Бер танышу үз артыннан әллә никадәр вакыйгалар чылбырын тезде дә тезде генә. Алар һаман куера, үзенең кульминациясенә ашыга сыман иде. Нәкъ телесериаллардагыча!.. Инде нокта куярга гына җыенганда, яңача ачылып, әле шаккатырып, әле үрсәләндереп, әле ымсындырып, һаман үз күчәрендә әйләндерде. Нәрсә бу? Язмышмы? Шундый яратумы? Матур әкиятме? Ахыры әле һаман күренми. И кыз бала!.. Алсуның чит телләр факультетында укып йөр-гән көннәре. Кайбер студентлар кебек, җәйге каникулларда Америкага китеп эшләп карыйсы, шунда ук инглиз телен дә шомартасы килде аның. Виза -артыннан Мәскәүгә барулар... Лос-Анджелесмы, Чикагомы, Вирджинияме - кайда эш тәкъдим итәр-ләр? Нью-Джерси штатында отельдә май ахырында ук көтәләр булып чыкты. Тиз-тиз генә зачётимтиханнар тап-шыру, зачёткада соңгы "бишле", вокзал һәм... сау бул, Казан! Алсуны Мәскәүгә озатабыз. Артык тыйнак, ягымлы һәм чибәр Алсуга бигрәк самими, бигрәк бала-чага шул әле дип карап кына торырлык. Сагынмасмы? "Кайтып торма инде, Алсу! Кал шунда гына..." - диләр. Оялып кына, тыенкы итеп көлеп җибәрә кыз. "Мин кемгә кирәк анда!" - дигән була. Асылтамакта яшәп ятучы әбисе белән бабасы гына җаннарын кая куярга белмәде! "И, кыз баланы! Җир читенә җибәрәләрме?! Кабат күрә алырбызмы?!" - дип тәшвишкә төштеләр. Алсуның бу җәе Асылтамакның сихри таула-ры, Сөннең асылмалы күперләре, җиләкле әрәмә-лекләре, айлы кичләреннән башка гына узар инде. Ул күренеш мәңгегә күңеленә язылган, - буяуларын, пумаласын алып, рәсемгә генә төшерәсе... Менә хәзер боинг аны Шереметьево аэропортыннан Нью-Йоркка алып очар. Траптан күтәрелгәндә дә, иллюминатор аша самолёт канатлары артыннан йөгерүче бетон юлга күз салганда да, әллә нинди ят билгесезлеккә тирәнрәк чума баруын тойды кыз. Стюардесса Мәскәү - Нью-Йорк рейсы, океан-нар, илләр өстеннән очып узасы маршрут, һава тем-пературасы белән таныштырганда, бер генә мизгелгә күзләрен йомып, моңсу елмаеп, бабасы сүзләрен искә төшерде: "И кыз бала! Алда ниләр көтә сине?" ...Ике ай төрле кунакханәләрдә эшләп узды. Гел инглизчә сөйләшү, ят ризык, чит мохит... Безнекеләр шактый икән үзе. Җәйге чорда студентларга эшләп алырга һәм инглиз телен камилләштерергә ярдәм итә торган программа буенча эшләргә Чабаксардан, Ригадан, Туладан килгәннәр. Кайсы - супермаркетта, кайсы - балалар лагеренда, кемдер ресторанда эшли һәм... инглизчәсен камилләштерә. Нью-Йорк Алабуга пединститутында укып йөрүче классташы Гөлназ әнә, узган ел килүеннән кайтмыйча, НьюЙоркта калган. Фатирда түләп тора икән. Алсуны да үзе янына күчеп килергә кыстый башлады. Ике дә уйламады, җыенды да китте Алсу. Ничек тәвәккәлләгәндер? Эшне табарбыз, икебезгә бергә яшәү күңеллерәк тә булыр дип, Гөлназ тәмам алгысытты шул. ...Аһ, Нью-Йорк! Бу искиткеч шәһәрдә биш кенә минут торсаң да, аны ни өчен дөнья башкаласы дип йөрткәннәрен аңлыйсың. Стильләр, горефгадәтләр, халыклар чуарлыгы. Күккә ашкан небоскрёблар, Голландия стилендәге борынгы йортлар, бизнес-үзәкләр, кайнап торган тормыш... Шәһәрхыял, шәһәр-табышмак ул Нью-Йорк! Менә Алсуны да американча елмаюы белән балкып кар-шылый... Йөри торгач, Алсуга да эш табыла. Авырып яту--чы ялгыз өлкән кешеләр янында берничә сәгать утырасы. Түзәрлек. Аның каравы, эштән кайткач, рә-хәт-лә--неп татарча сөйләшәләр. "Мин сине шундый -сагындым", "Әлдермешкә кайтам әле" дип җыр-лый-лар да әле. Көннәрдән бер көнне кызларның башы-на бер кызык идея килә. Кара, татарлар бит Амери-када да шактый, диләр. Әллә эзләп карыйсы инде? Алсуның әнисе, Мәскәүдәге танышлары аша табып, бер телефон номеры җибәрә. Сәрия ханым Америка татарлары арасында билгеле кеше, ди, шалтыратып карагыз, бәлки, ул берәр юлын күрсәтер, янәсе. Татарча сөйләшергә теле кычытып торган Алсу, каушап-дулкынланып, телефонга үрелә. - Алло, сез Сәрия апамы? Исәнмесез? - ... ?! - Мин Казан кызы Алсу булам. Номерыгызны Назилә ханым аша таптык. Сезнең белән очрашып булыр микән? Бик кыен димәсәгез... Телефонның теге башында гаҗәпләнү катыш -сок-ланулы ай-вайлар, саф татарча сөйләшүне ише-түгә сөенүләр яңгырады. Һәм сәгать эчендә Алсу белән Гөлназ Сәрия ханымнарда иде инде. Күр нинди ачык, кунакчыл апа! Якын туганнары килгәнмени, кочак җәеп каршы алды! Үзе чәй әзерли, үзе сораштыра. Кайда укулары, кем булырга җыенулары, татарча каян шулай матур сөйләшергә өйрәнүләре, штатта адаптация чорын ничек узулары, тагын әллә ниләр... Кызлар әйтерсең өйләренә кайтып керделәр, үз телләрендә аралашудан алар бик канәгать иде. Ул арада тагын бер кунак килеп керде - Сәрия апаның ахирәте икән. Дания -апагыз булам, дип таныштырды. Шундый шаян телле, үткер! Кызларны әллә кайчан белгән кебек сөйләшә. - Бер бик шәп татар егете белән таныштырам әле үзегезне! - ди. - Таһирга утыз бер яшь, әйбәт гаиләдән... Бу көтелмәгән хәбәрдән кызлар пырх итеп көлеп җибәрделәр. "Безнең өчен абый бит инде ул, апа-ларыбызга ярар иде менә", - дип, шаяртуга бормакчы булдылар. Манхэттендагы рандеву Берничә көннән... Алсуның телефонына чит номер шалтыратты. - Хәерле көн, Алсу! Мин - Таһир... - дип башлады сүзен таныш түгел ир-егет русча. Әнекәйгенәм! Бу теге Таһир була түгелме соң? Ник миңа шалтырата, ник Гөлназга түгел? - Әйдә, Таймс-скверда очрашабыз, ди. Манхэттен үзәгендәге бу атаклы мәйдан турында ишеткәне бар кызның. Бродвей белән Җиденче -авеню кисешкән урында ул. Нишләргә? Ризалашыр-гамы? - Ә мин сезне ничек танырмын соң? - Уйларын кычкырып әйткәнен сизми дә калды Алсу. - Мин баскетболчылар сыман озын буйлы. Шундук күзгә ташланам! - Ә мин джинсыдан. Муенымда ал косынка булыр... ...Менә нинди икәнсең син, Таһир! Әйе, озын буйлы. Итагатьле дә күренә. Юка нәфис гәүдәле Алсу Таһир янында бөтенләй югалып, тагын да кечерәеп калгандай булды. Егетнең сорауларына да "әйе", "юк" дип кенә җавап биреп барды. Әмма артык исе дә китмәде. Беренче аралашудан Алсу Таһир турында шуларны белде: ул штатта инде тугыз ел яши, әти-әнисе белән Казахстаннан күчеп килгән, программист, гаилә кору хакында җитди уйлана... Күрешкәләп йөри башладылар. Көн арты көн уза торды. Кире кайтып китәсе көннәр дә инде ерак түгел. Яратты Алсу Нью-Йоркны. Әллә калырга инде? Тик кыз ниндидер билгесез бер халәттә иде. Әти-әнисе белән һәрчак элемтәдә торса да сагындырдылар инде... Таһир да абыйсы урынына көйләп-җайлап йөргән була. Кайларга гына алып бармады ул Алсуны! Беркөн рус эмигрантлары яши торган Брайтон-Бич авенюда йөрделәр. Халык теленә ул кечкенә Одесса булып кергән. Яшәп яталар бит бездән киткәннәр дә. Әллә... Мөгаен, калыр, ахры, Алсу. Таһирның тел төбен аңлады: кызны Америкада калдырасы килә аның. Гөлназ да, өзмикуймый, бер үк сүзне тукый: "Әйдә, кал инде, кайтып торма Россиягә", янәсе. Мин калырга булдым диюгә, егетнең йөзләре яктырып китте. Менә молодец, дип мактады, әллә нинди планнар кора башлады, сәяхәтләр белән ымсындырды. Вәгъдәләрен раслап, шундук Гудзон аша Атлантик океан ярына алып китте. Бэттери паркы тукталышы янында искиткеч манзара ачыла: Нью-Йорк бухтасы, иммиграция утравы Эллис Айленд һәм, әлбәттә, атаклы Азатлык статуясы. Алсу искиткеч гүзәллектән күзләрен йомды. Пумала, буяуларын алып, тизрәк шушы сурәтне кәгазьгә күчерәсе килде. - Бигрәк матур син, Алсу! Тик бик яшь, бала гына шул әле! - Таһир, күзләренә туры карап, кыз-ның җил тузгыткан чәчләреннән сак кына сыйпап алды. Хуш, Америка! Ошыймы аңа Таһир, юкмы, үзе дә аңламый Алсу. Артык якын да килгәннәре, ерагайганнары да юк. Инде хәл иттем, Нью-Йоркта калам дип йөрсә дә, Мәскәүгә кире очасы көне - 2 сентябрь - запас аэродром булып тора иде. Калам-калам дип йөрер дә, көне килеп җиткәч, кызык итеп кайтты китте булыр. Һич югы, аның карамагында тагын алты ай вакыт бар уйларга. Юллар әле киселмәгән, күперләр яндырылмаган. Тик, тик... 2 сентябрьдә көндезге уникедә күктә самолёт гөрелтесе ишетелүгә, әллә ни булды кызга. Түбәннән тизлек алып һавага күтәрелгән боингны да аермачык күрде кебек. Бу... бу бит... Нью-ЙоркМәскәү рейсы, Алсуны алып очасы самолёт! Әтисе, әнисе, Казаны, университеты, кайтсын дип өзгәләнүче бабасы күз алдыннан йөгереп узды. Йөрәген сулкылдатып, үкенечле уй бәреп чыкты: "Аһ, нишләдем?!" Куллары кинәт телефонга сузылды: "Әни, әни!.. Яңа гына Мәскәү самолёты очып үтте... Йөрәгем өзелеп төшкәндәй булды! Уф, нишлим?!" - "Кайт, кызым. Башка көнне кайт, балам... Бик сагындык, көтәбез!" Океаннар аша килеп ирешкән якын тавыш -хәл-иткеч карарга этәрде. Һәм Алсу Гөлназны, Та-һир-ны, үзен шаккатырып җыена башлады. Ә Таһирны әйтерсең алыштырып куйдылар. Күзгә күренеп суынды. Алсуның "Мин тагын ки-ләм әле" дигән сүзләренә, ярсып: "Мондый очрак башка беркайчан да кабатланмаячак! Сиңа виза бирмәячәкләр! Акылыңа кил!" - дип бәргәләнде. Әмма кайту уе белән алгысыган күңелне бернәрсә дә тыеп тора алмый шул инде. Таһир аны "ки-ре-беткән" дип атады, саубуллашканда, үзенең кесә телефонын бүләк итте. Ә озатырга... килмәде. Ита-гать белән генә телефон аша хәерле юл теләде. Ниндидер ясалма саубуллашу. Алсу, гомер булмаганны, Таһирның килүен көткән иде. Эчен нидер тырнап-тырнап алды алуын. Әмма ул артык игътибар итмәскә тырышты. Хуш, Нью-Йорк! Хуш, Америка! Хуш, Таһир! Сез минем йөрәгемдә үз урыныгызны алдыгыз. Кияү егетенең Казандагы маҗаралары Казанга кайткач, бер-берсенә охшаш ыгы-зыгылы көннәр башланды. Университет, лекцияләр, педпрактика, диплом язу, китапханә, өй... Еракта калган Нью-Йорк, океан яры, сагындырып, һаманһаман искә төшә. Матур төш, татлы хыял булып... Ул сагыну, җанга гына сыя алмыйча, рәсемгә күчә. Хәер, электрон почтада Гөлназ язган хатлар андагы мохитне югалттырмый анысы. Таһирдан бер хәбәр дә юк... Үч иткәндәй, әнисе белән әтисе сораштыра, Таһир язамы, янәсе. "Кайчагында" дип алдалый Алсу. Ә беркөнне... Алсу үз күзләренә үзе ышанмады: Таһирдан, чынлап та, хат бар иде. Экрандагы хәрефләр күз бугандай биеште: "Мин Казанда. Телефон номерыңны җибәр". "Мәгънәсез шаярту!" дип үртәлде кыз. Нью-Йорктагы кеше капылт кына каян килеп чыксын инде монда?! Тик... бу шаяртуның очында нәрсә икән? Алсу кызык ясамакчы булды: "Казанда булгач, шалтыратып кына калма инде, әйдә, кунакка кил безгә. Мичкә бәлеш куям!" - дип, юмор белән егеткә хәбәр юллады. О-о! Хәлләр! Башка да сыймаслык! Кем күрсен, Таһир шалтырата! - Сәлам, Алсу! Мин инде берничә көн Казанда. Әйдә, Бауман урамында очрашыйк, барысын да сөйләрмен. Алсу телсез калды: алдашканга охшамаган. ...Менә алар кафеда утыралар. Таһир Алсуга үзенең Казанга килү тарихын сөйли. Ул Интернет аша Казанда яшәүче Диләрә исемле кыз белән таныш-кан икән. Океан аръягыннан шул кыз бе-лән күрешергә килгән. Кайларга гына бармаган-нар. Камал театрына, Кол Шәриф мәчетенә, "Туган авылым"а... Хәтта Болгарга ук сәфәр кылганнар. Америка егетен үзенә каратырлык нинди гүзәл икән ул?! Алсу шул кызны күз алдына китерергә тырышып утырды. Монысы сөенечен уртаклашамы? Чү... нәрсә ди? - Дөресен әйткәндә, ошамады ул миңа... Алсу телсез калды. А-ла-ай... Артык белдекле, лидер булырга, дилбегәне үз кулына алырга ярата, диме? - Бәлки, шулай тоелган гынадыр... - дип юатасы итте кыз. Алсу Таһирны барыбер кызгана иде. Әллә -кайлардан акча түгеп килсен дә... бөтен өметхыяллары юкка чыксын әле! Әйе, аның татар кызына өйләнәсе килә, әйе, инде аңа өйләнергә вакыт. Их, кем белән таныштырырга соң үзен?! Алсуның аңа чын-чынлап булышасы, хәлен җиңеләйтәсе килде. Нью-Йоркта ул да бит Алсуның күңелен күреп йөрде! Әллә соң туганнан туганы Гүзәл белән таныштырып караргамы? Таһир яшендә, чибәр, акыллы, укыган, дәрәҗәле эше бар... - Телисеңме, бер шәп кыз белән таныштырам... - Һәм Алсу Гүзәл турында сөйләп китте. - Алсу... гафу, аны башкаларга димләрсең... - Таһир Алсуның күзләренә текәлеп карап, кулларына кагылды. Алсу, ток бәргәндәй, кулын тартып алды. Американы искә төшереп утырдылар. Икенче көнне кинога бардылар, Кремльдә картиналар галереясында йөрделәр. Таһирның китәр көне дә җитте. "Миңа бүләк сайлашырга вакыт тапмассыңмы", - дип, соңгы көнне Алсуны кибетләрдә йөрергә чакырды. "Өеңә дә чакырмадың, бәлеш тә ашатмадың, әти-әниең белән дә таныштырмадың", - дип шаярткан булып кына, тел төбен дә сиздереп куйды үзе. Тик Алсу нигәдер кыймады. Югыйсә әтисе белән әнисе дә: "Кунакны өйгә чакырырга кирәк", - дип караганнар иде. "Үзе дә мине чакырмады әле", - дип кенә җибәрде. Көлешә-көлешә, сувенирлар җыйдылар. Әллә ничә түбәтәй, әллә ничә кап чәкчәк!.. Бу кадәр әйберне ничек күтәреп кайтырсың дип, тәгәри-тәгәри көлде Алсу. - Ә монысы сиңа, Алсу! Чын дус булдың син! - Егет Алсуның муенына көмеш чылбыр такты, "Шалунья" дигән духи бүләк итте. Алсуга уңайсыз да, рәхәт тә, күңелле дә иде. Күңеле күбәләк булып очты. Гел җырлыйсы килде. Аның җан халәтенә туры килгән җыры да бар инде: Мин дә куна алыр идем кемгәдер аклык булып! Җирдә күпме җаннар йөри иясез шатлык булып!.. - Минем дә бүләгем бар... - Кыз саклык белән пакеттан төргәген алды, оялып кына, Таһирга сузды: - Америкада авылны менә шулай юксынган идем... Үзе ясаган картинада болын, кырлар, -аккошлар сагынып кайта торган күл, камышлар, ал, зәңгәр чәчәкләр... Менә ул хәзер Таһирга күчте, иртәгә ерак Америкага китәр, Алсу күзләре, Алсу күңеле, туган як төсе булып искә төшереп торыр. Римдагы каникуллар Америкага кайту белән шалтыратты Таһир. Һәм, гомумән, хәл-әхвәлен белдереп, көн саен яза торган булып китте. Шимбә шалтыратып сөйләшү көненә әйләнде. Вакыйгалар куерганнан-куера! Ин-де Алсуның кышкы сессиясе тәмамлануга, Рим ка-ни-кулларына Италиягә чакыра әнә! Алсуның бара-сы да килә, егет хисабына сәяхәткә чыгарга да уңайсызлана. Әнисе аңлар: Алсу - тыйнак, тотнак-лы кыз, кирәк-кирәкмәс адымга бармас. Әтисе ничек кабул итәр менә? Башта әйтергә куркып йөрде, Римны күрәсе килү теләге шулкадәр көчле иде: тәвәккәлләп, өйдәгеләргә серен чиште. Булды! Хәл ителде! Барлык юллар да Римга илтә! Самолёт башта Неапольгә төшеп кунса да. Берничә сәгатькә алданрак килгән Таһир кызны Рим аэропортында каршы алды. Гадәттәгечә, ул бик игътибарлы, кайгыртучан. Юл чыгымнарын, сәяхәтне үзе түләде. Бөтенесен уйлап, бар хәстәрен алдан күреп планлаштырган: хәтта кунакханә номерлары да янәшә иде. Бу ерак сәфәргә чыкканчы ук, Алсу Таһир турында озак уйланды. Әйе, ул акыллы, тәҗрибәле, тормыш күргән. Ләкин аңа карап кына егылып китеп тә булмый бит инде. Яратамы соң ул Таһирны? Үзе дә аңламый. Ул гашыйк булырдай егет никтер бүтән төсле тоела. Бәлки, ул ярата белмидер? Әнисе әнә: "Нинди принц көтәсең син?" - ди. Үлеп гашыйк булулар ул вакытлы гына, янәсе. Үрнәк мисалы да әзер: "Әтиең дә миннән олырак бит, бер дигән итеп яшибез, Аллага шөкер..." Алсу, Таһирны өзелеп сөймәсә дә, чакырган җир-дән баш тартырга да җөрьәт итмәде. Әй, үзем тирәнгә кереп китеп уйлыйм бугай, ул мине дус күрә, шуңа үзенә компаниягә чакыра, бетте-китте, вәссәлам! Тукта, тукта... Таһир Американың атаклы кинорежиссёры Уильям Уайлерның "Римские каникулы" романтик комедиясен кабатламакчы була түгелме? Шул фильм мотивлары буенча сәяхәт оештырган бит бу!.. Алсу - яшь принцесса Анна ролендә (аны Одри Хепберн уйный), Америка репортёры - Таһир үзе... Менә ул мәңгелек шәһәр! Колизей, Рим форумнары, Капитолий, Треви фонтаны, Испан бас-кычлары... - Бигрәк матур син, Алсу! Аһ! Алсу инде икенче тапкыр ишетә бу сүзләрне! Егет кызны, җай гына җитәкләп, антик чорда, легендалар илендә йөртте-йөртте дә соңгы кичтә серен чиште: ул Алсуны бер күрүдә ошаткан икән бит! -Уенын-чынын бергә кушып әйтеп салды: - Әгәр, чык миңа кияүгә, дисәм... Иртәме-соңмы бу сүзләрне ишетәсен сизсә дә, Алсу югалып калды. - Мин әле әзер түгел... Уйлармын... - диде ул, чак ишетелерлек итеп. - Ә сиңа рәхмәт, Таһир! Си-ңа таянырга була. Бик якынаеп та китмичә, артык ераклашмый-ча да, җылы итеп хушлаштылар. Таһирның рейсы-алдарак иде: ул Нью-Йоркка очты. Берничә сә-гатьтән Алсу да Казанына алып кайтасы самолёт тра-бын-нан күтәрелә иде. Туй алдыннан... "Исәнме, кадерле Алсу!", "Хәерле көн, матурым!" Таһирның сәлам хатлары һәрвакыттагыча җылы, сагынулы. Ул инде Нью-Джерси штатында зур йорт сатып алырга хыяллана. Бөтен проектларын Алсу белән уртаклаша. Ике йокы бүлмәсе, зур кунак бүлмәсе, ашханә, балалар бүлмәсе, эш кабинеты... Кайсы бүлмә кайда ничек урнашачак, хәтта схемасын җибәргән! Сөйләсәң, кеше ышанмас, әкият, диярләр. 14 февральдә - Гашыйклар көнендә - кызның өенә купшы чәчәк бәйләме ки-терделәр. Таһир сюрприз ясаган! 8 Мартта да, кыңгырау төймәсенә басып, ишектән шундый ук ал, зәңгәр, шәмәхә чәчәкләр бәйләмен тапшырдылар. Таһирдан! Алсу бермәл үзен әкияттәге Золушка сыман хис итте. Бар да сораша, соклана, бәхет юрый, "күз генә тимәсен, берүк" дип кабатлый. Егет ягы инде туйга әзерләнә башлаган. Туйга кадәр Таһир тагын бер сәяхәт проекты белән яна. "Кая барыйк, сайла!" - дип язган һәм төрле вариантлар тезеп төшкән. Венгрия, Чехия, Скандинавия илләре, Төркия... Барысы да таныш. Кыз уйга калды. Аннары тыйнак кына үз тәкъдимен язды: "Бәлки, Хорватия? Минем анда булганым юк әле..." Сәяхәт август аена планлаштырылды. Шунысы кызык: Таһир кызның кулын сорарга сәяхәткә кадәр килерме, аннан кайткачмы? Ә туй, көзгә кергәч, Сөмбелә йолдызлыгында узачак, Алсу туган айда. Таһир менә шундый туган көн бүләге ясамакчы! Анысы - анысы, тик бер ләкин бар... Алсуга табиблар калкансыман бизен алдырырга кирәклеген гел әйтә тордылар. Ул һаман суза килде, артык әһәмият бирмәде. Ә хәзер, туй ыгы-зыгысы башланганчы, бу мәшәкатьтән тизрәк котыласы килә иде аның. Тизрәк, тизрәк! Менә хәзер, бүген үк! Кызганычка каршы, сәяхәтне күчерми дә булмас... Тик Таһирга бөтенесен әйтергә кирәкме икән? Чирләшкә дип уйласа! Изаланды, бәргәләнде дә егеткә ашык-пошык кына кыска хәбәр юллады: "Минем бар да әйбәт. Операциягә кереп чыгасым бар. Хорватияне кичектереп торыйк". Анализлар, больница, кырыс табиблар, операция... Болары - үзе бер авырулар галәме. Эчпошыргыч бертөрле көннәр, бертөрле процедуралар. Шушы ун көн эчендә дөньяда әллә ниләр булгандыр кебек. Таһирдан хатлар элеккечә килеп тора. Гадәттә-гечә, кайгыртучан, игътибарлы, чын джентльменнарча ул. Әмма Алсу күңеле белән тоя: нидер булган. Сәбәп тә юк шикелле. Хәер, кайбер сүзләре элеккечә җылы түгел, язар өчен генә язылган сыман... Шимбә -са-ен шалтырата иде, бу атнада... телефон дәшмәде. Бәлки, берәр ерак җиргә киткәндер? Ярар, язар әле, язмый калмас. Ике көн, өч көн, атна үтте - хәбәр юк. Алсу бергә төшкән фотоларын карап утырды, егетнең хатларын күздән кичерде. О-о! Ниһаять! Таһирдан күптән көтелгән хат! Кадерле Алсу! Мин озак язарга кыймадым. Сиңа ничек җайлап, күңелеңне җәрәхәтләмичә генә әйтергә дә белмәдем. Мин чын мәхәббәтемне таптым. Ә син - әйбәт кыз, Алсу! Аннары син яшь әле. Бар да алда синең. Бәхет телим. Алсу тораташ булып катты. Юк! Юк! Булмас! Ышанмыйм! Ә матур сүзләр? Вәгъдәләр? Туй? Аһ!.. Кыз өзгәләнеп, үксеп-үксеп, һич тыела алмый елап җибәрде. Үз гомерендә моннан да авыррак көне булмагандыр... Көтелмәгән хәбәрләр ...Күңелдә яралы төеннәр калдырып, Сөмбелә ае да узып китте. Алсуның туган көненә еракерак-лардан чәчәк бәйләмнәре җибәрүче дә, юри генә -шалтыратып котлаучы да булмады - Таһир өйләнгән! Алсуны ымсындырган йортында кәләше белән яшәп ятадыр, мөгаен. Ялгышып та Алсуны искә төшерми микәнни? ...Беркөнне әнисе туган яклары юбилеена багышланган китап алып кайтты. Анда шул районнан чыккан күренекле шәхесләр турында мәкаләләр, фоторәсемнәр урнаштырганнар. Язучылар, җыр-чылар, артистлар, галимнәр... Менә Асылтамакка ба-гышланган бүлек. - Ә-ә-ә! Бу бит... бу... теге Нью-Йорктагы Сәрия апа Газизова... Әйе, чынлап шул! Нью-Йорк университеты профессоры диелгән. Сугыш башланганда, Асылтамакта туган булган, аннары гаиләсе белән Казанга күчеп киткән. Мәскәүдә укыган, Америкага җибәргәннәр... Нью-Йоркта Сәрия апаны эзләп -бармаган булсалар, Таһир белән дә танышмаган булыр иде Алсу. Телефон аша сөйләшкәндә дә, үзе белән күрешкәч тә, Алсуның саф татарча сөйләшүенә ничек сокланган иде ул. Их, шулчакта тылсымлы бер сүз җитмәгән аларга! "Сез үзегез кайсы яктан, Сәрия апа?" - дип сораса соң инде! "Чыгышым белән Асылтамактан", - дияр иде. Ул, әнисенең авылдашы булгач, Алсуга да якташ булып чыга лабаса! Үкенечле хисләр җанын көйдерде. Әйтерсең Таһир белән ике араны җайларга ул да сәбәп булыр иде. Бик якын булып та, еракта калганнар, аймылышканнар шул. ...