ПОВЕСТЬЛАР Мин көтәрмен сине... Балыкчы көймәләре тирәсендә ак якалы акчарлаклар бөтерелә. Ул да түгел, сузып, теплоход кычкырта да алар, дәррәү талпынып, шул якка ташланалар. Әйтерсең лә акчарлаклар теплоходларны озатып йөрү өчен яратылганнар. Палубадагы пассажирлар ташлаган һәрнәрсәгә ыргыла алар. Берәр ризык кисәген эләктереп алсалар, шундук читкә тайпылалар. Табышларын йотуга, әче тавышлары артыннан ияргәндәй, яңадан әйләнеп кайталар. Акчарлакларны " портларның бөек чистартучылары" дип юкка гына атамаганнар шул. Суга ташланган һәрнәрсәне кабып йотарга әзер алар. Ә инде җылы кояш нурларында вак чабаклар сикерешеп уйный башласа, бу инде акчарлаклар өчен чын бәйрәмгә әйләнә. Ярга чыгарып ташланган моллюскы ларга да тәкатьсез алар. Акчарлаклар... Салихҗан аларны әнә шул рәвешле төшләрендә дә еш күрә. Күп еллар элек, шундый ак теплоходка утырып, Әстерханнан Казанга чыгып киткәндә дә озатып калганнар иде акчарлаклар Салихҗанны. Шул манзара әле хәзер дә аның күз алдында тора... * * * Акчарлакларның өзгәләнеп кычкырган тавышлары Салихҗанның бәгырен парә-парә телгәләде. Гадәттәгедән моңсурак тоелды аларның тавышы егеткә. Бәхет, "озын берлек" эзләп түгел, күңеле тарткан эшкә урнашыр өчен юл тотты ул Казанга. Алда фәкать билгесезлек кенә көтсә дә, гүя язмышы боергандай, күңеле шунда — татар мәркәзенә ашкынды аның. Иң мөһиме — эшкә урнашу, аннан күз күрер тагын. Хәер, кемне алдарга тели соң ул? Иң мөһиме эшкә урнашу гына микән?!. Гөлфияне күрәсе килү дәрте канатландырмыймы соң аны? Югыйсә, конвертка салып җибәргән ягымлы фотосурәте һәм тыйнак хатлары аша гына белә бит Салихҗан кызны. Ә менә күрер күзгә ниндирәк икән ул Гөлфия?!. Казанга килеп төшүгә, әтисенең бертуган абыйсы — Галимҗан агасы фатирына юл тотты Салихҗан. Галимҗан агасы аны үз улыдай каршы алды: — Әйдүк, энекәш, түрдән уз! Юл бик ялыктырмадымы? Киләсеңне алдан белгән булсак, портка төшеп каршы алган булыр идек үзеңне. — Рәхмәт, Галимҗан абый, болай да әйбәт килеп җиттем. Сезне борчыйсым килмәде инде. Әти-әниләр, апа-җизниләр күп итеп сәлам әйтеп җибәрделәр. — Вәгаләйкемәссәлам. Рәхмәт. Саулыклары ничек? Ни җимертеп яшисез анда? — Аллага шөкер, Галимҗан абый. Бер килеш яшәп яталар. Әти, пенсиядә булса да, портта эшләп йөри. Әни — шул өй тирәсендә генә. Җизниләр килеп йөриләр. Бездән ерак түгел генә торалар. Җизни дә, апа да шул эшләрендә. — Бик хуп, энекәш, бик хуп. Ходай саулыктан аермасын үзләрен. Ул арада түр якка Нәфисә җиңгәсе дә кояштай балкып йөгереп чыкты. — И-и, кунак бар икән. Лоджия тәрәзәсен юып, ишетми дә калганмын. — Ул, күрешергә дип, ике кулын сузды: — Исән-имин килеп җиттеңме, Салихҗан энем? Әти-әниең, апаңнарның хәлләре ничек? — Аллага шөкер, Нәфисә апа. Барысы да исәнсаулар. Сәлам тапшырырга куштылар. — Исән-имин була күрсеннәр. Тукта, нишләп тораташтай басып торам әле мин. Тиз генә чәй куеп җибәрим. Син абыең белән залга уза тор, энем. Мин хәзер. Залга кергәч, агасы гаилә, Әстерхан хәлләрен иркенләп белеште. Салихҗанның үз ниятләре белән дә кызыксынды. — Сәнгать училищесын тәмамлагач, үзебездә эш таба алмадым. Мөмкинлекләр зуррак дип, менә Казанга килдем. Туган яклары булгач, моны әти дә хуплады. Белмим, биредә эш чыгармы? Казанда минем кебек рәссамнар күптер инде ул. — Чыгар, чыгар, Алла боерса. Синдәй рәссамга да эш табылмаса, нәрсә була инде ул. Миңа бүләк иткән теге картинаң, ямь өстәп, эш бүлмәсендә эленеп тора. Әрә елгасы, суга үрелеп үскән бөдрә таллар, Күгеш тавы... Искиткеч оста тотып алгансың син туган як күренешен. Афәрин дими ни дисең. Сәләт кенә түгел, талант та бар үзеңдә, энекәш! — Әтиемнең туган ягы миңа да бик якын, Галимҗан абый. Мин ул картинаны авылга кунакка кайткач ясаган идем. Залга Нәфисә апасы чыкты. — Егетләр, әйдәгез, табын янына узыгыз. Кара әле, Галимҗан, бәлки табынны залга корыргадыр? — Әйе шул, әнисе. Хәзер, менә бу өстәлне зурайтабыз да. — Юк, юк, зинһар, борчылмагыз. Кухняда да сыябыз бит. — Кунак кешегә кухняда гына чәй эчерү килешмәс бит, энем. — Нинди кунак булыйм инде мин, Галимҗан абый. Вакытлы-вакытсыз борчып йөрим шунда. — Бернинди борчу юк, энем. Син безгә улыбыз кебек якын. — Бигрәкләр дә Марат абыеңа охшагансың шул, Салихҗан энем. Төс-кыяфәтең белән генә түгел, холык-фигылең белән дә. Исән булса, сине күрүгә ничек шатланыр иде ул. Гомере булмады шул, нишлисең... Уйлый-уйлый дөньялардан китеп барган вакытларым да була. Нәфисә апасы, яшереп кенә, яулык чите белән күз яшьләрен сөртте. — Ярый, әнисе, тынычлан. Язмыштыр инде. Берни дә эшләп булмый, ничек тә сабыр итик. Күреп торасың, Аллаһы Тәгалә безне рәхмәтеннән ташламый, улыбыз кебек якын күргән энебез хәзер безнең янда. Өйләнеп тә җибәрсә, бәлки биредә төпләнер дә әле. Әтисе дә хатында: "Салихҗанның туган якларга якынрак урнашуын теләгән идем. Гомер булса, туган авылым Күгештә йорт сатып алып, бөтенләйгә күчеп кайтырга да исәп юк түгел. Олыгайган саен туган туфрак газизрәк була бара икән ул",— дип язган иде бит. Бер дә борчылма, энем, эш ягын җайларбыз, Алла боерса. Бәлки, хәзергә мин эшләгән заводка урнашып торырсың, ә? Әле беркөн генә директор урынбасары: "Рәссам кирәк иде. Ышанычлырак кеше табылмасмы икән?" — дип сораган иде. — Әйбәт булыр иде, Галимҗан абый. Берочтан тулай торак хакында да сөйләшмәссеңме икән? — Юк, юк, энем. Син ни сөйлисең?! — Дулкынланудан Нәфисә апасының тавышы калтыранып куйды. — Рәнҗетмә безне. Ул турыда авыз да ачма. Марат абыеңның бүлмәсе бүгеннән синеке. — Рәхмәт, әнисе. Фикеремне авызымнан өзеп алдың. — Ул Салихҗанга шелтәле карашын юнәлтте: — Син, энем, безне шундый куанычтан мәхрүм итмә инде. Гозеребезне аяк астына салсаң, риза-бәхил түгел. Салихҗанга ризалашудан башка чара калмады: — Бик зур рәхмәт инде сезгә. Кылган игелегегез игелек булып кайтсын. Бер гаиләдәй, чүкердәшеп чәй эчтеләр. Чәйдән соң азрак ял иткәч, Салихҗанның теләге буенча, абыйсы белән шәһәр карарга чыгып киттеләр. Нәфисә апасы аларны ишек төбендә озатып калды: — Галимҗан, бик озак йөрмәгез, яме. Югыйсә пилмәнем суынып бетәр. Камыр да изеп куярмын, Алла боерса. — Ярый, ярый, әнисе. Бер аягыбыз анда, икенчесе монда булыр.—Ул киң итеп елмайды: — Сине шундый бәхеттән мәхрүм итеп булмый бит инде. * * * Галимҗан абыйсы сүзендә торды: икенче көнне үк директор урынбасары белән очрашып, яшь, перспективалы, ышанычлы рәссам барлыгын әйтте. Тегесе шатланып риза булды: — Сез тәкъдим иткән егетләрнең бервакытта да сынатканы булмады, Галимҗан Шакирҗанович! Иртәгә үк миңа алып кер үзен. — Рәхмәт, Таһир Сәлимҗанович, болай егет йөзгә кызыллык китерә торганнардан түгел,— диде Галимҗан абзый, күңеле булып. — Күндәм, тырыш, һәр тапшырылган яңа эшне тиз тотып ала белә. Бер сүз белән әйткәндә — үзебезнең егет. — Мин Сезгә үземә ышангандай ышанам, Галимҗан Шакирҗанович. Иртәгә туры кадрлар бүлегенә килсен. Мин начальникка әйтеп куярмын. II Канатланып эшкә тотынды Салихҗан. Цехлардагы һәрбер плакатка, хәтта белдерүләр тактасына да сәнгать әсәредәй карады ул. Эштән кич соң гына, арып-талып, әмма канәгатьләнү хисе белән кайта иде Салихҗан. Тик йөрәккә кереп калган, әмма әле бер мәртәбә дә күрергә өлгермәгән Гөлфия, хыялында серле томан белән өретелеп күз алдына килеп баса да: "Оныттың!" — дип әйтә кебек иде. Гөлфия... Казанга килүгә аны күрергә ашкынган иде бит ул, тик фатирына барырга яхшысынмады, килешеп бетмәс, әнисе ни уйлар, дип фикер йөртте. Тукта, тукта... Ә нигә аңа хат язып салмаска! Шулай, шулай, мин Казанда, диген, очрашу көнен, урынын билгелә. Ниһаять, тәвәккәлләп, Гөлфиягә хат язды Салихҗан һәм, көннәрне генә түгел, сәгатьләрне дә санап, җавап көтә башлады. Ике атна вакыт үтеп, инде өмете өзелеп барганда гына Гөлфиядән җавап хаты килеп төште. Хат матур почерк белән, кыска язылган иде: "Исәнме, Салихҗан! Хатыңны алгач, баштарак аптырап калдым, хәтта берәрсе шаяртамы икән, дип тә уйлап куйдым. Казанга килэсеңне хатларыңда ялгыш кына да сиздермәгән идең бит. Ничектер төштәге кебек булды. Хатыңны кулга алып, кат-кат укыйм, язуы синеке, сүзләре дә синекенә охшаган. Шулай да атна буе икеләнеп йөрдем, зинһар, гафу ит, мәгънәсезлеккә санама. Айның соңгы шимбәсендә көндезге сәгать өчтә син әйткән урында булырмын. Күрешүне көтеп, Гөлфия". Көннәр айлардай, сәгатьләр көннәрдәй озын тоелды Салихҗанга. Соңгы көннәрдә хәтта төн йокыларын югалтты, ашаудан калды. Галимҗан абыйсы белән Нәфисә җиңгәсе, моны күреп, чын-чынлап хафага төштеләр. — Нәрсә булды сиңа, энем? — диде Галимҗан агасы, аның җилкәсенә кулын салып. — Ашаудан калдың, йөзең сулды. Авырмыйсыңдыр бит? Нәфисә апаң да бик борчыла. — Авырмыйм, Галимҗан абый. Болай гына ул. Соңгы көннәрдә әллә нәрсә фикерем чуалды, йокым качты. Яңа җиргә әлегә ияләшеп тә җитә алмыйм. Әти-әнине, туганнарымны уйлыйм. — Уйла, энем, уйла. Яшь чакта уйландыра инде ул. — Аннары, елмаеп, өстәп куйды: — Йөрәгең алгысынадыр, энем. Көткәндә һәрчак шулай була ул. Салихҗан колак очларына кадәр кызарды: "Әллә барысын да белә инде Галимҗан абыйсы. Югыйсә берәүгә дә сөйләгәне булмады бит". — Йә, ярый, энем, уйларыңны чуалтмыйм,— диде Галимҗан ага, егетнең халәтен тоемлап. — Борчылма, барысы да әйбәт булыр. Күңел бервакытта да алдамый ул. — Галимҗан абыйсы, Салихҗанны уйлары белән ялгызын калдырып, ишеккә атлады. "Бүген дә йоклап булмас, ахры,— дип уйлады Салихҗан, агасы бүлмәдән чыгып киткәч. — Тукта, нишләп шулкадәр өзгәләнә соң әле ул. Өметле хат алды, күрешүне көтәм, дигән. Димәк, Гөлфия дә аңа битараф түгел. Аннары кайсы җире кешедән кимхур булырлык. Кызлар белән дә йөрешмәде түгел, йөрде, мәктәптә үк күз атып йөргән кызлары булды. Дөрес, мәктәптә балаларчарак инде ул. Ә менә сәнгать училищесындагы сабакташы Галя аның зиһенен тәмам чуалтырга өлгергән иде. Хәтта, әйләнәм, дип йөргән вакытлары да булды. — Улым,— дигән иде әтисе аңа ул вакытта,— син яшь әле, шуңа күп нәрсәне аңлап та бетермисең. Хикмәт Галяның башка милләт кешесе булуында гына түгел, ә геннарда, яшәү рәвеше аермалыгында да. Бу гасырлар буе шулай килгән. Безнең күңелләрдә дала киңлеге, самимилек, хәтта беркатлылык дәрәҗәсендәге самимилек. Ә ул халык гасырлар буе башкалар исәбенә яшәп килгән, башкалар хезмәт куеп тапканны тартып алып көн күргән. Гомумән, бүгенге көн белән генә яшәүче халык ул урыс кавеме. Үзләрен әрсез хуҗа итеп тою аларның канына сеңгән. Егет белән кыз чагында барысы да ал да гөл була ул. Шуңа алга таба да шулай дәвам итәр кебек тоела. Ә менә тормыш арбасына җигелгәч, хәлләр икенчегә авыша. Кечкенә генә тавыш чыгуга ук, Галя сиңа: "Татарин гололобый, чаплашка!" — диячәк. — Юк, әти, Галя андыйлардан түгел, бөтенләй башка кеше ул,— дип карулашты Салихҗан. — Безнең тормыш башкача булачак! — Син сүзеңнән кайта торган кеше түгел анысы, улым. Мин синдә үземнең яшь чагымны күрәм. Вакытында мин дә марҗа сөйгән идем. Чак кына өйләнми калдым хәтта. Киңәш бирер кешем дә булмады. Әти-әни авылда. Ә мин Әстерханда үземне җитлеккән ир, мөстәкыйль кеше итеп сизә идем. Нәкъ синеңчә фикер йөрттем, янәсе, ул бөтенләй башка кеше, мине аңлый торган, тормышта таяныч булырдай иптәш. Әмма беркөнне аның иптәш кызы белән минем хакта сөйләшкәнен ишеттем һәм татарлар турындагы фикерен тыңлап, чак кына артыма утырмадым. Көзге болытлы кич иде ул. Ә болар капка төбендә серләшә. — Синең татарчонок болай ярыйсы гына күренә,— ди моңа иптәше. — Миңа аның төс-кыяфәте сукыр бер тиенгә дә кирәкми,— димәсенме минем кызыкай. — Татарлар эшчән алар, тормышны алып бара беләләр, вакытында авызлыкласаң, бик күндәмнәр. Өйләндерүгә, ыштанымны да юачак әле ул. Ә күңел ачарга үзебезнекен табармын. — Дөрес әйтәсең, андый эшкә үзебезнең Ваня яхшы. Стопка күтәрүгә, сине үзенеке итеп күрә башлый,— дип хуплый җанашымны иптәше. Әлеге сүзләрдән соң түзмәдем, пальто якамны күтәреп, агач ышыгыннан чыктым да кырт борылып китеп бардым, һәм башка ул кызга якын килмәдем. Ялынды, ялварды, хәтта янап, куркытып та маташты. Янәсе, ул минем белән йөреп кызлыгын җуйган икән. Ә мин аның белән нибары бер тапкыр үбешкән идем, кагылу түгел, кулыннан тотарга да кыймый идем хәтта. Уйла әле син, улым. Тагын бер кат ныклап уйла. Ничыогы ярты елга булса да сабыр ит, күзәтеп йөр. Теләми генә килешкән иде Салихҗан. Әмма әтисе сүзләрендә никадәр хаклык булган икән. Шулай бервакыт Галя белән капка төбендә сөйләшеп утыралар иде. Тыкрык башында шактый кызмача кыяфәттә Галяның әтисе — Николай Степанович күренде. — О-о, яшьләр серләшәләр! — диде ул, алар белән тигезләшкәч. — Серләшегез, серләш! — Аннары, чайкала-чайкала, капкадан эчкә атлады. Иренең тавышын ишетеп, ишек төбенә Наталья Ивановна чыгып басты һәм, бөеренә таянып, аңа сүз кушты: — Нәрсә, сәрхуш, кайтып киләсеңме? — Не смей! — диде Николай абзый, аның борын төбендә бармагын селкеп. — Не смей мине мыскыл итәргә. — О, барин, горурлык уйныймы?! — диде хуҗабикә, тавышын күтәрә төшеп. — Син, эчеп йөргәнче, кызыңны карар идең. — Ә нәрсә булган аңа? — Нәрсә, белмәмешкә салышкан булып кыланасыңмы? Татарин белән йөрүен оныттыңмы әллә?! — Йөрсен, татарин да адәм баласы! — Шулайдыр, адәм баласыдыр. Мамай токымы белән генә нәсел пычратасы калды ди! — Тс-с-с! — диде Николай Степанович, кинәт айнып китеп. — Алар капка төбендә. — Курыктым ди, капка төбендә булмагырые, бик исем китте! — Нәм ул, сүзем бетте дигәндәй, иренең борын төбендә ишекне шапылдатып япты. Салихҗан агарынды, торып басты, әйтер сүз таба алмый ачык капкага карап торды һәм, Галяның елап ялваруына да исе китмичә, тиз-тиз атлап китеп барды. Ул вакыйга искә төшсә, әле дә эсселе-суыклы булып китә Салихҗанга һәм әтисенә, акыллы киңәше өчен, күңеленнән рәхмәт укый". Ямьсез уйлардан арынырга теләп, Салихҗан кулына Гөлфиянең хатын алды. Нәр юлын, йотлыгып, кабат-кабат укыды ул. "Юк, Гөлфия Галя кебек булмас, әнә нинди тыйнак итеп, оялып кына язган бит",— дип фикер йөртте Салихҗан. III Төн йокыларын качырган көтү газабы белән тулы көннәрдән соң, ниһаять, айның соңгы шимбәсе килеп җитте. Очрашу урыны итеп, исеме колакка ятышсызрак булса да, Черек күл буендагы бакчаны сайлаган иде ул. Иртүк торып юынды, кырынды, кием-салымына тагын бер кат күз төшереп алды. Артык затлыдан булмаса да, костюм-чалбары, ак күлмәге пөхтә үтүкләнгән, ак сызыклы кара галстугы да килешле, туфлиләре көзге кебек ялтырап тора. Әлеге әзерлекне күргән Галимҗан абыйсы: — Әллә өйләнергә җыенасыңмы, энекәш? — дип шаяртмый кала алмады. — Ю-у-ук, Галимҗан абый. — Егетнең йөзе кыпкызыл булды. — Болай гына, әзрәк шәһәрдә йөреп кайтырмын дигән идем. — Бик әйбәт, энем, бик әйбәт. Синдәй асыл егет ял көнендә дә өйдә утырмас тагын. Юлларың уң булсын, чибәр кызларны күрсәң, миннән сәлам әйт! — Кара, кара, әле һаман чибәр кызлар турында уйлый икән. Әллә үзең дә чыгып йөгерер идеңме?! — дип үпкәләгән итте Нәфисә апасы. — И-и, әнисе. Дөньядагы иң чибәр кыз минем үз өемдә утыра бит! — дип кочаклаган итте хатынын Галимҗан абзый. — Йә-йә, арттырып җибәрмә! — Ул, кызларча елгырлык белән иренең кочагыннан шуып чыкты да, Салихҗанга ягымлы елмаеп өстәп куйды: — Исәнимин йөреп кайт, Салихҗан энем. Теләкләрең фәрештәләрнең: "Амин!" — дигән сәгатенә туры килсен! Салихҗан яңадан комачтай кызарды. "Әллә сизенәләр инде",—дигән уй телеп узды аның зиһенен. Салихҗанның көтәр чамасы калмаган иде инде. Тиз генә киенде дә ишеккә атлады: — Мин төшке ашны ашханәдә генә ашармын инде, рәнҗемәгез, зинһар. — Ярый, ярый, энем,— дип, мәгънәле елмаеп озатып калды аны Галимҗан абыйсы. * * * Трамвай белән тимер юл вокзалына кадәр барды да, вакытны уздырыр өчен, җәяүләп, колхоз базарына китте Салихҗан. Хәер, биредән базарга кул сузымы гына җир — бер генә тукталыш ара иде. Ашыкмый-кабаланмый, җиләк-җимеш рәтләрен йөреп чыкты Салихҗан, биредәге бәяләрне Әстерхан бәяләре белән чагыштырды. Әлбәттә, Казанда бәяләр кыйммәтрәк, өстәвенә сайлап алу мөмкинлеге дә азрак иде. Мактый-мактый йөзем, күрәгә, кара җимеш тәкъдим иткән сатучыларның тавышыннан тәмам туеп, революциягә кадәр үк төзелгән матур биналарны карый-карый, шәһәр үзәгенә юл тотты. Производство максатларында файдаланылган мәчет биналары, моңсу тәрәзәләре белән карап, аны озатып калдылар. "Кая барабыз без,— дип уйлап куйды Салихҗан,— иманнан качып, динне мәсхәрә итеп, гуманлы җәмгыять төзибез, социализмнан иң гадел җәмгыятькә — коммунизмга күчәбез, имеш. Иманнан җәяүләп качкан бәндәләрне җүнле тормыш көтәрме икән, ай-һай, шикле!" Кабан күле буенда да борчулы уйлары таралмады Салихҗанның. Карап торырга күл зур, матур, әмма химкомбинат, канализация сулары үзенекен иткән, күрәсең, күл буенда хәтта ялгыз балыкчыга да юлыкмады ул. Шулай да ниндидер серлелек бар Кабан күлендә. Шулчак, кылт итеп, күл төбендә яткан хан хәзинәләре турындагы риваять исенә төште аның. Их, шул хәзинәләрне табасы иде дә күлне чистартасы, тирә-юнен яшелләндерәсе иде. Ә бит иң зур хәзинә — күл үзе! Чистартылып, карап, тәртиптә тотылса, шәһәр халкының иң яраткан ял урынына әйләнер иде ул. Тик хәзергә күл саегып бара, сулышын буган агулы элпә белән капланган Кабан күле. Бары исеме генә бу тирәләрнең элекке гүзәллеген искә төшереп тора сыман. Күл генә түгел, тере тарих үлеп бара кебек тоелды Салихҗанга, шуңа йөрәге генә түгел, җаны да әрнеде. Гомумән, текәлебрәк карамасаң, борынгы татар каласы дип әйтеп булмый иде Казанны. Урамнарның күбесе урыс исемнәрен йөртә, биналардагы күрсәткеч такталардагы язулар күбесенчә урыс телендә генә язылган, шәһәр транспортында тукталыш исемнәре, тимер юл вокзалындагы белдерүләр бары урыс телендә генә яңгырый. Янган йөрәген басар өчен, елга портына китте Салихҗан. Чал Идел буенда аның сулышы киңәйгәндәй булды. Биредә барысы да якын-үз иде аңа: кояш нурлары уйнаган елга өслеге дә, ярга кагучы мәһабәт дулкыннар да, елга кочагына юл алучы ак теплоход та — һәммәсе дә аңа туган Әстерхан каласын хәтерләтте. Хәтта муеннарын югары сузган порт краннары да күңелгә тансык иде. Ә инде Идел киңлегендә тирбәлгән акчарлаклар күңелен бөтенләй алгысытты. Су буенда озак басып торды ул. — Нәрсә моңаясың, энекәш? — Аның уйларын карлыкканрак калын тавыш бүлде. Салихҗан, уйларыннан арынып, борылып карады. Аннан берничә адымда гына өлкән яшьләрдәге ир кеше басып тора иде: чал чәчле, тирән җыерчыклар белән чуарланган киң маңгайлы, чит-читләренә елмаю кунган калын иренле, бит тиресе җил, кояшта каралган, киң җилкәле, озын буйлы чандыр таза кеше иде ул. Салихҗанның килеш-килбәтен сынаулы карашы аша уздырганнан соң, абзый кинәт татарчага күчте: — Уйларыңны бүлүем өчен гафу ит, энем. Төс-кыяфәтең болай татар кешесенекенә охшаган. — Әйе, мин татар кешесе,— дип җавап бирде аңа Салихҗан. — Менә, Иделгә карагач, туган яклар искә төште әле. — Ә-ә, алай икән. Үзең бу як кешесе түгел инде, алайса. — Әстерханнан мин. Казанга күптән түгел генә килдем. — Әстерханда булганым бар минем, бик матур шәһәр. Гомумән, киң күңелле, кунакчыл халык яши анда. — Аннары ул, Салихҗанның сораулы карашын тоеп, сүзен дәвам итте. — Элекке капитан мин, гомер буе теплоход йөрттем. Идел буендагы күп кенә шәһәрләрдә булырга туры килде. Күңелем белән әле дә һәркөн Иделдә мин. Көнаралаш булса да бирегә килми калмыйм: таныш-белешләр белән гәпләшәм, теплоходларны озатып калам, каршы алам. Сулышларым иркенәеп, ничектер җиңелрәк булып китә миңа монда. Югыйсә баштарак Идел өстендәге акчарлаклар төшләремә кереп йөдәтә иде. — Абзый Салихҗанга көрәктәй кулын сузды: — Таныш булыйк. Харис атлы мин. — Ә минеке — Салихҗан. — Салихҗан... Яшь чакта шундый дустым бар иде минем, кызганыч, сугышта һәлак булды. Бик акыллы, төпле егет иде. Йә, ярый, сау-сәламәт бул, Салихҗан энем. Миңа өйгә кузгалырга вакыт. Карчык борчылып тора торгандыр. — Миңа да китәргә вакыт инде, Харис ага. Троллейбус тукталышына кадәр бергә килделәр. Тукталышта Харис ага белән саубуллашып, шәһәр үзәгенә таба җәяү атлады ул. Сәгатенә күз салды: беренче унбиш минут, очрашуга әле өч сәгатькә якын вакыт бар икән. Шуңа юл уңаенда берничә кибеткә кереп чыкты ул, кафега сугылып, капкалап та алды. Шәһәр үзәгенә җиткәч, Бауман урамы буенча акрын гына йөреп килде. Игътибарын чәчәк кибете генә җәлеп итте аның. Ишекне ачып керүгә, чәчәк сатучы мөлаем ханым аңа ягымлы елмаеп сүз кушты: — Чәчәк алырга телисезме әллә, матурым? Күңелгә иң ятышлысын, кызларның күз явын алырлыкларын сайлап бирә алам. Ягез, кыюрак булыгыз, нинди төр чәчәк кирәк: канәфер чәчәкләреме, кашкарыйлармы, хризантемалармы? Ә бәлки, розалардыр? — Миңа розалар бирсәгез иде. — Рәхим итегез. Бездә ак төстәгеләре дә бар аларның, бәлки, аралаштырыргадыр? — Үзегез дә яратып кабул итәрдәй букет булса иде. — Безгә хәзер ниндие дә ярый инде аның, тик бүләк итүче генә юк. — Алайса, үз кызыгыз кулында күрергә теләгән букет булсын. — Хәйләкәр һәм матур әйттегез. Ярый, Сезнең өчен чәчәкләрнең нәкъ шундыйларын сайлармын. Зур бутонлы, әмма тулысынча ачылып җитмәгәннәрен. Шулай серлерәк булыр, әгәр беренче генә очрашуыгыз икән, бигрәк тә шундыйлар кулай. Хәзер матур тышлыкка урнаштырабыз да. Менә булды да. Рәхим итегез! — Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт Сезгә! Сау-сәламәт булыгыз. — Сау булыгыз. Уңышлар телим, матурым! — Сатучы ханым аны елмаеп озатып калды. IV Очрашуга тулы бер сәгать вакыт калды. Шулай да тегендә-монда барып йөрмәскә, бакчадагы эскәмиягә утырып, сабыр гына көтәргә булды ул. Каникул вакыты, шуңа бакчада имтиханга әзерләнгән университет студентлары күренми, бакча аша тик ара-тирә генә кешеләр үтеп киткәли иде. Ниһаять, бүген ул аны күрәчәк. Ничегрәк булыр икән очрашулары, ошатырмы Салихҗанны Гөлфия? Әллә, мондыйларны гына күргән бар, дип, борын чөереп китеп барырмы. Хатлары буенча бер дә андый кызга охшамаган анысы. Әмма хат — хат инде ул, аның буенча кешенең нәрсә уйлаганын, күңелендә нәрсә ятканын белеп булмый. Аннары Гөлфия шәһәр кызы бит, әнисе тәрбиясендә генә үскән бердәнбер бала. Хатта язуы буенча, әтисе, Гөлфиягә биш яшь тулганда, автомобиль фаҗигасенә эләгеп, һәлак булган. Ни әйтсәң дә, балага әнинеке генә түгел, әти тәрбиясе дә кирәк шул, хис белән түгел, акыл белән яраткан кырыс тәрбия. Хис белән акылга нигезләнгән — ата-анадан тигез бирелгән тәрбия генә тиешле нәтиҗә бирә, диләр. Саклый алдымы икән әнисе шул тигезлекне, әллә Гөлфия артык иркә, нәзберек, үз-үзен генә яратучы кыз булып үстеме?! Хәер, баласын кечкенәдән эшкә өйрәтеп, тиеш вакытта кырыслык та күрсәтә белгән аналар да бар анысы. Аларның күршеләрендә генә шундый апа торды, тик кызы гына гомерле булмады. Бергә уйнап үскәннәр иде алар, яшь аермасы ике генә яшь булса да, абый белән сеңел кебек иделәр. Кызын югалту кайгысыннан ана, йорт-җирен сатып, туган якларына — Татарстанга кайтып китте. Исәндерме хәзер ул апа — анысы Салихҗанга мәгълүм түгел. Бу югалтуны Салихҗан да бик авыр кичерде, хәтта кеше-кара күрмәгәндә елады да. Унҗиде яшь иде аңа ул вакытта, ә кызга — унбиш. Әйе, әйе, ул кызның да исеме Гөлфия иде бит, ничек туры килгән диген. Гомерле булсын, әнисенә таяныч булсын иде бу Гөлфия. Ана өчен бала бәгырь кисәге бит, карап торганы, өмете-куанычы. Моңсу хатирәләрдән арынырга теләп, Салихҗан тукталышка таба кузгалды. Гөлфияне тукталыштан ук каршы алырга иде исәбе. Шунда аның күзе, һәйкәл артыннан чыгып, аллеяга кереп килүче сылу кызга төште. "Гөлфия... — Салихҗан йөрәгенең дөпдөп кагуын тойды. — Фотосурәттәге кебек, әмма тагын да чибәррәк күренә. Кабарынкы куе чәчләре иңнәренә таралып төшкән. Алар чем-кара төстә, кояш нурларында ялык-йолык итеп тора. Мондый шомырт-кара чәчләрне Салихҗанның күргәне юк иде әле. Йөзе каратут, күзләре зур, кашлары карлыгач канатыдай кыйгач, һинд кызларыныкыдай, ике каш арасында миңе дә бар. Бит урталары азрак батып, нәни чокырчыклар хасил итә. Уймактай кечкенә авызын күбәләк канатыдай нәфис иреннәр каймалаган. Ирен читләрендә көлемсерәү чалымнары. Иң гаҗәбе шул: керфеген, кашын каралтмаган, иреннәрен буямаган. Хәер, ул иреннәр болай да буялган кебек алсу, сусыл..." Алар бер-берсенә бер-ике адым кала туктап калдылар. — Гөлфия! Менә син нинди икән... — Сокланудан, Салихҗан бу сүзләрне ычкындыруын үзе дә сизми калды. — Салихҗан... Син бит, әйеме?! — Әйе, мин, Гөлфия. Хатлар аша гына таныш егет. — Аннары үзен кулга алырга ашыкты: — Гафу ит, зинһар, сине күргәч бөтенләй зиһенем чуалды. Бу чәчәкләр танышу билгесе булсын. — Ай, нинди матур чәчәкләр, искиткеч... Миңа беркемнең дә мондый чәчәкләрне бүләк иткәне булмады. — Гөлфия, үрелеп, Салихҗанның бит очыннан үбеп алды. — Гафу ит инде. Шатлыгымнан үзем дә сизми калдым. — Кыз, кызарып, керфекләрен түбән төшерде. Алар, янәшә, эскәмиягә таба атладылар. — Ә мин ай буе бары сине генә уйлап йөрдем, Гөлфия! — Мин дә. Хәтта әни дә сизенде: "Ашаудан, йокыдан калдың, кызым, әллә гашыйк булдыңмы?" — Ди. — Ә син ничек җавап бирдең? — Баштарак ни әйтергә дә белмәдем. "Авырып торам, дисәм, борчылыр инде. Нишләргә икән?" — дип баш ваттым. Ахырда: "Әстерханнан хат алышкан егет Казанга килгән. Инде айдан артык биредә эшләп йөри",— дип танырга мәҗбүр булдым. "Имәндә икән чикләвек, бичаракайларым, шул тиклем ничек күрешми түздегез?!.." —дип көлде дә башка дәшмәде. — Минем хәлне дә туганнарым сизенде. Синеке кебек халәттә калдым үзем дә. Алар, эскәмиягә утырып, беркавым тынып калдылар. Бары яфракларның талгын җилдә шыбырдашуы, ниндидер кошчыкның "чут-чут" килүе генә ишетелеп торды. Егетнең күрешкәч әйтермен дип алдан уйлап куйган матур сүзләре зиһененнән мизгел эчендә очып чыкты. Кыз да эндәшергә кыймады. "Егетме син, әллә дегетме! — дип сүкте үзен эчтән Салихҗан. — Йә, нәрсә, телеңне йоттыңмы?" Ниһаять, тәвәккәлләде: — Мин сине бик күптәннән беләм кебек, Гөлфия. Бары озак күрешми торганбыз да яңадан очрашканбыз төсле. — Әллә төшләреңә кереп йөдәттемме? — Кыз, рәхәтләнеп, бөтен барлыгы белән көлде. Гаҗәеп ягымлы иде аның тавышы, әтисенең туган авылындагы тау асты чишмәсе челтерәвен хәтерләтте. — Бер дә күргәнем булмагач, кермәдең шул. — И-и, ә минем төшләреңә бик тә керәсем килгән иде. Башкаларны уйлап йөргәнсеңдер әле! — Кыз, иреннәрен бөрештереп, үпкәләгән итте, аннары, бөтен йөзе белән балкып, ихластан көлде. — Ю-ук, Гөлфия. Ятсам, торсам, кайтсам, китсәм, син генә уйларымда булдың. — Шулай дигән бул инде. — Аннары, җитдиләнеп, өстәп куйды: — Миңа да сине күптәннән беләм кебек тоела. Әйтерсең лә бергә уйнап үскәнбез. Шундый якын, ягымлы дустым шикелле. — Ул, керфекләрен күтәреп, Салихҗанга карады, карашлары очрашкач, дерт итеп китте, колак очларына кадәр кызарды. Салихҗан, батырчылык итеп, кызның кулын учларына алды, күзләренә тутырып карады. Гөлфиянең күзләрендә шатлык яшьләре җемелди иде. Салихҗан, якынаеп, кызның керфек очларыннан үпте, чәчләреннән сыйпады. Икенче мизгелдә иреннәр бер-берсе белән кушылды. Сөю кебек татлы иде ул иреннәр... — Как вам не стыдно, молодые люди?! — Узып баручы әби ала рга шулай дәште. Гөлфия белән Салихҗан, корт чаккандай сикереп торып, бакчадан чыгып йөгерүләрен сизми дә калдылар. Тик бакчадан чыккач кына, сулулары кабып, туктап калдылар. — Уңайсыз хәлгә куюым өчен, зинһар, гафу ит, Гөлфия. — Миңа бик оят булды, Салихҗан. Үземне музейга куелган тере экспонат итеп тойдым. Мин сиңа рәнҗемим. Без икебез дә ни эшләвебезне белештермәдек бит. Хәерлегә булсын, башымны югалта яздым. — Ышанырсыңмы, юкмы, мин сиңа бер күрүдә гашыйк булдым, Гөлфия! Кыз, килешеп, баш селекте. Карашы чиксез ягымлы иде аның бу минутларда. — Бәлки, кинога керербез, Гөлфия? — Икенче юлы, Салихҗан, яме. Миңа әни эштән кайтканчы өйдә булырга кирәк. — Алайса, озатып куярга мөмкинме? Кыз, ризалык белдереп, керфек какты. Гөлфия Свердлов урамындагы биш катлы йортта яши икән. Ишегалдына кермичә, кыз, саубуллашырга дип, кулын сузды, аннары, исенә төшереп, сумкасына үрелде: — Мин сиңа телефон номерын язып бирәм, дүшәмбе көн, мөмкинлегең булса, көндез шалтыратырсың. Салихҗан аны карашы белән озатып калды. * * * Дүшәмбе көн төшке аш вакытында, мастер бүлмәсенә кереп, Гөлфиягә шалтыратты Салихҗан. Ул килеп керүгә, мастер Петр Михайлович, начальникка йомышым бар, дип, бүлмәдән чыгып ук китте. Әнисе эштә күрәсең, трубканы Гөлфия алды: — Әйе, тыңлыйм. — Хәерле көн, Гөлфия. — Салихҗан, син... Мин бүген шалтыратырсың дип уйламаган да идем инде. Беркөн әллә ничегрәк килеп чыкты, ачуланма, зинһар. — Анда синең бер гаебең дә юк, Гөлфия. Киресенчә, мин үземне әрсезрәк тоттым бугай. Зинһар, рәнҗемә! — Бер мизгелгә тынып калдылар. Салихҗан сүзен дәвам итте: — Бик сагындым мин сине, Гөлфия. Бер ел күрмәгән кебек. — Мин дә сине юксындым, Салихҗан. Үпкәләгәнсеңдер дип борчылдым да. — Яраткан кеше үпкәләп тора димени, Гөлфиякәй. — Шулай дигән бул инде. — Гөлфия, чытыкланып, рәхәтләнеп көлде. — Хәлләрең ничек, эшләрең барамы? Илһам килдеме үзеңә? — Аллага шөкер, сине күргәч, иртәдән үк эшләрем гөрләп бара. — Рәхмәт инде, Салихҗан. Иртәгә менә мин дә университетка эшкә барам. Стройотрядка язылмаган кешеләрне ремонт ясашырга чакырганнар иде. Әниемнең йөрәге авыртып торганга, быел Әстерханга помидор җыярга бармый калдым. — Сау-сәламәт була күрсен инде әниең, Гөлфия. Бик борчылма, Алла кушып, рәтләнеп китәр әле. — Шулай була күрсен инде, Салихҗан. Аннан да якын кешем юк бит минем. — Бу шимбәдә ни эшлисең, Гөлфия? Бәлки очрашырбыз? — Ярый, Салихҗан. Сәгать ничәләрдә? — Көндезге сәгать бердә, Киров исемендәге мәдәният сарае янында. Каршы килмәсәң, мин һинд кинофильмына билет алып куярмын. — Нишләп каршы килим, Салихҗан, һинд кинофильмнарын бик яратам мин. Чакыруың өчен рәхмәт. — Каршы килмәвең өчен үзеңә дә рәхмәт, Гөлфия. Көтәм! — Сау булып тор, Салихҗан! — Очрашканчы, Гөлфиякәй! Мастерның әйләнеп керүен көтеп алды да ашханәгә китте Салихҗан. Күрше корпуска урнашкан ашханәгә барып җиткәндә, Галимҗан абыйсы инде чыгып килә иде. — Авырмыйсыңдыр бит, Салихҗан? Болай соңга калмый идең. — Юк, юк, Галимҗан абый. Танышыма шалтыратасым бар иде. — Алай гына булса ярый, энем. Дөрес эшлисең, танышларны онытып бетермәскә кирәк. — Галимҗан абыйсы хәйләкәр елмайды. — Үпкәләмәсеннәр, дим. — Аннары, җитди тонга күчеп, өстәп куйды: — Төш вакыты үтеп бара, тоткарламыйм үзеңне. Ашларың тәмле булсын. — Рәхмәт, Галимҗан абый. Кәефе яхшы иде Салихҗанның. Күңел күтәренкелеге йөзенә үк чыккан, күрәсең, килеп басуга, аш бүлүче таныш татар хатыны аңа сүз кушасы итте: — Син бүген елмаеп кына йөрисең, ә, Салихҗан. Берәр чибәр кызның портретын ясадыңмы әллә? — Юк ла инде, Мөслимә апа. Болай гына. Аннары кызлар килеп сарылырдай егет тә түгел инде мин. — Алай димә, Салихҗан, алай димә. Сызгырсаң, көтүләре белән килеп җитәрләр иде. Шәһәр кызлары шундый алар. Кызлар дигәннән, минем дә өч кызым бар бит. Теләсә кайсын сиңа кияүгә бирергә риза. Сайлап ал. — Алайса, тышка чыгып сызгырып карыйм әле. Өчесе дә килерме икән. — Ю-ук, килмәсләр, кызларым бик тыйнак, оялчан минем. Үземә охшаганнар. — Ул Салихҗанга аш сузды: — Ярый, энем, ашың тәмле булсын. Уенычыны бергә, дигәндәй, син шулай да минем тәкъдим турында уйлап кара әле. Үкенмәссең! "Юк инде,— дип уйлап куйды Салихҗан. — Җ иләк кебек Гөлфияне башкаларга алыштыраммы соң!" Шимбәдән шимбәгә кадәр яшәгән төсле хәзер Салихҗан. Атна арасындагы көннәрнең ничектер мәгънәсе калмагандай тоела аңа. Дөрес, эшенә эленкесалынкы карамый анысы. "Вакытым яки кәефем юк, дип, бервакытта да кулыңны бозма,— дип әйтә иде әтисе аңа һәрчак. — Эшеңә карап үзеңә дә бәя бирерләр". Өстәвенә, Галимҗан абыйсы алдындагы җаваплылык та бар бит әле. Абынса, иң беренче Галимҗан абыйсының йөзе кызарачак. Хәзер ул Кызыл почмакны бизәү белән мәшгуль. Элегрәк көнкүреш бүлмәләре белән шөгыльләнгән иде. Көнкүреш бүлмәләрен бизәү дигәннән, алары да аерыла бит аның: ирләрнекендә кырыс тоннар өстенлек итсә, хатын-кызларныкында фантазияне дә эшкә җигәргә туры килде. "Хәзер инде көнкүреш бүлмәсеннән чыгасы да килми, әллә эшне дә шунда күчерергәме икән?!" — дип шаярталар хатыннар. Бу сүзләр директорга да ишетелгән, күрәсең, Салихҗанның эшен шәхсән үзе карап китеп, бик канәгать калган, диделәр. Ә беркөнне аны кадрлар бүлегенә чакырттылар. Гаебе булмаса да, ничектер шикләнебрәк барды анда Салихҗан. Әмма борчылуы юкка булган икән, киресенчә, күңелле хәбәр көтә иде аны биредә: тырыш хезмәте өчен, директор аны бер айлык хезмәт хакы күләмендәге акча белән бүләкләү турында приказ чыгарган икән. Кадрлар бүлеге башлыгы, Салихҗанны әлеге приказ белән таныштырып, кул куйдырды. Хәтта кулын кысып котлады да. "Премия исәпләнгән, акчаны хәзер үк кассадан кереп ала аласыз",— диде ул аны озатканда. Монысын ук көтмәгән иде Салихҗан, куанычыннан түбәсе күккә тиде. Акчаны нәрсәгә тотасын да хәл итеп куйды ул: әти-әнисенә, Галимҗан абыйсы белән Нәфисә апасына бүләкләр алачак һәм, әлбәттә, Гөлфиясенә дә. "Егет сүзе бер булыр",— дигәндәй, тимерне кызуында сукты Салихҗан. Бүген соңрак кайтам, дип, Нәфисә җиңгәсенә шалтыратты да эштән соң туры кибетләргә юл тотты ул. Әнисенә ак мамыктан челтәр шәл — паутинка, әтисенә исә матур күлмәк алды. Шундый ук бүләкләрне Галимҗан абыйсы белән җиңгәсенә дә тәгаенләде. Ә менә Гөлфиягә бүләк сайлаганда, шактый баш ватарга туры килде аңа. Ахырда, колак алкалары алды ул. Дөрес, асыл ташлар белән бизәлмәгән бизәлүен, анысына ук хәле җитмәде, әмма алтынны нәфис итеп бизәкләп үреп ясалган иде алар. Инде хәзер бүләкләрне тапшырасы гына калды, һәм ул, ялга кадәр сабырлыгы җитмичә, телефонавтоматтан Гөлфиягә шалтыратты. Трубканы кызның әнисе алды. Ничектер таныш тоелды аның тавышы Салихҗанга. Кайда ишетте соң әле ул бу ягымлы, йомшак тавышны? Әмма исенә төшерә алмады. Ул арада ханым трубканы кызына бирде. — Исәнме, Гөлкәй! — Салихҗан? Ничек шулай соң гына шалтыратырга булдың әле? — диде Гөлфия гаҗәпләнеп. — Уңайсыз хәлгә куйсам, гафу ит инде. Иртәнгә хәтле түземлегем җитмәде. — Берәр хәл булмагандыр бит? — Юк, юк, Гөлфия. Берни дә булмады. Иртәгә кич очрашып булмасмы икән дигән идем. Гөлфия ни әйтергә белми югалып калды. Икенче мизгелдә: — Хәзер, бер генә минутка,— дип, телефоннан ераклашып, әнисе белән нәрсә хакындадыр сөйләшеп алды. Ниһаять, трубкада яңадан кызның ягымлы тавышы яңгырады: — Белмим, ничегрәк кабул итәрсең икән, Салихҗан,— диде ул. — Әни: "Туры үзебезгә килсен. Ул егетне үземнең дә күреп танышасым килә", — ди. — Ни дип тә әйтергә белмим инде, Гөлфия. Килешеп бетәрме икән? — Син бер дә борчылма, Салихҗан. Әнием бик гади, кешелекле минем. — Хәтта ничек барып керәсемне дә күзаллый алмыйм, Гөлфия. Көтмәгәндә булды. — И-и, егет кеше шулай кыюсыз була димени. Бер дә курыкма, ишек төбендә каршы алып, җитәкләп керермен,— дип шаяртасы итте Гөлфия. Үзе тыела алмый көлде. — Йә, ярый, бетереп үк ташлама,— дип, җитди тонда сөйләшергә тырышты Салихҗан. — Беләсең килсә, мин алай ук төшеп калганнардан түгел. — Ярый инде, үпкәләмә, Салихҗан,— диде Гөлфия, аклану катыш. — Кыюлык өстәр өчен мин бит сине юри кыздырдым. Синең арыслан тотарлык батыр егет икәнлегеңне беләм бит мин. — Шулай дигән бул инде, — дип, Гөлфиянең үзе кебек җавап бирде Салихҗан. Аннары, җитдиләнеп, өстәп куйды: — Ярый, килермен. Чакыруың өчен рәхмәт. — Әнигә дә рәхмәт әйтимме? — Гөлфия һаман шаяртасы итте. Салихҗан да югалып калмады: — Зур рәхмәт, ышанычыгызны аклармын, дип әйтте диген. — Алай ук шаяртып тормам инде, Салихҗан. Йә үпкәләтермен. — Әйе шул, Гөлфия, һәр нәрсәнең чамасы була,— дип төзәтергә ашыкты сүзләрен Салихҗан. — Әниеңә зур рәхмәтемне тапшыр. Ярый, очрашканчы, Гөлфиякәй. — Сау бул, Салихҗан. Акыллы сүзләрең өчен рәхмәт сиңа. Бер үтенечем бар. Баумандагы чәчәк кибетенә кереп торма инде, яме. Акчаңны әрәм итмә. Бакчадан биш букетлык чәчәк алып кайттым. Без сине сәгать җиденче яртыда көтәрбез. * * * Икенче көнне эшкә канатланып барды Салихҗан. Дөрес, ул башка көннәрдә дә эшкә теләп йөри, рәссам хезмәте бик ошый аңа. Башкарасы эшен күзаллап эскизлар ясый, кирәк тапса, эш барышында үзгәрешләр дә кертә. Бүген исә эскизлардан бөтенләй читкә китеп, күңеле кушканча гына эшләде, бизәлешкә өр-яңа элементлар кертте. Бу шулкадәр табигый килеп чыкты ки, әйтерсең лә барысы да алдан уйланып, күчешләр төгәл исәпләнеп куелган иде. Төсләрнең дә үзгә-яңача төсмерләрен, гармонияле күчешен, оптималь пропорциясен тапты ул. Якты төсләр генә сайлап, күләгәләрдән бөтенләй качарга тырышты. Нәтиҗәдә хезмәтеннән үзе дә канәгать калды. Эшен тәмамлагач, сәгатенә күз салды: кичке бишенче ярты узып бара. Пумалаларын, буяуларын җыйнап, юынып чыкканчы, эш вакыты да бетәчәк иде. Заводтан азрак арып-талчыгып, әмма күтәренке күңел белән чыкты Салихҗан. Тукталышка чыгып басуга, трамвай да килеп туктады. Аның белән соңгы тукталышка кадәр барып, троллейбуска күчеп утырды ул. Шулай 50 минут вакыт узды да китте. Шәһәр үзәгендә тартмалы конфет, шампан шәрабы сатып алды. Ашыкмый гына барса да, җиденче егерме минутта Гөлфияләр йорты янында иде инде Салихҗан. Әле ун минут вакыт бар, дип, йорт янын каравыллап булмый бит инде: подъездга кереп, дүртенче катка күтәрелде, тиешле фатирның кыңгырау төймәсенә басты. Вәгъдә иткәнчә, ишекне Гөлфия үзе ачты. — Әйбәт кенә килеп җиттеңме, Салихҗан? — Әйе, Гөлфия. Хәерле кичләр сезгә. — Сиңа да, Салихҗан. Әйдә, залга уза торыйк. Әнинең кухняда азрак эшләре бар. Залда инде табын корылган иде. Стенка, диван, кәнәфиләрне күздән кичереп, ишек төбенә генә утырмакчы иде Салихҗан, әмма, ай-ваена карамый, Гөлфия аны түргә үк утыртты. Ул арада залга хуҗабикә дә керде. Аны күргәч, Салихҗан чак кына телдән язмады. — Исәнмесез! Сез... — Исәнмесез! Әйе, мин, матурым! Монысын ук көтмәгән иде Салихҗан. Аның каршында чәчәкләр сайлап биргән ханым басып тора түгелме?!.. Телефоннан сөйләшкәндә менә нигә тавышы таныш тоелган икән! — Бу минем әнием Гөлсем була,— дип таныштырды аның белән Гөлфия. — Кызым кулындагы букетны күргәч, мин үзем дә Сездән ким гаҗәпләнмәдем. Якын күреп сайлагангамы, хәтергә уелып калган иде ул букет,— диде ханым, өстәл артында урын алгач. — Күзләремә ышанмый, әйләндерә-әйләндерә карадым хәтта. Ялгышлык булуы мөмкин түгел иде — шул үзе. Үзенчәлекле композицияле, гадәти булмаган букет иде бит ул. Мин аны дистәләрчә букет арасыннан да аера алыр идем. — Димәк, безнең якыннан танышуыбызга син дә өлеш керткәнсең, әни. — Сүзгә Гөлфия кушылды. — Минемчә, очраклы гына түгелдер бу. — Шулай, кызым, шулай. Ходай кушкандыр. Без кунакны сүз белән генә сыйламыйк инде, кызым. — Ул Салихҗанга борылды: — Әйдәгез, Сезгә салатлар салып бирим. — Рәхмәт, Гөлсем апа! Гөлсем кызына борылды: — Син кунакны игътибарсыз калдырма, кызым. Мин кухняда ризыкларны карый торыйм. Әнисе чыгып китүгә, Гөлфия Салихҗанга елмаеп эндәште: — Сиңа алдан әйтмәвем өчен гафу ит, Салихҗан. Әнидән чәчәк сатып алуыңны белсәң, килергә оялырсың дип курыктым. — Минем өчен бу аяктан егарлык яңалык булды шул, Гөлфиякәй! Югалып калдым хәтта. — Һәр нәрсә ике яклы дигәндәй, аның уңай ягы да бар бит, Салихҗан. Әни хәзер синең өчен, кем әйткәндәй, үз кеше. Икесе дә рәхәтләнеп көлделәр. Ул арада Гөлсем апа пылау китерде. Салихҗанның тартынып кына ашавын күргәч, кызын ярымшаяртып шелтәләп тә алды: — И-и, кызым, син кунакны бик начар сыйлыйсың, ахры. Әллә тәмле әзерли алмадыкмы икән? — Бик тәмле булган, Гөлсем апа. Өстәл тулы ризык булгач, кайсын кабарга да белмим. — Салатларны Гөлфия әзерләде инде. Сез ашамагач, ул да куркып утыра. — Минем бу кадәр тәмле салатларны ашаганым юк иде әле. Рәхмәт, Гөлфия. Кулыңнан куан! — Шулай дигән бул инде. — Гөлфия кызарды, нигә монысын әйттең инде дигәндәй, әнисенә карап куйды. — Үз күчтәнәчеңне үзеңә ачарга туры килә инде, Салихҗан. Мин андый нәрсәләрнең рәтен дә белмим,— дип, шампан шәрабына ымлады Гөлсем апа. Салихҗан шәрабны капкачын аттырмыйча гына, пөхтә итеп ачты, бокалларга шәраб салды: — Сезнең хөрмәткә, Гөлсем апа,— диде Салихҗан, бокалларны кулга алгач. — Шундый акыллы, уңган, чибәр кыз үстерүегез өчен рәхмәт Сезгә. — Чибәрлеге Аллаһы Тәгаләдән инде аның, энем,— диде Гөлсем апа, елмаеп. — Игътибарыгыз, якын итеп килүегез өчен рәхмәт. Аз гына йотып куйдылар. — Син дип эндәшсәм, үпкәләмәссең бит, энем? — Юк, әлбәттә! — Алайса, син дә минем белән шулай сөйләш, яме, энем. Тикшерүем түгел, кызыксынуым гына: үзең, әти-әниең, туганнарың хакында азрак сөйләмәссеңме? — Хатка язган идем бит, Гөлфия сөйләмәдемени? — дип, чак кына ычкындырмый калды Салихҗан. Әле ярый телен тешләп өлгерде. Урысларның: "Простота — хуже воровства",— дигән сүзләрендә азмы-күпме хаклык бар, күрәсең. — Бик рәхәтләнеп, Гөлсем апа,— диде ул аннары. — Әтием Тимерҗан исемле, пенсиядә, әмма портта диспетчер булып эшләп йөри әле. "Өйдә утыра алмыйм, эшсезлектән сулышым кыса",— ди. Әнием — Бибинур, ул да пенсиядә, өйдә генә. Үзем сәнгать училищесын тәмамладым, рәссам. Әмма белгечлегем буенча үзебездә кулай эш таба алмаганга, бирегә килдем. Әтием дә бу фикеремне хуплады, үзенең туган якларына якынрак урнашуымны теләде. — Әтиең кайсы яклардан соң, Казанның үзеннән түгелдер бит? — Юк, Гөлсем апа. Яшел Үзән районындагы Күгеш авылыннан ул, элек Төньяк Норлат районы дип йөртелгән. — Ә-ә, якын икән. Ялгышмасам, Яшел Үзән, Апае районнарын Тау ягы дип йөртәләр бугай, шулаймы? — Әйе, Гөлсем апа. Чыннан да, тау яклары ул. Күгеш авылы үзе дә тау башында утыра, тау астында чишмәсе дә бар. Хәер, чишмәләр ягы дип әйтсәң дә була ул төбәкне, казысаң, һәр адымда чишмә чыга. Халык су ала торганыннан тыш, тагын ике чишмәгә улак куелган. — Чишмәләре булган як — бай як инде ул, энем, рухи яктан бай як. Чишмәле авыл кешеләре яхшы күңелле, ярдәмчел була. — Бик дөрес әйтәсең, Гөлсем апа. Чыннан да, игелекле халык яши анда. — Сез гаиләдә ничә туган соң, Салихҗан? — Без ике бала. Апам тормышта, Әстерханда торалар. Кыскача менә шул, Гөлсем апа. — Рәхмәт, энем. Ә минем бер кызым гына бар, бердәнберем, газизем. Әтисе, Гөлфиягә биш яшь тулганда, автомобиль фаҗигасенә очрап һәлак булды. — Ананың керфекләренә яшь сарылды. — Кызым хакына, аның барлыгына куанып яшим менә. — Авыр тынлык урнашты. Аннары Гөлсем апа корт чаккандай сикереп торды: — Күр әле, бәлешемне онытканмын бит, көя башламасын тагын! Яңадан икәү генә калдылар. — Әниең бик яхшы кеше икән, Гөлфия. — Әйе, Салихҗан. Бик яратам мин аны. Минем өчен актык сулышын да бирергә тора. Кызымны аякка бастырыйм, кеше итим, дия-дия, ике эштә эшләп йөрде бит ул, иртә-кич, җыештыручы булып, кара эш башкарды. Әле ул хезмәтен ике ел элек кенә ташлады, йөрәге авырта башлап, мин елап ялваргач кына. — Нишлисең, аналар шундый инде алар. Үзләре өчен түгел, балалары хакына яшиләр. Сакла син аны, Гөлфия, ничек тә сакларга тырыш. — Мин аны өйдә генә утыртыр идем дә бит, бер дә эшләтмәс идем. Укуны ташлап, эшкә дә урнашырга теләдем. "Укуың ташласаң, риза-бәхил түгел, кызым. Ничек тә укы, яхшы һөнәр ал",— дип кистереп әйтте. Читтән торып укуга күчүгә дә ризалык бирмәде. — Уку кирәк инде ул, Гөлфия. Мин үзем дә киләсе елга читтән торып укырга керергә уйлап торам. Ленинградка булырмы, әллә Уфага гынамы. — Ленинградтагысы дәрәҗәлерәктер инде аның, Салихҗан? — Анысы шулай. Тик анда барып-кайтып йөрүе ераграк. — Күңелең ни кушса, шулай эшлә инде, Салихҗан. Син бик акыллы кеше, минем ише генә түгел. — Алай кимсетмә үзеңне, Гөлфия. Син дә бик акыллы, уңган-булган кыз. — Рәхмәт инде. — Гөлфия, кызарып, башын аска иде. — Авылча булсын әле,— дип, Гөлсем апа бәлешне залга бөтен килеш күтәреп чыкты. Авылда бөтен бәлеш бүлгәнне малай вакытта Салихҗанга да күрергә туры килгән иде. Әбисе аннан: — Кайсы җирен кисеп бирим, улым,— дип сорады. — Белмим инде, әби,— диде Салихҗан аптырап. — Бөтен җире дә бик тәмле күренә. — Ә син менә капкачын ашап кара,— дип, бәлешнең түбәсен биргән иде аңа әбисе. Инде әбисе дә күптән дөньяда юк, ә бәлеш кисәгенең тәме Салихҗанның авызында әле дә тора сыман. Өске ягы кетердәп пешкән, капкан саен авыз суларын китереп тора иде ул. Гөлсем апасы бөтен бәлеш күтәреп чыккач, кылт итеп шул вакыйга искә төште. Уйларын укыгандай, Гөлсем апасы аңа бәлеш кисәген сайлап алырга кушты: — Бәлешкә туры килгән кунак бәхетле була инде ул. Яле, кайсы кисәге синеке икән, бәхетеңне сайлап ал,— диде. — Мин ул бәхетне Гөлфия белән бүлешер идем,— дип җавап бирде Салихҗан. Үзе бу сүзләреннән колак очларына кадәр кызарды. — Безгә түбәсен кисеп бирсәгез иде. Бәлеш түбәсе Гөлфиягә дә бик ошады: — Күр әле, әнием ай саен бәлеш пешерә, ә түбәсен ашап караганым юк иде. — Миңа аны әбием өйрәткән иде,— дип, әлеге вакыйганы сөйләде Салихҗан. — Син бәхетле кеше, Салихҗан,— диде Гөлсем апасы, аны игътибар белән тыңлап. — Әбиең һәм бабаң булган, әти-әниең исән-саулар. Ә мин менә сигез яшьтән балалар йортында үстем. — Салихҗанның сораулы карашын тоеп, Гөлсем апа сөйләп китте. — Әти-әнием хәрби кешеләр иде минем. Белоруссиядә чик буенда хезмәт иттеләр. Әтием хәрби очучы, ә әнием хәрби врач иде. Ул хәтәр көннәрне мин күрше хатыны Нина апа сөйләве буенча гына хәтерлим. 