Без чолганышта күбәү идек. Минем кайбер окопташларым әле ул вакытта ук илгә кайта алганнардыр, яңадан үзебезнең армия белән сугыш юлыннан Берлинга кадәр барып җиткәннәрдер. Ләкин мин башка язмыш белән очраштым. Мин дошман кулына эләктем һәм шул көннән алып бик озак вакытка "хәбәрсез югалып" калган идем. Бу сүзләрне язарга түгел, әйтергә дә авыр. Нишлисең, бу турыда сөйләмәскә мөмкинме соң? Шунсыз мин тыныч кына яши дә алмам, тыныч кына үлә дә алмам. Яшь кеше! Син минем яшемә җиткәндә, мин инде җирдә булмам. Бу котылгысыз аерылу алдыннан мин сиңа кечкенә генә хат язып калдырам. Син әле мәктәптә укыган көннәрдә үк Җирнең тарихы белән, халыкларның тормыш юллары белән танышырсың. Синең күз алдыңнан бик еракта калган гасырлар узып китәрләр. Нинди генә исемнәрне күрмәссең син ул тарих битләрендә! Нинди генә хәлләрне очратмассың син ул чорларда! Ниһаять, син шулай, тарих битләрен берәмләп ача-ача, безнең гасырга, без яшәгән чорга килеп җитәрсең. Һәм син анда "фашист" дигән сүзне күрерсең. Кем иде соң ул фашист? Мин сиңа шул турыда сөйләргә телим. Беренче кисәк Ул көннәрдә Хәтеремдә: ул көн болытлы иде. Аз гына яңгыр сибәләп тора. Тирә-якта Белоруссия кыры. Урылмаган игеннәрнең башлары түбән иелгән. Алар шулай моңланып, җирнең кайгылы зарын тыңлап торалар кебек. Юл буенда һәм кырда янган машиналар, танклар аунап ята. Арыш арасыннан зенитка көпшәләре күренеп кала. Күз күреме җитә алган һәр җирдә окоплар, базлар һәм балчык өемнәре зур-зур каберләргә охшап торалар. Урманнар өстендә төтен болытлары асылынган, янып каралган агачлар күңелгә авыр моң салалар. Моннан кичә генә сугыш узган. Кая гына карасаң да, үлгән иптәшләрнең гәүдәләре ята. Алар, күккә карап, гүя кемнедер көтәләр. Алар өстендә инде каргалар өере оча. Ә еракта туплар гөрселдәве ишетелә. Кургаш төсле авыр соры болытлар эчендә яшен ялтырап китә. Һавада самолётлар гөрләве яңгырый. Сугыш үзенең юлын дәвам итә. Сугыш җирдәге бар тереклекне ут белән кырып бара, артыннан көл генә кала. Без ике яклап юл читеннән барабыз. Ә юлдан немец танклары, солдатлар төялгән машиналар уза. Танкларның күбесенә немец солдатлары сырышкан. Алар шат. Безнең өстебезгә тәмәке төпчекләре атып китәләр. Кайберләре карбыз кабыклары ыргыта. Үзләре ниндидер хайван тавышы чыгарып көлешәләр. — Русски, капут-капут! — дип акыралар. Менә бик түбәннән генә самолёт очып үтә, колоннаны буйдан-буйга күзәтеп уза. Түбәннән аңа немец солдатлары нәрсәдер кычкыралар, кул болгыйлар. Минем белән янәшә баручы бер иптәш: — Безнең өстә очарга зур кыюлык кирәкми, син әнә тегендә, фронтка бар, канатыңны өтеп җибәрерләр иде синең, — ди. — Юк шул, юк, өтмиләр. Өтсәләр, биредә киерелеп очып та йөрмәс иде ул. Күрәсең, алар көчле әле, — ди икенче иптәш. Сүз шуннан артыкка сузылмый. Кем көчле дә кем көчсез — хәзер каян беләсең? Хәзер бу турыда сөйләшүнең нигә кирәге бар? Без инде әсирләр. Безне каядыр алып баралар. Колоннаның як-ягыннан немец солдатлары безгә мылтыкларын төбәгәннәр. Күбебезнең аягыннан итекләре салдырылган, ременьнәр алынган, тик кайберәүләрдә генә противогаз сумкалары калган. Күбебез яланбаш. Барыбызны да сакал баскан. Читтән караганда, без бик карт булып күренәбездер, мөгаен. Ләкин безнең иң картыбыз да утыздан узмагандыр. Ә күбебезгә егерме ике-егерме биш яшь. Безне бик кызу куалар. Әледән-әле "Шнель, шнель!" дигән тавышлар ишетелеп тора. Яралылар, хәлләре бетеп, һаман артка кала баралар. Ахырында, тәмам көчсезләнеп, юлга егылалар. Кинәт мылтык тавышы ишетелеп китә — юл читендә безнең дус, җирне кочаклап, күзләрен йома. Колонна алга узган саен, юлда ятып калган солдат гәүдәләре күбәя бара. Кайберәүләр, кинәт кенә сикереп, арыш кырына ташланалар. Ләкин фашист пулясы аларны шунда ук куып җитә. Иреккә омтылган йөрәк тибүеннән туктый. Арыш арасында тагын бер гәүдә аунап кала. Ә колонна өстендә "Шнель, русски, шнель!" дигән сүз һаман яңгырап тора... Ул сүзләрне ишеткән саен, йөрәкнең кайсыдыр җирендә яра салына кебек. Менә алда кечкенә генә авыл күренде. Дөресрәге, кайчандыр авыл булган да, хәзер инде нигезе генә калган утырып. Янып күмергә әйләнгән өйләр урынында, кабер ташлары кебек тырпаеп, шәрә мичләр утыра. Авылда җан әсәре күренми. Колонна килеп җитәрәк, каяндыр шунда җимерекләр арасыннан бер әби белән бер кечкенә генә кыз килеп чыкты. Әбинең кулында чиләк, ә кыз кружка тоткан иде. Алар безгә су алып чыккан булганнар. Яннан атлаган немец солдаты йөгереп барды да әбинең чиләген тибеп аударды, кызның кулыннан кружканы алып, аяк астына салып таптады. — Русски, век, век! — дип кычкыра-кычкыра, әбине дә, кызны да куарга тотынды. Әби тиз генә китмәде. Яулыгының чите белән күзләрен сөртә-сөртә: — Улларым, балакайларым! Бер Ходай гына сезне коткарсын инде, — диде. Бу карт ананың сүзләре әле дә минем исемдә. Бүген дә аның кайгылы йөзе күз алдымда тора. Рус анасы безгә үзенең иң соңгы ярдәмен күрсәтергә теләде. Бәлки, икенче көнне ул үз өенең кисәүләре өстенә ятып үлгәндер. Аның туфрагы каршында мин бүген башымны иям. Кайда син, нәни кыз? Мин сине, әгәр бүген очратсам, инде танымам. Шулай да мин сине оныта алмыйм. Әгәр исән булсаң, бәхетле яшә, аппагым! Синең нәни кулларыңнан без су эчә алмадык. Ләкин без ул авыр минутларда, сезне күргәч, күпме шатлык кичердек. Без туган илдә онытылмаган идек... Авылны узып киттек. Алда Днепр елгасы. Аның аргы ягында шәһәр күренә. Йортлар өстендә төтен болыты, шәһәр читендә ниндидер баклар яна. Кинәт-кинәт шартлаулар ишетелә. Шәһәр ерак әле. Дары катыш көйгән ис тамак төбенә утыра. Шәһәргә керер алдыннан, безне туктаттылар. Озак та үтмәде, кара брезент белән япкан зур-зур машиналар күренде. Алар безнең янга килеп туктадылар. — Җәяү алып барырга куркалар, — диде янымдагы бер иптәш. Чыннан да шулай. Чөнки, шәһәр эченә кергәч, һичшиксез, безгә качарга мөмкинлек ачыла иде. — Немецның башына тай типмәгән, белә, шайтан, — диде кемдер. — Белмәскә, шуңа күрә фашист ич ул... Безне машиналарга утырттылар. Машиналар кузгалды. Бераздан, җимерелеп, актарылып беткән урамнар буйлап бара-бара, кызгылт таштан салган бина янына килеп туктадык. Бу Орша төрмәсе иде. Сугыш көннәрендә аның тәрәзәләре коелган, стеналары ишелгән. Немецлар йорт тирәсен тимерчыбыклар белән уратып алганнар. Капка төбенә ике башня куелган. Анда прожекторлар асылган. Капка ачык. Капкадан эчке якка таба өч пулемёт көпшәсе төбәлгән. Башларына тимер каска кигән немецлар шул пулемётлар тирәсендә кайнашалар. Ә капкадан әсирләр төягән машиналар узып тора. Бу немецлар тарафыннан Россия җирендә ясалган беренче лагерьларның берсе иде. Безне шунда алып килделәр. Гомеремдә дә уйламаган тоткынлык көннәрем менә шушы лагерьда башланды. Йөзгә-йөз очрашу Без бер бүлмәдә утызлап солдат идек. Әле бер-беребезнең исемнәрен дә белмибез. Төрлебез төрле частьлардан. Биредә разведчиклар да, артиллеристлар да һәм пехотачылар да бар. Авыр язмыш безне бик тиз берләштерде. Без тиз арада бер-беребез белән танышып өлгердек. Бер-берең белән ачыктан-ачык сөйләшү мондый вакытта бик кирәк. Без дошман кулында, һәм безне, бәлки, иртәгә әллә нинди язмыш көтәдер. Мондый көннәрдә яныңдагы иптәшеңнең кем булуын белергә теләвең аңлаешлы хәл. Барысы да әйтелде, тик бер генә нәрсә турында сер ачылмый калды: ул да булса — кемнең коммунист яки комсомолец булуы. Бу хакта беркем дә сорашмады, һәркемнең бары тик үз йөрәгендә генә сакланырга тиешле сер иде бу. Әле алда газаплы сынаулар аша үтәсе бар. Анысы көн кебек ачык. Мондый чакта кешенең андый серләрен башкаларның белми торуы хәерлерәктер. Барыннан да элек, милләтебез нинди булуга карамастан, немецлар каршында без рус солдатлары идек. Бу авыр көннәрдә шул уртак исем безнең дуслыгыбызны тагын да ныгытты. Минем белән янәшә сары чәчле яшь кенә солдат утыра. Бер кулын бинт белән бәйләп аскан. Кан гимнастёрка җиңе аша саркып чыккан, ярасыннан яман ис килә. Кәефе начар, бөтенләй сөйләшми. Ара-тирә авыр сызланып куя, йөзен җыера, янып көйгән иреннәрен теле белән ялап ала. — Хәлегез авыр, ахры? — дидем мин аңа. — Җиңел түгел, — диде ул, елмаерга тырышып. — Ярагыз зурмы? — Кулбашын осколка китеп алды, нәләт төшкере, — диде күршем, йөзен җыерып. Без танышып киттек. Бу солдат минем якташ булып чыкты. Ул сугышка кадәр Юдино станциясендә депода эшләгән. Мин дә аңа Казаннан икәнлегемне әйттем. Бу хәбәр аның йөзен ачып җибәрде. Мин дә сөендем. Чөнки мондый вакытта якташыңны очрату — әйтеп бетермәслек бәхет ул. Иптәшемнең исеме Миша иде. — Ә синең исемең ничек? — дип сорады ул. — Нәбиулла. — Димәк, татар. Башта ук шулай уйлаган идем. Якташларны таныйм мин... Миша авыз эченнән генә минем исемемне әйтеп карады. — Авыр исем, тиз онытыла. Мин сине Николай дип йөрермен. — Нигә Николай, нигә Павел түгел? — Юк, Павел ярамый. Чөнки синең исемең "Н"га башлана. Димәк, Николай була. Шул көннән алып мин башка иптәшләрем өчен дә Николай булып калдым. — Тәмәке тартасыңмы? — диде Миша. — Бик тартасы иде дә, юк, бетте. — Ә мин тартмыйм. Шулай да тәмәкем бар. Мин бүтән вакытта үз порциямне иптәшемә бирә торган идем. Ә ул... — Үлде, — дидем мин. — Әйе, үлде, үтерделәр. Шәп дус иде. — Миша бераз тынып торды. Аннары: — Менә уң кесәмнән ал. Үзеңә дә төр, миңа да төреп бирерсең, — диде. — Йөрәк яна, бәлки, бераз файдасы булыр. Без тәмәке төреп тартып җибәрдек. Тиз арада Мишаның тәмәкесе кулдан-кулга йөреп китте. Тәмәке, ничектер, кешеләрне җанландырып җибәрде. Кайсыдыр, көлә-көлә, анекдот та сөйли башлады. Тәмәке төтененә өйрәнмәгән Миша бер суыру белән буыла-буыла ютәлләргә тотынды. Маңгаендагы кан тамырлары бүртеп чыкты. Йөзе кызарды, күзләрендә яшь тамчылары күренде. Шуңа карамастан ул тәмәкене тагын берничә мәртәбә суырып эченә алды да, башын противогаз сумкасына куеп, йөзен кулы белән каплады. Бераздан ютәле басылды, һәм Миша сабый бала кебек эреп йокыга китте. Кич булып килә иде инде. Болай да караңгы төрмә бүлмәсе тагын да караңгылана төште. Тәрәзәләр ватылып беткән. Немецлар аларны чәнечкеле тимерчыбык белән челтәрләп куйганнар. Тәрәзәләрдән ишегалды һәм лагерь капкасы күренеп тора. Лагерьга әледән-әле машиналар килә, тоткыннарның саны һаман арта бара. Алар инде бүлмәләргә сыймыйлар — тышта, ачык һавада, төркем-төркем булып җыелып торалар. Яралылар стена буйларына сыенып, ыңгырашып яталар. Кемнәрдер: — Кем Мәскәүдән? — Кем Туладан? — Кем Харьковтан? — дип кычкыра. Алар шулай үзләренең якташларын, дусларын эзлиләр. Һәм шунда ук: — Мин Мәскәүдән. — Мин Туладан, — дигән тавышлар ишетелә. Бу тавышлар караңгы төндә адашкан кешеләрне хәтерләтә. Куркыныч та, кызганыч та булып китә. Капка башында прожектор утлары кабына. Аларның нурлары, ак елан кебек, ишегалдына, бина стеналарына кинәт кенә сузылалар да яңадан ояларына, тимер тартмаларга кереп югалалар. Яңа гына сугыш кырыннан тотып китерелгән кеше үзен ниндидер авыр төш күргән кебек хис итә. Аң бернәрсәгә дә җавап бирми. Күзләр зур булып ачылган. Ләкин алар бернәрсәне дә күрмиләр кебек. Вакыт уза, һәм, вакыт узган саен, бу тоткынлыкның авыр кайгысы кешене баса бара. Әсир солдат әкренләп газаплы уйларга чума. Ул, читлеккә ябылган кош сыман, башта, бу хәлгә килешә алмыйча, арлы-бирле сугыла. Кая барса да, аны чәнечкеле тимерчыбык ураган, йөзенә салкын тимер көпшәләр карап тора. Әсир солдат, кая гына карамасын, башына мөгезле каска кигән сакчылар күрә һәм көче бетеп, тынып кала. Тик шунда гына ул үзенең авыр хәлен аңлый һәм ирекне өзелеп сагына башлый. Миша һаман йоклый әле. Мин аның янында утырам. Башымнан нинди генә уйлар узмый. Инде нишләргә? Кинәт һавада самолёт очкан тавыш ишетелә. Кемнеке? Барыбыз да тынып тыңлыйбыз. — Безнеке! — ди берәү. — Немецларга бүләк китергән... Кайдадыр бомба шартлаган тавыш ишетелә. Шушы бер шартлау да күңелдә ниндидер ышаныч уята: фронт якын бит әле. — Их, — ди берәү, — иртә белән безнекеләр Оршага бәреп керсәләр, булыр иде кызык! — Бездә әллә самолётлар юкмы? — ди икенче иптәшебез. — Тотты да төшерде десант, шуннан эше бетә фрицның, капут! Безнекеләр белән не шути... Күңелдә өмет чаткысы кабынып куя. Шул сүзләргә чын йөрәктән ышанасы килә. Бер генә минутка булса да уйлар яктырып китә. Төн һаман караңгылана бара. Ишегалдында кемнәрдер учак кабызырга маташалар. Шырпы яктысы күренү белән, капка янындагы пулемёт тырылдап куя. Шунда кемдер кычкырып егыла, һәм тавыш тынып кала. Кемдер, рус телен вата-сындыра: — Ут яндырырга ярамый! — дип җикеренә. Сакчылар мылтык затворларын шалтыратып куялар. Прожектор уты тагын сузылып ала һәм сүнә. Безнең бүлмәдә тынлык. Әсирләр икешәр, өчәр булып бер-берсенә елышып ятканнар. Тик берәү дә йокламый. Һәркемнең башында "Нишләргә?" дигән уй кайный. Мин Миша янында ятам. Минем дә, Миша кебек, йокыга таласым килә. Юк, булмый, тагын торып утырам, уйлыйм: "Нишләргә?" Качарга кирәк, качарга! Ә ничек качарга соң? Уйлыйм, тагын уйлыйм. Мин үземә үзем җавап таба алмыйм. Чигә тамырларым авырта, тешләр кысыла. Шушы караңгы бүлмәдә мин үземне төпсез коега төшеп барган кебек сизәм. Мин әле моннан берничә сәгать кенә элек ирек турында үзем генә уйларга һәм үзем теләгәнчә юлын табарга хаклы идем. Ә хәзер минем иптәшем, якташым бар. Ул яралы. Качарга мөмкин булса да, яралы иптәшемне ташлап китәргә ярыймы соң? Кинәт тышта, гөрелдәп, машина килеп туктады. Немецлар, сөйләшә-сөйләшә, йортка керделәр. Безнең ишек төбенә таба адымнар якынлаша. Менә ишек ачылды. Бүлмәдә кесә фонареның яктысы йөри башлады. Яктылык кайбер солдатларның йөзләренә озак тукталып торды. Немецлар керү белән, бүлмәгә ислемай исе таралды. Ә соңрак без спирт исен дә сизә башладык. Димәк, алар салганнар иде. Караңгыда без аларның йөзләрен күрмәсәк тә, керүчеләрнең офицер булуларына шигебез калмады. Бу төн уртасында нишләп йөри алар? Бүлмәдә тынлык. Офицер кесә фонаре яктысын бер солдаттан икенче солдат йөзенә йөртеп уза. Кемнедер эзлиләр. Кинәт бүлмәдә, шул авыр тынлыкта, офицерның тавышы ишетелде. Гадәттә, тавышның төсе юк, диләр. Ләкин ни өчендер бу вакытта миңа немец офицерының тавышы зәңгәрле-яшелле төстә булып тоелды. Офицер немец телендә нәрсәдер әйтте. Без бары "коммунист" дигән сүзне генә аңлап калдык. Офицер белән янәшә торганы русча: — Биредә коммунистлар бармы? — дип сорады. Әлбәттә, мин үзем дә комсомолец булуым белән коммунист булган кешегә якын идем. Дошманның соравы миңа да кагыла. Юк, миңа гына түгел, бу — безнең барыбызга да кагылышлы сорау. Чөнки без совет солдатлары — коммунизмны яклаучылар. Без барыбыз да аягүрә торып бастык. Бу коралсызланган солдатларның, иңне иңгә куеп, терсәкне терсәккә терәп, дошманга каршы чыгуы иде. Офицер җавап көтте. Без эндәшмәдек. — Йә, әйтегез, — диде ул, — кем биредә коммунист, кем комиссар? Бүлмә һаман тып-тын торды. — Димәк, барыгыз да коммунистлар, — диде немец ачулы тавыш белән. — Ярый, бик яхшы. Ләкин белегез: барыбер әйтерсез. Бүген түгел икән, иртәгә, иртәгә түгел икән, аннан ары. Безнең вакыт бар, без көтә алабыз, — диде дә офицер, иптәшенә нәрсәдер сөйли-сөйли, бүлмәдән чыкты. Ишек ябылды, шалтыр-шолтыр иткән тавышлар ишетелеп калды. — Менә болары инде чын фашистлар, — диде кемдер бер почмактан. Бу сүз караңгы бүлмәдә коточкыч булып яңгырады. Ниндидер бер очлы нәрсә күзләрне чәнчеп киткәндәй булды. Ул сүз йөрәкләрне дерелдәтеп алды. Йоклап яткан, дөресрәге, аңын җуеп яткан Миша да урыныннан сикереп торды һәм: "Ах!" — дип, яралы иңбашын тотып, таш идәнгә ауды. Әйе, фашистлар! Без аларны сугышка кадәр үк белә идек. Фашистларның Испаниядә, Австриядә, Польшада бер гаепсез халыкны үтерүләре турында газеталардан, журналлардан укыганыбыз бар иде. Ә менә бүген без фашист белән йөзгә-йөз килеп, күзгә-күз карашып очраштык. — Болары инде чын фашистлар, — дип кабатлады баягы тавыш. Мин аны күрергә теләдем. Бүлмә караңгы, беркемне дә танып булмый. Бәхеткә, ул солдат тәмәке кабызды, һәм шул арада мин аның йөзен күреп калдым. Ул урта яшьләрдәге кеше иде. Шактый киң маңгае, туры борыны һәм шырпы яктысында ниндидер бер эчке көч белән ялтыраган күзләре минем күңелемә кереп калды. Шырпы сүнгәч тә, ул күзләр һаман янып торалар иде кебек. Башка вакытта, бер-берең белән очрашкан чакта, кешенең йөзенә игътибар да итмисең. Ә биредә, тоткынлыкта, кеше, бер-берсенең йөзенә карап, аның эчке хәятын белергә тырыша. Кем ул? Менә мин дә хәзер шул солдат турында уйлыйм. Кешене йөзенә генә карап белеп буламы соң? Минем шундый уйлар белән газапланып утыруымны сизгән кебек, теге солдат тагын сүз башлады: — Нигә тынып калдыгыз? Шүрләдегезме әллә? — диде ул. — Коммунистларны белсәгез әйтегез. Немец аның өчен буш итмәс, һәрхәлдә, түләүсез калдырмас... — Син нигә алай үзеңне бик зурга куясың әле? — диде берәү аңа каршы. — Нәрсә, син безне әләкчеләр дип белдеңме әллә? Күп сөйләнсәң, телсез калуың бар. Кара син аны, ничек мыскыллый... Әйтегез, имеш... — Кем анда шуның янында ята, бир үзенә берне, ә мин барып өстәрмен... Моны Миша әйтте. Хәер, аның "берне" бирергә түгел, кулын селкетергә дә көче юк иде. — Ачуланмагыз, шаярып кына әйтәм, — диде баягы солдат. Аның тавышында борчу катыш ниндидер бер күтәренкелек сизелә иде. — Шулай диген, нигә юкны сөйләп торырга, — диде Миша. — Безнең арада бер генә коммунист та юк. Бусы — бер. Икенчедән, булса да, без аны белмибез... Әйе, белмибез! Бу сүз безнең телебездә тоткынлыкның беренче көннәрендә үк канун булып калды. Юк, алай гына түгел, бу сүз көрәш авазына әверелде. "Кем коммунист?" — "Белмибез". — "Кем комиссар?" — "Белмибез". — "Сездә нинди кораллар бар?" — "Белмибез!" Һәм тагын меңләгән сорауларга "белмибез" дигән җавап фрицның ачуын кабарта, аңа ул сүз сүз булып кына түгел, мыскыллау да булып яңгырый иде. Дошман, безнең авызларны ачтырыр өчен, нинди генә җәзалар уйлап чыгармады. Ләкин бары бер генә сүзне ишетә иде: "Белмибез!" Бу төнне безнең бүлмәдә фашистлар турында бик озак сүз барды. Инде август төне сыекланып килә. Бүлмә стеналары беленә башлады. Арып талган әсирләрнең күзләренә таң йокысы төште. Бүлмә тып-тын булып калды. Кылычка-кылыч Икенче көн килеп җитте. Мишаның хәле авырая бара. Ул кинәт-кинәт ыңгырашып куя. Түшәмдә ниндидер бер нокта табып, шуңа озакозак карап ята. Аның, яралангач, каны күп акканлыктан булса кирәк, төсе агарып калган. Күз төпләре көйгән. Керфекләре бик авыр күтәрелә. Миша әледән-әле саташып сөйләнә. Безнең арада тагын да яралылар бар. Мишаның хәле барысыныкыннан да авыррак. Аңа ашыгыч ярдәм кирәк иде. Берәү: — Ярасын чишеп, яңадан бәйләп карарга иде, — диде. Икенче берәү: — Чишәргә ярамый. Инфекция керүе мөмкин, — дип каршы сөйләнде. Мин Мишага карап нишләргә дә белмичә аптырап торам. Кесәмдә кулъяулыгым да юк, ичмаса. Шулай якташ алдында аптырап торганда, кичә мин шырпы яктысында танып калган солдат безнең янга килде. Ул, Мишага иелеп, аның ярасын иснәп карады да башын селкеде: — Да... — диде. Аннары Мишаның күзләренә карады. Кулын тотып, йөрәк тибешен санады. — Сез врачмы әллә? — дип сорадым. — Сезгә барыбер түгелмени? — диде ул. Мондый вакытта үземнең соравым үземә дә уңайсыз булып тоелды. — Кемдә бинт бар? — диде ул һәм үзе гимнастёрка кесәсеннән индивидуаль пакет чыгарды. Иптәшләр тагын берничә пакет таптылар. Мишаның ярасы бик зур иде. Иңбаш сөягенә кадәр ите умырылып алынган. Яраны төзәтер өчен, һичшиксез, хирург ярдәме кирәк. Теге солдат яраны әйбәтләп яңадан бәйләде. Мишага бераз уңайрак булып китте, ахры, тынычрак сулый башлады. Яралы иптәшебезнең тынычлануы безне дә ничектер җиңеләйткән кебек булды. Теге солдат Миша янына утырды. Аның йөзе борчулы иде. Ул Мишага нигәдер сәер карый. Бераздан ул, минем колагыма пышылдап: — Заражение башланган, — диде. Башкалар, моны ишетмәсәләр дә, сүз ни турында барганлыгын аңлап алдылар. Барысы да Миша тирәсенә җыелдылар. Сугышта без күп дусларыбызны югалттык. Без үлемгә карап торырга күнеккән. Ләкин һәр үлем үзенчә кызганыч, үзенчә авыр була. Менә хәзер дә Миша үлем түшәгендә ята. Бу үлем тагын да авыррак, тагын да кызганычрак, чөнки бу — тоткынлыктагы үлем. Мондый үлемне күргәнебез юк иде безнең. Ә ул — менә хәзер безнең алдыбызда, иптәшебезнең йөзендә, аның күзләрендә, аның яшь гомерендә. Бер солдат противогаз сумкасыннан бер кисәк икмәк чыгарды. — Миша, — диде ул, — мә, аша... Кемдер каяндыр бер шакмак шикәр табып китерде, һәркем ничек булса да иптәшкә ярдәм итәргә тели иде. Миша русларда гына була торган якты зәңгәр күзләрен яртылаш кына ача алды. Ул яткан җиреннән күтәрелергә теләде. Ләкин аның көче юк иде инде... Шулай да Миша икмәкне алды. Тик авызына якын да китермәде. Ул икмәк кисәген, инде суынып барган кулына тотып, шешенгән бармаклары белән кысып-кысып карады. Әйтерсең лә шул кечкенә генә икмәк кисәгендә ниндидер җылылык сизә иде. Бәлки, ул шул икмәк кисәген дустының кулы итеп хис иткәндер, дусты белән соңгы кабат саубуллашам дип уйлагандыр... Миша, күзләрен ачып, безгә карады, күкрәген күтәреп, бик авыр сулады да: — Рәхмәт, — диде. Менә нинди хәлләр була икән тормышта: әле кичә генә миңа очраган һәм, бәлки, гомергә сагынырлык иптәш буласы кеше бездән мәңгегә аерыла. Без шуны күреп торабыз, һәр минут үткән саен, ул сәгать якынлаша. Минут узган саен, әсирлек үзен көчлерәк сиздерә бара. Минут узган саен, без картая барабыз, боега барабыз. Әле күп нәрсәләргә җавап бирә алмаган акыл инде тоткынлыкның хурлыгын ачыграк тоя башлый. Без — яшәүдән аерылганнар, һәм безгә инде үлем карап тора. Шулай фашист тоткынлыгында икенче көн узып бара. Безнең әле берни ашаганыбыз да, эчкәнебез дә юк. Гадәттә, бик кайгырган кеше ашау-эчүне оныта. Безнең дә ул турыда уйлаганыбыз юк иде. Әле күңел бу әсирлек белән, бу түбәнлек белән килешә алмый. Килешә алмый гына түгел, моңа ачына, ярсый. Авызда ниндидер бер әче тәм сизелә. Нәрсәдән икән бу? Әллә арыгангамы, әллә сугыштагы дары исе чыгып бетмәгәнме? Юк, берсе дә түгел.Бу — вөҗдан газабының йөрәкне яндыруыннан туган бер сизем. Мондый чакта кеше, чыннан да, ашау-эчүне оныта. Биредә, бу төрмә бүлмәсендә, бездә дә шундый хәл иде. Мин төрмә бүлмәсе дип әйттем. Әгәр тоткынны бизәкле сарайга япсалар, аның хәле үзгәрер иде микән?.. Ачлык үзен нык сиздерә башлады. Безнең инде кайберләребез өчәр көн ашамаган-эчмәгән. Бу урында мин шуны әйтергә тиешмен: арабызда бер генә солдат та немецтан ашарга сорау турында сүз чыгармады. Бу, ничектер, бер-берең каршында оят кебек сизелә иде. Юк, бу — оялу гына түгел, бу — дошман каршында түбәнлек иде. Без авыр ыңгырашып яткан Миша янында сүзсез генә җыелышып утырабыз. Дустыбыз белән соңгы минутта саубуллашкан чакта да, безне фашистлар тынычлыкта калдырмаслар. Алар коммунистларны эзлиләр, алар тагын бире килерләр. Әлбәттә, очраклы һәм көтелмәгән хәл түгел бу. Фашистлар иң элек әсирләр арасыннан коммунистларны тотып алып юк итәргә телиләр. Коммунист — әсир булган хәлдә дә — фашист өчен куркынычлы дошман. Фашистлар беләләр: Совет Армиясендә коммунистлар күп. Коммунистлар безнең арабызда да бар, әлбәттә. Ләкин кайсыбыз? Менә шул сорау котырындыра фашистларны. Тәрәзә челтәрләре аша ишегалды күренә. Анда әсирләрне, өчәр-өчәр бастырып, стройга тезгәннәр. Офицерлар стройны бик горур килбәт белән карап йөриләр. Аларның итекләре ялтырап тора, шпоралары чыңгылдапчыңгылдап китә. Киң түбәле фуражкалары, ничектер, башларыннан аерылып күренә. Гүя фуражка эчендә баш түгел, нәрсәдәндер ясап куелган бер озынча әйбер сыман; офицерларның гәүдәләре дә сыгылмый торган тоташ бер каты заттан ясалган кебек. Йөргәндә, алар гәүдәләрен бик туры тоталар, уклау йотканнар диярсең. Строй йорт буена дүрт почмаклы итеп куелган. Артта — немец солдатлары, ә уртада — офицерлар. — Коммунистлар, комиссарлар, еврейлар, өч адым алга чыгыгыз! — дип кычкыра офицер. Беркем дә чыкмый. Офицер кулындагы бизәкләп ясалган таягы белән әсирләрнең йөзенә төртеп-төртеп күрсәтә. Солдатлар ул әсирләрне шунда ук стройдан сөйрәп чыгаралар да якында гына торган машинага утырталар. Озак та үтми, машина, пырылдап, лагерь капкасыннан чыгып китә. — Аларны кая алып китәләр? — дип сорый бер иптәшебез. — Кая булсын, допроска, — ди икенче берәү. — Эшләр яхшыга бармый, егетләр... Моны әйтүче кеше Мишага ярдәм күрсәткән солдат иде. Без аның исемен әле һаман белмибез. Ләкин сүзләре белән ул безне үзенә тартып өлгерде инде. Без аны бик күптәннән беләбез шикелле тоела. Ул тәрәзә аша карап тора, йөзе караңгылана бара. Гүя кара машинада аның да берәр туганы киткән иде. — Гестапо эшкә кереште. Коммунистларны эзлиләр. Коммунизм белән фашизм кылычка-кылыч килде... — диде ул һәм бераз уйланып торды. Аның күзләре безгә туры карыйлар, әйтерсең алар ниндидер бер тирән сер әйтергә телиләр иде. Миша, саташып, нәрсәдер сөйләде. Тавышы бик тонык чыга, сүзләре бутала. Мин аңа карап утырам. Маңгаена кулымны куям. Ут кебек кызу. Нишләргә? Гангрена бөтен тәненә тарала булса кирәк. Безнең ишек артында немец солдаты нәрсәдер кычкырына башлады. Бераздан ишек ачылды. Бүлмәгә офицер һәм өч солдат керде. — Йә, биредә кемнәр коммунист, кемнәр комиссар? Әйтегез! Бу — безгә таныш тавыш. Кара петлицаларында яшен уклары шикелле сызыклар бар. "Бу нинди билге икән?" — дип уйлап алдым мин һәм шунда ук боларның "СС" хәрефләре икәнен шәйләдем. Без эндәшмәдек. Офицер Миша янына килде дә аңа шпоралы итеге белән төртте. — Капут! — диде ул, йөзен җыерып. Миша ыңгырашып куйды. Аннан соң офицер безнең йөзләребезгә карап чыкты. Ул, коммунистларның йөзендә берәр билге юкмы дигән кебек, җентекләп күзәтә. Аның алга чыгып торган маңгае астындагы күзләре авызлары ачылган елан башларына охшый иде. Тентү башланды. Кайберәүләрнең кесәләрендә әле карандаш, кәгазь кисәкләре, пәке һәм башка вак-төяк әйберләр бар иде. Аларны барысын да җыеп алдылар. Икебездән кесә сәгате табылды. Немец офицеры, авызын ерып: — Русски ур, гут, — дип, сәгатьләрне кесәсенә салып куйды. Офицер тәрҗемәчегә нәрсәдер әйтте. Тәрҗемәче, рус телен вата-сындыра, безгә офицерның сүзләрен аңлатырга кереште: — Коммунистларны әйтмичә торып, сезгә судан башка бернәрсә дә бирелмәячәк. Миша тагын аңга килгән кебек булды. — Алар мине эзлиләр, этләр, — диде. Бу сүзләрне аңламаса да, немец офицеры Мишаның йөрәк өзгеч дәһшәтле тавышыннан сискәнеп киткән кебек булды. Ул пистолетын чыгарды, Миша янына юлбарыс кебек атылып килеп җитте. Ләкин атарга өлгермәде. Миша, күзләрен зур ачып, фашистка туп-туры карап ята иде. Миша үлде. Ул вакыттан бирле күп еллар узды инде. Мин бигрәк тә җәй көннәрендә Юдино станциясе аша узгалыйм. Узган саен, минем хәтеремә Миша төшә. Бәлки, аның туганнары әле дә аны сагынып көтәләрдер. Бәлки, аның балалары да булгандыр. Алар үзләренең сөекле әтиләрен инде беркайчан да күрмәсләр. Коммунист Миша Белоруссия җирендә билгесез кабердә ята. Туфрагың җиңел булсын, якташым! Намус трагедиясе Кичкә таба Мишаны алып чыктылар. Тоткынлыкның икенче көнендә үк бер дустыбызны югалттык. Бу әле безнең бүлмәдә генә. Ә башка бүлмәләрдә, башка лагерьларда үлүчеләрнең санын кем белсен? Алар, бәлки, бу көнне меңнән дә арткандыр? Ә иртәгә алар күпме булыр? Ә берсекөнгә?.. Бәлки, безне дә менә шушы бүлмәдән берәм-берәм алып чыгып бетерерләр. Бу ике көн эчендә киләчәктә безне нәрсә көткәнен ачык аңладык. Ничек кенә булса да бу газаптан, бу хурлыктан качарга кирәк! Һәркемнең башында шундый уй. Мин моны үземнән беләм. Мин качарга карар иттем инде. Немецлар да безнең уебызны сизәләр иде. Алар, лагерь тирәсенә икенче кат баганалар утыртып, тимерчыбык урый башладылар. Почмак саен прожекторлар эләләр. Лагерь тирәсендә сакчылар саны арта бара. Читтән караганда, безне биредә гомер буена тотарга уйлыйлар иде шикелле. Тагын төн җитте. Күзгә йокы керми. Үзара сөйләшүләр бөтенләй ишетелми. Минем дә беркем белән дә сүзгә керәсем килми. Эч поша. Ара-тирә очып узган самолётлар гына кайдадыр сугыш барганын искә төшерәләр. Сугыш күренешләре яңадан күз алдына килә. Туганнар, дуслар искә төшә. Алар турында уйлаган саен, күңелсез була бара. Кем белсен, бәлки, алар белән инде очрашып та булмас. Алай гына да түгел, хәтта үлгәч тә синең кайда күмелгәнеңне белмәсләр. Бу уйлардан соң тәнгә бозлы су сипкән кебек булып китә. Куллар ирексездән гимнастёрка якасына сырышалар, әйтерсең кемдер сине буа, һәм син шуннан котылырга телисең. Яңадан баягы таныш солдатның тавышын ишетәм. — Егетләр, кем йокламый? — ди ул. — Мин йокламыйм, — дим мин аңа. — Мин дә, — диде икенче берәү. — Ә нигә? — ди өченчебез. — Барыгыз да йокламыйсыз икән, — ди теге солдат һәм, бераз тынып торгач: — Минск шәһәренә моннан ничә километр булыр икән? — дип сорый. — Ничек барасың бит, — ди кемдер аңа. — Самолёт белән утыз минутта җитәр идең, поездда ярты көн, ә җәяү безнең шикеллеләргә, ун көн дә аз булыр. — Шулаймы? — Кара әле, Василий Петрович, — ди аңа тагын берәү, — бик кирәк булса, мин чын дөресен әйтә алам. Мин үзем бу як кешесе. Минск шәһәренә моннан өч йөз километр чамасы, артык булмас... Мин бу сөйләшүдә теге солдатның Василий Петрович икәнен белеп калдым. Димәк, ул качарга җыена. "Менә аның белән бергә ычкынсаң..." — дип уйладым мин. — Димәк, син бу якларны яхшы беләсең? — диде Василий Петрович. — Бераз беләм. — Алай булса сөйлә әле. Монда юллар ничегрәк, мәсәлән, җәяү баручыга? Урманнар бармы, елгалар зурмы? Днепрны әйтмим, Днепрны беләбез... Бу төнне без караңгы бүлмәдә Орша тирәсендәге рельефны, дөресрәге, картаны өйрәндек дияргә була. Һәркем бу хакта үзенең белгәнен сөйләде. Василий Петрович, әлбәттә, качарга җай чыкса дип, тирә-якны яхшырак белергә тели иде. Миңа да, башкаларга да нәкъ шул гына кирәк тә. Тизрәк төнне уздырасы килде, һәм төн узып та бара иде инде. Иртә белән безне ишегалдына чыгарып тезделәр. Санап чыктылар. Кинәт: — Ахтунг! — дигән немец командасы ишетелде. Капкадан кечкенә җиңел машина килеп керде. Машинаның өсте ачык, тирәсе яфраклы ботаклар белән уралган. Шул яфраклы ботаклар арасыннан бик зур, калай кебек җәйпәк түбәле фуражка күренде. Аннан соң кып-кызыл битле һәм киң җилкәле, шактый юан немец калкып чыкты. Бу генерал иде. Аның янында тагын берничә офицер басып тора. Генерал, күзләрен кыса-кыса, бик канәгать елмаеп, шактый озак безгә карап торды. Ул әле җиңүче, ә без җиңелүчеләр идек. Генерал бер офицерга нәрсәдер әйтте. Офицер тәрҗемәче булып чыкты. — Икмәк юк! — диде ул. — Икмәк юк, икмәкне сезнекеләр яндырып киттеләр. Без гаепле түгел. Ләкин генерал әфәнде әйтергә кушты... Офицер бераз туктап торды, аннан соң, генералга борылып, нәрсәдер пышылдады. Генерал башын селкеп ризалык белдерде. — Бүген, — диде офицер, — генерал әфәнденең кушуы буенча, сезгә ашарга биреләчәк. Бөек Германия гуманизмны ярата. Ул Европага яңа тәртип алып килә... Офицер сүзеннән туктап калды, башын югарырак күтәреп, безгә карады. Аның бу кыяфәте, менә без нинди яхшы, дигән кебек иде. Икенче офицер генералны фоторәсемгә төшереп алды. Аннан соң, фотоаппаратын безгә төзәп, берничә рәсем төшерде. Бәлки, берничә көннән соң берәр немец газетасында бу рәсемнәр бөтен Германиягә таралыр. Ул рәсем астына генералны мактап язарлар. Кемнәрдер шатланыр. Кемнәрдер кайгырыр да. Чөнки сугыш немец йортының бусагасында һаман солдат сорап тора. Бу нәрсә белән бетәр? Әле билгесез... Машина китте. Шулай итеп, без немец генералын да күрдек. Тик ул бездә зур тәэсир калдырмады. — Капиталист, — диде аның турында берәү. — Әлбәттә, эшче түгел, — дип, икенче иптәш сүзгә кушылды, — күрәсең, кәефе кырылган, икмәкне яндыргансыз, ди. Булса, Германиягә озатасы икән. Тот капчыгыңны, сиңа әзерләп куйганнар!.. Кинәт бер якта ниндидер тавыш купты. Кемдер: — Менә син нәрсә эзләп килгәнсең икән, сволочь, — дип, кемнедер сүгә. Мин шунда таба юнәлдем һәм, озак та үтми, талашучылар арасына килеп кердем. Бер кеше уртада басып тора. Кулында ниндидер язулы кәгазь. Ул шул язуны тотып кычкыра: — Ишеттегезме, генерал нәрсә әйтте? Ашарга бирәбез, диде. Димәк, немецлар алдашмыйлар. Менә монда язган, — дип, ул, кызарына-бүртенә, язуны укый башлады. Бу кәгазь, совет солдатын сугышсыз бирелергә чакырып, немец самолётларыннан фронт сызыгына ташланган прокламация иде. Әсир кулындагы язуны укып бетерә алмады. Аның алдына бик ачулы йөзле, озын буйлы һәм чандыр куллы берәү килеп басты да, прокламация укучының борынына төртеп, аны укуыннан туктарга мәҗбүр итте. — Ә, исәнме, рядовой Поляков! Без бит сине үлгән дип кайгырган идек. Ә син немецларга калач ашарга килгәнсең икән. Шәп патриот! Хәзер сине анаң күрсә, күзләреңне тишеп агызыр иде, сволочь... Теге әсир, телен тешләгән кебек, кинәт тынып калды. Аның йөзе агарынды. Ул нәрсәдер әйтергә теләде. Ләкин аның авызыннан бик еракта, күкрәк эчендә ишетелгән кебек, ниндидер аңлашылмаган тавышлар гына чыкты. Аннары ул артка чигенде. Шулвакыт аңа кемдер бар көченә сугып җибәрде. Поляков кинәт борыны белән җиргә төртелде, дүрт аякланып, куркынган төс белән, бик кызганыч итеп, безгә карап тора башлады. Күзләре пыяла эченә тутырылган төтен төсле нурсыз иде. Поляков эндәшми. Ул үз хәленең нинди түбән икәнен аңлый. Ләкин гафу үтенергә соң иде инде. Ә каршылык күрсәтсә, аны шунда ук үз иптәшләре, хәтта якташлары да аяк астына салып таптаячаклар. Поляков бу хәлне сизә. Аңа безнең каршыда бары дүрт аякланып кына торырга калган иде. Поляковка бүтән беркем бер сүз әйтмәде. Йогышлы авырудан куркып читкә тайпылган кешеләр кебек, без аның яныннан таралыштык. Ул, кемнәндер ярдәм көткән кебек, тирә-якка каранды. Тик аны беркем дә кызганмады. Кичкырын безне яңадан стройга тезделәр. Лагерьга брезент белән каплаган йөк машинасы килеп керде. Аңа бәрәңге төялгән иде. Ике немец солдаты: — Аен, цвай, драй, — дип, безгә чиле-пешле өчәр бәрәңге өләшергә тотындылар. Поляков инде безнең барыбызга да таныш иде. Менә ул машина янына килде. Башыннан пилоткасын салып, немецка сузды. Пилоткага өч бәрәңге төште. — Язуыңны күрсәт, язуыңны! — диде аңа берәү. — Сиңа бит калач, колбаса бирергә тиешләр... — Аракы күбрәк сора, безгә дә авыз иттерерсең, — диде икенче әсир. Поляков эндәшми. Ул бер кызара, бер агара. Аңа аяк астындагы җир дә хәзер уелып төшәр сыман. Ул беребезгә дә карамый. Без генерал кушуы буенча бирелгән "сыйны" ашарга керештек. Тик бәрәңгене ашар өчен тагын бер мәртәбә юарга, тагын бер мәртәбә пешерергә кирәк иде. Поляков исә никтер ашамый утыра. Пилоткасыннан бәрәңгеләрне бер ала, бер куя. Кинәт ул урыныннан сикереп торды. Бәрәңгеләрен пилоткасыннан алып, җиргә атып бәрде. Бәрде дә аяклары белән изәргә кереште. Бәрәңгеләрне таптый, үзе төкеренә, үзе бернәрсә дә эндәшми. Без аңа гаҗәпләнеп карап торабыз. Поляков яңадан җиргә утырды. Гимнастёркасын изү турысыннан аерып төшерде. Күкрәге шәп-шәрә калды. Шулчак мин аның күкрәгенең сул ягында татуировка белән ясалган бер рәсем күрдем. Анда бер ялангач кыз төшерелгән. Рәсем астына "П — Г" дип язылган иде. Поляковның куллары хәрәкәтләнгән саен, ул рәсем дә җанлы кебек селкенеп куя. Поляков күкрәгенә йодрыклары белән суга-суга елый башлады. Аннары, йөзен куллары белән каплап, җиргә сузылып ятты да тынып калды. Тик гәүдәсе генә әледән-әле дерелдәп китә иде. Ул көнне бөтен лагерь Поляков турында сөйләде. Ә иртән без Поляковның инде каралып, суынып беткән гәүдәсен күрдек. Ул асылынып үлгән иде. Кемдер аның йөзен пилоткасы белән каплап та өлгергән. Пилотка читеннән кичәге язу — немец прокламациясе күренеп тора. Җил искәндә, ул язу кисәге кинәт-кинәт селкенеп куя. Гүя Поляковның әле чыгып бетмәгән җаны шулай дерелди иде. Поляковның асылынып үлүе тора-бара ниндидер батырлыкка әйләнде сыман. Аны хәзер беркем дә начар исем белән телгә алмый. Ул намусындагы кара табын үзенең үлеме белән юып алды. Лагерьда безнең язмышлар тигез. Поляков кичә үзен үзе үтергән икән, без иртәгә яки берсекөнгә барыбер ачтан үләргә тиеш идек. Ә кабердә яткан кешенең кабер ташына аның дусмы, әллә дошманмы икәне язылмый. Ә безнең каберләребездә хәтта исемебез язылган таш та булмаячак. Син кем дә, мин кем — үлем өчен барыбер. Шуны әйтергә кирәк: Поляковның үлеме безнең күз алдыбызда дошманны тагын да ачыграк фаш итте. Моннан соң фашистлардан нинди дә булса "шәфкать" көтәргә һичбер ышаныч калмады. Әгәр безнең арабызда тагын кайберәүләр Поляков шикелле уй йөрткән булсалар, алар бүген моның тирән алдану икәнлеген ачык белделәр. Поляковның үлеме фашизмга каршы вөҗдан протесты иде. Яшәү белән үлем арасында Җиде көн узды. Безнең арабызда инде ачлыктан шешенә башлаган кешеләр дә күренгәли. Яткан урыннарыннан тора алмаучылар да бар. Әле бу көннәрдә без ниндидер бер өмет белән, безне дошман кулыннан коткарырлар дигән ышаныч белән яши идек. Лагерьда әсирләр арасында бу атнада безнекеләр һөҗүм башларлар һәм немец үзе чолганышта калыр дигән сүзләр йөри иде. Хәтта, безнекеләр немецны юри шулай тылга кертеп, аны капчыкка ябарга уйлыйлар дип, сугыш стратегиясенең кайбер ысулларын да телгә алучылар булды. Көннәр узган саен, бу сүзләр азая бара, өметләр сүнә, котылуга ышаныч бетә бара иде. Чөнки инде туплар аткан тавышлар ишетелми. Орша өстендә бомбалар да шартламый. Фронт бик ерак тылга киткән. Ә фронт ил эченәрәк кергән саен, без дә туган илдән ераклашабыз кебек. Лагерь капкасыннан яңа әсирләр һаман кереп тора. Аларны безнең белән очраштырмыйлар, ишегалдының тимерчыбык белән бүлеп алынган икенче ягына куып кертәләр. Шулай да, тимерчыбык аша булса да, дуслар дусларны табалар. — Әй Петро, нихәл? Безнекеләр әле һаман чигенәләрме? — ди бу яктан берәү. Бу сүзләрне ишеткән Петро тиз генә тимерчыбыклы койма буена килә. Ул үзенең дустын күреп шатланырга да, гаҗәпләнергә дә белми. — Васька, Васька, син дә биредәмени? — Күрәсең. Алар тынып торалар. Бер батальонның ике сугышчысы бер-берсе алдында бу әсирлек өчен уңайсызланып калалар. — Эшләр начар, егет, немец Минск юлына чыгып алган да туры Мәскәүгә чаптыра, — ди Петро. Ә үзе дустының ачлыктан зураеп калган күзләренә карый. Бу авыр хәбәрне, бәлки, әйтергә дә кирәкмәс иде. Нишлисең, бу дөрес ич. Дуслар батальонда бергә хезмәт иткән иптәшләре турында сөйләшәләр. Кемне генә искә алсалар да, кайсы үлгән, кайсы хәбәрсез югалган. Күңелне аз гына да куандырырлык хәбәр юк. — Да, — ди Вася, — батальон беткән. Алар тагын тынып калалар. Тагын ни сөйлисең? Петро теге яктан әсирләргә карый: — Ә сезнең хәлләр ничегрәк соң? — ди. Вася эндәшми. Сүзсез дә аңлашыла ич... Шулчак теге яктан да, бу яктан да ике немец солдатының ашыгып килгәне күренә. — Век! Век! — дип кычкыралар алар. Иске әсирләр белән яңа килгәннәрне сөйләштермиләр. Ике дусның икесе дә артка чигенә. Өстәвенә немец, Васяны куып җитеп, җилкәсенә мылтык көпшәсе белән төртә. Вася алга сөрлегә һәм төркем арасына кереп югала. Моңа беркем дә гаҗәпләнми. Дошманнан нәрсә көтәргә мөмкин соң? Мин инде берничә көн Василий Петровичны очрата алмыйм. Кайда ул, әллә качып киткәнме? Шулвакыт мин аның тавышын тагын ишеттем: — Егетләр, берәр газета алып килмәдегезме? — диде ул теге яктагыларга. Җавап булмады. Тик төн җиткәч, безнең якка вак кына ташлар төшә башлады. Әсирләрнең кыр почтасы эшкә кереште. Бу ташларга бәйләнгән язу кисәкләре аша без сугыш турында бик күп хәбәрләр белдек. Һәм безнең кулда "Правда" газетасы да бар иде инде. Василий Петрович бүген ни өчендер бик шат күренә, ул пилоткасын артка ук төшереп кигән, гимнастёрка өстеннән билен бау белән буган. Ул сакал баскан битен сыпырып карады да: — Кырынып җибәрәсе иде, — диде. — Ә пәке каян алырга? — Туктагыз әле, — диде берәү. — Мин бит парикмахер. Бөтенләй онытып җибәргәнмен. Мин бит Харьков салоннарында эшләгән беренче класслы мастер... Ул урыныннан торды. Җимерек стена буеннан берничә кирпеч китереп, берсе өстенә берсен өеп куйды. Без аңа гаҗәпләнеп карап тора башладык. Бу нишләргә уйлый икән? Шуннан соң пыяла ватыклары алып килде. Аларны бер-берсенә чыңгылдатып ышкып алды һәм, бары парикмахерларда гына була торган җитдилек белән, шул пыялаларның йөзенә бармагын тидереп уздырды. — Шәп! — диде ул. — Хәзер лагерьда беренче номерлы парикмахерский ачып җибәрербез... Мин элек тә "пыяла белән кырынып була" дигән сүзләрне ишеткән идем. Аның дөреслегенә бик үк ышанып җитми идем. Бу юлы чынлап ышанырга туры килде. Күпләребезгә әле таныш булмаган мастер үзенең "классын" күрсәтте. Парикмахерскийны ачарга әзерлек эшләре әле бетеп җитмәгән иде. Тарак һәм кайчы кирәк иде. Мастер монысына да аптырап калмады. Ул унлап шырпыны бер агачка тезеп бәйләде дә, моннан бик уңайлы ике яклы тарак килеп чыкты. Ул арада аңа, кирпечләрдән өеп, "өстәл" дә ясап өлгерделәр. Инде көзге генә кирәк иде. "Көзгесез дә ярар", — диючеләргә мастер: — Көзгесез эшләмим. Көзгесез ул нинди парикмахерский булсын инде?! — дип, кулларын як-якка җәеп җибәрде. Әйтерсең, чыннан да, ул "салон" ачарга җыена иде. Бер солдат каяндыр ватык машина фарасы табып китерде. Мастер аны алып карады. — Ярый торган нәрсә бу. Биредә йөз аслы-өсле күренә икән күренүен, зыян юк, — дип, ул көзгене бер әсиргә тотып торырга кушты. Аннан соң гимнастёркасын салып, аны алъяпкыч кебек итеп биленә бәйләде дә, бик эре кыланган булып: — Йә, Василий Петрович, утыр. Сез минем беренче клиентым, шулай булгач, сезне түләүсез генә кырам, — диде. Василий Петрович утырды. Көзгедә ул башы белән түбән асылынып торган кебек күренә иде. Аңа бу кызык булып тоелды, ирексездән көлеп җибәрде. Читтән түгәрәк фарага карап торучылар да көлештеләр. — Прошу внимания! — диде мастер һәм пыяла китеген алып, Василий Петровичның битенә куеп, әкрен генә түбәнгә таба кырып төшерә башлады. Ун-унбиш минуттан соң Василий Петрович инде яшәреп калган иде. Мин шунда гына аның әле яшь кеше икәнен күрдем. Сакал-мыекларын кыргач, ул тагын да ябыграк булып калды. — Рәхмәт, — диде ул мастерга. Ә мастер исә, үз эшеннән бик канәгать булып: — Следующий! — дип кычкырды. Бу, бер карасаң, уен-көлке кебек иде. Ләкин чынлап уйласаң, бу яшәргә омтылу, җанга сүнәргә ирек бирмәү, кыскасы, тормышның бер саламына тотыну иде. Озакламыйча безнең лагерьда шундый парикмахерскийлар берничә урында оешып китте. Хәтта кырынган өчен "түләү" дә кертелде. Мәсәлән, сакал-мыек кырган өчен — бер төрерлек тәмәке. Тәмәкең булмаса, башка берәр нәрсә, хәтта гимнастёрка төймәсе дә ярый иде. Лагерьда башка һөнәрчеләр дә табылды. Безнең арабызда тимерчыбыктан энә ясаучылар да, ут чыгарыр өчен чакматаш ясаучылар да, хәтта анда-монда аунап яткан түбә калайларыннан котелок һәм кружка ясаучылар да эшкә керештеләр. Билгеле, болар яшерен, лагерьда немецлар йөрмәгән вакытта эшләнә иде. Шулай итеп, чәнечкеле тимерчыбык белән уралып алынган йортта яшәү өчен көрәш үзенең беренче адымын атлады. Хәтергә язылган көндәлектән Мин лагерьда көндәлек яза алмадым. Язган булсам да, ул көндәлек дәфтәрен мин үзем белән алып кайта алмаган булыр идем. Әледән-әле булып торган тентүләрнең берсендә алар, утка төшеп, көлгә әйләнерләр иде. Ләкин, немец шагыйре Гейне әйткәнчә, кеше күңеленә тентү ясап булмый, һәм мин бары шул күңел дәфтәренә күргәннәремне, белгәннәремне яза бардым. Ул көннәрдәге авыр язмыш кайчан да булса онытылырмы соң? Әгәр мин тоткынлыкта мең көн яшәгән булсам, шул мең көннең барысын да сәгатьләп сөйли алам. Тик сүзем бик озакка китәр дип кенә уңайсызланам. Менә шул хәтергә язылган көндәлектән берничә өзек. 25 август, 1941 ел. Бүген безгә икешәр шалкан бирделәр. Аны әсирләр "Гитлер паёгы" дип атадылар. Мин шалканны бу хәтле тәмледер дип уйламаган идем. Их, күбрәк булса икән! Тукта әле, бу шалкан турында ишәк фәлсәфәсе түгелме соң? Әйе, ишәк уйлануы. Оят! Ләкин нишләргә? Әгәр немецлар, чыннан да, Поляков теләгәнчә, безгә ак калач ашатсалар, йомшак урыннарда йоклатсалар, шуның өстенә тагын шәраб та эчерсәләр, оятыңнан кая качар идең? Син яшәр идең, ләкин шул көннән алып үзеңне туган илең өчен үлгән дип санарга тиешсең. Әйе, үлгән дип. Ярый әле дошман безне дус итми. Дошман ашын ашап симерү — бу ишәк булудан да түбәнрәк хурлык ич. 26 август, 1941 ел. Бүген безгә "тие" дигән нәрсә бирергә булдылар. Нәрсә соң ул "тие"? Берәүләр әйтә: ул дөгедән әвәләп пешерелгән икмәк, имеш. Берәүләр әйтә: юк, икмәк түгел, ботка, имеш. Ә берәүләр: ул "тие" дигән нәрсә камырдан пешерелә торган салма, имеш, ди. Ләкин берсе дә дөрес булмады. Немецларның ул "тие" дигәне ниндидер үлән салып кайнаткан су икән. "Тие" ул, безнеңчә, чәй дигән сүз булып чыкты. 27 август, 1941 ел. Безнең лагерьга бүген тагын теге яшелле-зәңгәрле тавышлы офицер килде. Аның артыннан бер көтү солдат ияреп керде. Тагын нәрсә була? Һичкем дә белми әле. Безне яңадан стройга тезделәр. Теге офицер кулындагы бизәкле таягын әйләндереп-әйләндереп уйный. Аннан соң ул: — Ахтунг! — дип кычкырды. Лагерь тынды. Офицер строй буйлап йөри башлады. Бераз гына селкенгән әсиргә ул таяк белән суга. — Кайне дисциплина! — ди. — Русски некс хорош. Аннан соң офицер стройдан бер-ике адым читкәрәк китеп басты. Янына тәрҗемәчене чакырды. Тәрҗемәче сүзләрен без тыңларга ярата торган идек. Чөнки ул рус телен шулкадәр җимереп сөйләшә, ул хәтле итеп һичбер артист та уйлап чыгара алмас иде. Тәрҗемәче сөйләгәндә, безнең көләсебез килә иде, шул ук вакытта рус сүзен шулай тырышып-тырышып сөйләргә теләүче бу немецта кешелек хисләре дә бардыр кебек тоела. Чөнки, дошман булса да, рус телен аның авызыннан ишеткәч, без: "Әллә бу яхшы немецмы икән?" — дип тә уйлап куйгалый торган идек. Офицер сүзгә кереште. — Биредә, — диде ул, — лейтенантлар, полковниклар һәм башка чиннар бармы? Германия хәрби командованиесе аларны аерым һәм яхшырак шартларда тотарга боерык бирде... — Офицер тынып калды. Тик арабызда беркем дә үзен белгертмәде. — Димәк, барыгыз да солдатлар гына? — диде ул. Немец башын селекте. Аңа бу хәл һич аңлашылмый иде. Меңләгән әсирләр арасында бер генә командир да булмасын, имеш. Әлбәттә, моңа кеше ышанырлык түгел иде. Безнең командирларыбыз үз солдатларыннан аерылырга теләмәделәр. Лагерьда, тоткынлыкта без инде бер ил кешеләре, бары чын дуслар гына идек. Немец командованиесенең бу "чарасы" астында нәрсә ята иде соң? Инде бер атна буена әсирләр арасыннан коммунистларны эзләп тә уңышсызлыкка очраган гестапочылар командирларны аерып алырга уйлыйлар. Бу коммунистларны табуны җиңеләйтә, чөнки ун командирның кайсы булса да берсе коммунист булырга тиеш иде. Гомеремдә бик күп мәкерле эшләр турында укыганым бар, ишеткәнем бар иде. Чын мәкерне әле генә белдем. Мәкер ул, алдан якты йөз күрсәтеп, арттан аркага пычак кадау икән. Мин, стройга басып торган килеш, үз халкымның мәкален исемә төшердем: аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар, дип юкка гына әйтмиләр ич. Без аерылмадык та, бүленмәдек тә. Иртәгә нәрсә булыр, күз күрер. 28 август, 1941 ел. "Баланда" дигән сүзне минем ишеткәнем юк иде. Ә бүген безнең лагерьда иртәдән алып баланда турында сөйлиләр. Элекке төрмә кухнясында казан астылар. "Беренче класслы" поварлар су кайната башладылар. Кухня тәрәзәләреннән, болыт-болыт булып, пар чыга. Бүген әсирләргә баланда бирәчәкләр, диләр. — Нәрсә соң ул баланда? — дип, мин күршемнән сорап куйдым. Минем күршем баланданы яхшы белә икән. — Баланда суга аз гына ярма, аз гына май, аз гына тоз һәм аз гына он болгаткан аш була, — диде ул. Немецларның безгә биргән баландасы бөтенләй минем күрше әйткәнче булып чыкмады. Кайнап та чыкмаган суга ярдырмаган карабодай салганнар. Минем күршем әйткәнчә, бу баландада аз гына тоз да, аз гына он да, аз гына май да юк иде. Баланда алган вакытта мин күршем белән тагын очраштым. — Бу син әйткән баландага охшамаган. Әллә инде пешерә белмиләрме?.. — дидем мин аңа. — Баланда өч сортлы була. Мин әйткән баланда ул беренче сорт, ә бу немецлар баландасы өченче сорт кына, — диде күршем. 