Тау белән тау гына очрашмый, диләр. Язгы бер көндә Алсу укыган университетта Америкадан килгән профессор Сәрия Газизова белән очрашу үткәрделәр! Алсу да шунда иде. Башында бер генә сорау бөтерелде: ничек күрешеп сөйләшергә? Таныр микән? Очрашу ахырында кунакны сырып алдылар. Алсу халык кимегәнен көтеп торды да янына атылды. - Сәрия апа, исәнмесез?! Сәрия ханым, исенә төшергәндәй, ике-өч секунд кына кызга карап торды. Аннары кочаклап ук алды. - Алсу, акыллым, синме бу? Очрашу дисәң дә очрашу! Кайчан тагын Америкага киләсең? - дип тезде генә. - Килсәң, кара аны, кире җибәрүләр юк сине! Алсуга рәхәт булып китте. Аның бик тә Таһир турында сораштырасы килгән иде дә, горурлыгы тыеп калды. - Сәрия апа! Сез бит минем авылдашым икән! Әнием Асылтамактан, - дип кенә әйтә алды ул. Һәм шул хәбәре белән Америка кунагын тагын бер шаккатырды. Вакыт кысан. Профессорны көтеп торалар. - Асылтамак?! Тукта әле, Алсу... Син мине шаккатырудан һич туктамыйсың... Иркенләп сөйләшергә дә җай юк, вакыт кысан. Нишләргә соң? Булмаса,мин сине үзем табармын, Алсу! Хәбәрләшербез, яме, - диде Сәрия ханым, Америкача елмаюы белән балкып. Ул кызны якын итеп сөеп, ашыгып китеп барды. ...Елдан артык вакыт узды. Диплом яклаулар, мәктәпкә инглиз теле укытучысы булып урна-шулар... Үзе дә укучыларыннан әллә ни аерылмаган Алсу бала-чага дөньясында бераз онытылгандай булды. Тик йөрәк һаман сызыпсызып ала. Үткәннәр матур төш сыман күз алдыннан үтә. Кабат Америкага китеп эшләү хыялы мәңге сүнмәстер ул. Инде балалар белән эшләү тәҗрибәсе дә бар. Һәм ул тагын тәвәккәлләде. Тик виза гына һаман тоткарлана. Анкеталарын көздән үк тутырган иде югыйсә. Әллә инде башка илгә, әйтик, Грециягә китеп барасы? Анда да тел белүчеләр эш таба ала. Уңай җавап озак көттермәде. Атна-ун көн эчендә чакыру килер, көтегез, диделәр. Эш табылды, контрактка кул куелды. Монда инде Яңа ел ыгы-зыгысы. Ә Алсу чемодан җыя. Иртәгә - юлга... -Уйларын бүлеп, телефоны шалтырады. Чит-ят -номер. - Алсу, синме?! Мин - Дания, Нью-Йорктан. Хәтерлисеңме? Сине Сәрия ханым аша таптык... Алсу үз колакларына үзе ышанмады. Те-ле-фонның теге башында иң элек кияүгә чыгучыкмавы белән кызыксындылар, аннары... Аннары Дания Таһир турында сөйләп китте. Нәрсә ди?! Ул өйләнмәгән?! Ниндидер күңелсез хәлләргә тарыган?! Егетнең әти-әнисе, шул кызны ничек табарга дип, Алсу исемен телдән дә төшерми диме?! Аһ!.. Түз, Алсу!.. Таһир тагын бик якын һәм коточкыч ерак та. Хәленнән килсә, янына күбәләк булып очар иде дә... Иясез шатлык булып... Нәрсә әйтә алсын соң кыз бала? - Ә мин Казаннан китеп барам. Еракка, озак-ка... Кирәк булсам - эзләп табар... Электрон адре-сым үзгәрмәгән... - Каушап, теленә килгәннәрне өзектөтек кенә әйтте дә, ашыгып, үзен үзе бе-лештермичә, төймәгә басты. Ике ут арасында Нәрсә булыр? Алда ниләр көтә? Күрешерләрме? Нишләргә инде хәзер? Алсу, җанына урын табалмыйча, җәйге киемнәрен, тигез табанлы балеткаларын бер алды, бер куйды. Аркылы-торкылы яткан рюкзак, юл сумкаларына абынып сөртенде. Барысын болгап ыргытасы килде. Менә хәзер телефон шалтыраса? Таһир, теге вакыттагыча, күрешкәч ба-рысын да сөйләрмен дип, нейтраль урында очрашу билгеләсә?.. Китми калып та булмый бит! Үкенечле уйлар эчендә кая барып сугылырга бел-мичә йөдәде кыз. Ичмасам, самолёт билетлары күз алдында ята: Мәскәү-Дубай. 31.12.2011. Баштарак кая китәсен берәүгә дә әйтмәскә булган иде. Артык күп сөйләнеп йөреп, күз тидерүең бар! Китәме - китә, эше бармы - бар, контрактка кул куелганмы - куелган! Греция ни, Гарәп илләре ни - кемнең кемдә ни эше, янәсе. Оҗмах бакчасыдай мәңге яшел Греция депрессия халәтен юып төшерер кебек тоелган иде шул. Халкидики ярым-утравы, таверналар, Урта диңгездәге ап-ак яхталар, тау тезмәләрен алыштыручы яшел үзәннәр... Әтисе, әнисе, Алсу кайчандыр шул илгә барганнар иде. Еракта калган бала чагындагыча, шундагы гасырлык платан агачын кочып, теләк телисе килде Алсуның... Һәм таштан коелган Аристотельнең уң аягының баш бармагына сул кулы белән кагылып аласы... Акыллы булыр өчен! (Шундый юрама бар анда!) Илдә кризис, апельсин җыярга барсаң гына инде дип, хыялларын сүрелттеләр кызның һәм... Берләшкән Гарәп Әмирлекләрен тәкъдим иттеләр. Алсу Дубайдагы иң зур сәүдә үзәге ресторанында официант булачак! Йөгереп кенә йөрергә туры киләчәк. Яссы табанлы балеткалар менә ни өчен кирәк! Ә Америкада, озын буйлы Таһир янында кечкенә күренмәс өчен, биек үкчәле туфлиләрдән йөргән иде!.. Таһир... Кара, нишләп һаман бер хәбәр дә бирми соң? Нинди сәер шалтырату булды бу? Әллә соң, тәвәккәлләп, үзенә җыеп караргамы?! О, юк! Чын мәхәббәтемне таптым дип, акка кара белән язды лабаса! Тик... Эчке бер сиземләү белән Алсу монда барыбер дә нидер булганын чамалый: берәр бик үткер, чая кыз йә ханым егетнең башын әйләндереп кенә мәҗбүри өйләндертмәсә, Таһир үзе андый адымга һич җөрьәт итә торганнардан түгел... Әллә нинди буталчык хәлләр. Нишләргә соң, нишләргә?! Чү, Алсу, әллә инде елыйсың? Сөрт яшьләреңне! Әнә Сәрия апаң хат язган сиңа. Кадерле Алсу! Син ничек курыкмыйча ерак Гарәп Әмирлекләренә китәргә булдың? Авыр булмасмы? Сагынмассыңмы? Түзәрсеңме? Шәрыкта кануннар бит башка. Беләм: синдәй нәзберек балага җиңел булмас. Синең бу адымыңа сокланам да. Тәвәккәл, мөстәкыйль, үз дигәнеңә ирешми туктамый торган акыллы кыз шул син! Күз алдымда һаман бер картина: Нью-Йоркта син ялгыз авыру карчыкны карап утырырга барган идең. Әбинең хәле авырая, кирәкле дарулар да булмый кул астында. Гөнаһ шомлыгына каршы, аптекада да беткән чагына туры киләме - Надия белән икәүләп миңа шалтыратасыз. Кирәкле таблеткаларның миндә барлыгын белгәч, соң булуга карамастан, син килергә тәвәккәллисең. Борчылып, каршыларга чыксам, - төнге Нью-Йорк буйлап, горур рәвештә башын югары чөеп, безнең Алсу атлый! Батыр кыз син! Ышанам: бар да әйбәт булачак! Ә Таһирга килгәндә... Шалтыратырга да курыккан нинди егет инде ул?! Кирәк булса, Дубайдан да эзләп табар! Исең дә китмәсен! Белеп тор: мин сиңа һәрчак хәер-фатихада. Уңышлар теләп, Сәрия апаң. Хат әйтерсең тылсым көченә ия булды. Кызга канатлар куйдылар диярсең: кәефләре дә күтәрелеп китте. ...Карлы Казан, Яңа ел алды ыгы-зыгысынакү-мелеп, ылыс катыш мандарин исенә чумып, мәң-ге бетмәстәй "бөке"ләре тозагында, чыршыларда балкыган аллы-гөлле утлары кочагында калып, Алсуның китеп баруын сизмәде дә бугай. Әти-әнисе - җылы туннардан (алар, кызларын озаткач, Асылтамакка кайтып китәчәк), Алсу - җиңелчә курткадан, өйдән ерак юлга кузгалдылар. Гомергә истә калачак Яңа ел булыр кебек бу! Баш миенең хәтер тартмасы алдына дөнья картасын элде Алсу: күңеле белән Мәскәү, Россия көньягы, Кара диңгезләрне очып узды да Көнбатыш Азия, Иран, Фарсы култыгы тирәләрен айкый башлады. Абу-Даби, Дубай, Шарҗа, Адҗман, әл-Фуджайра атамалары да инде колакка алай ук ят түгел. Дубай Мәскәүдән Дубайга биш сәгать очканнан соң, Алсу бөтенләй башка дөньяга килеп төште. Чып-чын фантастика! Зу-у-ур аэропорт. Эскалаторлар. Барысы автоматлаштырылган. Хәтта атлап та йөрисе юк - төймәләргә генә басасы. "Цивильно!" - дип куйды ул сокланудан. Мондагы халык! Кемнәр генә юк араларында: ак, кара, сары тән-леләр... Бар да каядыр ашыга. Бу кадәр чуарлыкны Алсуның әле беркайчан күргәне булмагандыр. Индуслар -багажны трансферга урнаштыра, ак киемле, чалмалы гарәпләр таможня тикшерүендә утыра. Ә шәһәрне тасвирларга сүзләр җитмәс сыман. Урамнар киң, "бөке"ләр юк, һич арттырусыз көзге кебек шома юллар, затлы машиналар. Монда да небоскрёблар. Бер-берсенә бөтенләй дә охшамаган үзләре! Кайсы - китап, кайсы - пальма, кайсылары геометрик фигуралар сыман итеп төзелгән. Метро шәһәр өстеннән уза. Мегаполис! Ул чәчәкләр! Ул пальмалар! Кыштан - җәйгә, бертөрле сорылыктан әкияти гүзәллеккә менә ничек тиз генә күчеп була икән. ...Алсу, озын итәк киеп, чәчләрен артка җыеп, беренче эш көненә әзерләнде. Шорты, мини-итәкләр, артык сыланып торган киемнәрдән кеше арасына чыкмыйлар биредә. Мөселман иле буларак, шәрә беләк, ачык изү, ялангач аяклар белән йөрү тыела. Тездән югары, үтә күренмәле күлмәкләр кимәскә икәнен Алсу алдан белеп килгән иде инде. Ә болай ул үзе дә коеп куйган мөселман кызы: тыныч, тыйнак, әдәпле, тотнаклы, кайберәүләр кебек чәчрәп күзгә керә торганнардан түгел инде. Һм-м, бәлки, шул артык тыйнаклыгы комачаулагандыр да әле... Таһирга әнә башка төрлерәк кызлар ошаган бугай. Әй, тагын шул искә төште. Әллә соң ул да Алсу турында уйлап куйганмы? Якын Көнчыгыштагы иң зур сәүдә үзәге - "Дубай Молл". Анда ресторан-кафелар, эреле-ваклы кибетләр, океанариум, тикшеренү үзәге... Менә кайда эшләячәк Алсу! Тездән түбән шакмаклы итәк, ак кофта, шундый ук акка көрән шакмаклар төшкән жилет, ике толымга үрелгән чәчләре, җилкәсенә чак төшеп, ниндидер шаян кыз образы тудыра. Менә шундый дресс-код! Көзгегә күз салгач, үзе дә канәгать калды. Их, Таһир күрсә!.. Алсу эшли торган кафе террасасы "җырлаучы фонтаннар"га карап тора. Шуңа күрә бирегә кереп утырырга теләүчеләр аеруча күп. Ярты сәгать саен музыка алышына: әле Шәрыкныкы, әле Европаныкы, әле классик музыка яңгырый. Фонтаннар да әллә нинди кыяфәтләргә кереп шаккатыра. Һәр керүчене якты йөз белән елмаеп каршыларга, бик игътибарлы булырга, заказларын тиз үтәргә кирәк. Аралашу, әлбәттә, инглиз телендә. И тырышты инде Алсу! Бөтерчек кебек бөтерелде, күбәләк кебек очты. Алар бригадасы егетләре эшчән кызга, шаяртып, "Бал корты" дигән кушамат тактылар. Мактап, үсендереп торсыннар да, ничек рәхәт булмасын ди! Моңсу Алсуның күзләре, иреннәре елмая иде инде. Россиядән килүчеләр аеруча үз итте. Бейджигында "Алсу" исемен күрү белән җан керә үзләренә. Күбесенең инглизчәсе чамалы, сөенеп, шундук русчага күчәләр. "Алсу, Алсу" дип кенә торалар. Менә бәла! Тыз-быз йөгерә торгач, туфлиләре аягын кырган, җитмәсә, ул аяк-лар сулык-сулык килеп авырта. Борычлы, төрле тәмләткечләр, үләннәр кушып әзерләнгән, авызны өтеп алып яндыра торган ризыкларына да күнегү җиңел түгел икән. Америка булмас сиңа, дип куйды ул, уңай якларын юри танымаска тырышып. Ә акылы белән барыбер дә биредәге тәртип, чис-талык, муллыкка соклана иде. Эчкән, тарткан, сыра шешәсе күтәреп йөргән бәндәләрне ялгыш та очратмассың. Теләсә кайда тыныч кү-ңел белән курыкмыйча йөри аласың. Акчаңны, телефоныңны югалтсаң да борчыласы юк - беркем кагылмый, берәү дә урлап китми. ...Ә шулай да сагындыра. Бигрәк тә авылдагы кәккүк тавышлары, шомырт чәчәге исләре, салават күперләре, әбисе пешергән тәбикмәкләр... Ә монда - чүл, ком бураны! Их, коеп яңгыр яусын иде! Балеткаларын салып атып, күлләвекләргә керә-ке-рә, рәхәтләнеп чылана-чылана, ялантәпи атлар иде. Теге 60 нчы еллар хитындагыча: Бывает всё на свете хорошо, В чём дело, сразу не поймёшь - А просто летний дождь прошёл, Нормальный летний дождь... Алсу, хыялланып, җыр көенә ритмик хәрәкәт-ләр ясап, үзен яңгыр астында калгандай хис итте. "А я иду, шагаю по Москве..." дип, кыланчыкланып әйләнгәләде, аннары, көлеп, "әй лә, по Дубаю" дип тыпырдады. Җырдагыча, Тын океан, тундра, тайгалар белән генә чикләнмичә, Алсу ком чүлләрен, Фарсы култыгын, Һинд океан ярларын айкаячак әле... Шул күтәренке кәефтә ул, ни булса - шул дип, Таһирның номерын җыйды. Әмма, корт чаккандай, тиз-тиз төймәгә басып сүндерде дә телефонны диванга ук ыргытты. Әйтерсең кулларынпешерә... Син кем, Сәет? Молдовадан Ротарь Лиля, румын егете Микола, гарәп егете Сәет Алсу белән аеруча дуслаштылар. Дүртесе дә бер бригадада. Сәет университетта туризм буенча укыган, Лиля - тарих, инглиз теле укытучысы, Микола - икътисадчы. Алар белән тагын Филиппиннан килгән азиат йөзле бик ярдәмчел кызлар, Мисырдан килгән егетләр эшли. Иң башта Лиля якын итеп Алсуга эндәште. - Кара, син үзең дә җырчы Алсуга охшагансың бит! Ияк, иреннәр... Күзләр дә... Абау, профильдән нәкъ адашың төсле, - молдаван кызы яңа таны-шына яратып карап торды. Алсу тыенкы гына көлеп җибәрде дә, оялып, башын читкә борды. Аннары, бик кирәкле мәгълүмат җиткергәндәй: - Без әле якташлар да! - дип мактанып алды. Җырчы Алсуның әтисе туган авыл Уяндыкка Асылтамактан ярты сәгатьлек юл. Искиткеч матур яклар - авыллары Агыйдел буенда. Алсу ел да Сабантуйга кайта анда. Кызлар шулай дуслашып киттеләр. Ә егетләр... Микола күп сөйләшә, тел бистәсе, туктаусыз көлдерә, өчәү бергә туры килсәләр, русча гына сөйләшә башлыйлар. Андый чакларда Сәет, көлемсерәп, читтән генә күзәтә. Аһ, чибәр егет! Ул сөрмәле күзләр, ул буй-сын! Иван Ургантка да охшаган кебек. Кызларны акылдан яздырадыр бу. Алсу, егеткә бер карау белән, әллә нишләп китте: әтисе чалымнары бар иде анда. Әллә исеме, әллә әтисе белән охшашлык үзенекен итте: ул аңа аерым бер җылы мөнәсәбәттә иде. Сәет тә Алсуга күз төшергәләп ала. Ничектер башкачарак карый ул аңа: яратыпмы, сынапмы, баласытыпмы шунда - аңламассың. Лиляга да, Филиппин кызларына да бер дә андый күзләр белән карамый. Алсу, бар дөньясын онытып, ихластан клиентларына хезмәт күрсәткәндә, кинәт үзендә кемнеңдер тирән карашын тоеп, шул якка борылып карыйсы итте. Сәет! Шулкадәр яратып, сокланып карый егет! Бер генә мизгелгә күзләре очрашты. Кыз, оялып, керфекләрен түбән төшерде. Ике бите уттай яна иде. "Татар кызы бигрәк тыйнак, бер сүз әйтсәң кызара ла... Хәтерләрен калдырырлык сүз әйтмәгез сез аңа..." дип, Алсу кебекләр турында җырлыйдыр инде Илһам Шакиров. Эш бетеп кайтырга чыкканда, "Хай, Алсу!" дип, Сәет куып тотты. "Әйдә, төрек кофесы белән сыйлыйм үзеңне", - ди. Кафега кереп утырдылар. Башта икесе дә бер-берсенә визит карточкасы -ясады: илләре, туган шәһәрләре турында сөйләделәр. Сәет Мисырдан, Урта диңгез буендагы зур порт шәһәре әл-Искәндәриядән килгән. Икенче төрле әйткәндә, Александрия. Александр Македонский хөрмәтенә шулай атала. Мәктәптә укыганда, көзге каникулларда әти-әнисе Алсуны Мисырга алып барган иде. Пирамидаларны, Кызыл диңгезне, дөяләр кәрванын, җирле халык бәдәвиләрне искә төшереп, Сәет сөйләгәннәрне күз алдына китереп утырды. Егет әти-әнисе, апалары, энеләре турында сөйли, фотоларын күрсәтә. Соңыннан бер фотоны күрсәтергәме-юкмы ди-гәндәй икеләнеп торды да "монысы Ләйлә" дип куйды. Сизмиме соң инде Алсу! Хәсрәт эчендә ут йота бит егет! Аның чишеләсе, эчендәгесен кем-гәдер сөйлисе килә... Сәет бик яраткан аны. Әмма Ләйлә югары катлау кызы икән. Әти-әнисе, яшьләрнең теләгенә каршы барып, аларны аерган: кызны бай егеткә кияүгә биргәннәр. Сәет, йөрәге януга чыдый алмыйча, иленнән үк чыгып киткән. Онытылырга да, акча эшләргә дип тә... Һәм... караңгы төндәге якты йолдыз сыман берәү - Алсу монда. "Син тыйнак, сабыр... Башкалардан аерылып торасың. Үзең - мөселман кызы, минем ватанымдагы кызлар-ны хәтерләтәсең", - диде, күзләренә туры карап. - Ул үзенә тарта торган әллә нинди сихри көчкә ия иде, ахрысы... Алсу Таһир белән Сәетне бизмәнгә салып карады. Әле берсе өскә калка, әле икенчесе... Әл-Искәндәриягә алып китәм! Көннәр үз көенә уза бара. Алсу өчен бөтен Җир шары уч төбендә генә кебек. Аңа Казан да, Нью-Йорк та, Дубай да, хәтта кечкенә Асылтамак та сыеп беткән. Сәетне көн дә эштә күреп тора. Алсуны ул күз уңыннан һич ычкындырмый. Көтелмәгән берәр хәл туса, җир астыннан калкып чыккандай, шундук калкансыман пәйда була. Берәрсе Алсуга кырын гы-на карасын, карчыга урынына һөҗүмгә күчә. Ял көнендә, бергә балыкчылар авыллары, пальма ешлыклары, кечерәк кенә мәчетләр, келәм базарлары аша үтә-үтә, икәүләп Һинд океанын карар-га бардылар. Мату-ур! Океан да, Сәет тә! Тик менә сәер гадәтләре бар инде. Беркөн Алсуны кыс-ка җиңле күлмәктән күреп кәефе кырылды. Җиң беләзекне капларга тиеш, ди. Алсуы да инде гаеп-ле кеше сыман югалып ук калды. Эштәге егетләр белән ачылып китеп сөйләшергә дә ярамый! Көнче күбәләк! Алсу кибетләргә китсә, шалтыратып эзли башлый, төпченеп кайдалыгын белмичә һич туктамый. Нәрсә ди?! "Син миңа бик ошыйсың! Әйдә, әл-Искәндәриягә алып кайтып китәм сине! Анда күңелле. Сиңа ошар. Ике катлы зур йортыбыз бар. Әти-әни, туганнар белән бергәләшеп, матур итеп яшәрбез, иншаллаһ. Икенче кат безнеке булыр... Мин сиңа өмет итә аламмы? Болай гына, вакыт уздырып йөрерлек кенә булсаң, турысын әйт. Минем уй-ниятләр җитди". Шушы сүзләрдән курыккан иде дә инде Алсу! Ни дип җавап бирергә? Сәет бик-бик ошый аңа. Әмма... Мәңге кайталмыйча, чит-ят җирләрдә саргаергамы? Әти-әнисен бер күрергә тилмереп, үзәге өзелеп яшәргәме? Шәригать кануннарына буйсынып, чит тәртипләргә күнеп көн күрергәме? Баштанаяк төренеп, пәрәнҗә бөркәнеп, йөзне каплап... Аллам сакласын! Узган ел "Комсомолка"дан укыган бер гыйбрәтле язманы исенә төшерсә, йөрәге әле дә жу итеп китә! Эшкә килеп урнашкан украин кызы Наташа белән гарәп егете арасында мәхәббәт уты кабына - өйләнешәләр. Балалары туа. Һәм... коллык башлана. Гарәп ир-атының хатыны да гарәп булырга тиеш икән ләбаса. Җитмәсә, аның берничә хатыны бар икән инде! Монда кануннар катгый! Наташа өчен тәмуг газапларына тиң көннәр башлана. Ахыр чиктә мең бәлаләр белән качып котыла, ләкин баланы әнисенә бирмиләр, алып калалар... Алсу, коты очып, куркыныч уйларын куарга тырышты. Биредә хатын-кызның төп миссиясе - балалар табу, балалар тәрбияләү, ә ирләр - акча табучы, туендыручы, киендерүче, кайгыртучы. Мөселман гадәте буенча, ир кеше - баш, ир кеше - хуҗа. Хатын-кыз үзе генә өйдән чыгарга да тиеш түгел. Кибетләргә дә ире яки ир туганнары озатуында йөри алар. Алсуны иң нык гаҗәпләндергәне шул: гарәп ха-тыннары пәрәнҗә астыннан зиннәтле бизәнү әй-бер-ләре тагып, алтын-көмешкә күмелеп йөри-ләр,- кыйммәтле косметика кулланалар! Хиджаб- ас-тын-да - затлы ефәк, асыл күлмәкләр, күз явын алырлык туфлиләр! Иң шәп бутикларда - алар! -Матурлык салоннарында - шулар! Кара озын итәк----кә уралып, яулыкларга чорналып... Йә, кем өчен?! Ирләре, фәкать ирләре өчен! "Синең ту-ры-да шулкадәр кайгыртып торганда, йөзне генә кап-лау берни түгел", - диләр үзләре. Дубай метро-сын-да бер вагон бары хатын-кызлар һәм балалар өчен. Дүшәмбе көнне пляжда хатын-кызлар гына ял итә. Алсу, гарәп илендәге шушы тәртипләр, гадәтләр турында уйланып, кай якларын күңеле белән хуп-лап, кайсыларын кабул итеп бетерә алмыйча, Сәет янәшәсеннән атлады. Әллә каян гына Таһир исенә төшеп куйды. Икенче көнне әти-әнисенә кызык итеп кенә Сәет турында язып, кылларын чиертеп карамакчы иде - кая ул! "Коллыкка төшәргәме?", "Пәрәнҗә бөркәнеп йөрергәме?", "Фәләненче хатыны булыргамы?" Киткәннәр тезеп, киткәннәр... Егет ягыныкылар да каршы булып чыкты. Тик үзсүзле Сәет тә бик тиз генә бирешә торганнардан түгел шул. Әлегә ул, Алсуны тынычлыкта калдырып, иленә кайтып китте. Ялга. Әти-әнисе Алсудан биздерергә тырышып, эшкәртеп җибәрердер, мөгаен. Ә кичен билгесез номердан шалтыратып дәшми калучы тәмам аптырашка салды Алсуны. Америкадагы номерлар гына шулай башлана. Әллә Таһир инде?.. Океан аръягыннан килгән хәбәр Нью-Йорктан Гөлназ язган! Исәнлек-саулык, эше, фатиры... тәк-тәк... Бар да әйбәт... Алсуның күз-ләре, мониторны диагональ буенча гына йөге-реп узып, таныш исемгә төртелде. Таһир... Дания апа белән очраштык. Сине сорашты. Таһир турында сөйләде. Бер туйда аны ниндидер марҗа кызы белән таныштырганнар. Ярый белгән ул Таһирга! (Син ачык авыз түгел инде!) Башын әйләндереп, егет куенына кергән. (Син күрәзәчедер, билләһи! Шикләрең рас килде!) Тәки эләктергән тозакка! Таһир һушына килгәндә инде соң булган. Терсәк якын да бит, тешләп булмый. Яши алмаганнар - аерылышканнар. Таһирның бар милкен тигезләп бүлешергә туры килгән. Америкада аерылышу бик кыйбат шул! Ә менә әти-әнисе һаман сине искә ала икән! Беләсеңме, Таһир нәрсә дигән?! "Алсу беркайчан да мине гафу итмәячәк, мин бик гаепле аның алдында". Йә, ни әйтерсең? Хәзер инде Алсу шок хәлендә иде. Аңлашыла: баш иеп гафу сорарга Таһирның горурлыгы комачаулый. Бик сак, алдын-артын уйлап эшли торган кешене төп башына утыртсыннар әле! Әллә нинди болгавыр атна булды әле бу! Ага-рынып, суырылып калган, чарасызлыктан ниш-ләргә белмәгән Лиля коточкыч яңалыгы белән ау-дара язды. "Мин авырлы", - ди. Ышанмыйча, тест үткәреп караган - нәтиҗә уңай! Бу катлаулы хәлдән чыгу юлы да күренми. Лиляның гарәп егете Омар белән буталуына исе дә китмәгән иде Алсуның. "Ошамый ул, болай гына йөрим", - дигән иде бит соң -Кишинёв кызы. Ничек? Кайчан? Кай арада? Инде ниләр булып бетәр? Башсыз кыз! Абортка барырга курка - яңадан балага уза алма-са! Авырлы икәнен сизсәләр - җаваплылыкка тарта-чак-лар! -Лиляны хурлыклы депортация көтә! Бердәнбер юл - Омар белән өйләнешәсе генә кала. Анда да никах авыры булмаган очракта гына рөх-сәт ителә... Яратмаса да, гомер буе шуның белән яшәргә тиеш буламы? Аерылышса, баласыннан мәх-рүм итәчәкләр... Аһ, нишләдең син, Лиля? Язмышыңны бер кичтә шулай сызып аттыңмы инде, йә? Әнисенә ничекләр итеп әйтер дә, ул бичара ана ниләр кылыр? Карындагы баланың әтисе әле бу хакта берни белми. Лиля, бик аптырап, борчылып, Омар янына китте. Бик кызганыч иде ул! Бераздан телефон шалтырады. Сәет! ӘлИскән-дәриясеннән юксынып шалтырата. - Күрәсем килә үзеңне, тизрәк скайпка күч, - ди. Бер-берсенә карашып, көлеп җибәрәләр. - Сине тизрәк үзебезгә алып кайтасым килә! Менә сиңа иясез шатлык!.. Алсу күңелендә яраткан җыры кыңгыраулар чыңы булып яңгырый: Кемгәдер кирәк булуың - бәхет бит ул дөньяда... Җирдә күпме җаннар йөри иясез шатлык булып... Алсу күңелендә булган уй-кичерешләрен әйтеп аңлатырлык, каты бәрелмичә генә егетнең мәхәббәтен кире кагарлык сүзләр эзләде. Шундый итеп әйтергә кирәк: сүзләр күбәләк канаты кебек кенә кагылып алсын. Рәнҗетә күрмәсен, берүк! Яратканга Сәет гаепле түгел лә! - Сәет! Мин озак уйландым. Аңларга тырыш... без берничек тә бергә булалмыйбыз!.. Мин шундый итеп үстерелгән, шулай итеп тәрбияләнгән - башкача була алмыйм. Мине ничек бар шулай кабул итсәң - бер хәл. Әмма анысына син әзер түгел! Син аңа өйрәнмәгән, синең өчен ул ят. Безнең менталитет, дөньяга карашлар бик төрле. Әйдә, артык тирәнгә кереп киткәнче, дусларча хушлашыйк! Сау бул, Сәет! Сәет аны аңлады да, аңламады да кебек. Гашыйк күзләре белән төбәлеп, уңай җавап көтә иде сыман. - Хуш, Алсу! Олы бер йөктән котылгандай, Алсу җиңел сулап куйды. Сәет урап килгәч, кабат бу сөйләшүгә әйләнеп кайтырлардыр, мөгаен. Әмма анысы Алсуны алай ук куркытмый иде. Тагын телефон! Сәетме?! Юк! "Алло, алло!" Дәшмиләр! Шул ук билгесез номер! Синме, Таһир? Ник эндәшмисең? Сүзне бит үзең башларга тиеш! Ул, үртәлеп, телефонын читкә этәрде. Күңелендә һа-ман шул җыр: "Иясез шатлык". Ул, чынлап та, Алсу җыры бугай: Әй, килә гомер итәрлек кемгәдер таянасы!.. Мин дә куна алыр идем кемгәдер аклык булып!.. Кемгәдер... Кем ул? Алсу әле үзе дә белми. Кәләш Искәндәриягә очты! ...