның минем өчен әһәмияте аеруча зур иде. 800 мөмкинлектән мин 800 балл җыйдым. Шушы арада мине Аурупа тарихы буенча мәктәпнең беренче укучысы дип игълан иттеләр. Бу бит синең дә уңышың, дәү әтием! Мин беренче сыйныфта укыганда, борынгы замангача булган җәнлекләр һәм борынгы заман кешесе турындагы энциклопедияне алып кайтып бирүче син идең! Минем тарихтан беренче укыган "Романовлар династиясе тарихы" дигән китапны да туган көнемдә (8 яшемдә!) миңа син бүләк иттең. Соңрак "Цусима", "Порт-Артур" кебек тарихи романнарны да мин синең китапханәдән алып укыдым. Тит Ливийның "Рим империясе тарихы"н да син киңәш иттең укырга. (Хәзер ул минем иң яраткан китабым.) Матюшино урманнарында йөргәндә шушы китаплар хакында озаклап фикер алышканнарыбыз хәтеремдә минем. Тарих белән мавыгуымны аңлавың-яклавың, үземне кызыксындырган мәсьәләләр хакында сөйләшердәй-киңәшердәй синең кебек кешем булуы белән бәхетле мин! Айдар. Үземне белә-белгәннән бирле өчебезнең бергә (дәү әти, мин, Фәрит) һәрвакыт ни дә булса ясап мәшәкатьләнүебез хәтердә. Җәй көннәрендә без еш кына урманга китәбез, андагы бөтен юлларны, сукмакларны беләбез, хәтта үзебез картасын да ясадык. Бакчабызда бергәләп эшлибез: казыйбыз, тирес ташыйбыз, су сибәбез, карлыганын-башкасын җыябыз. Болар, бәлки, минем балачагымның иң бәхетле дигән мизгелләре дә түгелдер, аның каравы без соңыннан үзебезгә нинди генә тәмле ашлар пешерми идек! Өчәүләп урманга гөмбәгә, җиләккә йөрибез, кармак салабыз (хәтерлисеңме, эләккән балыкны без Фәрит белән жәллибез дә кире суга җибәрәбез!). Синең белән бергә без Бигешкә сабан туйларына кайтабыз. Андагы хозурлыклар! Безнең белән шахмат уйнарга (ә без оттырырга бер дә яратмый идек) яисә агачтан бергәләп берәр нәрсә ясарга сабырлыгың җитә иде синең. Күпме өчпочмак кына ашаганбыздыр без бергәләп! Фәрит белән Айдар. Дәү әти! Әлбәттә инде, без сиңа сәламәтлек, яңа кызыклы китаплар һәм мавыктыргыч шөгыльләр телибез. Аннары 17,5 белән 16 яшьнең дә шактый гына олы яшь икәнен дә онытмасаң иде дибез. Бу балалардан ни җитте генә кешеләр чыкмас дип уйлыйм мин, Аллаһы боерса! Ирина. Мин әтиемне бәхетле кеше дип саныйм: аның рәхәтләнеп, яратып эшли торган эше бар, кешеләр арасында чын туганлык мөнәсәбәтләре яшәп килә торган гаиләсе бар. Һәм менә шуларның барысын да ул үзе бар иткән. Алар гаиләсендә яшәгән елларда мин аның янына һәртөрле йомышлары, хәл итәсе мәсьәләләре белән туганнарының, дуслары һәм башка кешеләрнең килүен күреп тордым, һәм ул аларның барысына да булышырга тырыша иде. Ул — гаҗәп дәрәҗәдәге әйбәт дәү әти. Шулкадәр мәшгуль булуына карамастан, оныклары белән аралашырга вакыт таба. Ул аларның кайгыртучан бабасы гына түгел, якын дусты да. Бу аралашудан ике якның да зур канәгатьләнү алганы күренеп, сизелеп тора. Бу хатирәләрне тыңлап, укып карагач, Мансур Хәсәневнең гаҗәеп бала җанлы кеше икәнлегенә инанасың. Моның белән бергә ул күренекле дәүләт эшлеклесе, зур галим. Татарстан Фәннәр академиясе президенты, филология фәннәре докторы, академик Мансур Хәсән улы Хәсәнев 1930 елда Зәй районының Бигеш авылында туа. Бигештә сигезенче сыйныфны тәмамлап, Алабуга китапханә техникумына укырга керә, аннары үз районындагы Поповка авылында китапханәдә эшли. 1955 елда М.Хәсәнев Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын "бик яхшы" билгеләренә тәмамлый. Аннары татар әдәбияты белгечлеге буенча кандидатлык диссертациясе яклый. 1961 елда М.Х.Хәсәнев — КПСС Татарстан өлкә комитетының мәдәният бүлеге, аннары фән һәм уку йортлары бүлеге мөдире, 1971 елдан башлап Татарстан Министрлар Советы Рәисе урынбасары, 1984 елдан — беренче урынбасары. 1991 елда Татарстан Фәннәр академиясен оештыручы була, һәм аның беренче президенты итеп сайлана. 1993 елдан башлап ул бер үк вакытта татар энциклопедиясе институтын җитәкли. Партия өлкә комитетында һәм соңрак республика Министрлар Советында озак еллар эшләү дәвамында Мансур Хәсән улы республиканың мәгариф, фән, мәдәният, сәламәтлек саклау, физик культура һәм спорт, социаль тәэминат тармакларына җитәкчелек итә. Бу елларда республика әлеге тармакларда эшнең торышы буенча бөтен ил күләмендә алдынгылыкны тота, күп мәртәбәләр күчмә байраклар яулап ала. Татар халык шагыйре Габдулла Тукайның 90 еллыгы хөрмәтенә Арча районының Тукай-Кырлай авылында төзелгән мемориаль комплекс бөтен республика халкын шаккатырырлык вакыйга булды. Бу елларда яңа уку йортлары ачылды. Күп кенә тарихи шәхесләргә һәйкәлләр салынды. Ул фән өлкәсендә дә актив эшчәнлеген туктатмый. Казан дәүләт университетында фәнни педагогик эш алып бара, татар әдәбияты тарихы буенча лекцияләр укый, Татарстан тарихы буенча махсус курс алып бара. Кандидатлык диссертацияләренең һәм диплом эшләренең фәнни җитәкчесе була. М.Хәсәнев иң борынгы дәверләрдән алып безнең чоргача булган татар әдәбияты (Кол Гали, Мөхәммәдъяр, Г.Исхакый, Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Камал, К.Тинчуриннар) тарихын өйрәнә. Татар әдәбияты классигы, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Г.Ибраһимовның әдәби мирасын фәнни өйрәнү буенча аеруча нәтиҗәле эшли. М.Хәсәневнең бу әдипкә багышланган монографияләре, күпсанлы мәкаләләре, фәнни хезмәтләре бар. 1971 елда уңышлы якланган докторлык диссертациясе дә Г.Ибраһимовның иҗатын өйрәнүгә багышланган. М.Хәсәнев татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай иҗатын өйрәнүгә һәм пропагандалауга зур өлеш кертте, шагыйрьнең 90 һәм 100 еллык юбилейларын үткәрү буенча хөкүмәт комиссиясен җитәкләде. Галимнең Кол Гали, Ф.Әмирхан, Г.Камал, К.Тинчурин иҗатларына багышланган хезмәтләре бар. Ул милли мәктәпләр өчен укыту программалары төзүдә актив катнаша, шулай ук урта мәктәпләр өчен татар әдәбияты дәреслеге авторларының берсе. М.Хәсәневнең милли мәдәният корифейлары С.Сәйдәшев, Р.Яхин, Б.Урманче, Х.Әбҗәлилов һ.б. иҗатына багышланган фәнни мәкаләләре, докладлары бар. Үткән гасырның сиксәненче елларында милли яңарыш проблемаларын өйрәнү хәрәкәте көчәеп китте. XIX—XX гасырлар чигендә яшәп иҗат иткән Ш.Мәрҗани, С.Максуди, Г.Исхакый, Р.Фәхреддин, М.Бигиев кебек шәхесләр турында аның күп кенә мәкаләләре дөнья күрде. Автор әлеге темага багышланган күләмле монографиясен тәмамлады. М.Хәсәнев 20 елдан артык әдәбият-сәнгать өлкәсендә Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләре комитетына рәислек итте, ә 1993 елдан башлап республика Президенты каршындагы фән һәм техника буенча Дәүләт премияләре Комиссиясен җитәкли. Татар милләтенең язмышында Казан шәһәре һәм аның тарихы әһәмиятле урын тота. Соңгы елларда галимнәребез Казан тарихын өйрәнүдә яңа методологик принциплар эшләп, аны уңышлы кулланганнар икән — монда М.Хәсәневнең роле гаять зур. Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты, Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм чит илләрдәге егермеләп фәнни үзәк белән берлектә, Казан шәһәр администрациясе ярдәмендә Казан шәһәренең нигезләнүе вакытына багышланган яңа археологик тикшеренүләр, тарихи чыганаклар киң кулланылган биш халыкара конференция уздырыла. Шушы фәнни форумнарның карарлары нигезендә Россия Президентының 2005 елда Казанның меңьеллыгын билгеләп үтү турындагы Указы игълан ителә. Мансур Хәсәневнең хезмәтләре III дәрәҗә "Ватан алдындагы хезмәтләре өчен" ордены (2000), ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1966, 1986), Халыклар дуслыгы ордены (1980), Мактау билгесе ордены (1971) һ.б. белән билгеләп үтелде. "МЕҢЬЕЛЛЫК — ЯҢА АЧЫШЛАР БАШЫ БУЛЫР ДИП ЫШАНАМ" Мансур Хәсәнев белән әңгәмә — Казанның яшен ачыклау мәсьәләсе — Казан галимнәре генә түгел, гомумән, бөтен илебез тарихчыларының күп буыннары шөгыльләнерлек әһәмиятле мәсьәлә. Бу турыда сез ни уйлыйсыз, Мансур Хәсәнович? — Әйе, әлеге проблема галимнәргә һәм Казан җитәкчеләренә ике йөз ел буена диярлек тынгылык бирмәгән, бу эзләнүләрнең үз тарихына гына да аерым хезмәт багышларлык дип уйлыйм. Монда шул заманның күренекле галимнәре һәм фикер ияләре үзләренең эзен калдырган. Әлеге проблема белән шөгыльләнү XIX гасыр ахырында шактый активлашып китә. Әмма 1894 елда Казан шәһәр Думасы күпьеллык бәхәскә соңгы ноктаны куярга һәм 1970 елларда профессор Альфред Халиков тәкъдиме белән шәһәрнең сигез йөз еллыгын үткәрергә омтылыш ясалганда да фәнни дәлилләр җитәрлек булмый. Бары тик үткән гасырның соңгы ун елында гына, Татарстан Фәннәр академиясе төзелгәч башкарылган масштаблы фәнни тикшеренүләр хәлне тамырдан үзгәртте. Бу эшне Татарстан Фәннәр академиясе Тарих институтының Рафаэль Хәкимов җитәкчелегендәге археологлары һәм тарихчылары, академик Миркасыйм Госманов фәнни җитәкчелегендәге Казан университеты галимнәре, Мәскәү, Санкт-Петербург вәкилләренең актив катнашында, дөньякүләм гыйльми җәмәгатьчелекнең уңай мөнәсәбәте ярдәмендә генә ахыргача башкарып чыгарга мөмкин булды. Киң колачлы бу эшкә дөньяның егерме иленнән галимнәр тартылды. Мәркәзебезнең киләчәк язмышын үзгәртердәй мондый фәнни ачышның XX йөз ахырына туры килүе очраклы түгел дип саныйм. Монда мин аерым бер мәгънә күрәм: глобальләшүнең катлаулы, каршылыклы процесслары бездән тарихыбызның башлангыч чорларына активрак мөрәҗәгать итүне, үткәндәге мәдәни байлыкны ныграк файдалануны сорый. Һәм тарихка карата мондый мөнәсәбәт, моның кирәклеге дәүләт дәрәҗәсендә дә аңлау таба. 1999 елның сентябрь башында "Казан шәһәренә нигез салынуга мең ел тулуны бәйрәм итү турында"гы Россия Федерациясе Президенты һәм Татарстан Республикасы Президенты Указлары шуны раслый. Казан — Евразия илләренең язмышында тирән эз калдырган мәшһүр тарихи шәһәр. Аның бөтендөнья цивилизациясе үсешенә керткән зур өлешенә Россия Федерациясе Президенты Указында бик югары бәя бирелгән. Мәркәзебезнең меңьеллык юбилеен дөнья күләмендә үткәрү шул хакта сөйли. Татарстан җитәкчелегенең галимнәр эше белән шул дәрәҗәдә тирән кызыксынуына, республика һәм шәһәр хакимиятләренең меңьеллык юбилейга төрле яклап әзерләнүгә зур җаваплылык белән килүенә менә шундый шартлар сәбәпче булды. — Казан тарихчыларының соңгы вакыттагы эзләнүләренең принципиаль яңалыгы нидән гыйбарәт? — Озак вакытлар буе тарихтагы мәшһүр шәһәрләрнең яше күбесенчә алар турында тарих елъязмаларында һәм башка язма чыганакларда телгә алынуына карап билгеләнә иде. Казан турында аларның җитәрлек табылмавы тарихчыларны археологик материалларны интенсив өйрәнергә мәҗбүр итте. Моның өчен киң масштаблы казу эшләре алып барып, бик борынгы — бишенче катлам дип атала торган катламга төшеп җитәргә туры килде. Археологлар шәһәр барлыкка килү вакытыннан башлап безнең көннәргә кадәр җыела килгән катламнарның өзлексез булуын расладылар. Өстәвенә шәһәргә беренче килеп урнашучыларның социаль статусын билгеләү дә бик мөһим. Ягъни мәсәлән, шәһәрлек билгеләре — саклану ныгытмалары, сәүдәгәрлек-һөнәрчелек бистәләре һәм башкалар бармы икәнен ачыклау кирәк була. Яңа методика төрле фәннәр, шул исәптән табигать фәннәренең дә мәгълүматлары синтезланырга тиешлеген күздә тота, әмма өстенлек археологиягә бирелә. Казан Кремле территориясендә ун сезон дәвамында гомуми мәйданы ун мең квадрат метрлап җирдә тикшеренү-казыну эшләре алып барылды. Бу эштә Тарих институты, Казан дәүләт университеты археологлары, Мәскәү, Санкт-Петербург галимнәре актив катнашты. Казу эшләре шәһәрнең тарихи үзәгендә дә алып барылды. Татарстан Фәннәр академиясе Тарих институты хезмәткәрләренең уникаль табылдыклары хәзерге Казан урынында элек тә шәһәр яшәгән булуын расларга мөмкинлек бирде. Ул табылдыкларның кайберләре исә бөтен дөньяны шаккатырган яңалык. Аларга җентекле анализ ясалды, шул исәптән чит ил лабораторияләрендә дә. Археологик материаллар күрсәткән даталар чиктәш фәннәр мәгълүматлары белән расланды. Безнең өчен бу гаять мөһим. Бәяләмәләрнең туры килү очракларын исәпләү өчен барлык бәяләмәләр бер таблицага җыела барды. Математика галимнәре тарихчылар белән бергә аппроксимация юлы белән шәһәрнең барлыкка килү вакытын билгеләде. Фәнни проблеманы мондый комплекслы юл белән хәл итү уңыш китерде. Татарстанның япь-яшь Фәннәр академиясе, аның Тарих институты өчен моны мин дөньякүләм дәрәҗәдәге күренекле нәтиҗә дип саныйм. Җитди фәнни ыргылыш булды, тулаем алганда, борынгы шәһәрләрнең яшен билгеләүдәге методология һәм методика шактый баетылды. Шушы метод белән хәзерге вакытта Русиянең кайбер тарихи шәһәрләренең яше яңадан карала. — Сез баштан ук бу вакыйгаларның эчендә булгансыз. Казан галимнәренең актив эшчәнлегенә Мәскәү галимнәренең мөнәсәбәте нинди булды? — Хәлебезне аңладылар гына түгел, хәтта ки эшебез белән һәрьяклап тирәннән кызыксынып тордылар һәм булыштылар. Менә нәрсәдән башлыйсым килә: археологларның борынгы катламнарны күрсәткән сызымнары һәм фотосурәтләре Россия Фәннәр академиясенең Тарих институтындагы кырларны өйрәнү бүлегендә экспертиза үтеп, шунда расландылар. Даталарны билгеләү өчен кулланыла торган табылдыклар Мәскәү, Санкт-Петербург һәм шулай ук Берлин, Прага, Будапешт һәм Каһирәдәге фәнни оешмаларның бәйсез экспертлары тарафыннан анализланды. Россия Фәннәр академиясенең биш институтына — Археология институтына (директоры — тарих фәннәре докторы Р.Н.Мунчаев), Көнчыгышны өйрәнү институтына (директоры — тарих фәннәре докторы Р.Б.Рыбаков), Россия тарихы институтына (директоры — Россия Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы А.Н.Сахаров), матди мәдәният тарихы институтына (директоры — тарих фәннәре докторы Е.Н.Носов), Н.Н.Миклухо-Маклай исемендәге этнология һәм антропология институтына (директоры — Россия Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы В.А.Тишков) аерым рәхмәтләребезне җиткерәм. Казан Кремлендәге казынулар вакытында табылган археологик материалларны анализлауда Россиянең мәшһүр археологлары — Россия Фәннәр академиясе академигы В.В.Седов, профессорлар В.А.Иванов, Р.Н.Мунчаев һәм башкалар актив катнаштылар, эксперт булдылар. Безнең фәнни конференцияләрдә һәм эшче киңәшмәләрдә Санкт-Петербургтагы тюрколог, профессор С.Г.Кляшторный, археолог-профессорлар А.Н.Кирпичников һәм Е.Н.Носов гел катнашып тордылар һәм тикшеренүләрнең методикасын, методологиясен эшләүдә турыдан-туры ярдәм иттеләр. Хәзер мәрхүм булган көнчыгыш белгече профессор Г.А.Федоров-Давыдовның һәм гарәп теле белгече профессор Ә.Б.Халидовның бу зур тикшеренү эшенә керткән өлешләрен дә онытмыйк... — Ә шулай да Казанга мең яшь тулуы турында беренче тапкыр нинди фәнни форумда әйтелде? — Алда әйткәнемчә, узган гасырның соңгы ун елында бу хакта Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Россиянең башка фәнни үзәкләре галимнәре, дөньяның егерме иленнән килгән тарихчылар, археологлар, нумизматлар, язма тарихи чыганаклар буенча белгечләр һ.б. тармак галимнәре катнашкан халыкара өч фәнни конференция үткәрелде. Шәһәрнең меңьеллыгы хакында ныклы ышаныч белән беренче тапкыр шул өч форумның 1999 елның 1—3 июнендә Казанда үткәрелгәнендә бәян ителде. Татарстан Фәннәр академиясе Президиумы бу конференция нәтиҗәләрен анализлауга махсус утырыш багышлады. Президиум утырышы әлеге фәнни форумда әйтелгән фикерләрне, шулай ук Россия Фәннәр академиясенең бу мәсьәләгә мөнәсәбәте булган институтларның карашларын искә алып, Казанның X—XI гасырлар арасында хәрби-корылма һәм сәүдә үзәге буларак формалашуы турындагы нәтиҗәләрне тарихи дөрес һәм фәнни нигезле дип тапты. Археология, нумизматика мәгълүматларына, керамика табылдыкларына термолюминисцент анализ, бишенче катламдагы балчыкны анализлау һәм башка материаллар Казан шәһәренең барлыкка килү вакыты моннан мең ел элек булуын күрсәтә дигән нәтиҗә фәнни яктан дөрес дип табылды. Татарстан Фәннәр академиясе Президиумының бу карары Россия Фәннәр академиясенең профильле институтлары тарафыннан якланды. Ә Россия Фәннәр академиясенең тарих бүлегенең 1999 елның җәендә Мәскәүдә үткәрелгән утырышында Казанның меңьеллыгы хакындагы югарыда әйтелгән карар бертавыштан яклау тапты. Шулай ук мәркәзебезнең бу юбилеен билгеләп үтүне ЮНЕСКОның истәлек даталары календарена кертү тәкъдиме дә якланды. — Россия Фәннәр академиясенең тарих бүлегендә Казанга мең яшь дигән карарны чыгарганда катнаштыгыз бит Сез? — Ул утырышта катнаштым гына түгел, анда миңа чыгыш ясарга туры килде. Ничек дулкынланганыбызны һич онытасым юк: Россия Фәннәр академиясе академиклары җәйнең эссе көнендә Казанның яшен билгеләүне хәл итәр өчен махсус җыелдылар бит. Киңәшмәне Андрей Фурсенко алып барды. Ул чакта Россия Фәннәр академиясенең Тарих бүлеге академик-секретаре иде ул. Казан галимнәре гипотезасына карата аның мөнәсәбәте таләпчән һәм объектив булды. Казанның меңьеллыгын раслый торган дәлилләрнең бәхәссез икәнлегенә тирәнтен ышанмый торып, ул үзенең фикерен белдермәде. Казанның барлыкка килү датасы турындагы карар бертавыштан (берәү битараф) кабул ителде. Казанлылар тарафыннан апробацияләнгән шәһәрләр барлыкка килү датасын билгели торган оригиналь методиканы бүлек әгъзалары фәнни ачыш дип таныдылар. Мәркәзебезнең меңьеллык яшен билгеләү тагын бер зур проектка этәргеч булды: бу — Бөек Идел юлын торгызу проекты. Әлеге сәүдә һәм транспорт магистрале буйлап төзелгән гүзәл шәһәрләр йолдызлыгында аерым урын били торган Казан берничә халыкара конференция үткәрү турында инициатива белән чыкты. Ул конференцияләргә Европа, Азия һәм Африка галимнәре генә түгел, ә бәлки, икътисадчылар, эшмәкәрләр, иҗтимагый һәм сәяси эшлеклеләр дә җыелды, бу исә Бөек юлны яңарту проблемасын төрле яклап тикшерергә мөмкинлек бирде. Күргәнегезчә, тарихчыларыбызның ачышлары өр-яңа перспектив фәнни, иҗтимагый проектлар эшләргә ярдәм итте һәм дә якын арада икътисади проектлар булдыруга да хезмәт итәр дип уйлыйсы килә. Күп гасырлы тарих кичкән Казан сакланып кына калмаган, ә бәлки, көчле үсеш алган һәм XXI гасыр башында Россия дәүләте тормышында әһәмиятле урын биләп, илнең зур Идел буе төбәгенең интеллектуаль, икътисади һәм сәяси тормышын билгели торган шәһәргә әйләнгән. — Казан Кремлен ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирас объектлары исемлегенә кертелүен Казанның борынгылыгын мантыйкый раслаучы факт дип санарга мөмкин. Мәгълүм булганча, бу исемлектә 118 илнең 690 мәдәни, табигый һәм катнаш объекты бар. Шулар арасында Мисыр пирамидалары, Азатлык статуясы, Мәскәү Кремле, Сергий посады, Кижи... Уникальлеге ягыннан Казан Кремле болар белән ярыша ала микән? — Миңа калса, сорауны болай кую дөрес түгел. Бу объектларның һәрберсе үзенчә уникаль, үзенчә кабатланмас. ЮНЕСКО белгечләре фикеренчә, Казан Кремле — хан заманының гаҗәеп мәдәният һәйкәле һәм сакланып калган мәшһүр татар крепосте. Нәкъ менә буыннар алмашы һәм мәдәниятләрнең күптөрлелеге ноктасыннан, дөньядагы иң көчле ике диннең — ислам һәм христиан диненең тәэсиреннән чыгып караганда, дөнья җәмәгатьчелеге тарафыннан Казан Кремле мәдәниятнең уникаль һәйкәле дип табылды да инде. Ул бөтен дөньяның тарихи кыйммәте дип танылды. Әлбәттә, бу — бөтен татарстанлылар өчен горурлык, һәм әлеге һәйкәлне саклау, аны тиешле хәлдә тоту өчен, аннары Казанга меңьеллык шәһәр статусында үсү өчен, Россия күләмендә генә түгел, бөтен дөнья күләмендә моңарчы күрелмәгән перспективалар ачыла. Алга таба да галимнәрнең эше Казанның тарихи үткәнен тагын да тирәнрәк итеп өйрәнү-тикшерү юнәлешендә генә түгел, ә башка Идел буе шәһәрләрен дә өйрәнү юнәлешендә барачак. Казан бит ул гаҗәеп язмышлы шәһәр. Ерак һәм якын илләр белән аны меңнәрчә җепләр тоташтыра, монда төрле цивилизацияләр һәм диннәр очраша, төрле мәдәниятләр берләшә. Мондый уникаль шәһәрнең меңьеллыгы бөтен интеллектуаль-рухи тармак вәкилләрен рухландыру өчен көчле стимул, импульс бирергә тиеш, ул Казан тикшеренүчеләренә Россия һәм чит ил галимнәре белән хезмәттәшлек итү өчен яңа мөмкинлекләр ача. Казанның меңьеллыгы яңа фәнни ачышларның башы булыр дип ышанам. Вәлиева Зилә Рәхимҗан кызы (1952) — журналист, дәүләт эшлеклесе. 1970—1977 елларда "Ленинец", "Вечерняя Казань", "Советская Татария", "Известия Татарстана" газеталары редакциясе хезмәткәре. 1992— 1995 елларда ТР Югары Советы рәисенең беренче урынбасары. 1995—1999 елларда ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары. 1999—2001 елларда Татарстан Республикасы матбугат, телерадиотапшырулар эшләре һәм массакүләм коммуникация чаралары министры. 2001 елдан ТР премьер-министры урынбасары. 1990-1999 елларда ТР халык депутаты. 2005 елдан Татарстан Республикасы мәдәният министры, Дуслык ордены иясе. "ТАБИГАТЬ БЕР ИР БЕЛӘН БЕР ХАТЫННЫ ПАР ИТЕП ЯРАЛТКАН..." Зилә Вәлиева белән әңгәмә — Зилә ханым, әле генә дәүләт делегациясе составында Малайзиядә булдыгыз; сенат чакыруы буенча, парламент делегациясен җитәкләп, Франциягә барып кайттыгыз. Беренче соравым: дәүләт эшлеклесе буларак, Малайзиядә Сезгә аеруча нәрсә тәэсир итте? — Малайзия — яшь дәүләт. 1957 елда гына Англиядән бәйсезлек алган. 1963 елда үзенең Конституциясенә үзгәреш керткән. Безнең күз алдында тернәкләнгән дәүләт. Чимал сата торган илдән шул арада читкә әзер товар чыгара торган илгә әйләнгән. 1994 елда, көндәшлеккә сәләтле илгә әверелеп, дөнья күләмендә 17 нче урынга чыккан (хәтта Канада, Бельгия, Италия кебек илләрне артта калдырып!). Малайзиялеләр — милләт буларак та бик яшь халык. Аларны 300 еллар элек кенә беренче булып португаллар күреп алган. Шунысы кызыклы: анда театр булмаса да, демократия бар. Малайзияне үзенең колониясе итеп асраган Англия аңа менә дигән яхшы парламент системасы эшләп калдырган. Ә бит югыйсә, чагыштырып карасаң, безнең республиканың тарихи, рухи нигезләре тагын да ныграк. — Менә сиңа капиталист-колонизатор! — Әйе, Англия Малайзиягә мөстәкыйльлек биргәндә бер тапкыр да мылтык атылмаган. Шуңа күрә элекке метрополиягә мөнәсәбәт тә начар димәс идем. Анда конституцион монархия дә яши, законнар да эшли. Ә демократия булган илдә кешегә сәләтен ачу мөмкинлеге һичшиксез бирелә. Тәрәккыятнең механизмы шул! — Малайзиялеләр үзләре баш, үзләре түшме соң инде анда? — Малайзия — күпмилләтле дәүләт. Малай да, кытай да, индус та, кореяле дә, башка милләтләр дә яши анда. Рәсми дин булып ислам дине исәпләнә. Иң мөһим эшләре итеп дөньяга фәнни нигездә ислам турында мәгълүмат бирүне саныйлар. Анда барлык диннәрнең дә бәйрәмен билгеләп үтәләр. — Ә гади кеше буларак, алар тормышының кайсы ягы күзегезгә бәрелде? — Әллә кайда, җирнең башка читендә яшәсәләр дә, безнең кебек үк дөнья көтәләр. Торак йортлар, башка төрле биналар салалар. Төзелеш тә төзелеш. Бездә дә алга баруның шундый реаль билгеләре күбрәк булсын иде. Бик ягымлы халык. Үтеп киткәндә дә елмаеп, сәлам биреп калалар. — Хатын-кыз проблемасы ничегрәк тора? — Башта шунысын әйтим әле: анда 13 штатның 2 сендә (берсе король туган штат) матриархат тантана итә. Ә парламентта 192 депутат — банкирлар, сәүдәгәрләр, укытучылар һәм башкалар. Шуларның 15 е генә хатынкыз. Хатын-кыз министрлар да бар. Шулхәтле ара ераклыгын да онытып сөйләштек. Гел безнеке кебек мәшәкатьләр, шул ук проблемалар. Безне парламентка кертмиләр дип зарланалар. — Хәзер инде Франциягә килик... — Парламент делегациябезнең Франциягә рәсми рәвештә беренче тапкыр баруы иде бу. Без анда өч көн тордык. Югары дәүләт органы булган конституцион Совет әгъзалары белән очраштык. Алар Татарстанның бүгенге сәясәтенә бик югары бәя бирделәр. Безгә исә аларның парламентында үрнәк алырлык нәрсәләр күп. Моңа хәтле Франция парламенты Федерация Советы, Дума белән эш йөртә иде бит. — Ишетүемчә, Де Голль белән дә очрашкансыз икән... — Әйе шул. Уйламаганда килеп чыкты ул очрашу. Безнең делегацияне мәшһүр генерал Де Голльнең улы Филипп де Голль күрергә теләк белдергән. Адмирал Филипп де Голль Икенче бөтендөнья сугышы вакытында яшь офицер булган. Татарларның сугыштагы каһарманлыгы турында ул күңелендә матур истәлекләр саклый икән. "Аурупа бүгенге азатлыгы белән татарларга бурычлы" дип сөйләде ул безгә. Аның бу сүзләре безнең йөрәкләребезгә май булып ятты. — Зилә ханым, хәзер үзебездәге хатын-кызлар оешмасына кайтыйк әле. Җәмгыятебездә элек-электән дә хатын-кыз оешмалары яшәп килгән, аның корылтайлары да булган. Соңгы вакытларда да төрле активлык белән эшләде хатын-кыз оешмалары. Ә менә Сез җитәкли торган "Татарстан хатын-кызлары" иҗтимагый оешмасының барлыкка килүенә нәрсә этәргеч булды? — Хәзер шундый заман килде: ялгызың гына бернинди уңышка ирешә алмыйсың. Шуңа күрә хатынкызларга оешмаларга берләшергә кирәк дигән фикергә килдек. Монда "Ак калфак" (Р.Туфитуллова җитәкли), "Солдат аналары" (Б.Корнилова), "Мөселман хатын-кызлары" (Э.Әдиятуллина), "Күп балалы аналар ассоциациясе" (Л.Тумбинская) кебек оешмаларның барлыкка килүе бәхәс уятмый. Бу фикерне Президент та хуплады. "Татарстан хатын-кызлары" Республика иҗтимагый оешмасы аның хәер-фатихасы белән дөнья күрде. Бу оешмада Казанда, башка шәһәрләрдә, районнарда идарә эшләрендә чарланган хатын-кызлар, журналистлар, язучылар, мәдәният-сәнгать эшлеклеләре, шулай ук табибәләр, социаль сфера хезмәткәрләре бар. — Оешканнан соң ниләр эшләнде инде? — Аерым алганда, Чаллыдагы хатын-кыз оешмаларыбыз әйбәт эшли. Хатын-кызларның халыкара дәрәҗәдә кабул ителгән хокукларын яклау белән шөгыльләнә торган "Фемина"ны күрсәтергә мөмкин. Ул чит илләрдәге оешмалар белән дә бәйләнештә тора. Хатын-кызларның Дамира Айзатуллова җитәкчелегендә эшли торган ярдәмләшү комитеты бар. Гөлзадә Руденко төрле һөнәрләргә ия булган хатын-кызларның эшләрен оештыра. Рәссам булса, рәсемнәреннән күргәзмәләр оештырып, эшсез калса, эш табып, күңелен күреп, шәһәрнең рухи тормышына өлеш кертәләр. Чаллыда күбрәк хатын-кызлар җитәкчелек итә бит, андагы оешмалар шуңа күрә көчледер дип уйлыйм мин. Хатын-кыз ул дәүләт эшенә дә кешелеклелек сыйфатлары кертә. Югыйсә табигать үзе бер ир белән бер хатынны пар итеп яралткан. Һәм тормышта тәңгәллек, гармония булсын өчен җәмгыять белән идарә иткәндә дә тигезлек булырга тиеш дип уйлыйм мин. Ә чынлыкта табигатьнең шушы законы тупас рәвештә бозыла. Шуңа күрә тормышыбызда һәртөрле гармониясезлек, ярашмау, килешмәүчәнлек тулып ята. — Авыл хатын-кызлары ничегрәк яши, алар ни хәлдә? — Үткән ел ахырында Сабада республикабызның барлык районнарыннан актив хатын-кызларны, хатынкызларның җирле оешмалары җитәкчеләрен җыйдык. Эшләнгән эшләребезне барладык, проблемалар хакында сөйләштек, киңәш-табыш иттек. Югыйсә соңгы елларда авыл хуҗалыгында эшләүче хатын-кызлар бөтенләй онытылып бара иде. Авыл кешесенә көнкүреш хезмәте күрсәтү дигән нәрсә бетеп бара. Чәч алучы, күлмәк тегүче табып булмый авылда! Әнә берәүнең хуҗалыгында умартасына хәтле бар. Нишләсен, кулы белгәч, башка кеше булмагач, тирә-күршедәге бала-чаганың чәчен дә ала инде. Шундый кешеләр кирәк безгә! Күптән түгел Әлмәттә авыл хуҗалыгы реформасына багышланган киңәшмә булды. Президиумда фермерлар, яңача эшләүчеләр утырды. Үзләренең эшләре хакында сөйләделәр. Аларның дөньяга карашы бүтән, үзләрен хуҗа итеп сизәләр. Президиумда ирләр генә түгел, хатын-кызлар да утырды. Эше белән яулап алган алар бу урынны! Үзе хуҗа булган җирдә хатын-кыз югалмый, ул үзен барыбер күрсәтә. Җыелыш — эшне оештыру өчен мөһим чара. Шуның өстенә без конкрет кешеләр белән дә эшләргә тиешбез. Безгә аерым кешеләр дә күп килә. "Моңарчы кая барып бәрелергә белми идек, ярый әле килеп егылырга хәзер сез бар" диләр. Менә ике балалы яшь ана. Аны ире ташлаган. Эшендә кыскартуга эләккән. Эшеннән чыгарылгач, гомуми торагыннан да куганнар. Ике баланы туйдырырга кирәк. Менә шундыйларга ярдәм итәргә тырышабыз. Эшсез, шөгыльсез калган хатын-кызларга булышыр өчен "Таяныч" дигән вакыф булдырдык. "Теплоконтроль" заводыннан бер ана килде. Өч ир малай үстерә икән. Ире үлеп киткән. Аны фатир чиратыннан төшереп калдырганнар. Шөгыльләнергә кирәк иде моның белән дә... Утырып эшләргә урыныбыз да юк әле үзебезнең... Качаклар да күп килә безгә... Андыйларга матди ярдәмне "Кызыл ярымай" җәмгыяте күрсәтә. Без, хәленә кереп, киңәшен биреп, хокукый һәм рухи ярдәм күрсәтергә тырышабыз. Кызганыч, матди мөмкинлекләр чикле. Быел 8 мартта республикабызның алдынгы хатын-кызларын Президент белән очраштырдык. Анда 160 лап кеше катнашты. Галимәсе, артисты, сыер савучысы, икмәк үстерүчесе — барысы да чакырылды. Ә менә киләсе елга үз өлкәсендә иң сәләтле булган хатын-кызга конкурс игълан итмәкче булабыз. Язучы булырмы ул, трактор йөртүчеме, әллә күп балалы анамы — иң, иң дигәне булырга тиеш. Хатын-кызга багышланган иң яхшы очеркка конкурс игълан иткән идек. Беренче елына йомгак ясалды инде. Шул конкурсны дәвам иттермәкче булабыз. Аннары шундый материаллардан мәшһүр хатынкызларыбыз турында китап чыгарырга уйлыйбыз. — Тәнкыйтьләгәннәре бармы Сезне? Ничек карыйсыз тәнкыйтькә? — И-их! Бар иде минем дә журналист булып эшләгәндә башкаларны гына тәнкыйтьләп яшәгән чаклар... Ә хәзер... "Торып бас әле, номенклатура!" дип уңлы-суллы җибәрәләр генә! (Көлә.) Тәнкыйтькә ничек карыйммы? Игелеклелек, яхшылык теләү йөзеннән, эшне яхшырту максатыннан булса, тәнкыйтьне кабул итәм, әлбәттә. Ә инде усаллык, мыскыллау, яхшыны юкка чыгару йөзеннән тәнкыйтьләсәләр, гафу итәсез, мин инде моны кабул итә алмыйм. — Хатын-кыз югары дәүләт посты били. Бу гадәти хәлме, әллә кагыйдәдән чыгармамы, очраклылыкмы? — Дәүләт Советында икенче срогымны эшләгәч, миңа инде бу гадәти хәлдер сыман да тоела башлады. (Көлә.) Дөресен әйткәндә, мин моны хәзергә чыгарма дип уйлыйм. Атлаган саен очрый торган хәл түгел бит. Мин менә Яшел Үзәнгә мәктәпкә барып йөрим. Өлкән сыйныф укучылары политология белән, иҗтимагый мәсьәләләр белән шөгыльләнәләр, җәмәгать эшлеклеләре булырга әзерләнәләр. Шул түгәрәккә башта гел ир балалар гына йөрде. Ә хәзер яртысы — кызлар! Менә шушы киләчәк буын өчен (кызларны күздә тотып әйтүем) югары дәүләт постында утыру шаккатыргыч нәрсә булмаячак дип өметләнәм. — Югары белемле, югары квалификацияле хатын-кыз хәзер бала табуны чикли: бер, күп дигәндә ике бала белән кала. Югыйсә югары интеллектлы хатын-кыз затлы бала белән милләтнең генофондын яхшыртыр иде. Шундыйларның бала тудырмавы милләтне корытуга китермәсме? Шул ук вакытта бәгъзе бер эчкече ташып кына тора баланы. Менә шундый шартларда сыегаймасмы милләтебезнең асыл сыйфаты? Бу хәлдән чыгу юлларын күрәсезме? — Бик кирәкле сорау бу. Хатын-кыз, бәби тудыргач, өч ел өйдә утыра. Әгәр ул фән өлкәсендә яисә сәнгать, йә булмаса башка шундый интеллектуаль хезмәт өлкәсендә эшли торган кеше булса, әлеге өч ел эчендә ул бик нык артта кала, яңадан эшкә чыккач, нульдән диярлек башларга туры килә. Бездә кызык кына бер парадоксаль канун яшәп килә: әхлакый тәрбияле, үз дәрәҗәсен белә торган, үз кирәк-ярагын, кайгысын үзе кайгырта торган хатынга дәүләт тарафыннан бернинди ярдәм күрсәтелми. Ул үз тормышын хәвеф-хәтәрсез үзе алып бара, янәсе. Шул ук вакытта бер эчкече баласы тулаем дәүләт карамагына алына. Менә бу канунны мин һич кенә дә дөрес дип санамыйм. Ни дисәк тә, милләтнең үрчүенә кагылган мәсьәләне дәүләт ярдәменнән башка хәл кылып булмый. Җәмәгатьчелек, иҗтимагый оешмалар гына ерып чыга торган мәсьәлә түгел бу. — Шәхси тормышыгызга кагылышлы сораулар да бирсәм, ачуланмассыз микән? — Бирегез, әлбәттә. — Гаиләгездә кем баш? — Безнең гаилә ике башлы, кем җитешә, шул баш. — Аллага ышанасызмы? — Ышанмыйм дип әйтергә телем бармый... — Ирегезнең яраткан ашы? — Ирем нәзберек кеше түгел, ни пешерсәң, шуны тәмләп ашый. — Шулай да? — Балыкның теләсә нинди төрен... — Сезгә претензия юкмы? Өйдә дип әйтүем. — Бардыр инде ул, әйтергә генә куркалардыр... (Көлә.) — Яраткан шөгылегез? — Китапларны, кәгазьләрне рәткә салырга яратам. — Ничек ял итәсез? — Су коенып. — Яраткан ислемаегыз? — "Трезор" дигән француз хушбуе. Мин аны исе ошаганга ярата идем. Ә чит илгә чыккач, аннотациясен укып кайттым: "тыныч күңелле, үз-үзенә ышанган хатын исе" диелгән. (Көлә.) — Әңгәмәгез өчен рәхмәт! "МӘДӘНИЯТНЕ ҮСТЕРҮ — ХАЛЫКНЫҢ РУХИ СӘЛАМӘТЛЕГЕН САКЛАУ УЛ..." Зилә Вәлиева белән әңгәмә — Хөрмәтле Зилә Рәхимҗановна! Мәдәниятебезнең еллар буена кризис кичереп яшәгәне берәүгә дә сер түгел. Ә менә соңгы елларда Татарстан мәдәният өлкәсендә зур сикереш ясады. Әдәбият-сәнгать елын игълан итү, Казанда, Алабугада, башка шәһәр һәм районнарда күптөрле мәдәни үзәкләр булдыру, мәдәни чаралар үткәрү дисеңме... Әлеге матур үзгәрешләр бу тармакны җитәкләгән шәхескә карата зур кызыксыну уята... — Башта ук әйтик әле, эш монда минем шәхестә түгел, ә Татарстанның соңгы дистә ярым ел буена алып барган сәясәтенең кайбер җимешләре күренә башлауда. Нефть табу, химия индустриясе, торак төзелеше, авыл хуҗалыгы үсеше никадәр генә мөһим булса да, алар үзмаксат түгел, ә социаль-мәдәни казанышларга илтүче чаралар булып тора. Сер түгел, мәдәният тармагы күптәннән элекке совет илендә һәм хәзерге Россиядә күпме калса, шул җитәр дигән принцип буенча тәэмин ителә. Соңгы елларда гамәлгә керүче дүрт гомумфедераль проект арасында мәдәният юк. Иң кыен тармак ул мәдәният. Тик шулай да бирешмибез. Чөнки мәдәният халыкның һәм илнең йөзен билгели. Татарстанда соңгы елларда безнең юнәлешкә нинди мөнәсәбәт күрсәтелгәне һәркемгә билгеле. Әлбәттә, барыбер әле ярдәм кирәк кадәр түгел дисәләр, каршы килә алмыйм. Әмма, иң мөһиме, мәдәниятнең милләтебез үсешенә хәлиткеч тәэсир итүен аңлау. Татарстан һәм татар мәдәнияте халкыбызның йөзен чагылдыра. Татарстан — төрле милләтләр яши торган, төрле җыр, төрле көй яңгырый торган җир. Безнең сәнгать әһелләре иң югары дәрәҗәдә иҗат итәргә сәләтле. Кайсы гына илгә яисә Россия төбәгенә барсалар да, безнекеләрнең талантына, осталыгына сокланмаган кеше юк. Безнең потенциал гаять зур, безгә, милли үзенчәлекләргә һәм традицияләргә таянып, заманның мөмкинлекләреннән файдаланырга, шуларны базар мөнәсәбәтенә көйләргә кирәк. Әйтик, скрипкада яхшы уйнау бер нәрсә, ә менә ул яхшы уенны ничек итеп дөньяга танытырга, аны ничек итеп тәкъдим итәргә, ничек итеп аңа тиешле дәрәҗәдә бәя бирергә? Бигрәк тә бүгенге шартларга яраклаштырырга кирәк. Ә бу инде бөтенләй башка сәләт, хәтта башка һөнәр. Шушы яңа һөнәрләрне барлыкка китерү ул безнең бурыч та, бүгенге көндәлек эшебез дә. Үзгәртеп корулар башлангач, хәтерегездәдер, бөтен ил сату эшенә күчеп беткән сыман тоела иде. Алай гынамы, югары белемсез дә, югары сәнгатьсез дә тормышны алып барып була икән дигән ялгыш фикер дә өстенлек ала башлады. Бу хәлнең дөрес булмаганлыгы берничә ел үткәч кенә ачыкланды. Шуның өчен мәдәниятне саклау, мәдәниятне үстерү аерым артистның, аерым талантның гына талантын күрсәтү, аның тормышын тиешле дәрәҗәдә саклау гына түгел, ул иң элек шушы илнең, җәмгыятьнең рухи сәламәтлеген саклау дигән сүз. Гомумән, тормышның асылын саклау. Кеше бу дөньяга меркантиль ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен генә тумаган. Аңа үз-үзен эзләүдә, үзенең бурычларын, тормышның мәгънәсен аңлап башкаруда, тормыш коруда иң зур йогынты ясаучы һәм иң зур таяныч булган нәрсә сәнгать дип уйлыйм. Сәнгатькә, мәдәнияткә карашны үзгәртү теләге дә роль уйнагандыр. Мәгълүм иде ләбаса, мәдәнияткә мөнәсәбәтле нинди генә зур сүзләр йөрсә дә, акча өләшкәндә алар исәпкә алынмады. Әйе, кеше сәламәтлеген дә сакларга тиеш, башка зарур мәнфәгатьләрне дә кайгырту кирәк. Барысы да мөһим. Бу урында Чехов сүзләре хәтергә килә. Ә ул әйткән: "Кешенең һәрнәрсәсе гүзәл булырга тиеш: киеме дә, күңеле дә, уйлары да", — дигән. Мин әдип әйткән шушы канатлы сүзләрнең тормышка ашуын теләр идем. Шушы көнне якынайту теләге омтылыш биргәндер. Хак. Ник дисәң, базар мөнәсәбәтләре чорында һәр-нәрсәнең үз бәясе бар, мәдәнияткә дә чын дөрес бәя бирү вакыты җитте дип уйлыйм. Форсаттан файдаланып калырга тырышыйк. — Элегрәк берәү хакында: "Ул төс-бит, килеш-килбәт, буй-сын, телләр белү, дипломатик тәрбия, укыту-тәрбия эшләре буенча үз программасы булу бу кешене коеп куйган мәгариф министры итә", — дип сөйлиләр иде. Ә мәдәният министрына нинди сыйфатлар хас булырга тиеш дип уйлыйсыз? — Һәрхәлдә, мәгълүматлы-белемле булырга тиеш. Әйтик, Михаил Швыдкой кебек. Белем иң беренче урында торса, икенчедән — концепцияң булу шарт. Тагын да кирәгрәге — чын күңелдән мәдәниятне сөю. Дөресен әйткәндә, мәдәни талант — бик нәзберек талант, кайчакта холыксыз да. Шуның өчен ул талантны күрә белү зарур. Чын талантны үстерер өчен кайчакта бер гаиләнең генә түгел, бәлки бөтен министрлыкның көч сарыф итүе кирәк булырга мөмкин. Татарстан мәдәният министры татар мәдәниятен дә белергә тиеш, татар телен дә. Һәм шул исәптән рус мәдәниятен дә мәскәүлеләрнең үзләре дәрәҗәсендә белергә, аңларга кирәк. Мәскәүдә бер чыгыш ясаганда ике-өч ир-ат килеп "рәхмәт сезгә, безнең күптән инде шулхәтле матур әдәби рус телендә чыгыш тыңлаганыбыз юк иде" дип әйткән иде. — Бала чакта кем булырга хыяллана идегез? Профессия сайлауны нәрсә хәл итте. Журналистикага ничек килдегез? — Очучы булмакчы идем. Без, космонавтика чоры балалары, йә космоска очарга, йә летчик булырга омтыла идек. Бер сочинением республика күләмендә ниндидер яхшы урын алды... Шуны укыгач, якын итеп йөргән укытучым әйтте: "Син бит кыз бала, нинди очучы ди ул, юк белән башыңны ватма, әнә иншаларны яхшы язасың, сиңа журналист булырга кирәк", — диде. Бу химия укытучысы иде. Дөресен генә әйткәндә, аңа кадәр журналистика турында уйлаганым да юк иде. Кызыксына башладым. Университетның "Проба пера" дигән түгәрәгенә чакырдылар, шунда йөрдем. Шигырьләр яза идем. Күбрәк проза. Шигырьләрем, мөгаен, мәхәббәт турында булгандыр. Ул чакта "Журналист" дигән журнал конкурслар да үткәрә иде. Мәскәү дәүләт университетына (МГУ) конкурссыз керү өчен беренче-икенче урын алырга кирәк. Ләкин ул урыннарны ала алмадым. Миңа хат килде. Шушы конкурсны оештырган Ирина Викторовна Скляр язган иде аны. Хатлар бүлеге мөдире. Ул хат мине беренче урыннан да ныграк канатландырды. Шундый җылы, шундый игътибарлы ике битле хат! Бөтен язганнарыма уңай бәя биреп, бик нык үсендергән иде. Шуңа күрә һич икеләнмичә журналистика факультетына укырга китеп бардым. — Үскән чакта гаиләдә кемнән үрнәк ала идегез? — Яхшы гаилә — яхшы гаилә мәктәбе ул. Без өч кыз бала үстек. Кечкенә чакта әби тәрбияләде, ә мәктәпкә йөри башлагач, күбрәк әти-әни кулына калдык. Безне ялгыз гына калдырмас өчен, алар эш сменаларын бүлешәләр иде. Берсе дәресләрне карата, икенчесе ашарга өлгертеп китә. Әти китап укырга ярата иде. Китапка, белемгә омтылу аңардан булса, әнидән — барысына да өлгерергә тырышу, әбидән түземлелек күчкәндер дип уйлыйм. Эстетик тәрбия — әбидән. Әби бик матур киенә иде, әни дә аннан калышмады. Үзләре тегүче булгач, кешегә ялынып тормыйлар, үз кирәкләрен үзләре тегеп кияләр иде. — Сезнең Руслан Хасбулатов белән очрашуыгыз күпләрнең хәтерендә. Бу вакыйга республикада да, Россиядә дә зур резонанс тудырган иде. Шул хакта тәфсилләбрәк сөйләмәссезме? — Барыбызга да мәгълүм, мөстәкыйльлек юлыннан киткән республикабыз үзенчә яши башлады. Депутат булсам да, журналист булып эшли идем. Бермәлне шулай, җаен табып, Фәрит Хәйрулловичка мөрәҗәгать иттем. "Россия Дәүләт Советы Президиумы рәисе Хасбулатов белән интервью оештырырга ярдәм итегез әле", — дидем. Ризалашты. — Ә сенсация нәрсәдә булды? — Төп сенсация интервью басылып чыкканнан соң башланды. Шул чакта, гомумән, Россия демократларының чын йөзе ачылды дип саныйм. Газеталардан, Мәскәүдән килә башладылар, кызыксыналар, һәммәсе өстәмә мәгълүмат сорый. Хасбулатовка каршы котырта ук башладылар. "Булган хәтлесен әйттем инде" дия идем. Баштарак Хасбулатов үзе дә бәйләнеп караган иде. Шулай да ахыр чиктә үзен ирләрчә тотты. Үч алу дигән нәрсә булмады. Яхшымы-яманмы, демократия вакыты иде бит. — Тормышыгызда кемгә таянасыз? — Гаиләдәге якыннарым турында әйтеп тормыйм. Аларның булуы көч бирә. Таяныч дигәндә, минем күз алдыма ТАССР Югары Советы Президиумында секретарь булып эшләгән Дания Салиховна Дәүләтшина килә. Мин аннан интервью алган идем. Ул мине ниндидер аерым мөнәсәбәт белән, аерым игътибар белән, үз кызы кебек кабул иткән иде. Хатын-кызның ир-ат арасында эшләвен мин бик җаваплы эш дип кабул итәм, аның җаваплылыгы күпкырлы. Иң беренче эшеңне эшли белергә кирәк. Яшерен-батырын түгел, кайбер ир заты җиңел генә "Әй, бу хатын-кыздан нәрсә чыксын инде, хатын-кызның бөтенесе бер чыбыктан "сөрелгән" дип, тиз генә тигезлек билгесе куярга тырыша. Хәзерге заманда хатын-кызның роле искиткеч зур, киләчәктә ул бигрәк тә артачак. Хатын-кызның сәләтен, талантын кулланмыйча, ир-ат мантыйгы белән генә ал да гөл итеп булмый тормышны. Дөньяның гармоник үсеше өчен хатын-кыз сәләте дә бик кирәк. Әнә күпме талантлы хатын-кызлар үсеп чыкты: банкирлар, эшкуарлар, сәнгать әһелләре... — Сез рус мәктәбен бетергәнсез, Мәскәү дәүләт университетын. Татар милләтенә хезмәт итү теләге кайчан килде? — Әйткәнемчә, мин бәләкәйдән бакчага йөрмәдем, әби тәрбиясендә үстем. Татарча сөйләшеп, татарча аралашып үскәнгә, беренче класска барганда русча белми идем. Шуның өчен әнине укытучылар әрләгән, мәктәпкә әзерләмәгәнсез, дигәннәр. Әмма унынчы класска барганда татарчаны онытып бетергән идем инде. Шулай да бала чакта сөйләшкән тел, компьютер файлында калган кебек, күңелгә сеңеп кала икән. Депутатлар башка суга-суга татарчаны "файл"дан шактый тиз чыгарттылар. Мин татар икәнемне беркайчан да онытмадым. Әгәр син татар икән, юньле җирдә укырга тиешсең, ышанычлы белем алып, милләтеңнең дәрәҗәсен үз эшең белән, сәләтең белән исбатларга тиешсең. Мин шундый тәрбия алган кеше. Бу аң, бу халәт гомер буена үзем белән, гомер буе татар икәнем исемдә булды. — Улыгыз Денис белән танышканда сигезенче класста укый иде бугай. Денис миңа бик мөстәкыйль кеше булып тоелган иде. Белгәнемчә, ул, рус-инглиз мәктәбе бетереп, "Азатлык" радиосында чатнатып татарча сөйләп йөрде. Бердәнбер баланы тәрбияләгәндә моңа ничек ирешеп була? — Улыбыз тугач, мин бик иртә эшкә чыктым. Сигез аеннан ук ул мине тәрбияләгән әбием кулында калды. Ата-ана үрнәге, мохит бу җәһәттән зур роль уйный дип беләм. Мәсәлән, Денис бала чагыннан ук безнең дуслар белән аралашып, безгә килгән журналистлармы, Мәскәү кунакларымы, яшь шагыйрьләрме, язучылармы — барысын да тыңлап үсте. Без озакка аның үзен генә беркайчан да калдырмый идек. Бәләкәй чактан ук, театрга барсак, театрга алып бара идек, кунакка чакырсалар, шунда ияртә идек. Кабатлап әйтәм, тәрбиядә иң мөһиме — яшәеш мохите. Проблемалы бала гаилә драмасының нәтиҗәсе ул. — Мондый эштә хатын-кыз хатын-кызлыгын югалта дип уйламыйсызмы? Гел җитди кыяфәт, җитди халәт, җитди кием... — "Кешене власть биреп сынап карарга кирәк" дигән гыйбарә бар. Акыллы кеше акыллы карарлар кабул итә, акыллы гамәлләр кыла. Барысы да кешенең үзеннән. Шуңа күрә югары эштә хатын-кыз хатын-кызлыгын югалта дигән фикер белән килешә алмыйм. Билгеле, хатын-кызның үзенчәлекләре бар. Еш кына бу үзенчәлек файда гына китерә. — Депутатлыкка, хакимияткә хатын-кыз күбрәк килсен өчен квота кертү кирәк дип санамыйсызмы? — Мәсьәлә бар, һәм аңа битараф калырга ярамый. Хатын-кызларны депутатлыкка сайлатыр өчен дә, әйтик, җиң сызганып эшләргә кирәк. Беренче чиратта үзләренә. Чөнки, ни гаҗәп, хатын-кызларга иң беренче хатын-кызлар үзләре каршы чыга. Хәлбуки бернинди ярдәмсез үзләренең сәләтен, талантын күрсәткән хатынкызларыбыз да шактый. Бизнеста, дәүләт органнарында, иҗтимагый оешмаларда. — Бер әңгәмәгездә "өченче меңьеллык хатын-кыз табигатен таләп итәчәк" дигән идегез. Өченче меңьеллыкның җиденче елы барганда шул юнәлештә үзгәреш сизелмиме? — Тирән үзгәрешләр барган хәзерге заманда тынгысыз, һөнәри яктан мобиль кешеләр күбрәк уңышка ирешә. Андыйлар яңалыкларны тиз тотып алучан. Өченче меңьеллык хатын-кызлар өчен дә мөмкинлекләр бирә. Күптән түгел Россия Президенты Федераль хөкүмәттә берьюлы ике хатын-кызны иң мөһим министрлыкларга билгеләде. Хәзер икътисади үсеш һәм социаль мәсьәләләр хатын-кызлар "кулында". Димәк, киләчәктә хатын-кызларның карьерасы Татьяна Голикова һәм Эльвира Нәбиуллинаның уңышлы эшләп китүенә бәйле булачак. Мин аларның эшләп китүен кызыксынып һәм борчылып күзәтеп торам. Хатынкызларның казанышлары да, җиңелүләре дә уртак дип санасак кына безнең мохиттә уңай үзгәрешләр булыр. — Дания парламентында хатын-кыз кырык процент тәшкил итә икән. "Күпчелек булмасак та, йогынты ясый алырлык азчылык без", — ди алар. Ә безнең хатын-кыз депутатларыбызның йогынты көче ниндирәк? — Һәр депутатның көче конкрет гамәле белән билгеләнә. Мисал өчен, республикадагы барлык бала тудыру йортлары өчен УЗИ аппаратлары булдыру максатында бюджеттан акча Роза Туфитуллова тырышлыгы белән алынды. "Татарстан балалары" дигән махсус дәүләт программасын финанслау да ел саен үсә барды. Тәрбиягә бала алган гаиләләр өчен ташлама булдыру хакындагы законның авторы да ул булды. Валентина Липужина әнә Дәүләт Советы аппаратының бөтен эшен алып бара. Флера Зыятдинова, Гөлнара Сергеева үз тавышларын шактый ишеттерәләр. — Зилә ханым, Сез үзегез дә депутат чакта республикабызда "Ана даны" — "Материнская слава" медале булдыруга ирешкән кеше! Бер әңгәмәдә: "...Әгәр ярдәм итеп булмаган очракта да, кешене тыңлап, аңлап калу да мөһим", — дигән идегез. Ә хәзер инде Сез хөкүмәттә... — Дәүләт Советында эшләгәндә, бигрәк тә беренче айларда, никадәр борчылуымны һәм каушавымны хәтерлим. Хатын-кызның һәр адымына дүрт күз белән карап торалар. Ә сәясәттә, гомумән, син хатын-кыз булган өчен генә бернинди ташлама да ясалмый. Ләкин барыбер иң катлаулы вакытларда ир-атларның күбесе үзләрен егетләрчә тота. 1992 елның референдумы вакытында Фәрит Хәйруллович Мәскәүдә Конституция мәхкәмәсендә җавап тота, ә миңа Дәүләт Советы Президиумының утырышын төнге уникедә җыярга туры килде. Кайбер даирәләр референдумны үткәрмәскә теләделәр. Бер-ике генә көн калган иде бугай. Шул вакытта президиум әгъзалары, депутатларның күбесе республикабыз хокукларын аягүрә басып яклады. Шулкадәр якын иде алар минем өчен шул тарихи көннәрдә. 1995 елда Фәрит Мөхәммәтшин хөкүмәткә күчкәч, өч ай рәис вазифаларын үтәп торырга туры килде. Сайлау алды айларында нинди генә хәлләр булмый! Бу чорлар, бик күп мөһим закон проектларын әзерләүләр бервакытта да онытылырлык түгел. Мондый чакларда хатын-кыз яки ир буларак түгел, ә җаваплы кеше, депутат буларак эш итәргә туры килә. Әйтергә теләгәнем шул: халык җитәкчегә яшь яки карт, ир яки хатын дип карамый. Аңа гадел тәртипләр һәм игътибар кирәк. Хәзер, башкарма хакимияттә эшләгәч, шуны беләм: миннән конкрет ярдәм көтәләр. Мөмкинлек бармыюкмы, бу йомыш синең вәкаләтеңә керәме-юкмы дип тормыйлар. Бюджетта каралмаган һәм матди ресурслар булмаган чакларда гозерне кире кагу никадәр кыен икәнен белсәгез! Әле һаман да фатир мәсьәләсе проблема булып кала. Хәзер, кануннар үзгәргәч, хөкүмәтнең дә мөмкинлекләре чикләнгән. Ә тормыш бюджетка салынган график буенча гына бармый. Аерым очракларда зур җитәкчеләргә, көчле ширкәтләргә мөрәҗәгать итәргә туры килә. — Бетмәс-төкәнмәс дәүләти мәсьәләләр белән беррәттән хатын-кызлар оешмасын да җитәклисез бит әле. Анда нинди яңалыклар бар? — Хатын-кызлар оешмасы сайлау чорында үз сүзен әйтер дип уйлыйм. Ул күптөрле оешмаларны берләштерә, алар һәммәсе үз эшләрен башкара. Әле менә "Ак калфак" берләшмәсе җитәкчесе Камәрия ханым Хәмидуллина белән мөселман хатын-кызларының I Россия корылтаеның туксан еллыгына багышлап "XXI гасыр: гаилә һәм җәмгыять" дигән форум уздырдык. Анда биш түгәрәк өстәл эшләде. Миңа калса, һәммәсе дә бик мөһим иде. Хәзер, гомумән, инициативалы эш таләп ителә. Шөкер, бу борылыш башланды инде. — Соңгы елларда үзегездә горурлык хисе уяткан нинди гамәлләрегезне күрсәтер идегез? — Гуманитар тармакта эшләүчеләрнең, мәдәният хезмәткәрләренең, журналистларның тормышын җиңеләйтү, аларның дәрәҗәсен күтәрү өчен Президентыбыз һәм хөкүмәт башлыгы ярдәмендә ниләр эшләнгәнен үзем генә беләм. Киң җәмәгатьчелек андый хәлләрне белмәскә дә мөмкин. Гомумән, кеше яхшылыкка тиз күнегә. Шулай да барыбер республикабызда уңай күренешләргә минем дә өлешем керү, моны кайвакытта эчтән генә искә алу миңа рәхәтлек китерә. Тагын бер конкрет вакыйга. Петербургта Тукай һәйкәле барлыкка килде. Петербургтагы иң яхшы һәйкәлләрнең берсе ул. Питер хәтле Питерда безнең Тукаебыз басып тора! Озакламый Мәскәүдә Җәлилгә һәйкәл куелачак. — Сезнең тормыш ритмыгыз бик катлаулы. Бу әңгәмәне булдырырга тырышып йөргән айларда моны бераз чамаладым. Мондый йөкне тартырга хатын-кызның көче, сәламәтлеге ничек җитә икән дигән сорау туа. — Әйе, бүгенге тормышның, бигрәк тә идарәчеләрнең ритмы бик киеренке. XXI гасырны мобильлек гасыры диләр. Моңа күнегергә, кабул итәргә кирәк. Вакыйгалар артыннан өлгермәсәң, арбадан төшеп каласың. Ул кешене төрле яктан тиешле кысада тота дип уйлым мин. Рух нык булса, сәламәтлек тә була. Форсаттан файдаланып, барлык журнал укучыларга, һәммә татарстанлыларга "гади" генә теләгемне җиткерер идем — сәламәт һәм бәхетле булыгыз! — Эчтәлекле, ихлас әңгәмәгез өчен рәхмәт Сезгә, Зилә ханым! Бәширов Гомәр Бәшир улы (1901—1999) — ТАССРның халык язучысы (1986), җәмәгать эшлеклесе. Иҗаты: "Сиваш" (1937) повестенда гражданнар сугышы чорын, "Намус" (1948, СССР Дәүләт бүләге, 1951) романында Бөек Ватан сугышы елларында авыл хезмәтчәннәренең тормышын, "Туган ягым — яшел бишек" (1967) исемле автобиографик повестенда һәм хәзерге тормыш турындагы "Җидегән чишмә" (1977—1978) романында кешеләрнең халык ядкарьләренә һәм табигатькә карата мөнәсәбәтен тирән әхлакый конфликт аша чагылдыра. "Көзге ачы җилләрдә" (1984), "И язмыш, язмыш" (1990), "Сарут" (1990) исемле әхлакыйпсихологик повестьлары, "Гыйбрәт" (2000) романы гуманистик идеяләр, тормыш һәм заман турындагы уйланулар белән сугарылган. Г.Бәширов — татар фольклорын җыеп туплаучы ("Мең дә бер мәзәк" җыентыгы, 1963). Публицистика. Хатирәләр. Күпчелек әсәрләре рус, чит ил телләренә тәрҗемә ителгән. "Әсәрләр" (1—4 т., 1980—1984). 1953—1958 елларда ТАССР Язучылар берлеге идарәсе рәисе. 1951— 1955 елларда ТАССР ЮС һәм 1953—1962 елларда СССР ЮС депутаты. Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1996). "ТИРБӘТИК ЯШЕЛ БИШЕКНЕ..." Гомәр Бәширов белән әңгәмә Халкыбызның аксакал язучыларыннан берсе Гомәр ага Бәширов, 88 яшенә җитүенә карамастан, әле чыннан да егетләр кебек. Бу сыйфаты аны беркайчан да ташламаган. Совет халкы кичергән берничә сугыш, шәхес культы кебек авыр елларда ул үз халкын юатырдай җылы сүз әйтергә мөмкинлек тапкан. "Сиваш", "Намус", "Туган ягым — яшел бишек" шикелле әсәрләре, фатиха биреп, инде ничә буынны олы юлга чыгарды. — Гомәр ага! Хәзерге тынгысыз заманда Сез әдәбиятның, шул исәптән балалар әдәбиятының да иҗтимагый ролен нәрсәдә күрәсез? — Без ата-бабадан килгән әхлак кагыйдәләрен югалттык. Балаларыбызга нәрсә калдырабыз? Беркөнне телевидениедән, Казанда гына да 260 хатын баласын ташлаган, дип сөйләделәр. Балаларга халыкның элекке гореф-гадәтләрен җиткерәсе, кешене кеше итә торган төп сыйфатларны сеңдерәсе иде. Әткә-әнкәнең, туган илнең кадерен, матурлыгын күңелең, йөрәгең белән аңлый белергә өйрәтү — әдәбиятыбыз алдындагы, балалар әдәбияты алдындагы төп бурыч. Тормыш шуны күрсәтә: үзенең гасырлар буена килгән традицияләрен саклаган халыкта бозыклык азрак. — Гомәр ага, әдәбиятыбызның абруен, дәрәҗәсен күтәрү өчен Сез күп эшләдегез. Ә соңгы вакытларда ниләр иҗат итәсез? — Хәзерге вакытта "Онытма!" дигән повесть язам. Бу — халыкның рухи байлыгын онытмаска өнди торган әсәр. Анда 1922 елда булган вакыйгалар тасвирлана. Халыкның үз гореф-гадәтләрен саклавы, хатын-кызның, яшь егетләрнең мәхәббәткә мөнәсәбәте, ул мөнәсәбәтләрнең сафлыгы, гыйффәтлелеге турында, үзебезнең халыкка гына хас булган гүзәл гадәтләр хакында язарга тырышам. Халыкның гореф-гадәтендә күркәм сыйфатлар күп, алар турында әле язылмаган. Аларны яшьләр белми, моны без — өлкән язучылар эшләргә бурычлы... — "Туган ягым — яшел бишек"... Үзләре яшел бишектә тирбәлеп үсеп тә, улларын-кызларын, энеләренсеңелләрен шул бишектә тирбәтә алмаган кешеләр күбәйде. — Тормышка, табигатькә күнегү, аларга берегеп, үз булып китү дигән нәрсә бар. Өй янындагы кечерәк кенә бакчабызда мин әти белән бергә эшли идем. Анда үземнең бер почмагым бар иде. Шунда кергәч, мин үземне табигать баласыдай хис итә идем. Һәртөрле бөҗәкләр, кырмыскалар, сандугачлар белән бергә яшимдер кебек тоела башлый иде. Шулай итә торгач, мин табигатьтәге мәңгелек гармонияне аңлый башладым. Тереклек ияләре белән үсемлек бер-берсенә ярдәм итешәләр, ә табигатьнең таҗы булган кеше бер-берсе белән тату яши алмый, бер-берсен дөмбәсли. — Минемчә, Сезнең "Җидегән чишмә" дигән романыгыз һәр кешенең кулыннан төшми торган китабы булырга тиеш. Ничегрәк язылды ул әсәр? Ничек шулкадәр тормышчан булды? — Мичуринның "без табигатьтән рәхим-шәфкать көтәргә тиеш түгел, без аның үзен яулап алырга бурычлы" дигән сүзенә таянып бик озак яшәдек. Тора-бара табигать шундый хәлгә җитте ки, ул үзе кеше ярдәменә мохтаҗ булып калды. Бик озак әзерләндем мин бу әсәрне язарга. Табигатькә кагылышлы булган чит телләрдән тәрҗемә ителгән китапларны да укыдым. Мичуринның барлык хезмәтләрен өйрәндем. Саба районыннан Минһаҗ Хәбибуллин дигән бер әкиятче бабайны белә идем. Озак еллар буена күңелемдә шуның образын саклап йөрттем. Булачак геройларымның әле тегесе, әле монысы булып үзем яшәп карыйм. Көтүчеләр янына барам, алар кемнәр, ниләр беләләр, ничек эшлиләр... Хезмәтнең матурлыгын, шигъриятен, кешегә ләззәт бирү сыйфатын үзем татып карарга тырышам. Һәр образны эшем аша күрсәтергә омтылам. Моны безгә А.М.Горький васыять иткән иде. Бу әсәремдә миңа Мичурин философиясенә каршы чыгарга туры килде. Табигатьне саклау ул — урманны, болынны, үләнне саклау гына түгел, әнкәбезне саклаган кебек, тарихны да саклау дигән сүз. — Бала чакта укыган китапларыгыздан иң нык тәэсир иткәне? Ни өчен? — Бала чакта укыган китапларымнан иң истә калганы икәү булды. Беренчесе — Г.Ибраһимовның "Диңгездә" дигән хикәясе. Ничек сүз шулкадәр сурәтләр ясый ала? Ничек ышандыра? Анда диңгез чайкалуы да, ай да, кешеләр дә... Миндә шушы хәлгә соклану хисе туды. Ул хис көчәйгәннән-көчәя барды. Тирән итеп аңларга, образлы итеп уйларга өйрәтте. "Диңгездә" хикәясе кебек җанымны кузгаткан икенче бер әсәр "Әбүгалисина" иде. Дөньяда шундый хәлләр дә була икән, тормыш әнә нинди хикмәтле икән. "Диңгездә" хикәясе зәвыгыма тәэсир иткән булса, "Әбүгалисина" әсәре минем хыялымны баетуга ярдәм итте. Ә кешегә кечкенәдән үк хыялның бай булуы бик кирәк. — Иң беренче әсәрегез ничек язылды? Ни өчен укытучы булдыгыз? — Беренче әсәремне мин унөч яшемдә иҗат иттем. Күрше Каенсар авылыннан адашып үлгән бер кешене бик кызганган идем. Шуны хикәя итеп яздым. Ләкин мин аны бер җиргә дә җибәрмәдем. Чөнки әдәбиятка изге нәрсә итеп карый идем. Анда — Тукайлар, Ибраһимовлар кебек буй җитмәс бөек талантлар... Элек авылда мөгаллим кеше бик күп белә торган галим кеше, дәрәҗәле, күренекле кеше исәпләнә иде. Шунысы да бар: укытучы булгач, укырга да җибәрәләр, диләр. Табигый, миндә укытучы булу теләге туды. Арчага барып, укытучы булырга сорап гариза яздым. Волонода минем белән Кәшфеләсрар Хәмзин дигән кеше әдәбият хакында сөйләшеп утырды. Бу сөйләшү миңа гаҗәп көчле тәэсир итте, офыгымны ачып җибәрде... — Инде килеп, язучы булып китүегез тарихы... — Ул болай булды. Гражданнар сугышыннан кайткач, Урманов дигән бер журналистка сугышта күргәннәремне, Сивашны кичүебезне сөйләдем. Ул миңа аларны язарга киңәш итте. Мин очерк яздым. Аннары повесть итеп язарга киңәш итте. "Сиваш" дигән повестема Шәриф абзый Камал югары бәя бирде. Шуннан соң гына язучы була алырыма ышана башладым. — Һәм, Гомәр ага, соңгы соравым: иң зур куанычыгыз ни? — Үземне сафта дип хис итүем. Һәр көн иртәнге сәгать сигездә эш өстәлем янына килеп утыруым, үземне канәгатьләндерерлек итеп яза алуым — минем иң зур куанычым. Шулай булмаса, яшәүнең кызыгы да булмас иде. "Ялкын" журналы укучылары хөкеменә мин яңа гына табадан төшкән "Нарасый бала" исемле хикәямне тапшырам. Укучы ни әйтер? — Яратыр, шәт. Хәер, бу хакта әле алар үзләре дә хатлар язып җибәрерләр... Әпсәләмов Габдрахман Сафа улы (1911—1979) — язучы. Иҗаты: Бөек Ватан сугышы елларына багышланган "Алтын йолдыз" (1949), "Газинур" (1951), "Мәңгелек кеше" (1961) һәм сугыштан соңгы тыныч тормышны чагылдырган "Сүнмәс утлар" (1958, ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, 1959), "Ак чәчәкләр" (1965), тарихи-революцион темага язылган "Күк күкрәр" (1975), Муса Җәлилнең тормышын һәм батырлыгын яктырткан "Агыла болыт" романнары. Шулай ук повестьлар, хикәяләр, публицистика. А.П.Гайдар, Э.Г.Казакевич, Н.С.Лесков, А.А.Фадеев кебек авторларның әсәрләрен тәрҗемә итүче. "Сайланма әсәрләр" (1—6 т., 1968—1972). СССР ЮС депутаты (1962—1966). СОҢАРМЫЙСЫ ИДЕ "Сөембикә" журналы редакциясе язучы Габдрахман Әпсәләмов хакында мәкалә язуымны үтенгәч, мин шактый уйланып йөрдем. Аның әсәрләренә бәя бирүне, аларга анализ ясауны мин үземә бурыч итеп куя алмыйм. Беренчедән, мин тәнкыйтьче түгел, икенчедән, гәрчә олы язучыбыз Афзал ага Шамов (хәзер ул үзе дә мәрхүм) Г.Әпсәләмовны соңгы юлга озатканда "әле аның иҗатына тиешенчә бәя бирелмәгән" дип әйтсә дә, бу язучының иҗатына тиешле бәяне тормыш үзе биргән дип исәплим. Аның романнарының, повестьларының дистәләрчә телләргә (поляк, француз, фин, казакъ, башкорт, чуваш, украин, рус һ.б.) тәрҗемә ителеп, миллионлаган тиражлар белән басылуы шуны раслый. Дөрес, гомеренең соңгы вакытларында: "Яңа чыккан әсәрләрем турында фикер әйтүче юк, "Яшел яр"ны да күрмәделәр. Аның турында син язып чыксаң яхшы булыр иде", — дип әйткәне булды Габдрахман абыйның. Әпсәләмов турында тәнкыйтьче һәм әдәбият белгече Рафаэль Мостафин болай дип язды: "Әйе, Г.Әпсәләмов иң күп эшли, иң күп яза торган язучы гына түгел, ул — иң күп басыла, иң күп тарала һәм (монысын аеруча басым ясап әйтергә кирәк) иң күп укыла торган язучы да". Р.Мостафинның Г.Әпсәләмовка багышланган "Тынгысыз йөрәкле язучы" дигән мәкаләсеннән тагын озын гына бер өзеген күчереп язарга тиеш булам: "...Язу өстәле яныннан купмыйча, ашавын, ялын онытып, унөчәр-ундүртәр сәгать эшли ул. Мавыгып, илһамланып иҗат иткән вакытта ял яки бәйрәм көннәре белән дә исәпләшми. Салкын, тар окоптамы, кысан вагон эчендәме яки тулай фатирның примуслар төтенләп утырган кухнясындамы, кыскасы, теләсә нинди шартларда да бер көн дә калдырмыйча бирелеп эшләү — Әпсәләмов өчен гадәти хәл... 1965 елның көзендә Пермь өлкәсенең Барда районында татар әдәбияты атналыгы үткәрелә. Монда Г.Әпсәләмов та катнаша. Артык күп һәм киеренке хезмәт аның сәламәтлеген какшаткан булган, күрәсең, әдәби кичәдә чыгыш ясаганда язучы аңын югалтып егыла... Хәле авырайганнан-авырая. Казаннан һәм Пермьнән махсус самолетлар белән врачлар килеп төшә. Аларның диагнозы катгый, рәхимсез инсульт, ягъни баш миенә кан сауган... Язучының уң кулы, уң аягы һәм гомумән, ярты ягы параличланып, хәрәкәтсез кала. Г.Әпсәләмов елга якын үлем белән көрәшеп ята. Мондый корыч ихтыяр белән беренче тапкыр очрашкандай, рәхимсез чир бик акрынлык белән генә чигенә. Әмма язучының иҗат эшенә кайта алуына ышаныч булмый. Хәле чак кына яхшыруга, Г.Әпсәләмов иҗат эше турында хыяллана башлый. Урыныннан торып берничә адым ясарлык хәле булуга язу машинкасы янына утыра, сул кулының бер бармагы белән хәрефләргә басабаса, яңа әсәрләр яза башлый. Шул рәвешчә ул өч-дүрт роман, берничә повесть, дистәләрчә хикәя, очерк, мәкаләләр иҗат итә". Шушы хәлләрне белгәч, бу язучының каһарманлыгы турында газета аша балаларга сөйлисем килде. Ул чакта мин балалар гәзитендә эшли идем. Ә "Сөембикә"нең мөрәҗәгать итүе соңрак булды. Теләгемне тормышка ашыру нияте белән Г.Әпсәләмовның тәрҗемәчесе, Мәскәүдә яши торган Кузьма Яковлевич Горбунов дигән язучыга хат аша мөрәҗәгать иттем. Кузьма Яковлевич белән язышкан хатларны сезгә дә тәкъдим итәм, хөрмәтле укучы. Аларга мин аңлатмалар биреп тормыйм. Габдрахман абыйга хас булган нинди сыйфатларны калку итеп күрсәтергә омтылуыбыз хатлардагы сүз сөрешеннән аңлашылыр. Хөрмәтле Кузьма Яковлевич! Сезгә зур үтенеч белән Казаннан Саимә Ибраһимова дигән кеше мөрәҗәгать итә. Мин үзем "Яшь ленинчы" газетасының җаваплы секретаре булам. ("Яшь ленинчы" — балалар өчен чыга торган газета.) Газетабыз битләрендә без заманыбызның укучыларыбызга үрнәк булырдай каһарманнары турында сөйлибез. Тыныч тормыш көннәрендәге каһарманлык, батырлык турында, завод-фабрикалардагы, колхоз кырларындагы хезмәт батырлары хакында без инде күп яздык. Хәзер безнең, мәсәлән, Габдрахман Әпсәләмов кебек Кеше, Язучы турында сөйлисебез килә. Аның соңгы еллардагы тормышы, эше, әсәрләре — үзе батырлык. Моның шулай икәнен Сезгә сөйләп торасы юк дип уйлыйм. Республикабыз балалары, яшьләре аның әсәрләрен яратып укыйлар. Әсәрләрен тәрҗемә итәсез икән, димәк, Сез дә аны яратасыз һәм үзен бик яхшы беләсез, ничек эшләгәнен, ничек яшәгәнен күз алдыгызга китерәсез дигән сүз. Менә шуның өчен дә мин Сезгә мөрәҗәгать итәргә булдым. Үтенечемне кабул итәчәгегезгә иманым камил. Тиз арада җавап бирүегезне көтеп калам. 