29 август, 1941 ел. Бүген тагын тентү булды. Тик бу юлы башкачарак уздырылды. Безне барыбызны да лагерьның бер ягына кысрыклап җыйдылар. Уртага өстәл һәм урындыклар куйдылар. Шуннан соң капка ачылды, лагерьга бер төркем офицерлар килеп керде. Яшелле-зәңгәрле тавышлы офицер да алар арасында иде. Без инде аны ерактан ук таныйбыз. Аның кушаматы да бар. Безнең бер иптәшебез бервакыт аны "костыргыч порошок" дигән иде. Аның "порошогын" әйтми башладылар, шуннан ул "костыргыч" кына булып калды. Шул көннән алып без барлык немец офицерларын "костыргыч" дип кенә йөри башладык. Офицерлар өстәл тирәсенә утырыштылар. Алар янына берәм-берәм әсирләрне чакыралар. Бу юлы исемфамилияләрне дә язарга керештеләр. Гомердә беренче тапкыр безнең исемнәр немец кәгазенә төште. Күңел ярсып тулды. Бу "тере" трофейга әйләнү, дошманыңның җиңү турындагы хәбәренә сан белән генә түгел, исем белән дә язылу иде. Тентү бик җитди һәм озак барды. Немец солдатлары, киемнәрне салдырып, барысын да үзләре карап чыктылар. Кулларны күтәртеп, култык асларына кадәр тикшерделәр. Кәгазь, карандаш кебек нәрсәләрне барысын да бер өемгә өеп яндыра бардылар. Минем алдагы солдатның күкрәк кесәсеннән бер бала рәсеме килеп чыкты. Офицерлар аны кулдан-кулга йөртеп карадылар. Солдат ап-ак булып агарынды. Бу аның бердәнбер кыз баласының сугыш башланыр алдыннан гына төшерелгән рәсеме иде. Ата кеше баласын үлем түшәгендә күргән кебек калтырана. Әйтерсең менә-менә нәнинең соңгы сулышы тынар һәм ул күзләрен йомар кебек тоела иде аңа. Ата кеше, бәлки, бу минутта шул бала рәсеме өчен генә дә утка ташланырга риза булыр иде. Аның өчен бу — бердәнбер, иң кадерле истәлек. Ул әле, шул рәсемне кесәсенә салып, ниндидер өметләр белән яши. Рәсемне яндырсалар, ата өчен барысы да бетте, хәтта аның шул кечкенә генә өмете дә югала иде шикелле. Офицер рәсемне утка ташлады. Ләкин, бәхеткә, кинәт кенә исеп куйган җил аны учак яныннан очыра-очыра алып китте. Рәсем бер карт кына немец солдатының аягы янына килеп төште. Немец аны, иелеп алып, кесәсенә салып куйды. Әсир аңа таба бармакчы иде. Икенче немец аның юлына каршы чыкты: — Век, век! — дип, әсирне инде тентүдән узган иптәшләре янына куды. Әсир, башын түбән иеп, дуслары янына атлады. Ярый, немецлар безнең сәгатьләрне һәм башка әйберләрне алдылар. Ә рәсем аларга нигә кирәк?.. Тентү тәмам булгач, лагерь яңадан үзенең көндәлек тормышына кайтты. Мин тентү вакытында рәсемне кесәсенә алып салган карт немец солдатын күрдем. Ул лагерь буенча кемнедер эзләп йөри иде. — Гаврилов! Бу фриц сине эзли бугай, — диде кемдер. Гаврилов дигәне бая рәсемен алдырган әсир иде. Ул да немецны танып алды һәм аңа каршы китте. Алар очраштылар. Немец солдаты Гавриловны баштанаяк карап чыкты. Аннан соң нигәдер йодрыклары белән кизәнә-кизәнә кычкырынырга тотынды, ә үзе һаман тирә-ягына карана. Гаврилов берни аңламаган килеш басып тора. Немец күпме генә кычкырынса да, аның йөзендә ачу күренми. Шул арада ул, кесәсеннән бала рәсемен алып, Гавриловка тиз генә бирде һәм, үз күкрәгенә төртеп, өч бармагын күрсәтте. Әкрен тавыш белән генә нәрсәдер әйтте дә китеп барды. Гаврилов, рәсемне алып, кызының йөзенә озак карап торды, аны берничә мәртәбә үпте. Без дә, аның янына җыелып, рәсемне карый башладык: бер нәни генә кыз бала, бишек читенә тотынып, түгәрәк, тулы аяклары белән мендәргә басып тора. Йомшак мендәр аның көчсез һәм җиңел аяклары астында әз генә яньчелеп тора. Ул, күзләрен зур ачып, нәрсәгәдер гаҗәпләнгән кебек, туп-туры караган. Әтисенең күкрәк кесәсендә сугыш юлы аша узган шушы кыз бала рәсеме безнең күңелләребезне йомшартты. Безнең бит барыбызның да диярлек өйләребездә балаларыбыз бар иде. Сагыну хисләре кабат йөрәкләрдә дөрләп кабынды. Безне чәнечкеле тимерчыбык дөньядан аерса да, балаларыбыз өчен без бар, без яшибез. Алар безне көтәләр. Мин дә үз баламны күз алдыма китердем. Аның дөньяга туганына бишенче ай гына. Мин аны киткән чакта, вагонга алып, соңгы мәртәбә үпкән идем, ә ул, аерылышуны белгән кебек, минем күзләремә карады, муеныма сырышты. Шул килеш ул минем күңелемдә мәңгелек рәсем булып калды. Кая барсам да, нишләсәм дә, күзләремә тик шул рәсем генә күренә иде. Бу көнне без балаларыбыз турында озак сөйләштек. Шунысы кызык, башка вакытта әгәр берәүгә, балаң турында сөйлә әле, дип әйтсәк, ул: "Ни сөйлисең, бала бала инде ул", — дип кенә сүзен бетерер иде. Ә биредә ата кешеләр үз балалары турында шундый матур итеп сөйлиләр, тыңлаган саен, күңел рәхәтләнеп тора. Һәркемнең баласы үзенчә яхшы, үзенчә матур һәм дөньяда иң акыллы иде. Үзеңнең балаң да шундый булгач, башкаларга ничек ышанмыйсың инде?.. Гаврилов исә шатлыгыннан авызын җыя алмый, ул үзенең нәни кызын чынлап та күргән диярсең. Ул башкаларның сүзен тыңлап ләззәтләнә. Менә ул тагын рәсемне алып карый башлады. — Карт немец нәрсә әйтте соң, нигә ул өч бармагын күрсәтте? — диде. — Моны немец телен белмәсәң дә аңларга була, — диде безнең арабыздан берәү. — Немец әйтте: "Мин — солдат, син — солдат. Синең дә балаң бар, минем дә өч балам бар", — диде. Гаврилов аз гына уйлап торды да: — Этләр арасында да кешеләр бар икән, — диде һәм лагерь капкасы ягына карап алды. Анда немец солдатлары постларын алышалар иде. 30 август, 1941 ел. Көннәр узып тора. Шулай тагын күп еллар үтәр. Күп сулар агар. Дөньяда әллә нәрсәләр булып бетәр. Ә Җир үз юлы белән Кояш тирәсендә һаман әйләнә торыр. Көннәр, айлар, еллар кабатланыр, һәм бервакыт 2041 ел җитәр, календарь битенә 30 август көне килеп чыгар. Димәк, нәкъ йөз ел узган булыр. Әле ул вакытта да менә бу көннәр турында сөйләрләр. Тарихчылар ул елларның архив киштәләрен актарырлар, инде саргаеп беткән һәм хәрефләре тоныклана барган газеталарны, журналларны укырлар. Үз замандашларына безнең язмышлар турында яңадан газеталарга, журналларга язарлар, калын-калын китаплар чыгарырлар. Юк, фашизмга каршы көрәштә коелган кан, ул авыр көннәр йөз елдан соң да онытылмас! Шул уңай белән мин сезгә, тарихчыларга, үз көндәлегемдә бер фоторәсем турында язып калдырырга тиешмен. Сез шулай архив киштәләрен актарган вакытта, немецның бер газетасында ул рәсемне күреп аптырап калмагыз! Сез иң элек минем сүзләремә игътибар итегез. Ул рәсемгә ун-унбиш кеше төшерелгән булыр. Алар бик зур өстәл тирәсенә тезелешеп утырганнар. Кайберләре бик тәмле итеп сөяк кимерә, кайберләре, бик зур телем икмәк тотып, тәлинкәдән шулпа ашый! Һәр кеше каршында аракы шешәсе һәм стаканнар. Янәсе, кунаклар аш алдыннан "төшереп" тә алганнар. Ә арткы фонда ак калпак кигән һәм көләч кыяфәтле берничә повар күренә. Бу рәсем астына: "Рус әсирләре безнең лагерьларда менә ничек яшиләр", — дип язылган булыр. Янәсе, сыйхөрмәт — рәхим ит! Бәлки, шушы рәсемгә карап, кайберәүләр, чыннан да, гаҗәпләнерләр. Ничек була инде бу, Нәби Дәүли дигән бер кеше үзенең көндәлегендә нинди авыр газап һәм ачлык турында язган, ә немецлар әсирләрне әнә ничек ашатканнар ич?! Кемгә ышанырга диярсез, бәлки, сез? Ләкин ялгышмагыз, тарихчылар. Мин ул рәсемнең ничек эшләнгәнен менә бу дәфтәремә язып калдырдым. Көннәрдән бер көнне безнең лагерьга ап-ак калпак кигән, бик юан һәм кып-кызыл йөзле берничә немец керде. Алар артыннан лагерьга кечкенә генә машина да килеп җитте. Машинадан муенына берничә фотоаппарат таккан бер яшь кенә лейтенант килеп чыкты. Ул теге ак калпак кигән немецларга нәрсәдер әйтте. Тегеләр машинадан ящик чыгардылар. Аннан соң лейтенант лагерь вахтманнарына өстәл китерергә кушты. Бервакыт кызыл йөзле поварлар шул өстәл өстенә теге ящиклардан буш шешәләр чыгарып тезделәр. Аннан соң ак икмәк, кәстрүл, тәлинкәләр, кашыклар да өстәлгә куелды. Шуннан ерак түгел генә без исебез китеп күзәтеп тора идек. Фотоаппаратлар таккан лейтенант һәм берничә вахтман безнең янга килделәр дә иң тулы йөзле әсирләрне сайлап алып, шул өстәл тирәсенә тезеп утырттылар. Бер повар, кәстрүлне ачып, аннан итләре сыдырылып беткән сөяк кисәкләрен әсирләргә өләшеп чыкты. Икенчесе тәлинкәләргә әчегән сөт салды. Ә берсе ак икмәк кисеп өләште. Ач әсирләр ашый башладылар. Кайберәүләре сөяк кимерергә кереште. Шулвакыт лейтенант аларны берничә мәртәбә рәсемгә төшереп алды. Аннан соң ул: — Фэртит! — дип кычкырды. Поварлар, шул сүзне ишетүләре булды, өстәлдән барлык ашамлыкны тиз генә сыпырып җыеп алдылар да кире ящикларга тутырдылар. Көлешә-көлешә, машинага утырышып китеп тә бардылар. Лейтенант та алар белән сыздыртты. Бер әсир, эшнең нәрсәдә икәнен сизеп алып, башын селкеп торды да: — Каптык фриц кармагына... — диде сузып кына. Мәсьәлә ачыкланды. Немец лейтенанты үзләренең газеталары өчен рәсем төшереп алды. Бәлки, ул рәсемне листовкага басарлар. Ә листовкага: "Германиядә рус әсирләре ач тора дип, дошман коткы тарата. Менә карагыз бу рәсемгә. Комментарий кирәкме?" — дип язып куярлар да листовканы самолётлардан фронт сызыгына илтеп ташларлар. Рәсемгә төшкән әсирләр, әлбәттә, хурландылар. Ләкин соң иде инде. — Хаталандык, — диде тагын бер әсир, — хаталандык, ачык авызлар... Әйе, бу безнең хата иде. Ләкин бу хата киләчәктә тагын мондый мең хатаны булдырмаска сабак булды. Тарихчылар, шуны белегез: бу рәсем — фальш! Доктор Василий Петрович Инде август ахыры булуга карамастан, көннәр бик эссе. Лагерь әсирләр белән шыгрым тулды. Авырулар көннән-көн күбәя бара. Бигрәк тә эч авыруы әсирләрне җәфалый башлады. Немецлар авыруларга ярдәм күрсәтү турында хәтта уйлап та карамыйлар. Үзләренә бездән берәр төрле авыру йогар дип куркалар. Алар лагерьга бик сирәк керәләр. Анда да әсирләр янына якын килмиләр, читтән генә күзәтеп торалар да тизрәк чыгып китәргә ашыгалар. Хәер, без дә аларны сагынып көтеп тормый идек. Василий Петрович, чыннан да, доктор булып чыкты. Ул инде үзенең кем икәнлеген яшерми. Без анык полк кыр госпиталендә эшләгәнен һәм яралы солдатлар белән бергә әсир булганын белдек. Үзе белән бергә әсир төшкән кайбер солдатларны да ул лагерьда очраткан иде. Василий Петрович белән мин якынрак танышырга булдым. Бүген мин аның белән озак сөйләшеп утырдым. Мин аңа үземнең Казаннан икәнемне әйттем. Василий Петрович үзенең кайчандыр Казанда практикада булганлыгын сөйләде. Ул Казанның бик күп урыннарын, хәтта шәһәр читендәге күлләрен дә белә икән. Тоткыннар һәрвакытта шулай, күрәсең: үзара сөйләшкәндә, тормышта булган берәр уртак хәлне эзлиләр һәм табалар. Василий Петрович белән заманында бер шәһәрдә булуыбыз, шул шәһәрнең бер үк урамнарында йөрүебез безне бик күптәнге танышлар кебек якын итә иде. Бу бер-береңә ачыграк булырга, серләрне шикләнмичә уртаклашырга юл ача. Василий Петрович коммунист идеме, — мин анысын белмим. Мин сорамадым, ә ул әйтмәде. Ләкин ул чын рус кешесе иде. Аның ачык йөзе, аз гына зәңгәррәк күзләре беренче очрашканда ук күңелдә ышаныч тудыралар. Аның белән сөйләшкәндә, ничектер, кайгылар таралгандай була. Шуңа күрәдер ул бервакытта да ялгыз калмый. Ул кем белән булса да һаман сөйләшә торган иде. Лагерьда аны бик тиз белеп алдылар. Авырулар, яралылар аңа киңәшкә килеп йөри башладылар. Ул үзе дә хәлсез яткан авырулар янына бара. Аларның башын тотып карый, хәлләрен сораша. Авыруга ярдәм итәр өчен, докторның кул астында бертөрле дә дару юк. Василий Петрович, үзе өчен генә түгел, меңләгән авыру әсирләр өчен дә кайгыра. Доктор кешегә үз дусларының шулай ачлыктан, авырудан һәлак булуларын күреп торуы, әлбәттә, җиңел түгел иде. Нишләргә соң? Фашисттан дару сораргамы? Ә ул бирерме? Бирсә, нинди дару бирер, яшәтә торганнымы, әллә тагын да тизрәк үтерә торганнымы?.. Мин Василий Петровичка үземнең күптән уйлап йөргән серемне ачарга булдым. Мин әле тормышымда беренче мәртәбә шундый авыр хәлдә калдым, миңа кем беләндер киңәш итәргә кирәк иде. Минем өчен бу тимерчыбыклар аша иркен дөньяга чыгу уен түгел. Василий Петрович минем уйларымны тиз сизеп алды. Ул минем янга якын ук елышып утырды һәм, бик әкрен тавыш белән генә: — Ничек соң аякларың, авыртмыймы? — диде. — Хәзергә авыртмый әле. — Шулай, ә күзләрең ничек, яхшы күрәме, колагың ничек, яхшы ишетәме? — Ул, минем җилкәмнән тотып, гәүдәмне селкетеп карады. — Әле көчең бар, егет, — диде доктор. — Ә сезнең аяклар ничегрәк соң? — дип сорадым мин. — Һәрхәлдә, синнән калышмас идем... Минем эчемә шатлык йөгерде. Димәк, Василий Петрович "юлга" җыена. Ә юлда андый кеше белән бергә булуың ни тора! Василий Петрович тагын бер мәртәбә минем җилкәмә сугып алды. Әйтерсең ул минем авыр уйларымны кагып төшерергә тели иде. — Аякларың исән булгач, җаеңны кара. Югыйсә соң булыр... — Ә сез? — дидем мин, аны бүлдереп. — Ә мин... — диде ул, ашыкмыйча гына, — качарга җыенмыйм. Мин кинәт бер туңып, бер эсселәп киттем. Аның сүзләрен аңлап җитмәдем бугай, ләкин шул ук вакытта бу сүзләр минем йөрәгемне телгәндәй булды. Василий Петрович, йөземә карап, минем кичерешләремне аңлады. — Мин качмыйм, — диде ул тагын бер мәртәбә. — Кача алмыйм, чөнки качарга хакым юк. Мин — доктор, аңлыйсыңмы? Мин биредәге авырулар, яралыларның гомере өчен үземне җаваплы саныйм. Качып котылган хәлдә дә, мин гомерем буе тынычлык таба алмас идем. Әгәр син хәзер авырып ятсаң, ә мин сине ташлап китсәм, син үзең үк миңа ләгънәтләр яудырыр идең... Доктор бераз тынып торды. Мин аның йөзеннән күзләремне алмыйм, аның сүзләренә исем китә. — Шулай, иптәш, хәерле юл телим сезгә! — дип, ул сүзен бетерде һәм урыныннан торды. — Ә хәзер сез миңа булышыгыз, — дип, мине ияртеп китте. Без төрмә бүлмәләренең берсенә кердек. Биредә аяк басарлык та урын юк. Әсирләр идәнгә тезелешеп утырганнар. Докторны күрү белән, бүлмә җанланып китте. — Иптәшләр, — диде доктор, — барыгыз да ишегалдына чыгыгыз, яралылар калсын. Без биредә госпиталь оештырачакбыз... Югыйсә безне эпидемия фашистлардан болайрак кырып бетерер. ...Мин Василий Петровичның теләген аңладым. Ул көченнән килгән кадәр үз вазифасын үтәргә омтыла иде. Бу эш бик үк җиңел булып чыкмады. Әсирләр арасыннан берәү карлыккан тавыш белән: — Ә мин чыкмыйм. Нишләп чыгыйм? Мин монда беренче булып урын алдым, шунда калам, — дип әрепләшергә кереште. Әлбәттә, аны гаепләрлек тә түгел иде. Чөнки ишегалдында, ачык һавада газаплануга караганда, бүлмәдә ни әйтсәң дә ышык һәм җайлырак иде. Докторның тырышып-тырышып аңлатуы да мондый чакта барыбер яхшы нәтиҗә бирмәс иде. Ач кешедә аң белән идарә итү тоткарлана. Мондый вакытта кискен һәм каты кул белән хәрәкәт итәргә кирәк. Василий Петрович каушап калмады. Ул, гимнастёркасын артка сыпырып, билендәге бавын рәтләде һәм, үзе смирно басып: — Встать! — дип кычкырды. Кинәт бүлмәдәгеләр барысы да аякка бастылар. Авырулар башларын күтәреп карап тора башладылар. Бу нәрсә? Бу инде күптән ишетелмәгән русча хәрби команда иде. Ул сүз шундый булып яңгырады, хәтта әсирләр бер минутка үзләрен армия строенда кебек хис иттеләр. Алар, үзләре дә сизмәстән, шул командага буйсындылар. Василий Петрович дәвам итте: — Мин, батальонный врач, сезгә боерык бирәм: авырулардан башкалар бүлмәне бушатыгыз, — диде. — Вон как? — диде бая бәхәс башлаган әсир. Ул тагын нәрсәдер әйтмәкче иде. Ләкин аның янында басып торган шактый таза буйлы солдат: — Иптәш батальонный врач! Рөхсәт итегез, — диде һәм үзе, рөхсәтне көтмичә үк, теге әсирне, якасыннан тотып алып, ишек янына китерде, җайлап кына артына тезе белән төртеп чыгарып җибәрде. — Бар, кабахәт, үз командирыңның сүзен тыңламасаң, фрицның итеген яла, — диде. Бер минут эчендә булып алган бу хәл кешеләрне айнытып җибәрде. Чыннан да, яралылар, авырулар тышта яталар. Дөньяда дуслык дигән нәрсәнең барлыгы кешеләрнең әле генә исләренә төшкән шикелле булды. Докторга тагын сөйләп торырга туры килмәде. Әсирләр берәм-берәм бүлмәдән чыга башладылар. Доктор бу кызу канлы солдатны үз янына чакырды. Солдат, аның каршына килеп "смирно" басты. — Вольно, — диде доктор, — таныш булыйк, мин Василий Петрович, хәзергә шулай гына булсын, сез кем? — Мин кече командир Фәттахов Зиннур, разведчик, — диде солдат, ул ни өчендер дулкынлана һәм аның сөйләвендә татарчалык нык сизелә иде. — Яхшы, иптәш кече командир, сез бу бүлмәдә старший булырсыз... Бирегә беркемне дә кертмәгез. Ә сез, — диде доктор, миңа карап, — идәнне себереп чыгарыгыз! Доктор ишегалдына чыгып китте. Фәттахов Зиннур ишек төбенә басты. Мин идән себерергә тотындым. Бу эш, ничектер, күңелне күтәреп җибәрде. Әйтерсең без әсирлектән котылганбыз да, менә хәзер безнең тормыш яңача башлана иде кебек. — Яхшы кешегә охшый, — диде Фәттахов Зиннур, — докторны әйтәм әле, монда үзебезне карамасак, фрицның бик исе китмәс... Сүз шунда өзелеп калды. Инде бүлмәгә берәм-берәм яралылар, авырулар керә башлады. Фәттахов ишек яңагына тырнагы белән сыза барды. Ул бит лазарет башлыгы, бүлмәдә ничә кеше ятканын иң элек аңа белергә кирәк булачак. Озак та үтмәде, Василий Петрович та килеп керде. Яралылар аңа өметле күз белән карыйлар. Чөнки алар өчен Василий Петрович бердәнбер ярдәмче иде. Василий Петрович җиңнәрен сызганды һәм бик авыр ыңгырашып яткан яралы солдат янына килде. Бүлмә тын калды. — Идәнне бик пөхтә себергәнсез, рәхмәт, — диде Василий Петрович, миңа бик ягымлы карап. Чынлап әйтәм: "рәхмәт" дигән сүзнең шундый җанга ятышлы сүз икәнен әлегә кадәр белми идем. Үзенең тормышы да кыл өстендә торган кеше сиңа рәхмәт әйтсә, ул гомергә онытылмаслык истәлек булып кала икән. — Тагын нишлим? — дидем мин. Минем Василий Петровичка булышасым килә иде. — Сезнең үз эшегез бар ич... — диде ул. Василий Петрович миңа хәерле юл тели иде. Кинәт ишегалдында немец командасы ишетелә башлады. Бу гадәттәге кичке тикшерү вакыты иде. Авырулар да, яралылар да, ишегалдына чыгып, стройга басарга тиешләр. Василий Петрович тәрәзәдән ишегалдына карады. — Берегез дә урыныгыздан тормагыз, — диде. — Тагын кыйнарлар, — диде кемдер, авыр ыңгырашып. Василий Петрович эндәшмәде. Ул бары тик, агарынып, тешләрен генә кысты. Аның яңак сөякләре төртеп чыкты. Күзләре кысылды. Маңгай өстенә сызык-сызык юллар ятты. — Барыгыз да ятыгыз, кузгалмагыз, — диде ул һәм үзе ишек янына килеп басты. — Син дә ят, ыңгыраш, — диде миңа. Мин авырулар арасына кереп сузылдым һәм эчемне тотып ыңгырашырга әзерләнеп куйдым. Тышта "аен! цвай! драй!" дигән сүзләр ишетелә. Немец солдатлары бүлмәләргә кереп йөриләр. Тимер дагалы итекләрнең тавышы якынлаша бара. Менә ишек ачылып китте. Ике солдат бүлмәгә килеп керде. Аларны күрү белән, Василий Петрович немецча: — Алле кранкен, — диде. — Вас? — диде бер солдат һәм, Василий Петровичны читкә этәреп, авырулар янына бара башлады. Немец солдатының күзләрен кан баскан, йөзе тиле кешенеке шикелле мәгънәсез, бите таш кебек шома. Василий Петрович аның юлына аркылы төште. — Их бин доктор, — диде. Немец аптырап калды. Бу бары бер генә минут дәвам итте. Немец, кулындагы резин көпшә белән кизәнеп, Василий Петровичка сугып җибәрде. Василий Петрович ап-ак стена кебек булып агарды. Ләкин аягына баскан килеш кала алды. Немец икенче кабат сугарга кулын күтәрә башлаган иде, шулвакыт бер яралы әсир, урыныннан торып, аксый-аксый, немецлар янына килде. Василий Петрович аны тотып алды. — Нишлисең, юләр? Рөхсәт итмим, — диде. Солдат тыңламады, ул, йөзен чытып, авыр сызланды да аягына ураган бинтны сүтеп җибәрде. Аның балтыр ите бөтенләй череп беткән, инде шыр сөякләре күренеп тора иде. Ул немецларны биредә, чыннан да, авырулар ята дип ышандырмакчы булды. Ул шуның белән рус докторын да кыйналудан коткарып калмакчы иде. Бер минут узмагандыр, яралы солдат, чырайсыз калып, Василий Петровичның кулларына ауды. Ул аңын җуйды. Ике немец бер-берсенә караштылар. Бу җан өзгеч күренеш аларны артка чигендерде. Василий Петрович солдатны әкрен генә идәнгә яткырды. Әсир солдат бик яшь иде. Әле аның битенә пәке йөзе дә тимәгән. Василий Петровичның җилкәләре калтыранып-калтыранып китә, ул шулай һушсыз яткан солдатка иелеп елый иде. Немецлар чыгып киттеләр. Бер көн иректә Әгәр мин лагерь тормышын менә шулай көндәлек дәфтәремә язып барган булсам, бүген аңа соңгы нокта куелган булыр иде. Чөнки бу көнне мин лагерьдан качып киттем. Бәлки, сез: "Бу ничек булды?" — дип сорарсыз. Мин үзем дә мондый мөмкинлекне әле тиз көтмәгән идем. Шулай да, әйткәнемчә, качу турындагы уй миңа бер генә минутка да тынгылык бирмәде. Дөресен әйтергә кирәк: мин Белоруссияне бөтенләй белми идем. Сугышта разведкада йөргәндә, миңа, штаб кушуы буенча, Орша тирәләрендә берничә мәртәбә булырга туры килгәне бар иде. Мин инде барачак юлымны беркадәр күз алдыма китерә ала идем. Тик мин бер мөһим хәлне истән чыгарып җибәргәнмен. Анысы хакында соңрак язармын әле... Бүген бер төркем әсирне лагерьдан эшкә алып чыктылар. Алар арасына мин дә эләктем. Безне җимерек урамнар аша шәһәр читенә үк алып килделәр. Без биредә тәрәзәләре төтен белән каралып беткән, бер як стенасы җимерелеп төшкән бер таш бина күрдек. Немецлар әсирләрнең бер өлешен шунда күчерергә уйлыйлар булса кирәк. Без килеп җиткәндә, монда чәнечкеле тимерчыбык төягән ике машина туктап тора иде инде. Безне бина эченә алып керделәр. Бүлмәләрдән көйгән ит исе чыга. Шундый авыр ис иде бу, безнең бер иптәшебез шунда ук укшый башлады. Немец бер кулы белән борынын кысып, икенче кулы белән идәнгә төртеп күрсәтте. Идәндә янып күмергә әйләнгән кеше сөякләре ята иде. Аларны кеше сөяге дип әйтерлек тә түгел. Дөресрәге, бу сөякләр инде көлгә әйләнгәннәр, бары тик баш сөякләре генә үзләренең йомры формаларын җуймаганнар. Алар да, кул тию белән сибелеп, күз алдында юкка чыгалар. Шул сөякләр янында түтәләре янып беткән мылтык көпшәләре һәм кул пулемётлары ауный. Идәнгә бик күп гильзалар сибелгән. Алар янып кып-кызыл булып калганнар, әйтерсең әле хәзер дә кызып торалар иде. Һәр тәрәзә турысында идәнгә җәелеп калган тапка карап, бу урында сугышчы ятканлыгын аңлап була иде. Моннан атна-ун көн элек менә шушы бинада безнең кызылармеецлар батырларча сугыш алып барганнар. Бу таш бина героик бастионга әйләнгән, һәм аның бусагасыннан атлап узардан элек, меңләгән фашист башсыз калган. Батыр совет солдатлары үзләренең соңгы сулышларына кадәр көрәшкәннәр. Алар дошман снарядлары бина стеналарын җимергәндә дә, бүлмәләрне ялкын урап алганда да чигенмәгәннәр. Бәлки, кайчан да булса бервакыт бу бинаның стенасына аларның исемнәре алтын хәрефләр белән язылыр. Алар билгесез калмаслар. Ә хәзер... ә хәзер безнең алда аларның көлгә әйләнгән сөякләре генә ята. Моны кем генә күрсә дә, совет солдатларының батырлыкларына сокланыр иде. Без шул көлгә әйләнгән сөякләрне җыярга тиеш идек. Кемдер бер калай тартма алып килде. Без сөякләрне шул тартмага тутырдык. Әлбәттә, кешелекне аз гына ихтирам иткән бәндә, хәтта фашист булса да, бу кеше сөякләрен кабергә җирләргә тиеш иде. Фашистлар бу турыда уйлый да белмиләр дисәң, һич хата булмас. Алар сугышта үлгән солдатларның сөякләрен чүп-чар һәм таш өеменә ташлаттылар. Мин моны беркайчан да, беркайчан да онытмам! Бу әле моңа кадәр һичбер вакытта да ишетелмәгән вәхшилек иде. Моны әйтеп аңлатыр өчен сүз табылырмы? Безгә снаряд җимереп төшергән ташларны бүлмәдән ишегалдына чыгарырга куштылар. Немецлар: — Шнель, шнель, рус! — дип ашыктыралар. Алар үзләре дә биредә озак калырга теләмиләр иде. Мин, берничә таш күтәреп, ишегалдына чыктым. Узып барышлый, түбәнге катта ачып куелган бер ишеккә күзем төште. Эчтә караңгы иде. Бу нәрсә икән? Шул минутта минем башыма качу уе килде. Акыл яшен тизлеге белән эшли башлады. Кулымдагы ташларны өемгә илтеп ыргыттым да яңадан бинага кердем. Тәрәзәдән кырга таба карадым. Анда ике километрлар ары кечкенә генә урман һәм тагын бераз узгач елга күренә. Ә тагын да арырак сыек кына төтен сыман томанда күкселләнеп зуррак урман җәелеп ята. Их, тизрәк шунда китәсе иде! Мин, яңадан таш кисәкләре җыеп, ишегалдына чыктым. Бу юлы инде теге ишеккә шактый якын килеп уздым. Мин анда пар казаны һәм уралып-уралып киткән тимер торбалар күреп калдым. Димәк, бу — бинаны җылыту урыны — котельный икән. Ни өчендер, үзем дә сизмәстән, мин кызу-кызу йөри башладым. Яңадан бина эченә кердем. Тагын тәрәзәдән карадым. Бу юлы инде мин шушы бина янында тегендә-монда өем-өем ташланып яткан цемент торбалар күрдем. Алар бик юан, хәтта кеше сыярлык иде. Яңадан, ташлар күтәреп, ишегалдына чыктым. Ташларны бу юлы өемгә илтмәдем. Туп-туры ачык ишектән котельныйга кердем. Бәхеткә, сакчылар ниндидер бер ялтыравыклы тартма ачып маташалар иде. Мин караңгы подвалдан аларга карап тордым. Әлбәттә, алар мине күргән булсалар, бер минут узмыйча, минем арттан керерләр иде. Мин дә, аларның килүләрен күрсәм, таш күтәргән килеш кире чыгар идем. Ләкин сакчылар үз эшләрендә булдылар. Алар, теге тартмада берәр кыйммәтле нәрсә юкмы дип, капкачын ачарга телиләр иде бугай. Башка әсирләр дә бинага бер кереп, бер чыгып йөриләр. Мин, ташларымны идәнгә ташлап, тирә-ягыма карандым. Күз караңгыга ияләшеп җитте. Йөрәгем үземә ишетелерлек булып сикерә. Ниндидер шашкын хис тәнемне калтырата. Кинәт мин бер стенада тагын бер ишек күрдем. Элгечне күтәрдем, ишекне әкрен генә ачтым. Анда шактый зур бүлмә бар. Уртада зур су чаны тора. Аңа берничә торба тоташкан. Мин, шул чанны әйләнеп, икенче якка килеп чыктым. Стенада мазутланып беткән комбинезон эленеп тора. Идәндә бер иске кепка ята иде. Бу кочегарның "кабинеты" булган, күрәсең. Ашыгырга кирәк иде. Һәр минут исәптә. Вакыт-вакыт тирә-якка колак салам. Арлы-бирле йөргән аяк тавышлары гына ишетелеп куя. Әле тыныч. Мондый кискен минутта кеше үзен шашкан кебек хис итә икән. Уйлар баштан шундый тиз кичәләр, аларны яшен тизлеге белән дә үлчәп булмас иде. Мин бүлмәдә арлы-бирле йөрим, тирә-ягыма тиз-тиз каранам. Нишләргә, ничек качарга? Кинәт минем аяк астымда идәнгә җәйгән калай сыгылып китте. Мин ул калай астында ниндидер бушлык барлыгын сизеп алдым. Көчкә-көчкә генә шул калайны күтәрдем. Йөземә кинәт көн яктысы килеп бәрелде. Бу нигә болай? Идән астында яктылык! Мин башта аңышмыйчарак тордым. Бая тәрәзәдән күренгән цемент торбалар менә шушында куелырга тиеш булганнар, ахрысы. Сугыш башлангач, бу эш тукталып калган, бары тик стена астына канау гына казып өлгергәннәр. Идән астына яктылык әнә шуннан төшә иде. Мин түбәнгә сикердем һәм калайны яңадан үз урынына шуыштырып куйдым. Хәзер инде иреккә чыгарга бер генә адым калды. Ләкин бусы иң авыры, иң куркынычлысы иде. Стена астыннан шуышып канауга чыктым һәм бинадан ераклаша башладым. Шулай да шатланырга иртә иде әле. Бина тәрәзәсеннән берәр немецның күрүе мөмкин. Бәхеткә, канау эченә төшерелеп куелган торбалар ерак түгел иде. Мин, шул урынга китеп, торба эченә кердем һәм бераз тынычланып сулыш алдым. Инде мин качуыма нык ышанган идем. Торбалар эченнән шулай шуышып бераз баргач тирли башладым. Димәк, монда һава азрак иде. Туктадым һәм, төн җиткәнче, шунда посып торырга булдым. Менә төн дә килеп җитте. Алда, бик еракта, кечкенә генә тишек булып күренгән яктылык әкрен генә сүнде. Мин торбалар эченнән чыктым. Кая барырга хәзер? Әлбәттә, шәһәргә керергә ярамый. Ә якын авыл кайсы якта? Мин, караңгыда иелеп карыйкарый, ерактан кара стена булып күренгән урман ягына таба киттем. Бу якын урманнарда немец частьлары урнашканын белә идем инде мин. Ә кырда бары тик таң атканчы гына барырга мөмкин. Димәк, миңа урман читләтә кыр буйлатып юл алырга кирәк. Киттем. Тик бу әле юлны белеп бару түгел иде. Минем исәп качкан урынымнан ераклашу, эземне җую иде. Бераз барганнан соң, шәһәр еракта калды. Август аенда да әле төн кыска була. Ә качкынга төн тагын да кыскарак булып тоела. Таң атканчы, берәр авылга кереп, өстемдәге хәрби киемемне алыштырып, миңа "цивильный" кешегә әйләнергә кирәк. Чөнки немецлар беренче көннәрдә гражданский киемдәге кешеләргә кагылмыйлар иде. Янәсе, алар мәрхәмәтле, гражданнарга ирек бирәләр. Янәсе, аларны бары тик хәрбиләр генә кызыксындыра. Хәрби булмаганнар теләсә кайда, теләсә нишләп йөрсеннәр. Алар бит Германия оккупацияләп алган җирдә яшиләр. Алар иреклеләр димәкчеләр иде фашистлар. Бу алдау иде. Немецлар теләсә нинди юллар белән булса да оккупациядә калган халыкны үз якларында "тыныч" тотарга телиләр. Халык исә моны тиз төшенде. Әсир булмаган күп кенә солдатлар, гражданнар киемен киеп, үзебезнекеләр ягына яки партизаннар отрядына кушыла алдылар. Минем дә уем шундый иде. Төн йолдызлы, ләкин караңгы. Ял итәргә утырдым. Тирә-якта әледән-әле немец машиналарының утлары балкып китә. Аларның яктысында очсыз-кырыйсыз сузылган кара колонналар күренеп кала. Танк чылбырлары тавышы ишетелә. Дошман колонналары алга бара. Мин шул якка таба йөземне борам. Анда, офык өстендә, кызыл шәүлә балкып тора. Ул бер көчәеп китә, бер сүрелә. Гүя ул яктан таң атып килә. Кинәт шул кызыл офык йөзендә яшен аткан шикелле утлы сызыклар чагылып уза. Анда сугыш бара — анда фронт, минем дә юлым шул якка таба! Мин күккә карадым. Меңләгән йолдыз, нәрсәдәндер куркынган шикелле, дер-дер калтырап җемелдәшә. Әнә Киек Каз Юлы да сызылып чыккан. Ул челтәрле тасма кебек үтәли күренеп тора. Әле күптәнме шушы көмеш юлдан кыр казлары каңгылдашып узалар иде. Ә хәзер аларның тавышлары тынган. Яз килгәч, алар барыбер үзләренең илләренә кайтырлар. Ә мин туган якларыма кайчан кайтырмын? Их, тизрәк кайтасы иде! Дусларны күрәсе иде. Миңа моңсу булып китте. Күзләремнән ирексез салкын тамчылар атылып чыкты. Ул тамчылар битем буйлап агып төштеләр. Шунда мин гомеремдә беренче тапкыр күз яшенең тозлы икәнен татыдым. Әйе, мин еладым. Үз илемдә мин беренче мәртәбә ятим калган идем. Мин урынымнан тордым. Дөресе, мине кемдер сискәндереп торгызды кебек. Мин тагын алга киттем. Офык тиз яктыра башлады. Ашыгырга кирәк. Кинәт сул ягымда шактый биек ярлы елга күрдем. Хәтерем алдамаса, бу Березина елгасы иде. Мин елга ярына килеп җиттем һәм, яр астына төшеп, тирә-күздән яшеренеп бара башладым. Елгада батып калган машиналар чыгарылмаган әле, кайсы ауган, ватылган. Кайберләренең көпчәкләре генә күренеп тора. Биредә кызу сугыш барган. Инде таң атып килгәндә, мин бер кечкенә генә авылга җиттем. Иң элек биредә янып беткән өйләр урынында кара багана кебек басып торган морҗалар күзгә чалынды. Алар ерактан ничектер кара кием кигән хәерчеләргә охшыйлар иде сыман. Авылда әле беркем күренми. Немецлар юк. Мин тынычланып киттем. Авыл артындагы бәрәңге бакчаларына җитүем белән, буразна арасына сузылып яттым. Иртәнге салкын чык битемә тиде, бәрәңге сабакларыннан яңгыр кебек шыбырдап тамчылар коелды. Арыганлык бетә төште. Салкын чык мине хәлләндереп җибәрде. Алда түбәсе алынып ташланган сарай, арырак морҗасы кыелып төшкән өй күренә. Морҗаның яртысы яңадан салына башлаган инде. Димәк, кемдер биредә үз хуҗалыгын аякка бастырырга маташа. Биредә кем яши? Мин, буразнада яткан килеш, хуҗаның өйдән чыкканын көтәргә булдым. Озак та үтмәде, ишек ачылды, һәм аннан шактый олы яшьләрдәге, таза гәүдәле бер кеше килеп чыкты. Өстендә чиккән якалы күлмәк. Билен чуклы бау белән буган иде. Бу минем күңелемә ниндидер шик төшерде. Аңа күренмәскә тырыштым. Ул исә инде мине күреп алган иде. Минем монда килгәнне тәрәзәдән карап торган булса кирәк. Ул миңа якын килде. — Тор, улым, тор, курыкма, үзебезнекеләр ич, — диде. Шикләнүем юкка гына булган икән. Бу җылы сүзләр мине эретеп җибәрде. — Әйдә, өйгә кер. Арыгансың, ял ит, — дип, карт мине култыгымнан алды. Без өйгә кердек. — Карчык, тор, аш әзерлә, кунак бар! — диде хуҗа. Арткы бүлмәдән хуҗаның хатыны күренде. Ул ире өчен генә "карчык" иде. Әле шактый яшь һәм матур гына бер хатын иде ул. Башта ул миңа бик сәерсенеп карады. Аннан соң, сузып кына, хәтта теләр-теләмәс диярлек: — Алай икән, — дип куйды. Ир белән хатын бераз күзгә-күз карашып тордылар. Мин бу күзләр очрашуында ниндидер эчке бәрелеш барлыгын сизеп алдым. Мөгаен, яшьләре ягыннан тиң булмагангадыр дип уйладым. Хатын кухняга чыгып китте. Хуҗа: — Тизрәк бул, — дип кычкырып калды. Мин өй эчен карый башладым. Хуҗа кесәсеннән тәмәке чыгарып, миңа сузды: — Тартып җибәр, егет, — диде. Үзе дә, газетадан "кәҗә аягы" ясап, төтенли башлады. — Димәк, шулай, — диде хуҗа, сузып кына. — Сугыш бетте диген... — Ничек бетте? — дидем мин, гаҗәпләнеп. — Шулай инде, күрмисезмени? — диде хуҗа, үзе көрәк сакалын сыйпап куйды. Аннары көләргә тырышып карады. Тик бу бик ямьсез чыкты. Аның калын иренле авызы эчендә сары, калын тешләре генә күренеп торды. Дөресрәге, бу көлү түгел, ыржаю иде. — Шаярасыз, — дидем мин. — Юк, чынлап әйтәм, улым. Синең өчен, минем өчен сугыш бетте. Әнә күрәсеңме, — дип, ул тәрәзәдән ишегалдына күрсәтте. Анда яңа тарантас, ачык сарай ишегеннән ат күренә иде. Бер читтәрәк тимер сука һәм койма буена куелган тырма да бар. — Үземнең хуҗалыкны төзеп җибәрергә уйлыйм әле, — диде карт һәм бик канәгать төс белән мыекларын өскә таба бөтереп җибәрде. — Теләсәң кал, егеткәй, миндә эшләрсең, буш итмәм, әлбәттә, эшләгән хакың алырсың. Бара-бара үзеңә дә йорт салырсың, өйләнерсең, менә сиңа яңа тормыш! Хуҗа минем җилкәмә сугып алды. Аннары туп-туры күзләремә карап: — Әй егет, сөякләрең генә шалтырап калган, бу хәлең белән кая барырга уйлыйсың? — диде. Эчем пошып китте. Ничә көн ашамаган булсам да, бу өйдә каласым килми башлады. Мин кергән йортның хуҗасы мин уйлаган кеше түгел иде. Ул миңа немец кебек үк куркыныч булып күренде. "Бу мине үзенә батраклыкка ялларга тели", — дип уйладым мин. Һәм, чыннан да, бу хак иде. Совет власте елларында эчтән генә тынып торган бу кеше хәзер "аякка басарга" тели. Аның эчендә "мужик корты" яңадан уянган. Ул немецларның сугыштагы вакытлы уңышы белән бөтен дөньясын оныткан. Кыскасы, бу мужик реставратор иде. — Миңа бер генә стакан су бирсәгез иде, — дидем мин хуҗага. Авызым, кызган көл сипкәндәй, ут кебек яна иде. — Бәлки, сезгә берәр стакан сыра да зарар итмәс, — дип, карт өстәл өстендәге зур кувшинны ала башлады. — Юк, юк, су гына бирегез, — дидем мин. Ул арада кухнядан хуҗа хатыны килеп чыкты. Өстәлгә бәрәңге, икмәк һәм шактый зур кисәк дуңгыз ите китереп куйды. — Солдат, утыр, ашыйсың килгәндер, арыгансың, — диде. Мин өстәл янына утырдым. Тик ашый башлардан элек хуҗага үземнең җавапны әйтергә тиеш дип санадым. — Мин, әлбәттә, сездә калырга уйламыйм, — дидем. — Минем кем икәнне беләсез, мин үзебезнекеләр янына барырга дип юлга чыктым. Миңа берәр кием табып бирсәгез, рәхмәт әйтер идем... — Анысы өчен кайгырма, аша, аша, солдат, — дип, хуҗа хатыны мине сыйларга кереште. — Син кайсы яктан соң? — диде хуҗа. — Татарстаннан. — Балаларың бармы? — дип өстәде хатын. — Бар... — дидем мин. Сүземне хуҗа бүлде: — Татарстан моннан кояш баешы кебек ерак. Аннан соң синең әле фронт аша үтәсең бар. Ә фронт аша үткәч, сине туган илеңә кайтарып җибәрерләр дип уйлыйсыңмы? Шулай иткәннәр ди. Көтеп тор... Хуҗа, минем каршыма чыгып, арлы-бирле йөри-йөри, тагын сөйләп китте: — Ярар, фронтны чыктың ди. Аннары нәрсә? Аннары, егеткәй, кулыңа тагын мылтык аласың да — әйдә сугышка, ягъни үләргә! Яшәргә кирәк. Анда синнән башка да солдатлар җитәр әле... Бу сүзләре белән хуҗа мине яңадан үзендә калырга өндәмәкче иде булса кирәк. Шулвакыт урамда мотоцикллар тырылдаганы ишетелде. Хуҗа атылып торып, ашыга-ашыга, минем алдымнан аш-суны алып, хатынына бирде. — Тиз, кухняга! — диде. Хатын чыгып китте. Хуҗа тәрәзәдән урамга карады. — Безнекеләр... — дип сузып кына әйтте ул. Аның "безнекеләр" дигән сүзе миңа кабат: "Кемнәр алар?" — дип сорарга урын калдырмады. Мин мотоцикл тавышыннан ук аларны танып алган идем инде. — Миңа тизрәк кием бирегез, мин тизрәк китим, — дидем аңа. Хуҗа җавап кайтарырга өлгермәде, кухнядан аның хатыны кием күтәреп килеп керде. Хуҗа, аны күрү белән, очынып барды да киемнәрне хатыны кулыннан тартып алды. — Ахмак, башың бармы, юкмы синең? — дип, аңа кизәнде. — Немецлар күрсәләр, иң биек баганага асарлар сине дә, мине дә, — дип урамга йөгереп чыгып китте. Бу өйдә миңа өмет бетте. Мин тиз генә бәрәңге бакчасына чыгып качарга уйладым. Һәм ишеккә килеп кагылдым. Ишек тышкы яктан бикле иде. Мин тәрәзәгә юнәлдем. Инде урамда ике немец капка төбенә килеп туктаган иде. Бары бер генә көнгә сузылган азатлык ят капка төбендә бетте. Немецлар мине алып чыкканда, мин ачу белән хуҗаның йөзенә карарга теләдем. Ул яны белән тора иде. Шунда мин аның беләгенә бәйләнгән ак тасма күрдем. Шул тасма уртасында фашист свастикасы төшерелгән иде. Димәк, мин козгын оясына үзем килеп кергәнмен. Бу йортта немецлар куйган староста яши икән. Яңадан тоткынлыкта Бүген төн буе яңгыр яуды. Иртә белән күк йөзе юып куйган кебек зәп-зәңгәр булып ачылды. Әйтерсең җир өстенә зәңгәр түбәле бик зур чатыр корып куйганнар. Агач яфраклары инде сап-сары. Алар җил искәндә берәмберәм өзелеп төшәләр. Кошлар төркем-төркем җыелышып очалар. Каядыр ашыгалар. Сугыш узган кырларда, янган урманнарда аларга тукланыр өчен нәрсә калган соң? Кошларның болай ашыгып очуларын күреп, безнең күңелләр жу итеп кала. Көз турында хәбәр ич бу. Әйе, көз килә! Минем күңел ярсуыннан туктамаган әле. Кичә генә бит мин, инде качтым, бу газаптан котылдым, дип уйлаган идем. Ә бүген яңадан лагерьда. Яңадан минем язмыш яшәү белән үлем арасына килеп кысылды. Яшәү бик еракта, үлем бик якында. Барактан ишегалдына чыктым. Ишегалды әсирләр белән шыгрым тулы. Барысы да кояшлы якка чыгып утырганнар. Биредә җылы, рәхәт. Кайберәүләр, күлмәкләрен салып, йөзләрен чыта-чыта "һөҗүм" алып баралар. Кайберәүләр чокырга тулып калган яңгыр суларын котелокка җыеп йөриләр. Ә кайберәүләр, йөзләрен кояшка куеп, һич селкенмичә рәхәтләнеп кенә утыралар. Әйтерсең аларга дөньяда шуннан башка бернәрсә дә кирәкми иде. Мин бу лагерьда беренче төнемне кундым. Биредә минем танышларым юк. Мин лагерь буйлап йөреп киттем. Бу Борисов шәһәрендәге лагерь иде. Биредә сугышка кадәр хәрби часть урнашкан булган, ә хәзер җимерелгән казармалар һәм туздырылган гаражлар гына калган. Немецлар бу лагерьны корганда шактый зур "осталык" күрсәткәннәр: чәнечкеле тимерчыбыкларны тигез итеп утыртылган баганаларга тартып чыкканнар. Ул чыбыкларга аркылы үреп, тагын чыбыклар уздырганнар. Аркылы үрелгән чыбыкларның бер очы җиргә кадалган, икенче очы югарыда сәнәк җәпләре кебек тырпаеп тора. Бу тимерчыбыклы койма аша кеше түгел, зуррак мәче дә чыга алмас. Немецны ул гына да канәгатьләндереп җиткермәгән. Бер-ике метр чигенеп, тагын бер койма ясаганнар. Шул ике койма арасында сакчылар йөреп тора. Монысы инде сакчыларның үз җаннарын саклау өчен кирәк булган. Лагерь эченнән, коймага биш метр кала, агач казыклар утыртылган. Аларга фанер такта кадакланган һәм: "Коймага якын килмәскә!" — дип язып куелган иде. Моннан качарга мөмкинме дигән уй тагын минем башыма килде. Ләкин бу чәнечкеле коймаларга карап, авыр сулап уфтанырга гына мөмкин иде. Лагерь үзенең алгы ягы белән шәһәр эченә кереп тора, артта бушлык, уйсу җир һәм арырак тагын шәһәр урамнары башлана иде. Качар өчен бу як уңайлырак, ләкин бу якта койма өч рәт корылган, бер-берсеннән ерак түгел вышкалар куелган. Лагерьның урта бер җирендә, иске такталардан аннан-моннан гына кадаклап, бер сарай кебек нәрсә ясалган. Тәрәзәләреннән пар чыгып тора. Бу — әсирләргә баланда пешерә торган урын. Лагерьның икенче башында таштан салынган озын сарайлар күренә. Болар заманында склад булган, ә хәзер анда рус офицерлары бикләнеп тора. Бу лагерьда офицерларны солдатлардан аерып өлгергәннәр иде инде! Мин тагын алгарак киттем. Менә койманың теге ягында янәшә казылган өч бик зур баз. Болары нигә?.. Күп уйланырга туры килмәде. Койма буендагы барактан носилкалар күтәреп чыккан әсирләр күренде. Носилкаларда үлгән әсирләр ята иде. Мин баскан җиремдә катып калдым. Койманың теге ягында сакта торган немец капканы ачты, һәм носилка тотып килүчеләр парлап-парлап шул капкадан чыга башладылар. Немец кул дәфтәренә нәрсәдер яза барды. Арттан тагын бер немец күренде. Ул үлек илтүчеләрне саклап килә иде. Носилка күтәргән кешеләр өч базның берсе янына килеп туктадылар. Һәм носилкадан үлекләр берәм-берәм базга төшеп киттеләр. Немец баз читеннән аларга озак карап торды, аннары, үлекләрнең терелеп качмауларына ышанган кебек, кулын селекте. Бер әсир шунда куелган мичкәдән чиләк белән апара сыман бер сыекча алды да үлекләр өстенә сибеп чыкты. Җил белән борынга әче хлор исе килеп бәрелде. Мин, йокыдан уянган кебек, кинәт аңыма килдем. Болар әсирләрне күмәргә дип инде күптән казып куелган каберләр икән. Тәнем салкынаеп китте. Башымны меңләгән энәләр чәнечтеләр кебек. — Әллә, егет, үзеңә урын карыйсыңмы? — диде кемдер. Мин сискәнеп киттем. Әйтерсең каяндыр, кешегә күренми торган җирдән, үлем үзе миңа эндәшә иде. Мин тавыш килгән якка борылдым. Артымда гына бер әсир басып тора. Әлбәттә, мондый дорфа сүз өчен беркемне дә гафу итмәс идем мин. Ләкин янымда үзем шикелле үк әсир иде. Шуның өстенә аның әйткән сүзе дөреслеккә дә бик якын. — Сез үзегезгә ул урынны миннән дә элегрәк алгансыз бугай, — дип, мин моңа катырак итеп әйтергә тырыштым. Бу сүзләргә аның бер дә кәефе китмәде. Ул миңа тагын да якынрак килде. — Белеп булмый, дускай, монда бөтен шәһәрне йортлары-ниләре белән күмеп куйсаң да, урын калыр әле, — диде. Бу дөрес иде. Базларның киңлегенә, тирәнлегенә караганда, лагерьда ничә мең кеше булса да сыячак иде. Бу базлар, бер караганда, мәңге туймас аждаһа авызлары кебек, үлекләр көтеп торгандай күренә. Күренә генә түгел, чыннан да шулай. Димәк, фашистлар безне беребезне дә калдырмыйча үтереп бетермәкче һәм, өстебезгә хлор сибеп, шул базларга күмеп куймакчы булалар. Без, койма буенда ике әсир, үлекләрне күмеп кайтучыларга сүзсез генә карап торабыз. Носилка күтәреп килүчеләр тагын да мескенрәк булып күренәләр: башлары түбән иелгән, күз карашлары җиргә текәлгән. Алар үзләре дә менә хәзер җиргә аварлар кебек иде. Урамда үтерү Көннәр артыннан көннәр уза бара. Тышта беренче карлар күренгәли башлады. Инде кояш та бездән үзенең йөзен борды кебек. Әсирләр бараклардан чыкмыйлар. Алар бер-берсенә сыеныбрак утыралар. Ватык тәрәзәләрдән җил сызгырып керә. Баракларда һава тынчу. Ниндидер сасы ис күкрәкләрне кыса. Анда-монда ыңгырашкан авазлар ишетелә. Үлүчеләр көн саен арта бара. Ә лагерьга һаман яңа әсирләр килеп тора. Лагерь үлем конвейерына әйләнде. Алгы капкадан тере кешеләр керә бара, арткы капкадан мәетләр чыгып тора. Биредә кешенең гомере көн озынлыгы белән генә үлчәнә. Беркөнне безне иртүк ишегалдына куып чыгардылар. Тышта кар катыш яңгыр ява, аяк асты пычрак, салкын сөякләргә кадәр үтә. Барак ишек төпләренә немец солдатлары килеп басты. Беркемне дә эчкә кертмиләр. Барактан чыгарга теләмәгәннәрне кыйнап тышка куалар. Янәсе, немецлар, чисталыкны сакларга теләү нияте белән, барак һавасын алыштырырга карар иткәннәр. Юкса эпидемия кузгалуы мөмкин, имеш. Әсирләрнең күбесенең өстендә гимнастёрка, бик сирәгендә генә шинель. Аякларда да итекләр тузып бара. Башта пилотка. Бу меңләгән кеше бүген йә иртәгә үлеп бетәргә тиеш кебек иде. Ләкин кеше үлемгә тиз генә бирешми, йөрәгенең соңгы тибүенә кадәр сугыша. Без дә, көчебездән килгән кадәр, үлем белән тартыштык. Минем итекләрем тузды. Нишләргә? Ике такта кисәге алдым да асларына шакмаклар кактым. Болай гына бик озакка бармас дип, өстән урап-урап аягыма бәйләдем. Басып йөрергә җайсыз булса да, аякларга су үтми иде. Мондый "универсаль" аяк киемнәрен бик күпләр кулландылар. Минем шинелем юк иде. Гриша (яңа иптәшем) үзенең шинеле астына мине дә сыендыра. Кайбер шаяннар безгә "тәвә кошы" дигән исем тактылар. Ләкин алар үзләре дә шундый ук өркәчле кошларга охшыйлар иде. Ашау-эчү турында миңа күп язып маташырга туры килми. Безгә көненә бер мәртәбә ярдырмаган карабодай салган су бирәләр. Ул да кеше башына яртышар литр гына була. Мин бит әле, безне бараклардан ишегалдына куып чыгардылар, дип әйткән идем. Менә көн уртасы җитеп килә. Без әле һаман тышта басып торабыз. Суык эчкә үтә. Без бер урында таптанабыз. Читтән караганда, берьюлы меңләгән кеше бии диярсең. Лагерьның шәһәр як коймасы буенда әсирләр күбрәк җыелган. Вахтманның кычкыруына карамастан, әсирләр коймага һаман якынрак киләләр. Урам якта шәһәр кешеләре, бигрәк тә хатын-кызлар күбәйгәннән-күбәя. Аларның кулларында төргәкләр, кием-салым әйберләре дә күренә. Немецлар, бу хәлне күреп, койма буена тагын солдатлар җибәрделәр. Үзеннән-үзе, бер дә көтмәгәндә, бөтен лагерь шәһәр ягына йөз белән борылды. Әйтерсең хәзер митинг башланырга тиеш иде кебек. Кинәт шәһәр кешеләре арасыннан бер хатын: — Улларым, сезнең арагызда Валерий Иванов дигән кеше юкмы? — дип кычкырды. — Әтисенең исеме ничек? — диде бу яктан берәү. — Кузьмич. Кузьмич, улым, — диде баягы хатын. Ул шактый якын килде. Безгә аның ак чәчләре күренә иде. Валерий безнең арабызда табылмады. Хәтта аны белүче кеше дә чыкмады. Карт ана, яшьле күзләрен сөртәсөртә, башын селкеде. — Бәхетсезләр, мескенкәйләрем, — диде ул. Кинәт безнең арабыздан: — Дуся! — дигән тавыш ишетелде. Теге яктан бер яшь кенә кыз йөгереп койма буена килә башлады, бу яктан әсир дә аңа ташланды. — Һальт! Һальт! — дип кычкыра-кычкыра, немец солдаты кызның алдына чыкты. Кыз туктамады. Ул: — Абый, абый, Петя! — дип, бөтен көченә кычкыра-кычкыра, тимерчыбыклы коймага таба омтыла иде. Солдат аның кулыннан тотып алды һәм бар көченә артка этеп җибәрде. Кыз егылды да, шунда ук сикереп торып, койма аша бу якка төргәк ыргытты. Әсирләр төргәкне һавада ук тотып алдылар, һәм шул вакытта газеталарга төрелгән әйберләр, кием-салымнар ява башлады. Теге әсир тимерчыбыкларга якын ук килеп җитте. — Сеңлем, Дусенька! — дип, ул читлектәге кош кебек арлы-бирле атыла иде. Немец солдаты аңа мылтыгын төзәде. — Цурюк, цурюк! — диде ул. Ачлыктан хәле беткән әсир, ябык куллары белән тимерчыбыкка тотына-тотына, җиргә иелеп төште. Койманың аргы ягында моны күреп торган халык берьюлы коймага таба ташланды. Вышкадан мылтык тавышы яңгырады. Кемнәрдер, кычкырып, артка чигенделәр. Тик шуннан соң гына: — Таралыгыз, атам! — дигән тавыш ишетелде. Ләкин бу кисәтү соң иде инде. Дуся бөтен лагерь алдында, урамда берьялгызы, кулларын як-якка җәеп, хәрәкәтсез ята иде. "Титан"ның үлеме Безнең лагерьга читтән беркем дә кертелми, беркем дә чыгарылмый. Шуңа да карамастан лагерьда яңа хәбәрләр һаман туып тора. Гаҗәп, кайдан гына килә иде соң бу хәбәрләр? Кайчакта мин шул турыда уйланам. Бәлки, лагерьда, чыннан да, фронт хәлләрен белеп торучылар бардыр. Бәлки, кайдадыр үзенә күрә яшерен "информбюро" эшли торгандыр. Юк, бу хәбәрләрнең таралуына башка сәбәпләр дә бар. Тоткынлыктагы кеше рух азыгы эзли. Ул үзенең һәр сәгатен ниндидер өметләргә баглап яши. Әгәр аны аз гына тынычландыра торган хәбәр әле ишетелми икән, әсир аны үзе уйлап чыгара. Ул хәбәр башта кеше ышанмаслык уйдырма була. Ләкин, телдән-телгә күчеп йөри торгач, әлегә уйдырма чынбарлыкка якынлаштырыла. Кемдер ул хәбәргә үз фикерен өсти, кемдер аны хыялдан арындыра һәм, тора-бара, күңел өчен генә сөйләнгән хәбәр әлеге сүз иясенең үзен дә ышандыра башлый. Бүген бер кызык хәбәр ишеттек. Кемдер әйткән, имеш, озакламый Рождество бәйрәме булачак. Немецлар шул изге бәйрәм хөрмәтенә әсирләргә ак икмәк, итле аш, тәмәке бирәчәкләр, имеш. Шунысы кызык: кичкә кадәр бу хәбәр әллә ничә вариантка кереп бетте. Барысын бергә санап әйткәндә, немецлар безгә Рождество көнендә уналты төрле ашамлык бирәчәкләр булып чыга иде. Шулар арасында мармелад, шоколад кебек әйберләр дә бар. Бу хәбәрне ишеткәч, Гриша рәхәтләнеп көлде: — Ну, уйлап табалар да соң инде. Ләкин бер әйбер керми калган әле. Камчыны онытканнар, анысы хак инде! — диде ул. Аннары исе китмәгәндәй генә: — Карарбыз, күрербез, — дип куйды. Аның, гомумән, болай салкын сөйләшүе минем ачуымны китерә. Әйтерсең аның бернәрсәгә дә исе китми, хәтта беркайчан да ашыйсы да килми иде. — Ну, син, Гриша, таш икәнсең, — ди идем мин аңа. — Нәрсә генә әйтсәң дә ышанмыйсың... — Их, малай, таш булып булса яхшы булыр иде ул. Салкын да үтмәс иде, ачлык та йөдәтмәс иде. Немец, суккан саен, йодрыгын авызына кабар иде. Гриша эшсез торырга яратмый. Ул күлмәгенә төймәләр такты, ертыгын ямады. Ә хәзер иске чүпрәкләрдән бияләй тегеп утыра. Кеше бер-берсен кайгыда сыный, диләр. Бу дөрес. Кеше бер-берсе белән бәхәсләшмичә дуслаша алмый, дип тә әйтер идем мин. Бәхәстә хаклык туа, диләр. Бәхәстә шулай ук дуслык та туа. Бәхәс вакытында кеше бер-берсе каршында йөрәген ача. Минем дә Гриша белән шундый бәхәскә керәсем килә иде. Гриша исә һаман салкын канлы булып кала бирде. Ул күп сөйләргә яратмый. Сөйләүче кешене дә тыңламый кебек. Шулай да кай җире беләндер ул миңа якын. Мин лагерь ишегалдына чыгып озаграк йөри калсам, ул: — Кайда йөрисең син, әллә кино карап кайттыңмы? — дип ачулана торган иде. Бу сүзләрдә мин җылылык, туганлык сизә идем. Шуны әйтергә кирәк: лагерьда әсирләр икешәр-өчәр кеше бергә кушылып, дус булып яшиләр иде. Нәрсә тапсалар да, бергә бүләләр. Бер-берсенә ярдәм итешәләр. Болай яшәүне язмыш үзе китереп чыгарды. Бу авыр тормышта икенче төрле яшәргә мөмкин дә түгел иде. Гришаның "карарбыз, күрербез" дигән көне килеп җитте. Бу искечә 25 декабрь көне иде. Мин йокыдан уянганда, Гриша снаряд савытыннан ясаган котелогын таш кисәге белән кырып утыра иде. — Тиктормас җан да инде син, Гриша, — дидем мин аңа, — кулларыңны бәйләп куярга кирәк синең... — Бүген Рождество, иптәшем, тор, югыйсә мармелад алырга кичегербез, — дип, әче итеп көлде ул. Ә көн уртасында безнең лагерьда менә нәрсә булды. Кемдер: — Егетләр, ишегалдына чыгыгыз, кызык бар! — дип кычкырды. — Чыннан да, нәрсә бар икән? — диде Гриша. Без тышка чыктык. Ишегалды уртасында бик зур ат басып тора иде. Өч-дүрт немец солдаты ат янына килгәннәр дә көлешә-көлешә сөйләшәләр. Озак та узмады, бирегә әсирләр дә җыела башлады. Ат бик ябык, кабыргалары какшаган мичкә кыршаулары кебек беленеп тора, йоннары үрә баскан, үзе дер-дер калтырый. Алгы аякларының берсе буыннан өзелгән дә тиресенә генә эләгеп калган. Ул өч аягында чак-чак басып тора. Башын түбән салган, күзләрен яртылаш йомган. Аңа карау белән, йөрәк әрнеп китә. Ирексездән аңа ниндидер җылы сүз әйтәсе килә. Башыннан сыйпыйсы килә иде. Шунда кемдер: — Артиллерист икәне күренеп тора, — диде. Ат фронтта яраланган. Аны немецлар тотып алганнар һәм лагерьга китергәннәр. Немец солдатларының берсе кулындагы зур пычагын һавада ялтыратып алды. — Кем хайван суя белә, кем оста? — диде. Гриша, миңа иелә төшеп: — Рождествога бүләк, немецлар безне ат ите белән сыйларга уйлыйлар. Менә сиңа изге бәйрәм! — дип пышылдады. Әйе, немецлар Рождествоны әсирләр өчен дә билгеләп үтәргә теләгәннәр булса кирәк. Янәсе, күрсеннәр руслар: Гитлер йомшак күңелле, ул үз дошманнарын да кызгана... Баягы пычак тоткан немец атны суярга теләүче "һәвәскәрне" әле һаман көтеп тора. Ләкин андый "һәвәскәр" күренми. Киресенчә, кайберәүләр ат яныннан читкәрәк китә башладылар. Немец тагын нәрсәдер әйтергә теләп авызын ачты. Нәкъ шул- вакыт бараклар ягыннан кемдер: — Туктагыз, туктагыз! — дип, көч-хәл белән йөгерә-йөгерә, бире килә иде. Без дә, пычак тоткан немец та аңа карап тынып калдык. Күрәсең, ул атны суярга тели дип уйладык. Немец: — Гут, гут, — дип тә куйды һәм, әсир килеп җитүгә, аңа ялтыр йөзле пычагын сузды. Әсир пычакны алмады. Ул, пычак сузган кулны этеп, ат янына килеп туктады һәм, атны муеныннан кочаклап, башыннан сыйпый башлады. — "Титан", "Титан"ым минем, — диде, — син дә әсир булдыңмыни? Менә мин дә биредә бит... Ат, таныш тавышны ишетү белән, колакларын торгызды, башын да аз гына күтәрә төште. Күзләрен ачты. Артиллерист үзенең дусты белән очрашты. Әсир солдат атны һаман иркәли. Ә ат аның кесәләрен исни, җилкәсенә башын куеп ала. — Юк шул, җаным, юк. Биредә икмәк бирмиләр шул, — дип, әсир солдат, иптәше каршында гафу үтенгән кебек, ат белән сөйләшә. Кайчандыр бу солдат үзенә бирелгән икмәк паёгының яртысын атка ашаткан. Хәзер дә хайван шуны өмет итә иде. Немец солдаты әсирне читкә этеп җибәрде. Әсир чак кына егылмыйча калды. Ул яңадан "Титан"га таба омтылды. Башка немецлар аңа каршы төштеләр. — Век, век, — дигән тавышлар ишетелде. Ат, башын борып, үзенең элеккеге хуҗасына карап тора иде. — Суймагыз, суймагыз! Ул безнең кебек үк әсир ич, — дип кычкырды әсир солдат. Нәкъ шулчак мылтык тавышы яңгырады. "Титан" башта сискәнеп куйды. Аннары, бөтен көченә талпынып, арт аякларына басты һәм, шашкан кеше көлгән кебек, борын тишекләрен калтыратып кешнәп җибәрде дә гөрселдәп җиргә ауды. Аның күкрәгеннән кызыл тасма булып кан бәреп чыкты һәм җир буйлап сузылып китте. "Титан" тагын бер кабат калтыранып куйды, аякларын сузып җибәрде, күзләрен зур итеп ачты. Бу аның соңгы сулышы иде. Мин аның кара зур күзләрендә күктә әкрен генә йөзгән болытларны күрдем. Кылыч йөзенә язылган сүзләр Кадерле укучым, бәлки, сиңа бу язмаларны укуы авыр булыр. Миңа һаман үлем турында язарга туры килә. Нишлим соң? Фашизм булган урында үлем котылгысыз. Үзегез уйлап карагыз: фашистлар коммунистларга үлем карары игълан иттеләр. Җирдә ике идеология бәрелеше бара. Фашизм үзенең ерткычлыгын "фәнни" нигезгә куйды. Ул "расизм" дигән теория уйлап чыгарды. Бу "теория" буенча җирдә бары тик "арий канлы" немецлар гына кеше булып саналалар. Ә башка милләтләр, башка халыклар — түбән дәрәҗәдәге җан ияләре, алар бары тик шул "арий канлы" немецларга кол булырга гына яратылганнар, имеш. Кыскасы, бу болай булып чыга: Җирдә яшәүче барлык халыклар немецларга баш ияргә тиешләр. Фашистларның кылычында да "алле фюр Доешланд" — "барысы да Германия өчен" дигән сүзләр язылган ич. Шундый явыз теләк белән сугыш башлаган фашизм беркемне дә кызганмый. Ул кылыч һәм ут белән үзенә юл салып бара. Ул кешелек дөньясына кара саранча булып ябырылды. Ул бар нәрсәне кырып бетереп килә. Җирдә бар тереклек куркыныч астында калды. Нәрсә булыр? Пуля үтми торган корычка киенгән фашизм кайда туктар? Кем аның кулыннан канлы кылычын сугып төшерер? Иң соңгысы — кем аны авызлыклап, аяк-кулларын богаулап, дар баганасына алып килер? Бу сорау алдында бөтен кешелек уйга калды. Һәм бу авыр көннәрдә бөтен дөнья Советлар Союзына, аның батыр солдатларына иң соңгы ышаныч белән карый иде. Фашистлар өчен совет солдаты — иң куркынычлысы. Совет кешесе, үзенең мылтыгы белән генә түгел, Җирдә яшәве белән дә фашизмга дошман. Моның сәбәбе аңлашыла. Совет кешеләре Ленин акылы белән коралланганнар. Ә бу коралны беркайчан да кулдан сугып төшерергә мөмкин түгел. Совет солдаты — үзенең Җирдә барлыгы белән генә дә "кызыл пропагандист". Ә кызыл пропаганда киртәләрне белми. Гитлер менә шуннан бигрәк тә курка иде. Курыккан саен, аның ерткычлыгы да арта бара. Шуңа күрә фашист инде кулыннан коралы алынган, яраланган, хәлсез әсирләрдән дә өркә. Әсирләр туган ил турында яратып сөйлиләр. Алар немец солдатларына да бу турыда сөйләүдән курыкмыйлар. Димәк, алар — бу әсирләр — "пропаганда" белән шөгыльләнәләр. Аларның сүзләре немец солдатларының да күзен ачар. Һәм ул солдатлар: "Ни өчен соң без Россиягә каршы сугышабыз?" — дип сорый башларлар. Менә куркыныч кайда! Ә нишләргә соң бу "пропагандистлар" белән? Нишләргә? — Үтереп бетерергә, җирдән юк итәргә! Шунсыз фашизмга юл юк! Шуңа күрә миңа үземнең язмаларымда күңелсез хәлләр турында гына сөйләргә туры килә. Ләкин әйтергә тиешмен: мин биредә бары тик үзем күргән хәлләрне генә язып барам. Әгәр бу язмаларымда мин кешеләргә фашистлар алып килгән газапларның меңнән бер өлешен генә күрсәтә алсам да, синең алдыңда, укучым, бурычым үтәлгән дип әйтә алыр идем. Яңа дус Шулай сүземне дәвам итәм. Инде кыш килеп җитте. 