1941 елның 22 июнь таңында хәрбиләрне тревога буенча күтәрәләр. Тирә-якта бомбалар шартлый, артиллерия утка тота. Әти, самолетына барып җитеп, һавага күтәрелергә өлгерә, ә менә очучыларның күбесе аэродромда ук дошман бомбаларыннан һәлак булалар. Немец бомбардировщикларын саклаучы истребительләр, карчыга кебек, әти самолетына ташланалар. Теткәләнгән самолетын көчкә запас аэродромга илтеп җиткерә ул. Әмма аңа яңадан самолетка утырырга насыйп булмый, Брест крепостен саклап һәлак була. Әнием санитар поезды белән яралылар ташый. 1942 елның көзендә аларның составын фашист самолетлары бомбага тота, составтан бер кеше дә исән калмый. Ә бит санитар поездына махсус аеру билгеләре дә куелган була. — Ә сез ул мәхшәрдән ничек исән чыктыгыз соң, Гөлсем апа? — Өйдән чыгып киткәндә, әни мине Нина апаларга кертеп калдыра. Мин — 4 яшьлек сабый — йокыдан да уянып җитмәгән булам хәтта. Әни мине, битемнән үбеп: "Сакла кызымны, зинһар, дошманны җиңгәч, мин сезне эзләп табармын",— дип, Нина апа кулына тоттыра да чыгып йөгерә. Якында гына бомбалар шартлый башлагач, Нина апа мине күтәреп ала да эчке күлмәктән генә килеш урамга атыла. Бәхеткә, шул вакытта урам башында частька кичтән азык-төлек китергән машина күренә. Нина апа, туктамас дип куркып, машина каршына ук чыгып баса. Машина аңа ике-өч адым кала гына туктый. Кабинадан сүгенә-сүгенә сулуы капкан шофер атылып чыга. "Син нәрсә, акылдан яздыңмы әллә,— ди ул, кулларын ярсулы болгап. Әмма сабый баланы күргәч, азрак сүрелә төшә һәм: — Әйдә, тизрәк",— дип, Нина апаны кабинага төртеп кертә дә кузгалып китә. Безне 30 километр ары урнашкан станциягә илтеп, үз частен эзләп китә ул. Нина апа коткаручыбызның исем-фамилиясен дә белми кала. Ерак Себердәге әти-әнисенә — авылга юл тота Нина апа. Дүрт елга якын мин тайга читендәге шул авылда яшәдем. 1945 елның гыйнварында авылда тиф авыруы тарала. Медпунктта эшләүче Нина апа врачларга кайсы йортларда авырулар барлыгын күрсәтеп йөри һәм үзе дә тиф эләктереп, вафат була. Нина апаның әти-әнисе бик карт булганга, авыл советы мине балалар йортына җибәрергә дигән карарга килә. Ат арбасына утыртып, поездга илтүләрен мин әле үзем дә хәтерлим. Ак халатлы апа каршы алды мине вокзалда һәм үзем шикелле кечкенә балалар белән поездга утыртты. Свердловскида икенче бер поездга күчеп утырдык. Анысын Казанга юл тота, диделәр. Казанга мин менә шулай эләктем, Салихҗан. Ә әти-әниемнең язмышын бары үсеп җитеп, күп мөрәҗәгатьләр юллагач кына, белә алдым. — Дөньяның ачысын күп татыгансыз икән, Гөлсем апа. — Булды инде, Салихҗан энем. Аллаһы Тәгалә андый сынауларны берегезгә дә күрсәтмәсен. Сүзсез калдылар. Берәү дә тынлыкны бүләргә җөрьәт итмәде. Стенадагы сәгать кенә, дөньяның фанилыгын искәртеп, гомернең минутларын саный иде. VI Тормышын Гөлфиядән башка күз алдына да китерә алмый башлаган иде Салихҗан. Көзгә кергәч өйләнергә дә ниятләп куйган иде ул. Бу хакта Гөлфиягә дә сүз кузгатты: — Бик яратам мин сине, Гөлфиякәй. Сине бер көн күрми тору да газап минем өчен. Миңа тормышка чыксаң, сине бәхетле итү өчен барысын да эшләр идем! Каршы килмәде Гөлфия, әмма өзеп тә әйтмәде: — Мин дә сине яратам, Салихҗан. Акыллы, әйбәт кеше син. Әмма әти-әниең белән киңәшеп кара әле, алар нәрсә әйтер бит. Аннары миңа да әнием белән сөйләшергә кирәк. Аны ташлап китсәм, рәнҗемәсме,— диде. — Ярый, Гөлфиякәй, мин әти-әнигә рөхсәтләрен сорап хат юллармын. Син дә әниең белән сөйләшүне озакка сузмасаң иде. Шул көнне үк әти-әнисенә хат язды Салихҗан, Гөлфиянең һәм аның әнисе Гөлсем апаның нинди кешеләр икәнен аңлатырга тырышты. Берочтан, җаен табып, Галимҗан абыйсы белән Нәфисә апасына да әлеге ниятен сиздерде. Игътибар белән тыңладылар алар Салихҗанны. — Энем, әгәр чыннан да яратасың һәм ниятең җитди икән, тәвәккәллә. Әти-әниеңә хәбәр итүең дә әйбәт булган. Аларның ризалыгыннан чыгып һәм йөрәгең кушканча эш ит,— диде Галимҗан абыйсы. Аны Нәфисә апасы да җөпләде: — Ниятең изге, Салихҗан энем. Син яратырлык булгач, начар кеше түгелдер инде ул. Бәлки, булачак киленне берәр көнне үзебезгә кунакка да чакырырсың, таныша торыр идек. Аннары безнең сиңа олы гозеребез бар: өйләнешкәч, читкә чыгып китмәсәгез иде. Без сине улыбыз урынына күрәбез, Гөлфияне дә кызыбыз итеп кабул итәрбез. Шул хакта да уйла әле, яме! — Рәхмәт, әнисе, олы җанлы кеше син. Үзем дә нәкъ шул турыда кузгатмакчы идем,— дип өстәде Галимҗан абыйсы. — Бик зур рәхмәт сезгә, аңлавыгыз, йөрәгегезгә якын итеп кабул итүегез өчен рәхмәт! Гөлфияне кайчанрак кунакка чакырыйм икән соң? — Озакка сузма, Салихҗан. Каршы килмәсә, бу шимбәгә үк чакыр,— диде Нәфисә җиңгәсе. — Әйе, әйе, бик дөрес, әнисе. Тимерне кызуында сугу хәерле! Димәк, бүгеннән үк кунакны каршыларга әзерләнә башлыйбыз! Салихҗан бу сүзләрдән хафага төште: — Алай ук зурдан купмасагыз иде. Сезгә өстәмә мәшәкать, борчу тудырасым килми. Мин инде болай да... — Бернинди борчу да, мәшәкать тә түгел бу, Салихҗан энем,— дип бүлдерде аны җиңгәсе. — Киресенчә, бу безнең өчен зур куаныч, олы бәхет! — Шулай, әнисе, шулай. Бик дөрес әйтәсең. Кызыбыз урынына күргән килен төшүен күптәннән көтәбез бит инде. — Әле килен булып җитмәгән, ошатырсызмы, юкмы,— дип шөбһәләнде Салихҗан. — Сиңа ошаса, безгә шул җиткән. Иң мөһиме — үзеңә гомерлек таяныч, турылыклы хатын булсын! — Монысын Галимҗан абыйсы әйтте. — Сиңа караган кебек карарбыз, Салихҗан энем. Өебездә дә, күңелебездә дә урыны түрдән булыр. Рәхәт иде Салихҗанга мондый сүзләрне ишетү. — Сезгә нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә аз булыр кебек. Иткән яхшылыкл арыгызны ничек кенә кайтарып бетерермен икән! * * * Икенче көнне төш вакытында Гөлфиясенә шалтыратты Салихҗан. — Гөлфиякәй, мин сине бу шимбәдә көндезге сәгать 1гә кунакка чакырырга теләгән идем. Каршы килмәсәң иде! Гөлфия икеләнә калды: — Килешеп бетәрме икән соң, Салихҗан? Туганнарың мине бөтенләй белмиләр бит. — Галимҗан абый белән Нәфисә апа үзләре сине күрергә теләделәр. Башка кешеләр булмый, үзебез генә. — Ярар, Салихҗан. Олы кешеләрнең сүзен аяк астына салып булмый. — Син бер дә борчылма, Гөлфиякәй. Искиткеч гади, кунакчыл кешеләр алар. Мин сине үзебезнең йорт янында каршы алырмын. — Кайгыртуың өчен рәхмәт, Салихҗан! Мин 1 туларга 15 минутларда сезнең йорт янында булырга тырышырмын. — Рәхмәт, Гөлфиякәй! Көтеп калабыз. — Сау булып тор, Салихҗан! "Килә! Гөлфиякәй безгә кунакка килә!" — дигән шатлыклы уй бөтерелде аның башында. Шулчак бүлмәгә табелыцица кыз килеп керде. — Петр Михайлович кайда икән, Салихҗан? Егет куанычыннан аны кочаклап ук алды: — Монда гына ул, Сәридәкәй, монда гына. Син көтеп тор, хәзер керә ул. Ә миңа ашыгырга кирәк! Моны көтмәгән Сәридәнең зиһене таралды, ул башта кулларындагы кәгазьләргә, аннары ишеккә карады. Тик егеттән җилләр искән иде инде. "Кая ашыгырга кирәк? Нәрсә булган?" — диде ул үзалдына, аптырап. * * * Салихҗан атна буе Нәфисә апасына булышырга теләп йөрде. Тик Нәфисә апасы аны бер эшкә дә якын җибәрмәде. — Өй җыештыру, идән юу ирләр эше түгел,— диде ул, ике сөйләшмәслек итеп. — Алайса, кибетләргә чыгып, табынга кирәкле нәрсәләрне алып кайтыйм,— дип ялынды Салихҗан. — Бернәрсә дә кирәкми, барысы да өйдә бар, Салихҗан энем,— дип тынычландырды җиңгәсе Салихҗанны. — Кирәк әйберләрне мин алып куйдым инде. Аннары бу мәҗлес табыны түгел. Үзебезчә гади, гаилә табыны булсын, көндезге аш шикеллерәк. Эчемлек тә ала күрмә, безнең халыкка хас нәрсә түгел ул. Шулай да шимбә көн иртән чыгып, торт, тартмалы конфет һәм табынга куярлык чәчәкләр алып керде Салихҗан. Ә инде вакыт беренче яртылар булуга, Гөлфияне каршыларга тукталышка ук чыкты. Төгәл әйткән вакытында килде Гөлфия. Автобустан төшүгә, ул Салихҗан кочагына керүен сизми дә калды. — Ой, куркыттың, Салихҗан,— диде Гөлфия елмаеп. — Тукталышта кеше күп булганга, сине шәйләми калдым. Аннары тукталышта ук каршы алырсың дип уйламадым да. — Куркытырга һич теләмәгән идем, Гөлфиякәй. Йорт янында гына торырга түземлегем җитмәде. Аннары мин сине бик сагындым да. — Булмагандыр,— дип шаяртты Гөлфия. — Сагынган булсаң, өйдән чыгуга ук каршы алган булыр идең әле. Кыңгырау төймәсенә басып тормады Салихҗан, ишекне үзе ачып керде. Әмма карап кына торган диярсең, Нәфисә апасы аларны ишек төбеннән үк каршы алды. — Уңган-булган Нәфисә апам шушы була инде,— диде Салихҗан, Гөлфияне аның белән таныштырып. Аннары Гөлфиягә карап: — Ә үзем белән дөньядагы иң гүзәл кызны — Гөлфияне алып кайттым,— дип өстәде. Гөлфия кызарды, хәтта югалып ук калды. Ул арада залдан Галимҗан абыйсы чыкты. — Әтием кебек күргән Галимҗан абыем,— диде Салихҗан, аңа ымлап. — Исәнмесез,— диде Гөлфия, үзен кулга алып. — Сез мине гафу итегез инде, Салихҗан сүзләреннән соң югалып калдым. — Кызларны шулай оялталар димени,— дип, дусларча шелтәләде аны Галимҗан абзый. — Әйдәгез, сеңлем, түрдән узыгыз. Сезне күрүгә бик шатбыз. Галимҗан абзый, Салихҗан, Гөлфия — бергәләп залга уздылар, Нәфисә апасы, гафу үтенеп, кухняга кереп китте. Салихҗан белән Гөлфияне түргә үк утыртты Галимҗан абзый. Ә үзе каршы яктан урын алды. Ул арада, самовар күтәреп, Нәфисә апа да чыкты. — Салихҗан безгә улыбыз кебек, Гөлфия,— диде ул, ягымлы тавыш белән. — Шуңа күрә бер гаилә кебек, тартынмый утырыйк. — Шулай якын-үз итеп каршы алуыгыз өчен рәхмәт инде,— диде Гөлфия оялып кына. — Салихҗан сүзләре буенча сезнең эчкерсез, ягымлы кешеләр икәнлегегезне белә идем. — Әниегезнең хәле ничек, Гөлфия, исән-имин эшләп йөриме? — Аллага шөкер, Нәфисә апа. Сезгә сәлам тапшырырга кушты. — Исән-сау булсын, Гөлфия. Икенче юлы бергәләп кунакка чакырырбыз әле, Алла боерса. — Хәзер инде безнең чират, Нәфисә апа,— диде Гөлфия елмаеп. — Алла бирсә, Галимҗан абый белән бергә килерсез. — Насыйп булсын, сеңлем, насыйп булсын! — дип, сүзгә кушылды Галимҗан абзый. — Киләчәктә үзара якыннан аралашырга язсын. — Әйдәгез, тагын берне ясыйм,— дип, Гөлфиянең чынаягына үрелде Нәфисә җиңги. — Чишмә суы бу, Галимҗан абыең атна саен машина белән алып кайтып тора. — Бик тәмле, Нәфисә апа, әмма җитеп торыр. — И-и, сеңлем, беренче килгәндә бер генә чынаяк эчәргә ярамый бит,— диде Нәфисә җиңги, баш тартырга урын калдырмаслык итеп. Гөлфиягә ризалашудан башка чара калмады. Иң соңыннан өстәлгә бәлеш чыкты. — Бәлешне ашый алмам инде,— диде Гөлфия кызарып. — Бик тәмле әзерләнгәнгә, болай да күп ашадым. — Аш — ашка, урыны башка, диләрме әле, сеңлем. Ярый, мин Салихҗан белән икегезгә бергә салырмын. Аштан соң да озак кына сөйләшеп утырдылар. Әмма, Гөлфияне оялтырга теләмичә, өйләнешү турында сүз кузгатмадылар. "Кайда тору хакында Салихҗан үзе җай белән аңлатыр, саксыз кагылып, күңелен рәнҗетмик",— дип фикер йөрттеләр. Салихҗан Гөлфияне озата китте. Юл уңаенда кинога алып кермәкче иде аны Салихҗан, әмма Гөлфия: — Әни борчыла торгандыр, рөхсәт итсә, яңадан чыгарбыз, яме, Салихҗан,— дип, туры өйгә кайтуны кулайрак күрде. Салихҗанга ризалашырга туры килде: — Ярый алайса, кичке якта театрга барырбыз. Озак торганга, Гөлсем апа чыннан да борчыла башлаган иде: — Озатып куюың өчен рәхмәт, Салихҗан. Сезне күргәч кенә эчемә җылы йөгерде. Шәһәр җире бит, Алла сакласын, ни булмас. — Рөхсәт итсәң, без бергә йөреп кайтыр идек, әнием? — дип, ананың күзләренә тутырып карады Гөлфия. — Соңрак, кызым, әзрәк ял иткәч. Әйдәгез, бергә чәй эчеп алабыз. — Онытып торам икән, әнием. Галимҗан абый белән Нәфисә апа күп итеп сәлам әйттеләр. — Сәламәт булсыннар, кызым, сәламәт булсыннар. Бер гаиләдәй, сөйләшә-сөйләшә чәй эчтеләр. Чәйдән соң азрак ял иткәч, Гөлсем апа үзе үк аларга: — Ярый, балалар, барасы җирегезгә соңга калмагыз,— диде. Рәхмәт әйтеп, кулга-кул тотынып чыгып киттеләр. Гөлсем апа аларга сокланып карап калды. "Әтиләре генә бу көннәрне күрә алмады, ничек шатланыр иде. Әй, дөнья",— диде аннары, авыр сулап. VII Әти-әнисеннән хат алганга шатланып йөргән көннәре иде Салихҗанның. "Бездән фатиха, улым. Октябрь бәйрәменә кыз сорарга үзебез дә килеп чыгарбыз, Алла боерса",— дип язган иде әнисе. Әмма язмыш башкача хәл иткән икән: кавышу көннәре хакында уйлап йөргәндә, аны хәрби комиссариатка чакыртып алдылар. Бүлектә утыручы хатын, күп сөйләшеп тормый, аңа повестка тоттырды. Повесткада эштән расчет алып, тиешле әзерлек белән, Республика хәрби комиссариатына килергә кушылган, җибәреләсе команда саны да күрсәтелгән иде. Әлеге юлларны укуга, бугазына кайнар төер тыгылды Салихҗанның: нинди гаделсезлек, гаилә корып, парлы тормыш башлап җибәрәм дигәндә генә, барысын ташлап, ике елга армиягә!.. Тукта әле, бәлки, бүлек начальнигына яки хәрби комиссарның үзенә үк кереп, сөйләшеп караргадыр. Әмма, ныклап уйлагач, бу ниятеннән кире кайтты: "Ярый, ярты елга кичектерделәр — "отсрочка" бирделәр дә ди. Ләкин язын аны барыбер алып китәчәкләр бит. Гөлфиянең авыру әнисен аяктан екмасмы бу хәбәр? Аннары Гөлфиясен дә йөкле килеш калдырып китәрме? Әгәр минем хакта кайгыртып, сәламәтлекләренә зыян килсә?" Саллы иде бу дәлилләр, һай, саллы иде!.. Аны күргәч, Нәфисә апасы куркуга төште: — Ни булды, Салихҗан энем? Төсең качкан. Салихҗан, дәшми-тынмый, аңа повестканы сузды. Нәфисә апасы, укып чыккач, өнсез калды. Аннары, бер фикергә килеп, иренә шалтыратты: — Галимҗан, Салихҗан армиягә китәргә повестка алган! Трубкадан Галимҗан абзыйның: — Хәзер кайтып җитәм, әнисе. Борчылмагыз, берәр җаен табарбыз,— дигән сүзләре ишетелде. Ярты сәгатьтән үзе дә кайтып җитте Галимҗан абзый. Аны күрүгә еларга ук тотынган хатынын тынычландырырга ашыкты ул: — Мин бер дустыма шалтыраттым. Аның хәрби комиссариатта танышы бар. Сөйләшеп карарга вәгъдә итте. — Кайгыртуың өчен зур рәхмәт, Галимҗан абый, тик "отсрочка" сорарга кирәкми! — Ничек инде алай, энем? Берни аңламыйм. — Баштарак мин үзем дә хәрби комиссариатта сөйләшеп карамакчы идем, ләкин, ныклап уйлагач, бу ниятемнән кире кайттым,— дип, фикерләрен түкми-чәчми җиткерде Салихҗан. Галимҗан абзый дөнья күргән кеше иде. Хәлне тиз чамалап, Салихҗан фикере белән килешергә мәҗбүр булды: — Дәлилләрең саллы, энем. Чын ирләрчә карар бу! — Белмим инде, әтисе. Нишләптер күңелем тыныч түгел, хәерлегә булсын,— дип, теләмичә генә ризалашты Нәфисә. * * * Икенче көнне иртән заводка китте Салихҗан. Тиешле кулларны куйдыргач, бухгалтериядә тулы исәпхисап ясадылар. Хезмәттәшләре, директор урынбасары Таһир Сәлимҗанович белән саубуллашырга да онытмады. — Армиядән туры үзебезгә кайт. Яшь белгеч буларак, фатир ягын да җайларга тырышырбыз! — диде ул, егетнең кулын нык итеп кысып. Аннары өстәп куйды: — Бик кызганыч, яхшы белгеч китә, исәнимин хезмәт итеп кайт, энем. Заводтан чыгуга, туры университетка юл тотты Салихҗан. Факультетның белдерүләр тактасыннан Гөлфияләр төркеменең нинди лекциядә булуын белде дә кызны аудитория янында көтеп алды. — Нәрсә булды, Салихҗан? — диде Гөлфия куркынып. — Алай бик борчылма, Гөлфия, куркырлык берни дә юк,— дип, кызны азрак тынычландыргач кына, килеп туган хәлне җай белән генә аңлатты Салихҗан. Гөлфия шунда ук факультет деканына кереп, лекцияләрдән сорап китмәкче иде, әмма аны Салихҗан туктатып калды: — Лекцияләреңне калдырма, Гөлфиякәй! Соңгы пар лекция беткән вакытка үзем килеп җитәрмен. Теләр-теләмәс кенә ризалашты Гөлфия. Күзләрен яшь пәрдәсе каплаган иде. Кочагына алгач, елап ук җибәрде кыз: — Синсез нишләрмен, Салихҗан? Ике ел бит ул, ике ел!.. — Тынычлан, бәгърем, зинһар, тынычлан! Соңыннан барысын да сөйләшербез. — Ни генә булса да, мин көтәрмен сине, Салихҗан, көтәрмен! Тик шуннан соң гына аудиториягә атлады Гөлфия. Университеттан чыгуга, аэропортка сугылды Салихҗан. Әстерханга оча торган самолетка иртәгәгә билет алып, әти-әнисен күреп килергә иде аның исәбе. Ни аяныч, кассир кыз: "Иртәгегә билетлар юк!" — дип кырт кисте. Повестканы күрсәтү дә нәтиҗә бирмәде. Кассир, мин ни эшли алам, дигәндәй, кулларын гына җәйде. "Инде нишләргә? Башка көнгә алыргамы? Вакытның һәр көне кадерле бит". Ул, тукталышка чыгып чәчәкләр сатып алды да, аэропорт буенча кизү тәрәзәсенә килде. Кизү хатынның исемен һәм әтисенең исемен белешергә өлгергән иде инде. — Наталья Алексеевна, без Сезне бик ихтирам итәбез! Күпме кешегә ярдәм итәсез бит,— диде Салихҗан, ягымлы елмаеп һәм хатынга чәчәк букетын сузды: — Ихлас ихтирамым билгесе бу! Мондый игътибардан эреп үк төште ханым: — Бик зур рәхмәт! Берәр йомышыгыз бармы әллә? Шуны гына көткән егет аңа повестканы сузды һәм хәлне кыскача аңлатып бирде. Наталья Алексеевна, шул минутта ук телефон трубкасын алып, кемгәдер: — Надюша, синең янга бер чибәр егет килер, броньдагы билетларның берсен аңа бирерсең,— диде дә Салихҗанга борылды: — Өченче кассага барыгыз. Сезгә билет бирерләр. Хәерле юл Сезгә, исәнимин хезмәт итеп кайтыгыз! Шатлыгыннан рәхмәт тә әйтергә онытты бугай Салихҗан. Тиз генә билетны алды да яңадан университетка китте. — Салихҗан, башта әни янына сугылыйк әле! — дип үтенде Гөлфия. Бауман урамына төшеп, чәчәк кибетенә керделәр. Борчулы йөзләрен күреп, Гөлсем апа коелып ук төште: — Нәрсә булды, балакайлар? Ул-бу юктыр бит? Гөлфия сүз әйтерлек хәлдә түгел иде. Салихҗанның үзенә аңлатырга туры килде: — Борчылмагыз, зинһар, Гөлсем апа! Куркыныч нәрсә юк. Тик менә армиягә генә повестка алдым әле. — Әй, Аллам! — диде Гөлсем апа, яшьле күзләрен сөртеп. — Нишләрбез икән инде. Салихҗан аны юатырлык сүзләр таба алмады: — Сугышка китмим бит, Гөлсем апа. Ике ел үтәр дә китәр. Насыйп булса, кавышырбыз,— дию белән генә чикләнде. Аннары: — Без өйгә кайтып килик инде, Гөлсем апа? Минекеләр борчыла торгандыр. Яңадан бирегә кайтырбыз әле,— дип өстәде. Дөрес сизенгән икән Салихҗанның күңеле. Нәфисә апасы ут йотып тора иде. — И-и, балалар, мин бөтенләй куркуга төштем, Салихҗан белән юлда ул-бу булмасын, дидем. — Барысы да тәртиптә, Нәфисә апа. Аэропортка барып, Әстерханга билет та алдым. Иртәгә юлга кузгалырмын, Алла бирсә. — Бик дөрес эшлисең, энем. Кайтып әти-әниеңне күреп килми ярамый. Югыйсә, үзебез барырга соңга калдык, дип, ике ел буе үкенеп яшәрләр. Гөлфияне кочаклап ук алды Нәфисә апасы: — Тынычлан, сеңлем. Күр әле, бөтенләй төсең качкан бит. Бер-беребезгә таяныч булырбыз, безгә килгәләп йөр, яме. Апасының күкрәгенә капланып, үкси-үкси елады кыз. Нәфисә аны бүлдермәде: "Еласын, бәлки, бушанып, җиңелрәк булып китәр",— дип уйлады. Тик Салихҗан гына, бу күренештән гаҗиз калып, ни эшләргә дә белмәде. * * * Әстерханга төштән соң барып төште Салихҗан. Әтисе әле эштән кайтмаган, әнисе бакча эшләрен карап йөри иде. Салихҗанны күргәч, аптырап калды ана: — Улым, син түгелме соң бу? — диде ул, аны бакчаның аргы башыннан ук шәйләп. — Ни булды? — Мин, әни, мин. — Салихҗан аны кочагына алды. — Син борчылма, куркырлык берни дә юк. Кайтып күреп килим дидем менә. — Ниятләрең үзгәрде димме соң, улым? Үзебез барырга җыенган идек бит. — Ниятем үзгәрмәде үзгәрүен, әни. Тик әлегә туйны кичектереп торырга туры килә. Бу сүзләрдән соң, ананың гаҗәпләнүе тагын да арта төште: — Нигә, улым, Гөлфия авырып китмәгәндер бит? — Юк, әни, юк. Аллага шөкер, бары да исән-саулар. Күп итеп сәлам тапшырырга куштылар. — Вәгаләйкемәссәлам, улым. Тик ни булды соң? Күзләреңнән күреп торам, нидер яшерәсең. — Сездән яшерерлек нәрсәм юк, әни. Мине армиягә алалар, повестка бирделәр. Унысы китәргә. Саубуллашырга кайтуым иде. — Әй, улым, улым. Бигрәкләр дә вакытсыз биргәннәр ул повестка дигәннәрен. Кичектереп булмый идемени соң? — Булмый шул, әнием, булмый. Аннары барыбер кайчан да булса хезмәт итеп кайтырга бит. Соңармый килүе хәерлерәктәдер әле, бәлки. — И-и, улым, улым. Бөтенләй килмәсә, хәерлерәк булыр иде дә бит. Атаң әнә сугышны да кичкән, җәрәхәтләрдән, аяк-кул сызлауларыннан башка нәрсә тапмаган ул армия дигәннәрендә. — Хәзер сугыш түгел бит, әни. Ике елдан әйләнеп тә кайтырмын. Баш исән булса, берни түгел ул. Армиядә булмаган егетне ирләр кешегә дә санамыйлар бит. — Әй, ул ирләрен әйтер идем. Бетерә алмадылар шул армия дигәнен дә. Кемгә кирәк инде без. Күпме корал эшләнде, кемнән куркабыз? Шул Әмирик дигәннәреннәнме? — Кирәктер инде, әни. Кирәк булмаса, шулкадәр акчаны суга салмаслар иде. — Кемгәдер кирәктер анысы, улым, әмма гади халыкка түгел. Безнең өстәге күлмәктән башка табар да, югалтыр нәрсәбез дә юк. Без өйләнешкән илленче еллар башында әтиеңне, коммунистлыктан чыгарып, нахак гаепләр ягып йөрттеләр. Югыйсә, яшүсмер килеш утны кичеп, орден-медальләр алган кеше бит. Сталин үлеп кенә котылып калды. — Башка алай булмас инде, әнием. Сугышлар да күптән юк. Барлык илләр социализмга күчкәч, армиянең дә хаҗәте калмас. Ә хәзергә кирәк ул, әни, чыныгу мәктәбе буларак та кирәк. — Ярый инде, улым, нишлисең, башны ташка орып булмый. Аллага тапшырдык, язганын күрербез. Син укыган кеше, миннән күбрәк беләсеңдер. — Ана азрак тынычлана төште. — Өйгә керик, улым. Дөнья кайгысын җыеп бетереп булмас. Әтиең син яраткан чихон балыкларын киптереп куйган иде. Үзеңә кайтып ашарга насыйп булган икән. * * * Туган йортта биш кич кунды Салихҗан. Бишенче кичтә китәргә билет алуын әйтте: — Иртәгә кузгалырмын инде. Ике көнне юлга әзерләнергә калдырмыйча булмый. — Ярый, улым, ярый. Рәхмәт кайтуың өчен. Күрми калсак, үкенечкә каласы иде,— диде ата. — Киткәнче Гөлфияне бәхилләтә күр, улым. Бер гаебең булмаса да, сиңа күңеле рәнҗеп калмасын. Кызлар — ана буласы кешеләр, шуңа хатын-кыз рәнҗеше төшми калмый ул. Гөлфияне дә, безне дә хатларыңнан өзмә,— дип үтенде ана. — Ярый, әни, хатларны ешрак язарга тырышырмын,— дип тынычландырды аны Салихҗан. V III Салихҗан Мәскәү астындагы хәрби частька — һава һөҗүменнән саклану гаскәрләренә эләкте. Карантин вакытында плацта йөреп итек табаннарын шомарткач, ала рны роталарга бүлә башладылар. Ә Салихҗанны штабка куелачак яки укырга җибәреләчәк солдатлар төркеменә күчерделәр, һәрберсе белән аерым сөйләшү вакытында, Салихҗан радистка уку теләге белдерде. Хәер, бу алдан ук хәл ителеп куелган иде, ахры. Комиссия әгъзалары, икеләнеп тә тормыйча, баш селектеләр. Учебкада Салихҗанны катлаулы дәрес-занятиеләр генә түгел, авыр күнегүләр дә көткән икән: противогаз киеп, аркага авыр рация асып йөгерүләр, төнге марш-бросоклар дисеңме — берсе дә калмады. Зарланмый, сабырлык, түземлек белән үткәрде боларның барысын егет. Шуңа гел бик яхшы билгеләре генә ала килде. Алты ай шулай киеренке режимда үтеп тә китте. Соңгы имтиханнарны да бишкә тапшырды Салихҗан. Андыйлар бары икәү генә иде: урыс егете Володя Петров һәм ул. Искәрмә рәвешендә икесенә дә кече сержант дәрәҗәсе түгел, ә сержантны бирделәр. Котлауларга тыйнак кына: "Лычка"дамыни бәхет",—дип җавап кайтарды Салихҗан. Үз частена кайтып бер ай үтүгә, округ буенча хәрби өйрәнүләр игълан ителде. Анда Салихҗан да эләкте. Башланасыннан бер көн алда аларны тезделәр дә рәтләр алдына генерал чыгып басты: — Сезнең максат — "шартлы дошман"ның яшерен ракета команда пунктын кулга төшерү яки "юк итү!" — диде ул. — Алдан ук кисәтеп куям: ут нокталары "өйрәнү максатында" гына корылган булса да, сезгә сугышчан патроннар һәм гранаталар биреләчәк. Төрле көтелмәгән хәлләрдән сакланыгыз һәм иптәшләрегезне дә саклагыз. Аңлашылдымы? Рәтләр буенча: — Нәкъ шулай, иптәш генерал! — дигән күмәк җавап яңгырады. — Ә хәзер соңгы сорау: күнегүләрдә катнашырга теләмәүчеләр бармы? Андыйлар булса, бер адым алга атлагыз. Моның өчен бернинди дә җәза бирелмәячәк! Алга чыгучы табылмады. — Уңышлар телим! — диде генерал, сүзен төгәлләвен белдереп. Аннары, җитдилеген киметеп, рәсми булмаганча өстәп куйды: —Тырышыгыз, оланнар, мин сезгә ышанам! * * * Таң сызылуга, өйрәнүләр башланып та китте. Төп удар төркем әйләнгеч юллар белән алдан җибәрелгән иде. Ә Салихҗаннар полкына, "шартлы дошман "ның игътибарын десантчылардан читкә юнәлтү максатында, N координаталы биеклекне штурмларга боерык бирелде. Төп удар төркем хакында аерым офицерлар гына белә иде. Менә роталар һөҗүмгә күчтеләр. Салихҗан да алдагы рәтләрнең берсендә йөгерә: кулында автомат, аркасында авыр рация. Көчле яңгырдан соң аяк асты боламыкка әйләнгән, ара-тирә аяклары таеп егылучылар да күренә. Сикереп торалар да, киемдәге пычракка карамый, яңадан алга ыргылалар. Биеклекне алуга, командир бу хакта рациядән штабка хәбәр итәргә тиеш. Шуңа Салихҗан да аннан калышмаска тырыша. Менә биеклек түбәсенә менеп тә җитә яздылар. "Алда — ут нокталары, юк итәргә!" — дигән команда яңгырады. Шунда һич көтелмәгән хәл булды: Салихҗаннан аз гына алда атлаучы солдат, сөрлегеп, юеш чирәмгә егылды. Анысы гына бер хәл: җиргә җайсыз бәрелүдән, кулындагы гранатасы читкә очты һәм Салихҗаннан ике-өч адымда гына килеп төште. Шартлау хәленә куелган граната — бик хәтәр корал, ярчыклары күп кешенең гомерен өзәргә мөмкин. "Нишләргә? — дигән уй яшен тизлегендә көйдереп узды аның баш миен. — Читкә алып ташласаң, тирә-якта иптәшләре, арттан, ала рның үкчәсенә басып диярлек, генерал һәм хәрби күзәтчеләр атлый. Дүрт секундтан барысы да һәлак булачак яки..." Күңеленнән якыннары белән хушлашырга да вакыты калмады Салихҗанның. Ул, мәче җитезлеге белән алга ыргылып, гранатаны каскасы белән каплады. Шул мизгелдә үк шартлау тавышы яңгырады. Салихҗан һавага күтәрелүен тойды һәм каты бәрелүдән аңын җуйды... IX — Улым, ач күзеңне! "Тукта, ул кайда соң, ак биләүдә ята түгелме?! Аның өстенә әнисе иелгән. Ә юк, әтисе бугай!.. Тавышы калын, ирләрчә". Салихҗан күзләрен ачарга теләде, әмма күз кабакларын тарттырып куйганнар диярсең, керфек тә селкетә алмый. Шулай озак азаплангач, керфекләре дерелдәп куйды, күзләрен авырлык белән генә ачты. Аның өстенә чал чәчле генерал иелгән иде. — Улым,— дип кабатлады ул. — Хәлең ничек? — Әйбәт. Миңа хәзер рәхәт, шундый рәхәт! — дип пышылдады егетнең көйгән иреннәре. — Көчле контузиядән соң, ай буе аңга килә алмый яттың. Инде, ниһаять, күзеңне ачтың, терелерсең. "Күлмәк эчендә" туган икәнсең! — Күпне кичергән кырыс генералның, ирексездән, күзләре яшьләнде. — Рәхмәт сиңа, солдат, каһарманлыгың өчен рәхмәт! — Аннары ул, кул сәгатен салып, тумбочкага куйды. — Башка бүләгем юк минем, рәнҗемә, солдат! Зуррак бүләкне Ватан бирер әле сиңа. Яңадан караңгы бушлыкка очуын тойды Салихҗан. Еракта-еракта акчарлаклар тавышы ишетелгәндәй булды. Аның янына шәфкать туташы йөгереп килде, пульсын капшап, чакыру төймәсенә басты. Үзе тиз генә ясалма сулыш аппаратын тоташтырды. * * * Гаҗәеп йомшак кул җылысыннан күзләрен ачты Салихҗан. "Кем соң ул? Кайда ята? Янында утырган бу яшь кыз һәм карт абзый монда нишләп йөри?" — Салихҗан, бәгърем,— дип пышылдады кыз. — Бу мин — Гөлфияң! — Мин Сезне белмим. Монда нишләп ятам соң әле мин? — Ул торырга теләде, әмма гәүдәсе, кадаклап куелгандай, аны тыңламады. Гөлфия яшьләренә буылып сулкылдый башлады. Галимҗан абзый, тынычландырырга теләп, аның кулларын учларына алды: — Түз, сеңлем, түз! Таныр ул безне, хәзер булмаса, икенче килгәндә таныр. — Аннары ул Салихҗан өстенә иелде: — Мин бу, энем, Галимҗан абыең. Ә минем янда Гөлфия утыра. Узган атнада әти-әниеңнәр дә килгән булган, аларны да танымагансың. — Галимҗан абый? Ә кем соң ул? — Киеренкелектән, аның яңак мускуллары тартышып куйды. Егетнең халәтен күреп, алар янына шәфкать туташы килде һәм кунакларга саф татар телендә йомшак кына эндәште: — Абый, туташ, сезгә китәргә туры килер. Аңа дулкынланырга, киеренкелек кичерергә ярамый. Мөмкинлегегез булса, берәр атнадан яңадан килерсез, яме. Галимҗан абзый белән Гөлфия теләми генә ишеккә атладылар. Шәфкать туташы Салихҗанга тынычландыргыч укол ясап калды. Билгесезлек эчендә яңадан өч ай вакыт узды. Салихҗанга хәтере кайтмады. Ул инде хәзер акрын гына торып йөри башлады. Тәрәзә янына килә дә бер ноктага бик озак текәлеп карап тора. Аннары, арып, яңадан барып ята. Җәй җиткәч, шәфкать туташы Наҗия аны госпиталь бакчасына алып чыга башлады. Озак кына сөйләшеп утыралар, әмма сүзләре госпиталь тормышыннан узмый. Башка нәрсәләр, егетнең үткәннәре хакында сорашырга Наҗия дә кыймый, хәле начараер дип курка. Беркөнне, гадәттәгечә, бакчага чыктылар. Агачлар күләгәсендәге эскәмиядә утырганда, алар янына өлкән яшьтәге ир белән ханым якынлашты. Читкәрәк басып, бик озак карап тордылар алар Салихҗанга. Наҗия инде кисәтү дә ясарга җыенган иде, әмма көтелмәгән хәлдән тукталып калды. "Улым,— дип пышылдады ханым, чак ишетелерлек тавыш белән,—улым, газизем минем". Салихҗан аңа күтәрелеп карады, әмма дәшмәде, карашында үзгәреш сизелмәде. Шунда ир кеше, Салихҗанның янына ук килеп, кулындагы кәгазь төргәкне сүтте дә эчендәге әйберне җиргә куйды. Кулдан юынып ясалган агач ат сыны иде ул. Бик күптәнгегә охшаган, шомарып, яргаланып, вакыт узудан карасу төскә кергән. Кинәт егетнең күзләрендә очкыннар ялтырый башлады, йөзе тетрәнеп куйды, икенче мизгелдә, карашына аерым бер җылылык, гаҗәеп ягымлылык иңде. Ул, атны үзенәрәк тартып, ялларыннан сыйпый башлады. Аннары, капылт сикереп торып, ирне кочагына алды: — Әти, әтием, син бит бу...— дип пышылдады аның иреннәре. — Улым, таныдың! Хикмәти Хода... — Балам, газизем! — дип, ханым да килеп сарылды. — Әнием, күз нурым! Син дә мондамыни?!.. Бу минутларда өчесенең дә күзләреннән мөлдерәп яшь ага иде. Наҗия дә, читкә борылып, күз яшьләрен сөртте. Шул көннән соң Салихҗанның хәтере акрынлап булса да кайта башлады. Гөлфияне, Галимҗан абыйсын, Нәфисә җиңгәсен дә искә төшерде ул. Баштарак, хәтере кайтуын әйтеп, Гөлфиягә хат та язарга ниятләгән иде. Әмма яхшылап уйлагач, бу ниятеннән кире кайтты. "Бәхетле итә аламы соң ул аны? Юк, мең кат юк! Нигә әле Гөлфия авыру ирнең — ярым-йорты хәтерле кешенең күзләренә карап тилмереп яшәргә тиеш...". Бервакыт Салихҗан үзе яткан палатадагы авыруларның, үзара сөйләшкәндә аңа ымлап: "У этого парня временная потеря памяти с признаками перехода на амнезию",— дигәннәрен ишетеп калды. Күзләрен йомып ятканга, аны йоклый дип уйладылар, күрәсең. Хәер, бер сөйләшү вакытында профессор моны Салихҗанның үзеннән дә яшермәде: — Хәтер югалтулар киләчәктә дә кабатланырга мөмкин. Эмоциональ йөкләмәләр алудан, стресслардан саклана күр, энекәш,— диде ул. Әлеге хәлләрдән соң, аның күңелендә бер ният ныгыды: Гөлфиягә, үзенең өметсез авыру икәнлеген әйтеп, хат язарга. Нәм, озын-озакка сузмый, бу ниятен тормышка ашырды да. "Гөлфиякэй! — дип башлады ул үзенең хатын. — Бу хатны сиңа Салихҗан яза. Син минем янга килгән булгансың икән, танымаганмын, рәнҗемә инде, зинһар! Хәзер хәтерем кайтты, әмма профессор: "Хәтер югалтулар киләчәктә дә кабатланырга мөмкин ",— ди. Гомерлек авыру инде бу. Гөлфиякэй, мәхәббәтебез хакына үтенеп сорыйм: мине оныт, башка кешегә, үзеңне аңлаган, сау-сәламәт ир-егеткә кияүгә чык. Бу минем соңгы үтенечем. Син бәхетле булсаң, мин дә үземне бәхетле сизәрмен, сезнең бәхетегезгә куанып яшәрмен. Хуш, сөеклем!" Давыл купкан диңгез өстендәге ялгыз акчарлактай сизде ул үзен бу минутларда. Кургаш болытлар, түбән салынып, акчарлакны дулкыннарга кыса. Дулкын кочагында калып, упкынга чуммас өчен, акчарлак тар аралыкта бәргәләнә... Тукта, ялгышмыймы ул? Бу бит Гөлфияне гомерлеккә югалту! Әле соң түгел бит, аның өчен дә шундый тар аралык — өмет бар. Бәлки, бәхете өчен ахырга кадәр көрәшергәдер?! Әмма... аның бәхете Гөлфия өчен бәхетсезлек булып әверелмәсме? Хакы бармы моңа Салихҗанның? Юк, моңа аның намусы кушмый. Яраткан кешеңнән кызгандырып яшәгәнче... Нәм ул, кискен карарга килеп, хатны конвертка салып ябыштырды да конверт тышына адрес язды һәм, туганнан туган сеңлемә, дип, Наҗиядән әлеге хатны почта әрҗәсенә салуын үтенде. X I Салихҗан инде тәмам савыгып килә. Шәфкать туташы Наҗия аны мөстәкыйль йөри башлагач та ташламады: ул һәркөнне егетнең хәлен белеп чыга, сменасы тәмамлангач, Салихҗан белән бакчада сөйләшеп утыра. Алар бу аралашуга шулкадәр ияләштеләр ки, хәтта бер-берсен ярты сүздән, күз карашларыннан ук аңлый башладылар. Салихҗан белән Наҗия күңелендә акрынлап мәхәббәт хисе бөреләнде: нык, сыналган, эчкерсез мәхәббәт, ятимлектә үскән кыз белән тормышның кадерен белергә өйрәнгән егет мәхәббәте иде бу!.. * * * Бер атнадан Салихҗанны госпитальдән чыгарырга вәгъдә иттеләр. Атна тәмамланып килгәндә генә, палатага аның часть командиры — полковник Егор Васильевич Исаев килеп керде. — Мин Сезне кунакка алырга килдем, Салихзян Тимирзянович! — диде ул, аның белән кул биреп күрешкәч. — Юк, юк, иптәш полковник, мин Сезгә кунакка бара алмыйм,— дип баш тартырга ашыкты Салихҗан. — Шаяртам, иптәш сержант, частьта хезмәттәшләрегез көтә Сезне! Шунда ук машинасына утыртып алып та китте. Шофер кемгәдер рациядән бер сәгатьтән частьта буласыл арын хәбәр итте. Машина, тимер капкадан кереп, бөтен полк тезелгән плацка туктады. Командир белән Салихҗан төшүгә: — Полк, смирно, равнение на героя! — дип, гадәти булмаганча команда бирде штаб начальнигы подполковник Кудрин. Ул арада штаб бинасыннан генерал белән замполит чыкты. Замполит үз урынына барып басуга, полковник генералга рапорт бирде: — Иптәш генерал-полковник! Полк тантаналы чарага тезелде. Полк командиры полковник Исаев. — Вольно! — диде генерал. Аннары, Салихҗан янына килеп, аны кочаклап ук алды: — Кайтуың белән, герой! Яңадан "смирно" командасы яңгырады һәм генерал, Салихҗанны каһарманлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләү турындагы фәрманны укып, орденны үз кулы белән аның күкрәгенә такты. — Советлар Союзына хезмәт итәм! — диде Салихҗан. Полк казармаларга таратылгач, Салихҗан үзен белгән хезмәттәшләре белән күрешеп чыкты. Саубуллашу да иде бу күрешү. Аннары аны ашханәгә чәй эчәргә алып киттеләр. — Мин сүземдә тордым, улым,— диде генерал, икесе генә калган вакытны туры китереп. — Әлбәттә, бу бүләкне син ил җитәкчесе кулыннан алырга тиеш идең. Әмма без бөтен нәрсәне дә белгертергә ярамаган илдә яшибез шул... * * * Салихҗан Казанга кайтырга җыенды. Сәламәтлеге өчен борчылып, Наҗия аны озата китте. Ял көне булганга, Галимҗан абыйсы да өйдә иде. Салихҗанны күрүгә, җиңгәсе елап ук җибәрде. Хәтта Галимҗан абзыйның да күзләре яшьләнде. — Мин китим инде, Салихҗан,— диде Наҗия, чәйләр эчкәч. — Иртәгә миңа эшкә бит. — Ә мин сине җибәрмим, Наҗия,— диде Салихҗан, аны кочагына алып. — Беркая да җибәрмим! — Үкенмәссеңме, Салихҗан? Аралашырга әтиәнием генә түгел, туганнарым да юк бит минем. Аннары әти-әниең нәрсә әйтер бит: "Кемне алып кайттың?" — димәсләрме. — Әти-әнием бик яхшы кешеләр минем, Наҗия. Киресенчә, моңа сөенерләр генә! Аннары, үзләре госпитальгә килгәч, мин аларга синең хакта сүз кузгаткан идем инде. Алар сине бик ошаттылар, хәерфатихаларын бирделәр. Иң авыр вакытларда янымда син булдың. Каршы килмәсәң иде, Наҗия! — Салихҗан агасы белән җиңгәсенә борылды: — Сез нәрсә дисез, абый, апа? — Ни диик инде, энем. Синнән дә якын кешебез юк бит,— диде Галимҗан абзый. — Бер генә теләгебез бар — үзебездә торсагыз иде. Аннары Гөлфия дә рәнҗемәс дип уйлыйм. Әнисе вафат булгач, җиңелрәк булыр, дип, кияүгә чыкты ул. Гөлфия турында ишеткәч, Наҗия тетрәнеп китте. Әмма үзен тиз кулга алып, җавабын бирде: — Мин каршы түгел, Салихҗан. Синнән башка беркемем дә юк минем. Тик миңа, яңадан Мәскәүгә кайтып, эштә исәп-хисапны өзәргә кирәк. — Алайса, иртәгә бергә китәрбез, Наҗиям! — дип, кызның фикере белән килешергә мәҗбүр булды Салихҗан. — Бер көнгә соңарган өчен сине эштә сүкмәсләр әле. — Кызыбыз булырсың,— диде Нәфисә, Наҗиянең аркасыннан сөеп. Алардан да бәхетле кешеләр юк иде бу минутларда... XII Идел ярына басып акчарлакларны күзәткәндә, яшьлеген хәтереннән уздырды Салихҗан. Әйтергә генә ансат — егерме алты ел үтеп киткән. Наҗия белән гаилә коруларына да инде егерме өч ел. Ә бит әле хәтердә кичә генә булып узган вакыйгалардай яхшы саклана ул хәлләр. Уллары армиядән кайтканга да ике ел тулып узды. Абыйсы хөрмәтенә аңа Галимҗан дип исем куштырган иде Салихҗан... Беркөнне Галимҗан өйгә гадәттәгедән иртәрәк кайтты. Елмаеп сөйләшүеннән, күз карашыннан ниндидер мөһим хәбәр җиткерәсе килүе сизелә. "Теләге булса, үзе әйтер әле",— дип, сорап бимазаламадылар. Хәер, егет үзе дә озак көттермәде. — Шушы яшемә кадәр җил-яңгыр тидерми үстерүегез өчен рәхмәт сезгә! — диде ул, әти-әнисен ике ягына утыртып. — Хәзер инде миңа үз гаиләмне корырга вакыт. Сез ул кызны беләсез — Рушания исемле. Дөрес, безгә килгәне юк югын, әмма акыллы, төпле кыз, матурлыгы да бар. Әти-әнисе дә әйбәт кешеләр. Үзегез әйтмешли, озын сүзнең кыскасы, иске чабата тоткасы, дигәндәй, әйтәсе сүзем шул: иртәгә сәгать унга өйләренә барып, кызны сорап кайтсагыз иде. Рушания да бүген бу хакта әти-әнисенә әйтеп куярга тиеш. — Күрәм, сез инде моны бездән башка гына хәл итеп куйгансыз, улым. Йә, ярый, үткән эшкә салават,— диде Салихҗан, улын бүлдермичә тыңлап. — Без сиңа ышанабыз: дөрес сайлагансыңдыр, ул кыз белән инде ике ел йөрешәсез бугай. — Ни әйтим,— диде Наҗия дә,— яшьләр хәзер башкачарак эш йөртә шул. Нәрхәлдә, үкенмәслек, гомерлек юлдаш була күрсен иде Рушания. — Рәхмәт, әтием, әнием,— диде Галимҗан, әлеге сүзләрдән күңеле булып. — Сез безгә ачуланмагыз инде, бүген генә бу фикергә килдек. Аннары мин аны югалтудан да куркам. Алга таба сезнең белән киңәшеп, сездән үрнәк алып яшәргә тырышырбыз. Ә хәзер мин Рушанияны күреп, шатландырыйм инде. — Уртак шатлык була күрсен, улым, уртак шатлык,— диде Наҗия, улын озатканда. * * * Кыңгырау төймәсенә акрын гына бастылар. Ишекне хуҗа кеше ачты, икесе белән дә кул биреп күреште. — Исәнмесез, Нәҗип булам. Озын буйлы, бер-берсенә кушылып киткән калын кашлы, кабарынкы битле, эре сөякле, нык бәдәнле кеше иде ул. — Рәхим итегез, кадерле кунаклар, түрдән узыгыз! Гөлфия көтә-көтә арып бетте инде, бәлешем суына дип кайгыра. — Аннары ул кухняга карап эндәште: — Гөлфия, кунакларны каршы ал! Кухнядан хуҗабикә йөгереп чыкты: — И-и, кадерле кунакларыбыз килгән икән. Су тавышы белән ишетми дә калганмын. Исән-имин килеп җиттегезме? — Ул, күрешергә дип, Наҗиягә кулын сузды: — Саумысез, Наҗия ханым! — Аннары хуҗабикә Наҗия артында торган Салихҗанга карады һәм йөзе кинәт агарынып китте: — Йа, Аллам, Салихҗан, син түгелме соң бу?! — Ул чайкалып куйды, икенче мизгелдә кулы белән стенага таянды: — Салихҗан... — Мин, Гөлфия... Гөлфия ханым! Таныдың! Күпме еллар үткән... — Танымый диме соң! Салихҗан... Булдыра алсаң, кичер мине, зинһар, кичер?!.. — Мин сиңа рәнҗемим, Гөлфия. Барысына да үзем, бары үзем генә гаепле!.. — Әллә елыйсың инде, карчык? — Нәҗип, борчылып, хатынына карады: — Язмышлардан узмыш юк инде ул, карчык. Булган, беткән. Беребезнең дә гаебе юк. Йә, ярый, зинһар, тынычлан! Кунакларны ишек төбендә тотмыйк. Бәлки, сиңа су бирергәдер? — Юк, юк, картым, узды инде, узды. Кичерегез мине, зинһар! Рәхим итегез, залга узыгыз. Нәҗип, син кунакларны утырта тор инде, яме. Мин хәзер... — Ул, яулык чите белән күзләрен сөртә-сөртә, кухняга кереп китте. Хуҗа озатуында залга уздылар. Булачак кода аларны туры өстәл артына — түр башына утыртты. Ул арада, кояштай балкып, залга Гөлфия йөгереп керде: — Зинһар, кичерегез, болай каршылармын дип уйламаган да идем! Утырышып, хәл-әхвәлләрне сорашкач, Салихҗан турыдан ярды: — Яшерен-батырын түгел, барысы да күз алдында: улыбыз Галимҗан белән кызыгыз Рушания берберсен бик яраталар, инде үзара мөнәсәбәтләрен никах, гаилә җепләре белән дә ныгытырга теләкләре бар. Ике ел буе бер-берсен сынадылар, бүгенге яшьләр өчен аз вакыт түгел инде бу. Без сезнең кызыгызны килен, дөресрәге, кызыбыз итеп сорарга килгән идек. Нәҗип белән Гөлфия бер-беренә карашып алдылар. Сүзне Нәҗип башлады: — Син ничек уйлыйсың, карчык? — Син ни дисәң, мин шуңа риза, Нәҗип. Тәкъдирләренә шулай язылган, күрәсең. — Мин дә шулай дим шул, карчык. Хәерле сәгатьтә булсын.