06.04.1977. Хөрмәтле Саимә ханым! Хатыгыздагы миңа карата әйтелгән игелекле сүзләрегез өчен, миңа күрсәткән ышанычыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт. Татар халкының каһарманнары турында яшь укучыларына сөйләп "Яшь ленинчы" газетасы бик дөрес эшли. Габдрахманның таланты шиксез, шунысы әһәмиятле — аның таланты кеше яратучанлык белән сугарылган, сәнгатьле сүзе белән ул заманыбызның гуманистик идеяләрен пропагандалый. Шулай ук аның хезмәттә каһарман булуы да шиксез. Болар гына да түгел. Әлбәттә, максатка юнәлдерелгән һәрбер хезмәт тырышлык, энергия сарыф итү, рухи торгынлыкны җиңүне таләп итә. Ә менә Әпсәләмов каты авыруына, йончыткыч, хәлдән тайдыргыч газапларына каршы күп еллар буена көрәш алып бара. Шул ук вакытта ул рухланып эшләвеннән дә туктамый. Мондый батырлыкны рухы белән чын каһарман булган кеше генә эшли ала. Заманыбыз әдәбиятында без икенче бер шушындый кешене белмибез. Шул ук вакытта аны искиткеч тыйнаклык бизи. Күрәсез, мин инде күп кенә нәрсәләр турында әйтеп тә өлгердем. Ләкин әле барыбер иң мөһимен әйтмәдем — мин әле моңарчы Габдрахманның эчке сүнмәс януын нинди көч куәтләвен һәм аны ничек дип әйтергә сүзен таба алмадым. Үз-үзеңә чиктән тыш нык ышанган булу минем өчен ят нәрсә булса да, бер бик кыю фикер әйтмәкче булам. Кайчак минем башка шундый уйлар килә: кеше табигатендәге бөтен мөмкинлекләрне фән дә, сәнгать тә әле белеп бетерми. Габдрахман организмының рухи структурасында менә шушы әле ачылмаган нәрсә бар. Әпсәләмов турында — озын язасыңмы, кыскамы — аны бик яхшы белгәндә генә язарга мөмкин. Аның турында мин яза алган булыр идем кебек. Ләкин эш менә нәрсәдә, Саимә ханым, минем бервакытта да балалар өчен язганым юк. Булдыра алырмын микән дип уйлыйм. Моның өчен бит үзенә бертөрле тел, үзенә бертөрле көй-моң булырга тиеш. Шуның өчен Сез миңа беркадәр вакыт уйларга рөхсәт итсәгез иде, аннары мин сезгә язуым-язмавым турында хәбәр бирермен. Мин уйлаган арада, әгәр авырыксынмасагыз, кайбер мәсьәләдә булышмассыз микән? 1. Бик озын итмичә генә, ләкин төшендереп язып җибәрә алмассызмы: минем язмамда Сез ниләр күрергә телисез? 2. Шулай ук, әгәр авырыксынмасагыз һәм әгәр укымаган булсагыз, "Современник" басмасында чыккан "Яшел яр" китабындагы минем кереш сүзне укысагыз иде (китап Әпсәләмовларның үзләрендә бар). Мәкаләгә тон бирердәй бер-ике урынын тапмассызмы шунда? К.Горбунов. 2/V—1977. Хөрмәтле Кузьма Яковлевич! Сездән шундый җентекле итеп язылган игелекле хат алуым белән бәхетлемен. Шундук сорауларыгызга җавап бирәм. Язмагызда без ниләр күрергә телибез? Дустыгыз турында Кеше буларак, Язучы буларак ниләр хикәяләр идегез? Яшь укучыларга аның нинди сыйфатлары хакында сөйләргә теләр идегез. Әпсәләмов характерының кайсы якларына үзегез сокланасыз һәм үсеп килүче яшь буында кайсыларын күрергә телисез? Менә шулар турында гади генә итеп, чын күңелдән сөйләп бирегез. Мәкаләгезне көтеп С.И. Хөрмәтле һәм кадерле Саимә ханым! Беренчесе кебек үк күңелгә ятышлы булган икенче хатыгыз өчен рәхмәт. Рухи сыйфатлары белән гадәттән тыш сирәк очрый торган кеше булганы өчен, Габдрахман турында сезгә бик тә язасым килә минем. Сез икенче хатыгызда раслаганча, мин инде ничек язасымны да күз алдыма китерәм. Һәм бу затлы кешегә карата фикерләребез гаҗәп дәрәҗәдә туры килүенә дә мин тирән ышанам. Ләкин менә тагын шул үкенечле ләкин... Кыскасы, минем мәкаләмнең Сезгә тапшырылу вакытын кичектерә алмыйсызмы? Һич югында, өч айга? Үз эшемнең бер бик ятышсыз, җайсыз урынына кереп баттым, шуннан чыгу өчен миңа кимендә өч ай вакыт кирәк булачак. Куеп торырга һич мөмкин түгел. Алай итсәң, барысы да очып, онытылып бетәчәк, моңы-көе, фикере дигәндәй... ...Кичектерергә риза булсагыз да, редакциягезнең дәрәҗәсенә хилафлык килмәс дип уйлыйм. Риза булсагыз ла?.. К.Горбунов. 1/VI—1977. Хөрмәтле Кузьма Яковлевич! Сезнең белән килешүебезгә мин, һәрхәлдә, бик шатмын. Өч ай ул бер дә күп вакыт түгел (бу очракта). Хәтта әле шулай булуы яхшырак та, чөнки ул чакта инде балаларның каникулы бетеп, уку елы башланган була. Каникул вакытында балаларның әйбәт язманы күрми, укымый калулары да ихтимал бит. Ә өч айдан соң ничек? Хәтерегезгә төшерергәме? Ихлас сәлам белән С.И. 7/VI—1977. Хөрмәтле Кузьма Яковлевич! Бәйләнчек булып күренүдән куркып, бик уңайсызланып кына мәкалә язу хакында куешкан сүзебезне хәтерегезгә төшерәм. Иртәрәк түгелме? Вакытсыз борчысам, зинһар, гафу итә күрегез. Ихлас сәлам белән С.И. Кадерле һәм хөрмәтле Саимә ханым! Искә төшереп хат язуыгыз белән Сез гаепсез генә түгел, хәтта аның тонының гаҗәп дәрәҗәдә нәзакәтле булуы белән минем тагын бер рәхмәтемне казанасыз һәм миңа вәгъдәмне үтәмәгәнем өчен гаебемне тану мөмкинлеген җиңеләйтәсез... Ә минем кешеләр турында, бигрәк тә героик характерлы дусларым-якыннарым турында күңел җылытырдай сүзләрне бик тә, бик тә әйтәсем килә. Моны эшләргә бервакытта да соң түгел, әлбәттә. Габдрахманның китабына язылган керешкә нигез итеп алынган тәэсирләрдән файдаланып, мин сезнең кечкенә укучыларыгыз өчен аның турында, Габдрахман турында, язармын әле. Тик хәзергә аның вакытын билгеләмибез. Ышаныгыз, кәефем рәтләнеп эшкә утыра алуым белән үк, беренче мөмкинлегем сезнең газетага булачак... Тирән хөрмәт белән К.Горбунов. Әмма, ни үкенеч, ниятләребезне ахырына кадәр эшләп җиткереп, "Яшь ленинчы" укучыларына тәкъдим итәргә җитешкәләгәнче башта Габдрахман абый, аннары Кузьма Яковлевич Горбунов дөнья куйды. Соңардык... Кешегә яхшылык эшләргә ашыгырга иде, соңармаска иде шул... Маннур (Маннуров) Шәйхи Фәрхулла улы (1905—1980) — язучы. Дүрт дистәдән артык шигырь һәм проза китаплары авторы. Алар арасында "Тайга төбеннән" (1928), "Чуен ташкыннары" (1931), "Йөрәк җырлары" (1934), "Олаучы малай" (1940), "Еллар моңы" (1946), ике китаптан торган сайланма шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы — "Күңел йомгагы" (1968, 1971), "Җир әнкәнең сылу кызы" (1956) исемле шигъри повесть; прозада "Яңа җыр килде" (1958), "Агымсуларга карап" (1974) исемле автобиографик повестьлар, "Муса" (1968) романы һ.б.лар бар. Очерклар, публицистика, тәрҗемәләр. "Сайланма әсәрләр" (1951). 1995 елдан башлап Татарстан Республикасының Мамадыш районы Тулбай авылында аның музее эшли. АГЫМСУЛАРГА КАРАП Шагыйрь һәм прозаик Шәйхи Маннур — татар әдәбиятының күренекле вәкилләреннән берсе. Аның әдәби мирасы зур һәм күпкырлы. Башта ул шагыйрь буларак таныла, аның шигырь җыентыклары басылып чыга. Аннары атаклы "Гайҗан бабай" һәм "Меңнән бер кичә" поэмалары дөнья күрә. Бөек Ватан сугышы башлангач, Ш. Маннур үзе теләп фронтка китә. Һәм сугышның ахырынача фронт гәзитләрендә эшли. Әдипнең сугыштан соңгы иҗаты тематика һәм жанр ягыннан тагын да төрлеләнеп-баеп, яңа сыйфатлары белән ачыла. Ул яшьлек дусты, легендар Муса Җәлил турында "Муса" романын иҗат итә. Аннары бер-бер артлы "Агымсуларга карап" һәм "Чын сөю бармы?" дигән повестьлары дөньяга чыга. * * * Бу фани дөньядан мәңгелеккә күчүенә, агымсулар аккан кебек, күп еллар үтсә дә, Шәйхи абыйны без еш искә төшерәбез. Без аны сагынабыз, юксынабыз. Ул мәңге безнең күңелебездә. Аның дәрәҗәсендәге чынчынлап зыялы-тәрбияле, нәзакәтле, инсафлы кешеләр арабызда аз калды шул хәзер. Ул безнең гаиләбезнең дусты иде. Еш кына өебездә була. Көннәр буе ялгызы язу өстәле янында утырганнан соң, бу аңа үзенә күрә бер тын алу, һава алыштыру булгандыр инде. Алар минем хәләл җефетем Фатих Хәсәнов белән бергә шахмат уйнарга яраталар, шахмат тактасына карап, үртәшеп, тел чарлап шактый озак вакытларын үткәрә торганнар иде. Кичтән алып иртәнгә хәтле утырган чаклары була. Шәйхи абый оттырырга бер дә яратмый, җиңелгән хәлдә кайтып китә алмый, үзсүзлелектә Фатих та аннан калышмый иде. * * * Шәйхи абыйның Муса Җәлил турында роман язган вакытлары. Мин "Азат хатын" журналы редакциясендә эшлим. Миңа журнал өчен Маннурның яза торган романыннан ничек тә булса өзек алып кайту бурычы куелды. Журналның ул чактагы баш мөхәррире Асия Хәсәнова шулай сенсация ясарга ярата иде. Әллә ничә тапкыр барырга туры килде Шәйхи абый янына. — Юк, гөлкәем, — мине ул гел шулай дип йөртә иде, бер дә исемем белән әйткәне булмады, — эшләнеп бетмәгән әйберне матбугатка чыгара алмыйм мин, — диде. Күп тапкырлар очрашып сөйләшенде. Үтә дә таләпчән иде Шәйхи абый иҗатка карата. Шулай да, әллә инде үҗәтлегем җиңде, әллә "Шәйхи абый, халык белеп торсын нәрсә язганыгызны, укучы белеп, көтеп алсын яңа әсәрегезне..." дигән сүзләремә колак салды, ниһаять, без, Ходайның рәхмәте белән, кулъязманы икәү бергә укып, әсәрнең әйбәт бер өзеген сайлап алдык. — Шушы романымны язып бетерә алсам, караватыма сузылып ятып, йә, Газраил әфәнде, инде җанымны алырга можешь, дип әйтергә дә булыр иде, — диде Шәйхи абый. Менә шундый әһәмият бирә иде ул бу романына. Аллага шөкер, "Муса"дан соң әле "Агымсуларга карап", "Чын сөю бармы?" дигән повестьлары һәм башка әсәрләре дөнья күрде. Шәйхи абыйны үтә таләпчән иде, дидем. Шуңа күрә Язучылар берлегенә әгъза булып кергәндә аның биргән рекомендациясе минем өчен бигрәк кадерле. Ул заманнарда без, яшьләр, Шәйхи абыйның җыелышларда чыгыш ясавын көтеп ала идек. Чөнки усал иде, шуның өчен дә туры әйтә иде, ярып әйтә иде. Ә бу һәркемнең дә хәленнән килми. Безнең фирка җыелышларына еш кына КГБ дигән җирдән килеп чыгышлар ясыйлар иде. Шуннан килгән бер әфәнденең (Морозов иде бугай фамилиясе) чыгышыннан соң Шәйхи абый, трибунага күтәрелеп "кайчанга кадәр КГБ татар язучыларының нишләгәнен тикшереп, акыл өйрәтеп, юл күрсәтеп йөрер икән" дип, бик үртәлеп, ачынып, тузынып сөйләгән иде... Шәйхи абый һәр эшкә бик җитди карый торган нәзберек кеше булып истә калган. Минем "Яшь ленинчы" редакциясендә эшләгән чак. Гәзиткә Шәйхи абыйның чыгышын әзерлим. Аны фотога төшерергә кирәк. Шунда фотохәбәрчебез Николай Седов бик озак азапланган иде төшерә алмыйча. Килештерми генә бит Шәйхи абый үзенең утыруын!.. Саф күңелле, чиста, гадел, кешелекле кеше иде Шәйхи абый. Сугыштан соң ул ялгыз яшәде. Ничектер бервакыт уйлап-уйлап йөрдем дә үземнең туган тиешле бер апам турында сөйләдем моңа, таныштырасым килә, дидем. "Берәр вакыт карап карарбыз әле", — диде ул. Шундый сүз булгач, "берәр вакытны" көтеп тормадым мин, апа кешене Казанга чакырып китердем (ул башка шәһәрдә яши иде). Сүзләре ни белән беткәндер, анысын белмим, Шәйхи абый миңа акча бирде. — Бу акчаны апаңа бир, — диде ул. — Тик, гөлкәем, мондый эшне яңадан минем рөхсәтемнән башка эшләмә, — диде. Минем исем-акылым китте: аның аркасында кеше расходланып җәфа чигәргә тиеш түгел! Башка берәү булса, моны уйлап та карый белмәс иде югыйсә. Гаиләбез мәҗлесе. Шәйхи абый да бездә. Мәҗлеснең аш өлеше тәмам. Ир-ат халкы тәмәке тартырга чыккан. Чәй әзерләп йөрибез. Ул да булмады, Шәйхи абый ашыга-ашыга киенде дә эндәшми-тынмый гына чыгып та китә башлады. — Шәйхи абый, сез кая, чәй дә эчмәдек бит әле?! Юлыннан бүленеп тә тормыйча: — Эчмәгән чәйме!.. — диде дә чыгып китте. Шулай карар иткән икән, аңа ялвару да, үтенү дә файдасыз. Соңыннан белдек, кайсысыдыр шунда "Маннур, син яшьләрне тәмәке тартырга котыртасың" дип, нахакка хәтерен калдырган икән. Хәзер дә без тормышта еш кына "Шәйхи абый әйтмешли, эчмәгән чәйме" дигән сүзләрне кулланабыз. Фатих белән безгә Шәйхи абыйларның Гомәр Бәширов, Хәсән Туфан, Хәмит Ярми агалар белән бергә уза торган, инде телгә кергән мәшһүр "мальчишник"ларында да булырга туры килде. Бөтен казны чиләккә салып пешергәнем хәтердә... Болар — истә калганнарның кайберләре... Драматург һәм прозаик Миңнуллин Туфан Абдулла улы (1935) — милләтне милләт итә торган көчле, якты шәхесләрнең берсе. Туфан Миңнуллин әсәрләре республикабыз театрларында гына түгел, БДБ илләрендә, Башкортстан театрларында, Мари Иле, Калмык, Дагстан театрларында, Мурманск, Новокузнецк, Әстерхан, Нижгар, Мичурин һ.б. шәһәрләрдәге театрларда куела. Туфан Абдулла улы Миңнуллин "Нигез ташлары" комедиясе һәм "Үзебез сайлаган язмыш" исемле драматик хикәясе өчен 1974 елда Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге бүләгенә, "Ай булмаса, йолдыз бар" дигән әсәре буенча Әлмәт драма театрында куелган спектакль өчен 1979 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелган "Әлдермештән Әлмәндәр" спектакле өчен режиссер Марсель Сәлимҗанов, баш рольне башкарган артист Шәүкәт Биктимеров белән бергә 1979 елда РСФСРның К.Станиславский исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды. Татар театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен аңа Татарстанның, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелде. Т.Миңнуллин әдәби иҗатын иҗтимагый-сәяси эшчәнлек белән бергә бәйләп алып бара. Ул ТАССР Югары Советы, СССР Югары Советы депутаты, язучылар һәм мәдәният әһелләренең Татарстан җирлегендә яңа оешкан ПЕН-клуб президенты булып торды, Татарстан Язучылар союзы идарәсе рәисе итеп сайланды. Ә хәзер ул — Татарстан Республикасының халык депутаты. ҮЗЕ САЙЛАГАН ЯЗМЫШ Т.Миңнуллин белән әңгәмә — Туфан Абдуллович, Сез Мәскәүдә театр әһелләре әзерли торган уку йорты тәмамлап, актер булып, сәхнәдә эшләргә дип кайткан кеше идегез. Ник киттегез сәхнәдән, ничек булды бу хәл? Сүзне шуннан башлыйсым килә. — Сәхнәдән мин китәсем килеп китмәдем. Синең пландагы артистларыбыз бар, башка пландагы артистлар алабыз, диделәр. Сагынам, уйныйсым килә. Трибунага чыксам да артист итеп хис итәм үземне. Театрга мәхәббәтем сүнә торган түгел. — Ә бәлки, ул — язмыштыр, Туфан Абдуллович, бәлки, язмыш кулыдыр бу? Бәлки, Сез сәхнәдә уйнарга тиеш булмагансыздыр? Бәлки, ул Сезне дөрес юлга кертергә теләгәндер? — Бәлки, шулайдыр да. Ләкин ул тупас формада эшләнде, шуңа күрә күңелдә авыр хис булып калды. Әйе, язмыш мине бәрелешләрдән коткара килде. Ялагайлана белмәдем, сүземне туры әйттем, әмма нишләптер репрессиягә эләкмәдем, турылыгым өчен җәза алмадым. — Беренче әсәрләрегез ничек языла башлады? — Мәктәптә укыганда ук шигырьләр язгалый идем. Әти дә шигырь яза иде, үзешчән сәнгатьтә уйнаган кеше ул. Театр уку йортына керүем гел очраклы булды. Язуын да шаярып кына яздым. Мәскәүдән бер чемодан шигырь алып кайттым. Пьесамны укыдылар да куйдылар. "Азат" дигән пьесамны Рәфкать абый Бикчәнтәев куйды. "Безнең авыл кешеләре" исемлесе Минзәлә театрында куелды. Өйрәнчек пьеса иде. Гомумән, безнең татар язучылары әдәбиятка очраклы килгән кешеләр. Бездә бит яһүдләрдәге шикелле тәрбия системасы юк. Җитешсезлекләр дә шуннан килә. Гаиләдә баланы укыту да ак эш булмасмы дигәннән. "Безнең кебек кара эштә интекмәсен" дигәннән. Минем әни дә: "Биш ел Мәскәүдә укып, колхоз председателе дә була алмадың..." — диде. Мәскәү багажы ул — инде система. Һәрхәлдә, нәрсә теләгәнеңне беләсең. Тормышка ашамы, юкмы — планың бар. — Үзегезнең шәхес икәнегезне кайчан таныдыгыз? — Сигезенче класста укыганда үземнең шәхес икәнемне белдем. Күзем төшеп йөргән кызым алдында укытучым мине мыскыл итте. Шуннан соң мәктәптән чыкканчы ул укытучының бер соравына да җавап бирмәдем. Ә укуын гел аның фәнен генә укый идем югыйсә. Аттестатта бердәнбер өчлем бар — аның фәненнән. — Әсәрләрегез күп җирләрдә куела, мәшһүрлеккә мөнәсәбәтегез? — "Театр" журналына интервью биргәндә, мин ул турыда: "Слава — слово женского рода, с ним надо быть осторожным", — дигән идем. Данга омтылган кеше юкка чыга, эшеңне күрмәсәләр, ни кызык, ләкин шуңа ияреп китәргә ярамый. Төрле мактаулы исемнәр алдым, ләкин мавыкмадым. Рәхмәт, булды. Үтелгән этап. Дан артыннан куып йөргән кешегә, гадәттә, данга ирешү насыйп булмый. Кайчакларда китапларымны актарып карыйм да, минем аларда катнашым юктыр кебек тоела. Үз-үзеңә читтән торып карыйсың да, бу кеше шундый эшләр дә майтара ала икән дип куясың. — Тәнкыйтькә (аны юк та диләр инде) мөнәсәбәтегез? Ошыймы? Канәгатьләндерәме? — Тәнкыйть тә шуңа барып тоташа инде. Тәнкыйтьне авыр кичерәм. Кирәкми дип тә әйтә алмыйм. Киңәш, уйлану формасында булса, кабул итәм. Рецензия белән кешене язарга өйрәтеп булмый. Тәнкыйть — теге яки бу әсәр буенча тәнкыйтьченең дөнья турында уйлануы, фикер йөртүе булырга тиеш. Шулай булса, кабул ителә. Ә мактап язуга килгәндә, әлбәттә, күңелгә рәхәт инде ул. Ләкин аңа мөкиббән китәргә кирәкми. Югыйсә бозылуың бар. Мин, мәсәлән, кешеләрне мактап сынар идем, күтәрә аламы, юкмы. Күтәрә алмаса, ул кешедә өмет юк дигән сүз. — Үзегезгә барлык әсәрләрегез дә ошыймы? Кайберләре артык турысызыклы кебек тоелмыймы? — Хәзер элекке әсәрләрнең кайберләрен алай язмас идем дигән уйлар була. Ләкин мин аларны төзәтмим. Искене сипләп маташканчы, яңа әйбер язам. Әле үземнең иҗатка ревизия ясадым. Кеше кешене тикшерә, мин — үземне. Язылган бер әсәрем өчен дә оялмыйм: яхшысы да, булып җитмәгәне дә — үземнеке. — Әсәрләрегезне кайсы режиссерлар куйды? Сез барысыннан да канәгатьме? Кемнәрнеке ошый? Гел бертөрле кебек түгелме? "Аш төрләндерәсе килгән" чаклар булмыймы? — Режиссерлар төрле булгандыр. Язмыш миңа һаман уңай булды. Барысының да куюыннан канәгать. Равил Тумашев, Сабир Өметбаев. "Безнең авыл кешеләре" дигән беренче әсәремне Сабир агай куйды. "Монысын куябыз, яңадан шушындыйны алып килсәң, куып чыгарабыз", — диде. Марсель Сәлимҗановка рәхмәтем аеруча зур. Бүген дә Рәфкать абыйның улы Фәрит Бикчәнтәев белән уртак тел таптым шикелле. Үз режиссерын тапмаган күп драматурглар ачылмыйча кала. Миңа бәхет елмайды. — Сезнең иҗатыгызга баш ияләр. Ә Сезнең язучылар арасыннан кумирыгыз бармы? — Язучының кумиры булса (әдәбиятта гына түгел, гомумән, сәнгатьтә), ул язучы булудан туктый. Язучы бит "мин кешеләргә яңа сүз әйтәм" дип кулына каләм ала. Бер язучы икенче язучының әсәренә бәя бирергә ашыкмасын иде. — Сез инде менә туганнан бирле драматург буларак алдынгы сафта, фаворитлыкта йөрисез. Шулай да күңелегездәге кайбер фикерләрегезне әйтергә мөмкин булмаган чаклар бар идеме? Хәзер художник бәйсез рәвештә, иркен рәвештә иҗат итә ала дип саныйсызмы? Әллә инде иҗат акча властена буйсынамы? Бу — чикләүнең, коллыкның яңа төре булмыймы? — Иҗат итәр өчен хәзер шартлар кулай дип саныйм. Хәзер әйтергә теләгән сүзеңне уңга-сулга карамыйча әйтеп була. Шунысы да рәхәт — язуы авырлашты. Элеккеге идеологик кысаларда яшәгәндә бер ишектән генә йөри идек. Бүген исә ишекләр күп. Кайсысына керергә икәнен үзеңә сайларга кирәк. Күпләр югалып кала. Багаж җитми. Дөрес ишекне, кирәкле ишекне сайларга кирәк. Сизгерлек, әзерлек, интуиция сорала. Ә элек әзер калып бар иде. Алдынгы колхозчы, алдынгы механизатор, алдынгы мастер! Ә хәзер — философмы син? Багажың бармы? Таланты, әзерлеге булмаганы секс-мекска китте... Сайла! Заман! — Драматургиядә примитивлык. Шуңа карашыгыз? Сезгә яшьләрнең нинди әсәрләре ошый? Нинди проблемалар күрәсез? Камал театры тамашачылары арасында сәхнәгә түбән сыйфатлы әсәрләр дә менә дигән фикер йөри. Әйе, еш кына кайбер тамашачы җиңел характердагы дип әйтимме инде, әсәрләрне кирәксенә. Хәлбуки бу хәл югары зәвыклы тамашачының күңелен рәнҗетә. Сәнгатьнең элитарлыгына, массовыйлыгына ничек карыйсыз? — Примитивлыкка карашым берничек тә уңай була алмый. Примитивлыкның сәбәпләре күп: беренчедән, иреккә чыккач, язучының әйтер сүзе бетте. Торгынлык елларында кысылып яттык. Икенчедән, Язучылар союзына күп кеше кереп тулды. Үзен язучы дип санаучы күбәйде, Туфанны, Такташны сүгеп, без эшләп күрсәтәбез менә диючеләр күбәйде. Багаж юк, әзерлек юк. Өченчедән, тормыш биргән сюжетлар сәхнәдәгедән кызыгракка әйләнде. Драматургия күтәргән әйберләр кызык булмый башлады. Тамашачы "көлдер мине" дия башлады. Эстрада да уйлатмау, проблемалардан качарга тырышу, кәеф күтәрү белән генә шөгыльләнә. Шуның аркасында тамашачының зәвыгы төште. Тамашачы хәзер уйларга иренә. Бу — фаҗига. Халыкның зәвыгын бозу хәзер хөкүмәт тарафыннан оешкан рәвештә алып барыла. Мәскәү телевидениесеннән бигрәк тә. Ирек юк иде, дидек. Ә хәзер торгынлык елларындагы әйберләрне сагынып карыйбыз. Шундый чакта болганчык суда балык тотучылар табыла торган була. Зарланалар, тамашачы юк, диләр. Бүгенге примитивлык тагын да зарарлырак. Элеккесе миңгерәүләтә иде, монысы азгынлыкка алып бара. Хәзер миңа язарга авыр. Комедия язсам да, планканы төшермәскә тырышам. Ә гомумән, таләп түбәнәйде, язучы җәмгыять контроленнән чыкты, үзен-үзе контрольдә тотарга тиеш. Берәүнең табышлары була, ләкин ул аны үстерми, камилләштерми, кабат-кабат эшләми. Кызны кочаклыйсың килсә, хәйләләр эзлисең. Ә монда нәрсәгә хәйлә — кочагыңа үзе кереп тора! (Ягъни әсәреңне камилләштермәсәң дә куялар.) Классика укылмый. Уй, фикер, белем күтәрелми, баетылмый. Кешене укытыр өчен алдына укыр әйберен куярга кирәк. Ә хәзер матбугатка язылып булмый, кыйбат, ә кесә — сай. — Әсәр язылган, куелган. Сез шуны ничек кабул итәсез, үзегезгә ошыймы? Канәгатьләнү хисе кичерәсезме? — Мин әсәрләремне кулдан язам. Машинкада басылгач, чит әйбер кебек укыйм. Спектакльне чит кеше әйбере кебек итеп карыйм. Табышларга бик куанам. Тамашачы яратса, шундый рәхәт була! Кайбер әсәрләремне укый башласам, укып бетерәм. Кайвакытта үзем өчен генә язамдыр кебек тоела. Үз-алдыма киртә куям да шуны җиңгәч сөенәм. "Әниләр һәм бәбиләр" спектаклендә гел хатыннар гына. "Моңлы бер җыр"да гел ирләр генә. Җиңү — рәхәт. Җиңел эш рәхәт түгел. Хезмәтең төбендә иҗат, эзләнү ятарга тиеш, югыйсә кызык түгел. Әни мине бәрәңге бакчасында чүп утата алмый иде. Чөнки анда "иҗат" юк. — Шәкертләрегез бармы? Яшьләргә сюжетлар биргәнегез бармы? — Шәкерт дигән нәрсәгә мин, гомумән, каршы. Кешене язарга өйрәтеп була дип уйламыйм. Шәкертләр юк. Дус күргән яшьләр, сөйләшеп, киңәшеп йөргән кешеләрем бар. Турыдан-туры сюжет та биргән юк, әмма сөйләшкән чакларда килеп чыга торгандыр инде ул. — Үз исемегездә конкурс оештыру турында уйлаганыгыз юкмы? — Кеше оештырган ярышта катнашырга яратам. — Сез — СССР Югары Советы депутаты булган кеше. Сезнең өчен шул депутатлыкның нәтиҗәсе ничек булды, ул сезгә нәрсә бирде? Шул элекке Югары Совет депутаты буларак, Сез СССР таркалуга ничек карыйсыз? — Сәясәтнең пычрак эш икәнен белә идем, бу хәтле үк дип уйламый идем. Эчке ягыннан күрдем. Нәрсәнең чын, нәрсәнең ялган икәнен белер өчен кеше яшьтән үк сәясәттән хәбәрдар булырга тиеш. Мин анда авыруга сабыштым. Сәясәт белән шөгыльләнүче кешенең йөрәге булырга тиеш түгел. Ул йөрәк саф та булса, һәлакәткә китерә. Шуны аңладым. СССР таркалуны болай җиңел генә булыр дип уйламый идем. Без бит башта саклап калу өчен көрәштек. Татарстан башка республикалар белән тигез хокуклы булсын ди идек. Союз дигән нәрсәне шушындый ук черек бау белән бәйләп куелгандыр дип уйламый идем. Бөтен республикалар аерылдылар да китеп бардылар, артларына борылып та карамадылар, ичмасам. Шушы әйбер минем өчен иң зур ачыш булды. Бу милли политика — патша Россиясеннән калган мирас иде. Республикалар ничек кенә булса да котылу юлын карадылар, хәтта экономик яктан үзе өчен зарарга булса да, ач булсак та үзебезчә яшәрбез, диделәр! Шушылай барса, Россиянең таркалуына шигем юк. Ныклы нигезле гаиләне берәү дә тарката алмый. Горбачев, диләр. Таркатыр бер генә кеше! — Хәзер инде Сез, бер дә теләмәсәгез дә, якташларыгызның үтенечен аяк астына салмау йөзеннән, Татарстан Дәүләт Советы депутаты булдыгыз. Һәм, рәисе итеп Сез теләмәгән кеше куелганы өчен, мәдәният комиссиясендә эшләүдән баш тарттыгыз. Сез моны үзегез тарафыннан эшләнгән хата, ялгышлык дип санамыйсызмы? — Аз гына да хата дип санамыйм. Беренчедән, аны куйдылар. Минем сайлап алу хокукым булмады. Икенчедән, биш ел буе бер сүз эндәшмәгән кешене ник куялар? Эшләсен! Әгәр анда булсам, көн саен тавыш чыгачак иде. Ул, Туфан миңа эшләргә комачау итә, дип әйтәчәк иде. Шул комиссияне булдырыр өчен Ринат Мөхәммәдиев, Фәндәс Сафиуллин белән өчәүләп күпме көрәштек югыйсә... — ПЕН-клуб. Максаты нидән гыйбарәт? Язучылар берлегенә альтернатива түгелме? Кемнәрне әгъза итеп аласыз? Әгъзалар кабул итү, иҗат дәрәҗәсенә карамыйча, шәхси мөнәсәбәтләргә генә корылмасмы? — Татар әдәбияты тарафына чит илдә яхшы сүз әйтәләр икән, анысына да куанам. Татар милләтенең булуын күрсәтергә кирәк. Язучыны хөкүмәт рәнҗетүеннән саклау хәерле. Союзга каршы түгел. Мин аны да кирәк дип саныйм. Кем булуына карамастан, бергә җыярга кирәк. ПЕН-клуб — фикердәшләр оешмасы. Максаты — татар халкына, татар мәдәниятенә хезмәт итү. Президент дигән исеменә дә исем китми. Шулай да каләмдәшләрнең бәясе минем өчен бик зур бәя. Кешеләрне әгъза итеп алганда шәхси мөнәсәбәтләр комачауламастыр, андый куркыныч булмастыр дип уйлыйм. Әгъзалыкка кабул иткәндә бөтен коллективның 2/3 өлеше тавыш бирергә тиеш. Очраклылык булса да, массовый булмас. — ПЕН-клуб президенты буларак, нәрсәләр эшләүне күздә тотасыз? — Татар милләтен дөньяга мөмкин кадәр күбрәк белдерү. Моны белдермәү өчен бөтен нәрсә эшләнә. Бар ул милләт, яши һәм яшәячәк! — Халкыбызның Бөек Ватан сугышында җиңүе ел саен бәйрәм ителә. "Нимесләр астында калсак яхшырак булыр иде" дигән сүзләр дә ишетелгәли. Сезнең шуңа мөнәсәбәтегез? — Ахмакларча сөйләшү! Кем астында булсаң да начар! Фашизм кемгә яхшылык китергән! Фашизм милләтләрне расаларга бүлә. Кайсы милләттән чыкса да, фашизм фашизм инде ул. Иллюзия булуы мөмкин түгел. Шушы урыс милләтен яклап сугышкан халык кызганыч. Шушы җиңүне корбаннар биреп яулап алучыларны мыскыл итү — икенче хурлыклы эш. Рус милләтенең генә җиңүче итеп күрсәтелүе бик кызганыч. Кеше эшләгән изгелекнең кадерен белми торган ил бу. Шуңа күрә Русиясе дә таркалачак. — Язучылар союзы идарәсендә рәислек иткән чорыгызда үзегез канәгать булырлык итеп кылган ярдәмегез кемгә, нинди булды? Эшли алмый калган үкенечегез? — Фәлән кешегә фәлән төрле ярдәм иттем дип сөйләп утырып булмый инде... Союзга бина алуны бик зур эш эшләдем дип саныйм. Шушы буталыш заманында гына аның нәрсә икәнен аңлый башладык. Аны ремонтлау, аңа җылылык үткәрү үзе генә дә ни торды? Мансур Хәсәнович Союз балансына күчерергә кушты. Хәзер аны бездән беркем дә ала алмый. Шәһәр советы балансында булса, тарта да ала иде. Эшли алмый калганым — иҗат йорты эшләтеп булмады. Шунысы үкенечкә калды. Вакыт җитмәде. — Менә сез Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисткасы Нәҗибә Ихсанова белән, әйтик, икегез ике иҗат оешмасы кебек буласыз бит инде. Сезнең линияләрегезнең аерымлыгы нәрсәдә? — Без ике иҗат оешмасы түгел, икебез бер оешма. Сүзебезнең күбесе театр белән бәйле. Әйбәте дә, гайбәте дә дигәндәй. Иҗатка килгәндә — фикерләр килешә. Икебез дә эш аты. — Гаиләдә сәясәт турында сөйләшәсезме? Бу өлкәдә фикерләрегез килешәме? — Сөйләшәбез. Фикерләребез сәнгатьтә дә, сәясәттә дә тулысынча килешә. — Нәҗибә өчен махсус роль язганыгыз бармы? Иҗатыгызга ул тәэсир итәме? — Минем иҗатка Нәҗибәнең тәэсире турыдан-туры юктыр. Ул иҗатка бик зур хөрмәт белән, изгеләштереп карый. Әлбәттә, тәэсир итә инде ул. Турыдан-туры ярдәм итә алмый. Иҗатыма берничек тә комачауламады, тулы ирек бирде. Язганнарымны яклый, борчыла. Мин дә аңа олы хөрмәт белән карыйм, шәп артистка дип бәялим, ул да мине шәп драматург дип саный. Театрга бөтен җаны-тәне белән бирелгән. Атап язган рольләр юк. Ләкин минем һәр әсәрдә уйный. Аңа ышанырга була. Мин бер рольне дә теге яки бу артистка атап язмыйм. Әгәр уйласам, аның холкына бәйле булыр идем. — Әйтик, гаиләгездә бер хәл булды ди. Әйтик, йә үзегез аны, яисә хатыныгыз сезне рәнҗетте ди. Кайсыгыз булуы әһәмиятле түгел. Бер-берегездән гафу үтенеп тормадыгыз, барысына да күз йомдыгыз да берни булмагандай яши бирдегез ди. Сез нәрсә хис итәр идегез шушындый очракта? — Без икебез дә эмоция, хис, йөрәк кешеләре. Мөнәсәбәтләр һәр гаиләдәге кебек. Дөбер-шатыр килә дә узып та китә... Эшләгән кешегә гаиләдә иҗат атмосферасы тудыру — зур нәрсә. Гап-гади тормыш... — Дингә мөнәсәбәтегез? Аллаһыга ышанасызмы? — Аллаһы Тәгаләгә ышанам! Алла бар, Алла — бер... Дин тирәсендә жуликлар да җитәрлек. Һәр халыкның бер Аллага табынырга хакы бар. Иң прогрессив дин — ислам дине дип саныйм. Чөнки ул бер Аллага табына, кешедән Алла ясамый. — Иҗатыгызда нинди планнар, максатлар, ниятләр белән яшисез? Өстегезгә Татарстанның халык депутаты, ПЕН-клуб президенты кебек зур эшләр йөкләнгән. Болар иҗатыгызга комачау итмәсме? — Кем генә итеп сайласалар да, иҗатны бернәрсәгә дә алмаштырмыйм. Бөтен уем — мөмкин кадәр күбрәк язып калу. Тегеләре барысы да хобби. Иҗат — җанымның эше. Җенем сөймәгәне — язучы булган кешенең түрәлеккә омтылуы. Язучы булган кешенең талашып креслога утыруын терпеть не могу! — Әңгәмәгез өчен рәхмәт Сезгә, Туфан Абдуллович! Хәкимов Рафаэль Сибгат улы (1947) — сәясәтче. ТРның атказанган фән эшлеклесе (1997). 1973—1989 елларда Казанда фәнни-педагогик хезмәттә. 1989—1991 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында. 1991 елдан Татарстан Республикасы Президентының сәяси мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе. Бер үк вакытта 1996 елдан ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты директоры. Хезмәтләре федерализм, этник мөнәсәбәтләргә карый. Рафаэль Сибгат улы Хәкимов озак еллар Казан дәүләт университетында, Казан мәдәният институтында укыта. Татарстанның дәүләт суверенитеты турындагы Декларациясен, ТР Конституциясен эшләүдә катнаша. Россия Федерациясе Президенты каршындагы республикалар җитәкчеләре Советының эксперты. Советлар Союзы составына кергән илләрдәге конфликтларны көйләү буенча "Гаага инициативасы" программасының Россия ягыннан оештыручысы... "ҖИР БҮЛҮЧЕ МӘМКӘ ТОКЫМЫННАН МИН..." Рафаэль Хәкимов белән әңгәмә 1991 елдан бирле Президентның сәяси мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе булу. Бу еллар эчендә Мәскәүдә һәртөрле фәләненче баскычларда торучы түрәләр генә түгел, Президентка хәтле алышынды. Ә бездә Президент кына түгел, хәтта аның сәяси мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе дә алышынмады. — Ә Президентның сәяси мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе кайда туды, кайда үсте, кай чишмәнең суын эчте икән? — Казанда тудым, укыдым, Казанда яшим, эшлим һәм шунда үләрмен дә инде... Казан — минем туган шәһәрем. Туган шәһәрем дигәч тә, болай мин үземнең туган ягым дип Әтнәне саныйм. Әти шуннан булгач, безнең өчен дә Күлле Киме туган авылыбыз кебек тоела. Әсгать Сәфәров белән без бер авылдан. Ул инде сабантуйга кайтканда да, син кайтасыңмы, дип сорый. Бөтен авыл халкы да мине үз кеше итеп саный. Ләкин, әйткәнемчә, мин Казанда тудым, Казанда үстем. Урта мәктәпне бетергәч, Казан университетының физика факультетына укырга кердем. Ул заманда физика модада иде бит. Яшьләр шуның белән мавыкты. Мин дә инде... Ләкин бер дә үкенмим, ул минем өчен ничектер якын иде. Бүтән факультетка күчәргә дә мөмкинлек бар иде югыйсә. Без Андрей Бусыгин белән бергә укыдык (хәзер РФ Президенты Аппаратында эшли), ул тарих факультетына күчте. Ә мине күбрәк фәлсәфә кызыксындырса да, физиканы укып бетерергә кирәк дип уйладым. Ул үзе бер зур, яхшы мәктәп ич, анда буш сүз юк, анда дөньяга икенчерәк күзлектән карыйсың. Дөресен әйткәндә, анда марксизм-ленинизм да юк иде. Физикларга күбрәк бүтән фәлсәфә — позитивизм фәлсәфәсе хас. Физфакта дөньяга өстәнрәк, масаебрак карау бар иде. Ләкин модага караганда гаиләдәге тәрбия көчлерәк булып чыкты. Яшьлегем Илдар Юзеев, Роберт Миңнуллиннар янәшәсендә узды. Шагыйрьләр генә түгел, алар безнең күршеләр дә иде. Хәсән Туфан, Гомәр Бәширов, Нәби Дәүли шулай ук безнең күршеләр... Алдарак — Әхмәт Фәйзи, Гали Хуҗи, Габдрахман Әпсәләмовлар — бөтенесе дә минем өчен язучылар, шагыйрьләр генә түгел, ә күршеләр иде. Алар белән әти аралаша, аларның бөтен сөйләгән сүзләрен мин дә ишетеп үстем. Җитмәсә, әле соңгы елларда эш буенча әтигә дә булыштым. Аның бит алгы сызыкта, окопта ятып, аякларына салкын тигән. Аңа ике операция булды, йөрергә авыррак иде. Язу машинкасы сатып алып, татар хәрефләре куеп, һәр көнне әтинең шигырьләрен баса идем. Шулай итеп, үзенә күрә секретарь булып эшләдем. Ул яңа шигырьләрен карасы да кипмәс борын минем өстәлгә сала. Артык күп сүзле түгел иде бит әти, "өчәр данә" дип, почмагына гына язып куя. Мәкалә яисә проза булса, "тәрҗемә ит" дип тә өстәп куя. Минем һәр көнем шулай башлана иде. — Үзегезне кайчан татар итеп хис итә башладыгыз дип сорамакчы идем, ул сорау төшеп кала инде. Сезнең алда андый сорау тормаган бит? — Өйдә без татарча сөйләштек. Әти белән фәкать татарча гына. Әлбәттә, рус мәктәбендә, рус университетында укыгач, татар теле зәгыйфьрәк булгандыр инде. Ләкин әни эштә булгач, безне күбрәк әби тәрбияләде. Әби инде русча гомумән белми иде. Ул Азнакай районының Тымытык авылыннан, шунда мәдрәсәдә укыган. Кириллица белән язарга тәки өйрәнмәде, гарәп хәрефе белән язды. Мин дә үзлегемнән гарәп алфавитын өйрәнгән идем... Әбием безне бала чакта пәйгамбәрләр тарихы, әкият урынына Коръән сүзләре сөйләп үстерде. Һәм инде бөтен күрше-күлән, дус-иш — татарлар. Менә шундый мохиттә үстем. Сез биргән сорауның икенче ягы бар бит әле: үзеңне татар буларак хис итү — бер нәрсә, ә менә син татар халкына хезмәт итәргә әзерме дигәне — икенче нәрсә. Шуңа күрә Сезнең бу соравыгыз бик хаклы сорау. Һәм ул сорау минем күңелдә дә туды... Университетны бетергәч, минем фәлсәфә буенча китәсем килгән иде. Ә тормышта син теләгәнчә генә булмый. Аспирантурага керергә урын булмады. Күрше кафедраларда урын бар, шунда кереп кара, диделәр. Фәнни коммунизм кафедрасы иде ул. Университет минем өчен бик абруйлы урын, нинди эш булса да, мин анда керергә әзер идем. Кафедра мөдире — бик тә милли җанлы профессор Фасиев Камил Фатыйх улы. Өлкә комитеты секретаре чагында ул татар телен ныгыту өчен имтихан кертергә дигән мәсьәлә куйган иде. Шуның өчен аны эшеннән алдылар. Шәкертләренә карашы бик кызык иде аның: дипломыңа да, белгечлегеңә дә карамый. Мин бит физикэлектронщик югыйсә, ә ул аны кызыксындырмый. Аны фәкать бу кеше нинди нәселдән дигән сорау кызыксындыра. Шагыйрь гаиләсеннән икәнсең, димәк, синең диссертацияң әдәбият турында булырга тиеш, дип өзде дә куйды! Минем тормышым өчен зур яңалык, үзенә күрә бер борылыш иде бу. Бик абруйлы профессор — минем өчен зур авторитет, ул әйткәч, шулай тиеш дип уйлыйсың инде. Бөтен татар әдәбиятын укый башладым. Менә шуннан инде мин бит әле татар гына түгел, ә татар халкына хезмәт итәргә тиешле кеше дигән фикер туды. Татар әдәбиятының, вакытлы матбугатының үсешен күзәттем. Физик буларак (шундый тәрбия алган бит!), график төзи башладым. Карыйм — күпме китап чыккан, күпме газета-журнал басыла, тиражы күпме? Еллап тезәм: XX гасырда бик матур бара, революциягә хәтле, революциядән соң да 1926 елларга хәтле үсеш өскә таба, чәчәк атуы күренеп тора. 1930 еллардан график кинәт төшеп китте. Карыйм — өметсез. Юк өмет! Бер яктан пропаганда сөйли "бөтен милләтләр чәчәк ата" дип. Вакытлы матбугатны карыйм: ике-өч кенә газета калган, бөтен китапларның тиражы кими, саны кими. Язучыларны кысалар, татар мәктәпләрен ябалар. Шул буламы чәчәк ату?! Миндә шундый сорау туды. Ул графиклар, әлбәттә, инде диссертациягә керә алмады. Ләкин уйда, күңелдә, эчтә... Менә шунда миндә беренче мәртәбә сорау туды: милләтебезнең чәчәк атуы нәрсә соң ул? Шул сорауга җавап эзли башладым. Бүгенге көнгә хәтле мин шуны эзлим. — Һәм шуннан безнең милли хәрәкәтнең лидеры булып киттегез инде? — Әйе, мин шул кафедрада эшләгәндә Олег Морозов та (ул хәзер Дәүләт Думасында, бер фракция җитәкчесе), Наил Мөхәррәмов та шунда иде. Ул вакытта бит әле татарча сөйләшерлек кеше дә юк. Булса да, ничектер куркып кына. Ә менә Наил Мидхәт Мөхәррәмов гаиләсендә тәрбияләнгән, ул шундый кыю милли хисле, татарча курыкмыйча сөйләшә. Аның белән аралашырга да мөмкинлек бар. Кафедрада эшләп, әтинең шигырьләрен басып, мәкаләләрен тәрҗемә иткәч, шунда тел дә бераз шомаргандыр. Русчасын язарга да өйрәтүче булмады бит әле аның. Аннары Гази Кашшафның Муса Җәлил турындагы китабын тәрҗемә иттем. Ул минем өчен бик яхшы мәктәп булды. Татарның бүгенге хәле, киләчәге дигән темага кереп китәр өчен дә. Аннан соң без әти белән бер китап яздык. Аның үз сюжеты бар: әти һәр көнне Хәсән Туфан белән сөйләшә. Көн саен! Ничек туймыйлардыр бер-берсеннән?! Хәсән абый фаҗигале тормышын, төрмәдә утыруларын — барын да сөйли. Шунда минем күңелдә Хәсән абый сөйләгәннәрне магнитофонга язарга дигән көчле теләк туды. Әле җитмәсә, минем аны кинога да төшерәсем килде. Без егетләр белән магнитофон, кинопленкалар таптык. Ул чакта боларны табу да проблема иде бит. Барысын да әзерләп бетердек — ни кызганыч — Хәсән абый үлеп китте... Шуннан соң мин нишләп әле әтине яздырмыйм дип уйладым. Һәм һәр көнне аны яздырта башладым. "Шагыйрь ничек туа?" дигән сорау куеп, аның тормышы, дөньяга карашы, татар халкының киләчәге хакында. Г.Тукай, М.Җәлил турында сораулар биреп сөйләштем. Һәм шуннан бер китап туды. Рус телендә инде ул — "Семь осенних вечеров" дип атала. 1988—1989 елларда Горбачев заманы килгәндә, мин инде милләткә хезмәт итәргә әзер идем. Милли хәрәкәт туа башлагач, мине дә чакырдылар. Ул вакытта мин мәдәният институтында проректор идем. Анда татар бүлекләре ачарга тырыштык. Ләкин Беляев каршы булды. Анысын да әйтергә кирәк — кайчак без гел Мәскәүне сүгәбез. Хәлбуки еш кына үзебезнең кешеләребез дә эшкә аяк чала. Бүлекләрне без ачтык, әлбәттә, анда минем дә өлешем бар. Эшләр шулай берсе артыннан берсе тезелде, һәм мин милли хәрәкәткә кереп китү генә түгел, чумдым! Бөтен нәрсәне онытып! Милли хәрәкәт бүтән нәрсәгә урын калдырмый. Акча турында да уйламыйсың, хәтта гаиләне дә оныта башлыйсың... Үзенә тартса, ул инде сине җибәрми. — Президент киңәшчесе булып җиткәнче тагын нинди юллар үттегез, нинди гамәлләр кылдыгыз? — Мәдәният институтында эшләгәндә, Татар иҗтимагый үзәгенә кереп киттем. Идеолог буларак. Беренче программаны да, икенчесен дә минем катнашта әзерләдек. Дамир Исхаковлар белән бергәләп. — Тагын кемнәр? — Фәүзия Бәйрәмова да безнең белән иде. Шул вакытта минем иптәшләр — Олег Морозов белән Андрей Бусыгин — университеттан обкомга күчтеләр. Анда идеология белән шөгыльләнә башладылар. Милли хәрәкәт белән бәрелеш китте. Авыр чак. Без бит инде барыбер дус, иптәш. Киңәшәбез, серләшәбез дигәндәй. Беребез дә кан түгелсен дигән теләк белдерми. Ничек тә бәрелешне булдырмаска. Карыйбыз, бүтән республикаларда хәлләр ничек — анда ыгызыгы китте, бәрелеш китте. Мондый хәл куркыта, әлбәттә. Без инде барыбыз да Казан кешеләре, патриотлар. Татарстанны яратып уйлана торган кешеләр... Психологик яктан аңлатыр өчен әз генә тарих сөйләп китим әле... Безнең нәселнең элек-электән авылда иҗтимагый яктан үз функциясе булган. Иң борынгы буын (минем өчен сигезенче) Мәмкә исемле булган. Анда инде безнең мактанырлык морзалар юк. Мәмкә — крестьян. Нәселдә күбрәк балтачылар (балта остасы. — С.И.). Әти генә балтачы була алмаган. "И улым, мондый кулларың белән ничек балта тотарсың икән дә ничек тамак туйдыра алырсың икән?" — дигән әбием. — Мин дә шуны уйлап куйдым: Сибгат абыйның кечкенә генә куллары белән балта гына тотарлык иде... дип. "Сиңа инде "Зингер" машинасында текелдәтеп әйбер генә тегеп утырырга туры килер", — дигән әбием. Менә мин дә балтачы түгел. Ләкин балта эшен бик яратам. Бервакыт Аккош күлендәгә дачада балта белән нидер эшләп маташканда, Гомәр ага (Бәширов. — С.И.) килгән дә арттан гына карап тора икән: "Карале, син каян өйрәндең балта тотарга?" — ди. Дөресен генә әйткәндә, берәүнең дә өйрәткәне булмады. Ә кулга алсам, гомер буе балта эшендә эшләгән кебек... Әзрәк аңлашылсын өчен сөйлим боларны. Нинди нәсел дигәндә... Күлле Кимедә... Ул заманнарда җир бүлә торган булганнар бит. Ир бала тугач, күпмедер елдан җирне яңадан бүлгәннәр. Җир бүлүче бик гадел кеше булырга тиеш. Чөнки җир тамак туйдыра, бөтен тормыш шуңа корылган. Аның һәр сантиметры кадерле. Гадел кеше дип, авыл халкы Мәмкәне сайлаган инде. Шундый бер риваять тә сөйлиләр әле авылда: күрше авыл кешеләре Күлле Киме җирен кисеп алганнар да үзләренә дип бодай чәчкәннәр. Мәмкә боларны бик каргаган. Өч ел ул җирдә берни үсмәгән. Шуннан соң теге авыл, гафу үтенеп, каргышны кире алуларын сорап, "җирне кире алыгыз" дип үтенгән, имеш... Әтинең әнисе — минем Газзә әби — авылда үзенә күрә бер казый булган. Гаиләдәме, күрше-күлән арасындамы ыгы-зыгы чыкса, гел шуңа барганнар. Әти инде язучылар белән обком арасында йөрде, аларны татулаштырып. Бермәлне, кулына китаплар тотып, обкомга җыена бу. — Ни булды? — мин әйтәм. — Менә Дәрдемәнд турында бер танылган тәнкыйтьче "бу — буржуаз шагыйрь" дип язган. Обком хәзер моны тыю, бастырмау, хрестоматиягә керттермәү мәсьәләсен карый... Китапларны күтәреп, китте бу Дәрдемәндне якларга. Әти принципиаль кеше иде. Ыгы-зыгы чыгармаска тырыша, компромисска бара иде. Менә шул сыйфат (балтачы сыйфаты кебек!) нәселдән миңа да күчкән, күрәсең. Канга сеңгән. Тәрбия шундый булгандыр. Шул вакытта, Татар иҗтимагый үзәгендә чагында, мине Морозов (Гомәр Усманов кушуы буенча инде) обкомга эшкә чакырды. Һәм мин обкомга идеология бүлегенә күчтем. Анда эшләү, әлбәттә, җиңел булмады. Минем төп максат — ыгы-зыгы чыкмасын, кан коелмасын. Позицияләрне килештерү. Обкомда миңа ничектер чит итеп карадылар. Иҗтимагый үзәк тә обкомда булуны хупламады. Тегеләр дә, болар да сүкте... — Ике ут арасында... — Әйе. Икенче яктан — рухым чыныкты. Менә шунда күп кенә файдалы эшләр эшләнде дип әйтер идем. Марат Һадиевич Галиевне обкомга секретарь итеп сайладылар. Мин идеология буенча аның ярдәмчесе булдым. Менә шунда без суверенитетны яклап күп эш башкардык. Мин дә суверенитетның иң нык яклаучысы булдым. Шул вакытта Усмановны Мәскәүгә алдылар. Аның урынына Шәймиевне сайладылар. Шәймиев партия, идеология, сәясәт кешесе түгел иде. Премьер-министр буларак производстводан килде. Ул йортлар салырга ярата торган, авыл хуҗалыгын ярата торган кеше. Бик четерекле заманга эләкте. Ул, кеше буларак, бәрелешләрне яратмый, уртак тел табарга тырыша. Беренче секретарь булганда да, бөтен кешене тыңлап, уртак тел табып, үз сүзен әйтер алдыннан башкалар фикерен тыңлый иде. Сәясәт белән хәзер мәҗбүри, Президент буларак шөгыльләнә. Әлбәттә, Усманов катырак иде, холкы да бүтәнрәк. Совет чорында, бәлки, шулай ярагандыр. Ә менә шушындый гадәттән тыш үзгәрешләр вакытында Шәймиевнең булуы — безнең өчен зур бәхет. Шуннан китте инде декларация турындагы мәсьәлә. Мин декларация проектын әзерләү комиссиясендә идем. Милли хәрәкәттә суверенитетка карата ике төрле фикер бар иде. Берсе — Фәүзия Бәйрәмованыкы. Ул "суверенитет татарныкы булырга, милли булырга тиеш" дип әйтә иде. Икенче төрле фикер — Дамир Исхаков белән безнеке: суверенитет милли генә түгел, милләтара. Татарстанның бөтен халкы (русмы, татармы, чувашмы) исеменнән булырга тиеш дигән караш иде. Мондый караш белән Шәймиев тә килешә иде. Безнең позицияләр туры килгәч, без килештек тә. Комиссиядә эшләгәндә күрде ул мине. КПСС закон нигезендә бетерелгәч, обкомны яптылар. Миңа кая да булса эшкә урнашырга кирәк иде. Моңа хәтле дә Мөхәммәт Сабиров: "Ташла обкомыңны, син безгә фән һәм мәгариф мәсьәләләре буенча кирәк", — дип, күптәннән Министрлар Советына чакыра иде. Вузлар, фән миңа якын иде, риза булдым. Гариза язгач, кул куйдырырга Шәймиевкә алып керделәр. "Бу егет үземә кирәк", — диде ул. Шулай итеп, мин 1991 елның сентябреннән монда эшкә күчтем. Шуның белән бу тарих тәмам! — Шәймиевнең булуы безнең өчен зур бәхет, дидегез. Мин дә бу бәхетебезне тагын да дәвамлырак итү мөмкинлеген булдыра алмыйбыз микән дип уйлап йөрим... — Безнең тормышыбызның бөтен бер чоры Шәймиев исеме белән бәйле, ун ел эчендә без татар мәдәниятен ныгытуда гаять зур сикереш ясадык. Шәймиевнең эшчәнлеген һәрвакыт суверенитет белән, "Татарстан моделе"нә төшенү белән бәйләячәкләр. Шул ук вакытта Шәймиев ул — төзүче, Татарстандагы күп шәһәрләрнең кыяфәтен үзгәртте, авыл хәленең тотрыклы булуы да — аның тәкъдир итәрлек хезмәте. Ул һәрвакыт милләтара татулык гаранты булды һәм шулай булып кала да. Бу чор әле тәмамланмады. Шуңа күрә Шәймиев турында үткән заманда сөйләргә иртә. — Радиодан бер чыгышыгызда, нәрсә инде ул Путинның еллык юлламасы, анда бит бер үрнәк алырлык әйбер юк, дидегез. Бу цитата түгел, әмма фикере — шушы. Мин боларга сокланам. Шуларны ничектер күрсәтергә кирәк бит: руска туп-туры итеп, миңа синең менә шушы гамәлең ошамый, моны син дөрес эшләмисең, дип, бөтен дөнья алдында туп-туры әйтә алучы — менә шушы Рафаэль Хәкимов дигән батыр йөрәкле милләтче, бердәнбер кешедер сыман тоела миңа... — Бердәнбер түгел инде ул. Аның шулай уйлап йөрүчеләре бар. 1991 елдан бирле эшләгәч, мин бу сәясәтнең нечкәлекләрен, тирәнлеген яхшы беләм. Без Мәскәү белән аралашабыз, мин алардан мәгълүмат җыям. Шуңа күрә миңа кайвакыт әйтергә җиңелрәк... Аннары әти дә кыю иде, нәсел дә шундый. Аның бит әле шул ягы да бар — кайвакыт миңа карыйлар да "менә бу — Сибгат Хәким малае. Әтисен беләбез, ә бу үзен ничек күрсәтер; ул бит әле киңәшче дә" диләр... — Башта Сибгат Хәким улы буларак, аннары Шәймиев киңәшчесе буларак үзен расларга тиеш! (Көлешәбез.) — Бер уйлаганда, татар халкы дүрт йөз илле ел буена рус дәүләтендә яши. Иң авыр заман узгандыр дип уйлыйм мин. Хәзер безгә куркып торырга ярамый. Бабаларыбыз утызынчы елларда үз фикерләрен әйттеләр, шул юлда үлеп беттеләр. Солтангалиевләр, бүтәннәр... Әнә Хәсән Туфанны гына ал. Шундый юаш кеше, бер караганда, йомшак, искиткеч интеллигент! Ул матди якны — акча дигән нәрсәне уйлый белми, һавага, йолдызларга карап яши торган кеше югыйсә. Менә шундый кеше кыю булып, иң авыр Сталин заманнарында ГУЛАГларны узгач, ничек инде безгә куркып торырга?! — Бер дә курыкмадыгызмы? — Ну "утыртсалар утырталар инде" дип уйлыйсың ул чакта. Хәзер юк инде андый курку. Туксанынчы еллар башында бар иде. Без инде төрле исемлекләрдә, беренче чиратта утыртылырга тиешле кешеләр исемлегендә йөрдек... Мирасыбыз бик бай бит безнең, менә шул нәрсә рухландыра. Кыю, көчле шәхесләребез күп. Мин аларны күреп, белеп үстем. Солтангалиевне үзем укыдым, үзем өйрәндем, Гаяз Исхакыйны да. Шундый мирас булгач, рухландыра да, кыюлык та бирә. Синнән генә тормый... — Сезгә Путин именной сәгать бүләк иткән, әйеме? Нинди уңай белән, ни формалы итеп? — Протокол дигән нәрсә бар бит. Аның исеменнән бүләк иттеләр. — Аның исеменнән булгач, барыбер инде... — Беләсезме, сәясәт кызык нәрсә бит ул... Мәсәлән, мине Мәскәүдә бик яхшы беләләр һәм... яхшы яктан түгел инде. — "Враг номер один?!" Теге, башкортлардагы сыман? — Әйе, шундыйрак... Соңгы елларда мин Мәскәү кешеләре белән гел аралаштым. Тишков белән, мәсәлән. Без хәзер дә бәхәсләшәбез, кайвакыт бергә эшлибез дә. Мәсәлән, Шахрай, ул инде мине бигрәк тә яратмады. Берзаман гел сөйләшмәдек тә. Ә хәзер инде уртак тел дә таптык. Эмиль Пайн дигән кеше килде. Ул Ельцинның милли мәсьәләләр буенча киңәшчесе иде. Шуңа күрә мин аның белән эшләдем. Ул инде бишалты ел элек үк әйткән иде миңа безнең халыкны бүлгәләячәкләрен. Шулай итеп, без бер яктан чәкешәбез дә бик каты итеп, икенче яктан, еллар буе бергә эшләгәч, дус кебек тә булабыз, бер-беребездән башка яши дә алмыйбыз. Нишлисең, мин монда киңәшче! — Суверенитет турында сорамакчы идем, кая югалды ул? — Суверенитет дигәндә, үзебезнең сәясәтебез бар, үзебезнең тышкы эшләребез бар. Ике телебез, татар теле, татар мәктәпләре, газеталары бар. Менә шул суверенитет була инде. Ул беркая да югалмады. Әлбәттә, аны кыстылар. Күп регионнар (мәсәлән, Якутия, Башкортстан һ.б.) моннан читләште, көрәшмиләр. Без үзебез генә калдык. Ләкин көрәшергә кирәк. Мин моны өметле дип саныйм. — Шартнамәнең язмышы ни хәлдә? — Шартнамә калды. Ләкин Россия тарафыннан үзгәрешләр кертергә, кире кагарга тырышулар булды. Без болар белән килешмәдек. Бүгенге көндә сөйләшүләр дәвам итә. — Россия басымы астында тагын озак яшәрбезме? — Озак түгел дип уйлыйм. Россиянең басым ясарга артык көче юк. Ләкин башка республикалар көрәшми дип әйттем инде. — Латин алфавиты буенча Россия Конституцион судына мөрәҗәгать итү мәсьәләсе ничегрәк тора? — Латин мәсьәләсенә килгәндә, мин безнең башка юлыбыз юк дип исәплим. Россия Конституциясе генә түгел, халыкара хокукыять тә безнең яклы. Аерым алганда, Европа конвенциясе. 1998 елда Россия бу конвенциягә кул куйган иде югыйсә, ләкин шуны онытып җибәргән. Моны аның исенә төшерүләре мөмкин, чөнки бу Европа Советына керү өчен шарт булып тора. — Татарстан Президентлыгына кандидат булырдай кеше бармы? — Вакыт бар бит әле. Бүген бу турыда сөйләргә иртәрәк. — Тиз арада халык ярдәме кирәк була калса, халыкны кузгата алырбызмы? Әллә ул каты йокыдамы? — Халык йокыда дип уйламыйм. Ниндидер каршылыклар туса яисә Татарстанның хокукларына һөҗүм башланса, матбугатта халыкның бик тә уяу булуы күзәтелә. Милли аң ныгый дип уйлыйм. — Мондый эштә эшли торган кешенең, Президент әйтмешли, тылы аеручы нык, аеруча ышанычлы булырга тиеш бит. Бу мәсьәләдә Сезнең эшләр ничек? Сезнең эшегез бит сүз, тел эше, күңел эше, аргументларны таба белү, шуларга кешене инандыра белү, аның фикерен үзгәртә алу... Шуңа күрә Сезнең белән бергә яши торган кеше бик тә игътибарлы, бик тә итагатьле, бик тә сизгер, юмарт күңелле, юл куючан, сак кеше булырга тиештер? — Минем эшемнең үзенчәлеген сүз белән аңлатырга тырышып карасак, аны "мәңгелек стресс" дип атарга мөмкин. Мондый хәлдә сәясәтченең тыныч гаилә шартларында сәяси давыллардан арыну мөмкинлеге булмаса, аның әлеге басымны күтәрә алмавы ихтимал. Мондый шартларда гаилә, өй-йорт, туганнар дигән таянычы, терәге булмаса, аның бик ансат сынуы, көчтән язуы бар. — Рус тарафыннан Татарстанга басым шулхәтле көчле, бүген булмаса да, иртәгә кабып йотарлар кебек тоела башлый... Шундый вазгыятьтә мин (шагыйрь әйтмешли, мин дә шул татар халкының бер газиз баласы ла!) Сезне тыңлыйм да рәхәтләнеп, тынычланып китәм. Көч алгандай булам. Мин генә түгелдер ул, безнең халык менә шулай Сезнең чыгышларыгыздан ышаныч, көч ала торгандыр. Президентка кайда, нинди киңәшләр бирә торгансыздыр, анысын безгә сөйләп тормыйсыз бит, ә менә чыгып сөйләгәннәрегез, язганнарыгыз йөрәгебезгә сары май булып ята. Сез менә шуларны онытмагыз инде, зинһар! — Онытмыйм, язып торам бит. Артыграк та язмыйм микән әле дип уйлыйм. Фәттах (Фәттахов) Нурихан Садрилмән улы (1928—2003) — ТРның халык язучысы (1998), РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1978). Иҗаты: студентлар тормышын тасвирлаган "Сезнеңчә ничек?" (1957) романы; Идел буе татарлары борынгы ата-бабаларының чит ил басып алучыларына каршы көрәшен гәүдәләндергән "Итил суы ака торур" (1972) исемле тарихи роман; безнең эрага кадәр III гасырда яшәгән төркиләр тормышын сурәтләгән "Сызгыра торган уклар" (1977—1985; ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, 1994) дигән роман-дилогиясе, авыл тормышын яктырткан "Кичү" (1991) романы, "Кол Гали" (1973) тарихи трагедиясе; тарихи-лингвистик эзләнүләре тупланган "Шәҗәрә" (1990), "Аллалар һәм фиргавеннәр теле" ("Язык богов и фараонов", 1999) китаплары. Балалар өчен хикәяләр авторы. В.Гюго, О.Бальзак, И.Гончаров, А.Серафимович, Б.Житков әсәрләреннән аерым тәрҗемәләре бар. "Сайланма әсәрләр" (1—5 т., 2002). ДИСБЕЛӘР ӨЗЕЛМӘСЕН Еллар үтеп бара торгач, картаябыз, дөньялар пыран-заран килеп үзгәрә, хәтта якын кешеләрең белән дә аралашу-күрешү сирәгәя, ниһаять, бөтенләй юкка чыга диярлек, шул чакта яшьлек елларындагы дуслар, сабакташлар ничектер тагын да якыная, күңелдә кадерләре тагын да арткандай була. Шундый "борынгы" якын кешеләремнән берсе итеп мин Нурихан Фәттахны әйтер идем. Хезмәт юлыбызга аяк баскан елларда без аның белән Татарстан китап нәшриятында бер чорда эшләдек. Ул — минем гаиләм башлыгы, тәрҗемәче, русча-татарча сүзлек авторларының берсе Фатих Хәсәнов белән сабакташ. Алар — Казан дәүләт университетының татар бүлеге ябылырга торганда аны саклап калу өчен бергәләп хатлар язып, имзалар җыеп, бергә көрәшкә чыккан кешеләр. Инде шул кешеләргә хәзер җитмешәр яшь тула. Менә хәзер, гомер кояшы баюга таба борылган чакта, артка әйләнеп карасаң, ниләр күренә, ниләр хәтергә төшә икән? Без Фатих белән гаилә корып, 1958 елдан бирле бергә яшибез. Туй мәҗлесендә кунакларыбызның берсе Нурихан иде. Ул безгә шунда өстәл лампасы бүләк итте. Бу лампа нурлы яктысы белән хәзергәчә безнең гомеребезне яктыртып тора. * * * Алтмышынчы елларда миңа тәрҗемәгә чех язучысы Ян Козакның "Марьяна Радвакова" дигән повестен тәкъдим иттеләр. Бөтен көчемне куеп, бик яхшы иттереп тәрҗемә иттем мин моны. Кат-кат укыдым. Инде килмәгән җире калмады кебек. — Рецензиягә кемгә бирик? — дип сорадылар. Теләгем — хезмәтемне тагын да әйбәтләтү, тагын да ныграк шомарту. Ә моның өчен кулъязманы аеруча таләпчән кеше укып, аның тәкъдимнәре тәрҗемәне тагын да яхшыртуга ярдәм итәргә тиеш дип уйлыйм. "Аеруча таләпчән" язучы дип мин бу вакытта инде үзенең "Сезнеңчә ничек?", "Бала күңеле далада" дигән романнарын һәм башка әсәрләрен биргән, француз классиклары В.Гюгоның "Отверженные", О.Бальзакның "Отец Горио", урыс классигы И.Гончаровның "Обломов" романнарын татарчага тәрҗемә иткән Нурихан Фәттахны беләм. — Нуриханга бирегез, — дидем. Мин ул чакта "Яшь ленинчы" редакциясендә эшлим. Эш урыныбыз — Бауман урамындагы Матбугат йортында. Беркөнне шулай коридорда миңа Нурихан очрый. Исәнлек-саулык сорашкач, болай диде ул миңа: — Карале, туган, син ул әйбереңне ("Марьяна Радвакова"ны. — С.И.) йә ал миннән, йә мин аны суям, — ди. — Син анда сүз, җөмлә тәрҗемә иткәнсең. Дөрес тәрҗемә ителгән алар анысы... Прозаның да үз ритмы, үз көе булырга тиеш. Өстемә салкын су коелгандай булды. Тораташ булып каттым. Соң, мин бит аны шундый да тырышып эшләгән идем... Аңыма килгәч: — Ярар, Нурихан, мин аны алырмын, — дидем. Күпмедер вакытлар үткәч, ул китап дөнья күрде күрүен. Әмма ни дәрәҗәдә мин аны рәтли алганмындыр... Нуриханның шушы "суюыннан" соң миңа тәрҗемә итү ысулымны, бу эшне башкару чараларымны тамырыннан үзгәртү ягын карарга туры килде. Аның компромиссыз бәясе миңа гомерлек сабак бирде. Аннан соң инде күп сулар акты... Инде минем тәрҗемәдә А.Чехов хикәяләренең икенче басмасы дөнья күрде. Ул турыда матбугатта да уңай фикер әйтелде. Димәк, А.Чехов татарча да "сөйләшә алган". Шушы урынга җиткәч, мин "сөембикә"леләрнең яшь чакларыгыздагы Нурихан абый турында язмассыз микән безгә дигән үтенеченә ни йөзем белән, ни йөрәгем җитеп ризалык бирдем икән дип һуштан язып утырам. Нурихан Фәттах кебек талантка, акыл иясенә бәя бирү минем хәлдән килә торган эшме! Дөрес, редакциягә мин моны вәгъдә итмәдем. Шулай да... Әйткәнемчә, ул талант кына түгел, ул — фикер иясе дә! Менә "Шәҗәрә" китабын гына алыйк. Аның эчендәге "Фест дисбесе" турында гына сүз йөртик. Нәрсә ул "Фест дисбесе"? Урысча "Фестский диск" дип йөртелә торган бу түгәрәк балчык такта 1908 елда Крит утравыннан Фест шәһәре янында борынгы сарай калдыкларын казыганда табылган. Хәзер ул Крит утравының башкаласы Ираклион музеенда саклана. 3700 еллар элек барлыкка килгән бу түгәрәк тактаның ике ягында 45 төрле 242 рәсем бар. Бу "дисбе" табылган көннән башлап йөзләрчә галимнәр аны укырга тырышып караган. Укый алсалар, дөнья тарихы өчен күпме сер, күпме яңалык ачылыр иде! Аны греклар, французлар, инглизләр, баск, луви, борынгы семит, борынгы славян телләрендә төрле ысуллар белән укырга тырышканнар. "Моннан 3—4 мең еллар элек язылган бу серле язуны без төрки телдә укырга тиешбез", — ди Нурихан үзенең китабында. Болай дип язарлык хәлгә җитү өчен ул 20 елдан артык әзерләнә. Туктаусыз укый, өйрәнә, уйлана. "Моның өчен, — дип яза ул, — барыннан да бигрәк гадәти карашлардан, гадәти теориягипотезалардан баш тартырга һәм телгә, тарихка кагылышлы һәрнәрсәгә үз юлыңны салырга туры килде". Шушы китабының ахырында төрле телләрдән ул өйрәнгән 128 хезмәт исемлеге китерелгән. Монысы әле кыскартылган исемлек! 90 ел буе диярлек бер кеше дә укый алмаган текстны укуга ирешә Нурихан! Аңа кадәр берәү дә төрки телне тарихның мондый табышмакларын укыр өчен лаеклы дип тапмаган. Бу бит дөнья тарихында ачыш! Ә шул "Фест дисбесенең сере"н дөньяга чыгару бик тиз һәм ансат булган дисезме?! "Аны "Казан утлары" журналында бастыру өчен галимнәрдән фатиха сүзе таләп ителде, — дип яза Н.Фәттах "Шәҗәрә" китабының "Башлау"ында. — Мин Казан университетына мөрәҗәгать иттем. Университетның татар теле кафедрасы җитәкчесе профессор Диләрә ханым Тумашева журнал өчен әзерләнгән мәкаләне кафедраның гыйльми утырышында тикшерергә ризалык белдерде. 1985 елның 15 гыйнварында кафедраның киңәйтелгән утырышы булды. Утырышта университеттан һәм башка фәнни оешмалардан 20 дән артык галим катнашты. Шуларның барысы да дип әйтерлек мине тулысынча яклап чыктылар". Ә шушы ачыш турында беркем бер сүз әйтми, беркем берни язмый. Китабы да урысча басып чыгарылмый. Шулай булгач, татардан башка аны кем белә алсын! Башка берәр милләттә шушындый ачыш булсамы... Һаман да шул үз бөеклегеңнән оялумы бу? Бер төркем җәлилчеләр батырлыгыннан оялган кебек (башкаларда андый хәл юк дип...). "Шәҗәрә" генә түгел, аның һәр әсәре шул дәрәҗәдәге ачыш. Ул бит әле татар әдәбиятында күтәрелмәгән чирәм дәрәҗәсендәге тарихи роман жанрына нигез салучы да: "Итил суы ака торур", "Сызгыра торган уклар", "Кол Гали", "Сармат кызы Сәринә" һәм башка әсәрләре ерак тарихыбызны күп еллар буена өйрәнү нәтиҗәсе... Еллар буена Нурихан Фәттах иҗатына тиешле, төпле анализ ясалмаган. Әллә ул каләмен ташлаганмы, әллә үлгәнме?! Үзебез атлаган саен милләт, халык, тел дип лаф орабыз, ә үзебез шул өлкәдәге чын байлыгыбызны күрмибез, күрмәскә тырышабыз, күрмәмешкә салышабыз. Нурихан Фәттах хезмәтенең зурлыгын, ачышларының масштабын күз алдына китерә алмыйбыз. Айсбергның түбәсен генә күргән кебек, Нурихан Фәттах дигән шәхеснең хезмәтенә тиешле бәяне бирмибез, хакыйкать, яшәешнең мәгънәсе, олы сәнгать дигән категорияләрне санга сукмыйбыз, аларга түбәнсетеп карыйбыз. 1994 елда бирелгән Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенең дипломы әлегәчә аның үзенә тапшырылмаган булуы да шул турыда сөйли бит! Кешене болай кимсетүебез белән без үзебезне гаять зур югалтуга дучар итәбез. Нурихан үзе әйтмешли, күңелләрдәге, фикер сөрешендәге, үзара мөнәсәбәтләрдәге туңлык, көнчелек әле булса үз көчендә кала бирә. Шуңа күрә кеше кадәр кеше онытылмасын, талант кадәр талант вакыт дулкыны астында күмелеп калмасын дигән чакыру, чаң сугу булып аңлашылсын иде бу язма. "ИТИЛ СУЫ АКА ТОРУР, КЫЯ ТӨБИ КАКА ТОРУР..." Нурихан Фәттах белән әңгәмә Күренекле язучы, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Нурихан Фәттах, 1951 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, нәшриятта редактор, Чистай өлкә гәзитендә тәрҗемәче булып эшли. 1953 елдан башлап ул — профессиональ язучы. Аның беренче әсәре үк диярлек роман. Студентлар, яшьләр тормышыннан алып язылган "Сезнеңчә ничек?" дигән романы 1957 елда аерым китап булып дөнья күрә. Аннары, Казакъстанда чирәм җирләрен үзләштерү башлангач, Нурихан Фәттах шунда эшләп, "Бала күңеле далада" дигән яңа романын яза. 60 нчы еллардан башлап Н.Фәттах төп игътибарын үз халкының тарихын өйрәнүгә, әдәбиятта моңарчы эшләнмәгән өлкә — тарихи әсәрләр язуга юнәлтә. Студент чакларында фольклор экспедицияләрендә, соңыннан — археологик экспедицияләрдә катнаша. Болгар хәрабәләрен һәм татар тарихына кагылышлы хезмәтләрне өйрәнә. Шуларның нәтиҗәсе буларак, "Итил суы ака торур" (1970), "Сызгыра торган уклар" (1977—1985) дигән романнары, "Кол Гали" исемле трагедиясе (1973) иҗат ителә. "Ерак гасырлар авазы" (1976) дигән фәнни хезмәте дә — шул эзләнүләр, өйрәнүләр нәтиҗәсе. Бер үк вакытта Нурихан Фәттах балалар әдәбияты һәм тәрҗемә өлкәсендә дә актив эшли. Балалар өчен аның "Тегермәндә", "Өч туган", "Ирек, Алмас һәм Җәлил" дигән хикәяләре басылды, "Безнең бабай" исемле әкият-пьесасы Казан курчак театры сәхнәсендә уйналды. Минем әле аның 70 нче елларда "Яшь ленинчы" (хәзерге "Сабантуй") гәзитендә "Яшь хикәячеләр клубы"н җитәкләвен дә әйтәсем килә. Әдип татар теленә В.Гюгоның "Отверженные", О.Бальзакның "Отец Горио" романын, күп кенә урыс язучыларының әсәрләрен тәрҗемә итте. 80 нче еллардан башлап аның "Сармат кызы Сәринә" драмасы, "Сызгыра торган уклар" романының икенче китабы, "Фест дисбесенең сере", "Шәҗәрә" дигән тарихи-лингвистик эзләнүләре, "Кичү" романы дөнья күрә; гәзит-журналларда, әдәбият, тел буенча бик күп теоретик мәкаләләре, рецензияләре басыла. Шунысы кызыклы, 70 нче еллар ахырына хәтле шактый әдипләр, тәнкыйтьчеләр Н.Фәттахның иҗаты турында мәкаләләр язганнар, әсәрләренә бәя биргәннәр. Анда Фәрваз Миңнуллин да, Хәсән Хәйри, Ибраһим Нуруллин, Равил Кукушкин, Фәрит Хатыйпов та, Һәнүз Мәхмүтов, Дания Гыймранова да, Альфред Халиков, Фатих Урманчеев та бар; шулай ук Роман Солнцев, Дмитрий Иванов та сүз әйткән аның иҗаты хакында. Ә шуннан соң инде 20 ел буена диярлек Фәттах иҗатына карата (Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителү уңаеннан чыккан мәкаләләрне исәпләмәгәндә) беркем дә рәтле-башлы сүз әйтмәгән. Әдипнең "Артта калган юллар" дип аталган Х.Туфан, Ш.Маннур, Г.Бәшировләр ярдәме белән (яшәп килгән сәясәткә туры килмәү сәбәпле дигән булып) генә шомартылып-кыркылып дөнья күргән, 1990 елда исә төзәтелеп, "Идел" журналында "Кырык дүртнең май аенда" дигән исем белән басылган повестен алыйк. Аның баш каһарманы Хәмдияне мобилизацияләп урман кисәргә җибәрәләр. Аннан кайтармыйча, торф чыгарталар. Җыеп кына әйткәндә, монда татар хатын-кызының Ватан сугышы чорындагы каргалган язмыш фаҗигасе сурәтләнә. 