1941 елның кышы үзенең беренче көннәреннән үк әсирләргә куркыныч алып килде! Дөрес, кар күп түгел иде әле. Анда-монда ялангач җир тәне күренеп тора. Читтән караганда, җир өстенә ертылып беткән ак җәймә ябылган кебек. Әллә үзем өшегәнгәме, җир дә туңып сыкрана кебек күренә иде миңа. Кыш әсирләрнең хәлен тагын да кыенлаштырды. Ачлык өстенә тагын рәхимсез салкыннар килеп кушылды. Үлем безгә таба тагын бер адым атлады. Баракларда салкын. Таш идәннәргә яланаяк бассаң, табанны куырып ала. Әсир, нинди генә чүпрәк тапса да, аны йә аягына урый, йә аркасына салып куя. Кайбер иптәшләр каяндыр сүс бау табып, аякларына чабаталар үреп киделәр. Ә минем хәлем тагын да начаррак иде. Минем шинелем юк. Җылы көннәрдә әле түзәрлек иде. Ә хәзер нишләргә? Дөрес, дустым Гриша бер капчык кисәгеннән җылы күкрәкчә тегеп биргән иде. Ләкин аның белән генә кая барасың? Мондый салкын кышта, беркайчан да ягылмаган баракларда ничек түзәргә мөмкин соң? Ә без түздек. Күрәсең, кайгы, хурлык газабы безне ут булып җылытып торды. Йөрәк яна, диләр. Дөрестән дә, йөрәк яна, аның ялкынын сөякләргә кадәр үтә торган салкынлык та сүндерә алмый икән. Юк, алай гына түгел, безнең әле өметләребез сүнмәгән иде. Безнең каныбызда да ачу кайный, дошманга нәфрәт ярсый. Бу безнең янып торган учагыбыз иде... Менә хәзер мин баракта "урын" саклап утырам. Ә Гриша "базарга" чыгып киткән иде. Сез, белми: "Нинди базар ул тагын?" — дип сорарсыз. Әйе, безнең лагерьда "базарлар" була торган иде. Көн уртасында әсирләр ишегалдына чыгалар һәм, бергә җыелып, арлы-бирле йөри башлыйлар. Аларның кулларында чүпрәкләр, пилотка, обмотка, гимнастёрка, төймәләр һәм башка вак-төяк әйберләр була. Әсирләр шул әйберләрне бер-берсе белән алмаштыралар. Моны русча "махнём" диләр иде. Ә соңгы вакытларда бу "базарларда" шинель, чалбар кебек зур әйберләр дә күренгәли башлады. Бу үлгән әсирләрнең киемнәре иде. Гриша әнә шунда чыгып киткән иде. Мин аңа шулкадәр ияләштем, ул озаграк кайтмый торса, миңа моңсу була башлый иде. Аны юксынып, як-ягыма каранам, күзләрем аны эзли башлый. Салкын үзәккә үтә. Мин тез башларымны авызым янына ук китереп, башымны түбән иеп утырам. Үз сулышым белән үземне җылытырга телим. Бу минутларда мин яшәү турында уйламыйм. Миңа калса, бу минутта үлем яшәүгә караганда җиңелрәк булыр шикелле тоела. Шуннан соң мин тагын ниндидер авыр уйларга биреләм, әкрен генә шулай онытылып китәм. Кинәт минем өстемә ниндидер бер җылы әйбер килеп төшә. Төшә дә мине йомшак болыт кебек үз эченә ала, мин җылынып эрим. Миңа рәхәт, рәхәт булып кала. Кинәт: — Йә, җитәр, егет, ун ел йокламаган шикелле, йокыны бүсәсең генә, — ди Гриша һәм өстемә япкан шинельне тарта. Мин күзләремне ачам. Гриша көлә. Аның янында тагын бер иптәш утырып тора. Мин аптырап калам. — Таныш бул, минем якташ Лазарев Никита, — ди Гриша. Мин кулымны сузам. Күрешәбез. Гаҗәп, өстемә ябылган шинельне мин Гришаныкы дип уйлаган идем. Хәзер карыйм: Гришаның шинеле үз өстендә. Әлбәттә, минем шатлыгымны аңлады ул һәм, көлә-көлә: — Әйдә, исәнлеккә-саулыкка киеп йөр, татарчонок, — диде. Лазарев Никита, утыз бишләрдә генә булуына карамастан, шактый карт һәм бик кызганыч булып күренә. Яңаклары эчкә баткан. Йөзен кызгылт сакал баскан. Муены озынаеп калган. Шинель астыннан иңбаш сөякләре төртеп чыгып тора иде. Аның соры күзләре ниндидер көч белән яналар. Мин, Никитаның йөзенә карап, кайчандыр бу бик чибәр егет булгандыр дип уйладым. Шул арада Лазарев Никита да мине җитәрлек күзәткән булса кирәк. — Күптәнме биредә җәфа чигәсең? — дип сорады ул миннән. Без сөйләшеп киттек. Лазарев Никита Мәскәүдә сәгать заводында эшләгән. Шуннан ул фронтка киткән. Сугышта, мина шартлавыннан контузия алып, дошман кулына төшкән. Бүген "базарда" ул якташы Гришаны очраткан. Мин дә үз хәлемне аңа сөйләдем. Шулай итеп, без таныштык, һәм яңа дустыбыз Никита Лазарев безнең яныбызда калды... Кич булып килә иде инде. — Вакыт күпме икән? — дип сорадым Гришадан. — Әллә ярың янына барасың бармы? — дип көлемсерәде ул. Тик нигәдер сәгатенә карамады. Гадәттә, ул үзенең кул сәгатен шинеленә ямау кебек итеп салган кесәсендә йөртә иде. Шулай итеп, тентү вакытында сәгатен саклап кала килде. — Йә, әйт инде, сәгать ничә? — Ябыштың бит сагыз кебек. Сәгать, малай, әнә синең өстеңдә, — диде Гриша. Хәзер генә аңладым. Гриша сәгатен "базарда" шинельгә алыштырып кайткан икән. Һәм ул шинель минем өстемдә инде. — Рәхмәт, — дидем мин дустыма, — рәхмәт, Гриша, онытмам. Тагын нәрсәдер әйтмәкче идем, Никита: — Вакытны белергә теләсәң, иптәшкәй, — дип, бинт белән бәйләнгән беләген чишә башлады. Бинт канга буялган иде. Без, авызларыбызны ачып, аңа карап калдык. Бинт сүтелеп бетте, аннан мамык кисәге килеп чыкты Никита мамыкны әкрен генә алды. Без шактый зур яра күрербез дип уйлаган идек. Безнең исебез китте: беләккә кул сәгате бәйләп куелган иде. Сәгать тик-тик итеп йөреп тора. — Вакыт биш тулып килә, — диде Никита, сәгатенә карап. — Мин сәгать остасы. Миңа сәгать йөрәгем шикелле кирәк. Сәгатьсез бер генә минут та яши алмыйм мин. — Мастеровой икәнсең, — дидем мин аңа. — А что? Конечно... — диде Никита һәм кызгылт сакалын сыпырып куйды. Гриша да, мин дә көлеп җибәрдек. Яңа дустыбыз бик күңелле кеше булырга охшый иде. Немец чабата кияме? Беркөнне безнең лагерьга ике йөк салам китерделәр. Бу безгә немецларның "ярдәме" иде. Ике йөк салам, әлбәттә, шундый зур лагерьга күп түгел. Шулай да без аны, баракларга кертеп, астыбызга түшәдек. Ничектер, барак яктырып киткән кебек булды. Баракка кыр исе таралды. Инде ничә айлар буена урын күрмәгән, арып-йончып беткән әсирләр салам өстенә ятып йоклый да башладылар. Ләкин эш болай гына калмады әле. Рус кешесе — тормыш остасы. Кирәк чакта ул бер дә көтелмәгән нәрсәләр ясап ташлый. Бер әсир бер көн эчендә саламнан бик пөхтә, тирән эчле чабата үреп, аягына киеп тә өлгергән. Һәм тагын яңаларын үрә башлаган. Шуның өстенә ул: — Аякларым май кебек эреп йөри, — дип әйтә икән. Бу хәбәр бик тиз таралып өлгерде, һәм икенче, өченче көнне идәнгә җәелгән салам һәркемнең "хосусый милкенә" әйләнде. Һәркем диярлек (шул исәптән мин дә) саламны күбрәк алып калырга тырыштык. Тагын берничә көннән соң безнең барыбызның да аякларда чабата иде. Чыннан да, аяклар җылынып китте. Ә тышта инде салкын кыш иде. Лагерь тирәсендә безне саклаучы солдатлар, рус кышын сүгә-сүгә, арлы-бирле йөреп торалар. Шунда алар безнең аякларыбыздагы чабаталарны күреп алганнар булса кирәк. Һәм бик кызыкканнар, күрәсең. Кызыгырсың, үзәгеңә салкын үтә башласа... Икенче көнне безнең лагерьга берничә солдат килеп керде. Аларның кулларында кәгазьгә төргән икмәк кисәкләре дә күренә. Без гаҗәпләндек. Болар нишләмәкче булалар? — Егетләр, безнең товарны сатып алучылар килә! — дип хәбәр бирделәр сизгеррәкләр. Чыннан да, шулай булды. Немецлар туп-туры баракка килеп керделәр. Алар, як-якларына карана-карана, чабата үрүчеләр янына уздылар һәм итек өстеннән салам чабаталарны киеп карый башладылар. Берсе хәтта: — Гут, гут, гут, — дип мактап җибәрде. Чабата үрүче әсир, тагын берничә пар чабата чыгарып, немецларга сузды. Немецларның йөзе яктырды. Чөнки товарны сайлап, аякка чаклап алырга да мөмкин иде. Моны күреп торган башка әсирләр дә үзләренең товарларын күрсәтә башладылар. Немецларның һәрберсе берәр пар чабата алды. Тик бу юлы бушлай түгел иде. Алар чабата хуҗаларына берәр кисәк катып беткән икмәк һәм берәр сигарет бирделәр. Дөрес, хуҗалар бу бәяне азсындылар. Шулай да чабата бушка китмәде. Тик бер әсир генә: — Әйберне сата белмисез, барыгызга да күрсәтмәскә иде, бәлки, алар кыйммәтрәк түләрләр иде, — дип, үзенең борчылуын белдерде. Икенче көнне тагын да салкынайтты. Әнә лагерь коймасы буенда ике немец солдаты арлы-бирле йөреп тора. Башларына юрган ураганнар. Шинель өстеннән тун кигәннәр. Аякларында итек өстеннән без үргән чабаталар. Бер әсир, аларга карап: — Карачкы дисәң карачкы түгел, кеше дисәң кеше түгел, — дип сөйләнеп куйды. — Кыш нишләтә? — диде тагын берәү. — Немецка да чабата кидерә... — Тукта әле, ул немецның алда бик күп күрәселәре бар, — диде тагын кемдер. Ә җил тышта һаман сызгыра, буран көчәя бара иде. Тагын бер төн Лагерьда тормыш үз агымы белән ага бирә. Күрәсең, кеше үлем белән янәшә торырга да күнегеп җитә. Алай гына да түгел, кеше үзенең авыр язмышы белән дуслаша башлый кебек. Ләкин бу өстән караганда гына шулай. Йөрәк бер генә минутка да үзен онытырга ирек бирми. Әсирлек хурлыгы күңелгә һаман тирәнрәк яра ясый бара. Соңгы көннәрдә немецлар белән безнең арада "низаг" булганы юк дияргә мөмкин. Немецлар лагерьга иртә белән генә бер килеп күренәләр дә күздән югалалар. Хәер, аларга безнең янда "эш" тә юк иде инде. Безнең "язмыш" өчен тыныч иде алар. Хәзер инде безне кыйнау да кирәк түгел. Фашистлар коммунистларны да эзләмиләр, тентү дә ясамыйлар. Аларның бөтен теләге — безне тимерчыбыклы койма артыннан чыгармау. Фашист безне ач үлемгә бирде, һәм үлем безнең гомерләрне кырып килә. Лагерь янындагы теге өч базның берсе үлекләр белән тулды. Беркөнне аны күмдерделәр. Бу эш көн буена барды. Кичкә таба кабер өстенә ап-ак кар ятты. Хәзер инде аның урыны да беленми иде. Меңләгән кешеләрнең гомере җиргә күмелде. Кемнәр анда? Аларның исемнәре беркая да язылмаган. Бәлки, кайчан да булса, шул кабердә яткан берәр кешенең анасы бу турыдан узар. Бәлки, ул шунда туктап торыр. Ләкин үз баласы шул кабердә ята дип уйламас. Бу меңләгән яшь кешеләр билгесез югалдылар. Лагерьда көн бик әкрен уза. Төн тагын да озаккарак сузыла. Нинди генә әкиятләр сөйләнеп бетми, нинди генә хәлләр искә алынмый, ә таң әле һаман беленми. Әйтерсең кояш бүтән бер дә чыкмаска баткан. Лагерьда фронт хәлләре турында сөйләшүләр тукталмый. Берәрсе шул хакта сүз башлау белән, хәзер үк аның янына әсирләр җыела башлыйлар. Туган ил бер генә минутка да онытылмый. Нәрсә булыр? Кем кемне җиңәр? Көн узган саен, ул сорау безне тагын да ныграк борчый. Әлбәттә, немецлар каршында без җиңелгән булып саналабыз. Ләкин сугышта җиңеп чыгучының исеме билгесез әлегә. Руслармы, немецлармы? Фашистлармы, коммунистлармы? Кайвакытта безне бу уйланулар бик тирән яралыйлар. Соңгы атналарда безнең лагерьга яңа әсирләр бөтенләй килми башлады. Фронттагы хәлләр турында бер генә сүз дә ишеткәнебез юк. Ә немецлар үзләре бу турыда бик сакланып кына сөйлиләр. Тагын бер атнадан "Москау капут" ди иде алар. Андый атналар күп узды инде. Ә Мәскәү һаман исән. Немецларның болай сөйләнүе үзләрен үк фаш итә. Чөнки алар сөйләгәнчә булса, Россия инде немец итеге астында ятарга тиеш иде. Тора-бара кайбер немец солдатлары: "Мәскәүне алу ул ботка ашау түгел", — дип тә ычкындыра башладылар. Ә беркөнне болай булды. Безнең лагерьга уннан артык яңа әсир китерелде. Алар безнең өчен көтеп алынган кунаклар иде. Ни кызганыч: алар күптәнге әсирләр икән. Әлегә кадәр Борисов станциясендә эшләгәннәр. Фронт турында алар безгә яңа хәбәр әйтә алмаслар кебек иде. Ләкин алар безгә бик кызыклы нәрсәләр сөйләделәр. Шуларның берсе белән якынрак таныштык. Панченко фамилияле украин иде ул. Безнең Гриша бераз украинча сөйли белә. — Кажи, шо будем робити? — дип, ул яңа иптәш белән сүзгә кереште. Панченко, көлемсерәп: — Күпме тырышсагыз да, украин була алмассыз, — диде. — Әтиең рус булгач, конечно, — дип, Гриша тагын сүз башлады. Тик бу юлы аның төсе җитди иде. — Парень, утыр әле, — диде ул, — сөйлә әле, дөньяда ниләр бар? Эшләр ничегрәк соң? Немецлар әллә, чыннан да, безнең илне җиңәргә уйлыйлармы? — Ашыкмасыннар әле, — диде Панченко һәм безгә якынрак килеп утырды. Ул сөйләргә ашыкмый иде әле. Аның иң элек безнең белән танышырга теләге бар иде, әлбәттә. Гриша моны тиз аңлап алды. — Шикләнмә, биредә чит кешеләр юк, — диде ул. — Аңа калса, без дә синең кем икәнлегеңне белмибез бит... — дидем мин. — Шул-шул. Хәзер теләсә кемгә ышанып булмый. Адымыңны карап атларга кирәк... — Панченко тынып калды. Аның болай диюе безне тагын да кызыксындыра төште. Панченко нәрсәдер белә, ләкин ачык сөйләргә курка, күрәсең. Тик кичен, кешеләр ятып, барак тынып калгач кына, ул пышылдап сүзгә кереште. — Немецларның эше капут, егетләр. Бервакытны безнең бер иптәшебез немец солдатыннан: "Һер вахтман, Москва капут?" — дип сораган иде, немец аңа, кизәнеп, мылтык көпшәсе белән берне тондырды. Ә безнең иптәш йөзен дә чытмады. Әле мактана төшеп: "Алай булгач, Мәскәүне төшегездә дә күрмәссез", — диде. Немец, әлбәттә, бу сүзләрне аңламады. Без фронтта фашистларның хәле начар икәнен сизендек... — сөйләүче беразга тукталып калды. Аннары яткан җиреннән торып утырды да: — Йоклыйсызмы әллә? — дип сорады. — Сөйлә, сөйлә, — дидек барыбыз берьюлы. Панченко тагын сөйләп китте: — Элек немецлар эшелон-эшелон икмәк озаталар иде, безнең икмәкне, билгеле. Ә хәзер үлекләр озата башладылар. — Үлекләр? — Әйе, үлекләр! Бер-ике көн генә элек шундый хәл булды: бер вагонның тәгәрмәче чатнаган. Аны депога алып керделәр. Шунысы кызык: вагон ишегенә "Муле" дип язганнар. Бу безнеңчә "он" дигән сүз була. Бер иптәшебез кеше күрмәгән арада шуннан он чәлдермәкче булган, вагон ишеген ачып караса, аркылы-торкылы салынган үле немец солдатларын күргән. Менә нинди хәлләр бар дөньяда, егетләр. Панченко тагын тынып калды. — Йә, йә, сөйлә, — дидек без. Чөнки Панченконың сүзләренә караганда, ул тагын да кызыграк хәлләрне беләдер кебек иде. — Шул, — диде Панченко, — безнең кыш немецны яратып җиткерми. Туңдырып үтерә. Аннары беркөнне мондый бер хәлне күрдек: станциягә тагын бер эшелон килеп туктады. Монысында үлекләр түгел иде. Испания солдатлары төялгән, сугышка баралар. Франко үзенең дусты Гитлерга ярдәм итмәкче булган, күрәсең. Бер атнадан соң без ул испан солдатларын тагын күрдек. Бу юлы алар фронттан кире кайтып киләләр иде. — Ничек алай кире кайталар? — диде Гриша. — Шулай, кире кайталар. Кораллары алынган. Куллары богауланган. Сугышырга теләмәгәннәр, димәк. Әлбәттә, фашистлар аларны хөрмә үскән Испаниягә — туган илләренә түгел, төрмәгә алып баралар иде. Күрәсең, Гитлер армиясе һаман сирәгәя бара. Ул хәзер чит милләтләрдән дә армия туплый. Менә тагын нәрсәләр бар дөньяда, егетләр... Панченко тәмам кызды. Пышылдап сөйләүне күптән оныткан, инде берәүдән дә шикләнми иде ул. Шул арада безнең янга башка әсирләр дә җыела башладылар. Панченко сүзен дәвам иттерде: — Беләсезме, егетләр, Орша станциясе аша һәр көнне яралы немец солдатларын төягән поездлар узып кына тора. Безнекеләр, ай-һай, пешерәләр үзләрен... — Шул кирәк аларга! — диде кемдер безнең арадан. — Бүлдермә кеше сөйләгәндә, — дип, тагын кемдер кычкырып куйды. Панченко сүзеннән туктады, ул арыган иде булса кирәк. Аның сүзләреннән безгә рәхәт булып китте. Мондый хәбәргә сусаган идек без. Инде боегып барган күңел җилкенеп куйды. Йөрәк канатланып киткәндәй булды. Көмеш сәгать Панченко безнең янда калды. Инде без дүрт иптәш бергә яши башладык. Гриша безнең төркемне "интернациональная бригада" ди торган иде. Беркөнне безнең баракка ике немец килеп керде. Алар бу юлы ни өчендер бик усал күренмиләр иде. Бер немец: — Вер һир урмахер? — дип сорады. Немец сүзләрен кемдер тәрҗемә итте. Бу турыдан-туры безнең Никита Лазаревка кагыла иде, әлбәттә. Никита үзен белгертергә бик ашыкмады. Немец солдаты кесәсеннән өч кул сәгате чыгарды. Аңлашылганча, бу сәгатьләр йөрми, немец аларны төзәттерергә тели иде булса кирәк. Икенче немец: — Русски некс специалист, — дип, үзенең борчылуын белдерергә маташты. Никита түзмәде, сәгатьләр тотып торган немец янына килеп, бер сәгатьне алып карый башлады. Оста кулында сәгать бик тиз ачылып китте. Никита сәгатьне бер-ике мәртәбә колагына куеп тыңлап карады. Аннан соң башка сәгатьләрне дә алып карап чыкты. Немец, Никитага карап, аның сүзен көтә иде. — Вас, гут? — диде ул. — Некс гут, — диде Никита. Һәм арабызда немецча белгән әсирдән, өч сәгатьтән бер яхшы сәгать җыеп була, дип әйттерде. Немец башын селкеп куйды. Ул кесәсеннән тагын берничә сәгать чыгарды. — Җыйган икән, шайтан, — диде Никита һәм сәгатьләрне карарга кереште. — Бу сәгатьләр кайчандыр минем кулдан үткән, — диде ул. Никитаның йөзенә уйчан, сәер бер төс чыкты. Ул, шул сәгатьләргә карап, үз заводын, Мәскәүне, дус-ишләрен исенә төшерде, ахрысы. — Кем уйлаган?.. — дип, ул тагын нәрсәдер әйтмәкче иде, ләкин тавышы кинәт өзелеп калды, чөнки ачуы чиктән тыш кайнаган иде аның. Шулай да ул югалып калмады. — Боларын да карармын, — дип, немецка куллары белән ишарә итеп аңлатты. Немец: — Фил брод, сигарет, — дип, Никитага эш хакы турында әйтеп аңлатырга тырышты. — Гут, гут, — диде Никита. — Үзебезнең завод сәгатьләре, вот что, югыйсә кулыма да алмас идем, — диде. Немецлар чыгып китте. Сәгать остасы эшкә утырды. — Борчылмагыз. Бу сәгатьләрдән рәт чыга, өчнең берсе фрицка, икесе үзебезгә, — диде ул, көлеп. Никита кечкенә генә кесә тартмасын ачып алдына куйды. Аннан шундый ук кечкенә чүкеч алды һәм шул чүкеч белән баш бармагының тырнагына сугып карады. Аннары сәгатьләрне тезеп куйды. Әле берсенә, әле икенчесенә карап алды. Мин аның йөзенә күз төшердем. Никита яшәреп киткән кебек булды. Гармунчы да, озак уйнамый торгач кулына гармун алса, шулай шатланып китә торгандыр. Чөнки һәр эшнең остасы үз эшеннән тәм таба, ул эш белән ләззәтләнә, шул эше белән яши. Никита да шундый хисләрне кичерә иде. Чөнки ул оста, аның куллары эш сагынган иде. Лагерьда күптөрле осталар бар. Бу меңләгән әсирләр арасында теләсә нинди һөнәр кешесен табарга мөмкин иде. Бу сәгать осталары, тимерчеләр, игенчеләр, инженерлар, врачлар, балта осталары әле дөньяга күпме байлык, күпме матурлык иҗат итәрләр иде. Сугыш барысының да кулларыннан эшләрен тартып алды һәм аларны тимерчыбыклы лагерьга китереп япты. Кешелек дөньясы иртәгә туарга тиешле бәхеттән аерылды. Моңа бары тик, бары тик фашизм гаепле. Никитаның кечкенә генә тимер чүкече бөтен лагерьны кузгатып җибәрде. Әйтерсең кешеләр шул чүкечнең тавышын гына көтеп торганнар. Чүкеч тавышы ишетелү белән, әсирләр уянып киттеләр кебек. Инде берничә көннән соң баракларда агач кисәкләреннән шахмат фигуралары сырлаучыларны, калайдан савытсаба ясаучыларны, тимер кисәкләреннән пычак ясаучыларны да күрергә мөмкин иде. Бездән ерак түгел бер почмакта яшь кенә бер әсир рәсем төшерә башлады. Мин, кызыксынып, аның янына килеп чүгәләдем. Кечкенә генә кәгазь кисәгенә бер хатын рәсеме төшерелгән. Художник аңа бирелеп карап тора. — Бу кем? — дидем мин. — Әни, — диде әсир. — Үзенә бик охшап чыкты. Мин аның йөзенә карап та болай ук охшатып төшерә алмаган булыр идем... — диде художник. Мин моңа ышандым. Тоткынлыкта бала үзенең анасын һәр минут саен сагына. Ана күз алдыннан китми. Сагыну ул кешене моңландыра да, рухландыра да. Без икебез дә уйга калдык. Баракның икенче почмагыннан ниндидер тимергә суккан тавыш ишетелеп тора. Кемдер нәрсәдер ясый. Әйтерсең ул, шул тимерне чыңгылдатып, тормышны безнең янга чакыра иде. Мин кире үз төркемемә кайтканда, Никита бер сәгатьне төзәтеп тә өлгергән иде инде. — Тыңлап кара әле, дускай, — диде ул миңа. Мин сәгатьне колагыма куйдым. Сәгать бик көйле итеп йөри иде. — Шәп! — дидем мин. — То-то! — диде Никита. Янәсе, син минем белән шаярма, бу абзаң мастер була, дип әйткән кебек елмаеп куйды ул. Никита тагын сәгатьләрне кулына җыеп алды. Аның йөзе кинәт каралып киткән кебек булды. — Менә, — диде ул, бер сәгатькә күрсәтеп, — укып кара, нәрсә язылган? Мин сәгатьне алдым. Сәгатьнең аскы капкачына бик матур хәрефләр белән "Укытучыбыз һәм дустыбыз Василиса Родионовнага укучыларыннан бүләк" дип язылган иде. Күз алдыма ап-ак чәчле карт бер укытучы килеп басты. Әйтерсең мин аны кайчандыр күргәнмен, һәм ул укытучы минем башымнан сыйпагандыр төсле. — Да... — дидем мин. Башка сүз таба алмадым. — Да шул, менә күрәсеңме фрицларның кемлеген?! Кеше талап баерга телиләр. Кеше үтерүчеләр... — Никита уйга калып торды, аннары каядыр еракка карап: — Беләсе иде: кайда икән ул укытучы Василиса Родионовна? — диде. Гүя ул аны шушы минутта ук күреп, сәгатьне кайтарып бирергә тели иде. — Үтергәннәрдер мескен хатынны, — диде Никита, авыр көрсенеп. — Юк, бу сәгать яңадан фрицка эләкмәс. Мин аның урынына үземнекен бирермен. Хәер, аңа анысы да төс түгел дә, әйдә, алсын, кадалып беткере. Ә бу сәгатьне саклыйм әле, белеп булмый, бәлки, үз хуҗасы очрар. Бәлки, балаларын күреп, шуларга тапшырырмын. Тик менә үзебезгә исән котылырга иде. Никитаның шундый олы җанлылыгы мине дулкынландырды. Мин аңа шул минутта бөтен йөрәгем белән ышандым. Мондый дус белән харап булмассың дип уйладым. Бары шул бер минутта Никита үзенең бөтен йөрәген ачты. Ул миңа бик күптәнге таныш, хәтта балачакта бергә уйнап үскән иптәшем кебек якын тоелды. Рус җыры Соңгы атналарда лагерьда ниндидер бер эчпошыргыч тынлык урнашты. Моңың сәбәбе юк түгел иде, әлбәттә. Болай да ачлыктан биртелгән әсирләрне салкын кыш бөтенләй аяктан екты. Ишегалдында кешеләр күренми диярлек. Әсирләр барысы да баракларда җыелышып утыралар. Күңелләр төшенке, фронт хакында бертөрле дә улбу ишетелми. Ә немец солдатлары төялгән машиналар урамнарны шаулатып көне-төне узып торалар. Алар һаман үтеп торалар һәм каядыр Россия җирләренә кереп югалалар. Сугыш аларны йотып кына тора, күрәсең. Бер уйласаң, инде Россиядә немец булмаган бер генә карыш җир дә калмагандыр кебек. Безнең ачуыбыз килә иде. Шунда кайбер иптәшләр: — Әйдә, барсыннар, тик менә әйләнеп кайтулары ничек булыр икән, — ди иде. Шушы сүзгә җан юана, әйтерсең кара төндә адашкан вакытта каядыр алда ут күренеп киткән кебек була. Дошманнарны җиңүгә ышаныч яңадан әсирнең йөрәгенә килеп керә һәм күңелен җилкендереп куя. Дөресен генә әйткәндә, бу бары ярсыган йөрәкне тынычландыру иде. Моның нигезе дә бар. Наполеон да заманында, үзенең өерен җыеп, Мәскәүгә кергән. Хәтта Кремль стеналары буена басып, рус каласының януын карап торган. Ә соңыннан Россиядән көчкә качып котылган. Гитлерны да шундый хурлыклы көннәр көтә. Ләкин кайчан? Менә бу сорауга җавап бирүче юк иде әле. Әнә шушы билгесезлек эчне пошыра, күңелне талый. Рус кешесе мондый чакта барыбер башын түбән төшерми. Ул эч пошканда рәхәтләнеп җырлап җибәрә. Белмим, җирдә яшәүче кайсы халык шулкадәр җыр ярата икән? Теләсә нинди хәлдә, теләсә генә нинди вакытта да җырлый ул. Ач булса да, ялангач булса да җырлый, һәм аның нинди матур җырлары бар! Рус кешесе җырлаганда, Себер кырларының чиксез киңлеге, Урал урманнарының шаулавы, елгаларның гөрләп агуы, кар түбәле тауларның горурлыгы күз алдына килеп баса. Син ул җырларда туган йортыңны күрәсең, сөйгән ярыңны очраткан кебек буласың һәм, кайгыңны онытып, шул җырларга үзең дә ирексез кушылып җырлыйсың. Нинди генә җырлар ишетмәдем мин ул чакларда! Җырлар, җырлар, ярый әле сез бар дөньяда! Җырсыз яшәүнең матурлыгы нәрсәдә булыр иде икән? Бәлки, безнең "матурлык" дигән сүзебез дә шул җырлардадыр. Менә хәзер дә баракта кемнәрдер "Сижу за решёткой в темнице сырой..." дип сузып-сузып җырлыйлар. Алар туктау белән, икенче почмакта яңа җыр башлана, һәм көн буена өзлексез җыр моңы агып тора. Ул моң бер ташкын кебек шаулап күтәрелеп китә, иртә белән әкрен генә аккан чишмә тавышы кебек чылтырый. Җыр тыңлаган саен, иреккә чыгасы килә. Тимерчыбыклы коймаларны кош булып очып үтәсе килә. Без дүрт иптәш җыр тыңлап утырабыз. Хәтта тиктормас Гриша да уйга бирелгән. Ә Никита авыз эченнән генә үзе җырлый. Панченко тәмам авызын ачып таң калган. Ә мин, үземне онытып, шул җыр моңына ияреп, Идел буйларында йөрим кебек. Җыр тынып калды. Панченко йокыдан кинәт уянып киткән кебек селкенеп куйды. — Гарна писня, як украинъска, — диде ул. — Шулай инде, — диде Гриша, — һәрбер челән үз күлен мактый. Панченко һич көтмәгәндә бөтен тавышы белән "Реве та стогне Днипр широкий" дигән җырны җырлап җибәрде. Барактагылар барысы да безнең якка карап тыңлап тора башладылар. Панченконың тавышы көчле һәм моңлы иде. Озак та үтмәде, җырчыга башка украиннар да кушылдылар. Моны күргән Панченконың күзләре шатлык белән янып китте. Гүя ул: "Тыңлагыз, начармыни украин җыры?!" — ди иде. Ләкин җыр кинәт өзелде. Кемдер, баракка кереп, кулы белән кискен ишарә ясады. "Нәрсә булды?" — дип, әсирләр берьюлы тынып калдылар. Чыннан да, нәрсә булды соң? "Азат итүче"нең портреты Без, ашыгып, ишегалдына чыктык. Анда безнең барак стенасына бик зур плакат эленгән иде. Плакатка Гитлер портреты төшерелгән һәм астына "Гитлер — азат итүче" дип русча язылган. Плакатны карарга инде бер төркем әсир җыелып өлгергән. Мин дә килеп туктадым. Фашистлар үзләренең фюрерларын русларга танытырга телиләр. Бу аңлашыла. Ләкин ни өчен Гитлер — азат итүче? Нәрсәдән азат итте соң ул? Монысы һич аңлашылмый иде. Безнең алда бу плакат кызыклы карикатурага әйләнде. Үзеннән-үзе бер сорау туа: без үз илебездә азат идек, безне нәрсәдән азат итәргә мөмкин соң? Күрәсең, бу сорауны кемдер бездән дә элегрәк исенә төшергән һәм, башкалар җавап эзләп газапланмасыннар дип, плакат астына зур хәрефләр белән "Икмәктән, иректән, туган илдән" дип өстәп куйган. — Менә монысы безнеңчә, ичмасам, — ди бер әсир. — Яхшылап кадаклап куярга кирәк, җил кубарып алмасын. Мин шунда теге яшь художникны күрдем. Ул, алгарак чыгып: — Шәп төшергәннәр үзен. Гитлерның нәкъ үзенә охшаган бит, — диде. — Син каян беләсең, әллә күргәнең бармы? — Һе, "Крокодил" журналында Борис Ефимовның рәсемнәре шуннан бер дә ким булмый торган иде, — диде художник һәм сөйләп китте: — Карагыз, мыегы да шундый ук, чәче дә мыегына төшеп тора, күзләре дә нәкъ үзенеке. Тик биредә буяулары гына матуррак. Ләкин немец художнигы үзенең фюрерын яратып бетерми булса кирәк... Художникның бу сүзләре безне гаҗәпләндерде. — Монысын инде арттырып җибәрдең, егет, — диде Гриша, сүзгә кушылып. — Менә хәзер аңларсың, — дип, художник тагын сүзгә кереште. — Һәрбер рәсемдә идея булырга тиеш. Ә биредә нинди идея чагыла соң? Күрәсеңме, Гитлер камыш урындыкка тотынып тора. Ә камыш ул чыдамлы материал түгел, тиз сына. Бусы — бер дәлил. Икенче дәлил менә мондый: ни өчен Гитлер урындыкка утырмаган, басып тора, урындыгы буш? Чөнки бу рәсемне ясаган вакытта художник уйлаган: барыбер бу урындыкка син утырмассың, дигән. — Идеяң-мидеяң нәрсә икәнен белмим, ләкин сүзең дөрескә охшый, — диде бер карт әсир. — Тик шулай да митингны ябарга вакыт, — дип, капка ягына таба башы белән ымлап күрсәтте. Капкадан немец солдатлары кереп киләләр иде. Без таралыштык. Плакат әле тагын берничә көн эленеп торды. Немец солдатлары аның белән кызыксынмадылар. Плакат астына язылган рус сүзләрен алар танымыйлар да, аңламыйлар да иде. Тик немец тәрҗемәчесе килгәч кенә, плакат юкка чыкты.Шунысы кызык: лагерьда моның өчен "тавыш" чыгармадылар. Билгеле, бу безне кызганудан түгел, немецлар иң элек үзләрен кызгандылар. Әгәр плакат шул язылган сүзләр белән фюрерның үз кулына барып эләксә, Гитлер лагерь комендантын, тотып, иң биек агачка астырган булыр иде. Солдатларын сугышка озатырга кушар иде. Шулай да немецлар моны онытмадылар. Беркөнне алар, бик күбәүләп лагерьга кереп, барыбызны да бараклардан куып чыгардылар. Чыкканда, әсирләргә камчы белән яки бил каешының тимерле башы белән сугып тордылар. Яңадан баракка куып керткәндә дә шуны ук кабатладылар. Ул көнне башлары тишелгән, битләренә яра эзе төшкән әсирләрнең саны байтак булды. Бу безнең өчен яңалык түгел иде. "Алты аяклы фашист" Безнең инде ничә ай буена мунча кергәнебез юк. Бу турыда "культуралы Германия" командованиесе уйлап та карамый.Тәннәребез керләнде. Лагерьда кул юарга да су табып булмый. Шуны күрә торып, лагерь коменданты оятсыз рәвештә безне "культурасызлар" ди иде. Кемнең культурасыз булганлыгы безгә, әлбәттә, ачыграк күренә иде. Без шушы авыр шартларда да бит-кулларыбызны кар белән булса да юа идек. Без чиста йөрергә тырышып карадык. Ләкин бәхетсезлек үзенекен итте. Лагерьны бет басты. Мин лагерьны дип әйттем, һәм бу арттыру түгел. Барак идәннәрендә дә, стеналарында да бет үрмәли иде. Бервакыт бер әсир гимнастёркасын, салып, идән уртасына ташлады да: — Карагыз, фокус күрсәтәм, хәзер күлмәк үзе йөри башлый, — диде. Һәм, чыннан да, күлмәк җанлы нәрсә кебек селкенә башлады. Күлмәкне шулай "алты аяклы фашист" йөртә иде. Берәү исә тагын да кызыграк әйтте. — Үз бетең әле җайлап кына, авырттырмый гына тешли, күрше бете әллә каян сизелеп тора. Тән буйлап алаша кебек йөгерә, малай. Ә фашист бете ничек тешли икән? — дип көлеп җибәрде ул. Язарга уңайсыз булса да, мин бу турыда да әйтмичә кала алмыйм. Фашизм безне беттән дә талатып үтерергә кереште. Әлбәттә, немецлар бет белән авыру тараласын да бик яхшы беләләр, һәм алар шуны телиләр иде. Бу хәлне башкача аңлатырга мөмкин түгел! Кешелек дөньясы бары шуның өчен генә дә фашизмның йөзенә төкерергә хаклы. "Алты аяклы фашист"ка утырып, лагерьга тиф эпидемиясе килеп керде. Әсирләр арасында авыру күзгә күренеп җәелә башлады. Үлүчеләр саны тагын артты. Бу куркыныч безнең өчен җирдә иң соңгысы иде. Безнең баш турыбызда үлем үзенең соңгы карарын укыды. Без, һичшиксез, үлемгә хөкем ителгән идек. Һәркем бүген булмаса иртәгә, иртәгә булмаса берсекөнгә үзенең соңгы сәгатен көтеп йөри башлады. Кайбер иптәшләрне сагыш бөтенләй хәлдән тайдырды. Алар тагын да боега төштеләр, кайгыра башладылар. — Фронтта да, бәлки, үләр идек, монда да исән калып булмас, — дип, баланда алудан да баш тарта торган булдылар һәм, әле тиф килеп җиткәнче үк, шешенеп үлә башладылар. Бу фетнәдән кешеләрне коткарырга ашыгыч ярдәм кирәк иде. Бу ярдәмне безгә кем күрсәтсен? Борисов шәһәрендә яшәүче гражданнар безнең авыр хәлне ишеткәннәр һәм, лагерь комендантына килеп, әсирләргә ярдәм күрсәтергә үтенеп сораганнар. Комендант рөхсәт итмәгән. Хәтта гражданнар үзләренең соңгы азыкларын китереп, авыру әсирләргә тапшыруны үтенгәннәр. Барыбер рөхсәт итмәгән. Шуннан соң да фашист үзен гаепсез дип әйтә алырмы? Мин, бераз читкә тайпылып, бер нәрсәне искә төшереп узмакчы булам. Моннан күп еллар элек Нюрнбергта фашист башлыкларына суд булды. Аларның күбесе тиешле җәзаны алдылар. Ләкин әле фашизм өстендә кара тап ята. Кешеләргә күрсәткән газаплары өчен фашизм тагын йөз ел узгач та гаепле булып саналырга тиеш. Бу җинаять мәңге юылмас. Карантин Инде кыш уртасы җитеп килә иде. Көннәр озыная башлады. Кояш югарырак күтәрелә бара. Төш вакытында тәрәзә төпләре җылынып китә. Әсирләр шул тәрәзәләр алдына җыелышып утыралар. Кояш яктысында аларның йөзләре сап-сары, кибеп беткән яфракка охшый. Нечкәреп калган кан тамырлары ачык беленә. Сакал-мыеклары керпе энәләре кебек тырпаеп тора. Чигә сөякләре бит тиресен менә-менә тишеп чыгар кебек. Бу кешеләр каны суырылып беткән мумияне хәтерләтәләр иде. Чыннан да, әгәр әсирне үлгәч шул көенчә саклап булса, аны мең елдан соң күргән кеше дә нинди газаплар аша узганын күз алдына китерә алыр иде. Кеше ачлыктан гына да, кайгыдан гына да болай ябыкмый. Кешене бары хурлыклы тоткынлык кына шушы кипкән мумия хәленә китерә. Фашизм үзенең җинаятен үлек әсир белән бергә җир астына яшерә барды. Ул кабер өстен беленмәслек итеп җир белән тигезләде. Ләкин тарих күзе барысын да күрде. Ул үзенең китабына җинаятьченең исемен акка кара белән теркәп калдырды. Тарих сүзе онытылмас!.. Бүген безнең барактан тагын унлап кешене алып чыктылар. Бу аларның соңгы юлы иде. Тиф авыруы һаман көчәя бара. Хәзер инде бер генә баракта да бу йогышлы авыру белән җәфаланмаган кеше юк. Лагерь ишегалдында, ачык һавада, кинәт егылып үлүчеләрне мин аз күрмәдем. Алар кайвакыт шунда икешәр көн яталар иде. Бу үлем дөньясыннан инде беркем дә исән чыгарга уйламый. Болай җәфалануның авырлыгын мин сүз белән генә әйтеп бирә алмыйм. Моны үзеңә кичерергә кирәк. Ләкин бу кичерешне үз гомерендә беркем дә күрмәсен! Мин шуны телим сезгә, кешеләр! Лагерь коменданты тиф авыруының меңләгән әсирләрне кабергә алып китүен бик яхшы белә иде. Һәм ул "ашыгыч чаралар" күрә башлады. Беркөнне лагерь капкалары тирәсендә балта, чүкеч тоткан немецлар күренде. Алар капкаларны яңадан ныгыттылар. Коймаларга яңадан тимерчыбык тартып чыктылар. Аннары тимерчыбык койма аша агачтан ясаган озын тагараклар сузып куйдылар. Тагараклар янына керепчыгып йөрер өчен ишек калдырдылар. Читтән караганда, бу зур тимер читлеккә охшый иде. — Бу нәрсә икән? — дип уйлаштык без. Кичкә таба барысы дә аңлашылды. Лагерь капкасы өстенә һәр почмак саен "карантин" дип язылган такталар куелды. Алар каберлектәге зур тәреләргә охшап торалар. Шул көннән соң безнең лагерьга су да, баланда өчен китерелгән шалкан, чөгендер дә бары шул тагаракларга гына салына башлады. Лагерьга һичкем керми, һичкем чыкмый. Биредән бары кабергә генә юл калды. Бу кайсы гасыр? Безнең хәл тагын да начарланды. Беренче очрашкан чакларда күңелле генә күренгән Панченко, ничектер, бик уйчан булып китте. Никита үзенең "сәгать мастерское"н япты. — Хәзер инде фрицлар бире кермәсләр, — дип, сәгатьләрен, барысын да бергә төреп, кесәсенә салды. Аннан соң нәрсәдер исенә төшкән кебек: — Туктагыз әле, — диде дә, сәгатьләрне кесәсеннән кире алып, төенен сүтеп җибәрде: — Сезгә бүләгем булсын, — дип, Панченкога да, Гришага да, миңа да берәр кул сәгате бирде. — Үлеп калсам, искә алырсыз, фриц сораса, "Ул үлде. Сәгатьләрне Алланың үзенә күрсәтергә алып китте" дип әйтерсең, — диде. Хәзер немецлар безгә койма аша гына карап торалар. Без аларга карыйбыз. Без бу яктан фашистка ләгънәтләр яудырабыз. Ләкин башына мөгезле каска кигән газраилгә ләгънәт сүзе үтәме соң? Ул, тел белмәгән ниндидер бер кыргый хайван кебек, койма буенда йөри. Аның күз каршында бары тик явызлык кына чагыла. Ләкин ул үзе дә курка. Әйтерсең шул тимерчыбыклы койма астыннан ниндидер бер кул сузылыр да аны тотып алып, буып ташлар кебек тоела аңа. Чөнки фашист үзенең җинаятен үзе күреп тора. Ә җинаятьчене җир үз өстендә озак йөртми. Фашист безнең каршыбызда әле тере булса да, гаделлек алдында ул инде үлек. Тарих аңа шушы соңгы хөкемен чыгарган иде. Тагын көннәр узды. Кояш тагын да җылыта төште. Инде барак түбәләренә төркем-төркем чыпчыклар кунып, үзара нәрсәдер сөйләшкән кебек чыркылдаша башладылар. Язга күп калмады. Мин барак тәрәзәләреннән ераккаеракка карыйм. Офык читенә сыек кына томан җәелә. Шул томан эчендә башлары киселгән наратлар тып-тын басып торалар. Ә тагын да арырак аксыл болытлар кар тауларына охшыйлар. Шулай карый торгач, болытлар аша бик матур юл күренә кебек, һәм шул юлдан каядыр китәсе килә. Бу җирдән мәңге югаласы килә. Ләкин баракта авыруларның ыңгырашкан тавышлары уйларны кинәт туздырып җибәрә. Канатланган хыял талпынудан туктап кала. Тагын моңсу, тагын авыр булып китә. Соңгы көннәрдә Гриша үзен бик начар сизә башлады. Ул инде берничә көннән бирле башым авырта дип зарлана. Ә бүген иртә белән аның йөзе әллә ничек булып агарынган, бит уртасы кызарган, иреннәре бер-берсенә ябышып көйгән иде. — Син авырыйсың бугай? — дидем мин аңа. — Да, парень, кызышып торам, чигә төпләрем авырта. — Болай гынадыр, — ди Никита, — салкын тигән, синең кебек арыслан да авырып торса, безгә инде прямо капут дияргә генә кала... Гриша, — чыннан да, зур гәүдәле, эре сөякле, киң җилкәле кеше. Ул, барыбыздан да ябыграк булуга карамастан, көчлерәк күренә иде. Никитаны мин аңлыйм. Ул шулай юатырга тели иде. — Әлбәттә, суык тигән, — дим мин дә. Әмма ничек кенә тынычландырмыйк, бу юлы инде безнең дустыбызга да тиф авыруы эләккән иде. Төш чагында баланда алып кердек. Гришага бирмәделәр. Чөнки баланда чиратта торган кешегә генә бирелә иде. Без өчебез дә Гришага үз өлешебездән карабодай суы салып бирдек. — Ашап кара әле, Гришук, — диде Панченко, аңа кашык белән баланда сузып. — Бүген, парень, баландага май салганнар, бульон кебек бик тәмле... — Юк, бармый, әче, — диде Гриша һәм яңадан башын Панченконың беләгенә салды. Без бер-беребезнең күзләренә караштык. Сөйләшүнең артык мәгънәсе юк иде. Үлем безнең дустыбызга да килеп җитте. Гриша яшь, көчле һәм үлемгә бирешмәс кебек иде әле. Аның сулышы да тыныч, һәм ул башкалар кебек саташмый да. Әмма без хаталанганбыз. Бу Гришаның соңгы көне булган. Без авыру янында бик озак утырдык, мин, чүпрәккә кар җыеп, Гришаның маңгаена куеп торам. Кар берничә минутта эреп бетә. Панченко тагын кар китерә. Шулай алмаш-тилмәш без авыруны карыйбыз. Кичкырын Гриша саташа башлады. Ул кемнәрнеңдер исемнәрен әйтә, алар белән сөйләшә. Аннары көлеп җибәрә яки кычкырып елый башлый. Никита аны тынычландырырга тырыша: — Җитәр, җитәр, Гришук. Ярамый алай, төн җиткәч, йокларга вакыт, — ди. Гриша аңламый. Ул: — Янабыз, янабыз! — дип кычкыра һәм урыныннан сикереп тормакчы була. Без аны өчәүләп кулларыннан, аякларыннан тотып торабыз. Таң алдыннан Гриша тынычланды. Башына куйган юеш чүпрәкне алырга кушты. Аннары вакытны сорады. — Бүген нинди көн? — диде тагын Гриша. — Җомга. — Җомга... — дип кабатлады безнең дус. — Ә кайсы гасыр, беләсеңме? — Ул бик гаҗәпләнеп безгә карады. Әйтерсең лә ул инде дөньяда барлык белгән нәрсәләрен оныткан иде. — 1942 ел, егерменче гасыр, — диде Панченко. — Шулаймы? — диде Гриша, нәрсәдер уйлаган кебек, күзләрен йомды һәм йоклап китте. Без тынычландык. Иптәшебезне уртага алып, аның янына яттык. Кинәт мин ниндидер тавышка уянып киттем. Инде таң аткан иде. Мин Гришаның йөзенә карадым. Ул хәрәкәтсез, ничектер бик сәер булып ята. Тиз генә иптәшләремне уяттым. Никита Гришаның маңгаена кулын куйды да кинәт куркынып кире алды. — Салкын, — диде, — Гришук, Гришук, — дип, ул Гришаны төрткәләп йокыдан уятмакчы булды. Гриша уянмады. Аның бөтен гәүдәсе такта кебек катып калган иде. — Үлгән, — диде Никита, — Гриша үлгән... Ә Гриша, нәрсәгәдер исе киткән кебек, күзләрен зур ачып, еракка-еракка карап ята. Гүя ул кемнедер көтә иде. Качарга, качарга! Гришаның үлеме безнең күңелләрне тирән яралады. Без инде дүрт иптәш, бер ана балалары кебек, бер-беребезгә ияләшеп җиткән идек. Бу авыр язмышта дусны югалту безнең өчен никадәр авыр икәнен син, укучым, яхшы аңлыйсыңдыр. Тоткынлыкта бу үлем икеләтә авыр була. Биредә кешенең исеме дә юкка чыга, кабере дә беленми кала. Әйтерсең ул кеше җирдә яшәмәгән дә. Ә Гришаны анасы, фронтка озатканда, улының болай, шырпы янып сүнгән кебек, кинәт дөньядан югалуын күз алдына китермәү түгел, хәтта уйларга да теләмәгәндер. Сугыштан анага улының үлгән хәбәре килә. Ул хәбәрдә баланың кайда күмелгәнлеге ачык язылган була. Әлбәттә, ана өчен бу — гомерлек кайгы. Ана елый, ул баласының үлгәнлеген белеп елый. Ә баласын хәбәрсез югалткан ана нишләргә тиеш? Ул ана баласын һаман көтеп яши. Менә-менә кайтып керер дип өметләнә. Ананы йөрәк сызлавы картайта, ул саргая, чәчләре агарып кала. Бервакыт ул шул кайгыдан авырый башлый, урынга егыла. Ә бала кайтмый да кайтмый. Сугыш бетәр. Күп аналар үзләренең улларын яңадан күрерләр. Ә Гришаның анасы инде улын күрә алмас. Ләкин ул аны үлгән дип уйламас. Ул һаман баласын өзелеп көтәр һәм соңгы мәртәбә күзләрен йомар алдыннан да ишеккә таба карар. — Кайтмадымы? — дип сорар. — Юк, кайтмады, — диярләр аңа. Ана күзләрендә өмет нурлары әкрен генә сүнәр. Соңгы тамчысы, иң соңгы яшь тамчысы күз керфекләрендә дерелдәп ялтырар да югалыр. — Улымны, бәгырь кисәгемне күрми үләм ич, — дип, ана үлгәндә дә баласын сагыныр. Бәхетсез ана! Мин хәзер шул турыда уйлап утырам. Минем дә елыйсым килә. Күзләрдән яшь чыкмый. Бәлки, шуңадыр минем йөрәгемдә бер авыр таш утыра. Ул минем сулыш юлымда тора һәм тынымны кыса кебек. Безнең ничә көннәр инде бер-беребез белән рәтләп сөйләшкәнебез юк. Панченко һаман авыз эченнән генә җырлый. Аннан соң туктый да, шул җырны үзе тыңлаган кебек, башын бер якка салып тора. Инде күңел ярсуы алай да басылмаса, үзенең котелогына кадак белән төрле сырлар төшерә башлый. Аның котелогына карап, хуҗасының кем икәнлеген, кайсы елда, кайда туганын белергә мөмкин. Чөнки Панченко боларны инде котелок йөзенә языпсырлап бетергән иде. Хәтта котелокның бер ягында сөйгән кызының исеме дә язылган. Моның белән генә канәгать түгел, ахры, ул эче пошкан саен шул котелокны бизәргә керешә. Йә берәр чәчәк ясый, йә нинди дә булса берәр кошчык рәсеме төшереп куя. Ул котелок музейдагы борынгы заман кешеләренең рәсеме белән язылган хатларына охшый, бу котелокка карап, әсирнең тормыш юлын укырга мөмкин иде. Бүген исә Панченко котелок йөзенең бер почмагына Гришаның исемен язып куйды һәм матур гына итеп тәре рәсеме төшерде. Бу — Гришаның үлүе турында билге булды. Аннары ул, кесәсеннән кечкенә генә көзге ватыгы чыгарып, үзен карый башлады. Сакал-мыекларын сыпырып куйды. — Менә шулай өйгә кайтып керәсе иде. Валлаһи, танымаслар... — Ят кеше дип куып чыгарырлар иде, — дидем мин. — Пожалуй так, — дип, Панченко елмаеп куйды. Ул уйга калды. Әйтерсең ул онытылып калган ниндидер бер эшен исенә төшерергә тели иде. — Нишләргә соң? — диде ул. — Неужели безгә дә үләргә туры килер? Бу сүзләр, минем эчемне пошырып, болай да ярсып торган күңелне кузгалттылар. Чыннан да, нишләргә? Тимерчыбык белән кат-кат уралган лагерьда нишләргә мөмкин соң? Гришаның үлеме безнең көчебезне, рухыбызны алып китте кебек. Бу дөрес түгел, әлбәттә. Безне ачлык, кайгы һәм тиф куркынычы, шулай җәфалап, һаман үлемгә якынлаштыра бара. Без үлемне күреп торабыз. Аңардан кача алмыйбыз. Үлем, елан кебек, һаман якынрак шуыша. Никита иртән үк, бараклардан бераз йөреп кайтам, дип чыгып киткән иде. Ул кичкырын гына кайтып керде. Безнең янга килеп чүгәләде дә кинәт кенә: — Мин, егетләр, сезнең яннан китәм, — диде. — Китәсең, кая? — Африкага. — Син шаярма, малай, — дип, Панченко сүзгә керешмәкче иде, Никита аны бүлдерде. — Китәм, үлекләр күмәргә китәм... Без ышанмадык. Ләкин бу дөрес иде. Никита, лагерь ишегалдында йөргәндә, бер танышын очраткан. Ул лагерьга килгән көннән бирле үлекләр җыештырып йөри икән. Алар үзләре егермеләп кеше икән һәм аерым баракта, бер бүлмәдә торалар икән. Лагерь коменданты аларга икешәр өлеш баланда бирергә кушкан. Шуның өстенә алар үлекләрнең киемнәрен алып, сәгатькә һәм башка әйберләргә алыштыралар икән. Ә ул сәгатьләрне лагерьдан каберлеккә чыга торган капка янында торган поляк солдатына бирәләр икән дә, ул аларга икмәк, тәмәке китерә икән. Ул солдат русча да бик яхшы сөйли икән. Каберлек капкасы янында поляк солдаты торганын без белә идек. Ләкин әсирләр белән аның алыш-биреш ясавын без беренче кабат ишеттек. Бу кызыклы хәбәр иде. Панченко нигәдер борчыла калды. Иреннәрен тешләп куйды. Минем сизүемчә, ачуланырга җыена иде ул. Никита моны сизеп алды: — Тукта, ашыкма, тыңлап тор, — диде ул Панченкога. — Тыңласаң-тыңламасаң да аңлашыла... Бездән сәгатьләреңне кире алырга телисең, — дип, Панченко кулыннан сәгатен чишә башлады. — Вот дикарь, — диде Никита, — аңлашыла дип маташкан була тагын. Аңлашылса, авызыңны йомып, тик кенә утырыр идең. — Йә, тагын нәрсә әйтмәкче буласың? — дип, Панченко ачулы күзләре белән Никитага карады. Никита тавышын әкренәйтә төште һәм, як-ягына каранып: — Болай ятарга ярамый. Качарга кирәк, — диде. — Менә монысы сүз, — дип, Панченко бер селкенеп куйды. Мин дә йокымнан уянган кебек булып киттем. Соңгы айларда бу турыда безнең бөтенләй уйлаганыбыз юк иде. Күрәсең, тимерчыбыклы коймалар, "карантин" дип язылган такталар безнең күңелләребездәге качу турындагы уйларны бөтенләй сүндергәннәр иде. Менә ул уй тагын уянды. Һәм үзе белән йөрәкләргә көч алып килде кебек. — Ә ничек качабыз соң? — дип сорадым мин. — Анысы турында соңыннан, — диде Никита һәм вак-төяк әйберләрен җыештыра башлады. — Димәк, бездән аерыласың? — диде Панченко, аның баягы ачуы беткән иде инде. Ул дустының болай ташлап китүен сүзсез генә, йөрәгеннән генә кичерергә теләп булса кирәк, башын түбән иде. Миңа да авыр булды. Миндә көнләшү хисе туды. Никита, хәзер үк качып, тоткынлыктан котылыр кебек тоелды. Мин ирексез: — Ә без, без нишлибез соң инде? — дидем. Күзләремә яшь тулды. Минем Никитадан да, Панченкодан да аерыласым килми иде. Никита бераз уйланып торды. Ул безне кызгана, бу аның күз карашыннан сизелеп тора иде. — Вакыт җиткәч килермен, көтегез, — дип, ул ишеккә таба атлады. Аннан соң, кире борылып, безнең янга килде дә шыпырт кына: — Әзерләнә торыгыз. Сездән башка мин беркая да атламыйм, — дип, безнең кулларыбызны кысты. Без ышандык та, ышанмадык та. Чөнки әле без Никитаның сүзеннән берни дә аңламадык. — Дүртәү идек, ә хәзер икәү генә калдык, — дип, Панченко миңа якынрак елышып утырды. Мин Панченконы тынычландырырга теләдем. — Алдамас, яхшы кеше ул безнең Никита, — дидем. — Күрербез, — диде Панченко һәм яңадан сырлы котелогын кулына алды. Үләргә дә терелергә! Берничә көннән соң без Никитаны очраттык. Ул безне күрү белән ачулана башлады. — Сез нәрсә, әллә миннән качып йөрисезме? Эзлим-эзлим, таба алмыйм гына бит... — Әллә безне күмәргә җыенасыңмы? — дидем мин аңа. — Әйе шул, каян белдең, күмәргә җыенам, — дип, Никита минем җилкәмә сугып алды. — Тере килешме? — диде Панченко. — Туктагыз әле, сез каян алдан беләсез? Мин үзем дә сезгә нәкъ шулай дип әйтмәкче идем. — Үлек җыештыручыдан нәрсә көтәсең инде? — дип, Панченко гадәтенчә тагын кыза башлаган иде, Никита сүзгә кереште: — Теләсәгез дә, теләмәсәгез дә, сезгә үләргә кирәк булыр, дусларым, — ул каберлек капкасына ымлап күрсәтте. Никитаның бу сүзләрендә ниндидер бер мәгънә бар иде. Ләкин без төшенә алмый идек әле. Никита һаман кинаяләп сөйли, ә үзе безне үртәгән кебек көлә. — Син чынлап сөйлә, — дидем мин аңа. — Балдалар! Сезнең белән качарга да куркыныч. Сезгә чынлап сөйләп торам лабаса, — диде Никита. — Ә, вот что! — диде кинәт шатланып Панченко. — Аңлашыла, үләргә дә терелергә! — Конечно. — Кайчан? — Вакыты җиткәч әйтермен. Никита китәргә ашыкты. Аны носилка тоткан бер әсир көтеп тора иде. Хәзер миңа да аңлашылды. Безне Никита үлекләр белән бергә каберлеккә алып чыгарга җыена. Без, төн җиткәч, кабердән чыгып качарга тиеш идек. Чөнки каберлекне урап алган тимерчыбык койманы узарга авыр түгел. Анда төнлә белән сакчылар да тормый. Лагерьдан качар өчен бу, әлбәттә, бердәнбер юл иде. Ләкин куркынычлы иде. Берничә сәгать үлекләр белән янәшә, кабердә ятарга кирәк булачак. Мин тоткыннар турында күп китаплар укыганым бар. Менә болай качу турында язылган юлларны укырга туры килсә дә, мин ышанмаган булыр идем. Бу — үлемнең үзенең кешене үлемнән коткарырга чакыруы иде. — Коточкыч бит, — дидем мин Панченкога. — Кабердән юкка куркасың, юкка. Без менә хәзер дә кабердә ятабыз ич. Аерма бары шунда гына: без тере әле. Ни булса, шул булыр, ә мин риза, — дип, Панченко туп-туры минем күземә карады. Гүя үзенең шул карашы белән мине сынарга тели иде. — Син ничек уйлыйсың? — диде ул соңыннан. — Мин риза, — дидем мин, һәм без сүзсез генә үз барагыбызга таба атладык. Безнең уйлар инде тизрәк бу газаплардан ничек булса да котылу турында иде. Упкын алдында Бүген мин төшемдә Гришаны күрдем. Ул минем кулларымнан тотып алган да ниндидер кара сазга өстери, имеш. — Әйдә, әйдә. Саз төбендә зур шәһәр бар, безне анда көтәләр, — ди, имеш. Мин: — Кирәкми, кирәкми, — дип, бар тавышым белән кычкырып җибәрдем һәм шунда ук уянып киттем. Кулларым калтырый, йөрәгем дөп-дөп тибә иде. Панченко минем тавышыма сискәнеп уянган булса кирәк. Миңа, исе китеп, туп-туры карап тора. — Нәрсә, әллә албасты бастымы үзеңне? — ди. Мин төшемне яңадан хәтерләргә тырыштым. Ләкин сөйләргә курыктым. Ярый ла Панченко яхшыга юраса. Әгәр начарга юрап куйса, миңа бик авыр булыр иде. Көн уртасында минем аяк табаннарым һәм бармак очларым кызыша башлады. Мондый хәлнең бервакытта да булганы юк иде. Мин, шинелем якасын күтәреп, идәнгә яттым. Кичкә таба башым чатнап авырта башлады. Аяк һәм кулларымның эсселеге бергә кушылып, тәнем ут кебек яна башлады. Авызыма ниндидер әче тәм чыкты. Иреннәрем бер-берсенә ябышып калды. Баракта кеше түзмәслек эссе кебек. Шинелем, кызган калай кебек, тәнемне пешерә. Икенче көнне иртә белән Панченко Никитаны эзләп китте. Озак та үтмәде, ашыгып, Никита да килеп җитте. Ул, йөземә карап та, минем хәлне аңлады. Шулай да ышанасы килмәде, ахрысы: — Карыйк әле, туганкай, — дип, гимнастёркамны күтәреп карады һәм башын селкеп куйды. Панченкога пышылдап кына нәрсәдер әйтте. Мин аның сүзен ишетмәсәм дә аңладым. Миңа тиф авыруы йоккан иде. — Кызганыч, — диде Никита. Ул ни өчендер гимнастёрка якасын тарткалап куйды. — Иртәгә юлга чыгасы иде, дускай, — диде ул, миңа иелеп. Мин аңладым. Димәк, иртәгә качарга. Бу хәбәр миңа көч кертеп җибәргәндәй булды. — Эш нәрсәдә соң? — дидем мин. — Иртәгә икән, иртәгә... Мин әзер, — дип, башымны күтәреп, терсәкләремә таяндым. — Бик шәп, — диде Никита. — Молодец, дускай. Бирешмә. Исән-сау котылсак, без сине берәр авылга урнаштырып, авыруың узганчы көтеп торырбыз. Ә аннан соң — үзебезнекеләргә! — дип, Никита бармакларын шартлатып җибәрде. Миңа да күңелле булып китте. Безнең лагерьда ике барак тиф белән авыручылар өчен билгеләнгән иде. Авыруларны да, үлекләрне дә иң элек шунда кертәләр иде. Ул бараклардан зират капкасына юл якын. Мине дә Панченко белән Никита көч-хәлгә җитәкләп шунда алып киттеләр. — Баракка җиткәч, ярты юлны үткән булабыз, — диде Никита, мине рухландырырга тырышып. Мин каберлеккә таба карадым. Анда бары бер генә баз калган иде. — Аякларың ярыйсы бара әле, — диде Панченко, — болай булгач, иртәгә без... — Панченко тынып калды. Мөгаен, алдашырга теләмәгәндер, чөнки минем аякларым чуеннан койган шикелле авыр, мин көчкә-көчкә генә атлый идем. Килеп җиттек. Баракта таш идән өстендә авырулар ыңгыраша. Берәүләре инде хәрәкәтсез. Алар безнең дустыбыз Гришага охшыйлар иде. Үлгәннәр икән, дип уйладым мин. Куркыныч булып китте. Әйтерсең мин дә менә хәзер ятармын да үлеп китәрмен кебек. Шулвакыт бөтен тормышым күз алдымнан уза башлады. Каршымда нәни кызым күренеп китте. Гүя ул, бишегенә аягүрә басып, миңа карап тора иде. Мин шулкадәр аз яшәдем әле, ә хәзер инде үләргә кирәк. Үлеме дә нинди үлем бит! Хурлыклы үлем! Әсирлектә, дошман каршында үлем. Сугышып түгел, ачлыктан, авырудан үлем. Мондый үлемне кеше төшендә дә күрмәсен иде. Мин үлсәм, дөньяда иң кадерле кешем — минем нәни кызым — соңгы минутымда мине күрми кала инде, дип борчылдым мин. Шунда ук икенче бер уй килде. Болай җәфаланып үлгән атаны күргән баланың йөрәгендә гомер буена яра калыр. Юк, ул минем бу үлемемне күрмәсен. Ул мине мәңге тере итеп хәтерендә сакласын. Бу минем иң соңгы тынычлануым иде. Минем тормышым упкын алдына килеп тукталды. Аерылышу Тагын көн узды. Барак тәрәзәләрен кара төн пәрдәсе каплады. Һавада бер генә йолдыз да күренми. Хәлем минут саен авырлаша бара. Тәнемдә эсселек арта. Башыма зур чүкеч белән өзлексез сугып торалар кебек. Колак төбендә тимер чыңы кебек ниндидер тавыш яңгырый. Панченко минем яныма килеп-китеп йөри. Ул су белән минем башымны чылата. — Түз, түз, туганкай, тагы бик аз гына көтәсе калды. Без инде бар нәрсәне әзерләп куйдык. Озакламыйча сине үлекләр бүлмәсенә күчерербез. Кара, тыныңны чыгара күрмә. "Үл!.." — ди. Бу "Үл!" дигән сүз мине калтыратып җибәрде. "Әгәр чыннан да үлеп китсәм..." Шулай да бу куркыныч уйны дусларыма белдерергә теләмәдем. Бу иптәшләрнең күңеленә шик салу булыр иде. Киресенчә: — Аңлыйм, шикләнмә, — дип, мин дусны тынычландырырга тырыштым. Үзем мөмкин кадәр көчемне җыеп, авыруымны җиңелрәк итеп күрсәтергә маташтым. Хәтта елмайган булдым. Ләкин Панченконың йөзеннән борчылу китмәде. Әлбәттә, минем хәлнең кискенлеген бик яхшы күрә иде ул. Панченко китеп барды. Төн тагын караңгылана төште. Барак эче төпсез кара баз кебек булып калды. Мин торып утырдым. Кулларымны як-якка сузып карадым. Көч бар иде әле. Озак та үтмәде, Никита белән Панченко килеп җиттеләр. Алар пышылдап кына сөйләшәләр. — Йә, вакыт җитте, — диде Никита. Бу сүзләр, яшен кебек, минем аңым аша тәнемә, сөякләремә үтеп керделәр. Вакыт җитте, качарга вакыт җитте! Мин шатланып куйдым. Бәлки, бер сәгатьтән без иректә булырбыз дип рухландым. — Тор, — диде Панченко һәм үзе минем кулларымнан тотып алды. Ул мине күтәреп торгызмакчы булды. — Юк, үзем торам, — дидем мин һәм, бөтен көчемне җыеп, аягыма бастым. Басуым булды, шунда ук аякларым киселгән кебек булды, мин егылдым. Аяк табаннарымны меңләгән энәләр чәнчеп җәрәхәтлиләр иде, башым муенымда зырылдап әйләнә башлады кебек. Бу хәлдә бер адым атларга да мөмкин түгел иде. Әгәр мин шушы авыр хәлемдә иптәшләрем белән ерак юлга чыксам, үземне дә, дусларымны да һәлакәткә дучар итәр идем. Минем белән бергә тагын ике кеше әрәм булыр иде. Дусларның ышанычы белән мин шаярырга тиеш түгел. Үз хәлемне белә торып, дуслар җилкәсенә язмышыңны ташлау ул инде дусларыңны яратмау була ич. Озак уйлап торырга вакыт юк. Минутлар исәпле. Мин иң соңгы сүзне әйтергә тиеш идем. — Миннән булмый, иптәшләр, — дидем мин. — Ничек булмасын, юләр. Без сине җитәкләп алып барабыз, — диде Панченко һәм, яңадан мине урынымнан кузгатмакчы булып, баш астыма кулын тыкты. Мин аны төртеп җибәрдем. — Кит, кит! — дидем. Мин аларга үз хәлемне аңлатып торуны инде кирәк санамадым. Алар үзләре дә күрәләр. Никита минем маңгаема кулын куеп карый. — Бөтенләй температурасы юк, — ди. — Просто кәнфитләнә, — ди Панченко. Мин аңлап торам: алар мине, ничек кенә булса да, урынымнан кузгатырга телиләр иде. Сизәм: дуслар мине ташларга теләмиләр. Ләкин икеләнеп торырга соң иде инде. Үләчәгемә шигем юк иде. Иптәшләрем, исәнсау котылсалар, минем турыда кемгәдер әйтерләр. Кемдер ул хәбәрне тагын кемгәдер сөйләр, һәм шулай телдәнтелгә, колактан-колакка йөри торгач, минем хәлем турындагы хәбәр туган якларыма барып җитәр. Мин дөньядан билгесез югалмам. Мин, үземнең исемемне дусларыма биреп, яшәүгә кайтырмын кебек. Мин бары шуны телим. Бу аерылышу, авыр булса да, котылгысыз иде. — Нәрсә көтеп торасыз? Китегез, мин качмыйм... — Шулай ук аерылышабызмыни? — диде Никита, миңа иелә төшеп. Шулчак мин аның битеннән маңгаема бер салкын тамчы тамганын сиздем. Ачуым килде. Ләкин бу дусның миңа карата соңгы мәхәббәте иде. Бала кебек кычкырып елыйсым килде минем. Иреннәрем калтырый башлады. Ләкин үзүземне кулга алырга тиеш идем. — Зинһар өчен дип әйтәм, китегез, мине тыныч калдырыгыз. Аңлыйсызмы, мин качарга теләмим, — дип, мин ахыргы көчемне җыеп талпындым. — Соңгы сүзем шул: исән-сау гына үзебезнекеләргә кайтып җитегез, миннән сәлам әйтегез... — дидем мин. Шуннан соң инде бернәрсә дә хәтерләмим. Мин йокыга талган кебек оедым. Кемнеңдер кулы минем кулларымны озак тотып торды. Кемдер минем шинелемне рәтләп өстемә япты. Миңа рәхәтрәк булып китте. Әйтерсең ниндидер бер көч, үзенең йомшак канатына салып, мине еракка-еракка очырып бара иде... Күзләремне ачтым. Тирә-якта ниндидер бик озын буйлы кешеләр ята. Аларның куллары неп-нечкә. Муеннары җеп кебек кенә, башлары зур. Борыннары пычак сырты кебек юка. Яңаклары эчкә батып кергән. Мин аларның берсен дә танымыйм. Кемнәрдер ниндидер телдә сөйлиләр. Мин аңламыйм. "Бу нинди җир?" — дип гаҗәпләнеп карыйм, хәтеремә бернәрсә дә килми. Әле бит мин яңа гына өйдә идем. Кызым белән урамда уйнап кердем. Ә хәзер мин әллә нинди ят җирдә ятам. Бернәрсә дә аңламыйм, аңламыйм. Тагын уйлыйм. Тукта, әле мин авырый идем бит дим, әйе, әйе, авырый идем. Димәк, мин саташып ятам. Бу минем күземә генә күренә. Мин тагын күзләремне йомам. Тагын онытырга телим. Кинәт кемдер: — Ну егет, каты яттың, үләрсең дип уйлаган идем, — диде. Мин торып утырдым, аңа борылып карадым. — Сез кем? Мин сезне танымыйм, — дидем. — Авырудан соң гел шулай була ул, дускай, — диде теге кеше. Аннан соң ул нәрсәдер уйлап алды: — Без синең белән теге баракта очрашкан идек. Исеңдәме, мин рәсем ясап утырганда, син минем яныма килеп карап торган идең... — Тукта әле, без кайда соң? — дип сорадым мин. — Без лагерьда, пленда. Шул сүзләрне аның әйтүе булды, мин болытлардан җиргә егылып төшкән кебек сискәнеп киттем. Мин аңыма кайттым. Мин бары тик өнемне төш дип, ә төшемне өн дип белгәнмен икән. Шул вакытта үзем дә сизмәстән: — Бу чынмы? — дип сорадым. Егет эндәшмәде. Әйтергә кирәкми дә иде. Шул минутта дусларым Панченко белән Никита исемә төште. Әйтеп аңлата алмаслык авыр, бик авыр булып китте. Башым түбән иелде. Никиталар инде иректәдер дип уйладым мин. Ә мин калдым. Ичмасам, үлә дә алмадым, дип көрсендем. Үлем мине кызганмаган, ул мине тагын хурлыклы газап тырнакларына ташлап киткән. Их, син, мәрхәмәтсез үлем! Дусларымны мин инде очрата алмадым. Алар киткәннәр иде. Менә хәзер, бу юлларны язып утырганда, мин аларны исемә төшерәм. Бәлки, әле кайчан булса мин дусларым белән очрашырмын кебек. Их, шулай булсын иде! Язгы тамчылар Мин инде терелеп киләм. Аякка басканыма берничә көн булды. Җирдә күп еллар йөргән кеше булсам да, тиф авыруыннан соң миңа яңадан йөрергә өйрәнергә туры килде. Бу шактый кыен эш булып чыкты. Авыру һәм ачлык көчне тәмам суырган. Берничә адым атлагач та йә утырырга, йә кая булса да таянып торырга туры килә. Мондый вакытта миңа теге яшь художник булыша. Яңа танышым Владимир Жарков иде. Ул сугыш башланган елда Киевта художество институтының соңгы курсында укыган һәм инде диплом эшен бетереп килә булган. Институтны тәмам иткәч, академиягә керергә уйлаган. Бу урында мин, бераз читкә чыгып, тагын шуны да әйтергә тиешмен. Билгеле булганча, сугыш 1941 елда башланды. Нәкъ шушы елда Россиядә инде совет чорында туып үскән егетләр институтларны бетереп чыгарга тиешләр иде. Бу совет заманында туган иң беренче буынның тормышка килүе иде. Ләкин, тормыш ишеген ачар алдыннан гына, сугыш аларны окопларга чакырды. Мин әсирләр арасында бик күп яшь инженерларны, врачларны, агрономнарны очраттым. Алар совет җирендә үскән иң беренче чәчәкләр иде. Ул беренче чәчәкләргә, әле ачылып җитмичә үк, сугыш утында