Мәгъсүм Хуҗин Повестьлар Кара таплы бизәк Авылыбыз зиратындагы агачлар шавында ниндидер үзгәлек бар сыман. Урман агачы кебек шауламый алар, үзәкне өзгеч сагыш һәм мәңгегә аерылышу хәсрәтен искәртеп ыңгыраша бугай. Ерак елларның ачы кайгылары кәүсәләргә сарылып калган да, шулар үксетә кебек. Агач башларында, кара кайгыларның тамгасы булып, каргалар каңгылдаша. Зират агачларына әллә каргалар гына куна микән? Ул кадәресен мин белмим. — Әни, әни, дим. Теге ике каен нишләп рәшәткә эчендә ул? Бәтиләр ашамасын дипме? Уйларымны шушы сүзләр бүлдерде. Күтәрелеп юлга карасам, биш-алты яшьләр тирәсендәге кызчыкны җитәкләп, бер хатын зиратка таба килә. Кайткан кунаклардыр дип уйладым, киемнәре авылча түгел иде. Минем зиһенем дә алар сүзенә иярде. Зираттан читтәрәк үсеп утырган пар каенга күзем төште. Һәм... үземә үзем ачыш ясагандай булдым: бу каеннарның буе мин бала чакта да нәкъ бүгенге тикле генә иде ич! Кырык ел буе алар үсмәде микәнни? Мин дә әбидән шулай дип сораган идем бит: "Әби, теге каеннарны нишләп койма белән әйләндереп алганнар?" Хәзер койма урынына яңа рәшәткә тотканнар. Ә әбиемнең ашыкмыйча гына сүз башлавы әлегедәй хәтеремдә. Ул сөйләгәннәр бер-бер артлы күз алдыма килә. Авылдагы ыгы-зыгы, елау-сыктау, үзәк өзгеч вакыйгалар хәтердә кабат яңара. Бу фани дөньяда мин туганчы әллә кайчан яшәгән авылдашларыма әйтерсең лә кабат җан иңә. Тавышларын ишетәм кебек. Алар кичергән кайгы-хәсрәтләрдән маңгаема тир бәреп чыга. Мине гаҗәеп авыр халәт биләп ала. Үземне төпсез, караңгы упкын эчендә калгандай тоям. Ул упкын эчендә күпме генә бәргәләнсәң дә, чыгармын димә — аның очы-кырые күренми. Тирәюнь тоташ җансызлыктан гыйбарәт. Кайчандыр шаулап аккан дәрьяларның сулары кипкән дә, шул урында ком гына утырып калган кебек. Бары коры ком гына. Җил искән саен, ком күзләргә керә, авызга тула, теш араларында шыгырдый, сулыш юлларын томалый... Без күнеккән, ияләнгән уйсыз битарафлык эреп юкка чыга. Яшәү мәгънәсе, фикер йөртү рәвеше башка төсмер ала. Аларның төп асылы — кырыс чынбарлык. Борын-борын заманнарда яшәгән халкыбыз язмышына күрше халыклар тыгылып кына торган: башлар чабылган, телләр киселгән, илләр җимерелгән, байлык таланган, коллык хөкем сөргән... Үз кесәсен калынайту хәсрәте белән генә янган, тәхеткә менү өчен теләсә нинди этлектән дә чирканмаган сатлыкҗан түрәләр элек тә җитәрлек булган. Әмма һәр халыкның, һәр шәхеснең үз язмыш елгасы. Ә елгаларның тирәнлеге дә, киңлеге дә төрлечә. Мин, шуларны уйлый-уйлый, әбием сөйләгәннәрне үземчә күз алдыма китерәм. Бу хәлләр шыксыз, карлы-яңгырлы, елак җилле көзнең салкын көннәрендә булгандыр кебек миңа. Тәгаен шулайдыр. Мондый афәткә Кояш үзе дә карап тора алмагандыр. Аның миллионлаган градуслы кайнар ялкыныннан да яшь тамчылары саркыгандыр, юк, яшьләре чишмәдәй бәреп аккандыр... * * * Мәчеттә икенде намазы укыйлар иде. Ишекне кыюсыз гына ачып, кырык-илле яшьләр чамасы ир эчкә узды. Пычракка баткан аяк киемен, лычма булган чапанын алгы якта калдырып, намаз укучылар янына кереп чүгәләде. Аның йөзе җилле салкыннан кызарган. Үзенә килешеп торган түгәрәк сакалына, калын кашына, керфекләренә кунган карлы яңгыр тамчылары бите буйлап тәгәри. Уйчан коңгырт күз төпләренә, киң маңгаена тирән сызыклар сызылган. Намаз тәмамланып, битләрне сыпыргач, ирләр килүчегә борылып карады. Юлаучы, үзенә төбәлгән карашларга җавап итеп, сәламен бирде: — Әссәламегаләйкем, туганнар! — Вәгаләйкемәссәлам, кем, кордаш! Башка чакта карт мулла Ибраһим вәгазь сөйләр иде. Аның сүзе күңелне тынычландыра, авыру-сырхауларның өметен ныгыта, кайгы-хәсрәтлене юата. Бу юлы мулла вәгазь башламады. Тәсбих төймәләрен берәм-берәм шудыра-шудыра, юлаучыга эндәште. — Кем дип белик сине, хөрмәтлем? — Ерактан мин, тәкъсир. Казан ягыннан киләм. Аның җавабы ирләрне сискәндереп җибәрде, шөбһәле уйлар тагын баш калкытты. — Казан ягыннан, дисеңме? — Әйе, тәкъсир. — Ул якта ниләр бар? — Кяфер һаман үзенең кара эшендә. — Казан мөселманнарын малдай суйганнарын ишетеп өнсез калган идек инде. Шәһәр тирәсендәге мөселманнарны сөрүләренә тагын тетрәндек. Йорт-җирләрен ташлап, ата-баба җирен калдырып, балачагасы белән Шәрык тарафына китүчеләрне дә күрдек. Бу хәлнең фаҗигасен башына төшкән кеше генә белә. Инде кяфер тагын ни уйлап тапты? — И кардәшем! — дип, як-ягына карап алды юлаучы.— Явыз Иван мөселманнарны чукындырырга, иманыбызны алырга үзенең әмерен биргән. Чукынырга теләмәгәннәрнең мал-туарын алып китәләр. Каршы килгән ирләрне кылычтан үткәрәләр. Хатын-кызларны гаскәриләренә бирәләр... Мәчеттә үлем тынлыгы урнашты. Бу хәбәр ирләрнең миен томалады. Мондый вәхшилекне башка сыйдыру мөмкин түгел иде. Бер мәлгә уйлау сәләте югалгандай булды. Кешенең иманын ничекләр итеп көчләп алмак кирәк? Канга баткан пычрак кулың белән ничек итеп кешенең җанына тыгылмак кирәк? Һәркайсының башында бары шушы сорау кайнады. Моңа кем җавап бирә ала? Ирләрнең карашы Ибраһим муллага төбәлде. Уртача буйлы, озынча йөзле, кара күзле, көрәк сакаллы Ибраһим мулланың Шәткедә дәрәҗәсе зур. Ибраһимның әтисе Габдулла карт гомере буе кибет тотты, умарта үрчетте. Юмарт кеше иде. Улы Ибраһимны гыйлем юлыннан җибәрде. Казанда гыйлем эстәде ул. Сулыш юлларына салкын тидерүе генә укуын тәмамларга ирек бирмәде. Ибраһим, авылга кайтып, муллалык итә башлады. Ибраһим мулла сак кына сорады: — Мөселманнар... мөселманнар чукынамы? — Төрлесе бар, тәкъсир. Кайсысы чыгып кача. Шулай котыла. Кайсысы башын саклап калу өчен генә чукынган була да үз динебезгә кабат кайта. Аллаһы Тәгаләдән гафу сорап, тәүбә догасы укый, ярлыкавын үтенә. Чукынучылар да күп... күп... Кеше мал-туарсыз, йортсыз-җирсез калудан, үлемнән курка. Урыс гаскәриләре арасында да мөселманнар җитәрлек, диләр. — Әйе, Шаһгали ханга тәхет кирәк. Тәхет дип иманын сатучылар, һай, бихисап шул бездә. Мөселманга каршы мөселман кылыч күтәрә! Адәм баласына җир җитми! — Ибраһимның тыны кысылды. Көзге яңгырлы көннәрдә аның чире көчәя. Борчылган, дулкынланган чакларда сулыш алу бөтенләй үк кыенлаша. Бу юлы да хәле кинәт авыраеп китте. Йөзе агарынды, маңгаена салкын тир бәреп чыкты.— Бүре башын бүре ашамый, ә мөселман башын мөселман ашый,— дип, көчкә-көчкә тын алды ул. Мулланың хәле кинәт авыраеп китүнең сәбәбен үзенең борчулы хәбәреннән дип уйлаган мосафир башын түбән иде. — Шулай, диндәшләрем,— диде ул, тирән сулап.— Инде кала тирәсендәге мөселман авылларын калдырмаганнар да. Шул җитмәгән микәнни?! Тагын тотындылар бит! Казан халкы күргән хәсрәт, кайгы... Тел белән сөйләп бетерерлек кенә түгел. Суеш, талау, көчләү. Моңарчы күз күрмәгән, колак ишетмәгән явызлыклар... Андагы кайгыдан ташлар иңри... — Нинди киңәш бирерсең, мосафир? — дип сорады Ибраһим мулла, дошманның көнчыгышка таба килүенә күз тотып. — Хәстәренә бүгеннән керешергә кирәктер, тәкъсир. Мин юлга чыкканда, алар утырган урыннан монда хәтле илле чакрымнар тирәсе ара булгандыр. Озак көттермәсләр. Инде өченче көн авыл өстендә эленеп торган болытлар тагын да куерды. Ноябрь ае бигрәк ямьсез килде. Әле вак яңгыр сибәли, әле җиргә төшеп җитәр-җитмәс эри торган җепшек кар ява. Ай уртасында шытырдатып туңдыргач, ике бармак иңе кар да төшкән иде. Җебетеп җибәрде. Өшегән балчык белән җепшек кар кушылмасы җилем шикелле аяк киеменә ябыша. Урамнан узучылар чирәмгә, кычыткан төпләренә шул балчыкны сөртеп азаплана. Дымлы салкын җилдән абзардагы маллар туңа. Хуҗаларыннан ярдәм сорагандай, сыерлар мөгри, сарыклар бәэлди, казлар каңгылдаша. Олы бәла, газаплы көннәр килүен алар да сизенә, тоя кебек. Кешеләрнең йөзе өй түбәсе биеклегендә генә асылынып торган кара болытлы шушы шыксыз көннән дә сүрән, күңелсез. Ирләр үзләрен кая куярга белмичә иза чигә. Хатын-кыз елый-елый учак тирәсендә кайнаша. Таяк тыгып болгаткан кырмыска оясын хәтерләтә авыл. Мосафир китергән хәбәрдән соң өлкәннәр төне буе керфек какмады. Таң сызылуга, ирләр тагын мәчеткә агылды. Ургып торган ярсу, гайрәт, көч-куәт, якты караш бер төн эчендә аларның йөзеннән юкка чыккан. Борчу, борчылу, илгә килгән афәт кайгысы, авыр таш сыман, иңнәрен баскан. Бер төн эчендә кешеләр кечерәеп, бөкшәеп калган шикелле. Һәркемнең баш миен бер генә уй борчый: кая барырга? Чукынудан ничекләр итеп котылырга? Иманны саклап калырга нинди юллар бар? Күсәк күтәреп, сәнәк-балта тотып кына кораллы гаскәргә каршы тору мөмкин түгел, ә урыс йә иманыңны, йә җаныңны алачак. Авыл тулы карт-коры, хатын-кыз, бала-чага. Авылдашларының карашы Ибраһим муллага төбәлгән. Ул ни әйтер, ни киңәш бирер? — Туганнарым,— диде Ибраһим карт, тыны кысылудан йөткерә-йөткерә. — Урманга китәргә туры килер. Мәчеттәгеләр сүзсез генә бер-берләренә карашып алдылар. — Шушындый көннеме? — дип аптырады нык тормышлы Бүре Гыйльметдине.— Кар, саз, салкын. Мал-туар, балалар. — Әйе шул,— дип шаулашып алды калганнар. — Теләмәгән кеше кала. Көчләп булмый.— Ибраһим мулла авылдашларын берәм-берәм күздән кичерде. Аның карары нык иде.— Айдалада түгел без,— дип дәвам итте ул.— Тирә-як, Аллага шөкер, урман. Кяферләр юлында Ташкичү сазлыгы. Бу пычракта алар өстәге юлны абайламаска мөмкин. Инеш аръягына китәрбез. Шомыртлыктан тауга күтәрелербез. Өстә — карурман, наратлык. Аллаһы боерса, шул наратлык безне коткарыр. Урманда малларга ризык җитәрлек. Эш коралларын алырбыз. Аллаһы кушса, Җир-ана ташламас. Ибраһим мулланы дикъкать белән тыңладылар. Ул сүзен тәмамлагач та, тынлык бозылмады. Башка төрле тәкъдим әйтүче булмады. Мулла сүзе белән килештеләр. Һәркем өенә ашыкты. Иртәгесен иртүк юлга кузгалырга кирәк иде. Һәркем ыгы-зыгы килеп, юл хәстәре белән мәшгуль чакта, Габделхәмитнең кулыннан эш төште. Җаны урыныннан кузгалды, йөрәге бәргәләнде. Авылдагы мәһшәр, елау-сыктау әйтерсең лә аңа кагылмый. Ул аларны ишетми дә, күрми дә кебек. Алсу кабарынкы ирене өстендә каралҗымланып торган йомшак мыегына, каш-керфекләренә юеш кар сарган. Ул шул хәлендә, өйалды ишеге яңагына сөялеп, Казан ягына төбәлгән дә бар дөньясын оныткан. "Мөселманнарны Казан тирәсеннән куып җибәргәч, Талкышка да ерак калмыйдыр,— дип фикер йөртә ул.— Тагын кырык чакрымлап килсәләр, Талкышка җитәләрдер. Бәлки... җиткәннәрдер дә. Юлдагы авылларны чукындыра-чукындыра килсәләр? Чукынырга теләмәгәннәрен кылычтан үткәрсәләр?..— Габделхәмитнең гәүдәсе калтыранып куя. Юк, ул туңмый. Җаны калтырый.— Нишләргә соң? — дип сорый ул үз-үзеннән. Талкышта — Гөлкамал. Монда — авыру әтисе, әнисе, сеңелләре. Әти-әниләрен урманга күчерешеп йөрсә, соңлый. Урыслар Шәткегә Кибәч, Талкыш, Янсуар авылларына туктала-туктала киләчәк ич. Шулай булса да әтисе җибәрмәячәк". Озак уйланды егет. Уйлый торгач, аның күз аллары кинәт яктырып киткәндәй булды. Ул катгый карарга килде. Талкышка төнлә барып кайтырга була ич! Әтисе белми дә калачак! Шушындый уй башына килүенә сөенеп, йомарланган йодрыгы белән Габделхәмит бар көченә ишек яңагына бәрде. Аннары, кинәт кенә кузгалып, атлар аранына керде. Атлар ялкау гына печән чемченә. Габделхәмит кергәч, башларын күтәрделәр. Алар да илгә килгән афәтне тоя бугай. Егет башта Байтал янында тукталды. Ярата ул аны. Тайчык чагыннан ук абыйсы кулыннан тәм-том татып үскәнгәме, бия дә бик якын итә. Юеш борыны белән Габделхәмиткә төртеп ала. Байталны иркәли-иркәли, башка атларны да күздән кичерде егет. Әнә ап-ак ярашык* аңа карап тора. Озын торыклы, җиңел гәүдәле ярашык, сәлам биргәндәй, башын чайкап кешнәп куйды. Егет түзмәде, чабыш аты янына килде, муенына таралган ак ялыннан, кәгеленнән сыйпады. — Ярар инде, башлап синең янга туктамаган өчен генә көнләшмә. Юлга синең белән чыгам. Тамагыңны әйбәтләп туйдыр, яме. Ярашык аның сүзен аңлый диярсең. Әйткәннәр белән килешкән кыяфәт чыгарып, башын селкеп тора. Атлар янында бераз тынычлангач, дусты Исмәгыйльне күрергә ашыкты Габделхәмит. Уй-фикерләрне уртага салып сөйләшергә кирәк иде. Исмәгыйль өйдә икән. Аларда да урманга китү мәшәкате. Гыйльметдин агай тәртә бауларын ныгыта, ыңгырчак, камыт бауларын тикшерә иде. Габделхәмит, Гыйльметдин агасына сәламен биргәч, маллар тирәсендә кайнашучы Исмәгыйль янына керде. Төсе качкан Габделхәмитне күрүгә, Исмәгыйль аның каршысына атлады. — Ни булды? — диде ул, дусты белән күрешеп. — Читкәрәк китик әле, сүзем бар. Габделхәмит тиз кызып китә торган гадәтле булса, Исмәгыйль аның гел киресе: эшен уйлап эшләр, һичкайчан кабаланмас. Гадәт-фигыльләре капма-каршы булгангамы, алар бик дуслар, бер-берсеннән яшерен серләре юк. Алар, яшь бәрәннәр ябылган җылы мал өенә кереп, берсе улак башына, икенчесе салам өстенә утырды. — Йә, сөйлә. — Ничек башларга да белмим инде. Кыскасы, синең ярдәмең кирәк миңа. — Әйт,— дип, кулларын җәйде Исмәгыйль. — Талкышка барып кайтыйкчы... — Кайчан? Иртәгә юлга чыгуны онытмагансың, шәт? Дустына әле генә бишкуллап ярдәм итәргә әзер торган егет аптырап калды. Йөзе кырысланды, маңгаенда тирән сызык пәйда булды. — Онытмадым. Юлга чыкканчы барып кайтыйк, дим. — Һе,— дип куйды Исмәгыйль.— Урамда аяк атлап булмаслык пычрак. Атларны ял иттерәсе, йөкләрне төяп куясы. Әти риза булмаячак. Моңа иманым камил. Ә Ибраһим аганың ризалыгы бармы? Габделхәмит күзләрен зур итеп ачып Исмәгыйльгә текәлде. — Син нәрсә инде?! Әти мәңге ризалык бирмәячәк. — Минем әти җибәрер, ризалыгын бирер дип уйлыйсыңмы? — Куйсана, Исмәгыйль! — Габделхәмит утырган урыныннан сикереп торды да әрле-бирле йөри башлады.— Ризалык сорап торыр чакмыни? — Акылыңа кил, дустым. Башкалардан аерылып авылдан качу дигән сүз бит бу! Иртәгә мулла абзый халык алдында ни дип әйтергә тиеш инде? Безнең малайлар чыгып качкан, кайдалыкларын белмибез, диярме? Күз алдыңа китереп кара! — Тукта әле, Исмәгыйль! Без бит кайтып җитәбез. — Кайтып җитә алмасак? Талкышта урыслар булса? Габделхәмит, авыр сулап, урынына килеп утырды. — Ярар,— диде ул, тезенә сугып.— Минем урында син булсаң нишләр идең? Исмәгыйль аның соравына җавап бирә алмады. Ул үзе дә дусты шикелле уйлый, аның кебек фәһемли. Тик... авылдашлары юлга кузгалганчы кайтып җитә алмаулары бар. Әнә шул хәл килеп чыгудан курка, шул уй чабуыннан тарта. Әтисе — каты куллы ир. Аңардан рәхим-шәфкать көтмә. Бүре Гыйльметдине диләр аны. Ибраһим мулла бигрәк жәл. Бөтен гомерен мәрхәмәт, игелек юлында уздырган кеше бит ул. Габделхәмит һаман үз сүзендә торды. — Талкыш ерак җир түгел. Тиз генә барабыз да Гөлкамалны алып кайтабыз. Әтиләр белмичә дә калачак. Сөйгән кызымны дошман кулында калдырыр булгач, аны яклый да алмагач, нинди егет инде мин, ә? Әйткәннәрне белми бу дисеңме әллә? Ике ут арасында бәргәләнәм мин! Тыңла әле: авылда янгын чыккан ди, име. Безнең йортка да, сезнекенә дә ут яный. Әмма сезнең йорт янгынга якынрак. Мин шуны күрә торып, үзебезнең йортны саклап утыраммы инде? — Утырмыйсың. Ярдәмгә килеп җитәсең. — Монда да шундый ук хәл бит! Куркыныч бездән алда Талкышка яный. Гөлкамал янгын эчендә! Аны чукындырсалар? Йә булмаса... алып китсәләр?.. Мин тыныч кына утырырга тиешме? Исмәгыйль көчле куллары белән Габделхәмитне кочаклап алды. — Ярар, дустым. Барырбыз. Әзерлән,— диде ул, нык итеп.— Ходай юлыбызны уң итсен! Габделхәмит ярашык Сандугачка, Исмәгыйль чем-кара айгырга атланып юлга чыкканда, авыл тын иде инде. Әйтерсең кара уйлар белән уралган да ул, тынын да чыгармый шыпырт кына ята. * * * Талкыш кызы Гөлкамал белән Габделхәмит шушы җәйне сабан туе алдыннан таныштылар. Гөлкамал Шәткегә туганнарына килгән иде. Кыз чишмәдән кайтканда, Габделхәмит аның каршысына чыкты. Сылудан күзен алалмыйча, юл уртасында баганадай басты да калды. Башы әйләнде, зиһене чуалды. Моңарчы төшенә дә кермәгән татлы бер рәхәтлекнең тәне буйлап йөрүен тоеп, җаны иләсләнде. Шул ләззәтнең һич тә тукталмавын теләде егет. Бар дөньяңны онытып, мәңге шулай басып торсаң икән! Кызның бөтен буй-сыныннан нур сибелә. Аның сыгылмалы гәүдәсенә, нечкә биленә ялгыш кына кагылыр өчен, пешкән алмадай алсу йөзенә ирен очын гына тидерер өчен җанын фида кылыр иде. Гөлкамал да егетнең халәтен аңлады. Сүзсез генә үтеп китмичә, егет каршысында туктап калды. Карашын җиргә текәп, яулык читен ирене турысына ук тартып, йомшак кына эндәште: — Шәтке егетләре кунак кызга юл бирмәс микәнни? Тавышы... Тавышы былбылның өздереп сайравына тиң икән ич! Кызның эндәшүе Габделхәмитне айнытып җибәрде. Аның: — Юк, юк... Кичерә күр... Мин ни...— дигән мыгырдану сүзләре авызы эчендә әвәләнде. "Кара инде мине,— дип, үз-үзенә ачуы чыкты аның.— Моңарчы тел очында уйнаклашып торган сүзләр кая китте соң? Кыз елмайды. Озын буйлы кара кашлы, кара күзле күркәм бу егет Гөлкамалның да күңеленә хуш килде. Шул балкып елмаю, дөньяның бар матурлыгын үзенә туплаган җылы караш егеткә ышаныч бирде, аның сөйләү сәләтен кайтарды. Ул кинәт кыюланып китте. — Чишмәгә тагын киләсеңме? — дип сорау бирергә өлгерде. Кыз башын какты. Гашыйкларның карашыннан түгелгән нур һәр кич саен чишмә юлын яктыртып торды. Егет кесәсендәге чигүле кулъяулыктан хуш ис таралды. Кызның кесәсе затлы-затлы прәннек-конфетлар белән тулды. Шул көннән бирле Талкыш кызы Гөлкамал Габделхәмитнең йөрәге түрендә яши. * * * Юыртып барган ат өстендә сөйләшү уңайсыз. Шуңа күрә икесе дә үз уйларына чумган. Габделхәмитнең күз алдында — Гөлкамал. Ул, түгәрәк ак йөзен балкытып, талир чулпы-тәңкәләрен чыңлатып, каршыга йөгерә шикелле. "Урыслар Талкышка җитмәгән булса гына ярар иде. Ярабби бер Ходаем, моңа юл куйма!" — дип тели егет. Әмма бер-берсеннән тәшвишлерәк уйлар аны барыбер ташламый, йөрәген әрнетеп-әрнетеп сызлата. Авыр уйлар төяп сөйләшмичә бару ялыктырдымы, әллә дустын юатырга теләдеме — Габделхәмит сүз башлады: — Нәдерхан абыйларга тукталырбыз. Яз көне генә башка чыкты ул. — Төн уртасында кеше борчып йөрү уңайсыз да инде. — Нишлик соң? Гөлкамалларга Нәдерхан абый белән бару кулай булыр дип уйлыйм мин. — Син хаклыдыр. Шулай да Гөлкамалны безнең белән җибәрерләр микән? — Белмим инде... Очрашкач ачыкланыр. — Ә Нәдерхан абый сезгә ничек туган ул? — Әтинең апасының малае. Егетләр тагын тынып калды. Ат тояклары юл пычрагын чаптор-чоптыр китерә. Җитмәсә эре бөртекле юеш кар ява башлады. Җил чыкты, буран кузгалды. Көчле җил юеш карны учлап-учлап биткә сылый. Габделхәмитнең кеш тиресе белән каймаланып тегелгән бүреге лычма булды. Бүрек өстеннән башлык кигәнгә Исмәгыйльгә җайлы. Габделхәмит калтыранып куйды. Атны ашыктырырга теләп, Сандугачның корсагына үкчәсе белән төртеп алды. Хуҗасының һәр хәрәкәтен тоеп барган ярашык шундук юыртып китте. Бераз баруга, этләр өргән тавышлар ишетелде. — Янсуарга җиттек бугай,— диде Исмәгыйль.— Сулгарак борылыйк. — Юлны югалтмабыз микән? — Авыл уртасыннан узу да куркыныч. Этләре тавыш куптарыр. Алар бакча башындагы киртәләр буеннан төннең һәр сулышына колак салып бардылар. Һәр аршин җир аларны Талкышка якынайткан саен, Габделхәмитнең йөрәге ныграк тибә. Гөлкамалны күз алдына китерүдән күкрәк читлегендә бәргәләнгән йөрәген тынычландырырга тырыша. "Бәлки, ул тәмле-татлы төшләр күрә-күрә йоклыйдыр. Бәлки, йокламыйдыр да,— дип уйлый.— Һәркемдә дә тары бөртеге хәтле генә әүлиялык бар, ди бит. Аның күңеле безнең килүне, бәлки, күптән сизенгәндер инде. Йөрәге ашкынып тибә торгандыр... Һай, шулай булсачы. Ә Талкышта урыслар булса? Гөлкамалны чукындырсалар?..— Егетнең тәне әле эсселе-суыклы була, әле кызыша башлый. Аның уйларын тагын урыслар били.— Казан "егылганга" күпме вакыт үтте инде. Ханбикә әсирлектә! Илне таладылар! Күпме мөселман иренең башына җиттеләр! Шушы вәхшилек аларга аз тоела микәнни? — Әмма бу сорауга ул җавап таба алмый. Бу тиклем явызлыкны, кансызлыкны аның җаны кабул итми. Бу кадәр әшәкелек аның акылына сыймый.— И газиз Аллам! Рәхмәтеңнән ташлама! Хак юлны күрсәтә күр! — дип, Аллаһы Тәгаләгә сыгына да: — Бу кавемгә имансыз кешеләр кирәктер шул",— дигән нәтиҗә ясый. Бераз юл алгач, Исмәгыйль сүз кушты: — Сулга күбрәк каермадык микән? — Кем белгән инде... Алар дөрес барамы, әллә юлларын күптән югалттылармы — моны хәзер икесе дә чамаламый. Икесендә дә бер генә теләк: тизрәк берәр юлга юлыксалар иде. Таң беленгәнче кайтып та җитәсе бар бит. Ә буран һаман котыра. Шактый юл узгач, өянкеләр шәйләнде. "Талкышка кергәндә, өянкеләр юк иде ич,— дип уйлап алды Габделхәмит.— Адаштык микәнни?" Ул арада: — Бакча киртәләре! — дип кычкырып җибәрде Исмәгыйль.— Авыл! — Шыпырт! Егетләр атларыннан сикереп төштеләр. Куллар күшеккән, аяклар юньләп атламый. Бераз тыпырдап алдылар, кулларын чәбәкләделәр. — Син атларны тотып тор. Мин хәзер киләм,— дип, Габделхәмит буран эченә кереп югалды. Сак кына килеп, иң кырый йортның тәрәзә яңагына шакыды. Өйдән аваз ишетелмәде. Ул арада күрше ишегалдында ярсып эт өрә башлады. Габделхәмит тагын шакыды. Шул мәлне кемдер, арттан килеп, аның тез астына китереп типте. Ул егылды. Аның башында, сыртында берьюлы әллә ничә пычрак аяк "бии" башлады. Егетнең "А-а-а-а" дигән аңлаешсыз авазлары котырынган буранга кушылды. — Хватать! Домой его! — дип акырды калын тавыш. Аны өстерәп өйгә алып керделәр. Дустының "а-а-а"сын Исмәгыйль аермачык ишетте. "Нишләргә? — дип, бер мәлгә икеләнеп калды ул.— Ярдәм итә аламмы? Мин дә алар кулына эләксәм, икебез дә бетә генә! Әллә соң... Юк, юк! Юлга бергә чыктык. Михнәтен дә бергә күрик! Бәлки... Ходайның рәхмәте белән котылып булмасмы?" Исмәгыйль шул уй белән дусты янына ашыкты. Капка төбенә җитәрәк, туктап колак салмакчы иде... Шул мәлне, арттан килеп, аның баш чүмеченә тондырдылар. Күз аллары караңгыланды, дөнья әйләнде. Ул, лыпылдап, карлы пычракка ауды. Йолкып торгыздылар да артына типтеләр, сүгенделәр. Эткәли-төрткәли өйгә алып керделәр. Чырага эленгән ут сүрән яктылык тарата. Лычма киемле егетләрнең як-ягында икешәр урыс басып тора. Типсә тимер өзәрдәй әзмәвер дүрт урыска каршы торырлык, аларны бәреп чыгып китәрлек түгел. Бишенче урыс, аякларын сузып сәкегә утырган да, йон гөнҗәләседәй сары сакалын сыйпый-сыйпый, егетләрне күзәтә. — Откуда они? Кто такие,— диде Сары Сакал. Киң җилкәле, җитү чәчле, кара мыеклы кеше әсирләргә карады да саф татарчалап сорады: — Ну, егетләр, сезне кемнәр дип белик? "Кара, чып-чын безнеңчә сөйләшә",— дип гаҗәпләнде Габделхәмит. — Ну-уу! — дип мөгрәде кара мыеклы, җавап бирергә ашыкмаган егетләрне карашы белән сөзеп.— Телегез юкмы әллә? — Без... Без...— дип тотлыкты Габделхәмит.— Без... Дустының ни әйтергә белмичә аптырап торуын күргән Исмәгыйль ярдәмгә ашыкты: — Ерактан без. Адаштык. Бу җавап кара мыеклыны канәгатьләндермәде. — Сез нәрсә?! Васька Ивановны алдарга уйлыйсызмы? Ну-у-у! Аның ялан кылычы егетләрнең борын төбендә уйнаклап алды. — Без Нырсы дигән авылдан,— диде Габделхәмит, урысның күзенә туры карап. — Нырсыдан? — дип кабатлады Васька. Аның йөзе үзгәрде: чем-кара күзләре кыргый ялтырап алды. Бит урталары кызарып тимгелләнде. Бер мәлгә ул үзенең урыс гаскәрие икәнлеген дә оныткандай булды. "Димәк, минем әти-әни авылыннан,— дигән уй миен кисеп үтте.— Хәкимҗанныкыларны белә инде болар". Шушы яшенә җитеп, аның әле бер генә тапкыр да Нырсыда булганы юк. Кендек каны анда таммаса да, ул авылны күрәсе килә. Үзәк өзелеп күрәсе килгән чаклар була. Әти, бабай булган кешеләрнең күзләренә туры карыйсы килә. "Ул көннәр якынлаша, — дип уйлый Васька. — Без сине белмибез, дип боргалана алмаслар. Алай белмәмешкә салынсалар, исләренә төшерергә туры килер. Эхх! Әйбәт итеп төшерер ул аларның исләренә". Васька да элек Вәлиәхмәт исемле иде. Мәскәүгә киткәч кенә Василий Иванов булды. Ниләр генә күрмәде аның газиз башкае! Бу бәхетсез язмышының башында кем торуын белә ул хәзер. Әйбәт белә. Нырсы бае Хәкимҗан улы Мөгыйнҗанның яшьтән үк хатын-кызга нәфсе зур булды. Ятимә асраулары Бибисарага да шул "тәкә" кул салды. Унбиш яшьлек Бибисара төн саен шул бозык угланның күңелен мәҗбүри күрде. Бу хәлнең бәхетсезлек белән тәмамланасын кыз йөрәге сизде. Әмма чарасызлыктан язмышына буйсынып яшәде. Айлар үтә торгач, ул үзендә үзгәреш тойды. Аш бүлмәсенә керсә дә, чәй янына утырса да, күңеле болгана, укшыта. Асравының бу халәтен хуҗа хатын тиз абайлады. Бибисараны куып чыгару белән куркытып, телен ачтырды. Өйләнмәгән сөлектәй егетнең, аның багалмасының шушы әтрәк-әләм аркасында яманаты, ямьсез даны урамга чыкса, кеше телләренә менсә, ни хурлык! Алла хагыннан-нахагыннан сакласын! Бибисараны монда калдырырга ярамый! Һәм байлар ятимәне тәмле-татлы сүзләр, буш вәгъдәләр белән Казанга озаталар. Бибисараны бай абзасы баласыз гаиләгә урнаштыра. Баштарак сүзләрендә тора алар. Ит, икмәк ише ризыклар да китереп киткәлиләр. Вәлиәхмәт Казанда туа. Әмма ул туганда, әнисе җан бирә. Хуҗалар баласы булып кала ул. Бибисара якты дөньядан киткәч, Хәкимҗаннар җиңел сулыш ала. Яңа туган бала турында уйлап та карамыйлар. Вәлиәхмәт, ятимлекне сизмичә, үзен тәрбия кылучыларны "әти", "әни" дип үсә. Ун яшькә җиткәнче шулай була. Ун яшендә... Бала-чага сугышмый гына үсәме соң? Ун яшендә Вәлиәхмәт тә күрше малае белән чәкәләшә. Тегесенең борыны каный. Елап өенә кереп китә. Малайның әнисе чәрелдәп ишегалдына чыга. Тирә-юньне ямьсез, пычрак сүзләре белән тутыра. — Тыегыз шул зинагызны! Сала гыйбады! Әллә монда... һаман әйтмәгәч тә! Юньле булса, әнисен монда китереп ыргытмаслар иде! Унбиш яшендә Вәлиәхмәт үзенең язмышы турында мәгълүматлы иде инде. Шул көннән аның күңел тынычлыгы югалды. Шул көннән аның йөрәгенә үч йомгагы уралды. Әти, бабай, әби тиешле кешеләрне бер күрәсе, күзләренә туры карыйсы килү теләге көчәйде. Төннәрен йокламыйча, хыялланып яткан чаклары күп булды. Уйланып, хыялланып кала урамнарын урады, базарларда йөрде... Беркөнне ул урыс сәүдәгәрләренә йөк бушатырга ярдәм итте. Киң җилкәле, таза, көчле үсмернең эшен ошатканнардыр шул, булдыра алырына ышанганнардыр — урыслар аны үзләренә дәштеләр. Килеште Вәлиәхмәт. Беркемгә бер сүз әйтмичә, сәүдәгәрләргә ияреп, Мәскәүгә китте. Шунда ул Вәлиәхмәттән Васькага әверелде, шунда ул марҗага өйләнде, христиан булды. Урыс дәүләте Казан ханлыгына яу чабарга әзерләнгәндә, Василий Иванов хәрби хезмәттә иде инде. "Менә бит, ә! Язмышның нинди борылмалары юк,— дип уйлап алды Васька. — Аның каршысында Нырсы егетләре басып тора лабаса! Кем белә, бәлки, аның туганнарыдыр да! — Ул үзенең күңелендә бу егетләргә карата ниндидер якын, дустанә мөнәсәбәт кузгалуын тойды.— Җан тартмаса да, кан тарта, дигәннәре, бәлки, шушыдыр". — Димәк, Нырсыдан? — дип кабатлады Василий. Уйларын ул ашыгып тышка чыгармады.— Җиде төн уртасында монда нишләп йөрисез? — Без адаштык,— дип кабатлады Габделхәмит. — Талкышка кызлар янына барыш иде,— дип өстәде Исмәгыйль. — Ну, что там? — дип, авызын ачып иснәде Сары Сакал.— Выяснил? Василий егетләрнең сүзләрен тәрҗемә итте бугай, алар үзара сөйләшеп алды. Шуннан соң ишек төбендә торган әзмәверләрнең берсе идән астының капкачын күтәрде дә әсирләргә җикерде: — Давайте сюда! Бл... гололобые! Аларны төрткәләп аска төшерделәр. — Мин генә гаепле,— дип авыр сулады Габделхәмит.— Качып булыр микән? Өрлеккә бәрелгән маңгаен уа-уа, Исмәгыйль бәрәңге өстенә ауды. — Уйлашыйк,— диде ул, ашыкмыйча гына.— Мосафир абзый ни диде? Чукындыралар, дидеме? Димәк ки, алар безне чукындырачак. — Чукынырга! — дип ярсыды Габделхәмит.— Үлсәм үләм! Әмма чукынмыйм! — Кызма әле син! Үләргә теләмәсәң дә, үтерерләр. Анысына алар маһир. Ничек әле бүген эт урынына кыйнап ташламадылар диген! — Алайса нишлибез соң? — Ни дип әйтергә дә белмим. Бигрәкләр үкенеч... Карышып берни кыла алмаячакбыз. Әллә... мин әйтәм... чукындыра башласалар, ризалашкан булып кыланыйкмы? — Син нәрсә инде, Исмәгыйль?! — Башка чара юк шикелле. Чукынмасак, алар безнең башны кыячак. Кайда үлгәнебезне дә, каберебезне дә беркем белмәячәк. Баш исән булса, бәлки, берәр җае чыгар... — Әйе шул. Синең сүздә хаклык бар. Дустының бераз тынычлануын, үзе белән килешүен күреп, Исмәгыйль сүзен дәвам итте: — Кальбебез бер Аллага мәгълүм бит. Без бит Гөлкамалны чукынудан коткару өчен юлга чыккан кешеләр. Инде мондый бәлагә юлыккан икәнбез, кылган гамәлебез өчен тәүбә догасы укырбыз. Ходайдан кичерүен сорарбыз. Үз теләгебез белән түгел бит... — Ярар, шулай да булсын. Аннары нишлибез? — Без кылган һәм кылыначак гөнаһларыбызны бер генә гамәл белән юа алабыз. — Нинди гамәл инде ул? — Урысларны Шәткегә кертмәскә! Авылдашларыбызны чукындырудан йолып калырга! Дустының бу кыю фикереннән Габделхәмитнең күзләре ялтырап китте. — Йә, сөйлә! Ни уйладың? — диде ул. — Күз күрер,— диде мәгънәле генә итеп Исмәгыйль.— Башта, боларның ышанычын аклап, гаскәриләренә кушылырга кирәк... Озаклап сөйләшеп утыру, һаман пышылдашу куркыныч иде. Алар бераз ял итеп алырга уйладылар. Иртәгесен аларга акыл зирәклеге дә, тән сәламәтлеге дә бик кирәк иде. Егетләр, юеш киемнәрен салып, арканы аркага терәп, бәрәңге өстенә аудылар. Туңып-калтыранып, иртәгесен ниләр күрәсен уйлап ята торгач, йокы үзенекен иткән. Аларны идән астыннан чыгарганда, өй эченә көн яктысы сирпелгән иде. Карлы яңгыр туктаган, әмма көннең чырае барыбер сүрән, күңелсез иде. — Ну, егетләр, хак динле адәм буласыгыз киләме?! Өскә күтәрелгәч, аларга беренче сүз шул булды. Каршыларында Васька, канәгать елмаеп, маңгаена төшкән кара чәчләрен артка сыйпап тора. Габделхәмит белән Исмәгыйль, аның тәкъдимен аңламаганга салышып, эндәшми калдылар. — Ник җавап бирмисез? Хәзер поп янына барабыз! Егетләр кинәт икесе дә артка чигенделәр. Үзара сөйләшкәндәге тәвәккәллек юкка чыкты. Тез буыннары калтырый башлады, йөрәкләренең хәле китте. — Сез нәрсә инде! — дип төче елмайды Васька.— Падишаһыбыз бөек Иван Васильевич христиан динен кабул иткән басурманнарга бик мәрхәмәтле. Чиркәүләр салдыра. Мәктәпләр ача. Уңдырышлы җирләрне бирә... Сез бик бәхетле. Бәйрәмгә туры килдегез! Талкышта — бәйрәм! — Талкышта!!! Егетләр гаҗәпләнүдән икесе берьюлы кычкырып җибәрүләрен дә сизмичә калдылар. Васька өй эчен тутырып көлеп җибәрде: — Ха-ха-ха... Талкыш бит инде бу! Габделхәмит, каты ыңгырашып, ике куллап башын тотты. Исмәгыйль белән Габделхәмитнең йөзенә чыккан гасабилыкка, үкенечле газапка Васька игътибар итеп тормады. Аның күңеле шат, йөрәге каядыр ашкына, ярышка чыккан чабыш атыдай ярсый иде. Егетләрнең кичерешләре аңа бөтенләй ят иде. — Бүген — тарихи көн. Талкыш халкы христианлык кабул итә! — дип очынды Васька.— Гулять итәбез! Дөнья безнеке! — Егетләр аның ни сөйләвенең асылына әллә төшенәләр, әллә юк. Аларның үз хәлләре хәл: телсез, өнсез калып, тик карап торалар. — Йә, җавап көтәм! — диде урыс, очынуыннан туктап. — Озаклап торырга вакыт юк. — Га-га-гали-җәнап-п,— дип тотлыкты Исмәгыйль.— Без ни... — Ризамы? — дип акырды Васька. Тын кысылды, сүз чыкмады, чара калмады. — Э-ээ-э-ээ,— дип кенә баш кага алды егетләр. — Менә шәп! Котлыйм! Без нишләдек дигәндәй, егетләр бер-берсенә газаплы караш ташлады. Ул арада урамнан сыктау, елау, урысча сүгенү тавышлары ишетелә башлады. * * * Инеш буендагы буш урынга үзенә йорт салып башка чыккан Нәдерхан абзар артына өелгән тирес астында төн үткәрде. Гаиләсен, әти-әнисен өч көн элек үк хатынының туганнарына, дала ягына озатып кайтты. Үзе калды. Йорт-җир, мал-туарны карап калды. Берьялгызы калгач, шактый уйланып йөрде ул. Башына төрле уйлар керде. Бәлки әле урыслар чукындырып та йөрмәсләр, бу эш кешенең үз теләге белән эшләнер дигән өмет тә ташламады аны. Чукынганнарга акча, җир бирәләр икән, ярлы-ябагай динен алыштырмый калмас дигән фикердә иде ул. Бәлки, көчләмәсләр дип, үз-үзен юатырга тырышты. Алай да ышанып торырга ярамас, берәр җаен табарга кирәк, дигән нәтиҗәгә килде. Шулай уйлап эшкә кереште. Башта ул, абзар читәненә терәп үк, тышкы якта чокыр казыды. Чокыр дигәне озынча, Нәдерхан сузылып ятарлык иркен иде. Чокыр өстенә киртәләр тезеп, чыпта япты да абзардагы бар тиресне шунда ыргытты. Җылы гына бер куыш барлыкка килде. Куыш авызын сыер тизәгенә катып беткән утын пүләне белән каплап куйды. Урыслар авылга якынаюга, Нәдерхан, ипи белән сөт алып, шул куышка кереп урнашты. Йомышын йомышларга да төнлә генә чыкты. Аермачык ишетелмәсә дә, авылда ниләр кылынуын чамаларга була иде. Кичтән кемнәрдер ишегалдында йөрде. Абзарларны айкап чыктылар. Яшь ярымлык тананы алып чыгып киттеләр. Төнлә авыл башында урысча сүгенгән тавышлар ишетелеп китте. Тавыш-гауга иртәгесен купты. Халык елаша, Аллаһыга ялвара, кемнәрдер бәхилләшә... Тавышлар якынайганнан-якыная, көчәя. Ниһаять, халыкны Нәдерханның йорты каршысындагы яшел үзәнгә тупладылар. "Димәк, чукындыру тантанасын болар монда үткәрә икән",— дип уйлап алды ул. Бераздан халык тавышы тына төште, берәү сүз башлады: — Җәмәгать! Басурманнар! — диде калын тавыш.— Бөек, җиңелмәс урыс кенәзе Иван Васильевич сезгә бәхетле киләчәк тели. Ул сезнең чын динле адәмнәр булуыгызга, христиан булуыгызга ышана. Падишаһыбызның бу ышанычын күп кенә басурманнар хуплап каршы алды. Авыллары-авыллары белән чын динне кабул кылдылар. Узган төнне дә Нырсы дигән ерак авылдан ике егет килеп төште. Менә алар! Таныш булыгыз! — Васька Габделхәмит белән Исмәгыйльне уртага чыгарды.— Алар, безнең Талкышка җитүебезне ишеткәч, юлга чыкканнар. Гаскәр башлыгыбыз аларга рәхмәтен белдерде. Теләкләрен дә рәхәтләнеп үтәдек. Бу егетләрнең берсе элек Исмәгыйль исемле иде. Хәзер ул — Илья Петрович. Габделхәмите Харитон исемен хуп күрде. Хәзер инде Харитон Иванович була. Василий сөйли дә сөйли. Габделхәмит белән Исмәгыйль аны ишетмиләр дә. Аларның үз хәлләре хәл. Җыелган халыкка Габделхәмит керфек күтәреп тә карый алмый. Бар тәне кызыша. Ул үзенең колак яфракларына хәтле уттай янганын тоя. "Гөлкамал да шушындадыр инде. Миңа җирәнеп, чирканып карап торадыр. Нәдерхан абый да миңа карап тора булыр. Иртәме-соңмы бу тамаша Шәткегә барып ирешер. Карт әтисе мулла башы белән бу хурлыклы вакыйганы ничек күтәрер? Кичерә алыр микән? Мондый язмышка дучар булганчы, җир тишегенә кереп югалуларың мең тапкыр артык та бит! Тик нишләмәк кирәк! Убылмый җир. Шушы вәхшәтне күтәреп, шуңа түзеп тора..." Тонык кына булса да, Нәдерхан "Нырсы" сүзен ишетте. Йөрәге нидер сизгәндәй булды. Куышыннан башын сузып, үзәнлектәгеләрне ныклабрак тыңларга кереште. Габделхәмит, Исмәгыйль дигән исемнәр ишетелгәч, башы әйләнеп китте. "Әллә Ходаем... безнең малаймы? — дип уйлап алды. Аннары, үзен-үзе юатып: — Юктыр... булмас... Нырсыдан, ди бит,— дип куйды. Ямьсез уйлардан качарга теләгәндәй, куышына шуышты да теләк теләргә кереште: — И Ходаем, бу мәхшәр тизрәк бетә күрсен инде. Урыс дигәннәре дә синең бәндәләрең бит! Күңелләренә миһербан, шәфкать бирә күр! — Аннары пышылдап кына "Аятел Көрси" укырга кереште: — Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Аллаһу лә иләһә иллә һуәл-хәййул-каййум..." Кабат-кабат "Аятел Көрси" укып, сәҗдәгә китә-китә, Аллаһыдан сорагач, аның күңеленә тынычлык нуры иңгәндәй булды. Ул тагын урамдагы хәлләргә колак салды. Анда попның сузып-сузып үз догасын укуы ишетелә иде: — Гос-по-ди по-ми-лууй... Ул арада яр өстендәге чирәмле сукмактан кемнәрнеңдер сөйләшә-сөйләшә килүләре ишетелде. Нәдерханнан ерак түгел генә алар тукталдылар. — Сезгә сүзем бар,— диде килүчеләрнең берсе. Нәдерхан аның тавышын чамалады. "Халыкка мөрәҗәгать иткән урыс бит бу! Тылмачларыдыр". Тылмач сүзен дәвам итте: — Бүген бер эш бар. Тизрәк эшлисе иде. Тәкатем калмады. — Нинди эш? — дип сагайды Исмәгыйль. — Пүчтәк! Васька Исмәгыйльнең иңенә каккалап алды. — Син акыллы егет, Илья! Харитон кайнар, кыю. Күзләрендә ут уйнап тора. Икегез дә молодец! Сез миңа шуны гына әйтегез: ризамы? — Без сезнең карамакта инде, галиҗәнап... Монысын Габделхәмит әйтте. Нәдерхан тагын ике учы белән башын кысты. "Әллә чынлап та акылдан язам инде? — дип уйлады ул.— Габделхәмит тавышы лабаса! Куыш алдындагы пүләнне әз генә этеп куйса да күрәсе инде... Куркыныч". — Алайса тыңлагыз,— дип дәвам итте Васька.— Мин ике чибәркәй таптым.— Егетләрнең бер-берләренә мәгънәле караш ташлауларын Васька күрми калды. Ул хискә бирелеп сөйләвен белде: — Мин аларны келәткә бикләп калдырдым. Дөресен әйтим: мин бу эшне Сашка белән башкарырбыз дигән идем. Теге Сары Сакал белән. Хәзер инде сезнең белән, то есть Нырсы егетләре белән танышкач, андый бәхетне ятлар белән бүлешү юк! Василийның сүзләре ничектер серле, тылсымлы. Нишләп әле ул Нырсы егетләрен үз итә? Берәр хәйләме бу, алдаумы? Белгән юк. — Ул чибәркәйләрне нишләтәсе? — дип сорарга кирәк тапты Габделхәмит. Васька, башын артка ташлап, рәхәтләнеп көлеп җибәрде. — Нәрсә, кызлар куенына бер тапкыр да кергәнең юкмыни әле? Хатын-кыз дигән серле затның тәмен татыганың юкмыни? Ничего, хәзер татырбыз. Егетләрне тыңлаган саен, берсенең тәгаен Габделхәмит булуына Нәдерхан инана барды. Шул мәлне ул, бар саклык чарасын онытып, учы белән маңгаена чәпелдәтүен сизми дә калды. "Соң, тинтәк баш! Әлбәттә, Габделхәмит! Габделхәмит белән Гыйльметдин агай угланы Исмәгыйль! Гөлкамал янына килгәннәр дә... капканнар! И балалар! Сезгә ничекләр ярдәм итим соң? Үзем дә тирес астында ятам бит!.." * * * Васьканың келәт дигәне калын-калын ташлардан салынган амбар булып чыкты. Ишеге дә ике катлы. Эчке як ишек тактадан, тыштагысы тимердән эшләнгән. Габделхәмит тирә-якка күз ташлады. Нигезе таш белән күтәртелгән биек нарат йорт. Иркен ишегалдының аргы башында озын мал абзары. "Нык хуҗалар,— дип уйлады егет.— Йорт эчендә кеше күренми. Шушы байлыкны калдырып киттеләр микәнни? Без менә мәхшәр эченә үзебез килеп кергәнбез. Адашып, авылның икенче башына барып чыкканбыз бит". — Монда кеше-кара юк. Борчылмагыз,— диде Васька, тирә-юньне күзәтеп, дәшми торган егетләргә карап.— Бу йортның хуҗалары кайталмый торган җиргә киттеләр... Өйгә кереп карагыз әле. Кисмәкләрендә су бар микән? Өйалды ишеген ачуга, Исмәгыйльнең күзе сәкедәге пычакка төште. Исмәгыйль пычакны тиз генә итеге кунычына тыгып та куйды. Бу вакытта Васька, татлы-тәмле хисләргә бирелеп, амбар ишегендәге йозакны ачып маташа иде. Ул арада, чиләк белән су күтәреп, Исмәгыйль дә килеп җитте. — Су булдымы? Шәп. Сез давай чибәркәйләрне алып чыгыгыз. Безнең белән түшәккә ауганчы, христиан булсыннар. Ишектән кергән кичке яктылык тонык кына булып амбар эченә таралды. Егетләр эчкә үтте. Идәндә әрдәнәләп өелгән капчык-капчык икмәк. Түрдә — лар. Анда яңа уңыш — гәрәбәдәй арыш кипшенеп ята. Ларга терәлеп, кызлар утыра. Аларны аркаларын аркага терәтеп бәйләгәннәр, авызларына чүпрәк тутырганнар. — Давай, егетләр! Каушамагыз! — дип әмер бирде Васька.— Йоласына туры китерик! Кызларны чишәргә дип тезләнгән Габделхәмит кинәт инәлеп китте: үз күзләренә ышанмыйча торды. Аның каршысында елый-елый күзләре шешенгән Гөлкамал утыра иде. — Гөл-ка-ма-ал-л,— дип пышылдады ул.— Сине нишләттеләр?.. Дусларының саклык чараларын онытып җибәрүләреннән куркып, Исмәгыйль баш бармагын иреннәренә куйды. "Дәшмәгез!" Кыз эчкә баткан күзләре белән Габделхәмиткә карады да аның кочагына ауды. Тәкате бетеп сулы чиләк янында басып торган Васька эчкә күз салды. Андагы тамашаны шәйләп, ачы итеп сүгенде. — Сез нәрсә?! Анагызның кабер тактасын!..— Кынысыннан кылычын тартып алды да эчкә ташланды. Ү-те-рә-әм-м! — дип акырды ул.— Васька Ивановны алдамакчы буласызмы? Һай, Исмәгыйльнең тапкырлыгы! Исмәгыйльнең салкын канлылыгы! Нинди генә хәлгә тарыганда да югалып калмый, таба бер чарасын. Бу юлы да ярсудан күзе-башы тонган урысны сабыр сүзе белән тынычландырып куйды. — Юк, юк! Галиҗәнап! Аллам сакласын! Менә кыз әллә нишләде. Безне күрде дә куркудан аңын җуйды бугай... Үзегез күтәреп карагызчы. Васька, авызы эченнән нидер мырлый-мырлый, Габделхәмитне читкә этәрде дә Гөлкамалны кочагына алды. — Алайса... Без аны хәзер... Шул мәлне амбар эчен яшен сызыгыдай якты сызып үтте. Дөнья тукталгандай булды. Шомлы тынлыкта Васьканың, аңлаешсыз тавышлар чыгарып, җан биреп газаплануы гына ишетелде. Габделхәмит белән Гөлкамал аңнарына килгәндә, Исмәгыйль канлы пычагын Васьканың иңенә сөртеп тора иде. — Хәзер нишлибез инде? — диде Габделхәмит, кинәт булган бу хәлдән каушап.— Төн җиткәнне шушында көтеп, аннары Нәдерхан абыйларга барсак кына. — Куркыныч. Монда озак маташмыйк,— диде Исмәгыйль.— Йә берәрсе килеп чыгар. Амбарны биклик тә качып торыйк. — Өйалдының бакча ягындагы нигезендә тишек бар,— дип телгә килде Гөлкамалның дусты Сәгыйдә.— Таш белән терәтеп кенә куелган. Шунда кереп утырыйк. Алар өйалды идәне астына кереп урнаштылар. Кызлар әле һаман калтырана. Инде беттек, башыбызга урыслар җитә икән дип утырганда, Шәтке егетләренең, килеп, аларны коткаруы ышанып булмастай төш кебек иде. Йөзләренә ягыласы хурлык, түбәнлектән котылуларына күңелләре һаман ышанмый әле. Кызларның аңнарына килеп җитә алмауларын күреп торса да, Габделхәмит сүз кушты: — Сезнең әти-әниләрегез кайда? — Мин менә Сәгыйдәләрдә идем. Аларга урыслар килеп керде. Берсе теге амбардагы урыс иде.— Гөлкамал башы белән амбарда калган Васька ягына ишарәләде.— Өч урыс. Керүләренә безгә ябыштылар. Авызларыннан әллә ниткән сасы ис килә. Теге кара мыеклы мине сөйри үк башлады. Сәгыйдәнең әтисе мине алар тырнагыннан аралап алмакчы булган иде, аны типкәли-типкәли кыйнадылар... — Аннары әтине дә, әнине дә алып чыгып киттеләр,— дип сулкылдады Сәгыйдә. — Безне бикләп калдырдылар,— дип дәвам итте Гөлкамал.— Төнне амбарда кундык. Алар юлга кузгалганда, таң якынлаша иде инде. Җир өстенә аксыл томан таралган. Яктыра-яктыра җир өсте ачыграк күренә башлады. Кантарларга ябышып калган кардан басу аклы-каралы булып күренә. Борма-борма чирәмле сукмактан, Мишә буйлатып, алар Шәткегә таба атладылар. Көз, төн буе үзенең салкын сулышын өрә-өрә, шактый салкынайткан. Сукмак кырыендагы кыяк үләннәр, меңбашлар сыгылып төшкән. Менә хәзер елмаеп-көлеп кояш чыкса да, көн җылынса да, алар инде башларын күтәрә алмаячак. Аларның гомере бетте. Яз җитеп, тамырлары кабат җылынгач кына үсенте бирерләр... Алла кушып кабат яшәрсеннәр дә дөньяны яшеллеккә кабат төрсеннәр генә! Кай тарафка гына күз салсаң да, әлеге салкын бушлык. Төссез бу бушлыкны, кырларны салкыннардан саклап калу кирәк дигән сыман, уң якта, өстә, урман сузыла. Ботакларда эленеп калган ялгыз яфракларны берәм-берәм җил өзә һәм сары яфраклар көнчыгышка таба оча. Мондагы газапны, мондагы ирексезләү-көчләүне аларның да күрәсе килми сыман. Тегермән Тавы авылы турына җиткәч, алар туктадылар. Моннан Шәтке ерак түгел инде, алты чакрым тирәсе генә булыр. — Кызлар үзләре генә китсен,— диде Исмәгыйль. — Авыл буштыр хәзер. Бер адәм заты юктыр. Икәве генә нишләрләр? — дип карышты Габделхәмит. Аның Гөлкамалдан һич кенә дә аерыласы килми иде.— Кайтыйк авылга. — Юк, ярамый. Үч алмый торып, авылга кайта алмыйбыз. Кайгы килгән чакта авылдашларны ташлап киткән шикелле килеп чыкты бит. Шуны онытма! Ниһаять, уртак фикергә килделәр. Гөлкамал белән Сәгыйдә Шәткегә икесе китә. Гөлкамалның туганнары йортында яшәп торалар. Инде халык авылга кайткач, булган хәлләрне сөйләп бирәчәкләр... Су буйлатып Ташкичү сазлыгына җиткәч, кызлар аһ итте. Ходаем! Габделхәмит кабат-кабат аңлаткан өске юлны абайламыйча узганнар ич! Хәзер нишлисе инде? — Суны йөзеп чыгыйк,— диде Сәгыйдә. — Шушы суыктамы? — дип калтыранды Гөлкамал.— Яр буйларында бозлар ялтырап тора бит! — Курыкма. Киемнәрне, яулыкка кысып төйнәп, башка бәйлибез дә... — Һай, Сәгыйдә, мин куркам. — Алла язмаган эш булмас. Тәвәккәллик. — Шәтке суның бу ягында бит. Тагын йөзәбезме? — Авыл турысында басма булмый калмас. Салкын су кызларның тәнен чеметеп-чеметеп ала. Тән яна, ут капкандай яна. Әмма алар туктамый, йөзә дә йөзә... Икенче якка чыгып җитәргә дә әз генә калды. Яр бите каршыларында гына. Шул чакны әллә ни булды: Гөлкамалның уң ягыннан ике метрлап читтәнрәк йөзүче Сәгыйдәнең аягыннан тоттылармыни — ул бер урында чәбәләнә башлады. — Чоңгыл! — дип ачыргаланып кычкырды ул. Тик үз тавышы үзеннән ерак китмәде. Бу афәттән котылырга теләп бәргәләнә, суны чапылдата, тик ниндидер көч аны һаман аска өстери. "Беттем! Батам!" дигән уй аның аңын ала, җанын курку били. Җитмәсә төенчек итеп башына бәйләгән киемнәре дә шуып суга төште. Көтмәгәндә-уйламаганда тарыган бу бәхетсезлек Гөлкамалны да каушатты. Ул үзенең калтырана башлавын сизде. Әмма аның бу халәтен дус кызы тоя күрмәсен! Аны ничек тә тынычландырырга, үзенә ышаныч уятырга кирәк. Шуны уйлап, Гөлкамал: — Дустым, хәзер... хәзер,— дип сөйләнде.— Әз генә түз... Йөзеп барып кул гына бирәсе дә бит... Сәгыйдә аны да чоңгылга сөйрәячәк. Бата башлаган кеше куркуыннан коткаручысын үзе белән сөйри дип ишеткәне бар. Гөлкамал төенчек итеп бәйләнгән киемнәрен яр өстенә ыргытты да як-якка күз ташлады. Әһә, якында гына дулкын бәреп яр буена чыгарган киртә ята. Гөлкамал мизгел эчендә шул агачны эләктерде дә Сәгыйдәгә сузды. — Тотын! — дип боерды ул. Коты алынган Сәгыйдәнең йөзе ап-ак булган. Үзе дер-дер калтырана, үзе елый. Гөлкамал аны көчхәл белән ярга сөйрәп чыгарды. — Минем киемнәрем дә юк,— диде ул, ниһаять, телгә килеп. Гөлкамал су өстенә карады. Сәгыйдәнең яртылаш батып өлгергән юеш киемнәре инеш уртасында тирбәлә иде. — Борчылма. Минекеләр бар ич. Менә сиңа күлмәк, камзул. — Ә үзеңә? — Минем күлмәгем ике кат иде. Шәлем дә бар. Юка булса да бишмәт. Хәзер йөгерәбез. Тир чыкканчы йөгерергә кирәк. Төнлә яуган карлары эреп тә бетмәгән сукмак аларны әрәмә арасына алып кереп китте. Бераздан ул тауга күтәрелә башлады. Язгы сулар ага-ага, озын чокыр хасил булган икән. Димәк, чокыр башына хәтле үр менеп, әйләнеп үтәсе. Гөлкамал белән Сәгыйдә, миләш, чия куакларына тотына-тотына, өскә үрмәләде. Өскәрәк менгән саен, агачлар куерак үсә. Зифа каеннар янәшәсендә мәгърур наратлар. Бу урыннарны әрәмәлек дип кенә атап булмый инде — монда чын урман шаулый. Кызлар бара-бара җылынды. Йөзләренә алсулык йөгерде. Ерганак башына җиткәч, алар хәл алырга туктады. Йөрәкләре дөп-дөп тибә. Алар тиздән Шәткегә җитәчәк бит! Ходайның рәхмәте белән урыслар кулыннан котылдылар бит! Габделхәмит белән Исмәгыйль килеп коткармаса, хәзер алар нинди хәлдә булыр иде? Күз алдына китерергә дә куркыныч! Шулай эчтән сөенеп, уйларга уралып утырганда, ниндидер ырылдау тавышы ишетелгәндәй булды. Кызлар сүзсез генә бер-берсенә сораулы караш ташлады. "Ни булыр бу? Әллә... Бүреләр микән? Алай дисәң, бу вакытта бүре ач түгел әле. Барыбер ерткычтан ерак булуың хәерле". Алар, сулыш алырга да куркып, аяк очларына гына басып, тизрәк бу урыннан китү ягын карадылар. Аяклары үзләреннән-үзләре кызу атлый. Бераздан алар йөгерә үк башладылар. Башларында бер генә уй бөтерелде: "Ерткычлар арттан килмәсә генә ярар иде..." Кабаланудан сөртенеп егылдылар, торып тагын йөгерделәр. Ботакларга эләгеп киемнәре ертылды, бит-куллары тырналды. Шулай йөгереп барганда, Гөлкамал кинәт аска тәгәрәде, аның артыннан — Сәгыйдә. Әле шуып, әле тәгәрәп тирән ерганакның төбенә төшеп җиттеләр. Сәгыйдә, көч-хәл белән кузгалып, Гөлкамал янына килде. Ул учлары белән уң аягын кысып тоткан да аскы иренен тешләгән. Сәгыйдәнең йөрәге кысылды. — Һай Аллам! — дип, ул тиз генә дусты янына чүгәләде.— Әллә Ходаем?.. Сәгыйдә җөмләсен тәмамлаганчы, Гөлкамал аңа баш какты. — Нишлибез, Гөлкамал? Өскә ничек менәбез? — дип үрсәләнде Сәгыйдә. — Белмим,— диде Гөлкамал, яшь аралаш.— Мин менә алмыйм. Син үзең генә бар. — Кит! Ни сөйлисең син?! Булмаганны! Бергә менәбез, Алла боерса. Аягыңның тамыры тартылгандыр. Тамыр тартылу бик авырттыра ул. Әйдә, яулыгың белән кысып бәйлик әле. Чынлап та, ярдәм көтәр урын юк. Ни булса да эшләргә, моннан күтәрелү чарасын күрергә кирәк иде. Сәгыйдә, ташларга ябышып, куакларга тотынып, өскә үрмәләде. Йөри торгач, яшь юкәлеккә тап булды. Әсәрләнә-әсәрләнә юкә сындырырга кереште. Кочагы белән юкә сындыргач, аларның кабыгын төшерде. Нык, озын кабыкларны сайлап, бер-берләренә бәйләде, нәтиҗәдә озын бау барлыкка килде. Бауның бер очын агачка урап бәйләгәч, икенче очын алып аска төште. — Гөлкамал,— диде ул дустына.