80 нче еллар башында Язучылар берлегенең партия җыелышында мин бу повестьны, сәнгатьчә эшләнеше ягыннан Михаил Шолоховның Ленин бүләгенә лаек булган "Судьба человека" дигән әсәреннән бер дә ким түгел, ул дөнья классикасы дәрәҗәсендәге әсәр, нишләп аны күрүче юк, дип (һәм шулай ук Гамил Афзал һәм Гөлшат Зәйнашева иҗатлары хакында да) ачынып сөйләгән идем... Ә "Шәҗәрә" китабы! "Фест дисбесе"! Әлеге "дисбе" табылганнан соң, дөньяның йөзләрчә галимнәре нинди генә телләрдә укып карамаган аны. Укый алсалар, тарих өчен күпме сер ачыласы. Һәм 90 ел буе берәү дә укый алмаган текстны Фәттах укуга ирешә. Һәм нәкъ менә төрки телне файдаланып. Татар теле аркылы дөньякүләм әһәмиятле ачыш ясау кемнең башына килгән?! Инде менә Нурихан әфәнденең 70 яше тулып килә. Шул уңайдан без аның Чыңгыз бистәсендәге кайчандыр үз куллары белән салган "сараенда" гәпләшеп утырабыз. Бу сүзне куштырнаклар эченә алуымның сәбәбе бар — аның бер катлы бу агач өе хәзерге байлар сала торган өчәр катлы коттеджлардан бик тә ерак тора. Ямьле генә итеп җыештырылган җылы, җыйнак шушы өйдә Нурихан әфәнде хатыны Руфина ханым белән икесе, хатыны белән улы Алмас (табиб), ике баласы белән кызлары Чулпан — өч оя гаилә булып яши. Менә шулай... Нурихан әфәнденең яшь чакларыннан ук үтә дә тәртипле, кеше сокланырлык режим белән яшәве мәгълүм. Шуңадыр инде, ул бер дә 70 яшькә җиткән кешегә охшамаган. — Нурихан әфәнде, шушы арада гына кайсыдыр гәзиттә Сезне халык язучысы дип яздылар. Нишләптер мин бу турыда Указ булганын бер дә хәтерләмим... — Указлысы аның Татарстанның халык язучысы була бит... — Ә монысы просто халыкныкы буламы? Тукай кебек... — Шулайдыр... — Илебездәге, республикабыздагы вазгыятькә ничек карыйсыз? Нишләргә хәзер? — Мөмкин кадәр көрәшергә кирәк дип уйлыйм. Без бит шуның өчен туганбыз. Профессиябез шундый... — Дөнья кая таба бара? Республика, суверенитет дибез. Бармы ул, чынмы, әллә плакат, лозунг кынамы? — Дөнья без теләгән якка гына түгел, без теләмәгән якка да үзгәрде. Суверенитет дигән сүзне телгә алырга да ярамый иде бит. Чын эчтәлеге булмаса да, барыбер бар инде ул. Элеккеге белән чагыштырганда үзгәреш бик зур. Моны танымыйча мөмкин түгел. Барысы да бездән генә тормаганын да аңларга туры килә... Әледән-әле безнең тавыш ишетелү — үзе бәхет. Төрлесен уйлыйсың: Чечняда сугыш, Русия нишләргә белми... Безнең Президентыбызның тавышы ишетелеп торуны бәхет дими ни дисең. Башкаларны әйтмиләр, Шәймиев, диләр, аның белән исәпләшәләр, һәр сүзенә колак салалар. Бу бит күп нәрсә турында сөйли. — Хәзерге әдәби хәрәкәткә карашыгыз ничек? — Нишләптер безнең заманнардагы кебек омтылыш юк сыман әдәбиятта. Әдәбият аша нәрсәдер әйтергә, ниндидер мәсьәлә куярга, нәрсәнедер хәл итәргә тырышулар... Мин икенчерәк дөньяда яшим бит хәзер... — Фән, гыйлем дөньясындамы? — Фән, гыйлем дөньясында. Шуңа күрә әдәбиятка карата минем фикерем компетентлы булмаска да мөмкин. Әдәбиятка да, мәдәнияткә дә көчләп тагылган тупаслык, кыргыйлык, кычкыртып талаулар безгә дә үтеп керә. Телевидение көн-төн әшәкелек күрсәтә. Үзебезгә хас саф сыйфатларны саклап калу — бик авыр мәсьәлә. Ләкин кыргыйлык һөҗүменә аңлы кеше һәм культура каршы торырга тиеш дип уйлыйм. Кайда мөмкин, шунда барлык көчне куеп, үзебезнең милли йөзебезне, рухыбызны саклап калырга тырышырга кирәк. — Барлык көчне куеп дигәннән, бермәлне миңа рәттән өч театрыбызда булырга туры килде. "Шүрәле" балетын карадым. Анда Былтыр белән Сөембикә туенда татар хатыннары лаякыл исерек, ирләре аракыны мичкәсеннән генә чөмерә. Тинчурин театрына "Итил суы ака торур" спектакленә бардым. Артистлар искиткеч әйбәт уйный, ул костюмнары, ул телләре-дикцияләре дисеңме! Ә зал буш... Мәҗбүри китерелгән Суворов училищесы укучылары гына утыра. Аннары Камал театрында Т.Миңнуллинның "Җанкисәккәем"ен карадык. Анда уйнаган яшь артистлар теленең өтеклеген күрсәң... Менә шул: монда татарны мыскыл итәләр, анда классик әсәр куела — тамашачы юк, ә тегендә — тел юк. Шушы хәлдән ничек чыгарга? — "Итил суы..."н куйганда бик нык аяк чалдылар. Сөйли башласаң күпкә китә... Милләтебезнең чыннан да милләт булуы кирәк. Үз культурасын, үз кешеләрен яхшы белгән интеллигенция кирәк. Әгәр интеллигенция белемсез яисә ярты-йорты гына белемле булса, театрың да алга бара алмый, сәнгатең дә үсми. Бу спектакль яңа куелыш бит. Моңарчы әле аның тарихи жанры, тарихи әсәрләре юк иде, прозада да, драматургиядә дә. Булганы да ярым-йорты легендага, риваятьләргә генә нигезләнгән иде. — Сез хәзерге әдәбиятыбызда тарихи жанрга нигез салучы... — Шулай. Телисеңме-теләмисеңме, тарихи жанр барлыкка килде. Моны танымыйча мөмкин түгел. Жанр буларак ул үсәргә тиеш. Ф.Латыйфи дә, Батулла да, М.Хәбибуллин да өлеш кертә хәзер бу өлкәгә. Әмма азмыкүпме кимчелекләре өчен аның дәрәҗәсен төшерергә тырышу дөрес түгел. Укучыны да тарихи әсәрләрне укырга өйрәтергә, тамашачыны тарихи драмаларны карарга күнектерергә кирәк. Ә бездә тарихка каршы, - тарихи жанрга каршы көрәш бара, нәселсез, киләчәксез итәргә тырышу сизелә. Күп нәрсә үзебездән тора. Тормыш үзе рәтләр әле дип йөрергә ярамый. Гамьсез булмаска, тынгысыз булырга кирәк. — Әдәбиятта шәкертләрегез кемнәр дип исәплисез? Бармы алар? — Мин үзем берәрсенең шәкерте булыйм дип йөрмәдем. Үскән чакта Бәширнең үзен дә, иҗатын да бик хөрмәт иттем. Кем яхшы яза, шулардан өйрәндем. Шәкертлек һәм остазлык мәсьәләсе — бик четерекле мәсьәлә. Минем иҗаттан, язу ысулыннан үрнәк алалар икән, мин моңа шат булыр идем. Белгәнемне, тойганымны, ирешкәнемне мин берәүдән дә яшермәдем. Үтенгән кешегә булдыра алган кадәр ярдәм иттем, кайберсенең хәтта кулыннан тотып яздырдым. Вакыт әрәм була дигән тойгы булмады. Үз әсәрләремне язарга да вакыт таптым. — Тел буенча да күп эшләдегез инде Сез... — Аңлатмалы сүзлек турында күп сүз булды. Мин аның I томына ике-өч мәртәбә җентекле эчке рецензия генә яздым, анда төрле авторлардан мисаллар китерелә. Менә шунда Н.Фәттахның исеме бик сирәк очрый. Сүз чыкканда шуны да әйтәсе килә: Фазыл Фасиев — студент чакта ук барлы-юклы акчасына "Кол Гали" әсәренең кулъязмаларын эзләп табып, аның фәнни текстын әзерләп фәнгә керткән кеше. Әллә кемнәргә Кол Гали исемендәге бүләк бирәләр, ә Фазылның исемен телгә алган кеше дә юк. Кол Гали исемендәге беренче бүләк аңа тиеш иде югыйсә! Тыйнак иде шул безнең заман кешеләре. — Күралмаучылык, көнчелек, бер-береңне батырырга тырышу каян килә безгә, икейөзлелек, хыянәт? Кайберәүләр, безнең бабалар Казанны урыска саткан, диләр. Әллә шуннан киләме? Татарга гына хасмы соң әллә бу сыйфатлар? — Татарга гына хас түгел инде ул. Хәзер җәмгыяте, чоры, заманы шуңа этәрә. Авыр вакытта бер-береңне якламау борынгы халыкларга да хас булган ул. Безнең халык әле чагыштырмача бердәмрәк булган, эчке тәртипләре дә ныграк булган. Ә хәзер табигый сыйфат кына түгел ул. Сатарга мәҗбүр дә итәләр... — СССРның берәр ягы жәл түгелме, сагынмыйсызмы? Кайтару теләге юкмы? — Бер дә сагынмыйм, кайтсын иде дә димим, коммунистик идеяне кайтарырга дигән уем да юк. Аллам сакласын дигән уем бар. — Менә Сезнең өстәлегез тулы тарихи китаплар. Ниндие генә юк: Ю.Е.Березкин. Инки. Исторический опыт истории; М.А.Коростовцев. Религия Древнего Египта; Г.Вильгельм. Древний народ Хурриты; Войтех Замаровский. Их величества пирамиды; Х.А.Кинк. Древне-египетский храм һ.б лар. Һәм тартма-тартма карточкалар... Болардан ниләр килеп чыга инде? — Элегрәк мин Көнбатыш белән кызыксынмый идем, хәзер киресенчә кызыксынам. Бөтенесе бер культура икән. Греция, Рим цивилизацияләре Шумерга, Мисырга бәйле. Шуларны бәйләүче элемент татар теле дип әйтергә була. — Сез бит әле элегрәк Монголиягә барырга да хыялланып йөргән идегез... — Әйе, 1974 елда бардым мин анда, "Сызгыра торган уклар"ны язар алдыннан. Ата-бабаларыбызны Кытайдан эзләгән чакта. Бару зыянга китмәде. Һавасын суладым. Күп чорларны, географик пространствоны күзаллый, колачлый алдым... Госманов Миркасыйм Габделәхәт улы (1934-2010) — тарихчы, археограф, язучы. Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (1992), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1984). 1963 елдан Казан университетында, проректор (1985—1990). Совет чорына кадәрге тарих (1981—1987) һәм татар халкы тарихы (1988—2002) кафедрасы мөдире, профессор (1983). 1963—1988 елларда Казан университетында археологик экспедицияләр оештыручы һәм аларның җитәкчесе. Хезмәтләре тарихи чыганакларны өйрәнүгә, XIII—ХХ йөз башы Идел-Урал буе төркиләре әдәбияты һәм мәдәнияте тарихына багышланган. "XVII—XVIII йөзләрдәге татар тарихи чыганаклары" ("Татарские исторические источники XVII—XVIII вв.", 1972); "XIV—XVI йөзләрдәге Җучи Олысы ярлыкау актлары" ("Жалованные акты Джучиева Улуса XIV—XVI вв.", 1979) һ.б. 1990 елдан татар фәненә һәм мәдәниятенә матди ярдәм итүче "Җыен" фондын оештыручы һәм аның президенты. "ДИАСПОРА ТАРИХЫБЫЗНЫҢ КАРА СӘХИФӘЛӘРЕН ТӨГӘЛ АЧЫКЛАРГА БУЛЫША" Миркасыйм Госманов белән әңгәмә — Хөрмәтле Миркасыйм әфәнде, Сез Финляндиядә булып кайттыгыз. Анда нинди максат белән бардыгыз, нинди тәэсирләр белән кайттыгыз? — Чираттагы командировкадан кайтуыма Финляндиядән чакыру килгән иде. Финляндия татарларының мәхәллә идарәсе белем күтәрү буенча семинар үткәрә икән, мине шул семинарда халкыбызның тарихы буенча лекция укырга чакырулары икән. Мәхәллә идарәсе рәисе, телефоннан шылтыратып, соңгы елларда мондый семинарларда Рабит Батуллин, галимә Флера Сафиуллина катнашып, әдәбият һәм тел буенча лекцияләр укыганлыгын әйтте. Бу традицияләрдән җәмәгатьчелек канәгать булып, быелгы семинарны тарихка багышларга уйлаганнар икән. Шуны да әйтергә кирәк, элегрәк яшьләрне ана теле белән, гореф-гадәтләр белән таныштыру максаты куелса, соңгы 3—4 ел эчендә шундый семинар зурлар өчен дә оештырыла башлаган. Кыскасы, уйламаган-көтмәгән җирдән Финляндиягә барып кайтуым фин татарларының эш планы белән бәйле булып чыкты. Атнадан артыкка сузылган семинарда төрки халыклар тарихыннан башлап татарның борынгы тарихыннан бүгенгесенә кадәр лекция укыдым. Программа тыгыз, көн саен 3—4 лекция булды. Шунысы куанычлы — йөрергә тиешле 15—20 кешенең барысы да катнашты. Лекцияләрне магнитофон тасмасына да язып алдылар, конспектлар да яздылар. Үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр буенча сораулар биреп, материал әзерләделәр. Бу семинарны уздыру шартлары турында аерым әйтәсем килә. Финляндия татарларының Хельсинкидагы мәхәллә идарәсе шәһәрдән 30 километрда урнашкан урман эчендә, күл буенда зур вилла сатып алган. Бик әйбәт бина: уку бүлмәләре, семинарда катнашучылар өчен йокы бүлмәләре, ашханәсе, мунчасы — барысы да төзек. Ул "Вилла Трәскүллә" дип атала. Менә шундый махсус бина булуы балалар өчен ана теле дәресләрен оештыру, зурлар өчен белем күтәрү курслары оештыру, бәйрәмнәр уздыру өчен мөмкинлекләр тудыра. — Финляндия татарлары турында төгәлрәк беләсе килә. Аларны бит моннан качып киткән эмигрантлар дип тә сөйлиләр. — Бездә бер кызык һәм гадел булмаган аң урнашкан — чит илгә китеп яшәгән бөтен кешене ак эмигрант, совет хөкүмәтенең дошманы дип аңлатып килдек. Шушы аңлатудан чыгып, без соңгы вакытларга хәтле Финляндиядәге татарлар белән аралашмадык. Бу — СССРдагы зур сәясәтнең чагылышы иде. Читтә яшәгән татарның ак эмигрант булганы, дошман булганы да һәм һич дошман булмаганы да, тормыш авырлыгыннан күченеп киткәне дә бар. Фин татарларының 99 проценты Финляндия җиренә XIX гасырның урталары белән XX йөзнең башында барып урнашып калган, ягъни Финляндия әле Русиянең бер өлеше, губернасы булган вакытларда ук. Шуңа күрә фин татарларын эмигрант дип әйтү, гомумән, дөрес түгел. Финляндия татарлары — элекке Русия эчендә оешкан диаспора ул. Аларның совет чоры белән алышбирешләре юк диярлек. Чикләр ябылып, аларны дошман итеп тасвирлый башлагач, аларның кайту, туганнары белән аралашу мөмкинлеге бетә. Финляндиягә җыелучы татарлар күпчелек очракта Сергач районыннан; хәтта күпчелеге ике-өч авылдан — Актук, Чүмбәли, Куй Суы дигән авыллардан. Беренчеләре XIX гасыр урталарында Петербург, Таллин аша барып урнашалар. Сәүдә белән шөгыльләнәләр. Эшләре җайлангач, гаиләләрен, туганнарын алып киләләр. Мәхәллә оеша, табигый үсү барлыкка килә. 1917 елгы инкыйлабтан соң Финляндия губернасы Русиядән аерылып чыга, һәм мөстәкыйль дәүләт барлыкка килә. Нәтиҗәдә дистә еллар буена шунда яшәгән татарлар да чит илдә булып кала һәм эмигрант статусына кертелә. Совет чорындагы ачлык елларында туганнар янына күчүчеләр бер-ике бөртек; ак эмигрантлар дулкыны белән китүчеләр бөтенләй юк диярлек. Соңрак кына Маньчжурия, Төркия аркылы килүчеләр — сәясәтчеләр Гаяз Исхакый, Габдулла Баттал-Таймас һ.б. күренгәли. Кыскасы, фин татарларының тарихы үзенчәлекле һәм бик гади, һәм анда тырнак астыннан кер эзләргә урын юк. Моны мин аеруча басым ясап әйтәм, чөнки, нишләп аларга аерым игътибар дип, кайберәүләрнең эче поша. Фин татарлары вак-төяк сәясәткә катнашмадылар һәм шуның белән оттылар. Шул ук вакытта фин татарлары — милли йөзләрен саклап кала алган диаспорабыз. Гасыр башында 600—700 кешедән торган диаспора гасыр ахырында 1000 кешегә җитте. Аннары үсми, хәзер ул 850—900 кеше тәшкил итә. Сан ягыннан зур булмаган диаспора гореф-гадәтләрен, милли рухын саклап калуы белән игътибарга лаек. Татар халкының күпчелеге — 600 гә якыны — Хельсинкида, аннары Тампереда һ.б. шәһәрләрдә яши. — Финляндия татарларының хәзерге милли аңы, аларның Казанга мөнәсәбәте ниндирәк? — Кайбер язма чыганаклардан күренгәнчә, Финляндиядә кайбер татарлар үзләрен төрек итмәкче булса, икенчеләре татарлыгын сакларга тырыша. Моның үз сәбәпләре бар. Гадәттә, диаспорада яшәүче төркемнәр рухи азык алу максаты белән ана Ватанына омтыла. Ана Ватаныннан килгән кешеләр исәбенә кан яңарта. Бу — нормаль хәл. Советлар Союзындагы халыкларның читтә яшәгән өлеше исә ана Ватаныннан аерыла, Финляндия татарлары да шулай. Кайберәүләр Төркиягә барып сыена. Инициатива аларның үзләреннән чыга, соңрак Төркия дә бу хәлгә уңай карый башлый. Мондагы татарларның икенче төркеме — татарлар булып калырга теләүчеләр. Монысы тарихи дөреслек дип табылса, тегеләрен дә аңларга кирәк, алар үзләренә рухи азык табу өчен яңа чыганак эзлиләр. Советлар Союзында чикләр ачык булып, аралашу юкка чыкмаса, төрекчелек кебек ясалма тенденция барлыкка килмәс иде. Шуны да онытырга ярамый: бер халыкның азчылык өлеше, читкә китеп икмәк эзләсә дә, үзенең төп халкыннан аерылырга теләми. Соңгы елларда Финляндия татарларының аңында татарчылык тенденциясе җиңеп чыкты. Анда хәзер язучылар, галимнәр бар. Сәяси вазгыять үзгәрә. Татарлыкка кайтуның беренче чаткыларын кабызуга 60 нчы елларда Илһам Шакиров, Айрат Арсланов баруы этәргеч булды. Бөек җырчыны тыңлау, гүзәл кыяфәтле лектор-артистны күрү күңел түрендә сүрелеп яткан очкынны көчәйтеп җибәрә. Башка артистларның да роле зур булды. Төрекчелек белән татарчылыкның көрәшен ахыр чиктә милли моң хәл итте. Шуннан соң күпләр уйлана. Мөхәммәт Гайнуллин, Хатип Госман, Резеда Ганиева, Илбарис Надировлар да баралар. Алар артистлар кузгатканны дөрләтеп җибәрәләр. Һәм шушы процесс 70—80 нче еллар башында көчәя, нәтиҗәдә ясалма омтылышлар тәмам җиңелә. Бу көрәштә профессор Гомәр Таһирның эшчәнлеген аерым билгеләр идем. Хәзер аның эшен Окан Таһир һ.б. лар дәвам иттерәләр. Кабатлап һәм басым ясап әйтәм: Финляндия татарлары арасында төреклек сугыштан соңгы салкын сугыш чорында барлыкка килгән. Бу тенденциянең барлыкка килүендә фин татарларын да, төрекләрне дә гаепләп булмый: берсе аптыраган, икенчесе ярдәм кулы сузган. — Финляндия татарларының гореф-гадәтләре, көнкүрешләре турында күзәтүләрегез? — Иң элек шуны билгеләр идем: Финляндия татарлары мул, иркен яши, чөнки тырышып эшлиләр, аларның сәгате-минуты исәпле, күбрәк бизнес, сәүдә өлкәсендә актив шөгыльләнәләр. Төрле зур урыннарда да эшлиләр — экономистлар, юристлар, табиблар да бар. Шул социаль дәрәҗә көндәлек тормышта да чагыла. Кием-салым, эшләгән, яшәгән урын ару-матур. Әйдә, ярар әле, дип шапшак йөрү анда юк, бу Финляндиядәге гомуми тәртипкә дә туры килә. Хәтта урманга, виллага бара торган юлларда да махсус чүп әрҗәләре куелган. Анда дин тоталар, тәһарәт, истинҗа мәсьәләләре аларда хәл ителгән. Мәчеттә булгаладым, намаз укуларын күзәттем. Аларда безгә хас булган тышкы формальлек, дини фанатизм юк. Бездә милли киемгә бәйле нәрсәләрне динилек дип әйтү бар. Ә анда мәчеткә кием алыштырып кермиләр, өстендә нинди кием булса, шуның белән кереп, намаз укыйлар да кайтып китәләр. Шул ук вакытта анда әхлакый башбаштаклык күзәтелми. Кунакны аракы белән көчләп сыйлау юк. Тәмәке белән мавыгу да юк. Искитмәле нәрсә — зират түгел, бик матур гөлбакча. Чардуган дигән шыксыз нәрсә юк, кабер өстенә куелган ташлар да җыйнак-пөхтә һәм тыйнак. Хельсинкида татар зираты аерым, янәшә. Тампереда — махсус аллея. Ул аллея фин, швед аллеяларыннан аерылмый, дәүләт тарафыннан бертигез карала. Финляндиядә милләтләргә, диннәрнең барысына да бертигез карыйлар дип саныйм. Демократик илләр арасында Финляндия алдынгылар исәбенә керә. Бер шәһәрдә финнардан башка 5—6 процент халык яши икән, ул халыкның теле икенче дәүләт теле була. — Кешеләр төрле максат белән бара, Сез нинди максат белән йөрисез чит илләргә? — Чит илләргә, нигездә, чакыру нәтиҗәсендә барабыз. Сәфәр чыкканда чүпрәк җыярга дип түгел, тарихыбызны ныклап өйрәнү максаты белән чыгам. Буш кул белән кайтмыйм, дүртәр-бишәр, кайчакларда дистәләгән китаплар алып кайтам. Төркиядән Риза Фәхреддин хатларын алып кайттым. Америкада Беренче һәм Икенче бөтендөнья сугышындагы татар әсирләренең язмышларына караган мәгълүматлар табылды, Финляндиядән дә мин башка илләрдә басылган дистәләрчә гәзит-журналларны алып кайта алдым. Бигрәк тә Финляндия татарларының үзләренең 1920—1980 елларда чыгарган гәзит-журналларын алып кайту кызыклы, чөнки бу басмаларны җентекләп өйрәнү аларның рухи халәтен, омтылышын аңларга, тарихын тулырак, дөресрәк яктыртырга мөмкинлек тудыра. Моңа махсус басым ясавымның сәбәбе — без моңарчы диаспоралар турында язганда, аның сәяси тарихын яктырттык, ә рухи халәте, эчке дөньясы читтә калды. — Диаспоралар тарихы, дисез. Аерылып калган диаспоралар тарихы бүген сезгә нәрсә бирә? — Нәрсәне дә булса яхшырак күрәсең килсә, еракка китеп кара, диләр. Татар тарихын һәм, гомумән, башка халыклар тарихын югарыдан һәм читтәнрәк карап кына объективлыкка һәм дөреслеккә якынрак килә аласың. Диаспоралар барлыкка килү процессы халыкның төп өлешенең язмышы белән бәйле. Аның тормышы җайлы, нормаль булса, шартлар әйбәт булса, ул читкә китми. Читкә китү ул күп очракта халыкның төп өлешенең язмышы нормаль булмау белән аңлатыла. Диаспора безнең тарихыбызның кара сәхифәләрен төгәл ачыкларга булыша. Икенчедән, диаспораның яшәү сәләте һәм сәләтсезлеге халыкның төп өлешенең шул чорда кичергән вазгыятенә бәйле. Шуңа күрә диаспораның тарихын өйрәнү халыкның тарихын төгәлрәк яктыртырга булыша. "БЕЗГӘ ӘЛЕ КЕШЕЛЕКЛЕ БУЛЫРГА ӨЙРӘНЕРГӘ КИРӘК..." Миркасыйм Госманов белән әңгәмә — Миркасыйм әфәнде, бер очрашуда сез Венгрия, Германия, Англиягә сәфәр кылуыгыз турында әйткән идегез. Ул сәфәрләрегезнең максаты нидән гыйбарәт булды? — Чит илләргә сәфәрләрнең беренче максаты — Казан университеты белән башка илләр вузлары арасында педагогик хезмәттәшлек урнаштыру. Фән йомылган хәлдә, үз кабыгында гына үсә алмый, чит илләрдә нәрсәнең ничек эшләнүен, аларның казанышларын да, кимчелекләренең нидә икәнен дә белеп торырга кирәк. Максатның икенчесе — хезмәттәшлек итү процессында үзеңнең шәкертләреңә чит ил галимнәре белән аралашырга мөмкинлек тудыру. Бу безнең көннәрдә аеруча мөһим. Интеллектуаль кризис хөкем сөргән, җәмәгатьчелектә фән, мәдәният белән кызыксыну кимегән бер вакытта яшь кадрларның — безнең алмашның сыйфаты хакында төрле яклап уйлашмасак, фәнебезнең, мәдәниятебезнең киләчәге бик шөбһәле булыр. Соңгы еллардагы эшчәнлегемнең бер тармагы — яшьләрне чит илләргә командировкага чыгару өчен юллар эзләү. Шулай итсәк, кешегә тиз үсәргә мөмкинлек бирсәк кенә, без яшьләрне фәндә саклап кала алачакбыз. Мәсьәләнең өченче ягы да бар — чит илләрдә үзебезнең ил турында мәгълүмат, белем тарату. Соңгы елларда республикабыз тарихы белән җитди кызыксыну башланды. Хәтта кайбер университетларда татар телен укыту программага да кертелде. Мәсәлән, Сегед университетында (Венгрия) Казан университетыннан барган укытучы татар теле укыта. Берлиндагы Азат университетында татар телен Казанга килеп өйрәнә башлаган алман галимәсе Маргарет Эрсен-Раш укыта. Һәр ике университетта татар теле буенча дәреслекләр эшли башладылар. Болар — соңгы елларда барлыкка килгән аралашуларның нәтиҗәсе. — Чит илләрдә татарларны азмы-күпме беләләр, димәк? — Белү мәсьәләсенә килгәндә, моңа җитди карарга кирәк. Матбугатта, гадәттә, "безне беләләр" дип языла. Чынлыкта безне начар беләләр, чөнки СССР заманында без Русиянең култык астында яшәдек. Сан ягыннан бездән аз булган кыргыз, төркмәннәр хәзер дөньяга танылды. Татарны бармак белән санарлык белгечләр генә белә. Әгәр без үзебезнең барлыгыбызны белдереп тормасак, бөтенләй онытачаклар. Моңа гаҗәпләнергә дә ярамый: без үзебез чит илләрдәге халыкларны күпме беләбез? Әгәр чит илләрдә телебезне, тарихыбызны белә торган белгечләр күбрәк булса, безгә файда гына ул. Мин үзем җитәкли торган кафедрадан кешеләрне чит илләргә җибәрү белән генә чикләнмим, ә бәлки үзебезгә стажерлар, аспирантлар чакырам. Алар монда синең мәдәниятеңне, телеңне өйрәнә, өенә кайтып киткәч тә, татарча хатлар яза! Әгәр безне әйбәт белсеннәр дисәк, без башкаларны үз телебез, мәдәниятебез, әдәбиятыбыз белән таныштырырга тиешбез. Фәкать телебез, әдәбиятыбыз белән таныштырсак кына, без башкаларда үзебез турында дөрес фикер тудыра алырбыз, чөнки тел, әдәбият — халык тарихына ачкыч ул. — Миркасыйм әфәнде, без бит татар теле дөньядагы иң киң таралган 14 тел арасына керә дип мактанырга яратабыз... — Мәсьәләгә тарих күзлегеннән караганда, бу шулай. Алтын Урда чорында формалашкан татар әдәби теле чыннан да шулай булган. XIX гасыр башларында татар мәгърифәтчелек фикере һәм басма сүзе, китабы, матбугаты киң таралган вакытта татар теле икенче сулышын алган иде. Ләкин соңрак аның таралу даирәсе бик нык тарайды. Шуңа күрә әлеге "14 тел" дигән тарихи факт белән генә мавыгып, алданып хәрәкәтсез ятарга ярамый. — Яшьләребезне читкә укырга җибәрмик, китәрләр дә кире кайтмаслар дигән фикергә ничек карыйсыз? — Әлбәттә, читкә китеп укыган яшьләрнең үзебезгә кайтып хезмәт итүе әйбәт күренеш, һәркем шулай булуын тели. Ләкин халыкларның яшәеше, мәдәни үсеше үз эчендә йомылып ятуы белән генә хәл ителми. Һәр халыкның, милләтнең вәкилләре килеп, китеп, бер-берсе белән аралашып тора. Бу — табигый хәл. Мин үзем мәсьәләгә киңрәк карау ягында. Мәсәлән, бездән укырга киткән ун кешенең икесе-өчесе читтә торып калса, мин монда фаҗига күрмәс идем. Бәлки, алар белән элемтәне саклап, аларны үз мәнфәгатьләребездә эшкә җигүне мәгъкульрәк күрәм. Аларны хаин, сатлыкҗан дип игълан итмәс идем. Чит илләрдә төрле характердагы вәкилләребезне булдырырга кирәк. Рәсми илчеләрдән тыш рәсми булмаган вәкилләребез дә булсын. Моңа мисал итеп Төркиянең мәрхүм Президенты Тургут Озалның гамәлләрен күрсәтер идем. Ул Америкада, Германиядә, Франциядә эшләүче төрек галимнәренең исемлеген булдырган, бәйрәмнәр белән котлап булса да, алар белән элемтәдә торган булган. Төркиянең тәрәккыят юлына басуы да Озал чорына туры килә. — Димәк, Сез тәрәккыяткә ирешүне халыкара мөнәсәбәтләргә бәйләп карыйсыз? — Өлешчә. Иң элек үзеңә тырышып эшләргә кирәк, шул җөмләдән халыкара хезмәттәшлектә дә. Мине бик нык шикләндерә торган нәрсә дә бар, ул — безнең системага хас вәгъдәсезлек, булдыксызлык. Сүз белән гамәл арасындагы аерма, упкын... — Ара-тирә матбугатта, чит илләрдә проблемалар юк дигән фикер дә чагылып китә... — Минемчә, чит илләрдә безнең проблемалар юк, дип әйтсәк, дөресрәк булыр. Чынлыкта, аларның үз проблемалары бар, һәм алар җитәрлек. Гомумән, проблемасыз кешелек җәмгыяте була алмый. Бездәге тәртипсезлек, башбаштаклык, законсызлык, кешене, шәхесне санга сукмау аларда күпкә азрак, әлбәттә. Бу очракта сүз, билгеле, җитлеккән демократик илләр хакында бара. — Сез Германия, Англияләргә барып уку хакында сөйләдегез. Ә менә Төркиягә барып гыйлем эстәүгә ничек карыйсыз? — Гап-гади эш дип карыйм. Тик анда да кая барып укырга кирәклеген белү мөһим. Бөтен уку йортлары да бер дәрәҗәдә түгел. Анда бик алга киткән уку йортлары бар, бик начарлары да җитәрлек. Төрекләр, гомумән, безнең совет халкына охшаганрак: шапырынып мактанырга яраталар, җиңел генә вәгъдә бирәләр, җаваплылык турында уйламыйлар. Ә менә алманнар һәм маҗарлар вәгъдәсен сәгате-минуты белән башкара алса гына сүз бирә. — Заманында Сезнең чит илләрдән алып кайткан материалларыгызга һәм бер мәкаләгезгә карата матбугатта каршы фикерләр дә әйтелгән иде... — Тел төбегезне аңладым. Сүз Хәмзә Зариповның "Ватаным Татарстан" гәзитендә басылган "Алмагыз иманын Җәлилнең" дигән мәкаләсе хакында бара. Дөресен генә әйткәндә, ул чыгыш, аның артында кемнәр генә торса да, бәхәстән түбән. Ләкин сорау куелган икән, мин аңа җавап бирергә тиеш. Минем мәкаләдә сүз иман турында түгел, ә үлемгә хөкем ителгән, берничә минуттан үтереләчәкләрен белеп торган кешеләрнең соңгы минутларындагы кичерешләрен, психологиясен аңлау һәм аңлату хакында бара. Язма авторы шуны аңламыйча чәбәләнә. Иман мәсьәләсенә килгәндә, минем бу хактагы фикеремне "Моабит дәфтәрләре"ндәге әсәрләрнең рухына, рухи ныклыгына, ул ныклыкның билгеле бер тәрбиядән, димәк, иманнан килүенә карата әйтелгән сүзләремнән эзләргә кирәк. Әмма тәнкыйть авторына, бәлки, аның фикердәшләренә башка нәрсә кирәк булгандыр. Дөресен ярып әйтсәң, минем моннан өч ел элегрәк басылган мәкаләмә бүген шундый гаепләүле тәнкыйтьнең чыгуы очраклы түгел. Бер сүз белән әйткәндә, анда большевистик тәртипләрне, кеше аңына идеологик богау салынуын сагыну, шуны көтү ярылып ята. Моның шулай икәнлеген авторның Бөтендөнья татар конгрессы адресына карата тәкәбберлек күрсәтүендә дә, кешеләрне "безнекеләр" белән "тегеләр"гә бүлүендә дә, хәтта чит илдә яшәгәне өчен Гали Госманны татарлыктан мәхрүм итәргә омтылуында да, ниһаять, мулла сүзенә караганда поп сүзе дөресрәк, дип әйтергә маташуында да күрергә мөмкин. Материалны юньләп белмичә, ягъни иман белән психологик нечкәлекләрне аермыйча торып, интернационалист булып маташу минем фикерне артыгы белән раслый. Сер түгел, хәзер шактый кешеләр иске тәртипләрне кире кайтару, димәк, берәүләрне эшеннән куу, икенчеләрне "стенага терәү" идеяләре белән саташып яшиләр. Хәмзә Зариповның әлеге мәкаләсенең өч елга якын соңарып чыгуы кайберәүләрнең тегеләй-болай була калса дип алиби эзләүләрен хәтерләтә. Мәсьәләнең бер гыйбрәтле ягы шуннан гыйбарәт. Мәсьәләнең икенче ягы да бар әле. Минем мәкаләдә сүз менә-менә башлары киселәсе кешеләрнең соңгы минутларындагы хисләре, кичерешләре турында бара. Тәнкыйть авторы исә, үлемгә хөкем ителгән кешеләрнең кичерешкә булган хокукларына төкереп, алар алай түгел, менә болай үләргә тиеш иде, дип, иске догмаларны яклап маташа. Ләкин мин беркемгә дә үлемнең, үлемгә хөкем ителүнең, кайчан асарлар, кайчан кисәрләр дип көтеп ятуның коточкыч җәзасын теләмәс идем. Башкаларны да шуңа өйрәтмәс, өндәмәс идем. Үлемгә хөкем ителгән кешеләргә карата, тегеләй үлсә, "безнеңчә" түгел, болай үлсә, яхшырак булыр иде, дип акыл сату — кешелексезлек, кансызлык, димәк, рухи гариплек галәмәте генә. Гомумән, югарыда әйтелгән башка фикерләрне дә куәтли төшеп, шуны өстәргә теләр идем: безгә әле бик нык кешелекле булырга өйрәнергә кирәк — сүздә, лозунгта гына түгел, һәрбер гамәлдә. Дөньядагы хәлләр, башка халыкларның тормышлары, казанышлары белән уңышсызлыклары да безгә әхлак төзәтү юлында зур мөмкинлекләр бирә ала. — ...Димәк, Сез халкыбыз вәкилләренең чит илләргә чыгып, анда укып йөрүләренә уңай карыйсыз? — Һичшиксез! "Яткан таш мүкләнә, акмаган су исләнә" дигән хикмәтне һәрвакыт истә тотарга кирәк. Чит илгә баруның төп максаты чүпрәк җыю түгел, ә иң беренче чиратта гыйбрәт алу булырга тиеш. Бары тик төрле гыйбрәтләрне күреп, белеп кенә син үзеңә тәнкыйть күзе белән карый алачаксың. Бары тик башка халыклар белән аралашканда гына үз халкыңның белемен, дәрәҗәсен, мәдәниятен нәтиҗәлерәк үстерә аласың. Таһиров Индус Ризакъ улы (1936) — тарихчы. ТР ФА нең хакыйкый әгъзасы (1994), җәмәгать эшлеклесе. ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1989). 1963 елдан Казан университетында, профессор (1980), хәзерге заман Ватан тарихы кафедрасы мөдире. Бер үк вакытта 1992—2002 елларда Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты һәм 1998 елдан Татарларның милли-мәдәни мохтарияте рәисе. Хезмәтләре татарларның революцион һәм милли азатлык хәрәкәтләренә, Татарстанда милли дәүләт төзелеше мәсьәләләренә багышланган. "Татарстан һәм татар халкы тарихына караган очерклар" ("Очерки истории Татарстана и татарского народа (ХХ век)", 1999), "Татарстан һәм татар халкы милли дәүләтчелеге тарихы" ("История национальной государственности татарского народа и Татарстана", 2000) һ.б. китаплар авторы. ТРның Дәүләт бүләге лауреаты (2001). 1995 елдан ТР Дәүләт Советы депутаты. "ЕРАККА КИТЕП КАРА СИН, ВАТАНГА КАЙТЫП КАРА!" Индус Таһиров белән әңгәмә Үз халкыңның киләчәген, Үткәнен, бүгенгесен, Кайгысының, шатлыгының Зурлыгын белер өчен Еракка китеп кара син, Еракка китеп кара! М.Әгъләмов Шагыйрь хаклы, әлбәттә. Күңел күзләреңне ерактанрак төбәп, бәхетле дип бәяләнгән, бәхетсез дип тамгаланган ил-мәмләкәтләрне дә күздән кичереп караганда горурланырлыгы да, гыйбрәте дә ачыграк шәйләнә. Дөнья буйлап сибелгән татарның уртак Ватаны Татарстанның бүген ничек яшәп ятуына җанында татар йөрәге типкән читтәгеләр дә битараф булмас. Андыйларга сүзебез: Ватанга кайтып карагыз! Мондагы безләр һәм андагы безләрнең кабаттан очрашу мәле җитте. 1997 елдагы кебек, быел да август ае — Бөтендөнья татар конгрессының чираттагы корылтай ае. Шул уңайдан БТК Башкарма комитетының эше хакында сөйләвен үтенеп, аның рәисе академик Индус Таһировка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. — Мөхтәрәм Индус әфәнде! Бөтендөнья татар конгрессының соңгы ике — икенче һәм өченче корылтае арасында татарларны берләштерүдә нинди уңышлары бар? — Уңышлар һичшиксез бар, һәм беренче урындагысы — татар үзенең берлеген ныгытты. Татар, кайда яшәсә дә, үзен татар дип хис итә башлады. Татарстанны дәүләте итеп, Казанны рухи башкаласы итеп кабул итте. Хәзер татар читтә хакимият белән диалог режимында яши. Димәк, гражданлык мисалы бар. Татарлар Саратовта, Самарада һәм башка күп урыннарда берләштеләр. 21 региональ автономия бар. Ә Мәскәүнең үзендә генә 10 автономия, Омскида — 37, Ульяновскида — 19. Безнең туплану кәрзине тулыландырыла тора... Ә үзебездә — республикабызда — без милли яшәешне булдырдык. Безгә үзебезчә яшәргә берәү дә комачау итми. Чит өлкәләрдә исә татарның милли яшәеше юк, анда ул башка милләтләр арасында яши. Нәрсәгә булса да ирешергә тели икән, күпме энергия, күпме нерв түгәргә кирәк. Һәр җирдә татарга бөтенлеген раслау зарур. Шуның өчен йөрәк милли йөрәк булырга тиеш. Ул йөрәктә горурлык булырга тиеш. Ә хәзер республикабызга бик көчле басым ясала. Конституцияне үзгәрттек. Шартнамәсе калса да, эчтәлеге юкка чыга бара. Менә шушындый чакта без үзебезне, бердәмлегебезне күрсәтергә тиешбез. — Дөньяда мондый Конгрессның аналоглары бармы? Әллә эшнең шушындый формасы безгә генә хасмы? — Безнең үрнәктә Конгресс башка халыкларда да барлыкка килде: кыргызда, яһүдләрдә, башкортта... — Алар белән тәҗрибә уртаклашасызмы? — Әлбәттә, уртаклашабыз. Югарыда саналган халыклар, әйтепме-әйтмичәме, бездән өйрәнәләр. Без дә алардан өйрәнәбез: яһүдләрдән — бердәм булырга, кыргыздан — туганнарны бергә җыярга, башкорттан — тәвәккәл булырга... Менә әле генә минем яннан әрмән вәкиле чыгып китте: әрмән-татар федератив автономиясен бергә төзик, ди. Конгрессыгызга ничек итеп ярдәм итик, ди. — Татар оешмалары кайларда җанлырак эшли — ерак чит илләрдәме, Русиядәме? — Русиядә, БДБ илләрендә бит инде кеше һаман шул чиновник кулына, дәүләт кулына карап тора. Бездә шул йорт идарәләреннән башлап бөтен нәрсә — фатир, су, ут кирәксә дә чиновниктан, дәүләттән сорыйсың. Һәм шунда инде син башка милләтләр арасында үзеңнең булдыклы икәнеңне, акыллы икәнеңне гел раслап торырга тиеш. Читтә яшәү чыныктыра кешене. Мәскәүдә, мәсәлән, галимнәрнең кайсы милләттә күбрәк икәнен ачыклаганнар. Галимнәре, профессорлары буенча Мәскәүдә татар өченче урында тора икән. Ерак чит илләрдә исә башка тормыш. Анда бернәрсәне дә дәүләттән сорамыйлар. Анда уты янулы, суы сибүле, кеше үзенә-үзе хуҗа... — Татарлардан элек билгеле булмаган, дөнья өчен файдалы берәр яңа кеше табылмадымы? — Гел яңа ук дип әйтеп булмаса да, бар андый кешеләр. Сәгыйть Сәләх дигән кеше АКШка Кореядән 1954 елда күчеп килгән. Сәгыйть ярты ел эчендә урта белем ала, аннары, ике вуз бетереп, докторлык диссертациясе яклый, атом буенча галим булып җитешә. Аның хатыны Равилә ханым Америкага Кытайдан Төркия аркылы күчеп килә. Равилә ханымның әнисе монда сигез баласы белән күченә. Балаларының барысына да Америкада белем бирә. Америкага баргач, без алар белән очраштык. Бик әйбәт татарча сөйләшәләр, "Дулкын" радиосын тыңлыйлар. Интернеттагы татарча сайтларга да күз салалар. Казанга, Татарстанга карата аларның мөнәсәбәтләре бик әйбәт. Русиядәге татарлар турындагы, тарихыбыз, киләчәгебез турындагы чыгышларыбызны алар бик кызыксынып тыңладылар. Бүгенге хәлебезнең катлаулылыгын да аңлатырга туры килде. Шуңа күрә Татарстан өчен яулап алынганнарны саклап калу бик әһәмиятле. Безнең Америкадагы кешеләребез Русия язмышына, Татарстан язмышына карата бер дә битараф түгел. — Хәзерге заманда бер эш тә бушка эшләнми бит, Индус әфәнде. Сезгә акча каян килә? — Безгә акча бюджеттан бирелә. Читтәгеләр исә үз исәпләренә килә. Мин үзем дә, ике урынбасарым — Римзил Вәлиев белән Роза Туфитуллова да — акча алмыйбыз, җәмәгать тәртибендә эшлибез. — Яшьләр бүлеге нишли, аларның проблемалары? — Конгресста яшьләр эшенә Фәрит Уразаев җитәкчелек итә. Аларның да үз проблемалары — тел, милли мәгариф... Татар яшәешен бүгенге таләпләргә көйләргә, милли горурлык хисен тәрбияләргә кирәк. — Халык санын алу уңаеннан Конгресс тарафыннан нәрсә эшләнә? — Шулхәтле тырышалар инде татарны бүлгәләргә. Ваклау өчен ниләр генә эшләмәсләр иде. Шушы басым, минемчә, бездә ныграк каршы тору хисен үстерә, безне тагын да көчлерәк берләштерә... Берәүгә дә татар булып языл дип боерык биреп булмый. Татарның кем икәнен аңлатырга, әйткәнемчә, иң элек милли горурлык хисе тәрбияләргә кирәк. Әйтик, яздырды ди башкорт үзен 600 мең дип, моннан аңа зарар гына бит. Ни өчен дисезме? Чөнки эчтән таркалачак ул. Әйтик, кызларыбызга өйләнеп, егетләребезгә кызларын биреп, чит милләт балалары үстереп, рус безне эчтән тарката ич. Шуның кебек булыр дип уйлыйм мин моны да. Академик Индус Таһиров сөйләгәннәргә, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты гамәлләренә тагын кайбер нәрсәләр өстисе килә. Соңгы бер елга якын вакыт эчендә БТК Башкарма комитеты һәм татар хатын-кызларының "Ак калфак" берләшмәсе тарафыннан "Асылыбызга кайту юлында" дигән конференция уздырыла. Анда Казакъстан, Украина кебек БДБ илләреннән, Русиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Омск, Иваново, Төмән, Мурманск кебек регионнарыннан килгән вәкилләр катнаша. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының күчмә утырышлары Кырымда, Пермьдә, Төркиянең Истанбул шәһәрендә (татар җәмгыятьләре вәкилләре катнашында) үткәрелә. Татар яшьләре иҗтимагый оешмаларының җитәкчеләре семинары Казанда була. Конгресска — Казанга — Комсомольск-на-Амуре каласыннан башлап Калининградка хәтле кайсы гына өлкәдән, кайсы гына шәһәрдән нинди генә йомышлар, гозерләр белән вәкилләр килмәгән! Юзеев Илдар Гафур улы (1933—2004) — ТРның халык шагыйре (1993). ТАССР һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1979, 1983). Кырыктан артык шигырь, поэма, пьеса җыентыклары авторы. Алар арасында "Таныш моңнар" (1956), "Яшь наратлар" (1965), "Төнбоек" (1970), "Өзелмәс кыллар" (1978), "Поэмалар" (1976), "Мәхәббәт китабы" (1979), "Гашыйклар тавы" (1991), "Уйлый күңелем төрлесен" (1997) һ.б. исемдәге шигырь китаплары; драматик сәхнә әсәрләре тупланган "Бөркетләр кыяга оялый" (1975), "Кыр казлары артыннан" (1980), "Мәңгелек белән очрашу" (1985), "Сандугачлар килгән безгә" (1989) җыентыклары. Хикәяләр, истәлекләр, пьесалар, балалар өчен шигырьләр, җыр текстлары, мәкаләләр. "Сайланма әсәрләр" (1—5 т., 2002). ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1980). Зарипов Эрот Якуб улы (1938-2009) — график. ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1985). Төп әсәрләре: линогравюралар — "Туган авыл" (1966—1970), "Татар мәгърифәтчеләре" циклы (1990); монотипияләр — "Болгарлар" (1978), "Казанның архитектура истәлекләре" (1979—1980); И.Юзеевның "Авыл малае" (1967) китабына иллюстрацияләр; "Багышлаулар" сериясе (И.Юзеев, Ш.Галиев, Р.Фәйзуллин, Р.Миңнуллин, Г.Ахунов, 1996—1998). ТАНЫШ МОҢНАР Илдар Юзеев һәм Эрот Зарипов белән әңгәмә Тукай музеенда берүзем рәссам Эрот Зариповның халык шагыйре Илдар Юзеев иҗатына багышланган күргәзмәсен карыйм. Менә беренче залдагы беренче картина. Анда — тау, урман, инеш буена су эчәргә төшкән атлар. "Гәрә буенда" — нәни балыкчылар кармак сала. "Ямады күпере". Соңыннан бу картинаны Илдар әфәнде белән бергәләп караганда, ул аңа: Язгы ташуларда, Аккан бозга басып, Икәү килә елга буйлатып... — дигән шигъри юллар өстәде. "Йөгәмәш тавы" шагыйрьнең "Гашыйклар тавы" дигән әсәренә әйләнгән. Менә яшь Илдар үзе. Кулында — гармуны. "Таныш моңнар"ын сыздырып, "яшь кызларны һәм әбиләрне уятып йөргән чаклар"ы... Минем күңелемә шундый җылы, шундый рәхәт булып китте, җанны матур хисләр биләде — әйтерсең лә шул су буена төшкән атлар, кармак салучы малайлар арасында йөрим. Менә рәссам Эрот Зарипов үзе дә килеп җитте (без күргәзмәдә өчебез бергә очрашып сөйләшергә сүз куешкан идек). Аңа беренче соравым мондый булды: — Ни өчен шушылай бер генә шәхескә багышланган әсәрләр иҗат итеп, шуларны күргәзмәгә куясы иттегез? — Тукай тегеләй булган, болай булган, дибез. Тегеләйме ул, болаймы, дип әйтмәсеннәр өчен, исән булган, алдыбызда булган исәннәрнең чын йөзен күрсәтәсем килде. Ул нәкъ менә шушындый, һич кенә дә башкача түгел, дип әйтәсем килде. Иҗатчыларыбызны без сәясәткә генә буйсындырабыз, идеологиябезгә сыймадымы — төшереп кенә калдырабыз. Ансат кына! Мин кеше үзе исән чакта аның турында дөресен әйтергә телим. Үзен ничек итеп күрәсе килә — мин шуны аның үзеннән сорый алам. Бездә бит, гадәттә, лаеклыларны исән чакта күрмәскә тырышалар. Үлү белән исә күтәрергә тотыналар... Минем теләгем: каһарманымны чынбарлыкка якынайту, аңа гына хас сыйфатларын күрсәтү. Олы шәхесләребезне күрсәтергә кирәк. Безнекеләр бик күпләрдән өстен. Без артык тыйнак... — Тыйнак дигәннән, Мирсәй ага Әмирнең "тыйнаклык белән мактана торгач, мокытка әйләнеп беттек инде" дигән сүзе искә төште. Шул арада килеп җиткән Илдар Юзеев: — Әйе, әйе, Мирсәй аганың ул сүзен минем дә ишеткәнем бар, — дип, безнең сүзгә кушылды. — Бер гәзиттә шушы күргәзмә турындагы информациядә, Тукай сөенер иде, дип язылган. Шушы күргәзмәгә инде, янәсе. Ә мин гел уйланам: ул безне яратыр иде микән? Үзебез аны яраткач, ул да безне яратадыр сыман тоела. Аны әйбәт итеп сурәтлибез, әйбәт итеп күрәсебез килә. Ул исә кырыс, принципиаль булган. Ә без йомшап китәбез. Әдәбиятта да, сәясәттә дә компромисска барабыз. Тукай мондый юлга басмас иде. Үзебезнең гамәлләрне аңа карап үлчим дә, уңайсыз булып китә... — Сезнең соравыгызга җавабымны дәвам иттерим әле, Саимә ханым, — диде Эрот әфәнде. — Ягыбыз белән Казанга карап үстек, укыдык. Безнең якта башкортча белмиләр. Гел шушы якка тартылдык. Булачак шагыйрьне тирәләгән кешеләрнең дә күбесе бу якларга, Тукай Казанына килде. Мин шул якташларымны да күрсәтергә теләдем. Икенче залдагы портретлар галереясы — шулар инде ул. — Әйе, мин барысын да карадым. Күргәзмәнең идеясе, уйланылышы әйбәт: шагыйрьнең туган яклары, ул үскән мохит. Әйткәнегезчә, аны әйләндереп алган кешеләр. Аның әсәрләренә иллюстрация булырдай рәсемнәр. Кызыклы итеп, мәгънәле итеп уйланылган. Туган ягыгызны — Ямады якларын тасвирлаган әсәрләрегезнең күбесе күңелгә ятышлы... Ләкин миңа төп герой артык моңсу, артык ямансу итеп сурәтләнгән кебек тоела. — Мин аның иҗатының эченә кереп, фәлсәфәсен аңларга тырышып иҗат иттем. Илдар да сүзгә кушыла: — Бәлки, мине укучым шулай итеп күрәдер, әсәрләрем буенча шундый итеп күз алдына китерәдер?.. — Юзеевның әсәрләренә моңсулык, уйчанлык хастыр анысы. Ләкин бит тормышта Илдар бөтенләй андый түгел. Дачада утыз еллап күрше булып, бер-беребезгә керешеп яшибез. Аңа юмор хисе хас, аның янында гел елмаясың, көләсең. Төшенкелеккә бирелергә ул берничек тә ирек куймый. Ямансу булган, киеренке чакларда да гел юмор белән хәлне җиңеләйтеп җибәрә... Шуңа күрә мин төп каһарманның портретында аның характеры тулысынча ачылып беткән дип әйтмәс идем, Эрот әфәнде. Бер башлагач, әйтим инде: Илдарны туган якларында чолгап алган кешеләрнең портретлары дидек. Ул кешеләрнең күбесе тормыш юлына баскач төрле һөнәр ияләре, танылган шәхесләр булып үсеп җиткән. Шулар, минем карашымча, фотография формасында гына эшләнгән. Аларның һәрберсе үзенә генә хас бер хәрәкәттә бирелсә, күпкә отышлырак булыр иде. Ә менә бу яшь нефтьче чыннан да табигый хәрәкәттә бирелгән. Эрот әфәнде: — Мин әсәрләремне чынбарлыкка якынайтырга тырыштым... Шушы Илдар абый Юзеевка багышланган күргәзмәдән иҗат кешеләренә багышланган циклым башлана. Илдар: — Шушы күргәзмәгә килгәндә миннән бер язучы: "Ә ни өчен син?" — дип сорады аптырап. "Без — авылдашлар, әти-әниләребез дус иде, — дидем. — Аның әтисе дә, әнисе дә минем укытучыларым иде", — дип җавап бирдем мин аңа. Эрот әфәнде: — Илдар абыйның да әтисе дә, әнисе дә мине укыттылар. Минем рәсемнәрем Илдар абыйның теләсә кайсы әсәренә иллюстрация була ала. Менә шунда инде аның иҗатына багышланган рәсем ясавымның сәбәбе. — Сезнең кайбер рәсемнәрегезне мин статичныйрак халәттә ясалган дип әйтер идем... — Аларның вазифасы шундый... — Бу фикерегез белән килешмәс идем. Әнә бит Илдар әфәнденең "Пони малае нәни җирәнкәе"нә ясаган иллюстрацияләрегезне генә алыйк. Андагы "вазифасы шундый" булган рәсемнәргә гаҗәп дәрәҗәдәге хәрәкәтчәнлек хас. Алар да бит шушы күргәзмәгә куелган. Мин бу рәсемнәрне чын классика дип атар идем! Эрот әфәнде: — Ә күргәзмәгә килгәндә, аның әле соңгы ноктасы куелмаган, әле эш дәвам итәчәк. Минем шуны әйтәсем килә: бу Габдулла Тукай музее бик зур, күргәзмә ясарга уңайлы. Күргәзмә исә рәссамга, тамашачыга фикер йөртергә мөмкинлек бирә. Киләчәктә, программа төзеп, рәссамнарга күргәзмәдә катнашырга мөмкинлек бирәсе иде. Ул рәссамның иҗаты да татар рухы белән сугарылган булсын иде. Һәм күргәзмәдә катнаштырыр өчен алар арасында конкурс үткәрелсен иде, — диде. — Ә бит шушы музей каршында Тукай җәмгыяте бар, оештырсын иде бу эшне!.. — Очрашуларны сәнгатьнең берничә төрен кушып үткәрсәң, тагын да отышлырак буласы. Күргәзмәне квартет та ачып җибәрсә!.. — Сезгә күргәзмәгезне оештырырга кемнәр булышты? — Беркем булышмады, Мәдәният министрлыгы бөтенләй катнашмады. Шулай да киләчәктә ярдәм итә торган оешмаларга юлыгасы иде дим, чөнки ялгызым эшләү сыйфатка суга. Әйе, күргәзмәне карадык, сөйләштек, фикер алыштык. Бер генә шәхес иҗатына багышлап бөтен бер күргәзмә оештыру бик күркәм күренеш. Үзе әйткәнчә, автор аның килеп җитмәгән яклары турында уйланыр, камилләштерү өстендә эшләр әле. Хыялландык, киләчәккә планнар кора яздык. Шул планнарны, сызып, киләчәктә тормышка ашырырга язсын. Амин! Рәссам Эрот Зариповның бу олы башлангычын дәвам иттерүенә ышанып, шушы музейда кабат-кабат очрашырга өметләнәбез. Ахмадулина (Әхмәдуллина) Белла (Изабелла) Әхәт кызы (1937-2010) — шагыйрә. Шигырьләренә тирән хисле лирика, ашкынулы аһәң, тормыш һәм хис гармониясен эзләү кичерешләре хас. Иҗаты: "Кылҗәя" ("Струна", М., 1962), "Музыка дәресләре" ("Уроки музыки", М., 1970), "Сер" ("Тайна", М., 1983), "Бакча" ("Сад", М., 1987) исемле шигъри җыентыклар. Эсселар, әдәби тәрҗемәләр (шул исәптән татар шагыйрьләреннән) авторы. СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1989). Мәскәүдә яши. Россия Дәүләт бүләге лауреаты (2005). БЕЛЛА ӘХМӘДУЛЛИНА 1991 ел. Ноябрь. Малеевка. Белла Ахмадулина белән әңгәмә Фойеда янына барып утырдым да: — Белла Әхәтовна, без — гаиләм белән менә мин — барыбыз да Сезнең иҗатыгыз алдында баш иябез, — дидем. Ул ваемсыз гына: — Кызык, әлбәттә, мондый сүзне ишетү, — дип куйды. Мин болай да күп нәрсә өмет итми идем, ә мондый җаваптан соң сүзне дәвам иттерү берничек тә мөмкин түгел иде инде. — Белегез: без Сезне яратабыз һәм олылыйбыз, — дидем дә, бимазалаганым өчен гафу үтенеп, яныннан торып киттем. Көннәр үтә торды. Без шулай фойеда, ашханәдә очрашып сәлам бирешеп кенә бер-беребез яныннан үтеп китәбез. Белла Әхәтовна песидер, эттер ише җанварларны кызганып, аларны кайгыртып, тамакларын туйдырып йөри торган зат булып чыкты. Аннары ул минем кызым Гөлнар белән танышып, аны якын итеп, үз итеп йөри башлады. Тора-бара алар күп вакытларын бергә үткәрә торган булып киттеләр. Сәгатьләр буена кызыма үзенең әсәрләрен укыган, тормыш хәлләрен хикәя иткән, башыннан кичкән вакыйгалар хакында сөйләгән. Кызым кайтып киткәч тә, Белла Әхәтовна, берничә тапкыр яныма килеп, аның ничек кайтып җитүен, исәнлек-саулыгын кат-кат сорашты. Гөлнар менә шулай безнең белән ике арага күпер салып китте. Инде без очрашканда кыска-кыска гына итеп булса да бер-беребезнең хәл-әхвәлен белешәбез. Көннәрдән бер көнне телевидениедән "Шагыйрьнең иҗатханәсендә" дигән исем астында Белла Әхмәдуллина турында тапшыру булды. Тапшыру хакында мин аңа үз фикеремне әйттем. Һәм аңа үтенечем барлыгын белдердем. Яңадан очрашканда ул үзе шул турыда сүз кузгатты: — Сез нидер үтенмәкче идегез... — Әйе, Белла Әхәтовна. Безнең Казанда татар хатын-кызлары өчен "Сөембикә" дигән журнал чыга. Ул журналны минем якын дустым җитәкли. Ике ай буена Сезнең белән янәшә яшәп тә буш кул белән кайтсам, ул минем күземне дә ачырмаячак. Менә шул журнал өчен Сезнең белән әңгәмә әзерләргә иде. — Сезнең белән минем арада гаҗәеп бер хәл булып ята. Бу бик җаваплы хәл. Әлегә минем эшләп бетерәсе шигырьләрем бар, шуннан соң без очрашырбыз, ярыймы. Кандашының, милләттәше, ыругдашының, ниһаять, аны килеп табуы шагыйрьнең күңелен, уен кузгатканын мин җанымның әллә кайсы күзәнәкләре белән тойдым... — Белла Әхәтовна, моңарчы безнең журналда күренгәнегез юк иде, шул сәбәпле, сүзне башыннан ук, ягъни бала чагыгыздан ук башларга кирәктер дип уйлыйм. — Мин 1937 елның 10 апрелендә туганмын. Бу елда туу үзе үк нәрсәгәдер ишарә итә кебек: дөньяның, илнең тоткасы, терәге булырдай кешеләр сөрелгән, үтерелгән, юк ителгән. Мин үземә әйтерсең лә тормыштан мәхрүм ителгән кешеләрнең сулар һавасын алганмын... (Ә, гомумән, минем тууымның берәүгә дә кирәге булмаган...) Әтием мине беренче сүзем итеп: "Я — татайка, я — татайка", — дип әйтергә өйрәткән ("р" авазын мин әйтә белмәгәнмен). Мин Мәскәүдәге Екатерина шифаханәсенең иске бинасында туганмын. Өч яшем тулганчы без советларның өченче йортында коммуналь фатирда торганбыз. Бездән кала күршеләребезнең барысын да төрмәгә утыртып бетергәннәр. — Бала чакта ниндирәк мохиттә яшәдегез? — Мине иң яраткан кеше әниемнең әнисе иде. Бу гаилә — Италиядән чыккан Стопанилар гаиләсе. Мәскәүдә бабам туганының исемен йөртүче Стопани урамы бар. Александр Стопани Ленинның көрәштәше булган, ул сәер рәвештә бик яшьли үлеп киткән. Әбием дә, гимназиядә укып йөргән чагында, Ленинны өч тапкыр күргән. Әбием турында мин хикәя язган идем. Анда, Ленинны беренче тапкыр күргәч, әбиемдә бик үк матур тәэсир калмавы турында да сүз бар иде. Хикәянең шул җирен мөхәррир минем күз алдымда кайчы белән кисеп ыргытты. — Сез нәрсә, куркасызмы әллә? Әбием үлде бит инде, —дим. — Әбиегез үлүен үлгәндер дә, сезнең яшисегез бар бит әле! Минем шигырьләремне дә гел бозып, кисеп, суеп чыгаралар иде. Әллә үзләре өчен куркалар, әллә минем өчен... Әбием Нижний Новгородта яшәгәндә — Христина исемле кызы, Донбасста яшәгәндә Надежда исемлесе, ягъни минем әнием туган. Мин үсә төшкәч, без элекке кунакханә бинасында яшәгәнбез. Тирә-юньдәге кешеләр барысы да яхшы күңелле, ягымлы, игелекле... Аннары сугыш башланып китте. Башта — фин сугышы, аннары — Ватан сугышы. Бөтен җирдән куып чыгарылган (партиядән дә) әтием сугышка китте. (Анда аны кабат партиягә алганнар, шуның белән харап та горурлана иде.) Ул контузияләнгән, сугыш юллары буйлап Австриягә кадәр барып җиткән. Еллар буе мин аның кайтуын көттем. Дүрт яшемдә мине балалар бакчасына бирделәр. Сугыш башланган көнне хәтерлим. Ул көнне миңа яңа күлмәк алдылар. Балалар бакчасындагы тәрбияче, кем пес итте, дип, миңа китереп сукты. Жанна белән Жан дигән игезәкләр пес иткәнен белә идем, әйтмәдем. Тәрбияче миңа тагын сукты. Алар үз балаларын гына карыйлар, үз балаларын гына юаталар иде. Хәтта башка балаларның әйберләрен алып үз балаларына бирәләр. Минем дә аю баласын алмакчы булдылар, күкрәгемә кыстым да бирмәдем. Әнием мине бакчадан алырга килде. — Киттек! — диде. Башка балаларга ишарәләп, мин: — Ә болар нишли? — дип сорадым. Мин аларны жәлли идем. Әбием мине Ленин бакчасына алып чыкты. Анда балалы кешеләр ял итә. Бер баланың битенә кызыл сипкелләр чыккан. Әбием миңа: — Әнә теге малай янына барма, балам, авыру ул, — диде. — Ә мин аны үбимме? Ул малайга кызамык чыккан икән. Мин кызамык белән авырый башладым. Әлеге баланың әрнүен мин үземә алганмындыр, шуның аркасында ул, мөгаен, исән дә калгандыр. Башка балаларның нәрсә кичерүе кечкенә чагымда да миңа барыбер түгел иде. Мин алар өчен әрни идем. Безне эвакуациягә җибәрмиләр: карантин. Ниһаять, кызамык үтә, эвакуациягә китәргә мөмкин. Әбием белән мине кая куярга икәнен әнием хәл итә. Ул безне Уфага җибәрә. Анда без Сталин урамындагы бер фатирга барып урнашабыз. Хәтеремдә, мин анда бөтен халык өстенә килгән афәтне тойгандай булдым. Әлеге фатирда яшәгән чакта колагыма татарча "шүрәле" дигән, "дию" дигән сүзләр кереп калды. Әбием исә миңа ул вакытта ук инде Пушкинны, Гогольне, Лермонтовны укый иде. — Ул чакларда Казанга юлыгыз төшкәне булмадымы? — Яңадан да минем язмышымны хәл итәргә тотыналар. Бу юлы инде безне нәкъ менә шул Казанга җибәрәләр. Икенче әбием (әтиемнең әнисе) ни өчендер кызыл киемле, кызыл яулыклы булып исемдә калган. Ул — русча, без бер авыз сүз татарча белмибез. Бер-беребезне бөтенләй аңламыйбыз, бер-беребез өчен без бөтенләй чит ят кешеләр. Әбием бик кырыс булып хәтеремдә калган. Алай булмагандыр инде ул югыйсә! Ул миңа татарча: "Кил монда!" — диде. Шушы сүзләр әле дә булса хәтеремдә. Ә мин аның янына бармадым. Шуннан китмәде микән безнең арадагы читләшү дип тә уйлыйм. — Казандагы нинди дә булса күренешләр, кайда яшәвегез хәтерегездә калмаганмы? — "Черек күл" дигән балалар паркы исемдә. Соңыннан белүемчә, ул вакытта инде шушы Черек күл буендагы зинданда минем булачак якын дустым Василий Аксеновның әтисе белән әнисе утырган икән. Әбиемнең Проломный урамындагы банкка каршы бер кетәк кебек кенә өйдә яшәвен хәтерлим. Ашарларына юк, ярлылык, хәерчелек, ачлык хөкем сөрә. Без — артык кашык, артык тамак. Ачлыктан минем эчем бора башлады. Бәдрәф ишегалдында, шунда чыгарга кирәк. — Әтиегезнең башка туганнары бар идеме соң? — Күбәү иде алар. Әтиемнең сеңлесе бар иде. Ул мин сабыйның халәтен аңлады булса кирәк. "Теләмәсәң, сөйләшмә татарча, — диде ул миңа. — Минем исемем Хәят, телисең икән, син мине Маруся дип йөрт", — диде. Мин ачка үлә башлагач, башка туганнарыннан яшерә-яшерә чи күкәй алып кереп, Хәят апа миңа эчерде. Әле дә булса шул күкәйнең тәме телемдә тора. Шуның аркасында исән калганмындыр дип уйлыйм. — Әниегез кайда иде бу вакытта? — Әтием сугышта. Әнием дә кайдадыр хезмәт итәргә тиеш. Аңа "Белла үлем хәлендә" дип телеграмма сугалар. Озак та үтми, гаскәри киемнән ниндидер бер хатын-кыз килеп керде. Ул миңа бер телем ак ипи тоттырды. Мин танымадым, ул минем әнием булган икән. Мине носилкага салып пароход белән Идел буендагы Ставрополь дигән шәһәргә алып киттеләр. Мин анда үзем кебек авыру, ач балалар арасына барып кердем. Аннары, мөмкинлек чыгу белән, мине яңадан Мәскәүгә кайтардылар. — Әтиегезнең исән калган туганнары бармы? — Әтиемнең бөтен туганнары сугыш вакытында үлеп беткән. Һәм ул, туган шәһәре булса да, сугыштан соң Казанга кайтып йөрмәде. Тормышының соңгы вакытларында диярлек мин әтиемнән: — Ичмасам, син үзең татарча сөйләшәсеңме соң? — дип сорадым. — Кем белән сөйләшим соң?! — диде. Үзәкләрне өзә торган, җан ачысы белән бирелгән сорау һәм җавап. Бер Әхәт Әхмәдуллин белән Белла Әхмәдуллинага гына кагыла торган трагедия түгел шул бу, үкенечкә каршы. Дөньяның кай тарафларына гына сибелмәгән, таралмаган безнең халык, аның күпмесе газиз теленнән мәхрүм ителмәгән!!! — Әтием белән әнием аерым-аерым көн күрделәр. Әнием әтиемне Аркадий дип йөртә иде. Ә минем Әхәт кызы булып каласым килде. Документларымда да шулай. — Беренче шигырьләрегез кайчан дөнья күрде? — Беренче шигырем 1955 елда басылып чыкты. Әнием миннән: — Беренче гонорарыңны нишләтәсең? — дип сорады. — Эт сатып алам, — дидем. Һәм шулай эшләдем дә. — Вакытлы матбугат сезне ничек каршылады? — Тәнкыйтьчеләрнең нәрсә язганнарына игътибар итми идем. Язуын минем турыда начар яздылар. Һәм шуның белән миңа карата кызыксыну уяттылар. Җитмәсә әле фамилиясе дә ниндидер әкәмәт фамилия бит! Кем соң әле ул шундый? 1956 елда чыккан мәкаләләрнең исеме генә дә ни тора: "Тверской бульвардан чыккан Чайльд Гарольд", "Алсу атларга атланып" һ.б. 1962 елда басылып чыккан "Кечкенә самолетлар" дигән шигыремдә мин, үземне үтерергә дип килгән самолетны кызганам, дим. "Крокодил" журналында шушы шигырьне бәяләп түбәндәгечә яздылар: аңлашыла ки, автор үз сүзләре өчен җавап бирә алмый. (Ягъни мәсәлән, зәгыйфь акыллы дигән сүз!) — Сез бит Әдәбият институтында укыгансыз. Ничәнче еллар иде ул? — 1955 елны мине зурлап Әдәбият институтына кабул иттеләр. — Ул чакта Сезгә карата аерым шәхесләрнең мөнәсәбәте ниндирәк иде? — Мәсәлән, шул чакны миңа шагыйрь Илья Львович Сельвинский хат язып җибәрде. Ул хатта "Сезнең сәләтегез даһилык белән бер рәттә тора..." дигән юллар бар иде. Бу хат хәзер әнием кулында. Минем аны Сельвинскийның кызына кайтарып бирәсем килә иде. Чөнки аннары, беркем кушмаганда, сорамаганда, Илья Львович Сельвинский Пастернакны пычрата торган шигырь язды. Мин аның шул эшен кичерә алмадым. Мин сиңа шундый әйбәт хат яздым бит, дип әйтеп тә карады ул. Аңа каршы мин, бу Сезнең зәвыгыгызның яман булуын гына раслый, дип җавап бирдем. Ә 1959 елда мине институттан кудылар. — Сәбәп? — Янәсе, марксизм-ленинизм фәненнән өлгермәгән өчен, янәсе, институт тулай торагыннан күрсәтелгән вакытка караганда соңрак киткән өчен һ.б. шуның ишеләр өчен. Төрле-төрле гайбәтләр тараттылар, мораль яктан череп таркалган, диделәр. Пастернакка каршы язылган хатка да кул куймаган өчен чыгарабыз дип әйтә алмыйлар бит инде. Аннары мине шул марксизм-ленинизм фәне буенча кабат имтихан тотарга чакырдылар. Имтиханны кеше алдында тотасым килде. Тыңларга студентларны чакырдым. Марксизм-ленинизм институтыннан килгән укытучы беренче эше итеп, ни өчен Пастернак турында язылган хатка кул куймадың, дип сорады. Бу сорау Сезнең фәнегезгә карамый бит, дидем. Бер-берсе белән бәйләнгән алар, диде. Мин "Доктор Живаго" дигән романны укымадым, шуңа күрә хатка кул куймадым, дидем. Бу чыннан да шулай иде, минем ул авторның шигырьләрен генә укыганым бар иде. — Халыкара эшчеләр хәрәкәтенә Мао Цзе-дун ничек карый? — дип сорады миннән укытучы. — Мао Цзе-дун халыкара эшчеләр хәрәкәтен уңай, прогрессив хәрәкәт дип бәяли. — Менә бит, укыгансыз бит Мао Цзе-дунны! Тәвәккәлләп (тамырларымда татар каны ага бит!) мин җавап бирдем: — Шулай ук сез мине Мао Цзе-дунны укыган дип уйлыйсызмы? — Укымагач, эшчеләр хәрәкәтен аның ничек бәяләгәнен каян беләсез? — Мин аны менә хәзер үзем уйлап чыгардым. — Сез бик сәләтле кеше. Әгәр дә сез шушы имтиханга өч кенә көн түгел, семестр буена әзерләнгән булсагыз, мин сезгә "канәгатьләнерлек" дигән билге куяр идем. — Өч көн буена әзерләнгән булсам, минем портретым менә шушы ике портрет арасында торган булыр иде, — дип, Маркс белән Ленин портретына күрсәттем. — Сезнең ул марксизм-ленинизм дигән нәрсәгез берничә елдан юкка чыгачак, Пастернак исә кешелек тарихында мәңге калачак. Мин аудиториядән чыктым. — Күп очтың дип төшереп утыртмакчы булалармы әллә? — дип, мине коридорда Евгений Евтушенко каршылады. Бу вакытта инде миңа төрмәгә утырту белән яныйлар иде. — Әйе, Евгений Александрович, шулайрак бугай, — дидем. — Аннары вакыйгалар кая таба китте инде? — Институттан чыгарылгач, Сергей Сергеевич Смирнов "Литературная газета" редакциясенә чакырды да миңа шушы газетаның штаттан тыш хәбәрчесе булып Себергә китәргә тәкъдим итте. — Төзәтергә җибәрәсезме? Бармыйм! — дидем. Аннары, шактый вакытлар уйланып йөргәннән соң, барырга булдым. Һәм үкенмәдем: Себерне, Иркутск якларын күрдем, таныштым. Сергей Смирнов СССР Язучылар берлегенең секретариатына, мондый талантларны тузгытып ятсак, кем белән калырбыз, дип хат язган. Шуннан соң мине секретариатка чакырдылар. Сергей Сергеевич миңа: "Ачуларын китерерлек итеп киенмә..." — дип киңәш бирде. Секретариатта институтыбызның директоры да бар иде. Миннән: — Нәрсә белән шөгыльләнәсең? — дип сорадылар. — Эшлим, — дидем. — Кайда эшлисең? — Тәрҗемә итәм. — Производствода эшләргә кирәк... — Сезнең ул производствогыз болай да кызганыч хәлдә. Мин дә шунда барсам, бөтенләй таркалачак, — дидем. — Уку мәсьәләсе ничек булып бетте соң? — Курсташларым институтны бетергән елны мин дә "бик яхшы" билгесенә диплом эше яклап, институтны бетергәнлеккә диплом алдым. — Гәрчә тора-бара арагызда низаг килеп туса да, Илья Сельвинскийның сабый чагыгызда ук диярлек Сезне даһи дип санавы раска чыккан бит. Сезне 1977 елда ук Америка Сәнгать һәм телләр академиясенең шәрәфле әгъзасы итүләре шул турыда сөйли түгелме? Әгәр мөмкин булса, әйтегез әле, бу исем Сезгә нәрсә бирә? — Бер мәртәбә бик тә кирәк булды миңа ул исем. 1980 елда "Нью-Йорк Таймс" газетасында мин белдерү белән чыктым. "Әгәр безнең академик Сахаровны яклардай академикларыбыз юк икән, ул чакта аны мин — Америка Сәнгать һәм телләр академиясенең шәрәфле әгъзасы Белла Әхмәдуллина — яклап чыгам", — дип яздым. — Шуннан безнең академиклар нишләде? — Мин бик кызгандым аларны. Дөрес, ул чакта минем чыгышымның да Андрей Дмитриевичка файдасы тимәде тиюен... — Файдасы тигән чыгышларыгыз да булгандыр бит? — Булгалый иде инде ул андый хәлләр. Менә Георгий Владимов дигән диссидент язучыны КГБ эзәрлекли. Аны төрмәгә утыртырга тиешләр. Ә бу вакытта инде ул ике тапкыр инфаркт кичергән иде. Шул чакны мин, аны төрмәгә утыртасы урында илдән чыгарып җибәрүләрен сорап, Андроповка хат белән мөрәҗәгать иттем. Мин сезгә бернәрсә дә каршы куя алмыйм, бары тик түбәнчелек белән үтенә генә алам, дип яздым. Андропов минем үтенечемне канәгатьләндерде. Ә менә Брежневка исә шундый хат язу минем башыма да килеп карамас иде. Соңыннан, чит илгә киткәч, Владимов шушы вакыйга турында минем исемемне дә үзгәртмичә хикәя язды. — Сезнең китапларыгыз нинди телдә чыкты? — Инглиз, француз, немец, фин, итальян... телләрендә... — Елмаеп куйды да: — Ә татарча — юк, — диде. — Татарча чыгуын теләр идегезме? — !!! 1000 еллык әдәби мирасыбыз, мәдәниятебез бар дип мактанырга яратабыз. Шул мираска бүгенге көндә тере даһи дип саналган шагыйрь Белла Әхмәдуллина иҗаты да килеп кушылган булса, бер дә артык булмас иде... — Япь-яшь килеш үк танылган шагыйрь сыйфатында сез Татарстанга кайткан идегез. Без дә әле ул чакта шактый яшь идек. Сез килә дигән хәбәр ишетелгәч, күпме вакытлар көтеп йөргән идек. Сезнең белән ул очрашу язучыларның Тукай исемендәге клубында булган иде... — Сүзегезне бүлим әле, гафу итегез. Тукай дигәннән, мин аның бик тә начар тәрҗемә ителгән бер шигырен укыган идем. Булсын иде миңа шуның сүзмә-сүз тәрҗемәсе!.. Шуннан? Сүзегезне дәвам иттерегез, зинһар. — Шул килүегездән күңелегездә нинди тәэсирләр саклана дип соравым иде. — Без Татарстанга барганда Хрущев заманнары иде әле. Әлмәткә алып бардылар. Анда да шул ук ярлылык, фәкыйрьлек күзгә бәрелеп тора иде. Әтием Казан татары дим бит, тамырларымнан аккан канның яртысы — татар каны. Ә мин ул чакта анда бер татар сүзе ишетмәдем, юньле-башлы бер тере татар күрмәдем. Ә минем бит шулкадәр татар сүзен ишетәсем, аларны күрәсем килә иде... Шул баруымда мин Проломный урамындагы (алда әйткән идем) әтиемнең әнисе яшәгән өйне таныдым. Әтиемә кайтып сөйләгәч, дөрес, диде. Казанда безне "Шүрәле" балетына алып бардылар. Бала чактан таныш "шүрәле" сүзе белән мин яңадан шунда очраштым. Аннары безне каядыр Кремльдә кабул иттеләр. Кергәндә кызык кына бер нәрсә булды. Ишек төбендә торучы милиционер миңа күрсәтте дә: — Моны кертмибез, ул сызгыра, — диде. Ул ни дигән сүз булгандыр инде? Аңа каршы җитәкчебез Николай Корнеевич Чуковский: — Бу ханым сызгыра белми, — диде. — Аңлыйм ки, күңелегездә Казан турында сөйкемле хатирәләр калмаган?.. — ... — Италиядә булуыгыз турындагы хәбәр күзгә чалынган иде... — Италиядә без үткән язны булдык. Аңа кадәр монда безнең дәүләт эшлеклеләре килеп соранып киткәннәр иде. Ә мин чыгышым вакытында болай дидем: Минем татарлыгым күренеп тора дип уйлыйм (йөзен кулы белән сыпырып ала). Итальян Стопани нәселеннән булуым инде расланган. Мин сезгә соранырга дип килмәдем. Мин сезгә җанымны, күңелемне ачарга дип килдем, — Менә сезгә минем кулым! — дидем. — Без монда килер алдыннан гына "Свобода" радиостанциясеннән америкалыларның Сезнең белән әңгәмәсен ишетеп калган идем. Нинди җилләр ташлады Сезне анда? — Университетлары чакырган иде. Барлык зур университетларда чыгыш ясадым. — Ничегрәк кабул иттеләр? — Тәрҗемәләрнең бик үк уңышлы булмавы да мөмкин иде. Әмма америкалылар рус телен, аның аһәңен яратып кабул итәләр. — Алардагы нинди сыйфатлар күзегезгә бәрелде? — Каты бәгырьле булмау, ярдәмгә килергә әзер тору. Шәфкатьлелек кенә түгел, ниндидер сафлык, миһербанлылык; анда кешене түбәнсетеп, кыерсытып булмыйдыр кебек... — Аларга хас нинди сыйфатларны үзебезнең хатын-кызларда күрергә теләр идегез? — Аны бит күчереп куеп кына булмый. Аларга киң күңеллелек, тәрбиялелек хас. Төптән чыккан... хөрлек, димме... Художник буларак, ярым ябагай буларак теләгән кадәр күңелеңне, җаныңны ач... Нинди булырга телисең, шундый бул. ...