Елдан артык вакыт сизелмичә узды да китте. Кайчак Алсу, мин армиядәге егетләр хәлендә генә, кайтырга да озак калмады, дип юата үзен. Өйдән, әти-әнидән, туганнардан, дуслардан ерак ерагын. Ләкин бар да вакытлы бит. Менә бу ком бураннары да, рәхимсез кояш та, кара-чутыр гарәпләр дә, гарәпчәле-инглизчәле сөйләшүләр дә... Кызык: Штатта чакта американча инглиз телендә аралашсалар, биредә гарәпчәрәк инглиз теле бугай. Их, туйганчы бер татарча сөйләшәсе иде! Беркем юк бит, беркем! Ярый әле, русча сөйләшергә молдаван кызы Лиля бар! Лиля дигәннән... Ул теге вакытта, бар батырлыгын җыеп, Омарга туачак бала хакында барып әйтте. Һәм ашыгыч рәвештә никахка әзерлек башланды. Искә төшерә башласаң... У-у-у, ниләр генә булып бетмәде! Лиляның әнисен җайлау-майлаулар... Омар белән сүзгә килеп бетүләр... Токсикоз... Кабыклы бәрәңге белән тозлы кәбестә ашыйсым килә дип йөргән Лиляны Алсу бәрәңге пешереп сыйламакчы булган иде дә... Тик мондамы соң инде бәрәңге! Үзе баллы, үзе төче... Егет ягыныкыларны Омар үзе ничек ризалаткандыр, һәрхәлдә, каршылык сизелмәде: Мисырда яшь килен Лиляны көтәләр иде инде. Омар, яллар алып, туй хәстәре артыннан әти-әнисе янына кайтып китте. Никахлашу көне якынлашкан саен, Лиля гына кәҗәли башлады. Бер карыйсың: "Әй, бармыйм, кияүгә чыкмыйм! Ник кирәк ул Омар?!" - дип елый. Икенче юлы Омар белән көлә-көлә телефоннан сөйләшә. Мин бәләкәчебезгә матур киемнәр карап йөрдем, имеш! Йөз төрлегә әйләнә алган Лиляга Алсуның исе китте: чегәндер бу, билләһи! Александриягә, ягъни Искәндәриягә никахына очасы көнне дә үз-үзенә урын таба алмады молдаван кызы. Инде бүләкләрен барлап, киенеп-ясанып чыгып китәргә әзерләнгәч тә, аһ-ваһ килеп, әрле-бирле йөренде: "Алсу, нишлим? Барасым килми минем, нишлим?!" - дип еламсырады, билетларын атып бәрде. Әллә билгесезлек, әллә бөтенләй чит-ятлар арасына керү, әллә тиздән бала табачагы куркыта аны? Ничек каршыларлар бит әле... Жәлләде аны Алсу. Бары тик: "Самолётка соңга калабыз", - дип кенә әйтә алды. Киеренке бер халәттә кузгалдылар. Алсу, Лиляның кәефен күтәрәсе килеп, дус кызының килешле киемнәрен, матур макияжларын мактап алды. Кыз, чыннан да, чибәр иде. Аэропорт. Хәзер таможня контроле, регистрация генә үтәсе калды. Алсу Лиляны кочаклап үпте дә: "Кара аны, адәм көлдереп елап йөри күрмә анда!" - дип, юри шелтәләгән булып, чыгу юлына атлады. Нәүмиз Лиля, яшь аралаш елмаеп, кул изәде. Алсу, автобуста кайтканда, сәгатенә күз төше-реп алды: самолётка утырта башлаганнардыр инде. Уйларын бүлеп, телефон шалтырады. Лиля! Ачыргаланып-ярсып кычкыра: - Алсу! Нишлим? Хәзер траптан гына күтәрелә-се калды! Бармыйммы әллә?! Әйт, нишләргә? Алсу телсез калды: җүләр кыз! Аннары, һушын җыеп, күңелендәгесен җиткерде: - Бу - синең тормыш, Лиля! Бары үзең генә хәл итә аласың! Андора-тургай Гел официант булып йөгереп йөрергә димәгән! Акчалырак эш эзләми булмас. Кемнәрдер супермаркетларга сатучы-консультант, менеджер булып урна-ша. Волгоградтан килгән Лизаны авиакомпания-гә стюардесса итеп алганнар әнә! Алсу да "Дубай Молл"дагы "Балалар дөньясы" кибетендә эш белеште. Алты-җиде мең дирһәм алучылар да бар икән анда. Безнеңчә, алтмыш-җитмеш меңнәр дигән сүз бит бу! Ләкин анда урнашу өчен паспортта яңа виза булу шарт. Элеккеге эшне калдырырга, илдән китеп торып, яңадан килеп урнашырга кирәк. Ләкин тиз, бик тиз. Танышлары әйбәт киңәш бирде: Оманга оч, диделәр. Оман - Көньяк-Көнбатыш Азиядәге солтанат, шул ук вакытта Гарәп диңгезен Ормуз бугазы аша Фарсы култыгы белән тоташтыручы култык та. Дубайдан ярты сәгать кенә очасы. Тәвәккәлләде Алсу: самолётка билет алды да утыз минутта Оманга килеп төште, бер ярты сәгать шундагы аэропортта йөренде, аннан кабаттан самолётта кайтыр юлга кузгалды. Хәзер яңа кеше булып яңа эшкә керешәчәк. Балалар товарлары белгече хәзер апагыз! Мәктәпкәчә яшьтәге ир балалар киемнәре буенча сатучы-киңәшче. Куртка, чалбар, күлмәк, футболкалар... Кайсы малайга ниндиен сай-ларга - аннан да шәп белүче юк! Гарәп хатыннары, улларын җитәкләп, ирәеп кенә атлап, Алсуга киңәшкә киләләр: кайсы матуррак, кайсы чыдамрак, кайсы килешәрәк, янәсе. Монда инде психолог та буласың, рәссамлыгың да ярап куя. Авызың - ерык, сүзләрең тәмле булсын. Кыз балалар киемнәре бүлегендә эшләүче әнә теге зәңгәр күзле, кара озын чәчле ягымлы кыз кебек, мәсәлән. "Син әле генә эшли башладыңмы? - дип елмаеп, үзе сүз башлады ул. - Таныш булыйк, мин Андора булам". "Андора?!" - Алсуның гаҗәпләнеп соравыннан кыз көлеп җибәрде: "Андора - испанча тургай. Мин Колумбиядән килдем бит", - дип аңлата башлады. Алсу, география дәресендә алган белемнәрен хәтерендә яңартып, Көньяк Америка, Анд таулары, саванналар, индеецларны искә төшерде. Әһә, менә кайдан килгән бу мөлаем кыз! Ә Андора үзенең яңа туган айга охшаган Колумбиясе турында гел сөйләп торырга да риза. Аныңча, Богота - дөньядагы иң гүзәл башкала (тикмәгә генә Көньяк Америка Афинасы дип йөртмиләр аны!), Колумбия кофесы - иң сыйфатлысы, Кариб диңгезе пляжлары - иң уңайлысы, әкияти пальмалар бары анда гына. Тагын әллә никадәр "иң-иң"нәр!.. Кара, бу кыз үзе дә айга охшаган лабаса! Айга охшаган тургай! Күрәзәче каян белгән? Ни гаҗәп: Лиля никахтан бик канәгать булып- кайтып керде. Бераз тынычланган да сыман. Омар-ның әти-әнисе җылы кабул иткән киленне. Менә хәзер исе китеп Алсуга Искәндәриянең диңгез порты, Фарос атавы, Фарос маягы турында сөйләп утыра. Ярар, әни булырга җыенган кешегә матур җирләрне күбрәк күрергә кирәк ул. Баласы да матур булачак. Рестораннан башта Лиля "Дубай Молл"га шә-рык тәм-томнарын сатучы булып киткән иде, ан-нары - Алсу. Кызларның моңарчы яшәгән бүл-мәләре исә ресторан-кунакханәдә хезмәт күр-сә-түчеләр өчен булганга, фатир эзләү матавыклары башланды. Дубайны аркылыга-буйга айкадылар:- йә бәясе кыйммәт, йә эшкә йөрергә ерак, йә ху-җалары күңелгә ятмый. Бирим дигән колына, чы-гарып куяр юлына, диләрме әле? Таптылар бит! Һәм ниндиен диген! Үзләренә аерым йокы бүлмәсе бар, аш-су әзерләү бүлмәсе дә икесе өчен генә. Иң сөендергәне: телевизордан Россияне карап була! Бу инде өйгә кайту белән бер! Хуҗабикә үзен Карина дип таныштырды. Бакуныкы. Русча сөйләшергә җай чыкты. Кырыкның аръягындагы әрмән хатыны телгә гаҗәп оста икән. Иң элек үзеңне ничек тоту турында акыл өйрәтте. Өйдә идеаль тәртип булырга тиеш, егетләр алып кайту катгый тыела... Шапшаклыкны җене сөйми... -Кызлар ай саен ике мең дирһәм түләп торырга ризалаштылар. Алсу тиз генә арифметик исәпләү чыгарды: безнеңчә егерме мең чамасы була икән. Каринаның күзләре уйнаклап тора, теле телгә йокмый, әле кычкырып көлеп җибәрә, әле "тра-ляля" дип җырга күчә. Юмартланып, табынга кыс-тый. Ир-ат халкы мин диеп үлеп тора, дип очына. Аңа комплиментлар яудыралар, бүләкләр ташыйлар, имеш. Ул кыяфәте! Күз кабакларына зәңгәр күләгәләр салган, иреннәрен җете кызылга буяган. Яшәп карыйк, алга таба күз күрер дигән мәгънә -чыгарып, Алсу ипләп кенә әйберләрен урнаштырырга кереште. Аңа барыбер. Лиля гына әнә, сукрана-сукрана, кияве янына җыена. Телевизорда - Мәскәү! "Вести с Сергеем Брилёвым". Илдә ниләр бар икән? Алсу бөтен барлыгы белән шундагы дөньяга кереп чумган: экраннан күзен дә ала алмый. Сәясәтчеләр, депутатлар, президент... Читтә хәтта алар да үз тоела икән. Синоптиклар һава торышына күзәтү ясый. Түбән Новгородта - томан, Самарада - яңгыр, Мәскәүдә - аязучан болытлы һава... Мөгаен, Казанда да шулай уктыр. Әнисе, алай-болай яуса дип, кулчатырын сумкасына салып куйгандыр. Ә монда - 40 градус эссе! Җанда эссе, йөрәктә эссе. Кемнәр басар ул ялкынны? ...Карина - кунакчыл хатын. Ахирәтләре дә ки-лә. Шулай да берсе - Анна - Алсуны шаккатыр-ды. Күзләренә туп-туры текәлеп карап торды да: "Мин сине үтәли күрәм", - ди. "Телисеңме -багам?" - диюенә инде Алсу, гипнозлангандай, кулын сузды. Могҗиза көтеп, Аннага төбәлде. - Ха! Кызый, синең бит Америкада королең булган! Ярыйсы... Хисләрең ак чынаяк кебек чис-та. Эчкерсез син. Ә егет... Ай-һай! Чияләнеп беткән төеннәрне чишә алмый һаман тинтери. Ул проблемаларга кереп баткан. Дөрес, сиңа өйләнергә дә җыенган. Европада күрешкәнсез". Италиягә баруны әйтә. Каян белә ул? Алсу оялудан кып-кызыл булып чыкты. Анна, маҗаралы әкият сөйләгәндәй, тавышын бер көчәйтеп, бер ак-рынайтып, Алсуның башыннан кичкәннәрне хикәя-ләп, кызны тәмам һуштан яздыра язды. - У-у-у! Мин хатын-кыз күрәм! Менә кем синең көндәшең! Сиңа ул егет инде кирәкми! Чынында син аны яратмадың да бит, үз-үзеңне алдап йөрдең. Чү! Таһир турында сөйли бит бу! Алсу, коты очып, кымшанырга да куркып, үзе турында тың-лады. "Йә Хода! Кайлардан белә ул барысын да?! Тагын ниләр күрергә язган?" Анна сөйләвен дәвам итте: - Биредә бер егетнең сиңа күзе төшкән. Дин кардәшең ул. Якын да кил-мичә, ерак та китмичә йөрсәгез дә, сине нәрсәдер тыеп тора. Һәр ике якта каршылыклар бар. Бәлки, шулай булуы яхшыгадыр. Ул егет ватанында син читлектәге кошка әйләнер идең... Кулыңдагы сәгатең - аерылу билгесе. Сәетне дә белә! Алсу сак кына сәгатенә кагылып алды: Сәет бүләге. "GUESS" фирмасы сәгате, мөнәсәбәтләре ничек кенә булса да, хәзер аны гел искә төшереп торачак инде. Ул, ничектер, ышанычлы дус та сыман. Соңга калмаска, вакыт кадерен белергә өйрәтә. Бар изге гамәлләр шул сәгатьнең кадерле минутларыннан башлана... Менә шушындый яхшы фирма сәгатен бердәнбер якын туганына - абыйсы Әмиргә бүләк итеп алып кайтасы булыр. Солдатлар дембель көнен көткән кебек, Алсу кайтыр көннәрен уйлап хыяллана иде... Әмиргә ошаячак! Ул затлы киенергә ярата!.. - Син менә хәзер Әмир исемле егет турында уйлыйсың, - дип шаккатыруын дәвам итте Анна. Алсуның кашлары, дугаланып, өскә күтәрелде. Фантастика! Әйе, абыйсына бүләк алу хакында уйлап куйган иде. Ләкин... исемгә кадәр үк төгәллек... Белмим, йә мин саташам, йә бу Анна - әүлия! - Әмир - минем бертуган абыем! - дип кычкырып җибәрде Алсу. - Алсу, синең бар да әйбәт булачак. Бар ул син эзләгән кеше. Шул берәү, бердәнбер сине бә-хетле итәчәк. Син бик рәхәт тормышта гомер ки-черәчәк-сең. Ашыкма, аңа кадәр әле тагын бер кавалер оч-раячак юлыңда. Шулай язган. Тик ул уз-гынчы гы-на булачак. Җиңелчә генә флирт. Бүләкләр, чә-чәкләр... Матур кинолардагы сыман, кыскасы. Анна кызны ничектер яратып, аның тормышы өчен үзе дә әле көенгәндәй, әле сөенгәндәй сөйләде дә сөйләде. Менә сиңа күрәзәче! Бу сәер хатын үзе дә язмыш-ханым кебек тоелды Алсуга. Әйтерсең ул аны галәмнән үк күреп торган! Пауло Коэльоның "Алхимик" әсәрен укыганда да шуңа охшаш хис кичергән иде. Анна Лиляның да киләчәген юрап бирде. Улы туачагын әйтте... Әйбәт кенә яшәп китәрсез, дип тә ышандырды, рәхмәт яугыры. "Дубай Молл"да көтәм, Кадрия апа! Эче пошып, үзенә урын таба алмый йөргән чак-ларда, сагынудан елыйсы килгән минутларда мә-четләрдән яңгыраган азан тавышы Алсуны тыныч-ландыра, җан дәвасы бирә, сабыр булырга чакыра. Кайчак Сәет шалтыратып хәл белешә. Дусларча, үз итеп кенә. Ул үзе дә, башын җуяр дәрәҗәдә бәр-гәләнеп, Алсуга атылмый - ялкыннарда яначагын чамалый. Тормыш әкрен генә кайный. Лиля инде тү-гә-рәк-ләнеп килә. Кибет хуҗалары ифтар ашлары уздыра. Алсу да берничә тапкыр шундый мәҗлесләргә барды. Монда да яңалыклар булып кына тора. Күптән түгел таҗик кызы Мәдинә Һиндстан егетенә кияүгә чыкты. Өч йөз кешелек туй ясадылар! Шаккатмалы! Алсуны да чакырдылар. Монысы әле баласы гына: Таҗикстанда, Һиндстанда шулай ук туйлар үт-кәрәселәре бар икән әле. Андора-Тургай белән Сүриядән килгән Җәбир дә инде никах турында сүз алып бара. Майда туй ясамакчылар! "Син кәләш ягыннан шаһит булырсың", - дип, Андора алдан ук әйтеп куйды- инде. Хәлләр монда! Кияү егетенең шаһиты... Хә-биб була, ди. Әй, анысы да шул Сүриядән килгән инде. Алсулар белән бергә эшли, кассир. Шома егет! Тәмле телле, матур сүзләрне һич жәлләми! Алсуга гел елмаеп сәлам бирә, сүз катып, хәлләрен сораштыра, кәефен күтәрә. Ә бүген Алсуның кәефе болай да шәп! Әнисе белән сөйләшеп алганнар иде. "Кадрия апаңнар Гарәп Әмирлекләренә ялга оча. Сиңа борын очы кы-чытканын басарлык кына күчтәнәч җибәрәм", - дип, күңелен алгысытып куйды. Әнисе белән студент елларыннан ук аралашып йөргән Кадрия -апа--сы килә, димәк. Алдан ук белсә дә, әллә нишләтте телефонның аргы башындагы тавыш. - Алло, Алсу! Алсу кызым! - Татарча яңгыраган шушы ягымлы тавыштан Алсуның тамагына төер тыгылды. Күзләренә яшь бәреп чыкты. - Алсу акыллым, ишетәсеңме? Бу - Кадрия апаң... Елап җибәрүдән чак-чак тыелып, калтыранган тавыш белән сүзләрен көчкә оештыра алды: - Исәнмесез, Кадрия апа?! Мин "Дубай Молл"-да... Җир читендә үз кешең белән очрашу, күңелнең әллә кай кылларына бәрелеп, аларны өзелер чиккә җиткерә икән дә җанны үксетә икән. Таныш йөз, таныш елмаюны ерактан күреп алу белән, Алсу, яшькә төелеп, башка бүлмәгә атылды. Күз яшьләрен тиз-тиз сыпырып, көзгегә карап алды, иреннәренә елмаю элеп, ашыга-кабалана, кунакка каршы ат-лады. - Кадрия апа! Өнемме бу, төшемме?! Кочагына атылып, күзләрен яшерде: елаганны сизмәсен тагын! Хәл-әхвәл сорашу, сорау - җавап, сәламнәр, яңалыклар... Күчтәнәчләр, чәкчәк... Мәтрүшкәгә ка--дәр җибәргән әнисе! Асылтамак урманнары, җи-ләккә йөргән көннәр, ромашкалы, кыңгырау чә-чәк-ле аланнар күз алдыннан йөгереп узды. Алсудан да бәхетлерәк кеше бөтен Дубайда булмагандыр бүген! Карина - төнге күбәләк?! Андора-тургай, аның егете, Алсу, тагын бер-икекыз һәм Хәбиб сафарига җыендылар. Хәбиб Алсуның бер алдына, биш артына төшеп чакырды, хәерлегә булсын. Әллә Каринаның ахирәте юраган узгынчы мәхәббәт дигәннәре шушы гарәп егетеме, Ходаем? Карина дигәннән... Баштарак кызлар аның кайда эшләгәнен һич аңлый алмадылар. Төнгә каршы чамасыз бизәнеп чыгып китә торган нинди эш булыр икән? Сәер күренеш бит. Кич җитте исә шушы хәл кабатлана: ялтыравык күлмәк, ажур оеклар, баш әйләндергеч хушбуй исе. Ашыгакабалана, каядыр китеп югала да, арып, сүнеп, нурсызланып таң атканда гына кайтып ава. Күп вакыт машиналар килеп алып китә. Каравылда да утырмый, кизү дә тормый. Аннары эшкә мондый азгын кыяфәттә бармыйлар. "Минем кавалерлар күп. Мине яраталар", - дип мактанып йөргән хуҗабикә... төнге күбәләк булып чыгар дип кем уйлаган?! Әнә шулай эшкә йөри икән ул. Аның төнге сменасы шул икән. Фахишә белән бер түбә астында яшәп ят инде! Хәер, ул үзе дә, төрле сәбәпләр табып, кызларны чыгарып җибәрү турында сүз алып бара башлаган иде инде. Лиляга нәрсә? Ул тиздән бәби табарга Молдовасына кайтып китә. Алсу нишләр? Эштән соң тагын фатир эзләүләр, белдерүләр карап йөрүләр... Егерме җиденче катта - океан уч төбендә Дубайның яңа районында, күккә ашкан йорт-ның егерме җиденче катында икән Алсуга насыйп фатир. Үзара хәбәр тиз йөри: эштәгеләр инде! Кемнәрдәндер белештеләр, кемнәргәдер шалтырат-тылар... Менә хәзер Ливаннан килгән Гасмик бе-лән икәү генә яшәячәкләр! Бәясе дә элеккеге фатирныкы чамасы. Якты, иркен бүлмәләр. Заманча уңайлы җиһазлар. Һәркайда чисталык, тәртип. Оҗмах кебек, дияр иде әбисе. Ә океан соң, океан! Лоджиядән ул бүлмәгә үк керә сыман. Алсу, рәссам күзләре белән карап, океанны да бу фатирның аерылгысыз бер өлеше, өстәмә бер бизәге итеп кабул итте. Күр, Гасмик та нәкъ үзе сыман: тыныч, тыйнак. Исеме безнеңчә - Ясмин. Алсу аны Ясмингөл дип йөртер. Бу яңа дөньяның аурасы бик рәхәт булырга охшап тора. Гасмик кыстыйкыстый ашарга утыртты, тәлинкәгә "бургуль" дип аталган гаҗәп тәмле ботка салып бирде. "Мин пешеренергә яратам. Безнең аш-су кемгә дә ошый ул. Сиңа да өйрәтермен", - дип елмая. Икенче юлы Алсу токмачлы аш пешереп күрсәтер. Бәлешләр салырлар. Ә хәзергә якыннанрак танышалар. Бәйрут кызы, Ливанны "әл-Җөмһүрия әлЛүбәнәнийә" дигән тел әйләнмәс исеме белән атап, Алсуны көлдерә. Якын Көнчыгыштагы Урта диңгез буена урнашкан ватаны үзләренчә шулай атала икән. Менә сөенеч: Гасмик та "Дубай Молл"да эшли! Эшкә бергәләп чыгып китәчәкләр, болай булгач. Ул - мерчандайзер, ягъни манекеннарны киендерүче. Әйе-әйе, шундый эш тә бар. Шушы ук йортта үзләре белән эшләүче таныш йөзле ике гарәп егетен күреп, Алсу аптырап калды. Артык аралашмыйча, мыштым гына йөрүче Асад белән Насыйр да биредә фатирда яши, җитмәсә, машиналары да бар! Җитешә алмаганда, ярый әле, шул егетләр коткара: туры килгәндә утыртмый китмиләр, рәхмәт яугырлары. Кайтыр юл Шарҗа аша... Аһ, ничек көтте бу көнне Алсу! Казан төшләренә кереп йөдәтте! Һәм менә ике атналык ял килеп чыгып тора! Яңа ел бәйрәмнәре тирәсендә күп товарларга бәяләр шактый арзаная, сатып алучылар бермә-бер арта. Төннәр буе эшләү режимына күчәләр. Гел аяк өсте басып торып, Алсуның табаннары кызыша. Бу гарәпләре дә инде! Шулкадәр мыштырдап балаларына кием эзләп йөрмәсәләр! Ташбака тизлегендә кыймылдыйлар бит! Тургай белән Алсу, клиентларына балкып елмаеп, артык тинтерәтүчеләрен озаткач, аларын пыр туздырып, эш сәгатенең соңгы минутларын якынайталар. Алсу көтеп алган ял көнендә самолётка билет алырга чабачак. Казанда февраль бураннары. Монда эссе. Алай да кичә океан ягыннан чыккан яңгыр җиле тәрәзәләрне шапылдатып япты, тансык яңгыр тамчылары шыбыр-шыбыр -пыялага бәрде. Күгелҗем океанны күрсәң! Дәһшәт! Дубайдан Мәскәүгә очасы, Мәскәүдән Казанга - поездда... Кире килгәндә тагын шундый ук юл. Ике атнаның ике көне югала. Туры Казанга ничек очарга соң?! Кассада шуны аңлатты. Билет сатучы- кыз анда шалтыратты, моннан белеште, төрле ва-риантлар эзләп карады. Ярты сәгать, кырык минут... Ниһаять, йөзе яктырып, Алсуга булыша алуына тәмам ышанып, сөенечле хәбәр җиткерергә ашыкты: - Шарҗадан Казанга туры рейслар бар! Билетлар кулга эләгүгә, Алсу, йөгерә-атлый, урамга атылды. Ул инде хәзер күңеле белән Ка-зан--га оча иде. Их, шушы бер атнаны ничек тү-зәр--гә?! Ничек киенүдән башлап, Дубайдан Шар-җага нәрсә белән барасы, самолётка ничек утырасы, җәйге челләдән салкын кышка ничек күчәсе, каршыларга килгән абыйсы Әмирнең кочак җәеп аңа каршы атлаулары - һәммәсен күз алдыннан үткәреп, рәхәт бер халәттә кайтып керде. Бармак-лары, кабалана-кабалана, әнисенең телефон номерын җыйды: - Әни! Мин 10 февральдә кайтам! Самолёт сәгать дүрттә Казанга килеп төшә! Әнисенең сөенечле тавышы ишетелде. Нәкъ менә шушы тавышны ишетәсе килгән иде аның! Дубайның үзеннән очса, күпкә уңайлырак та соң... Шарҗага, бәлки, күрше егетләре илтеп ку-яр.