— Тотын. Кырын ят. Авырткан аягың җиргә тимәсен. Бауны кулыңа чорнап тот. Бер дә ычкындырма. Мин сине этәрмен. Әкрен-әкрен шуыша-шуыша, кызлар өскә үрмәли башлады. Әз генә менәләр дә туктап ял итәләр. Тагын кузгалалар. Гөлкамал авыртуга түзалмыйча ыңгыраша, кайчак кычкырып ук җибәрә. Алар шулай бик озак азапландылар. Тирән ерганакның өстенә менеп җиткәндә, кояшны әллә болытлар каплаган, әллә инде кич җиткән — дөньяга караңгылык пәрдәсе җәелгән иде. Сәгыйдә, Гөлкамалны ике култыгыннан алып, юан наратка таба сөйрәде. Нарат төбе коры да, ышык та. Гөлкамалны агачка сөяп утырткач, Сәгыйдә күп итеп нарат ботаклары сындырды. Ваграк ботакларны аска түшәде, озынракларын "юрган" итеп өскә ябарга куйды. Башта ул Гөлкамалны ипләп яткырды. Аннары калын "юрган" астына үзе шуышты. Бер-берләренә сыенып яткач, шактый җылы булып китте. Узган тәүлектәге коточкыч вакыйгалар аларны бик нык йончыткан иде. Салкын су аркылы йөзеп чыгулар, бу тирән ерганак төбеннән менүләр аларның тәмам хәлләрен алды. Гәүдәләренең бар күзәнәге изрәгән. Керфекләрне күтәрер хәл юк. Күзләр үзләреннән-үзләре йомыла. Җылы куышта алар шундук тирән йокыга талды. Гөлкамал хәтта аягы сызлавын да тоймады. Сәгыйдәнең Шәткедә бер тапкыр да булганы юк иде. Ул аны Гөлкамал сөйләве буенча гына күз алдына китерә. Авылны урталай бүлеп, чишмәләрдән җыелган инеш ага икән. Шул инеш зур суга кушыла, ди. Ә инде су аръягында шомыртлык икән. Сәгыйдәнең төшенә шул шомыртлык керде. Шомыртлар шау чәчәктә, имеш. Хуш исле ап-ак чәчәкләргә карап торган арада, алар кинәт кар булып әверелде. Күзләрне камаштыра торган ап-ак кар. Ни хикмәттер, шушы кар өстендә түмгәкләр. Шул түмгәкләр арасында кинәт кенә Сәгыйдәнең әнисе пәйда булды. Кулына балта тоткан да, зур тумран өстенә куеп, утын ваклый. Өстендә өр-яңа яшел бизәкле күлмәк. Иңенә ак мамык шәл салган. Сәгыйдә шул аклыкка исе китеп карап тора. Әнисенең иңендәге шәл күзләрне камаштырырдай ак кардан да ак. Ул карап торды-торды да әнисенә эндәште: — Әни! * * * Әбиемнең кыйссасы шушы урынга җиткәч, мин куркуымнан елый башладым. Кызларны кызгандым. — Кайтып җиткәннәрме соң? — дип, күз яшьләремә тыгылып сорадым. — Кайтуын кайтканнар,— диде әбием, нәрсәнедер әйтеп бетермичә. — Габделхәмитләр дә кайтканмы? — Түземсезләнмә, Фатыйма кызым,— дип, әбием аркамнан сөйде. Мин, күз яшьләремне яшерергә теләп, аска карыйм. Әби сүзен дәвам итә: — Кызлар барыбер исән калмый шул,— дип уфтана ул.— Мичкә яккан булсалар кирәк. Морҗадан чыккан төтенне күрепме, белмим, ике-өч көннән дүрт-биш кешелек гаскәри төркеме авылга керә. Кызлар каушап калмый: ишек ачып урыслар бусаганы атлаганда, сәнәк белән каршы алалар. Үзләре дә шул сәнәктән вафат булалар...— Әбиемнең күзләре Изгеләр каберлегенә төбәлә. — Алар анда йоклый. Шул ике кыз анда. Чукындырудан качып килгән Талкыш кызлары... — Бигрәк кызганыч. — Нишләмәк кирәк. Язмыш...— дип көрсенә әбием.— Шәтке ниләр генә күрмәгәндер дә, ниләр генә кичермәгәндер... Һәркемнең язмышы — бер тарих. Бу тарихлар шушы зиратта йоклыйдыр, кызым. — Тарих йоклый димени? — Тарих йоклар инде ул, балам. Без, исәннәр, аягүрә йоклап йөргәч... Минем әби гел шулай: ни турында сөйләсә дә, бер мәгънә чыгара. Нәрсәгәдер ишарәли, чагыштыра. Тик мин боларны аңлап җиткермим. Шуңа күрә аның сүзен бүлдереп сорашам: — Әби, Габделхәмит абыйны әйтмәдең бит әле. Исмәгыйль абыйны да. — Һай, кызым, мин барысын да белмим шул,— ди әбием.— Шәткенең Габделхәмит исемле егете Явыз Иван гаскәренә каршы сугышта фаҗигале төстә һәлак булган, дип ишеткәнем бар. Гөлкамалның сөйгән егетеме ул, әллә башка берәүме? Тәгаен әйтә алмыйм. — Ә Нәдерхан абый нишләгән? — Шәткедә төпләнгән ул. — Әби, Шәткедә хәзер алар нәселен дәвам итүчеләр бар микән, ә? — Бар булыр...— Әби сизелер-сизелмәс кенә елмая.— Тыңла әле,— ди ул миңа.— Синең бабакаең Җамали. Аның әтисе Әмирхан. Әмирханның әтисе Нәдерхан исемле. Тик ул Талкыштан килгән Нәдерхан түгел. Талкыштан күчкән Нәдерхан бабайның истәлеге итеп кушканнардыр, бәлки, бу исемне. Риваятьләргә караганда, Габделхәмит углан да шушы нәселдән бит... Ул тынып кала. Уйларын сүзләр белән әйтеп-аңлатып бетерә алмыйдыр, күрәсең. Тормышта булганнарның, безнең күргәннәрнең, кичереш-хисләрнең, фикернең бик азын гына сүз үзенә сыйдыра ала ич. Кеше күңеле түрендә тел тибрәтеп әйтә алмаган никадәрле сер, хисләр хәзинәсе саклана... * * * Шәткегә нигез салган борынгы авылдашларымның зирәк акылы, матурлыкны тоя белүе, тормыш итү өчен нәкъ менә шушы уңай урынны сайлавы сокландыра. Әмма мин боларның һәммәсен сүзгә сала аламмы? Күңелем түрендәге хисләрне түкми-чәчми сөйләргә сүзләрем җитәрме? Мин шушы хакта уйланып басып торам. Авыл, кырлар, уйчан гына аккан инеш, каршыдагы Керәшен тавы, Бүре елгасы... Әмма аларның һәркайсы — ачылмаган сер. Ул таулар, елгалар элек ничек аталган? Шау чәчәктә утырган шомыртлык ничек юкка чыккан? Онытылган исемнәрнең эзе кайда калган? Тау итәгеннән тибеп чыккан чишмәләр дә, ничәмә мең еллар дәвамында барлыкка килгән катламкатлам ялпак ак ташлар да бу хакта эндәшми. Монда борын-борын заманнарда ук керәшен татарлары яшәгән дисәм, дөреслеккә хилафлык китерәм. Күрше Олы Мирәтәк, Янсуар авылларындагы ташландык мөселман зиратларын онытмыйк! Шәтке зиратыннан читтәрәк рәшәткә белән әйләндереп алынган пар каен да инде ничә язны каршылавын, ничә көзне озатуын үзе генә беләдер. Каеннарның ак тузлы кәүсәләренә кара таплар — бизәкләр төшкән. Кара таплы бизәкләр... Ак каеннар дигәнебез нигә аклы-каралы соң? Шатлык белән кайгы, мәхәббәт белән нәфрәт, яшәү белән үлем янәшәлегенә ишарә итүче билгеләрме әллә алар?.. Әллә кайгыхәсрәт каен тузына язылганмы? Шәһәрдән кайткан кунак кызчык! Үз соравыңа үзең җавап табып, шуны ачыкларсың әле, яме... Ачылмаган бөре Рәшитнең сыйрагына кемдер дыңгылдатып типте. Куркуыннан йокы аралаш сикереп торды. Җитмәсә, кинәт кузгалганда, чыкылдатып башын бәрде. Күзләреннән көлтә-көлтә утлар чәчрәде. Ул беравык үзенең кайдалыгын төшенә алмыйча торды. Аңа нишләп тибәләр соң? Аның берәүгә дә тигәне юк лабаса! Ни булган? Шушы борчулы уйларын ачыкларга теләп, ул як-ягына күз ташлады. Янәшәсендә шешә бөкеләре, тәмәке төпчекләре, көнбагыш кабыклары ауный. Кайсы якка борылсаң да, тәмәке төтене катыш тузан исе аңкый. Борыны төбендә үк табан астына резин ябыштырылган киез итекле аяклар таптана. Бер пар, ике пар, өч пар. Әйе, өч пар аяк. Кырыс чынбарлык аны тиз аңына китерде. Вагон эскәмиясе астында ята ич ул! Әнә каршы яктагы эскәмия астында Нияз йоклый. Ул арада теге аякларның бер сыңары бар көченә Ниязның йомшак җиренә килеп кунды. — Торыгыз! — дип акырдылар өстән.— Документларыгыз бармы? "Каптык! — дип гөж төште Рәшит.— Беттек! Болай булгач, авылга кайтып җитүләр белмим инде... никадәр газаплар кичкәч... Сверлауны* узганнар иде бит инде". Рәшитнең мөлдерәмә карашы эскәмия астындагы вагон диварларын капшады. Их-хх! Шушы мизгелдә булсын иде бер могҗиза! Әкияттәге шикелле вагонның йә идәне, йә стенасы ачылып китсен иде дә... Шуннан гына тәгәрәп төшеп кал идең! Юк, юк шул! Идәндә дә, стенада да тычкан сыярлык тишек күренми. Хәзер алар үзләре мәче тырнагына капкан тычкан хәлендә... Рәшитнең тешләре үзләреннән-үзләре кысылды, ике күзеннән чәчрәп чыккан яшь бөртекләре вагонның пычрак идәненә тәгәрәде. * * * Алар Прокопьевскидан ук киләләр инде. Авызларына бер тәгам ризык капмаганнарына икенче тәүлек китте. Ашказаны берни белән исәпләшми — ашарга сорый. Кесәләрендә җилләр генә уйнаганга, тамакның ни эше, ни катнашы бар?! Тимер юлда эшләүче татар хатыннарыннан сораша торгач, нәкъ шушы поездның Казан аша үтәчәген белделәр. Бер хатын аларны нигәдер аеруча үз итте, ничек кенә булса да озатып җибәрергә тырышты. Кемнәр беләндер сөйләште, кемнәр беләндер бәхәсләште, кулларын селти-селти нидер аңлатты, барыбер үз теләгенә иреште. Поездга утырту башланганчы ук, Рәшит белән Ниязны гомуми вагонга кертеп урнаштырды. Буш вагон эскәмиясе астына кереп яткач кичергән шатлыкның очы-кырые юк иде шикелле. Аллаһы боерса, алар шушы поезд белән Арчага кайтып җитәчәк бит! Арчадан соң тәпилисе генә кала! Алар узган юллар белән чагыштырганда, Арча белән авыл арасындагы 70 чакрымны тәпиләү нәрсә ул! Вагон эскәмиясе астында җылы, рәхәт. Ул бәхетле мизгелләрдә тамак ачлыгы да онытылып торды... Берәр сәгатьтән поезд кузгалды. Тәгәрмәчләр, үз көйләрен көйли-көйли, алга тәгәри. Аларның текелди-текелди тәгәрәве "кайтабыз, кайтабыз" дип кабатлагандай тоела. Шулай тирбәлә-тирбәлә бераз баргач, йокы баскан, яшьлек йокысы изрәткән. Куллар, таралып, эскәмия астыннан чыккан, аяклар сузылган. Иртәгесен бу хәлне проводник — вагон эшчесе күреп алган да бер тукталышта милиция хезмәткәрләренә җиткергән. Аларны вагоннан төрткәләп төшерделәр. Атна буе товар вагоннарында аунаганлыктан, кием-салымнарына карарлык та түгел. Юынмыйча, юньләп йокламыйча, ачлы-туклы килеш поезддан поездга күченеп йөрү аларны йончыткан. Болай да ябык йөзләре тагын да тартылып киткән, күз төпләре зәңгәрләнеп эчкә баткан. Март аеның иртәнге салкын җиле битләрне кисә. Көндез кояшта эреп, төнлә шакыраеп каткан кар, атлаган саен, майланмаган арба тәгәрмәче тавышлары чыгарып шыгырдый. Тирә-юнь тәмәке төпчеге, иске билет, дөнья бертөрле иске кәгазь кисәкләре белән тулган. Рәшәткәгә ябыштырылган плакатларның теткәләнеп беткән чит-читләре җил уңаена җилфер-җилфер килә. Вокзал каршысындагы яшь юкәләрнең нәни ботакларында нәни бөреләр шәйләнә. Салкын җил шул бәләкәчләрне төрле яклап рәхимсез чәбәкли. Бөреле ботаклар, иелә-бөгелә, әле бер-берләренә, әле рәшәткәгә килеп бәреләләр. Табигатьнең мондый аяусызлыгына түзалмаган бөреләр җиргә коела. Бу манзара җанны өшетә, өметсезлек кергән күңелгә хафа сала. Рәшитнең эченә салкын йөгерде. Ул үз уйларыннан үзе сискәнеп, калтыранып куйды. "Бөреләр ачылмаячак, — дип пышылдады ул үзалдына. Аннары: — Без үзебез дә шул бөреләр хәлендә түгелмени",— дип авыр сулады. Алар әкрен генә бара. Тамак ачкадыр инде — баш әйләнә. Аяклар көчкә атлый — әйтерсең аларга потлы гер такканнар! Рәшит белән Ниязны озата килүче сержант аларның хәлен белми, хәтта белергә дә теләми. Менә ул тагын Ниязның аркасына йодрыгы белән орды. — Нәрсә аягөсте йоклап барасың?! Нияз, сөрлегеп, каты кар өстенә килеп төште. Бозлы кар аның иренен канатты. Кан киткән иренен учы белән томалап торган дустына Рәшит ярдәмгә ашыкты. Ниязны тартып торгызыйм дип, култыгына ябышкан гына иде, сержант аңа тибеп җибәрде. — Ты что! Бля... Алар икәүләшеп карга тәгәрәде. Рәшитнең йодрыклары үзләреннән-үзләре йомарланды. Күзләре очкыннар чәчеп ялтырады. Мөмкин булсамы! Сержантның чыраена очып куначак ул! Бар күргән газап-михнәтләрнең үчен аннан алачак! Тик ярамый. Ул, бар гарьлеген, әрнүләрен йотып, әкрен генә кузгалды. Алар "Тимер юл милициясе" дип язылган ишекне ачып кергәндә, поезд саубуллашкандай итеп сузып-сузып кычкыртты да китеп барды. Тәгәрмәчләрнең теркелдәү тавышы ерагайганнан-ерагайды. Перрондагы халык әкренләп таралды. Каршылау шатлыгы, озату сагышы тулы хисләр биләгән киеренкелек үзеннән-үзе юкка чыкты. Рәшит белән Нияз милиция бүлмәсендә калды. — Сез кемнәр? Документларыгыз бармы? — Өстәл артында утыручы яшь лейтенантның беренче соравы шул булды. Аның карашы салкын, тавышы дорфа иде. "Моннан рәхим-шәфкать көтә торган түгел, ахры",— дип уйлап алды Рәшит. Шуңа күрә беренче сорауны колагы кырыеннан гына үткәреп, икенчесенә җавап бирде. — Документларны югалттык. Бу әтрәк-әләмнәр белән нишләргә инде дигәндәй, лейтенант, каләмен өстәлдә шакылдатып, бераз уйланып торды. — Тентергә! — диде ул, ниһаять, каш астыннан гына карап. Егетләрне анадан тума чишендерделәр. Аларның идәнгә өелгән киемнәреннән чиркануын һич яшермичә, сержант чеметеп кенә тотып селкештерде. — Юк, берни юк,— дип, иңнәрен сикерткәләде ул. — Бер документсыз нишләп йөрисез? — дип акырды лейтенант.— Кемнәр сез? Кая барасыз? Рәшит белән Нияз, сүз куешкандай, икесе берьюлы җавап бирде: — Өйгә кайтабыз... Без ялда. — Ялган! — дип кырт кисте лейтенант.— Ялга кайтучының кыяфәте шушындый була димени? — Ул, йөзен чытып, чирканып, егетләрне баштанаяк карап чыкты.— Дөресен сөйләгез! — Дөресе шул,— дип борынын тартты Нияз. Бар белгән урысчасын эшкә җигеп, Рәшит ачыклык кертәсе итте: — Без... Ни... Таладылар! Әйе, таладылар! — Таладылар? — дип кабатлап сорады лейтенант.— Кемнәр? Кайда? Әйдәгез, барысын да тәфсилләп сөйләгез әле? Юк, юк. Аңлатма языгыз. Менә сезгә кәгазь, каләм. Эш тирәнгә китте. Бу хәтле сорауга ничек итеп урысча җавап бирсен алар? Җитмәсә әле, язарга, ди. Мөмкин булмаган эш бит бу! Юньле-башлы гариза яза белмәгәнне аңлатма тиклем аңлатманы ничек язмак кирәк! Аларның мәктәптә алган белемнәре, кем әйтмешли, пәригә үлчим генә ич! Юкка гынамы, уку турында сүз чыкканда, алар, уенын-чынын бергә кушып: "Ике класс, бер коридор", — дип көләләр. Күрше керәшен авылыннан килеп укытучы Дүсә апалары урысчаны үзе дә белми иде ич! Кайсыдыр язучылар турында татарчалап булса да сөйләде инде ул сөйләвен. Алай гына урысча өйрәнеп була димени? Егетләр, аптырап, лейтенантның төпсез зәңгәр күзләренә карадылар. — Мин... Булмый... Язмыйм...— дип мыгырданды Рәшит.— Белмим. Бу сүзләрдән лейтенантның төсе качты. — Нәр-сә-ә? — дип акырды ул.— Аңлатма бирүдән баш тартасызмы? Давай камерага! Кемнәр талаганы исләренә төшсен! Камера дигәннәре вокзал бинасына терәп кирпечтән төзелгән кечерәк кенә йорт икән. Рәшит, ләммим сүз әйтмичә, җилкәсен салкын стенага терәп, бетон идәнгә утырды. Тимер рәшәткәле, кара мунчаныкы хәтле генә тәрәзәдән төшкән моңсу яктылыкка карамыйм дипме, күзләрен йомды. Шул мизгелдә ул үзендә тормыштан тую тойгысы сизде. Әйе, шушы тиклем газапта, кимсетелүдә нишләп яшәргә соң әле? Болай яшәүдән үлем артыграк. Анадан тума чишендереп тентерлек, тавыш кубарып сүгәрлек, инде менә шушы сасы, караңгы камерага кертеп ябарлык нинди җинаять эшләде соң алар? Аларның ни гаебе бар? Әйе, шахтадан качтылар. Анысы хак. Тик алар әйбер урламады. Әллә шахталарына үзләре теләп бардымы? Ирексезләп алып киттеләр. Газиз башкайларын шул шахтага олактырыр өчен ни генә кыланмадылар! Тәмам үзәккә үттеләр бит... ...1946 елның көзе иде. Рәшит колхоз эшеннән кайткан гына иде. Авыл советы йомышчысы аларның җил капкасыннан килеп керде. Аның тиктомалга йөрмәве һәркемгә мәгълүм. Моңарчы анда чакыртып берәүгә дә рәхмәт әйткәннәре юк иде әле. Шуңа күрә дә Шәйхетдин абзыйның чыраена шундук шик-шөбһә билгеләре таралды, улына сораулы кырыс карашын ташлады. "Янәсе, син нинди этлек кылып йөрисең? Кара аны, миннән рәхим-шәфкать көтмә!" Рәшит тә каушап калды. Әмма ул моны тышка чыгармаска тырышты. Шул бер мизгел арасында ул җәй көннәрен күңеленнән кичерде. Җир кибүгә, башта чәчүдә эшләде. Сабан туеннан соң печәнгә төштеләр. Аннары урак җитте. Эш белән вакыт узуы да сизелми калган. Сентябрь керүгә, бәрәңгегә керештеләр. Иртә яздан шушы көнгә хәтле Рәшит эштән кайтып кермәде. Нормасын үтәп барды. Уен-көлкене тәртип бозуга санамасалар — бәйләнерлек сәбәп юк югын. "Алай да...— Аның башына кинәт күсәк белән ордылармыни. Күзаллары караңгыланып китте.— Узган ел... Әйе, узган ел,— дип кабатлады ул эченнән генә.— Әллә, Ходаем, берәрсе үчләнеп..." Узган ел юл өзеге кергәнче, Балык Бистәсеннән чәчүлек бодай ташыды алар. Төнлә туңдырган була, шуңа күрә барганда юл каты. Чана шуа, атлар әйбәт атлый. Март кояшы җылысында төштән соңга кар эри, йомшара, бата. Арык, бетәшкән атлар көч-хәл белән атлый. Авылга кайтып җитәргә биш-алты чакрым калганда, юлның бер ипсез урыны бар. Текә тау төшәсе. Әнә шул тауны төшкәндә, Рәшитнең аты сөрлегеп китте дә... лыпылдап ауды. Малкайның аягы сынган иде. Иптәшләре Рәшитнең йөген бүлешеп, үз чаналарына төяделәр, Йолдызны чанага салдылар. Малкай бичара сөйләшә генә белми: мөлдерәп-мөлдерәп егетләрнең күзенә карый. "Тимәгез миңа, газапламагыз, калдырыгыз" дип ялвара сыман. Ябык булса да, бетәшкән булса да, ат тиклем атны юлда калдырырга ярыймы соң! Җиде егет алай иттеләр, болай иттеләр — Йолдызны үрәчәле чанага урнаштырдылар. Сынган аякны чананың бер як үрәчәсенә сузып, гәүдәне икенче якка этеп куйдылар да дилбегә белән әйбәтләп бәйләделәр. Рәшит атын тартып алып кайтты. Йолдызны чалдылар. 1945 елның язына аяк басканда атны суйсыннар әле! Атларның баш саны болай да бармак белән генә санарлык. Хәер, җитәкчеләр тиешле кәгазьләрне җиренә җиткереп язды, районга отчет бирде бирүен. Рәшитне гаепләмәделәр. Янәшәдә дус бар, дошман бар дигәндәй... Әллә берәрсе, шул вакыйганы куертып, өстәгеләргә җиткергәнме? Әнисе умачлы кысыр аш пешергән иде. Катык катып ашаганда бик тәмле була ул. Әмма Рәшитнең тамагыннан ризык үтмәде. Авыл советына дәшүләре күңеленә тынгылык бирмәде. Киемнәрен алыштырды да шунда йөгерде. Колхоз рәисе бүлмәсе, авыл советы, китапханә урнашкан бинаның озын коридоры ишеген ачып кергәч, Рәшит бераз тынычланып китте. Монда бер аны гына чакырмаганнар икән лә! Мөхәммәт, Гата, Сәлим, Нияз... Авыл советы бүлмәсенә аларның барысын да берьюлы алып керделәр. Сул якта сәркатип Һидая өстәле, каршыда — рәиснеке. Һидая үз урынында. Ә рәис өстәле артында таныш түгел ир-ат. Погоннары алынган хәрби кием кигән озын буйлы, какча яңаклы, калын кашлары астында янып торган кара күзле бу абзый ишекне ачып кергән һәркемне карашы белән капшап үткәрде. Ниһаять, егетләр урнашып бетте. Кайсысы урындыкларга утырды, калганнары акшары коелып беткән морҗага, ишек яңакларына сөялде. Бүлмә эче әкренләп тынды. Һидаяның әледән-әле төерле каләмен кара савытына манып алуы, кыштыр-кыштыр язуы гына ул тынлыкны боза. Шул кыштырдау тавышына бераз колак салып торгач, таныш түгел кеше сүз башлады: — Йә, егетләр, кәефләр ничек? — Аның йөзендә ясалма ягымлылык чагыла иде. Егетләрнең әле берсе, әле икенчесе: — Ярый, әйбәт,— дип, пышылдап диярлек кенә җавап кайтардылар. — Әйе, дөрес әйтәсез! Хәзер әйбәт булырга тиеш! — дип, көр тавыш белән элеп алды килгән кеше.— Фашистларны җиңдек! Хәзер бар көчне илне төзекләндерергә бирәбез, ди иптәш Сталин! Егетләр бер-берләренә карашып алды. Карашларында бер генә сорау: "Бу абзыйның тел төбендә ни ята соң? Әллә..." Хәрби киемле сүзен дәвам итте: — Илне төзекләндерү, промышленностьны күтәрү өчен яшь көчләр кирәк. Ул көч бар. Ул — сез! — Ул шулай үзенең максатын әйтеп салды. Кыскасы, мин сезне шахтага эшкә алып китәргә дип җибәрелгән вәкил. Хәзер өйләрегезгә кайтыгыз. Әти-әниләрегезгә әйтегез, әзер булып торсыннар. Бу хәбәрне ишеткәч, өлкәннәр гөж килде. Нишләргә инде? Моңарчы район үзәгеннән ары чыкмаган, бер кәлимә урысча белмәүче бу яшь-җилкенчәкне ничекләр итеп меңләгән чакрым юлга чыгарып җибәрмәк кирәк? Авылның күпме ирләрен сугыш юк итте. Кызлар сөяргә дә өлгермәгән күпме егет ятып калды. Колхозда эшләргә ир-ат калмады. Хатын-кыз ирләр эшендә: алар ат җигә, алар үгез җигә... Сугыштан исән кайтканнарының да кайсысы чулак, кайсысы аксак бит аның! Егерме тугызынчы елда туган ир балалар, күз өстендә каш шикелле, авылның өмете, эш көче иде бит! Аякта чабата, өстә юка сырма булса да, бергә яшиләр иде әле, ярый иде. Инде хәзер шушыларны юлга әзерлә. Бәрәңге уып пешергән ипекәйдән башка ризыгы да юк бит аның! Китү мәсьәләсе болай кискен итеп куелгач, егетләр дә уйга калды. Нишләп теләгәннәрне генә алып китмиләр икән дип уйлады алар. Авылдан китәргә ашкынып торучылар да бар ич! Әнә Илгиз китә, Кәрим. Аларны аңларга була. Йорт-җирләре юк. Кем әйтмешли, әрлән сыман җир куышында — зимләнкәдә яшиләр. Әниләре авыру. Бәлки, аларга читтә бәхет елмаер. Егерме тугызынчылар тагын ике елдан хәрби хезмәткә чакырыласы. Менә анда барырлар! Урысча сукаларга да өйрәнерләр. Ә шахта дигәннәре нәрсәгә кирәк аларга?! Эш монда да бетмәгән. Муеннан эш! Рәшит тә нәкъ шулай фикер йөртте. Әмма аның мондый фикере артында авылдан китәсе килмәвенең икенче — төп сәбәбе бар: ул — Айсылу. Рәшит белән Ниязның дуслыгы да кызларга бәйле. Нияз Айсылуның күршесе Нәгыймәне озата. Кич белән Айсылуны куенына алып, бүрәнә өстендә утыруларның баш әйләндергеч тылсымлы рәхәтен шахта дигән җәһәннәмгә алыштырамы соң ул? Моны күз алдына китергәндә дә тәне эсселе-суыклы була. Рәшит белән Нияз беразга авылдан юкка чыгып торырга карар кылдылар. Балык Бистәсе ягында Ниязларның кардәше бар, шунда барырга ниятләделәр. Көзнең караңгы бер төнендә кызларын озаткач, алар авылдан чыгып та китте. Төнне урманда кундылар. "Кунакка" иртәгесен барып төштеләр. "Кунак булу" ун көнгә сузылды. Хуҗаларга кышлык утын әзерләштеләр. Утынны кистеләр, ярдылар, әрдәнәләп өеп куйдылар. Ярый әле көн үткәрергә эш булды. Шулхәтле вакытны тик йөреп ничек уздырмак кирәк? Ул арада үз авылларын сагынып та өлгерделәр. Күңел тынычсызлыгы да зур. "Авылда ниләр бар икән?", "Теге вәкил тагын килмәде микән?" ише уйлар йөрәкләрен гел тырнап тора. Кичләтеп кенә кайтыр юлга кузгалдылар. Үзләренең басу капкасына җиткәндә, төнге унберләр тирәсе булгандыр. Басу капкасыннан туп-туры авылга керсәләр, Һидаялар турыннан узасы. — Безнең авылда йөргәнлекне ул кызый сизенсә, иртәгә районга билгеле була инде,— диде Рәшит, пышылдап кына. — Аларның әнчек этләре дә бар әле. Чәңгелдәп каршыга чыгачак,— дип куйды Нияз. Алар шулай, авылга керергә кыймыйча, беравык басып тордылар. — Әйдә, авыл читеннән генә аръяк урамга керик тә Айсылулар тәрәзәсен чиертик,— диде Рәшит. — Килешер микән? — Килештерергә туры килә инде. Безгә авылда күренергә ярамый. "Кунактан" кайткач та өйдән чыкмыйча ай буе яшеренеп яшәде алар. Ниһаять, районнан килеп сорашулар, авыл советына чакыртып янаулар тукталды. Күрәсең, бу төркемгә җитәрлек кеше туплаганнардыр. Егетләр дә, өлкәннәр дә бераз тынычланды. Иркен сулыш алдылар. Әмма бу тынычлык киләсе җәйгә эшләр тәмамланганчы гына булды. Авылда эшләргә дә кеше кирәк бит. Шуңа туктап торганнардыр. Көз җитүгә, теге вәкил тагын килеп җитте. Бу юлы җитәкчеләр алданмады инде. Чарасын алдан күрделәр. Авыл советына килеп кергән һәр егет артыннан ишекне шартлатып бикләп тордылар. Китәргә ризалыгыңны белдереп кул куйсаң, рәхим ит — ишек ачык. Әмма егетләр кул куярга ашыкмады. Кительле кеше бертуктаусыз шахтада эшләүчеләрнең тормышын мактады. Аның сүзләренә караганда, шахтерлар акчаны көрәп ала икән. Һәр шахтерның шәхси машинасы бар, ди. Елның елында ял итәргә Кара диңгезгә баралар, ди. Егетләр вәкилне бер дә бүлдермәде. Укытучылары дәрес биргәндә тыңлап кына утыручы тәртипле малайлардай утырдылар. Ниһаять, кич булды. Вәкил дә, Һидая да кайтып киттеләр. Егетләр каравылчы Хәйретдин абзый карамагында калды. Геренә өстәп иске тимер эленгән иске сәгать, келт-келт йөреп, йокы көен көйли. Ул көйгә мич артындагы чикерткәләрнең сайравы кушыла. Хәйретдин абзый да, тунын ябына-ябына, үзенең ятагына үрмәләде. Егетләрнең кайсысы идәнгә сузылды, кайсысы урындыкка утырган хәлендә йоклаган кыяфәт алды. Нияз берөзлексез тәмәке суырды. Бераздан тын алырга читенләшә башлады. Утыра торгач, Нияз түзмәде: — Хәйретдин абзый! Хәйретдин абзый, дим! — Нәрсә булды тагын? Ник кычкырасың? — дип мыгырданды каравылчы.— Йоклагыз! — Нинди йокы монда! Түзәр чама калмады ич! Чалбар төбенә җибәреп булмый бит инде. — Үз чалбарың! Үзеңә кара. Түм-түгәрәк битле, җирән чәчле Сәлим шулчак сүзгә кушылды: — Син алай каты бәгырьле булма әле, Хәйретдин абзый... Без җинаятьчеләр түгел бит... Җирән башның сүзләре картны сискәндереп җибәрде. "Явыз нәсел",— дип уйлап алды ул, узган гомерләрне искә төшереп. Үткен балтасы белән пычкысын биреп тормаган өчен генә моның бабасы Әбраретдин Минһаҗ останың ихатасына "кызыл әтәч" җибәрде. Юк, Минһаҗ оста саран кеше түгел, йомыш белән килүчене борып чыгармый. Әмма... Әбраретдингә берәр әйбереңне биреп торсаң, сиңа кире кайтмый инде ул. Кулына кергән әйберне хуҗасына кайтармый ул. Шуңа күрә Минһаҗ оста Әбраретдинне борып чыгарган. Ике көн үтүгә, абзар-кура, остаханә — һәммәсе күккә очты. Ут салучының кемлеген пышын-пышын үзара сөйләсәләр дә, тел ачып әйтүче булмады. Курыктылар. Районнан килеп, тикшереп-сорашып йөргән булдылар да шуның белән бетте. Авылның котын алып торган шул Әбраретдиннең оныгы: "Без җинаятьче түгел",— дип тора бит. Дөрес, мондагы яшьләр җинаятьче түгел. Әмма ул сүзне җинаятьче малае әйтә. Шунысы күңелгә шом сала. Юк, болар белән шаярырга ярамый... Хәйретдин торып ук утырды. — Кем әле сезгә җинаятьче дигән? Булмаганны. Башка килмәгән, уйга кермәгән сүз сөйлисең, улым. — Алайса ник чыгармыйсың? — дип дәвам итте Сәлим.— Аска җибәртәсең, дип әйтеп торалар бит! — Ни бит, оланнар... Үз алдыгызда ук... чыгармаска куштылар бит. Әнә кәгазьләрен калдырдылар. Кул куйганнарын ишекне ачып кайтарып җибәр, диделәр. Нишлим суң?.. — Алар ни әйтмәс, Хәйретдин абзый.— Нияз, каравылчының салпы ягына салам кыстырып, сөйләшүне дәвам итте: — Син бит бик игелекле, кешелекле кеше. Бу сыйфатың белән бөтен авылга үрнәк. Районнан килгән кешегә нәрсә аңа? Аның эш күрсәтәсе килә. Без — авылдашлар. Бергә-бергә гомер иткән кешеләр. — Анысы шулай, улым. — Шулай булгач? — Куркам бит, оланнар... Сүзе булмас микән? Абзыйның йомшара башлавын тойган егетләр дәррәү кузгалды. — Нинди сүз булсын ди? Без аларга, Хәйретдин абзый тышка чыгып керергә рөхсәт итте, дип, отчет биреп тормыйбыз инде. — Әйе. Чыгабыз да керәбез. — Алдамассызмы суң? Качып китмәссезме? — Юу-ук инде, Хәйретдин абзый! — Качып кая барыйк без? — Анысы да хак инде, оланнар, качып кая барасың... Ярар алайса. Түлке озак юанмагыз. Матри аны. — Борчылма, Хәйретдин абзый. Рәхәтләнеп йокла. Беренче булып Рәшит тышка атылды. Урамның салкын саф һавасын сулагач, тәмәке төтене утырган сулыш юллары киңәеп киткәндәй булды. Тирә-юньгә колак салды да Рәшит, Хөсниҗамал әбиләр турындагы күпергә таба элдерде. Башкалар да, урамга чыккач, бер-берсенә ләм-мим. Сөйләшеп куйгандай, тын гына күпер ягына йөгерделәр. Күпер астына төшеп, тәмләп тәмәке көйрәттеләр. Һәркем үз эченә бикләнде. Рәшит Айсылу турында уйлады. Иртәгесен алып китәсе булсалар, күрешеп, сөйләшеп каласы иде дә... Соң шул инде. Бу вакытта сөйгән кызыңның ишеген шаку килешми... Менә шушы борчулы мизгелләрдә аны күз алдына китереп, күңелеңнән генә булса да аның белән сөйләшеп утыру рәхәт. Аларның очраша башлавына тиздән ике ел тула. Сугыш беткән елның Октябрь бәйрәмендә кызлар бәйрәм ашы пешергән иде. Бәйрәм ашы дигәне он боламыгы инде. Һәр кыз хәл кадәри ризык алып килде. Берәүләр — он, икенчеләре — сөт, ныграк тормышлылар күкәй, май ише тансык ризык та тапкан. Мәүлиха түти пешереп биргән он боламыгын кызлар "эһ" дигәнче ялтыратып куйды. Тамаклар туйгач, күңелләр дә күтәрелде. Күз ачып йомган арада табынны да җыештырып алдылар. Яшь чак — җилле чак, дип, белми әйтмәгәннәр инде. Тормыш авыр булуда да эш юк, кием-салымның ямаулы булуына да ис китми: уйныйсы, җырлыйсы, күңел ачасы килә. Кызлар озын-озак уйлап тормадылар, өстәлне читкәрәк эттеләр дә түгәрәк уен башлап җибәрделәр. Җырны беренче булып гел Хәрирә башлый. Төртмәле җыр җырларга аңа куш инде. Кешене үпкәләтермен, хәтерен калдырырмын, килешеп бетмәс дигән фикер аның башкаена да керми бугай. Югыйсә теленә ни килсә, шуны җырламас иде. Иң гаҗәбе шунда: аңа шулай кыланырга тиеш итеп карыйлар. Әтиле кыз шул. Бригадир кызы... Алар белән тартышып булмый, дус яшәвең хәерле... Бу юлы да Хәрирә "Алдыр аллары" көенә төртмәле җырлар башлап җибәрде. Чишмәдән су алган чакта, Түккәнче тутырмагыз; Гөрләтеп бер җырлыйк әле, Су кабып утырмагыз. Җыр тәмамлануга, Хәрирә уртага чыгып биеде, калганнар, такмак әйтеп, кул чабып тордылар. Алдыр аллары, Гөлдер гөлләре, Аллар иле, гөлләр иле — Гөлләр иле илләре. Икенче җыр зәңгәр күзле, озын сары чәчле, чандыр гәүдәле Нәгыймәгә эләкте. Соңгы көннәрдә аны Нияз озата башлаган иде. Аклы ситса күлмәгемнең Бала итәген биш итәм; Котлы булсын яңа ярың, Яр сөя дип ишетәм. Уртага чыгып биегәндә, Нәгыймәнең ап-ак йөзе кызарып пешкән алма шикелле булды. Шул арада урамнан тальян гармун тавышы ишетелде. Тәрәзәгә эленгән иске калын одеялның читен чеметеп, кызлар урамга күз салды. — Каян белгәннәр? — дигән булды Хәрирә.— Рәхәтләнеп аулакта утырырбыз дип уйлаган идем.— Югыйсә күршесе Рәшиткә аулак өй буласын төшкә хәтле үк үзе "тишкән" иде инде. Гармун уйнаудан туктадылар. Егетләр өйалды ишеген шакый башлады. — Ачмыйбыз! — дип кырт кисте Хәрирә.— Шыпырт! Тыныгыз чыкмасын! Кеше юк дип белсеннәр. Торырлар-торырлар да китәрләр... Кызлар тып-тын утырса да, ишек шаку тукталмады. Ул арада гармун, тагын "телгә" килеп, "Алмагачлары" көен сиптерергә кереште. Егетләр Рәшитнең тальянына кушылды. Чишмә юлларыннан килдек, Баскычы киртләч-киртләч; Нишләп болай тилмертәсез, Сагынырсыз без киткәч. Моңарчы мич башында тын гына яткан Мәүлиха түти түзмәде: — Кертегез инде. Интекмәсеннәр,— диде. Бер бала белән япь-яшь килеш тол калган хатынның тавышы калтырый иде. Айсылуны Рәшит шушы бәйрәм ашыннан озата кайткан иде. Менә хәзер көзнең караңгы төнендә күпер астында шул истәлекләрне яңарта ул. Алар күңелгә җылы бирә, караңгылык пәрдәсен ертып, якты нур булып сузыла. Вакыт бик әкрен узса да, көзге озын төннең дә азагы бар. Озакламый ул тәмамланыр, таң атар, күпер астына да яктылык төшәр. Аларны тагын җыеп алырлар. Никадәр генә тартышсалар да, шул шахта дигән җәһәннәмгә барыбер озатырлар... Сугыш бетәр. Фронттагылар кайтыр. Әкрен-әкрен аякка басылыр дип өметләнеп яшәделәр. Үз илеңдә менә шулай качып, күпер астында утырырга туры килер дигән уй төшләренә дә кермәгән иде. Әтиләре сугышка киткән чакта, аларга бары унөченче яшь иде. Алар шул көннән, төпкә җигелеп, колхоз эшен эшләде. Илгә икмәк үстереп бирделәр — үзләре ипекәйгә туймады. Илгә ит, сөт, май җитештерделәр — әмма май, күкәй дигән затлы ризык аларның авызына кермәде. Ачлы-туклы килеш сугыш афәтен сөйрәделәр. Дөньялар тынычлангач, тук яшәү турында хыяллана башлагач, аларга туган туфрактан китәргә кушалар... Быел әнә уракка төшүгә икешәр йөз граммнан ашлык бүлеп бирделәр. Болай булгач, рәтләнә бит тормыш, рәтләнә. Рәшитләр гаиләсеннән биш кеше колхозда эшли. Хезмәт көннәре күп. Димәк, икмәкне дә мул алачаклар. Бу гына түгел бит әле. Рәшит өчен бик мөһим тагын бер мәсьәлә бар. Шахтага китәргә туры килә икән, димәк ки, хәрби хезмәткә дә Рәшит шуннан алына. Ул чакта Айсылу белән кабат күрешүләренә өмет итәсе дә түгел инде... Төн караңгысы әкренләп юкарды. Авыл тып-тын. Этләр дә өрми. Алар да таң йокысына талган. Кеше-кара урамга чыкканчы, өйләргә таралырга кирәк иде. Шахтага өндәлүче егетләрнең әти-әниләре көнне энә өстендә утыргандай үткәрде. Җил капка шыгырдап алса да, өй кыегына песнәк кунса да, йөрәкләре урыныннан кузгалды. Тизрәк тәрәзәгә күз салдылар. Сәвиттән килүче түгел микән, балаларны тагын дәшмәсләр микән дип котлары чыкты. Бер көн шулай үтте. Ике көн... Өченче көнне алар бераз тынычланды. Ни хикмәт булгандыр — вәкил китте. Кыш буе шахта дип борчучы булмады. Март урталарына кадәр Рәшит белән Нияз урманда эшләде. Авылларыннан утыз чакрым ераклыкта урман кистеләр. Ике тоткалы пычкы белән йөзьяшәр имәннәрне, ботаклары күккә ашкан каеннарны аудардылар. Урман эше авыр да, моңсу да, шул ук вакытта күңелгә әллә нинди уйлар да китерә. Кышкы урман, ак карга төренеп, тын гына йоклый. Эшчеләр иң элек әнә шул тынлыкны боза. Бил тиңентен карны ерып керәләр дә, кисәсе агачның төбендәге карны көрәп, тирә-юньдәге вак-төяк куакларны чабалар. Шулай эш мәйданы әзерләнә. Аннары берәүгә дә бернинди зыян китермәгән гөнаһсыз агачның кәүсәсенә пычкы салалар. Маңгайдан тир ага, көн җылынган кебек була. Өстеңдәге сырманы салып, ботакка элеп куясың. Җан тиргә батып эшлисең дә эшлисең. Бераздан пычкыны йөртеп булмый башлый, агач кыса. Ипләп кенә пычкыны бер читкә алып куясың да кәүсәгә балта чабасың... Агач түзми, бирешә. Әкрен-әкрен бер якка авыша башлый. Шушы мизгел җитүгә, Рәшит белән Нияз, эш коралларын ташлап, ике куллап агач кәүсәсенә ябышалар. Бүрекләре төшеп киткәнче каерылып өскә карыйлар да агач авышкан якка бар көчләренә этәләр. Бу дөньяның кар-буранын, салкын җилле, бозлы яңгырларын, ут уйнаткан яшеннәрен, бер тамчы дымга тилмерткән аяусыз корылыкларын кичкән горур, көчле агач, иңри-иңри, зәңгәр күк белән саубуллаша. Янәшәдәге куаклар, аңа юл биргәндәй, як-якка авыша. Ул арада, җан ачысы белән дөпелдәп, агач кар өстенә килеп тә төшә. Бер мизгелгә буран кузгалгандай була. Егетләр агачның ботакларын чабарга керешә. Меңләгән бөреләре тулышкан саллы ботакларны сөйрәп, бер читкә өяләр. Аяк асты коелган бөре белән тула. Бу тамашага карагач, Рәшитнең тәне эсселе-суыклы булып китә. "Бу бөреләр мәңге ачылмаячак бит инде,— дип уйлап ала ул.— Кәүсәдә калганнары кояш җылысында ачылып азапланыр әле, үсеп китәргә талпынырлар. Әмма юк инде... Алар үсә алмаячак... Тамырыннан аерылган бөре ачыла алмаячак..." Язгы чәчү дә бетте. Печән дә чаптылар. Урып-җыюны төгәлләделәр. Егетләрне борчучы булмады. Бәлки, шахта дигәннәренә кеше кирәк түгелдер инде дип, күңелләрен юатып йөргән арада, теге вәкил Шәткегә тагын килеп җитте. Егерме тугызынчы елда туганнарны тагын сәвиткә чакырдылар. Вәкилнең карашы бу юлы усал иде. Күзләре ялтырап, уйнаклап тора. Егетләр белән исәнләшеп тә тормады. — Сез — дезертир! — диде тешләрен кысып.— Сезнең яшьтәге егетләр фашизм белән көрәште! Җиңде! Күбесе яу кырында ятып калды! Ә сез... Сез, эштән куркып, әниләрегезнең итәге астында качып ятасыз! Килгән кешенең соңгы җөмләсе егетләрне миңгерәтеп җибәрде. Шәтке егетләреме эштән курка! Шәтке егетләреме әниләре итәге астында качып ята! Ничек мыскыл итә бит! Сүксен ул аларны, эт итеп сүксен, тик болай итеп, мондый сүзләр белән түгел... Нияз түзмәде. — Сез нәрсә?! Ни әйткәнегезне колагыгыз ишетми. Әллә без эш эшләми йоклап ятканмы? Безнең кырдан кайтып кергәнебез юк! — Без монда колхоз эше хакында сөйләшмибез! — дип кырт кисте вәкил.— Сүз илне төзекләндерү турында бара. Фашист җимергән шәһәрләрне, завод-фабрикаларны торгызу өчен илгә күмер кирәк, күмер! Гитлер Германиясен җиңдек тә шуның белән эш бетте дип беләсезме әллә? Ил таралып ята. Аны яшьләр рәткә китерми кем рәткә китерсен? Аннары шунысын да әйтим: сезнең шахтада эшләгән көннәрегез хәрби хезмәт исәбенә булачак. — Каршы килер чама калмады. Хәрби хезмәттән баш тартып булмый. Хәрби хезмәт — ир-егетнең иле алдындагы изге бурычы! Физик кимчелеге булганнар гына хәрби хезмәткә алынмый. Атна-ун көннән егетләрне алып та киттеләр. Юллар озын булды. Бер товар вагоныннан икенчесенә, аннары өченчесенә, дүртенчесенә күчерделәр. Өс-баш керләнде, атна буе җылы ризык күрмичә иза чигеп бару талчыктырды. Ниһаять, поезд туктады. Тышкы якта: "Приехали!" — дигән сүзләр ишетелде. Вагон ишеген шудырып ачтылар. Йөзгә салкын җил бәрелде. Җиргә берәм-берәм сикереп төшкән егетләр, үзләренең кайда, нинди урынга килүләрен хәтерләп калырга теләгәндәй, як-якка күз ташладылар. Күктә әкрен генә аксыл болытлар йөзә. Җирне әз булса да җылытыйм дигәндәй, нурларын сузган кояшны әледән-әле шул болытлар томалап тора. Болытларның бу кыланышын хуплаган кебек, күккә кадәр сузылган төтен баганалары җилдә тирбәлеп ала. Тирә-юнь кап-кара. Бар нәрсәне шул күмер тузаны каплаган. Ераккарак күз ташласаң, гаҗәеп күренеш: ямь-яшел уҗымнар да, сусыл үләнле болыннар да, алтынсу төстәге салам эскертләре дә — берсе дә юк монда! Монда бары кап-кара күмер өемнәре генә. Юлда керләнеп беткән кием-салымнарын салып ташлап, рәхәтләнеп мунча керделәр. Аннары аларга яңа кием — ФЗӨ формасы бирделәр. Кара бүрек, кара гимнастерка, чалбар, киң каеш. Аякта өр-яңа ботинка! "Шәп бит, шайтан алгыры! Эх-х, Айсылу каршысына килеп басарга!" дигән горур уй йөгереп үтте Рәшитнең башыннан. Рәшит белән Ниязны забойга билгеләделәр. Аларның эш коралы — көрәк, кәйлә. Алар — проходчиклар, ягъни беренче булып юл ярып баручылар. Алар сигез сәгать буе җир чокый. Чокый-чокый актара торгач, куыш барлыкка килә. Куышны әкрен-әкрен киңәйтәләр, озынайталар, "түшәм"ен терәтеп куялар. Үзләре куптарган күмер, таш, тагын әллә нинди тау токымнарын вагончикка төйиләр, шпал тезәләр, тимер юл сузалар. Аларның вазифасы шушы. Эш авыр. Монда тәмәке тартырга ярамый. Тузан, бөркү, һава җитми, сулыш алу читен. Тау токымнары арасыннан чыккан газлардан баш әйләнә, косасы килә. Смена бетеп өскә күтәрелгәндә, теш белән күзләрнең агы гына күренә. Бар җир кап-кара күмер тузаныннан тора. Шахтадан туп-туры мунчага атлыйсың. Юынасың, юынасың... әмма нихәтле юынсаң да, чистарыну мөмкин түгел. Колак эчләре гел кап-кара, күз төпләре сөрмәле... Беренче көнне шахтадан чыккач, Нияз белән Рәшит уң белән сулны аера алмыйча тордылар. Менә нинди икән ул шахта! "Шахта" көен матур итеп җырлыйлар җырлавын. Имеш, шахталарга син төшәрсең, җырлап күмер кисәрсең... Җырларсың, бар! Җырлап кара! Җырлау түгел, монда елап та булмый. Монда бары җан елый. Күз яшьсез генә әрнеп, сулкылдап елый... Әйе, кем әйтмешли, җырның ертыгы юк инде. Тәҗрибәле шахтерлар, юынып, чистарынып алгач, кием-салымын алыштыра да сыраханәгә китә. Стакан тутырып "ак"ны җибәргәч, күңелләре күтәрелеп китә, дөньяга ямь иңгәндәй тоела... Егетләр моны остазлары Нәҗип абыйлары мисалында күрә. Ул үзе Буа ягыннан. Сыраханәдән кайткач, уйланып, моңланып утыргалый. Тальянын кулына алып, озын көйләр уйный, җырлап та җибәргәли. Шахтер егет күмер кисә, Кемнәр ала исәбен? Гомерем булып, таш басмаса, Кайтырмын, җанкисәгем... Җырлый-җырлый да, туктагач, тирән итеп сулыш ала. — Сагынсаң да, саргайсаң да, берни эшләр хәл юк,— дип, язмышы белән килешеп, гармунын бер читкә куя. Һай, авыр шул сагыну хәлләре! Ятсам, торсам, кич утырсам, син генә уйларымда, дип, юкка гына җырламыйлар икән! Авыл, Айсылу, әти-әнисе, туганнары Рәшитнең дә күз алларыннан һич китми шул! Җир астында да алар турында уйлый, өскә менгәч тә алар күз алдында. Көн саен авылга хат яза ул. Беркөнне Айсылуга, икенче көнне әтиләренә. Монда килгәннәренә өченче атна киткәч, берьюлы ике хат алды. Берсен әтисе язган, икенче хат Айсылудан. Кат-кат укыды Рәшит ул хатларны. Ятлады. Әтисеннән килгән хат гел тормыш турында. Сарык бәрәнләгән. Каз өмәсе үткәргәннәр. Ә Айсылу хаты икенче. Аның сүзләре күңелне әллә нишләтә. "...Беркөнне чишмә юлында әниең белән очраштык,— дип язган.— Исәнләшкәч, "Рәшитнең хаты киләме?" дип сорады. Оялдым. Күз алларым караңгыланып китте. Үләм дип торам. "Килә" дигән сүз көчкә телемнән төште. Күңелемдә берьюлы мең төрле хис ташкыны кузгалды. Кичләрен бәрәңге бакчасына чыгам да абзар коймасына сөялеп уйланып торам. Күктә йолдызлар кабына. Төн караңгылыгы арткан саен, алар яктыра гына. Әнә Чүмеч йолдыз, Иләк йолдыз... Бергәләп йолдыз күзәткәннәрне хәтерлисеңме? Син торган җирдә дә бармы ул йолдызлар?.." Айсылу хатын җыр белән тәмамлаган. Мин сагынсам, айга карыйм, Айда очрашыр күзебез... Рәшит белән Ниязның көннәре гел бертөрле уза. Эш, мунча, ашханә, тулай торак. Аларның сагынып, саргаеп яшәүләренә Нәҗип абыйлары да игътибар итеп йөри икән. Бер кичне аларны үзе белән чакырды. — Давай, егетләр, бер урамнарны урап кайтыйк әле. Тегеләр "барабыз" дип тә әйтмиләр, каршы да килмиләр. Нәҗипкә карап тик торалар. Монда килеп кабуларына ике ай була инде, ә аларның бер кино да караганнары юк. Кинога гына барырлар да иде — акчалары юк. Болай клуб тирәләренә чыгасылары килми. Ашханәдән кайтуга хат язалар да йоклау ягын карыйлар. — Ну-у! — дип мут елмайды Нәҗип.— Тузан кагып керәсегез килә — анысы точно! Шулай бит! — Юк ла... анда безгә ни калган? Рәшитнең мәэюс карашыннан, өметсезлек тулы җавабыннан Нәҗип шаркылдап көлеп җибәрде. — Ха-ха-ха... Кара, кара моны! Сезнең, мөгаен, кызлар кочып караганыгыз да юктыр... Точно! Йоклау турында әйтеп тә тормыйм. Шулаймы? Нәҗипнең ни-нәрсәгә ишарәләвен аңлый алар. Җүләр түгел. Әйтерсең авылда хатын-кыз беткән. Хәзер... тол хатыннар, тол кызлар белән дөнья тулы. Нәҗип абыйларына кычкырып әйтеп булмый инде. Бик беләсе килсә, Ниязның йоклап та караганы булды. Күршеләре Мәрьямбану апасының ире, сугыштан бер аягын калдырып кайткач, өйдән чыгып китте. Югары оч Таҗиның унсигез яшьлек кызына өйләнде. Инде хатынын ташлап чыгу гына җитмәгән, кабахәт сүз белән урам авызын тутырды: "Мәрьямбану балага уза алмый икән", "Мәрьямбану кысыр икән ич..." Утыз яше яңа тулган Мәрьямбануның бу сүзләргә җене чыккан. Түзмәгән, каршы гайбәт җибәргән. "Ул үзе орлыксыз! Аксак тәре! Менә күреп торсын, тупырдап торган бер малай алып кайтам әле!" Мәрьямбану белән өч тапкыр кавышты Нияз. Шул чактагы баш әйләндергеч мизгелләрне күңеленнән кичереп, Нияз көрсенеп куйды. — Кайда инде ул безгә... — Ярар, ярар. Йә, әйтегез, акчагыз юкмы? Эш акчага төртелдеме? — Тагын ике ай өйрәнчек булып йөрисе бит әле. Акча каян килсен? — дип авыр сулады Рәшит. — Ярар, ярар,— дип, егетләрнең аркасыннан кагып алды Нәҗип.— Барыбыз да өйрәнчеклектән башладык. Әкренләп көйләнер. Сезне бүген мин сыйлыйм. Киенегез, киттек. Абыйлары икеләнеп торыр урын калдырмады. Тулай торакның төссез, күңелсез бүлмәсендә яту да туйдырган иде инде. Туйсаң да чыдыйсың. Нәҗип абыйлары сыраханәгә чакыра икән, нишләп әле барып кайтмаска ди? Унҗиде яшькә җитеп, сыра дигән эчемлектән авыз итеп тә караганнары юк! Кырык бишенче елны авылда сугышның буеннан-буена булмаган җыен булды. (Алар авылында сабан туен җыен дип йөртәләр.) Шул чакта Шәйхетдин абзый ике чиләк бал әчеткән иде. Әтисенең бер чүмеч әче балын чәлдергәч, Рәшит Ниязны да дәшкән иде. Бәрәңге бакчасына чыгып, балны ят күзләрдән яшереп кенә эчтеләр. Эчеңә хәмер кергәч, кызык икән ул. Баш әйләнеп китте, күңел күтәрелде, дөнья түгәрәкләнде, җырлап ук җибәрәсе килә башлады. "Сыра да әче бал шикелле микән?" — дип уйлап алды Рәшит. Ишеге өстенә "Сыраханә" дип язылган бина шактый зур. Рәшитләр авылындагы каравыл өе хәтле булыр. Эчкә үтүгә, егетләр тирә-юньгә күз ташлады. Ул да нәкъ авыл кибетендәге шикелле итеп бүленеп алынган икән. Юантык кына хатын, шар-шар сөйләшә-сөйләшә, сыра агыза. Бинаның буеннан-буена өстәлләр тезелгән. Ирләр, берьюлы бишәр-алтышар кружка сыра алып, өстәл янына утыралар. Һәммәсе, тозлы балык суыра-суыра, сыра чөмерә. Тәмәке төтене, тозлы балык исе таралган бина эче гөжләп тора. Рәшит монда гел ир-ат кына йөри торгандыр дип уйлый иде. Һич алай түгел икән. Хатын-кызлар да җитәрлек. Нәкъ ирләр сыман килештереп, сыра чөмерәләр, шаркылдап көләләр. Тормышлары гел шатлыктан гына тора диярсең, билләһи! Нәҗип абыйлар чиратка килеп баскан гына иде, хатын-кызлар аны шундук күреп алды. Төрле яктан үзләре янына чакыра да башладылар. — Назип! Иди сюда! К нам! Нәҗип аларга дусларча кул изәде. — Хәзер, Надька! Өчебезгә дә урын әзерлә! Надька белән Роза янына килеп утыргач, абыйларын алыштырып куйдылармыни! Тулай торакта йөзеннән китмәгән моңлану, сагышлану төсмерләренең эзе дә калмады. Теле телгә йокмый — җыен тузга язмаган мәзәк сөйләп, хатыннарның күңелен ача. Бераз утыргач, сыра куәте буыннарны яза төшкәч, Роза дигәне игътибарны Нияз белән Рәшиткә юнәлтте. — Назип, нәрсә инде бу? Дусларыңның теле юк что ли? — Борчылма! Телләрендә сандугач сайрата торган егет болар! Шулай бит, якташлар! — Син сандугач тавышы ишетәсеңме, Надька? Мин дә ишетмим... — Роза шулай чытлыкланып яшьләрне үртәп алды. — Ашыкма! Аларны да ашыктырма! — дип каршы чыкты Нәҗип.— Сандугач кайда туры килсә, шунда сайрамый ул! Үз бәһасен белә. Точно! Көт. Мөмкинлек бир. Ул сайрардай урын кирәк. Аңладыңмы? — Аңладым, Назип. Роза урындыгын Нияз янына ук шудырып утырды да егетнең иңенә кулын салды. Нияз калтыранып куйды. Хатын-кыз кулының назлы җылысын тою бер яктан рәхәтлек бирсә, бераз тартындырды да. Рәшит белән Нәҗип абыйсы каршында болай утыруны килештереп бетермәде. Аның бу халәтен тәҗрибәле хатын шундук сизде. — Йә, йә, ашамам, курыкма,— диде ул, көлеп.— Назип та сүз әйтмәс.— Үзе кулын Ниязның биленә таба шудырды. Алар тагын сыра алдылар. Җыен юк-бар сүз сөйләшеп озак утырдылар. Кайтыр вакыт җиткәндә, Нияз үзе Розаның калын билен кысып-кысып кочаклый иде инде. Ул төнне Нияз тулай торакка кунарга кайтмады... Иртәгесен Рәшит аңа күзенең агы белән карап алды да: — Син нәрсә?! Очраган бер хатын артыннан китә торган кешемени? Дур-рак! Монда алар җитәрлек! Хатын-кызлар төрмәсенең рәдем икәнлеге башыңнан чыктымы әллә? Нәгыймәгә ишетелсә... Нияз каршы бер сүз әйтмәде. Аңа оят иде. Ул шулай сөйләшмичә берничә көн үз эченә бикләнеп йөрде дә кинәт телгә килде: — Әйдә качыйк моннан. Һәр гамәлнең иң элек ахырын уйларга ярата торган Рәшит аптырап калды. — Ничек итеп? Безнең кулда бернинди документ юк бит! — Барыгызны да документлы итәм! — Кеше ышанмастайны хак булса да сөйләмә, диләр. Каян аласың син ул документларны? — Менә күрерсең! Әйткән иде диярсең... Шушы сөйләшүдән соң Нияз эшкә кереште. Тулай торакка кайтуга, ишекне эчтән бикләп ала да уртага ярылган чи бәрәңгенең яссы ягына хәрефләр чокый. Озак азапланды ул. Ничә чиләк бәрәңге бозуын бер Ходай үзе генә беләдер. Атна-ун көн тырыша торгач, тәки шахта идарәсе мөһеренә охшаган мөһер барлыкка килде. Нәҗип абыйлары ярдәме белән "справка" тексты да язылды. Егетләрнең күңелләре күтәрелеп китте. Болай булгач, әкрен-әкрен икешәр-икешәр кеше юлга чыгачак... Берсе дә монда калмаячак. Барысы да китәчәк! Шулай өметләнеп, өйгә кайтып керү турында хыялланып йөргәндә, барактан баракка, тулай торактан тулай торакка тетрәндергеч хәбәр таралды. — Низамны эләктергәннәр! — Качкан булган. Бик каты кыйнаганнар... Хәзер төрмәдә икән... — Ерак китә алмаган. Ике тәүлек эчендә тотканнар да... Низам Рәшитләрнең күрше авылыннан. Ул инде монда елга якын эшләгән. — Менә сиңа мә! — диде Рәшит.— Төрмәдә утырганчы, газлы шахтада күмер тузаны эчендә эшләвең хәерле. — Бер елга түзә алсак, бәлки, ял бирерләр. — Һе, бер ел түзәргә бит әле! Аңынчы тончыгасың! — дип, әче итеп сүгенде Нияз.— Барыбер калмыйбыз. — Калмый кая барасың? Нияз дустының күзләренә туп-туры карады да катгый итеп әйтте: — Паспортларны кулга төшерергә кирәк. — Бу ни сөйли дигәндәй, Рәшит аңа текәлде. Нияз сүзен дәвам итте: — Бухгалтер бүлмәсендәге шкафта алар. Үзем күрдем. — Шкаф бикле ич. Йозак ватып керсәң... җәзасы шахтадан качкан ише генә булмас... — Бухгалтер кызлар янына кергәләп йөрик. Күзәтик. Бер җае чыкмый калмас. Бу эшнең барып чыгарына тәгаен үк ышанмасалар да, егетләр кызлар янына еш керә башладылар. Сиздермәскә тырышып кына шкафка да күз салалар. "Ачкычы нинди икән?", "Кадак белән ачылмый микән?" Шкафның өске киштәсендә папкалар өеме. Аскы киштәдә фанерадан ясалган тар гына тартмалар. Паспортлар әнә шул тартмаларда! Үрелеп аласы да үз паспортыңны кесәгә саласы югыйсә... Шулай уйлаган саен, йөрәк туктап куйгандай була, тешләр кысыла. Ачачак алар бу йозакны, һичшиксез ачачак. Ишектә асылмалы йозак. Андый йозак кибет саен. Сатып алачаклар да сүтеп караячаклар. Ничек итсәләр итәрләр, барыбер шул йозакларны ачарга өйрәнерләр! Ике-өч атна күзәткәч, егетләр тәвәккәлләде. Ишек йозагы тиз ачылды. Рәшит ишек янында сакта калды, Нияз эчкә керде. Тез буыннары калтырый, куллар дерелди, маңгайдан салкын тир бәреп чыга. Бармак бите белән капшап, йозак оясын тиз тапты Рәшит. Нечкә озын кадакны ипләп кенә эчкә шудырды. Кадагын әле бер якка, әле икенче якка авыштырып, йозак телен этте. Ниһаять, йозак ачылып китте. Шатлыгыннан Нияз чүт кычкырып җибәрмәде. Тик ашыгырга, бик ашыгырга кирәк иде... "О-о, монда ике генә түгел, дүрт тартмачык икән ич! Калган икесе эчтәрәк булган, күренмәгән. Озаклап, бөртекләп актарырга вакыт та тар!" Калтыранган куллары белән алфавит буенча Нияз тиз-тиз карый башлады. Гатауллин, Дәүләтшин, Дяглов... Кая соң? Кая соң Закиров? Забиров, Завогин... Закиров! Менә аның паспорты! Ул ирекле хәзер! Аның паспорты үз кесәсендә! Хәзер Рәшитнең паспортын табасы, Сәлимнекен, Нурыйныкын... Ул тагын документлар актарырга кереште. Сәлим паспорты да килеп чыкты, Нурый паспорты да табылды. Рәшитнекен... Иң якын дустының паспортын таба алмады. Тирләп-пешеп чыкты, кабат-кабат актарды, тик... аның паспорты юк иде. Бик гаепле сизде ул үзен. Әйтерсең Рәшитнең паспортын күрә торып алып чыкмагандай хис итте. Үз-үзенә урын тапмады. Әмма монда озак тоткарланырга ярамый иде инде. Шкаф ачык калды, тартмалар урыннарыннан кузгалды. Документлар актарылды... Таң атканчы, моннан тизрәк таярга гына кала. Март аеның салкынча бер төне. Нияз белән Рәшит Нәҗип абыйлары белән хушлаштылар да вокзалга киттеләр. Гомуми вагонга кереп, иң югарыдагы сәкегә менеп ятты алар. Поезд озак көттермәде, кузгалды. Алар йокыдан уянганда, төн узып, яңа көн туган иде инде. Бераздан вагонга билет тикшерүчеләр керде. Өске сәкедә йоклаганга сабышып ятучы Рәшит белән Ниязны да күреп алдылар. — Билетларыгыз! — дип боерды урта яшьләрдәге мыеклы урыс. Егетләр икесе берьюлы гимнастеркаларының түш кесәсенә тыгылды. — Менә. Контролер нигәдер боларның билетлары булу белән генә канәгатьләнмәде. — Документларыгыз бармы? — дип тә сорады. Нияз белән Рәшит, аңламаган кыяфәт белән, бер-берләренә карады. — Нинди документ? — дигән булды Нияз. — Паспорт. — Безнең паспорт юк, без авылдан. — Кайсы авылдан? — Ерактан. Татарстаннан ук,— дип дәвам итте Нияз, бар белгән урысчасын вата-җимерә.