—Аннары ул кунакларга борылды: — Без риза, кода-кодагый. Яшьләр шулай хәл иткән икән, димәк, ныклап уйлаганнардыр. Бәхетле булсыннар, тынычлык-тигезлек белән гомер итсеннәр! Бездән теләк шул. — Рәхмәт, кода-кодагый. Аңлавыгыз өчен рәхмәт! Гөлфия белән Наҗиянең күзләрендә шатлык яшьләре ялтырый иде. Каптыр юллар... Төшләрендә ул еш кына кайтыр юлга чыга. Әмма, ни хикмәттер, гел ярты юлда төшеп калып, кире борыла. Моңа әнисенең, бәлки туган якларыңа кайтырсың, балам, дигән, сагыну сагышы тулы хатлары да өстәлә. Андый чакларда аны хәтер яшьлек эзләре калган Казан каласына, әле хәзер дә йөрәкне сулкылдап тибәргә мәҗбүр иткән истәлекләргә алып китә. * * * 1972 елның җәе иде. Наилнең, армиядән кайтып, Казандагы бер хәрби заводка эшкә урнашып йөргән чагы. Мәктәпне тәмамлагач, ул профессиональ-техник училищеда укып, автослесарь һөнәре алып чыккан иде. Менә хәзер ярап куйды: армиядә авторотада хезмәт итүен дә искә алып, аны хуҗалык цехына караган гаражга бишенче разрядлы автослесарь итеп эшкә алдылар. Әйбәт кенә эшләп тә китте ул. Коллективтагы кешеләр дә ипле генә, күбесе — татар егетләре. Авыр хезмәт булса да, эш күплектән әллә ни зарланып та булмый: автомашиналар, завод территориясе буйлап кына йөргәнгә, сирәк ватылалар. Ә эше аз кешене төрле конференцияләргә йөртәләр: комсомолныкы, профсоюзныкы дисеңме — берсе дә калмый. Көннәр шулай бер-бер артлы уза торды. Ә беркөнне аның янына дүртенче цехта эшләүче бер хатын килде. Белгән кешесе булмаса да, Наилгә турыдан ярды. (Марҗалар бик үткен бит алар.) — Энем,— диде ул, иске танышы белән сөйләшкәндәй,— безнең цехта бер татар кызы эшли. Шуның кием шкафында йозак элгече юк. Кыенсынмасаң, ясап бир әле. Бик чибәр кыз ул, теләсә кемнең күзе төшәрлек! — дип өстәргә дә онытмады. Күгәрми торган корычтан, нык һәм җыйнак итеп ясады аны Наил. Смена тәмамланганда, элгечне кызга илтә китте. — Бик зур рәхмәт Сезгә,— диде кыз, оялып кына, һәм керфекләрен түбән төшерде. Озын алтынсусары чәчле, карлыгач канатыдай кыйгач кашлы, очлары өскә кайтарылыбрак торган озын керфекле, зәп-зәңгәр күзле, мөлаем карашлы, матур түгәрәк йөзле, зифа буйлы иде кыз. Гадәттә андыйлар хакында: "курчак кебек матур", йә булмаса, "бер кашык су белән йотарлык", диләр. Өстәвенә ягымлы да. "Кызык, шәһәр кызлары да шундый оялчан булыр икән. Гадәттә ала рны һавалы, тәкәббер була диләр. Ә шулай да... сынап карарга кирәк",— дигән уйлар узды егетнең башыннан. Аннары: — Рәхмәт әйтерлек берни дә юк. Шундый чибәр кыз аптырап йөрмәсен дидем инде,— дип, сүзне ялгарга тырышты Наил. Бераз тын торгач: — Минем исемем Наил. Ә сезнеке ничек? — дип, кызга кулын сузды. — Фәридә,— диде сылу, Наилнең кулына бармак очларын гына тидереп һәм, битләренә ут кабуын тоеп, саубуллашырга җыенды. "Каушама, кыюрак бул,— диде Наил үз-үзенә. — Хәзер ныклап танышып китеп, очрашырга сүз куешмасаң, башка янына килә алмассың. Синнән башка да егетләре бардыр әле". — Фәридә... Бик матур исем. Вакытыгыз булса, әйдәгез, бүген кич кинога барыйк,— дип әйтергә ашыкты Наил. — Кирәкмәс инде. — Кыз тыйнак кына елмайды. — Тагын бер кат рәхмәт Сезгә. Сау булыгыз. * * * Чибәр кызларны күргәне бар иде Наилнең. Аларга әллә ни исе китмәде аның. Әмма Фәридә, әллә тыйнаклыгы, әллә ягымлылыгы белән, ничектер күңелгә кереп калды. Шуңа күрә ул бәхетен тагын бер тапкыр сынап карарга булды. Ходайның рәхмәте дигәндәй, җае да килеп чыкты. Ул елларда заводларны колхозларга шефлар итеп беркетү модага әйләнгән иде. Колхозларга төрле яктан ярдәм итеп, авыл хуҗалыгын күтәрәләр, янәсе. Авыл малае булуын һәм эше дә тыгыз түгеллеген искә алып, Наилне, вакытлыча, печән әзерләүчеләр бригадасына билгеләделәр. Автомашинага утырып, шәһәр читендәге урманга киттеләр. Урман буендагы бик матур, печәнле яланга тукталды алар. Ял вакытында Наил, төрле-төрле кыр чәчәкләре җыеп, букет ясады. Бригададагы өлкән агайлар авыз ерсалар да, Наил моңа игътибар итмәскә тырышты. Әзерләгән печәннәрен машинага төяп, көндезге сәгать берләрдә кайтып та җиттеләр. Әле смена тәмамланырга дүрт сәгатьләп вакыт булса да, аларны кайтарып җибәрделәр. Наил яшәгән тулай торак заводтан ике тукталыш чамасы гына ераклыкта иде. Кайтып керүгә, чәчәкләрне сулы банкага утыртты. Фәридәнең сменасы тәмамланыр алдыннан яңадан заводка китте. Проходной янында Фәридәне көтеп алды ул. Наилне күргәч, кыз гаҗәпләнү катыш елмаеп куйды. — Фәридә, менә сиңа дип кыр чәчәкләре җыйган идем. Бакчада үскән затлы чәчәкләргә караганда, минем үземә кыр чәчәкләре якынрак. Белмим, яратырсыңмы, юкмы? — диде Наил, кызга чәчәк бәйләмен сузып. — Кыр чәчәкләре чыннан да бик матур икән. Рәхмәт сиңа, Наил,— диде Фәридә, чәчәкләрне кулына алып. — Дөресен әйткәндә, мин сине яңадан очратырмын дип уйламаган идем. Теге көнне ничектер кырысрак сөйләштем шикелле, гафу ит. — Юк, юк, Фәридә, һич тә алай түгел. Беренче мәртәбә күргән кешегә кызлар ничек итеп ышанып җитсен ди инде. Әрсезләнгәнем өчен әле үзең гафу ит мине. Шул көннән соң алар очраша башладылар. Фәридәнең әтисе кырыс кеше иде, кызына эштән соң кичләрен чыгып йөрергә рөхсәт итмәде. Аптырагач, Фәридә хәйләгә кереште: "Тулай торакта яшәгән туганнан туган сеңлемә барам",— дип чыгып китә иде ул Наил белән очрашырга. Ә беркөнне, Наил озата килгәндә, картлыларына теге сеңлесе — кызның туганы Ләйсән очрады. Фәридәләрдән кайтып килеше икән... Әй, эләкте дә соң ул көнне Фәридәгә... Тик шулай да шул көннән соң әтисе кызына кичке сигезгә кадәр йөрергә рөхсәт бирде. Күрәсең, әнисе сүзләре дә йогынты ясагандыр. "Төймә түгел бит, киемгә тагып куеп булмый. Аллаһы Тәгалә үзенә тәүфыйк бирсен инде",— диде ул кызын яклап. Шул елны көзен Фәридә химик технология техникумының кичке бүлегенә, ә Наил университетның филология факультетына читтән торып укырга керде. Әмма бу көз алар өчен аерылышу көзе дә булды. Яшьлек романтикасы Наилне читкә — ерак җирләргә тартты. Ул Себергә — Төмән өлкәсенә газ ятмалары чыгарырга китәргә уйлады. Ләкин язмыш үзенчә хәл иткән икән. Шул араларда әнисенең Прокопьевск шәһәрендә яшәүче сеңлесе Равилә гаиләсе белән авылга кунакка кайтып төште. Сүз ара сүз чыгып, Наилнең әти-әнисе улларының читкә китәргә теләвен, әмма аны белмәгән җиргә җибәрәсе килмәүләрен әйттеләр. — Бездә дә Себер бит, Прокопьевскига килсен. Теләсә — җизнәсе кебек шахтада эшләр. Анда романтика җитәрлек,— дип, көтелмәгән тәкъдим ясады Оркыя. — Әйе шул. Килсен, үзебездә торыр,— дип җөпләде хатынының сүзен Хәбибулла. Бу сөйләшү турында, кайткач, Наилгә дә әйттеләр. Наил рәхәтләнеп ризалашты, чөнки аның өчен кая китүе әллә ни мөһим түгел иде, тик еракка — серлерәк җиргә генә булсын. Наил, эштән азат итүләрен сорап гариза язды да цех начальнигына керде. Әмма начальник ялда булып чыкты, ә урынбасары кул куймады. — Моны начальник кына хәл итә. Ялдан чыкканын көтегез,— диде ул. — Алайса, "каршы", дип языгыз. Мәҗбүри срокны эшләгәч китәрмен. Барыбер кире уйламам,— диде Наил, моңа җавап итеп. Мәҗбүри срок үткәч, аны цех начальнигына чакырдылар. Начальник, шәһәрдә үскән татар кешесе, аның белән урыс телендә сөйләште. Каратут йөзле, чем-кара чәчле, гаҗәеп пөхтә бу кеше эшчеләр белән артык аралашмый, үзен рәсмирәк тота иде. Әмма бу юлы ул Наилне, танышын күргәндәй, урыныннан торып каршы алды, елмаеп исәнләште. — Мин Сезнең китәргә теләвегезне ялдан чыккач кына белдем,— диде начальник, Наилгә утырырга урын тәкъдим итеп. — Бәлки кире уйларсыз, калсагыз, хезмәт хакыгызны да күтәрербез. Аннары, Наилнең әйткән сүзеннән чигенмәвен күреп, соңгы аргументны эшкә җигәргә булды: — Ишетүемчә, йөргән кызыгыз да бездә эшли икән. Аны ташлап китүе кызганыч түгелме соң? Әмма Наил шактый үзсүзле, уйласа, ниятеннән кире кайтмый торган кеше иде. — Йөргән кыз, дип, итәгенә тагылып йөриммени,— диде ул соңгы сүзе итеп. Эштә исәп-хисапны өзгәч, ул бу хакта Фәридәгә дә әйтте. Көтелмәгән хәбәрдән кыз югалып ук калды. Наилнең: "Ял вакытларында, сессияләргә кайтып йөрермен, хат язышып торырбыз",— дигән сүзләрен ишеткәч кенә бераз тынычлана төште. Шулай да кызның сизгер йөрәге, аралар суыну мөмкинлеген уйлап, сулкылдап куйгандай булды. Наилнең китүе хәл ителсә дә, әле университетта кереш сессиядә йөрисе бар иде. Хәер, санаулы көннәр тиз үтә ул. Менә аерылышу көне дә килеп җитте. Фәридәне якын күрсә дә, күңеле каядыр ашкына иде Наилнең. — Сау бул, Фәридә. Кышын очрашырбыз әле,— диде ул кызны кочагына алып. Аннары, кулларыннан тотып, кызның күзләренә карады. Мөлдерәмә яшь тулы күзләрне күреп сискәнеп китте ул, йөрәге кысылып куйгандай булды. Бу зәңгәр күзләрне үбәсе, кочагына алып юатасы килде. Әмма, авыр булыр, дип, тыелып калды. Себер Наилне кырыс каршылады. Килүгә, 45 градуслы салкыннар башланды. "Мондый кышның күптәннән — сугыштан соңгы елларда булганы юк иде инде",— дип искә алды өлкәннәр. Шахтага эшкә урнашкач, Наилне кыска вакытлы курсларга укырга җибәрделәр. Укыту комбинаты башка бер шахта идарәсендә урнашкан икән. Укучылар җыелуга карап, дәресләр бер атна элек үк башланган. Калышмас өчен, Наил аларның конспектлары белән танышып чыкты. Ул килгәнче, укучылар шахта машиналарының һәм төрле механизмнарының эчке төзелешен өйрәнә башлаганнар. Таныш булмаган техниканы үзләштерү өчен, Наилгә төрле схемаларны үзлегеннән өйрәнергә туры килде. Тырышлыгы бушка китмәде аның, имтиханда бик яхшы җавап бирде ул. Әмма укытучы: "Мин сиңа "бишле" куя алмыйм, чөнки син бер атнага соңарып килдең",— дип, "дүртле" билгесе генә куйды. Хәер, хикмәт билгедәмени?! Иң мөһиме — алган белем. "Янәшәңдә кем булуын белеп утыр",— дип төрттерделәр Наил белән партадаш егеткә. Укулар барышында шахтага төшеп, эшләп тә күрсәтәсе икән. Беркөнне аларны, эш киемнәре һәм каскалар кидертеп, кулларына лампалар белән "коткару банкалары" тоттырып, шахтага төшү юлына алып киттеләр. Лифтны хәтерләткән төшү җайланмасы "клеть", безнеңчә "читлек" дип атала икән. Ул чыннан да читлекне хәтерләтә: идәне-түшәме дә, ян-яклары да, эткеч белән бикләнә торган ишекләре дә — тимердән. Түбәнең черегән урыннарыннан шахтерлар өстенә тамчы тамып тора. Төшү җайланмасының тизлеге зур — секундына җиде метр ара уза. Читлекне күтәрүче-төшерүче корыч арканнар, корыч манара башындагы зур чыгыр аша узып, машина бүлегенә сузыла. Биредә арканнар зур барабаннарга урала. Күтәрү-төшерү җайланмасы белән хатын-кызлар идарә итә. Төнге сменада эшләгәндә, алар йоклап та киткәлиләр икән. Нәтиҗәдә, идарә тактасындагы күрсәткечләрне карап тормагач, тизлек кинәт арта һәм саклагыч автомат зур тизлектә әйләнгән барабанны кискен туктата. Мондый вакытларда үзеңне һавада асылынып калгандай хис итәсең, ә эчке әгъзаларың резина итекләргә киткәндәй тоела. Бу — аска төшкәндә. Өскә менгәндә исә, эчке әгъзалар бугазга тыгылгандай була. Иптәшләре аңа шундыйрак бер хәлне мәзәк итеп сөйләделәр: өченче сменадан шахтерлар "тауга менә", ягъни өскә күтәрелә. Инде менеп җитә язгач, "читлек", зур тизлектә барган җирдән, кискен туктап кала. Ниһаять, өскә күтәрелеп, "читлек"тән чыккач, шахтерларның берсе түзми, машина бүлегенә шалтырата һәм машинисткага: "Бар, күкәйләр җыярга чык",— ди. Әле йокысыннан айнып та җитмәгән хатын, аптырап: "Нинди күкәйләрне?" — дип сорый. "Шахтерлар төшереп калдырганнарын",— дип җавап бирә тегесе. Шахтерларның аста эшләгәндә үзара аралашуына да игътибар итми кала алмады Наил. Ике сүзнең берендә "йомры" сүзләрне кыстыралар, бер-берсенә дә шундый сүзләр белән эндәшәләр алар. Нәм моңа беркем дә үпкәләми. Әмма өскә менгәч андый сүзләр ялгыш кына да әйтелми, чөнки биредә ул бөтенләй башкача — мыскыллау итеп кабул ителә. Бу шахта тормышының Наил күңеленә ошамаган ягы иде. Ә инде шахтерларның бердәмлеге, ярдәмчеллеге, үзара эчкерсезлеге аның күңеленә тирән сеңеп калды. "Монда күп нәрсәгә күнегәсе, ияләшәсе бар икән әле",— дип уйлап куйды ул. Вакыт дигәнең тиз уза шул. Наил дә, имтиханнарны уңышлы тапшырып, үзе урнашкан шахтага эшкә килде. Аны җир асты транспорты участогына — дүртенче авышлыкка билгеләделәр. Беренче көннән үк эшнең серенә төшенде Наил. Төп таләпне — техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәп эшләгәндә аварияләрне дә, имгәнүләрне дә булдырмый калырга мөмкин иде. Әмма кагыйдәләрнең дә чыгармасы була, диләр бит. Бу чыгарма дигәне — иптәшләренең, эшне тизрәк тәмамлап, күбрәк ял итү ягын каравы иде. Болай эшләгәндә авария куркынычының бермә-бер артуына алар игътибар итмиләр. Техника куркынычсызлыгы инспекторлары күрмәсә, шул җитә, янәсе. Ә инспекторлар, башларына ак каска киеп йөргәнгә, ерактан ук күренәләр. Наил моңа курсларда укыганда ук шаһит булды: шахтага беренче төшкәндә ак төстәге касканы сайлап алган иде ул. Участокларны карап йөргәндә, шахтерларның, аны күрүгә, читкә тайпылуына игътибар итте Наил. Өскә менгәч, ул озатып йөрүче мастердан моның сәбәбен сорады. "Синең башыңда ак төстәге каска бит, ә ак касканы инспекторлар белән җитәкчеләр генә кия",— дип елмайды мастер. Дүртенче авышлык дигәннәрен бу шахтаның тоткасы дияргә була, чөнки нәкъ менә шушыннан зур күмер ятмаларына илтүче төп юл уза. Яңа ятмаларны чыгаруга әзерләү өчен кирәкле металл, агач әлеге авышлык аша аска төшерелә; чыккан күмер дә, электровозлар, вагоннар һәм агач ташырга көйләнгән "кәҗә" дигәннәре дә, гомумән, башка техника да шушы авышлыктан күтәртелә инде. Моның өчен машина бүлегендә галәмәт зур күтәртү җайланмасы көйләнгән: ул барабаннан, аңа уралган озын корыч арканнан, электродвигатель һәм идарә итү пультыннан тора. Аның белән машинист идарә итә. Наил корыч арканга техниканы тага һәм ычкындыра, каскага беркетелгән яктырткыч лампа һәм махсус электр кыңгыравы белән машинистка сигналлар бирә. Вагон һәм "кәҗә"ләрнең еш кына тимер юлдан чыгуын, аны яңадан рельска бастыру мәшәкатен дә исәпләсәң, кем әйтмешли, эше муеннан ашып китә аның. Эшнең авырлыгына тиз ияләште Наил. Ни әйтсәң дә, егет чак — җегәрле чак. Тора-бара, кызыксынып, машинистны да алыштыра башлады ул. Ә машинистка нәрсә — ял итү өчен җай гына чыксын. Гади, ярдәмчел, өстәвенә кешелекле дә булганга, иптәшләре дә үз итте аны. Шахтада алтышар сәгатьлек, ягъни дүрт сменалы эш. Шуңа төн уртасында эшкә барырга да, кайтырга да туры килә. Бәхеткә, шахта да, Наилнең туганнары яшәгән йорт та шәһәрнең бер үк бистәсендә — "Каен урманчыгы"нда урнашкан: җәяү барсаң, егерме минутлык юл. Наил белән эшләүче машинист Сергей Забиякин да шушы бистәдә, әмма аз гына арырак тора. Бер үк урамнан үтеп йөриләр, эштән һәрвакыт бергә кайталар. Танышканда, урысларда нинди фамилияләр генә юк, дип уйлап куйды Наил. Әмма фамилиясе бәйләнчек, җәнҗалчы дигән мәгънәне аңлатса да, Сергей гаҗәеп тыныч холыклы кеше. Хәтта гамьсез, дөнья ыгы-зыгысына битараф зат дип әйтергә мөмкин. Уртача буйлы, өреп кабарткан шардай тулы битле, кабарынкы күз кабаклары артына яшеренгән кысыграк күзле, кызыл чырайлы, күпереп торган куе сары чәчле, мәзәкчән, сүзчән кеше иде ул. Симез гәүдәле бу кеше, абынып егыла калса да, туп кебек тәгәрәп китәр төсле тоела. Эшли башлауга озак та үтмәстән, Наилне шахтаның здравпунктына чакыртып, кан төркемен билгеләделәр. Паспортына шул хакта тамга да суктылар. Кемгә дә билгеле, шахтер хезмәте — куркыныч хезмәт һәм биредә төрле хәлләр булуы мөмкин. Кан төркемен билгеләү нәкъ шушы максатны күздә тота да икән. Дөрес, ул аны армиядә хезмәт иткәндә үк белә иде, тик бу хакта тамга гына куелмады. Тора-бара шахта тормышы Наилне үз эченә бөтереп алып керде. Өстәвенә — университетта уку: контроль эшләрне башкарып, почта аша җибәрергә, имтихан һәм зачетларга әзерләнергә дә кирәк. Бирегә ул бер чемодан китап төяп килгән иде, димәк, шактый тырышырга туры киләчәк иде. Әти-әнисе һәм туганнары белән ике арада яткан меңәр чакрым араны даими алышкан хатлар бәйләп торды. Прокопьевск — зур шәһәр түгел. Таулы, чокырчакырлы җиргә урнашкан ул. Баштарак һәр ачылган шахта тирәсендә барак һәм шәхси йортлардан торган "Шанхай" лар — эшче бистәләре калкып чыккан. Әлбәттә инде, акчалы җиргә караклар, юлдан язган бәндәләр дә агылган. "Безнең әтиләр эшкә, төркем-төркем булып, балта кыстырып йөргәннәр",— дип искә алалар хәзер дә яшьрәк шахтерлар. Прокопьевскида татарлар күп яши. Алар бирегә, нигездә, ике агым булып килгән. Беренче агымга утызынчы еллар башында аты, сыеры булган өчен генә "кулак" дип сөрелгән урта хәллеләр керә. Бу татарлар Себердә дә югалып калмаганнар, тырышлыклары белән ныклы тамыр җибәргәннәр, инде балаларының балалары да үсеп килә. Шулай да өлкән буын күңелендә әле бүген дә рәнҗү саклана. Шундыйларның берсе белән Наилгә дә очрашып сөйләшергә туры килде. Мулла булып йөри ул абзый. Икенче агым булып армия хезмәтенә алынган татарлар килгән. Аларны, биредәге ФЗӨдә ашык-пошык укытып, шахтага тыкканнар. Техника иминлеген тәэмин итмәү һәм начар әзерлек аркасында ул елларда һәртөрле бәла-казалар еш булып торган: газ шартлау, газ кабынып китү дисеңме, яисә өске катлам ишелүне әйтәсеңме — күпләр әнә шулай дөнья белән хушлашкан. Әлбәттә, бирегә бәхет эзләп килгән һәм, гаилә корып, Себердә төпләнеп калган татарлар да шактый. Наилдән: "Себергә элек сөргенгә җибәргәннәр, ә син монда үз теләгең белән килгәнсең. Казан бит ул зур шәһәр, ничек бу якларга киләсе иттең?" — дип, гаҗәпләнү катыш сораучылар да аз булмады. Алар сүзендә хаклык та бар. Ни дисәң дә, "бендеровчы" дип туган җирләреннән сөрелгән украин милләтчеләрен еш очратырга туры килде егеткә. Аларның үзләренә генә түгел, балаларына да илгә кайтырга рөхсәт ителми иде. Хәтта, партия сафларына кабул ителеп, шахтада тырыш хезмәт куючыларга да Украинага юл ябык. Кем инде үз илен сагынмыйча яшәсен. Бу хакта Наил украинлы дусты Володядан күп ишетте. Ул шушы электровоз машинисты белән бер сменада эшләде. Төксерәк йөзле, әмма кеше белән җиңел аралашучан, бер үк вакытта сүзен уйлап сөйләүче Володя тормыш әлифбасын яхшы үзләштергән кешеләрдән иде. Нинди генә мәзәкләр сөйләмиләр иде украиннар турында. Имеш, "хохол"лар өчен иманнан бигрәк дәрәҗә кыйммәт. Армиядән сержант, һич югы ефрейтор дәрәҗәсе алып кайтмасалар, туган илдә аларны кешегә дә санамыйлар икән. Имеш... Хәер, бу хакта сөйләгәннәрне саный китсәң, үзе бер мәзәкләр җыентыгы чыгар иде. Башка милләт кешеләрен мыскыллап чыгарылган андый мәзәкләргә ышанмаса да, Наил дәрәҗә хакында Володядан сорап карарга булды. "Дөрес,— диде Володя, исе китмичә генә,— нәкъ шулай". Ни генә әйтсәң дә, башка милләтләргә түбәнсетеп карау бар иде урысларда. Мәзәкме ул, яки башка төрле формадамы — әлеге сыйфат чагылып китми калмый иде. Гасырларга сузылган милләтчел сәясәт эзсез калмаган, күрәсең. Складта эш киемнәре биреп торучы марҗа Наилгә: "Сез бит монгол-татарлар, безне өч йөз ел изгәнсез!" — дип ябырылды. Наил баштарак моның ялгыш фикер икәнлеген аңлатырга тырышып карады, әмма хатынның кыза гына баруын күргәч, кул селтәп китеп барды. Хәтта бергә эшләүче урыс милләтле иптәшләре дә, Ватан сугышы вакытында татар генераллары булган, дигәч, ышанмадылар. Дивизия, корпус командирларын бармак белән генә санарлык, аларның барысын да яттан беләләр, янәсе. Патриот-шагыйрь Муса Җәлилне исә бөтенләй башка милләт кешесенә әйләндерделәр. Шаярып, көлеп кенә бәхәсләшсәләр дә, тел төбендә нәрсә ятуы ачык иде. Дөрес, урыслар арасында да төрле кеше бар. Армиядә хезмәт иткәндә хәрби часть командирының сәясәт буенча урынбасары: "Татарлар — Совет Армиясендә иң турылыклы халык",— дип әйтергә ярата иде. Күрәсең, бу очракта зыялылык үзенекен иткәндер. Гомумән алганда, Наил хезмәттәшләре белән дус, ярдәмләшеп эшләде, син — татар, дигән кимсет үле сүз ишетмәде. Татарларны тырыш, игелекле, тыныч холыклы халык буларак беләләр иде шахтада. Шахта хезмәте, эштән соң имтиханга әзерләнү белән кышкы сессия җитүен сизми дә калды Наил. 1974 елның гыйнвары иде бу. Наилгә, юлны исәпләмичә, ун көн уку ялы тиеш. Әмма Казанга кайтып, ничек инде әти-әниеңне күрми китәсең. Ул, участок начальнигына кереп, бер атна ял сорап карарга булды. Участок начальнигы Михаил Григорьевич Горбачев, беренче карашка ук, кырыс кеше дигән тәэсир калдыра: һәр сүзен басым ясап, мәгънәле итеп әйтә, үз бәясен белеп, һәрчак әңгәмәдәшенең күзенә карап сөйләшә. Төс-кыяфәте дә әлеге тәэсирне көчәйтә генә төшә: артка таралган, инде чал керә башлаган җыйнак чәч, текә шома маңгай, сынаулы күз карашы, салыныбрак торган аскы ирен... Әмма, кырыс кеше булса да, тырыш, тәртипле эшчеләрнең теләгенә беркайчан да каршы килми торган, кешелекле шәхес иде. Бу юлы да шулай булды. Ул, Наилгә бер атналык түләү ле өстәмә ял биреп, сессиядә уңышлар теләде. Новокузнецк-Мәскәү поезды Татарстан җиренә үтеп, Әгерҗе станциясенә туктагач, Наилнең йөрәге ешрак тибә башлады. Читтә йөрсәң, туган илнең һәр карыш җире дә кадерле була бит ул. Ике тәүлек ярым баргач, поезд, ниһаять, Казанга җитте. Наил, такси яллап, шәһәрнең икенче ягында торучы апаларына китте. Төн уртасы булганга, кыңгырау төймәсенә акрын гына басты ул. Наилне күргәч, апасы аптырап китте, каушап калды, аннары, бик тиз исенә килеп, энесен кочаклап ук алды. Сагынышкан иде туганнар. Табын янында таңга кадәр сөйләшеп чыктылар. Иртән егет университетка ашыкты. Сессиядә генә танышсалар да, туганнар кебек якынаерга, староста тирәсенә тупланырга өлгергәннәр иде инде иптәшләре. Бигрәк тә кызлар бер-берсен юксынган: тәнәфес вакытында, авызны-авызга куеп, рәхәтләнеп чүкердәшәләр. Фәридәсе булганга, Наил ала рг а игътибар итмәде. Фәридә... Инде ярты ел аларның очрашканнары юк. Дөрес, ике арада хатлар йөреп торды, хатларын урысча язса да, ике җөмләнең берсен: "Кадерлем",— дип башлый иде Фәридә. Яратамы соң ул Фәридәне?! Наилнең шушы көнгә кадәр бу сорауга җавап таба алганы юк. Дөрес, якын күрә, әмма ярату... бөтен барлыгың белән ярату икенче төрлерәк була торгандыр ул. Лекцияләр тәмамлангач, Наил заводка юл тотты. Фәридәне проходной ишегеннән үк күреп алды ул. Наил беренче мизгелдә Фәридәнең күзләрендә гаҗәпләнү күрде. — Исәнме, Фәридә! — Исәнме, Наил! Кайчан кайттың? — Әле бүген генә, Фәридә. Университеттан туры монда килдем. — Рәхмәт, Наил. Мин инде башка күрешмәбез дип курка башлаган идем. Ничектер бик моңсу иде Фәридәнең күз карашы. Әмма Наил үзендә аны кочагына алып юатыр көч тапмады. Хәер, нигә кызны һәм үз-үзеңне алдарга. Дөрес, юксынды ул аны. Себердә вакытта да башка кызлар белән чуалмады. Ләкин газапларга салырлык, төн йокыларын качырырлык юксыну түгел иде бу хис. Гаеплеме ул Фәридә алдында?! Мөгаен, гаепледер. Чөнки әлегә кадәр хисләренең очына чыга алганы юк. Ә Фәридә аны ярата иде. Наил моны кызның күз карашыннан ук тойды. Фәридәнең җылы хатлары да моңа шик калдырмый иде. Ә ике арадагы сүзләр завод тормышы, техникум һәм университеттагы укудан узмады. Шулай Фәридәләргә кайтып җитүләрен сизми дә калдылар. Подъезд төбендә кыз белән саубуллашып, Наил апаларына китте. Имтихан, зачетларга әзерлек һәм аларны тапшыру, лекцияләр тыңлау белән Наил сессия вакыты узуын сизми дә калды. Китапханәдән кирәкле китапларны алгач, ул авылга юл тотты. Кайтып, исәнлек-саулык сорашкач, Наил авыл мәктәбенә барып килде, үзен укыткан укытучыларның хәлләрен белеште. Ул укыган иске мәктәп сүтелеп, яңасы төзелгәнгә, башка сагыныр нәрсә калмаган иде биредә. Укытучыларның да инде күбесе яшьләр, мәктәп директоры да яшь кеше. Клубка чыгып керүне исәпләмәгәндә, бер атна вакыт өй тирәсендәге эшләрне карау белән узды да китте. Хушлашыр көн дә җитте. Әнисенең күзләре яшьләнсә дә, әтисе хисләрен тышка чыгармады: "Исән-имин йөр, улым",— дип, саубуллашырга көрәктәй кулын сузды. Автобуска озата чыгуларын теләмәде Наил: барыбер саубуллашасы бит, аннары әнисенә дә авыр булыр, дип уйлады. Менә инде ул яңадан Мәскәү-Новокузнецк поездында. Поезд көпчәкләре Себергә илтүче чакрымнарны саный, вагон радиосыннан музыка, җыр агыла. Аларг а баштагы уйлар өермәсе дә иярә. Казаннан китәсе көнне дә Фәридә белән аңлашырга кыймады ул, аны рәнҗетүдән, күз яшьләреннән курыкты. Үзара мөнәсәбәтләрнең күңелендә чын мәхәббәткә әверелә алмавын хат аша җиткерергә туры килер, күрәсең. Гафу үтенергә... һәм башка очрашмаска! Чөнки кабат очрашу, кызның сөю тулы күзләренә карау йөрәккә җәрәхәт кенә булачак. Фәридә әле яшь, яраткан кешесен, чын мәхәббәтен табар. Ихлас күңелдән бәхет тели ул аңа. Шулай дип нәтиҗә чыгарды ул бу хактагы уйларына йомгак ясап һәм йокларга ятты. Төшендә ул болында чәчәк җыеп йөргән Фәридәне күрде. Сәер төш иде бу: чәчәкле болын һәм аның уртасыннан узучы тимер юл. Менә Наил, поезд килгәнче саубуллашыйм, дип, Фәридәгә таба атлады. Әмма ике ара... якынаясы урынга — арта гына барды. Шулчак тепловоз сузып кычкыртты, Наил, аннан калудан куркып, вагон баскычына сикерде. "Фәридә,— дип кычкырды ул ачыргаланып, — Фәридә!" Кыз, сискәнеп, аңа борылып карады: "Наилем, китмә!" — дип аңа таба йөгерде. Поезд, ыргылып, алга омтылды, Наил дә аңа талпынды, тик сикереп төшеп калырга тәвәккәллеге җитмәде. Шул урында төше өзелеп, Наил сискәнеп уянып китте. Шулай күпмедер вакыт төшеннән арына алмый хәрәкәтсез яткач, ул вагон тәрәзәсенә күз салды — поезд Свердловск шәһәренә җитеп килә иде. * * * — Йә, ничек хәлләр, студент? — дип шаяртып каршы алды Наилне хезмәттәше. — Группагызда матур кызлар күпме? — Җитәрлек,— диде Наил, үзе дә шаяру тонына күчеп. — Китмә инде, дип елап калдылар. — Булыр, булыр,— диде Сергей җитдиләнеп. — Акыллы, чибәр егетләрне кулдан ычкындырасылары килми аларның. Үзләре үк, өйлән, дип кыстыйлар. — Ә монда хәлләр ничек, Сергей? — Мондамы? Нәрвакыттагыча. Эштә план таләп итәләр, ә хатын күбрәк акча сорый. Аны киендерәм, дип, башны забойга тыгып булмый бит инде. — Ә син яшь хатын ал. Сергей, рәхәтләнеп, бөтен йөзе белән балкып көлде. — И-и, Наил, яшь хатынны көйләп кенә торырга кирәк аны. Акча сорап авызын да зуррак ача ул. — Аңламассың сине, Сергей. Тегеләй дә, болай да ярамый. — Менә, өйләнеп, муеныңа камыт ки әле, Наил. Бик тиз аңларсың. — Син алай куркытып куйма. Югыйсә, гомерлек буйдак булып куюым бар. — Ну, алай ук түгел инде. Уңай яклары да бар аның: кайтуга ашарга пешкән, керең юылган була, эштә кәефең кырылса, хатынга бушатасың. Бер сүз белән әйткәндә, хатынлы тормыш — җайлы тормыш инде ул. — Сергей серле итеп елмайды. — Кичләрен кызлар эзлисе, ала рга яраклашасы да юк. Авышлыкка агач һәм тимер беркеткеч ныгытмалар төялгән вагон һәм "кәҗә"ләр таккан электровоз килеп туктады. Тормыш хакындагы фәлсәфәне бүлеп, эшкә керешергә туры килде. Ниһаять, Себергә дә яз килде. Наил өчен төннәр көннән аерылмый башлады: соңгы контроль эшне тәмамлап, почта аша университетка җибәрәсе, курс эшен язасы, җәйге имтихан-зачетларга әзерләнәсе бар. Өстәвенә — дүрт сменалы эш. Тотынырга куркытып торса да, бер башлагач, контроль эш шактый җиңел башкарылды. Курс эше әдәбияттан булганга, анысын да шактый уңышлы ерып чыкты ул. Инде чират имтихан, зачетларга җитте. Монда инде лекция конспектларын яңадан карап чыгарга, татар, урыс һәм дөнья әдәбиятыннан тау кадәр китаплар укырга кирәк. Лекция конспектларын төнге сменага эшкә алып барды Наил, көндезләрен шәһәрнең үзәк китапханәсендә әзерләнде. Шулай итеп, ул Казанга кайтыр вакыты җитүен сизми дә калды. Тиешле документларны әзерләп, Новокузнецк-Мәскәү поездының купе вагонына билет алды. Әмма китәсе көнне, тәвәккәлләп, Фәридәгә хат язарга, хат аша гына аңлашырга булды. "Нигә үз-үзеңне һәм кызны алдап йөртергә,— дип уйлады ул,— барыбер хушлашырга туры киләчәк". Озын итеп, аңлатып язарга теләсә дә, хатка өч кенә юл тезелде: "Фәридә, мин сине бәхетле итә алмам. Син яшь, чибәр кыз. Әле үз бәхетеңне табарсың. Наил". Берничә елдан язмыш аны Фәридә белән яңадан очраштырачагын, кызның карашында элеккегечә ярату тоеп, тетрәнеп китәчәген белми иде шул бу минутларда. Поезд төн уртасында киткәнгә, өйдән сәгать унда гына чыкты ул. Автобуслар инде бу вакытта йөрми. Наил, җәяүләп, трамвай тукталышына чыгарга булды. Ашыгыч түгел, аннары ул яшәгән бистәгә таксилар бик сирәк килеп чыга. Бер кулда зур сумка, икенче кулда китаплар белән шыплап тулган чемодан. Чемоданның көпчәкләре булганга, тигез җирләрдә тәгәрәтеп бара. Ике чакрымлап узгач, аңа кемдер арттан эндәште: — Әй, егет, чемоданыңны безгә калдыр! Әйләнеп карагач, ул юл аша үзенә таба әзмәвердәй ир белән хатын-кыз чыгып килүен күрде. Тирәякта җан әсәре юк. Урам ярымкараңгы. Инде нишләргә? Тизрәк атлар идең, әйберләр авыр. Аннары качып китәргә егет кеше бит ул. Бәлки аңлашырлар, урманда түгел ләбаса. Иң мөһиме — үзеңне тыныч тотарга, сер бирмәскә кирәк. Ул адымын акрынайта төште, тегеләр куып җитәрәк кинәт туктап, аларга борылды. — Ә син ул чемоданны онытып калдырдыңмы?! Мондый әрсезлекне көтмәгән кызмача ир, туктап, кулын түш кесәсенә тыкты. Икенче мизгелдә аның кулында пычак ялтырады. — Менә нәрсә, егет кисәге, сарык урынына суеласың килмәсә, әйберләреңне куй да артыңа карамый йөгер! — Ярый, синеңчә булыр,— диде Наил, әзмәвернең уяулыгын җуяр өчен. Аннан, әйберләрен акрын гына куйды да, кинәт тураеп, ике кулы белән әзмәвернең беләзегеннән тотты һәм сикереп, кулның терсәктән югарырак өлешенә типте. Шыртлап сөяк сынган тавыш яңгырады. Әзмәвер, ыңгырашып, җиргә чүкте һәм авып, хәрәкәтсез калды. Болай ук теләмәгән иде Наил, һәрхәлдә, армиядә вакытта каратист дусты, кореяле Ким өйрәткән бу сугыш алымын элек кулланганы булмады. Кыласы эш кылынган, хәзер моннан тизрәк китү хәерле. Ул тотлыга-тотлыга нәрсәдер әйтергә азапланган хатынга эндәште: — Чатта телефон-автомат бар. Ашыгыч ярдәм чакырт. Үзе, тыкрыкка борылып, агачлыктагы сукмак аша трамвай тукталышына атлады. Биш минуттан инде Наил трамвайда утырып бара иде. "Элек күргән кешеләр түгел. Берәрсенә кунакка килгәннәрдер",— дип уйлады ул. Поезд килеп, купега кереп утыргач, Наил әлеге вакыйга хакында уйламаска тырышты. Юлдашларына күз салды: урта яшьләрдәге ике хатын һәм инде илле яшьләргә җитеп килгән ир. Өчесе дә Новокузнецкида утырганнар. Хатыннар бер-берсен электән беләләр, ахры, бертуктамый сөйләшәләр. Ир кеше, алар сүзенә кушылмый, нәрсәдер уйлап, тәрәзәгә карап бара. Наил кергәч, ул, елмаеп, хатыннарга эндәште: — Менә хәзер тулы комплект булды. Йокларга ятканчы танышып калыйк. Югыйсә, ят кешеләр булып уянырбыз. Ир кеше Андрей атлы икән, хатыннарның берсе — Зинаида, икенчесе — Тамара исемле. Ир кешенең Мәскәүгә командировкага, ә хатыннарның путевка белән Германиягә барышлары икән. Наил иртән проводницаның ишек шакуына уянды. — Кемгә чәй кирәк? Наил Андрей Петрович белән ресторанга китте, ә хатыннар юлга тыккан ризыклар белән чәй эчәргә калдылар. Көнне төрле мәзәкләр сөйләп, карта уйнап уздырдылар. Кичкә кергәч, Андрей Петрович Зинаида белән шаяра башлады. Зинаида: "Ой, сез нәрсә!" — дигән булды, үзе, каршылык күрсәтмичә, чырык-чырык көлде. Андрей Петрович, җаен туры китереп, купедагы электр шәмдәлен сүндерде. Әмма Тамара аны яңадан кабызды. Наил аларның бу уенына катнашмады, коридорга чыгып китте. Икенче көнне иртән Андрей Петрович кичке уңышсызлыкның сәбәбен: "Икесе дә Новокузнецкидан булгач, Тамара иренә ишеттерер дип курыкты инде ул",— дип аңлатты. Аннары сүзне икенчегә борырга теләп: — Мин төнлә тамбурга тартырга чыккан идем. Карасам, бер чибәр кыз сигарет тартып тора, күзләрендә — моң, сагыш... Мадонна инде менә. Их, мин әйтәм, безнең купеда сиңа иптәш бар инде дә, тик ул хәзер йоклый, уятырга кызганыч,— диде. Андрей Петрович бөтен йөзе белән елмайды, күзләрендә шаян очкыннар ялтырап китте. Аннары, үкенү катыш җитди итеп: — Нишлисең, насыйп булмаса булмый инде ул,— дип өстәде. Икенче кичне Андрей Петрович башка купедагы хатын янына китте. Көндез танышканнар, юлдашлары төшеп калып, хатын купеда ялгызы икән. — Ул башка шәһәрдән, туку фабрикасында эшли. Назга сусавы күзләренә чыккан,— дип тәмамлады аның хакындагы хикәятен Андрей Петрович. Аннары Наилне шул купега кофе эчәргә чакырды. Керүгә, Андрей Петрович өстәлгә коньяк чыгарып куйды. Наил, эчмәвен белдереп, баш тартты. — Ә син аны аз гына кофега сал. Шулай тәмле ул. Шәраб эчкән кебек тә түгел,— дип тәкъдим итте Андрей Петрович. Иптәше бик мактаса да, Наил кофены алай эчә алмады. Ниндидер күңел болгаткыч сыекчага әйләнгән. Азрак утыргач, саубуллашып, чыгып китте. Бераздан Андрей Петрович та әйләнеп керде. Тик озакка түгел икән. — Мин проводник өчен төнлә дежур торам. Сменадашы юк икән, арыган, мескен,— диде ул хатыннарга яңадан чыкканда. Үзе Наилгә серле итеп күз кысты. Төнлә Наил һава суларга коридорга чыкты. Бераздан аның янына, тамбурда тәмәке тартып, Андрей Петрович килде. — Йә, ничек, Андрей Петрович, яшь кәләшнең җылысы бармы? — дип шаяртты Наил. — У-у,— диде җавап итеп Андрей Петрович,— домна миче диярсең. Азрак сөйләшеп торгач: — Кочагы суынганчы кереп ятыйм әле,— дип, Андрей Петрович яңадан әлеге купега кереп китте. Шулай Казан белән Себер арасындагы бу юлны "такырайтып", дүрт ел вакыт үтеп китте. Наил инде бишенче курста укый, көннәр бер-бер артлы уза, әмма Прокопьевскида танышлар тапканга, элеккегечә эчпошыргыч, күңелсез түгел иде хәзер. Эш шулай ипле генә барганда Наилнең тормышын кискен үзгәртә язган бер вакыйга булды. Гадәти, төнге өченче смена иде бу. Тауга күтәрер өчен, авышлыкка күмер китерделәр. Наилнең сменадашы аска — күмер вагоннарын корыч арканга эләктереп торырга төшеп китте. Менә ул, әзер икәнне белдереп, тавыш сигналы бирде. Машинист, идарә тизлеген көйләп, арканны урата башлады. Авышлык авызында вагоннар күренде: бер, ике... биш... Инде соңгысы менеп җитте дигәндә, беренче вагон тимер юлдан чыкты һәм соңгы вагон авышлык авызында эленеп калды. Мондый хәлдә авышлыкны каплап торучы саклагыч киртәне төшерү турында уйларга да мөмкин түгел иде, чөнки ул өч вагон сыешлы аралыкка исәпләп беркетелгән. Ә техника куркынычсызлыгы кагыйдәсе буенча йөк төягән ике генә вагон тагарга рөхсәт ителә. Машина бүлегеннән сукрана-сукрана Сергей килеп чыкты. — Мин сезгә әйттем бит, Наил, өч вагоннан артык такмагыз дип, ничә тапкыр әйттем! — Мин үзем дә, синең кебек, өскә менгәч кенә күрдем. — Ну, бу Викторны. Ул арада сменадашлары Виктор да менеп җитте. Көпчәк астына махсус тимер куеп, вагонны тимер юлга бастырырга тырышып карадылар. Шуннан соң Викторның башына, өстәге балка аша корыч аркан уздырып, кечкенә лебедка белән вагонны күтәртү фикере килде. Наил каршы төште. — Сез нәрсә, егетләр, әгәр беренче вагон башкаларыннан ычкынып китсә? — Ычкынмый,— диде Виктор, ваемсыз гына. — Менә күрерсең, юлга менеп утырачак. Сергей белән Виктор шулай эшләделәр дә. Менә вагон, чыгымчы ат сыман, кискен өскә күтәрелде. Аз гына күтәрелеп тартылса, вагон юлга менеп басар сыман тоелды. — Туктагыз,— дип кычкырды Наил,— вагон ычкына бит. Әнә ике вагон арасындагы беркеткеч боҗра күтәрелә. Менә-менә вагонны бастырабыз дип дәртләнгән ирләр, аның кисәтүенә игътибар итмичә, тагын да өскәрәк күтәртә башладылар. Шул мизгелдә беренче белән икенче вагонны тоташтыручы чылбыр боҗра ычкынып китте һәм дүрт вагон коточкыч тизлек белән аска ыргылды. Бары тик шау иткән тавыш кына ишетелеп калды. Шунда гына Сергей белән Виктор нинди зур ялгыш җибәрүләрен аңладылар. — Утырталар, Наил,— диде Сергей машина бүлегеннән чыгышлый әрнүле тавыш белән. — Бетте, утырталар. Әгәр вагоннар астагы электровоз машинистын да таптатсамы?!.. — Шыңшыма әле, Сергей. Син ир кеше бит. Буласы булган. Әйдә, аска төшеп карыйк. Аста аларның күз алдында коточкыч манзара ачылды. Мондый хәлне Ватан сугышы турындагы кинофильмда гына күрергә мөмкин иде. Партизаннар шартлаткан тимер юл диярсең: ун-унбиш метр аралыкта ул, тәмам актарылып, тау булып өелгән — сынган корыч, агач шпаллар, җир бер-берсе белән аралашып беткән. Өч вагон, юлдан очып чыгып, бетон стенага сыланган. Аларның тирә-юнендә ташкүмер чәчелеп ята. Ул арада электровоз машинисты да килеп җитте: исән-сау, сәер тавыш ишетелү белән, электровозын кабызып, борылышка кереп качкан икән. Ул, чаттагы телефоннан шалтыратып, диспетчерга хәлне аңлатып бирде. Ә Наил, Сергей һәм Виктор белән, ауган вагоннарны торгызып, аларга чәчелгән күмерне төйи башлады. Шулай ялны белми ике смена эшләделәр. Бәхеткә, тимер юл үтә торган юнәлешне су баскан һәм әлеге казылма табу урынында ташкүмер чыгару туктатылган иде. Эшне тәмамлап, тауга менүгә, аларны участок начальнигына чакырдылар. Керүгә, Михаил Григорьевич шелтәле тавыш белән сүз башлады: — Мин сезне эштән куарга җыенмыйм, әмма җәза бирми дә булдыра алмыйм. Шунда Наилнең күзе начальникның өстәлендә яткан язуга төште. Анда: "4 нче авышлыктагы хәлне тикшерергә һәм чара күрергә!" — дип язылган һәм азакта шахта директоры урынбасары имзасы тора иде. — Сезгә озак еллар эшләгән өчен бирелә торган еллык акча күләме 15 процентка киметеләчәк,— дип, начальник әңгәмәгә йомгак ясады. — Сезгә нәрсә, сез озак эшләмисез. Монда мин генә акча югалтам,— диде Сергей, начальниктан чыккач. — Мине тыңлаган булсагыз?! — Йә, ярый, Сергей, ирләр булыйк,— диде Наил, аны юатырга тырышып. — Эш узгач, бер-беребезне гаепләмик. Шулай язгандыр инде, ахыры хәерле булсын. Гаеп һәркайсыбызда да бар. Тимер урынына тимер табылыр, иң мөһиме — машинистка зыян килмәде. Үзебез дә исән-сау. Сергейга барысына караганда да авыррак икәнен, кайткач хатынына хәлне аңлатырга туры киләчәген белә иде Наил. Шуңа эчтән тынды, үзегез гаепле, мин кисәттем бит, дип, сүз озайтмады. Тагын бер ел вакыт узды. Наил университетта укуның соңгы елына аяк басты. Алда — дәүләт имтиханы, диплом эше язу һәм яклау. Әмма сынауның олысы аны алда көткән икән. Февраль аеның буранлы көне иде. Беренче сменага эшкә килгәч, ул, үзен алыштыручы смена эшчесен күреп, гаҗәпкә калды: — Син нәрсә,— диде ул Николайны читкәрәк дәшеп,— кичке бәйрәмнән айнып җитмәдеңме әллә? — Юк ла инде,— дип аклана башлады Николай. — Бернинди бәйрәм булмады. Кичә начальник сезнең сменага чыгарга кушты. Аннары, мин кечкенә кеше дигәндәй, җилкәсен җыерды. Үзем дә аңламыйм, янәсе. Эшне планлаштыру җыелышы төгәлләнгәч, начальник Наилнең калуын сорады. Кешеләр таралышкач, аңа: — Сезне махсус бүлеккә чакыралар. Бүген эшләмәссез,— диде. Махсус бүлектә эшләүчеләр хакында ишеткәне бар иде Наилнең. Әйтүләренә караганда, алар һәр участокта, һәр сменада һәм һәр бригадада бар. Башкалар белән беррәттән авыр шахтер хезмәтен башкарган бу кешеләрне шахтерлар үзара "кара полковниклар" дип йөртәләр. Әлеге бүлек хезмәткәрләренең төп бурычы — шахтаның һәм, тулаем алганда, дәүләтнең иминлеген тәэмин итү. Әлеге бүлек хакында сүз чыккач, Сергей аңа үзе белән булган бер вакыйганы сөйләгән иде. Бәхетсезлегенә каршы, ул, хуҗалыкта берәр нәрсәгә ярар, дип, омонит дигән шартлаткычтан бушаган капчыклар алып кайта. Кемдер моны тиешле урынга җиткерә. Тиз арада Сергей йортында тентү уздырып, әлеге капчыкларны табып алалар. Әлбәттә инде, аны чакыртып әңгәмә уздыралар. Сергей әлеге очрашуны болайрак тасвирлый: зур гына бүлмәгә килеп керсә, гаҗәеп пөхтә киенгән кешеләр утыра. Барысы да галстуктан. Аны түргә дәшеп, урын тәкъдим итәләр. Бер дә курыкма, без сиңа зыян эшләмибез, шартлаткычны сиңа кем биргәнен әйт тә, бу хакта онытырбыз, диләр. Сергей шиккә кала. Мәскәүдә кунакханә шартлатылган вакытлар, өстәвенә, халык арасында, әлеге кунакханә шартлаткычы чыгышы белән Прокопьевск шәһәреннән, дигән сүзләр дә тарала. Курыкмас җиреңнән куркырсың. — Мин капчыкларны порода бушата торган җирдән табып алдым,—дип җавап бирә Сергей. — Ярар,— дип аның ян-якларына ике кеше килеп утыра. — Менә хәзер ике яктан бөерләрегезгә бирсәк, исегезгә төшерерсез. Бик озак чакыртып йөртәләр Сергейны әлеге бүлеккә. Махсус бүлек урнашкан бүлмәгә җиткәнче, Наил Себердәге бөтен тормышын хәтердән уздырды. Башта бер генә уй бөтерелде: "Бирегә чакырырлык нәрсә эшләде соң ул?!" Пөхтә һәм зур бүлмәдәге өстәл артында, чәчләренә чал төшә башлаган 45-50 яшьләрдәге кеше утыра. Ян-як өстәл буенда аннан азрак яшьрәк тагын ике кеше урын алган. Түрдәгесе дәрәҗәлерәк иде, күрәсең, аны түргә чакырды, урын тәкъдим итте. — Бирегә чакыруга гаҗәпләнмәгез һәм борчылмагыз,— диде ул илтифат белән. — Бары тик Сезнең белән профилактик әңгәмә генә уздырырга булдык. Үзегез беләсез, бездә милли тигезсезлек дигән нәрсә юк. Бу Советлар Союзының Конституциясе белән гарантияләнә. Бездә тигез хокуклы совет халкы гына бар. Шуңа күрә илдәге тынычлыкны, дуслыкны күз карасыдай сакларга кирәк. — Мин Сез әйткәннәр белән тулысынча килешәм,— диде Наил, үзен кулга алып. — Гаделлек идеясенә ышанганга күрә, Коммунистлар партиясе сафларына алуны сорап гариза яздым. — Беләбез,— диде әңгәмәдәше, аны бүлдерми тыңлап. — КПСС Уставын һәм Программасын яхшы үзләштергәнсездер дип уйлыйбыз. Партия әгъзасы булу өчен, сүзнең эштән аерылмавы кирәк. Кызганычка каршы, Сез, бездә милли тигезлек юк, Прокопьевск шәһәре халкының 30 процентын татарлар тәшкил итсә дә, ана телендә уку, милли мәдәниятне үстерү өчен бернинди мөмкинлекләр тудырылмый, дигән фикердә торасыз икән. Ниндидер милли оешма төзергә җыенасыз, шахтада эшләүче һәм шәһәрдә яшәүче татарлар арасында совет халкының бердәмлегенә каршы идеологик эш алып барасыз. Моны ничек аңларга? — Мин бернинди оешма төзергә җыенмадым һәм җыенмыйм. Кызганычка каршы, Сезгә ялгыш мәгълүмат җиткергәннәр. Мин бары тик бу эш белән шөгыльләнергә тиешле кешеләрнең Конституциягә каршы гамәлләрен генә тәнкыйтьләдем. СССР Конституциясе буенча, һәр милләт кешесе үз ана телендә белем алырга һәм мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерергә хокуклы бит. — Сез әйткән мәсьәләләр белән тиешле оешмалар шөгыльләнер. Сезнең бурыч — хезмәтегезне намус белән, җиренә җиткереп башкару, Советлар Союзы Коммунистлар партиясе әгъзасы дигән исемгә лаек булу өчен тырышу. — Иптәш Сафин эшләгән авышлыкта күптән түгел зур авария булды. Диверсия акты түгелме икән? — дип, сүзгә кушылды ян-як өстәл артында утырган берәүсе. — Тикшерербез,— диде бүлмә хуҗасы, аңа каршы кырыс итеп. Аннары, Наилгә борылып, элеккеге тонда: — Сез, иптәш Сафин, без сөйләшкәннәр хакында тагын бер кат ныклап уйлагыз. Киләчәгегез үз кулыгызда. Сау булыгыз,— диде. Коридорда Наилгә участок начальнигы очрады. Наил белән тигезләшкәч, акрын гына эндәште: "Сез хәзер кайта торыгыз. Кибет чатында куып җитәрмен. Сүзем бар иде", — диде. Михаил Григорьевич аны урам чатына җитәрәк куып тотты. — Мин Сезне, намуслы, тырыш кеше булганга, ихтирам итәм,— дип сүз башлады. — Шуңа күрә Сезгә киңәш бирергә булдым. Тик бу сөйләшү ике арада гына калсын. Сез үзегезнең махсус күзәтү астына алынуыгызны аңлагансыздыр дип уйлыйм. Миңа да Сезгә аерым игътибар бирергә куштылар. Миннән шикләнмәгез, әмма бу эш белән махсус шөгыльләнүче кешеләр дә булыр. Сезнең һәр гамәлегезне, һәр шикле сүзегезне көне-сәгате белән тиешле урынга җиткереп торырлар. Шуңа күрә бик якын күргән кешегезгә дә эч серләрегезне сөйләмәгез. Сезнең халыкта гыйбрәтле бер әйтем бар: "Дустың белән артык дуслашма, иртәгә дошманыңа әйләнүе мөмкин; дошманың белән дә артык дошманлашма, иртәгә дустың булып китүе бар". Рәсми кешеләр белән аралашканда сак булыгыз, провокациягә бирелмәгез. Минем Сезгә киңәшем шул: Сезгә биредән кая да булса күчеп китү хәерлерәк булыр. Дөрес, кая китсәгез дә, күздән яздырмаслар, әмма биредәге кебек үк басым булмас. Үзегез беләсез, шахтада көтелмәгән хәлләр дә килеп чыккалый, язмышыгызны хәл итүе мөмкин. "Сакланганны Алла саклар",— диләрме әле. Михаил Григорьевич тагын нәрсәдер әйтмәкче иде, әмма, мин болай да артыгын сөйләдем дигәндәй, тукталып калды. Аннары, тиз генә саубуллашып, саклык банкына кереп китте. Дәүләт имтиханы бирер көн якынлашты. Имтихан марксистик-ленинчыл фәлсәфә буенча булганга, Наил аңа теләмичә генә әзерләнде: җәмгыятьтәге гаделлек, тигезлек кебек төшенчәләргә ышанычы бетеп бара иде аның. Санаулы көннәр тиз уза, диләр. Наил, бер атналык ял алып, Казанга юл тотты. Имтихан алучы профессор элек партиянең Татарстан өлкә комитетының идеология бүлегендә эшләгән кеше икән. Ул Наил ихтирам иткән, элек үзе дә җаваплы эшләрдә эшләгән Нәфыйк абыйның танышы булып чыкты. Наил дәүләт имтиханы билетының беренче соравына бик яхшы җавап бирде. Икенче сорау социалистик җәмгыятьтә теләк һәм мөмкинлекләр, аларны тормышка ашыруга бәйле иде. Сорауга ныклы җавап бирү өчен сәясәткә, социаль гаделлек төшенчәсенә кагылмый үтү мөмкин түгел. Шуңа Наил читләтеп, өстән-өстән генә сөйләде. Имтихан бирүченең икеләнүен күреп, профессор турыдан ярды: — Менә без икебез дә авырып киттек, ди. Сез, әлбәттә, гадәти больницага мөрәҗәгать итәчәксез. Ә мине обком больницасында дәвалаячаклар. Теләк һәм мөмкинлек шушы була инде. Шуннан соң ул, көлемсерәп, Наилнең күзләренә карады. Бу ачыктан-ачык кимсетү, үз урыныңны бел, дип әйтү иде. Наил түзде, дәшмәде. — Йә, ярый,— диде профессор авыр тынлыкны бүлеп,— мин сезгә "дүртле" куям. Иптәш Хәкимуллинга миннән сәлам әйтегез. Бу көнне Наил җәмгыятьнең ялганга, икейөзлелеккә корылуын тәмам аңлады. Гаделлек булырга тиеш дигән соңгы өмет чаткысы да сүнде. * * * Себергә кайткач, Наил диплом эше яза башлады. Моның өчен аерым ял алып тормады. Диплом эшенең биш бите марксистик-ленинчыл идеологиягә, аның фәнне үстерүенә, партиянең әсәрләре анализланган әдипнең иҗатына нинди йогынты ясавына багышланды. Бу — мәҗбүри таләп, шуннан башка диплом эше кабул ителми иде. Элек тә әлеге темага кагылышлы ике курс эше башкарганга, язуы авыр булмады, бер ай эчендә төгәлләде дә. Язгы гөрләвекләр белән борчулар, күңелсез уйлар да агып киткәндәй булды. Тик барыбер күңелдә ниндидер төер калды. Дөрес, аны махсус бүлеккә башка чакырмадылар, эштә дә бу хакта искә төшерүче булмады. Күрәсең, әлеге сөйләшү җитәкчеләргә генә билгеледер. Сер саклый һәм саклата белә иде бу оешма. Наил Михаил Григорьевичның киңәшен тотарга булды — кулга диплом алуга бөтенләйгә Казанга кайтырга кирәк, дигән ныклы карарга килде. "Ышанычсыз" лар исемлегенә эләгүен белсә дә, теге очрашуның киләчәгенә киртә булып ятачагын аңлап бетерми иде әле ул... Табигатьне яшеллеккә төреп, киләчәккә өмет уятып кояшлы май ае килде. Хезмәт коллективларын 1 нче Май демонстрациясенә чыгардылар. Шахтада да һәр участоктан эшчеләр сайлап алдылар, яшьрәкләргә транспарант һәм байраклар тоттырдылар. Наилгә байрак эләкте. Шәһәр үзәгенә җитәрәк көтелмәгән хәл булды — бер эшче, күтәреп барасы килмичә, байракны ташлап калдырды. Аз гына вакыт үтүгә, бик пөхтә киенгән берничә кеше килеп җитте һәм, кем ташлады, дип, рәтләр арасыннан сорашып йөри башладылар. Берсе Наилгә дә кырын караш ташлады, әмма Наилнең кулында байрак иде. Гаеплене таптылармы-юкмы, Наил кызыксынмады. Калган юлны маҗарасыз гына үттеләр. Кире кайтканда, транспарант һәм байракларны машинага төяделәр. Ә бер атнадан Наил Казанга диплом якларга кайтты. Аның яклау көне ахырдарак икән. Әмма Наил, теләктәшлек йөзеннән, группадашлары яклаган һәр көнне университетка килеп, тыңлап утырды, үз фикерен әйтеп, иптәшләренең хезмәтен күтәреп, чыгышлар ясады. Үзе өчен курыкмый иде ул: диплом эшенең һәр җөмләсен, һәр өтерен диярлек белә. Яклау көнендә өйдән иртәрәк чыгып, роза чәчәкләре сатып алды да университетка юнәлде. Менә яклау башланды. Наил, кыскача гына, алынган темага, алга куелган максатларга тукталып, төп өлешкә күчте. Җентекле анализ соңында, оппонентның, комиссия әгъзаларының һәм яклауда катнашучы галимнәрнең сорауларына җавап бирде. Киңәшләшүдән соң, аңа "бишле" билгесе куелуын хәбәр иттеләр. Барча борчулар онытылган шатлыклы көн булды бу. Ләкин язмыш аңа һич көтелмәгән-уйламаган очрашу да әзерләп куйган икән. Югыйсә, онытылып та бара иде кебек бит... Инде китәргә берничә генә көн калгач, Министрлар Советында эшләүче бер танышы Наилдән, Казанның берничә мәктәбенә барып, аларда татар теле укытылу-укытылмавын белешүне сорады. Ул мәктәпләрнең икесе Наил заводта эшләгәндә торган тулай торак тирәсендә булып чыкты. Йомышын йомышлап, чаттан борылган гына иде — каршы яктан килүче Фәридәне күрде. Бала арбасы тарткан иде ул. Бу көтелмәгән очрашудан икесе дә сискәнеп киттеләр. — Исәнме, Фәридә! — Исәнме, Наил! — Тормышың ничек, Фәридә? — Әйбәт, Наил. Икесе дә тынып калдылар. Авыр тынлыкны беренче булып Наил бүлде: — Теге чакта... очрашып аңлашмавым өчен гафу ит, Фәридә. Бу минем зур ялгышым булды. — Мин сиңа үпкә-ачу сакламыйм, Наил. Насыйп булмагандыр инде... Наил Фәридәнең күзләренә карады. "Мин сине бик озак көттем, Наил. Нигә?.." — дип әйтә кебек иде аның карашы. Шулчак Фәридәнең күзләренә ике бөртек яшь бәреп чыкты. Ул, кыенсынып, керфекләрен түбән төшерде. Наилгә китеп барудан башка чара калмады. — Булдыра алсаң, кичер мине, Фәридә. Сиңа бәхет, тигез тормыш телим,— диде ул, соңгы сүзе итеп. * * * Кулга диплом алуга, Наил эштән китү турында гариза язды. Мәҗбүри эш срогын тутыруга, исәпхисап ясады, хезмәттәшләре, дуслары һәм танышлары белән җылы саубуллашты. — Сау бул, Наил. Уңышлар сиңа. Зур җитәкче булсаң, безне дә онытма,— диде хезмәттәше Сергей елмаеп. Аннары: — Кызганыч, безнең арадан яхшы кеше китә,— дип өстәде. * * * Кайтыр юллар... Авыр һәм сикәлтәле еллар аша булды алар... Ә киләчәккә юллар каян үтәр икән? Алда әле аны яңа сынаулар көтүен, үзе ярдәм иткән, күтәрелергә булышкан кешеләрнең иң авыр вакытта үзенә хыянәт итәчәген белми иде әле ул. Хәер, үз-үзеңә, намусыңа хыянәт итү кирәкме икән?!. Ялгыз сагыш Еат аоёёабшаа ХГаёаайо а1ёйпабй..." Радиодан туган як турындагы җырны ишетеп, Нәзилә кер юган җирдән тукталып калды. Икенче мизгелдә ул, күзләренә сарылган яшь пәрдәсен кул аркасы белән сөртеп, яулыгын төзәтте, өстәл янына килеп утырды. Элек тә битараф кына тыңлый алмаган туган як турындагы бу җыр Нәзиләнең күңелендә хисләр өермәсе кузгатты. Хәтер чоңгыллары актарылып, уйлары аны еракта калган балалык елларына, яшьлегенә алып кайтты... Менә ул, утрауга печән ашарга кергән сыерны куып, колач салып ярга таба йөзә. Ул да түгел, аның колагында яраткан егете Василның хушлашу сүзләре яңгырый башлады. — Ике ел вакыт озак түгел бит, Нәзилә. Көтәрсеңме?! — Көтәрмен, Васил. Язмыш, язмыш... Көтеп ала алмады шул ул Василын. Әфган җиреннән цинк табутта үле гәүдәсе генә кайтты. Үз-үзен белештерми, көне-төне елады кыз. Азрак онытылыр, дип, әти-әнисе аңа Казанга китәргә киңәш бирде. Нәзилә биредә күн-галантерия фабрикасына эшкә урнашты, үзе кебек авылда туып-үскән Эльмира исемле кыз белән дуслашты. Бергә университетның филология факультетына — читтән торып уку бүлегенә керү өчен имтихан тоттылар. Югалту ачысы да онытыла төште, Игорь исемле урыс егете белән танышты. Матур гына йөрешә башладылар. Сары чәчле, зәңгәр күзле бу чибәр егет хакында таныш-белешләре арасында сүз чыкканда, ахирәте Эльмира: "Фәрештә инде менә",— дип әйтә торган иде. Группа старостасы, яше кырыктан узган Саттар да: "Менә күрерсез әле, Нәзилә бәхетле булачак",— дип кистереп әйтте. Янәсе, урыслар хатын-кызга ирек бирә, ул — ни теләсә шуны эшли ЭЛӘ,. Нәзилә университетның өченче курсына күчкәч, алар гаилә кордылар. Игорьның туган ягы Ижевскида урнашып, матур гына яшәп киттеләр, кызлары туды... Шулай яшисе дә яшисе иде дә бит... Әмма Игорь эчүгә сабышты, күз алдында үзгәреп, юк кына сәбәп табып, Нәзиләне һәр күргән ир-аттан көнләшә, хәтта кул күтәрә башлады. Кыйнаганда гел күзгә суга иде ул. Инде сабыр савытлары тулгач, Нәзилә ике елдан аның белән аерылышты. Соңгы уку елында ул курсташы Ирек белән йөрешә башлады. Әмма янып торган җирән чәчле бу егетнең исәбе башкада иде булса кирәк, балалы хатын белән тормышын бәйләргә ашыкмады. Университет тәмамлагач, Нәзилә, фатир алмашып, Әгерҗегә күчеп кайтты, мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын укыта башлады. Кызы күбрәк авылда — әбисе һәм бабасы янында торды. Әмма Игорь да, күләгә кебек, аннан калмады, Әгерҗегә күченеп, тимер юлга эшкә урнашты. Дөрес, башта үзен тәкәбберрәк тотты, хәтта башка хатынга да өйләнеп карады. Әмма бер ел чамасы яшәүгә, аның белән дә аерылышты, яңадан эчә башлады... Нәзилә дә тормышын көйләп җибәрә алмады. Очраклы танышулар, йөрешүләр... Арада кияүгә чыгарга тәкъдим ясаучылары да булды. Сылу гәүдәле булмаса да, чибәр, бит очлары чокырланып һәм янып торган, коңгырт-кара күзле, уймак иренле, күперенке кара чәчле, йөзеннән елмаю китмәгән Нәзилә һәркемнең йөрәген яуларлык иде. Әмма берәүгә дә күңеле ятмады аның. Юк, җилбәзәк хатын түгел иде ул. Ялгызы калганда күзләренә яшьләр тыгылуын, бәхетсезлегеннән вакыты-вакыты белән чарасыз хәлгә төшүен үзе генә белә иде Нәзилә. Шундый көннәрнең берсендә ул аны очратты. Ничектер башкаларга охшамаган иде бу ир, шуңа Нәзилә беренче күрүдә ук аңа тартылды. Тышкы чибәрлеге белән түгел, ә игътибарлылыгы, кешенең хәленә керә белүе белән тартты ул хатынны үзенә. Йөрәге белән түгел, акылы, тормыш тәҗрибәсе белән кабул итте Нәзилә аны. Танышулары да көтмәгәндә булды. Кышкы көннәрнең берсе иде. Җепшеклектән соң килгән суыклар аяк астын шугалакка әйләндерде. Кызын бакчага илтеп, мәктәпкә эшкә ашыга иде Нәзилә. Урам чатына җиткәч, ул, аягы таеп, тротуарга гөрселдәп егылды, аркасы, башы бозлы асфальтка бәрелде. Узып баручы мөлаем йөзле бер ир аны йомшак кына тотып торгызды да: — Хәлегез ничек, ханым, бик каты бәрелдегезме? — дип сорады. Бәрелүдән Нәзиләнең башы шаулый иде, юньләп җавап та бирә алмады бугай. Ир кеше, машина туктатып, аны шифаханәнең травматология бүлегенә алып барды, рентген сурәте өлгерүен көтеп торып, өенә озатты. Бәхеткә, баш мие селкенмәгән, башның йомшак тукымалары гына бәрелгән икән. — Сезгә нинди рәхмәтләр әйтсәм дә, аз булыр кебек,— диде Нәзилә саубуллашканда. — Бәлки берәр яхшылыгым тияр, менә телефон номерым. — Рәхмәт, Нәзилә ханым. Мин яхшылыкны бурычка эшләмим. Кем белә, бәлки очрашырбыз да әле. Мәктәпләрдә шактый еш булырга туры килә миңа. Сезгә бер генә теләгем бар: тизрәк савыгып аякка басыгыз, сакланып йөрегез. "Сакланганны Алла саклар",— диләр бит. "Изге күңелле булып кылана. Исәбе — күңел ачу һәм туйдыргач, ташлап китүдер инде моның. Ирләр барсы да бер чыбыктан сөрелгән", — дигән уй узды беренче мизгелдә Нәзиләнең башыннан. Ә күңеле никтер моңа ышанып җитми, аның башкаларга охшамаган ир булуын тели иде. "Ичмасам, исемен дә сорарга өлгермәдем бит,— дип өзгәләнде Нәзилә. Аннары: — Хәер, телефон номерын бирдем ич",— дип, батып барганда саламга тотынган кешедәй юатты ул үзен... Нәзилә, сеңлесе Нәсимәгә шалтыратып, кызын бакчадан алуны үтенде дә софага барып ятты. Башы әйләнә, ниндидер йокылы-уяулы халәттә иде ул. Шуңа, онытылып, йокыга талды. Көннәр, атналар бер-бер артлы уза торды. Нәзилә һәр көнне көтсә дә, күңеленә кереп калган яңа танышы шалтыратмады. "Оныткандыр. Андый чибәр ирнең миннән башка да танышлары күптер әле. Аннары, ул биш балалы хатын, ирләр аның кебекләргә җитди карамыйлар. Игътибар иткән очракта да вакытлыча гына, бары тик күңел юату өчен... Оныт аны, ул синеке була алмый, оныт..." Нәзиләгә акылы шундый киңәш бирсә дә, йөрәк һаман да өметләнә, хисләренә сүрелергә ирек бирми иде. "Кара инде, сиңа хәзер унсигез яшьме,— дип тиргәде ул үзен ахырда. — Күптән акылга утырырга, үз хәлең белән ризалашырга вакыт түгелме сиңа". Мәктәптәге дәресләр, балалар арасында булу да хисләрен йөгәнләргә, онытылырга мөмкинлек бирмәде аңа. Юк, Нәзилә эшкә салкын карамады, бөтен күңелен, егәрлеген биреп эшләргә тырышты. Кешеләр белән һәрвакыт елмаеп исәпләшә, көләч йөз белән сөйләшә иде ул. Тик күзләрендә генә мөлдерәмә тулы моң-сагыш иде... Ә бер көнне мәктәптә ыгы-зыгы купты. Мәгариф министрлыгыннан тикшерү комиссиясе киләчәк икән. Кемдер: "Мәктәптә балаларга җүнле белем бирелми, педколлектив очраклы кешеләрдән тора... Читтән килгән бер ирсез хатын өлкән класс егетләрен аздырып ята. Хәтта берсе белән мунча кергәнен дә күргәннәр... Ә директор, белә торып, боларга күз йома. Хәер, үзе дә ул хатынга битараф түгел...",— дип, пычрак шикаять язган. Әлеге хатны РОНО мөдире үз күзләре белән күреп кайткан, имеш... Бу хакта ишеткәч, Нәзиләнең башына суккан кебек булды. "Ничек, нәрсә өчен?.. Кемгә начарлыгы тигәне бар аның? Ничек шундый пычрак гайбәткә телләре әйләнгән! Кем язган?" Шундый уйлар бөтерелде аның башында. * * * Бер атнадан директор Нәзиләне кабинетына чакыртты. — Менә нәрсә, Нәзилә Хәйдәровна,— диде ул аңа утырырга урын тәкъдим иткәч,— иртәгә безнең мәктәпкә комиссия киләчәк. Комиссия составында район мәгариф бүлеге, министрлык вәкилләре булачак. Ниятләре — мәктәптә белем һәм тәрбия бирүнең торышын тикшерү. Әлбәттә, ачык дәресләр уздырабыз. Тәҗрибәле педагог булганга, алар Сезнең дәресләргә дә кереп утырырга теләк белдерделәр. Әзерләнеп торыгыз. "Тәҗрибәле педагог булганга..." Нәзиләгә эсселе-суыклы булып китте, әйтерсең лә өстенә бер чиләк салкын су койдылар. "Шикаятькә ишарә ясап, мыскыл итә",— дигән уй йөгереп узды аның башыннан. Шулай да, кыюлыгын җыеп, директорның күзләренә күтәрелеп карарга батырчылык итте. Юк, мыскыллы, төрткеле түгел иде директорның карашы. Киресенчә, якын-үз итеп, хәлгә кереп карый иде бу күзләр... Әйтерсең лә беренче тапкыр күрә иде Нәзилә директорны. Болай чибәр генә кеше икән: пөхтә итеп кыскартылган сары чәчләре уң якка таралган. Күзләре зәңгәр. Күз кырыйларында, маңгаенда җыерчыклар. Юк, алар аны картайтмый, киресенчә, аерым бер җитдилек өстәп торалар. Җыйнак, матур иреннәр. Алар, буялган кебек, ничектер сусылланып тора. Нәрвакыт җитди сөйләшкәнгә, таләпчән булганга Нәзилә директорны артык горур, хәтта мин-минлекле, тәкәбберрәк кешегә санап йөри иде. Юк, андый кеше түгел ахыры. Йөзендә аерым бер җылылык, нур бар. Хисле, әмма кичерешләрен эчкә, күңел тирәнлегенә яшерә белгән кешегә охшаган. Күз карашы бер караганда уйчан, икенче мизгелдә ул ничектер кырыслана, артык җитдилек иңә сыман... — Рәхмәт, Рөстәм Насыйрович,— диде Нәзилә исенә килеп. — Китәргә мөмкинме? — Әйе, Нәзилә ханым,— диде директор, тавышын йомшарта төшеп. — Борчылмагыз, тынычрак булырга тырышыгыз. Беләсезме, яхшы кешегә, бик теләсәләр дә, начарлык эшли алмыйлар. Тик үз-үзеңә, кешеләргә ышанычны югалтмаска кирәк. — Зур рәхмәт, Рөстәм Насыйрович. — Нәзилә, башын иеп, ишеккә атлады. Төн уртасына кадәр ачык дәрескә әзерләнде Нәзилә. Юк, ниндидер җитешсезлекләр булудан, ачык дәрес вакытында туган сорауларга җавап бирүдән курыкмады ул. Ни әйтсәң дә Нәзиләнең үз укыту методикасы, үз юнәлеше бар һәм укыту елларында гел югары бәя алып килде. Ирешелгәннәр белән генә чикләнмичә, Укытучыларның белемен күтәрү һәм камилләштерү институтына үзе юллама сорап алды, практик күнекмәләрне теоретик яктан нигезләде. Укучылары да йөз кызартырлык түгел иде Нәзиләнең: район буенча гына түгел, республика күләмендә уздырылган олимпиадаларда да катнашып, алдынгы урыннар ала килделәр. Райондагы татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинарының нәкъ менә алар мәктәбендә үтүе дә очраклы хәл түгел иде. Икенче нәрсә борчыды аны: үзенең намуслы, әхлаклы кеше булуын, министрлыкка язылган шикаятьнең пычрак бер гайбәт кенә икәнлеген ничек расларга?! Коллективта яклаучылар булырмы аны, әллә көнчелек, хөсетлек җиңеп чыгармы? Шикаятьне кем язуы да мөһим түгел иде хәзер Нәзилә өчен: кем генә булса да, ул аны гаепләү, пычрату юлына басмаячак. Шулай ук аклану юлын да сайламаячак — килсеннәр, күрсеннәр, нәтиҗәне үзләре чыгарсыннар. Авыр булса да, бу сынауны Нәзилә үзе генә узачак, беркемнән дә яклау сорамаячак. Әгерҗедәге тормышын гына түгел, бөтен гомерен күз алдыннан уздырды ул, ялгышларын, югалтуларын барлады. Юк, куркыр җире юк аның: кулыннан килгәнне эшләр, кирәк булса, намуслы исеме өчен көрәшер дә. Иртән шундый уйлар белән мәктәпкә юл тотты Нәзилә. Укытучылар бүлмәсенә узгач, һәрвакыттагыча елмаеп исәнләште, дәрес кирәк-яракларын барлады. Нәзилә килеп биш минут үттеме-юкмы, бүлмәгә директорның уку-укыту эшләре буенча урынбасары Әлфия Шәкүровна килеп керде. Ул Нәзиләгә, килдеңме, дигәндәй, каш астыннан гына сөзеп карады да исемен дә атап тормыйча: — Сезне директор бүлмәсендә көтәләр, хәзер үк керегез, көттермәгез,— дип әйтеп салды. Тимер салкынлыгы бар иде хатынның тавышында. Соңгы сүзләрне әйткәндә, ирен читләрендә мыскыллы елмаю чагылып үтте. Әлфия Шәкүровнаның үзен өнәп бетермәвен белә иде Нәзилә, әмма монысын ук көтмәде. Югыйсә, бернинди начарлыгы да тигәне юк бит аңа. Баштарак үзенчә төрткеле, дорфа итеп җавап кайтарырга теләсә дә, соңгы мизгелдә тыелып калды: — Яхшы, Әлфия Шәкүровна,— дию белән генә чикләнде һәм башын югары тотып, укытучылар бүлмәсеннән чыгып китте. Әмма директор бүлмәсенә җиткәч, Нәзиләне алыштырып куйгандай булдылар. Ничектер югалып калды, кирәкмәс җирдән каушады ул. Кыюсыз гына ишек шакыды. Эчтән директорның: — Әйе, керегез,— дигән тавышы ишетелде. Нәзилә, эчкәрәк узарга кыймый, ишек төбендә туктап калды. — Узыгыз, Нәзилә Хәйдәровна, кыенсынмагыз. — Директор, әдәп йөзеннән, аягүрә торып басты. — Түргә рәхим итегез, утырыгыз. Утыргач кына, бүлмәдәге кунакларга күтәрелеп карарга базды Нәзилә. Берсе — район мәгариф бүлеге инспекторы, түрдәрәк утырган икәве... Нәзилә утырган җирдән чайкалып куйгандай булды, үзе дә сизми, кулы белән урындык аркасына ябышты. Кунакларның өченчесе, аңа елмаеп карап торганы... теге чакта Нәзиләне боздан күтәреп торгызган мөлаем ир иде... Әйе, Нәзилә аны бер күрүдә үк хәтерендә калдырды: азрак чалара башласа да үзенә килешеп торган кара чәчләрен артка тараган. Киң маңгаендагы сырлары, гадәттәгечә буйга түгел, ә аркылыга сузылган, Нәзиләнең андый сырны элек күргәне юк иде әле. Коңгырт-кара күзләре диңгез кебек тирән, ничектер үзләренә тартып тора. Күз карашыннан нур, аерым бер җылылык бөркелә. Чигә турындарак миңе бар, әмма ул йөзне ямьсезләми, ә аңа үзгә бер матурлык өсти. Аскы ирене аз гына салыныбрак тора. Елмаюы азрак моңсу, әмма эчкерсез. Ирләрчә киң иягенең уртасы азрак чокыраеп килгән. Бөтен килеш-килбәтеннән үз-үзенә ышаныч, ихтыяр көче бөркелеп тора... Ул арада директор кунакларны Нәзилә белән таныштырды: — Безнең әйдәп баручы укытучыбыз Нәзилә Хәйдәровна шушы була инде. — Аннары кунаклар ягына борылды, район мәгариф бүлеге инспекторы ягына ым кагып: — Рәшит Зәкиевичне яхшы беләсез. Районның һәр мәктәбе өчен үз кеше ул,— диде. — Ә менә түрдәге кунакларыбыз — министрлыктан: Фаил Зиннурович Шәрәфетдинов белән Касыйм Галимович Биккулов,— дип өстәде. Шуннан соң директор, бурычым үтәлде, дигәндәй, урынына утырды, Нәзилә ягына мәгънәле итеп карап куйды. Авыр тынлык урнашты. Нәзилә өчен минутларга түгел, ә сәгатьләргә сузылгандай тынлыкны әлеге мөлаем ир — Касыйм Галимович бүлде: — Игътибарыгыз өчен рәхмәт, Рөстәм Насыйрович. Сезнең вакытны артык алмый, без инде эшкә керешик. Ә Нәзилә Хәйдәровнаның эшчәнлеге белән дәрес вакытында үзебез тулырак танышырбыз. Нәзиләгә алдан юл биреп, кунаклар класска таба атладылар. Дәрәҗәле комиссия мәктәптә инде өченче көн эшли. Нәзиләнекеннән тыш, алар тагын берничә дәрестә булдылар, укытучылар белән аерым-аерым да очрашып сөйләштеләр. Тик ике көн буе көтсә дә, Әлфия Шәкүровна белән очрашуны кирәк тапмадылар. Түземлеге төкәнеп, тәмам ярсыган мөдир, үзе генә калган вакытын чамалап, директор бүлмәсенә атылып керде. — Бу нәрсә була инде, Рөстәм Насыйрович. Мин, көн дими, төн дими, эш өчен янып чабам, мәктәптә белем, тәрбия бирү югары булсын, дим, мәктәп хакына шәхси тормышымны да корбан итәм, ә җитди мәсьәлә тугач, мине санга сугучы да юк!.. — Утырыгыз, Әлфия Шәкүровна. Тынычланыгыз. Комиссия әгъзалары, кирәк тапсалар, Сезнең белән дә очрашырлар. Иртәгә сәгать унда педколлектив җыелышы, рәхим итегез, әйтәсе фикерләрегез булса, шунда җиткерерсез. Аклану көткән мөдир коелып төште, графиннан стаканга су салып, кесәсеннән дару алып капты, икенче мизгелдә йөрәген тоткандай итте. Директорның йомшамавын, хәтта исе китмәгәнрәк кыяфәт белән утыруын күргәч, кинәт сикереп торды да чатыр-чотыр сөйли башлады: — Юк, Рөстәм Насыйрович, мин моны болай гына калдырмыйм. Министрлык вәкилләренең күзләрен ачам әле мин. Теге хатынны да чиста суга чыгарам. Юк, болай калдырырга педагог намусым кушмый. Мин Сезнең... — Сүзен әйтеп бетерми, мөдир бүлмәдән атылып чыгып китте. Ачык дәрестән чыкканнарын туры китереп, Әлфия Шәкүровна комиссия әгъзалары янына килде. Мөдирне күргәч, ачык дәрес алып барган укытучы тизрәк китү җаен карады. Боларның кайсысы комиссия рәисе икән, дип сынап караганнан соң, Әлфия Шәкүровнаның карашы Касыйм Галимовичка тукталды: — Вакытыгызны алуым өчен гафу итегез, Сезгә бик мөһим сүзем бар иде,— диде. — Әйе, тыңлыйм сезне, Әлфия Шәкүровна. — Аннары Касыйм Галимович, комиссия әгъзаларына мөрәҗәгать итеп: — Сез чыга торыгыз, мин сезне куып тотармын,— дип өстәде. — Беләсезме, Касыйм Галимович, Сез монда күргәннәр айсбергның өске ягы, ялтыравык бизәк кенә. Проблеманың асылы исә тирәндәрәк ята. — Мөдир, ничек төгәлрәк аңлатыйм икән, дигәндәй, бер мизгелгә тукталып калды. Аннары, тиешле сүзләрне табуына куанып, ашыга-кабалана дәвам итте. — Мәсьәлә менә болайрак тора. Безгә Ижевскидан Нәзилә атлы бер хатын укытучы булып күчеп кайтты. Иреннән аерылган, җилбәзәк хатын булуына аерым тукталып тормыйм. Бу аның күз карашына ук чыккан. Иң аянычы, Нәзилә Хәйдәровна, элекке ире фамилиясе белән әйтсәк, Нәзилә Николаева, бу начар гадәтен биредә дә дәвам итте. Сез аның киенүенә, төс-кыяфәтенә генә игътибар итегез: кыска итәкле күлмәк, кирәгеннән артык бизәнгән... — Ничек киенүе, бизәнүе — Нәзилә Хәйдәрованың шәхси эше,— дип бүлдерде гайбәттән түземлеге төкәнеп барган Касыйм Галимович. — Мин үзем аның киемендә, үз-үзен тотышында хилафлык тапмадым. Дәресләрне дә төпле итеп, үз методикасы буенча алып бара. Укучыларында да Нәзилә Хәйдәровнага карата ихтирам сизелә, биргән җаваплары да нигезле, төпле. Мондый фикерне көтмәгән иде Әлфия Шәкүровна. Шуңа үз тактикасын үзгәртергә булды. — Беләсезме, Касыйм Галимович, бу беренче карашка гына шулай. Николаева үзе хакында уңай фикер тудыра белә ул. Ничек төгәлрәк әйтим икән: өлкән класста укучы яшүсмерләр аңа хатын-кыз буларак битараф түгел. Игътибар иттегезме икән, Нәзиләне күрүгә, күзләре ничек ялтырый башлый. Аулаграк урыннарда алар аны кочаклый да әле. Николаеваның методикасына килгәндә, гомум программадан бөтенләй читләшкән, материалларны өстәнөстән генә үзләштерүгә корылган... Бик озак сөйләде мөдир. Үзе, ышандыра алдыммы дигәндәй, Касыйм Галимовичны күзәтте, фикерләрен хуплауны көтте. Әмма Касыйм Галимович төшенгән иде инде: аның каршында җәнҗалчы, гаҗәеп амбицияле хатын басып тора. Төбендә нәрсә ята торгандыр, Нәзилә Хәйдәровнадан көнләшү дә сизелә, хәтта аны күралмый дип әйтү дә дөрестер. Хәер, мондый хәлләргә, мондый кешеләргә беренче юлыгуы түгел аның. Өсләреннән шикаять язылган педагогларның күбесе намуслы, тирән белемле кешеләр булып чыга. Бу очракта да шулай күрәсең. Касыйм Галимович, үзен мөмкин кадәр итагатьле тотарга тырышып, мөдирне кабат бүлдерергә мәҗбүр булды. — Рәхмәт, Әлфия Шәкүровна. Карарбыз, киңәшербез. Сау булыгыз. Сүзнең болай тәмамлануын көтмәгән мөдир тораташтай катып калды. Уйлары буталган, алга таба ни эшләргә кирәклеген белми иде ул бу минутларда. Әнә ничек диде бит Касыйм Галимович: "Карарбыз, киңәшербез". Тикшерербез, тиешле чаралар күрербез, димәде. Югыйсә барысы да көн кебек ачык бит. Барысы да... Әлфия Шәкүровна, авыр атлап, өйгә юл тотты. Тирә-юнендәге кешеләргә генә түгел, бар дөньясына каршы ачу-нәфрәт кайный иде аның күңелендә. "Күрәсең, теге хатын Биккуловның да башын әйләндерергә өлгергән: җаен тапкан, сөйләшкән, нәрсәдер вәгъдә иткән... Бәлки танышлардыр да әле, Николаева юкка гына ай саен диярлек Казан юлын таптамыйдыр. Укырга да үзе сорап китте бит, белемен камилләштерә, институт белгечләре белән киңәшеп, методик киңәшләр ала, янәсе. Юк, ул әле бөла й җиңел генә бирелмәс. Иртәгә җыелыш, шунда барысын да әйтер. Җыелыш дигәннән, берничә укытучы белән сөйләшеп куярга кирәк булыр. Аннан куркалар, ярар, Әлфия Шәкүровна, диеп кенә торалар. Арада мөдирнең күләгәсеннән дә курыкканнары бар...". Мөдиргә элекке тәвәккәллеге әйләнеп кайткан иде. Ул, кырт борылып, гнуларның берсенә юл тотты... Үзләренә кереп килүче Әлфия Шәкүровнаны күргәч, Наилә югалып ук калды. Мөдирнең холкын яхшы белә иде ул: тикмәгә йөрмәс, бер-бер хәл килеп чыккандыр. Әллә Нәзилә өстеннән язылган шикаятьне аңардан күрәләрме икән?! Бу очракта бернинди катнашы да булмады бит югыйсә. Дөрес, Әлфия Шәкүровна кушуы буенча андый шикаятьләргә кул куйгалады, мәктәптән кудыру белән янагач, куймый ни хәл итәсең. Тәмамланмаган югары белемең белән өлкән классларны укытып йөрисең, сине җибәртү өчен бармагымны селкетү дә җитә, янәсе. И-их, тәмамлый алмады шул институтны, Радигы тыйды: "Гаиләгә игътибарың бетте, балаларны, терлек-туарны кем карый. Аннары, укып, министр булмассың, бары җитеп торыр",— диде. Өстәвенә: "Анда ирләр белән йөрисеңдер әле, юкка барырга атлыгып тормыйсыңдыр!" — дип тә әйтте. Радигын югалтудан курка иде Наилә, болай да һәр күргән ир-аттан көнләшә, өстәмә сәбәп булмасын, дип фикер йөртте. Хәзер инде өч бала, ул хакта авыз да ачып булмый. — Өйгә керик әле, җитди йомыш бар,— диде мөдир, капканы ябуга. — Синең язмышыңа да кагыла ул,— дип тә өстәде. — Әйдәгез, әйдә, Әлфия Шәкүровна. Керәбез, билгеле, узыгыз. Бүген Радигым да, соңлабрак кайтам, дигән иде. — Наилә мөмкин кадәр ягымлырак булырга тырышты, чолан ишеген киереп ачып, башта мөдирне уздырды. Әлфия Шәкүровна тәкәллеф-мазар саклап тормады: аяк киемен ишек төбендәге паласка сөрткәләде дә, салып та тормый, бусагадан атлады. — Менә нәрсә, Наилә,— диде мөдир, түргә узып кәнәфигә утыргач. — Иртәгә хәлиткеч көн, педколлектив җыелышы була. Нәзиләне тикшерәчәкләр, әлбәттә, кискен чаралар да күрелер. Беркөн, әйтеп, кәефеңне бозасым килмәгән иде. "Бу пычрак гайбәтне Наилә генә яза ала, сәбәбе — минем белемемнән көнләшә",— дип, директорга кергән ул, сине мәктәптән кууны таләп иткән, юкса РОНОга барам, дип янаган. Моны ишеткәч, Наиләнең башына кайнарлык йөгерде, сулышы кысылды, басып торган җиреннән лап итеп диванга утырды. — Әле, җитмәсә, укучыларын да синең өскә котырткан: "Наилә апагыз шыр надан, ул укытса, берегез дә ВУЗга керә алмаячак. Әле соң түгел, аны алыштыруны сорап, бергәләп директорга керегез",— дигән. Наилә, чарасыз калып, ялварулы күз карашын мөдиргә текәде. Аның халәтен күреп-күзәтеп торган Әлфия Шәкүровна: — Тынычлан, Наилә, сиңа җил-яңгыр тидертмим мин,— дип юаткан итте. — Бу эшне җайладым да инде мин, директор белән сөйләштем: "Наилә генә түгел, башка укытучылар да Нәзилә турында шулай уйлый. Үзем дә шул фикердә",— дидем. Иртәгә җыелышта барыбыз да шул фикерне куәтләсәк, Рөстәм Насыйрович үзе үк Нәзиләдән котылу җаен караячак. Ярый, мин киттем, ашыгыч эшләрем бар, сине кайгыртып гына керүем иде. — Мөдир ишеккә атлады. Ишек тоткасына кагылгач, нәрсәдер исенә төшереп, Наиләгә борылды. — Кара әле, Наилә. Бу хакта ахирәтең Нәкыя белән дә сөйләшеп куй әле. Тыңламаса, Әлфия Шәкүровна кушты, директор да шул фикердә, сиздерәсе генә килмәгән, диген. Йә, ярый, хуш иттек. — Ярый, ярый, Әлфия Шәкүровна,— диде Наилә, мөдирнең бер алдына, бер артына төшеп. — Сөйләшәм билгеле. Хәзер үк керәм. Капка төбенә чыккач, алар икесе ике якка атладылар. Мәктәпнең педколлектив җыелышы төгәл сәгать унда башланды. Директор, коллективны килгән рәсми кунаклар белән таныштыргач, җыелышның көн тәртибенә күчеп: — Бүген караласы мәсьәлә бик җитди — мәктәптә укыту-тәрбия эшенең торышы,— диде. Аннары ул һәр укытучының эш күрсәткечләре, һәр сыйныфның өлгереш дәрәҗәсе һәм тәрбия эшенең гомуми торышы хакында кыскача гына әйтеп үтте дә сүзне район мәгариф бүлеге инспекторы Рәшит Зәкиевичкә бирде. — Мин сезнең мәктәпкә горурланып һәм бер үк вакытта борчылып та килдем,— дип башлады инспектор сүзен. — Горурланам, чөнки бу мәктәпнең бай тарихы, күркәм традицияләре бар. Биредә Халисә Закировна Курамшина һәм Наил Шакир улы Гыйльметдинов кебек районга гына түгел, ә бөтен республикага танылган педагоглар эшләп китте. Хәер, эшләп китте дип әйтү дөрес үк булмас, алар бүгенге көндә дә үзләренең бай тәҗрибәсен яшьләр белән уртаклашып, авыр чакта ярдәм кулын сузып яшиләр. Зур рәхмәт аларга, исән-сау булсыннар. Коллективка һәм мәктәп директоры Рөстәм Насыйровичка да рәхмәт, остазларын онытмыйча, аларның көнкүреш шартларын кайгыртып, киңәш-табыш итешеп эшлиләр. Нәтиҗәләре дә күз алдында: бүген мәктәптә үз укыту методикалары булган тәҗрибәле педагоглар эшли. Алар, әле чагыштырмача яшь булсалар да, үз хезмәтләренең осталары булып танылдылар. Мин моны Мәгариф министрлыгы хезмәткәрләре алдында тулы җаваплылык тоеп әйтәм. Борчылып та килдем, дигән идем. Нәкъ менә шушы мәктәптән, әйтер идем, районның горурлыгы булып торган мәктәптән министрлыкка шикаять юлланган. Сүз дә юк, һәркемнең, үз фикерен белдереп, теләсә кайсы инстанциягә мөрәҗәгать итәргә хакы бар. Әмма ул бу очракта үз өстенә зур җаваплылык алырга, мөмкин кадәр объектив бәя бирергә тиеш. Нәм, әлбәттә, хатның ахырына үз имзасын куярга... Шикаять аноним булганга, министрлык мәктәптәге укыту-тәрбия эшенең торышы хакында бездән мәгълүмат алу белән генә чикләнгән булыр иде. Әмма сезнең мәктәп районыбызның горурлыгы булганга, мәгариф бүлеге министрлык хезмәткәрләренең бирегә килеп, чын хәлне үз күзләре белән күреп китүләрен үтенде. Аннан биредә кеше язмышы, аның киләчәге хакында сүз баруын да онытырга ярамый. Мин шикаятьне тулысынча укып чыгуны мөмкин тапмадым, чөнки анда язылган сүзләрне кабатлап, коллективның йөзен кызартасым, педагог намусына тап төшерәсем килми. Шунысын гына әйтеп үтәм: шикаятьтә, мәктәптә укыту-тәрбия эше түбән дәрәҗәдә куелган, әхлакый тотнаксызлык күренешләре күзәтелә, дигән фикер үткәрелә. Нәм конкрет шәхес тә атала, ул — Нәзилә Хәйдәровна Николаева. Фикеремне башкаларга көчләп тагарга теләвем түгел, әмма шәхсән үзем Нәзилә Хәйдәровнаны тәҗрибәле педагог буларак беләм. Дөрес, ул сезнең коллективта яңа кеше, әмма сез аны шәхес буларак миннән яхшырак беләсез. Чөнки Нәзилә Хәйдәровна безнең район кешесе, балалык һәм яшүсмерлек еллары күбегезнең күз алдында үткән, шушы урта мәктәпне тәмамлаган. Шуңа күрә барысын да төптән уйлап, аның шәхесенә һәм хезмәтенә гадел бәя бирерсез дип өметләнәм. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Бер минутка авыр тынлык урнашты. Укытучылар, чыш-пыш килү түгел, бер-берсенә күтәрелеп карарга да кыймадылар. Тик Әлфия Шәкүровна гына, башын югары чөеп, тәкәббер кыяфәттә утыра бирде. Җыелышны алып баручы буларак, яңадан Рөстәм Насыйрович торып басты. — Мин шикаять авторына һәм анда язылганнарга бәя бирергә җыенмыйм,— диде ул, тыныч-салмак тавыш белән. — Моңа хокукым да юк, чөнки шикаятьтә минем исемем дә телгә алына. Әгәр җитешсезлекләрем бар икән, тартынмыйча әйтегез, төзәтергә тырышырмын, һәрхәлдә, бүгенге сөйләшү мәктәп, коллектив файдасына булсын, мондый күңелсез хәлләр бүтән кабатланмасын иде. Ә хәзер рәхим итегез, һәркем үз фикерен белдерә ала. Кабат тынлык урнашты. Әлфия Шәкүровна, усал итеп, Наиләгә карады. "Нәрсә дәшмичә утырасың, киләчәгеңне уйламыйсыңмы әллә?!" — дигәнне аңлата иде бу караш. Мөдирнең без кебек үтәли тишкән карашын тойган Наилә, урындыкка сеңәрдәй булып җыерылып килде, әмма торып сүз әйтергә йөрәге җитмәде. Хәер, җилнең кай яктан исүен азрак чамалый башлаган иде инде ул. Әлфия Шәкүровна, Наиләдән өмет өзеп, янында утырган Нәкыягә терсәге белән башкаларга сиздерми генә төртте дә: — Нәкыя сүз әйтергә теләгән иде, тик кыенсынып кына утыра,— диде. Сүзгә директор кушылды: — Рәхим итегез, Нәкыя Сәгыйтовна. Биредә барыбыз да тигез хокуклы. Нәкыя бер кызарды, бер агарды. Аннары, башка сүз таба алмый: — Мин ни, соңыннанрак әйтермен инде, Рөстәм Насыйрович,— дию белән чикләнде. Нәрсә нәрсә, мондый хәлне көтмәгән иде мөдир. Кемнәр каршы төшә диген әле, күзләренә карарга да кыймаган Наилә белән Нәкыя бит. "Бетерәм, мәктәптән куам",— дигән ярсулы уйлар бөтерелде аның башында. Әмма бу минутта уйның гына ярдәм итмәвен аңлап, ул кискен карарга килде, торып басты да күз карашы белән бүлмәдәге укытучыларны сөзеп чыкты. Тик сүз әйтергә теләк белдерүче табылмады. Мөдир, сүрелә төшеп, үзе сүз башларга мәҗбүр булды. — Мөхтәрәм комиссия әгъзалары! Үзегезнең күз алдында, һәркем сүз әйтергә куркып тора. — Әлфия Шәкүровна һәр сүзенә басым ясап, аерым бер мәгънә бирергә теләп сөйләде. Аңа элекке тәвәккәллеге, барысын да үзе теләгәнчә үзгәртә алуга ышаныч хисе әйләнеп кайткан иде инде. — Чөнки безнең мәктәптә барлык эш Рөстәм Насыйрович диктаты астында эшләнә. Бүгенге җыелыш алдыннан да ул һәрбер укытучы белән сөйләшеп, кисәтеп куйган. — Шул урында тукталып, Әлфия Шәкүровна директорга зәһәр һәм мыскыллы карашын текәде. Директорны үзе белән сүзгә китереп, тавыш чыгару иде аның исәбе. Әмма Рөстәм Насыйрович үзен гаять тыныч, сабыр тотты. Әйтерсең лә сүз аның хакында түгел, ә бөтенләй башка кеше турында бара иде. Моны күргәч, Әлфия Шәкүровна тактикасын үзгәртергә булды һәм: — Дөрес, җитәкче кеше үз кул астынд агыл арны буйсындыра белергә тиеш. Әмма бу демократияне кысу исәбенә түгел, ә һәркемнең фикерен ихтирам итеп, коллектив алдында авторитет казану исәбенә эшләнергә тиеш,— дип, сүзен мыскыллы-төрткеле тонда дәвам итте. — Әйе, башкаларны үзен ихтирам иткән кебек ихтирам иткән кеше шулай эшләр иде. Мин Рөстәм Насыйровичның Николаеваны ни өчен һәрчак яклап, аралап килүен аңлыйм: Нәзилә чибәр, иреннән аерылган, кыскасы, ирмен дигән кешене ничек инде ымсындырмасын. Адәм баласы бит. Рәшит Зәкиевич мөдирне бүлдерергә мәҗбүр булды: — Әлфия Шәкүровна, шәхесне мыскылламый гына сөйләгез. Мәктәптә, коллегаларыгыз арасында утыруыгызны онытмагыз! Әмма мөдир тукталып калыр халәттә түгел иде инде. Ул, берегезгә дә исем китми, дигәндәй, элекке тонда дәвам итте: — Мин шәхесне мыскыл итмим, ә ничек бар шулай сөйлим. Фактлар да күз алдында. Сезнеңчә ничек, Рөстәм Насыйрович Нәзиләнең утынын юкка гына ярып бирә дип уйлыйсызмы?! Ярдәм итәргә тели икән, ул моны өлкән класс укучыларыннан да эшләтә алыр иде. — Мөдир, Нәзиләнең һәм директорның "кырын эшләрен" фаш итеп, озак сөйләде. Аны берәү дә бүлдермәде. Дөресрәге, җыелышта катнашучыларда аны тыңлау теләге калмаган иде инде. Бары тик әдәп йөзеннән генә каршы эндәшмәделәр. Нәркемнең күңелендә юшкын калдырган чыгыштан соң, яңадан авыр тынлык урнашты. Шунда коллективтагы иң өлкән укытучы, инде алтмыш яшен тутырып килгән Наил Гыйззәтович, тамак кырып, үзенә сүз бирүләрен сорады. — Рәхим итегез, Наил Гыйззәтович,— диде директор ихтирамлы тонда. — Хөрмәтле кунаклар, коллегаларым! — Наил Гыйззәтович сүздән тукталып укытучыларны күздән кичерде. — Биредә кырык елга якын эшләү дәверендә мондый күңелсез хәлгә тарыганым юк иде әле. Дөрес, төрлесе булды, әмма барыбер коллективтан читкә чыгармый, аңлаша, уртак фикергә килә идек. Сезне оялтырга теләп әйтүем түгел, Әлфия Шәкүровна, әмма мин мондый түбәнлеккә төшәрсез дип уйламаган идем. Әйе, Рөстәм Насыйрович ялгышкан, Сезгә ышаныч белдереп, шундый җаваплы урынга — уку-укыту эшләре буенча мөдир итеп куеп ялгышкан. Нәзилә Хәйдәровна алдында гафу үтенерсезме-юкмы, өздереп әйтә алмыйм, әмма үзем, чал башымны иеп, коллегам алдында кичерү сорыйм. Саклый алмадык без Сезне, сеңлем, яла-пычрактан аралый алмадык. Башка иптәшләрең дә шундыйрак фикердәдер дип өметләнәм. Бүлмәдә аны хуплау сүзләре яңгырады: — Дөрес! — Хак сүз сөйлисез, Наил Гыйззәтович! — Рәхмәт, иптәшләр! — дулкынланудан Наил Гыйззәтовичның күзләренә яшь бәреп чыкты. — Бер генә үтенечем бар, бу хәлдән гыйбрәт алып, алга таба бер-беребезнең кадерен белеп эшләсәк иде. Шаулатып кул чаптылар. Җыелыш мондый борылыш алыр дип көтмәгән иде Әлфия Шәкүровна. Ул, сикереп торды да, ишекне каты ябып чыгып китте... Ахыргы кеше булып сүзне комиссия рәисе Касыйм Галимович алды: — Өч көн эшләү дәверендә безгә ачык дәресләрдә булырга, күп кенә укытучылар, Нәзилә Хәйдәровнаны якыннан белгән кешеләр белән очрашып сөйләшергә туры килде. Барысының да фикере уртак: Нәзилә Хәйдәровнаны намуслы шәхес, югары әзерлекле педагог буларак бәялиләр. Комиссия, тикшерү нәтиҗәләренә анализ ясап, мәктәптә уку-укыту һәм тәрбия эше тиешле дәрәҗәдә, дигән карарга килде. Барыгызга да исәнлек, хезмәтегездә уңышлар телибез. Шәхси пландагы бер генә теләгебез бар: нинди дә булса гамәл кылганчы, аның нәтиҗәләре һәм конкрет шәхес язмышына йогынты ясавы хакында уйлансак иде... Комиссия киткәч тә, укытучылар әле ай буе берберсенең күзләренә карарга кыймый йөрделәр, һәркем шикаятьчене эзләү башлануын, директорның җыелыш җыюын көтте. Нәзилә аннан, бары тик аннан гына шикләнәдер кебек тоела иде аларга. Әмма Нәзилә берәүгә дә караңгы чырай күрсәтмәде, гадәттәгечә елмаеп исәнләшә, ягымлы тавыш белән сөйләшә иде. Яшьрәк укытучылар Нәзиләгә сокланып караса, өлкәнрәк педагоглар аның һәр теләген үтәргә, теләктәшлек күрсәтергә әзер тордылар. Моны күреп, сизеп торган директор беркөнне Нәзиләне кабинетына чакыртты. Нәзилә керүгә, урыныннан торып каршы алды, түрдән урын тәкъдим итте. Хәл-әхвәл сорашканнан соң, Рөстәм Насыйрович Нәзиләгә көтелмәгән тәкъдим ясады: — Нәзилә Хәйдәровна, бәлки ике атнага административ ял алырсыз, теләсәгез, профком санаторийга путевка да юллап бирер,— диде. Нәзилә итагатьле генә баш тартты: — Кайгыртуыгыз өчен зур рәхмәт, Рөстәм Насыйрович. Аннары мин тынычландым инде, берәүгә дә үпкә-ачу сакламыйм. — Ихтыярыгыз, Нәзилә Хәйдәровна. Инде ялга китәргә теләмисез икән, минем Сезгә бер тәкъдимем бар. — Тыңлыйм, Рөстәм Насыйрович. — Әлфия Шәкүровна киләсе атнадан эштән азат итүне сорап гариза кертте. Исәбе — башка мәктәпкә күчү. — Минем аңа бернинди дә дәгъвам юк, Рөстәм Насыйрович. Китүенең сәбәпчесе бер мин генә булсам, үзем биредән китәргә дә әзер. Ни әйтсәң дә, ул миннән тәҗрибәлерәк педагог. — Мин калырга үгетләп караган идем анысы. "Биредә бер көн дә кала алмыйм, бу — принципиаль мәсьәлә",— дип кырт кисте. Аннары бу минем тәкъдимем генә түгел, башка педагоглар да Сезне укуукыту мөдире вазифасында күрергә телиләр. — Ышаныч күрсәтүегез өчен зур рәхмәт, Рөстәм Насыйрович. Мин җаваплылыктан курыкмыйм, әмма бу очракта әхлакый яктан дөрес үк булмастыр дип уйлыйм. — Ул хакта борчылмагыз, Нәзилә Хәйдәровна. Сезне биредә ихтирам итәләр, моны үзегез дә күрдегез. Мин Сезне аңлыйм. Әлбәттә, Сезгә бу адымны ясавы авыр. Борчылмагыз, без бу мәсьәләне педсоветка куярбыз. Иптәшләрегез ничек хәл итсә, шулай булыр. Китәргә мөмкин. Сәламәт булыгыз. — Рәхмәт, Рөстәм Насыйрович. Сау булыгыз. Нәзилә, башын иеп, ишеккә атлады. Ничектер гаепле сизә иде ул үзен бу минутларда. Ике көннән педсовет җыелды. Чакырылса да, Әлфия Шәкүровна анда катнашудан баш тартты: "Мин инде китәсе кеше, үз проблемаларыгызны үзегез хәл итегез",— диде. Барысы да кереп, утырышып беткәч, Рөстәм Насыйрович сүз башлады: — Хөрмәтле коллегалар! Бүгенге педсоветның көн тәртибендә бер генә мәсьәлә — уку-укыту бүлеге мөдирен сайлау. Әлфия Шәкүровна, эштән азат итүне сорап, гариза кертте. Безнең коллективтан китәргә теләвенең сәбәбе — башка мәктәпкә күчү. Күбегезгә мәгълүм, ул безнең мәктәптә пединститут бетереп кайтканнан бирле эшли, шушы игелекле хезмәткә гомерен багышлаган тәҗрибәле педагог. Әлфия Шәкүровнага, озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен, хезмәт кенәгәсенә язып, рәхмәт белдерергә дигән тәкъдим кертәм. Башка фикерләр булмаса, тавышка куям. Каршылар? Юк. Битарафлар? Юк. Димәк, карар бертавыштан кабул ителде. Ә хәзер мөдир сайлауга күчик. Кемдә нинди тәкъдимнәр бар? Тынлык урнашты. Әлфия Шәкүровна характерын яхшы белсәләр дә, мондый ук кискен карарга килер дип берәү дә уйламаган иде. Үпкәләргә, ачуланырга мөмкин, әмма гомере буе эшләгән коллективтан китәргә?! Рөстәм Насыйрович, укытучыларның нәрсә уйлавын сиземләп, өстәп куйды: — Мин һәрберегезнең нинди халәттә калуын аңлыйм. Гариза керткәч, Әлфия Шәкүровнага яхшылап уйларга, ашыкмаска киңәш иттем. Әмма ул: "Бу — принципиаль мәсьәлә",— дип, ниятен үзгәртмәячәген белдерде. Наил Гыйззәтович акрын гына торып басты. — Хөрмәтле коллегаларым! Әлбәттә, Әлфия Шәкүровнаның гомере буе эшләгән коллективтан китүе кызганыч. Әмма ул шулай хәл иткән икән, безгә аның фикерен ихтирам итүдән башка чара юк. Ә инде мөдир сайлауга килгәндә, мин үзем ул урынга Нәзилә Хәйдәровнаны тәкъдим итәм. Беренчедән, Нәзилә Хәйдәровна тәҗрибәле педагог, әйдәп баручы укытучы. Икенчедән, кешеләр белән дә ипле сөйләшә, итагатьле, кеше кайгысын үзенеке кебек кабул итә торган кеше. — Дөрес! — Әйбәт кандидатура! — дип хупладылар аның тәкъдимен урыннан. Рөстәм Насыйрович утырышны дәвам итте: — Тагын нинди фикерләр, тәкъдимнәр бар? — Үзгә фикер белдерүче булмады. Нәзиләне һәркем ярата, үз итә иде. Ничек каршы киләсең, Наил Гыйззәтович һәркемнең күңелендәгесен әйтте бит!.. — Башка тәкъдимнәр булмаса, тавышка куям: Нәзилә Хәйдәровна кандидатурасын кемнәр яклый? Каршылар? Юк. Битарафлар? Юк. Җаваплы вазифага сайлануыгыз белән котлыйм, Нәзилә Хәйдәровна! Нәзилә бер мизгелгә югалып калды. Аннары, үзен кулга алып, сүз сорады: — Мөмкинме, Рөстәм Насыйрович? — Әйе, әйе. Рәхим итегез, Нәзилә Хәйдәровна. — Хөрмәтле остазларым, коллегаларым! Минем өчен бу, уттан алып суга салган кебек, көтелмәгән хәл булды. Каушаудан, үз фикеремне әйтергә дә өлгермәдем. Башымда бер генә уй бөтерелде: "Лаекмы соң мин бу урынга?" Әлегә кадәр бу сорауга җавап бирә алмыйм. Шуңа ышанычыгызны аванс итеп кабул итәм. Барыгызга да зур рәхмәт! Сезгә дә олы рәхмәтемне ирештерәм, Наил Гыйззәтович. Йөзегезгә кызыллык китермәскә тырышырмын. Киңәшләрегездән ташламасагыз иде. Рөстәм Насыйрович утырышка йомгак ясады: — Хөрмәтле коллегалар! Бүгенге утырыш тәмам. Игътибарыгыз өчен барыгызга да рәхмәт! Коридорга чыгуга, Нәзиләне иптәшләре уратып алды. * * * Нәзиләнең яңа вазифа башкаруына — уку-укыту бүлеге мөдире итеп сайлануына бер ел вакыт узды. Эшкә ничектер җиңел кереп китте ул: ни әйтсәң дә, укыту һәм тәрбия процессын бөтен нечкәлегендә тоемлый, коллективтагы һәркемнең нәрсәгә сәләтле икәнлеген яхшы сиземли һәм һәр педагогны басым ясамый гына эшкә тарта белә. Укучыларның ялын оештыруга, төрле түгәрәкләрнең эшчәнлеген җанландырып җибәрүгә дә зур игътибар бирде Нәзилә. Мәктәптәге яшь педагогларның берсе булган Илнурның дзю-до буенча беренче разрядлы спортчы икәнлеген белгәч, аңа укучылар өчен секция ачарга тәкъдим ясады. Энергиясен кая куярга белмәгән егет моны шатланып кабул итте, теләге булган һәр малайны секциягә тартты, инде берничә айдан алар район һәм республика күләмендә үтүче ярышларда катнаша башладылар. Секциягә йөрергә теләк белдереп, хәтта берничә кыз да килгән иде, әмма Илнур моңа кискен каршы төште: "Кызлар кызлар булып калырга, нәфислеген җуймаска тиеш. Әнә, Гөлназ апагыз институтта нәфис гимнастика белән шөгыльләнгән иде, кызлар өчен менә дигән спорт төре, аны бу эшкә үгетләгез". Нәм, укучы кызларның үгетләвен көтмичә, үзе үк Гөлназга сүз кушты: — Артык эш чыгара дип рәнҗемә, Гөлназ. Кызларны секциямә алырга читенсенүдән түгел. Күрәләтә кызлардан ирләр ясый алмыйм бит инде. Син үзең дә беренче разрядлы спортчы. Бу эшкә тотынмассыңмы икән? Аннары Нәзилә апа үзе дә сине тәкъдим итте. — Нәм Илнур, якын итеп, ягымлы елмаеп Гөлназның күзләренә карады. Әйтерсең лә электр тогы узды Гөлназның тәненнән. Ул дерт итеп китте, бит очлары алсуланып янып чыкты. Хәтта колакларына кадәр кызыша башлагандай тоелды аңа. Ә бит Гөлназ институтта бергә укыганда Илнурны һавалырак егеткә саный иде. Ничектер гел шәһәр кызлары янында бөтерелде бу чибәр егет, Гөлназны күңел өчен генә булса да кино, театрларга чакырмады. Терәлеп диярдәй торган күрше авыл кызы булганга санга сукмавы идеме, әллә башка берәр сәбәп булдымы?! Югыйсә, Гөлназ да төшеп калганнардан түгел иде: сылу гәүдә, иңнәрен каплап, дулкынланып торган чем-кара озын чәч, кыйгач кашлар... Ни дип тә әйтергә белмәде беренче мизгелдә Гөлназ. Әнә ничек ди бит: "Нәзилә апа үзе сине тәкъдим итте",— ди. Монысы арттыру инде әлбәттә, Нәзилә апасы Гөлназ белән сөйләшмичә андый сүзне әйтмәс. — Ярар, алынып карармын, Илнур,— диде кыз, башка сүз таба алмыйча. Менә шулай мәктәп тормышына яшьлек дәрте өстәлде. Алар янәшәсендә Нәзиләгә дә яшьлеге кире кайткандай булды. Ул яңадан үз тормышы, бәхет турында уйлана башлады: "Бәхет... Булдымы соң Нәзилә тормышында бәхетле көннәр? Әллә яшьлек хыялларына төренгән бер мизгел генә идеме ул, кулларын сузуга очып киткән асыл кош кынамы?! Мөгаен, шулайдыр. Югыйсә, беренче мәхәббәте фаҗига белән төгәлләнер, әрнү-газапларны оныттыра төшкән гаиләсе таркалыр идеме икән? Инде менә тормыш зирәклеге өстәлгәч очраткан серле ир — Касыйм Галимович та буй җитмәс бер хыял гынамы?!" Шундый газаплы уйлар бимазалаган кичләрнең берсендә Нәзилә фатирында телефон шалтырады. "Авылдандыр",— дигән уй узды Нәзиләнең башыннан. Әмма трубкада бер үк вакытта таныш та, ят та булган тавыш яңгырады: — Исәнмесез, Нәзилә Хәйдәровна! Соңарып булса да гаебемне юарга булдым менә. — Хәерле кич! Гафу итегез. Сезне танып бетермәдем. Тавышыгыз бик таныш, әмма кем дип тә әйтергә читенсенеп торам. — Зинһар, кичерегез, Нәзилә Хәйдәровна! Касыйм Биккулов борчый Сезне. — Касыйм Галимович, Сез?.. — Әйе, Нәзилә Хәйдәровна. Без фәкыйрегез иде бу. — Юк, юк, Сез түгел, ә мин гафу сорарга тиешмен. Теге чакта Сезгә рәхмәт тә әйтә алмый калдым бит. — Кичерегез, Нәзилә Хәйдәровна! Ул вакытта Сезнең белән очрашып сөйләшергә теләсәм дә, китәр алдыннан бу уемнан кире кайттым. Сезне һич кенә дә авыр хәлгә куясым килмәде. Мин бу очракта кеше сүзен күздә тотам. — Гайбәтне тегеләй дә, болай да сөйлиләр инде аны, Касыйм Галимович. Гайбәтчеләрнең кәсебе шул. Соңарып булса да, зур рәхмәт Сезгә. Минем намусымны яклап калуыгыз өчен рәхмәт! — Рәхмәт әйтерлек берни дә эшли алганым юк әлегә, Нәзилә Хәйдәровна. Бу минем көндәлек эшем, хезмәт бурычым. Башкача гамәл кылсам, намусыма хыянәт итү булыр иде. — Имгәнә язган көннән башлап, Сез минем яклаучы фәрештәм булдыгыз, Касыйм Галимович. — Алай дип әйтү гөнаһ булыр, Нәзилә Хәйдәровна. Барысы да Аллаһы Тәгалә рәхмәтендә. Мин бары тик бер сәбәпче генә булдым. — Трубкада бер мизгелгә тынлык урнашты. Аннары Касыйм Галимович сүзен дәвам итте. — Нәзилә ханым... Сезгә шулай дип дәшсәм ярыймы? — Әйе, әйе, Касыйм Галимович. Нәзилә дип кенә эндәшсәгез дә ярый. — Бәлки килешеп тә бетми торгандыр, Нәзилә ханым. Мин Сезне кызыгыз белән Яңа ел каршыларга чакырырга теләгән идем. — Ничегрәк булыр икән соң, Касыйм Галимович. Хатыныгыз көнләшер бит?! — Нәзилә ихлас күңелдән көлеп куйды. — Хатыным моннан биш ел элек вафат булды, Нәзилә ханым. Ялгызым бер малай белән кыз үстерәм. — Зинһар кичерегез, Касыйм Галимович. Дорфалыгым, күңелегезне рәнҗетүем өчен мине кичерә күрегез! — Юк, юк, Нәзилә ханым. Бу һич кенә дә дорфалык түгел. Белмәгән кеше өчен бик табигый хәл. — Ничек тә җавап бирергә белмим, Касыйм Галимович. Уйларга берничә көн вакыт бирмәссезме икән? — Әлбәттә, Нәзилә ханым. Каршы килмәсәгез, мин Сезгә бер атнадан шалтыратыр идем. — Вакыт бирүегез өчен рәхмәт, Касыйм Галимович. — Өметне өзмәвегез өчен үзегезгә рәхмәт, Нәзилә ханым. Сәламәт булыгыз! — Сау булыгыз, Касыйм Галимович. Трубканы куйгач та зиһенен җыя алмый торды Нәзилә. "Тиле! — дип битәрләде ул үзен ахырда. — Күпме көттең бит бу шалтыратуны. Нәм менә, уйларга вакыт бирегез, имеш... Җылырак, үз итеп тә сөйләшә ала идең бит. Җавабыңны салкынлык дип кабул итеп, башка шалтыратмаса? Азмы күз яшьләре түктең, аны уйлап күпме йокысыз төннәр үткәрдең!" Чарасыз иде бу минутларда Нәзилә. Ирексездән күзләренә кайнар яшьләр бәреп чыкты. Татлы газапның тозлы җимешләре иде алар... Нәзилә өчен бер атна вакыт айларга тиң булды. Әмма күңеле Казанга коштай талпынса да, акылы аңа ныклап уйларга киңәш итә иде: күпме вакыт барлыгын да белгертми торгач ничек шундый тәкъдим ясарга булды икән Касыйм Галимович? Нәм, гомумән, Нәзиләдән нәрсә тели ул? Йә, барды ди Нәзилә Казанга кызы белән, керде ди Касыйм Галимовичның фатирына, ләкин бит әле аның балалары бар. Алар Нәзиләне ничек кабул итәрләр? Ничек тотарга аңа үзен ул балалар белән? Аклый алырмы Нәзилә Касыйм Галимовичның өметен? Нәрсә көтә Нәзиләне алда: тормышында кискен борылышмы, әллә гомерлек үкенечме? Бәлки аңа бу тәкъдимнән баш тартыргадыр, әле соң түгел бит?!. Шундый четерекле сораулар алдында калды Нәзиләнең зиһене. Әлеге сорауларга җавап табарга да өлгермәде, Нәзиләне утларга салган хәл килеп чыкты. Эштән соң кызын алырга дип, балалар бакчасына керсә, кызы Эльвира юк. "Берәр сәгатьләп элек әтисе кереп алды. "Без хәзер Нәзилә белән яңадан бергә торабыз, ул үзе керә алмады — РОНОда киңәшмәдә, миннән Эльвираны алуны үтенде",— дигәч, ышанып биреп җибәрдем инде",— диде тәрбияче хатын, кулларын җәеп. Чарасыз иде бу минутларда Нәзилә. Инде кая барырга: милициягә хәбәр итәргәме, әллә Игорьның фатирын эзләргәме?!.. Ичмасам, аның адресын да белми бит. Килгәләп йөргәндә, адресын да әйткән иде Игорь югыйсә, хәтере ялгышмаса, каядыр тимер юл вокзалы тирәсендә коммуналкада яши бугай. Баштарак кертә иде аны Нәзилә, кызын күрүдән мәхрүм итәсе килмәде. Ә инде көн саен исереп килә башлагач, кырт кисте: башка килеп йөрмә, кискән икмәк кире ябышмый, диде. Инде тавыш чыгара, ишекне дөбердәтә, хәтта аяк белән типкәли башлагач, милиция чакыртырга мәҗбүр булды. Милициядә Игорьны каты кисәттеләр, әгәр тагын борчып йөрсәң, унбиш тәүлеккә генә утыртып калмабыз, җинаять эше дә кузгатырбыз, диделәр. Шуннан бирле күргәне юк иде Нәзиләнең Игорьны. Нәрсә тели ул Нәзиләдән, аекмы икән, кызган баштан кызын бер-бер хәл эшләтмәсме? Дөрес, тәрбияче хатын ап-аек дигән иде диюен, ләкин озакмы эчкечегә аракы табу... Кайгыдан үз-үзен белештермәгән Нәзилә, утырган урыныннан кинәт сикереп торды да, тиз-тиз киенә башлады. Исәбе — Игорьның фатирын эзләп табу иде. Инде чыгарга дип ишек тоткасына үрелгәч, көтмәгәндә телефон шалтырады. Трубкада кызы Эльвираның тавышы яңгырады: — Әнием, мин әтидә, кил, әнием, әти миңа матур күлмәк, зур шоколад алып бирде, без сине көтәбез, кил, әнием, яме! — Кызым, бәгърем, син кайсы йортта, нинди урамда? — Тәрәзәдән поездлар узганы күренә, әнием, шоколад кереп алган кибет каршындагы йортта. Беренче ишектән керергә. — Әтиеңә трубканы бир әле, кызым. Тамак кырган тавыш ишетелде. Нәзилә, Игорьның сүз әйткәнен дә көтми, тезеп китте: — Нишләвең бу, Игорь? Үз акылыңдамы син? Нәрсәгә өметләнәсең? Мине куркытыргамы исәбең? — Син нәрсә, Нәзилә! Бернинди куркыту юк. Мин хәзер бер грамм да эчмим. Дәваланып чыктым, бетте, тәмам өздем хәзер. Кил, зинһар, сөйләшик. Тик милициягә хәбәр итә күрмә?! Трубканы урынына куярга да онытып, Нәзилә урамга атылды. Бары тик бүлмәдә "пип-пип" иткән тавыш кына ишетелеп калды. Игорьны күргәч, үз күзләренә үзе ышанмый торды Нәзилә. Бу кадәр таушалган, картайган йөзле итеп күз алдына китермәгән иде ул аны: маңгаен, битен җыерчыклар чуарлаган, күз төпләрендә зәңгәрсу капчыклар салынып тора. Болай да кечкенә күзләре тагын да кысыла төшкән. Элек күк йөзедәй зәңгәрсу төсе хәзер күп юуудан уңган күлмәк тукымасын хәтерләтә. Чигә чәчләре тәмам коелып, башы пеләшләнә башлаган. Бер сүз белән әйткәндә, аның алдында элекке гайрәтле ярсу ир урынына мескен бер кеше басып тора иде. — Исәнме, Нәзилә. — Нәм Игорь, ни эшләвен белештерми, Нәзилә алдында тезләнде дә, аякларын кочып, сабый баладай үксеп елап җибәрде. — Зинһар, кичер мине. Усаллык белән эшләмәдем. Яңадан бергә булыйк, ташлама, зинһар, мине. Бетәм бит. Ни әйтергә, ни эшләргә дә белми тораташтай катып калды Нәзилә. Тик кызы итәгенә килеп сарылгач кына исенә килде. — Әни, әнием, мин куркам. Әти нигә елый, нигә шулай картайган ул. Күзләре дә әллә ничек карый. Әнием, әйдә, өйгә кайтыйк, үзебезнең өйгә. — Хәзер, кызым, хәзер, бәгырькәем. — Аннары ул Игорьга эндәште: — Тор, Игорь, түбәнсенмә. Кирәкми миңа синең тукран тәүбәләрең! — Юк, Нәзилә, төзәлдем инде мин. Зинһар, кичер мине! Балабыз хакына... Теләмәсә дә: — Ярар, уйлап карармын,— дияргә мәҗбүр булды Нәзилә. Аннары, кызын җитәкләп, урамга атлады. Игорь аны ялварулы карашы белән озатып калды. Өйгә кайтып, кызы белән йокларга яткач та, тынычлана алмады Нәзилә. Йокысы инде тәмам качкан иде. Башында бер уй бөтерелде: нишләргә аңа, Игорьның хәзер эчмим дигән сүзенә ышанып, кызы хакына яңадан бергә яши башларгамы, әллә... Тукта, дәваланып чыктым, диде түгелме соң? Әйе, әйе. Димәк, иртәгә үк наркологик диспансерга барырга, дәвалаган врачы белән сөйләшеп карарга кирәк. Нәзилә бары тик таң алдыннан гына тынычлана төшеп, йокыга китте. Иртән кызын бакчага илтүгә, диспансерга юл тотты ул. Бәхеткә, Игорьны дәвалаган врач Илдар Сәлахович урынында булып чыкты. — Утырыгыз, Нәзилә Хәйдәровна. Нинди йомыш китерде Сезне безгә? Әллә берәр укучыгыз... — Юк, юк, Илдар Сәлахович. Андый хәлнең булганы юк, Аллага шөкер. Минем... элекке ирем Игорь Степанович Николаев хакында белешәсем килгән иде. — Мин Сезне бик ихтирам итәм, Нәзилә Хәйдәровна. Шуңа, яшереп тормыйча, турысын әйтәм. Егерме ел эшләү чорында дәвалау 100% нәтиҗә биргән авыруны күргәнем булмады. Дөрес, кешенең үзеннән дә күп нәрсә тора. Әмма бу очракта... Кызганыч ки, Игорь эчкече генә түгел, наркоман да бит әле. Нәзиләнең башына кайнар дулкын йөгерде. Ул утырган җирендә чайкалып куйды. Илдар Сәлахович, стаканга су салып, Нәзиләгә сузды. — Кичерегез, Нәзилә ханым! Мин Сезне азмы-күпме хәбәрдар дип уйлаган идем. Бәлки, Сезгә йөрәк даруы бирергәдер? — Юк, юк, рәхмәт, Илдар Сәлахович. Узды инде. Чын дөресен әйтүегез өчен рәхмәт Сезгә. Нәзилә, камырга әйләнгән аякларын тоймый, ишеккә атлады. Нәрсәдер өзелгәндәй, сулкылдап куйгандай булды аның күңелендә: өметме, әллә үкенечме... Күпмедер гаепле дә сизә иде ул үзен бу минутларда: Игорьны аякка бастыру өчен барысын да эшләдеме соң ул?! Аны туры юлга бастыру өчен көрәшеп карадымы? Анык кына җавап таба алмады бу сорауларга Нәзилә. Дөрес, кызы хакына түзәргә тырышты. Игорьны аек вакытында үгетләп тә карады. Тик мөмкин булганнарның барысын да эшләдеме соң ул?! Менә шунысы үкенечле, шул сорау үзәкне өзә иде. Вөҗдан хөкеме алдында чарасыз иде Нәзилә. Җитмәсә, үч иткән кебек, хәтерендә Игорь белән үткәргән бәхетле мизгелләр яңарды: кояшлы июль ае, Нәзилә белән Игорьның яңарак кына өйләнешкән көннәре. "Баллы ай"ны кайда үткәрергә дип баш ватмады алар, Нәзиләнең туган авылына кайттылар. Зәңгәр Кама буйларын, Салагыш болыннарын, билдән печән үскән утрауларны өзелеп сагынган иде Нәзилә. Шушы гүзәллекне Игорьга да күрсәтәсе килде. Иренең күңеленә дә хуш килде Нәзиләнең туган ягы: һәркөн иртүк торып, елга буенда балык тотты, кайсыбер көннәрдә үзе белән хатынын да алып, учак тергезеп уха пешерделәр. Инде кояш югары күтәрелеп, көн кыздыра башлагач, балалар кебек су чәчрәтә-чәчрәтә, су керделәр. Игорьга иң ошаганы — елга киң җәелгән җирләрдәге утраулар булды. Кояшның кызуы сүрелә төшкәч, көймә борынына хатынын утыртып, киң алдырып ишкәк ишә иде ул. Әле утрауга килеп җитәр-җитмәс үк, Нәзилә суга сикереп төшә дә, утрауга йөгерә. Игорь көймәне бау белән казыкка бәйләгәнче, ул инде печән арасында юкка чыга. Башта үҗәтлек белән ун-унбиш минут эзләп караса да, Игорь аны таба алмый гаҗиз була. — Нәзилә-ә-ә,— дип, төрле якка карап кычкырып та карый Игорь. Иәм кинәт... әллә каян арттан килеп чыгып, Нәзилә аны кочаклап ала. Шуннан соң печән арасында әүмәкләшү китә. Инде тәмам аргач, торып утыралар да, офыкта кызарып баеган кояшка карап, тынып калалар. Тик күккә караңгылык пәрдәсе эленә башлагач кына, көймәгә утырып, кайту ягына борыла алар. Нәзилә, истәлекләрдән арынып, тирән итеп көрсенеп куйды: "Кайчан, нәрсәдә ялгышты алар? Нилектән эчә башлады Игорь, кем сәбәпче булды? Җилбәзәк хатыннармы, әллә соң ул үземе?! Югыйсә, бөтен барлыгы белән яратты ул ирен — онытылып, мәхәббәттән исереп, шашып яратты... Нинди гайбәт, кемнәр сүзе ике арага кара елан булып сузылып ятты. Нәкъ менә шул онытылып сөюе, чамасыз иркә-назлары Игорь күңелендәге көнчелек утын көйрәтеп җибәрмәде микән? "Болай оста итеп үзлегеңнән ярата алмас идең, кем өйрәтте, кемнәргә арзанлы түшәк булдың?!" — дип, эчеп кайтып теңкәсенә тия, эндәшмәгәч, ярсып кыйный башлый иде бит Игорь. Хәер, көнләшкән кеше сәбәбен таба инде ул, һичьюгы үз уйлап чыгарып, булмаган нәрсәне дә бар итеп күрә башлый. Бәхетнең канаты барлыгын белмәде шул Нәзилә, белгән булса, кадерен белеп, аз-азлап кына тотар иде ". "Бүген дә йокы эләкмәс ахры",— дип уйлап куйды ул ахырда һәм кызының өстендәге юрганын рәтләде дә, торып, шүрлектән фотоальбом алды, өстәл янына утырды. Фотосурәтләрдән аңа балачагы, студент еллары бага иде... Касыйм Галимович сүзендә торды, нәкъ бер атна булды дигән кичтә Нәзилә фатирында телефон шалтырады. "Ул",— дигән уй яшен ташыдай яктыртып узды аның зиһенен. Әле трубканы алганчы ук, йөрәге ярсып кага башлады. — Хәерле кич, Нәзилә ханым! Каршы килмәсәгез, мин Сезгә шулай эндәшер идем. — Кичләр хәерле кебек, Касыйм Галимович! Ничек эндәшүгә килгәндә, күңелегезгә якын булганча эндәшегез. — Рәхмәт, Нәзилә ханым. Миңа да Касыйм дип кенә эндәшсәгез, күңеллерәк булыр иде. — Гафу итегез, Касыйм Галимович! Азрак ияләшим инде. Ничектер, әлегә тел әйләнми. — Сез түгел, мин үзем гафу үтенергә тиешмен, Нәзилә ханым. Әрсезлек дип кабул итмәгез, зинһар. — Азрак тынып торгач, Касыйм Галимович сорап куйды: — Төпченү дип кабул итмәгез, зинһар, Нәзилә ханым. Тавышыгыз борчулы тоела. Бер-бер хәл булмагандыр бит? Мөмкин булса, әйтегез, бәлки ярдәмем тияр. — Кайгыртуыгыз өчен рәхмәт, Касыйм Галимович. Гадәти тормыш мәшәкатьләре инде. — Борчуымның сәбәбенә килгәндә, узган юлы әйткән тәкъдимемә җавабыгызны бирсәгез иде, Нәзилә ханым. — Исән булсак, кызым белән килербез, Касыйм Галимович. — Сезне кайсы поезд белән көтәргә, Нәзилә ханым. Вокзалга каршы алырга килер идем. — Без Ижевск-Мәскәү поезды белән 31e көнне килербез инде, Касыйм Галимович. Тик мәшәкатьләнмәсәгез иде. Адресыгызны әйтсәгез, үзебез эзләп табарбыз. — Бернинди мәшәкать юк, Нәзилә ханым. Минем өчен бу куанычлы хәл генә. Адресымны язып алсагыз, әйтеп торыр идем. — Хәзер, Касыйм Галимович. Ручка белән кәгазь алыйм да. Әйе, тыңлыйм. Әйтегез, зинһар. — Достоевский урамы, 27 нче йорт, 38 нче фатир. Әгәр шалтыратырга кирәк булса, телефон номерым: 64-47-68. Кичке җидедән соң өйдә булам. — Рәхмәт, Касыйм Галимович! — Сау булыгыз, Нәзилә ханым! — Сәламәт булыгыз, Касыйм Галимович! Игътибарыгыз өчен тагын бер кат рәхмәт Сезгә. Яңа елга кадәр ике атна вакыт булса да, Нәзилә нәрсәләр киясен, нинди күчтәнәчләр аласын уйлый башлады: "Артык ачык төсләр, кыска күлмәк килешеп бетмәс,— дип фикер йөртте ул. — Азрак рәсми дә һәм бер үк вакытта бәйрәмчәрәк тә булганы кулайрак килер. Улы белән кызына аерым бүләк алу да килешеп бетмәс. Өстәвенә, ул ала рның ничә яшьтә булуын да белми. Шул бәйрәм күчтәнәчләре белән чикләнергә туры килер. Ә менә кызына бәйрәмгә махсус күлмәк тектерми булмас. Бәйрәм һәм гаилә тоннары өстенлек итәргә тиеш ул күлмәктә. 7 79 Бер үк вакытта артык купшылык та бәрелеп тормасын. Йә, ярый, анысын гына булдырыр анысы. Әлегә кадәр зәвыктан зарланганы булмады, Аллага шөкер". Ун көн дигәндә, бөтен әзерлек эшләрен төгәлләгән иде Нәзилә. Ике көне исә вак-төяк мәшәкатьләр белән узды. "Бәйрәм арасында урыннар тыгыз булыр",— дип, билетка заказ бирергә дә онытмады ул. Юлга чыгар алдыннан йокларга иртәрәк ятсалар да, күзенә тиз генә йокы кермәде Нәзиләнең. "Нәрсә көтә аны алда? Нәм, гомумән, нинди максат белән чакыра аны Касыйм Галимович?" Ничектер юл чатындарак калган кебек сизде үзен Нәзилә: бер якта — югалту һәм табышлардан торган үткәне, икенче якта — билгесез киләчәк... Үткән өчен инде үкенүдән мәгънә юк, ә менә икенчесе... икенчесе куркыта һәм шул ук вакытта ымсындыра да иде Нәзиләне. "Ничек кенә булмасын, кеше үткәне белән түгел, ә киләчәккә өмет белән яшәргә тиеш",— дип, юатырга тырышты ул үзен. Нәм, уйларының очына чыга алмый, йокыга талуын сизми дә калды Нәзилә. Төшендә ул туган якның сихри табигатендә адашып калган яшьлегенә кайтты. Аңа унҗиде яшь, мәктәпне тәмамлап, кулына аттестат алган көн икән. Менә ул, куаныч-шатлыгыннан ни эшләргә белми, офыккача сузылган чәчәкле яшел болын буйлап йөгерә. Таң атып килә. Әле бал кортлары, чикерткәләр, тургайлар да уянып җитмәгән, табигать татлы йокыда. Кинәт елга буендагы әрәмәдә, күзенә ялгыш кына йокы эленгән сандугач дерт итеп уянды да, өздереп сайрый башлады. Нәзилә туктап калды. Дөнья искиткеч матур, ничек инде йоклап ятарга мөмкин, дигәндәй, гаҗәпләнү дә, соклану да бар кебек аның моңында. Әллә инде бар табигать өчен зекер әйтүеме бу аның?!. Нәзиләнең дә, аңа кушылып, җырлыйсы, шатлыгыннан тирә-юньгә аваз саласы килә: "Ялгышасың, сандугачкаем, мин бит йокламыйм, синең кебек үк, яңа көн тууга куанам!" Тик сандугачны үпкәләтәсе килми аның. Үләннәргә, чәчкә таҗларына кунган күз яшедәй саф чык тамчыларын уятасы килми. Яфрак асларына яшеренеп ял иткән чикерткәләр дә үпкәләр төсле. Их, шушы болын буйлап чабасы да чабасы иде!.. Шулчак алда күккә аллы-гөлле ике күбәләк күтәрелде. Алар, бер югары менеп, бер түбән төшеп, тирбәлә-тирбәлә аңа таба оча башладылар. Ул да түгел, Нәзилә белән тигезләшеп, аның уң иңбашына кундылар да тынып калдылар. Төше шул җирдә өзелеп, Нәзилә уянып китте. Тик селкенәсе, торасы килмәде аның. Ул яңадан күзләрен йомды. Өзелгән төше кабат яңарыр кебек тоелды Нәзиләгә. Әмма татлы төшләрнең дәвамы булмый шул. "Кызык, әбием, төсле төшләр сабый чакта гына керә, дигән иде". Шундый уй узды аның башыннан. 30 декабрь кичендә Нәзилә кызы Эльвира белән Ижевск-Мәскәү поездына утырды. Билетны плацкарт вагонга алган иде: вагон буенча кешеләр үтепкитеп йөргәнгә, тынычсыз тынычсызын, әмма аның каравы ышанычлырак, берәр салган ир-ат бәйләнер дип куркасы юк. Әйберләрне аскы ятак астындагы урынга урнаштыргач, кызы белән җиңелчә генә тамак ялгап алдылар, термостан чәй эчтеләр. Фирма поезды булганга, вагон бик чиста, идәнгә келәм җәелгән, тәрәзә пәрдәләре туйдагы кәләш кебек купшы, крахмалланган чиста урын-җир алдан ук пөхтә итеп җәеп куелган. Әлбәттә, өй шартлары ук түгел түгелен, әмма башка поездлардагы кебек, вагонга керүгә, кәеф китми инде. Кызын аскы ятакка яткырып, тыныч йокы теләп битеннән үпте дә, үзе икенче кат ятагына урнашты Нәзилә. Тик, күпме тырышса да, күзенә йокы кермәде. "Кызык бу тормыш дигәнең,— дип фикер йөртте ул,— сине вакыты белән җиз иләктән или, өметне җуяр хәлләргә куя, әмма барысы да бетте, караңгы бушлык кына калды, дигәндә генә, алда тар гына яктылык тасмасы шәйләнә башлый. Менә тасма киңәя, зурая бара, ул да түгел, күңелнең ерак бер почмагында өмет уты кабыза, тора-бара бөтен халәтеңне яктылык биләп ала. "Балам хакына булса да яшәргә кирәк",— дип, тормышка ябышып яткан ялгыз анага инде тирә-юньдәге кешеләр ягымлырак, шәфкатьлерәк күренә башлый. Ә инде юлыңда таяныр кеше булып тоелган ир-ат та очраса, түбәң күккә тигәндәй була". Шундый халәттә калган иде Нәзилә, һәрхәлдә, Касыйм Галимовичның яхшы кеше булуын җаны-тәне белән тели иде. Югыйсә, бары тик ике генә мәртәбә күрде бит ул аны, Нәзиләне өметләндерерлек бер сүз дә әйтмәде бит Касыйм Галимович. Бәлки әле ул Нәзиләне сынап карар өчен, яки гадәти бер яхшылык эшләү максаты белән генә кунакка чакыргандыр. Ә син менә инде үзеңне кияү куенына кергән кәләш кебек хис итә башладың. Касыйм Галимович якын иткән очракта да, башка ананың бәгырь кисәге булган ике баласы бар бит әле аның... Ахыр килеп, үз баласы — Эльвирасы. Ике оя, ике сыңар канат, балаларның өмет тулы һәм берүк вакытта сынаулы карашлары. Ай-Һай, якын итәрме алар Нәзиләне, аклый алырмы ул аларның өметен?! Гаилә учагын яңадан тергезү хыялы белән яшәгән Нәзилә өчен гаять четерекле һәм авыр сорау иде бу... Иртән торгач, Эльвира вагон тәрәзәсеннән тирәюньне карап бара башлады. Аның Казанда бер мәртәбә дә булганы юк иде әле. Ул әнисеннән һәм татар теле укытучысыннан Казанның Татарстан һәм барлык татарларның башкаласы булуын, анда миллионнан артык кеше яшәвен ишетеп белә инде. Эльвираның күз алдына Казан зур-зур завод морҗалары, күпкатлы йортлары белән килеп баса. Казан Кремлен рәсемнәрдән күргәне бар барын, әнисе аңа Сөембикә манарасы хакында риваять тә сөйләгән иде, тик менә манараның биеклеген, очына беркетелгән аеның зурлыгын һич кенә дә күз алдына китерә алмый. Менә вагон радиосыннан, поезд Казан станциясенә җитеп килә, дигән белдерү яңгырады. Моны ишетүгә, Эльвираның йөрәге дөп-дөп кага башлады. Хәер, бер Эльвираныкы гынамы икән?! Нәзилә дә бу минутларда бик дулкынлана, Касыйм Галимович белән очрашу мизгелен күзалларга тырыша иде. Ул да түгел, поезд, сузып кычкыртты да, кызыл вокзал бинасы янында туктап калды. — Әни, әнием,— дип, бер урында сикергәләде Эльвира,— әйдә тизрәк, поезд китеп бармасын. — Борчылма, кызым,— дип юатырга тырышты аны Нәзилә,— монда поезд озак — унбиш минут тора әле. Вагоннан төшеп, берничә адым атлауга, алар каршында Касыйм Галимович пәйда булды: — Исәнмесез! Гафу итегез мине, зинһар,— диде ул, Нәзиләнең сумкаларын алып,— сезнең вагоннан төшүегезне шәйләми калдым! — Аннары, чүмәште дә, икенче кулы белән Эльвираны кочаклап аркасыннан сөйде: — Менә нинди зур кыз икәнсең инде син, Эльвира. Ә мин сине бәләкәй итеп күз алдына китергән идем. — Нәм, шаян елмаеп, шаяртасы итте: — Әллә йоклаганда шулай зур үсеп куйдың инде. Эльвира, оялып, башын аска иде. Моны күреп, Касыйм Галимович сүзне башкага борды: — Ничек килеп җиттегез, юлда уңайсыз булмадымы? — Рәхмәт, соравыгыз өчен! — диде Нәзилә. — Төн тыныч узды. Тик менә Сезгә генә мәшәкать ясадык. — Кадерле кунакларны каршылау куаныч кына инде ул, Нәзилә ханым. Шулай бит? Моңа каршы ни дип тә җавап бирергә белмәде Нәзилә. Бары тик: — Рәхмәт инде, Касыйм Галимович! — дию белән чикләнде. Вокзал ягына чыгуга, Касыйм Галимович соңгы марка "Волга" автомобиле янына туктады. Арткы ишекне ачып, кунакларны эчкә уздырды. Аннары багажникка сумкаларны ипләп кенә урнаштырды да руль артына утырды. — Аллага тапшырып кузгалдык, алайса. Машина, урыныннан салмак кына кузгалып, шәһәр үзәгенә таба юл тотты. — Әнием, ә Кремль кайда соң? — Эльвира, кызыксынуын җиңә алмый, маңгае белән тәрәзәгә ябышкан иде. — Борчылма, Эльвира. Менә кайтып ял иткәч, мин сезне анда махсус алып барырмын,— дип юатты аны Касыйм Галимович. Машина, "Татарстан" кунакханәсе яныннан узып, азрак барды да уңга борылды. Биш минут та узмады, ул күпкатлы матур йорт янына туктады. Касыйм Галимович, машинадан егетләрчә җитезлек белән чыгып, арткы ишекне ачты, башта Эльвирага, аннары Нәзиләгә машинадан төшәргә булышты. — Менә без кайтып та җиттек. Поезд тоткарланганга, безне өйдә көтә-көтә арганнардыр инде. Хәер, көттергән кунак тагын да кадерлерәк була ул. Урта подъезддан кереп, лифт белән дүртенче катка күтәрелделәр. Ишекне ачуга, аларны ун-унбер яшьләрдәге кыз белән унөч-ундүрт яшьләрдәге яшүсмер малай каршы алды. — Безнең хуҗа белән хуҗабикә шушы була инде,— диде Касыйм Галимович шаян тонда. Аннары, җитдиләнә төшеп, алар белән таныштырды: — Бу — минем сигезенче сыйныфта укучы улым Гадел. Кызым Сания быел гимназиянең бишенче сыйныфында белем ала. Шуннан соң ул, кунаклар ягына борылып, ихластан елмайды. — Мин мактап сөйләгән Нәзилә апагыз шушы була инде. Ә менә безнең иң зур кунагыбызның исеме Эльвира. Ул өченче сыйныфта укый, матур-матур шигырьләр дә яза. Эльвира, колак очларына кадәр кызарып, башын аска иде. Касыйм Галимович үзен чын джентльменнарча тотты. Киемнәрне урнаштырып, кунакларны залга чакырды: — Рәхим итегез, кадерле кунаклар, түргә узы 24 гыз. — Ул, ягымлы елмаеп, кунакларга кәнәфидә урын тәкъдим итте. — Рәхмәт, Касыйм Галимович! Каршы килмәсәгез, без менә бирегә — урындыкка утырырбыз инде. — Юк, һич ризалыгым юк,— диде Касыйм Галимович, үпкәләгән булып. — Кунакларны ишек төбенә утырту — зур гөнаһ. Нәзилә белән Эльвирага ризалашудан башка чара калмады. Касыйм Галимович кызы белән улы ягына борылды: — Йә, сезнең хәлләрегез ничек? — Әйбәт, әти,— диде моңа каршы Гадел. — Рөхсәт итсәгез, без өстәлгә чәй китерер идек. — Рөхсәт, әлбәттә, рөхсәт. Күрәм, сез монда кул кушырып утырмагансыз. Менә хәзер табыныбыз да түгәрәк булды. — Касыйм Галимович, Нәзилә белән Эльвирага якын-үз итеп карап, ягымлы елмайды. Нәзилә белән Эльвира бу гади, эчкерсез кешеләргә тиз ияләштеләр. Касыйм Галимович белән Гадел кунакларга сый-хөрмәт күрсәттеләр, аларны бер генә минутка да игътибарсыз калдырмадылар. Өстәл яныннан торып, азрак ял иткәч, Касыйм Галимович вәгъдәсен искә төшерде: — Эльвирабызның Кремльне күрәсе килгән иде. Кәефегез булса, бәлки шунда барырбыз? — Сезне гел борчу килешеп бетәрме икән соң, Касыйм Галимович? — Киресенчә, Нәзилә ханым, безнең бүген иң шатлыклы көнебез. — Аннары ул Эльвира белән Саниягә эндәште: — Йә, ничек, кызлар, барабызмы? — Барыйк, әтием! — Сания белән Эльвира берберсенә карап елмаештылар. Сания өстәп куйды: — Эльвирага Казандагы иң зур чыршыны да күрсәтербез. Кремльгә каршы якта гына бит ул. — Ярый, кызлар, димәк, барабыз! Кайтканда Милли-мәдәни үзәк каршындагы чыршыны, боздан ясалган сыннарны да карап үтәрбез. — Аннары ул Гаделгә борылды: — Улым, син фотоаппаратны да ал, бергә фоторәсемгә төшәрбез. Нәзилә Касыйм Галимович янына алгы утыргычка урнашты, Гадел, кызларны алдан уздырып, артка кереп утырды. Машина кузгалып, биш-алты минут үтүгә, барып та җиттеләр. Машинаны Кремль астында — Миславский урамында калдырып, баскыч буйлап өскә күтәрелделәр. Кремль капкасына якынлашканда, сәгать суга башлады. — Әнием, кара әле, безнең өйдәге сәгать кебек суга,— диде Эльвира, гаҗәпләнүен яшерә алмый,— әмма тагын да көчлерәк, матуррак тавышлы! — Әйе шул, кызым! — Нәзилә, яратып, аны кочагына алды. Эльвира, оялып, әнисенең кочагыннан тиз генә шуып чыкты да Сания янына барып басты. Кызлар, җитәкләшеп, капкадан эчкә уздылар. Биредә Эльвира өчен үзгә бер дөнья ачылды. Башта Кол Шәриф мәчетен манзара кылдылар. Яшькелт ут яктысы мәчеткә аерым бер серлелек биреп тора иде. Эльвирага ул хан сараен хәтерләтте. Менә-менә ишек ачылып китәр дә, аннан Сөембикә ханбикә килеп чыгар кебек тоелды аңа. Биредә алар фоторәсемгә төштеләр. Сөембикә манарасы янында озаграк басып тордылар. Эльвираның хәтерендә әнисе сөйләгән риваять яңарды. Касыйм Галимович Эльвирадан күзен ала алмый карап торды. "Әнисенә бигрәкләр дә охшаган. Бәхетле, игелекле бала була күрсен!" — дип уйлап куйды ул. Аннары Эльвираның игътибарын матур бер бинага юнәлтте: — Ә менә биредә Татарстан Республикасы Президенты утыра. Бу бина элекке губернатор сараена охшатып төзелгән. Ярминкә мәйданындагы чыршы белән хозурланганнан соң, алар кайту ягына — машина торган җиргә атладылар. Ирек мәйданына җиткәч, Касыйм Галимович машинаны сулга борды. Каршыда әкияттәгед әй манзара ачылды. Бәллүрдәй җемелдәгән боз сыннар сихри матурлыкны тагын да көчәйтә төшә иде. Үзләре янына Кар кызы килеп басуын сизми дә калды кызлар. — Кызлар, әйдәгез, чыршы әйләнәсенә. Сезне Кыш бабай көтә! — диде ул, ягымлы елмаеп, һәм, кызларны җитәкләп, Кыш бабай янына озатып куйды. — Ягез, кызлар, һөнәрләрегезне күрсәтегез әле! Кыш бабай кадәр Кыш бабай сорагач, ничек баш тартасың инде. Җитмәсә, аларга дистәләрчә бала сынап карап тора. Сания матур җыр башкарды, ә Эльвира шигырь сөйләде. Кыш бабай икесенә дә бүләккә сувенирлар бирде. Кызлар бүләкләрдән бик канәгать калдылар. Алар өйгә арып-талып, әмма күтәренке кәеф белән кичке 9да гына кайтып керделәр. Чәй эчкәч, Гадел әтисеннән бер сыйныфта укучы, күрше подъездда яшәүче дусты янына керергә рөхсәт сорады. Сыйныфташлары белән бергә Яңа ел каршыларга ниятлиләр икән. — Ярый, улым,— диде Касыйм Галимович,— сиңа да, иптәшләреңә дә ышанганга, рөхсәт итәм. — Әмма төнлә тегендә-монда чыгып йөрмәгез, иртәгә иртәнге сигездә өйдә бул. Гадел рәхмәт әйтеп чыгып киткәч, кухняга Нәзилә хуҗа булды. Хәер, алай ук дип әйтү дөрес үк булмас, аш-суга, бәйрәм табыны әзерләүгә Касыйм Галимович та оста икән. Ә инде бәрәңге, кишер, чөгендер әрчү кебек эшләргә Сания белән Эльвира алынды. Кызларның да теләген искә алып, өстәлне ике бүлмәгә әзерләде алар: олылар үзләренә залны кулай күрсәләр, кызлар Сания бүлмәсендә утырырга булдылар. Сәбәбе — кызларның телевизордан үзләре теләгән программаны карыйсылары килә икән. Сания бүлмәсенә төсле телевизорны кертеп, олылар кухнядагы аклы-каралы сурәтле телевизор белән канәгатьләнергә булдылар. Өстәлләре әзер булгач, кызларны ай күрде, кояш алды диярсең, тик ара-тирә генә аларның чыр-чу килеп көлгән тавышлары ишетелә иде. Залга икәү генә хуҗа булып калгач, Касыйм Галимович әйтә куйды: — Ә мин соңгы көнгә кадәр Сезнең киләсегезгә ышанып җитмәгән идем, Нәзилә ханым. 