Белешәсе булыр. Әллә ни ерак түгел, ярты сәгать-лек юл. Анда ничек барып җитәрсең, башка әмир-лек бит, дип хафага төшкән әнисенә бу ва-риант-ны әйткәч, "акыллы" киңәш ишетелде: бензинга үзем түлим диярсең, имеш! Алсу түзалмыйча көлеп җибәрде. Рус менталитеты! Мондый алыш-биреш белән оятка калырсың! Ишетсәләр, Ливан егетләре телдән язар иде, билләһи! Бер көнен бүләкләр эзләүгә багышлады. Әни-сенә - ул ярата торган алкалар, әтисенә - телефон, Әмиргә - сәгать, тәм-томнар, сувенирлар... Туганнар, дуслар да бар бит әле: шәрык ислемайлары, бизәнү әйберләре, ефәк шарф-яулыклар... Ул арада бәби табарга Молдовасына кайтып киткән Лиля хәбәр җибәрде: улы туган! Исеме Александр, ягъни Саша булачак. "Безнеңчә Искәндәр инде ул, - дип уйлап куйды Алсу. - Гарәп Омарга ошармы соң? Әй, ул үзе дә Александриянеке бит әле! Гарәп туганнары өчен бала Искәндәр булыр". Алсуга да бик кадерле, газиз тоела башлады ул сабый. Чынлап уйлап карасаң - апасы шул, әнисе карынында ук гел янәшә булган апасы. Бәбигә дә бүләк әзерләргә кирәк! Һич тиктормас та инде бу Ясмингөл! Синең эшең тыгыз, юлга да җыенасың бар дип, аш-су әзерләүне үз кулына алды. Телевизордан гарәпчә яңалыклар сөйлиләр, кухняда борычлы, соуслы, томатлы шә-рык ризыгы пешә. - Алсу! Татарстан, Казан!.. - дип, Гасмик-Ясмин кинәт экранга ишарәләде. Абау! Күзенә генә күренәме... Президент -Рөс-тәм Миңнеханов лабаса! Берләшкән Гарәп Әмир--лек-ләренә эшлекле визитын күрсәтеп ята-лар! - Икътисади багланышлар, сәүдә итү, тагын әллә ниләр... Алсуның түбәсе түшәмгә тия язды. "Безнең Президент - Дубайда!" - дип мактанды бүлмәдәшенә. Ә үзе эчтән генә: "Урамда ялгыш кына очраса, - Рөстәм абый, исәнмесез дип, авылча, татарча эн-дәшсәм, и кызык та булыр иде инде!" - дип, үзенең хыялыйлыгыннан кычкырып көлеп җибәрде, Гас-микка да сөйләп көлдерде. Саумы, Казан! 10 февраль иртәсе. Тор, Алсу! Ашык! Сине зур эшләр көтә! Шарҗага илтеп җиткерәсе такси бер сәгатьтән ишек төбендә булачак. Сумка, рюкзак. Өстә - җиңел куртка, аякта - кроссовкалар. Шарҗа. Аэропорт. Җир шарының төрле кыйтгаларына очып китәсе самолётлар кузгалырга үз вакытын көтә. "Air Arabia" авиакомпаниясе самолёты аны бик тиздән Казанга алып очар. Таблода шәһәр исемнәре алышына тора. Дәһли, Истанбул, Лондон, Нью-Йорк, Токио... Ниһаять, Казан! Тиздән самолётка утырту- башлана!.. Өч сәгать ярымнан Алсу өйдә була-чак!Кайткач, Камал театрына барам, Казан урам-на-рын урыйм, Бауман буйлап йөрим, үзем укыган универга сугылам, Асылтамакка кайтып ки-ләм дип, әл--лә ниләрне колачларга хыялланды. Әле-гә - Төр-кия, Ка-ра диңгез, Украиналар өстеннән оча-лар. Ил-люминатордан болыт таулары гына күренеп кала. Чалт аяз кояшлы көне, утыз градуслы салкыннары белән каршылады Казан Алсуны. Битләрне чеметтерә торган кыш ничек сагындырган икән! -Татарча сөйләшү, сәламләшүләр колакка керә... Рә-хә-әт! - Йөрәге сикереп чыгардай булып тибә баш-лый. Кая, кая соң әле аны каршылаучылар? Кара инде, өчәүләп килгәннәр! Әтисе белән әнисе, Алсуны күрү куанычыннан балкып, кызу-кызу аңа таба атлый; Әмир, атыла-бәрелә, сеңлесе каршына йөгерә; Алсуны, күтәреп, зыр-зыр әйләндерә башлый. Сагы-нышканнар! О-о! Тун, җылы итек, бия-ләйләрен дә алып килгәннәр... Сораулар, сокланулар (Алсу гел елмаеп тора -торган кызга әйләнгән!), машина тәрәзәсеннән -кү--ренеп калган өр-яңа корылмалар... Кичен өй-гә киләсе кунаклар, өстәлдә көтеп калган пә-рә---мәч--ләр - Алсуның башында бөтенесе буталды.- "Сәйяр дә килә", "И акыллы да егет инде Сәйяр!", "Әмир белән Сәйяр аэропортка бергә бар-макчылар иде"... Менә бу сүзләргә инде игътибар итми дә бул-мый. Кем ул Сәйяр? Нинди сәер исем телләреннән дә төшми? Каян килеп чыккан? Әмир-нең дусты? ...Кич Алсуларга кунак килде. Озын буйлы, кара чәчле, коңгырт-кара күзле. Ыспай. Караңгы зәңгәр костюмына килешле галстук таккан. Чибәр, каһәр! Алсу, оялып, керфекләрен түбән төшерде. Ә егет, әллә кайчангы танышыдай, Алсуга күз сирпеп елмайды. "Мин Сәйяр булам. Ничек кайтып җиттең, Алсу?" - ди. "Гарәп илләре һавасы килешкән үзеңә! - дигән була. - Озаккамы? - дип кызыксынды да: - Юк инде, җитәр, син-дәй кызлар үзебезгә дә бик кирәк!" - дип, шаяртуга ук күчте. Теле телгә йокмый: кызыклар сөйли, көлдерә, -мактау сүзләрен дә жәлләп тормый... Ошамаслык түгел бу Сәйяр! Әллә? Кылт итеп күрәзәче әйткәннәр искә төште: "Бар ул син эзләгән кеше..." Юк-юк! Алсу үз уйларыннан үзе оялып куйды. Юк-бар уйларын куып таратырга тырышты. Аның саен Сәйяр белән кызыксынуы арта гына бара иде... Бу тарихның очы-кырые күренми дә шикелле. Алсуның тормышы көтелмәгән вакыйгаларга, яңа очрашуларга, җете төсләргә гаҗәп бай булып чыкты. Нәрсә бу, язмыш бүләгеме? Сәйяр Вакыт җил кебек бик тиз оча икән! Китәр көннәр якынлашкан саен, Алсу үзе дә аңламас-тай бер халәткә кереп чумды. Авыр булачак инде -аерылышулар. Әнисе тагын елап калачак. Әтисе, эчендәге сагышны йотып, юри шаярткан булыр. Әмир сиздермәскә тырышыр. Алсу шуларны уйлап, куырылып куйды: кадерле кешеләреңнең йөрәген телгәлә инде! Тагын... Сәйяр дә бар бит әле бу дөньяда! Юк, араларында әллә нәрсә юк ла. Әмма киң күңеллелеге, сүзгә кесәгә кермәве, теләсә кайда үзен иркен тотуы белән күпләр күңеленә хуш килә торган егет ул. Технология университетын тәмамлаган. Үз бизнесы бар. Командировкаларга да чыгып китә. Әле Әлмәткә, әле Уфага, әле Сургутка. Алсу аңлап-төшенеп тә бетерми аның эшен. Бизнес икән бизнес. Төбенә тоз коеп төпченә торганнарданмы соң инде ул?! Булмаганны! Сәйяр - Алсуның нәкъ капма-каршысы. Әллә ниләр сораштыра, аңлата, көлдерә. Бармаган җире, белмәгән-аралашмаган кешесе, укымаган китабы, карамаган киносы юк бугай. Дуслары да шактый. Беркөн бергәләп Аккош күленә чаңгы шуарга бардылар. Без - бер команда дип, Регина, Азат, Ләйсән, Тимур, Русланнар белән таныштырды Сәйяр. Бик креатив, ачык, шаян яшьләр. Алсуны да шундук үз иттеләр. Көлешә-көлешә, таудан выжылдап төшеп ки-тү-ләр, күз камашырлык аклык, кояш нурларында энҗе кебек ялтыраган карлар... Рәхәтлектән башлар әйләнә! Алсу, матур итеп томырылып, түбәнгә очмакчы иде дә... Ялгыш бер хәрәкәте аркасында мәтәлеп, чырыйлап кычкыра-кычкыра, көрткә тәгәрәде. Куркудан күзләрен чытырдатып йомган иде, егетләр күтәреп диярлек торгызып бастырдылар, өсләрен кактылар. "У-у-у, нинди шәп кадр!" - дип, фотога да төшереп алдылар. Гасмик, Андораларга күрсәтәсе иде бу гүзәллекне! Кар көртләренә төртеп аударасы иде шуларны! Менә нинди була ул чын адреналин! Алсу, егылганына уңайсызлангандай, оялчан гы-на елмаеп куйды, карлы бияләйләрен селеккәләп алды. Ну бу Сәйярне! Алсуның нәзакәтле хәрәкәт-ләрен йота барды да: - Алсу, син бик нәзберек кыз, тикмәгә генә икенче исемең Наз түгел икән шул! - дип, кызны тагын кызартты. Уф! Үләм! Нинди Наз инде?! М-м-м... Карале, егетнең тел төбе Нуриева Алсу Зөлфәтовнага ишарә бит! Наз! Кызык. Ә үзе соң? Сәйяр, кызның уйларын укыгандай, артистланып, кулын сузды: - Сафин Сәйяр Сәгыйрь улы! Алсу да, мәгънә чыгармакчы булып, "Эс-эс-эс..." дип, тел чарлап тора иде, егет: "Юк инде, "СС" түгел, мин - СССР", - дип көлдерде. Шулай итеп, үзләре генә белгән шифр барлыкка килде. Башкалар, фотога төшү белән мавыгып, бу эзоп телен аңламый да калды бугай. Беркөнне Әмир белән Сәйяр Алсуны кыстапмыкыстап хоккейга әйдәләделәр. "Бүген хәлиткеч матч! "Ак Барс" Мәскәү "Динамо"сы белән уйный! Җыен тизрәк!" - дип, тыз-быз йөгерешәләр. О-о! Ул көн! Ул киеренкелек! "Татнефть Арена"дагы фанатларны күрсәң! "Ак Барс"ның аерылгысыз атрибуты - әләмнәр, шарфлар болгыйлар. Трибуна улап-гүләп тора. Бар да эйфория хәлендә. Аһ! Егетләр, молодцы! Шәп-шәп! Озакка сузылган плей-оффлар тагын!.. Овертайм, буллитлар... - Әйдә, әйдә, Стэплтон! - Пе-со-нен!!! Нинди тыныч Алсу да бер урында гына утырып тора алмый башлады. Әле абыйсының, әле Сәйярнең кулын чытырдатып кыса. Безнекеләр капкасына керсә, бөтен трибуналар "ву-уу!" дип уфтана. Боз сарае умарта оясыдай гөжли. Бертуктаусыз Бурмистров, Петров, Медведев фамилияләрен кычкыралар. Безнекеләр, инде өмет калмаганда да, сюрпризлар ясарга сәләтле. - Го-о-о-л! Морозов! Исәп - 2:1! Комментаторның сүзләре шартлап ярылды. Ур-ра! Без җиңдек! Шатлыгы эченә сыймаган Сәйяр Алсуның битеннән үбеп алды. Әмирнең авызы колакта. Кочаклашулар, котлашулар, трибуналар: "Ак Барс - чемпион!" - дип, дулкын җибәрә һәм үрле-кырлы сикерә. Шуның кадәр драйв! Ярый әле барган Алсу! Юкса мондый бәхеттән мәхрүм калачак иде. Ә Сәйяр... Ул, мөгаен, эйфория хәлендә генә үбеп алгандыр. Ярар соң. Анысына да риза. Егет, тавышына серлелек өстәп, кызга хәбәр са-ла: - СССР сине иртәгә театрга чакыра! Алсу көлеп җибәрде: - Наз риза! Кара, болай өченче заттан сөйләшү җиңелрәк тә икән бит! Уен-көлкегә борып җибәрәсең. Гашыйк булуың бик сизелми. ...Яшь тамашачылар театры режиссёры Ренат Әюпов Разил Вәлиевнең "Әйдә барыйк, кызлар карыйк!" комедиясен куйган! Кызык шундый! Ул җырлары! Ул музыкасы! Яшьлек, романтика! Алсу үзен Зөһрә урынында хис итеп утырды. Җырлары да җырлары! Түгелергә торган күңелен айкалдырып-чайпалдырып, йөрәген әллә нишләтте. Тагын бер ел иңләп узды Язмышым урамнарын. Кайгыларны адаштыра Яңа ел бураннары... Әйе шул, тагын бер ел узып китте!.. Ә бу вальска Алсуның өмет-хыяллары сыйган да беткән инде: Очып килдем синең янга Яшьлегем пар канатында, Сагышларны таратырга, Мәңгегә яратырга, Мәңгегә яратырга... Яратасы, яраттырасы килә. Дубайга да шушы нотада очасы булыр. Тик Сәйяр генә озатып калмаячак. Ул Алсудан да алданрак китәчәк. Командировкага. Хәер, кыз артыгын өмет тә итми иде инде. Кем инде ул аның өчен?! Абыйсының дусты, бары шул гына. Казандагы шушы кадерле кичләр өчен дә рәхмәт сиңа, Сәйяр! Күкнең җиденче катына күтәрдең! "Син бит мөселман түгел!" Дубай. Монда тормыш үзенчә кайный. Хәзер алар фатирда өчәү. Гасмик белән Алсу янына Барбаросса планнары корырга әвәс Лиля да күчеп килде. Баласы әлегә Молдовада, әнисе карый. Ләкин тиздән, бик тиздән нәни улын бирегә китертергә хыяллана. Туганнан туган апасы бала караучы булып килмәкче, ди. Бар икән әле күрәселәр! Ире Омар тулай торакта яшәп ята. Кунак егет кебек килеп-китеп йөри. Гаиләсен кайгыртканы, ба-ласына дип акча биргәне булмаса да, тамагын -туй--дырып китәргә оста. Килгән саен талаш, ыз-гыш.- - Йә Хода! Берсен берсе уздырып, очрашкан саен кычкырыша бит болар! Гарәп белән молдаван инглизчә ут ягып талаша. "Исәнме!" урынына- "Нигә мондый кием кидең?!", "Итәгең кыска!" Юк, Алсу мәңге -болай кычкыра алмас, үзенә дә кычкырттырмас иде. Ул мондыйны күреп үсмәгән. Әтисенең әнисенә юри дә тавыш күтәргәне юк. Ипле-җайлы, күз кара-шыннан ук бер-берсен аңлый торган мохиттә үсте ул. Кара, Омар нәрсә дип бәйләнә! "Син унынчы яртыда эштән кайтырга тиеш, инде унбиш минуттан ун тула! Кайда, кем белән йөрисең?!" Лиля, аклана-аклана, отчёт бирә: - Мин кайту белән душка кердем. Тегесенең үз туксаны туксан: - Һәм мин шуңа ышанырга тиешме?! Үләм! Кем дип белә ул үзен! Хатыны янына килеп сыйланып китә, булышу турында уйлап та карамый! Баласына да ни бүләк, ни акча биргәне юк. Һай, рәхәт яши. Өйләнгәндә калым да түлисе булмады. Ә ул калым дигәннәре фатир, машина, алтыннар белән үлчәнә. Тиешле капитал тупларга бөтен гомере дә җитмәс иде. Шундый саран үзе! Беркөн озак сатылмый ятудан ямьшәеп беткән хәчтерүш бер йомшак уенчык күтәреп кергән. Әллә ишәк, әллә пони шунда - аерып та булмый. Гасмик белән Алсу, пырхылдап көлеп җибәрүдән чак тыелып, кухняга шылдылар һәм икесенең дә тетмәсен тетеп аттылар. Лиляны - ачык авызлыкта, тегесен плюшкинлыкта гаепләделәр. Йә, Лиляга ник кирәк ул изелеп беткән уенчык?! Җыен чүп-чар ташый бит, адәм көлкесе! Кайчагында ул, юмалап, бәясе төшерелгән берәр крем йә лосьон ише әйбер тоттырган була Лиляга. Ни зәвык, ни егетлек юк үзендә! Бичара Лиля! Ир дигән кешедән эләкмәгәч, үзенә үзе бүләк ясады: булган акчаларын җыештырып, бриллиант кашлы йөзек сатып алды. "Чын гарәп хатыны булдың инде хәзер", - дип, шаяртып үртәде өйдәш дуслары. Бала килгәч, хәлләр булыр әле. Кая инде ул декрет яллары! Бәләкәчне ашатасы, киендерәсе бар. Бердәнбер юаныч - бала караучыга түләргә туры килмәячәк: Кишинёвтан әнисенең сеңлесе килергә ризалашкан, ди. - Ә әтисе?! Әтисе акча эшләсен, син бала белән утыр! - дип, кызлар өйрәтә башлаган иде, Лиля кул гына селтәде. - Әйттем. Сездә бит ирләр гаиләсен карый, балаларын үстерер өчен акча таба, ә хатыннар беркайда да эшләми, әйдә, мин дә бала белән өйдә утырам, сездә бит тәртипләр дә шундый, дидем... Ишетергә дә теләмәде. Син мөселман түгел бит, дип кенә җибәрде! Менә сиңа мә! Кызлар башта телсез калды. Тик Гасмик шундук ярсып чыкты, аһ, тотып ярырга дип кыдрачланды. Алсу үзенчә нәтиҗә ясады. Мисырдан эш эзләп килгән гарәптән ни көтәсең тагын?! Ак тәнле кызлар күрсәләр, селәгәйләрен агызып, күзләрен майландырып йөриләр. Оятсыз карашлары белән бөтен гәүдәңне капшап чыгалар. Үзләре саран, үзләре ялкау, үзләре көнче, үзләре хәйләкәр... Өстәвенә тәкәббер һәм гайбәтче дә әле алар! Алсу гарәпләрне тасвирларлык шулкадәр күп эпитетлар таба алуына үзе дә шаккатты. Фу, котсызлар, дип куйды ул, җирәнеп. - Мин синең урында булсаммы? - Гасмик һа-ман тынычлана алмый иде. Йомшак уенчыгын томы-рып, күптән артына типкәләп чыгарып җибәрер идем инде! - Аерылышырга рөхсәт бирми бит, - дип аклана Лиля. - Йә үземә кул салам, йә сиңа рәхәт тормыш күрсәтмим, тынычта калдырмаячакмын барыбер, ди. - Куркыта гына ул! - Аларныкын белмәссең... Менә газап! Лиля яратмый да, котыла да алмый. Әйтерсең чыгып булмастай лабиринт эчендә калган. Гомер буе шулай яшәсәң... Коточкыч бит бу! Ул әле Таһирны, әле Сәетне, әле Сәйярне шул Омар урынына куеп карады. Юк, берсе дә аның кебек була алмас иде. Алсу үзеннән көләргә юл куймас иде! Беркайчан да! Таро ни сөйли? Эсселек, кара гарәпләр, бәләкәй буйлы, чуендай кара индуслар (азыкларына чамасыз итеп авызны өтеп ала торган зәһәр тәмләткечләр, карри кушып ашаганга, күңел кайтаргыч ис килә үзләреннән), акрын кыймылдаучы филиппиннар, озын көннәр буена сузылган аяк өстендәге эш... Көн дә шул бер үк картина. Алсуга ул көннәр монотон киноны хәтерләтә башлады. Ахыры булырмы бер, юкмы? Их, менә хәзер очып кына өйгә кайтып төшәргә иде дә, балачактагы кебек, әти-әнисенә иркәләнеп йөрергә иде! Гарәп Әмирлекләренә дә, кайчандыр бергәләп Венгриягә, Төркиягә, Мисырга, Финляндиягә барган сыман, -турист кына булып барып кайтырга иде!.. Ак күбә-ләк карлар, чекерәеп торган йолдызлы төнге авыл күге, чаңгылары, кышкы туны сагындырып куйды. Ә Гасмик, син хәзергә беркая китмисең моннан, карталар шулай күрсәтә, ди. Таро картасы буенча язмыш юрамакчы. Багучыга барма, башыңа бәла алма, дисәләр дә... Тагын әле карталарга ышануны, киләчәгеңне әйтеп бирүне гөнаһ дип тә ишеткән бар. Хәерлегә булсын. Эче пошып йөргәнен Гасмик-Ясмин күреп, сизеп тора бит. "Карталар бервакытта да алдамый, - дип тынычландыра ул. - Космостан һәм җирдән көч килә, аңа һава энергиясе кушылган. Туры ки-лүкилмәү бары дөрес укудан тора. Әгәр мин әйткән-нәр бик туры килмәсә, нәрсәнедер дөрес укый бел-мәгәнмен, димәк. Кайбер мөһим әйберләрне күз уңын-нан ычкындырганмын дигән сүз..." Алсу, аякларын бөкләп, ковролинга, - Гасмик каршына килеп утырды. Тегесе дә идәнгә чүкте. - Язмый торган сул кулың белән колоданы этеп җибәр дә өчкә аер, әйдә, - дип өйрәтергә кереште. "Өчкә аер"ның сере - карталар өч яссылыкны колачлый: уйлар, хисләр, күзаллаулар. Алсу бер карусыз ул әйткәннәрне үтәп барды. - Эштә арыгансың. Проблемаларың бар... Тып-тын. Монда аеруча тыныч булырга кирәк. Таро сорауларга җавап табарга, икеле-микеле уйларны җиңәргә булыша, төрле кыен хәлләрдән чыгу юлларын күрсәтә. Әнә багучы Гасмикның тавышы каяндыр ерактан тонык кына яңгырап ишетелә. Алсуның күз алдыннан бәйләнчек менеджер - усал румын хатыны - һавалы кыяфәттә узып киткәндәй булды. Тукта, Алсу салкын тидереп эшкә чыкмагач, шул бит инде, авырганына ышанмыйча, ялганчылыкта гаепләп, кудыртам дип янаган иде. Көне буе баскан килеш эшләп аяклары авырту да кәефен кырды. Аннары бернинди үсеш, күтәрелеш күренми һаман. Бер урында таптану... Тизрәк ычкынырга кирәк моннан, тизрәк! Башка эш эзләргә. Тик кая барырга соң? Талпынып карарга да Россиягә үк кайтып китәргәме инде? Чит җирдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан булсаңчы дип, унбиш-егерме меңлек эш килеп чыкса, сөенеп, шунда урнашыргамы? Тик солтан булырга, һай, бик ерак шул әле. Чит илгә эшкә чыгып китүнең сере дә шул акча аз түләүдән бит инде! Югары белемең бар ни дә, юк ни. Ипотека дип хыялланып, гомер буе квадрат метр-лар санап көн күрергәме? Үз куышың, машинаң булсын иде ул! Әнә кайбер кызлар миллион сумлык машиналарда гына җилдерә. Киемнәре - брендлы бутиклардан. Нинди хезмәт хакы ала икән ул гүзәлкәйләр? Таро картасында король, валет, тузлар юк. Ан-да кояш, ай, телгәләнгән йөрәк, хатын-кызлар, иратлар... Туй картасында - чәчәкләр, парлар. Карт бер кеше бөкрәеп тора әнә, киемнәре тузган,- теткәлә-неп беткән - монысы хәерчелек картасы. Уңыш картасы, юл картасы бар. Нишләргә белмәгәннәргә җиде юл чатында калу сурәте чыга. Якын арада буласы хәл-вакыйгаларны "күрсәтә" карта. Нәрсә ди Гасмик? "Эш тапмыйча беркая кит-мәскә кушалар югарыдан". - Әйтәм бит, менә шулай килеп чыга инде, - дип дәвам итте Гасмик. - Син хәзергә беркая китә алмыйсың. Хәтта бөтенесенә төкереп, өеңә дә кайтып китә алмыйсың. Юллар ябык... Алсу! Сабыр... Йә биш көннән, йә биш атнадан, ә бәлки, биш айдандыр да, төгәл әйтә алмыйм, сине интервьюга чакырачаклар! Алсу белә: эш тәкъдим итә торган якның әңгәмә үткәреп каравы интервью дип атала. - Ай дускай! Бу ни хәл инде?! Юлыңа гел ак кеше килеп чыга синең. Берара югалып тора да сакчы сыман тагын янәшәңдә генә бөтерелә. Кем икән? - Нинди... ак кеше тагын?! - диде Алсу, аптырап. - Белмим. Славян чыгышлы... Европа кешесе инде. Кара, үзенең барлыгын сиздереп торачак ул! Алсу кем дип уйларга да белмәде. Гаҗәп, бик гаҗәп... Таһир дисәң инде, ул хәбәрсез юкка чыкты. Америка тәртипләре буенча, хатыны белән никахын бозып, мал-мөлкәтне бүлешеп, түлисен түләп, бирәсен биреп, аласын алып аерылышканнардыр. Бәлки, Сәйярдер? Кызый үз уйларыннан үзе оялып куйды. Егетнең дусларча якын итүеннән, тиктормас теленең комплиментларыннан әллә ниләр өмет итә түгелме? Шаярткан булып, Такташның "Алсу"ын сөйләп барды ди, шуннан ни булган? Көн аяз, килә яз, Чәчәккә күмелеп. Син дә кил, Алсу-Наз, Ягымлы көн булып, - дип, "Сәрвиназ" җырын импровизацияләп җыр-ла-вы исә кыланчыклану гына. Алсуны көлдерә, янә-се. Күңелле кеше шулай да. Менә хәзер берәрсе -көл-дерергә тырышып, шаяртып, тел бистәсе уры-нына туктаусыз мәзәкләр сөйләп торсын иде әле... "FLYDUBAI"дан чакыру Ышанмас җирдән ышанырсың бу Таро карталарына. Чыннан да, нәкъ биш көннән "Flydubai" авиакомпаниясеннән чакыру алды Алсу. Волгоград кызы Лиза Сазонова, якташ буларак якын күреп, Алсуны бортпроводница эшенә котырткан иде. Беренчедән, акчаны әйбәт түлиләр. Элиталы рейсларда эшләсәң бигрәк тә. Икенчедән, син инде дөньядагы иң романтик эштә! Һава принцессасы булып йөрисең. Зәңгәр күк, күпләрне көнләштерерлек форма, тирә-юнеңдә һәрчак кызыклы кешеләр. Депутатлар, олигархлар, артистлар... Көн дәвамында Җир шарының әле бер, әле икенче ноктасында син... Алсу күңеленнән генә кызыл таблетка-беретны үзенә үлчәп карады. Аны үтә күренмәле ак өрфия шарф өстеннән киеп куя стюардессалар. Алсуга да килешер иде! Ун сантиметрлы үкчәле ак туфлиләр. Иң кыены - биек үкчәләрдә берничә сәгать басып тору: аяклар сызлый, диме әле Лиза? Самолётта коры һава - күзләр шуңа авырта, дип тә сөйләнде кебек... Болары - кызлар кызыккан эшнең минусларыдыр инде, мөгаен... - Син - матур кыз, авиакомпания йөзе булырлык! Һичшиксез, алырлар! Сәламәтлегең генә космонавтныкы кебек булсын, берүк! - дип ымсындырды аксыл чәчле, зәңгәр күзле чибәр Лиза. Ул буй-сын, ул елмаеп кына торган иреннәр! Пилоткасын кырын салып, башын югары чөеп, вак-вак атлап китүләре дисеңме! Барысының күзе аңарда гына. "Один день бортпроводницы" фильмы героеннан бер дә ким түгел! Әле Дәһлигә, әле Бәйрутка, әле Истанбулга оча. Якын Көнчыгыш, Азия илләре - Лизаныкы. Отпуск яллары ике айдан да артып китә! Үзләре генә аңларлык сленг белән сөйләп көл-дерде дә, кызыктырды да Сазонова. Стюардессаларны, мәсәлән, үзара "стюра" йә "провода" дип йөртәләр икән. Пилотлар - "шофёрлар", пассажирлар - "пакслар". "Экономистлар" - эконом-класс пассажирлары, бер дә әллә кемнәр түгел. Ә бизнесклассныкылар "бизнесмен", "трюфель" дип йөртелә. Алсуның күргәне бар инде ул бизнескласс-та очучы "яңа урыс", "яңа татар"ларны. Кыланмышлары кырга сыймый. Коньяк, вискилар эчеп, үзләрен дөньяның, һич югы, шушы самолётның хуҗасы урынына куеп, башка пассажирларга өстән генә карап, әллә кем булып йөрүчеләр. Стюардессалар да бит шулар кубызына биеп, авызларын ерып, тыз-быз эчемлек, деликатеслар ташыйлар... - Безнең "бобик" йә "Шарик"ка, йә "Внучка"га утыра, гадәттә, "Катя" үзебезнеке инде. "Лужа" аръягына да рейслар бар, мәсәлән, күптән түгел "Лакс"та булдык, - дип такылдауларыннан ярымйорты гына аңлады Алсу. "Безнең боинг Шереметьево йә Внуковога төшә, Екатеринбург та үзебезнеке. Атлантик океан артына, ягъни Америкага да рейслар бар, күптән түгел Лос-Анджелеста булдык" дип тәрҗемә ителә икән бу гыйбарә. Лиза инде тәҗрибәле, үзебездә дә эшләгән. Ул биргән күрсәтмәләр колакта кагыйдә булып яңгырый. Елмаеп, траптан ук сәламләргә, кунакчыллык күрсәтеп, кофе, чәй таратырга, стрессларга чыдам булырга, салкын акыл белән эш итәргә, җиңел аралашырга, көтелмәгән хәлләрдә югалып калмаска, чыгырдан чыгып дулаучы пассажирларны тынычландырырга, елаган баланы юатырга; кирәк булса, беренче медицина ярдәме күрсәтергә, дөньяңны онытмаска: һавада очсаң да, болытларда очып йөрмәскә, самолёт бортында чисталык, тәртип булдырырга, чүлдә дә, бозда да, суда да җайлаша белергә... Стюардесса вазифаларын еш кына официант, бармен, югары класс укытучысы, полиция йә отель хезмәткәре, өлкән повар эшенә якын дип тә әйтәләр. Яшь буенча таләпләрнең егермедән егерме алтыга кадәр икәнен белә, анысы буенча проблемалар юк. Гәүдә дә җиңел: күбәләк кебек Алсу. Буй гына менә бер дә Лизаныкыдай озын түгел инде. Хәер, 160175 см диелгән бит. "Исең китмәсен, бәләкәй буйлы пассажирларның - кечкенә кызларның, кәтүк кебек әбиләрнең багажын үрелеп алыр өчен генә кирәк ул буй!" - дигән була Лиза. Шаярта, билгеле. Ә менә инглиз телендә камил сөйләшергә дигән шарт "бишле"гә үтәлә: чит телләр факультеты дипломы бар. Тагын... машина йөртү правасы бар, үҗәт, тырыш, җаваплы, сабыр... Алсу бер мәлгә үзен "Вид сверху лучше" фильмындагы Донна итеп күз алдына китерде. Халыкара авиалинияләргә стюардесса булып урнашырга хыял-ланган кызны Гвинет шундый ихлас уйнаган иде! Кәефне күтәрә торган шәп фильм! Их, тормышта да шулай булса икән ул! Лизаның кастингка озатканда әйткән сүзләре искә төште: "Бирешмә! Монысына булмаса, башка авиакомпаниядә сынап кара үзеңне. Дубайда тагын "Emirates", Абу-Дабида - "Etihad", Шарҗада "Air Arabia" бар!.." ...