көяргә туры килде. Минемчә, бу сугышта кешелек дөньясының мәңге кире кайтарып ала алмаслык югалткан нәрсәсе — әнә шул яшь кешеләр. Бу материалның (әгәр шулай әйтергә яраса) бәясен акча белән дә, алтын белән дә билгеләргә мөмкин түгел. Бу — кешелекнең иң гүзәл җәүһәре. Ул югалтуны бары йөрәкнең тирән сызлануы белән генә үлчәргә мөмкин... Яңа танышымның биографиясе бик кыска иде. Аңа бары егерме дүрт яшь. Ул әле дөньяны бик аз күргән, шуңа күрә бу газапларны безгә караганда да авыррак, кыенрак кичерә. Аңа мыек яңа гына чыгып килә. Владимир төскә бик матур иде. Кызларныкы кебек озын кара керфекле, куе бөдрә чәчле. Маңгае түгәрәк, яктырып тора. Ул бик чибәр украин кызына охшый иде. Анасы ягына тарткан, ахры, дип уйлый идем мин. Чыннан да, шулай булса кирәк. Чөнки Владимирның кечкенә генә альбомындагы хатын рәсеме, беренче карау белән үк, Владимирның үзен хәтерләтә. Шул рәсемне күргән кеше: "Бу синең анаң", — дип әйтә иде. Бу сүзләргә Владимир шатлана, күңелле итеп елмая, рәсемгә үзе дә гаҗәпләнгән кебек озак-озак карап тора. Күрәсең, бала анасын өзелеп сагына иде. Бүген без Владимир белән ишегалдына чыктык. Көн алтынга буялган кебек ялтырап тора. Күк зәңгәр. Аның гөмбәзе тагы да югарырак күтәрелгән. Дөнья тагын да зурайган, җир өсте тагын да киңрәк булып киткән кебек күренә. Без кояшка күзләребезне кыскалап-кыскалап карыйбыз. Битләрдә җылы нур уйный. Бөтен тән рәхәтләнә. Күкрәкләргә яз һавасы гөрләп тула. Минут саен көч арта кебек. Тирә-якта кар челтәрләнеп калган. Урыны-урыны белән сырты чыккан. Җир кышкы йокысыннан уянып килә иде. Без, үзебезне онытып, язның матурлыгына сокланып торабыз. Барак түбәләренә тезелешеп асылган көмеш кебек сөңгеләрдән тып-тып итеп тамчылар тама. Алар ашыгып-ашыгып тамалар. Кайвакытта шул көмеш сөңгеләр кинәт өзелеп җиргә төшәләр. Төшәләр дә энҗе бөртекләре кебек чылтырап сибелеп китәләр. Шул энҗе бөртекләрендә меңләгән аллы-гөлле нурлар ялтырап китә. Владимир һаман күккә карый. Авыз эченнән нәрсәдер сөйләнә. Маңгаена кулын куеп, офык ягына күз төшерә. Аннары, бармаклары белән дүртпочмак ясап, шуның аркылы зәңгәр киңлекне күзәтә. — Их, — ди ул, — буяулар булсын иде. Менә шул зәңгәр күкне, офык буенда уйнаган кояш нурларын, әнә шул наратларны — барысын да бергә җыеп, киндергә төшереп куясы иде. Яз! Күпме, күпме төрле төс... Әлбәттә, художникның күзе күбрәк һәм яхшырак күрә. Мин күкне һәрвакыт зәңгәр дип кенә йөри идем. Ә Владимир әйтә: — Күктә, кояш спектры ничә төрле булса, шулкадәр төс бар, — ди. — Әнә кояш чыгышы ягына кара, анда күкнең төсе нинди? Инде кояш баешына күз сал, анда ничек?.. Чыннан да, мин, җентекләп карый торгач, күк йөзендә кызгылт, саргылт, яшькелт төсләрне күрә башладым. Кара, мин әлегә кадәр нинди матурлыкны күрми йөргәнмен! Җирдәге бар нәрсә дә әле безгә үзенең бөтен серле матурлыгын ачып бетерми. Аны белер өчен, җирне, тормышны гомер буе өйрәнергә кирәк. Ә гомерең йөз елдан артса да, табигатьнең барлык матурлыгын белеп булыр идеме икән?.. Әнә тамчылар тама. Әгәр моны композитор күреп торса, ул, һичшиксез, шул тамчылар тавышында яз җырын ишетер иде. Әгәр биюче, язгы җил искәндә, каеннарның иелеп-иелеп китүләрен карап торса, ул моны бер гүзәл биюгә охшатыр иде. Яз үзенең тамчылары белән җырлап килә. Үзенең гүзәл буяулары белән җирне бизәп килә. Үзенең йомшак җиле белән терекләрне йокыдан уятып килә... Владимир белән без шул турыда озак сөйләштек. Бәлки, бу хисләрне безгә яз алып килгәндер. Чөнки без, кыш буе тынчу баракларда туңып, язны гомергә күрмәгәнчә сагынган идек. Тик бу яз безнең гомерләребездә беренче мәртәбә авыр һәм моңсу яз иде. Ул безгә тимер койма аша гына карый. Яз безнең яннан, безне читләтеп кенә узып бара. Кайдадыр ташкын гөрли, кайдадыр тургайлар сайрый, кайдадыр кешеләр язны туган якларында каршылыйлар. Ә без читтә. Без шул шаулап торган яз диңгезендә, кара атауда яшибез кебек. Бар тирә-як гөрли, дулкыннар кага, ә безнең атау тып-тын. Тик әнә шул тамып торган тамчылар гына безгә яз җырын җырлыйлар иде. Барак буйларында әсирләр кояшта җылынып утыралар. Әле көз көне бу лагерьда күпме кеше бар иде. Хәзер алар бик аз калганнар. Мин әйтер идем, әгәр безнең лагерьда ун мең кеше булса, хәзер аларның саны ике меңгә дә җитми торгандыр. Моннан өч ай гына элек шыгрым тулып торган барак бүлмәләре бөтенләй бушап калган. Ә лагерь артындагы каберлектәге өч базның инде өченчесе дә җир белән тигезләнгән. Озакламас ул каберләр өстенә ямь-яшел булып үлән шытып чыгар, һәр иртәдә шул үләннәрнең кыякларыннан кабер өстенә салкын чык тамчылары төшәр... Владимир белән без барлык баракларны йөреп чыктык. Иске танышларның күбесен очратмадык. Теге, саламнан бик оста чабата үрүче егет тә юк. Кайчандыр агачтан матур шахмат фигуралары ясаган кеше дә күренми. Калай кисәкләреннән безгә аш савытлары ясап биргән карт калайчының да инде калын тавышы ишетелми иде. Баракларда инде тиф белән авыручылар юк диярлек. Урында ятучылар авырудан соң тора алмыйлар иде әле. Эпидемия вакыты узды. Без тагын ишегалдына чыктык. Капканың теге ягында немец солдатлары, ашыга-ашыга, капкага аркылы-торкылы кагып куйган агачларны каерып маташалар. "Карантин" дип язылган такталар алып ташланган. Кемдер шунда: — Карантин бетте, — дип кычкырып куйды. Әлбәттә, моңардан безгә шатлык аз иде. Ләкин өч ай буена бикләнеп торган капканың ачылуы безгә ниндидер бер өмет бирә. Әйтерсең шул капкадан безнең янга тормыш килеп керер кебек тоела иде. Бу хәбәр лагерьны җанландырып җибәрде. Төнлә белән әсирләр үзара кызу-кызу сөйләшергә керештеләр. Барысыннан да элек безне фронттагы хәлләр кызыксындыра. Кемдер немецларның Мәскәү янында тар-мар ителүе турында каяндыр ишетеп өлгергән. Монысы безнең өчен ул көннәрдә иң шатлыклы хәбәр булды. Күңелгә җылы керде, әйтерсең безне, иртәгә таң атканда, менә бу үлем атавыннан дусларыбыз килеп коткарыр кебек иде. Владимир миңа якын ук сыенып ятты. Без бер шинельне аска, берсен өстебезгә яптык. Безнең как сөяккә калган гәүдәләребез бер шинель астына да сыя иде. Мин яңа дустымны кочаклап алдым. Ул сабый бала кебек кенә иде. Бервакыт язмыш менә шулай еракларда туып үскән ике җан иясен бер шинель астына кертеп йоклатыр дип кем уйлаган? Владимир бик тиз йокыга китте. Ә мин әле һаман уйланып ятам. Минем күз алдымда әле һаман язгы тамчылар тамып тора. Белсәң иде, бу язгы тамчылар нәрсә турында җырлыйлар икән? Юк, алар җырламыйлар, елыйлар түгелме соң? Икенче көнне иртә белән: — Ауфштейн! — дигән сүз безне йокыдан уятты. Без өч ай буена ул сүзне ишеткәнебез юк иде. Ә бүген ул сүз, колакларга һәм җанга ят сүз, яңадан кабатланды. Карантин бетте, газап калды. Икенче кисәк Хуш, туган ил! Утырдым вагон читенә, Киттем Герман иленә. Герман иле — яшел үлән, Әллә кайтам, әллә үләм. Бу җырны мин балачакта ук ишеткән идем. Ул җырны кем дә булса җырлаганда, минем күз алдыма бер солдат килеп баса иде. Әнә вагон читенә аякларын салындырып утырган да ерак илгә китеп бара. Белмим, нигәдер ул солдат миңа карт булып күренә иде. Аның битен сакал-мыек баскан, йөзе җыерчыкланган, күзләре моңлы. Ә бүген мин үзем дә, шул мескен солдат кебек, вагоннарга утырып, Германиягә китеп барам. Дөресе, китеп бармыйм, мине алып китәләр. Герман җире — яшел үлән, Әллә кайтам, әллә үләм. Әйе, әллә кайтам, әллә үләм... Безне алда нинди көннәр көтә? Моны күз алдына китерүе мөмкин түгел. Дошман безне үз иленә коллыкка алып бара. Хәзер мин дустым Гришаны хәтерлим. Ул, мескен, үлгән чагында: "Бу кайсы гасыр?" — дип сораган иде. Бу сорауның мәгънәсен хәзер аңладым. Гриша, мөгаен, әле егерменче гасырда да кеше коллыкта газаплана дип уйлагандыр. Әйтерең бармы, егерменче гасырда — коллык! Гриша моның белән үзенең соңгы сулышында изүчеләргә, фашистларга җан ачуын белдерергә теләгәндер. Әйе, дустымның соравы хәзер миңа аңлашыла. Поезд бара. Вагоннар чайкалып-чайкалып китә. Без вагон ярыкларыннан соңгы мәртәбә туган илебезгә карыйбыз. Юл читләрендә зифа чыршылар безгә башларын иеп калалар. Гүя алар: — Хушыгыз, газиз балакайлар, — дигән кебек, безне озаталар. Һәр вагонда илле кеше. Вагон эче караңгы. Тәрәзәләр такта белән кадакланган. Ишекләр бикле. Әйтерсең безне дүрт кырлы зур тартмага тутырганнар. Моны табут дияргә дә була. Чөнки безнең белән бергә, безнең һәрберебезнең баш турысында үлем дә бара. Ул бездән беркайда да калышмый. Поезд туктаган арада, вагоннардан икешәр, өчәр үлгән әсирне алып торалар. Безнең вагоннан да инде өч кешене өстерәп чыгардылар. Бер иптәш әле үлеп җитмәгән, ләкин хәрәкәтсез тынып калган иде, тик сирәк кенә ыңгырашкалап куя иде. Немец солдаты аңа тукталып карап торды да, кулын селкеп: — Капут, — диде һәм вагонның ишеген шалтыратып ябып куйды. Поезд тагын кузгалып китте. Вагонда тынлык. Нәрсә сөйләргә? Тел сүз тапмый. Кеше акылына сыя алмаслык бу вәхшилек каршында кем булса да телсез калыр иде. Без Владимир белән янәшә ятабыз. Без, лагерьда дусларыбызны югалткан ике ятим, бер-беребезгә бигрәк тә якынайдык. Поезд барган саен, туган ил ераклаша. Һәркемнең йөрәге сыкрый. Мөмкин булса, йөрәк, күкрәктән чыгып, җиргә сикереп төшеп калыр иде кебек. Туган җир! Анда безнең газиз анабыз, сөйгән ярыбыз. Анда безнең бала чагыбыз, узганыбыз һәм киләчәгебез. Барысы да, барысы да кала ич! Ничек янмасын йөрәк! Ике көн барганнан соң, Вильнюс шәһәренә килеп җиттек. Безне вагоннардан төшереп сафка тезделәр. Санап чыктылар. Аннары машиналарга төяп, шәһәргә алып киттеләр. Машиналар таш коймалы зур йортка керделәр. Бинага карау белән үк, без моның нинди йорт икәнлеген белеп алдык. Бу өч-дүрт катлы, вак-вак тәрәзәле таш төрмә иде! Ни өчендер бу төрмә Вильнюс елгасы ярына ук салынган. Су төрмәнең бер як стенасына кагылып ага. Иртә-кич бүлмәләр томан белән тула, соңыннан стеналардан тамчы тама башлый. Ул тамчылар әкрен генә агып төшәләр дә, идән лачма су була. Инде көннәр шактый җылынып торса да, без төрмәдә, бу җепшек бүлмәләрдә калтырый идек. Тик көн уртасында гына төрмә эче бераз җылынып китә. Ә кичкырын бүлмәләрне тагын куе томан баса. Хәтта бер-беребезне күреп тә булмый торган иде. Безнең бүлмәләргә немецлар бары тик иртә белән генә кереп чыгалар, саныйлар да көн буена күренмиләр. Безне нишләтергә уйлыйлар фашистлар? Шул сорау борчый күңелне, ләкин беркем дә дөресен әйтә алмый иде. Бу билгесезлек эчне пошыра. Күңел җавап эзли. Ул вакытта безнең дөнья белән бәйләнеш булмаганлыктан, безгә бик күп хәлләр ишетелми кала иде. Хәзер мин ул көннәрне исемә төшерәм һәм, үземә билгеле булган фактларны уйлап карасам, ул вакыттагы хәлләр ачыклана. Эш менә нәрсәдә. Немецлар Россияне яшен тизлеге белән басып алырга уйлаганнар иде. Солдатларның әйтүенә караганда, Гитлер ике атна эчендә Мәскәүгә чәй эчәргә килергә тиеш булган, имеш. Андый хыялый атналар күптән узды инде. Гитлер армиясен ул вакытта Мәскәү яныннан кире кагып җибәргән булганнар. Немецлар чигенә. Шуңа күрә алар әсирләрне фронт сызыгыннан ераграк алып китәргә ашыкканнар икән. Бу — бер. Икенчедән, сугыш Германиядән һаман миллионлап солдат сорый. Германиянең үз тылында эшче куллар сәгать саен кими бара. Димәк, әсирләрне эшкә файдаланырга кирәк булган. Өченче факт шулай ук әһәмиятле. Гитлер үзенең хуҗаларына — капитал магнатларына — бу сугыштан Россия исәбенә миллионлаган табыш ышандырган. Шуның беренче авансы итеп, ул рус әсирләрен байларга коллыкка бирергә ашыккан. Моның белән Гитлер Германия халкына: "Без җиңәбез, менә карагыз, бездә күпме әсир бар", — дип мактанырга теләгән. Без, үзебезнең язмышка карап, фронт хәлләрен сизенә башладык. Немец безне үз тылына таба күчерә икән, димәк, бу юкка түгел. Немец армиясенең үкчәсенә басып куып киләләр дигән сүз. Без, әле Борисов шәһәрендәге лагерьда торганда, рус самолётларын бик сирәк ишетә идек. Ә хәзер, фронт яныннан шактый ерак китүебезгә карамастан, Вильнюс өстендә һәр төнне рус бомбалары шартлый башлады. Димәк, фронт бирегә таба килә. Немец армиясе артка тәгәри. Без, шулай төрмәдән торып, һәрбер тавышны, һәрбер хәрәкәтне аңларга өйрәндек. Калай кисәге Вильнюс төрмәсендә без нәкъ бер ай тордык. Биредә безне яңадан исәпкә алдылар. Яңа карточкалар тутырдылар. Һәм һәрбер әсиргә калайга баскан номер тактылар. Владимир бу соры калай кисәген әйләндереп-әйләндереп карады, аннары бармаклары белән кысып бөгәргә маташты. Калай көчсез бармакларга гына бирешмәде. Ул шактый нык һәм сизелерлек авыр иде. — Бездә мондый биркаларны хайваннарга тагалар иде, — диде бер әсир һәм калай кисәген, әле бер кулына, әле икенче кулына күчереп, һавада уйнатты. Әйтерсең калай кисәге аның кулларын пешерә, һәм әсир аны шулай суытырга тели иде. Владимир кашларын җыерды. — Хәзер инде анабыз яратып кушкан исемнәребез бетте, безне менә шул калай номер белән генә йөртерләр, — диде. Миңа да авыр иде. Мин, бәлки, бу калай кисәге турында тагын да кискенрәк итеп әйтә алган булыр идем. Ләкин яшь кешенең болай да бик иртә яраланган йөрәген тагын борчырга теләмәдем. — Нишлисең инде, Володя, — дидем, — язмыш шундый. Без туган илләргә кайта алмасак, бәлки, менә шул калай кисәге безнең хакта сөйләр. Туганнарыбыз, шул калай кисәгенә карап, безнең язмышыбызны акларлар. Алар безне бервакытта да хыянәтче димәсләр. Бу калай кисәге безнең пакьлегебезгә шаһит булып торыр... Володяга бу сүзләр ошады. Ул, күзләрен зур ачып, минем йөземә карады. Күрәсең, мин аның каршында ниндидер бер сер ачкан кебек күренгәнмендер. Мин моны сиздем. — Тормышта менә нинди буяулар да бар, энекәш, — дидем мин аңа. — Бу төсләрне дә күрә белергә кирәк. Мин яшь кешене үземчә бераз дөнья хәлләре белән таныштырырга уйладым. — Син зәңгәр күктә әллә ничә төрле төс таныйсың. Ә тормышта хәрәкәт дигән бернәрсә бар. Аның төсе юк. Хәрәкәтнең сәбәбе бар. Хәрәкәт ансыз тумый. Сиңа да, миңа да шул сәбәпне аңлый белергә кирәк... Сүзләрем бик галим кешенекенә охшап китә бугай, мин шунда туктап калдым һәм: — Минем бабай шулай әйтә торган иде, — дидем. Володя елмаеп куйды. — Әйдәгез, без дуслар булабыз, — диде ул миңа. — Без болай да дуслар ич, — дидем мин. — Юк, алай гына түгел, куллар алышып... Мин ирексездән көлеп җибәрдем. Минем алдымда әйтерсең әле таякка атланып чабып йөрүче бер малай басып тора иде. — Володя, син бит инде дәү кеше, аңлыйсыңдыр ич, язмыш безнең кулларны күптән бер-берсенә кушты... Володя, нәкъ балаларча, оялган сыман, керфекләрен түбән төшерде. Мин аны кызгандым. — Ярый, — дидем. — Мә... — Володяга кулымны суздым. Володя миңа кулын бирде дә күкрәгемә үк килеп сыенды: мин аны шунда туган энем кебек хис иттем. "Шундый нечкә күңелле, шундый сизгер җанлы кешене, язмыш, нигә бире алып килдең?" — дип уйладым мин. Берничә көннән соң безне яңадан эшелонга утырттылар. Юлга икешәр кипкән балык һәм ике йөз грамм икмәк бирделәр. Бу безнең туган илдә соңгы станциябез иде. Поезд безне Германиягә алып китте. Ят ил Биш көннән соң поезд каядыр килеп туктады. Юк, ул туктамады, поезд дөньяның бер читенә килеп терәлде кебек. Әйтерсең без шушы биш көн, биш төн эчендә әллә кая, бик еракка-еракка киткән идек. Монда кояш та башка төследер, җир дә башка, хәтта агачлар да безнең яктагы кебек түгелдер дип уйлаган идек без. Менә вагон ишекләре ачылып китте. Кинәт саф һава күңелләрне кытыклап җибәрде. Кояш нурлары күзләрне чагылдырды. Инде апрель чәчәк аткан. Тирә-якта каштан агачлары ап-ак ефәк кием кигән кызлар кебек күпереп күренәләр. Җир өсте ямь-яшел. Еракта таулар, таулар гына... Германия нинди матур икән! Биредә кеше йомшак күңелле, җыр яратучан һәм хөр йөрәкле булып гомер итәдер дип әйтәсе килә иде. Биредә шул чәчәк аткан гүзәл табигать эчендә фашистлар да яши дип ышанасы килми иле. Ләкин безне вагоннардан төшкәндә каршылаучылар нәкъ шулар булдылар. Алар, төркем-төркем җыелышып, вагоннар каршына басканнар иде. Кулларында автоматлар. Яннарында бозау кадәрле овчарка этләре канлы күзләре белән безгә карап торалар. Ә тагын да читтәрәк гражданский киемендә ирләр һәм чибәр-чибәр хатын-кызлар күренә. Алар чын рус кешесен күрергә килгәннәр, күрәсең. Һәм менә хәзер шатлыкларын эчләренә җыя алмыйча көлешәләр, безнең кайберләребезгә бармаклары белән төртеп күрсәтәләр. Мин тагын шуны белдем: безне вагоннардан санап чыгаручылар әлегә кадәр күреп килгән немецларга охшамыйлар иде. Болары ап-ак йөзлеләр, барысының да өс-башы пөхтә, аякларында ялтыравыклы итекләр, өсләреннән хушбуй исе аңкып тора. Алар — немец капиталистларының балалары. Аларны үз әтиләре янында калдырганнар. Сугышта үлүе мөмкин ич. Ә биредә ышык, рәхәт. Дары исе дә юк, пулялар да сызгырмый. Коралсыз әсир белән сугышу авырмыни? Миңа, ни өчендер, сугышта йөргән гади немец солдаты боларга караганда яхшырак дигән уй килде. Без әле лагерьда немец солдатларының кайбер сүзләрен ишарә белән булса да аңлый идек. Ә болар әллә ничек сөйләшәләр. Колак төбендә чебен көтүе чыжылдап оча диярсең. Безне өчәр-өчәр итеп сафка тезделәр. Колоннаның алдына машина чыкты. Як-якка немец солдатлары басты. Колоннаның артыннан, озын чылбырга бәйләнгән этләр җитәкләп, тагын бер төркем сакчылар иярде. Колонна кузгалды. Без алмагачлар тезелгән юл буйлап киттек. Менә ямь-яшел бакча эчендә утырган бик матур авыл аша узабыз. Немецлар, оясыннан башын сузган попугайлар кебек, тәрәзәләрдән тыгылып, безгә тыннарын да алмыйча карап торалар. Авыл уртасына җитәрәк, каяндыр бер төркем немец малайлары йөгереп чыкты. Алар, нәрсәдер кычкырып, безгә таш атарга керештеләр. — Ух, немчура, — диде Владимир һәм ачуланып төкереп куйды. Берзаман безнең өстебезгә яңгыр ява башлаган кебек булды. Без югарыга күтәрелеп карадык. Биек йортның тәрәзәләреннән безнең башларыбызга юынтык сулар түгәләр иде. — Үзләре биектә яшәсәләр дә, җаннары түбән икән, — диде кемдер. Әйе, аларның җаннары түбән иде. Алар, безне мыскыл итеп, үзләренең шул түбән җаннарын тынычландырырга телиләр. Ләкин без шул хәлебездә дә үзебезне өстенрәк хис итә идек. Дошман котырына икән, димәк, аның хәле мөшкел. Дөресен генә әйткәндә, без Германия җиренә үзебез белән немец армиясенең җиңелү хәбәрен алып килдек. Моны аңлаучылар булдымы икән ул чакта? Бәлки, булмагандыр, әмма әсирләрне үз илләреннән шулай еракка алып килеп яшерергә телиләр икән, нидер тынычлык бирми дошманга. Авылны чыгу белән, безнең алда тагын озын юл ачылды. Бу юл, елан кебек, тау битеннән борыла-сырыла, югарыга таба үрмәли. Бераздан безнең колонна шул юл буйлап таулар арасына кереп китте. Безгә бу илдә бар нәрсә ят. Хәтта кошларның сайравы да ничектер күңелгә ят булып ишетелә. Бәлки, ул вакытта миңа кайгыдан шулай тоелгандыр. Инде төш авышып бара. Немецлар безне ашыктыралар. Күрәсең, барасы юл ерак әле. Артта этләр өргән тавышлар ишетелеп китте. Арып артта калучыларга сакчылар овчаркаларын өстерәләр. Владимир арыды. Адымнары акрыная башлады. Мин аның култыгыннан алмакчы идем дә, ул: — Кирәкми, үзем барам, — дип, кулымны этеп җибәрде. — Син әллә мине әлсерәде дип беләсеңме? Синнән калышмам, курыкма... — диде. Без һаман барабыз. Тирә-якта ташлы таулар. Аларның сыртларында биек наратлар үсеп утыра. Юл югары күтәрелгән саен, һава салкыная бара, агачлар сирәгәя. Менә алда баручылар, ни өчендер, баш киемнәрен сала башладылар. Нәрсә булды, дип уйладым мин. Һәм шул турыга җиткәч, үзем дә пилоткамны салдым. Без барган юлның уң ягында бик зур чуен тәре, кара кием кигән титан кебек, ташлар һәм наратлар арасында берьялгызы басып тора иде. Тәренең уртасына Биредә 1914 — 1918 елларда үлгән рус әсирләре күмелгән дип язылган. Тәнем калтырап китте. Колонна тып-тын булып калды. Адымнар әкренәйде. Башлар ирексез түбән иелде. Менә хәзер генә без үзебезнең кая барганлыгыбызны белдек. Безне немецлар каберлеккә куып баралар. Бу чуен тәре шул каберлекнең капкасы алдында безне каршылап тора иде. Дуслар сәламе Юл сулга борылды. Колонна тау сырты буйлап әйләнеп-әйләнеп үтте. Бераздан соң без тау башына менеп җиттек. Алдыбызда киң кыр ачылды. Без анда рәт-рәт итеп салынган карсак кына озын баракларны күрдек. Алар тезеп куйган тимер тартмаларга охшыйлар. Бу лагерь иде. Бу урын, тау башында булса да, чокыр кебек убылып тора. Ул әнә шул тимер тартмалар белән тулган базны хәтерләтә. Базның тирәсендә кәкре-бөкре наратлар үсә, тагын да арырак ялангач тау сыртлары гына күренә. Күктә кургаш төсле авыр болытлар йөзә. Алар, безнең башларыбызга тия язып, бик түбәннән генә агылалар. Безнең күңелләр боек, йөрәкләр авырсынып тибә. Кая гына карасаң да, бар нәрсә дә ят. Без килеп җиткәндә, лагерь капкасы ачык иде. Капка өстендә авыр канатларын җәеп, чуеннан койган кара башлы козгын тора. Ул тырнакларын тырпайткан, авызын ачкан, күзләрен акайтып, безгә карый. Козгын түгәрәк шар өстенә кунган. Шул түгәрәк шар уртасына фашист свастикасы ясалган. Свастика дүрт башлы еланга охшый иде. Бала чагымда минем бик куркынычлы әкиятләр ишеткәнем булды. Хәзер менә, лагерьга аяк атлаганда, шул әкиятләрне тыңлаган чактагы кебек шомлы булып китте. Бу козгынлы капкадан узганда, мин үземне аждаһалар йортына кергәндәй хис иттем. Күңелгә бер генә уй килде. Биредән кире кайту юк. Без шунда, шушы убырлар йортында бетәрбез инде, дип кенә әйтергә мөмкин иде. Лагерь өч рәт тимерчыбыклы койма белән уралган. Койма араларында түгәрәк-түгәрәк итеп тагын чәнечкеле тимерчыбык чорналган. Баганалар таш. Йөз метр саен кеше башы сөяге белән ике кул сөяге рәсеме ясалган такталар эленгән. Бу — койма чыбыкларына электр тогы үткәрелгән дигән белдерү иде. Немец солдатларын без беркадәр белә идек инде. Алар арасында бик усаллары да һәм әле кешелеген югалтмаганнары да очраганы бар. Ләкин, бу лагерьдагы сакчыларны күргәч, без ирексездән башларыбызны селкеп куйдык. Мондагы немецлар, сайлап алынган кебек, барысы да буйга зур, таза, муеннары катлы-катлы юан иде. Аларның чалбарлары да тәннәренә сырышып тора. Дөресен генә әйткәндә, алар йөк атларына охшыйлар иде. Алар бар да кара мундир кигәннәр. Фуражкалары киң түбәле, козырёклары очланып алга чыккан. Маңгайларында үлек башы төшерелгән значок, җиңнәренә көмеш ука белән "СС" дигән хәрефләр чигелгән. Алар пистолетларын итек балтырына тыгып йөриләр. Кулларында йә таяк, йә камчы. Шул немецларга карап кына да, биредә әсирләрне нинди язмыш көткәнен ачык аңларга була. Володя миннән бер генә адым да калышмый. Аның күзләре зур булып ачылган. Хәзер инде мин аның йөзендә ирләргә генә хас сызыклар күрә башладым. Бу авыр кичерешләр яшь кешенең матур йөзенә мәңге җуелмас эзләрен язалар. Хәтта аның куе кара бөдрә чәчләре арасыннан көмеш бөртекләр дә ялтырап китә. Әле тормышның ямен күрергә дә өлгермәгән яшь кеше күзгә күренеп картая иде. Володя бер сүз дә эндәшми. Ә мин нәрсә әйтим? Киләчәк төн кебек кара. Ичмасам, шул кара төндә бер генә ут чаткысы да ялтырамый! Арабыздан берәү: — Германия! — дип әйтеп куйды. Бу сүзгә кайгы да, сагыш та, нәфрәт тә — барысы да бергә җыелган иде. Бу сүзне әйтүче кеше, инде артык түзә алмыйча, йөрәктә янган утын тышка чыгарды. Безне баракларга кертеп тутырдылар. Бараклар бик озын, берничә блокка бүленгән. Һәр блокка йөзәр кеше урнашты. Блокларга өчәр катлы тимер койкалар куелган. Койкалар шәрә. Хәтта кайберләрендә такталар да юк. Тимер стеналардан салкын бәреп тора. Идән таш, тәрәзәләр кечкенә, алар да төрмәдәге шикелле рәшәткәле иде. Кемдер, бу хәлне күреп: — Читлек эчендә читлек, — дип куйды. Әйе, без, нәкъ читлеккә ябылган кебек, бөтен дөньядан, тормыштан аерылган идек. Баракта бер генә минут та торасы килми. Салкын сөякләргә үтә. Без Володя белән чыктык. Әсирләр барак буйларына чүгәләп утырганнар. Биредә җылырак иде. Таулар өстеннән язгы җил исеп куя. Җил каштан чәчәкләре исен алып килә. Хәзер бар җирдә дә язгы табигать чәчәк ата, җирне чәчәкләргә бизи. Ә җирдә канлы сугыш бара. Меңләгән кешеләр сугыш тәгәрмәче астында изелеп сытылалар. Меңләгән әсирләр менә биредә, чәчәкләр атканда, үзләренең соңгы сәгатьләрен көтәләр. — Нишлисең син, кешелек, нишлисең? — дип, бөтен дөньяга иң ачы аваз белән кычкырасы килә. — Тукта, тукта син, сугыш! — диясе килә. Ләкин бу таулар арасында безнең тавышны кем ишетер? Юк, ишетелмәс. Тик ташлар гына яңгырар да, аваз кире кайтыр. Без лагерь буйлап киттек. Лагерь зур иде. Әле монда ул бараклар яңадан-яңа тоткыннар көтеп торалар. Руслардан без беренче килүчеләр булдык. Лагерь тимерчыбыклы коймалар белән берничә бүлеккә бүленгән. Бер бүлектә поляк әсирләре, икенчесендә французлар ябылган. Безнең янәшә бүлектә француз әсирләре. Без койма янына килеп туктадык. Без бу якта, французлар теге якта, бер-беребезнең күзләренә карашып торабыз. Французлар нәрсәдер әйтәләр. Без аңламыйбыз. Алар да русча төшенмиләр. Ләкин без бер-беребезнең йөрәкләрен аңлыйбыз. Алар: — Москау! — диләр. Без: — Париж! — дибез. Шул ике сүз — ике башкала исеме — безгә күп нәрсәне аңлата. Бер яшь кенә кара тутлы француз әсире алгарак чыкты. Ул койма янына ук килде дә уң кулын, йодрыклап, өскә күтәрде. "Рот фронт!" дигән сүз иде бу. Без Германия коммунистларының бу исәнләшү салютын әле туган илдә үк белә идек. Кинәт бу яктан берьюлы йөзләгән кеше шул салютны кабатлады, һәм "Рот фронт!" дигән сүз яңгырап китте. Французлар ягында да бу сүз берничә мәртәбә ишетелде. Француз уллары белән беренче мәртәбә танышуыбыз иде бу. Кара болыт артыннан кинәт күренгән кояш кебек шатлык булды бу безгә. Без ят илдә үзебезнең дусларыбызны таптык. Алардан туганнарча иң беренче сәламне алдык. Чит илдә беренче көн шул солдат сәламе белән башланды. Бу озак күрешмәгән дусларның кавышуы кебек булды. Стенага язылган тарих Әле караңгы иде. Безне уяттылар. Хәер, без инде үзебез дә күптән уяу ята идек. Баракка немецлар килеп керде. Кулларында кесә фонарьлары яна. Алар, ашыга-ашыга, койкаларны карап чыктылар. Әле торырга өлгермәгән кешеләрне таяк белән төрткәләп торгыздылар. Барыбызны да сафка тезделәр, санап чыктылар. Аннары һәр блоктан икешәр кешене ияртеп, үзләре белән алып киттеләр. Бераздан соң ул кешеләр калай баклар белән кайнар су алып кайттылар. — Савытларыгызны китерегез, чәй бирәбез, — дип, су китерүчеләрнең берсе кычкырып хәбәр итте. Бөтен барак гөр килә башлады. Кружкалар, котелоклар шылтырады, һәркем тизрәк чәй алырга ашыкты. Ничә атналар буена инде кайнар аш түгел, бер генә тамчы кайнар су да эчкәнебез юк иде. Володя белән чиратка бастык. Яртышар литр су алдык. Аңардан ниндидер үлән исе килә. Сизелер-сизелмәс кенә сахарин тәме дә бар кебек. Володя чәйне эчеп карады да: — Әллә баллы, әллә тозлы, һич аңлап булмый, — диде. — Их, бездәге чәйне бер генә йотым эчәсе иде... — Син шул яшеңнән чәй тәмен беләсеңмени? — Белмәскә, шикәр салып җибәрсәң, ай-һай, тәмле була ул. Әлбәттә, Володяны чәйдән бигрәк шикәр кызыктыра иде. Шикәре булса, чәй тәмле була дип уйлый, күрәсең, ул. Мин эчтән генә "балакай" дип көлеп куйдым... Чәй тәмсез булса да, без аны берьюлы эчеп бетердек. — Шулай, дуслар, эчәкләрне юдык, — дип, карт кына солдат сүзгә кереште. — Безнең доктор да әйтә торган иде: "Аш алдыннан чәй эчәргә кирәк", — ди торган иде. "Аппетит ачыла", — ди иде. Бәлки, фрицлар безне кунак итәргә уйлыйлардыр. Как ни как, ерак илдән килдек ич... — Кунак итәрләр... Ләкин нәрсә белән? Сүз, әлбәттә, озакка сузыласы иде. Шулвакыт баракта тагын немецлар күренде. Алар арасында бу юлы барысыннан да озынрак, колга кебек нечкә бер офицер да бар иде. Аның башы читән казыгына элеп куйган чүлмәк кебек. Йөзе сипкелле, кашлары сары, күзләре кечкенә һәм, ни өчендер, аның күзләре миңа яшькелт булып күренделәр. Алар ак керфекләр арасыннан пыяла төймәләр кебек ялтырыйлар. Бу кеше лагерьның коменданты икән. Ул солдатларга нәрсә турындадыр кычкырып сөйләде. Солдатлар, шәм кебек басып, үзләренең башлыкларын тыңлап тордылар, һәм бар да, үкчәләрен үкчәгә сугып, аңа честь бирделәр. — Яволь, яволь! — диештеләр. Барыбызны да ишегалдына чыгарып тезделәр. Комендант строй буйлап узды. Ул үзенең яшькелт күзләре белән һәркемнең йөзенә карап үтә. Кайберәүләр алдында озак тукталып тора. Аңа текәлеп карый һәм һичбер сәбәпсез әсирнең битенә перчатка белән суга. Суга да: — Дисциплина! Дисциплина! — дип кычкыра. Соңыннан үзе ыржаеп көлә. Аннары ул үз янына тәрҗемәчене чакырып алды. Аңа нәрсәдер әйтте. Тәрҗемәче шактый карт немец иде. Бәлки, ул кайчандыр рус телен яхшы белгәндер, ә хәзер сүз саен туктала һәм бик озак сүзсез генә иреннәрен селкетеп тора. Без көч-хәл белән шуны аңладык: Лагерьда иртәнге биштә йокыдан торырга. Кич сәгать сигездән соң тышка чыгып йөрмәскә. Немец солдатына каршы әйтү тыела, солдат нәрсә кушса — үтәргә. Тыңламаучыларга беренче мәртәбә ун камчы бирелә. Икенче юлы ун елга төрмәгә хөкем ителә. Төнлә ут күренгән баракларга сакчылар пулемёттан искәртмичә атачаклар... Аңлашылганча, бу — лагерьның көн режимы иде. Тәрҗемәче бары иртәнге һәм кичке сәгатьләр турында гына сөйләде. Ә көн буе нишләргә тиеш идек соң без? Монысын соңыннан гына белдек. Бу турыда мин сөйләрмен әле. Тәрҗемәче сүзен бетерде. Ул, кесәсеннән кызгылт яулыгын чыгарып, борынын сөртте. Күрәсең, русча сөйләшүе авыр иде аңа. Комендант тагын ниндидер команда бирде. Солдатлар әсирләрне берәм-берәм тенти башладылар. Кесәләребездә булган барлык вак-төяк әйберләрне, карандаш-кәгазь кисәкләрен, хәтта төймәләрне дә җыеп алдылар. Кайбер әсирләрнең пилоткаларында йолдызлар калган иде әле. Немецлар иң элек шул йолдызларны бик пөхтәләп кесәләренә сала башладылар. Бәлки, алар соңыннан: — Менә без ничек сугыштык, менә карагыз, без русларның башларыннан йолдызларын йолкып алдык, — дип мактанырга уйлыйлардыр. Тик алар бернәрсәне оныталар иде: чебиләрне көзен саныйлар ич... Тентү бетте. Безне яңадан баракларга куып керттеләр. Бу юлы инде тәрҗемәче кирәк булмады. Безнең баш өстебездә камчылар һәм таяклар чыжлады. Ә комендант бик эре кыяфәт белән безгә карап тора. Күрәсең, ул шуңардан ләззәт таба иде. Бу һичбер сәбәпсез кыйнаулар немецларга нигә кирәк булды соң? Без белә идек: фашистларның Мәскәү янында тешләре коелды. Алар шуның үчен бездән алалар. Безнең тәннәребез камчы эзеннән авыртса да, Ватаныбызның батырлыгы өчен җаннарыбыз шатлана. Шул уй безгә газапларга түзәргә көч бирә иде. Тышта, шыбырдап, яңгыр ява башлады. Эре-эре тамчылар баракның калай түбәсенә килеп бәреләләр. Тәрәзәдән карасаң, соры таулар күңелгә авыр моң салалар. Дөресен әйткәндә, без Германиянең кайсы җирендә икәнлегебезне белми идек. Безнең өчен җир кайдадыр түбәндә, ә без бер билгесез планетада яшибез кебек иде. Володя белән югары катка урнаштык. Шулай бервакыт Володя стенага карап ятканда, анда нәрсәдер күреп, сикереп торды. Ул, стенага якын ук килеп, бик җентекләп карый башлады. — Кара әле, Николай, — диде ул, стенага бармагы белән төртеп. Акшар буявы астыннан беленер-беленмәс кенә булып хәрефләр күренә. Володя сакланып кына, стена буявын сөртеп алды. Безнең күз алдыбызда русча язылган сүзләр килеп чыкты. Хәрефләрнең кайберләре инде җуелып бара. Володя аларны тырнак белән төзәтте, һәм без "Биредә яшәде һәм газап чикте Кириллов Иван, Тамбовтан. 1914— 1918 ел" дип язылган сүзләрне укыдык. Гаҗәп нәрсә иде бу. Володя түзмәде. — Кем Тамбовтан? Бире кил, — дип кычкырып җибәрде. Тамбов кешесе тиз табылды. Ул безнең янга килеп тә җитте. Володя аны югары катка чакырды. — Әнә укып кара, туганкай, бу синең бабаң түгелме? — диде. Тамбов кешесе язуны укып чыкты. — Бабам түгелен түгел дә, якташ, — диде теге әсир һәм башыннан пилоткасын сыпырып төшерде. Әйтерсең ул якташының үле гәүдәсе янына килеп баскан иде... Белмим, Кириллов Иван туган иленә кайта алганмы? Әллә ул кичә без күргән чуен тәре астында ятамы? Ләкин аның исеме менә шушы тау башындагы баракның стенасында ничә еллар инде сакланган. Стенадагы язу бу лагерьның авыр тарихы иде. — Димәк, безнең бабайлар яшәгән йорт икән бу, — дип, Володя, шинель якаларын күтәреп, койкага сузылып ятты. Ул шинель эчендә кечкенә генә бала кебек иде. Бу балага әле ананың йомшак куллары кирәк. Әле аны иркәләргә, назларга кирәк. Әле ул менә биредә, коры такта өстендә ята. Килсен иде ана, күрсен иде баласын. Дошманнарга йөрәк нәфрәтен әйтер өчен, әле кеше телендә булмаган утлы сүзне, бәлки, ул гына, бары тик ул гына таба алыр иде. Күп көннәрнең берсе Тагын таң атты. Нәкъ иртәнге сәгать биштә тагын ят сүз ишетелде: — Русски, ауфштейн, ауфштейн! Әсирләр тагын яртышар литр үлән суы алдылар. Бу юлы суны без татып кына карадык. Ул кичәге кебек үк тәмсез һәм әллә нинди күңел болгаткыч даруны хәтерләтә иде. Чәй белән бергә безгә йөз сиксәнешәр грамм икмәк бирделәр. Икмәк дигәнем чөгендер һәм аз гына онга агач чүбе кушып пешергән бернәрсә иде. Үзе кайрак кебек каты, чәйнәгәндә теш араларында шытыр-шытыр килә. Кемдер: — Егетләр, икмәк түгел бу, брод! — диде. — "Брод" немецча икмәк дигән сүз була, — диде икенче берәү. — Икмәк булса, нигә соң ул таш кебек? — Анысын, энем, син немецтан сора инде... — Немецлар үзләре дә шуны ашыйлар микән? — Алар үзләре бездән алган икмәкне ашыйлар. Ә безгә таш бирәләр... — Ярый әле, егетләр, йөз сиксәнешәр грамм гына бирәләр. Күбрәк бирсәләр, моны ашап, үзең ташка әйләнер идең, чын әгәр... — диде безнең күршедәге берәү һәм авызындагы чәйнәлгән "икмәк"не лач итеп идәнгә төкереп ташлады. Шуның белән бу "икмәк" турында сүз тәмам булды. Владимир чәйне бөтенләй эчмәде. Ул тиз генә параша янына барып юынып килде. Аннан соң шинель итәге белән битен сөртте. Тәмам нечкәреп, сөяккә генә калган бармаклары белән чәчләрен артка таба сыпырып җибәрде. Кинәт ул үзенең учына ябышкан чәч бөртекләрен күреп аптырап калды. — Чәчләрем дә коела инде, — диде һәм тагын башын сыпыра башлады. Бармаклары тиеп киткән саен, чәчләре күбрәк коела иде. — Тифтан соң шулай була ул, яңалары тагын да матуррак булып чыгар әле, — дидем мин аңа. Володя тынып калды. Һәм авыр гына сулады да: — Кем уйлаган, кем уйлаган? — дип көрсенеп куйды. Мин аңлыйм: "Ят ил җиренә чәчем коелыр дип, кем уйлаган?" — димәкче иде Володя. Мин аны тагын да ныграк кызгандым. Украина бакчаларында үскән яшь егет, көзге чәчәк кебек, минем күз алдымда сулып бара. Ә күпме биредә шундый чәчәкләр? Һәм барысы да шушы тимер тартмада, кояш күрмичә, шатлык белмичә шиңеп бетәрләрме? Моңа җавап юк. Тик йөрәк кенә, йөрәк кенә ярсып әрни. Безне тагын тышка куып чыгардылар. Мин "куып чыгардылар" дим. Чөнки немецлар, әллә безне тел аңламыйлар дипме, әллә тагын да явызрак булып күренергә теләпме, үзләренең барлык уйларын йодрык яки камчы белән генә аңлатырга тырышалар иде. Безне тагын стройга тезделәр. Санап чыктылар. Лагерь коменданты тагын строй буйлап узды. Аның аягында ялтыравыклы итек. Атлаган саен, тимер шпоралары чыңлап китә. Бу аның үзенә, бәлки, искиткеч шәп булып тоеладыр. Ләкин, читтән караганда, ул мундир кидерелгән манекенга охшый иде. Хәтта аның куллары да, аяклары да пружинага утыртылган кебек. Менә бервакыт пружина сүтелеп бетәр дә манекен кинәт хәрәкәтсез тукталып калыр шикелле. Комендант бүген, ни өчендер, шат иде. Битенә кызыл төс йөгергән, күзләре тагын да кысыла төшкән. Авызы җәелгән. Аның йөзенә дә карыйсы килми, җирәнгеч иде. Гомумән, без шатланган немецны яратмый торган идек. Чөнки немец шатланганда, фронтта дошман җиңүгә ирешкән һәм шуңа рәхәтләнеп көлә кебек тоела иде безгә. Киресенчә, әгәр немец ачулы булса, аның кәефе кырылган булса, без эчтән шатлык кичерә идек. — Безнекеләр сабакларын укыталар боларның, — дип, эшне үзебезнең файдага юрый торган идек. Комендант күпме генә ыспай офицер булып күренергә тырышмасын, аның бар кыяфәте беркайчан да сугышта гына түгел, хәтта стройда да йөрмәгәнлеген әйтеп тора иде. Безне бер кечкенә генә бина янына алып килделәр һәм берәм-берәм шунда алып керә башладылар. Бераздан соң мин дә, Володя да бинага кердек. Биредә иң элек күзем идән уртасына беркетеп куелган зур фотоаппаратка төште. Бер немец, җилкәмнән тотып, мине шул аппарат каршына китерде. Кулларыма китап зурлыгында кара такта тоттырды һәм аңа акбур белән минем номерымны язып куйды. Икенчесе мине рәсемгә төшереп алды. Шулай ук яным белән дә бастырып төшерделәр. Башкалар белән дә шулай булды. Аннары мине өстәл янына чакырдылар. Өстәл тирәсендә симез-симез немецлар утыра иде. Бер читтә — тәрҗемәче. Араларында берсе, ни өчендер, миңа бик озак карап торды. Күзлеген бер салды, бер киде. Кыска һәм юан бармаклары белән яшел тышлы папкага суккалап алды. Аннары башын арткарак салып, иреннәрен ялап куйды. Озакка тартылган бу пауза минем эчемне пошырып җибәрде. Немец, минем йөземә карап, нәрсәдер уйлый иде кебек. Белмим, нәрсә уйлагандыр. Ләкин ул минем уйларымны белсә, әлбәттә, муеныма шунда ук бау салыныр иде. Шулай күзгә-күз карашып торганнан соң, немец эшкә кереште. Ул өстәл өстендәге өелеп торган карточкаларның берсен кул астына алды да, инде бу юлы минем өстемә ташланырга әзерләнгән эт кебек: — Наме? — дип өреп куйды. Тәрҗемәче: — Фамилияң ничек? — диде. Бу шактый зур карточкага әсирнең туган ягы, яше, өйләнгәнме, өйләнмәгәнме икәнлеге, кайсы частьта хезмәт иткәнлеге, Аллага ышанамы, ышанмыймы һәм тагы бик күп сораулар куелган иде. Немец җавапларны яза барды. Карточка янәшә өстәлгә бирелде. Карт кына немец минем җиңнәремне сызгандырды һәм үзе, кулларымнан тотып, ун бармагымны да буяу сөрткән "мендәргә" бастырды. Аннары минем бармакларымны баягы карточкага китереп куйдырды. Карточкага ун кара тап төшеп калды. Бу минем бармакларымның эзләре иде. Әгәр миңа бу ят илдә үләргә туры килсә, кем да булса, бу бармак эзләренә карап, минем дөньяда ничек гомер итүем турында, бәлки, начар сүз әйтмәс. Әгәр ул кешенең намусы бетмәгән булса, мине кызганыр. Ләкин немецка бу эзләр башка теләк өчен кирәк иде. Ул немец миннән курка һәм минем рәсемем белән генә канәгатьләнми, бармак эзләрен дә документка теркәп куя. Янәсе, кара, качсаң, без сине тотарбыз, безгә каршы таш алсаң, бармак эзләренә карап белербез. "Без көчлеләр!" — димәкче немец. Ә, минемчә, бу бармак эзләре төшерелгән карточка иң элек фашистның көчсезлеген күрсәтә торган документ иде. Әгәр каракларның, кеше үтерүчеләрнең бармак эзләрен кәгазьгә төшереп куялар икән һәм бу криминалистикада беркадәр акланган эш икән, иң элек шушы өстәл тирәсендә утыручы немецларның һәм аларның башлыгы Гитлерның бармак эзләре карточкага нигә төшерелми соң? Алар — караклар да, кеше үтерүчеләр дә. Ә без, рус әсирләре, — саф намуслы кешеләр. Гестапоның бу пычрак эше безнең вөҗданыбызны какты. Без дәшмәдек, әмма күңелдән моңа тирән нәфрәтебезне белдердек. Бу камчысыз җан кыйнау кемне генә нәфрәт утында яндырмады икән?.. Ишегалдына чыккач, безне морҗасыннан кара төтен чыгып торган икенче бер бина янына алып килделәр. — Кухня, — диде безнең бер иптәшебез. Безгә биредә яртышар литр баланда бирделәр. Аз гына кәбестә яфраклары, шалкан һәм бәрәңге кисәкләре салынган, тәме мичкәдә бик озак тынчып утырган юынтык су исен хәтерләткән тозсыз бернәрсә иде бу. Безнең котелоклар тиз бушады. Тамак ач калды. — Вот, — диде бер иптәш, кашыгы белән котелок читенә сугып, — бар иде вакытлар, минсиңайтим, хатын өстәлгә аш чыгарып куяр иде, бүлмәгә хуш исләр таралып китәр иде. Утыр, җаныем, тамагың ачкандыр, дияр иде... — Сөйләүче туктап калды, ул тагын кашыгы белән котелогына сугып алды. Гүя ул шул хатыны салган ашны чынлап торып ашарга җыена иде. — Йә, шуннан соң? — диде Володя. Күрәсең, аш турында әңгәмәне бик тыңлыйсы килә иде аның. — Шуннан соңмы? Шуннан соң, энем, минсиңайтим, кашыкны кулга ипләп кенә аласың да, авызга тутырып икмәк кабасың да ашый башлыйсың. Ашыйсың бер тәлинкә, ашыйсың икене... Аш турында сүз барыбызга да ошап китте. Һәркем туган өен күз алдына китерде. — Вот шуннан соң, минсиңайтим, — дип, сөйләүче сүзен дәвам итте, — ашны ашап бетерүең була, өстәлгә кыздырылган ит килеп утыра. Бәрәңге белән, суган белән, әлбәттә. Анысын да сыпырып саласың, минсиңайтим. Ә хатын һаман кыстый. Аша, аша, җаныем, ди, минсиңайтим... Әсир иреннәрен ялап куйды һәм, бераз тынып торгач: — Бар иде вакытлар... — дип сүзен бетерде. Ләкин баракта сүз туктамады. Тагын кемдер сүзгә кереште. Безгә аның йөзе күренми, тавышы гына ишетелә иде. — Сезнеңчә, иң тәмле аш нәрсә? — дип сорады ул. Бер минутка барак тып-тын булып калды. Чыннан да, иң тәмле аш нәрсә соң? Мин үзем дә уйга калдым. Ач вакытта иң тәмле ашны белүе бигрәк тә кыен. Ач кешегә нәрсә тәмле түгел? Володя, елмаеп, минем күзләремә карый. Бу сорауга тик мин генә җавап бирә ала дип уйлый, күрәсең. Минем башыма бер генә нәрсә дә килми. Миңа калса, хәзер иң тәмле ашамлык икмәк иде. Ә бер әсир әйтә: — Иң тәмле аш — ул, егетләр, беләсегез килсә, украин чумары. Менә, ичмасам, аш: йодрык-йодрык камыр калҗаларын йотып кына җибәрәсең... — Таптың аш, вот синең Себер пилмәннәрен ашаганың булса әйтер идең, ичмасам, аш, дип. Борычлап, серкә салып җибәрсәң, телеңне йотарсың... Мин дә, бу сүзләрне тыңлый торгач, ирексез шул хисләргә бирелеп киттем. Мин дә дусларыма татар ашлары турында, пәрәмәч, бәлеш, өчпочмак турында сөйләргә җыенган идем, ләкин миңа чират җитми калды. Сөйләүчеләр күптин-күп иде. Ә Володя беләкләренә башын куеп, кара күзләрен елтыратып тыңлап ята. Ул, бәлки, бу минутта үзен анасы янында кебек хис иткәндер. Бәлки, анасы аның каршысына кызарып кына пешкән тәмле пироглар куйгандыр да: "Аша, улым, аша", — дип әйтәдер. Бәлки, Володя шуны исенә төшереп елмаядыр. Сүз кинәт өзелеп калды. Тагын немец командасы ишетелде. Без бараклардан чыктык. Немецлар безне ике төркемгә бүлделәр. Бер төркемне лагерьның бер ягына алып киттеләр. Икенче төркем икенче якка юнәлде. Безне таш өеме янына китереп туктаттылар һәм һәрберебезгә берәр таш алырга куштылар. Без, җилкәләребезгә ташлар күтәреп, яңадан сафка тезелдек. Немецлар, як-якка басып: — Марш, марш! — дип кычкыра башладылар. Без кузгалдык. Ярты юлда бая бүленеп киткән иптәшләребезне очраттык. Алар да, безнең шикелле үк, җилкәләренә ташлар күтәреп, бу якка таба киләләр иде. Без ташларны лагерьның теге ягына илтеп ташладык. Һәм яңадан килгән урыныбызга юнәлдек. Ярты юлда тагын иптәшләребезне очраттык. Алар да кире әйләнеп киләләр иде. Безгә тагын ташлар күтәрттеләр һәм яңадан сафка тезеп алып киттеләр. Без кичкә кадәр лагерь ишегалдында арлы-бирле таш күтәреп йөрдек. Ләкин таш өеме һич кимеми иде. Чөнки без китергән ташларны безнең иптәшләребез элеккеге урынына алып китәләр, алар китергән ташларны без ала идек. Болай эшләгәндә, бу таш өеме мең елда да бетәсе түгел иде. Без арыдык. Инде кайбер әсирләр юлда егылып кала башладылар. Немецлар, алар янына килеп, бар көчләренә акыралар. Итекләре белән тибәләр. Әгәр кем дә булса иптәшенә ярдәм итәргә теләп тукталып калса, аңа да камчы эләгә. Бу, әлбәттә, безне мыскыл итү иде. Һичбер кирәге булмаган бу эш безне кыйнар өчен сылтау эзләү генә иде. Фашистлар провокация юлы белән безне үлемгә этәрәләр. Әгәр берәребез каршы күтәрелсә, алар пистолетларын итек балтырларында әзер тоталар. Фашистлар кан телиләр иде. Кич булды. Без, баракларга кереп, коры койкаларга яттык. Ләкин бу ял озакка бармады. Баракка тагын немецлар килеп керде. Барыбызны да койкадан куып төшерделәр. Яңадан койкаларга менәргә команда бирделәр. Күпләр хәлсез, алар тиз генә менеп өлгерә алмыйлар. Ә немецлар, шуны гына көткән кебек, ул хәлсез әсиргә таяк белән сугалар. Әсир идәнгә егыла, авызыннан ак күбек килә башлый. Фашист, тынычланып, аның яныннан китә. Лагерь өстенә мыштым гына төн үрмәли. Баракка кечкенә генә тәрәзәләрдән караңгылык тула башлый һәм, озак та үтми, барак дөм-караңгы булып кала. Без тын ятабыз. Бу тынлыкны бер генә сүз белән дә бозасы килми. Шул тынлыкта гына безгә сулыш алырга мөмкин кебек. Мин беләм: хәзер һәркем үз язмышын уйлый. Уйлары белән туган ягына кайта, караңгыда ул уйлар бик якты булып күренәләр. Ишетәм: кемдер сулкылдап-сулкылдап елый. Кемдер авыр ыңгыраша. Володя миңа сыенып яткан. Бер кулын минем өстемә куйган. Ләкин йокламый, кинәт-кинәт дерт итеп сискәнеп китә. Менә кайдадыр еракта-еракта бомбалар гөрселдәгән тавышлар ишетелә. Володя башын күтәреп тыңлый. Лагерьда сирена улый башлый. Улый гына түгел, яраланган бүре кебек акыра. — Киләләр, киләләр, — ди кемдер. Самолётлар тагын якынрак гөрләшәләр, һәм кайдадыр бомбалар ярылган тавышлар ишетелеп куя. Җир дерелдәп китә. Ә безгә барыбер. Ул бомбалар безнең барак өстенә төшсә дә, безгә барыбер. Бәлки, алай яхшырак булыр. Ичмасам, иртәгә тагын газаплы көнне күрергә туры килмәс. Их, чыннан да, шулай булсын иде, йә иртәгә җиргә бәхетле көн тусын иде. Сирена улавыннан туктый. Самолётлар гөрләве ераклаша бара. Лагерьда тынлык. Тик койма буйларында сакчы белән овчарка эте генә арлы-бирле йөреп торалар. Германия, шушымы синең даның? Бер ай узды. Германиядә җәй башланып килә. Көннәр җылытып җибәрде. Без язны күрмәдек. Безнең лагерь тирәсендә шул ук соры таулар, шул ук наратлар күренә. Әйтерсең биредә һава һаман бертөрле генә булып тора. Безгә бары тик кояш кына елмаеп карый. Ул гына безне белә кебек, безне җылыта, иркәли кебек. Безне һәр көнне тау буена таш чыгарырга алып баралар. Ә кичен без үзебез ваткан шул ташларны җилкәләребезгә күтәреп алып кайтабыз. Биредән аларны, машиналарга төяп, каядыр озаталар. Күп әсирләрнең куллары яргаланып бетте. Беләкләр шешеп чыкты. Бу урында шуны да әйтергә тиешмен: безгә Германиядә сабын бирмиләр иде. Без кулларыбызны ком белән ышкып юа идек. Бу яргаланган кулларны тагын да авырттыра, шештерә иде. Володя, миңа карап: — Син бик ябыктың, — ди торган иде. Ә миңа исә Володя миннән дә ябыграк шикелле күренә иде. Безнең өстебездәге киемнәр ертылып төште. Ямарга энә, җеп юк. Хәер, теткәләнеп беткән киемне инде ямарлык та түгел иде. Фронт хәбәрләрен инде күптән ишеткәнебез юк. Бу безне барысыннан да ныграк борчый. Беркөнне безне эшкә алып чыкмадылар. Гадәттәгечә, иртән безнең янга немецлар керде. Аларның кулларында чәч алу машиналары һәм кайчылар бар иде. "Тагын нәрсә булыр икән?" — дип, без бер-беребезгә караша башладык. Тик беркем дә бернәрсә дә белми иде әле. Немецлар чәч ала белгән кешеләрне чакырдылар. Парикмахерлар тиз табылды, һәм бераздан соң бөтен баракларда чәч алу, сакал кыру башланды. Бу хәл лагерьга җанлылык кертеп җибәрде. Ниндидер бер зур эш көтелә кебек иде. Әсирләр моның сәбәбен белергә тырышып, төрлечә юрап карадылар. — Юкка түгел, егетләр, бу. Мөгаен, безнекеләр немецларга нота биргәннәрдер... — Бәлки, сугыш беткәндер. — Юк, анысы ук булмас, безнекеләр фашистның сабагын укыталардыр... Вот что! — Да, бу, пожалуй, дөрестер, — ди Володя. Ә үзе миңа карый. Минем чәч алынган, сакал кырылган. Мөгаен, мин бик сәер булып күренгәнмендер. Чәчләрне алгач, без тагын да ябыграк булып калдык. Күп кенә "картлач" булып күренгән кешеләр машинкадан соң яшь егеткә әйләнделәр. Ике сәгать эчендә лагерь яшәрде. Немецларның бу "кайгыртулары" турында тагын бик күп сүзләр булды. Тик көн ахырына гына барысы да ачыкланды. Чәчләр алынып беткәч, безне яңадан сафка тезделәр. Күлмәкләрне салырга куштылар. Комендант һәм берничә немец строй буйлап йөри башладылар. Һәрбер әсир янына тукталып, аны җентекләп карап чыгалар. Әгәр әсирнең башында берәр чәч бөртеге утырып калган булса, шунда ук, бензинка кабызып, ут төртәләр. Үзләре шаркылдап көләләр. Ә комендант: — Русски некс культура, — дип, әсирнең маңгаена төртеп китә. "Тикшерү" узганнан соң, безне лагерьның бер очындагы озын итеп салынган таш баракка алып килделәр. Бишәр кешене санап, ишектән эчкә кертә башладылар. Барлык киемнәрне салырга куштылар. Аннан тагын бер ишек ачылды. Шунда гына без немец мунчасына кергәнебезне белдек. Мунча дигәннәре, ни өчендер, салкын иде. Шунысы сәер: биредә таз яки ләгән ише савыт күренми, душ краннары да юк. Бер немец стенада эленеп торган брандспойт көпшәсен кулына алды, икенчесе кранны ачты. Безнең өстебезгә боз кебек салкын су килеп бәрелде. Күбебез аяктан егылды. Немец әсирләрне, су аттырып, таш идән буйлап куып йөртә башлады. Сөяккә генә калган кешеләр, йомычка кебек, идәндә шуышалар. Каршы яктагы ишектән безне тагын бер бүлмәгә чыгардылар. Идән уртасында утын пүләннәре кебек агач башмаклар өелеп ята. Икенче өемдә төрле-төрле төстәге пиджаклар, чалбарлар. Димәк, безне немецлар "Европа формасында" киендерергә уйлаганнар... Дөрестән дә, һәр кешегә берәр пар агач ката, берәр чалбар, берәр пиджак һәм һәркемгә берәр түбәтәй сыман баш киемнәре бирделәр. Киенештек. Хәзер инде без бер-беребезне дә танымас булдык. Күз алдыгызга китерегез: аякта агач ката, өстә кайсыдыр гасырда Голландия солдатлары кигән зур җиз төймәле, арттан киң ермалы якасыз күксел пиджак; тар гына балаклы, капчык кебек салынып торган төпле ямь-яшел чалбар, башта кара төстәге француз түбәтәе. Әлегә кадәр, менә шушы көнгә кадәр, без үз киемнәребез белән йөрдек. Ят илдә без иң элек шушы рус киеме белән алардан аерылып тора идек. Безгә кем генә караса да, "әнә руслар" дип әйтә иде. Бу күңелгә горурлык бирә, һәм без үзебезнең бу җирдә чит кеше икәнебезне рәхәтләнеп хис итә идек. Ә хәзер без кемнәр? Кемгә охшыйбыз? Чит кеше, бу киемгә карап, безнең милләтебезне ничек аерсын? Ә безнең менә шушы "әллә кемнәр" буласыбыз килми иде. Дөрес, безнең үз киемнәребез тетелеп бетте. Ләкин ул безнең үз киемнәребез иде, туган ил турында соңгы истәлек иде. Без ул кием белән сугыш уты аша уздык. Аларга тир һәм дары исе сеңгән. Фәкать шушы киемнәр генә безне әлегә кадәр үлемнән саклап килде кебек. Ул киемнәргә тагылган йолдызлы төймәләр генә дә безнең өчен ни тора! Ә хәзер безнең шул киемнәребезне салдырып алдылар. Солдат өчен иң авыр, хурлыклы сәгать иде бу. Көчләп кидергән "яңа" кием безне әлегә кадәр планетада яшәмәгән яңа җан ияләренә охшата. Иң гаҗәбе, әйтер идем, иң кабахәте агач башмаклар иде. Ул башмакларны кигәч, җирдән аерылгандай булдык. Аяклар басып торган туфракны сизми, бер генә адым атладың исә, егылып китәсең кебек. Башмаклар каен агачыннан уелып ясалган. Алар барысы да бертөрле, бер зурлыкта. Башлары очланып, өскә күтәрелеп тора. Аслары җәйпәк. Бер карасаң, бу агач пүләннәр кечкенә генә көймәгә охшыйлар иде. Бәлки, шуңа күрә булса кирәк, безнең бер иптәшебез: — Болар белән суда йөзәргә шәптер, — диде. — Шәп булмаган кая, су күрүең булыр, төпкә китүең булыр, — дип, икенче берәү башмакларын таш идәнгә суккалап алды. — Берсе-берсе икешәр кило булыр, валлаһи, — диде ул, борчылып. Володя башмакларны әйләндереп-әйләндереп карады. — Йә, ничегрәк соң? — дидем мин аңа. — Икесеннән бер кочак утын чыгар иде, — дип, ул башмакларны теләр-теләмәс кенә кия башлады. Аның аяклары кечкенә, ул башмакларны алга каратып та, артка каратып та кия ала иде. Башмакларны бау белән аякларга ныгытып бәйләдек. Хәзер инде йөрергә өйрәнергә калды. Монысы тагын да авыррак эш булып чыкты. Башмаклар беренче атлауда ук аяк сыртын кыра башладылар. Шуңа күрә тезләрне бөкмичә атларга, аяк бармаклары белән башмакны күтәреп басарга кирәк иде. Дөресен генә әйткәндә, болар чын мәгънәсендә агач богаулар иде. Тик алар тимер богаулардан да авыррак һәм җайсызрак дип әйтсәң, хата булмас. Шулчакта, Германиянең йөзенә карап: — Германия, шушымы синең даның? — дип кычкырасы килә иде. — Егетләр, бу башмакларның беренче сорты да буламы икән? — диде берәү. Бу бер мәзәкче булгандыр, мөгаен. Аның сүзләрен күп әсир ишетми калды. Бүлмәне таш идәнгә шак-шок баскан агач башмак тавышы яңгырата иде. Шулчак кулына сары буяу һәм калайдан ясаган трафарет тоткан бер немец килеп керде. Безне стройга тезеп куйды һәм трафарет аша сары буяу сөртеп, безнең күкрәкләребезгә, аркаларыбызга, баш киемнәребезгә, хәтта чалбарларга да "SU" дигән ике хәреф төшереп чыкты. Бу безнеңчә "Советлар Союзы" дигән сүз иде. — Менә монысы ярый, — диде Володя һәм, немецтан буяу алып, хәрефләрне тагын да ачыграк итеп язды. Немец моңа гаҗәпләнеп карап торды. Бәлки, ул, үзенчә, бу сүзләрне җинаятьче тамгасы дип уйлагандыр. Ләкин безнең өчен ул "туган ил" дигән иң изге, иң бөек сүз иде. Бу сүзләр безнең күкрәкләрдә булганда, теләсә генә нинди кием кигән булсак та, безнең кем икәнлегебез ерактан күренеп тора. "Без — Россия уллары!" — дип әйтә иде бу ике хәреф! Һәркем, шул ике сүзне укып, "әсирләр" дип уйлаудан да элегрәк, "руслар" дип, безнең чын үз исемебезне белә ала. Дошман илендә бу исем безгә тагын да кадерлерәк иде. Мин беләм: Володя шулай уйлый. Аның күкрәгендәге хәрефләр тагын да матуррак булып күренәләр. Володя, аларга карап, ниндидер бер шатлык кичерә. Аның йөзе яктырган, күзләре елмая. Ул хәзер, бер дә авырсынмыйча, бәлки, немецларның үзләреннән дә остарак итеп: — Гут, гут, — ди. Узган гасыр белән очрашу Безне тагын стройга тезделәр. Лагерьда комендант күренде. Кемдер: — Газраил парад карарга килә, — диде. Стройда пырхылдап көлеп җибәрделәр. Көлмәслек тә түгел иде. Аякларына агач башмаклар, өсләренә яшелле-зәңгәрле киемнәр кигән меңләгән кешене күз алдына китерегез. Кайберәүләрнең куллары җиң эченнән бөтенләй күренми, чалбарлары җиргә кадәр салынып төшкән. Ә кайберәүләрнең җиңнәре терсәктән. Бу "мундир" берәүләрне бик кечкенә, ә берәүләрне гайре озын итеп күрсәтә. Читтән караганда гаҗәп бер тамаша иде бу. Комендант килеп җитәрәк, солдатлар строй буйлап кабаланып йөри башладылар. Алар безнең стройны "кыл" өстенә бастырып тигезләргә телиләр иде булса кирәк. Нәрсә әйтсәң дә, хәрби кешеләр ич! Бер ефрейтор, ян-якка чыгып, иелә-иелә, башмак очларын тикшерде. Аяклар тигез басып торамы, янәсе. Бер солдат кулындагы таягы белән безнең күкрәкләрне сыпырып узды, үзе: — Дисциплина, дисциплина! — дип мыгырдана иде. Комендант строй алдына килеп