— Ни... Кунакка... Әйе, абый янына кунакка килгән иек... Сукбайларны күп күргән өлкән яшьтәге урыс, әлбәттә, аларның бер сүзенә дә ышанмады. — Әйдәгез минем арттан,— диде ул, кырыс кына. — Нәрсәгә? Ни өчен? Без нишләгән? — дип аваз салды яшьләр. — Нишләмәсәгез, берни булмас. Киләсе состав белән үзем утыртып җибәрермен. Алар, башларын иеп, контролерга иярделәр. — Син нишләп паспортыңны күрсәтмәдең? Кайта торырыең,— дип пышылдады Рәшит Ниязга.— Мондагы хәлләрне сөйләр идең. — Юк инде. Ни булса да бергә күрербез. — Паспорт турында сүз чыккач, Рәшитнең исенә кылт итеп бәрәңгедән ясалган пичәтле "справка" килеп төште.— Син теге "ялга җибәрелә" дигән язуны хәзер үк юк ит. Эләксәк, баш бетә. Әлеге "справка"ны егетләр икесе дә аяк астына йомарлап ташладылар. Аллага шөкер, берәү дә сизмәде. Әмма әле Ниязның кесәсендә юлга дип җыйган йөз сум акчасы бар. Тентесәләр, ике дә уйлап тормаячаклар, алып калачаклар. Нишләргә инде, ә? Нияз озын-озак уйлап тормады, ике учы белән чалбар изүен тотты да контролерга: — Абый, абый,— дип эндәште.— Бәдрәф, бәдрәф... — Шул гына җитмәгән иде,— дип мыгырданды урыс.— Әйдәгез. Башта син кер,— диде ул Ниязга. Ниязга шул гына кирәк тә. Нәҗес өелгән пычрак бәдрәфнең ишеген яба алганча ябып, ул тиз генә чалбар төймәләрен чиште. Йомышын йомышлаган кыяфәт чыгарып, кесәсендәге йөз тәңкәлекне, дүрткә бөкләп, ботинкасы эченә шудырды. Бер-ике минуттан соң алар чем-кара чәчле, калын иренле, түгәрәк йөзле, базык гәүдәле милиция капитаны каршында басып торалар иде. Урыс халкының "Без худа добра не бывает" дигән әйтеме бар. Татарчага тәрҗемә иткәндә, начарлык күрми, игелек табылмый дигән мәгънәгә туры килә торгандыр инде. Егетләрнең язмышында да шундыйрак хәл булды. Контролер чыгып киткәч, милиция капитаны бүлмә буйлап әрле-бирле йөренде дә егетләрнең каршысына килеп туктады. — Кая юл тотасыз? — диде ул. Чыкылдап торган татар акценты белән Нияз җавап бирде: — Казанга кайтабыз. Казанга дигәч, капитан елмаеп җибәрде дә татарча сөйләшә башлады. — Шахтадан качтыгызмы? — диде ул, елмаюын яшермәгән хәлдә. — Сагынуга түзеп булмый... Кайтасы килә. — Авылда да эш җитәрлек. Безне нишләп интектерә торганнардыр? — дип тезеп китте Нияз.— Без бит әйбер урламаган. Дәүләт милкенә кагылмаган. — М-да,— дип куйды капитан.— Мәсьәлә сез уйлаганча гына түгел шул, якташлар. Менә нәрсә, егетләр,— диде ул, бераз тын торгач.— Минем барып киләсе җирем бар. Ишекне сезнең өстән бикләп китәм. Шыпырт кына утырып торыгыз. Чыгып качабыз дип, җүләрлек эшләп ташламагыз. Аннары ни дә булса уйлашырбыз. Ул озак тоткарланмады. Китүенә унбиш минут чамасы үтүгә, борылып та кайтты. — Йә, якташлар, нишлибез инде? — диде чишенә-чишенә. Аның тавышында әйтеп-аңлатып булмый торган бер җылылык бар, үз итеп, якын итеп карау чагыла иде. Өстәл тартмасын ачып бер бөтен ипи чыгарды да аны гәзиткә пөхтәләп төрде. — Менә сезгә миннән күчтәнәч. И моннан аттырыгыз. Поездга утырып тормагыз. Икенче станцага хәтле тәпиләгез генә... Бу тирәдә башка күренмәгез. Югыйсә янасыз... Рәшит белән Нияз рәхмәт әйтеп саубуллаша да белмәделәр. Ишектән очып кына чыгып киттеләр. Күңелләре күтәрелде. Бу мизгелләрдә аларга бәхет үзе елмайды, үзе колачын җәйде. Алар иректә бит! Иректә! Сораша-сораша олы юлга чыктылар да җәяүләп киттеләр. Станца белән станца арасы унбиш чакрымлап булгандыр. Шактый ялыктырды. Ярый әле бөтене белән ипиләре бар. Аны уртага бүлделәр дә ашап та бетерделәр. Икенче станцага килеп җиткәндә, кичке эңгер тарала башлаган иде инде. Вокзалга килеп җиттеләр. Бер товарнякның Новосибирск ягына узачагын әйттеләр. Юл уңае. Җайлы булды әле бу! Егетләр шым гына состав тукталасы юлга чыктылар. Поезд килеп җитүгә, сакчы куелмаган ачык вагонга сикереп менделәр. Состав озак тормады, китте. Новосибирскига җитәрәк, поезд тизлеген киметкән арада, вагоннан төшеп тә калдылар. Шәһәргә җәяүләп керделәр. Новосибирскины буеннан-буена җәяүләп чыгып, күрше станциягә таба киттеләр. И-и, шактый озын икән ул Новосибирск дигәннәре! Бара-бара аяклар калмады. Үзәк урамнары, нәкъ Казан шикелле, таштан төзелгән. Аннары шәхси йортлар башлана. Гел авыл шикелле. Түбәләрдән тып-тып тамчылар тама. Тактадан гына җиткерелгән абзар-кура эченнән казлар каңгылдашкан, сарыклар бәэлдәшкән тавышлар ишетелә. Бу тавышлар егетләрнең күңелен әсәрләндереп, сагыну хисләрен яңартып җибәрде. Казларның күкәй сала башлаган вакыты шул. Әй бу гомер дигәнең! Әле кайчан гына алар да болында бәбкә саклап, бозау көтеп йөргән малайлар иде! Олы Үзән дип йөртелә торган киң инеш Рәшитләрнең бәрәңге бакчасына ук терәлеп ага. Инеш аръягындагы болын, басулар күрше "Правда" колхозыныкы. "Правда"ның үзәге — Таштирәк дигән урыс авылы. Инеш аръягындагы урыс малайлары көтү көтә. Малларны туплауга куйгач, Акъяр тавы итәгендә учак ягып җибәрәләр. Инештән кысла тотып, аны кыздыралар. Тегеләрнең тәмләп-тәмләп кысла боты кимерүен Рәшитләр кызыксынып күзәтә. Тамак ач. Тик "урыс азыгын" татып карарга күңел тартмый. Тау өстендә басу. Анда солы, бодай ишелеп уңа. Шәткенең мут бозаулары, йөремсәк сыерлары, уҗымнар баш калкыта башлау белән, шул басуны урап кайта. Ә казлар... Казлар, игеннәр башаклана башлау белән, шул басудан төшми инде. Күрше колхоз игенен тетепме-тетәләр. Колхоз бу хәлләргә түзеп тора алмый, каравылчы куя. Беркөнне Рәшит казларын куып төшерергә ничек өлгереп калды инде — каравылчы килеп тә җитте. Җан-фәрманга чаптырып килгән атыннан сикереп тә төште, Мәүлиха түтинең ана казын эләктереп тә алды. Мәүлиха түти, бар көченә чәрелдәп, урыс кулындагы казына килеп ябышты. Китте кычкырыш, китте тавыш. — Бир казымны! Урыс тәресе! — Отойди б... — Бирермен сиңа б...не! Мин — әрмис хатыны! Ике яклап тартуларына түзалмыйча, өзгәләнеп-өзгәләнеп, каз кычкыра. Каурыйларын очыртаочырта бертуктаусыз бәргәләнгән каз, үзәкләрне өзеп, "ка-а-а-аг" дип аваз салды да тынып калды... Себер ягы казларының язгы каңгылдашуы бала чакта калган истәлекләрне кабат яңартты. Ниһаять, шәһәрне чыктылар. Инде икенче көннең төш вакыты җитте. Тамак ачуга һич чыдар чама юк. Әмма әле икенче станциягә хәтле тәпилисе бар. — Ул станциягә бүген барып җитәрбез микән? — дип куйды Нияз.— Юлда эскерт очраса, шунда кунар идек. — Салкын тидермәбез микән? Авырып та китсәк, бетте баш. Җәяүлегә төн озын икән. Бу төннең чиге булмас сыман тоелды аларга. Барасың, барасың... Тирәюньдә төнге бушлыктан башка берни юк. Ниһаять, күк гөмбәзенә яктылык сирпелә башлады. Йолдызлар әкрен-әкрен сүнделәр. Вокзал кыегына "Коченево" дип язылган станциягә килеп җиткәндә, көн иртә иде әле. Үтереп-үтереп ашыйсы килә, әмма әле буфет ябык, эш сәгате башланырга шактый вакыт бардыр. Рәшит ботинка үкчәсенә шудырган акчасын ипләп кенә алды. Уртага бөкләнгән акчаны сак кына ачты... Һәм телсез калды. Акча, аяк үкчәсе белән ышкыла-ышкыла, түп-түгәрәк булып тишелгән иде. Бар өметләре, бар ышанычлары шушы акча иде бит! Их, җүләр баш! Милиция идарәсеннән чыккач нишләп алмады соң ул аны?! Нишләргә инде хәзер? Башка икенче бәла ишелгәч, вакыт та тизрәк үткәнме, буфет дигәннәре дә ачылды. Вокзал тирәсендә ыгы-зыгы купты, халык йөри башлады. Буфет эченнән чыккан ризык исе башларны әйләндерә. Аяклар үзләреннән-үзләре шунда керә. Егетләр чиратка басты. Рәшит акчаның 100 санын күренеп торырлык итеп бөкләде дә буфетчы хатынга сузды. Йә Алла! Йә Раббым! Нинди могҗиза бу! Буфетчы акчаны җәеп карап тормады, төрелгән килеш тартмага ыргытты. Аннары уч тутырып сдача бирде. Нәрсә булды бу? Күреп күрмәмешкә салындымы ул хатын? Әллә үзе дә тормышның ачысын-төчесен күп татыган, кеше хәленә керә белүче изге җан идеме? — Монысы егетләргә караңгы иде. Алар туйганчы ипи ашады, кайнар чәй эчте, икешәр тәлинкә манный боткасын ялтыратып куйды. Тамак тук, күңел күтәренке. Тимер юлда эшләүчеләр янына барып, поездлар турында сораштырдылар. Юллары уңды. Аларга кырык-кырык биш яшьләр чамасындагы татар хатыны ярдәм итте. Әйе, Балтыйк буе илләреннән башлап Ерак Көнчыгышка кадәр сәяхәт кылсаң, һәр станциядә татар хатыннарын очратырсың. Алар иң авыр эштә. Шпал ташыйлар, кувалда белән рельсларны шпалга "тегәләр". (Махсус зур кадак белән рельсларны беркетүне "тегү" дип атыйлар.) Хатын аларны товарнякка утыртты. Вагон эче буп-буш. Бер кырыйдагы салам өеменнән гайре әйбер күренми. Салкын булса да, ятып барырга мөмкинчелек бар икән. Поезд, станциядән тиз кузгалса да, әкрен барды. Ике-өч тапкыр озаклап-озаклап тукталып торды. Егетләрнең ризыклары да бетте. Күшектеләр. Салкын эчкә үк төште. Алар әле сикергәлиләр, әле биегән кыяфәт чыгарып тыпырдыйлар. Бара торгач, тәүлек исәбен дә югалттылар. Рәшит: "Өченче тәүлек", — ди. Нияз: "Нинди өченче генә булсын инде?" — дип карыша. Ниһаять, бер тукталышта вагоннары янәшәсендә үк ике ирнең сөйләшеп торуын аермачык ишетте алар. — Камышлыга моннан өч сәгать чамасы гына барасы инде,— диде берсе. — Анысы шулай да. Монда күпме торасын кем белгән бит әле. — Тиздән кузгалабыз. Камышлыда товар төйисе бар. Аннары Белоярский да Сверлау. Бу сүзләрдән соң егетләрнең тәненә җылы йөгергәндәй булды. Свердловскига җитәләр икән ләбаса! И-и, анда хәтле кайткач инде! Аллаһы боерса, Татарстанга да күп калмый ич! Белоярский дигән урында егетләр поезддан шым гына төшеп калды. Ашханәгә кереп, җылы аш ашадылар. Корсак тулды, тамаклары гына туймады. Күңел барыбер шат иде. Юлда тамак ялгар өчен ипи белән сөт алып, куеннарына тыктылар. Свердловск юлы буйлап тагын җәяүләделәр. Аларга бик сак булырга кирәк. Ничек кенә булмасын, милиция күзенә чалынмаска инде... Уңган иде юллары. Свердловскида пассажир поездына утыру бәхетенә дә ирешкәннәр иде. Ничәмәничә тәүлек буе әле тәпиләп, әле товар поездларының салкын вагоннарында аунап кайта-кайта тәмам йончыгач, сәке асты җәннәтнең үзе булып тоелган иде. Шушы поезд аларны Арчага хәтле кайтарып җиткерәсе иде. Арчадан — Теләчегә, Теләчедән — авылга! Арчага җитсәләрме?! Калган илле-алтмыш чакрым ара кул сузымы гына кебек бит... Йөгерә-йөгерә кайтырлар. Ашарларына бетсә, хәер сорашырлар. Әмма кайтып җитәрләр... Свердловскидан соң да шактый юл үтелгән. Туган туфрак, туган төбәк якынайганнан-якыная иде. Хыялларның тормышка ашар мәле янәшәдә генә иде. Менә бит: типкәләп уяттылар, милиция бүлекчәсенә алып кереп, анадан тума чишендерделәр. Бетон идәнле салкын камерага ябып куйдылар... * * * ...1966 елның сабан туе иде. Чишмә як болынында мәйдан гөр килә. Күңелләр күтәренке. Дөнья матур, дөнья киң. Болын тулы кунаклар. Әле бер якта, әле икенче якта гармун уйныйлар. Бер-берләрен иңнәреннән алып, егетләр түгәрәк ясаганнар да матур итеп җырлыйлар. Икенче урында бөтерелә-бөтерелә кызлар бии. Ялгыз өянке ябалдашлары күләгәсендә изүләрен җилбәгәй җибәреп ике ир утыра. Алар бераз гына "кунак" булган. Бу халәт күзләренең ялтыравында, йөзләренең алсулыгында гына чагылмый, телләренә дә чыккан. Берсенең башында җиңел җәйге эшләпә, икенчесе кепкасын кыңгыр салган. Болар Нияз белән Рәшитнең яшьтәшләре — Мөхәммәт белән Нурый. Мөхәммәт, хәрби хезмәттән кайткач, Казанга төпләнде. Нурый авылда калды. Комбайнда эшли. — Йә, сөйлә, яшьти, ничек яшисең? — ди Мөхәммәт, салам эшләпәсен башыннан алып йөзе турында җилпи-җилпи.— Чибәр ханымнарга күз ташларга вакытың каламы? — Һи,— дип куя Нурый.— Кая инде ул безгә чибәр ханымнар! Авыл кешесе кояштан алдан тора, кояштан соң ята. — Әйдә-әйдә, сөйлә,— дип кеткелди Мөхәммәт.— Синдәй егетләрнең үз кояшы, үз ае бар, агайне! Ярар алайса, менә нәрсә,— ди ул, җитдиләнеп. — Ишеттеңме әле? Рәшит кайткан, диләр. Нурый бу хәбәрне ишетмәгән иде. Хак сүз сөйлисеңме дигәндәй, яшьтәшенә карады. Шул шахта дигәннәренә киткәннән бирле Рәшит авылга аяк басмады бит. — Чынлапмы? Кем әйтте? — Нурый бер-бер артлы сорау яудыра башлады. — Яңа гына өйдәгеләрдән ишеттем. Шуңа күрә мәйданга да тизрәк чыгу ягын карадым. Кайтуы хак булса, өйдә утырмас, мин әйтәм. Югыйсә баҗайның бераз табын янында утырырга исәбе бар иде. — Ниязның үлемен беләсеңме? — дип куйды Нурый. — Ишеттем. Йөрәк өянәгеннән киткән, диделәр. Теге чакны тентегәндә паспортын тапканнар аның. Кыйнаганнар. Кырык чыршы ботагы тетелеп беткәнче ярганнар, ди. Бухгалтерия бүлмәсенә үзем генә кердем, дигән. Биш ел биргәннәр. Рәшит тә утырган, ул өч елдан чыккан. Аның кайгысыннан әти-әнисе дөнья куйды. — Шуңа күрә кайтмады да инде ул. Бик гарьләнчек иде бит. Олыгая башлагач, туган туфрак тарткан, күрәсең. — Ничек кенә булмасын, шәп егетләр иде, яшьти. Хәтерлисеңме, утын агачларыннан Нияз сырлапсырлап нинди матур шкафлар, ачылмалы өстәлләр ясый иде. Рәссам булган бит! — Ә Рәшит?! — дип элеп алды Нурый, уң кулы белән кепкасын арткарак этеп.— Аның шикелле гармунчы Шәткедә бармы хәзер? — Шәтке дисең син! Тирә-юньдә юк андый гармунчы! — Әй яшьти,— дип авыр сулады Нурый.— Безнең яшьтәшләр ачылмаган бөре хәлендә калды инде. Бөреләндек... чәчәк атмадык... — Шула-ай-й,— дип килеште Мөхәммәт.— Татар кайда гына булмасын, кара эштә. Эшли дә эшли. Эш аты. Тик аның иң олы дәрәҗәсе дә урынбасардан узмый. Татарны галәмгә очырмас өчен "хатынын аерган" дигән сылтау табылды бит! Кеше көлкесе. Сәясәт диләр аны, брат... Сәясәт турында гәп корырга ярата торган Мөхәммәтнең тагын нидер әйтергә дип ачкан авызы ябылмыйча калды. Озын буйлы, какча яңаклы, чаларган чәчле, пөхтә киенгән мәһабәт ир-ат аларга таба килә иде. — Рә-ши-и-ит-т! — дип, икесе берьюлы кычкырып җибәрде алар.— Рә-ши-и-ит-т! Өч ир бер-берләренең аркасыннан кага-кага кочаклашты. Тамак төпләренә төер утырды. Күз төпләре дымланды. Дөнья онытылды. Әйтерсең лә җир өстендә бары тик алар гына калды. Ул арада ирләр янына авыл халкы җыела башлады. Җырлап торучы яшьләр дә алар янына килеп тукталды. — Таныш булыгыз,— диде Рәшит, кул аркасы белән бите буйлап аккан күз яшьләрен сөртә-сөртә.— Хатыным Ксения. Улым Альберт.— Рәшит янәшәсендәге тәбәнәк буйлы юантык хатын белән үсмер елмаешып куйдылар. Шул чакны Рәшитнең күзләре каршысында гына басып торган егетнең кулындагы тальянга төште. — Энекәш,— диде ул, егеткә мөрәҗәгать итеп.— Гармуныңны тотып карыймчы. Яшь чакта мин дә кычкырткалый идем бу тартманы. — Рәхим итегез. Тәбәнәк буйлы янып торган кара күзле сөйкемле егет гармунын Рәшиткә сузды. Рәшитнең озын, көчле бармаклары гармун телләре буйлап йөгереп алды да "Шахта" көен сыздырып җибәрде. Мәйданны көй урады. Юк, яшьләрнең моңарчы "Шахта"ны болай моңлы, болай бормалы итеп уйнаганнарын ишеткәннәре юк иде әле. Күңел кылларының иң нечкәләренә кагыла-кагыла, көй Чишмә як болыны буйлап таралды, яшел чирәм өсләренә ятып үкседе, тау итәгендәге талларга килеп бәргәләнде, инешнең вак дулкыннары өстендә яшь түкте. Көйне бер кабат уйнап чыккач, гармунына кушылып, Рәшит җырлап та җибәрде: Шахталарда күмер чаптым, Талды беләккәйләрем; Сагынудан, саргаюдан Янды йөрәккәйләрем. Шахталарда кояш чыкмый, Дөм караңгы көннәре; Бөреләнде, чәчәк атмады Безнең бәхет гөлләре. Мәйдан шахтер егетнең җырга салынган ачы язмышын өнсез калып тыңлаганда, бер ханым читтәрәк тын гына елады. Бу ике баласы белән иреннән аерылып кайткан Айсылу иде... Югалту Олыгая барган саен, кеше яшьлегендә күңеленә уелып калган истәлекле вакыйгаларны күз алдыннан кабат-кабат кичерә, узган гомерләрне ешрак исенә төшерә, диләр. Хактыр. Яшьлек — гомернең иң матур, иң самими чагы. Шуңа күрә бу халәт табигыйдер, матурлыкны сагыну галәмәтедер. Мирсәетен югалткан көннән Закирә дә истәлекләре эченә баш аягы белән чумды. Ялгыз калдымы, гомеренең бар мизгелен бөртекләп барларга керешә. Әйтерсең шул уйлардан Мирсәетнең кайдалыгы ачыкланачак та, югалган ире табылачак. Хәер, ул яшьлегендә дә уйланырга ярата иде. Беренче, икенче курста университетның тулай торагында яшәде Закирә. Кич җиттеме, бүлмәдәш кызлары бизәнергә, төзәнергә керешә. Ни генә кыланмый алар? Рәшидә иң элек исемен үзгәртте. Раяга әверелде. Аннары Рая-Рәшидәгә авылдан киеп килгән бердәнбер озын җиңле күлмәге ошамый башлады. Шуңа күрә күлмәкне "шәһәрләштерде" — башта җиңен кисеп ташлады, аннары итәген кыскартты. Менә шулай шәһәрчә күлмәк кигән чибәр мишәр кызы болай да сызылып торган кара кашын буяу каләме белән каралта, чиядәй янып торган иреннәренә иннек сылый. Кызый фойега танцыга төшәргә җыена. Закирә аңа караган да уйга баткан. ...Аның хыялы табиб булу иде. Шуңа күрә медицина институтының кабул итү комиссиясенә документларын күтәреп барды ул. Институтның юан пружиналы калын ишеген ачып керүгә, бөтенләй югалып калуы әле дә онытылмый. Монда халык... халык... Аның шикелле үк өлгергәнлек таныклыгы алган унынчыны тәмамлаучылар. Ул кызларның өс-башы күз явын алырлык. Һәммәсендә затлы, килешле күлмәк. Аякларында берсенекеннән-берсе матур туфли. Иреннәр буялган, сөрмә тартылган. Закирә болар арасында үзен әкияттәге шыксыз үрдәк бәбкәседәй хис итте. Монда аннан да ямьсез, аннан да алама киенгән башка берәү дә юктыр сыман тоелды. Аягында кыяфәте белән хәзерге кроссовкага тартымрак чүпрәк чүәк. Аны былтыр ук район базарыннан әнисе алып кайткан иде. Өстендә апасыннан калган штапель күлмәк. Ул әз генә иркен. Путасын бугач, ярамаслык та түгел шикелле. Казанга киткән чакта, әнисе: "Булды бу, кызым, синнән матур кыз каласында юктыр әле, менә күрерсең",— дигән иде дә... Әнисенең күзенә матур күренгәндер шул. Керпе дә әнә, йомшагым, дип әйтә ди бит. Закирә тагын бер нәрсәгә игътибар итте. Укырга керергә дип килүчеләрнең үз-үзләренә ныклы ышанычлары чырайларына ук чыккан. Бу аларның үзләрен тотышларында, сөйләшүләрендә сизелә. "Болар, мөгаен, бик яхшы укыганнардыр,— дип уйлап алды Закирә.— Тормышлары да безнеке шикелле түгелдер. Әйбәттер. Югыйсә болай матур итеп ничек киенмәк кирәк?" Закирәнең әтисе сугыштан кайтмады. Алты айлык кызчык, кабыктан ясалган бишегенә утырып, чүпрәкләрдән төрелгән курчагы белән уйнап калган. Әтисе киткән чакта аны күтәреп сөйгән дә: "Монысын куеныма тыгып кына алып китим микән әллә! Их, булдырып булмый шу-ул!"— дигән. Әтисе сугыш корбаны булганлыктан, унынчыны тәмамлаганчы Закирәгә пенсия бирделәр. Аена кырык сум. "Фәйрүзә апа, сиңа пенсия килә", — дип, аларга заемны да мулрак яздырырга тырыштылар, салымын да түлисе бар. Балаларның өс-башын да карыйсы. Абыйсы егет булып җитеп килә. Чәй-шикәр аласы дип әйтеп тә торасы түгел — анысына барыбер акча юк. Чәй итеп эчәргә кишер киптерәләр, мәтрүшкә, гөлҗимеш җыялар. Пенсия килеп торгач, Фәйрүзә апа Закирәне укытты. Үз авылларындагы җидееллык мәктәпне тәмамлагач, күрше Елгабашка сигезенчегә китте. Анда унъеллык мәктәп. Көн саен җиде чакрым барасы, җиде чакрым кайтасы. Укырга киткәнче, биш-алты көянтә чишмә суы да ташып куясы. Әнисе: "Инеш суын җылытырга утын күп бетә",— ди. Шуңа күрә малларга да чишмә суы ташырга туры килә. Әй, чишмәдән су китерү читен түгел лә! Тамак ачканда ашарга булмау читен. Үч иткән шикелле, бер искә төштеме, гел ашыйсы килеп кенә тора. Баш гүпчем эшләми. Һаман шул ашказанының ашарга сорап илерүен тыңлый, шуны гына уйлый. Мич төбенә салып пешерелгән ипинең башыннан башына бер телем кисеп бирә әнисе. Бу — мәктәпкә баргач ашыйсы ризык. Закирә аны букчасының төбенә үк салып куя. Авылны чыгып, бер чакрым тирәсе юл узуга, ни хикмәттер, теге бер телем ипине тотып кына булса да карыйсы килә башлый. Бокыр күперен чыгуга, Закирә түзми, туктап букчасын ача да ипләп кенә ипине ала. Бер генә тапкыр кабып карыйм микән, юк микән дип, ипекәйгә карап тора. Тешләп алып тәмен татып карасаң... тыелып булмас инде. Моны Закирә белә. Букчамны бүтән актармыйм дип, үз-үзенә сүз дә бирә. Тик сүзендә тора алмый. "Әллә бу Бокыр күпере чынлап та җенле инде,— дип уйлап куя ул.— Буранда бу тирәгә юлыккан кешенең адашмый калганы юк, диләр ич". Ни генә уйласа да, теге бер телем ипигә кызыгудан котылып булмый. Акылы төшендереп, аңлатып искәртә инде югыйсә. "Әле мәктәбеңә барып җитәсең бар. Биш-алты дәрес укыйсы. Аннары шушы җиде чакрымны теркелдисе... Тамагың өзелепләр ачар, ул чакта ничек түзәрсең?" — ди. Акылның үгетнәсихәте ун-унбиш минут атларлык көч бирә бирүен. Аннары тагын букчаны актарасы килә башлый. Закирә түзми, бер генә тапкыр кабам да куям дип, үз-үзен алдалап, ипекәйне кулына ала. И-и, ул ипинең тәмлелекләре... Аны әйтеп тә, аңлатып та булмый. Әрчемичә уган бәрәңге кушып пешергән дип кем әйтер?! Бер генә кабам, тагын бер генә тешлим дия-дия, бер телем ипи мәктәпкә барып җиткәнче үк ашказаны төбенә төшеп утыра. Унынчыны тәмамлады Закирә. Гел "5"легә укымаса да, төп фәннәрдән алган белеме нык иде. Физика укытучысы Алмаз Зәкиевич Жданов, математика укытучысы Лира Һадиевна Нәҗмиева дәресләрен тыңласа, аңа да акыл керер сыман иде. Яшереп булмый: урыс теле чамалы иде. Аларны яшь кенә чуаш кызы укытты. Дөрес язу кагыйдәләрен ни урысча, ни татарча аңлата алмады. Май чүлмәге тышыннан билгеле дигәндәй, медицина институтына имтихан бирергә килүчеләр урысчаны су күк эчә. Закирә аларга карап-карап торды да, документларын кабул итү комиссиясенә бирмичә, авылына кире кайтып китте. Киләсе елга ныклап әзерләнер, имтихан тапшырасы фәннәрне кабат-кабат өйрәнер. Кышын колхозда эшләп торыр да, җәй абыйларына килеп, Казанда әзерлек курсларына йөрер. Тырышкан табар, ташка кадак кагар, ди бит әнисе. Керер, Аллаһы боерса, тырышса керер...— Ул үзе шулай фикер йөртте. Колхозда аны атлы эшкә билгеләделәр. Амур кушаматлы атны зур мичкә утыртылган арбага җигәсе. Ферма сыерларына су ташыячаклар. Бригадир килеп әйткәч, китте Закирә фермага. Элек, ат абзарына кереп, Амурны сорады. Матур гына алаша икән ләбаса! Закирәне күргәч, башын кагып, ялын җилпеп алды. Закирә дә бурычлы калмады, кесәсеннән алып, пешкән бәрәңге сузды. "Мә, сыйлан, юеш борын!" Бәй, ат абзарына керүен керде дә, кулында йөгәне дә юк ич аның. Ферма мөдире Корбан абыйсын эзләп китәргә туры килде. Беренче тапкыр атны аңа Корбан абыйсы җигеп бирде. Бу 1960 елның сентябрь ае иде. Май ахырында ул, элек ниятләгәнчә, Казанга китәргә уйлады. Мәктәптән соң колхозда эшләгәч, аңа яңа характеристика кирәк иде. Иске кара халат киеп, карусыз гына эшләп йөрүче Закирә менә дигән колхозчы инде югыйсә! Кияренә юньле-башлы ыштаны да юк килеш, укырга китәм дип, нишләп җенләнеп йөри торгандыр? Ни җитми аңа? — Кызның гозерен тыңлап утыручы колхоз рәисенең башына килгән беренче уй шул булды. Аның гаҗәпләнүе шундук чыраена чыкты — күзләре шар булды. — Нинди характеристика? — диде ул, кашларын җыерып.— Вузларга кабул итү имтиханнары августта гына башлана бит. — Мин ни... мин... Әзерлек курсларына йөрмәкче идем. — Кайда кермәкче буласың инде? — Медицина институтына. Рәиснең йөзенә мыскыллы елмаю таралды. — Һе, сине генә көтеп торалар ди! Җитәкченең тәкәллефсез сүзләре, мыскыллы карашы кызны тагын да каушатты. Маңгаеннан салкын тир бәреп чыкты, зәп-зәңгәр күзләре мөлдерәмә тулды. Тагын бер сүз... Тагын бер генә сүз әйтсә, ул кычкырып елап җибәрәчәк тә бу бүлмәдән йөгереп чыгып китәчәк. Ә еларга ярамый. Түзәргә! Ничек кенә авыр булса да түзәргә! Кыз үз-үзенә шушы боерыкны бирде дә, берни булмагандай, Рәис абыйсының каршысында басып торуын белде. Аның бер китаптан укыганы бар, "Яшәү — көрәш!" дип язылган иде анда. Димәк, хыялларын тормышка ашыру өчен, Закирәгә дә көрәшергә кирәк. Китсәң кит инде! Ни кырырсың? дигәндәй, колхоз җитәкчесе аңа сөзеп карап торды да: — Бухгалтерга кер. Язып бирер,— диде. Закирә бу бүлмәдән ничек чыгып китүен дә сизмәде. Кешене изеп, сытып бетерә торган авыр караштан котылу сөенеченнән җиңел сулап куйды. Әйе, бу караш белән аның элек тә очрашканы бар. Ул чакта Закирә бишенче сыйныфны гына тәмамлаган иде әле. Абыйсы хәрби хезмәттә. Әниләре бер караңгыдан икенче караңгыга хәтле колхоз эшендә. Йорт-җирне карау, бәрәңге бакчасындагы бар хезмәт, малларны барлау апасы белән Закирә җилкәсендә. Болардан тыш тагын кыш буе ягарлык утын, малларга печән әзерлисе дә бар әле. Утын мәсьәләсендә ул елны Закирә җаен тапты. Элеккеге яшелчә бакчасын әйләндереп алган читәнне сүтеп ташыды. Кипкән коры чикләвек куагы белән абзарларының бер бүлемен шыплап тутырды. Ә менә печән әзерләү мөмкинлеге чикле. Дөресен генә әйткәндә, алар әзерли торган маллар ризыгын печән диярлек тә түгел. Колхоз басуыннан йолкып җыела торган чүп үләне генә ул. Эт эчәгеле, билчәнле, күкчәчәкле урын тапсалар — сөенеч инде. Закирә бишенчене тәмамлаган елны кукуруз басуы чүпле булды. Кукурузын урып киттеләр, ямьяшел үләне утырып калды. Бөтен бала-чага арба өстерәп шунда агылды. Басуның аргы башыннан колхоз сыерлары утлап килә. Сөтбикәләр бу башка җиткәнче, үләннең чабардаен чабып, йолкырдаен йолкып өлгерергә кирәк. Дөньяларын онытып, олыларча сөенә-сөенә мал-туарга кышкы ризык әзерләүче бала-чаганың баш өстендә кинәт күк күкрәгәндәй булды. Мотоциклына атланып килгән колхоз рәисенең сүгенү тавышы әллә кайларга таралды. — Ана-гыз-ны-ы... Тавыш, үз юлына очраган агачларга бәрелеп, кайтаваз булып кайтты. — Ана-гыз-ны-ы... Ана-гыз-ны-ы... Кай арада килеп җиткән диген! Буй-сынлы, күркәм кеше үзе югыйсә. Әмма аның белән очрашырга һәркем курка. Чөнки ул кеше хәленә кермәс, җылы сүзен әйтеп булса да юатып тормас, каһкаһәле көләр, иң элек сине рухи яктан юк итәр. Бала-чага "эһ" дигәнче аңына килде дә кайсысы кая сибелде. Закирә юл читендәге узган елдан калган салам чүмәләсенә килеп бәрелде. "Яшеренергә була ич монда! Чүмәлә башына менәсең дә салам эченә чумасың!" Башына шушы уй килде, тик өлгерә алмады. Ярсыган рәис килеп тә җитте, аягыннан сөйрәп тә төшерде. — Үләнеңне хәзер үк ферма янына алып барып бушат! Ябык, яланаяклы, чәчләре тузгыган Закирә, каушавыннан дер-дер килеп, аның йөзенә күтәрелеп карады. Киң маңгаена батырып кигән кепкасы астыннан хуҗаның эчкә баткан күзләре яна. Какча яңакларына алсулык йөгергән, борын тишекләре киңәйгән. Юк, иман юк бу кешедә! Булдыра алса, ул шушы минутта ук Закирәне изә-изә таптар иде. Кыз куркуыннан, үзен иң кирәксез җан иясе итеп тоюдан кушучлап йөзен каплады да йөгерергә кереште. Кукуруз сабакларына аяклары тырналды, сөрлегеп егылды, торып тагын йөгерде. Ул шулай урманга җитте. Куе куаклык арасына кереп посты да басу ягына күз салды. Аллага шөкер, рәис абыйсы куа килми икән. Ул шул чакта урман эчендә озак, бик озак елап утырды. Бу юлы еламады. Димәк, җиңелмәде. Бухгалтер хатын озак көттермәде, каршысында Закирә басып торган арада, сырлап та бирде. "Әмирханова Закирә 1960 елның июль аеннан 1961 елның июненә хәтле "Ильич юлы" колхозында эшләде. Эш вакытында тәртип бозмады, сүзне тыңлады", — дип язылган иде анда. Ике җөмлә. Шушы ике җөмләле характеристикага карап, аның турында институтта фикер йөртерләр. Китте Закирә. Тик эш ул дигәнчә барып чыкмады. Анысының тарихы болай: абыйсы хәрби хезмәттән кайткач өйләнде. Яшь килен Һавия ике ел инде Казанда төзелештә эшли икән. Үзе күрше районнан. Закирәләр авылы кызы белән тулай торакта яшәгәннәр дә монда кунакка кайткан. Ипи, сөтне кибеттән алырга өйрәнгән, шәһәрнең асфальт урамнарыннан гына йөрергә күнеккән кыз авылда торамы инде?! Җитмәсә әле үзе авыл, үзе башка авыл. Абыйлары, бер күрүдә гашыйк булган хатынына ияреп, Казанга китте. Йортлар идарәсенә эшкә урнашкач, абыйсына нефтьчеләр бистәсендәге яңа барактан фатир да бирделәр. Ул арада Һавия бала да тапты. Закирә абыйларына барып торырга уйлады. Кечкенә энесен карашырга ярдәм дә итәр, суын китерер, керен юар, кибеткә барыр... Өйдә эш бетәмени? Берочтан институтка керер өчен әзерлек курсларына да йөрер. Тик (тагын "тик" инде!) абыйсы көтеп алган малайны Һавия имезергә теләмәде. "Минем болай да сәламәтлегем юк! Бала имезеп, аяктан егыла алмыйм! — дип кырт кисте.— Минем өчен эшкә дә Закирә йөреп торыр. Шәһәрдә акчасыз яшәп булмый! Авыл түгел бу сиңа! Сөтен дә сатып аласы, ипиен дә!" Аңлады Закирә. Эшләп ашарга тиешлеген аңлады. "Без үстергән бәрәңгене унбишләп капчык алып китәсең бит әле!"— дип әйтәсе дә... тел ачарга ярамый. Ул укырга керергә тиеш! Эшләргә икән, димәк, эшләргә! Әзерлек курсларына йөри алмау кызганыч, бик кызганыч... Һавияләрнең бригадасы якында гына канау казый. Төштән соң сәгать дүрттә эш тәмамлана. Эштән кайтуга дәресләренә утыра алса — шәп буласы да! Андый бәхет тиз генә тәтеми шул. Йөгереп кенә кибеткә барып киләсе, бала чүпрәкләрен юып аласы бар. Закирә төнлә укый. Иске-москы белән чолан идәненең бер кырыена үзенә ятак әзерләде ул. Шул ятакта төнге сәгать икеләргә хәтле укып утыра да йоклап та китә. Алла ярдәм итте аңа. Имтиханда ансат билетлар чыкты. Үзең белгән билет гел ансат була бит ул. Укырга керүчеләр исемлеген чыгарып элгән көнне Закирә очып кайтты. Студент бит ул хәзер, талибә! Аллаһы боерса, аның хыяллары тормышка ашачак! Алар авылында көндез укып югары белем алган бер генә хатын-кыз да юк әлегә! Институтта укып йөрүче егетләр дә өчәү генә. Һавиянең бу шатлыкка исе дә китмәде. — Һи, хәзер дояркалар лутчы яши! Әнә минем сеңлемә кара! Бәйрәм саен колхоз йә күлмәклек, йә одеял бүләк итә. Ипиен бирә, акчасын! Казанга синең шикелле сырма киеп килми ул! Закирә эндәшмәде. Нишләмәк кирәк, аның кием-салымы мактанырлык түгел шул. Укып кына чыксын! Киеме дә матур булыр, тормышы да! Давылдан соң тынган диңгез сыман, фатир эче тынып калды. Һәрберсе үз эченә бикләнде. Закирәнең сөенечен уртаклашыр кеше табылмады. Кичке ашны да берсүзсез ашадылар. Ләм-мим. Әйтерсең һәммәсе авызына су капкан... Бүген инде төн утырып дәрес әзерлисе юк. Закирә кичтән үк ятып йоклаячак. Җиңгәсе өчен эшкә йөрүдән дә туктар. Укулар башланырга тагын бер атна вакыт бар әле, әнисе янына кайтыр. Иртәгесен чәй эчкәндә үз уйларына чумып утырган Закирә Һавиянең тавышыннан сискәнеп китте. — Кызлар шулай чөмерәме инде! Кара инде кыяфәтен... Һавия, Закирәдән чирканган рәвеш чыгарып, йөзен җыерды. Ни өчен мондый ямьсез сүз әйтелүен аңламыйча, Закирә аптырап калды. Югыйсә алар авылында гел шулай эчәләр чәйне. Бу ни хикмәт соң, ярдәм ит, аңлат дигәндәй, абыйсына мөлдерәп карады. — Апаң дөрес әйтә, — диде абыйсы, сеңлесе ягына борылмыйча гына. "Ә-ә, имәндә икән чикләвек! — дип уйлап алды ул.— Кичә кичтә җиңгәчәйнең авызында су түгел, агу булган икән. Аның өчен мин хәзер эшкә баралмыйм. Шуңа җене чыккандыр инде..." Һай, Закирә уйлаганча гына булсачы! Бераз тынып торган өй эчен тагын Һавиянең тавышы яңгыратты. — Нәрсә дәшми торасың?! Әйт! — дип җикерде ул иренә. — Закирә, — диде абыйсы Габдулла, бераз уңайсызлангандай итеп.— Син фатир эзлә инде... Апаң янына бар... Менә сиңа мә! Чүп өстенә чүмәлә дигәне шушыдыр инде. Апасы Миңлегөл узган ел гына химия-технология техникумына укырга керде. Кич укый, көндез эшли, фатирда яши. Закирәгә ул ничек ярдәм итә алсын? Үзе дә су белән ипи ашап кына тора ич! Җылы аш та күргәне юк. "Нишләргә инде? — дип баш ватты Закирә.— Абыйларда торып укырмын дип, ничек алданган ул... Үзләрендә торуыма нишләп болай каршы икән бу Һавия? Яхшылыктан башка минем бер генә начарлыгым да тими бит югыйсә. Әллә... әллә укырга керә алуымнан көнләшә микән? Йөрәген кара көнчелек ураганмы? Абыйның колак итен төне буе ашап чыккан инде бу". Сеңлесенең кичерешләрен тоеп торган Габдулла аның хәленә керергә теләгәндәй әйтеп куйды: — Эшкә урнашырсың инде... Хәзер паспорт ала аласың. Закирә эндәшмәде. Паспортын алыр ла ул. Укырга кергәч, авылда калырга мәҗбүр итә алмыйлар. Әмма укуын ташлаган сурәттә дә Казан дип ябышып яту кирәк микән? Авылда әнисе берьялгызы. Кышларын суын ничек китерер? Өен кем җыештырыр? Керен кем юар? Авырып китсә, кем тәрбия кылыр? Абыйсы сүзен дәвам итте: — Һавияләр конторында эшчеләр җыялар, ди. Закирә, уйларыннан арынып, абыйсына күзен акайтты. Ычкынганмы әллә аның абыйсы? Завод яки фабрика турында сүз кузгатса тыңлар да идең. Һавияләр конторасына ди бит, тиле! Һавия эшләгән җиргә Закирә барамы инде? Ачка егылып үлсә дә бармый ул аның янына! Кемлеге ачыкланды аның! "Бу ирләр нишләп бу тиклем җүләр була икән? — дип сәерсенеп карады ул Габдуллага. Шушы хәтле тар карашлы, акны карадан аера белми торган явыз, надан хатынга өйләнергә кирәк бит! Шуның белән язмышыңны бәйләргә кирәк! Хезмәт хакы алганда үз фамилиясен көчкә-көчкә язып чыга инде чыгуын. Ярар, надан да булсын ди. Адәм баласында кешелеклелек, игелек, ярдәм итү, алга карап фикер йөртү ише күркәм сыйфатлар да булырга тиештер бит. Моның эчен мәкер, явызлык, кара көнчелек алган! Өстәвенә ялкауның ялкавы. Ире "ярты" алып кайтса гына җитез. Кара-каршы утырып, берәр чәркә җибәрергә атлыгып кына тора. Шушы әтрәк-әләмнең җырын җырлап тора бит аның абыйсы. Казанга эш эзләп килдемени ул! Бу җүләрләр Закирә паспорт ала да аннары эшкә урнаша дип уйлыйлар микәнни? Һавия янында төзелештә эшләр өчен төннәр буе имтиханга әзерләндемени ул? Авыр иде аңа. Хыялында йөрткән язмышының гүзәл елгасын сазлыкка борып җибәргәндәй тоелды. Моны Һавия җиңгәсе эшләде. Ә абыйсы, бертуган абыйсы ярдәм кулын сузмады. Димәк, гомеренең авыр, сынаулы чакларында ул аңа ышана да, таяна да алмый икән. Күңелендә чайкалган рәнҗешле, газаплы кичерешләрен Закирә тыеп тормады. Усал зәһәр карашын абыйсына текәде. — Җир казу эшен Казанга килеп эзлисе түгел! Акъяр тавыннан таш чыгарып, ел саен бер дуңгыз фермасы салалар авылда! Инде монда артык калып булмый иде. Апасы янына барырга кушалар икән, барыр. Кыз туганы болар шикелле урыс белеше булмас, куып чыгармас... Китәргә дип ишекне ачкач, яшь белән мөлдерәмә тулган күзләрен тутырып, тагын бер тапкыр абыйсына карады. "Гомерем булса, бүтән беркайчан да синең янга ярдәм сорап килмәм. Син туганлыкка хыянәт иттең. Әтинең үзеңә әйтеп калдырган васыятьләрен аягың астына салып таптадың. Сугышка киткән чакта, күз яшьләрен сөртә-сөртә әйткән бит ул: "Улым, ике сеңлең бар. Син аларга һәрчак таяныч бул. Алар үсә-үсә синнән матур күлмәк тә сорарлар. Авыр хәлгә калсалар, сиңа килеп егылырлар да. Берүк рәнҗетмә",— дигән. Син боларның барысын да оныткансың. Без бер-беребезне бүгеннән югалтуыбызны да күз алдыңа китерә алмыйсың әле" дия иде аның карашы. Аннары саубуллашмыйча да чыгып китте. Әйе, ул сүзендә торды. Беркайчан да Габдулла янына ярдәм сорап килмәде. Табибә булырга язмады аңа. Ул чактагы егерме ике тәңкәлек стипендиягә ничек укымак кирәк? Фатирга түләсәң, ашарыңа юк, ашасаң... торак өчен ничек түлисең? Беренче курс студентларына йә тулай торак, йә стипендия генә бирелә. Икесен дә бирсәләр, укыйсы инде ул, бик укыйсы. Җитмәсә әле лекцияләргә йөрер өчен ак халат белән икенче аяк киеме кирәк икән. Аларын нинди акчага аласың? Димәк, эшләргә, укуны кичектереп торырга туры килә. Өч ел эшләп, әнисенә бераз ярдәм иткәч, университетның тарих бүлегенә укырга керде ул. * * * Кара инде, ерак еллар борылмаларында калган истәлекләр нишләп бүген берьюлы башын калкыткан соң? Күңелне сагышка салып, җанны моңга урап, күз алдына үткәннәр килә дә тора. Йөрәк тә урынында түгел, бертуктаусыз бәргәләнә. Нишләп болай тынгысыз ул бүген? Тынгысызлыгы да гади генә түгел, шөбһәле тынгысызлык. Әйе, шушы шөбһәдән куркып, Закирә үзе истәлекләр эченә кереп качарга тели ич. Ләкин уйлары аны тагын Мирсәетенә тоташтыра. Баш миендә "Мирсәеткә нидер булган" дигән куркыныч уй сызылып үтә. Әмма ул "нидер"не Закирәнең якын да җибәрәсе килми. Тагын яшьлегендәге вакыйгаларны күз алдына китерә, бала чагындагы самими көннәрне күңеленнән кичерергә тырыша. Әмма ничек кенә тырышса да, уйлары Мирсәетенә әйләнеп кайта. "Мирсәет, Мирсәет... Кайларда соң син? — дип авыр сулап куя ул. — Авырып ятасыңмы әллә? Алай дисәм... хәбәр иттерер идең?! Әллә мине бөтенләйгә башка берәүгә алыштырдыңмы? Мине алыштырырсың да... Балалар бар ич..." Суга төшкән кебек булды Мирсәет. Сентябрьнең унында иртән эшкә дип китте, кичен кайтмады. Хәер, соңгы елларда өйгә кайтмыйча кунып калган көннәре булгалый иде. Һай, аның бу гадәтенә түзүләр авыр, бик авыр иде Закирәгә. Баштарак әле урамга чыгып, әле өйгә кереп, әрле-бирле йөреп үткәрер иде төннәрне. Ятып та карый, күзен йокы алмый. Әйләнә-тулгана да тагын торып утыра. Төнге сәфәргә чыккан мәче тавышларыннан сискәнеп китә. Җил уңаена тирбәлгән ябалдашлар шавын машина килеп туктады дип ымсына. Аптырагач, йөдәгәч, тынычландыра торган дарулар эчә. "Юк, болай яшәп булмый,— дип фикер йөртә ул, бераз тынычлана төшкәч.— Аерылам. Үземне мыскыл иттермим. Мин аннан кимме әллә. Ярар, аерылыштык,— дип, уй йомгагын икенче баштан сүтә башлый бераздан.— Ике бала белән кая барам инде мин? Йорт-җирне калдырып, ташлап чыгып китми бит ул. Йорт-җир калган сурәттә дә, нәрсә эшли алам? Ике баланы укытасы, кеше итәсе, олы тормыш юлына чыгарасы. Үзем генә чыгып китәр идем... әниләре балаларны ташлады, диячәкләр. Нишләдең соң син, Мирсәет? Мондый түгел идең бит син!" Иртәгесен Мирсәет тәмле, татлы теле белән эш телефоныннан аваз сала: — Әнисе, исәнме? Хәерле иртәләр үзеңә. — Хәерле,— дип җавап бирә Закирә, сүрән генә. — Мине югалткансыз инде? — дип сорый самими, йомшак тавыш. — Юк,— дигән була Закирә. — Ярар алайса,— дип килешә ир.— Товар ала алмадык. Питрәчтә кунарга туры килде. Товар алганмы ул, Питрәчтә кунганмы, кунмаганмы — Закирә тикшереп йөрми. Моңа аның теләге дә юк. Теләге булган сурәттә дә вакыты җитмәс иде. Ике малайны тәрбия кылу тик аның өстендә. Ашарга әзерлисе, табак-савыт юасы, балаларның өс-башын карыйсы, өй җыештырасы — санап китсәң, мәшәкатьнең очына чыгып җитәрлек түгел. Аннары ир артыннан тикшереп йөрүне укытучы өчен түбәнлек саный ул. Бер яктан үзең кеше теленә менсәң, икенче яктан иреңне хезмәттәшләре алдында уңайсыз хәлгә куясың. Юк, юк. Ир бирмәк — җан бирмәк, дисәләр дә, түзеп яшәү хәерлерәк. Телефондагы йомшак тавыш һаман сөйли: — Кайтышлый базарга керермен. Ниләр алырга боерасың? Белә югыйсә, бик белә йортка ниләр кирәклеген. Закирә инде өч көн аның колагына тукыды. Өйдә ит беткән, бәрәңге юк. Кәбестә, кишер ише яшелчәне әйтеп тә торасы түгел. Закирә боларны укытучылар бүлмәсендәге телефоннан, әлбәттә, әйтеп тормый. Гаиләдәге көйсезлекләрне хезмәттәшләре алдында ачып салмый. Шуңа күрә тешен кысып булса да ипле сөйләшергә тырыша. — Үзең чамаларсың инде. Итнең сөяксезрәген сайла. Мирсәет сүзендә тора. Закирә эштән кайтканда, суыткыч ризык белән тулы була. Бу юлы Мирсәетнең хәбәре юк. Бу юлы укытучылар бүлмәсендәге телефоннан аның йомшак, ипле тавышы ишетелми... Беренче төнне Закирә әйләнә-тулгана яткач, йокыга китте. "Иртән табылыр әле. Әнисе, мине югалткансыз инде, дигән булып, хәбәр салыр. Җирбит! Кырык биш яшенә җитеп, әтәчлеген һаман ташламый. Хәленнән килсә, очраган һәр хатын-кызның итәген күтәрер иде!" Мирсәетнең икенче көнне дә хәбәре булмады. Закирә, кыңгырау чыңлауга, укытучылар бүлмәсенә йөгерде. Телефоннан күзен алмады. Менә-менә Мирсәет шалтыратыр да, әнисе, мине югалткансыз инде, дияр шикелле. Дәресләр тәмамланды, тик Мирсәеттән хәбәр булмады. Хатын күңелендәге кичәге ачу шомлану белән алышынды. Башында әллә ничә төрле уй бөтерелде. "Кайда булыр бу? Нишләп минем бертуктаусыз эчем поша? Бәлки... эшенә шалтыратыргадыр? Әйе, әйе, эшенә шалтыратып белешергә кирәк. Ни булмас? Дөнья бит бу. Бәлки, тиз генә командировкага китәргә туры килгәндер. Миңа хәбәр итәргә өлгерә алмагандыр". Закирә куркып кына телефонга үрелде. — Алло! Исәнмесез,— дип сәламләде ул телефон трубкасын алучыны.— Миңа Мирсәет Әхмәтшин кирәк иде. Эшкә килмәде, дисезме? Өченче көн иртән эшкә дип киткән иде. Әйе. Һай Аллам! Кайда булыр икән соң ул? Закирәнең өне китте, йөзе агарынды, аяклары хәлсезләнде. Бераз зиһенен җыйгач, ул кабат телефонга ябышты, "03" санын җыйды. Сорашты. Андый кеше турында мәгълүмат юк, диделәр. "Димәк, милициягә барырга",— дип карар кылды Закирә. Мәктәптән туры милиция идарәсенә китте. Өстенә "Дежурная часть" дип язылган тәрәзәчек артында кечкенә буйлы, коңгырт күзле, мөлаем йөзле капитан утыра иде. Моңа кадәр милиция идарәсенең ишеген дә ачып кермәгән Закирә, куркып кына: — Исәнмесез, — диде. — Исәнмесез, ни йомыш? — дип кызыксынды мөлаем капитан. — Минем ирем югалды... Капитанның көләч мөлаем йөзе кинәт җитдиләнде. Хатынның авыр хәлен аңлап, ипләп кенә сорады: — Кайчан югалды? Күптәнме? — Өченче көн эшкә дип китте дә шуннан бирле кайтканы юк. Капитан җиңел сулап куйды. — Борчылмагыз. Ирегезне югалды дип үк әйтеп булмый әле. Кайтыр. Ирләр кайчак уйсызрак була шул... Таныш-белешләрегездән сорашмадыгызмы? Берәрсендә кунак булып кына ятмый микән? — Сорашмаган кая? "Ашыгыч ярдәм"гә дә шалтыраттым. Аптырагач килдем инде сезгә. — Кайтмый калган очраклары бер дә юк идемени? — Бар иде инде. Тоташ икешәр төн кайтмый калмый иде... — Йә, йә, сөйләгез. Безнең эштә кечкенә генә мәгълүмат та кайчакта бик мөһим булып куя. — Ничек дип әйтим инде. Өйдәге хәлләрне монда килеп чәчү уңайсызрак... — Уңайсызланмагыз. Безгә бар нәрсәне белү кирәк. — Бер хатын-кыз янында чуалгалый иде. "Спорт товарлары" кибетендә эшли ул. Рузия исемле. — Бәлки, ирегез шул хатын беләндер? — Юк. Шалтыраттым мин. Рузия ял алып әнисе янына бәрәңге алышырга киткән. Никтер борчылам мин. Йөрәгем урынында түгел... — Аңлыйм. Борчылмаска тырышыгыз. Рузиянең эш урынына үзем барырмын. Инде хәзер гариза языгыз. Ирегезнең нинди киемдә икәнен дә, төсен-битен, аерым билгеләре булса, аларын да онытмыйча языгыз. — Мин аның фотосын китерермен. — Бик яхшы. Эзләүне иртәгә башларбыз. — Нишләп алай? — дип аптырады Закирә. — Тәртибе шулай. Югалган кешене өч тәүлек узгач кына эзли башлыйбыз. Закирә ни дип әйтергә дә белмәде. Иртәгә икән, димәк, иртәгә. Уңышлы гына була күрсен. Табыла гына күрсен Мирсәет. Милиция идарәсеннән чыкканда, Закирәнең күңеле өмет белән тулы иде. Мөлаем капитан белән сөйләшү аңа ышаныч бирде, күңеленә тынычлык иңде. Бу минутта аның Мирсәеткә булган бар үпкәләре, юып алгандай, юкка чыкты. Ире белән бергәләп кино-театрларга йөргән чаклары исенә төште. Закирә аның эштән кайтуына, токмач кисеп, аш пешерер иде. И-и, яратып ла ашар иде Мирсәет. Ниткән гел токмачлы аш ул! Туйган инде синең токмачыңнан, дип, бер дә әйтмәде. Фәлән әйбер пешер, төгән әйбер бир, дип, һич җанына тимәде. Закирәнең хәленә кергән ул. Эштән арып кайткан хатын ничек итеп камыр куеп йөри алсын? Ял көне йә өчпочмак, йә гөбәдия пешерәчәк бит ул! Шулай уйлап, сабыр гына ялны көткән. Яраткан бит аны Мирсәете! Үзенчә яраткан. Югыйсә күптән ташлап китәр иде. Бу заманда ирләрне мәҗбүри тотып була димени. Рузия белән очрашуына да Закирә үзен гаепле санады. "Һаман эш, мәктәп, йорт мәшәкатьләре, дип, иремә игътибарым җитмәгәндер",— дип уйлады. Уйларына урала-урала, өйләренә кайтып җиткәнне сизми дә калды. Өйгә тиз кайтып җитсә дә, калган вакытны уздырулары һай авыр булды. Капитан көтәргә кушкан "иртәгә" һич кенә дә җитәр кебек түгел иде. Элекке көннәрне бер дәрес сизелми дә иде. Иртәгесе көн тугач, дәресләре озынайды. Бер дәрес кырык биш минут түгел, кырык сәгать булып тоелды. Вакытны үткәрә алмый гаҗизләнде ул. Ниһаять, дәресләр тәмамланды. Закирә йөгерә-атлый милиция идарәсенә ашыкты. Килеп җитсә, ни күрсен: тәрәзәчек артында теге капитан түгел, икенче берәү утыра. Бу хәлгә аптырап калудан каушады, каударланды Закирә, исәнләшергә дә онытты. — Монда утыручы капитан кирәк иде миңа,— дип тезеп китте ул. Ярый әле бу яшь егет аның хәленә керде бугай. Ярый әле бу лейтенант аның белән ипләп сөйләште. Югыйсә Закирәнең мөлдерәмә тулы күңеле менә түгеләм, менә түгеләм дип кенә тора иде. — Сез Нургаяз абыйны әйтәсезме? — дип елмайды егет. — Һай, энем, исемен белмим шул! Мин узган юлы килгәндә, ул менә сезнең урында утыра иде. — Нургаяз абый инде. Бүген аның ялы. И Ходаем, пычаксыз суйдың дигәндәй, Закирә гөж төште. — Нишләргә инде алайса? Миңа кая барырга икән? —дип инәлде ул. Хатынның йөзенә таралган гасабилык, борчылу билгеләре бик көчле булгандыр шул, милиция хезмәткәре аны тынычландырырга кереште: — Нургаяз абый, ялы булса да, килгән иде. Мин аны әле генә күрдем. Борчылмагыз, хәзер табабыз. — Исәнмесез,— дип, күптәнге танышыдай сәламләде Нургаяз Закирәне.— Әйдәгез, тынычрак урын табып сөйләшик. Алар, икенче катка күтәрелеп, кечкенә бер бүлмәгә керделәр. — Утырыгыз Закирә ханым. — Берәр хәбәр белмәдегезме, иптәш капитан? — Мин бүген иртән "Спорт товарлары" кибетендә булдым. Рузия Шәмсиева чынлап та ялда икән. Апас районында әнисе янында. Тик сез ялгышасыз. Рузия белән ирегез күптән очрашмый инде. — Ничек очрашмасын инде,— дип аптырады Закирә.— Бер атна элек кенә кунып кайтты ич! Күлмәк якасының баш чүмече турында ук иннек эзе ярылып ята иде! — Һем,— дип куйды капитан.— Моны ачыкларга кирәк. Рузиянең хезмәттәшләре беравыздан: "Мирсәетнең күренмәгәненә бишбылтыр инде",— диләр. Болай да әрнүле йөрәккә бу яңалык тагын бер әрнү өстәде. "Рузия Мирсәетне кечкенәдән яратып йөргән. Мин күргәнче үк таныш булган. Таллинда мине очратмаган булса, бәлки, кавышырлар иде",— дип, Закирә үзен тынычландырып, язмышына күнеп яшәде. Капитанның сүзләренә караганда, Рузияне ташлаган булып чыга бит. Бәлки, ялгышадыр... Тик ничек кенә уйламасын, башында гел бер уй бөтерелә башлады. "Икенче сөяркә... Икенче сөяркә... Кем ул?" * * * Закирә, авыр уйларын төяп, кайтыр юлга чыкты. Шәһәр урамнары гадәттәгечә ыгы-зыгылы. Кешеләр каядыр ашыгалар, йөгерәләр. Кайберләре аңа бәрелеп тә китә. Ул гына аларны сизми, аларга игътибар итми. Әйтерсең бар дөнья буп-буш. Шушы бушлык буйлап Закирә берүзе атлый. Уй йомгагын чорный-сүтә, чорный-сүтә бара торгач, истәлекләре аны яшьлегенә, Мирсәете белән танышкан елларга алып керде. ...