Йөзләгән матур кыз кастинг узарга килгән! Ярыйсы гына чибәрләре дә, артык һавалылары да, бик тәкәбберләре дә, кирәксә-кирәкмәсә елмаеп -торучылары да, үзләрен йолдызга тиңләүчеләре дә байтак. Башта шактый кыен ике мәсьәлә чи-шә-се, аннары сорауларга җавап бирәсе, психоло--гик- тест узасы... Ай-яй, катлаулы имтихан булды бу! Әллә кыланчык кызларның кыланмышыннан, әллә -та-бигый оялчанлыгыннан - никтер тар-ты-нып- кына җавап бирде Алсу. Дулкынлану-дан- кы---зарып ук чыкты. Комиссия әгъзалары аның ба-шы әйләнүен дә, йөрәге дөпдөп тибүен дә күрә, ишетәдер кебек тоелды. Микроскоптан карый-лармыни! Җитмәсә, ишек артында да сине күзәтеп торучы бар икән: чайкалырмы, юкмы, янәсе. Ка-ракның бүреге яна дигәндәй, бармаклары- ияген-дәге миңенә кагылып узды. Уф, беттем! Биттә миң-нәр, кечкенә генә җөй булса да алмыйлар- лабаса! Каш астындагы си-зелер-сизелмәс җөе дә Алсуга ат башы кадәр -сыман тоелды. Кечкенә чакта, Әмир белән -уй-наганда, велосипедтан егылудан кал-ган "истәлек". Жәлләп маташмадылар: борып, кыркып чыгара тордылар. Көяз кызларга да бик исләре китмәде: алар эшелоны белән кайтып киттеләр. Алсу исә үзен "икеле" алгандай хис итте. Кайда ялгышты ул? Нинди хата җибәрде? Бәлки, артык йомшаклыгын ошатып бетермәгәннәрдер? Яисә аз сүзлелегендер? Әллә соң талчыкканлыгы комачауладымы? Һәрхәлдә, сәбәпләрен аңлатып тормадылар. "Air Arabia" ком-паниясе дә Алсуга рәхим-шәфкать күрсәтмәде. -Язмагандыр, күрәсең. Һм-м... Кызның кастинг узып йөрүен Сәет тә ишеткән хәтта! "Дубай Молл"да очрап: "Котлыйм, котлыйм!.. Син стюардессамы? Кайда? "Emira-tes"тамы?" - дип төпченә башлады. Иң шәп авиа-компаниядә дип белгән бит әле. Сүз яшен тиз-легендә тарала икән! Һәм аның очы, әлбәттә инде, Омар-га барып тоташа. Хатын-кыз түгел, ир-ат - гайбәтче! Филиппин егетенә имтихан тапшыру Гасмик тагын карталарын тезеп салды. - Зинһар, борыныңны салындырма! Әйдә, җай-лап утыр әле. Тирән итеп сулыш ал да... Алсу, карталарга карап, моңсу елмаеп куйды. Ә Ясмингөл, ышандырырлык итеп сөйләп, дус-тын теләсә нинди кыен хәлләрдән дә коткарырга әзер иде: - Көчле эмпатия бу карталарда: синең өчен җан атып, кайгырып, теләсә кайчан булышырга әзер торалар. Символ белән эмоция, ягъни мондагы рәсемнәр белән хис-кичерешләрең бер булып, тирән мәгънә китереп чыгара, сиңа дөрес чишелешне сайларга булыша... Йә, укып карыйк әле... - йөзе яктырып китә. - Менә бит, мин әйтте диярсең, яңа эш тәкъдим итәчәкләр. Ачкычны хатын-кыз бирә... Әңгәмә күрәм... Сират күперен җиңел узарсың... Аның өчен безгә әзерләнергә туры килер. Кич кызлар янына Гасмикның ахирәте, Сербия-дән килгән Ядранка кунакка керде. Хәл-әхвәл сора-шып утырдылар. Алсуның кастинг узу маҗарала-рын сөй-ләделәр. Нефть аркасында дөядән "мер-седес"-ка күчкән ялкау гарәпләргә дә эләкте. - Безгә алырлар иде сине. Британиянең брендлы бутигында эшләргә телисеңме? Сөйләшеп карыйм, о'кей? - Ок! - дип килеште Алсу, очраклы гына сүздән күңел җылытырлык хәбәр ишетүенә сөенеп. - Менә сиңа ачкыч! - дип ым какты Гасмик Тегарян. Никтер ул тылсымчы Феяны хәтерләтте. Әти-се - әрмән, әнисе Көньяк Африканыкы булган кыз -чынлыкта кара күзле, тумыштан кара бөдрә чәчле. Ә ул чәчләрен шомартып, аксылга буяп йөри. Бер-кемгә охшамаганча чибәр, кызыклырак булып күзгә ташлана. Чакыру озак көттермәде. "Altair" компаниясен-нән көнен, вакытын әйтеп шалтыраттылар. Әңгәмәгә барыр алдыннан, Гасмик Алсуга үзеңне ничек тоту, ничек җавап бирү буенча мастер-класс үткәрде. Булдыра алам дип, үзеңә ышанырга кирәк. Башны горур тотып, елмаеп җавап бирергә, өстен якларыңны күрсәтә белергә - теләсә нинди кыенлыктан да чыгу юлы бар, шуны онытмаска! Алсуның җилкәсенә тө-шеп торган чәчләрен, үсмерләрнеке кебек гәү-дә--сен күздән кичерде дә: "Имиджны үзгәртәсе булыр", - дип куйды. Дус кызын стиль буенча киендереп, бик элегант итеп күрәсе килде аның. Алсуның яңа образын икәүләп тудырдылар. Аякта биек үкчәле туфлиләр, кара чалбар... Гасмик сынап карап торды да шкафтан җәһәт кенә үзенең аклы-каралы блузкасын чыгарды. "Болай эффектлырак күренәчәксең", - ди. Җилкәгә таралып төшкән чәчләр берничек тә туры килми иде инде бу образга. Әгәр чәчне артка җыеп өеп куйсаң... О-о! Алсу! Сине танырлык түгел! Ниндидер җитдилек, серлелек өстәлде. Үзе усал, үзе болай бер дә усал түгел кебек шикелле... Бик яхшы! Каратут йөзле, күзлекле, дөге ашап кысылып беткән күзле филиппин егете итагать белән елмаеп каршы алды, ипләп кенә җайлы әңгәмәгә алып кереп китте. Алсу үзен имтиханда яхшы укытучыга эләккәндәй хис итте. Һәр сораудан соң егет, үзе дә елмаеп, җавап бирә алса ярар иде дигән сыман, теләктәшлек күрсәтеп утырды. - Нигә нәкъ менә бездә эшлисегез килә? - Сезнең фирма турында гел яхшы хәбәрләр генә йөри. Хезмәткәрләре компетентлы, игътибарлы, итагатьле, диләр. Нәрсә алырга теләсәң дә, иң беренче "Altair"ны атыйлар. Сездә һәрчак әйбәт атмосфера... Филиппин мактау сүзләреннән канәгать иде. - Моңарчы кайларда эшләдегез? Алсу санап чыкты. - Сатып алучыларны ничек җәлеп итәр идегез? Кыз, бөтен барлыгын туплап, бар матур сүзләрне тезеп, үзенең булдыра алачагын исбатлады. Хәтта имтихан алучы үзе дә, сатып алучы ролендә калып, Алсу сөйләгәннәргә баш кагып, хуплап утырды. - Башка кибетләрдә товарларны арзанракка да табып була, дисәләр? - О, юк! Мин аларның сыйфаты күпкә яхшырак булуын, озаккарак чыдавын, бүген бик тә модада булуын сәгатьләр буе сөйләп, аңлатып тора алам. Һәм Алсу, гипнозлангандай, консультант-стилист булып уйнап күрсәтте. Рәссам, дизайнер сәләте дә чагылып узды, модадагы яңа тенденцияләрне күзәтеп баруы да, дус кызларына киемнәр сайларга булышу маһирлыгы да... Бердәнбер тамашачы, үзе үк имтихан кабул итүче филиппин егете миниспектакль карады шулай. - Рәхмәт. Котлыйм... Мин шалтыратырмын алар-га. Сез эшләячәк Британия бутигы дөньяның иң зур сәүдә үзәге "Дубай Молл"да урнашкан. Тиз арада документларыгызны илтеп бирерсез, - дип саубуллашып калды ул. Гасмик, Ядранка, Лиля шалтыраттылар. Авызы ерык Алсу барысына да сөенечен җиткерде: "Ура! Алдылар!" Югалтулар, табулар... Лиля белән Омарның талашмаган көне юк. Кич Лиля елап кайтып керде. "Аерылышабыз. Хәл ителде. Нокта куябыз", - ди. Гасмик исе китми генә нәтиҗә ясады: "Ниһаять, күп нокталардан котыла-сың икән!" Ә Алсу ни әйтергә дә белмәде: кызганыргамы, сөенергәме, ачуланыргамы? Аларның мөнә-сәбәте күптән үзенең котылгысыз һәлакәтенә якынлашкан иде инде. Ела, Лиля, бушан әйдә, бәлки, җиңелрәк булыр... Ә бүген... Омар, Лилядан зарланып, Алсуга шалтыратты. Үзе бик сабыр, түзем икән, хатыны гына аны санга да сукмый, имеш. Синең сүзне тыңлый ул, сөйләшеп кара, янәсе: - Син бит төпле кыз, акылга утырт шул ки-ребеткәнне. Бу - соңгы сөйләшү, дәрәҗәмне тө-шереп, бүтән ялынмыйм. Минем тормышымда эзе дә булмаячак ул өстерәлчекнең!.. Алсуның яңагына суктылармыни - һушын җыя алмый торган арада, Омарның ачу китергеч тавышы, көчәя барып, кычкыруга ук әйләнде: - Ишетәсеңме мине? Ишетәсеңме?! Алло, алло!.. "Чукрак түгел, ишеттем..." Әллә әйтте, әллә шулай уйлап кына куйды - үзе дә абайламады. Менә әкәмәт! Ике арада тылмач ясамакчы бу ахмак. Хәзер, йөгерде ди менә! Тагын җырларга кереште мобильник. - Аһ, белсәң хәлләремне! - Монысы Лиля шыңшый шулай. - Теге бәндә, эшемә килеп, гарәпчә акырабакыра театр куйды! Мине дөньядагы иң әшәке сүзләр белән хурлады!.. Син өйдәме? Хәзер кайтам. Берүк, чыгып китә күрмә! Боларның кайсын тыңларга да белмәссең. Уф, монысы кем инде? - Әйе, Омар! - Сөйләштеңме?! Эндәшмисең!.. Уйлаган идем аны! - дип, шантажга ук күчте. Шундый кыен, четерекле мәсьәләләрне хәл итәр-гә Алсуны кем дип белә болар? Аллы-артлы шалтыратмасалар! Тинтерәтүләрен күреп-ишетеп торган -Гасмик: "Мин психотерапевт түгел, дип кенә әйт әле шуңа!" - дип, акыллы киңәш бирә. Гаилә кормаган, ир хатыны, бала әнисе булып карамаган, бу өлкәдә бөтенләй тәҗрибәсе булмаган Алсу нәрсә әйтә алсын соң? Ул үзенә бары сабак ала: ни эшләргә һәм ни эшләмәскә... Болар дөньясыннан качасы килеп, кыз ноутбукны ачты. Ярый әле ачты! "В Контакте"да... Сәйяр көтә иде! Тукта, ялгышмыймы, чынлап та улмы? СССР: "Ау-у! Әллә инде чүлдә адаштың?" Нәкъ Сәйярчә. Бернәрсә вәгъдә итми, чакырмый, көтми, өмет иттерми торган өч-дүрт сүз. Төртмә тел. Ә менә Алсу өчен ул җиләс җил, яңгырдан соң сафланган һава кебек иде. Кәефне бер полюстан икенчесенә кү-че-рергә җитә калды. Ул да егет дулкынына көйләнде. НАЗ: "Ау-у! Мин монда! Фирүзә океан белән зәңгәр күк арасында - егерме җиденче катта! Мату-ур!" СССР: "Мактанчык! Казанны күрсәң син! Бө-тен җирдә Универсиадага әзерлек бара! Назга презент әзерләдем: бер кило сувенир магнитлар!" Алсу көлә-көлә укыды. НАЗ: "Рәхмәт! Суыткыч ишеген бизәрмен! Кы-зык-тырдың". СССР: "Ә син "Казан Арена" стадионын күр--сәң!.. Түбәсе генә дә 113 ләп Ту-154 самолёты авыр-лы-гын-да... Сиңа аңлаешлырак итеп әйткәндә, 2320 ләп Африка филен күтәрә ала!.." НАЗ: "Ха-ха! Прикольно!" СССР: "Көлеп утырма! Кайт тизрәк! Күп әй-бердән мәхрүм каласың. Welcome to Kazan!" Алсу хат язышлы уенында тәмам азартка кереп китте. Кунак ашы - кара-каршы дигән сылтау белән, егетне гарәп иленә чакырды. НАЗ: "Үзең кил Дубайга! Бурҗ-Хәлифә небоскрёбында 124 нче катта көтәм!" Бу язышулар студентлар мәзәгендәгечәрәк ки-леп чыкты бугай. Ике крокодил очып бара. Берсе - яшел, икенчесе - Африкага... Шулай да рәхәт! Сирень чәчәкләре Апрель үтте, майлар җитте. Монда түзә алмас---лык эссе. Көндезләрен температура кырык-ка кү-тәрелә, диңгездә утыз градус җылы. Их! Күк-ләр күкрә----теп, яшен камчыларын уйнатып яусын иде яңгыр коеп! Чыксын иде салават күпере! Яңгыр, яңгыр кирәк Алсуга! Сусады, сагынды, җирседе аның җаны. Сәйярдән дә төртмәле сәламнәр күренми. Әй, ул бит болай гына... Кызык ясап, маҗара уйлап чыгарып, кәмит хәлләргә юлыгып, шуннан тәм табып йөри торган бер комик ла. Һәр сүзенә ышанып, сөйләгәннәрен чынга ала башласаң... Гашыйк икән бу егет дигән ялгыш уйдырмага юлыгуың бар! Эреп китә күрмә, кызый! Мөгаен, ул командировкададыр. Бик мөһим мәсьәләләр хәл итеп йөридер... Төшендә яңа чыккан яшел үләннән яланаяк йөгерде, кәккүк кычкырганын санады, бакчадагы ап-ак шомырт чәчәкләре яныннан узып, күлдәге бакалар тавышын тыңларга төште Алсу. Тукта әле, нишләп һаман тынмый соң бу бакалар? Инде көн үзәге якынлашып килә ләбаса... Ул, аптырап, күз-ләрен ачты. Кояш, чыннан да, зәһәр кыздыра. Лоджиядән кыйгачлап күренгән океаның-ниең ник бүлмәгә үк керми шунда! Эшкә төштән соң гына барасы. Ә бакалар... һаман кычкыра! Нишләп инде... Юк... Телефоны ич! Уянып җитәр-җитмәс, төшеннән аерыласы килмичә генә, телефонга үрелде. Таныш түгел номер. Кем булыр? - Алло?.. - Исәнмесез, Алсу! Саф татарча! Егет кеше тавышы! Ул, нәрсә -уйларга да белмичә, аптырап калды: "Исәнме...сез..." - Алсу, мин әле генә самолёттан... Рөстәм булам. Тизрәк күрәсе иде сезне! Тапшырасы әманәтем бар... - "Җырчы фонтаннар" янына кил! 15 минуттан шунда булам! - диде кыз, чуалган уйлары артыннан ашыгып. Таныш түгел Рөстәм тагын нәрсәләрдер әйтте бугай. Телефон шытырдый башлады. Алсу каушаудан бөтенесен аңлап та бетермәде. Колагына әллә "сер", әллә "сәер", әллә "сыер", әллә "Сәйяр" дигән сүз чалынып киттеме соң? "Ну фантазия үзеңдә, кызый!" дип, үзен шелтәләп тә алды. Ярар, ни булса - шул. Бернинди мәшәкате дә юк ла, фонтаннар "Дубай Молл"ның каршысында гына, эшенә керешли күрешү берни түгел. Ә төше матур иде! Нәрсәгә булыр икән? ...Фонтаннар янына якынлашуга, кызның адымнары акрынайды. Берәүнең кулында... си-рень-нәр! Каян, ничек?.. Хуш исеннән башы әй-лә-неп, бөтен җаны актарылды. Бу нинди бәхетле мизгел?! -Дул-кынланудан йөрәге кысылды, аяклары үзен-нән--үзе шәмәхә-зәңгәр чәчәкләргә таба атлады. Шал-тыраткан егет шушы икәненә тамчы да шиге калмаган иде. - Синме Рөстәм?! - Кыз сынаулы караш ташлады. - Алсу? Уф, өлгерсәм ярый дип борчылган идем... - Ак футболкалы егет җиңел сулап куйды. - Сиреньнәр сезгә, Алсу! Сәйяр тапшырырга кушты... Бергә эшлибез без. Минем Гарәп Әмирлекләренә барасымны белгәч, ул шушындый сюрприз уйлап чыгарды. Чираттагы экспромты... - диде, чәчәкләрне сак кына Алсуга тоттырып. - Аэропортка да Сәйяр илтеп куйды. Шиңдерми илтеп җиткер, ди... Үзең беләсең, тиз сулалар... - Рөстәм инде Алсу кулындагы сиреньнәргә яратып карады. - Әй, зыян юк бугай ла. Кайнар суга утыртуга, шундук күзләрен ачып елмаерлар... Егет үзе дә елмаеп, бу әманәтне үтәп чыкканына канәгать калып, Алсуга кулын сузды: - Юл кешесенең юлда булуы хәерле дигәндәй... Ачуланмагыз, мин илче генә. Мм-м... Сәйярдән күп сәлам! Хушыгыз, Алсу... Алсу телсез калды. Фантастика! Өнме бу, төш-ме? Төшнең дәвамы түгелдер бит инде?! Юк, туган җир бизәге, Асылтамак бакчаларындагыдай күпереп үскән сиреньнәр - кочагында. Яз, яшьлек, наз төсе алар. Моннан да кадерле бүләкнең булуы мөмкин тү-гел! Сәйяр... Килерме, юкмы? Ышаныргамы? Ниш-ләп йөри ул? Алсу аның турында уйларга да курыкты. Чираттагы шаяруымы? Булмастайны булдыра алуын исбатлавымы? Рыцарьлыгын күрсәтәсе килүме? Күңелендә тагын теге җыр - "Иясез шатлык" ноталары яңгырады: Кемгәдер кирәк булуың - Бәхет бит ул дөньяда... Димәк, Сәйяр уйлый аның хакында. ...Аннары вакыйгалар коточкыч тизлектә бер-бер артлы шаккатыра торды. Сирень чәчәкләре бу чүл, ком илендә чып-чын экзотикага әйләнде! Бер-ике генә көнгә булса да кызларны сихри бер халәткә, хыял дөньясына чумдырды. Алсу үзе бө-тенләй әкият илендә йөзде. Юк, бу кәефнең, эйфориянең очы, сиреньнәрдән дә битәр, тылсымлы төшкә барып тоташа. Бакалар тавышы - ярар, телефон шалтыравы булсын ди. Ә яшел чирәм? Алмагач чәчәкләре? Кәккүк җыры? Яшел төс - якын арада буласы хәлләргә ишарә, дип ишеткәне бар. "Тиздән кайтып китәсеңдер, - ди Лиля. - Кәккүк көннәрне саный". "Ак төс - сөенеч! Ай, Алсу, мин көнләшәм! Ниндидер матур сер яшерелгән монда! Вакыйгаларны ашыктырмыйк, яме", - дип, Гасмик та күңелне ымсындырып җибәрә. Боегып калган Лиля, бер ноктага төбәлеп: "Бәхет шулдыр инде ул", - дип куя. Бурҗ-Хәлифәдәге мәхәббәт Сәйяргә рәхмәт язып җибәргәнгә атна-ун көн үткәндер. Һәм менә яңа хәбәр! СССР: "Җомга 13.00 дә Бурҗ-Хәлифә небоскрёбында 124 нче катта НАЗны көтәм! Билетлар - кесәдә..." Җомга - гарәп илләрендә ял көне. Анысын да истә тоткан! Ну бу Сәйярне! Кеше ышанмастайны чын булса да сөйләмә, диләр. Алсу да шул хәлдә иде. Шаяру тонында ризалыгын белдерде. НАЗ: "Килештек! Мин сиңа Дубайны күрсә-тәчәкмен! Очрашу урыны 12.30 да - "Җырчы фонтаннар" янында!" ...Җомга. Алсу, башында кайнаган сорауларга җавап табалмыйча, фонтаннар янына юнәлде. Халы-ык! Күз карашы чит ил туристларын йөгереп узды. Монда күренми... Теге төркемдә дә... Уф!.. Шәрык музыкасы ритмында җиңелчә сыгылмалы хәрәкәтләр ясап, авызын ерып, кочагын җәеп... Сәйяр атлый каршына! Чынлап! - Сәй-яр! - Кыз йөгереп килгән уңайга егет кочагына барып кергәнен сизми дә калды! - Сәлам! Ничә кыш, ничә җәй сине күрмәгәнгә! Үскәнсең, матурлангансың! - дип, комплиментлар яудыра-яудыра, үз итеп кочагына кысты Сәйяр. Кыш-җәйләр дип шыттыра анысы. Күрешмәгәнгә ярты ел да юк бит әле. - Беләсеңме, синең ча-кыруыңны истә тотып килдем мин! - Кунак егетенең гиды булырга мин әзер! - дигән булды Алсу, дулкынланудан битләре яна иде. Менә ул дөньяның иң биек бинасы. Фатирлар, отель номерлары, рестораннар, офислар... Бик тизйөрешле лифтта алар күккә (Алсу өчен - йолдызларга!) томырыла... 452 метр биеклеккә, 124 нче катка! Аһ, нинди гүзәл панорама! Дубай, океан... Ма-ту-ур!!! Биеклектән, сихрилектән башы әйләнгән Алсу, күзләрен чытырдатып йомып, тыны куырылып, Сәйяргә сыена... - Алсу... мин яныңда... Их син, нәни куркак болан баласы!.. - Ул, кайнар сулышы белән исертеп, кызны иреннәреннән үбә. ...Кич ресторанда тагын бер сюрприз көтә иде. Сәйяр кызга яратып карап, аңардан күзләрен алалмый утырды да: - Килдем, күрдем, китәм, Алсу... - нәрсәнедер әйтеп бетерми, һаман суза сыман. - Иртәгә китәм... Юк, китәбез! Китмибез - кайтабыз! Алсу сагаеп калды. - Кемнәр белән?! - Синең белән! Ә хәзер күзләреңне йом! - Кыз, аның сүзләрен чираттагы шаяртуга алып, сабый -баладай көлеп җибәрде, күзләрен йомды. Бер.. ике... өч!.. Ой, бу нәрсә?! Самолёт билетлары! Сәйяр һәм... Алсу исеменә! - Сине көтәләр, Алсу! Әтиең, әниең көтә. Казан көтә... Мин көтәм! Алсу бу могҗизалы кичтән һушсыз калды. Эш, контрактлар, Дубай - бар да бүгенге кич белән чагыштырганда чүп кенә булып тоелды. Күзенә яшьләр килде. Билетларны бер алды, бер куйды. Әйтерсең саксыз кагылудан чәлпәрәмә килеп уалучы бәллүр чынаяк, үтәли җилдән өзелүче нәфис-нәзберек чәчәк. Ә Сәйяр аңа төбәлгән дә елмаеп җавап көтә. Һәм, ниһаять!.. - Мин риза, Сәйяр!.. 