Повестьлар Сер Соңгы тапкыр... Ишетәсеңме, соңгы тапкыр! Мон нан соң ул мәңге урман төсен күрмәскә тиеш. Әйе, Гөлфия гаепле, бик гаепле, әмма бу гаепне, тау хәтле гөнаһка әйләндереп, саклап йөртерлек көч калмады. Рәнҗемә дә, үпкәләмә дә, Нияз. Төшләргә дә кереп җә фалама. Гәүдәң авырлыгыннан урталай бөгелгән яшь карама быел яфрак ярмады... Кыз биш ел буе шул ябык агачны кочаклап ыңгырашты, әрнүенә түзә алма ган чакларда, хәтта ки, тырный-тырный кайрысына хәт ле куптара иде. Аның тамырлары Гөлфиянең сагышын нан гына корыды бугай. Фани дөньялардан дөрес күч мичә, син дә гөнаһ кылдың, Нияз! Ахмак! Кем үз куллары белән гомер җебен кисә ди! "Ирләр җир йөзенә көрә шер өчен туа", дип мактанган егетнең шул идеме җи ңүе?! Әгәр син моны, бу кызый гомере буе сызланып яшәсен дип эшләсәң — ялгышасың: бүген ул соңгы тапкыр килде. Соңгы тапкыр! ...Гөлфия тар сукмактан кызу-кызу атлый, үзенең ялгыш юлга кергәнен дә сизә, дымсу абагалар биегәй гәннән-биегәя, күләгәдә үскән агач-куакларның зәгыйфь җете яшел яфраклары арасыннан саркыган кояш нур лары тоныкланган саен тоныкланып, урманга көпә-көн дез төн иңә, ләкин аяклар туктамый, уй өермәсенә буй сынып бара да бара иде. Кинәт алагаем зур гәүдәле ерткыч җанвар сукмакны "бикләде". Шәл чугын аска салындырган кәрлә куак артында иде ул, авызында таш әвәлимени, тешләрен шыгырдата иде. Бу ямьсез шы гырдау, үкчәне җиргә кадаклап, бөтен гәүдәне катыр ды. Селкенәм дисәң — селкеттерми, артка чигенәм ди сәң — аяклар ябышкан. "Минем гомер бигрәк кыска икән",— диде кыз, коточкыч күренешне күз алдыннан уздырып. Адәм баласы күрәчәгенә каршы ашкына ди сәләр, ышанмас иде, менә ышанды... Чынлап та, хак икән: соңгы тапкыр килгән... — Бор-рыл,— дип ырылдады "җанвар". Аңгырайган башка ул "ыр-ыр" булып ишетелде.— Бор-рыл! — Бәрәч, син кеше затыннан түгелме соң? — Гөлфия, куркуын җиңеп, шәл чугын аралады. Куак төбенә ерткычтан да ямьсезрәк кыяфәтле бер адәм поскан иде. Йөзен сакал-мыек баскан, сыңар күзе утлы күмер кебек дөрләп яна. Кыз аңа текәлде, танырга тырышты. Танымады, күргән-белгәннәр арасында сыңар күзлеләр юк иде. — Бор-ры-ыл! — дип үкерде "җанвар", баягыдан да битәр катырак ырылдап. — Мин бит сине тешләмим, урман шүрәлесе, бәйләнмә.— Гөлфия кырыйга тайпылган гына иде, Сыңар күз сөякле, йонлач кулын аның биленә батырды. Көчле иде ул, кызны уч төбенә генә салып, өскә күтәрде. Гөлфия кычкырмакчы иде, кабыргалары кысылып, тыны буылды. Хәзер агачка сылый! — Тимә! — диде шул чакта кемдер. Әйтерсең урман җанланды, әйтерсең төн уртасында чәчәк атарга хыялланган йомыкый абагаларның теле ачылды. — Тимә! Хатын-кыз синең энекәшеңә нинди зыян салсын ди, Алабай. Ачуланмагыз, ханымтуташ, шундый инде безнең абзыкай, аның биләмәсендә куян да рөхсәтсез чапмаска тиеш. Сыңар күз корбанын "дык" иттереп җиргә төшереп бастырды. — Киттек, Алабай, — дип боерды теге тавыш. Чү, тукта, бу кемнең сөйләшүен хәтерләтә соң әле? Бу бит, бу... "Күрен миңа, зинһар, күрен! Мин сине ничә ел эзләдем!" — дип әйтмәкче иде кыз, өне чыкмады, тын юлы һаман ябык иде. Ник каршысында сураеп басып тора икән урман шүрәлесе?! Гөлфия ачу белән аның корсагына төртте, корсак селкенмәде, ул таш кебек каты иде. Сыңар күз аңа акаеп кына бер карагач, тиен җитезлеге белән хуҗасы артыннан сикерде. Ә кыз, буш капчык сыман, сукмакка ишелде. Саташты микән әллә? Юу-ук, Гөлфия үз аңында иде. Кәефе күтәрелгәндә, көйләпҗырлап, каш-күз җимерелгәндә, тавышын тимер күк чыңлатып бары тик Ул гына сөйләшә иде. "Мәрхүм" дип гомер дәфтәреннән сызганнар иде ләбаса! Гайбәт оясы Казанга ике генә сүз очырасы иде хәзер: Кеше исән! Тик шунысы сәер: нишләп Ул ниндидер хәшәрәтләр ияртеп ташландык урманда йөри икән? Салабаш урманы, чынлап та, күптән кыргыйланды. Авыл халкы таш йортларга тиенгәч, кайчандыр үзен җылыткан агачлар иленнән йөз чөерде. Мунчасын да газ белән яга, җиләген дә, кырын ятып кына, тау битләреннән чүпли иде. Балта-пычкы тими, машина, арба тәгәрмәчләре изми — чытырман. Үрмәкүч, гайрәтләнеп, урманны пәрәвез белән чуарлады. Гөлфия адаштырган сукмактагы очрашу табышмак иде. Димәк, аяклы бәндәләр эз суытмый икән. Бүре-төлке аулыймы болар? Алай дисәң, ау сезоны башланырга иртә. Аңа бу якларда ни калган, йә? Дөрес, Ул Күл-Елга егете иде. Ә Күмер Таудан "аккан" яшел дәрья бер очы белән ут-күршеләргә барып тоташа. Үлгән дигәннәр иде бит... Кыз елан сыман бөгәрләнгән серле сукмакка бармагындагы көмеш йөзеген ташлады. Йөзек, бүлтәйгән агач тамырына бәрелеп, тонык кына зеңгелдәде. Әле тагын киләселәр бар иде... II Яңгырга чыланып кайтты ул. Анда ук абагалар дым тарткан иде шул. Гел кәгазь кыштырдаган бинада тынлык, бүлмәләрнең ишеге шар ачылган, ә бүлек мөхәррирләре юк иде. һәммәсе дә, дәррәү эшләрен ташлап, кая киттеләр икән дип гаҗәпләнеп бүлмәсенә кергән иде, маңгаена мылтык көпшәсе терәделәр. — Әйдә аска, подвалга, иту атам! — дип әмер бирде мылтыклы. Гөлфия салкын тимер тию белән чытырдатып күзен йомган иде, әкрен генә керфеген күтәрде. Бүген аны икенче мәртәбә үтерергә җыеналар. Күрәчәк гел алдан йөгерә икән. — Тиле белән изгән, тиле белән баскан, ахрысы, дөньясы,— диде ул, "атам" дип янаган иргә туп-туры карап. Бусы ике күзле иде, яшь иде... Чәче кыска гына кырылган. Үзенә төбәлгән кыю караштан ир әзрәк каушады: мылтыгын колак төбенә табан күчерде. — һы, тиле, янәмәсе! Аның каравы сез акыллылар бергә җыелган монда! Әйдә, ишләрең төркеменә кушыл. Мин бөтенегезне дә подвалга сөрдем, башлыгыгыз Казанда ди, ул кайтканчы күселәр белән әңгәмә оештырыгыз. Аннан туңкаешып минем басуда кәбестә корты җыярсыз, яме? Язганнар гәзитәләрендә көлеп! "Әюповның кәбестәсен корт ашаган, күчәннәре генә тырпаеп калган" дип, ә! Таптырам мин сездән ул кортларны, валлаһи! — дип ярсыган иргә кыз: — Мин — баш мөхәррир Гөлфия Хантимерова, ә син кем? — диде. — Кем дип... Әюпов, рәис Әюпов инде без, Бәкерледән,— диде ир, нигәдер аның баягы ярсуы мизгел эчендә басылды. — Төшер әле, Әюпов, таягыңны! Син әллә үзеңне урманда дип белдеңме? Халыкны да шулай "атам" дип куркытасындыр, әйеме? Әюпов мылтыгын аска төшерде. — Юк ла... Ялган сырлагансыз бит. Ачу чыкты шуңа. Йөк ташыган атның башына сукмыйлар бит инде. Эшлибез бит. Авылны кузгатканга өч кенә ай. Укытып ят та бит мәктәптә тыныч кына, китереп тыктылар шул йонсыз, шәрә колхозга. Киңәшмәдә хаким, гәзитәгезне һавада селки-селки: "Әюпов, сиңа "атказанган кәбестә корты" исеме бирдерттерәм, нишләп анда корткычлар үрчетәсең!" — дип мыскыллаганда редакциягезне танк белән ишәрсең, валлаһи! — һәрберегез ишсә-сытса, журналист халкын каян табып җиткерерләр икән? Алар кәбестә түгел, түтәлдә үсми. Озын сүзнең кыскасы, тамагыңны ертса да, тәнкыйтьне чәйнәп йотарга кирәк, Әюпов,— диде Гөлфия коры гына. Бу битарафлыкка ул үзе дә шаккатты. Моңарчы түрә булып кыланганы юк иде. Рәис мылтык түтәсе белән дык-дык идән кыйнады. — Тәнкыйть белән нахак икесе ике нәрсә, кем... Гөлфия Фәләновна апасы! — Кем, Фәләнович Әюпов абыйсы, өч-дүрт көннән җентекләп тикшерербез, зинһар, ишекне ябыгыз! Күрмисезмени, яңгырга эләктем, кипшенәм мин хәзер. Аңа тизрәк җәнҗалчы рәистән котылырга кирәк иде. Урманнан ияреп кайткан уй, күченнән аерылган бал кортлары кебек, тузынган, кая төртелергә белмичә быж-быж баш кабыгында гүелдәшә иде. — Тоз түгел, эремәссең, Гөлфия Фәләновна ханым Хантимерова,— диде рәис дорфа гына.— Мин сине өч-дүрт көн күз күгәртеп көтәм дә, вәйт! Иртәгә таң зәрәсеннән тикшерү җибәр! Ату... кәгазь пычратучыларыңны атам, валлаһи! — Куй инде, Әюпов, ир-ат башың белән кәбестә дип вакланма. — Аңла, апакай бәгырь, миңа дөреслек кыйммәт. Ялганны, ир кеше булсам да, күтәрә алмыйм мин! — Әюпов көрәктән дә дәүрәк кулын Гөлфиянең борын төбендә селки башлады.— Без эре ир заты дип, үләргә яткан бәләкәй авылда дөньякүләм проблемалар чишмәссең бит инде.— Ир тагын дөрләп кабынды.— Авылының үз проблемасы хәттин ашкан чөнки дә! Алар бөтенесе дә вак, шуларны хәл итәм дия-дия үзең дә вакланасың ул! Мин кәбестәне шәһәр базарында сатып, колхозчы ике ел күрергә тилмергән хезмәт хакын түләргә хыялланам! — Сабыр, сабыр, Әюпов! Шәп аңлаттың, берсекөнгә көт. — Юк, иртәгә дигәч, иртәгә! — Кәбестә кыры төтенләп янмыйдыр ич, Әюпов. — Яна... Берсекөнгә мин әйләнәм. — Котлыйм, Әюпов. — Рәхмәт, Гөлфия Хантимерова. — Килештек, Әюпов. Иртәгә таң атканда басуда күрешербез. Рәис аңа шикләнеп карап алды. — Нигә аптырыйсың, Әюпов? Сез генә кояш белән бергә уянмыйсыздыр ла. Киткәндә подвалдагы халыкка азатлык бир. Берүк ата күрмә! — Ата ди. Эче тутыккан аның, болай гына тоттым, шәбәер өчен генә инде. Әлегә хуш иттек. Шау-гөр килеп баскычтан мөхәррирләр менә башлады. Гөлфия, ишектән башын гына тыгып: — Сәлимә, миңа сугыл,— диде. Хезмәткәрләр, "баш"ны күргәч, зарланырга дип, дәррәү аның бүлмәсенә ыргылмакчы иде, Гөлфия: — Беләм, беләм,— дип туктатты.— Әйдәгез, башта эшлик, соңрак сөйләшербез. — Белгәч, нигә милициягә шылтыратмадың? — Сәлимә түрдәге диванга җәелде.— Хәзер үк шылтырат! Кулын боргычлап, иманын үтүкләсеннәр ул бандитның! Кемне дөпелдәтмәкче диң, Сәлимә Басыйрованы, талантлы каләм иясен! Вәт дүрәк! — Талант иясе кешеләрне карага буямый, Сәлимә. Нигә Әюповка үчләштең син? Нигә ялган яздың? — Яздым, вәт яздым! Әзрәк тәнебез матурайсын дип, фотограф белән икәү чишенеп кояшта кызына идек, име? Ат чаптырып килде дә, "шәрә тәнегезне ялтыратып минем җиремне мыскылламагыз, живо өстегезгә киенегез, хәшәрәтләр! Бу сезгә пляж түгел", дип җикеренергә тотынды. Псих, үзе чыбыркы шартлата. Аның ни эше бар бездә? Ха-ха! Бабай тетмәсен тетте җыелышта. Зал тәгәрәп көлде. — Хәзер үк гафу үтен, Сәлимә! — Кемнән? — Бәкерле хуҗалыгы рәисе Әюповтан. Югыйсә мин сине редакциядән куам. Сәлимә, өстәлдәге бәләкәй түгәрәк көзгегә иелеп, чәч бөдрәләрен төзәтте. Юри вакытны суза, юри... Шулай күңелендәге агуын кырып, теленә күчерә. — Әлә-лә, бөдрәләрем турая, име? Химия ясаттырырга, име? Беренчедән, "куам" дигән сүзеңне бүтән иләктән иләмә, безләр монда таш, безләрне трактор да кузгаталмый, безләрнең өстә...— хатын бармагы белән түшәмгә төртте,— дус түрә әфәндебез корсак симертә. Икенчедән, синең көннәрең санаулы, Бабай урыныңнан очыра ди. Тәки яратмады сине картлач, име? Өченчедән, районда синең абруйга кырау сукты, бәгырь. Урманнарда тилереп йөрүләрең һәркемгә мәгълүм. Нияз Сафинны син генә үтергән, диләр. Дүртенчедән... — Авызыңны яп! — диде Гөлфия, нерв җепселләренең шартлап өзелергә җитүен тоеп. Кайда соң ул моңарчы сындырмыйча саклаган әүлия-сабырлык? Соңгы вакытта кызны ташлый да китә, ташлый да китә. —Үз авызыма үзем хуҗа, белермен кайчан ябасын! Сәлимә, җилкәсен сикертә-сикертә, ишеккә таба атлады, һәм бусага төбендә үкчәсе белән идәнне кыра-кыра: — Кабинетың зерә тузган, әммә нәстә черек, төзәткәләргә кирәк, бәгырь,— диде.— Еврейремонт модада бүген. Эһем, буят, ямат, кактыр, миңа — булачак "баш"ка — калдырма тузан эше. Мин "куам" дип шапырынмам, идән юарсың. Керләнгән дөньяны агартабыз дип көчәнгән һәрбер язучы кисәгенең муенына чиләк белән чүпрәк асар идем. Юыгыз безнең шакшыны! Ха-ха! Дүртенчедән, дидем дә, әйттермәдең, чукынчык, име? Дүртенчедән, Гөлфия Хантимерова исемле классикны Язучылар берлегеннән дә типкәннәр, ди, име? — Уф, җиз елан, синең телеңнән чәчрәгән агудан гөлләр шиңде, бакчы! — Кабул итү бүлмәсендә утырган сәркәтип Мәйсәрә пырылдамаса, Сәлимә, эчен бушатып, рәхәткә тарачак иде. — Чык тизрәк, иту каенсеңел димәм, чәчеңне йолкырмын. Мин синең югарыдагы ышпаналарыңнан өркемим! Ник шуны муеныңа атландырасың, кызым? Гөлфиянең кымшанырлык та хәле юк, тиктомалдан гына баш әйләнә, бер яндыра, бер туңдыра иде. — Мәйсәрә апа, бүлмә караңгыланды, утны кабыз әле,— диде ул, үз-үзен кочаклап. — Чү, кызым, яп-якты ласа. Кояш күзеңне чагылдыра. Абау, син нишләп калтырыйсың, бала? Өстең лычма су икән лә! — Сәркәтип хатын кофтасын аның җилкәсенә салды.— Кая, төрен. Абау, синең тәнең пешерә ләса! — Үтә ул, Мәйсәрә апа, үтә... — Сәлимә генә чирләтә сине, кызым. Арын шул бәгыреңә кадалган әрсез тигәнәктән. Сиңа усалланып алу бик килешер иде. — Минем чирем җәйге яңгыр төсле, сибәли дә китә ул, Мәйсәрә апа. Сибәләп кенә китмәде шул, сендереп-сендереп яуды. Машинасын көчкә йөртеп, капкага килеп төртелгән Гөлфияне Мәйсәрә култыклап диярлек өйгә алып керде. — Көндез үк кайт та ят, дидем, кызым. Харап, эш дисез дә үләсез. — Рәхмәт, биш ел миңа җылы өендә урын бирдең, Мәйсәрә апа. Яхшылыгыңны ни-нәрсә белән түләрмен? — Нинди түләү, кызым? Минем йорт Ходай ярдәме белән төзелгән. Яшә дә яшә! ...Өн белән төш арасында буталды ул. Күбәләккә әверелеп, урманга очты. Елан сыман бөгәрләнгән сукмак... Нишләп аяк астыннан шуа-а-а... Ә көмеш йөзек кош икән ләбаса! Әнә ул канатларын ничек матур җилпи... Кинәт аны Сыңар күз тәпиеннән эләктерә дә шатыр-шотыр чәйнәргә керешә. Аһ, әрәм итә, явыз! Ат шуңа, Әюпов, ат! Әй, ирләр тутыккан мылтык тотып йөримени?! Күрен әле, күрен, таныш тавыш. Гөлфия сине ничә ел эзли... Әманәт эзләттерә... Озак яуды бу яңгыр... Тәмам җебетте... ...Кыз манма су булган иде. "Туңам" дигәч, хуҗа хатын ике кат юрган япкан икән. Таң ата... Аллага шөкер, төнне исәнимин генә озатты. Дөнья хәсрәтеннән мае сызган йөрәк кайчандыр бер сүнәр инде ул. — Сусадыңмы, кызым? Торма, ят, хәзер чәй бирәм,— диде сак йокылы Мәйсәрә.— Төн ката бәргәләндең, кызым. — Торам әле, Мәйсәрә апа. Барасы җирем бар. — Барасы җиреңне урыныннан күчермәсләр. Ят, ят, чирле килеш ниткән йөрү ди тагы! — Ярамый, Мәйсәрә апа. Мине басуда Әюпов көтә. — Бабайга җиткерерләр, кызым. Беркая да борын тыкма, редакцияңдә генә утыр, дип акырган ич сиңа. — Ул мине барыбер кудырта. Ичмасам, тагын бер кешегә изгелегем тисен: бу санда ук, фактлар расланмады дип, Әюповтан гафу үтенербез. Иртәгә аның туе икән. Безгә рәнҗеп башламасын яңа тормышын. — Үз хатасын Сәлимә үзе төзәтсен! — И Мәйсәрә апа, хатамыни бу?! Үч белән эшләнгән яманлык инде. Мине сорасалар, кырда димә. Хәер, эш сәгатенә кайтып өлгерәм икән әле. — Редакциядә күренеп йөрмә, өйдә генә дәвалан, кызым. Шофер егет, капка төбендә тончыга-тончыга, тәмәке көйрәтә иде. — Ахык-ахык... Дүрттә тек дүрттә, Гөлфия апа. Без үрә каткан. Ахык-ахык... — Төтенләмә, җегет, һаваны бозасың. — И-и, Гөлфия апа, йөрәккә яткырып тартумыни?! Шул исне җен-пәри яратмый диде дә күрше Чатан Кәриме. Ахык-ахык... Тәмсезлеге, малайгынам! Кичә машина чыгымлагач, гаражга бикләгән идем, син аны ничек кузгаттың ә, Гөлфия апа? — Чеметеп, тел бистәсе. Йә, син кабызасыңмы, минме? — Кәничне, мин, Гөлфия апа. Безнең машина гасыр яшьтәше бит ул, "һайт" дип типсәң дә, гөлт итеп кабына. Татарстанның берәр музее борынгы экспонатка тилмермиме, сораштыр Казанда, Гөлфия апа. Кабынмый, киребеткән! Көненә ун сүтә, ун җыя аны Рамил, диген, тәмам таралып беткәнче алыгыз, диген, һә-һә! Без дә моңардан котылгач, шәп кенә айгыр эзләрбез. Җиктең — киттең! Бензин эчми, запчасть кирәкми, баерак калхузлардан солы китертәсең дә. һә-һә, кабынмый, Гөлфия апа. Айгырның маңгаена "Күмер Тау районы гәзитәсе" дип язып эләсең. Койрыгына ике лампочка беркетәсең. Фара ролен үти ул, шуңар электр чыбыгы сузасың. Сора инде җүнлерәк машина гылавадан, телең өзелмәс лә, Гөлфия апа. Хакимияттәге малайларның эчеп бәрдергән арбалары да бата безгә, ямарбыз, ялгарбыз. Ура, кабынды! Шөлләде, мине музейга аткаралар дип. — Телең булмаса, карга күтәреп китәр иде сине, лыгырдык. — Хатын да шулай ди. Ярый әле сыерлар очмый, ди. Чум, Гөлфия апа, пока борыны тыгылып төчкермәгәндә, әз-мәз чакрымны узыйк. Әле дә каныгамы сиңа Борчак патшасы? — Кем, кем, тел бистәсе? — Безнең гылаваның кушаматы Борчак патшасы бит, ишеткәнең юкмыни, Гөлфия апа? Каныгамы, дим әле дә? — Синең эшең — руль бору, энем. Чокырларны тигезләмә. — Ие инде, рульне кул бора, ә авыздан телне кем бора менә. Гылаваның шофер егетләре белән гәпләшәм мин. "Ялагайлана белми синең чәчбашың...— Әй, телемне бал корты чакты! — Шуңа сезнең арбагыз иске, утыныгыз чи",— диләр. — Чәч бит миндә генә түгел, ир-атта да үсә. — Түрә хатын-кызга Чәчбаш диләр инде, Гөлфия апа, үпкәләмә. Как-никак, син гәзитә хуҗасы. Гөлфия, бертуктаусыз такылдаган егетне ишетмәс өчен тәрәзәгә борылды. Бөтен гәүдәсенә инә кадаганнармыни, әз генә селкенсә дә, тәне авырта. Бу инәләр, дәррәү кузгалып, сул беләкне чәнчә дә, аркага күчеп, кабырга астын чокый. Кичәге хәлләр ничек тетрәндерде сине, и йөрәк! Олы юлдан төшеп, Бәкерлегә табан җилдергәндә генә машина "төчкерде". — Вәйт сиңа мә, томау борын! Басуга хәтле өч чакрым иде. Син утырып кына тор, Гөлфия апа,— диде шофер егет.— Мин, ике аяклы "джип"ны үрләтеп, Бәкерлегә элдертәм. Безнең таныш ул иптәш Әюпов. — Чү, чү, энем! Мин җәяү генә барам, ә син сүт тә җый бу тимер өемен. — Баш өсте, Гөлфия апа! "Ник йөрәк калтырамасын,— диде ул, яңгырдан кипшенгән юл читеннән әкрен генә атлый-атлый.— Биш елда биш көн ял итмәгән кеше бит мин. Гомер су кебек ага... Теге яра һаман төзәлмәде. Учагында җылынырга гаилә юк, бала-чага юк... Әй газиз Аллам, онытылып гашыйк булырдай ир затым да юу-ук! Кайда ул, кайда-а? Хәлсез йөрәкне дәвалап терелтер дә дөньяның матурлыгын тоеп яшәтер иде бу мәхәббәт..." Кыз иелеп туфрак учлады. "Шушы балчыктагы тузан бөртекләре кебек, галәмдә дә син яраткан адәм исәпсез-хисапсыз, әй газиз Раббым! Миңа насыйбы гына яралмаган, ахрысы. Ялгыз картаерга язган микән?" Гөлфиянең иңбашына, йоклаганда бөтәрләнгән канатларын төзәтер өчен, көяз алсу күбәләк кунды. "Җырымны тыңлыйлар" дип, сөенә-сөенә тургай сайрады, чык тамчысы белән битен юган төклетуралар, чырык-чырык көлеп, зәңгәр күзләрен ачты... Яңа туган иртәдән сабый исе аңкый иде... Туу хисен тояр өчен адәм баласына таң атканны күзәтергә кирәк икән. Табигатьтә көннең өр-яңадан тууына ишарә бар, ә кешедә — юк... Аның яшәешендә таң атмый, ул нибарысы йокыдан гына уяна. Кичәге уйлар, кичәге мәшәкатьләр, кичәге авырулар тагын кабатлана. Кәбестә басуында кызны Әюпов куып тотты. — Санадыңмы? Ничә данә? — диде ул җитди генә. Таң белән әсәрләнеп дөньясын оныткан Гөлфия: — Нәрсә? — диде. — Соң... кортларны, дим. Максатың шулдыр бит?! — Әюпов... Кулындагы кәчтүмеңне ябынырга мөмкинме? — Мә, рәхим ит. Нинди тамаша халык соң болар? Берәүләре анадан тума чишенә, икенче берәүләре кат-кат киенә. Эчтә боз иде. Менә ул кул-аякларны туңдыра башлады. Кызу җәй уртасында зәмһәрир суыклы кышларга илтеп ташлаган бу зәхмәт чир, күр син, азмакчы була. — Кәбестәләреңнән салкын бөркелә, Әюпов,— дип көлемсерәде кыз. — Нинди генә гаепләр такмыйлар безнең басуга. Кәҗә көтүе җибәрәм, валлаһи! — Син гел шундый дорфамы, Әюпов? Иртәгә өйләнәсе егет, әзрәк елмай! — Шәп киңәш, валлаһи! Нишләдем мин, ә? Ник бу кадәр чәбәләнәм, ә? Ир башым белән, ә? Чәнчелсен кәбестәләре! — Үрсәләнмә, шушы санда ук "расланмады" дип бастырырбыз, Әюпов. Кәчтүмең өчен рәхмәт. Мә, үзең ки. Хуш! — Исән генә яшә, Гөлфия,— диде рәис, елмаеп.— Минем исемем Җәүдәт, яме? Гафу, гафу, анда сезнең арбагызны сүткән Рамил, өч көнлек эше бар әле аның. — Ашыкмасын, мин урман буйларында йөреп киләм,— диде Гөлфия. — Урман моннан гына якын күренә, яшел төс күзне алдый ул, Гөлфия. Аягындагы шәһәр чабатасы чакрымнарга чыдамас шул, әйдә утыр! Егет үзенә-үзе чокыр казый иде. — Син Күмер Таудагы хәлләрдән хәбәрдар түгел бугай, Әюпов. Мин баш мөхәррир саналсам да, хокуксыз "баш". Миңа киңәшмәләрдә катнашу, хуҗалык җитәкчеләре белән аралашу, авылларга чыгып әңгәмәләр кору катгый тыелган. Сәлимә Басыйрова йөри безнең андый җирләргә. Минем белән очрашкан рәисләрне шунда ук эшеннән бушаталар. Җәүдәт ышанмады: — Син шаян кыз икән, Гөлфия.ц — Әйе, елаганда шаяртам мин. Йә, хуш, Әюпов! — Кузгалма, дим, утыр! Утыр, диләр! — Егет аяк тибеп кычкырды.— Ялындырсаң, алам да ыргытам хәзер машинага. Мин Бабайдан курыкмыйм, без җебегән малайлар түгел! Нигә ирегеңне кыса ул синең, ә? Чит-ятларга кем түгелә ди. Күңел савытың ташыса да, дәшмә инде. Биш елда беркемгә дә зарланмады Гөлфия. Җыйды да йөрәгенә бикләде, җыйды да бикләде. — Мин болай да күп сөйләдем, Җәүдәт. Алда сулы чокыр, бата күрмә. — Алда чокыр, артта чокыр, җаннарда гына такыр... Рифмасы чатанлый, әйеме? Безнең авыл китапханәсендә бер китап бар. Тышы таушалган, битләре теткәләнгән. Язучысы — Гөлфия Хан. Синекеме? — Минеке, Әюпов. — Гөлфия Хан... Гөлфия Ханбикә. Укымадым әле, гафу. Сиңа минем белән күңелсездер, ниндидер пүчтәк кенә хуҗалык рәисе тел тегермәнендә сүз тарттыра, әйеме? — Әюпов, әгәр син мине урман авызында төшерсәң — бик күңелле булыр иде. — Без алган әйберебезне урынына кире илтеп куярга гадәтләнгән, Гөлфия. Урманда ни йомыш? Аллам, бәйләнчек сыңары икән бу егет. — Йөзегемне югалттым, берәүнең истәлек бүләге иде. Шуны эзлим, Әюпов. — Чытырман эченнәнме? Монда бабаңның кырык икенче үлчәмле галошы төшеп калса да табалмыйсың. Үзеңнең дә исән-имин чыгуың икеле. Беркөнне урман өстендә вертолет бөтерелде-бөтерелде дә аска чумды. Кайчан күтәрелер дип көтә-көтә муен тамыры зәңгәрләнде. Шоферны сакка бастырдым, ул кояш баеганчы күзләде, юк, вертолетны йотты Салабаш. Җә, шул галәмәттән соң ничек мин хатын-кызны ялгызын гына карурманга кертеп җибәрим ди! Әйдә, икәү кармалыйбыз. Әнә теге кәкре каен — тамга ул. Сукмак очы шуннан башлана. Йә, кит инде, Әюпов, Алла хакы өчен кит! Бар, кәбестәләреңне караклардан сакла. Чынлап та, быел син табышлы хуҗалык. — Вертолет, дисеңме, Әюпов? Бөркеттер ул, куян аулагандыр. — Минем күзем очлы, Гөлфия, айдагы тапны да күрә. Әнә күктә нокта кадәр генә кош. Хәзер, хәзер! Бүген мылтык корулы безнең.— Егет машинасыннан мылтыгын тартып алды. Кыз: — Атма! — дип, аның беләгенә ябышканда, колакны тондырган гөрселдәү тып-тын урманны сискәндергән иде инде. Нәни нокта да зурая-зурая җиргә якынлаша иде. — Тилгән, чебигә китеп барышы иде,— диде Җәүдәт, авызын ерып. — Кансыз,— диде Гөлфия. — Кулың салкын, беләкне туңдырды. Кар кызы, ахрысы, син, — диде егет.— Мә, җылын! Ул кәчтүмен кызның җилкәсенә япты. Гөлфия дер-дер калтырап түмгәккә утырды. Ә Җәүдәт сызгыра-сызгыра урман кырыеннан китеп барды. Хәерсез иртә! Бер якта — зәхмәт чир, икенче якта — сыланчык Әюпов. Вертолет, диме? Күктә нәрсә генә очмас та, Салабаш нәрсә генә "йотмас". Урманда аланнар әзмени! Ул да анда ята... Кыштыр-кыштыр үлән ярып, Әюпов әйләнеп килде. Кулында зәңгәр мәтрүшкә бәйләме иде. — Мә, сөттә кайнатып эч тә юрганга төренеп ят, чиреңне "теле" белән ялый. — Нигә ялагайланасың, Әюпов? — диде Гөлфия.— Фактлар расланмады дип бастырам, дидем бит. Кортсыз синең кәбестәләрең, кортсыз! Егет аңа озак кына карап торды да: — Мәшәкатьләнмә, хәзер аның кирәге юк инде,— диде.— Менә синең хәлләр йөзек эзләүдән узган, утыр, озатып куям, иптәш баш мөхәррир. Авызына йозак элделәрмени, әрсез юлдаш бүтән дәшмәде. Мәйсәрәләр капка төбендә дә коры гына хушлашты ул. Аңламассың бу ирләрне! Кәбестә кебек җиде катлы икән алар. Кичә исемен акларга кушып, бөтен редакциягә шаулады, ә бүген "кирәге юк", имеш. Гөлфия сөт белән үлән төнәтмәсе әзерләде. Җылына төсле... Аркасыннан кемдер кулы белән сыйпый төсле... Абау, Әюпов кәчтүме?! Ул аны бирмәгән ләбаса! Нәрсә җылыта дисә... Әюпов икән лә... Менә хәерсез! Кыз аны иңнәреннән кагып кына төшермәкче иде, тәне шәрран ярды: "Тимә-ә-ә!" Рәхәт җылы иде бу, рәхәт җылы. Кыз үзалдына кызарды. Иртәгә берәүсенең хәләле буласы ят ирдән җылы урлаган угры хатынга охшаган иде ул. Андый хурлыклы исемне күтәрүеңә караганда, туңып үлүең мең өлеш артык иде. Соры кәчтүм элгечкә "асылынды". Гөлфия, үлән эчеп хәлләнәм дә урманга китәм дип, башын мендәргә төрткән генә иде, тансык йокы, гәүдәсенә уралып, керфекләрен йомдыртты. Көн йоклады кыз, төн йоклады. Кузгалам дисә, буыннар таралган иде. Ул уянганда, яңа таң аткан иде. Гөлфия генә кичәге, Гөлфия генә иске... Әмма йөрәккә укмашкан боз эрегән иде. — Сөбханалла, елмаясың, кызым,— диде Мәйсәрә.— Мәрхүмә әбием әйтмешли, иштең йокы кибәнен. Мендәр белән юрган да дәва шул. — Дөньяларда ниләр бар икән, Мәйсәрә апа? Бәлки, минем урындыкка Сәлимә җәелгәндер? — Җәелмәгән, җәелмәгән. Аңа ди синең белән ярышу. Бабайны олактыралар, имеш. Морҗадан утсыз гына төтен ургылмый, дөрес, диләр, кызым. — Шатлыклы хәбәр түгел, Мәйсәрә апа. — Ничек? Әллә син аңышмадың инде, кызым? — Аңладым ла, Мәйсәрә апа. Аңа каныкмасыннар иде. Ул гадел һәм намуслы хаким. — Әстәгъфирулла, Борчак патшасымы? Синең тормышыңа таяк тыгып бутаган кешеме? — Аның гаделсезлеге шәхсән миңа гына кагыла, Мәйсәрә апа. Минем хакта аңа урынбасарлары гел ялган ташыды. Ул аларны дөрес фикердә дип уйлады. Кирелегем дә булышкандыр. "Күрдем" дияргә иде миңа. Шул сүз хакимнең иң сөекле бәндәсе чутында йөртәчәк иде. Их! Үкенмим анысы, тамчы да үкенмим. ...Күмер Тауга эшкә билгеләнгән көннәр иде. Ниязның үлеменә әрнеп урман буйларын буйлаганда, ул куе үлән арасында ниндидер җан ияләрен шәйләде. Әллә бүре, әллә кабан дуңгызлары әүмәкләшә иде, ап-ачык күрмәде, чөнки керфекләр яшькә чыланган, гүя тирә-якта куе томан белән эретелеп яңгыр ява иде. Кич белән хаким кабинетына чакыртты. — Мин ялда чакта сине Казан безгә сылаган икән инде, бигайбә,— диде хуҗа, каш астыннан гына сөзеп.— Каладагылар киңәшергә яратмый.— Хакимнең пеләш башына чебен кунып аптырата, шуңа ул әледән-әле кулы белән буш һаваны "дөмбәсли" иде.— Безнең танышу матур чыкмады, ай-яй! — Кәефегез юк бугай, Әмирулла Дәминович, соңрак керермен,— диде Гөлфия. — Причем кәеф? Урман буендагы танышуны әйтәм мин, Хантимерова. Ай-яй, матур чыкмады. Син чаба идеңме анда, чәчең-башың туздырып? — Мин. Әйе, мин. Ничек таныдыгыз? Без моңарчы кайдадыр күрешкән идек мәллә? — Апаң таныды, Хантимерова! — Ялгышасыз, минем Күмер Тауда туганнарым юк. — Редакция хезмәткәре Сәлимә апаң, алайса. Син чүт кенә өстебезгә басмадың, Хантимерова. Хәйләләмә, син бит безне күрдең. — Күрмәдем,— диде Гөлфия тыныч кына. — У-у-ух! — Хаким бала башы кадәр йодрыгы белән өстәлгә сукты. — Кире-е! Во-он, чурту матыр! Иртән телефон шылтырады. — Кер, живо, Хантимерова! — диде хаким боерып. Хакимият күршедә генә иде, баскычта әрлән кебек як-якка каранакарана аппарат җитәкчесе Фәлинов таптана. — Исәнмесез, Фәлинов! — диде Гөлфия. — Фәлин исемле безнең бабай, Фәлин,— диде бәләкәй түрә, — "и" хәрефенә басым ясагыз, Гөлфия Әнвәровна, ямегез. Сез кичә Әмирулла Дәминовичны нык кына борчыдыгыз шикелле. Бездә тәртип болай: хуҗа нәрсә генә дисә дә, ул — хаклы. Буйсынуның берничә кагыйдәсен дә хәтер дәфтәренә теркәгез, ямегез. Мәсәлән... — Кагыйдәләрегезне маңгаегызга ябыштырыгыз, Фәләнов! Акъярдагы яңа вазифасының вак уеннар белән башлануы аның җанын рәнҗетә иде. — Фәлинов, Гөлфия иптәш, Фәлинов,— диде вак түрә төзәтеп. — Уз, уз, Хантимерова,— дип, каршы алды хуҗа Бабай, хәтта аппарат җитәкчесеннән чәй дә керттерде.— Татулашыйк әле без, Хантимерова, каләмчеләр белән бозылышу ярамастыр. Миңа илле өч яшь тула. Хатын белән утыз өч ел яшибез. Рауза апагыз балалар бакчасы мөдире. Чиб-бәр хатын, акыллы хатын.— Хаким иренен очлайтып чәй шопырды.— Тамак кибә. Син дә эч, тартынма, эч. Кайда эшләдең син элек? Ә-ә, "Яшьләр"дәмени? "Яшьләр, яшьләр, кыю халык" дип җырлыйлармы әле? Кыюланып ни пычагым кырырсың икән? Син, пример, үзеңне кыю дисендер инде, Хантимерова. Сүз көрәштереп кенә батырайсаң иде! Хатын ишетсә, ничек җайларсың, ну, халык... Халыкның сабынлы теленә эләксәң, юып бауда киптерә инде. Казанга жалу язарлар әле. Үз гомеремдә бер уҗым чәйнәдем, шуны да костыралар. Миңа исем-абруем кыйммәт, Хантимерова! Күрдем диген, җә. Хакимнең йөзе мескен иде. — "Күрдем" дисәм? — Вот молодец! Күптән танырга иде, Хантимерова! Синең дәшмәвең алтынга тиңләнер. Ул алтынга миннән фатир, яңа машина, бинагызга җиһазлар, ремонт... Нинди гозерең бар — туры миңа! Ишек һәрвакыт ачык. Гөлфиянең кунакханәдә ике көн тараканнар белән сугышып йокысызлыктан күзләре кызарган иде. Аны сәркәтип хатын: — Икебезгә дә урын җитә,— дип, үз өенә алып кайтты. Кешегә салынып яшәве кыен инде, берәр куыш бирсәләр, үз оям, дияр идең. Редакциянең "кылдырчасы" да лаеклы ял сорый, тимер дә искерә-туза. Әмма ул боларны хәрәмләшеп җыярга тиешмени? Намусын сатыпмы? Кыз тирән итеп сулады да: — Алдарга яратмыйм, күрмәдем шул, — диде. Хакимнең чыраена камчы белән сыздылармыни, яңаклары буй-буй кызыл сызыклар белән чуарланды. — Ханти-ме-рова! Син куенындагы шартлаткычны миңа кайда томырырга ниятлисең? Сессиядәме? Президент очрашуларындамы? Күрдең син! Күрдең, күрдең, әшәке кыз! Хуҗа өстәлдәге яшел төймәгә төрткән иде, йөгереп Фәлинов керде. — Боерыгыз, Әмирулла Дәминович! — Кем син, Фәләнов... Тыңла... — Фәлинов мин, Әмирулла Дәминович! Фәлинов, "и" хәрефе анда. — Миңа син — Фәләнов, аңгыра! — Сез хаклы, Әмирулла Дәминович. Мин Фәләнов. — Менә моны,— хаким Гөлфиягә ымлады,— хакимият тирәсеннән урам себеркесе белән себерегез! — Баш өсте, Әмирулла Дәминович.— Фәлиновның йөзенә татлы елмаю җәелде. И-и, кемнедер суктырсалар, рәхәт тә инде бу түрә-бәләкәчләргә! Сабый бала кебек сөенәләр. — Хантимерова утырышларда, очрашуларда катнашмый, хуҗалык, оешма җитәкчеләре белән сөйләшми, аның бурычы — гәзитә чыгару, и вәссәлам! Ү-тә! — Баш өсте, Әмирулла Дәминович! Фәлинов койрык сыман арттан тагылды. — Кисәттем бит, Гөлфия Әнвәровна! Тыңламадыгыз. "Без Казаннан" дип борын чөймәгез, ямегез. Күмер Тауның үз тәртипләре монда. "Яшьләр"дәге анархия юк. Безгә яраклашмасагыз, эшегез хөрти. Шул көннән соң редакциядә бер "баш" икегә "ярылды". Цирктагы шамакай кебек төрле-төрле төсләргә буянган хатын: — Кәгазьдә — син, гамәлдә — мин мөхәррир,— диде. Ул хатлар бүлеге мөдире Сәлимә иде.— Бабай бөтен чара-мараларда мине йөртәчәк. Чибәрлегем бар, телем бар, хәйләм дә бер капчык, хатын-кыз шуның белән алдыра инде, каләмдәшкәем. Әмма диңгез белән камалган "утрауда" яшәсә дә, Гөлфия район тормышыннан хәбәрдар иде, ни хикмәттер Сәлимә редакциягә кайтып та өлгерми, ә өстәлдә бәйнә-бәйнә язылган мәгълүмат ята. Гөлфия сәркәтип хатыннан: — Кем эше? — диде. Мәйсәрә җилкәсен генә сикертте. — Күктән явадыр, кызым. — Алайса, түшәмне яматырга икән,— диде кыз. Беркөнне "хәбәрче" тотылды. — Мин сине үз кызым күек якын итәм, шуңа булышам да,— диде сәркәтип хатын,— син намуслы бала. Мә, министр киңәшмәсеннән репортаж. Ашыгып язганга хәрефләрем уңгасулга авышты. Башта Сәлимә, үзеннән алдан "йөгергән" хәбәрләргә тузынып, Гөлфиянең ишегенә тибә иде: — Җенле! Җеннәрең сырлыйдыр сиңа! Ник минем ипине ашыйсың?! Урманыңда ят тилереп-саташып, яме! Тыгылма хәбәрләргә! Яки язма астына минем фамилиямне куйдыр. Бабайдан йоныңны йолкыттырам итусә! Мин бит "ярты баш"! Аңа беркем дә теләктәшлек күрсәтмәгәч, "ярты баш", беләкләрен талдырып, агымга каршы йөзмәде. — Әйдә, языгыз, яз,— диде.— Мин хәбәрдән гарык. Ниемә ул миңа? Балда-майда йөздерәләр. Казаннан фәлән, фәлән абзыйлар килгән иде. Таныштык. Всегда поддержим, диләр. Ул табын, малайлар! Җаның ни тели! Кара уылдык, симез-симез кызыл балык, ит, бәлеш... Күбенгәнче ашадым. Менә ничек кикертә. Сәлимәгә Бәйрәмбаш дигән кушамат тактылар. Ул бердәнбер сәркәтип хатыннан гына шүрли, коридорга Мәйсәрәнең шәүләсе төшсә дә, бүлмәсенә шыла иде. III Кулы белән утлы күмер тоттымыни, кәчтүмне тиз-тиз генә бөтәрләп, сумкасына тыкты Гөлфия. — Син ашыкма, ә мин кузгалам, Мәйсәрә апа. Хуҗабикә борынын җыерып иснәнде. — Өйдә ирләр исе бар сыман. Кыз ишетмәмешкә салышты. — Бер-ике сәгать редакциядә кәгазьләрне караштырам да... — Тагын урманга теркелдисеңме? — дип бүлдерде Мәйсәрә.— Кызым, балам, зинһарлап үтенәм, ташла, ташла тилерүләреңне! Үлгән артыннан үлмиләр! Ул газапларың ничек чирләтмәсен ди. Озакламый, бәлкем, Күмер Тауда блач алышыныр. Бәлкем, яңа хаким синең дәрәҗәң белән санлашыр. — Соңгы тапкыр, Мәйсәрә апа. — Кичә дә соңгы иде, бүген дә соңгы. Догаларыңны укып, мәрхүм дустыңның рухына багышла да, тынычлан инде син, кызым. Рамилгә ныгытып әйтәм, һичьюгы, сине урманга ташымасын. Баш мөхәррир капканы ачкач та иң беренче: "Урман пошлимы?" — дип шаярткан шофер егет авызына су капкан иде. — Эшкә, егет,— дигәч кенә, ул җанланды. — Гөлфия апа, Салабаш урманына сыңар күзле ата шайтан ияләшкән, ди. Ничек, мәйтәм, безне бумаган, каһәр. Әле бит син имән агайлары белән хозурланганда, мин кәкре каен төбендә черем дә иткәли идем. Бүтән анда якын бару юк! Бр-р, бала йоннарым тырпайды. Гөлфия, тавышының үзгәргәнен сиздермәс өчен, учына йөткерә-йөткерә: — Тагын кемнең әкиятен чәлдердең, тел бистәсе? — диде. Егет, кулын рульдән алмаш-тилмәш ычкындыра-ычкындыра, сөйләргә кереште: — Минем бабайның хатыны... — Шыттырма, тел бистәсе, синең бабаң үлгән бит. — Минеке түгел, хатынның әтисенең хатыны. — Вәт мәзәкче! Бабайның хатыны сиңа әби тиеш лә. — Әй, бабайның хатыны ни, әби ни, аермасы юк. Менә бабайның шул хатыны, ну әби, кортлы безнең, Гөлфия апа. Үзе зрә яшь, туксан икедә генә. — Хатыныңа утыз, әбиеңә туксан ике. — Кара, боларның яшь аермасы зур, әйеме, Гөлфия апа? Кортка беркөнне тирги мине. Себеркеңдә өч кенә яфрак, өч тапкыр чабынсаң, ботаклары гына кала да аркам тырнала, ди. Эссе ләүкәдә ике сәгать чабына бабайның хатынының әнкәсе, вәйт кортлы! Киткән төнә әбиең урманга, имән себеркесенә. Сындырыпмы-сындыра икән агач ботакларын. Каршысына тып итеп килеп басмасынмы сыңар күзле шайтан. Тешләрен шыгырдата, ди. Догаларымны укып өрдем, ди, әбинең әнкәсе, кузгалмый, ди, шайтан абзаң. Карчык авылга хәтле йөгергән. Чаба-чаба чалыш аяклары турайган дажы, Гөлфия апа. Өйдәгеләр аны "акылга җиңеләйгән" диләр. Мин ышанам. Намаз карчыгы алдашып гөнаһка батмас. Ни хаҗәтемә ди корткага шыттыру-пыттырулар? Дөресме соң, җен-пәри затлары бармы дөньяда, Гөлфия апа? — Син бар бит, тел бистәсе, ник алар булмасын ди әле. — Бәрәч-пәрәмәч! Нишләп минем күземә чалынмый икән пәриҗанкисәккәйләр? Кысып-кысып кочаклар идем. — Җирдә техника үкерә, күктә самолет оча, фатирларыбызда телевизор, музыка акыра. Җеннәр генә түгел, тимер башлы, тимер йөрәкле робот та качар иде. Табигатьтән аерылгач, маңгай күзләребез дә томаланган. Шул-лай, без — дөм сукырлар,— дип көлде Гөлфия, ә үзенең эче поша иде. Әнә туксан ике яшьлек карчык та юлыккан урман ияләренә! Сыңар күз ышыклаучы пәрдә, ә пәрдә артында — Ул! Ни йөрәгең белән түзеп утырасың, Гөлфия, чытырманны айкап эзлә. — Рамил, бүген синең ялың, яме? Машинаны күләгәгә яшер дә дүрт ягың кыйбла. — Арбаның нормасы тулды, Гөлфия апа. Кабызып та азапланма, төкерек белән генә ямаган идем чыбыгын,— диде шофер егет хәйләләп.— Урман үтүт. — Элсә, бу карчык бабайның хатынының әнкәсе инде. Сыңар күзле шайтан, коточкыч ямьсез, ди бабайның хатынының әнкәсе. — Эһе, малай. Ул, каударланып, баскычтан менде. Кулындагы сумкасын ишектән генә ыргытмакчы иде, артта кемдер тамак кырды. — Таптап узасың, Гөлфия. — Уф, син икән, Әюпов. Бүген туй дигән идең түгелме соң? — Әйе, шулайрак иде дә... булмады... Син минем өйләнә торган кәчтүмемне киеп киткәнсең. — Көлдермә, Әюпов. Иске ич ул. Җәүдәт ишек ачкычын борды. — Бүлмәңә рәхим ит, Гөлфия. — Рәхмәт. Мин сине кисәттем, җегет. Бабайның "кара исемлеге"нә эләгәсең, бел. — Көлдермә, Гөлфия. Терелдеңме? — Рәхмәт, үләннәрең шифалы икән. — Кая, кулың җылынган микән? — Әрсезләнмә, Әюпов. Инде сиңа ни кирәк? — Ни кирәк, ни кирәк...— Егет ян тәрәзә кырыена басты да бармагы белән чык-чык пыялага чиертте.— Мин төнлә тилердем... Өйдәгеләр һуштан язып егылды. Ак күлмәкле кәләш кыз атасы йортында елый. Кыңгыраулар чыңламады. Кыскасы, өйләнеп булмады. Тыштан үткен томшыгы белән кош чукый диярсең, пыяла зеңгелди. Әюповның да кулы зур... Сыңар күзнең дә... Дөнья ирләр учында: теләсәләр — төзиләр, теләмәсәләр — җимерәләр... Кыз, үзенә төбәлгән күзләрдән оялып, өстәлдәге кәгазьләрне рәтләгәндәй итте. — Өйләнү-өйләнмәү — синең шәхси эшең инде, Әюпов. Кичер, мин ашыгам. — Мин дә ашыгам, Гөлфия. Без бергә ашыгабыз икән. Әйдә! — Алдан ук кисәтәм, Әюпов, миңа тагылма. — Тагылмам, мин койрык түгел, янәшә барырбыз,— диде Җәүдәт төрттереп. Гөлфия ярсый-ярсый иске "арба"ны кабызырга маташты. Кабынмый, хәерсез тимер өеме. Ә ирен читләренә елмаю кунган егет аны читтән генә тамаша кыла. "Авызыңны яп, чебен керә", — диде кыз, эченнән генә, һай, ул да тупасланды! Нәзакәтле иркә, ягымлы Ханбикә салкында чәчкәсе туңган гөл кебек кадый, чәнчи... — Йә, җегет, артык елмайма, кояш көнләшер. Кайда тырантасың? — Салабаш урманынамы, Гөлфия? — Миңа шунда, ә синең соңгы тукталышың — кәкре каен. Ишеттеңме, Әюпов? — Безнең бабай колакка катырак иде. Йогышлы чир бугай ул. — Мин шаярмыйм, Әюпов. Зинһар, үземчә яшәргә ирек бир. — Икәү эзләсәк, йөзегең тизрәк табылыр иде. — Җөдәтмә, Әюпов! — Әюпов та Әюпов! Җәүдәт минем мулла кушкан атым! Егет юри түмгәкләр өстеннән сикертеп узды. Башы бәрелмәсен өчен, гәүдәсен урталай бөкләде Гөлфия. — Әнә кәкре каен! Мине төшер дә үзең кире борыл,— диде ул, тәкәббер егеткә рәхмәт тә әйтмичә. Җәүдәт тә хушлашып мәшәкатьләнмәде, машина көпчәгеннән чирәмле балчык кисәкләре сиптереп, кискен генә авыл ягына борылды. Үпкәләде. Серкәсе су күтәрми икән лә. Әрсез "койрык"ның өзелүенә сөенсә дә, шомлы тынлыкта изрәгән урман өркетә иде. Кыз, бер-берсенә чуалып үскән тәбәнәк куакларны якякка этәреп, эчкә үтте. Менә-менә кайдадыр поскан Сыңар күз җилкәсенә сөякле бармакларын батырыр кебек иде. Ике адым атлагач, артка чигенде. Юкка йөри, юкка маҗаралар эзли. Әле ул акылына килеп, үз теләге белән кабачак тозактан котыла да ала, кире чыгып, котыра-котыра машина куган Әюповка кул да изәп өлгерә. Йа Ходай, нишләргә соң инде?! Сыңар күз аны өнәмәде. Бик җенләнсә, ботарлап ыргытырга да күп сорамас. Дөньясы кая табан тәгәри: көпә-көндез кеше үтергәндә, чебен дә безелдәмәгән аулак карурманда көчсез генә хатынны имгәтеп ташлау чүп кенә ул. Күкрәкне ярып, тагын ике йөрәк тексәң инде. Берәү генә түзми монда, түзми. Аяк астында шырт та шырт кипкән ботаклар сына, үз адымыңнан үзең куркасың: кемдер карап-күзәтеп тора сыман. Кемдер эзеңә үк басып килә төсле. Гөлфиянең сизгер борынына ис бәрелде. Черегән яфрак исе аңкыган дымсу һава тәм үзгәрткән: учакта ит көйдерәләр. Кайчакта хуҗалык рәисләре, Бабайдан яшеренеп, аулакта сыйлана. Тик алар Салабаш урманына йөрмиләр иде бугай. Кыз күкрәктә тукран кебек тукылдаган йөрәген учы белән кысты. Сабыр, сабыр, туган, ике тапкыр үлмиләр. Әманәт йөкләмәсәләр, ул бүлмәсендә хәреф хаталары гына чүпләп утырыр иде, аның исә андый сайлау мөмкинлеге юк, тармакланган юлларның барысы да урманга илтә... Нәкъ үлемгә илткән кебек. Анда да мең сукмакка кереп адаш, әҗәлең барыбер сиңа дигәненә китереп чыгара. Кошлар да ачыклыкта гына сайрый икән. Караңгыда абагалар рәхәт чигә. Серле әйбер гел тирәнрәк яшеренә шул. Әнә Ул да җир астыннан юл салган, ахрысы. Урманда нишли икән, йә? Гөлфия, йөзек тәгәрәгән урынга җиткәч, чүмәшеп, кулы белән агач төбен капшады. Юк йөзек, юк! Кинәт баш очында әлсерәгән җанвар мышнады, тураерга да курыккан кыз аның зур гәүдәле икәнен чамалады. Кисәк кенә аягына баскан иде, чәч толымыннан эләктереп, артка авыштырдылар һәм, күкрәгеннән бау белән уратып, агачка бәйләп тә куйдылар. "Сыңар күзле шайтан! Сиңа урман тар мәллә?!" — Тик тор-р,— дип ырылдады "җанвар". — Хуҗаңны чакыр! — дип инәлде Гөлфия.