Беренче курсны тәмамлагач, Закирәләр группасын практикага Эстониягә җибәрделәр. И-и, ул чактагы ашкынулы кичерешләр. Казаннан ары юл чыкмаган Закирә сабыйларча сөенде. Алар Мәскәү аша барасы. Моңа кадәр киноларда күреп кенә хозурланган Кызыл Мәйданга аяк басачаклар. Ә Эстония дигәннәре нинди икән? Дөрес булса, "Өч мушкетер" киносын Таллинда төшергәннәр, ди бит. Димәк, шәһәр үзенең борынгы йөзен саклаган. Таллин чыннан да искиткеч шәһәр икән. Каланың төзеклегеннән бигрәк, чисталыгы сокландырды казанлыларны. Трамвай тукталышларында бер тәмәке төпчеге, иске билет әсәре күрмәссең. Югыйсә монда да билет алып йөри халык. Трамвайлар эчендә дә дустанә мохит: кеше этешми, төртешми, берберсенә әшәке сүзләр әйтешми. Кешеләр ашыкмый, мөлаем, тормыштан канәгатьлек алып яшәүләре йөзләренә чыккан. Бездәгедәй үз телен вата-сындыра ни урысча, ни эстонча сөйләшүче дә юк. Рәхәтләнеп, авыз тутырып үзләренчә — эстонча сөйләшәләр. Йөзләрендәге мөлаемлык та милли горурлыкларының бер чагылышы түгелме соң? Яшьләр моңа беренче көнне үк игътибар итте. Таныш түгел шәһәр, таныш түгел кешеләр казанлыларның күңеленә хуш килде. Кызларга аеруча кибетләр ошады. Башлап алар китап кибетенә керделәр. Казанның Бауман урамындагы китап кибете хәтле генә түгел ул! Аның хәтле ике булыр. Идәннән түшәмгә терәлгән киштәләр. Киштәләрдә күз явын алырдай зәвыклы итеп эшләнгән, затлы кәгазьләргә басылган китаплар. Дөнья классикасы, урыс классикасы, эстон әдәбияты... Моңа кадәр күз күрмәгән, колак ишетмәгән авторлар. Их-х! Шушы китаплар бөтенесе синеке булсын иде дә һәммәсен укып чык идең! Менә ул байлык, менә ул рухи дөнья киңлеге, фикер хөрлеге! Тик... Болар барысы да эстон телендә! Менә сиңа кечкенә генә Эстония! Үз халкына рухи байлыкны әнә ничек итеп бирә белә икән ул! Үз язучыларының хезмәтләрен дә зурлый, дөнья әдәбиятының иң гүзәл үрнәкләрен дә халкына җиткерә. Казанлылар өчен буй җитмәслек биеклек иде бу... Безнең Татарстан түрәләре шәхсән үзләренә кирәкне әллә нинди юллар белән канунлаштыралар, юлын табалар. Ә инде халыкка кагылышлы берәр мәсьәлә килеп чыкса, гаепне Мәскәүгә ягалар. Имеш, Мәскәү рөхсәт итми! Монда киресенчә, күрәсең... Йөри торгач, алар урыс китаплары бүлегенә дә юлыктылар. Тагын шул Бауман урамындагы китап кибетен искә алырга туры килә инде. Андагы татар китаплары бүлеге хәтле урында урысча китаплар. К.Марксның, Ф.Энгельсның, В.И.Ленинның биографияләре, М.Шагинянның "Лениниана"сы, КПСС съездлары материаллары... Болар да бик затлы кәгазьдә, зәвык белән бизәлгән китаплар. Башка кибетләр дә бай. Күз явын алырдай кофталар, берсеннән-берсе матур күлмәкләр дисеңме, төрле фасондагы туфлиләр... Акчаң гына җитсен. Студентның кием алырга түгел, ашарына да җитми стипендиясе. Закирәләр авылыннан бер агай студент Илһам Шакировтан сораган, имеш: — Энем, тавышың бигрәкләр дә үзәкне өзә. Ашаган ризыгың ни? Яшь, матур, көләч йөзле Илһам елмаеп җавап биргән, ди: — Иртән чәй белән булки, төш кефир белән булки. — Ә кич? Кич белән нәрсә ашыйсың? — ди икән агай. Шаян Илһам, серне ачаргамы, юкмы дигән кыяфәт чыгарып, чак кына дәшми торган да: — Кич... кич шулки,— дигән. Агай кичке ашның ни икәнен төшенеп җитмәгән. Үзенең "наданлыгын" күрсәтеп тормыйча, өенә кайткан. — Хатын,— ди икән бу хәләленә.— Кичкә шулки пешер әле. — Ярар,— дигән хатын.— Миңа эш ким булыр. Шул көе генә йокларсың. Закирә дә, Илһам әйтмешли, шулки "ашап", шулки белән "тукланып" яши. Студент ачлы-туклы яшәсә дә, кино-театрга йөри. Матур итеп киенәсе дә килә. Бер стипендиягә ышанып торсаң, ачка үләсең. Шуңа күрә кызлар көз буе яшелчә базасына төнге эшкә йөриләр. Бер төн эшләсәң, ун сум, ике төн тырышсаң, егерме сумлы буласың. Биш тапкыр базада эшләсәң, илле сум акча җыела. Ярый ла ул егетләргә, бер костюм-чалбары булса, үтүкли дә кия. Кызлар гел бер күлмәк белән йөри алмый шул. Киенәсе килә. Шагыйрь әйтмешли, һич югында, бер егетне караттырасы да килә бит. Акчаң булмаган сурәттә дә матур кием-салымга карап торып хозурлану үзе рәхәт! Ә Закирәнең җыеп торган акчасы да бар. Закирә үзенең урысчасын бик начар дип йөри иде. Ә монда, эстонлылар янында, аның урысчасы шәп, бик шәп икән! Вәт, ичмасам, урысчаны алар белми дигәндә белми инде. Хәер, урысча мөрәҗәгать итсәң, алар сиңа борылып та карамый. Беренче көнне Закирә дә Казандагыча урысчалап сатучыга эндәшкән иде, җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы эстон кызы "ишетмәде" дә. Икенче кибеткә кергәч, кызлар бу хатаны кабатламады инде. Дистә елга якын өйрәнеп тә җөмлә төзи алмаган нимесчәләренә татар сүзләрен өстәгәч, аңлашу җайланды да китте. Эстонлыларның чырайлары ачылды. Кибетчеләр Закирәгә әле бер күлмәкне, әле икенчесен алып күрсәтә. Биеп кенә торалар. Ә казанлылар тетәләр татарча сөйләшеп. Күлмәкнең әле җиң утырышы, әле якасы турында фикер алышалар. Эстон кызлары боларның авызына карап тора. Аптырагач, бар белгән урысчасы белән берсе сүз башлый: — Ват эта лучче, кажется. Закирә ак җирлеккә зәңгәр шакмак төшерелгән кыска җиңле, киң итәкле күлмәк сатып алды. Бәхетеннән башы күкләргә тигәндәй булды. Үзе матур, үзе килешле, үзе артык кыйммәткә дә төшмәде. Үзеңә үлчәп тектерсәң дә, бу тиклем таман булмас, билләһи! Кибеттәге хәлләрдән көлешә-көлешә урам тутырып барганда, кызларны саф татарча әйтелгән сүз туктатты. — Гафу итегез, сезгә мөрәҗәгать итәргә ярыймы? Өч кыз берьюлы артка борылды. Каршыларында уртача буйлы, чем-кара күзле, түгәрәк йөзле сержант басып тора. "Йә Аллам! Бу шомырт күз күкнең үзеннән төштеме әллә? — дип уйлап алды Закирә.— Ир-ат дип тормаган, биргән Ходай матурлыкны". Ул арада егет тагын: — Гафу итегез,— дип кабатлады.— Таныш булыйк: мин — сержант Мирсәет Әхмәтшин. Татарча сөйләшеп баруыгызны ишеткәч, эндәшми кала алмадым. — Бик әйбәт,— диде кызларның Сөгъдә исемлесе.— Егетләребез дә юк иде. — Сез монда нишлисез? — дип сөйләшүне дәвам итте кызларның Рәшидә исемлесе. Ул гел шулай: чыраена эшлекле кыяфәт чыгарып, җитди сорау бирмәкче була да көлкегә кала. Бу юлы да шулайрак килеп чыкты. Курсташының бар гадәтен белеп бетергән Сөгъдә Мирсәеткә җавап бирерлек урын калдырмады. — Тире җыеп күн эшли ул монда! Киемен күрмисеңмени? Димәк ки, хәрби хезмәттә. — Так точно! — дип, үкчәсен үкчәгә бәреп алды Мирсәет.— Сер булмаса әйтегез, сез үзегез Таллинда ни эш бетерәсез? Закирә сүзгә кушылмады. Дусларының сүзе аның колагына да керми бугай. Мирсәетнең бар булдыгы аны әсир иткән иде. Бермәлне аларның карашлары очрашты. Ул күзләрдән сибелгән нурлар кызның колак яфракларына хәтле пешерде. Ярый әле аның хәзерге халәтен дуслары сизми шикелле. Барысы өчен дә Сөгъдә җавап бирде: — Без Казаннан. Студентлар. Булачак тарихчылар. Иске Таллин читендә җир казыйбыз. Тарих эзләрен эзлибез. — Педтанмы, университеттанмы? — Университетныкылар,— диде Рәшидә.— Аның тавышында үзләренең юк-бар гына кызлар түгел, университет тиклем университетта гыйлем эстәүчеләр икәнлегенә горурлыклары сизелеп тора иде. — Күктән көткәнне Ходай җирдән бирде,— дип елмайды Мирсәет.— Тагын бер елдан мин дә, университетка кайтып, имтихан тотарга исәплим. — И-и, әйбәт булыр иде, име, кызлар.— Рәшидә, сабыйларча сөенеп, кулларын чәбәкләп алды.— Без сезне өчәүләп каршы алырбыз. — Әлбәттә,— дип килеште Сөгъдә. Закирә эндәшмәде. — Дустыгыз риза түгел, ахры,— диде егет, Закирәнең сүзгә кушылмый баруына ишарәләп.— Бер сүз дә әйтми. Бертуктаусыз яттан шигырь сөйләп авызы ябылмый торган Закирә чынлап та шып-шыпырт бара икән ич! Сөгъдә курсташына карап алды да: "Яңа күлмәк сөенече эчендә ураладыр",— дип уйлады. Ә Мирсәеткә икенче төрле аңлатты: — Ул ни... Башы авырта аның. Җилле һава килешмәде, ахры. Монда җил бер дә туктамый икән ич. — Әйе шул,— дип җөпләде Мирсәет, Закирәнең хәленә керергә теләгәндәй итеп.— Үзем дә интектем. Кышкы салкыннар ике-өч градус чамасы гына дигәч, сөенгән идем. Ике-өч градус дигәннәре безнең кырык градус салкыннардан хуже. Бертуктаусыз искән дымлы салкын җил үзәкләргә үтә. — Хәзер ничек соң? Ияләштегезме? — дип кызыксынасы итте Рәшидә. — Организм күнегә. Рәшидә авыр сулап куйды: — Күнеккәч кенә кайтып китәбез икән... Аның тел төбендә һава торышындагы җилләрне генә түгел, күңелләргә керәчәк давылларны сиземләү төсмере бар сыман иде... Мирсәет кызларны торакларына — Таллиндагы бердәнбер интернат-мәктәпкә кадәр озатып куйды. Саубуллашып торган арада, җаен табып, Закирәнең биленә кагылып алды. Хәлен сорашты. Аннары: — Иртәгә дә сезнең янга дуслык визиты белән килергә рөхсәт булыр микән? — дип елмайды. — Булыр, булыр,— дип сикергәләде Рәшидә. Сорау кызларның өчесенә дә бирелгәндәй яңгыраса да, бу Закирә өчен генә иде. Закирә моны егетнең көйдереп алган карашыннан, кул кагылышыннан ук аңлады. Килде Мирсәет. Икенче көнне дә, өченче көнне дә килде. Кызларның практикасы тәмамланганчы, кичләрен Закирә белән үткәрде. Егет аңа Таллинның истәлекле урыннарын күрсәтте. "Өч кыз" йортын, "Палач өе"н, Доминикан монастырен, "Су анасы" һәйкәлен карадылар. Закирәгә иң ошаганы Кадриорг паркы булды. Бу паркны патша Петр I хатыны Екатерина хөрмәтенә 1718 елда төзетә башлаган. Ул аны Екатериненталь, ягъни Екатерина үзәне дип атаган. Еллар узган, чорлар узган, паркның исеме дә үзгәргән. Сарай төзелеп җиткәнче, патшага, монда килгәндә тукталыр өчен, кечкенә генә йорт та җиткергәннәр. Тарих кайтавазы сыман ул йорт әле дә тора. Әйтерең юк: Кадриорг паркы дигәннәре чын әкияти урын. Очлары күккә тигән наратлар арасыннан сикергәләүче тиеннәрнең көлтә койрыклары күренеп кала. Учыңда чикләвек яки көнбагыш булса һич ятсынмыйлар, шундук кулыңа килеп утыралар. — Боларга бала-чага тимимени? — дип сорый Закирә, соклануын яшермичә. — Халык тәртипле. — Бездә боларны... — Монда тәрбия икенче. Дөньяга караш башка. — Бездә күрше сарыгын күрше суеп ашаган очраклар бар... Алар, шулай сөйләшә-сөйләшә, паркның аулаграк урынына таба атлыйлар. Икесенең дә йөрәкләре читлектәге кош сыман бертуктаусыз бәргәләнә. Мирсәет Закирәне кочагына ала да әкрен генә сөйли. Ни сөйли ул? Закирә аны белми, аңламый. Ул тыңлый гына. Гүя тын гына чишмә челтери, кошлар сайраша, җанны иләсләндереп, тылсымлы көй агыла. Закирә тәмам эри. Юк, юк. Кызның тыелган урыннарына үрелү турында егет башына да китерми шикелле. Закирә Мирсәетнең йөрәк тибешен тоеп, ишетеп тора. Дөп-дөп килеп, сулкылдап тибә ул. "Закирә, Закирә" дип тибә. Кыз үзеннән-үзе егет куенына ныграк сыена. Бу куеннан аның һич чыгасы килми. Моңа кадәр бер генә егеткә дә исе китмәгән кыз әллә генә нишләде. Иркәләсен аны Мирсәете, назласын. Карышмый Закирә, аңа шундый рәхәт. Аның тәне, җаны, бар булдыгы Мирсәеткә тартыла. Мәхәббәттән исереп, акылыңны югалту халәте, мөгаен, шушыдыр... Ә бер кичне... Ул кичне алар паркның иң аулак читендә тукталдылар. Төнге кошларның сайравы, шәһәр урамындагы утларның тонык җемелдәве, агач яфракларының серле шыбылдашуы аларның халәтен аңлата сыман иде. Мирсәет Закирәнең билен ике куллап урап алды да үзенә тартты. Аның маңгаена тир бәреп чыккан. Куллары, калтырана-калтырана, Закирәнең тәне буйлап шуыша. Ул арада иреннәре, нидер пышылдыйпышылдый, кызның муенын, колак яфрагын кытыклап үтә. Тиктормас иреннәр, чәчәк таҗына кадалган күбәләктәй, ачык изүдән күренер-күренмәс торган пар алма арасына тукталды. Кызның бу урыныннан бөркелгән татлы наздан аның башы әйләнде... Закирә ыңгырашты. Ул үзенең тез буыннары йомшаруын тойды. Мирсәетнең кайнар кочагыннан хәзер үк чыгарга, бар күзәнәкләрне рәхәт ләззәт диңгезендә йөздергән иреннәрнең хәрәкәтен туктатырга кирәклек бер саташу сыман башында буталды. Шушы саташу тәэсире белән Мирсәетнең кулларына чытырдап ябышты. Ул бу кочактан чыгарга теләп ябышкан иде дә... тик алай эшли алмады, көче җитмәде. Мәңге төзәтә алмастай хата кылынасын, моңарчы ул күрмәгән, ул белмәгән халәт буласын тойды тоюын... Шушы тоемны Мирсәет бүләк иткән ләззәт дулкыннары һәрдаим куып торды. Бу көрәштә үзенең җиңелүенә үрсәләнгән акыл ихтыяры белән: — Мирсәет, ки-рәк-ми! Мир-сә-ет-т... ха-рап-п и-тә-сең бит! — дип кычкырырга теләде, тавышы чыкмады. Мирсәет үзе дә Закирә хәлендә иде. Бу тиклем ләззәтле исерүдән үз-үзен тыя алмыйча, Закирәне кочаклаган килеш, хәтфә үлән өстенә ауды... Бераздан җанны туздырган давыл тынды. Икесе дә тын калды. Закирә, күтәрелеп, Мирсәеткә карый алмый. Аның бар тәне кызыша, әрни, битләре уттай яна. Башында куркулы уйлар. "И Ходаем, ул хәзер кызлар янына ничек кайтып керер? Аның хатын икәнен, кызлыгын югалтуын сизәрләр микән?.." — Бу уйлардан ул калтыранып куйды. Кылынган гамәлдән әле үзе дә аңына килалмый утырган Мирсәет, Закирәнең хәлен аңлапмы, аны тынычландырырга тырышты. — Сөеклем, без бергә. Мәңге бергә. Башын түбән иеп утырган Закирә тагын Мирсәет кочагында иде... Алар калган ун көннең һәр кичендә кавышып яшәделәр. "Мине көт, кайтырмын",—диде Мирсәет, аерылышканда. Поезд озын итеп гудок бирде дә кызларны көнчыгышка алып китте. Поезд тәгәрмәчләре гел бер көйгә тәгәри. Тәгәрмәчләрнең тигез текелдәвенә Закирәнең уйлары кушыла. "Мирсәет нишли икән? Аңа да моңсу микән?.." Такташ әйтмешли: "Әй бу яшьлек! Әй бу тиле яшьлек!" Кайтыр микән аның Мирсәете? Закирәне ташламас микән? Бәлки... Бәлки, аны авылда сөйгән кызы көтәдер?.. Закирәне никахсыз гына үзенеке иткәч, өйләнерме аңа? — Бу сораулар Таллинда Закирәнең уена да килмәде, башына да кермәде. Бу хакта ул поездда да уйламады әле. Авылга каникулга кайтып, чираттагы айлыгы килмәгәч, татлы хисләр бер мәлгә кинәт юкка чыкты. "Чынлап та йөккә калган булса? Нишләргә соң инде? Ел башында бала табачак ич ул!" Күздән йокы качты, күңелдән тынычлык китте. Баш борчулы, икеләнүле уйлар белән тулды. "Әни сизсә... бетте баш. Ике дә уйлап тормыйча, адәм хуры ясап, өйдән куып чыгарачак. "Оятсыз! Мин сине укырга дип җибәрдем. Син, әтрәк-әләм! Нәселдә булмаганны кылгансың! Сөйрәлчек!" — диячәк. Бер генә юл кала: авылдан тизрәк китәргә!" Закирә каникулы беткәнне көтеп тормады, Казанга китте. Кинәт китүенең сәбәбен, практика турында отчет язасым бар, дип аңлатты. Тулай торакка кайтып егылуга, иң беренче эш итеп Мирсәеткә хат язды. "...Кадерлем, безнең балабыз булачак",— дип тәмамлады хатын. Хәзер инде җавап көтәсе генә калды. Бу хәбәрне Мирсәет ничек кабул итәр? Ни дип җавап бирер? Ял алып, үзе кайтып җитәрме? Котлау телеграммасы сугармы? Әллә... Баланы юк итәргә кушармы? Мирсәеткә хат җибәргәннән соң нәкъ унберенче көнендә Закирә җавап алды. Ашыкмыйча, кабаланмыйча, уйланып язылган иде хат. Шулай икәнлеге кулъязмадан күренеп тора. Түп-түгәрәк, тип-тигез хәрефләр энҗе кебек тезелгән. "Сөеклем, хатыңны алдым. Мине онытмыйча, көтеп яшәвең өчен мең рәхмәт.— Аннары хезмәте турында бер-ике җөмлә язган да Закирәдән килгән яңалыкка тукталган.— Бала туу — зур шатлык, сөеклем. Әмма безгә бәби алып кайтырга иртәрәк түгелме соң? Мин монда, син тулай торакта. Ни дисәк тә, хакыйкатьтән качып булмый. Мин укырга керергә хыялланам. Синең дә тагын дүрт ел укыйсың бар. Кайда торырбыз, нинди акчага яшәрбез? Үзебезгә бик җайсыз булыр бит! Аннары... Син — авыл кызы, мин дә — авыл малае. Безнең бу гамәлебезне авылдашлар дөрес аңлармы? Кеше ни әйтер? Гайбәтчеләр теленә кермәбезме? Болай ачыктан-ачык язуым, мәсьәләне кабыргасы белән куюым өчен ачуланма, берүк үпкәләмә. Бала тәрбияләү мәшәкате иң элек хатын-кыз өстенә төшә. Укуыңны дәвам итә алырсыңмы? Һәммәсен бөртекләп уйла да үзең хәл ит". Хатны бер сулыштан укыды да Закирә, тынсыз калды. "Менә сиңа мә! Ишетмәсәң ишет, колагың булса тишек. Бу хәбәрне командирына җиткерсә, аңа ял бирәләр бит! Ун көнгә кайта ала. Өйләнеп, ике арадагы мөнәсәбәтне законлаштырып китә ала. Чү, өйләнешү турында аның бер кәлимә сүзе дә юк ич! Аны бары тик укырга керү хыялы гына борчый. Аннары... кеше сүзе. Балалар өчен Казанда йөзләгән бакча-ясле бар. Меңләгән студент гаиләле. Балалары бакчага, яслегә йөри, үзләре укый". Болай да тынгысы качкан йөрәген Мирсәетнең хаты тирәнрәк борчуга салды. Юк, ул мондый хат көтмәгән иде. Шултиклем татлы, шултиклем бәхет дулкыннарында йөздергән кичләрдән соң мондый хат булырга тиеш түгел кебек иде. Мирсәет белән аның арасындагы олы хисләр кая киткән? Мирсәетнең "яратам" дигәне кырыс хәрби хезмәт кысаларында тыелып торган хисләрнең, кинәт иреккә чыгып, бер дулап алуы гына булганмы? Елдан артык хатын-кызның кулын да тотмаган ир-атның бер шашып алуы булганмы? Бала дигән бер сүз егеткәйнең котын алган. Бала тугач әйтерсең лә яшәү туктала?! Әйтерсең лә бала аларның бәхетенә киртә була! Хәер, никахлашканчы бала туса, авыл егетләренең күбесе баладан баш тарту ягын карый бит. Баш тартып, өйләнмичә генә калсалар, бер хәл әле: үзен яраткан, яшьлеген биргән кыз балага әллә нинди ялалар ягалар. Имеш, кыз бала элек үк гыйффәтсез булган. Имеш, баланың әтисе бер ул гына түгел. Аның янына башкалар да килгән... Ир дигән исемне күтәреп йөргән хәлдә үзләренең никадәр түбән җанлы икәнлекләрен аңламаучылар исәпсез бит... Нәтиҗәдә сөйгәннәре баш тарткан күпме чибәр ханымнар, туган илләрен ташлап, Үзбәкстан, Таҗикстан, Казакъстан якларына бәхет эзләп чыгып киттеләр... Закирә бу юлны сайламаячак. Мирсәеткә тагын хат язып, тагын җавап көтәргә дә кирәк түгелдер. Үзең хәл ит, дигән бит. Димәк, җаваплылык Закирә өстендә. Чынлап та, нишләргә соң? Табибка барып йөклелекне өзәргә дә мөмкин. Әле соң түгел. Бу гамәлнең ахыры ни белән бетәр? Киләчәктә бала табудан бөтенләй мәхрүм калсаң... Тапсаң... Әтисез бала тапкан дигән яман сүз нәсел-нәсәбеңә кара тап булып калачак. Шул ук вакытта ул баланы Закирәнең табасы да килә. Ул — мәхәббәт җимеше! Бердәнбер мәхәббәтенең җимеше! Кеше сүзендә Закирәнең һич эше юк! Әйе, сөйгәненә никахсыз бирелде. Бу — аның гаебе. Тирәнрәк итеп уйласаң, гаепме соң ул? Алар берберләрен яраттылар, бер-берләренә тыелгысыз тартылдылар. Табигать биргән бөек Сөю җанда кузгалганда, тыелып калып була димени? Закирә, шулай уйлап, серне апасына чишәргә булды. Кыз туганы аңламый калмас, аңлар. Апасы аны тыңлап торды да гади генә итеп әйтеп куйды: — Ярар, ярар. Ул кадәр утка-суга төшмә әле. Дөнья бетмәгән бит. Егетең дә кинәт аптырап калгандыр. Аңа да үпкәләмә. Хатын-кыз җитәкләп барганга гына ирләр кеше кыяфәтендә йөри. Мәхлук алар, сеңлем. Безнең бер малай янында синекенә дә урын табылыр, Аллаһы боерса. Ах, бу апасы! Ах, аның кешелеклелеге! Адәми зат түгелдер ул, билләһи! Фәрештәләр нәселеннәндер. Таяныр ноктаң калмаганда, тормыш чытырманлыгы арасына кереп адашканда, барыр юлыңны югалтканда, инде беттем дип, соңгы чиккә җиткәндә — кил син аның янына. Ул сине якты йөз белән каршы алыр. Хәзинәсендәге бар нигъмәтен куеп, чәен эчерер, үзе булдыра алганча ярдәм кулын сузар. Ничек итсә итәр, сине аякка бастырыр, тормышка ышанычыңны кайтарыр, күңелеңә яшәү дәрте салыр. * * * Мирсәет июль ахырында кайтып төште. Закирә әнисе янында авылда иде. Бишенче ае белән барган Айзат Мирсәетович Әмирханов бар дөньяга ямь таратып елмая, иреннәрен бөреп, төрле авазлар чыгарып утыра иде. Алар язылыштылар. Бу тантанага Мирсәет әнисен дә, туганнарын да чакырасы итмәде. Закирә бу турыда сүз кузгаткач, ул: — Кайтып керүең белән нинди өйләнү чыккан? Укырга керергә җыенмыйсыңмыни? — диячәкләр.— Вакыты җитәр, белерләр,— дип җавап бирде. "Ул да хаклы,— дип килеште Закирә.— Имтихан бирергә дип кайт та өйләнеп куй! Бәйрәм итеп йөрергә вакыты да юк бит әле аның. Имтиханнар терәлде". Документларын тарих бүлегенә бирсә дә, Мирсәет конкурстан үтмәде. Урыс-татар бүлегенә керде. Кечкенә Айзатны дәү әнисе янында калдырып, яшьләр Казанга китте. Мирсәетнең Казанда ике апасы барлыгын Закирә белә иде. Озакламый танышу да насыйп булды. Иң элек кечкенә апасы Гөлсара янына бардылар. Закирәне Гөлсара энесенең сөйгән кызы итеп кабул итте. — Әйдәгез, әйдә! Тартынып тормагыз,— диде ул, ачык чырай белән. Гөлсараның түгәрәк йөзенә, туры борынына, менә тәгәрим дип торган кара күзләренә игътибар итүгә, болар ике тамчы су сыман охшаш икән дип уйлап алды Закирә. Гөлсара Борисково бистәсендә фатирда яши. Хуҗаларның үз йорты. Кечкенә булса да бакчалары бар. Суган, кыяр, помидор ише яшелчәләр дә үстерәләр икән. Су китереп, бакчаны карап, өй җыештырып торгач, фатир хакы да зур түгел — аена егерме сум* гына. Хуҗабикә Мирсәет белән Закирәне дә гөрләп каршы алды. — Һай, җаным! Кунакларны түргә дәш. Аш бүлмәсендә утырта күрмә тагын! Минем барып кайтасы җирем бар. Иркенләп утырыгыз, — дип, аларны аулакта калдырып чыгып китте. — Ярар, ярар,— дип елмайды Гөлсара.— Бәрәңге генә пешерергә куям. Ул арада Закирә дә Гөлсарага ярдәм итә башлады. Бергәләп салат ясадылар, тозлы балык, колбаса турадылар. Гөлсара сөйли дә сөйли. Алар өченче көн генә концертка барганнар. Киләсе атнага Камал театрына билет алып куйганнар. Театрга Мирсәет белән Закирәне дә чакыра. Закирә аның тәкъдименә тиз генә җавап бирә алмый, чөнки уйлары бүтән. Гөлсараның сөйләвен ишетеп торса да, эчтәлегенә төшенеп бетми. Уенда Айзат. "Балакаем авырмый микән? Киләсе атнада авылга ничек тә кайтып киләсе иде. Менә хәзер Гөлсара апага Айзат турында әйтсәм... ни дияр икән? Бу Мирсәет кызык та инде. Бала энә түгел. Аны күпме яшереп тормакчы буладыр?" Кунактан кайтышлый, Мирсәет белән Закирә урамнар буйлап озак йөрделәр. — Айзат турында авыз да ачмадың, — диде Закирә, иренә ризасызлыгын белдереп. Мирсәет эндәшмәде. Закирә дә сүз озайтуны кирәк тапмады. "Таллиндагы Мирсәет түгел бу,— дип уйлады ул.— Сандугачтай сайраган тел бер кәлимә сүз тапмый. Ни кимерә аның җанын? Нигә болай бу?" Баладан аерым яшәү йөрәген телгәләсә дә, Закирә түзде. Түзә алмастай чаклар күп булды булуын... Икенче курста укый башлагач та, Мирсәеткә җайлы гына эш табылды. Университет тулай торакларыннан ерак кына түгел балалар бакчасы бар икән. Беркөнне Мирсәет белән Закирә шул бакча яныннан узып барганда, каршыларына урта яшьләрдәге бер ханым тукталды. — Бә-рә-әч! Мирсәет, син түгелме соң? — Әйе, мин. Танымый да торам, Гөлнур апа. Гафу итегез! Ни эш бетереп йөрисез? — Без Казанда бит хәзер. Ике ел була инде. — Без менә укыйбыз,— диде Мирсәет, Закирәгә ишарәләп.— Гөлнур апа — минем беренче укытучым. — Танышуыма бик шатмын,— дип елмайды Закирә. — Үзегез кайсы яктан? — дип кызыксынды укытучы. — Балык Бистәсеннән. Сүз иярә сүз китте. Гөлнур апалары янәшәдәге балалар бакчасында мөдир икән. Мирсәетне эшкә чакырды. — Минем әлегә ишегалды җыештыручы урыным да, төнге каравылчы ставкам да бар. Мирсәет ике эшне дә алып барырга булды. Шул рәвешле аларның акча яклары көйләнде. Акчаң булса, торак дигәне дә табыла икән. Закирәнең җизнәсе белән эшли торган бер инженер ике елга Монголиягә китәсе икән. Фатирларын ышанып калдырырдай кеше кирәксенәләр, ди. Менә бәхет! Давылдан соң диңгез тынган шикелле михнәт артыннан рәхәте дә була, күрәсең. Аена кырык сум түләп торырга килешеп, кул бирештеләр. Бер бүлмәле "хрущевка" булса да, аш бүлмәсе аерым, ваннасы бар, бәдрәфе җылыда. Өстәвенә тагын үзең хуҗабикә! Кем әйтмешли, үзең баш, үзең муен! Газы янып тора, суы килә. Айзат белән әнисе дә хәзер рәхәтләнеп кунак була алалар.— Шулай уйлады, шулай сөенде Закирә. Аяклары җиргә дә тимәде, очып кына йөри башлады. Дөньяны март кояшы җылыта башлагач, көннәр сизелерлек үк озынайгач, Айзат белән әнисе кунакка килеп тә төштеләр. — Күрше Гатаулла абыеңа утырып килдем, персидәтел машинасы белән. Аллага шөкер, юлыбыз уңды,— дип сөйләде әнисе. Айзат инде күптән тәпи йөри. Сакау теле белән үзенә кирәкне шактый сукалый. Авыл күчтәнәчләре белән чәйләп алгач, Мирсәет чыгып китте, әниләре ял итәргә ятты. Закирә ваннага җылы су агызды. Айзатны алдына утыртып сөя-сөя юарга кереште. Моңа кадәр гел мунчада гына юынган Айзатка ванна бик кызык тоелды. Туйганчы су чәчрәтте. Ике генә көпчәге калган машинасын су эчендә йөртте. Болар шулай дөньяларын онытып утырганда, янып-пешеп Мирсәет кайтып керде. Өс киемнәрен салып тормыйча гына ваннага үтте. Аның кыяфәте борчулы, нәрсәдәндер куркып, югалып калуы чыраен каплаган иде. — Галимә апа килә,— диде ул, аптыраулы караш белән. — Бик әйбәт,— дип елмайды Закирә.— Әни әллә нихәтле күчтәнәч алып килгән. Табын әзерләрмен. Олы апа сөйләшеп утырырга ярата. — Шулаен шулай да... — Тагын нәрсә булды инде? —дип, иренең күзләренә текәлде Закирә. — Өйләнешкәнне беләләр. Шулай гомер буе апаңнардан куркып яшәрсеңмени? — Кызма әле син. Минем хәлемә дә кер. Өйләнешүгә бала булмый ич инде! — Ә-ә-ә...— дип сузды Закирә.— Айзат комачаулыймыни? Аны алып өйдән чыгып китәргә кушасыңмыни? Аң-ла-шыл-ды... Закирәнең күзенә яшь, бугазына төер тыгылды. Ул тиз генә улын ваннадан алды да калтырана-калтырана киендерә башлады. Ул бернәрсә дә күрмәде, бернәрсә дә ишетмәде. Аның җаны елый иде. Ярый әле бу мәхшәрне әнисе күрми. Ярый әле юлдан соң талчыккан әнисе изрәп йокыга киткән. Кипшенеп тә җитмәгән тәненә халат элде, калын свитерын, тунын киде дә ашыгып урамга атылды. Юк, бу тирәдә генә йөри алмый ул. Монда аның тыны кысыла, монда аңа һава җитми. Тизрәк ераккарак китәргә кирәк. Җанын кимергән сорауларга җавап эзләргә, күңелен тырнап торган уйларын тәртипкә китерергә кирәк. "Бу Мирсәетне нәрсә куркыта? Әйе, туганнар якын. Закирә дә апасын бик ярата. Тик ул аның белән рәхәтләнеп киңәшә, ялгышларын да яшерми. Бар хәлләрне уртага салып сөйләшә. Мирсәет алай түгел. Ул үзенең тормышын апаларыннан яшерә. Алар риза булмас дип курка, кеше сүзе дип коты оча. Нишләп соң ул үз тормышына үзе хуҗа түгел? Нишләп ул үз язмышына апаларының кысылуына юл куя? Акыллы, белемле, бар яктан килгән апалары булса, рәхим итсеннәр. Тик алай түгел бит! Икеөч класс белемле, тар карашлы, теләсә нинди урам хатыннарыннан аермалары зур түгел... Өч-дүрт көнгә кунакка килгән нарасыеңны, ваннадан тартып алып, урамга чыгарып җибәр әле... Башка сыя торган гамәл түгел! Кемгә генә әйтсәң дә, ышанмаслар. "Булмас, Мирсәет алай эшли алмас!" — диеп бәхәсләшерләр. Тик нишләмәк кирәк: бу шулай... Бәлки, Мирсәет аларны күршеләргә генә кереп торырлар дип фикер йөрткәндер. Шушы халәтендә Закирә күршедә тыныч кына утыра ала димени? Закирә белән Айзат мартның салкын кичендә урамнар буйлап озак йөрделәр. Башта трамвайга утырдылар, аннары җәяүләделәр. Бераздан троллейбуска керделәр. Өйгә такси белән соң гына кайттылар. Галимә апа килеп киткән. — Син кайда идең, кызым? Кодача килгән. Кияү мине уятмаган. Уңайсыз булды инде. Йоклап калганмын бит,— диде әнисе Закирәгә. Закирә елмайган булды. Кечкенә Айзат: — Бед тлолейбулда йөлдек,— дип тәтелдәде. "Икенче юлы, кайсы апасы килсә дә, Айзат турында үзем әйтәм",— дип, күңеленә беркетте Закирә. Өч көн кунак булгач, Айзат белән әниләрен Мирсәет машина яллап авылга кайтарып килде. Икесе генә калгач, Закирә сүз башлады: — Аңламыйм мин сине. — Нишләп? — диде Мирсәет, йөзенә балаларча беркатлылык чыгарып. — Кыланып утырмасана! Дөресен әйт: апалар миңа өйләнмәскә куштылармы? Балалы хатынга өйләнмәсәң, башканы таба алмадыңмы, диделәрме? Мин аларга үпкәләмим. Сиңа үпкәлим. Син Айзат белән мине якламыйсың. Син бит үзеңне дә яклый алмыйсың! Мин сиңа ялынып чыкмадым, мин сиңа яратып чыктым. Яраткан кешемнең бәхетенә киртә булыр хәлем юк! Яратмасам, никахсыз килеш куеныңа кермәс идем. Ярар, аерылышырбыз. Ничек кенә авыр булса да, түзәрмен. Курыкма, алиментка да бирмәм. Сорашкан кешеләргә, мин үзем әшәке, диярмен! Әмма моннан соң йөрәк парәмне болай кимсетергә берәүгә дә юл куймам! Мирсәет күзен акайтып Закирәгә карады. — Без аерылышыр өчен өйләнештекмени? — Алай түгел шикелле иде дә... Ахры, ялгышканбыздыр... Мирсәет тагын тынды. — Үз балаңны туганнарыңнан яшереп яшисең. Кызык кеше син, билләһи. Таллиндагы очрашуларыбызны сөйләсәң, яманатым чыгар дип куркасыңмы? — Ярар инде... Галимә апаны беләсең ич... Аннары авылга ишетелсә дә күңелле түгел... — Мин авылдашларым алдында ирсез бала да таптым бит әле! Миңа ансат булган микән?! Кеше сүзе дип бәгырьгә төштегез инде! Алай кеше сүзеннән бик курыккач, нишләп Галимә апа үз ирен ир итеп тотмый? "Теге ишәктән туйдым инде", "Теге ишәкне куып чыгардым әле", "Теге ишәкне ашатып ятмыйм", "Колбасаны мендәр астына кыстырдым. Урыннарын җыйганда, балалар табар..." Бу сүзләр барысы да аныкылар бит. Юк, кеше сүзеннән курыкмыйсыз сез. Үзегез турында "болар әйбәт" дигән дан йөртәсегез килә сезнең. Әйе, белмәгән кеше сезне әйбәт ди. Ә чын йөзегезне белгәннәр... Ай-һай, алай үлеп китәләр микән? Закирә әйтте-әйтте дә туктап Мирсәеткә карады. Ә ул эндәшми. "Ничек түзеп тора бу? — дип уйлый Закирә.— Шушы хәтле сүзгә бер җавап кайтармыйча үткәзеп җибәрергә кирәк бит!" Сүзне тагын үзенә дәвам итәргә туры килде: — Рузияң тулай торакка килгән. Сөгъдәгә: "Миннән артыкка өйләнмәде әле. Балалы хатын гына алды",— ди икән. Сөгъдә керендергән үзен. "Безнең Закирә бер түгел, биш баласы булса да синең ишеләргә алыштыргысыз",— дигән. — Монысы юкка инде. Рузия белән мине берни бәйләми. * * * Рузия — Мирсәетнең авылдашы. Рузиянең авылдагы апасы Гөлсараның дус кызы. Кечкенә гәүдәле, яшькелт күзле, озынча йөзле, юка иренле Рузия мәктәптә укыган чагыннан ук Мирсәеткә гашыйк. Җитмәсә тагын Гөлсарасы да, уйнап-көлеп һаман аны өметләндереп: "Мин сине энем Мирсәеткә барыбер алдырам",— дип торган. Мирсәет хәрби хезмәттән кайтканда, Рузия Казанда була инде. Пешекчеләр училищесын тәмамлап, ашханәдә эшли. Гөлсараларга килгәндә дә котлет, бифштекс, өчпочмак, вак бәлеш ише ризык белән төенчеге тулы булыр. Туган көннәргә яки бәйрәмнәргә әзерләнгәндә дә башыннан ахырына кадәр Гөлсарага Рузия ярдәм итә. Менә дигән килен буласы иде югыйсә. Аннан кулай ярны табып та булмас шикелле иде... Апалары энекәшләрен бары тик Рузия белән күз алдына китерәләр. Бу хакта сүз чыкса, сөйләшүне болайрак тәмамларлар иде: "Үз авылың кешесенә җитми инде. Нәсел-нәсәбәсен беләсең. Бербереңә ярдәмләшеп яшәргә җайлы. Аннары, авылыңның шакшысы башка авылның яхшысы, дигән борынгылар..." Тик алар юраган юш килмәде. Рузия мәсьәләсендә Мирсәетнең гаебе юклыгын белсә дә, апаларының үз-үзләрен тотышы, кыланышы Закирәнең җен ачуларын чыгара. Ачу килмәслек тә түгел бит. Рузия Мирсәетне һаман сагалап йөри. Ашханәдән китеп, Мирсәет эшли торган предприятие янәшәсендәге "Спорт товарлары" кибетенә урнашты. Гөлсарасы да, Галимәсе дә, җае чыккан саен, Рузияне мактарга керешәләр: — И-и, бөтерчек инде бу Рузия. Кай арада токмачын кисә, кай арада камырын куя. Бирсә бирер икән Ходай уңганлыкны. Закирә бу сүзләрнең үз бакчасына атылган таш икәнлеген белеп тора. Апаларына барып токмач кисәргә дә, бәлеш пешерергә дә аның вакыты юк. Иртән укырга йөгерә, кичен дәрес хәзерли. Ял көннәрендә Айзат янына авылга чаба. Бер очрашканда, Галимә апасы ризасызлыгын ачыктан-ачык белдерде: — Әни дип атна саен авылга чабарлык булгач, кияүгә чыкмаска иде. Әниеңне карап кына торыең. Кара бу ирне! Килеп керсәм, үз күлмәген үзе юган! Ашарына бәрәңге кыздырып йөри. Әйтмәгәч тә! Ни хикмәт, Закирәнең апа кешегә бер бөртек тә хәтере калмады. Ул аны игътибар белән тыңлап бетерде дә, тыныч кына: — Утыр әле, апа,— диде. "Йә, нәрсә дип акланмакчы буласың инде, киленкәй" дигән кыяфәт белән, Галимә йомшак кәнәфигә урнашты. — Апа, мин авылга әни янына дип кенә кайтмыйм. — Менә әкәмәт! Кем янына кайтасың соң? — Улыбыз янына кайтам. Безнең улыбыз бар. Айзат исемле... Галимәнең кинәт кенә башы әйләнеп киттеме, бер учы белән башын тотты, икенче кулы белән кәнәфи култыксасына таянды. — Ишеткәнием... ышанмаганыем...— дип пышылдады ул, үзалдына сөйләнгәндәй.— Балалы хатын алырга соң? Кызлар беткәнмени? — Апа, Айзат — Мирсәетнең улы. Галимә, күзен акайтып, Закирәгә карады. — Саташма! Каян килсен ди Мирсәеткә бала?! Кайчан өйләнештегез соң әле? Йөкле булып йөргәнеңне һич хәтерләмим. Әкият сөйләп торасың! — Апа, без күптән бергә яшибез... — Нәрсә сөйлисең син, ә?! Безнең Мирсәет үлсә үләр, зина юлына басмас! — Апа, алай димә инде... — Димәскә! Күзеңне дә йоммыйча, Мирсәеткә бала сылтыйсың ич! Йә, алайса әйт инде. Ул бала күпмелек хәзер? — Яшь ярым. — Менә күрдеңме?! Ялганың барып чыкмады, киленкәй! Бала яшь ярымга җиткән. Син аны тугыз ай күтәргән. Арифметикаң булса, чутла! Ул чагында Мирсәет кайда иде? Ә-ә, исеңә төштеме? Ул чагында Мирсәет әрмиядә ие. Закирә тирләп-пешеп чыкты. Аның бит урталары, колак яфраклары уттай янды. Шулай да ул сүзен әйтә алды. — Без Таллинда... Бу җүләр ни сөйли дигәндәй, Галимә аңа тешләрен кысып, чәйнәп ыргытырлык итеп карады да күкле-зәңгәрле тавыш белән кычкырып җибәрде: — Монда сөйрәлүең генә җитмәгән, Таллинга да барып сөйрәлдеңмени? Әрмиядә хезмәт итүче бер белмәгән Мирсәетне Таллинда табып, аңа бала ясаттым, димәкче буласыңмы? Оятсыз! — Галимәнең тавышы кинәт үзгәрде. Ул, еламсырап, Мирсәеткә мөрәҗәгать итеп сөйли башлады: — И энекәем, энекәем... Синең өчен ни төрле кызлар үлеп тора бит. Әллә кемнәр ясаган баланы такканнар бит үзеңә... Ничекләр яшәрсең инде? Галимә сөйләде-сөйләде дә мышык-мышык килеп елый ук башлады. Мышкылдый-мышкылдый киенгәч, саубуллашмыйча да чыгып китте. Закирәнең йөзенә чиләге белән пычрак су тондырдылармыни?! Юк, йөзенә генә түгел, җанына, яшьлек хисләренә, мәхәббәтенә нәҗес ыргыттылар. Әйе, сөйде ул, сөелде. Яшьлеген яраткан кешесенә бүләк итте. И газиз Аллам, шул чактагы илаһи хисләрнең бер мизгеле генә кайтсын иде хәзер! Яратуның ни гаебе бар? Ярату — бәхет, сәгадәт. Яраткан кешенең күңеленә бар дөньяга җитәрлек яктылык, бар язларны тутырырлык наз, диңгез дулкыннарына каршы торырдай сагыш һәм газап сыя. Галимә апасы аны шул халәткә ия булганы өчен гаепли. Ул халәтне гаепләп тә, юкка чыгарып та булмый. Ул бөек Табигать тарафыннан бирелгән... * * * Галимә, урамга чыгуга, як-ягына карап алды. "Кая барырга? Нишләргә? — Әле генә Закирәнең үз авызыннан ишеткән хәбәр аңын алды.— Кемгә барып эчне бушатырга соң? Кемнән нинди киңәш сорарга?" Шулай бермәл аптырап торгач, ул катгый карарга — Мирсәетнең үзе белән сөйләшергә кирәк дигән карарга килде. "Әйе, Мирсәетне эзләп табарга! Ни дип аңлатыр икән? Балалы хатынга өйләнергә соң...— Ул шулай сөйләшә-сөйләшә тиз-тиз атлады. Каршы очраганнар, артларына борылып, сәерсенеп аңа карап калды. Ә ул берәүне дә күрмәде. Баруын гына белде.— Кара инде бу дуракны! Ишеткән идем аны... Тәки хак булган икән. Әллә кем баласын киендереп, тыгындырып ятсын инде! Аертам мин аларны! Бергә яшәтәмме соң?! Әнә алма шикелле Рузия һаман шул Мирсәет дип саргая..." Ул, шулай үзалдына ярсый-ярсый барып, энесе янына килеп җитүен сизми дә калды. Мирсәет кенә апасының тирләп-пешеп эш урынына килүенә гаҗәпсенде. — Нишләп йөрисең, апа? Берәр хәл булдымы әллә? — диде ул, сагаеп кына. Галимәнең кыяфәте чынлап та гаҗәпсенерлек иде. Күзләре урыныннан купкан диярсең, акайган, йөзе кызарган, иреннәре дерелди. "Тиктомалга гына эш урынына килмәгән инде бу",— дип уйлап алды Мирсәет. Шуңа күрә апасын зурлап, олылап, елмаеп, утырырга чакырды. — Әйдә, апа. Әйдә. Утыр. Ял ит. Тик Галимәнең игътибарлылыкка исе дә китмәде. — Утырырсың монда... Утыртканың инде син безне...— дип, авызын бәлчәйтеп елап ук җибәрде. — Нәрсә булды, апай? Юньләп аңлат әле,— дип үрсәләнде Мирсәет, тәмам пошаманга төшеп. — Сорап торган була тагын! — дип дәвам итте Галимә.— Сөйрәлчегең үз авызыннан әйткәч, аңымны югалтам дип торам. Күз алларым караңгыланды, аяк-кулларым суынды... — Нәрсәне әйткәч, апа? — Нәрсәне? Нәрсәне? Кәбестәне! Балалы хатын алмасаң, кызлар беткәндер! Ә, син бу турыда икән әле дигәндәй, Мирсәет тирән сулыш алды да ипләп кенә апасына әйтте: — Эш урынында сөйләшә торган сүз түгел бу. Әйдә, мин сине тукталышка хәтле озатып куям. — Э-э, озаттың ди! — дип ярсыды Галимә.— Озатмый тор әле. Монда хәтле килгәч, әйтәсемне әйтми китәмме соң? — Галимә кул аркасы белән күз төпләрен ышкып алды да, усалланып, эченә җыелган бар ризасызлыгын берәм-берәм чыгарырга кереште: — Без сине балалы хатынга өйләнергә үстердекмени? Оятың кая синең? Үскәндә, төпчек дип эш эшләтмәдек. Үлмәсен дип кадерләдек, сакладык. Утын кирәк булса да, печән кирәк булса да, мин тәртә арасында булдым — арба тарттым. Син шул арбага утырып бардың! Рәхмәтең шушыдыр инде. Киңәш юк, табыш юк! Казанга киткән чагында әни сиңа ни әйтте? Апаңнар сүзеннән чыкма, алар белән киңәшеп яшә, диде. Хатын куенына кергәч, әнкәң сүзе дә башыңнан чыктымы? Хатының артына чистый кереп беткәнсең инде! Аягыңның баш бармагы гына күренә. Илгә яраган бер иргә генә ярый ул! Мирсәетнең йөзе бер агарды, бер кызарды, тез буыннары калтырады, борынында тир бөртекләре күренде, тик кычкырмады. — Апай, ни сөйлисең син? — диде ул, Закирә өстенә ыргытылган шушы тиклем пычрактан үз гәүдәсенең авырая баруын тоеп. — Белеп сөйлим! — дип чәрелдәде Галимә, уң аягы белән идәнгә тибеп.— Әйтмәгәч тә! Балалы хатынга өйләнгән дигән хәбәрне күптән ишеттек. Гайбәттер дип уйладык, ышана алмадык. Без капчыкта ятмый ул, наныем. Унибирситәт дигән мәктәптә бер сез генә укымыйсыз бит. Күрше Чуерташлы авылыннан сөйрәлчегең белән бер кыз укый, ди. Шул: "И-и, Закирә исемле кыз белән Азнакай егете йөреп тә карадылар инде..." — дип әйтеп әйткән. Хәзер, Мирсәетнең малае бар, дип торган була! Каян килсен әле сиңа малай?! Өйләнгәнеңә кайчан? Менә шул, энекәем, аерыласың! Минем сүземнән чыксаң, Ходай орыр үзеңне! Биш яшеңдә суга бата язганда, мин коткардым сине! Әнә Рузия, бүген сорасаң, бүген бара! Галимә әйтте-әйтте дә чыгып та китте. Артыннан ишек кенә шапылдады. Иңенә тау-таш ишелгәндәй авыраеп, ни уйларга белмичә аптырап калды Мирсәет. "Нишләп бу хәтле Закирәне күралмый бу апалар? — Башына килгән беренче уй шушы булды.— Әллә... Таллиннан киткәч башкалар белән чуалып алуы чынлап хак микән? Ир тәмен татып караган яшь хатынның сагынуга түзалмавы гаҗәпмени? Утсыз төтен булмый, ди ич халык.— Шикле уйлар күңелне тырнап алды.— Юк, юк. Булмас,— дип каршы төште ул үз-үзенә. Закирә миңа атна саен берсеннән-берсе җылы хатлар язып торды. Адәм балалары нигәдер бер-берсен күралмый. Берәү турында яхшы сүз ишетсә, көнләшә башлый. Яман сүз ишетсә — сөенә. Югыйсә яманның берәүгә дә файдасы юк. Яхшының сиңа яхшылыгы тимәсә дә, яманлык кылмый ул. Халык мөкиббән китә торган гайбәт яманлыкка сөенү була түгелме соң? Кара инде бу апаны: гайбәт таратып йөри! Закирә белән яшәдем ни, Рузиягә өйләндем ни? Аңа барыбер түгел микәнни? Иң беренче чиратта минем яратуым кирәк ләбаса! Закирә белән Таллинда үткәргән кичләр гомеремнең иң бәхетле чагы булган икән. Күңелдә мәхәббәт ләззәте генә түгел, мөлдерәмә тулы өмет, якты хыяллар иде. Теләгемә һичшиксез ирешүгә ышанып, шуңа омтылып яшәү ничек рәхәт булган... Хыялларымның тормышка ашуы бары тик үземнән генә тора шикелле иде... Ялгыштым микәнни? Менә бит Галимә апа ниләр кыланып китте? Әни дә, Гөлсара апа да аның яклы булса?.. Бал ничек кенә татлы булмасын, дегет салгач... төсе дә, тәме дә үзгәрәчәге көн кебек ачык... Элеккеге сыйфатын югалтачак ул..." * * * Соңгы вакытта Закирәнең өендә юньләп торганы да юк, йокларга гына кайта. Иртән тора да эшкә чаба, аннары милиция идарәсенә. Йорт мәшәкатьләре онытылды. Ашарга пешерүләр, кер юуулар бетте. Көч-хәл белән аякларын өстерәп кайтышлый кибеткә кереп йә кефир, консерва, йә тозлы кильки белән ипи ала да, шуның белән тамак ялгыйлар. Кул эшкә бармый, күңел күтәрелми. Балалар да күзгә күренеп үзгәрде. Йөзләре суырылды, күз төпләре зәңгәрләнде. Шаярудан туймый торган Айзат белән Булат сөйләшми үк башладылар. Карашлары уйчанланды, моңсуланды. Аларга карый да Закирә, тетрәнеп китә. "И Ходаем, балаларымны ятим итә күрмә! Үзем дә ятим үстем ич мин! Ятимлекнең, үксезлекнең ни икәнен беләм. Әтиле гаиләдә үскәннәр матур киенде, тәмле ашады. Алар арба тартып кышлык утын, кышлык печән әзерләмәде. Алар җиргә нык басып йөрде. Балалар шуклыгы белән начар гамәл кылынган чакта да, алар җавап тотмады, әтиләренә сыенды. Кимсетелү, кагылу, сугылу әтисезләргә эләкте. Мондый язмыш берүк балаларыма кагылмасын! Алар бәхетләрен югалтмасын!" Мәктәптә дәресләре тәмамлануга, ул бүген дә милиция идарәсенә ашыкты. Башка барыр, ярдәм сорар урыны юк аның. Мирсәетнең кайдалыгын бары тик шушында эшләүчеләр генә ачыклый алыр, аны бары тик шушында эшләүчеләр табар сыман тоела. Монда килүенең беренче көнендә үк танышкан капитан белән сөйләшү дә җанына әзрәк тынычлык бирә. Рәхмәт төшкере, капитан һич иренмичә ипләп кенә Мирсәетне эзләүне дәвам итүләрен сөйли. Капитан сөйләгәннәргә үзе күргән, үзе кичергән вакыйгаларны кушкач, Закирәгә иренең тормышы тагын да тулырак күзаллана башлый. * * * ...Ялдан кайтуына милиция бүлегенә чакыру кәгазе килгәч, Рузия Шәмсиева кинәт агарынып китте, кинәт зиһене чуалды. "Нинди сораулар бирерләр икән? Үземне ничегрәк тотарга соң? Мирсәетнең югалуын белмәмешкә салынырга ярамас. Хәзер үк эшкә шалтыратып хәлләрен белешим, әйтми калмаслар..." Шулай төрле уйлар эчендә уралып, Рузия суыткычтан коньяк тартып чыгарды. Илле грамм эчемлек бераз тынычландырып җибәргәндәй булды. Дөнья киңәеп, яктырып киткәндәй тоелды. Әз генә булса да курку артка чигенде. "Курыкма, каушама, Рузия,— диде ул үз-үзенә.— Син авылда идең. Авылдашлар, Мирсәетнең туганнары моны раслап торачаклар. Син бер кичкә югалдың. Аңа алиби дигәнең бар. Буада дус кызыңда кундың. Сыйландыгыз, серләштегез, җырлаштыгыз да ятып йокладыгыз. Инде арагыз өзелгәнгә дә бишбылтыр бит. Курыкма. Үзеңне ышанычлы тот. Артык сүз ычкындырма". Тикшерүче хатын-кыз иде. Рузия моңа да сөенеп куйды. "Хатын-кыз ирләр кебек кансыз булмас әле, мыскыллы сораулар бирмәс",— дип уйлады. Чынлап та, тикшерүче ипле кеше иде. Тавышын күтәрмичә, бик җайлы сөйләште. — Сез Мирсәет Әхмәтшинны белә идегезме? — дип башлады сорау алуны тикшерүче. — Нишләп белмәскә, беләм. — Танышлыгыгыз турында тулырак сөйләсәгез иде. — Нәрсәсен сөйлисең инде аның,— дип, иңнәрен сикертеп алды Рузия.— Гөлсара белән минем апа — ахирәтләр. — Гөлсара кем инде? — Гөлсара — Мирсәетнең апасы. Кечкенә апасы. Авылдашлар без Мирсәет белән. Бер мәктәптә укыдык. — Мәктәптә укыганда, Мирсәет Әхмәтшин белән мөнәсәбәтегез ничек иде? — Берничек тә түгел.— Аксыл сары төскә буяп бөдрәләткән чәчләрен Рузия төзәткәләп куйды. Ялгыш сүз ычкындырмасам ярар иде дигән борчылудан, каушаудан кулларына урын таба алмау галәмәте иде бу. Шуңа күрә ашыга-ашыга өстәп тә куйды: — Гөлсара апа гына, безгә килгән саен, мин сине энем Мирсәеткә алдырам, дип оялта торган иде. — Моңа Мирсәет ничек карый иде? — Көлә иде. — Аннары нәрсәләр булды? — Мирсәет армиягә китте. Миңа хатлар язды. Дуслык хатлары. Кайткач... әнә шул гыйбрәт Закирәсенә өйләнде. — Закирә Әхмәтшина хакында нишләп шулай ямьсез итеп әйтәсез? — Әйтмичә! Мирсәетне көтеп тордым ич мин! Ул хезмәт иткәндә, бер егетне дә якын китермәдем. Сукыр булмаса, мине күрер дип өметләндем. Ул күрмәде... Мирсәетнең Закирәгә өйләнүен белгәч, туганнары кан елады. Барыбер тотмыйбыз, аертабыз, дип яшәделәр. — Нишләп яшәделәр дисез? Рузия, кызып китеп, ялгышрак сүз ычкындыруын абайлады. Хәер, куркыныч түгел, тылым нык дип фикер йөртте ул. — Суң, ни бит инде,— дип сүз башлады ул, бер гөнаһсыз кыяфәт белән.— Ике бала бар хәзер. Ничек аерылсыннар? Яшь тә бара. — Әйе, әйе,— дип килеште тикшерүче. Тикшерүченең үз сүзләрен куәтләп торуын күргән Рузия батыраеп ук китте. Үзе белгән өстәмә мәгълүматларны да тикшерүчегә җиткерүне кирәк тапты. — Мирсәетнең олы апасы Галимә исемле. Шул апаның ире Илнурның күзе бик каты икән. Урманга кергәндә, агачка сокланып караса, ул агач шундук корый, ди. Закирәнең икенче малае Булат тугач, Илнур җизнәләре Мирсәетнең өйдә юклыгын белгән дә боларга килгән. Закирә бала коендырып йөри икән. Илнурга шул гына кирәк тә. Су эчендә чупырдап яткан бала кырына җизнә кеше килеп баскан. "Җизни, икенче бүлмәгә чыгып торыгыз, зинһар",— ди икән Закирә. Кая ул чыгу! "Минем коендырганны карап торасым килә",— дип селкенмәгән дә. Беләсезме ни өчен? — Тәрбиясез ир булгандыр,— дип куйды тикшерүче. — Алай гына түгел. Балага күз тисен дә үлсен дип торган. Булат булмаса, Мирсәетне аертасылар иде... — Бала исән калган, шулаймы? — Әйе. — Алай икән,— дип уйга калды тикшерүче, каләмен өстәлдә "биеткәләп". Бераздан ул нәүбәттәге үтенечен әйтте: — Инде Мирсәет Әхмәтшин белән мәхәббәттә аңлашуыгыз турында тулырак сөйләсәгез иде. Кайда очраша идегез, ул очрашулар ничек үтә иде? Рузия тирән сулыш алды. Мәхәббәттә аңлашу... Әйтергә генә ансат ул. Тирәнрәк уйлап карасаң, һәр кешенең яшәеше бары тик мәхәббәткә корылган. Баймы син, ярлымы син — барыбер җаның тарта торган, күңелеңә якын, сине ярата торган кеше кирәк. Шунсыз син ялгыз. Шунсыз яшәү мәгънәсе югала. Яшьлек елларында караган кинолар, мәхәббәт романнары тәэсирендә Рузиянең дә йокысыз төннәр үткәргәне булды. Мәхәббәтенең төп герое нигәдер гел Мирсәет иде. Аның хыялында Мирсәет акбүз атка атланган чибәр, көчле әкияти батыр да, җиңел машиналарда җилдерүче зур начальник та иде. Мирсәет өйләнгәч, төшенкелеккә бирелеп тә йөрде. Аннары аңлады: сөюне көтеп утырмыйлар икән хәзер. Сөюне үзең эзләп табасы икән. Тора-бара Рузия өчен мәхәббәт татлы кыска мизгелләр рәвешендә гәүдәләнә башлады. Тик ничек кенә булмасын, аның йөрәгендә Мирсәет өчен һәрчак урын бар иде... Мирсәет белән бергә булу теләге аның татлы хыялы иде. Менә хәзер шул халәтеңне бөртекләп искә төшерергә, алай гынамы соң әле: тикшерүчегә сөйләп бирергә кирәк! Рузия, уйларыннан айнып, ярдәм көткәндәй, тикшерүчегә карады да: — Аның нәрсәсен сөйлисең инде,— диде. — Беренче тапкыр ничек очраштыгыз? Ул чакырдымы, сезме? Сорауны болай тәгаенләгәч, Рузия җиңел сулап куйды. — Анысы болай: ул чакта мин ашханәдә эшли идем әле. Беркөнне яныма Гөлсара апа килеп керде. Туган көнемә кунаклар киләсе. Берәр затлы ризык тапмаммы дип йөрүем, ди. Мирсәетләр дә киләме, дип сорадым. Килә, килә, җаным, ди Гөлсара апа. Үзе генә килә, дип тә өстәде. Хатыны мәктәп балалары белән Мәскәүгә киткән. Син дә кил, ди бу, хәйләле елмаеп. Бардым. Нишләп калыйм әле! Тәнәфестә Мирсәет мине биергә чакырды. Аннары миңа кайттык. Менә шул. — Сезнең очраша башлавыгызны Гөлсара белдеме? — Нишләп белмәсен, барысы да белде. Алар үзләре минем Мирсәет белән очрашуымны теләде. — Инде ташлашуыгызның сәбәбе ни? Тәфсилле ачыклык кертик. Бу сорауга ничек җавап бирергә инде дигәндәй, Рузия шактый эндәшми торды. Һәр сүзен уйлап, ерактанрак башлады. — Адәм баласы рәхәткә чыдамый икән дигән фикергә килдем мин. — Нишләп? — Минем белән танышканда, Мирсәет кечкенә генә бер предприятиедә кадрлар бүлегендә эшли иде. Хезмәт хакы аз. Акча юклыктан гел зарлана. Мин аны танышларым аркылы базага урнаштырдым. Үзем "Спорт товарлары" кибетендә эшли башладым. — Ул анда нинди эш башкарды инде? — Снабжениедә. Эшен яратты. Районнарга йөрде, чит өлкәләргә чыкты. Базалары товарсыз тормады. Йөри-йөри шомарды. Запас частьлар белән дә эш йөртә башлады. — База запас частьлар сатмый ич. — База сатмый, Мирсәет сатты... Шулай акча туплады. Аннары базадан китеп, шәхси фирмага керде. Менә шуннан башланды инде... — Нәрсә башланды? — дип сагайды тикшерүче. — Әйттем бит инде гыйбрәт Закирә, дип. Ул хатынның туганнары да хайван булып чыкты. — Аңлатып сөйләгез әле: нинди туганнары? — Мирсәетнең яңа эш урынында Закирәнең кодачасы Альбина исемле хатын эшли икән. Һавия исемле җиңгәсенең сеңлесе диме. Менә шул сөйрәлчек белән Мирсәет командировкаларга йөри башлаган. Кунак йортларында люкс бүлмәләрдә бергә яшәгәннәр. Боларны мин соңыннан ишеттем. Табигый инде, Мирсәет минем янга бик сирәк килә башлады. Эш, өлгерә алмыйм. Закирә дә үпкәли, дигән булды. — Мирсәетнең Альбина белән очраша башлавын ничек белдегез? — Гөлсара апа әйтте. — Алай икән... Ярар, рәхмәт сезгә, Рузия ханым. Тикшерүченең соңгы сүзләренә Рузия ышанып бетмәгән кеше кебек калды. Аның иңеннән тау төшкәндәй булды. Ул җиңел сулыш алды. Моңа кадәр көчкә-көчкә сөйрәлеп барган арбадай типкән йөрәге сөенеченнән җиңел генә эшли башлады. Аның хәл-халәтен тоеп, сизеп утырган тикшерүче, тагын бер сорау биреп, аның өнен алды. — Сез ничек уйлыйсыз: Мирсәет Әхмәтшин ничек югалырга мөмкин? Рузиянең башына тумран белән китереп ордылармыни! Ул тагын аптырап калды. Юк, юк, бу сорауга җавап бирә алмый ул. Мирсәетнең кайда, ничек югалганлыгын гөман итәргә дә ярамый аңа. Каян белсен ул аны? Белми. Белмәгән мең бәладән котылган. Мин берни әйтә алмыйм дигәндәй, аптыраулы, газаплы карашын Рузия тикшерүчегә төбәде. — Минем... Минем... башыма сыймый...