Бездә менә юньле кешеләрне раскулачить иткәннәр, шундыйларны илдән сөргәннәр... Үрчегәндә бит аның раскулачить итүчеләре, сөрүчеләре үрчи... Ә шулай да... — Гаиләгез хакында бераз сөйләп китмәссезме? — Минем ирем — Борис Асаф улы Мессерер. Рәссам. Аның әтисе — Асаф Мессерер, 1903 елгы — күренекле балетмейстер. Зур театр сәхнәсенә осталар аның мәктәбе аша чыга. Борисның әнисе — Анель Судакевич (поляклар нәселеннән) — тавышсыз кинолар заманында күренекле артистка булган. Гаиләсе, балалары хакына сәхнәне ташлаган. Бу гаилә белән мин чиксез горурланам. Борис белән икебезгә бер улыбыз, ике кызыбыз, бер оныгыбыз бар. Менә шул! — Әңгәмәгез өчен рәхмәт Сезгә! Бик күп вакытыгызны алдым... — Мондый интервьюны минем гомеремдә дә биргәнем юк иде. Әле күптән түгел генә Америкадагы бер нәшрият белән килешү төзегән идек. Үзегез турында ни телисез, шуны языгыз, диделәр. Аларга да язудан баш тарттым. Үзегез ничек кабул итсәгез, минем турыда шулай язарга рөхсәт итәм мин Сезгә. Гөлнарга сөйләгәннәремне дә файдалана аласыз. "Кече яшьтән үк Сез безнең якка ничектер аркагыз беләнрәк торгансыз сыман тоела" дигән фикер әйткән идем мин аңа. "Мин гаепле түгел инде аңа". Некоторые оказались длиннорукими, некоторые — косорукими, диде. Тәрҗемәче булсам да, мин бу сүзләрне татарчага әйләндерәсе итмәдем. Шундый инде менә без — косорукийлар, ачык авызлар, үзебезнең күп нәрсәне кулыбыздан ычкындырабыз. Бөтен уй-теләкләрен, хис-кичерешләрен бөтен нечкәлекләре белән аңлап, тоеп, җиренә җиткереп кәгазьгә төшерә алу өчен аның үзе кебек үк даһи булырга кирәктер, мөгаен. Аһ!.. Гафурова Гөлчирә (Гөлчәһрә) Минзаһир кызы (1901—1967) — журналист. 1926 елдан "Азат хатын" журналында, 1931—1937 елларда җаваплы мөхәррир. Репрессияләнә, 1946 елда аклана. 1946—1953 елларда Арча районында китапханәче. КЫЗЫЛ ЧӘЧӘКЛӘР Сибгатулла белән Гөлчирә кыйссасы Сибгатулла дөньяга алданрак килгән булу сәбәпле, бу кыйссада сүзне аннан башлыйк. Саратов губернасы Хвалын өязенең Шамалак авылы крестьяны Садыйк Гафуров, ярлылыктан чыгу юлын эзләп, өй тулы малайларының әзрәк аякка баскан берен мал табарга читкә чыгарып җибәрә. Икенче улы Сибгатулла өйдән чыгып киткәндә нибары ундүрт яшендә була. Читкә китүче авылдашларына ияреп, Сибгатулла Бакуга юл тота. Аны әнисе, иңенә көянтә-чиләген аскан килеш, кырдагы ерак чишмәгә хәтле озата бара. Үсмер малай, елап калган әнисенә әйләнеп карый-карый, өлкән юлдашлары артыннан ашыга. Менә шушы мәлдә Казан губернасының хәзерге Апас районы Борнаш авылының Заһир атлы ярлы крестьян гаиләсендә Гөлчирә исемле булачак бер дөнья гүзәле туа. Бакуга барып озак кына эшкә урнаша алмый тилмереп йөргәннән соң, Сибгатулла, ниһаять, Романи дигән җирдә нефть промыселына урнаша. Монда ул большевик эшчеләр белән аралаша башлый. Бөтен Россиядәге кебек, Баку якларында да эшчеләр хәрәкәтенең көчәйгән чоры була. Сибгатулла Гафуров 1904 еллардан ук сәяси хәрәкәтләргә, маевкаларга катнаша, прокламацияләр тарата. Эш ташлау вакытында ул подпольедагы Шаумян, Джапаридзе, Спандарян кебек зур социал-демократлар белән таныша. Унҗиде яшьлек Гафуров 1905 елда инде большевиклар партиясе әгъзасы була. Бакуда чыккан "Баку большевиклар оешмасына егерме биш ел" дигән китапта 1905—1908 елларда Бакуда эшләгән Степан Шаумян, Алеша Джапаридзе, Серго Орджоникидзе, Сурен Спандарян кебек зур большевиклар рәтендә Сибгатулла Гафуров, Ваня Фиолетов кебек эшчеләрнең дә исемнәре күрсәтелә. Галимҗан Ибраһимов 1905 еллар турында язган "Татарлар арасында революция хәрәкәтләре" дигән әсәрендә: "...Беренче революциядә активист булып эшләгән татар пролетар большевиклар арасында иң яше... Сибгатулла Гафуров булса кирәк", — дип яза. Бакуда басылган "Үскәндә" исемле җыентыкта 1907 елдагы нефть эшчеләре союзы идарәсенең рәсеме чыккан. Бу рәсемдә Сибгатулла Гафуров та бар. Унтугыз яшьлек Сибгатулла беренче мәртәбә шул оешма эше белән кулга алынып, ике ай төрмәдә утыра. 1909—1910 елларда инде ул партиянең район комитетында, ә 1912 елда кооптация буенча Баку комитетында әгъза була. 1914 елда Бакудагы нефть промышленносте эшчеләренең Шаумян җитәкчелегендәге ике айлык мәшһүр стачкасы вакытында Гафуров та эш ташлау комитеты әгъзасы була. Һәм егерме алты яшендә икенче тапкыр кулга алына. Бу чорларда яшүсмер Гөлчирә Казанда Аитова гимназиясендә укып йөри әле. Төрмәләрдә утырып, ачлыклар игълан итү Сибгатулланың сәламәтлеген какшата. Бераз хәл алырга дип, ул туган авылына кайта. Ләкин каты бәгырьле әтисе, кеше алдында рисвай иттең, дип, аны каһәрли. Сибгатулла, Сембер губернасындагы Старое Тимошкино авылына китеп, Акчуриннар фабрикасына эшкә урнаша. Шушыннан ул солдатка алына. Февраль революциясе вакытында Гафуров, Сембер губернасы партия комитеты әгъзасы буларак, милләтләр бүлеге һәм татар коммунистлар бюросы төзи. Милләтләр бүлеге мөдире Гафуров татарлар яшәгән районда мәдәният төзелешенә, мәдәни кадрлар әзерләүгә аеруча әһәмият бирә. Уку йортлары, китапханәләр, клублар булдыру, мәктәпләр ачу, татар телендә газета чыгару, театр оештыру — болар бары да милләтләр бүлеге эше була. Сембергә чехлар кергәндә, Гафуров инде — Кызыл Армия частьларында хәрби сәяси комиссар. Өч туган — Сибгатулла, Галиулла, Ибәтулла Гафуровлар — революциягә кадәр үк большевиклар партиясенә кабул ителгән була инде. Бервакыт Шамалак авылына бер кызыл командир килеп чыга. Аңа Садыйк карт Гафуровның өч улы большевик икәнен әйтәләр. Командир, барып, картның хәлен белешә. Соңыннан аңа күчтәнәч итеп бераз ак он, чәй-шикәр җибәртә. Менә шунда инде картның күңеле йомшый. Большевик улын каһәрләвенә үкенеп, ул: "Сибгатулла, Сибгатулла..." — дип кабатлый-кабатлый бик озаклап елый... 1921 елда Сибгатулланы Казанга социаль-тәэминат халык комиссары итеп кайтаралар. 1922—1923 елларда, партия Үзәк Комитеты чакыруы буенча ул Мәскәүгә, Коминтернга күчә. Коминтернның башкарма комитетында Георгий Димитров белән бергә эшли. 1924 елның башында аны яңадан Казанга кайтаралар. 1937 елга кадәр партиянең өлкә контроль комиссиясендә, өлкә комитетының партия тарихы бүлегендә эшли. Гафуров — татар коммунистларыннан халыкара эшчеләр хәрәкәте аренасына чыккан бердәнбер кеше. Сибгатулла Гафуров тормышының бөтен мәгънәсе — партиягә, илгә, Сталинга тугрылыклы хезмәт итү. Аның тәэсирендә Гөлчирә дә тугрылыклы партия әгъзасы була. Гаиләдә һәрвакыт партия культы, Сталин культы хөкем сөрә. Гөлчирә "Азат хатын" журналы редакциясенә эшкә килгәндә анда инде Һади Такташ эшли торган була. Такташ кызны журналистика серләренә төшендерә, материал табарга, аны журнал битләренә чыгарырлык хәлгә китерергә өйрәтә. Нәзакәтле, нәфис, ипле, тәрбияле Гөлчирәгә Такташның гашыйк булуы һич кенә дә гаҗәп түгел. Һәм ул шагыйрьнең эчкерсез чын мәхәббәте була. Ләкин Гөлчирә шагыйрьгә шундый ук чын мәхәббәт хисләре белән җавап кайтара алмый. Нәкъ шул чорларда алда без танышкан, зур революцион көрәш юлы үткән, әйткәнебезчә, патша заманында ук Сталинның үзе белән таныш булган Сибгатулла Гафуровны Казанга чакырып кайтаралар. Менә шушы Сибгатулла Гафуров Гөлчирәнең күңелен яулап ала да инде. Һәм алар, бер-берсен бик тә яратып, өйләнешәләр. Испаниядә гражданнар сугышы башлангач, Гафуров, Испаниягә җибәрүләрен сорап, Мәскәүгә бара. Җибәрмәгәч, күңеле төшә. Мәскәүдән ул балаларына "испанка" дип аталган чуклы башлык алып кайта. — Ягез, балалар, йодрыкларыгызны төйнәгез әле, — ди ул кызларына. — "Но пассаран!" ("Алар үтә алмас!") дип кычкырыйк! Шул чакта Советлар Союзына испан балаларын кайтарып гаиләләргә тараталар. Гафуровлар да бер-ике бала алмакчы була. Ләкин ул арада гаиләләргә бирмичә, балалар оешмаларына гына урнаштыра башлаганнар булып чыга. Гөлчирә Гафурова башка газета-журнал редакторлары арасында гел мактап телгә алына. Бер ир-ат редактор әйтә, ди: "Азат хатын" гел вакытында чыга дип мактыйлар. Шулай булмыйча хәле юк, чөнки редакторы — хатын-кыз, хатын-кызның да ниндие әле! Типографиягә бара да: "Азат хатын"ны бастырмасагыз, беркая да китмим", — ди. Әлбәттә, беренче чиратта аның эшен эшләп куялар". — Әти-әнинең мещанлык гадәтләре — алтын-көмеш, келәм-палас ише нәрсәләр җыю гадәте юк иде, — дип сөйли аларның кызы Гүзәл ханым. — Бөтен эшләп тапканнары мәдәни чараларга китә. Без дүрт бүлмәле хөкүмәт фатирында торабыз. Өебездә кухарка бар, безгә дәресләр каратучы няня бар. Безгә музыка укыталар, немец теле өйрәтәләр. Ул чакларда дошманның телен белү тиеш дигән фикер яши иде. Сибгатулла Гафуров, гомере буе җаваплы эшләрдә эшләвенә карамастан, гаҗәп дәрәҗәдә гаилә җанлы кеше була. Гөлчирәсен яратырга, балаларының һавага чыгуын, дәрес карауларын, укуларын кайгыртырга — һәммәсенә вакыт таба. Гадәттә, мәктәпкә кыз балаларның әтиләре йөрмәүчән бит, ә Гафуров ата-аналар җыелышларына да үзе йөри, ата-аналар комитетында да бик рәхәтләнеп эшли. Менә шушылай матур итеп гомер кичереп яткан чакта, 1937 елның якты май аенда, төнлә, өсте ябулы кара машинага утыртып, Сибгатулла Гафуровны алып китәләр. Ул "контрреволюцион троцкист — милли террористик оешма" эше буенча гаепләнгән утыз дүрт кешенең күпчелеге белән бергә атып үтерелә. Әлбәттә, Гөлчирә бу хакта берни белми, аңа хәбәр итү кирәк дип саналмый. — Әтине кулга алыр алдыннан әни төшендә Сталинны күрә... Әтине алгач, әнине чакыртып: "Ирегез халык дошманы, сез аннан ваз кичегез", — диләр. "Юк, бу — хата! — ди әни. — Ул тугрылыклы коммунист. Аның халык дошманы булуы мөмкин түгел!" — дип кабатлый. Бу хәлнең ни белән бетәчәген аңласа да, Гөлчирә иренә хыянәт итми. Ирен кулга алгач, Гөлчирәне дүрт бүлмәле фатирыннан сөрәләр. Свердлов урамыннан бер бүлмә бирәләр. Партиядән чыгаралар, эшеннән куалар. — Әни кичләрен каядыр китә. Ликбез белән шөгыльләнә иде бугай. Шуннан һәм өйдәге кирәк-яракны сатудан килгән акчага яшәгәнбездер... — дип хикәяли Гүзәл ханым. — Әтине алып киткән көннән башлап үзен килеп алуларын көтте әни. Әни безне куркып калмаска, еламаска, күңелне төшермәскә өйрәтте. Әтиегезне ялгыш алып киттеләр, тикшерерләр дә кайтарып җибәрерләр дип юатты. Их, шулай гына булып, әтиебез әйләнепләр кайткан булсачы... Төгәл бер елдан соң, 1938 елның маенда, Гөлчирәне дә кулга алалар. Үзе кулга алыныр алдыннан да ул төшендә Сталинны күрә... Төнлә ишек шакыганга Гөлчирә сискәнеп китә. Олы кызы Роза: "Әни, чыкма, ачма, ачма!" — дип ялвара. Ләкин әнисе ишекне ачарга юнәлә, аңа бер ир кеше белән бер хатын-кыз ияреп керә. Әнисе ашык-пошык җыена, ниндидер фотолар ала... — Иртәгә иртән сезне Габдрахман абый килеп алыр, — дип кисәтә ул балаларын. Артыннан карап калырга дип кызы Роза ияреп чыга. Бик караңгы булу сәбәпле, ул берни күрә алмый. Әнисе әйләнеп караган булса кирәк, тыныч кына: — Бар, кер, кызым, туңасың, — дип кенә әйтә. — Шулай итеп, әниебез, төшеп кенә югалган кебек, караңгылыкка китеп югалды... Сигез елга. Безне, ике сабыен, ялгызыбызны, бер кешесез, ятимлеккә, үксезлеккә калдырып югалды... "Ватанны сатучы" хатыны буларак, "иренең контрреволюцион эшчәнлеген" яшергәне, иренең хатыны булганы өчен (!) алып китәләр Гөлчирәне... — Иртәгесен теге "кара козгын" тагын килде. Безгә җыенырга куштылар, — дип, хикәяләвен дәвам иттерде Гүзәл ханым. — НКВДның спецприемнигына алып китүләре икән. Монда балаларга туган-тумачалары белән күрешергә дә, һавага чыгарга да ярамый. Монда балалар, төрмәдәге кебек, сак астында. Карасак, анда барысы да таныш балалар, хөкүмәт йорты ишегалдында бергә уйнап үскән дусларыбыз... Балаларны поездга төяп Одесса якларына алып китмәкчеләр. Шәһәрнең үзенә түгел, читкә, далага. Шунда бараклар салып. Димәк, туганнардан, якыннардан аерып кына түгел, туган шәһәрдән, туган яктан, туган илдән дә аерып... Ата-аналарыннан, якын туганнарыннан умырып алынган балаларның менә шушындый шартларда нәрсәләр кичерүен күз алдына китерүе дә кыен. Шуңа күрә балаларның кайберәүләре мондый шартларны күтәрә алмый... — Безнең белән биш-алты яшьлек Вадик Баскин дигән малай бар иде. Шәһәр партия комитеты сәркәтибенең улы иде. Күз алдындагы бөтен нәрсәне шигырь итеп сөйли. Бичара, сөргенгә барып җитә алмады, зиһене чуалды. Әтисез-әнисез газаплы тормыш менә шулай башлана. Гөлчирә гаиләсенең фаҗигасен ишетеп, аның сеңлесе Асия ире Рәхим һәм бөтен гаиләсе белән бергә яшәп яткан җирләре Донбасстан Арчага кайтып төшә. Асия апалары бу ике баланы — Роза белән Гүзәлне — Одесса далаларыннан эзләп тапканчы әле бер еллап вакыт үтә. Ач, ялангач, корчаңгыга, беткә баткан балаларны, ниһаять, эзләп табып, үз гаиләсенә алып кайта. Үзләренең ике баласы белән бергә, аермаенча, аларны тәрбия итәләр. Терлек ташый торган вагонга төяп чыгарып җибәргәндә Гөлчирә үзе генә булмый, билгеле. Вагондагылар барысы да аның кебек "халык дошманнары"ның хатыннары. Менә шунда төнлә хатын-кызларның берсе, йокысыннан уянып: — Кая минем ирем?! Кая минем балаларым?! — дип акырып елый башлый. Аның тавышына башкалар да уянып, кушылып елашалар. Бу коточкыч тавыш, коточкыч массовый психоз була. Шунда Гафурова тагын берике хатын-кыз белән бергә "Мондый төшенкелеккә, йөрәксезлеккә бирелергә ярамый, моның төрле көтелмәгән күңелсезлекләр китереп чыгаруы мөмкин" дигән рәсми булмаган катгый карар чыгаралар. Аларны Темников дигән лагерьга, аннан Карелиягә, Сегежга сал агызу эшенә җибәрәләр. Иртәдән төнгә кадәр су эчендә. Төш җиткәч, ашарга дип бер кисәк ипи бирәләр. Ләкин аны түшеңә яшермәсәң, ашар вакыт җиткәнче ул теш үтмәслек булып шакраеп ката. Сугыш башлангач, аларны ашыгыч рәвештә Караганда өлкәсенә эвакуациялиләр. Боларга бит суд та булмый, бернинди тикшерү-фәлән дә юк?! Партия Үзәк Комитеты карары белән "Ватанга хыянәт итүчеләр"нең гаилә әгъзаларын тартып алу, юк итү дигән сүз бу! (ЧСИР дигән кыскартылган сүз уйлап чыгаралар — "члены семьи изменников Родины".) Әле менә шушы көннәрдә генә "Узницы "Алжира" (АЛЖИР — "Акмолинский лагерь жен изменников Родины") дигән китап кулыбызга килеп керде. Әлеге китапны "Ассоциация жертв незаконных репрессий г.Астаны и Акмолинской области" һәм "Международное общество "Мемориал" дигән оешмалар җыеп-төзеп чыгарган. "Бу китапта 1938—1940 елларда Караганда лагеренда утырган 7259 хатын-кыз тоткын турында кыскача мәгълүмат бар", — диелә кереш өлештә. Лагерьларда һәлак булган кешеләр хакында: "Миллионнарча кешеләр нәсел дә калдырмый китте. ...Иң белемле, иң сәләтле, иң эшлекле, иң мөстәкыйль, иң хөр фикерле кешеләрне суырып алдылар җәмгыятьтән. Һәм шунда берочтан, шагыйрь әйтмешли, "кирәк булса-нитсә" дип кенә, тагын бер унлап миллионны... ...Әмма ЧСИР дип аталганнарына бервакытта да бернинди дә гаепләү — чыны да, ялганы да белдерелми. Аннары, аларны хөкем итәрдәй законы да юк иде аның. Аларны бит хөкем дә итмәделәр, ә "махсус киңәшмә аркылы оформить кенә иттеләр": биш елдан сигез елга кадәр срок бирделәр дә мал-мөлкәтен, бала-чагасын тартып алып, лагерьга озаттылар. Кайберләре исән калды, кайберләре һәлак булды. Кайсыберсе әйләнеп кайтты, ә кайберсе исә туган якларына әйләнеп тә кайта алмады. Һәм аларны реабилитацияли башлагач, нинди дә булса "хаталану" турында сөйләү мөмкин түгел иде: чөнки бу сүзне үз иренең хатыны булган өчен генә — бары тик шуның өчен генә! — кулга алынган кешеләргә куллану гаҗәп тә сәер яңгырар иде", — диелә әлеге хезмәттә. Шушының аркасында Гөлчирә ирен, балаларын, иреген, азатлыгын һәм бар мал-мөлкәтен югалта. Туган илгә әйләнеп кайткач та тынгылык күрми, аны яңа сынаулар көтә: Казанда яшәргә ярамый, гәрчә ике баласы шунда вузда укыса да! Алар тагын аерым яшәргә тиеш. Казанда эшкә дә урнашырга ярамый — гражданлык хокукларыннан мәхрүм. Иренең исән булуына өметләнеп яши. Ул көрәшче, ул бирешми! Гөлчирә НКВД халык комиссары Бериягә юллаган хатында болай яза: "...Мин партиягә һәм совет халкына тугрылыклы булуыма һәм иремнең үткәненә шик белдерергә сәбәп тапмыйм. Миндә туберкулезның икенче стадиясе. Бары миңа көч бирүче өмет белән генә яшим. Безнең илдә дөреслек табылачагына ышанам..." Гөлчирә сигез елын ГУЛАГта, унике елын сөргендә уздыра. Кайтуы — кырыгынчы еллар ахырында. Әле бит реабилитация юк! Кайткач та Арчада фатир төшеп, сеңлесеннән Гүзәлен үз янына ала. Балалар бакчасына мөдир булып эшкә урнаша. Ул да булмый, халык дошманына урын бар, безгә — юк, дип, өстеннән шикаять язалар. Тагын ни гомерләр эш таба алмыйча йөри. Утырып чыккан кешеләрне 1949 елда яңадан ала башлыйлар. Гөлчирәнең рухы төшә, өметсезлеккә бирелә. — Кызым, бу юлы инде мин исән килеш бирелмәячәкмен... — дип әйтеп куя ул Гүзәлгә. Аны балаларга сөт җибәрү кухнясына мөдир итеп куялар. Ләкин анда да өстеннән шикаять язалар... — Әни тегү тегә белсә, эш күп буласы югыйсә, — дип искә төшерә Гүзәл ханым. — Ләкин ул тегә белми, чигә белә. Чигү вак эш, авыр эш. Акчасы аз килә. Үзе, мескенкәем: "Тирә-юньдәге кияү егетләре барысы да мин чиккән чолгауны урап йөри", — дип көлә иде. Үзе чигү чигеп, глаукома авыруы алды. Үзе: "Сиңа да ярдәм итә алмагач, ник кенә яшим соң мин?!" — дип өзгәләнә иде. Ниһаять, реабилитацияләнү көне җитә (1956 елның 24 октябре): аңа Казанда фатир, персональ пенсия бирәләр. Иң бәхетле көне — партиягә кире кайтарылган көне. Ул гүя яңадан туа! Элекке мал-мөлкәтен кайтарып алу өчен аңа мәхкәмә (суд) органнарын хөкемгә бирергә киңәш итәләр. — Үз гомеремдә берәү белән дә судлашканым юк, бирмим, — дип җавап бирә Гөлчирә. — Ярый алайса, үзебезне үзебез судка бирербез, — диләр аңа. Мәхкәмә барышында судья, сораулар биреп, аның фикерен үзенә кирәк яккарак юнәлтергә тырыша: — Сезнең бит мамык шәлегез булмый калмагандыр? — Юк иде минем мамык шәлем... — Балаларыгызны музыкага укыткансыз, пианиногыз булмый калмагандыр? — Без пианиноны вакытлыча файдалануга гына (прокатка) алып тора идек. 1966 елда Гөлчирә Гафурова Татарстан Верховный Советы Президиумы Грамотасы белән бүләкләнә. Нинди авыр газаплар кичерсә дә, ул язмышка, кешеләргә ачулы булмый. "Минем партиягә үпкәм юк, бу — аерым кешеләр аркасында килеп чыккан хәл", — дип аңлата ул. Көчле журналист, язып калдырырга өлгергән хикәяләре белән генә дә татар хатын-кыз язучылары арасында талантлы язучы булуын дәлилли. 1967 елның июнендә Гөлчирә Гафурова арабыздан мәңгегә китте. Туфитуллова Роза Рәхмәтулла кызы (1945) — журналист, җәмәгать эшлеклесе. ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1984). 1969—1974 елларда Казан телевидениесе студиясенең балалар өчен тапшырулар редакциясе мөхәррире. 1974—1986 елларда "Яшь ленинчы" газетасында, 1977 елдан баш мөхәррир. 1986—1988 елларда "Ялкын", 1988—2000 елларда "Сөембикә" журналларының баш мөхәррире. "Ак калфак" татар хатын-кызлары ассоциациясе рәисе (1992 елдан). ТР халык депутаты (1999 елдан), 2000 елдан ТР Дәүләт Советының социаль мәсьәләләр, балалар һәм яшьләр эшләре буенча даими комиссиясе әгъзасы. Русия Федерациясенең Җәмәгать палатасы әгъзасы. "РӘТЛЕ ИЛЛӘРДӘ ХАТЫН-КЫЗ ДА АЛГАРЫШКА ХЕЗМӘТ ИТӘ" Роза Туфитуллова белән әңгәмә "Сөембикә" журналының баш мөхәррире, Бөтентатар "Ак калфак" хатын-кызлар берләшмәсе рәисе Роза Рәхмәтулла кызы Туфитуллова Төркиядә уздырылган халыкара конференция — Хабитат II эшендә катнашты. — Роза ханым, әңгәмәбезне Хабитат сүзен ачыклаудан башлыйк әле. — Хабитат ул, гади генә итеп әйткәндә, яшәү тирәлеге дигәнне аңлата. Хабитат II дә яшәү тирәлегенә бәйле глобаль мәсьәләләр каралды. Хабитатның беренчесе 1976 елда Канадада үткән. Икенчесе инде менә Истанбулда булды. Халыкара конференцияләрне әзерләү өчен Берләшкән Милләтләр Оешмасы гадәттә дүрт ел вакыт бирә икән, ә бу Хабитат нибары ике елда әзерләнгән. Монда бөтен дөнья илләреннән 25 мең кеше чакырылган. Бу конференция кешелек дөньясының камиллеккә, иреккә-дөреслеккә, шәфкатьлелеккә һәм әхлакый югарылыкка тагын бер тапкыр омтылуы булды. — Конференциядә хатын-кызларның роле нидән гыйбарәт иде? Җитди мәсьәләләр күтәрә алдылармы? — Әйткәнемчә, конференция эшендә төрле иҗтимагый һәм хөкүмәт оешмалары вәкилләре катнашты. Ягъни мәсәлән, куелган проблема ике яктан килеп каралды. Хатын-кызлар оешмаларына килсәк, дөньяның төрле кыйтгаларыннан килгән хатын-кызлар торак, әйләнәтирә мохитне саклау проблемаларына бәйле рәвештә бала тудыру, нәсел җебен өзми саклау; булачак, туачак буынга лаеклы мирас калдыру; дөньяга киләчәк яңа буынның өлешенә керми яшәү мәсьәләләрен алга куйды. Бу мәсьәләләрне тәкъдим итүче оешмаларның берсе — тирә-юньне, мохитне саклау буенча Бөтендөнья хатын-кызлар оешмасы иде. Аның президенты — Нью-Йорктан килгән 70 яшьлек Белла Абзуг безне тормышка булган бетмәс-төкәнмәс мәхәббәте белән хәйранга калдырды. Абзуг җитәкчелегендә конференциядә гаять җитди документ эшләнде. "Дөнья хатын-кызлары таләбе" дип аталган бу документта хатын-кызларның Пекинда уздырылган IV халыкара конференциясе куйган бурычлар тагын да көчлерәк, үтемлерәк булып яңгырады. XXI гасырга хатын-кызлар ир-атлар белән янәшә торып цивилизацияне алга этәрүчеләр, иҗатчылар булып керергә тиеш дип әйтелде. Шушы тәкъдимнәр җыентыгына без дә әһәмиятле бер пункт өстәдек: хатын-кыз табигатен бозу, җимерүне атом бомбасы китерә торган һәлакәткә тиңләргә һәм моңа юл куймаска дигән юллар иде ул. Без дигәнем — Мәскәүдән Русия хатын-кызлары оешмасының җаваплы хезмәткәре Светлана ханым Кальченко, Чаллыдан хатын-кызларны социаль яклау мәсьәләләре белән шөгыльләнүче яшь галимәбез Дамира ханым Айзатуллова, Казаннан Дәүләт Советы сәркәтибе Нурсинә ханым Әбдрәшитова һәм мин. — Аеруча кайсы илләрнең хатын-кызлары белән ныграк аралаштыгыз? — Хабитатта үзләренә карата зур кызыксыну һәм тирән ихтирам уята алган хатын-кызлар арасында мин иң элек Норвегия һәм Согуд Гарәбстаны хатын-кызларын атар идем. Алар хатын-кызны һәм аналарны борчый торган җитди мәсьәләләрне хөкүмәтләре алдына кыю итеп куя белүләре белән аерылып тордылар. Норвегиядә моның мисалы бар инде. Анда премьер-министр да, шәһәр башлыгы да хатын-кыз. Парламентта да хатын-кыз депутатлар саны кырык процентка җитә икән. — Инде килеп, Хабитатның төп мәсьәләсе — торак мәсьәләсендә берничә сүз әйтсәгез иде? — Дөнья илләрендә торак мәсьәләсе бик кискен тора, чөнки хәзер бөтен җирдә диярлек качаклар күбәйде. Берләшкән Милләтләр Оешмасының да финанс хәле хөрти, ди, аның составына керә торган илләр кертемнәрен тапшырмыйлар икән. Торак, яшәү тирәлеге мәсьәләсенә кеше хокуклары, гаилә мәсьәләсе килеп тоташа. Ул бөтен өлкәләргә үтеп керә. Без дә бит менә үз илебездә фәлән елдан бөтен кешегә дә фатир була дигән сафсатага ышанып яшәдек. Конференциядә катнашучы илләрдән торак мәсьәләсендә "милли доклад" сорадылар. Һәр ил үзендәге хәлне сурәтләп күрсәтте. Күпме кеше фатирсыз, кайларда торак төзелә, шәһәр төзелеше нинди — һәр ил үзенекен тасвирлады. Без хатын-кызлар оешмалары оештырган секцияләрдә катнаштык. Бездә хатын-кызлардан бит бу йорт ошыймы сезгә дип сораучы булмады. Ә менә киләчәктә шәһәрне, торакны күркәмләндерүдә, матурайтуда, уңайлырак итүдә хатын-кыз да катнашырга тиеш. Хатын-кыз күркәмлек, матурлык тудыручы зат бит ул. Норвегиядә, Скандинавия илләрендә хатын-кыз инде бу өлкәне яулап алган дияргә дә була. Безнең йортларда, мәсәлән, кухня кечкенә. Ә хатын-кызның күп гомере аш-су арасында уза. Әмма ул торакны төзүдә, аны камилләштерүдә үзе катнашмый. Бу инде — хатын-кызның кычкырып торган хокуксызлыгы дигән сүз. Цивилизацияле илләрдә хатын-кыз моңа үз мөнәсәбәтен белдергән инде. Алга киткән илләрдә шәһәр муниципалитетларында хатын-кыз бу мәсьәләне хәл итүдә турыдан-туры катнаша. Безнең өчен үткәрелгән шәһәр төзелеше турындагы сөйләшүдә Мәскәү экологы профессор Александр Лола катнашты. Совет власте елларында бездә 600 ләп шәһәр төзелгән. Ләкин аларның берсе дә кеше рәхәтлеге өчен, аңа җайлы-уңайлы булсын өчен түгел, ә бәлки индустриягә хезмәт итүне күздә тотып төзелгән. Әйтик, безнең КамАЗ кебек. КамАЗ ул бөтен Чаллыга хуҗа. Заманында партия җитәкчелеге мәсьәләне шулай куйган, шуңа буйсынылган. Инде хәзер шәһәрләр турында закон кирәк икән. Шәһәр үзенәүзе хуҗа булырга тиеш, дип сөйләде профессор Лола. Өр-яңа шәһәрләр хәзер дөньяда әллә ни күп салынмас, салынганнарын инде кешегә җайлы, рәхәт булырлык итеп, уңайлы итеп эшләргә кирәк, диде ул. Даниядә, мәсәлән, йортлар төзү эшендә хатын-кызлар оешмалары да катнаша, аларның хөкүмәт составында, парламентта, муниципалитетта үз урыннары бар икән. Шунысы да кызыклы: анда бала ун яшенә кадәр гаиләдә тәрбияләнә. Шуңа күрә йорт салганда һәр баланың үз бүлмәсе булырга тиеш дигән принцип алга куела. Аларда барысы да кеше файдасына, изге гамәлгә юнәлдерелгән. Бу үз чиратында законда да каралган: баланың үз яшәү тирәлеге булырга тиеш. Ул аны таләп итә ала. — Хабитат эшендә катнашкан һәр милләтнең бу мәсьәләгә үз мөнәсәбәте булгандыр инде? — Торагы булгач, һәркемнең яшәү мохите, яшәү тирәлеге булырга, һәр милләт үзе теләгәнчә, үз горефгадәтләре буенча яшәргә тиеш. Мәсәлән, чукчаларны советча яшәтергә маташып, без аларның мохитен бозганбыз, дип сөйли галимнәр. Төньяктагы башка аз санлы халыкларның юкка чыга баруы да шуннан икән. Согуд Гарәбстаныннан күптөрле хатын-кыз оешмаларын берләштергән үзәкнең президенты Өмми Мөхәммәд ханым килгән иде. Ул "Пәрәнҗә артында ниләр бар?" дигән доклад белән чыгыш ясады. Анда Өмми ханым пәрәнҗә бөркәнеп йөрүне алга сөрде һәм гарәп илләре хатын-кызларының XXI гасырга да пәрәнҗә бөркәнеп керәчәкләре турында белдерде. Хатын-кыз пәрәнҗә бөркәнеп йөргән гарәп илләрендә гаиләгә тугрылык шуннан килә, гаиләнең сау килеш саклануы да пәрәнҗәдән тора, дип сөйләде ул. Чыннан да, хатын-кыз ачык йөз белән йөргән Аурупа илләрендә гаиләләр ешрак таркала икән. — Сез конференциядә дөньяның күп илләреннән килгән кешеләр белән аралашкансыз. Татарстанны беләләрме соң? — Татарстанны белмиләр. Башта Русияне әйтәбез, аннары гына... Дөньяга чыккач, теләсәң-теләмәсәң дә, без кем, дип, үзең, халкың, киләчәгең хакында уйланырга мәҗбүр буласың. Шушы дөньяда синең үзеңнең, халкыңның урыны нинди? Кавемең нинди? Һәм яңадан бер хакыйкатькә килеп чыгасың: без хәзер изге гамәлләрдән читләшкән хәлдә. Бу бер татар халкына гына түгел, шушы системада яшәгән барлык халыкка да хас. Бездә бит беренче планга сәясәт куела. Изге гамәлләрдән читләшмәсәк, бу кадәр җимермәс идек дөньяны. Ә инде цивилизацияне алга этәрүдә хатын-кыз катнашмый икән, алга китеш аз булачак. Без инде үзебез тудырасы буыннар өчен дигән энергияне туздырып бетереп барабыз икән. Болар барысы да шушы конференциядә әйтелде. Һималайны саклыйбыз, дип, соңгы чүпрәкләрен ябынып, хатын-кызлар Һиндстаннан тиклем оешып килгәннәр. Шул нәрсә мине шаккатырды. Ничек итеп Һималай хәтле Һималайны саклап булсын инде, дим! Була икән шул менә! Тауны сүтеп, төзелешкә тотмакчылар икән. Ә ул Җирнең Галәм белән тоташучы иң якын урыны икән. Шунда күңелемә үзебезнең Иделебез килде. Иделебез бетә бит!.. Ник сакламыйбыз? Иделдән башка да проблемаларыбыз җитәрлек, дигән булабыз. Хәтерлисезме, Саимә апа, "Яшь ленинчы"да бергә эшләгән чакта "Туган ягым — яшел бишек" дигән рубрика алып барган идек, иярттек бит балаларны үзебезгә, эшләттек бит! Нишләп әле Иделне сакларга күтәрелмибез?! Дөнья бит тотрыксыз икътисадтан гына торырга тиеш түгел. Игътибар үзәгендә кеше, мәхәббәт, бала, аның киләчәге торырга тиеш. Кешегә, аның мәнфәгатьләренә таба борылырга, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, гаделлек дулкынына көйләнергә кирәк. "МИЛЛӘТКӘ ХЕЗМӘТ ИТҮ — ЯШӘВЕМНЕҢ МӘГЪНӘСЕ" Роза Туфитуллова белән әңгәмә — Иң күңелле, иң матур дип исәпләгән эш елларыгызның кайсысы аеруча хәтергә уелган? Әңгәмәбезне шул сораудан башлавыма гаҗәпләнмәсәгез иде. — Иң матур эш елларым дип мин "Яшь ленинчы" гәзите редакциясендә эшләгән елларымны исәплим. Иң якты еллар — эшкә өйрәнү, кеше танырга-аерырга өйрәнү. Әле бит гадәти эшкә генә өйрәнү түгел, җитәкче булырга өйрәнү... Ә коллективы нинди, кешеләре гүзәл!.. Аннары гомерем буена кылган бөтен гамәлем аналарга һәм балаларга багышланган булып чыкты: кызлар гимназиясе оештыру, "Ак калфак" хатын-кызлар җәмгыятенә нигез салу. Анда милләтебезнең милли хәзинәләрен эзләп, үзебездә булган рухи байлыкны халыкка бирергә әзер булуыбызны күрсәттек дип исәплим. — Университетны тәмамлагач та телевидениедә балалар өчен тапшырулар редакциясендә, "Яшь ленинчы" гәзите, "Ялкын", "Азат хатын" журналлары редакцияләрендә эшләү — барысы да балалар һәм хатын-кызлар мәнфәгате өчен башкарылды бит. — Шулай. Татарстан халык депутаты булган чорымда аналар, балалар хакын хаклаган законнарны уздыру бик авыр булды. "Татарстан балалары" дигән дәүләт программасына бюджет акчасын арттырдык, ләкин шуңа ни бәрабәренә, нинди көч кую исәбенә ирешелгәнен үзем генә беләм. Әле бала табу йортларына, мәсәлән, УЗИ аппаратлары кайтартыр өчен генә дә акча бүлгәндәге авырлыкларны әйтеп аңлатырлык түгел. — Тормыш тоткасы булган хатын-кызга карата тиешенчә мөнәсәбәт юк дигән сүз инде бу... — Хәзер Президент Путин юлламасыннан соң аналар, балалар хакын яклаучылар күбәйде, әлбәттә. Бу көннәрне якынайтуга минем дә өлеш кергәнгә җаным сөенә. Гомернең бер ун елы шушыңа багышланды инде. — Ә Җәмәгать палатасына кереп китүегез... — Бу күчүемне урынлы һәм вакытлы дип саныйм. Чөнки мин бит әле Бөтентатар конгрессы идарәсенең рәис урынбасары идем. Ә рәисебез мәгълүм тарихчы, академик, җәмәгать эшлеклесе Индус Таһиров иде. Аның белән эшләү миңа тәҗрибә, эшкә өйрәнү мәктәбе булды. Аның белән бергә Русиянең аягыбыз басмаган төбәге бик аз калгандыр. Ничәмә-ничә адрес белән төрле посылкалар салганмындыр, нихәтле матур әдәби китаплар, уку-укыту әсбаплары — санап бетерерлек кенә түгел. Шуңа күрә мин бу палатага килеп керүемне табигый дип саныйм. — Искә төшерик әле: нинди максат белән оештырылды инде бу палата? — Ул Путин Указы белән дөньяга килде. Татарстаннан вәкил җибәрү конкурсында кырыклап җәмәгать оешмасы катнашты. Мине Татарстаннан Журналистлар берлеге тәкъдим итте. Мәдәнияткә якын кеше буларак, мине палатадагы Мәдәни һәм рухи мирасны саклау комиссиясенә билгеләделәр. Анда шагыйрә, сәнгать белгече, мәдәният өлкәсендә эшләүче башка әһелләр дә бар. Михаил Шолоховның мирасын барлаучы-саклаучы, әдипнең улы Михаил Шолохов та безнең комиссиядә. Шушы рухимәдәни мирасны саклау комиссиясен Калуга һәм Боров митрополиты Климент атакай җитәкли. Аның ярдәмчеләре — Славян мәдәнияте фонды президенты Галина Боголюбова белән Мәдәни, рухи һәм тарихи һәйкәлләрне саклау буенча Бөтенрусия шурасы рәисе Галина Маланычева. Автордан. Миңа Роза Туфитуллова белән сөйләшкәнгә кадәр үк инде Русия Федерациясе Җәмәгать палатасы мәдәният комиссиясенең "Безгә мәдәниятнең кирәге бармы икән?" дигән язмасын карап чыгарга туры килде. Шул язмадагы кайбер фикерләрне китерәм. "Мәдәният ул — кешедәге иҗади башлангычның чагылышы; мәдәният ул кешелек үсешенә ярдәм итә һәм аның кайсы этноска каравын билгели", — диелә ул язмада. Ягъни мәсәлән, гомумфилософик күзлектән чыгып билгеләсәк, мәдәният ул — кешелек цивилизациясенең иң югары дәрәҗәгә җитүе дигән сүз. Менә шуңа күрә интеллигенция мәдәниятнең дәүләти сәясәт булып җитешүе хакында кайгырта да инде. Шуңа күрә интеллигенцияне цивилизациянең киләчәктәге үсеш дәрәҗәсе борчый, дип дәвам иттерелә әлеге язмада. Ул үсеш сөенечле-шатлыклы вә бәхетле булырмы яисә җирдә яшәүчеләр өчен мәхшәр вә газапка әйләнерме? Безнең илдә 300 меңнән артык иҗтимагый оешма бар хәзер. Шуларның яртысыннан күбрәге мәдәният, фән, мәгариф һәм дини эшчәнлек өлкәсенә карый, дип әйтелә әлеге язмада. Шуңа да карамастан тәэсир итү даирәбез кызганыч дәрәҗәдә кечкенә. Югыйсә безнең палатаның максаты — дәүләт үсешендәге авыр проблемаларны бергә ачыклап, сүлпән хәрәкәт итә торган бюрократик аппаратны яңа хокукый чынбарлык таләп иткәнчә эшләргә мәҗбүр итү. Чынлыкта ни күрәбез? Чынлыкта мәдәният турындагы законны кабул итүне тоткарлыйлар, мәдәниятне тауарга һәм хезмәт күрсәтүгә тиңлиләр. Законнарның тиешенчә эшләнмәгәнлеге аркасында мәдәният өлкәсендә бик зур югалтуларга дучар булуыбыз ихтимал. Дәүләт Думасының бүгенге составы мәдәният өлкәсендәге законнарга төзәтмәләрне кабул итмәгәнгә күрә шулай бу. Чыннан да, хәвефле һәм шомландыргыч хәлләр... — Күргәнегезчә, бу хәлләр миңа бик таныш. Күңелне бик нык борчып торган мәсьәләләр карала монда. Үзара уртак тел таптык һәм күпмедер дәрәҗәдә Дума депутатларын да кузгата алдык дип исәплим. — Палатада хатын-кызлар күпме? — Палатадагыларның 30 проценты — хатын-кыз. — Эшне нидән башладыгыз? — Мәдәният хакындагы законнарны өйрәнеп, кабул ителәчәк закон проектларына төзәтмәләр кертүдән башладык. Ул закон проектына минем тарафтан гына да 22 төзәтмә кертелде. — Шул җөмләдән берәрсен искә төшерик әле. — Халык артистларына, халык язучыларына, музыка өлкәсендә эшләүчеләргә эш хакы да, пенсия дә гади белгечләрнеке хәтле генә булырга тиеш түгел. Аларның дәүләт мәнфәгатендә куелган хезмәтләрен һичшиксез искә алырга бурычлыбыз. Монда эшләр өчен миңа Татарстанның халык депутаты булып тору тәҗрибәсе бик файда итте. Биредә эшләүне үземнең намус эшем дип санадым. Югарыда әйткән 22 тәкъдимем комиссиядән дә, палата утырышыннан да узды. Шуның өчен митрополиттан рәхмәт хаты да алдым. Автордан. Менә шуңа күрә Роза Туфитуллованың һәр тәкъдимен, һәр тәнкыйть сүзен өздереп, сеңдереп әйтүен ассызыклыйсым килә. Бу урында аның Русия Җәмәгать палатасының пленар утырышында "Русия җәмгыятендә ксенофобия һәм экстремизмга каршы тору турында" дигән темага ясаган чыгышындагы кайбер фикерләренә тукталмакчы булам. Менә алар: "...Ксенофобия һәм экстремизм күренешләренең барлыкка килүе дәүләтебездә милли сәясәт турындагы концепциягә күп еллар буена кирәкле үзгәрешләр кертелмәвенә бәйле. Русиялеләрне берләштерә алырдай идея булмады, элекке союздаш республикалар мигрантлары белән эшләүдә төгәл ориентирлар да табылмады. Шулай да, минем карашымча, моның төп сәбәбе базар мөнәсәбәтләре һәм реформалар белән гаммәви төстә мавыгу дәүләтчелегебезнең төп принцибы булган "Русия — күпмилләтле ил, халыкларның уникаль берлеге" дигән принципны тормышка ашыруны икенче планга калдыруда. Ватаныңны күп милләт вәкилләренең барысы да тигез шартларда яши торган һәм берәү дә "артык җан" яисә "килмешәк" булып саналмый торган уртак йортың итеп кабул итүне яңадан торгызу хакында бик җитди уйланырга кирәк". Һәм шунда Роза ханым Татарстанда йөздән артык милләт вәкиленең дус, үзара тату яшәүләрен бәян итә. Милләтләрнең тигез хокуклылыгын саклау, яклау принципларын алга куеп, үз фикерен ачык итеп, катгый рәвештә белдерә ул һәм республикада булган барлык диаспоралар мәнфәгатен Татарстанның милли-мәдәни берләшмәләре ассоциациясе кайгыртуы хакында, шушы оешма ярдәмендә Халыклар дуслыгы йорты булдырылуы, украин, азәрбайҗан, әрмән, поляк, нимец, яһүд, грузин телләрендә укыта торган якшәмбе мәктәпләре турында сөйли. Республикада бер-беребезне аңлауга һәм ихлас хөрмәткә корылган мөнәсәбәтләрне халыкара җәмәгатьчелек тә таныды һәм аңа тиешле бәясен бирде, ди Роза ханым. Аурупа советының кеше хокуклары буенча комиссары Альваро Хиль Роблес Татарстанга булган визитыннан соң республиканы "этноконфессиональ мөнәсәбәтләр лабораториясе" дип атады. — Күренә ки, Татарстан изоляцияләнгән тирәлектә яшәми, — дип, сүзен дәвам иттерә Роза ханым. — Шуңа күрә һәммә татарстанлы фикерен гавамга җиткерә ул: кеше хокукларын яклау дәүләтнең иң төп бурычларыннан берсе булырга тиеш. Ә бит хәзер кеше үз илендә тыныч яшәүдән мәхрүм ителгән. Дәүләти милли сәясәт хакындагы законда демократик яңалыкларны проектлаганда күпсанлы халыкны гына түгел, ә бәлки бөтен күпмилләтле җәмгыятьне күздә тотарга кирәк, милли һәм дини күралмаучылык нигезендә эшләнә торган җинаятьләрне гади хулиганлык итеп кенә бәяләмәскә кирәк. Әйе, Р.Туфитуллова һәр чыгышында үткен сүзле, азчылык милләт мәнфәгатьләрен яклау сагында уяу тора. Мәсәлән, "Русия халыклары телләрендә алып барыла торган тапшырулар һәм милли-мәдәни берләшмәләр, республикалар журналистлары тарафыннан оештырыла торган тапшыруларны трансляцияләү өчен гомумрусия телеканалы һәм радиостанциясе булдырырга" дигән рекомендацияне тәкъдимнәр проектыннан төшереп калдырганы өчен Туфитуллова Җәмәгать палатасының Толеранлык һәм намус иреге мәсьәләләре комиссиясе рәисе В.А.Тишковка: "...мин Сездән рекомендациядәге бу пунктны кайтаруыгызны сорар идем, алай гына да түгел, таләп итәм", — дигән катгый хат яза. — Комиссиябез тагын бер бик мөһим эш башкарды, — дип дәвам итә Роза Туфитуллова, — илдә архив эшенең торышы мәсьәләсе карап тикшерелде. Комиссия утырышына архив өлкәсендә эшләүчеләрне җыйдык. Архив материаллары һәр җирдә иске, кысан, начар биналарда, бик авыр шартларда саклана. Баш архивариусның Президент Путин тарафыннан кабул ителүен хәл иттек. Андый-мондый хәл була калса, ил, тарих һәм халыкның бөтен кирәк-ярак документлары, истәлек, мирасы юкка чыгарга мөмкин дигән сүз бит ул. Безне дөньяда иң күп укый торган ил буларак та хөрмәт итәләр иде. Менә шуннан чыгып, китапханәләрнең хәл-торышы белән якыннанрак таныштык. Үткән гасырның 90 нчы елларында бу өлкә шактый зыян күргән икән. Элек Русияне Чехов, Толстой Ватаны дип йөртсәләр, хәзер аны байтак илләрдә Калашников автоматының туган җире дип кенә беләләр. Ә мин, үзебезнең татарны сүз асылын кадерләүче, шуны бәяли белүче милләт, мәдәниятле милләт дип атарга була, дип сөйләдем. Шушы уңайдан Бөтенрусия конференциясендә чыгыш ясарга туры килде. Кашгарыйлар, Мөхәммәдъярлардан башлап, Тукай белән Җәлилне кертеп, меңьеллык татар әдәбиятына сәяхәт ясадым. Комиссиябездә нинди мәсьәлә күтәрелсә дә, Татарстан һәрвакыт әйдәп баручы сыйфатында телгә алына. Ләкин бездә барысы да ал да гөл дип әйтеп булмый. Мәсәлән, башкаланың Иске татар бистәсе мәсьәләсе әле дә булса хәл ителмәгән — күп кенә истәлекле биналар юкка чыгарылган. Чыгарыла тора. — Милли мәдәнияткә мөнәсәбәт дигән идегез... — Милли мәдәнияткә игътибар җитмәвен, милли мәдәниятләрнең дә яшәргә хаклы булу мәсьәләсен, концепциясен тикшердек. Бездә бит элек Советныкы, хәзер Русиянеке дигән бер сүз уйлап чыгардылар. Милли мәдәният проблемасы мәсьәләсен аннан-моннан гына ишетеп белүем түгел, шуның эчендә кайнап, йөрәгем аша кичереп, илебезнең төрле төбәкләрендә яшәгән кавемдәшләрем исеменнән сөйлим, дидем үз чыгышымда. Бар ул мәдәни автономия дигән кануннары, 1996 елда кабул ителгән. Ләкин алар эшләми. Кабул иткән законнарын эшләтә алмавы, эшләтергә теләмәве белән данлыклы бит ул Русия! — Ә башка милләт вәкилләре үзен ничегрәк тота? — Милли мәсьәләләр чыкканда без, асылда, дүрт хатын-кыз күтәреләбез. Татарстаннан — мин, Якутиядән — Валентина Кириллина, Калмыкиядән — Лидия Лебедева, Тывадан — Наталия Ондар. Көн тәртибендә җитди мәсьәләләр торганда чыгыш ясамый калмыйбыз. — Сез бит әле ярлыкау комиссиясендә дә... — Әйе, унбиш ел буена Татарстан Республикасының ярлыкау комиссиясендә әгъза булып торам. Өч ел элек без балалар колониясендәге хәлләрне тикшергән идек. Ашату-эчертүләре дә, яшәү-торак шартлары да, тәрбия мәсьәләләре дә бик начар иде. Хәзер инде яңадан кайттык бу мәсьәләгә: ремонт ясалган, колониягә яңа башлык куелган, белем бирү һәм тәрбия мәсьәләләре дә үзгәреш кичерә. Менә монда да Татарстанны уңай мисал итеп китерергә була. — Палата нинди срокка сайлана? — Ике елга бер тапкыр сайлыйлар. Алда күрсәтелгән гамәлләребез ел ярым эчендә эшләнгәннәрнең кайберләре генә. — Эшегезне күрәләр, таныйлармы соң? — Сүз дә юк. Үткән елның азагында "Русия җәмәгатьчелегенең тануы" билгесе итеп комиссиябездән ике кешегә — митрополит Климент атакайга һәм миңа — Алтын билге дигән бүләк бирделәр. Аны П.И.Чайковский исемендәге Зур залда тантаналы шартларда тапшырдылар. Татарлардан мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин дә Алтын билгегә лаек булды. — Ә гомумән РФ Җәмәгать палатасындагы 126 әгъзаның ничәсе һәм кемнәр бүләкләнде? — Евгений Велихов — Русиянең "Курчатов институты" фәнни үзәге президенты, Русия Фәннәр академиясе академигы, Җәмәгать палатасы сәркәтибе. Берл Лазар — илнең баш раввины. Дамба Аюшев — Русиянең будда традицион сангхие башлыгы. Калуга һәм Боров митрополиты Климент — Мәскәү патриархиясенең эш башкаручысы. Анатолий Кучерена — "Гражданское общество" Гомумрусия иҗтимагый хәрәкәтенең үзәк советы рәисе. Андраник Мигранян — БДБ илләре институтының гыйльми советы рәисе. Вячеслав Никонов — "Сәясәт" фонды президенты. Равил хәзрәт Гайнетдин — Русия мөфтиләр шурасы рәисе. Сергей Ряховский — Русия протестант чиркәүләре башлыкларының консультатив советы рәистәше. Николай Сванидзе — "Русия" телевидениесе каналының сәяси күзәтүчесе. Роза Туфитуллова — Татарстан Республикасының ярлыкау мәсьәләләре буенча комиссия әгъзасы. — 126 әгъзадан нибары 11 кеше бүләкләнгән. Палатага сайланган 126 әгъзаның 30 проценты — хатынкыз. Шулар арасыннан бүләкләнгән бердәнбер хатын-кыз — Роза ханым Туфитуллова! — Быел мине Русия мөфтиләр шурасы медале белән дә бүләкләделәр. "Рухи берләшү өчен" дигән бу медальне миңа Равил хәзрәт Гайнетдин үзе тапшырды. Илдә әлеге медаль белән нибары 18 кеше бүләкләнгән. — Берочтан балачак хыялыгыз хакында да сорамакчы идем... — Яшьтән үк журналист булу хыялы белән яндым. Шөкер, хыялым тормышка ашты. Миңа бәрәкәтле иҗади тормыш белән яшәү насыйп булды. Милләткә хезмәт итүне яшәвемнең иң зур мәгънәсе дип саныйм. — Бала чакта язмышыгызга нык тәэсир иткән кешеләр кемнәр булды? — Берсе — дәү әни, әниемнең әнисе Фәсигыльбәян Галиева. Ул утыз еллап балалар укытты. Дәү әнием — Хәсән Туфанның туганнан туганы иде. Ул күңелемә, аңыма Тукайны кертүче, аның кем икәнен аңлатучы булды. Хәсән абый реабилитацияләнеп кайткач: "Туфан Казанга кайткан!" — дип хәбәр салучы да дәү әнием булды. Икенчесе — Мәликә әби, әтиемнең әнисе. Бусы авылыбыз халкын дәвалаучы зат иде. Унбер бала тапкан. Минем әти — аның унынчы баласы. Мәликә әби — кендек әбием. Битлек белән тудың син, балам, дип сөйли иде ул. Тәмле куллы, иманлы дип, әбиемнән авылда туй аш-сулары әзерләтәләр иде. Әти белән әни, әлбәттә, минем өчен һәрчак үрнәк булды. Әни гомер буена балалар укытты, әти озак еллар колхоз рәисе булып эшләде. Әнием Фигаль — авылыбызга бер тегүче иде. Бездә үскән ятимә Мөкатдисә апага, кияүгә чыккач, үзенең "Зингер" машинасын бүләк итте. Шуннан соң Яңа Үзи авылы кешеләре, акча җыеп, бер бәйрәмдә әнигә өр-яңа тегү машинасы бүләк иткәннәр. — Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Роза ханым! Фәйзуллин Равил Габдрахман улы (1943) — шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе. ТРның халык шагыйре (1999). РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1985). Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы (2007). Р.Фәйзуллин — җәмгыятьтәге үзгәрешләрдә үзенең җаваплылыгын тоеп иҗат итүче философ шагыйрь. Иҗаты: "Аҗаган" (1966), "Мәрмәр" (1969), "Наз" (1973), "Шигырьләр һәм поэмалар" (1976, ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, 1978), "Кыска шигырьләр" (1978), "Кошлар юлы" (1981), "Лунные тополя" (1990) һ.б. исемдәге китаплар. Публицистик һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре җыентыгы — "Җырларда — ил гаме" (1984), "Сайланма әсәрләр" (1—5 т., 1992—2001). "Сайланма әсәрләр" (1—6 т., 2005). 1968—1972 елларда ТАССР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегендә җаваплы сәркәтип, 1973—1977 елларда ТАССР Язучылар берлеге рәисе урынбасары. 1989 елдан "Казан утлары" журналының баш мөхәррире. 1990— 1995 елларда ТР Югары Советы депутаты. "Дуслык" (орден "Дружбы") ордены кавалеры (2006). "МИН КҮКӘЙДӘН ҮЗЕМ ЧЫКТЫМ!" — ДИП ӘЙТКӘН, ДИ, БЕР ЧЕБЕШ..." Равил Фәйзуллин белән әңгәмә — Сезгә багышланган "Заман. Иҗат. Шәхес" дигән зур күләмле затлы китап дөнья күрде. Шушы китап аша хәзерге заман бөтентатар поэзиясенең үсеш юлын күзәтергә мөмкин. Әлеге китапта Сезнең турыда язган һәр автор (ә алар җитмешләп!) диярлек шигъриятебезгә "ишек шакымыйча гына", өйрәнчеклек чорын үтмичә генә килеп керде дигән фикер әйтә. Мин үзем дә "Яшь ленинчы"да Сезнең беренче шигырьләрегезне бастырып чыгарганыбызны хәтерлим. Һәм Сезне шул чакта ук һич тә башлап язучы шагыйрь дип кабул итмәдем, шулай дип уйлау башка килеп тә карамады. — Димәк, Сез үзегез дә әлеге китаптагы авторлар фикеренә кушыласыз?.. — Һичшиксез! Әмма ни өчен шулай икәнен берәү дә ачыкларга омтылмый. Ә үзегез нилектән шулай дип уйлыйсыз? Әллә Сезне бала чактан ук элекке дворян гаиләләрендәге кебек тәрбияләделәрме? Каһарманым: — "Мин күкәйдән үзем чыктым!" — дип әйткән, ди, бер чебеш... — диде дә шаркылдап көлеп җибәрде. Ә шулай да мин аңа: — Әйе шул, Раббыбыз Сезне үзе үк шагыйрь итеп яралткан! — дип өстәргә баздым. — Саимә апа, мин бит үземне беркайчан да шагыйрь дип атамадым... — Туктагыз әле, Фәйзуллин әфәнде, менә Сез әдәбият ветераны... (дидем дә үзем дә аптырап киттем: ничек инде Равил — ветеран?!) 23 яшьтән СССР Язучылар берлеге әгъзасы, 25 яшьтән Әлмәт Язучылар бүлеге җитәкчесе; РСФСР язучылар съездында иң яшь делегат, иң яшь идарә члены; иң яшь Тукай премиясе лауреаты; ике йөз томлык "Бөтендөнья әдәбияты китапханәсе" сериясендә шигырьләре басылган иң яшь исән автор һәм башкалар вә башкалар, рус әйтмешли, чем дальше, тем больше. Кыскасы, Сез, Фәйзуллин әфәнде, гомерегезне тулысынча әдәбиятка багышладыгыз. Хуш, шуннан ни чыкты — хәзер әдәбиятның җәмгыятьтәге роле нинди? Кылган гамәлләрегездән канәгатьме? — Шәхсән үзем өчен әдәбият юлын сайлау дөрес булган. Һич үкенечле түгел. Бала чакта хыялланганның байтагына ирешелгән. Миллионлаган кешеләр белән китаплар аша уй-фикер бүлешенгән (Равил Фәйзуллинның төрле телләрдә чыккан кырыклап китабының гомуми тиражы миллионга якын. — С.И.). Бу — зур бәхет. Без яшәгән чор идеологиясенең позитив яклары да бар иде. Мәсәлән, без әдәбиятны кеше аңын формалаштыручы төп факторның берсе дип инанып үстек. Чыннан да, ничәмә буын (һәм ничә гасыр!) китаптан рух алып тәрбияләнде. Иҗтимагый идеал, эстетик идеал китап белән бәйле булды. Димәк, әдәбият белән. Сез әйткәнчә, әдәбиятның җәмгыятьтәге роле гаять зур иде. Хәзерге вазгыять башка. Кимеде әдәбиятның роле, дәрәҗәсе кимеде, укучысы кимеде. Караучы (телевизорны) күбәйде. Карау — иң әүвәл күз эше. Уку — ми эше. Аң аша күзаллау яхшырак, мәгънәлерәк, файдалырак. "Бөтен прогрессивлар регрессив, әгәр кеше үзе таркалса", — дигән бер шагыйрь. Ә ветеран дигәндә, ни хәл итмәк кирәк, килешергә туры килә. Язучыларның белешмә китабын актарып, беркөн аптырабрак калдым: Язучылар берлегенә (без элегрәк Союз дия идек) миннән алда кергәннәр унлап кына кеше калган. Шулай итеп, әдәби гомер ягыннан караганда, иң яшьтән иң өлкәннәр рәтенә күчеп барыш икән... — Әйткәнемчә, әдәбиятка яшьли килдегез, элекке Советлар Союзының аркылысын буйга айкадыгыз, дөньяны да иңләдегез. Башка әдәбиятлар вәкилләре белән аралашудан туган фикерләрегез Сезне нинди гамәлләргә этәрә? — "Алты яшәр юлдан кайтса, алтмыш яшәр күрешә килер" дигән гыйбрәтле сүз бар. Чыннан да, бик күп йөрелде, яшь чакта йөрелеп калынды. Монысы да бик мөһим. Кемнәрне генә күрмәдек тә кемнәр белән генә аралашмадык. Совет әдәбиятының горурлыгы булган кешеләр — Микола Бажан, Сөләйман Рустам, Юхан Смуул, Эдуардас Межелайтис, Чыңгыз Айтматов, Олҗас Сөләйманов, Кайсын Кулиев, Давыт Көгелтинов, Василь Быков, Мостай Кәрим, Владимир Солоухин... Миңа Назыйм Хикмәт, Михаил Шолохов, Александр Твардовский, Константин Симоновларны да күреп калырга туры килде. Юлда йөрүләрнең, сәяхәтләрнең бер зур мәгънәсе шул: дөньяны чагыштырып танып беләсең, нишләп аларда алай да, бездә бу хәлдә? Җавап бирүе кыен булган бик күп сораулар туа читтә йөргәндә... Тагын мондый сүзләр дә бар бит әле: язучы буласы кеше утыз яшькә кадәр — укырга, алтмыш яшькә кадәр — сәяхәт кылырга, алтмыштан туксанга (!) — язарга тиеш. — Димәк, сезнең нәкъ язар чак җиткән? — Шулайга юрыйк. — Ә менә хәзер, бездәге яңарыш чорында, элек тугандаш әдәбиятлар дип әйтә идек бит инде, алар белән аралашмау ничегрәк?.. — Хәзер аралашу азайды. Аерым бер рәсми кешеләрнең төрле дәүләт, республикаларга йөрүләреннән тыш, язучыларның төп контингенты ерак сәяхәт-сәфәрләрдән мәхрүм. Милли әдәбиятлар (әлбәттә, һәр әдәбият милли), дөресрәге, бүтән халык әдәбиятлары белән зур мәгънәдә аралашу аз. Күбрәк үз казаныбызда кайныйбыз. Билгеле бер чорда анысы да ярады. Үзебезнең тарихны, тыелган әдәбиятны, онытылган шәхесләрне беркадәр барлый алдык. Әмма аралашу — ихтыяҗ. Глобальләшү заманында, аз санлы халыкларның хәле мөшкел заманда, бүтән халыклар мисалын, аларның рухи юлбашчыларының фикерләрен, уй-сәясәтләрен белү зарур. Юкса "йотылганыңны" үзең дә сизми калырсың... — Сез байтак еллар "Казан утлары"ның баш мөхәррире, җитәкчесе. Бөтен тарихи гамәле белән бу журнал татар халкының төп әдәби-мәдәни журналы. Басманың бүгенге хәле ничек? — Табигый сорау. "Казан утлары"ның (төрле елларда төрле исем белән чыккан: "Безнең юл", "Яңалиф", "Атака", "Совет әдәбияты". — С.И.) 1000 нче саны дөнья күрде. Аллага шөкер, үзем, шагыйрь әйтмешли, бер горурлык хисе тоям: бүгенге көнгә журналның 165 саны минем имзам белән, минем фатихам белән чыккан. 165 томлык әдәби энциклопедия! Байтак акыл җегәре, күз нуры түгелгән... Бүгенге хәлгә килсәк, әлегә шөкер. Әмма борчулар да юк түгел. Укучылар даирәсенең без теләгән дәрәҗәдә булмавы. Сүз тираж турында. Элегрәк елларда үзен татар дип исәпләгән һәр гаилә диярлек "Казан утлары" һәм "Азат хатын" ("Сөембикә") журналларын алдыра иде. Журналның яртысыннан күбе Татарстаннан читтә тарала иде. Тиражлар зур иде. Хәзер вазгыять бөтенләй бүтән. Тиражлар азаюның анык сәбәпләре дә бар: туган телдә чыгучы газетажурналлар күбәйде, ә укучылар саны артмады, милли рухлы интеллектуаль катлам "юкарды" гына. Безне укый торган контингент — укучылар, авыл интеллигенциясе, галимнәр, студентлар, пенсионерларның матди хәле авырайды, ә череп баеганнарның үз шөгыле, алар милли матбугат белән "вакланмый"... Әле шунысы бар бит: үзебезгә дә тәнкыйть аша карый белик — һәр язганыбыз алтын да түгелдер... Шулай да күңелебезне төшермибез. Әле күптән түгел генә Мәскәүдә чыга торган "Дружба народов" журналы җитәкчеләре безнең редакциядә булды. Тәҗрибә уртаклашырга килгәннәр. Заманында миллионга якын данә белән чыккан журналның тиражы нибары өч мең. Безнекеннән өч мәртәбә кимрәк. Берәү: "Минем мунчам гына янды, күршенең йорты бөтенләй көл булды", — дип сөенгән, ди. Бездә андый сөенү юк. Үзебезгә дә ныклабрак эшләргә кирәк. — Башка шагыйрьләрнең иҗат җимешләрен, китапларын сезнекеләр белән чагыштырганда, шактый зур аерма күренә. Китап төзү культурасы турында әйтүем. Мәсәлән, Сезнең биш томлык сайланмаларыгызның беренче томы Ркаил Зәйдулла язган мәкалә белән ачыла. Аның аша укучы томлык авторы белән шактый киң таныша. "Аннары "Үсмерчак дәфтәреннән", "Яшьлек дәфтәреннән", "Солдат дәфтәреннән" дигән һәм башка шундый бүлекләре бар. Үзеңә кирәген сайлап укыйсың. Бүтән томнар да пөхтә, фәнни эшләнгән. Әсәрләрнең язылу еллары, искәрмә-аңлатмалар, авторлар турында белешмәләр... Мин моны китапка хөрмәт дип аңлыйм. Шушы принципларыгыз турында, дип әйтимме, сөйләсәгез... — Китап — минем язмыш. Хәер, күбебезнең дә инде. Тирәнрәк уйласаң, милләтебезнең язмышы да моңарчы китап белән бәйле булды бит. Дәүләтчелек идеясенең дә төбе китапка тоташкан. Мөстәкыйльлекне, дәүләтне югалткан чорларда дәүләти институтлар функциясен шул ук китап, шул ук әдәбият (дини, дөньяви) саклап калды бит. Бик нык заманча "алга киткән" милләттәшләргә, эш башында утыручы түрәләргә дә онытмаска иде моны! Ә китап төзү культурасына килгәндә, бусы инде язучы кешенең профессиональ вазифасы. — Эш башында утырып юньле язучы, шагыйрь булып була микән диючеләр бар. Ә шулай да, әйтик, Г.Афзал, Н.Фәттах, А.Гыйләҗевләр кебек профессионал гына булу мәҗбүри микән? — Дөнья әдәбияты тарихында әллә нинди мисаллар бар. Шагыйрьләр арасында ханы-патшасы да, дәрвиш-сукбае да булган. Тарихта эз калдырганнары да җитәрлек. Бу очракта кистереп әйтү кыен. Кеше ләхетенә кеше керми дигәндәй, кемгә ничек язган! Үзем сайлаган юл минем өчен дөрес. Шагыйрь кешегә гражданин булу, иҗтимагый актив булу мәҗбүри дип уйлыйм мин. Бигрәк тә безнең заманда, безнең шартларда. Богема тормышы белән яшәп, "бөегәеп" йөреп, халыкка игелекле хезмәт итү икеле. Хәтта Ходай биргән талантың булганда да. Бездә кайберәүләр шагыйрь имиджын сәеррәк аңлыйлар. Кайчак мисалга Тукайны китерәләр. Алар, бөек шагыйрьнең җисми яшәү рәвешен генә күзаллап, аның бик тә гыйбрәтле "Мин коеп куйган шагыйрь генә түгел..." дигәнен онытып җибәрәләр бугай. Әдәбият үзәгендә һәрчак иҗтимагый яктан нык үзәкле шәхесләр торган. Державин, Гёте, Дәрдемәнд... Ә безнең заманныкылар: Мостай Кәрим, Кайсын Кулиев, Рәсүл Гамзатов, Давыт Көгелтинов... — Сез Татарстан Язучылар берлегенең кабул итү комиссиясе рәисе. Элек тә күбрәк кеше кабул итү тенденциясе бар иде. Янәсе, Мәскәү акчаны күбрәк бирә дигәннән. Хәзер дә көтүе белән язучылыкка аласыз кебек. Ни максаттан икән? — Алай ук димәс идем. Гамәлебез әдәби җәмәгатьчелек алдында, аның ихтыяры белән эшләнә. Берлеккә теге яки бу авторны остаханәләр тәкъдим итә, кабул итү коллегиясе аларның иҗатын җентекләп өйрәнеп хәл итә, аннары карар идарә тарафыннан раслана. Өстәвенә соңгы чорда кабул ителгән авторлар турында "Казан утлары"нда тәфсилле мәгълүмат бирелә. Бәлки, элекке елларда иҗатлары бик үк югары дәрәҗәдә булмаган кайбер кандидатларны Берлеккә алу очраклары булгандыр, әмма мондый хәл кагыйдә түгел. Ихтимал, чит регионнарда яшәүче авторларга ташлама ясалгандыр... Язучыларның соңгы корылтаеннан соң таләпләр артты. Соңгы бер ел эчендә нибары биш кеше әгъзалыкка кабул ителде. — Үкчәгә басып килүчеләр бармы? — Кайнар сулышларын җилкә сизми. Аяк тавышлары еракта... — Сүз җае чыккач, сорыйм әле, соңгы 35 ел буе Сез тоташтан Татарстан Язучылар берлегенең идарә әгъзасы булып торасыз икән. Әдәбиятыбыз тарихында андый аналог юк. Иҗтимагый актив язучылардан Гомәр Бәширов, Сибгат Хәким, Гариф Ахунов та алай озак дәвер идарәдә тормаганнар. Бу феноменның сере нидә? Һәм шуңа өстәп, кырык еллап әдәби хәрәкәтнең үзәгендә торган язучы, гомерлек дигәндәй, идарә әгъзасы буларак, Сез бүген Язучылар оешмасының эше турында нинди фикердә? — Беренче сорауга җавап: сайладылар. Идарәне язучыларның иң югары органы съезд (корылтай) сайлый. Сигез съездның һәрберсендә дә каләмдәшләрем ышаныч күрсәткәннәр дип уйлыйм. Соңгы берничә съездда идарәгә сайлаулар яшерен тавыш бирү юлы белән үтте бит. Язучылар оешмасы турындамы? Мин идарә әгъзасы булып торган бу елларда җиде рәис алышынды. Оешма эшчәнлегенең төрле чорын күрергә туры килде. Язучылар оешмасы — иҗтимагый оешма. Оешманың эшчәнлеге күп факторларга бәйле: җәмгыятькә кирәклек дәрәҗәсе, дәүләтнең карашы — кайгыртучанлыгы яки битарафлыгы, язучыларның таланты һәм активлыгы, җитәкченең булдыклылыгы һ.б. Моннан, әйтик, егерме еллар элек оешманың дәрәҗәсе, реаль көче, мөмкинлекләре зуррак иде. Чөнки функциясе бүтәнрәк иде ул елларда. Шактый нык идеологияләштерелгән, хакимият белән иҗатчыларны тоташтыручы, күпмедер дәрәҗәдә комиссар ролен үтәүче оешма иде. Үзгәртеп коруларга бай яңа заман килгәч, күп республикаларда язучылар оешмалары үзгәреп бетте, бүлгәләнде, күп үзәклегә әйләнде. Мәскәүдә шулай, Санкт-Петербургта, безнең күрше Чабаксарда... Бездә, төрле каршылыклар булса да, бүлгәләнү булмады. — Ә ПЕН-клуб? Сез анда әгъза да бугай әле?.. — Әйе. ПЕН-клубның функцияләре башка. Ул халыкара оешма. ПЕН-клубыбыз булу — Татарстан өчен дәрәҗә. Байтак илләр, республикалар ул халыкара оешмага эләгә алмадылар әле. Аннан соң, ПЕН-клуб әгъзалары язучылардан гына тормый, анда галимнәр, журналистлар, сәясәтчеләр дә бар. — Сез 1990—1995 елларда Татарстан Югары Советы депутаты булдыгыз. Ул вакытта депутат язучылар, ялгышмасам, бишәү иде. Алга таба ул язучыларның һәммәсе диярлек кат-кат депутат булып сайландылар. Сез үткән сайлауларда да, аннан алдагысында да үз кандидатурагызны күрсәтмәдегез?.. — Бу җәмгыятьтә һәр кеше үз урынында булырга тиеш. Иҗат эше — минем өчен иң мөһиме. Һәм, нигездә, шуның белән шөгыльләнәм дә. Ә депутатлык?.. Ундүртенче чакырылыш депутатлары, кызганыч, Декларация, Конституция кабул иткән уникенче чакырылышның бик мөһим законнарын юкка чыгардылар. Депутатларның бик күбе, мөгаен, яртысыдыр, шул ук депутатлар иде. 180 градуска борылырлык сәясәт кылучы депутат була алмыйм шул мин. — Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясен чиратка куеп бирәләр (минем фикерем генә түгел). Аны ел саен бирү мәҗбүри микән? Зур сәнгати әһәмияткә ия булмыйча, темасы өчен бирелгән очраклары да бар бит. Сез моңа ничек карыйсыз? — Тукай премиясе хәлләре миңа яхшы таныш. Миңа аны бик яшьли бирделәр. Комиссия әгъзасы булып байтак еллар эшлим. Сезнең сүзләр белән килешәм. Премия ул — иҗат кешесенә стимул бирер өчен куелган акция. Конкрет берәр күренекле әсәр өчен бирелеп, ул бүләк бүтән иҗат кешеләрен "сез дә шундый әсәр, моннан да яхшырагын иҗат итегез" дип "котыртырга" тиеш. Нигездә бу принцип сакланса да, кайчак премиянең нигезләмәсеннән читләшкән очраклар да була. Моннан егерме еллап элек язылган әсәрләр өчен дә, гомумиҗаты өчен дә бирелгәләде. Иҗатчының бөтен иҗатын бәяләү өчен бүтән чаралар да бар бит югыйсә: мактаулы исемнәр, орден-медальләр, югары пенсияләр... — Равил Фәйзуллинның иҗатында башыннан ук — сәясәт, миллилек... Шаккаткыч! Хәзер, заманалар үзгәргәч, милләт "аналары, аталары" күбәеп китте, теләсәң ни язарга, теләсәң ни сөйләргә була. Ә теге вакытларда Фәйзуллинга ничек тимәделәр, аны ничек күрмәделәр икән? Заманасы өчен шактый усал, хәтта хәтәр шигырьләрегез байтак бит... — Бу сорауга озак итеп җавап биреп булыр иде. Журнал урыны да исәпле, җае да ул түгел. Җавапның шигъри вариантлары: Мин рухым ирешкән кадәр дөресен яздым чын күңелдән. Яки: Вөҗданым белән сөйләшәм — Шул минем шигъриятем. Күңелдәген яшермичә ярып әйтү дә бәяләнә кайчак. Ачык күкрәккә туп-туры атарга да базмыйлардыр... — Кыска шигырьнең яшәүгә хокукын сорау астына алып, аның турында сүз булсын өчен бәхәсләшәләр микән? Югыйсә бер, ике, өч, дүртьюллыкларга никадәр уй, фикер, фәлсәфә салырга кирәк бит! Татар поэзиясендә, кыска формалар булгаласа да, үз иҗатыгыз белән Сез кыска шигырьләргә тулы гражданлык хокукы бирдегез. Хәзер һәр шагыйрь диярлек кыска шигырь яза башлады... — Кыска шигырьләр белән иҗатымны башладым, хәзер дә язам, ахыргача язармын, боерган булса. Сүснең — озыны, сүзнең кыскасы яхшы. Кыска сүз бу очракта кыска шигырь укучыны әңгәмәгә, соавторлыкка чакыру, аңа ышану, хөрмәт итү. Васыять озын булмый. Шигырь шагыйрьнең үзенчә бер васыяте бит ул. Хәлиткеч хәлдә озын сөйләмиләр. Шигырь тууы — үзенчә бер хәлиткеч акт ул. Хәлиткеч хәл һәрчак үзебез белән. Шәхси планда да, милләт масштабында да... — Совет чорында формалашкан кеше буларак, хәзерге җәмгыятьтә Сез үзегезне ничек хис итәсез, ничек яшисез? — Күз алдына китерегез: гомере буе ил дип, көн дип бил бөккән карт кибет алдында сөт алыр өчен җитәрҗитмәс тиеннәрен санап тора, яныннан борын асты да кипмәгән үсмер чит илнең затлы машинасында выжылдап узып китә. Бу — шартлы күренеш. Мин, әлбәттә, әлеге карт кеше яки әлеге җелеге оешмаган егет кисәге хәлендә дә түгел. Шулай да күңелгә тия! Хәләл хезмәтнең кадере юк заманда яшибез. Шул исәптән әдәби хезмәтнең дә. Ә, гомумән, күп гасырлык татар әдәбиятында җәүһәрләр күп. Бәһаләүче генә булсын! — Беренче китабыгыз балалар өчен чыкты. Дөнья әдәбиятында да шулай ул, һәр олы язучы балалар өчен язуны бурычы дип саный. Гомумән дә, балалар әдәбияты халыкны үстерү перспективасы бит ул. Бу өлкәдә планнарыгыз? — Сез дөрес әйтәсез, чын иҗат кешесе киләчәк өчен эшләргә тиеш. Балалар өчен язу — изге гамәл. Уеңда гына булса да, балачагыңа кайтасың, чистарынасың, сабыйларча дөрес мантыйк белән фикерли башлыйсың. Элегрәк елларда, иҗат башында балалар өчен язсам да, күңелдә олылар иде, ә хәзер, киресенчә, олыгая төшкәч балалар өчен язасы килә башлады. Сау булсам, язармын дип уйлыйм. Теләк зур. Теләкне тормышка ашыруда ике яшьлек улым Газиз дә булышыр кебек. Теле ачылып, бик матур "сайрый" башлады. Гаҗәеп дөнья бит ул сабыйлар дөньясы. — Хыялларыгыз? — Шаяннар-тапкырлар мәҗлесендә ишеттем бугай: татардан сораганнар, имеш, "Вперед" сезнең телдә ничек була", — дип. "Алга!" — "Ә "назад"?" — "Бездә андый сүз юк, андый чакта кырт борылабыз да тагын алга китәбез", — дип җавап биргән, ди. Шушы мәзәктәге шикелле, алга барырга исәп. Язарга, китаплар чыгарырга. Әзерләнгән ун томлыгымны дөньяга чыгарасым бар. * * * Җәлилләр, Фучиклар фонында Үлеп үлемсезлек яулау Бердәнбер юл түгел тормышта! — дигән шигъри юлларындагы фикерен Равил Фәйзуллин үзенең иҗаты белән раслады. Биш томлык "Сайланма әсәрләр", аның турындагы "Заман. Иҗат. Шәхес", "Борынгы миф һәм бүгенге шигырь" дигән һәм башка китаплар, йөзләгән фәнни хезмәтләр, мәкаләләр, башка язмалар шул хакта сөйли. Шушындый бөек шәхес белән бер заманда яшәвемне мин бәхеткә саныйм, аны белүем белән горурланам! Мансуров Фуат Шакир улы (1928-2010) — дирижер, педагог. Казакъстан ССР, ТАССР һәм РФның халык артисты (1967, 1975, 1998), РФның атказанган сәнгать эшлеклесе (1995). 