— Чакыр хуҗаңны! Минем аңа сүзем ба-ар! Китмә, шайтан токымы! Сыңар күз аның ялваруларын колагына да элмәде, ул урман тынлыгында эрегән иде. "Шул кирәк сиңа! — диде кыз, үз-үзен камчылап.— Әюповны ияртергә иде". Койрык, янәсе. Сер чәчми, сер түкми, имеш. Рәхәтме инде хәзер агачка берегеп "үсүләре"! Кайчан ычкындырыр бит Сыңар күз. Тукта әле, нигә Әюпов өйләнмәде икән? "Өйләнә торган кәчтүмне киеп киткәнсең..." һе, кызык... Бу бауны юкәдән ишкәннәр бугай, чәйнәсәң дә өзелмәс. Күпмегә чыдар икән Гөлфия? Тугыз яшендә ул урманда адашкан иде. Кояш баеды, караңгылык инде, кычкыра-кычкыра тамак карлыкты, абына-сөртенә чаба-чаба аяклар арыды... Кыз, яктыга чыгам дип, гел эчкә кергән икән. Өч тәүлектән соң таптылар. Олылар: "Кайда йокладың? Нәрсә ашадың?" дип төпченде, дус кызлары: "Абага төнлә чәчәк ата икән, аны каптыңмы?" — дип тинтерәтте, ә ул берни дә сөйләмәде. Әтисе аучы иде, әгәр, әгәр... бүре балалары белән бергә йокладым, дисә, гайрәтле ата йомры йомгакларның өнен туздыра, ә аналарын үтереп, тиресен туный иде. Гөлфиянең елый-елый йөзе өрелгән иде, тозлы күз яшьләре бит тиресен әчеттерә, ярылган иреннәр әрни. Соры бүре, шуны сизгәндәй, кытыршы теле белән яңакларын ялап юды, төнлә кызчык туңмасын дип, җылы сыртын терәде. Гөлфия үзалдына йомылгач, әниләре: "Курку башына бәргән",— диделәр. Бәргәндер, мөгаен, бит кыз шуннан соң язу белән сихерләнде. Геройлары — урман да бүре, урман да бүре иде... "Яшьләр"гә дә ул урман турында хикәя тотып килде. Баш мөхәррир Нияз исемле авылдаш егет иде. — Теге чакта синең миеңә каты суккан икән шул, әле һаман айнымагансың,— диде ул һәм "иҗат җимеше"н, шытырдатып ертты да, чүп савытына томырды.— Син үзеңне безнең каләмдәш дип сана, Гөлфия! Хәзер үк эшкә кереш. Бүтән агачкуакларда, төлке-бүреләрдә чокынма, Кыргый дигән даның таралыр. Язардай нәрсәләр буа буарлык безнең илдә: төзелешләр, оешмалар, җыр-биюләр, театрлар... Каләмеңне сәясәт карасына да манма, ул да урман кебек: караңгы һәм куркыныч. Анда кеше атлы ике аяклы "бүреләр" дә дәү корсаклы, казык тешле, кызыл күзле; буып каныңны эчәрләр. Гөлфиянең кушаматы Киребеткән иде. Ничек инде, ул бу кушаматына хыянәт итеп, җаны карышкан эшкә кул тыксын ди! "Баш"ның киңәшләренә төкереп, нәкъ сәясәт турында яза башлады кыз. — Ярыйсы гына әвәләгәнсең чи камырны,— диде Нияз.— Урысны черетеп сүккәнсең. Дер калтырар инде Мәскәү, синең язмаңны укыгач. Кеше сүгү көчсез татарның чире, алга табан белеп эш ит, авылдаш. Иркен далада тояк үткенләгән ярсу атка охшаган иде Гөлфия. Җил белән ярышып әй чаба, әй чаба! Аны берәү дә туктата алмый. Ни пычагыма иде аңа сәясәт?! Ишеккә борынын кыстырсалар — кулын, кулын кыстырсалар — аягын тыккан ахмак иде ул. Ахмак, ахмак! Бәлки, бу язмаларны бастырган кеше, аның белән чагыштырганда, ун мәртәбә ахмаграк булгандыр? Гөлфиянең маңгаена сугарга иде. "Дөньяны үзгәртергә хыяллансаң, кияүгә чык, бала үстер", дияргә иде. Үзең үзгәрмәсәң, дөнья мәңге үзгәрәсе түгел. Адәм баласы аяк астындагы бозны ватмыйча, кәйләсе белән Җир шарындагы дәү бозга кизәнә, ә бит ул әүвәл үзе басып торган нәни шугалакка таеп егылачак. Нияз аны күрәләтә очындыра иде. Гашыйк ир көпшәкләнгән язгы кар кебек икән: кояш әз генә елмайса да, җебеп эри. Җыелышларда ул авылдаш кыздан күзен ала алмый, әйтерсең бүлмәдә алар икәүдән-икәү генә, әйтерсең бүтән хезмәткәрләр җансыз сын иде. Ләкин Гөлфия егетнең эчкерсез хисләре белән уйнамады. "Файдаланыйм" дигән явыз ният тә юк иде. Каләме үткен, язмалары мәгънәле, көнчеләрне көнләштереп яз да яз! Нияз тугры дус исәбендә генә йөри иде. И, ул ял көннәрендә Салабаш урманнарына кайтып, аланда учак ягулар, чиләк-чиләк бәрәңге тәгәрәтүләр, күмерләнгән кабыктан авызлар буялып, бер-берсеннән шаркылдап көлүләр... Урман бүген дә Ниязның көлүен саклый төсле... Кайсыдыр агач башында бу көлү, кайсыдыр кош оясында... Нияз, Нияз... Яндырды сине Гөлфия, яндырды! ...Селкенмәгәч, аяк-куллары ойый иде. Баягы көйдергән ит исе дә көчәя. Кемдер сый әзерли. Ә бәрәңге күмгән учакның исе бөтенләй башка иде! Кабыкларын Нияз бер өемгә җыя. "Куян өлеше... Бездән соң озынколаклар мәҗлес кора..." Хыялый Нияз, эчкерсез Нияз! Яндырды сине Гөлфия... Кызның күзеннән эре-эре яшь тамчылары тәгәрәде. Соңгы тапкыр, имеш. Әле берәүнең дә хатирәләренә җеназа укыганы юк. Хәтер иясе белән бергә үлә... Куак чытырдап сынды, Гөлфиягә табан киң маңгайлы Сыңар күз якынлаша иде. — Хуҗаң җибәрдеме? — диде кыз өмет белән. Шайтан агай дәшмәде, мыш-мыш сулап, тоткынның урта бармагына... көмеш йөзекне шудырды. — Тикшермә инде, минеке бит! Күрәсең ич, тап-таман. Хуҗаңның бүләге иде ул. Таныдымы? Мин юри ташладым. Син, тавык төсле, сукмактагы энә очы кадәрле әйберне дә чүпләрсең дигән идем — кара, дөрес булды. Сыңар күз бауны чиште дә, "р" хәрефен икеләтеп: — Ир-ртәгә,— диде.— Кит, бар-р! — Төгәл вакытын әйт! Тәүлектә егерме дүрт сәгать. — Көн ур-ртасында,— диде Шайтан. Гөлфия күзе белән генә аның буй-сынын үлчәде. Әюпов чамасы икән. Кәбестә басуы хуҗасы бу Алабайны, бәлки, җилкәсе аша гына чөяр иде. Әй, мәнсез кыз, куян башың белән арысланнарны сугыштыралармыни?! Ул да мәнсез, йөзекне таныган бит инде, очраш та сөйләш, сукмакка Алабаеңны казык итеп кактырма. Тагын нинди шиге калгандыр? Кыргый урманны зиннәтле сарайга әйләндереп, тәхеткә кунаклаган хан кебек кыланмаса, дәрәҗәсе кимер ди. Ә түрәләрнең боерыгын ялчылар төгәл үти. һәр чорда, һәр дәвердә шулай: борынгылар — тәңкә-алтын, бүгенгеләр доллар белән түли. Шайтанны да акчага коендыралардыр, күр, ничек хуҗасын саклый. Гөлфия дә кыбырсык җан, артык өзгәләнә. Югыйсә әманәтне шушы өтек тә тапшырыр иде. Хуҗасы файдасына ла. Үртәлде кыз, бик үртәлде, бармагындагы көмеш йөзеген янә сукмакка атып бәрердәй булды. Әй кыланчык түрә халкы. Шуңа күрә Гөлфия кәкре каен төбендә йоклаган Әюповка ачуланмады, эчтәге ярсу көчен дә суьгрган иде, әкрен генә егетнең каршысына тезләнде. Йоклый... Йөзендә яфрак шәүләсе... Җил искән саен ул маңгай-яңаклардан шуыша... Җәүдәтнең керфекләре озын икән... Кашлары кара икән... И Раббым, нигә иратка йөз матурлыгы? Ир заты ямьсезлеге белән матур, акылы белән матур, көче белән матур... Бәлки әле, ярата белү белән дә матурдыр ул... Әюпов елмаеп уянды. — Таптыңмы? — диде. — Нәрсәне? — диде Гөлфия, сорауны аңламады. — Бәс, йөзегеңне. — Ә-ә, сукмакта елый-елый көтә иде. — Мин дә көттем-көттем дә, күзгә йокы тулгач, аудым. — Сиңа кем көтәргә кушты, Әюпов? — Без кушмасалар да көтәбез, без мөстәкыйль дәүләт вәкиле, Гөлфия. — Нишләп өйләнмәдең? Кәчтүмең өстеңдә ич. Нигәдер эчтәге үртәлүнең бер өлешен Әюповка күчерәсе килә иде. Әмма егет төртмәле сүзләргә кадалмады. Ул: — Хәзер өйләнәбез, ике күбәләкне шаһитлар итәбез дә...— дип сикереп торып машинасыннан зәңгәр ашъяулык алды. Аны чирәмгә җәйгәч, табынга берәм-берәм әйберләр тезде.— Әгәр авырсынмасаң, туракла-кисәклә, Гөлфия. Кыяр-помидор юган, тавык ите пешкән. Гөлфия карусыз гына пычакка үрелгән иде, кире ташлады. — Әюпов, син учак яга беләсеңме? — Бәтәч, коймада икән әтәч! Нишләп белмәскә ди. — Күмердә тәгәрәп пешкән бәрәңге тансыкладым мин, Әюпов. И хыял, канат очлары белән бәрәңгегә орынган хыял... Нияз тергезгән кайнар учакларны кабатлыйсы иде дә, тик үткәннәрдән берни дә, бернәрсә дә кабатланмый. Син — могҗиза иясе түгел шул Әюпов. — Хәзер оештырабыз, Гөлфия, урманда корыган ботак-санак җитәрлек,— дип, егет җиңнәрен сызганды. Баядан бирле кызның аркасына энә белән төртәләр иде. Юк, энә түгел, күз угы бу. Шайтан, явыз, мыштым Шайтан посып кына аларны күзәтә иде. — Әюпов! — Гөлфия учак урыны сайлаган Җәүдәткә кычкырды.— Мин ашыгам икән, гафу ит. — Ничек? Бәрәңге ашыйбыз, дидең бит. — Ашыгам, Әюпов. Мин табынны җыям. Ул ризыкларны ашъяулыкка гына төйнәде^ һәм тиз-тиз генә артка утырды. Умыртка сөяге чемерди... Йөзәрләгән агачның һәрберсендә Сыңар күз... Җәүдәт машинасын бер кабызып, бер сүндереп юри вакытны суза иде. — Татарда "Үз башыңа йөрисең" дигән әйтем бар. Син дә, Әюпов, минем белән аралашып, бәлагә тарасың. Бабай гафу итмәс бу башбаштаклыгыңны. Корбан инде син. — Хуҗалыгы-ние белән дөньяның икенче читенә аткарсыннар^ жәл түгел. Миңа хәзер бер генә кеше кирәк... — Йөгер шуның янына, Әюпов. — Җүләрмени без! Янымда бит ул. — Йә, Әюпов, сайрама. Ник өйләнмәдең? — Өч төрле сәбәп аркасында. Саныйммы? — Йә, сана, тыңлыйм,— диде кыз. Гадәттә, ир-атлар аңа рәхәтләнеп күңелен бушата, күрәсең, Гөлфиянең маңгаена "Сер саклаучы" дигән тамга сугылган иде. — Беренчесе, Гөлфия: мин сиңа гашыйк... Кыз колагын томалады. — Ишетмим, ишетмим! — Икенчесе, Гөлфия: мин тагын сиңа гашыйк. — Ишетмим, Әюпов! — Өченчесе... Мин тагын сиңа гашыйк. — Бернәрсә дә ишетмәдем, Әюпов! Минем әби дә колакка катырак иде, йогышлы чир икән ул... IV Ишетте... Җанга укмашкан мәңгелек боз кантарының чите әз генә кителде. Яратуның тәмен дә татымыйча туңып үлгән мәхәббәт... Ник алай икән: син яратсаң — битарафлык, сине яратсалар да — битарафлык... Ник алай? Ике учак берьюлы сирәк кабына... Ишекне тутырып ачып Сәлимә керде. — Бабайны тәхетеннән өрдерәләр дип гайбәт саталар, име? Синең колакка чалындымы ул пүчтәк хәбәрләр? Хәер, каян чалынсын, син районда өч кенә ноктада буталасың. Эш, Мәйсәрә йорты, урман. Шатланма гайбәтләргә, Бабай кәнәфиенә нык береккән. Ә синең сәгатьләрең санаулы. Өч көннән сессия, синең артыңа тибәчәкләр. — Ярар, Сәлимә, сүз боткасы пешермә, чык,— диде Гөлфия. — Боткага сары май тамызам да чыгам, фия гөле. Бәкерле рәисен яклыйсың икән, ә? Әхлаксыз Әюповны өстәп-өстәп хурларга кирәк. Ыстырам, ул бүген җирле үзидарәдә кәләше белән язылышырга тиеш икән дә, язылышмаган. Кәләшенә "өйләнмим" дигән, ди. Авыл гөж итә, ди. Бабай аны дөнья бетереп эзләттерә. Авылдан тайган, ди "кәбестә корты". Ә кыз-кәләш белән атасы хакимияттә утыра. Көтегез, көт, дидем, рас "әйләнәм" дип вәгъдә биргән икән, үтәсен вәгъдәсен, дидем. Бу хәл Гөлфиянең башына сыймый иде. — Сез нишләп кешенең шәхси эшенә тыкшынасыз, Сәлимәләр, Кәлимәләр?! Үз тормышыгызның ертыкларын ямагыз әнә. — Менә-менә, син һаман затсыз Әюповны яклыйсың, фия гөле. Киттем, син тозсыз белән сүз көрәштереп ябыгасым юк! Кыз Бәкерлегә шылтыратты. — Алло, мин кем белән сөйләшәм икән? — Мин бу, Гөлфия, мин — Җәүдәт. — Җәүдәт...— Гөлфия сүз табалмыйча аптырап торды. И Аллам, ул да гайбәт куып Сәлимәләр түбәнлегенә тәгәри бугай.— Син авылдамыни? — Әйе, конторда мин. Кырларны карап әйләндем дә утырам хәзер уйлап. — Эшеңнән бүлдем, ахры. — һи, нинди эш! Мин бит сине уйлыйм, Гөлфия. Мин — яратам... — Тилермә,— диде Гөлфия йөрәксенеп. Аңа ялгамас борын ук җепне шартлатып өзәргә кирәк иде.— Мин ярата белмим, җегет, белмим! Телефонны куйгач та кыз канат очын утта көйдергән күбәләк сыман пыр-пыр итте. Ярата белми, белми, белми! Бәйләнмәгез, зинһар! Хиссез ул, салкын ул, җансыз ул! Гөлфиянең җавапсыз мәхәббәтеннән газапланган Нияз юкка гына: "Сәясәт турында язма, акылсыз кыз, ул бит сугыш кыры, ә үлем белән янәшә ярату хисе яшәми",— дип тиргәмәгәндер. Халыкны җыелышка чакырды ул, ләкин ни "баш", ни бүлекләр иҗат турында бәхәс куертырлык хәлдә түгел, һәммәсе дә, бүген-иртәгә хакимне алмаштыралар икән, дип шаулаша, ә Гөлфия күңеленнән генә һаман кызып-кызып Әюповка үзенең чүл кебек коры икәнен исбатлый иде. Хәтта урмандагы вакыйгалар да төссезләнде. Әй, Сыңар күзнең хуҗасы белән очрашканнан соң ни-нәрсә үзгәрер икән? Әманәт дигәнең — гап-гади бер әләк ләбаса. Ә Нияз өчен ул — намус эше. Халык шаулады-гөрләде дә бүлмәләренә таралды. Адәм баласының тыныч кына яшисе килми, ул, бертөрлелектән туеп, үзгәрешләр көтә. Гөлфия, өстәл тартмаларын актарып, кәгазьләрен җыештырды. Моннан куылган очракта казынып ятмас. Беркатлы адәм баласына үзгәрешләрнең дә могҗиза кушып изгәне кирәк. Әмма еш кына могҗиза тумый. Чөнки үзгәртми торган "үзгәрешләр" иле бу. Яшь чагында Гөлфия дә беркатлы кыз бала иде. Әнә шул сыйфаты аны упкынга илтте бугай. "Сәясәтчеләр клубы"нда ул калын иренле Эдуард Арсланов белән танышты. Эдуард чыгыш ясамый, фикер алышуларда катнашмый, бер почмакта мыштым гына тыңлап утыра иде. — Ай-яй, сай сөрәләр,— диде ул беркөнне, ризасызлык белдереп. — Ә сез тирән сөреп күрсәтегез,— диде Гөлфия, диктофонын көйләп.— Әйдәгез, яздырам. — һы, яздырып нишләтәсез? — Ташка бастырабыз. Эдуардның чигәсенә борчак-борчак тир бәрде. Бу тәкъдимнән каушады ул, кулъяулык белән чигәләренә мангач, галстугын ычкындырды. Аннары калын иренле авызын яфрак калынлыгы хәтле генә ачып пышылдады: — Сез кыю гәҗитме? Минем дуста "шартлаткыч" бар; күп кенә агай-энене дер селкетәчәк ул. Менә дусның кесә телефоны номеры... — Кем ул? Исеме, фамилиясе? — Тс-с, шыпырт... Аның белән очрашу билгеләве ансат түгел. — Сез — абруйлы язучы, ул Сезгә каршы килмәс. Әлегә исемсез дип атыйк без аны. "Әфәнде" дип кенә эндәшерсез. Тик бер үтенеч...— Калын ирен сулышы белән колак яфрагын кытыклап: — Мин телефон бирмәдем, мин язма турында әйтмәдем, кыскасы, без сезнең белән бер-беребезне күрмәдек,— диде. "Шартлаткыч" иясе белән төнге клубта очрашкач, Гөлфиянең күзләре маңгаена менә язды. — Сез?! — Әйе, мин,— диде кунак.— Әйдә, күрше өстәлдәгеләр безгә чекерәймәсен өчен, күптәнге дуслар кебек үзебезне иркен тотыйк. Нәрсә эчәсең, Гөлфия Хан? Шәраб? Коньяк? — Җимешле чәй, Ха... — Исемне атамагыз, мин Дускай,— дип кисәтте ул.— Дөресен генә әйткәндә, мин гәзит кешеләрен сөймим. Алардан ераграк йөрим. Сезнең агай-эне ярымсатлык, ярымкол. Кыз, тавышын кысып: — Мин дә ялагайланмыйм, Дускай,— диде.— Корсак хакына яшәгән түрәләрдән чирканам. Халык, халык, дисез, ә үзегез халык өчен бармак та селкетмисез. Бөтен максатыгыз — мал туплау, чит илләрдә типтерү сезнең. Югыйсә теге дөньяга берегез дә йортын да, машиналарын да, алтыннары белән сөяркәләрен дә төяп китә алмый. — Син кыю да, усал да икән, Гөлфия Хан. Килмәсәгез, иртәгә җир тетри, дип чакырган идең, йә, вулканның тишеген кайсы бармакцбелән томаларга кушасың? — Йа Ходай.— Гөлфия башына ябышты.— Мин бит чакырган кешемне Сез дип уема да китермәгән идем. Вакытны үтердем. Сез майда чыкылдаган түрә ләбаса! — Син безне артык каты дөмбәслисең, Гөлфия Хан. Бераз мәрхәмәтеңә кил. Менә сиңа гади генә мисал. Син азган-тузган өйгә кердең ди. Кая карама — пычрак ди. Әмма әйбәтләбрәк тикшерсәң, шунда ару әйберләр дә күренә. Кәнәфидәгеләрне: "Карак, угры, ришвәтче" — дип сүккәндә, син шушы мисалны исеңә төшер, яме? Арада төрлесе очрый. — Ул "төрлесе" нишләп көрәш мәйданында түгел икән соң, Дускай? — Казанда пешкән сөтле боткадан бер бөртек тары сикереп чыгалмый, Гөлфия Хан. — Әгәр сикерсә? — Сикерсәме? Озаталар. Җир асты патшалыгына. Безнең төнге күрешү тәмам, синең кебек талантлы каләм халкы белән танышу мине дулкынландырды, Гөлфия Хан. — Нишләп "Ник чакырдың?" дип сорамыйсыз? — Аңлашылды инде. Мин чит илләр белән икътисади элемтәләр буенча җаваплы иптәш. Кайбер утрауларда җир тетрәсә, безнең үзара мөнәсәбәтләр ничек көйләнер? Син шул хакта гәпләшмәкче идең. Вулкан борынласын әле, сөйләшербез. "Мине шыр тилегә саный. Түрәләрнең мин-минлеге: артыбызны йомшак урындыкка терәсәк, без шунда ук хикмәт ияләренә әйләнәбез, диләр. Калганнар — аңгыра, калганнар — сарык... Нинди "шартлаткыч" ди бу адәмдә?! Калын ирен шыттырган..." Иртәгәсен кызны телефон чәрелдәп уятты. — Хәерле иртә! — диде ир-ат тавышы.— Миңа хатын-кыз ярдәме... Гөлфия тыңлап та бетермәде: — Бездә интим хезмәт күрсәтмиләр,— дип, трубканы элде. Берничә минуттан янә телефон чәрелдәде. — Гөлфия Хан,— диде тавыш,— кичәге Дускай борчый. Миңа, чынлап та, зәвыклы хатын-кыз ярдәме кирәк. Әнкәй авырый, шуны бүләк-мазар белән шатландырсам, бәлки, терелер дә иде. Көмеш йөзек ярата ул, татар карчыгы бит. — Ә, Сез икән. Ничәдә очрашабыз? Унда? Килештек. Хушыгыз,— диде Гөлфия. Сәер үтенеч иде, сәер. Казанда Гөлфиядән башка хатынкыз юк икән лә. Хәләл җефете кайда? Ниһаять, артыннан көтүе белән чапкан сөяркәләре ник булышмый? Үзе кибетләр буйлап йөрмәсә дә, ун ювелир килеп, тауарын күрсәтеп китә. Кыз җенләнә-җенләнә киенде дә, кинәт бармагы белән чигәсен боргычлады. Әй аңгыра, аңгыра! Йөзек артында хикмәтләр ятмагае әле, шуны уйла да "җеннәрең"не богаулап куй син. ..."Җәүһәр" кибетендә озак бүләк сайладылар. — Әнкәй ак көмеш дип үлә,— дия-дия, Дускай аны бүлектән бүлеккә йөртте. Гөлфия, йөзендәге елмаюын саклап: — Артыгыздан күзәтмиләрме инде? — диде.— Чын күңелдән йөзек эзлибез, беркемдә дә шик уятмыйбыздыр, шәт. — Шаулама, Гөлфия Хан. һәрнәрсәнең тәртибе бар. Менә бу икесен алабыз. Берсе — сиңа. Миннән истәлек. Портфельдә "дары", сибәсезме? Бармагыңа сыя, шәп. Тик минем исем белән түгел, авторы — билгесез. Бармакларың матур икән. Әнкәй белән икегезгә дә бер үк төрле йөзек. Кичә мин сине кафеда күзәттем: син намуслы кыз, сатмаячаксың... — "Дары" турында тагын кем белә? Монысы мәкерле сорау иде. Мыштым Калын ирен белә... — Йөзек килешә, матур. Эдуард белә. Чын дус, үлсә дә сатмый. "Табигый сизгерлегем кими микән әллә? Мин ул бәндәдән шикләнәм бит, — дип пошынды кыз. — Бу егетнең кайсыдыр төше ошамый". Язманы ул бүлмәсенә бикләнеп укыды. Йа Ходай, Калын ирен алдамаган: бу әйберне бастырсаң, фәлән-фәләннәрнең көле күккә оча! Гөлфия кәгазьләрне Ниязга тоттырды. — Мә, син дә качып кына күз йөгерт! — Тагын нинди казылма байлык таптың инде? — Сорама, кулында бит,— диде кыз җитди генә. "Баш" укый-укый тирләп пешкән иде. — "Яшьләр"гә батмый,— диде ул һәм язманы дүрткә бөкләп, Гөлфиянең кесәсенә тыкты.— Утка як! Безнең ансыз да өстәгеләр каныбызны эчә. Телләшәсез, диләр, акчагызны кисәбез, диләр. Шәхси гәзитәләргә мач бу язма, аларны Мәскәү ашата-киендерә, ябалар, дип куркасы юк. — Үз аягы белән кергән малны кулдан ычкындыралармыни, Нияз! Моның белән "Яшьләр"дә яшен яшьнәтәбез бит! Халык бездән "бәлеш, коймак пешерергә өйрәтүче аш-су басмасы" дип көлмәс иде. — Гөлфия, бу әйбердә икенче-өченче эшелондагы кәттәкәттә абзыйларга төрттерәләр. Алар үчле халык. Кем моның авторы? — Сер. Язманы бүтән исем белән бастырабыз. — Куркамыни? Ә-ә, аңа гомере жәл икән. Мин дә куркам, Гөлфия. — Ул куркак, син куркак, барыгыз да куркак куяннар! Ярар, язма минеке булыр. — Синекеме, шайтанныкымы — бастырмыйм. "Яшьләр" өчен мин җаваплы, — диде баш мөхәррир, бәхәскә нокта куеп. Атна буе ләм-мим сөйләшмәделәр. Мәхәббәт савыты тулып ташкай егеткә бу тынлыкта яшәү газап иде. — Көлүеңне дә ишеткән юк, күзеңнән тамган нурга да коенган юк, — диде ул беркөнне, боегып кына. — Син мине яратмыйсың! — Гөлфия бу үпкә сүзләрен әйтергә тиеш түгел иде, түгел иде! Ул егетнең бәгырендә йомарланып яткан хисләрен тузгытты. — Яратам! — диде Нияз, кайнарланып.— Яратуымны ничек исбатлыйм, җә? — Теге язманы бастыр! Нияз, башын аска иеп, бармаклары белән "керпе" чәчен тарады. — Китер! — диде аннары, кулын сузып.— Исемеңне сырлама. Ике аяклы "бүреләр"нең әшәкелеген күргәнең юк әле синең, урман кызы. — Рәхмәт, Нияз! Син кыю егет. Әйе, чираттагы сан аяз көнне суккан яшен кебек булды. Әмма иң көчле яшен ташы "Яшьләр"дә дөбердәде: баш мөхәррир Нияз Сафинны эшеннән алдылар. — Мин берничә айга Күмер Тауга кайтып китәм,— диде ул, Гөлфия белән саубуллашканда.— Кайгыра дип уйлама. Язасыларым байтак, шуларны караштырам. Ирләр җир йөзенә көрәшер өчен туа, безне җиңел генә сындыралмаслар. Сиңа дусларча киңәшем: сәяси темаларны ташла. Барыбер берни дә үзгәртәлмисең. Кыргый хайваннар турында яз. Их-ма, ник мин сине урман фәлсәфәсеннән биздердем икән! Гөлфия күз яшьләренә коенып елады да елады. — Кичер, Нияз, мин яндырдым сине, мин, мин! Кичер, кичер! — Елама, кадерлем, мин үкенмим. Узган эшкә — салават,— диде егет, аның юеш битеннән сыйпап.— Җан сөйгәнем өчен үләргә дә риза хәтта. "Яшьләр"дән башка дөнья караңгыланыр кебек тә... Ну, түзәргә инде. Нияз артыннан ук Дускай да эзсез югалды. Кесә телефоны җавап бирми иде. Җиде кат авыз, җиде кат колак аша сораштыра-сораштыра ачыклады Гөлфия: авариягә очрап үлгән, имеш. Калын ирен дә клубта бүтән күренмәде. Әй Аллам, нәрсә үзгәрде, йә, нәрсә?! "Дары мичкәсе" шартласа да, бәгъзе адәмнәр сау-сәламәт, элеккечә урлыйлар, талыйлар. Кыз коточкыч гаделсезлек белән беренче тапкыр бәрелеште һәм менә нәтиҗәсе: маңгай ярылган, иҗат дәрте сүнгән, кешеләрдән гайрәт чиккән. Ә аңа нибарысы егерме җиде яшь иде. Гөлфия белән Нияздагы сүрән ут бергә кушылган вакытта дөнья бөтенләй яктырмый иде. Бер үтәчәк иде бу күңел төшенкелеге, үтәчәк иде. Ләкин иртәгә үтәме ул, берсекөнгәме, яки бер айданмы, яки ярты елданмы — билгесез иде, ә аңа хәтле көчәнеп булса да яшәү арбасын тартырга кирәк иде. Күмер Тауга еш кайтты кыз. "Икәү бәрәңге пешергән карама төбендә көч җыям",— дигән Нияз алдаша, аңарда салам сындырырлык та көч юк, егетнең канатлары өтелгән иде. Нияз: — Их, умыртып "Яшьләр"дә эшлисе иде, Гөлфия! Сагынам газиз гәҗитемне, сагынам хәреф буявы исләрен,— дип аһылдаганда, кызның йөрәгенә кан коела иде. Беркөнне егет ярты төн уртасында Казанга шылтыратты. — Мине яратасыңмы? — диде.— Мин хәзер упкын читендә, "яратам" дисәң — аска мәтәлмим, шул тылсымлы сүзеңә ябышып калам,— диде. Яраткан килеш "яратмыйм" дип чытлыкланып була, ә менә яратмаган килеш "яратам" диюләре, һай, тел әйләнмәгән иң төче ялган иде. "Яшьләр"не югалтуына ул барыбер сызлана, миңа да өметен җуеп, "ике сызлануны бергә кичерсен, кат-кат өстәлгән ярадан газапланмасын" дип, кыз "акыл сата" башлады: — Син миңа туганым кебек якын, Нияз, синең кебек эчкерсез дус сирәк. Күмер Тауда чибәр кызлар күп, күзеңне йомып йөрмә. Кинәт егет уйнак, көр тавыш белән: — Җә инде, телефон чыбыгында сандугач сайратма,— диде.— Тыңла, сиңа бер әманәтем бар, син шуны теге "Дары" авторына җиткер. Исән ул, үтермәделәр аны. Мин Салабаш урманында — карама төбендә, ул исә берәр кояшлы утрауда арка кыздырадыр. Балык түгел, су астында яшәмәс, калкыр кайчан да бер. Дуслар сайларга өйрәнсен. Аны дусты сатты. Сатып, өскә үрмәләргә җыенгандыр, майлы калҗа умырырмын, дигәндер. Сатлыкҗаннарга сөяк кенә ташлыйлар... — Син саташасың! — диде Гөлфия ачыргаланып. — Ир-атны хатын-кыз гына саташтыра, Гөлфиякәй. Бит ул язманы мин яздым дип, үз өстемә алдым. Ә теге дус чагып өлгергән. Безне аның белән күзгә-күз очраштырдылар. Кайсыгыз дөрес, янәсе. Ул "Дары"ның кемнеке икәнен бик шәп исбатлады. Мини-кассетаны карама төбенә күмәм, казып алырсың, өстендә билге — чыбык кададым. Тавышыннан таныгач, гайрәтләнеп, аның өстенә ташланма. Ике юлбарыс арасына сандугач кысылмый. Син минем затлы кошым идең. Бәхил бул! Сызылып таң атканга кадәр тилереп, Күмер Тау номерын җыйды кыз. Дәшмәде телефон, дәшмәде... Машина тәгәрмәчләрен җиргә дә тидермичә очып кайтып төшкәндә, зиратта кабер казыганнар иде инде. Салкын чокырга үзе кереп ятардай булды Гөлфия, эчтән кайнар сулыш бәрелеп яргаланган иреннәре ^туктаусыз: "Рәнҗемә, кичер, рәнҗемә",— дип пышылдады. Йа Аллам, бар микән ул кичерүләр?! Ходай кичерсә — бәндә, бәндә кичерсә — Ходай кичерә микән? Карама төбендәге табылдык аны тагын бер кат үтерде. Кая гына барса да, Нияз кесәсенә уч төбенә сыярлык диктофон сала иде. Тарих битләренә терким, дип юри шаярта, ә ахырдан гел сыздырта иде. Монысын уйнап-көлеп түгел, монысын Гөлфиянең күзен ачам дип яздырган егет. Тасмада Калын ирен тавышы... Менә сиңа: "Чын дус үлсә дә сатмый". "Яшьләр"нең муенына яңа баш "ялгадылар". — Гөлфия Хан кайчан шартлатыр икән дип, минем дары мичкәсе өстендә утырасым килми, безнең белән хушлашуың хәерлерәк,— диде ул, дәү корсагын кашып.— Син җәнҗалчы хатын, тынычлыкны гел бозып торачаксың. Аңа "Яшьләр"дән китәргә ярамый иде! Монда Ниязның тормышка ашмаган хыяллары, төенләнмәгән уйлары, басылмаган фәлсәфи язмалары... Гөлфия аларны очлап чыгарга тиеш! Ләкин "яңа баш"ның күзендә мәрхәмәт юк иде. Талантсызлар үчле була, явыз була, мәкерле була. Алар син көчсезләнгән чакта катырак сугып калырга тырыша. — Миңа сөяркәңнең кулъязмаларын төртмә, ярты юлын да бастырмыйм. Өстән төшкән күрсәтмә,— диде Капкорсак. Кырмыска өенә кош тоткандай сөенеп кайткан, ди. "Ник авызыңны ерасың?" — дигән ди хатыны. "Анда яралы филне кыйныйлар, мин дә бер типтем әле",— дигән ди кырмыска. Энә очы кадәрле бөҗәкнең аяк көчен фил сизәмени? Үзен шул яралы хайван дип хис иткән Гөлфия нигәдер авыртуны апачык тойды, чөнки кылдан да нечкә бәгырь җепселенә типтеләр. Дөнья шигрин тиресе кебек һәрьяктан да кысыла иде... ...Өстәлгә тау-тау кәгазь өелде. Әгәр аны болытлардан җиргә сипсәң, шыбыр-шыбыр сүз яңгыры явар иде. Биш елда Каләм чакрымнар узды: моңланды, зарланды, елады, кул-аягын сындырды, җанын имгәтте, аның шул хәлендә дә хакыйкать турында сөйлисе килгән иде, ә кешеләр Каләмне ишетмәде: алар тормыш мәйданында чынбарлыкны купшы киемнәргә төреп уен уйныйлар, араларында кемнәр генә юк: ялагайлар, сатлыкҗаннар, комсызлар, йөзләрендә оят пәрдәсе ертылган әхлаксызлар... Каләм, бичара, бер читтән генә шуларга карап тора да, ак кәгазьне тырнап, үкси иде... Гөлфия кулъязмаларны тураклый башлады. — Чү, нишлисең?! — Әюпов ишектән үк кычкырып керде.— Ник кәгазьләрне ботарлыйсың?! — Мин бу шөгылемнән ваз кичәм, Әюпов. Без язып кына кәкреләр тураймады, бөкреләр тигезләнмәде. Миңа башка нәрсәләр белән мавыгырга иде.— Кыз үзе шатыр-шотыр кәгазь ертты, үзе көлә-көлә сөйләде.— Мин булдыксыз түгел. Теләсәм — ике көндә тегү-бәйләү эшенә өйрәнәм, теләсәм — сыер савам, теләсәм — чәчәк үстерәм. Казандагы бер таныш хатыным кул арбасы тартып үзбәк майкалары сатарга тотынган иде, аннан күлмәкләргә күчте, аннан итәк-кофтага. Хәзер инде кибет ачты. Гел чит ил тауарлары гына ташый. Акча күп, көнләп байый танышым. — Байлык — бер көнлек, ә синең язганнарың — мәңгелек хәзинә, Гөлфия Хан. Авызың гына көлә, күзләрең сагышлы. Тукта, ертма, барыбер күңелеңдә саклана бит ул язганнар. Кабат яңартачаксың син аларны. — Сез дә хаклы, иптәш хуҗалык рәисе. Ник килдең? — Сагындым... — Кәбестә басуыннан өрдерсәләр, кая баш төртерсең икән, Әюпов? — Дөнья киң вә иркен, Гөлфия. — Әйдә киттек! — Кая, Гөлфия? — Култыклашып үзәк урамнардан йөрибез. Боткаң куерды, аны хәзер бүлеп-бүлеп ашатыргадыр бит. — Бездән башка да бүләрләр. Гайбәт боткадан да артыграк күпереп авыздан ташый. — Син — зур җинаять кыласың, Әюпов. Гөлфия Хан белән аралашасың. Ничә тапкыр кисәттем инде... — Чү, җинаятьнең формулировкасы дөрес түгел. Мин синең белән аралашмыйм, мин сине яратам, ханбикә! Гөлфия комачтай кызарды. — Әй лә... Мәйсәрә апа кайда икән? Бу кәгазьләрне чүплеккә ташысын иде,— диде ул, тавышы зәгыйфь иде.— Кайда икән инде... Ишекне ачыйм дисә, кул-аяклары тыңламады. Нишләп йомшарды соң әле? "Яратам, яратам..." Күңелгә тып-тып язгы тамчы тама. Тып-тып... Тамчы таш тишә, диләр, ә бу — ярату тамчысы... Ай-яй, күңелдәге бозны эретер микән? Ул бит тимердән дә катырак! Алай карама миңа, егет... Сөеп-назлап карама! Синең карашың хисләр дәрьясына салып агыза. Батар Гөлфия, батар, ә син коткармассың да... — Җәүдәт... Бүлмә азды-тузды. Мәйсәрә апа да юк. Боларны тартмаларга тутырып ыргытасы иде. — Сез дигәндә — аяк түшәмдә, диләрме? Хәзер ялт иттерәбез, Гөлфия. Тынычланырсың инде, йөрәк. Каләмен бүтән синең каныңа манмас Гөлфия. Сез дә, яза-яза тиресе уелган нәзек бармаклар, төннәр буе сызламассыз. Чиратка тезелгән хәрефләр һәм сүзләр, сез дә, бал кортлары сыман, баш миенә тулып гөжләмәссез. Адәм баласына ял килә-ә, ирек килә-ә! Җәүдәт кәгазьләр бәйләменә кыстырган кассетаны кулында әйләндерде-әйләидерде дә: — Моны да ташларгамы? — диде. Калын иреннең тавышын сеңдергән тасма! Әманәт! Чүплеккә томырасы да авыр хатирәләрдән котыласы иде. — Йөзең агарды, монда җыр-фәлән генә түгел, ахры, Гөлфия.— Егет табылдыкны учында сикертте.— Сытыйммы? — Сытма, Әюпов! Бир! Җәүдәт кассетага сузылган кызның кулыннан эләктерде: — Син гел шундыймы? — Нинди, Әюпов? — Инәле керпе төслеме, дим? Гөлфия, кисәк кенә артка тартылып, көлеп җибәрде. — Йнәсез керпеләр дә буламыни, Әюп...— Ул Җәүдәтнең фамилиясен яртылаш кисте дә: — Гафу, мин һаман исемеңә ияләшә алмыйм,— диде. — Алда күпме гомер, үземә дә, исемемә дә ияләшерсең әле, кызый. — Әйе, гомер озын. Син шәхси бакчаңда кәбестә чәчәрсең. Мин су сибәрмен, без эшләп картаербыз,— диде Гөлфия. — Куй, мине кат-кат кисәтмә, Гөлфия. Мин Бабайдан курыкмыйм. Аның ялчы малайлары минем башымны идерә алмады, шуңа Фәлинов-Фәләновлар юк-барга да каныга, ә менә сине нигә яратмыйлар? Син бит яратып туймаслык асыл ханбикә! Кинәт Гөлфиянең ачылып китәсе дә, күңелендә ни бар — шушы егеткә түгәсе килде. Ә бит ул аны нибарысы өч кенә мәртәбә күрде. Кемгәдер сереңне тапшырыр өчен еллар буе сынауның хаҗәте дә юк. Их, нәрсәдер итәктән тота! Тәгам түгелер өчен чеметем генә ышаныч җитми. Бәлки, шикләнү — чирдер, һәм аңардан савыгыр өчен әүвәл хыянәтләрдән сызлаган җанны дәваларга кирәктер. Калын ирен хыянәте... Биш ел буе үзен мәрхүмгә чутлаткан, ә бүген урманда симереп яткан Дускай хыянәте... Ирләрнең һәммәсе дә хыянәтче микән әллә? — Мине кирелегем өчен күралмыйлар,— диде кыз, моңсу елмаеп.— Ирләр хыянәтче, ә ул алдакчы иде. — Син түгел, дөньясы кире аның,— дип төзәтте Җәүдәт. — Менә шул кире дөньядан сине чыра яндырып эзлиләр, ди, Әюпов. Хакимияттә бабаң белән кәләшең зарыгып көтә, ди. — Көтсеннәр! — Егет кочагына берьюлы ике тартманы сыйдырды.— Ә син ул гайбәткә төкер! Көчләп яраттырмыйлар да, көчләп өйләндермиләр дә. Җәүдәт ачулы иде, муен тамырлары бүлтәйгән иде. Ишектән чыкканда, ул Сәлимәне бәреп ега язды. — Бездән нәрсә ташый бу хәсрәт? — диде Сәлимә, күзен шарландырып.— Ник син милициядән аны тукматтырмыйсың һаман? — Соңрак карарбыз әле, хәзер эш белән мәшгуль бит. — Ниткән "эш"? — Кәбестә яфракларын корт челтәрләгән, шуларга кәгазь сорап алды. — Бәтәч, нәмәгә ди? — Кортлар да кәгазь ашый икән. Язмаларыңның караламасын мунча миченә якма, Әюповка җибәр. — О-о, сенсация! О-о, яңалык! Мин моның турында гөрләтеп гәзиткә язам, име? Ну түлке артык-портык кәгазьләремне дошман Әюповка бирмим. Мине ите, каймагы, эремчеге белән туендырган хуҗалык рәисләрен бәхилләтәм лутчы. Фәрнәс тә кәбестә үстерә, теге өч мыек Фәрнәс, Каргалыдан.— Сәлимә телефонга ябышты.— Әлү, әлү, бу кем? Ничек "Мин кем?" "Күмер Тау таңнары" гәзитенең башы, ә син, атаң башы, аңгыра, кантурда нишлисең? Идән юасың? Юуыңны бел, ник хуҗаңның трүбкәсен аласың? Кем-кем? Фәрнәс хатыны?! И-и, җимешем, синмени?! Ул чибәрлегең, ул акылың белән нишләп пычрак әрчисең? Эш юк? Җөре ирең тирәсендә уңлы-суллы әмер яудырып. Хәзер калхузлар белән рәис хатыннары идарә итә, җимешем! Фәрнәскә әйт, иртәгә үк йөк машинасы җиффәрсен, бер сарык та салсын әрҗәсенә. Мин аңа күчтәнәчкә кәгазь туплыйм. Нәстәгә-нәстәгә! Кәбестә корткычларына! Вак-вак кисәкләргә ерткалап басуга сибәрсез. Агулый ул бөҗәкләрне, вәт, җимешем. Уф! — Сәлимә, бөдрәләрен өф-өф өреп, маңгаен ышкыды.— Саңгырау! Бигрәк аңгыра хатынга өйләнгән Фәрнәс. Аңгыра дигәннән, Әюпов табылган тәки, име? Бабайның урынбасарлары җир астындагы тычканны да казыттыра, име? Туйлары кайчан ди? — Кызыксынмадым,— диде Гөлфия, көлү өянәген көчкә тыеп. — Зерә-ә! Кешеләр белән кызыксынырга өйрән, фия гөле. Син райунда ничә гектар җир сөрелә, ничә баш мөгезле эре терлек үрчетелә — гүпчим бихәбәр. Кемнәр кавыша, кемнәр аерылыша, кемнәр мәхәббәт бакчасында алма өзә — бихәбәр. Идән юарга бик тә лаек үле җан син! — Сәлимә, син минем бүлмәдә адаштың, әйдә, ишеккә хәтле озатам. — Үзем дә озаермын. Ни әйтмәктә соң әле без? Ә, иртәгә сессия, сине "ашый" Бабай, нәтиҗәсен миннән ишетерсең, сөенче бүләге әзерлә. Әй, кәгазь, кәгазь! Сәлимә кычкыра-кычкыра коридорга йөгереп чыкты. — Җәмәгать балалары, кемдә саргайган кәгазьләр, иске гәзитләр ауный? Миңа, миңа, тиз, сручны! Идән такталары сыгылмалы басма кебек биеде: халык Сәлимәгә кәгазь ташый иде. — Китапханәдә үзәк матбугатын актарып ярты көнем узды. Нишлиләр безнекеләр? — дип шаккатты сәркәтип хатын.— Теге Бәйрәмбашның бүлмәсендә олау-олау кәгазь, и аңардан тузан болыты күтәрелә. — Яп, яп ишекне, Мәйсәрә апа.— Гөлфиянең көлә-көлә ирен читләре авырта иде.— Мин әз генә шаярсам да, ул гел фаҗига белән тәмамлана. Кәбестә кортларын агулый дигән идем, Сәлимә егылып китеп кәгазь җыя. — Әй-й, наданлык бәласе инде. Баш чүлмәгенең дүрт ягы да тишек: уй тормый, җил себерә. Шуның ише җиңел-җилпене артыннан этеп, өскә үрмәләтәләр тагы. Ирләргә акылсыз хатын-кыз белән эш итүе җайлырак. Каенсеңелемне дә синең урынга куймагайлары. Син хет Әмирулла Дәминович белән тәмле телеңне кызганмыйча сөйләшеп чык. Башыңны тилегә салу — иң әйбәте. Күргәнием Сәлимә белән икегезне үлән арасында, диген. Биш ел элек, диген. — Күрмәдем шул, күрмәдем, Мәйсәрә апа. Бабайга үпкәм күперми минем. Ниязны рәнҗетүләрем өчен Ходай аның кулы белән җәзалады. Мин ул җәзага разый, бик разый. — Синең ни гаебең, кызым. Күмер Тауда Нияз эчте. Безгә еш сугыла иде, гел кызмача, мәрхүмкәем. — Минем бер сүзем аны элмәктән коткара иде, Мәйсәрә апа. Бер сүзем! — Әҗәле бугазына терәлгән кешене йөз сүз дә коткармый, Гөлфия Әнвәровна, кызым. Ишек артында тыела алмыйча төчкерделәр. — Кайсысы микроб тарата икән? — дип, Мәйсәрә ишеккә төрткән иде, борынын кулъяулыгы белән томалаган Сәлимә: — Үл-ләм, әптечи! — дип урталай сыгылды.— Үл-ләм, миндә тузанга аллергия. Өч мыек малаена шылтыратыгыз тизрәк, апкитсен кәгазьләрен. Мин аңладым инде моның хикмәтен. Кәбестә кортлары кәгазь тузаны исеннән дөмегә икән. Әптечи. — Подвалда тычкан тапаган иске гәзит төргәкләре күп,— диде Мәйсәрә. — Алып менимме? — Тик, кызлар, сарык түшкәсеннән өлеш көтмәгез, Фәрнәснең терлекләре ябык, карга чукырлык итләре юк, шыр сөяк. Әптечи! Исәнлеккә-саулыкка димисез, ә! Шылтырат инде, фия гөле, әй, Гөлфия апасы... Җиңгәсеннән пожымлаган Сәлимә хатасын төзәтсә дә, соң иде инде. Сәркәтип хатын аны беләгеннән боргычлап тотты: — Нинди гөл дисең? Кайда үсә ул? Кем утыртты? — У-у, чеметмә, җиңги. Казан утыртты-ы-ы! — Кемне, кая утыртты? — Беләгемне кара яндырма, иртәгә утырышка кыска җиңле, ачык изүле күлмәк тектергәнием. Тинтерәтмәсәнә, җиңги! Казан Гөлфия Әнвәр кызын чүлмәккә... Әптечи, әй, безнең гәзиткә утыртты. Җи-бә-әр, явыз карчык! Үлдең шушы килмешәкне яклап, әптечи! — Бичараны алдадык та, кыйнадык та, Мәйсәрә апа,— диде Гөлфия, көлүеннән туктап. — Улмы бичара? — Сәркәтип хатынның күзләре сагышланды.