7 27 Нәзилә эчкерсез елмайды: — Мин үзем дә Сезгә килүемә ышанып җитә алмыйм, Касыйм Галимович! Югыйсә, Сезнең белән өченче мәртәбә генә очрашуым бит. Өстәвенә, алдагы икесе бөтенләй көтмәгәндә, гадәти булмаган ситуациядә иде. — Бәндә сагышлый, Ходай багышлый, диләрме әле?! Безнең өчен генә көтелмәгән булгандыр ул, Нәзилә ханым. — Ничек дип тә әйтә алмыйм, Касыйм Галимович. Иң авыр вакытларда Сез минем арка таянычым булдыгыз. Моның өчен мин Сезгә чиксез рәхмәтле. — Минем урында һәркем шулай эшләр иде, Нәзилә ханым. Очрашуыбыз очраклы гына булса да, ничектер бер күрүдә күңелгә кереп калдыгыз... Шулчак телевизордан Кремль курантлары тавышы ишетелде. Касыйм Галимович, шампанское шешәсен ачып, бокалларга шәраб салды. — Яңа ел мөбарәк булсын, Нәзилә ханым! — Рәхмәт, Касыйм Галимович. Сезне дә Яңа ел белән! Эчеп куйдылар. Касыйм Галимович бокалларга яңадан шәраб өстәде. — Киләчәктә күңелле шартларда гына очрашырга насыйп булсын, Нәзилә ханым. Ә бу тостны мин Сезнең хөрмәткә тәкъдим итәм. — Рәхмәт, Касыйм Галимович, зурлавыгыз өчен рәхмәт! Нәзилә шәрабны аз гына йотып куйды. Бүлмәдә берничә минутка тынлык урнашты. Икесе дә сүз башларга кыймый тордылар. Касыйм Галимович, торып, музыка җибәрде. Бүлмәгә ягымлы, җитез вальс аһәңнәре агыла башлады. — Сезне биергә чакырырга мөмкинме, Нәзилә ханым? — Әйе, Касыйм Галимович. — Нәзилә, нәзакәтле хәрәкәт белән, аның сузылган кулына бармак очларын гына тидереп торып басты. Касыйм Галимович оста һәм җиңел бии иде. Гаҗәеп рәхәт иде аның белән биюе. Нәзилә унсигез яшьлек чагына кайткандай булды, вакыты-вакыты белән чәчкәләр өстендә очкан күбәләк халәтендә калды. Инде очып китәм дигәндә генә, Касыйм Галимович аны йомшак кына итеп тотып кала һәм менә алар яңадан вальс ритмына бөтерелә башлыйлар. — Очып китәм бит, Касыйм Галимович! — Мин Сезне беркая да җибәрмим, Нәзилә ханым! — Нәм Нәзилә Касыйм Галимович кочагында калуын сизми дә калды. — Кирәкми, Касыйм Галимович, зинһар, кирәкми. Сез бит мине бөтенләй белмисез. — Кичерегез, зинһар, Нәзилә ханым! Бер минутка онытылып киттем. — Безнең кызлар нишли икән, Касыйм Галимович? — Әйдәгез, барып карыйбыз. Алар ачык ишектән Сания бүлмәсенә күз салдылар. Кызлар, тәмам арып, җәелгән урында йокыга талганнар иде. Аяк очларына гына басып керделәр дә, кызларның өсләренә ябылган юрганны рәтләп, утны сүндереп залга чыктылар. — Безгә дә йокларга вакыттыр инде, Касыйм Галимович. — Игътибарсызлыгым өчен гафу итегез, Нәзилә ханым. Юлда килеп аргансыздыр инде. Урын-җир әйберләре стенканың иң аскы бүлемендә. Тыныч йокы Сезгә! — Рәхмәт, Касыйм Галимович! Имин төн насыйп булсын. Нәзилә йокыдан уянганда, Касыйм Галимович кухняда чәй әзерләп йөри иде. Нәзилә, юынып, өстенбашын рәтләде. Бераздан акрын гына ишек шакыдылар. — Әйе, керегез. Ишектә арбалы кечкенә өстәл белән Касыйм Галимович күренде. Өстәлгә җиләк-җимеш һәм ике чынаяк кофе куелган иде. — Хәерле иртә, Нәзилә ханым! Бик иртә уянгансыз. — Ә Сез йоклап та тормагансыз, ахры, Касыйм Галимович? — Йокладым, Нәзилә ханым. Кем әйтмешли, сабый йокысы белән татлы төшләр күреп йокладым. — Алай ук булмагандыр инде. — Нәзилә, чишмә челтерәгән тавыш белән, рәхәтләнеп көлде. — Нич арттырусыз, Нәзилә ханым. Ә Сез ничек йокладыгыз? — Үзегезчә җавап бирим инде. Өстемдә фәрештәләр канат җәеп торгандай булды. — Икесе дә эчкерсез елмайдылар. Күрше бүлмәдә кызларның көлә-көлә сөйләшкән тавышлары ишетелде. Берничә минуттан үзләре дә залга чыктылар. — Исәнмесез! — Хәерле иртә! — И-и, уңган кызларыбыз торган икән. Хәерле иртә сезгә! Йә, ничек, йокыгыз туйдымы? — Туйды, әти! — Монысын Сания әйтте. Ә Эльвира аның җилкәсе артына качып, оялып кына дәшми-тынмый басып тора иде. — Хәзер, кызлар, чәй эчәбез! — Касыйм Галимович кухняга чыгып китте. Аңа Нәзилә дә иярде. Көлешә-көлешә, гөрләшеп чәй эчтеләр. Сания, иелеп, әтисенең колагына пышылдады: — Әтием, мин матур төш күргән идем. Сөйләсәм ярыймы? — Әйе, кызым, рәхим ит! Нәзилә апаң белән Эльвирага да кызыклы булыр. — Мин Эльвирага сөйләргә өлгердем инде, әтием. Ә Нәзилә ападан оялам. — Күр инде, онытканмын да! — дип, Нәзилә шулчак урыныннан сикереп торды. — Мин бит духовкага торт пешерергә куйган идем. — Әнием, мин дә карыйм әле,— диде Эльвира. Алар чыгып киткәч, Касыйм Галимович кызы янына күчеп утырды. — Сөйлә, кызым. — Әтием, мин төшемдә әниемне күрдем. Бик матур, бәйрәм киемнәреннән иде ул. Артында Нәзилә апа да басып тора иде. "Әнием, мин сине бик сагындым, нигә озак кайтмый тордың?" — дип, мин аның муенына сарылдым. "Бик еракта идем шул мин, кызым. Шуңа кайта алмадым",— диде әнием, башымнан сыйпап. Аннары Нәзилә апага борылды да: "Бу апа синең яңа әниең була",— диде. Шул җирдә төшем өзелеп, уянып киттем. — Кызым! — Касыйм Галимович Санияне кочагына алды, йөзен аның чәчләренә яшерде. — Син елыйсың, әтием. Нәрсә булды? — Болай гына ул, кызым, болай гына. — Нәзилә апа яхшы кеше бит, әтием, әйеме? — Әйе, кызым. — Ә син нигә аңа бу турыда әйтмисең? — Әйтермен, кызым, әйтермен. Син миңа азрак уйларга вакыт бир инде, яме?! — Ярый, әтием. Бигрәкләр дә әниемә охшаган инде Нәзилә апа. Елмаюларына кадәр әниемнеке. — Шулай, кызым, шулай. Ул сезгә яхшы әни булыр иде. — Аннары ата, авыр көрсенеп, сүзне башкага күчерде. — Иә, ничек, Эльвира ошадымы сиңа? — Ошады, әтием. Без аның белән дуслаштык инде. Бер-беребезгә серләребезне сөйләдек. — Сезнең серләрегез дә бармыни, кызым? — Булгалый инде. Барысын да әтигә сөйләп булмый бит. Әни булса, аңа сөйләр идем. — Минем дә әниеңә генә сөйләр сүзләрем була шул, кызым. Ә хәзер, әйдә, кухняга чыгыйк. Нәзилә апаң нинди торт пешерә икән. Нәкъ вакытында өлгерделәр: алар кергәндә, Нәзилә тортны духовкадан алып ята иде. Аннары ул, махсус җайланма белән, торт өстенә бизәкләр өстәде, уртага суыту камерасыннан алынган кып-кызыл җиләкләр тезде. Саниягә бу торт җиләкле урман аланын хәтерләтте. Нәр елны, җәйге ял вакытында алар, авылга кайтып, кышка җитәрлек җиләк, төрле гөмбәләр җыялар иде. Әтисе ул гөмбәләрне бик оста тозлый, ә җиләкләрне суыту камерасына куя. Боз булып катсалар да, алардан җәйге урман, чәчәкле алан исе килә. Бик ярата иде аларны әнисе, авырып ятканда да сорады: "Бер-ике җиләк ашасам, терелеп китәрмен күк тоела",— диде. Әнисен савыктыру өчен, ниләр генә эшләмәде әтисе: базардан моңарчы исемен дә ишетмәгән җимешләр алып кайтты, хәтта Мәскәүгә алып барып, атаклы табибларга да күрсәтте. Әмма әнисе савыкмады, йөзе көннән-көн сулып, аларны калдырып китеп барды... Саниянең күңелсез уйларын Нәзилә апасының тавышы бүлде. — Без бу тортның иң тәмле, җиләкле җирләрен кисеп, Саниягә бирербез инде, Касыйм Галимович? — Әлбәттә, Нәзилә ханым, Саниягә һәм Эльвирага. Алар үзләре дә җиләк кебек матурлар бит. Нәзилә белән Касыйм бер-берсенә карап елмаештылар. Шулвакыт өйгә Гадел кайтып керде. — Бик вакытлы өлгердең, улым, хәзер торт белән чәй эчәрбез. — Рәхмәт, әти, Яңа ел белән сезне! — Рәхмәт, улым. Сине дә Яңа ел белән! Йә, кичәгез ничек узды? — Әйбәт. Башкалар йоклап калды, ә мин менә сүземдә торыйм дидем. — Шулай, улым, егет сүзе бер булырга тиеш! Чәй янында Нәзилә китү турында сүз кузгатты: — Безгә бүген китәргә кирәк иде, Касыйм Галимович. — Ачулансагыз ачуланырсыз, Нәзилә ханым. Без бүген сезне беркая да җибәрмибез! Кичке концертка билет алынган. Шулай бит, Гадел? — Шулай, әти. Бүгенгә калыгыз инде, зинһар, Нәзилә апа! Мин сезне әле күрергә дә өлгермәдем. — Китмәгез инде, Нәзилә апа,— дип, сүзгә Сания дә кушылды. — Без әле Эльвира белән туйганчы сөйләшә дә алмадык. Нәзиләгә ризалашудан башка чара калмады. Концерт бик күңелле узды. Нәзиләнең яшьлегендәге җырларны да, заманчаларын да башкардылар артистлар. Әле сәхнәдә беренче адымнарын гына ясаган сәләтле яшьләр дә чыгыш ясады. Өйгә бик канәгать калып, төн урталарында гына кайтып керделәр. Икенче көнне иртән кибетләрдә йөрделәр, Нәзиләнең ай-ваена карамый, төргәк-төргәк бүләкләр алдылар. — Сиңа түгел ич ул, Нәзилә, ә Эльвирага,— диде Касыйм Галимович, карулашырга урын калдырмыйча. — Кайткач, Казан истәлеге итеп кияр. Эльвира, киемнәрне киеп карый-карый арып бетте, хәтта. Аңа бүләкләрне Сания дә сайлашты. Әлбәттә, Саниянең үзен дә онытмадылар. Моны Нәзилә эшләде. Кыз аңа шулкадәр ияләште, үз итте ки, "әни" дип эндәшүен сизми дә калды. Нәзилә, башкалардан яшереп кенә, күз яшен сөртте. Өйгә кайтып, әйберләрне урнаштыра башлагач, Нәзилә: "Ничек кайтып җитәрбез!" — дип, чын-чынлап хафага төште. Ахырда, Әгерҗедәге сеңлесенә шалтыратып, каршы алуын үтенде. Нәзиләләрне озатырга өчәүләп төштеләр. Касыйм Галимович белән Гадел әйберләрне вагонга кертеп урнаштыргач та, Сания белән Эльвира аерылыша алмый тордылар: — Эльвира, хат яз, яме? — Язармын, Сания. Син дә җавапны озаклама, ярыймы? — Ярый, Эльвира. Мин сиңа Наталья Орейроның фотосын да җибәрермен. Нәзилә Санияне кочагына алды. — Язгы каникулда әтиең белән безгә кунакка килегез, Сания. Без сезне зарыгып көтәрбез. — Киләбезме, әтием? — Карарбыз, кызым, карарбыз! Алар сөйләшкән арада, Гадел каядыр юкка чыккан иде. Касыйм Галимович белән Сания вагоннан чыгарга торганда гына, бик матур розалар букеты күтәреп, Гадел керде: — Үзегез кебек бу матур чәчәкләр әтием белән икебездән, Нәзилә апа! Җәен без сезне яңадан көтәбез. — Зур рәхмәт сезгә! Кунак итүегез, якын кешеләрегездәй каршы алып, кадерләп озатуыгыз өчен рәхмәт. — Сез безнең иң кадерле кешеләребез, Нәзилә ханым! Хәерле-имин юл сезгә! Поезд китеп күздән югалганчы, Сания ала рга кул болгады. Касыйм Галимович сүзендә торды. Каникулның икенче көнендә алар Сания белән икәүләп Нәзиләләргә килеп керделәр. Дөрес, бу Нәзилә өчен көтелмәгән хәл булмады: Касыйм Галимович, өч көн алдан шалтыратып, киләсе көнен хәбәр иткән иде. Чәй эчүгә, кызлар, рөхсәт сорап, урамга чыгып йөгерделәр. Хәл-әхвәл сорашкач, Касыйм Галимович фикерен турыдан әйтте: — Мин Сезнең кулыгызны сорарга килгән идем, Нәзилә ханым. Каршы килмәсәгез иде, зинһар! — Мин ни дип тә әйтергә белмим инде, Касыйм Галимович. — Син диеп кенә эндәшсәгез иде, Нәзилә ханым. Без ят кешеләр түгел бит. Мин дә, Нәзилә, дип кенә әйтер идем. — Ничектер көтмәгәндәрәк булды шул, Касыйм. Хәтта башым әйләнеп китте. Мин сезгә... сиңа бик рәхмәтле, кызым да якын-үз итте. Кунактан кайткач, күзләремә тутырып карады да: "Нинди яхшы әти, безне үзенә алмасмы икән?" — дип сорады. — Минекеләргә дә син бер күрүдә ошадың, Нәзилә. Кызым Сания: "Бигрәкләр дә әниемә охшаган инде Нәзилә апа. Елмаюларына кадәр әниемнеке",— диде. Улым да сине бик ихтирам итә. Нәзиләнең, бу сүзләрдән күңеле тулып, күзләренә ирексездән яшьләр бәреп чыкты. — Ялгыз сагышым син минем! — Касыйм Галимович, юатырга теләп, кулъяулыгы белән аның күз яшьләрен сөртте, иңнәреннән җиңелчә кочаклады. — Ялгыз түгел инде хәзер, — дип, Нәзилә ирнең күкрәгенә сыенды. Бу минутларда алар бер-берсенең йөрәк тибешен генә ишетәләр иде... ХИ КӘ ЯЛ Ә Р Гармун моңы Ул көнне гармун уйнады да уйнады. Күңел төпкелләрен айкап, әле моң-сагышка салды, әле канат куеп, чиксезлеккә күтәрде. Ул да булмый, моңы өзеләм-өзеләм дип нечкәреп, яңадан үз агышына кайтты. Гармун моңы белән җан әрнүе кушылып, озак, бик озак өзгәләнде. Ә Гамир, вакыт агышын һәм бармаклары талуын да сизмичә, сузып-сузып гармун тартты. Үзенә урын тапмаган җаны белән ялгыз калудан курыкты ул. Әйтерсең лә бәхете һәм бәхетсезлеге гармуннан гына тора иде. Тик хәтер аны кабат - кабат үткәннәргә кайтарды. * * * Нурсинә Гамирның тормышына көтмәгәндә килеп керде. Май аеның җылы бер киче. Гамирның, армиядә хезмәт срогын тутырып, өйгә кайтып килеше. Мәскәү поездыннан Төрләмә станциясендә төште дә, олы юлга чыкты. Әмма, үч иткәндәй, машина-мазар күренмәде. Чуашстанның әлеге станциясе аның туган авылы өчен кирерәк як шул. Олы юлда азрак басып торгач, ни дә булса килеп чыгуыннан өмет өзеп, Гамир басу юлыннан атлады. Бераз баргач, алда ул кулына ике сумка тоткан хатын-кыз затыннан берәүне күрде. Әйберләре авыр, күрәсең, берничә адым атлауга, сумкаларын җиргә куеп, азрак ял итеп ала. Гамир адымнарын кызулата төште. — Әйберләрегез авыр күренә, бирегез бер сумкагызны, күтәрешим,— диде ул аның белән тигезләшкәч. Кыз, егеткә күтәрелеп карады да, бер сумкасын Гампирга сузды. Йөзендә ниндидер ягымлы җылылык булган бу сөйкемле кызны бер карауда ук ошатты Гамир. Танышырга бик теләсә дә, ничектер, сүз таба алмады. Бәхеткә, кыз үзе эндәште: — Армиядән кайтып киләсез, ахры. Еракта хезмәт иттегезме? — Моннан күренми,— диде Гамир, шаяртып. Тик, җавабының тупасрак чыгуын аңлап, төзәтеп куйды. — Хабаровск краенда. — Бик ерак икән. Кайсы авылга кайтасыз соң? — дип сорады кыз. — Күгешкә,— диде Гамир һәм сүз йомгагын кулына алып: — Сер булмаса, әйтегез әле, Сезгә әниегез кем дип эндәшә? — дип өстәде. — Нишләп сер булсын,— диде кыз көлеп,— кызым, дип эндәшә. — Әниегезнең кызлары күптер бит. Буталып бетә торгандыр,— диде Гамир, елмаеп. — Җитәрлек. Алай бик беләсегез килгәч, әйтим инде. Нурсинә минем исемем, асыл егет. — Ә минеке — Гамир,— диде егет кызга кулын сузып. Кыз, азрак икеләнеп торды да, керфекләрен аска төшереп, кулын сузды. Әйтерсең лә электр тогы узды Гамирның кулыннан. Бер мизгелгә үз-үзен белештермичә, югалып калды. — Ә Сез кайсы авылга юл тотасыз инде? — диде егет бераздан. — Бәчеккә. — Якын икән,— диде Гамир, башка сүз таба алмагач. — Әйе. Шуңа күрә җәяү кайтырга чыктым. Шулай сөйләшеп бара торгач, алар Бәчек авылына җитүләрен сизми дә калдылар. — Миңа шушы урамга,— диде кыз, туктап. Алар, Нурсинә калага киткәнче тагын бер очрашырга сүз куешып, җылы гына саубуллаштылар. * * * Ике йөрәкне бер-берсенә якынайткан, көтеп алынган очрашулар белән җәй узып та китте. Көзгә кергәч, Гамир Казанда эшкә урнашырга булды. Авылда үзеннән кече туганнары — эне-сеңелләре булганга, әти-әнисе аның шәһәргә китүенә каршы килмәде. Күзгә карап әйтмәсәләр дә, улларының Нурсинәгә тартылуын сизми калмаганнардыр. "Ир-егетнең, үз тиңен табып, вакытында гаилә коруы яхшы",— дип, әтисенең сүз арасында әйтеп куюы да юкка түгелдер. Озакка сузмыйча, Гамир "Оргсинтез" акционерлык җәмгыятенә эшкә урнашты. Ни әйтсәң дә, биредә хезмәт хакын вакытында бирәләр, тулай торагы да бар. Армиягә кадәр һөнәр училищесын тәмамлаганда, сәләтен искә алып, аңа 4 нче разряд биргәннәр иде. Хезмәт хакы кечкенә дип, аны биредә эшкә 5 нче разрядлы газ һәм электр белән эретеп ябыштыручы итеп алдылар. Биредәге шартларга тиз ияләште Гамир. Бригададагы егетләр дә әйбәт, күбесе — татарлар. Эше дә тыгыз түгел: шартлау һәм янгын куркынычы ихтималы булганга, эретеп ябыштыру эшләрен цехта атнага ике мәртәбә генә алып барырга рөхсәт бирәләр. Калган көннәрдә слесарьлар китергән вак-төяк эшләр генә була. Тик менә Нурсинә яшәгән тулай торактан гына ераграк. Хәер, анысына да күнегелә икән. Хәленнән килсә, ул Нурсинәне гел янында тотар иде. Өйләнешү турында, тәвәккәлләп, Нурсинәгә дә сүз кузгатты. Дөрес, Нурсинә каршы килмәде, әмма укып бетергәнне көтүен үтенде. "Тагын ике генә ел калды бит, Гамир, азрак түз инде",— диде Нурсинә һәм күзләрен тутырып Гамирга карады. Каршы әйтергә Гамирның теле бармады. Бик ярата иде шул ул Нурсинәне. Шуңа да сабыр итәргә булды, башка кызларга күз төшермәде. Их, шул вакытта үз сүзендә нык торган булса... Бәлки бу фаҗига килеп тә чыкмаган булыр иде. Нигә шулай мәрхәмәтсез соң син, язмыш?! Аның да бәхеткә хакы юкмыни?.. Гармун моңы аны яңадан үткән көннәргә алып китте. * * * Ул көнне Гамир тынычсыз йоклады: әллә нинди куркыныч төшләр күреп, саташып бетте. Имеш, алар Нурсинә белән чәчәкле болында йөриләр икән. Нурсинә, чәчәкләрнең иң матурларын сайлап, җырлыйҗырлый такыя үрә. Менә ул, такыяны үреп бетерде дә, Гамирга кидертергә теләп, өскә үрелде. Шулвакыт, көчле өермә кубып, Нурсинәне күтәреп алды. Гамир, аны йолып калырга теләп, арттан йөгерде. Ул өермәне куып та тотты. Әмма Нурсинә күренмәде. Гаҗизлектән ни эшләргә белми Гамир: "Нурсинә-ә-м!" — дип ачыргаланып кычкырып җибәрде һәм, төше шушы җирдә өзелеп, уянып китте. Әле вакыт иртә булса да, торып юынды, киенде дә эшкә юнәлде. Әмма эшкә кулы ятмады аның. Җ аны урынында түгел, күңелен ниндидер шом баскан иде. Шулай үзен кая куярга белми йөргәндә, Гамирны телефонга чакырдылар. Проходнойдан Нурсинәнең дус кызы Зөлфия шалтырата иде. — Гамир, Нурсинә... Үкси-үкси әйткән соңгы сүзләрен Гамир аңламады. Битен-кулын гына юып, тиз-тиз киенде дә, проходнойга атылды. Анда ул елый-елый күз кабаклары шешенеп беткән Зөлфияне күрде. — Зөлфия, әйт тизрәк, нәрсә булды Нурсинәгә? — диде ул Зөлфиянең кулларыннан алып. — Нурсинә, Нурсинәне... Кыз, сүзен әйтеп бетерә алмый, яңадан сулкылдап елый башлады. Гамир, тынычландырырга теләп, аны иңеннән кочты. Күз яшьләрен сөртте. Проходнойда вахтада торган хатыннан су сорап алды. Зөлфия азрак тынычлана төште. Тик шуннан соң да күз яшьләрен тыя алмыйча: — Нурсинәне... университеттан тулай торакка кайтканда... машина бәреп киткән,— диде. — Исәнме, кайда ул хәзер? Гамирның беренче соравы шул булды. — Белмим, Гамир. Ашыгыч ярдәм машинасы алып китте дигәч, синең янга йөгердем,— диде Зөлфия. Гамир, бу хәбәрне кабул итә алмый, бер мизгелгә югалып калды. Аннары, бер карарга килеп, Нурсинә яшәгән тулай торакка йөгерде. Ишектән керүгә, вахтер янында комендант белән сөйләшеп торучы бер төркем кызны күрде. — Саклап кала алмаганнар шул, энем. Юлда ук үлгән. Комендант хатынның җавабы шул булды. Аннары ул, кызларга карап: — Әти-әнисенә хәбәр итәсе иде. Берәрегездә адресы юкмы соң? — диде. Гамир, кая барганын, ни эшләгәнен белештермичә, төн уртасына кадәр шәһәр буйлап йөрде. Тик, үзе яшәгән тулай торак янына килеп чыккач кына, азрак исенә килде. Бүлмәсенә кереп яткач та, төне буе керфек какмады. Иртән мастерга шалтыратып, үз исәбенә өч көн ял сорады да, яңадан Нурсинә яшәгән тулай торакка китте. Биредә ул Нурсинәнең әтиәнисен очратты. Инде үз баласыдай якын итәргә өлгергән Гамирны күреп, Нурсинәнең әнисе аны кочагына алды. Аннары: "Саклый алмадык, шул, улым, саклый алмадык",— дип, елап җибәрде. Инде күпне кичергән, кырыс табигатьле атаның да күзләрендә яшь иде. * * * Гамир, гармунын читкә куеп, урамга чыкты. Урамда яз, һәр җирдә тормыш сулышы. Агачларның бүрткән бөреләре, менә ачылам-ачылам дигәндәй, җылы кояш нурларында иркәләнә. Тиздән, бик тиздән, яфрак ярган агач ботакларына кунып, сайрар кошлар җыр сузар. Аларның яшәү яме, тормыш дәрте тулы сайраулары кешеләр күңелендә дә киләчәккә өмет уятыр. Гамир урам буйлап атлады. Тукталышка җитәрәк, ул үзенә таба килүче Нурсинә сеңлесен — яшүсмер кыз Нурияне күрде. — Гамир абый, мин Сезне апаның елына чакырырга килгән идем. Әниләр, ашка әзерләнеп, килә алмады. Шулай диде дә, Нурия Гамирга күтәрелеп карады. Бер мизгелгә генә аларның күз карашлары очрашты һәм Нурия, кызарып, керфекләрен түбән төшерде. Гамирга эсселе-суыклы булып китте. Башына кан йөгерде. Аңа, бер минутка, каршында Нурсинә басып торгандай тоелды. "Йа Хода, шул ук караш, шул ук иреннәр... Хәтта тавышы да Нурсинәне хәтерләтә". Гамирның башыннан шундый уйлар йөгереп узды. Ә үзе Нуриягә: — Мин хәзер, сумкамны гына алам да. Әйдә, бүлмәгә кереп тор,— диде. — Мин Сезне аста гына көтәм инде,— диде кыз, оялып кына. Гамирның җыеласы әйберләре әзер, үзе дә кичке поезд белән кайтырга уйлап тора иде. Нурияне күргәч, зиһенен томалаган авыр уйлар ачылып, азрак күңеле күтәрелеп китте. Күңелнең ерак бер почмагында яшәүгә өмет, ышаныч бөреләнде. Бик зәгыйфь иде ул, әмма аны тоймау, инкарь итү дә мөмкин түгел иде. * * * "Вакыт — иң яхшы дәва",— диләр. Бәлки, бу сүзләрдә хаклык та бардыр. Әмма Гамир өчен яшәүгә өмет уяткан дәва Нурия булды. Әллә Нурсинәне оныта алмау сагышы, әллә Нурияне күрү теләге — кайсы күбрәк йогынты ясагандыр, Гамир Нурияләргә айга бер булса да кайтып йөри башлады. Нуриянең әти-әнисе дә моңа каршы килмәде. Бу акыллы егетне үз балаларыдай якын итә иде алар. Кайтып, исәнлек-саулык сорашкач, ул беренче эш итеп зиратка юл тота иде. Биредәге тынлыктан һәм үзәкне өзгән сөйгәне каберен күргәч, Гамир, онытылып, уйлары белән үткәннәргә кайта, хыялда гына булса да, Нурсинәсе белән очраша иде. Соңга табарак Нурсинәнең әнисе Гамир белән Нурияне дә җибәрә башлады. Хатын-кызга зиратка керергә ярамаса да, тышта калырга шикләнеп, Нурия дә эчкә уза иде. Апасы соңгы көннәренә кадәр өзелеп яраткан бу егеткә ышана һәм, үзе дә аңламыйча, аны якын итә иде ул. Гамир белән очрашкач, күңеле моңарчы тоймаган ниндидер халәт, башны әйләндерүче рәхәтлек кичерә иде. Көннәр, айлар бер-бер артлы уза торды. Инде Нуриянең дә чыгарылыш имтиханнары җитеп килә. Гамир, чыгарылыш кичәсенә кияр өчен, Нуриягә күлмәк сатып алырга булды. Сайлый белмим дип, Зөлфиядән үзе белән бергә кибеткә баруын үтенде. Бәхеткә, бер кибеттә бик матур күлмәккә юлыктылар. Нурияләргә кайткач, ул күлмәк хакында башта аның әнисенә әйтте: — Нурсинәгә университет тәмамлаганда күлмәк алып бирермен дигән идем. Нурия апасына охшаган, бүләгемне кабул итсә, үкенечем кими төшәр иде,— диде. Бу сүздә, чыннан да, хаклык бар иде. Аңлады ана күңеле. Хәер, ничек каршы киләсең: инсафлы бу егетне кызы Нурсинә бик ярата иде бит. Инде менә кече кызы Нурия дә аңа битараф түгел, Гамирны күрүгә, кызарып, башын аска ия. "Хәерлегә генә була күрсен, бәлки — язмыштыр",— дип уйлады ана. * * * Узган гомер аккан сулар кебек. Инде менә Нурия дә университетның икенче курсында укый. Хәзер инде Гамир аның белән Казанда очраша. Бер көнне, театрда яңа спектакль карап кайтканда, ул, бөтен барлыгын җыеп, Нуриягә үзенең хисләрен ачты. — Рәхмәт сиңа, Нурия. Мине тормышка кайтаруың, газапларымны җиңеләйтүең өчен рәхмәт,— дип башлады ул сүзен. — Мин баштарак синдә апаңның чагылышын гына күрәмдер дип уйлый идем. Хәзер аңладым: яратам мин сине. Ни дип тә әйтергә белмәде Нурия. Хәер, сүзләр белән аңлата алыр идеме икән ул?! Гамирны туган абыйсы кебек күрү генә түгел, ә эчкерсез яратуын нинди сүзләр белән җиткерә алсын? Нурия, күңеле тулып, Гамирның күкрәгенә капланды. Юк, ачы түгел иде бу күз яшьләре. Татлы газап белән тулы хисләр чагылышы иде алар... Гамир, тулай торакка кайтып, ялгызы калгач, кулына гармунын алды. Бүлмәгә талгын гына көй агылды. Азрак моңсу, әмма киләчәккә өмет белән тулы иде хәзер ул көй. Авыр вакытларда юаткан, сабырлык өстәп, ялгыш адымнардан саклап калган өчен рәхмәтле ул яшьлек юлдашы гармунына. Югыйсә, беренче сынаулардан, кайгылардан ук сыгылып төшеп, эчүгә сабышкан, башын югалткан кешеләр дә күпме җир йөзендә. Әйе, кешене өмет, ә өметне сабырлык яшәтә шул. Ходай сабырлыклар бирсен авыр хәлдә калган адәм балаларына. Менә ул да, Нурсинәне югалткач, яшәүнең мәгънәсе калмады дип уйлаган иде. Әмма өзеләм-өзеләм дип торган өметне Нурия ялгады. Кем белә, бәлки бәхет дигән нәрсәдә аның да өлеше бардыр. Шулай була калса, авыр газап, югалту аша килгән бәхетен ул җил-яңгырлар тидерми саклар, аның өчен көрәшер иде!.. Кайту Төне буе яуган яңгыр иртән дә туктамады. Инде өченче көн сибәли. Күк йөзен каплап алган соры болытлардан, тоташ боламыкка әйләнгән юллардан күңелгә авыр басынкылык иңә, кемнәндер генә түгел, хәтта үз-үзеңнән каядыр качып китәсе килә. Рәсим эчпошыргыч авыр уйлар белән уянды. Кичә булып узган хәлләр берәм-берәм күз алдыннан уза башлады. Ул ыңгырашып куйды: "Юк, авыр төш кенә түгел икән! Инде хәзер нишләргә?!." * * * Рәсим ашап утыра иде. Нәрвакыттагыча, ваемсыз йөз белән, ниндидер көйгә сызгыра-сызгыра, Гани килеп керде. — Сәлам. Син нәрсә боегып утырасың? Әйдә, бер җиргә алып барам үзеңне. Сразы күңелең күтәрелеп китәр. Кичке тынлыкны бозып, трактор кабынды. Гани утыргыч астыннан чирекле банка тартып чыгарды. — Менә, гәрүчи дә бар. Әйдә, тот берне, күңелең ачылыр. Безгә бүген җебеп торырга ярамый. Авылны чыккач, Гани "Беларусь" тракторын шоссе юлга борды. Рәсим Ганигә сораулы караш ташлады. — Бүген абзаң хатынлы булачак. Курыкма, ул кыз риза, алдан сөйләшеп куелган. Үзең беләсең, атабабадан калган йола. Вәт Хатипның йөрәге янар инде. Да, Гөлгенәгә күз тотучылар күп булды. — Тукта әле, Гани. Хатип белән Гөлгенә бер-берсен яратышып йөрде түгелме соң? Армиягә озатканда, Гөлгенә җылап та калды бит. — Хы, кем кемне яратмаган да, кем кемне җылап озатмаган. Кызларны белмисең әле син. Әнә Гөлия дә минем арттан җылап калган иде. Бер ел тулартулмас бер кызыл авызга кияүгә дә чыгып куйды. Хатиптан күңеле суынды инде аның. Соң, нәрсәсенә кызыгасың. Күзлеге белән чыкмаган җаны гына эленеп тора. Ну, кияү җегете итәм әле мин сине. Гөлгенә үзе синең белән килергә кушты, понимаешь? Элеккеге классташы булганга, якын күрә ул сине. Сүз белән мавыгып, күрше авылга килеп керүләрен сизми дә калдылар. Гани тракторын клуб янындагы бакча артына туктатты. — Хәзер чыгабыз. Син кабинада гына утырып тор. Ун-унбиш минуттан клубтан Гани белән Гөлгенә килеп чыкты. Гөлгенә, нигәдер, каушап калганга охшаган. — Менә, Гөлгенә, Рәсим сине кабинада көтеп утыра. Хатиптан хат алган. Бик ашыгыч әйтәсе сүзем бар, дигәч, алып килдем инде, күрше бит. Мин сезгә комачауламыйм. Рәсим авыз ачып сүз әйтергә өлгергәнче, Гани Гөлгенәне кабинага этеп кертте дә, ишекне шапылдатып япты һәм тизлекне күчереп, газга басты. Трактор үкереп караңгылыкка омтылды. Гөлгенә, ялварып, Рәсимнең күзләренә карады. — Рәсим, бу ни дигән сүз? Нигә син мине алдап чакырттың? Хәлне әзрәк аңлап алган Рәсим рульгә ябышты. — Бор тракторыңны. Үз акылыңдамы син, Гани?!. — Тавышланма. Икебезгә дә җитәр. Әнә, посадкага да җитеп киләбез. Гөлгенә үксеп елап җибәрде. — Гани абый, җаным, зинһар, җибәр. Минем яраткан егетем бар бит! Нәрсә өчен үч аласың, кемгә начарлыгым тигәне бар?.. — Хы, бик масаеп йөри идең чибәрлегең белән. Миңа кияүгә чыкмый, имеш. Санга сукмый. Рәсимнең ачудан күз аллары караңгыланып китте. — Туктат хәзер үк, эт җан. Мондый уеңны белгән булсам... — Шулаймы, этме?! Гани ниндидер тимер тартып чыгарды. — Мә, ал, үзеңә кирәген! Рәсим аңына килеп күзләрен ачканда, кабинада Гөлгенә юк иде инде. Трактор үкереп алга бара. Гани тешләрен кысып рульгә ябышкан, күзләре алга текәлгән, карашында бушлык, битарафлык чагыла. Трактор фарасыннан төшкән яктылыкны караңгылык үзенә йота бара. Ара-тирә Гани тешләрен шыгырдатып куя. Кайтып җиткәнче башка сөйләшмәделәр. Трактор туктауга, Рәсим ава-түнә капкага юнәлде. Әрнеп башы чатный, күңеле болгана иде. Икенче көнне авылда хәбәр таралды: "Имеш, Габдулланың Гание белән Харис малае күрше авыл кызын мәсхәрә иткәннәр. Ул кыз хәзер баш күтәрми елый икән. Бүген районнан ике милиционер килеп, Габдулла малаен алып киткәннәр, ди. Харис малае акыллы, юаш диләр иде, юаштан юан чыга ул..." * * * Поезд ыргылып алга чаба. Туган якның каеннары яшел яулык болгап йөгереп бардылар да артта калдылар. Тепловоз сузып кычкырткан саен, йөрәк сулкылдап куя. Тукта, кемнән кача, кая ашыга соң ул? Булып узган вакыйгада аның ни гаебе бар? Нигә соң аның керсез исемен тапладылар? Кешеләргә ничек ышана, киләчәккә нинди матур өметләре бар иде. Ичмаса, әнисенә бер бала, дип, армиягә дә алмадылар. Инде менә бу хәл. Уйлары инде тәмам чуалып бетеп, Рәсим йокыга талды... * * * ...Көннәр бер-бер артлы уза тора. Инде аның Төмән якларына килеп, буровойда эшли башлавына да ярты ел була. Рәсимнең күңелендәге читләшү, рәнҗү дә басылып килә кебек. Авылдашлары ни уйлый икән аның хакында: качып китте, гаебе булган, диләрме икән?! Инде хәзер кайтсаң да егетлек түгел, эшли алмаган, мәми авыз, диярләр. Юк, ничек тә берәр елга түзәргә кирәк. Аңларлар аны, беркемгә дә начарлык теләгәне булмады бит. Әнисен генә түгел, авыл урамына кадәр сагына ул. Шәһәрдә исә бушбугазлар, эшлексезләр генә түгел, намуслы эшләп тә тулай торактан башка сыену урыны таба алмаучылар күпме. Әмма авылда этләрнең дә баш өстендә түбәсе, ачыкса, ашар ризыгы бар. Этләр булып этләр дә ишек алдында үзен хуҗа итеп сизә авылда. Ә шәһәрдә сукбай этләр генә түгел, тормышы җимерелгән, бар бәхетне аракыга күчерүчеләр дә тулып ята. Аек вакытта алар да бит уйлана торгандыр... Туган җирдә кеше сукбай була алмый, җирдән, туган нигездән аерылу сукбайга әйләндерә кешене. "Чит җирдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул",— дип әйтә иде Шиһап бабай. * * * Кошлар язлар саен туган якка, сагынып, ерак юллар узып кайта. Тик кешеләр генә табигатьтән аерылган: алар бәхет эзли, байлык эзли. Бәхет эзләп, язмышлар чуала, байлык эзләп, күңелләр ярлылана, бер-берсеннән ерагая бара. Бәхетсез "бәхетлеләр". Нигә соң олыгайгач кына төшенә моңа кеше, нигә вакытында кайтмыйча, бер уч туфрак сорап яза?!.. Сагынуны басу түгел, баш куярга да җитми бит ул. Өзгәләнә, төшләрендә кайтыр юлга чыга, ә кайтыр юллар... урау! Кайтыгыз, кошлар кебек язларда гына түгел, бөтенләйгә кайтыгыз! Шулай дип кычкырасы килә Рәсимнең. Бәлки, кем дә булса ишетер иде аны. Рәсим дә бит кайтмаска дип китеп барды. Ә хәзер китмәскә дип кайтып бара. Поезддан алда күңел чаба. Хәер, бер ел инде ул күңеле белән туган якка кайта, тик авыл башына җиткәч, керергә кыймый, кире борыла иде. ...Атна арасы булгангамы, станциядә алар ягына кайтучы машина күренмәде. Бер кулына чемоданын, икенчесенә сумкасын тотып, Рәсим кайтыр юлга чыкты. Авылга кадәр 5 чакрым ара бар, шуның ике чакрымын урман аша үтәсе. "Качкын урманы" дип йөртәләр аны. Нигә шулай атала: тау-чокырлы булгангамы, әллә чынлап та качкыннар яшеренеп ятканмы — анысын хәзер төгәл белүче кеше юк. Урман юлы тын, баш өстендә имән яфраклары шаулый. Алда урман ачыклыгы күренде. Шулчак ул аяк тавышы ишетте, ләкин артына борылып карарга өлгермәде: башында каты авырту һәм караңгы бушлыкка очуын тойды... Рәсим аңына килгәндә, көн кичкә авышкан иде инде. Ул торырга теләде, ләкин, нишләптер, аяк-куллары аны тыңламый иде. Башыннан ниндидер җылы нәрсә агуын тоеп, кулын тидерде. Кан... Ул тирә-ягына күз салды. Яшел чирәм кызыл төскә кергән, әйберләре дә күренми. Шулай ук монда ятып калырмы икәнни? Юк, ул яшәргә тиеш. Аннан башка әнисе нишләр? — Син, кояш, зинһар, беразга сабыр ит, яктыда кайтып җитәсе бар бит! Сүндермә күңелдәге өмет чаткысын. Офыкта кызарып кояш байый, кояшның соңгы нурлары шәфәкъ кызыллыгында эреп югала бара. Рәсимнең әле шыксыз караңгы һәм озын төнне уздырасы бар. Ә алда аны борчу һәм шатлыклар тулы якты көннәр, олы тормыш көтә иде. Соңгы сөт тамчысы Искәндәр патша яуларын, башбирмәс, горур вайнах, дак ыруларын хәтерләгән мәгърур таулар тезмәсе артыннан акрын гына кояш күтәрелде. Авылда гадәти тормыш кайный башлады: аксакаллар көтүләрне тау утлавыкларына кудылар, хатыннар көндәлек мәшәкатьләргә чумдылар. Урамда бала-чага чур-чу килде. Тик авыл тоткасы булган ирләр генә күренмәде — алар инде ничәнче мәртәбә Туган илне якларга күтәрелгән иде. Ирләрнең исәнлекләрен атнага бер килгәләп чыккан хәбәрчеләр генә җиткереп тора. Каты, аяусыз сугышлар бара... Сугыш сызыгы әле авылга килеп җитмәсә дә, аның вәхши кырыслыгы аналарның чәчләренә ак бәс булып кунды, балалыкларын югалтып барган малайларның йөзләренә ирләрчә җитдилек булып сарылды. Кемгә кирәк бу сугыш?! Ни өчен гел әйләнеп кайта? Чарасызлыкка төшкән кешеләр моны салкын акыл белән кабул итеп, аңлап бетерә алмый. Әмма бер нәрсәгә нык инанганнар: Ватан — бер генә, чигенер урын юк... Көндәлек ыгы-зыгы белән каяндыр пәйда булган штурмовикларны күрми, сизми калдылар. Хәер, күзәтү очышлары ясаучы самолетлар авыл өстендә күренгәләп китә, тик бер-ике әйләнеш ясагач, юкка 1 47 чыгалар иде. Тик бу юлы тау ташларыннан өелгән йортларга бомба, ракеталар ява башлады. Берничә минуттан, артларында хәрабәләр, тузан өермәсе калдырып, алар гаип булды. Актарылган йорт нигезләрендә канлы гәүдәләр, утлы күмер кисәүләре генә торып калды. Авылда җан әсәре калмаган кебек иде. Әмма хәрабә астыннан, җәрәхәтле арт санын сөйрәп, бер эт үрмәләп чыкты. Сызланудан, ялгызлыктан үзәк өзгеч тавыш белән шыңшып куйды. Тик ярдәмгә килүче күренмәде. Эт, ал аякларына башын куеп, тынып калды, йомык күзләреннән яшь бөртекләре сыгылып чыкты. Кинәт, дәһшәтле тынлыкны бүлеп, бала тавышы яңгырады. Өзгәләнеп... бала елый иде. Каядыр янәшәдә, бик якында ишетелә... Җимерек бер йорт янында шәүлә-карамчык селкенеп куйды. Ул каядыр үрмәли, нәрсәдер тарткалый иде. Миләрне өшетүче, йөрәкләрне телгәләүче манзара иде бу: хәрабәләргә әйләнгән йортның подвал ишеге төбендә бер хатын-кыз гәүдәсе ята. Аның күкрәгенә бер сабый үрмәли, нәни куллары белән нәрсәдер эзли, һәр төртеп торган урынны уймактай иреннәре белән суыра. Тик теләгән нәрсәсе һаман табылмый. Менә баланың куллары изүгә кереп китте, кадерле нәрсәсен табып, ул аңа йомшак иреннәрен тигезде. Тик эләктереп ала алмыйча, читкә тайчынды. Ана күкрәге буйлап суырыла алмый калган соңгы сөт тамчысы агып төште... Гүя кояш та, әрнүгә түзә алмыйча, йөзен болыт белән каплады. Бары Терек елгасы гына, тирә-якка яшәү көче, тереклек өстәп, шаулап-гөрләп ага бирде. ЗөлФпя Талгын агышлы Дим елгасы буйларында туып үсте ул. Коңгырт күзле, кыйгач кашлы, күперенке куе чәчле Зөлфия мәктәптә укыганда ук һәр эштә башлап йөрде. Шаян табигатьле булса да, җитди, үткен карашлы, һәр нәрсә хакында үз фикере булган бу кыз белән, классташлары гына түгел, укытучылар да исәпләшә иде. Күңеле каядыр алгысына иде Зөлфиянең. Күрәсең, шуңадыр, сигезенче классны тәмамлауга, Казанга, педучилигцега китәргә карар кылды. Әти-әнисе дә каршы килмәде: яшенә хас булмаганча мөстәкыйль һәм һәр адымын уйлап эш итә кыз. Казанда якын туганнарыбыз да яши — аларда торыр, күзколак булырлар, дип, үз-үзләрен юаттылар. Ялгышмадылар да, баштагы елларда ук туганнарыннан Зөлфия хакында гел мактау сүзләре генә ишетеп тордылар: кызлары гел бишкә укый, апасына өй эшләрендә дә булыша икән. Кулына кызыл диплом алуга, балалар бакчасына тәрбияче булып урнашты Зөлфия. Югыйсә, әти-әнисе укуны берәр югары уку йортының көндезге бүлегендә дәвам итү ягында иде. — Укырга өлгерермен әле,— диде Зөлфия кистереп,— университетта читтән торып дәвам итәрмен. Баштарак: — Авыр булыр бит, Зөлфия,— дип каршы төшсәләр дә, соңрак: — Ярар, алайса,— дип ризалашудан башка чара калмады. Ни генә әйтсәң дә, кызлар кош кебек бит алар. Кияүгә чыгар, тормышын җайлавы җиңелрәк булыр, дип фикер йөрттеләр. Зөлфия сүзендә торды: шул ук елны Казан дәүләт университетына читтән торып укырга керде. Төрле яшьтәге һәм төрле һөнәрле кешеләр иде ул укыган татар теле һәм әдәбияты бүлегендә. Дөрес, күпчелек аның кебек яшьләр, әмма арада инде гаилә корып балалар үстергәннәре дә бар. Гамир исемле бер егет, әле өйләнергә өлгермәсә дә, армиядә хезмәт итеп кайткан, Себердә эшләп йөри. Ничектер башкалардан читтәрәк тора, төркемдәшләре белән бик аралашмый иде ул егет. Бер караганда — үзен башкалардан өстенрәк куя, артык җитди, икенче караганда — романтиграк табигатьле кебек. Нәрхәлдә, аңлап бетереп булмый торган, кешелекле һәм ярдәмчел бу егеткә азрак көлемсерәп һәм ихтирам белән карадылар. Нәркемнең күзе төшәрлек чибәр дә иде Гамир. Бер кызга да игътибар итмәгән, үчекләбрәк сөйләшкән зәңгәр күзле, саргылт чәчле бу егетне Зөлфиянең этеп егардай чаклары да булмады түгел. Әмма, җитдилек саклап, тыелып калды. Игътибар итмәве бер нәрсә, төркемдә староста билгеләү мәсьәләсе кузгалгач, Зөлфияне тәкъдим итүгә каршы төшеп, инде гаиләле Саттарны яклады. Шуннан соң, җае чыккан саен, бер-берсен дусларча "чеметкәли" — төрткеле сүзләр әйткәли башладылар. Зөлфиянең Гамирга битараф түгеллеген Саттар да сизеп алды. — Икенче курска укырга килгәндә, өйләнешкән булсагыз да гаҗәпләнмәм,— диде ул, киң итеп елмаеп. Әйе, ярата иде Зөлфия Гамирны — җитдилеге, кешелеклелеге һәм горур булуы өчен яратты ул аны. Әмма егет, җитди теләк белдермичә, Зөлфиянең елмаюл ы карашын кире кага килде. * * * Кызлар, чыкса, егерме яшькә кадәр кияүгә чыгып кала, диләр. Хак сүз. Зөлфия дә сазаган кыз булып утырып калудан курыкты. Шуңа да, үзеннән дүрт яшькә олы Хәйдәр тәкъдим ясагач, озак уйламый ризалашты. Дөрес, Хәйдәр, хөкем ителеп, ел ярым утырып чыккан. Әмма карап торышка яхшы күңелле, булдыклы кешегә охшаган. Пәрчак елмаеп: "Зөлфиям",— диеп кенә тора. — Утырып чыкканнар арасында да яхшы кешеләр бар бит,— дип акланды ул төркемдәшләре алдында. — Әйбәт кенә торып та китәләр. Хәер, аны гаепләүчеләр дә табылмады, дөнья бит, төрлесе була, дип карадылар. * * * Кыз бала тапкач, Зөлфия академик ял алды. Тормышы да җайланып килә кебек. Зөлфия теләге буенча, Хәйдәрнең әнисе фатирыннан тулай торакка күчтеләр. Өнәп бетерми иде шул каенанасы Зөлфияне, ничектер якын итә алмады, һәр нәрсәдә буйсыну, үзенчә яшәүне таләп итте. Әнисе янына барган саен, үзгәреп кайта иде Хәйдәр. Эчкән чакта кул да күтәргәли, Зөлфиянең яшьлегеннән, хәтта үткәненнән дә көнләшә башлады. Ярты еллап түзгәч, Зөлфия аерылышырга карар бирде, судка гариза язды. Аерылышкач та тынычлана алмады Хәйдәр, һәр көнне килеп йөрде. — Зөлфиям, яңадан бергә булыйк, башка кабатланмас,— дип ялынды. Бер килүендә елап ялварды да. Юк, кичерә алмады аны Зөлфия. — Бер кискән ипи кире ябышмый,— дип кырт кисте. Кызгану хисен горурлык җиңде. Баласы булса да, Зөлфия белән танышырга теләүчеләр гел табылып торды. Арада унҗиде яшьлек егет тә бар иде. Мәхәббәттән исергән Алмаз исемле бу егет, бер килүендә, өйләнергә нияте булуын да белдерде. — Яратам мин сине, Зулечка, синсез тора алмыйм,— диде. — Юләрем минем,— дип каршы төште Зөлфия. — Мин синең апаң яшендә бит. — Шуннан нәрсә,— дип үҗәтләнде Алмаз. — Паспортыңны күрсәтеп йөрмәм әле. — Азрак үс әле,— дип көлде Зөлфия. — Соңрак үзең үк рәхмәт әйтерсең. Шулай аерылыштылар. Дөрес, Зөлфия дә аны якын күрә иде, ләкин гаилә тормышы хискә генә корыла алмый шул. "Тора-бара яшьрәкләргә күзе төшәр, барыбер китәр",— дип шикләнде Зөлфия. * * * Еллар уза торды. Менә инде Зөлфия университетны тәмамлап килә. Тормышы да җайланыр төсле. Туган якларга бер кайтуында, әле һаман да өйләнмичә йөргән сабакташы Харис очрап, ун ел буе яшереп килгән хисләрен ачты: — Мин сине мәктәптә укыган еллардан бирле яратам, әмма сүз кушарга тәвәккәллегем җитмәде. Чык миңа кияүгә, аяк астыңда туфрак булырмын. — Беләм, син әйбәт егет, Харис,— диде Зөлфия, азрак уйланып торгач. — Тик мин инде кияүдә булдым, балам да бар. — Мин барысына да риза, Зөлфия. Күреп торасың, һәр түмгәккә абына торган яшьтә түгел инде хәзер. Ныклап уйладым мин. Әни дә каршы түгел. Синең дә әниең үзе генә калды, инде олыгаеп та бара. Бергә булыйк. Әниеңә терәк, балаңа әти булырмын. Кистереп кенә әйтә алмады Зөлфия. — Уйлап карармын, азрак вакыт бир,— дию белән чикләнде. — Ярый, бер айдан Казанга килермен. Каршы килмә, зинһар. Үкенмәссең. Бер айдан, Зөлфиянең ризалыгын алып, канатланып кайтып китте Харис. * * * Университетны тәмамлаган көннәрдә Зөлфиянең яшьлек хисләрен яңарткан очрашу булды. Казан урамыннан барганда, Кекин йортына җитәрәк, каршына Гамир килеп чыкты. — Исәнме, Зөлфия. — Исәнме, Гамир. Тормышларың ничек? — Әйбәт, Зөлфия. Үзең ни хәлдә, кияүгә чыкмадыңмы әле? — Синнән яшермим, Гамир. Авылга кайткач, элекке классташым очрады. Кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. — Үзеңне аңлый торган әйбәт кеше булса, чык, Зөлфия. Син кемне дә бәхетле итәрлек. — Рәхмәт, Гамир. Яхшы кеше икәнеңне беләм мин. Берара тын тордылар. Сүзне Зөлфия ялгады: — Беләсеңме, Гамир, очравың яхшы булды әле. Үзем дә эшеңә шалтыратырга тора идем. Без — элек бергә укыган кызлар, сөйләштек тә сине чыгарылыш кичәсенә чакырырга булдык. Ихлас күңелдән. Килерсеңме? — Килермен, Зөлфия. Мин барыгызны да элеккечә якын-үз күрәм. Чакыруың өчен рәхмәт. Алар шулай аерылыштылар. Күз карашлары моңсу иде. Икесе дә, әлеге очрашуның соңгысы булачагын, аннан гомер юллары мәңгегә аерылачагын сизеп-тоеп торды. Бер-берсен күз карашларыннан ук аңлаган кешеләрнең соңгы очрашуы иде ул... Әп, язмыш, язмыш... Көзге җил агачлардан сары яфракларны йолкып ала да очыртып китә; яфраклар җиргә төшкәч тә, аларны юл һәм сукмакларга бәргәләп йөртә. Аны да язмыш шулай бәргәләп йөртте. Әй, бу гомер дигәнең! (Хатирә әби офтанып куйды.) Ул кешеләргә дә, табигатькә дә үлчәп бирелгән. Әнә агачлардагы яфраклар да бертигез саргаймый бит: арада яшелләре дә, кызгылт төстәгеләре дә, кызгылт-сарылары да бар. Кеше гомере дә, шушы яфраклар кебек, төрле чорларны үтә: яшьлек, гомер уртасы һәм картлык. Яшьлек бик тиз узган кебек, картлык та тиз килеп җитә... Әй-йе... Көчеңдә вакытта бу турыда уйламыйсың, дөнья куасың. Тик картайгач кына узган гомерең, кылган гамәлләрең турында уйлана башлыйсың икән. Әле кайчан гына ул, пединститутны тәмамлап, бу авыл мәктәбенә эшкә килгән иде. Ә әйләнеп карасаң, 60 ел гомер үтеп тә киткән икән. Әй, ул еллар... Бүгенгедәй хәтерендә: авылның оста гармунчысы Сәгыйтькә кияүгә чыгып өч атна үтүгә, төнлә ишекне килеп шакыдылар. Ишекне ачуга, әзмәвердәй дүрт ир-ат бәреп кереп, саубуллашырга да ирек бирмичә, ирен бер кат төнге күлмәк-ыштаннан алып киттеләр. (Сәгыйть шул китүдән әйләнеп кайтмады.) Ике-өч ай үтүгә, халык дошманы хатыны, дип, аны мәктәптән кудылар. Шуннан соң колхозның иң авыр, иң кара эшләрендә йөрде ул. Авырып киткәндә дә, эштән качып ятасың, дип, бригадир Әхнәф сөйрәп диярлек эшкә чыгара иде. Хезмәт көненә таяк кына куеп барсалар да, җелекне суырдылар. Анысы әле бер хәл, көзге суык яңгырлар астында йөреп, биш айлык сабые авырып китте. Больницага салыр идең, эштән җибәрмиләр. Шулай күз алдында сулып, бәгырь кисәге дөньядан китте. Ачы хәсрәт йөрәген телгәләгәндә дә уртаклашыр кешесе булмады бит. Күршеләре аңа сүз кушарга да куркып яшәделәр. "Вербовка" белән Себергә китәрмен дигән иде, колхоздан җибәрмәделәр. Инде Сталин үлгәч, азрак җиңеллек килер дип өметләнде, тик авыл түрәләре үзгәрмәде. 1956 елда, иренең аклану хәбәре килгәч тә, балаларга партия кушканча тәрбия бирә алмый, дигән юк сылтау табып, аны биш ел буе мәктәпкә якын җибәрмәделәр. Тик әле сынауларның, авырлыкларның олысы аны алда көткән икән. Ул вакыйга инде ничәмә еллар аның хәтерендә яңара. Ә сәбәпчесе — Хатирәнең чибәрлегенә күз атып йөреп тә, Хатирә якын җибәрмәгән бригадир Әхнәф булды. 1961 елның көзе иде. Авылга электр уты кертәләр, дигән хәбәр таралды. Гомерләрен чыра һәм керосин лампасы яктысында чигү чигеп, йон эрләп уздырган өлкән буын бу хәбәргә ышанып җитмәсә дә, яшьләр тормышның кинәт үзгәреп, яхшырып китәсенә өметләнделәр. Атна-ун көн үтүгә, электр кертүчеләр үзләре дә килеп, урамнарга баганалар утырта башладылар. Ә ике атнадан авыл, таяк тыккан кырмыска оясыдай, тузгый, кайный башлады. Авылны яшен тизлегедәй шомлы хәбәр әйләнеп чыкты: "Баганаларга сузарга дип әзерләнгән чыбыкларны урлаганнар!" Шул ук көнне кич авылга милиционерлар килеп төште. 