— диде ул, әкрен генә. — Ярый, хушыгыз,— диде тикшерүче. Рузия атылып урамга чыкты. "Котылуларым шушы булса иде... Шушы булса иде,— дип тәкрарлады ул эченнән.— Тагын чакырмасалар ярарые. Тикшерүче бик гади сөйләште. Чынлап та миннән шикләнмиләр, ахрысы... Шулай була күрсәче. Тукта әле, Рузиякәй, бик тиз тынычланма! Аларның уен кем белгән? Әллә... хәзер үк артымнан күзәтеп киләләрдер...— Аңа куркыныч булып китте. Үзе дә сизмәстән, артына борылып карады. Кеше-кара күренми. Тыныч кебек. Ул адымнарын тизләтә төште.— Чакыртып, ипле генә сөйләшкән булырлар да, очрашасы кешеләре белән очрашсын дип, чыгарып җибәрерләр. Алла сакласын. Шуңа күрә һәр адымны белеп атларга, һәр сүзне үлчәп сөйләшергә кирәк. Әле генә тикшерүче миннән ниләр сорады? — Бар игътибарын туплап, сорау алуны кабат исенә төшерә башлады.— Мирсәет белән ничек танышуларын сорады. Нинди сүзләр, нинди җөмләләр белән җавап бирде соң ул? Икенче тапкыр чакыртып, тагын шул ук сорауларны бирсәләр, җавабы беренчесенә тәңгәл килерме? Ул халык хәйләкәр. Йомшак җәеп, катыга утыртырга да күп алмаслар. Мирсәетнең югалу вакыйгасына һичбер катнашым юклыкка иң элек үзем ышанырга тиеш мин! Мирсәет — минем үткәнем. Очрашмый башлавыбызга бишбылтыр.— Алай да, нәрсә булды бу Мирсәеткә? — дип сорады ул үз-үзеннән.— Альбинаның миннән кай җире артык? Ул да дөнья чибәре түгел. Искитәрлек урыны юк. Әмма мин аны бөтен күзәнәкләрем белән ярата идем. Альбинаның да Мирсәетне минем кебек ярата алуына ышанмыйм. Бу ирләр ничек шулай үзләрен яраткан хатын-кызны ансат кына оныта ала икән?" — Рузия авыр сулап куйды. Ташны башка, башны ташка бәрсә дә, бернишләр хәл юк. Эшләнәсе эш эшләнгән, кылынасы гамәл кылынган... Рузия Мирсәет белән бергә үткәргән вакытларны берәмләп исенә төшерде. Базага урнашкач, акчага тиенде Мирсәет. Фатирын затлы мебель белән тутырды. Санаторийларга йөри башлады. Акчаны санап тотмады. Рузия янына килгәндә, портфелендә затлы коньяк, кара уылдык, кулында роза чәчәкләре булыр иде. Ишектән керүгә, чәчәкләрен Рузиягә тоттыра һәм гел бер шигырь юлларын кабатлар иде: Зәңгәр чәчәк гомерлек яр була, Кызыл чәчәк - өзелеп сөюче; Ә ак чәчәк керсез күңел була, Сары чәчәк - шиңеп кибүче. Бу юлларны ул үзе чыгарганмы, әллә берәр китаптан укыганмы, анысы Рузиягә мәгълүм түгел. Ә инде бәйрәмнәр алдыннан Рузия хан кызына тиң булыр иде. Бүләкләрнең иге-чиге булмас иде. Берсеннән-берсе затлы француз ислемайлары, кыйммәтле кремнар дисеңме, чүпрәк-чапракның очы-кырые юк... Яңа эшкә күчкәч, мондый бәхетле көннәр кими башлады. Мирсәет аның янына килүне сирәкләде. Озакламый... Рузиянең кайда торганлыгын бөтенләй онытты. Ниһаять, төннәр йокысыз калды. Рузия әйләнә-тулгана, бәргәләнә, җанын кая куярга белми интегә. "Шулай тик торганда, кинәт кенә... Кычкырышмаган, әрләшмәгән, үпкәләшмәгән... Ничә еллар буе бер-береңнең куен җылысын тоеп яшәгәч..." — дип үрсәләнә ул. Мондый хыянәт аның башына сыймый. Бәхетле мизгелләр искә төшеп үзәкләрен өзә. Төннәрен ул шулай йә елап, йә бәхетле вакытларын күңелендә яңартып уздыра. Бәхетле чакны искә алу да рәхәт. ...Бер кичне ишектә кыңгырау чыңлады. "Күзчек"тән караса, Мирсәет басып тора. — Ни булды? — дип сәерсенде Рузия.— Командировкада идең ич. — Кайттым,— дип елмайды Мирсәет.— Сине сагындым да кайттым. И-и, ул мизгелләрдә күңелгә кергән шатлыклар... Ул мизгелләрдә кичергән хисләрнең рәхәте... Алар төн буе йокламады. Дөресен әйткәндә, Рузия йоклатмады, керфек какмый Мирсәетне иркәләде. Шул Мирсәет хәзер аны башкага алыштырды. Ул аны югалтуына ышанып бетә алмый. Килер, килми калмас дип көтә. Шулай каңгырып бер ай чамасы йөргәч, түзмәде, үзе Мирсәет янына китте. — Нишләп йөрисең? — дип, салкын гына каршы алды Мирсәет. — Сине эзләп килдем. Үзең югалдың...— диде Рузия. — Һе.— Кеше-кара күрми микән безне дигәндәй, тиз генә як-ягына карап алгач, Рузияне куа ук башлады.— Монда сөйләшеп торырга вакыт юк. Шәхси фирма бу. Эшләсәң түлиләр, эшләмәсәң китәргә туры килә. — Аена бер-ике сәгать тә буш вакытың калмыймы?— дип төрттерде Рузия. — Ярар, ярар. Барыбер монда сөйләшмик әле. Кеше күрсә дә яхшы түгел. Очрашырбыз. Барысын да аңлатырмын. — Мин озак торырга килмәдем лә,— дип җавап бирде Рузия, исе китмәгән кыяфәт белән.— Узышлый бер хәлеңне белеп чыгыйм дип керүем иде. — Әйдә алайса,— дип, җиңел сулыш алды Мирсәет. Рузия кайтыр юлга чыкты. Мирсәеткә сер бирмәскә тырышса да, ул эчтән яна иде. Шул янудан котылу өчен, үз-үзен тынычландырырга, күңелендәге кечкенә генә өмет чаткысын сүндермәскә теләде. "Тукта әле, ни өчен шултиклем каударланырга! Яңа эш, яңа коллектив. Әйтеп тора бит: эшләмәсәң китәргә туры килә, ди. Очрашырбыз. Аңлатырмын,— диде бит.— Ашыктырма. Хатын-кыз әмер биргәнне ир-ат яратып бетерми. Закирәсе өстеннән дә шуңа йөридер ул. Тегесе мәктәптә бала-чагага әмер биреп өйрәнгән..." Ниһаять, Рузия зарыгып көткән көн килеп тә җитте. Бер кичне Мирсәет аның бусагасын атлап керде. Озын итәкле атлас халаты өстенә кечкенә алъяпкыч бәйләп, Рузия йөгерә-йөгерә табын әзерләде. Табын, гадәттәгечә, бай иде. Рузия дә, алъяпкычын чишеп ыргытып, Мирсәетнең алдына менеп кунаклады. Ирнең муенына уралып иркәләде, иркәләнергә теләде. Тик... аның бу гамәле җавапсыз калды. Мирсәет аны күтәреп, затлы җәймәләр җәелгән ятакка алып яткырмады... — Син чынлап та тәмам арыгансың... Талчыккансың... Минем тау бөркетем... Әйдә әле берәр чәркә... Бәллүр бокалларга затлы шәраб акты. Мирсәет, эчеп куйгач, сүз башлады: — Рузия, син миңа үпкәләмә инде... — Нишләп үпкәлим ди, булмаганны! — Алайса, бик әйбәт. Мәсьәлә болай тора. Мин чынлап та синең янга килеп йөри алмыйм. — Мин синең эшең тыгызлыгын беләм инде,— диде Рузия, аның хәленә керергә теләп. — Мәсьәлә эш тыгызлыгында гына түгел... — Нәрсәдә соң? "Әйт инде, нишләп ялыктырасың? Син кайчан очрашабыз дисәң, мин шуңа риза! Ташлама гына!" дип ялварган карашны тоеп утырган Мирсәет бераз эндәшми торды. Аның Рузияне дә рәнҗетәсе килми. Шул ук вакытта аның белән араны да өзәргә кирәк. Моны ничек эшләргә? Ул тәвәккәлләргә булды. — Рузия, без башка очрашмаска тиеш... Рузиянең балкып торган йөзе кинәт үзгәрде. Башта ул агарынды, аннары битләренә тимгел-тимгел кызыл таплар чыкты. Бу тиклем авыр сүзгә башта җавап табалмый тотлыгып торды. Аннары телгә килеп: — Башка сөяркәң бармыни? — дип сорады. Мирсәет "әйе" димәде. Үзенә хас тынычлыгы, кешегә ачыктан-ачык усал сүз әйтмәс гадәте белән акланырга кереште: — Нинди сөяркә ди! Әйтәм бит... Эш күп. Аннары... Закирәгә дә бер дә игътибарым юк... Командировка да командировка. Менә иртәгә тагын Буага барасы. Тыныч, сабыр кеше дә кызып китәдер шул. Уйламыйча, тәҗел генә Буага барасын теленнән ычкындыруны башкача аңлатып булмастыр шикелле. Иртәгесен поездга утырыр да Рузия Буага юл тотар дип башына килмәгәндер шул. Җитмәсә әле Рузиянең бер танышы Буада кибетче булып эшли. Мирсәет моны да белә иде югыйсә... Рузия танышында тукталды. Үзе белән алып килгән паригын киде, кашлар калын итеп каралды, күз төпләре буялды, кием-салым алышынды. Хәзер кызыйны Мирсәет түгел, тудырган әнисе дә ансат кына таный алмас иде. Ике кибетче кичләтеп ресторанга китте. Алар килеп кергәндә, Мирсәет белән Альбина дөньяларын онытып ашап-эчеп утыралар иде. Рузия ишектән керүгә, аларга карап, тораташ шикелле катып калды. Ярый әле дусты тиз генә җитәкләп алды да урындыкка утыртты. — Башыңны югалтма,— дип пышылдады дусты.— Синең ирең түгел бит ул! Тавыш чыгарма. Милициягә эләгеп хур булырсың. Ике дус тегеләрне күзәтә башлады. Мирсәет егетнең дә егете инде. Яшь кияү сымак киенгән, карап туймассың үзенә. Сөяркәсе авызына кереп китәрдәй булып аны тыңлый. "Күзләр — күздә, авызлар — авызда боларның. Мәңге аерылмас парлар сыман кыланалар. Оятсызлар",— дип уйлап алды Рузия.— Әллә барып Мирсәетнең битенә төкерим микән? Кеше булган, имеш! Бер тәңкәләп хатыныннан акча теләнгән чакларын оныткан. Юк, Мирсәеткә тимим. Хәзер барам да тегесенең чыраена тәлинкәсе-ние белән ризыкларын каплыйм..." Кунагының халәтен күреп утырган дусты тагын Рузиянең колагына иелде. — Әйдә китик. Йә берәр юләрлек эшләрсең. Кыяфәтең бик җитди. — Тагын бераз гына утырыйк инде. — Әйдә, лутчы кунак йортына барыйк әле. Анда минем танышлар бар. Казаннан Мирсәет исемле ир-ат киләсе иде, кайсы бүлмәдә тукталды, дип сораштырырмын. Теге нәмәрсәсенең исемен белеп булмасмы? Киттеләр. Мирсәет белән Альбина Миңнеханова берәр кешелек бүлмәләргә урнашканнар. — Менә көндәшеңнең исем-фамилиясен дә белдең. Аның кемлеген, кайсы якныкы икәнлеген ачыклау, кем әйтмешли, ике тиен — бер акча хәзер. — Мин ул хатынның чыраена кислота сибәм, менә әйткән иде диярсең. — Урамга чыгып берничә адым атлагач, Рузиянең беренче сүзе шул булды. — Аның ни гаебе бар? Мирсәеткә хатын-кыз беткән дип беләсеңме? Синең яныңа килер дип уйлыйсыңмы? Юк, бәгырькәем, килми. Ул Альбина дигәннәре синең белән минем шикелле хатын-кыз. Тегесе, яратам, дигән. Монысы ышанган. Мирсәетең хайван! Үзең әйтмешли, аңа ни җитмәгән? Өендә хатыны бар. Аның өстенә син. Ирләр әшәке, бәгырькәем. Төптәнрәк уйлап карасаң шулай. Хатын-кыз бозык, диләр. Бәхәсләшмим, бозык. Аракы эчәләр, тәмәке тарталар, зина кылалар. Корсак төшереп, бала үтерәләр... Хатын-кыз нәзакәтлеге, хатын-кыз горурлыгы, хатын-кыз йомшаклыгы дигән төшенчә юк хәзер. Югалды ул. Андый сыйфатларны элек төшерелгән киноларда гына күрәсең инде. Менә монда бер сорау туа: кем боза соң хатын-кызны? Анадан бозык булып тумый бит ул! Иң беренче аны, бәгырькәем, ир-ат боза. Йә ул аны сиңа өйләнәм дип алдалый-алдалый да туйгач, күңеле булгач ташлап китә. Йә ул аны көчли. Тик торганда гына хатын-кыз бозылмый ул, бәгырькәем! Рузия авыр сулап куйды. — Мин Мирсәетне үзем яраттым... Иртәгесен Рузия китте. Поезд Казанга таба йөгерә. Рузия күзләрен тәрәзәгә төбәгән дә уйга чумган. Күз алдында Мирсәете белән бергә булган чаклары. "Ни өчен,— дип сорый ул үз-үзеннән.— Иң кадерле, иң мөкатдәс хисләремне нигә таптадың? Синең аркаңда нинди авыр сүзләр ишеттем. Кунакка, театрга хатының белән йөрдең. Мин берьялгызым, кайчан килерсең дип, сине көтеп утырдым. Барасы җиремә бармадым, чыгасы җиремә чыкмадым. Авылда күпме гайбәт чәйнәделәр... Түздем. Үзеңне адәм рәтле эшкә урнаштырдым. Арган-талган чакларыңда таянычың идем. Боларның һәммәсен ансат кына онытып була микәнни?.. Ул, шулай сыкрап-сыктап, юл буе үз-үзе белән сөйләште: — Мин сине барыбер болай гына калдырмыйм. Барыбер ни булса да кылам! Закирәгә өйләнгәнче аңлашкан булсак, синеке генә булыр идем, дидең бит! Ялганчы! Апаларың да ялганчы! Үзләренә кирәк чакта гына Рузия әйбәт, Рузиягә җитми, дип такылдыйлар. Күрсәтәм әле мин сезгә! Мине дә Закирә шикелле җебегән нәмәстә дип беләсездер!.." Ул бер елады, бер ярсыды. Ниһаять, әкрен-әкрен бераз тынычланды. "Хат язып карыйм әле,— дигән фикергә килде ул соңыннан.— Аннары күз күрер". Кызып, ярсып кына берни кылып булмавына ул тәмам инанган иде инде. * * * Абыйсы Габдулла фатирыннан күз яшьләренә тыгылып чыгып киткәненә күп еллар узды. Сүзендә торды Закирә. Язмыш дулкыннары текә кыяларга китереп бәрсә дә, тирән упкыннарга илтеп салса да, абыйсы катына ярдәм сорап бармады. Бүген бара. Җанына урын таба алмаганга бара. Һавия җиңгәсенең күзенә карап, сеңлесенең кем икәнлеген әйтергә бара. И-и, теге чакларда Альбина белән ничек мактана иде: "Безнең Альбина сыер сава!", "Безнең Альбинага бәйрәм саен бүләк бирәләр!", "Син эштән качып укып йөрисең!", "Безнең Альбина!.." Мактаулы Альбина өч ел сыер сауды да, бер прапорщикка ияреп, Себер ягына китте. Аннан бала белән кайтты. Хәзер Казанда яши. Бу кадәресен Закирә күптән ишеткән иде инде. Әмма Мирсәетенең Альбина белән бергә эшләвен белми иде. Тикшерү эшләре башлангач кына белде ул моны. Без капчыкта ятмый, ди халык. Мирсәет белән Альбинаның сөяркәләр икәнлеге дә ачыкланды. Бу хәбәрне ишеткәч, Закирә башта ышанмый торды. Ни дисәң дә, чит кеше түгел бит, кодача кеше! Шушы хәлләрне уйлаган саен, Закирәнең аяк астында җир убылгандай тоела. Ул каядыр аска, төпсез бушлыкка очкандай хис итә. Аңа шундый читен. Сулышы кысыла, башы әйләнә. "Юк, юк... Бирешергә ярамый,— дип, үз-үзенә эндәшә ул.— Сабырлык бир, газиз Аллам! Айзатым белән Булатым хакына сабырлык бир миңа!" Троллейбус култыксасына таянып, арткы тәрәзәгә карап баскан Закирә, сабырлык сорап, бүгенге чынбарлыктан качарга тырыша. Бүгенге хәлләрне әзгә генә булса да онытып, уйлары белән тагын узган гомер сукмакларына кереп китә. ...Уйларның төрлесе бар. Кайчакта күңелне әрнү, үкенү хисләре били. Читен, бик читен халәт бу. Киләчәккә өметең, шул өметкә алып баручы омтылышың булганда гына ямьсез уйлар бертуктаусыз җанны кимерә алмый. Мондый халәттән котылу өчен барыбер вакыт кирәк. Җан ярасы вакытлар узу белән генә төзәлә. Төзәлгән сурәттә дә җөйләр кала... Хәтергә уелган матур мизгелләрне дә, ямьсезләрен дә вакыт үзе белән алып китә. Тормыш кануннары кырыс: телисеңме син, юкмы — ул барыбер үзе белән исәпләшергә мәҗбүр итә. Әмма рәнҗетелгән чакта, җанга салынган яралар мәңге бетмәс, мәңге сакланыр шикелле була. ...Бала тудыру йортыннан чыгуына бары ун көн узды. Закирә Булатны алып кайткан иде. Бу вакытта Айзат авылда яшәп торды. Закирә белән Мирсәетнең тормышлары шактый җайлана башлаган вакыт. Панельдән төзелгән бер бүлмәле "хрущевка" булса да, үз фатирлары, кем әйтмешли, үз куышлары бар. Тупырдап торган тагын бер малай туу сөенече белән яшәп яткан чаклары. Аяз көнне яшен яшьнәгәндәй, бер кичне Мирсәетнең олы апасы Галимә килеп керде. Ике кулында ике зур төенчек, ике баласын да иярткән. — Уф-ф! Көчкә килеп җиттек! — диде ул, балаларны ишектән кертә-кертә.— Барыгыз, бар. Терәлеп тормагыз! Сиңа кирәк чакта таксиен да тиз генә тотып буламы соң! Мирсәет гәзит укып яткан җиреннән торды да: — Болай күтәренеп нишләп йөрисез? — дип сорады. — Теге ишәк тагын эчеп кайтты. Аерылам мин аннан! Куып чыгарам! — диде Галимә, төенчекләрен түргә урнаштыра-урнаштыра.— Эшләремне юллаганчы сездә торырбыз дип килдек. Бу апа ни сөйли соң? дигәндәй, Закирә Мирсәеткә карады. Мирсәет аның карашына игътибар итеп тормады бугай. Ул апасына мөрәҗәгать итте: — Торырсың, торырсың, апа. Закирә чәй табыны әзерләде. Сөйләшеп утырдылар. Балаларның өлкәне бишенче сыйныфта укый. Мәктәпкә үзе йөри икән. Кечкенәсе бакчада. — Гүзәлне бакчага йөртеп тормам инде,— диде Галимә.— Закирә өйдә ич. Бергә утырырлар. Закирә аптырады. Баладан котылгач, үзенең дә терелеп бетә алганы юк. Гәүдәсе сызлый, ятасы гына килеп тора. Ул арада бала елый. Адым саен аның чүпрәкләрен юасы, имезәсе, коендырасы. Мирсәетнең кайтуына ашарга да әзерлисе. Ул үз хәлен үзе генә белә. Менә хәзер каршы сүз әйтсәң, тавыш чыга инде. "Бәлки, бер-ике көннән китәрләр",— дип, эндәшмәүне хуп күрде. Бер бүлмәле фатирда йоклар урын да күп түгел. Аларның да түрдә бер софа, ишек катында, кием шкафы артында, бер диваннары бар. — Апа, Гүзәл белән син монда йокларсың,— диде Мирсәет, түрдәге софага ишарәләп. — Ярар, ярар. Рәхмәт, энем. Үзегезгә кая җәярсез икән? — Борчылма. Без менә энекәш белән шкаф артына качарбыз, шулай бит, Камил! Закирә белән нәни Булат чуттан төшеп калды. Әйтерсең лә монда башка кеше юк. Закирә, күзләренә тыгылган яшен күрсәтмәс өчен, баланы кулына алып, аш бүлмәсенә кереп китте. Хәер, аның эндәшерлек, ни дә булса әйтерлек хәле дә юк иде. Нәрсә соң бу? Апалары килдеме, Мирсәетне алыштырып куйган шикелле. Закирәгә игътибар бетә. Әллә аның хатыны бар, әллә юк. Закирә белән сөйләшмиләр дә. Бу юлы да Закирәнең аш бүлмәсенә кереп китүен шулай тиеш итеп санадылар бугай, сүз әйтмәделәр. Апа белән эне тәмләп сөйләшеп утырдылар. Закирә биләүдәге Булатны өстәлгә куеп торды да кухняга җәелмә карават-раскладушка алып керде. Башта аны ипли алмый шактый азапланды. Өстәлне икенче якка этеп, кыйгачлап куйгач, урнашты тагын. Баланы куенына алып, Закирә шушында ятты. Башка кичләрне бала имезә башлауга, Закирә йокыга изри башлый иде. Бу юлы йокы качты. Гарьлегеннән тамагына төер утырды. Эчтән генә елап җаны сыкранды. "Кара инде боларны! Кешегә әйтсәң, валлаһи, кеше ышанмый. Әкият сөйләп торма! Алар бик әйбәт кешеләр! Андый эш эшлиләрме соң, булмаганны, дип, үзеңне сүгеп ташларлар. Типсә тимер өзәрлек ир белән тап-таза хатын ипле, җылы урында йокласын! Ә ун көнлек нарасый белән ана кухняда раскладушкада ятсын! Ышанырлык түгел шул. Әмма нишләмәк кирәк: ышанмаган кеше ышанмый инде. Ни әйтсәң дә, шушы гамәл хак!" Бер-ике көннән китмәсме дип өметләнгән Галимә айдан артык яшәде. Закирә белән Булат айдан артык раскладушкада йоклады. Ул чакта ничек түзгән ул? Йоклап китеп, ничек бала өстенә ятмаган?.. Троллейбус йөртүченең игъланы Закирәне уятып җибәрде. — Совет мәйданы тукталышы. Абыйларына килеп җиткән икән ич ул! Кыңгырау төймәсенә басканда, Закирәнең йөрәге кысылып куйды. "Ничек каршы алырлар? Нишләп йөрисең, сине кем чакырган" диярләрме? Ишекне Һавия ачты. — Ба-а-а! Танымый да торам, Закирә! — диде ул, бусаганы атлап керергә дә өлгермәгән Закирәне баштанаяк күздән кичереп.— Нинди җилләр ташлады? — Керергә ярыймы соң? — диде Закирә, салкын гына. — Нишләп ярамасын! Кер әйдә, кер. Түлке абыең өйдә юк. — Абый янына килмәдем мин. Синең янга килүем. — Ми-нем ян-га-а? — дип аптырады Һавия. — Әйе, синең янга. Курыкма, кычкырышырга килмәдем. Мирсәетне эзләп йөрүем... Башка чакта авызыннан ут чәчрәтеп торган Һавия бер мәлгә телсез калды. — Нишләп әле синең ирең бездә булсын? — диде ул, бик нык аптырап. — Син — Альбинаның апасы. Сеңлеңнең кайда сөйрәлгәнен, мөгаен, беләсеңдер. Һавия, бу тагын ни сөйли дигәндәй, сәерсенеп карады да: — Китсәнә! Әкият сөйләп торма монда! — диде. — Һай, әкият булсачы! Мине тотып сүксәң дә, теге чактагы шикелле куып чыгарсаң да түзәр идем. Әкият түгел шул! Өч ай инде сеңлең минем ирем белән сөйрәлә! Кодачасының ире белән аунамаса, дөньяда ирләр беткәндер, оятсыз!.. Закирә берсеннән-берсе әшәке сүзләр белән Альбинаны сүгә. Ни хикмәт, Һавия тыныч. Ул егермеегерме биш көн элек кенә Альбина квартирында Мирсәетне очратуын исенә төшерә. Кич иде. Өстәлдә затлы шәраб, кара уылдык, кыздырылган тавык, банан, апельсин ише җылы як җимешләре. Сөйләштеләр. Һавия дә алар белән утырды. "Мирсәет безнең фирмада эшли",— диде Альбина. "Әйбәт булган,— диде Һавия.— Закирәне җене сөймәсә дә, сиздермәде, сорашкан булды.— Каенсеңел исән-саумы? Балалар үсәме?" "Әйбәт. Рәхмәт",— дип җавапны кыска тотты Мирсәет. Һавиянең Закирә турында күбрәк беләсе килә иде килүен. Әмма кияүдән артык сүз ала алмады. Һавия китәргә кузгалды. Мирсәет тә аннан калмады. Ишектән бергә чыктылар. Хезмәттәшенең, җитмәсә әле Закирәнең ирен (кодача белән кода ич!) Альбинада күрүгә әллә ни игътибар итмәгән иде. Менә сиңа мә, кычытмас башка тимер тарак булды әле бу! — Юкны сөйлисең син,— диде Һавия, уйларыннан арынып.— Альбинаны күралмаганга, аннан көнләшкәнгә яла ягасың. Габдулланың сеңлесе дип тормам. Хөкемгә тарттырырга да күп сорамам! — Белмим шул: хөкемгә кемне тартырлар? Мирсәетне милиция эзли. Аның югалуына бер атна булды. Соңгы тапкыр аны синең сеңлең белән күргәннәр! Һавиянең нидер әйтергә дип ачылган авызы ябыла алмыйча торды. — Ни сөй-ли-се-ең син? — диде ул, зиһенен туплап.— Мирсәет югалды, дисеңме? Кеше бит ул! Энә түгел... Һавия бу хәбәрне аягүрә генә күтәрә алмадымы, лып итеп урындыкка утырды. Җиңгәсенең чынлап та берни белмәвенә Закирә ышанды. Әйе, явыз Һавия, надан, әче телле, ялкау, кешелексез, саран. Тик ялганлый белми. Мөгаен, аның бердәнбер уңай сыйфаты шушыдыр да. Монда артык торуның, сөйләшүне дәвам итүнең файдасызлыгын аңлап, Закирә чыгып китте. * * * Рузия Мирсәеткә озын хат язды. Бергә уздырган бәхетле чакларын тәфсилләп тасвирларга тырышты. "Мин яраткан кебек кем дә булса сине яратуын күз алдыма китерә алмыйм" дип тә өстәде. Өйләнгән ирнең кайчан да булса ташлаячагын күңеле белән сизенде ул сизенүен. Тик күңеленә ышанырга теләмәде. Аңа хәзер рәхәт иде. Мирсәетнең апалары алар арасындагы мөнәсәбәтне белеп, хуплап торгангамы, ул үзен сөяркә генә түгел, хокуклы хатыны итеп тойды. Әйе, әйе, хатыны. Күңеленә шик килгән чакларда ул: "Борынгылар гел язылышмый яшәгәннәр әле",— дип, үзен-үзе юатты. Шулай бу гамәлнең хаклыгына инанып яшәде. Аннары Мирсәет болай тиз арада икенче сөяркә табар дигән уй башына да кермәде... Мәктәп елларыннан ук күз атып йөргән егете булгангадыр шул, Мирсәет аңа бик, бик якын иде. Юк, башка хатын-кыз белән Рузия аны бүлешмәячәк! Бу мөмкин хәл түгел! Чү, монда сүз бүлешү турында гына түгел ләбаса! Мирсәет Рузияне бөтенләй ташлады. Аның изге хисләрен таптады! Бар бәхетен, бар дөньясын челпәрәмә китерде... Мирсәет хатны укыганмы, юкмы — бу хакта Рузия белә алмады. Чөнки ир аңа җавап бирмәде. Инде нишләргә? Аптырады ул. Кул кушырып утырып булмый. Янып-көеп, бәргәләнеп, үз-үзеңә урын табалмыйча күпме яшәргә мөмкин? "Миңа бер генә юл кала — Мирсәет белән очрашырга, — дип уйлады ул.— Ничек кенә булса да мин аңа үз хәлемне аңлатырга тиеш! Мирсәеттән башка яшәү яшәү түгел!" — Шушы теләген тормышка ашырырга ниятләп, Гөлсараларга барып керде. — Гөлсара апа, Мирсәет белән очрашырга ярдәм ит, зинһар! — Мин нишләргә тиеш соң? — Мирсәетне иртәгә үзегезгә дәш. Мин очраклы гына сезгә килеп керермен. Мирсәет артыннан ук Рузия дә килеп кергәч, өстәлгә куярга ипи "юклыгы" беленде. Гөлсара тәҗел генә кибеткә китәргә "мәҗбүр" булды. — Хатыма җавап та бирмәдең...— дип сүз башлады Рузия, икесе генә калгач. Әмма Мирсәет башка вакыттагы шикелле акланып тормады. Хат язып, эшенә килеп артыннан йөрү аның ачуын чыгарган, күрәсең. — Нәрсә дип җавап бирәсе иде? — Мирсәет, нишләп болай итәсең инде? Без бит бер-беребез өчен бик кадерле... Рузия, ирнең күкрәгенә капланырга уйлап, алга атлады. Мирсәет аны тотып алды да кәнәфигә утыртты. Үзе идән буйлап әрле-бирле йөрергә кереште. — Беләсеңме, Рузия! Син болай кеше көлдереп йөрмә. Яхшы түгел. — Мин сине яратам. Аның нәрсәсе яхшы түгел? — Мин әллә кемнәрне яратам да бит... Мин синең ирең түгел. — Син ничек уйлый торгансың, анысы миңа караңгы. Әмма мин — синең хатының! Язылышмагач та... Кәгазь нәрсә ул? Тормышларны бергә алып бардык. Дача төзегәндә нихәтле ярдәм иттем! Оныттыңмыни? Мондый яхшылыкны якыннарың да эшли алмады. Мин эшләдем. Синең өчен эшләдем. — Рузия,— диде Мирсәет, үзен бик тыныч тотарга тырышып.— Без бер-беребезгә кирәк идек. Мин сиңа "мәңге ташламам, мәңге бергә булырбыз" дигән вәгъдәләр бирмәдем. Мәңге ташлашмабыз, дип антлар эчкән парлар да ташлаша. Так что... ямьсезләнешмик. — Мин сине яратам, Мирсәет... — Синең хисләрең өчен мин җавап бирә алмыйм инде, бигайбә! Беренче кичне дә син үзең башладың бит, хәтерлә әле. Алдыма утырып, артың белән бот арама ышкылдың! Андый хәлгә тарыгач, кайсы ир түзеп торсын? Мирсәетнең бу сүзләре Рузиянең яңагына суккандай булды. "Ул чактагы халәтен, үзе белән бергә булырга теләвенең тышка бәреп чыгуын нигә гаепкә алырга, нигә әйтергә иде? Димәк ки, Мирсәет аның янына тормыш алып барырга кирәклек өчен генә йөргән. Беренче төнне дә алдына утыргач, түзалмаганга гына кочкан булып чыга..." Рузиянең бит урталары кызышты. Аның сабырлыгы төкәнде. "Сине яратам" сүзенең көчсезлеген, Мирсәетнең йөрәгендә үзенә урын булмавына тәмам инана башлады. — Нишләп төртеп төшермәдең соң? — диде ул, тавышын чак-чак тыеп.— Хәзер мулла мәчесе шикелле үзеңнән әүлия ясамакчы буласың! Ярар, ташла! Минем күз яшьләрем барыбер төшәчәк сиңа! Әллә Рузиядән артыкны таптым дип беләсеңме? Меңнән калган себерке белән сөйрәләсең! Җитмәсә әле туган тиешле кешегез бит! Хатыныңның кодачасы! Сезне хайван дими, кем дисең?! Рузия исеңә төшәр әле, соң булыр... Рузия, кечкенә кара букчасын иңенә элеп, башын югары тотып, ишектән чыгып китте. Рузия мәхәббәтенең нәфрәткә әверелүен аңлады. Ирнең әйткән сүзләре аның йөрәгенә эремәс таш булып утырды. Мирсәеттән качарга теләгәндәй, үзе тиз-тиз атлый, үзе берөзлексез сөйләнә. "Имеш, мин артым белән аның бот арасын ышкыган! Оятсыз! Бер тәңкә акчага тилмереп яшәгән чакларын оныткан, җирбит! Тамагы туйган. Элек Рузия әйбәт иде! "Ах, без нишләп алданрак аңлашмадык икән?", "Син табигатьнең серле чәчәге сыман", имеш. "Сер ясыйм әле мин сиңа, Мирсәеткәй! Менә күрерсең... Ник туганыңа үкенер көннәрең алда әле..." Рузия шәһәр урамнарын урап озак йөрде. Арып-талып кайткач, чишенеп тә тормыйча, урын өстенә ауды. Йокыга киткәч тә, баш миенең күзәнәкләре Мирсәет белән саташты. Ул уянып киткәндә, өй эче шактый караңгы иде. Әллә әле кояш чыкмаган, әллә инде күкне кара болыт каплаган. Тәүлекнең кайсы вакыты икәнлегенә төшенә алмыйча шактый ятты. Аннары әле генә күргән төшен хәтерендә кабат яңартты. Имеш, ул инеш ярында басып тора. Ә инеш дигәненең суы күренми дә, бака ефәге белән капланган. Аргы якта ямь-яшел тау бите. Өстәрәк наратлык. Биек агачлар арасыннан өр-яңа йорт шәйләнә. Коттедж, имеш. Мирсәет салдыра икән. Альбина белән шунда яшәргә җыеналар, имеш. Коттеджларын яндырам, дип уйлый Рузия. Шулай уйлый да суга сикерә. Колач җәеп йөзмәкче була. Йөзә алмый. Муенына, кулларына бака ефәге урала. Ул бата башлый. Ниндидер тирән упкын аны аска сөйри. Куркуыннан җан ачысы белән кычкыра башлый: "Ярдәм итегез!" Үз тавышыннан уянып та китте. Рузиянең тынычлыгы бетте. Ятса да, торса да, уйлары гел Мирсәет тирәсендә. Мирсәетнең Альбинаны иркәләүләре күз алдына килә дә бар тәне кычыта башлый. Йөрәге күкрәк читлеген бәреп чыгар дәрәҗәгә җитеп ярсый. Ул үз-үзенә урын тапмый. Андый чакта башына гел бер сорау килә: "Ничек итеп боларны аерырга?", "Ничек итеп болардан үч алырга?" Үч алуның әллә ничә ысулын бер-бер артлы күңеленнән кичерә башлый. Менә ул аларны саклап тора да рәсемгә төшереп ала. Аннары рәсемне Закирәгә җибәрә. Бераз уйланып йөргәч, бу ысулдан кире кайта. "Бәлки, Мирсәетнең чыраена кислота сибәргәдер?" Болай үч алуның бар нечкәлекләрен тикшерә башлагач, бу ысулдан да баш тарта. Шулай уйланып йөри торгач, аңа бер уй керде. Бу уен ул чынлап торып тормышка ашырырга кереште... Рузия эшли торган кибеттән 400 — 500 метр читтәрәк чүп әрҗәләре тезелгән. Шәхси йортларны сүтеп алгач, шактый иркен буш урын калган. Халык шунда чүплек оештырган. Рузия эшкә килгәндә, игътибар итеп үткәли: шул чүплек тирәсендә гел бер ир-ат актарына. Сакал-мыеклы, өстенә алама кием кигән, аягында олтаннары купкан иске ботинкалы бу адәм Рузиягә ярап куярга тиеш. Кибетнең ялы көнне Рузия иртәләп шул чүплекләр янына китте. Әлбәттә инде паригын киде, "чәчләрне" маңгаена төшерде, борын өстенә кара күзлеген элде. "Карачкы"ның чүпләр арасыннан шешәләр табып алганын бер-ике минут күзәтеп торды да турыдан-туры сорады: — Акча эшлисең киләме? — Мине кем эшкә алсын? — диде теге, чүплектән беразга гына башын күтәреп. — Мин алам. — Си-ин?! — дип әсәрләнде бомж. — Мин,— дип кабатлады Рузия.— Әйдә әле, бераз читкәрәк китик.— Алар алабутадай талымсыз, теләсә кайда үсә торган Америка өрәңгесе ышыгына килеп туктадылар.— Менә акча,— диде Рузия, алдан әзерләп куйган 500лекне кесәсеннән чыгарып.— Алдарга уйлама! Җир астыннан да эзләп табармын. Күп сөйләшмә. Эшне тәмамлагач, моның чаклы ике булыр. Шултиклем акчаны күргән бомжның күзләре акайды, башы әйләнеп китте. — Мин нишләргә тиеш соң? — диде ул, хуҗасы алдында койрыгын болгап торган эт шикелле. — Пүчтәк. Игътибар белән тыңла.— Рузия кесәсеннән бер сызым чыгарды. Шушы урамнар чатында "Аргамак" дигән фирма бар.— Менә бу шакмак урынында ишек. Аннан кереп-чыгып йөриләр. Исеңдә калдымы? — Калды. — Тагын тыңла. Менә сиңа фото. Шушы кешене танып кал. Артыннан бар. Йөргән юлын өйрән. Эшкә сәгать ничәдә килә, ничәдә китә? Һәммәсен бел. Киләсе атнада ял көне шушы урында тагын бер очрашырбыз. Икенче ялда бомж Рузиягә тулы отчет ясады. — Бик яхшы,— дип канәгать калды хатын.— Иртәгә эшне башлыйбыз. Син аның артыннан барырсың. Ул аулак урынга чыгуга, тиз генә артыннан килеп, баш чүмеченә кундыр. Үтермә тагын. Егылсын гына. Үзең кач. Син китүгә, аның янына мин килеп чыгармын. "Ярдәм итегез!" дип кычкыруга, курыкма, кил минем яныма. Безгә машинага утырырга булышырсың. Буламы? Бомж иңнәрен сикертеп алды. — Булыр, ник булмасын. Мин тагын манчырга кушасың дип торам... Куркытуны гына эшлибез... — Алайса килештек. Фото белән сызым миңа. Акчаны машинага утырганда бирермен. Ул көнне Мирсәет офистан соң чыкты. Альбинасы белән бергә булмасалар ярар иде, дип теләк теләде Рузия. Ул ялгыз иде. Ишектән бер ир-ат белән чыктылар да тәмәке кабыздылар. Аннары теге ир бер якка, Мирсәет икенче якка китте. Бомж чынлап та эшне эһ дигәнче башкарды. Чатны борылуга килеп тә чыкты, сугып та екты. Бомж агачлар арасына посуга, Рузия килеп җитте. — Ах, нәрсә булды? Син аңыңдамы? — дип эндәште Мирсәеткә. Тегесе ыңгырашты гына. — Ярдәмгә килегез! Ярдәм кирәк! — дип аваз салды Рузия. Бомж тагын килеп җитте. Мирсәетне култыгыннан алып икесе ике яктан күтәрделәр дә киң урамга чыктылар. — Син тотып тор. Мин машина туктатам,— диде Рузия. "Ирем авырып китте, өйгә генә кайтарып куйсагызчы. Күпме сорасагыз да бирәм", — дигәч, урта яшьләрдәге бер шофер ризалашты. "Москвич"ның арткы утыргычына Мирсәетне урнаштырдылар. Бомжга хезмәт хакын тиз генә төртеп, Рузия дә Мирсәет янәшәсенә утырды. Аңына килеп җитәр-җитмәс, башын Мирсәет аның иңенә салды. — КамАЗ юлының илленче чакрымына! — диде Рузия.— Тизрәк өйгә кайтырга кирәк. — Хастаханәгә генә илтик,— дип тәкъдим итте ир. — Эпилепсия генә ул. Бераздан үтә. Юл ераклыгыннан курыкмагыз. Иремә ярдәм иткәнегез өчен икеләтә түлим. Казанны чыктылар. Колай тирәсенә җиткәндә: — Ай, башым! Мин кайда, Закирә...— дип ыңгырашты Мирсәет. "Үлә башлагач, моңа Альбина түгел, Закирә кирәк икән. Җирбит!" — Хәзер, кадерлем... Хәзер. Менә, даруыңны кабып җибәр.— Рузия җәһәт кенә кесәсеннән кечкенә төймә дарулар алды да Мирсәеткә каптырды. Йотып җибәрсенгә авызына шешәдән генә коньяк койды.— Хәзер үтәр. Бераз гына түз, яме... Мирсәет тынды. Илленче чакрымга җиткәндә, ул тәмләп йоклый иде инде. — Рәхмәт сезгә,— диде Рузия, бер яктан урман, икенче яктан полоса сузылган юл караңгылыгына күз ташлап. Хатын кулындагы акчаны шофер җәһәт кенә кесәсенә шудырды. — Авылыгызга ук илтеп куйыйм. — Юк, юк, рәхмәт,— дип каршы төште Рузия.— Бераз хәл алсын да, жәяүләрбез генә. Аңа саф һава кирәк. Болай кайтып керсәк, әниләр куркып китәр. — Шулай шул. Шофер китте. Юл читендә Рузия Мирсәет белән калды. Юлдан сирәк-мирәк машиналар узгалап тора. Аларның фарасыннан төшкән яктылык әллә кайларга сузыла. Әйтерсең алар Рузияне күзли. Аны эзәрлекли. "Моңа кадәр бар да җайлы барды. Аларны күреп, карап калучы булмады шикелле. Хәзер менә тирән йокыга талган Мирсәеттән тизрәк котылу чарасын табарга кала". Бу мәлдә ул үзенең ни гамәл кылуын уйламый да иде. "Тизрәк, Рузия, тизрәк,— дип, үзенә-үзе әмер бирә-бирә, Мирсәетне юлга таба сөйрәргә кереште.— Уяна күрмәсен тагын! Югыйсә эш харап". Олы гәүдәне култыкларыннан алып, бер-ике адым атлагач туктап, тагын як-ягына күз салды. Юл тыныч. Җир өстен куе караңгылык пәрдәсе томалаган. Маңгай тирен сыпырып алды да ирне тагын сөйрәргә кереште. Бер адым, тагын бер адым. Ул үзен бик озак маташа кебек хис итте. Башын чак кына күтәреп, юлга тагын карап алды. Әллә инде күзләренә күренә генәме, әллә чынлап КамАЗ юлы ягыннан фара яктысы шәйләнәме, моннан тизрәк таярга кирәклекне чамалады. Бар көченә Мирсәетне юл уртасына таба өстерәде дә иелгән хәлендә үзе юлның икенче ягына йөгерде. Олы юлга аркылы яткан Мирсәет гамьсез йоклап калды. Коньяк белән эчерткән өч төймә реланиум аны тәмам изрәткән иде. Ашыга-кабалана, Рузия урман полосасының икенче ягына чыкты. Юл читтә калды. Монда машиналар ыгы-зыгысы тонык кына ишетелә. Төн караңгысына төренеп, иксез-чиксез басулар йокыга талган. Аның йөрәге генә шушы басуларны уятырдай тавыш белән дөпелди. Аңа кинәт бик куркыныч булып китте. Кылынган гамәлгә дөрес бәһа биреп, акылының иң тирән төпкелендә бер аваз баш калкытты. "Кеше үтердем ич мин!"— "Юк! — дип каршы чыкты икенче аваз.— Йоклата торган дару гына эчердем. Гомере бетмәсә... шоферлар күрми калмас. Сукыр түгел бит алар. Минем бар гаебем — аны яратуым. Мәхәббәтем өчен үч алдым. Бары шул. Кайчан ярата башладым соң әле мин? — дип уйлап алды ул кинәт кенә.— Минем күңелемә мондый хис кайчан керде? Мөгаен, Гөлсара белән апаның, егетләр турында серләшә-серләшә, кич чыгарга әзерләнгәннәрен карап торган чакта уктыр. Хәер, хәзер инде бу мөһим түгел". Әйе, үзенчә яратты ул Мирсәетне. Үзенеке итеп кенә яратты. Их, Мирсәет белән бергә булган чаклар... Алар хәзер бик ерак төш сыман. Мирсәет куна калган төннәрне иртәгесен дә яратыша-яратыша арып-талырлар иде. Бар дөньяны оныттырган дәрт инде түгелгән булыр. Гәүдә татлы хәлсезлек эчендә изри. Кулларның җеп өзәрлек тә куәте юк сыман. Әмма Рузия түшәмгә карап яткан Мирсәетнең һаман әле битләреннән сыйпый, муеныннан үбә. Аны иркәләп туя алмый. Ул һаман Мирсәеткә тартыла. Йа Хода! Син нинди тылсым көченә ия соң? Хатын-кызны серле, диләр. Юктыр. Хатын-кызда бу тиклем тылсым юктыр. Мөгаен, бу тылсым синең көчеңдәдер,— дип уйлый ул.— Юк, бәгырькәем, мин сөяркә генә түгел, мин мәхәббәтнең үзе". Шул арада аның татлы истәлекле уйларын хәзерге кырыс чынбарлык куып җибәрә. Ачуыннан Рузиянең тешләре кысыла, күзләрен кан баса. Баш мие башка юнәлештә фикер йөртә башлый. "Төкердең син минем хисләремә! Уйнадың, уйнадың да ташладың! Уенчыкмыни мин сиңа?! Болай эшләргә сиңа кем хокук биргән? Беләсең килсә, бу юлга, бу упкынга син мине үзең этәрдең. Мәхәббәтемне югалтуның ачы газабы этәрде.— Аның акылы шулай акланды. Хәзер җебеп калырга ярамый. Эшләнәсе эш эшләнгән. Еласаң да, ертылсаң да, узганнарны кире кайтарып булмый. Кеше-кара күзенә чалынмыйча, моннан тизрәк китүең яхшы.— Шушы уй аңа көч-куәт бирде.— Буага кайтып кунасы да бар бит әле",— диде ул үз-үзенә. Тирә-юньгә күз сала-сала сумкасыннан коньяк чыгарып, аны йотып куйды. Кан тамырлары буйлап рәхәт җылылык йөгерде. Төнге салкынча караңгылык очсыз-кырыйсыз бушлык сыман иде. Аның бу урыннан тизрәк ераграк китәсе, гомеренең бу өлешен онытасы, юкка чыгарасы килде. Шул теләк белән ашыга-кабалана туфлиләрен салды да җан-фәрманга йөгерергә кереште. Сулышы кысылганчы йөгерде дә туктап тын алды, тагын йөгерде... Шактый юл үткәч, урман полосасының юл ягына чыкты. Алда утлар шәйләнә, димәк, алда тукталыш булырга тиеш,— дип уйлап алды. Тукталышка барып җиткәнче, аңа бераз хәл алырга, чәчләрен төзәтергә, битләрен, кулларын сөртеп алырга кирәк... Буага кайтып төшеп, дустының ишеген какканда, сәгать яңа тәүлекне саный иде инде. — Бу вакытта нишләп йөрисең? — дип каршылады дус хатыны, йокылы күзләрен көчкә-көчкә ачып. — Әй, поездда бер бәйләнчек ир ябышты. Тәки артымнан калмады. Әрләшеп тә карадым. Котылып булмады... Төнем шуның белән үтте. Болай килеп чыкканы өчен гафу ит. Казаннан Буага ул поезд белән түгел, җиңел машина яллап кайтуын, әлбәттә, сиздермәде. * * * Олы юлга аркылы ятып йоклаучы Мирсәетне йөк машинасы шоферы күрмәде. Узып киткәч кенә тәгәрмәчләренең нәрсә өстеннәндер үтүен абайлады. Кабинасыннан төшеп карагач, өнсез калды. Кеше таптаткан бит! "И Ходаем! — дип пышылдады шофер үзалдына.— Беттем!" Ул тиз генә як-ягына каранып алды. Төн. Кеше-кара юк, юл тыныч. Куркудан, каушаудан калтырана-калтырана әрҗәсеннән целлофон капчык алды да, җансыз гәүдәне төреп, машинага салды. Шофер барды да барды. Бераздан юл урман эченә керде. Хәвефтән котылу өчен моннан да уңай урын булмастыр. Шофер, машинасын сулга борып, урман эченә кереп китте. Әмма урман калын булмады. Ярты чакрымнар баруга, кыр күренде. Машина, күтәртелгән юлдан төшеп, урман чите буйлатып китте. Үзәнрәк урынга туктады да, тиз-тиз әз генә урын казып, мәетне җирләп китте... * * * Көзнең тулы хокуклы чагы. Игеннәр җыеп алынган. Тырпаешып утырган камыллар басуларга хуҗа булган. Үзәнле урыннарны яңа көзге яшеллек каплаган — сусыл яшеллек. Карт төлкегә бу урыннар күптән таныш. Юлларда гөрелте тынгач, җир өстенә салкынча эңгер таралгач, ул шушы якка ашыга. Йомшак йонлы зур куяннарның исе тарта аны. Төлке, иснәнә-иснәнә, кыр буйлатып йөгерде. Аның юлына көтүләре белән пырхылдап күтәрелгән боҗырлар, чыркылдашып очкан чыпчыклар очрады. Хәйләкәр күзләрен уйнатып, төлке алар артыннан карап калды. Кошларның канат тавышы эңгер эчендә эреп югалганчы утырды да юлын тагын дәвам итте. Мондагы сукмакларның һәр түмгәге таныш аңа. Тагын бераз гына барасы да күтәрелгән олы юл аша икенче якка чыгасы. Һай, сак булырга, бик сак булырга кирәк. Адәмнәр бу юлдан әрле-бирле йөреп кенә тора. Машиналарның ут яктысына эләксәң, беттем, диген. Шарт-шорт ата-ата куачаклар. Шартлаткычлары булмаса, артыңнан җитеп, койрыгыңа басачаклар. Аның ике баласы бар. Хәер, инде алар шактый зурлар, үстеләр. Тычкан, боҗыр ише җан ияләрен үзләре аулый. Әмма мондый олы юлга аларны алып чыгарга ярамый әле, куркыныч. Әнә яз көне генә күрше ерганактагы ана төлкене кешеләр атып үтерде. Нарасыйлары ятим калды. Соңыннан бер явызы шул бәләкәчләрне дә юк итте. Шул мәлне төлкенең борынына моңарчы ул юлыкмаган ят ит исе килеп керде. Бу ис аның башын әйләндерде, гәүдәсен, магнит белән тарткандай, алга әйдәде. Аяклары үзләреннән-үзләре йөгерә башлады. Карт төлке, борынын суза-суза, ят ис килгән якка таба чапты. Ниһаять, ул урман читенә килеп җитте. Яңа өелгән түмгәк. Ис шул түмгәк эченнән килә икән. Төлке алгы тәпиләре белән ашыгып-ашыгып казый башлады... Икенче көнне бу урынга гөмбә җыючылар тап булды. Тамашаны күреп, милициягә хәбәр иттеләр. Өскә генә җирләнгән мәетнең йөзе танырлык түгел, җитмәсә, көпчәк сытып үткән. Казылган җир болытлы көннең үзе кебек соры иде. Бары тик муртаеп теткәләнгән пинжәкнең сыдырылган җиңеннән Рузиянең Мирсәеткә үз куллары белән бүләк иткән сәгате генә яктырып күренеп тора иде. Хикәяләр Ике дөнья арасы Өч көн буена яуган яңгыр, ниһаять, туктады. Бистә өйләре өстендә куерган тыгыз болытлар әкренләп кенә тарала башлады. Болыт ертыклары арасыннан, берни булмагандай елмаеп, кояш күренде. Шул әз генә вакытка чыгып алган кояш җылысыннан дөнья рәхәтләнеп изрәде. Моңа кадәр шәлперәеп, туңып утырган агачларның ботаклары таралып, күтәрелеп киттеләр, әйтерсең лә аларга җан иңде. Өй кыекларына посып утырган чыпчыклар, чыркылдашып, көтүләре белән чия куагына килеп кундылар. Бакчадагы тереклекнең җанлануын, көнгә ямь керүен Зөлхәбирә карчык та ишетеп, тоеп утыра. Хәле җиңелрәк чак булса, мөгаен, ул да, улы ясаган кечкенә урындыгын тышка алып чыгып, кояш җылысында бераз җылыныр иде. Чия куагындагы чыпчыкларның әвәрә килүенә карап, аның да күңеле хушланыр иде. Юк шул, булмый. Бу арада хәле аеруча начарланып китте. Көзнең салкынча, дымлы һавасы сулыш юлларын тагын да ныграк ялкынсындырды. Сулыш алу читенләште. Күкрәк читлегеннән хәзер берөзлексез гыжгылдау, сызгыру авазлары ишетелеп тора. Үпкәгә һава көчкә-көчкә генә керә диярсең. Аның бар әгъзасы һава җитмәүдән интегә, йөрәге еш-еш тибә, башы әйләнә, маңгаена салкын тир бәреп чыга. Бу чир белән ул унбиш ел газаплана инде. "Җитмеш яшьтә чакта барыбер ярыйсы булган икән әле,— дип уйлый ул.— Сиксәнгә җиткәч... Авыр... Һай, авыр икән. Табигатьнең көзе... Гомер көзе... Шушы ике көз бергә туры килгәндә, чир белән тарткалашу бигрәкләр дә читен икән. Яңгыр болытлары таралса да, чир болытларының һич кенә дә таралыр исәбе юк шикелле..." Йөткерә-йөткерә шабыр тиргә баткан карчык, хәлсезләнеп, мендәре өстенә ауды. — Сә-ли-мә-ә! — дип, өзек-өзек тын алып кычкырды ул.— Кая кит-тең ин-де-е? Аш бүлмәсеннән килененең тонык тавышы ишетелде: — Хәзер. Бераз гына сабыр ит. Чәй генә пешерәм. Килененең тавышында чак кына кырыслык төсмере дә, бераз аптыраганлык, чарасызлык та бар иде шикелле. Алар бер-берсенең холык-фигылен бик әйбәт беләләр. Ни дисәң дә утыз ел вакыт аз гомер түгел шул. Зөлхәбирәнең улы Ринатның вафатына да унбиш ел тулды бит. Ике тол, каенана белән килен, бергә яшәп яталар. Баласы булмавын Сәлимә эчтән янып-көеп кенә кичерсә, каенанасы бу хакта кычкырып ук уфтана: "Ичмаса, бер бала да таба алмадың!" — дип, ярага тоз сала ул кайчакта. Хет уфтап, хет җирләр тырнап ела — дөнья син дигәнчә генә бармый икән шул. Картаясы да, үләсе дә исеннән чыкмады Зөлхәбирәнең. Ә менә шушы тиклем бетеренеп, килен күзенә карап, аннан ярдәм көтеп ятармын дигән уй төшенә дә кермәгән иде. И-и, яшь чагында нинди кеше иде бит ул! Узып киткәндә, идәннәр сыгылып калыр иде. — Сә-ли-мә-ә! Кай-да йө-ри-се-ең ин-де-е! Ишегалдында тәмәке көйрәтеп утыручы Сабирҗан да апасының сабырсызлануына игътибар итте. "Бүген күзен йомамы, иртәгәме дип торабыз... Ә ул һаман усаллана" дип уйлап куйды. Сабирҗан — Зөлхәбирәнең сеңлесенең малае. Шәһәрдәге бер бүлмәле фатирлары кысан, шуңа күрә кечкенәдән үк апасының өен яратты. Монда ишегалды бар, сарае, кечкенә булса да бакчасы. Ринат белән алар сарайдан кермәсләр иде. Аякларын сырлап зур өстәл ясагач, күрше-күләнгә кадәр шаккаткан иде. Сабирҗанны балачактан эшкә өйрәткән йорт бу. И дөнья, диген! Ринат абыйсыннан соң озак та тормыйча үз әнисен җирләгәч, шәһәр фатирында Сабирҗан өчен бөтенләй ямь калмады. — Өйлән инде, ичмасам! Болай каңгырып, дуадак каз шикелле йөрмәссең! — дигән иде аңа беркөнне Зөлхәбирә апасы. — Өйләнгән идем бит инде... Улым үсә,— дип көрсенде Сабирҗан.— Матур җиңгәм кебек хатын туры килмәде бит... — Ул да фәрештә түгел,— дип, аның сүзен бүлде апасы. — Фәрештәме, адәмме, хикмәт анда түгел. Ул менә мәрхүм иренең хакын хаклап, синең белән яшәп ята бит әле. Ә минеке... Минеке... — Менә сөт җылыттым.— Сәлимәнең тавышы Сабирҗанның уйларын бүлде.— Гел синең яныңда гына утыра алмыйм бит инде,— диде Сәлимә, каенанасына аклангандай итеп. — Яныма утыр,— дип ыңгырашты карчык.— Нәрсә дә булса эшләт, тик хәлемне генә җиңеләйт... — Һай, минем кулдан гына килсәче... Менә сөт эчеп җибәр. Бераз аруланмассыңмы? — Сәлимә, шулай сөйләнә-сөйләнә, авыруның мендәрен йомшарткалады. Каенанасының эчкә баткан күзләре, чыпчык чукырлык та ите калмаган йөзе аны уйга салды. Бетеренсә дә бетеренә икән кеше! Бар иде бит аның җилле чаклары! Сәлимәне малаена һич кенә дә алдырасы килмәгән иде инде... Авылдан туйга дип килгән кодагыена беренче көнне үк шул фикерен җиткерде. "Төзелеш измәсенә баткан авыл кызына дип үстермәгән идем улымны!" Авылдан килгән кодагый акыллы булып чыкты. — Әйе, кияү бик күркәм егет,— дип элеп алды ул.— Буе-сыны дисеңме, йөзе-бите дисеңме... Телтеш тидерерлек түгел. Шундый егетнең күзе төшкән кыз да яман булмас! Өнсез калды Зөлхәбирә. Менә сиңа авыл кодагые! Чыраен сытмады, үпкә сүз чыгармады — ничек оста гына авызын томалады. Яңа бистәнең чәт-чәт килеп торган Зөлхәбирәсен акыллы сүзе белән урынына утыртты да куйды. Зөлхәбирә генә түгел, туй көнне кияү дә сынатты: мәҗлескә үзенең элек йөргән кызын дәште. Тегесе дә, аерылышкан егетем дип тормаган, тартынмаган — килгән. Алай гынамы әле, кеше күз алдына ук, түргә килеп кукраеп утырган. Элекке "мәхәббәтнең" утлы карашы гел Ринатта гына булды. Ишегалдына биергә чыккач та күзен аннан алмады. Карап кына торса ярый әле, әмма ул алай гына тынычланмады. Уртага чыкты да: "Мин ак танец игълан итәм!" — дип белдерде. Башкалар нидер уйлап өлгергәнче, яшь кияүне җитәкләп уртага алып та чыкты. Бүтәннәр дә аларга иярде. Өйалды ишеге өстенә куелган лампочканың тонык яктысында вальс әйләнүчеләрнең йөзе әле аермачык күренде, әле караңгылык эченә кереп югалгандай булды. Сәлимә биергә берәүне дә чакырмады, Ринатын гына күзәтте. Менә алар бер әйләнделәр, ике әйләнделәр... Кунак кыз шулкадәр дәрт белән бөтерелә ки, аның итәк җиле йөзләргә бәрелә. Өченче әйләнештә... Сәлимә аларның бакчага кереп китүләрен шәйләп калды. "Чү, болай авыз ачып торса, Ринатын тартып алулары да мөмкин түгелме соң? Артларыннан барам!" — дип уйлап алды Сәлимә. Бакчага кереп берничә адым атлауга, аның күзе ботакларын киң җәеп үскән алма агачы ягына төште. Агач күләгәсендә ике шәүлә бер-берсенә сарылып тора иде... Зөлхәбирәнең гыжгылдык тавышы аны уйларыннан аерды. — Духтыр чакырт! — Ярар,— диде килене, күндәм генә. Җиңгәсенең сабырлыгына, киң күңеллелегенә Сабирҗанның исе-акылы китә. Кешегә авыр сүз әйтмәс, күтәрелеп бәрелмәс. Эчендә нинди зур борчуы булса да, тышка чыгармас. Ул бүген дә төне буе керфек какмады. Әллә ничә тапкыр сөт җылытты, үләннәрдән төнәтмә ясап эчертте. Даруларын бирде. Бу хәл бер бүген генә түгел, көн саен бит. Кеше дөньяга килгән икән, димәк ки, ул аннан китәргә дә тиеш. Бу — гаҗәеп гади, шул ук вакытта катлаулы да фәлсәфә. Үлемнән котылу юк! Иртәгесе таңның һичшиксез атуына ышанган кебек, үлемнең дә беркөнне килеп җитәсенә инанып, аннан курыкмыйча яшәргә кирәк икән. Әнә шул инану котылгысызлыкны бераз җиңеләйтеп җибәрә шикелле. Нишлисең, язмыш! Язмышыңа язылганны күрми, гүргә кереп булмый, диләр. Димәк ки бу газапларны күрү Зөлхәбирә апасының язмышына күптән язылып куелган. Ә кеше дигәнең сансыз-сәламәт чагында уйсыз яшәргә ярата. Чир аяктан еккач кына үлем исенә төшә. Сәламәт чакта... Сәламәт чакта бер кешенең беркемдә эше юк. Фани дөнья алдый, бәндәне бертуктаусыз байлык, мал артыннан кудырта... Хәер, Зөлхәбирә карчыкны мал артыннан артык куучылар рәтенә кертеп булмый булуын. Әмма... тапканының кадерен белә иде. Каенанасының бу гадәте белән Сәлимә килен булып төшүенең икенче көнендә үк очрашты. Яшь килен иртәнге чәй әзерләп йөри. Ул әле икенче дөньяда яши сыман. Йөрәге урыныннан купкан шикелле. Аңа моңсу да, рәхәт тә. Бөтен тәненә татлы сызлану таралган. Ул — ир хатыны! Яңа тормыш бераз каушатса да, күңеле шат. Ринатның төне буе пышылдаган назлы сүзләре һаман колагында... Шулай уйларга уралып ипи кисеп торганда, янына каенанасының килеп басуын тоймый калды ул. — Кем инде шушылай итеп ипи кисә? — Ул сискәнеп китте. Аларның авылында ипине кулга тотып ашарлык итеп кисәләр. Мич төбендә күпереп пешкән ипекәйне авыз тутырып ашамагач, тамак туя димени? Килен кулындагы пычак, күз ачып йомганчы, Зөлхәбирә кулына күчте. — Әндри казнасы бар дип беләсеңме әллә? Үзең эшләп тапканны шулай кисәрсең! Сәлимә бермәл зиһенен җыя алмыйча торды. Аның бу халәте әни кешегә тагын ошамады. — Авызыңны ачып ник каттың? — диде ул, үз сүзләренең тәэсире турында тамчы да уйламыйча.— Менә аң бул: ипекәйне шу-шы-ы-лай-й итеп кисәләр. Сүз әйтерлек түгел: ипекәйне оста кисә каенанасы. Телемнәре ике бит кәгазь калынлыгында диярсең. Күзгә якынрак китереп карасаң... үтә күренмәле. Сәлимәгә күңелсез булып китте. "Нишләп әле бу беренче көнне үк минем башыма суга? — дип уйлап алды ул.— Эндәшмәсәң, гел шулай булыр". — Сугыштан соңгы хәерче елларны авылда бәрәңге кабыгын шушылай юка итеп әрчиләр иде. Шәһәр халкы әрчеп тә тормагандыр инде. Бу юлы Зөлхәбирәнең күзе акайды. Киленнең авызын томалыйм дип, теленнән тәмсез сүз төшүен тоймый да калды. — Һи, авыл гыйбады! Сөйләнеп торган буласың! Бәрәңге кабыгы түгел, культура бу! Иң элек шул ике төшенчәне аерырга өйрән! Сәлимә каршы әйтер идеме, юкмы — анысы билгеле түгел. Матур җиңгәсен апасы ничек итеп ипи кисәргә өйрәтүен түр якта ишетеп утырган Сабирҗан болар янына чыкты. Зөлхәбирәнең холкын белгәнгә күрә, елмаеп кына: — Әллә инде... туганым апа матур җиңгәмнең эшен ошатмый... — дигән булды. Бу сөйләшүнең Ринатка ирешү мөмкинлеген уйлапмы, Зөлхәбирә дә сүзне артык сузмады. — Ярар, ярар... Менә өйләнерсең, күрербез, — дип чыгып китте. Тагын ике елдан Сабирҗан өйләнде. Тик алты айдан соң хатыны гына китте. Йөкле иде. "Баланы ятим итмик!" — дип ялварды Сабирҗан. Тегесе тыңламады. Сүзендә нык торды. "Булмый... Кыстама, — диде. — Булмаганын үзең дә беләсең ич... Туры килмибез..." Үзем теләп киттем, ирем кыерсытмады, дигәндерме, алимент сорап, хөкем алдында йөртмәде. Әмма Сабирҗан хатын-кыз янына бүтән барырга курыкты. Ялгыз яшәүне артыграк күрде. ...