— Бу зәһәр елан минем бәхетемә чакты. Абыйсы Сәйфихан белән өйләнешкәндә, Сәлимәгә ун яшь иде. Аш пешерсәм — ашыма стаканлап тоз сала, мунча яксам — кайнар суын агыза, самавыр эченә тавык тизәге томыра, бөтен әшәкелеген кеше күзеннән качырып эшли, ә аннан каенанам "уңмаган, ялкау" дип мине битәрли иде. Беркөнне кар базына төштем. Каенсеңел баз капкачын япты да куйды. Өстенә бүкәннәр өйде. Баш түбәсе белән этәм, кузгалмый да капкач, кычкырам — тавыш баздан ары китми! Икенче көнне генә чыгардылар мине. Туры бүлнискә озатасы урынга өй юдырттылар. Авырып егылдым, бөтен тәнемне чуан басты. "Якын бармагыз, чире йогышлы" дип, каенанам су да бирдермәде. Көчкә терелдем, тик балага узарлык сәламәтлек юк иде инде. Сәйфиханны әнкәсе көн-төн: "Аер, аер, ул кысыр", дип талады. Ирем дә суктырыпсуктырып: "Без кайчан ишәябез?" — дип сорый иде. Кызмача вакытта: "Мине баласыз калдырасың, орлыксыз чәчәк",— дип рәнҗетте. Без аерылыштык. Авыл кырыенда елга ага, кыш ул сәлә генә туңа, астан кайнар чишмә тибә, диләр, шуңадыр инде. Сәйфиханнан аерылуыма дүрт ел иде, әз-мәз каләм тибрәткәч, үзәккә күчеп, гәзиттә эшләп йөргән чак иде. Яр буйлап әниләргә кайтып барам. Берәү елгадан "Коткарыгыз!" дип кычкыра. Суда хәйран тыпырчынган бугай, тавышы карлыккан. Сумкаларымны ташладым да суга сикердем. Җан иясе төпкә чумган иде, чәч үрмәсеннән сөйрәп чыгардым. Сәлимә! Минем каенсеңел! Миңа аны яңадан суга чумырып алырга иде, шундук тончыга иде. Кер чайкаганда аягы тайган икән моның. Әйдә, яшә, дидем, ярга бәрдем. Мин сине теләсәм коры һавада да тончыктырам, дидем. Шуннан бирле койрыгын кысты, елан. Абыйсы ун өйләнде, ун аерды, ахырдан эчеп үлде. Кеше баласының күз яшьләре туфракка сеңми, бигрәк елатты бит Сәйфихан. Мәйсез нәсел инде. Сәлимәсенә утыз яшь, күңелендә әшәкелек тә явызлык кына. Элеккеге мөхәррир итәк колы иде. Сәлимә белән чуалдылар да абзагыз моны хатлар бүлегенә тыкты. Мәхәббәт уты көйрәтеп кенә эшләрен җайлый минем каенсеңел. Әнкәй мәрхүм: "Кемдер фәрман, кемдер дәрман белән",— дияр иде. Җыен әләм-әтрәк дөньяны бозыклыкка табан борды, кызым. — Икенче ирең Нәҗип белән бәхетле идеңме соң, Мәйсәрә апа? — Матур яшәдек болай. Тик яратышмадык. Миннән иде корылык. Сәйфихан сагындыра иде. Нәҗип чирләшкә ир иде, мин аны нык тәрбияләдем, өч ел кашыктан гына ашаттым. Үлгәндә "бәхил" диде. Сүз йомгагын кая таба тәгәрәткәнне сизәсеңдер, кызым. "Нияз" дип бәгыреңне көйдермә, ул егет белән кушылып яшәсәң — тере мәеткә әйләнер идең. Сөю бер газап, сөймәү — ун газап. — Мәхәббәт турында уйларга вакыт тимәде, Мәйсәрә апа. — Сәгате сукса — вакыты тияр, кызым.— Әнә безнең кыекка бер күгәрчен егете оялаган, гөрли дә гөрли. Ник кызарасың, кызым? Ошаса — тилмертмә, диюем. — И шаян да хатын инде син, Мәйсәрә апа. Борынын каплаган Сәлимә тагын әйләнеп керде. — Мин эштә ялт-йолт бит, сенсацион хәбәрем әзер дә инде,— диде ул, Гөлфиянең өстәленә бер бит кәгазь ташлап. — Җә, җә, укы! Җөмләләрне ничек ваттың-сындырдың икән? — дип, Мәйсәрә язманы Сәлимәгә табан шудырды. — Кһым... Яңалык өр-яңа хәбәрчедән. — Хәбәрчесе яңамы, яңалыгымы? — Бутама, җиңги. Дәвам итәм. Чирлибез кырларны агулаган химик матдәле бодай, арпа, борчак, кишер, суган, кыяр ашаудан, ә шкаф тартмаларында нинди байлык, табигый агу — кыягаз ята, тагы да агулырак ул саргайса, тузанланса. Вак-вак ертыгыз да сибегез кәбестә бакчагызга, кортлар төчкерүдән тәгәрәп үләчәк. Кыягазга мохтаҗлар гәзиткә — Сәлимә Басыйрова бүлмәсенә мөрәҗәгать итсен. Сату бәясе — ирекле. Шәпме? Әптечи! — Елга суын күбрәк чөмергәнсең, ахры, каенсеңел. Миең сыегайган,— диде сәркәтип хатын.— Сине юри ирештерәләр, юри! Гаҗәп инде, кеше аңгыра икән — явыз, явыз икән — аңгыра булмый, ә синдә бу сыйфатларның икесе дә бар. — Минем байлыгымнан көнләшәсең име, җиңги? Бездә ниләр генә юк шул. — Әйе, синдәге байлык хисапсыз: син надан, мактанчык, ялагай, гайбәтче. Әйдә, ана каз кебек кагынма, мамыгың оча, чык, мин синең нинди кәмит корбаны икәнеңне һәйбәтләп аңлатам. Иту бөтен миргә рисвай ителәсең. Мәрхүм абыеңның хакын хаклап, бел! Гөлфиягә дә, шаяруларны онытып, алдагы очрашулар турында уйларга кирәк иде. Кассетаны чүплеккә бәрә, имеш. Ә Дускайны ничек ышандыра? Яттан сөйлиме? Кыз табылдыкны карама агачына сөялеп бер генә тапкыр тыңлады һәм шул җитте: Калын иреннең ясалма тавышы ми күзәнәкләренә үк сеңде. Нигә адәмнең әшәкелеге күлләвек кебек җыела, нигә туфрактан саркымый икән? Ул әнә аякка уралып, абындыра-сөрлектерә... Ә изгелек мизгел эчендә парга әйләнә. Юк, бу очрашуны катлауландырырга ярамый: барды, күрде, тасманы тапшырды һәм саубуллашты... Шуның белән, шәт, гомер агачыннан үткәннәрнең бер саргайган яфрагы өзелеп, җир куенына сыеныр... Хатирәләрдә бүтән чокынмаска! Кайчакта адәм баласы сүтелгән җепне эләктерәм дип тотына да тишкәлитишкәли зур ертык ясый. Күр син, Әюпов китте дә батты. Бәлки, кәләшен утыртып авылына элдергәндер? Абау, нәрсә бу?! Күңел аның өйләнүен теләми. Җанда көнләшү кебек ят хис яралып маташа... — Рамил! — Кыз ачык тәрәзәдән генә машина юган шофер егеткә эндәште.— Энем, кер әле. Көнләшә, көнләшә... Әй, юк ла инде! — Гөлфия апа, мин монда! Арба төзек, аны үз хисабыңнан яматтыра-яматтыра бөлгенлеккә төшмәссең микән, Гөлфия апа? — Әюпов абыеңны күрдеңме, Рамил? — Машинасына ниндидер тартмалар куйды да очты ул, Гөлфия апа. Куып тотаргамы? Безнеке дә хәзер канатланды. — Ачкычларны калдыр да кайт, Рамил. — Э-э-э, син Салабаш урманынамы, Гөлфия апа? Мине дә бабайның хатынының әнисе аптырата. Мәтрүшкә җыярга аппар, кияү, ди. Юл буеннан гына өзгән идем, юк, ди, сарысы түгел, шәмәхәсе кирәк, ди. Язу карасына манырга гына да бит миңа, башсыз! Гөлфиягә юлдашлар ияртергә ярамый иде. Сыңар күз кабат ярты сукмактан борачак... — Берсекөнгә арба синең карамакта, энем. Туйганчы йөртерсең әбиеңне Салабаш хозурында. — Бер капчык алтын күмгәннәр дисәләр дә, анда аяк басасым юк, Гөлфия апа. Безнең әти заманында аланда умарта асрады. Ул бытылдаганнарны тыңласаң, бала йоннарың кабара. Берсендә, ди, кичкырын, кояш биек нарат башыннан туп сыман аска тәгәрәгәч, ди, ятып йокладым, ди. Төнлә текерт-текерт иткән тояк тавышына уяндым, ди. Чыксам, умарталыкка унлап сарык килеп керде, һәммәсенең дә йоны аксыл-зәңгәр, ай яктысында җем-җем итәләр, ди. Бер-берсенең койрыгына терәлеп үк чабалар, ди. Авылныкылар адашкандыр, бүре-фәлән бугазламасын дип, боларны ат абзарына яптым, ди. Ишекне терәү белән терәттем, ди. Иртән, авыл юлына табан куармын дип, абзарны ачсам, ди... Рамил калтыраган кулларын йозаклады. — Шуннан, тел бистәсе? — Әти алдалый димә, Гөлфия апа. Бик дөрес кеше ул безнең, кушаматы да Хак Габделхак аның. Э-э-э, абзарны ачсам — сарыклар үтүт, ди. Качканнар дисәң — ишек терәүле, тишек дисәң — алар сыярлык тишек юк, ди. Мулла абзый: "Җеннәрне япкансың син, Габделхак",— дигән, э-э-э, Гөлфия апа. Икенче бер очракны да сөйләде әти. — Син клубтан кызлар озатмадыңмыни, Рамил? — Э-э, озата идем, аннары үзләре мине киредән озата иде. Бүгенге хатын баскычка ук бастырып китә иде әле. Икенчесендә, ди, әти... — Үзең сөйлисең, үзең куркасың, энем. — Монысы кыска, Гөлфия апа. Э-э-э, җигүле ат белән Салабашка менеп барам, ди әти. Каршыма биләсипиткә атланган ике ир җилдерә, ди. Көн кызу, комда тавык йомыркасы пешәрлек, ди, боларның башында бүрек, ди. Әй зыр-зыр әйләнә, ди, тәгәрмәчләре, җилдән дә хәтәр, ди, йөрүләре. Тәртәгә бәрелмәсеннәр дип, дилбегәне кырыйгарак тарткан идем, җир йоттымыни, ирләр юкка чыкты, ди. Вәт җеннәр алдады, ди әти. Йөрмә ул Салабашта, Гөлфия апа. Нияз абый дип инде, э-э-э, үлмиләр инде. — Ике аяклы "шайтаннар"дан сакланыйк без, энем. Алар куркыныч хәзер. — Элсә мин китим, Гөлфия апа. Безнекеләр чатыр чабып туйга әзерләнә. Бабайның хатынының әнкәсе кияүгә чыга, туксан яшьлек егеткә димләттергән иде. Ялгызыма күңелсез, ди. Кияү мунчасына каен утыны ягыгыз, пар чыжламаган газ мунчасында юынмыйм, ди әби-кәләш. Өй артындагы урыс каенын кисәм, барыбер каргалар баш түбәсенә сыек-сыек "сәламнәр" тамызып җәфалый. И тормыш, тормыш... Уң канатында еласалар, сул канатында көләләр. Сөенеч белән көенеч бер-берсе белән ярыша. Әмма сөенечнең адымнары кыска, ул килеп җиткәндә, көенеч аягын бөкләп түрдә утыра. Аны тиз генә куып та төшерә алмыйсың. Озакка сузылды-ы... Нияз хәсрәте. Әй-әй-әй! Кешеләр кебек көлеп-шаярып кына яшәп булмады, көенечтән көйгән бәгырь күмерләнеп бетте. Вакыт Гөлфияне дәваламады, вакыт әллә туктады, әллә кызны читләтеп үтте. Әллә ул үзе бу сызлануларыннан арынырга ашыкмый, мәңге вөҗдан газабы кичереп яшәргә уйлыймы? Арынам, дигән иде бит инде, соңгы тапкыр Салабаш урманы белән саубуллашкан иде, ә тәкъдир "ашыкма" диде һәм менә сиңа, янә үткәннәр белән бер чылбырга бәйләде. Елан-сукмак, һай, елан-сукмак! Ник аяк астында бөгәрләнеп яттың икән син?! Җанга, караңгылык пәрдәсен тишеп, нәни генә яктылык сирпелгәндә, синең урман башында ук кырт итеп киселүең хәерлерәк иде ләбаса. Үткәннәрендә генә торып калалмый кыз, юк, калалмый. Аңа яшәргә кирәк. Тормыш — озын-озын сәфәр, ә адәм баласы — юлчы, үлем генә чакрымнарны кыскарта, үлем генә алга барырга чик куя. Димәк, Аллаһы бүлеп биргән елларга сөенеп яшәргә дә яшәргә әле. "Гашыйк... Тагын гашыйк... Тагын-тагын гашыйк..." Акыл: "Әйтмә, Әюпов, әйтмә!" — дисә дә, йөрәк: "Кабатла",— ди, чөнки ул кайгыдан кысылып-бөрешеп арыган, бәлки, аның сөенечтән шашып тибәсе киләдер. Чү, йөрәк, чынлап та, сорый, үтенә, ялвара: "И хатын-кыз, мәхәббәт давылында бөтерелеп бер ярат инде син!" VI Кемдер аяк чалды... Ул, канатларын җәйгән кош кебек, гөлҗимеш куагына егылды. Кызгылт-кара җимешләр белән бизәнгән көяз куак үзен таптаган кешене өнәмичә, йөз дә бер шырпысын тәнгә кадады. Авыртса да елмайды Гөлфия. Шофер егет сөйләгәннәр уйдырма дип көл менә. Кыз, төртеп еккан затны күрергә дип, як-якка күз ташлады. Тып-тын... Имәннәр үрә каткан, каеннар талгын җилне тарак итеп яфрак-чәчен тарый... Гөлфия, күлмәк итәкләрендәге чүп-чарны сыпырырга дип иелде дә тураймыйча торды. Бер җепкә тезелгән кырмыскалар сафы сукмакны аркылы чыга иде. Менә кемнәр еккан икән. Ашыгып барганда, безне үкчәң белән сытма, дигәннәр. Меңләгән бөҗәкнең күченү процессы озакка сузылыр дип, ул "сәяхәтчеләр" өстеннән атлап кына үтте. Төнлә уянып: "Шулай-шулай әйтермен",— дип, күңеленә беркеткән иде, ә хәзер ул сүзләр нигәдер мәгънәсез тоелды. Кичке уй таң атканда суына икән. Әманәтне кулына тоттырыр да дәшмичә генә кире борылыр. Түрәләр белән кем өйрә пешерә! Аларны кешеләрнең аһ-зарын тыңламаска махсус өйрәтәләр бугай. Аңлар ди ул синең биш ел бәгыреңне телгәләгән хәсрәтеңне, көт! Черт-черт коры ботаклар сынды. Әһә, аны күзәтәләр. И газиз Аллам, үзең сакла да үзең якла. Әнә, әнә теге шайтан кавеме — Сыңар күз кул изи. Елан-сукмакны ят күзләрдән яшергәннәрмени, баш яфрак түшәменә бәрелә. Кызның алдыннан юырткан Сыңар күзнең табаннары гына ялтырый. Яртылаш бөгелеп барды Гөлфия. Дымлы һава болай да йөрәкне кыса, ә ул, җитмәсә, җиргә йөзе белән кадалып, черегән яфрак исе дә сулый иде. Ниһаять, "түшәм" биегәйде, кояш яктыртты, алар түгәрәк аланга килеп чыктылар. Алабай лас-лос атлый, аның артыннан иярер өчен, туктаусыз йөгерергә кирәк иде. Алда — соңгы тукталыш түгел икән, яңадан урман ешлыгына чумдылар. Салабаш — яшел дәрья ул, диләр иде, хак икән. Мөгаен, моның бер очы офыкларга тоташкандыр. Сыңар күз аны адаштырырга уйлый мәллә, Ходаем? Кыз, кире чыгар юлны тамгаларга дип, күккә карады. Күкне дә яфрак болыты томалаган иде. Менә сыек яктылык күзне камаштырган нур белән алмашынды: алда иңләп-буйлап атлар узыштырырлык киң алан җәйрәп ята иде. Монда куна-төнә яшиләр иде бугай, бер читтә — тәбәнәк кенә ызба, аның янәшәсендә озынча абзар, ары табан морҗасы корым белән буялган мунча... Кирпечтән өеп ит кыздыру җайланмасы да көйләгәннәр. Сыңар күз, һаман шулай башын игән килеш, ызба ишеген ачып җибәрде. Эчтә караңгы иде, кыз ирексездән бусага төбендә төртелеп калды. Түр сәкедән: — Тиз табышкансыз,— диде карлыккан тавышлы берәү, һәм, тамагына бөялгән ташны этеп төшерергә теләгәндәй, каһ-каһ йөткерде. Алабай тәрәзәне каплаган пәрдәнең читен күтәрде. Гөлфия, түрдә ят кеше абайлап, уф, дип, ишек яңагына сөялде. Ялгышты. Дускай түгел лә бу адәм. Ниндидер авыру карт белән күрешер өчен күпме көч түгелде дә күпме исәнлек югалды. Аны "үлде" диделәр бит инде, ахмак кыз! Мәетләр ахыр заманда гына кабереннән кубарылачак лабаса! Йөткерүен баскан карт: — Тартынма, уз,— диде.— Сырхаулаган идем мин. Җәй көне салкын тисә — тиз узмый. Бер-ике көн кояшка күренмим, эсседә суык күкрәккә үрмәли, аны салкынча ызбада ятып кудырырга кирәк. Әй Раббым, нинди тамашада катнаша ул бүген?! Тавыш — аныкы, җыерчыкланган маңгай, агарган чәч — бүтәннеке... — Уз, уз, Гөлфия Хан. Без кичә үк күрешергә тиеш идек тә... чир бит. Йөзегеңнән таныдым мин. Алабай бабайга рәнҗемә, ул мине күз карасыдай саклый. Арттыра да инде әзрәк. Кыз түргә үк үтәргә базмады, урындыкка төртелде. Җилкәсенә элгән нәни сумкасын итәгенә куйгач, тыштан гына капшады: табылдык исән-имин генә урман кичкән иде. Тик аны "мә" дип кенә бирәсе килми, чөнки Гөлфиянең күз алдында сәер күренеш пәйда булган иде. Биш ел элек Хакыйкать биеклегенә үз юлымны ярам дип гайрәтләнгән мәгърур бөркетнең нишләп канатлары өтелгән дә төтелгән соң? — Аптырама, Гөлфия Хан,— диде Дускай, аның уйларын сизгән сыман.— Дөнья ул бер алдын, бер артын күрсәтә. Кем син: баймы, ярлымы, хакимме, көтүчеме — аңа һәммәсе дә тигез. Алабай, миңа чишмә суы, кунакка үлән чәе керт. Сыңар күз бу әмергә теләмичә генә буйсынды. — Алабайның үз-үзен тотышына шаккатма, Гөлфия Хан. Минем фаҗига тетрәндерде картлачны. Әнкәсеннән дә шикләнер иде бахыр. Кыз каушый һәм туктаусыз бармагын тыгызлаган көмеш йөзекне әйләндерә иде. Дускай биш ел элек котырынган давыл турында оныткан бугай. Монда хәзер өр-яңа хәлләр, өряңа вакыйгалар калыккан, ә Гөлфия үткән белән бүгенгесен ялгарлык җеп табалмыйча җөдәп утыра иде. Ә үткәннәрне, җан белән хәтер никадәр генә карышса да, кузгатырга кирәк иде. Дускай, син алардан качма, яме, качма! — Хантимер... Фаҗига, дидең. Барысы да шул язмадан башланды бит. — Тәки хәтерне уятасың, Гөлфия Хан.— Дускайның тавышында ризасызлык чагылды.— Әйе, минем фаҗигам белән ул язма арасында бәйләнеш бар. Без өчебез дә — корбаннар. Син дә, баш мөхәррир дә. Минем җелегемне бер генә сорау киптерде. Кем саткан? Нияз Сафин исемемне ычкындырса, үзүзенә кул салмас иде. Сатлыкҗаннар яшәүгә чытырдап ябыша, алар, кеше сатып, зур бүләкләргә коена, зур дәрәҗәләргә ирешә. Син акыллы хатын, әйт, кем саткан? Гөлфия чертләтеп күн сумкасының тимер биген ачты. Бәләкәй янчыкның бавын чишеп, көзге алды. — Күземә чүп кадалды, ахры,— диде.— Табышмак-сорау бу, белмим, Хантимер, — диде. "Беләсең, беләсең!" — дип ысылдады сумка. Гөлфия тиз генә аны йомарлап, итәгенә кысты. Алабай чәй кертте. Сулыштан парланган ызбага үлән исе таралды. — Кем саткан? — диде иягенә таянган Хантимер.— Кем, кем? Шуны уйласам, башым шар кебек кабара да дөньяга сыймый башлыйм. Язма турында син дә, Эдуард кына белә иде. Икегез дә намуслы халык. — Бәлки... бәлки, Эдуардка сатлыкның исеме мәгълүмдер, ә? — Юктыр. Ул өч хәрефле бина тирәсендә чуалмады. Фән кешесе сәясәттән ерак. — Алай да сорашырга иде. — Чәең суына, эч, "җир асты патшалыгыннан" мин әле генә кайтып барам, Гөлфия Хан. Фани дөнья исемлегеннән сызылган кеше дусларына да, туганнарына да кирәкми әле ул. һәрхәлдә, мин үземне белгертергә ашыкмыйм. Хуҗа сәкедән торды. — Әйдә, бу күңелсез сөйләшүне төгәллик. Синең хәлләр ничек? — Эшлим. — Шуннан? — Ашыйм. — Шуннан? — Йоклыйм. — Миллионлаган кешеләр шөгыле бу. Язасыңмы, дим? Нәрсәләр язасың? — Язмыйм, Хантимер. — Нишләп, Гөлфия Хан? Күмер Тауга кудылар дип, борыныңны салындырма син. — Файдасы юк, Хантимер. — Ничек файдасы юк? Тукран чүпләмәсә, урмандагы агачкуакларны да, язучы каләмен эшләтмәсә — җәмгыятьне дә сорыкортлар баса. Бүген укымасалар киләчәктә укырлар. Сез — әхлак сакчылары, Гөлфия Хан. — Кәнәфиеннән очкан һәрбер түрә шулай акыл сатамы ул? — диде кыз үчләшеп. — Чур, Гөлфия Хан! Мин беркайчан да үземне Алланың кашка тәкәсе дип санамадым. Атлар белән аунап үскән авыл малае, зиннәтле сарайдагы алтын белән каймаланган тәхет култыксасына таянса да, ат тизәгенең исен сагына. Ни өчен түрәләр бозык һәм надан? Алар табигый тормыш фәлсәфәсен өйрәнмәгән, алар система колы, ә анда ясалмалык, икейөзлелек... Син акыл ияләре фәйләсуфларны кара, кешелек канунын ничек бозмаганнар, ә? Зирәк фикерләр Югары Аң белән тоташкач кына туган, безнең коммунистлар партиясе кебек бармактан суырып уставлар язмаганнар бит! — Югары Аң белән тоташыр өчен кеше үзендәге "мин"не табарга тиеш, Хантимер. — Бәхәсләшмим, Гөлфия Хан. Кеше ялкау, эзләргә иренә шул. Ә эзләнүнең юлы — гыйлем. Ул сиңа көрәк белән матди байлык көрәү түгел инде. Инә белән кое казу, диләр аны. Озын сүзнең кыскасы, син миңа түрә дип нәфрәтләнмә. Әйдә, Сылукай белән таныштырам. Ат ул, хатын-кыз дип уйлама. Нинди хәйләкәр син, Дускай. Ат белән алдалап, җеп очын яшермәкче буласың! Гөлфия дә чегән арбасыннан төшеп калмаган, синең хәйлә йомгагын тиз сүтәр. — Иртәгә килсәм, шәт, ачуланмассыңдыр, Хантимер? Сылукай белән шунда серләшербез. Колагын шомрайткан Сыңар күз ачу белән теш шыгырдатты. Әһә, безнең картлач җенләнә. Тынычлан, Алабай, бу безнең кыз, аңардан зыян-зәүрәт күрмәбез. Рөхсәтме? Әмма Сыңар күз хуҗасына буйсынмый иде. — Ник килгә-ә-ән? — диде ул сузып-сузып. Мәгънәле сорау... Әйе, ник килгән? Казанда нибарысы ике тапкыр очраштылар. Дус та, туган да түгел. Тасманы бирергә туры килер, ахрысы... Бердәнбер сәбәпчесе шул гына иде. Ул чакта урманга юл ябыла, һәм Гөлфия "теге дөньядан кайткан" Хантимер Әхмәтовның сереннән мәхрүм кала. Ул күзен дә йоммыйча алдады: — Нияз... Нияз вафат димәкче идем, ә сез беләсез икән инде,— диде. Хантимер яратып картның җилкәсеннән какты: — Ну, тынычландыңмы, Алялетдин абзый? Каш җыерма, иртәгә дә чакырабыз Гөлфияне. Синең энекәшең матур хатыннар белән гәп корса, ни гаебе? Йә, кунакны ипләп кенә озат.— Хантимер ике якның да хәтерен сакларга тырыша иде.— Карт инде безнең Алялетдин абзыебыз, сиксәнгә табан кыяклады. Аякта — җитезлек, башта — акыл, яшьләр көнләшерлек. Хуш, Гөлфия Хан! Мактаулардан Сыңар күз йомшарган кебек тоелды. Картның үкчәсенә үк бәрелеп барган кыз: — Нишләп Хантимер Әхмәтов урманда яши? — диде. Җавап булмады. Ә сораулар бихисап иде. Биш елда ир-ат шулай ук картаямы? "Җир асты патшалыгы" үлеп терелүгә ишарәме? "Минем фаҗига белән ул язма арасында бәйләнеш бар",— диде. Хантимерне ыбыр-чыбырлар, шау-шу куптармыйча гына "җыештырырга" маташтылар микәнни? Бүрене бүре чәйнәми дип йөр менә! Алар да өерләргә бүленгән шул. "Кем сатты?" — ди. Ахмаклык белән беркатлылык арасында буталган сорау... "Өчәү белә, шуларның берсе, һичшиксез, сатлыкҗан",— дип шикләнми. Болында аунап үскән самими авыл малае! Ат сыман, дуслар да хыянәтсез җан дип исәпли. — Син энекәшне күр-рмәдең, ул үлек,— диде Сыңар күз, "р" хәрефен икеләтеп.— Бер-рәр-рсенә сүләсәң — үтер-рәм! — Вәгъдә — иман,— диде Гөлфия.— Иртәгә мине каршылап мәшәкатьләнмә, Алялетдин абзый. Хәзер кыргый сукмакка ияләштек инде. Карт, ярсу ат кебек башын чайкап, аягы белән дык-дык җиргә типте. — Үзем кар-ршылыйм! — Ихтыярың, Алялетдин абзый. Сакал-мыегыңны кыр, яме? Син бит чибәр генә кеше,— диде кыз, дустанә елмаеп. Ул күңеле белән генә урман капкасын ябып, куак ышыгындагы машинасына табан юнәлде. — Сезне Салабашның баш шүрәлесе сәламли, туташ. Исәнмесез?! — диде таныш тавыш. Гөлфия борылмыйча гына: — Олы юлда очрашабыз,— диде. Сыңар күз уяу иде, ул посып кына дөньяны күзәтә иде. Әгәр аның ышанычын акламасаң — эш харап. "Безнең биләмәдә чит кешеләр чуала" дип, Хантимерне сагайтуы ихтимал. Җәүдәт, узып китеп, олы юлга менә торган сөзәк урында машинасын аркылы бастырды. Беркая да качмыйсың, янәсе. Качарга җыенмый иде Гөлфия, ул, тәрәзә пыяласын аска шудырып, көлә-көлә: — Әллә туеңа чакырасыңмы? — диде. — Чакырам. Янәшәмдә урын буш,— диде егет.— Ник без урманнан табан ялтыраттык соң әле? — Бүтән мине сагалап йөрмә,Әюпов. — Ачуланма, сагындым, Гөлфия...— Җәүдәт авыр сулады.— Җитәр, бәлки, сиңа. Болай акылдан шашарсың бит беркөн. Нияз Сафин асылынган җиргә йөрисең икән син. Гайбәт тыңлый димә, әйтте шунда бер тел бистәсе. Нык яраттыңмыни соң шул җегетне? — Ул минем дустым иде...— Кызның ике күзеннән әчеттереп яшь бәрде.— Дустым иде, чын дустым! — Дус дип... Аңа Газраилне син җибәрмәгәнсең бит инде... — Мин җибәрдем! — Гөлфия балаларча үксеп-үксеп еларга тотынды.— Мин, мин! Нигәдер менә шушы гап-гади җир кешесе аның галәмгә дә сыймаган серен сыйдырыр кебек иде. Сүзләрен күз яше белән чылата-чылата сөйләде дә сөйләде кыз. Бүлдермәде Җәүдәт, аның йөзе кырысланган, йодрыгы кысылган иде. — Вәт тинтәк! Дустының башын ашаган, ә! Нияз Сафин сатлыкның тавышын тасмага яздыртып дөрес эшләгән. Мин ул кабахәт җанны буар идем. Кем ул, ни атлы? — Хәтерләмим,— диде Гөлфия һәм ашыгып тагын кабатлады.— Хәтерләмим. Хәтерли иде. Йөз елдан соң да бу исемне онытасы юк. Шуны әйтергә тел генә карыша иде. Әйтеп ни файда? Дуамал авыл баласы кызып китеп кибән яндырырга мөмкин, ә Калын ирен кебек кызыл чырайларга ул капка аша да төкерә алмаячак. — Ярар, Әюпов, еладык та, җырладык та, машинаңны ал инде,— диде Гөлфия. — Ашыкма, безнең ише авыл Гыйбадлары сай фикерле дисәгез дә, тирән сөргән чаклар да булгалый. Хәйлә-мәкергә өйрәтмәделәр, табигатьтән бирелгән сизгерлек белән яшибез, Аллага шөкер. Нияз белән язма авторы Хантимер дә мәрхүмнәр. Сатлыкҗан бәндә исән дә, син, минем бәхеткә — исән. Бергә — бер, әйеме? Ә-ә, кассета бар. Сез өчәү! Ә көч синең якта, Гөлфиякәем. Казанның иң биек тавына менеп яңгырат аның тавышын. Танысыннар эт җанны! — Көлдермә, Җәүдәт. — Их, сай сөрелде. Андый тешләк бөҗәкләр меңәрләп-меңәрләптер ул, һәммәсен дә яңгыратсаң, Жир шарында таулар җитмәстер. Мөлдерәмә тулы күңелен бөтенләй үк бушатмады Гөлфия. "Сизгерлек белән яшибез" дисәң дә, сизмисең, егет, юк, сизмисең. Калын иреннең исемен дә, урмандагы хикмәтләрне дә синнән яшерде кыз. Кичер, ул артык сүздән нигә сакланганын үзе дә аңламый. Кемдер "сер чәчмә" дип кисәтә... "Үтер-рәм" дип янаган Сыңар күз дә сыман ул, чал чәчле Хантимер дә кебек, ялгышлардан арыган йөрәк тә төсле. Югыйсә кыз шушы ихлас ир-егеткә алдар идемени?! Нишли соң Гөлфия, Ходаем? Гомердә ялганны яратмады, аны иң чиркандырган нәрсә — алдак бәндәләр иде. Ул, егетнең гөнаһсыз күзләреннән уңайсызланып: — Кайтыйк,— диде.— Көпә-көндез юлда сөйләшеп тормыйлар. — Тагын Бабай эштән куа дип, дер калтыратма инде син. Рәисләргә кытлык юк бездә. Миңа хәтле ун кеше эшләгән, унысы да авылда, ә унберенчесе запаста. Олы юл белән Салабаш урманы арасында чакрымнар ятса да, Сыңар күзнең теш шыгырдатуы ишетелә кебек иде. Картның ачу ташын кыздырмаска кирәк. Юнмаган агач бит ул: кытыршы һәм тупас. Хатын-кыз дип әдәп сакламый, сугып ега. Дан-дәрәҗә, акча-байлык белән бозылмаган бу беркатлы җир баласын тыңлавы да рәхәт. Йомшак сөйләп катыга утыртмый, ул риясыз, хәйләсез. Көн дә нинди матур. Җиһанга зәңгәр күзләре белән баккан күк ап-ак мамык шәлгә охшаган болытларын иңнәренә бөркәгән. Түгәрәк йөзле ромашкаларның керфегендә шул аклыкның дәвамы... Бу дәвамның дәвамы — җанда. Мәхәббәт тә ак төстә икән. Шуңа күрә күңел аны шик-шөбһәләрсез кабул итә дә каралтмыйм дия-дия яраланып бетә. Ник гашыйк кеше мәхәббәтен югалтмас өчен җан тартыша? Яра лабаса ул, нибарысы әрнүле яра. Аңардан дәваланасы да котыласы бит, ә гашыйк, киресенчә, сызлануларын өсти-өсти ярасын тирәнәйтә. Алсу томанга уралган тагын бер мәңгелек табышмак-сер! — Мин синең кулъязмаларыңны чүплеккә ташламадым, Гөлфия. Ертылганнарын ябыштырдым. — Укыдыңмы? — Юк, рөхсәтсез ярамас, дидем. Башта икәү укырбыз, аннары балалар белән... — Нинди балалар? — һы, безнекеләр. Ике кыз, ике малай үстерербез, иншалла. Әйтерсең алар ир белән хатын иде. Егетнең күзләре усал ялтырады. — Мин сине кисәтәм, кызый, каты кисәтәм. Тасманы сыздырт, сатлыкларны оныт, дустың Нияз Сафиннан гафу үтенәүтенә урман айкауларыңны туктат. Иту бер җилле көнне бензин сибәм дә Салабашка ут тәртәм. Аның эче тулы коры агач, җырлый-җырлый яначак. Җәүдәт шаярмый иде... Кыз да бу коллыкка риза иде. Иректә иркенәеп, никадәр генә тугарылса да, иртәме-соңмы хатын-кыз ир, бала-чага мәшәкатьләре төягән тормыш арбасына җигелә. Гөлфия, берара үткәннәр белән бәйләгән урманны артка чигереп, иркен өйдә йөрде, аш бүлмәсендә тәмле-тәмле ризыклар пешерде, балаларын үбеп йоклатты, тәрәзәдән күзен дә алмыйча ирен эштән көтте... Акыл исә утырып уйлады: ай-һай, җаның тыныч булыр микән? Башлаган эшеңә соңгы ноктаны төртмичә, өтер белән генә тәмамлау синең табигатеңә яраклы гамәл микән әле ул? — Миңа боерма, яме, Әюпов,— диде кыз, салкын акыл тарафына авышып.— Мин дә соңгы тапкыр кисәтәм: артымнан шымчылык итсәң — сиңа да бер шырпы табылыр. Егет учы белән күкрәген уды: — Йөрәкне болай да ялкын чорнаган, чытыр-чытыр яна,— диде. — Яна, имеш! Нишләп әле син ике төрле сөйләшәсең? Бая гына тау башына менеп сатлыкҗаннарның тавышын яңгыратырга өндәүче кеше син идең бит! — Мин идем, мин. Шуннан нәстә? Нинди нәтиҗә? "Сафин, Сафин" дип урманда саташып йөрүләреңнән кемгә файда? — Ярсыма, Әюпов! — Ярсысам ни! Сине бәхетле итәргә минем хакым юкмыни? Яратам мин сине, башсыз кыз! VII Иртән бүлмәгә ясанган-бизәнгән Сәлимә керде. — Фия гөле, бүген чираттан тыш утырыш, әзерлән, сиңа Бабай кул болгый,— диде җиңү тантанасыннан исергән хатын.— Фәлинов, ул да, ягъни син дә, катнаша, диде. Казаннар кузгаттырмый, дип кәпрәя идең, безнекеләр кузгаталар әнә. Мин дә чакырулы, мине "баш" итеп раслыйлар, һай-һай, кабинет сәләмә, еврейремонт ясатырмын, ахры. — Язганда хата җибәрмә: евроремонт, Сәлимә. — Өстәл-урындыклар да искергән. Вапше, чүплек оясы! — Алла, кай арада минем аша уздың, чебен! — дип дулаган Мәйсәрәгә, кыз: — Мин түзәм, рәхәтләнеп безелдәсен,— диде.— Дөньяны чебен сырган бит инде. — Безелдимме, чекердимме, нишләсәм дә тыңларсыз! Чөнки мин — баш! — диде Сәлимә. — Син — муенсыз баш,— диде сәркәтип хатын һәм, чакырылмаган кунакны кулыннан сөйрәп, бүлмәдән чыгарды.— Алдыңнан артың матур! "Алалар" хәбәре Гөлфияне аяктан екмады. Горурлыгың өчен кайчандыр бер түлисе була, һәр гамәлгә түләү бар: яхшыга да, яманга да. Ярар, илдә чыпчык үлми. Нәрсәдер югалтсаң — нәрсәдер табасың. Дөнья бушлыктан гына тормый. Менә ул да — авыр чакта таяныр кешесен очратты. Менә ул да — яратуы белән китек күңелен түгәрәкләде... Ләкин хакимияттә дөнья икенче төрле болгана, беркемдә дә Гөлфия Хан кайгысы юк, Казан түрәсе Бабай урынына яңа хуҗа китергән иде. Беренче рәткә елышкан кыз утыргычы белән бергә упкынга тәгәри язды: күз аллары караңгыланып, залдагы тавышлар ерагайгач, чытырдап урындык тоткасына ябышты. Сәхнәгә өч ир-ат менә, шуның уртадагысы... Калын ирен иде. Нәфрәт кызның муеныннан буды. Ник аларның юллары яңадан кисеште икән, йа Ходам! Залда кул чабалар иде. Ул ярдәм сорагандай артына борылды һәм Җәүдәтнең күзләре белән очрашты. Егет аңа елмаеп баш селкеде. Ә сәхнәдә Казан түрәсе нотык сөйли иде. Халык Бабай китә дип сөенә, халык, яңа хаким бәхеткә күмә, дип өметләнә. Кайчакта искегә тимәвең хәерлерәк. Моннан соң тормыш бакчагызны аллы-гөлле чәчәкләр бизәр дип уйлыйсызмы, адәм балалары?! Сезнең каршыгызда — тере сатлыкҗан. Ул бу җирдә хакимлек итү түгел, аның изге туфрагына сыңар аягы белән дә басарга тиеш түгел иде! Озатулар һәм каршы алулар тиз башкарылды. Зал гүелди, берәү дә таралырга ашыкмый иде. "Яңа"ның сәхнәдән төшкәнен күзәтәләр, ә ул Казан түрәсенә бармакларын бөгә-бөгә нәрсәдер саный да саный, котларга дип аның тирәсенә сырышкан ялагайларга кулы буш түгел иде. Ә андый халык чыдам, чиратын көнозын көтәргә дә риза. Гөлфия чыгып китмәкче иде, "уен"ның икенче өлеше белән мавыгып, ирексездән туктады. Бабай янында кеше юк иде... Чәчәк бәйләмен тотып, сәхнә кырыенда таптанган Борчак патшасы нишләргә дә белми, ул аптырауда иде. Әле генә патша иде, әле генә... Мизгел эчендә таҗын салдырып, тәхеттән сөрделәр. Ә аңа халык белән бер сафка тезелүе авыр, ул бу халәтенә ияләшеп тә өлгермәгән. Менә адәм баласы кайчан кызганыч була икән. — Әмирулла абый, әйдәгез, мин сезне озатам,— диде кыз. Тәхеттән мәхрүм ителгән патша, өмет белән уңга-сулга карап: — Кайда соң бу малайлар? — диде. — Урынбасарларыгызмы? Алар сезнең алмаш белән исәнләшергә дип чиратка басты, Әмирулла абый. Залда бөркү, ә сез нык тирләгәнсез, әйдәгез урамга, әйдә! Гөлфия аны култыклап алды. Зал һаман айкала-чайкала иде. — Сине яшәтмәдем мин, Хантимерова, да-а. Каргыйсыңмы? — Безгә бер Алла хөкемдар, Әмирулла абый. — Син артык киребеткән бит, Хантимерова. Ишегалдында Борчак патшасы, тагын онытылып, шоферына кычкырды: — Бадыйков, живо! Кара "джип"ның ишеге бикле иде. — Монысы да чиратта икән,— диде Патша айнып һәм хәзер генә үзенең хәлен аңлап уфырды: — У-у-уф! Шул-лай, Хантимерова. Эшлисең, эшлисең дә, беркөнне сине юынтык су кебек урамга түгәләр. Мин урламадым. Урламагач, кемнәрнедер алтын табактан ашатып та булмады. Алар сараннарны яратмый. Да-а, ы-һым, да-а. Иске хуҗа яшьләнгән шар күзләрен күк йөзенә төбәде. Ап-ак болытларга канат очын мана-мана кошлар оча иде. — Биектән егылганда авыртадыр,— диде Гөлфия.— Күк бит ул кулсыз, озак күтәреп тора алмый, тикмәгә генә кошлар вакыт-вакыт җиргә кунмыйдыр инде. — Әче телле син, Хантимерова. Кызганып залдан җитәкләп чыктың да, хәзер чагасыңмы? Машинасын атлатып кына ишегалдына Рамил кереп бара иде. Гөлфия аңа кул изәде. — Әмирулла абый, утырыгыз. Кәефле чагында безнең музей экспонаты ике-өч чакрым гына үтә. Сезнең өегез ерак түгел бит. — Рәхмәт, Хантимерова. Чаксаң да, синең угың шифалы. — Хәтерлисезме, биш ел элек безнең беренче танышу "күрдең, күрмәдең" белән башланган иде. Чын мәгәр, мин сезне урман буенда күрмәдем, Әмирулла абый. — Да-а, син киребеткәннең дә киребеткәне, Хантимерова,— дип, Борчак патшасы йөз ямаулы машинага үрмәләгәндә генә ишектән халык ташкыны агылды. — Гөлфия Хан! Качма, тукта! — диде "ташкын"ны иярткән "эре дулкын".— Син что, дусларны не признаешь? Мин сразо таныдым, беренче рәттә татарның популяр писателе сидит. Гөлфия шофер егеткә кузгал дип ымлады. Их, Бабай белән озак саубуллашты, югыйсә ул шушы сатлыкның калын иреннәренә ягылган ясалма елмаюын күрмәс өчен әллә кайчан койма артына посарга тиеш иде. — Исәнмесез, Эдуард әфәнде?! — диде кыз, йөзенең җил аударган өй кыегы кебек кыйшайганын тоеп. Нәфрәт ничек үзгәртә! — Ник котламыйсың, Гөлфия Хан? Бүгеннән мин Күмер Тау главасы,— дип, Калын ирен гөл чүлмәген хәтерләткән йомры башын горур гына өскә чөймәкче иде, муенсыз баш селкенмәде, оясындагы күзләр генә төпкә тәгәрәде.— Рәхмәт коммунистлар партиясенә, то есть хөкүмәткә, ышанып Күмер Тауны поручил. Дамы, Рубин Садыйкович? Казан түрәсе ым белән генә "әйе" дип җөпләде, сәхнәдә сөйли-сөйли аның сүз запасы саеккан иде бугай. — Без хөрмәтле Рубин Садыйковичны границага хәтле провожаем, бездән калма, Гөлфия Хан. Син как-никак пресса, хакимиятнең бишенче тәгәрмәче. Кайда моторың? — Монда, монда, Эдуард Әминович,— дип, төркемнән Фәлинов атылып чыкты. Аның чабуына Сәлимә дә тагылган иде. — Ашлы-сулы җирләрдә мине йөртәләр ич, Сабир Сабирович! — Аяк астында буталма! — диде аңа аппарат җитәкчесе һәм моңарчы ачмаган караңгы чыраен балкытып, Гөлфияне үз машинасына әйдәде.— Рәхим итегез, ямегез! "Юк!" дип, аяк терәп карышса, ул үзен көлкегә генә калдыра иде. Утырды кыз. Фәлинов та аның янәшәсенә төртелде. — Менәтерә, Эдуард Әминович белән дуслар икән сез, Гөлфия Әнвәровна! — диде ул, маңгай тирен җиңе белән генә сөртеп. Кесәсеннән тыгылып, кулъяулык эзләмәкче иде, кулы калтырады. Әгәр Гөлфия адәм заты белән сөйләшсә, бу дуслыкның бәясе сукыр бер тиен, дип аңлатыр иде, ә монда ике хуҗага да койрык болгап остарган ялагай утыра. Өстәвенә ул куркак та иде. — Әйе, без шәп дуслар,— диде кыз һәм колның йөзенә карамыйча да күрде: Фәлинов бөрешкән иде. — Ни инде, ни... Мин сезне алай кыерсытмадымдыр, ни... Гөлфия Әнвәровна, сез ни... Үчләшмәгез берүк, ямегез. Бозылышып бетмик, дим, ямегез. — Сез хаклы, Фәләнов. — Ни... яңа главага, дим, дустыгызга, дим, мине яманламассыз инде, ямегез. — Баш өсте, Фәләнов. — Ие, ие, Әмирулла агаебыз ярата иде "сез хаклы" белән "баш өсте"не. Начар бәндә иде инде, холыксыз тиран иде. Хәзер сез аны гәзитегезнең беренче битендә хурлап яза аласыз, сез ирекле, Гөлфия Әнвәровна. Ха-ха, үзенең дә көтмәгәндә генә башына чүкеделәр. Йорты сәләмә, яңасына нигез дә салмаган иде. Шәхси машинасы да юк хәерченең. Элеккеге туры коммунист! Ха-ха! — Ыржайма, Фәләнов, күп көлсәң — елата, диләр. Шәбәйгән аппарат җитәкчесе тагын бөреште. — Мин Эдуард Әминовичка тугры хезмәт итәрмен, сез ни... Миңа начар бәя бирмәгез, ямегез, Гөлфия Әнвәровна. Фәлинов, теле белән иренен ялагач, кызның кулын үбәргә үрелде. — Кагылма! — Калын ирен кузгаткан нәфрәт, кайный-кайный, йөрәктән ташый иде, Гөлфия җирәнеп кырыйга күчте.— Ялагай ирләрне җенем сөйми. Сине бигрәк тә, Фәләнов. Әмирулла агаегызның боерыкларын сез ун тапкыр арттырып үтәдегез. Шуңа безнең бинабыз иске, машинабыз җимерек, язмаларыбыз сыек. И Гөлфия, Гөлфия! Кол бәндәгә кем рәнҗи дә, кем үпкәли ди. Син аны үзеңә тиң санап бәхәсләшмә, юкса аның дәрәҗәсенә төшүең ихтимал. Алдан выжылдап очкан ике машина кискен генә уңга каерды. Казан кунагын каенлыктан озаталар икән. Мәҗлес — Сәлимәнең бәхете иде. Ул анда, мөгаен, судагы балык кебек йөзгәндер. Кемгәдер буйсынудан да яманрак хәл юк. Бер Раббысына баш игән кеше генә рухи иркенлекнең ләззәтен тоядыр. Каршыда, тиеннән дә уздырып, беренче урынбасар сикерә иде. — Стоп, стоп! Фәлинов, син шофер белән сакта кал, ары табан берсен дә үткәрмә. Ә сез, Гөлфия Әнвәровна, безнең кадерлеләрдән кадерлерәк язучыбыз, рәхим итәсез! — Урамда очраса исәнләшергә дә иренгән тәкәббер урынбасар сабагыннан да өзмичә көнбагыш яра иде.— Табынны мин табигатьтә көйләттердем. Саф һава, кыр чәчәкләре! Эдуард Әминович каен кызларын ярата, диләр. — Ялгышасыз, ул имән егетләренә мөкиббән,— диде Гөлфия, юри мыскыллап. Урынбасарның йөзе көл кебек агарды: — Имә-ә-ән?! Шоферы каен, диде! — Нинди зур хата ясагансыз,— дип өстәде кыз. Бүген ул "төртмә телле" тигәнәк иде. Ике хатын агач өстәлләр тирәсендә әвәрә килә иде. Ак халат итәгендәге тауар ярлыгын да кисмәгәннәр. Яңа хаким ризасыз кыяфәт белән учын шапылдатты: — Җәтрәк кыймылдагыз, Рубин Садыйковичның һәр минуты санаулы. Барысы да готовый, дидең, кая, кем әле син, иптәш? Беренче урынбасар кечерәеп, тезе белән түмгәккә тезләнде: — Мин Рафис Мәү... Мәүлетов, мин... исемле, мин... — Болар белән ничек аралаштың син, Гөлфия Хан? — диде башлык, карашы белән Мәүлетовны сытып.— Сине бу тинтәкләр кыерсыттымы? Ну, ладно, соңыннан разберемся. Давай, Рубин Садыйкович, горланы юдырыйк! Каты эшләдек без, ә? Җиңдек тәки, ә? — Мыштымның сүз буасы ерылган иде. Ул авызындагы итен лач-лоч чәйнәп мактанырга тотынды.— Югарыдагылар озатмаганга борчылмыйм мин, Рубин Садыйкович. Вот увидите, өч айдан мин Президент хәтле Президентның үзен Күмер Тауга китертәчәкмен. Әллә юмаммы? Китертү чарасын да найду. Хәйлә бар бездә, тапкырлык та оһо-һо! Әмируллалар ише җебегән карт түгел без. Мин аны бүген в упор не видел, ул Күмер Тауга лутчы маймыл куегыз, ну Эдуард Арслановны ни-ни, дигән. Бетәшкән бабайчик! Күрерсез, безнең республика күгендә Күмер Тау йолдызы — Эдуард кабыныр. Дөресме, Гөлфия Хан? — Күркә сыман кабарган хаким юлдашлары очындырып тормаса да канатлана иде.— Смотри син, Кәбировлар, Ивановлар миңа таяк тыкмакчы! Мин аларны Татарстаннан сөрәчәкмен, миңа бу Күмер Тау — күпер, теге ярга сикерергә, мин әле иң югары постка менәчәкмен. Казан түрәсе бик сак кеше иде, ул ни сүзгә кушылмады, ни табындагы ризыкка кагылмады, гел су гына эчеп утырды. Ул, күрәсең, Ивановларга да, Арслановларга да авышмый, урталыкны сайлаган иде. Кунакның дәшмәвен һәм ашау-эчү белән мавыкмавын яңа хаким, исерсә дә, мыегына чорнаган һәм үзенчә нәтиҗә дә чыгарган иде: "Каенлыкта черки, тәгам дә затлы түгел..." Ахырдан ул ике урынбасарны да утлы табада биетте. — Сез — бәрәңге кәлҗемәләре! Мине Әмирулла корсагына төягән сасы кыяр, әчегән кәбестә белән опозорить итмәгез! Немедленно озын ботлы өч кызны Казанга укырга җибәрегез! Кунак сые әзерләргә өйрәнеп кайтсыннар. Яз, кайсыгыз яза белә. Урынбасарлар, хаким каршысында өчкә бөгелеп: — Боерыгыз, Эдуард Әминович! — диделәр. — Беренчесе, таза гына авылда нәселле сарыклар үрчетү. Табынга кайнар килеш бирелгән сарык ите тәмле. Икенчесе, каз фермасы, өченчесе, тавык фермасы. Тавыкны тутыра белмәсәгез, аңгыра башлар, мишәр Чистае өч йөз чакрымда, шунда барыгыз, үрәтерләр. Дүртенчедән, кунак йорты салдырабыз. Бассейны, саунасы белән. Агач мунчасы аерым. Аулак урын сайлагыз. Бу каеннарны кисеп-турап өярсез, мунчага только каен утыны гына ягасыз. Мин сезне җигеп-җигеп эшләтермен, хөрәсән көтүе! Завтра район белән танышам. Нинди мирас оставил икән Әмирулла дәдәгез, посмотрим. Син, Гөлфия Хан, кәгазь-каләм белән кораллан, язасыларың байтак. Ниһаять, Гөлфиягә дә сүз төртергә җай чыкты. — Мин гәзиттән китәм шул, Эдуард әфәнде. — А ну-ка, каты-котыларыгызны җыештырыгыз да пошшел! — Хаким каенлыктагы халыкны куа башлады.— Тизрәк, тизрәк сыпыртыгыз! Син беркая да не уйдешь, Гөлфия Хан! Потому что син минем шәүләм. — Сезгә үз шәүләгез генә җитмиме? — Зирәк ханнар үз ханлыгында поэтлар асраган. Зря түгел. Син минем хакта үзәк матбугатка статьялар язасың! — Казаннан чакырырсыз, Эдуард әфәнде. — Миңа чүп-чар журналистлар не надо! Миңа син кирәк. Кем язган? Гөлфия Хан язган, диячәкләр. — Безгә Казан матбугаты ишекләрен япты, Эдуард әфәнде. Әгәр сез безнең язмыштан әзме-күпме хәбәрдар икән, беләсез булыр: мине "Яшьләр"дән кудылар, ә Нияз Сафин дөньядан ук китте. — Ишеген дә, тишеген дә ачтырырбыз. Пресса безнең йодрыкта дип сана. Ник кәҗәләнәсең син, Гөлфия Хан? Мин синең каләмеңә лаек түгел что ли? Что ли мин ямьсез, әшәке, начар? Гөлфиянең бөтен килеш-килбәте "син — сатлыкҗан" дип кычкыра иде. Ул, көч-хәл белән нәфрәтен эчкә йотып: — Сезнеңчә, дуслык нәрсә ул, Эдуард әфәнде? — диде. — Әфәнде дә әфәнде, тешкә тия, әйтмә алай, пожалыста! — Сезнең дә урыс сүзләре кыстырып сөйләшүегез күңелемә тия, авыл баласы саф татарча сөйләргә тиеш. — Не беда, татар теле бодай орлыгы түгел, аны чәчеп, урожай җыялмыйсың. Что, интервьюны бүген үк шапылдатабызмы? Ну давай, отвечать начну. Дуслык минем өчен изге нәрсә. Вот Хантимер другны һаман юксынам. Ул авариягә очрап үлде, прямо күпер өстендә "КамАЗ" белән бәрелешкәннәр дә моның машинасы дөмберт елгага, гәүдәсен дә тапмаганнар. "Хәзер мин моңа: "Дустың исән" дисәм, нишләр иде икән? — дип уйлады Гөлфия.