31 НЧЕ ДЕКАБРЬ (Хикәя) Иртәнге җиде. Утлары бер балкып, бер сүнеп, ишегалды чыршылары Яңа ел якынлашуын искәртә. Төнлә өчәүләп чыгарып элгән стена газетасы затлы келәм кебек күренә! Елның иң кызыклы фотолары белән чуарланган үзе. Берсеннән спорт киемле улы Надир елмая, кызы Зиләнең нәрсәгәдер шатланган бәхетле мизгелләре, үзе... Әллә нинди көлкеле хәлләр, маҗаралар турында язып бетергәннәр! Сөенеч өчен күп кирәкме?! Назилә вазадагы нарат ботакларына да очынып йөри әнә. Хәер, декабрьнең соңгы көнен зарыгып, вакытны, ай-көннәрне ашыктыра-ашыктыра көтә ул. Һәрвакыт. Һәр елны. Чөн-ки ул көн чынга охшаган әкият, йә өнгә охшаган төш сыман... Еракта калган мәктәп ёлкасын, шул чакның матур мизгелләрен искә төшертә. Ул һәрчак Кар кызы булып киенә иде. Бу үзенә күрә иң чибәр, иң дәрәҗәле, иң купшы кызлар гына башкара торган роль була инде... Әй, ул гомер буе Кар кызы булып, башкалар күңелен күреп, башкаларга бәйрәм ясарга тырышып йөрде бугай ла. Мәктәптә дә, студент елларында да... Яңа ел өчен, һичшиксез, ефәк ак күлмәк сайлый: йә тектерә, йә сатып ала. Бервакыт тулай торакта Кар кызы киемендә (3 нче курста чакта!) Ильяс аны күреп һушсыз кала язды. "Карсылу" дип, яңа исем дә кушты. "Кышкы романс" җырына талгын биюгә чакырган иде. Аннары ул исем әле Карчәчәк, әле Кар бөртеге, әле Акчәчәккә әйләнде. Хыялый, ваемсыз чаклар... Ильяс... Архитектура-төзелеш институты студенты Ильяс белән университет тулай торагында шигырь кичәсендә танышканнар иде. Бүлмәдәше Нәсимәнең үкчәле туфлиләре, Розаның кызыл муенсасы аны тагын да матуррак, буй җиткән кыз итеп күрсәтте. "Син болай София Ротаруга охшап калдың! Күр дә тор - бар егетнең күзе синдә генә булачак!" "Юк, койган да куйган Анна Ахматова!" - дип, кызыл почмакка озаттылар. Назилә үз шигырьләрен укыячак. Әнә аны игълан итәләр: "Журналистика бүлегенең 3 нче курс студенты Назилә Зәйнуллина!" Ул, дулкынланып, төнлә язган шигырен укый: Бөдрәләнеп, сирень чәчәк атар, Бакчаларны төреп алыр ямьгә. Шундый чакта ярым табылыр кебек, Чөнки язлар юкка килми җиргә! Берәү әнә бер дә күзен алмый кыздан. Алкыш-лар... Назилә урынына барып утыруга, теге егет тә аңа табарак елышып утырды: "Искиткеч, На-зилә!" - дип пышылдады. Аннары бишенче каттагы бүлмәсе ишеге төбенә кадәр озатып куйды. Әллә нинди үзе серле, үзе җитди, үзе олы сыман иде бу зәңгәр күзле, озын буйлы егет. Группадагы бала-чага кыяфәтле Мөнирләр, беркатлы Дамирлар, такылдык Сәгыйтьләр түгел инде! "Сау булыгыз, Назилә!" - дип хушлашулары... "Мин кабат очрашуга өметләнә аламмы?" - дип, күзгә төбәлеп карап торулары... Әллә артык акыллы, әллә кыяфәте -шундый - яшенә караганда олырак күренә. Танышуларына атна-ун көн үтүгә, бер-берсенә ярыйсы гына ияләшеп тә киттеләр. Казанда хәзер аларның үзләре генә белгән яраткан урыннары бар. Черек күл буендагы аркалы капка - гашыйклар капкасы. Кара-каршы басып, исемнәрен кабатлыйлар. Тавыш, яңгырап, әллә каян тирәннән үк ишетелә: - На-зи-лә-әү! - Илья-а-ас! Студент Ульянов һәйкәле янындагы "таба"да Ильяс, ничектер җае туры килеп, Назиләнең зарубежкадан имтихан биргәнен көтеп утырды. Әнә ул балкып килеп чыкты да зачёткасын егеткә сузды: "Син - яклаучы фәрештәм!" - ди. Ильяс кичтән калдырып киткән шомырт чәчәкләренең бер кечкенә тәлгәше - зачётка арасында. Карт профессорны да эреткән бу талисман: "бишле" куйган -хыялый кызга. - Озак утыргач борчыла башлаган идем инде, - дип, Ильяс Назиләнең кулларына кагылды. - Ә син башка чакта сәлам хаты калдыр, - диде үз тапкырлыгына үзе дә шаккаткан кызый. - Кара, шәп идея бит бу, Ильяс! Көн дә күрешә алмаганда, бик кирәкле сүзләрне язабыз да менә бу эскәмия астындагы ярыкка кыстырып калдырабыз. Егетнең тулай торагы ераграк. Ә университеттирәсе - кай тарафка да юл өсте. Чынлап та, үтешли-сүтешли дә туктап була ич. Ильяс Назиләне хыялый дип, яратып, сокланып тыңлап торды. Икенче көнне инде үзенә адресланган кош теле кебек хатны эскәмия ярыгыннан табып алды. Таныш язу, бала-чага почерклы бераз авыш хәрефләр башта шигырь юллары булып тезелгән дә иясенең кайдалыгын хәбәр иткән: Синең генә күзләр шундый серле - Андый күзләр беркемдә юк бүтән... Аңлашылды хәзер: минем сине Яратуым шундый төстә икән! Югалтма! Мин читалкада. Тау куышы кебек мәгарәдә - гротта утырам. Н. З. Ильяс блокнот битенә тиз-тиз үз хәлләрен тезде: Сине бүген үк күрергә кирәк! Сагындым! Иртәгә соң була! Иртүк безнең "Факел" Чаллыга китә. 5 тә парк янында көтәм. "Факел" - Ильяслар укый торган институтның студентлар төзелеш отряды исеме ул. Алга таба ниләр булды соң әле? Ә, әйе, паркта очрашкач, Ильяс үзе яшәгән бүлмәгә алып кайтты кунак кызын. Сюрпризлар ишектән керүгә үк башланды. Стенада - китап киштәсе белән янәшә - Назиләнең зурайтып ясалган фотосы эленгән. Өстәлдә матур чәй табыны көтә. Аннары альбомдагы фотоларны карап утырдылар. Баянын кулына алып, Ильяс бик матур бер җыр җырлады: Яулыкларың әллә синең, әллә синең чигелгән. Юлларыңа әллә сирень, әллә сирень сибелгән... Назилә өр-яңа шигырен укыды: Карама күземә, аһ, матур, димәче! Күзләргә сокланып янмачы, көймәче! Сөюем җилләргә очканда таралып, Күзләрем моңнардан калган бит каралып... Алар, керфек какмый, җырдан, шигырьдән, моң-нан, мәхәббәттән исереп, таңгача утырдылар. ...Ә иртән - музыка, шат авазлар, бәхетле йөзләр. Барысы да яраткан "Казан кичләре" яңгырый, аны Александра Пахмутова җырлары алыштыра... Яростный строй гитар, Яростный стройотряд... . . . . . . . . . . . . И с нами на все времена - Любовь, комсомол и весна... - Моя любовь на третьем курсе, минем өченче курстагы мәхәббәтем! - дип пышылдый Ильяс, Назиләне кысып кочып. Әнә шул халәттә Назилә егетен "КамАЗ" төзелешенә озатып кала. Ике арада хатлар йөри башлый. Сагыну, сагыш, сөю тулы хатлар. Назилә инде шигырьләтә генә җибәрә: Хатларың укыйм да, Мин тагын моңланам. Бергә чак бар иде, Шул хакта уйланам. Арада юл озын, Күрешү мөмкинме? Күп айлар буена Зарыгып көтимме? Очрашыр көн ерак - Син шуны бел әле, Шулкадәр сагындым - Төшемә кер әле! Бар да әнә шулай матур иде. Ильяс диплом алуга, көзен өйләнештеләр. Надир туды, аннан - Зилә... Аннары... аннары әллә нәрсә генә булды шунда. Ильяс үзгәрде. Ул инде - зур бер төзелеш оеш-масында җитәкче. Элеккеге романтик студент егет түгел. Назилә шигырьләре аны сөендерми. Алай -гынамы! Газета-журналларда басылган ул шигырьләр аны чыгырдан чыгара кебек. Йөзендә ниндидер көнчелек чаткылары да чагылып китә. "Йә, кемгә багышлап яза инде минем хатын?" дип тә төртелеп ала. Их, Ильяс! Шигырьләр - күңел халәте ул, бик беләсең килсә! Хыял сурәтләгән рәсемнәр, шигырь калыбына буйсынып, кәгазьгә күчә икән, күңел -каядыр оча, омтыла икән - бу һич тә конкрет берәүгә гашыйк булу дигән сүз түгел. Җан авазы, күңел кыңгыраулары, хисләр өермәсе, төштә күргәннең өндәге дәвамын эзләүдер ул, бәлки... Бервакыт Ильяс, уйный-көлә генә, әнисенең ки-лененә дигән сүзен җиткерде. Әйт Назиләгә, шигырь язу шайтан шөгыле, имеш! Ә иң хәтере калганы - студент чактагы уртак дуслары, туйда шаһит булган Зөлфия килгәч, Ильясның кайтмый калуы булгандыр. И гарьләнде Назилә шулвакыт! Ишек тавышларын сагаеп тыңлап, әледән-әле караңгы урамга күз салгалап көтеп карады. Зөлфия дус кызының хәлен шундук аңлады, ләкин сиздермәскә тырышты. "Ярар, кайтыр, ул кадәр үк бетеренмә. Йә ашыгыч кына командировкага китәргә туры килгәндер", - дип юатмакчы булды... Ильясның андый "командировка"лары ешайды. Һәм көннәрдән бер көнне инде алар бер түбә астында яши алмаячакларын аңладылар. Тавышланмый, кычкырышмый, мал-мөлкәт бүлешми генә аерылыштылар. Имеш-мимешләр, Ильяс чуалган хатын-кызлар турында җиткереп торучылары да табылды. Ә шәфкать туташы Зәйнәпкә өйләнүен ул үзе хәбәр итте: "Синең кебек чибәр түгел, әмма гади, уңган, күп сөйләшми, мине хөрмәт итә", - диде. Кызлары туу турында да үзе әйтте: "Безнең хәзер Ләйләбез бар. Нәкъ Зилә инде!" Аерылыштылар, дигәч тә... Юк, аларның аерылышуы да башкаларныкына охшамаган иде. Аралашып, шалтыратышып торалар. Ильяс балалар белән күрешеп йөри, күчтәнәч-бүләкләрен калдыра. Назиләнең үз фәлсәфәсе. Кайчандыр, үз вакытында мәхәббәт тә, ярату да булган, романтика да... Ләкин алар бөтенесе үткән. Һәм бервакытта да кабатланмаячак. Нокта куя белү дә хәерле. Чөнки алга таба андый яктылык юк. Үпкәсез, үчсез - башкача яшәргә кирәк. Үткәннәрдән бүгенгегә кайтарып, мобильнигы смс-хәбәрләр белән җырлады. Коллегалар, дуслар, апасы, энесе... Юк, төш түгел икән: бүген 31 декабрь иртәсе! Яңа елга кадәр ничек барысын да эшләп өлгерергә, ничек җитешергә?! Уйланган эшләрне берничек тә үтәми калырга ярамый. Юкса алар алдагы елга да ияреп керәчәк. Ап-ак, чипчиста биттән башлыйсы килә Яңа елны! Челтәрпәрдәләр юып эленгән, өй җыештырылган, кар бөр-текләре, мишуралар эленгән. Назилә бер зур эш-не башкарган иде инде: дусларга, танышларга открыткалар җибәреп өлгерде. Телефон аша смс җибәреп тә котлап була анысы. Ә болай серлерәк, бәйрәмчәрәк. Кыш бабайлы, чыршылы, кышкы урманлы открыткалар шигъри матур теләкләре белән кайберәүләрне инде сөендергәндер дә... Яңа еллар яңа хисле булыр, Әфлисунлы, ылыс исле булыр... Һәр Яңа ел ул башкача, үзгә - Кар чәчәкләр төяп килер безгә. Үткән еллар мәңгелеккә күчәр, Карлар явар, йолдыз җиле исәр. Җан җылысын өстәп бәйрәмнәргә, Шәмнәр куйыйк көмеш шәмдәлләргә. 31 декабрьдә ничә ел рәттән инде бер үк эш-ләр-не башкаралар: чыршы алып кайталар, аны бизиләр, гирляндалар, серпантиннар эләләр. Бер үк сүзләр-не әйтәләр, бер үк җырларны җырлыйлар. Сүз берләшкәндәй, бөтен каналлар "Ирония судьбы..."-ны күрсәтә. Өстәлдә мандариннар, "оливье"- салаты. Әйтерсең шулардан башка берничек тә Яңа ел килә алмый инде! Ул ыгы-зыгы, ул чират-лар! Кем белән? Кайда? Нәрсә кияргә? Нинди бүләкләр әзерләргә? Ничек җитешергә? Баштагы мең төрле сорау да кушылып, бу көнне үзең генә түгел, бөтен дөнья зырылдап әйләнә төсле. Назилә эшли торган ыгы-зыгылы телевидение бер читтә торсын! Һм-м... Яңа елның икенче көнендә үк туры эфирга чыгасы бар. Аннары мөхтәрәм язучының юбилее, микрофон, камералар күтәреп, оператор Марат белән сюжет төшерәсе... Бәйрәм көннәрендә күрсәтеләсе тапшыру белән дә соңга калып, монтажда утырды кичә. Бөтен видеорәтләр, титрлар күз алдыннан үтте. Әзер сюжетның хронометражын карап алды. Уф-ф! Башны алып каядыр качасы килә кайчак. Кая? Әкият дөньясына, шигырь дөньясына! Бөтен бүлмәләргә ылыс исе таралган. Рәхәт! Әле балалар да уянмаган. Кичтән икәүләп пышылдашып, серләшеп тә йөрделәр инде. - Әтием узган Яңа елда миңа глобус бүләк иткән иде, - дип искә алды Зилә. - Ә миңа - футболка! - дип мактанды Надир. ...Тагын телефон шалтырады. Ильяс! Чү! Уйлар материальләшә, диләр - әллә чынлап та хак инде?! Бәйрәм белән котлады, балаларны сорашты, Яңа елны кайда каршылаулары белән кызыксынды. Назиләнең: "Өйдә!" - дип әйтәсен белә инде ул, болай гына соравы. "Ә без әле кая барырга да белмибез, барыр җир дә юк", - диде ул аптырабрак. Ә Назилә әйтерсең моннан унбиш ел элек булган Назилә иде! Ничектер үз итеп, бернинди риясыз әйтте дә салды: - Алайса... Туктале... Әйдә, җыеныгыз да безгә килегез! Ильяс ничектер сөенде кебек: - Рәхмәт, Назилә! Киләбез, киләбез! - дип кычкырды. Аннары инде вакыйгалар гел уйламаган-көтмәгән борылыш алды. Вакыт... оча гына! Назилә, ашыгакабалана, бәлеш ясарга тотынды. Каз ите, ваклап суган, бәрәңге турады, хуш исле әнис сибеп болгатты. Телне йотарлык дип, Ильяс мактый торган бәлеш... Назиләнең киеме әзер инде - билле ак ефәк күлмәген киячәк, муенда - ялтыр муенса, асылмалы алкалар, иңсәсенә таралып төшкән чәчләренә кө-мештәй мишура урап куйды. Һәм әллә нинди әкияти Кар кызына охшап калды. Ильяс яраткан киемнән булуына оялып, кызарып китте... Кичен өйдә утлар эленүгә, кунаклар килде: Ильяс, Зәйнәп, Ләйлә. - Исәнмесе-е-ез... Назилә, - дип, беренче булып ничектер кыенсыныбрак Зәйнәп исәнләште. Бер генә мизгелгә Ильяс та, Назилә дә сүз әйтә алмый тордылар. "Һаман шул Назилә... Ичмасам, күлмәге дә шул ук". Ильясны шул уй өтеп алды. "Зәңгәр күзле, сары чәчле, аксыл йөзле... Гел Ильяска охшаган". Көндәшенә күз салу белән үк, шундый бәя биреп өлгерде Назилә. Аннары үзен кул-га алып, бик якын ахирәте килеп кергәндәй ачылып: - Исәнме, Зәйнәп! Яңа ел белән котлыйм! Килеп ях-шы иткәнсез! - дип, кулын сузды. - Кара, Ләйлә нинди зур үскән! - Баланы да игътибардан читтә калдырмады. - Әти килде! Әти килде! - дип сикергәләде Зилә. Надир егетләрчә кул биреп сәламләде. Көлешәкөлешә, үзләре ясаган газетаны карый башладылар. Киеренкелек кимеп, бәхетле өйләрдә генә була торган ыгы-зыгы башланды. Телевизордан бәйрәм тамашасы бара, бала-чага чыршы төбендәге бүләкләр белән мәш килә, Назилә белән Зәйнәп табын көйли. Тизрәк, тизрәк! Назиләне сискәндергән тагын бер мизгел яшендәй ялтырады! Ильяс, кулына баянын алып, кайсыгыз җырлый, дигән булып, өздереп уйнап җибәрде: "Өзелгәнсең сиреньнән!.." ...Матур каршыладылар Яңа елны! Надир инде җиткән егет, дусты Айдарларга кереп китте. Назилә дә, Ильяс белән Зәйнәп тә җылы, дустанә булырга тырыштылар. Сүзләрен уйлап, үлчәп сөйләштеләр. Җырладылар да балалар күңелен күреп уйнап та алдылар. Арыткан. Тагын бер четерекле мәсьәлә бар барын... Кемнәрне кем белән йоклатырга... Ильяс белән Зәйнәпкә - залга, Зилә белән Ләйләгә кызы бүлмәсенә урын хәстәрләде. Үз мендәрен Надир -йоклый торган диванга китереп салды. "Мин кызым белән йоклармын", - диде Зәйнәп, залга узышлый. "Мин дә кызым белән йоклыйм, әйеме, Зилә?" - дип, Назилә дә кызын сөеп-сыйпап алды. Ильяска берүзенә бер диван калды. Әмма барыбер дә ике хатын-кыз аулакта - кухняда - иртәнгәчә сөйләшеп чыктылар. * * * ...Яңа елдан соң беренче эш көне, гадәттә, кемнең кайда ничек Яңа ел каршылавын тасвирлап уза. Оператор Марат, соң чиктә генә хәл итеп, хатынын, бала-чагасын машинасына төяп, авылына кайтырга чыгып киткән дә, кинәт буранда адашып, бөтенләй икенче авылда Яңа ел каршылаган. "Лицо канала" дип йөртелгән "телеканал чибәре" Энҗе исә Парижда шампан шәрабы күтәргән. Яшьләр тапшыруының Нуриясе балкып тора: шәп егет белән танышкан бу көннәрдә. - Ә син? - дип, Назиләгә төбәлделәр хез-мәт-тәшләре. - Сөйләп җибәр. Кем белән, кайда?.. - Өйдә!.. Ильяс һәм Зәйнәп белән бергәләп!.. Авызларын ачып телсез калдылар. Буранда адашу да, яңа егет тә, хәтта Париж да Назиләнең көндәше белән Яңа ел каршылавы янында чүп кенә иде... АРИМЬЛЭ, СИН - КАР КЫЗЫ! (Парча) Август ахыры. Алтынчыга күчүгә, берьюлы әллә никадәр яңалык! Беренчедән, яңа фәннәр. Физика, урта гасырлар тарихы, немец теле... Икенчедән, кайбер малайларны (!) күрәсе килә... Өченчедән, әнинең "шпилька" үкчәле туфлие миңа тап-таман хәзер. Беркөн әниләр югында (укытучылар өч көнгә районга август киңәшмәсенә киттеләр) "аулак өй" ясадык. Кич, көтү кайткач, шул туфлиләрне (гаҗәп, әни ничек үзе кимәгән?), гармун итәкле плиссе итәкне киеп (анысы да әнинеке, зур икәне сизелмәсен өчен, билгә каеш будым), мәктәп директоры кызы Гөлшат белән клубка элдерттек. Тырнакларны лаклауның да җаен таптык. Клей шундый шәп ялтырата, төссез лактан бер аермасы да юк кебек, һәм, беләсезме, ни булды? Үзебездән олы егетләр озатып куйды. Әллә Аккүз, әллә Ахунныкылар шунда... Матай белән кинога дип килгән булганнар да... Безгә "сез" дип эндәшүләрен ишеткәч, үч ит-кәндәй, үкчә кыегая да китә, кыегая да китә. "Тугызынчыга (!) күчтегезме?" - дигән сораудан үкчә-ләр тагын да янтайды. (Үләм, өйдә репетиция ясап -карыйсы калган, ичмаса.) Торна кебек озын булгач, җиткән кызлар дип -уйладылар бугай... Анысы да монысы, үзебезнең малайлар алдында борыныбызны чөяргә ярап куйды ул. Сентябрь. Беренче сентябрьгә... чәчне кистереп килдем. Варлейныкына охшатыбрак. Арткы партада утыручы "Математик" кушаматлы малай каш астыннан әллә ничек кенә карап куйды шунда. -Ошатыпмы, ошатмыйчамы - аңламадым. География дәресендә записка килеп төште. "Чәчеңне нигә кистердең?" Исемен куеп тормаса да чамаларга була. Октябрь. Ура! "Яшь ленинчы"да мәкаләм чыкты. Бик яраткан укытучыбыз турында. И, шуннан соң хатлар яуганын белсәгез!.. Көн саен дүртәр-бишәр хат. Кызыклары әз. Җыенысында бер үк сүз. "Классыгызда ничә малай, ничә кыз? Ничәлегә укыйсың? Нәрсәләр җыясың? Әти-әниең кемнәр?.." Ә бер малай менә үзенең фотосын да җибәргән. Моряк киеменнән. Ярыйсы гына. Кара чәчле, зәңгәр күзле бугай. Исеме - Ринат. Мин - шалт рәсемен рус теле китабы арасына. Күрсеннәр әле малайлар! Китап актарганда, фотоны юри идәнгә төшердем. Шунда ук сырып алдылар. Кызлар: "Ай, нинди чибәр!" - дип, аһ-ваһ килә. Берсе тактага "Эльмира + Ринат" дип язып куярга да онытмады. Математик кына... борылып та карамады. Ә мин тырышкан булам... Иң сөймәгән фәнемдер бу математика! Тагын контроль эш. Тактадан үземнең рәт мәсьәләсен укыйм. "А һәм Б шәһәрләреннән бер үк тизлек белән каракаршы ике поезд юлга чыккан... өч сәгать үткәч очрашканнар. Бер поездның тизлеге... Шәһәрләр арасындагы ераклыкны табарга". Берни аңламыйм. Башта поездларны сүктем. Нигә кара-каршы чыкканнардыр? Минем ишеләрне контроль эш саен җәфаларгамы? Чишеп бетергәннәр эшләрен тапшырып чыгып китә. Мин утырам... Иң беренче булып... әйе, шул математик чишеп бетерде. Чү... Минем парта яныннан- -узганда, сиздермичә генә киптергеч кәгазен тө-шереп калдырды. Аяк бармагы белән эләктереп күтәрсәм - шпаргалка! Күчереп кенә куясы... Тик ул бит башка рәттә утыра иде... Минем өчен махсус эшләгән булып чыга түгелме соң? Ноябрь. Миңа яңа исем тапты Математик: Аримьлэ. Эльмираның киресе була инде, ягъни мәсәлән. Конспирация өчен шәп бит? Юкса укытучыларга эләгә кайбер юк-бар язылган "кош теле" хатлар. Иң кыены укытучы кызы булу икән! "Учительская" дигән бүлмәдә безнең класс турында сүз чыкмый каламы соң! Безнең класс булгач, мин дә бар инде анда... Кызлар, Математик сиңа гашыйк булган, диләр. Ышанмыйм. Яратам дигәне юк. Үпкәне юк. (Һич югы, кулымнан!) Башка малайларны дуэльгә чакырганы юк... Гашыйк булгач, тагын әллә ниләр буладыр әле... Запискалар гына нәрсә?! Юри җыеп бардым. Берни юк аларда. "Аримьлэ, кич клубта "Я шагаю по Москве". Әниеңнәр җибәрәме?" "Син фототүгәрәккә язылгансың икән. Мин дә". "Иң әйбәт сочинение синеке иде". "Ярышка кайчан китәсез? Чемпион булуыңны теләп калам. Син шәп йөгерәсең". "Син яраткан Эдита Пьеха миңа да ошый". Декабрь. Математик, менә дигән камырлык урынын беләм, дип мактанды. Белер дә! Авыллары урманга терәлеп үк тора бит. Ял көнне чаңгылар белән Сөн аръягына киттек. Малайлар, югарыдан үрелеп өзә-өзә, безне камырлык белән сыйлый. Кара-кара, әле Дамирә, әле Гөлшат тирәсендә генә бу малай. Кар атышалар. Чырык-чырык киләләр. Мин әллә бар, әллә юк! Үлсәм дә күрмәячәкләр. Кайтыр юлга чыккач, берсенә бер эндәшмәдем. Иң артка калдым. Кулларым туңа. Өзелеп төшәр дәрәҗәгә җитеп туңа. Күзләремә яшь тыгылды. Өшүдән генә түгел иде бугай ул яшьләр. Борылып... карады. Туктап калды. Юк, юк! Миңа таба килә башлады. "Туңгансың бит, тизрәктизрәк", - дип, сөйләнә-сөйләнә, битемне, кулларымны уды. Бармакларымны учына алып өреп җылытканда, йөрәгем әле туктап калды, әле дөп-дөп типте шунда. Хәзер, хәзер... могҗиза булачак. Котым очып, колак ишетмәгән сүзләрне көттем. Ул, кибет бияләйләремне салдырып, әнисе бәйләгән җылы бияләйләрен кидереп куйды. "Кара, ничек килешә икән сиңа! Син бит... син бит - Кар кызы!" - дип тә җибәрде әле. Бу инде "яратам" дигән сүз генә түгел иде... СӨННЕ САГЫНУ (Нәсер) Төшләремә ничә керде инде шул Сөн!.. Ярларыннан ташып-түгелеп аккан бозлары, таллар шәүләсеннән - яшелгә, болытларныкыннан - аклы-зәңгәргә, шәфәкъ кызыллыгыннан алсуга манчылган дулкыннары, ап-ак томан эчендә эреп югала язган асылмалы күперләре, бабакай ясап куйган басмалары белән... Кайсы гына халәтендә дә Сөн әкияти матур, тылсымлы! Бәлки, бик сагынганга шулай күрәмдер мин аны? Ул бит миңа әти-әнием, туган авылым, бала чагым кебек кадерле. Ул минем белән бертуган шикелле. Әгәр шул Сөн булмаса, мин бөтенләй бүтән булыр идем, мөгаен. Күзләремне чытырдатып йомам: күз алдымда һаман шул бер үк рәсем. Безнең бәрәңге бакчасы артында гына - Сөн. Ярлары биек, бик биек! 12 метр! Ишегалдыннан караганда - югары очта, Сикия Сөнгә кушылган урында һәм, карашны урман ягына күчергәч, Урта Җыен урамының аяк очында гына ялтырап күренеп китә елга. Әйтерсең авылымның күзләре! Үзе оялып кына биек яр астыннан агып ята. Ә менә Сөн аръягындагы сары комлык уч төбендә сыман! Мин андагы рәхәтлекне су буена төшкәнче үк тоям инде. Безнең очның Сафия, Әлфия, Кара Гөлсинә, Сары Гөлсинәләре, озын чәч толымнарын баш түбәсенә чорнап, яулык белән кысып бәйләп, хәзер суга сикерәчәкләр. Кайда тирән, кайда аякның очы су төбенә дә тими, кайда чоңгыл - биш бармагыбыздай беләбез без. Су эчендә генә җылы кебек, каршы якка йөзеп чыгуга, салкыннан дер-дер килеп, тизрәк кайнар комга тәгәрибез. Җы-лы! Кояш нәкъ баш түбәсендә! Аяккуллар, аркалар - бөтен гәүдә комга манып алган төсле булган. Ком кап-кайнар: тавык йомыркасы пешеп чыгарлык. Андый ком бары бездә генә бугай. Хәер, күргән кешеләр, Карловы Варыда да шундый ком, диләр! Кара-кара, ул сары ком бөртекләрендә нинди генә төсләр юк: шәмәхә, көрән, кызыл, соры, күк... Инде тәнгә ябышкан ком кибеп коелып бетеп, кояш нурлары тәмам өтеп ала башлагач, шәп-шәп атлап, тагын суга йөгерәбез. Әкәм-төкәм кабырчыклары, вак ташлар җыеп уйныйбыз. Бөрлегәнгә, җиләккә барганда, әллә кайдагы түбән очлар аша күпергә чыгып та тормыйбыз, күлмәк итәкләрен тездән югары күтәреп, сай урынны сайлап, Сөнне кичәбез. Башта - комлык, аннан - үги ана яфраклары үскән уйсу җир, бераз арырак - торналар төшә торган камышлы, төнбоеклы күлләр, иген басулары, уңда - Чиялеккә, сулда - Чишмәбашка алып менә торган юллар... Ә без туптуры Чәүкә тау итәгенә күтәреләбез. Сөн акчарлагы Тимер Тырнакка чаклы баш очыбыздан озата бара. ...