1949—1967 елларда Казакъ халык музыка уен кораллары оркестры, Казакъстан радиосының симфоник оркестры, Казакъстан ССРның дәүләт симфоник оркестры, Абай исемендәге Казакъ опера һәм балет академия театры дирижеры, баш дирижеры. 1967 елдан Мәскәүдәге Зур театрның стажеры, 1969 елдан дирижеры. 1951 елдан — Алма-Ата, 1969 елдан — Мәскәү, 1985 елдан Казан консерваторияләрендә. Бер үк вакытта Татар опера һәм балет театрының (1968— 1970), Татарстан Республикасы дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры (1986 елдан), Бөтенсоюз конкурсы лауреаты (1966). ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1994). "МУЗЫКАНЫ АҢЛАГАН КЕШЕ ВӘХШИ ДӘ, ЗАЛИМ ДӘ БУЛА АЛМЫЙ" Фуат Мансуров белән әңгәмә Татарстанның һәм Казакъстанның халык артисты, Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, профессор Фуат Шакир улы Мансуровка 70 яшь тулды. — Фуат Шакирович, безнең гәзит яңа гына чыга башлаган яшь басма әле. Моңа кадәр "Мәдәни җомга" битләрендә күренгәнегез дә булмады. Шуңа күрә Сезнең турыда укучыбызга тәфсилләбрәк мәгълүмат бирергә кирәк дип саныйм. Сезнең күңелегезгә музыка ничек килеп керде, кайчаннан бирле яши ул анда? — Мин Алматы шәһәрендә, гап-гади хезмәткәр гаиләсендә туганмын. Кечкенәдән математикага сәләтле булганмын, шахмат уенына оста идем. Әнием театрда эшли, аның янына барып, барлык хезмәткәрләрен шахмат уенында отып кайта идем. Гаиләбездә музыка белән бернинди бәйләнеш юк. Бүтән гаиләләрдәге кебек, "Зәңгәр шәл"ләр, "Зиләйлүк"ләр, башка халык җырлары җырлангандыр инде... Математикага, музыкага, телләргә сәләтем барлыгын берәүнең дә белми калуы ихтимал булган, чөнки... Ишегалдыбыздагы бер фатирга отставкага чыккан офицер күчеп килде. Озакламый бу үлеп тә китте. Ашказанында рак булган, диделәр. Балалык уем белән аның ашказанына рак (кысла була инде ягъни!) кергән дә шул ашап үтергән дип күз алдына китергән идем. Офицерның хатыны — Расторгуева Татьяна Николаевна — тол калды. Ул күп телләр белә, музыкага үтә дә һәвәс кеше иде. Аларның граммофоннары, бик күп пластинкалары бар иде. Теге чакларда бу — сирәк очрый торган хәл. Мин, 3—4 яшьлек бала, шул граммофон тавышын сихерләнеп тыңлаганмын, шуны тыңлыйтыңлый, аларның тәрәзә буенда үсә торган хуш исле ясмин куаклары арасында йокыга китә торган булганмын. Тора-бара юкка чыксам, шуннан гына эзләп ала торган булганнар. Шул чакларда тыңланган Ференц Листның "Венгр рапсодияләре", Карл Веберның "Танецка чакыру" әсәре, Джакомо Мейерберның "Пәйгамбәр" операсыннан маршы бүген дә колагымда яңгырап тора. Бу әсәрләрнең исемнәрен, авторларын мин соңыннан гына белдем, әлбәттә. Бүтән уен белән мавыккан малайларның шул музыканы тыңламауларын мин сабый башым белән һич кенә дә аңлый алмый идем. — Музыкаль белем алуыгыз ничек башланды? — Әлбәттә, Татьяна Николаевна минем музыкага тартылуыма игътибар итми калмаган. Ул мине, әтиемнән сорап, балалыкка алмакчы булган. Әмма тормышы авыр, үзе авыру булса да, әтием моңа ризалык бирмәгән. Шуңа карамастан мине тәрбия итүгә Татьяна Николаевна күп көч куйган. Биш яшемдә ул мине музыка мәктәбенә биргән. Сәләтең булса, элек бит теләсә ничә яшьтән алганнар. Мәктәптә музыка коралларыннан виолончель генә булганлыктан, мине виолончельдә уйнарга өйрәткәннәр. — Укыган чактагы кайбер эпизодлар исегездә калмаганмы? — Музыкадан беренче укытучым Отто Оттович Узинг дигән немец иде. Бер уйнаганда нотаны ноктасына хәтле тотып җиткерә алмадым. Шуның өчен укытучым җәза бирде. Яңадан укырга бармыйм, дип, күз яшьләремне агызып, өйгә кайтып кердем. Әнием, Татьяна Николаевна бар бит әле, ул ничек әйтсә, шулай булыр, дип, мине аның янына алып керде. Татьяна Николаевна исә әйтте: Отто Оттович юкка рәнҗетә торган кеше түгел, үзең кирәгенчә уйнамагансыңдыр, диде. Музыкада бернәрсәгә дә вак-төяк эш итеп карарга ярамый, дип тә өстәде. Аннары ул миңа Никколо Паганини турында сөйләде. Әтисе аны, әйбәт уйнасын дип, сәгатьләр буена өстеннән бикләп куя торган булган. Людвиг ван Бетховенның да әтисе шәфкатьлелек белән аерылып тормаган: малаеның осталыгы нәтиҗәсендә җыелган акчаны эчеп бетерә торган булган... Бервакыт, инде танылган дирижер булгач, чит илдә, немец дусларның оркестрына дирижерлык иткәндә, аларга шушыларны сөйләдем һәм: — Сез, Людвиг ван Бетховен, Иоганн Себастьян Бах кебек мәңге үлмәс композиторларның ватандашлары, шушылай шапшак уйнарга ничек оялмыйсыз? — дидем. — Сезнең белән уйнавы үтә дә авыр, колагыгыз искиткеч сак, юк кына төгәлсезлекне дә ишетәсез, үткәреп җибәрмисез, — дип акланды алар. Әйе шул, музыкада һәр нотаның үз урыны бар, ул чама белән түгел, ә нәкъ менә үзе яңгырыйсы урында яңгырарга тиеш, дип өйрәттеләр мине. — Фуат Шакирович, телләргә сәләтем бар, дидегез. Шунда берочтан спортка мөнәсәбәтегез хакында да әйтсәгез иде, альпинист та дип ишетә беләм мин сезне. — Татьяна Николаевна мине бик кечкенәдән француз теленә өйрәтә башлады. Китапны чит телләрдә бик иртә укый башладым. Хәзер татарчадан тыш инглиз, француз, итальян, испан, төрек, казакъ телләрендә иркен сөйләшәм. Миңа еш кына чит илләрдә гастрольләрдә булырга, чит оркестрларга дирижерлык итәргә туры килә. Мондый хәлдә тәрҗемәче аша эшләү бик кыен; һәр халыкның үз телендә аңлашырга-сөйләшергә кирәк була. Менә шунда инде мин күп еллардан соң беренче укытучым Татьяна Николаевнаны чиксез рәхмәт хисләре белән искә алам. Спортка мөнәсәбәтме? Минемчә, кеше гомере буена үзен төрле яклап тәрбияләргә, чыныктырырга, камилләштерергә тиеш. Бу урында Фуат Мансуровның 70 еллык юбилее уңаеннан Русиянең халык артисты Владимир Андропов язган мәкаләдән түбәндәге юлларны китерәсе килә: "Аның гомер үлчәмендә — университет, аннары — аерымлык билгесе белән тәмамланган консерватория; биредә аның исеме консерваторияне "бик яхшы"га гына тәмамлаучылар рәтендә Алтын тактага язылган; ул ике тапкыр СССРның спорт остасы, өч тапкыр җидешәр мең метрга күтәрелүчеләр арасында җиңүче; тимераякта шуу, теннис һәм шахмат уйнау буенча җиңүче; ул яшьләр һәм студентларның Мәскәүдә уздырылган VII Бөтендөнья фестивалендә алтын медальгә лаек булган кеше". — Кешене формалаштыру, калыпка салу еллары — чынлыкта балачак бит... — Мәктәптә мин яхшы укыдым. Ләкин үҗәтләнеп, бөтен фәннәрдән дә бишле алырга тырышмадым. Әйткәнемчә, көчле шахматчы идем. Математикадан олимпиадаларда җиңеп килдем. Әтием музыкант булуымны теләмәде, һәм ул аны һөнәргә дә санамады. Математика буенча укуымны теләде. Һич югында милиционер (!) булырсың, диде. Әтиемнең теләгенә каршы килмәдем: Алматы университетының математика бүлегенә укырга кердем. Бер үк вакытта консерваториядә белем алдым. Әтием генә укып бетергәнемне күрә алмыйча үлеп китте. Университетны тәмамлагач, мине Персидский дигән атаклы математика профессоры үз кафедрасында калдырды. Фәнни эш белән шөгыльләндем. Анда да уңышка ирештем. Ләкин барыбер музыка җиңде. — Фуат Шакирович, Сез бит инде консерваторияне тәмамлаганчы ук Казакъ халык музыка кораллары оркестрына дирижерлык иткәнсез... — Әйе, нәкъ шулай булды. — Соңрак Дирижерларның бөтенсоюз конкурсында лауреат булдыгыз. Жюри члены, атаклы дирижер Борис Хайкин "Советская культура" гәзитендә бу турыда менә ни дип язган иде: "...Бар лауреатларга караганда да Мансуров иҗади яктан иң гармонияле формалашкан шәхес, ул бар өлкәдә дә бердәй көчле, гаҗәеп таләпчән һәм үҗәт, шул ук вакытта үзенә тартып тора торган аңа хас тынычлык, нәкъ менә шушы үзе генә дә осталык билгесе булып тора да инде". "Кирилл Кондрашин рассказывает" дигән китапта (ул да мәшһүр дирижер) автор Д.Шостакович белән очрашуын сурәтли; шушы конкурста Максим Шостаковичның үз мөмкинлекләреннән беркадәр түбәнрәк чыгыш ясавын акларга тырыша, ләкин һәрвакыт объектив булган Дмитрий Дмитриевич аңа каршы килә: "...Мин сезнең белән килешмим, әмма Мансуров Максимнан көчлерәк. Анда катнашканнарның барыннан да ул күпкә көчлерәк", — ди. — Һәм Сез 1969 елдан бирле Русиянең Зур театрында дирижерлык итәсез... — Шул ук вакытта 1986 елның февраленә кадәр Мәскәү консерваториясендә укыттым да. Мәскәү консерваториясендә укытканда Мансуров 15 ел дәвамында студентлар оркестрына дирижерлык итә. 1971 елда әлеге оркестр яшьләр оркестрының Г.Караян исемендәге Халыкара конкурсында беренче урынны яулап ала һәм алтын медальгә лаек була. — 1986 елдан соң Татар дәүләт филармониясенең симфоник оркестрына җитәкчелек итә башладым. — Һәм хәзер Казанда төпләнеп тә алгансыз икән — күрәм, фатирыгыз әйбәт булган. Әле берничә ел элек очрашканда без сезнең белән кунакханәдә сөйләшеп утырган идек бит. — Юу-ук, Саимә ханым, бу минем фатир түгел, бу да кунак өе. Мин килсәм — мин яшим монда, мин киткәч — бүтән кеше яши. — Телефоннан сөйләшкәндә, өйгә килегез, дигәч, мин инде фатир мәсьәләгез хәл ителгән икән дип сөенгән идем. Ничек инде ул, ун еллар буена кунакханәдә... кеше ишек төбендә дигәндәй?.. Бу хәлне ишеткәч бик күңелем төште. Шушындый кешегә карата үзебездәге мөнәсәбәткә аптырадым. Бу ОСТАНЫ Аллаһы Тәгалә үзе чыгарып куйган лабаса юлыбызга. Нигә шуның кадерен белмәскә?! Белүемчә, аның аяк басмаган иле юк. Аны эшкә чакырмаган ил, кыйтга юк. Кияү үзебезнеке дигән сыман, үпкәләмәс әле дип ишек төбенә генә утырткач, ашарына да җитәр-җитмәс кенә биргәч, көннәрдән бер көнне бу хәлләрдән туеп, хурлаулардан сабырлыгы төкәнеп, ул мондагы эшен ташлап китмәсме дигән шом керде күңелгә. Мин бик тә пошаманга калдым. София Гобәйдуллиналарны һәм башкаларны (яза башласаң озынга китә) сыйдырмаганбыз бит үзебездә... Нишләп соң без юньле кешеләребезнең кадерен белмибез икән?! Шушы уйларымнан әсәрләнеп, мин аннан: — Сезне монда ни тарта соң, Фуат Шакирович, ник килдегез Сез монда? — дип сорадым. — Йөрәк түремдә яткан сизем-тоем чакыра мине, кан тарта. Монда тумасам да, канымда бер көч бар, шул тарта! — Сез безнең оркестрны чит илгә дә алып чыга башлагансыз. Анда нинди музыка башкарасыз? — Мин җитди музыка башкарам. Классик музыканың эчтәлеге дә җитди була. Гомумән, җитди музыка мәгънәсез, эчтәлексез була алмый. Китап укырга өйрәнгән кебек, музыканы да тыңларга өйрәнергә кирәк. Һәр мәдәниятле кеше классик музыканы белергә, аны яратырга, тыңларга тиеш. Борынгы греклар, мәсәлән, фәлән кеше шулхәтле культурасыз, ул хәтта йөзә дә белми, дия торган булганнар. Ә инде шигъриятьне, музыканы алар махсус өйрәнгәннәр. Пушкин поэмаларын бүлеге-бүлеге белән, Тукай, Такташ шигырьләрен күпләп яттан белүчеләр бар бит, андый кешеләрнең сөйләшүен тыңлау да күңелле. Музыка да кешене сафландыра, затлыландыра. Музыканы белгән, аңлаган кеше, минемчә, вәхши дә, залим дә була алмый. — Ә бездә симфонияне тыңларга язучы халкы да, хәтта композиторлар да бик ашкынып тормый... Тыңлаучыны тәрбияләү мәсьәләсенә ничек карыйсыз? — Иртәгә залга килергә тиешле кешене тәрбияләү бик мөһим эш. Бу — төп мәсьәләләрнең берсе. Балалар филармониясе оештырырга кирәк... — Безнең үзебезнең музыкабыз ни дәрәҗәдә? Аны читкә алып чыгарлыкмы? — Мин инде дөньядагы бөтен классиканы уйнап бетердем. Ә безнең халыкның музыка мәдәнияте хакында читтә дөрес фикер юк. Анда безне "тартар" дип атыйлар, сезнең үзегезнең музыкагыз бармы соң, диләр. Минем төп максат — оркестрны бик югары дәрәҗәгә җиткерү, аннары шушы оркестр ярдәмендә татар музыка мәдәниятен җир йөзенә тарату. Хәзер безгә Сәйдәшевтән башлап Җиһанов, Мозаффаров, Фәйзи, Ключарев, Мөлеков, Бакиров, алардан соң килә торган Яхин, Әхмәтов, Еникеев кебек композиторларның әсәрләрен Аурупага тыңлатырга, анда музыкабыз мәдәнияте хакында дөрес фикер тудырырга кирәк. — Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры белән мөнәсәбәтегез ничек? — 1968 елда килеп, мин анда "Травиата", "Алтынчәч", "Җәлил" кебек спектакльләрне куйдым. Ә хәзер бер-беребезне кирәксенмибез... "Алтынчәч" дөнья классикасыннан, әйтик, "Снегурочка"лардан бер дә ким түгел. Менә шуны күрсәтергә кирәк чит илдә. Икенче Бөтендөнья татар конгрессында да шуны кирәк иде күрсәтергә: читтән килгән милләттәшләребездә татар музыкаль мәдәнияте турында азмы-күпме фикер туар иде... — Ә безнең опера театрыбыз чит илгә һаман шул "Богема"ны өстери... Һаман урыс театры булып кала бирә... Ягез, алайса, бер дога, дигәндәй, Фуат Шакирович. Сезне гәзитебезнең барлык укучылары исеменнән олуг бәйрәмегез белән кайнар котлыйбыз, изге ниятләрегезнең барысының да тормышка ашуын чын күңелдән телибез. Иделле Фәрит (Аги Фәрит Әмрулла улы (1943) — радиожурналист. 1968 елдан "Азатлык" радиостанциясенең татар-башкорт редакциясе хезмәткәре, 1989 елдан директоры (Мюнхенда, 1995 елдан Прагада). "Г.Тукай исемендәге яшьләр клубы"на нигез салучыларның берсе (Истанбул); "Тукай бюллетене" журналының редколлегия әгъзасы. "Казакъ һәм татарлар" (Истанбул, 1972) китабының авторларыннан берсе. "АЗАТЛЫК — ДЕМОКРАТИЯ ДИГӘН СҮЗ" Фәрит Иделле белән әңгәмә Фәрит Иделле — "Азатлык" радиостанциясенең татар-башкорт редакциясе директоры. Бу арада Казанда булуыннан файдаланып, без Фәрит әфәнде белән әңгәмә кордык. — Фәрит әфәнде, башта укучыларыбызны үзегез белән таныштырып китсәгез иде. — 1943 елда Кытайда туганмын. Әти-әни — Пенза татарлары. Кытайга алар инкыйлабтан соң күчкәннәр. Әмма гаиләбез монда да советлар эзәрлекләвеннән котыла алмаган. 1945 елда, Совет Армиясе Кытайга килгәч, Идел-Урал җәмгыятендә эшләгән өчен әтине кулга алып, яңадан СССРга кайтаралар. Монда ул сигез ел төрмәдә утыра, унике ел урман кисә. Шунлыктан без аның белән егерме елдан соң, 1965 елда гына, Төркиядә очраштык. Без Төркиягә әнием, туганнарым белән 1954 елда күчеп килгән идек. Үзем Истанбул университетының тюркология бүлегендә укыдым. 1969 елдан бирле "Азатлык" радиосында эшлим. — Фәрит әфәнде, Америка Кушма Штатларының Конгрессы ни сәбәпле бөтендөнья татарларына туган телләрендә радиотапшырулар оештыруны үз өстенә алган? Нишләп ул "Азатлык" радиостанциясен финанслый? Моннан аңа ни файда? — Анда да, әлбәттә, төрле юнәлештә фикер йөртүче конгрессменнар, сенаторлар бар. Кайберләре "Азатлык" һәм "Ирекле Аурупа" радиостанцияләренең эшен хәзер дә дәвам иттерү ягында торалар. Моңа каршы сенатор һәм конгрессменнар да юк түгел. Каршы булучыларның аргументы шул: салкын сугыш чоры бетте, хәзер инде азмы-күпме демократия урнашты, матбугат иреге бар; "Азатлык" һәм "Ирекле Аурупа" радиостанцияләренең кирәге калмады, шуңа күрә аларны ябарга да мөмкин. Ләкин бу инициатива хупланмады. Безнең тапшыруларны яклаучы конгрессмен һәм сенаторлар, Ак йорт вәкилләре: "Салкын сугыш чоры бетте, ләкин әле дә СССРда демократия тулысынча урнашып бетмәде", — диделәр. Матбугат иреге дә төрле төбәкләрдә яисә җөмһүриятләрдә төрле дәрәҗәдә үскән, кайберләрендә исә артка таба китеш тә сизелә. Шул сәбәпле дә радиоларда ихтыяҗ бар, аларны саклап калырга кирәк, диделәр. — Сез нинди шартларда эшлисез? — Дөньяның һәр илендә икътисади төшенкелек бар, аның дәрәҗәсе дә төрле. Шул сәбәпле һәр җирдә акчага экономия ясалырга тиеш. Шуның аркасында безнең дә бюджетны кыскарттылар. Ләкин безнеке генә түгел, АКШның бөтен федераль органнары оешмаларының бюджетлары кыскартылды. Бюджет кыскартылгач, без инде яшәү өчен арзанрак урын эзләргә мәҗбүр булдык, һәм Чехия президенты Вацлав Гавел безгә үзләренең элеккеге федераль парламент бюросын символик бәягә генә бирергә риза булды. Моны Клинтон да хуплады. Шулай итеп без Мюнхеннан Прагага күчтек. Хәзер Прагада эшлибез. Монда мин гаиләмне дә алып килдем. Хатыным Айшә — азәрбайҗан төркиләреннән, ул да байтак кына радиода эшләде. Улыбыз, кызыбыз — Кәрим белән Бануыбыз бар. Татарстан суверенлык алганда, Кәрим әле унөч яшендә генә иде. Плакат кебек бер рәсем ясады. Рәсемнең уртасында — Татарстан байрагы, аның тирәсендә — чылбыр, ак күгәрчен, шул чылбырны өзеп, иреккә чыга. Казанга килгәч, бу рәсемне улым исеменнән Президентыбыз Шәймиевкә бүләк иттем. Минтимер әфәнде фоторәсем артына "Татарстанда һәрвакыт көтелгән кунак булырсың" дип язып җибәрде. Прагага күчүебезнең икенче, символик әһәмияте дә бар: ул да булса Америка Кушма Штатлары хөкүмәтенең һәм Конгрессының демократия яңа урнаша барган илләрдә демократик тәрәккыятне яклавы моның алга таба дәвам итәчәгенә бер ишарә булды. Чөнки Көнчыгыш Аурупа илләре арасында Чехия һәм Венгриядә демократия Румыния яисә Болгария белән чагыштырганда элегрәк урнашты. — Казанда "Азатлык" радиостанциясенең бюросы эшләп килә. Ул ничек оешты? — "Азатлык" радиосының бюросы беренче булып Мәскәүдә ачылды. Аннары Казакъстанда һәм Кыргызстанда эшли башлады. Без дә артта калмаска тырыштык. Җитәкчелек тә моны яклагач, мин Татарстанга килдем. Президент Шәймиев белән очрашып, аңа әйткәч, ул да бу фикерне хуплады һәм хәтта бина табу мәсьәләсендә дә ярдәм итте. Шулай итеп, аның да фатихасы белән ачылды бу бюро. — Хәзер Сезгә материалны бездәге бюрогыз әзерләп, җибәреп тора. Ә элек, чикләр ябык чакта, материалны ничек, каян ала идегез? — Элек автономияләрнең гәзитләрен чит илдә алып булмый иде. СССР каталогына кертелми иде алар. Ә каталогка кертелгән басмаларны — "Азат хатын", "Совет мәктәбе", "Казан утлары" кебек журналларның һәммәсен дә алдыра идек. Шуларның юл арасыннан үзебезгә кирәкле мәгълүматны табып ала идек. Ул безгә бик тә кадерле була иде. Аннары чит ил агентлыкларыннан СССР турында гомуми мәгълүматлар килә иде. Татарстанда да хәл шундый иде бит инде. Татарстанның үзендә тыелган әсәрләрне тапшыра идек, аларның авторлары турында мәгълүматлар бирә идек. Шулай менә... — Хәзерге шартларда "Азатлык" радиосының әһәмияте кимеде дип әйтүчеләр дә бар... — Мин алай димәс идем. Мәсәлән, бөтен дөньяга сибелеп яшәүче татарлар өчен "Азатлык" радиосының әһәмияте хәзер дә зур. Шулай да "салкын сугыш" тәмамланып вазгыять үзгәргәч, радиостанция эшенә дә үзгәрешләр керде. Сәяси тапшырулар белән беррәттән хәзер базар мөнәсәбәтләре, эшмәкәрлеккә кагылышлы тапшырулар барлыкка килде. Татарлар күпләп яши торган төбәкләрдә штаттан тыш хәбәрчеләр булдыру эше дә җиңеләйде. — Сезне инде татар журналистикасының сыйфатыннан хәбәрдар дияргә була. Ниндирәк фикердә Сез ул турыда? — Минем фикеремчә, татар журналистикасына анализлау, яңа фикер әйтү, оперативлык, эзлеклелек җитмидер кебек. Конфликтлы хәл булганда, мәсәлән, ике якның да фикере, канун, хокук белгечләренең аңлатуы бирелми. Әмма татарча газета-журналларның, телерадиотапшыруларның саны арту, мәгълүмат агентлыгы төзелү генә дә алга китеш турында сөйли. Хәбәрдарлыкны, демократияне формалаштыруда алар файдалы һәм зур эш башкара. — Сез ничек уйлыйсыз, хәзер Интернет дигән нәрсә гамәлдә, массакүләм мәгълүмат чараларының бик югары дәрәҗәдәге техника белән җиһазландырылган бер заманында милләтне, милли телне саклап калып булырмы? Баланы ничек, нинди телдә тәрбияләргә? Без югары уку йортында укып йөргән чакларда, Н.Я.Марр дигән галимнең тәгълиматы буенча, милләтләр арасында аерма бетеп, телләр кушылып, бер генә тел яшәп калырга тиеш, дип өйрәтәләр иде. Шул фикер дөрескә чыкмый микән? — Без инде эмигрант балалары. Мөһаҗирләрнең күпчелегенең тамырлары бер җирдә дә тирән китми. Аларның матди яктан тәэмин ителгән тормышта яшәтә торган ватаны, рухи ватаны гына була ала. Без инде менә Кытайдан Төркиягә килгәнбез. Ике абый — Фоат белән Рәшит — Америкага китеп, әти-әнине анда чакырттылар. Без Мюнхенда яшәгәндә, балалар алман мәктәбендә укыйлар иде. Ә инде безнең эш урыны күчерелгәч, балаларга да, ата-ана язмышына буйсынып, туган-үскән җирләрен, дусларын-иптәшләрен — барысын да ташлап китәргә туры килде. Шуңа күрә, Прагага күчкәч, инглиз мәктәбендә укырга мәҗбүр булдылар. Милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләсендә: илләр арасында чикләр бетәргә тиеш, диләр. Чыннан да, Шенген килешүе буенча, илләр арасындагы чик дигән нәрсә бетүгә таба бара. Аурупа илләре арасында хәзер чик сакчысы да, паспорт та, таможня да юк. Илдән илгә чыкканда бернинди контроль юк. Ә таможняның бетерелүе исә икътисади мөнәсәбәтләрне җиңеләйтә торган күренеш. Ләкин әлеге хәл һич тә милләт бетүне аңлатмый. Франциядә француз үзенчә укый, үз мәдәниятен үстерә; алман да үзенчә укып, үз мәдәниятен үстерә. Башка илләрдә дә шулай. Ләкин бу башка телләргә, башка мәдәниятләргә юл ябыла дигән сүз түгел, ябарга кирәк дигән уй берәүнең дә башына килми. Бу — гап-гади милләтләр дуслыгы дигән сүз. Аурупа илләрендә Америка мәдәниятенең тәэсире көчле: фильмнары, музыкасы күп урын били. Шулай да тулы американизацияләүгә барысы да каршы. Милләтләр бетә, бер генә тел кала дигәннең булмавын тагын бер факт күрсәтте: соңгы вакытта дөньяда милләтләр саны артты. Кеше ирекле булып яшәргә тиеш. Кайбер дәүләтләр азатлыкны — сугышып, кайбер илләр колонизатор дәүләтләрнең чыгып китүе сәбәпле алды, һәр милләт бәйсез булырга тиеш, ләкин бу милләт изоляциядә яшәргә тиеш дигән сүз түгел. Финанс эшләре буенча башка илләр белән бәйләнешкә кермичә булмый, бу дөньяда үзеңә генә яшәү һич мөмкин хәл түгел. Әмма мондый глобаль шартларда вак халыкларның йотылып бетү куркынычы бар. Аларны саклаучы оешмалар да бар югыйсә. Ләкин алар җитәрлек эшләми. Динозаврлар кебек югалып бетмәсеннәр өчен шартлар тудырырга кирәк. — Суверенитет, дибез. Үсүгә, көчәюгә таба барамы ул безнең, әллә югалуга, сүрелүгә табамы? Сез шуны ничек күзаллыйсыз? — Татарстан суверенитетын ике планга бүлеп карарга кирәк: икътисади план һәм сәяси. Беренчесе соңгы елларда шактый үсте, бу планда ниндидер эшләр эшләнә, чит илләр белән икътисади элемтәләр урнаштырыла. Ә сәяси суверенитет параллель бармады. Монда ниндидер торгынлык сизелә. Мәскәү белән төзелгән Шартнамә тиешенчә үтәлми, аяк чалулар күренеше бар. Бигрәк тә соңгы вакытта. Чечня сугышыннан соң. Мәскәү даирәләре (дөрес, беренче затлар түгел) Шартнамә була алмый, милли регионнар була алмый, патша заманындагы сыман губерналар гына булырга тиеш дигән фикерне алга сөрәләр. Бу — куркыныч фикер, бу — унитар дәүләткә таба бару күренеше. Әмма дә ләкин эшләнәсе эш эшләнгән. Шартнамә инде төзелгән, бер бирелгән хокукны кире кайтарып алып булмый. Бер генә дәүләт эшлеклесе дә мондый юлдан бармас дип уйлыйм. — Менә Сез "Азатлык" программаларын Татарстан радиосы дулкыннарында трансляциялисез. Бу хәл сезнең программаларда Татарстанга карата объективлыкны киметүгә китермиме? — Килешүләр язма рәвештә төзелә, һәм ул халыкара канун буенча үтәлергә тиеш. Тапшырулар өчен без үзебез җаваплы. Татарстан радиосы түгел. Тәнкыйтьләнә торган әйбер була калса, ул, әлбәттә, тәнкыйтьләнергә тиеш. Әмма "Азатлык" — оппозиция яисә милли хәрәкәт радиосы түгел. Ул барлык төркемнәргә, катламнарга тигез карый, хөкүмәт фикерен дә тарата. Радионың үз кодексы бар бит. Анда исә нахакка кемне дә булса гаепләү яисә шәхсән берәрсенә һөҗүм итү, яки коткы тарату, бер милләтне икенчесенә, бер динне башка бер дингә каршы кую, баш күтәрүгә, тәртипсезлеккә өндәү тыелган. Иң мөһиме — кешенең мәгълүмат алу иреген яклау, илләрнең, халыкларның ирекле үсешенә, гражданлык җәмгыяте булдыруга ярдәм итү. Минемчә, азатлык ул — демократия дигән сүз. Безнең эшебезнең мәгънәсе менә шул. Яруллин Фәнис Гатаулла улы (1938) — ТРның халык шагыйре (2001). ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1985). 1958 елдан урын өстендә. Яруллинның лирик шигырьләре заманыбыз сулышын тоеп яшәү, тормышка соклану һәм ышану хисләре белән сугарылган. "Мин тормышка гашыйк" (1964), "Аерылмас дустым" (1975), "Җан авазы" (1994), "Яз гөлләре" (1996) исемле шигырь җыентыклары, "Җилкәннәр җилдә сынала" (1973), "Язмышлар язылганда" (1979), "Танышлар арасында" (1980), "Тозлы тамчы" (1988), "Серле дөнья" (1997), "Яралы язмышлар" (татар, рус, инглиз телләрендә, 2000) повесте, "Урман кызы" (2001) исемле хикәя, повесть һәм очерклар китаплары. Пьесалар, балалар өчен әкият тупланмалары авторы. "Сайланма әсәрләр" (1—3 т., 1991—1995). ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1995). "КАП-КАРА КҮЗЛӘРЕМ БЕЛӘН АП-АК ДӨНЬЯНЫ КҮРӘМ" Фәнис Яруллин белән әңгәмә Фәнис янына килеп күрешүгә, 1963 елда, "Яшь ленинчы"да эшләгән чакта, редакциябез белән аның янына баруыбыз искә төште. Мин ул чакта Фәнис янында үземне шундый яхшы, рәхәт хис иттем, бу хакта, аның яныннан кайткач, редакциядәге иптәшләремә дә сөйләгән идем. Бүген дә, Фәнис белән күрешкәч, шул мизгелләрне хәтерләдем. Бүген дә аның белән күрешүгә үк нишләптер күңелем күтәрелеп китте. Аның: Дөньяны каргаганым юк, Кайгым булса да тирән. Кап-кара күзләрем белән Ап-ак дөньяны күрәм, — дип язуы юкка түгелдер. Шуны Фәниснең үзенә дә әйттем. "Кайбер кешеләр энергияне суыра, ул вампир, дип әйтәләр, ә син үзең бүтәннәргә якты энергия өләшәсең, ахры", — дим. — Бәлки, шулайдыр, — дип, Фәнис елмаеп кына куйды. — И, мин сезнең ул "Яшь ленинчы"дан килгәнегезне бик яхшы хәтерлим. 1963 ел иде ул. Миңа бер бүлмәле фатир биргәннәр иде. Әнкәй пенсия алмый. Бернәрсәбез юк. Язучылар берлегеннән 100 сум акча бирделәр. Шуңа бер карават, бер өстәл, ике урындык сатып алдык. Ә сез бик матур кыңгырау чәчкәсе төшкән, үзе дә кыңгырау чәчкәсе формалы чынаяк алып килдегез. — И, менә шул чынаякны төшереп ваттым бит мин... — диде үкенүле тавыш белән сүзгә кушылган Нурсөя. — И ачуланды Фәнис! Шунда гына белдем мин аның "яшь ленинчы"лар бүләге икәнен. Фәнис бик тәфсилләп сөйләде ул турыда. — Ул чакларны искә төшереп әйбәт иттегез, — диде Фәнис. — Үзем дә шул вакытларны искә төшереп ята идем әле. Ул чакта кеше күңелендә мәрхәмәт күбрәк иде. Хастаханәләрдә бик күп яттым бит инде. Олы-олы язучылар килә иде хәлемне белергә. Абдулла абый Гомәр бар иде бит әле, "Совет әдәбияты" журналы мөхәррире. Язучылардан автографлар алып, китаплар җыеп китергән иде. Сибгат абый Хәким дә бик якын итте, башкалар да. Мин бит әле авылдан гына килгән малай, яза да башламаган. Аларның ышанычы көч биргәндер инде. — Ә ничек яза башладың, Фәнис? — Шигырьләр яза башлавым 1958—1959 елларга туры килә. Хастаханәдә ятканда. Соңгы вариантына хәтле күңелдән уйлап бетерәсең. Аннары берәр татарча белүчегә әйтеп торып яздырасың. (Үземнең кулбармак эшләми бит әле.) Алай бик уңайсыз. Язу бит ул яшерен эш, аны тәмам формасы килмичә кешегә күрсәтергә дә теләмисең... Ә редакциягә җибәргәндә аларын уйламыйсың инде, аларны күрмисең бит. Ичмасам, йә басыла, йә юк дип хат яза торганнар иде элек. Ә хәзер телефоннан гына булса да әйтмиләр. Кешене сөендерәселәре килмиме. Үзебезнең буын шушындыйга әйләнде, яшьләрне әйткән дә юк. Бербереңә игътибар юк, югыйсә язучыга кешенең игътибары университетка караганда да кирәгрәк. Горькийлар, Ибраһимовлар университетларда укымаган, ә ниләр генә эшләмәгәннәр... Шул елларга кире кайттым әле. 1963—1964 елларда минем шигырьләр дә күп чыкты, кызлар да күп килде яныма. Минем бәхеткә булгандыр инде... 1964 елда "Комсомольская правда"да конкурс оештырылган иде. Шунда минем шигырьләр икенче урынны алды. Конкурста катнашкан шигырьләрдән "Золотой олень" дигән җыентык та бастырып чыгардылар. Аннары бер инглиз атналык басмасында шигырьләрем басылган иде. 50 яшем тулганда күргәзмә оештырдылар да, кызганыч, ул атналык гәзит шунда югалды... — Нурсөя белән ничек танышканыңны сөйлә әле, Фәнис... — Үзеннән-үзе генә, сәбәпсез генә дөньяда бернәрсә дә эшләнми. Әгәр минем укуга омтылышым зур булып, мин шул урын өстендә яткан килеш мәктәптә укып ятмасам, яныма укытучылар, укучы, эшче кызлар килеп йөрмәс иде. Урыс теле укытучысы Виктория Зайцева белән бергә килде яныма Нурсөя. Хәлемне белергә дип инде... Укырга омтылу шулай итеп Нурсөя белән танышуга сәбәп булды. — Ничегрәк яшисез, гомерегез ничек уза? — Бергә яшәвебезгә инде утыз елдан артты, бер-беребезнең холкын беләбез дигәндәй. Ул бит төнлә торып кына да мине биш-алты тапкыр әйләндерә. Юындыра да, туалетына да, һава суларга да алып чыга. Барлык әсәрләремне, пьесаларымны ике-өч тапкыр машинкада гына баса. Илтә, алып кайта. Имгәнгәч, ун ай буе госпитальдә ятып, минем бит гәүдәмдә бер карыш исән тире калмады, бөтен җир череде. (Армиядә солдатка мөнәсәбәт бик начар иде бит. Кеше итеп карамыйлар, кешенең күңеле юк кебек. Приказ гына бар!) Хәзер шул яралар әледән-әле ачылып тора. Нурсөя шәфкать туташы эшен дә үзе башкара. Кешене карый торган робот юк шул. Нурсөянең күп вакытын физик эш ала, ә күңел өчен вакыт аз кала. Нигә шагыйрь: Күргән саен дөнья гыйбрәтләрен, Рәхмәтләрем сиңа арта бара. Көн дә чагылып торган кешелегең Күңелемне үзенә тарта бара. * * * Чын мәхәббәт юк ул, дисәм әгәр, Нәрсә әйтер миңа сөйгән ярым: Ул бит мине егерме ел буе Кулларында йөртә, түкми зарын, — дип язмасын әле!!! — Төрле изелүләрдән исән калгач, Ходай миңа көчне биргән инде, Аллага шөкер! Мин бер тамчы, тозлы тамчы, Булды минем язмыш ачы. Авыр, озын юллар үттем Зур диңгезгә кушылганчы. Әйе, гомеренең һәр сәгатен, һәр минутын көрәштә үткәргән шагыйрьгә бүген 60 яшь! — Нурсөя белән үпкәләшкән чакларыгыз да буламы? — Була инде, тормыш булгач, күңел төшенке чаклар да, үпкәләшкән чаклар да була. Әмма нахак сүзләр, кичерелми торган сүзләр әйтелмәгәндер... Кайчак бик аздан да бәхәс куба торган була бит. Ләкин ул тирәнгә керми, бер-беребезнең йөрәген җәрәхәтләрлек сүзләр әйтешкән юк, Аллага шөкер! — Шуңадыр 1980 елда Фәнис: Бер тамчыдан диңгез булмый, диләр, Ә син менә Кайнар тамчы булып тамдың да Шаулап торган диңгез хасил иттең Мәңгелеккә минем җанымда, — дип язгандыр. Әйе, әйе, диңгез ул Нурсөя, шаулап торган диңгез! Аларга кыска гына вакытка барып кайткан арада да, ул үзе редакциябез бүлмәсенә кереп чыккан арада да шау-гөр килеп үзләрендә булган хәлләрне-яңалыкларны, дөнья хәлләрен сөйләп ала, үзе сораштыра, теге яки бу вакыйга хакында фикере белән уртаклаша. — Бәхет мәсьәләсендә ничегрәк фикер йөртәсең,Фәнис? — Бәхетсез булдым дип тә әйтә алмыйм. Сәламәт кеше эшләгәнне эшләдем... Укучым да күп булды, хакимият тарафыннан да типкедә йөрмәдем. Таныдылар. Әмма: Сагышларны миңа язмыш бирде, Ә моңнарым булган тумыштан. Бәхет белән шатлыкларны гына Гел көрәшеп алам тормыштан. Әйе, шатлык-бәхетнең һәр бөртеген көрәшеп ала ул! 40 ел буена! Урын өстендә 40 ел ятып! — Кешенең сөйкемле сөяге дә булырга тиеш бит әле! — дип дәвам итте Фәнис сүзен. — Мин күп кеше белән очрашам. Дусларым күп. Шунысы кызык: минем янга бер килгән кеше икенче тапкыр килми калмый. Бер-ике шигырен генә укыйм әле дип аның китабын кулыңа алсаң, башыннан ахырына кадәр барып чыкмыйча китапны куям димә: "сөйкемле сөяге" эченә, аның күңел җылысы эченә кереп чумасың... Фәнис минем уку турындагы фикеремә кушылып киткәндәй булды: — ...Студент чакта күп укыдым. Программа буенча гына түгел. Периодик басмаларны — "Новый мир", "Дружба народов", "Юность", "Аврора" һәм башка журналларны. Вак хәрефле язмаларына хәтле берсен дә калдырмый идем. "Литературная газета"ны бер көндә укып чыга идем. Уку күп вакытны ала. Хәзер "Мәдәни җомга"ны да ике көн укыйм. — Бүгенге әдәбиятыбызга ниндирәк бәя бирер идең? — Үз дәүләтчелегебез булса, безнең күп язучылар тәрҗемә ителер иде. Югыйсә көчле әйберләр әрәм булып кала, башка тел аша тәрҗемә иткәндә күп байлык югала. Үз-үзебезне күрсәтергә куркабыз, оялабыз... Вәлиев Римзил Салих улы (1949) — журналист, җәмәгать эшлеклесе. ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1999). 1975—1979 елларда "Ленинец" газетасында (Уфа), "Комсомольская правда" (1979—1984) һәм "Советская культура" (1983—1985) газеталарының Идел буе республикалары хәбәрчесе. 1985 елдан "Слово агитатора" журналында җаваплы сәркатип, 1989—1991 елларда "Идел" журналының баш мөхәррире. 1992 елдан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары. 1995 елдан "Ватан" җәмгыяте президенты. 1995—2000 елларда "Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясенең чит илләр тапшырулары "Дөнья" радиостудиясе мөхәррире. 2000 елдан "Азатлык" радиосының Казан вәкиллеге директоры. ЭШЛӘП ТУЯ БЕЛМӘГӘН КЕШЕ 1980 елның кышы иде бугай. Газета-журнал нәшрияты бинасында бер яңа фигура күренә башлады. Озын буйлы, киң җилкәле, зәңгәр күзле бер егет. "Яшь ленинчы" газетабызның редакторы Роза Туфитуллова: — Бу кеше "Комсомольская правда"ның безнең төбәктәге яңа хәбәрчесе Римзил Вәлиев була. Уфадан. Без аның белән бергә Курскида семинарда очрашкан идек, — диде. Озак та үтмәде, редакциябезгә ул гомер буе белгән дус яисә туган кебек якын итеп кереп йөри башлады. Хәл-әхвәл сораша, эшебез белән кызыксына. Ә "Яшь ленинчы"да без ул чакта бик тырышып эшли идек, бик тату яши идек. Бу — нәкъ менә балалар, яшьләр газеталары арасында ватанга, туган якка, халкыңа бирелгәнлек рухында тәрбияли торган материалларга конкурс барган чак иде. Сөйләшеп йөри торгач, ни күзебез белән күрик: көннәрдән бер көнне "Комсомольская правда"да безнең "Яшь ленинчы"быз турында "Большие дела маленькой газеты" дигән мәкалә басылып чыкмасынмы?! Кайчан күреп-аңлап алган да кайчан язып җибәрергә өлгергән?! Шул елны Советлар Союзында чыга торган 25 балалар гәзите арасында беренче урынны алдык. Күрәсең, монда "Комсомольская правда"дагы мәкаләнең дә файдасы тими калмагандыр. Еллар үтә торды. Мин пенсиягә чыктым. 1992 ел иде бугай. Ятам шулай өйдә, юрган астында. Кәеф тә, саулык та әллә ни түгел. Берзаман телефон шылтырый. — Бу Римзил Вәлиев була. Саимә ханым кирәк иде. — Мин тыңлыйм. — Бөтендөнья татарлары өчен латин шрифтында гәзит чыгарабыз. Җаваплы сәркатип кирәк. — Уйлармын... — Уйларга вакыт юк, эшләргә кирәк. — Ярар, килермен. Икенче көнне бардым, эшкә чумдым. Чирләрем дә әллә кая таралгандай булды. Дусларым минем кинәт кенә яшәрә башлавыма гаҗәпләнде. Чөнки мин кыен һәм бөек эшкә катнаштым. Әйләнә-тирәмдә ихлас, тырыш һәм сәләтле кешеләр кайнады. Шул заманнан бирле хезмәттән туктап, яңадан юрган астына кереп ятканым юк. "Яшәрә" башлавым шул 1992 елдан килә. Шул чорда Римзил Вәлиев чит илләрдәге милләттәшләребездән юнәлткән акчага, латин шрифты белән беренче булып, "Дөнjа" гәзитен нәшер итә башлый. Текстны компьютерда җыеп, шунда биткә салып, гәзит оригинал-макеттан басыла. Кайберәүләр фараз итеп, гәзитләрдә язып чыкканча, моның өчен кургашыннан хәрефләр дә коясы түгел, метранпажлар да кирәкми! Кемнәр үз җилкәсен куйды соң бу басманы бар итәргә? Болар — Фәридә Хәмит, Фәрит Аги (Мюнхеннан), Әмрулла Аги (Америкадан), Җөнәйт Чапаноглы (Сан-Францискодан), Австралиядән Рөстәм Садри, Төркиядән Фәрит Бичури; Сафия ханым Туран үзенең ире Рәис Гали улы Хәйбрахмановтан (Казан) акча күчертте, Башкортстан кәсепчесе Морат Галимҗанов та ярдәм итте. Һәр сан ахырында без аларның исемен күрсәтә идек. Нәшрият җитәкчесе Дилбәр Талип кызы Хәйруллина да безне аяктан екмаска тырышты. Кайчак хәтта тиражның артыгын да бастырып җибәрә иде... Редакциядә исә язучы Флүс Латыйфи, КДУ доценты Ринат Якуш, бухгалтер Рим Ситдыйк (соңыннан ул журналист Юныс Әтнәле булып китте), хәзер Дәүләт Советының мәдәният комиссиясе аппаратында эшләүче Римма Кадыйрова, КДУны тәмамлаган Рим Гыйльфан, студент Наиф Акмал һәм мин фәкыйрегез эшләдек. Эш урыныбыз "Казан" милли-мәдәни үзәгенең 201 нче бүлмәсе иде. Уңышларыбыз булса да шунда җыелып шатланабыз, хәсрәтебез булса да шунда бергә хәсрәт чигәбез. Бөтен яңа, авыр эшне Римзил башлап йөри. (Сүз уңаеннан әйтим: аның җәмәгате Зилә Вәлиевага иң җайсыз, четерекле кануннарны әзерләп, парламенттан үткәрү бурычы куела, кайвакытта кешеләрнең ачуын китерә торган эшләр тапшырыла. Хак эш булгач, Зилә ханым аларны үтәп чыга. Җәмгыятьтәге абруе өчен бу гаилә кара хезмәт белән түли, күрәсең.) Шулай итеп без, бер төркем идеалистлар, "дөньяны" күтәрәбез. Барыбыз да Римзилнең күзенә, аның кулына карап торабыз. Аның белән эшләве күңелле, ул сине тарсындырмый, түбәнсетми, үз көеңә йөреп эшләү мөмкинлеге тудыра. Хәтта тамагы ачның тамагын туйдыра, юлына акча югына акча бирә, кунар җире булмаганына кунар урын таба... Боларны минем аннан-моннан ишетеп кенә белүем түгел. Шулай булуын ул үзе дә сизмидер кебек. Ул кешеләрне үстерә, өйрәтә, аларга канат куя, оядан очыра һәм һәрберсенең уңышына куана. Ник дисәң, аның үзендәге сәләт, көч, интеллект дөньяда тагын әллә ниләр эшләргә җитәрлек сыман тоела. Әнә, "Дөнjа" кочагында эшкә өйрәнеп җиткәч, кайбер егетләребезне "Азатлык" радиосының үзәгенә дә (соңгы вакытта инде ул Мюнхеннан Прагага күчерелде) тарттырдылар. Иң элек Рим Гыйльфанов (Кәрим Камал) китте, аннары, укуын тәмамлагач, Наиф Акмал, аннары Алик Гыйльмуллин (безгә килеп компьютер белән шөгыльләнүче егет). "Ватан" җәмгыятендә эшләгән Дамир Гыйсметдин, Лилия Гыйльметдинова, галим Илбарис Надиров та чит ил татарларын ташламадылар, һаман аларга ярдәм итәләр. Без бер команда кешеләре идек. Гәзит читтә генә түгел, үзебезнең Казанда да бик тиз популярлык казанды. Бик күп кеше аны турыдан-туры редакциядән килеп ала иде: студентлар, өлкән яшьтәге кешеләр, укытучылар, укучылар. 13 нче гимназиядә укыта торган Габдрахман ага Хәмиди исә мәктәбендә уку әсбабы итеп таратыр өчен һәр санны иллешәр нөсхә ала иде. Пенсия яшендәге бу мөгаллимнең "Дөнjа" гәзитенә хәйрия акчасы китерүе дә истә калган. Чит илләрдәге милләттәшләребезгә барып ирешкәч, алардан күңелләре тулып язган хатлар килә башлады... Ә инде чыгудан туктагач, үзебездәге укучыларыбыздан да, чит илдәгеләрдән дә бик күп шелтәүпкә, әрнү-рәнҗү сүзләре ишеттек. "Дөнjа" тукталып торуының сәбәпчесе без түгел. Римзил аны дәүләт канаты астындагы гәзит буларак яңадан теркәтте. Гамәлгә куючылары абруйлы булса да, "Дөнjа" дәүләт кайгыртуында чыга торганнар рәтенә кермәде. Шуның өстенә әлегә латин әлифбасына кайту рәсмиләштерелмәгән, булачак имланың аерым бер варианты расланмаган. Көтәбез. Уртак стандартларны, дәүләтнең ярдәм кулын да көтәбез. ...Ә шул арада радио аша "Дөнья" студиясе тапшырулары яңгырый башлады, мөхәррире шул ук Римзил Вәлиев. Эчтәлеге дә шул ук: татар дөньясы хәбәрләре, Татарстанның халыкара элемтәләре, халык дипломатиясе, гомуми-милли сөенечләр һәм көенечләр. Римзил Вәлиев әйтмешли, "латин хәрефе белән сөйли торган татар радиотапшыруларын" һәр атна, һәр көн саен тыңлап барам. "Латин хәрефе белән сөйләү" шаярту гына түгел. Татарча дөрес сөйләү дигән сүз ул. "Авыл" түгел "ауыл", "тәвәккәл" түгел "тәүәккәл" дип сөйлиләр, һәр тапшыруда Татарстаннан да, Русиядән дә, БДБ һәм чит илләрдән дә тавышлар яңгырый: Зөһрә Сәхәбиева, Хәйдәр Бигичев, Айрат Арсланов, Илһам Шакировларның тавышы, Президентыбызның читтәге татарларга мөрәҗәгате, Әмирхан Еники сөйләве, Оренбург, Ташкент, Әстерхан, Омск хәбәрләре, милләт турындагы бәхәсләр. Бернинди мактаулы исемнәр алмаган, калын китаплар чыгармаган, диссертацияләр якламаган (белеме, фикерләре, энергиясе җитәрлек булса да), дәүләт эшендә карьера ясарга юллар ачык булып та дәрәҗәле кәнәфиләргә үрелмәгән кеше ул Римзил. Карьера ясарга, мал җыярга, шөһрәт казанырга вакыты юк аның. Римзил Вәлиев — "Татарстан" дәүләт радиокомпаниясенең күптән түгел төзелгән "Содружество" иҗади берләшмәсе директоры. 1996 елдан бирле чит илләрдәге милләттәшләр белән багланышлар урнаштыру эшендә "Ватан" җәмгыяте вазифаларын Конгресс кысаларына кертеп, ул алып бара. Чит ил татарларының хәлен белеп, аларга ярдәм итеп торса да, үзе алар янына кунакка йөрми. Соңгы 7—8 елда чит илгә бармавы белән горурлана. Мөмкинлекләре булып та алардан файдаланмау, болай ук "щепетильный" булу сирәк очрый. Аның бай илләргә барып, андагы муллыкка сокланып йөрү ихтыяҗы юк. Чөнки ул болай да һәр көн дөньяда — татар дөньясында яши. "Азатлык" радиосы белән дуслык та шул чит илләрдәге татар мөһаҗирләре аша урнаштырылды. 1998 елның декабрендә Президент М.Ш.Шәймиев Американың "Свободная Европа"/"Свобода" радиокорпорациясенең президенты Томас А.Дайнны һәм "Азатлык" радиостанциясенең татар-башкорт редакциясе директоры Фәрит Агины кабул итте. Минтимер Шәймиев һәм Томас Дайн киләчәктә радиотапшырулар эшен камилләштерү, ике арада хезмәттәшлекне дәвам иттерү турында фикер алыштылар. "Моннан ун ел элек "Азатлык" радиостанциясе җитәкчеләре Татарстанга килеп менә шулай дәүләт дәрәҗәсендә очрашу оештырырлар дигән уй кемнең башына килгән!" — диде бу очрашу вакытында Президент М.Шәймиев. Утызга якын телдә 25 дәүләткә тапшырулар алып баручы радиокорпорация башлыгы Татарстан Президентына хезмәттәшлекне дәвам иттерергә, кирәк чагында дөньяның теләсә нинди почмагында, теләсә нинди телдә Татарстан турында объектив мәгълүмат таратырга, тиешле ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте. Бу очрашуны әзерләү, элеккеге ике система, берничә дәүләт вәкиленең сәгать телен, фикерләрен тәңгәл китерү, уртак максатлар билгеләү, Татарстан һәм татар халкы мәнфәгатьләренә дөнья җәмәгатьчелегенең, чит дәүләтләрнең уңай карашын, кызыксынучанлыгын уяту — болар чыннан да гаҗәеп зур нәрсәләр. Халыкара мөнәсәбәтләрдә яңа сәясәт игълан ителсә дә, кайберәүләр иске калыплардан, дошманлык эзләүдән арына алмаган, "салкын сугыш" окопларыннан чыкмыйча яткан, зур дәүләтләр арасында дөнья бүленеше һаман дәвам итә дигән чор бит бу. Бу олы очрашу Татарстанның зур сәясәттә танылуын күрсәтте. Аны оештыру өчен Көнбатыш ягыннан Фәрит Иделле көч салса, безнең яктан Римзил Вәлиев тырышты. Һөнәри һәм сәяси эшчәнлегенең иң югары ноктасы кайчан булды, дип сорагач, Римзил миңа болай дип җавап бирде: "1998 елның 17 декабрендә". Үзе беләдер, уйламыйча сөйләнә торган кеше түгел. Димәк, нәкъ шул көнне Казан Кремлендә Татарстан илбашы белән чит илләрдәге иң зур, иң көчле радионың җитәкчесе очрашуын, төрле тарафка сибелгән татар милләте мәнфәгатьләре турында сөйләшүен Римзил үзе өчен бәхет дип саный. Үзен ул милли үсешнең, зур дөньяга чыгуыбызның бер баскыч ташы дип исәпли. Ә бу чыннан да шулай бит. Берәүләр менә шундый таш булудан курка, икенчеләр (Римзил ишесе) шуның белән горурлана. Римзил Вәлиевнең иң якын хыялы — Интернет челтәрендә беренче электрон татар гәзитен ачу. "Дөнья— Tatar—Word" исемле. Латин хәрефләре белән. Татар, рус, инглиз телләрендә. Бу гәзитне почта аша таратып мәшәкатьләнергә кирәк булмаячак, һәркем дөньяның теләсә кайсы почмагында компьютер аша аны көн саен укып бара алачак. Мәсәлән, музыка рубрикасына кереп, татар җырларын тыңларга мөмкин булырга тиеш. Бусы "tatar audio" дип атала. Кызганыч, хәзергә Интернет аша татар спектакльләрен, фильмнарын карап булмый. "Real Video" дигән нәрсәсе хәзергә эшләнмәгән икән. Анысы соңрак булырга мөмкин, имеш. И, хыялый, төзәлмәс хыялый кешеләр була бит! Шулай да Римзил бөтенләй үк хыялга бирелми. Мәсәлән, гадәттәгечә, бу проектка ул дәүләттән акча алырга өмет итми. Әмма таләпләрнең каты булачагын алдан искәртте. Текстлар кыска, тәрҗемәгә җайлы, кызыклы булырга тиеш, ди. Эш кыен булачак. Бездән гайре беркем дә башкара алмый аны, ди. Бу хәйләкәр кеше мине тагын эшкә димли бугай. Римзил Вәлиев һаман шул "милләт", "мәгълүмат" дип йөри, атнасына өч-дүрт тапкыр радио аша репортажлар, комментарийлар яңгырата. "Татарстан", "Идел" журналларында, гәзитләрдә саллы-саллы, тирән эчтәлекле мәкаләләр бастыра. Үзгәреш шунда гына: татар халкы өстенә, Татарстан өстенә кислоталы шакшы су сибүчеләр белән якалаша. В.Тишков кебек этнологлар яки В.Жириновский кебек сәясәтчеләрнең үзләре белән түгел, ә аларның чукмар идеяләре белән дәлилле һәм шактый нәтиҗәле орыша ул. Русия татарларының милли мохтарияте җитәкчесе буларак, Римзилнең Мәскәүдә, чит илләрдә барган сөйләшүләрдә катнашуын матбугатта бик язып тормыйлар. Шулай да әллә кайлардан хәбәрләр кайткалый. Чит ил сәясәтчеләренең милли үсеш, федерализм турында язган хезмәтләре басылган бер китапчыкны ачсам, азатлык һәм мөстәкыйльлек турында чыгышның авторы мәгълүм танышыбыз булып чыкты. Әйе, шәхес һәм фикер иясе буларак, журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев татар дөньясында иң билгеле һәм тәэсирле затлардан булып китте. Аның эше гадәттәгечә шул милләттәшләр нужасына кайтып кала. Аллага шөкер, милләт юлында йөрүчеләр арасында Римзил кебекләр булуына куанам. Күбрәк булсыннар иде шундыйлар... 1999—2007 Вәлиев Мансур Хаҗи улы (1948) — әдәбият тәнкыйтьчесе, язучы. ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1989), Татарстан Язучылар берлегенең Җамал Вәлиди исемендәге премиясе лауреаты (2001). Агымдагы әдәби процесс мәсьәләләрен анализлауга багышланган "Яшьләр мәйданга чыга" (1978), "Табарга һәм югалтмаска" (1982), "Учагың сүнмәсен" (1988), "Каһарманнар кирәк" (1990), "Гасыр ахырында" (1993), "Тукайлар рухы" (1998), "Күңелем кошы" (2004), "Тормыш дулкыннары" (2005) исемле тәнкыйть мәкаләләре җыентыклары; "Үзәгең өзелгәндә" (1987), "Качу" (1993), "Мәхәббәт — мәңгелек" (2001), "Идел яры" (2007) дигән повесть һәм новелла китаплары авторы. 1981 елдан бирле "Казан утлары" журналында эшли. "БЕЗДӘ БЕР-БЕРЕҢНЕ ИПТӘШЛӘРЧӘ ТӨЗӘТҮ ГАМӘЛЕ ОНЫТЫЛЫП БАРА" Мансур Вәлиев белән әңгәмә Танылган тәнкыйтьче һәм язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мансур Вәлиевкә 1 гыйнварда 50 яшь тулды. Ул — унлап китап авторы. Бүгенге көндә "Казан утлары" журналы редакциясендә эшли. Без аны түгәрәк бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз, яңадан-яңа иҗат уңышларына ирешүен телибез. Бүген Мансур Вәлиев — безнең кунагыбыз. — Мансур әфәнде, бүгенге татар әдәбиятындагы хәлләрне Сез кыскача гына ничек бәяләр идегез? — Күз тимәсен: шигърият белән драматургиябез әйбәт кенә үсештә, публицистиканың матур-матур үрнәкләре күренгәләп тора. Әмма прозада һәм әдәби тәнкыйтьтә эшләр начар. — Чынлап та, бүгенге прозадан бик күпләр зарлана. Ә менә шундый хәл килеп тууның сәбәпләре нидә икән соң? — 1997 ел дәвамында без "Казан утлары" журналында бүгенге проза турында сөйләшү үткәргән идек. Анда катнашучыларның һәм үземнең фикерне дә бергә кушып әйтсәк, мондый нәтиҗә килеп чыга: өлкән яшьтәге, тәҗрибәле прозаикларның дөнья куюы, исәннәрнең бик-бик сирәк язуы, прозада каләм хакының бик-бик түбән булуы, гомумән, бүгенге тормышта рухи-әхлакый мәсьәләләргә игътибар бирелмәү... Менә бу соңгысы безнең бүгенге барлык проблемаларның үзәк тамырын тәшкил итә шикелле. Аны күрергә, аңа зур игътибар бирергә теләмәсәк, безнең әле алда тагын да зуррак фаҗигаләргә юлыгуыбыз мөмкин. Ачыграк итеп әйтсәк, адәмнәрнең торган саен көчлерәк темпта ерткычка әверелү процессы бара. Әгәр дә без үзебезнең республикада рухиятнең ни икәнен аңларга теләмәсәк һәм өйрәнмәсәк — тиз арада бик начар җимешләр җыя башлаячакбыз! — Шул ук вакытта бүгенге әдәбиятта матур күренешләр дә бардыр бит инде... — Әйе, хәзер безнең әдәбиятны, гәзит-журналларны чагыштырмача ирекле дияргә мөмкин. Ләкин барыбер иң-иң үткен мәкаләләр безнең хөкүмәттән акча алмаган басмаларда дөнья күрә. Ә хөкүмәт акчасына яшәгәннәре исә, нигездә, һаман элекке юлдан бара дияргә була. — Ә менә әдәбиятның үзенә ирек нәрсә алып килде дип әйтергә була? — Милли тойгыларны ачыктан-ачык язу мөмкинлеге бирелде. Монысын беләбез. Шәхес ирегенә дә юл ачылды дип әйтергә була... Ләкин шул ук вакытта бу ирек белән безгә йөгәнсезлек тә кереп бара шикелле. Бигрәк тә яшь буын прозаиклар иҗатында күзгә ташлана ул. Нәрсә турында әйтмәкче булам мин? Әдәбиятта теләсә нәрсә турында язарга мөмкин. Әмма иҗатчының кешелекле, гуманлы максаты булырга тиеш. Тормышның шәрә яисә пычрак яклары турында язу үзмаксат булмаска тиеш! Ә безнең берише яшьләр иҗатында кайчагында ул үзмаксат сыман килеп чыга. Ягъни алар бары тик әнә шул "әкәмәт нәрсә"не күрсәтеп, шуннан тәм табу өчен генә язалар кебек. — Моңа мисаллар китермисезме? — Үзебезнең әдәбияттан мисал китереп тормыйм. Анысы аның гыйбрәт булыр иде инде. Ә менә башка әдәбиятлардан, үрнәк алу өчен, мисал китерергә мөмкин. Француз әдәбиятында Мопассан бар, урыс әдәбиятында Бунин бар. Алар мәхәббәт турында күп язалар һәм шактый мавыктыргыч, дулкынландыргыч итеп язалар. Шактый ачык, курыкмыйча язалар. Ләкин алар иҗатында мәхәббәт күренешләре кеше язмышлары һәм кичерешләре белән тыгыз үрелеп, әнә шул язмышларның бер органик өлеше булып бара. Ир белән хатын-кыз якынлыгы тасвирланса да, тулаем әсәр тукымасында ул иң алгы планга чыкмый, пошлый булмый, төп максатка әверелми. Аларда тормышны тирәннән кичереп баручы олы иҗатчы йөрәге, күңеле һәр җөмләдә сизелеп тора... Ә безнең яшь иҗатчылар исә язганда, персонажларның күңеленә эчкәре кереп тормыйча, әлеге "кызыклы" күренешләрне генә алгы планга чыгарырга яраталар. — "Замана балалары" дип карап, аларга карата әдәби тәнкыйть тә сүз әйтми бит әле... — Әйе, анысы да бар. Бездә хәзер бер-береңне иптәшләрчә төзәтү гамәле онытылып бара. — Әдәби тәнкыйть дигәннән, безнең бу тармагыбыз нишләп бөтенләй юкка чыкты соң әле? — Алай ук дип әйтмәс идем мин. Мәсәлән, язучыларыбызның төп журналы булган "Казан утлары"н гына алсак та, үткән ел дәвамында анда шактый күп һәм кызыклы гына әдәби тәнкыйть мәкаләләре дөнья күрде. Рифат Сверигин, Фәрит Бәширов, Кояш Тимбикова, Лена Шагыйрьҗан язмалары — алар, һич икеләнүсез әйтергә мөмкин, иң җитди таләпләргә дә җавап бирә ала торган әдәби тәнкыйть мәкаләләре. Әле тагын Рафаэль Сибатның шагыйрь Рәдиф Гаташ турындагы бик кызыклы һәм күләмле мәкаләсен әзерлибез. — Шулай да соңгы елларда әдәби тәнкыйтькә яңа кадрлар килми, ахрысы... Сезнең сыман, башта ук күренекле язучы Фатих Хөснигә "Ачык хат" багышлап — әнә шулай истә калырдай итеп — әдәби тәнкыйтькә килүчеләр күренми бугай хәзер... — Иҗатка һәркем үзенчә килә бит инде ул. Соңгы елларда безнең әдәби тәнкыйтькә килүче яңа кадрлар да бөтенләй үк юк дип әйтә алмыйбыздыр. Моңа кадәр публицистик мәкаләләр язган Рәфыйк Шәрәфиев бу елларда матур гына тәнкыйть мәкаләләре дә бирде. Аның бүгенге прозага багышланган һәм Мәгъсүм Хуҗин иҗатын яктырткан язмалары бигрәк тә аерылып тора. Рәшит Фәтхерахманов дигән авторыбыз да Мөхәммәт Мәһдиев иҗаты турында һәм тулаем иҗат процессы хакында кызыклы язмалар бастырды. Руфия Гыйләҗетдинова (хәзерге фамилиясе Хәмидуллина) да әдәби әсәрне бик белеп, бик җентекләп тикшерү сәләтенә ия. — Әдәби тәнкыйтьне чын-чынлап җанландыру, Тукайлар, Әмирханнар чорындагыча итеп җанландыру өчен нәрсә эшләргә кирәк, сезнеңчә? — Иң беренчедән, чын мәгънәсендә бәйсез басма булырга тиеш. Аның башында кыю һәм көчле рухи дөньяга ия зур шәхес торырга тиеш. Әнә шул шәхес кызыклы һәм кирәкле язмаларга авторны кызыксындыра алырдай каләм хакы түләргә тиеш. Ә хәзерге сыман, күләм буенча гына, механик рәвештә генә бүлеп утырырга түгел! Аннан соң бер үк санда яки янәшә килгән саннарда бер үк авторның язмаларын басудан курыкмаска кирәк. Әдәбият тарихыннан ук билгеле бит инде: талантлы автор ул еш яза, һәммәсен кызыклы итеп яза. Без аңа юлны иркен итеп ачудан курыкмыйк. Югыйсә кайсыбер басмалар моннан бик тә курка. Андый язмалар редакцияләрдә озак гомерләр ятарга мәҗбүр була. Әдәби тәнкыйть өлкәсендә эшләүчеләр өчен мондый хәл бигрәк тә сиздерә. — Әллә әнә шуңа күрәме үзегез дә соңгы арада прозага кереп барасыз? — Бу мәсьәләдә әлегә нинди дә булса нәтиҗә ясый алмыйм. Ә сез әйткән новеллалар күңелдә йөргән хисләрне, тойгыларны белдерәсе һәм ниндидер дәрәҗәдә яшәтеп калдырасы килүдәндер дип уйлыйм. Кайберәүләргә шигырь мәйданы гына таррак тоела да, алар прозага кереп китә бит әле... Аннары шагыйрьләрнең дә, прозаикларның әдәби тәнкыйть мәкаләсе язулары кебек бик матур күренеш бар... Бу шулай булырга тиеш тә! Иҗат кешесе үз күңелен ни дулкынландырса — шул хакта рухланып язарга тиеш. Мисал өчен, талантлы шагыйрәбез Лена Шагыйрьҗанның тормыш проблемалары турындагы язмаларын да, әдәби иҗат хакындагы мәкаләләрен дә тыныч кына уку мөмкинмени?! Талантлы каләм иясенең уйтойгылары бит алар! Гариф ага Ахунов, Туфан ага Миңнуллин һәм башка бик күпләрнең дә язмалары әнә шундый дип беләм. Бүген каләм ияләре дә моннан курыкмаска тиеш дип саныйм. Укучыга әйтер сүзең, мәгънәле, гыйбрәтле фикерләрең бар икән — нигә аларны яшереп яткырырга? — Шулай итсәк, милли матбугатыбыз да җанланыбрак китәр иде, бәлки. Әйе бит? — Әлбәттә! Гомумән, әле бездә, безнең уйлану-фикерләү рәвешебездә коллык, катып калганлык билгеләре бик еш чагыла. Без үзебезнең җаныбыз, рухыбызны иркен һәм ирекле яшәешкә чыгарудан куркабыз. Элек озак еллар буена яшәгән кысалар хәзер дә безне рухи яктан богаулап, кысып тора. Хәзергә безнең цензура үзебездә, үз эчебездә, үз җаныбызда бик көчле утыра. — Кысалар димәктән, тәрҗемә турында да сөйләшеп алыйк әле. Элегрәк, ягъни совет чорында, бездә бу мәсьәләгә зур әһәмият бирелә иде. Дистәләгән әсәрләр чит телләргә тәрҗемә кылына, басылып чыга иде. Дөнья әдәбиятын үзебезнең телгә тәрҗемә итү эше дә әйбәт кенә бара иде. Югыйсә без бит укучыбызны үз казаныбызда гына кайнатырга тиеш түгел. Менә бу хәзерге ирек заманасы аны туктатып калдырды бит әле... — Тәрҗемәче кешегә һәм бүтән күпләргә минем фикерем бик сәер тоелачагын да яхшы беләм, ләкин үз фикеремне әйтәм. Совет чорында чит телгә тәрҗемә кылынырга тырышучылар — алар, нигездә, татар халкы, татар укучылары тарафыннан бик үк якын кабул ителмәгән язучылар булды дип уйлыйм. Алар үзләренең татар халкы күңелен, аның җаны белән бигүк якын түгеллеген, үзләренең аңа бигүк үз түгеллеген тоеп — милләт белән үзләре арасында чын рухи якынлык, чын-чыннан бер-береңне үз итү хисе булмауны тоеп — әнә шуның аркасында, шуның нәтиҗәсендә үзләренә җылы эзләп, игътибар эзләп читкә юл тоттылар дип уйлыйм мин. Ә менә чын-чыннан татарның үзенеке булган, аның белән күңел, җан якынлыгы, язмыш уртаклыгы һәм үзенең шәхси язмышының татар милләте язмышы белән ахыргача уртаклыгын, аларның үзара аерылмаслыгын тойган әдипләр алай эшләмәде дип саныйм. Мәсәлән, Әмирхан ага Еникинең, Нурихан ага Фәттахның, Мөхәммәт ага Мәһдиевнең һәм күпләгән милли җанлы, милли рухлы язучы, шагыйрьләрнең тәрҗемә ителүгә исе китмәде бит. Ни өчен? Чөнки алар татар халкын, татар милләтен үзенең Анасы дип санады! Ә ана кеше ул, үзегез беләсез, берәү генә була! — Алайса, без гомумән тәрҗемә эшен юкка чыгаруга, аны кирәксенмәүгә килеп терәләбез түгелме соң?! — Алай ук түгелдер! Милләтнең иң зур, иң талантлы, иң чын әдипләре тәрҗемә ителсен. Лаеклы итеп, алар талантына тәңгәл дәрәҗәдә итеп. Мондый максатка безнең хөкүмәт, безнең Язучылар берлеге акча да тапсын! Ләкин мин тәрҗемә ителүне үзмаксат дип санауга каршы. Югыйсә бездә кайберәүләр, татарча язарга, иҗат итәргә өйрәнмәгән килеш, "тәрҗемә итегез!" дип чаба башлаган иде бит. Шул ук Еникиләрне, Фәттахларны, Мәһдиевләрне узып чаба башлаганнар иде алар! — Кайберәүләр бүген тулаем әдәбиятның (милли әдәбиятның гына түгел) язмышын бик пессимистик рухта билгели. Ә сез моңа ничек карыйсыз? — Мин үзем болай оптимист кеше. Киләчәкне гел матур итеп күрергә телим. Ләкин шул ук вакытта тулаем Җир шарындагы тормышта начар тенденцияләрнең нык көчәя баруын, табигатьнең бөтен җирдә юк ителә баруын күрәм — адәм баласы үзенең бары тик табигать исән булганда гына яши алганлыгын оныта. Русия илендә кыргый көчләргә бигрәк тә нык ирек куела, табигатьне һәм кеше шәхесен җимерү эше биредә бигрәк тә кызу тизлектә алып барыла... Менә шундый шартларда безгә Татарстанда гуманистик принципларга нигезләнгән үзебезнең идеологияне булдырырга бик кирәк иде дә бит... Ул була калса, бөтен зыялыларны, халыкны һәм җитәкчеләрне бер максатка туплый алыр иде. Тормышны төзергә, матурайтырга, ныгытырга ярдәм итәр иде. Бөтен республика өчен рухи нигез булыр иде ул. Иҗатчылар өчен бигрәк тә. Әмма ни кызганыч: күпләр өчен идеология бары тик куркыныч нәрсә булып кына истә калган, ахрысы. Көнбатыш илләрендә андый әйбер — идеология — күренмәү дә шикләндерә, ахрысы, безнең җитәкчеләрне. Ә бит безнең халыклар — татары да, урысы да дигәндәй — кече яшьтән үк күңел, җан тәрбиясенә бик мохтаҗ. Хәтта әле олыгайгач та мохтаҗ аңа кеше! Чөнки ул таш түгел, тимер түгел! Кеше бары тик акча законы белән генә яши алмый. Аның эчендә акчага гына буйсынмый торган "җан", "күңел" дигән изге хәзинә бар. — 50 яшь тулган көннәрдә үзегезне ничегрәк хис итәсез? — Ул турыда әллә ни уйлаган да юк. Һаман яшьләрчә булырга тырышып йөрим шунда... — Ләббәйкә! Рифат Әхмәт улы Фәттахов (1966) — журналист, "Татарстан" журналының баш мөхәррире, фәлсәфә фәннәре кандидаты, ТР һәм РФ ның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР ның М.Җәлил исемендәге премия лауреаты. "ӘГӘР МИН ЯНМАСАМ..." Рифат Фәттахов белән әңгәмә Мине берәүнең ниндидер гамәле кызыксындырса, минем ул кешене якыннанрак беләсем килә һәм мин аңа таба омтыла башлыйм. Шулай көннәрдән бер көнне кызым Гөлнар белән Рәшит Ваһаповка багышланган фестивальнең йомгаклау концертына барырга туры килде. Бу концертка катнашкан башкаручылар исемен атау гына да күп нәрсә турында сөйли. Монда татар сәнгать сөючеләре өчен якын һәм кадерле булган Фәридә Кудашева белән Илһам Шакиров, Зилә Сөнгатуллина, Венера Ганиевадан башлап исемнәре әле бигүк таныш булмаган, әмма киләчәкләренә зур өметләр багларга мөмкин булган сәнгатькәрләр бар иде. Мәсәлән, Санкт-Петербургтан килгән Эллина Шиһабетдинованың татар халык җыры "Гөлҗамал"ны башкаруын тамашачы тынсыз калып тыңлады. Уфалы Ф.Килдиярованың сирәк җырчылар гына йөрәксенеп ала торган "Эскадрон" җырын җырлавы таң калдырды. Мәшһүр Идрис Газиевны, яшь җырчы Илһам Вәлиевне әйтәсеңме! Исеме дә Илһам бит әле! Аның инде быел ук безнең Опера театрына Тукай роленә чакырылуы гына да ни тора! Һәм башкалар. Монда бөтенесе дә бер кеше төсле итеп җырлый торган, сәхнәдә чикерткә сыман сикергәләп йөри торган, ярым-йорты киенгән бер генә "башкаручы" да юк. Монда — халык көйләренә мөкиббән киткән, тирән моңга ия булган сәнгать әһелләре. Шул кичәдә үк мәгълүм булды: Рәшит Ваһаповка багышлап "Заман, иҗат, шәхес" дигән китап дөнья күргән икән. Соңыннан беленде: бу китап хөрмәтле Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең "Ул халкыбызның йөрәк түрендә саклана" дигән сүз башы белән ачыла икән. Рәшит Ваһаповка багышланган фестиваль инде ел буена дәвам иткән. Әлеге артистлар Рәшит Ваһаповның туган ягы Түбән Новгородта да, шулай ук Екатеринбургта, Уфа, Санкт-Петербург, Мәскәү, Казакъстан, Финляндиянең башкаласы Хельсинкида да чыгыш ясаганнар. Бу гамәлләрнең башлап йөрүчесе "Татарстан" журналының генераль директоры, баш мөхәррире, республикабызның атказанган мәдәният хезмәткәре Рифат Фәттахов була. — Әти — шофер, тракторчы, — дип сөйли Рифат әфәнде. — Әни — типографиядә хәреф җыючы. — Мин Сездән ничек журналистиканы сайлыйсы иттегез дип сорамакчы идем. Болай булгач аңлашыла инде. — Әйе, әни үзе белән типографиягә ияртеп йөртә. Мин инде бишенче сыйныфта укыганда ук языша идем, кушаматым да "юнкор" иде. Авыл хәбәрчесе буларак мине 5 майда райкомга чакырдылар. Партия җитәкчелек иткән заман бит. Бу инде үзенә күрә бер тәрбия, үстерү чарасы! Әни белән бергә редакциядә эшли торган хезмәткәрләр дә киңәшләр бирә. Тугызынчы сыйныфны бетергәч, җәй көне редакциягә эшкә алдылар. Әни подшивкалар бирә, элекке елгыларын карарга, өйрәнергә. Безнең әнинең әтисе дә авылдан хәбәрләр язып торган әле... — Алдынгы карашлы кешеләр булганнар икән. — Горький шәһәрендә "Ленинская смена" дигән яшьләр газетасы чыга иде, мине шунда слетка чакырдылар. Актуктан Горькийга берүзем ничек барыйм ди инде? "Бармыйсың!" — диделәр өйдәгеләр. Аннары, бала нәүмиз булып калмасын диптер инде, Рабига әбием озата барды. — Өйдә атмосфера ниндирәк иде? — Мине мөстәкыйльлеккә гаиләбез өйрәтте. Әти, мәрхүм, бик кырыс кеше иде, гел, үзеңә ышанырга тиешсең, дип тукып торды. Ике әбием бар иде. Гаиләдә чын милли дини тәрбия алуым белән үземне бәхетле саныйм. Әтинең әнисе Хәдичә әби — абыстай. Ул намаз укыганда чебен дә очарга тиеш түгел. Ураза... Сәхәр... Әти әбигә ярдәм итәргә куша. Газын кабызып бирәбез. Әбине Коръән укырга, авыз ачарга, корбан ашларына чакырганда аны мин озатып йөрим, алып кайтам. Чын дини тәрбия эчендә үстем. Әти ягыннан бабайның әнисе улы тугач та (Фәттах бабабыз була инде бу) Финляндиягә киткән. "Барып урнашкач та баланы кайтып алам", — дигән. Ләкин ул китүгә үк чик ябылган, бабайны әнисе алып китә алмаган, аны әбисе карап үстергән. "Бай нәселе" дип йөрткәннәр безне. Мин туган йорт та ике катлы иде әле. Әби сүттертмәгән. Гаиләдә тәртип көчле иде. Әти кайтмыйча, әби утырмыйча безнең ашарга утырырга хакыбыз юк иде. — Рәшит Ваһаповка ничек барып юлыктыгыз? — Авылдашлар бит без, Актукныкы ул. Авыл халкы Рәшит абыйны яхшы белгән һәм бик яраткан. Авылга кайткан чакларында ул минем абыем Илфатны кулына күтәреп йөртә торган булган. Җитмешенче еллар иде микән. Казан радиосын "глушить" итәләр иде. Әби безгә: "Тыңлагыз әле, балалар, Рәшит җырласа, миңа да әйтерсез", — дия иде. Әнинең әнисе Рабига әбиебез Рәшит абый турында күп сөйли иде. Мин үзем Рәшит Ваһаповны тыңлап үскән кеше. Аның зифа буе, һәрвакыт елмаеп тора торган күзләре... Мәңге берәүнең дә тавышына охшамаган дулкын-дулкын килеп торган, бәгырьләргә үтеп керә торган тавышы... 