— Шатланыр микән? Әй, җүләр кыз, җүләр кыз! Ул дустын файда өчен саткан лабаса! Хантимер Әхмәтовны эзәрлекләүдә бу бәндәнең дә өлеше бардыр. Әллә "Кем саткан?" дигән уен оештырасыңмы? Чү, кабаланып эшне бозма, башта чуалган йомгакларның беренчесен сүт". — Далыпе, икенче вопрос,— диде хаким. Ул җилбәзәк яшүсмерләр сыман кыланып "фью-фью" сызгыра иде. Ә Гөлфиянең уенда Салабаш урманы иде. Көн кичкә тарта, аны Хантимер көтә, ул исә соңара... Юк, иртәгә хәтле кичектерергә ярамый! — Әлегә сораулар бетте, Эдуард әфәнде. Черки талый,— диде ул. — Ну собакаларны, природа дип, бәбәкләре акайган ведь. Ну, ладно, син әзерлән, без матур гына гәпләшербез кабинетта. ...Аны редакция бинасы янында төшереп калдырдылар. Гөлфия йокы симерткән шофер егетне төрткәләп уятты да: — Кабыз! — диде. Үзе арткы утыргычка чумып, тәрәзә пәрдәсен тартып куйды.— Рамил энем, "ә" димә, "мә" димә, кәкре каен төбенә хәтле илт. — Син нәстә, Гөлфия апа?! Тиздән кояш байый, яктылык сүнүгә урман тирәсен җен баса-а! — Бабаң әкиятен сөйләмә, җегет. — Арбабыз да пытыр-пытыр итә бит, Гөлфия апа. Гылава Әмирулланы илтергә куштыгыз да, әнә күпердә ватылдык. Төшеп этте тагы. Хе-хе! Әйбәт карт икән үзе. Хе-хе! — Кабыз, Рамил. Ярты юлдан борылырсың. — Янмыйдыр ла, Гөлфия апа. Җә кабыздым, җә киттекбардык Салабашка. Э-э-э, бервакыт, ди әти, умарталыкта мунча яктым, ди. Кояш йөзен алсу сулар белән юып, йокларга җыена, ди. Утын өстим дип, мунчага керсәм, әниең туңкайган да мичкә пүлән тутыра, ди. Карчык, авылдан нәстә белән килдең, дип әйтәм ди. Ничә чакрым ич, җәяүлегә күпме тәпилисе, дәшми әнкәң, ди. Кичә үпкәләшкән идек, шуңар авызын турсайткандыр кортка дип, ишекне яптым да, тукта, бу артыгын өстәмәсен дип, янә ачкан идем, ди, әнкәң юк, ди. Әй әти атын куалыйкуалый авылга чапкан, кайтса, әнкәй күрше хатыны белән ләчтит сата-сата йон эрли, ди. Мин төнлә хатынны гел чеметәм, Гөлфия апа. Куенымда җен назланып ятмыймы дип. Хатын тибенә икән, димәк, тәртип. Җеннәрнең бит аларның җисми тәне юк, диләр. — Куркаклар өчен приз бирсәләр — ул синеке, энем,— диде Гөлфия. Егет килешмәде: — Кирәксә, мин ике аю белән сугышам, биш башкисәрнең муенын борам, Гөлфия апа, ну түлке... — ...Салабашка якында килмисең, әйеме? Йә, Камырбатыр, ярты юлга җиттек! VIII Алан уртасында учак яна иде. Ялкын тамчылары чәчри дә, күккә атылып, караңгылыкта йотыла. — Алялетдин абзый иртүк сабын күбеге сылап кырындычистарынды. Көнозын сине саклады инде, бара-кайта, бара-кайта,— диде Хантимер, учак кырыена тәгәрәгән утлы кисәүләрне эчкә табан әткәләп.— Арыды карт. Авыру ул. Йөрәк аның. Сылукай да йоклады. — Гафу итегез, соңга калдым шул. — Син бик вакытлы йөрисең. Төнгә кара, безне сыендырган өч көнлек дөнья нинди матур, Гөлфия дускай. — Әгәр сез шушы төнге урман белән серләшер өчен генә монда яшәп ятам дисәгез, мин барыбер ышанмас идем. — Җиденче классны тәмамлагач, мине Казанга — әтинең олы абыйсына җибәрделәр. Шәһәр мәктәбендә урысча укыталар, янәсе. Абыйлар гаиләсе ял паркы каршындагы йортның дүртенче катында яши иде. Тончыга идем мин ул фатирда. Өч бүлмәсе дә тәрәзәсез, тоташ дивар иде. Заманында парк кырыенда биек коймалар белән әйләндереп алган кунак йорты булган. Мәскәүнең тыйнак партия чиновниклары шунда туктаган. Хрущев та шул исәптән. Ә абыйларның фатир тәрәзәләре яшерен кунак йортына карый икән. Беренче, икенче, өченче катларны койма томалый, ә соңгы кат өчен барысы да уч төбендә. Киләләр дә, "вакытлыча" дип, абыйларның тәрәзәләрен кирпеч белән каплыйлар. Казанда йөргәндә күз сал, бүген дә тәрәзә урыны уелмаган. Анда инде бүтән кешеләр тора. Мин җәйне көтеп саргая идем. Авыл белән урман минем өчен кәнтәй ябылмаган зур тәрәзә иде. Менә шылдырап күмер төшә... — Ит кыздырасызмы? — Каян беләсең? — Исе яфракларга сеңгән. — Хикмәтле кеше син, Гөлфия дускай. "Мин хикмәтле түгел, мин үткәннәрдән киселә алмыйча җәфаланган бичара җан, сереңне чиш тә коткар мине, зинһар!" — Хантимер, теге көнне син ниндидер фаҗигаләр белән үлеп терелүләргә ишарәләдең. — Ташла, дускай. Хәтерне уятма. Әнә табигать җан ияләренә мендәр кабарта. Кош анасы балаларын яфракка төреп йокларга сала, күбәләкләр нәфис гәүдәсенә чәчәк таҗларын яба. Кырмыскалар гына хәрәкәттә, ыгы-зыгылы дөньяның үзе кебек. Тыңла, кара, соклан! — Мин төнге урманны яратмыйм, Хантимер. — һы, үзең курыкмыйча килдеңме? — Яратмаган нәрсәләрдән курыкмыйсың ул. Гөлфиянең ачу кибәне ишелә иде. Син бит барыбер сөйлисең, Хантимер иптәш, ник аны сузасың икән? Кыз сер юллап көн саен сукмак иләсә, Җәүдәткә ни дип акланыр? Гөлфия яраткан кешесенең җанын шик белән кыйнарга теләми. Менә кайда ул курку... — Иң якын дустым — Эдуард, дидегез. — Нишләгән Эдуард? — Аралашасызмы? — Мондый хәлемдә мин беркемгә дә күренмим. Хәтта ризык бүлешкән дусларга да. Әлегә мәет исәбендә йөртсеннәр. Менә, менә! Үзе һаман сер баткаклыгына сөйри, ә үзе: "Ташла, хәтерне уятма",— ди. — Бүген якын дустыгызны Күмер Тау хакиме итеп билгеләделәр. — Эдуарднымы? Кит аннан! Чынмы? Хантимер кызарып янган күмер өемен таягы белән бутап тузгытты да өстенә кочагы белән чыбык-чабык томырды. Ут озын теле белән күкне ялмарга кереште. Бу хәбәр Хантимерне шаштырган иде. — Нишләгән соң бу малай?! Ул беркайчан да җитәкчелек эшенә кызыкмады! — Кеше — син яшәгән карурман кебек, Хантимер. Бәлки, дустың дәрәҗә колыдыр. — Эдуард фән өлкәсендә үсәргә тиеш, ул тел белгече иде. — Күрим дисәгез... — Юк, юк, Гөлфия. Хисләнеп тезгенне бушатмыйк әле. Алялетдин абзый белән синнән кала беркем белән дә очрашмыйм. Сезгә — ташлама, сез кеше түгел. Гафу, сез кеше, әлбәттә, тик алардан бик аерыласыз.— Хантимер, тезенә бәреп, шарт-шорт ботак сындырды.— Шайтан алгыры! Хакимияткә урамнан чакырмыйлар, Эдуард ул даирәгә ничек эләккән, ә? Егет ялгыз бүре иде. — Ул ниндидер төркемдә бугай. Мәсәлән, бүген аңа Күмер Тауда хан таҗы кидерүчеләрнең берсен, Рубин Садыйкович дигәнен, Эдуард якын дустым дип атады. — Кемне?! Рубин Ансаровнымы?! Ул бит вак-төяк, болай гына ияргәндер. Гөлфия, әйдәле, монда эссе, йөреп килик, әйдә! — Ир, үкчәсенә ут элдергән сыман, ашыга-ашыга алан буйлап китте.— Ничек шул кабахәт белән дуслашкан ул?! Урманда аның әрнүле тавышы яңгырады. Тимер йөрәкле ирләр дә чарасыз калып өзгәләнә икән... — Эдуардка мәгълүм: миңа Рубин Ансаровлар гына һөҗүм оештырды. Мәкерле, хәйләкәр, астыртын, хәшәрәт Рубин! Тыштан карасаң, тәүфыйклы ата песи инде. Нәрсәнеңдер очы очка ялганмый бит. Ә-ә! Эдуардны шулар кыстап Күмер Тауга китергәннәр! — Хантимер үзе белән сөйләшә иде.— Егетне сазлыкка батырырга җыеналар. Чөнки чамалыйлар: Эдуард җитәкчелек мәсьәләсендә тәҗрибәсез, фәнгә якынаеп, зур галим булып танылмасын дип эшлиләр моны. Минем өчен үч алалар, кыскасы. Бер генә корбан әз аларга. Үч бит әле ул физик яктан гына юк итү түгел, хурлыкка төшереп үтерү дә. Соңгысы хәтәррәк аның. Син мине тыңлыйсыңмы, дускай? — Юк,— диде Гөлфия.— Хантимер белән Хантимер бәхәсләшкәндә өченче кеше артык. Табигать мендәр кабарта, кош анасы балаларын яфракка төреп йокларга сала. Миңа да хушлашырга вакыт. — Чү, сабыр ит.— Хантимер адымын әкренәйтте.— Кил, янәшәмнән атла. Әйе, мин үлеп терелгән кеше. Сиңа аны җентекләп сөйләүнең ни хаҗәте, ә? Бер тапкыр күпердән мәтәлдерделәр, бер тапкыр тишкәләп бетергәнче аттылар. Дүрт ел чит илдә дәваландым, тәнемне ярып-телеп егерме биш ядрә чүпләделәр. Соңгысы йөрәк турысында иде. Кемдер сатты бит мине. Кем, йә, кем? Хәер, төкерәм мин ул кабахәт җанга! Мин әле күтәреләчәкмен, мин егылып, шыңшып ята торган мескен егетләрдән түгел. Бөтен кеше тауга ыргылганда, без генә түбәндә калмабыз, күрерсең. — Нинди "тау" ул, Хантимер? — Менә, усал кыз, берәм-берәм серемне урлыйсың тәки, ә! Хакимият турында әйтәм. — Ә нигә халкы — далада, вәзире урманда соң әле? Әкияткә охшаган. — Әкият түгел, чынбарлык, Гөлфия. Әлегә мин яшеренергә мәҗбүр. Дамир Салиев исемле талантлы сәясәтчене беләсеңме, Гөлфия? — Белмим. Беләсем дә килми,— диде кыз битараф кына. — Ачуланма, Хантимер, биш ел элек булган хәлләрне генә ачыкламакчы идем. Сәясәтегезнең дә, сәясәтчеләрегезнең дә поты бер тиен! — Туктале, Гөлфия, бу синме соң?! — Мин. Тәүбәгә килгән Гөлфия Хан үзе! Алар әйләнеп килгәндә, учак сүнгән иде. Ызба тәрәзәсендә тычкан уты җемелди. Сукыр лампа кабызганнар... — Төн салкын,— диде Хантимер, учакка сулышын өрә-өрә.— Күмерләр тиз каралган. — Нигә җылы Мәскәүләрдә генә ятмыйсың, Хантимер? — Саулыкка туялмыйм. һава белән тынычлык кирәк, ди табиблар. Минем өчен балачагым үткән Салабаш оҗмах инде. Аулакта уйлар да тизрәк тәртипкә салына, фикерләр дә ишәя. — Гаҗәп. — Нәрсә гаҗәп, Гөлфия дускай? — Адәм баласының, гомере белән дә исәпләшмичә, хакимлеккә омтылуы. — Мин йомшак кәнәфиләргә кызыкмыйм, миңа дөреслек кыйммәт. Син тәүбәләреңне башыңнан чыгарып ат, яме, дускай? Бәлки, без әллә ни майтара да алмабыз, ләкин һәркем бер тары бөртеге генә салса да, амбар туларга мөмкин. Хантимернең вәгазе кызның йөрәгенә үтми иде инде. Элек хыялы белән чүлдә хан сарайлары кора иде ул. Гәрчә анда ком бураны уйнап, кояш тереклекне яндырса да, кыз, көрәшергә кирәк, бәхет иле шушында төзелер, дип өметләнә иде. Бүген Гөлфиянең сәясәт мәйданында көрәшкән каләме тутыккан, күңел буш сүзләрдән бизгән, аның каравы бөтен нәрсәне кысрыклап, җанга ярату атлы Хис килә иде. Табигатьтә язны кышка чигереп, ташуларны туктатырлык кодрәт, ә адәмдә мәхәббәтне кире борып җибәрерлек көч юк. Агарткан, чистарткан, сафландырган хисләрне нигә ул сәясәт дигән пычрак уенга алмаштырсын ди! Әгәр бу ир үз гомерендә берәр мәртәбә гыйшык ятьмәсенә эләксә, кызның чәбәләнүләрен аңлар иде. Хәер, аңлар иде микән? Җанының яртысы белән генә яратучылар да бар. Алар инде ялгышлардан сакланып, акылга буйсынып яши. Нинди бәхетсез халык! Алан хуҗасы яңадан учак тергезде. — Сүзгә саран хатын-кыз сирәк очрый,— диде ул.— Ник дәшмисең, Гөлфия Хан? Кинәт кенә мин синең өчен кызыксыз кешегә әйләндем бугай. — Син таш кебек каткан сәясәтче, Хантимер. Хәзер миңа сезнең шөгыль ятрак шул. — Ә нәрсә якын? — Синнән бик ерак нәрсә миңа якын, Хантимер. — Сиңа якын, миңа ерак... һы, нинди табышмак соң бу? Шул чакта ызбадан савыт кочаклаган Алялетдин карт чыкты. — Яшь бәрән итеннән шашлык авыз иттерәбез сиңа,— диде Хантимер, баягы сүзен өзеп. — Алялетдин абзый, син кер, ят, без Гөлфия белән икәү җайларбыз. — Мин чир-рләмим,— дип кырт кисте карт. Ул, учак янына килә-китә, әйбер ташыды. Аның киреләнеп кереп ятмавы кызны сөендерә иде. Сәясәт дип, төнге аланның ямен җибәреп бәхәсләшеп утырмаслар, ичмасам. Хантимер дә бүтән күңелсез әңгәмәне ялгамады, яңгыравык тавыш белән: — Алялетдин абзый, хәтерлисеңме, беркөнне алан өстеннән вертолет очып үткәндә, син аңа каршы күсәк күтәреп чапкан идең? Карт "ыр" дигән аваз гына чыгарды. — Кәефсез безнең бабай, әйтәм бит, чирли,— диде хуҗа.— Шуны сөйләсәм, көлә-көлә эче ката иде. Тимер кош куна дип уйлаган ул. Төшсә, тизрәк канатларын сугып имгәтим, бу әкәмәт нәстәкәй йомырка салып, бала үрчетер дә урманда яшәрлек рәт калмас, дигән. Керпе кебек инәләрен тырпайткан картның башыннан сыйпыйсы килде кызның. Аның да әтисе дорфа, әмма нечкә күңелле иде. Шушы сыйфатны ни өчендер, дорфалык белән чорнап, эчкә үк яшерергә кирәк бит, ә! — Безнең Алялетдин абзый хисле җан. Камыш сызгыртып җырлый да аннан күз яшен агызып җылый. — Аның нервысын бозып, авыруын көчәйтмим, китим булмаса,— дип кузгалган Гөлфияне Хантимер җибәрмәде. — Чү, чү, син — кунак! Бәрән итен төрледән-төрле үләннәр кушып, махсус синең өчен җебетте бабакай. Өнәмәгән кешесенә яңгыр суы да эчерми ул. Чын мәгәр, диң, Алялетдин абзый. Сакал-мыегыңны кыруларың да Гөлфия өчен бит синең, әйеме? Бу юлысы карт йомшак кына ырылдады. — Чит ил — чит ил инде, Гөлфия дускай. Дәвасы да әллә ни килешми. Бетеренеп кайттым мин туган якка. Яртылаш картаеп. Кемгә кайттым дисеңме? — Шушы сыңар күзле карт йортына. Үләргә дип менеп яткан иде такта сәкесенә, минем ни хәлдә икәнемне күргәч, могҗиза белән терелде. Теге елларда тәки Казанга күчмәде, мин аңа аерым фатир да җайлый идем, тәрбияләргә кешесен дә билгеләттерә идем. Атларым да, атларым, диде. Ат абзары — җәннәтем, диде. Бәлки, аның бәхетедер бу. Кимсенми дә, кителми дә бит. Авылдагы йорт-җиреңне бикләп, вакытлыча урманда яшибез инде, әйеме, Алялетдин абзый? Көзгә кадәр, әйеме? һавабыз әйбәт, дөньябыз түгәрәк. Заманында бал кортлары үрчетә иде монда абзый. Ызбасын аннан-моннан сипләдек. Инде сине ялгызың гына калдыру юк, картлач. Казанга минем белән очасың! Мин көчле, дип очынма. Карт тешен шыгырдатты. — Әһә, Казан дисәң, зәһәрләнә безнең Бабай. Мине дә җибәрмәскә әле аның исәбе. Савыккач, колхоз рәисе бул, ди. Хет күмәк хуҗалык атлары туйганчы солы ашар иде, ди. Алялетдин абзый өчен иң зур дәрәҗә — рәис. Озак кына бездә Кәбир исемле председатель эшләде. Бервакыт ул абзыйларга үгез суярга куша. Соңыннан берсе шаяртып: "Кәбир энем, суюын суйдык та, эченнән бозавы чыкты бит",— ди. Сүгә икән Кәбир Алялетдин абзыйны эт итеп, ник буаз терлек суйдың, дип. Үгез бит ул, ди икән абзый. "Үгезме, чуртмы, син аның буаз икәнен чамаларга тиеш идең",— дип, һаман үзенекен сукалый ди рәис. Безнең картта мәзәкләр капчык-капчык. Яшь чакта син мут егет булгансың, диләр, ә, Алялетдин абзый? Көч-куәт ягыннан да сиңа тиңнәр юк иде. Хәтерлисеңме, Акмаңгай, чокырга егылып, аягын сындыргач, син шул хайванны күтәргән идең. Ат хәтле атны! Рәис синең җилкәңә камчы белән ора, үлгәнче суйыйк, ите булыр, ди. Син, үҗәт, Акмаңгайны тәки бирмәдең.— Учак ялкыны Алялетдин абзыйның йөзен яктырта иде. Сыңар күздән яшь тамчылары коела... Хатирәләре елата микән? "Ходаем, бу бәндәң турында яман уйлар да уйлаганмындыр, берүк кичер! Без колларыңның күңел дөньясын күрмичә генә хөкем итәргә ашыгабыз шул". — Шуннан соң Акмаңгайны үз өендә дәваладың син, әйеме, Алялетдин абзый? Сабантуй ярышында катнашып, беренче урынны яуладык Акмаңгай белән. Мин чаптырдым аны. "Маладис, улым",— дип, күккә чөйгән идең мине. Болытларга башым белән бәрелеп, күкне тишәм дип торам. Әти коры иде, миңа бер дә "улым" дип дәшми иде, ә син, Алялетдин абзый, чит кеше баласына "улым" дип өзелә идең. Сакалыңа ябышып үскән малайлар инде без. Рәхмәт! Хәзер дә синең тәрбияңдә. Менә янында хатын-кыз йөрсә, күңел кыллары ничек тибрәнә икән. Нечкәрдем, ә? Күптән әйтәсе рәхмәтләр иде бу, абзыкаем. — Соңарган рәхмәтләр ихласрак ул, Хантимер. Син аны ничәмә-ничә еллар күңелендә йөрткәнсең бит,— диде Гөлфия. Бу хатирәләрдән ул да йомшарган иде. — Мине төрле бәла-казалардан саклар өчен, аланның дүрт почмагына мылтык тоттырып, дүрт әзмәверне бастырырга була,— диде Хантимер.— Юк, Алялетдин абзый ышанычлырак. Тегеләрне кемдер күбрәк акча белән сатып та алырга мөмкин, ә минем абзый тау-тау алтынга да "тфү" дип кенә төкерәчәк. Тугрылык иң зур көч икән, Гөлфия дускай. — Чөнки табигатьтән аерылмаган кеше хыянәттән азат. Ул җиһанның һәрбер ноктасында — үлән-чәчәкләрдә, кош сайрауларында, искән җилдә, ак болытларда, үрмәләгән бөҗәкләрдә, киек-җанварларда, төнлә чәчрәп янган йолдызларда Раббысының барлыгын тоеп, иман белән гомер итә. Ә тугрылык — иманның бер билгесе. — Колак сал, Алялетдин абзый, кунак сине ничек олылый! — Ишетәм, Хантимер, Ходай үзен дә олыласын,— диде таякларга кадап-кадап ит тезгән карт. Хантимер, кулын баш очына күтәреп, дым белән тыгызланган һаваны бутады. — Их, сулышка иркен Салабашта! Бу рәхәтлектә изрисе иде дә... Баягы хәбәрең очлы ташмыни, бавырны тишә. Син акыллы хатын, киңәш бир, Эдуард дуска ничек ярдәм итим икән? Урманда үзең турында гына кайгыртып яту егетлек түгел. Әллә, мәйтәм, аны аланга чакырасыңмы? Мин бик үтенәм синнән, Гөлфия. — Синең иртәнге сүзең кичкә искерә икән, Хантимер. Ризык бүлешкән дусларга да күренмим,— дигән идең. — Эдуард — бәгырьдәге дус. Студент чакта кызлар озатып кайтабыз. Караңгы урам тыкрыгыннан шәһәр ышпаналары чыкты. Минем өстә яңа куртка. "Сал" диләр тегеләр. Салмый, ди Эдуард. Җаның жәлме, малың жәлме, диләр, мал да жәл, хәерче студент бит без, соңгы тиеннәрне санап яшибез, куртканы көн саен алмыйсың. Ышпананың берсе пычак белән миңа кизәнгән иде, Эдуард аңа күкрәген куйды... — Үлмәгән лә дустыгыз, исән-сау, — диде Гөлфия. — Ике ай хастаханәдә аунады. Терелгәч, мин дуска куртканы бүләк иттем. Мә, мәйтәм, син моңа лаек. — Алдымы? — Куртканымы? Әйе, әйе! Ул да акчасыз егет иде. Әтисе — колхозчы, әнисе — идән юучы. Алялетдин карт алар сөйләшкәндә әллә нишләде: бер ызбага чаба, бер йөгереп килеп, яланкул учактагы күмерләрне тарата... — Эдуард дисәм, котыра башлыйсың, Алабай бабакай,— диде хуҗа шелтәләп.— Ник аңа нәфрәтләнәсеңдер. Карт, үзалдына мыгырданып: — Киемеңне салдырды, хатыныңны аздырды, үтә дә яман бәндә! — диде. — Син бигрәк инде, Алялетдин абзый! Бер күрмәгән кешене хурлыйсың. Туктале, карт, тукта, Гөлфия Хан без — ирләрдән акыллырак. Ул ни дияр бит? — Күпме сакланасың инде, Хантимер, тагын әз генә түз,— диде кыз. Ир, бераз уйланганнан соң: — Шулаймы, Гөлфия дускай? — диде, һәм җанланып китте.— Көннәрдән бер көнне мин дә Эдуардка үз күкрәгемне куярмын. Ә анда хәтле...— Ул караңгылык аша кызга текәлде.— Киңәш-табыш итәргә син бар, Гөлфия Хан. Син бар! Иратка хатын-кыз нинди терәк инде ул дип көлмә, дөньяның яртысын елак һәм җебегән мыекбайлар басты. Без синең кебек акыллы кызларыбызга таянырга мәҗбүр. Син Эдуард янәшәсендә бул әле, зинһар. Абынмасын иде ул. Бу ялвару күңелне укшыта иде. Күр моны, шайтанга ялчы итеп кодалый. Хыялында икейөзле, ялагай куштаннан дус әвәләгән дә хәзер шуңа фәрештә сыйфатлары өсти. "Күкрәген куйды..." Әйе, синең курткаңны аның ятларга бирәсе килмәгән, чөнки үзе кызыккан... Пычакка эләгеп булса да алган ул аны... Чын дус "Җылы тәнендә тузсын" дияр иде. Ул һаман синнән түләттерә. Гомерең белән дә түләттергән әнә: сине сатып түрә урындыгына оялаган... Әгәр син боларны белсәң иде! Белмичә тор, яме? Әле син көчсез, әле син сынган канатларыңны ныгытып кына маташасың. "Дустыңның" хыянәтеннән өзлегерсең дә Нияз Сафин язмышын кабатларсың. Нәкъ менә имән кебек ирләрнең шартлап сынуыннан курка, һай курка Гөлфия. Каен әрсез, усак әрсез, тамырдан бик тиз терелә, ә имәннәр авыр кузгала... — Кызганыч, Хантимер, дустыңның әшнәсе булалмам шул, мин язу-сызулардан китәм. — Кая? — Бәхетемә китәм. — Нинди бәхетеңә? Синең бәхетең — сәясәт, Гөлфия Хан! Ахмак ир! Сезнең юлыгыз — бердәнбер хак юлмыни ул! Сез бит чынлыкта хакыйкать эзләмисез, сез бер-берегездән көнләшеп, бер-берегезгә үчләшеп, "тау"га менәргә ашкынасыз. Ә Гөлфия ул ясалмалыктан азат: Ходай кызның җанын Хис белән сугарды, еллар буе кысыр яткан туфракта бүген гөлләр чәчәк ата, куагында сандугачлар сайрый... Яраткан кешесенең елмаюы күңелне җылыта, назлый, иркәли... Хантимер: — Сәясәт, сәясәт,— дип, учак тирәсендә әйләнде дә инәлеп-инәлеп ялвара башлады.— Гәзиттә кал, яз, Эдуардка булыш, ташлама аны, зинһар, Гөлфия, ташлама, үтенәм! Ир бәндәсе вакланса, тузан бөртегедәй уала, мескенләнсә, иң кызганыч затка әверелә, ялагайланса, табан астыңа хәтле ялый, алар өчен урталык юк икән. Баядан бирле өермә куптармыйча эченнән генә дулаган Алялетдин карт та энесенең ялынуын килештермичә: — Ар-ртык сүз — чүп сүз, ит пешкән, тәмләгез,— диде. Картка күңеленнән генә рәхмәт укыды кыз. Коткарды... Хушлашканда Хантимер кунакның кулын кысты: — Көтәм, кил,— диде. Алялетдин абзый Гөлфияне озата барды. Ниндидер үтә күренмәле җепләр бу карт белән икесен әкрен генә бәйли башлаган иде. Алар моны тоя-сизә дә иде. Карт инде бүтән теш шыгырдатмый... Аның хәрәкәтләре дә йомшарды. Хәзер аңа Сыңар күз дип, ямьсез кушаматы белән эндәшергә ояла Гөлфия. Абзый Эдуардның кемлеген чамалап сөйләшә, димәк, картта күңел күзе сукыраймаган. Аһ, ни җитми, шул җитми адәм баласына! Маңгайдагы чәчрәп торган ике күз ботак тишеге генә шул... Хантимердә дә ботак тишеге... Сукмак башында Алялетдин карт, ягымлы тавыш белән: — Кызым,— диде,— синең язу эшеңдә булып торуың Хантимергә файда икән, тор,— диде.— Җибәрмә анау яман Идуартны аның кыр-рына, башын ашар зәхмәт,— диде. Гөлфия караңгыда йөзе күренмәсә дә елмайды: — Ярар, Алялетдин абзый. Син тагын нәрсәдер әйтерсең кебек... — Ие, — диде карт, бик тиз килешеп.— Әйтер-рмен дә инде. Вакыт инде... Үзем белән кабергә күммәсеннәр инде... Хуш, кызым, иртәгә кил. — Хуш, Алялетдин абзый! ...Рамил фарасын Салабаш урманы ягына борган, юл якты иде. — Йокламадым, күзләрем шар да шар, инәгә кадалып утырдым,— диде егет.— Кайчан җен малайлары машинаны селкетә, мәйтәм. Хатынның әнкәсе догалар ятла дигәние, шуңа керешәм, Алла кушса, валлаһи! — Дөрес эшлисең, энем. Кузгалдык! Капка төбендәге эскәмиягә "төн кошы" кунган иде. Җәүдәт: "Кайда йөрдең?" — дип төпченмәде. Кыз да: "Нишләп мине сагалыйсың?" — дип ачуланмады, нәкъ шушы мизгелдә яраткан кешең белән күрешү тилмереп көткән бәхетнең үзе иде. — Җәүдәт,— диде ул, егеткә сыенып.— Хатын-кызның дөньясы төрле-төрле урман: берәүләрнең ул махсус куак ботагы төртеп үстерелгән. Анда иркенлек, агач белән агач арасы киң. Ә икенче берәүләренең кеше кулы орынмаган, кеше аягы басмаган чытырман. Минеке соңгысы. Сиңа чытырманлыкта йөрүе авыр булыр: кырмыска түмгәгенә сөрлегерсең, ботак-чатакларга кадалырсың. Җайлырак итәм дип, бернигә дә тимә син. Өзмә, сындырма, тигезләмә, юкса мин яраланырмын, һәм без мәңгегә аерылырбыз. — Әй, газиз җаным, ник мин сине үз рәхәтем өчен үзгәртим ди! Када, чәнчә, тик ярат кына. — Ул "урман"да серләр дә күп, Җәүдәт. — Әйе, Нияз Сафин... Кассета... Сатлыкҗан... Миннән чыкмас, ышан газиз җаным, ышан! Гөлфия егетнең кочагыннан ычкынды: — Янам, суыныйм әле. Җәүдәт... — Әү, җаным? — Мин бүген алҗыдым, Җәүдәт... — Яңа хаким белән кунаклар сыйлагансың, диләр. Мине куркыткан "бакча карачкысы"н — Әмирулланы кыяклаттылар. Искитәрлек хәл Күмер Тауда! Малайлар белән өч сәгать чәйнәдек шуны. Шатлыктан чәй эчтек. — Мин нәфрәттән алҗыдым, Җәүдәт... Тагын бер серемнең шаһиты булырга ризамы син? Фи, ахмак сорау инде. Син бит хәзер минем бердәнбер якын кешем. Сатлыкҗанның исемен белә идем мин. Гафу ит, сиңа ачылып бетмәдем. Безнең яңа хаким Эдуард Арсланов ул. Инде ары табан...— дип, кыз Салабаштагы хәлләргә күчмәкче иде, егет ачу белән: — Кабахәт! — диде.— Мин аны үтерәм! Атам! Сатлыкҗаннар Күмер Тау туфрагын пычратмасын! — Әкрен, син төнге тынлыкны бозасың,— диде Гөлфия.— Сиңа, корал тотып утка ташлан, димәделәр, сиңа нибарысы сер генә ачтылар, сабырсыз! — Уф, кызам шул, газиз җаным. Начар гадәт. Ышан, бу сереңне дә күңелемдә саклармын. Безгә нәрсәгә ул адәм калдыклары! Безнең дөньябызның капкалары алар өчен бикле, әйеме, Гөлфиям? — Алайса, ярсу атларыңны баганага бәйлә, җегет. Мин "башсыз кыз"га кичә нәрсә дидең әле, исеңдә микән? — Исемдә, газиз җаным... Яратам, дидем. Яратам... һәй-һәй, ишетәсеңме, шомырт кара күзле төн, ишетәсеңме?! Ярата-а! IX Рамил өр-яңа машинаның тәрәзәләрен ышкый-ышкый сөртә иде, Гөлфия, уенын-чынын бергә кушып: — Энем, син бүтән хуҗага ялландың мәллә? — диде. Егет әйтерсең үрелеп кенә бәхет кошын тәпиеннән эләктергән иде, авызын колак артына хәтле ерып: — Сөенечеңнән хет бие, хет җырла, Гөлфия апа, безгә заграничный арба хутладылар. Фәлән Фәләнов үзе китереп бастырды. — Бар, кире үзебезнекенә алыштыр, Рамил. — Нишләп, Гөлфия апа?! Дустың гылава абзый бирдерткән бүләктән кем баш тарта ди. Безнекен мәктәп балалары сүтеп, металлоломга ташысын. Әнә-әнә, бирегә табан Фәлән Фәләнов теркелди. Фәлиновның аксыл чырае тимгел-тимгел кызыл таплар белән чуарланган иде. — Гөлфия Ән-вә-ровна, хәерле иртәләр! — диде ул, төчеләнеп. — Минем машина сезнең карамакта, ямегез, Гөлфия Әнвәровна. "Ярты сәгатьтән район белән танышырга чыгабыз",— ди Эдуард Әминович, ямегез, Гөлфия Әнвәровна. — Карале, кем, Фәләнов абзый, арба безнеке, ямегез.— Аппарат җитәкчесе "минем машина" дигәч, шофер егетнең сөмсере коелган иде.— Сафсим-сафсим безнеке, ямегез. Гөлфия апа гылаваның дусты, вәйт! — Энем, шаулама,— диде Фәлинов.— Танышу ятим балалар йорты белән төгәлләнә, ямегез, Гөлфия Әнвәровна. Әлегә сау булыгыз, ямегез. — Моны җеннәр генә башкармас, Гөлфия апа. Фәлән Фәләновны шайтан үзе алмаштыргандыр.— Рамилнең күзеннән зәһәр очкыннар чәчри иде.— Элек "машина тузды" дисәм, сезгә тирес ташый торган чана да әрәм дигән Фәлән Фәләнов ничек сиңа койрык болгый, и-и. Үзгәргән, бырат, и-и. Гылава моның йомшак җиренә тибә инде, и-и. — Типми, энем, типми. Аларга шундыйлар кирәк. — Мин Фәләновның мыскыллавын беркайчан да онытмам, ахры, Гөлфия апа. Шоферы авыргач, мине дәштерде ялагай койрык. Чистайга җыен, ди. Нәселле таналар карарга бер совхозга бардык. Юл кешеләре бит, ну, чәйгә чакырды инде директор. Кем соң әле исеме? Хәйдәров кебегрәк. Ачык мишәр. Син дә кер, капкала, энем, ди миңа Хәйдәров. Шунда Фәләнов, кукраеп кына: "Аңа кухняда көйләгез, кухняда,— диде.— Барин белән кучер бер табында ашамый",— диде. И-и, гарьләндем дә соң, Гөлфия апа. Син инде безнең төсле гади халыктан җирәнәсең икән — белгертмә җирәнүеңне. Рамил туган, диген, директор белән икәү генә хәл итәсе мәсьәләләр бар, син аерымрак утыр инде, диген. Мин бит аңгыра түгел, шуны гына аңларлык малай.— Егет баш түбәсен кашып алды. — Гөлфия апа, якты дөньяга бөтен кеше дә ике аяклы, ике куллы, ике күзле, ике колаклы итеп яратыла, ник тигезлек юк соң алай да? — Ә син бу хакта уйланасыңмыни, энем? — И-и, Гөлфия апа, шофер гына булсам да, уйлый беләм бит инде мин. — Бу дөньяда без мәңгелек дип уйлаган кешеләр генә синең кебек гарьләнә, энем. Тегендә бай белән ярлы, түрә белән хезмәтче дигән бүленеш юк. Хөкемдар каршында барысы да тигез. Тик аларны җәннәт белән тәмуг кына аерыр. Догаларыңны мәгънәсенә төшенеп ятла син. Биш ел тоткынлыкта яткан Гөлфия Күмер Таудан читләшкән икән. Баксаң, Әмирулла Гаязовтан мирас булып көйле генә тормыш калган. Әмма тәкәбберлек чиреннән күперенгән яңа хаким көндәшенең хезмәтен аркылы-торкылы сызды. Ул әле бер генә эшнең дә җаена төшенми, һәм наданлыгын яшерер өчен: "Бу искелек, бу пүчтәк",— дип йөри иде. Җитмәсә, ком чүлендә ташкала салган патша кебек: — Минем фикерләрне, тәкъдимнәрне тарих өчен теркә,— дип, Гөлфиягә боера иде. Кыз куен дәфтәренең бер битен "Ахмак" дип язып тутырды. Хәер, ахмакларга да тарихта урын бар. Киләчәктә туасы акыллылар шулардан гыйбрәт алсын өчен аларның да исемен мәңгеләштерергә кирәк. Әнә амбар кенәгәсе күтәргән Фәлинов бу эшне эшләп тә маташа инде. Ул: — Сезнең фикерләрегез алтынга тиң, Эдуард Әминович,— дип, җан тиргә бата. Соңгы тукталыш Күмер Тау тау итәгендә шомырт агачларына күмелгән балалар йорты иде. Иске бинадан алтмыш-җитмеш адымда гына зәңгәр гөмбәзле мәһабәт йорт калыккан иде, хаким, эре-эре атлап, шунда юнәлде. Аның күзләре пыялаланган, ул ни баскычка тезелешеп баскан балаларны, ни тәрбиячеләрне күрми иде. Мөдир Гөлфияләрнең ян күршесе иде. — И Аллам, исәнме юк, саумы юк, нәрсәбезне ошатмады икән? — диде хатын борчылып.— Нәниләребез дәү абыйларына дип җырлар өйрәнгән иде. — Сәвия апа, бу зиннәтле сарай кемнеке? — диде кыз. Мөдир, горурланып: — Безнеке, ятимнәрнеке,— диде.— Әмирулла Дәминович төзеттерде. Аның энесе Казанда төзелеш идарәсе башлыгы иде. Кызыл кирпечләр шул энесеннән. Абый, үзең эшләгәндә йорт салып куй, дигән ул, ә Әмирулла Дәминович безне кайгыртты, рәхмәт яугыры. Искесенең дивар-түшәмнәре черегән иде. — Ай-Һай,— дип баш чайкады Гөлфия. — Ерактан гына төзек сыман ул, тузган, хәтәр тузган,— дип исбатларга тотынган хатынга кыз күңелсез генә: — Күчерерләр микән соң? — диде. Хаким, ике катлы бинаны җил-җил әйләнеп, урамга чыкты. Төркемнән Фәлиновка гына эндәшеп: — Яз! — диде.— Яз, первый этажда сауна и бассейн эшләтәбез. Спортзалны җимереп. Далыпе яз, бүлмәләрне нарат тактасы белән тышлатабыз. Тәк, дәлше. Особо да зур кунаклар өчен суперлюкс та кирәгер. Анысына иртәгә үк керешегез! Гөлфия түзмәде, тамагына бөялгән утлы төер комачауласа да: — Мин сезгә ике көчсез халык — ятимнәр һәм хатынкызлар хакын харам кылдым, — диде. — Стоп! — диде хаким, бармагын шартлатып.— Гөлфия Хан, не понял, әдәби әсәреңнән өзек укыдың что ли? — Ә мин боерыкларыгызны бик әйбәт аңладым. Ятимнәргә дип аталган бу йортны кунакханә итәргә ни хакыгыз бар?! Мин сезне пәйгамбәр хәдисе белән оялтам, тимәгез ятимнәр өлешенә! — Нишләсәм дә минем воля, Гөлфия Хан. Кая монда мөдир заты? Фәлинов мөдир хатынның аркасыннан этәрде. — Күрен, Сәвия Сәмигуллина! — Апа, синдә ничә бала? — диде хаким. — Туксан биш. — Вот что, немедленно списогын төзе дә республикада ничә детдом бар — һәрберсенә ровно бүл. Без әрәмтамаклар үрчетеп яталмыйбыз. Все, я сказал! Мөдир хатын "үләм" дип, йөрәген тотып җиргә егылды. Ә хаким иярченнәре белән машинасына ашыкты. Беренче урынбасар баядан бирле "төшке аш суына" дип кыбырсый иде. Кыз мөдирне күтәреп торгызды. — Сәвия апа, җебемә әле син. Балалар сиңа әни дип карый бит. — Үләм, үләм, Гөлфиякәем, ничекләр сабыйларымны читләргә таратасың. Бер ятим иде инде алар, тагын, туган җирләреннән аерылып, икеләтә ятим булсыннармыни?! — дип үкседе хатын.— Нинди миһербансыз башлык билгеләгәннәр безгә, Гөлфиякәем! Ятимнәр өлешенә кул сузган бәндәгә Алланың нәгъләте төшсен! Аларны ишегалдында уйнаган балалар ураткан иде, хатынның: — Бәгырь җимешләрем, гөнаһсызларым,— дип, әле бер, әле икенче нарасыйны кочаклап үбә-үбә елавы җир-күкләр тетрәвеннән дә көчлерәк иде. Аңа кушылып чандыр гына кызчык та шыңшый башлады. Гөлфия аны эскәмиягә утыртты һәм кәнфит сузды. Үзенең дә йөрәге елый иде. Сабый ялтыравык кәгазьгә алданып тынычланды. Аның салам хәтле генә нәзек бармаклары хәлсез иде, ул кәнфитне уң кулы белән генә эләктерә алмагач, ике кул белән кысып суыра иде. — Сәвия апа, кичкырын бездә киңәшербез, син алдан ук чәч агартма, балалар Күмер Таудан таралмас,— диде кыз. Ул Эдуард Арслановның вөҗданын уятырмын дип өметләнә иде әле. — Сиңа Фәлән Фәләнов Каратау наратлыгына барырга кушты, Гөлфия апа, әбәт ашарга,— диде шофер егет. — Нинди ашау, энем. Редакциягә кайтабыз. Әй, ничек качасы икән бу сансыз Арслановлар тирәсеннән?! Хантимер аңа бигрәк авыр бурыч йөкләде: нинди "көчсез" дустына терәк ясатты. "Көчсез Эдуард" кешеләр башыннан йөри әнә. Каядыр качасы иде... Хантимер сатлыкҗанны урманга чакыра икән — үз ихтыяры, Күмер Тауга килеп яңадан сатыла икән — тагын үз ихтыяры. "Кызым" дия-дия сыңар күзле Алялетдин картның ялваруы менә... "Кызым, җибәрмә яман Идуартны аның кыр-рына, җибәрмә..." Нечкә дә җептән тукылган син, Гөлфия! Ил-көндә һәммә җан иясен дә кызганып бетереп буламыни?! ...Кабул итү бүлмәсендә Сәлимә таптана иде. — Җиңги әбәткә чапты,— диде ул, мескен тавыш белән. — Син аның урындыгын саклыйсыңмы? — Юк ла, сине көтәм. — Моңарчы минем түремдә куыклы лампа кебек кукраеп утыра идең, әллә ул гадәтеңне ташладыңмы, Сәлимә? — Сөйләмә дә, име? Шайтан коткысы инде, малай, име? Үпкәләмә инде. Сине бәхет күмде, име, малай? Гылава хәтле гылава дустың икән, име? — Сәлимә, сиңа нәрсә кирәк? Минем эшем күп. — Хәзер, хәзер, малай. Миндә сыздым-боздымга талант юк инде, Гөлфия малай, име? Рәнҗетмичә генә җибәр инде син мине, малай. Үз теләгем белән китәм. — Гаризаңны яз, кул куям, — диде Гөлфия. — Гаризасын сырларбыз инде аның да... Безнең күрше йортта тегү фабрикасы иде, аны яптылар. Гылава гаиләсе белән вакытлыча шунда яшисе, ди, каддиж салдырганчы. Хатыны Эльза Васильевна пыр туздырып ремонт ясаттыра. Эчтән диварларны сүттереп, киңәйтә-зурайта, малай. Чая хатын икән. Мине ялламакчы ул. Хезмәт хакын да шәп куям, ди. Аннан зур нәчәлник хатыны ышыгында булам бит инде, Гөлфия малай. Урамда күкрәк киереп йөрермен. Кем-кем дигәндә, гылаваның хезмәтчесе, диячәкләр. — Җаны теләгән — елан ите ашаган, Сәлимә. Гаризаңны бир. — И малай, синнән тәкъдимнамә сорала шул. Элек байлар, йорт хезмәтчесе алганда, шушы нәстәкәйгә караганнар икән. Эльза Васильевна да, хуҗаң, ягъни син инде хуҗа, име, язсын тәкъдимнамә, ди. Хәзерге байбәтчәләр шулайрак кылана икән, име? Сәлимә Басыйрова тырыш, намуслы, акыллы дигәнрәк формада язасың инде. Син язучы сурәтләү-тасвирлауларга мачтыр, тез дә чык кыягазга кешедәге иң күркәм сыйфатларны. — Синдәге күркәм сыйфатларны эзләргә вакытым таррак, Сәлимә. Үзең табалсаң, язып керт, кул куярбыз. — И малай, барыр юлларыңда ак чәчәкләр үссен! Син элгәреләр өчен үчләшмисең, име? Рәхмәт, малай. Гөлфия уйланып калды. Бәлки, үз вакытында йодрык белән тамызып, исәп-хисап ясаргадыр? Чөнки сабыр итәм дия-дия эчкә җыясың да, көннәрдән бер көнне сабыр буасы ерыла һәм син "уф, түзәр чамам юк" дип, дөньяның башына орыр өчен авыр чукмар күтәргәндә, артык көчәнеп, умыртка сөягеңне сындырасың. Сабырлык та куркыныч көч бит ул. — Янабыз, кызым, янабыз! Мәйсәрә уйларына чумган кызын сискәндереп җибәрде. — Янабыз! Хуҗа безгә килә! Җиһазларыбыз да иске, идәннәребез дә ярыклы, тараканнарыбыз да ябык дигәндәй. Баш мөхәррир урыныннан да кымшанмады. Хаким дә, беренче язмасын китергән яшь малай кебек юаш кына: — Рөхсәтме, Гөлфия Хан? Сезнең биләмәгез белән дә танышыйк,— диде. — Рәхим итегез, Эдуард әфәнде. — Нигә безнең белән чәйләмәдең, иптәш редактор? — Сезнең хәбәрдән соң мөдир хатын авырды. — Хәдисләр белән генә яңаклыйсың, ә? Сиңа ул килмешәк балалар кадерле икән, Күмер Тауда калдырырбыз. Ләкин бүтән бинада яшәрләр. Мин кунакларны тирес башында чәй эчертә алмыйм. — Татарча шома гына сукалыйсыз икән, Эдуард әфәнде. — Синең кисәтүдән соң телне кайрадым, Гөлфия Хан. Мин башта татар факультетын тәмамладым, аннан авыл хуҗалыгы институтын. Только син аңла: начальство халыкка саф татарча гына сөйләсә — тәэсир көче кими. — Туган телем рәнҗемәс дисезме? — Язучы халкының шул инде: рәнҗү, вөҗдан, намус, изгелек һәм башкалар, һәм башкалар. Миңа аларны искә төшереп азапланма. Синең ник усаллануыңны беләм мин, беләм, Гөлфия Хан. Монда кислородны томаладылармы? Кемне, кемне ботыннан асыйм? Кемне җәзалыйм? — Мин үзем гаепле, Эдуард әфәнде. Беркемне дә асмагыз да, кисмәгез дә. — Без үзара килешү төзик, Гөлфия Хан: син миңа каршы телеңнән этләр өстермә. Батырайма, кыскасы. Миңа тәнкыйть пычагымамы! Макта син. — Халык мактасын, Эдуард әфәнде. — Фу, иске сүз! — Хаким, ике кулын кесәсенә тыгып, бүлмә буйлап әйләнде.— Тыңла, яңа мәкаль! Язгы бозга таян, халыкка таянма. Сез, язучылар, халык-халык дип авыз суы корытасыз, халык — көтү ул, ә көтүнең эченә артык керергә ярамый, тизәккә буяласың. — Арсланов өстәлгә таянды да тантана белән: — Мин сине уң яктагы вәзирем сыйфатында тотармын. Кигәнең — ефәк, ашаган табагың — көмеш, Гөлфия Хан. Давай, минем данны күтәреш син. Шул! Карале, сиңа нәни генә сорау... Гөлфия бу сорауны көтә иде инде. Хакимнең олы башын кече итеп редакциягә керүе дә тикмәгә генә түгел, аның күңелен корт кимерә иде. "Нәни сорау"... Булыр сиңа нәни! Синең тәкәбберлегеңне дә бастыра алгач, тау хәтле зур, тау хәтле авыр инде ул. Әмма Калын ирен пышылдарга гына җыенганда, ишектә Җәүдәт күренде. Мәйсәрә аны уздырмаска тырышкан бугай, ә көнләшүдән борын яфраклары киңәйгән егет киртәне сикереп кенә үткән иде. — Сездә полная демократия икән, Гөлфия Хан,— диде хаким, бүртенеп.— Шаку-нитү дә юк. — Мин яраткан кызым бүлмәсенә керәм бит,— диде Җәүдәт һәм, "Әйдә, көч сынашабыз" дигәндәй, аякларын аерып, идән уртасына басты. — Яраткан кыз... Кызык, очень кызык. Кайда эшлисең, егеткәй? "Танымый, таныса, әтәчләнмәс, әз генә кикриге шиңәр иде",— дип борчылган иде Гөлфия, егет: — Мин Бәкерле хуҗалыгы рәисе, иптәш Арсланов,— диде.— Исемем — Җәүдәт. Ахырдан кыз егетне борчак кебек кызган табада куырды. — Нинди "яраткан кыз!" Мин эшемдә Гөлфия Хан — баш мөхәррир! Әдәпсез син! Бар, оялмыйча, дөньяга чәч яратуыңны! Гайбәтчеләр сагыз итеп чәйнәсен! — Тукта, тукта! Ник мин яратуымнан оялыйм ди.— Җәүдәт бирешмәде.— Моның ише сатлыкҗаннар колагына киртләп куюың таман гына әле ул. Сиңа нәфесен сузмас, белер Күмер Тауда безнең дә барлыкны. У-у, азгын түрәбашлар! — Җәүдәт, ичмасам, син дөньяга кырылып йөрмә, нәфрәт җүнле хис түгел, ул күңелне корыта. — Гөлфиям, иртән үк матур уйлар гына уйлаган идем, бу бәндәңне күргәч кенә дуладым. Селтәп ата идем дә, ярый чыгып тайды. Мин бит сиңа өч-дүрт минутка гына сугылдым, могҗиза күрсәтим дип кенә. Мәйсәрә апа, керт! — Нәрсә бу?! — диде кыз, сәркәтип кулындагы кәбестәгә шаккатып. — Яшел "чүлмәк"тә чәчәкләр, кызым. И Ходайның кодрәте! Кәбестәнең нәкъ уртасында өч зәңгәр чәчәк үскән иде. — Арыш кыры иде быелгы кәбестә басуы. Чәчәкләр ятсынмаган йомры башлардан. Кызлар, минем хуҗалыкта җыелыш, кич күрешербез. — Кайнар егет,— диде Мәйсәрә, аның артыннан ишекне ябып.