басты. — Ахтунг! — дигән команда ишетелде. Комендант, уң кулын биленә куеп, башын әле бер якка, әле икенче якка боргалап, стройны карап чыкты. Ул, чыннан да, үзен зур мәйданда хәрби парад кабул иткән генерал кебек бик горур тота иде. Аның шул кыяфәтен көзгедә күрсәтәсе иде. Мөгаен, оятыннан үзе дә кызарыр иде... Ләкин кызарыр идеме икән?! Моны сизәр өчен намус кирәк. Ә бу газраилдә намус күптән качкан. Аның урынын вәхшилек алган, һәм хәзер менә шул вәхшилек кысык күзләр аша безгә карап тора. Авызы ачылганда, аның сөңге шикелле үткен тешләре күренеп кала. Ул кемнедер өзгәләп ташларга җыенган кебек. Комендант кулындагы кара папканы ачты һәм, бармагы белән ишарә итеп, үз янына тәрҗемәчене чакырды. Тәрҗемәче, комендант алдына килеп, кәкре шәм кебек катып калды. Комендант, нәрсәдер әйтеп, аңа папкасыннан бер кәгазь чыгарып бирде. Тәрҗемәче, шул кәгазьне тотып, строй алдына тагын да якынрак килде, карлыккан тавыш белән укырга кереште. Кәгазь рус телендә язылган иде. — Сез, — дип башлады тәрҗемәче, — бүген авылларга эшкә җибәреләсез. Германия хәрби командованиесе сезне түбәндәге тәртип белән таныштыруны кирәк дип таба һәм хәрби әсирләргә биредә язылганны үтәргә куша... Тәрҗемәче тамагын кырып алды да укуын дәвам итте: — Хәрби рус әсирләре Германиядә рейх законнарына гына буйсыналар. Немец солдатларының барлык кушкан эшләрен үтиләр. Рус әсирләре урамда немец солдатын очраткан вакытта, туктап, честь бирәләр. Тәрҗемәче, монысына тагын да ныграк игътибар иттерергә теләп, ахры, үз сүзләре белән дә өстәп әйтүне кирәк тапты. — Әйе, әйе, — диде ул, — уң кулын югары күтәреп, честь бирәләр, аңлыйсызмы, честь бирәләр! Немец солдаты — җиңүче, рус аңа дан китерергә тиеш. Тәрҗемәче бераз туктап торды. Комендант сәгатенә карады һәм нәрсәдер кычкырды. Аңлашылганча, ул тәрҗемәчегә тизрәк укырга куша иде. Тәрҗемәче инде бу юлы шактый тиз укый башлады: — Рус әсирләре немецлардан бернәрсә дә алмыйлар, үзләре дә бернәрсә бирмиләр. Немецлар белән сөйләшү тыела. Әгәр әсир бу законны боза икән, хәрби трибуналга бирелә һәм ун елга төрмәгә ябыла. Әгәр рус әсире немец хатын-кызы белән якын мөгамәләгә керсә, андый әсир шул көнне үк үлемгә хөкем ителә... Лагерь капкасы янына йөк машиналары килеп туктады. Безне, утызар-утызар кеше санап, шул машиналарга утырттылар һәм каядыр алып киттеләр. Юл башта тауны урап узды һәм түбәнгә таба төшә башлады. Без, түбәнгә төшкән саен, җиргә якынаябыз кебек. Безнең алда дөнья киңәя бара, һава да җылына бара. Менә инде алма бакчалары. Әнә яшел кырлар. Әнә кечкенә-кечкенә генә немец авыллары, чиркәү манаралары күренә. Лагерьдан соң безгә бу дөнья яңа булып тоелды. Биредә матур. Ләкин бу безнең туган илебез түгел иде шул. Бу күренешләр туган-үскән җирләрне генә искә төшерәләр, җанга рәхәт бирмиләр. Без кечкенә генә тимер юл станциясенә килеп җиттек. Станциядә безне вагоннар көтеп тора иде. Безне шул вагоннарга алтмышар кеше санап утырттылар, һәм тиз арада поезд кузгалып та китте. Володя вагон ишегеннән Германия кырларын карап бара. Ул, кайчак сокланып: "Их!" — дип кычкырып куя. Күрәсең, яшь художник, кырлардагы бу яшел, сары, зәңгәр төсләрне күреп, үзенең буяуларын сагына иде. Күпләр аның кем икәнен белмиләр, ә мин үз дустымның йөрәк тибешен аңлый идем. Безнең белән вагонда унлап немец бара. Аларның кулларында мылтыклар. Болары — гади солдатлар. Без аларны беренче мәртәбә күрәбез әле. Ләкин безнең өчен барыбер. Аңа карап, безнең хәл үзгәрми. Бәлки, бу сакчылар тагын да усалрак булырлар, кем белсен... Поезд туктады һәм бик тиз китеп тә барды. Безнең вагон станциядә торып калды. Без ниндидер авылга килеп җиткәнбез һәм шунда эшләргә тиешбез икән. Мин, вагоннан чыгышлый ук, вокзал фасадына язып куйган "Грозумштат" дигән сүзне укыдым. Бу шул авылның исеме иде. Авыл шактый зур. Дөресрәге, кечкенә шәһәрне хәтерләтә. Өйләре барысы да диярлек таш, икешәр һәм өчәр катлы. Чирәп түбәләр өйнең үзеннән дә биегрәк итеп эшләнгән. Готик стиль дигәннәре шулдыр инде дип уйлап алдым мин. Безне авыл уртасындагы зур урамнан алып киттеләр. Без як-ягыбызга карана-карана атлыйбыз. Агач башмаклар, асфальт юлга тиеп, шак-шок итәләр. Башмак белән әле рәтләп йөри дә белмибез. Бер аяк атлаганда, ике тавыш чыга. Иң элек башмакның очы таш юлга бәрелә, аннан соң табан килеп төшә. Шул уңайга гәүдәләр бер алга, бер артка чайкала. Безнең килүне авылда белеп торганнар булса кирәк. Капка төпләрендә төркем-төркем немецлар басып тора. Кызлар, тәрәзәләрдән башларын тыгып, солдатларга елмаялар. Солдатлар, узып барышлый, аларга кул болгыйлар. Балалар безнең строй тирәсендә йөгерешәләр, нәрсәдер кычкыралар. Кыскасы, немец авылы, үз урамында рус әсирләрен күреп, тәмам тантана төсен алды. Әмма кайбер йортларда бу тантана күпкә бармагандыр. Бәлки, нәкъ шул сәгатьтә, шул авылда берәрсенә почтальон хат китергәндер, ә хатта шул авылда кайчандыр гомер иткән кешенең Россия кырында, сугышта һәлак булуы яки билгесез югалуы турында хәбәр булгандыр. Ул немец, көлүеннән кинәт туктап, күзләрен яулык белән каплагандыр. Сугыш көннәрендә язмыш шундый була ул! Безне соры таштан салынган ике катлы бина янына китереп туктаттылар. Йорт тыштан матур иде. Тәрәзәләре зур, өлгеләре сырлап ясалган. — Неужели, без шунда яшәрбез икән? — диде кемдер. Без беркадәр аптырашта калдык. Әкрен генә авыр тимер капка ачылды. Аннан тагын берничә немец солдаты чыкты. Бик юаны фельдфебель иде. Ул, бик каты кычкырып, нәрсәдер әйтте. Ике солдат, капка төбенә басып, безне берәм-берәм санап, йорт эченә үткәрә башладылар. Без тар гына туннель аша уздык һәм тирәсе биек таш койма белән уралган кысан гына ишегалдына килеп чыктык. Биредә авыр дым исе килә, хәтта салкын бәреп тора. Кояш бу таш базга бары көн уртасында гына карый, ахры. Без күргән матур бина бөтенләй читтә булып чыкты. Безнең бер иптәшебез тирә-якка каранды да: — Тыштан оҗмах, эчтән төрмә икән бу, — диде. Ул тагын нәрсәдер әйтмәкче иде. Кинәт йортка бер төркем немецлар килеп керде. Зур-зур гәүдәле, кып-кызыл чырайлы, барысы да бер төслерәк киенгән: башларында эшләпә, өсләрендә калын драп пиджаклар, кайберләренең жилет кесәләреннән сәгать чылбырлары күренә; бу симез кешеләрнең кыяфәтләре үк авыл байлары икәнне әйтеп тора. Фельдфебель, башын ия-ия, хуҗаларны каршылады. Аннары, бармагы белән безгә төртеп күрсәтә-күрсәтә, нәрсәдер сөйләргә кереште. Кулындагы папканы ачып, ниндидер язулар чыгарды. Язуларның берсе ялгыш җиргә төшеп китте. Мин шунда аның лагерьда безгә тутырылган карточка икәнен күреп калдым. Бер немец бае ул карточканы иелеп алды һәм, бераз карап торгач: — Жарков Володя, — дип кычкырды. Володя: — Я, — диде. Биредә русча "я" дигән сүз бик урынлы туры килде. Ул немецча "әйе" дигән сүз иде. Немец Володя каршына килеп басты һәм юан куллары белән аның җилкә сөякләрен тотып карады. Аннары баштанаяк карап чыкты. Ләкин Володя байга ошамады бугай. Немец башын селкеп куйды һәм карточканы кире фельдфебельгә бирде. Бу әсир көчсез, эшкә ярамас дип уйлады булса кирәк. Немец строй буйлап китте. Ул янәшә басып торган озын буйлы ике әсир янына килеп туктады. Карап торды. Аларның иңбашларын капшады. Аннары фельдфебельгә нәрсәдер әйтте. Фельдфебель, папканы ачып, тагын карточкаларны актарды һәм: — Яволь, һер шеф! — дип, хуҗага честь бирде. Хуҗа бу ике әсирне стройдан тартып алга чыгарды, үзе, читкә китеп, урындыкка утырды да озын трубкасын авызына капты. Фельдфебель бу ике әсиргә немецча нәрсәдер сөйләргә кереште. Алар бу сүзләрне аңламыйлар иде, билгеле. Ләкин без нәрсә буласын сизенгән идек. Немец байлары безне эшкә алалар. Хәзер чын мәгънәсе белән коллык башлана! Безгә, совет кешеләренә, тел белән генә әйтеп бирә алмаслык хурлык иде бу. Кайчандыр, әле узган гасырда, Россиядә колларны шулай тәннәрен капшап сайлап алганнар. Россиядә ул чор узган инде. Ә без биредә хәзерге көндә шушы узган чор белән яңадан очраштык. Шулай итеп, немец байлары безне берәмләп тә, икешәрләп тә сайлап алып бетерделәр. Буйга кечкенә һәм ябыграк әсирләр башта немецларга бик үк ошап җитмәсәләр дә, соңга таба аларга да хуҗалар табылды. Володяны гади генә киенгән бер карт немец алды. — Күрәсең, бусы ярлы бай, ахры, — дип, Володя көлеп куйды. Карт немец, аңа карап, нигәдер елмайды. Володяның җилкәсенә йомшак кына итеп кагып алды да: — Юнг, — диде. Бу карт немец, ни өчендер, яхшы кеше булырга тиеш төсле иде. Аның йөзе җыерчыкланып беткән, чәчләре агарган, дөнья күргән кеше булса кирәк. Ишегалдына бер яшь кенә хатын килеп керде. Аның сап-сары чәче баш түбәсенә җыйнак кына итеп урап куелган. Буйга уртача булса да, озын күлмәге, биек үкчәле туфлиләре бу ханымны нечкә билле, зифа буйлы итеп күрсәтә. Ерактан ул шактый матур кебек. Якыннан карагач, бу төс кинәт югала: хатынның күзләре зур, күз кабаклары бертуктаусыз ачылып-йомылып торалар. Тик кеше белән сөйләшкәндә генә, ул күзләрен һич йоммыйча кадалып карый. Шул вакытта аның күзләре курчакныкы кебек пыяла күзләргә охшап китәләр. Хуҗалар, бу ханымны күреп, аңа карап, бик төче елмаешып алдылар һәм: — Гутен таг, гутен таг, — диештеләр. Фельдфебель ашыгып аңа таба атлады, нәрсәдер сөйләргә кереште. Хатын аны тыңларга теләмәде. Ул туп-туры безнең строй буйлап китте. Менә озын буйлы ике әсир янына килеп туктады да, бармагы белән төртеп, фельдфебельгә нәрсәдер әйтте. Читтә трубкасын кабып утырган юан немец урыныннан сикереп торды һәм, хатын янына килеп, эре генә, хәтта беркадәр масая төшеп: — Маен, — диде. Хатын юан немецка усал итеп карап алды, ләкин дәшмәде. Бары тик фельдфебельгә генә, бармак янап, нәрсәдер әйтте. Янәсе, мин килгәнче, иң көчлеләрен өләшеп бетергәнсез. Ә миңа җыен ни җиттеләре генә калган... Фельдфебель, тавышын йомшарта төшеп, хатынны тынычландырырга теләде булса кирәк. Ул хатынны безнең янга ияртеп килде. Немец хатыны минем алдыма килеп тукталып калды. Инде миңа чират җитте дип уйладым мин. Ул мине баштанаяк карап чыкты. Кулларыма күз ташлады. Аннары фельдфебельгә борылып, минем карточкамны сорап алды. Күрәсең, ул минем яшем, һөнәрем белән дә кызыксына иде. — Гут, — диде хатын һәм миңа пыяла күзләре белән текәлеп торды да: — Их бин фрау Якоп, — диде. Бу аның: "Мин фрау Якоп буламын", — дип әйтүе иде. Хуҗалар өйләренә кайтып киттеләр. Инде кич булып килә иде. Безне тар гына ишектән бер бинага алып керделәр. Бу рәшәткә тәрәзәле шактый зур бүлмә иде. Тәрәзәләрдән бары өй стеналары гына күренә. Бүлмәдә ике катлы агач нарлар куелган. Бер читтә озын өстәл һәм берничә урындык та бар. — Биредә тыныч, — диде кемдер һәм нарга — йомычка тутырылган матрац өстенә сузылып ятты. Бүлмәгә фельдфебель һәм тагын берничә солдат килеп керде. Алар безне тагын санап чыктылар. Бер әсир фельдфебельгә ашау турында исенә төшерде. Фельдфебель күп уйлап тормады: — Морген, — диде һәм, ишек төбенә басып, тагын безгә бер карап алды да: — Альзо, гутен нахт, — дип чыгып китте. Ишек ябылды, йозак шалтырады, бүлмә тып-тын булып калды. Фрау Якоп Мин ниндидер көчле гөрелдәү тавышына уянып киттем. Башта бик еракта ишетелгән бу гөрелдәү якынлаша башлады. Кинәт, бөтен авылны сискәндереп, сирена улап җибәрде. Мин күзләремне ачтым. Бүлмәдә караңгы. Авыл өстеннән бомбовозлар оча. Башкалар да уяндылар. Кемдер ыңгырашып куйды, кемдер тирән итеп көрсенде. — Англичаннар булса кирәк, — диде берәү караңгы почмактан. — Точно, алар! — дип, кемдер аның сүзләрен раслады. Без тынып калдык. Бомба шартлавын көттек. Ләкин бомбовозлар гөрелдәве ераклаша бара һәм инде бөтенләй ишетелми башлады. — Киттеләр, — диде Володя. — Берлинга "бүләк" илтәләр булыр. — Бәлки, алар, ул бүләкләрне тиешле җиргә тапшырып, туган илләренә кайтып баралардыр... Без артык сөйләшмәдек. Инде безне йокы да алмады. Мин уйга калдым. Без Германиянең кайсы җирендә яшибез соң? Бу сорау мине инде күптән борчый. Берлин кайсы якта? Биредән качарга мөмкинме? Мин шул сорауларга җавап эзлим. Тик күңел бер генә сорауга да җавап бирми. Әсир өчен бу — иң-иң авыр вакыт. Андый чакта тоткын үзен тирән баз төбенә ташланган кебек хис итә. Мин дә шул баз төбендә ята идем кебек. Кинәт авыл өстендә чаң тавышы чыңлады. Чиркәү манарасындагы сәгать алтыны сукты. Безнең бүлмәнең тәрәзә капкачлары ачылып китте, кечкенә генә рәшәткәле өлгеләрдән бүлмәгә таң яктысы сузылып төште. Безне ишегалдына чыгардылар. Фельдфебель кулындагы исемлек буенча безне стройга тезә башлады. Тик аның исемлегендә безнең фамилияләр түгел, хуҗалар исеме язылган иде. Фельдфебель: — Фрау Якоп, — диде. Мин стройга бастым. Минем янга тагын дүрт әсир тезелде. Солдат мылтык затворын шалтыратып алды да: — Марш, марш! — дип, безне урамга алып чыгып китте. Менә без бер йорт янына килеп туктадык. Капка төбендә теге юан немец басып тора иде. Солдат ике әсирне аңа биреп калдырды. Безне тагын урам буйлап алып китте. Менә без тагын бер йорт каршына килеп җиттек. Биредә безне фрау Якоп каршылады. Мин бу йортта калдым. Фрау Якоп мине өйгә алып керде. Алгы бүлмәдә урындык күрсәтеп, миңа утырырга кушты. Үзе: — Карл, Карл! — дип, кемнедер чакыра башлады. Ишек ачылды, аннан унике-унөч яшьләрендәге бер малай килеп чыкты. Фрау Якоп аңа, мине күрсәтеп, нәрсәдер сөйләде. Малай миңа бик усал итеп карап торды. Ул сөзәргә җыенган кәҗә бәтиенә охшый иде. Мин исә, аңа карап: "Менә кечкенә фашист", — дип уйладым. Малайның муенында кара галстук, билендә кечкенә генә кылыч иде. Күлмәк җиңенә ниндидер билгеләр тегелгән. Күрәсең, бу Германиядә фашистик балалар оешмасының кием формасы иде. Фрау Якоп, бармагы белән аңа күрсәтеп: — Клейн шеф, Карл, — диде. Без таныштык. Шуннан соң фрау өстәл янына килде дә, гармун мехына охшаган бер агач тартманы ачып, икмәк сыныгы алды. Аңа пычак йөзе белән маргарин якты. Соңыннан маргаринны икмәк өстеннән сыпырып җыеп алды да савытка кире салды. Бер чәйнектән зур калай кружкага шапырдатып кофе агызды. Бу миңа иртәнге аш иде. Мин ашарга керештем. Фрау Якоп белән кечкенә Карл мине күзәтеп тора башладылар. Икмәк бик тиз бетте. Ә кофены мин эчеп бетерә алмадым. Кофеның шикәре дә, сөте дә юк иде. Фрау Якоп моны күреп бераз борчылды, ул миңа нәрсәдер сөйләде. Минем аңлавымча, Фрау кофеның кешегә бик файдалы икәнен әйтергә тырышты. Мин аңа: — Данке, — дидем. Сүз шуның белән бетте. Без ишегалдына чыктык. Фрау Якоп миңа көрәк бирде, ике чиләк тоттырды. Шулвакыт ишегалдында тагын бер шактый карт немец күренде. Без өчәү урамга чыктык. Алар тротуар буйлап киттеләр. Миңа урам уртасыннан барырга куштылар. Германиядә әсирләргә тротуардан йөрү тыела иде. Без бик тиз авыл читенә чыгып җиттек. Биредә немецларның яшелчә бакчалары. Бакчалар бик матур рәшәткәле коймалар белән тотып алынган. Кечкенә генә капкаларны үрмә гөлләр бизәп тора. Немецлар яшелчәне яратып үстерәләр, күрәсең. Бакчалардагы пөхтә тәртип шул турыда сөйли иде. Безнең юл бакчалар буйлап китте. Мин тирә-якка каранып барам. Юлның икенче ягында иген кырлары күренә. Анда-санда өчәр-дүртәр өйле кечкенә генә авыллар яшел бакчалар эченә күмелеп утыралар. Сирәк-мирәк кенә тургай җыры ишетелеп куя. Тагын ераграк күз төшерсәң, зәңгәр һавада йөзеп барган кебек, кечкенә генә таучыклар күренә. Бу Германиянең кайсы ягы икән? Биредәге матур табигатькә караганда, бу Германиянең иң бай җире булса кирәк. Менә без, киң асфальт юлны үтеп, сул якка борылдык. Юл икегә аерылып китә. Һәм нәкъ шул урында ике баганага юл күрсәткечләр кадакланып куелган. Берсендә "Дармштат" дип язылган иде. Икенче баганада "Франкфурт ам Майне" дигән сүзләр күзләремә чалынып калды. Димәк, бу юллар шул шәһәрләргә бара. Мин Германия картасын күз алдыма китерергә тырыштым. Ни кызганыч: мин аны бик начар белә идем. Шулай да Майн елгасы истә калган. Ул — Германиядә кечкенә генә бер елга. Шулай да Майн елгасының Франция чигенә якын икәнлеген дә хәтерли идем мин. Хәзер инде Германиянең кайсы җиренә басып баруым миңа билгеле булды. Димәк, без Франция чигеннән ерак түгел. "Кайларда насыйп булган икән!" — дип, авыр көрсендем мин. Биредән качу турында уйларга да туры килми. Безне бу киемнәребез белән өч яшьлек бала да таный. Тел белмәгән килеш, бу якларны әле беренче мәртәбә генә күргән хәлдә, ничек качасың? Сиңа биредә кем булышыр? Фашист моны нык исәпкә алган. Аның безне Франция чигенә үк китереп ташлавы очраклы хәл түгел. Биредә хәзер Германиянең иң тыныч һәм куркынычсыз почмагы. Шуңа күрә ул безне "иреккә" чыгарды. Хәзер минем янда бер сакчы да юк. Мин хәзер әсир һәм немец хатынының ялчысы. Ләкин бу "ирек" миңа көндез генә биреләчәк. Кичен мине немец солдаты яңадан теге таш базга алып китәчәк. Һәм төн буена ишек төбендә сакчы торачак. Фрау Якоп һәм карт немец кызу-кызу нәрсә турындадыр гәпләшеп баралар, миңа карап-карап алалар. Миңа бер сүз дә катмыйлар. Аларның авызыннан мин "Русланд", "Москау", "Минск", "Шталинград" дигән сүзләрне бик еш ишетеп калам. Күрәсең, алар безнең ил турында сөйләшәләр. Без шактый озак бардык. Менә тимер рәшәткә белән уратып алынган бер бакчага килеп кердек. Бакчаны уртага бүлеп, такыр юл ясалган. Ике якта кәбестә, кишер, чөгендер, салат һәм тагы бик күп төрле яшелчәләр үсеп утыра. Бер почмакта чәчәкләр түтәле күренә. Бакча уртасында таштан эшләнгән чан. Шунда ук, җир астыннан су чыгарыр өчен, насос куелган иде. Бакчаның бер ягында биек такта койма. Койма аръягында бина түбәсе калкып тора. Озын калай морҗадан төтен агыла. Бу — такта яру заводы. Анда пычкы тавышы чыжылдый. Ара-тирә немецларның кычкырган тавышлары ишетелеп китә. Фрау Якоп туп-туры чәчәкләр түтәленә таба узды һәм, кулларын биленә куеп, чәчәкләргә карап тора башлады. Чәчәкләрнең кайберләре ачылып җиткән. Алар аллы-гөлле ут шикелле янып торалар. Түтәлләр ягыннан хуш ис килә. Бакча матур иде. Мин чәчәкләрне шулкадәр яратучы кеше булсам да, бу юлы ят җирдәге матур чәчәкләр миндә бернинди дә хис уятмадылар. Киресенчә, ул матур чәчәкләр минем кайгымны гына арттыралар. Гүя алар: "Син кол, син мескен", — дип әйтәләр иде. Фрау Якоп минем яндагы карт немецка нәрсәдер кычкырып әйтте. Немец минем җиңемнән тартты һәм үзе койма буена таба атлады. Мин аңа иярдем. Бакчаның әле бу ягы казылмаган, бары тирес кенә таратылган. Немец, көрәк алып, шул җирне казый башлады. Үзе миңа нәрсәдер сөйли. Аңлавымча, ул мине көрәк белән җир казырга өйрәтә иде. Аннан соң көрәкне миңа бирде. Мин казый башладым. Җир шактый йомшак булса да, көрәк бик авыр керә, һәм мин аңа аягым белән кабат-кабат басам. Күтәреп алганда, кулларым калтырап китә, башым әйләнә. Көрәк биш потлы чуен кебек авыр тоела иде. Фрау Якоп минем эшләвемне карап торды, башын чайкады. Күрәсең, минем эшемнән канәгать түгел иде. Ул миннән көрәкне тартып алды да үзе казый башлады. Чыннан да, көрәк аның кулында бер бик җиңел нәрсәгә әйләнеп китте. Ул аягы белән көрәккә һич басмыйча гына да җирне бик җиңел казый. Үзе нәрсәдер сөйли. Янәсе: "Менә болай кирәк, менә болай", — дип, мине эшкә өйрәтергә тели иде. Мин башта пиджагымны, аннан күлмәгемне салдым. Көн инде кыздыра башлаган иде. Карт немец, минем тәнемә карап, башын селекте. Минем беләкләрем көрәк сабы шикелле нечкә, кабыргаларым гармун мехы кебек сырланып тора, эчем эчкә ябышкан. Дөресен генә әйткәндә, минем бар гәүдәм чыбыклар белән генә аннан-моннан тарттырып куелган кебек иде. Немец минем яннан китте, һәм алар фрау Якоп белән, нәрсәдер сөйләшә-сөйләшә, чәчәкләр җыя башладылар. Бераздан соң немец, зур кәрзин белән чәчәкләрне күтәреп, авылга таба китеп барды. Мин әкрен генә казый бирдем. Фрау яшелчәләргә су сибеп йөри. Үзе астыртын гына миңа карый. Беләм: ул мине сыный иде. Мин үзем дә шулай сиздерми генә немец хатынына карап алам. Мин дә аны сыныйм. Кайвакытта безнең күзләребез очраша, һәм шулчакта без бер-беребезнең карашында тирән нәфрәт сизәбез. Без сүзсез, ләкин күз карашлары белән бер-беребезне бары дошманнар итеп кенә таныйбыз. Бәлки, немец хатыны, минем ябык гәүдәмә карап: "Шуларны да без җиңә алмабызмы соң?" — дип, үзен тынычландырырга теләгәндер. Ләкин шул ябык, сөяккә генә калган гәүдәдә йөрәк бар иде әле. Менә шул йөрәкне фрау Якоп беркайчан да күрә дә, аңлый да алмас! Мин әйтер идем: мондый чакта тел белмәү дә файдалы. Бәлки, немец хатыны минем кешелек намусыма тия торган әллә нинди түбән сүзләр әйтер иде. Ә хәзер ул миңа бары кыеклатып усал күз карашы гына ташлый ала... Төш вакытында, велосипедка атланып, бакчага фельдфебель килде. Билгеле, ул әсирләрне тикшереп йөри иде. Ул велосипедны койма буена сөяде дә туп-туры минем янга атлады. Фельдфебель минем эшемә бераз карап торды. Аннары нәрсәдер кычкырды. Фрау Якоп чәчәкләр арасыннан аңа елмаеп карады. Янәсе, бир әле шуңа кирәген, ул эшләргә теләми... Фельдфебель минем кулдан көрәкне алды. Җирдә яткан киемне күрсәтеп, хәзер үк пиджакны кияргә кушты. — Ферботен! — диде ул. Бу сүзне мин аңлый идем инде. Бу, безнеңчә, "тыела" дигән сүз иде. Димәк, Германиядә әсирләргә өс киемен салып йөрергә ярамый. Аңлаштык. Аннары фельдфебель үзенең таза, юан беләкләрен сызганды, мышный-мышный җир казырга кереште. Ул ат шикелле таза кеше иде. Аның кулларында көрәк җиргә үзе кереп китә шикелле. Көрәк артыннан буразна кебек тирән эз ятып кала. Җир тигез булып күперә. Немец, чыннан да, җиңел һәм тиз эшли иде. Фрау Якоп фельдфебельнең болай җитез эшләвенә кызыгып карап тора башлады. — Гут, гут! — дип мактап та җибәрде. Фельдфебель тәмам кызып китте. Көрәк астыннан тузан гына очып тора. Ә мин эчтән генә: "Сине сабанга җигеп, кырга чыгасы иде", — дип уйлыйм. Фрау Якоп фельдфебельгә нәрсәдер әйтте. Фельдфебель башта ат кебек кешнәп көлде. Аннан соң кинәт эшеннән туктап калды. Минем аңлавымча, фрау аңа: "Менә синең шикелле ялчым булсын иде", — дип әйтте бугай. Немец фельдфебеленә бу шаяру бик үк ошап җитмәде булса кирәк. Аның йөзе үзгәреп китте. Ул калын кашларын җыерды, авызын кыйшатты. Фельдфебель көрәкне миңа бирде. Бәлки, ул, менә ничек казыйлар аны дип, минем алдымда бер кәпрәеп алмакчы булгандыр. Ләкин хуҗа хатынының сүзләре аның бу гайрәтен суындырган иде инде. Ул, миңа карап: — Арбайт, шнель арбайт! — дип кенә әйтә алды. Алар тагын фрау белән сөйләшеп киттеләр, һәм бераздан соң чәчәк түтәлләре янында фельдфебельнең көлгән тавышы ишетелде. Мин яшертен генә шул якка күз ташладым. Анда фельдфебель, фрауны кочакларга маташып, аңа таба җилкенә иде. "Кемгә сугыш, кемгә рәхәт!" — дип уйладым мин. Мин ярсып киттем. Бар көчем белән көрәкне җиргә сеңдердем. Минем шул көрәк белән тау-тау кадәр җир алып, бөтен дөньяны күмәсем килде. Нигә ул дөнья, нигә ул фрау һәм юан немец, мин нигә кирәк дөньяга? Нигә бу тормыш дигән нәрсә? Ул чәчәкләр нигә? Әгәр алар сугышта үтерелгән кешеләр каберенә куяр өчен генә үсәләр икән! Дус кешенең кулы Кич булды. Безне үз торагыбызга җыеп кайттылар. Без бер-беребезне сагынган идек. Көн буе тел рус сүзен әйтмәгән, колак шул сүзне ишетмәгән. Ят ил, барысыннан да элек, үзенең әнә шул ягы белән кешене сагышка сала, яфрак кебек саргайта. Мин үзем рус булмасам да, миңа да ят илдә рус сүзен бер генә көн ишетми тору ямансу була иде. Чөнки ул телдә минем якташларым, илдәшләрем сөйләшә. Рус теле миңа да үз ана телем кебек якын. Ишегалдына кереп җитү белән үк, мин Володяны эзли башладым. Алар элегрәк кайтканнар иде. Володя, строй таралып китү белән үк, минем яныма йөгереп килде. Йөгереп килде дә, кочаклап алып, кулларымны кысып күреште. Мине күргәч, бик шатланды. Ләкин аның йөзе тагын да саргая төшкән кебек күренде миңа. — Ашаттылармы? — дип сорадым мин. — Ашаттылар, туйганчы ашаттылар, — диде Володя. — Ә сине ничек? — Ашаттылар... — Күпме, нәрсә бирделәр? Мин: — Яхшы, шәп булды, — дидем. Чөнки үземнән күп яшь кешегә зарлану ничектер килешми иде кебек. Яшь дустым каршында мин үземне көчсез күрсәтергә теләми идем. Без бүлмәгә кердек. Безне солдатлар санап чыктылар. Фельдфебель тагын бер карап узды. Аннан соң ишек бикләнде. Тәрәзә капкачлары ябылды. Бүлмә караңгыланды. Без нарларга менеп яттык. Арыганлык үзен нык сиздерә. Сөякләр сызлый, тән авырта иде. Володя минем кулыма өч-дүрт пешкән бәрәңге тоттырды да, колагыма гына пышылдап: — Аша, кара, сиздермә. Мин сиңа көн дә шулай алып кайтырмын. Безнең хуҗа бай, сыерларга казан-казан бәрәңге пешерәләр. Үзем дә туйганчы ашадым, — диде. — Ә икмәк бирделәрме соң? — дип сорадым мин. — Икмәк тә бирделәр, — дип, Володя әкрен генә сөйләп китте. — Минем хуҗа авыру, йөри алмый. Тәгәрмәчле урындыкта гына утыра. Мине эшкә алучы немец үзе шул байда ялчы булып эшли икән. Ул шәп кеше булырга охшый. Хуҗа каршында ул минем белән сөйләшмәде. Арбага тирес төяп кырга чыккач, теле ачылып китте. Беләсеңме, нәрсә ди? Әле ничек ди, русча әйтә: "Война не карош, капитал не карош", — ди. — Әллә ул русча сөйли беләме? — дидем мин. — Белә шул, — диде Володя. — 1914 елда Россиядә пленда булган. Шунда бераз рус телен өйрәнеп кайткан... "Мой сын тоже на война", — ди. Безнең сүзләрне кайберәүләр ишетеп тә өлгергәннәр иде, һәм бер иптәш безгә кушылып сөйләшә дә башлады: — Бәхетең бар икән әле, энем, — диде ул (бу теге ике озын әсирнең берсе иде). — Менә безнең хәл, фрицча әйтсәң, капут... — Әсир үзенең зарын сөйләргә тотынды. — Безнең хуҗа бу авылның бургомистры икән. Безнеңчә әйтсәң, староста, ягъни авыл башлыгы. Өч катлы йорты, йорт тирәсендә бакча. Унбишләп сыеры, атлары бар. Кыскасы, бай. Ну, анысы чорт с ним. Ләкин хуҗаның анасы, валлаһи, елан булгандыр. Усаллыгына чама юк... Без йортка барып кергәч тә, һичбер сүз әйтмичә, берәрне яңакка менеп алды. Үзе, эт шикелле өрә-өрә, нәрсәдер сөйли. Кулындагы язуга бармагы белән төртеп-төртеп күрсәтә. "Маен зон капут, капут!" — ди. Без аңладык. Аның улы сугышта үлгән булган икән. Менә шуңа бездән үч алмакчы була, күрәсең. Их, немецча сөйли белсәм, мин аңа, ул юан шайтанга, әйтер идем кирәген... "Синең улыңны безнең илгә кем чакырды соң?" — дияр идем. "Үзе бардымы? Байлык җыярга бардымы? Что же, аңа шул кирәк", — дияр идем... Но тел юк... — дип, әсир тынып калды. — Тагын нәрсә эшләдегез? — диде кемдер. — Шуннан соңмы? Шуннан соң хуҗа безне атлар аранына ияртеп барды, кулларыбызга сәнәкләр бирде. Андагы юеш тизәкләрне кечкенә генә тәрәзәдән тышкы якка ташларга кушты. Үзе ишекне бикләп китте. Без шунда көн буе эшләдек... Торакта тынлык урнашты. Күзләрне йокы басты. Әсир тагын нәрсәдер әйтте шикелле. Мин инде ишетмәдем. Төн уртасында Володя бик каты ютәлли башлады. Мин дә уянып киттем. — Нәрсә, Володя, әллә авырыйсыңмы? — Әллә нәрсә шунда, тыным кысыла, һава җитми кебек... Мин инде байтактан бирле Володяның, бигрәк тә төннәрен, шулай каты ютәл белән газаплануын сизеп йөри идем. Башта салкын тигәндер дип уйладым. Ләкин ютәл һаман бетми, көчәя бара иде. Ә бүген Володя бөтен гәүдәсе белән дерелдәп ютәлли. Бу мине куркынычлы уйга салды. Володя торып утырды. — Кара әле, — диде ул һәм минем кулымны, алып, үз маңгаена куйды. Маңгаена салкын тир бәреп чыккан. Тәне юешләнгән, куллары калтырый иде. — Кайвакытта мине өшетә, кайвакытта кыздыра. Шунысы сәер: өшеткәндә тирләтә. Бу нидән болай икән? — диде ул. — Һәй, исең киткән икән, салкын тигәндер яки маляриядер. Бетәр, Володя, курыкма, — дип, мин дустымны тынычландырырга теләдем. Әмма Володяның авыруы салкын тигәнгә генә охшамый иде. Володя бераз тынычланды. Ул яткан урында әйләнә-тулгана шулай азаплана торгач йоклап китте. Ә миңа исә авыр булып калды. Мин тагын сугыш турында, бу ят ил турында, чиккән газаплар турында уйларга чумдым. Сугыш беркайчан да бетмәс, Володя да, мин дә һәм минем иптәшләрем дә бу караңгы баз шикелле бүлмәдән чыга алмабыз, туган илләрне беркайчан да күрә алмабыз кебек тоела башлады. Иртә белән без тагын эшкә киттек. Бу юлы солдат мине бакчага кадәр үк озата барды. Фрау анда иде. Фрау Якоп миңа тагын нәкъ кичәге кадәр икмәк бирде һәм чәйнектән кофе агызды. Ул аларны үзе белән алып килгән иде. Мин, кофе эчә-эчә, фрауга карадым. Ул тагын чәчәкләр җыя. Кая илтә ул бу чәчәкләрне? Ул аларны сата, ахрысы. "Димәк, бу ханым яшелчә бакчасы белән көн күрә", — дигән уй килде миңа. Аннары фрау бик күп итеп салат өзде. Аларны икенче кәрзингә тутырды. Мин, яңадан кулыма көрәгемне алып, кичәге җирне казый башладым. Бу юлы фрау Якоп минем яныма килмәде. Аның эше кызу иде булса кирәк. Бераздан, кечкенә генә кул арбасын тартып, кичәге карт немец килеп җитте. Фрау Якоп чәчәкләрне һәм салатларны шул арбага төяде. Аннары миңа нәрсәдер кычкырып әйтте. Мин аңламадым. Фрау Якоп минем немецча аңламавыма гаҗәпләнде бугай, күзләрен йомгалап-йомгалап, башын селкеде. Ничек инде, янәсе, үзе кеше, үзе тел белми. Юләр икән бу руслар, ди бугай. Немец арбага җигелде һәм, бакчадан чыгып, авылга таба юл алды. Фрау Якоп аның артыннан китте. Ул, авыл урамына кереп җиткәнче, миңа таба әйләнеп карый-карый барды. Ә мин, күрмәмешкә салынып, һаман казыйм, дөресрәге, казыган кебек булам, көрәкне җиргә тидереп-тидереп кенә алам. Бакчада үзем генә калдым. Миңа иркен булып китте. Хәзер инде миңа рәхәтләнеп уйланырга мөмкин иде. Вакыт-вакыт, көрәккә таянып, тирә-якка каранам. Миннән ерак түгел ике-өч әсир кырда эшлиләр. Бер әсир, үгез җиккән арбага утырып, безнең бакча яныннан узып китте. Ул, мине күреп: — Нихәл, Николай, эшләр барамы? — диде. — Көрәк белән төртсәң бара! — дидем мин аңа. Аның янындагы немец нәрсәдер мыгырданды. Күрәсең, рус сүзе аның колагына чит булып ишетелгәндер. Көн төшкә таба авышты. Эссе. Мин таш чан янына килдем, анда кояш нурлары коена. Күзләр чагыла. Мин чан төбенә карадым. Чан төбеннән, күзләрен кыса-кыса, миңа бер ябык кеше карап тора. Башта ул миңа ят кеше кебек күренде. Мин башымны чайкадым, чан төбендәге шәүлә дә башын чайкады. Әйтерсең мине үз шәүләм танымый иде. Ул, гаҗәпләнеп, миңа: "Синме бу?" — дип әйтә иде кебек. Башымны суга тыктым. Рәхәт булып китте. Кулларымны юдым, җиңел булып калды. Кинәт такта яру заводында гудок тавышы ишетелде. Велосипедларга утырып, эшчеләр төшке ашка өйләренә кайта башладылар. Алар барысы да диярлек миңа карап узалар. Кайберләре: — Әй русски!— дип кычкырып үтәләр иде. Мин болай кычкыруларының мәгънәсен аңламыйм. Миннән көлүләреме, әллә кызгануларымы? Белмим, алар миңа нәрсә әйтергә теләгәннәрдер. Төш вакытында мин дә ял итәргә булдым. Көрәк күтәрерлек тә көчем калмаган иде. Завод коймасы буена, ышык җиргә барып утырдым. Тирә-як тын, заводта пычкы чыжылдавы тукталды. Бу сәгатьтә бөтен Германия ашарга утыра. Кырда беркем дә күренми. Күрше бакчалардан да кешеләр өйләренә кайтып киткәннәр. Ә мин койма буенда берьялгызым утырам. Язмыш мине кая китереп ташлады! Минем уйларым туган илгә китәләр. Мин сугыш кырын күз алдыма китерәм. Анда дусларымны күрәм кебек. Алар каршында миңа оят. Мылтык алып, сугышка киткән кеше — бүген Германиядә бер фрауның колы! Әйтерең бармы? Уйлыйм, уйлаган саен, миңа авыррак була бара. Кинәт кемдер теге яктан коймага кага башлады. Мин сискәнеп киттем. Кем кага, аңа нәрсә кирәк? Мин урынымнан тордым, коймага йөзем белән борылдым. Койма биек, теге якта кем торганын күреп булмый. Аннан кемнеңдер бик әкрен генә: — Русски туварищ!— дигән тавышы ишетелде. Кем икән ул? Кинәт аяк очымда нәрсәдер селкенгән кебек булды. Мин җиргә карадым. Шулвакыт койма астыннан бу якка бер кул сузылганын күрдем. Кул бармаклары белән мине үзенә чакыра иде. Мин, шикләнеп кенә, уң кулымны шул сузылып торган кулга куйдым. Кул минем кулымны кысты. Мин дә аңа шулай җавап кайтардым. Мин кем беләндер күрештем. Бу кул миңа күптән таныш кебек иде. Минем кулым ул кулның катылыгын тойды. Ләкин ул каты кул минем йөрәгемне эретте кебек. Чөнки ул кул сөялле иде. Немец эшчесе миңа дусларча кулын бирде. — Син ялгыз түгел, без биредә, — дип әйтә иде ул миңа. Мин шатландым. Шул кул мине авыр уйлардан тартып алды кебек. Эшче кулын алды, һәм койма астыннан бу якка кәгазь төргәк чыгып калды. Мин аны алып ачтым. Анда бер кисәк икмәк һәм ике сигарет бар иде. Шул вакытта күз алдымнан ниндидер пәрдә күтәрелеп киткән кебек булды. Минем каршымда яңа Германия күренде. Әлегә кадәр биредә миңа дошман булмаган бер генә кеше дә юк төсле иде. Алай түгел икән. Германиядә, фашистлар хөкем сөргән җирдә, безнең дусларыбыз да бар икән. Әйе, немец халкы гаепле түгел. Фашизм гаепле! Ул, бары ул гына безне бер-беребездән аера. Ләкин юкка. Без бер-беребезне койма аша да таптык һәм күрештек. Кем иде ул эшче? Мин аның йөзен күрмәдем. Аңа кайнар рәхмәтемне дә әйтә алмадым. Заводта гудок кычкыртты. Пычкы чыжлый-чыжлый кисә башлады. Мин дә, көрәгемне алып, үз урыныма килеп бастым. Бераздан бер солдат белән фрау Якоп килеп җитте. Ул, капкадан кергәндә, миңа карап, ни өчендер, елмаеп куйды. Ләкин, минем янга килеп җитү белән, йөзе агара башлады. Мин казыган җирне адымлап үлчәп чыкты да, кулларын як-якка җәеп, миңа кычкырырга тотынды. Күрәсең, минем эшем аңа аз булып күренә иде. Солдат, кулымнан көрәгемне алып, минем күкрәгемә төртте. Мин чайкалып киттем. Солдат, миңа сугарга дип, яңадан кул күтәрде. Шулвакыт койма башыннан кемдер: — Вас махст ду? — дип кычкырды. Солдат койма башына карады, кулын кире төшерде. Мин дә ул якка күз салдым. Ләкин койма башында берәү дә юк иде. Әлбәттә, бу бая койма астыннан миңа кулын сузган кеше иде. Мин аңа эчтән генә: "Рәхмәт, дус!" — дидем. Фрау Якоп белән солдат күпме генә җикеренсәләр дә, бүген минем күңелем шатлык белән тулган иде. Шуннан соң тагын берничә атна узды. Мин һәр көнне бакчада эшлим. Төш чакларында фрау Якоп авылга кайтып китә. Карт немец бөтенләй күренми башлады. Минемчә, ул фрауның агасы булса кирәк. Күрәсең, ул вакытлыча гына, мин "кулга өйрәнгәнче" генә, үзенең сеңлесенә булышып йөргән. Фельдфебель көн дә бакчага килә. Минем эшемне карап тора. Бервакытта да канәгать булмый. Ул миңа гел бер үк төрле сүзләр әйтеп кычкыра, ләкин сукмый иде. Аннан соң ул хуҗа хатын белән сөйләшә һәм, җае туры килгәндә, бигрәк тә чәчәкләр түтәле ягында, фрауның арт санына үзенең зур куллары белән суккалап ала. Фрау фельдфебельнең бу гадәтен бик ярата дип әйтмәс идем. Чөнки андый чакта фрау, чәбәләнеп, фельдфебельдән читкәрәк китәргә тырыша. Мин берни күрмәгәнгә, белмәгәнгә салышып эшләп йөрим. Кайвакытта авыз эченнән генә бер көй җырлыйм яки әкрен генә сызгыра башлыйм. Төш чагы җиткәндә, мин ялгыз калам. Заводта гудок кычкырткач, мин яңадан койма буена килеп утырам. Яңадан койма астыннан таныш кулны көтәм. Менә коймага каккан тавыш ишетелә. Мин тирә-ягыма карыйм. Кем дә юк. Үзем дә бер-ике мәртәбә койма тактасына суккалап алам. Койма астыннан яңадан кул сузыла. Без күрешәбез. Миңа күңелле булып китә. Күрешкән саен, бу кул миңа якынрак була бара. Ул кулның хуҗасын күрәсе килә. Көн саен шул уй миндә арта бара. Мин беләм: койма артында минем немец дустым бар. Ул минем авыр язмышымны күрә. Миңа ярдәм итәргә тели. Мин аны бик күрер идем, койма биек. Ул да минем яныма килер иде, аны гестапо күзләре күзәтеп тора. Рус әсире белән немец эшчесенә очрашу бу илдә тыела. Кул миңа тагын икмәк һәм сигарет биреп калдыра. Билгеле, ул бу икмәкне үзенең авызыннан өзеп бирә. Чөнки Германиядә эшчеләргә икмәк карточка белән генә бирелә. Мин кайда булсам да, нишләсәм дә, һаман шул эшче турында уйлыйм. Урамнан узып барганда, кешеләрнең йөзенә карыйм. Ничек булса да, ул олы җанлы эшче үзен белдермәсме икән дим. Ләкин юк. Кешеләр сүзсез генә узып китәләр. Аларга рус әсире белән туктап сөйләшергә ярамый. Мин бу турыда иптәшләремә дә әйттем. Аларны да бу "серле кул" бик кызыксындыра. Һәр көнне, кичен эштән кайткач: — Йә, "теге"не күрмәдеңме? — дип сорыйлар иде. Ә беркөнне мин аның белән очраштым. Нәкъ төш вакытында, салат тутырган кәрзин күтәреп, авылга кайтып килә идем. Кинәт артта велосипед кыңгыравы чыңлады. Мин юл бирдем. Велосипедта баручы: — Гутен таг, туварищ, — дип узды. — Гутен таг, — дидем мин дә аңа. Велосипедтан юл өстенә бер кәгазь төргәге төшеп калды. Мин аны алдым да: — Һәй, һәй! — дип кычкыра башладым. Мин аңа: "Әйберең төшеп калды!" — дип әйтмәкче идем. Ләкин велосипедта баручы миңа бер борылып карады да кулын болгады. "Сиңа!" — дип әйтте кебек ул. Мин кәгазь төргәкне сүттем. Анда икмәк сыныгы һәм ике сигарет бар иде. — Менә син кем икәнсең! — дидем мин, шатланып, һәм инде шактый ерак китеп өлгергән кешегә кул болгадым. Авылга җитәрәк, ул велосипедтан төште һәм, аны җиргә яткырып, тәгәрмәчләрен карый башлады. Мине көтәр өчен сылтау иде бу. Мин, моны аңлап, җәһәтрәк атлый башладым. Менә мин ул кеше янына килеп җиттем. Гади генә киенгән, урта яшьләрдәге, озынча битле һәм бик ябык бер эшче иде ул. Мине елмаеп каршылады. Мин, узып барышлый, аңа башымны иеп: — Спасибо, товарищ, данке, — дидем. Немец миңа башын селкеп калды: — Гут, гут, туварищ, — диде. Бу эшченең йөзе миңа бик күптән таныш кебек тоелды. Нигә болай? Мин аны әле гомеремдә беренче генә күрәм ич. Юк, беренче генә түгел шул. Аның исемен әле белмәсәм дә, немец эшчесе турында минем ишеткәнем бар. Ул — тыйнак, хезмәттә уңган, акыллы һәм яхшы кеше. Мин аның безнең халык белән дус булып яшәргә теләвен, үз илендә капитализмның бетерелүе өчен көрәштә күп газаплар кичергән кеше икәнен беләм. Ап-ак чәчле карт коммунистка Клара Цеткин, безнең Мәскәүгә килеп, Кремль трибунасына чыгып, шул эшче турында сөйләгән иде ич. Мин немец эшчесенә үземнең йөрәгемдә кайнаган дуслык хисе саклап яшәдем. Мине йөрәгем алдамады. Биредә, Германиядә, ул эшче миңа үзенең дуслык кулын сузды. Сугыш безне кара-каршы китерде. Без, бер-беребезне үтереп, дөньядан югалырга тиешбез. Ләкин бу эшче мине үтерергә телиме? Мин аны үтерергә телимме? Юк! Беләм: немец эшчесе минемчә уйлый. Аның йөрәгендә дә сагыш минекеннән аз түгелдер. Аның халкы да сугышта кырыла ич... Бераздан соң мин артка таба борылып карадым. Ул эшче анда юк иде инде. Инде бик күп еллар узганнан соң да, мин ул эшчене хәтеремдә саклыйм. Менә хәзер аңа әйтәсем килә: — Кадерле эшче иптәш! Мин синең исемеңне белә алмадым. Ләкин мин сине онытмадым, юк, онытмадым! Менә бүген син ак кәгазь битләренә язылып калдың. Бу минем синең турында истәлегем булсын. Бәлки, безнең балаларыбыз кайчан да булса очрашырлар, тик безнең кебек койма аша түгел, кочаклашып, куллар бирешеп.Ул вакытта без инде җирдә булмасак та, хәзер шуңа ышанып яшәү — безнең бөек теләгебез! Ак чәчәк Без иртә белән эшкә барганда, яңгыр явып тора иде. Көн буе кояшта кызган таш урам төнлә яңгыр астында суынып калган, һава хуш иде. Солдат безне, гадәттәгечә, хуҗаларга озата бара. Мин дә үз хуҗама кереп калдым. Яңгырлы көннәрдә мин бакчага бармыйм. Андый чакларда фрау Якоп йорт эшләре куша. Ә хәзергә фрауның тәрәзәләре ябык, ишеге бикле, ул йоклый иде әле. Бу мине борчымады. Миңа ашыкмаска да мөмкин. Ләкин фрау тыныч калдырмас, эш табар, дип уйланып торганда, өй ишеге шылтырап ачылды. Мундир якаларын каптыра-каптыра, өйдән фельдфебель чыкты. Күз кабаклары шешенгән, үзе авыр мышный иде. Ул, мине күреп, елмаеп маташты. Ләкин йөзе тагын да ямьсезләнеп җәелде генә. — Ком мит мир, — диде ул һәм мине сарайга ияртеп китте. Биредә өелеп торган утынга кулы белән төртеп күрсәтте. Аннан соң балта алып килде. Шул утыннарны ярырга кушып, үзе, ашыга-ашыга, капкадан чыгып китте. "Эшләр әнә ничек икән..." — дип, мин аны читтән карап кына озатып калдым. Миңа бер уй килде. Минем белүемчә, фрау Якоп бай түгел. Хәтта мин аны ярлы дип әйтер идем. Аның хуҗалыгы бик кечкенә, җире аз, икмәк чәчми. Мал-туары юк. Бар булганы — яшелчә һәм бәрәңге бакчасы. Фрау Якоп кечкенә генә кибет тота. Ул анда яшелчәләр, чәчәкләр һәм веноклар сата. Сугыш елларында бигрәк тә венокларга сорау артып киткән булса кирәк. Миңа тагын шунысы билгеле иде: әсирләрне бары байларга гына бирәләр. Фрау Якопка мин ничек эләктем соң? Фельдфебель белән фрау арасында минем башым өчен "алыш-биреш" булгандыр, ахры. Фельдфебель мине "кара ишектән" генә фрауга саткан, күрәсең, дип уйладым мин. Мин ирексездән башымны чайкап куйдым. Минем өчен, әлбәттә, барыбер иде. Минем хуҗа кем? Ярлымы, баймы? Аннан минем язмышым үзгәрми. Мин һаман шул ук әсир булып калам. Тик шулай да моңа минем намусым хурлана иде. Утын яру авыр булмады. Мин үз җаем белән генә эшләдем. Төш чагында минем янга кечкенә хуҗа Карл килде. Ул, әнкәсе шикелле итеп, күзләрен зур ачып, миңа карап торды. Ул минем бөтен җиремә гаҗәпләнеп карый кебек. Бәлки, балага мәктәптә, руслар бер күзле, мөгезле, алар кеше ашый, дип әйткәннәрдер. Фашист пропагандасы бернәрсәдән дә җирәнми. Ләкин мин немец шикелле үк ике күзле, ике аяклы гади кеше идем. Маңгаемда мөгезем дә юк. Бала әнә шул турыда уйланып гаҗәпләнә булыр. Карл мине өйгә чакырды. Мин сарайдан чыктым. Күк йөзе ачылган, көн эссе иде. Без өйгә кердек. Фрау Якоп күрше бүлмәдән килеп чыкты. Аның өстендә юлбарыс тиресе кебек буй-буй бизәкле озын халат. Фрау бүген ничектер шатрак кебек күренә иде. Тик күз төпләре карала төшкән, муенында кызыл таплар бар. Ул эзләрне кечкенә Карл күрсә дә аңламый. Ләкин мин ул тапларда фельдфебельнең калын иреннәрен таныйм. Фрау Якоп, моны сизгән кебек, халат якасын күтәреп куйды. Өстәлгә сыек кына аш китерелде. Аннары кабыклы бәрәңге һәм бер-ике салат яфрагы куелды. Шуның белән минем төшке аш тәмам булды. Мин, ишегалдына чыгарга дип, урынымнан торырга җыенган идем, фрау мине туктатты. Ул халат кесәсеннән зәңгәр конверт алды һәм аның эченнән җәйпәкләнеп беткән ак чәчәк чыгарды. — Нинди чәчәк бу? — диде. — Ромашка! — дидем мин. — Ро-маш-ка, — дип кабатлады фрау. Аннан соң ул хатның берничә юлын укыды да: — Украина, — диде. Аңлашылды. Фрауның ире Украинадан үзенең хатынына ромашка чәчәген бүләк итеп хатка салып җибәргән. Мин чәчәкне кулыма алдым. Аны, учыма куеп, борыныма китердем, күзләремне йомып исни башладым. Их, нинди хуш исле иде чәчәк! Минем күз алдыма киң Украина кыры килеп басты. Ул чәчәкләр анда бик күп үсә. Гүзәл кызлар, алардан такыялар үреп, башларына кияләр. Ал, зәңгәр тасмалар тагып җибәрәләр. Бәйрәмнәрдә шул такыяларны киеп бииләр, җырлыйлар. Бер чәчәк. Конверт эчендә инде кибеп беткән бер чәчәк. Ә ят илдә минем өчен ни тора бу чәчәк! Ул миңа туган илем турында хәбәрләр сөйли кебек. Мин ромашканы йотылып карыйм. Уч төбемдә ул, алтын төсле сары озын керфекле матур күз кебек, миңа карап ята. Әйе, күз кебек. Әйтерсең кемдер украин кызының бер күзен чукып алган да менә бирегә, ят илгә бүләк итеп җибәргән, һәм ул күз миңа карый да: — Күрәсеңме, мине нишләттеләр явызлар! — дип әйтә иде кебек. Фрау Якоп миңа кулы белән тиеп алды. Мин исемә килдем. Ул нәрсәдер әйтмәкче иде, ләкин шул чакта кибеттә кыңгырау шылтырады. Хуҗа хатын, ашыга-ашыга, ишеккә таба атлады. Чәчәк аңа кирәкми иде инде. Мин ромашканы, кәгазьгә төреп, кесәмә салдым. Чәчәкне Володяга күрсәтмәкче булдым. Ул бит Украина ягыннан. Туган як ромашкасын иснәү нинди зур бәхет булачак аңа. Кичен эштән кайткач, мин Володяны ишегалдында күрмәдем. Кинәт әллә нигә йөрәгем борчылып китте. Юкка түгел икән. Торакка керсәм, Володя нарга сузылып яткан да үлгән кебек күзләрен йомган. Мин, ашыгып, аның янына килдем. Ул күзләрен әкрен генә ачты. — Озак, озак тордың! — диде. — Яңа гына эштән кайттык... — Ә мин төш чагында ук кайтып егылдым. — Нәрсә булды? Володя җавап бирмәде. Ул, авызын чүпрәк кисәге белән каплап, буылып-буылып ютәлләргә тотынды, аннары чүпрәкне миңа күрсәтте. Чүпрәктә кан таплары иде. Мин берни әйтә алмадым. Ирексездән башым түбән иелде. Шулай да мин үземне кулга алырга тырыштым. Володяны сүз белән юату ничектер ышандырырлык булмас иде кебек. Мин, Володяның авыруына артык игътибар бирмәгән кебек, кесәмә тыгылдым. — Беләсеңме, мин сиңа бүләк алып кайттым, — дидем. Володя, ышанычсыз гына карап: — Юк, минем ашыйсым килми, — диде. — Ашамлык түгел, менә хәзер күрерсең, — дип, мин, кәгазь эченнән чәчәкне чыгарып, Володяга суздым. Володя, чәчәкне күрү белән үк: — Ромашка! — дип кычкырып җибәрде. — Кайдан бу? — диде ул, тагын ютәлләп. — Украинадан, сезнең туган яклардан... Володя чәчәкне борынына китереп куйды, күзләрен йомып, еш-еш исни башлады. Бу чакта аның шатланган йөзенә карап торуы рәхәт булды миңа. Әйтерсең ул бик-бик сусаган булган да менә хәзер, үзен онытып, татлы шәраб эчә иде кебек. — Исе күкрәкне җиңеләйтә. Их, шул чәчәк үскән кырларга кайтасы иде. Вот мин анда момент терелер идем, — диде. Ул һаман чәчәкне исни. Мин аңа ромашканың ничек минем кулга эләгүен сөйлим. — Кара, хатыны ирен сөйми, күрәсең, — диде ул, аз гына елмаеп. — Их, миңа килсен иде дустымнан шундый чәчәк. Мин аны гомер буе саклар идем. Үлгәндә дә каберемә куегыз, дип әйтер идем... Володя урыныннан тормакчы булды. Ләкин көче җитмәде, ул яңадан башын матрацка куйды. — Бу ромашка миндә калсын, — диде ул, бераз хәл җыйгач. — Бүләгең булыр. Мине, мөгаен, озатырлар... Икенче көнне үк аны концлагерьга озаттылар. Ичмасам, соңгы сәгатьтә миңа дустым белән саубуллашырга да туры килмәде. Аны без эштә вакытта алып киткәннәр иде. Без аның өчен барыбыз да борчылдык. Биредә авыр, ә анда, ташлы таулар арасындагы лагерьда, тагын да кыенрак булачак. Бу аерылу минем йөрәгемә гомерлек җәрәхәт ясады, дус иде Володя! Юк, дус кына түгел, бертуган энем кебек иде ул егет! Мин һәр көнне, эштән кайткач, бәлки, дустым белән тагын күрешермен дип өмет итәм. Бәлки, аның авыруы узар, кабат безнең янга килер дип көтәм. Ләкин юк. Минем күршедәге агач нар буш тора. Мин, Володя турында уйлаганда, лагерьны искә төшерәм. Анда әле һаман шул озын комендант хәлсез әсирләрне кыйнап йөридер. Минем күз алдыма каберлектәге кара, зур чуен тәре килеп баса. Ул анда безне дә көтеп тора кебек тоела. Сталинград исән! Тагын көннәр, атналар узды. Сугыш дәвам итә. Германия өстендә көндез дә, төнлә дә һава тревогасы булып тора. Мин кайчак, бакчада эшләгәндә, биектә-биектә очкан инглиз бомбовозларын күреп калам. Нәкъ шул чакта җирдән кечкенә генә "мессершмитт"лар күтәрелеп китәләр. Алар урманнарда, агач төпләренә яшеренеп, бомбовозларны көтеп ятканнар. Озак та үтми, һавада тартыш башлана. Кечкенә "мессершмитт"лар бомбовозлар тирәсендә козгын кебек бөтерелеп-бөтерелеп әйләнәләр. Кинәт бомбовозлар үзләренең төз сафларын бозалар. Кайберләре, койрыклы йолдыз кебек, артларыннан ялкын тасмасы сузып, башлары белән түбән атылалар һәм җиргә төшеп шартлыйлар. Аксыл төтен генә һавада җәелеп кала. Кайберләре, тагы да югарырак күтәрелеп, кире үз илләренә таба очалар. Эшләр болай барса, дим мин, Германияне җиңеп чыгуы җиңел булмас. Күрәсең, ул ничек коралланган! Аның тылын самолётлар саклый! Һәрбер куак төбендә зенитка туплар куелган. Кая карама, шунда тавыш алгычлар һавадагы һәм җирдәге барлык хәрәкәтне тыңлап торалар. Фашистларның бу бастионын җимерер өчен, әле күпме корбан бирергә кирәк булыр?! Әле сугыш күпме кан агызыр, күпме шәһәрләр, авыллар Җир йөзеннән югалыр? Кешелекнең гасырлар буе иҗат иткән күпме хәзинәсе сугыш утында янып бетәр?! Мин, шулай уйлый-уйлый, эшемнән туктап калам. Кулымдагы көрәк гади көрәк кенә түгел, ул кеше үтерүче, җинаятьче коралына әйләнеп киткән кебек була. Мин аның белән минем өчен сугышта корбан булучы дусларыма кабер казыйм кебек тоела. Ул көрәк кулларны гына талдырмый, йөрәкне дә авыр сызлата. Тукта, мин нишлим соң? Мин җир казыйм. Кемгә казыйм? Немец хатынына. Ә ул кем? Минем дошманым! Димәк, мин дошманыма булышам. Ә аның ире минем илемдә минем халкымны үтереп йөри, минем авылларымны яндыра, шәһәрләремне җимерә. Ә мин биредә аның йортын баетам. Бу ничек булып чыга соң әле? Дөрес, фашист, мылтык төзәп, мине эшләргә мәҗбүр итә. Ләкин моннан нәтиҗә үзгәрми. Ул минем көчемнән файда ала. Аңлагыз: әсирлекнең иң авыр хурлыгы менә шул, дусларым! Нишләргә соң, нишләргә? Мин яңадан, көрәгемә таянып, җиргә карыйм. Ичмасам, син, җир, ярылып кит. Ярылып кит тә мине үзеңә тартып ал. Оят ич болай яшәргә! Юк, җир эндәшми, җир җавап бирми. Ул минем егылуымны көтеп тора. Әйтерсең, сугышта үлә алмаган өчен, мине шулай газаплар чигеп яшәргә хөкем иткән. Шундый авыр кичерешләр белән көн узып китә, тагын төн килә. Тагын караңгы бүлмә, тагын авыр сызланулар. Фронт хәлләре турында без берни дә ишетә алмыйбыз. Ләкин безгә бу хәлләрне немец авылының урамы үзе сөйли иде. Урамда агач аяклы, сыңар куллы солдатлар күбәя бара. Алар капка төпләрендә таякка таянып басып торалар. Без узып барганда, русча берәр сүз әйтеп калалар. Бу безгә генә түгел, немецларның үзләренә дә фронтта эшнең кем файдасына барганын аңлата торган күренеш иде. Минем исемдә: бервакытны немецлар Сталинград турында бик еш сөйли башладылар. Билгеле, сугыш шул шәһәр тирәсендә бара торган чак иде. Гитлер Сталинградны тиз көндә алачагын һәм Баку нефтенә хуҗа булачагын радио аша белдергән дип әйтәләр иде. Фрау Якоп бу көннәрдә тагын да матуррак киенеп йөри башлады. Сәүдә кызу бара. Нарат ылысларыннан үргән веноклар аеруча күп үтә. Кечкенә Карл әнисенә булыша, ул кассада акча алып тора. Арткы бүлмәдә ике кыз веноклар үрә. Фрау Якоп аларны ашыктыра. Мин, кечкенә арба белән, урманнан көн буе нарат ботаклары ташыйм. Ара-тирә фельдфебель килеп китә. Ул иң элек, ни өчендер, миңа җикеренә. Аннары фрау бүлмәсенә кереп, бераз югалып тора. Мондый чакта Карл борчыла башлый. Ул фельдфебельнең һәрбер адымын күзәтә. Кибеттән чыгып, бер бу бүлмәгә, бер теге бүлмәгә кергәләп йөри. Ул нәрсәдер сизенә булса кирәк. Андый чакта фрау Карлны минем белән урманга җибәрә. Карлның барасы килми, киреләнә. Бала белән ана арасында ниндидер бәрелеш бара. Мин моның сәбәбен беләм. Карл әле үзе моны аңлап җиткерми. Ул бары үзенең бала йөрәге белән сизенә генә. Бу шикләнү әле аның эчендә үзенә сүз таба алмый ята. Ләкин күкрәктән бәреп чыгарга омтыла. Карл минем белән урманга бара. Авылдан чыккач, ул авыр атлый. Тагын бераз баргач, сүзгә керешә: — Сталинград зур шәһәрме? — ди. — Зур шәһәр, — дим мин. — Матурмы? — Бик матур. — Синең анда булганың бармы? — Мин анда яшәгән идем... Карл тагын минем белән сөйләшергә тели. Ләкин мин немецча бик аз беләм. Әле бу сорауларын да бик авырлык белән генә аңладым. Карл тынып кала. Без урманга килеп җитәбез. Арбага ылыслы ботаклар төйибез. Карл бу юлы инде миңа булыша. Авылга кадәр арбаны этешеп килә. Авылга җитү белән, өенә йөгерә. Өйдә бит фельдфебель утыра... Мин аның артыннан карап калам. Үзем уйлыйм, кайчан да булса ана белән бала арасында чынлап сөйләшү булачак, дим. Бүген төш чагында урманнан кайткач, фрау Якоп мине, бик ашыгып, өйгә чакырып кертте. Аның йөзе шат иде. Өйдә радио ниндидер бер көй чыңлатып уйный. Гадәттә, бу соңгы хәбәрләр тапшырыр алдыннан җырлана торган көй иде. Фрау Якоп мине радио каршына ук китереп утыртты. — Тыңла, хәзер Сталинградны алу турында хәбәр булачак, Сталинград капут! — диде ул. Минем аркам буйлап салкын йөгерде. Бу минем анамның үлүе турында кинәт әйтелгән хәбәр кебек авыр тоелды. Менә диктор сөйли башлады. Мин аның сөйләшүендә бары Сталинград дигән сүзләрне генә аңлап калдым. Диктор сөйләвеннән туктады. Мин фрау Якопка күтәрелеп карадым. Аның йөзендә әле хәзер генә уйнаган шатлык югалган иде инде. Ләкин ул миңа үзенең борчылуын сиздермәскә тырышты. — Һейне Сталинград некс капут, морген капут, — дип, миңа йортка чыгарга кушты. "Әһә, — дидем мин, эчемнән генә, — бүген Сталинградны ала алмаганнар, иртәгә ышандырганнар. Ә кичә, бүген алабыз, дигәннәр иде". Мин ишегалдына чыктым. Икенче көнне фрау Якоп нәкъ көн уртасында тагын мине өйгә чакырып кертте. — Тыңла, — диде ул, радиога күрсәтеп, — Сталинград капут! Немец хатынының миңа Сталинград шәһәренең алынуын үз колагым белән ишеттерәсе килә иде. Гүя ул: "Кара, әнә сезнең Сталинград немец солдатының аяк астында ята, әнә ул яна, җирдән югала, аның урынында Германия байрагы җилферди", — дип әйтергә тели иде. Ләкин бу юлы диктор "Сталинград" дигән сүзне бер генә тапкыр да телгә алмады. Мин фрау Якопка текәлеп карадым. Фрау бу юлы бөтенләй кәефсезләнгән иде. Ул, ашыга-ашыга, стаканга валериан тамчысы тамызды да тизрәк эчеп җибәрде. Аннан соң тирән сулыш алды, кулын күкрәгенә куйды, йөрәк турысын капшап карады. Миңа аның аңлатуы кирәк түгел иде. Барысы да аңлашылды ич. Валериан тамчыларын тикмәгә генә ул кадәр күп итеп эчмиләр... мин моны беләм, фрау Якоп! Ишегалдына чыкканда, мин бөтенләй башка кеше идем. Сизәм: йөрәгем сикерә, шатлыгым күкрәгемә сыймый. Минем бу минутта бар тавышым белән: — Сталинград исән! Ишетәсезме, Сталинград исән! — дип кычкырасым килә иде. Шуннан соң озак та үтмәде, Гитлер армиясенең Сталинград янында хурлыклы рәвештә тар-мар булуы бөтен Германиягә таралды. Бу хәбәрне беркемнән дә, берничек тә яшерергә мөмкин түгел, чөнки бу яра дошманның нәкъ йөрәк турысында иде. Ә йөрәк турысындагы яра — куркынычлы яра ул. Андый яралының ыңгырашуы ерак ишетелә. Сталинград янында Гитлер башына китереп суккан совет йодрыгы бөтен Германияне дер селкетеп куйды. Һәрбер немец яшәгән йортта бомба шартлаган кебек булды. Немецларның безгә ачуы артты. Без моны үз җилкәбездә татыдык. Шул көннәрдә бургомистр үзендә эшләүче бер әсирнең кабыргасын сәнәк сабы белән сугып сындырды. Күп әсирләр кыйналып кайттылар. Күпләребез берничә көн буена ач эшләделәр. Хуҗалар бездән Сталинград үчен алалар. Ләкин бу ахмаклык бары тик фашистларның көчсез икәнлеген, куркак икәнлеген генә фаш итә иде. Фрау Якоп өч көн буена миңа бер генә кисәк тә икмәк бирмәде. Ул мине тавыкларга дип пешерелгән вак бәрәңге белән "сыйлады". Ләкин ул көннәрдә бездә ашау кайгысы идеме? Без шатлык белән тук идек! Әгәр без берәр нәрсә турында көлешеп сөйләшә башласак, немец солдатлары безгә ачуланып карыйлар. Күрәсең, алар