1962 елның көзе. Мин яшь балам белән, һавага чыгып, Ленин бакчасында утырам. Шунда күрәм: институтта бергә укыган сабакташым Рөстәм Башкуров белән (ул да Горький мишәре иде) Рәшит Ваһапов үтеп бара. Икесе дә таныш кеше булгач (гомер буе тыңладык бит инде Рәшит Ваһапов җырларын!), игътибар беләнрәк карадым. Алар, әкрен генә атлап, бик пошаманга калып, нидер сөйләшеп баралар иде. Шуннан соң күп тә үтмәде, сөекле җырчыбызның хәле әйбәт түгел дигән хәбәр ишеттек... — Ниһаять, миңа укырга керер вакыт җитте, — дип дәвам итте өзелгән сүзен Рифат әфәнде. — Әти әйтте: "Нык уйла, үзең булдыра алсаң, кер укырга, булдыра алмыйсың икән, әнә — колхоз! Кермисең икән — кайтма!" — диде. Шулай итеп, мәктәпне бетергәч, Рифат алдында укырга кая керергә дигән сорау тормый. Һәм аны, Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген уңышлы тәмамлагач, аспирантурада калдыралар. — Аспирантурага кергәндә, мин, "Чор һәм шәхес" дигән тема алып, Кави Нәҗми иҗатына яңа караш ташламакчы идем, ләкин минем җитәкчем кыюсыз кеше булып чыкты. Бу тема урынына икенчене тәкъдим итте, ә минем ул яңа темага күңелем ятмады. — Сез бит якладыгыз диссертация, ничек булды соң ул? — Рәшит абый турында китап язгач, дуслар-иптәшләр: "Монда бит Рәшит Ваһаповның иҗатына фәнни, фәлсәфи бәя бирелгән, бу бит әзер диссертация!" — диделәр. Шулай итеп диссертация якларга туры килде. — Менә сез университетта укытасыз да. Хәзер укып чыга торган журналистларны начар әзерлекле, диләр. Моның сәбәбен нәрсәдә күрәсез? — Укымыйлар! — дип дулап керә идем Флорид Әхмәтовичка (элекке журналистика факультеты деканы Әгъзәмов. — С.И.). Ә ул миңа: "Кеше язмышы белән шаярырга ярамый, хәленә керә белергә кирәк", — ди иде... Безнең факультетка кергәндә хәзер иҗади конкурс та уздырылмый. Инша мөһим роль уйный. Мәктәптә укытыла торган фәннәр мөһим роль уйный. Болай эшләү дөрес түгел дип саныйм. Үземнең дә кабул итү комиссиясендә эшләгәнем булды. Абитуриентта әз генә булса да иҗат очкыны бар икән, аны сакларга тырышасың. Татар теленең дәрәҗәсе булмавы да комачаулый. Балаларда һаман коллык, мескенлек психологиясе яши. Студент 1—2 нче курстан ук ачыла башлый, ләкин редакциядә түгел. Анда эшләсә, әзрәк булса да эшкә өйрәнер иде югыйсә... Укырга күбрәк диплом өчен генә керә, кайбер курсларда бер генә егет тә юк... Хәзер бит мәктәпләрдә яшь хәбәрчеләр түгәрәкләре юк. Безнең заманда яшь хәбәрчеләр белән "Яшь ленинчы" газетасы бик нык эшли иде. Оештырмыйча гына, эшләмичә генә әзерләп булмый бит ул журналистларны да. Бу проблема минем үземне бик борчый. — Милли матбугатыбыз хакында фикерегез нинди дип сорамакчы идем. Сүгәләр инде аны... Дотация бирү-бирмәү хакында дим... — Дотация беркемнең дә шәхси акчасы түгел, ул — халык акчасы. Ярый әле татар басмаларын Президент яклый. Хәзерге шартларда ул мәдәниятне, телне саклау чарасы бит. Шуңа күрә татарча басмаларга хакимият ярдәме артырга тиеш. Без бит рус матбугаты белән янәшә бара алмыйбыз. Реклама мәсьәләсендә диеп әйтәм. Татар теле реаль чынбарлыкта эшләми. Дәүләт дотация бирүдән баш тартса, нишли алабыз? "Татарстан" журналы татарча басмасыннан баш тартса гына үзен саклап кала ала. Ә бердәнбер юмор журналыбыз "Чаян"? Бердәнбер тәрбия чарасы, рухыбызны саклап калу чарасы булган "Сөембикә", әдәбиятыбызны, мәдәниятебезне саклап калу чарасы булган "Казан утлары" нишли? Балалар журналы белән балалар газетасын әйтәсе дә юк! Боларга, һичшиксез, җитәрлек дәрәҗәдә дотация бирү зарур! — Тормышта нинди принцип белән яшисез? — Халыкка, хакыйкатькә таянам. Аннары шундый гыйбарә бар: тот, кто хочет — ищет способ; тот, кто не хочет — ищет причину, дигән. Ленин бабай сүзләре бугай. Аныкы булса да, моңа колак салырга, моны танырга туры килә. Тагын "принцип самооценки" дигән нәрсә бар, үз-үзеңә бәя бирү, үз-үзеңә ышану дигән сүз, ягъни мәсәлән. Эшкә янып-көеп тотыну, үз көчеңә ышану ул. Җыр сәнгатендә авыр чор кичерәбез, мәсәлән, нәкъ шул чакта Рәшит Ваһаповны күтәреп чыгу кирәк булды. Аңа багышланган фестивальне оештырганда, вакыты ул түгел дип каршы чыгучылар булды. Ә Бөтендөнья татар конгрессы, Ринат Закиров яклады. Халыкның бу фестивальне кабул итүе, шуны аңлавы әлеге гамәлнең кирәклеген, вакытлы булуын күрсәтте. Аннары, милләтебездә эшкуарлар, якташлык җәмгыяте, яхшы кешеләр бар бит. Аллага шөкер, Президентыбыз Минтимер Шәймиев милли мәдәниятебезне тирәнтен аңлый, аның кадерен белә. Ул безнең фестивальгә югары бәя биреп, аны яклап чыкты. Киләчәктә бу зур чараның оештыру мәшәкатьләрен Татарстан Мәдәният министрлыгы белән бергәләп күтәрергә булдык. — Рифат әфәнде, үз-үзеңә бәя бирү дигәннән, бәлки, Сез үзегезгә үзегез бәяне кирәгеннән югары итеп куясыздыр? — Юк, дингә мөнәсәбәт белән охшаш бит ул. Анда син арттыра йә киметә алмыйсың: йә син ышанасың, йә — юк! Ярты-йорты була алмый. Бу — башкалар сүзенә колак салмау дигән сүз дә түгел, ул үз көчеңә, үз интуицияңә таяну, ышану дигән сүз. Шулай эшемдә бер режиссер белән очрашырга туры килде. Ул эшенең төп принцибы акча дип куйды. Әллә акча миңа кирәкмиме, башкага кирәкмиме?! Ләкин мин эшемнең төп максаты акча дип куя алмыйм. Аннары, сиңа гына кирәкмени, ник син генә янасың, диләр. — Сез күп җирләрдә йөрисез, төрле илләрне, төрле халыкларны күрәсез. Йөргәндә күргәннәрегездән, белгәннәрегездән күңелегезгә кереп калганымы, сокландырганымы, шаккатырганымы дигәндәй, нәрсә булды? — Баштарак сөйләгән идем бит: бабамның әнисенең Финляндиягә китүен. Менә шул әбием Хельсинкида җирләнгән. 1989 елда мин әбиемнең каберен күрергә бардым. Барып чәй эчүгә, тәһарәтләнеп, туганнарым мине зиратка алып киттеләр. Баргач, моның кем икәнен беләсеңме, дип сорадылар. Беләм, дидем, чөнки гаиләбездә ул әбиебез турында гел сөйләп торыла иде. Һәм без анда әбиемә догалар багышладык. Хельсинкида мине иң шаккатырганы шул булды: татар байларыннан дүрт-биш кеше җыелышып, Финляндиянең башкаласының иң баш урамында шаулашып татарча сөйләшеп, көлешеп, чәйләп утыралар. Исләрем китте! — Сәламәтлекне ничек ныгытасыз? — дип тә сорыйсым килә. — Күп нәрсәне йөрәккә якын алуны — җитешсезлегем дип уйлыйм. Бәлки, битараф булу файдалыдыр. Берничә ел ялсыз эшләдем. Эшне төрләндерүнең файдасы бардыр дип уйлыйм. Мунча бик яратам. Якын күргән дуслар белән аралашуның файдасы бар. Туган якка, әни янына бер-ике көнгә булса да кайтып килергә тырышам, хәтта бер генә көнгә булса да. Чит илгә чыгып кайту разрядка бирә, җәяү йөрү. Барыбер спорт белән ныклап шөгыльләнмәү — кимчелегем. Моны танырга мәҗбүрмен һәм төзәлергә тиеш булырмын. Соңгы вакытта бассейнга йөри башладым... — Журналыгызның чыга башлавына сиксән биш ел. Шактый гомер үтелгән. Менә шушы этапта сез ниндирәк юл тотмакчысыз? — Беренчедән, журналда халкыбыз, республикабыз белән горурлану хисе; икенчедән, Татарстан өчен җаваплылык хисе ярылып ятарга тиеш. "Татарстан" дәүләт журналы булып калырга тиеш. Төрләнер ул, билгеле, әмма тоткан юлы шушы булыр. — Рәхмәт Сезгә! ЮЛЪЯЗМАЛАР, УЙЛАНУЛАР, ЭЗЛӘНҮЛӘР ЮЛЛАР КИЧЕП, ИЛЛӘР ГИЗЕП... 1999 елның башыннан мин "Сөембикә" журналы редакциясендә эшли башладым. Сөембикә ханбикә темасы белән шөгыльләнергә тиеш булдым. Бу бурыч миңа бик ошады, чөнки мин үзем дә әлеге олуг шәхесебез турында юньләп белми идем. Ә безнең төрле даирәләрдәге кешеләребез, белсә дә, белмәсә дә, ханбикәбез турында төрлечә авыз чайкарга ярата. Журналга үзенең башлангыч "Сөембикә" дигән исемен кайтарган чакта да күп кенә кешеләр каршы чыккан. Ул чакта мин журналда эшләми идем, ләкин боларны ишетеп беләм. Безнең кайбер әһелләребез янәшәдә яшәгәннәрнең генә түгел, ничә гасырлар элек яшәгән бу затның да бөеклеген күтәрә алмыйлар. Хәтта шуңа кадәр барып җителгән: Сөембикә ханбикәгә багышлап язылган шигырьләргә музыка язган кешеләргә, шуның өчен мин сине хөрмәт итмәячәкмен, дип әйтүчеләр дә табылган. Әмирхан абый Еникинең: "Үз патшасын үз кулы белән дошманга биреп җибәргән халык җир йөзендә бүтән юк", — дигән сүзләрен тагын бер тапкыр ачынып искә төшерергә туры килә. Ниндидер юлларын табып, ханбикәбезнең истәлеген, аның чисталыгын, сафлыгын, батырлыгын акларга, сакларга кирәк бит. Мин эшемне ханбикәбез хакында булган тарихи, документаль материаллар белән танышудан башладым. Журналыбызда "Ханбикәбездән игътибарны күпсенмик" дигән мәкалә чыкты. Шуңа каршы укучыларыбыздан, бик әйбәт тема башлагансыз, Сөембикәбез тарихын без юньләп белмибез, аның турында күбрәк язсагыз иде, дигән хатлар килде. (Кайберләре журналда да басылды.) Шуңа күрә мин Сөембикә ханбикә турында тарихи очерк язардай кеше эзли башладым. Бу үзе дә халкыбызның, дәүләтебезнең тарихы белән тирәннән кызыксына торган талантлы язучыбыз Солтан Шәмси булып чыкты. Ул Сөембикә турында очерк язды һәм аны ханбикәбезнең язмышын бик тә дөрес итеп ачып бирә торган "Корбанбикә" дигән исем белән атады. Бу әсәр журналыбызның берничә санында басыла. Дөресен әйтергә кирәк, ханбикәнең фидакарьлеген, батырлыгын, тәвәккәллеген тулы, дөрес итеп чагылдыра торган әсәрләр әле бездә иҗат ителмәгән. Мондый берәр әсәр чит ил әдәбиятында юк микән дигән сорау килде башыма. Элегрәк кулыма шактый әйбәт язылган "Сөембикә" дигән роман эләккәне бар иде. Аны Илгаз Ваһап Нәүрүзхан дигән автор язган. Мин шушы авторны эзләп табарга булдым. Нәрсә этәргән аны бу романны язарга? Нинди материалларга нигезләнеп язган? Һәрхәлдә, ул бит татар кешесе түгел. Әсәрне төрекчәдән безнең өлкән журналистыбыз Рәис Мәрдән улы Сабиров тәрҗемә иткән. Иң элек, бу автор турында мәгълүматларыгыз юкмы дип, аннан сораштырдым. Миңа китапны нәшрияттан бирделәр, авторы турында берни дә белмим, диде Рәис әфәнде. Язучылардан, галим-голәмәдән сораштырдым, белүче булмады. Галимнәребездән берәү, минем Төркиядә элемтәләрем бар, белешермен, дигән иде. Вакытлар үтә торды, эндәшүче, белешүче булмады. Хәтер сандыгымда актарына торгач, Алланың рәхмәте белән үземнең дә анда читтән-читтән генә булса да күреп белгән Мәрмәрә университетының Төрки эзләнүләр институты директоры, профессор, доктор Надир Дәүләт барлыгы исемә төште. Исемә төште дә, аңа адреслап хат язып, электрон почта аша салып җибәрдем. Түбәндә ул хатның күчермәсен китерәм: "Хөрмәтле Надир әфәнде! Күп сәламнәр белән Сезгә исәнлек-саулык теләп, Казан каласыннан Саимә дигән кеше булам. Мин заманында берничә генә сан чыгып калган "Дөнjа" гәзитендә эшләгән идем. Сезне "Дөнjа" редакциясенә килгән чагыгызда күргәнем булды. Аннары — "Мәдәни җомга" гәзитендә. Хәзер "Сөембикә" журналы редакциясендә эшлим. Менә шул бер-ике тапкыр күрүемә таянып, Сезгә үтенеч белән мөрәҗәгать итәргә җөрьәт итәм. Кайчандыр Төркиядә Илгаз Ваһап Нәүрүзхан дигән авторның "Сөембикә" исемле романы чыккан булган. Ул монда, Казанда, тәрҗемә ителгән. Ләкин аның авторы турында берни дә белүче юк. Ә безнең "Сөембикә" редакциясенә бу автор турында мөмкин булган мәгълүматны белү кирәк иде. Менә шушы мәсьәләдә Сез безгә ярдәм итә алмассыз микән: ул үзе кем булган, кайчанрак яшәгән, нилектән Сөембикә ханбикә темасы белән шөгыльләнгән, тагын ниләр язган, кайчан, нәрсәдән вафат булган, кемнәре булган, исән тугантумачалары юкмы һәм башкалар. Бик зур мәшәкать булмыймы инде бу Сезгә? Алдан ук Сезгә рәхмәтләремне укыйм һәм үтенечемне кире какмавыгызга өметләнәм. Сезгә игелекле эшләр теләп Саимә Ибраһим кызы. 28 февраль, 1999". Җибәрдем дә сабырсызлык белән җавап көтә башладым. Алланың рәхмәте белән, ул озак көттермәде, икенче көнне килеп тә төште. "Хөрмәтле Саимә! Мин Илгаз ханымны таныган (белә. — С.И.) идем. Ләкин кызганыч, аның турындагы мәгълүматларым бик сай. Ул — чыгышы белән, ялгышмасам, Себер татары. Төркиядә университет тәмамлап, озак еллар тарих укытучысы буларак төрле лицейларда эшләгән. "Сөембикә" романын язуы да үзенең татар булуыннандыр. Ире чыгышы белән азәрбайҗанлы булган химик Хәйдәр әфәнде иде. Балалары булмады. Хәзер икесе дә вафат. Илгаз ханым 1979 елда вафат булды. 1960—1970 елларда татарларның Истанбулда башта Тукай яшьләр түгәрәге, соңрак исә Казан төркиләре исеме белән активлык күрсәткән оешмаларының җыелышларына актив рәвештә катнаша иде. Аның шушы романыннан тыш башка әсәре дөнья күрмәде, бәлкем, бер-ике язуы гына басылып чыккандыр. Энесе дә Истанбулда табиб буларак эшләде, байтак татар аңарга йөреп шифа табарга тырыша иде. Әмма ул да инде вафат. Истанбулда купшы районнардан дип исәпләнгән Левентта бакчасы эчендә бер өйдә яшәде". Надир әфәнде шул көнне үк тагын бер хат җибәрде: "Бу уңайдан Сезгә өстәмә бер мәгълүмат та биреп узыйм. Фатма Музаффер Кайа дигән бер хатынкыз драматург "Казан мәликәсе Сөембикә" (патшабикәсе. — С.И.) исемле бер трагедия язган. Бу турыда үзе миңа үткән елның маенда әйтте һәм әсәрнең бер копиясен дә бирде. Кайа ике сәхнәдән торган шушы уенын Истанбул Беледиеши шәһәр театрларына тапшырган, һәм репертуар комиссиясе "бу уенны сәхнәләштерергә мөмкин" дигән карар биргән. Ихтимал, автор бу трагедияне менә шушы Илгаз Нәүрүзхан романыннан файдаланып әзерләгәндер. Ихтимал, бу мәгълүматлар Сезнең өчен җитәрлек булмас, әмма мин белгәннәр шулхәтле генә. Хуш, сау булыгыз, Сезгә эшләрегездә уңышлар теләп калам. Профессор, доктор Надир Дәүләт". Бу хатларны алгач, сөенечем эчемә сыймады. Инде бу яңа автор Фатма Музаффер Кайа белән ничек кенә элемтәгә керергә дип уйлап йөргән чакта, шул ук көнне профессор Надир әфәндедән тагын бер хат килде. Анда болай диелгән: "Хөрмәтле Саимә! "Казан мәликәсе Сөембикә" трагедиясенең авторы Фатма Музаффер Кайа белән телефон аша сөйләштем. Үзе Сезнең мөрәҗәгатькә бик шатланды. Сезгә сәламнәрен тапшырырга кушты. Түбәндә аның өй адресы һәм телефоны бар. Үзе татарча белми икән. Инде бер юлын табарсыз дип уйлыйм. Уңышлар теләп калам. Профессор, доктор Надир Дәүләт. 16 март, 1999". Мин аңа түбәндәге җавапны язып җибәрдем: "Хөрмәтле Надир әфәнде! Кайа ханымның адресын, телефонын язган хатыгызны алуым белән бәхетлемен. Мин инде хәзер хатларымны аның үзенә юллармын. Ә шулай да мин Сезнең белән бөтенләйгә хушлашмыйм. Язганымча, Сезнең үзегез турында халкыма тәфсиллерәк (булдыра алсам...) сөйлисем килә. Сезнең якларга барып чыгып булмасмы дигән өметтә дә яшим бит әле. Хатлар да язылмый тормас, ачуланмассыз. Безнең "Мәдәни җомга" гәзите белән очрашканыгыз юк микән Сезнең? Язган материалларым шунда чыга иде. Сезгә матур гомер, эшегездә уңышлар телим. Сәлам белән Саимә. 17 март, 1999". Һәм менә озын-озак гомерләр үткәч (һәрхәлдә, миңа шулай тоелды), июнь аенда (8 майда ук язылган булса да) Кайа ханымның миңа адресланган хаты, фотосурәтләре һәм "Казан мәликәсе Сөембикә" дигән әсәренең кулъязмасы кулыма килеп керде. Менә аның хаты: ".5.1999 Истанбул Кадерле Саимә Ибраһим кызы белән татарстанлы кардәшләрем! Барыннан да элек сезләргә иң тирән ихтирам һәм ярату хисе белән сәламнәремне күндерәм. Бу арада Сезнең белән танышып күрешүемә форсат биргәне өчен Тәңрегә тирән ихтирамлы икәнемне һәм шөкрана булуымны белдерергә теләр идем. Әйе, бераз соңрак булса да, бу күрешү миңа зур шатлык китерде. Асылда, мин сезләрне бала вакытымнан ук беләм. Һичберегезнең йөзен күрмәгәнем хәлдә, сез бала вакытымнан ук йөрәгем түрендә урын алдыгыз, ул чакларда ук уемда булдыгыз. Чөнки беренче укытучым, яшь һәм гүзәл Гәүһәр ханым тумышы белән Казаннан булып, озак еллар безләрне андагы хәлләр белән таныштырып, аңлатып килде. Ул аңлаткан-сөйләгән һәрнәрсәдә тирән сагыш була, әрнү була иде. Һәм ул һәрвакыт ватан җырлары җырлый иде. Иң еш җырлый торган бер җырында: Бак, янә сине искә алдым, и гүзәл ватаным, Юлыңда фида булсын бар хәятым, җаным... Мин сагындым синең суларыңны, гүзәл багларыңны, Болытларга тигән биек тауларыңны. Туфрагыңа баш куеп үләр идем, Аллаһымнан тик шуны теләр идем, — дип үзе дә елый, безне дә елата иде. Бәгъзе көннәрдә бөтен дәрес йөрәге яралы бу кешенең әлеге моңын-зарын тыңлап үтә иде. Ул тынып торган араларда, мин "аһ, тагын сөйләсә иде" дип көтә идем. Аның кайгысы, сагышы минем күңелдә сәер бер тойгы уята иде. Шулай еллар үткәч, көннәрнең берендә "Tьrk kьltьrь" дигән исем астында чыгып килүче журналда "Сөембикә" исемле кызыклы мәкалә басылды. Бер китаптан алып бирелгән иде. Аны укыгач, йөрәгемдә әйтеп, аңлатып булмастай дулкынлану сиздем... Һәм, укыганнарымны пьеса итү өчен, эшкә керештем. Гәрчә моңарчы һич белмәгән нәрсә турында язу җиңел эш түгел иде. Алар кичергән кайгыхәсрәт миңа күптәннән таныш... Һәм бу кешеләрне мин яратам. Алар белән тарих китапларында очрашып, әлеге бөек фаҗигаләрне аңлатып бирүләрен теләдем. Һәм алар аңлата торды, мин яза тордым. Алар аңлатты, мин яздым. Хәер, аңлатканнарын ни дәрәҗәдә яза белгәнмендер, әйтә алмыйм. Утыз биш ел моннан элек каләмемне кулыма алып, пьесаны биш ел эчендә төгәлләдем. 1968 елда "Tьrk kьltьrь Dernegi" ("Төрек культура җәмгыяте") игълан иткән конкурста катнашып, жюри тәкъдире белән беренчелекне алдым. Тагын да соңрак пьесамны сәхнәләштерү өчен дәүләт театрларына бирдем. Ләкин ул вакытта бәгъзе билгеле сәбәпләр аркасында пьеса уйнатылмый калды. Еллар үткәч, пьесамны кабат кулыма алдым. Яңадан күздән кичергәннән соң, аны Истанбулдагы шәһәр муниципалитеты театрына тапшырдым... Һәм, Тәңрегә шөкер, пьеса уңай бәя алды һәм, репертуар комитеты тарафыннан расланып, бу комитетның җитәкчелегенә тапшырылды. Берничә көн үткәч, минем пьеса буенча спектакльнең кайчан булачагы турында соравыма каршы, якын көннәрдә утырыш булачак, Сезнең пьеса да кулга алыначак, куелу ихтималы зур, дип җавап бирделәр. Хәлбуки биредә, Төркиядә, читтән йогынтылы кешенең ярдәме булмаганда, кемнең дә булса үз пьесасын куйдыра алуы үзе бер могҗиза... Әмма безнең бу пьесабыз, шөкер, үз йөзенең ак булуы нәтиҗәсендә сәхнәгә менәчәк. "Казан мәликәсе Сөембикә"дән башка язылып беткән сигез пьесам бар. Радио өчен язылган микрофоник пьесаларны да өстәсәм, гомерем буе пьесалар язу белән шөгыльләндем дип әйтергә дә була. Рәсем ясау һәм күргәзмәләр оештыру белән дә шөгыльләнәм. Соңгы ачкан күргәзмәнең рәсемен җибәрәм. Үземнең үткәнемә килгәндә, Анкарада туганмын. Инде алтмыш сигезенче яшем белән барам. Лицей тәмамладым. Аннан берара эшләдем. Шуннан, театр белән мавыгуым сәбәпле, Анкара Тел, тарих һәм география факультетының театр бүлегендә белем алып, пьесалар язарга тотындым. Ике ел буена Һаҗәттәпә университетында, Рәсем институтында белем алдым. Мин өч бала анасы. Балаларымның икесе кыз. Тәңренең миңа бу нигъмәтләрне бүләк итүе белән мин үземне чиксез бәхетле саныйм. Икенче бер бәхетем — зур хөрмәткә лаек дусларымның булуы. Боларга тагын сез Татарстанлы кардәшләремнең дуслыгы да өстәләчәк булудан тагын да бәхетлерәк булачакмын. Инде хәзер бу пьесаны ни өчен язуыма килгәндә... Минемчә, бу нәрсәне мин бераз аңлатырга тырыштым шикелле. Инсанияткә булган мәхәббәтем... Бу дөньяга килгән һәр кеше яшәргә һәм яшәтергә хокуклы... Кайберәүләрнең бу хокукны үзләренең эгоистик мәнфәгатьләре юнәлешендә бозып күрсәтүләре, шул сәбәпле җәмгыятьтә ызгыш чыгарулары — кешелеккә каршы эшләнгән иң зур куркынычлы җинаятьтер. Мондый җинаятьне бик тә кабахәт шәкелдә эшләгән куркак Казан бәйләре, ул вакыйгага инде йөз еллар үткән булса да, гаепләнергә тиеш. Чөнки меңнәрчә кешенең үлеменә сәбәпче булу, исән калганнарның коллыкка хөкем ителүе, гаять күп кешегә үлем җәзасының имзалануы — болар барысы да онытылырлык нәрсәләр түгел. Мин әлеге фактка үз сәясәтчеләребезнең дә игътибарын җәлеп итәргә һәм аларны да кисәтергә телим. Чөнки аларның да кайбер гамәлләре дөрес үк түгел. Тәңре алга таба мондый көннәрне, мондый фаҗигаләрне күрсәтмәсен... Яшәү, үзең теләгәнчә яшәү — һәркемнең аерылгысыз хокукы... Бер төркем кешенең акылсызлыгы аркасында күп кешенең корбан булуын теләмим. Чөнки ук җәясе бер киерелдеме, Сөембикә кебек көчле рухлы һәм хөрмәтле кешеләрнең җан тетрәткеч сөрән салуыннан башка чара калмый. Ул бөек, мөхтәрәм хатынны биредә тагын бер тапкыр рәхмәтләү һәм ярату хисе белән искә алганда аның сәхнәдә җанлану көнен дүрт күз белән көтәм... Музаффер Кайа". Менә шундый-шундый хәлләр. Бу хатка, бик теләсәм дә, комментарий биреп торуның кирәге юктыр. Барысы да бик яхшы аңлашыла. ҖАН ТАРТМАСА, КАН ТАРТА... Ниһаять, "Сөембикә" беләзеге белән бүләкләнгән Төркиядәге авторыбыз драматург Музаффер Кайага шул бүләкне илтеп тапшыру вакыты килеп җитте. Ханбикәбез Сөембикәне зурлап драма язган кешенең үзен дә халкы алдында зурларга кирәк. Әмма ничек, кем янына барырга, мине анда кем белә? Шулай аптырап йөргәндә, Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мансур Хәсән улы Хәсәнев миңа Төркиянең Казандагы консулына мөрәҗәгать итәргә кирәк дип киңәш итте. Шулай итү дөрес тә булды: Ахмәт Рыза бәй мине Истанбулдагы профессор доктор Туран Язган җитәкли торган "Туран Язган" вакыфына адреслады. Җыендым да кызым Гөлнар белән юлга чыктым. 11 октябрь. ТУ-154 очкычы белән Истанбулга юл тотканда, Казан безне кояшсыз күге, көзге ачы җиле, салкын яңгыры белән озатып калды. И, бер дә күрмәгән, белмәгән кешеләр янына барам, анда буласы очрашу да безне Казанда озатып калган көн кебек булмас микән дип күңелем шомланды... 10600 метр биеклектә 50 градус салкында ике сәгатьләп очуга, иллюминатордан җем-җем иткән кояш нурларында шадра дулкыннары белән иркәләнеп ятучы диңгез чамалана башлады. Очкыч җайлап кына түбәнәя, астагы диңгез салмак кына безгә таба якыная бара. Ул да булмады, радиодан, төшәргә әзерләнәбез, Истанбул аэропорты районында 22 градус җылы дип хәбәр иттеләр. Кояш җылысы да кеше күңеленнән чыккан җылы сыман икән, кояш булгач, җылы, якты булгач, күңел дә күтәрелеп киткәндәй булды. Гөлнарның инглиз телен белүе аркасында тикшерү-таможняларны тоткарлыксыз гына үттек. Хәер, монда бары да тәртип белән эшләнә, кешегә җайсызлык тудыра торган бернәрсә дә юк, чиста, айравык, ыгы-зыгы юк. Мин "Ben Saime" дигән язу язып күкрәгемә куйган идем. Әйберләрне күтәреп перронга чыгуга, безгә: "Саимә! Гөлнар!" — дип кычкырдылар. Шаккаттык. Фотосы буенча мин шундук Музаффер ханымны танып алдым. Барыбыз бергә өелешеп күрештек. Шунысы бик кызык тоелды миңа: Музаффер ханым да нәкъ минем буе гына икән! Фотога төштек. Каршылаучылар — улы белән Музаффер ханым, "Туран Язган" вакыфыннан Мәтин бәй белән Мозаффар бәй. Машиналарга утырып "Туран Язган" резиденциясенә юнәлдек. Монда булып кайткан кешеләр бу бинаны уналтынчы гасырда салынгандыр дип сөйләгәннәр иде. Шулайдыр ул. Гаҗәеп экзотик бина, борынгылыгы ташларыннан (кирпеч түгел) күренеп тора. Безне алып кергән бүлмә музей кебек. Төрки илләрдән килгән төрле бүләкләр белән тулы. Шикәр белән кайнар чәй китерделәр, кечкенә пыяла стаканнар. Кечкенәлеге белән матур. Күңелле итеп сөйләшеп утырабыз. Кем ничек аңлаша ала. Гөлнар Музаффер ханым белән инглизчә сөйләшә. Озакламый Туран бәй үзе килеп җитте. Бар кеше урыныннан торып басты, каршысына атлап кочаклашып күрештек. Күптән таныш кеше сыман: — Килдеңме? — диде. Мин, Гөлнарга ымлап: — Кызым! — дидем. Туран бәй: — Бәрәкалла! — дип елмайды. Уртача гына буйлы, түгәрәк кенә йөзле сөйкемле кеше. Операциядән соң кәефсезләнеп тора дигәннәр иде, килгән әле. Күрешү мизгелен фотога төшерделәр. Килүебезнең максатын аңлаттым. — Беләм, консул белән сөйләштек, — дип, хәлләребездән хәбәрдар булуын әйтте. Дәрәҗәсен белеп кенә сөйләшә. Мәгарә эчендәге кебек, үзләренең кечкенә генә ашханәсе бар икән. Стеналары төрле төстәге, төрле формадагы ташлар белән бизәп салынган. Безне түргә, Туран бәй янәшәсенә утырттылар. Азыклары борычлы, шактый зәһәр. Фасоль, дөге. Туран бәйгә диета куйдылар. Һәркемгә стакан белән салкын су бирәләр икән. Хуш, беренче тәгамне кабул иттек Төркиядә. Төшке ашны ашаганда Туран бәй татарны сүкте, көрәшми, ди. Чувашны мактады. Төшке аштан соң төрле-төрле кешеләр кереп чыккалады. Айрат дигән бер татар егете (аспирант икән) озак кына утырды. Минем "Сөембикә ханбикә" китабын төзүем хакында сөйләвемне тәрҗемә итте. Бик җайлы булды, тыңлаучылар да шактый күп иде. "Казан мәликәсе Сөембикә"не тәрҗемә итү шуның аркасында да сузылды, дидем. Драмасыннан өзек китапка кергәнгә Музаффер ханым бик шат булды, һәм шундый китапның чыгуы бик кирәкле, изге эш дип бәяләнде. Сәгать саеннан да ешрак кайнар чәй бирәләр. Гаҗәп тәмле! Вакыф халкы безнең кичәгә план төзи башлады. Килгәнебезгә берничә сәгать кенә бит әле! Аңлавымча, зурлап үткәрмәкчеләр, Казанның алынуына да багышлап. Кичкә таба тышкы мөнәсәбәтләр мөдире Айше ханым Йылмаз килде. Ул 4 ел Казанда яшәп, анда "Туран Язган" фондының үзәген оештырган, лицейларын ачкан. Иркенләп татарча сөйләшәбез. Фондның ничек оешуы турында сорашам. "Төркия революциясенең Ленины" Ататөрек: "СССР таралып бетәчәк, туачак бушлыкны без үз кешеләребез белән тутырырга тиеш, үз кешеләребезне тәрбияләп үстереп әзерләргә тиеш", — дип язган. Ә инде Истанбул университетында икътисад укытучысы профессор, доктор Туран Язган Ататөрек фикерләрен алга алып, 1978 елда шушы вакыфны оештыру эшенә керешә. Аның кануннарын яза. Төрки илләргә йөреп, кешеләр табып, аларны Төркиягә алып кайтып укыта. Алар икътисад, халыкара мөнәсәбәтләр факультетларында укыйлар, юриспруденцияне өйрәнәләр. Инглиз, рус, кыргыз телләрендә белем алалар. Истанбул университетында бөтен төрки илләрдән дә килеп укыйлар. Чаллыдан, мәсәлән, биш бала укый. Укытучылары башка илләрнең уку йортларына барып та укыталар, аларга хезмәт хакын да, торак хакын да вакыф түли икән. Туран бәй мәдәният һәм мәгърифәт мәсьәләләрен дә күтәргән. Аны төрки илләренең президенты дип тә йөртәләр, дип сөйләде Айше ханым. Кичен Мәтин бәй белән Айше ханым, Руһи Туна (вакыфның рәссамы) белән бергә ресторанга киттек. Ресторан вакыфның үзенеке икән, якындарак кына урнашкан. Аштан соң безне Мәтин бәй белән Руһи бәй мосафирханәгә илттеләр. Иртән машина белән килеп алырбыз, дип, хушлашып китеп бардылар. Ә иртәнге чәй монда гына эчелә икән, кафега төшеп ул йоланы башкардык. Зәйтүн җимеше, безнең адыгей сырына охшаган йомшак сыр, май, бал, варенье белән бик тәмле чәй эчтек, яшелчә салаты ашадык. Аннары безне килеп алдылар. Айше ханым белән эшләр хакында сөйләштек. Чәй эчтек. Аннары Арзу исемле кыз бала безне шәһәр күрсәтергә алып чыгып китте. Җәяүләп! Беязыт мәчетендә (диделәр) җомга намазын укыганнарын күрдек. Мәчетнең диварлары буйлап краннар тезелеп киткән. Ирләр шунда тәһарәт ала. Һәр тарафтан азан авазы яңгырап тора. Бар халыкның мәчеткә намазга агылу күренеше йөрәккә май булып ятты. Аннары Сөләймания мәчетен карадык. Аяк киемен салып, башны яулык белән каплап (кирәк кешегә яулыклары шунда) эчкә керәбез. Гөлнар фотога ала, аның эш тыгыз. Исләр китәрлек матурлык! 1557 елдан бирле яши икән бу мәчет. Ничек салып, ничек бизәп бетергәннәр?! Солтанәхмәт мәчете. Эче әллә тагын да матуррак! Чок гүзәл! Җәяүләп мул йөрелде. Менә бер мәйданга килеп чыктык. Мәйдан тирәли ямь-яшел агачлар. Өсләренә эскәтер ябылган өстәлләр. Матур, чиста урындыклар. Монда чәй эчәләр. Кечкенә матур чынаяклар. Кеп-кечкенә кашыклар. Шикәрләп тәмле кайнар чәй эчә халык. Монда шулай икән. Ял итә, сөйләшәсе сүзен сөйләшә. Безнең халык күп йөри бит Төркиягә, нигә күреп кайтканын язмый икән?! Вакыфның зур гына китапханәсендә һәр төрки илнең аерым бүлеге бар. Табигый — безнеке дә. Шундагы китап-журналлардан табып, Сөембикә ханбикә турында (Явыз Иванны да кертеп) "картиналар галереясы" ясадылар (Гөлнар белән Руһи, компьютер егетләре). Кичәгә күргәзмә. Ярыйсы гына чыкты! Инде хәзер Мәтин бәй Татарстан гимнын таптыра. Гөлнар гимнны Интернеттан эзли. 13 октябрь. Айше ханым: "Госманлы империясендә халык санын алганда хатын-кыз затын исәпкә алмаганнар. Империянең таркалуы шуңа да бәйле булырга тиеш, диләр. Кайа ханымның иҗатына үз илендәге игътибарсызрак караш та шуннан киләдер", — ди. Ура! Бүген Гөлнар Интернеттан үзебезнең гимнны "тартып" чыгарды! Күземә яшь тулды, йөрәгем сикереп чыгардай булып куанды. Чит җирдә үзеңнең дәүләт гимныңны ишетү бигрәк тәэсирле була икән! Кызганыч, Резеданың "Кайтчы, Сөембикә"се табылмады, шәп буласы иде. Шушы кичәгә ярардае юкмы, дип, Мәтин бәй миңа күп кенә кассеталар тыңлатты. "Сөембикә"нең айлык тиражы 22 мең дигәч, күп дип шаккаттылар. Бездә 5 меңе булган басма рәхәтләнеп чыга, диләр. Ә бит халык Истанбулның үзендә генә дә 15 миллион! Безнең журналны, нишләп Интернетта юк, кирәксенәбез, диделәр... Истанбул урамнарында йөргәндә, Мөдәррис Әгъләмовның "Үз дәүләтең булмагач..." дигән сүзләре йөрәкне әрнетеп, яндырып искә төште. Болар да бит мөселман, боларның теле дә бит безгә якын, ә аларның үз дәүләте бар, алар да Кэйтрин кебек (Америкадан Казанга килгән аспирантка) бер кайгысыз иркенләп, рәхәтләнеп көлә алалар, аларның өстенә басып торган кеше юк... Безнең халәтне алар аңламыйдыр дип уйлыйм мин. Айше ханым: "Төркиянең конституциясен язганда Ататөрек үзенә ярдәмгә татарларны — Йосыф Акчура, Гаяз Исхакыйларны чакырган. Казакъ та, кыргыз да, таҗик та һ.б. да түгел..." Руһи: "Бүген сез бөекләр белән ашыйсыз!" — диде. Безнең хөрмәткә Туран бәй төшке ашка аксакалларын чакырган икән. Исем китте! Аларга безнең миссия турында сөйләделәр, таныштырдылар. Әле монда барысы да сыймады, калганнарын кичәдә күрерсез, диделәр. Эшмәкәрләр, шагыйрьләр, композиторлар, Төркиянең һава юллары департаменты директоры һәм башкалар. "Туран бәй татарлар үрнәгендә аксакаллар шурасы оештырды", — дип сөйләде шунда Айше ханым. Кичәгә дип безнең байракны барлап куйдылар. Китергән бит бер рәхмәтле бәндәсе! Аны күреп йөрәгем тагын бер җилкенде. Туран бәй Руһи Тунага Сөембикәнең һәйкәлен ясарга кушкан! Бюстын Татарстанга җибәрәселәре килә икән. Руһи — рәссам, архитектор. Гаҗәп бай күңелле кеше. Ул бала чакта, А.С.Макаренко китапларын укып, Макаренко булмакчы булган. Аннары балалар хоры оештырган. Аларны каратэга өйрәткән. 14 яшендә сәяси мәсьәләдә төрмәгә утыртканнар. Тагын утыртканнар. Өч тапкырга җиде ел утырган. Рәсми рәвештә бер җирдә дә укымаган. Әллә ничә тел белә. Ниһаять, безне Музаффер ханымның өенә алып килделәр. Өр-яңадан кочаклашып күрештек. Ата-анасы Сербиядә яшәгән. Музаффер Төркиядә туган. Кыз фамилиясе — Татаро~вич! Без Гөлнар белән тетрәнешеп бер-беребезгә карадык. Музаффер ханымның бала чактан ук татар тарихы белән кызыксынуының хикмәте менә шундадыр ул!.. Аның атасының фамилиясе тикмәгә генә Татарович булгандыр дисезме?! Әкиятме? Борынгыдагы нәселеннән килгәндер ул фамилия! Шул нәселдән килгән геннар кушкандыр Музафферга татар тарихын өйрәнергә! Җан тартмаса да, кан тарта, дибез бит. Юккадырмы?! Гөлнар, кулы белән артка таба ишарәләп: — Бәлки, анда сезнең кемегездер татар булгандыр? — диде. — Бәлки, — диде Музаффер ханым, кыска гына итеп. Ул Анкара университетының тарих, тел һәм география факультетының театр бүлегендә укыган. Һаҗәттәпә университетының рәсем ясау факультетында белем алган. Аннан тыш Америка илчелегендәге курсларда рәсем ясау һәм инглиз теле белән шөгыльләнгән. Ире Мөнир агачтан сәнгать әйберләре кисеп ясаучы булган. 18 ел элек вафат булган. Ханым каенанасы белән 25 ел бергә яшәгән. Гүзәл кеше иде, дип сагынып сөйли. "Казан мәликәсе Сөембикә" 1968 елда Мәгариф министрлыгы үткәргән конкурста җиңүче бүләге алган. Шуның хөрмәтенә кичә оештырылган. Аннары шул кичәнең язмасын атна буе телевидениедән күрсәткәннәр. Әсәр драма театры режиссерына бирелгән. Театрда ошатканнар. Ләкин сәхнәләштермәгәннәр. Ник икәнен әйтмәгәннәр. Бәлки, сәяси вазгыять аркасындадыр. (Прага язы, Чехословакиядә танклар...) Әле күптән түгел генә бу әсәрне Бакудагы М.Азизбеков исемендәге театр алган. — Хәзер "Утлы кыз" дигән пьеса-легенда язам, — диде Музаффер ханым. — 2000 ел элек булган әзәр— иран сугышы. Фарсылар Бакыны алмакчы. 90 көнлек засада һәм башкалар. Ул үзенең тагын бер иҗади эшчәнлеге турында сөйләде: аның Төркия радиосында "Дүрт сезон хатынкызы" дигән тапшыру өчен әзерләгән сценарие да бүләккә лаек булган. Шундый зур иҗади эшләр алып баруына сәбәпче итеп мәрхүм ирен саный. Ул гаҗәп дәрәҗәдә игелекле, яхшы күңелле кеше иде, беркемгә бернинди начарлык эшләмәде. Минем сезнең белән бергә булу бәхетем дә аннан килә, ди. Бүген аның өенә гаиләсе белән улы, башка туганнары киләсе икән, безнең белән күрешергә. Менә апасының кызы килде. Рәссам икән, күренекле, ди. Гөлнар белән инглизчә теттерәләр. Мин сүзнең ни турыда барганын чамалыйм — нәрсә ул татар, янәсе. — Безнең Муса Җәлил дигән кешебезне ишеткәнегез бармы? Булмаса, ишетегез: ул — Бөек Ватан сугышындагы каһарманлыгы өчен Советлар Союзы Герое исемен алган, шагыйрь буларак СССРдагы иң югары дәрәҗәдәге В.И.Ленин исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган, СССРда гына түгел, бөтен дөньясында бер шәхес! Тукаебызны бөтен Урта Азия ил-халыклары үзләренең шагыйре, үзләренең мөгаллиме дип саный. Ә 1941—1945 елгы Ватан сугышында татарның 163 улы һәм кызы Советлар Союзы Герое исемен алган. Бу — башка барлык милләтләр белән чагыштырганда да күбрәк. Менә кем ул татар! — Боларны кунакларга Гөлнар сөйләде. Ханымның башка туганнары да килде. Анда Назилә Аббаслы дигән азәри журналисты белән таныштык. Урысча бик иркен сөйләшә. Мондагы бер төрек галименә кияүгә чыгып, шушында яшәп калган. Күңелле итеп сөйләшеп утырдык. — Мин бай кеше түгел, — диде Музаффер ханым шунда, — ләкин ирем миңа фатир калдырды, һәм миңа пенсия түлиләр. Шуңа күрә, әгәр дә пьесам өчен гонорар тисә, минем өлешемне берәр балалар йортына һәм "Сөембикә" журналы редакциясенә бирелүен сорар идем. Бу халыкны мин бик яратам һәм аз булса да ярдәмем тисә иде, дим. Менә шундый әңгәмәләр кора-кора китәр вакыт та җитте — көн кыска, сәгатьләр үтә. Төрле маҗараларга юлыга-юлыга кунакханәбезгә кайтарып куйды Музаффер ханымның улы. 16 октябрь. Бүген монда безнең иң җаваплы көн: бүген — бүләк тапшыру тантанасы. Вакыф биләмәләрендә әллә ни кеше күренми. Бар халык диярлек Сөләймания мәдәният мәркәзендә, конференцияләр залында. Анда әзерлек эшләре бара. Сәхнәнең түрендә — төрекнең бөек улы Ататөрек портреты (очкычтан килеп төшүгә "Ататөрек исемендәге халыкара аэропорт" дип язылган сүзләр үк дулкынландырган иде...). Атаклы рәссамыбыз Бакый Урманче тарафыннан Сөембикәнең агачтан кисеп ясалган портретының фотокүчермәсе, мәшһүр төрки Исмаил бәй Гаспралы портреты һәм бюсты, аның "Телдә, фикердә, эштә — берлек" дип язылган сүзләре. Сулда — Татарстан байрагы, уңда — Төркия байрагы. Залда халык ыгы-зыгы килә. Килеп күрешәләр, танышалар. Һәркемнең күкрәгенә Сөембикә ханбикә силуэты төшерелгән эмблема кадап куелган. Бу — Руһи бәй эше. Ниһаять, "Туран Язган" вакыфы хезмәткәре Мәтин бәй Көсе Казанның Явыз Иван тарафыннан алынуы уңаеннан үткәрелә торган матәм көненә багышланган кичәне ачык дип белдерә һәм Казанның бөек ханбикәсе Сөембикәне бер минут тынлык белән искә алырга тәкъдим итә (бу гамәлнең тарихта беренче тапкыр башкарылуы дип беләм...). Бер минут тынлыктан соң Татарстанның дәүләт гимны һәм Төркиянең дәүләт гимны уйнала. Төрекләр гимнының сүзләре бар (1921 елда язылган), музыкага кушылып зал гимнны җырлады. Шуннан соң сүз профессор Туран Язганга бирелә. Аның чыгышының төп фикере — Сөембикә ханбикә образы бөтен төрки халыкларның хатын-кызлары өчен өлге, үрнәк булырга тиеш. Моны ул бик тәфсилле һәм тәэсирле итеп, бик нык төшендереп аңлатты. "Төркиягә булган бу сәяхәтебез турындагы язмабыз үзебезнең журналда дөнья күргәләгәнче, төрек дуслар үзләрендә узган әлеге тантана хакында язмалар, фотолары белән "Тарих" исемле журналларында зур материал бастырып чыгарып, ул журнал инде безгә дә килеп җитте. Шуннан бер өзек китерәм: "Сөембикәгә багышланган программа кысаларында чыгыш ясап, рәисебез профессор, доктор Туран Язган кереш сүзендә Сөембикәне кызларыбызга каһарманлык, фазиләтлелек вә абруйлылык, камиллек вә идарәчелек үрнәге буларак тәкъдим итте. "Чынлыкта Сөембикә ханым урысларның Казанга һөҗүмнәрен күп тапкырлар чигенергә мәҗбүр иттергән искиткеч гүзәл хатын-командир. Ат менүдә, кылыч куллануда, ук атуда аның дәрәҗәсенә ирешкән ирләр дә бик аздыр. Әхлак вә тәрбиялелек ягыннан караганда исә ул төрек халкының иң абруйлы, иң камил дәрәҗәдәге вәкиле булырга лаеклы". (Бу өзек — профессор Туран Язган чыгышыннан.) Аннары миңа әлеге авторны — Музаффер ханымны табарга булышкан профессор Надир Дәүләт, Казан ханлыгының тарихына шактый киң тукталып, Татарстанның бүгенге хәленә дә кагылды. Фәнни хезмәтләрендә Сөембикә темасына кагылышлары булган хатын-кыз профессорлар Әминә Гүрсой Наскали һәм Гүлчин Чандарлы да чыгыш ясады. Кичә ахырында алар миңа үзләре язган китапларны бүләк иттеләр. Ниһаять, бүләкне тапшырырга миңа чират җитте. Башта мин залда җыелган барлык халыклар вәкилләренә (анда төрекләрдән башка казакълар, азәриләр, кыргызлар, кырым татарлары, македониялеләр, татарлар һәм башкалар бар иде) татар халкыннан кайнар сәлам тапшырдым. — Әле ун гына ел элек төрекнең бөек улы Ататөрек портреты астында, Татарстан байрагы һәм Төркия байрагы астында төрле милләт вәкилләре бергә җыелып, ханбикәбез Сөембикәне менә шушылай зурлау төшебезгә дә кергән нәрсә түгел иде, — дигән сүзләремне залдагы халык көчле алкышларга күмде. — Менә шушындый шартларда Истанбулның күренекле галимнәре һәм күренекле хөкүмәт башлыклары хозурында безнең Сөембикә ханбикәбезгә багышлап оештырылган тантанада чыгыш ясавым белән бәхетлемен, дидем. Аннары "Сөембикә" беләзегенең 1999 елда журналның ул вакыттагы баш мөхәррире Роза Туфитуллова тарафыннан уйланылып дөньяга килүен, саф көмештән булуын, һәр нөсхәсенең оста тарафыннан аерымаерым ясалганын, документының тышлыгы чәмчәләп чигелгән күннән икәнен күрсәтә-күрсәтә сөйләгәндә, халык һәр җөмләмне диярлек алкышлап каршы алды. Шушы уникаль бүләкнең беренчеләрдән бер хуҗасы итеп татар халкының тарихын өйрәнеп, аның олуг ханбикәсе турында "Казан мәликәсе Сөембикә" дигән драма язган ханым — төрекнең күренекле кызы драматург Музаффер Кайа сайланды дигән хәбәрне әйткәч, залдагы халык аягүрә торып басты. Безнең бит үзебезнең галимнәргә, язучыларга Сөембикә хакында язарга ярамады гына түгел, безнең хәтта дөрес тарихыбыз да булмады, аны эшләү гомумән тыелган иде, дидем. Әле шушы арада гына беләзекнең тагын берсе — төрле илләрнең мәртәбәле бүләкләре иясе, дөньякүләм танылган мәшһүр композитор София Гобәйдуллинага тапшырылган булуын да әйттем. Менә шундый шартларда тапшырырга туры килде журналның әлеге бүләген. Музаффер ханым җавап сүзендә "Сөембикә" бүләген алуы белән чиксез бәхетле булуын әйтте. Һәм бу тантананы оештырган "Төрек Дөньясы Араштырмалары" вакыфына аерым рәхмәтен белдерде. Аны профессор Туран Язган, Истанбул шәһәре хакименең беренче урынбасары Хөсәен Әзә һәм башка әһелләр котлады. Кичәдә Руһи бәй белән Гөлнар әзерләгән "картиналар галереясы" һәм Казанда Сөембикә ханбикә турында инглиз һәм рус телләрендә иҗат ителгән фильм күрсәтелде. Шагыйрь Айһан Инал укыган бик матур шигырь кунакларны дулкынландырды. Хөрмәтле җырчы Бүнйәмин Аксунгур исә программаның ахырында татар җырларын башкарды. Кичә гаҗәп дәрәҗәдә дулкынландыргыч булып, самими, якын итү, ярату, туганлык мөнәсәбәтләрендә, күтәренке рухта үтте. Шуны да әйтим, кичәнең соңында залдагы һәрбарча халыкны бик тәмле кайнар төрек пылавы белән сыйладылар. Кайда гына яшәмәсен, татар кешесе үзенең тарихы белән береккән мәшһүр ханбикәсен исеннән чыгармый. Төркиядә яшәп калган милләттәшебез Мәхмүт әфәнде Ураллы мин сәхнәдән төшүгә үк яныма килде: — Бу көнне дә күрдек, Саимә, рәхмәт, — дип, кулымны үпте. Мин тамагыма килеп тыгылган төерне йоттым... Килеп рәхмәт әйткән, кулымны кыскан кешеләрнең кемнәр икәнен белеп тә бетермәдем. Кешеләр белән танышасым да килгән иде. Туран бәй, китәсе бар дип, безне бик ашыктырды. Анда да мондый чараларның ахыры банкет белән тәмамлана икән. Истанбулның күренекле әһелләре җыелган. Туран бәй Гөлнар белән икебезне үзенең ике ягына утыртты. Минем икенче ягымда хатыны (вакыфтагылар аны "җиңгәбез" дип йөртәләр). Өстәл зур, аргы башта утырганнарны күреп бетереп тә булмый. Уртадарак утырган берәүнең теленнән Надир Дәүләт, Горбачев дигән исемнәр төште. Нәрсә сөйли ул, дип, Туран бәйдән сорадым. — Надир Дәүләтне сүгә, — ди. — Ни өчен? — Горбачевны мактаганы өчен. Бераздан Туран бәй миңа сүз бирмәкче булды. — Әйтәсе сүземне сәхнәдән әйттем бит инде, — дидем. — Ул залда булмаган кешеләр дә бар монда, — диде Туран бәй. Кабатланыбрак булса да, берничә сүз әйтергә туры килде. Аннары: — Монда бәгъзе әфәнделәр Надир Дәүләтне сүгә-сүгүен дә Горбачевны мактаган өчен, ләкин бит Горбачев башлаган гамәлләр аркасында без сезнең белән менә шушылай очрашып күрешү мөмкинлеге алдык, — дидем. Бу сүзләремә шаулатып кул чаптылар. Тәмле ризыклар белән сыйланып ике сәгатьләп рәхәт чиккәннән соң, кунакларны машиналарга төяп өйләренә тараттылар. Босфор бугазын тагын бер тапкыр кичтек. 17 октябрь. Без инде Истанбулда соңгы төнебезне йокларга калдык. Иртән безне Мозаффар бәй аэропортка илтеп куячак. Һәм хуш, Истанбул! ...БЕР ДӘ КҮРЕШҮЛӘР ӘЛЛӘ НИ С.И. Озакка сузылган виза изаларын кичергәннән соң, ниһаять, Музаффер ханымның: "Инде киләм, билет алдым", — дигән хәбәре булды. Шушы мәлне тын да алмый көтеп торган безләрнең өстеннән тау төшкәндәй итте. Аллага шөкер, инде хәзер күңелле дулкынлану, күңелле мәшәкатьләр вакыты башлана. Музаффер ханым Кайа хакында кыскача белешмә: ул бала чактан ук татар тарихы белән кызыксынып, гомере буена аны өйрәнеп, 1967 елда (үзебездә телгә алырга да ярамаган бер вакытта) ханбикәбез Сөембикәгә багышлап "Казан мәликәсе Сөембикә" дигән драма язган һәм шуның өчен 1999 елда "Сөембикә" журналының көмеш беләзегенә лаек булган төрек драматургы һәм рәссамы. Килүенең бишенче көнендә мин кунагыбыздан безгә килергә җыенгандагы һәм килеп Сөембикә йөргән туфракка аяк баскач кичергән тойгылары һәм тәэссоратлары хакында сөйләвен үтендем. — Юк, Саимәм (ул мине "Сөембикә" журналының көмеш беләзеген тапшырырга Истанбулга баргач та шулай дип йөрде), сөйләп кенә булмас, — дип, ул аларны кәгазьгә төшерәсе итте. Һәм без шулай килештек тә. М.К. Тойгыларымны аңлату мөмкин түгел. Олы бер дулкынлану эчендә яшим. Әйтерсең еллар буе күрешмәгән туганнарым һәм ватаным белән кавышырга әзерләнәм. Зур ашкыну белән очкычка утырдым. Очкыч бай илләрнекенә охшамаган. Тик аның эчендәге юлчыларның күркәмлеге һәм җылылыгы нинди люкс очкычта бар икән?! Бик матур мизгелләр кичердем. Ләкин Казанга якынаеп, җир өсте аермачык булып күренә башлаган бер мәлдә эчемә ниндидер сагыш кереп оялады. Сөембикәнең Казаннан киткәндә әйткән сүзләре колагымда яңгырап торды. "И моңлы Казан, канлы ил... башыңнан таҗың төште. Тол хатын кебек япа-ялгыз калдың..." Шул мизгелдә Казан чын-чынлап ялгыз булып тоелды. Күкнең болытлы булуы, сирәк яңгыр бу ялгызлыкны көчәйтә иде. Әйе, очкыч төшеп, Казан кардәшләребезнең чәчәкләр күтәреп Конгресс делегатларын каршылавы да хәтта сагышымны баса алмады. Һәрберсе ятим булып күренде. Ничә еллар буе кичергәннәре бер хәсрәтле фильм тасмасы кебек күз алдымнан үтте. Аэропортта очрашу бик җылы булды. Кешеләр бер-берсен чын күңелдән кочаклый иде. Күзләр нур чәчә, "Хуш киләсез!" сүзләре ишетелә... Шундый матур көндә кардәшнең кардәшенә килмәве мөмкин хәлме соң?! Кайгыда да, шатлыкта да гел бергә бит без. Бераздан аэропорт бинасы эчендә Саимә ханым һәм Фирая ханым белән очраштым. Кулларында — үзләре кебек үк матур чәчәкләр бәйләме. Өчебез дә бик дулкынланабыз. Бу бәхетле дулкынлану мизгелләре берничә фотога теркәлде. Соңрак "Татарстан" кунакханәсенә киттек. Миңа күрсәтелгән игътибар һәм җылылыкны аңлату мөмкин түгел. Минем өчен бик матур сәяхәт программасы әзерләгәннәр. 27 август иртәсендә егерме биш "Сөембикә" хезмәткәре һәм редакциянең дуслары метеор белән изге Болгар җирләренә киттек. С.И.: Кунагыбызның ватандашы, милләттәше, "Заман" газетасының баш мөхәррире, дустыбыз Юсуф бәй Саглам да безнең белән Болгарга барырга теләк белдерде. Метеорда барганда да ул кунагыбыз Музаффер ханымның игътибарын тирә-юньдәге гүзәллеккә юнәлтеп баргач, экскурсовод артыннан Болгар тарихы белән таныштырып йөрде. М.К.: Идел тыныч һәм нәфис иде. Елгадан бигрәк ул күлне хәтерләтә. Бу күренешкә сокланмау мөмкин түгел. Метеордан төшкәннән соң, бөтен тарихи урыннарны берәм-берәм йөреп чыктык. Биналар өчен дә тормыш мәгънәле булган кебек: һәрберсе аякта калу өчен көрәшкән... Ләкин вакыт һәм хыянәт аларга нык каршы торган. Бөек манара гына әле һаман да бөеклеген югалтмаган. С.И.: Кунагыбыз һәр каберлек янында тукталып дога кылды, без дә аңа кушылдык, әлбәттә. М.К.: Хөрмәтле Газинур (Хафизов) кардәшебез бертуктаусыз, ару-талусыз фотога төшерә. Нинди күркәм кеше ул... Сәяхәт тыныч һәм матур үтте. Ханымнар үзләре әзерләп алып килгән ашамлыкларны сөенеп, күңелле итеп ашадык. Шәһәрнең күренеше искиткеч иде. Руслар бөтен өлкәне җир белән тигезләргә дип игълан иткәннәр. "Яхшы" эшләгәннәр, әлбәттә. Тик табигатькә һәм тарихка хөрмәте булган берәү ничек итеп Бөек манара янына шундый ук бөеклек белән чиркәү корып куя ала? Моны аңлый алмадым. С.И.: Русның үз шагыйре "Умом Россию не понять..." дип юкка гына әйткәнме? М.К.: Бу көн хисләр палитрасы эчендә узды. Икенче көнне иртән шәһәрне карап йөрдек. Иң элек Сөембикә манарасы утырган урынга киттек. Манарага сагыш томаны аша озак-озак карап тордым. Аһ иттем. Бу борынгы манараның теле булса икән дә, күргәннәрен сөйли алса икән ул... Кем белә, нинди гыйбрәтле хәлләр турында сөйли алыр иде. Үз иясенең иленнән аерылганда тойган хәсрәтен җиткерерлек сүзләр таба алыр иде микән?.. Тирә-якка күз ташладым. Каршымдагы гүзәллек алдында үз-үземне югалтмаска тырыштым. Гаҗәеп күренеш иде алдымда. Яңа төзелгән мәчетнең (Кол Шәриф мәчете) күккә ашкан манаралары, кулларын сузып, бу гүзәл көн өчен Аллаһыга шөкерләр итә кебек. Күңелдә тыйнак бер горурлык хисе тудыра иде әлеге күренеш. С.И.: Милли-мәдәни үзәктәге экскурсия вакытында кунагыбызны тарихи материаллар (гүзәл экспонатлар!) яныннан аерып алып китүләре дә авыр булды... Биредә аннан "Татарстан" радиосы һәм Ульяновск радиосы журналистлары интервью алды. М.К.: Казанның бу көнгә килүе юлында хезмәт күрсәткән кешеләргә зур рәхмәт. Бу юлда җаннарын биргәннәр... рухыгыз шат булсын. Тыныч йоклагыз, газиз шәһит кардәшләрем. Казан инде кайгылы түгел. Сезнең бәхетегез белән яши һәм сөенә ул. С.И.: Кремль биләмәсеннән чыгуга, Муса Җәлилебез һәйкәле итәгендә кунагыбыз үзенең Истанбулдан килгән ватандашлары белән очрашты. Бик матур, дулкынландыргыч очрашу булды бу. Аның кешеләре дә гади кешеләр түгел, ә безнең Кол Шәриф мәчетебезне нигезеннән үк сала башлаган Аббас Али Акъюл белән Камал Бал Емес булып чыкты. Хәзер дә эшләүләрен дәвам иттерәләр икән. Алар, кунагыбызны хөрмәтләп, аның белән аягүрә басып сөйләштеләр, бер-берсенә игелекле гомерләр, күркәм эшләр теләделәр. М.К.: Күрегез, бүген 30 август. Бәйрәм! Башларыгызны күтәреп бер карасагыз... Һәркем матур киемнән, юл буе җыр, бию белән күңел ачып бара. Болак суы кәләш кебек бизәнгән. Юл буена чатырлар корылган, флаглар эленгән... Казанның йөзе көлеп тора. Кайбер урында көлү тавышлары туктап та тормый. Нинди горурлык тоюымны аңлата да алмыйм... С.И.: Музаффер ханым Кайаны Президентыбыз Бөтендөнья татар конгрессының III корылтаена кунак итеп алды. Ул анда катнашты һәм корылтай делегатларына булган барлык хөрмәтне күрде. Моның өчен без Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә һәм вице-премьерыбыз Зилә Рәхимҗан кызы Вәлиевага чиксез рәхмәтлебез. М.К.: Шәһит кардәшем, күрсәң иде Конгрессны! Нинди күркәмлек! Хөрмәтле һәм кадерле Президент килгән депутатларны чын күңелдән каршы ала. Кешеләр гаҗәеп бәхетле. Президент делегатларга гына түгел, халкына да кочагын ачкан. Аларны, шәфкатьле ата кебек, каракош канатыннан саклый. Казанның юлы ачык инде. Инде хәзер бу кадерле шәфкать иясенең балалары аңа лаек булсын... Борчымасын аны. Ә хәзер төн инде. Күк йөзе фейерверкның гаҗәеп күренешләре белән тулган. Төсләр, утлар уены... Икенче яктан аларның гөрселдәгән тавышы. Бу тавышлар — кайчандыр йөрәкләрне тетрәндергән тәмуг түгел, ә бәхет тавышлары. Барельефтагы ул хәсрәтле йөзләр елмайсын иде: Казан ямь-яшел бодай басуы кебек уңыш бирсен. 31 августта хөрмәтле бөегебез Габдулла Тукай туып үскән җирләрне гиздек. Дулкынлану һәм бәхет кичердем. Андагы хәтер дәфтәренә басынкы һәм ашкынулы тойгыларымны яздым. Минем өчен бу искиткеч бер нәрсә булды. Төрки әдәбият өчен эшләгән бөек хезмәте өчен чиксез рәхмәт аңа. Аның эзләрен җылы килеш саклаучыларга рәхмәт. С.И.: Музаффер ханымның Тукай туган нигез янында эчке бер тирән кичереш белән басып торганын, шагыйрьнең атасы Мөхәммәтгарифның кабере янында имам хатип белән бергә дога кылганын күрү күңелгә олы бер канәгатьләнү, аның сафлыгына соклану хисе бирде. Ул гомере буена күрергә омтылган туганнары янына кайтып ирешкәндәй булды... М.К.: Бүген 1 сентябрь... Сәяхәтемнең соңгы көне. Журнал әдипләре бу юлы мине бер матур авылга алып килделәр. Анда Бакый бәй безгә карата бик зур ихтирам күрсәтте. Җәмәгате Мәдинә ханымда, килене Фирая ханымда төрки кунакчыллыкның иң матур үрнәген күрдек. Бакый бәй безне укучылары белән бергә үзе оештырган Муса Җәлил һәм Себер юлы тарихы музейлары белән таныштырды. Гаҗәеп матур җирләр. Гади авыл җирендә нинди күңелле күренеш! Бу эштә өлеше булганнарга рәхмәт. С.И.: Без барган Карадуган авылы кунагыбызга шундый ошады, ун гына яшькә яшьрәк булсам да, шушыннан бер йорт алып, рәхәтләнеп язып утырыр идем, диде ул. Ошамаслык та түгел: бу гап-гади татар гаиләсе. Каената белән каенана. Ул белән килен. Ике бәләкәч малай... Вахит белән Самат. Яшәгән йортларын күрсәң! Һәрберсенә аерым бүлмә генә түгел, аерым йорт дип әйтерлек. Ике катлы агач йорт. Елкылдап торган чыршы такта белән тышланган бүлмәләр. Өске катка менә торган сап-сары баскыч. Булса да булыр икән матурлык! Кайсы оста кулыннан төште икән ул?! Өйгә керә торган болдырга, тәлгәш-тәлгәш кып-кызыл җимешләрен иеп, балан агачы үсеп утыра. Юри ясап куйганнар диярсең! Ике малайның зурысына — Саматка — ике яшь ярым. Ул көндез әтисе Булат белән бергә кырга эшкә барып кайтты... Ул балалар көн буена ник бер елап карасын! Минемчә, бу гаиләдә искитмәле тынычлык хөкем сөргәнгә күрә шулайдыр ул. Беркем беркемне бернәрсәгә өйрәтми, ник алай иттең, ник болай итмәдең, дими, һәркем үз юлында, үз эшен белә. Балаларны да берәү дә йолкымый, үз юлларында йөриләр... Сокланмаслыкмыни! Андагы үрдәк бәлешләре... Андагы гөбәдияләр... Ял итеп утырган арада кунагыбызга сораулар да биргәләделәр. Олы яшьтә булгангадыр инде, аннан: — Сез нәрсә исәбенә көн күрәсез? — дип тә сорадылар. — Иремнән яхшы фатир калды, — диде Музаффер ханым, — аннары хәзер ул алган эш хакын миңа түлиләр, — дип тә өстәде. — Гомумән, Төркиядә хатын-кыз ничек яши? — Шәһәрдә яшәве хатын-кызга җиңелрәктер дип уйлыйм, — дип сөйләде ханым. — Авылда исә хатын-кыз күп эшли, тормыш итү авыр. Кызлар кияүгә чыккач, аны ире тәэмин итә. — Ә аерылса? — Аерылса, кабат дәүләт өстенә кала. М.К.: Йөргән, гизгән җирләребез язып бетерерлек кенә дә түгел. Миңа бер атналык гаҗәеп сәяхәт бүләк иткән "Сөембикә"нең баш редакторы Фирая ханымга һәм сөекле кардәшем Саимә ханымга зур рәхмәт. Җибәргән бүләкләрен хөрмәтләп саклармын. Шушы урында "Сөембикә" журналы хезмәткәрләренең җылы мөнәсәбәте һәм ачык күңелле булуларына зур рәхмәт әйтәсе килә. Бу гүзәл кешеләрне беркайчан да онытмам. Яшь тәрҗемәчем Энҗе дә бар күңелен биреп эшләде. Дөнья килсен дә кешелеклелеккә монда өйрәнсен. Әйе, Саимә ханым, хисләремне сорадыгыз. Менә алардан кечкенә бер букет сузам сезгә. Барчагызга чиксез рәхмәт... Иң матур көннәр сезнеке булсын. С.И.: Амин! Әйе, безнең Сөембикәбезгә гашыйк булып, аны барлык төрки хатын-кызларга үрнәк итәргә тырышып, аның фаҗигале тормышын үзенең "Казан мәликәсе Сөембикә" дигән әсәрендә сурәтләгән бөек төрек хатыны, драматург һәм рәссам Музаффер Кайа илебезне килеп күргәч тойган кичерешләрен менә шушылай итеп тасвирлады. Рәхмәт аңа. Музаффер ханымны үз җиребездә каршылаган мизгелдән алып бөтен күңелле мәшәкатьләрне яңабаштан кичерәсем килеп, мин инде кунагыбызны юксына да башладым. Якын туганымнан аерылган кебек булдым. КҮҢЕЛЕМ ТӘРӘЗӘСЕ Мин — СССР Журналистлар берлеге әгъзасы, СССР Язучылар берлеге һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 1995 елда "Мәдәни җомга" газетасы чыга башлагач, беренче саныннан ук шунда эшләдем. Газетага язылу вакыты җитте исә, безгә баш мөхәрриребез шагыйрь Зиннур Мансуров: — Җәмәгать, сезнең барыгызның да туган районы, туган авылы бар, кайтыгыз шунда, җитәкчеләре белән, халык белән сөйләшегез, язылсыннар, яздырсыннар "Мәдәни җомга"га дип әйткәндә миңа бик тә читен була иде, мин үземне бигрәкләр дә ятим, ата-анасыз калган бер үксез баладай хис итә идем... Әле генә "Татарстан" радиосыннан язучы Миргазиян Юнысның "Сыннар белән сөйләшү" дигән әңгәмәсен тыңладым. Миргазиян шулхәтле сөеп, яратып үзенең туган авылы Исергәп турында, әсәрләрен язганда, сыннарын ясаганда күңеленә сеңеп калган авылдашларының сурәтләреннән образлар тудыруы турында сөйләде. Шуны ишеткәч, мин өр-яңадан туган авылымны уйладым. Күз алдымда Нөркәйдән бер генә кеше бар — язучы Сөббух абый Рәфыйков. Ул да, Норильск сөргененнән кайткач, Зөләйха апама охшатып, минем белән үзе килеп танышты. Ул чакта китап нәшриятында эшли идем. Миргазиянныкы кебек Исергәбем, үземнең Нөркәем юк бит минем... Тарих мең дә тугыз йөздә... Ул вакытларда Казанда чыккан газета-журналларда атлаган саен Зөләйха Ибраһимованың "Планны арттырып үтәү өчен мин ничек көрәшәм", "Беренче май ярышының үтәлешен тикшерәбез: 425 пар урынына 632 пар", Күчмә кызыл байрак алу өчен ничек эшләүләре турында, "Биргән вәгъдәбезне үтибез" дигән һәм башка мәкаләләре басылып тора. Зөләйха Ибраһимова турында көн саен чыгып торган мәкаләләрдән аның кем, нинди булуы хакында күзаллап була. Аның хакында "Кызыл яшьләр", "Кызыл Татарстан", "Удар темп өчен" газеталарыннан, "Техника" дигән журналдан һәм башка басмалардан укырга мөмкин. Ниһаять, 1934 елның декабрь санында "Азат хатын" журналының тышлыгында Зөләйха Ибраһимованың портреты басылып чыга. Ул портретның астына "Разумов" фабрикасының түшәү цехыннан еллык планны 7 ноябрьгә яхшы сыйфат белән үтәгән бригадир-комсомолка Ибраһимова. Ул шәһәр советына депутат итеп сайланды" дип язылган. "Азат хатын" журналының бу саны Татарстан Советларының Х съезды ачылуга багышланган мәртәбәле сан була. "Азат хатын" журналының менә шушы саны дөньяга чыккач башлана инде хәлләр!.. Моңарчы газеталарда, башка журналларда басылган портретларын, аның турында язылган, үзе язган мәкаләләрен күрмәгәннәрдерме, искәрмәгәннәрдерме, "Азат хатын" тышлыгында чыккач авылдашларыбыз Зөләйханы күреп алып, журнал тышлыгындагы фотосы өстенә: "Бу кулак кызын нишләтеп йөртәсез монда?" — дип язып, өлкә комитетынадырмы, Казанга җибәргәннәр. Шуннан ни була дисезме? Ни булсын?! Шул, авылдашлары әзерләгән сазга Зөләйха лап итеп йөзе белән барып төшә: эшеннән чыгаралар, комсомолдан куалар... Ә иң кызыгы шунда — беркем берни тикшереп тормый! Әле ничек атып үтермәгәннәр! Анысына да күп сорамаганнар бит ул чакларда. Ләкин, Аллаһның рәхмәте киң, ди бит. Апам тормыш юлын өр-яңадан башларга мәҗбүр була. Ул шәфкать туташлары әзерли торган мәктәпкә укырга керә. Һәм шәфкать туташы сыйфатында гомере буе сөйгән халкына игелекле хезмәт күрсәтә. Бөек Ватан сугышы чорында көнне төнгә ялгап госпитальдә эшли, аяусыз көрәш кырында авыр яралар алган сугышчыларыбызга донор буларак канын бирә. Сугыштан соң озак еллар буена туберкулез госпиталендә өлкән шәфкать туташы булып эшләп, авыруларның, хезмәттәшләренең тирән ихтирамын казана, медальләр, төрле дәрәҗәдәге мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Димәк ки, ул "Азат хатын" журналының йөзенә кызыллык китерми. Апаның ире Гали җизни (гаҗәп дәрәҗәдә зыялы, Башкортстаннан чыккан саф татар кешесе иде) Ватан сугышында башын салды, улы урыс мәктәбендә укып үсте, якты дөньядан хулиганнар кулыннан үтте. Безнең әткәй бернинди дә кулак булмаган, әлбәттә. Ул Чаллы кантонының Нөркәй волосте башкарма комитеты рәисе булып эшләгән. Волость бетерелгәч, авыл зур булганлыктан, анда загс бүлеге эшләп калган, әткәй шуның башлыгы булган. Аннары кулланучылар кооперациясе оештырылган, әткәйне шуның рәисе итеп куйганнар. Әткәй менә шушындый "кулак" булган. Әнкәй (Нурлыһода ханым) исә имана башына тигән җирләрендә балалары белән икмәк игеп, аларны тәрбияләгән. (Имана җире дә зур түгел — малайлары берәү генә булган!) Эскертне аның кебек оста итеп авылдагы ирләр дә куя белмәгән. Әнкәй умарта тоткан. Олы апаларымның: "Әнкәй умарта караганда битлек тә кими торган иде, кортлары аны чакмый иде", — дип сөйләгәннәре хәтердә. Әткәй район үзәкләрендә заготскот, потребсоюз кебек җирләрдә эшләп, аны гел күчереп йөрткәннәр. Колхозлар оешкач, әткәйне кайда күчерсәләр дә, колхоз эшенә чыгарга әнкәй бер дә дилбегә кактырмый иде. Боларын мин әле үзем дә хәтерлим. Авылдашларыбызның "Азат хатын" журналына шулай ямьсез итеп язып җибәрүләре кешеләрнең берберсенең үсүен, алга китүен күрә алмаудан киләдер дип уйлыйм. Иң зур апам Шамсруй, шәфкать туташы буларак, Бөек Ватан сугышында, Кавказ фронтында катнашты. Бердәнбер абыем Габдулла Белоруссия җирендә башын салды. Менә шул апама, сугыштан кайткач, үзебезнең авыл советыннан таныклык алырга кирәк булды. Без ул чакта Мөслимдә яши идек. Сугышта һәлак булган абыемнан олырак Рәхимә апам (ул Мөслимнең район газетасында җаваплы секретарь иде, хәзер инде лаеклы ялда, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре) һәм мин — өчебез җәяү Нөркәйгә кайттык. Минем дә уналты яшем тулар вакыт җитеп килгәнгә, паспорт алу өчен туу турында таныклык кирәк иде. (Шунда безнең апабыз белән икебезгә дә, "кулак" балаларына, нишләптер, урта хәлле крестьян гаиләсендә туган дип таныклык бирделәр!..) Бу — 1943 ел иде. Шуннан бирле минем туган авылыма кайтканым булмады... "Хөрмәтле Саимә Ибраһимовна! Сезгә Сарман районы Зур Нөркәй урта мәктәбе укытучылары исеменнән шушы мәктәптә укытучы булып эшләүче Гарифҗанова Нурия хат яза. Бу хатны язарга сезнең "Сөембикә" журналыда (№1, 2001. — Ред.) басылган "Тарих мең дә тугыз йөздә..." дип аталган язмагыз этәргеч булды. Без аны бөтен коллективыбыз белән бергәләп укыдык һәм уртак фикерләргә дә килдек. Гомумән, "Сөембикә" журналындагы ул язма бөтен авыл халкын бер кузгатып алды. Миңа укытучы буларак та, агитатор буларак та авыл халкы белән, ата-аналар белән тыгыз элемтәдә, аларның уйфикерләрен тәгаен белеп яшәргә туры килә. Шуңа күрә бу хатым сезгә авылдашларның гомуми фикерен җиткерү дә булыр дип уйлыйм. Безнең Сарман ягы — танылган шәхесләрне күп биргән як. Нөркәй җире дә күренекле балаларын дөньяга китергән. Дөрес, үзе тудырган асыл затларның бик кадерен белмәгән, кайберләренең хәтта канатларын каеруда да үз өлешен керткән — бусын берничек тә инкарь итеп булмый. Бу — аяныч тарих... Ләкин, икенче яктан караганда, замананың ул авыр чорлары бөтен ил тарихына кара тамгасын салганда безнең бер кечкенә авыл гына аерылып калмаган, ул да шул агымда аккан. Шул шаукымлы агым күпләп-күпләп үз балаларын имгәтеп ярга ыргыта барган дип күзаллыйбыз бит инде ул чорны. Боларны күргән, үзе "татыган" кешеләр — сез — ул чорның тере шаһитлары, сезгә бу юлларны язып тору, бәлки, урынсыздыр да. Ләкин, нинди генә чор булмасын, андый кара эшләрдә бөтен халыкның түгел, аерым кешеләрнең генә кулы уйнаган. Авыл җирлегендә бу бигрәк тә шулай. Булган димим, чөнки хәзерге чорда да азчылык фикере күп мәсьәләләрне хәл итә. Бик күпләрне гаделсезгә рәнҗеткән кебек, сезнең гаиләне дә тамгалаганнар, рәнҗеткәннәр икән — моның авыр хатирәсе вакытлар үтү белән онытыладыр, җуеладыр дип әйтүем түгел. Һәркемнең үз хәтере, үз тарихы үзе белән яши. Ләкин сезнең буынга, шәхсән сезгә күрергә туры килгән авырлыкларда туган җирегез, туган туфрагыгыз һәм Нөркәй авылының төп халкының гаебе бүген дә кичермәслек түгелдер дип әйтергә батырчылык итүем өчен гафу итегез. 1934 елларда авылда укыйяза белгән кеше дә сирәк булгандыр әле. Ул укый-яза белгән кешеләр арасында да кара күңелле, Һ.Такташ язганча, "заман сволочьлары" санлы гына булгандыр, мөгаен. Шул берничә кара җанлы кеше өчен бөтен авылга рәнҗү сакламасагыз иде. Гаделсез заманның гаделсезлекләре кайтавазы бүгенге тормышта да яңгыраш табарга тиеш түгел. Ни өчен әле бүгенге яшь буын сезнең кебек күренекле асыл затларның хезмәтләрен, кем икәнлекләрен белеп, безнең авыл җирлегеннән чыгуыгыз белән горурланып үсмәскә тиеш?! Безнең буын (1950—1960 елларда туганнар), бездән өлкәннәр, бездән яшьләр, үсеп килүче буын үзебездән чыккан күренекле шәхесләребез булуы белән бик горурланып яшибез бүгенге көндә. Мәктәбебезнең балалар оешмасы Сөббух Рәфыйков исемен йөртә, аның музеен оештырдык. 