— Хаким, дим, ыргылма, дим, бая. Колагына да элмәде. Гашыйк ир-ат ут халык икән. — Мин бәхетле, Мәйсәрә апа. Минем дә яраткан кешем бар. — И-и, сине яратмаслыкмы соң, син нур бит, кызым. — Нур ул — мәхәббәт икән! Без егет белән кыз рәхәтендә озак юанмабыз, Алла кушып, тиздән өйләнешербез. Син мине йортыңнан кызың күреп озатырсың микән, Мәйсәрә апа? — Йолаларыбызны үтәп, никах укыттырып, бирнә белән озатырмын, балакаем. Миннән кулыңны сорасын ут-егет, яме? Хәзер урманнан биздең бит инде, кызым? "Юк" дияргә батырлыгы җитмәде Гөлфиянең, "әйе" дип алдады. Бу ялганнан ул шундый туйган иде. Соңгы тамчысына кадәр сыгып-сыгып, Җәүдәткә сөйләргә кирәк. Хантимер исән, Хантимер аланда көч җыя... Бүген үк сөйләргә, бүген үк! Алар бербөтен җан бит инде хәзер. Машинага утыргач та шофер егет: — Кай тарафка, Гөлфия апа? — дип сорамый иде. Күрәсең, кызның йөзенә сары сагыш җәеләдер дә, егет, шуның билгеләрен "укып", кая табан кузгалырга икәнен чамалыйдыр. — Җәүдәт абый миңа синең китапны төртте, Гөлфия апа. Җир шарындагы иң шәп язучының әсәре, ди. Сез анда ни... урманда иркенләп һава сулагыз, мин олы юл читендә китап укый-укый көтәрмен. — Мин тиз, Рамил, бик тиз! Урманда кызның йомышы юк иде инде. Дөрес, мәрхүм Ниязның әманәтен үтәмәде. Чү, моңа төзәтмә кертергә кирәк: әлегә үтәмәде, иртәрәк дип санады, һәрхәлдә, акылы "сабыр итәргә" дип боерык язды. Хантимер, үлемне җиңеп, хыяллар белән рухланып яши генә башлаган, аның юлына салам бөртеге дә ташларга ярамый иде. Бу ирнең хата-кимчелекләре бихисап, әмма Хантимер Әхмәтов намус һәм вөҗдан дигән иң кыйммәтле төшенчәләрне базарга чыгарып сатмас кебек. Әйе, ул — беркатлы. Кырыс тормыш чынбарлыгына маңгаен бәреп канатса да, "мин нишләп һаман бер генә кат күлмәктән соң әле?" дип, үз-үзен мәкер-хәйлә белән төрмәгән, һәм... акылга да утырмаган иде. ...Сукмак очында Алялетдин карт саклый иде. — Агач-куакларга көз сәлә генә сары буяу сибә,— диде ул, көрсенеп. Картның күзе дымланган иде. — Хәсрәтләнмә, Алялетдин абзый, аның эше шул,— диде кыз, юатып.— Безнең җәйләр алда әле. — Иһи-һи, кызым, Газраил юлдадыр, канатларын җилпидер, мин китәр-рмен озакламый. Хантимер-ргә дә бүтәнчәли булышалмам, хәйләкәр явызлар аны хараплар итәр. Шуңа хәср-рәттә дә, уйда башларым, кызым. Атка атланып үскән ир балага ат бер-ркатлылыгы йога икән, иһи-һи. — Син аның бердәнбер туганы, ахры, Алялетдин абзый? Карт имән яфрагы белән сыңар күзен сөртте. — Бердәнбер,— диде.— Атасы белән анасы мөгаллимнәр иде, мәктәптә куна-төнә эшләделәр. Малай гел минем култык астында иде. Иһи-һи, төштә күек хәзер ул чаклар. Хантимер аланда киерелеп печән чаба, ә аның янында җигүле ат тора иде. — Кем бу?! — диде Гөлфия сокланып. Гүя җиргә ап-ак болыт ишелгән дә, ак бахбайга әверелгән иде. Хантимер чалгысына таянды. — О-о, кунак кызы! Исәнләш, Сылукай туган. Ат башын чайкап кешнәп җибәрде: — Миһа-һа-а-ай... — һай, һай-й,— диде кыз, аңа табан йөгереп.— Китмә-ә, бахбай-болыт, ялыңа ябыштырып мине дә күкләргә алып мен! — Ул, кызым, адәм телен аңлый,— дип кеткелдәде карт.— Җәле, Хантимер, ар-рбага бер-рәр сәнәк печән ыр-ргыт. Вәт маладис. Җәле, аяклар-рыңны салындыр-ртып менеп утыр, кызым. Дилбегәне ипләп кенә кагып, Сылукай, әйдүк, Тулпарга апкайт, дисәң, ул сине бор-рма-бор-рма ур-рман эчләр-рендә дә адаштыр-рмас, туп-тур-ры безнең ызбаның капка төбенә кайтып туктар. Киң ишегалдында тояк шомар-рткан колын чаклар-рын сагына, малкай. — Караңгыда да урман гизәме, Алялетдин абзый? — Гизә, кызым, гизә. Кыз, дилбегәне әкрен генә селкеп, картның тылсымлы сүзләрен кабатлаган иде, Сылукай дәртләнеп урыныннан кузгалды. Арба тәгәрмәчләре җыр җырлый. Шыгыр-шыгыр, шыгыршыгыр... "Ак болыт" аны әкиятләр иленә алып китеп бара... — Әй, абзый, абзый,— диде аларны елмаеп кына күзәткән Хантимер.— Син үзең дә ат сыңары. Авыл дип үләсең инде. Тулпарың күптән таралды бит, анда җан әсәре юк, нигезләрдә алабута үсә. Карт авылына ашкынган Сылукайны ияреннән тотып туктатты. — Тр-р, җанкай. Мона нәстә, Хантимер, кычыткан үссен, алабута үссен, миңа бар-рыбер. Мин ахыр-р заманда үз зиярратымнан кубар-рылам. Минем анда ике ар-ршин җир-рем тамгаланган. Тактада җазу: Камалетдин углы Алялетдин. Иншалла, соңгы васыятемне бер-рәр изге бәндәсе үтәр. — Ә-ә, әнкәйнең кабере янәшәсендәме тамгаң! — Хантимер картка бармак янады.— һаман әнкәйне яратасың икән, Алабай. Син әнә язучыга сөйлә мәхәббәтең тарихын, әсәрләрендә файдаланыр. Ә-ә, ояласыңмы? Кара, бит алмалары ничек кызарды. — Кит, оланшак, көлмә! — Алялетдин карт күңел кылларына кагылганга разый түгел иде. — Мин көлмим дә,— диде Хантимер, җитдиләнеп.— Ярату гаепмени. Әнкәй кияүгә чыккач та, син бүтән кызга өйләнмәгәнсең. Мең рәхмәт, мине кем ат ярышларында узыштырып чыныктырыр иде. И-и, Алялетдин абзый, атамнан да артык идең инде син. Күзеңне минем аркада югалттың. — Сездә әллә ниләр бар,— диде кыз, бер картка, бер Хантимергә карап. — Безнең авылның күле тирән иде, Гөлфия дускай. Төптән ун чишмә кайный, диләр иде олылар. Мин коенганда чишмә турысына эләгәм дә, тәнем салкыннан куырылып, бата башлыйм. Ярда балалар кычкыра. "Хантимерне су пәрие урлады, Хантимер үлде!" Алялетдин абзый шул тавышны ишетеп күлгә сикерә дә... Йөзе белән очлы тимергә кадала. Тамаша, ди күл буенда. Алялетдин абзыйның күз тишегеннән кан ургыла, ди. Кулында һушсыз Хантимер, ди. Бездә шундыйрак хәлләр бар иде, Гөлфиякәй. Ә син ниләр кыйратасың? — Минме? — Кыз күл вакыйгасыннан айнымаган иде, исенә килеп,— мин мәхәббәт утында янам,— диде. — Чынлапмы, Гөлфия? — Балачакта без "ике күзем чәчрәсен" дип каргана идек. Хантимер чалгысын җиргә аударды. — Менә нинди күңелсез хәбәр,— диде.— Ни галәмәттер, акыл дәрәҗәсе югары үскән хатын-кыз да, сәясәтчеме ул, галимме, патшабикәме, бер тапкыр ялгыша. Бу ялгышу — мәхәббәт дип атала, Гөлфия. — Матур ялгыш, Хантимер. Ир һаман дәлилләре белән һөҗүм итте: — Ярату — сизгерлекне ала. — Мин аучы түгел, миңа сизгерлек кирәкми, Хантимер. — Алайса бел: ирләрнең бик сирәге генә сөйгәне хакына яши. Алялетдин абзый кебекләр җир йөзендә санаулы гына. — Ул мине ярата! Иртәгә әйләнәм дигәндә генә кызыннан да ваз кичте хәтта. — Аң-ла-шы-ла,— диде Хантимер, сүзен иҗекләп.— Бер тапкыр хыянәт иткән ир үлгәнче әлеге гадәтен куа. — Телең зәһәр синең, Тимер,— диде Алялетдин карт,— аһ, зәһәр! Ә кызның күзенә тыгылган рәнҗү, чык булып, менә-менә үләнгә тамачак иде. Аның аланны дерелдәтеп кычкырасы килде: — Юу-ук, Җәүдәт хыянәтсез җан! Ул кычкырмады, иренен тешләп: — Дустыгыз Күмер Тауны үзгәртә башлады,— диде. Аңа елап тору оят иде. — Ниләр майтарыр икән, җегеткәй? — дип уфырды Хантимер.— Тәҗрибәсе юк. Шәт, син минем үтенечне аяк астына салып таптамассың, дускай. — Таптамам,— диде Гөлфия. — Бүр-регә куян дус түгел,— диде Алялетдин карт. Ул кәкре бармаклары белән Сылукайның ялын тарый иде. Хантимер бу юлысы аның чеметүенә игътибар итмәде. — Мин, мөгаен, атна-ун көннән Казанга күчәрмен,— диде һәм, бераз кызга табан янтаеп: — Абзыйны калдырмаска исәп, йөрәге бер генә җепкә эленгән бит,— диде. — Дөньяга күренүегез хәерлеме соң? Дошманнарыгыз Хантимер Әхмәтовның терелүенә нәрсә дияр? — Күзләренә чалынмам,— дип көлде ир.— Гөлфия, син Күмер Тау тоткынлыгында яшәп, бәлки, Дамир Салиевның сайлау алды программасын укымагансындыр. — Әйе, укымадым. Әй, миңа ниемә ул Салиевлар! Бездә хәзер көн дә сәясәтче туа. Хантимер кызның арык җилкәсенә кулын салды. — Алай димә, Гөлфия Хан! Бүтәннәрнеке белән чагыштырыр идең, бәлки. Син шуңа төшен: без — икенчеләр, "һава торышы"н ничек теләсәк — шулай үзгәртәбез. Беренчеләр берни дә хәл итми. "Мактанчык",— диде Гөлфия эченнән генә. — Халыкка сездән ярты тиенлек файда юк, Хантимер. Зинһар, башымны әйләндермә. Сезнең хакыйкать дигәнегез дә үзегездән ерак китми бит. Хантимер аның сүзләренә үпкәләмәде: — Йә, Салиев белән таныштырыйммы соң? — диде. Ләкин Гөлфиянең күңелендә әз генә дә кызыксыну уянмады. — Юк, юк! Сез барыгыз да бериш инде. — Ә ул сине бик әйбәт белә,— диде ир, хәйләкәр елмаеп. — Искиткеч кеше дип соклана. Хәтта җавапсыз ярату белән ярата! — Шаярма, Хантимер.— Гөлфия ирнең кулын алып ташлады.— Сәясәт белән авырган ирләрдә мәхәббәт күзәнәкләре үлә. — Үлмәсә нишләтәбез, Гөлфия дускай? — Дамир Салиевка кайнар сәлам юллыйбыз. Җәүдәт белән безнең туйга килсен. — Курыкма, ул сиңа мәхәббәтен аңлатмас. Соңлаган икән, асыл кошка бүтәннәр җим сипкән икән. Йә, бары тик дусларча танышу мәсьәләсендә ничек? Гөлфия тәбәнәк ызбага күз сирпеп-сирпеп алды. Мөгаен, шәһәр ыгы-зыгысында кайнап арыган дәү сәясәтче салкынча җиләс бүлмәдә йокы симертәдер. Затлы кунакханәләрдән дә затлырак була шул гади агач йорт... Төскә-биткә нинди кеше икән соң? Дамир Салиевның моңарчы йөзен күрсәтеп, тавышын ишеттергәне юк иде. Сәер болар: тараканнар сыман качалардыр, посалардыр... Хәер, Гөлфия алар белән йөз ел күрешмәсә дә, берни дә оттырмый. — Кыстама, Хантимер. Мин арттагы күперләрне сүттем инде. Хушлашканда нәрсә диим? Күп теләктән мәгънә юк: Ходай сакласын сезне... Хантимер белән Алялетдин карт бер-берсенә караштылар. Кинәт ир дөрләп кабынды: — Мин кайдадыр ялгышам төсле,— диде. Кызарта-кызарта киң маңгаен ышкыды.— Аһ, бу баш, чүп тутырган баш, шөрепләре бушаган аның. Син Эдуард дип аһ-вах итмәдең, әйеме? Син аңа битараф, юк, синдә аңа әче нәфрәт! Ник? Ни өчен? Нәрсә яшерәсең, Гөлфия Хан?! Мин, дустымны сиңа сылап, бәлки, мәңге гафу ителмәслек хата ясыймдыр, ә? Син хәзер миңа туган сеңелем кебек тоеласың. — Хафаланма, Хантимер. Без әле очрашырбыз да. — Әйдә, безнең белән Казанга кит, Гөлфия. Син — язучы, сүнгән учактагы кисәү кебек пыскырга тиеш түгел. Кызның йөрәге сулкылдады. Күзен каплаган яшь бөртекләре керфек очын чылатты. — Мин таш каланы сагынам, бик-бик сагынам... Тик Күмер Таудан киталмам шул, яраткан кешем монда бит. Җәүдәт җир кешесе... Ул мине өзелеп ярата... Казан да якын... Киталмам шул... Ияләштем үзегезгә. Әллә офыксыз урман көрсенде, әллә Хантимер... — Гөлфия, әгәр берәр ярдәм кирәксә, мин барлыгын онытма,— диде ир һәм кесәсеннән куен дәфтәре алып сызды.— Менә бу Идел бистәсенең Текә яр урамы. Менә бу икенче йорт, кызыл кирпечтән, тимер челтәр рәшәткәле. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, иртәме, төнләме, капканың төймәсенә басасың. Ике ир-ат каршыңа чыгар. Берни дә сорама, исемеңне генә әйт. Алар син танышудан баш тарткан Дамир Салиев белән күрештерер үзеңне. Ә Дамир ул,— Хантимернең кырыс чырае язылды,— ...без инде, Гөлфия туган. Нишләтәсең, өряңадан туган кешегә өр-яңа исем кушалар. ...Сукмакта гына Гөлфия таралган зиһенен туплады: — Синең серең шул идеме, Алялетдин абзый,— диде ул юлдашына. Хантимер-Дамир... Кәмит тә соң бу ирләр! — Кеше сер-рендә минем эшем юк,— диде карт.— Чөнки дә үземнеке куәтле. Синең бөр-ркет Хантимер белән ар-раң өзелмәс, шәт. "И картлачкаем-бәгырькәем, бөркет дигәнең нибарысы чыпчык кына түгел микән?.. Чынлап та, кәмит бу ирләр. Берсе Күмер Тауда кәперәя, икенчесе урманда... Ә без алар корган черек дөньяга риза-бәхил булып яшәргә тиеш". — Син аңа тапшыр, кызым, минем күңел сер-рләрен, җәме? Үземнең көчем җитми. Авызымны ачсам, телем аңкауга ябыша. Сөйләттер-рми кодрәт иясе.— Алялетдин карт, гыж-гыж сулап, уң кулы белән каен агачына таянды.— Чүт кенә хәл алыйм... һәй, бар иде бер теш шыгыр-рдатсам, ур-рмандагы бүр-реләр-рне калтыр-раткан гайр-рәтле чаклар. Кызым, сер төенен кешесенә кар-рата гына чишәләр. Тишексез кешеләр-ргә генә, иту коела ул. Минем мәр-рхүмә анам әйтер-рие: "Мичтә җиде әпәең уңса — бер-рсен ир-реңнән яшер",— дип. Сер мисалы да шулай. Син дә җегет канатыңа бер әпәеңне күр-рсәтмә. — Сөйлә, Алялетдин абзый. — Хантимер нәстә ди? һаман әнкәйне яр-ратасыңмы, ди, әһ, җүнсез малай. Улымның анасы белән күрше кабер-рдә ятыррлыгым җукмыни? Хәер-рче Камалетдин углы дип Зәйтүнәне миңа бир-рмәде атасы, мөгаллим Әхмәтзәки йор-ртына төшер-рде. Кыз минем куенда чыр-расын кабызган иде инде. Шуның белән шул, кызым: Хантимер минем кан улым. Мин үлгәч аңа тапшыр, тәр-рбия кылган Әхмәтзәки атасы белән бер-рәттән минем рухыма да догалар укытсын. Э-э-э,— карт ыңгырашкан аваз чыгарды.— Ата йөрәге сизмимени, э-э-э. Дус дигәне кабахәт адәм, бә-әк кабахәт. Гөлфия дә янәшәдәге агачка сөялде. Нәзек кенә каен авырлыктан бөгелмәде. Имән генә нык, диләр тагы. Әй Раббым, бу сыңар күзле моңсу Алялетдин саташа мәллә? Саташмый, юк, саташмый. Ата гына үз баласына йөрәген ярып бирә. Ник ул үз серен Гөлфиянең җанына бушата. Кыз сер җыя-җыя шартлый бит инде. — Беренче тапкыр мин синнән шундый курыктым, шундый курыктым, Алялетдин абзый. Йон баскан йөз, сыңар күз, дорфа тавыш... Хәзер тагын да куркынычрак син. Серең белән куркыныч... Бергә чакта, исән чакта үзең әйт, үзең! Илле ел улым дип эндәшергә тилмергәнсең бит инде! — Җук, кызым, Зәйтүнәмне рәнҗетмим, җук! — Әманәтем сиңа күчте. Ишет! Кайдан көч иңгәндер, карт, гәүдәсен тиен кебек йомарлап, куак ешлыгына сикерде... Кичне суырып китергәндәй булды Гөлфия. Аланнан кайтканнан бирле йөрәк җылый иде. Аңа юатучысы — Җәүдәт кирәк иде. Ә егет Күмер Тауга эңгер-меңгер иңгәч кенә ишек шакыды. — Нишләп утсыз интегәсең? — диде Җәүдәт, кабызгычны чертләтеп.— Синнән әллә төнлә дә хәреф чүпләтәләрме? — Кемдер миңа фәлән сәгатьтә очрашабыз, диде дә... — Ачуланма, газиз җаным, мин әле генә кунакларны озаттым.— Егетнең йөзе борчулы иде.— Артымнан ук бастырып килде абзаң. Мин-минлегенә тигәнмен икән. Урманнан җанын каерып алалмаган кыз: — Кем турында сөйлисең син? — диде. — Шул инде... Күмер Тауның яңа патшасы. Хуҗалыгыңны күрсәт, ди. Койрыкта ялагай Фәлинов шуыша. И ярарга тырыша Эдуард Арслановка! Теге күркәсе икегә ярыл дисә, өчкә үк ярыла, валлаһи. Әле Бәкерлене яманлаган итенә. Имеш, без арттан беренче. Ух, сорыкорт, итек үкчәсе белән генә сытасы! Җанга уралган сагыш йөрәкне чәнчи иде. — Мин сине сагындым,— диде кыз пышылдап кына.— Сагындым... Җәүдәт ярсуыннан чукракланган иде. — Җыен әләм-әтрәк баш та муен! Ул Фәлиновлар салам селкеткән кеше түгел. Гылавага синең сүзең үтә, Гөлфия, чистартсын хакимиятне шул куштаннардан. ...Ак бахбай аны адаштырмыйча урманнан алып бара... Арыса да туктамасын иде Сылукай. Арба тәгәрмәче шыгыр-шыгыр итә... Әллә Сыңар күз теш шыгырдата микән? Юк, юк, усал түгел лә Хантимернең әтисе... — Гөлфия, Гөлфия, дим! Нигә күзеңне йомдың? Син, ахры, мине тыңламыйсың. Уян! — Җәүдәт өстәлдәге кәгазьләрне кыштырдатты. — Тыңлыйм,— диде кыз.— Безнең ялгыш беләсеңме кайда? Без егыла-тора бер көнлек дөнья куабыз, Җәүдәт! Без хәтта Ходай биргән ярату хисе белән дә ләззәтләнә алмыйбыз, баштанаяк тормыш мәшәкатенә батканбыз. — Кем инде ул "без"? — Мин, син, алар... — Син, ахрысы, хыялый әсәр язасың, Гөлфия. Мин бит ачынып сөйлим. Күкрәк кыза бит! — Җәүдәт, мин дә ачынам. Син үчтән кара янып миңа йөгердең, әйеме? Хаким Фәлиновның артына типсә — икенчесе утырачак. Әрсез чүп үләненең сабагын өзсәң дә, тамыры кала. — Аптыраган, валлаһи! — Егет костюм төймәләрен ычкындырды.— Эссе синең бүлмәдә. Әллә мин янам. Хурландыра, Гөлфия. Ат кебек җигелеп тартканда, ике каш арасына энә кадыйлар.— Уф, эссе! — Җәүдәт пыяла савыттан су агызып эчте.— Ярар, Фәлинов белән вакланмыйм дисәң, башлыкка фикерләремне үзем җиткерермен. Атна-ун көннән янә безгә килмәкче әле абзаң. Сарык фермасын күрде дә, шашлык пешереп сыйла, диде. Ике бәрәнне симертергә дип аерым яптырдым. Уф, эсселекләр, май эри. — Җәүдәт җаным, болай булса, син дә Фәлиновтан кимен куймыйсың бит инде! Чакырма да, сыйлама да, күч мәктәпкә укытырга. Гөнаһсыз сабыйлар янында күңелең дә керләнмәс. Бу тәкъдим егеткә ошамады. Ул үртәлеп: — Күч, күч, имеш! — диде.— Фәлиновның энесе эшсез әнә, агроном кисәге күптән хуҗалык сорый иде, нишләптер Әмирулла гына хут бирмәде. Минем урынга ул мәнсезне тыгачак абыйсы. Эткә майлы калҗа каптыралармыни! Гөлфия бүтән бәхәсләшмәде. Үзе юл ярган туры Җәүдәт бүген әз генә читкә тайпылган, иншаллаһ, иртәгә ул Фәлиновлар белән булашып яшәүнең нәфес коткысы икәнен аңлап, хатасын төзәтер. Инде ул аңлады да бугай. — Әй, нишлисең син, тиле малай! Бердәнбереңә "сагындым" дип йөз кат, мең кат кабатлыйсы иреннәреңдә Фәлинов та Фәлинов! Гафу ит, кичер, Гөлфиям. Синнән яшерер нәрсә юк. Шуңар сөйлим бит мин. — Мин дә шулай, Җәүдәт,— диде кыз.— Синнән берни дә яшермим. Эдуардның теге дусты исән... — Исә-ән?! — Хантимер үлмәгән. Исемен үзгәрткән. Дамир Салиев ул хәзер. — Менә яңалык! Кайдан ишеттең? Колак төбендә Алялетдин картның кисәтүле тавышы. "Җегетеңә бер әпиеңне күрсәтмә, күрсәтмә, күрсәтмә..." "Нишлим, йә, нишлим?! Без Җәүдәт белән бербөтен. Бары да уртак, югы да уртак. Ә соңгы җиденче әпәй — хикмәтле картның аланы. Гөлфиянең аны телемнәргә телеп, ятлар табынына куярга хакы бармы соң? Юк бит, бер Аллам, юк!" — Казандагы танышым шылтыратты, Җәүдәт. — Сатлыкҗан Эдуардка нинди сюрприз, ә! — Дамир Салиев әлегә дөньяга күренми икән. — Куба икән җил-давыл, куба-а! Ә кассета нәрсә, Гөлфиям? — Аның үз чираты, Җәүдәт. Без бүтән бу хакта сүз куертмыйк, яме? Ул синең белән минем сер. Егет, ачык тәрәзәдән башын тыгып, кызышкан яңакларын суытты. — Уф, эссе! Кар базына төшеп уынырсың, валлаһи. Исән дисең, ә! Җил-давыллар куба икән. Теләсәләр нишләсеннәр, безнең читләргә касаниебыз юк, безнең үз җырыбыз, үз көебез. Мин сиңа атап шигырь яздым бит әле, газиз җаным. Бак, колхозчы малае хисләрен энҗе итеп бер җепкә тезде.— Җәүдәт бөгәрләнгән кәгазь кисәген сыпырып: — Укыйммы? — диде. — Укы, шагыйрь,— диде Гөлфия. — Тыңла, Ханбикә. Яратаммы? Яратамдыр. Җәйләрдә синең күзең. Янымда да, җанымда да Яшисең хәзер үзең. Кыз чыркылдап көлде. — Кемнән чәлдердең? — Китапханәдә шигырьләр җыентыгын актарган идем. Сине нәрсә белән сөендерим, мәйтәм. — Мин болай да сөенәм, Җәүдәт... "Ниһаять, мин дә сөю бакчасында йөрим, мин дә сөю алмасының тәмен татыйм",— диде кызның күзләре, ә теле шуны әйтергә оялды. — Син гел боек, Гөлфиям. Без — кешеләр арасында сиңа читендер ул, әйеме? Без тупас, дорфа, томана. Тагын кемнәр әле без? — Егет колак артын кашыды.— Без — тамак коллары, без — әрсез чүп үләне... Гөлфия егеткә сокланып һәм яратып карады. Менә кызның кадерле кешесе... Аның бер генә кимчелеге дә юк, ул — әүлия... Ничек моны төчеләнмичә генә аңа белгертергә икән? — Син кешеләр түгел, Җәүдәт, син.— Кыз үз хисләреннән үзе кайнарланды.— Син... син әллә нинди инде шунда. Кешеләр минем бәгыремә камчы белән сыдырганда, мин сиңа сыенам да... тереләм. Хәзер мин бер дә кыен ашамыйм инде, чөнки... син янымда да, җанымда да. Шигырьдәге кебек... ...Ул бәхет канатларында тирбәлеп кайтканда, фатир хуҗасы белән күрше хатыны чәй эчә иде. — Нинди яңалыклар бар, Сәвия апа? — диде Гөлфия. Ятим балалар йорты мөдире тезләренә шап итеп сукты да: — Бирәннәр һапылдатты яңа өебезне,— диде.— Дөбершатыр такта ташыйлар. Әле генә шуннан кайтышым иде, бергә кулга-кул тотынышып, Казаннар аша салдырган бина бит, дим, Әмирулла Дәминовичларга барып карыйм, ни киңәш итәр икән, дим, ә ул йөрәк белән бүлнистә ята, ди. Миңа хәзер йортыннан битәр нарасыйларымның таралуы зур хәсрәт. Искесен төзекләндерсәк, яшәр идек әле. Балалар хакына баш ияргә кирәк иде. Иртәгәсен Гөлфия белән мөдир хатын хакимияткә керделәр. — Никакой искегә ремонт, кунакханәгә ямьсез вид создавать итә ул,— дип акырды хаким.— Аннан китәсез, центрда ике балалар бакчасы, берсе — сезгә. Ике ай срок, живо шунда урнашыгыз! Минем добротам аркасында балаларыгыз Күмер Тауда үсә. Бу изгелек турында газетага статья язарга надо. Апа, иди, шагай, ә син задержись, баш редактор. Яңа хаким, буш өстәленә яртылаш авышып: — Миндә пока кәгазь өеме юк, бөтен идеяләрне башымда әйләндерәм,— диде.— Кайчан интервью эшлисең, Гөлфия Хан? — Бераз сезне өйрәнәм инде, Эдуард Әминович,— диде кыз хәйләләп.— Күмер Тауда эш тә күрсәтегез. — Ну, ладно. Өйрән, өйрән, мин сиңа добро бирәм. Үзеңнең фронттагы җиңүләрең мактанырлыкмы, Гөлфия Хан? — Нинди "җиңү", Эдуард әфәнде? Хаким калын иреннәрен бөрештерде: — Ну, ну, кыйланма. Мәхәббәт фронтында сугышасың икән син. Шул авыл гыйбадын сөясеңмени? Ха-ха-ха! Тәгәрә дә үл: күктәге йолдыз тирес кортына гашыйк! Ха-ха-ха! Гөлфия дә, җәясен тартып, агулы ук очырды: — Ялгышым зур икән, әйе. Миңа сезне сайларга иде, иптәш фән белгече. Сез — җитез, өлгер, әрсез ир-егет, әнә хакимият баскычыннан ничек тиз йөгереп менеп киткәнсез, өстәгеләргә ялагайлану таланты сирәк кешегә бирелә. Эдуард Арсланов: — И хатынкай, син минем өчен картайгансың, миңа уналты-унҗиде яшьлекләр тансык,— дип шаярып кына җәядән читкә тайпылмакчы иде, әмма ук аның мин-минлеген тишеп үткән иде инде. Ул, ярсып-бүртенеп: — Син, Гөлфия Хан, мине пычратма, яме! — диде.— Минем тырышлыгымны бәяләделәр, миңа ышандылар, кыскасы. Мин беркемгә дә ярамадым. Ул шик сиңа каян килде, ә? "Син сатылдың... Синең бөтен тырышлыгың — шул иде". — Карале, теге кем, хыялый Нияз Сафин минем хакта анымоны әйтмәгәндер, ә? Гөлфия, гаҗәпләнгән булып: — Әллә сез танышлар идегезме? — диде. Хаким корсагы кабарганчы рәхәтләнеп сулады. Гөлфиянең бу соравы эчне кимергән "нәни сорау"га җавап иде. Әйдә, әлегә тантана ит, Эдуард Арсланов. Ә без капчыкта озак ятар микән соң? Ай-Һай! — Ну, ярар, мәрхүмнәрне каберләреннән куптармыйк. Ә син ничего хатын үзең,— диде кәефе күтәрелгән Калын ирен, күзләрен майландырып.— Бәкерле гыйбадына әрәм син. Минем искиткеч матур тәкъдимем бар: икәү төн кочагында бер ләззәтләник әле без. Бер-беребезне ошатсак, элемтәне тагырак та көчәйтербез. Кайсы төн сиңа кулай: дөм караңгысымы, айлысымы? Ялгыш юеш бакага орындымыни, Гөлфия җирәнеп куйды. — Ул төн мәңге җиргә иңмәс шул, Эдуард әфәнде. — Киреләнеп чиратның койрыгында калмагаең, Гөлфия Хан,— дип шаркылдады хаким. ...Беркөнне ятим балалар йорты мөдире урамда очрады да: — Яңа өебезне фәхешханәгә әйләндерделәр, өч бүлмәсе хуҗаныкы. Хатыны Казанда чакта пәри туе ясый. Фәлиновлар моңа Әлмәттән япь-яшь кызлар ташый. Ак як, пакь як идек, ничек пычраталар безне, Аллам, каһәр суккан килмешәкләр,— дип әрнеп-әрнеп елады. Ике тәүлек хакимияткә "булышкан" Рамилнең дә теле "чишелде": — Сиңа гына әйтәм, Гөлфия апа. Бүтәннәр ишетмәсен, иту мине Фәлиновлар астыра. Без ике яшь кенә нәстәкәйне Казанга аппардык. Мех кибетенә. "Мелита"га. Фәлинов аларның икесенә дә ике йөзәр меңлек тун апбирде. "Әгәр хуҗага тырышып хезмәт итсәгез — бүләкләрне жәлләмибез",— диде. Әллә акчасы гылава кесәсеннәнме? Мине дүрәк димәсеннәр, без белгәнне тавык чүпләмәгән. Аннан соң мин ул озын ботлы нәстәкәйләрне балалар йорты ишегалдына илтеп бушаттым. Тәрәзәдә ялангач шәүләләр иде. Безнең авылда халык йөз тәңкәгә тилмерә. Монда акчага утырып шуалар. XI Ак як, пакь як... Төс үзгәртмәгән берәр аймагың калды микән? Күлләрендә көмеш балыклар йөзә, агач-куакларында сары сандугачлар сайрый, бакчаларында алмагачлар ак чәчәк ата, басу-кырларында алтын башаклар үсә... Табигатьнең яралышяратылуында хыянәт юк. Йа Раббым, син адәм затын да аклыкка төреп тудырасың, тик ул син тыйганнардан тыелып яшәми һәм карала башлый. Соңгы вакытта Җәүдәт тә дөнья малына кызыга башлады, нәфес язгы үлән кебек борын төртеп маташа иде. — һи-и, кем кәбестә сатып баесын инде. Алты мең тонна тапшырдык, табышы — тычкан койрыгы. — Аның койрыгы озын ич, Җәүдәт. — һи-и, үзе озын, үзе нәзек. Урламасаң — яшим димә инде син. Әнә үзәктә гөмбәләр кебек ташпулатлар калка. Фәлинов та йорт төзи, түбәсе — амбар калае. Кумады шул куштанны абзаң. Кай төшләре белән ярыйлардыр. Иелгән башны кылыч кисми анысы. "Шестерка"ларның бөтен җирдә дә бәясе зур. "Шестерка", ягъни "алтылы" — халык телендә хуҗаның артын ялаучы хезмәтче ул, Гөлфия. Зато балда-майда йөзә. Безнең төсле, борыны белән җир сөреп, тиеннәр чүпләми. Егет шулай күңелендәгесен актарып сала иде дә, аннан кызның бу аһ-зарларны өнәмәсен сизеп: — Ни булды соң әле миңа? Ач-ялангачмы мин? Гарип-горабамы? Яраткан кешем янымда да, җанымда да, — дип үкенеп туялмый иде. Тик ул хакимнең Бәкерлегә бик еш кунакка килеп йөрүен Гөлфиядән нигәдер яшерә иде. Аның каруы шофер егет хәбәрләргә бер дә сусатмады. — Гөлфия апа, безгә туган тиешле Моратхан абзый ни дия. Җәүдәт атна саен сарык суйдырта, без хәзер шашлык ясауда тәмам остардык, грузиннар көнләшерлек, дия. Мишә буендагы таллыкларда гылаваны сыйлыйлар икән. — Гайбәт ул, энем,— диде кыз. — Чын, Гөлфия апа, чын, Моратхан абый юк-барны тәтелдәми, намусы чиста аның. Күзе дә зерә очлы. Безнең рәис бик кунакчыл икән, гылаваның авызына чәйнәп кенә каптырмый, дия. Ышанмасаң, Җәүдәт абыйның үзеннән сора. Сорамады Гөлфия. Ваклыклардан өстен җанга чүп-чар тутырмыйлар. Җәүдәт андый икейөзле ир түгел. Ул бит инде Эдуард Арсланов белән ике арада коры эш мөнәсәбәтләре генә урнаштырырга икәнен аңлый. Бу дөньяга сатлыкҗан кубызында биер өчен тумаганын да белә. Айлы төндәге учак тирәсенә иң якын кешеләр генә җыела. Әмма башын күпме генә кыркыса да, күңелдә яралган шик үсә-үсә зурая иде. Егетнең үз-үзен тотышы сәерләнде. Ашыга, яна, пешә... Хәзер аңарга тәкәбберлек тә чат ябышты. Җәүдәт, тауларны җир белән тигезләрдәй булып, һаваланып сөйләшә иде. Шундый минутларда Гөлфия урманны сагынды. Аланда бушлыктыр инде... Әтиле-уллы тимер капкалы йортта яшидер. Сыңар күзле карт һаман серен яшереп саклыйдыр һәм, үзе үлгәч, аны Гөлфия иясенә җиткерер дип өметләнәдер... Беркөнне Җәүдәт шылтыратты. — Сөеклем минем, күз нурым минем, безнең Казанга — уңыш бәйрәменә китеп ятыш. Өч алдынгы хуҗалык рәисе исемлеккә кертелгән. Кыз, гаҗәпләнеп: — Син кайчан алга чыктың соң әле? — диде. Чыбык очында озын итеп суладылар. — Тырыштык инде... Әзрәк этсәләр, арттагылар да алдан чаба, Гөлфия. Тырыштык, әйе... Абзыйның хәер-фатихасы белән барыш. Төркемне үзе җитәкли. Сау бул! Сагынып көт! Гөлфия көч-хәл белән ике генә сүз әйтә алды: — Хәерле юл. Бәйләнчек уйлар уптым илаһи тагын җанга ябырылган иде. Аның Җәүдәте нишләп хакимгә сырпалана икән, йә? Тырыштым, ди. Таллыктагы төнге бәйрәмнәр хак микәнни соң? Бер карасаң, моның нәрсәсе бар: рәистә сыйланалар. Ә сыйлау артында ниләр ята? Егет ни тели? Ул да "алтылы" санына әйләнергә җыена микән әллә? Ул да... вак тауар хәлендә калып, сатылырга әзерләнәме? Йа Раббым, нинди куркыныч уй. Гөлфия шуны чирканмыйча күңелендә әвәләп йөртә бит әле! Якшәмбе көн иде. Көз кара туфракта эре-эре бәрәңгеләр тәгәрәтеп, куаклардан шыбыр-шыбыр тулып пешкән алмалар койдырып шаяра иде. Гөлфия белән Мәйсәрә бакчада кайнаштылар. Кыз корыган бәрәңге сабакларын иске мунча янына өя иде, май кояшы сыман балкып, Җәүдәт килде. — Кызлар, ачуланмагыз, Казаннан туры сезгә кайттым,— диде ул. — Өч көн бәйрәм иттек. Бии-бии таш каланың асфальты тишелде. Сезгә сумкада күчтәнәчләр, чәй эчәбезме? Хуҗабикә: — Эчмәгән кая, хәзер чәйнекне гөжләтәм, энем,— дия-дия, өйгә кереп китте. Аулакта калгач, егет бәрәңге капчыгы аша үрелеп, Гөлфияне кочаклады. — Ни хәл, күз нурым? Әллә сөенмисеңме кайтуыма, былбылым-сандугачым? — Сөенәм, — диде кыз коры гына. Җәүдәтнең төчеләнүе аны сагайта иде. Ни кылана, ә? Андый шикәрле-баллы сүзләрне яратмый бит инде Гөлфия. Төчеләнү— ялагайлар сыйфаты ул. Егет бәрәңге сабаклары өстенә утырды. — И туган як көзенең матурлыгы! Шәһәрдә тузан, сөрем, төтен. Безнең бәхет Күмер Тауда, Гөлфиям, былбылым-сандугачым. Ныгытып тамыр җибәрик без шушы туфракта. — Ерактан урама, — диде сагайган Гөлфия. — Эдуард белән сине сарык халкы тәмам дуслаштырган, ахры. Ул сиңа урынбасар кәнәфиен аткарамы? — Бигрәк син тагы! Сарык белән генә түрәне бөгәрсең ди! Алар ашаган ризыгын икенче көнне үк оныта. Тавышында каһкаһә бар синең, Гөлфиям. Җүнлерәк җирдә эшлим икән, бу начармыни? Миңа да адәмчә яшәргә вакыт. — Адәмчә яшәү нәрсә соң ул, Җәүдәт? — Акча, дәрәҗә, байлык-муллык дисәм? Хәерчелек ирләрнең күкрәген тарайта, Гөлфиям. Чөнки дә иркенләп сулый алмыйсың. — Димәк... димәк, син "алтылы" санына риза? "Уф" дип аркан ауган Җәүдәт бераз дәшми-тынмый ятты да: — Минем язмыш синең кулда, Гөлфиям, — диде. — Ничек минем кулда? — Кызның күз алдында кара таплар уйнаклады. Ул менә-менә аңын җуяр кебек иде. — Саттыңмы әллә? — диде Гөлфия, үз тавышыннан үзе үк куырылып. Йа! Ул яраткан кешесенә нинди зур гаеп ташлады, хәзер Җәүдәт: "Син шигең белән җанымны мыскылладың",— дип үпкәләп кайтып китәр. Ләкин егет күтәрелеп бәрелмәде. Тыныч кына: — Сатмадым,— диде.— Без алыш-биреш кенә ясадык. Мин аңа уртак серебезне тиштем. Кассетаны кулыма сал да күрше бүлмәдәге беренче урынбасар урындыгына кереп чум, диде Эдуард Әминович. Сине эзәрлекләргә ант итте. Район бюджеты хисабыннан өч томлыгыңны чыгарттырам, диде. Хәтерлисеңме, Казанда танышым кибет ачып кесәсен калынайтты, дидең. Син дә баерсың, теге кулъязмаларыңны хутка җибәрербез, Гөлфиям, алтын балыгым. Фәлиновларның арт сабагын укытабыз әле! Кызның гәүдәсе тотрыклылыгын югалтты. Ул, әллә ничә кисәккә уалып, җиргә сибелде... Егет аны күрми, бармагын күккә "кадап" дәртләнеп-дәртләнеп сөйли дә сөйли иде. — Шәп йорт тергезербез, сандугачым-былбылым. Сиңа аерым иҗат бүлмәсе. Яз да яз романнарыңны, бөегем минем! Эдуардка кассетаны тизрәк томырыйк та. Тыгынсын ач бугаз. Әйдә, без ике сәер дус арасына чөй какмыйк. Без лутчы аларның икесен дә файдаланыйк. Хәйләкәр кешеләр шулай эшли. Ә синең ул кассетаң — бомба. Гөлфияне хуҗабикә хатын гына селкетеп уятты. — Абау, нишләдең, кызым?! — Гөлфиям! — дип, Җәүдәт тә атылып торды.— Ни булды сиңа?! Күгәрченнәр кебек гөрләшә идек, ни булды?! Кызның башы бер генә юнәлештә эшли иде инде: "Казанга китәргә кирәк, Казанга, Казанга, Казанга! — Тик кем илтә? Кем илтә, кем, кем?" Ул сәгатенә карады. Утыз минуттан рейс автобусы кузгала иде. — Мин Казанга барам,— диде Гөлфия. Ә Җәүдәт көлемсерәп: — Арсланов олы юл чатларына кешеләрен бастырды. Сине Күмер Таудан чыгармаска кушты,— диде.— Акылсызланма, җаным, бир кассетаны! Шул пүчтәк әйбер өчен Эдуард белән тәмсезләшмик. — Чү әле, җегетем, кәсит-мәситләрең белән талкыма, батчи агарды-күгәрде балакаем, артык күп казыттым, ахры, бакчаны,— диде берни дә аңламаган Мәйсәрә һәм кызны култыклап өйгә әйдәде. — Кая, җанкаемны күтәреп кенә кертеп салыйм сиртмә караватка, кичкә хәтле ял итсен, мин өс-башымны алыштыргач килермен,— дигән егеткә Гөлфия, чебен куган төсле, кулы белән селтәнде. Тыелган чикне сикереп узган ир затына бәгырь каткан иде. Чәй йотып хәлләнгәч, ул, үзенең фаҗигасен тагын бер кат йөрәгеннән уздырып, сытыла-сытыла елады. Моннан да хыянәтрәк хыянәт бар микән ул, йа Раббым?! Мал белән дәрәҗәгә алданып яраткан хатын-кызын саткан бәндәнең аяк атлауларыннан җир ничек убылмый да, күкләр ничек шартлап ярылмый икән?! Юк, оятсызны оялтырга ярамый. Аңа хәтта сүз дә әрәм! Хәзер Эдуард Арсланов кассетаны кулга төшерү өчен көрәш башлаячак. Ул — имансыз, ул — мәрхәмәтсез, Гөлфияне таптап-изеп бетерәчәк. Бер табактан ашаган дустын дошманнарга корбан итеп биргән җәлладтан рәхим-шәфкать көтәргә дә түгел. — Мәйсәрә апа, син мине иртәгә хәтле кая яшерәсең? — диде кыз, юл сумкасына тәҗел әйберләрен генә салып. — Кызым, төпченмим-сорашмыйм, өстендә болытлар куера, ахры,— диде хуҗабикә хатын.— Бакча башындагы ташландык мунчага кач, анда этем дә иснәнмәс, түшәменә хәтле чирәм үскән. — Миңа Рамилнең дә ярдәме кирәгер, Мәйсәрә апа. Иске машина аның ишегалдында. Шуңа арба тагып, таң атар-атмас сезгә килсен иде. Мәйсәрә апа ярты сүздән аңлады. — Имеш, ул минем бакчадагы чүпне төяп кырга түгә. Аннан нишләрсез икән? Казанга кадәр чакрымнар да чакрымнар. — Рамил мине Салабашка "аударыр", Мәйсәрә апа. — И балам, чытырманлы урмангамы?! — Апа җаным, коткарса, Салабаш кына коткара хәзер. Әнә бит, сак куйдырткан, ди. Алар кеше аулауның иң нечкә хәйләсенә өйрәтелгән. Ант мәгәр, Казанга барып җиткәч тә, мин сиңа хәбәр итәрмен. — Бер Аллага тапшырдык инде, кызым. Ахыры хәерле булсын! XII Караңгы мунчада уй чигәләрне тыгызлый-тыгызлый башка тула да, күз алдында гөлт итеп ут көлтәсе чәчри иде. Аһ, бу уйлардан ми ничек кайнарланды! Кайда ялгышты соң Гөлфия, кайда?! Әллә бу артык дөрес яшәүнең нәтиҗәсе микән? Дөрес яшәгәннәр гел кыйнала... Әйе, кыз бөтен халыкны бәхетле итәрлек эш-гамәлләр дә башкармады, мәйданнарда көрәш уты кабызып, дан да яуламады, исемен дә яңгыратмады, әүвәл Гөлфия үзе белән көрәште, ә үзең белән көрәшү ул — иң авыр сугыш. Олы җиһад дип аталган бу сугышта җиңсәң, сиңа Ходай дошманнарың белән көрәшерлек дәрман бирә. Тик Гөлфия үзенә тапшырылган бурычны үтәп чыга алдымы соң? Җәүдәт, Җәүдәт... Ник син нәфесең белән кызны рәнҗеттең? Кәнәфигә үрмәләгәч тә, алар дөньясының курчак уены икәнен белерсең, җегет. Кушылырсыңмы икән ул уенга, йә? Карышсаң, түбәңә төя-төя "уйнаттырырлар". Гөлфиягә сатылган вак җанлы түрә ир кирәк дисеңме? Ул хәләл көче белән кәбестә үстергән риясыз авыл малаен яратып, мәхәббәт тәхетенә менгезгән иде. Моннан да зуррак дәрәҗәне кайсы ир-ат күргән?! Бәлки, кыз үзе дә гаепледер. Ул нәни генә уйларында сөйгән кешесен югарыга күтәрде! Аны әүлияга тиңләде. Ник алай эшләдең син, Гөлфия?! Кодрәт иясе бары тик кошларга гына биеклекне кадир кылган, ә син бу канунны боздың: яраткан ир затыңны адәми сыйфатларыннан азат иттең дә фәрештә кебек күккә очырдың... ...Вакыт исәбе югалган иде инде. Төн бу җиһанда мәңгелек кунак иде бугай. Бөгелеп утыра-утыра кул-аяклар оеды. Берара ул йокымсырап та алды, тик өннән аерылмаган йокының тәнгә сихәте юк икән. Мәйсәрә ишек-тәрәзәләргә бәрәңге сабагы өйгән иде, кемдер шуны ишеп таратырга кереште. — Мәйсәрә апа, синме соң? — диде кыз, кыштырдаган якка үрмәләп. — Мин, кызым, мин. Таң ата. Чүт кенә түз. Рамил бездә. Төнлә өч адәм кисәге өйне тентеделәр. Андрейка милициясе дип белдем мин аларны. Тап-тазалар. Сине таптыралар. Мәйтәм, кичәгенәк киткән иде, иртәгә әбәттә редакциядә булыр, мәйтәм. Ул хуҗа кеше бит, мәйтәм, кайларда йөргәнен безгә әйтми. Инде дә бик яман хәбәр, кызым. Җәүдәтне каты гына дөмбәсләгәннәр. Кичен килеп әйләнде ул. И угаланды, кассета да кассета, дип. Мин, билгеле, алдадым, Гөлфия соңрак кайта, мәйтәм. Төнлә сугылып үтәрмен ди, сугылды әнә. Баш сөяге ярылган, үлсәм — Гөлфия кулында үләм, ди. Өсте-башы кан, идән уртасында аңсыз ята. Рамил башын бәйли әле. "Ашыгыч ярдәм" чакыртып, бүлнискә озатырмын, дим. Гөлфиянең йөрәге жу-у итте. Эдуард Арсланов кулы! Бу аның "тасманы китермәсәң — ахыры күңелсез тәмамланыр" дип беренче кисәтүе. Икенчесе озак көттермәс. Алар шаһитларны тиз йомдыра. Кыз инде Җәүдәтне бәгыреннән үк өзеп аткан иде. Бер усаллык белән, бер нәфрәт белән, бер рәнҗү белән. Монда "нишлим?" дип икеләнү артык иде. — Мәйсәрә апа, аны юк итәрләр бит. — Әй, кызым, миндә калса, үлә инде ул бичара. Ә Гөлфиягә егетнең үлеме кирәкме соң? Яшәсен... — Апа җаным, Җәүдәтне иске-москыларга төрегез дә арба төбенә салыгыз. Өстенә бәрәңге сабакларының корысын гына ташлагыз, тончыкмасын тагы. — Алланың нинди изге бәндәседер инде син, кызым-балам! Яшәсен, яшәсен... Егет үзен-үзе җәзалады. Җәза аңа Гөлфия көткәннән дә иртәрәк килде. Ходай һәркемгә дә җавабын юллый: йә соңрак, йә минуты-сәгатен төгәл санап. ...Кояш нурында иркәләнеп кенә йокысыннан уянган Күмер Тау тынлыкта изрәгән иде. Арткы утыргычтагы капчыклар арасына чөмәшкән Гөлфия: — Рамил, сикертмә, Җәүдәт абыең бәрелеп имгәнмәсен,— диде. — Аны нык изгәннәр, Гөлфия апа. Син түлке борчылма, таза ул, бирешмәс, терелер. Сезне үтермәк булалармыни? Мәйсәрә түти шулай ди. Мин мылтыкны да алдым, каршыбызга чыгып кына карасыннар, күземне йомам да атам! — Мин сине бу эшкә кыстырмам, энем. Чүплек башыннан Салабаш ерак түгел, безне шунда бушатырсың, яме? — һи, бушатты ди! Кәкре каенга ук китереп терәтәм машинаны. Сезгә кая кирәк, шунда илтешәм дә әле, Гөлфия апа. — Безгә урман эченә керәсе шул, энем. Син ары табан бармассың инде. Монысы өчен дә Алланың рәхмәте яусын. — Мин сезне сатмам, Гөлфия апа. Тәгәрәп үлим менә! — дип карганган егеткә Гөлфия: — И энем, җен-пәридән шүрлисең ич син,— диде. — Әй син хаклы ла, Гөлфия апа, ике аяклысы куркыныч икән аның. Тегеләр белән без как-никак килешербез. Хатынның әнкәсенең әнкәсе әйтә: "Ихлас күңелдән укы да укы, кияү, догада гына яклану һәм саклану",— ди. Салабаш юлы — аулак юл иде, хәвеф-хәтәрсез генә урманга якынлаштылар. Ләкин өзек-өзек ыңгырашкан Җәүдәт аягына да басалмый, ул хәтта кемнәргә ияргәнен дә аңларлык дәрәҗәдә түгел иде. Рамил аны аркасына аударып кына сөйрәде. Тар сукмак тагын да тарайган сыман иде. Кыз чыбыкчабыкларны эткәләп-төрткәләп эз ярды. Аланда бер-ике көн хәл җыйгач, Күл Елга тарафларына китәрләр... Аннан Казанга... Җәүдәтнең организмы яшь, таза, ул тиз савыгыр. Калганын уйлыйсы да килми... Алда ниләр булыр? — Юк, уйлыйсы да килми. Чык белән битен юган аланга җиттеләр. Ул буш иде, ятим иде... Рамил аркасындагы йөген чирәмгә сузып салды: — Авы-ыр син, Җәүдәт абый. Даром кәбестә генә ашамаган. Әллә...— Егет йодрыгы белән күзен уды.— Әллә... җен, Гөлфия апа? Ак ат кыяфәтендә, әнә-әнә! Алан читендә үк! Арбасын да таккан! — Кайда, кайда?! — диде кыз, аяк очларына күтәрелеп.— Акмы? Болыт төслеме? Бу бит, бу...— Аның сөенече эченә сыймады.— Бу бит Сылукай! Алялетдин абзый китмәгән, димәк! Энем, син Җәүдәт абыеңны караштыр, мин хәзер картны табам. Гөлфия ызбага йөгерде. Тик ишек терәү белән терәтелгән иде. Әллә берәр куак төбенә посып, аларны күзәтә микән хәйләкәр Алялетдин? Элекке гадәтен куса... — Алялетдин абзый-ый-й! Кайтаваз үчекләгәндәй: — ...ый-ый-й,— диде. Аңа кушылып Сылукай да кешнәде. — Миһа-һа-һай... Дәртсез кешнәү иде бу. "Ат та кеше кебек: шатлана да, кайгыра да", — дия иде карт. — Нигә син моңсу, Сылукай? — Кыз сөйләнә-сөйләнә аңа таба атлады.— Ялларыңны туздырып чапкан яшь чакларыңны сагынасыңмы? Сез дә картаясыз, әйеме? Хуҗаң тәки Казанга китмәдеме? Тамырың белән куптарылу үлем белән бер шул.