безне, Сталинград турында сөйлиләр, немецлардан көләләр, дип уйлыйлар иде бугай. Фельдфебель үз чиратында яңа җәза уйлап тапты. Эштән кайткач, ул безне стройга тездерә һәм ярты сәгать ишегалдында чаптырып йөртә. Арып егылганнарны солдатлар кыйнап торгызалар. Бүлмәгә кергәч, без нарларга сузылып ятабыз. Шунда берәү: — Сталинград нихәлдә икән? — дип сорап куя. Икенче берәү: — Сталинград яши! — дип җавап бирә. — Алай булгач, тыныч йокы, якташлар, — ди тагын берәү. Без шулай әкрен генә йокыга китәбез. Ятим ана Фрау Якопның авылдан шактый еракта бәрәңге бакчасы бар иде. Мин бүген шунда эшкә килдем. Вакыт иртә иде әле. Тирә-якта кырлар. Ләкин бездәге шикелле киң дөнья кайда ул! Бездә кырларның чикләренә күз карашың җитми. Безнең кырларны иген диңгезе дип әйтү, чыннан да, урынлы сүз икән. Ә биредә нәрсә? Бер авылдан бер авыл күренеп тора. Таш юллар кыр өстен рәшәткә челтәрләре кебек аркылы-торкылы бүлгәләп бетергәннәр. Уңга карасаң, иген басуы күрәсең, сулга карасаң, борчак кыры, тагын арырак бәрәңге бакчасы йә чөгендер үсеп утыра. Читтән күзәткәндә, биредәге кыр корама юрганга охшый. Ни өчендер, тегендә-монда таш тәреләр утыртылган. Ул тәреләрдә, кулларын як-якка җәеп, ялангач Иисус асылынып тора. Бу бай хуҗаның ызан билгесеме, әллә биредә динне үзләренчә шулай ихтирам итүләреме? Ялангач Иисуска карап, мин аптырый идем. Ерактан бу тәреләр күңелгә ниндидер шом салалар. Әйтерсең кемнәрнедер үтереп, шунда күмеп калдырганнар кебек иде. Фрау Якопның бәрәңге бакчасы юл буенда. Биредән әледән-әле җәяүлеләр, ат җиккән крестьяннар, кайчакта йөк машиналары узып тора. Кайчакта минем иптәшләрем шуннан узып китәләр. Алар да кырга эшкә баралар. Мин китмән белән бәрәңге төбен өям. Бүген миңа шушы эш кушылган иде. Эшли-эшли, юлдан бер ераклашам, бер яңадан юл читенә килеп чыгам. Шулай эшләп торганда, бәрәңге буразналары арасында язулы кәгазьләр күрдем! Нәрсә бу дип, берсен кулыма алып карый башладым. Кәгазьдәге сүзләрне укымакчы булып маташам. Ләкин бер генә сүзе дә аңлашылмый иде. Кәгазьнең икенче ягын әйләндереп карый башладым. Анда фронт картасы төшерелгән. Биредә Мәскәүдән, Сталинградтан, Кырым ягыннан Германия җиренә кызыл уклар сузылган. Шулай ук Англия континентыннан да, Германия җирләренә таба күрсәтеп, шундый ук сызыклар ясалган. Бу уклар, яшен кебек атылып килеп, ерткычның корсагын тишеп керәләр сыман. Германия ут астында! Аңа һөҗүм килә. Мин моны тиз аңладым. Бу төнлә белән Германия өстенә самолётлардан ташланган прокламацияләр иде. — Менә синең хәлең нинди икән, "Бөек Германия!" — дидем мин, шатланып. — Болай булса, синең күп гомерең калмаган! Бик тиз синең бугазыңнан килеп тотарлар. Без әле синең аякларыңны дерелдәтә-дерелдәтә җан бирәсе көнеңне күрербез... Шатлыклы хисләр миңа канат үстереп җибәрделәр кебек. Әлегә кадәр мине борчып алҗыткан билгесезлек, таш кебек шуып, җилкәмнән төште. Кичен иптәшләрем белән очрашкач, аларга әйтергә яңа хәбәр бар иде. Бер прокламацияне мин, юл читенә чыгып, җиргә күмеп куйдым. Ярый әле күмеп куйдым. Озак та үтмәде, юл өстендә җиңел машиналар күренде. Алардан немец полицайлары төшеп, кыр буйлап таралдылар. Алар, туктап-туктап, җирдән нәрсәләрдер иелеп алалар. Минем аңлавымча, шул прокламацияләрне җыеп йөриләр иде. Аз гына кичектегез дип, берни белмәгән кебек, китмәнем белән бәрәңге төбен йомшартырга керештем. Менә полицайлар минем янга килеп җиттеләр, минем тирәмдә сибелеп яткан кәгазьләрне ашыга-ашыга җыеп алдылар. Бер полицай минем эшләгәнне карап торды. Аннары бер иптәшенә нәрсәдер әйтте. Шунда алар барысы да туктап калдылар, тиз генә мине урап алдылар. Берсе кулларымны күтәрергә кушты. Икенчесе кесәләремне тентеде. Култык асларымны, куен эчемне капшады. Алар, прокламация алып калмаганмы, дип шикләнәләр иде. Полицайлар китеп бардылар. Көн инде төшкә авышып килә иде. Юлдан төшке ашка кайтып баручылар уза башлады. Тиздән кырда һичкем калмады. Мин юл читенә чыгып утырдым. Аякларымнан башмакларымны салып, бер читкә куйдым. Балакларымны сызгандым. Пиджагымны да салып ташладым. Тәнем кояшны сагынган иде. Мин теге прокламацияне, казып алып, яңадан карый башладым. Кайбер сүзләрен укып аңларга тырыштым... Юл өстендә бер хатын күренде. Мин тиз генә кулымдагы язуны җиргә күмеп куйдым. Хатын якынлашты. Киеме бик иске. Чәчләре ап-ак, киндер сүсе кебек тузгып тора. Картлыктан гәүдәсе бөкрәйгән. Кулында таяк. Шул таяк булмаса, йөзе белән җиргә капланыр иде кебек күренә. Җилкәсенә, як-якка төшереп, оеклар аскан. Оек эчендә генә төенчекләр беленеп тора. Әйе, бу гади немец карчыгы иде. Аның йөзендәге санап бетергесез тирән сызыклар минем үз анамны хәтерләттеләр. Аның йөзе дә шундый тирән җыерчыклар белән сызгаланган иде. Ә минем анам тол хатын булып гомер итте. Ул үз тормышында азмы михнәт күргән, азмы сагышлар кичергән? Бәлки, менә хәзер минем яныма килеп туктаган немец карчыгының да язмышы шундый булгандыр, дип уйладым мин. Карчык килеп туктады да, нәрсә әйтергә белмичә, миңа карап тора башлады. Мин аңа: — Гутен таг, альтмуттер! — дидем. Карчык, таягына ныграк таянып, гәүдәсен турайтты. Шунда мин аның елмайган күзләрен күреп калдым. — Гутен таг, майн зон, — диде ул, тагын да якынрак килеп. Без бер-беребезгә карашып калдык. Мин тел аңламыйм, ә карчык нәрсә әйтергә белми аптырап тора. Ул тирәягына каранып алды да, таягын култыгына кыстырып, бармаклары белән рәшәткәле тәрәзә ясап күрсәтте. — Майн зон политише, — диде. Мин аңлап алдым: карчыкның улы политик эш өчен төрмәдә утыра икән. Карчык, шушы сүзләре белән: "Мин сиңа дошман түгел, минем улым да бу фашистлар илендә газап чигә, ул — синең дустың", — дип әйтергә тели иде. Карчык башын чайкады, таягы белән җиргә төртеп алды. — Гитлер некс гут, — диде ул. — Гитлер некс гут, — дидем мин дә. Карчык минем күзләремә карады. Гүя ул күкрәгенә җыелган барлык кайгыларын шул ике сүз белән әйтеп бирде. Карчык яңадан юл буйлап атлады. Ләкин, бераз баргач, кире борылды. Мин, урынымнан торып, аңа каршы атладым. Ул җилкәсендәге оекларының берсеннән кәгазь төргәк алып сүтеп җибәрде, аннан биш-алты конфет килеп чыкты. Ул шуларның икесен миңа сузды. Мин башымны чайкадым. — Кирәкми, кирәкми, — дидем мин аңа, — үзегезгә дә аз, — дип аңлатырга тырыштым. Карчык үзенекен итте. Ул бер конфетны минем авызыма ук салып өлгерде, берсен кулыма тоттырды. Аннан соң башымнан сыйпады һәм, оекларын җилкәсенә салып, тиз адымнар белән китеп барды. Мин аны озатып калдым. Күңелем тулды, әйе, мин анамны күргән кебек булдым. Ә ул, мескен карчык, мине юл читендә очратып, бәлки, үзенең улы белән күрешкән кебек хис иткәндер. Без икебез дә бу илдә ятимнәр идек. Мин карчык артыннан озак карап тордым. Әнә ул, таягына таянып, һаман алга таба атлый. Әйтерсең лә немец анасы үз иленнән туйган да хәзер башка ил эзләп, бәхетле ил эзләп, каядыр еракка-еракка китеп бара иде. Әкрен генә гудок тавышы ишетелде. Такта яру заводы кычкыртты. Димәк, төшке аш сәгате узды. Мин яңадан бая күмеп куйган прокламацияне алып карый башладым. Аны кая куярга? Үземдә калдырырга ярамый. Чөнки соңгы атналарда һәр көн саен диярлек тентүләр булып тора. Ләкин бу шундый зур шатлыклы хәбәрне җир астында да калдырырга ярамый. Нишләргә? Мин прокламацияне, үзем эшли торган урыннан ераккарак илтеп, нәкъ юл буена таш кисәге белән бастырып куйдым. "Немецларга язылган, немецлар укысыннар, — дидем мин, — берсе күрмәсә, берсе күрер әле..." Үзем, китмәнне алып, бәрәңге кырының аргы башына ук китеп, эшкә керештем. Җимерелгән теләкләр Кич булып килә иде инде. Мин фрау Якоп ишегалдында сарайдан өй чарлагына утын ташыйм. Кинәт җил капка ачылып китте. Аннан җилкәсенә биш потлы капчык кадәр рюкзак күтәргән, кулларына зур-зур төеннәр тоткан бер солдат килеп керде. Ул аркасындагы дыңгычлап тутырылган юл капчыгы белән баһадир кебек зур, юан булып күренә. Кулларындагы авыр төеннәре чак кына җиргә тимиләр. Солдат тирләп-пешкән, аякларын көчкә сөйри. Ул, мине күрү белән: — Здравствуй! — дип кычкырып җибәрде. Бу русча шактый дөрес әйтелгән сүз аның кайдан кайтып килүен сорап торырга урын калдырмый. Солдат минем илемнән кайтып килә иде. Солдат өйалдына җитәрәк, өйдән фрау Якоп килеп чыкты һәм, һич көтмәгәндә күз алдында ирен күреп, бер адым артка чигенде. Аннары, бөтен йортка ишетелерлек итеп нәрсәдер кычкыра-кычкыра, кулларын җәеп, иренә ташланды. Алар өйгә кереп киттеләр. Ә миндә исә бу күренеш нәфрәт хисләре уятты. Әгәр һәр бер герман солдаты Россиядән шулай бастырыклапбастырыклап мал ташый башласа, минем илемдә нәрсә калыр? Күпме бала ачтан үләр? Күпме ана ялангач булыр? Мин шулай уйларым белән сөйләшәм, өйдә солдат минем илемнән талап кайткан малны хатынына күрсәтә-күрсәтә мактана булыр. Ә фрау Якоп, фрау Якоп нишли икән? Мөгаен, шатлыгыннан башы күккә тигәндер. Ул бит баерга тели. Бәлки, ул әле юлдан арып кайткан иренә: "Нигә болай аз, күбрәк кирәк иде, күбрәк! — дип үпкәли торгандыр. — Әнә күршеләргә кара, алар Россиядән сыерлар, атлар куып кайттылар. Кызларына әтиләре рояль җибәргән..." Минем ачуым кузгала. Өйгә кереп: — Әфәнделәр, сезгә бу мал өчен башларыгыз белән җавап бирергә туры килер, — дип кычкырасым килә. Ләкин хәзергә ул сүз көчсез әле. Ул сүзләрне бирегә кулына мылтык тотып килгән, сугыш утлары аша узган совет солдаты әйтер. Ә мин — әсир, мин — кол... Бераздан соң солдат ишегалдына чыкты. Минем янга килде. — Ну как, русски солдат? — диде һәм миңа кулын сузды. Мин аның кулын алмый тордым. Аңардан кан исе килә кебек иде. Бәлки, ул шушы куллары белән минем туганымны үтергәндер. Аның талап алып кайткан әйберләреннән әле күз яше дә кибеп өлгермәгән бит! — Ты солдат, я солдат, — диде кунак һәм минем җилкәмә шаярган сыман сугып алды. Без сөйләшеп киттек. Ул мине үзе белән таныштырды. Аның да исеме Карл Якоп иде. Немецлар күп очракта балаларына үз исемнәрен бирәләр. Минем исемемне ул инде белә иде. — Так, так, — диде Карл Якоп, — здесь карашо? Мин җавап бирмәдем. — Я понимай, — дип, Карл Якоп кесәсеннән "Беломор" папиросын чыгарды. Үзе бер папиросны алып капты да калганнарын пачкасы белән миңа бирде. — Русски табак карош, — дип, ул тәмәкесен кабызып җибәрде. Мин "Беломор" пачкасының әле бер ягын, әле икенче ягын әйләндергәләп карый башладым. Анда язылган барлык сүзләрне кат-кат укып чыктым. "Беломор" пачкасы нәкъ электәгечә, бер дә үзгәрмәгән. Ак диңгез каналы төшерелгән кәгазь тартма иде. Илдә яшәгән чагымда, мин шул "Беломор"ны гына сатып ала идем. Һәм бервакытта да аңа исем китми иде. Рәсеме нинди, кәгазе яхшымы дип, аңа карап тормый идем. Ә хәзер минем кулымда "Беломор" пачкасы бер матур истәлек кебек. Мин хәтта аны борыныма китереп иснәп карадым. Ят илдә туган җиреңнән килгән кечкенә генә нәрсә дә кадерле, бик кадерле була икән. Без тагын вак-төяк нәрсәләр хакында сөйләштек. Ләкин Карл Якоп сугыштагы хәлләр турында сөйләргә теләми иде. Тик ул сүз ахырында гына: — Война плюх, — дип әйтеп куйды. Ул, әлбәттә, сугышның ни өчен начар булганын үзенчә аңлый. Чөнки немецлар бу вакытта алга бармыйлар, артка таба тәгәриләр. Сугыш утында инде өтелеп кайткан солдатның: "Война плюх", — дип әйтүе, барысыннан да элек, сугыш Германия өчен начар диюе иде. Чөнки сугышта аның элеккеге гайрәт кикриген шиңдергәннәр, тик ул моны сиздерергә генә теләми. Син дә солдат, мин дә солдат, дип, миңа кул сузуы әнә шул хакта сөйли иде. 1941 елда ул бу сүзләрне әйтмәс иде, юк, әйтмәс иде. Ул вакытта алар Мәскәүгә таба баралар иде ич. Ах, ул көннәрдә алар кәпрәйгән иде! Без солдат Карл белән сөйләшеп торганда, фрау Якоп безнең яннан берничә мәртәбә тыз-быз узып китте. Ул әледән-әле иренә нәрсәдер әйтә, аңа елмаеп карый. Минем аңлавымча, фрау: "Әсир белән сөйләшергә ярамый", — дип, ирен кисәтә иде булса кирәк. Карл Якоп: "Ташла әле, мыжлама", — дигән сыман, хатынына кулын селкеп кала. Мин сизәм: хатын ире белән мине сөйләштерергә теләми.Бу рус тел белмәгән авызы белән фельдфебель турында берәр нәрсә ычкындырмагае дип курка бугай. Бик кирәге бар иде. Нигә кадалып китми шунда!.. Әкрен генә капка шыгырдап китте. Аннан кечкенә Карл йөгереп керде һәм, әтисен күреп, танымаган кебек, кинәт туктап калды. Атасы, кулларын җәеп, аңа таба атлады. Кечкенә Карл әтисенең муенына килеп сырышты да елап җибәрде. Солдат улын кочаклап үпте, күкрәгенә кысты. Ата белән бала бер минутка сүзсез калдылар. Мин чарлакка менеп киттем. Андагы кечкенә генә тәрәзәдән йортка карадым. Карл әтисенә, елый-елый, нәрсәдер сөйләп тора. Әтисе аның башыннан сыйпый, аркасыннан сөеп куя. Ата да, бала да дулкынланганнар иде. Өйдән фрау Якоп чыкты. Кечкенә Карлны күреп, көлә-көлә, алар янына килде. Улының башыннан сыйпады. Мин күрәм: бала ананың бу яратуына шатланмады. Ул әнисенең кулын әкрен генә үз җилкәсеннән читкә этеп җибәрде. Моны олы Карл сизмәде. Ул әле өенә кайту, туганнары белән очрашу шатлыгын кичерә иде. Әле аның күзләрен шатлык пәрдәсе каплаган. Ләкин ана баланың бу хәрәкәтен шунда ук сизде. Фрау Якопның төсе үзгәрде. Чөнки бала, анасына сүзсез генә, ләкин бик аңлаешлы итеп: "Минем үз әтием кайтты, мин хәзер синнән курыкмыйм. Хәзер безгә юан фельдфебель килмәс", — дип әйтте. Мин, тәрәзәдән карап торган килеш, болытлар җыела, давыл булыр, ахрысы, дип уйлап куйдым. Һәм, чыннан да, давыл үзен озак көттермәде. Беркөнне менә нәрсә булды. Мин кичкә таба кырдан кайтып кергәндә, йортта шау-шу купкан иде. Солдат Карл исерек, җиңнәрен сызганган. Изүе ачык, йонлач күкрәге калкып тора. Муен тамырлары бүрткән. Йөзе агарынган. Күзләре кып-кызыл. Мин тизрәк сарайга таба уздым. Мин әле бернәрсә дә аңламыйм. Ни өчен үкерә бу үгез? Кемгә ачуланган? Бәлки, Совет Армиясе, немецларны пыран-заран туздырып, тагын бер зур шәһәрне алгандыр. Кем белсен, бәлки, бу йортның берәр кешесе сугышта үтерелгәндер. Мин сарайдан торып күзәтә башладым. Солдат Карл ишегалдында, арлы-бирле каранып, нәрсәдер эзләнде дә йөгереп өйгә кереп китте. Озак та узмады, өйдән бик зур чемодан алып чыкты һәм аны, баш өстенә күтәреп, бар көченә җиргә бәрде. Чемодан шартлап ачылып китте, аннан ефәк парчалар, хатын-кыз күлмәкләре, аяк киемнәре, отрезлар чәчелеп китте. Ишегалдына фрау йөгереп чыкты. Ул иренең кулына барып асылынды да нәрсәдер сөйли-сөйли еларга тотынды. Ир аны бар көче белән читкә этеп җибәрде. Фрау чак кына егылмый калды. "Тагын ни булыр икән?" — дип, мин бу күренешне карап торам. Фрау Якоп, иелеп, чәчелгән әйберләрне җыя башлады. Карл хатынының кулыннан аларны тартып ала да уртага аерып ташлый. Кайберләрен аягы белән тибеп очыра. Фрау аңа тагын килеп асылына, ир аны тагын төртеп җибәрә. Фрау Якоп, елый-елый, өйгә кереп китте. Аның үз күлмәге дә арка буйлап ертылып төшкән иде. Карл Якоп бераздан тынычланды. Ул, ишек төбенә утырып, тәмәке тартты. Аннары аяк астында таралып яткан әйберләр өстенә төкерде дә өйгә кереп китте һәм яңадан борылып чыкты. Моның бер эше калган икән әле, дип уйладым мин. Карл тирә-якка каранды да: — Николай, иди, иди, — дип кычкырды. Мин сарайдан чыктым. Карл, мине үз янына чакырып, кулын изәде. Мин килдем. Минем йодрыкларым үзләреннән-үзләре кысылды. Буыннарым ныгып китте кебек. Бәлки, менә шушында, менә шушы йортта, немецның үз йортында, миңа сугышып үләргә язгандыр, дип уйладым мин. Без икебез дә коралсыз идек. Икебездә дә бары йодрыклар гына, икебездә дә бер-беребезгә тирән шикләнү белән карап торган күзләр генә. Мин көтеп торам. Ләкин Карл сугышырга җыенмый иде. — Әйдә, — дип, ул мине, кулымнан алып, үзе белән өйгә ияртеп керде. Ә өйдәге хәлне бер Алла үзе генә белә икән. Идәндә нәрсә генә аунап ятмый. Ул костюмнар дисеңме, сүтелеп, чорналып беткән отрезлар, сабыннар, ватылган ислемай шешәләре дисеңме — барысы-барысы аяк астына ташланган. Бүлмәләргә хуш ис таралган. Хәтта бу истән тын кысыла иде. Карл Якоп, бернәрсә дә булмаган шикелле, шул ташланган әйберләр өстеннән атлап узды да өстәл янына барып утырды. Миңа да урын күрсәтте. Аннары өстәл тартмаларын ачып, икмәк, май, дуңгыз ите, консерв банкалары чыгарып куйды. Тагын нәрсәдер уйлап, урыныннан торып, икенче бүлмәгә чыгып китте. Бүлмә ишеге ачылып ябылганда, мин фрау Якопның елаган тавышын ишетеп калдым. Карл Якоп, кулына шешә тотып, яңадан бу бүлмәгә чыкты. — Водка, карош водка, — диде ул. Карл Якоп стаканга аракы салып, минем алга куйды. Өстәлдәге ашамлыкларны берьюлы барысын да минем алга этәреп, үзе дә минем каршыма утырды. — Русски водка карош, кушай, — дип, мине кыстый башлады. Мин аның күзләренә карадым. Билгеле, мин шикләнә идем. Бу фриц нишләргә тели? Әллә ул мине шулай эчертеп исертергә дә соңыннан бер сугу белән юк итәргә уйлыймы? Мин аптырашта калдым. Карл Якоп минем шикләнүемне сизде һәм хахылдап көлеп җибәрде. Мин, башымны чайкап, эчмим, дидем. Карл Якоп стаканны кулына алды. — Ты солдат, я солдат, — диде дә стаканны минем кулыма тоттырды. Мин аңа: — Фельдфебель ачуланыр, ярамый, — дидем. — Фельд-фе-бель?.. — диде Карл Якоп, сузып кына. Аның кашлары җыерылды, күзләре янып китте. — Фельдфебель — шваен! — диде ул, өстәлгә йодрыгы белән сугып. — Фельдфебель — капиталист... Без капчыкны тишеп чыккан икән, дип уйладым мин. Карл Якоп кызып-кызып тагын нәрсәдер сөйләде. Мин аның күп сүзләрен аңламадым. Шулай да мин солдатның фикерен төшендем. Немец солдаты зарлана иде: "Без сугышта үләбез. Ә биредә фельдфебель, лейтенант һәм генерал киеменә төренгән капиталистлар безнең хатыннарыбызның кочагында яталар. Безне русларга каршы котырталар. Ә без, тилеләр, ышанабыз. Безнең акылларыбызга милли социализм идеясен көчләп тутыралар. Немецлар барысы да тигез, диләр. Ә без, ахмаклар, ышанабыз. Ә мал кемнәр кулында? Капиталистларда. Ә безгә нәрсә? Мылтык, сугыш, үлем..." Кинәт бүлмә ишеге ачылды. Аннан фрау Якоп чыкты. Ул, кулы белән тәрәзә ягына күрсәтеп, ашыгып, нәрсәдер әйтте. Урамда мине торакка алып китәргә солдат көтеп тора иде. Мин стаканны өстәлгә куйдым. — Фил данке, — дидем һәм тизрәк урамга чыктым. Төн буе мине йокы алмады. Карл Якопның ачулы йөзе һәм йортта тузып яткан әйберләр күз алдымнан китми. Фрау Якопның елаган тавышы колак төбендә чыңлап тора. "Нидән бу болай?" — дип сорыйм мин. Һәм үземә үзем җавап бирәм. Билгеле, немец солдаты Карл Якоп, Россиягә каршы сугышка киткәндә, үзен җиңелмәс батыр итеп хис иткән. Гитлер, Россия — көчсез ил, дигән. Без аны ике атнадан тар-мар итәбез, дигән. Карл Якоп моңа ышанган. Ләкин чынбарлык сүздән әллә ничә кабат көчлерәк. Карл Якоп инде икенче ел сугышта йөри. Ә сугышның ахыры күренми әле. "Көчсез" руслар "көчле" немецларны Мәскәү яныннан, Сталинград капкасы төбеннән бәреп чыгардылар. Хәзер инде сугыш арбасы, утлы тәгәрмәчләре белән җирне яндырып, Германиягә таба тәгәрәп килә. Алда солдат Карл Якопны нәрсә көтә? Сугыш һәм... ихтимал, үлемдер. Яки иң соңгысы — агач аяклар белән агач кул. Немец солдаты Карл Якоп, сугышка киткәндә, үз язмышын бәхетле итеп санаган. Геббельс: "Россиядән һәрбер немец солдаты барон булып кайтыр", — дигән. "Инде Украинаны алу белән үк, һәрбер немецның иртәнге ашына кыздырылган тавык булачак, — дигән. — Немецларны алда байлык көтә. Барысы да Германия өчен — Алле фюр Доешланд!" — дигән Геббельс. Солдат Карл моңа ышанган. Ул кылыч һәм ут белән Россия җиренә атлаган. Анда авылларны яндырган, талаган, кешеләрне үтергән. Үзенең рюкзагын байлык белән тутырган. Ә өенә кайтып керсә, нәрсә күргән ул? Аны үз илендә үз немецлары талаганнар. Ничек итеп талаганнар әле! Аның өенә кергәннәр. Бусагасын пычратканнар. Солдатның иң кадерле, иң изге нәрсәсен — йөрәген, хатынына мәхәббәтен алып киткәннәр. Йә, шулмы инде тигезлек, шулмы инде милли социализм? Шулмы инде гаделлек? Солдат Карл Якоп менә шул чынбарлык ташына үзенең башы белән килеп бәрелде. Һәм шушы минутта аның талап алып кайткан малының да кыйммәте калмады. Аяк астында ватылып яткан ислемай шешәсе кебек, аның үз йөрәге дә челпәрәмә килде, теләкләре җимерелде. Солдат хатыны фрау Якоп нишләгән соң? Нигә ул үксеп елый, нигә аны ире җәберли? Фрау Якопның бай буласы килә. Бик матур итеп киенәсе, тәмле ашап яшисе килә. Әнә күршеләр ничек рәхәт гомер итәләр. Алар Африкадан да мал китерәләр, сәүдә итәләр, табыш ясыйлар. Хәзер инде алар кибетендә Россия товарлары сатыла башлады. Ә нигә фрау Якопка да шулай эшләмәскә? Ул да "саф" канлы немец хатыны ич! Ә Геббельс ни дигән соң? "Россиядә немецлар өчен мал тау-тау булып ята. Бар, русны үтер, күтәрә алган кадәр мал алып кайт, кибет ач, сәүдә ит", — дигән. Тагын ни дигән Геббельс? "Сез, хатыннар, ирләребез сугышка китә дип еламагыз, шатланыгыз. Алла безнең белән — Гот мит унс!" — дигән Геббельс. Һәм фрау Якоп ирен сугышка озатканда еламаган, шатланган гына. Берничә атнадан соң ул өенең бер бүлмәсен кибеткә әйләндергән. Ишек өстенә "Фрау Якоп унд Карл Якоп" дип язу да элеп куйган. Озак та үтмәгән, сугышта үлүчеләр турында хәбәрләр килә башлаган. Кадерле балаларын югалткан аналар иң беренче венокларны фрау Якоп кибетеннән алганнар. Беренче табыш акчалары фрау Якопның акча тартмасына кергән. Венокларга сорау көн саен арта барган. Фрау Якоп үз товарының бәясен дә күтәргән. Аннары фрау Якоп кибеттә яшелчәләр сата башлаган. Немецларга икмәк аз бирелә. Алар хәзер күбрәк яшелчә белән көн итәләр. Хәзер инде салат кыйммәтле нәрсәгә әйләнеп бара. Фрау Якоп аның да бәясен күтәрә. Ач булсалар алырлар әле, дип уйлый ул. Һәм ач немецлар, сыкрана-сыкрана, аның кибетеннән салатны да ала башлыйлар. Фрау Якоп инде иртәгә үзен барон хатыны итеп күрә башлый. Фрау Якоп күрше кибеткә күз сала. Анда сәүдә, ай-һай, кызу бара. Анда нинди генә товарлар юк! "Менә шундый кибетең булса иде", — дип хыяллана фрау. Беркөнне авылга рус әсирләрен китерәләр. Фрау Якоп матур гына киенә дә фельдфебель янына йөгерә. Аның белән озак сөйләшә. Кичен фельдфебель фрау Якопның өенә килә. Фрау Якоп үзенең хәсрәтен әйтә. — Мин — солдат хатыны. Ялгыз. Балам кечкенә. Миңа эшкә бер әсир бирегез, — ди. Фельдфебель уйга кала. Аннары фрау Якопка күз төшереп ала да: — О, фрау, авыр эш бу. Сез ярлы, сезгә әсир биреп булмый. Рейх законы шундый... — ди. — Мин бит немка! — Анысы шулай, ләкин һәрбер немкага без әсирләрне кайдан гына алып бетерик? Шулай да... — ди фельдфебель һәм тагын фрау Якопка елмаеп карап тора башлый. Фрау Якоп аңлый. Өстәл әзерли. Аракы куя. Ишекләрне фельдфебель үзе бикли. Кечкенә Карл үз бүлмәсендә йоклый... Ә хәзер фрау Якопның йортында рус әсире эшләп йөри. Аңа ашарга күп кирәкми. Эш хакы түләнми. Ә ул әсир күпме табыш китерә?! Ә ире шуны аңламый. Тавыш кузгата, юләр, юләр!.. Инде төн уртасы җитте. Чиркәү манарасында сәгать сукты. Кайдадыр бик еракта самолётлар гөрләгән тавыш ишетелеп торды. Безнең торакта тынлык. Әсирләр үлеп йоклыйлар. Кемдер, төшендә саташып, нәрсәдер сөйләнеп куя. Кемдер хырылдый. Урамда, капка төбендә, сакчы йөри. Аның итекләренә каккан тимерләре ташка тиеп-тиеп китәләр. Тынлыкта бу ачык ишетелә. Мине әле һаман уйлар борчыйлар. Мин үз фикеремнең очына чыгарга телим. Тормыш миннән бик күп серләрен яшереп тора әле. Ләкин миңа бернәрсә ачык. Фрау Якоп беркайчан да бай булмас. Ул бары хыялга гына бирелгән. Үлгәннәрне искә алу көннәрендә кибетеннән күпләп-күпләп сатылган веноклар акчасына карап, ул шатлана. Ә беркөнне, бәлки, аның үз ире сугышта үтерелер. Һәм фрау Якопның, үз иренә атап чәчәкләрдән венок үргәндә, күзләреннән кайнар яшьләре тамар. Шунда ул, коточкыч чынбарлыкны күреп, башыннан чәчләрен йолка башлар. Шунда ул Гитлерның, Геббельсның кем икәнлеген дә белер. — Алар безне алдаганнар, алдаганнар! — дияр. Фрау Якоп тагын бер куркынычны сизми әле. Күршедәге зур кибет тәрәзәсеннән аның өенә күптән инде ике "яшел күз" карап тора. Фрау Якоп ишекләрен ничек кенә бикләмәсен, тәрәзә капкачларын ничек кенә ныгытып япмасын, ул ике "яшел күз" — конкуренция — аны стена аша да күрә! Фрау Якопның кибет ишеге төбенә берәр кеше килеп туктады исә, күршедәге кибеттән нечкә генә хатын килеп чыга. Ул елмая, бөдрә чәчләрен уйнатып җибәрә. — Рәхим итеп, безгә керегез. Бездә инде товарның затлысы гына. Сезгә дигәндә, хакы да арзан булыр, — ди. Ә кибеттә ул нечкә хатын фрау Якопның әйберләрен хурлый: — Яшелчәләре кортлы, веноклары ямьсез, — ди. Аннары, колакка гына пышылдап: — Бай булырга тели. Кибет ачты, ә фельдфебельгә "товар"ны бушлай гына бирә, — дип көлә-көлә, сатып алучыны ишектән озатып кала. Конкуренция беркемне дә аямый. Туган анаңны да кызганмый! Конкуренциянең тешләре таза, үткен. Менә шул тешләр фрау Якопны чәйнәп ташларлар. Фрау Якоп кибетендә әйбер унбиш пфенниг торса, күрше кибеттә шул ук әйбер ун пфенниг торыр. Күрше кибеттә сатып алучыларның саны арта барыр. Фрау Якопка беркем дә килмәс. Һәм беркөнне бөлгән хуҗа үз кибетен ябар, "Фрау Якоп унд Карл Якоп" дигән язуны алып ташлар. Ә ике "яшел күз" аңа карап көләр генә. Шунда инде фрау Якоп, яңадан кулына китмән алып, үз бакчасына эшкә китәр. — Күрәсең, немецлар барысы да тигез түгел икән, — дияр ул. Алда фрау Якопны шундый язмыш көтә. Ә хәзер әле ул бай булырга тели. Кем гаепле? Икенче көнне мин солдат Карлны күрмәдем. Ул инде сугышка киткән иде. Фрау Якоп миңа иртәнге ашны чыгармады. Үзе дә тышта күренмәде. Кечкенә Карл, минем яныма килеп, нигәдер исе китеп карап торды. Ул минем белән сөйләшергә тели. Ләкин без бер-беребезне аңламыйбыз. Мин күрәм: бала күзләрендә миңа дошманлык юк. Аның якты зур күзләре хәтта миңа кызгану белән карыйлар шикелле. Белмим, кечкенә малай минем турыда нәрсә уйлагандыр. Ә мин аның турында яхшы фикердә идем. Мин беләм: бу бала күзләре аша миңа Германиянең киләчәге карап тора. Ә Германиянең киләчәге миңа бик матур булып тоела иде. Ышанам: фашизм Совет Армиясенең көче белән тар-мар ителер. Фашизм дөмегер. Ә бу бала чын Германия улы булып үсәр. Һәм, бәлки, ул Россиягә кылыч белән түгел, бары тимер юл билеты белән генә кунакка килер. Ул вакытта Германия белән Советлар Союзы дөньядагы иң дус илләр булып тату гомер итәрләр... Кечкенә Карл шулай читтән генә миңа карап торды да сүзсез генә китеп тә барды. Күрәсең, әнкәсе аны миңа каршы котырткан, дип уйладым мин. Хәер, миңа барыбер. Болай яхшырак та. Миңа бүген эш кушканнары юк. Мин сарайда яртылаш йокымсырап утыра бирәм. Кинәт ишегалдында фельдфебельнең үгез мөгрәгән кебек калын тавышы ишетелеп китте, һәм ул, мине эзләп, сарайга таба килә башлады. Мин, тиз генә урынымнан торып, кулыма балта алып, утын ярырга тотындым. Фельдфебель ишек төбеннән генә миңа кычкырынды, бармак янады. Янәсе, мин сиңа күрсәтермен әле! Ләкин минем яныма якын килергә курка иде ул. Ни әйтсәң дә, минем кулымда балта бар иде. Фельдфебель тавышын ишетеп булса кирәк, өйдән фрау Якоп чыкты. Аның йөзе саргаеп калган, күзләре эчкә баткан. Чәчләре таралмаган. Күрәсең, ул урыныннан әле яңа гына торып килә иде. Фельдфебель, итек үкчәләрен шалт иттереп сугып, честь бирде: — Гутен таг, фрау Якоп! Фрау бик әкрен җавап кайтарды. Әйтерсең аның тавышы бөтенләй югалып калган иде. Мин тагын шуны сиздем: бүген фрау Якоп, фельдфебельгә карап, электәге шикелле елмаймады. Киресенчә, ул аңардан җирәнә иде кебек. Бәлки, ул шушы юан фельдфебель аркасында ирен мәңгегә югалткандыр. Ят ир белән ут сүнгән бүлмәдә очрашулар аңа хәзер авыр бер җинаять булып тоеладыр. Бу җинаятькә аны фельдфебель мәҗбүр итте. Ул фрау Якопның өмете белән шаярды. Хатыннар моны белә калсалар, шәфкатьсез, таш йөрәкле булалар. Фрау Якоп та, бәлки, үзенең алданганлыгын бүген ачык аңлагандыр... Ләкин фрау Якоп сукыр иде әле. Аның уйчанлыгы йөзеннән тиз китте. Ул, ниндидер тирән йокыдан уянган кебек, башын селкеп куйды. Чәчләрен ике кулы белән артка таба сыпырып җибәрде. Аның күзләре янып китте. Йөзенә елмаю чыкты. Фрау Якоп һәм фельдфебель, ишегалды уртасына басып, миңа карый-карый, ни турындадыр озак гәпләштеләр. Фрау Якоп иренең ачулануын миннән күрә, ахрысы. Янәсе, мин фельдфебель турында берәр сүз ычкындырганмын. Югыйсә Карл Якоп фрауга ни өчен ачулансын иде, ди. Ул фельдфебельнең фрау янына кереп йоклап йөрүен каян белгән? Кем аңа әйткән? Фельдфебель китеп барды. Фрау Якоп минем янга килде. Кулында кечкенә генә, катып беткән икмәк кисәге бар иде. Ул, бер сүз дә әйтмичә, шул икмәк кисәген миңа ыргытты. Икмәк минем аяк астына килеп төште. Мин, бернәрсә дә уйлап тормастан, икмәк кисәген алдым да фрауның үзенә аттым. Фрау сискәнеп китте. Ул моны көтмәгән иде, әлбәттә. Бу хәл аңа көчле шартлау кебек тәэсир итте. Ул, күзләрен акайтып, миңа текәлде һәм: — Гут, гут, — диде дә, ашыга-ашыга, өенә кереп китте. Мин зәһәрләндем. Бар ачуым кузгалды. Мин — әсир. Миңа халыкара закон буенча немец генералының да бармак тидерергә хакы юк. Әгәр миңа берәр җәза бирелергә тиеш табыла икән, бу эш бары хәрби законнар нигезендә генә эшләнә ала. Ә биредә ниндидер бер хатын минем язмышым өстеннән көлсен, имеш. Әйе, мин әсир булсам да, бу минем солдат дигән исемне хурлый иде. Фрау Якопның "гут, гут" дигән сүзләрен мин аңладым. "Син мине белмисең әле, мин сиңа немец хатынының кем икәнлеген күрсәтермен, көтеп тор", — дип әйтте ул. Һәм миңа озак көтәргә туры килмәде. Кечкенә Карл каядыр йөгереп чыгып китте. Фрау ишегалдында әйләнгәләп йөрде. Ул кемнедер көтә иде. Менә капкадан фельдфебель белән бер солдат күренде. Фрау Якоп, кулларын бутый-бутый, аларга нәрсәдер сөйләде. Фельдфебель белән солдат, эре-эре атлап, сарайга таба килә башладылар. Мин аларга каршы чыктым. Солдат, килеп җитү белән, бер сүз дә әйтмичә, минем яңагыма сукты. Фельдфебель бар көче белән күкрәгемә төртеп җибәрде, мин сарай стенасына килеп бәрелдем. — Әйдә, — диде солдат һәм, мылтыгын миңа төзәп, торакка алып китте. Урамда барганда, аркама берничә мәртәбә мылтык түтәсе белән төшереп алды. — Шнель, шнель! — дип кычкырды. Кичкырын иптәшләр эштән кайттылар. Аларга бүгенге вакыйганы сөйләп бирдем. Бер иптәш: — Ашыккансың, дускай, алар әле көчле, юк өчен башыңны әрәм итәрләр, — диде. — Шулай язгандыр инде, — дидем мин. Чыннан да, берәр немец баеның йортына ут төртеп яндырган булсам, үкенече азрак булыр иде. Ләкин мин моның өчен дә үкенмим. Мин үземнең дошманлыгымны дошманыма белдердем. Ә калганын алда күз күрер. Әлбәттә, гафу үтенү минем башыма да килмәде. Фрау Якоп мине гафу итәр идеме? Рус әсире аңа икмәк белән бәрде, түзәргә мөмкинме соң бу хурлыкка? Икенче көнне иптәшләрем эшкә китте. Мин алар белән саубуллаштым. Кем белсен, бәлки, инде бүтән күрешмәбез... Мин нарлар арасында ялгыз калдым. Кинәт куркыныч булып китте. Мине бүген үк тотып асарлар кебек тоелды. Кырын күз белән караганга гына да фашистның "йоны кабара". Ә минем бу "дорфалыгым" өчен алар теләсә нинди җәза бирә алалар. Ичмасам, дусларыма адресымны да бирә алмадым. Бу минутта минем иң авыр кайгым шул булды. Менә, шак-шок басып, фельдфебель белән ике солдат керделәр. Бер солдат мине идән уртасына чыгарып бастырды, кулларымны күтәртте. Кесәләремне, култык асларымны, чалбар балакларымны капшап, тентү ясады. Фельдфебель минем матрацымны күтәреп-күтәреп карады. Аннары кулыма чиләк белән чүпрәк бирделәр. Миңа идән юарга куштылар. Төшкә кадәр мин бина идәннәрен, баскычларны юып чыктым. Бинага тагын фельдфебель керде. Мине, үзе белән ияртеп, ишегалдына алып чыкты. Мылтыгын тоткан сакчы мине көтеп тора иде инде. Капка ачылды. Без чыгып киттек. Мин, берәр иптәшемне соңгы кабат күрә алмаммы дип, тирә-ягыма каранакарана бардым. Ләкин беркем дә күзгә чалынмады. Тимер юл станциясенә җиттек. Поезд килде. Солдат миңа вагонга керергә кушты. Үзе дә минем белән бергә утырды. Ике-өч сәгать барганнан соң төшеп калдык. Бу станция миңа таныш иде. Моннан өч ай гына элек без туган илдән шушы станциягә килеп төшкән идек. Мине ябык машинага утырттылар. Машина кузгалды. Ябык машинадан миңа бернәрсә дә күренми иде. Болар мине кая алып баралар икән? Машина туктады. Мин төштем. Карасам, таныш җир — концлагерь. Шул ук капка, шул ук кара башлы козгын капка өстенә кунып тора. Хәтта капка төбендәге сакчы да миңа таныш кебек иде. "Килеп җиттек", — дидем мин, эчемнән генә. Шул минутта дустым Володя исемә килеп төште. Мин шатланып киттем. Мин аны монда тагын очратырмын, тагын бергә булырбыз дип өмет иттем. Мине лагерь штабына алып керделәр. Бу бүлмә дә миңа таныш. Биредә, безне рәсемгә төшереп, бармак эзләрен алганнар иде. Өстәл янында шул ук юан бармаклы немец утыра. Ул, мине күргәч, урындык артына аркасын сөяп, башын күтәрде. Солдат, аның каршына шәм кебек басып, честь бирде. Аннан соң кәгазьләрне өстәлгә чыгарып куйды. Юан бармаклы немец язуларның берсен кат-кат укып чыкты. Күрәм: аның йөзе бер агарып, бер кызарып китә, күзләре күзлек пыялаларын бәреп тишәрдәй булып алга чыга. Ул кәгазьдә минем хакта бик начар язганнар булса кирәк. Ниһаять, юан бармаклы немец ачулы күзләре белән миңа карады. — Коммунист? — диде. — Юк, мин коммунист түгел... Шул арада таныш тәрҗемәче дә килеп җитте. Юан бармаклы немец аны үз янына чакырды, баягы кәгазьне аның кулына тоттырды. Тәрҗемәче укып чыкты һәм башын чайкады. Юан бармаклы немец тәрҗемәче аша миңа сораулар бирә башлады. Беренче сорау шактый туры һәм, мин әйтер идем, шактый авыр иде. — Сез үз илегездә дә икмәк белән кеше йөзенә бәрә идегезме? — диде юан бармаклы немец. Мондый кискен сорауны һич көтмәгән идем. Аптырабрак калдым. — Йә, — диде тәрҗемәче, — җавап бирегез! Мин бөтен акыл көчемне хәрәкәткә китердем. — Бездә, — дидем мин, — эшләгән кешегә икмәкне хөрмәтләп, олылап бирәләр, аяк астына атмыйлар. Ә фрау Якоп икмәкне, кулыма бирәсе урынга, аяк астыма атты. Димәк, ул икмәкне, үз дошманнарына атар өчен, таш кисәгенә әйләндерде. Ә таш кисәген бездә ашамыйлар, аны кире хуҗасына кайтаралар... Юан бармаклы немец тәрҗемәченең сөйләвен тыңлап торды. — Аңлашылды, — диде ул һәм бармакларын өстәлгә куеп биетә башлады. Ул миңа нинди җәза бирү турында уйлый иде. Фашистлар "гаеплеләргә" карата беренче чара итеп камчы кулланалар иде. Мин дә шундый җәза көттем. Ишекне ачып, кемдер керде. Юан бармаклы немец урыныннан сикереп торды, аңа честь бирде. Мин бу керүче кеше йә комендант, йә берәр олы чинлы офицер дип уйлаган идем, ләкин өстәл янына гражданский киемдә, шактый олы яшьтәге немец килеп басты. Ул, уң кулын югары күтәреп: — Һайль Гитлер! — дип күреште. Юан бармаклы немец та аңа: — Һайль Гитлер! — дип җавап кайтарды. "Үтерергә!" дигән хөкем карары кебек ишетелде бу миңа. Бөтен тәнем туңып киткән кебек булды. Юан бармаклы немец әле кергән кешегә, мине күрсәтә-күрсәтә, нәрсәдер сөйләде. Теге язуны кычкырып укыды. Гражданский киемдәге немецның моңа әллә ни исе китмәде кебек. Хәтта ул фрау Якопны ачуланды да шикелле. Аннары немец минем буй-сыныма күз йөртеп алды. — Гут, — диде һәм тегеңәргә нәрсәдер аңлатырга кереште. Алар тынып калдылар. Юан бармаклы немец тәрҗемәче аша миңа үзенең карарын әйтте: — Сез, әсирләр турындагы Германия хәрби законнары нигезендә, төрмәгә ябылырга хөкем ителергә тиешле идегез. Сез аңлыйсыздыр, сезнең җинаятегез гафу итәрлек түгел. Сез немец хатынына икмәк белән бәргәнсез... — шул урында немец бераз туктап торды, кәгазьләрне папка эченә җыеп куйды. Аннары, өстәлгә таянып, тагын миңа текәлеп карады. "Бетерәләр икән башымны", — дип сызландым мин. Немец дәвам итте: — Ләкин без, немецлар, гуманизмны коммунистлардан саклаучылар, фәкать шуның өчен генә без сезне авыр җәзадан коткарабыз. Сез моннан соң лагерьда торырсыз һәм таш тавында эшләрсез... Сезнең хуҗагыз менә бу, — дип, ул гражданский киемдәге немецка төртеп күрсәтте. "Өченче кабат саттылар", — дидем мин, эчтән генә. Мине җәзалап үтерергә беркайчан да соң түгел иде. Хәзер әле эшләтеп калырга кирәк. Аз булса да, файдасы тисен. Әгәр мин авыр эштә аякларымны сузам икән, нишлисең, фашистлар өчен барыбер. Немец үзенең сүзләрен әйтеп бетерде дә, кулын болгап, күз алдымнан югал дигән ишарә ясады. Солдат мине лагерь буйлап ияртеп китте. Мин, ашыга-ашыга, тирә-ягыма каранам. Менә-менә Володяны күрермен, менә ул барактан килеп чыгар кебек. Ләкин юк. Биредә миңа очраган әсирләр бөтенләй таныш түгел. Күрәсең, монда яңа әсирләр китерелгән. Ерактан гына лагерь комендантын күреп калдым. Ул тагы да озыная төшкән кебек, үзенең озын, нечкә гәүдәсе белән өрәккә охшый. Ул барак ишекләре төбендә тукталып-тукталып тора. Мөгаен, ишек бикләрен тикшерә. Солдат бер баракның ишеген ачты, мине эчкә төртеп кертеп җибәрде. Биредә минем кебек үк рус әсирләре утыра иде. — Исәнмесез, дуслар, — дидем мин. — Исәнме, дускай, — диде кемдер. Мин күзләрем белән Володяны эзләдем. Ләкин ул күренми. Әсирләр минем яныма җыелдылар. Алар миннән яңа хәбәрләр көтәләр иде. Мин, чәчми-түкми, ни белгәнемне, нәрсә күргәнемне барысын да сөйләп бирдем. Инде төн булды. Сүз әле һаман бетми, кешеләр дөнья хәлләрен сагынганнар. Миңа, ашыга-ашыга, сораулар бирәләр. Минем һәр сүземне йотылып тыңлыйлар. Үзем сөйлим, үзем дустым Жарков Володя турында уйланам. Кая икән ул? Әллә башка барактамы, әллә аны тагын берәр җиргә озатканнармы? — Туктагыз әле, — дидем мин, — Жарков дигән бер егетне күргәнегез юкмы? Белмисезме? — Жарков Владимир? — дип, кемдер кабатлап сорады. — Художникмы? Яшь кенә, матур гына егет... — Әйе, әйе, шул үзе, художник, — дип, мин кычкырып җибәрдем. Минем күз алдыма Володя килеп басты. Ул исән икән, аны беләләр икән дип, мин яткан урынымнан сикереп тордым. Хәзер үк янына барып, аны кочаклыйсым килде. Ләкин барысы да, ни өчендер, тынып калдылар. Бераздан соң кемдер, бик әкрен тавыш белән генә: — Да, шәп егет иде, — диде һәм тагын уйланган кебек тынып калды. — Володя юк инде, — диде берәү. — Ничек юк, кайда ул? — Володя үлде. Моннан биш кенә көн элек аны күмделәр. Чахотка иде аңарда... Минем күз алдымнан бу караңгы баракта ниндидер ут сузылып киткән кебек булды, һәм шул ут яктысында күзләрен йомган, ап-ак йөзле, кара чәчле Володяны күреп калдым. Бу минем дустымның күңелемдә калган соңгы шәүләсе иде. — Хуш, хуш, Володя, — дидем мин. — Ромашка чәчәкләре үскән туган җиреңә кайтырга сиңа насыйп булмаган икән... Егерменче гасыр фиргавеннәре Иртүк безне эшкә алып киттеләр. Юлга чыккач, мин артка әйләнеп карадым. Колоннаның очы да күренми иде. Беркем дә сөйләшми. Башлар түбән иелгән. Аяклар, җиргә ышкылып, авыр атлыйлар. Күрәсең, ирексезлек, ачлык һәм түбәнлек кешенең рухын сүндерә бара. Безнең өстебезгә карап: "Коллар, коллар", — дияргә генә мөмкин иде. Ләкин бу тыштан гына шулай күренә. Әгәр кем дә булса берәү безнең йөрәкләребезне күрә алса, аның исе китәр иде. Шул йөрәкләргә җыелган нәфрәтне күрсә, бу кешеләрнең күкрәгендә кызган тимер бар икән, дияр иде. Юк, без биредә узган бер генә көнне дә онытмабыз. Биредәге күргән газапларны күңелләребезгә язып барабыз. Без әле башларны күтәрербез. Ул көн совет танкындагы Кызыл байракта балкып килер... Без, тауны уратып, түбәнгә таба төшеп киттек. Бераздан таш чыгарыла торган җиргә килеп җиттек. Бу тирәсе ялангач таш кыялар белән уралган зур тирән чокыр иде. Югарыдан караганда, без, мөгаен, чебеннәр кебек кенә күренәбездер. Нәкъ безнең баш турыбызда зур-зур ташлар асылынып тора. Алар биектән безнең өстебезгә сикерергә әзерләнгән юлбарысларга охшыйлар. Көз көннәре иде. Һава салкын. Кинәт-кинәт болытлар ябырылып килә дә, яңгыр ява башлый. Безнең киемнәребез юка, алар да инде тузып бара. Безнең белән бергә поляк әсирләре дә эшкә килделәр. Без алар белән үзара тату идек. Кайвакытларда без бер генә минутка булса да очрашабыз, фронт яңалыклары турында хәбәрләшеп алабыз. Тәмәкебез булганда, уртаклашып тартабыз. Ләкин немецлар безнең бу дуслыкны яратмыйлар, безне бер-беребездән ераграк тотарга тырышалар. Бу юлы да безнең эш урыннарыбыз аерым иде. Полякларга тау төбеннән чыгарылган ташларны, тигез кисәкләргә ватып, кырыйларын шомартырга куштылар. Әсирләрнең бер төркеме әзер ташларны машиналарга төйи башладылар. Безнең кулыбызга авыр тимер кәйләләр, ломнар бирделәр. Без таш чыгарырга тиеш булдык. Эш башланды. Безне, ерактан торып, сакчылар күзәтә. Алар овчарка этләрен ияртеп йөриләр. Безнең яныбызда тагын берничә солдат бар. Алар һаман безне ашыктыралар, хәтта кайберләре, русча сөйләшергә маташкан булып: — Тавай, тавай! — дип кычкыралар. Бераз хәл җыярга туктаган кешене шунда ук күреп алалар, атылып янына баралар да, камчыларын баш өстендә чыжлатып, акырына-бакырына башлыйлар. Минем биредә беренче генә көнем. Шулай да шушы салкын ташлар арасында бик-бик күптән яшим шикелле тоела. Тормышымда булган шатлыкларым, бәхетле көннәрем бу соры ташлар арасында гомергә онытылдылар кебек. Янымдагы иптәшләрем биредә инде өч ай буена эшлиләр. Хәтта моңа ышанасы да килми. Ничек алар үлеп бетмәгәннәр? Бу газапка ничек түзгәннәр? Кешедә йөрәк чыдаса да чыдар икән! Күрәсең, йөрәк таштан да ныграктыр! Йөрәктән кан сыгыла, ул күпме хурлык, түбәнлекләрне кичерә, ә үлми, һаман кайнар, һаман күкрәктә ярсып-ярсып тибә. Дөньяда катыдан да катырак нәрсә каты дип сорасалар, мин: "Йөрәк!" — дип әйтер идем. Мин, кулыма авыр лом алып, җирдән сыртын күрсәтеп яткан таш катлавы янына килеп бастым. Таш миңа ыржаеп карап тора шикелле. Әйтерсең ул мине кочагына алып, кысып үтерергә җыена иде. Лом белән ташка китереп бәрдем. Таш чуен кебек чыңлап куйды. Лом кулларымны яңгыратып җибәрде. Сөякләремдә дә ниндидер бер тавыш ишетелде кебек. Гүя сөякләрем дә чыңлый иде. Ташка тагын лом очы белән бәрдем. Ләкин таш гүя минем көчемне бөтенләй сизми, лом төшкән урында бары нокта кадәр генә эз кала. Бу ташны минем көч белән ватарга мөмкинме соң? Таш түгел, бәлки, мин үзем шунда вак кисәкләргә уалып бетәрмен. Арыдым. Ломны ташладым да, таш өстенә утырып, тирә-ягыма карый башладым. Тау өстендә озын, кара сынлы наратлар чайкала. Алар үзләренең очлы башлары белән болытларны тишеп кергәннәр кебек. Түбәндә меңләгән кешеләр кәйләләр белән таш чүкиләр, чак-чок иткән тавышлар ишетелеп тора. Әнә бер төркем әсирләр бик зур таш кисәген тәгәрәтеп баралар. Алар таш янында кечкенә генә коңгызларга охшыйлар. Әнә тегендәрәк поляк әсирләре машиналарга таш төйиләр. Әнә бер машина китеп бара, берсе инде килеп тора. Әнә бер солдат кемгәдер кычкыра... Тукта әле, бу күренеш миңа ничектер таныш кебек тоела. Мин кайдадыр шул ташлы тауны, шул ябык кешеләрне күргән идем кебек. Ләкин кайда? Әллә берәр рәсемдәме, кинодамы, әллә төшемдәме? Юк. Кайда соң? Кинәт исемә төште: мин бала чагымда ук бер китап укыган идем. Ул китапта Борынгы Мисырда яшәгән фиргавеннәр турында язылган иде. Менә шул фиргавеннәр заманында күпме халык коллыкта изелгән! Коллар фиргавеннәргә сарайлар төзегәннәр, җир эшкәрткәннәр, җимешләр үстергәннәр. Мисыр пирамидаларын кемнәр белми? Ул тау кадәр кабер һәйкәлләрен йөз меңләгән коллар салганнар. Ничә еллар буена алар үз җилкәләрендә таш ташыганнар һәм шунда һәлак булганнар. Әнә шушы күренеш минем хәтеремә килде. Әйе, ул — Мисыр трагедиясе. Ә биредә Мисыр түгел, Германия. Күп мең еллар элек түгел, бүген — безнең заманда, егерменче гасырда! Аерма тик шунда: Мисырда колларны фиргавеннәр газаплаганнар, Германиядә безне фашистлар һәлак итәләр. Мисырда фиргавеннәр коллардан үзләренә пирамидалар салдырганнар, ә Германиядә капиталистлар, безнең куллар белән, сугыш утыннан алтын эретеп алалар. Без чыгарган бу ташлардан алар үзләренә матур йортлар салалар. Тагын да баерак булырга телиләр. Йә, фиргавеннәр белән фашистлар арасында нинди аерма бар соң? — Син нәрсә, егет, пышылдап кына сөйләшеп утырасың? — диде миңа бер әсир. Мин сискәнеп киттем. Урынымнан торып, ломны кулыма алдым. — Әнә сиңа баядан бирле фриц карап тора. Башыңны сакла, туганкай, кирәк булыр әле ул, — дип, әсир, минем янга килеп, кәйлә белән ташка суга-суга сөйләшә башлады. — Кемгә кирәксен безнең башлар? — дидем мин аңа. — Кемгә кирәксен бу бәхетсез башлар?.. — Туган илеңә! — диде теге әсир. Мин, күтәрелеп, аңа карадым. Аның бу сүзләре миңа бик ягымлы булып ишетелде. Минем бу кешенең күзләренә карыйсым килде. Теләгемне сизгән кебек, ул да йөзен миңа таба борды. Ул шактый яшь кеше иде. Аңа, бәлки, егерме биш-утызлардан ары булмагандыр. Аның йөзендә беренче карауда ук күзгә бәрелә торган аерым билгеләр юк. Бит сызыклары дөрес урнашкан. Күзләре башка кайбер кешеләрнеке шикелле зур яки бик кечкенә түгел, борыны да җәелеп яки озынаеп тормый. Кыскасы, барысы да үз урынында иде. Тормыш тәҗрибәсеннән күренгәнчә, мондый кешеләр, гадәттә, тыйнак һәм гадел булалар. Мин, яңа танышыма бераз карап торгач, бая өзелеп калган сүзне дәвам итәргә уйладым. Үзем лом белән ташка бәрәм, үзем сөйлим: — Безнең башлар туган илгә кирәк булырлармы соң? — дим. — Ә нигә син алай уйлыйсың? — Уйламас идем дә, уйларга туры килә, парин. Ни әйтсәң дә, без — әсирләр. Илдә безнең турыда яхшы хәбәр йөрмәс... Безнең монда шулай газап чигүебезне кем белә? — Ил белә, халык белә. Без — әсирләр, ләкин җинаятьчеләр түгел ич... — ди теге әсир. — Җинаятьчеләр түгел, анысы дөрес, ләкин батырлар да түгел, — дип, тагын берәү сүзгә кушылды. — Менә уйлап кара, син хәзер нишлисең? Таш чыгарасың. Кемгә? Дошманга. Йә, шуннан соң син кем инде, әйт? — Соравың туры, ләкин яңа түгел. Синең башыңа бу уй бик соң төшкән булса кирәк. "Син кем?" — дисең. Мин әйтәм: мин — Совет кешесе! Мин үз язмышымны бары туган илемә генә тапшыра алам. Әгәр мине ил җинаятьче дип саный икән, атсын, ассын. Тик үз кулы белән... Әсир ярсып китте. Аның маңгаена кан тамыры бүртеп чыкты. Күзләре ачыла төште. Тавышы дулкынланды. Ул, шулай сөйли-сөйли, үзе дә сизмәстән, кәйлә белән зур таш кисәген ватып, түбәнгә таба тәгәрәтеп җибәрде. Үзе: — Сакланыгыз! — дип кычкырып калды. — Аннары кәйләгә таянды да: — Теләсә нишләтсеннәр, исән-сау калсам, илгә беренче булып кайтам, — диде. — Ә Себергә җибәрсәләр? — диде баягы әсир. — Юк, мине Себергә җибәрмәсләр. Чөнки мин — тамгаланган солдат... Әсир, чалбар балагын күтәреп, шәрә аягын күрсәтте. — Менә кара, — диде ул, — бу нәрсә?.. Мин аның аяк балтырында зур яра эзен күреп калдым. Шунда мин яңа танышымның аксак икәнен белдем. — Бу, — диде әсир, — сугыш тамгасы. Ә менә монысы... — ул, кәйләсен ташлап, пиджагын күтәреп, аркасын күрсәтте, — ә менә монысы — фашистлар тамгасы... Әсирнең аркасы аркылы-торкылы кызыл эзләр белән сызгаланып беткән иде. Әсир сүзен дәвам итте: — Исән генә калыйм, илемә кайтам. Кайтам да фашистларның явызлыкларын бөтен дөньяга сөйләп йөрим. Ышанмасалар, менә шул тамгаларны күрсәтәм. Мин фашистларның киләчәген үтерүче булып кайтам... Беләсеңме? — Әсир бераз тынып торды. Кәйләсен алып, тагын ташка сукты. — Себергә җибәрәләр икән, — диде ул, — курыкмыйм. Себер дә безнең туган илебез ич... Мин бу бәхәсне исем китеп тыңлап тордым. Әле бая гына көчсез, рухсыз булып күренгән кешеләр хәзер ниндидер батырлар кебек күренә башладылар. Чыннан да, без әгәр исән калсак, тәннәребездәге камчы эзләре белән, сынган, биртелгән кул-аякларыбыз белән, үпкәләрдәге авыруларыбыз белән һәм йөрәкләргә язылган онытылмаслык нәфрәтебез белән фашизмны тере гаепләүчеләр булып җирдә йөрербез. Моның өчен яшәүнең кызыгы бар әле! Теге Себер турында куркып сөйләгән әсирне аңлыйм мин. Ул, әлбәттә, үзенең бу язмышы өчен хурлану газабын кичерә. Ул үзенең фашистларга эшләп йөрүен җинаять итеп саный. Күңеленә тулган шул авыр хисләрен бушатырга тели иде. Бу сөйләшүләр миңа дәрт кертеп җибәрде. Безнең янга бер солдат килеп, эшебезне карап торды. Без бик тырышып эшләгән кебек күренергә маташтык. Солдат бер сүз әйтмәде. Ул ниндидер көй сызгыра-сызгыра китеп барды. — Әйдә, юлыңда бул, — диде минем яндагы аксак әсир, — хәзер сызгырасың, биисе көннәрең дә булыр әле... Аксак әсир миңа якынрак килде, тагын сүз башлады: — Син ничек уйлыйсың? — диде. — Сугыш беткәнче үк туган илгә кайтасы иде, — дидем мин, — тик менә җае чыкмый тора әле... — Монысы, ичмасам, сүз, — диде аксак әсир. — Мин дә шулай уйлыйм. Тик менә аяк сынатыр... — Ике кешегә өч аяк җитәр, туганкай, — дип, мин иптәшем-нең күзләренә карадым. Әле бая гына бик гади булып күренгән күзләр хәзер кара күмердә янып торган чаткылар кебек ялтырыйлар иде. — Синең исемең ничек? — диде аксак әсир. — Николай. — Минеке дә Николай, димәк, адашлар. — Шулай булып чыга, — дидем мин. Кинәт тау кырыенда озын комендант һәм гражданский киемдәге тагын берничә кеше күренде. Алар арасында мине бирегә эшкә җибәрүче немец та бар иде. Алар югарыдан безне күзәтеп торалар. Комендант бер кулын артка куйган, бер аягын алгарак чыгарып, як-якка карана. Коралсыз әсирләр каршында, тау башына басып, ул "җиңүче" булып күренергә тырыша. Күрәсең, бу ахмаклыгы тумыштан килгән, ахрысы. Аңа, бәлки, бервакыт акыл да керер, ләкин соң булыр... Николай аларга күз төшереп алды да кәйлә белән ташка китереп сукты. Ул ачулы иде. Кәйлә очыннан сибелеп киткән ут чаткылары аның үз йөрәгеннән чыгалар иде кебек. — Адаш, — дидем мин аңа. Ул да, миңа күтәрелеп карап: — Адаш, — диде. Без бер-беребезне әле хәзер генә танып алдык кебек, йөзгә-йөз карашып тордык. Ни өчендер, икебез дә берьюлы елмайдык. Бәлки, бу безнең күңелләрнең очрашкан чагы булгандыр. Кеше гомерендә мондый минутлар озак онытылмый. Мәкерле елмаю Гаҗәп! Бүген лагерь коменданты елмайды. Бу аның үз гомерендә беренче мәртәбә елмаюы булмадымы икән? Һәрхәлдә, бу безнең өчен яңалык иде. Шунысы кызык: һаман йөзен чытып, һаман кара янып йөргән кешенең елмаюы да бик сәер тоела. Андый кеше маскарадка битлек киеп килгән кебек күренә. Аның ул битлеген кинәт кенә салдырып алып, стенага элеп куярга мөмкин кебек. Моның да нәкъ шулай: йөзенә елмаю кинәт кенә килеп чыга да кинәт кенә югалып та китә. Ярар, монысы хәзергә калып торсын әле. Гаҗәп дип әйтүем шул: комендант нигә елмая икән? Бүген аның кулында таягы юк. Тукта, тукта, нәрсә булган бүген? Әнә вахтманнар да ыспай гына киенешеп килгәннәр. Аларның да кулларында елан кебек бөтерелә торган резин көпшәләр күренми. Болар бүген нишләп "коралсызланганнар" икән? Кара, кара, әнә алар да елмаялар. Җен алыштырган диярсең үзләрен. Акырмыйлар да, бакырмыйлар да. Иртүк уятып, таш казырга да алып чыкмадылар. Әллә бүген Германиядә берәр тантаналы бәйрәм көнеме икән? Чынлап, гаҗәп хәл ич бу. Нигә болай булды, сәбәп нәрсәдә? Юк, алай гына да булмады әле. Безгә иртәнге ашка бишәр йөз грамм чын, тәмле икмәк бирделәр. Баланда өстендә дә май күзләре җемелдәде. Кайберәүләребез үз котелокларыннан ит төерчекләре дә тоткалап алдылар. Соңыннан әле шикәрле чәй белән дә сыйладылар. Немецларның мондый "яхшылыгын" күреп, без тәмам аптырап калдык. Гадәттәгечә, бу юлы да әлеге хәлнең сәбәпләрен эзләргә керештек. Берәүләр: "Нигә болай койрык болгыйлар икән? Әллә Сталинградны алганнармы, шуның тантанасын уздырмыйлармы икән?" — дип борчыла башладылар. Без немецларның үз кыланышларыннан кайбер вакыйгаларны дөп-дөрес итеп белә ала идек дип, мин инде китабымның бер битендә язып узган идем. Ләкин бу юлы нинди генә уйлар уйласак та, нинди генә сәбәпләр эзләп карасак та, фикерләребез дөреслеккә туры килмәде. Панченко исән булса, бәлки, ул: "Яшәрбез, күрербез", — дип кенә әйтер иде. Күңеле барометр кебек бар нәрсәне сизеп торган Николай Жадан (дустымның фамилиясе Жадан иде) тагын да уйчанрак, тагын да күңелсезрәк булып калды. Ул берара: — Кайвакытта аюны да шулай, кулга ияләштерер өчен, күп итеп, тәмле итеп ашаталар, ә соңыннан инде биергә кушалар. Безне дә шулай биетергә теләмиләрме икән болар? — дип уфтанып куйды. Жадан ялгышмады. Эш менә нәрсәдә икән. Төш чагындарак безне яңадан лагерь мәйданына чыгарып тезделәр. Биредә инде бик матур итеп трибуна да ясалган иде. Трибунаның бер ягына өстәл һәм берничә урындык куелган. Өстәлдә кара савыты, кәгазь. Икенче якта вахтманнар тезелешкән. Алар әледән-әле капка ягына күз ташлыйлар. Аңлашылганча, безнең лагерьга ниндидер зур дәрәҗәле кеше килергә тиеш, күрәсең. Без көтәбез. Үзебез туктаусыз сөйләшәбез. Кем килер икән, нәрсә әйтер икән? Менә капка ачылды. Аннан бер төркем немецлар килеп керде. Алар барысы да хәрби иде. Иң алдан, кулларын як-якка бутап, комендант килә. Аның белән янәшә әле безгә таныш булмаган тагын берәү. Аның өстендә өр-яңа мундир. Көмеш погоннары ялт-йолт итеп җемелди, шпоралары зыңгылдый. Ул, инде шактый олы яшьтә булса да, аякларын нык, төз итеп баса. Дөресрәге, ул шулай хәрбиләрчә атларга тырыша. Ләкин картлыкны матур кием белән генә яшереп булмый икән. Ул кеше безгә якынрак килгән саен, аның картлыгы да, хәтта бераз бөкрәйгән гәүдәсе дә ачыграк күренә бара иде. Мондый вакытта Николай сүзсез калмый инде. Ул минем җиңемнән әкрен генә тартты да: — Моның шөребе шактый бушаган, — дип пышылдады. Ул кеше безгә тагын да якынлаша төште. Без шунда аның майор икәнен танып алдык. Арттарак тагын берничә немец, вак-вак атлап, бирегә таба юл тоталар. Аларның кулларында зур-зур папкалар. Кайберәүләре фотоаппаратлар аскан. Менә алар трибуна янына килеп туктадылар. Ни арададыр лагерьга кайтып өлгергән фельдфебель өстәл тирәсендә кайнаша башлады. Кәгазьләрне рәтләп куйды. Комендант тәрҗемәчене үз янына чакырды. Аңа нәрсәдер аңлатты. Аннан соң эре-эре атлап, трибунага менеп китте. Тирә-якка текәлеп-текәлеп карады һәм яңадан теге стенага эленеп торган елмаюлы битлекне алып кигән кебек итеп көлде дә, муенын тагын да суза төшеп: — Рус әсирләре, мин сезгә бик хөрмәтле, бик зур кунак алып килдем, — диде. — Хәзер ул сезнең белән үзе сөйләшер... Әсирләр барысы да тынып калды. Безне бүген шулкадәр борчыган мәсьәлә хәзер билгеле булачак иде. Николай миңа терсәге белән төртеп алды. — Әйттем ич, биетергә телиләр дип, әнә башланды, — диде. Кунак, үзенең авыр гәүдәсе белән баскычларны