Җылы сөт эчкәннән соң бераз басылып торган ютәл тагын кузгалды. Авыруның җан тиргә батып ахылдавы, күкрәк читлеген бәреп чыккан гыжлавы урамга ишетелде. Авыру, ярты сәгатьләп азаплангач, тагын тынып калды. Әллә җан бирәме дип куркып, Сабирҗан тизрәк аның янына килде. Исән икән әле, исән! Ирнең эченә җылы йөгерде. Шешенке күз кабаклары астындагы өметсез карашын апасы энесенә текәде. — Син кем? Танымыйм, — диде ул, әкрен генә. — Мин — Сабирҗан. Берәр әйбер кирәкмиме? — Брач дип торам. Син ни әйтерсең дигәндәй, Сабирҗан Сәлимәгә карады. — Табиб чакыртыйк соң. — Әйе шул. Бәлки, уколларының файдасы тияр, — дип килеште Сабирҗан. — Белмим инде... Аның сулыш әгъзаларында исән күзәнәк юктыр. Ул арада Зөлхәбирә тагын телгә килде: — Кара инде... Тагын кайткан... — Кем кайткан? — дип сорады Сәлимә. — Ринат инде. Мотоциклына атлана да минем янга килә. Кул изи. Үз янына дәшә... Монда сиңа ни калган? Кит! — Саташа, — дип куйды Сабирҗан. — Күпкә бармас... Зөлхәбирә тагын тынып калды. Йокыга талгандай, күзләрен йомды. Әмма аның бу халәте озакка бармады. Ул, кадерле әйберен югалткан кешедәй, нидер эзли, юрган өстен капшый башлады. Шултиклем мавыгып кармалана, хәтта бит урталарына алсулык йөгерде. Ябыгып-талчыгып калган апасының тырышып-тырышып капшануын карап торган Сабирҗанның күңеле йомшарып китте. "Нишлисең, язмыш, — дип уйлады ул, аны озату мәшәкатьләрен күз алдына китереп. — Яңа бистә зиратында Ринаты тирәсендәрәк урын табасы булыр". Карчыкның берөзлексез кармалануына игътибар итеп торган Сәлимә түзмәде, сорады: — Әни, берәр әйбереңне югалттыңмы әллә? — Балдагым... Саф алтын ие... Бармагымда юк... — Балдак белән нишлисең соң? — Менә... Сабирҗанга бирермен дигән ием... Ни сабыр Сәлимәнең йөзенә кырыслык йөгерде. "Үлем түшәгендә балдак кайгысы" дип уйлап алды ул. — Балдагың шкафта. Идәнгә төшкән иде. — Ә-ә... Ярар, алайсам... Сабирҗанга бир... Өйләнер әле... Аның балаларына булыр... Сәлимә каршы сүз әйтмәде. Сабирҗанга икән, димәк, Сабирҗанга. Мал, байлык турында Сәлимәнең уйлаганы да юк. Бар тапканы шушы йортка кереп барды... Тик менә шушы хәлендә дә аның баласызлыгына ишарә итүе авыр, бик авыр. Сәлимә бала табарга гомере буе хыялланды. Ничәмә-ничә тапкыр хастаханәләрдә ятып тикшерелде. Әмма табиблар аннан чир тапмады. Сәламәт, диделәр. Ринатка да тикшерелеп карарга тәкъдим иттеләр. — Мин нормальный ир, — диде ул хатынына. — Нормальный дип... Нормальныйга гына карамыйдыр инде ул... — Әле син башка серләр дә беләсеңмени? — Ринат, ни сөйлисең син? Кинаяңне аңламыйм! — Үзең әйтеп торасың ич! Нормальныйга гына карамыйдыр, дип. Значит, тагын нәрсәгә караганын беләсең инде син. Хастаханәдә ирләр дә җитәрлек... Иренең шушы нахак сүзе Сәлимәнең җен ачуларын чыгарды. Күңел түрендә тырнап торган үпкәле сүзен әйтте дә салды: — Үзеңнән чыгып миңа бәһа бирмә! Син генә ул туй көнне дә мәткәң белән чыгып сайрашып кердең! — Юкны лыгырдама! Кысыр тек кысыр инде. Бозауламаган сыерны да асрамыйлар. Миңа да бала таба алмаган хатын кирәк түгел! — Аракысын яңа гына эчеп бетергән шешәне Ринат җәһәт кенә эләктереп алды да Сәлимәнең каршысына килеп басты. Аның күзләрендә иман әсәре күренмәде. Чәчләре тузгып маңгаена төшкән. Калын иреннәре дерелди. — Мин сине хәзер шешә белән... Сәлимәнең куркудан коты очты. Котырынган ир яныннан ничек тә чыгып качарга кирәк иде. Тышта җил, буран. Озаклап уйлап торырга, ниндидер план корырга чама калмады. Ничек булса да котылу юлын эзләп, Сәлимә тәрәзәгә карады. Әйе, әйе, бары тәрәзә аша гына чыгып кача ул. Пыялага киселү, җәрәхәтләнү турында башына да кермәде... Яланаяк, яланбаш, кыска җиңле халаттан бар көченә тәрәзәгә ыргылды. Бил тиңентен карга бата-чума күршеләргә таба ашыкты... Зөлхәбирә тагын телгә килде: — Әйберләремне үзең белеп өләшерсең инде... Бу юлы аңа Сабирҗан җавап бирде: — Тереләсең әле, апа. Авырмас сөяк буламы? Тыкрык Миңкамалын былтыр гел үлә дип көткәннәр ие. Быел да әнә җир җимертеп йөри. Сабирҗанның сүзен тыңлап торгандай тоелган Зөлхәбирә тагын үзалдына сөйләнә башлады: — Тагын киләсеңмени инде? Алып китәргә йөрисеңдер... Ашыкма, өлгерерсең... — Апа, нәрсә булды? — диде Сабирҗан, карчыкның кулларын сыйпап. — Әнә бит... Тагын теге матаен кабыза... — Күзенә күренә торгандыр, — диде Сәлимә. — Белмим инде. Зөлхәбирә аларның сүзләрен ишетми дә, аның үз хәле хәл. Ул мәңгелек белән фани дөнья арасында тирбәлә. Кай арада аңа шундый рәхәт булып китә. Ул оча. Шундый җиңел. Дөнья гел актан гына торган сыман. Берничә минуттан ул тагын фани дөньяга кайта. Чир аны тагын газаплый башлый: сулышы җитми, йөрәге кага, башы әйләнә... Сабирҗан белән Сәлимә вакыт исәбен югалттылар. Сәгать иртәнге ун тулып килә икән. Болытлар тәмам таралып бетте. Күршеләрнең әтәчләре, койма башына менеп, бар урамны яңгыратып кычкырды. "Ки-и-к-ри-кү-ү-к-к!" Өй эчендә шомлы тынлык. Бу тынлыктан котыласы, каядыр читкә, еракка китәсе килә. Сабирҗан, әкрен генә кузгалып, чыгып китте. Сәлимә аш бүлмәсенә атлады. Менә ничәнче көн, ничәнче төн инде аларның утырып ашаганнары, юньләп ял иткәннәре юк. Сабирҗан тәмәкесен тартып керешкә, авыру тагын уянган иде. Тагын буылып йөткерә башлады. Күкрәк читлеген җимерердәй булып чыккан гыжылдау, җан ачысы белән ыңгырашу күңелгә тиде. — Кая китеп беттегез? — дип эндәште авыру, көчкә сулыш алып. — Тагын бер генә көн булса да яшәргә ярдәм итегез инде! Мин үлгәч, рәхәтләнеп йокларсыз... Аның авызыннан чыккан "йокларсыз" сүзе ниндидер киная, ямьсез төсмер белән яңгырады. Бу яңгырашны Сабирҗан авыр кабул итте. Үзеннән дә яшереп йөртә торган саф йөрәк серенә үлем түшәгендәге Зөлхәбирә апасы пычрак ыргыта түгелме соң? "Алла колы! Матур җиңгәм гомер буе ялгыз яшәрмени? Менә син дә китеп барасың ич!" — дип әрнеде ул. Апасының күзе очлы шул. Энесенең киленендә күңеле барын узган май аенда ук сизенгән иде. Алмагачлар, чия куаклары шау чәчәктә вакыт. Койма буендагы кечкенә ике түтәллек кенә буш урынга җиңгәсе суган утырта. Үремгә кермәгән бер тотам маңгай чәче күзенә төшеп интектерә. Аскы иренен алга сузып, шул тыңлаусыз чәчләренә әледән-әле өреп ала. Ә чәчләр һаман төшә. Сәлимә, эшеннән туктап, кул аркасы белән аларны яулык астына кертергә тырыша. Сабирҗан, карлыган ботакларын кисүдән туктап, дөньясын онытып, җиңгәсенә карап тора. Менә хәзер аның каршысына барып чүгәлисе иде дә шул чәчләрен рәтләп куясы иде. Пешкән алмадай алсуланып торган битләренә кагылып аласы, аның җылысын тоясы иде... Тик Сабирҗан боларны эшли алмый. Күңелендәге назлы хисләрен җиңгәсенә белдерергә көче җитми... Кызык бит: күңелнең иң тирән төпкелендәге кадерле хисне ансат кына әйтеп булмый. Әйе, тирән, кадерле хисне әйтү авыр, бик авыр. Чын йөрәктән чыкмаган хисне әйтеп була... Ә тирәнен... Юк. Сүзгә күчерә башласаң, аның көче, матурлыгы, назы, тәэсире кими шикелле. Кеше миендә алышынып торган уй-фикерләрне дә тиз генә сүзләр калыбына салып булмый бит. Ә Сабирҗан күңелендә йөргән татлы сөю газабы, хыяллары, өметләре, йокысыз үткәргән төннәрнең сере барысы да хис эченә сыйган. Әнә шул тойгыны аңлату өчен сүз табып кара син! Юк, юк... Йөрәгенең иң тирән төпкелендә сакланган бик тә кадерле хисен ансат кына белдерә алмый ул. Улы ясаган кечкенә урындыкка утырып, кояш нурларында изрәгән Зөлхәбирә энесенең йөзенә чыккан ялкынны, күзләрендә балкыган мәхәббәт кайнарлыгын күреп торды. Карап-карап утырды да түзмәде — Сабирҗанга кул изәде. — Кил әле монда! Ир кинәт сискәнде. Уйларын яшерергә теләп, тирән сулыш алды. — Нәрсә кирәк, апа? — диде ул, урыныннан кузгалмыйча гына. — Өйгә керик. Сабирҗан аңа иярми булдыра алмады. — Син нәрсә? Тилердеңме әллә?! — дип җикерде апасы, ишек бусагасын атлап керүгә. — Оятсыз! — Тагын нәрсә булды инде? Ник кычкырасың? — Кара, кара: нәрсә булган дип тора! Җирбит! Беркөнне коедан җиңгәңә су алып биргәнеңне карап тордым... — Торсаң. — Авызына кереп китәсең ич! Абыең хатынына күз салып йөргәнче, үз хатыныңны алып кайт! — Апай, абый тормышына кысылуың да бик җиткән иде. Миңа да кысылма! Зөлхәбирә зәһәреннән күзләрен кыса төште. Үзе турында начар сүз әйтүләрен ул һич яратмый. "Чит-ят кеше ни әйтмәс, билләһи! Үз энең, үз каның нәрсә дип тора бит!" — Ничек кысылган инде мин абыең тормышына? Мин аны ялгызым үстердем! Кешедән ким киендермәдем! Кешедән ким ашатмадым! Бар тапканым, табынганым аның өчен булды. Улым өчен эшләдем, улым өчен яшәдем. — Алайса, шуңадыр инде: өйләнгән көненнән абыйның колак итен ашый башладың. Хатын сүзенә карама... Хатынны бишне табып була... Ана бер генә... Ир була бел! Берөзлексез шулай тукыдың. Җиңгинең читтән торып булса да укыйсы, югары белем аласы килде. Монда да син кысылдың! Имеш, кич белән хатыныңның чит ирләр белән йөрүен телисеңмени? Имеш, укытырсың-укытырсың да... аннары ташлап китәр. Абыйга аракы эчертә-эчертә үз сүзеңне керттең бит! Үз улыңны үзең эчәргә өйрәттең! Явызлыгын битенә бәреп әйтүне Зөлхәбирә күтәрә алмады, үкси-үкси еларга кереште. — Мин аның атасыннан өч айлык йөгем белән киттем. Шуннан бирле ир назы күргәнем булмады. Минем бар карап торганым Ринат иде. Үземә терәк булыр дип үстергән идем. Балам үги булмасын дип, кияүгә дә чыкмадым мин... "Йокларсыз" сүзенә Сәлимәнең дә күңеле рәнҗеде. Әмма ул каенанасына каршы сүз әйтмәде, чәйле чынаягын куеп, тиз генә аның янына килеп басты. — Әни, нәрсә кирәк иде? — Үләм бит инде, — дип ыңгырашты карчык. — Укол кадап кара. — Укол кадаганга бер сәгать тә булмады бит әле. Алай еш кадарга ярамый ич. — Барыбер үләм бит... Када! — Сабирҗан, — дип ялваргандай эндәште Сәлимә. — Аның күзләрендә үтенү дә, кызгану да, әллә нинди чарасызлык та, әйтеп бетергесез моң да бар шикелле иде. — Даруханәгә барып кайтасыңмы әллә? Аларның көчлерәк уколлары була. Ипләп сөйләшеп кара. Рецептсыз бирмәсләрме? Хәле авыр бит... Һай, аның шулай өздереп караулары... Үзәкләрне өзеп ала. Андагы җылылык, андагы наз, андагы мәрхәмәт... Телендә сүз булса, сүзеңне, башыңда уй булса, уеңны оныттыра. Сабирҗан сарайдан велосипедын алып чыкты да, күз ачып йомганчы даруханә ягына элдертте. Аңа ни өчендер бик рәхәт иде. Велосипед тәгәрмәчләре җирдә тәгәрәми — оча шикелле. Күз алдында Сәлимәнең назлы карашы, колагында йомшак сүзе... Ә йөрәк шашып тибә. Ничә еллар буе тик хыялында гына иркәләгән җиңгәсе аның бу халәтен белми дә бит. Юк, болай яшәп булмый. Җаныңда кайнаган хисләрне чыгармыйча, күпме түзәргә мөмкин? Әнә, күктәге болытлар да йөзеп йөри-йөри куералар да яңгыр булып явалар. Язгы кояш җылысында үсемлекләрнең бөресе тулыша да яфрак булып яра... Аның күңелен биләгән хисләр дә күз явын алырдай чәчәкле болыннар кебек матур, яшенле яңгырлардай давыллы, челтер чишмә суларыдай саф. Шултиклем хисне сыйдыра алган кечкенә генә йөрәк сулкылдамый ничек түзсен?! Моңарчы Зөлхәбирә апасын тыңлап, кеше ни әйтер, дип куркып яшәлде. Арада киртә булып торган апасы да бүгенме, иртәгәме мәңгелеккә күчү юлында... Чү, ни уйлый ул? Сабирҗан сискәнеп китте. Кайдан килде мондый мәгънәсез уйлар... Аллам сакласын! Кеше гүренә кеше керә димени? Яшәсен! Бәлки, энесенең бәхетен күрергә насыйптыр... Сәлимәнең чарасыз моңлы карашын ул тагын күз алдына китерде. Ярата белгән кешеләр генә шундый карашка ияләрдер, дип уйлады Сабирҗан. Мәхәббәт кеше күңелендәге иң мөкатдәс, иң саф хис шул. Ул — икенче берәүне үзеңнән дә артык күреп ярату, кадерләү, аның өчен яшәү бит. Мәхәббәт күңелләрне сафландыра, дөньяңны матурлый, гомереңә мәгънә бирә, сөю-наз диңгезендә коендыра... Әйе, әйе, аның бу турыда укыганы да бар иде бугай. Яратасың икән, аның өчен көрәшә белергә дә кирәк, диелгән иде... Велосипед педальләре үзләреннән-үзләре әйләнә. Сабирҗанның иңендә гүя канатлар. Аның кычкырып җырлыйсы килә, тик тавышы чыкмый. Игътибар итсә, ни күрсен — даруханәгә килеп тә җителгән. Урамны гына аркылы чыгасы. Хәзер ул даруханәгә керер дә гозерен әйтер. Ул алып кайткан уколны Сәлимә кадар. Авыруның хәле җиңеләеп китәр. ...Бер мизгел! Дөнья кинәт тынып калды. Әле генә Сабирҗан утырып килгән велосипед асфальт читендә ауный. Алгы тәгәрмәч кыйшайган килеш һаман әйләнә. Бер-ике метр арырак Сабирҗан йөзтүбән ята. Велосипедлыны бәрдергән "КамАЗ" машинасының йөртүчесе мәет янына чүгәләгән дә тын гына елый... Булат һәм кызылканат Бабасы, көндәлек гадәти эшне искәрткән кебек кенә: — Булат улым, иртәгә күлгә барырбыз, — диде. Сабыр гына әйтелгән бу сүзләр Булатның иңнәренә канатлар үстергәндәй булды. Ул хәзер очып кына йөри шикелле. Әбисенең: "Каз бәбкәләрен ашатыр вакыт җитте бугай", — дип үзалдына сөйләнүен ишетүгә, тураган ипи салынган иске табакны алып, инеш буена йөгерде. Анда ерак барасы түгел: аларның бакча башы ярга терәлеп тора. Яр буенда — яшел чирәмлек. Әбисе иртүк казларны шушында китерә. Казлар каңгылдаша, бәбкәләр "пип-пип" дип, аларга кушыла. И сөенешәләр, шатланышалар инде! Су салкын түгел микән дигәндәй, берсен-берсе уздыра-уздыра пипелдәшәләр. Шулай "сөйләшә-сөйләшә" ярдан тәгәрәшәләр. Суга кергәч, бергә җыйналып, тагын бер тапкыр гәпләшеп алалар. Аннары чумып-чумып уйныйлар. Су коенып чыккач, томшыклары белән каурыйларын рәтләргә керешәләр. Бүген яр буена килеп җитәр-җитмәс үк Булат туктап калды. Аның исе-акылы китте: чирәмлек өстенә кемдер бер ат йөге чүп аударып киткән иде. Анда нәрсә генә юк: каз оясының мамыклы саламы, түбән өйдән чыгарылган черек бәрәңгеле балчык, ишегалдыннан себереп алган чүп-чар, бушаган шампунь шешәләре... Чүпнең беразы яр астына ишелгән, беразы чирәмлеккә таралган. Шушы әшәке гамәлне күрүгә, кылт итеп бабасының сүзләре исенә төште. — Су буена юньле кеше чүп түкми! Суны пычратырга ярамый,— ди ул.— Үз ишегаллары чиста булса да, андыйлар шапшак, пычрак. Үзе чүп түккән суны ук эчә бит ул! Шунда коена! Мондагы хәлне кайтып бабасына әйтсә, аның кәефе кырылачак инде. Ярар, әйтми торыр. Әнә бәбкәләр дә чирәмне чүп-чардан читкәрәк китеп ашый. Ачуы чыккан ата каз ысылдап килә тагын. Муенын сузган, күзләре кызарган. Әйтерсең аңа Булат берәр яманлык кылган. — Килеп кенә кара! Менә сиңа... Сыгылмалы нечкә тал чыбыгы борыны төбендә үк уйнап торгач, ата каз көч кулланырга базмады, муенын сузып Булатка таба килгән җиреннән ана каз ягына борылды. Бүксәсен киереп бара-бара туктаусыз "сөйләнә" тагын үзе: — Га-га-га... Чыбыктан шүрләвен ана казга белдерәсе килмәве әллә каян аңлашылып тора. "Хуҗа малае бит. Чыбык күтәрмәсә дә тими идем мин аңа", — дип аклануы да аермачык сизелә. Ата казның бу кыланышына исе дә китмәде Булатның. Иртәгә күлгә барасы булгач, өйдәге эшләрне тизрәк бетерергә, бабасына ярдәм итәргә кирәк — бары шул гына. Күлгә уптым-ордым гына чыгып китеп булмый ул. Кирәк-яракны алдан барлап-хәстәрләп куясы. ...Акъяр авылы янында күл бар. Бик борынгы заманнардан ук, урман янәшәсендәге басуны урталай бүлеп, тирән елга барлыкка килгән. Бик тирән ул, элек аның төбенә төшәргә дә куркыныч булган. Әллә шуңа инде халык аны Аю елгасы дип атаган. Кем белә, бәлки, шул тирәдә аюлар да яшәгәндер... Урман эчендә типкән көмеш чишмәләрнең суы шушы елгага агып төшкән. Авыл агайлары, шул елганы бөяп, маймычлар җибәргәннәр. Хәзер андагы сазан, кызылканат, алабуга, кәрәкә балыкларының исәбе-хисабы юк. Балыкчылар да әллә-ә-ә кайлардан килә. Алла кушса, иртәгә бабасы белән Булат та Аюга (күл исемен кыскартып, шулай дип атыйлар) барачак. Оныгының куанып, өй эшләренә ярдәм итеп йөрүен мыек астыннан күзәткән бабасы әнә балыкка бару әзерлегенә кереште дә инде. Иң элек кармакларны барлады — калкавычлар көйлеме, җепләре өзелмәгәнме, кармаклар очлымы... Булат та бабасы янында кайнашты. — Улым, — диде бабасы, — Нәбиулла абыең янына барып кайт әле. — Нәрсәгә? — Аюга куна барырга сөйләшкән идек. Әзерләнсен. Аннары ферма артындагы тиреслектән кызыл суалчан казырсың. — Ур-ра! Нәбиуллалар Казанда яшиләр. Җәйне Акъярда үткәрәләр. Монда аларның бакчалары бар. Нәбиулла абыйсы да, нәкъ инде Булатның бабасы кебек, балыкка дисәң, дөньясын оныта. Менә бәхет! Иртәгә Аюга өчәүләп куна барачаклар. Булатның аяклары җиргә тимәде дә, Нәбиулла абыйларының бакчасына очып диярлек килеп керде. — Нәбиулла абый! — диде дә, сулышы кабып, туктап калды ул. Суган түтәлләре чүбен утаучы Нәбиулла абыйсы балкып күтәрелде. — О-о! Булат! Кура җиләге белән сыйлыйм әле үзеңне. Әйдә әле. Башына иске салам эшләпә кигән, кыска җиңле ак күлмәген җилбәгәй җибәргән Нәбиулла абыйсы куралык ягына бара башлады. Башка вакыт булсамы! Башка вакытта чиләге белән ашар иде лә Булат кура җиләген! Шикәр белән болгатып ашар иде. Жәл, бүген булмый. Бүген Булатның вакыты тар, җиләк кайгысы юк бүген! Иртәгә балыкка барасы бит! — Нәбиулла абый, ни... — дип, тирләп чыккан маңгаен кул аркасы белән сөртте ул. — Бабай әйтте, иртәгә Аюга барабыз, диде. Кунача барабыз, диде. — Һай рәхмәт төшкере! Мондый күңелле хәбәр китергәнең өчен, җиләксез җибәрмим инде сине, үзем җыеп бирәм. — Ашыгам ич мин, әле эшем күп. Кызыл суалчан казыйсым бар. Син суалчан җыеп торма, Нәбиулла абый, яме. Икенче көнне төш авышкач, Булатның Кәрим җизнәсе "КамАЗ"ы белән аларны күл буена алып китте. Биш чакрымны җәяүләве бабайларга авыр ич. Әйбәт тә инде аның Кәрим җизнәсе. Нинди гозерең булса да тыңлый, рәхмәт яугыры. Машинага төялгән кирәк-яракны тиз бушаттылар. Иң элек кармакларны җиргә алып куйдылар. Бабасының үзенә генә дә алты кармак! Вак балыклар өчен кечкенәләре һәм кыска саплылары, эреләренә — дәп-дәүләре. Балык шулпасы пешерер өчен чиләк, ипи, тоз, бәрәңге, суган салынган кәстрүл, чәйнек... Нәбиулла абыйсының резин көймәсе һәм ишкәкләр... Иң соңыннан утын бушатылды. Төнгә алар учак ягачак. Һәркайсы эшкә кереште. Нәбиулла абыйсы көймәгә һава тутыра башлады. Шушы резин көймә Булатның күңелен күптән кытыклый инде. Күлнең иң тирән төшенә ярдан кармак салып булмый, зур балык исә тирәндә яшеренеп ята. Сай суда күмелми дә ич ул. Боларны гына Булат белә. Нәбиулла абыйсы рөхсәт итсә, бүген ул да көймәгә утырыр иде. Шушы ниятен белдерергә теләп, ул сүз башлады: — Нәбиулла абый, көймә ничә кешене күтәрә?! Нәбиулла абыйсы пешкәккә баса-баса елмайды, шаян күзләре кысылды. Үзенең дә, Булатның да ябык һәм кечкенә гәүдәле булуларына ишарәләп: — Безне күтәрә! Икебез бергә биш пот та тартмый торганбыз, — дип көлде. — Мин дә синең белән көймәгә утырыр идем... — Көймәдән балык каптырасың килә инде алайса. — Әйе. — Бабаң рөхсәт итсә, әйдә. Булатның бабасы яр буена чүгәләгән иде инде. Як-ягына кармакларын тезеп куйган да күзләре белән әле бер калкавычка, әле икенчесенә текәлә. Әнә теге озын саплы кармакны борчак белән салды. Аның янәшәсендәге ике кармакка суалчан кидергән, тирәнлекләре төрлечә. Уң ягында тагын ике кармак тора. Аның берсендә — чикерткә, икенчесендә — камыр. Калкавычларның әле берсе, әле икенчесе пелт итеп батып ала. Бабасының куллары уйнап кына тора. Балык тотканда, яшәреп китә ул, маңгай җыерчыклары тарала, йөзенә алсулык йөгерә. Дөньяда шушы калкавычлар да Булатның бабасы гына калган бугай... Ул арада суалчанлы кармакның калкавычы сузылып суга ятты. Бабасы кармак сабын ипләп кенә тартып куйды да балыкны ярга таба сөйри башлады. Бабасы туры тарта, балык читкә каера. Ниһаять, кармак сабын күтәреп җибәргән иде, канатларын киереп, зур гына алабуга килеп тә чыкты. — О-о! Ярты кило бар инде бу, әйеме, бабай? — Шулай дисеңме, улым? Чиләккә су ал да шунда җибәр. Йөзсен. Кинәт кенә борчаклы кармакның калкавычы да селкенгәләде. — Вак балыктыр, — диде бабасы. — Эре балык һоп итеп каба да йота кармакны. — Бабай, мин Нәбиулла абый белән көймәгә утырыйм әле? — Курыкмыйсыңмы соң? — Нәбиулла абый әйтә, бишәр потлы ике кеше утыра ала, ди. — Һе. Алайса бар инде. Түлке ярдан ераклашмагыз. Күл тирән. Астан салкын чишмәләр тибә. Нәбиулла абыйсы көймәгә башта Булатны утыртты. Аннары кармакларны, чиләкне, суалчан савытын куйды. Әкрен генә йөзеп киттеләр. Су өсте тып-тын, тип-тигез, кояш нурларында җем-җем итеп, күзләрне камаштыра. — Кайсы урынга туктыйбыз? — диде Нәбиулла абыйсы. — Ә-ә-ә-ә-нә теге яктагы текә яр буена, — дип, бармагы белән төртеп күрсәтте Булат. Яры текә һәм биек, көймә белән генә тотарлык анда. Көймәне текә ярга яны белән куйдылар да ике башка ике якорь төшерделәр. Утыргычларына атланып утырдылар. Булатның йөрәге сикерүгә чик-чама юк! Су төбендәге исәпсез күп балыклар аның кармак салуын гына көтеп торалардыр шикелле... Салды Булат кармагын. Каурый калкавычтан су өстенә вак дулкынчыклар таралды. Бераздан ул пелт итеп суга чумып та алды. Тагын тынды. Тагын чумды. Булат түзмәде, кармак сабын кинәт кенә күтәрде һәм... текә яр битенә шап итеп балык бәрелде. Әйбәтләп эләгеп җитмәгәндер шул, кармактан ычкынган балык ипле генә итеп суга чумды. — Их-х, ычкынды... — Кармак сабыңны алай кинәт тартма син, — дип киңәш итте Нәбиулла абыйсы. — Кинәт тартканда, балыкның ирене ертыла. Нәбиулла абыйсы сала да ала, сала да ала. Чүпли генә балыкны. Яңа суалчан кидереп, Булат кармагын тагын салды. Калкавычтан күзен дә алмый. Әмма калкавыч тик тора, бөтенләй селкенми. Шактый утыргач, әллә суалчанын алыштырыйм микән дип, савытка үрелгән генә иде, калкавыч — пелт! — Тарт, тарт! — дип пышылдады Нәбиулла абыйсы. Тарта инде Булат. Ике куллап тарта кармак сабын. Әмма каптырган балыгы бирешми. Тартыша торгач, балык көймәгә якынлашты. Нибары метрдан артыграк кына ара калгандыр. Булат аның каракучкыл башын, түгәрәк күзләрен күрде. Башы, билләһи, Нәбиулла абыйсының куш йодрыгы хәтле бар иде... Их, бер уңмасаң, гел уңмыйсың шул! Инде ялтырап килеп чыга дигәндә... шырт — өзелде кармак җебе. Китте балык! Тагын китте... Балык артыннан үзе чумарлык булды Булат. Нинди зур иде бит! Эләккән иде бит! Икенче кармагы белән кечкенәрәк балыкларны әллә ничәне тотты инде Булат. Әмма теге зур балык күңеленнән һаман китмәде, үкенү хисе йөрәген тырнап торды. Тын гына уйланып утыргач: — Минем кармакны өзеп качкан балык үләр микән инде, Нәбиулла абый? — дип сорады ул. — Белмим шул. — Үлсә, жәл инде. Үлмәсен иде... Егермеләп балык тоткач, Булат көймәнең алгы өлешенә башын куеп, аякларын янга сузды. Резин көймә мендәр кебек, ятар өчен җайлы икән. Нәбиулла абыйсы кармагын ыргыткан саен, көймә чайкалып китә дә әкрен генә тирбәлә. Булат, шул тирбәлүнең ләззәтен тоеп, изрәп ята. *** Борыннарны кытыклый-кытыклый, төн кочагына балык шулпасы исе таралды. Зур ашъяулык өстенә тәлинкәләр, кашыклар тезелде. Ипи уртадан урын алды. Их-х, ул шулпаның тәме! Булатның бу тиклем тәмле шулпа ашаганы юк иде әле. Булат, тамагы туйгач, учактан читтәрәк җәелгән бишмәте өстенә сузылып ятты. Бабасы: — Улым, кабинага кереп ят, анда җайлырак та, җылырак та булыр, — дигән иде дә, Булат монда каласы итте. Төнге салмак җил чәчләрне сыйпап иркәли. Җилнең кайда юл тотуын күреп калырга теләгәндәй, учак ялкыннары әле сузылып өскә күтәрелә, әле як-якка авыша. Булат чалкан ятты да күккә карады. Йолдызлар, йолдызлар... Алар бер-берләренә күз кысышалар. Бер йолдыз әнә башкалардан аерыла да каядыр атыла. Булат күзләрен кыса. Алтынсу төстәге ерак йолдыз нуры аның күзләрен кытыклый. Күзләр әле бер, әле икенче йолдыз нурлары белән тоташа. Шушы нурлар буйлап йөгереп, йолдызга менсәң иде. Тирә-юнь төннең караңгы юрганын ябынган. Бабасы, Нәбиулла абыйсы, Кәрим җизнәсе әкрен генә гәпләшәләр. Булат күзләрен йома. Күз алдында тирән су, каурый калкавыч. Ул шул калкавычка карап ята. Бераздан калкавыч зәңгәр төскә керә, аннары яшелләнә. ...Кармак җебен өзеп качкан теге балык Булатның йокыга китүен генә көтеп торган икән, килеп тә җиткән! Зу-ур кызылканат икән ул. Өске ирененә кармак кадалган. Авырта икән, ашый алмыйча интегә икән. "Әйдә, миннән калма, йөз, — ди икән кызылканат Булатка. — Мин сиңа бер әйбер күрсәтәм". Булат ышанырга да, ышанмаска да белми. "Нәрсә күрсәтәсең?" — дип төпченеп карый. Шушы караңгыда күл төбеннән балык артыннан бару бераз шүрләтә. Шомлы монда. Озын кыяклы үләннәр куе зәңгәр төстәге дулкыннар чыгарып чайкала. Үләннәр арасыннан чишмәләрнең үксүе ишетелә. Кызылканат алдан, аның артыннан Булат йөзә. Артта калмадыңмы дигәндәй, балык борылгалап карап ала... Алар шактый озак йөзделәр. Ниһаять, балык туктады. — Күрәсеңме? — дип сорады кызылканат. — Нәрсәне? — Җентекләп кара әле! Балыкның тавышында үпкәләү катыш боеру да бар иде. — Кая карасаң да су гына ич монда. — Калкулыкны капшап кара! Түтәл актаргандай итеп, Булат калкулык итәген тырмаштыра башлады. Өзелгән кармаклар икән ич бу! Зурлары, кечкенәләре, өч җәплеләре... Нинди генә кармак юк монда! — Безнең хастаханә чүплеге бу. Синең ише балыкчылар җәрәхәтләгән балыкларны шушында дәвалыйбыз. Булатның исе-акылы китте. Кармаклардан тыш монда тагын буш шешәләр, консерв банкалары, төрле чүп-чар өелгән. — Әйдә, мин сине тауга алып менәм, — диде балык. — Нинди тау? Күл ич бу,— дип карышты Булат. — Әйдә, әйдә... Алар тагын йөзделәр. Кайнап торган янартау тавышы чыгаручы куе кара-кучкыл томанлы урынга җиттеләр. Томан киртләч-киртләч булып күтәрелгән дә кыя рәвешенә кергән. — Монда сасы ис килә,— дип борынын томалады Булат. — Без Төтен тавы итәгендә,— дип аңлатты кызылканат.— Бу тау агу белән тулы. Кешеләрнең әшәкелеге, шәфкатьсезлеге җыелган урын бу. Һавадагы һәр әшәкелек суга сеңә. Кара, пычрак, хөсетле уйларны су үзенә йота. Аннары монда кайный шул әшәкелек. Кайный-кайный да агу булып тарала. — Сез... Сез... шушы агуны сулап яшисезме? — Кешеләр безне үлемгә хөкем иттеләр. Мондый агу эчендә ничек яшисең? Чишмәләрнең ничек үксүен ишеттеңме? Алар сукрайды. — Алай булмасын! Булмасын! — дип кычкырып җибәрде Булат. — Без балыклар гына, — дип, яшьле күзләрен сөртте кызылканат. — Кешелек үзе һәлакәт алдында. Кешеләр үз агулары белән үзләре агуланачак! — Ничек? — Хәзер күрерсең. Булатның күзләре кинәт әчетә башлады. Йөткертәсен китереп әллә ниткән әче нәрсә тамак төбен кытыкларга тотынды. Кулъяулыгы белән борнын томалаган иде, тыны кысылды. Ярдәм сорап кычкырмакчы булды, тавышы чыкмады. ...Кычкырырга азапланып ыңгырашуыннан уянып китте Булат. Таң аткан, кояш чыккан. Чыклы чирәмнәр өстеннән күлгә таба аяк эзләре сузылган. Шул эзләрдән Булат та су буена төште. Күл өстеннән аксыл пар күтәрелә. "Төтен тавы өстендәге болытлар шикелле" дип уйлады ул. Булатның тәне кинәт эсселе-суыклы булды. Куркуыннан калтырана ук башлады. Хәвефле томан эчендә калгандай тойды ул үзен... Бакча юлы — Ба-а-ты-ыр-р! Ба-а-ты-ыр-р дим! Өйгә кайт! Өйгә! — Апасы аның артыннан өзгәләнеп кычкыракычкыра килде. Ул игътибар да итмәде. Үзен чакырган тавыш якынлашкан саен, тизлеген арттырды гына. "Кайтмыйм булгач кайтмыйм! — дип карар кылды Батыр. — Ябылуда яшәр хәлем юк!" Бакчадан кайтканнан соң ничә көн узуын да белми инде ул. Шул көннән бирле аның туйганчы урамда йөргәне юк. Чыгармый апасы. Табигый йомышны үтәп керер өчен көненә төгәл өч тапкыр урамга чыгып керәләр керүен. Анда да апасы баудан ычкындырмый. Әнә, каршы йорттагы Йомгак исемле этне абыйсы бер дә бәйләми. Аның хәтта муенчагы да юк. Моннан ике ел элек, Батыр кечкенә чакта, Йомгак белән уйнап та карыйлар иде инде. И әүмәкләшәләр, тәгәрәшәләр, тешләшкән булып кыланалар, хәлдән тайганчы йөгерәләр иде. Ул рәхәт чаклар төшкә генә кергән кебек хәзер. Кичә Батыр урамга чыккач, Йомгак йөгереп килде. Иснәде, алгы тәпиләрен күтәреп, уенга чакырды. Батыр да ыргылып карады каравын. Муеныңны бау тартып торганда уйнап буламыни... Аның тормышы бакчада рәхәт иде. Челтәрләп үрелгән тимерчыбык белән әйләндереп алынган зуур бакча. Бер якта карлыган куаклары, икенче якта кура җиләклеге. Агачлар арасында шым гына керпеләр йөри, кәлтәләр йөгерешә. Ә бу "патшалык"ның хуҗасы — Батыр. Тели икән, керпе каршысына чыга да туйганчы өрә. Тегесе бөгәрләнә дә энәләрен тырпайта. Бакча тирәсенә ауга чыккан мәчеләргә көн юк та юк инде. Уйнап арыгач, апасы аны сөт, ит, кыздырылган балык ише тәм-том белән сыйлый. Тамак туйгач, өй каршысындагы яшел чирәмгә ятып черем итүләре үзе ни тора! Әй, җәйге истәлекләрне сөйләп кенә бетерерлекмени! Абыйсына ияреп балыкка барулар, чишмә ягына чыгулар, урманда йөргән чаклар... Шәһәргә кайтмыйча шунда гына яшисе иде дә бит... Абыйлары машина белән Батырны да, апасын да алып китте. Батыр хәзер гел өйдә. Урамны тәрәзә төбенә утырып кына күзәтә. Анда машиналар ыгы-зыгысы, бензин, газ, төтен исе. Их, чыгып китәсе иде! Башта ул Йомгак белән уйнар. Аннары Йомгакны әйдәли-әйдәли шәһәр читенә алып чыгар. Бакчаны бергәләп эзләрләр. Апасы бавыннан гына ычкындырсын! Китәчәк Батыр, бакчага китәчәк! Соңгы көннәрне Батыр шушы уй, шушы хыял белән яшәде. Ни хикмәттер, теләге кабул булды, апасы аны бүген бавыннан ычкындырды. — Йөгереп кил, Батыр, ашавыңның да рәте юк. Әллә авырыйсыңмы? — дип сыртыннан сыйпады. Бу хәлгә Батыр башта ышанмыйча торды. Чынлап торып үзенең иректә икәнлеген белгәч, җан-фәрманга йөгереп килде. Ичмаса, Йомгак та күренми. "Кая, ишек төпләренә барып, тавыш бирим әле". Батыр, Йомгакны урамга чакырып, койрыгын болгый-болгый өреп алды. — Һау-һау! Йомгак, монда чык! Әмма аңа җавап бирүче булмады. Ул арада хуҗабикәсе эндәште: — Батыр! Батыр, дим! Нишләргә? Апасының сүзен тыңларгамы, юкмы? Тыңласаң, һай, минем матурым, акыллым, дигән булып, баштан сыйпый-сыйпый, кулындагы бавын муенчак каптырмасына эләктерә дә куя инде. Юк, мондый тормышка риза булып яшәргә ярамый. Китәргә! Ничек кенә булса да бакчага бара торган юлны табарга! Ул юл — ирек, бәхет юлы! Батыр, күзләрен тутырып, апасына карап алды да куаклар арасына кереп юк булды. Бераз йөгергәч, туктап тын алды. Артына борылып тыңлап торды. Шактый еракта апасының йөгерә-атлый килүе ишетелә иде. Үзе бертуктаусыз үрсәләнә-үрсәләнә кычкыра: — Ба-а-а-ты-ы-р! Ба-а-а-а-ты-ы-р-р! Батыр үз юлында булды. Таныш түгел ишегаллары, урамнар аша үтте. Машиналар туктап торган арада, юл аркылы чыкты. Тагын йөгерде. Озак барды ул. Ниһаять, туктап ял итәргә булды. Як-ягына күз салды. Каршысындагы биек йорт артында кечкенә бакча сыман урын күрде дә шунда китте. Хәзер ул шактый тынычланды. Апасының тавышы күптән ишетелмәс булды. Биек йорт почмагыннан борылганда, ул каршы җилгә юлыкты. Борынына пешкән ит исе килеп бәрелде. Авызына селәгәй тулды. "Их, бер калҗа", — дип уйлап алды ул, тамагы ачыгуын тоеп. Әйе, аның төшке аш вакыты җиткән иде. Апасы аңа балык кыздырасы иде. Кичә үк чистартып, юып куйды. Батыр ашау турында уйламаска тырышты. Яшь каен төбендәге саргайган үләннәр өстенә барып ятты. Керфекләре бер-берләренә тартыла, күзләре йомыла башлады. Ул шулай йокыга талуын сизми дә калды. Калын тавышлы эт килеп уятмаса, ул тагын йоклар иде әле. Тавышка күзен ачып җибәрсә, алты-җиде адым арырак кына йонлач зур эт белән бер кызчык басып тора. Йонлач зәһәрләнеп өрә. — Һау-һау! Син монда нишләп җәелдең әле? Ычкын исән чакта! Үләрсең гарьләнеп. "Ярар, моның белән сүз көрәштереп тору кирәкмәс, — дип уйлады Батыр. — Әйдә, танышыйк. Мин монда узышлый гына", — дигәнне аңлатып, койрык болгап, йомшак кына өреп алды. Аның теләген Йонлач янындагы кызчык та аңлады. — Акыллы икәнсең. Матур икәнсең. Бар, инде өеңне эзлә. Хәзер төннәрен бик салкын. Ашык. Батыр тагын китте. "Бу биек йортларның чиге бар микән? — дип уйлады ул. — Басу ерак микән? Бакчага кайтканда, абыйсы гел басулар, кырлар аша бара". Биек йортлар арасыннан йөгерә торгач, ул, ниһаять, агач өйләр күрде. Бакчалары янында да шушындый өйләр барлыгы исенә төште. Батырның күңеле күтәрелеп китте. Борынын җиргә төртә-төртә әйләнә-тирәне иснәде. Аптырагач, башын күтәреп, борынын җилгә каршы куйды. Таныш исләрне, бәлки, җил алып килер, дип өметләнде. Ни хикмәт, бер генә таныш ис тә юк иде... Инде нишләргә дигәндәй, юл буена барып ятты ул. Көзге кич салкынайтты. Җитмәсә, юеш кар ява башлады. Тешләр тешкә тия, калтырата. Ичмаса, тамагы да ачыкты. Ул, башын күтәреп, тагын җилгә каршы басты. Чү, ипи исе, кешеләр исе килә бит! Батыр җилгә каршы китте. Шактый озак барды ул, туңып бетте. Шәһәр читендәге бистә ягыннан искән җил аны алдамаган иде. Урамда бала-чага чыр-чуы. Куышалар, йөгерешәләр. Тамаклары тук, күңелләре күтәренке. Батыр, читкәрәк утырып, аларны күзәтә башлады. Бер генә таныш малай да булмавына аптырады ул. Хет берсе килеп: "Һо, Батыр! Батыр, аппорт!" — дип кычкырсын. Алай да дөм үк бәхетсез түгел икән әле. Аны бер кечкенә малай күреп алды да өлкәнрәгенә эндәште: — Абый! Абый, дим! Калале, нинди матул эт! Малайлар, уеннан туктап, Батыр ягына борылдылар. — Ф-ют, ф-ют, — дип чакырды кечкенә малайның абыйсы.— Кил миңа, кил. Курыкма. — Батыр, койрыгын кысып, кыюсыз гына атлады. — Команданы белә икән бу! — дип кычкырып җибәрде малай. — Кил, кил! Янәшә утыр! Малай аның башыннан сыйпады. Батырга шундый рәхәт булып китте. Апасы да шулай яратып сыйпар иде дә күтәреп алыр иде... — Өйгә алып кереп ашатыйм әле, — диде кечкенә малайның абыйсы. — Әни, безнең бераз сөт юкмы? — дип сөрән салды малай, ишектән керешенә үк. Борынын тарта-тарта аңа энесе дә иярде. — Шундый матул эт таптык. — Нинди эт тагын! — дип каршы чыкты әниләре. — Әтиегез бәреп үтерер. — Әти тими, — дип карышты өлкәне. — Кечкенә ул. Нәселле. Әйткәнне дә аңлый. Ят, дисәң, ята, утыр, дисәң, утыра. — Һе, — дип куйды әнисе. — Шулаен шулайдыр да. Әмма аны кайда тотмакчы буласыз соң? Баракта яшәп, эт асрап булмый, улым! — Бүген генә кунсын инде, әни. — Бүген дә юк, иртәгә дә юк! — дип кистереп әйтте әни кеше. — Сөт белән ипи бирәм. Тамагын туйдырыгыз да, тапкан урыныгызга илтеп куегыз. Малайлар әниләренең әмерен әллә ишеттеләр, әллә юк — аш өстәле янына атылдылар. Тирән эчле калай тәлинкәгә тутырып сөт салдылар, ипи турадылар да Батыр алдына куйдылар. — Аша, аша, Карабай, — диде өлкән малай. Батыр аның "аша" дигәнен аңласа да, "Карабай" дигәненә төшенмәде. Үз апасы аңа ипине акмай белән чәйнәп бирә торган иде. Бүген инде, ипи майсыз, дип кылтаеп булмый — Батыр тәлинкәне тизрәк ялтырату ягын карады. Тамак туйды, өй җылы. Яңа дуслары яратып, ягымлы гына сөйләшә. Димәк ки, ял итеп алырга да ярый. Батыр, озын-озак уйлап тормыйча, күнегелгән гадәте белән йомшак кәнәфигә сикереп тә менде. Сузылып яткан гына иде... яңа хуҗабикәнең күкле-зәңгәрле тавышыннан ничек төшеп китүен сизми дә калды. — Кара моны! Пшел! Оятсыз! Тамагы туйды, чыгарып ыргытыгыз! Малайлар, мышык-мышык килеп, урамга атылды. — Нишләргә инде, Карабай? — дип сыйпады Батырны өлкән малай. — Әни куа бит, — дип кушылды төпчеге. — Сине генә түгел, иселек чакта әтине дә төлткәләп чыгала ул... Малайлар, кая барырга белмичә аптырашып, баскыч төбендә шактый басып тордылар. Аннары, баракның икенче ягына чыгып, аулак урын эзләделәр. Өлкәнрәге чүплеккә барып зур гына катыргы кап табып килде. Батырны шул капка салып, өстен вак-төяк такталар белән каплап та куйдылар. "Мин монда калмыйм дигәндәй, Батыр, калкынып, каптан берничә тапкыр чыкты да. — Салкын бит, Карабай. Ят, йокла, — дип, тагын капка салдылар аны. "Ят", "йокла" сүзләре аңа яхшы таныш. Димәк, йокларга. Батыр язмышы белән килеште. Бөгәрләнеп яткач, аңа шактый җылы иде. Йоклаганда, апасын төшендә күрде ул. Бакчадагы өйләренең баскыч төбендә гәп корып утыралар, имеш. Иң гаҗәбе шул: Батыр төшендә нәкъ кешеләр кебек сөйләште. — Син бәхетле, Батыр, — дип башыннан сыйпый, имеш, апасы. — Тамагың тук, туның тузмый. Бер кайгың юк. — Мин алай дип әйтмәс идем, — ди ул. — Нишләп тагын? Рәхәтеңә чыдый алмыйсыңмы? — Тамак тук анысы, — дип авыр сулый Батыр. — Бикле өйдә көннәр буе берьялгызым ич мин. Бик читен. Тәрәзәләргә дә тимер рәшәткә беркетелгән. Ирексезлектән дә яман нәрсә юктыр бу дөньяда! Ярый ла син теләгән җиреңә барасың, теләгән җиреңнән кайтасың! Апасы, көлемсерәп, Батырның башыннан сыйпый: — Матуркаем, соң үзең уйлап кара: кешеләр нигә дип асрый сине? Өй сакларга. Өйдә утыру — синең хезмәтең. — Өй сакларга мин каршы түгел лә. Мин бит гел ирексез! Йомышымны йомышлаганда да бәйдән ычкындырмыйсың. Кеше талый торган эт түгел ич мин! — Бәйдән ычкындырсам, син минеке генә булмыйсың шул. Үзеңчә кылана башлыйсың. Чит кешеләр белән аралашасың. Минем өчен синең бәйдә булуың хәерле. Батыр әсәрләнеп уянып китте. Еракта, җир белән күк тоташкан урында, якты тасма сузылган. Димәк, яңа көн туып килә. Әле генә күргән төше тәэсиреннән айнып бетә алмыйча, ул як-ягына карангалады. Апасын эзләде. Әмма бакча өенең баскыч төбе дә, апасы да юк иде. Бөтенләй таныш түгел урын бу. Ул арада шыгырдап ишек ачылуы ишетелде. Урамга кеше исе, җылы аш исе таралды. Батыр ишек төбенә килде. Эчтә тагын аяк тавышлары ишетелде. Кинәт ачылган ишек Батырның башына ук килеп бәрелде. Күзләреннән көлтәсе белән очкыннар чәчрәде. Аңына килеп, күзләрен ачса, әллә нихәтле җир тәгәрәгән. Атлый торгач, биек инеш ярына килеп җитте. Аста үрдәкләр бакылдаша иде. Инеш аръягында — болын. "Яр буйлатып барсам, тәгаен бакчага килеп чыгачакмын", — дип уйлады Батыр. Күңеле тагын күтәрелеп китте, аяклары тизрәк йөгерә башлады, йөрәгенә көч-куәт керде. Берзаман аның борынына төтен исе белән кызган ит исе килеп керде. Абыйсы да бакчаның бер почмагында учак ягар иде дә ит кыздырыр иде. Ул ит түгәрәкләп туралган, озын тимерчыбыкка тезелгән булыр. Кызган итне абыйсы теше белән генә шудырып чыгарыр иде дә Батырга ыргытыр иде... Батыр төтен килгән якка каршы утырды. Бу итнең бакчада кыздырылган иттән аермалырак исле булуына төшенде. Ниндидер әчкелтем ис бу. Бакчага күрше йортта аклы-каралы эт яши иде. Үзе озын йонлы, үзе гел пычракка баткан булыр иде. Аны гомерендә бер тапкыр да юындырмаганнардыр, шуңа күрә һәрвакыт әчкелтем тир исе аңкып торыр иде. Төтен, ит исенә шул әчкелтем ис кушыла. Батыр юлын дәвам итте. Бераздан ул карт өянкеләр арасында шалаш шикеллерәк корылма күрде. Шул шалаш алдында учак яна. Борын астыннан гына сызгыра-сызгыра берәү ит кыздыра. Өянке ботагына шактый зур тире эленгән. Теге әчкелтем ис шул тиредән килә икән. ...Читтәрәк күзләрен мөлдерәтеп утыручы Батырны ит кыздыручы күреп алды. Алагаем, үзе шундый ямьсез киенгән, нәкъ менә бакчада апасы ясап куйган карачкы инде. — Кара, кара, безгә кунак килгән! — диде ул, шалаш эчендәгеләргә таба борылып. Эчтән тагын бер "карачкы" башы күренде. — Бигрәк кечкенә, — диде ул, Батырга карап, — үзе симез шикелле. Йоннары ялтырый. — Ф-ют, ф-ют, — дип чакырды аны ит кыздыручы. — Тамагың ачтымы? Мә, кил. — Йортсыз-җирсез шушы салкын шалашта төн кунучыларның ни турында сөйләшүләрен аңламаса да, "мә" белән "кил"не Батыр әйбәт белә. Койрыгын кысып, кыяр-кыймас кына ул учак янына якынлашты. Бераз килгәч, туктап, күңелендәген аңлатырга теләгәндәй, үзен чакыручының күзләренә мөлдерәп карады. — Ашыйсың киләме? — диде ит кыздыручы. — Аның авызыннан Батырга таныш түгел сасы ис килә иде. Ул башын читкә борды. — Нәрсә, туганыңның исен тоясыңмы? Шуңа борын җыерасыңмы? — диде ир, этнең борылуын үзенчә аңлап.— Мә, кабып җибәр! — Яртылаш кызган ит Батырның борыны төбенә үк килеп төште. Үрелеп аласы да кабып йотасы гына. Тик Батыр йота алмый. Ниндидер таныш ис, эчке сиземләү күңеленә тия, башын әйләндерә. Бу халәттән котылырга теләгәндәй, ул читкәрәк китеп утырды. — Кара, кара моны! — дип аптырады "карачкы". — Син адәмнәрдән күпкә өстен икәнсең! Кеше кешене ашый, брат! Таптый, изә, юк итә, нәселен корыта. — Ир, эшен куеп, Батыр каршысына чүгәләде. — Мисалга менә мине генә алыйк. Син каш астыңнан гына карама әле. Заманында мин адәм рәтле кеше идем. Техникум тәмамладым. Илем бар иде, сөйгән ярым, хезмәтем... Хәзер берсе дә юк. Бу хәлгә кемнәр төшерде дип беләсең инде? Кешеләр төшерде. Берсе эшемнән куды. Туры әйткәнем өчен үч алды. Сөйгәнем ташлады. Илемнән үзем киттем. Кем әйтмешли, кара сакалым барыбер артымнан калмады. Монда да мине көтеп торучы юк. Син инде, туганыңның итен ашамаска уйлап, читкә тайпыласың. Аңлыйм. Әмма нишләмәк кирәк, дөнья ашата. Авызыма беренче тапкыр эт ите капкач, мин дә укшыдым. Хәзер ияләндем. Замана ияләндерә... Ул арада шалаш эченнән тавыш ишетелде: — Нәрсә, ашамагач, кунакны сүз белән сыйлыйсыңмы? Борчылма! Бер төндә генә ябыкмый ул. Иртәгә хәл итәрбез. Бер зур куянга тора әле бу!.. Ике Әнисә, бер Мәхмүт Беренче имтихан тарихтан иде. Башкаларның чыгуын ишек төбендә көтеп торырга Әнисәнең сабырлыгы җитмәстер кебек тоелды. Шуңа да имтиханга беренче төркем белән үк кереп китте. Бу төркемдә алар бишәү иде: ике егет, өч кыз. Башлап егетләр билет алды. Чем-кара чәчле, каракучкыл йөзле тәбәнәк буйлы егет, билетын укый-укый, тәрәзә буендагы өстәлләр рәтенә таба атлады. Ә озын буйлы коңгырт чәчле ыспай солдат ишек янындагы рәткә, икенче өстәл артына килеп утырды. Әбисеннән өйрәнеп калган яхшы сүзләрен эченнән кабатлый-кабатлый, Әнисә дә билетка үрелде. Алды да сөенеченнән чүт кенә кычкырып җибәрмәде. Нинди бәхет — белгән сораулар чыкты бит! Беренче сорау — "Петр патшаның урыс дәүләтен киңәйтүгә керткән өлеше". Икенчесе — "РСДРПның II съезды". Әзерләнеп тормыйча да җавап бирергә була. Билетына карап әле һаман да урыныннан кузгала алмый торган Әнисәгә укытучы: — Утырыгыз, — диде. Кыз солдат каршысындагы урындыкка килеп утырды. Сорауларны кабат укып, белгәннәрен күңеленнән тагын бер тапкыр барлап чыкты. Җавапларны тулысы белән язып тормыйча, бик мөһим дип тапканнарын гына кәгазьгә теркәде. Озак та үтмәде, тәрәзә буендагы егетне — беренче булып билет алучыны җавап бирергә чакырдылар. Җавапка Әнисә дә колак салды. Әйбәт, шома сөйли иде егет. Шулчак имтихан алучыларның берсе икенчесенең колагына нидер пышылдады. Шул ничәдер секундлык пышылдау вакытында Әнисәнең өстәленә бөкләнгән кәгазь кисәге килеп төште. Ачып караса... үз күзләренә үзе ышанмыйча торды, гаҗәпкә калды. Түгәрәк хәрефләр белән язылган бик тә таныш язу иде бу! Ул ялт итеп артына борылды. "Мәхмүт! — дип сизелер-сизелмәс кенә кыймылдады иреннәре. — Менә син нинди икәнсең, Мәхмүт! Сержант Мәхмүт Саттаров!" Алар бер ел буе хат алышканнар иде. Ул — Апастан, Әнисә Мамадыш ягыннан. Адресны егет кызның авылдашы Хәбирдән алган булырга тиеш. Сержантлар әзерли торган курста алар бергә укыганнар. Адресны сорап алганмы Мәхмүт, әллә Хәбир үзе тәкъдим иткәнме— бу кадәрлесе Әнисәгә билгеле түгел. Курсны тәмамлагач, Хәбирне Биробиджанга җибәрделәр, Мәхмүтнең беренче хаты Төмәннән килде. Читтән торып танышуны Әнисә өнәп бетермәсә дә, бу юлы тотты да җавап язды. Егетнең хатлары гади, тормышчан иде. Дуслары белән бергә төшкән рәсемен дә җибәрде. Уч төбе хәтле кәгазьдә алты егетнең сурәте. Фоторәсемнең артына егет "Сулдан өченче мин булам, сагынганда карарсың" дип тә куйган. Шушы җөмлә Әнисәнең ачуын чыгарды да. "Ясмык хәтле чыккан йөзеңнең кай төшенә карарга кушасың соң син?! Кызларга шундый фото җибәрәләрмени?!" — дип үпкәләп тә йөрде. Берничә көн үткәч, үзе дә рәсем җибәрүне кирәк тапты. Тик үзенекен түгел, апасының рәсемен. Җәйге болында чәчәкләр арасына басып төшкән рәсем тонык чыккан иде. Хатына: "Безнең авылда фотога төшә торган урын юк, гаеп итмә инде",— дигән сүзләрне дә өстәде. Апасы белән Әнисә бер-берсенә һич тә охшамаган. Белмәгән кеше аларның бертуган булуына ышанмый да. Апасының кара толымнары иңенә төшеп тора. Озынча йөз, сызылып киткән каш, килешле туры борын. Авылда аның турында: "Хәдичәнең матур кызы", — дип йөриләр. Әнисәнең исә йөзе түп-түгәрәк, күзләре зәңгәр, чәчләре бөдрә, җирән. Фотодагы Әнисә Мәхмүт күңеленә хуш килде, күрәсең. Хатлар тагын да назлырак, тагын да җылырак була башлады.