1998 елда районыбызның күренекле кешеләре турында "Сарман" китабы чыкты. Ул китапта сезнең турыда: "Саимә Ибраһим кызы Ибраһимова 1928 елның 1 мартында Сарман районы Зур Нөркәй авылының крестьян гаиләсендә тугызынчы бала булып дөньяга килә", — дип язылган. Сезнең әдәби әсәрләрегезне, матбугаттагы язмаларыгызны бик яратып укыйбыз. Ә инде моңа кадәр элемтәгә кереп, хатлар аша булса да белешеп яшәмәвебездә ике якның да гаебе бардыр. Нинди генә зур сынаулар үтеп тә югалмавыгыз, көчле шәхес булып калуыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә. Сезнең бөтен гаиләгезгә сокланабыз: барыгыз да үз юлын тапкан, югалмаган, сынмаган. Талантыгыз, хезмәтләрегез алдында чын күңелдән баш иябез. Яңадан-яңа үрләр алып, һаман иҗат белән янып яшәр өчен сау-сәламәт, бәхетле булуыгызны телибез. Ә менә төрмә, сөргеннәрне үтеп исән кайткан Сөббух Рәфыйковны да авылдашлары "танымаганнар", аңа кул биреп күрешмәгәннәр. Шул уңайдан мин шигырь чыгардым: Сөббух абый, минем кендек каным — Сезнең туган нигез ташында; Шуңадырмы бурычлы күк тоям Мин үземне сезнең каршыда. Ничек булган шул хәл? Үз баласын Туган авыл сагынып көтмәгән; Тәмуглардан исән чыккан улын Авылдашлар кабул итмәгән?! Ялгышларны төзәтер дә идем, Тарих тәгәрмәчен боралсам; Бабаларым хаталанган өчен Соңдыр инде гафу сорасам. Саимә апа! Нәкъ шушы сүзләрне сезгә дә, тагын бик күпләргә әйтү кирәктер, бәлки, бүген". Дөньядагы иң авыр ГУЛАГ җәза-михнәтләрен кичеп, егерме ел буена сөрген шулпалары эчеп, исән кайткач та Сөббух абыйның өр-яңадан авылдашлар тарафыннан рәнҗетелгән халәтен Нурия ханым үзенең шигырендә һәркемнең аңына җиткерерлек итеп сурәтләгән. Шуңа мин нәрсә өсти алам? Туган авылыбызның безнең гаилә өстенә җибәргән тагын бер җәзасын искә алсам гына инде... Алабуга педагогия техникумын тәмамлап, Мөслим районының Вәрәшбаш авылында укыта башлагач, Рәхимә апам артыннан да авылыбыздан "сәлам хаты" килеп төшә. Көннәрдән бер көнне авыл советы рәисе Зәйнуллин Габдрахман дигән абзый, апаны чакырып, хатны күрсәтә. Әйе, шул, "кулак баласы" дигән тамга, апаның "укытып йөрергә хакы юк"! — Мин ул хатны бер җиргә дә җибәрмим, кызым, тынычлап эшлә. Кара эчле, кара куллы кешеләр эше инде бу, — дигән рәис абзый. 1939 ел була бу. Бер ел эшләгәч, апаны мәктәпнең завучы итеп күтәрәләр. Ә инде сугыш башлангач, 1941 елда, райком аны мәҗбүр итеп диярлек, Мөслимдә чыга торган район газетасына җаваплы секретарь итеп күчерә. Шуннан башлап ул, ялга чыкканчы, бөтен гомерен журналистикага багышлады: Тымытыкта, Калининда (Пучы) район газеталары редакторы, Баулыда радиотапшырулар редакторы булып эшләде. Хөсетлек, көнчелек, тар күңеллелек чаткылары диннән, иманнан аерылган, биздерелгән чорларда халык күңелендә канат җәеп чәчәк атты. Нихәтле кеше дәһри булып яшәде. Яшәде генә түгел, әле дә шулай яши бирә. Яңадан бер гасырмы, икеме шулай яшәр — анысын бер Алла гына белә. Нурия ханым үзенең хатында "Гаделсез заманның гаделсезлекләре кайтавазы бүгенге тормышта да яңгыраш табарга тиеш түгел" дип яза. Әйе, бик дөрес. Ләкин мин бу тарихны үз күңелем түрендә генә йөртмичә, менә шушылай язып чыгарга һәм авылдашларым белән аңлашырга тиеш идем. Нурия ханымның хаты мине тора-тора куандыра, тора-тора сөенәм, хәзер эчемә җылы, җан кергән сыман. Атам-анамны тапкан сыман тоелам. Нөркәйне кайтып күрәсем, урамнары буйлап йөрисем, өйләрен кулым белән тотып-тотып, сыпырып-сыпырып карыйсым килә башлады... МУСА ҖӘЛИЛ БЕЛӘН ОЧРАШУЛАР Моннан илле елдан артык вакыт узган илле өченче елның апрель көнендәге вакыйга исемә төшсә, хәзер дә шул вакытлардагы сыман күңелемне чиксез горурлык, шатлык хисләре били. Эш нәрсәдә соң? 1953 елның 25 апрелендә "Литературная газета"да "Моабитта язылган шигырьләр" дигән гомуми баш астында шагыйрь Муса Җәлилнең тоткынлыкта иҗат иткән шигырьләре рус телендә беренче мәртәбә дөнья күрде. Ә аңа кадәр ничә еллар буена Муса Җәлил, аның көрәштәшләре хыянәтчеләр исемлегендә йөрде. "Муса Җәлил — татар шагыйре, коммунист, Язучылар союзы члены, — диелгән "Литературная газета"ның кереш сүзендә. — Бу шигырьләре — аның үлем алдыннан язылган шигырьләре. 1942 елда Муса Җәлил Волхов фронтында, авыр яраланган хәлдә чолганышта калып, әсир ителә. Соңыннан ул бу турыда бер шигырендә дә яза... Концлагерьдан Җәлилне Берлиндагы Моабит төрмәсенә күчерәләр (кайбер мәгълүматларга караганда, лагерьдан качуны оештырган өчен). Үлем җәзасының тормышка ашырылуын көтеп, Моабитта Җәлил бер елга якын утыра. Әлеге шигырьләр шагыйрь гомеренең шушы чорында язылган. Җәлил 1944 елның башында (бу дата төгәл түгел, 1944 елның августында. — С.И.) җәзалап үтерелә. Шигырьләре язылган дәфтәрен Брюссельдагы совет консуллыгына бельгияле партизан тапшыра. Бу партизанны Берлинны алганда Моабит төрмәсеннән безнең гаскәрләр коткара. Төрмәдә ул Җәлил белән бер камерада утырган була". Шушы кыска гына кереш белән бергә "Литературная газета" Җәлилнең шагыйрь Илья Френкель тәрҗемәсендә "Лагерьда", "Кошчык", "Бүләгем" (тоткынлыкта танышкан бельгияле дустым Андрега), "Сугыштан соң", "Җырларым", "Ышанма!" дигән шигырьләрен бастырган. Бу шигырьләр татар әдәбиятына, тулаем татар халкына йөз аклыгы китерде. Минем Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясендә мөхәррир булып эшләгән чак. "Литературная газета"да Муса Җәлил шигырьләре басылып чыгуга бөтен язучылар, Бауман урамындагы Матбугат йортында урнашкан бөтен газета-журналлар, бөтен полиграфия эшчеләре бергә бишенче катта урнашкан Тукай клубына җыелып, грандиоз митинг үткәрделәр. Ул митингта китап нәшрияты исеменнән чыгыш ясарга миңа сүз бирелде. Шуңададыр, күрәсең, бу митинг вакыйгасы минем күңелемдә онытылмаслык булып уелып калган. Меңнәрчә чакрымнар, төрле-төрле дәүләт чикләрен үтеп, шагыйрьнең "палач балтасы" астында язылган шигырьләре, аның иленә, халкына тугрылыклылыгын тагын бер кат раслап, туган җиренә кайтты. Митингны шагыйрьләр секциясенең җитәкчесе Сибгат Хәким ачты. Беренче сүзне ул Муса Җәлилнең дусты, тәнкыйтьче Гази Кашшафка бирде. Кашшаф шагыйрь үткән зур иҗат юлы турында сөйләде. Аннары Муса Җәлилнең, очар кошлар кебек озын юллар үтеп, кулына кайтып ирешкән ике шигырь дәфтәрчеген халыкка күрсәтте. Чыгышында дәфтәрчектән: Җырлап үттем данлы көрәш кырын, Җырлап килдем гомер языма. Соңгы җырым палач балтасына Башны тоткан килеш языла, — дигән өзек китерде. Безнең боларны беренче тапкыр ишетүебез иде! Моның дөресе, чыны шулай булуы бәгырьләребезне телгәләде. Җәлилчеләрнең башларын гильотинада чабалар бит. Боларны әле без күп еллар үткәннән соң гына, язучы Рафаэль Мостафинның "Өзелгән җыр эзеннән" китабыннан, ничәмә-ничә еллар буена алып барган эзләнүләре нәтиҗәсендә генә белә алдык. Гази абый Җәлилнең дәфтәрчекләреннән "Кошчык", "Җырларым", "Ышанма", "Хөкем алдыннан", "Хәдичә" дигәннәрен укып күрсәтте. Кашшаф чыгышыннан соң Әнвәр Давыдов Җәлилнең "Литературная газета"да басылган шигырьләрен укыды. Аннары язучылардан Әхмәт Исхак, Риза Ишморат, Салих Баттал һәм тагын кемнәрдер рухланыпрухланып сөйләде. Шунда миңа да чират җитте. — Шагыйрь кайтты, "палач балтасы" астында да рухи канатлары сынмаган, Совет Ватанын, безнең хак эшебезне, совет кешеләрен, безнең урманнарыбызны, кошларыбызны җырлап үлгән көрәшче шагыйребез, гаделлекнең һәм халыкка тугрылыкның яңа бер символы рәвешендә сафыбызга кайтты, — дидем мин, тирән дулкынланып. — Фашист тоткынлыгында да ул бөек пролетар шагыйрь Маяковскийның "Я хочу, чтоб к штыку приравняли перо..." дигән чакыруын тормышка ашыргандай, дошманның үз өнендә дә югалып калмыйча, кулындагы каләмен аның күкрәгенә төбәгән!.. — дигән сыманрак сүзләр сөйләдем. Ул чаклардагы безнең иң өлкән Халик Садри дигән язучыбыз, Тукай клубыннан төшеп килгәндә: — Синең чыгышыңны хәтта минем хатын да яратты... — диде. — Их, Җәлил шигырьләренең редакторы булсаң иде ул... — диде минем белән янәшә төшеп килүче Гөлшат Зәйнашева (без бер редакциядә эшли идек). Мин алай ук хыяллана белмәгәнменме, Гөлшатка җавап итеп бер сүз дә әйтмәдем. Ул да булмады, ничә генә көн үткәндер, редакциябез мөдире Абдулла абый Гомәр миңа: — Саимә иптәш, минем бүлмәгә керегез әле, — дип чакырды. — Менә, Саимә иптәш, — диде Абдулла абый, — без монда уйлаштык та, Муса Җәлилнең "Моабит төрмәсендә язылган шигырьләре"нең нәшрият редакторы сез булырсыз дигән карарга килдек. Махсус редакторы Кашшаф иптәш була. Эшләгез! — диде. Бүгенге көн югарылыгыннан торып фикер йөрткәндә, миңа аерым бер ышаныч күрсәтелгән, күрәсең. Ләкин моның белән горурлану яисә масаю дигән нәрсә башыма да кереп карамады. Һәм без Гази абый Кашшаф белән җитәкләшеп эшкә керештек. Гази абый китапка Җәлилнең иҗатына шактый киң дәрәҗәдә анализ ясаган һәм бәя биргән зур гына мәкалә язды. Мин исә шагыйрь дәфтәрчекләрендәге шигырьләрне кәгазьгә төшерү һәм машинкада бастыру белән шөгыльләндем. Аннары без аларны оригинал белән бик җентекләп кат-кат чагыштырдык. Гази абый кирәк дип саналган урыннарда шигырьләргә аңлатмалар язды. Китапның соңгы битендәге, ничек эшләнгән булуы турындагы мәгълүматларга караганда, Ходайның рәхмәте белән, без инде аны 1953 елның 30 июнендә наборга тапшырганбыз, һәм аңа 28 октябрьдә басарга кул куелган. Ул чакта бит әле компьютер дигәннәренең төшкә дә кергәне юк, китап чыгару дигән нәрсә бик канительле эш. Бу инде бик тиз эшләү дигән сүз. Әйе, бу инде герой-шагыйрь йөрәгенең соңгы тибешләре вакытында соңгы тамчы каны белән язылгандай язылган, Ватаны, халкы алдындагы соңгы хисабы, соңгы васыяте булып яңгыраган шигырьләрен туган халкына тизрәк җиткерү иде. Муса Җәлилнең без айлар буена кулыбызга тотып эшләгән бу дәфтәрләре хәзер аның музеена куелган һәм халыкка туган көнендә генә күрсәтелә. Аннары безгә Муса Җәлилнең сугышка кадәрге архивы белән танышырга туры килде. Без дигәнем: Язучылар союзы идарәсенең җаваплы сәркатибе шагыйрь Әнвәр Давыдов, ул чакта "Совет әдәбияты" журналында эшләүче Гариф Ахунов, тәнкыйтьче Илдус Ахунҗанов һәм мин. Шушы составтагы комиссиягә шагыйрьнең зур архивын Дәүләт архивына тапшыру өчен эшкәртергә туры килде. Күп кенә кулъязмалар һәм документлар актардык без. Утызлап папкадан гыйбарәт булган әлеге материалларны шагыйрьнең хатыны Әминә ханым кадерләп саклаган. Алар арасында төрле кулъязмалар, әдәби әсәрләрнең вариантлары, шагыйрьнең тормыш юлын һәм әдәби-иҗтимагый эшчәнлеген яктырта торган документлар, фоторәсемнәр... Менә 1925 елның 1 гыйнварында Муса Җәлил исеменә бирелгән 162 нче номерлы хәбәрче билеты, моннан без аның "Кызыл яшьләр", "Яшь ленинчы" газеталарының хәбәрчесе булуын беләбез. Менә СССР халыклары Үзәк нәшриятының 210 нчы номерлы таныклыгы: 21 яшьлек Муса Мәскәүдә чыга торган "Кечкенә иптәшләр" журналының җаваплы редакторы. Озак та үтми, М.Җәлил ВЛКСМ Үзәк Комитетының татар-башкорт секциясе бюросына сайлана. 1927 елда ВЛКСМ работникларының Мәскәүдә үткәрелгән Бөтенсоюз киңәшмәсендә делегат булып катнаша. Ниһаять, Муса Җәлил Мәскәү дәүләт университетының әдәбият факультеты студенты — 3145 нче номерлы студентлык билеты, 1930 ел. Университетта укыган вакытта да ул "Октябрь баласы", "Пионер", "Кечкенә иптәшләр" журналларын чыгару кебек җаваплы эшләрне башкара. Татар дәүләт опера һәм балет театры оешуның беренче көненнән үк Муса Җәлил анда әдәби бүлек мөдире. Әдәби әсәрләрнең вариантлары дигәннән, архивта "Алтынчәч" драматик поэмасының уннан артык варианты бар. Кат-кат эшләгән шагыйрь. Шушы бер әсәрне тудыру өчен ул дистәләгән китаплар укыган. Алар арасында халык авыз иҗаты үрнәкләрен, халыкның этнографиясен, көнкүрешен сурәтләгән китаплардан башлап марксизм классиклары, сәхнә сәнгате, музыка теориясе турындагы хезмәтләр бар. "Алтынчәч" турында сүз чыккач, шунысын да әйтим: миңа бу әсәрнең 1952 елда нәшер ителгән басмасының мөхәррире булырга туры килде. Авторы урынына "халык сүзләре" дип куярга куштылар. Алда санап кителгәнчә, хезмәт куеп язылган әсәр ничек "халык сүзләре" була алсын ди инде! Ә шулай итмәсәң, чыгарып булмый. Мусаның язмышы бит әле ачыкланмаган. Әсәрне исә ничек тә сәхнәгә менгезергә кирәк! Менә шундый хәлләр... Әлеге архивны эшкәрткәндә Әнвәр Давыдов документларның гарәп имлясында язылганнарын гына укып бирү белән чикләнде. Илдус Ахунҗанов оешмаганрак кеше булып чыкты, аның гел "вакыты булмый" иде. Гариф Ахунов эшчән дә иде, ләкин күзенә арпа чыкты. Шулай итеп, эшнең күп өлеше минем өскә калды. Эш беткәч, безгә мәкалә язып бастырырга киңәш иттеләр. Мин яздым да, ул, "Муса Җәлил архивы белән танышканда" дигән мәкалә булып, Г.Ахунов һәм С.Ибраһимова имзасы белән "Совет Татарстаны" газетасының 1954 елгы 25 март санында дөнья күрде. Бүген архив турында язганда, мин кайбер мәгълүматларны шул мәкаләдән алдым. Муса Җәлилнең архивыннан күренгәнчә, аның табигый таланты гаять зур тырышлык һәм физик эш белән үрелеп барган, иҗтимагый практика белән баетылган, көннән-көн яңа үсеш алган. Моабит төрмәсендә язылган шигырьләр — шушы якты, бай гомернең иң биек һәм иң бөек ноктасы ул. ФИДАКАРЬЛӘР Бату Мөлековның өр-яңа "Сөембикә" операсының премьерасын карап кайттым. Баскычтан авырлык белән генә мендем. Ишектән керүгә кызым Гөлнар: — Йә, ничек опера? — диде. — Башкасын әйтә алмыйм, хоры — мощный! — дидем. Сүлпән генә чишенәм. Кәеф юк. Күкрәктә нидер комачаулый. Наждак белән ышкыган сыман. Йокы бүлмәсенә кердем. — Кызым, мөгаен, иртән врач чакырырга туры килер. Болай гына үтмәс сыман... — И әнием, нәрсә бирим икән соң? — Бар әле, Рушаниядән сора, мондый чакта нишләргә икән? Рушания — күршебез, шәфкать туташы. — Рушания, йә баралгин, йә но-шпа, диде. Но-шпа таптым инде, — диде Гөлнар. — "Скорый", — дидем. Гөлнар но-шпа уколы ясады. Җиңеллек юк. Күкрәк ягыннан ут төрткәндәй яна башлады. Мине алып чыгалар бугай. Әйе, носилкага салдылар... * * * Күпме вакыт үткәнен белмим. Укол кадыйлар... Тегендә дә, монда да... Ишектә Гөлнар күренеп киткәндәй була... Система астында ятам икән. Ой, кул авырта. Системаның шешәсен алыштыралар. Мин исән икән бит! Миңа электртапшыргычлар тоташтырылган. Бер халатлы баш очыма, өскә таба карап тора. Аяк очыма бер кешене кертеп салдылар, минем караватка аркылы. Бөтен халатлылар шуның янына җыелды. Табиб, шәфкать туташлары. Ясалма сулыш алдыралар. Кайсысы күкрәгенә баскалый, кайсысы авызы белән сулыш алдырмакчы. Бик озак азапландылар бу кеше белән. Кара тиргә баттылар. Карап ята торгач мин дә арып беттем. Кинәт колагыма таныш кебек тавыш килеп керде. Тавыш үзенең чирләре турында сөйли. Күрәсең, ул табиб сорауларына җавап бирә. Туктале, нишләп соң бу тавыш минем Фатихым тавышына шулкадәр нык охшаган? Колак салыбрак тыңласам — бөтен зарлары аныкы! Туктале, нишләп соң ул монда? Ул бит миннән дачада, Займищеда калды... Аяк очымдагы кешедән: — Где болит? — дип сорадылар. — Голова... — диде бичара. Ни тырышып, ни чаралар күреп, аны үлем тырнагыннан йолып кала алмадылар... Нишләптер минем карават тирәсендәге чаршауны яптылар. Нигә икән? Әлеге мәрхүмне чыгардылар бит инде югыйсә... Күземне ачып җибәрсәм, палатада көн яктысы, кап-кайнар кояш кыздыра. Уйланып ята торгач, төнге таныш тавыш исемә төште. — Фирдәвес, беренче койкадагы кешенең фамилиясен әйтегез әле, зинһар, — дидем мин сменага килгән санитаркага. — Шәрәфетдинов! — диде ул, уйлап та тормыйча. — Нинди Шәрәфетдинов булсын, гырлавына хәтле минем Фатих бит! — дидем мин, үртәлеп. — Ирләр барысы да бертөрле гырлый инде ул, — дип сүзгә кушылды күрше койкада ятучы авыру. — Минеке бертөрле гырламый! — дидем тагы да ныграк үртәлә төшеп. Соравымны берсенә укол кадап маташкан шәфкать туташына кабатладым. — Белмим шул, журнал юк бит монда, — диде Оля. Берникадәр вакыт үткәч: — Ибраһимова, дежур табиб керде, соравыгызны аңа бирегез, — дип киңәш итте шәфкать туташы. Соравымны кабатладым. — Хәзер, журналны алып керим әле, — дип, табиб палатадан чыкты да, кулына журнал тотып, шундук әйләнеп тә керде. Журналын ачып, укыган атлы булды: — Хәсәнов Фатих Хәсән улы. — Мин дә шулай дим шул! Ләкин нишләп монда соң ул? Ул бит миннән дачада калды, Займищеда. Ә мин "Сөембикә" операсының премьерасын карарга дип Казанга кайттым. Бардым мин театрга, тыңладым Бату Мөлековның өр-яңа "Сөембикә" операсын үзебезнең фотохәбәрчебез Газинур Хафизов белән бергә. Ләкин спектакльдән соң өйгә ничек кирәк алай гына кайтып җиттем. Шуннан соң Гөлнарның "ашыгыч ярдәм" машинасы чакыртканын хәтерлим. Шушы урында алгарак килеп булса да әйтим әле: мине алып киткәндә "Только в ГИДУВ!" дигән табибәнең фамилиясен "ашыгыч ярдәм" телефоннарыннан соңыннан бик озак эзләдем. Аны әйтүнең безгә бер файдасы юк, исемсез генә языгыз, диделәр. Ә аның исеме мине илтеп салган җирдә кала икән ләбаса. Мин шуны белмәгәнмен. Соң, ничек таптың, диегез! Соңыннан, күп кенә вакытлар үтеп, кан басымым нык кына күтәрелгәч, үзебезнең участок табибәсен чакырдым. Ул: — Мин сезне хастаханәгә салам, — дип, "ашыгыч ярдәм" машинасы чакырды. Машина килде, табиб керде. Менә шунда Гөлнарым, аны танып: — Әнием, бу бит син эзли торган кеше! — диде. Бу — Москаева Раиса Александровна дигән табибә иде! Ә Фатихны өч көннән соң китергәннәр. Шушында ук. Аны да инфаркт белән... Табиблар, мине борчымас өчен, Фатихны китергәннәрен белгертмәскә тырышканнар. Боларны кызым Гөлнар соңыннан сөйләде. — Өч көн рәттән көненә өчәр тапкыр киләм, килгән саен "Начарлана бара..." диделәр синең турыда, — дип сөйләде Гөлнар. Бәбекәем... Ниләр кичермәгәндер ул шул чакта... Фатихка да әйттеләр инде минем монда икәнне. Ирле-хатынлы бергә инфаркт белән ятучылар бу институтның җитмеш еллык тарихында булганы булмаган икән. Шуны шаккатып сөйләделәр. Сигезме-тугызмы көн яттык реанимациядә. Кемнәрне генә нинди хәлдә китермәделәр ул көннәрдә бу палатага. Менә бер ханым. Инде гел үлеп беткән иде. Кабер төбеннән диярлек тартып чыгардылар үзен. Соңыннан, аякка баса башлагач, таныштык, ул безнең урамда күрше йортта яши торган ханым булып чыкты. Өйгә кайткач та хәлен белергә кереп йөрдем әле мин аның. Реанимация палатасында күреп ятканнарым шаклар катырды мине. Ул шәфкать туташы Оляның үз эшендәге осталыгын күрсәгез! Нинди укол ясаса да, мин аңардан: — Бу дару нишләтә, организм өчен нинди әһәмияте бар? — дип сорыйм. Ул һәр соравыма үртәлмичә, иренмичә, җиренә җиткереп, аңлаешлы иттереп, китаптан укып биргән кебек иттереп җавап бирә. Берәр шәфкать туташы берәр авыруның укол кадар өчен кан тамырын таба алмаса, "ашыгыч ярдәм" машинасы кебек, Оля килеп җитә. Ничек җитешә диген! Үз эшенең академигы ул, мин аны шулай дип йөрттем. Фатих белән безне Галиев дигән табиб дәвалады. Гөлнар белән без аңа "доцент" дигән кушамат таккан идек, ул чыннан да доцент булып чыкты! Шул инде кара тирләрен агыза-агыза ясалма сулыш алдырды минем аяк очында җан тәслим кылган кешегә. Шулай, иң гүзәл табиб та кешене һәр үлемнән алып кала алмый шул... Фидакарьләр! Шушы сүзне искә төшерә алмыйча өч көн уйлап яттым. Үзем аларның тырышуларын халкыбызның Бөек Ватан сугышы вакытында үз-үзен аямыйча тырышуына тиңлим. Хәзер дә, бөтен дөньяның иманы беткән сыман булган, ата — улны, ана кызны белми үтерешкән бер заманда, бар икән әле мондый фидакарьләр! Мин менә шуңа сокландым. Монда икенче дөнья сыман тоелды миңа. Аллаһның рәхмәтләре яугыры! Алны да, ялны да белмиләр, кешене генә алып калырга, кешене генә исән калдырырга! Менә шушы доцент Галиевне әйтәсеңме, бүлек мөдире Дамир Рафаил улы Исхаковнымы, шәфкать туташлары Роза Шихобалова, Айгөл Гарипова, Ольга Фадеева (академик), Любовь Викторовна Клюшина, бүлек мөдиренең урынбасары Мария Николаевна Яичникованы әйтәсеңме... Исемнәре телгә алынмаганнарының хәтере кала күрмәсен, шушы дәрәҗәдә фидакарь булмаган, эшенә шушы кадәр дә бирелмәгән кеше монда, гомумән, эшли алмыйдыр. 26 июльдә "Ливадия" санаториеннан реабилитациягә килеп алдылар. Оҗмах икән монда! Тик бу оҗмахка керер өчен инфаркт дигән җәһәннәмне кичәргә кирәк икән... "Крупно-очаговый" дигәнен... Аның каравы мондагы дәвалаучы табибә Альбина Григорьевна Кузовкина фәрештәләр фәрештәсе булып чыкты. Мондагы массаж ясаучы, йөрәкне лазер белән дәвалаучы шәфкать туташларына Аллаһның рәхмәтләре яусын... Бу санаторийдагы рәхәтлекләр, уңайлыклар өчен берничә тапкыр баш табибә Луиза Григорьевна янына кереп рәхмәтләр әйтергә омтылып карасам да, буш вакытын туры китерә алмадым. "Ливадия"дән кайткач, икенче республика клиник хастаханәсе каршындагы үзебезнең поликлиниканың кардиологы Софья Умаровна Бикуева айлар буена хәлемне бик игътибар белән күзәтте, республикабызның баш кардиологы профессор Галявичка да кат-кат консультациягә җибәрде. Ә инде участок табибәбез терапевт Наталья Тимофеевна Тимашованың сәламәтлегебезгә карата һәрвакыт таләпчән булуын әйтәсе килә. Ул хәтта татар телен дә өйрәнгән, тик шуның өчен вәгъдә ителгән эш хакын гына арттырмаганнар. Бермәлне радиодан республикабызның сәламәтлек саклау министры урынбасарының, безнең медицина җитәрлек дәрәҗәдә финансланмый, дигәнен ишеткәч, мин безнең медицина чыннан да әнә шул мин сөйләгән фидакарьләр исәбенә генә яши микән соң әллә дип уйлап куйган идем. Күземне ремонтлату (катарактадан операция) максатында миңа күптән түгел Республика клиник хастаханәсенә (РКБ) кереп ятарга туры килде. Шунда мин югарыда әйтелгән фикеремнең бик үк дөрес булмаганын аңладым. Күземне әллә ни төрле аппаратлардан карадылар. Искиткеч игътибар. Күз авырулары кафедрасы мөдире кабинетында урнаштырылган бер аппараттан карадылар. Минем белән бергә кергән әфәнденең: — Мине мондый аппараттан караганнары юк иде әле, — диюенә каршы безне караган ханым: — Моннан бит мин генә карый беләм, — диде. Ә минем инде шушы аппараттан бердәнбер карый белүче ханым хакында язасым да килә башлады. Бу искиткеч итагатьле, гүзәл ханым УЗИдан караучы белгеч Рушания Фоатовна Гайнетдинова булып чыкты. Аннары мин аның намуслы, әдәпле, яхшы күңелле кеше икәнен, югары белемле табибә, үзенең белем дәрәҗәсен өзлексез күтәрергә омтылып, медицина өлкәсендәге әдәбиятны укып барып, яңалыкларны эшендә куллануын, конференцияләрдә катнашып, чыгышлар ясавын белдем. Ул авырулар белән йомшак, ипле итеп сөйләшә, тавышын күтәрми, кешене кимсетми. Гаиләсендә ике бала (карап торуга япь-яшь кыз диярсең!) үстерә торган акыллы, булдыклы хуҗабикә дә икән. Кергәннең икенче көнендә үк миңа операцияне медицина академиясенең күз авырулары кафедрасы мөдире, Татарстанның атказанган табибы доцент Камалов Җәүдәт Габдерәхим улы ясады. — Ятыгыз! — диделәр дә, озак та үтми, нишләткәннәрен аңларга да өлгергәнче: — Торыгыз! — дип торгыздылар һәм, коляскага утыртып, палатага кайтарып "бушаттылар" үземне... Аннары инде көн саен күзгә уколны Рәмзия ханым Хисаметдинова дигән шәфкать туташы ясады. Ә бит бу уколны гадәттә табиб кына ясый икән. — Ә ни өчен монда шәфкать туташы ясый? — дип сорадым мин Камаловтан. — Бу инде теләсә нинди шәфкать туташы дигән сүз түгел, — диде Җәүдәт Габдерәхимович. — Бу — Рәмзия ханымның үз эшен аеруча яратуыннан, профессиональ бурычын югары дәрәҗәдә үтәвеннән, авыруларга бик тә яхшы каравыннан килә. Мин бу хастаханәдә гаҗәп дәрәҗәдә йомшак куллы, йомшак күңелле табибә Эльмира Дилүсовна Низаметдинова белән, эшләрен бик тә пөхтә итеп башкаручы, җылы карашлы өлкән шәфкать туташлары Баһманова Гөлнур, Зиннәтуллина Сания ханымнар, шәфкать туташы Дания Шәйхетдинова белән якыннан таныштым. Сукыраеп шушы хастаханәгә килгән кешеләрнең операциядән соң күзләре ачылып кайтып китүләренә шаккатып, сокланып күзәтеп яттым. Искитмәле! Шушында килмәсәләр, нихәтле халык якты дөньяны күрүдән мәхрүм булыр иде. Шушы ук хастаханәдә әлеге доцент Камалов минем хәләл җефетем Фатих Хәсәновның да күзенә операция ясады. Утыз ел элек травмадан хасил булган катарактаны алды. Ачылды бит шул утыз ел күрми йөргән күз! Ләкин шул көнне үк нилектәндер Фатихның күз эчендәге кан басымы да, артериаль кан басымы да күтәрелде. Бәхеткә күрә, бүлек мөдире Илгиз Бакыевич үзе дежур иде. Авыруның хәлен җиңеләйтү өчен мөмкин булган бөтен чараларны күрде. Ләкин нилектәндер хәл җиңеләеп китмәде. Табиб лазер ярдәмендә ниндидер чара күрмәкче булды. — Сез ризамы? Курыкмыйсызмы? — дип, ул башта ризалыгымны сорады. — Куркам! — дидем мин. — Җәүдәт Габдерәхимовичны чакырыйкмы? — Чакырыгыз! Һәм Илгиз Бакыевич, һич икеләнмичә, шундук (вакыт инде төнге 11 җиткән иде!) Җәүдәт Габдерәхимовичны алырга өенә машина җибәрде. Бу төнне алар икесе дә хастаханәдә үткәрделәр. Боларга карата булган хөрмәтне ниндидер сүзләр белән аңлатып бирү мөмкин микән?! Менә шулай, үз башыңа төшеп, үзең мондый җирләргә килеп юлыкмасаң, дөньяның кемнәре барын, аларның көндәлек батырлыгын белми дә китәр идең... ШУШЫ КАДӘР ЮЛЛАР ҮТЕП... 1961 елның җәе иде бу. Июнь көннәренең берендә мәрхүм шагыйрь Шәрәф абый Мөдәррис иртүк безнең "Яшь ленинчы" гәзите мөхәррире Венера Ихсанова янына кергән дә болай дигән: — Беренче космонавт Юрий Гагарин әти-әнисе янына Гжатскига кайткан. "Правда"да язганнар. Әле ун көнләп шунда була, ди. Җибәр син аның янына берәр кешеңне. Күреп, сөйләшеп кайтсын, укучылар өчен кызыклы материал булыр... Эшкә килүем булды, мөхәррир кабинетына чакырдылар. — Хәзер җыен да Гжатскига кит. Гагаринны күреп, сөйләшеп, материал алып кайт, — диде миңа мөхәрриребез. Нишләргә?! Минем бит әле ике яшьлек балам кызамык белән авырый. Ә хәләл җефетем, Фатих Хәсәнов, шушы бинада, китап нәшриятында эшли. Йөгердем киңәшергә. — Нинди сүз булырга мөмкин! — диде ул. "Йөрмә! Балаңны кара!" дип әйтә икән дип торам. — Бармау турында нинди сүз булырга мөмкин! — дип кабатлады ул. — Сиңа тигән икән инде шундый бәхет — барасың! Баланы үзем карармын, — диде Фатих. Сәгать эчендә җыендым да самолет белән Мәскәүгә очтым. Самолетта әле без профессор Гыйлем ага Камай белән туры килдек. Ул минем кая баруым белән кызыксынды. Әйткәч, хәзер син Казанда иң кызыклы кеше буласың инде, диде. Иртәгесен сәгать 4 тә Гжатскига барып җиттем. Безнең Минзәлә хәтлерәк бер шәһәр икән. Хәзер ул Гагарин дип йөртелә. Вокзалдагы дежурныйдан, Гагарин мондамы, дип сорадым. Анык кына әйтә алмыйм, монда бугай, диде. Кунакханәгә урнаштым. Смоленскидан (шул өлкә бит) килгән бер ханым бар иде бүлмәдә. Нишләп йөргәнеңне бер-береңнән сорашасың бит инде. Әйткәч, аның бик тә ярдәм итәсе килде миңа. Ләкин ничек?! Гомумән, балалар гәзитеннән дигәч, һәркем теләктәшлек күрсәтергә тырышты. Әле вакыт иртә, күзгә йокы керми, йөрәк түзми. Киенеп урамга чыгам. Үтеп баручыдан Ленинград урамын сорыйм. Ерак та түгел икән — күперне генә чыгасы да уңга китәсе. Бераз баргач та Гагариннар өе булыр, диделәр. Сорамасаң да табарлык икән: ап-ак пәрдәләре белән көлеп тора торган өр-яңа йорт. Барып җиттем дә бәләкәй капканы ачтым. Үзем дулкынланам. Кинәт кенә ишектән космонавт үзе килеп чыкса, нишләрсең?! Ипләп кенә ишегалдына үтәм. Бер катлы, верандалы, зур кирпеч йорт. Аһ, ишек бикле икән шул... Аптырап, уйга батып басып торам. Шулчак ишегалды түреннән юантык кына гәүдәле бер ханым килеп чыкты. — Исәнмесез! Сез Анна Тимофеевна буласызмы? — дидем. Шулай, космонавтның әнисе булып чыкты бу. Ә космонавт үзе юк, ул ике генә көнгә кайткан булган икән, инде китеп өлгергән... Әти-әнисенә хөкүмәт салдырган яңа йортның ачкычын тапшырырга кайткан булганнар. Беренче космонавтны күрергә дип Гжатскига килүче тагын бик күпләр соңга калган. 800 чакрымны походта үтеп килгән Свердловск пионерлары да, Владимир өлкәсе укучылары да космонавтны күрә алмаган... Космонавт кайтып төшү белән, шәһәр урамына халык җыела. Юрий Алексеевич әледән-әле чыгып якташлары белән сөйләшә. Аннары бөтен Гжатск митингка агыла. "Шәһәребездә халыкның шулкадәр күп икәнен үзебез дә белми идек!" — дип көлешәләр Гагаринның якташлары. Анна Тимофеевнаның сабыр, салмак кына итеп малае турында сөйләгәнен тыңлап авызына карап утырам. Юрий Алексеевич космоска очкач аның ниләр кичергәнен үзеннән ишетәсем килә. "Оныгыбыз дәрес әзерләп утырганга күрә радио тоташтырылмаган иде, — дип сөйли ул. — Берзаман Зоя кайтып керде. — Әни, — ди, — ник радионы тоташтырмыйсыз? Юра бит... Үзе елый, сүзен дә әйтә алмый. — Нәрсә Юра? Самолетына бер-бер хәл булганмы әллә? — Юк, космоска очкан! Шундук Мәскәүгә чыгып киттем. Ике яшь бала белән Валя нишләгәндер анда дим. Әтиебез эштә иде. Ул инде бөтенләй ышанмаган. Гагариннар бер без генәмени дөньяда, дигән. Менә шундый хәлләр", — дип йомгаклады сүзен Анна Тимофеевна. Яңа өйне җентекләп карап чыктым. Аны бик әйбәт итеп салганнар. Эчен бөтен кирәк-ярак белән баштанаяк җиһазлаганнар. Телевизор белән телефонга кадәр бар. Инде миңа кая барырга? Ничек итеп Гагаринга барып тоташырга? Адресын каян алырга? Ә моннан киткәнче шәһәрдәге аның исеме белән бәйле урыннарны күрергә кирәк. Киттем Гжатскида чыга торган "Красное Знамя" гәзите редакциясенә. Шитько дигән фотохәбәрче космонавт белән бергә үскән икән. Кызганыч, өйдә туры килмәде. — Әй кочаклаштылар, әй сөйләштеләр алар бергә! — дип сөйләделәр редакция хезмәткәрләре. — Шулкадәр гади ул Юрий Алексеевич. Менә ичмасам кеше! Беренче космонавт укыган мәктәптә булдым, "Гагарин музее"н карадым, андагы экспонатларны игътибар белән өйрәндем... Гжатск шәһәр партия комитетының беренче секретаре янында булдым... Бер җирдә дә, бездә космонавтның адресы бар, без аны сиңа бирәбез, дип әйтмәделәр... Инде ничә кабат әнисе белән күрештек... Ә бу юлы Анна Тимофеевна белән яңа өйләрендә түгел, космонавт туып үскән өйдә очраштык. Алты почмаклы зур гына бу йортта хәзер гаиләсе белән кызлары Зоя яши икән. — Күрә алмадым Гагаринны, булдыра алмадым, сөйләшә алмадым дип, ни йөзем белән балалар каршына кайтыйм, — дип ачынып, кат-кат зарландым. Ниһаять, Аллаһының ниндидер бер рәхмәте белән, Анна Тимофеевна миңа: — Пишите... — диде һәм Юрий Алексеевичның Чкаловскидагы (аннары аны Йолдызлы шәһәрчек дип йөртә башладылар) өй адресын әйтеп яздырды һәм ничек табарга икәнен өйрәтте. Мин инде һавадагы кошны гына түгел, космостагысын да тоткандай булдым! Ул миңа үзенең адрес бирүе турында берәүгә дә әйтмәскә кушты. Хушлашуын яңа өйдә хушлаштык. — Тагын килегез, Юра кайткач килегез, — дип озатып калды мине данлы ана. Электр поездына утырып Мәскәүдән Чкаловскига юнәләм. Электричкадан төшкәч, үземә кирәкле йортны табам. Бишенче катка күтәреләм. Кыңгырау төймәсенә басам. Ишек ачыла (йөрәк чыгардай булып тибә!) — мине мөлаем йөзле яшь кенә ханым каршылый. Күрешәбез. Фотосурәтләре буенча шулкадәр таныш йөз! — Сез Валя бит? — Әйе. Бу кадәр дә илаһи самимилек, мөлаемлык, сөйкемлелек, гадилек җыелса да җыела икән бер кешедә! Гәзитләрдә чыккан рәсемнәрендә яртысы да күренмәгән икән боларның. Казаннан Гжатскига баруымны, максатыма ирешми торып кайтырга теләмәвемне сөйләдем. "Космос"ка үтеп керү алай ансат кына түгел икән шул әле! Космонавт өйдә юк. Ул госпитальдә ята, очыштан соң аның сәламәтлегендәге үзгәрешләрне тикшерәләр икән. Аннан ул ял көннәрендә генә чыгып керә, ди. "Яшь ленинчы"ның космос пионеры турында язылган саннарын Валяга күрсәтәм. Ниләр генә язмадык инде без аның турында — ул балалар шигырьләре дисеңме, ул чын шагыйрьләрнеке дисеңме! Иншалар, һәртөрле рәсемнәр... — Иртәгә кичкә Юра мәктәпкә чыгарылыш кичәсенә чакырулы. Шуңа кадәр аның бераз гына буш вакыты булыр. Рәхим итеп килегез, — диде миңа Валя. (Үзенә күрешергә дигән санаулы гына минутларны сиңа бирсен әле!) Иртәгә шушы вакытта килергә дип килешеп, мин космонавтның өеннән чыгып киттем. Икенче көнне тагын шушы вакытта килеп җиттем. Тагын бишенче катка менеп кыңгырауны шылтыраттым. Тагын ишекне Валя ачты. — Булмады инде, кайтмый дип хәбәр иттеләр, — диде сәлам алышкач Валя. ...Әллә чыннан да кайтмый, әллә шулай дип әйтергә кушканнар... Мин бит беркемнән бернинди рөхсәтсез, бернинди кәгазьсез-язусыз... Әллә кем әле мин, үзем балалар гәзитеннән дип йөргәч тә... Минем тез буыннарым йомшады, хәлем китте, баскан җиремдә утыра яздым. Валя минем хәлемне аңлады бугай. — Борчылмагыз инде, күрешерсез әле. Иртәгә ял көне бит, иртәгә ул тәгаен өйгә кайта инде, килегез иртәгә, — диде. Ул шулай дигәч, тагын эчемә җылы кереп китте. Иртәгә күрешербез дигән ният белән мин тагын болардан чыгып киттем. Барам шулай күңелсезләнеп, башымны иеп. Урам да түгел ул, юл сыман өй аралары шунда. Ниндидер төзелештән калган кирпеч ватыклары, такта башлары, башка төрле чүп-чар өеме. Күтәрелебрәк карасам, каршыма шул юлсыз җирдән бер елкылдап торган өр-яңа кара җиңел машина килә. Шуны күрүгә минем йөрәгем чыгардай булып сикерә башлады. Әкрен генә тәгәри бу машина миңа таба. Мин әз генә читкә тайпылдым. Менә ул минем турыма ук килеп җитте. Үзе җәяү барган сыман әкрен генә бара. Карыйм, рульдә — Гагарин! Хәрби киемнән. Башым әйләнеп китте. Нишләргә? Янына барып туктатыйммы? "Кто ты такая?" диярләр. Өенә кире йөгеримме? Ә бәлки, ул анда кереп тә тормас (кайтмый, дигәннәр бит)... Гагарин белән янәшә шулай ук хәрби киемнән бер ир кеше утыра. Сакчысы микән?.. Машина әкрен генә алга бара, мин дә бер читтәнрәк атлыйм. Менә машина Гагариннар подъезды янына килеп җитә дә туктый. Нидер киңәшәләр. Әһә, керә икән! Мин ук булып бишенче катка атылам. Аны сакчысы озата менсә, мин артта калсам, мине кертмәсәләр?.. Ишектәге кыңгырауга басам. Һаман да шул Валя. — Кайттылар! — дим тыным бетеп. — Керегез! Кереп зал ягына үтәм. Ишек ярым ачык кала. Тирә-ягыма карыйм: бүләкләр. Ниләр генә юк! Үзе белән галәм иркенлеген ияртеп кайткан сыман, шаулап космонавтның килеп кергәне ишетелә. Күрешкәннәре, бала-чага турында сөйләшкәннәре колакка чалына. Аннары Валяның: — Анда сине көтәләр, — дигәне ишетелә. Өйдәге һавалар үзгәргәндәй булды: әйтерсең лә бүлмәгә җанлылык, дәрт, күңел күтәренкелеге кереп тулды. Шаулашып күрештек. — Бөтен Татарстан балалары сезгә сәлам җибәрде, Юрий Алексеевич! Космонавт рәхәтләнеп елмая. — Рәхмәт. Үзләренә дә күп сәлам диегез. Мин укучылар белән бик дус. Әле дә менә мәктәпкә, чыгарылыш кичәсенә ашыгам... Гагаринга "Яшь ленинчы" саннарын бүләк итәм. Гәзитләр, фотосурәтләр күрсәткәндә барысы да — Анна Тимофеевна да, Валя да, Юрий Алексеевич та бик кызыксынып, игътибар белән карыйлар. Беренче тапкыр күрәләрмени! Аннары аның туган якларына кайтуы хакында хәбәрләр чыккан Смоленск өлкә гәзите "Рабочий путь"ны, Гжатскидагы "Красное знамя"ны күрсәтәм. Алдына Гжатскидан алып килгән яңа фотоларын куям. — О-о, кара нинди күңелле! Үзем дә сизмәстән: — Мин аларны сезгә бирмим, Юрий Алексеевич! — дип ычкындырам. — Беләм инде мин сезнең бирмәсегезне. Журналист кулына бер эләксә... — Ә менә боларын бирә алам, — дип, "Рабочий путь" белән "Красное знамя"ны сузам, гаебемне юарга тырышкандай булам. — Үзегезгә каламы соң? Калмагач, кирәкми. Рәхмәт. Миңа җибәрерләр әле. Укучыларыбызга берничә сүз язуын үтенәм. — Язаргамы? Хәзер язабыз аны! Юрий Алексеевич ашыгып кына икенче бүлмәгә чыгып автомат ручкасын алып керде. Шул арада өстәлгә "Яшь ленинчы" дип язылган кәгазь бите куям. "Юные ленинцы Советского Татарстана! Будьте достойными внучатами Ильича! Гагарин. 23.06.61". — Юрий Алексеевич! Ә минем үземә? Ни дә булса минем үземә дә кирәк бит инде. Шушы кадәр юллар үтеп... — Үземдә хәтта бернинди открыткам да калмады, барын да өләшеп бетердем... Гжатскидан алып килгән яңа фотоларына ымладым. — Сайлагыз! Берсен сайлап, алдына куйдым. — Ни дип языйм? — Ни дип дип инде... Саимә Ибраһимова дигән кеше булам инде мин... Менә шулай, бернинди рәсми кәгазьсез мин бөтен дөньясында бер космонавтның өенә барып кердем. Ә хәзер бәләкәй генә бер чиновник (хакимият башлыкларын әйтәсе дә юк) янына керә алмый җәфаланасың, керү ди сиңа — телефоннан тоташа алмыйсың — йә кешесе бар, йә ашый, йә тагын шунда берәр нәрсә, диләр! Йә Аллам, нинди заманга калдык... 1961, 1998 "БЕЗ — ТАТАРЛАР..." "... Шәхсән мин үзем татар сәнгатенә, мәдәниятенә, фәненә чыпчык борыны кадәр дә файда китермәгән Роальд Сәгъдиев, Рудольф Нуриев, София Гобәйдуллиналарны милләтнең йөзек кашы итүләре белән дә килешеп бетә алмыйм. Дөньяның ярты байлыгын туплаган, өч утрау хуҗасына әйләнгән Нуриев гомеренең очында Казанда булып китте. Мин татар баласы дип, Мәрҗани мәчетенә кереп сыгынмады, учына йомарлап кына булса да сәдакасын салмады. Шул ук вакытта милли сәнгатебезне үстерүгә керткән өлешен дә күрмим. Югыйсә ул "Шүрәле", "Алтынчәч" ише җәүһәрләребезне Парижда куя алган булыр иде". (Г.Гомәр. "Алтынны бакырга алмаштырмыйк". "Мәдәни җомга", 1998, 9 октябрь.) Бу юлларны укыгач, мин гәзит битенә карап бик озак уйланып утырдым. Роальд Зиннур улы Сәгъдиевнең 1973 елдан башлап 1980 еллар ахырына кадәр Мәскәүдә Космик тикшеренүләр институты директоры булып торган, бөтен дөньяга мәгълүм галим икәнен белә идем мин. Галәм турындагы фән урысныкы яки татарныкы була микәнни? Космик тикшеренүләр институты директоры булырлык дәрәҗәгә үсеп җиткән галим үз милләтенә "чыпчык борыны кадәр дә файда китерми" микәнни? Ул үз милләтенең йөзек кашы була алмый микәнни? Әллә соң мин монда нәрсәнедер аңлап җиткерә алмыйммы икән дип аптырап утырдым да, шикләремне таратыр өчен, үзебезнең Фәннәр академиясе президенты Мансур әфәнде Хәсәневкә мөрәҗәгать итәргә булдым. Ул миңа түбәндәгеләрне сөйләде. — Роальд Сәгъдиев Вашингтондагы Мериленд университетында Көнбатыш һәм Көнчыгыш дигән үзәк оештырды, — дип сөйләде Мансур Хәсәнович. — Америка белән БДБ илләренең галимнәрен ул шушы үзәктә космик тикшеренүләрне бергәләп алып баруга тарта. Америкада космик корабларны очырганда бер-бер хәл килеп чыкса, иң зур белгеч буларак, консультация сорап Сәгъдиевкә мөрәҗәгать итәләр. Ул бит дөньяда иң мәшһүр татар галиме. Без аның белән елына ким дигәндә бер тапкыр күрешәбез. "Татарстан Фәннәр академиясе академигы булуым белән чиксез горурланам", — дип әйтергә ярата ул. Үзе бик тә татар җанлы кеше. Аның бабалары төптән чыккан татарлар булган, әтисе Зиннур ага белән әнисе Фәхрия апа да бик зыялы кешеләр иде... Татарча белмиләр дип, үзебезнең данлы татарларыбызны себереп түгә башласак, кая барып чыгарбыз икән соң без? Рудольф Хәмит улы Нуриевның татар милләтенә карата әйткән сүзләрен 1963 елда Нью-Йоркта инглиз телендә басылган "Нуриев — автобиография" дигән китаптан мин 1992 елда тәрҗемә иткән һәм "Дөнjа" гәзитендә басылган мәкаләмдә файдаланган идем (ул тәрҗемәдән күп кешеләр мәкаләләрендә, әсәрләрендә өзекләр китерделәр инде). Бу юлы да китерәсе өзекләрем озынгарак китсә, укучы гафу итәр. "Без — татарлар, — дип язып калдырган Р.Нуриев акка кара белән. — Минем әнием Казан дигән гаҗәп матур борынгы шәһәрдә туган. Үземнең урыс булмыйча, татар булуымның ни-нәрсәдә чагыла икәнен аермачык кына итеп әйтә дә алмыйм, әмма табигатемдәге үзгәлекне тоям. Безнең татар тамырындагы кан тизрәк агадыр сыман, һәрдаим кайнап чыгарга әзердер сыман. Аннары без ягымлырак, хислерәк, сизгеррәкбездер кебек тоела; холкыбызда азиатларга хас булган моңлылык, хислелек бар, моны инде борынгы бабаларыбыздан — асыл зат сылу җайдаклардан килгән сыйфат дип әйтергә була. Без — сизгерлек һәм каты куллылыкның кызыклы бер катнашмасы, мондый катнашма урысларда сирәк очрый... Татарлар тиз кабынып китеп, көрәшкә тиз кушылучан, әмма алар бәйләнчек түгел, шул ук вакытта кызу канлы, ә кайчак хәтта төлкедәй хәйләкәр дә. Татар ул бик тә катлаулы җанвар, мин дә нәкъ менә шундый җанвар булам инде". Менә шулай, агай-энеләр, моннан 35 ел элек чыгып кычкырган дөньяга Рудольф Нуриев үзенең татар булуы турында! Күпләребез татар икәнлекләрен танырга теләмәгән бер вакытта. Ул урыс та түгел, бүтән бер милләт тә түгел, ул — татар! Шуның белән горурланган ул! Дөньяның мәшһүр биючесенә әйләнгәч, татар булуыннан туктаганмы әллә ул? Татар халкы аның мәшһүр биюче дәрәҗәсенә күтәрелүенә бернинди өлеш кертмәгән булса да, без шуны, ни эшләгән әле ул татар өчен, дип типкәләп ыргытмакчы булабыз! "...ул "Шүрәле", "Алтынчәч" ише җәүһәрләребезне Парижда куя алган булыр иде", — ди әлеге авторыбыз. Дистә еллар буена чит җирдә яшәп, "сатлыкҗан, хыянәтче" исемен күтәреп йөреп, газиз әнкәсе, туганнары белән күрешү түгел, хат алышырга да рөхсәт ителмәгән ил белән аның бернинди алыш-биреше дә булмый лабаса! Кайчан, ничек куйсын ул аларны Парижда, бөтен дөньяң тимер пәрдә белән әйләндереп алынган чакта?! Хәзер, ул чорлардан соң дистә еллар үткәч, ансат ул Госман Гомәргә әйтергә... Ә менә урыслар, берәр өлкәдә талант килеп чыктымы, аны шундук үзләштерү ягын карыйлар. Шуңа аптырыйм мин: 1961 елда урыс чынбарлыгы Нуриевны чит илгә гастрольгә киткән җиреннән шунда калырга мәҗбүр итте. Ә ул дөнья куйгач, Мәскәү гәзитләре аның хакында, елап-елап: "Он столько сделал для российской культуры", — дип язган булдылар ("Российская газета", № 7, 1993). Ә безгә шундый талантларны тизрәк типкәләп очырырга кирәк! Нурихан Фәттах белән бер сөйләшеп утырганда, ул Р.Нуриев хакында болай дигән иде: — Нуриев икенче шартларда үскән, икенче шартларда иҗат иткән. Аларын да уйларга кирәк... Бәлки, аның исемен дә берәр театрыбызга бирербез дип өметләнәм әле мин. Берәр тыкрыкка гына түгел, әйтик, бию, сәнгать сараена — әллә без моның өчен кемнәндер рөхсәт сорарга тиешме?! Берничә ел элгәре безнең Мәдәният министрлыгы традицион классик балет фестивале моннан соң Рудольф Нуриев исемен йөртәчәк дигән карар кабул итте. Министрның боерыгы Нуриевның шәхси ризалыгына нигезләнгән иде. Опера һәм балет академия театрының баш режиссеры Владимир Яковлев бу турыда болай дип сөйли: — Театрыбыз чакыруы буенча Казанга кайткач, без аңа: "Фестивалебезнең сезнең исемне йөртүен бик телибез. Икенче кайтуыгызда сез бәйрәмнең хуҗасы булып кайтыр идегез, — дигәч, Нуриев бик тәэсирләнде, дулкынланды һәм шундук ризалык бирде. Рудольф Нуриев соңгы тапкыр Казанга кайткач, без "Дөнjа" гәзитендә: "Милләтебезнең асыл затларыннан берсе Рудольф Нуриевны биюче буларак сәхнәдә күрергә язмады инде, — дип үкенеп язган идек... — Әйе, күрергә насыйп булмады шул... Менә бит без нинди каһәрләнгән илдә яшибез. Үзебезнең татар тудырган улыбыз дөньяның иң зур сәхнәләрендә балет классикасының төп рольләрен башкарды, ә без аны шул рольләрендә бер генә тапкыр да күрә алмадык!.." — дип яздык ("Дөнjа", 1992). Татарның тагын бер йолдызы София Гобәйдуллина нигә үзен Иванова, йә Сидорова дип йөртми? Япониядә император бүләген нәкъ менә Гобәйдуллинага бирделәр ләбаса! Кайберәүләр: "Аларга (Сәгъдиевләргә, Әхмәдуллиналарга...) безнең бер тиенгә дә кирәгебез юк, милләтебезне танытыр өчен алар безгә кирәк", — дип тә сөйлиләр. Алай ук дип әйтмәс идем мин. Әнә Белла Әхәт кызы Әхмәдуллина, Италиягә баргач: Надеюсь, мое татарское заметно?.. — дип, шигырь укып йөргән. Татарлыгыннан ваз кичкәнме бу кеше? Язучыларның Малеевкадагы иҗат йортында очрашып, аның белән әңгәмә корырга теләвемне әйткәч, Әхмәдуллина озак вакытлар бу үтенечкә җавап бирми йөрде, аннары бер очрашкач: — Сезнең белән минем арада гаҗәеп бер хәл булып ята. Бик җаваплы хәл бу, — диде. Милләттәшенең, ыругдашының, ниһаять, аны килеп эзләп табуы шагыйрьнең күңелен, уен кузгатканын мин җанымның әллә кайсы күзәнәкләре белән тойдым шунда... Сөйләшеп утырганда, ул: — Әтием — Казан татары, тамырларымнан аккан канның яртысы — татар каны. Ә мин, Казанга баргач, бер татар сүзе ишетмәдем, юньле-башлы бер тере татар күрмәдем. Ә минем бит шулкадәр татар сүзен ишетәсем, аларны күрәсем килә иде, — дип сөйләде. Шушы кешеме татарлыгын танымый?! — Китапларыгыз нинди телләрдә чыкты? — Инглиз, француз, нимец, фин, итальян телләрендә... — Аннары елмаеп куйды да: — Ә татарча — юк... — диде. Меңьеллык әдәби мирасыбыз, мәдәниятебез бар, дип мактанырга яратабыз. Шул мираска бүгенге көндә тере классик дип саналган шагыйрь Белла Әхмәдуллина иҗаты да килеп кушылган тәкъдирдә, бер дә артык булмас иде. — Мондый интервьюны минем гомеремдә берәүгә дә биргәнем юк иде... Үзегез ничек кабул итсәгез, минем турыда шулай язарга рөхсәт итәм мин сезгә, — диде Белла ханым. "Кече яшьтән үк сез безнең якка ничектер аркагыз беләнрәк торгансыз сыман тоела" дигән фикер әйткән идем мин аңа. — Мин гаепле түгел инде аңа, — диде шагыйрә. — Некоторые оказались длиннорукими, некоторые — косорукими. Шундый инде менә без — косорукийлар, ачыгавызлар, үзебезнең күп нәрсәбезне кулдан ычкындырабыз, кадерен белмибез. Үзебездә яшәп эшләгән, бөтен урыс илендә бер-ике генә драматик тенор тавышның берсе булган Хәйдәр Бигичевның кадерен белмәгәнне кая инде ул безгә читтәге милләттәшләребезне кайгырту! Боларның кешелек дөньясына китергән игелекләрен тиеннәр белән үлчәп буламыни! Акча кысаларына сыямыни аларның кешелек өчен кылган гамәлләре! Шундый шартларга эләгеп ана телләреннән мәхрүм булганнар икән, моңа алар үзләре гаеплемени?! Аннары шунысы да бар әле: үзебезнең җирлектә калсалар, алар шушы дәрәҗәгә ирешерләр иде микән, ай-һай. Ә тар күңеллелегебезне инде әйтәсе дә юк. Мәскәүдә яшәп иҗат итүче язучы Миргазиян Юныс Казанга кайтырга ни йөрде, ни йөрде!.. Башкортстанда иҗат итүче шагыйрь Шамил Анак һ.б. ни хыялланды Казанга сыенырга, юк, аларны сыйдырмадылар. Ничек тә булса үз милләтенә хезмәт итәргә тырышкан һәр кеше дә дирижер Фуат Мансуров түгел шул, барысының да кунакханәдә яшәргә мөмкинлеге юк. Ярый ла ул үзенең талантын шулай итеп булса да халкына бирергә тырыша. Нурихан Фәттахның "күңелләрдәге, фикер сөрешендәге, үзара мөнәсәбәтләрдәге туңлык, көнчелек әле булса үз көчендә кала бирә" дигән сүзләрен бер генә тапкыр кабатламабыз, бер генә тапкыр тәкрарламабыз әле без. Бу урында академик Мансур Хәсәневнең Гаяз Исхакый иҗатына багышланган (Гаяз Исхакый, Әсәрләр, 1 том) мәкаләсендә шәхесләр белән җәмгыять арасындагы мөнәсәбәт турында ачынып язган фикерләрен китерми мөмкин түгел. Ул болай дип яза: "Татарның ачы тарихы милләтне бик күп нәрсәләргә өйрәтте: тырыш һәм батыр булырга да, мәгърур вә матур булырга да, кирәк икән сабыр һәм түземле, күндәм һәм буйсынучан булырга да!.. Әмма ул тарих аны тик бер генә нәрсәгә өйрәтә алмады шикелле. Ул да булса — үзенең олы талантлары, тарихи шәхесләренең исән чагында кадерен белергә!.. Олы талантлар, тарихи шәхесләр, аларның язмышы каршында халык та, җәмгыять тә бурычлыдыр лабаса!" Моннан да ачыграк итеп әйтеп булмыйдыр инде. Академик мең кәррә хаклы, билгеле. Ә шулай да талантларның язмышын беренче чиратта эш башында торучылар хәл итә. НӘҮБАҺАР КАРЧЫК КЫЙССАСЫ ГЫНА... ТҮГЕЛ... Озак вакытлар буена, бәлки, еллар дәвамындадыр да, минем күземә гел Аяз Гыйләҗевнең хатыны — Нәкыя чалынып йөрде. Нишләптер күзем гел шуңа барып төртелде. Нилектәндер гел шуның турында уйландым. Ул гомер буена Казанның урыс мәктәпләрендә балаларга татар теле укытты, шуны укытыр өчен җанын ярып бирердәй булып йөрде. Гомер буе укытып, стажын тутырып, лаеклы ялга чыкты. Шул ук вакытта алыптай өч малай (!) табып үстерде. Үстерде генәме соң!.. Укыткач, үзеңә дәресләргә әзерләнергә, дәфтәрләр тикшерергә, малайларыңның укуын-тәртибен күзәтергә, өйне җыештырырга, ашарга әзерләргә, керен юарга һәм башкаларын вә башкаларын үтәргә кирәк. Өстәвенә (Аязның үзеннән ишеткәнем булды) иренең бөтен әсәрләрен, үзе эшләп бетердем дигәннән соң, машинкада чистага Нәкыя күчереп баса икән! Ничек шушы хәтле булдыклы булырга, шушы хәтле эшчән булырга, боларның барысына да вакыт табарга, җитешергә кирәк?! Бу бит ничә җирдә эшләүгә тиң! Ничек шулай булдыруның төбенә төшеп, шул хакта язарга кулыма каләм алдым. Уйларым тирәнгә китте. Нәкыяне кем үстергән, тормыш йөген тартып бару өстенә аңа илаһи көч, яшәү дәрте һәм әдәбиятка мәхәббәт, милләт язмышы өчен борчылу кебек изге хисләрне кем тәрбияләгән? Бу язмамда сүзем аның турында гына түгел, ире Аяз Гыйләҗев һәм Нәкыянең әнисе Нәүбаһар әби хакында да булыр. "Азат хатын" журналы редакциясендә эшләгәндә (1959) миңа декретка китәргә туры килде. Минем урынга университетны тәмамлап килгән Кояш Тимбикованы алдылар. Ул (ягъни мин булам инде), баласын исән-сау табып, монда яңадан әйләнеп кайта алмаячак, дигәннәр, имеш. Ә миңа берни булмады, баламны исән-сау таптым да янә эшемә кайттым, һәм мин инде редакциядә "артык кашык"ка әйләндем — өч әдәби хезмәткәр урынына дүртәү булдык бит. Асия Хәсәновага (баш мөхәрриребез) нәкъ менә мине җибәрергә кирәк: чөнки бездәйләрнең балалары гел авырып тора, аларны командировкага да җибәреп булмый, янәсе. Хәлбуки ул мине Татарстан Нәшрият, полиграфия һәм китап сәүдәсе идарәсе начальнигы Закир Вәли улы Тинчуриннан приказ чыгарттырып алган иде "Азат хатын"га. Чөнки Татарстан китап нәшриятының ул чактагы директоры Салих абый Вәлиди, мин монда синең кебек редакторларны таратып утырырга килмәдем, дип каршы төшкән иде. Мин декреттан эшкә чыкканда, журналның җаваплы секретаре ялда, аның урынына Аяз Гыйләҗев калган иде. Ул Хәсәнованың тел төбен аңлаган. — Парин, бер шәп мәкалә яз әле, бәйләнә бит бу сиңа, — диде ул. Тегүчеләр фабрикасына барып, Аяз Гыйләҗев әйткән шәп мәкаләне яздым. Исемен "Коммунистларча гына!" дип куйдык. Номерга баш мәкалә булып китте. Әмма баш мөхәррир минем фамилиямне куйдыртмады. Җаваплы сәркатип Рашат Гайнанов ялдан килде. Хәзер тагын беребез артты. Менә шул чакта редакциядән Кояш түгел, дүрт кешелек гаиләне туендыручы Аяз китте!.. Балалы хатыны — студент, баланы Нәкыянең әнкәсе карый... Аяз тарафыннан миңа карата нинди кешелеклелек, ярдәм үрнәге булды ул! Аның шул гамәле күңелемә бик нык кереп калган булган. Мин шуны 1992 елда Переделкинодагы иҗат йортына баргач, мәңге хәтеремнән чыгачак түгел, дип исемә төшереп сөйләгән идем. Тыңлаган кешеләр бик тәэсирләнгән иде... Бу март ае иде, анда хатыны белән Шәүкәт Галиев, шагыйрь Рифкать Закиров, Аяз Гыйләҗев бар иде. Ирем Фатих белән икебезнең туган көннәребез уңаеннан безнең бүлмәгә җыелышкан идек. Чынлыкта Аяз Гыйләҗев редакцияләргә кереп, хөкүмәттән акча алып эшләмәде. "Займище"дагы бакчасында үзе салып кергән такта йортында, йә тәрәзәләре шаулы Казан урамына чыккан кечкенә фатирында көне-төне язды. Эш бүлмәсе дә, аш бүлмәсе дә шул бер бүлмә... Ул гаепсезгә ирегеннән мәхрүм ителеп, тоткынлыкта яза алмаган көннәре өчен яза иде бугай: халкыбызга никадәр байлык, фикер куәте, җан җегәрлеге калдырып китте ул! Аның янында Нәкыя нишләп әле башкача була алсын, 40—50 еллап бергә яшәсеннәр дә, Аязның тормыш өчен җанын бирергә торуы аңа ничек күчмәсен инде?! Аяз Гыйләҗев белән безнең элемтәләр гел чуалып беткән булган икән. 1961 елның гыйнварыннан башлап сугыш вакытында ябылып торган "Яшь ленинчы" дигән балалар гәзите яңадан чыга башлады. "Азат хатын"нан мин шунда күчтем. Анда инде Аяз белән аның "Күзгә-күз" дигән повесте аркасында яңадан очраштык. Кызык бит! Анысы болай булды. "Яшь ленинчы"да җаваплы сәркатип булып эшлим. Баш мөхәррир Венера Ихсанова ялга китте. Шул чакта без гәзитебездә Аяз Гыйләҗевнең "Күзгә-күз" исемле повестен бастык. Башлап эчүчеләр турында. Бүгенге наркоманнар инде, ягъни мәсәлән. И чыкты үтергеч рецензия шул әсәр турында "Социалистик Татарстан" гәзитендә! 1976 ел, 15 февраль саны. Авторы — Җәвад Тәрҗеманов. Мәкаләгә "Реплика" дип рубрика куелган. Аннан соң инде повестьны әлеге ярлыктан арындырырга кирәк булды. Моның өчен Татарстан Язучылар союзы каршында ачык партия җыелышы җыелды. Бу җыелышның беркетмәсеннән өзекләр дә китерим әле. Болар Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗев архивындагы төп нөсхәдән алынды. Җәвад Тәрҗеманов. Бу әсәрнең эчтәлеге һәм идеясе, язылышы һәм теле күңелгә тиде. Ул яшь буынны тәрбияләүгә ярдәм итәме дигән сорау уята. 50 еллык тарихы булган "Яшь ленинчы"ның 2623 нче санында "аракы" сүзе беренче мәртәбә басылу үзе генә дә унөч-ундүрт яшькә кадәрге балалар өчен зарарлы күренештер... Әлеге ачык партия җыелышында егермеләп язучы чыгыш ясады. Мин кайбер чыгышларның кыскартылган өлешен китерәм. Венера Ихсанова. Тәрҗемановның әйткән фикерләре безне канәгатьләндерми. Татарстан эчүчелек буенча беренче урында, һәр ун яшүсмернең берсе вытрезвительдә булган. Шушы хакыйкатьне әдәби әсәрдә күрсәтү ошамаган. Әсәрнең гәзиттә басылуы кирәкле, урынлы, вакытлы дип саныйм. Гарәфи Хәсәнов. Крапивин шушындыйрак эчтәлекле әсәр бастырды. Аңа комсомол премиясе бирделәр... Әнә Аяз Гыйләҗевнең "Өч аршын җир"енә күсәк күтәреп сүгендек. Ә Мәскәү шуны мактады, премиягә лаек тапты. Кемне кыйнавыбызны белергә кирәк — художник бит ул! Мөдәррис Әгъләмов. "Яшь ленинчы" — балалар өчен чыга торган иң шәп гәзит. Аяз Гыйләҗев балаларда эчүчелеккә нәфрәт уяту максаты белән язып чыккан икән — аны хупларга кирәк. Фидакарь хезмәткә баш ияргә телим... Шәйхи Маннур. Җәвад Тәрҗеманов бүгенге чыгышы белән үзен түбәнәйтте. Син "аракы" сүзе "Яшь ленинчы"ның фәләненче санында басылды..." дип кычкырасың, эчүчелек буенча Татарстан беренче урында тора Союзда, анысы синең эчеңне пошырмый, анысын әйтеп кычкырмыйсың... "Яшь ленинчы"га мин хәерле юл телим. Рөстәм Мингалим. Бу әсәр безнең әдәбиятка соңлабрак килеп керде. Соңга калып язылган әсәр бу... Гомәр Бәширов. Җәвад Тәрҗемановның уңай герой эзләп, кара фикер җыеп гәзиткә чыгуы бик гаҗәп. Толстой әсәрләрен дә, җөмләләр җыеп, бетереп ташларга була... Аяз Гыйләҗев үз максатын үтәгән. Тәрҗемановка гәзит турында дөрес фикер, җылы фикер язарга кирәк иде. Фәрваз Миңнуллин. Аяз Гыйләҗев тормыштан алган геройлар ярдәмендә тәрбияләргә тели. Әсәрнең файдасы турында сөйләргә кирәк иде... Гариф Ахунов. Бүгенге җыелыштагы сүзләрне партия гәзитенә җавап итеп язарга кирәк. Талант — халык хәзинәсе. Аның белән шаярырга ярамый. Әдәбиятны административ юл белән төзәтү заманнары узды инде. Бу җыелышта тагын Таһир Нурмөхәммәтов, Фатих Хөсни, Фатима Ибраһимова, Хәсән Сарьян, Марс Шабай һ.б. да чыгыш ясады. Шулай итеп, "Яшь ленинчы"га һәм Аяз Гыйләҗевкә төбәп аткан пычрак аларга ябышмады. "Азат хатын"да эшләгән еллардагы тагын бер кызык хәл искә төште әле. Анда безнең Асия апа Бикҗанова дигән журналист бар иде. Менә шушы Асия апа Аязга, пьесалары бер-бер артлы Камал театры сәхнәсенә менә башлагач: — Аяз, син Лев Толстой буласың инде, әйеме: проза да язасың, бер-бер артлы пьесаларың да куела, — дигән иде, шуңа каршы Аяз: — Йак ("юк" дигәнне ул шулай әйтә иде), мин Аяз Гыйләҗев булам! — диде. Бүген мин шуны уйлап утырам: Аяз Гыйләҗев үзенең сүзен акламады диеп кем әйтә ала?! Сүзем бит Шүрәле турында иде дигәндәй, Нәкыянең өчәр җирдә эшләгәндәй көч куюы хакында иде бит әле... 2001 елның эссе җәй уртасында, август аенда Аяз Гыйләҗевнең өч малаен, өч киленен, бар булган оныкларын җыештырып, аларның Займищедагы бакчасына чакырдым. — Ягез әле, егетләр-кызлар, ничекләр яшисез, кайларда укыдыгыз, эшлисез дигәндәй, сезне кем тәрбияләде-үстерде дигәндәй... Сөйләп җибәрегез әле әйбәтләп, — дидем. Мансур. Безнең әбиебез бар иде бит, Нәүбаһар исемле. Нәү — яңа, баһар яз дигән сүз. Исеме дә менә шундый матур иде бит аның. Бәләкәй чакта безнең көнебез әбидән башлана иде. Ул безне иртән ипләп уята, торуыбызга кайнар ризык әзерли. Баштанаяк безнең тормыш белән яши, бөтен эшебезгә тыгыла, аның бәйләнүенә тамчы да үртәлмибез. Искәндәр. Безнең әбиләрне раскулачить иткәннәр бит. Ул берүзе өч бала тәрбияләп үстергән. Аларның өйләрен сүтеп, үзләрен мунчага куып чыгарганнар. Әби, саклап калырга тырышып, өстенә биш кат күлмәген кигән. Шуның дүртесен барыбер салдырып алганнар. Тырыш, хәлле гаилә булган алар. Әби үзе умарта тоткан... Ул безгә авылыбыз турында, милләтебез турында күбрәк сөйләп калдырырга тырыша иде. Мансур. Мин үзем әбинең һәр сүзенә ышана идем. Бик укымышлы иде, мәдрәсәдә белем алган, догалар белә, шигырьләр яза, мөнәҗәтләр әйтә иде... Беләсезме, "Бичура" исемле пьесам да аның идеясе буенча язылды бит! Дивар календарена көндәлек язып бара иде. Балаларыбызга исемнәрне дә ул куйды: Галия, Зифа, Муса, Сәлимҗан — гаҗәп бит! Һәм барыбыз да шуңа риза булдык. Искәндәр. Бик тә актив иде. Сиксән яшендә дә ашлар пешерде. Үзенә бөтен үлемтек әйберләрен әзерләп, кемгә нәрсә бирәсен — барысын да язып куйган. Озак чирләп ятмагаем дип бик курыкты. Безгә авырлык китермәскә тырышты. Озаклап авырмады да. Хәтере шәп иде. Уразаны калдырмады. Мансур. Авылдан берәр кеше килсә, күрше-күләнне — бөтен авылны берәм-берәм сораштыра, кемнең баласы кайда укый, нәрсә эшли — барысын да сөйләтә иде... Туй ашлары әзерли иде әби. Хөр күңелле, җор телле, оптимист кеше иде. Медицина институтында укый торган бертуганының кызына стипендия бирмәгәннәр. Артыннан йөреп, шуны алып биргән иде. Тавышын күтәрми генә, тыныч кына, матур гына итеп һәр өлкәдә безне өйрәтә. Әйтерсең лә белгеч! Мәсәлән, мин архитектура факультетында укыйм икән, ул мине сызым сызарга өйрәтә!.. Һәм безнең моңа тамчы да ачуыбыз килми. Искәндәр. Блокнотка кемнең кайчан туганын, Рашатның чәчен ничәсендә алганыбызны һәм башка шундый мәгълүматларны язып куйган. Ул безне бөтен милли гореф-гадәтләребезгә өйрәтте. Әбиебез әйткәч, теләсә нинди эшне шундук эшлисе килә. Шыпырт кына йөри, әкертен генә, кычкырмыйча гына сөйләшә, һәрнәрсәгә өлгерә иде. Күзләре хәйләле дә иде әбинең, дөньядан артта калмаска тырышыр иде, бөтенесенә патша булыр иде. Әбинең урыны түрдә. Әтинең мәҗлесләрен ул оештыра, ул әзерли. Һәрбер кеше белән сөйләшә ала, һәркемнең җаен таба белә иде. Бер кеше турында да начар сүз әйтмәде. Әби — үзе бер эпоха. Иң катлаулы чорның ачык бер чагылышы иде. Мансур. Әбинең кече улы менингиттан үлгән. Бөтен хуҗалык әби өстендә калган. Гомер буена эшләгән, бернинди бүләкләр дә алмаган. Әмма аның хезмәт җимеше — менә шушы кешеләр — без, өч угыл! Ул безне кеше итеп тәрбияләде. Рашатыбыз да әби булганга гына туды. Шундый изге кеше иде ул. Кичләрен дә без өйгә кайтып бетмичә йокларга ятмады. Гел безнең тормыш белән яшәде. Искәндәр. Мөнәҗәтләрен магнитофонга яздырганда, ике сүз әйтә дә җылый башлый, ике сүз әйтә дә җылый башлый. Тәки яздырып булмады. Үкенечкә калды... Сөйләгәндә Искәндәрнең яңагы буйлап күз яшьләре тәгәрәп-тәгәрәп төште. Шундый да сагыну, шундый да юксыну, әбисенә карата шундый да якынлык, җылылык... Ул бит Казан дәүләт университеты профессоры, татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканы! Ир уртасы кеше! Аның күз яшьләрен күргәч, бер деталь исемә төште. Алтмыш яшьлек юбилее кичәсендә (Тинчурин театрында иде бугай) Аяз Гыйләҗевнең "менә минем улларым нинди" дип, алар турында мактап сөйләгәндә, безнең арттагы рәттә утыручы берәү — кем икәне исемдә юк инде — "шулайдыр инде, синеке генә шулай әйбәттер инде" дип үзалдына сөйләнүе искә төште. Искәндәрнең күз яшьләре... Моннан соң бу балаларның нинди булуы хакында миңа берәүнең дә бернинди фикере дә кирәкми! Мансур. Зиратта якты бер җирдә бик матур урын бирделәр. Ташына доганы гарәпчә яздырдык. Рашат, бик булдыклы малтабар, өлкәннәр янында әдәплерәк булырга кирәк дигәннән чыгыптырмы, эндәшмичәрәк, тыңлабрак кына утырды. Искәндәрнең җәмәгате Тәскирә дә (Фәннәр академиясендә тарих буенча фәнни хезмәткәр), драматург, киносценарист Мансурның җәмәгате Эльвира да (эшкуар) шушында иде. Ә инде 2001 елның декабрендә Нәкыя һәм Аяз Гыйләҗевләр өенә үзем барып чыктым. Алар миңа элеккерәк чакларын бәян итеп утырдылар. Нәүбаһар карчыкны да искә алдылар. Нәкыя. Әнкәй Әлмәттән Әхмәт (Сарман районы) авылына килен булып төшкән... Колхозлашу чоры башлангач, әткәйләрнең бөтен әйберсен талыйлар. Әбиләрне талагач, әнкәй, үз кирәк-яракларын алып, алардан киткән. Амбарларын сүткән чакта бабайның йөрәге ярылып үлгән. Озакламый әби дә якты дөнья белән хушлашкан... Безнең өйне сүтеп, Сарманда мәктәп итеп салдылар. Мин шунда укыдым. Әнкәйләр мунчада яши башлады. Әбинең туганнарын кайсын кая — Магниткага, Чиләбегә сөргәннәр. Әнкәйләр 1929 елда салам кушып кызыл балчыктан сугылган кирпечтән өй салып керәләр. Ике елдан соң, хәлләнеп, бүрәнә йорт торгызалар. Әткәйне авылдагы тегермәнгә тегермәнче итеп куялар. Әткәй үзе балта остасы да, морҗа да чыгара. Кулыннан эш килә. Хәлле булганга, аларны күралмыйлар. Тегермәндә хуҗалык икмәге дә, колхоз икмәге дә тартыла. Әткәй төшке ашка кайтып киткәч, ярдәмчеләре мөшкәгә колхоз икмәге сала да милиция чакырталар, янәсе, әткәй икмәкне үзенә салган дип, аны төрмәгә утырталар. Әнкәй балалар белән ялгыз кала. Бик эшчән, булдыклы иде. Умарта асрады. Аңа мин дә булыштым. Гомер буена кулымнан прополис исе китмәде. Әнкәйне авылда иң күп заемга яздыралар, иң күп налогны ул түли иде... Төп йорттагы киленнәр әнкәйнең хуҗа булуын теләмәде. Ул безгә килде дә хуҗа булды, мин бәхетле булсын дип тырышты. Аяз. Нәкыяне әбигә карап сайладым. Хәзерге акылым белән уйлап күзаллыйм, әби төп йорттагы малайларын сагынгандыр, юксынгандыр аларны... Минем малайлар туа башлагач, сагынулары әзрәк басылды бугай. Иң мөһиме — сөйкемле карчык иде. Бөтен кешегә мәхәббәте җитә иде. Мин бит татар тормышын белеп, динне белеп үсмәдем, балалык еллары керәшен арасында үтте. Югыйсә бит Сәхабетдин бабам аръяктагы мәчеттә имам булган. Искәндәргә мулла нәселеннән укымышлылык күчкән, Мансурга исә әби ягыннан җиргә тартылу, агачка мәхәббәт иңгән. Ихатасына мең ярым төп кедр агачы утырткан бит!.. Әдипнең күңеленә, ул тудырган күп образларга кергәндер инде ул әби. Кайчан да булса бер килеп чыга бит алар. Сиксән катлы итеп языла ул әдәби әсәр дигәнең, бик тә катлаулы нәрсә бит ул... Язучы акчаны күп ала, диләр. Көненә уналтышар сәгать машинка артында утырыла. Биш-алты язу машинкасы гына туздырдым. Машинка янына бер өем кәгазь куясың. Үзеннән-үзе эшлисе килә башлый. Нәкыя чын-чынлап әбием кызы иде... (Менә бит ул ничек үз итеп, җылы итеп, "Әбием" дип әйтә!) Нәкыя. Аязның бик китерәсе килде әнкәйне. Ә гадәттә кияүләрнең әбиләрен үзләре янында яшәтәселәре килми... Аяз. Авырлык белән башладык тормышны. Өйдә өч малай, әби — җыеныбыз алты җан. Фатир юк. Хаталар да күп булды... Әби минем кебек холыксыз кеше белән утыз ел яшәгән икән, ул яхшылыгы аша мине бөтен кире сыйфатларым белән үзенә буйсындырды. Өебез кунак өе төсле иде. Әбием гади авыл ризыкларын пешерергә яратты. Нәкыя. Мин әнкәйгә замечание-мазар ясый башласам, әбигә сүз әйтмә, дип, Аяз хәзер миңа күтәрелеп бәрелә иде. (Ә бүтән кияүләргә әбиләрен үзләре кыерсытырга гына булсын...) Иң беренче бүләк — әнкәйгә! Аязныкылар "икегез дә холыксыз, кодагыйны рәнҗетмисезме" ди торган иде. Каникулларда әнкәй, малайларны алып, аларга кайта иде. Бик тату, матур яшәдек. Мин. Әнә Аязның Нәкыягә төрмәдән язган бөтен хатлары машинкада күчереп басылган, пөхтәләп төпләнгән. Әсәрләренә карата язылган рецензияләр дә. Болар икесе дә таулар күчерердәй куәткә ия кешеләр булган! Нәкыя. Әти-әни бик күркәм кешеләр иде — авыл интеллигентлары. Бөтен нәрсәбез җитеш югыйсә, тик бер җире китек тормышыбызның — балабыз төрмәдә, дип җылый иде минем әни буласы кеше. Шул күңелгә кереп калган. Мин. Кая күргәнегез бар кияүнең әби-тещаны шулкадәр яратканын! Аяз исә әбисен шул дәрәҗәдә хөрмәт иткәч, яраткач, аның балалары да, әтиләреннән үрнәк алып, әбиләренә мөкиббән киткән. Башкача ничек булсын ди?! Ә Аяз Гыйләҗев үзе нилектән соң әле мөкиббән әбисенә? Менә аның Нәкыягә төрмәдән язган хатларының берсеннән өзек: "Үзем дә сизмәстән, сагынып, сиңа тормышымны сөйли башладым. Ачуланма, сеңлем! Тормышның һәр минуты, һәр сәгате минем өчен кадерле. Инде болай да яшьлегемнең иң кадерле елларын җилгә очырдым. Миңа егерме җиде яшь. Бу инде уен түгел... Минем күңел катылыкка күнекте, хат язмасаң да бернинди үпкәм юк". Тоткынлыкта Аяз кеше аера, кеше таный белергә өйрәнгәнме? Кешечә, җылы, хөрмәтле мөнәсәбәткә сусаганмы? Гаиләдә генә була торган җылы мөнәсәбәтне тансыклаганмы? Ул бит әле төрмәгә эләккәнче үк тә шактыйдан гаилә җылысын күрми яшәгән. Әллә соң аның менә мондый уйлануларына колак салып карыйбызмы? "Язучы кеше, — дип яза ул "Кәкре агачтан күләгә төшми" исемле мәкаләсендә, — баскычның төрле араталарына утырып дөньяга күз сала. Гел-гел аста кол булып бөкшәеп утырасы килми, тәмлене тансыклаган чаклар да була, өскәрәк менеп карыйсы да килә. Чиратың җитеп, үзеңә язган баскычка ябышырга гына торганда, шарт итеп күтеңә тибеп төшерәләр. Аптырагач, күрше баскычка тотынып карыйсың, "Мен!" диләр, дәртләндерәләр, хәтта арттан да этәләр, һәм кеше, акрын гына нур эзләп, яктылык эзләп, читкә тартыла башлый. Җылы сүзгә мохтаҗ кеше, җылы карашка! Атны гел-гел камчы белән генә куарга ярамый. Сирәк булса да солы да салыгыз, башак та болгатыгыз. Су эчерегез!" Менә бит, язучы нәрсәне юксынганын, нәрсәне кирәксенгәнен аермачык әйтеп бирә! Алдына "солы салырга", "су эчерергә" ашыкмыйлар шул Аяз Гыйләҗевкә Татарстанда! Аның "Киек Каз Юлы"н биш-алты спектакльдән соң репертуардан төшерәләр. "Өч аршын җир" буенча репетицияләр Мәскәүдә дә, Казанда да туктатыла. В.