— Гел атка гына игътибар иткән Гөлфиянең кинәт күзе арбага төште.— Әллә...— диде ул, Рамил кебек тотлыгып.— Әллә... ялгыш күрәм инде...— Алялетдин абзый көпчәккә сөялгән дә йокыга талган иде. Яфрак селкенсә дә, колагын торгызган сизгер "урман бүресе" үлән чыштырдаган тавышка да саңгырау хәтта. Кыз аны төртеп уятмакчы иде, иелгән җиреннән арка сөяге катты. Алялетдин карт, җансыз сыңар күзен гарешкә төбәп, фани дөньядан күчкән, аның әле гәүдәсе дә суынып өлгермәгән иде. Авылына җыенган югыйсә... Арбада төенчеге югыйсә... Дилбегәне генә кагасы югыйсә... Кыз аһ диде, йөрәктән бәргән бу аваздан тып-тын урман да иңрәде, куактагы яфраклар җил кузгаткан сыман лепердәшеп алды, кояшка тартылган чәчәкләрнең таҗлары яшьләнде... "Мин нибарысы ун минутка соңардым. Рәнҗемә, Хантимернең әтисе",— диде Гөлфия, һәм бармагы белән сыпырып картның күзен йомдырды... Аны Рамил белән икәү арбага салдылар. Кыз муенына ураган ак яулыгын мәрхүмнең битенә япты. Җәүдәт инде хәлләнә иде, егет, терсәкләренә таянып, як-ягына каранды, аның хәзер башы түгел, күбрәк җаны авырта иде бугай, ыңгырашуы да әллә ничек — газаплы иде. Арба киң иде, озын иде, анда сырхауга да урын табылды. Җәүдәт карулашмады... Кая барабыз дип тә сорамады, гүя ул котылгысыз билгесезлеккә буйсынган кол иде. Әй, адәм, адәм! Түрә кәнәфие, дип сикергән идең, ә Ходай сине тотты да гап-гади көпчәкле арбага менгезеп утыртты... — Сиңа сулга, безгә уңга, энем,— диде кыз, аландагы тамашалардан исрәйгән шофер егеткә.— Сукмактан кире чыгарга курыкмыйсыңмы? — Миңа оят, Гөлфия апа. Син әнә нинди батыр. Мин җенпәри дидем дә... Без, ахры, үтереп җебегән... — Синең җаның матур, энем. Рәхмәт сиңа. Хуш, яме? — Хушыгыз, Гөлфия апа! Кыз әкрен генә дилбегәне какты: — Сылукай, әйдүк, кузгал... Гыйнвар—май, 2003 Тарлы ялгыз Ашыга-ашыга чар әйләндерде ул... Йә бүген тураклап ташлый, йә нәфрәтенә буылып үлә. "Мин аны яратып кочаклыйм, иркәләп үбәм",— дип, нигә җанны үртәргә инде! Әллә Вәсиләне таштан яралган дип уйлыймы, бәгырьсез! Балтасын әйтер идең, утынлыкта эшсез ятып йөзе тупасланган; үткенли-үткенли беләгең тала. Соңармаса ярар иде. Менә ул йөгереп барды ди, ә анда... уф, анда бәйрәм табыны корып куйсалар? Юк, соңармас, әле эңгер көн күзен каплый гына башлады, әле кояш, уйнап-көлеп, офык читләренә таратып җәйгән кызгылт-алсу яулыгын җыеп алырга да өлгермәде. Таң атканда, диде бит... Ә алда күзсез-колаксыз төн бар иде. Кулларын алмаш-тилмәш селтәп, ишегалдына сибелгән үрдәк бәбкәләрен куган ире аңа кырын-кырын карап узды, ләкин "күгәргән балта белән ни эш кырасың?" дип сорамады. Хәер, Гали телдән сорау бирми, хатынын аңлап бетермәгән чакларда (ә ул аны беркайчан да аңламады), аның зәңгәр күзләре мизгел эчендә гаҗәпләнүдән зурая да, мизгел эчендә кысыла, һәм баягы гаҗәпләнү битарафлык белән алышына иде. Бу дөнья кешесе түгел иде ир. Әйтерсең аны күктәгеләр ялгыш кулыннан төшереп җибәргән дә, ул "нишли икән болар?" дип шаккатып, җирдәгеләрнең көнкүрешен тамаша кылып йөри иде. Югыйсә күкрәгендә тук-тук йөрәге типкән адәми зат хатыны кулындагы балтаны күргәч шикләнер иде. һәм әз генә сизгерлеге булган кеше йөзгә бәреп чыккан ярсуга да бик аптырар иде. Әй, сөйләсәң — сүз, төртсәң — күз! Зарланмый ла Вәсилә. Унике ел бер түбә астында яшәлде ләбаса. Бүген генә таныштырсалар иде. Тормыш итәргә сәләтсез иде күктән "егылган" Гали. Артыннан эткәндә ярты адым атласа — кинәнер идең, атламый. Тиргә, орыш — файдасы юк. Шулай яшәлде... Төнгелеккә бәбкәләрне ояларына тутыргач, ир чалбар балагын кулы белән кага-кага: — Мин клубка киттем, Вәсилә апасы,— диде.— Шәүкәт бала малайлар белән туп тибә. Керсенме соң? — Уйнасын, туйгач кайтыр. Син шушы иске чалбар белән бармыйсындыр бит? — Яшьләр котырып бии, клубта гел тузан, яңасы керләнер,— диде ир. Тупасланган дип яманласаң да, балта үз вазифасын онытмаган, чарны туктатканда очы тиеп, чәнчә бармакның тиресен уйды. Кан бәргән ярасын учы белән кысып, Вәсилә иренә боерды: — Тиз генә өстеңне алмаштыр! Кеше көлдереп, сәләмәгә төренеп йөрмә! Син бит...— Ул аңа "Син Гали түгел, син Вәсиләнең ире" димәкче иде, бу ярсулы халәттә сөяксез телдән теләсә нинди усал сүз ычкынырга мөмкин иде, әмма Вәсилә тыелды. Болай да шәүлә ул, хатын шәүләсе... Карга сыман туктаусыз баш түбәсен чукып, шул хакта искәртеп тормасаң да була.— Син бит... клуб мөдире, каш өстендәге күз, Гали! Күндәм ир өйгә кереп китте. Ичмасам: "Ничек телим, шулай киенәм, өйрәтмә!" — дип, аяк тибеп бер кычкырсын иде. Кешеләр кебек: ир — ир урынына, хатын — хатын урынына басып, өермә уйнатып талашасы иде ул! Бәлки, бу дуамал ашкыну сүрелер, ә тиле уйлар шыбырдап баштан коелыр иде. Бәлки, бәлки... Энәдән-җептән киенгән Гали капкага таба юнәлгәндә генә хатын: — Синнән соңрак кайтсам, борчылма,— диде. Шунда ир, күңел өчен генә: — Кая җыендың соң, Вәсилә апасы? — дип сораса, гәрчә күз яшьләрен сөртеп юатмаса да, сытылып-сытылып елар иде ул. һичьюгы, абыем, һичьюгы, якын танышым дип хис итеп аңа эчен бушатыр иде. Хатынга бу минутларда баш куяр өчен тар гына, ябык кына булса да җилкә кирәк, бик-бик кирәк иде... Сорамады. Урамнан көтүе белән атлар чабып бара иде, тояк астыннан купкан тузан болыты, Гали капканы ачып япкан арада, ишегалдына ургылып кереп, яшел чирәмгә елышты. Тузан да сыеныр кочак таба! Вәсилә келәт почмагындагы үрмәкүч челтәрен чәнчә бармагына чорнады: тизрәк төзәлер. "Юк, без таяныр җилкә юк. Көтмә, өметләнмә, Вәсилә апасы... Табигатьтә әнә тән ярасыннан нинди генә дәва-шифага юлыкмыйсың, ә җан ярасына берни дә юк. Юк һәм тагын бер тапкыр юк!" Ул балтасын чүпрәккә төрде. Алай-болай берәрсе очраса— адашкан бозавын эзли... Кыр сукмагыннан гына барыр. И Аллам, китми, китми бу уй күңелдән, күпме генә кусаң да, китми! Тыпырдап бии-бии, дүрт ягында дүрт шайтан котырта диярсең! Офык читләре караңгыланды, "бүген бөтен җиһанның хуҗасы — мин" дигәндәй, болытлар арасыннан түм-түгәрәк ай йөзеп чыкты. "Әйдә кузгал, Вәсилә апасы" диде хатын, төргәген култык астына кыстырды. Шул чакта гына капка келәсе күтәрелде. "Кайсы йөремсәге юлымны бүлә инде?" диде ул, эченнән генә сукранып. "Йөремсәк" дип тиргәгән кешесе Ания иде. — Вәсилә апа, урам утын ник яндырмыйсыз? — диде кичке кунак һәм өйалды кырыена беркетелгән уткабызгычка басты.— Янсын, акчасын хөкүмәт түли! Ишегалды гөлт итеп яктырды. — Кара, Вәсилә апа, миңа кара! Үзәктә чәчемне бөдрәләттем, каш-күземне буяттым, матурмы? — дип, кыз, күлмәк итәген чеметеп кенә тотып, зыр-зыр аның каршысында әйләнде. — Нишләп үзгәрәсе иттең соң әле? Мәктәптә укулар тәмамланды, балалар каникулда,— диде Вәсилә, яшь укытучының кыланышын өнәмичә. — Фи, балалар дип кем угалана ди, Вәсилә апа! Иртәгә Бакир абыйлар мине ниндидер мәҗлескә чакырды. Ну үзе түгел, хатыны инде, Зоя Ивановна. Табигать кочагында — урманда кәефләнәбез икән. Олау-олау кунаклар кайта ди. Аннан Ивановна мине Казанга апкитә. Сер, Вәсилә апа, мин баерга җыенам! Терлек суеп җыйган акчамны әйбәт җиргә урнаштырам. Ивановна, булышам, ди. Шуңа күрә атна-ун көнгә мәктәптән бушат әле, ә? Мәҗлескә чакырдылар диме? Ә ул кадакланган төсле һаман урыныннан кузгала алмый. Әллә балтаны ыргытып бәрергә дә... Юк, юк, ниятләгән эшен очламыйча туктарга тиеш түгел хатын. — Иртәгә мәктәптә сөйләшербез, Ания. Бакчада яшелчәләргә синең класс су сибә. Балаларыңны кемгә тапшырасың — уйлап кил. — Гаризамны да язып килимме? — Ярар,— диде Вәсилә, сорауның мәгънәсенә дә төшенмичә. Аңа тизрәк яшь укытучыдан котылырга кирәк иде.— Миңа бозау эзлисе, бозау адашкан... — И, Вәсилә апа, суймадылар микән малкаегызны? Авыл тулы кәкре кул. Тапсагыз, азгын бозавыгызны да, абзардагы таза үгезегезне дә миңа сатыгыз, интекмәгез,— дия-дия Ания чыгып китте. "Уф" диде хатын, өзгәләнгән күңелдән кайнар ялкын бөркелеп, иренен пешерде. Уф! Суларга да авыр хәтта. Кыр җиле үз утында дөрләп янган Вәсиләне әз генә суытты. Чөгендер басуында чүмәлә-чүмәлә "уңыш" — бозаулар йоклый. Бакирның биләмәсе бу. Шәһәр баеның ике ел рәттән авылга ябышып ятуына сәерсенә халык. Әйе, нишләп ята ул монда? Амбар түбәсенә тиярлек икмәк җыйса бер хәл иде. Терлектән таптаттырыр өчен генә кыр тутырып бодай чәчә, чөгендер утырта микән? Әллә аның акчасы туфракка күмәр дәрәҗәдә артыкмы? һәй, җүләр дә инде син, Вәсилә апасы! Синең җиде ятларда ни эшең бар?! Теләсә ни кылансын, акча чәчсен, чүп урсын. Әйе, ни эшең бар... Юлыңнан атлый бир. Хатирәләреңә борылып карама, юкса алар, куып тотып, өермә кебек бөтереп алачак та үткәннәреңә илтеп адаштырачак. Арттан җилкәңә очлы угын кадап, мәхәббәтең озатып барганда җиңел түгел, әлбәттә. Борыласы, эндәшәсе, елмаясы килә. Аннан тыелалмыйча үксисе дә үксисе... Нигә хисләр тилерткән, шаштырган мәхәббәт белән генә чикләнмәгән, нигә җанга бәреп кереп, дөньяңны нурсызландырган нәфрәте дә өстәлгән икән?! Ә бит барысына да имән гаепле. Институт тәмамлап, авыл мәктәбенә укытырга кайткан Вәсиләне, яшь кешедә дәрт көчле, теләк зур, дип, мәктәп директоры итеп сайладылар. Элекке хуҗа Харис абый, җылы урынын бирмәс өчен, аяк терәп карышса да, укытучылар коллективы "Мәктәп тормышын җанландырыр" өмете белән бердәм рәвештә кызны яклады. Әкәмәт, кайдан башлап җанландырасың, бина иске, койма-капкалар ауган, кыр хәтле бакчада алабута чәчәк ата. Мең бәла белән такта юнәтеп мәктәп тирәсен тоттыргач, чыршы утыртырга ниятләде Вәсилә. Кыш та яшел, көз дә яшел, төс үзгәртеп мәшәкатьләнми бу агач. Урман каравылчысына үтенеч белән мөдирне җибәргән иде, үсентеләр бар, машина белән килегез дә сайлап төягез, дигән. Бушлай, дигән. — Бер тиен дә түләмәскәме? — диде Вәсилә ышанмыйча. — Ие, валлаһи, түләмәскә,— диде черегәнне тибеп, ауганны төртеп мөдир дә, каравылчы да вазифасын үтәп йөргән Чыпчык Тәүфыйгы. — Бигрәк юмарт кеше икән. Чыршы кыйммәт бит ул. — һи, утыз-кырык төптән дәүләте кимемәс әле! Үзебезнең авыл малае ич Бакир энекәш. Туган мәктәбенә жәлкемени агач. — Бакир? — Ие, валлаһи, Бакир, Айгыр малае Бакир. Төшемле урында эшли җегет. Бер наратың гына да фәлән тәңкә. Егып сатса, у-у акчасы, тула букчасы! Ике наратны кушкач, фәлән сум, өчне кушкач, фәлән,— дип, бармак бөгә-бөгә санаган Чыпчыкны ишетмәде кыз, үзе таныш, үзе куркыныч исемне кабатлый-кабатлый маңгае белән ишек яңагына төртелде. Бакир, Бакир... Шул Бакир микән соң? Алар авылда икәү түгел лә инде. "Аллам сакласын, мин ул егеттән сынган ботак та барып алмыйм, — диде Вәсилә,— агачсыз да терәлмәс әле". Ә өч көннән мәктәп ишегалдына машина килеп туктады. Әрҗәсенә ямь-яшел чыршылар тутырганнар. Калын тавышлы шофер егет черегән тәрәзә пыялаларын зеңгелдәтеп кычкырды: — Халык, директорыгыз кайда? Бу тавыш иясен беркем белән дә бутап булмый, бу Бакир иде. Кыз, куркуыннан җиргә сеңә язып, машинага таба атлады. Егет инде әрҗәгә үрмәләп менгән, үсентеләрне кочак-кочак күтәреп җиргә бушата иде. — Сәлам, Вәсилә! — диде ул, аңа күтәрелеп карамыйча гына. — Ялындырасың, иеме? Килеп алмыйсың, иеме? Үзең сорагансың, кызый. Без ничә ел күрешмәдек синең белән? Җиде ел, әеме? — Санамадым,— диде Вәсилә, телен көчкә әйләндереп. Теге чакта йөрәккә үрләгән курку тынны кыса иде. — Хәтерлисеңме, сине текә ярдан тобага чөймәкче идем. Миннән озаттырмаганың өчен. "Син — минеке, бүтән малайлар белән сөйләшмә",— дигәч, зәһәр телләштең, киребеткән кызый. "Мин сине күралмыйм, җен тубалы",— дидең. Хәтерлисеңме? Суга батырам дип юри генә куркыттым. "Бакир җаным, тимә",— дип ялвармассыңмы дип кенә. Син горур кызый, тәки ялвармадың, ә! Бакир сөйләнә-сөйләнә чыршыларны бушаткач, нәкъ Вәсиләнең каршысына сикереп төште. Кыз, корт чаккандай, артка авышты, ә егет, бая гына күгәрчен кебек гөрләгән егет, аңа карап телен йотты. Озак кына дәшмичә торгач, ул: — Күзләрең... күзләрең матур икән лә,— диде һәм каушаудан кулларын кесәсенә бер тыкты, бер алды. Каушавының сәбәбе шул иде: тобага чөям дигәндә, Вәсилә әче яшел җимеш кенә иде, ә хәзер куагында балланып пешкән җиләк икән. Җиде елда үзгәрсә дә үзгәрер икән кыз бала! Бакир да җен тубалы түгел иде инде. Куе чәчен, керпегә охшатып, төптән үк кырдырган. Озын буй, киң җилкәләр... Чандыр, ябык Бакир малай белән Бакир егет арасында уртаклык та юк сыман. Чү, бар ул уртаклык, бар! Соргылт күзләрдә башимәс ярсу ат тоягы белән киртә җимерә. Менә-менә кушаяклап китереп тибәр төсле егет. Суга ыргытам дип юри генә куркытмады ул. Юри куркытса, йөрәк калтыравы кимер иде. "Минем кем икәнемне бел һәм онытма" дип кисәтүе иде аның. Каушавын тиз җиңде Бакир. Җиңмәскә ни, Айгыр кушаматлы нәсел баласы ла. — Бу матур күзләрең белән кемнәргә багасың икән, Вәсилә? — Кыз егетнең кая табан суктырганын аңламаганга салышты: — Балаларга багам. Бездә алтмыш бишәү алар. — Кичен клубта, дим мин, кызый. — Кичләр дәфтәр тикшереп үтә... Бакир җәлт кенә кызның беләгеннән каптырды: — Япь-яшь килеш картайдыңмыни? Бала-чага чыршы өеме тирәсендә кайнаша, ә бусага төбенә тезелешкән укытучылар кызыксынып яшьләрне күзәтә иде, Вәсилә оялып-кызарып егетнең кулын читкә селтәде. — Орынма! Үсентеләрең өчен рәхмәт. Бүген көн җылы, утырта башларга кирәк үзләрен. — Ашыкма,— диде Бакир һәм борылып укытучыларга әмер бирде: — Әй, халык! Кулыңа көрәк-чиләк тот та эшкә кереш! Ә без, Вәсилә, кантурга киттек. Фәлән төп чыршы алдым дип, документка тамга салырга тиеш син. Закон каты урманда. "Нишләп мин бүрегә очраган сарык бәрәне кебек дер-дер калтырыйм соң әле?!" дип батыраеп, Вәсилә кабинага чумды. Җырлый-җырлый сөзәк таудан машина куып менгән егет нигәдер урман авызында тормозга басты. — Мин алдаштым, бернинди кәгазьгә дә кул куясы юк,— диде ул, рульгә яртылаш авып.— Түлке син курыкма, яме? — Кем курка ди! Бәйлән генә, күзеңне чукыйм! — дип гайрәтләнде кыз, ә үзенең йөрәге дөп тә дөп сикерә иде. — Күзгә тимә, кызый. Аннары синең чибәр йөзеңне колагым белән карармынмы? — Бакир тураеп утырды. — Эч пошканнан гына тәрәзә төбендәге сулы савытка ике имән ботагы ташлаган идем. Ышанасыңмы, шулар яфрак ярды. — Имән чикләвектән генә үсә ич. — Ә болар хикмәтле, димәк. Тамырлары да әллә ничә тармаклы. Ышанасыңмы? — Ышанам,— диде Вәсилә, дорфа һәм тупас Бакирның балалар кебек сөенә-сөенә агач турында сөйләвенә гаҗәпләнеп. — Ярдәмче малай аларны ышык җиргә төрткән. Алай да үскәннәр. Әрсез халык икән. Синең авылга кайтуыңны ишеттем дә...— Егет учына йөткерде,— ишеттем дә... Беләсеңме, ир-ат үз гомерендә агач утыртырга, өй салырга, бала үстерергә тиеш ди бит. Чепуха, конечно! Ирләрнең бурычы өч кенә вазифа белән чикләнергә тиеш түгел. Ну, ярар, шундый канун бар дип саныйк. Техникумда укып, урманга эшкә урнашканга дүрт ел, ә минем әле үз кулым белән сыңар төп агач та утыртканым юк. Нишләптер хикмәтле куакны синең белән икәүләп туфракка беркетәсе килә, Вәсилә. Тамырларын имгәтмичә генә ышыктан казып алдым, малай. Әнә теге якты аланга күчерик. Җылы, кояшлы урын, имән өчен үтергән инде. Кыз җилкәсен генә сикертте. Үзеңә кара, янәсе. Бөтен хәсрәтең пар имәндә генә икән, утыртырбыз. Түгәрәк алан уртасына янәшә үк ике чокыр казыгач, егет үрелеп әрҗәдән имәннәрне алды. — Ник икәү соң алар? — диде кыз. — И, сиңа бигрәк авыр бара икән, кызый. Ярты сүәмгә бәләкәйрәге — син, ә озынрагы — мин аның! Без көнаралаш аларның хәлен белербез, төпләренә су сибәрбез. Йа Алла, ни сөйли бу бәндә баласы?! Көпә-көндез саташа түгелме соң? Урмандагы һәр агачның хәлен белә башласаң, аяктан егылырсың. — Минем мәктәптә эшем муеннан шул,— диде Вәсилә. — Йә, кил, үзеңне нечкә билеңнән тот. Туры тот! Кыйшайтма! Хәзер мин аны туфрак өеп ныгытам. Шәп, кулың калтырамый икән. Төп-төз үсәчәк монысы, бөкресез-нисез генә. Йә, миңа күчик. Мине дә кәкрәйтмә! Чүт кенә ара калдыр, вчүтеки икесе ике шәхес — аларны кысрыкларга ярамый. — Мәйтәм, эшем муеннан... — Ишеттем, колакка аю типмәгән. Мәктәп качмый ул, кызый. Сиңа хәтле терәүле иде, синнән соң да терәве аумас. Кич бушарсың, нибуч. Вәт булды, кызый. Су сибәбез дә хәзер... — Калынайгач кына берәрсе капка баганасына кисәр әле.— һәй, ник телен тыймады икән Вәсилә?! Тибенергә яраткан Айгыр малае янында сүзеңне чамалап кына, үлчәп кенә сөйләсәң дә таман гына иде ләбаса! Бакирның кинәт йөзе бүртенеп кызарды, күзләре акайды, әгәр аның өстенә шырпы сызып ташласаң — ул гөлт итеп кабыначак иде. Егет, һавада йодрык уйнатып, имәннәр тирәсендә әйләнде. — Киссеннәр генә! Мин аларны мылтыктан гөпелдәтәм. Ант мәгәр! Ике көннән ул елмая-елмая мәктәпкә килеп керде. Бер кочак дәфтәр күтәргән кыз өенә кайтырга җыена иде, Бакир аның сумкасын ипләп кенә өстәлгә куйды. — Арыдыңмы? — Юк,— диде кыз, дәфтәрләренә сузылып. — Аллага шөкер икән. Арыдым, үләм дип зарланырсың дигән идем. Алайса киттек! — Кая?! — һи, тишек хәтерле кызый! Бәләкәчләргә су сибәбез! Күр, быел яз коры килә, туфрак ярыла. Кызның йөрәге "жу-у" итте. И Алла, кайчан моның бәйләнүләреннән котылыр икән Вәсилә? — Соң... соң вакыт уздырып нигә авыл урыйсың син? Юл уңае сибәргә иде. — Мин сипкән бәрәкәтсез, Вәсилә. Туфракка сеңми. Шифалы кулдан су сорый алар. Синең кулдан. Эченнән генә егетнең тетмәсен тетте кыз. Башкисәр, диде, газраил, диде, җүнсез нәсел калдыгы, диде, ләкин "бармыйм" дия алмады, буйсынмыйча чара юк, Бакирның йөзендәге баягы елмаюы сүнгән, күзендә тояклар ут чәчә иде. Алай да: — Чыбык-чабык белән булашмасаң, эшең беткәндер инде,— диде. — Эш күп анысы. Төнлә урмандагы мунчаны яндырганнар. Яңасын бурарга куштылар. — Бурар идең... — һы, кызык кыз икән син. Күңел дигән нәрсә дә бар бит. — Егет шап-шоп күкрәгенә сукты.— Аны кая куярга, ә? Айгыр малае кибеп шылтыраган буш мичкә түгел! Йә, ник дәшмисең? Нишләп авызыңа су каптың? "Мин дәшсәм, дәфтәрләрем белән тәрәзәдән урамга очачакмын шул",— дип уйлады кыз. Ә бит әйтәсе иде шуңа, синең җаның да, тәнең дә явызлыктан тукылган, дип чатнатып әйтәсе иде! ...Имәннәр корымаган, тере иде, бүтән бу адәм мине бимазаламас инде дип, үз-үзен тынычландырган иде кыз, беркөнне директор бүлмәсенең киереп ачылган ишегендә Бакирның "керпе башы" күренде. Йа Аллам, никләр җәзалыйсың син колыңны! — Мин беркая да бармыйм! — диде Вәсилә, егетнең сәламенә каршы.— Арыдым мин, арыдым! — Ун адымдагы машинага кадәр атларлык та хәлең юкмыни? — дип көлемсерәде егет. — Юк, диләр, юк! Йөрмә мине аптыратып! — Арыдым, дисең инде, кызый. Эһе.— Егет башын кашыды.— Арыдым, дисең... Хәзер хәлеңне җиңеләйтәбез. Бакирның таза беләкләренә ничек менеп кунаклаганын сизмәде дә кыз. Егет аны күтәреп ишеккә ыргылганда гына: — Җибәр! — дип, йодрыгы белән аның җилкәсен төйде.— Битеңне умырам, җибәр, оятсыз! — Умыр,— диде Бакир,— чырайлары ямьсезләнгән саен ирләр матурая, ди. Озын тәнәфес иде, тар коридорда тузанга батып малайлар сугыша иде, кизү укытучы аларны тыеп та азапланмады: тузаны да, балалары да үзеннән-үзе басылды, бер мәлгә һәммәсе дә телсез һәм өнсез калды. Коридор буйлап лап-лоп Бакир атлый, әйтерсең ауда корбанын эләктергән ата юлбарыс, сыртын кабарткан, күзен аларткан, әгәр дошманы табышын таларга дип юлына аркылы төшсә, өзгәләп ташлаячак. Оят иде директор кызга, үзенең көчсезлегеннән, үзенең мескенлегеннән оят иде, ул ирексездән йөзен егетнең күкрәгенә яшерде. Ә анда, сул якта, читлеген җимерергә теләгәндәй, икенче бер йөрәк дулыйдулый тибә иде... Кич белән сулышына капкан апасы килеп җитте. — Сине Айгыр малае мәктәптән урлап качкан, диделәр ич, алмам! Шуны ишеткәч, аңнарымны җуя яздым. Туган башың белән бу хурлыкка ничек түзмәк кирәк?! Нишләтте ул сине, алмам?! Мыскыл иттеме каядыр аппарып?! — Апа, чебеннән фил ясама, зинһар,— диде Вәсилә.— Бернишләтмәде Бакир мине! — Ул, каһәр суккыры, йодрык белән генә сөйләшә, ди. Әнә урманда сугып Сәгыйтьнең тешен сындырган, ди, Әпти малаеның кулын имгәткән, ди. — Тимәде ул миңа, апа, тимәде! — Җизнәң, милициядәге дус-иш белән бетен чүпләтәм, дия. Әгәренки балдызга кул сузса, дия, алмам. Кешегә гаеп ташлап гөнаһысына керә алмый кыз, Бакир аны рәнҗетмәде, Бакир бары тик ачуны гына кузгатты. Вәсиләне мәктәптән сарык бәрәне кебек күтәреп китүе бернинди киртәгә дә сыймый иде. Бу башбаштаклык бүтән кабатланмас дисеңме? Әлбәттә, кабатланачак. Егетне биздерерлек нинди әмәл табарга икән? Җизнәсенең дус-ишләреннән кыйнатып тора ди сиңа! Ун иргә каршы берүзе сугышачак ул. Үлсә үләчәк, әмма җиңелеп, канга батып ятмаячак. Бирим дигән колына, чыгарып куяр юлына — беркөнне аны институтта бергә укыган Зөлфирә эзләп килде. — Сезнең районда кибет хутлыйм, тукта, мәйтәм, сабакташның да хәлен белешим. Абау, син шушы дүрт тарафтан да җил өргән зур тишектә балалар укытасыңмы? Абау, мәктәбең өскә ишелә ич! Ник шәһәргә ояламадың син, Васька? Кругом "бишле"гә укып! Мин хет "икеле капчыгы" идем. Тәүбә, мәктәптә укытып ми черетәмме соң, тәүбә! Апаң бизнес белән шөгыльләнә, Васька. Район саен точка бастырам. Машина кулда, әйдә, җилдереп кенә Казанны урап кайт. Студент елларын сагынмыйча гына кич утырырбыз. Башка вакытта Вәсилә "рәхмәт" дип баш тартыр иде, ә хәзер ул бу тәкъдимгә чытырдап ябышты. Күр, җелеккә үткән Айгыр малаеннан ничек җиңел котыла кыз. Бәлки, шәһәрдә җилләнеп кире кайтканда дөньяда Вәсиләнең барлыгын да онытырлар? Кем онытыр? Бакир, әлбәттә, Бакир! Бер килер, ике килер, аннан соң кул селтәр. Зөлфирә танышы аркылы мәгариф бүлеге мөдиреннән ун көнгә эштән азат ителүе турында кәгазь дә яздырткач, кызның түбәсе күккә тиде. Казан аны иң олы борчуыннан — Бакирдан аралап алып, җан тынычлыгына тиендерәчәк иде. Бай җиһазлы фатирда иркен сулады ул, әйе, иркен сулады. Атна буе "уф" дигән авыр сүз телдән ычкынмады, ул бәхетле ялгыз иде. Зөлфирәнең үз шөгыле: үрмәкүч сыман уңга-сулга пәрәвез кора да, корбаннарын эләктереп, акча суыра. Өйдә көнозын телефон чылтырый. "Зоя Ивановна, сезме бу?", "Зоя Ивановна кирәк". Баксаң, Зөлфирә Ибнеәмин кызы Зоя Ивановнага әйләнгән икән! — Әти белән минем исемнәрне әйтә-әйтә урыс телен сындыра,— диде Зөлфирә.— Болай җайлы ич, Зоя янәшәсендә Иван җырлап тора. Син дә Зоя Ивановна дияргә өйрән. Теге "икеле капчыгы" Зөлфирә юк бүген, Васька! Җиденче көнне, нинди чебен тешләгәндер, Вәсилә үрсәләнә башлады. Кинәт кенә үзен читлеккә ябылган кош итеп тойды ул. Бу тарлык, бу кысанлык аның тынын кыса иде. Шәһәр тормышы ят икән лә. Озак түзеп булмастыр, авыл сагындыра, мәктәп сагындыра... Ул көйләнгән робот кебек ишекле-түрле йөренде, аны туктаусыз чырылдаган телефон тавышы туйдырган, Зөлфирә-Зояның иреннәрен бөрештерә-бөрештерә акча турында сөйләве ялыктырган иде. Аннары... аннары ничә төн рәттән Бакир төшенә керә. Томырылып карый егет, ә үзенең күзендә тамчы да усаллык юк, киресенчә, сагышлы елмаюы йөрәкне әрнетә. Икенче бер нәрсә дә кызны хафаландырды: көннәр эссе, куерган-кабарган болытлар әллә кысыр, әллә аларны җил куып тарата, һаман яңгыр яумый. Имәннәр корымады микән? Бакир су сибә микән? Җүләр димә инде үзеңне, Вәсилә! "Тояк күз" белән куаклардан качып шәһәргә тайдың да хәзер кайгырып ятасың. Сигезенче көнне ишектә кыңгырау чыңлады. Кыз: "Нишләп Зөлфирә-Зоя иртәләде икән?" — дип, ачкычны борса... бусага төбендә Бакир басып тора! Эчкә узмады ул, бер генә сүз белән: — Җыен! — диде дә дөбер-дөбер аска төшеп тә китте. Вәсиләгә куркып аның артыннан иярәсе түгел, тимер ишекне өч йозакка шатырдатып биклисе дә тынычлап читлегендә утырасы иде. Шәһәрдә авыл йомыкыйлары юк, берәрсенең ишегенә катырак суксаң — милиция чакырталар. Ләкин кыз бикләнергә ашыкмады, киемнәрен чемоданга тиз-тиз генә бөгәрләп тыккач, "ачкыч-фәлән күршеләрдә" дип, ишеккә язу кыстырып, урамга атылды. Таралырга торган әрҗәле машина "төчкерә-төчкерә" шәһәр урамыннан шуышты. Бакир җитди иде, дәшмәде. Машина "кык-кык" ютәлли-ютәлли олы юлдан чапты, егет һаман дәшмәде. Бераздан гына: — Ватылыр, ахрысы, тимер ат,— диде. — Җимерек әйбер белән ерак юлга кем чыга инде,— диде кыз, шелтәләп.— Чынлап ватылса нишлисең? — Ватылсамы? "Эһ" тә димим, сине авылга кадәр беләгемдә тирбәтеп кайтам,— диде егет һәм әкрен генә,— нигә качтың, Вәсилә?— дип сорады.— Җизнәң белән апаңны карават аягына бәйләп, тәки телләрен чиштердем. Минем бәхетемне яшерергә берәүнең дә хакы юк! Бәхетем, диме? Ни сөйли инде тагы?! Нигәдер бу сүзләр күңелне рәнҗетми бит әле... Апасы белән җизнәсе, мескенкәйләрем, Бакирдан бик нык шөлләгәндер инде... — Син ник гел кул уйнатасың, Бакир? — Кем әйтә "уйната" дип? — Әйтә дип... Әнә бит Сәгыйтьнең тешен сындыргансың, Әпти малаеның кулын имгәткәнсең, диләр. — Икесен ике якка сугып ектым. Йодрык каты булганга мин гаеплеме? — дип көлде егет һәм җитдиләнеп:— Әз тамызылды,— диде.— Яшь каеннарның кәүсәсенә пәке белән чокып исемнәрен язганнар. Имеш, истәлеккә. Кем күбрәк чокый — шул ярты куя икән. Мин тоттым да куйдым йодрык белән яртыны, бүтән гөнаһсыз агачларны яраламаслар. — Имәннәргә су сиптеңме соң, Бакир? — Юк, мин атна буе тилереп сине эзләдем. Куаклар безне аерым-аерым көтми, без алар янына гел икәү йөрергә тиеш. — Кәмит кеше син, Бакир. Җансыз агачка икәү сиптең ни, үзең генә сиптең ни! Теле генә шулай сөйләде кызның, ә күңеле гел киресен раслады: тере табигатьтә һәммәсе дә җанлы... Тик бер табышмакка кем җавап табар икән? Бакирга ни-нәрсә кирәк? Урман аланындагы пар имәннәрме, Вәсиләме? Башта, егет белән очрашкач, аның коты очкан иде, ул курку әле дә йөрәктә бар, текә яр һәм томырылып аккан тобалы елга кара сурәт булып күз алдында чайкала, ләкин куркуның көче кимегән саен кими, кимегән саен кими... Алай да уяулыкны югалтырга ярамый, авылда усал даны таралган Айгыр нәселе баласының нинди максат белән йөрүе бер Ходайга мәгълүм. Кылдырча бирешмәде, төчкерә-төчкерә чакрымнар узды. — Туры кая кайтасыңны исәпли тор,— диде Бакир.— Өеңәме, мәктәпкәме, имәннәр хозурынамы, әллә безгәме? — "Безгә" диюең нәрсә соң ул? — Килен сыйфатында безнең йортка төшү була анысы. Вәсиләнең гәүдәсе табада кыздырган борчак сыман куырылды. Ул тотлыга-тотлыга: — Мин... мин кияү турында хыялланмыйм да әле,— диде. — Синең хыялланганыңны көтсәм, сакалым билгә хәтле үсәр. Атай йортында энекәш яши. Үземә яңа өй салгач һәм дә бу тимер өемен җүнлерәк машинага алыштыргач, мин сине, кызый, бөтереп кенә куенга салачакмын. Кисәтәм, әтрәк-әләмнәр сүз катмасын, син минем булачак хатыным. Айгыр малаеның йөзенә татлы елмаю җәелде. "Тилерәк, ахры",— диде кыз, нәрсә уйларга да белмичә. "Мәхәббәт юк, ярату юк, һәм, ниһаять, Вәсиләнең хисләре белән санлашу юк, куенга сала, имеш! Минем хыял дөньямдагы сөйгән ярым син микән соң, дуамал егет?" — Бәхетемә өең иске, машинаң сәләмә икән,— дип көлде кыз.— Әйдә, куакларыңны карыйк. Алан туфрагын ятсынмаган яшь имәннәр үсмер кызлар төсле буй тарткан иде. Бакир тәмам балага әверелде: тезләнеп, төпләрен йомшартты, ботакларын сыйпады, яфракларын үпте. — Вәсилә, болар ай үсәсен көн үсә түгелме соң? Үзеңә бак, син шундый чибәр! Мин синнән калкурак, иеме? Ир заты шул. Син бәләкәйрәк, иеме? Җил уңнан иссә — мин, сулдан иссә — син бер-беребезне ышыкларбыз, яме? Егетнең дәрт-сөенече дулкын белән аңа да күчте, моңарчы имәннәрне үги иткән кыз беренче мәртәбә аларга карап сокланды, беренче мәртәбә шушы бәләкәчләр якын һәм кадерле булып тоелды. Ул да иелеп яфракларга битен тидерде... — Вәсилә,— диде егет.— Мин сиңа бу имәннәрнең серен ачып бетеримме? Сигезенче класста укыганда, укытучы Рәһбәр апа: "Тәлгать абыегыз белән икәүләп пар имән утырткан идек, шуңа бергә булдык без", — дигән иде. Керде бит аның сүзләре колакка, керде дә чыкмады. Синең белән үтерепләр куак утыртасы килде минем. Ышанасыңмы? Менә шул теләгемә тәки ирештем. Бел, безнең агачлар бар, без дә тиздән алар кебек парлашырбыз. ...Ә өйдә дүрт күз белән Вәсиләне көтәләр иде. Чәүчәләк апасы: — Алмам, шушы погонлы абыеңа һәммәсен дә сөйлә! Айгыр малаеның ничек сиңа бәйләнүен дә, авылда яшәрлегеңне калдырмауларын да бәйнә-бәйнә сөйлә, — дип, аны җилтерәтеп, мыеклы милиционер каршысына китереп бастырды. — Сөйлә, балдыз, сөйлә! — диде Ибраһим җизнәсе, хатынын куәтләп.— Минем дус малай бу абзыең, тартынма. Хәзер синнән гариза яздыртып, Айгыр малаен сытабыз без. Синең арттан Казанга киткәнне, адрес буенча эзләп йөридер, мөртәт. Вәсилә тыныч кына: — Без бергә кайттык, җизни,— диде.— Тапты ул мине. Җизнәсенең мыеклы дусты билендәге кобурасын капшады: — Хуп, арт аягыннан эләктерәм, сабакыны! Ну, сеңелкәш, давай сөйлә! Мин язып барам. Вәсиләнең күзләре маңгаена тәгәрәп менде. — Нәрсә сөйлим?! Сөйләрлек берни дә юк бит! Тырнак белән дә чиертмәгән кеше өстеннән нинди жалу сырлаттырасыз тагы?! — Алмам, ул бәдбәхеттән куркасындыр шул. Нәстә, ди Айгыр, үтерәм, диме? — Мин аңардан курыкмыйм, апа! Мин Бакирны яратам! — диде кыз һәм үз сүзеннән үзе дә сискәнеп куйды. Ярата?! "Син кал, мин авам",— диде ул, ярсып-ярсып имәннең биленә чапты. Төнге урманда яңгыраган балта тавышы сыкранулы кайтавазга әйләнеп йөрәккә кадала иде. Тук... тук... тук... ук... ук... ук... Суккан саен янәшәдәге имән дә калтыранды. "Парыңның җылы кочагында назланып үскән идең, менә хәзер ялгызың гына көн итеп кара,— дип сөйләнде хатын.— Иңгәиң терәп яшәүләре рәхәттер ул. Җил иссә дә бер-береңә сыенасың, кар-буран дуласа да... Икәү рәхәттер..." Соңгы тапкыр балта белән кизәнгәч, агач ыңгырашып җиргә ауды. Ак чырайлы төп янәшәсендә басып калган ялгыз имәнне ышыклаучы юк иде инде. Өстендәге япмасын сыпырып төшерделәрмени, ул, ялангач гәүдәсен капларга маташкандай, яфракларын шыбырдатты, тик алар селкенмәде, алар кинәт кенә ургылып төшкән ай нурыннан куырылып-бөрешеп каткан иде. Тирләп-пешкән Вәсилә, хәле китеп, имән төбенә чүкте. Иа Алла, нишләде ул?! Нигә бер гөнаһсыз табигать баласыннан үч алды?! Әллә акылга җиңеләйдеме хатын?! Нәрсә соң бу, йа?! Унике ел теш кыса-кыса түз дә, сабырлыгың төкәнеп тәрәзәдән урамга кычкыр, имеш. Вәсилә буе белән җиргә сузылып яткан агачны кочаклады. Кичер, гафу ит... Йөрәгенең көйдереп-көйдереп януларына түзалмады ул... Ник Бакир аны онытмый, ник үзен дә оныттырмый! Аларны мәңгегә сез генә бәйлисездер кебек иде... Ә мәңгелек диюләре гел ялган! Көннәрдән бер көнне һәр җанлының, һәр җансызның соңгы сәгате суга. Менә Бакир мәңгелек дип мактанган имән дә гөрселдәп егылды. Көчле шул хатынның куллары! Ник көчле булмасын, диләнке кискәндә ирләр белән кулдаш иде ул, машинага бүрәнә төягәндә дә агачның калын башына ябыша иде... Йа Аллам, нәрсә лыгырдыйсың, Вәсилә?! Шушы гөнаһсызның гомерен өзгән өчен кичерү юк сиңа, юк! Юлдан дырык-дырык селкенеп трактор үрмәли иде, хатын иелә-бәгелә урман кырыеннан авылга чапты. Бераз йөгергәч, ул артына борылды да, аяк очына басып, үрелә-үрелә карады: трактор имән янында "пошкыра" иде. Кайдан нәрсә чәлдерим икән дип, төн ката мәктәп каравылчысы Тәүфыйк кына йөри иде. Гараж ишегенә ачкыч яратып тагын иске тракторны "җиккән". Аякларын көчкә сөйрәп кайтып керде хатын. Урамда уйнап арыган Шәүкәт изрәп йоклый, ә ире күренми иде. Яшьләр дә азды, таңга хәтле клубны яптырмыйлар. Күзгә йокы эленми... Уен тормышка ашырса, тантана итәр сыман иде, ә тантананың эзе дә юк. Ул да җаныма оялаган әрнүнең әчесен татысын, мин аны икебезгә дә урталай бүләм дигән иде, нигәдер әрнүе бербөтен килеш үзендә тора, бүленергә ашыкмый... ..."Яратам" дип ычкындырган көнне, әйе, Вәсилә сискәнеп куйган иде. — Саташтың мәллә, алмам, ул бит ата бандит, андый адәм актыгын кем яратсын! — дип чәрелдәде апасы. Җизнәсе көрсенде, милиционер тамак кыра-кыра чыгып китте. Мәхәббәт... "Аның холкы яман, борыны озын" дип сине сөюдән тыйлыктырамыни, ул тота да өлешеңә тигән көмешеңә гашыйк иттерә. Хисләреңнең ничек ургылганын да сизмичә каласың. Әнә кыз "тупас, дорфа" дип яманаты чыккан егетнең бөресеннән ачылган имән яфракларын сыйпаган кулын күрде, сөенеч белән аралашкан гаярь тавышын ишетте һәм шул җитте: йөрәктә дөрләп ут кабынды. Югыйсә ярты гына сәгать элек хыялы бөтенләй икенче яр эзләгән иде. Хәзер инде ул Бакирдан түгел, үзеннән курка башлады. Моннан ары хисләрне ничек тыеп яшәргә икән соң? Гашыйк булуыңны сиздерергә ярамый, егетнең нинди уй-ният белән йөргәнен кем белә. Бәлки, ул шаярыр, шаярыр да, уйнап туйгач, сау бул, дияр. Икенче көнне егет күренмәде. Вәсиләгә бик-бик ямансу иде, бик-бик авыр иде. Мамык мендәр сыман күпергән ак болытлар да, шау чәчәккә күмелгән шомырт куаклары да каралды. Бакирдан башка дөньяның яме юк икән... Килми... Кичә аланда биленнән тотып машинадан төшергән иде, шул урын кызышып-кызышып ала. Нечкә билләренә иң беренче Айгыр малаеның кулы тияр дип уйлаган идемени ул! Килмәсә ни... Апасы белеп яманлый: алар нәселе кызу канлы, дуамал. Җүнле егет саналса, кызлар әллә кайчан "Бакир" дип авыз суы корытыр иде. Төнлә кыз өй эченең яктыруыннан уянып китте. Кем шаяра икән дип тәрәзәгә капланса, Бакир машинасын коймага ук терәткән дә фарасын кабызган. Вәсилә халатын киеп урамга чыкты. — Тиле, сүндер фараңны, күршеләрне уятасың,— диде ул пышылдап. — Мине югалттыңмы? — диде егет. — Югалтыр өчен башта табарга кирәк,— диде кыз. Әй шушы агач телне! Шакмак-шакмак турап мичкә ягасы! Тапты инде, тапты, бердәнбер насыйбын тапты! Тапмаса, өзгәләнә-өзгәләнә көтмәс иде. — Вәсиләм... Сагынуыма чыдар хәл юк, шуңа төнлә булса да килдем. — Көндез комнан бау иштеңме? — диде Вәсилә һәм үпкәләгәнемне сизмәсен иде дип, җилкәсен җыерды.— Салкын тышта... — Кочагымда җылытыр идем, өс-башым тузан. Яңа мунча бурадым да мич өйдем. — Берүзеңме? — Эшләсәм — җен урынына эшлим мин, Вәсилә. Йөз суың түгеп кешегә ялынганчы. Ялга әзерлә, диделәр хуҗалар, вәт әзерләдем. Парын чыжлата-чыжлата чабынсын зур корсаклы түрә абзыйлар. — Кая ашыктың, үзең дә юынырга иде. — һе, мин юынган арада тагын качар идең, кызый. Син бүтән эзләттермә инде, яме? — Егетнең тавышы әз генә моңсу иде. — Туңам, — диде кыз, ә төн искиткеч җылы, гүя җиһанга сибелгән йолдызлардан кайнарлык бөркелә иде. Бакир бармагы белән генә аның ялангач беләген сыдырды. — Өстендә юка шул. Бар, юрган астына чум. Иртәгә күрешербез. Тәмле йокы, Вәсиләм. "Тукта, җаным, ашыкма! Туңдым дип юри генә иркәләнәм ич мин",— дип ялварды йөрәк. Аңа оят түгел, ул — исәр гашыйк иде шул. "Вәсиләм дип ничек йомшак итеп әйтә! Ә син... Минем Бакирым..." Башыннан ук юрганын бөркәнгән кыз үз сулышыннан үзе пешеп пышылдады да пышылдады: "Бакирым, Бакирым, Бакирым..." Тишек чиләктән су, күршеләр теленнән сүз ага, егетнең төнге визиты турындагы гайбәт пырдымсыз апасына барып та җитте. — Көтү куганда Кафия апаң сөйләде. Төнлә Бакир капкагызга ташлар томырды дип. Чынмы, алмам? — Чын, апа,— диде Вәсилә.— Күзеңә чалынмадымыни, капка янтайган, койма ишелгән, тәрәзә ватылган... — Кафия лыгырдады ла, алмам. Шөкер, әлсә. Син, алмам, ул җегеттән саклан! Күрсәң, җәлт кенә капка артына кач. Айгырлар нәселендә җүнле ир юк,— дип кырт кисте апасы. Мәхәббәттән капка артына посып кына котылырсың! Җитмеш җиде киртә кор, ул барыбер ватып-җимереп йөрәк түренә узачак. — Әнә клубка ягадан Гали атлы җегетне кайтарганнар. Биетүче-җырлатучы фурмасындагы кеше, ди. Сукыр Саҗидәләрдә фатирда яши икән. Зерә тәүфыйклы, кыз балалар кебек, ди Саҗидә әби, мактый. Керен дә юа, бәрәңге дә әрчешә, ди. Шәһәр малае, ди. Синең төсле зур укулар бетергән, ди. Җизнәң әйтә, икесе дә бер-берсенә мач, ул җегеткә әрсез кыз-кыркын сырышканчы балдызны димлик, ди. — Үтмәс тауар кебек теләсә кемгә төртмәгез әле мине, апа,— диде кыз ачуланып.— Кияү турында уйларга вакыт юк монда. Яңа мәктәп төзеттерергә кирәк. Бу уй мәхәббәт белән бергә бөреләнгән иде. Бакир гаепле, үзендәге дәртне, үзендәге тәвәккәллекне аңа да йоктырды. Әнә бит бер тәүлек эчендә мунча өлгерткән! Егет җиде терәүле мәктәптә укытса, мөгаен, аны сул кулы белән этеп аударыр, уң кулы белән яңасын салырга керешер иде. Вәсилә җыелыш җыйды. Тик укытучылар директорның әлеге ниятенә бармак аша көлеп карадылар. — Син яшь, дөньяның кая таба тәгәрәгәнен аңламыйсың,— дип, иң әүвәл Харис абый төкереген чәчте.— Радио тыңламыйсың, телевизор карамыйсың, гәзит укымыйсың, ахрысы, сеңелем. Горбачев илне каз мамыгыдай тузгытты әнәтерәк, синең мәктәп кайгысы ди бүген хөкүмәттә. Без лутчы тулы булмаган урта мәктәпкә калыйк, урта белемне Кәкре Күлгә йөреп укысын балалар. Шулай акыл белән эш итсәк, иске кантур бинасына күчү мөмкинлеге дә бар. Аз күләмдә без кантурга рәхәтләнеп сыябыз. Вәсилә мондый каршылыкны көтмәгән, минем тәкъдимемә барысы да шатланып ризалашыр дигән иде, кинәт ул коелып төште. Укытучылар да: "Дөрес, Харис абый",— дип баш селкиләр. Шул чакта директор бүлмәсенең диварлары шытырдады. — Мин сине, Харис абый, терәүгә терәп атар идем, — диде гаярь тавыш, һәммәсе дә ишеккә табан борылды. Ә анда ишек яңагына Бакир сөялгән иде.— Син — күсе, ярты метр тишеккә дә сыярсың, ә балалар иске кантурга никак сыймас. Кәкре Күлгә дә йөрмәс, шылдымы, абзыкаем. Мәктәп бетсә — авыл да бетә! Салабыз яңа бина! Харис абый, өстәлдә яткан указка белән Бакир ягына кадап: — Бу башкисәр нишләп безнең сүзгә катыша, җәмәгать? — диде.— Яп ишекне! Укытканда да синнән гарык идек без! Егет урыныннан селкенмәде. — Җыелышта директор Вәсилә Гыйльманова тарафыннан мәктәп салырга кирәк дигән тәкъдим яңгырады, шуңа ризалык белдереп барыгыз да кул күтәрегез,— диде ул.— Киреләнсәгез, апалар, абыйлар, өстегезгә черек бүрәнәләрне ишәм. Харис указкасын идәнгә бәрде. — Тыңламагыз, җәмәгать! Мәгариф бүлеге мөдире Баязитова башбаштак тәкъдимнәрне яратмый, иртәгә үк безне мәктәптән куып тарата. Ләкин халыкны Бакир тавышы буйсындырган, куллар югары күтәрелгән иде инде. Егет, Хариска төбәп: — Кара эчле абзый син,— диде.