Җәйме ул, кышмы - көнебез, көянтә-чиләк асып, Сөнгә суга төшүдән башлана. Әнинең "Ярты чиләктән ары күтәрмә, авыр була" дигән сүзләре бер колактан керә, икенчесеннән чыгып оча. Барыбер мөлдерәмә тутырып алып кайтасың. Шулай булмыйча! Аның бит сере бар. Әни дә, күрше Сәхия, Вәсимә апалар да, бабакай ясаган басмага басып, чиләкне көянтә очына элеп, суны тирәнрәк, чистарак җиреннән чумырып алалар! Ярдан инде баскычларны санап күтәреләсең: бер, ике, өч... биш... сигез... ун... Анысы да - бабакай эше! Ә кыш көне ул Сөндә бәке тишә. Берне генә түгел, икене. Югарысыннан су ташыйлар, түбәнгесендә кер чайкыйлар. Бабакай - әле су юлына сукмак ачу-чы да. Билләһи, Сөн иясе диярсең! Иртәнге биштә инде ул, ломын, агач көрәген күтәреп, сака-лына кадәр бозланып, керт-керт эшләп кайта. Киленнәргә, җиңгиләргә су юлы ачык! Авылыбызда барысы да нигәдер иртүк суга төшә. Ул суны таң суы дип йөртәләр. ...Без Сөндә боз акканны карарга яратабыз. Менә ул тамаша, ичмасам! Өебез яр буенда гына булганга, ишегалдыбыз берничә көн шаулап, гүләп тора. Ул тавыш хәтта мәктәпкә, без утырган класс-ларга кадәр ишетелә. Сөн буена чыгып чабудан чак тыелып утырабыз дәрестә: укытучылар да, без дә! Ай, ничек тиз, матур ага ул Сөн бозлары! Зәңгәр бозлар, сары, яшел бозлар... Берсен берсе этеп, җимереп, кайбер җирдә юл куймыйча тыгылып... Ә без классташлар белән, гармун тартып, җырлап, Сөн буенда үз языбызны каршылыйбыз. Кайсы мәле дә сагындыра икән!.. Зәңгәр төндә әфлисун төсендәге түм-түгәрәк ай талгын Сөндә тибрәлгәндә дә, язгы ташудан соң күпер салынганчы, көймәләрдә ишкәк ишеп йөзеп, урманга умырзая җыярга чыкканда да, Сөн буйлатып кына җәяүләп күрше авылларга - Аккүзгә, Ахунга, Чишмәгә утырмага барганда да... Сара Садыйкова белән Мостафа Ногман берчак безгә авылдашыбыз, атаклы комиссар Шәймәрданов турында җыр язарга киләләр. Килгән-килгән, алар-ның күрше-тирә авылларны да күрәсе килә икән. Шул ук Аккүз, Чишмәләрне... Тарантаслы атта Сөн буе талларына, ак каеннарга сокланып карап бар да, ничек инде яңа җыр тумасын! Сөн буйлары бөдрә урман, Агыйделләргә җиткән... Сөн буенда Чишмә авылын Ник барып күрдем икән! Яки: Бормаланып аккан Сөн буенда Тезелеп киткән яшел авыллар. Шулар белән бергә дан казанган Байсар дигән матур авыл бар... ...Ә бераз соңрак менә шул Байсарны, аның Сөнен... Таллинда сагынып утырган идек. Эстон язучысы Лилли Промет белән икәүләп. Мин аны авылдашым да дип әйтә алам. Сугыш башлангач, авылыбызга эвакуацияләнеп килгән Лилли исемле рәссам кызга бары унтугыз яшь була. Көн саен Сөн аша чыгып, Чишмәбаштан Байсарга балалар укытырга йөри. Су ташый, кер чайкый. Эстон кызы үзе гашыйк булган Камилне дә, мөгаен, шул Сөн буеннан сугышка озатып калгандыр... Еллар узгач, Таллинына кайткач, ул авылдашларыбыз турында роман яза. "Ирләрсез авыл" дип атала ул. Сәер-серле холыклы, әле тыптын гына, әле бик ашыгып, кызулап агучы Сөнне... әсәрендә "Шайтанка" дип исемли. Хатирәләргә чумып сөйләшеп утырганда, ул бер дәфтәрен исенә төшерде. Өфләп кенә кулыма тоттырды. Битләрен ачкан саен, Таллинда икәнемне оныта барам. Әйтерсең мин үзебездә. Менә ул Сөн елгасын ясап куйган. Сул якта - Байсар, уңда бер генә озын урам булып тауга кадәр күтәрелгән Чишмәбаш авылы, аңа урман тоташкан. Рәсемнәр янында латин хәрефләре белән эстонча язылган шигырьләре. Әлбәттә инде, Сөн турында да! ...Төшемдә мин тагын Сөнне күрдем. Кояшлы яңгырдан соң салават күпере чыккан икән. Әнә Сөн уртасында ялтырап ята. Ә мин бабам салган басмада керләр чайкыйм. Үзе тын, үзе моңсу, үзе рәхәт. Су да җып-җылы. Гадәттәгечә. Сөндәгечә. СОҢГЫ ХЫЯНӘТ Сөйләсәң, кеше ышанмаслык бу хәлләр, бу вакыйгалар шомлы детективтан һич ким түгел иде. Юбилей белән котлау-дан башланган гамәл әллә нинди чоңгылларга төшерде: билгесезлек, телдән яздырырлык хәбәрләр, чарасызлык, ахыр килеп, югалту ачысы... Сәер килен Илгизә өчен Линар абыйсы якын, бик якын туган, әлбәттә: әтисенең яраткан төпчек энесе бит. Мәктәптә "бишле"гә генә укыган, оста шахматчы, чаңгычы булган, сугыштан соңгы 50 нче елларда, очучы булам дип, хәрби училищега китеп барган... Шул ук вакытта ерак та ул, әллә кайда томан артларында сыман: гомере буе Ерак Көнчыгышта, отставкага чыкканчы, офицер булып хезмәт итте. Сирәк-мирәк хатлары килеп торды. Фотоларын да җибәргәли иде. Штирлицка охшаган кыяфәтле, йолдызлы погонлы матур бер хәрби. Үзе генә дә, хатыны һәм кызы белән дә ике-өч елга бер туган якларга кайткалап китүләрен әле дә хәтерли Илгизә. Кунаклар кайту авылда гел бәйрәм кебек була инде ул! Хисләрен бик тирәнгә бикләп, артыгын сөйләшми, зарланмый, сагынуын сиздерми торган абыйлары Сабан туена туры китереп кайта иде. Күрше авылда җирләнгән әти-әни каберен зия-рәт кылырга барулары... Кармак белән балыкка төшүләре... Токмачлы ашлар пешереп, бәлешләр салып, кунакларны сыйлаулар... Хатыны Раиса гына бу затлы ризыкларны санга сукмаган кебек кылана. "Без ресторанга йөрибез", - дип кенә җибәрә. Билләре нечкә, аяклары төз, гәүдәләре зифа, кәттә киенгән бу хатын башка төрлерәк иде шул. Илгизәнең әти-әнисе дә, туган-тумача белән күршекүлән дә аны ятсына торганнар иде. Исеме үзебезнең Рәисәгә бик якын булса да. Чәчләрен татар хатыннары кебек турыдан ачып артка төйнәп йөрсә дә... Йөзенең кайсыдыр чалымнары күптән гүр иясе булган кае-нанасы Хәлимәне хәтерләтсә дә... Әллә кыланмышын, әллә үзен көйләтүләрен кабул итмәделәр шунда. Тик белгертмәделәр, йөзләренә чыгармадылар. Ачык йөз белән каршы алдылар, булдыра алганча кунак иттеләр. Алай да туганнары: "Ленизага гына өйләнгән булса соң", - дип чышпыш килде. Кемдер ул Лениза, анысын Илгизә белми иде әле. Юмаларга, хәйләләргә һай оста бу Раиса! Кирәк икән сатып җибәрәчәк үзеңне. Теләсә кемне авызына карата. Гид булып, чит ил кешеләренә шәһәр күрсәтеп йөрим, ди бит әнә. Көязләнеп, үзенә үзе сокланып йөрү бик ошый иде аңа! Башкалар әйткән комплиментлардан башы әйләнеп, үзен дөньяның бер гүзәле итеп тоя иде кебек ул. Каян килгән сылукай! Илгизәгә дә, сеңлесе Суфияга да яңа исемнәр тапты: "Элечка, менә сиңа бүләккә кашмилон кофта, Япониянең үзеннән", - ди, имеш. "Ә сиңа, Софа, чын кытай ефәгеннән шарфик..." Порт шәһәрендә яшәгәч, ерак диңгезләргә йөзүче моряклар япон товарларын алып кайтып кына тора дип, нәфис кечкенә сумкасы, ялтыравык чәч кыстыргычлары, перламутрлы иннекләре, япон чүәкләре белән күрше кызларын да шаккатырырга өлгерде инде. Телендә "кимоно" да "кашмилон" ише сүзләр генә. Кызларны ничек киенергә, ничек йөрергә кирәклегенә өйрәтә. Гөлсинә белән Әлфиягә чәчләрен кисәргә киңәш итте дә, сүз тыңлап кырыкмышка әйләнгән кызларны "модницалар" дип мактый-мактый, чәч толымнарын... чемоданына тыкты! Мин киткәнче, бәлки, башка кызлар да чәчләрен кисәр, ди. Кунакларны озаттылар, өйдәге акчалардан да җилләр искән иде. "У нас беда, срочно вышлите деньги" дигән телеграммасы да килеп төште Раиса җиңгинең. Кирәк булгач кирәк инде - Илгизәнең әти-әнисе акчаларын кырып-себереп ярдәм итү ягын карады. Нәрсә булган, нинди бәла-каза - ләммим: тегеләр аңлатып язып торуны кирәксенмәде бугай. Берничә елдан соң үзе генә кайтып киткән Линар абыйсы исә телеграмма турында да, акча хакында да берни белми булып чыкты... Акылы балачаганыкы инде, берәр нәрсәгә туздыргандыр, дип кенә көлде. Сәер килен, кайткан саен, сәер гадәтләре белән шаккатыруын дәвам итте. Ун елдан соң да, егерме, утыз ел узгач та... Кайту-китүләр Линар абыйның күчеп кайтырга талпына башлавына унбиш ел гына түгелдер, мөгаен. Хәер, бәлки, ул гомере буе шул турыда хыялланып яшәгәндер? Бакыйлыкка кендек каны тамган җирдән күчәсе килгәндер? Яшьлек белән игътибар да ителмәгән ата-баба йоласы дигән нәрсә күңеленең кайсыдыр бер почмагында ялтырап кабынмыймы соң! Чит-ят җирдә үзен ким тоеп гомер кичермәде микән әле ул? Әти-әнисен җирләргә кайта алмау үкенече торып-торып җанын газаплагандырмы әллә? Шактый таушалган, олыгайган шул инде. Илгизәләр гадәт буенча һаман абый дип йөргәч тә... Сиксәнен тутыручы бабай бит ул. Берничә тапкыр инсульт кичергән. Җирсү дигән әйбер тынгы бирмидер, күрәсең. Ә Илгизә, үзәккәен өзим әле дигәндәй, абыйларын каршы алганда, озатып калганда, машинада махсус татарча җырлар әйләндерә: "Кайтам инде, кайтам туган ягыма...", "Туган авылым урамын кабат-кабат урадым...". Һай, бигрәк моңсу күренде лә абыйсы. Бер дә китәсе килми иде бугай аның. Теле белән әйтмәсә дә, карашлары шуны сөйләп тора. Илгизә теге серле Ленизаның да кем икәнен белә инде хәзер: Линарның бик яраткан сыйныфташ кызы булган ул. Егет лейтенант акчасына кул сәгате алып кайтып бүләк иткән. Тик кыз нишләптер хәрби егеткә ияреп җир читенә китәргә теләмәгән. Линар абыйсы ялынып тормаган: көннәрдән бер көнне океан буенда үскән шул Раисаны Татарстанга очыртып алып кайтып күрсәткән: менә сезгә килен, янәсе. Ә Лениза белән алар гомер буена бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт сак-лап яшәгәннәр... Башта "Татарстан" поезды абыйларын Мәскәүгә алып китәчәк. Икенче көнне ул самолётта Владивостокка очачак. Очу вакыты җитәр алдыннан, абыйсы траптан күтәрелә башлаганчы, Илгизә һаман хәл-әхвәлен сораша. Хәйләсе бар: әткәй-әнкәй теле күкләргә күтәрелсен, юл буе озата барсын әле... Раисасы да җитмешнең теге ягындагы карчык бит инде югыйсә. Табибә булып эшләүче кызлары да урта яшьтәгеләр рәтеннән чыгып бара. Гаиләсе юк. Кияүгә чыгып, атна да тормыйча иреннән аерылган, бала-чагасы да юк. Һәм менә шулар, кубарылып кайтып, йә Казанга, йә Чаллыга урнашмакчы булып йөриләр! Гомер иткән шәһәрләрен ташлап! Олыгайгач, бөтенләй башка мохиткә яраклашып! Владивостоктагы фатирыбызны саттык, диделәр. Раисаның төрле "сюрпризлар" ясарга әвәслеген белгән Илгизә дә, башка туганнар да сагаеп калды. Ник шулкадәр ашкыналардыр. Владивостоктан Мәскәүгәчә - атна буе, Чаллыга тәүлек буе поездда кайта-кайта... Иң беренче эш итеп яшәр урын табарга кирәк иде. Евроремонт ясалган фатир уңайлы да, арзан да, югарыда яшәүчеләрнең шакылдавы ишетелмәсенгә иң соңгы катта да булсын, метрога һәм базарга да якын урнашсын, мәчеттән азан тавышлары яңгырап, йокыларын бүлмәсен... Тагын әллә нинди шартлар, таләпләр. Тегеләй дә, болай да ярап булмый. Йә монда океан юк, йә халык кычкырып сөйләшә, йә әтигә шахмат мәктәбенә йөрергә ерак... Көннәрдән бер көнне, беркемгә берни әйтми, җыенып, Владивостокларына ук очып киткәннәре мәгълүм булды. Соңыннан хәбәрләре килеп иреште тагын: "Безнең хәлгә керердәй туганнарыбыз юк икән..." ...Бер елдан соң - янә шалтыратулар, кабат кайтырга талпынулар, контейнер җибәрүләр, Чаллыдан да шәп шәһәр юк дип танулар, барча туганнарга мактау сүзләре, кайнар сәламнәр. Вакытлы яшәү урыны Август-декабрь. Бер дуамалланып китеп баргач, ничек шулай берни булмагандай янәдән кайтып була икән? Илгизә белән Суфия янә вокзалда, Мәскәү-Чаллы поездын каршылыйлар. Линар абыйлары Казанда калып торачак, ул арада ана белән кыз Чаллыда гаиләгә фатир, Дианага эш эзләячәк, Гөлүзәләргә вакытлы пропискага керәчәкләр - алар шулай хәл иткән. Раиса ире янында сырпалана, бер сөеп куя, бер үбеп ала. Соңгы күрсәтмәләрен бирә: "Элечка, абыегызны саклагыз! Бер атнадан, автобуска утыртып, безнең янга озатырсыз. Урнашыйк кына, кунакка да чакырырбыз сезне!" Аннары Линар белән саубуллаша: "Көн саен кич җидедә хәбәрләшербез. Үзеңне саклый күр, берүк, кадерлем!" Искиткеч пар дип карап торырсың, билләһи! Атна дигәндә, тегеләр вакытлы фатир тапты, Линар абыйлары да Чаллыга китеп барды. Тик аналы-кызлы икәү Казан белән ике арада киләп сарып, кунакханәләр сайлый-сайлый, кафеларда сыйлана-сыйлана (Илгизә белән Суфиягә мәшәкать ясыйсылары килми икән!), башкалада фатир эзләп тә, хастаханә-шифаханәләрдән табиб урыны белешеп тә шактый болгандылар әле. Ахыр килеп, Чаллыдагы шартларга күнеп, акчаларын яңа төзелә торган йортка керттеләр бугай. Вакытлы яшәү урыны итеп Гөлүзәләр адресына теркәлгәннәр. Димәк, үз почмаклары булачак тиздән! Җай чыккан саен, һәркайсына аерым шалтыратып, хәлләрен белешеп торды Илгизә. Юл төшеп, Чаллыга барып чыкса, әллә кереп чыгасы инде - ничек яшәп яталар икән? Әнә Гөлүзә, күпме чакырып карадык, килмиләр, ди. Ә көннәрдән бер көнне Әмәктән Линар абыйның туганнан туган сеңлесе Фәридә, абыйны исән чагында күреп каласым килә дип, Чаллыга килгән. Әмма Раиса, авырыйм дип, бусагадан да уздырмаган. Тәлинкәләр дә, кашык-чәнечкеләр дә, урындыклар да... өйдәге кеше санынча гына икән. Мәхшәр Февраль. Илгизә, Линар абыйсын юбилее белән котларга дип, номерын җыйды. Никтер элемтә юк иде. "Линар абыйга кабат инсульт булган.Хәлләре шәптән түгел бугай..." Гөлүзә шундый хәбәр җиткерде. Сөйләүләренә караганда, кызы әтисен поездда Мәскәү янындагы хәрбиләр шифаханәсенә озата киткән, юлда инсульт булган, "ашыгыч ярдәм" машинасы тиз арада Стромынкадагы неврология бүлегенә китереп җиткергән... Элемтә урнашуга, Илгизә, ашыгып, кабат номерны җыйды. Һични аңламаслык зәгыйфь тавыш... "Без сине бик яратабыз, Линар абый! Яңа фатирыгызга күчкәч, махсус килеп котларбыз әле. Тизрәк савыгып кайт кына, берүк!" - дип тезде Илгизә. Абыйсының әллә елау, әллә сыкрау авазы гына килеп иреште аңа. Шуннан соңгы көннәр-төннәр бергә тоташып, озын газаплы юл, кичеп чыгалмаслык сират күпере булып, сискәндереп искә төшә. Линар абый башта Чаллыда яшәүче туганнарына: "Мине алырга килегез, хәлем начар", - дип, чак телен әйләндереп шалтыраткан. Хастаханәдә табиблар күзәтүендә яткан кешене, йә, ничек коткарасың?! Их, нәрсә әйтергә теләгәнен шул чакта ук белгән булсаларчы! Ул бит авыру халәтеннән битәр башка нәрсәне сиздерергә теләгән!.. Янында саклап утырырга тиешле хатыны белән кызы санитаркаларга, күз-колак булырга кушып, акча биреп калдырганнар да Чаллыга кайтып киткәннәр. Һәм шулар ук: "Хәлләре әйбәт абыегызның, дәвалаучы табибы белән гел сөйләшеп торабыз, җомга чыгаралар инде, алырга барабыз", - дип тынычландырдылар. Хатыны белән кызы шулай дип торгач соң! Шимбә кайтып төшәчәкләр, димәк... Тик шимбә дә, якшәмбе дә бер хәбәр юк - телефоннары сүнгән. Беренче генә сүндерүләре түгел инде, әнә оператор элемтә юклыгын инглизчә әйтә башлады. Ярар, соңрак тагын җыеп карарлар. - Тегеләр Линар абыйны отказ язып калдырганнар! Гөлүзә, ярсып, ашыга-кабалана, шул хәбәрне әйтеп һушсыз калдырды. Ничек? Гомер буе бергә яшәгән хатыны язганмы? Әллә Гиппократ анты биргән кызымы? Телефоннары һаман "вне зоны действия" дип кабатлады. Линар абыйга килгән шалтыратуга табиб җавап биргән, бу хәлне ул аңлаткан. Иртән шәфкать туташларының смена алмашкан ыгызыгысына туры китереп, эшен тапшырып китеп бара торганына урталай бөкләнгән кәгазь тоттырганнар да күз ачып йомганчы юкка да чыкканнар. Эз югалган. Кызының инде айдан артык, эшен ташлап, Чаллыдан китү мәшәкатьләре белән йөрүе дә, фатирларын хуҗасына тапшырып, контейнерларын янәдән Владивостокка озатулары да соңрак билгеле булачак анысы. Ә хәзергә мәхшәрнең башы гына әле. Телефоннары җавап бирми, кайдан, ничек эзләргә белгән юк. Илгизә Линар абыйсын күз алдына китерергә тырышты. Ниләр кичерде икән ул? Үзенең кирәк-сез әйбер сыман ташлап калдырылуын аңлап алгач, ничек йөрәге ярылмаган? Башына нинди уйлар килде икән? Нәфрәт, рәнҗеш тулы күзләре белән артларыннан карап калганмы? Юк, күзләрен яшь каплагандыр, мөгаен... Башка авырулар каршында әллә нинди мәсхәрәле хәлдә калуына хурланып, гарьлегеннән илереп елар чиккә җиткәндер дә, офи-цер ныклыгы белән тешен кысып, телсезөнсез калгандыр... Ташландык ир, ташландык ата... Ни җаннары белән чыгып киткән ул хатын-кыз затлары? Соңгы тапкыр нинди сүзләр әйтеп? Башка беркайчан да күрешмәячәкләрен сизепме, сизмичә дәме? Мәңгегә хушлашу шулай рәхимсез һәм үзәк өзгеч була микәнни? Тилмереп карап калган күзләрдән качар өчен, адымнарын кызулатканнармы? Юк, алар иң элек телефондагы бөтен номерларны "сөрткәннәр": китеп өлгергәнче эләктерә күрмәсеннәр диптер инде. Аннары инде туптуры Домодедово аэропортына юл алганнар: Мәскәүдән Владивостокка рейслар дистәләп! Линар абыйның документлары гына үзендә калган булсачы! Пенсияләрен алуны да баш-аягы белән хатынына ышанып тапшырган иде бит инде ул. Нишләргә? Эшне каян башларга? Ничек тә шалтыратып тынычландырырга кирәк. Тик... номеры шулай ук сүнгән. Юллап табып, табибына чыкты Илгизә. Аның сүзләре әле һаман өзек-төтек кенә хәтерендә кабатланып тора. "Паспорты үзе белән..." "Аңа яхшы тәрбия кирәк..." "Бүген менә ашаудан да ваз кичкән..." Их, очыплар гына барып алып кайтырга! Кичегергә ярамый! Шулай килештеләр: Илгизә белән Гөлүзә бүгениртәгә реамобильдә Мәскәүдән алып кайтачак. Алмашлап карарлар. Кирәк булса, янында утырып торучыны табарлар. "Андыйларны соңгы көннәренә чаклы махсус хастаханәдә ачтан үлмәслек кенә тукландырып тоталар да билгесезләр каберлегенә җирлиләр икән", - дип, берәү җан өшеткеч сүзләр сөйләгән иде. Тизрәк, тизрәк йолып калырга кирәк! Теге көнне коткарыгыз дип шалтыратуы тикмәгә булмаган шул! Иртәгә юлга чыгарлар. Тик... язмаса язмый икән! Мәскәүдән хәбәр килде: "Линар Моратовны терапиягә күчердек. Ул комада..." Илгизә, үксеп елап, бу мәхшәрдән арып йоклап китте. Әллә кайчан бакыйлыкка күчкән Хәлимә әбисе төшенә керде: "Зинһар, балам, ташламагыз улымны", - дип ялвара икән. Соңрак Суфия бәйрәмчә киенгән бабасын аермачык күрүен искә төшерәчәк: "Бүген бәйрәм. Зур кунак көтәбез: Линар улым кайтырга тиеш, шуңа әзерләнәбез, дип әйтте", - дип сөйләячәк. Иртүк Гөлүзә шомлы хәбәр җиткерде: "Бүген таңда Линар абый өзелгән!.." Җанда әллә ничә кыл берьюлы шартлап өзелде. Соңгы юл Тоташ берничә көнгә сузылган киеренкелекне башка төрдәге сынаулар алыштырды. Тиз арада Линар абыйны алып кайтып җирләргә кирәк иде. Аны Мәскәүдән юллап алып соңгы юлга әзерләү мәшәкатьләренә Илгизә белән Суфияның уллары алынды. Азат белән Ильяс, бөркәүле зур машина белешеп, гәүдәне салып кайту өчен табут хәстәрләп, эштән соң ерак юлга кузгалдылар. Арыган егетләр таңда Мәскәү бөкеләрендә утырганда, монда мәет-не кемнән юдыру, кайда күмү кебек четерекле мәсьәләләрне хәл итәләр иде. Кайчан, ничәдә кайтып керү шулай ук бик мөһим. Мөселман тәртипләре буенча, мәетне кояш баеганчы гүргә иңдерү шарт. Үлгән кешене соңгы юлга әзерләү хезмәте Чаллының Тәүбә мәчетендә бар икән. Иң кулае - әти-әнисе янына, туган авылы Әмәк зиратына җирләү дигән уртак фикергә килделәр. Бик күрәсе килеп тә, кышын аларның өенә керә алмый кире киткән Фәридә апа Әмәктә шул мәшәкатьләр артыннан йөри, кабер казыту эшләрен оештыра башлады: менә нинди күрешү язган. Егетләр Мәскәүнең Сокольники метросы янындагы хастаханәне тиз таптылар анысы. Тик моргта көтелмәгән каршылыклар - мәетне бирмиләр: паспорты юк! Санитарлар, табиблар: "Мәетне бернинди документсыз китерделәр", - ди. Әллә нинди озын исемлектән фамилиясен табып, әллә ничәнче Моратовка туктала-туктала, кабат шәхси әйберләрен барлап чыгалар да, белдеклеләнеп: "Юк, туганнары алып киткән", - диләр. Азат кайдадыр биредә яткан Линар абый турында борчылып уйлап куя. Никтер аның җаны, үзенә урын табалмыйча, каядыр ашыга, шулай мәңге билгесез булып биредә калуыннан курыккандай бәргәләнәдер кебек тоела. (Казанда да, Чаллыда да ут йотып көтәләр. Килешкән кебек, шул ук сүзләрне кабатлыйлар: "Калдырып кына китмәсәләр ярар иде дип, җаны урын табалмыйдыр инде!") Адашканда кабынган шәм яктысы сыман, Азатка кылт итеп әнисе сүзләре искә төшә: "Дәвалаучы врач паспорты үзе белән диде!" Җанын сыендырган соңгы газаплы төненең шаһиты булган терапия бүлегендә белмиләр, күрмәгәннәр. Һәм китә, китә анда-монда футбол тубы урынына типкәләп йөртүләр. Анда барыгыз, монда керегез, аны күрегез, моннан сорагыз... Теге корпус, бу корпус... Бу нинди башбаштаклык?! Баш табибка керергәме? Кизү кыз әйтүенчә, анысы урынында юк... Иртән сигездә башланган юллауларның очы-кырые күренми, инде төш вакыты җитеп килә. Җитмәсә, бу хастахәнә, үзе бер шәһәрчек булып, чакрымнарга җәелгән. Тукта-тукта, иң элек бит аны неврология бүлегенә салганнар! Тагын бормалы баскычлар, фәләненче катлар, тамгаланган корпуслар... Морг сәгать өчтә ябылачак. Тагын бер көнгә тоткарланасы булыр микәнни? Менә ул неврология! Кизү торучы шәфкать туташы дәвалаучы табиб кабинетына озата. Егетләрнең Казаннан ук килүен аңлап алган табибә хәленнән килсә бөтенесен эшләргә әзер! Һәм эшли дә! Ул бөтен медицина персоналын чаптыра! Бер санитарка Линар абыйның җыйнак рюкзагын күтәреп керә. Шушы! Барсетка эченнән паспорт, хәрби билет, ветеран кенәгәсе килеп чыга! Авыру исеменә ачылган папкага хатыны белән кызының "отказ" хаты да теркәлгән. Кәкре-бөкре хәрефләр белән ашык-пошык язылган: "Без - Татарстанда яшәүче ярлы кешеләр. Үзебез авыру, яшебез дә бар. Авыру карарлык мөмкинлегебез юк. Больницада калдырабыз..." Үлү турындагы танык-лыкны алыр өчен, үлүен раслаган белешмә кәгазе белән паспортын башкаланың хастаханә урнашкан районына якын загска илтеп тапшыру зарур икән әле. Шунсыз мәетне берәү дә бирмәячәк! Алып кайта да, җирли дә алмыйсың. ...