Ике арада шулай матур гына хатлар йөреп торганда, алар үпкәләштеләр... Анысы болай булды: укырга теләге барлыгын Мәхмүт гел искәртә килде. Әнисә аңа үзе белгән уку йортларының адресларын җибәрде. Кызның уенда да укырга керү теләге көчле иде. Китапханәдә эшләп йөрүе вакытлыча гына. Менә шулай уртак уйлар, уртак хыяллар җылысына төренеп, күрешү көннәрен күз алдына китереп юанганда, Мәхмүттән озын бер хат килде. Егет бу юлы әнисе, апалары, туганнары турында тәфсилләп язган. Әниләре, тол калып, өч бала үстергән икән. Олылары кызлар, Мәхмүт төпчекләре. Кечкенә апасы күптән түгел генә кияүгә чыккан. Әниләре хәзер ялгыз. Хәрби хезмәтне тутырып, Мәхмүтнең авылга кайтуын дүрт күз белән көтәләр. Ә аның укыйсы килә. Ул юллар чатында. Әнисен рәнҗетүдән дә курка, Югары хәрби училищега керү теләге дә җанына тынгылык бирми икән. Нишләргә? Әнисәгә мөрәҗәгать итүе нәкъ менә шушы хакта. Аннан ярдәм сорый, аңлавын тели. "Кадерлем, бу хатым өчен ачулана күрмә. Һәр сүзем йөрәгемнән чыккан хисләр белән сугарылган. Шунлыктан төннәремне йокысыз иткән уйларымны сиңа җиткерергә җөрьәт итәм. Әнисәм, үтенәм синнән, чык миңа кияүгә. Мин укыган арада әни белән икегез торыр идегез. Беләм, син дә уку хыялы белән янасың. Апас белән Казан арасы ерак түгел, читтән торып та укырга мөмкин. Ризалыгыңны белдергән җавабыңны көтәм. Сине бик күрәсем килә, рәсемеңне үпмичә йокыга киткәнем юк..." Көтмәгәндә-уйламаганда килгән бу хәбәр тәэсиреннән Әнисә ни көләргә, ни еларга белмәде. Аңларга тырышып карады, тик нихәтле тырышмасын — аңлый алмады. "Күреп, күрешеп бер тапкыр да сөйләшмәгән кызга ничек инде, кияүгә чык, дип тәкъдим ясарга була? Укып чыккач, авылның беркатлы баласын аерып җибәрү читенмени? Моңа әнисе белән торып торырга, аңа булышучы кеше кирәк. Бәлки... Бәлки, ул мине шулай сыный торгандыр? Ризалашкан сурәттә дә мин аның әнисенә түгел, үзенә чыгам бит! Бер эгоисттыр бу!" Бер-ике көн уйланып йөргәннән соң, Мәхмүтнең дуслары белән төшкән рәсеме өстенә "Җүләр!" дип язып, кире җибәрде. Рәсемне кайтарып бирү алар арасындагы элемтәнең өзелү билгесе иде... Әнә шул егет хәзер Әнисәнең артында утыра, сулышы аның чәч бөртекләренә кагыла. Алдында берсеннән-берсе назлы хатлар язган кешенең гозере. Анда бер генә җөмлә язылган: "Советларның II съезды турында ниләр беләсез?" Боларны, әлбәттә, белә Әнисә. Белгәннәрен язып та бирә ала... Тик ул чагында Мәхмүт тә аның язуын таныячак бит. Юк, язарга ярамый. Шул мәлне ни сәбәпледер укытучыларның берсе бүлмәдән чыгып китте. Икенчесе, тәбәнәк буйлы егетнең җавабын тыңлый-тыңлый, тәрәзә каршына килеп басты. Шул әз генә вакыт аралыгында Әнисә сумкасындагы дәреслек Мәхмүт ягына таба шуышты... Әнисәнең имтиханнан чыгуын Мәхмүт көтеп торган иде. — Йә, ничек? — диде ул, аның каршысына килеп. — "Биш"ле, — диде кыз, сөенеченнән балкып. — Шәп! Котлыйм үзегезне! — Сезгә ничәле куйдылар? — "Дүрт"ле. — Мин дә котлыйм! — Сездә китап булмаса, көймә комга терәлгән иде. — Алай ук түгелдер лә. — Чынлап. Армиядә китаплар урысча иде. Хәзер тел ни урысчага, ни татарчага бармый. Һәрчак шулай: имтихан биреп чыкканнан соң, күңел күтәрелә, канатланып очасы килә башлый. Әнисә дә нәкъ шул халәттә: апаларына тизрәк барып, шатлыгын уртаклашасы килә аның. — Мин китим, сау булыгыз, — диде ул. — Ә мин сезне ашханәгә чакырмакчы идем... Мәхмүтнең эчкерсез, самими карашы Әнисәне үзенә тартты. — Мин каршы түгел, — дип, ризалашудан башка чарасы калмады аның. Университет бинасының дүртенче катыннан алар йөгерешеп диярлек төштеләр. — Без таныш та түгел бит, — диде егет, урамга чыккач. — Мин Мәхмүт булам. Мәхмүт Саттаров. — Әнисә, — диде кыз, керфекләрен сирпеп. Бу исемне ишеткәч, Мәхмүт барган җиреннән туктап калды. Гаҗәпләнүдән түгәрәкләнгән күзләре кызның йөзенә туры төбәлде. — Фамилиягез Төхфәтуллинамы? — дип сорады ул. Әнисә, көлеп җибәрмичә, чак түзеп торды. Тик нык булырга, ничек тә сиздермәскә, белдертмәскә кирәк! Шуңа ул кашларын җыерды, йөзенә сәерсенгән кыяфәт чыгарды. — Нигә әле мин Төхфәтуллина булырга тиеш ди? Минем фамилиям Гаязова. Ә сезгә Төхфәтуллина кирәк идеме? — Хәзер, бераз чытлыкланып, егетне үртәп алырга да була. — Исемемне ишеткәч, төсегез үк үзгәрде. Аңлавымча, Әнисә Төхфәтуллина сезнең котыгызны алган... — Кызлардан гел куркам мин, юаш, — диде Мәхмүт, сүзне шаяруга борып. Кыз да, үз чиратында тыйнак кына көлемсерәп: — Кызлардан курыккан нинди сержант ди инде ул? — диде. — Сержант булырга укыталар бит. Кызлар белән сөйләшү фәнен беркайда да өйрәтмиләр. — Ярар, алайса, сезнең хәлегезгә керәм. Миңа хезмәтегез турында гына сөйләгез. — Солдат тормышының кай җирен сөйлисең? "Тор!" дисәләр, торасың, "ят!" дисәләр, ятасың. Үз иркеңдә түгел инде. — Кайда хезмәт иттегез? Нинди илләр, нинди җирләр күрдегез? — Амур өлкәсендә укыдым, Төмәнгә сержант булып килдем, — диде егет, сүзен кыска тотып. — Үзегез кайсы яктан? Кайсы елгаларда коенып, нинди чишмәләрнең суын эчеп үстегез? — Эчкән суым тау чишмәсеннән, коенуларым Мишәдәдер, туган төбәгем Шәле булыр, — диде Әнисә, күзләрен уйнатып. — Теге кызлар урлый торган Шәлеме? Мәхмүтнең бу соравыннан икесе дә кычкырып көлеп җибәрделәр. Бу хәбәр Әнисәнең үзе өчен дә яңалык иде. Хәзерге егетләр кыз урлау түгел, кызлар өчен сугышмый да! Рыцарьлар заманы күптән узды. Шәледә нинди гадәтләр яши торгандыр, — анысы Әнисәгә караңгы. Мамадыштан Казанга килгәндә, юл буенда сузылып кала торган авылларның, мөгаен, иң зурысы Шәледер. Төзек, матур авыл. Бу авыл турында аның шуннан артык мәгълүматы юк. Тик белмәгәнне белдерергә ярамый. — Урлатсаң урларлар ул, — дигән булды кыз, җитдиләнеп. — Мин тагын шушы зәңгәр күбәләкне урламыйча, ничек Казанга җибәргәннәр, дип торам. Мөгаен, сакчың ныктыр. — Сакчыларыма сүз тидерерлек түгел, — дип елмайды Әнисә. — Иң элек әни. Соңга калып кайтсаң, кирәгеңне бирә, чыдап кына тор! — Тагын? — Тагын абый белән апам бар. Җиңги... Тагын бер яшь сакчым үсеп килә иде... Абыйның малае... Җирләдек... Өч ай була инде. Мәхмүткә уңайсыз булып китте. Кызның сагышын, сабыйны юксынуын оныттырырга теләпме, армиядә булган бер хәлне исенә төшереп үтте: — Шулай берчакны Амур өлкәсендә подвал казыдык. Шунда кеше скелеты килеп чыкты. Борынгы кабер урыны булган, күрәсең. Янәшәсендә кылычы тора. — Бик куркынычмы? — Юк. Тик әллә ниткән уйлар башыма килде. — Нинди уйлар? — Менә без дә тормыш куабыз бит инде. Йөгерәбез... Тегесе кирәк, дибез. Монысы... Шулай йөрисең-йөрисең дә, беркөнне үлеп тә китәсең. — Табигать кануны катгый. Берни эшли алмыйсың. Туу — очраклылык, үлем — чарасызлык. "Үлемнән калмак юк", — ди безнең әни. — Анысы шулай инде. Тик кызык бит: кеше дөньяга үз теләге белән килми. Әмма, дөньяга килгәч, синең тууыңа без гаепле инде, дип берәү дә әйтми. Киресенчә, син — тиеш, син бурычлы, дип тинтерәтә башлыйлар. Мин, мәсәлән, үз теләгем белән туа торган булсам, гомумән, монда тумас идем. Егетнең фәлсәфәсе кызга кызык тоелды. — Кайда туар идегез? — диде ул, елмаеп. — Табар идем әле. Монда бит ягарыңа утын әзерләп, малыңа печән эзләп хәл бетә. Әни колак итемне ашап бетерде инде. Син укырга киткәч, печәнне кем чабар, урманны кем кисәр, ди. Мәхмүт күңелле әңгәмәдәш иде. Кайбер егетләр шикелле, сүз таба алмыйча интегеп тормый. Гади, тормышны белә. Кыланчык та түгел, уйлаганын уртага салып әйтә. Аның бу сыйфатлары Әнисәгә бик ошады. — Ә мин тагын, Америкада туар идем, дип әйткәнеңне көтәм. Ул шулай Мәхмүт белән үз итеп сөйләшә торгач, син дип эндәшүен сизми дә калды. — Америкада тусаң ярар иде әле ул. Американы куып җитәбез дә узып китәбез, — дип, күпме сөрән салдык ич. — Анда сугышлар булмаган шул, — дип каршы төште Әнисә. Ул бит үзенең бомбаларын океанның бу ягындагы илләр өстенә ташлап сыный... Сөйләшүнең сәясәткә таба йөз тотуын абайлаган егет сүзне уенга борды: — Юк, юк! Мин синең белән тарихтан бәхәсләшә алмыйм,— дип, ике кулын да югары күтәрде. — Син хаклы. Егет, уң кулы белән җайлы гына итеп, кызның биленә кагылып алды. Тәне буйлап рәхәт дулкын йөгерде. Күңел бу дулкынның тукталмавын, берөзлексез тирбәлүен теләде. Егетнең хыялы назның татлы ширбәтендә йөзә иде. "Мамадыш Әнисәсе дә шулай чибәр микән? Хәер, аның турында уйлауның кирәге юк. Очрашырга үзе теләмәде ич! Кайдан килеп башка керде соң әле? Янәшәмдә хыял бүген үзе..." Хәрби хезмәткә киткәннән бирле кызлар биленә кагылмаган куллар менә-менә шушы сылуны куенына алыр да, иреннәр иренгә кушылыр шикелле иде... Тик кыз гына кырыс, җитди булырга тырыша. "Бер озатуда үземә караттым, дип уйламасын әле. Егетләргә ялындырсаң яхшы..." дип уйлый ул. Әнисә егетнең тәкъдимнәренә ипле җаваплар таба торды. Мәхмүт аңа: — Әйдә, кино карыйк бүген. Имтиханнан соң ял итәргә безнең хакыбыз бар бит, — диде. — Икенче юлы инде, — диде кыз, кабат очрашырга мөмкинлек калдырып. — Бүген вакытым юк. — Ашыгасыңмыни? — Каравайга ук барасым бар. Апаларга. — Мин сине озатам. — Юк, юк, Мәхмүт. Рәхмәт. Мин ике көннән кайтам! — Әнисә, рәтләп хушлашып та тормыйча, трамвай тукталышына таба йөгерде. Әллә нәрсә булды Әнисәгә. Үз-үзенә урын тапмады. Читтән торып танышкан егет белән очрашырмын да ул минем күңелемә керер дип башкайларына да килмәгән иде бит! Уйлап та карамаган иде. Уйласа, "Җүләр!"дип язып, фотосын кире җибәрер идемени! Йөрәкнең үрсәләнүенә каршы акыл үз киңәшен әйтеп калырга ашыга. "Тукта әле, ул хәтле вәсвәсәләнмә, — ди ул. — Бәлки... укырга керә алмассыз..." Тулай торакка ике көннән соң гына кайтасы Әнисә апаларындагы беренче төнне үк көчкә үткәрде. Әйләнде-тулганды, керфегенә йокы кунмады, иртүк торып киенә дә башлады. Моны күргән апасы: — Бу вакыттан кая барасың? — дип гаҗәпләнде. — Өч көннән имтихан. Укыйсым күп. — Алайса, үзеңә кара. Алар төш вакытында очраштылар. Бер шешә кефир белән гәзиткә төрелгән пәрәмәчләр кочаклаган Әнисә, буфеттан чыгышлый, Мәхмүткә килеп бәрелде. — Кайттыңмыни?! — диде сөенеченнән балкыган егет, кызның кулын тотып. — Китабым калган... Каушаудан Әнисәнең бит урталары кызарып чыкты. Колак яфраклары чеметтереп кызышты. Мәхмүт исә үз чиратында сорап калырга ашыкты: — Кич кая барасың? — Бармыйм. — Кич утыра керергә рөхсәт булырмы? — Кер. Нәрсә дисең инде? Кермә, дип әйтеп булмый... әйтә дә алмый. Аны күрер өчен ашкынды ич... Уенда һаман ул. Әллә... бер күрүдә гашыйк булу дигәннәре шушы микән? Моңарчы бер егет кулы да тотып карамаган кыз түгел ич ул! Авыл егетләре озатып карады, кунакка килгәннәре дә мәхәббәтләрен белдерде... Тик берсе дә аның күңелен ныклап яулый алмады. Әнисә бүлмәгә йөгереп керде дә сиртмәле караватка ахылдап килеп утырды. Шул вакыт кылт итеп исенә төште: бәй, бүлмәдә бүген берүзе ич ул! Ашау онытылды. Ул ашыгып-кабаланып бүлмә җыештырырга тотынды. Урындык башындагы күлмәкләрен шкафка элде. Китап-дәфтәрләрен чемоданына тутырды. "Мамадыш районы" дип язылган кәгазь-мазар күз алдында кала күрмәсен. Кичке сәгать җиде тулганда, Мәхмүт ишек шакыды. Гәүдәсенә сыланып торган хәрби киеме, күкрәгендәге значоклары үзенә килешеп тора, йөзенә җитдилек өсти. Чәй эчкән булып, өстәл артында озак утырылды. Караган кинолар, укыган китаплар, истәлекләр искә төште. Чәйнектәге су күптән суынды. Аны кабат кайнатып керергә ниятләп, Әнисә өстәл яныннан кузгалганда, Мәхмүт түзмәде, кызның биленнән кочып, үзенә тартты. — Әнисә... Кыз, елмаеп, егетнең иреннәренә бармагын куйды: — Я-ра-мый! Мәхмүт кызның кулын учына алды. Бармак битләрен берәм-берәм иреннәренә тидерә-тидерә пышылдады: — Сөеклем минем... Кадерлем... Син бит хыялымда йөрткәнем... Әнисәнең күз аллары пәрдәләнә, зиһене чуала... Ул аңа ныграк елыша... Баш миенең үзәгендәге нәни бер күзәнәк кенә, өзек-өзек дулкыннарын җибәреп, йөрәк белән тартыша: "Кочакка керүгә эреде, йомшак кыз икән, димәсме? Егетләргә сөюеңне белдермәү яхшы... Аның хатларын көтеп алган Әнисә икәнлегеңне белми ич ул! Сиздермә... Сиздермә... Бәлки... хат алышкан кызлары да бер син генә түгелдер..." Тамчы таш тишә, диләр. Шул нәни күзәнәктән килгән дулкыннар, тирбәлә торгач, чәйнекле кулны кузгатырлык, әз генә булса да читкәрәк тартылырлык көч бирде. Билне кыскан егет кулы бераз йомшарды. Әнисә, кочактан ычкынып, ишеккә атылды. Ярый әле аш бүлмәсендә берәү дә юк иде. Ул, чәйнегенә су агызып, плитәгә куйды, газны аз гына ачып куйды. Әнисә ашыкмый. Аңа зиһенен тупларга, үзен кулга алырга кирәк. Җете кызыл тиз уңа, диләр. Кинәт кабыну яхшыга алып бармас... Аш бүлмәсендә юанып, Әнисә ялгышмады. Ул кергәндә, Мәхмүт тә тынычланган иде. Кулына гәзит тоткан. Шуны караштыргалап утыра. Сүз тагын уку темасына кереп китте. — Синең урыс теленнән дәреслекләрең бармы? Җөмлә тикшерүне мәктәптә укыганда да яратмый идем, — диде егет, гәзитен өстәл читенә куеп. — Тарих-филология факультетына укырга кергәч, яратмасаң да өйрәтерләр. — Мин бит диңгезче, офицер булырга хыялланган кеше, Әнисә! — Хыялыңа нигә хыянәт иттең соң? — Әни каршы килде. Теләгән кешегә Казанда да укырга мөмкин, диде. — Үкенмәссеңме икән? — Белмим, — диде ул, күзләреннән бөркелгән сагышын яшерергә теләп. — Юк, үкенмәмдер, — диде ул, үзен кулга алып. — Ә менә сине озата алмасам, үкенеч булыр иде! — Очрашканыбызга үкенсәң, нишләрсең? — дип көлде кыз. — Әнисәкәй, мин чынлап әйтәм. Әллә нишләдем мин. Сине күргәннән бирле исереп йөрим менә. Күңелемдәген аңлатырга сүзләр эзлим, таба алмыйм. — Егетләр гел шулай инде... Тасма телле... — Алай димә, Әнисә. — Һай, Мәхмүт! Яшенле яңгыр тиз уза. "Яшенле яңгыр тиз уза..." Бу сүзләрне элек тә әйткәннәре бар иде түгелме соң? Таныш сүзләр... — Ачуланмасаң, бер сорау бирер идем, — дип дәвам итте Әнисә. — Рәхим ит. — Имтиханнан соң... исемемне ишеткәч, нишләп йөзең үзгәрде? — Үзгәрдемени? — Ничек кенә әле! — Бер кызык хәл булган иде... — Сөйлә, ә? — Әнисә исемле кыз белән хат алыштым мин. Сине шул дип торам. — Ул кызны танымыйсыңмыни? — Тонык кына фотосын җибәргән иде... Үзен күрмәгәч, ялгышырга да мөмкин... — Армиядәге егетләр бер-берләренә кызлар адресы бирә икән, дип ишеткәнем бар иде минем дә. — Ул кызның адресын мин үзем алдым. — Кайдан? — Хәбир исемле Мамадыш егете белән бергә укыдык. Моңа авылдаш кызы гел хат яза. Йөргән кызы түгел, дус кызы. Сөйләшәбез шулай. Хәбир мактый моны. Акыллы, кешелекле, ди. Хәбирнең кайсы авылдан икәнен беләм ич мин. Сержантлар мәктәбен тәмамлап Төмәнгә килгәч, хат яздым. — Очрашырга теләмәдеңме? — Әллә ничек кенә ара өзелде безнең. — Очрашсагыз, кызык булыр иде, — дип, балаларча шаяртты Әнисә. — Ну хәйләкәр дә инде син! — дип көлде Мәхмүт. — Нишләп тагын? — Миңа әллә ниләр сөйләттереп утырасың бит. — Синең турыда күбрәк беләсем килә. "Тагын таныш җавап". Кайчакта өйдә берәр нәрсәгә күзең төшә дә, шуңа исең китеп карап торасың. Әйтерсең син аны беренче тапкыр күрәсең. Мәхмүтнең хәзерге халәте дә шундыйрак иде. Әнисәнең һәр җавабы аңа кемнедер хәтерләтә сыман... "Әллә укыган романнарындагы геройлар теле белән сөйләшә инде", — дип тә уйлап алды егет, тик ачыклый алмады. Үз бүлмәсенә кергәч, йоклый алмыйча озак уйланып ятты Мәхмүт. Бүгенге әңгәмәне кабат-кабат күңеленнән кичерде. Мамадыш Әнисәсенә язган хатлары исенә төште. "Көннәр шундый әкрен уза. Хезмәтне бүген үк тәмамлап, туган якларга кайтасы килә. Ичмаса, кыска ял да бирмиләр. Тавык төшенә тары керә, диләр. Мин дә синең белән күрешү мизгелләрен күз алдыма китереп хыялланам. Имеш, миңа ял бирәләр дә, тиз генә сиңа хәбәр салам: "Төмән — Мәскәү поезды белән шул көнне Казанда булам. Каршы ал!" — дим". "Әмма бу бары татлы хыял гына", — дип язган иде ул бер хатында. Аңа каршы Әнисә: "Яшенле яңгыр тиз уза. Мин дуслыгыбызның озын булуын телим", — дип, фикерен шигырь юллары белән дә дәлилләгән иде. Олы хисләр — күңел түрләрендә, Тел очында йөрсә, җил алыр. Яратуың артык тирән булса, "Яратам" дип әйтү бик авыр*. Мәхмүт кинәт маңгаена сукты. "Соң, тиле баш! Икесе бер Әнисә ич инде! Вәт җүләр! Шә-ә-ә-ә-п! Кызык итте бу кызыкай мине..." Имтиханга әзерлек көннәрен алар бергә үткәрделәр. Тик бер-берләрен белүләре турында икесе дә ләм-мим. ...Урыс теленнән имтиханга Мәхмүт соңга калып килде. Әнисә "дүрт"ле алып чыккан, борчылып Мәхмүтне көтә иде. — Имтихан тәмамлана ич инде, — диде Мәхмүтне күрүгә, каршысына чыгып. — Өч кенә кеше калды. Менә дәфтәр. Бәлки, кирәге чыгар. Имтиханны егет "өч"легә бирде. Болай булгач, конкурстан үтүе икеле иде аның. Ул үзе дә моны чамалады. Әмма ни өчендер аның артык исе китмәде. Әллә инде чынлап та гуманитар фәннәр өйрәнергә күңеле тартмады, әллә бүтән сәбәпләре булды. "Биш"легә биргән кешедәй шаярды, көлде. Алар кич буе Казан урамнарын урадылар. Тик егет теленнән "Яратам!" дигән бер кәлимә сүз дә төшмәде. Куллары Әнисәнең биленнән кочмады. Кызларның төшенә генә керердәй гаҗәеп инсафлы егет иде ул бүген. Арып-талып тулай торакка кайткач, ишек төбендә бер тапкыр үпте ул аны. Аннары, кырт борылып, үз бүлмәсенә китте. Ярату теләгенең татлы газабыннан котылу өчен өстенә салкын су коярга ашыгуын Әнисә башына да китерә алмады... Иртәгесен, Әнисә нихәтле генә көтсә дә, егет ишек шакымады. Аптырагач, көтә-көтә йөдәгәч, кыз үзе аларга керергә уйлады. Бүлмәдәшләре Мәхмүтнең китүен әйттеләр. Кызның күзләре мөлдерәмә тулды, тамагына төер утырды. Кеше алдында сытылудан куркып, тизрәк чыгып китү ягын карады. Димәк, киткән... Тулай торак диварлары аның йөрәген кыса шикелле. Сулыш җитми, тын алуы авыр... Әнисә тизрәк урамга ашыкты. Бәлки, хәле анда бераз җиңеләер, авыр уйлары бераз таралыр... Чыгышлый аның күзе хатлар куела торган киштәгә төште. Анда Төхфәтуллина Әнисәгә дип адресланган хат ята иде. Түп-түгәрәк хәрефләр белән энҗедәй тезелгән матур, тигез язу. "Кадерлем, болай китеп баруым өчен мине гаепләмә. "Өч"ле белән мин конкурстан уза алмаячакмын. Хезмәтемне тутырып, тизрәк кайтырга кирәк миңа. Язмышым синең белән күрештерде. Иң мөһиме — шушы. Көт! Тагын ике айдан яныңа бөтенләйгә кайтам. Мәхмүт". Бу юлы Әнисәнең башы әйләнеп киткәндәй булды. Күңеле, кош сыман җилпенеп, зәңгәр күккә күтәрелде, хисләре дулкыннардай чайкалды... Хөкем Хәтирәне алып керүгә, залдагы халык берьюлы гөжләп куйды. Ачулы, усал гөжләү иде бу. — Җирбит! Үз баласын ерткыч та үтерми! — Азгын! Башта өстерәләләр дә, аннары... Кыз, башын аска игән хәлдә, гаепләнүчеләр эскәмиясенә барып утырды. Аның бөтен гәүдәсе калтырана, болай да уттай янган битләре тагын да ныграк кызыша иде. — Басыгыз, суд килә! — дигән тавышка Хәтирәнең башы чак кына күтәрелеп куйды. Шул мәлне алгы рәттә утыручылар аның озын керфекләрен, чем-кара күзләрен күреп калдылар. Суд эшкә кереште. — Гаепләнүче, судка үзегезнең исемегезне, фамилиягезне, туган елыгызны әйтегез. Хәтирәнең пышылдап кына чыккан гаепле тавышы залга таралды. Судья дәвам итте: — Гражданка Шәймәрданова, сез үз балагызны үтерүдә гаепләнәсез. Гаебегезне таныйсызмы? Хәтирә эндәшмәде. — Алайса, мин иң элек медицина экспертизасы нәтиҗәләре белән таныштырам: шушы елның 29 мартында гражданка Шәймәрданова "ашыгыч ярдәм" машинасы белән хастаханәгә китерелә. Ул әле яңа гына баладан котылган була... Хәтирәнең башы тагын да аскарак иелде. Монда яңгыраган һәр сүз аның тормышына, хисләренә барып кагыла, әмма ул аларның мәгънәсенә төшенеп җитә алмый, төшенеп җитү турында уйламый да. Аның хәзерге халәте үз язмышының ерак кайтавазын тыңлау сыман. ...Сигезенчене тәмамлагач, әнисе белән булган бер сөйләшү һич тә исеннән чыкмый. — Укуың бетте. Инде нишләргә уйлыйсың? — дип сорады әнисе. — Тугызынчыга барам, — диде Хәтирә, әнисе кебек сүзен кыска тотып. Аннары, сезгә борчуым тимәс дигәндәй, кабаланып өстәде: — Интернатта торырмын. — Һе, — диде әнисе. Аның "һе" дигәнендә әллә ризалык, әллә каршылык билгесе иде. — Аннары нишлисең? "Кызык та инде бу әни, — дип уйлап алды кыз. Аннары нәрсә буласын каян беләсең?!" Уендагысын теленнән әйтте: — Белмим. — Алайса, мин беләм! — диде әнисе, бу хакта озак сөйләшеп, бәхәсләшеп торырга исәбе юклыгына ишарәләп. — Апаң янына Чаллыга барырсың. Анда буяучы булырга өйрәтә торган урын бар икән. — Техник училищегамы? — Техниктырмы, мехниктырмы — анысы миңа билгеле түгел. Шул мәктәптә укып, буяучы булып чыгалар икән. Буяучы кеше акчаны әйбәт "төшерә". Апаң шулай ди. Күңеле тартмаса да, Хәтирә шунда китте. Тулай торакка урнашты. Укыды. Аннары төзелештә эшли башлады. Бәйрәмнәрдә авылга кайтты. Хәтирәне сискәндереп, судьяның сүзләре тагын яңгырады: — Егет судка килмәде, — дип белдерде ул. — Гаепләнүче Хәтирә Шәймәрданова турында белгәннәрен язмача тапшырды. Бу хәбәр халыкның кызыксынуын тагын да көчәйтеп җибәрде. Залдагылар янә бер гөжләп алдылар, аннан, авызларына су капкандай, тындылар. Әле балалыктан да чыгып җитмәгән япь-яшь кыз кемнән алданган? Нинди кеше икән ул? Һәркемнең шушы хакта тизрәк беләсе килде. ...Ул көнне Хәтирә иптәш кызы Илүсәне автовокзалга озата төшкән иде. Аның авылга китүенә кызыгып та калды. Илүсәләрнең җайлы шул. Автобуска бер кереп утыргач, өйләренә хәтле кайтып җитә. Хәтирәгә андый бәхет тәтеми. Автобустан төшкәч тә тәпи-тәпи янә ун чакрымга якын атлыйсы бар. Машина очраса ярый ла. Хәер, авылга кайткач та юньләп ял иткәне юк аның. Кайткан саен өйдә тавыш-гауга. Әтисе белән әнисе һаман нидер бүлешә алмый. Сыңар кулын сугышта калдырып кайткан әтисе, кызып киткән чакта, исән кулына ни эләксә, шуның белән әнисенә тондыра. Андый вакытта, бала-чага кайсы кая чыгып шыла. Балалар белән чыгып киткән әнисе йә көмешкә, йә аракы табып кайта. Төн аларның икесен килештерә. Бу хәл инде ничә тапкыр, ничә еллар — Хәтирә үзен-үзе белә башлаганнан бирле кабатлана... Ул чакта Хәтирә бәйрәмгә кайтмаска булды. Кайтасы килмәде аның. Йөрәге урыныннан кузгалды, каядыр җилкенде: әллә нәрсә генә булды аңа. Автовокзал бакчасындагы чәчәк һәм куакларны, беренче тапкыр күргәндәй, озаклап карап торды. Үзе дә аңлап җиткермәгән гаҗәеп халәт эчендәге мәлендә аңа кемдер эндәште: — Сез кая җыендыгыз, чибәркәй? Ярамаган эш өстендә тотылган сабыйдай сискәнеп, Хәтирә эндәшүчегә карады. Аның каршында озын буйлы, какча яңаклы, зәңгәр күзле егет басып тора иде. Өстендә куе коңгырт төстәге пәлтә, яшькелт чалбар. Егетнең тавышы аңа кемнедер хәтерләтә шикелле иде. Әйе, әйе, ялгышмый. Күңеленә бик якын кешенең тавышына — Габделхак абыйсы тавышына охшаган! Хәрби хезмәте тулгач, авылга кайтмады бит ул. Кайдадыр еракта калды бугай. Элек... Хәтирә аның тавышын койма артларына качапоса тыңлый иде. Койма ярыгы аша артыннан карап кала торган иде. Ә бер тапкыр, Габделхак абыйсы белән янәшә утырып, район үзәгеннән бергә кайттылар. "Кич белән клубка чык",— дип күз кыскан иде Габделхак абыйсы. Хәтирә комачтай кызарган иде ул чакта... Күңел түренә кереп калган тавышны хәтерләткән таныш түгел егет җавап көтә иде. — Беркая да җыенмыйм, дус кызымны гына озаттым. — Дус кызың ерак киттеме? — дип кызыксынды егет. — Авылларына. — Сине алып кайтмадымыни? — Мин үзем кайтмадым. — Инде сорауларың беттеме дигәндәй, егеткә карап алды да кайту ягына борылды. Егет кыздан каласы итмәде. — Мин менә абыйны озаттым, — диде ул, Хәтирә белән янәшә атлап. — Авылда бераз җилләнеп килсен әле. Ә мине өй сакларга калдырды. — Өен күтәреп китәрләр дип курыктымыни? — Юк ла. Ул — минем дә йортым. Мин армиягә киткәнче, бергә салган идек. Армиядән кайтышыма, әнә шәһәр безнең янга килеп җиткән. Үз йортлы кешене беләсез инде, каз-үрдәк дигәндәй. — Алай икән, — дип җөпләде Хәтирә. — Йә, сау булыгыз. Минем трамвай килде. — Безнең трамвай, — диде егет, "безнең" сүзенә басым ясап. Хатип Хәтирәне беренче тапкыр әнә шулай озата кайткан иде. Хәзер менә аларның бергә үткәргән төннәре, бер-берсенә әйткән сүзләре — һәммәсе халык хөкемендә. Судья өчен алар һәммәсе документ, залдагы халык өчен... Хатип уңайсызланмаган, язган. "Танышканнан соң без еш очраша башладык. Кинога йөрдек. Яңа елны каршы алырга аны үзебезгә чакырдым... Мин аны көчләмәдем. Өйләнәм, дип тә вәгъдә бирмәдем..." — Йа Раббым! — Хәтирәнең йөрәк әчесе белән чыккан тавышы тып-тын утырган халыкны сискәндереп җибәрде. Бу тавышта аны пычраклыкка батырган дөньяга рәнҗеш бар иде. Әйе, яратты. Ярату һәм яратылу гаеп эшмени? Татлы, җылы сүзләрен яратты. Игътибарлы булуын яратты. Габделхак абыйсын хәтерләтеп торган тавышын яратты. Иркәләвеннән исерде... Ә ул, егет башы белән акланып, бар гаепне хатын-кыз өстенә аудара. Хәтирә бит аңа җанын ярып бирергә әзер иде. Балачагы турында сөйләгәннәрен әрнеп тыңлады... — Әти усал иде безнең, — диде Хатип, үткән тормышын искә алып. — Әни вафат булгач та ике тапкыр өйләнде. — Әниең күптән үлдеме соң? — Күптән, — дип авыр сулады Хатип. — Әни үлгәч, үз көнебезне үзебез күрә башладык. Кызганган иде, яратып һәм ачынып кызганган иде ул егетне. Аңа берьюлы әни дә, дус та, хатын да була алыр кебек хис иткән иде. Хатипның язуын судья укып та бетермәгән иде әле, залдагылар арасыннан бер ир түзмәде, кычкырып җибәрде: — Кабахәт! Җиләк кебек кызны шулай итеп калдыр да... Майть якасын! Үзен хөкемгә тартырга кирәк! Беркетмәгезгә шулай дип языгыз! Судья аны катгый бүлдерде: — Бүген без гаепләнүче Шәймәрданованың җинаятен карыйбыз, иптәшләр... Аның бу сүзләре утка бензин сипкән шикеллерәк килеп чыкты. Хатын-кызлар төрле яктан үз сүзләрен әйтеп калырга ашыга башлады. — Ул бит үзе ир кеше! Шуңа күрә ирләрне яклый! — Ул әтрәк-әләм дә бүген монда булырга тиеш! — Бала аныкы булган бит! Халык бераз тынычлана төшкәч, судья дәвам итте: — Гаепләнүче Хәтирә Шәймәрданова адвокат яллаудан баш тартты. Гаепләнүченең әтисе белән әнисе дә судка килмәде. Шаһит булып монда аның бертуган апасы катнаша. Залга тулы гәүдәле, тәбәнәк буйлы, урта яшьләрдәге хатынны керттеләр. Суд тәртибендә барлык формаль сорауларга җавап алынгач, судья җинаятькә кагылышлы мәсьәләләрне ачыкларга кереште. — Гаепләнүче турында сез ниләр беләсез? Үз гомерендә беренче тапкыр хөкем йорты ишеген ачып кергән бу хатын башта каушап калды, тотлыкты. — Әй... ба-барысын да бе...беләм. Ул бит ми...минем се... сеңлем. — Сеңлегезнең бала көткәнен кайчан сиздегез? — Гәүдәсе тулылана башлагач... шикләндем инде. — Үзе сезгә берни әйтмәдеме? — Юк. — Әйтегез әле: бу хәлгә әти-әниегез ничек карады? Ничегрәк итеп аңлатырга инде дигәндәй, шаһит сеңлесенә карап алды. — Әни моннан бер ай элек кенә белде, — дип авыр сулады апа кеше. — Курыктык. Юаная башлагач, Хәтирә авылга кайтмады. Табар вакыты җитәрәк, көтмәгәндә әни килеп төште... Күрде. — Бәлки, әниегез берәр киңәш биргәндер? Шаһит аптырап калды. — Нинди киңәш? — Баладан котылу юллары турында, әлбәттә... — Юк. Ни сөйлисез сез?! Мондый хурлыктан соң ул аңа өйгә кайтып күзенә күренмәскә, туган йорт бусагасыннан аяк атлап кермәскә генә кушты. — Ә әтиегез? — Әти? Ул әни сүзеннән узмый... айнык чакта... — Бала туганда сез кайда идегез? — Хәтирә кичтән безгә килде. Кунды. Ирем иртүк эшкә китте. Мин төнге сменага барасы идем. Иртә белән сеңлемнең борчылып йөрүен тоеп, уянып киттем. Сораштым. Аннары киендем дә "скорый" чакыртырга чыгып киттем. — Гаепләнүче Шәймәрданованың утын сараена кереп китүен сез күрмәдегезме? — Юк. * * * ...Үзенең йөкле булуын белгәч, куркып, югалып калды Хәтирә. Табибка барыргамы? Моңарчы аның беркайчан да гинеколог янында булганы юк. Кияүгә чыкмаган килеш анда ничек күренмәк кирәк? Сүгәрләр... Мыскыл итәрләр... Болай да телгәләнгән йөрәген тагын телгәләрләр... "Тукта әле, — дип уйлап алды ул шул чакта. — Хатип белән киңәшим. Өйләнешербез. Хатип мине ярата. Мин — аны. Кайчан да булса барыбер гаилә корасы бит инде!" Хәтирәнең күңеле күтәрелеп китте. Баш очына җыелган кара болытлар таралгандай булды. Әнә шулай уйланып, чәй кайнатып йөргән арада, Хатип үзе килеп керде. — Вәт бит, ә! Минем ашыйсы килгәнне каян белеп тордың? — дип шаяра-шаяра, Хәтирәне кочагына алды. — Мин сине алмага килдем. Абый бүген төнге сменада. Җиңги дә авылларына китте. Әнисе янына. Алар үпкәләшеп йөри әле. "Үпкәләшеп". Әлеге сүз нигәдер Хәтирәнең күңелен шомландырып җибәрде. Бу арада ул үзе дә әллә нишләде әле. Юктан гына хәтере кала, юкка гына үпкәли. Җанына урын таба алмый гаҗизләнә. "Ничек кенә аңлатырга, ничек кенә белдерергә соң?" Ниһаять, күзләрен тутырып, егетенә карады да тәвәккәлләргә булды. — Хатип, — диде ул, Хатипның кулын учына алып. — Әгәр балабыз булса, син нәрсә дияр идең? Кинәт куелган бу сорау егетне сагайтып җибәрде. — Нигә алай дисең? Әллә?.. Хәтирә, "әйе" дип, баш какты. Егет бермәл тын ала алмый торды. Изүләрен чишеп җибәрде. Аннан соң көчәнеп кенә елмайгандай итте. Бу ясалмалылыкны Хәтирә сизде, билгеле. Әмма күңел түрендәге өмете моның белән килешергә теләмәде. Өмет һаман үзенчә пышылдады: "Ул бит мине ярата. Бәлки... аның сөенүе шулай чагыладыр?.." Берничә көннән соң Хатип үзе бу хакта сүз башлады: — Хәтирә, минем бераз акчам бар, — диде ул. "Туйга!" дигән уй йөгереп узды кызның башыннан. — Акча? Нинди акча? — дигән булды Хәтирә. — Акча инде. Хәләл. Эшләп тапкан акча. Берәр гинеколог белән сөйләшсәң, дим. Көтмәгән иде Хәтирә мондый сүзне. Көтмәгән иде. Хәзер менә өстенә кинәт бозлы су койдылармыни... Бермәл телсез калды. Сүзләре тамагы төбенә утырды. Башына килгән беренче уе тышка ук бәреп чыкты: — Мин тудырам аны! — Аннары, бар көчен җыеп, басынкы, әмма таләпчән тавыш белән сорау бирде: — Гаилә корырга исәбең булмагач, нишләп миңа кагылдың соң? Нишләп мине бу хәлгә җиткердең? Туры сорауга туры җавап бирү кирәк иде. Хатип та турысын әйтте: — Менә сиңа вәт! Мине генә гаепләргә ашыкма инде син! Миңа, мәсәлән, хатын-кыз кирәк иде. Мин ир кеше. Бу — табигый күренеш. Бары шул... Хәтирә өчен тормышның бар матурлыгы, яктылыгы бетте. Шәһәр урамнары буйлап берүзе йөрийөри дә, тулай торакка кайтып, мендәренә капланып елый. Бу сөйләшүдән соң алар тагын берничә тапкыр очраштылар. Тулай торакка Хатип үзе килде. Табибка бару турында тагын сүз кузгатты. Тик Хәтирә үз ниятендә нык торды... Үз-үзен кая куярга белмичә, хыянәтнең ачы газабыннан интегеп йөргән көннәрнең берсендә, Хәтирә яши торган бүлмәнең ишеген шакыдылар. Хәтирә: "Тагын Хатип микән?" — дип уйларга өлгермәде, ишектән Габделхак килеп керде. — Безнең Хәтирә монда торамы? — Көтелмәгән очрашудан Хәтирә бөтенләй югалып калды. — Сине эзләп, малай, Чаллыны аркылыга-буйлыга иңләдем. Барыбер таптым, — диде Габделхак, көр тавышы белән бүлмәне тутырып. — Габделхак абый... Утырыгыз... Габделхак абый... Габделхак утырырга ашыкмады. Хәтирәгә карап торды да, үзенең уңайсыз хәлгә калганын тоеп сорады: — Син кияүдәмени? Хәтирә ни дип җавап бирергә белмичә әйтте: — Аерылыштык. — Шушы хәлеңдәме? — Әйе... — Тормышта була торган хәл, килешерсез, — диде авылдашы, Хәтирәне юаткандай итеп. Саубуллашкан чакта, Габделхак Хәтирәнең иңнәрен ике куллап тотты да: — Ә мин сине һаман оныта алмыйм... — дип чыгып китте. Судьяның соравы Хәтирәне тагын уйларыннан айнытып җибәрде, тагын, кайтаваз шикелле, колакларына килеп бәрелде: — "Ашыгыч ярдәм" машинасы килеп җиткәндә, гаепләнүче кайда иде? Апасы инде шактый тынычланды. Сөйләшүе салмакланды, куллары калтыранудан туктады. Хәзер инде фикерен төгәлрәк әйтергә тырышуы күренеп тора. — "Скорый"ны мин урамга чыгып көтеп тордым. Мин чыгып киткәндә, ул өйдә калган иде. Өйгә табиблардан соң кердем. Керсәм, алар аптырашып тора. Кем тудыра, бала табучы кая, диләр. Аптырап киттем. Йөгереп барып ванна ишеген ачып карыйм — Хәтирә юк. Аш бүлмәсенә керәм — анда да юк. Йөгерешеп ишегалдына чыктык. Кычкырабыз, эзлибез... Әйе, эзләделәр. Хәтирә табылганда, бала дөньяга килгән иде инде... Хәтирә аны утын сараенда тудырды. Билен йомарлап-йомарлап алган тулгак ачыларына иренен тешләп түзде — тавышын чыгармады. Ә нарасый! Нарасый дөньяга килүгә аваз салды. Аның кинәт кычкырып елап җибәрүе, әллә ниткән ят тавыш белән өзлексез иңрәве Хәтирәнең котын алды, һушсыз аңына курку салды. Ишегалдында үзен эзләп йөгерешкән кешеләрнең тавышларын ишеткәч, үзен-үзе белештермичә, баланың илерү авазын туктатырга теләп, иске-москы чүпрәкләр белән аның йөзен томалады... Хастаханәдә медицина тикшерүләре үткәргәч, әйттеләр: "Бала тыны томаланудан үлгән". Үз баласын үзе үтерүдә гаепләнгән Хәтирәне алты елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Гаепләнүчене суд залыннан алып чыгып киткәч, моңарчы тып-тын утырган халык кинәт телгә килде: — Кыз баланың башын ирләр ашый инде... — Кыз бала нәрсә уйлаган? Никахланмаган килеш нигә дип итәген күтәргән?! Оят бетте хәзер! Атаанадан килгән гореф-гадәтне санга сукмыйлар... — Гореф-гадәт гаиләдә тәрбияләнә. Ә боларның... Әтисе эчә. Әниләре дә читкә куймый. Япь-яшь кыз баланы шәһәргә озаткан да тынычланган... Халык урамга чыккач та таралышырга ашыкмады, төркем-төркем булып һаман шушы хакта сөйләште. Һәркем үзенчә хөкем итте... Сыну "Сәерләнде Сәвия, — дип уйлады Халисә, көзге каршысына баскан сеңлесен күзәтә-күзәтә. — Элек һич кенә дә тик тора алмый иде. Киенә-киенә бөтерелер, чәчләрен тузгытып, биеп, муеныма уралып битемнән пәп итеп алыр иде. Аның чыркылдавыннан өй яңгырап торыр иде. Хәзер... Хәзер әллә нәрсә булды аңа. Әнә, көзгегә караган да шаккаткан. Зәңгәрләнгән күз төпләренә бармак очларын тидереп, нидер уйлый, иреннәре калтырана. Әллә, Ходаем, саташып үз-үзе белән сөйләшә инде... Күзгә күренеп ябыга, йөзен, гәүдәсен яшьлеге ташлый балакайның". Сәвия аларда торып унынчыны тәмамлады, аннары институтка керде. Хәзер икенче курста укый, тулай торакта яши. Аларның әтиләре бертуган. Сәвиянең әтисе Минһаҗ абый төп йортта калган иде. Алты ел элек вафат булды. Әниләре, ачы хәсрәтне күтәрә алмыйча, эчүгә бирелде. Сигезенчене тәмамлаган Сәвияне Халисә шәһәргә алып килде. Ире Габделнур да каршы төшмәде, киресенчә, хуплады гына. ...Халисә, сеңлесен аңларга теләп, сүз башлады: — Сиңа бераз ял итәргәдер. Ашавыңны кысасыңдыр әле. Бәлки, ачка... Апасы фикерен тәмамлаганчы, Сәвия, ризасызлыгын белдереп, башын чайкады: — Нинди ял ди ул, булмаганны! Мин... Мин... Миңа рәхәт! Бик рәхәт! — Алай димә әле. Имтиханнар вакытында хәлдән таеп егылсаң... Элегрәк, бүгенгедәй сүз чыкса, ул апасын кочып алыр иде дә: "Ни сөйлисең син, апакаем!" — дияр иде. Бүген исә эндәшми. Көзгегә текәлгән дә тик тора. Кара күзләрендә тылсымлы сер яшеренгән. — Мин сиңа яхшылык кына телим, балакаем! Изге теләгемне нигә аңларга теләмисең дигәндәй, Халисә аңа тагын да текәлебрәк карады. "Балакаем" сүзенә басым ясады, монысы үзләренең баласы булмавына, Сәвиянең алар өчен кадерле икәнлегенә ишарәләү иде. — Миңа рәхәт, — дип кабатлады кыз, көзге каршысыннан кузгалмыйча гына. — Ял итәсем дә килми. — Элек алай димәс идең. — Бәлки... Җавапның ни-нәрсә аңлатуына апасы төшенмәде. — Йә, юктан да сер ясама! Егетең бардыр әле, шул гынадыр. Сәвия, апасына кинәт кенә борылды да: — Нинди егет! — дип кычкырып ук җибәрде. — Ни сөйлисең син, апа?! — Кыз кешенең егетләр белән очрашуы табигый хәл. — Әйтмә миңа андый сүз! Болай да күңелем тулган... — Тукта әле, балакаем, авыр сүз әйтмәдем ләбаса. Нишләп... — Сорашма! Миңа болай да... — Уртаклаш соң, җиңеләерсең. — Ничек уртаклашыйм?! — Сәвия учы белән йөзен каплады. — Дөресен әйтергә ничә тапкыр талпындым... Шулай гадел булыр, дип уйладым. Үзе сиңа әйтә алмый... Нәрсә сөйли бу бала? Кем әйтә алмый, нәрсәне әйтә алмый? Аптырады, аңламады Халисә. Сеңлесенең иңеннән тотып, тынычландырырга тырышты. Ә сеңлесе аны ишетми дә, җанын басып торган авыр ташны алып ташларга теләгәндәй, әкрен генә сөйли: — Ул сине рәнҗетүдән курка... Шуңа эндәшми... — Кем? — Кем булсын! Җизни! Кыз ишекне бәреп чыгып йөгерде. Халисә лып итеп артына утырды. Аның ире турында, егерме биш ел бергә гомер кичергән хәләле турында сөйли ич бу бала. Йа Раббым! Сабырлык бир! Шушы хурлыкларны, шушы кимсетүләрне күрер өчен яшәдемени ул?! Юк, юк, булмас. Габделнур андый эшкә бармас. Үз атасына гашыйк булган кыз балаларны әйтәләр... Халисә Сәвия артыннан йөгермәкче булган иде, кузгала алмады. Буыннары сыгылып төште. Беләкләрендә җеп өзәр җегәр калмады. Башы берни эшләми, уйлары буталчыкланды. Ә йөрәк үрсәләнә, сулкылдый... Бераздан ишек ачылган тавыш ишетелде. "Габделнур кайткандыр, аның хәрәкәтләренә охшаган" дип уйлады ул. Халисә каршы бара алмый һәм теләми дә. Аңа ишектән кем керсә дә барыбер хәзер. Күз алдына тагын сеңлесе килеп басты. Мәктәптә укыганда, Халисә аның белән бергә утырып дәрес әзерләшә иде. Ул — математика укытучысы. Кич саен мәсьәлә чишәләр, теорема исбатлыйлар. Ял көннәрендә өчәүләшеп кино-театрга йөриләр. Беркөнне Халисә Сәвиягә чит илдә тегелгән кышкы аяк киеме алып кайтты. И ул көнге шатлык, бәхет! Яңа сапогины киеп йөреп тә карады, биеп тә күрсәтте Сәвия. Итек көне буе аягыннан төшмәде. Габделнур белән Халисә күзләреннән яшь килгәнче көлделәр. Гаиләдә бала булмауны Сәвия оныттырган иде... Габделнур белән өйләнешкәндә, Халисә педагогия институтының дүртенче курсында гына иде әле. Габделнур исә сәүдә техникумын тәмамлаган, читтән торып җиңел промышленность институтында укый. Зур кибеттә бүлек мөдире булып эшли. Беркөнне Халисә бер дә юктан гына иренә үпкәләде. — Мин укытучы буласы кеше. Укытучы сезнең халык кебек бай түгел. Синең хезмәттәшләрең кебек киенә алмадым мин... Шул чакта Габделнур хатынын кочагына кысты да: — Бер дә борчылма, синең байлыгың алар байлыгы белән тиңләшә торганмыни? — дип тынычландырды. — Синдә — рухи байлык! Бездә эшләүчеләрнең алтын алка, алтын йөзектән гайре бүтән кыйммәтле әйберләре юк. Әйдә, юкка ачуланышмыйк! — диде. Әйе, игътибарлы иде Габделнур. Яратышып гомер иттеләр. Сулышы белән Халисәнең муенын кытыклый-кытыклый татлы сүзләр пышылдый иде: — Кадерлем минем, бердәнберем... Аларның тавыш күтәреп сөйләшкән чаклары бүтән булмады. Халисә ирен игътибарлы, тыныч табигатьле булганы өчен яратты, аны беркемгә дә бирмәячәгенә ышанды. "Тукта әле, мин нигә болай җебеп төштем соң? — диде ул үзалдына. — Сәвия, сине рәнҗетүдән курка, ди. Әйе, Габделнур урам этен дә рәнҗетми. Сәвиягә нихәтле яхшылык кылды. Институтына урнаштырды, тулай торактан урын тапты, кием-салымын алып кайта... Яшь-җилкенчәкнең тәгаен нәрсә әйткәнен дә белмичә торып, тавыш чыгарырга ярамас, икәү аңлашыйк". Халисә, әкрен генә кузгалып, аш бүлмәсенә керде. Габделнур кием шкафы алдында кыштырдый, нидер ала, нидер куя. Плитәгә чәйнеген утырткач, ул ире янына килде. — Чәй эчәсеңме, кофемы? — диде, эчендәген тышка чыгармаска тырышып. Габделнур җавап бирмәде. Хатын тагын сүз кушты: — Минем чәй эчәсем килә. Әйдә, чәй пешерәм. Габделнур, өстәл янына утырып, чәй эчәргә кереште. — Эшеңдә берәр күңелсезлек юктыр ич, Габделнур? — Юк. — Сәвия килгән иде... Ире эндәшмәде. Ул бары борын өстенә шуышкан калын кысалы күзлеген күтәребрәк кенә куйды. — Беләсеңме, ул нәрсә диде? — Нәрсә? — Үзе әйтә алмый, сине рәнҗетүдән курка, ди... Габделнур кулъяулыгы белән маңгаен сөртте. Шушы минутта аның белән янәшә Сәвия дә утыра сыман. Ул да аның җавабын көтә кебек. Эчке киеренкелектән аның бит урталарына кызыл тимгелләр чыкты. — Яшь-җилкенчәк сүзе белән әллә ниләр сөйләп утырам. Әйдә, бу турыда искә алмыйк, онытыйк. — Ничек инде онытыйк?! — Ир кызып ук китте. Хатыны аңардан мөмкин булмаганны таләп итә. Ничек оныта алсын ул аны! Башка сыярлык хәлме? Ир, үзен кулга алырга тырышыпмы, әллә сүзне икенче якка борырга теләпме: — Зәвык белән киенергә өйрәтәсе иде аны, — дип кенә куйды. Халисә үз колакларына үзе ышанмады. Нәрсә соң бу: өнме, төшме? Габделнур шулай беркатлымы, хатынының ни әйтергә теләве аның акылына барып җитмиме? Әллә ул аны чын-чынлап яратамы? Ниһаять, Халисә, җанына тынгы бирмәгән сорауларына җавап көтеп, турыдан әйтеп салды: — Ул сине ярата кебек. Беләсеңме, җизнәсен хөрмәт итү генә түгел... Хатын-кыз яратуы белән... — Сиңа үзе сөйләдеме? — Сөйләде дип... — Халисә, син гафу ит... Хатынның күз аллары караңгыланды. Бөтен дөнья әйләнә башлагандай булды. Мондый хәлләргә төшәсе төшләренә дә кермәгән иде бит. Гомер буе әйбәт яшәделәр. Гафу ит, ди. Димәк, гафу үтенерлеге бар. Димәк, хыянәт! — Синме соң бу? Син шуны эшли алдыңмы? — дип ачыргаланып иренә эндәште ул. — Тукта әле, дөнья бетмәгән бит. Нигә шулхәтле фаҗига ясыйсың? — Минем өчен дөнья бетте! — Ике кеше бер-берсен яратканга нишләп дөнья бетсен? — Нинди ярату! Син иллегә җитеп киләсең! Ул егерменче яшендә. Адәм көлкесе! — Ярату көлке түгел. Ярату — хисләрнең ташуы. Икенче берәүдәге матурлыкны күреп, аңа табыну. Халисә, минем ирем сөйлиме бу сүзләрне дигәндәй, күзләрен зур ачып, Габделнурга карады. Ул, ишеткәннәренең хаклыгына ышанырга теләп, тагын сорау бирде: — Йокладыгыз дамы? — Тозсыз сорау бирмә инде... Халисә, башын тотып, кәнәфигә ауды. Әйе, әйе, йоклаганнар. Кайнар сулышы белән Сәвияне иркәләгән... Халисә юган урын-җирдә... Аның урынында... Башка сыймый, акыл кабул итми. Үз сеңлесе — аңа көндәш! Әнисеннән күрмәгән кадер-хөрмәтне, гаилә җылысын аңа Халисә бирде ләбаса! Игелекне, хөрмәтне саткан! Йа Аллам! Хатын, яшьле күзләрен мөлдерәтеп, тагын иренә карады. — Нур, син мине күптән яратмыйсыңмы? Шулай яратмаган хәлеңдә яшәдеңме? — Алай димә инде... — Димәк, ул — синең хатының. Мин — ялгыз. Ах, нинди гарьлек! Хатын сулыгып еларга кереште. Ир, әкрен генә кузгалып, пинжәген алды, көзге каршыннан үтешли галстугын рәтләде һәм бер сүз әйтмичә чыгып китте. *** Халисәнең бу фатирда каласы килмәде. Мәгариф бүлегенә барып хәлне сөйләгәч, аңа ярдәм иттеләр. Картлар йортына эшкә урнаштырдылар. Пенсия яшенә җиткәч тә эшләрмен, шушында калырмын, дип уйлады ул. Калган бар гомерен шушында үткәрер. Монда эше авырын авыр да, нишләмәк кирәк, язмышың шулай булгач. Әй-й, мондагы язмышлар... Берсеннән-берсе гыйбрәтле. Әнә Гыйматдин бабайның кызыннан ике оныгы калган. Ә яшьләр ялгыз картны монда китереп ташлаганнар. Җае чыккан саен, оныклары турында сөйли бабай. Сагынып, яратып сөйли, алар өчен борчыла. Үзен монда китерүләре өчен дә аларны гаепләми. — Без инде яшен яшәгән, ашын ашаган. Алар иркендә, рәхәттә торсын, — ди. — Үләргә күптән вакыт та бит... — дип көрсенә. Гыйматдин бабай Халисәгә Габделнурын хәтерләтә. Ул да нәкъ аның шикелле авыр сөякле, әкрен кыймылдый торган кеше. Бабайга карап-карап тора да ирексездән өйдәгеләрен искә ала ул. "Алар ничек яши икән? Артык майлы ашап, Нур бавырын бозып бетермәде микән? Аңа бәрәңгене дә парландырып кына пешерәсе иде бит... Бу адымны, мөгаен, бала булмаганга ясагандыр инде. Сәвия бала табар микән? Табибларга да барып караган идем... ярдәм итә алмадылар шул. Авыру җиреңне тапмагач, ничек дәваласыннар? Табигать эшен табиб ничек белеп бетерсен? — Халисәнең уе кинәт бүтәнгә күчә. — Әллә фамилиямне үзгәртим микән? Мин бит аның белән яшәмим инде. Әнә Сәвия йөртсен аның фамилиясен..." Үз-үзенә төрле сораулар биреп, аларга үзе үк җавап табарга тырышып, көннәр уза. Шул рәвешле биш ел гомер үтеп тә киткән. Аның яшәү рәвеше гел бертөрле — көндез эшли, кайгыларын онытып, башкаларга ярдәм итә, кичләрен китап укый. Ул ялгыз. Ялгызлык үзе аның сердәше сыман. Беркөнне аңа хат китерделәр. Таныш кулъязма. Сәвия язуы. "Габделнурның сине күрәсе килә" дигән. "Ник чакыра? Нигә күрәсе килә икән? Янәшәңдә яшәп хыянәт иткәннән соң... Ах, бу ир затының оятсызлыгы! Мөгаен, туганнар әйткәндер, Сәвияне дә әрләгәннәрдер. Гафу үтенмәкчедер Габделнур. Һай, ансат кына гафу итеп булсачы... Җаным аңа тартылса да, акыл ирек куймый шул... Мине күрергә теләгәч, үзе килсен. — Халисә шулай үз-үзен тынычландырган да иде. Әмма бераздан уе үзгәрде. — Бәлки, Габделнур авырыйдыр, кем белә, әллә үлем түшәгендәдер? Ашказаны белән кайчаннан бирле җәфалана бит. Бәхилләшергә дәшүедер, бәлки. Мин, җүләр баш, һаман рәнҗү саклыйм. Дөньяныкы дөньялыкта калсын ла..." Халисә, җитәкчеләргә хатны күрсәтеп, бер атнага ял бирүләрен үтенде. Җибәрделәр. Ире белән гомер иткән фатир. Җанга якын нигез. Монда ул үзенең бәхетле вакытларын, сөю, сөелү хисләрен кичерде. Әмма бусаганы атлап кергәч, ул үзен чит-ят йортка аяк баскандай тойды. Бүлмә үзгәргән, җиһазлар урыннарыннан кузгатылган. Тәрәзә пәрдәләре керләнгән, идән юылмаган, кием-салым урындык, кәнәфи өсләрендә ауный. Бу күренешкә Халисәнең гаҗәпләнеп карап торуын сизепме, Сәвия ачыклык кертергә ашыкты: — Мин монда тормыйм. Алты ай инде. — Ничек тормыйсың? Ирең авырып ята. Син... — Мин киткәндә, авырмый иде. Яныңа барырга куштым. Барсын иде. Халисә Сәвияне башыннан аягына хәтле карашы белән сөзеп чыкты. Өстендә кара свитер, зәңгәр юбка. Чәчен кыска итеп кистергән. Бераз тулыланып та киткән. Әмма йөзе нурсыз. Карашында җылылык, иман юк. — Син кайда яшисең соң? — дип кызыксынды Халисә. — Икенче ирем белән. — Аңламыйм. Иремне тартып алдың. Фатирны бүлешмәдем. Рәхәт яшәсеннәр, дидем. Авырмаган, имеш! Нишләп авырмасын! Алманы да парда гына пешереп ашатканымны күрә идең ич! — Күрмәдем шул. Мәхәббәт сукыр булган. — Мәхәббәт?! Алай булгач, нигә ташладың? — Мәхәббәт мәңгелек түгел. — Ялгышасың. Сөю — мәңгелек. Ул синең өчен уенчык кына булган! — Китап сүзе сөйләп торма инде, апа! — Сәвиянең тавыш-гауга куптармыйча гына моннан тизрәк чыгып китәсе килә иде. Шуңа күрә ул, бәхәсләшүдән туктап, үкенгәндәй итеп әйтеп куйды: — Ярар инде, апа, гафу ит. Ялгышканбыз. Габделнур җизни үзе дә ялгышкандыр. — Синең әз генә булса да намусың бармы? Булса әйт: хыянәт гафу ителәме? — Нигә әле мине генә гаеплисең? Мин яшь идем... Әнә җизни... — Җизни?! Сиңа хәзер нинди җизни булсын ул? — Үткәнне кире кайтарып булмый... Берни кылыр хәл юк. Мин — икенче берәүнең хатыны. Менә сиңа мә! Төшме соң бу, өнме? Төштер лә бу. Ямьсез, пычрак төш... Гаилә таркалып, бу йорттан чыгып киткәндә, Халисә, мин генә бәхетсез, дип уйлаган иде. Баксаң, Габделнур да бәхетсез икән ич! Сәвия дә бәхетле түгел. "Мәхәббәтен" калдырып, икенче берәүнең кочагына керүне бәхет дип атап булмый! Ә ул икенче ир бәхетен тапкан микән?.. Бу хәлләр төш кенә булсын иде дә бит... Төш түгел шул. Кырыс чынбарлык. Әнә, оятсыз, нурсыз күзләрен чекерәйтеп, каршысында Сәвия басып тора. Йокы бүлмәсеннән Габделнурның ыңгырашканы ишетелде. Шул ук вакытта каршысындагы имансыз йөзнең тавышы колакны ярып керде: — Без әйбәт яшәдек. — Алайса, нигә киттең? — Шулай килеп чыкты инде. Яшь аермасы да сиздерә башлады... Калтыранудан Халисәнең маңгаена салкын тир бәреп чыкты. Аның җаны туңды. Бу салкынлык сөмсез, күңел җылысы калмаган фатирның үзеннән чыгадыр сыман тоелды аңа. Ул арада Сәвия, сүзен дәвам итеп: — Мин аңлыйм... Сиңа авыр. Бик авыр. Мин китим, — дип, ишеккә таба атлады. Аның артыннан шапылдап ишек ябылды. Теге чакта Габделнуры чыгып киткәч тә шулай шапылдаган иде. Ул әкрен генә Габделнур яткан бүлмә ишеге төбенә килде. Шушы ишекнең теге ягында аның яраткан кешесе авырып ята. Сәламәт кеше югалтуны ничек тә кичерә... Чү, ул иренең хыянәтен аклый түгелме соң? Аның мәхәббәтенә, туганлыгына, игелегенә хыянәт иттеләр. Җиде ят белән хыянәткә керсә дә аңлап булыр иде әле. Сеңлесе белән бит!.. Мең төрле уй-икеләнүләрен җиңеп, Халисә ишек тоткасыннан тартты. — Исәнме... Габделнур... — Менә... Шушылай инде... Ир, үзенең хәлсезлегеннән уңайсызланып, карават башына сөялебрәк утырды. — Тамагыңа кабасыңмы? — Аз-маз... Үзең нихәл? Килгәнсең... Рәхмәт. Халисә караватка якынайды. Габделнур аның кулларын алып иреннәренә тидерде. — Гафу ит мине... — Бу турыда бүген сөйләшмик. Ир, килешүен белдереп, башын какты. — Беләсеңме, мин соңгы вакытта гел бер сорауга җавап эзлим. — Нинди сорауга? — Хыянәт кичерелә микән? Әгәр кичерелә икән... Кичереп була икән?.. Халисәнең күңеле тулды. Ул, хисләренең тышка бәреп чыгуын тыярга теләп, иренең маңгаена кулын куйды. Ир эндәшмәде. Аскы иренен тешләп, күзләрен йомды. Габделнур тын гына елый иде... Тау Итәгендә *** Нәсимә карчык, төшке чәен эчкәч, капка төбенә чыгып утырды. Башка көннәрдә бу вакытта ул бераз черем итеп ала торган иде. Бүген ятмады. Элемтә бүлекчәсендә эшләүче кыз пенсия таратасы. Йоклап китсә, аның ишек шакылдатуын ишетми калуы ихтимал. Колаклары нык хәзер, элеккечә ишетми. Ерып чыкмаслык карурман сыман бертуктаусыз шаулый. И-и, кая китте икән матур яшь чаклары?! Колаклар да зирәк, күзләр дә үткен иде. Тау Итәгенә аяк басканда, аңа нибары егерме җиде генә булган шул! 1946 елның җәе иде ул. Килен булып төшкән авылыннан, Шәрифулласының йортыннан, сөйгәне белән бергә йөргән сукмаклардан һич аерыласы килмәгән иде дә... җибәрделәр. Сугыштан кайткан бер хәрби киемлене кыш көне үк колхоз рәисе итеп сайлатканнар иде. Читтән килгән җитәкченең хатынына эш кирәк булды. Шуңа күрә ике бәләкәч кызы белән тол калган Нәсимәне Тау Итәге мәктәбенә күчерделәр. Узган гомер юлларына борылып карасаң, исең-акылың китәрлек. Ничәмә-ничә ел вакыт бер мизгел эченә сыеп беткән шикелле. Ә ул чакларда... гомеркәйләр бик озын, аның очы-кырые бик ерак сыман иде. Өйдән өйгә кереп заем яздырып йөрүләр, карлы-яңгырлы көзләрдә басуда бәрәңге алулар, ирләр белән янәшә басып печән чабулар... Искә ала башласаң, сөйләп бетерермен димә. Кем әйтмешли, элеккеге авыл укытучысы гыйлемле колхозчы иде инде. Нәсимә дә эштән кайтып кермәде. Кызлар да үсте. Өлкәне хәзер Алман илендә. Кечесе Урал ягында төпләнде. Мәктәп Нәсимәгә йорт сатып алып бирде. Йорты яңа булмаса да, бакчасы матур. Зарланмый ул: Аллага шөкер, мохтаҗлыгым юк, дип сөенә. Әнә сурәтне ак белән кара итеп кенә күрсәтсә дә, телевизоры тора. Бер туган көнендә хезмәттәшләре электр самавыры бүләк иткәннәр иде: өстәл өстендә ул кукраеп утыра. Кунакка кайткан чагында, өлкән кызы зур диван-карават алып калдырды. Иске ихатага эчтән ул ямь өсти. Ай саен пенсиясе килеп тора. Шулай яши мөгаллимә Нәсимә. Узган гомерләрне искә алып, сугыш кырында ятып калган Шәрифулласын, кызларын сагынып яши. "Әни, берьялгызың интекмә. Әйдә, безгә кил!" — дип чакыра кызлары. Рәхмәт. Гомер иткән Тау Итәген, яшеллеккә төренеп утырган бакчасын, ияләшеп беткән кешеләрне ташлап китә алмый шул. Кызлар аңламый: алар янына барса, ялгыз калачак Нәсимә. Анда кемнәр белән аралашыр? Кемнәр белән сөйләшер? Менә тагын капка төбенә чыгып утырды бит әле. Үткән-сүткән хәл-әхвәл сорашып китә. Юк, юк. Моннан китсә, саргаеплар гына үләчәк. Капка төбендәге эскәмиядә ике-өч минут утыруга, медпункт чатында өч бала күренде. Нәсимә гел игътибар итә: болар икенче җәй инде бергә йөри. Сап-сары чәчле, сипкел белән чуарланган йөзле, тәбәнәк буйлы юантык Альберт алдан тыркылдый. Ташкичү урамындагы Миңсылу малае бу. Тракторы авып, әтисе вафат булды. Әнисе фермада эшли. Малай ничә карама урамда. Аның артыннан колгадай озын, табак битле, күз кабаклары кабарынкы Ирхәт бара. Монысы — Сулагай Кәҗә Ганиенең кече оныгы. Ганинекеләр исемнәрен үк югалтты. Алар турында сүз чыкса: "Сулагайлар, Кәҗәнекеләр, йә булмаса, олы Кәҗә, кече Кәҗә", — дип кенә җибәрәләр. Ирхәт янәшәсендә ябык гәүдәле бөтерчек кенә кыз бала. Ул кыска джинсы итәктән, изүе ачык юка кофтадан. Кофтасы да кендегенә төшеп җитмәгән. Монысы Казан кызы Гөлназ. Нәсимәләрдән өч кенә йорт аша торучы Сәрбиҗамалның оныгы. Гөлназга бу язда ундүрт тулды. Әмма ул үз яшеннән яшьрәк күренә. Талчыбыктай нечкә биле, кечкенә гәүдәсе, кыска итеп алынган чәче шулай баласымак күрсәтә аны. Югыйсә ачык изүеннән үз йодрыгыдай пар "алмалары" шәйләнә. "Кыз балага бу тиклем шәрәлек килешеп бетми инде. Хәзерге яшьләргә җитешмәгән якларын әйтсәң, авызны томалап кына куялар: янәсе, син заманадан артта калгансың! Хәзер модасы шул! Ул мода дигәннәрен кешеләр үзләре уйлап чыгара лабаса!" дип уйлый мөгаллимә. Балалар, чыш-пыш сөйләшеп, мөгаллимә турыннан узып киттеләр. — Болар тикмәгә генә йөрми, ахрысы, — дип авыр сулады ул, карашы белән аларны озатып. Моннан өч ай элек авыл шау иткән иде. Бәрәңге бакчаларына караган аулак яктагы кечкенә тәрәзәне рамы-ние белән алып, төнлә медпунктка кергәннәр. Шәфкать туташлары күз карасыдай саклап тоткан йөз илле грамм спиртны алганнар. Дару сатудан җыелган акчадан да җилләр искән. Милиция хезмәткәрләре