дерелдәтә-дерелдәтә, трибунага күтәрелде. Аның йөзе нигәдер агарып китте, ул авыр сулыш ала-ала мышный башлады, куллары белән трибуна кырыена тотынды. Безнең йөзләребезне күзәтеп чыкты. Әйтерсең ул меңләгән кеше арасыннан үзенең танышын табарга тели иде. Ниһаять, ул сүзгә кереште. — Якташларым, мин сезгә русның атаклы генералы Власовтан зур сәлам алып килдем... Аның шулай әйтүе булды, мәйданда берьюлы ничә мең кеше кинәт диңгез кебек дулкынланып китте. Әйтерсең кемдер диңгезгә бик зур таш ыргыттымыни! Һәм ул таш кешеләр башына бәрелә-бәрелә тәгәрәп китте шикелле. Шунда ниндидер авазлар ишетелеп калды. Николай: — Эмигрант, точно, — дип, хөрмәтле кунакка ук аткан кебек итеп, ачулы күзләрен йөртеп алды. Мин инде үзем дә бу турыда шәйләп куйган идем. Мөгаен, әле 1922 елда ук ул, Антантаның соңгы пароходына утырып, бу якларга сызган булса кирәк. Пролетариат дәүләтенең каты җәзасыннан куркып, үз илләрен ташлап качкан бу явыз җаннар сугышка кадәр рестораннарда аш бирүче булып та, ишек ачып торучы швейцар булып та, карт хатыннарның ялчысы булып та эшләделәр. Хәтта яшерен полициянең әләкчеләре булып, хуҗаларының тәлинкәләрен яладылар. Дөресрәге, ул эмигрантлар хуҗа ташлаган сөякне кимереп көн күрделәр! Сугыш кабынып китү белән, аларның күңелендә инде үлеп бара торган корт кабат селкенә башлый. Алар Гитлердан калҗа өмет итәләр. Узган заманнарын кабат искә төшерәләр һәм совет җиренә яңадан аяк басарга әзерләнә башлыйлар. Аларның йөрәгендә кара елан инде агуын җыеп тора иде. Сугыш башланган көннәрдә үк бу эмигрантлар, үләксәгә җыелган козгыннар кебек, төрле илләрдән Германиягә йөгерешеп килделәр. Алар Гитлер армиясенә хезмәткә керделәр һәм яңадан погонлы мундирлар киделәр, корал алдылар. Коммунизмга каршы сугышка чыктылар. Хәлләреннән килсә, алар 1917 елда җиңелгәннәре өчен халыкны нишләтеп кенә бетермәсләр иде! Бөтен Россияне канга батырып, утка ягарлар иде... Трибунага менеп кунаклаган менә бу "хөрмәтле кунак" та шул үч алырга теләүчеләрнең берсе иде. Ул инде әнә хәзер үк моннан күп еллар элек патша армиясендә алган медальләрен күкрәгенә тезеп таккан. Алар, бик күп еллар кояш күрмәгәнлектән булса кирәк, инде тутыгып беткәннәр. Билгеле, бу карт кешенең үз йөрәге дә шуннан ким тутыкмаган. Ләкин ул хәзер — Гитлер армиясенең майоры. Син аның белән шаярма, ул әле әнә ничек сөйли. — Безгә Алла коммунистларны җирдән себереп түгәргә тагын бер мөмкинлек бирде. Без бу мөмкинлектән файдаланмасак, безне тарих беркайчан да гафу итмәс, якташлар. Менә монда — бу үлем базында — этләр кебек дөмегергә теләмәсәгез, генерал Власов армиясенә язылыгыз!.. Николай тик кенә тора белмәде. Бу юлы минем колагыма ук сузылып: — Әнә нинди җыр көйли, биергә әзерлән, — диде. — Тукта әле, адаш, тыңлыйк әле, тагын нәрсә әйтер. — Әйтмәсә дә аңлашыла инде. Валлаһи, безнекеләр боларны дөмпечлиләр... Чыннан да, әгәр дошман үз дошманына мылтык бирергә җыена икән, бу инде рәхәттән түгел. Бу — Гитлер армиясенең җимерелүе, дөресрәге, батканда саламга ябышуы турында безгә шатлыклы хәбәр иде. "Хөрмәтле кунак" безгә шул турыда әле генә сөйләде түгелме? — Коммунистларның гомере санаулы... — дип башлады тагын майор. Аның тавышы бик тиз карлыкты. Ул ничектер, стена артыннан торып, ярык аша сөйли иде кебек. — Безнең, — диде оратор, — Германиядә үз хөкүмәтебез бар, үз армиябез бар, үз генералыбыз бар. Мин — шул армиянең майоры. Мин чын, тәреле рус һәм сезне дә рус булырга, Аллага ышанырга, коммунистларга каршы мылтык алып көрәшергә чакырам. Иншалла, без җиңәрбез... Майор бик арыды булса кирәк. Ул, гәүдәсе белән трибуна кырыена сөялеп, кулъяулыгын чыгарды да, бөтен битенә каплап, тирләрен сөртте, авызын күтәреп бик тирән сулыш алды. Аннан соң тагын сөйләп китте. — Онытмагыз, безнең армиядә кызыл армиядәге кебек бер пачка махоркага хезмәт итмиләр. Бездә калач ашаталар, май, мармелад, шпик бирәләр. Менә дигән мундирга киендерәләр. Шуны да әйтим: Россияне җиңеп алгач, һәркайсыгызга җир, беләсезме, җир бүлеп бирәчәкләр! Чәч, ур, яшә, рәхәтлән. Кулыгызга үзе килеп кергән бәхетне ычкындырмагыз, соңыннан үкенерсез... Майор, авыр капчык кебек, трибунадан әкрен генә шуып төште дә комендант янына басып калды. Аның белән бергә килгән офицерларның берсе, өстәл янына килеп, зур папканы ачты. Каләм алды. — Йә, кем беренче, кем языла? — дип кычкырды. Әсирләр арасыннан җавап бирүче булмады. Комендант: — Вакыт күп түгел, ялындырмагыз, — диде. Әсирләр эндәшмәде... Без инде күптән Берлинда ниндидер "Азат итү" комитеты төзелгәнен ишеткән идек. Шулай ук сатлык җан генерал Власовның "РОА" дигән гаскәргә әсирләрдән солдатлар җыйганын да белә идек. Алай гына түгел, бу халык дошманнары, ниндидер хөкүмәт төзеп, Германия рейхстагыннан әллә ничә миллион марка акча да алганнар икән. Бу хәбәрне лагерьларда әсирләр чирканып каршыладылар. Туган илне дошман калачына алыштырган бу кара йөзләргә әсирләр үз йөрәкләрендә ачу тупладылар. Хәтта әсирләр генә түгел, гади немец кешеләре дә Гитлерның бу чарасын хупламадылар. Бер уйласаң, инде оттырылган сугышта Гитлерның үз солдатларын мыскыл итүе иде бу. "Сездән эш чыкмады, менә мин русларны русның үз куллары белән суячакмын", — диюе иде аның. Кайберәүләр, инде болайга киткәч, лагерьда әсирләрнең тормышы яхшырыр, аларга карата мыскыллаулар, җәзалар бетерелер, дип, тузга язмаганны сөйли башладылар! Кая ул яхшыру! Киресенчә, лагерьларда яшәү шартлары тагын да кыенлашты. Гитлер итеген ялаучы Власовка шул гына кирәк тә иде. Ул, ач әсирләрне герман салаты белән кызыктырып, үзенә гаскәр туплармын дип уйлый иде булса кирәк. Ләкин буп-буш хыял булып чыкты бу. Җәтмәне салып карадылар, әмма балык эләкмәде. Инде дошман Мәскәү яныннан, Сталинград астыннан куылып, баш-аягын сындыра-сындыра чигенгән бер вакытта, үлем белән янәшә яшәп тә, намусларын пакь тоткан рус уллары бу мәкер читлегенә керерләрме соң? Шуны аңламаган генералларның һәм башка хәрби стратегларның бу ахмаклыгына һәркемнең дә исе китәрлек иде, әлбәттә. Шундый көннәрдә Власов "армиясе" майорының лагерьга килүе безнең өчен инде яңалык түгел иде. Әсирләр, моңа каршы турыдан-туры сүз әйтүдән элек, хәйлә белән эш итәргә булдылар. Яралылар, үз яраларын күрсәтеп, "РОА" исемлегенә язылудан котылсалар, башкалар, минем контузиям бар, мине үз чирем тота, дип, минем үпкәләр шешкән, дип, хәтта миндә чахотка бар, дип тә әйтүдән тартынып тормадылар. Менә ни өчен майор, күпме тырышса да, уңышсызлыкка очрады. Хәзер ул әнә лагерь коменданты белән сөйләшеп тора. Вакыт-вакыт безнең сафларга кулы белән төртеп күрсәтә. Янәсе, әнә ул дуңгызлар барысы да авыру дип сылтау таба. Күрәсең, һер комендант, сез аларны артык иркәләгәнсез, алар изге Россия каршында үз бурычларын онытканнар! Боларга бик ныклап сабак укытырга кирәк. Аның шулай әйтүе күренеп тора. Әнә комендант, әтәч шикелле, трибунага менеп кунды. Ул читтән караганда казыкка утыртылган чүлмәк кебек башын як-ягына боргалап алды да: — Идиотлар сез! — дип кычкырды. — Кулыгызга төшкән бәхеттән баш тартасыз. Якташыгызның изге сүзләренә колак салмадыгыз. Инде үзегезгә үпкәләгез. Без, һәрхәлдә, бурычлы булып калмабыз. Комендант кинәт кенә сүзеннән туктады да вахтманнарга күз ташлады. Вахтманнар дерт итеп "смирно" бастылар. Аннан соң комендант: — Иртәгәдән башлап әсирләрнең эш көнен ике сәгатькә арттырырга боерык бирәм. Тагын шуны да әйтим, — диде комендант, инде бу юлы безгә карап, — әсирләр бүген өч көнлек паёкларын бер утыруда тыгындылар. Шуңа күрә аларга өч көн буена икмәк бирелмәячәк... Николай тагын минем җиңемнән тартты. — Ашаттылар ашатуын, әмма биетә алмадылар бит, — дип, миңа үзенең кап-кара күзләре белән елмаеп карады. Мин аның йөзендә матур яктылык күрдем. Күз читләреннән нечкә генә сызыклар сызылып китте. Әйтерсең ул кара күзләр эчендә ут кабынды да шуннан нур чәчрәп тора иде кебек. Сүз ил гизә Безне яңадан баракларга куып керттеләр. Кич булды, караңгы төште. Төнлә белән безнең баракларда ниндидер бер яңа тормыш башлана шикелле иде. Комендант, гомумән, төнлә белән лагерьга кереп йөрми. Тирә-яктагы таулар өстенә ябылып торган болытлар безне шомландырмый. Без баракта түгел, һәм безне тимерчыбыклы коймалар да урап алмаган, гүя бары тик кояш баеган да, төн генә булган кебек. Рәшәткәле тәрәзәләр аша безгә карап җемелдәгән ерак йолдызлар астында без дә үзебезне планетадагы бәхетле кешеләр итеп хис итәбез. Әле таң атканчы, Җирдә әллә нәрсәләр булып бетәр, һәм безгә азатлык килер кебек тоела. Шуңа күрә булса кирәк, безне бик озак йокы алмый. Безнең күзләребез дөм караңгылыкта ниндидер кояшлы, чәчәкле бакчалы дөньяны күрәләр кебек. Бәлки, бу безнең туган җирләребездәге балачак көннәребез, яшь вакыттагы җырлап узган гомеребез искә төшәдер. Анда бит кояшлы дөнья да, бакчалы җирләр дә, зәп-зәңгәр күзле сөекле ярлар да бар иде, бар иде... Ә бу төнне безнең барак тагын да көчлерәк гөжләп торды. Һәркемнең ачуы йөрәк ярларыннан ташып чыккан иде. Бу мыскыллауга кемнең ачуы килмәсен? Сине үз туган илеңә мылтык төзәп атарга димләсеннәр әле! Чакырсыннар әле сине дошманнар белән дус булырга! Теләсеннәр әле синең намусыңны бер кисәк икмәккә сатып алырга! Кем түзәр иде моңа?.. Ә бит бүген безне илсез, җирсез итәргә теләделәр. Безне сөйгән ярларыбыздан, хатыннарыбыздан, балаларыбыздан аерырга маташтылар. Безне немецларның дуңгыз дип тә, аңгыра дип тә, хайван дип тә атаганнары бар. Әмма туганын сатучы дигәннәре булмады. Ә бу, үзен рус дип йөргән элеккеге патша халуе, майор киеменә төренгән иске заман өрәге безне йортыннан куылган этләр булырга әйдәде түгелме? Сугыш беткәнче, ул түбән җан үлмәсен иде. Аның гәүдәсен дарга асылган килеш күрәсе иде. Ә элеккеге генерал — хәзерге Гитлер ялчысы Власов нәрсә уйлый икән? Нинди икейөзлелек! Аның тугрылыгына кем генә ышана икән? Гитлермы? Әлбәттә, ышанмый. Власов модага кергән кием кебек кенә ул. Андый киемне бер-ике көн кияләр дә чүплеккә ташлыйлар. Баракта менә шул турыда сүз бара. Һәркем үзенең нәфрәтен әйтеп калырга тели. Кемдер югары нардан: — Күрәсе иде шул бәндәне, нинди кеше икән ул?.. — дип куйды. — Кемне? — диде аңа каршы тагын берәү. — Кемне булсын, шул Власов дигәннәрен... — Ә мин, егетләр, аны беләм, — дип сүз башлады ерак почмактан тагын бер әсир. — Волхов фронтында ул безне оптом капчыкка салды да үзе шул капчыкның авызын бәйләп, дошман кулына китереп тоттырды. Вәт кем ул... — Ә мин ул сволочьны күрергә дә теләмәс идем. Җирәнәм мин андый кешеләрнең йөзенә карарга, — диде тагын берсе. Минем белән янәшә нарда яткан Николай сүзгә катнашып китте: — Шулай шул. Хәзер инде теге капчык авызын чишеп, шул товарын сатарга маташа. Безнең башларны утка салмакчы, кабахәт! Николай торып утырды. Мине кулы белән капшады да: — Адаш, әллә йоклыйсыңмы? — диде. — Юк, йокламыйм, — дидем мин, — уйланып ятам. — Нәрсә уйлыйсың? — Ул Власовка, ата-бабасын искә алып, хат язасы иде. Син безнең намусыбызга үзеңнең пычрак кулың белән кагылма. Без синең йөзеңә төкерәбез, дип әйтәсе иде, адаш... — Ә чыннан да, егетләр, нигә ул бәндәгә тозлап-борычлап язмаска? — диде бер яшь кенә тавышлы әсир. Николай: — Бу — идея! — дип кычкырып җибәрде. Барак беразга тынып калды. Бу фикергә һәркем кушылды, күрәсең, һәркем кештер-кештер хат язарга кереште диярсең. Тынычлыкны Николай бозды: — Хатның иң беренче юлына "Тәлинкә тотучы Власовка" дип куярга кирәк. Ә аннан соң... — Ә аннан соң, — диде тагын бер әсир, — сиңа юкка гына рус исемен биргәннәр, без тик хатыбыз башка берәүгә китмәсен дип кенә синең исемеңне телгә алабыз, дияргә... — Дөп-дөрес, — дип, кемдер бу сүзләрне раслап куйды. — Тагын, — диде Николай, — сиңа юкка гына рус икмәген ашатканнар, юкка гына сине анаң бишектә тирбәткән. Син ул мескен анага күпме бәхетсезлек китердең, сатлык җан, дияргә. — Дөрес, дөрес, — диештеләр берьюлы берничә әсир. — Безнең башлар сатылмый, дип тә өстәгез миннән, — диде сукыр әсир. — Барыбызга да имза куярга кирәк бу хатка, егетләр, барыбызга да, — диде Николай һәм, бераз тынып торгач: — Менә дигән хат була бу, генерал укыса, эче китә башлар, — дип көлеп җибәрде. Аннан соң миңа кулы белән төртеп алды да: — Шулай бит, адаш, — диде. — Әлбәттә, — дидем мин. Без төн буе шулай хат яздык, һәркем берәр сүз, берәр җөмлә әйтә торды. Инде хатның очы да булмас кебек иде. Берничә көннән соң безгә башка баракларда яшәүчеләр белән очрашырга туры килде. Шунда бер әсир болай сөйләде: — Беләсеңме, әсирләр генерал Власовка хат язганнар икән, ну пешергәннәр, ди, үзен, утлы табага бастырганнар... Ә тагын берничә атнадан соң, караңгы төн уртасында баракларга вахтманнар бәреп керде. Алар, кул фонарьларын яндырып, баштанаяк тентү ясадылар. Алар, билгеле, теге хатны эзләделәр. Ә бит хат кәгазьгә язылмаган иде. Күрәсең, ул хат, телдән-телгә күчеп йөри торгач, үз иясенә барып җиткән. Сүз ил гизә, диләр, дөрес икән! Йөрәкләр давылы Беркөнне без иртә белән йокыдан уянганда, җир өсте ап-ак иде. Ләкин кар озак ятмады, төшкә таба бөтенләй эреп бетте. Күк йөзе ачылып китте, кояш карады. Хәтта лагерь тирәсендәге урманда ниндидер кошлар бераз сайрашып та алдылар. Кичен тагын салкын җил исте. Тагын кар явып китте. Шушы бер көн эчендә яз да, көз дә, кыш та булып алды кебек. Безгә бүген шинельләр бирделәр. Шинельләре дә нинди әле! Каз үләне кебек җете яшел. Төймәләре ак. Үзләреннән нафталин исе аңкып тора. Бөтен барак шул ис белән тулды. Мондый "мундир" кигәч, без бик сәер булып калдык. Яшел төс безнең болай да саргайган йөзебезгә тагын да сары төс өстәде кебек. Гәүдә озынайган, баш кечерәйгән, муеннар тагын да нечкәргән кебек булды. Иптәшем Николай Жадан үз шинелен, ни өчендер, иснәп-иснәп карады. Борынын җыерып, җирәнгән төсле җиргә төкереп куйды. — Нәрсә, адаш, әллә нафталин исен яратмыйсыңмы? — Нафталин гына булса, әле бер сүз дә әйтмәс идем. Минемчә, бу шинельдән үлек исе дә килә бугай... — Үлек исе? — Мин бераз аптырап калдым. Иптәшем әйткән сүзләрнең серенә төшенергә теләп, аңа карап тора башладым. — Нәрсә аптырадың, адаш, — диде Николай, — бер дә искитәрлек нәрсә юк. Бу — сугышта башларын югалткан фрицларның киеме. Немецлар үлгән солдатны шинеленнән селкеп төшергәннәр дә үзен җиргә ботарлап тыкканнар. Ә шинелен буяуга манганнар, нафталин сипкәннәр һәм менә инде безгә китереп бирделәр. Киеп йөр, рус әсире, рәхәтен күр, диләр бугай... Николайның сүзе дөрес булып чыкты. Шинельләрнең күбесе аннан-моннан гына ямалган. Кайберләренең ямалмый калган тишекләре дә бар. Алар — снаряд ярчыкларының эзләре. Без, солдатлар, киемдәге ул эзләрне яхшы таный идек. — Ярар, — дип куйды Николай. Шинелен тагын бер әйләндереп-әйләндереп карады да, — үз хуҗаңа хезмәт иткәнсең, инде миңа да хезмәтеңне күрсәт, — дип, шинельне өстенә киде. Төшкә таба лагерьда төркем-төркем яңа әсирләр күренә башлады. Мин үзем эшләгән авылдан кайткан иптәшләремне дә очраттым. Күрәсең, немец командованиесе рус әсирләренә карата ниндидер яңа бер чара күрергә уйлый иде. Язын авылларга җибәрелгән әсирләр бүген яңадан лагерьга кайтарылдылар. Лагерь тагын әсирләр белән тулды. Ләкин бик күпләр үзләренең элеккеге дусларын, якташларын кабат очрата алмадылар. Алар йә үлгәннәр, йә төрмәләргә ябылганнар иде. Авыллардан кайтарылган әсирләр үзләре белән бик күп яңа хәбәрләр алып килделәр. Безнең баракка урнашкан әсирләрнең берсе болай сөйләде: — Вот, егетләр, сез беләсезме, Германиянең хәле хөрти бит. Безнекеләр инде Польша җиренә кергәннәр дигән хәбәрләр йөри... Бу сүзләр күңелләрне җылытып җибәрде. Адашның да йөзе яктырып китте. Ул миңа карап елмайды да: — Ну, молодец безнекеләр, — диде. Теге әсир сүзен дәвам итте: — Тагын, — диде ул, — сезгә әйтим, безнең хөкүмәт Германия башлыкларына бик шәп нота биргән, ди. — Нәрсә язган икән, ә? — дип, кемдер кычкырып ук җибәрде. — Нотада безнең хөкүмәт әйткән, ди, әгәр дә мәгәр, дигән, ди, сез безнең әсирләрне ач тотасыз икән, газаплыйсыз икән, аның өчен сезгә башыгыз белән җавап бирергә туры киләчәк, дигән, ди... — Вот шәп әйткән, — дип, бер әсир нардан идәнгә сикереп төште, сикереп төште дә бүреген салып, аяк астына атып бәрде. — Их, егетләр, биеп җибәрәсе иде дә, гармун юк, жалко, — дип пошынып куйды. — Югыйсә "Барыня"ны басып күрсәтәсе иде үзегезгә... — Баса алсаң ярый ла... — дип, кемдер көлеп куйды. — Анысын күрер идек әле, ә заманында без — биеп грамота алган кеше, — дип, әсир үзе җырлап, үзе бии башлады. Без кул чабарга керештек. — Тукта, — диде безгә шатлык хәбәрен сөйләүче әсир, — гармун дисеңме? Бездә анысы да бар аның. — Ул кесәсеннән кечкенә генә авыз гармунын чыгарды һәм, урыныннан торып, "Барыня" көенә уйнап җибәрде. Биюче әсир, дәртләнеп, бер-ике әйләнде дә җиргә чүгәләде. — Башым әйләнә, булмый икән, — диде. Йөзе агарып китте. Ул, йөрәк турысына кулын куеп, башын түбән иде. — Ач кешегә бию бармый ул, — диде югары нардан берәү. — Алайса, давай җырлагыз, — диде гармунчы. Һәм үзе ниндидер бер моңлы көйне уйный башлады. Бу көйне беренче мәртәбә ишетүем иде. Ләкин әсирләр арасында аны белүчеләр табылды. Бер яшь кенә әсир шул көйгә җыр башлап җибәрде: Гармун, гармун, сөйлә миңа, Нигә моңлы тавышың? Җаныема хат язарга Кайдан алыйм кавырсын? Кавырсын кош канатында, Җаныем бик еракта. Миңа кемне яратырга? Башым йөри чит якта. Бу җырның соңгы юлларын хәтерләмим инде. Шулай да ул җыр әле бүген дә минем күңелемне дулкынландыра. Бәлки, ул җырны сагышлы әсир үзе уйлап чыгарган булгандыр. Сөйгән ярны сагыну кешене шагыйрь итә, диләр. Бу җырны без бик тиз отып алдык. Инде берничә минуттан соң бөтен барак җырга кушылды. Бу минутта һәркем үзенең сөйгәнен уйлый, туган илен сагынып исенә төшерә. Күрәм: әсирләрнең күзләре янып ялтырый. Алар барысы да каядыр еракка-еракка караганнар. Әйтерсең анда туган якларыбыз күренеп тора иде. Җыр тынды. Гармунчы, гармунын уч төбенә куеп, аңа карады да: — Үзе кечкенә генә, тавышы ярыйсы чыга, — диде. — Шулай да безнең Тула гармунына җитми, малайлар. Их, булсын иде баян, менә мин сезне җырлатыр идем, — дип, гармунчы бераз мактанып та алды. Хәер, оста гармунчы өчен бу мактану түгел иде. Оста гармунчы кемне җырлатмый да кемне елатмый? Гармунчы тагын сөйләп китте. — Менә шулай, дуслар. Безне авыллардан юкка гына кайтармадылар. Минем уемча, — диде гармунчы, — немецлар Франциядә кыл өстендә генә торалар. Бер француз әсире әйткән иде, тиздән Франциягә десант төшерерләр, дигән иде. Бу дөрес булып чыгарга охшый. Бусы безнең өчен яңа түгел иде. Лагерьда бу турыда күптән сөйләшеп йөриләр. Хәтта безнең лагерь урнашкан җиргә дә десант төшерелүе көтелә, дигән хәбәрләр ишетелә иде. Баракта чын мәгънәсендә бәйрәм булды. Николай Жадан әкрен генә нардан төште, гармунчы янына килеп: — Син, дускай, "Интернационал"ны уйный беләсеңме? — диде. — Нигә белмәскә, — дип, гармунчы, һич көттермичә, "Интернационал" көен уйный да башлады. Николай Жадан, тамагын кырып алды да: Вставай, проклятьем заклеймённый... — дип сузып җибәрде. Аның артыннан тагын берничә кеше кушылды. Инде берничә минуттан бөтен барак, аякка басып, бертавыштан халыкара гимн җырларга кереште. Бу һич көтмәгәндә, хәтта уйламаганда үзеннән-үзе килеп чыкты. Йөрәкләргә җыелган ачу инде күптән тышка актарылып чыгарга ашкына иде. Һәм менә хәзер ул ачу, ташкын кебек, җыр булып агыла. Барак тәрәзәләре дер селкенә. Ә җыр һаман күтәрелә бара, әйтерсең менә хәзер бу көчле җыр барак түбәләрен каерып ташлар кебек иде. Кемдер: — Киләләр! — дип кычкырды һәм үзе кулы белән тәрәзәдән тышка таба күрсәтә башлады. Без кинәт тынып калдык, лагерь ишегалдында немец солдатлары баракларга таба йөгерешеп киләләр иде. — Тыңлагыз, тыңлагыз! — диде тагын кемдер. Күрше баракларда да "Интернационал" җыры ишетелә. Анда да безгә кушылып җырлыйлар. Николай Жадан бер кулын югары күтәрде: — Ахырына кадәр! — дип кычкырды да тагын "Интернационал"ны башлады. Тагын баракта гимн яңгырады. Немец солдатлары атылып баракка килеп керделәр. Алар үз йөзләрен күрсәләр, үзләре дә куркып калырлар иде. Күзләре урыннарыннан атылып чыгарга тора диярсең. Алар барак буенча, әсирләрне төрткәләп-суккалап, әрлебирле йөри башладылар. Йөзләрен кызыл куык кебек күпертеп, бар тавышларына акырынырга тотындылар, ләкин җыр тукталмады. Киресенчә, ул тагын да көчлерәк булып яңгырады. Бөек гимнның соңгы сүзләрен җырлаганда, безнең инде кайберләребез идәндә егылып ята, кайберләребезнең йөзеннән кан ага иде. Моңа беркем дә зарланмады. Чөнки бу немец солдатлары белән сугыштагы кебек очрашу булды. Һәм без үзебезне көрәштә җиңгән кебек хис иттек. Баракка комендант белән тәрҗемәче килеп керде. Без инде урыннарыбызга утырышкан идек. Гадәт буенча бер солдат: — Ахтунг! — дип кычкырды. Ләкин бер генә әсир дә үз урыныннан тормады. Солдатлар комендант янына килеп бастылар. Алар, этләр кебек, хуҗаларының күзенә карап, аның сүзен көтеп тора башладылар. Комендант тәрҗемәчегә нәрсәдер мыгырданды. Тәрҗемәче нигәдер елмаеп куйды. Аннан соң ул: — Сезгә бүген дә, иртәгә дә ашарга бирелмәс, — диде. — Германиядә "Интернационал" җырлау тыела... Без эндәшмәдек. Нәрсә сөйләшергә соң фашистлар белән? Солдатлар баракны бикләп чыгып киттеләр. Николай Жадан үз урынына килеп утырды. — Күкрәк бушап калды. Ну шәп булды да соң, адаш! — диде. Кинәт, бөтен лагерьны сискәндереп, сирена уларга тотынды. Аннары көчле гөрелдәү ишетелде. Без тәрәзәләргә ябырылдык. Күктә төркем-төркем бомбовозлар оча. Алар күп. Өзлексез үтеп торалар. Бер әсир аларны санарга кереште. Ләкин бик тиз буталды. Чөнки бомбовозлар төрле яктан очалар. Киң күк йөзендә аларга урын тар иде кебек. Сиреналар туктаусыз улый. Әйтерсең бөтен Германия үзенең соңгы сулышы алдыннан үкереп елый, сыкрый иде. Николай Жадан: — Шул кирәк сезгә, ләгънәтләр! — дип, йодрыкларын кысты, самолётлар очкан якка муенын суза-суза карады. Гүя ул үзе дә алар белән бергә очарга тели иде. — Карагыз, кара әле, әнә тегеләрнең канатларында кызыл йолдыз! Безнекеләр, безнекеләр! — дип, бер әсир тәрәзәне ватып чыгардай булып, ашкынып кычкыра башлады. Кемдер: — Ура! Ура! — дип тавыш салды. Аның артыннан без дә: — Ура! Ура! — дип кычкырыштык. Барак гөр килеп торды. Әгәр хәзер немецның йөзенә карап: — Кая соң сезнең мактаулы мессерларыгыз, нигә алар һавага күтәрелми? Нигә зенит тупларыгыз эндәшми? Койрыкларыгызны кыстыгызмы? Куак астына посып кына ятасызмы, мактанчыклар! — дип әйтсәң, фашист нишләр иде икән? Кинәт тирә-якларда җир тетрәгән кебек булып китте. — Шәп булды... — диде бер әсир. — Молодцы! — диде Николай Жадан һәм минем җилкәмә дусларча сугып алды. Аннан соң ул, арлы-бирле каранып, кемнедер эзли башлады. — Әй гармунчы! Давай "Барыня" көен! Бүген бездә бәйрәм, — диде. ...Тагын берничә атна узды. Германиядә инде кыш чын-чынлап башланды. Дөрес, биредә бездәге шикелле салкын түгел. Ләкин җепшек. Шуңа күрә мондый кыш тагын да салкынрак тоела. Безнең күбебезнең тәненә чуан чыкты, грипп авыруы күпләрне аяктан екты. Ә беркөнне иртүк безне лагерь ишегалдына чыгарып тезделәр. Барыбызга да номерларыбызны күрсәтергә куштылар. Аннары тагын тентү ясадылар. Соңыннан, йөзәр кеше санап, безне төркемнәргә бүлделәр һәм шул ук көнне, ябык машиналарга утыртып, каядыр алып киттеләр. Олы юлга чыккач, машиналар төрлесе төрле тарафка юнәлделәр. Без шактый озак бардык. Николай Жадан да минем белән бергә иде. Кичкә таба безнең машиналар ниндидер бик зур авылга килеп керделәр. Биредә безне поляк әсирләре белән янәшә лагерьга урнаштырдылар. Безне һәр көнне урманга агач әзерләргә йөртәләр. Ярый әле бу озакка бармады. Әгәр безгә шунда озаграк эшләргә туры килсә, белмим, мин бүген бу юлларны язып утыра алыр идемме? Күз алдыгызга китерегез: шыксыз урман, кар, салкын. Безнең өстә юка гына шинельләр. Куллар ялангач, муеннар ачык. Агачлардан коелган кар куенга тула. Аякларда агач башмаклар. Карга баскан саен таеп китәбез. Безнең бер ишләребез агач аудара, бер ишләребез ауган агачны кискәли, ә кайберләребез шул киселгән агачларны юл буена ташый. Немец солдатлары безне һаман күзәтеп торалар. — Шнель, арбайт, шнель! — дип кычкыралар. Көче бетеп калган әсирләргә юри авыррак агачларны күтәрергә кушалар. Без, кичен йокларга ятканда, иртә белән уянмаска, бу кояшны да, җирне дә артык күрмәскә тели идек. Ләкин күңел түрендә ниндидер бер көч саклана. Кемдер, колакка пышылдап кына: "Түз, түз, вакыт килер, бу газаплардан котылырсың", — дип әйтә иде кебек. Николай Жаданга тагын да кыенрак булды. Ул яралы аягы белән чак-чак кына басып йөри. Кулындагы ярасы да ачыла башлады. Без, көннәр аз гына җылыту белән, качарга карар иттек. — Ни булса шул булыр, — диде минем адаш, — ләкин артык түзәр хәл юк, ичмасам, иректә атып үтерсеннәр, болай корт кебек кәкрәеп катасы килми. Беркөнне безне тагын машиналарга утыртып алып киттеләр. Ярты көн барганнан соң, без Майн елгасы ярына килеп туктадык. Биредә яр буенда баржалар тезелеп тора иде. Аннан соң безне тагын каядыр алып киттеләр. Бу юлы инде ниндидер бер шәһәргә китереп төшерделәр. Биредә безне бушап калган, тәрәзәсез бинага урнаштырдылар. Икенче көнне безне шәһәргә алып чыктылар. Без, өчәр-өчәр тезелешеп, урамнар буйлап киттек. Безнең кулларда көрәкләр, ломнар. Күрәсең, безне шәһәр урамнарын чистартырга алып баралар иде. Шәһәр күптән түгел генә бомбага тотылган. Җимерелмәгән йортлар бик сирәк күренә. Өйләр, таш таулары кебек, бергә өелешеп, Мисыр пирамидаларына охшап калганнар. Урамнарда төрле йорт җиһазлары аунап ята. Савыт-сабаның исәбе-хисабы юк. Кыскасы, шәһәр бөтенләй җимерелгән иде. Кайбер йортлар өстеннән әле һаман төтен пыскып тора. Шәһәрдә кешеләр күзгә бик сирәк чалына. Минем адаш шатлыгыннан нишләргә белми, әллә мине сукыр дип белә инде, һаман миңа кулы белән төртә: — Кара әле, кара, адаш, вот нишләткәннәр боларны, молодцы!— дип кычкырып-кычкырып сөйли. — Күрәм инде, адаш, күрәм, күзләрем исән ич, — дим мин аңа. — Юк, син яхшылап кара. Исеңдә калдыр. Туган илеңә кайткач сөйләрсең, мондый хәлләрне һәрвакытта күреп булмый. Бу бит фашизмның үлеме, беләсеңме син шуны, адаш? Без — фашизмның соңгы тапкыр җан бирүен карап торган шаһитлар, беләсеңме? — Беләм, беләм, адаш. — Белсәң, нигә бернәрсә сөйләшмисең? — Мин уйлыйм, уйлыйм, адаш. — Нәрсә уйлыйсың? — Исән-сау кайтсам, биредә күргәннәрем турында китап язар идем, дип уйлыйм. Яшьләргә бер сабак булыр иде, дим. — Менә бу — идея! — дип, Николай минем җилкәмә кагып җибәрде, аннары күзләремә текәлеп карады да: — Әллә син язучымы? — диде. — Атаклы түгел, шулай да бераз язганым бар... — Кара нинди эчкерле икәнсең син, җен, инде күпме бергә яшибез, үзең турында бер сүз дә әйткәнең юк. Николай Жаданның бераз хәтере калды — йөзендә шуны сизеп алдым. Күрәсең, ул миңа ышанмый икән, дип уйлады булса кирәк. — Ә син миңа үзең турында нәрсә сөйләгәнең бар? — Мин нәрсә сөйлим соң? Ну, мин — командир. Брест крепостенда сугыштым. Яраланып, әсир булдым. Шул. Беләсең килсә, бел, — дип, Николай, оялган бала кебек, керфекләрен түбән төшерде. — Син үзең дә каты серле икәнсең, — дидем мин аңа, — әлегә кадәр миңа кем икәнеңне әйтмәгәнсең, ә? Николай эндәшмәде. Ул ничектер уңайсызланыбрак калды бугай. Аны бу хәлдән коткарырга теләп, сүз башламакчы идем, адашым миннән дә сизгеррәк булып чыкты: — Язарга кирәк, язарга, — диде ул. — Фашизмның кем икәнен бөтен дөнья белсен... — Николай бераз уйланып торды. — Китабың чыккач, миңа җибәрерсеңме? — диде. — Әлбәттә. — Кара, онытма, адаш! Өченче "фау" Шәһәрне чыгарак, без бер күпер янына килеп җиттек. Күпернең бирге башы җимерелгән. Аргы якта юл буена тезелгән машиналар, төркем-төркем кешеләр күренә. Парлап җигелгән атлар күпер янына ук килеп туктаганнар. Арбаларга, машиналарга өй җиһазлары төялгән, алар өстендә карт әбиләр, ап-ак чәчле бабайлар утыра. — Нәрсә булган? — дип, без башта аптырап калдык. Ләкин эш бик тиз аңлашылды. Немецлар, шулай үз шәһәрләрен, үз авылларын ташлап, башларын сындыра-сындыра качып баралар. Димәк, теге яктан фронт якынлаша, Германия җиренә сугыш дулкыны актарылып килә. Сәгать узган саен, бөек рейх җире тарая бара, ут боҗрасы кысыла бара. Шуңа немецлар, адашкан көтү кебек, үз җирләрендә урын табалмый мөгрәп чабышалар. Менә алар җимерек күпер янына килеп өелгәннәр. Николай Жадан тәмам тураеп китте. Йөзе яшәргән кебек булды. Ул тагын миңа кулы белән төртеп алды. Бу юлы инде мин үзем: — Күрәм, күрәм, — дип әйтергә ашыктым. — Менә, — диде Николай, — синең язылачак китабыңның соңгы бите шушы булыр... — Нигә соңгы бите? — дип сорадым мин. — Чөнки бу — фашистларның җирдә соңгы көннәре. Аккан кан өчен, түгелгән яшь өчен үч алу сәгате якынлаша. Их, малай, бер генә көнгә булса да дошманнан соңрак үләсе иде. Бер генә көнгә булса да, тагын мылтык алып, дошманның бусагасыннан өненә керәсе иде... Николай Жадан сүзеннән туктап калды. Мин аңа борылып карадым. Аның йөзе җитди һәм уйчан иде. — Булмас шул, туйны инде бездән башка уздырырлар, — диде ул, авыр көрсенеп. Мин эндәшмәдем. Адашның сүзләре бик дөрес иде. Безгә күпернең җимерелеп төшкән урынына ташлар һәм балчык салырга куштылар. Теге ярдагы кешеләр арасында мылтык тоткан карт-корылар буталып йөриләр. Үзләре, муеннарын сузыпсузып, һавага карап алалар, һавадан һөҗүм көтәләр бугай. Бер әсир аларга күз төшереп алды да: — Тоталь сугыш солдатлары, сакаллы гуляйтерлар, — дип көлеп куйды. — Болар белән ерак барырсың инде, — диде тагын берәү. Шуны әйтергә кирәк: сугышның соңгы елларында Германия тылында яшь солдатлар бөтенләй күренмәс булдылар. Гитлер тоталь сугыш игълан иткәннән соң, яшьләр фронтка китеп беткәннәр булса кирәк. Хәзер Германия урамнарында бөкрәеп беткән картлар мылтык тотып йөри башладылар. Бу — Гитлерның, үзе әйтмешли, иң соңгы батальоны иде. Без эшкә керештек. Озак та узмады, безнең янга поляк һәм француз әсирләрен куып китерделәр. Биш-алты сәгать буена ярты мең кеше күпер астына таш ташлап торды. Су икенче ярга күтәрелеп ага башлады. Гүя ул каядыр качарга тели иде. Күпернең җимерек урыны тигезләнде, һәм шуны гына көтеп торган кешеләр, арбалар, машиналар, берсен-берсе эткәләп-төрткәләп, берьюлы күпергә ыргылдылар. Күпер гөрелдәп китте. Безне, яңадан машиналарга утыртып, тагын билгесез юл белән алып киттеләр. Әйдә, безгә хәзер барыбер. Кая гына алып китсәләр дә, без артык борчылмыйбыз. Иң соңгысы — безне, бер урманга кертеп, пулемёттан атып үтерүләре мөмкин. Ләкин фашизмны бу коткарып кала алмас. Аның хәзер үз башы өстендә хаклык кылычы күтәрелгән. Иптәшләрнең күңеле шат. Алар украинча да, русча да җырлап алалар. Күрәсең, бу күпердәге ыгы-зыгы аларны дәртләндергән. Ачлык онытылды кебек. Безне саклап йөртүче немец солдатлары әллә нигә аз сөйләүчән булып калдылар. Алар хәзер, кычкырынып җикеренсәләр дә, кул күтәрүдән тыела башладылар. Соңгы айларда булган хәлләр аларның да кулларын кыскартты. Хәтта кайбер солдатлар безнең белән тәмәкеләрен уртаклаша башладылар. Николай бу үзгәрешне тиз сизеп алды: — Койрыкларын бутый башладылар, сизәләр, этләр. Безне тагын бер авылда лагерьга урнаштырдылар. Элек биредә француз әсирләре яшәгән. Аларны моннан атнаун көн элек икенче җиргә күчергәннәр. Бу авылның исеме Люзовец иде. Безне беркая да чыгармый яткырдылар. Ашарга бәрәңге һәм шалкан гына бирәләр. Аның да күбесе бозык һәм өшегән була. — Без хәзер үзебез дә икмәк ашамыйбыз, икмәк юк, — диләр. Бәлки, бу дөрес тә булгандыр. Чөнки Германия әлегә кадәр башка илләрне талап, шул илләр икмәген үз солдатларына ашатып сугышты. Ә хәзер инде аны ул җирләрдән бәреп чыгардылар. Германия хәзер төпсез көймәгә утырды. Шуның өстенә һәр көнне, һәр төнне Германия шәһәрләренә меңләгән бомба төшеп тора. Германия яна иде. Немецлар үз язмышларының иртәгә нинди буласын яхшы төшенәләр. Немец халкы күптән Гитлерга ышанычын югалтты. Ләкин сугыш һаман дәвам итә әле. Фашистлар иң соңгы көчләрен җыялар. Алар әле саламга тотынып булса да яшәргә телиләр. Елан да шулай бит, урталай өзеп ташлагач та, һаман кыймылдый, һаман чагарга башын суза... Беркөнне безгә яңа солдат килде. Яше иллеләрдән узган. Без аңа "алты күз" дигән кушамат тактык. Чөнки ул берьюлы ике кат күзлек киеп йөри иде. Күзлекләрен салса, бөтенләй күрми. Нәкъ сукыр кебек кармалана башлый. Менә шул солдат беренче көнне үк, безнең баракка кереп, тәмәке өләште. Аннары үзе турында сөйләргә кереште. Ул укытучы икән. — Картаеп барган көнемдә кулыма менә нәрсә тоттырдылар, — дип, ул үзенең мылтыгына ачу белән карап алды. — Миңа хәзер таянып йөрергә таяк кирәк иде, — диде. Без аның сүзләренә ышандык. Балалар укытып гомер иткән кеше өчен сугыш, әлбәттә, җирәнгеч нәрсә иде. Ул, үзен безнең алда акларга тырышкан кебек: — Мин сугышны башламадым, — дип борчылып сөйләшә. Аның куллары калтырый, кашлары сикерепсикереп китә, әйтерсең аның бөтен тәне буйлап электр тогы йөри иде. Без беренче мәртәбә немец солдаты белән шулай сүзгә кердек. Һәм, билгеле, без сугыш турында кайбер хәбәрләр белеп калырга тели идек. Бер әсир солдатка сорау бирде: — Сугыш кайчан бетәр дип уйлыйсыз? — диде. Солдат тиз генә җавап бирмәде. Ул иң элек, ишек янына килеп, ишегалдына күз ташлады. Күрәсең, ул башкалардан курка иде. — Сугыш озакка бармас. Хәзер Германия армиясендә өченче номерлы "фау" бар, — диде. Без шаккатып, куркышып калдык. Без белә идек: моннан ел ярым элек Германиядә беренче номерлы "фау" турында бик шапырынып сөйләгәннәр иде. Ул беренче номерлы "фау" Франция җиреннән Ла-Манш бугазы аша Лондонга төшеп ярыла торган очкычснаряд иде. Хәтта аның Лондонга төшеп шартлауларын радио аша бөтен Германиягә тапшырып торганнар иде. Соңга таба тагын да көчлерәк икенче номерлы "фау" чыккан дип мактандылар. Монысы, янәсе, Лондонның җирдә эзен дә калдырмас, дигәннәр иде. Ә өченче "фау" турында безнең ишеткәнебез юк иде әле. Бу безне чынлап уйга калдырды. Без бер-беребезгә аптырашып караштык. Солдат моны сизеп алды. — Өченче номерлы "фау" ул, беләсезме, нинди? — диде. — Белмибез, — диештек без. Солдат, тагын ишеккә барып, тирә-якны карап килде. Ул мылтыгын аяклары арасына кыстырды да ике кулын югары күтәрде. — Менә бу өченче номерлы "фау" була, — диде. Без көлеп җибәрдек. Солдат үзе дә кәефләнеп елмайды. Бу немец халкы уйлап чыгарган бер мәзәк иде, әлбәттә. Ләкин аңарда дөреслек чагыла. Чөнки немец солдатларына, мылтыкларын ташлап, Совет Армиясе каршында кул күтәрер көннәр якынлашып килә иде инде. Тургайлар сайраганда Без әле һаман Люзовец авылындагы лагерьда яшибез. Безнең лагерь авыл читендә генә. Биредән кырлар, урманнар күренеп тора. Яз җитеп килә. Кар күптән эреп бетте. Көн урталарында шактый кызу була башлады. Без иртән үк барактан тышка чыгабыз да кояшта җылынып, тирә-якларга карап утырабыз. Урманнар өстендә җиңел генә зәңгәр томан күпереп тора. Кырларда яшел палас җәелеп ята. Яшел палас өстендә урыны-урыны белән, кара ямау кебек, сукаланган җирләр күренә. Яз җиле безгә яшь үлән исен алып килә. Биектә-биектә тургайлар сайрый. Алар гел бер урында гына тирбәлеп торалар. Әйтерсең шул кечкенә генә кошчыкларны да аякларыннан күзгә күренми торган җепләр белән җиргә бәйләп куйганнар, һәм алар нәни канатлары белән очып-очып талпыналар, ләкин җепне өзә алмыйлар кебек. Мин бер генә минутка күзләремне йомам да уйга биреләм. Тургайлар җыры безнең туган якларда да язын шулай күңелле ишетелә. Әмма бездәге яз бөтенләй башка була шул. Биредә язның килгәнен сизми дә каласың. Кайчан кар эрегән дә, кайчан сулар аккан? Кыш җылы булганга күрә, ахры, биредә яз да күренмичә генә, мыштым гына килә. Ә безнең якның кышын әйтсәң дә була! Их, бездәге кыш! Күк йөзе зәп-зәңгәр, һавага таш бәрсәң, шул зәңгәр күк чыңлап китәр кебек. Җирдәге кар шикәрдән дә аграк, мамыктан да йомшаграк! Шундый салкын була бездә! Урманнарда агачлар шартлый. Елгаларда бозлар ярыла. Морҗалардан чыккан төтен, көмеш багана кебек, күккә туп-туры сузылып менә. Ә кояш шул көмеш багана башына кидереп куйган алтын түбәтәй сыман күренә. Инде яз килсә дә килә! Түзеп кенә тор. Бездәге яз үзенең шау-шуы белән бөтен дөньяны уятып җибәрә. Тау башларыннан гөрләвекләр чылтырап төшә. Яз ташкыннары ярлардан ташып-тулып ага, күперләрне алып китә. Болыннарны су баса, кайвакытта ярдагы агачларның башлары гына күренеп кала. Их, бездәге яз кайда ул! Бу авыр язмыш минем яшьлегемне корытса да, аякларым йөрмәс булып калса да, мин, шушы язны күрер өчен генә, яз ташкыннарының җырын ишетер өчен генә дә, туган илемә җирдән гәүдәм белән шуышып кайтыр идем. Сөякләремне туган җиремә бирер өчен генә дә, мин кайтыр идем... Минем, шулай уйланып, озак-озак утырасым килә. Күктә очкан тургайларның берсе булып, туган йортыма очып китәсем килә... Әкрен генә күзләремне ачтым. Тирә-ягыма уфтанып карыйм. Әнә тегендә, монда, икешәр-өчәр булып, минем иптәшләрем утыра. Алар күзгә күренеп картайдылар. Әнә барак буенда бер әсир нәрсәдер ясап маташа. Ул — теге күптән таныш Тамбов егете. Беренче кат күргәндә, ул әле кап-кара чәчле иде. Ә хәзер аның чәчләре бөтенләй агарган. Ул күп сөйләшми, хәтта минем аның зарланганын да ишеткәнем юк. Бәлки, шуңа күрә аның күкрәгендә кайгы уты тагын да көчлерәк дөрлидер. Шуңа күрә аның чәчләре шулай тиз агаргандыр. Тышка чыкмаган сагыш йөрәкне тагын да ныграк сызлата, диләр. Аның күкрәге эчкә батып калган. Маңгаен тирән җыерчыклар чуарлаган. Киеме аша сөякләре таяк кебек төртеп тора. Куллары озын, бармаклары нечкә. Белмим, аның сөяккә генә калган гәүдәсендә ничек тормыш сүнми дә ничек йөрәге туктап калмый? Ә ул үзе үлем турында уйлап карый микән соң? Минемчә, юктыр. Әллә инде ул бу язмышыннан зарланмый гына үләргә телиме? Алай дисәң дә туры килми. Чөнки инде үлеменә ышанган кеше аның кебек тере, хәрәкәтчән булмый. Андый кеше башын иеп, тик кенә моңланып утыручан була. Ә ул һич моңаймый, һаман Тамбов такмакларын җырлый. Аннары ул бер дә тик тормый. Әле күптән түгел генә ул урманга эшкә барган җирдән нечкә генә чыбыклар җыеп алып кайтты. Алардан беркөнне бик матур кәрзин үрде. Яңа ел бәйрәмендә эченә конфет салып, балаларга бүләк итеп бирерлек кәрзин булды ул. Шул кәрзинне немец солдаты, бик яратып: "Гут, гут", — диде дә алып чыгып китте. Әсирнең исе китмәде. Ул бары кулын гына селкеп калды. Янәсе, күргәнең-күрмәгәнең шул булсын. Ә бервакытны ул әсир ишегалдыннан бер җиз көпшә табып алган иде. Шул җиз көпшәдән бик матур балдаклар ясады. Балдаклары да нинди әле! Алтын кебек ялтырап торалар. Аннан соң ул каяндыр бер агач кисәге табып алды. Моңардан нәрсә ясар икән инде бу, дигән идек, берничә сәгатьтән әсир безгә бик матур кош күрсәтте. Гаҗәп иде бу. Һичбер кадаксыз-нисез, җилемсез менә дигән кош ясаган. Кош, канатларын җәеп, башын югары сузып, очып китәргә талпынып тора. Әйтерсең ул агач кош тоткынның үзен иреккә чакыра. Аңарда останың үз күңелендәге теләге гәүдәләнгән иде, күрәсең. Менә хәзер ул курай ясап утыра. Күрәсең, яз аның да хисләрен уяткан. Әллә инде, бу тургайлар җырын тыңлап, ул да курай уйнарга җыенамы? Мин шулай Тамбов егетенең уңган кулларына сокланып утырам. Ә ул исә башын түбән игән дә үзе ясаган пәке белән, бик тырышып, таяк юна, кайчак бармак йөзе белән таякны ышкып җибәрә. Аңа карасаң, йөрәк ничектер тынычланып куя. Әйтерсең дөньяда сугыш та юк, кайгы да юк шикелле. Шундый тыныч кеше иде ул егет. Ә Жадан Николай минем белән янәшә утырган да чалбарын ямап маташа. — Сизәсеңме, адаш? — ди, ә үзе, күзләрен кыса-кыса, күккә карый. — Тургайлар сайрый бит, — ди. Әйе. Тургайлар сайрый, алар безне иреккә чакыра. Безгә качарга кирәк. Жадан шул турыда искә төшерә. Хәер, качу турындагы уй минем үземә дә иртәдән алып кичкә кадәр тынгылык бирми. Көннәр җылынган саен, иреккә ашкыну хисе арта бара. Ә Николайның бу хакта бер генә көнне дә әйтмичә калганы юк. Кайвакытта ул хәтта кызып китә: — Нәрсә көтәбез, әллә немецлар, лагерь капкаларын ачып, безне чыгарып җибәрерләр дип беләсеңме? — ди. Чыннан да, адаш хаклы. Нәрсә көтәбез соң без? Дөрес, качар өчен җайлы бер момент кирәк. Ә ул момент булмаса нишләргә? Шул лагерьда үләргәме? Әллә фашистларның чигенгәндә безне атып үтерүләрен көтәргәме? Жадан, шуларны күз алдына китереп, мине ашыктыра. Хәзер ул тәмам дәртләнеп китте. — Минем аяк ярасы бөтенләй төзәлде, адаш. Валлаһи, бер дә авыртмый ул. Сизәм: дустым үзен көчле итеп күрсәтергә тели. Янәсе, курыкма, мин юлда арып калмам... Мин, аңа карап, ирексездән көлеп куям: — Юләр син, — дим, — мин әле үзем куркып торам, юлга чыккач, синең арттан җитеп булырмы? — дим. — Аксак күп йөри, дип юкка гына әйтмиләрдер, — дим. Адаш балалар кебек кычкырып көлә: — Син — хитрый татарин, — ди. Ишегалдында солдатлар күренде. Алар, ашыга-ашыга, лагерь капкасын ачтылар. Лагерьга берничә ябык машина килеп керде. Машиналардан берәм-берәм әсирләр төшә башлады. Алар арасында безнең танышлар да очрады. Тиз арада без сөйләшеп киттек. Бу әсирләр моннан ике йөз-ике йөз илле километр ераклыктагы бер шәһәрдә лагерьда яшәгәннәр. Аларны да эшкә йөрткәннәр. Ләкин соңгы вакытларда Франциягә десант төшерелгән һәм союзниклар армиясе Германия җиренә аяк басып килә дигән хәбәр таралган икән. Германия хәрби командованиесе әсирләрне фронт сызыгына якын урыннардан үзәккә таба озата башлаган. Без моны үзебез дә сизенә идек. Бары шуңа күрә генә безне концлагерьлардан, төркемнәргә бүлеп, урманнарга, башка шәһәрләргә тарата башладылар. Чөнки, десант төшерелсә, лагерьдагы күп меңләгән әсирләр союзниклар ягында калачаклар һәм, кулларына мылтык бирелү белән үк, каты үч алырга әзер торучы көчле армия булып, немецларга каршы басачаклар. Фашистлар шуңардан куркалар иде. Димәк, озакламыйча безне биредән тагын каядыр күчерәчәкләр. Чөнки, яңа килгән әсирләрнең хәбәренә караганда, фронт бирегә таба якынлаша икән. Бәлки, фашистлар хәзер безнең барыбызны да моңарчы үтереп бетерә алмауларына үкенәләрдер. Ләкин үтерергә хәзер дә соң түгел әле. Алар бу явызлыкны бер төндә эшли алалар. Моның өчен баракларга агулы газ җибәрү яки лагерьга ут төртү җитә. Ул хакта безнең ишеткәнебез бар иде. Соңыннан без Гарделеген дигән шәһәрдә янып беткән шундый лагерьны үз күзебез белән күрдек. Биредә әсир совет офицерлары булган. Бу мәкерле язмыштан күпләрне бары Совет Армиясенең тиз һөҗүм итеп килүе генә коткарып калды... Шулай итеп, безнең лагерьга китерелгән иптәшләр безгә күп кенә яңа хәбәрләр сөйләделәр. Безне, барыннан да бигрәк, немец армиясенең чигенүе шатландырды. Шуны әйтергә кирәк: немец армиясе "чигенү" дигән сүзне кулланырга хурлана иде. Алар бу сүз урынына "фронтны тигезләү" дигән бер термин уйлап чыгардылар. Менә хәзер, фронтны тигезли-тигезли, алар үз җирләренә үк кайтып керделәр. Хәзер инде кая барырга? Германия бөтен яктан камалган. Алдагы дошманнан артка таба чигенсә, арттагы дошманга якынлаша. Кыскасы, немец армиясенең ике аягы да капкынга эләкте. Моны "чигенү" дип тә, "фронтны тигезләү" дип тә әйтеп булмый. Бу — туп-туры утка керү, һәм теләсә нинди юл да немец армиясен бары упкынга гына илтә иде. Бу хәбәрләр качу теләген тагын да ныгыта төште. Шулай да бу җиңел түгел иде. Немец солдатлары безне нык күзәтәләр. Алар хәзер үзләре дә шикләнәләр булса кирәк. Шуңа күрә, ахры, хәзер барак эчендә дә сакчылар куела башлады. Мин — заманында бер тапкыр качып тотылган кеше. Тимерчыбыклы койма аша чыгып китү ул — әле иреккә таба беренче адым гына. Койма аркылы чыккач, кая барырга? Менә шул турыда уйлап җиткермәвем аркасында миңа күпме газап күрергә туры килде. Бик кыйммәткә төште бу көннәр. Бу юлы мондый хатаны ясарга һич ярамый. Хәер, инде бу юлы хаталанырга да туры килмәс. Безне тотсалар, шунда ук атып үтерәчәкләр. Гитлерның шул турыдагы приказлары шәһәр коймаларында, мәйданнарда күптән эленеп тора. Гитлер бер үтерелгән әсир башына йөз марка акча вәгъдә иткән. Күрәсең, кеше башы фюрер өчен шуннан да артык тормаган! Без Жадан Николай белән шул хакта озак сөйләштек. Ләкин безнең теләкләр моңа карап сүнмәде, һәм без менә нинди карарга килдек. Мөмкинлек булды исә, бернәрсә уйлап тормыйча качарга. Урманда яшеренеп, фронтның бире килеп җитүен көтәргә, соңыннан үзебезнең армиягә кушылырга. Бу, әлбәттә, әйтергә генә җиңел. Алда безне нинди язмыш көтә, без аны күз алдына да китерә алмый идек. Беркөнне иртән үк Германия күге яңадан гөрли башлады. Иң элек түбәннән генә истребительләр узды. Аларның канатларына инглиз билгесе төшерелгән иде. Шуннан соң биектә, зәңгәр күктә, көмеш сыртларын ялтыратып, авыр бомбовозлар күренде. Берничә сәгать буена тирә-яктагы шәһәрләр өстендә бомбалар шартлаган тавышлар ишетелеп торды. Берничә бомба без торган авыл янына да төште. Берсе лагерьга бик якын туры килде. Аның җиле барак түбәсен алып ташлады. Солдатлар, ашыга-ашыга, үзләре яшәгән бина тәрәзәсеннән безнең лагерьга пулемёт төзәп куйдылар. Әгәр шул ыгы-зыгы вакытында кача башласак, безне пулемёттан атачаклар иде. Ләкин эш аңа барып җитмәде, һава тынычланды. Бомбовозлар каядыр китеп югалдылар. Жадан Николай тагын да рухлана төште. Ул, үзенең гадәтенчә, миңа кулы белән төртеп алды да: — Һөҗүмгә әзерләнәләр, адаш, сизәсеңме? — диде. Кичкырын еракта-еракта туп аткан тавышлар ишетелә башлады. Бу, әлбәттә, фронтның бирегә таба якынлашуы турында хәбәр иде. Төн уртасында безнең лагерь капкасы янына машиналар килеп туктады. Шунда ук немец солдатларының, кычкырып-кычкырып, үзара сөйләшкән тавышлары ишетелде. Жадан Николай, минем колагыма гына пышылдап: — Мөгаен, безне алып китәргә җыеналар, — диде. Кинәт ишекләр ачылды, баракка солдатлар килеп керде. Алар: — Торыгыз, тор, барыгыз да урамга чыгыгыз! — дип кычкыра-кычкыра, безне ашыктыра башладылар. Качар өчен бу иң җайлы минут иде. Әйе, бары минут кына иде. Мин Жаданның кулыннан тотып алдым да ишеккә таба атладым. Жадан эшне сизеп алды. Без, иң беренче булып, урамга чыктык. Төн шактый караңгы иде. Ишек төбендә "алты күзле" солдат безне берике дип санап калды. Без башта машиналарга таба атлаган булдык, аз гына ераклаша төшкәч, кире барак ягына борылдык та, стена буена ятып, шуыша-шуыша, лагерь артына таба киттек. Бәлки, чыннан да, бары бер генә минут узгандыр, без барактан шактый ераклашып өлгердек, икебез дә, аягүрә торып, кыр буйлап йөгердек. Әле лагерьдан бик ерак булмасак та, безне төн үз кочагына алып өлгерде. Туктадык. Җиргә чүгәләп, лагерьга таба карый башладык. Анда немец солдатларының кычкырып-кычкырып сөйләшкән тавышлары ишетелә. Күрәсең, әсирләрне машиналарга утыртып маташалар иде алар. Жадан минем кулымны тотып кысты. — Рәхмәт, адаш, ярый әле, үзеңнән калдырмадың, — диде. Аның тавышы дулкынланган, менә-менә елап җибәрер кебек иде. — Нәрсә син, матур кыз кебек кәнфитләнәсең, әллә туган өеңә кайтып җиттем дип уйлыйсыңмы? — дип, мин адашны бераз ачуланып та алдым. Ләкин мин үзем дә шулай дулкынланган идем. Яшьлегебезне талап калган тимерчыбыклы упкыннан без әле бары 300 — 400 метр ераклыкта гына торсак та, йөрәк үзен иректә сизә иде. Хәзер без анда кабат кайтмабыз. Ләкин шатланырга иртә әле. Без әле һаман яшәү белән үлем арасында. Язмыш кайсы якта калыр: безне тормышмы, әллә үлемме үзенә тартып алыр, анысын алдан күреп әйтергә мөмкин түгел иде. Кинәт җирдә дып-дып иткән тавыш ишетелеп китте. Без, тагын да иелә төшеп, тавыш килгән якка таба карадык. Лагерь ягыннан безгә таба бер шәүлә бик кызу йөгереп килә иде. Кем? Безне куып килүче солдатмы? Тануы кыен. Әгәр чыннан да солдат булса, безгә хәзер торып йөгерергә һич ярамый. Чөнки ул безнең аяк тавышларын ишетәчәк, ә автомат пулясы безне бик тиз куып җитәчәк иде. Жадан, читкәрәк барып, җиргә ятты. Әгәр солдат булса, алга җибәреп, без аңа арттан ташланырга уйладык. Менә бу кырда, менә бу төндә дошман белән безнең иң соңгы очрашуыбыз менә шушы булырга тиеш иде. Шәүлә якынлашты. Ул безне күрми. Иелеп-иелеп карый. Тагын йөгерә. Ул нәкъ минем янымнан гына узды. Мин аны танып алдым. Бу качып баручы әсир иде. Мин аңа әкрен генә: — Тукта! — дип эндәштем. Без очраштык. Бу атаклы кул остасы, Тамбов егете Серёжа булып чыкты. Без, өч качкын, бергә җыелдык. — Йә, — диде Серёжа, — кая барабыз? Сезнең план ничек? — Тукта, егет, кызма... — дип, Жадан нәрсәдер әйтергә уйлаган иде, нәкъ шулвакыт лагерь ягында кул фонарьлары яктысы күренде. Кайсыдыр солдат безнең исемнәрне кычкыра. Димәк, безнең качканны сизеп алганнар. Фонарь яктысы безнең якка таба килә башлады, без урыныбыздан кузгалып, икенче якка таба атлап киттек. Кинәт автоматтан аткан тавышлар ишетелде. Без җиргә яттык. Ләкин солдатлар белеп атмыйлар, карачкы булып күренгән һәрбер куакка пуля җибәрәләр. Күрәсең, безне шунда качып яталар дип уйлыйлар. Автомат тавышлары тынды. Фонарьлар сүнде. Лагерь янында машиналар гөрли башлады. Озак та үтмәде, машиналар кузгалды, бераздан аларның тавышлары бөтенләй тынды. — Киттеләр, — диде Жадан. — Хәерле юл! — дидем мин. Ни әйтсәң дә, ул машиналарда тоткынлыкта безнең бәхетсезлекне бергә бүлешкән дусларыбыз иде. Кем белсен, бәлки, бу — иң соңгы аерылышудыр. Бәлки, моннан соң без бүтән очрашмабыз. Әйе, дуслар белән аерылышу авыр... Без, өч качкын, ят ил кырында басып калдык. Озакламыйча таң ата башлады. Безгә ят кешеләр күзеннән яшеренергә кирәк иде. — Урманга кереп, оя эзләргә кирәк, — дип, Жадан безне ашыктыра башлады. — Урманга? Әллә саташтыңмы? — диде Серёжа. — Биредәге урманнарда кеше түгел, куян да качып яши алмый. — Алайса, кая барабыз соң? — диде Жадан, борчылып. Борчылмаслык та түгел иде. Серёжа дөрес әйтә: Германиядә урманнар кечкенә. Анда качып тору хәтәр. Ләкин ялан кырда да калып булмый ич. Шунда минем башыма яңа бер уй килде. — Туктагыз, — дидем мин, — әгәр без авылга кире кайтып, берәр бай йортының сарай чарлагына менеп кунакласак, ничек булыр икән? — Мин дә нәкъ шулай уйлаган идем, — дип, Серёжа минем фикерне куәтләде. Мин, Жаданның икеләнеп торуын күреп: — Азчылык күпчелеккә буйсына. Әйдә, адаш, киттек, — дидем. Без авылның икенче ягына әйләнеп чыктык. Байлар өен таный идек инде без. Ике-өч катлы, биек түбәле андый өй сарайлары белән әллә кайдан күренеп тора. Бу авылда без ул йортларны лагерьдан торып та күргән идек. Мыштым гына авылга таба атладык. Менә бер бакча коймасы буена килеп туктадык. Бакчаның аргы башында зур бер сарай күренә, шуңа янәшә өч катлы өй. Ишегалдында тынлык. Тик алма агачларында гына ниндидер кошлар, безне сизеп булса кирәк, төн йокыларыннан уянып, пырылдап очып киттеләр. — Йә, нишлибез? — диде Серёжа. — Разведка ясарга кирәк, — дидем мин. — Үзем барам, — дип, Серёжа кечкенә генә җил капкадан бакчага кереп китте. Ул тиз борылып килде. — Сарай бикле, ләкин ишеге астыннан эчкә шуышып керергә мөмкин, — диде. Без тын гына Серёжа артыннан киттек. Бәхеткә, этләре юк икән. Сарайга җитәрәк тагын бер биек таш койма күренде. Анысы ишегалдын аерып тора икән. Моны күреп, без бераз тынычлана төштек. Ишегалдында хәзер берәр кеше булса да, безне күрмәячәк. Сарайга кердек. Караңгы, бернәрсә дә күренми. — Бераз көтик, яктырсын, юкса, берәр нәрсәгә бәрелеп, тавыш чыгаруыбыз бар, — диде Жадан. Бусы бик вакытында әйтелгән кисәтү иде. Сарайда нәрсә булмаска мөмкин. Гадәттә, немецлар мондый сарайларда җир эшкәртү коралларын саклыйлар. Аларда тимер, калай җитәрлек. Берсенә ялгыш кына килеп бәрелсәң дә, чаң суккан кебек тавыш чыгачак. Менә таң сызылды. Сарайның кечкенә генә тәрәзәләреннән иртәнге яктылык бөркелде. Жадан дөрес сизенгән икән. Сарайда, чыннан да, кыр машиналары тезелеп тора. Бер почмакта баскыч. Шул баскыч буйлап икенче катка күтәрелдек. Монда сугылмаган бодай көлтәләре өелеп куелган. Әнә тагын баскыч, өченче катка мендек, биредә сугылган салам түбәгә кадәр тутырылган иде. Без, мәче кебек тырмаша-тырмаша, шул салам өстенә мендек. Мин бик җайлы урынга туры килдем. Жадан белән Серёжа, салам эченә батып, бөтенләй күренмәс булдылар. Аларны табар өчен, хәзер бөтен саламны актарырга кирәк булыр иде. Сарайда тынлык урнашты. Бераздан соң салам арасыннан иптәшләремнең тыныч сулауларын ишетә башладым. Күрәсең, алар йокыга китеп өлгерделәр. Кояш чыкты. Аның ук шикелле очлы нурлары чирәп ярыклары аша битемә килеп бәрелде. Шул кояш нурларында миллионлаган тузан бөртекләре энҗеләр кебек ялтырап-ялтырап очалар. Әкрен генә түбәдәге бер чирәпне күтәрдем. Без урнашкан йорт нәкъ олы урам чатында икән. Биредән бөтен авыл күренә. Авыл йокыдан уянып кына килә әле. Урамнарда кешеләр күренгәләп китә. Алар каядыр ашыгалар, йөгерешәләр. Мин чирәпне тагын да күтәрә төштем, әнә инде безнең лагерь да күренә. Анда хәзер беркем дә юк. Капкалары ачык. Ул ташландык бинага охшап калган... Кинәт ишегалдында бер немецның карлыккан тавышы ишетелде. Мин сулышымны күкрәгемә җыеп тынып калдым. Жадан да бу тавышны ишеткән булса кирәк. Саламны шытырдатып, өскә күтәрелә башлады. Аның башы калкып чыгу белән, мин аңа йодрык күрсәттем. Ул, тузанга буялып беткән йөзен миңа күрсәтергә теләгән кебек, күзләрен бер ачып, бер йомды да кире салам арасына чумды. Мин ирексездән көлеп җибәрә яздым. Баягы карлыккан тавыш хәзер инде ялгыз түгел, йортта хатын-кызлар да сөйләшә. Мин түбәнең икенче ягыннан ишегалдын күзәтә башладым. Анда карт кына бер немец арба тәгәрмәчләрен майлап маташа. Менә ул нәрсәдер кычкырып әйтте. Өйдән, ашыга-ашыга, ике хатын чыгып, чемоданнарын арбага урнаштыра башладылар. Нәкъ шул чакта ишегалдында ап-ак чәчле карчык күренде. Ул калтыранган куллары белән арбадагы чемоданнарны алырга сузылды. Үзе, елый-елый: — Ай Аллам, ай Аллам, — дип кабатлый иде. Арба янында торучы карт аңа кычкырынды. Ләкин карчык һаман тыңламагач, карт аны төртеп җибәрде, карчык чак егылмый калды һәм арбага куелган