Качалов исемендәге театрда барган "Один потерянный день" спектакле дә афишадан юкка чыгарыла. "Аяз пьесаларына юл юк! — дип яза А.Гыйләҗев үзе. — Бер караганда, болар вак-төяк, ләкин, җыела торгач, тау өелә. Тау күкрәккә ята, изә, сыта..." Драматургия өлкәсендә актив эшләгән язучының "Хушыгыз, тургайлар!", "Әгәр бик сагынсаң" дигән пьесалары буенча әзерләнгән спектакльләрне дә куярга рөхсәт итмиләр. Төрмәдә ятып күңеле каткан, пьесалары сәхнәгә мендерелмичә, озак еллар буена проза әсәрләре тиешле бәясен ала алмыйча рәнҗетелгән, рәхим-шәфкать, кешечә мөнәсәбәт күрмәгән, шул мөнәсәбәтне тансыклап яшәгән Аяз Гыйләҗевкә Нәүбаһар әбисенең күңел җылысы, игътибары бик тә кадерле, бик тә урынлы, бик тә кирәкле булгандыр, күрәсең. Латыйпов Урал Рәмдрәк улы (1951) — хокук белгече, дәүләт эшлеклесе, юридик фәннәр докторы (1993), профессор (1994). 1973 елда Казан университетын тәмамлый. 1974—1991 елларда Йошкар-Ола, Минск шәһәрләрендә дәүләт иминлеге органнарында. 1991 елдан фәнни-идеологик эштә. 1994 елдан Беларусь Республикасы президенты секретариаты җитәкчесе ярдәмчесе. 1995—1996 елларда җитәкче. 1998 елдан Беларусь Республикасы премьер-министры урынбасары — тышкы эшләр министры. 2000 елдан Беларусь Республикасы Иминлек советы сәркатибе. Хезмәтләре халыкара хокук һәм терроризм мәсьәләләренә карый. УРАЛ БЕЛӘН ӘЛФИЯ КЫЙССАСЫ Моннан ничәдер ел элек бер Мәскәү гәзитендә бәләкәй генә информация күземә чалынды: халыкара терроризм буенча зур белгеч, профессор Урал Латыйповны Беларусь президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе итеп куйганнар, имеш. Кызык, бу кеше татар булырга тиеш бит! Әлеге хәбәр минем күңелемә кереп калды. Йөри-йөри онытылып та бара иде бугай, күпмедер вакыттан соң тагын бер хәбәр күренде (һаман шул Мәскәү гәзитендә инде): Урал Рәмдрәк улы Латыйпов Беларусь Республикасының тышкы эшләр министры итеп билгеләнгән! Йә хуш, бу инде тагын да кызыграк булып китте. Ничек тә эзенә төшәргә иде бит моның. Кайтып өйдәгеләргә сөйләдем мин бу хәбәрне. — Аны бит яңа ачылган 16 нчы татар-инглиз гимназиясе директорының абыйсы дип сөйлиләр, — диде кызым Гөлнар. — Карале, күктән эзләгән җирдән табыла түгелме соң болай булса! Ямьле Агыйдел буйларында җәелеп яткан Дүртөйледә туып үскән Фәнә исемле япь-яшь кызны, Бирскидагы укытучылар институтын тәмамлагач, Бакалы районының Катай мәктәбенә укытырга җибәрәләр. Урамга чыгарга дип аяк атлавы була Фәнәнең, күрше йорттан сап-сары бөдрә чәчле, зәңгәр күзле бер егет килеп чыга. — Нинди чибәр егет! — дип уйлый Фәнә. Аннары ул иптәш кызы белән кичке уенга чыга. Үзәкләрне өздереп уйнаган тальян тавышы ишетелә. — Кем уйный? — дип сорый Фәнә, сокланып. — Рәмдрәк. — Нинди матур исем! Рәмдрәк тә Катайда укыта икән. Бер күрүдә алар бер-берсенә гашыйк булалар һәм күп тә үтми өйләнешәләр. Өйләнешүләренә бер ел дигәндә, бәхете аягына уралып, аларның беренче улы туа. География фәненнән укыта торган әтисе аңа Урал дигән мәгърур исем куша. Фәнә белән Рәмдрәк Латыйповлар икесе бергә эшлиләр. Көндезләрен — көндезге мәктәптә, кичләрен кичке мәктәптә укыталар. Үзләре — сыйныф җитәкчесе, үзләре — агитатор, үзләре — үзешчән сәнгать артистлары. "Галиябану"да Фәнә — Галиябану, Рәмдрәк — Хәлил, "Наемщик"та да шулай... Укый башлагач, Урал сыйныфларында иң көчле укучы була. Ул дүрт яшеннән укырга өйрәнә. Матур әдәбият әсәрләрен үз итә. Рәмдрәкнең дә, Фәнәнең дә сөйләү куәсе көчле була. Тел һәм әдәбият укытып, Фәнә укучыларында матур әдәбиятка мәхәббәт тәрбияли. Аларга "ата кара тараканның кан әйләнеше" дә бик таныш була. Фәнә белән Рәмдрәк ике малай, ике кыз үстерә. Алар инде гел укып кына ятмыйлар, җәйге каникулларда кырда комбайн ярдәмчесе булып эшлиләр. Урал исә Катай мәктәбе тарихында беренче булып мәктәпне медальгә тәмамлый. Аннары, конкурс шартларына туры китереп, Урал бер генә имтиханны бишле билгесенә тапшыра да, Казан дәүләт университетының юридик факультетына кабул ителә һәм, 1973 елда аны кызыл дипломга тәмамлап, Минскида Дәүләт иминлеге комитетының югары курсларында белем алуын дәвам иттерә. Шактый еллар Йошкар-Олада эшли, кандидатлык диссертациясе яклый. Аннары Минскида, үзе укыган курсларда махсус кафедраны җитәкли. Шул вакытта ул Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтында халыкара хокук белгечлеге буенча докторлык диссертациясе яклый. 1998 елда милләттәшебез Урал Рәмдрәк улы Латыйповны Беларусь Республикасының премьер-министр урынбасары һәм тышкы эшләр министры итеп куялар. Бер кызык деталь: "Московские новости" гәзите өчен язган "Свита Александра Лукашенко" дигән мәкаләсендә журналист А.Федута президент даирәсендәге кешеләрне ничекләр генә итеп хурламый! Әмма сүз Урал Латыйповка кагылгач, ул болай ди: "Латыйпов — один из немногих близких к Лукашенко людей, кого никто никогда не обвинял в коррупции. Он умен, обаятелен, владеет тремя (ә без инде биш тел белә диярбез! — С.И.) языками..." Бу урында урыс журналистының бөтен Беларусь җитәкчелегенә кире бәя биреп, Урал Латыйповка гына аерым, гаҗәп дәрәҗәдә югары бәя бирүенә игътибар итмичә мөмкин түгел. Беларусь Республикасының премьер-министр урынбасары, тышкы эшләр министры дәрәҗәсенә нинди юллар буйлап күтәрелгән соң милләттәшебез Урал Латыйпов? Ул үзе моны "Белорусская деловая газета"да менә болай аңлата: — Миңа тышкы сәясәт һәм хокук саклау буенча шактый сандагы документларны әзерләү һәм бәяләү җәһәтеннән эксперт буларак гамәли эш белән шөгыльләнергә туры килде. Болар — ике яклы килешүләр, милли куркынычсызлык һәм тышкы икътисад эшчәнлеге буенча концепцияләр вариантлары иде... Аерым алганда, мин "Хәзерге заман нейтралитеты һәм Беларусь тарафыннан нейтраль дәүләт статусы алу проблемалары" дигән аналитик доклад әзерләгән халыкара экспертлар төркеме җитәкчесе идем. Шуның өстенә экспорт контроле турындагы закон проектының да авторы мин. Заманында Урал Латыйповны Виктор Баранников (эчке эшләр министры идеме соң?) Мәскәүгә чакырып, бик зур пост тәкъдим итә. Ләкин Латыйпов риза булмый... Сүземнең башында Латыйпов 16 нчы гимназия директорының абыйсы дип әйтелгән иде. Әйе, миңа Урал Латыйповның эзенә төшәргә булышучы — шушы гимназиянең директоры Әлфия Рәмдрәк кызы Латыйпова булып чыкты. Бу гимназия ничә еллар буена башка мәктәпләр янында өйдәш булып, кимсетелеп яшәде. Минем үземнең дә бу турыда күп мәртәбәләр радио тапшыруларыннан да ишеткәнем, гәзитләрдән дә укыганым булды. Бик кызганыч иде. Ниһаять... — Гимназия бинасын салу бик авыр булды, — дип сөйләде Әлфия ханым Латыйпова. — Миңа хәтле монда өч директор эшләп киткән. Бинаның әле нигез ташлары гына салынган иде. Акча сорап кая гына барсак та, ачуландылар гына, бер җирдә дә кочак җәеп каршыламадылар. Үзебез инде, ишектән кусалар, тәрәзәдән кердек... Күпме вакыт төзүчеләргә эш хакы түләнмәде... Мәктәпне салуга ата-аналарның, укытучыларның, укучыларның күпме көче керде! Җиһазны гомумән алар ярдәме белән генә җыйдык. Ниһаять, 1998 елның 1 сентябре көнне Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев катнашында гимназия тантаналы төстә ачылды. Мөхтәрәм илбашыбыз тарафыннан гимназия администрациясе, укытучылары һәм укучылары коллективы алдына җитди бурычлар куелды. Гимназияне ачканда, аның директоры укучыларга болай дип мөрәҗәгать итте: — Татарстанның киләчәге сезнең кулда, кадерле балалар! Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев кебек язучыларыбыз; Галиәсгар Камал, Туфан Миңнуллин кебек драматургларыбыз; Салих Сәйдәшев, Сара Садыйкова кебек композиторларыбыз; Рудольф Нуриев, Ирек Мөхәммәдов кебек дөньяда алкышларга күмелгән балет осталары; Бакый Урманче кебек сынчылар; президентлар, шәһәр башлыклары — халкыбызның йөзек кашлары сезнең арадан чыгарга тиеш, кадерле укучыларыбыз! Тантанада иң кечкенәләр, беренче сыйныф укучыларының чыгышы аеруча көчле тәэсир калдырды. Ә инде "мин ике телле татарның өч телле баласымын" дигән сүзләреннән соң Президент, ассызыклап: "Бу мәсьәлә мәгариф системасының бүгенге көн кадагына эленгән төп проблемаларның берсе", — диде. Әлеге мәктәп бинасында яхшы итеп җиһазландырылган 30 уку кабинеты, махсус лабораторияләре булган физика, химия, биология кабинетлары, 2 компьютер кабинеты, психология кабинеты, методик кабинет, Италия җиһазы белән җиһазландырылган ашханә, китапханә, актлар залы, бассейн бар. Бу мәктәпне болай гына, бүлмәләрен санап кына күз алдына китереп булмый. Аны барып күрергә кирәк. Мин аны дәүләт Зур концерт залы бинасы белән генә чагыштырыр идем. Барган саен рухым, күңелем күтәрелеп, анда укыган укучыларга, укыткан укытучыларга кызыгып, алардан матур итеп көнләшеп кайтам. Бәхетле укучылар, бәхетле укытучылар! Кадерен генә белә күрсеннәр. — Максатыгызны нәрсәдә күрәсез, тәрбия биргәндә нәрсәгә таянасыз? — дип сорадым Әлфия ханымнан. — Максатыбыз — иң элек милли тәрбия бирү, аннары — фәнни белем, — диде Әлфия ханым. — Тәрбия бирүгә килгәндә — халык педагогикасына, аның җимешләренә, татарның үз тарихына, борынгыдан килгән традицияләребезгә, гореф-гадәтләребезгә таянабыз. Үзебезнең казанышларны дөнья казанышлары белән бәйләп алып барырга, дөнья казанында кайнарга тырышабыз. Әйткәнемчә, безнең укучыбыз Урманче белән бергә Рембрандтны да белергә тиеш. Татар һәм урыс телләрен, инглиз һәм гарәп телләрен тирәнтен өйрәтүне күздә тотабыз. Балаларга белемне ничек алырга икәнен өйрәтергә тырышабыз. — Мәктәпнең дингә карашы нинди? — Дин дәресләрен укыту мәсьәләсен алга куймыйбыз. Ләкин бала, наркоман булып начар юлда йөргәнче, дин тотсын, дибез. Теләгән кеше мәчеткә барсын, намазын укысын, уразасын тотсын. Әмма без моңа берәүне дә мәҗбүр итмибез. Миңа гимназия советы рәисе урынбасары мөфти Госман хәзрәт Исхакый белән дә сөйләшеп алырга насыйп булды. Ул да шушы гимназия эше турында фикерләре белән уртаклашты. Хәзрәт түбәндәгеләрне бәян итте: — 17 ел читтә йөреп, 1994 елда Башкортстаннан 5 бала белән Казанга кайттым. Ике баламны Сыртланова урамындагы, башка мәктәп белән өйдәш булып яшәп яткан (ул чакта 3 нче дип йөртелә иде әле ул) татар гимназиясенә бирдем. Аннары, Мирный бистәсендә үз йортымны салып чыккач та, балаларымны якынракка күчермәдем. Дөрес гакыл дөрес тәрбия бирелгән җирдә, тәртипле, әдәпле, әхлаклы, эшчән җирдә була. Гимназиянең директоры Әлфия ханым Латыйпова бик көчле, зирәк акыллы, мәгънәле, кешене таный белә, хәленә керә, һәр күңелгә ачкыч таба. Күптән түгел генә авыр югалту кичерде. Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлык бирсен! Үзебезнең дә көтмәгәндә алтынчы балабыз үлеп китте. Ни хәл итмәк кирәк... Хәзер өч кызыбыз — Диния, Нәфисә, Камилә — шушы гимназиядә укыйлар. Гайшәбез әле кечкенә. Мөхәммәтебез исә шушы гимназиядә укуын тәмамлап, Казанда үзем ачкан Россия ислам университетының шәригать факультетында белем ала. Балаларның ялгыш юлга кереп китүе бик тиз бит ул. Шуңа күрә чыгарылыш кичәсендә өстәлгә бернинди исерткеч эчемлек кертелмәде. Ата-аналарның да, балаларның үзләренең дә теләге шундый иде. Бик күңелле, затлы, мәдәни кичә булды. — Коллективта вазгыять ниндирәк икән? — Укытучылар коллективында, җитәкченең ачкыч таба белүе сәбәпле, низаглар булганы юк. Бердәм, дус, тату яшиләр. Без бит инде — ата-ана — гел эштә, балаларыбызның гомере яследә, бакчада, мәктәптә үтә. Шуңа күрә, алар белән яхшы кешеләр эшләсә, безнең күңелебез тыныч була. Мәктәбебез башкаларга үрнәк булсын иде дип телим. Хикмәт бинада гына түгел бит; аннан әхлаклы, нурлы кешеләр үсеп чыгар дип өметләнәм. Миңа, күкрәп яшәп йөргән җирдән йөрәк өянәгеннән кинәт ире вафат булып, Әлфия ханым җилкәсенә адәм күтәрә алмастай кайгы килгәнен дә, аның ул хәсрәтен бер кешедәй булып бөтен мәктәп коллективының (укучыларына кадәр!) күтәргәнен дә күрергә туры килде. — Хатын-кыз арасында дуслык булмый, диләр, дөрес түгел ул сүз, — ди Әлфия ханым, — безнең коллектив гел хатын-кыздан гына тора югыйсә. — Урал абыйның аягы җиңел булды: икенче абыем Рудамир да, мин дә укырга Казанга, университетка килдек, — дип, сүзен түгәрәкләргә җыенды Әлфия ханым. — Абыйларым бик дус иде. Урал абыйның абруе зур иде безнең алда. Әйтик, берәр өс киеме генә аласы булса да, башта абыйга алыгыз, дип әйтә идек. Әткәй авылда иң белемле, тырыш, кешелекле кеше иде. Кемгә нинди документ кирәк — әзерләр, кемгә нинди киңәш кирәк — бирер, кемгә нинди ярдәм кирәк — булышыр. Кешегә карата игелекле мөнәсәбәт балаларына да әткәйдән күчеп калгандыр дип уйлыйм мин. Әйе шул, шулайдыр, оясында ни күрсә, очканында шул булыр, ди бит безнең халык. ТӘҮБӘГӘ КИЛҮ, ЯКИ ФРАУ ЭЛЬЗАДАН ИЛЛЕ ЕВРО Үзәктә чыга торган "Известия" газетасында Сергей Нехамкин дигән авторның "Фрау Эльзадан егерме биш евро" дигән язмасы игътибарымны җәлеп итте. Тумыштан ук КЕШЕ булган, "гитлерюгенд"лар (гитлерчы яшьләр) сафында тәрбияләнмәгән бер немец ханымның игелекле гамәле хакында булып чыкты ул. Төрле уйлануларга этәрде мине бу язма. Фрау Эльза "Хөрмәтле Бондарев әфәнде! Бу хатның Сезне дистә еллар элек эзләп тапмаганы өчен гафу итегез. Соңгы вакытка кадәр мин 1941—1942 елларда әтием комендант булып торган "Сандомир" шталагы тоткыннарыннан берәү дә исән калмагандыр дигән фикер белән яшәдем. Сез лагерьда кичергәннәргә бәрабәр компенсация булмавына һәм булачак та түгеллегенә иманым камил. Әмма әгәр сез миннән зур булмаган, ләкин даими рәвештә ярдәм алып торырга ризалык бирсәгез, бик тә сөендерер идегез. Гыйбадәтханә музыкантының әҗере бик кечкенә булу сәбәпле, мин сезгә егерме биш евро гына түли алам. Сәламәтлегем кирхада атна саен чыгыш ясарга мөмкинлек бирер дип өметләнәм. Тагын бер үтенеч. Әгәр бу мөмкин булса, һәм Сездән бик зур көч таләп итмәсә (шул очракта гына!), лагерь турында хәтерегездә калганнарны сурәтли алмас идегез микән? Әтием бик куркыныч нәрсәләр, коточкыч хәлләр турында сөйли иде. Ул сөйләгәннәргә монда берәү дә ышанырга теләми иде. Ул үзе җәзалауларга, атып үтерүләргә катнашмады микән? Шуларны исегезгә төшерә алмассызмы? Мин шуны беләм — әтием үлгәнче (1949) үзенең гаепләрен бик авыр кичереп яшәде. Әгәр хәзер мин Сезнең өчен ни дә булса эшли алсам — бигрәк аз һәм бигрәк соң шул — моны әти-әнием дә хуплар иде дип уйлыйм. Сезнең Эльза В.". — Ә менә аның әтисе вөҗдан газабы кичермәсә дә була иде. — Николай Александрович Бондарев каушавыннан кулындагы ялтыравыклы валидол тартмасын әйләндергәләде. Йөзе һаман караңгы иде: исенә төшкән хатирәләрдән "сөйләшү барышында" өч тапкыр йөрәге тотты. Алда әйткәнемчә, Германиядә бөтен балалар да фашистик тәрбия алып, "гитлерюгенд" булып кына үсмәгәннәр икән. Үзебездә дә бит совет власте урнаштырылганнан соң, диннән мәхрүм итеп, барыбызны да алласызлар итеп үстермәкче булганнар. Шулай да элекке тәрбия алган әби-бабаларыбыз, ата-аналарыбыз тәэсире, йогынтысы барыбер өзелмәгән, без дә алласызлар булып бетмәгәнбез. Шуның кебек инде... Әтисенең сөйләгәннәре дистә еллар үткәч тә онытылмаслык булып күңеленә сеңеп калган. Аның көндәлекләренә теркәп калдырылган коточкыч хәлләргә юлыккан фрау Эльзаның күңеле кузгалып, атасы катнашкан гамәлләргә битараф булып кала алмаган. Әлеге гамәлләр өчен үзен күпмедер дәрәҗәдә җаваплы санаган. Һәм, пенсионер булуына да карамастан, исән калган тоткыннарга өлеш чыгарырга теләгән. Әйе, соң булса да, тәүбәгә килү... Николай Бондарев Моңа хәтле кичереп өлгергәннәре белән чагыштырганда, Сандомирдагы шталаг Бондаревка җәннәт кебек тоела. 1941 елның сентябрендә башы яраланган, контузиядән алпан-тилпән килеп торган элемтәче сержант Украинада әсирлеккә эләгә. Шуннан тоташ куркынычлардан торган, бер-берсенә бик тә охшаган озын-озак лагерь мәхшәрләре башлана. Полтава янында чәнечкеле тимерчыбык белән әйләндереп алынган очсызкырыйсыз колхоз басуында яралардан, ачлыктан һәм сагыштан үлеп баручылар өелеп-өелеп ята. Тимерчыбыкка якынаерга теләүче булса, атып кына үтерәләр. Күпме булды икән анда безнекеләр — меңнәр микән? Ун меңнәрме? Аннары — Кременчуг. Монда кеше кибегүдән үлә. Күлләвекләрдән ятып су эчәргә теләүче булса, фашистлар аңа атып, күңел ача... Лагерьның Проскуроводагысы — иң зәһәредер: сусау... Ашарга — янындагы басудан җыелган чөгендер шулпасы. Чөгендерне балчыгы-ние белән пешерәләр. Эч китү, кием-салым калдыклары буйлап үрмәләүче бет гаскәрләре, тимгелле тиф (авырган кешене атып кына үтерәләр), өстәвенә салкыннар. Өметсезлек, чарасызлык. Хәзерге тарихчылар исәпләвенчә, Проскурово утыз меңләп хәрби әсиребез өчен һәлакәт урыны булган. Бу — безнең гаскәриләрне аңлы рәвештә, максатчан юк итү иде. Каменец-Подольскида шушы ук хәл... "Сандомирда инде — нәрсә дияргә... Дезинфекция ясадылар, бетне бетерделәр. Табиблар карады. Ачлытуклы булса да, ашаталар, баландасы да куерак, туклыклырак шикелле, хәтта бәрәңге дә эләккәли. Ни дисәң дә, тәртип..." Рихард фон Госсман Вермахт подполковнигы Рихард фон Госсман 359 нчы Сандомир шталагының коменданты булган. — Хәтерлисезме? Николай Александрович гаепле кеше сыман елмая: юк шул, хәтерләмим. Болай, мантыйк буенча исәпләсәң — күргәнмендер дә инде. Көн саен иртән тугызда тезеләбез бит, тезелү мәйданында немец офицеры басып тора, лагерьның башлыгы дип әйтәләр иде. Ләкин... озын буйлымы, кыскамы, юандырмы, түгелме — анысын сорамагыз, хәтерләмим. Алтмыш ел үткән бит инде. — Сандомир турында хәтерегездә ни дә булса бармы? — Шунысы истә: анда күчкәч, бераз тернәкләнеп киттек. Аннары безнең барактан бер калкулык күренеп тора иде, яз вакыты — шул калкулык өстендәге агачлар яшелләнә башлады... Фон Госсман турында шунысы мәгълүм — сугыш башланганда ул шактый олы яшьтәге кадровый гаскәри булган. Яше олыга карап, тылдагы частька эләккән. Сандомирга күчерелгәнче Бордо янындагы француз хәрби әсирләре шталагында була. Анда аны француз һәм совет әсирләренә карата булган мөнәсәбәттәге аерма шаккатыра, тетрәндерә. Фон Госсман советныкыларны кешегә санамаганнарын моңа кадәр дә белгән, әмма белү генә бер нәрсә, ә үз күзең белән күрү инде бөтенләй икенче нәрсә! Җитмәсә, шунда шәхсән үзең дә катнаш әле! 1942 елның маенда йөрәк авырулы фон Госсман армия сафларыннан азат ителә. Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк, аның урынына килгән майор Фрайбер да, күпмедер эшләгәч, атылып үлгән — ул да чыдый алмады микән? Рихард фон Госсман 1949 елда вафат булган. Аның көндәлеге калган. Дөресрәге, көндәлек тә түгел ул, бер калын дәфтәр. Анда төрле-төрле буталчык фикерләр, Аллаһ турында, җан, намус турында уйланулар, шунда ук үз-үзенә карата да, башкаларга карата да аяусыз рәвештә язылган, лагерьлардагы һәм, гомумән, Германиядәге хәлләр хакында тасвирлы итеп сурәтләнгән язмалар... Шул көндәлек хәзер аның кызында саклана. Әтисе үлгәндә кызы алты яшендә булган. Ә хәзер — алтмышта. Әйе, ул менә шушы фрау Эльза инде. Язмада аның фамилиясе әйтелми, исеме дә үзгәртелгән. Сәбәбе — соңыннанрак. Шунысы гына әйтелә: фрау Эльза Германиянең көньягындагы кечкенә бер авылда яши. Пенсиядә, кирхада органда уйнап акча эшли. Ире дә пенсионер, элек урман каравылчысы булган. Тыныч кына яшәп ятучы дини бер гаилә. Николай Бондарев — фрау Эльзага "Кадерле Эльза В.! Сезнең хатыгыз һәм теләктәшлек күрсәтүегез мине бик нык тәэсирләндерде. 1941—1945 елгы сугыш вакытындагы безнең хәрби әсирләргә карата кылынган кансызлык-шәфкатьсезлекләр, мәсхәрәләүләр өчен ачыктан-ачык гафу үтенергә телисез. Баштан ук Сезне чын күңелемнән ышандырырга һәм тынычландырырга телим. 359 нчы Сандомир шталагына күчерелү минем өчен дә, башкалар өчен дә мәгълүм бер дәрәҗәдә котылу булды (...) 359 нчы лагерьда мин мәсхәрәләнүләр, кыйналулар кичермәдем. Атып үтерүләр дә булмады. Монда яшәү өчен шартлар чагыштырмача чыдарлык иде: йоклар урын бар, такыррак булса да, ашау бар һ.б. Хатыгыздан мин Сезнең үзегезне һәм әти-әниләрегезне игелекле кешеләр итеп күз алдына китердем. Берлиндагы хезмәт лагеренда чакта, аннары әсирлектән котылгач та күп кенә миһербанлы немецларны очратканым булды. Алар хакында күңелемдә җылы хатирәләр саклана. Хатыгыз өчен, безнең турыда кайгыртуыгыз өчен Сезгә чын күңелемнән рәхмәт. Матди ярдәм күрсәтергә теләвегез өчен дә минем Сезгә рәхмәтем зур. Сау-сәламәт һәм бәхетле булыгыз. Сезгә ихлас хөрмәт белән — Н.Бондарев". Ләкин!.. Нинди генә хәлдә булуына карамастан, Бондарев әле исән, фрау Эльзадан килгән ярдәм аның хәлен күпмегәдер җиңеләйтергә дә мөмкин. Ә менә минем 1926 елда туган, туган елы 1925 кә әйләндерелеп, унынчы сыйныфта укыганда сукыр эчәгенә ясалган операциясенең ярасы да ябылмаган килеш, унсигезе дә тулмастан сугышка җибәрелгән, Беларусиянең Винница өлкәсендә башын салган абыем Габдулланың гомерен кем кайтарыр? Дистә еллар буена алты кызы арасында (ул алты кызының берсе шәфкать туташы сыйфатында сугышта катнашты, әле ярый анысы исән әйләнеп кайтты!) бердәнбер улын көтеп, елый-елый күзе сукырайган, аның кайгысыннан гомере кыскарып, вакытсыз дөнья куйган әнкәем өчен кем җавап бирер? Сугыш башланган елны каерылып уңган икмәкнең шактые җыелып бетмичә кар астында калды. Язга чыккач, халык шул икмәкне җыеп ашарга кереште. Аны ашаган кеше, кан косып, чебен урынына кырылды. Кан агуланудан, диделәр. Танышыбыз Хәнифә апаның өйдәге биш баласының бишесе тиң кабергә кереп ятты. Сугыштан яраланып кайткан олы улын әнисе берялгызы каршы алды. Өе-өе белән үлеп бетеп, тәрәзәләре кадаклап куелганнар да күп булды. Бу фаҗига өчен кем җавап бирде? Өйдә ач утырган сабыйларына куырып ашатырга дип кесә төбенә сыңар уч арыш салып кайткан өчен балаларын караучысыз калдырып, төрмәдә черетелгән аналар язмышы өчен кем җаваплы? Үзебездәге бәгъзе кешеләр дә фашистлардан ким кыланмаган... Күп булгандырмы немецларның миһербанлысы, азмы — анысы шартлы мәсьәлә. Ул вакытта күрсәтелгән кешелеклелек сыйфатларының кечкенә генәсе дә солдат күңеленә мәңгегә кереп уелган. Сандомирдан соң Бондаревны Силезия шахталарына җибәрәләр. Андагы поляклар, рус кешесен кызгансалар да, бригадаларыннан күчерүне сорыйлар: үләксәгә калган әсир бригаданы артка сөйри. Дөрес, америкалылар бомбага тотканда хәрабәләр астында калгач, немец табиблары карап, аякка бастыра үзен — мондый хәл дә була анысы. Һәм тагын... Аны эшкә пекарняга җибәрәләр. Ә ул хәлдән тайган — иңбашына капчык салуга сөртенеп егыла. Салкын кар өстендә "моннан соң да нәрсә дип яшәргә инде" дип уйлап ята. Кинәт кемдер аның янына бербөтен ипи китереп куя. Бондарев, ипине кочагына алып, елап җибәрә. Тоткын язмышының ахыры. 1945 елның апрелендә лагерь сакчылары качып бетә. Әсирләр үзебезнекеләр каршына омтыла. Гаскәрләрдә югалтулар коточкыч зур булганга, бөтен әсирләрнең кулына мылтык тоттырып, "гаебегезне каныгыз белән йолыгыз!" дип, атакага җибәрәләр. Бондарев, гомерен аямыйча, "гаебен йолырга" тырыша. Сугыштан соң армиядә хезмәт итә. Бетмәс-төкәнмәс тикшерүләр үтеп, институтка керә. Космоска хезмәт итүче заводның бүлек башлыгы дәрәҗәсенә хәтле күтәрелә. Шулай бермәлне, эш урынын алыштырырга уйлагач, завод директоры: "Беләсеңме, Бондарев, синең өчен җаваплылыкны үз өстемә кайда алганымны?" — ди. "Әсирлектә булган" дигән кләймә мәңгелек инде ул. Һаман акланырга мәҗбүр. Әмма нидән? Хәтерегездәме — фрау Эльза Бондаревтан акча алуын үтенә. Очраклы үтенеч түгел бу. Башка илләрнең нацизмнан зарар күргән кешеләре матди компенсация алырга тиеш дигән карар бар Германиядә. "Хәтер, җаваплылык һәм киләчәк" дигән фонд оештырылган. Нинди категория кешеләргә акча түләнергә тиешлеге турында бундестаг тарафыннан канун кабул ителгән. Россия, Белоруссия, Украинада "Хәтер, җаваплылык һәм киләчәк" фонды мәнфәгатьләрен үзара килешү һәм татулашу милли фондлары күзәтә. Акча концлагерь, гетто тоткыннарына, Германиягә эшкә алып кителгән кешеләргә, депортациягә дучар ителгән балаларга түләнә... Бу — изге һәм игелекле гамәл, әлбәттә. Хәлбуки элекке хәрби әсирләр корбаннар исемлегендә юк. Советныкылар гына түгел, американнар да, француз, поляк, инглизләр дә юк... Юридик киртә: хәрби әсир, имеш, тыныч халык булып саналмый. Димәк, аларны корбан дип санарга ярамый. Аннары, башкаларга юк икән, безнең хәрби әсирләр нәрсә белән аерыла соң? Ләкин, гафу итәсез! Шул ук Бондарев кичергән газапларны, ул татыганнарны, мәсәлән, Америка лагерьларындагы шартлар белән чагыштырырлыкмыни? Менә бу саннарны кая куясың: Гитлер әсирлегендә 3,3 миллион совет солдаты һәлак булган. Бу безнең барлык әсирләрнең 57 проценты. Чагыштырыгыз: америкалыларның әсирлектә — 2, полякларның — 4, итальяннарның 4,4 проценты һәлак булган. Җыеп кына әйткәндә, нәтиҗә шул: башкаларныкы белән чагыштырырлык түгел безнең корбаннар. Әсирлектә булган совет солдатларына компенсация барыбер түләнми — вәссәлам! "Хәтер, җаваплылык һәм киләчәк" фонды генераль директорының җавабы бик гади: — Компенсация сугыш хәрәкәтләреннән зыян күргән, гаскәри булмаган гражданнарга гына түләнә. Дөньякүләм җәмәгатьчелекнең карары шундый. Россиянең үзара килешү һәм татуланышуның фондында мондый хәлнең мәгънәсезлеген аңлыйлар, әлбәттә. Фондның пресс-секретаре Татьяна Соколова шундый мисал китерә: өч картның өчесе дә кирпеч заводында эшләгән. Шуларның икесе — "ост-арбайтер", ягъни Германиягә куып китерелгән гади совет гражданнары, ә өченчесе — хәрби әсир. Өчесе бертигез җеннәре өзелгәнче эшләгән, өчесе бертигез ачыккан, өчесе бертигез кыйналган. "Ост-арбайтер"ларга компенсация каралган, ә хәрби әсиргә — юк. — Һәм без, бу кешенең күзенә карап, немец законнарындагы үзенчәлекне аңлатырга мәҗбүрбез. Нишләмәк кирәк? Безнең фонд әлеге кануннан чыгып эш итә шул... Кабат фрау Эльза Фрау Эльзага бу параграфлар, корбаннарның категорияләре турындагы бу бәхәсләр бик кирәкме?.. Ул еракта, Россиядә, пенсия биреләсе көн җиткәнен көтеп, тиеннәрен санап яшәүче хәлсезләнгән авыру картлар барын белә. Алар үз гомерләрендә коточкыч немец әсирлеге кичергәннәр. Шулай туры килгән инде: бу хәлгә Эльза әтисенең дә катнашы бар. Телеңә салынып торганчы, туп-туры матди ярдәм күрсәт. Тик хикмәт шунда, фрау Эльза бай кеше түгел. Барысына да ярдәм итәргә аның хәленнән килми. Ул үз юлын сайлый: кайчандыр аның әтисе кул астындагы шталагка эләккән ике кешене — Рязань ягыннан Николай Бондарев белән Степан Максимушкинны эзләп таба. Шуларга ярдәм итмәкче була: пенсиясеннән егерме бишәр евро җибәрергә карар кыла. Ике тапкыр егерме бишәр — илле була, пенсиясенең шактый өлеше әле ул. Туган-тумачасы аның бу адымын хупламый, әлбәттә. Фрау Эльзаның өч баласы бар, үзе авыру — күптән түгел операция кичергән. Нигә инде ул хәтле кыланырга? "Акчаңны куяр урының юкмы әллә?" диләр. Шуңа күрә фрау Эльза үз исеменең матбугатта күренүен теләми. Дан казану өчен җибәрми ул илле евросын. Ходай гамәле, күңел гамәле мәдхияне кирәксенми бит ул. Бердәнбер очракмы бу? Юк. Бердәнбер түгел. Элекке хәрби әсирләрнең Россия берләшмәсе рәисе Георгий Александрович Хольный менә ниләр сөйли: — "Штукенброкк" шталагы тоткыннары өчен Төньяк Рейн-Вестфалия җирендә яшәүчеләр акча җыя. Ә Марбург шәһәре муниципалитеты "үз" хәрби әсирләренә булыша. Мондый мисаллар тагын да бар. Немецлар өчен тәүбәгә килү — буш сүз түгел. Ләкин әле бу хәзергә җәмәгатьчелек башлаган эш кенә... Алда әйткәнемчә, немецларның да шактые иманлы бәндәләр булып үсә, күрәсең. Җәлил хәзрәт яза бит әнә үзенең вәгазьләрендә, һәр кеше туганда "ләә иләәһә илләллааһү" белән туа, ди, аннары кем булуы инде нинди вазгыятькә эләгүеннән тора, ди. Бәлки, чыннан да шулайдыр! Бу очракта кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовның сөйләгәннәре бик гыйбрәтле (соңгы елларда ул Кыргызстанның Бенилюкс илләрендәге илчесе һәм Европа Советындагы вәкиле): — Мин Берлинга һәрчак бик яратып киләм. Берлинның һавасы ук әдәбият һәм сәнгатькә карата мәхәббәт белән сугарылган. Бу очракта аның белән хәтта Париж да ярыша алмый. Һәм немец укучылары мине һәрвакыт кызыксындыра. Чөнки алар минем иҗатыма карата, гомумән, элекке совет республикаларының милли иҗатына карата игътибарлы. Менә бит нинди хәлләр: әле шушы арада гына гомеремдә беренче мәртәбә китабым башта немец телендә дөнья күрде. Ягъни русча да, кыргызча да ул китап әлегә юк. Әмма тагы да кызыгы шунда: аның дөньяга чыгуы турында да беренче булып мин үзем белмәдем. Минем Фридрих Хитце дигән күптәнге немец дустым бар. Без аның белән еш кына күрешеп торабыз. Соңгы вакытларда мин үземнең Кыргызстандагы балачагымны еш искә төшерәм. Балачакта мин Мәскәүдә дә яшәдем бит, әтием анда укыган чакта... Менә шул дустым минем балачагым турында сөйләгәннәремнең кайберләрен язып баргалаган, исендә дә калдырган. Шуларны тәрҗемә кылып, тәмам эшкәртеп бетергән. Шулай итеп, немец телен белмәгән кеше укый алмый торган китабым барлыкка килгән. Немецларның менә шундыйлары да була икән. ИКЕ ОЧРАШУ ("Үзебезнеке!" һәм "Игелекле гомер" дигән мәкаләләргә кереш) Шушы араларда радиодан "Встреча с песней" дигән тапшыруның меңенче очрашуы булачагы турындагы белдерү чагылды колагыма. Бу тапшыруны мин ничә дистә еллар буена тыңлап килгәнемне дә хәтерләмим инде. Күңеленә җылы-йомшак кына кагылып, үткәннәрдәге якты хатирәләрен исенә төшерә ул кешенең. Бу тапшырудан ул үзенең йә бик кадерле минутларында, йә бик тә тирән кичерешләре булган вакытларында ишеткән тирән-моңлы җырны кабатлавын сорый. Нинди генә моңнар сыйдырмаган җырлар агыла бу тапшыруда! Аны бит һаман бер үк кеше — Виктор Татарский дигән артист алып барды. Фамилиясенең Татарский булуы да якынайта бит әле! Җанына якын булган җырны кабатлауларын сорап язылган һәр хатны Татарский кадерләп, үз күңелендәге бөтен җылылыгын кушып укый. Һәр гозерне җиренә җиткереп үтәргә тырыша. Ә инде аннан тормаган сәбәпләр белән башкара алмаган очракта гафу үтенеп, соралган җырдан ким булмаганын тәкъдим итәргә омтыла. Алай гынамы соң әле — шундый хәлләрне дә ишеткәнем булды минем: татарча җыр сораганнарын да. Кайчан ук икәнен хәтерләмим инде. Зифа Басыйрованы, башка бер җырчыбызны да җырлатканнары хәтердә... Әлеге тапшыру турында яза башлавымның сәбәбенә һаман барып җитә алмыйм әле. Меңенче очрашуда якташым, җырчы Георгий Виноградовның тавышын ишетергә насыйп булды. Шаккаткыч хәл! Шуның хакында язып кына бетергән идем, нинди очрашу! Сөйләшеп куйсаң да шулай туры китереп булмас иде: тәмамланып килүче елны яктыртып, тагын бер көтелмәгән очрашу язган икән — журналның 80 еллык юбилеена әзерләнгәндә остазым, республикабызның иң өлкән журналистларыннан берсе Мәрьям апа Дибаева белән күрешеп сөйләштек. Күңелемне кузгаткан шушы ике очрашуны бер язмада тасвирлыйсы иттем. ҮЗЕБЕЗНЕКЕ! "Совет эстрадасының легендасына әверелгән мәшһүр артист Казанда чиркәү хорында җырлаган" дип язды көннәрдән бер көнне "Конец недели" газетасы. Георгий Виноградов турындагы шушы мәкаләдә "Татарский язык он знал в совершенстве" дигән юллар бар. Мине иң шаккатырганы һәм сөендергәне шушы булды. Башта мин аның без яшь чакларда, сугыштан соңгы елларда тыңлап хуш булган атаклы Виноградов икәнен чамалап исем китте. Шундый хәлләр дә була икән дөньяда! Һәм шул мәшһүр синең якташың ук булып чыга бит әле. Менә бит кая бара эшләр! Виноградовныкылар нәселдән килгән музыкантлар икән. Виноградовның кызы — Ксения Георгиевна — Казандагы 1 нче музыка мәктәбен бик яхшы тәмамлагач, консерваториягә тәкъдим ителгән. Аны уңышлы бетереп, 1946 елдан бирле концертмейстер булып эшли икән. Инде лаеклы ялга чыккач та Сәнгать академиясенә чакырып алганнар. Ксения Георгиевнаның кызы Ольга Леонидовна да музыкант. Ул "Кече сәнгать академиясе"ндә укыта. Ә аның кызы Катя музыка мәктәбендә белем ала. Ксения Георгиевна бала чаклары турында, әти-әниләре белән бергә Тукай урамының утыз алтынчы йортында яшәгән вакытлары турында болай дип сөйләде: — Ике катлы ул йорт Иманкулов дигән сәүдәгәр йорты булган. Икенче катта безнең зур бүлмәбез һәм кухнябыз бар иде. Күршеләребез Әхмәтҗан абзыйлар, Рабига, Маһруй апалар һәм башкалар — гаҗәеп тә әйбәт кешеләр иде. Бик тату, дус яшәдек. Бу йортта барысы да татарлар — бер авыл хәтле йорт, без, руслар, нибары өч гаилә идек. Татарларның телен белү генә түгел, бөтен гореф-гадәтләрен белә, хөрмәт итә идек. Әти генә түгел, мин үзем дә татар телен бик яхшы белә идем, Смоленск өлкәсендә ундүрт ел яшәп кенә оныта төштем. Ураза вакытларында ашап-эчеп, аш исләре чыгарып, күршеләребезнең кәефен бозмаска тырышабыз. Аның каравы алар авыз ачкач олы җиз самоварны куеп җибәрәбез, авыз ачкандай, алар белән бергә ашый башлыйбыз, чәйләр эчәбез. Туганнар кебек яшәдек, беркем беркемне сатмады, беркем беркемгә хыянәт итмәде. Ә заманалар нинди иде бит... Әтиләрнең гаиләсендә барысы да җырлаганнар. Кечерәкләр чиркәүдә җырлап акча эшләгән. Әтинең абыйсы — баритон, әти тенор бит инде. Әтинең Николай исемле энесе схемасыз-нисез баштанаяк пианино җыйган. Аннары ул югары категорияле токарь-краснодеревщик булып киткән. Сәләтле кешеләр булганнар. — Георгий Павлович чыннан да чиркәүдә җырлаганмы? — Әйе, әтием бала чагыннан ук Богоявление һәм Петропавел чиркәвендә җырлаган. Әти музыка училищесында скрипка һәм альт классы буенча укый. Аннары, рабфакны бик яхшыга бетергәч, элемтә академиясенә җибәрәләр. Анда укырга аның күңеле ятмый, һәм ул Мәскәү консерваториясе каршында шул елны ачылган татар опера студиясенә керә. Студиядә ул бөтен татар музыкантлары, җырчылары — Җиһановлар, Насретдиновлар, Сара Садыйковалар һәм башкалар белән бергә укый, алар белән дус булып, аралашып яши. Консерватория каршындагы студияне тәмамлаганчы ук Георгий Виноградовны Бөтенсоюз радиосына солист итеп чакыралар. Җырчының иркен булып агыла торган гаҗәп дәрәҗәдәге саф, матур тембрлы тавышы гади генә җырларга да кабатланмас аһәң өсти. Виноградовның репертуарында һәрвакыт татар җырлары да урын алып тора. Ул Исмай Шәмсетдинов, Салих Сәйдәшев, Җәүдәт Фәйзи кебек танылган композиторларның җырларын, романсларын яратып, татарча башкара. — Мин үзем дә сәнгать академиясендә татар төркемен җитәклим, — дип сөйли Ксения Георгиевна. — Беләсезме, татарча ноталы җырлар булмавыннан интегәм. Юк бит менә Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров кебек композиторларыбызның басылып чыккан әсәрләре... Аннары, студентларым авазларны кыландырып, инглизчәгә охшатып әйтәләр. Татарчага да үземә өйрәтергә туры килә, — дип зарланды әңгәмәдәшем. Бу гаҗәеп җырчының таланты һәм осталыгы аеруча матур, көчле булып Бөек Ватан сугышы чорында ачыла һәм чәчәк ата. Ул үзенең иптәшләре — артистлар белән бергә алгы позицияләрдә һәм хәрби госпитальләрдә чыгышлар ясый. Самуил Кацның "Два Максима", Матвей Блантерның "В лесу прифронтовом", Василий Соловьев-Седойның "На солнечной поляночке" җырлары һәм мәшһүр "Соловьи" дигән җыр популяр булулары, сугыш елларында киң таралулары белән күбесенчә Георгий Виноградовка бурычлы. Виноградовның якыннан белгән бер танышы 1944 елда булган шушындый вакыйганы исенә төшерә: "Без Хельсинкига килеп төшкән көнне анда Кызыл Армиянең җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясый иде. ...Менә сәхнәгә Виноградов дигән артист килеп чыкты. Ул шул чакларда бик популяр булган "Темная ночь" дигән җырны җырлый башлады. Зал тынсыз калды: ник бер ютәлләү, ник бер сулыш алу тавышы ишетелсен. Янәшә утырган йөрәкләрнең генә тибеше ишетелгәндәй була. Виноградов җырлап туктагач, бер мәлгә тынлык урнашты. Шушы тынлыкны кинәт хатын-кызлар үксүе ертты, аннары зал берничә минутлар буена дәвам иткән көчле алкышларга күмелде". Бу — Финляндиядә булган хәл. Ә инде Виноградовның ике тапкыр Кызыл Байраклы А.В.Александров исемендәге Совет Армиясенең җыр һәм бию ансамбле белән бергә булган чыгышларын Чехословакиядә дә, Польшада, Германиядә дә искиткеч дулкынланып кабул итәләр. Без, яшебез җитмәгәнлектән сугышка китәргә өлгерә алмый калган яшьләр, сугыш беткән елларда ук институтларда укып йөргән чакларда да бу җырчының гүзәл тавышы тарафыннан башкарылган, йөрәк түреннән чыккан җырларын ничекләр итеп тыңлап туярга белми идек. Әйе, Виноградов тавышы белән совет эстрада җырының бөтен бер чоры бәйләнгән — Борис Мокроусовның "Хороши весной в саду цветочки", Геннадий Носовның "Далеко-далеко", Юрий Милютинның "Ленинские горы" дигән җырларының Виноградов тарафыннан башкарылуы хәзергә кадәр үзенә күрә бер өлге, үрнәк булып тора. Җырчы яратып башкара торган ариядә "Куда, куда вы удалились, весны моей златые дни..." дигән сүзләр бар. Моңа каршы аңа дуслары болай дип җавап бирә: — Ә яз һәрвакыт янәшәбездә бит, ул — сезнең белән безнең шәкертләребез! Язмыш сезнең белән безгә гомерне озайта торган гүзәл профессия бүләк иткән. Актерлар буларак без сәхнәдән төшсәк тә, яшәвебезне үзебезнең шәкертләребездә дәвам иттерәбез, — диләр. Георгий Павлович җырлаудан туктагач, РСФСР Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия эстрада сәнгате остаханәсенең вокал бүлегендә режиссер була. Аның шәкертләре илнең күп шәһәрләрендә һәм сәнгать коллективларында җырлый. Мин инде аның шәкертләре булган рус җырчыларның исемнәрен санап тормыйм, ә менә үзебезнең Зиннур Нурмөхәммәтовның да Георгий Виноградов шәкерте икәнен әйтми булмый. Георгий Виноградовның исеме белән генә очрашу да яшьлегебездә җырланган җырлар белән очраштыргандай итте, күңелне җылытты. Без, яшьләргә, татарча ни, русча ни, күңелләргә үтеп керә торган, йөрәккә җылы бирә торган җыр-моң гына булсын иде, без, телисеңме-теләмисеңме, интернационалистлар — бәйнәлмиләлчеләр идек бит! ИГЕЛЕКЛЕ ГОМЕР — Кара-а-ле, Фатих, Дибаева Мәрьям апага туксан яшь тула икән бит, рәхмәт төшкере! — дидем мин кайтып керүгә хәләл җефетемә. — Шулаймыни, сөбханалла! — диде Фатих. Аннары көттеребрәк торды да, хәтеренә төште бугай, сөйли башлады: — Үткән гомерләр диген! Әле кайчан гына сыман иде университетны тәмамлар алдыннан "Яшь сталинчы" газетасында эшли башлаган чаклар. Мәрьям апа анда җаваплы секретарь иде. Урып-җыю вакытында дәүләткә ашлык тапшыру турында хәбәр язганымны әле дә хәтерлим.Республикабызның фәлән районнары, хөкүмәтебезгә фәлән хәтле икмәк тапшырып, алдынгылар рәтенә чыктылар, дип язганмын мин. — Хөкүмәт ул, әйтик, бер төркем кеше, — диде Мәрьям апа, язмамны укып чыккач. — Икмәк дигәч, аның пешерелгән булуы да мөмкин бит әле. Ә менә инде ашлык дигәндә, ул хөкүмәткә түгел, дәүләткә тапшырыла, — дип аңлатты ул һәм: — Бар инде, үз кулың белән төзәтеп керт, — дип өстәде. Югыйсә, сыздыйн-быздыйн китереп, аның үзенең төзәтеп куюы да бик ихтимал иде. Юк, алай итмәде. Беренче биргән сабагыннан ук үз эшен яхшы белә торган, башкаларга карата игелекле, кешелекле кеше булып кереп калды ул минем күңелгә, — дип йомгаклады Фатих сүзен. Башкаларга сабак бирердәй хәлгә җитәр өчен өч яшендә үк әтисез калган Мәрьямгә әле күп авырлыклар аша үтү язган була. Кыз Тукай урамындагы Вахитов мәктәбендә укып йөргән чакта, боларның ничек яшәгәннәрен күреп белгән танышларыннан берсе Мәрьямгә ФЗӨга керергә киңәш итә. Анда ашаталар-эчертәләр, кием-салымын да бирәләр, җитмәсә торагы да бар икән. Шул киңәшне тотып, Мәрьям, ике дә уйламыйча, мехкомбинат ФЗӨсына барып керә. — Шул ФЗӨ мәктәбе кеше итте инде мине, — дип, Мәрьям апа хәтерен яңарта. — Үзем дә тырыш идем, яхшы укыдым. Отличникларны Мәскәүгә, Ленинградка алып барып, дөнья белән таныштыралар иде. Тырышлыгым аркасында аларны да бала чакта ук күрдем. ФЗӨга мәңге рәхмәтлемен. Шулай йөреп күзләре ачылгач, Мәрьям пионервожатый булып эшли башлый. Балаларны төрле-төрле эшләргә оештыра. Кылган гамәлләре турында "Яшь ленинчы" газетасына вак-төяк хәбәрләр язгалый. Шунда аны бу газетада эшләүче Мансура Галиева дигән кыз күреп ала. Мансура газетага ниндирәк әйберләр кирәген, аларны ничек әзерләргә-язарга икәнен өйрәтә-аңлата һәм тора-бара, газетаның мөхәррире Ләбиб Гыйльми белән сөйләшеп, Мәрьямне газетага әдәби хезмәткәр итеп алдыруга ирешә. "Яшь ленинчы"да озак еллар эшләп (бусы сугыштан соң инде), аның фәлән еллык юбилейларын әзерләп, элек, газета чыга башлаган чакларда анда эшләгән ветераннарны эзләп-табып йөргән кеше буларак, соңыннан Киевка китеп төпләнгән журналист Мансура апа Галиеваны мин үзем дә беләм. Олыгайган көннәрендә ул Украинада яшәп ятучы татарлар турында китап та язган кеше. Бу китап "По следам древних предков (репортаж о киевских татарах)" дип атала. — Материалларымны кулымнан тотып яздырган, төзәтергә-эшкәртергә өйрәткән остазым да, дустым да, киңәшчем дә ул минем Мансура, — ди горурланып-сагышланып Мәрьям апа. Бөек Ватан сугышы башлануга, "Яшь ленинчы" ябылгач, Мәрьям апаны "Кызыл Татарстан"га күчерәләр. Анда инде ул кем генә булмый — бүлек мөдире дә, әдәби хезмәткәр дә, җаваплы секретарь да... Сугыш вакыты бит — кая куялар! Бүлекләре дисеңме — хәбәрләр дә, әдәбият-сәнгать тә, совет төзелеше дә... Боларның барысы да аңардан яңа көч, яңа белем сорый. Аның каләменнән очерклар гына түгел, тәнкыйть мәкаләләре, берничә генә юллык информацияләр, хатын-кызларга багышланган тулы битләр дә төшә. Мәрьям апа эш күплегеннән бервакытта да зарланмый. Моның өчен аңа фронттан — Муса Җәлил, Гадел Кутуй, Фатих Кәрим, Мирсәй Әмирләрдән хатлар рәхмәт булып ява. Алай гынамы соң! Сугыш елларында Татарстан хатын-кызлары Шатурада торф чыгаруда эшли. Шунда, татар хатын-кызлары өчен махсус газета чыгарырга дип, "Правда"ның күчмә редакциясе оештырыла. Партиягә бирелгән, татар телле, газета эшен төпле белә торган кеше кирәк була. Партия өлкә комитеты бу эшкә Дибаеваны тәкъдим итә. Ә бу вакытта инде аның дүрт кенә ел бергә яшәп калган сөекле ире Саматның дәһшәтле сугыш кырларында башын салган булуы турындагы авыр хәбәр килгән була. Өендә исә аны Хәдичә әбисе белән бергә биш яшьлек Наиләсе зарыгып көтә. ...Мәкаләләрен Мәрьям гомуми торакта әзерли. Үзе ашыга — Шатурадан Мәскәүгә йөри торган дрезинага эләгергә кирәк. Верстка, корректура, төзәтүләр — барысы да Мәрьямнең үз өстендә. Мәскәүдә газета эшләнеп беткәч, яңадан Шатурага — шул ук дрезинага эләгеп — газетаны хатын-кызларга таратырга! Менә шулай — монда да фронтның алгы сызыгы! Күз алдына китерү дә ансат түгел. Материалларда Мәрьям өчен нәрсә кызык? Яңалык! Яңалыкны халыкка беренче булып җиткерү. Яңа самолетларда беренче булып очу дисеңме, яшь нефтьчеләр шәһәре Әлмәт, Түбән Кама химия комбинаты дисеңме. Яңа эшләр башлана гына башлый — Мәрьям инде шунда чыгып китә. Аны кеше язмышлары тарта. Кызыклы язмышлы кешеләр турында күп яза журналист. Әмма шундыйлар рәтендә аның менә мондыйлары да бар. Мәрьям венгр интернационалисты Синери фамилияле кешене эзләп таба. Ул империалистик сугыш вакытында русларга әсир төшә. Монда ул интернациональ отряд составында Идел буе сугышларында катнаша. Казанда кызыл гвардиячеләр отрядында контрреволюциягә каршы көрәшә. Синери гомерлеккә шушында кала, партия сафларына кабул ителә. Аның турында "Гомерлек дус" дигән очерк языла. Дибаева алдына җаваплы бурыч куела: хатын-кызларны тракторга утырырга өндәп, ТАССРның Югары Советы депутаты, егерме биш ел тракторда эшләгән хатын турында язу. Мәрьям колхоз эшләре хакында киңәшләшү җыелышына туры килә. Менә аның героинясы авыр адымнар белән президиум өстәленә таба атлый, иң арткы рәткә барып утыра. Өстендә — майланып беткән телогрейка, чалбар. Җыелышта аның адресына күп мактау сүзләре сөйләнә. Мондый сүзләргә күнеккән булса да, аның өчен боларының да кадерле булуы сизелә. Мәрьям өчен бу хәлнең бик тә югары тондагы мактау материалы булуы мөмкин иде. Ләкин алай гына түгел икән шул әле... Җыелыштан соң ул машинасын кабыза, арып-талган кыяфәттә хатын-кызларның шаулашып прицепка менеп утыруларын көтә. Аларны ул күршедәге авылларына кире илтеп куярга тиеш икән. Мәрьям дә шулар белән бергә китә. Тракторчының өенә алар бик соң кайтып җитәләр. Монда мичкә ягылмаган, ашарга әзерләнмәгән... Самовар куя-куя, хуҗабикә болай дип сөйли: — Шәлем дә бар минем, яхшы пальтом да... Әйе, өйдә муллык булуы күренеп тора югыйсә, ә гаилә җылысы юк. Иртәдән кичкә хәтле кырда булгач, кем кайгыртсын? — Чалбардан күрергә күнеккән егетләр мине танцыга да чакырмыйлар иде. Шулай... ялгыз калынды инде, — дип, ул яшь чакларын исенә төшерә. Әйе, колхозны алдынгылар рәтенә чыгара торган сводкага болары керми шул. Җыелышларның берсендә дә бу тракторчыны президиумга утыртырга онытмыйлар. Әмма дә ләкин хатын-кыз тракторчыларның тормыш-эш шартларын уңайлы итеп оештыру турындагы мәсьәлә хакында берәү дә баш ватмый. Монда бит эшне шундый итеп оештыру сорала: эшче хатын-кыз бала әнисе дә, өйдә яхшы хуҗабикә булып та калырдай булсын... Менә шулай, озак еллар республика матбугатында эшләп, Мәрьям үзенең геройларын мактап яисә тәнкыйтьләп кенә язмый, аларның тормышын үзгәртердәй әһәмиятле проблемалар куя. Һәм шул ук вакытта үзенең өендә Мәрьямнең кайгыртуына, күңел җылысына сыенып, хушланып яши торган өч баласы һәм ире көтә... Язмыш ниләр генә китереп чыгармый: әниләре үлеп ятим калган ике малае белән бергә әтиләре Дәүләтбайны да күңеленә кабул итәргә язган була Мәрьямгә. Өч бала белән, олы мәшәкатьләр тулы гаилә тормышы белән — көндез эштә, кич рабфакта, аннары кичке марксизм-ленинизм университетында укыйукый яшәргә туры килә аңарга. Әйләнеп карасаң — гомер дә үтеп киткән. Күп кешеләргә бик тәтеми торган туксан яшькә дә җителгән. Әмма әле Мәрьям апаның кыяфәте бик матур, бер дә үзгәрмәгән дә, күңеле көр, күзләре яхшы күрә, гомере буе диярлек бар итүдә үзе катнашкан, инде ничә тапкырлар исемен үзгәрткән "Ватаным Татарстан" газетасын (аны хезмәттәшләре ел саен яздыралар), "Сөембикә" журналын һәм башка басмаларны рәхәтләнеп укып бара. Менә шушы мәртәбәле юбилее уңаеннан Мәрьям апаны "Сөембикә" журналы хезмәткәрләре, аның дистә меңләгән укучылары исеменнән ихлас күңелдән котлап, җылы, игелекле гомер телибез. ДӨНЬЯ КЕМНЕ ЮГАЛТТЫ? 1920 елның 18 маенда Краковтан ерак булмаган Вадовице авылының Кароль Войтыла белән хатыны Эмилиянең улы туганда бала ул ХХ гасырның иң абруйлы, иң күренекле сәяси эшлеклесе булыр дип кем уйлаган. Краков университеты студенты, драматург, шагыйрь һәм һәвәскәр актер Кароль Войтыла (аны да әтисе исеме белән атыйлар) Икенче бөтендөнья сугышын һәм Германия оккупациясен кичерә. 1946 елда рухани Войтыла яшьләргә һәм интеллигенциягә күбрәк вакытын һәм игътибарын бирә башлый. Ул үзе спорт ярата, походларга йөри, тауларга менә, үзе бик кече күңелле һәм кешелекле була. Яшь чакларында аның белән бергә походларга йөргән Галина Лихтарович дигән иптәш кызы болай дип искә ала: "Ул рәхәтләнеп көлә, шаяра, матур итеп җырлый. Походларда йөргәндә кемгә авыррак икәнен бик тиз күреп ала һәм, сиздермичәрәк кенә итеп, әнә теге кыз балага булышыгызчы, дип искәртә иде. Ул гел башкалар турында кайгыртты". Башта гап-гади мәхәллә рухание, 1958 елдан — епископ, 1967 елдан Краков кардиналы булган Войтыла коммунистик идеологиягә каршы чыга. 1978 елның 16 октябрендә Римның Изге Петр мәйданында җыелган халык алдында рим-католик чиркәвенең яңа Папасы сайлануы хакында хәбәр ителә. Дүрт гасырдан артык вакыт эчендә беренче тапкыр Папа итеп итальян булмаган кеше сайлана. 264 нче Папа буларак, Кароль Войтыла Иоанн Павел II исемен кабул итә. 1979 елның июнендә Папа үзенең туган иле Польшага 800 миллион католикның рухи башлыгы, Польша бәйсезлегенең символы, коммунистик системага каршы торучы буларак әйләнеп кайта. Кардинал Войтыла, Папа итеп сайлангач та, католик диннең кискен мәсьәләләргә караган кагыйдәләрен үзгәртми. Абортлар һәм аерылышулар, контрацепция, гомосексуаль никахлар католиклар өчен кабул ителә алмаслык һәм руханилар өчен никахка керү, хатын-кызның рухани булуы — җинаятьчел гамәлләр булып кала. Бу — Папаның чигенми торган позициясе. Католиклардан кала башка христиан конфессияләре белән килешү урнаштыру Папаның гомерлек максаты иде. Папа Иоанн Павел II дистәләрчә дини конфессия башлыкларын дөньяда тынычлык булдыру хакына дога кылырга җыя. 2001 елда да ул дини лидерларны АКШның 11 сентябрь корбаннары хакына дога гамәле кылырга җыеп ала. Аның белән очрашкан кешеләрнең фикеренә караганда, Папа Иоанн Павел II Россиягә карата һәрвакыт уңай мөнәсәбәттә тора. Аннары ул Ватикан белән патша Россиясе һәм Советлар Союзы арасында гасырлар буена яшәп килгән мөнәсәбәтне җимереп, Советлар Союзының Тынычлыкны яклау комитеты әгъзалары делегациясен визит белән үзенә килергә чакыра. Ә инде арадагы дипломатик мөнәсәбәт әле Горбачевның 1989 елның декабрендәге беренче визитыннан соң гына урнаштырылган була. Алда Папаның яшь чагында походларга йөрүе, спортчы булуы хакында әйтелде. Ә ул походка йөрүләрен, байдаркаларда, тау чаңгысында шууларын Папа булып сайлангач та ташламый. Папаның тау чаңгысында йөрергә хакы юк, дигәч, ул, Папаның тау чаңгысында начар йөрергә хакы юк, дип җавап бирә. Аннары әле аны үзе турындагы анекдотларны, Совет Армиясенең җыр һәм бию ансамбле чыгышларын тыңларга бик яраткан дип сөйлиләр. Ул бит югыйсә дөньядагы бөтен католикларның пастыре (башлыгы) да, чиркәү башлыгы да, Ватикан дәүләте башлыгы да һәм, гомумән, аның төрледән-төрле унлаган титулы... Понтифик гомеренең соңына хәтле яшьлек дуслары белән элемтәсен өзми. Елына берничә тапкыр ул үзенең классташ дусты Ежи Клутер белән әбәт ашый торган була. Ежи исә аны электәге кушаматы белән, Лолик дип кенә атый. Ватиканның ике меңьеллык диярлек тарихында Иоанн Павел II Папалык иткән 26 ел иң күренекле чор була. Аны социалистик лагерьны җимерүче катализатор дияргә мөмкин. Шул елларда Папа, 1 миллион 167 мең километр юл үтеп, 250 тапкыр сәяхәт итә, шул исәптән 104 тапкыр чит илләргә сәяхәт кыла. Дөньядагы биш континентның 1022 шәһәрендә була. Ул үзенең Ватиканын Берләшкән Милләтләр Оешмасы составына кертүгә ирешә. Папа Иоанн Павел II тарихка барлык тоталитар режимнарга каршы чыгучы булып керде. 1992 елның октябрендә рим-католик чиркәве Галилео Галилейны, ә 1993 елда Николай Коперникны реабилитацияләде. 1981 елның 13 май иртәсендә Изге Петр мәйданында чакта билгесез берәү үтерү нияте белән понтификка ата. Папа авыр яралана. Папага аткан төрек экстремисты Мөхәммәд Али Агджа гомерлеккә зинданга утыртыла. Папа Иоанн Павел II Агджаны кичерә һәм берничә мәртәбә аның янына төрмәгә кереп, озак-озак итеп сөйләшә. Исән калуы өчен Мәрьям анакайга рәхмәтләр укып, Папа: "Бер кул төбәп атты, икенчесе коткарды", — дип кенә әйтеп куя. Католик чиркәү тарихындагы чын үзгәреш вакыйгасы 2000 елның 12 мартында була: Изге Петр соборында Папа Иоанн Павел II җыелган халык алдында католик чиркәү кылган гөнаһлар өчен тәүбәгә килде, тәүбә итте. Чиркәүнең гөнаһларын танып: иудейларны эзәрлекләгәнен, дини сугышлар алып барганын һәм аларны аклаганын, мөселманнарны кыерсыткан тәре походлары оештырганын, милли азчылыкны һәм ярлыларны кимсеткәнен, колбиләүчелекне аклаганын танып, Папа Иоанн Павел II Аллаһыдан тәүбә сорады. 2001 елның 6 маенда исә Папа Димәшекъка барып, тынычлык хакына дога кылды һәм, Ватикан тарихында беренче буларак, мәчеткә аяк басты. Шуларга өстәп Иоанн Павел II нең ислам уразасы вакытларында берәр көн ураза тотуын әйтү дә урынлы. Дөнья халкы менә шушындый кешене соңгы юлга озатты. Аның белән хушлашырга 4 миллион кеше килде. Шуның 1,5 миллионы, 5 километрга сузылган чиратта 13 әр сәгать торып, Папа белән турыдан-туры хушлаша алды, калганнары урамнарга куелган зур-зур телевизор экраннары аша хушлашты. Россия мөфтиләр шурасы, Иоанн Павел II вафаты мәгълүм булгач, бөтен Россия мөселманнары исеменнән кайгы уртаклашты. "Бу күренекле рухани һәм дәүләт эшлеклесен, Дөнья кешесен югалту ачысын һәм кайгысын уртаклашабыз; ул хәзерге заман дөньясын нормальләштерүдә зур роль уйнады һәм Көнчыгыш белән Көнбатыш арасында, илләр һәм халыклар, диннәр һәм конфессияләр — христианнар, мөселманнар, иудейлар һәм буддачылар арасында игелекле мөнәсәбәт урнаштыруда һәм ике арада позитив диалог алып баруда күп көч куйды" диелә бу кайгынамәдә. Дөнья кичергән әлеге зур кайгыны Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхакый да уртаклашты. Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев православныйлар зурлый торган Казан Мәрьям анакае иконасын Россиягә кайтарып бирү турындагы карарны нәкъ менә Рим Папасы Иоанн Павел II кабул итүен истә тотарга чакырды. "Шунысы игътибарга лаеклы, эшенең үтә тыгыз булуына карамастан, понтифик безнең делегацияне кабул итү мөмкинлеге тапты һәм әлеге изге эшне үзе исән чакта башкарып, дөнья могҗизасын Россия христианнарына үзе тапшырырга теләде", — диде Минтимер Шәймиев. "Эхо Москвы" радиосы Казан мэры Камил Исхаковны туры элемтәгә чакырып, Рим Папасы белән очрашулары турында сөйләвен үтенде. Эш менә нәрсәдә: бәһасе булмаган Казан Мәрьям анакае иконасын бездән 1579 елда алып киткән булалар. Соңгы вакытта икона Иоанн Павел II дә саклана. Менә шуны кайтаруын сорап, Папага хат языла. Ходайның рәхмәте белән, Папа кайтарып бирергә риза була һәм татар вәкилләрен үзенә чакыра. Камил Исхаковның визит турында сөйләгәнен кыскартып бирәбез: — Әйе, безнең визитның максаты турында ул белә иде. Безгә ун минут вакыт бирелде. Бу инде зур вакыт санала. Безнең аудиенция утыз биш минутка сузылды. Инде икона мәсьәләсенә килгәч, Папа: — Камил, беләсеңме, мин бит аңа карап көненә өч тапкыр дога гамәле кылам, — диде, нишләп инде син минем иң кадерле нәрсәмне сорыйсың дигән сыман. 1981 елны Папага үтерү максаты белән аткач та исән калуының сәбәбен ул шушы иконадан күрә. Ул Папа өчен башка барлык иконалардан да кадерлерәк була. Ләкин аны сорауның иң асыл сәбәбе — икона үзенең барлыкка китерелгән урынына кайтарылырга тиеш икән. Һәм шунда могҗизалы көч барлыкка килеп, аның янына догага килүчеләр өчен файдасы күп тапкырга арта икән. Менә шушы гамәлнең никадәр изге эш икәнен аңлап, кайтарасы булды Папа иконаны. Шулай буласы мине очрашуга чакыруыннан ук аңлашыла иде инде. Үткән елны ул мине икона белән хушлашу, аны Россиягә озату мәҗлесенә чакырды. Шунда Папа каршысына барып үзебезнең хисләребезне белдерү, рәхмәтләребезне әйтү өчен беренче итеп сүз безгә бирелде. Менә шул мәлдә мин аңа бик матур тартмага салынган кечкенә генә Коръәнебезне бүләк иттем. Ул моңа бик гаҗәпләнде, кулын да, башын да күтәрде, шундый җылы итеп миңа карады һәм бүләгебезне кабул итеп алды... 19 апрельдә яңа Рим Папасы Бенедикт XVI итеп милләте белән немец булган кардинал Йозеф Ратцингер сайланды. ЧИТТӘН НИЧЕК КҮРЕНӘБЕЗ ИКӘН? Элизабет Тиг — Бөекбританиянең Чит ил эшләре министрлыгы хезмәткәре. Ул электән үк совет чорындагы сәясәтне өйрәнгән һәм хәзер дә Россия эчендәге вазгыятьне күзәтү белән шөгыльләнә. Бездә булуыннан файдаланып, аның белән әңгәмә корабыз. — Хөрмәтле Элизабет ханым, бездәге вазгыятьнең кайсы яклары кызыксындыра, Сез аларны ничек өйрәнәсез? — Бөекбританиянең Санкт-Петербургта һәм Екатеринбургта консуллыклары эшли. Новороссийск белән Владивостокта шәрәфле (дип әйтик инде) консуллыклар бар. Менә шул консуллыкларның вәкилләре елына бер тапкыр Мәскәүдә илчелектә җыелып, үзләренең регионнарында эшләгән эшләре турында мәгълүмат бирәләр. Алар СПИДка каршы да, һәм башка төрле программалар буенча да эшлиләр. Аннары безнең монда "Британия советы" дигән оешма яшәп килә. Бу "совет"ның унбиш шәһәрдә вәкиле бар. Боларның Англиядән килгән булуы мәҗбүри түгел, җирле кешеләр арасыннан сайланулары да мөмкин. Алар барысы да диярлек хатын-кызлар һәм барысы да бик яхшы инглизчә сөйләшәләр, бик укымышлылар. Англиягә барырга җыенган кешеләр өчен консультацияләр оештыралар, төрле имтиханнар кабул итәләр. — Бу вәкилләр кайларда бар? — Англиянең инвестициясе булган регионнарда. — Россиядәге хәзерге вазгыятькә ничек карыйсыз? — Безне Чечнядагы хәлләр, бу хәлләрнең Кавказда да җәелә баруы бик борчый. Ләкин без монда үзебез генә әллә ни кыра алмыйбыз. Европа Берлеге белән бергә эшләргә кирәк. Анда рәислек итүче илләр алты ай саен алышынып тора. Җәйгә чыккач, безнең ил рәислек итәчәк. Безнең инде башка илнең эшенә тыкшынасыбыз килми, югыйсә хәлне җиңеләйтергә булыша алыр идек. Үзебездә зур гына ислам җәмгыяте яшәп килә. Алар белән дустанә мөнәсәбәттә яшибез. Шулай да араларыннан кайбер кешеләр канәгатьсезлек белдерә. Ни өчен дигәндә — үзләренә эш таба алмыйлар, аннары инглизләрнең мөнәсәбәтеннән дә бик риза түгелләр. Болар азчылык, билгеле. Инглизләр дә, үз чиратында, иммигрантларның артык күп булуыннан канәгать түгел. — Татарстан белән кайчаннан бирле кызыксынасыз? — Мин электән үк Совет республикаларында — мәсәлән, Кырымда, Молдавиядә милли азчылык мәсьәләләре белән кызыксына идем. Европа Берлегендә милли азчылык эшләре буенча баш комиссар киңәшчесе идем. Татарстан белән Россия арасындагы килешү турында да "Азатлык" радиосына беренче булып мин яздым. Шуннан бирле күзәтәм Татарстанны. Мөмкинлек булу белән килергә тырыштым. Беренче тапкыр Казанга 1997 елда килгән идем. Европа илләрендә дә сездәге вакыйгалар белән кызыксыналар. Автономиядән суверен дәүләт булып кит әле — кызык бит! Бездә дә бит Шотландия белән Англиянең икесенә бер парламент иде. Шотландия халкының тормыш хәлен җиңеләйтү өчен үз парламентын булдырырга кирәк иде. Хәзер инде аның да үз парламенты булды. Шотландиядә дә, Уэлста да налог җыярга, югары белем алу өчен түләүне киметергә, пенсионерларга ташламалардан файдалануны яхшыртырга хаклары бар хәзер. Әмма минем өчен сәер — суверен дигәнне мин бүленмәс дип аңлыйм. Дәүләт чиновнигы һәм сәясәтче буларак, мин бөтеннең бер өлеше генә суверен булуын күз алдына китерә алмыйм. Ә бит Татарстан — Россиянең бер өлеше. Монда суверенитет дигәннең чын эчтәлеге юк. — Сез эшли торган мохиттә һәм, гомумән, илегездә Татарстан хакында ишетә беләләрме? Президент Шәймиевнең исеме генә булса да танышмы? — Әлбәттә, безнең министрлыкта Президент Шәймиевне беләләр һәм аның шәхесенә карата бик югары фикердә торалар. Россиядәге вазгыятькә ничек карыйсыз дигәннән, Мәскәү Кремле илдәге барлык субъектларны тигезләргә омтыла бугай. Бу — бик авыр, ә бәлки бөтенләй дә мөмкин булмаган эш дип саныйм мин. Бездә Төньяк Ирландия Көньяк Ирландия белән берләшергә теләгән иде. Англия әйтте: "Рәхим итегез!" — диде. Ләкин бу берләшү барып чыкмады. — Нишләп? — Төньякта террорчылык хөкем сөрә бит. Шуның аркасында вазгыять тотрыксыз. Ә Ирландиядәге күпсанлы наркотиклар белән сату итүчеләр мондый вазгыятьне сакларга тырыша, чөнки ул аларга бик тә кулай. — Элекке килүегездәге белән чагыштырганда, Казанда нинди үзгәрешләр күзегезгә ташланды? — Кече бизнесның үсүе аермачык күренә, икътисади үсеш. Кече бизнесның ихыяҗлары күпмедер дәрәҗәдә канәгатьләндерелгәндер, күрәсең. Элекке килгәндә — зур-зур кибетләр, ләкин алар буп-буш иде. Ә хәзер — вак-вак кибетләр, кафелар... Халык өчен уңайлы. Күбрәк инвестицияләр кертергә кирәк. Проблема инде бу. "Казан" милли-мәдәни үзәгендә булган экскурсия миндә онытылмаслык тәэсир калдырды. Андагы экспонатлар турында безгә яшь кенә кыз сөйләде. Аның сөйләвендә миллилекне саклау, аны кадерләү рухы аеруча көчле сизелде. Аннары моңа сез, бәлки, вак мәсьәлә дип карыйсыздыр — сездә, Англиядәге кебек, җиргә, аяк астына чүп ташлау гадәте юк икән. Мин шуңа игътибар иттем. "Безгә караганда да шапшаграк җирләр, кешеләр бармы икәнни әле?!" дип, мин көлеп җибәрдем.