килеп тикшереп тә йөрделәр, тик җинаятьне ачыклый алмадылар. Аларның тикшерүеннән тигән файда шул булды — медпункт тәрәзәләренә тимер рәшәткәләр куелды. Әмма халык... Халык шушы малайлардан шикләнде. "Миңсылуның денсезе белән Кәҗәнекеләр эше инде. Беркөнне шул ике малайның кибеттән килолап тәм-том алганын үзем күрдем. Ул әҗәтканаларга каян акча килгән!" Әлбәттә, бу сүзләрне берәү дә милиция хезмәткәрләренә җиткермәде. Авылда шулай: ямьсез гамәлнең шаһиты булырга берәү дә теләми. Нәсимәнең уйлары үзеннән-үзе Кәҗәнекеләр белән бәйле истәлекләргә ялганды. Тау Итәгенә килгәч, дүрт елга якын алар белән күрше яшәргә туры килде аңа. Ганинең әнисе Сабира җиңги ул чакта көчле-көрле хатын иде. Колхозда ипи пешерүче булып эшләде. (Ул елларда авыр хезмәт башкаручы ир-атлар өчен колхоз көн саен ипи пешертә иде.) Ганине ялгыз үстерде. Нәсимәдән сигез яшькә генә кече Гани, уң кулының бер бармагы булмагангамы, хәрби хезмәткә алынмады. Сул кулы белән уң кул бармагын чапканга, аңа Сулагай кушаматы тагылган. Ә инде Ганинең оныклары калкына башлагач, "сулагай" сүзенә икенче төсмер, караклык төсмере дә өстәлде. Алар турында һич икеләнмичә: "Аларны сөйләп тә торма! Сулагай алар! Карак! Карак кәҗә!" — диләр. Әйе, кәҗә дә көтүдән туры кайта торган мал түгел шул... Бераздан Нәсимә нәтиҗә чыгарып куя: мәрхүмә Сабира җиңги үзе дә сулагайрак иде шул. Ипи пешергән чакларында аның турында төрле сүзләр йөрде. "Сабира алданмый. Такта яручыларга дигән ипинең әллә нихәтлесен алып калган". "И, наный, кеше хакы бер чыга ла ул!" Күршесе турындагы гайбәтләрне ишетсә дә, Нәсимә сүзгә кушылмады. Әллә хак, әллә нахак — кем белсен? Аннан соң аның үз хәле хәл. Ике баланы ачлыкка интектермичә тәрбиялисе, өс-башларын карыйсы, налогын, заемын түлисе... Начармы, яхшымы, йомыш юллап күршесенә керә ул. Сабирадан ике тапкыр он да сатып алды. "Актык оным инде бу, Нәсимәкәем! Сине борып чыгара алмаганга гына бирәм", — дип сөйләнгәне хәтердә калган. Башкалар бәрәңге уып ипи пешергәндә, Сабира җиңгигә сатарлык он каян килгән?.. Аның күңелендә күршеләре белән бәйләнешле тагын бер вакыйга саклана. Кышның озын бер төнендә сукыр лампа яктысында Нәсимә дәфтәрләр тикшереп утыра иде. Кызлар изрәп йоклый. Мич артында чикерткәләр сайравы белән геренә кайчы асылган сәгатьнең келт-келт йөрүе генә ишетелә. Шул мәлне ишегалды ягындагы тәрәзәгә кемдер чирткәләп алды. Нәсимә сискәнеп китте. "Бу вакытта кем йөрер икән? Сәгать унбер тулып килә ич!" Ул арада тәрәзә тагын "хәбәр" салды. Иңенә сырмасын элеп, Нәсимә өйалдына чыкты. — Кем бар? — Бу мин... — диде ярым пышылдаулы ирләр тавышы. Нәсимәнең өстенә чиләге белән пычрак су ыргыттылармыни — ачу катыш гарьлегеннән гәүдәсе калтыранып алды. Бер оятсызы, төн уртасында кача-поса, аның тәрәзәсен шакый! Таныш тавыш. Әйе, бик таныш. Әмма Нәсимә танымаганга сабышты. — Кем син? Нәрсә кирәк? — дип сорады ул, кырыс итеп. — Мин инде... — дип пышылдады "кунак". — Керт әле... Кеше белән һәрчак йомшак, итагатьле итеп сөйләшә торган мөгаллимәнең сабыры төкәнде. Кычкырмыйча чак-чак тыелып калды. Алай да үзен кулда тотып калырдай көч тапты. Ганигә ипле җавап кайтарды: — Энем, йомышың булса, көндез керерсең! Мин хәзер ял итәм. Күрше егете аның яралы җанына тоз салды. Болай да сулкылдаудан туктамаган йөрәге әчеттерепәчеттереп әрнеде. Янәсе, Нәсимә тол. Янәсе, яшь хатын төннәрен иркә-наз теләп йоклый алмыйдыр... Ир кирәксенеп интегәдер... Әйе, йокысыз төннәре дә, интеккән чаклары да күп аның. Тик Гани уйлаганча түгел. Ул үзенең Шәрифулласын сагына. Фани дөньяда аның инде күптән юклыгын күз алдына китергәндә, үз йөрәге дә тибүдән туктый шикелле. Сугышка киткәндә: "Мине көт! Кайтырмын", — дигән сүзләре һаман колагында. Күңел һаман көтә. Бәлки, исәндер... Бәлки, әсирлектәдер... Бәлки, кайтып керер... Сугыш бит ул. Бүген булмаса, иртәгә кайтыр... Бәлки, бәлки, бәлки... Йөз төрле, мең төрле "бәлки" аның башында. Борын астын сөртергә кесәсендә кулъяулык та йөртә белмәгән егет сыңары аңа бары ир кирәк дип уйлый, күрәсең... Эш онытылды. Тикшерелеп бетмәгән дәфтәрләргә тәрәзәдән төшкән тонык яктылык ятты. Гарьләнү хисләре, Шәрифулласын югалтуның ачы кайгысы, ялгызлык газабы — һәммәсе, бергә кушылып, кайнар күз яшенә әверелде. Уналтысы тулганчы ук хатын-кыз итәгенә үрелә башлаган Гани, җаен туры китереп, аңа тагын берике тапкыр сүз кушып карады... Тормыш ыгы-зыгысы бу хәлләрне күптән каплап китте инде. Гани өйләнде. Нәсимә аның балаларын укытты. Авылның күркәм кызы Хәерниса яр иткән иде аны. Тик Гани үз бәхетенең кадерен белмәде бугай. Килен булып төшүенә дүрт ай тулар-тулмас, Хәерниса Ганидән аерылды. Кеше төрлечә сөйләде. "Эчәләр, ди. Сабира әче балны гел куеп тора икән. Әйбәт йоклата, дип, үзе дә кич саен каба бугай..." Хәерниса, ирдән кайткач, авылдан ук чыгып китте. Китешли Ганинең бәхетен дә ияртте, ахрысы: Хәернисадан соң авылдагы бер генә хатын-кыз да Ганигә килергә теләмәде. Хатынны күрше районнан димчеләр табып бирде. Икенче хатында Хәернисадагы уңганлык та, матурлык та юк иде шул инде. Ганинең эчүе ешайды, холкы кырысланды, теле тәмсезләнде. Сабира җиңги дә "кәефле" хәлендә урамда күренгәли башлады. Яшь килен Камилә бер-бер артлы ике малай тапкач, каенанасына бөтенләй көн бетте. Сабираның үлеме дә тетрәндергеч булды. Сыер савып керешли, Сабира ишегалдына тезелгән ташка сөртенеп егыла. Сөтле чиләк чыңлап тәгәри. Тавышка өйдән Камилә килеп чыга. Мондагы хәлне күрүгә, киленнең куллары биленә таяна. Бавырыннан чыккан әчкелт тавышы, кичке тынлыкны кисеп, тирә-юньгә тарала: — Җен карчыгы! Тагын тыгынгансың инде! Ул арада шыгырдап капка ачыла. Шактый кызмача Гани кайтып керә. Айкала-чайкала хатынына таба атлап: — Нәрсәгә дип урам сасытасың? — дип мөгри. — Сасытырсың монда! Әнә анаңны кара! Җәелгән! Ганинең карашы торып китә алмыйча утырган әнисенә төшә. — Син нәрсә! — ди ул аңа, борыны астыннан мыгырдап. — Тор! Сабира, улына күтәрелеп карарга да куркып, артын туңкайта-туңкайта кузгала башлый. Камилә, каенанасын күралмавын һич яшермичә, чыраен сытып бермәл карап тора да, болдырдан йөгереп төшә. Йөгереп килгән уңайга Сабира җиңгигә тибеп тә җибәрә. Ана йөзе белән ташка төртелә. Юк, бер тибү белән генә киленнең җаны тынычланмаган, ачуы басылмаган икән әле. Кушучлап йөзен тотып яткан Сабираның уң як кабырга астын киленнең галошлы аягы дың-дың китереп төя башлый. Карчыкның тыны кысыла, авыртудан гәүдәсе бөгәрләнеп килә. Бу тамаша шултиклем тиз була ки, Гани, аңын җуйган кешедәй, тораташ кебек басып тора... Бу фаҗигадән соң бер атна чамасы урын өстендә яткач, Сабира җиңги якты дөнья белән хушлашты. Әнисенең вафатыннан соң Гани кешеләр белән аралашмас, сөйләшмәс булды. Кичләрен, башка иратлар урамга чыгып гәп корырга утырганда, ул болынга чыгып китә. Анда аның яраткан урыны бар. Авылны каймалап аккан инеш аръягындагы болын тау итәгенә сыенып сузыла. Яр өстендә ябалдашларын җәеп утырган өянкеләр шаулый. Ерак та түгел челтерәп чишмә ага. Гани, тау битенә аркасын терәп, шуларны тыңлый. Хәернисасын күз алдына китерә. И узган гомерләр... Төшкә кергән сыман гына... Өйләнешкән айларында бер-ике тапкыр шушы урында утырганнар иде бит... Хәерниса, юаш кына Хәерниса, авылдан киткәч укыган. Шәһәрдә шәфкать туташы булып эшли, ди. Иргә чыккан. Берничә ел элек сабантуйга кайтканнар иде. И-и, киенеп тә караган үзе — министр хатыны диярсең! Гани, яньчек эшләпәсен кырын салып, тасраеп-тасраеп карап торды аңа. Хәерниса гына күз салмады. Ирен култыклап мәйданнан ук чыгып китте. Гарьләнде Гани. Камилә ише хатын белән генә гомер итәсе егет идемени ул! И-их! Ялгышты шул... Хәернисаның кадерен белмәде... Ул көнне эчте Гани. Исерек баштан Камиләне дә дөмбәсләп ыргыткан... Истәлекләре Камилә белән яши башлау чорына җиткәч, Гани башындагы ямьсез уйларын куа, күңеле белән яшьлегенә кабат кайта. Мөгаллимә Нәсимәгә күз атып йөргән чорларны исенә төшерә. Олыгайган көнендә үз-үзеңне алдап утырырга ярамый дип уйлый ул. Уртача буйлы, кара кашлы, кара күзле, пар толымнары иңенә төшкән чибәр укытучыны күргәч, очрашу юлларын эзләгән иде. Төшләрендә генә булса да куенына кыскан чаклары да булгалады. Нәсимәнең ике баласы бар, дип ялгышты бугай ул... Уйлар тагын Камилә белән яши башлау елларына килеп төртелде. Гани бу елларны чәчәкле матур җәйне кара, пычрак көз көннәренә алыштыру шикеллерәк итеп тойды. Ул, авыр гына күтәрелеп, кайту юлына кузгалды. Калын гәүдәсен көчкә сөйрәп, әкрен генә атлый. Әйтерсең лә дөньяның бар авырлыгы аның иңендә. Әйе, өендә дә аны ялгызлык көтә. Җан ялгызлыгы. Моннан ике ел элек кенә хатыны Камилә дә дөнья куйды. Холкы керделе-чыктылы булса да, хатынсыз торган ише түгел, үз урынына ярый иде әле... Төп йортта калган Хөснулласы да уңышлы булмады — аракы дигәндә җанын фида кыла. Оныгы Ирхәт тә мактанырлык түгел. Туры юлдан йөрмәгәнен күзгә бәреп әйтәләр... *** Нәсимә турыннан узгач, үсмерләр инешкә таба борылды. Бер ягында бәрәңге бакчалары, икенче яктан колхозның ат абзарлары буйлатып сузылган тузанлы юлдан әкрен генә атладылар. Альберт алгарак узды. Гөлназ белән Ирхәт арткарак калды. Тирә-юнь тыныч, кеше-кара күренми. Ирхәт, форсаттан файдаланып, Гөлназның биленнән кысып, үзенә тартты. Кыз карышмады. Инеш ярына җитәрәк, алар таллыкка керде. Монда аларның беренче генә керүе түгел инде. Бер-ике атна чамасы элек, су коенып чыккач, тәмәке тартырга утырганнар иде. Гөлназ җәһәт кенә Ирхәтнең бармаклары арасындагы сигаретын тартып алды да янәшәдәге таллыкка йөгерде. Ирхәт аның артыннан ташланды. Шул чакта, агач ботагына абынып, Гөлназга барып бәрелде. Икәүләшеп җиргә аудылар. Кыз һаман чырык-чырык көлә. Кит, кит, дип, Ирхәткә төрткәләгән була. Ирхәт шул чакны кызның кулларын тотып алды да, гәүдәсе белән каплап, аны җиргә кысты. Гөлназ өстендә яткан үсмернең күзләре бары бер ноктага — кызның ачык изүеннән тупырдап торган күкрәкләренә төште. Ул, әкрен генә иелеп, шул тартылу ноктасына иреннәрен тидерде. Шул чакны Ирхәт башы әйләнүен, тез буыннары калтырануын тойды. Әллә ниткән, моңарчы кичермәгән татлы калтырану иде бу. Бар тәнен вәсвәсәле рәхәт дулкын кытыклады... Җир өстенә караңгылык юрганы ябылгач, шул кичне алар таллыкка янә килделәр... Альберт дусларының килеп җиткәнен көтеп тормады, суга чумды. Яр буйлатып сузылган таллар кояшны каплап торгангамы, су салкынча иде. Арырак комлык бар барын. Анда иртәдән кичкә кадәр кояш. Тик ул урында гел бала-чага. Альберт белән Ирхәткә кеше күзеннән ераграк булу кулай. Бераздан Ирхәт белән Гөлназ да килеп җитте. Колач җәеп йөзделәр, су чәчрәтеп уйнадылар. Тәмам туйганчы, күңелләре булганчы коенгач, яр өстенә чыгып утырдылар. — Йә, бүген буламы? — диде Альберт. — Булдырырга кирәк, — дип җавап бирде Ирхәт, үзенең белдеклелеген кыяфәтенә чыгарырга тырышып. — Гөлназ күргән. Гөлназ ике көн элек кенә, әбисенә ияреп, мөгаллимә Нәсимәләргә кергән иде. Әбисе акча сорап торды. — Акчасы телевизор астындагы тумбочка тартмасында, — дип өстәде Гөлназ. — Бүген пинсе тараталар. — Монысын Альберт әйтте. Ирхәт чалбар кесәсеннән кабы белән сигарет алды. "Мальборо" кабының ачылган башын дуслары ягына каратып, тартырга тәкъдим итте. Үз уйларына чумыпмы, әллә шушы рәвешле утырудан тәм табыпмы — өчәүләшеп эндәшмичә генә төтен суырдылар. Сигаретының төпчеген читкәрәк ыргыткач, Ирхәт чертләтеп су өстенә төкерде дә болай диде: — Караңгы төшкәч, шушында очрашырбыз. — "Эш"кә чыгу алдыннан таллыкка җыелу гадәтенә ияләште алар. Моның сәбәпләре дә бар. Беренчедән, авыл тәмам тынганчы, монда утыру җайлы. Аулак. Кеше күзеннән ерак. Икенчедән, Ирхәт белән Гөлназ рәхәтләнеп назлана, яратыша... — Хәзергә таралыштык. Син урамнан кайт, Гөлназ. Без яр буйлатып кына сыпыртабыз. ...Төнлә, таллыктан кузгалыр алдыннан, Ирхәт тәгаенләп сорады: — Пинсе тучны килгәнме суң? — Килгән, — диде Альберт. — Почта Гөлсинәнең таратып йөргәнен күрдем. — Мужет гәҗит тараткандыр? Кем белә... — Юк инде. Пинсе таратканда, кулында гәҗит булмый аның. — Алайса, болай сөйләшәбез, — диде Ирхәт. — Аның ян бакчасындагы алмагачлары турында ук өйалды тәрәзәсе бар. Тик менә ул тәрәзә кечкенә. Ни Альберт, ни мин сыярлык түгел. Сиңа керергә туры килә, Гөлназ. Гөлназ "ярар" дип тә, "булмый" дип тә җавап бирмәде. — Син курыкма, — диде Альберт, кызны үгетләгәндәй итеп.— Тәрәзәдән төшеп, ишекне ачкач, тышта гына торырсың. Калганын без үзебез... ...Авыл татлы йокыга талган. Киртә буйларындагы кычыткан, әрекмән яфракларын чык каплаган. Күк йөзенә сибелгән йолдызлар яктысында чык тамчылары, төрле төсләргә кереп, ялтырап ала. Ә йолдызлар бер янып, бер кабынып җир өстен күзәтәләр сыман. Әмма үсмерләр бу гүзәл манзараны күрми. Алар бары укытучы Нәсимә карчыкның пенсия акчасын кулга төшерү турында гына хыяллана. Дуслар Нәсимәнең бәрәңге бакчасы аша гына алмагачлар янына үтте. Агачларның колачлы ябалдашлары шым гына серләшә шикелле. Ул арада бер алма өзелеп җиргә төште. Караклар баскан урыннарында тынсыз калды. Бераз тынычлангач, тирә-юньдә беркем юклыгына ышангач, Альберт чүгәләде. Аның иңбашына Ирхәт менеп басты. Вак кадак белән беркетелгән тәрәзәне алды. Гөлназны Ирхәт тәрәзәгә үзе күтәреп менгезде. Кереп китте Гөлназ. Ябыша-ябыша капшанып, аркылы сузылган җепсәгә тотынды. Хәзер, тавыш-тын чыгармыйча, идәнгә генә сикерәсе. Кулларын җепсәдән ычкындырып, кыз түбәнгә очты. Шул чакны тыштагыларга чупылдау тавышы ишетелде. Ул арада нидер дөбердәде, Гөлназ чарасыз ыңгырашты. Малайлар ишеккә йөгерде. Йөрәкләре күкрәк читлеген җимереп чыгардай булып кага. Менә хәзер өйалды ишеге ачылыр да... Гөлназ килеп чыгар. Тик ишек ачылмый. Үсмерләр, бераз таптанып торгач, тәрәзә турына тагын килделәр. Ирхәт авызын тәрәзәгә таба сузып пышылдады: — Гөл-наз-з...— Кыз ыңгырашты гына.— Сиңа нәрсә булды? Вакыт шундый әкрен узадыр күк. Мизгелләр шундый озын. Бу халәтнең очы-кырые булмас шикелле. Ирхәт, Альбертның аркасына басып, тәрәзәгә үрелде. Караңгыда берни күренми. Түш кесәсеннән шырпы алып сызды да аска күз төшерде. Ут яктысында су чайпалуы шәйләнде. Идәнгә дә түгелгән су. Юеш идәндә Гөлназ ята. Ирхәт монда ни булганын чамалады. Кечкенә тәрәзәчек турында ук зур кисмәк тора икән. Нәсимә оныткандыр, күрәсең: су белән тулы кисмәкнең өсте капланмаган. Сикергәндә Гөлназның бер аягы сулы кисмәк өстенә, икенчесе читкәрәк туры килгәнгә охшый. Кисмәк янындагы сәкедә "Дружба" пычкысы тора. Гөлназ әллә шул пычкы өстенә килеп төшкән, әллә кисмәк кырыена бәрелгән... Бу тамашаны күргәч, Ирхәт, гөж итте. Инде хәзер нишләргә? Гөлназны калдырып китәргәме? Китеп кая барасың? Ул барысын да сөйләргә мәҗбүр булачак. Монда килүләренең сәбәбен ничек аңлатырга? — Альберт, — диде Ирхәт, сулышын йота-йота. — Бар, Нәсимәне уят. Урам яктагы тәрәзәсен шакылдат. Тик үзеңне танытма! Таябыз! — Нәрсә булган? — дип аптырады Альберт. — Сорама. Белмим. Өйалдына чыккач, Нәсимә бермәл телсез, өнсез торды. Сәке өстендәге моторлы пычкы ауган. Су түгелгән. Идәндә Гөлназ. — Син монда нишлисең? — дип сорады мөгаллимә кунак кыздан, көндез аны малайлар белән бергә күрүен исенә төшереп. Кыз эндәшмәде. Аның тамагына, бөтен гәүдәсен әчеттереп, авыр төер менеп утырды. Ул төерне йотып та, төкереп тә булмый. "Ярдәм итегез!" — дип кычкырасы килә, тавышы чыкмый. Үзенең нинди хәлдә калуын аңлауданмы, әллә авыртуданмы, берөзлексез ыңгыраша гына. — Хәзер әбиеңне уятам, — диде мөгаллимә. ...Кызның бил сөяге сынган иде. Иртәгесен аны хастаханәгә алып киттеләр. Бу күңелсез вакыйгадан соң бер атна чамасы вакыт узгач, Нәсимә урамда Ирхәтне күреп алды. Үсмер, карт укытучы күзеннән качып котылмакчы иде дә, эндәшкәч, килми булдыра алмады. — Гөлназ нихәл? Хәлен белергә бардыңмы? — диде мөгаллимә. Ирхәт, башын түбән иеп, лышт итеп борынын тартып куйды. Аннары аягындагы иске ботинкасыннан күзен алмыйча гына: — Ул гарип булып калачак, ди. Шулай булгач, мин анда ник йөрим инде? — диде. Нәсимә төне буе саташты. Колагына ниндидер тавышлар, ят авазлар ишетелде. Тирә-юнь караңгы бушлык. Ул авазлар шул бушлыктан чыга икән. Урам буйлатып җил сызгырып уза. Авазларны инеш аръягына куалый. Әмма алар, тау битенә бәрелеп, кайтаваз булып яңадан кайта... Ташу 1955 елның язында инеш ярларына сыймады. Аръяктагы Хәсән таллыгы да, Байлар болыны да су астында калды. Түбән оч урамына терәлгән биек ярга сыенып агучы бу инешне авылда, зурлап, Тәртә елгасы дип йөртәләр. Нишләп аны шулай атаганнардыр, анысын берәү дә белми, белергә теләп баш та ватмый. Тәртә елгасымы — Тәртә елгасы. Елганың аръяк яры сөзәк, бирге як — текә. Әнә шул текә яр өсте буйлап сузылган урамны Позул урамы диләр. Чиләкләп яңгыр койса да, көзге пычракларда да Позул сазланмый. Хикмәте — туфракта. Мондагы туфрак күмер оны белән көл кушылмасыннан тора. Бик борынгы заманнарда, имеш, биредә бакыр эреткәннәр, ди. Бәлки, хактыр да. Югыйсә күмерле, көлле туфрак каян килсен? Позул исеме дә шул чорлар истәлеген искәртә шикелле... Авыл яшьләре, бозлар ярыла башлауга, кичке уенга Позулга җыела. Көпшәкләнгән карлы сукмаклардан бата-бата килгәннән соң, Позулга аяк басу җан рәхәте. Монда инде кар эрегән, җир кипшенгән, коры. Әйтерсең лә кояш гел Позулны гына җылыткан, аңа гына карап торган. Яз. Яшь йөрәкләрнең мәхәббәттән ташыган чагы. Яшьләр уйный, бии, җырлый. Ул арада берәр шаяны, салам көлтәсенә ут төртеп, агып баручы боз өстенә ыргыта. Монда чыр-чу, уен-көлке, тамаша... Түгәрәк уенда, уртага чыгарылган кызга атап, яшьләрнең җыр җырлаган мәле иде. Кашың кара, буең зифа, Керфегең каралтасың; Күз карашың магнитлы, Гел үзеңә тартасың. Җырның соңгы ике юлын кабатлап өлгермәделәр. "А-а-а! Ке-ше-е! Боз арасында ке-ше-е!" — дип ачыргаланган тавыш яр буенда ыгы-зыгы куптарды. Һәркем этә-төртә ярга якынрак килергә тырышты, фаҗигагә таручыны үз күзләре белән күреп калырга омтылды. Ул арада берәү, шәрран ярып: — Үлгән ич ул! Мәет! — дип кычкырды. Чынлап та, бозлар арасында агып килүче ташу иркендә иде. Ул кычкырмый да, чыгарга, бу афәттән котылырга теләп чәбәләнми дә. Агым көченнән аның йә терсәкләре күтәрелеп китә, йә башы калкып ала. Халык шаулаша. Һәрберсе нидер әйтеп калырга ашыга. — Алырга кирәк! Ни карап торасыз?! — И Ходаем, кем икән инде? — Аллам, үзең рәхмәтеңнән ташлама... — Кемнең багоры бар? Багор! Төрле төсмердәге ай-һайлы тавыш дулкыннары инеш эчендәге салкын бозларга килеп бәрелә дә якякка тарала. Ниһаять, кемдер багор күтәреп килде. Кемнеңдер кулында озын, калын такта күренде. Берәү дилбегә тотып йөгерде. Билләрен дилбегә белән урап, боз өстенә калын такталарны сала-сала, ике егет инеш өстенә керде. Теткәләнеп беткән киемнәрен багорга эләктерә-эләктерә, мәетне ярга таба сөйри башладылар... Хатын-кыз мәете иде. Халык бер мәлгә өнсез калды. Позулда тынлык урнашты. Бераздан төркем уянды, аңына килде. Алар барысы да берьюлы: "Мәрь-ям-би-кә-ә", — дип ахылдады. Түгәрәк уен уртасына басып кызларны җырлатучы Хәйретдиннең култык астындагы гармуны лып итеп җиргә төште. — Мәрьям! — дип пышылдады Хәйретдин, үз күзләренә үзе ышанмыйча. Аның йөзе дәфтәр битедәй ап-ак булды, иреннәре дерелдәде. — Мәрь-ям-м! Позулдагылар һәммәсе аңа карады. Хәйретдин генә моны сизмәде. Мәрьямбикәнең төссезләнеп пыялаланган күзләре, боз булып укмашкан чәчләре аның уйларын чуалтты. Ул, ике учы белән башын тотып, тораташ булып катты. Авылның олысыннан алып кечесенә хәтле Мәрьямбикә белән аның дуслыгын белә. Бишенче сыйныфта укыган чакларыннан бергә йөрделәр. Үткән көзне Хәйретдин Чокырчык авылына кич утырырга еш бара башлагач кына, Мәрьямбикә күңелсезләнде. Бер очрашканда: — Нигә миннән качасың? — дип сорады ул. — Качкан кеше синең каршыңда торамыни? — дип елмайган булды егет. — Шулаен шулай да... Тик... Миңа булган мәхәббәтең сүрелгән шикелле... — Мәрьям, нәрсә инде син? Булмаганны... — Егет шулай кыз күңелендәге шикләнүле уйларын юкка чыгарырга теләде. Шуңа күрә тиз генә сырма төймәләрен чишеп җибәрде дә кызны куенына тартты. — Сине яратмый мөмкин түгел ич... Егетнең биленә Мәрьямбикәнең куллары уралды. Сырма эчендәге мамыклы җылыны тою кызга рәхәт иде. Бу җылы аның бар тәненә тарала, җанны тырнап торган күңелсез уйлар онытыла, дөнья түгәрәкләнә, алар икесе генә кала... Йолдызлы күк гөмбәзенең серле чолганышында кызның йөзендә сәер яктылык чагылды. Тәннең тәнгә тартылу теләгенең тылсым көче татлы газап дәрәҗәсенә җиткәч, алсу йөз тартышып куйгандай итте. Калтыранган иреннәр берөзлексез сөйгәненең күкрәгендә кыймылдады. Тел бары тик бер генә сүзне тәкрарлады: — Хәйри... Хәйри... — Башка сүзләр гүя онытылган. Акыл үзенең биләмәләрен югалткан... Бераздан зиһен кайтты. Акылны алган тыелгысыз хис каядыр юкка чыкты. Кабат ыгы-зыгылы, мәшәкатьле дөнья пәйда булды. Тән татлы тынычлык тапты. Ә җан... Җан тынычлыгын югалтты... Башлап Мәрьямбикә телгә килде: — Хәйри, мин куркам... — Нәрсәдән? Кыз, егетенең сырма төймәсен боргалый-боргалый, ишетелер-ишетелмәс пышылдады: — Ташларсың дип... Күңелем нидер тоя... Хәйри, өйләнешик кенә... Егет кызны, бу халәтеннән коткарырга теләгәндәй, тиз генә үбеп алды. — Без теләсәк тә ташлаша алмыйбыз, Мәрьямкәй... Кызның сагыш сарган күзләре кинәт яктырып китте. Ул күтәрелеп Хәйригә карады. Аның җылы сүзен, вәгъдәсен көтте. "Берүк борчыла күрмә, кадерлем. Өйләнешербез. Син ни дисәң, ничек теләсәң, шулай булыр" дисен. Хәзер үк өйләнешсәләр, бигрәк әйбәт. Кеше теленә менсәң, әллә ниләр ишетерсең... Барыбер ир белән хатын шикелле ич... — Әйе, без ташлаша алмыйбыз, Мәрьямкәй. — Хәйретдиннең сүзләреннән кызның уйлары бүленеп калды. — Без "Тын Дон" киносындагы Гриша белән Ксюша шикелле... — Анысы ничек була, Хәйри? — Шулай... — дип көрсенеп куйды Хәйретдин. Әмма аның бу сүзеннән Мәрьямбикә берни дә аңламады. Болай йөрүләренең озакка сузылмаячагын егет үзе дә тоя, бала-чага түгел. Ә өйләнергә иртә, бик иртә әле... Хатын-кыз дигән сихри затның чын тәмен, назын белә башлагач кына ничек итеп өйләнмәк, камыт кимәк кирәк? Әнисе әйтмешли, өйләнү качмас әле. Аннары күңеле түрендә укырга китү хыялы бар бит аның. Гомер буе клуб мөдире булып йөрмәс ич. Боларның һәммәсен ничек итеп Мәрьямбикәгә аңлатасың? И-и-их! Мондый буталчык уйлар элегрәк башына кереп тә карамый иде. Әллә уйлары буталды, әллә үзе — белгән юк. Кичке уеннан соң Позул ярына икәүләп килерләр иде дә, Хәйретдиннең кәчтүмен чирәмгә җәеп, рәхәтләнеп утырырлар иде. И-и, бер-берсенең куенында наздан исергән чаклар... — Мәрьям, мин сине яратам, — дияр иде ул. — Сиңа атап шигырь чыгардым. — Әйдә, сөйлә, — дип елмаер иде тегесе. — Көлмәссеңме соң? — Мин сиңа сокланам. — Алайса тыңла. Мәхәббәт учагы кабынса таңнарда, Булыр ул сөюем балкышы. Йолдыз дип алданма караңгы төннәрдә, Ул учак син инде, таң кошым! — Нин-ди ма-ту-у-р! Кыз түзми, егетнең битеннән пәп итеп ала. Аннары, шигырьнең сүзләрен күңеленнән кичереп, беразга тын кала. Сөйгәненнән мондый хуплау ишеткән егет тагын телгә килә: — Синең серле күзләрең — үзе шигырь. — Әй лә, оялтма инде... — Матурлыктан оялалар димени? Ике гашыйкның бетмәс-төкәнмәс сүзләрен тыңлый-тыңлый инеш ага да ага. Соңгы айларда Хәйретдин үз күңелендә ниндидер сәер бер үзгәреш сизә башлады. Гаҗәпсенде ул моңа, аптырады. Хикмәт шунда: моңа кадәр күзенә иң чибәр, иң гүзәл кыз булып күренгән Мәрьямбикәнең артык искитәрлек җире юк икән ич... Гап-гади: калын ирен, почык борын, ак йөз, кара толымнар. Кемдә юк андый борын белән кара толымнар? Кызык. Хәйретдин моңарчы нишләп бер дә игътибар итмәде икән? Мәхәббәт сукыр була, диләр, хактыр шул. Алайса... Хәзер ник күрә ул? Хәзер дә сукыр булырга тиештер ич? Мәрьямбикә якын ич аңа... Тәне аны эзли... Тик Чокырчык Аннасын күрүгә, күңел әллә нишләп китә. Аны иркәлисе, назлыйсы килә башлый... Мәрьямбикәне Югары очның Йосыфҗан да бик ярата. Тик кыз Йосыфҗанны әлегә якын да җибәрми. Ул Хәйриенә тугрылыклы, аны гына ярата. Хәйринең Чокырчык авылына баргалый башлавын белгәч, Йосыфҗанның шатлыгы эченә сыймады. Бу хәбәргә иң куанган кеше ул булды. Мәрьямбикә генә янды, көйде. Тоташ өч кич Хәйретдин Мәрьямбикәне озатмады. Шушы хәлдән Йосыфҗан файдаланып калырга ниятләде. "Хәзер аңа Хәйригә үч итеп булса да минем белән дуслашырга кирәк, — дип фикер йөртте ул. — Әллә мин Хәйригә тормаслык егетме? Аннан кай җирем ким? Һич ким түгел— артык әле! Чөнки мин тир түгеп, эшләп ашыйм. Хәйри нишли? Клубны ача, клубны яба. Гармун уйнап, кызлар биеткәнгә акча алып ята. Минем шикелле фермада эшләп карасын ул! Менә аннан соң тиңләшеп карар! Тик бер нәрсәне аңлый алмыйм: шул салам сыйракны кызлар ярата. Шуның өчен ах итәләр, билләһи. И-их-х! Аулак урында туры китереп, кысып алсаммы — эчәгесен чыгарам чыгаруын... Тик миңа сугышып йөрү килешми. Мин — авыл советы депутаты, алдынгы терлекче. Җыелышларда җитәкчеләр белән янәшә утырам. Колхозның күз өстендәге кашы бит мин. Дөрес, кайберәүләр мине "мактанчык" димәкче була. Дисеннәр! Көнләшүдән әйтәләр. Әйе, мактанырлыгым бар — шуңа мактанам". Мәрьямбикә белән янәшә атлаганда, аның үзеннән-үзе канәгать күңеле тагын да тулышып китте. Мәрьямбикәгә әйтәсе сүзләре ярларына чыккан ташу сыман. Менә ул су хәзер ташыячак. Күңелендәге сөю хисләре шул сүзләре белән кызның җанын урап алачак... Бер кич озатты Йосыфҗан. Икенче кичне Мәрьямбикә аңа мондый сорау бирде: — Син "Тын Дон" романын укыдыңмы? — Юк. — Киносын да карамадыңмы? — Карадым. Шәп кино. — Гриша белән Ксения турында сөйлә әле? — Баш өсте, — дип елмайды Йосыфҗан. — Болай булгач, сине гел мин генә озатачакмын. Кыз, сәерсенеп: — Нишләп? — диде. — Кино озын, мөнәсәбәтләр катлаулы. Түкми-чәчми сиңа җиткерер өчен вакыт кү-үп кирәк... — Мине Ксюша белән Гриша арасында ни булганы гына кызыксындыра. — Баш өсте, — дип, уң кулының имән бармагы белән борын астын ышкып алды егет. — Болай була: Ксения ире белән генә яши. Гришалар гаиләсе белән болар күрше. — Шуннан? — Гриша Ксенияне ярата башлый. — Ирле хатыннымы? — Һо, ничек кенә яратышалар әле! — Киноның Гриша белән Ксенияне күрсәткән урыннарын күңеленнән кичереп, Йосыфҗан үзалдына елмаеп куйды. Аның болай да кысык сул күзе бөтенләй йомылгандай булды. Әйтерсең кинодагы кадрда Гриша белән Ксения түгел, Мәрьямбикә белән ул! — Аннары нишлиләр? Гриша үз хатынын ташлыймы? — Әй, — дип көрсенеп ала Йосыфҗан. — Аерылышалар да, өйләнешәләр дә... Рәтле-башлы тормышлары гына юк. — Ник алай? — Мәсьәлә болай тора, — дип, белдекле кыяфәт белән аңлата башлый Йосыфҗан. — Мәхәббәт ике төрле була... — Мәхәббәт мәхәббәт инде ул! Нишләп төрләргә бүленсен?! Аның тәгълиматын кыз шундук юкка чыгара. — Ялгышасың. — Егет тә тиз генә бирешергә уйламый. Тагын үзенекен тәкрарлый башлый. — Мәхәббәтнең давыл шикелле көчле, язгы ташудай ярсулысы була. Кыз егетнең сүзләрен тагын кырт кисә: — Сөйләнеп тормасана! Ярсусыз, хиссез мәхәббәт була димени? — Мин алай димәдем. — Ярар, ярар. Икенче төр дигәнең нинди? — Икенче төреме? Анысы беренчесенең капма-каршысы. Тирән. Газаплы. Менә болай, җанны айкый торган. — Ул, уң кулын йодрыклап, күкрәк турында бутап күрсәтә. — Давыл нәрсә ул? Бер дулап ала да тына. Тирәнлек көчле, серле хис. Аны аңлатырга сүзләр җитми. Егет шулай үзе хакында сөйли. Аның мәхәббәте шулай тирән, имеш. Ул сөйсә, мәңгегә сөя. Мәрьямбикә аңламамышка салына. Кызга аның болай сөйләнүләре һич кенә дә ошамый. Әллә шушылай үзен белдеклегә санап йөрүеме, мактанчыклыгымы, танавыннан аңкып торган тәмсез исеме, иренен бөреп сөйләшүеме — нәрсәседер күңелне биздереп тора. Югыйсә җитәкчеләр мактый инде аны. Алдынгы терлекче, диләр. — Гришаның мәхәббәте нинди төргә керә соң? — дип юри сорый Мәрьямбикә. — Давыллы, ярсулы. Шуңа күрә әнә бер-берсенә хыянәт...— Йосыфҗан җөмләсен тәмамлап бетерә алмады. "Хыянәт" сүзен ишеткән Мәрьямбикә аңа күзен акайтты. Алар бераз эндәшми бардылар. — Мәрьям, — дип дәвам итте егет, йомшак тавыш белән. — Мин бит яратам. — Һе. Ярат. Сиңа кем комачаулый? — Син мине аңламадың. Мин бит сине... Кыз, барган җиреннән туктап, егеткә баштан-аяк карап алды да көлеп җибәрде. — Саташасыңмы әллә? — Әйе, саташам. — Ул ике куллап Мәрьямбикәнең биленнән эләктереп алды. — Төннәр буе саташам. — Җибәр. Кеше көлдермә. — Алай димә, Мәрьямбикә... — Егетем барын беләсең. Синең белән сөйләшер сүзем юк... — Кая соң ул? Егетле кызны егете озата. — Синең ни эшең бар? Җибәр! — Мәрьямбикә тартылып, аның кулларыннан ычкынды. Егет тагын барып ябышты. Үзе исле танавы белән кызның йөзенә сулышын өрә-өрә әйтеп калырга ашыкты: — Барыбер түгел! Синнән башка яши алмыйм... Хәйрине көтмә. Ул һәр кичне Чокырчыкта... — Ки-и-и-т-т! — Мәрьямбикә, бар көчен туплап, Йосыфҗанны төртеп җибәрде. — Зрә болай кыланасың, — диде егет, кызның тупаслыгына нык рәнҗеп. — Миңа ышанмасаң, үз күзләрең белән күрерсең. Чокырчык ерак түгел... Гарьлегеннән Мәрьямбикәнең күзләренә яшь тыгылды. Ул, ике учы белән йөзен каплап, өйләренә йөгерде. Шушы сөйләшүдән соң бер атна узуга, гыйнварның буранлы төнендә, Мәрьямбикә юкка чыкты. Авыл аякка басты. Кая киткән? Ник киткән? Кемнәр күргән?.. Төпченә башлагач беленде: кыз Йосыфҗан белән бергә Чокырчык авылына кич утырырга барган. Тикшерүче сорау алганда, Йосыфҗан яшермәгән, турыдан-туры әйткән: "Әйе, бардык, — дигән. — Мин аны яратам. Ә ул Хәйретдинне оныта алмый. Хәйринең мине ташлавына ышанмыйм, син алдыйсың. Үз күзләрем белән күрәсем килә. Алып бар, диде. Менә шул". Шик Хәйретдингә төште. Районнан килгән тикшерүче, аны өч көн ябылуда тотып, сорау алды: — Дөресен әйт, сукин сын! Үтергән син аны! Мәетен кая куйдың? Арыган, кыйналган Хәйретдин күз кабакларын көчкә күтәреп, һаман бер үк сүзне кабатлады: — Ү-тер-мә-дем... — Алайса, кем үтергән? Ул бит сине күрергә барган? — Тикшерүченең кычкыруыннан, йодрыгы белән өстәлгә сугуыннан тәрәзә пыялалары зеңләп куйды. Аптыраудан, бу фаҗиганең җеп очын таба алмаудан гаҗизләнгән тонык тавыш тагын кабатлады: — Чокырчыкка баруың турында яңабаштан сөйлә. Инде ничәнче кабат Хәйретдин шул бер үк җөмләләрне тәкрарлый: — Мин үзем генә бардым. Кич утырырга. — Анда кемнәр белән очраштың? — Гармун уйнадым. Андагы яшьләр барысы да күрде. — Гражданка Хуҗиева Мәрьямбикә белән очраштыңмы? — Мин аны күрдем. — Кайсы урында? — Кич утырган өйгә Йосыфҗан белән килеп керделәр. — Сез сөйләштегезме? — Юк. Мин Аннага ым кактым да, без чыгып киттек. Анналарда утырдык. Аннары мин кайтып киттем. — Үзең генә кайттыңмы? — Юлга үзем генә чыктым. Бераздан мине Йосыфҗан куып җитте. "Мәрьямбикә кая?" — дип сорадым. "Ул сине эзләп киткәндер", — диде. "Төнлә йөрмәгәндер, берәрсендә куна калгандыр", — дип уйлаштык. Хәйретдинне гаепләр дәлилләр табылмады. Йосыфҗаннан шикләнер урын юк. Тикшерү эше туктатылды. Буранда үзе генә юлга чыккандыр да адашкандыр. Бәлки, ач бүреләргә юлыккандыр, дип юрадылар ул чакта. Табылмады кыш көне Мәрьямбикә. Менә хәзер табылды ул. Аны ташу алып килде. Бу фаҗигагә ничек юлыккан ул? Авыл халкының яше-карты хәзер шушы сорауга җавап эзли. Ә Мәрьямбикә дөньяның газабына да, шатлыгына да, ыгызыгысына да битараф инде... Аңа хәзер бернәрсә дә кирәк түгел. Ул инде Хәйретдин дип тә өзгәләнми. Өйләнешик, бергә булыйк, дип тә мөлдерәп карамый. "Нигә болай эшләдең, нигә мондый юлны сайладың? Синең үлемеңә мин генә гаепле ич инде, — дип тын гына үксегән Хәйретдинне дә күрми. (Чынлыкта, үз-үзенә кул салган дип уйлады аның турында Хәйретдин.) Шул чакны бәйдән ычкынган сөзгәк үгез шикелле чәчләре тузгыган, күзләре тонган Йосыфҗан төркем арасына килеп керде. Еш-еш сулыш алып, бармагы белән Хәйретдингә төртеп күрсәтә-күрсәтә: — Ул! Ул үтергән! — дип акырды. Бу фаҗиганең ничек килеп чыгуын гөман итеп аптырашта калган халык гөжли башлады. Берәүләр шундук Йосыфҗанның сүзләрендә хаклык барлыгына ышанды, икенчеләре шикләнеп карады. — Алайса, үзен дә ташуга атарга! — Аттың ди! Бергә булганнар ич! Монысы карап торганмы? Халыкның икеләнеп торуы, үзен гаепләргә дә күп сорамауларын тойган Йосыфҗан тагын кычкырды: — Ул үтергән! Моның өчен сәбәпләре булган! — Нинди сәбәпләр? Аңлатып сөйлә! Сорауга җавап ишетелгәнче үк, халык арасында чыш-пыш сөйләшү башланды. Йосыфҗан өчен бу күренеш бик кулай иде. "Башта кызны алдаган, — дип фикер йөртте ул. — Аннары кыз йөкле булган. Хәйри моннан котылу ягын караган. Икенче кыз белән йөри башлаган. Мәрьямбикә аны тынычлыкта калдырмаган. Шулай булгач, Хәйретдин үтермәгән дип кем уйлый ала. Ул буранлы төндә ни-нәрсә булганын бүген кем дәлилли ала? Ул төн юк инде. Ул төнне яуган карлар эреп, ташу булып ага. Язгы ташу. Язгы ташкын. Ә ташкыннарның гомере бары язда гына була". Йосыфҗан кызның серен ачарга тәвәккәлләде. — Хәйретдин Мәрьямбикәне алдаган. Миңа елый-елый сөйләде... Халык тын калды. Хәйретдиннең башы түбән иелде. Йосыфҗан, кирәгеңне ишеттеңме, кабахәт дигәндәй, Хәйретдингә күзен акайтып карады да үз юлы белән китте. Аның күз алдында ул төнне булган хәлләр кабат бөтерелде... ... Хәйретдиненең Анна белән чыгып китүен күргәч, Мәрьямбикәнең тамагына төер утырды. Күз аллары томаланды. Үзенең мондый халәтен кешегә күрсәтмәс өчен, тиз генә чыгып китте. Уйлары чуалды. Әллә артларыннан барып тавыш чыгарыйм микән дип тә уйлады. Әмма үзендә бу гамәлне кылырлык көч тапмады. Бу мәлдә аның хәлен котырынган буран гына аңлый сыман иде. Хыянәткә нәфрәт, көчсезлегеннән гарьләнү, көнләшү хисләре күңелендә берьюлы айкалды. Чарасызлыктан ул кайтыр юлга атлады. Кар-буранны тоймыйча барды да барды. Әче җилнең битен кисүен дә, күз яшьләренең кар белән укмашып бозлануын да сизмәде. Шул чакны берәү: — Мәрьямбикә! — дип эндәште. Кыз аны әллә ишетте, әллә ишетмәде. Игътибар итеп тормады. Авыл читендәге ялгыз каен ышыгында Йосыфҗанның үзен сагалап торуын ул каян белсен? Йосыфҗан куып җитте дә янәшә атлый башлады. — Мәрьямбикә, нигә шулай ялгызың гына киттең? Буран бит. Ярый әле тышта тәмәке тартып торганда күреп калдым... Кыз эндәшмәде. Шактый ара сөйләшмичә бардылар. Болай барылса, тиз кайтып җитәчәкләр. Авыллар арасы ике чакрым чамасы гына. Ә Йосыфҗанга сөйләшергә, аңлашырга кирәк. Бүген инде Мәрьямбикә аның сүзен җиргә салмас. Егет шулай уйлады. Юл, Чокырчыкны чыккач, тау итәге буйлап ярты чакрым тирәсе сузыла да Тәртә елгасына егермеутыз адым кала сулга борыла. Тау итәгенең елга яры белән кушылган урынында ике чишмә челтери. Тыныч, ышык урын. Алар инде шушы борылышка килеп җитәләр иде. — Мәрьямбикә, — дип, кызның беләгеннән тотты Йосыфҗан. — Тукта әле, ашыкма. Сөйләшик. Мәрьямбикә... Яратам бит... Кыз аңа җөмләсен әйтеп бетерергә ирек бирмәде: — Ярат соң! Сиңа кем тия? — Зрә син, Мәрьямбикә. — Дәшми генә кайтчы, зинһар. Саруымны кайнатма! Әмма егетнең эндәшмичә күндәм бозау шикелле кайтырга исәбе юк иде. "Яраткан кызың белән аңлашырга мөмкинлек булган чакта ычкындырырга ярыймы соң? Бүген ул Мәрьямбикәнең вәгъдәсен алырга тиеш! Авылдагы һәр матур кыз Хәйригә генә димәгән. Җебек булмаган егеткә кызларны үзеңнеке итүнең сыналган ысулы бар... Эш барып чыкса, иртәгә үзең үк йөгереп килерсең, җаный..." Йосыфҗан кызны кинәт кенә эләктереп алды да үбәргә үрелде. Йөрәге күкрәк читлегеннән чыгардай булып сулкылдаган чагында, кыз мондый кыланыш көтмәгән иде. "Яратам, дигән була бит әле. Шушындый вакытта да хәлеңә керә белмәгәч..." Кыз түзмәде, җанына тулган рәнҗешле ачуы белән Йосыфҗанны төртеп җибәрде. — Кагылмасаңчы!.. — Мәрьямбикә башка сүз әйтеп өлгерә алмады, уң аягы тайпылудан юл читендәге йомшак карга кереп батты. Шул арада, корбанына ташланган җанвардай, Йосыфҗан кызга килеп ябышты. Алар бергәләшеп кар өстенә ауды. Мәрьямбикәнең өстенә егылган килеш, Йосыфҗан һаман татлы сүзләрен тезде: — Мәрьямбикә... Яратам... Кадерлем... — Кит... Аунатма... Торгыз... Кыз тыпырчынды, бәргәләнде, торып китәргә азапланды... Алар әүмәкләшкән урын торган саен чокырланды. Шулай тартыша, көрәшә торгач, Мәрьямбикәнең башын егетнең көчле куллары эләктереп алды. Чокырланган кар эченнән торып китәргә көче җитмәвеннән кызның җен ачулары чыкты, гарьләнде, күзләреннән яшьләре чәчрәп чыкты. "Әйбәт кеше чутында йөри бит әле, әтрәк-әләм. Чын йөзе менә нинди икән, — дип уйлады. — Кулыңнан гына ычкыныйм, кабахәт җан..." Мәрьямбикә тыпырчынган саен, Йосыфҗан үҗәтләнде генә. Ул үзен-үзе белештерми иде. Аның акылы томаланган. Аның белән ул үзе түгел, ниндидер кыргый көч идарә итә сыман. Аның омтылышы бер генә: Мәрьямбикә аныкы булырга тиеш! Аның халәте дә дөньяны томалаган бүгенге буран шикелле, беләкләрендә язгы ташкын көче. Юк, бу көчне, бу хисне тыю мөмкин түгел... Бәргәләнә торгач, кызның шәле шуып төште, пәлтә төймәләре чишелде. Көчле куллар кызның җылы тәненә үтеп керде. Бу тиклем мәсхәрәгә, бу тиклем газапка түзеп була димени? Мәрьямбикә, соңгы көчен туплап, ике кулы белән Йосыфҗанны этә-этә җан ачысы белән пышылдады: — Җи-б-бәр! Ка-ба-хә-ә-әт! Авы-зың-нан сы-ер б... исе килә! Бу сүзләр бермәлгә Йосыфҗанны фани дөньяга кайтаргандай итте. Мәрьямбикә әшәке сүз әйтте. Егетнең авырткан урынына күсәк белән бәргәндәй булды. Үз-үзенә ачулы, кимсенүле кимчелеген лычкылдатып битенә сылады. Ничекләр итеп котылсын соң ул шул истән? Юкка гынамыни иртә-кич борын астына одеколон сөртеп йөрүләре! Йосыфҗанның җанында ташыган кыргый көчкә нәфрәт өстәлде. — Ә, сасымыни әле! Мә алайса! — Йомарланган йодрык Мәрьямбикәнең сулъяк чигәсенә килеп төште. Егетнең йөрәген телгәләгән көнләшү газабы, җавапсыз мәхәббәтенең ярсуы, шул сасы танавы аркасында кызларның санламавы — һәммәсе бер йодрыкка төйнәлгән иде. Бу хәл шултиклем тиз булды ки, егет үзе дә ни кылганын абайламый калды. Кыз тынды. Ләм-мим тавыш чыгармады. — Нигә син кешенең кимчелегеннән көләсең? — диде егет, тыныч тавыш белән, әлеге гамәле өчен үкенгәндәй итеп. — Яратам ич мин сине. Телисең икән, мин сиңа иртәгә үк өйләнергә әзер... Кыз эндәшмәде. Аның шушылай шыпырт ятуын ризалык билгесе дип уйлап, егет аны үбәргә, иркәләргә кереште. — Кадерлем минем, җаным... Мәрьямбикә Йосыфҗан иркендә иде. Кинәт ирешкән бәхеттән егетнең башы әйләнде, каны уйнады, кыргый көч тагын кузгалды... Буран һаман бөтерелә. Әллә ниткән тавышлар чыгарып сызгыра. Йөгерә, ашкына, көлә... Әйе, көлә... Йосыфҗан, тынычланып, шыпырт кына Мәрьямбикәгә аркасын терәп утырды. — Һе, — диде ул, мыскыллы елмаеп. — Нәрсә кыймылдамыйсың да? Укаң коелдымы әллә? Укаң юк иде инде, сөеклем. Әйтәм аны Хәйри артыннан йөгерәсең?.. Вакытны бушка уздырмагансыз... Җитмәсә әле сугышып торган буласың. Мәрьямбикә тагын каршы сүз әйтмәде. Йосыфҗан сикереп торып өстендәге карларны каккалагач, Мәрьямбикәгә кулын сузды. — Әйдә кайтабыз. Миннән чыкмас, курыкма. Кыз кымшанып та карамады. Егет аптырагач, аның янына тезләнеп, йөзенә текәлде. Кыз һушсыз иде. Кинәт Йосыфҗанның тез буыннары сыгылып китте, аларда көч-җегәр калмады. "Мин аны үтердем микәнни? — дигән уй котын алды. Кинәт кенә күз аллары караңгыланды. Ак карлар да, буран да юкка чыкты, җил дә, сызгыруыннан туктап, каядыр китеп югалды. — Үлгән булса... башкаем төрмәдә чериячәк. Бәлки... үлмәгәндер... Авылга алып кайтырга кирәк... Юк, юк, — дип каршы чыкты ул үзенә үзе. — Көчләде, кыйнады, диячәк. Шушында калсын. Буран күмеп китәр". Аптырады Йосыфҗан. Калтыранды. Үзен аклардай дәлилләр эзләп карады. "Үтерергә теләп сукмадым ич мин! Яраттым бит мин аны. Хәйри белән болай булуларын белсәм, артыннан йөрмәгән дә булыр идем. Хәзер менә нинди хәлдә калдым... Тукта әле, җебеп төшмә, — диде ул, эченнән генә үзен битәрләп. — Чокырчыкка Хәйри артыннан барды ич ул! Минем монда ни катнашым бар? Кышкы юлда төнлә ни булмас?.." Йосыфҗан, катгый фикергә килеп, Мәрьямбикәне сөйри башлады. "Ашыгырга, ашыгырга, — дип, үзалдына сөйләнә-сөйләнә сөйрәде. Шулай ул ике чишмәнең инешкә коя торган урынына җитте. Бәлки, шушы урында калдырып китәргәдер, — дип, як-ягына күз салды. — Адашкан да туңып үлгән, диярләр. Ә исән калса?.. Иртәгә авылга кайтса?.. Югалырга тиеш ул". Як-ягына түгәрәкләп кар өелгән чишмә тирәсе такыр иде. Чишмә суы бер көйгә челтерәп ага. Инешнең чишмә кушылган урыны бозланмаган. Йосыфҗан Мәрьямбикәне әнә шул җирдә боз астына этеп кертте... Юлга чыккач, ул бераз тукталып торды. Кайсы якка барырга? Туры өйгә кайтыргамы, әллә Чокырчыкка кире китәргәме? Әгәр туры өенә кайтса, аны берәү дә күрми калачак. Кайда булган, нишләгән? Шикләнергә урын кала... Чокырчыкка барырга. Әйе, Чокырчыкка барып берәрсе белән эчәргә. Мин эчеп йөрдем, исерек идем, дисең... Шулай уйлап, ул Чокырчык ягына юл алды. Авыл кырыендагы ялгыз каен турысына җиткәч, туктап тәмәке кабызды. Бераз булса да тынычланырга, үзен кулга алырга кирәк иде. Йөрәк һаман дерелди, куллар калтырый. Ул арада күңелле сызгыра-сызгыра берәүнең юлдан килгәне ишетелде. Бу — Хәйретдин иде. Каен кәүсәсенә ышыкланып, Йосыфҗан аның үтеп китүен көтеп торды да бераздан артыннан йөгерде. ...Йосыфҗанның сүзләреннән соң урнашкан тынлыкны бозып, берәү: — Су бу якка күтәрелә! — дип аваз салды. — Гомер булмаганны,— дип аптырады икенчесе.— Карагыз әле, карагыз! Җәелеп керми, нәкъ тәртә шикелле сузылып керә. — Сап-сай инеш! Болай ташыр дип кем уйлаган?.. Тәмугтан чыккан Гыйззәт Бөек Ватан сугышыннан бер аягы икенчесеннән кыскарак булып кайткан Гыйззәт ике бәйрәмне һәйбәтләп җиренә җиткереп уздыра торган иде. Берсе аның — Сабантуй, икенчесе Октябрь бәйрәме. Иң беренче эш итеп ике чиләк сыешлы имән мичкәсенә әчетергә бал куя ул. Умарталар үзенеке. Балга кытлык юк. Имән мичкә мич башына менеп утыргач, иртә-кичләрен колагын куеп тыңлап үтә: "Һай, матуркаем, чемердәпләр утыра бит", — дип, мичкәне сөеп, чәбәкләп тә ала. Әмма балның тәмам өлгерүен, бәйрәм таңы атуын көтәргә аның тәкате җитми. Бәйрәмгә нәкъ бер атна калганда, мичкә бөкесе ачыла. Әчер-әчемәс балдан өч-дүрт җамаяк авыз иткәч, кулына тальянын ала. Казанның гармун фабрикасында ясалган унике телле унөч сумлык яшел гармун ул. Гыйззәт гармунда гел бер көй уйный. Ул көй аныкы гына. Көйнең бер борылмасы "Алмагачлары"н хәтерләтсә, икенчесе "Баламишкин"га охшап тора. Бераздан көй өйгә генә сыеша алмый башлый. Гармунын күтәреп, озынрак аягын өстерәп, Гыйззәт урамга чыга. Кая бара, кая бара, Кая китә бу гомер, — дип җырлый. Йөрәгеннән кайнап чыккан моң күңелләрне тетрәндерә. Мондый чакта Гыйззәт берәүне дә ишетми, беркемне дә күрми. Дөньяда гүя алар икәү генә: ул да гармун. Теге өлгереп җитмәгән бал куәтеннән зиһене бераз ачылгач, ул өенә кайта. Хатыны Халидә, кыйгач кашларын күтәреп, бераз борынын җыерып ирен битәрләп алган була. — Һи, карт җүләр! Кеше көлдереп йөрисең шунда. Гыйззәткә Халидәсенең сүз башлавы гына кирәк. — Нәрсә?! Ошамыйммыни?! — дип җикереп куя ул. — Син кыз чагыңда да әллә кем булып кыланганыең. Миннән артыкны тапмадың! Халидәнең борыны җыерылганнан-җыерыла, алсу иреннәре сүзсез генә ачыла. Аның бар кыяфәтендә "Кара инде бу карт тилене" дигән мәгънә ярылып ята. Моңа Гыйззәтнең һич тә исе китми. Һаман, ләң-ләң килеп, Халидәгә бәйләнүен белә. — Гыйззәт кебек ирләр урамда аунап ятмый... Гыйззәткә, шулай ясалма гына булса да, тавыш чыгару кулай. Аның мәгънәсез сүзләрен Халидә тыңлап тормаячак. Йә ул хәзер күршеләргә кереп китә, йә көянтә-чиләген асып, чишмәгә юл тота. Ир кешегә шул гына кирәк тә. Хатынының гәүдәсе "күмелүгә", ул тагын мич башына менеп, меҗелдәп утырган мичкәнең бөкесен ачачак. Бер елны Октябрь бәйрәменә өч-дүрт көн кала мичкәдәге бал куәтен сынагач, Гыйззәт нишләптер ындыр ягына чыгып киткән. Ә ындырда әвен базлары. Өлкәннәр хәтерлидер: сугыштан соңгы елларда ашлыкны әвен базларында киптерәләр иде. Шулай аксаклый-аксаклый җырлап бара икән Гыйззәт. Кая бара, кая бара, Кая китә бу гомер. Көз. Көннәрнең бик кыска чагы. Караңгы. Күзгә килеп төртсәләр дә күрерлек түгел. Җитмәсә, аяк асты пычрак. Ничек килеп чыккандыр (анысын үзе дә белми), тик шунысы хак — Гыйззәт гармуны-ние белән әвен базына егылып төшкән. Абзыкайның коты чыккан. Баздан чыкмак булып як-якка кулларын сузса, кайнар кирпеч пешереп ала икән. Үз хәленең җитдилегенә төшенеп, елап ук җибәргән бу: — И Ходаем! И бердәнбер Аллам! Син мине тәмуг кисәве иттеңмени? — дип такмакларга да керешкән. — Ичмасам, дөньялыктан да хәмер эчкән килеш киткәнмен. Әйтә иде Халидә, Ходай сиңа бер могҗиза күрсәтә әле. Менә күрерсең, дип кисәтә килде. Сүзләре рас булган икән. Мин генә колакка элмәгәнмен. И газиз Аллам, кайсы гөнаһларым өчен яндырасың син мине? Күршем Хәйри бакчасына киртә тотарга урманнан өч усак алып төшкән иде. Шуны персидәтел Рәфкаткә менеп әйттем бит. Әләкнең зур гөнаһ икәнен дә беләм югыйсә... Җитмәсә әле сыерлары турында да өстәдем, ындыр табагына барып колхоз ашлыгы ашый, дидем. Ни карап торасыз, штраф түләтегез, дип тәкъдим иттем. Бер тамагы өчен йөрүче мәхлук хайван өстеннән жалу бирергә нигә кирәк иде инде. Ферма сарыклары ашаганнан калган саламны Гөлҗамал ташый, дип, персидәтел янына баручы да мин бит! Ташыса ни булган! Ике малае әрмия хезмәтендә, кызлары укый. Ире сугышта калды. Ягарына утыны юк икәнлеген дә беләм бит... Салам ягып, өй җылыта бит ул... И Аллам... Хәләлем Халидәне күпме рәнҗеттем... Монысы инде үзеңә генә мәгълүм. Газиз Ходаем! Ярлыкасана мине! Яндырма утларыңда! Гыйззәт үзенең гөнаһлы гамәлләрен тагын күпме санар иде — анысы билгесез. Сәгатьләр буе ирен эзли-эзли әвен базлары янына килеп җиткән Халидә моның тавышын ишетеп ала. Хәлне төшенгәч, авызын алъяпкыч итәге белән каплап, тавышын үзгәртеп, иренә сүз башлый: — И син гөнаһлы колым Гариф углы Гыйззәт! — Бу тавыш Гыйззәткә таныш та, таныш түгел дә шикелле. Өстән, күкнең җиденче катыннан ишетелә кебек үзе. — Моннан соң күршеләреңнең һәр адымын күреп, персидәтелгә әләкләмәссеңме? — Юк, юк... Аллам сакласын... Мәңге әләк йөртмәм,— дигән калтыранган аваз чыга баз төбеннән. — Дөньяның гүзәле, фәрештәгә тиң хәләлең Халидәңә моннан соң теләсә нинди әшәке сүзләр әйтмәссеңме? — Юк, юк, газиз Аллам! Телем корысын! Җир йөзен күрмим! Мәңге, мәңге әшәке сүз чыкмас телемнән. Тәмугыңнан гына чыгар! — Әчегән балыңны эчеп, кеше көлдереп йөрмәссеңме? — Юк, юк... — Кара аны, сүзеңдә тормасаң, тәмугның моннан да зуррагы сиңа! Мә, сират күперенең киртәсенә тотынып мен! Гармунын аркасына асып, Гыйззәт өскә үрмәли. И ашыга үзе, и кабалана. Куллары калтырый. Бераз күтәрелгәч, тагын шуып аска төшеп китә. Шактый азаплана торгач, ниһаять, ул менеп җитә. Әмма күтәрелеп карарга базмый, курка. Тәмугтан котылу сөенеченнән мүкәли генә. Ул арада Халидә караңгылык эчендә юкка чыга. Бераз юл үткәч, Гыйззәт торып баса, як-ягына карый. Тирә-юнь капкара. Еракта бер кечкенә ут кына шәйләнә. Гыйззәт, ике дә уйлап тормый, шул утка таба йөгерә. Үзе йөгерә, үзенең тыны кысыла, тез буыннары дерелди. Шулай шактый вакыт баргач, бакча киртәсенә килеп төртелә бу. Инде тәмугтан котылуына тәмам ышангач, бар зиһенен туплап, үзенең кайда икәнлеген тәгаенләмәк була. "Әнә, теге каралып торган урын зират агачлары булырга тиеш. Түбәндәрәк, су буена таба амбарлардыр. Авылга таба колхозның сарык абзарлары сузылгандыр. Сарык абзарлары турыннан безнең бәрәңге бакчасына кисеп чыгарга мөмкин". Кайтыр юлын чамаласа да, куркуыннан һаман котыла алмый ул. Дүрт-биш тапкыр атлый да артына борылып карый. Әйтерсең аның артыннан кемдер килә... Шул хәлендә ул бакчаларының кечкенә ишегенә килеп җитә. Шунда гына үзенең шабыр тиргә батканлыгын тоеп ала. Ишегалдына керер өчен янбакча коймасына менеп азапланганда, урам капка ябылган тавыш ишетелгәндәй була. Коймага чытырдап ябышкан хәлендә күтәрелеп караса, Халидәсенең ак яулыгы баскыч төбендә генә җилфердәп узгандай күренә... "И Ходаем, әллә инде күземә күренәләрме?" Халидәсенең урам яктан кайтып җитүе аның башына да килми шул. Ниһаять, ишекне ачып керә Гыйззәт, өйдә балалар чыр-чуы. Ак яулыгын сузып япкан хәләле