— Егерме ел директор урындыгында чалбар туздырдың, терәү терәүдән гайре пычагым да кырмадың. Вәсилә миннән әйбәтрәк эшләп, дәрәҗәмне күммәсен дип, хәзер тәгәрмәчкә таяк тыгасың. Мәктәп таш яуса да салыначак, абзый! — Моны син котырттыңмы? Куып чыгар диләр Айгыр малаен! — дип, Вәсиләгә җикерде Харис. — Ул безгә комачауламый,— диде кыз. — Зерә яңа мәктәп дип очынасың, сеңелем. Бу чикерткә хәтле гәүдәң белән түрәләрнең ишек ярыгына кысылып үләчәксең бит син,— диде элеккеге директор һәм, күлмәк җиңен сызганып, кулын алга сузды.— Син таш мәктәп тергезсәң, биш бармагымны да төптән үк кистерәм! Укытучылар, шаһит булыгыз! Бакир биш мәртәбә ишеккә чиертте. — Бер, ике, өч, дүрт, биш! Бер кул тулаем расхутка китә алайса. Түлке вәгъдәңне онытма, Харис абый, иту синең хәтер савытың еш кына тишелә дә вәгъдәләрең җиргә чәчелә. Вәсиләне калтырау биләгән иде, ул көч-хәл белән: — Иптәшләр, җыелыш тәмам,— диде. Башта урындыкларны аудара-ега Харис абый чыгып китте, аннары бүтәннәр кузгалды. Көзгегә карамаса да, ике бит уртасының кызарганын тойды кыз. Аны бүген "чикерткә" дип мыскылладылар. Ичмасам, Бакир алдында кимсетмәсеннәр иде! Егет исә "фью, фью" дип сызгыра-сызгыра өстәлгә таянды: — Җыелыш тәмам, иптәш апалар, абыйлар! Моннан соң мондый тәртип: миңа каршы дәшмисез, мин нәрсә генә кушсам да, ике куллап ризалашасыз. Мин — Вәсилә Гыйльманова — әйттем! — Сиңа кысылмаска иде, Бакир. Син бит чит кеше... — Җаныкаемны күрәләтә рәнҗеткәндә авыз йомып торыйммы? Юк инде, кызый, без андый җебегән малай түгел, типсәк — сындырабыз, тешләсәк — канатабыз. Әйдә киттек! — Имәннәр янынамы? — Юк, мәгариф бүлегенә җыелыш карарын илтәбез. Син бүген мәктәп нигезенә беренче кирпеч куясың, Вәсиләм. Әгәр Бакир җыелышта дилбегәне үз кулына күчермәсә, Харис абый ерганакны гел кирегә ерып укытучыларны мәктәпне таркатырга күндерер, ә Вәсилә, көчсезлегеннән хурланып, тәгәри-тәгәри елар иде. Бәс, аның яклаучысы бар икән лә. "Кысылмаска иде" дисә дә, күңеленнән моңа разый иде кыз, разый. Баязитова аңа бәйләнмәде, яңа мәктәп тансыкласаң, документларыңны тупла да Казан юлын тапта, хәзер аяк белән "төзү-салу" заманы, диде. Бәхетсезлекнең башы шушы мәктәп булды микән әллә? Егет, кылдырчасы белән ике мәртәбә Казанга алып баргач: — Мин дөньяга ир булып ник тудым икән? Синең кебек асыл кызны рәтле машинада да йөртмәгәч,— дип, үзен-үзе "кыйнап" ташлады. Ә бер кичне аны танырлык түгел иде: йодрыклары йомарланган, яңак сөякләре очлаеп чыккан, күзендә исә тагын тояклар ут чәчә. — Мунча ягып, себерке пешереп җиде ел гомеремне җилгә очырдым. Капкорсак түрәләргә хезмәт итеп туйдым, үземә хуҗа булырга вакыт,— диде ул, күзләрен усал ялтыратып.— Бөтенесен бәрдем дә киттем эштән.— һәм тагын теге сүзләрен кабатлады.— Синең кебек асыл кызны рәтле машинада да йөртмәгәч, дөньяга ир булып ник тудым! Миңа шәхси кибет ачарга иде. Шуның чүт кенә рәтенә-чиратына төшенсәм... Вәсилә ашыгып Бакирны бүлдерде: — Әйдә, дус кызым белән таныштырам. Ул сату-алу белән җенләнә, бүген өч җирдә өч кибете бар. Сиңа да тәртибенҗаен сөйләп күрсәтер. Егет чыраен гына сытты: — Мин хатын-кыз ярдәменә мохтаҗ түгел, Вәсиләм. — Киңәшеп кенә кара дим, Бакир. Зөлфирә... Әй, Зоя Ивановна сату эшенең бөтен хәйләсен белә. һай, тәкәббер Бакирны күндерүе авыр иде. — Кыстама, Вәсиләм. Коткарыгыз дип хатыннар көймәсенә ябышкан ир ирмени ул! Безнең беләкләр таза, диңгезне үзебез йөзеп чыгабыз. Мин-минлегеннән кәпрәйгән егет, аны-моны абайламыйча, төпсез диңгезгә төшеп чумды шул. Авылдагы бер иске йортны үз куллары белән сипләгәч, бурычка акча җүнәтеп, Казанга тауарга киткән иде, алдап, кесәсен чистартып калганнар. "Мин көчле" дип урманда шатыр-шотыр чыбык-чабык сындырып йөргән дәү аю кебек иде Бакир, агач артында мылтык төзәп, хәйләкәр аучы сагалаганын сизми иде. Көч белән масаю заманымыни хәзер! Көчтән битәр хәйлә белән акыл кирәк. Бакирның уңышсыз сәүдәсенә авыл егылып сөенде. Әле ничәдер кеше сиңа теш кайрарга мөмкин, ә монда урамы-урамы белән егетне күралмыйлар. Дөрес, Бакирның гайрәтне чигерерлек кимчелекләре бар, тәкәбберлеге дә хәттин ашкан, әмма ул дошман санар дәрәҗәдә явыз һәм әшәке бәндә түгел! Үртәлде шушы гаделсезлеккә Вәсилә, бик үртәлде. Тик яраткан кешесенә гел кара сылаган гайбәтчеләрне ничек туктатасың? Өй саен йөреп авызларына сугасыңмы? Әнә Харис абый: "Айгырларның ул малае надан, илле тәңкәне йөзлек белән бутый",— дип, укытучыларның колагына гайбәт ташый. Җизнәсе белән апасының да шатлыгы эченә сыймады. — Соңгы бөртек йонын йолкып кайтарсыннар тоз бәбәкнең,— диде апасы. Имән яфрагын сыйпаган мәрхәмәтле йомшак куллар аракы шешәсенә үрелеп тупасланырга тиеш түгел иде. Баюга гына корылган кәсебен өнәмәсә дә, Вәсилә гозерен Зөлфирәгә сөйләде. — Үткен җегетме соң? — диде Зөлфирә.— һы, үткен булгач, ник акчасын урлаткан? Мәми авыздыр әле. Яраткан кешем, дисеңме? Дөньяда мәхәббәт бармыни ул? Кеше көлдермә, акча белән секс кына бар дөньяда. Син бигрәк нечкә күңелле кыз инде, Васька. Тиреңне калынайт бераз. Җебегәннәрне кирза итеклеләр сыта. Син үзең ялынып бар, дисеңме? Шул авыл мокытына Зоя Ивановна башым белән ялыныйммы?! Укытаукыта шөрепләрең бушады мәллә, Васька? Кем кемнең ярдәменә мохтаҗ соң? Нәс-тә?! Горур җегет, дисеңме? Ба-а, үзе хәерче, үзе горур, вәт музейдагы сирәк экспонат! Ярар, җылама, синең хакка сөйләшәм инде. Яхшылыгыңны онытмадым, институтта курстан курска син генә тартып бардың мине. Әйтмәм, әйтмәм, син үтендең димәм. Серне алтын теш арасына кыстырырбыз. Өч көннән Бакир мәктәп капкасы төбенә җиңел машина китереп туктатты. Егет гүя һавадагы бәхет кошын эләктергән иде: — Минем эшләр ал да гөл, Вәсиләм,— диде ул һәм кызны, биленнән тотып, зыр-зыр әйләндерде.— Теге Зоя Ивановна дигән идең бит, шул әби патша ялынып килде. Булыш, ди. Үзәктә өч точка ачкан. Шарты күнәрлек: ике кибетемдә бушка директор вазифасын башкарасың, ди. Өченче точка — синеке, ди. Синең шәхси малың, ди. — Чынлапмы?! — дигән булды Вәсилә, балалар кебек кулларын чәбәкләде.— Каян тапкан ул сине? — Усалның даны алдан чаба, ди. Берәрсеннән Бакир атлы җегет турында ишеткәндер. Юмарт икән әби патша, машинасын да кызганмады. Соңыннан исәпләшербез, ди. Хыял шулайрак, Вәсиләм. Ныгытып эшләп ул хатынга бурычларны түләргә дә үземнең сәүдә челтәрен киңәйтергә. Кибеткә багынып имәннәрне ташлый бу, димә. Әйдә! Егеткә бәхет ишелгән иде, ул туктаусыз сөйләде дә сөйләде, урманга барып җиткәч кенә аның тел тегермәне "бозылды". — Вәсиләм...— диде ул, карашы белән күктән нәрсәдер эзләде, үкчәсе белән җир тырнады,— Вәсиләм... Мин сине үлеп яратам... Кыз да каушады, йөзен имән яфракларына яшерде. — Инде...— диде ул оялып. Яфраклар Бакир кулы сыман йомшак һәм җылы иде... Чит-читләре кителгән дөнья да шундый-шундый түгәрәк иде! Түгәрәк булмый ни! Егетнең кулында эше, җанында мәхәббәте бар. Үтеп барышлый сугылган Зөлфирә дә күңелгә сары май сылады. — Ошады теге горур нәстәң. Да-а, крутой характерлы җегет,— диде.— Ыслушай, моңарчы урманда батрак иеме ул? Ну, каравылчы, какая разница. Түрә абзыкайлар өчен мунча ягучыны хан димиләр, һәрхәлдә. Тыңла син. Кайчакта шәһәр тормышы туйдыра, кыргый табигатьтә чинап-акырып ятасы килә. Контраст кирәк адәмгә, Васька. Горур нәстәңә тапшыр, әнә шул урмандагы нарат мунчаны түшәме кызганчы ягарга кушты шефың, диген. Әмма сары май да, күп сыласалар, күңелне болгата икән. — Туктале, Зөлфирә... — Зоя Ивановна, кадерлем, Зоя,— дип төзәтте "шеф". — Зө... Зоя Ивановна, Бакир күптән урман мунчасының хуҗасы түгел бит инде. Зөлфирә сумкасын чертләтеп кенә ачты да өстәлгә акча сипте. — Менә бөтен бикләнгән ишекләрне ачтыра бу ялтыравык кәгазьләр! Бакирның "эш" дип дәртләнгән көннәре иде, очрашкач, сүз җебен кайсы яктан тартырга да белмәде кыз. Егет "кушты"ны яратмый, ә Зөлфирә аңа куша, боера иде. Тормышы көйләндеҗайланды дигәндә генә тәртәгә типмәсә ярар иде Бакир. Вәсилә оста гына хәйлә ятьмәсе үрде. Иркәләнеп-назланып егетнең муенына сарылды. Моңарчы битеннән дә үптермәгән кыргыйның әлеге кыланышы Бакирны шаккатырды. Хәтта ул әз генә сулга да янтайды бугай. — Чү, Вәсиләм... — Урмандагы мунчаны шәп дия идең, ял көне барыйк әле шунда, Бакир. Әллә аннан сине иске себерке белән куалармы? Әгәр егет "әйе" дисә, ул кесәсендәге меңнәрне аңа сузмакчы иде. Мә, бөтен бикләнгән ишекләрне ачтыра бу, янәсе... — Нишләп иске себерке белән кусыннар. Минем ярдәмчем Сафа калды ич анда. Эчең пошса, кил, Бакир абый, ди ул. — Ә синең эчең пошмыймы? — Сәбәп юк бит, җаным. Сәүдә гөрли, озакламый кулга акча керер. Син дә янәшәмдә... — Өздереп әйтмәдең, ял көненә урмандагы мунчаны ягабызмы? — Җаным, синең өчен биш мунча ягам мин, куш кына син. — Зөлфирәне... Әй, Зоя Ивановнаны да чакырам, яме, Бакир? Табынга бәлеш пешерермен.— Бу тәкъдим дә каршылыкка очрамады. — Ул Иван кызын җенем сөйми, кәничне. Авызын бер дә япмый, гел лар-лар сөйли. Ну, ахирәтең бит, ничек тә чыдарбыз, Вәсиләм. "Казанның иң кәттә ирләре минеке" дип мактанган Зөлфирә ялгыз йөрмәс дип уйлаган иде Вәсилә, бәлешен дә зур иттереп салган иде, ә Зоя Ивановна кара машинасыннан үзе генә төште. Кызның сораулы карашына җавап итеп бармак шартлатты да: — Урманга утын төяп килмиләр! — диде. Бу кинаянең мәгънәсен аңламаслык түгел иде. Тик менә аптыраш: урманда "утын" берәү генә! Бакир гына лабаса! Әллә бәлешен дә, арка юучысын да әзерләп куярлар диде микән? Бакир кала кунагы Зөлфирә дип урталай бөгелмәде, Бакир һаман шул тәкәббер Бакир иде. Бай хатын аңа каш астыннан сөзеп кенә карагач: — Мунчаң эссеме? — диде. Егет аның соравын да колак читенә элмәде, ахрысы, учакка чыбык-чабык өсти-өсти: — Мин юындым, сезнең чират, кызлар,— диде.— Себеркеләр парланган, салкын су идәндә. "Кыргый табигать" дип ашкынган Зоя Ивановнаның нигәдер сөмсере коелды. — Ике хатынның бергә мунча керүе мәзәк инде,— дип мыгырданды ул.— Мин ләүкәдә изрәп утырам, син һапыл-һопыл гына юын да тай, Васька! "Рәхмәт, рәхмәт,— диде Вәсилә эченнән генә.— Синең белән уртак серем юк. Капризларыңа Бакир хакына гына түзәм". — Ыслушай, Васька, чыккач теге җөнтәс аюга боер, кереп аркамны юсын. Тәпиләре көчледер аның... — Шаярма, Зө... Әй, Зоя Ивановна! — Кем шаяра ди! Юсын диләр аркамны! — дип, кунак ләүкәгә җәелеп ятты.— Ирең диярсең! Заманнан бигрәк артта калгансың икән син. — Артта калсам да, калмасам да Бакир чит хатыннарның аркасын юмый!— дип ярсыды Вәсилә, һәм, баш түбәсенә салкын су коеп, өйалдына атылды. Әлсерәвен басып бераз утыргач, юеш чәчен сөлге белән урап, күлмәген киде. Кесәсендә теге акчалар кыштырдый иде, аларны бөгәрләп Зөлфирәнең сумкасына тыкты. Бөтен нәрсә дә ялтыравык кәгазьгә сатыла дип сикеренмә әле, комсыз. Мәхәббәт сатылмый, мәхәббәт! Бакир белән Вәсиләнең бер-берсен яратуын белгән хәлдә ничек "аркамны юсын" дип оятсызлана ул?! — Нишләп тизләдең, җаным. Кызу мәллә? — дип, егет аңа табан талпынган гына иде, ишегалдына ялангач гәүдәсен чәчәкле сөлге белән ураган Зөлфирә килеп чыкты. Кулында сабынлы мунчала иде. — Уф, эссе! Каен утынын жәлләмәгәнсең, аю! Хәзер генә күргән төсле кунак Бакирның машинасына текәлде: — Ба-а, мин сине шушындый кыяфәтсез арбада йөртәммени?! Иртәгә үк Казанга барып, ак "джип"ны иярлә. Барыбер гаражда тик ята. Кибетнең тагын берсен синең исемгә яздырам. Минем болай да алтау алар. Бакирның күзләре ялтырады. Әмма тавышы коры ишетелде: — Рәхмәт, Зоя Ивановна. Соңыннан исәпләшербез, кһым. — Соңыннан икән, соңыннан. Әйбәт кенә аркамны ышкысаң икән син. Мунчала сабынлаган... Вәсилә яртылаш үлде. Хәзер Бакир, җене котырып, мунчаланы Зөлфирәнең оятсыз йөзенә чәпи! Аннан барысына да нокта куела. Кибетләр оча, машиналар оча, әкияттәге кебек ярык тагарак кына кала. Әйдә чәпәсен! Акча дип бозык хатынның аяк табанын ялыйсы юк! Типсә тимер өзәрлек егет ачтан кәкрәймәс, кулай эш табар... Шунда Бакир йөрәк шартлап ярылырлык адым ясады. — Ә ник ышкымаска ди, рәхим ит, Зоя Ивановна,— дип, җепкә тагылган инә төсле Зөлфирәгә иярде. — Тукта, Бакир! — димәкче иде кыз, егетне тотып калырга теләгәндәй кулын да сузган иде, ләкин өлгермәде, мунча ишеге шапылдап ябылды... Кинәт урмандагы барча агач-куак гөрселдәп Вәсиләнең өстенә ауды: сулыш кысылды, күз аллары караңгыланды. Йа Аллам, икәү кереп киттеләр... Бакир арка юа... Акылга сыймаслык хәл... Әйе, ире түгел анысы... Әллә ул, чынлап та, заманнан артта калдымы? Бәлки, бүген сөйгән ярлар бүтәннәрнең дә аркасын юадыр, ә? Кыз, башына агач сугып миңгерәйгән төсле, чайкала-чайкала урман эченә атлады. Куакларга бәрелә-сыдырыла барды да барды ул. Аннан авыл юлына борылды. Өенә кайткач утын да кабызмады. Йокласа, әлеге мәхшәрне төш дип юрар иде, тик балавыз сөртеп катыргандай керфекләр йомылмады. Вакытны санамады Вәсилә, мондый чакта вакыт та туктала икән. Төн үтмәс, таң атмас төсле иде, иртән капка төбендә улата-улата машина кычкырттылар. Бакир! Кыз тормады. Яраткан кешесенең чит хатыннар аркасын юуына үртәлгән җаны әрнегәндә ничек ул егеткә эндәшмәк кирәк?! Дөп-дөп басып Зөлфирә килеп керде. — Ә-ә, йоклый! Бар чык, Бакирың урамда көтә! Нәстә авызыңны җәлпәйттең? Арка ышкыган өчен үпкәләгән, имеш! Шәхси милкең мәллә ул җөнтәс аю?! Аркасын да юдыртырбыз, башкасын да эшләттерербез, салам кибәне хәтле ирне үзең генә кочаклап ятмассың! Аңа затлы машиналар, әзер-бәзер кибетләр күктән явар мәллә?! Каян көч-гайрәт иңгәндер Вәсиләгә, әллә ачуы ташыдымы, әллә нәфрәте куәт өстәдеме, ул биленә таянып баскан Зөлфирәне ишеккә табан кысрыклады да этеп җибәрде. — Җәһәннәмгә олагыгыз, акча коллары!!! Нәрсәдер дөбердәде, нәрсәдер бәрелде. Зөлфирә баскычтан егылды бугай. Менә ул тамак ертып акырды: — Мескен тәкәббер! Бакирың ялыныр дип көтмә. Фил кырмыскага өйләнми. Синең кебекләр буа буарлык! Несчастный мәктәп директоры гына бит син! Миннән көнләшәсең тагы, өтек! Әгәр Бакир үзе ишек шакыса, бәлки, бу гауганың койрыгы шушы мизгелдә үк киселер иде. Ә ул кермәде... һәм кызның шиген тагын да арттырды. Горур егет Зөлфирәнең кубызына бии башлады микәнни? Иң куркынычы — бер төн эчендә акчага сатылды микән? Әнә кичә, машина, кибет дигәч, күзләре ничек ялтырады... Көндез мәктәпкә килде Бакир. Гаепле кеше сыман күзләрен җиргә кадап сөйләште. — Әйдә минем белән Казанга,— диде.— Яңа мәктәп эшләре буенча барасы бар дигән идең. — Кәгазьләр әзер түгел,— диде кыз, сүзен кыска тотарга тырышты, чөнки үпкә тулы җаны һаман әрни иде. — Кичә юкка үпкәләдең, Вәсилә. Сиңа карата җинаять эшләдем диярсең, валлаһи. Зоя Ивановнага игътибар итмә син. Ул бозык хатын инде. Кичер, яме? Моннан ары мин аның белән эш мәсьәләсендә генә аралашырмын. Ант, дим, Вәсиләм. — Яңа машина белән тагын бер кибет дигәч, аңың томаланды, әйеме, Бакир? — Соң... аякка баскач, миңа бернинди Иван кызлары да хуҗа булмаячак! Акча гына көрим, машинасын да, кибетләрен дә кире үзенә тондырам, валлаһи! Аңла инде син мине, җаным! Авылда исереп егылганымны гына көтә бит дошманнар. Кыз үзеннән-үзе йомшарды. Аллам сакласын, хәмер тырнагына эләкмәсен Бакир. Шулай шул. Аракы үтерә инде кешене. Ул "исән-сау йөреп кайт" дияргә җыенган иде, таякка таянган Саҗидә карчык күренде. Әби туп-туры алар янына килде. — Уң күзем гүпчим сукыр, оланнар, сулы белән дә чеметем генә шәйлим. Кайсыгыз соң мәптек диликтыры? — Карчык кытыршы бармаклары белән Вәсиләнең битен капшады.— Син, ахры, кызым. Йомышым бар ие, бәпкәчем. Бакир ым белән генә хушлашып китеп барды. "Хәерле сәфәр сиңа, йөрәккә яра сызып та өлгергән бәгырь кисәгем, хәерле сәфәр!" — Сөлек күленә юлдаш кирәкме, Саҗидә әбекәй? Балалар җәйге каникулда, үзем илтәм, яме? — Аллага шөкер, сөлекләрем дүрт савыт, бәпкәчем. Төнәгенәк Пытыр Әйшәнең аягыннан ярты литр бозык канын суырттырдым. Мин бүтәнгә дәртләнәм, бәпкәчем. Коры чакта утынымны ярып-өеп куясы ие. Яңгыр чылатканчы, дим. Мәптек малайлары булышмасмы дигәнием, ябылды димсең әнә мәптекне. Нишләргә мин карт сөяккә? Ир-ат бәндәләренә әйтсәң, аракы сорап җөдәтәләр. — Син фатирга ниндидер егет керткәнсең ди, әбекәй. Ул ярсын. — Галине әйтәмсең, кызым? Ярмакчы ие дә, балта белән аягының баш бармагына сукты. Ир-ат хезмәтенә ятмый шул бәпкәчемнең кулкайлары. Җырга мачтыр үзе, сузыплар-сузыплар моңлы көйләр җырлый. Зерә дә тәүфыйклы бала. Балта-пычкы Вәсиләгә ят түгел иде, каравылчы Тәүфыйкны ияртеп, ул сукыр карчыкка утын ярырга китте. "Тәүфыйклы бала" белән кыз беренче мәртәбә ишегалдында танышты. Егет, чалбар балагын тезенә кадәр сызганып, баскыч такталары кыра иде. — Хи-хи,— дип хихылдады Тәүфыйк.— Гали диләр исемен, Галия дияргә моңа. Юа-юа төсе уңган чүпрәк кебек ак чырайлы Гали, зәңгәр күзләрен челт-мелт йомгалап: — Рәхим итегез, узыгыз,— диде. — Без утын өеменнән ары узмабыз, энем,— дия-дия Тәүфыйк ауган түмәрне торгызды.— Башлыйк, Вәсилә сеңелем! Ишегалдында уңнан да, сулдан да чебеннәр сыман выжылдап пүләннәр очты. Кичәге урмандагы маҗаралар да, төнге әрнүләр дә һәммәсе-һәммәсе балта сабына күчә, һәм әкрен генә җанга җиңеллек килә иде. Бакир бүтән ялгышмас. Акча җене генә котыртты аны... Үз ихтыяры белән кермәде ул мунчага... Дүрт аяклы ат та абына, кара коелма, Вәсилә, кичер. Ә Зөлфирәнең мәгънәсез сүзләрен оныт... Алыпсатар хатын үзе синнән көнләшә... Кичкә җеп өзәрлек тә хәл калмаган иде. — Чәй эчегез, бәпкәчләрем, чәй эчегез! — дип өтәләнде Саҗидә карчык.— Гали коймак пешерде, и тәмлелеге, капсаң — авызда эри. Аш-суга асубы оста, улкаем минем. Биленә алъяпкыч бәйләгән егет аларны сөтле чәй белән сыйлады: — Сезгә ничә шакмак шикәр салыйм, Вәсилә туташ? Сезгә ничәне, Тәүфыйк әфәнде? — Салуын да, эчүен дә үзебез башкарырбыз, баш өстендә калкынма,— диде каравылчы.— Ристаранда утырмыйбыз ла. Гали комач кызарды. — Җырла әле,— диде Вәсилә, аны уңайсыз хәлдән коткарып.— Тавышың моңлы, диләр. Егет кыстатмады, сузып кына җырлап җибәрде. Әйе, аның тавышы, нәзек булса да, моңлы иде. — Мәктәптә җыр түгәрәге ачсак, балаларны җырга өйрәтерсең микән? — диде кыз. — Файдасыз,— дип кысылды Тәүфыйк.— Безнең авылда олысының-кечесенең колагына аю баскан. Лутчы коймак чыжлатырга үрәтсен мыеклы Галиегез. — Ыржайма, Тәүфыйк абзый.— Вәсилә каравылчының касыгына төртте. Егет белән кыз кул сугып килештеләр: көзге айларда Гали мәктәптә җыр түгәрәге оештыра. Капка төбенә хәтле озатканда, Гали: — Клубка килегез, Вәсилә туташ,— диде.— Көтәм! Тик ул үзе кызның клубка килгәнен дә, көз җиткәнен дә көтмәде, икенче көнне үк кыяр-кыймас кына директор өстәленә шакмаклы дәфтәр куйды. — Мин түгәрәкнең планын төзедем, Вәсилә туташ. Балаларга өйрәтәсе җырларның исемлеген дә ачыкладым. Күзләренә зәңгәр күк йөзе сыйган егетнең киеменнән төче коймак исе аңкый иде, Вәсилә пырхылдап көлмәс өчен учы белән авызын томалады. — Тешегез сызлыймы, Вәсилә туташ? — Эһе, эһе,— дип баш какты кыз. — Борчыдым, гафу итегез! — дип, вак-вак адымнар белән артка чигенде Гали.— Гафу, мең кәррә гафу! Зәңгәр күзле егетнең көзләр көтәр чамасы юк икән шул. Саҗидә карчык урамда Вәсиләне очраткач: — Ашамый-эчми, яфрак күек саргаеп кибә, бәпкәчемнең сиңа күз угы кадалган, кызым,— диде.— Утын ярганда ук килеш-килбәтләрен яраттым, әбекәй, ди. Җырлый да елый, җырлый да елый. — Сәер кеше икән,— дип көлде кыз.— Яратуын әбиләр аша сиздертә. Килсен дә күземә карап үзе "яратам" дисен! — Тартына ла, бәпкәчем, тартына. Син алай да сүзләремне һәйбәтләп кенә күңелеңә урнаштыр, кызым. Фатир малаем зерә акыллы, аңа тиңнәр Рәчәйдә юк. — Минем вәгъдәләшкән егетем бар, Саҗидә әби, миңа өметләнмәсен,— диде Вәсилә. һәй, Бакирга тиңләшерлек ир дөньяга тумаган ул! Туса да — үлгән... Беркөнне егет аны, ат чанасына охшаган озын машинага утыртып, район үзәгенә җилдерде. — Күзеңне чытырдатып йом, мин әйтмичә ачма,— диде. Кайдадыр туктадылар. — Хәзер ач! — Әстәгъфирулла! — диде кыз, кошлар сыман таш кибет түбәсенә тезелешкән таныш хәрефләрне укып.— "Вәсилә" дип язылганмы?! — Бу кибетем синең исем белән аталачак, җаным. Биредә иреннәрең кебек тәмле-тәмле, татлы-татлы ризыклар сатылачак. — Зөлфирә... Әй, Зоя Ивановна нәрсә диде? — Аңардан кем рөхсәт сораган ди! Кибеткә мин хуҗа. — Сине алдап-йолдап кармакка эләктермиләр микән, Бакир? — Егет, "Мин синең шикләреңне^ өнәмим" дигәндәй, дыкдык машина тәгәрмәчләренә типте. Йа Аллам, чиләкләп-чиләкләп яуган бу байлыкка ничек шикләнмисең ди инде, ә? "Институттагы яхшылыгыңны онытмыйм, синең өчен генә Бакирыңа юл ярышам" дип башлаган Зөлфирә чамасын белми... Кибет арты кибет, машина арты машина... — Сиңа икенче шатлыклы хәбәремне дә җиткерәм, Вәсиләм. Запчастька дип Казанның затлы автосалонына кергән идем, бер түрә белән дуслаштым. Түрәләрне кем дип уйлыйсың син, безнең кебек авылда бәрәңге ашап үскән ыштансызлар инде. Минем урамда егылып ятмаган малай икәнлекне чамалады Рәис Нәҗипович. Биек йортта утыра икән. Безнең мәктәпне сыладым мин моңа. Планга керттерәм, диде, куен дәфтәренә язып куйды. Нигә шатланмыйсың, җаным? — Түрәләр белән салоннарда танышуы ансатрак икән, кабинет ишеге төбендә сагалау түгел, дим. — Ау ярата икән Рәис Нәҗипович. Сезнең якларда киекҗанвар мыжлаган, диләр, диде дә шуннан киттек ләкелдәшеп. Мин аңа шәп ау оештырам әле. — Ул Нәҗипович дигәнеңнән ярдәм кирәкме соң? Проект белән документлар тиешле бүлеккә тапшырылган.— Нигәдер Вәсиләнең гел кирегә сукалап торасы килә иде. — Бүлекләрдә йөзәрләгән төзелеш проектлары бишәр ел чират көтә! — дип үкерде Бакир, кызның ни кибет түбәсендәге исеменә, ни планга шома гына керәсе мәктәбенә сөенмәве аны коточкыч ярсыта иде.— Хәзер майлы калҗаны кем өлгер, кем елгыр — шул кабып йота, кызый! Рәис Нәҗипович кебекләр белән ныгытып дуслашырга безгә! Дошман Харислардан көлдертмәс өчен кемгәдер соңгы тамчы канны тамызып бирсәк бирергә, ну мәктәпне төзеттерергә! Егетнең ут төрткән коры саламдай дөрләп януына ияләшкән иде инде Вәсилә. — Кызма, Бакир, кызма. Яңа мәктәп дошманнарга түгел, балаларга кирәк. Мәктәп мәсьәләсендә Бакир хаклы булып чыкты. Казанга барып белешкән кызны матур гына кире бордылар: "Быел төзелешкә акча юк"... — Рәис Нәҗипович ялда әле, сабыр ит, Вәсилә,— диде егет, ә үзе сабыр итмәде, "аучы"ны ауларга китте һәм җиңү белән кайтты. — Сөен, җаным, икенче атнада түрә абзаң безне көтә! Фәлән көнне, фәлән сәгатьтә без аның эш бүлмәсендә чәй эчеп утырачакбыз! Казан сиңа бүләк тә җибәрде.— Егет түш кесәсеннән алтын алкалар тартып чыгарды.— Мә, Вәсиләм, колагыңа так. Нәни генә имән яфраклары иде бу, егетләр кулыннан алган тәүге бүләк иде. Вәсилә телдән язды. — Ошыймы? — диде Бакир.— Пар имәннәребезнең күчермәсе. Махсус ясаттырдым. — Кыйммәттер бит... Егет, наз тулы карашы белән сөеп-иркәләп: — Дөньяда бердәнбер кыйммәтле әйбер — ул син, Вәсиләм,— диде.— Яратам мин сине... Шулай дип җанны җылыткан Бакир гел киресен эшләп ташлады, үзе дә яраттыргач кына, үзе дә ышандыргач кына аркага күгәргән пычак белән кадады. Атнаның беренче көне иде. Иртәгә Казанга барабыз дип канатланып йөргәндә, мәктәпкә яшь кенә егет килде. — Сез Вәсилә апамы? — диде ул, исәнләшкәч.— Мин — урман каравылчысы Сафа. Кичә мунча тәрәзәсе төбендә Бакир абый белән сәгатьләрегезне онытып калдыргансыз икән. Вәсиләнең колак очына кадәр кызарды. — Кичә мин сезнең мунчада юынмадым, егет, син кем беләндер бутыйсың, ахры? Каравылчы егет пыш-пыш кына: — Курыкмагыз, мин гайбәт таратмыйм, Бакир абый нык кисәтте, Вәсилә апаң җитди кеше, дип. Авызда амбар йозагы безнең,— диде.— Менә табылдыклар. Хушыгыз, тагын кунакка килегез! Сәгатьләрне таныды кыз: берсе — киң каешлысы — Бакирныкы, икенчесе — алтын чылбырлысы — Зөлфирәнеке иде. Күз алдында бәгырьне берьюлы йөз инә белән чәнчеп җан өшеткеч күренеш пәйда булды. Бакир чүмеч белән мич ташына су бөрки... Пар өскә күтәрелә дә әкрен генә Зөлфирәнең ялангач беләкләренә урала... Хатын шырык-шырык көлә... Аңа рәхәт, аңа бик-бик рәхәт, чөнки теләгенә иреште. Ник ирешмәсен ди, "акча бөтен ишекләрне дә ачтыра". Хәтта ки Айгыр кушаматлы баш имәс горур ир-атны да кол итә... "Күралмыйм мин сине, акча дигән нәгъләт!" дип, шашыпшашып елады Вәсилә, идәндә тәгәрәп^тә елады, ятып та елады, маңгаен диварга бәрә-бәрә дә елады. Йөзе, муены, түшләре күз яшенә манчылды, тозлы су колак эченә хәтле агып керде... Шул хәлендә аны Зөлфирә килеп күрде. — Абау, абау,— диде, кызганыч кыяфәт ясады.— Чирләдең мәллә, Васька малай? Теләсәң, бүлнискә давай, мин юл хуты сезнең авылда. Аңгыра урман каравылчысы, мин дип белеп, ялгыш алтын сәгатемне сиңа китергән икән. Миңа ул сәгать так таковой гына инде, бер мыекның истәлеге иде. Ташласаң да не жалко. Вәсилә чуалган чәчләрен төзәтмәде, күзләрен сөртмәде, үлем бугазга терәлгәндә, матурлык турында уйламыйлар, ә ул үлеп бара иде... Кыз өстәлдәге сәгатьләрне идәнгә сыпырып төшерде. — Кабахәт кеше син, Зөлфирә! Сез икегез дә кабахәтләр! — Абау, кабахәт дип сүгәрлек ни яманлык эшләдек соң әле без? Бакир Шакирович белән мунчада парланган өчен генә хурлыйлар димени?! Кстати, синең булачак ирең гайрәтле, Васька. Чын мужик! Бәхет баса сине! Идәндәге сәгатьләрне аягы белән Зөлфирәгә табан шудырды ул. — Сәгатьләрегезне ал да кит!!! Зөлфирә табылдыкларны кире аңа табан типте. — Сиңа миннән бүләк, несчастный мәктәп директоры! Бакирга сәлам күндер! Теләгенә иреште комсыз хатын. Бәхетне ватып-җимерде дә, хәрабәләрен үз күзләре белән күреп тә китте. Теләгенә иреште... Институтта укыганда, кызлар: "Мәхәббәтең өчен көрәшергәме, юкмы?" дип бәхәсләшәләр иде. Ә ничек көрәшергә соң? "Ташлама, җаным!" дип, яраткан кешеңнең муенына асылыныргамы? Көндәшеңнең чәчен йолкыргамы? Яисә хыянәтнең әчесен тыныч кына йотып, берни булмагандай яшәүне дәвам иттерергәме? "Көрәш"нең ысуллары төрле-төрле, әмма берсе дә Вәсилә өчен язылмаган иде. Икенче көнне кыз сүзсез генә идәндә аунаган сәгатьләрне Бакирның кесәсенә салды. Егетнең нур сипкән бәхетле чырае бер агарды, бер күгәрде. Ул барысын да аңлады... Әгәр үзен гаепсез итеп сизсә, мәктәп диварларын селкетеп дулар иде. Дуламады Бакир, боз кебек җебеп эреде. Чөнки гаепле иде, чөнки гөнаһлы иде, гөнаһ белән гаеп аның кулын бәйли, телен аркылы тешләттерә иде. — Безне бүген Казанда көтәләр, онытмадыңмы? — диде егет, сүрән тавыш белән. — Мин мәктәпне үз юлым белән йөреп салдырам,— диде Вәсилә. Ярсыган кызны үгетләү яки мәҗбүр итү файдасыз икәнен дә аңлады Бакир. — Син суын, соңрак гәпләшербез,— диде.— Хәшәрәт хатын сиңа җиткерергә тиеш түгел иде моны. Суын, яме? Иртәгә сугылам мин... Капка искергән күрекле гармунмыни, озак шыгырдап ябылды. Хатын бөркү дип, өйалды ишеген дә ачкан иде, колагын сагайтты. Кайсысы төн йокламый икән? Гали аяк очына гына басып кайта иде. Авылда карак-угры үрчеде, койма ярыкларыннан да йөрмиләр, хуҗалар кебек капкадан керәләр. Төнлә кеше эт өрсә дә чыкмый, малдан җан кадерлерәк. Җилкәсендә ике баш үстергән угры гына Вәсилә йортына кул тыгар. Керүче авыр сулап баскычка төртелде. Кинәт нәзек кенә тавыш белән тычкан баласы чыелдый башлады. Чи-чи-чи... Йа Аллам, нинди тычкан?! Ире елый ләбаса, ире! Хатын торып ишегалдының утын кабызды. Гали маңгаен тезләренә терәгән дә елап утыра иде. — Нишләвең синең, ә? — Вәсилә иренең җилкәсен какты.— Әйдәле, өйгә керик. Галинең арты шәрә, яңа чалбары яртылаш умырылган иде. — Мин... Мин аларга клубны биклим, диям, алар, алар... тыңламый, аракы чөмерәләр дә аракы чөмерәләр. Икесе: "Давай, Галия апа, безгә мишәйт итмә",— дип, аякларымнан сөйрәп урамга чыгарып атты. Шунда чалбар идәндәге кадакка эләгеп ертылды... Хатынның үпкәсе күперде. Урмандагы ярсуга бусы да өстәлгәч, ул бөтенләй шартлады: — Кит клубтан! Син юаш, син җебек! Шуңа яшьләр сине санламый! Бар, фермада тирес түк! — Аның кычкыруына Шәүкәт тә уянган иде. — Үскәч, мин аларны көпшәле мылтыктан атам, елама, әти,— диде ул. Малай да әтисе өчен гарьләнә иде.— Син дә, әни, әтине орышма. — Орышмыйм, улым,— диде Вәсилә.— Ят, йокла, Гали. Чалбарларың әллә ничә, юк өчен кайгырма. Их, чалбардамыни хикмәт! Канга батып сугышканда ертылса икән ул! Ир үзе дә чалбар жәлләп еламый, көчсезлегеннән хурланып шыңшый. Тимер йодрыксыз ир-атка яшәүләре кыен шул. Вакыт-вакыт бу йодрык хуҗасының җебегән түгел икәнен дә расларга тиеш. Бакир үзен малай-шалайдан кимсеттермәс иде. Моңарчы авылда ун мәет күмәрләр иде. Бакир дидеме? Ник ул аны бик еш искә төшерә соң? Үзәгенә үттеме бу тормыш авырлыгы? Шуңа күңел Бакир гына җил-яңгыр тидертмәгән бәхетле көннәргә тартыламыни? Ә бит арытты, яшәмичә яшәп арытты. Ходай ир затына аерым, хатын-кыз затына аерым бүлеп биргән йөкне бер арбага төяп, ялгыз гына гомер тавына менүләре алҗытты. "Синнән башка да дөнья бара" дигән иде ул, егет "суын" дип киткәч. Ул хәтта Бакир ни-нәрсә әйтеп акланыр икән дип тә кызыксынмады. Аны һаман бер күренеш тилертте: егет кызган мунча ташына чүмеч белән су бөрки, пар, әкрен генә өскә күтәрелеп, Зөлфирәнең ялангач беләкләренә урала... Кыз ачу-рәнҗүдән тетелгәндә, Саҗидә карчык: "Гелән карадан киенеп төшемә керә, ул бала нинди хәсрәт йота икән, белеп кайт",— дип, фатирдашын мәктәпкә җибәрде. Оялчан-кыюсыз егеткә пыялаланган нурсыз күзләрен төбәп, шунда сорады Вәсилә: — Син мине яратасыңмы? — Йә... йә... йә...— диде егет, туктаусыз "йә" хәрефенә сөрлегеп. — Яраткач ник миңа өйләнмисең соң? Әйдә өйлән! — Бак... Бак... Бак...— дип бакылдады зәңгәр күз. — Бакир белән безнең аралар өзелде, Гали. Йә, каушама, култыкла да Саҗидә әбиләргә алып кайт! Галинең әрекмән колаклары үрә катты. Мәгънәсез шаяртуны шул урында туктатырга иде дә... Туктатмады Вәсилә, егетне нәзек беләгеннән үзе култыклады. — Атла, Гали... Куанычыннан терелгән Саҗидә карчык күзлеләрдән дә уздырып, кызның апаларына чапты. Апасы да җитез аяк, йөгертеп кенә мәчеттән мулланы китертте. — Айгыр малае ишеме соң! Үз тиңе, үз пары,— диеште хатыннар.— Икесе дә зур укулар бетергән, чүкердәшеп яшәрләр. Никах укылды, тәмле коймаклар белән чәй эчелде, хәзер алда тормыш дигән иксез-чиксез дала җәйрәп ята иде. Шунда чәч, шунда ур, шунда төзисен төзеп куй. Чү, кыз ул чакта дөнья көтүләр турында уйламады бит әле. Яшьлек андый уйлардан бик ерак иде. Вәсилә хәтта кайнарлык белән эшләнгән ялгышына да хисап бирерлек хәлдә түгел, җанда рәнҗү, бары тик рәнҗү генә һәм ул бөтен аңны томалаган, җир белән күкне тоташтырып яуган яңгыр төсле дөньяда күзгә берни дә, берни дә күренми иде... Иртән урамнан Саҗидә әбинең бармак белән төртсәң ишелергә торган өен дерелдәтеп, машина узды, әз генә алга узды да кире артка чигенеп җилкапканы "сөзде". — Бәпкәчләрем харап, Айгыр малае! — диде сукыр карчык һәм Гали белән Вәсиләне мич аралыгына куалады.— Качыгыз, кач! Мин яшисен яшәгән.— Үзе ухылдый-ухылдый болдырга чыгып басты. Яшь хатын урыныннан селкенмәде. Өч ямаулы тонык тәрәзә пыяласы аша ул күренми иде. Әнә Бакир машинасыннан төште. Йөзе кыйшайган, күзләре акайган, куллары токка эләккән сыман калтырый... — Вәсилә!!! Кыргый тавыш бүрәнә ярыгыннан саркып өй эченә тулды. — Вәсилә, чык!!! — Сабыр, бәпкәчем, авыл җыйма,— диде Саҗидә карчык, таягы белән тукылдатып.— Никахлы хатын синең янга нишләп чыксын икән. Аның хуҗасы — ире бар. — Төкерәм мин аның хатынша иренә! Чыксын, Саҗидә әби! Мин аңа бер генә сүз әйтәм! — Иренең холкы бик яман, бәпкәчем. Әле генәк йоклый иде, уянса, муен тамырыңны өзә, кит, бәпкәчем, яхшы чакта кит. — Әби, Вәсилә ялгышты, аңа моның хәтле үк ялгышырга ярамый иде! Үкенәчәк ул, әйт аңа шуны! — диде егет һәм капыл сүрелеп: — Яратмаган мине, бәгырь кисәк,— диде. "Яратмаган?!" Әй, яратмаган кая ул, Бакир! Яратканга күрә җәзалады сине Вәсилә. Җан сөймәгәннәрнең генә хыянәтен кичерәсең, ә җан тартканнарга ташлама юк, юк... Тәгәрмәчләре белән үкерә-үкерә җир казып, машина кузгалып китте. Өй эче тынып калды. — Аллага шөкер, ызбаны сүтеп, бүрәнәсен бүрәнәгә, мүген мүккә аермады Айгыр малае,— дия-дия Саҗидә карчык та керде.— Гали кайда соң, бәпкәч килен? Аралык буш иде. Гали мич башындагы чүпрәк-чапрак астына яшеренгән икән. Яшь хатын гарьлегеннән иренен тешләде. Куркыныч килсә, таракан кебек ярыкка посар микәнни бу ир бәндәсе?! Түз, Вәсилә, түз. Син егетне үзең өйләндердең, хәзер авызың тулы кара кан булса да, төкермә инде. Бакир "үкенәчәк ул" диде, ә син ояңның челтәрен сүтелмәслек итеп үр. Авылда йортка кергән ирне санламыйлар, димәк, ул Галине өенә ияртеп кайта алмый иде. Саҗидә карчыкта да яшәү мөмкин хәл түгел, бер генә юл кала: уртак куыш тергезү. Тергезәм дип әйтүе генә ансат ул! Әнә күренеп тора лабаса, Вәсилә ирле килеш ялгыз иде. Ә ялгыз хатынга мунча өлгертүе дә авыр. Икесе дә көрәп-көрәп акча эшләмиләр, йорт зур чыгымнар сорамасын дисәң — урманга егылырга кирәк. Урман хуҗалыгыннан, соңыннан түләү шарты белән, диләнке бүлдертте ул. Юл әйләнгеч булса да, авылга алан аша кайтты. Пар имәннәр белән күрешсә — нәрсәдер үзгәрер сыман иде. Яшь хатын үзгәрмәде, ә агачлар үзгәргән, тагын да тармакланып җәелгән, тагын да матурайган иде. Ул аларның әле берсен, әле икенчесен кочаклап елады-елады да, колагыннан алтын алкаларын салып, яфракка элде... Хуш, Бакир, хуш... Үлдең син, үлдең. Җизнәсе белән Тәүфыйк урман салырга киттеләр. Кайда кисешер, кайда тотышыр дип, Галине дә аларга таккан иде, ирләр ярты көн дә эшләтмәде, куып кайтарды. — Булмый-ый, аңгыра сарык төсле ауган нарат астына килеп керә! Беләге дә сыек, пычкы тарталмый,— дип зарланды Тәүфыйк. — Бәласеннән башаяк, агач басып үтерсә, төрмә сәкесендә черетерләр,— диде җизнәсе дә. — Зинһар, кешегә сөйләмәгез,— дип ялварды хатын.— Аның урынына үзем барам. һәй, качып кына мичкә чи утын ягалармыни, төтене барыбер морҗадан өскә ургыла. Урманда ирләр белән тиң эшләгән Вәсиләне күрделәр, авылда "чыш-пыш"лар куерды, һәм озакламый, Гали — Галиягә, Вәсилә — Вәсилгә әверелде. "Галия коймак камыры туглый, Вәсил бүрәнә ташый", "Галия кер юа, Вәсил печән чаба" дип, исемнәрне боза-боза көлделәр. Саҗидә карчык моңа бик көенә иде. Беркөнне ботак очы бәрелеп, Вәсиләнең күз төбе каралды. — Ирем көнләшеп кыйнады, диген, бәпкәчем, Галинең аутарититы күтәрелер,— диде карчык.— Ату җебегән дип хурлыйлар мескенемне. — Хатын тукмап батырайган ирнең поты бер тиен,— диде хатын. Хәйләкәр карчык мыштым гына ахирәтләренә "гайбәт" өләште: "Ире көнче, ире кыйный..." Тартар теленнән табар, ди, Саҗидә әбинең гайбәтеннән икенче гайбәт яралды: Айгыр малае урман юлында Вәсиләне акыртып ярган, имеш. Миңа кияүгә чыкмадың, үтерәм, дигән, имеш. Печән чабучылар аралап алмаса, үтерәсе икән, имеш. Монысына бик тиз ышандылар... Ә Бакир, суга баткандай, юкка чыкты. Бу аның дуамал холкына бер дә хас нәрсә түгел иде. Тагын килер кебек иде ул, тагын ярага тоз сибәр кебек иде. Килмәде, күренмәде... Югалтуы белән килеште микәнни? Әллә егет Вәсилә кебек әрнемиме? Әллә: "Үзе аягыма ятып ялынсын", — дип көтәме? Көтмәсен, көтмәсен! Яшь хатын җанга таралган әрнүне барыбер җиңәчәк! Көннәрдән бер көнне Бакирның исеме йөрәктән үк сызылачак... Өй салу мәшәкате белән, чынлап та, хатирәләр бимазаламады. Ә мәшәкать зур иде: йә тактасы, йә кадагы, йә араталыгы юк. Гел Вәсилә чаба, гел Вәсилә йөгерә. Ходайга мең шөкер, сузылган кулга сукмыйлар, сораган әйберләрен бирәләр. Кәнтәй тырышуларның нәтиҗәсе дә куандырырлык иде. Ана карлыгач уртак оя "үрде". Йорт тирәсен биек коймалар белән уратты ул. Гайбәтче халык безнең ничек яшәгәнебезне тикшермәсен, диде. Галидән шаркылдап көлгән авыл аларның көнкүрешеннән яңадан-яңа мәзәкләр эзләмәсен дип, рәшәткә такталары арасында энә сыярлык ярык та калдырттырмады. Нишләтәсең, ирең дөнья көтәр өчен яратылмагач, нишләтәсең. Аның каравы хатын-кыз эшенә кулы гел ятып тора. Аш пешерү, идән себерү, табак-савыт юу — Галинең яраткан шөгыле. — Риза-бәхил түгел, бәпкәчемне какма-сукма, кызым,— диде Саҗидә карчык, яңа нигезгә күченгәндә. — Какмам, сукмам, әбекәй, үзем теләп алган яра бит, — диде яшь хатын. Ләкин сукыр карчык бу сүзләрнең мәгънәсенә төшенмәде. — Әйе, тату яшәгез, кеше көлдермәгез, бәпкәчләрем,— диде. Гали белән ызгышып-талашып ни отар иде икән Вәсилә. Ни хәл итәсең, җаннар бергә кушылмады инде. Ялгыз иде хатын, бик-бик ялгыз иде. Ялгызлык салкын җилләр истереп бәгырьне өшетә, пычак батырып йөрәкне каната иде. Төннәрен ул үз-үзен кочаклап бөгәрләнеп ята да сагыш күлләренә чума иде. Хатын ялгышты: әрнү китмәде, җан тамырларын ертып, эчкә үк кереп урнашты. Китмәде әрнү, китмәде!!! Нәфрәт белән сугарылган мәхәббәт әле дә көчле, әле дә дәртле иде. Күңелендәге кара бушлыкны ни-нәрсә белән булса да тутырырга тиеш иде Вәсилә. Өч-дүрт ай ял итәм дә аннан соң гына мәктәп хәстәренә керешәм дигән уе аңа ошамый иде инде. Тизрәк эш белән күмелергә кирәк. Саташу-бәргәләнүләрдән вакыт коллыгына бирешмәсә генә арыначак ул. Төзелеш кәгазьләрен барлагач, имза куйдырырга дип хакимияткә китте мәктәп директоры. Кабул итү бүлмәсендә озынозын чират иде, суларга һава җитми, бөркү дип ул кире коридорга чыкты һәм... Бакир белән маңгайга-маңгай бәрелешә язды. Егет, бер ир-ат белән сөйләшә-сөйләшә, баскычтан менеп килә иде. Аны күргәч, Вәсиләнең бөтенләй тыны кысылды. Икесе дә исәнләшмәделәр. — Нишләп йөреш? — диде Бакир, лач-лач сагыз чәйнәп. Аның каушамавы, иртән генә сәламләгән күршесен кабат очраткандай битараф кына сорау бирүе гаҗәп тә, сәер дә иде. Бит хатын егетне үзе кебек сагышлы итеп, бәхетсез итеп күрә, Бакир аңардан да уздырып яна-көя дип уйлый иде. — Мәктәп дип йөрү,— диде Вәсилә. — һы, мәктәп, янәмәсе. Теге чакта, Рәис Нәҗипович көткәндә, форсатны кулдан ычкындырмаска иде, апакай. Хәзер көчәнмә инде син. Мәктәп төзелмәс, Харис абый да кулын кистермәс. Бакир түгел иде бу, Бакирның күкрәген ярып бүтән кешенең йөрәген теккәннәр иде. Хатын сүзне икенчегә борды: — Үзең ни хәлләрдә соң? — Дөньясын утыйбыз,— диде егет, масаюлы кыяфәт белән.