1937 елларны онытырга өлгермәгән халык курка калды. Өстәвенә, телдән-телгә төрле сүзләр йөри башлады: имеш, чыбыкларны урлаучылар шәһәрдән килгәннәр, аларга авыл кешесеннән берәү чыбыкларның кайда саклануын күрсәткән. Алай гына да түгел, бригадир Әхнәф ул кешеләрнең Хатирәләр бакча артыннан чыгып килгәннәрен күреп калган. Озак та үтми, авыл советына Әхнәф үзе дә килеп җитте. Аның артыннан ук Хатирәне чакырттылар. Башта Хатирә Әхнәфне оялтырга теләде, ә инде тегесе, мин генә түгел, ул кешеләрне Хатирәнең бакча арты күршесе Сәләхи дә күреп калган, өстәвенә, иртән күзе купкан койма тактасына төшкән, дигәч, гарьләнү һәм рәнҗүдән елап ук җибәрде. Моны милиция начальнигы үз гаебен тану дип кабул итте. Сорау алу беркетмәсен төзеп, аңа Әхнәф һәм Сәләхидән кул куйдырдылар. Хатирә беркетмәгә кул куюдан баш тарткач, авылдан беркая да чыкмаска дигән язу алдылар. Озакламый суд булды һәм урланган электр чыбыгы хакын Хатирә Галиевадан түләтергә дигән хөкем карары чыгарды. Судта РОНО мөдире Талипов Хатирәне яклап чыгыш ясамаса һәм мәгариф бүлегенең Хатирәне порукага алу турындагы үтенеч хатын тапшырмаса, аны төрмәдән кем генә коткара алыр иде икән. Тик Хатирәгә иректә калу шатлык китермәде, киресенчә, кеше күзенә күренү, балаларга дәресләр бирү чиксез авыр иде аңа. Һәркем Хатирәгә бармак белән төртеп күрсәтәдер, "карак укытучы" дип әйтәдер кебек тоелды. Ичмасам, мәктәптән кусалар, ул кадәрле авыр булмас иде. Түзәр чамасы калмагач, эштән азат итүләрен сорап, мәгариф бүлегенә гариза да язып карады. Әмма РОНО мөдире: "Укытучылар җитми, аннары без сиңа ышанабыз, аңлашылмаучанлык кына булырга тиеш, озакламый каракларны тотарлар, бары да ачыкланыр",— дигәч, ризалашырга мәҗбүр булды. Хатирә өчен эш көннәре мәхшәргә, ә төннәр газапка әйләнде. Әле мәктәптәге укытучылар арасында да, җае чыккан саен, төрттерүчеләр табылып торды. Бер ел вакыт шулай газап, ут эчендә узды. Үзүзенә кул салырга теләгән көннәре дә булды Хатирәнең, тик Аллаһы Тәгалә каршында мордар китүдән курку гына аны бу уен тормышка ашырудан тотып калды. "Ходай Тәгалә ул көннәрне дустыңа түгел, дошманыңа да күрсәтмәсен",— дип, исенә төшкән саен хәзер дә тетрәнеп куя Хатирә. Ә җиңеллек көтмәгәндә килде. Җәйге көннәрнең берсендә бригадир Әхнәф белән Сәләхи, эчеп, нәрсәдер бүлешә алмыйча кешеләр алдында сугышып киткәннәр һәм ярсыган Сәләхи: "Хәзер үк бер ярты куймасаң, теге чакта үзең урлаган электр чыбыгын гына түгел, җиде бабаңны да таптырырмын!" — дип әйтеп ташлаган. Туры килүен кара син, шул көнне авылга ниндидер йомыш белән милиция начальнигы да килгән булган һәм, вакытны сузмыйча, пүнәтәйләр белән Әхнәф йортында тентү уздырган. Теге электр чыбыкларын Әхнәфләр базыннан табып алганнар. Бу вакыйгадан соң да Хатирәгә күңел тынычлыгы тиз генә кайтмады, шулай да ул көнне азрак җиңеллек тоеп, рәхәтләнеп бер елады. Әй, язмыш, язмыш... Адәм баласына ниләр генә күрсәтми дә, сабыр савытларын мөлдерәмә тутырып ташытмый ул! Хатирә әби, авыр истәлекләрдән арынырга теләп, тәрәзәдән тышка күз салды. Әнә, бакча башында ук, очын давыл сындырган нарат үсеп утыра. Үткән еллар түгел, ә кичергән җил-давыллар зәгыйфьләндерде, картайтты аны. Хәер сынган ботакларында елларның да эзе калгандыр. Тик шулай да яшәргә, үсәргә омтыла. Хатирә әбинеке кебек, аның да алдагы көннәре хәвеф-хәтәрсез үтәргә язсын иде, Ходаем. Тамырлары нык булып, үзеннән соң яшь наратлар калдырсын иде. Дөньялыкта бәхетем булмаса да, соңгы көннәремә чаклы рәхмәтеңнән ташламасаң, ә яшьләргә бәхет бирсәң иде, йа Раббем! Апсөяр Болында бер-берсен куышып очкан ак күбәләкләр кебек, җир өстенә ап-ак кар ява. Шул хәлдәнме, күңелгә рәхәт бер җиңеллек иңә. Айсөяр дә үзенең тормышын шушы кар бөртекләренә охшатып куйды. Каядыр ашкынасың, нәрсәдер эшләргә омтыласың, ә алда серле билгесезлек. Аның күз алдына Рөстәм килеп басты. Кызларныкы кебек оялчан мөлаем караш. Тагын? Тагын хыялый саф күңеле бар. Кинәт колак төбендә әнисенең ачулы тавышы ишетелгәндәй булды: "Минем инвалидка бирер кызым юк!" Буранлы салкын кич иде. Сигез чакрымдагы район мәктәбенә барып укып йөрүче яшьләр кайтыр юлга чыктылар. Үч иткән кебек, юлны кар күмеп килә. Каршы искән җил сулышны кисә, йөзгә бәргән бозлы кар бөртекләре яндырып алгандай итә. Күпме юл үтелгәндер, арудан күзләр йомыла башлады. Аяклар ял сорый, ләкин утырырга ярамый. Шулвакыт, артта машина тавышы ишетелде. Үзләре авылыныкы Ганиф икән. Ул, кабинадан башын чыгарып: — Айсөярдән башкаларыгыз утырыгыз! — дип кычкырды. Ару үзенекен иткән, күрәсең, каршы әйтүче, оялтырга теләүче дә күренмәде, барысы да ашыгып әрҗәгә төялә башладылар. Машина кузгалып та китте. Кыр уртасында Айсөяр белән аның күршесе Рөстәм генә басып калды. Күршесен ялгыз калдырасы килмәде аның. Ганифнең Айсөяргә күзе төшеп йөрүен, бу үчегүнең Айсөярне үзенә карата аямаганлыктан икәнен белә иде ул. Рөстәм Айсөярнең кулыннан алды: — Бергә кайтырбыз, Айсөяр! Җил көчәя төште, атлавы тагын да кыенлашты. Көрт баскан юл соңгы көчне суыра. Хәлсезләнгән Айсөяр кар көртенә сөрлегеп егылды: — Калдыр, Рөстәм, хәлең барында атла. — Юк, Айсөяр, син ни сөйлисең?! Рөстәм, тунын салып, Айсөярне төрде дә кулына күтәрде. Аңа юл озын, чиксез озын тоелды. Авыл башына җиткәндә, тыны кысыла, күз аллары караңгылана башлады. Айсөярне җиргә төшерде дә соңгы көчен җыеп, кырый йортның ишеген дөбердәтте. Җир астыннан килгән кебек: "Кем бар анда?" — дигән тавыш ишетелгәндәй булды... й й й Рөстәмне больницага авыр хәлдә китерделәр. Үпкәләре каты шешкән булган икән. Хәтта... бер үпкәсен кистеләр... һушына килеп, күзен ачуга, Рөстәм үз янында әнисен күрде. — Шөкер, улым, күзеңне ачтың. Икенче атна саташасың бит инде.—Ана тыела алмыйча елап җибәрде. — Әй, улым, улым. Бигрәк яшь бит әле син. Бу яшьтән... Күпмедер вакытка сүзсез калдылар. Болай тору авыр, чиксез авыр иде. — Әни, Айсөярнең хәле ничек? — Ул да шушы больницада ята. Суык тидергән тидерүен, хәле яхшыра, диделәр. Көн саен, күзеңне ачмагач, елап чыгып китә. Рөстәмнең күңеленә җиңеллек килгәндәй булды. Тәненә җылылык иңеп, сабый балалар кебек изрәп йокыга талды. Больницадан ул ярты елдан соң гына чыкты. Әтисе ат белән алырга килгән иде. ...Айсөярне әнисе гадәттәгедән соңрак уятты. Идән юарга җыенган иде, ай-ваена карамыйча чиләкне кулыннан алды. Күз карашыннан, үзалдына елмаеп йөрүеннән нәрсәдер әйтергә теләве сизелә. Айсөяр сорарга базмады. Хәер, әнисе озак көттермәде: — Кызым, кичә сине Ганифкә сорап килгәннәр иде. Булдыклы, мал таба белә торган җегет. Төскәбиткә дә чибәрлеге бар. Яшең дә бара, кыз кешенең вакытында урнашып калуы хәерле. Айсөяр агарынып калды. Егылып китмәс өчен өстәл читенә тотынды. — Әнием, син ни сөйлисең? Оныттың дамыни? — Шаярган, беткән. Атаң да бер дулап алганые. — Аның йөзенә ачу катыш мыскыллы елмаю чыкты. — Нәрсә, шул аяклы казаны кызганасыңмы? Бергә кайткан дип, ул кадәр... Күрше кызын ташлап кайтмас тагын. — Әнием, кирәкми, син ничек алай әйтә аласың?.. Әрнү, ачу, рәнҗү бергә кушылып, күз яше булып акты. Ачы, чиксез ачы иде бу яшьләр. * * * Айсөяр өченче ел инде медицина институтында укып йөри. Беренче елны авылын, дусларын бик сагына иде. Хәтта укуны ташлап кайтырга җыенган чаклары да булды. Тик, врач булып, Рөстәмне аякка бастыру теләге генә тотып калды. Тора-бара студент тормышы аны үз кочагына алды. Иптәшләре Айсөярне шат күңелле, эчкерсез, ярдәмчел булуы өчен яраталар. Тик үзе генә калганда, аның йөзенә моңсулык, әйтеп аңлата алмаслык сагыш иңә. Рөстәм, Рөстәм... Хәзер очар кош булып аның янына кайтасы иде дә, берәр җылы сүз әйтеп, күңелен юатасы иде. Тау-ташлар актарырлык йөрәге була торып, кимсенеп яшәү бик авырдыр аңа. Хәер, нигә әле ул алай уйлый?! Әнә бит ул да институтка укырга кергән, югары белемле агроном булачак. Туган җирен, аның матур табигатен ярата ул. һәрнәрсәгә үз фикере, үз карашы бар. Аның хыялый табигате дә шул яратудан килә торгандыр әле. Юк, ничек кенә булмасын, алар бергә булырга тиеш. Ул аңа гомере буе бурычлы. Ярата, бик ярата да бит әле Рөстәмне... Ә әнисе? Ул да кызына бәхет, сәламәт ир тели түгелме соң! Аңлармы ул Айсөярне?! Әнә бит, Рөстәмне кереп тиргәп чыккан. "Минем кызым бер генә, үз хәлеңне аңла, күңелен иләсләндермә",— дигән. * * * Айсөяр куркып уянды. Күңеле байтак вакыт шомлы төш тәэсиреннән арынып җитә алмады, бөтен тәне җиңелчә дерелдәде. Төшендә ул япан кыр буйлап бара, имеш. Тирәякта, күз күреме җирдә кара җир. Шулчак каяндыр әнисе килеп чыкты: үзе елый, кулы белән күрсәтеп, нәрсәдер әйтергә, аңлатырга тырыша. Айсөяр әнисенә каршы йөгерде. Инде әнисенең кулыннан алып, юатыйм дигәндә генә, шомлы караңгы бушлыкка очты. Ул көнне укуы уку булмады. Профессорның сүзләре колак яныннан гына уздылар. Ә бит элек ул аның лекцияләрен һәрвакыт кызыксынып тыңлый иде. Тулай торакта аны начар хәбәр көтә иде. "Әтиең авыр хәлдә район больницасында",— дигән телеграмма тапшырдылар. Айсөярнең кулын көйдергәндәй итте телеграмма кәгазе. Ничек автовокзалга барып җитүен, билет алып автобуска утыруын да тоймады. Инде җеп өзәрлек тә хәле калмыйча, район больницасының авыруларны кабул итү бүлегенә килеп кергәндә, көн кичкә авышкан иде. Дежур врач Айсөярне: — Бәхетең бар икән, сеңлем. Әтиең яшәр. Шундый авариядән исән калу үзе бәхет инде ул,— дип каршы алды. — Кайгырма, сеңелкәш, акрынлап булса да, савыгыр әтиең. Айсөяр әтисен салган палатага курка-курка гына керде. Бөтен башы марляга уралып хәрәкәтсез яткан әтисен күрүгә, йөрәге авыртудан кысылып куйды. — Исәнме, кызым. Кил, курыкма, якынрак кил. Танып та булмый торгандыр мине. Менә ничек килеп чыкты бит әле язмыш дигәнең. Айсөяр әтисенең күкрәгенә капланды. — Әти, әтием, нишләттеләр сине? — Артыгын өзгәләнмә, кызым, рәтләнер дип өметләник. Синең бәхетеңә исән калганмындыр инде. Дөнья хәлен белеп булмый икән... Бар, кайт инде, кызым, кичкә каласың. Әниеңне юат. Ничек тә яшәрбез әле... * * * Өй түрендә бер-берсенә сыенып ана белән кыз утыра. Бүлмә тып-тын. Стенадагы сәгать тә, тынлыкны бозарга теләмәгәндәй, туктап калган. — Син миңа рәнҗемә инде, кызым. Тормыш шулай кырысландыргандыр мине. Мин дә атаңа өзелеп яратканнан чыкмаган идем. Дөнья көтә белә дип карадым. Чибәрлеге дә бар иде. Бер-ике ел әйбәт кенә тордык. Кеше заты шулай бит ул: авырлыкларга түзсә дә, мактаулардан башын югалта. Алдынгы шофер дип гел мактап килделәр. Шуңамы, эчүгә сабышты. Башта юк-барны сәбәп итеп эчсә, соңга таба көн саен исереп кайта башлады. Кайтмый калган көннәре дә булды, кем янында кунуын ирләргә батырлык итеп сөйли, диделәр. Андый чакларда бар шатлыгым син идең. — Ана авыр сулап куйды. — Әй дөнья, дөнья. Хәзер атаң эчми. Тик ике көннең берен урын өстендә уздыра. Инде менә Рөстәм дә өйләнде. Беләм, кызым, син аны оныта алмыйсың. Бар гаеп миндә булды. Сиңа өметен өздердем бит. Тик гаепләмә син аны, кызым. Үзең беләсең, Рөстәм кайгысыннан әнисе Сәхипҗамалтәй дә бик бетеренде. Өйдә булышчы, иптәш булыр дигәндер... Нигә соңлап кына үкенә икән адәм баласы?! — Их әни, әни! — Айсөяр, тәрәзә янына килеп, урамга күз салды. Тышта яз кояшы балкый. Тәрәзәдән төшкән җылы йомшак нурлар күзләрне генә түгел, күңелне дә иркәли. Өй түбәсеннән, бер-берсен куыша-куыша, тамчылар тама. Алардан барлыкка килгән күлдәвекләр, бозны ярып, мул сулы инешләргә юл ала. Айсөяр тамчыларга карап уйга чумды: "Табигатьтә һәр нәрсә яшәргә омтыла. Ә ни дип соң ул да үз юлын ярмады? Бәхет өчен көрәшергә кирәк икән! Ә ул өметләнде, һаман да нидер көтте. Соңлап, бик соңлап кына аңлады шул, беренче сынаудан ук каушап калды. Алда зур тормыш. Әзерме ул аңа? Нәрсәдән башларга? Кайтырмы яшәү мәгънәсе?!" Пар дулкын Яр буенда дулкын кагып комга чыгарып ташлаган балык ята. Күзен зәңгәр күккә төбәп, еш-еш сулый ул. Нигә шулай ярга чыгарып ташланды соң? Картлык дигәннәре шушымы икәнни? Ә зәңгәр күктә өрфия болытлар йөзә. Алар аңа агым уңаена йөзгән балык көтүләрен хәтерләтәләр. Гомере бетеп баруын соңгы вакытта ачык тоя башлаган иде ул, тик менә әҗәлнең аны туган йорттан, дус-ишләрдән читтә — коргаксыган җирдә көтүен һич күз алдына китермәгән иде. Ә бит яшь, көчле вакытлар бар иде. Өер-өер уылдык чәчте, балалар үстерде. Ә хәзер... Нигә килмиләр балалары? Килсәләр, бәлки суга сикереп төшәрлек көч уяныр, уянмаса да, болай ук үкенечле булмас иде. * * * Сатирә әби гадәттәгедән иртәрәк уянды, тирә-ягына күз салды, ят җирдә булуын күргәч, йөрәге сулкылдап куйды. Әллә соң төшендә күргән балык ул үземе? Юк, юк! Булмас! Кызы Сахилә, бер атнадан килеп алам, киявеңнең туган көнен — юбилеен уздырганчы гына торырсың, диде бит. Килер ул, килми калмас, һичьюгы, уллары килеп алыр. Моңа кадәр әни дип кенә тордылар, атна саен диярлек авылга кайтып йөрделәр: бәрәңгесен утыртып, терлеккә печән әзерләп китәләр иде. Тик менә быел еш чирли башлады шул, кызы белән улларын да кайгыга салды. Сатирә әби күзен тәрәзәдән алмый балаларын көтте. Атна, айлар шулай бер-бер артлы уза торды. Инде картлар йортына ияләшеп тә килә иде ул, үзе шикелле эчкерсез Шәмсеруй карчык белән, үткән тормышларын искә алып, күңелен юатты. Тик менә балалары искә төшеп, бер-бер хәл булгандыр, дип, күңелен борчу баса иде. Тукта әле, бәлки күршеләргә хат язып карарга кирәктер. Балалары турында бер-бер хәбәр бирмәсләрме? Тик бу уеннан да кире кайтты. Хатны алгач, әгәр күршеләре балалары турында начар уйласалар? "Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә",— диләр бит. Әллә соң, Ходаем, балаларын үпкәләттеме? Хәле барында ул аларны ризыктан да, җылы оекбаштан да өзмәде бит. Тик соңгы вакытта бетәште шул, бетәште. Бернигә ярамый башлады. Казанга барып хәлләрен белергә кирәк, авыр чакта бәлки берәр киңәш бирә алыр. Шундый уйлар белән ул директор бүлмәсенә юнәлде. Картлар һәм инвалидлар йортының директоры аны ачык чырай белән каршы алды. — Әйдә, әбекәй, түрдән уз, бирегә утыр. Бер-бер хәсрәтең бармы әллә, йөзең бик борчулы күренә? — Балаларымны сагынам, кызым, йөрәгем бер дә тыныч түгел. Кызым Казанда гына тора, ерак ара түгел дә бит. Атна-ун көннән килеп алырмын дигән иде, нишләптер күренми. Хәлләрен беләсем килә, ул-бу булмадымы икән, дим. Бер-ике көнгә генә җибәрмәссеңме дип керүем иде? — И, әби җаным, әби җаным. Мин сиңа баштарак әйтмәм дигән идем дә... Бер дә өметеңне өзәсем килмәде шул... Бик ышандырырлык итеп сөйләде шул кызың. Елый-елый ялварды: "Ирем психик авыру, әнине күралмый, бер-бер нәрсә эшләтер диеп куркам, зинһар, иремне больницага салганчы, берәр ай сездә торып торсын әле. Ике абыем да эчә, әнине бар дип тә белмиләр",— диде. Ике айдан барып белешкән идек, үзләре өйдә булмады, күршеләре: "Исән-саулар, икәү бергә ял итәргә киттеләр. Балалары юк, әниләрен дә карыйсылары килми. Аны картлар йортына озаткач, бер атна күңел ачтылар",— диделәр. Судка бирербез дигән идек, йөрәгеңне җәрәхәтлисе килмәде. Бирегә китергәндә дә, балам, дип өзелеп тора идең бит. Сатирә әбинең күз аллары караңгыланды, колагы ишетсә дә, күңеле бу сүзләрне кабул итә алмады. Исенә килгәндә, директор хатын аның битен, маңгаен дымлы кулъяулыгы белән чылатып тора иде. Тел тибрәтеп бер сүз дә әйтә алмады. Озак та үтми ак халатлы кыз кереп, укол ясады. Икәүләп аны диванга салдылар. Бер-ике минуттан Сатирә әби изрәп йокыга талды. Төшендә ул яңадан елга буен, яр буенда күзләрендә яшәү уты сүнеп барган әлеге балыкны күрде. Кинәт салкынча җил исеп куйды. Ул көчәйгәннәнкөчәя барып, суда дулкыннар йөгерешә башлады. Бик ваклар иде алар, көчсезләр иде. Ләкин бергә кушылгач, зурая, куәтләнә бардылар. Ә бер батыры хәтта, балыкның саңагына кагылып узып, кире кайтырга көче җитмичә, комга сеңде. Балыкның зур ачылган күзләре әллә гаҗәпләнүдән, әллә дымлы җилдән ялтырый башлады, ул, сизелер-сизелмәс кенә, койрыгын селкетеп куйды. Төше шул җирдә өзелеп, Сатирә әби башына кагылган йомшак кул җылысыннан уянып китте. Күзләрен ачканда, янында мөлаем гына йөзле ханым басып тора иде. Аның җылы күз карашыннан Сатирә әбинең күз аллары яктырып киткәндәй булды. — Әбекәй, торырга хәлең бармы? Камыр ашлары пешереп килгән идем, бергәләп чәй эчәрбез, дим... Әбинең беркавым күзләре күрмәс, колагы ишетмәс булды. Әллә һаман да төш күрәмме икән, Ходаем, дип уйлап куйды ул. Хәер, уйлап кына калмыйча, тел белән дә әйткән икән. — Юк, әбекәй, төш күрмисең, өндә бу, өндә! — Мөлаем ханым аңа үз әнисе кебек яратып, якын итеп карады. — Мин синең яныңа көн дә килеп йөрермен. Син миңа газиз әниемне хәтерләтәсең, әбекәй. Шул урында ханымның тавышы калтыранып куйды, яулык чите белән керфек очын сөртте. — Син каршы килмәссең бит, әбекәй? — Кызым, бәбкәм... Ул башка сүз әйтә алмады, күз яшьләре белән бугазына килгән төерне йота алмый торды. ...Шулай бер атна вакыт узганын сизми дә калды Сатирә әби. Атнакич юынып чыгып, ару киемнәр киде. Ходайга шөкер итеп, белгән догаларын укып, йокларга ятты. Төшендә ул кабат елга буен күрде. Җил көчәя төшкән, дулкыннар шаулавыннан һәм хәлсезлектән изрәгән балык, күзләрен йомып, һаман да яр буенда ята. Вакыты-вакыты белән аңа вак дулкыннар бәрелеп, яңа сулыш өстиләр, өметсезләнмәскә кушалар кебек. Еракта-еракта — елганың уртасында ук, мәһабәт дулкыннар йөгерешә. Инде ярга бәрелеп юкка чыгабыз дигәндә генә, кире әйләнеп кайталар да, кабат ярга омтылалар. Кинәт ике дулкын, бер-берсе белән кушылып, сөйләшеп алдылар да бер җан булып ярга ташландылар. Аларны вак дулкыннар озата килде. Ярга менгәч, мәһабәт пар дулкын балыкны күтәреп алды, саңакларыннан сыйпап, тереклек һавасы өрде. Елга кочагына кайткач та, балыкны ияртеп, агым өстеннән алга китте. Сатирә әби елмаеп уянып китте. Күзләренә тулган шатлык яшьләрен сөртеп, бүлмәгә килеп кергән ир белән хатынга карады. Инде үз кызыдай якын итәргә өлгергән мөлаем ханымны танып, мең-мең рәхмәтләрен җиткерәсе килде аның. Күзләреннән аккан кайнар яшьне дә тоймады ул. — Без сине алырга килдек, әбекәй. Әйдә, җыен,— диде мөлаем ханым Сатирә әбинең күз яшьләрен кулъяулыгы белән сөртеп. Аннары: — Шулай бит, Газиз,— дип, чак кына арырак торган иренә дәште. Ир кеше, елмаеп, баш какты. Уйлану... Гөлназ җил улаган тавышка уянып китте. Тышта буран котыра, җил бозлы кар бөртекләрен тәрәзәгә бәрә дә яңаларын эләктереп ала. Шулай чиксез дәвам итәр төсле. Гөлназ үзенең шыксыз тормышын да әнә шул язгы кар бөртекләренә охшатты. Ә нигә?! Язмыш аны кайчаннан бирле инде тормыш сикәлтәләренә ташлап сыный, ләкин ул кар бөртегедәй ятып калмый, тырыша-тырыша өскә үрмәли. Читтән караган кеше аны бәхетле саный торгандыр: ире, кызы бар, һәр ягы түгәрәк кебек. Тик барыбер нәрсәдер җитми һәм бу хәл үзен торган саен ныграк сиздерә. Әллә соң? Юк, юк! Гөлназ бит аны күптән онытты, онытырга тырышты. Хәер, онытмаслык нәрсәсе бар иде соң ул егетнең? Кешеләргә тиз ышанучан, шигырьләр язучы зәңгәр күзле сабыр егет. Бергә укыган бер кызга да игътибар итмәде. Шуңа да Гөлназның аны үзенә каратасы килде. Лекция тыңлаганда, артка борылып, Расихка караш ташлый иде ул. Расих башта аңа игътибар итмәде, хәтта бервакыт кызлар алдында аннан көлде дә. Ләкин тора-бара Гөлназ барыбер аны үзенә каратты, ә аннары теге көлүнең үчен алды. Автобус тукталышында көтеп торырга кушып, үзе башка егет белән киткәләде. Расих ачулана, ә берничә көннән, Гөлназ сүз кушкач, яңадан оныта иде. Хәер, бер Расих кына булмады. Группадагы бер чибәр егетнең, киребеткән кыз син, дип әйтүе әле дә исендә. Гөлназ үзе дә чибәр, җитмәсә, самими булып та кылана ала иде. Аңа шулай озак дәвам итәр кебек тоелды. Ә бер көнне... Расихны, өйләнгән, диделәр. Гөлназга башта бик сәер тоелды: ничек инде Расих өйләнгән? Әллә аңа үч итепме? Шунда гына ул үзенең Расихка битараф түгеллеген аңлады. Хәер, өйләнсә дә, егетләр беткәнмени?! Әнә, күрше авылдан акыллы гына бер чибәр егет укып йөри... Гөлназ үзен шулай юатырга тырышты. Ә җәен алар, диплом яклап, төрлесе-төрле якка таралыштылар. Икенче елны Гөлназ кияүгә чыкты. Илшат белән әйбәт кенә яшәп киттеләр, ярата да кебек иде. Ләкин барыбер күңеле ятмады. Тышкы яктан ул Илшатка ягымлы булырга тырышты, ашсуны да оста әзерли иде. Ә берничә елдан Гөлназ Илшатның үзенә хыянәт итүен белде. Әллә соң хатын-кыз гына түгел, ир-атның да күңеле сизгерме? Ю ктыр, алай ук булмас. Сәбәбе — җилбәзәк хатыннарда. Нинди хатын-кыз чибәр ирне игътибарсыз калдырсын: башта күргән саен ягымлы гына елмаеп сүз куша, ә аннан, бер нәрсә ватылды, төзәтеп бирмәссеңме икән, дип, өенә чакыра. Ирләр юләр бит алар: башта вакыт уздырам дип йөри, тора-бара чын мәхәббәтне, үзен аңлаган бердәнбер кешене таптым, дип уйлый башлый... Хәер, Илшатны гаепләргә хакы бармы соң аның? Чынлап ярата алмады бит ул Илшатны, йөрәгенә кертә алмады, аңа бушлыкны тутыручы бер әйбер итеп кенә карады. Күрәсең, тормышта бик кыйммәт түләргә туры килә торган ялгышлар да була икән шул. Уйларыннан арынырга теләп, Гөлназ бакчага чыкты. Әнә, яз җитеп килә, канәфер чәчәккә бөреләнгән, салкыннар тимәсә, тиздән чәчәк атар. Табигатьана тереклеккә мәрхәмәтсез түгел. Кинәт аның битенә тамчы тамды. Гөлназ, гаҗәпләнеп, күккә карады. Буран басылган. Күк йөзе чалт аяз. Шунда гына ул, ике битен кызыштырып, кайнар күз яшьләре агуын тойды. Шулай хисләренә ирек куеп шактый торгач, Гөлназ, исенә килеп, күз яшьләрен сөртте, оялып, яшь аша елмаеп куйды. Аннары, чәчләрен төзәтеп, әйләнә-тирәгә күз салды. Тирә-як тып-тын, зәңгәр күк йөзе һәм ул гына иде. Кая баруын да белештермичә, Гөлназ ашыга-ашыга китеп барды. Зә нгә р күзле кызчык Закир ул көнне, гадәттәгечә, уеннан кайтып килә иде. Үзе яшәгән йортка җитәрәк, ул елап торучы кызчыкны күрде. Урамдагы казлардан куркып, узып китә алмый тора икән. Закирга бу кызчык таныш түгел иде. Күрәсең, шәһәрдән авылга кунакка кайткандыр. Закир үзен зур малайга саный. Аңа инде җиде яшь тулды. Күзләре яшь белән тулы бу кызчык малайга бик кызганыч тоелды. Ул, ата казның ысылдавына игътибар итмичә, казларны бер читкә куды. Кызчык та, елаудан туктап, алга узды. Бераз киткәч, ул, борылып, Закирга кулын сузды: "Мә, ал". Аның уч төбендә брошка җемелди иде. Алмагач, кызчык аны җиргә куйды. Закирга уңайсыз булып китте. Ул бит кызчыктан бернәрсә дә өмет итми. Бары тик аңа ярдәм итәсе генә килгән иде. Кызчык китә башлады. Закир, брошканы җирдән алып, кызга кайтарырга теләде. Әмма ул зәңгәр күзләрен сирпеп аңа карады да башын чайкады. Кызчык китте. Закир, азрак басып торды да, өйгә атлады. Шуннан соң ул бу кызчыкны күрмәде. Закир аның кемнәргә кайтканын да белми иде. Хәтта исемен дә сорый алмады бит. Бу вакыйгадан соң шактый еллар узды. Закирның инде улы үсеп килә. Көннәрдән бер көнне ул әлеге вакыйганы улына сөйләде. Аннары, өрәңге яфрагына охшатып ясалган әлеге брошканы улына сузды: — Мә, ал, улым. Бу брошка — минем балачак истәлеге. Югалтма син аны. Кешеләргә, үзеңнән көчсезләргә һәрчак ярдәм ит. Ләкин яхшылыкны бурычка эшләмә. Малай брошканы рәхмәт әйтеп алды. Бу минутта аның күз алдына әтисенең малай чагы һәм зәңгәр күзле кызчык килде. Минһаҗ. оабай — Әтием, хикәят сөйлә әле,— дип, беркөнне яныма биш яшьлек улым килеп утырды. — Ярый, балам,— дидем мин, улымның башыннан сыйпап. — Әмма бүген мин сиңа чын хикәят сөйлим. Улым, түземсезләнеп, миңа сыеныбрак утырды. — Моннан сиксән биш ел элек дөньяга Минһаҗ исемле малай туган. Тыңлаучан, тәүфыйклы малай булып үсеп килгәндә, Минһаҗның әти-әнисе үлеп киткән. Шуннан ул абыйсы Ялалетдин тәрбиясендә үскән. Еллар үткән, малай егет булып үсеп җиткән. Педагогия техникумына укырга кергән. — Әтием, ул техникумнан кем булып чыгалар соң? — дип, улым күзләремә карады. — Педагогия техникумыннан укытучы таныклыгы алып чыгалар, улым. Ә укытучылар мәктәптә балаларга белем, тәрбия бирәләр. Әмма Минһаҗ Исмәгыйли техникумны тәмамлагач та укыта башламый әле. Ул белемен тагын да камилләштерергә тели. Шул теләк белән Казан университетының география факультетына укырга керә. — Ә нәрсә ул факультет? — дип кызыксынды улым. — Университет фәннең күп тармаклары буенча белгечләр әзерли, улым. Ә Минһаҗ Исмәгыйли дөньяны танып белергә өйрәтә торган география факультетын сайлый. Тик университетны тәмамлагач, аңа туган җирен ташлап китәргә туры килә. — Ә нигә, әтием? — Чөнки ил белән җитәкчелеккә Сталин дигән кеше килә. Шуннан соң намуслы, туры сүзле кешеләрне җәберли, төрмәләргә утырта башлыйлар. Минһаҗ Урта Азия төбәгенең Маргилан шәһәре мәктәбенә укытучы булып урнаша. Тырышып эшләгәнгә күрә, аны мәктәп директоры итеп куялар. Газетажурналларда да аны мактап язалар. Тик көтмәгәндә сугыш башлана, илгә дошман яулары басып керә. — Сугыш бик куркыныч бит ул, әтием, әйеме? Анда кешеләр үләләр. — Әйе, улым. Ләкин Минһаҗ Исмәгыйли сугышта куркып калмый, батырлыклар күрсәтә. Шуңа аны орден-медальләр белән бүләклиләр. Тик беркөнне Минһаҗ, яраланып, дошман кулына эләгә. Аны Германиягә — концлагерьга озаталар. Ә концлагерьны сугыш турындагы кинода күргәнең бар, улым. — Әйе, әтием. Анда бик куркыныч. Явыз кешеләр этләр белән яхшы кешеләрне талаталар. Бер абый аннан чыга башлагач, атып үтерделәр. — Демблин дигән лагерьда Минһаҗ Исмәгыйли Муса Җәлил белән очраша. Аның белән бәйләнештә булган өчен, немецлар Минһаҗны Моабит төрмәсенә ябалар. Әсирлектән аларны америка солдатлары азат итә. — Шуннан соң ул өенә кайтамы, әтием? — Юк шул, улым. Америкалылар аларга, илегезгә кайтсагыз, сезне Сталин лагерьлары көтә, дип әйтәләр. Шуңа күрә Минһаҗ Исмәгыйли Германиядә кала. Анда ул башка милләтләргә татар халкының тарихын сөйли, бу хакта газета-журналларга да яза. Ул зур язучы, милли көрәшче Гаяз Исхакый белән дә аралашып яши. — Ул өен бик сагынгандыр инде, әтием, әйеме? Мин дә бит бакчадан өйне сагынып кайтам. — Әйе, улым. Туган җир, туган нигез һәркемгә дә кадерле. Минһаҗ Исмәгыйли сагыну сагышын шигырьләргә күчерә. Ул шигырьләрне китап итеп тә бастыра. Ә илгә кайтырга рөхсәт ителгәч, Чуашстандагы туган авылы Шыгырданга кайта. Биредә ул, кешеләр яхшы күңелле, иманлы булсыннар дип, җыйган акчасына ике катлы мәчет салдыра. Фәкыйрь кешеләргә дә ярдәм күрсәтә Минһаҗ бабаң. Авыр хәлдә калган язучыларга да ярдәм итеп тора. Мәсәлән, журналист Тәүфыйк Әйдигә бик җитди матди ярдәм күрсәтә. — Әтием, ә кем соң ул Тәүфыйк Әйди? — Ул "Татарстан" дигән журналда эшли. Синең Минһаҗ бабаңны күргәнең бар, улым. Ул безгә килеп йөрде. Батыр булып үс, улым, Гаяз Исхакый кебек зур кеше бул, дигән бабайны хәтерлисеңме? — Хәтерлим, әтием. Ә нигә ул хәзер безгә килми? — Кызганычка каршы, Минһаҗ бабаң үлде шул, улым. Кайчандыр үзе үк зур ярдәм күрсәткән кайбер намуссыз кешеләрнең яла ягуына йөрәге түзмәде. Әмма без гомере буена гаделлек өчен көрәшкән Минһаҗ ага Исмәгыйлине онытырга тиеш түгел, улым! Син дә аның кебек батыр булып үс, илеңне һәм халкыңны ярат! Ипнап моң бар спнен күзләреңдә... Кичке зәңгәр күктә тулган ай йөзә. Аның көмешсу яктысында, егетләргә тәүге тапкыр баккан кызлар кебек, йолдызлар җемелдәшә. Менә ай яктысы инеш буендагы талларны, тал ышыгына баскан егет белән кызны яктыртты. Челтерәп аккан чишмә тавышына, сихри тынлыкны кыяр-кыймас кына бозып, алар тавышы килеп кушылды. — Беләсеңме, Нәзыйфә, мин бүген төшемдә урман аланлыгында йөргән ялгыз болан күрдем. Җәй уртасы, тирә-якта яшеллек, тик нигәдер бер куакның яфракларына сары сарган. Шул куакта өзелепөзелеп сандугач сайрый. Ә болан, моңсу күзләрен тутырып, зәңгәр күккә карый. Шунда, нишләптер, мин аның күзләрен синең күзләреңә охшаттым, Нәзыйфә. Беркавым карап торгач, болан акрын гына куак янына килде һәм сары яфракларга үрелде. Инде кабам дигәндә генә, көчле җил чыкты: ул, куак ботакларын йолыккалап, яфракларын очырта башлады. Ә минем күңелне шом биләде, нәрсәдәндер курку килде. Кадерле нәрсәмне югалткандай, мин ул яфракларны тота, кочагыма җыя башладым. — Әллә нинди шомлы төш сөйлисең син, Нәсим. Минем әби, кич җиткәч, күргән төшеңне сөйләмәскә куша. Иртән сөйләгән төшем булсын, диген... Нәзыйфә, җиңелчә дерелдәп, Нәсимгә сыенды. Җиргә тагын көзләр килде. Моңсу сарылыгы белән күңелдә сагыш уятса да, табигать быел да кешеләрне кояшлы якты көннәре белән куандырды. Гомер дигәннәре... Нәзыйфә белән Нәсим мәктәп елларының соңгы бусагасына аяк бастылар. "Алдагысын Алла гына белә",— диләр. Киләчәккә корган матур хыялларының күпмесе тормышка ашар да, язмыш җилләре аларны кайларга таратыр. Әлегә мәктәп елларыннан, ваемсыз яшьлек хыялларыннан һич тә аерыласы килми. Көннәр бер-бер артлы үтә торды. Нәсим белән Нәзыйфә өчен бәхетле, киләчәккә якты өмет вәгъдә иткән матур көннәр булды алар. Хәер, яшьлек үзе үк матурлык, ярты бәхет түгел мени?! Шуңа булса кирәк, декабрь суыкларына ияреп, җанны өшетерлек ачы хәсрәт киләсен сизми, тоймый калдылар... Нәзыйфә ул төнне саташып, куркыныч төшләр күреп уздырды. Ә куркынычның иң хәвефлесе аны өндә көткән икән. Инде уянып, күзләрен ачкач та, тирә-ягында шомлы караңгылык күреп, ул куркып китте. Тәнендәге дерелдәү узып, исенә килгәч тә, әллә һаман да төш күрәмме икән, дип, күзләрен угалады. Күз алдындагы шомлы караңгылык чигенмәде, чөнки күзләре... күзләре күрмиләр иде. — Әнием, әнием бәгърем, күзләрем күрмиләр. Күрмиләр бит, әнием бәгърем! — дип ачыргаланып кычкыруын сизми дә калды ул. Мич тирәсендә кайнашкан әнисе башта аңышмый торды. Аннары, кызын кочагына алып, юатырга тотынды: 7 72 — Юкны сөйләмә, кызым. Төш күрә торгансыңдыр. Бар, тышка чыгып кер, салкында йокың ачылып китәр. Төш кенә ул, кызым, узар. Нәзыйфә торып утырды, киемнәрен табып киде. Аннан соң, кармаланып, мич янына килде һәм итекләрен эзли башлады. Аны күзәтеп торган әнисе агарынып китте, бермәлгә телсез калды, ә икенче мизгелдә, кызын кочагына алып, елап җибәрде. — Нәзыйфәм, кызым, син бөтенләй күрмисең икән бит. Йа Аллам, нинди каргышлы көн булды бу. Юк, ана белән кыз, ике тән генә түгел, бер-берсенең дәвамчысы булган ике җан иңрәп елады ул иртәдә. Күз яшьләре түгел, җанны әрнеткән хәсрәт чишмәсе акты аларның битләре буйлап. Ачы, чиксез ачы иде ул чишмәләрнең суы. Бары ваемсыз җил генә, берни булмагандай, юлларда кар бөртекләре куды. Инде кыш та үтеп бара. Ә Нәзыйфә өчен көннәр бертөрле — күңелсез һәм моңсу. Әле ярый Нәсим килеп йөри, мәктәп хәлләре белән таныштыра. Классташлары инде һөнәр сайлыйдыр, зур тормыш, бәхет турында хыялланадыр. Нәсим дә тормышта үз урынын, пар канатын табар, Нәзыйфәнең дөньяда барлыгын да онытыр. Хәер, үпкәләми ул аңа. Сөйгән кешесенә кем начарлык теләсен ди. Нәзыйфәнең уйларын Нәсимнең тавышы бүлде. — Нәзыйфәм, бәгърем, мин медицина университетының хирургия факультетына керергә уйлыйм. Әнә дөньяда нинди катлаулы операцияләр ясыйлар, йөрәк булып йөрәкне күчереп утырталар. Синең дә күзләрең ачылыр. Үзем булдыра алмасам, атаклы хирургларга күрсәтермен. — Нигә минем өчен киләчәгеңне корбан итәсең, Нәсим. Син, юрист булып, кешеләрне гаделсезлекләрдән аралау турында хыяллана идең бит. — Синең якты көнне, табигатьне, кешеләрне күрә алмавың гаделсезлек түгелмени, Нәзыйфә? Кешеләргә саулык бүләк итү, өйгә кайткач, сөйгәнеңнең ягымлы карашын тою бәхет түгелмени?! — Шулаен шулай да, Нәсим. Ләкин теләк — бер, чынбарлык — икенче, дигәндәй, ниятең барып чыкмаса? — Ни генә булса да, мин сине ташламам, Нәзыйфә. Күзең белән күрә алмасаң, күңелең белән тоярсың. Тик мин язмышның шулай мәрхәмәтсез булуына ышанмыйм, ишетәсеңме, кадерлем, ышанмыйм! — Юк, юк, Нәсим. Минем бәхетсезлегем сиңа бәхет китермәс бит. Оныт син мине, онытырга тырыш. Син әле үз бәхетеңне табарсың. Ә мин синең бәхетеңә куанып яшәрмен. — Күңелсез уйларны калдырып торыйк әле, Нәзыйфә. Әнә, радиодан ял концерты бара. Нәсим, транзисторны кулына алып, тавышын көчлерәк ачты. Бүлмәгә моң агылды. Алар сихри моң агышына кушылып җырлый башлауларын үзләре дә сизми калдылар. Нәзыйфә язларга гашыйк. Бу яз да аңа якты өметләр, шатлык алып килер кебек иде. Әмма көннәр үткән саен, Нәсим белән аерылышу минутларын уйлап, йөрәге сулкылдап куя. Дөрес, әле Нәсимнең чы 74 гарылыш имтиханнарын тапшырасы бар. Университетка уңышлы имтихан тоткан очракта да, сентябрьгә кадәр азмы-күпме вакыт кала. Нәзыйфә үзе дә Нәсимнең ярдәме белән чыгарылыш имтиханнарына әзерләнә башлады. Югыйсә, күзләре күрми башлагач, укудан гына түгел, тормыштан да күңеле суына башлаган иде инде. Тик әнисенең үгетләве һәм Нәсимнең түземлелеге, игътибарлылыгы үзенекен итте — Нәзыйфә акрынлап кына булса да яңа темаларны үзләштерә башлады. Авыр, бик авыр иде аңа, чөнки ул сәламәт вакытында төгәл фәннәрне укытучы сөйләве буенча гына түгел, үзе күреп, язып үзләштерергә дә күнеккән иде. Ә инде тарих, әдәбият кебек фәннәр аңа җиңел бирелде. Тора-бара алар бергәләп имтихан сораулары буенча да әзерләнә башладылар. Бәхетсезлеккә юлыкканчы бик яхшы билгеләренә генә укыган кызны кызганып, укытучылар да көнаралаш килеп йөри башладылар. Өметләр яңарып, үз-үзенә ышаныч туып кына килгәндә, Нәзыйфәнең тормышын өермә кебек тузгыткан бер вакыйга булды: сыер савучы булып эшләп йөргән җиреннән кинәт кенә әнисе каты авырып китте. Берәр атна өйдә яткач, аны ашыгыч ярдәм машинасы белән район хастаханәсенә алып киттеләр. Олы яшьтәге әбисен һәм йорт эшләрен карау үзе дә ярты кеше хәлендә булган Нәзыйфә өстенә калды. Өстәвенә, әнисенең хәле үзәкне өзә. Инде түзәр чамасы калмагач, күрше Миңнеҗамал апаны өйдә күз-колак булырга күндереп, Нәсим белән район үзәгенә киттеләр. Хастаханәгә алар көн төшкә авышкач кына барып җиттеләр. Әнисе яткан бүлеккә керергә рөхсәт ителмәсә дә, Нәзыйфәнең хәленә кереп, аның үзен генә әнисе яткан палатага уздырдылар. Палата ишеген ачуга, әнисенең хәлсез тавышын ишетеп, Нәзыйфә бер мизгелгә зиһенен җыя алмый торды. Икенче мизгелдә ул, егылып китмәс өчен, ике куллап ишек тоткасына ябышты. Нәзыйфәнең халәтен күреп, шәфкать туташы аны, җитәкләп, әнисе янына алып килде һәм урындык куеп янәшә утыртты. Күзләре белән күрмәсә дә әнисенең сулган сары йөзен, эчкә баткан күзләрен күңел күзе белән күрде ул. Күз яшьләрен авырлык белән генә йотып, әнисенең кулларын учларына алды һәм йөзенә тидерде: — Әнием, бәгърем, хәлең ничек? — Әйбәт, кызым, инде аруланып киләм,— диде ана, кызын борчымаска тырышып. — Син ничек үзең генә ерак юлга чыгасы иттең? — Мин Нәсим белән килдем, әнием. Тик аны бирегә кертмәделәр. — Әбиең ни хәлдә, кызым, йөриме? — Шулай өй тирәсендә йөреп тора. Терлек-туарны карарга Нәсим килеп булыша. — Бик авырга туры килә инде сиңа, кызым. Болай килеп чыгасын кем белгән. Азрак түз инде, озакламый мин дә чыгармын. — Син безнең өчен борчылма, әнием. Яхшылап дәвалан. Мин ияләштем инде. Аннары Нәсимнең әнисе дә көнаралаш килеп йөри. — Алланың рәхмәте яусын инде ул игелекле җаннарга. Изгелекләре үзләренә изгелек булып кайтсын. — Әнием, мин сиңа кабартма, өчпочмаклар пешереп килгән идем. Аз булса да аша инде, хәл кереп китәр. Аннары ул шәфкать туташына эндәште: — Апа җаным, бу тавык шулпасын җылытып бирмәссезме икән? — Соңрак, кызым, соңрак,— дип бүлдерде аны әнисе. — Син юкка кайгырма, кызым, монда да ашаталар. Аннары, сине күргәч, йөрәгем тынычланып, кәефем күтәрелеп китте әле. Бүген үк кайтып китәр идем дә, духтыр җибәрми, бөерләреңнең кай якта икәнлеге онытылырлык булсын, ди. Палатага төшке аш китерделәр. Нәзыйфәгә әнисе белән саубуллашып чыгып китәргә туры килде. Ана кызын моңсу күзләре белән озатып калды. Нәсим Нәзыйфәне беренче катка төшә торган баскыч янында борчылып көтеп тора иде. Июнь ае яңгырлы килде. Әллә быел җәй булмыймы икән, Ходаем, дип, тәшвишләнә башлаган картларның борчуын басарга теләгәндәй, күктә яңа Ай тугач, көннәр дә аязып, рәтләнеп китте. Нәзыйфә белән Нәсимгә йокы аз эләгә — менәменә имтиханнар башланырга тиеш. Нәзыйфәнең әнисе хастаханәдән чыкса да, күтәрелеп китә алмый. (Юкка гына инвалидлык группасы бирмиләр шул.) Азрак йөрүгә, башы әйләнеп, кереп ятарга мәҗбүр була. Шуңа күрә йорт эшләре дә Нәзыйфә өстендә. Дөрес, терлекләрне Нәсим караша, әмма ике арада йөгереп йөрү аңа торган саен кыенлаша бара. Соңгы көннәрдә ул сузылып, коры сөяккә калды. Әнисе Фәүзия апа, улының сәламәтлеге өчен курыкса да, каршы дәшми. Ана күңеле аңлап, тоеп тора — ярата, бик ярата ул Нәзыйфәне. Югыйсә, халык арасында, нигә сөлек кебек егетнең киләчәген гарип кызга бәйлисең, дип әйтүчеләр дә очрап тора. Юк, алар белән килешә алмый ул, чөнки яшьлегендә аны әнисе, кеше сүзенә карап, сөйгән кешесенә бирмәде. Хәзер менә, кушыла алмаган елга ярлары кебек, икесе дә бәхетсез. Хәер, алай дип әйтү гөнаһ булыр: ни әйтсәң дә бәгырь кисәге — улы Нәсим бар... Вакытның үз кануннары. Аны туктатып та, ашыктырып та булмый. Нәсим белән Нәзыйфә күпме сузарга тырышсалар да, имтихан көне килеп җитте. Юкка кайгырганнар икән — барлык имтиханнар да уңышлы үтте: Нәсимгә — бишле, Нәзыйфәгә дүртле һәм бишле билгеләрен генә куйдылар. Ул көнне дөньяда ал ардан да бәхетле кеше булмагандыр. Нәзыйфәнең хәтта күз аллары яктырып киткәндәй булды. Кичке караңгылык иңгәч, җитәкләшеп, чишмә буена төштеләр. Чишмә элеккечә көмеш тавыш чыгарып челтерәп ага, тал яфраклары да әүвәлгечә талгын гына серләшәләр. Адәм балаларының серләрен белергә теләгәндәй, вакыт-вакыт чишмә дә агышын акрынайта, яфраклар да шыбырдашудан туктап торалар кебек тоелды Нәсим белән Нәзыйфәгә. Хәер, бу беренче минутларда гына шулай булды. Бераздан гашыйклар бер-берсенең йөрәк тибешен, назлы сүзләрен генә ишетәләр иде. — Нәзыйфәм, менә минем беренче теләгем кабул булды — имтиханнарны уңышлы тапшырдык. — Икенче теләгең нинди иде, Нәсим? — Ни генә булса да, гомергә бергә булу. — Юк, Нәсим, үзеңә гомерлек үкенеч алма. "Яшьлек кайнарлыгы басыла, алда мәшәкатьле тормыш кала",— ди минем әбием. — Өченче теләгемне дә әйтим инде, Нәзыйфәм. — Әле синең өченче теләгең дә бармыни? — дип үпкә катыш сораган булды Нәзыйфә. Ә үзенең бу хакта бик тә беләсе килә иде. — Өченче теләгем — синең белән бергә якты көнгә соклану. Мин аны һәр иртәдә Аллаһы Тәгаләдән сорыйм. Фәрештәләр дә бу хакта, "Амин", дип дога кылсалар иде дим. — Рәхмәт сиңа, Нәсим. Саф күңелең, изге теләкләрең өчен рәхмәт. Миндә дә бүген өмет яши. "Аллаһы Тәгалә адәм балаларын газап өчен түгел, ә берберсен бәхетле итәр өчен яраткан",— дип юата мине әбием. Аның сүзләрен расларга теләгәндәй, әрәмәдә өздереп-өздереп сандугач сайрый башлады. Чишмә челтерәвенә һәм сандугач моңына өретелеп офыкта таң сызылып килә иде. Ә гомер ага да ага. Аның агышын адәм баласының теләге генә түгел, зилзиләләр дә туктата алмый. Җырдагы кебек: "Ага сулар, айлар ага, еллар ага..." "Әйе, берәүләр өчен гомер алга ага. Ә менә аның өчен ул туктап калгандай булды. Әллә язмыш, әллә..." Күңелсез уйларын таратырга теләп, Нәзыйфә бакчага чыкты, тәрәзә алдында ук үскән шомыртны кочагына алып, кәүсәсенә битен куйды. Кәүсә буйлап тереклек агуын тоеп, ул сискәнеп китте. "Юк, өметеңне өзмә әле син. Яшәргә кирәк, яшәргә...,— дип юата кебек иде аны шомырт. — Әнә мин ничә еллар инде ялгыз үсәм, тик шулай да өметсезлеккә бирелмим. Ә синең әле Нәсимең бар". — Әллә исәрләнәм инде,— дип куйды үзалдына Нәзыйфә, һәм өйгә кереп китте. Аннан, өстәл янына килеп, Нәсимгә хат язарга утырды. "Нәсим, газизем! Хатыңны алдым. Мине онытмавың, җылы сүзләрең өчен рәхмәт. Үземнең хәлләрем әйбәт, әни белән әби бер килеш йөреп торалар. Фәүзия апа көнаралаш килеп, булышып китә.