чемоданнарга карап торды-торды да, кулын селтәп, өйгә кереп китте. Бу нәрсә, дип уйладым мин. Аңлавымча, бу йортның хуҗасы фронттан ераграк качып китәргә җыена иде. Ләкин карчыкның ил-җирен ташлап китәсе килми, күрәсең. Кинәт урам якта машиналар гөрли башлады. Шул якка күз салдым. Анда йөк машиналары уза. Аларга немец байларының йорт җиһазлары төялгән. Кайберләренә хатын-кызлар, балалар утырган. Аларның йөзләре күңелсез. Тагын салам шытырдады. Бу юлы инде салам арасыннан, озын муенын сузып, Серёжа килеп чыкты. Ул күзләрен леп-леп иттерде дә, пышылдап: — Нәрсә бар? — диде. — Качалар, табаннары гына ялтырый, — дидем мин аңа. Серёжа ак тешләрен күрсәтеп елмайды да аска төшеп китте. "Ах, җен баласы!" — дип, мин аның артыннан карап калдым. Мин тагын урамга күз салдым. Хәзер инде юлдан француз әсирләрен куып баралар иде. Аннан соң тагын ниндидер хәрби кешеләр уздылар. Минем күз алдымнан бөтен Германия уза кебек. Әйтерсең мине язмыш үзе шулай югары урынга менгереп утыртты да: "Кара, күр, синең каршыңнан тарих уза. Кайчан булса да кешеләр синнән бу турыда сорарлар. Син аларга чәчми-түкми сөйләп бирерсең", — дип әйтә иде... Һәм менә мин хәзер үземнең тыныч бүлмәмдә шул көннәрне сезгә сөйләп утырам, дусларым. Минем тәрәзәм каршында зифа каен басып тора. Аңа карыйм да минем күкрәгемдә ниндидер бер моң уяна. Нигә болай икән? Бу каенны мин инде күрмәм, дип уйлаган идем. Каен, җил искәндә, үзенең нечкә генә ботаклары белән минем өстәлемә сузыла һәм ефәк кебек бер яфрагын минем кәгазем өстенә ташлый, ә мин язам, язам... Без немец сараенда дүрт төн, биш көн, бер йотым су да капмыйча, азатлык көннәрен көтеп яттык. Жадан да, Серёжа да салам астында артык ята алмыйча чыгып утырдылар. Анда сулыш алырга да бик авыр иде. Аларның күзләре зураеп калган. Борыннары нечкәреп киткән. Ачлык каныбызның соңгы тамчыларын суыра иде. Вакыт-вакыт Серёжа утырган җиреннән кинәт салам өстенә авып китә. Күзләрен йома. Бер дә селкенми ята. Мин куркып калам. Әллә үлдеме дип, аны төрткәли башлыйм. Ул яңадан уяна. — Башым әйләнә, — дип, күзләрен уа. — Их, бер генә телем икмәк булсын иде, — ди Жадан. — Су булса да ярар иде, — ди Серёжа. Нишләргә? Биш көн узды. Ә фронт һаман якынлашмый. Хәзер инде урамда качып баручы олаучылар да күренми. Юл тынды. Ә чемоданнар төялгән арба әле һаман ишегалдында тора иде. — Әллә фронтны туктаттылармы икән? — ди Жадан. — Сугышта төрле хәлләр була, адаш. Син ничек уйлыйсың, ә? — ди. Мин башымны чайкыйм. — Юк ла, фронт туктаган булса, әфәнделәр качар идеме, — дим. Ләкин үзем дә әллә нигә шикләнеп куям. Без тагын бер төн көтәргә булдык. Соңгы төн ел кебек тоелды, безне инде йокы алмый иде. Таң алдыннан самолёт тавышлары ишетелә башлады. Алар авыл өстеннән түбән генә очып үттеләр. Берсе безнең сарайга канаты белән кагылып китте кебек. Бу безгә рух кертеп җибәрде. — Әһә! — дип тә куйдык. Тыныч кына яткан Серёжа да бер селкенеп алды. Ишегалдында тагын теге картның тавышы ишетелде. Ул, сарайны ачып, түбән катта нәрсәдер эшләде дә бу юлы инде ишекләрне бикләмичә үк чыгып китте. Без шул чакта, үлекләр кебек, сулыш та алмыйча тынып тордык. Инде яктырып килә. Мин түбә ярыгыннан тагын ишегалдына карадым. Анда арбага пар ат җигелгән иде инде. Озак та узмады, олауга ике хатын һәм теге карт чыгып утырдылар. Арба кузгалды. Алар киткәч, бераздан теге әби ишегалдына чыкты. Ул, тиле кеше кебек, ишегалды буенча: — Ай Аллам, ай Аллам, — дип, арлы-бирле йөри башлады. Көтмәгәндә авыл янында гына бер-бер артлы берничә туп шартлады. Аннары пулемёт аткан тавыш ишетелде. Без инде өчебез дә, түбәдәге чирәпне күтәреп, авылны күзәтеп тора башладык. Кинәт өйләрнең тәрәзәләреннән җиргә кадәр ак тасмалар салынып төште. — Әһә, биреләсезме? — дип, Жадан бөтен көченә кычкырды. — Юләр, кычкырма, — дип, мин аңа әйтергә генә уйлаган идем, ул бөтен көче белән түбә чирәпләрен ишеп төшерде. Ә Серёжа: — Без азат! — дип кычкырды. Урам башында корыч адымы белән җирне тетрәтеп килгән Кызыл байраклы танк күренде. Мин Жаданның җилкәсенә кулымны салдым. Аны үземә якынрак тартып алдым да: — Йә, адаш, бәлки, бүгенге көн минем китапның соңгы бите булып язылыр, — дидем. Жадан яшь тулган күзләре белән миңа карады. — Әйе, бу безнең газаплы көннәр турындагы хикәянең соңгы бите булыр, адаш! Жадан бераз уйга калып торды. Аннары күк йөзенә елмаеп карады да: — Тургайлар турында язарга онытма. Тыңла әле, ничек күңелле җырлыйлар, — диде. Әйе, иркен, зәңгәр күктә тургайлар сайрыйлар. Алар кешелекнең явызлыкны җиңеп чыккан шатлыклы җиңү язын котлыйлар иде. Истәлекле багана янында 1945 елның азагы иде. Поезд мине Мәскәүгә китереп төшерде. Вагоннан чыгып, перрон ташына аяк баскач, мин йокыдан уянып киткән шикелле булдым. Гүя бик матур төш күреп килә идем дә, хәзер шул төшем кинәт өнгә әйләнде кебек. Әле күптәнме мин ят илдә, тимерчыбыклар белән уралган лагерьда, тормыш белән үлем арасында кысылып калган идем. Үләм дисәм үлә алмадым, яшим дисәм яши алмадым. Кеше язмышында моннан да авыррак хәл бармы? Туган ил бик еракта иде. Мин инде, ак каеннар үскән туган якларымны, яшел урманлы Идел ярларын күрә алмам, дигән идем. Минутларым түгел, сулышларым да санаулы иде минем. Төнлә белән адашкан кеше Казык йолдызга карый. Мин дә, шул йолдызга карап, туган илемне сагына идем. Хәзер минем турымда ялтырап янган шул йолдыз минем илем өстендә дә балкып тора бит, дип уйлый идем. Бүген мин туган илемдә, туган башкала җиренә басып торам. Ватан мине үзенең канаты астына алды. Мин яшәүгә кайттым. Шатлыгым! Сине нинди сүзләр белән генә әйтергә соң? Әгәр дөньядагы иң матур, иң хуш исле чәчәкләрдән сүзләр ясап булса, андый сүзләр дә бу минутта минем бәхетемне аңлатыр өчен ярамаслар иде. Юк, алтыннан да, җәүһәр ташларыннан да ул сүзләрне ясап булмас. Мин тирә-якка сокланып карыйм. Яңа гына явып киткән кар күзләремне чагылдыра. Хәтта шушы салкын кар да миңа ләззәт бирә. Мондый ак, мондый йомшак карны инде ничә еллар күргәнем юк иде минем. И туган ил! Ят җирдә синең җилләрең дә, бураннарың да, болытларың да өзелеп сагындыра икән! Мәскәү өстендә иртәнге зәңгәр рәшә йөзә. Шәһәр әле тын. Шул тынлыкта башкала тирән уйга калган кебек күренә. Кешеләр әле йоклыйлар. Алар бүген тыныч, аларны хәзер сугыш дәһшәте борчымый. Мин башымны югары күтәрәм. Еракта завод морҗалары күк йөзенә ак төтеннәр белән челтәр сырлыйлар. Ул заводларда, бәлки, машиналар ясыйлардыр, бәлки, ефәк тукыйлардыр, бәлки, курчаклар эшлиләрдер. Анда хезмәт җиргә байлык иҗат итә. Тыныч тормыш алга, киләчәккә атлый. Һәм шәһәр өстендә, тыныч өйләр өстендә, шушы заводлар өстендә мәгърур Кремль йолдызлары балкып тора. Мин, үзем дә сизмәстән, тирән сулыш алып: "Мәскәү, Мәскәү!" — дим. Күрәсең, шул сүздәдер минем барлык шатлыгым! Без ятлар илендә ул сүзне күңелебездә анабыз исеме белән янәшә йөрттек. Кояш чыкканда да, ай караганда да яшь тулган күзләребез белән, өмет белән янган йөрәкләребез белән Мәскәү ягына омтыла идек. Мәскәү! Ул дөньяның киң океаннары аша, биек таулары аркылы иң ерак атауларга кадәр күренә. Авыр минутларда кем генә, кем генә ул сүзне үзенең намазы итеп кабатламады. Мәскәү, Мәскәү! Бу минутта мин тагын да матуррак, тагын да җылырак сүзне таба алмыйм. Әйе, мин туган илемә кайттым. Күпме дусларым минем ят илләрдә билгесез каберләргә күмелеп калдылар. Аларның исемнәре минем күңелемә тирән язылган. Сез минем белән бергә, минем уйларымда гомер итәрсез. Мин сезне һәр көнне сагынырмын, сезне искә алып сөйләрмен. Кем дә кем сезнең энҗе кебек саф намусыгызга таш атарга теләсә, мин аның алдына үз күкрәгемне куярмын, һәм ул таш миңа килеп бәрелер дә кире үз хуҗасына кайтыр. Бәлки, кайчан да булса бер шәһәрнең зур мәйданында сугышта билгесез югалган солдатларга мәрмәр таштан биек һәйкәл куелыр. Ватан сезне онытмас, дусларым! Мин, шулай уйлана-уйлана, Мәскәү урамнары буйлап атлыйм. Ә урамда солдатлар, солдатлар. Алар шат. Барысы да үз туган якларына кайтып баралар. Мин дә алар белән бергә барам. Аякларым җирне сизми. Мин дә туган җирләремә тизрәк кайтып җитәргә ашкынам. Башкаланың Казан вокзалы. Шушы кызыл таш бинага карап: "Исәнме, җаным!" — дип әйтәсем килде минем. Бу вокзалның мине үз гомеремдә ничә кат озатканы, ничә кат каршы алганы бар. Сугышка киткәндә дә үзенең балкып янган утлары белән, паровоз тавышлары белән ул мине ерак һәм авыр юлга озатып калган иде. Менә хәзер мин аңа яңадан карап торам. Бу авыр елларда таш бина да картайган кебек күренә. Аның стеналарындагы сырлары карт кеше йөзендәге җыерчыклар шикелле күңелгә ниндидер уй салалар. Шулай да ул элеккечә үк горур һәм матур. Мин вокзал эченә кердем. Гүя туган ягыма капка ачтым. Вокзал тәрәзәсеннән карасам, минем туган йортым күренер кебек иде. Биредән өйгә юл якын, бик якын ич. Кояш чыгып, бәлки, батарга да өлгермәс, мин кызым белән, хатыным белән, дус-ишләрем белән күрешермен. И бәхет! Сине күрер көннәрем дә бар икән! Вокзалда солдатлар, солдатлар. Вокзал гөр килеп тора. Монда шатлык та, шау-шу да, җыр да бергә кушылган. Әйтерсең кайдадыр ташкын туа да, менә бу биек стеналы залларга сыеша алмыйча, иреккә чыгарга ашкына. Мин дә шул ташкын дулкыннарында бер кечкенә генә йомычка кебек йөзәм. Мин солдатларның йөзләренә тутырып карыйм. Алар нинди көләч! Аларның йөзләреннән сугыш сөреме киткән инде. Алар пөхтә һәм җыйнак итеп киенгәннәр. Алар горурлар да, матурлар да. Мин беләм: ул солдатларның тәннәрендә яралар да бар. Шуңа күрә күкрәкләрендә ялтыраган орденнар аларга бик килешеп тора. Алар мактанырга да хаклы бүген. Авыр көрәштә дошманны җиңгән өчен, ил үзенең улларын хөрмәт итә. "Солдатлар, солдатлар! Сез нинди бәхетлеләр!" — дип әйтәсем килә минем. Әйе, сез бәхетлеләр дә, батырлар да, солдатлар. Мин бүгенге шатлыгым өчен, бүгенге көннәрем өчен сезгә гомергә бурычлымын. Сез, бары сез генә тоткыннарның лагерь капкаларын ватып ачтыгыз һәм безне коткарырга килгән юлда күпме корбаннар бирдегез, күпме газаплар аша кичтегез сез, солдатлар. Минем азатлыгым өчен иде бу җиңү. Рәхмәт сезгә, солдатлар! Минем ярам да юк, орденым да юк. Мин сездән көнләшмим, солдатлар. Мин үз язмышымны каргыйм. Миңа сезнең алда оят кебек. Беләм: сез мине читкә какмассыз. Әгәр мин сезгә үз язмышымны сөйләп бирсәм, сез мине кызганырсыз. Ләкин миңа аңардан җиңел булмас, юк, җиңел булмас. Бары йөрәк кенә сызланып калыр. Нишлим соң, солдатлар? Сезне туган йортыгыз капкасы төбендә аналарыгыз, туганнарыгыз колач җәеп каршы алырлар. Озак еллар буе көткән газиз аналарыгыз бу шатлыктан рәхәтләнеп еларлар. Ә хатыннарыгыз сезнең күкрәкләрегезгә башларын куеп иркәләнерләр. Ә балаларыгыз, кошчыклар кебек, сезнең җилкәгезгә үк менеп кунарлар, Бөек Җиңү белән котларлар. Бу көнне йорт гөр килеп торыр. Ә мин туганнарыма, дусларыма ничек күреним? Әгәр нәни кызым: — Әти, орденың кайда? — дип сораса, мин аңа ничек җавап бирермен? Ә дусларым: — Әллә син, сугыштан куркып, куак ышыгында посып яттыңмы? — дисәләр, мин ничек түзәрмен? Ләкин мин беркемнән дә йөземне яшермим. Карагыз, солдатлар, минем күзләремә, сез минем сагышымны аңларсыз. Мин тоткынлыктан кайтып киләм. Миңа пуля тимәде, ләкин минем йөрәгем яраланды. Ул яра мәңге төзәлмәс. Фашизм минем яшь гомеремне алып калды. Ләкин туган илемә булган мәхәббәтемнең бер генә тамчысын да, бер генә тамчысын да фашизм минем йөрәгемнән саркыта алмады. Мин тоткынлыкта туган илемне тагын да ныграк сөяргә өйрәндем. Минем күкрәгем дошманга нәфрәт белән тулды. Мин шул нәфрәттән фашизмга, аның токымнарына утлы уклар ясап атармын. Мин сугыштан соң да фашизм белән көрәштә солдат булып кайтам. Миңа бу көрәштән демобилизация юк! Моның өчен әле озак-озак яшисе килә, сезнең белән бергә җиңү тантанасының шәрабын эчәсе килә, солдатлар! Мин, шулай вокзал буйлап атлый-атлый, перронга чыкканымны сизми дә калдым. Биредә дә солдатлар, солдатлар. Поезд халык диңгезенә батып калган. Вагоннар инде шыгрым тулы. Ләкин мин вагонга утырырга ашыкмыйм. Мөмкин булса, мин вагон түбәсендә генә, берүзем генә барыр идем. Вагонда солдатлар белән бергә барырга уңайсыз кебек миңа. Вагонда солдатлар үзара сугышта күргән хәлләр турында сөйләрләр. Бу узган авыр көннәр хакында һәркемнең кызыклы истәлеге бар. Ә мин нәрсә сөйләрмен? Әйе, мин дә сөйләрмен. Ләкин ул кызык булмас. Бәлки, кайберәүләр ышанмаслар да әле... Юк, миңа вагонда барырга ярамый. Иң соңгысы — җәяү барырга. Ләкин җәяү кайтырга минем көчем җитмәс. Кинәт миңа куркыныч уй килә. Әгәр авырып китсәм, өйгә кайтып җитәм дигәндә генә үлеп китсәм... бу бик үкенечле булыр иде. Мин поезд яны буйлап йөгерә-йөгерә барам. Кемнәрдер мине төртә, кемнәрнедер мин дә төрткәләп, һаман алга ашкынам. Менә мин паровоз янына килеп чыктым. Поезд инде кузгалырга җыена. Морҗасыннан фу-фу итеп пар чыгып тора. Карт машинист, тәрәзәдән башын суза-суза, кемнедер күзәтә. Аннан соң ул сәгатенә карап алды. Поезд китәргә, бәлки, берничә генә минут калгандыр... Мин машинистка эндәштем: — Иптәш машинист, мине үзегез белән Казанга кадәр алып бармассызмы? — дидем. Башта машинист минем сүзләремне аңламады кебек. Аннан соң ул саргылт очлы мыекларын сикертеп көлеп җибәрде дә: — Сез ничәү соң? — диде. — Үзем генә, үзем генә, абый, — дип, мин, шатлана-шатлана, аңа җавап бирергә ашыктым. Мөгаен, рәт чыга, дип уйладым. Машинист майланып беткән бүреген арткарак күтәреп куйды да кулы белән перрон ягына төртеп күрсәтте. Мин аңладым. Машинист, биредә бер син генә түгел, меңнәр, миллионнар сез, дип әйтергә теләде. Янәсе, ничек инде мин барыгызны да паровозга утыртыйм. Бу, әлбәттә, дөрес иде. Мин паровоз тәгәрмәчләренә карадым. Ни өчендер мин алардан көнләшеп куйдым. Тәгәрмәчләргә, ичмасам, рәхәт. Тәгәри дә тәгәри генә алар. Кайда гына булмыйлар алар. Менә тиздән алар кузгалып китәрләр. Казанга да барып җитәрләр, кире дә әйләнеп кайтырлар... Машинист үзенең шактый калын тавышы белән минем уйларымны бүлде: — Ашыкма, солдат, биш ел көткәнне, бер генә көн түзәрсең әле, соңгы поезд түгел ич, бүген булмаса, иртәгә Казаныңа кайтырсың, — диде дә тәрәзәдән башын алды. Мин паровозның икенче ягына әйләнеп чыктым. Кинәт минем күзләрем тендер артындагы урындык шикелле басмага төште. Хәтта аның тоткасы да бар иде. Нәкъ шул минутта паровоз кычкыртты һәм аксыл пар чыгарып кузгала да башлады. Мин күп уйлап тормадым. Тоттым да шул тендер басмасына сикереп мендем һәм җайлап кына утырдым. Инде ярты сәгатьтән соң Мәскәү читендәге йортлар күздән югалып калдылар. Поезд үзенең барышын һаман тизләтә, әйтерсең ул җил белән куыша иде. Бәлки, шатлыктандыр, мин һава салкынлыгын сизми идем әле. Ләкин тора-бара декабрь җиле минем куеныма ук керә башлады. Гүя ул җил үзе дә өшегән һәм минем куеныма кереп җылынырга тели иде. Мин бүрегемне тагын да ныграк басып кидем. Шинель якаларын күтәрдем. Тик менә кулларга суык һаман үтә бара. Мин ременемне салып, аны тендер тоткасы аша уздырып, үземне паровозга бәйләп куйдым. Хәзер инде кулларны куенга тыгып җылыта-җылыта да барырга мөмкин иде. Мин бераз тынычландым. Ниндидер бер станциядә паровоз алышынды. Бу миңа бик шәп булды. Мин вокзалга кереп җылынып чыктым. Тагын әле бер төн барасы бар иде. Яңа паровоз килде. Хәзер инде мин машинисттан сорап тормадым. Поезд кузгалганда гына, иске урыныма менеп утырдым. Киттек, төнлә белән җил көчәйде, биткә бәреп кар ява башлады. Суык сөякләргә үтә. Мин өшим, ә алда юл ерак әле. Шулай да ярты юлда төшеп каласым килмәде минем. Бер станциядә поезд туктады, машинист, факел тотып, паровоздан төште дә тәгәрмәчләрне карап йөри башлады. Мин аңа күренмәскә тырыштым. Машинист факелны нәкъ минем йөзем алдына ук күтәреп яктыртты да: — Ах, син, шайтан! — дип, шинель чабуымнан тартып җиргә төшерде. — Бу ни эшләвең, ә? Мәче кебек катып үләргә телисеңме, ә? Биш ел буена сине сугыш газаплары туйдырмаган, күрәсең, — дип, ул мине каты гына орыша башлады. Ләкин минем аңа нәрсә дә булса әйтергә көчем калмаган иде инде. Минем тешләрем тешкә бәрелә, үзем дер-дер калтырыйм. — Биш ел буена сугышта йөреп исән калгансың, инде поезд астында сытылып үләргә телисеңме, ә? Дурак, дурак! — дип, машинист минем күзләремә текәлеп-текәлеп карады. Белмим, ни өчендер, аның үз тавышы да дулкынлана, һәм ул инде әкрен генә: — Катып беткәнсең, болай ярамый, улым, — диде. Аннары ул мине култыклап паровоз ишеге алдына китерде. — Игнат, Игнат, — диде ул кемгәдер. Паровоз тәрәзәсеннән яшь кенә егет башын сузды. — Ал шуны, тавык кебек калтырый, бераз җылынсын, — диде машинист. Мин көчкә-көчкә генә паровозга күтәрелдем. Игнат мине каршы алды. Битемә кайнар һава килеп бәрелде. Мин бер читкә чүгәләп утырдым. — Кая барасың? — диде Игнат. — Казанга. Игнат тагын нәрсәдер сорашты. Ләкин мин җылы паровоз эчендә бөтенләй эреп киттем. Тәнем әлсерәде, башым авырайган кебек булды. Кинәт Игнат паровоз миченең капкачын ачып җибәрде. Мин анда алтын кисәкләре кебек ялтырап янган утларны күрдем. Хәзер мин үзем дә шул мич эчендә калдым кебек. Ләкин мин янмыйм, миңа рәхәт кенә! Тагын нәрсә булгандыр, хәтерләмим. Мине йокы үз кочагына алды. Кинәт кемдер мине төртеп уятты. — Тор, солдат, Казанга җиттек! — диде. Мин бик җитез аякларыма бастым. — Чынлапмы? — дип сорадым һәм паровоз ишегеннән башымны суздым. Күз алдымда Казан вокзалы күренеп тора иде. Исәнме, туган җир! Мин кайттым. Исәнмесез, кешеләр, агачлар, ташлар, утлар, барыгыз да, барыгыз да исәнме! Мин, ашыга-ашыга, шәһәргә чыктым. Менә вокзал каршындагы таныш түгәрәк бакча. Менә таныш тирәкләр ак мамык кебек карга төренеп утыралар. Алар шул ак шәлләре астыннан миңа шатланып карыйлар кебек. Миңа кайсы урамнан китәргә соң? Минем хәзер берьюлы барлык урамнарны, барча-барча йортларны күреп узасым килә. Мин нишләргә дә белмим, ни өчендер, бакча тирәсендә һаман әйләнеп йөрим. Мин нәрсәдер эшләргә тиеш идем кебек, менә хәзер шул эшемне оныттым шикелле! Шәһәргә кереп киттем. Әле иртә, шәһәр йоклый иде. Мин ашыкмыйм. Һәр йортның капкасын күзәтеп узам. Мин бу минутларда үземнең кайчандыр шул урамнарда йөргән чакларымны хәтерлим. Ул вакытлар искә төшә барган саен, миңа күңелле була бара. Гүя узган газаплар минем йөрәгемнән кителеп-кителеп төшәләр кебек. Менә мин Татарстан урамына килеп чыктым. Менә ул таныш электростанция, менә ул Тукай торган йорт. Әнә зур ак табак шикелле булып Кабан күле җәелеп ята. Менә биредә трамвай остановкасы. Менә зур калын багана, агач багана. Минем таныш баганам! Шушы багана төбендә минем күпме басып торганым бар. Нәкъ шушы багана төбендә мин әле егет чагымда үземнең беренче мәхәббәтем белән очрашкан идем. Әйе, бу гади багана гына, агач багана гына. Ә хәзер ул миңа якын туганым кебек күренә. Әгәр мин шушы багананы күрә алмасам, күпме үкенеч, күпме уфтану калыр иде йөрәгемдә. Хәзер мин аңа терәлеп торам. Бу багана төбендә мин көчле, мин — бу җирнең улы! Хәзер шул багана мине үзенең күренмәс куллары белән кочып алган да: — Кайттыңмы, туганкай! — дип, миңа әкрен генә эндәшә кебек. Минем иреннәрем калтырый, күзләремнән яшь тамчылары тәгәри. Мин шатлыгымнан елыйм. Гомеремдә беренче мәртәбә елауның кирәклеген белеп елыйм. Бу миңа рәхәт кенә. Минем күкрәгемә еллар буе җыелып килгән кайгы ташы хәзер шул күз яшьләре белән бергә эреп ага. Миңа сулыш алырга иркен бу багана янында! Хәбәрсез югалганнарның адресы Яшь кеше! Без синең белән ерак юлларда йөреп, ят илләрдә булып кайттык. Син минем язмышымны күзәтеп тордың. Инде аерылышу минутлары якынлаша. Китапның ахыргы битен ябар алдыннан, мин синең белән бер серемне уртаклашырга телим. Исеңдәдер, мин бит дустым Жаданга бу тоткынлык көннәре турында китап язарга ышандырган идем. Казанга кайтып төшүем белән үк, бу эшкә әзерләнә башладым. Әлбәттә, мин роман язарга карар иткән идем. Әсәремнең беренче битләрен башлап җибәргәч тә, кинәт кенә миңа бер уй килеп төште. Тукта, дидем мин үзүземә, мин дөрес юлдамы? Роман язарга кирәкме, әллә повестьмы? Әллә гади истәлекләрме? Каләмемне куйдым, уйга бирелдем. Дөресен әйтергә кирәк: мине, әлбәттә, роман кызыктыра төшә иде. Романда, минем үз кичерешләремнән тыш, әле фантазиягә дә, кешедән ишеткән фактлардан файдаланырга да мәйдан ачылачак иде. Ләкин бу вакытта мин үз дусларымның исемнәрен югалтырга тиеш булыр идем. Ә моны мин һич кенә дә теләмим. Романда исә алар үз исемнәре белән кала алмыйлар. Чөнки аларга башка бурычлар да йөкләтеләчәк. Чын исем белән чынбарлык минем дусларымны уңайсыз хәлгә куяр иде. Димәк, башка юл эзләргә кирәк. Менә шулай мин эшемнән туктап калдым. Ул чакларда мин һәр көнне диярлек вокзалга барып йөри идем. Ул көннәрдә демобилизацияләнгән солдатлар белән шыгрым тулы эшелоннар бер-бер артлы килеп кенә тора. Вокзалда туганнарын, дусларын каршыларга төшүчеләр хәтсез күп. Перрон бәйрәм көнендәге мәйдан кебек гөр килә. Һәркем үз баласын, йә хатыны ирен, йә сөйгән яры егетен ашкынып көтә иде. Мин дә, дусларымның кайсысы булса да кайтмасмы дип, перронга чыгып тора идем. Эшелоннар килә. Солдатлар туганнары белән, дуслары белән күрешәләр, кочаклашып үбешәләр, елашалар. Тик минем дусларым гына кайтмый иде әле. Кичкә таба перрон бушап кала. Шул вакытта мин бер карт кына хатынны күрә торган идем. Ул да, мескенем, кемнедер каршыларга килә иде, күрәсең. Шулай беркөнне без тагын буш перронда икәүдән-икәү генә калдык. Менә ул хатын миңа якын ук килде дә: — Кайтмадымы? — дип сорады. — Юк, кайтмады шул, — дидем мин. — Кемне көтәсез? — Дусларымны. Хатын яшь тулы күзләре белән миңа карады да: — Мин дә улымны көтәм, ә ул бик сагындырып кына кайтырга уйлый, ахрысы, — диде, авыр сулап. — Улыгыз? — Әйе, улым. Бердәнберем. Кайтмаса, инде нишләрмен? — дип, ана йөзе буйлап туктаусыз аккан яшьләрен учы белән сөртеп алды. — Исән булса кайтыр, анакаем, еламагыз... Ләкин ана ничек еламасын? Аның улы сугышның беренче көннәрендә үк фронтка киткән. Бары бер генә хаты килеп калган. Ә инде өч айдан соң аның хәбәрсез югалуы турында военкоматтан язу китергәннәр. — Шулай икән... — дип, башымны селкеп куйдым мин. — Хәбәрсез югалды, дисәләр дә, йөрәгем ышанмый, — диде хатын, — менә бүген йә иртәгә кайтып төшәр шикелле... — Хәзер нишлисез соң инде? — Көтәм әле, көтәм. Иртәгә килермен. Эшелоннар күп була. Бәлки, минем улым да кайтып әнкәсен шатландырыр әле... Мин өйгә кайтып барам. Ә башымда уйлар кайный. Күпме алар — ялгыз калган аналар, ятим калган балалар? Алар бит менә шушы минутта вокзалларда, кечкенә генә станцияләрдә үзләренең улларын, ирләрен дүрт күз белән көтеп торалар. Кайтырмы икән соң ул хәбәрсез югалганнар? Тукта, мин ул хәбәрсез югалганнарны белмимме икән? Мин аларны күрмәдемме? Бәлки, алар минем белән янәшә булганнардыр?! Мин бары тик исемнәрен генә белми торганмындыр аларның. Әйе, мин ул хәбәрсез югалганнарның адресларын беләм. Ләкин ул адрес буенча хат бармый, аннан хат килми. Ул адресны аналар, балалар белсеннәр, дидем мин. Аларның язмышларын, көрәшләрен күрсеннәр. Шул теләк белән мин шушы повестьны яздым сезгә, яшь дусларым! Бу кечкенә генә китапта фашизмның халыкларга китергән газаплары хакында мин әле барысын да сөйли алмадым, әлбәттә. Бу турыда язып кына, сөйләп кенә бетерергә мөмкинме соң?! Фашистларның вәхшилеге хакында байтак яздылар инде. Әле киләчәктә дә язарлар. Кешелек дөньясы алдында фашистларның коточкыч явызлыклары бөтенләй фаш ителеп җиткәне юк әле.Караңгы архивларның киштәләрендә, тау-тау кәгазьләр арасында меңләгән патриотларның язмышлары әле беркемгә дә беленми ятадыр. Беркөнне тарихчылар инде саргаеп барган ул кәгазьләрне көн яктысына тартып чыгарырлар. Әле беркемгә дә билгеле булмаган, ләкин дошманнарга каршы көрәштә Ватан өчен, туган халкы өчен үзләренең тормышларын корбан иткән батырларның исемнәре бөтен дөньяга дан җыры булып яңгырар.Ул гади солдатлар палач балтасы астында да баш имәделәр, тез чүкмәделәр. Алар көрәшеп яшәделәр, көрәшеп үлделәр!.. Яшь кеше! Әгәр син, иртә белән тыныч йокыдан уянгач, тәрәзә төбендә ефәк яфраклы гөлләрнең чәчәк атуын күрсәң, әгәр син шул иртәдә өй каршындагы тирәкләрдә кошларның сайравын ишетсәң, бел — бу иртәнге шатлыкта сугышта үлеп калган солдатларның, фашизм тоткынлыгында һәлак булган ватандашларыңның ялкынлы тормышы бар. Әгәр анаң өстәлгә җылы аш куеп, аша, улым, дип, башыңнан сыйпый икән, үзенең моңлы күзләре белән синең чалт аяз күзләреңә карый икән, бел — анаңның ул күзләрендә сугыштан өйләренә кайтмаган солдатлар турында тирән сагыш бар. Әгәр син тыныч өйдә, иркен мәктәптә дәрес укып утырасың икән, әгәр син айлы кичтә үзеңнең дустың белән чәчәкле сукмак буйлап барасың икән, бел — бу җиргә синең матур яшәвең өчен меңләгән солдатларның, меңләгән патриотларның каннары түгелгән. Бу яшьлекнең кадерен бел, яшь кеше! Син тере фашистны күрмәдең. Бу — синең бәхетең. Минем юлымда бу авыр язмыш очрады. Мин тере фашистны күрдем, күрдем генә түгел, мин аның нинди явыз дошман икәнлеген белдем. Мине Ватаным солдатлары фашизм тоткынлыгыннан коткардылар, яшәүгә алып кайттылар. Бу минем гомеремдә иң-иң бәхетле көнем булды. Бүген мин туган җиремдә, тыныч бүлмәмдә, кояшка караган тәрәзә каршында ул узган авыр көннәр турында сиңа сөйләп утырам. Бу чакта мин сине күз алдымда күрәм. Син әле яшь. Әле синең йөзеңә бер генә җыерчык та төшмәгән, әле синең күзләреңдә язгы тамчылар кебек яшьлек нурлары гына ялтырый. Озакламас, сиңа тормыш ишеген ачар. Син ерак юлга чыгып китәрсең. Мин сиңа шул барасы юлыңда бары бәхет кенә, бары бәхет кенә телим. Сиңа минем шикелле газаплар күрергә туры килмәсен. Синең туган йортың тыныч булсын. Ләкин онытма: дөньяда синең дошманың бар. Ул дошман — фашизм. Бәлки, ул дошманның исеме киләчәктә башкача аталыр. Бәлки, ул башка төрле киемгә төренеп йөрер, ләкин аның явыз җисеме үзгәрмәс. Ул һаман фашист, һаман үтерүче булып калыр. Бәлки, сугыш булмас, ләкин фашизмга каршы көрәштә син гомер буе солдат булачаксың. Тормыш ул — яшәү өчен генә көрәш түгел, ул, барысыннан да элек, җирдәге явызлыкка каршы көрәш. Ә явызлык ул — фашизм. Син шул көрәшкә әзерме? Синең йөрәгең ныкмы? Син дошманыңны таный беләсеңме? Тормыш синең алдыңа менә шушы сорауларны куяр. Син ул сорауларга ничек җавап бирерсең? Фашистларны гадәттә "эт", "елан", "ерткыч" кебек кабахәт исемнәр белән атыйлар. Шулай гына булса иде икән, ул ерткычларны сытып узарга күп көч кирәкмәс иде. Фашист, барысыннан да элек, үзенең кешегә охшаган булуы белән куркынычлы. Ул кешегә охшарга теләп сөйләшә, кешечә киенә, кешегә охшарга теләп уй йөртә. Ләкин аның телендә мәкер, киеме астында ул пычак тота, аның уенда сине кол итү теләге ята. Фашизм кешеләрнең аңын агулый, чәчәкләрне күрмәс итә, шатлыкны белмәс итә, җырны яратмас итә. Син үз йөрәгеңнең сафлыгын сакла. Мин синең күзләреңә иң якты өметләр белән карыйм, яшь кеше! Мин сиңа ышанам: син басып торган җирдә фашизм булмас! 1956 —1957—1964 Һәйкәл (Эпилог) Бер гади генә көн иде. Миңа хат килде. Конвертны ачтым һәм хатның беренче сүзләрен уку белән үк эсселесуыклы булып киттем. Моннан егерме өч ел элек кичергән фаҗигале көннәрне яңадан күргән кебек булдым. Син әле, укучым, бернәрсә дә аңламаган килеш гаҗәпләнеп калгансың. Ашыкма, менә хәзер мин бу давыллы хисләрдән аз гына тынып торыйм да аннары сиңа барысын сөйләп бирергә тырышырмын. Бу китап дөньяга чыкканнан бирле байтак вакыт үтте иде. Советлар Союзының төрле якларыннан миңа бик күп хатлар килеп тора. Әмма менә хәзер генә алып укыган хат мине сагышларга салды. Бу хат миңа Борисов шәһәреннән килгән иде. Ул шәһәр турында бер генә сүз ишетсәм дә, йөрәгем кузгалып китә, йөземә тагын бер җыерчык сызылып кала сыман була. Ул ерак шәһәрдә минем туганнарым юк, әмма анда үзләре турында инде бер сүз дә әйтә алмаган меңләгән дусларым бар минем. Алар "билгесез югалганнар" каберенә күмелгәннәр. Хат миңа алар исеменнән язылган кебек тоелды. Әйе, егерме өч ел узып китте. Ә фаҗигале көннәр турындагы истәлекләр һаман күңелдә яши әле. Ә менә хәзер инде күптән язылган китап битләре кинәт кенә җанланып киттеләр дә берәм-берәм ачыла башладылар кебек. Һәм мин яңадан ул заманнан бу көнгә егерме өч ел буе салынган күпер аша 1941 елга килеп чыктым сыман. Мин бит шул елда әлеге Борисов шәһәрендә гомеремдә иң зур бәхетсезлеккә дучар булган идем. Мин яңадан үзем кебек үк бәхетсез дусларым белән очраштым сыман. Күпме иде алар — минем дусларым! Күбесе шул лагерьда үлеп калды. Әле хәзер дә аларны туганнары көтә торгандыр. Ә еллар дәрья суы кебек ага бирә. Көтмәгәндә генә килеп төшкән шул хатны мин сиңа да укып чыгыйм әле. Менә ул: "Хөрмәтле Нәби Дәүли иптәш! Шәһәребезнең гражданнары Сезнең "Яшәү белән үлем арасында" исемле әсәрегезне зур кызыксыну белән укып чыктылар. Рәхимсез үлем белән кара-каршы басып, сез көрәш алып барган урында, Белоруссиядә, хәзер совет солдатлары тынычлык сагында торалар. Сезнең китапта язылган фаҗига һәм Борисов шәһәрендә яшәүче кайбер кешеләрнең бу хакта сөйләүләре раска туры килде. Кайбер хуҗалык эшләрен башкарган вакытта, элеккеге лагерь урынында фашизм тоткынлыгында һәлак булган әсирләрнең мәетләре табылды. Корбан булган совет солдатларының истәлеген хөрмәт итү теләге белән, без бу урынга кабер ташы куярга карар иттек. Озакламый, корбаннар кабере өстенә һәйкәл-обелиск кую күз алдында тотыла. Шәһәрнең партия-совет һәм комсомол оешмалары Сезне Борисов кешеләре белән очрашуга чакыра һәм Сездән ризалык көтеп кала. Мөмкин булса, безгә июнь азагында килсәгез, бик яхшы булыр иде. Чөнки бу көннәрдә Белоруссиянең фашист илбасарлардан азат ителүенә 20 ел тулуга багышланган тантана уздырыла". Мин, шатланып, ризалык бирдем. Исеңдәме, укучым, минем якын дустым Жадан Николай, без качып китеп әсирлектән котылганнан соң, бүген — азатлыкка чыккан көнебез, бу көн синең язылачак китабыңның соңгы бите булсын, дигән иде. Әйе, мин дә шулай килеп чыгар дип уйлаган идем. Һәм сиңа билгеле: китап нәкъ шул урында тәмам булган да иде бит. Юк, Жадан дустым, без аз гына ялгышканбыз. Китап әле язылып бетмәгән булган икән. Соңгы битләрне менә хәзер генә, егерме өч елдан соң язарга туры килә. Мин шул теләк белән юлга чыктым. Мәскәү — Минск экспрессы Борисов шәһәренә килеп җиткәндә, инде иртәнге вакыт иде. Шәһәр әле тын. Урамнар яңа гына йокыдан уянып килә. Ә минем йөрәгемдә кичерешләр кайный. Әйтерең бармы, яңадан Борисов шәһәрендә! Дөресен генә әйткәндә, ул утлы көннәрдән соң, ул кырылыштан, янгыннан соң, бу шәһәрнең үзе түгел, инде җирдә эзе дә калмагандыр, дип уйлаган чакларым бар иде минем. Ә ул — Березина ярындагы Борисов шәһәре — әнә иртәнге кояш нурларында ялт итеп, аллы-гөлле байракларга төренеп, чәчәкле урамнары белән елмаеп-көлеп тора. Әгәр миңа вагонда, Борисов шәһәренә җиттек, дип хәбәр итмәсәләр, чынлап әйтәм: мин бу шәһәрне һич кенә дә таный алмас идем. Бу яклардан фашистны һәм сугышны себереп түккәннән соң, бары егерме кыш, егерме җәй генә үтте ич әле. Ә шәһәр өстенә карасаң, бу инде әллә ничә йөз ел яшәгән яңа шәһәр диярсең. Әйе, Борисов — борынгы шәһәр. Ләкин бит фашистлар ул шәһәрне яндырып-ватып киткәннәр. Ә халык аның урынына өр-яңа шәһәр салган, урамнарын чәчәкләр белән бизәгән. Тәрәзәләрен кояш нурлары белән буяган. Мин инде бу минутта ниндидер матур төш күрә башладым кебек. Әйтерсең лә поезд мине әкият дөньясына төшереп калдырды. Мин нишләргә тиеш хәзер? Мин бу якның язмышын беләм. Әлеге җиргә күпме кан аккан. Күпме солдат бу җир өчен үзенең гомерен биргән. Бу җирнең кырларында күпме изге кабер бар. Бу шәһәр — минем өчен шул изге җиргә капка. Ә мондый капка аша узган кеше бу минутта тыныч була аламы? Кадерле, сөекле Белоруссия! Мин, белорус булмасам да, бөек Совет иленең гражданины буларак, сине чын күңелдән яратам. Сине туган җирем дип әйтергә баш иеп рөхсәт сорыйм. Бу мәхәббәт минем йөрәгемдә синең азатлыгың өчен, синең кырларың өчен, синең балаларыңның киләчәге өчен утлы сугышта туды. Шул кызу көрәш көннәрендә мин синең коеларыңнан сап-салкын су эчтем. Йөрәгемнең януы басылды сыман шул чакта. Мин яшәргән сыман сиздем үземне. Исемдә: авыр язмышка дучар булган көннәрнең берендә, миңа белорус хатыны үзенең соңгы телем икмәген сындырып бирде. "Мә, кайгыга бирешмә, улым", — диде ул, һәм мин кайгыга бирешмәс булдым. Ул шул икмәге белән мине үзенең улы итте. Әле бүгенгедәй хәтерлим: ул вакытларда мин, бер авылга кергәч, гомеремдә беренче мәртәбә түбә өстендә үз оясына канатын җәеп утырган аист кошын күрдем. Тирә-якта сугыш бара, авыл яна, кешеләр үлә, ә ул кош, үз оясыннан башын калкытып, горур карап тора бирә. Ул, канатларын җәеп, үз балаларын дошман бомбасыннан саклап калырга тели иде сыман. Шунда мин уйладым: әгәр шундый кош үз язмышын бу җиргә тапшырган икән, үлемнән куркып, балаларын ташлап китмәгән икән, димәк, бу җирдә акыллы халык, эшчән һәм саф йөрәкле халык яши. Мин хаталанмадым. Шул чактан алып, туганым Белоруссия, сине шушы аист кебек яраттым. Кадерле, сөекле Белоруссия! Минем халкымның уллары, кызлары да, синең улларың белән янәшә басып, рус, украин һәм башка халыкларның уллары белән бер сафта азатлыгың өчен кан коеп көрәштеләр. Синең җирләреңдә аларның да каберләре бар. Менә ни өчен мин сине туганым дип әйтергә рөхсәт сорыйм... Мин, шул сүзләрне әйтә-әйтә, Белоруссия җиренә аяк бастым. Исәнме, минем авыр язмышымның шаһиты — Борисов шәһәре, дия-дия, кунаклар йорты ишеген ачтым. Кунаклар йортында, билгеле, кунаклар була. Ә бу юлы миңа биредә бик хөрмәтле кешеләр белән очрашырга туры килде. Алар да, минем шикелле үк, зур Җиңү бәйрәменә чакырылганнар. Иң элек мине шактый олы яшьтәге Марфа Степановна Жук белән таныштырдылар. Ул Борисов шәһәре оккупациядә булган елларда подпольеда дошманнарга каршы көрәш алып барган. Аның кечкенә генә бүлмәле квартирасы партизаннарның очрашу урыны булган. Марфа Степановна сөйли: — Сез тимерчыбык белән уралган койма аркылы, бәлки, мине күрмәгәнсез дә, мин дә сезне танымыйм. Ләкин сез лагерьда газап кичергән көннәрдә безнең йөрәгебезне дә газап талады. Без барысын да күрә идек, белә идек. Без, өебездә булган соңгы икмәгебезне җыештырып, кием-салым табып, сезгә бирергә дип, лагерь коймасы янына килә идек. Дошман безгә шул чакта үлем белән янады, камчы белән суккалап, койма яныннан кире куды. Әмма без үз улларыбызга ярдәм итүдән туктап калмадык... Әйе, минем исемдә: ул көннәрдә Борисов халкы безгә койма аша икмәк кисәкләре, кием-салым биреп китә иде. Әлбәттә, без ул икмәк телеме белән барыбыз да тук була алмадык. Ләкин халыкның үлем куркынычы астында тимерчыбыклы койма аша ярдәм кулын сузуы безнең өчен ни тора иде! Бу безне, иң элек, дошман каршында тезләнмәскә, көрәштә нык йөрәкле булырга чакыру иде бит. Бу ярдәм икмәк кенәме соң? Ул вакытта без, әсирләр, бу батыр кешеләргә рәхмәт сүзебезне әйтә алмадык. Безне фашист мылтыклары берберебездән аерып тора иде. Ә хәзер, менә бу сәгатьтә, мин дусларым исеменнән бу белорус хатынына чын күңелдән кайнар рәхмәтемне белдерәм. Без икебез дә тирән дулкынлану хисләре кичерәбез. Безгә хәзер еласак та оят түгел. Без бит — бер-беребезне белгән, озак еллардан соң күрешкән кешеләр. — Марфа Степановна, сөйләгез әле, — дим мин, — сөйләгез. Тагын ул чакларда нәрсәләр булды бу шәһәрдә? Мин бит ул хакта китабыма бернәрсә дә яза алмадым. Чөнки белми идем. — И туганым, — ди Марфа Степановна, — бер китап түгел, ике китап язсаң да сүз бетмәс, — һәм тагын дулкынлана-дулкынлана сөйли башлый. Марфа Степановна дошман тылында үзен солдат итеп санаган. Лагерьдан качкан әсирләрне үз квартирасында яшереп торган, аннан соң, җаен табып, аларны партизаннар отрядына, урманга озаткан. Моны кәгазьгә язарга гына җиңел. Адым саен фашист күзәтеп торганда, син, берничә кешене ияртеп, дошман чолганышыннан үтеп кара әле. Үлем белән янәшә йөреп кара әле! Бу коммунист хатынның гомер юлында искиткеч көрәш сәхифәләре бар. Сугышның беренче көннәрендә биш совет танкы Березина елгасы аша салынган күперне сакларга чыгарыла. Каты сугышта танкларның барысы да яна, аларның берсеннән инде аңын югалткан танк командирын фашистлар сөйрәп чыгаралар да шуннан ерак түгел тоз өеменә илтеп ташлыйлар. Янәсе, яраланып канга баткан совет офицеры шул тоз өстендә газапланып үлсен әле. Офицер бөтенләй өметсез хәлдә шунда ятып калган. Ләкин бервакыт күзләрен ачып җибәрсә, ни күрә? Тәрәзәләре ябык бүлмәдә кроватьта ята. Каршында яшь кенә хатын. Офицер бернәрсә дә аңламый. Әллә төш күрәмме икән, дип гаҗәпләнгәндер, бәлки. Юк, бу төш түгел. Эш менә ничек булган: шул көннең төнендә Марфа Степановна тоз өстендә әле һаман аңына килә алмыйча яткан танкистны, үз җилкәсенә күтәреп, өенә алып кайта. Аның яраларын бәйли, хәтта гади кайчы белән офицерның аяк бармакларына ампутация ясый. Офицерның тәнендә иллегә якын яра, һәрберсендә ярчык була. Марфа Степановна, фашистлардан яшереп, совет офицерын аякка бастыра. Тагын җаен табып, аны партизаннар отрядына урманга озата... Хикәянең нәкъ шул урынында бүлмә ишеге ачылды һәм бүлмәгә ябык кына, кечкенә генә гәүдәле бер ир кеше килеп керде. — Менә ул үзе, — диде Марфа Степановна. Без таныштык. Ул тоз өстендә үләргә тиеш булган танк командиры Бахорев Иван Никифорович булып чыкты. Ул да Борисов шәһәренә партия комитеты чакыруы буенча кунакка килгән икән. Марфа Степановна белән танкист Иван Никифорович хәзер минем күз алдымда ана белән бала кебек күренделәр. Бахорев, минем уйларымны сизгән кебек: — Бу — минем туган анам, — дип, Марфа Степановнага, чыннан да, яшь бала кебек сыенып иркәләнде. — Ә шуннан соң, сез партизаннар отрядына эләккәч, нәрсә булды? — дип сорадым мин танкистның үзеннән. — Мин инде сугыш хезмәтенә ярарлык түгел идем, — диде батыр танкист. — Яраларымның әле күбесе төзәлеп бетмәгән иде. Мине, самолётка утыртып, "Зур җиргә" озаттылар. Мәскәүдә бик озак госпитальдә ятарга туры килде... Иван Никифорович сүзеннән тукталып калды. Ул бераз уйланып торды. Аннан соң: — Фашистны миннән башка да шәп дөмбәсләделәр, — диде. — Мин инде күптән сугыш инвалидлары исемлегендә, шулай да бу көннәрдә яңадан сафка кайткан кебек сизәм үземне... Мин аңлыйм: егерме өч елдан соң үзенең бер үлеп яңадан терелгән җиренә кайткан кешенең шатлыгын нәрсә белән үлчәргә мөмкин соң? Юк, бу урында сүзсез калып, тын гына тору яхшырак. Тимә, күзләр сөйләсеннәр. Ә ул күзләрнең шатлыклы, якты карашын сүзләр белән генә аңлатырга мөмкинме соң? Кунаклар йокларга киттеләр. Мин тын бүлмәдә ялгыз калдым. Мине бер көтү уйлар биләп алды. Кешеләр нинди генә язмыш аша узмадылар! Кечкенә генә Борисов шәһәре сугыш тарихына гомер онытылмаслык хатирәләр язып калдырды. Күп еллар узганнан соң, мин әнә шул хатирәләрне ачып укыйм кебек. Мин көрсенеп куям. Кешеләр подпольеда, урманда, партизаннар отрядында фашистка каршы аяусыз сугыш алып барганда, миңа шул шәһәрдә, тоткынлыкта, дөньяны чәнечкеле тимерчыбык белән тирәләгән үлем атавыннан гына карап торырга туры килде. Берәүләр шул тимерчыбыклы койма аша да кача алганнар, яңадан сафка басып, фашистларга каршы сугышка чыкканнар. Язмыш миннән ул бәхетне тартып алды. Йөрәгемдә гомер буе көярлек сагыш калдырды. Ә бит Борисов шәһәрендә минем атам кебек дустым булырлык, көрәштә анам кебек юлдашчым булырлык батыр кешеләр яшәгән. Ул вакытта алар белән очраша алмавым өчен борчылсам да, хәзер соң инде. Минем өстәлемдә плакат. Анда Белоруссиянең азатлыгы өчен көрәштә үзләренең гомерләрен биргән батырлар рәсеме. Һәм рәсем өстенә "Дошманнан үч алучылар" дип язылган. Менә шуларның берсе — Ярош Иван Афанасьевич. Ул — сугышка кадәр партиянең Борисов шәһәре комитеты секретаре. Сугыш елларында да шул ук постта кала. Борисов районы немецлар тарафыннан алынгач, Ярош дошман тылына керә һәм анда беренче партизаннар отряды оештыра. Бу кешенең гомере — батырлык поэмасы. 1942 елда гитлерчылар урманда Ярош партизаннары торган урынны камап алалар. Ярош бу вакытта шалашта авырып ята. Ул дусларына чигенергә куша, үзе автоматтан фашистларга каршы ут ача. Менә патроннар бетә. Ярош соңгы гранатаны ала. Гитлерчылар аны тотар алдыннан гына граната шартлый. Ярош үлә, ләкин үз үлеме белән ул тагын берничә фашистны дөмектерә. Исемә төште: теге елларда немецлар да урамнарга плакатлар эләләр иде. Шуларның берсендәге "Партизанлык батырлыкмы?" дип язылган сүзләр әле дә хәтеремдә. "Нигә бу сорау?" — ди торган идек без. Күрәсең, фашистлар, партизаннар сугышы нормага сыймый, гуманизмны кире кага дип, халыкны үч алудан баш тартырга чакырып маташканнар булса кирәк. Ә үзләре кешелек алдында бервакытта да гафу ителмәслек җинаять эшләп килделәр. Борисов шәһәрендә кеше түгел, һәрбер таш та моңа шаһит була ала. Фашистлар Борисовтан качып китәр алдыннан бер көн кала меңләгән әсирне атып үтергәннәр. Соңга таба дошманнар бер гаепсез гражданнарны, бала-чагаларны җыеп алганнар һәм шәһәрдән китәр көнне генә бараклар арасына төркем-төркем тезеп куйганнар да атканнар. Монысы инде фашистларча сугыш нормасына сыя, монысы инде аларча — гуманизм. "Коминтерн" фабрикасына эшкә барганда, эштән кайтканда, һәр көнне Борисов кешеләре бу корбаннарның кабере яныннан узалар. Күпләрнең туганнары шунда ята. Кабер өстендә — чәчәкләр, веноклар һәм кешеләрнең йөрәгендә — дошманга ачу. Әйе, Борисов — батырлар шәһәре. Котырынган фашист та моны танырга мәҗбүр булган. "Партизанлык батырлыкмы?" дип язып элгән сорауга борисовлылар: "Әйе, партизанлык — батырлык", — дип җавап биргәннәр. Әле хәзер дә, сугыштан соң күп еллар узгач та, бу шәһәрдә меңгә якын партизан исән-сау гомер итә. Бу шәһәрне үзенең шушы кешеләре белән "алмазлар шәһәре" дип атар идем мин. Аларның көрәш аша узган гомерләре шул алмазлар ялтыравы кебек балкый. Ул җәүһәр ташларны җыеп алырга минем генә көчем җитмәс. Килегез, язучы дуслар, бу шәһәргә. Җыегыз да шул җәүһәр ташларын илгә бүләк итегез... Мин чәчәкле урам буйлап барам. Яшь кенә агачлар таш юл өстенә салкынча күләгә салганнар. Һава хуш. Көн кояшлы. Бер карасаң, яшел урамнар диңгез буендагы санаторийны хәтерләтәләр. Матур биредә, бик матур, иркен! Ләкин кешеләр, яңа шәһәр төзегәндә дә, бакчалар утыртканда да, урамнарны чәчәкләр белән бизәгәндә дә, авыр сугыш елларын онытмаганнар. Алар, батырларның данлы истәлеген хөрмәтләп, урамнарга, мәйданнарга һәйкәлләр куйганнар. Шул һәйкәлләргә карыйсың да шәһәрнең узган көннәрен күз алдына китерәсең. Тарих сиңа кан белән язылган китап битләрен ачып куя. Менә шәһәрне икегә бүлеп аккан Березина аша салынган күперне чыккач та, биек таш пьедестал өстендә зур танк күренә. Мин аның янына килеп туктадым. Бу кемгә һәйкәл? Советлар Союзы Герое Павел Николаевич Рак экипажына мең елларга истәлек итеп куелган корыч танк. Кем соң ул легендар батыр? 1944 елның 29 июнь кичендә Павел Николаевич Рак командалыгында Т-34 танкы мина куелган күпер аша шәһәргә үтеп керә. Бу — дошман өчен көтелмәгән хәл була. Рак һәм аның дуслары Петряков Александр һәм Данилов Алексей уналты сәгать буена дошманны танк белән тар-мар итеп йөриләр. Немец комендатурасын пыранзаран китерәләр. Штабны юкка чыгаралар. Фашистлар, танкны тозакка төшерү өчен, күперне шартлаталар. Танкка кире кайту юлы бикләнә. Ләкин курку белмәс совет танкистлары һөҗүмне дәвам иттерәләр. Тигезсез көрәштә өч батыр танкта янып һәлак була. Алар үләләр, ә үлемсезлек яшәп кала. Өч батырга да Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Әнә ул корыч танк биек таш өстенә күтәрелгән дә әле хәзер дә дошман һөҗүмен кире кайтарырга әзер булып тора кебек. Ә тирәсендә аллы-гөлле чәчәкләр, чәчәкләр һәм минем кебек үк сокланып, һәйкәл янына килеп тукталган кешеләр, һәрбер кеше бу батырларның исемнәрен үз йөрәгенә язып алып китә... Укучым, мин әле һаман барам. Мине юлым элеккеге лагерь булган урынга илтә. Ул моннан ерак та түгел. Ә тиз генә җитеп булмый. Бу юлда очраган сугыш истәлекләрен яза барсам, шул кечкенә генә араны, бәлки, кыш буе, җәй буе үтәргә туры килер иде. Бу — изге урам, дияр идем мин. Кем генә булса да моннан тиз генә атлап уза алмас. Мин дә тиз генә уза алмыйм бу юлны. Аякларымны йөрәгем туктата. Мин бит китабымның язылмый калган соңгы битләрен язам. Сиңа да, укучым, үзем күргәннәрне чәчми-түкми сөйләп бирергә телим. Мин тагын бер һәйкәл янына килеп туктадым. Яшь кенә кыз, автомат аскан килеш, үзенең ачык йөзе белән еракка-еракка карап тора. Әйтерсең әнә анда, каядыр дошманны күргән дә: "Сак булыгыз, кешеләр, уяу булыгыз, тагын җиргә кан таммасын", — дип әйтә кебек. Борисов шәһәренең атаклы кызы Людмила Чаловская ул. Сугыш башланган елларда аңа нибары уналты яшь була. Шәһәр дошман кулында калгач, ул, партизаннарга хәбәр бирүче булып, зур батырлыклар күрсәтә. Аның кечкенә генә сугышчан гомерендә берьюлы гына сөйләп бетерә алмаслык вакыйгалар бар. Менә шуларның берсе. Ул вакытларда немецлар шәһәр халкы өчен аерым паспорт бланклары чыгаралар. Шәһәрдә бары шул паспорт белән генә йөрергә мөмкин була. Ә партизаннарга шәһәргә кереп йөрергә кирәк. Паспорт каян алырга? Әнә шул чакта инде Людмила немец комендатурасына килеп керә. Ул паспорт бланклары белән шөгыльләнүче берәү каршына килә дә: — Миңа паспорт бланкысы бирегез, — ди. — Берне генә түгел, унны! Тегенең чәчләре үрә тора. Ул үз каршында кем басып торганын танып ала! Тирә-ягына карана, кулын пистолетка суза башлый. — Мине куркытырга яки тавыш чыгарырга маташмагыз, әфәндем, — ди яшь партизанка. — Мин үземнең кайда икәнлегемне бик яхшы беләм. Сез, әлбәттә, мине хәзер үк гестапо тырнагына бирергә җыенасыз. Ләкин ашыкмагыз. Хәзер бу минутта урамда мине дусларым көтеп тора. Мин биредән чыкмасам, сез дә бүген үк җаныгызны бирерсез, — ди. Теге бәндә партизанкага ун бланк бирергә һәм "авызына су кабарга" мәҗбүр була шул. Ә икенче юлы Людмила бу кешедән тагын күпләп бланк алып китә. Ләкин көннәрнең берендә ниндидер сатлык җан аны гестапога әләкли. Людмила кулга алына һәм 1943 елның көзендә җәзалап үтерелә. Бәлки, син, Людмила, безнең лагерьның коймалары буена бер генә килмәгәнсең. Син безнең авыр язмышны күргәнсең. Һәм шунда, йөрәгеңә нәфрәт җыеп, дошманнан үч алырга ант иткәнсең. Сиңа әле бик матур итеп яшәргә иде. Гомерең кыска булды. Ләкин исемең халык телендә калды. Менә мин дә сине туган сеңлем дип әйтәм. Туган ягыма кайткач, синең батырлыгың турында дусларыма сөйләрмен. Һәйкәлдән ерак түгел, нәкъ каршы якта гына, сары йортлар күренә. Болар инде миңа таныш. Бу урында мин газап чиккән концентрацион лагерь иде. Ә хәзер биредә бөтенләй башка дөнья. Ул җир хәзер бакча кебек, ямь-яшел агачларга күмелеп калган. Йә, дим мин үз-үземә, кара, таныйсыңмы? Юк, танып булмый. Менә ул лагерь булган урын. Менә шунда мин яшәү белән үлем арасында сыкранган идем. Мин уемда моннан егерме өч ел элек узган заманга кире кайтырга тырыштым. Исемдә: капкадан кергәч тә сул якта бензин саклый торган түшәмле бик зур баз бар иде. 1941 елның салкын көзендә шул базга әсирләр төшеп, төнге салкыннан яшеренеп кунарга булганнар. Ләкин беркем дә бу базда бензин газы булганлыгын сизмәгән, күрәсең. Төнлә кемдер шырпы сызган, һәм баз шул ук минутта шартлаган, әсирләр барысы да авыр түшәм астында басылып калганнар. Тик иртә белән кемдер бер тактага "Биредә өч йөз кеше күмелгән" дип язып куйган иде. Узган көннәргә сәяхәт менә шуннан башланды. Ләкин баз хәзер юк. Аның урынында агачлар, чәчәкләр үсеп утыра. Мин йорт уртасына чыктым. Кая соң безнең баланда пешерә торган алачык? Әлбәттә, аның эзе дә юк. Менә таш сарайлар. Биредә офицерлар һәм партизаннар ябылып тора иде. Ә сарайлар артында... Хәер, анысы турында иртәгә сөйләрмен. Хәзер мине дусларым-иптәшләрем көтә. Бүген безнең очрашу көне. Биредә бер мин генә түгел. Шәһәргә кунакка партизаннар "бабае" Яхонтов та, инде сезгә таныш булган Марфа Степановна да, танкист Бахорев Иван да килде... Очрашу тәмам. Барыбызның кулларында солдатлар бүләк иткән зур-зур букетлар. Зал кул чаба. Халык аягүрә баскан. Ә мин уйлыйм: кем белгән, нәкъ егерме өч елдан соң менә шундый шатлыклы көн булыр, дип. Кем белгән? Кем көткән? Менә бит нәкъ шушы бинада мин тиф белән авырып, идәндә аунап яттым. Нәкъ менә шуннан минем дусларым каберлек аша тоткынлыктан качып киткәннәр иде. Бу шатлыкны уртаклашырга алар да биредә булсын иде. Төштә, бәлки, мондый хәл була торгандыр. Ләкин андый төшне минем күргәнем юк. Мин уйлыйм, ә минем кулымда чәчәкләр букеты! Мин кичә, элеккеге лагерь булган урыннарны карап йөргән чакта, тәбәнәк кенә таш биналар янына килеп туктаган идем. Бүген сүзне шуннан башлап китәм. Бу таш биналар артында безнең лагерь каберлеге иде. Биредә берсеннән-берсе тирән, берсеннән-берсе зур өч баз турында китабымда язган идем инде мин. Исеңдәдер, укучым, мин бу лагерьга Орша төрмәсеннән качып, кабат тотылганнан соң китерелгән идем. Лагерьда минем беренче иртәм шул урында башланды. Мин ул чакта биредә иң элек үземнең каберемне күрдем, тимерчыбыклы койма аркылы таң атканын күрдем. Һәм шуңа күрә китабымның исемен дә "Яшәү белән үлем арасында" дип атадым. Биредә хәзер дә каберлек. Ләкин аның исеме инде башкача. Бу — Туганнар каберлеге. Менә шул каберлек өстенә бүген истәлекле таш куелырга тиеш. Минем бирегә ерак юлны якын итеп килүем дә шул таш куюга катнашу өчен иде. Фашистлар тарафыннан үтерелгән дусларымның мин биредә бердәнбер тулы хокуклы вәкиле идем. Минем өчен бу — кайгы да, шатлык та. Кайгы, чөнки бу меңләгән кешеләрнең үлемнәрен күргән кешемен. Алар хәзер кабат исемә төшә. Ирексездән күзләрем яшь белән тула. Сулышым кысыла. Шатлык, чөнки мин дусларымның кабере өстендә халык хөрмәтен күрәм. Дошманнар тарафыннан һәлак ителгән бу совет кешеләре инде "билгесез югалганнар" түгел, алар — аяусыз көрәштә һәлак булган солдатлар! Бу бит — үлгәч тә, яңадан батырлар сафына кайту дигән сүз! Бүген бөтен шәһәрдә сугыш елларында үлеп калганнарны искә алу көне. Көн уртасындарак шәһәр урамнары халык белән тулды. Алар алсу байраклар астында, колонналарга тезелешеп, салмак адымнар белән шәһәрнең төрле якларына таба атлыйлар. Берләре партизан Ярош һәм аның дуслары күмелгән каберлеккә, берләре бер гаепсез, тик Совет иле гражданины булган өчен генә гитлерчылар тарафыннан атып үтерелгән Туганнар каберенә, берләре Павел Рак танкы янына һәм Людмила Чаловская һәйкәле янына юл тоталар. Кешеләрнең кулларында чәчәкләр, букетлар, веноклар. Без, партия-совет оешмалары вәкилләре белән бергә колоннага басып, дусларым каберлегенә таба юнәлдек. Оркестр марш уйный. Күңелләрдәге авыр истәлекләр яңадан йөрәкне сызлата. Мин беләм: колоннада баручылар арасында күпләрнең туганнары кайсыдыр якта, кайсыдыр илдә "хәбәрсез югалып" калганнар. Сугыш кемне инвалид итте, кемгә яра салып китте, ә кемгә гомер буена кайгы калдырды. Әнә алар, ап-ак чәчлеләр. Йөзләренә кайгылары, авыр көрәш көннәре җыерчыклар белән язылып куелган. Аларны ерактан ук, бер күз ташлау белән танып була. Килеп җиттек. Менә ул кичә мин сиңа сөйләп бетермәгән урын. Изге җир! Биредә хәзер мәйдан ачканнар. Без килеп туктаганда, мәйдан уртасында янәшә өч табут куелган иде. Алар янында кулларына автоматларын кысып тоткан яшь солдатлар постка басканнар. Ә тирә-якта халык, халык. Биредә хәзер кайгылы митинг башлана. Мин халыкка карыйм. Анда олы-олы аналар йөзләреннән күз яшьләрен сөртәләр. Кем белсен, бәлки, шул табутларның берсендә ул аналарның да уллары ята торгандыр. Кем белсен, бәлки, минем кулыма башын куйган килеш мәңгегә күзен йомган дустым Миша да шул табутларның берсендәдер. Мин сезгә, кешеләр, һәлак булган дусларым исеменнән сөйлим. Инде үзләре турында бер сүз дә әйтә алмаячак солдатлар исеменнән сөйлим. Кемнәр иде алар, кайдан иде алар — бирегә күмелгәннәр? Мин аларны беләм, мин аларны күрдем, тавышларын ишеттем. Гадәттә, бу кешеләрне ачлыктан, авырудан, газаптан үлгән диләр. Юк, бу дөрес түгел. Алар рәхимсез көрәштә коралсыз сугышып, үлә белеп үлделәр һәм үзләрен соңгы сулышка кадәр совет кешесе, совет солдаты итеп санадылар. Фашистлар сугышта дөньяда иң көчле авиацияне, иң көчле артиллерияне кулландылар. Һәм безнең туган илебезнең шактый зур өлешен үз кулларына төшерә алдылар. Ләкин дошман өчен бу кыска вакытлы гына шатлык иде. Әйе, дошман безнең җиребезгә аяк басты. Әмма совет кешесенең йөрәген ул оккупациядә калдыра алмады. Гәрчә монда да дошман сугыштагы кебек үк атты, асты, газаплады, кешеләрне крематорий мичләрендә яндырды, мәкер кулланды. Ләкин совет кешесенең йөрәге бирешмәде. Ул йөрәккә фашизм үтеп керә алмады. Чөнки ул йөрәктә туган илгә мәхәббәт иң көчле броня иде. ...Мин менә шушы сүзләрне ерактан дусларым кабере өстенә алып килдем. Кулымдагы чәчәкләр бәйләмен табут өстенә куйдым. — Хушыгыз, дусларым. Туфрагыгыз җиңел булсын. Сезнең тыныч йокыгызны инде беркем дә бүлә алмас. Чөнки биредә, бу азат җирдә, яшь буын, кулына корал тотып, тынычлык сагында тора. Биредә өр-яңа шәһәр салынган. Ул шәһәрдә иң көчле кешеләр яши. Бу — сезгә иң бөек һәйкәл!.. Оркестр марш уйный. Табутлар салют астында кабергә төшерелә. Озак та узмый, бу кабер өстендә чәчәкләр тавы күтәрелә. Кабер ташы өстеннән ак пәрдә алына. Ул мәрмәр ташка "Биредә фашизм корбаннарына һәйкәл куелачак" дип язылган. Әйе, биредә тиздән һәйкәл булыр. Әнә кабер ташыннан ерак түгел яшь кенә каен үзенең яшел яфракларын җилфердәтеп тора. Әйтерсең ул да, кайсыдыр урманнан килеп, шунда туктап калган. Ул тиздән зифа каен булып үсеп җитәр. Мин аңа карыйм да күңелемнән генә кабатлыйм: син китмә, каен, биредән. Саргайма, моңайма. Син бу кабер янында мәрхәмәтле ана кебек бул. Биредә бит синең илеңнең балалары күмелгән. Тагын очрашырга туры килмәсә, хуш, ак каен, хуш, туганым. 1964, июль-август