Аяктан егылыр чиккә җиткәнче чаба торгач, ниһаять, таныклыкны да кулга төшерәләр. Моргта соңгы эшләр. Башта мәетне туганнарына күрсәтәләр. Әйе, ул! Җәсәде туган якка кайтасын фәрештәләр ирештергәндер - йөзе тыныч. Пакьләндереп, сакал-мыекларын кырдыртып, ак җәймәгә төрдертеп, көн кичкә авышканда, кайтыр юлга кузгалалар. Мәет көткән ыгы-зыгылы бер мәлдә кызыннан шаккаткыч смс-хәбәр килеп төшә: "Әтине югалттык. Сез белмисезме, каян эзләргә?" Димәк, хастаханәдә аларның шымчылары калган? Берникадәр акчага ризалашып, соңгы хәбәрләрне аларга җиткереп торган?.. Яшереп калу ярамас дип: "Бүген җирлибез", - дигән җавап китә. Рәхмәтләргә күмеп, тагын бер хәбәр килә. Ахырдан: "Үлү турындагы таныклыгын җибәрсәгез, әтинең соңгы истәлеге булыр иде", - дип куярга да онытмаганнар. Ни өчен икәнен чамалау кыен түгел... Берничә көннән Илгизәгә хатыны ялынып язачак: "Эля, бөтен өмет синдә, Линарның үлгән көнен хәбәр ит, зинһар!" Юк инде! Мондый хыянәт кичерелми! Алар бит үзләре өчен бердәнбер кадерле кешенең кайда җирләнгәнен дә белми! Чаллыда дип гөманлыйлардыр, бәлки. Ә менә авыл зираты турында башларына да китермиләр. Мәчеттә өлкән агайлар кабыкка салып юып, кирәкле йолаларны үтәп, ак кәфенгә төреп, мулла җеназа намазын укыганнан соң, көндезге уникедә мәетне кабат юлга алып чыгып киттеләр. Әнә шулай урау юллар аша ул туган авылына кайтып китте. Анда әзер булып көтеп торалар иде инде. Бәхетлеме ул, бәхетсезме? Ундүрт-унбиш яшен-нән әти-әни куеныннан чыгып киткән үсмер малай, дөнья гизеп, җир читенә җитеп, озын бер гомер юлы үтеп, бабай булып бакыйлыкка күчкәч, кендек каны тамган җиргә, әти-әнисе яткан туфракка кайтарып җирләнсен әле! Монысы да очраклы гына түгелдер. Шулай язган булгандыр. Бәхете гел юк түгел икән әле. Башка җирдә, чит туфракта аны шулай кадерләп соңгы юлга озатырлар идеме икән - анысы билгесез. ТАЛЛИН - 12, ВАБАДУЗЕ, 69 Мин Таллиндагы бу очрашуның ничек, ни рә-вешле үтәсен күз алдына да китермәгән идем әле ул чакта. Безне, университетның татар бүлеге студентларын, кышкы сессиядән соң группабыз белән Балтыйк буе республикаларына музей практикасына җибәрделәр. Рига, Таллиннарда булачакбыз, аннан Ленинградка кайтабыз, Эрмитажда аркылыга-буйга йөриячәкбез, ди... Шуны гына беләм: Таллинда атаклы язучы Лилли Промет яши.Ул әниемә хатлар яза. Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елның җәендә безнең Иске Байсарга бер төркем эстоннар эвакуацияләнгән. Шулар арасында Лилли Промет та булган... Таллин - Байсар арасы Экскурсовод безне Таллинның борынгы урамнары буйлап алып киткәндә, мин аны таркау гына тыңлап, әнигә килгән хат конвертындагы адресны искә төшереп атладым: "Таллин - 12, Вабадузе, 69". Ничек эзләп табармын икән? Бүген соңгы көн! Төнлә инде Ленинградка китеп барачакбыз. Әни, авылча беркатлылык белән, Таллинда Лилли Прометка кереп чык, авылдашлардан сәлам әйт, кунакка чакыр, дигән иде. Бер туганыбызга җибәрә диярсең. Шулай да әманәтне тапшырырга кирәк бит инде! Җитмәсә, Казаннан ук алып килгән сувенирлар, чәкчәк тә һаман саен шуны искә төшереп тора... Әйләнә-тирәне күздән кичерәм. Кызыл чирәп түбәле өйләр, тап-тар урамнар, калын таш диварлар, готик шпильдәге флюгер - шәһәр сакчысы Карт Тоомас сәламли. Борынгы урам сәгате уклары көндезге уникегә якынлаша... Әнә Тоомпеа замогы, "Озын Герман" манарасы. Пикк-Ялг (Озын Аяк) урамы буйлап Өскешәһәргә күтәреләбез. Копли ярымутравы, Таллин култыгы... Экскурсовод сүзләре колакка керә: "Җәйге аяз көннәрдә ныклабрак карасагыз, су аркылы ерактан хәтта Хельсинки манаралары шәйләнә. Әйеәйе, турыдан алтмыш кына чакрым". Күзләремне чекерәйтеп, карлы офыкка төбәләм. Юк шул, берни күренми: юеш кар ява. Люхике-Ялг (Кыска Аяк) урамы аша урта гасырларда феодаллар җәяү генә Ратуша мәйданына чыкканнар. Без дә шунда юнәләбез. Мәйдандагы түгәрәк ташка (ул компас һәм нуленче километр да) басып, иске шәһәрдәге шпильле биш бинаны табасың да теләк телисең, ул теләкләр чынга ашачак,- ди экскурсовод. Мин дә телим: "Лилли Промет белән күрештер мине!" Вабадузе урамы -турында белешәм. Виру мәйданыннан автобуста Нурме тукталышына кадәр барасы икән. Тукта, әни тагын нәрсәләр сөйләгән иде соң әле? 1976 елгы "Азат хатын" журналы, атаклы эстон язучысы Лилли Промет турында кыска гына мәгълүмат биреп, Тәүфикъ Әйди тәрҗемәсендә аның "Деревня без мужчин" ("Ирләрсез авыл") романыннан бер өзекне бастырып чыгара. Һәм шул җитә кала! Лилли Промет сугыш елларында Актаныш районы Иске Байсар, Чишмәбаш авылларында яшәгән икән бит! Байсар мәктәбендә немец теле һәм рәсем укыткан! (Алай гынамы, үзе дә немец теле укыткан әнием аның укучысы булган!) Татар халкының гореф-гадәтләре, тормышы тасвирланган "Ирләрсез авыл" романы безнең авыл кешеләре турында! Мондый хәбәрне ничек игътибарсыз гына уздырып җибәрәсең?! Мәктәп директоры, язучының адресын юллап, Эстония язучылар оешмасына хат язарга киңәш итә. Хәер, үзләрен укыткан Прометның язучы булып киткәнен әни алданрак та абайлый анысы. Китаплар укырга яраткан, өйдә "Москва", "Знамя", "Нева" журналларын алдырткан әти беркөнне авыл китапханәсеннән алып кайткан китапны актарга-лап утыра. "Чү, Лилли Александровна Промет, ди түгелме?!" Авторның исемен ишетүгә, әни үз колак-ларына үзе ышанмый тора: укытучысы Лилли Александровна бит бу! Ничек тә эзләп табарга кирәк аны! Озакламый Таллиннан 1977 елның 12 гыйнварында язылган хат килеп тә төшә. Кадерле Роза, Сездән килгән хатка ничек шатлануымны белсәгез икән! Ничә еллар үтте бит! Байсарны, аның сугыш елларында безне сыендырган киң күңелле кешеләрен гомеремдә онытасым юк. Мине әле дә хәтерләүчеләргә сәламнәр тапшырыгыз. Аеруча үзем хөрмәт иткән мәктәп директоры Сәлимовка (?). Минем сөйкемле Фатима апам исән-сау микән? Аның улы Камилнең язмышы ничек булып бетте? Елга, ике як ярдагы ике авыл һаман күз алдымда. Сездә уңай үзгәрешләр күп булуга сөенәм. Юкса ул вакытта, үзегез үк беләсез, хәерчелек иде. Аның каравы кешеләре нинди әйбәт, ярдәмчел иде. Роза, мөмкин булса, авыл күренешләрен җи-бәрегез әле. Мәктәпне, унынчы классларны, шунда ук үземне - педагог белеме дә булмаган яшь кызны - бүгенгедәй хәтерлим... Быелгы унынчыларга да күп сәламнәр. Яшьлегемне искә төшерүче авылга бер барып чыгасым килә. Чакыруыгызга рәхмәт. Үзегез, авыл, аның кешеләре турында тәфсилләбрәк языгыз. Сугыш елларында безне, качакларны, ничек кабул иткән идегез? Язучы буларак үтенеп сорыйм, зинһар, бизәмичә, чын дөресен языгыз. Бераз үзем турында: мин кияүдә. Ирем - шагыйрь Ральф Парве. Улыбыз Ральф университетны һәм аспирантураны тәмамлады, ул - тарихчы. - Оныгыбыз Сиркка-Лийза инде биш яшьлек зур кыз. Мин Мария Дошенкова (ул рус теле укытучысы иде) белән хат язышам. Марина Шестунина да (910 нчы классларда математика укытты) языштыра. Сез аларны хәтерлисезме? Менә шундый истәлекләрне күз алдыннан үт-кәреп, гомеремдә күрмәгән-белмәгән кеше янына җыенам. Камәрияне дә үзем белән барырга әйдәклим. Их, менә хәзер кулда берәр китабы да булса!.. Кичә көне буе китап кибетләрендә группадашлар белән Промет әсәрләрен эзләп йөрдек - файдасыз. Әллә русча сораганга, сатучы кызлар сәерсенеп карыйлар (чөнки бар да эстонча сөйләшә). Кайберләре шактый сизелерлек акцент белән: "О, нэт, дэвушка, очэн рэтко бивают - дэфицит!" - дип кырт кисә. Хәер, шулай икәнен хатындагы юллардан да чамалап була инде: "Деревня без мужчин"ның эстон телендә чык-кан ике басмасын һәм рус телендә басылган "Шкатулка без замка" хикәяләр җыентыгын җибәрәм. Туган якны өйрәнү музеена тапшырырсыз. Озакка сузганым өчен гафу итегез, үз китапларымны табалмый интектем. Чыгу белән үк таралып бе-тәләр. Запаста да китаплар калмаган, ичмаса... Менә шулай! Лилли Промет - иң популяр язучыларның берсе! Лилли апа дияргәме? ...Озак эзләргә туры килмәде. Сары "Икарус"тан төшеп, кай якка китәргә белми торганда, бер эстон карчыгы, Лилли Промет янына баруыбызны белгәч, әле үзебезгә, әле кулымдагы чәчәкләргә күз ташлап, яктырып китте. Ничә көннәр инде уем белән эзләгән зур йортны күрсәтте: ерак түгел, йөз метр чамасы гына атлыйсы. Күңелдә йөзләгән сорау кайнады. Ничек күре-шеп, ничек сөйләшәсемне күзалларга тырышып карадым. Баруын барабыз - өйдә булырмы икән? (Шалтыратып, алдан хәбәр итү турындагы уй башыбызга да кереп карамый!) Ничек эндәшермен? Үзебездәге сыман "Лилли апа" дип әйтсәм... Ой, юк, килешмәс. Ят кешенең менә шулай капылт кына килеп керүе сәер тоелмасмы? Озын зифа буйлы, аксыл-сары кыска чәчле, күз-ләре диңгез суын хәтерләткән өлкән яшьләрдәге ханымның каршыларга чыгуы уйларымны өзде. Белмим, никтер Вия Артманега охшаттым мин аны. Әллә инде Балтыйк буе халыкларының күбесенә хас сыйфатларны күрәсе килү теләге булды шунда? Ә ул әнә "Кем сез?" дигән карашы белән безгә төбәлгән. Русча исәнләшүем, Лилли Прометны ничек күреп була, дип соравым гаҗәпләнүен тагын да арттырды. "Чэм могу быт полэзной?" - ди. Тавышында боз салкынлыклары! Алар бит үз телләрендә генә сөйләшәләр. Исәнләшү сүзен генә булса да эстонча өйрәнәсе калган ла! Инде нишләргә? "Без - Казан университеты студентлары, музей практикасы буенча килдек..." - дип сөйләп китсәм, иманым камил, һичнәрсә төшенмәячәк! Башын гына бутаячакмын. Шунда тел очымнан бер тылсымлы сүз чыгып очты: - Мин - Байсардан! Кинәт әллә ни булды: ул инде чит итеп карамый, ул инде... елмая! (Әллә елыймы?) Алай гынамы! Озак еллар күрмәгән туганын очраткандай, кочаклап үбәргә тотынды. Күзендәге яшьләрне күрсәтмәскә тырыша. "Йәле, йә, туйганчы бер карыйм әле татар курчагына!" - дип, мине әле алай, әле болай әйләндереп карый, сыйпап-сөеп ала. Каре итеп кистерелгән чәчләремне мактарга да онытмый... "Сиңа ничә яшь?" - дип кызыксына. "Егерме өч", - дим. "Сезнең авылга килгәндә, синнән дә яшь булганмын, миңа унтугыз гына иде әле", - дип елмая. "Нигә алдан хәбәр итмәдегез, әзерләнеп торган булыр идем бит", - дип, сөйләнә-сөйләнә, безне үз артыннан ияртә. Ире, шагыйрь Ральф Парве белән исәнләшеп (озын буйлы матур кеше!), пальтоларны элеп маташкан арада, ул инде бөтенләй яңа бер кыяфәттә каршылый. Яшел күлмәк, затлы муенса, биек үкчәле яшел туфлиләр. Күзенә дә шундый төстәге "күләгәләр" салган. Сокланып, эчтән генә "аһ" иттек! - Бездә кунакларны матур киенеп каршы алу гадәте бар, - ди ул, ни уйлаганыбызны сизгән кебек елмаеп. Чәкчәкне, Казан турындагы китапны һәм милли киемле "Айсылу" курчагын аңа тоттырам. Кызык бу Промет! Фамилияләребез, әтиләрнең исеме белән кызыксына да, "Сезнең халыкта исем янына "кызы", "улы" дип өстәү, мәсәлән, Камәрия Биктимер кызы, дип әйтү килешәрәк бит, кызлар, дип үз фикерен сиздереп куя! "Сезнең шундый зур язучыларыгыз бар, союз күләменә чыгармаганнар", - ди. Тукайны, Галимҗан Ибраһимовны, Хәсән Туфанны телгә ала. Гомәр Бәшировның "Намус" романын яратып кабул итүен әйтә. "Боларның барысы өчен дә мин сезнең язучы Тәүфикъ Әйдигә рәхмәтлемен", - дип, аның белән булган очрашуларын искә төшерә. Әминә Бикчәнтәева турында да җылы хатирәләре бар икән! Алар берара безнең авыл мәктәбендә бергә укытканнар да! Әнекәйгенәм! "Ирләрсез авыл"дагы әдәбият укытучысы, шагыйрә Әминә Абаева турында сөйли бит бу! (Соңыннан Әминә апага мин аның сәламнәрен тапшырырга өлгерә алдым. - Э. З.) Зур бүлмәдә өстәл янында сөйләшеп утырабыз. Кыенсынып кына, эзләп-эзләп тә язучының китапларын таба алмавыбыз турында да сиздерәбез. Автограф аласы килә бит инде! Матур теләкләрен язып, әни белән икебезгә "Шкатулка без замка" дигән шигырьләр, новеллалар җыентыгын бүләк итә. Китап шкафлары, идәндәге вазада - чәчәкләр, өстәлдә - "Калев" кондитер фабрикасының атак-лы Таллин конфетлары, түшәмнән идәнгәчә зур тәрәзә... Ул - әйтерсең картина. Тышта - биек на-рат-лар, ябалак-ябалак кар ява. Без ТаллиндаБай-сарны сагынып утырабыз. Авыл турында, аның кешеләре -хакында үзем белгәнчә һәм булдыраал-ганча сөйләргә тырышам. Ә ул киң күңелле авыл-дашларымның эстоннарны бик кунакчыл кабул итү-ләрен искә төшерә. Тукта, тукта... Әсәрендә дә бар бит ул! "Ирләрсез авыл" "Биредәге картлар русча начар сөйләшә, ә хатынкызлар куллары белән генә ишарәләп аңлата, ә шулай да барысын да эшләргә, һәммәсе турында килешергә була. Һәр өйдән хатыннар кайсы тагарак, кайсы чиләк, кемдер керосин лампасы яки күмер -кыскыч белән килгән. Алар сәке читенә утырып, хәлгә керергә тырышып, баш кага-кага, үз тел-ләрендә йомшак кына нәрсәдер сөйлиләр. - Халык әйбәт монда, - ди Ева. - Йә, әйт әле, кем тагын шулай эшләр?" "Суга он болгатып пешергән ашларның тәме һаман авызда. Кыр эшләренең авырлыгы - әле дә җилкәмдә", - дигән сүзләрен тыңлый-тыңлый, "Ирләрсез авыл"дагы вакыйгаларны күз алдымнан кичерәм. "Баштарак Эстониядән килгән качаклар үзләрен колхозның вакытлы, очраклы кешеләре итеп кенә йөрде. Тиздән өйләренә җыенасына тамчы да шик-ләнми иде алар. Шуңа күрә биредә бар да ят тоелды: ипи дә, нормалар да, колхоз эшләре дә, ике чакрымгача сузылган Иске Тәкмәк тә. Ул Шайтансу елгасы ярларыннан ук башланып, беренче өй су буенда утырса, соңгы өй яшь имәннәр үсеп утырган тау башында ук иде..." ..."Берчак Татьяна кипкән җимешләр китерде. - Каян алдың? Авылда бер генә җимеш агачы да юк иде. - Хатыннар бирде. Кемнең бар, шул бирде. - Мин бит монда беркемне дә белмим. - Белмәсәң соң. Мин аларга, бала авырый, -дидем. Лилли (автор бер героена үзенекенә охшаган исем биргән. - Э. З.) моны һич аңлый алмады - ул монда беркемне белми, аны да белмиләр. Үз балаларың авызыннан өзеп, бөтенләй чит кешегә бирү... Мондый юмартлык гел аңлашылмый инде менә..." Романдагы яшь кыз - Кристина Лаев - Лилли Промет үзе инде! Сугыш башланыр алдыннан гына, ул Таллин художество училищесын тәмамлаган. Байсар мәктәбенә аны немец теле һәм рәсем укытучысы итеп эшкә алалар. - Күз алдына китерәсезме, илдә сугыш бара. Фашистларга карата ачу кайнаган балаларга мин немец теле (!) укытырга тиеш! Баштарак нәфрәт белән, яратмыйча карыйлар иде миңа. Алар русча белми, мин татарча аңламыйм... Дәрескә әзерләнми килүче шуграк малайлар: "Миңа кирәкми ул. Мин фашист түгел!" - дип тә ычкындыргалыйлар. Ә бер кыз хәтта телен чыгарып күрсәтте: "Апа, бу тел немец сүзләрен әйтерлек әйләнми бит", - дип аклана. Миңа "Лилли Александровна" дип түгел, ничектер үз итеп "апа" дип эндәшәләр иде... -Тырышып, күңел биреп укучылар да җитәрлек иде анысы. Кылт итеп әни сөйләгәннәр искә төшә. Ул чактагы яшь Лиллины күргәндәй булам. Озын буйлы, чибәр. Укучыларына яратып карый. Ефәк күлмәктән, үкчәле лаклы туфлиләрдән, хушбуеннан шомырт чәчәге исе аңкып тора... "Без дәрестә күз дә алмый аны, аның сөйләвен, хәрәкәтләрен күзәтәбез. Аңа охшарга тырышып, немец сүзләрен ятлыйбыз... (Әһә, менә ни өчен әни, еллар узгач, үзе дә немец теле укытучысы булып киткән!) Беркөнне ул безгә сепаратор аертырга килде, миңа ал ефәк тасмалар биреп калдырды... Аннары ул кул эшләре түгәрәге дә алып барды әле. Сарык йоныннан моңарчы да оекбаш, бияләйләр бәйли белә идек анысы. Фронтка да посылкалар салдык. Ә ул исә безгә бәйләүнең башка төрләрен дә өйрәтте! Бу инде немец грамматикасын өйрәнү кебек үк кат-лаулы түгел иде". - Ә сез минем Фати-има (Фатыйма исемен нәкъ менә шулай йомшак итеп, басымны "и"гә төшереп, сузып әйтә. - Э. З.) апаның нинди изге бер җан икәнен белсәгез иде! "Кем-кем? Фатима?" Мин аңыша алмый торган арада, хәзер рәсемен күрсәтәм дип, ул китап шкафына таба атлады. "Фотолары да бар инде әллә?" Шундый икеле-микеле уйлар белән аптырап утырганда, саргаеп беткән калын бер дәфтәр күтәреп килде. Битләрен ачкан саен, Таллинда икәнемне оныта барам. Әйтерсең мин үзебездә. Менә Сөн елгасы. Сул якта - Байсар, уңда - бер генә урам булып тауга кадәр күтәрелгән Чишмәбаш, ул урманга барып тоташа... Рәсемнәр янында латин хәрефләре белән язылган шигырьләр. Аңлашылмый: эстонча язылган. Романда да тасвирланган ул: "...Елга, пычак белән кискәндәй, зур авылны кыл икегә - Иске Тәкмәк һәм Яңа Тәкмәккә ярып ага; җәен ул саегып, тездән генә кала, урыны-урыны белән сары комлы утраучыклар килеп чыга..." Монысы Фатыйма апасы үзедер инде. Ак яулыгын озын буе белән артка асылындырып бәйләгән. Намаз укып утыра. Татар карчыгын шулкадәр оста итеп ача алган! Рәссам шул инде! Тагын, өзектөтек булып, романда язганнары күз алдыннан үтеп китә: "...Яулыгы биленә кадәр төшеп торган әби өстәлгә самавыр китереп куйды. Кристинаның чәчен сыйпап: "Чәчәк, матур чәчәк", - дип сөйде.Чынаякка чәй агызды, чоланнан пыяла банкада сөт алып керде, чүәкләрен ишек артында калдырып, буялмаган ак идән буйлап ак оектан гына узды..." Дәфтәрнең икенче битен ачкач, үзем дә сиз-мәстән, татарчалап: "Чәүкә тавы!" - дип кычкырып җибәрдем! Рәсемгә карап, үзе дә сагышка чумды. Мине шаккатырып: - Әйе-әйе... Шул тау артыннан йомры ай калка... Илләр күрдем, дөнья гиздем, әмма күпме генә эзләсәм дә, әфлисун төсендәге кызгылт-сары түмтүгәрәк андый айны мин башка беркайда да бүтән очратмадым, - дип әйтеп куйды. Тагын әнигә язган хаттан юллар искә төште: "Деревня без мужчин" ("Ирләрсез авыл". - Э. З.) 1962 елда басылып чыкты. Супертышлыгында - Чишмәбаш фоны стилизациясендә ясалган кыз сурәте. Анда һәрвакыт зур ай калка иде. Кайчагында ул саргылт-кызыл, кайчагында алтын тәлинкә төсле... Авылдашым Лилли Промет Сөн яры, салам түбәле өйләр, айлы мәчетләр, зәңгәр күзле киндер чәчәкләре, әрем исе, биек тарантаслар, толымына тәңкә таккан озын күлмәкле кызлар, ат куучы малайлар, кар шикелле ак ярмалы бәрәңге, балан бәлеше... Мәктәп директоры Искәндәр Сәлимов, доктор Фатыйхов, колхоз рәисе Фәймә Ибраһимова, көтүче Кәрим, авыл кызы Рәмзия, тимерче Хәбибуллин... Болар бар да "Ирләрсез авыл"да (гәрчә татар теленә әле һаман тәрҗемә ителмәсә дә, романны шулай атап йөртәм). Мин үзебезнең тормышка, горефгадәтләргә, менталитетка икенче халык күзе аша карап укыдым. Сокландым, горурландым. Эстон хатын-кызы бу-лып яраттым. Тагын шунысы: романның буеннан-буена сузылган тирән фәлсәфә, цитата булып китәрлек фикерләр әсәрнең кыйммәтен бермә-бер арттыра да әле. Мин кайберләрен блокнотка терким. "Тормыш шундый кызык нәрсә - үз бәхетеңне көтәсең-көтәсең, ә ул юк та юк. Инде бернәрсәгә дә ышанмый башлагач, бәхет үзе сиңа килә". "Шаяртуны аңламаган кеше дөреслекне дә тоймый". "Хатын-кыздан башка ирләр ерак китә алмый". "Җиңел холыклы хатынкызларга һәрчак әйбәт ирләр эләгә". "Үзе белән берәү дә йокламаса, хатын-кыз көнчел һәм явызга әйләнә". Рус, немец, фин, чех, словак, латыш укучылары да, әсәрне үз телләрендә укып, миндәге хисләрне кичергәндер, мөгаен. ...Лилли Промет белән саубуллашкан чагыбыз, күпме еллар үтсә дә, һаман күз алдында. Сагышлы елмаюы, ярымпышылдап, серен чишүләре... - Иң беренче күзем төшкән егет тә бит сезнең авылныкы. Камил исемле иде ул. Сугышка ки-түеннән кайтмаган... Бик күрәсем килә ул якларны! Бер кайтып, киң күңелле, гади, ихлас һәм беркатлы авылдашларыгызга, минем яшьлегем авылына рәхмәт белдермәсәм, гөнаһ булыр төсле... ...Аннары ике арада озак кына хатлар йөрде. Ул соңгы көннәренәчә Байсарга бер кайтып килергә хыялланды. Таллиннан кайтуыма, әнигә болай язган иде: Сезгә бик барасым, истәлекләремә үз күзләрем белән багасым килә. Ләкин алдан ук берни әйтә -алмыйм - тормыш бу. Быелгы җәй-көзләрдә ге-нә булмас. Бәлки, киләсе елга планлаштырыр-мын? Кызыгыз курчак кебек матур һәм сөйкемле, тәрбияле. Миңа калса, авылныкылар иркә шәһәр -балаларына караганда максатчанрак. Нечкә кү-ңелле, хисчән. Мөгаен, йортсыз-җирсез шәһәр-некеләрдә булалмаган гүзәллекне туган җир үзе бирәдер. Урбанизация кеше өчен авырлык китерә. Таш калалар кешенең хисләрен фәкыйрьләтә... Сентябрьдә ирем белән Румыниягә бер айга иҗат командировкасына китәбез. Ә октябрьдә Финляндиягә бер айга кунакка барам. Анда минем китабым тәрҗемәдә чыкты. Байсарга кайчан кайтырмын - әйтә алмыйм. Әмма, һичшиксез, кайтачакмын. Сентябрьдә яңа мәктәп ачылышында күңелем белән сезнең янда булачакмын.