Аллаһының рәхмәте яусын аңа! Эшләрне бетергәч, озак кына сөйләшеп утырабыз. Бик сагына ул сине, мин дә юксынам. Кайчан имтиханнарыңны биреп бетерерсең дә, кышкы каникулга кайтырсың икән дип көтәбез. Ә көткәндә вакыт шундый акрын үтә, көннәрне уздыра алмый интегәм. Төннәрен тагын да авыррак, сискәнеп уянам да, сине уйлыйм. Тәрәзә янына утырып, имтиханга әзерләнәсеңдер, рәтле йокы да эләкмидер, дим. Уку белән ашарга әзерләргә дә вакытың калмыйдыр инде, укый-укый күзләрең талгандыр...". Шунда Нәзыйфәнең тамагына кайнар төер тыгылды, күз яшьләрен йотып, бермәл тәрәзәгә карап торды. Урамнан аңа караңгылык, төн пәрдәсе генә бага иде. Тик бүлмәдәге якты ут кына күзләренә караңгы кызгылт шәүлә сирпеде. Нәзыйфә куллары белән күзләрен каплады, менә-менә учларын ачар да, күзләре яңадан күрә башлар кебек тоелды аңа. Сәламәт вакытта күзләренә көн яктысы түгел, бәхетнең үзе баккан икән ич. Ә ул аны сизмәгән, аңламаган. Их, тормыш, тормыш... Сабырлык биреп, яңадан шул бәхет белән очраштырсаң иде. Җибәрмәс иде ул аны, кадерен белер иде. Шулай уйланып утыра торгач, күзләренә йокы сарылды. Ә берничә минуттан, йөзен кулларына куеп, утырган урынында йокыга талды. Төшендә ул дулкын булып чайкалучы яшел иген кырын күрде. Менә ул кыр юлыннан шул дулкыннарга таба йөгерде. Җил дә яшел игеннәрне аңа таба куа кебек. Алар дулкын булып киләләр дә, авылга керергә кыймый, кире йөгерәләр. Җил тагын аларны алга куа, тик башаклар җил кочагыннан яңадан шуып чыгалар... Ни хикмәттер, Нәзыйфә дә алар янына килеп җитә алмый. Менә ул, эсселектән сулуы кабып, туктап калды, тез буыннарының хәле китеп, тузанлы юлга тезләнде. Егылып китмәс өчен кулларын сузып, күк йөзенә бакты. Күк йөзе чалт аяз булса да, нишләптер, анда... кояш юк иде. Шул мизгелдә Нәзыйфә сискәнеп уянып китте, үзенең кайда икәнен аңышмый, кузгала алмый торды. Бөтен тәне дерелди, кыл кыймылдатырлык та хәле юк иде. Бераз вакыт узгач, авырлык белән торды да кармаланып караватка барып ятты. Тик күзләрен йокы алмады, йоклап китсә, тагын теге шомлы төшне күрер кебек иде. Ул үзен ялгыз, чиксез ялгыз итеп сизде. Әйтерсең лә караңгы бушлыкта берүзе торып калган. Ул кычкырырга теләде, әмма тавышы чыкмады. Шунда гына Нәзыйфә тәненең ут булып януын, иреннәре кипшереп, авыз эче чатнавын тойды. "Су, — дип пышылдады ул, — бер йотым су бирегезче...". Әнисе дә уянган икән, чынаякка чәй агызып, тәне кызышып яткан кызының иреннәренә тидерде. Йотылып чәй эчкәч, Нәзыйфә саташулы халәттә йокыга китте. Ә тышта буран котырына, кар бөртекләре койма буйларында, өй кыекларында сыеныр урын эзли, тик җилнең генә ала рның хәленә керергә исәбе юк иде. Нәзыйфә атна буе авырып ятты. Үз хәле хәл булса да, әнисе аның яныннан китмәде: мәтрүшкә төнәтмәсе, кура җиләге белән чәй, төрле дарулар эчерде. Инде икенче атнага киткәч, Нәзыйфә торып йөри һәм тамагына да азрак ашый башлады. Көн саен килеп йөргән Фәүзия апасы аны өй эшләренә, терлек-туар янына якын җибәрмәде: "Өзлегерсең, әлегә чыгып йөрмә, менә ныклап аякка баскач, үзем үк эш куша башлармын",— диде. Бер-ике көннән, имтиханнарын уңышлы тапшырып, кышкы каникулга Нәсим кайтып төште. Нәзыйфәгә канатлар үсеп чыккандай булды. Дөньяда аннан да бәхетлерәк кеше юк иде кебек ул көнне: кая басканын, нәрсә әйткәнен дә белмәде. Янында Нәсимнең барлыгын тою, тавышын ишетү аңа көн яктысын кайтаргандай булды. "Әйе, адәм баласын өмет, башкалар өчен кирәклегеңне тою яшәтә. Ходай Тәгалә кызымны өметтән аермасын, рәхмәтеннән ташламасын иде. Без инде яшисен яшәгән",— дип уйлады Нәгыймә апа, Нәзыйфә белән Нәсимгә карап. Икенче көнне Нәзыйфә белән Нәсим, кулга-кул тотынышып, тау астындагы чишмә буена төштеләр. Чишмә буен кар каплаган. Бәс һәм кар сарган тал ботаклары очларын түбән игәннәр. Чишмә дә элеккегечә ярсып түгел, талгын гына ага. Әйе, табигатьтә тәңгәллек, кешедән башка һәр тереклек иясе табигать кануннары буенча яши. Тик кеше генә, үзен табигатьтән өстен куярга омтылып, шул тигезлекне боза. Югыйсә кешеләр дә бәхетле яшәр, җаннар да җәрәхәтләнми, фаҗигаләрнең дә күбесе булмый калыр иде. Кызганычка ки, адәм баласы күп вакытта үзенең асылына каршы килеп яши шул. Тик гомер азагында гына уйлана башлый. Чишмә буендагы матурлыкны күреп, ирексездән шул турыда уйлады Нәсим белән Нәзыйфә. Хәтта беркавым бер-берсенә эндәшергә дә кыймый тордылар. Кинәт җил исеп куйды. Нәсим белән Нәзыйфәнең өстенә кар коелды. Шуны гына көткәндәй, тал ботакларыннан пырхылдашып бер төркем кызылтүш очып китте. Чишмә буенда кабат тынлык урнашты. Нәсим, елмаеп, Нәзыйфә өстенә коелган карны перчаткасы белән сак кына каккалый башлады. — Тимә, Нәсим, бәлки кар түгел, бәхетнең үзе кунгандыр,— дип эндәште аңа Нәзыйфә. — Алайса, мин аны җибәрмим,— дип, Нәсим Нәзыйфәне йомшак кына кочаклап алды. — Янымда булсаң, җибәрмәс идең дә бит. Тик ике атнадан яңадан китеп барасың шул. — Укып бетергәч, бәхетең һәрчак яныңда булыр, Нәзыйфәм. — Их, шулай булсачы. Тик күңелем моңа нигәдер ышанып җитми, Нәсим. Башканы табарсың да, онытырсың кебек. — Җүләрем. Шундый уйлар уйлыйлар димени. Башкалар башканы эзләсеннәр. Мин бит сине, бары сине генә яратам. Төне буе назга сусаган чәчкә таҗлары тәүге кояш нурлары белән кавышкандай, иреннәр бер-берсе белән кушылды. Табигать язга аяк басты. Яз белән бергә, күңелләрдә яңа өметләр бөреләнде. Өмет... Адәм баласын тормыш җиз иләктән иләгәндә, ул аның күңелендә чаткы булып кабына да, үз-үзен югалтудан саклап кала. Ә андый мизгелләр кеше тормышында шактый очрый. Гомер агышында, югалту һәм табышлар аша, адәм баласы тормыш тәҗрибәсе туплый, өмете дә ныгый бара. Әмма ул инде яшьлектәге хыял дигән канатын югалткан була. Канатлы булганга, яшьлекнең гомере кыска, һай кыска... Нәзыйфә дә, өметен югалта язганда, хыял канатына таяна. Юк, бүгенгесе ничек кенә авыр тоелмасын, киләчәгендә яктылык булырга тиеш ләбаса. Бәлки әле Нәсим белән чынлап та бергә булырлар, күзләре дә якты көнне күрер. Ышана алмый аның күңеле тормышның газаптан гына тора алуына. Әнә бит, Нәсим дә җәйге ял вакытында аны тәҗрибәле врачларга күрсәтеп карарга вәгъдә биреп китте. Кем белә, бәхет дигән нәрсәдә бәлки аның да өлеше бардыр?! Шулай дип юатты Нәзыйфә үзен. Яз сулышын тоеп, йөрәге дә ешрак, өмет белән тибә башлады. Көннәр шулай бер-бер артлы уза торды. Нәсимнән хат килгәндә, кичләр дә көнгә тоташкан кебек була иде. Ә беркөнне ул күңелендәге хисләрне кәгазьгә төшерергә уйлады. Җан җылысы белән туган хисләр, шигырь юллары булып, дәфтәр битенә күчте. Нәзыйфә бер мизгел уйланып торды, аннары ручкасын куйды да, ишеккә атлады. Тышка чыккач, саф һавадан башы җиңелчә әйләнеп китте. Нәзыйфә, коймага тотына-тотына, бакчага юнәлде. Шомырт ботагында булса кирәк, өздереп-өздереп сыерчык сайрый башлады. Аның тавышына сарай түбәсеннән тамган тамчылар кушылды. Нәзыйфә, онытылып, күңеле белән гүзәллек дөньясына чумды. Тәненең һәр күзәнәге буйлап җанына талгын бер рәхәтлек, җиңеллек агылды. Чалт аяз күктә апрель кояшы балкый иде. Нәсим кайтыр көн якынлашкан саен, Нәзыйфә өчен көтү татлы газапка әйләнде. Сәгатьләрне генә түгел, минутларны да саный иде аның йөрәге. Үзенең кая басканын, нәрсә эшләгәнен дә сизми башлады хәзер Нәзыйфә. Ә көннәр, үч иткәндәй, айга тиң акрын уза иде. Төшләрендә Нәсимнең имтихан тапшырганын күреп, төннәрен саташып чыкты. Имеш, Нәсим имтиханын тапшыра алмаган да, яңадан тапшырырга рөхсәт алып йөри. Андый вакытларда манма тиргә батып уяна иде Нәзыйфә. Төшен сөйләгәч, әнисе аны: "Бисмилла әйтеп ят, кызым, әбиең өйрәткән догаларны укы. Борчылма, юк-бар төш кенә булган ул",— дип юата иде. Ә бер төнне Нәзыйфә гаҗәеп матур төш күрде. Авыл янындагы басу чәчәкләргә күмелгән икән. Чәчәкләр арасыннан тургайлар, күккә күтәрелеп, өздереп-өздереп сайрыйлар. Аларга чикерткәләр хоры кушыла. Чәчәктән чәчәккә очкан күбәләкләр аның ал бизәкле күлмәгенә, чәчләренә куна. Кулларына алыйм дигәндә генә, очып китеп, бер-берсен куыша башлыйлар. Ул да булмый, каяндыр болыт чыгып, җылы яңгыр сибәләп үтте, күк читендә, аллы-гөлле төсләргә манылып, салават күпере чыкты. Шул урында төше өзелеп, Нәзыйфә уянып китте. Елмаеп, күзләрен йомды. Әмма инде күздән йокы качкан иде. Күпме теләсәң дә, татлы төшләрнең дәвамы булмый шул. Нәзыйфә, акрын гына торып, түр якка чыкты. Әнисе белән әбисе әле уянмаган иде. Аяк очларына гына басып, ул саклык белән ишек янына килде. Элгечтән шәлъяулык алып иңенә салды да бакчага чыкты. Дымлы салкынча һавадан, үләннәргә сарылган чык тамчыларыннан өшетеп җибәрсә дә, өйгә керергә ашыкмады. Якында гына әтәч кычкырды. Димәк, таң атып килә. Бәлки, бүген Нәсим кайтыр. Сөйләшә алдымы икән ул минем хакта, әллә мине өметләндерер өчен генә әйттеме? Юк, юк, Нәсим сүзендә торыр. Насыйп булса, бәлки күзләре дә ачылыр. Дөрес, ул участок хастаханәсендә дә, район хастаханәсендә дә ятып чыккан иде. "Күз катламнарына зыян килмәгән. Операция ясау зарурлыгы юк",— диделәр. Шулай уйга чумып күпме утырган булыр иде, әнисе чыгып дәште. Нәзыйфә теләр-теләмәс кенә өйгә атлады. Теләге фәрештәләрнең амин дигән сәгатенә туры килде күрәсең, ул көнне Нәсим кайтып керде. Исәнлек-саулык сорашкач, Нәсим: — Нәгыймә апа, каршы килмәсәгез, мин иртәгә Нәзыйфәне Казанга алып китәр идем. Ә аннан, юллама алып, Мәскәүгә,— диде. — Мин каршы түгел түгелен дә, Нәсим улым. Тик, көнендә өлгермәсәгез, Мәскәүдә кайда тукталырсыз икән соң? — диде борчылып ана. — Борчылмагыз, Нәгыймә апа, Мәскәүдә әти ягыннан кардәшебез яши. Әгәр Нәзыйфәне хастаханәгә салсалар, телефоннан булса да хәбәр итәрмен,— диде Нәсим, аны тынычландырырга тырышып һәм Нәзыйфә белән йөреп керергә рөхсәт сорады. — Ярый, балалар. Сез кайтканчы, мин Нәзыйфәгә юл кирәк-яраклары әзерли торырмын,— диде ана, ризалык биреп. Нәзыйфәне Гельмгольц исемендәге институт клиникасына салдылар. Биредә катлаулы медицина җиһазларында җентекле тикшеренүләрдән соң, "нейроинфекция — арахноидит нәтиҗәсендә килеп чыккан ретробульбар неврит", дигән диагноз куйдылар. — Сеңлем, сукыраер алдыннан берәр йогышлы авыру белән авырмаган идеңме? — Профессорның Нәзыйфәгә биргән беренче соравы шул булды. — Әйе,— дип җавап бирде Нәзыйфә һәм үзенең грипп белән чирләп китүе, әмма, дәресләрне калдырудан куркып, аны аяк өсте уздыруы хакында сөйләде. — Их, кызым, кызым,— диде профессор, аңа шелтәле һәм бер үк вакытта үз итеп,— сез, яшьләр, авыруның нәтиҗәләре хакында уйламыйсыз шул. Йә, ярый,— дип өстәде аннары, Йәзыйфәне тынычландырырга тырышып. — Әле өмет бар. Әмма савыгу синең үзеңнән дә тора. Икебез дә тырышсак, без авыруны, һичшиксез, җиңәрбез. Нәм ул Нәзыйфәгә, үз кызыдай якын итеп, күңелне эретерлек ягымлы бер җылылык белән карады... Клиникада кызга антибиотик һәм витаминнар белән гомуми дәвалау курсы билгеләделәр. Бер ай үткәч, Нәзыйфәнең күзләре азрак күрә башлады. Ике айдан соң клиникадан чыкканда Нәзыйфә яхшы күрә иде инде. Нәсим аны беренче каттагы вестибюльдә каршы алды. Өмет һәм ярату күрде Нәзыйфә аның күз карашында. — Нәзыйфәм, бәгърем,— диде ул, кызны кочагына алып. — Хәлең ничек? — Мин күрәм, күрәм, Нәсим. Мин кояшны, сине, дөньяны күрәм. Ишетәсеңме, Нәсим?! — Чынмы, чынмы, кадерлем, чынлап та күрәсеңме?! Нәсим аны яңадан кочагына алды, энҗедәй яшь бөртекләре җемелдәгән күзләренә карады. Нәзыйфә, егетнең борчулы карашын тоеп, тынычландырырга ашыкты: — Шатлыктан ул, Нәсим, шатлыктан. Мин бу көнне озак, бик озак көттем. Төшләремдә дә, караңгы бушлыктан чыгу юлы эзләп, саташып чыга идем. — Нәзыйфә, бер мизгелгә тын калып, кулъяулык чите белән күз яшьләрен сөртте. — Рәхмәт сиңа, Нәсим. Яратуың, түземлелегең, изге күңеллелегең өчен рәхмәт. — Ярату өчен рәхмәт әйтәләрмени, кадерлем! — Нәсим кызның күзләренә сөеп карады. — Мин бит сиңа язмышым, бәхетем итеп карыйм. Ә бәхет өчен күп кирәкми. Мин сине теләсә нинди хәлдә дә ташламаган булыр идем, Нәзыйфәм! * * * Тирә-юньне алтынсу-кызгылт яктылыкка манып, таң сызылып килә. Менә кояшның тәүге нурлары бакча түрендәге шомырт агачы очларына төште. Бер мизгелгә генә күзләренә йокы эленгән сандугач, дерт итеп уянып, өздереп сайрый башлады. — Керик, Нәсим. Әни дә, борчылып, йокыга китә алмый ята торгандыр. — Нәзыйфә егетнең кочагыннан аз гына тартылып куйды. — Юк инде, Нәзыйфәм, мин сине беркая да җибәрмим. Менә хәзер сезгә керәбез дә: "Нәгыймә апа, мин Нәзыйфәне яратам, ризалыгың бир",—дип әйтәм. — Юләрем минем. — Нәзыйфә егетнең күзләренә тутырып карады. — Алай сандугач кебек сабырсыз булма. Иртән килерсең, яме, сөеклем. Җиңелчә генә җил исеп куйды. Күз яшедәй саф чык тамчылары кунган яфраклар талгын җилгә шыбырдашып куйдылар. Әйтерсең лә алар да бу яшь насыйпларга бәхет тели иде. Язлар килсә... Тирә-юньне ап-ак томан сарган. Аның очы-кырые юк кебек. Ул узып барган кешеләргә сарыла, дымлы бөркәнчек булып агачларга урала. Көзге табигатьнең төксе манзарасы кешеләр кәефенә дә күчә: алар, теләр-теләмәс кенә өйдән чыгып, эшкә юл тоталар. Таһир бүген дә аңа чәчәкләр китерде: нәкъ ул яратканнарны — ак розалар. Әле дә хәтерендә, танышуының икенче көнендә үк ул Надирәгә ак розалар бүләк иткән иде. Надирә Таһирның күзләренә тутырып карады да, шатлыгын яшерә алмый: — Минем иң яраткан чәчәкләрем. Каян белдең? Рәхмәт сиңа, Таһир,— диде. — Алар сиңа охшаганнар. Шуңа күрә ялгышмадым,— дип җавап бирде Таһир. Ә бүген ул аның кабере янында басып тора. Юк, Таһир Надирәнең үлеменә ышана, йөрәге белән кабул итә алмый. Агачлар арасыннан елмаеп килеп чыгар да: "Нишләп монда басып торасың, Таһир? Әйдә, чыгыйк моннан",— дип әйтер кебек. * * * Алар бәхет өчен яратылган пар иде: икесе дә чибәр, сабыр холыклылар, бер-берсен өзелеп яраталар, очрашуларны көтеп алалар. Бәхет өчен тагын нәрсә кирәк? Әмма Надирәнең әнисе никтер бу дуслыкны өнәп бетермәде: кызының Таһир белән очрашуын тыя, егет Надирәне кинога яки кичәләргә чакырырга килсә, өйдә юк, дип, борып чыгара башлады. Надирә сулды-көйде, хәтта, өйне ташлап, фатирга да чыгарга теләде. Ул ниятен беренче булып җизнәсенең апасына белгертте: "Галия апа, сездә яшәп торып булмасмы икән?" —диде. Әмма Галия апасы нишләсен, Надирәнең хәлен аңласа да, кодагыен дошман ясый алмый иде шул. Надирә үзе дә әнисе белән бәхәскә керергә кыймады: әни бит ул, караганүстергән, кеше иткән. Шуңа да эшкә вакытында барып, вакытында кайтты, әти-әнисе рөхсәтеннән башка чыгып йөрмәде. Надирәнең әтисе йомшак табигатьле кеше иде, гаиләдә һәрчак әнисенең сүзе сүз булды. Бу юлы да, барысын да күреп-аңлап торса да, хатынына каршы дәшмәде. Инде нишләргә?! Яшьләр алдына шундый сорау килеп басты. Уйлашканнан соң, алар Надирәнең апасы килен булып төшкән йортта очраша башладылар. Бәхет тулы көннәр иде бу. Сүзләр аңлатып бирә алмаганны, күз карашлары җиткерде. — Надирәм,— диде шундый көннәрнең берсендә Таһир,— мин синнән башка яши алмыйм. Бәлки, кеше аша булса да, әниең белән сөйләшеп караргадыр? — Белмим инде,— дип җавап бирде Надирә, яшьле күзләрен яшерергә тырышып. — Никтер күңел ышанып бетми. Башка төрле уйлар килә. Синнән башка миңа да тормыш юк. Егет, тынычландырырга тырышып, аны кочагына алды, яшьле күзләреннән үпте. — Өметсезлеккә бирелмик әле, Надирәм,— диде ул, башка юатыр сүз таба алмагач. — Без нык торсак, әниеңнең дә күңеле йомшармый калмас. Бу минутта кызның башында нинди уйлар бөтерелүен, чарасызлыктан гаҗиз булуын аңлап бетерми иде шул Таһир. Соңыннан ул бу хакта кайтакайта уйланды, үз-үзен битәрләде. Әмма үткәннәргә хыял аша гына кайтып була иде шул. Ул хыяллар аның өзгәләнгән күңелендә шигъри юллар булып бөреләнде. * * * Өметләрне яңартып тагын язлар килде. Ташу булып аккан гөрләвекләр җир өстендәге чүп-чарларны гына түгел, күңелдәге юшкыннарны да алып киткәндәй булды. Тирә-юньне аклыкка төреп, шомыртлар чәчәккә күмелде. Күңеленә күчкән аклыктан җиңеләеп, якты уйлар белән эштән кайтып килә иде Таһир. Әмма каршына йөгерүче чәче-башы тузган, күзләреннән мөлдерәмә яшь агучы сеңлесе Наиләне күреп, күңеленә шом йөгерде. Икенче мизгелдә, сулуы капкан сеңлесен кочагына алып, күз яшьләрен сөртте. — Нәрсә булды, сеңлем? — диде ул, сеңлесеннән бигрәк үзен тынычландырырга тырышып. — Ул-бу юктыр бит? — Абыем, Надирә апа үлә,— дип җавап бирде Наилә сулкылдап. — Юк, сеңлем, син ни сөйлисең? Бу хәбәр Таһирның башына сыймый иде. — Галия апа килгән иде, Надирәне ашыгыч ярдәм машинасы алып китте, диде. Азрак исенә килгәч, сеңлесенә өйгә кайтырга кушып, Таһир хастаханәгә йөгерде. Бәхеткә, хастаханә алардан ерак түгел иде. Әмма күпме ялынса-ялварса да, аны Надирә янына кертмәделәр. "Ул реанимация бүлегендә, янында әнисе бар инде",— диделәр. * * * Төрле приборлар белән тулы берничә кешелек палатада яшәү белән үлем арасындагы авырулар ята. Йөзе агарынган, күз төпләре көйгән кыз янында илле яшьләрдәге ханым утыра. — Кызым, бәгърем, зинһар, күзләреңне ачсаңчы? Мин бу — әниең. Ана, гаҗиз булып, палатага кереп килүче шәфкать туташына ялварулы күз карашын төбәде: — Сеңлем, нәрсә дә булса эшләгезче, зинһар? — И, апа җаным, апа җаным,— диде шәфкать туташы, кыз караваты янына килеп. — Миннән торса, мин авыруларга җанымны ярып бирер идем. Без аның ашказанын юдырдык, әмма... әмма ул бик көчле җилем эчкән шул. — Болай буласын кем уйлаган. Әтисе дә инде сәгать җилемен кул астына гына куйган,— диде ана, аклангандай. — Бигрәк яшь шул кызыгыз, апа җаным. Тормышка куанып кына яшәр чагы бит. Нигә шундый адымга барды икән? — Ике сүз белән генә аңлатып булмый инде аны, сеңлем. Үземдә дә гаеп зур булды. Шул дәрәҗәдә ярата дип башыма да китермәдем, яшьлек мавыгуы дип кенә уйладым. Кинәт кызның керфекләре дерелдәп куйды һәм ул авырлык белән генә күзләрен ачты. — Кызым, кадерлем, булдыра алсаң, кичер мине?! — диде ана, үксеп. — Зинһар өчен, кичерә күр! Кыз, көйгән иреннәрен селкетеп, нидер әйтергә теләде, әмма тавышы чыкмады. Шуннан соң, бәхиллеген белдергәндәй, керфек какты. Аннары, нәрсәгәдер гаҗәпләнгәндәй, күзләрен зур ачып карады да башын уңга борып тынып калды. Бу аның әнисенә һәм дөньяга соң тапкыр каравы иде. Ә тышта яз кояшы балкый, тәрәз алдындагы шомырт ботагына кунып, өздереп сыерчык сайрый иде. * * * Инде җәйнең соңгы көннәре үтеп бара. Агачларда сары яфраклар күренә, кошлар да бик сирәк сайрый башлады. Таһир көнозын урманнарга китеп югала, зиратка барып, сәгатьләр буе Надирә кабере янында утыра. Әнисенең, туганнарының юатырга тырышуы да ярдәм итмәде. Ана кара кайгыга төште. " Саташ - маса яки баш миенә кан йөгермәсә ярый инде",— дигән уй йөрәген телгәләде. Ул көнне Таһир сөйгәне каберенә гадәттәгедән соңрак килде. Онытылып кабер янында тезләнеп торганда, кинәт аңа ниндидер хатын-кыз эндәште. Әйләнеп карагач, ул бер аллея аша басып торучы мөлаем йөзле апа белән сөйкемле яшь кызны күрде. — Уйларыңны бүлүем өчен гафу ит, улым. Мин сине инде берничә ай буе күзәтеп киләм. Көн дә бирегә киләсең, ахры. Кемне шулай юксынасың? Егет, җавап бирергәме-юкмы дигәндәй, азрак икеләнеп торды. Аннары сорауга сорау белән җавап бирде: — Сез дә бирегә көн саен киләсезмени, апа? — Көн саен ук түгел, улым. Шулай да атнага бер булса да килергә тырышабыз. — Ханымның тавышы калтыранып куйды. — Үзем өчен түгел, кызым хакына. Аннары, егетнең сораулы карашын күреп: — Яраткан егете, мотоцикл белән бәрелеп, вафат булды,— дип өстәде. Алар юл буе сөйләшеп кайттылар. Саубуллашканда, ана кәгазь кисәгенә нидер язды да, егеткә сузды. — Бәлки безгә килеп йөрерсең, Таһир, бергә-бергә җиңелрәк булыр. Таһир, азрак икеләнеп торды да, адресны алып кесәсенә салды. Ул бу минутта ни дип җавап бирергә дә белми иде. Шулай икеләнү тулы бер ай узды. Ниһаять, тәвәккәлләп, ханым биргән адрес буенча китте. Казанның Караваево бистәсендәге бу йортны ул тиз эзләп тапты. Кыңгырау тавышына зиратта күргән сөйкемле яшь кыз чыкты. — Әйдәгез, узыгыз, — диде ул, ягымлы елмаеп. — Мин инде Сезне килмәссез дип уйлый башлаган идем. Икесе дә фаҗига кичергән егет белән кыз берберсен тиз аңлады. Баштарак мәктәп елларын, балачакны искә алып, онытылырга тырыштылар. Сүз бүгенге көнгә күчә башласа, тизрәк читкә боралар иде. Читтән караган кешегә абыйлы-сеңелле кебек иде алар. Тора-бара, үзләре дә сизмәстән, бер-берсен якын күрә, очрашуларны көтеп ала башладылар. Шулай ике ел вакыт узып китте. Улындагы үзгәрешне күреп-тоеп торган ана беркөнне сүз башлады: — Таһир, улым, турысын әйтүем өчен рәнҗемә. Күрәм, Нәзыйрәгә дә, сиңа да үткән белән яшәве бик авыр. Бәлки, бергә гаилә корырсыз. Ни дип тә әйтергә белмәде Таһир. Ул үзе дә Нәзыйрәне якын күрә, ниндидер көч аны кызга көннәнкөн ныграк тарта иде. Җәйге матур көннәрнең берсендә Таһир белән Нәзыйрә гаилә кордылар. Нәзыйрәнең әнисе Гөлниса апаның киңәше белән, Таһир туйга Надирәнең әнисен дә чакырды. — Дүрт аяклы ат та абына, улым. Аннары бер генә ана да кызына начарлык теләми. Кичер син аны. Ни дисәң дә, ул Надирәне карап үстергән,— диде Гөлниса апа, егетне үгетләп. Бик кыенсынып булса да, Фирүзә апа туйга килде. Өйгә кергәч, Таһирны бер читкәрәк дәшеп алды да: — Таһир, беләм, мин Аллаһы Тәгалә каршында зур гөнаһлы. Синең алда да гаебем зур минем. Кичерә алсаң, зинһар, кичер син мине?! — диде. Аннары ул, тыела алмый, елап җибәрде. — Кем белә, язмыштыр инде,— диде егет, башка сүз таба алмагач. — Ялгышыгыз өчен Сез болай да бик кыйммәт түләдегез. Шуннан соң, саксызрак әйтүен сизеп, өстәп куйды: — Беләм, Фирүзә апа, Сезгә дә бик авыр. Мин үпкә-ачу сакламыйм. — Рәхмәт, улым. Олы җанлы икәнсең. Фирүзә апа, яшьле күзләрен түбән төшереп, түргә атлады. * * * Таһир белән Нәзыйрәнең гаилә коруына җиде ел узды. Инде кызларына да алты яшь тулды. Надирәнең истәлегенә Таһир аңа Надирә дип исем куштырды. Нәзыйрә дә каршы килмәде: ул Таһирны күз карашыннан ук аңлый, хәтерен калдырмаска тырыша иде. Таһир бакчасындагы теплицада һәр елны ак розалар үстерә. Розаларның сирәк очрый торган бу төрен ул ерак көньяктан соратып алды. Хатыны Нәзыйрә дә аңа чәчәкләрне карап үстерергә булыша. Җан җылысын биреп карагангамы, розалар күп тишелеп чыга. Алар Таһирга җиргә яз килүен хәбәр итәләр. Быел да, беренче чәчәк бөреләре ачылуга, Таһир, кызы Надирәне җитәкләп, зиратка китте. Аллеялар буйлап Надирә каберенә уздылар. Кызчыкның кулында су тамчылары җемелдәгән ак розалар иде. Табигать турында хикәяләр Эшче кырмыскалар Ул дөньяга килгәндә тирә-як ярымкараңгылыкта иде. Кырмысканың, барлык көчен җыеп, әче аваз саласы килде, ләкин куркып калды. Чөнки тирә-ягын зур, шыксыз кырмыскалар сырып алган иде. Кинәт бер озын җирән мыеклысы аның сыртына төртеп алды: — Әй син, нигә назланып ятасың, бүгеннән башлап эшкә өйрән! Син бу дөньяга эшләр өчен яратылган. — Ә нәрсә эшләргә тиеш соң мин? — дип, кыюсыз гына сорап куйды эшче кырмыска малае. — Син безне дошманнардан сакларга, ашатыпэчертергә тиеш! — диде кан төсендәге "колбиләүче" кырмыска. — Безнең дошманнарыбыз да бармыни? — Ничек кенә әле. Тирә-ягыбыз гел дошманнардан гына тора! Эшче көрән кырмыска үзенең юлбасар "колбиләүче" кырмыскалар ыруына эләгүен, үзенең көрән төстәге чын урман кырмыскасы нәселеннән булып та, биләүсәгә биләнгән бөҗәк курчагы кузысы хәлендә юлбасар "колбиләүче" кырмыскалар тарафыннан урлануын белми иде. Биредәге тәртипләрне аңлаткач, эшче кырмыска малаен үзе шикелле биләүсәдә урланган төрдәшләре яшәгән куышка күчерделәр. Биредә тагын да караңгырак, шыксызрак иде. — Сез кемнәр? — дип сорады кырмыска малае. — Без — эшчеләр! — дип, горур җавап бирде аңа бер кырмыска. — Ә сез нинди нәселдән, әти-әниләрегез кемнәр? — дип кызыксынды кырмыска малае. — Без бөек кызыл кырмыскаларның хезмәтчеләре! — дип, күмәкләп җавап кайтардылар аңа. Алар бөтенесен дә онытканнар, дөресрәге, бер нәрсәне дә хәтергә төшерә алмыйлар иде. Яңа хуҗалары алар белән ниндидер коточкыч хәл кылганнар, тумыштан килгән тәртип-гадәтләрен тулысынча юкка чыгарганнар. Эшче кырмыска малаен да атна буе оядан чыгармыйча, ниндидер татлы азык белән тукландырдылар. Ул зиһененең көннән-көн томалана, битараф бер җан иясенә әйләнә баруын тойды. Бер атнадан аңа оядан чыгарга рөхсәт иттеләр. Оя өстенә чыгып, бераз баргач, ул йомырка күтәреп барган көрән урман кырмыскасын очратты. Кырмыска малае, гомерлек дошманына атылгандай, үз кабиләдәшенә һөҗүм итте. Дошман өнендә үстерелгән бу затта үз төренең тышчасы белән армас-талмас мускул көче генә калган иде. Кардәшен бәреп еккач, "әсир"нең күзе йомыркага төште. Ул йомырканың исеннән үк ярсып китте һәм "кол" кырмыска биләүсәсендәге үз туганын шунда ук әзгәл әп ташлады. "Колбиләүче" хуҗалар ояларын тыңлаучан хезмәтчеләр белән тутырганнан соң, тора-бара үзләренең яшәү гадәтләрен дә югалттылар. Эш шуңа кадәр барып җитте ки, алар хәтта мөстәкыйль рәвештә ашый да белми башладылар. Нәни коллар азыкны аларның авызларына салырга тиеш иде. Шулай итеп, юлбасар кырмыскалар, үзләренең кичәге колларына бәйле булып, алардан башка яши алмас хәлгә төштеләр. Ә көрән төстәге эшче урман кырмыскалары, ишәеп, тук һәм бәхетле тормышта яши иде. Хаклык, соңрак булса да, тантана итте! Агач төпләре Урман эчендә янәшә ике агач төбе тереклек итә. Күптән киселгән булса да, аларның берсе — имән, ә икенчесе нарат агачыныкы икәнлеген чамалавы кыен түгел. Хәер, агач төбе — агач төбе инде. Әмма... Алар беркөнне үзара сүз башладылар. — Най, бу дөнья дигәнең,— диде нарат төбе. — Кайчан бу наратларны кисеп бетерерләр икән. Югыйсә, давыл чыкса, өстемә авып, изеп китәрләр дип куркып яшим. — И, туган,— дип сүзгә кушылды имән төбе,— мин биредә имән булып 150 ел яшәдем. Нәкъ менә синең шикеллеләрнең зары аркасында, моннан җитмеш еллар элек, биредәге урманны кисеп бетергәннәр иде. Күп агач төпләре, эссе кояшка түзә алмыйча, чатнап ярылдылар, ә аннары — яңгырлар башлангач, гөмбәләп, чери башладылар. Най, ул заманнар... Дустыңа түгел, дошманыңа да күрсәтмәсен. Ә исән калганнары аларга карап шатланып яшәде. Хәер, яшәде дип әйтү дөрес үк булмас. Чөнки аларны да шул язмыш көтте. Агачларга гына түгел, иманга да балта чаптылар шул. — Ә син үзең ничек исән калдың соң? — Мин һәр елны диярлек үсентеләр чыгарырга тырыштым. Чөнки миңа ата-анам нәселем турында кайгыртырга, игелекле балалар калдырырга васыять әйтеп калдырды. — Ул балаларың хәзер кайда? — Алар, башка агач төпләрен җил-яңгырдан ышыклыйм дип, һәлак булдылар. — Ала-а-ай! Иманлы булганнар икән,— дип көрсенеп куйды нарат төбе. — Ә мин менә агач төбе булып уздырган гомерне кызганып яшим. Үсентеләрне мин дә чыгардым анысы. Ләкин алар, әниең агач төбе булсын инде, дип, миннән читкә тартылдылар. Ә беркөнне... — Нарат төбе, күңеле тулып, сүзен әйтә алмый торды. — Ә беркөнне көчле җил аларны өзеп, очыртып китте. — Шулай да син гомерне заяга уздырмагансың, нарат төбе. Минем танышларым, имәнгә карап имән булып булмый, дип, үз күләгәләреннән куркып яшәделәр. Агач төбе булып озак яшәргә иде исәпләре. Кара әле тирә-ягыңа, күпме яшь наратлар үсеп килә. Узар вакыт, биредә йөзьяшәр нарат урманы шаулап торыр, ә без аларг а үткәннәрне гыйбрәт итеп сөйләрбез... Тузганак Ул үсеп чыкканда, тирә-як яшеллеккә күмелгән иде. Әле яфрак чыгарганда, аннары кыяр-кыймас кына чәчәккә бөреләнгәндә, үзенә игътибар итәрлеге юк иде. Гади бер көпшәдә, гап-гади чәчәк бөресе утырып тора. Әмма чәчәк аткач, ул үз-үзенә сокланудан, шатлык-куанычтан кычкырып җибәрде: — Күрегез, мин нинди матур! Әйе, ул, чыннан да, матур иде. Өстәвенә тирә-юньдә бер генә чәчәк әсәре дә юк. Дөрес, ерактарак бар барын. Әмма алар бик кечкенә, өстәвенә тонык төстә, ничектер үлән араларында посып утыралар... Башта тузганак чәчәгенә үләннәр сокланды: — Аһ, нинди матур тузганак кызы, төсе кояшны хәтерләтә. Тик менә көн яктысы гына аның матурлыгын, сихри гүзәллеген каплап тора. Ә бераздан аның якты, ачык төсенә, хуш исенә нечкә билле бал кортлары килде. Алар, тузганак кызына назлы сүзләр пышылдый-пышылдый, татлы ширбәт суырдылар. Тузганак чәчәге бәхетле иде. — Күр әле, аны ничек яраталар. Аның матурлыгыннан, хуш исеннән исерәләр бит. Һәм аңа бу хәл чиксез дәвам итәр кебек тоелды. Әмма, ни гаҗәп, вакыт узган саен, ул төссезләнә барды, ә бераздан тәмам агарды, мамыклы орлыклар барлыкка килде. — Күр, ул орлыклар ничек күп, аларның мамыгы аны җил, яңгырлардан ышыклар,— дип, күңелен юатты ул. Шулчак җиңелчә җил исеп куйды, тора-бара көчәеп, мамыклы тузганак орлыкларын тузгыта, очырта башлады. Алар инде, әйләнеп кайтмаска, еракка очып киттеләр. Ә кайчандыр гүзәл тузганагыбыз җил-яңгырдан саргая, кибә башлады. Әрекмән Бакчада ул үләннәр патшасы иде. Ул яфракларының зурлыгы, киңлеге. Берәү дә аңа тиңләшергә җөрьәт итмәде. Өстәвенә әле ул торган саен буйга үсә, мәһабәт гәүдәле була барды. Ә инде бөреләре дә тулышып, кызгылт-шәмәхә чәчәк тә аткач, ул, гомумән, аска карамас булды, әйләнә-тирәсендә очкан күбәләкләрне, бал кортларын һәм күк йөзен генә күрде. Аһ, бу нинди фаҗига: көннәрдән-беркөнне аның чәчәкләре чәнечкеле шарларга әйләнде. Ләкин ул инде күпне кичергән, тигәнәккә әйләнгән, өстәвенә, чәнечкеле булса да, шарлары гаҗәеп ябышкак иде. Менә бер ваемсызы аның яныннан игътибарсыз гына үтеп китмәкче булды. Ә тигәнәккә шул гына кирәк тә. Ул чәнечкеләре белән аңа чытырдап ябышты һәм үзеннән җибәрмәде. Ваемсызга гамь керде, бәргәләнде, әмма ризасызлык белдергән саен, чәнечкеләр аның тәненә ныграк кадалдылар. Һәм ул, чарасыз булып, акрынлап үз язмышына ризалашты... Чебен Атна буе ризык күрмәгән чебен зур табышка тап булды. Өстәлгә кемдер, суына торсын, дип, хуш исләре аңкып торган тәмле аш салып куйган иде. Башта чебен тәлинкәнең кырыена гына утырып, ябышып калганны гына капкалый башлады. Торабара тәкате югалып, шулпа суырырга кереште. Әмма, игътибарсызлыгы һәм комсызлыгы аркасында, эчкә чумды. Шулпа өстенә калкып чыкканда, аның куанычы эченә сыймады! "Менә хәзер бер айлык ашап куям һәм тамак кайгысын онытып, рәхәт чигеп яшәрмен",— дип уйлады ул. Әмма шулпаны чөмергән саен гәүдәсе авырая барды, бертуктаусыз хәрәкәтләнүдән аяклары талды һәм ул бер бата, бер калка башлады. Коты очып, әче аваз салды, тик аны ишетүче дә, күрүче дә булмады. Чебен тәмам хәлсезләнде һәм бүртенеп, төпкә китте. Таракан Тараканны бәхет басты — тулай торакның кухнясына килеп эләкте. Югыйсә, ул исән каласына өмет өзгән иде. Өзәрсең, дөньяга килеп аз-маз ризык табарга өйрәнеп килгәндә генә, фатир хуҗалары өстәл, урындыкларга, диван-карават һәм софаларга агу сиптерделәр. Алны-артны карамый йөгереп, инде хушны җуям дигәндә, ул тәрәзә төбенә менеп җитте һәм башы әйләнеп, аска мәтәлде. Бәхетенә таракан үлән яфрагы өстенә килеп төште. Азрак исенә килгәч, күрше йортка җилдерде. Ә тулай торак кухнясында җәннәт: ризык җитәрлек, агуласалар да куркыныч түгел, бүлмәгә исе керә, дип, тизрәк ишек-тәрәзәләрне ачып куялар. Шулай рәхәт кенә яшәп ятасы иде дә бит, әмма... Беркөнне чамасыз күп ашап-эчеп, ишек янында йоклап китте һәм аяк астына эләгеп сытылды. ӘКИЯТЛӘР Кынгыпау чәчәк "Тең-тең, теңгел-теңгел! Таң атты, уяныгыз!" Болындагы чәчәкләр, уянып, таң нурында иркәләнеп күзләрен ачтылар. Чү, нинди тавыш бу? Кем шулай чыңлап уятты аларны?! Үз тавышына игътибар итүләрен күреп, кыңгырау чәчәк тагын чыңлап куйды: "Тең-тең-тең!" Шунда гына чәчәкләр үзләре янында үсеп утырган зәңгәр төстәге чәчәкне күреп алдылар. "Күр әле, искитәрлек бер җире юк, ә үзе нинди яңгыравык, нинди моңлы тавыш чыгара!" — дип пышылдашты алар үзара. Ә кыңгырау чәчәк, туып килгән якты көнгә сокланып, иртәнге җыр сузды: "Теңә-теңә, тең-тең-тең, теңтеңгел-теңгелә!" Тирә-юньдәге чәчәкләр, сокланып, аның җырын тыңладылар. Җыр беткәч, шатланышып, чәбәк-чәбәк кул чаптылар. Алкышлардан кыңгырау чәчәкнең башы әйләнеп китте һәм бии-бии такмаклый башлады. Аау аёо — оааёааой ааёапй, ОЁгааё-оЁгааё, оег-оег-оег!" Аның җырына башка чәчәкләр дә кушылды. Болында җырлы бию, күңел ачу башланды. Җыр, бию көне буе дәвам итәсе иде дә бит. Әмма... Шунда бер кечкенә чәчәк, көнләшеп, хәйлә белән кыңгырау чәчәккә сүз кушты: — Кара әле, кыңгырау чәчәк! Син нигә биредә әрәм булып яшисең? Бар, тизрәк авылга йөгер, үзеңне кешеләр күрсеннәр. Монда сиңа чын бәя бирүче булмас! Кыңгырау чәчәк аның хәйләсен белми иде шул. Шуңа да бу сүзләрдән масая башлады: — Әйе, әйе, син дөрес әйтәсең. Кем биредә минем белән ярыша ала. Юк, мең кат юк! Һәм кыңгырау чәчәк, алны-артны карамый, авылга җилдерде. Җырлары белән кешеләрне сокландырасы килде аның. Ә авылдан көтү чыгып килә иде. Кыңгырау чәчәк юл уңаенда сыер, сарык һәм кәҗәләр алдында да мактанып алырга уйлады һәм җыр башлады. Ләкин аны тыңлаучы булмады. Алай гына да түгел, бер аңсыз кәҗә аны кабып йотты һәм тәменнән канәгать калып, мәэлдәп куйды. Менә шулай, сабыйлар вә сабыялар, мактану, масаю яхшыга илтми. Ә сез ничек, мактанмыйсызмы?!. Кол Бер көнне кол төш күрде. Ул — иректә, биек тау башында басып тора, имеш. Ә тау артыннан кояш чыгып килә. Менә аның нурлары күктә йөзгән ак болытларны яктыртты, тау сыртына төште. Әллә хозурлыктан, әллә саф тау һавасыннан колның башы әйләнеп китте. Тукта әле, нишләп кол булсын ди ул?! Хәзер очар коштай ирекле бит. Заманында исеме дә бар иде. Чү, кем иде соң әле? Миңлебай бугай. Әйе, әйе, Миңлебай шул. Әнисе: "Миңле бала бәхетле була, шуңа күрә сиңа бу исемне куштык",— дигән иде. Хәер, бәхетеннән зарлана алмый ул. Кол булганда да, тәмле ашый-эчә, азмы-күпме иреге дә бар иде бит. Әле менә бу ирек дигәннәре куркытып та тора. Үзең өчен үзең уйларга, мөстәкыйль эш йөртергә кирәк. Юк, ни әйтсәң дә, хуҗаң белән килешеп яшәү хәерлерәк. Ул әкрен генә кыя-тау читенә килде. Аста — упкын. Аны бөркет булып кына очып чыгарга була. Алай да әле, канатларың талып, упкынга очуың бар. Миңлебай чайкалып китте. Егылып китмәс өчен, тезләнеп, тау сыртына тотынды һәм мүкәләп, тизрәк кыя читеннән китү җаен карады. Төше шул урында өзелеп, кол уянып китте. "Тфү, тфү, әле ярый төш кенә икән. Барып, аны хуҗадан юратмый булмас",— дип уйлады ул. Хуҗа аны ачык йөз белән каршы алды. — Әйдә, рәхим ит, Миңлебай Фәләнеч. Тфү, атың коргыры, атаңның исемен онытып торам, ничек әле? — Борчылмагыз, хуҗам, миңа ничек тә ярый инде. Ирегемне кысмыйсыз, динемә кагылмыйсыз. — Шулай, Миңлебай Фәләнеч, шулай. Дин дигәннән, дәүләттә үз динемне рәсмиләштермичә булмас. Сиңа да үзеңчә яшәү авырга килә торгандыр. — Ни бит, хуҗам, телемә кагылмыйсыздыр бит? — Анысын да кыскартмыйча булмас, Миңлебай Фәләнеч. Юкса, авызыңа сыймавы бар. Шул хакта килешү дә төзербез! — Баш өсте, хуҗам, баш өсте. Сезгә биредән күренәрәк төшә торгандыр. Нәм алар ике арада вакыты чикләнмәгән килешү төзеделәр. Килешү шартлары канәгатьләнерлек иде. Иң төп шарт — телне кыскартканнан соң, авыздан читкә чыгармаска. Инде килешүгә куллар куелгач, хуҗа аны кунак бүлмәсенә чакырды. — Менә, Миңлебай Фәләнеч, ничек шәп булды. Юкса, сиңа карап, башкалар да тел озайта башлаганнар иде. Ә син борчылма, авызда гына булса да, тел тел инде ул. Хуҗа, колның кулын нык итеп кысып, аркасыннан сөйде, хисләнеп китеп, кочагына алды. — Ә хәзер, Миңлебай Фәләнеч, бу килешүне билгеләп үтми ярамас. — Әйе, әйе, хуҗам. Ни әйтсәң дә, бу — тарихи килешү. Бокалларга шәраб салынды, тостлар әйтелде: башта — хуҗа өчен, аннары — аның хатыны исәнлегенә. Хәтта хуҗаның затлы токымлы этен дә онытмадылар. Ә аннан соң хуҗаның яраткан җырлары җырланды. Шулай төне буе бәйрәм иттеләр. Иртән кол башы чатнаудан уянып китте. Су сорарга теләде, әмма тавышы чыкмады. Аптырап, көчхәл белән көзге янына килде һәм куркудан катып калды. Авызында... теле бөтенләй юк иде. Аг ы м с у Агымсу... Кемнәр кушкан икән бу дәртле елгага шундый гүзәл исемне?!. Кешеләр моны хәтерләмиләр инде. Дөрес, үзләренчә юраучылар бар: аны кайберәүләр Агымсуның тиз агышлы булуы белән бәйләсә, икенчеләр исә, бу — халкыбызның, сагыш-хәсрәтләреңне елга-сулар белән уртаклашсаң, агымсуларда агып китә дигән борынгы ышану-йоласына барып тоташа, диләр. Юк, ялгышалар адәм балалары!.. Кешеләрнең иманнары гына зәгыйфьләнмичә, буыннарны бәйләүче хәтер җебе дә нечкәреп, өзелер чиккә җитеп бара, ахры... Ә елга, чын тарихны үзе дәвам итеп, туктаусыз ага да ага, әле ярсып, әле агышын акрынайтып, кешеләргә шанлы вә фаҗигале үткәннәрне сөйли. Тик ишетмиләр шул аны: җаннар — саңгырауланган, горурлык — коллык белән тамгаланган... ...Моннан мең ярым ел чамасы элек аның чишмәдәй саф сулы ярына Ирбатыр атлы ир белән Агымсу исемле сылу хатыны килеп урнашты. Һәр иртәне Агымсу елганың йомшак суларында ефәктәй чәчләрен юды, ә җылы җилләр назлап тарады. Ирбатыр да, Ил-көнгә рәхмәт йөзеннән, яр буйларына җиләк-җимеш куаклары утыртты. Тиешенчә караптәрбияләп торганга, һәр язны шау чәчәккә күмелде аның ярлары. Яшь парның яңа туган, уймактай иренле, зәңгәр күзле, туп кебек түп-түгәрәк йөзле уллары, чәчәкләрнең хуш исеннән, кошларның өздереп сайрауларыннан, изрәп йокыга тала торган иде. Ә ул, аларга бәхет һәм тигезлек теләп, акты да акты, елларны санады... Ире Илен яклап яуга киткәндә, мул сулы елга хатынга иптәш, таяныч булды. Сылу, сагыну-сагышларын моңга салып, ашкын суда агызды, елга ул моңны суын эчәргә килгән бердәнбере — Ирбатырга ирештерә торды. Ир дә, якын итеп, аңа хатыны исеме белән: "Агымсу",— дип эндәшә иде. Гаҗәеп матур Ил-җир буйлап агып, Ил кайгысына хәсрәтләнеп, шатлыкларына куанып, зәңгәр сулы диңгезгә коя иде елга. Юл уңаенда бу илнең тырыш халкы иген иккән уңдырышлы басуларны, елкылар утлап йөргән хәтфә болыннарны сугарды ул. Туган Илен шушы гүзәл якларга күз аткан дошманнардан яклый белгән батыр халыкны үз итте елга. Еллар үтә, сулар ага торды. Әлеге сихри гүзәллек ил халкына чиксез дәвам итәр кебек тоелды һәм... халык уяулыгын югалта башлады. Шуны гына көткән Иблис кешеләр арасына коткы салды һәм ырукабиләләр үзара ызгыша, хакимлекне бүлешә башладылар. Ә төньяктагы дошманнар моннан бик оста файдаландылар: ыруларның бер өлешен, хакимияткә килүдә ярдәм вәгъдә итеп, үз якларына аудардылар һәм зур яу белән илнең башкаласына юл тоттылар. Бабайларның: "Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар",— дигән акыллы сүзләрен искә төшерүчеләр булса да, игътибар итеп, тыңлаучы булмады. Ил агалары сүзеннән, яшьләр генә түгел, урта буын да чыга башлаган иде шул — калебләрдән Ил кадере китеп бара иде... Җитмәсә, яу безне читләтеп үтәр, дип, кардәш ырулар да башкалага ярдәм җибәрмәделәр. Хәйләкәр һәм мәкерле иде дошман. Аның җәтмәсенә диңгез буйларында, чиксез киңлекләрдә хакимлек иткән кавем падишаһы да эләкте: Агымсу Ил-дәүләте көчәйсә, сездәйләргә көндәш булачак, дип ышандырдылар аны. Юха, йомшак телгә кушып, затлы бүләкләр күндерергә дә онытмадылар. Ерак гасырларда далаларны, дәрья вә диңгез буйларын тетрәткән төрки кавем варислары шулай бүлгәләнде, һәлакәткә юл тотты... Үзәк кала алынды, Ил таланды, исән калган ирләр һәм арба көпчәгеннән калкуырак ир балалар кылыч аша уздырылды, гүзәл хатын-кызлар, әсирлеккә алынып, ятларга коллыкка сатылды. Елга суы ай буе кан ташкыны белән кушылып акты, ә аннары мәсхәрәләүдән, рәнҗү һәм кайгыдан карасу төскә керде... Шуннан соң, вакыты-вакыты белән кузгалса да, бу халык күтәрелә, Ил-җирен торгыза алмады. Юк, сәбәбе дошманнарның көчендә түгел, ә бердәмлек булмауда, кешеләрнең көнчелек белән бер-берсенең башын "ашавында" иде. ... Менә, дүрт ярым гасыр вакыт узгач, бу халык яңадан уянып килә, тернәкләнергә тели. Әмма... ялгышлар кабатлана, башлар "ашала", яуланмаган дәрәҗә, хакимият бүленә. Агымсу да инде аларга тарихны, Ил-җирнең элекке гүзәллеген искә төшерә алмый, суы саега, көннән-көн агулана бара. Шулай да, соңгы көчен җыеп, аның бу халыкка аваз саласы килә: "Кешеләр, акылыгызга килегез! Бүлгәләнсәгез, кем коткарыр Ил-җирне? Кем? Кем?!. Чишмә Аны ачкан кеше дөньяда юк инде. Ә ул менә тау астында инде ничә гасыр челтер-челтер ага бирә. Иртән аның суларында әрәмәлектә оя корган сайрар кошлар су коена, күбәләкләр, бал кортлары сусауларын баса. Көндезләрен җылы кояш нурлары төшеп, чишмә куенында качышлы уйный. Уйнап туйгач алар, чишмә ярларына кунып, ял итәләр. Чишмәне барысы да ярата, үз итә. Тик кешеләр генә аңа карата мәрхәмәтсез була башладылар. Чишмә ярында учак ягып ял иткәч, алар чүп-чарны шунда ук ташлап калдыралар. Хәтта гомер-гомергә изге саналган су юлын да көтүдән таптатып, баткаклыкка әйләндерделәр. Әгәр болай дәвам итсә, әрәмәлекләр корыр, сайрар кошлар да урманга китәр. Юк, моңа юл куярга ярамый. Кешеләрнең үзләре белән сөйләшеп карарга кирәк. Бәлки оялырлар, иманга килерләр. Шулай дип фикер йөртте чишмә. Беренче булып чишмә буена карт бабай төште. — Йа, Аллам, нишләттеләр сине,— диде ул, чишмәне күргәч. — Көчемдә вакытта мин сине карап, чистартып тордым. Их, яшьрәк чагым булса. Болай интектерер идемме соң мин сине! Гаепле мин синең алда, Изге чишмә. Балаларымны игелекле, иманлы итеп тәрбияли алмадым. — Мин сине гаепләмим, Хәйрулла,— диде чишмә, картны юатырга тырышып. — Кеше кадере калмаган илдә чишмә кадере булмый инде ул. — Юк, гаебем зур синең алда, Изге чишмә. Шулай да мин улларым белән сөйләшеп карыйм әле. Карт, авырлык белән генә торып, өенә юл тотты. Кичен механизатор улы эштән кайткач, чишмә хакында сүз кузгатты. Тик улы елмаеп кына куйды. — Әй, әти, чишмә кайгысымыни башта. Үзең беләсең бит, көндез вакыт эштә уза. Ә иртә-кичен малларны карыйсы бар. Шәһәрдә яшәүче уллары белән сөйләшү дә нәтиҗә бирмәде. Берсе ялын дача йорты төзеп, ә икенчесе, акча җитмәгәнгә, төшемле эштә эшләп уздырырга уйлый икән. Имеш, аның хәлен белергә дә юк вакытны бар итеп кайтканнар. Аптырагач, бабай оныгы белән сөйләшеп карарга булды. Бәхеткә, оныгы Инсаф аны аңлады. Күрәсең, бала вакыттан догалар өйрәтеп, игелеккә өндәп үстерү файдасыз калмагандыр. Икенче көнне иртән Инсаф көрәк тотып чишмә буена төште. Барлык чүп-чарны җыеп, җиргә күмде. Чишмә юлын чистартып тирәнәйтте. Хәлсезләнгән чишмә җиңел сулап куйды. — Рәхмәт сиңа, Инсаф,— диде ул, ягымлы челтерәү белән. — Инде суымнан авыз ит. Шифасы тисен. Инсаф учларын тутырып су алды. Чишмә суы бик тәмле, тирә-якта кошлар сайрый, дөнья да ямьле иде. Татлы җәй Төлке баласы Шаян кошлар сайравына уянды. Күл буенча барып, битен юды. Әйләнеп кайтканда, әнисе өстәлгә тәмле-татлы ризыклар куйган иде. Тамагын туйдыргач, Шаян әнисенә рәхмәт әйтте. — Улым, Җәйгә дә рәхмәт әйт. Бу — Җәй нигъмәтләре,— диде әнисе, Шаянның башыннан сыйпап. — Әнием, ә Җәйне кайдан табармын соң мин? — дип сорады Шаян. — Җәй җиләкле урман аланында яши. Әмма ул акыллы балаларга гына күренә. — Ә акыллы бала нинди була соң, әнием? — Акыллы бала агач һәм куак ботакларын сындырмый, чәчәкләрне өзми, суны пычратмый, улым. Гомумән, башкаларга гел игелек кенә кыла. Шаян, Җәйне күрү өчен, урман аланына юнәлде. Барганда урман сукмагында бер кырмыскага чак кына басмый калды. — Гафу ит, зинһар, кырмыска дус,— диде Шаян һәм әдәп белән аның яныннан сак кына үтеп китте. Ул ерак китәргә дә өлгермәде, куаклар арасында чырылдашкан тавышлар ишетелде. Шәүлегән баласы оядан егылып төшкән икән. Әнисе, ни эшләргә белмичә, аның янында бөтерелә, елый. Шулчак, кинәт каяндыр, карга атылып чыкты. Шаян, сикереп, шәүлегән баласын гәүдәсе белән каплады. Төлке баласына бәрелгәч, карга, усал каркылдап, очып китте. Шаян бәләкәчне оясына салды. — Рәхмәт сиңа, акыллы малай,— диде шәүлегән. — Син минем баламны үлемнән йолып калдың. Мин, батырлыгыңны җырга салып, башкаларга да сөйләрмен. Нәм шәүлегән, биеккә күтәрелеп, өздереп сайрый башлады. Шаян алга атлады. Кинәт урман ачыклыгындагы агач ботаклары шыртлап сына башлады. Якынрак килеп караса, аю балалары икән. — Нигә ботакларны сындырасыз?! — диде Шаян, ала рны шелтәләп. — Без бит көй чыгарабыз,— дип аклана башладылар нәни йөнтәскәйләр, уңайсызланып. — Сез шулай көй чыгарсагыз, кичкә урманда бер исән агач та калмас,— диде Шаян һәм аларга корыган агач чырасыннан кубыз ясап бирде. Шулай урман аланына җитүен сизми дә калды Шаян. "Инде ничек Җәйне табармын",— дип, күл буендагы агач төбенә утырып кайгыга чумды. Шулчак гаҗәеп ягымлы тавыш ишетелде. — Кайгырма, Шаян, мин монда. Күрәсеңме, кызарып җиләкләр пешә. Кылган игелекләрең өчен алар сиңа бүләгем булсын. Кояш җылы нурын сипкәндә, кошлар сайраганда, чәчәкләр хуш ис таратып, өсләрендә күбәләкләр очканда, мин һәрчак яныңда булырмын. Шаян, җиләк өзеп алды да, күзләрен йомып, авызына капты. Кара син аны, Җәй нинди татлы икән, ә?!