— Өч кибеткә шушы иптәшне,— ул юлдашына ымлады,— директор итеп куям да Казанга күченәм. Безнең кебек малайларга монда сөрсеп яту килешми. — Имәннәреңне дә шәһәр ташына күчереп утыртасыңмы? Егет эреләнеп сөйләшүеннән туктар һәм үз асылына кайтыр дигән соңгы өмет тә сүнде. — Да-а, сагынырдай бердәнбер әйбер кала шул,— диде Бакир.— Аларның хәлен белми тормабыз, шәт. "Бердәнбер?" Имән генә бердәнберме? Ә Вәсилә? Әй, егет, әгәр син чынлап яратсаң, сөйгәнем ятлар кочагында, аны оныт дип, акылыңа әмер бирә алмас идең. Мәхәббәт бит акылга буйсынмый. Юк, хатын синең белән кавышу көтми, очрашу эзләми, ул бары тик зур әрнү булып җанында гына яшәргә тели. — Мин сиңа рәхмәт укыйм, Вәсиләкәй. — Нинди рәхмәт? Шунда Бакир аның йөрәгенә пычак белән сызып җибәрде. — Теге нәмәстәгә кияүгә чыгуың өчен рәхмәт. Сиңа өйләнсәм, тирескә бата идем мин. Болай хет акчага коенып, типтереп яшәрмен. Сагыз чәйнәгән авызын кыйшайтып кына ыржайган ир заты, әйе, ул җан аткан Бакир түгел иде шул. Бу аермалыктан тетрәнгән яшь хатын, җилкәләренә авыр йодрык белән баскандай, кечерәеп-бәләкәйләнеп калды. — Синең яратуың чын идеме соң? — диде ул. Нык тетрәнү кичергән чакта хисләнеп хатын-кыз башын югалта һәм түбәнлеккә төшүен дә сизми икән. Нигә шулай дип сорарга иде, нигә?! — Ир-атка мәхәббәт нәрсәгә соң? Акчага табынсын ул, акчага,— дип, Бакир икенче мәртәбә йөрәккә пычак белән сызды. Хакимият башлыгы чираттан үзенә кирәкле кешеләрне генә чүпләде. — Син уз, Бакир Шакирович, син дә, Эмиль Гаязович, ә син, Вәсилә Гыйльманова, яңа мәктәп дип баш катырма, районда и так та чутсыз төзелеш, укытуыңны бел,— диде башлык. ...Вәсилә кайтып кергәндә, үгез бәйләгән бавын өзгән, башына чиләк киеп, ишегалдында котырынып чаба, ә Гали койма башына менеп кунаклаган да бу тамашага шаккатып утыра иде. — Ул чиләкне үзе киде,— диде ир.— Мин төбенә су салганыем да... Бауны өзде дә... — Кем инде үгез хәтле үгезгә ярты стакан су эчерә, Гали?! Мин сиңа чиләкне сырыннан тутыр, дидем бит! Хатын себерке сабы белән үгезнең башыннан чиләген кагып төшерде. Бу йортта кычкырып көлсәң дә, үкереп еласаң да ишетүче юк иде. — Нишләргә? — диде ул, тәмам гаҗизләнеп. — Сатарга,— диде ир.— Мин эре мөгезле хайваннардан шөллим. — Миңа нишләргә дим, Алла колы, миңа?! Үзенә-үзе ничек җавап тапсын! Туңган бәгырь, каткан тән, аңгырайган баш... Ярабби, Бакир аны яратмаган, Бакир бары тик ышандырырлык итеп уйнаган. Ә хыялдагы мәктәпне нишләтергә? Бакир янәшәсендә аңа да кабер казыргамы? Ярты ләгән су эчеп сусавын баскан үгез ышыкка барып ауды. Ир дә койма башыннан төште. Беренче тапкыр күргәндәй хәсрәтле күзләре белән озак кына аңа карап торды Вәсилә. Йа Аллам, өсте бигрәк алама инде... Эре-эре чәчәкле күлмәге төс җуйган, чалбар балаклары кыршылган. Ә бит бу кеше аның ире! — Сатарга иде шул,— диде хатын, Галинең баягы тәкъдимен хуплап. Үгезне сатармын да үземә тун алырмын дип симертә иде ул. Андый затлы нәрсәкәйләр аңа язмаган, ахрысы. — Өйалдыннан бау апчык әле, Гали. — Нәрсәгә, Вәсилә апасы? — Эре мөгезле терлектән шөллим дисең бит. Җизниләр сораган иде, илтәм дә бирәм. Хатын, акчасын учлап, икенче көнне үк үзәккә юл тотты. Галинең буй үлчәмен алган иде, аңа әллә ничә пар күлмәк, чалбар сайлады, күлмәк төсенә яраклаштырып төрле-төрле галстуклар җыйды. — Иреңне яңадан өйләндерәсең мәллә, чибәрем,— диде тел бистәсе — кибетче.— Үзеңне дә кара син, әнә берсеннәнберсе затлы костюм-итәкләр. Кием — адәм бизәге, иң әүвәл ир-ат күзе белән киемеңне капшый, чибәрем. Малаем төрмәдә чакта яхшы акча түләп кыйммәтле күлмәк алдым да иң зур түрәне сакларга йөгердем. Казандагы кияү өйрәтте. Әби, ди, аларның кабинетына үләм дисәң дә кертмиләр, син лутчы иртән, түрә эшкә килгәндә урамда көт, ди. һәм гозер хатыңны кулына төрт, ди. Шулай иттем дә мин, тәвә кошының каурые төсле елкылдаган күлмәгемне киеп, кәс-кәс басып абзыкай алдына чыктым да... Тыңлап бетермәде Вәсилә, кибетче хатынның маҗарасы көтмәгәндә генә уй агымына эләккән, шуңа ул ашыга-кабалана иде. — Апа, әнә теге костюмны күрсәтегез әле! — Ул мине артистка дип уйлаган,— диде кибетче хатын.— Сез, ди, кайсы театрдан, ни йомышыгыз, ди. Ялтыр-елтыр күлмәк кигәч, уйлар да. Кияү әйтә ахырдан: "Әби, ди, моны сәхнәдә генә кияләр",— ди. Мә, чибәрем, җылы тәнендә тузсын, бик күркәм костюм, сиңа тап-таман. Чыгардылар минем малайны төрмәдән, түрә боергач чыгармый ни! Авылга җиткәндә, уй кайный-кайный баш миен пешерә иде инде. Кибетче хатын аңа бик дөрес юл күрсәтте. Их, берәрсеннән әҗәткә әз генә әрсезлек белән кыюлык сорарга иде! Юк, җебергә ярамый, мәктәп төзелергә тиеш. Харисы да, Бакиры да, хакиме дә аңа киртә түгел. Вәсилә, яңа киемнәрен кидертеп, галстук тактыртып ирен авыл буенча мәктәп таләп итеп язган гаризага имза җый дип җибәрде, ә үзе иске бинаның эчен-тышын сурәткә төшерде. Гали ярты төнгә хәтле йөреп нибарысы йөз кешедән кул куйдырткан иде. "Безгә мәктәп ниемә хаҗәт, кибет салдырсын,— дигәннәр хатыннар.— Ирләребез чуаш авылыннан көмешкә ташып изаланмас иде",— дигәннәр. Вәсилә хурлыгыннан кычкырып-кычкырып елады... Төне буе уй өермәсендә бөтерелде ул. Их, Вәсилә, Вәсилә, нишләдең син, йә? Нигә бер гөнаһсыз агачны кисеп аудардың, Вәсилә-ә-ә! Хатын-кыз кайчан үч ала? — әлбәттә, яратса. Яшермә, син Бакирны оныта алмадың, йөрәк, унике ел "яратам" дип типтең. Синең: "Айгыр малае үлде",— диюләрең ялган иде, үлмәде Бакир, ул исән, ул яши. Хатын, ирен уятмас өчен, әкрен генә ишегалдына чыкты. Офык читләре алсуланган, таң ата иде. Нишләде Вәсилә, йә нишләде?! Ник аның үче бу хәтле рәхимсез булды?! Корыпкибеп, әрнеп-тилмереп үткән еллары өчен нигә ул үзенең горурлыгын гаепләми. Бакирның хыянәтенә җавап итеп, Галигә үзе тагылды бит. Юк, юк, бу үкенечле адымга аны Бакир этәрде. Егет, мәхәббәт белән акча уртасында калгач, баш югалтты. Билгеле, ул хаклы да иде, аның Вәсиләсен шәп-шәп машиналарда утыртып йөртәсе, матур-матур киемнәр кидертәсе, кыскасы, мул тормышта яшәтәсе килде. Ир-ат өчен байлыкка омтылу табигый хәл иде ләбаса. Ләкин акча мәхәббәткә хыянәт итү бәрабәренә табылырга тиеш түгел иде! Күзләрен йодрыгы белән уа-уа, баскычка Шәүкәт чыгып басты. — Әни, әтине уят, без күлгә шылабыз,— диде ул, олылар кебек.— Иртән җил исми, балык әйбәт чиртә. Ашарга ипи белән йомырка да хәстәрлә. — И улым, ничә тапкыр күлгә бардыгыз, кыздырырлык балык каптырмадыгыз үзегез. — Мин аларны чиләк белән кибет алдына аппарып сатам ич, әни. — Әй, улым, улым, ничек оялмыйсың? — Урламыйм ич мин, әни! — Сагызлык акчаны үзем дә бирәм бит, улым. — Мин мылтыкка акча җыям ич, әни. — Нәрсәгә ул сиңа, улым?! — Кичә әтинең чалбарын ерткан малайларны атам, дим ич, әни! "Бала белән утырып сөйләшәсе бар икән" диде хатын уфылдап. — Бар, юын, Шәүкәт. Тоткан балыгыгыз өйгә кайтасы булсын, кибет янында күрсәм каеш белән суктырам. Ата белән малай балыкка җыенды, ә Вәсилә мәктәпкә ашыкты. Балаларның җәйге практикасын җиңел кулдан үзе башламакчы иде, ләкин күңел бакчада түгел, күңел томаннар артына китеп адашкан иде... ...Яңа мәктәп төзелмәсә, мөгаен, ул Бакир белән беркайчан да очрашмас иде. Ә Вәсилә, үҗәтләнеп, ир-ат та селкетергә шикләнгән дәү ташны урыныннан кузгатты. Казандагы зур җитәкченең иртән эшкә килүен атналар буе саклады директор хатын. Беркөнне кара машина, маңгаендагы утын җемелдәтеп, ак йортның баскычы төбенә үк орынып туктады. Вәсилә аңа табан йөгерде, әмма тән сакчылары, күктәге каргалар сыман очып килеп, хатынның юлын кисте: — Читкә тайпылыгыз, читкә! Сүзләрен кәгазьгә язып ятлаган иде Вәсилә. Түрәләр олылаганны ярата дигәч, "хөрмәтле Фәлән Фәләнович" дип башлаган иде. "Сез авыл халкының тормышын әйбәт беләсез, мәктәпнең якты киләчәк икәнлеген дә аңлыйсыз, тикмәгә генә сезнең хәер-фатыйха белән республикада йөзәрләгән белем йорты калыкмагандыр", — иде нотыкның дәвамы. һәй, беркатлы сала хатыны! Синең матур сүзләреңне йотлыгып тыңлыйлар ди, әнә абзаң таш бина ишегенә табан юнәлде. Көннәр буе мәйданга марш атлап үкчәләре чәнчегән Вәсилә чарасызлыктан өзгәләнеп кычкырды: — Мөхәммәт Галләмович, мин мәктәп директоры Вәсилә! Әйтерсең "Танымадыңмыни, ник исәнләшмичә узасың" дигәндәй, үпкәләп-үпкәләп бергә укыган сабакташына эндәшә. Зур җитәкче бу тавышка гаҗәпләнеп башын борды: — Нинди мәктәп директоры? — Җиде терәүле мәктәпнеке, Мөхәммәт Галләмович! — дип, тән сакчылары арасыннан шуып, Вәсилә аның каршысына басты.— Мәктәбебез өскә ава, менә карагыз, менә,— ул берәмберәм сурәтләрне түрәнең йөзенә якынайтты.— Яңасын төзергә кирәк безгә! — Ник сез йөрисез, ник хакимият башлыгы кайгыртмый? — диде җитәкче, ачуланып, аннары көлемсерәп: — Мондый чая хатыннар булганда ник кайгыртсын башлык, ята ул корсак кашып,— диде, һәм кәгазьләрне сакчысына сузды.— Өстәлемә куегыз. Күрәсең, ул хакимне утлы табада биеткән иде, хаким исә үз чиратында Вәсиләгә эләктерде. — Минем рөхсәттән башка Сабировка бармаска иде, башбаштак Гыйльманова! Хәзер районнан ярдәм өметләнмә, туры Казан белән эш йөрт! Авылга машина-машина кирпеч агылды. Күз йомып ачкан арада төзелер кебек иде мәктәп, ә ул газап белән биш елга тартылды. Биш елда Вәсиләнең чигә чәче агарды да, аяк тамырлары зәңгәрләнде, чөнки хатын кала юлын таптый-таптый хәлдән тая иде. Казан белән "эш йөртү"ләр бик катлаулы иде. Шул вакыт эчендә Шәүкәт туды, тәпи йөреп китте, шул вакыт эчендә авыл гайбәт сөйләп рәхәт чикте. "Казанга көнаралаш Бакир янына чаба ул, шуңа мәктәп төзүне дә озакка суза" диделәр. Гайбәт нәни Шәүкәтне дә читләтмәде: улы. Бакирдан икән, Бакир малаена калада коттедж салдыра икән, балага дигән акчалар чит ил саклык банкында саклана икән. Гайбәт көя күбәләге төсле гаиләнең татулыгын да тапый иде. Малай әтисеннән уенчык самолет сорап йөдәткәч, ире: — Үскәч, синең чын самолетың булыр, Шәүкәт бала, банкта акчаң да җыела әнә,— диде. Хатын җен ачуы белән Галине якасыннан умырып тотты: — Нәрсә сөйлисең син, ахмак! — Мин... мин түгел, Харис абый шулай дия. Клубтагы халыкка шулай дия... — Ә сиңа ул мөртәтнең яңак төбенә кундырырга иде. Алдашма, Шәүкәт минем улым, дияргә иде, җебегән! Бала бит синеке, синең кан! Минем Бакирны биш ел күргәнем юу-ук! — Мин көнләшмим дә, Вәсилә апасы,— диде зәңгәр күз. Юатты берәү, юатты! — Көнләшкән кая, синең йөрәгең урынында ит кисәге генә бит,— диде Вәсилә. Ике күзе чәчрәп аксын, хатынның Бакирны күргәне булмады. Бусы — хак иде, ә менә "аның турында уйлаганым юк" дисә, ялганлар иде. Мәктәп ачу тантанасына зурлап кунаклар чакырганда, ул икеләнде: егетне эзләтергәме, юкмы? "Юк,— диде хатын,— эзләтмә, мәктәп уртак шатлыгыбыз түгел". Ә Бакир чакырганны көтмәде, тантана башланыр алдыннан гына мигалкалар белән "коралланып" кайтып төште. Мәктәп янына җыелган халык, ике якка сибелеп, бер-бер артлы "очкан" машиналарга юл бирде. Ир, калын тавышы белән гөрелдәп: — Миннән башка кем бәйрәм итә?! — диде.— Кайдан тотынабыз? Харис абыйданмы? Ул, мәктәп салдырсалар кулымны кистерәм, дигән иде. Кайда түмәр, кайда балта? Халык күңелле генә гөжләде. — Бакир Шакирович безнең кадерле спонсорыбыз, түргә чакыр, Гыйльманова,— диде хакимият башлыгы. Вәсилә кымшанмады. Давыл, юлындагы бар нәрсәне дә җимереп-ватып, үзе аңа якынлаша иде. — Исәнме, Вәсилә? — диде кайчандыр колакны иркәләгән ягымлы тавыш, һәм кайчандыр йөрәкне җылыткан йомшак куллар салкын бармак очларына кагылды... — Нихәл, Бакир? Кайттыңмы... — Бүләгемне үз кулларым белән тапшырмасам, мәктәп директоры үпкәләр, мәйтәм, — дип шаяртты ир. Хаким котлаганнан соң, Бакир сүз алды. — Вәсилә исемле өч нәрсә бар,— диде ул.— Берсе — үзәктәге "Вәсилә" кибете... — Алланың рәхмәте яусын, бәпкәчем, җүн генә бәягә чәйшикәр саттырасыз,— диде Саҗидә карчык. — Икенчесе, менә сезнең алдыгызда, халык! Мәктәп ул! Аңа да Вәсилә дип исем кушабыз. Йә, кул чабыйк әле! Кул чабучылар күп түгел иде шул. Ярты авыл Вәсиләне дошман күрә. Ярты авыл... Әнә Харис абыйның хатыны Әсма ничек чекерәя, әнә Дилбәр апа ничек кабарына: олы малае мәктәпкә терәп аракы кибете салдыра иде, хатын аны бульдозер белән тигезләттерде. Әнә Гаяз абзый теш шыгырдата: төзелештән ике олау кирпеч урлагач, кире бушаттырган иде директор. Бакир капка артындагыларга кул изәде. — Егетләр, бүләкне бирегә тәгәрәтегез! Ике әзмәвер, аккош кебек йөздертеп кенә, ап-ак машинаны түргә китерде. Кунак: — Уңган мәктәп директорына безнең фирма исеменнән шәхси бүләк! Шоферына хезмәт хакын үзем түлим,— дигәч, халыкның теленә "шайтан төкерде". — Син, малай сыңары, сугыш җанвалитына бирер идең ул тәгәрмәчне, без мона, кан коеп...— дип ярсыган Чатан Кәрименә Саҗидә карчык, таягы белән селтәнеп: — Малчай, Кәримулла, мәрхүм ирем Вафа әйтерие синең нинди кан койганыңны,— диде.— Сугышмас өчен аягыңа үзең аткансың Вафам күз алдында. Җанвалитлыгың шуннан синең. Вәсилә бәпкәчемә аталган тәгәрмәчкә тәпиеңне сузма! Кинәт Әсма апа чәрелдәп уртага чыкты. — Ә Вәсиләгә анук машина нәстәмә? Синең яныңа свиданҗага йөрергәме, Бакир? — Дөрес, дөрес,— диеште хатыннар. — Апалар, абыйлар, туктагыз, сез бит бәйрәмнең ямен җибәрәсез,— дип инәлде Вәсилә.— Бу бит сезнең балаларыгыз, оныкларыгыз өчен салынган мәктәп! Ник шуңа шатланмыйсыз?! Кайда безнең җиз кыңгырау, чыңлатыгыз әле! Кыңгырау чыңы белән бергә ишекләр ачылды, халык дәррәү эчкә ыргылды... — Туй үпкәсез узмый,— диде хаким.— Хәзер синең ул усал абый-апаңнар класс бүлмәләрен карап йөри-йөри тынычланачак, Гыйльманова. Мәктәбең шәп. Молодец! Әйдәле, Казан кунагы белән чәй эчик. Бәлки, Бакир Шакирович безгә өченче серне дә ачар? Берсе — Вәсилә кибете, икенчесе Вәсилә мәктәбе, ә өченчесе нәрсә икән? Кунакларны, гадәттә, үзәктә сыйлыйлар иде. Теләмичә генә ризалашты Вәсилә. Нинди үзәк ди, бәйрәмдә мөгез чыгарган Бакир, монда да калышмаган, имәннәр янында табын әзерләткән. Озын аяклы кызлар агач өстәлләргә ризык ташый... Юкка гына "бармыйм" дип җаны карышмаган икән шул. Менә берәр затлы машинадан бизәнгән-ясанган Зөлфирә чыгар... Имәннәр дә үскән... Чыкмагае ни, Зөлфирәдә аның ни эше бар! Бергә яшиләр, ди, яшәсеннәр. Имән яфракларына сары суккан... Нигәдер күңел елый... "Эчем ялкын, тышым салкын, сиздерәсем килмиде-е-е-ер..." Сиздермә, хатын, сиздермә... — Гыйльманова, нигә читкә каерасың, бире кил әле, кил,— диде хаким.— Өченче сер төенен чиште Бакир Шакирович. Бу имәннәр дә синең исемең белән атала икән. "Аның берсе Бакир бит" дип төзәтмәде Вәсилә, хакимгә имәннәр әллә бар, әллә юк иде, ул әнә аягүрә генә капкалады да "эш" дип китеп барды. — Өстәлләр сыгылырлык табын көйләтеп мәшәкатьләнмәскә иде,— диде хатын.— Кунагың ашамады да... — Кем аның өчен табын көйләгән ди. Рәшит Зәкиевич безне урманга озатучы гына ул,— диде Бакир һәм өч мәртәбә учын шапылдатты.— Тыз-быз чапкан озын аяклар да, учак күмерендә шашлык кыздырган сакалбайлар да хәрәкәтсез калды.— Өч сәгать урманда сәяхәт ит, халык! — Миңа да кузгалырга вакыт, — дип сикереп торган Вәсиләне ир, беләгеннән тотып, кире утыртты. — Ашыкма... Боларны мин сине сыйларга дип эшләттердем... — Бүләк машинаны Зөлфирә гаражыннан чәлдердеңме? — Мин хәзер Зоя Ивановнага бәйле түгел. Элеккеләрне уйлап, ачу саклама син. Соңгы тапкыр хакимият бинасында сөйләшкәндә Бакирның чыраена җәелгән мыскыллы елмаю хәтерне тырнап үтсә дә, хатын: — Онытылды,— диде.— Ачу да, каһәр дә юк... — Мине кичердеңме соң? Ник кичермәскә ди! Ялгышның башы үзеңдә иде бит. Миңа үч итеп кияүгә чыктың син. — Онытылды дим бит... — Алдама, Вәсилә! Кичермәдең дә, онытмадың да. Кичерсәң — яраткан кешеңнең бүләген имән яфрагына элмәс идең. Истәлеккә саклар идең! — Ир, түш кесәсен әйләндереп, учына алтын алкалар койды.— Сиңа аларны кем кире бир диде! Теләсәм, мин мондыйны миллионны ясаттырам! — Син нигә кайттың? — диде хатын, нәфрәтләнеп.— Кесәңнән бүлтәйгән байлыгың белән мактанасың килдеме? Нигә минем алда кәпрәясең? Кем әле синең машинаңа кызыккан да, кем алтыннарыңа биһуш киткән! Мактансаң — үзең ишеләр янында мактан, гади мәктәп директорына сайрама! Кисәк кенә муен тамырына кундырдылармыни, Бакирның башы әле уңга, әле сулга кыйшайды. Менә ул әче итеп сызгырды: — Фью-ю-ю... Бер әзмәвер урманнан атылып та чыкты. — Ни боерасыз, Бакир Шакирович? — Бу ханымны авылга илтеп куй,— диде ир.— Тагын йөз ел күрмәсәм дә риза. Хуш! "Мин синең белән күптән хушлашкан идем инде",— димәкче иде Вәсилә, дәшмәде. Бакирның йөзе газап белән җыерылган, ике күзендә... мөлдерәмә яшь иде. "Авыртамы, ир бәндәсе? Әйдә, әрнүнең яртысын үзеңә ал да шуңа түзеп кара әле син. Түзеп кара-а-а!" Иртән көтү куарга уянган хатын капка шакылдатканны ишетте. — Исәнмесез, Вәсилә апа! Мин сезнең карамакта,— диде, быел гына мәктәпне тәмамлаган Зөлфәт исемле тәбәнәк буйлы егет.— Бакир абый мине мәктәпкә шофер итеп яллый. — Нинди шофер ди ул, Даутов? Син институтка укырга керәсең. — Бетемне сатыпмы, Вәсилә апа? — Нинди бет, Даутов! Синең белемең бар! — Карыйлар белемеңә, акча тамызсаң, Вәсилә апа. Акча җыям да җәренгә тәвәккәллим. Бакир абый әйбәт хезмәт хакы куям, ди. Вәсилә бүтән сүз тапмады: — Бакир абыең алай юмарт икән, укырлык акча бирсен,— диде. — Мин теләнче түгел,— дип, егет башын югары чөйде. — Ярар, Даутов, аңлашылды. Бар, кайт та йокла. — Вәсилә апа, сезне тыкрыкта Бакир абый көтә. Аның Казанга китеп барышы. Хушлашам да ди... Хатын ян капкадан урамга күз салды. Әйе, аны машинасына сөялеп Бакир көтә иде. Вәсилә йөгереп өенә керде һәм мыш-мыш йоклаган иренең өстеннән юрганын тартып алды: — Гали, уян! Гомерендә бер тапкыр ир бул, гайрәт күрсәт, Гали! Әнә бакча башында Бакир кукрая, шуны күсәк белән дөмбәсләп җибәр, Гали! Нигә минем хатынны сагалыйсың, диң! Ир ыңгырашып кына: — Сугышасы килми-и-и, Вәсилә апасы-ы,— диде. Хатын кош сыман кире ишегалдына томырылды. — Зөлфәт... бар, бар, әйт шул Бакирга, мин аны күралмыйм, күралмыйм! Егет: — Ие, Вәсилә апа, ие, хәзер, хәзер,— дия-дия капка келәсен күтәрде. Урмандагы кич белән авылдагы таң, икесе бергә кушылып, сыкрап торган әрнүне тагын кузгатты, тагын... Әй син, китәм дигәндә дә китмәгән сөю! Никләр болай газаплыйсың да, никләр болай тилмертәсең икән?! Зөлфәт яңадан әйләнеп килде. — Ул очты... Апаңны карап-саклап кына йөрт, ди. Аннары Бакир абый ни ди... — Нәрсә ди, Даутов? — Ни ди... Мин аны яратам, ди... — Бар, бар, кайтып йокла, Даутов. Сине бик иртә уятканнар. Бакир шуннан соң эз суытты. Зөлфәт авыл халкын үзәккә ташып рәхәтләндерде, Вәсилә бүләк машинага бер тапкыр да утырмады. Биш ел буе шофер егетне укырга куды ул, ә Зөлфәт һаман "акча җыя" иде. Бервакыт егет аңа кызмача хәлендә очрады. Зөлфәтнең күзе эренле, бите шапшак, ирене суелган иде. — Мин эшсез, Вәсилә апа,— диде ул, аягында чайкалып.— Эшсез! Тоташ ике ел эчсәм дә, кассага салган акчам кимемәячәк! Шәп түләде бит миңа Бакир абый! — Машинаң кайда, Даутов? — Машина? Биш ел карчык-пырчык, карт-морт ташып тузды бит ул, Вәсилә апа. Яңасын бирми Айгыр малае, директор апаң утырып йөрмәгәч, ничу сезгә, ди. Бәк эре сөйләшә Бакир абый. Чту син, шәхси вертолетына хәтле бар аның. Череп баеган безнең авылдаш. Вәсилә, салмыш егетне җилтерәтеп, мәктәп коесы янына алып керде: — Әнә су, ну-ка юын, Даутов! Юын! Дөнья Бакирга гына терәлмәгән. Авылда эшләрсең. Читтән торып укырсың. Пошкыра-пошкыра юынгач, Зөлфәт айныды. — Күңел ятмаган эшкә кул тыкмыйм, Вәсилә апа, кыстамагыз. Миңа машина җене кагылган, диләр. Әйе инде, көндезге бүлектә укулар тәтеми хәзер, биш ел узды, ми картайды. Читтән торып укысаң — ярыйсы әле. Кассадагы акчага йорт салыр идем... Сезнең кулда минем язмыш. — Мин сиңа һәрвакыт ярдәм итәргә әзер, Зөлфәт. Кайсы вуз ошый? — Аңа хәтле эш кирәк, Вәсилә апа. Эш дип... Машина инде... Бакир абыйның салпы ягына салам кыстырсагыз, мәктәп өчен дисәгез... Шыр байга малмыни ул бер тәгәрмәч. "Бакир белән икәү хәйлә корганнар", — дип көлемсерәде хатын. Егет, аның уен сизгәндәй: — Бакир абый сезнең турыда берни дә сорамый, Вәсилә апа,— диде.— Аның озын ботлы кыз-кыркыннары чиратка тезелгән. Зоя Ивановна исемле хатынына эт көне, ахры, шул чибәрләр белән типтерә абыең. Бу хәбәрне ишетүе ни җиңел, ни авыр булмады. Моңа ул үзе дә аптырады. Акча диңгезендә йөзгән ир кызлар белән типтерә диләр әнә, нигә өтелмисең-тетелмисең, йөрәк?! Еллар тирән-тирән сызылган яраларыңны сөртеп, төзәтте дәмени? Әрнүгә генә кагылмасыннар, зур күзле әрнүгә генә... Шәүкәт "Казанны күрсәт, әни" дип, үзәккә үтә иде, бала шәһәр күрер, берочтан Зөлфәтнең эш мәсьәләсе дә хәл ителер дип, Вәсиләләр өчәүләшеп автобуска төялде. Хәзер куркасы юк: дистә елдан соң Бакир үткәннәрдә казынмас, караңгы авылда яшәп, нужа куып арыган-талчыккан һәм картаю ягына авышкан хатында ул кызык тапмас. — Башта Бакир абыйның офисына барыйк, Вәсилә апа. Машина бирсә, шәһәрдә йөрергә дә рәхәт,— диде Зөлфәт. Ләкин аларны офис дигәнеңә якын да җибәрмәделәр. Ишек төбендәге автомат аскан егет коры гына: "Нет его",— диде. Зөлфәт: — Братан, без Бакир Нуриевның авылдашлары, дуслары,— дип, тылсымлы сүзләрен тезсә дә, сакчы кертмәде: "Его нет!" Шул чакта ишектә каткан чырайлы озын гәүдә күренде. Бу теге вакытта Бакир фәрманы белән Вәсиләне урманнан авылга илткән әзмәвер иде. Ул хатынны таныды һәм, читкәрәк басып, кесә телефоныннан кемгәдер шылтыратырга кереште. Кинәт әзмәвернең каткан чырае язылды. — Исәнмесез,— диде ул, Вәсиләгә кулын сузып. Мин — Нуриевның ярдәмчесе. Әйдәгез, ял бүлмәсенә рәхим итегез! Бакир Шакирович белән хәзер генә сөйләштек, ул Мәскәүдә, өч сәгатьтән кайтып җитәчәк. Мәрмәр баскычтан икенче катка күтәрелеп, зур гына залга керделәр. Хатын сукыр төсле бусагага сөрлекте. Каршы як диварга урмандагы пар имәннәр "үскән", рәсем шулкадәр табигый һәм чын иде ки, хәтта колакка киң-киң яфракларның лепердәгәне дә ишетелгәндәй булды. Шәүкәт картинага төртәтөртә: — Әни, син анда нишлисең? — диде. Вәсилә сумкасын актарып күзлек эзләгәндә, "күзле" Зөлфәт ярдәмгә ашыкты. — Хи-хи, ике агач уртасындагы кыз — сез бит, Вәсилә апа! Әзмәвер дә янтаеп хатынның колагына пышылдады: — Сез, сез, ханым. Бакир Шакирович үткән ел гына ясатты бу картинаны. Сәгатьләр буе дөньясын онытып аңа карый ул, кһым-кһым... "Озын ботлы кызларын шушы рәсем каршында чишендерә микән?" Уф, нинди ямьсез шик! Моннан каядыр качасы, каядыр югаласы иде... — Кем, ярдәмче иптәш,— диде ул.— Без Бакирга язу гына калдырырбыз бугай. — О, ханым, ул сезне тоткарларга кушты шул. — Алай икән... Залның өч почмагында өч ишек иде. Шәүкәт берсен ачып берсен ябып уйнады, Зөлфәт биш кеше башы сыярлык телевизор экранына кадалды, Вәсиләнең генә кыбырсыган җаны урынына утырмый, картина аны тетрәткән иде. Җир шарының адәм дә хыялланмаган җәннәти утрауларын гизгән бай ир әле һаман да шушы имәннәр белән җүләрләнә микәнни соң? "Йөрәк турысында гына саклыйм" дип, Вәсиләнең студент альбомыннан куптарган сурәтне әллә нинди кодрәтләр белән дивардан сөрттерәсе иде... — Исәнме, халык! — Калын тавыш Вәсиләнең җилкәсенә бәрелде. Ул, картинадан аерылып, ишеккә табан борылды. — Кайда безнең Шәүкәт исемле батыр егет? Идәндәге йомшак келәмдә мәтәлчек аткан малай колагын торгызды. — Мин монда, абый! — Кулыңны күтәр! Тр-р, тр-р! Бакир уенчык автоматын Шәүкәткә төзәде. Чит кеше дип ятсынмады малай: — Синең мылтыгың юрый-марый гына,— диде.— Ишек төбендәге абыйныкы — чын, атса — үтерә. — Син чынлап та батыр егет икән. Мә, әлегә монысы белән уйна, үскәч чынын алырсың.— Бакир малайның башыннан сыйпады.— Улың сиңа охшаган, Вәсилә. Ни хәл? — Әйбәт, Бакир... Гап-гади очрашу иде, гап-гади. Ир аны көн саен күргән төсле кылана иде. Хисләренең коруымы бу, оста уенмы? Уен дисәң— нигә ике имән уртасында Вәсилә елмая?.. — Зөлфәт, хуҗа абыең болар нишләп йөри икән димәсен, йомышыңны әйт,— диде хатын. Ул үзенең атап Бакир белән күрешергә килмәгәнен алдан ук искәртеп куймакчы иде. Ир шап итеп егетнең җилкәсенә сукты. — Машинамы, Зөлфәт туган? Мәктәпкә дисәң, иртәгә үк мотор синеке. Килештекме? — Килештек, Бакир абый. — Балалар, җыеныгыз, кузгалабыз, — диде Вәсилә. — Кичкә каршы кая барасыз? Биредә йокларга урын күп,— дия-дия, хуҗа берәм-берәм ишекләрне ачып ташлады.— Зөлфәткә алсу бүлмә, Шәүкәткә ак бүлмә, сиңа зәңгәр бүлмә, Вәсилә. Шәүкәт белән Зөлфәт "ура" кычкырып бүлмәләренә кереп бикләнделәр. — Син дә кайт, Бакир. Өйдәгеләр көтәдер... — Кума, Вәсилә...— Бакир кәнәфигә чумды.— Кем көтсен мине? — Хатының Зөлфирә... Зоя Ивановна... — Минем паспорт буялмаган, Вәсилә. Үлгәнче җәза татыячак кол гына ул, милләтен саткан Иван кызы. Үлгәнче, ишетәсеңме? Синнән аерган шакшы хатынга нинди хөрмәт ди. — Безне акча аерды, Бакир. Зоя Ивановнаны гаепләмә. — Мин аңа соңгы тиененә кадәр түләдем. Мал тапканда дөнья актардым! Сөйләшү тагын үпкә-рәнҗешләр белән өретелә иде. — Кайт өеңә, Бакир... Мин дә арыдым... — Ашыкма, дим, Вәсилә! Әйдә, әйдә чын күңелдән бер сөйләшик әле. Мин бит бизнес кешесе, кыл өстендә безнең гомер, юкка гына ишек төбенә автомат белән сакчы бастырмадым. Бәлки, мине конкурентлар бүген үк чәкер. — Авызыңнан җил алсын! Тәүбә, тәүбә! — Минем өчен куркасыңмы, Вәсилә? Димәк, синдә дә бар. — Нәрсә"бар"? — Ярату, Вәсилә! Миндә дә бар ул. Җә, усалланып кыйгач кашларыңны җыерма. — Бу картинага нигә мине дә кыстырдың, Бакир? — Оныталмыйм чөнки. Унике елда унике генә көн истән чыксаң икән. Нишләп алай ул, аңлат әле, бәгырь? — Мин синнән җиңдермәдем, шуңа күрәдер, Бакир... Беркөн Вәсилә килер дә аягымны кочып елар дип көттең син... Ир уң кулын йомарлады. Менә-менә бала башы кадәрле йодрык кәнәфинең агач култыксасын сугып сындырыр кебек иде. — Синдә җан юк, Вәсилә. Җаның үлмәсә — хәлләремне сизәр идең дә, инәләрең белән кадамас идең. Сиңа атап утырткан имәнне иркәлим, сыйпыйм, үбәм мин. Агач булып агач та шуннан соң йомшара, ә син... Их! "Җаның юк, җаның юк... Синең белән минем хәлләрне чагыштырырлык та түгел, ир бәндәсе! Син сөюеңне акчага сатып юаныч тапкан мәлдә, Вәсилә мәхәббәтен берни белән дә алыштыра алмады, ярату әрнүгә әверелеп, чиргә сабыштырды. Имәнне иркәлим, сыйпыйм, үбәм дисеңме? һай, үртәп тә куясың, Бакир!" — Хәтерлисеңме, мин сине беренче мәртәбә имәннәр янында кочаклаган идем? — Юк, хәтерләмим, Бакир... — Әйтәм бит, син — җансыз,— диде Бакир.— Кычыткан Фәнил кызы Ания базарга ит сатарга килгән саен, Иван кызы белән күрешә. Син юри генә аңардан: "Бакир абыеңны күрдеңме соң?" — дип сораганың бармы? Ю-у-ук, сораганың ю-у-ук! Ир иренен түгәрәкләп "уф" диде. Әйтеп бетердем дигән уфыруга охшамаган иде бу, эчтә кат-кат өелгән, кат-кат төелгән, әле тиз генә бушатырлык түгел иде. Горур Айгыр малае үзенең яшьлек хатасын һаман Вәсиләгә сылтый, менә шул нәрсә хатынны нык рәнҗетә иде. ...Бакир Вәсиләләр эзеннән үк бастырып авылга кайтты. — Балалар бакчасына җиһазлар бүләк иткән, мәктәпкә дә әйбер сорыйк, Вәсилә апа, безнең авылдаш саран түгел, диләр, — диде иснәнеп өлгергән Ания. Кая ул әйбер сорау! Яңа машина да гайбәтчеләрнең бугазына терәлде, чәйниләр-чәйниләр, йоталмыйлар. Бакирның сөяркәсе булмаган килеш сөяркә ул. Нәрсә генә кисә дә — Бакир "бүләге", нәрсә генә сөйләсә дә — Бакир "сүзе"... Кайчандыр авылга төкергән ир дә кайту-китүләрен ешлатты. Авылны шаккатырып, хуҗалыкның чүп баскан ташландык җирләрен сөрдерергә тотынды. Ә беркөнне мәктәпкә килде ул. Тәрәзәдән күрде аны Вәсилә, күрде дә әллә нишләде: яшь чактагы кебек аның каршысына йөгерәсе килде, Бакирым, дип кочагына сыенасы килде... — Вәсиләү-ү! — Әү... әү... әү... — диде кайтаваз, көлә-көлә буш класс бүлмәләренә таралды. — Вәсиләү-ү! Хатын канатланып баскычтан аска очты. Ләкин идәнгә басканда, чынбарлык, канатларын каерып, чылбырга каптырды. — Нәрсә, Бакир? — Сагындым... — Шаярма, Бакир. Ни йомыш? — Сине күргәч, хәтерем чуалды, Вәсилә. Бәрәч, нәрсә дип кердек соң без, иптәш чүмәлә баш? Ә-ә, син ишеткәнсеңдер инде, мин быел чөгендер чәчтем. Мәктәп балалары сирәкләсә — акчасын түләр идем. — Ярар, сирәкләрләр,— диде Вәсилә. Өч көннән Бакир тагын директор бүлмәсенең ишеген шакыды. Бу юлысы "Вәсиләү-ү" дигән йомшак тавыш колакны иркәләмәде, чөгендер басуы хуҗасының йөзен кара болыт шәүләсе каплаган иде. — Вәсилә, нишләп кырга чыкмыйсың? — Балалар эшлидер бит. — Эшлиләр... — Алайса, мин ник анда буталыйм ди? — Соң... Чөгендер басуы алан янәшәсендә генә. Бергәләп имәннәр янына барыр идек. Вәсилә ачу белән: — Үзең генә бар,— дигән иде, Бакир шартлады: — Безнең имәннәр бит алар, безнеке! Мәхәббәтебезне күпме генә кире каксаң да, алар безне бәйләп тора! — Бәйләмәсеннәр, минеке дигәнен кисеп ат! — Тупас хатын! Минем бердәнбер шатлыгымнымы?! Мин аны син дип яратып кочаклыйм, иркәләп үбәм! — Җанымны үртәмә, Бакир! Юкса... Уе белән Вәсилә балтага сузылды, һәм ярсып-ярсып имәннең биленә чапты... Аның "юкса" артыннан күп нокталар куеп калдырган янавын ишетмәде ир, күрәсең, үз тавышыннан колагы тонган иде. Бераздан ул тынычланды: — Икенче атнага мин дус-ишләр белән имәннәребез хөрмәтенә аланда мәҗлес үткәрәм. Үртәлмә, кил,— диде. Килде бит ул, Бакир, килде. Балта сөйрәп төнлә килде... Син иркәләп-сыйпаган имәннәрнең берсе — "Вәсиләсе" юк инде... Ауган агачны кочаклап әрне, яме, әрне... Әрне-е-е!!! — Уф, мәхшәр, мәхшәр! Вәсилә апа, син кайда? Вәсилә практикага җыелган балаларга чиләкләр бирә иде, сулышы капкан Аниягә каршы атлады. Кыз, ухылдап, капкага сөялде. — Уф, үләм... Вәсилә апа... — Йа Ходаем, Саҗидә әбигә бер-бер нәрсә булды мәллә? — Аңа буласы булган, атасы шәһәрдән типкәләгән наркоман Альфредка куйганнан соң карчыкның сөлекләре үлгән. Кичә әйткән идем ич, мин урманга чакырулы дип. Ә андагы мәхшә-әр, мәхшә-әр! Бакир абый ниндидер имән өчен җенләнә. Кунаклар кайсы кая куркып качты. Мин дә Зоя Ивановнаны эләктереп тайдым. Зоя, бичара, "урманда агач до черта" дигән иде, Бакир абый, мескенемнең яңагына чалтыратты. Зоя түтәй безнең өйдә елапмы-елый. Үз-үзен белештерми Айгыр малае, прәме котыра! Кемдер имәнне кисеп аударган да сөйрәтеп киткән. — Ничек инде "сөйрәтеп киткән"? — Тракторына таккан да сөйрәткән, Вәсилә апа. Агачның җирне тырнаган эзе ап-ачык. Вәсиләнең табанына хәтле суык йөгерде. Нишләдең син, явыз хатын?! Ник әрнүеңне аның белән бүлештең? — Вәсилә апа, мин хәзер Зоя Ивановна белән Казанга элдертәм. Ит саткан акчамны үрчетергә. Рөхсәт бир, ә? Чукракланган хатын Аниянең гозерен тыңламады: — Кая табан сөйрәткән агачны трактор? — Авылга инде, Вәсилә апа, авылга! Анысы безнең хәсрәт түгел. Эздән барып табам да үтерәм дип яный Бакир абый. Йә, практикадан бушатып Казанга җибәрәсеңме, акчамны выгодно урнаштырырга? Кем сөйрәтеп киткән икән, кем? Аһ Аллам, төнлә Тәүфыйк мәктәп тракторы белән имән янына туктаган иде бит. Ә ул урынлы-урынсыз яткан әйберләрне бик тиз җыештыра. — Ит саткан акчаларымны кая илтәм дисең, Ания? — Зоя Ивановнаның танышлары пирамида уены оештырган. Акчаң Швейцария банкында туплана да, берничә елдан проценты артып, уны белән үзеңә кайта, ди. — Уен булгач, ул җитди нәрсә түгел бит инде, Ания. Акчаңны талаттырасың, кызкаем. — Бер дә талаттырмыйм әле! Зоя Ивановна үзе дә пирамида әгъзасы. Ник кеше акчасы өчен борчыласың, Вәсилә апа! Тәмам төсең качты, — диде Ания үпкәләп. — Эзе ап-ачыкмы? — Нәрсәнең эзе, Вәсилә апа? Пирамиданыңмы? — Ә? Юк, болай гына... Акчаңны алдакларга биреп ялгышасың, дим, кызкаем. — Минем акчада синең ни хәсрәтең, Вәсилә апа? — Ания күкерт кебек дөрләп кабынды.— Авылда тыгылмаган тишегең юк синең! Вот прокурор! Гөлчәчәк апа аракы сата иде, милициягә әләкләп, идән асты кибетен яптырдың. Яшьләрне эчерә, имеш! Шуннан ни? Гөлчәчәк апа аты-юлы белән сине сүгә-сүгә төнлә дә сата хәзер. Карчык-корчыкның тиеннәрен урлыйсың дип, кибетче Зарифага бәйләнгәнсең, Зарифа отыры урлый хәзер. Мәктәп бакчасыннан өзеп җиләк капсак, безне дә, харам ашамагыз, дип тиргисең. Бу авылга үз тәртипләремне кертәм дип көчәнмә дә, авыл сине яратмый, яратмый, кушаматың да "болгаткыч таягы" синең, вәт! Прогул язсаң — яз, мин бер атнага Казанга киттем! — Пыр-пыр тузынган Ания соңгы агуын да тамызды.— Син ир белән хатын арасын бутаучы көнче дә! Бакир абыйны Зоя Ивановнага каршы өстерәсең икән, вәт! Вәсилә үзен якламады, көче юк иде. Сүнгән күзләре белән урамнан килгән Зөлфәтнең машинасына карады. Машина артыннан суда йөзгән сыман куллары белән һаваны ишә-ера каравылчы Тәүфыйк теркелди иде. Зөлфәт туктады да: — Вәсилә апа, каракның бүреге яна-а! — дип шаркылдап көлде.— Әнә-әнә карак! Капка кырыена егылган Тәүфыйк, дер-дер калтырап: — Кисмәдем мин ул хәерсез имәнне, Вәсилә сеңелем, ике кулым чересен,— диде,— кисмәдем. Ята иде аунап җирдә, багана-фәләнгә бата дип, сөйрәтеп апкайттым. — Беләм, беләм,— диде хатын. Зөлфәт авыл башында күтәрелгән тузанга ымлады. — Әнә Бакир абый җилдерә! Машина тәгәрмәче җиргә дә тими, ә! Гаебеңне тиз танытыр, кәкре кул. Вәсилә кырыс кына: — Дәшмә, Зөлфәт, шым бул,— диде.— Ә син, Тәүфыйк абзый, бар, минем кабинетка биклән, мә ачкыч. Бер типсә җирне актарырдай дәрәҗәгә җитеп ярсыган Бакир, сагышлы елмаеп торган Вәсиләне күргәч, үзенең кыяфәтеннән уңайсызландымы (ак күлмәк пычранган, йөз бүртенгән, чигәдән буй-буй эз ярып тир ага), каушадымы: — Мин әле бу,— диде. — Таныдым, Бакир... — Йөрәккә чәнчеделәр бит әле, Вәсилә. Сине... сине кискәннәр. Син дип... имәнне инде.— Ир, хәсрәтенә чыдый алмыйча, күлмәк изүен йолкыды.— Ишетәсеңме, имәнне, дим?! Тәүфыйк абзыйның капка төбеннән таптылар. Мәктәптәме ул кабахәт, мин аны дөмектерәм! Бакир кесәсеннән пистолет тартып чыгарды да гөрс-гөрс һавага атты. Бакчадагы балалар куак төбенә посты, чыпчыклар тынгысызланып чыркылдады. Гөрс-гөрс... Болытларны утлы ядрә тишә дә тишә. Гөрс-гөрс... "Мин кистем дип әйтергә кирәк. Газап тәмугының уртасына ук мәтәлеп янсын бу кеше!.. Әле имәнне чит кул туракласа түзәргә була, Бакир, ә менә "мин" дисәм, нишләрсең икән?!" Эшнең зурга киткәнен аңлап, чандыр Зөлфәт ирнең беләгенә асылынды. — Бакир абый, тукта! Имәнне Тәүфыйк абый кисмәде, бүтән берәү аударды. Күрдем мин аны. — Кем ул, кем?! — Син тынычлан, Бакир абый. Кичкә мин апкиләм ул кешене. Караңгы иңгәч тә, яме? Аланда көт, яме? Егет аның кулыннан пистолетын алды. — Их, энекәш! — Ир тузанлы чирәмгә ауды. Ул бит агач кына түгел иде, ул бит...— Бакир, башын әз генә күтәреп, кан баскан күзләрен Вәсиләгә төбәде.— Дөрес бит, Вәсилә, бер агач кына түгел иде бит ул? Ник "әйе" димисең? Сез нәрсә, әллә Бакир малае җанын да акчага саткан дисезме? Мин дә кеше бит, минем дә күңел дигән бәләкәй генә дөньям бар! Шул дөньяда гына яшереп саклаган әйберләрем бар! Моңарчы горур һәм тәкәббер Нуриев белән генә аралашкан беркатлы Зөлфәт Бакирның мондый төре дә барлыгын белми иде, күрәсең, тагын ирнең беләгенә ябышты: — Тор, Бакир абый, синең кебек кешегә тузанда аунау килешми. — Ялгышасың, Зөлфәт туган. Айгыр малаена нишләсә дә килешә. Дус яһүд белән Казанның иң кыйммәтле ресторанында ашадык без бер кичне. Затлы шәраб, затлы ризык... Бер мең доллар түләдек. Минем тамак туймады. Кайтышлый кибеттән арыш ипие белән сөт алдым да ипине сөткә манып сыдырдым гына. Яһүдкә килешмәс иде, миңа килеште. — Нәрсә көтәсең, Вәсилә, әйтәсе сүзеңне әйт! Нигә күңелең йомшарды? Нигә? Бая гына тәмугның уртасына ук мәтәлеп янсын дип каһәрләгән идең ләбаса! Бакир гәүдәсен җирдән куптарды да, өстен дә какмыйча машинасына утырды. Әйтерсең Вәсилә эрегән иде, Зөлфәткә генә карап: — Син, егет, кич белән теге бәндәне төп янына китереп бастыр,— диде. "Ходаем, безнең арадагы җепне дә имән кебек өз, бүтән беркайчан да очраштырма", — дип теләде хатын. Ә Зөлфәт тел шартлатты. — Вәт Бакир абый тибенә! Айгыр тек айгыр! — Ник ялганладың, Зөлфәт? Имән кисүчене белмисең бит син. — һы, нишләргә иде соң, Вәсилә апа? Җә кешегә атып тидерер, дидем. Кичкә хәтле хутланыр мужыт. Күрше авылныкы икән ул, диярмен. Әллә нигә йөрәк сулкылдады. Җитмәсә, көнне караңгылатып авыл өстендә яңгыр болыты куера, җитмәсә, кибет ягында исерекләр җырлый, җитмәсә, Аниянең сүзләре мине чүки, җитмәсә... Хушлашмады, күр син... Әй-й! — Тәүфыйк абзыйны чыгар, Зөлфәт. Мин Саҗидә әбиләргә барып киләм,— диде ул, көчкә атлап. Күктәге соры болытлар иңнәренә ишелгәндәй авыр иде, авыр... Саҗидә карчык та башын сөлге белән ураган иде. — Сөлекләремә кешесе ярамады, бәпкәчем, шуңа хәсрәтләнәм,— дигәч, хатын аны, сөякле кулларыннан сыйпап-сыйпап, юатты: — Үз гомерендә риясыз дәваладың да дәваладың, Саҗидә әби, бераз гына ял ит инде. Күл дөнья читендә түгел, сөлекләрне икәү сөзәрбез. — И, бәпкәчем-килен, бахыркайларны сөзеп гөнаһлы гына булырбыз, тилмертеп үтерәм кана, ярамаган кешегә салып кана. Көн саен кереп: "Бәпкә, бәпкә, дабай ләчи", — дип, колагыма акыра теге күрше Рәхимнең шәһәрдән апкайткан имансыз оныгы. Мине каз бәбкәсе дип мыскыллый, җәфа. — Бабка диюедер аның, Саҗидә әби. — Бәбкә дия, ие, валлаһи газыйм. Әйтеп тә бактым күршегә, ул оланыгызның каны агулы, бүлнискә яткызыгыз, дип. Нуркаман дигән чир чыккан дияләр бит адәмгә. Рәхимнең дә оланы шуңардан калтырый, дия кеше. Вәсилә котырыгы белән йөрмә син, кортка, дия Рәхим. Ярты бакчамны сөрдереп бәрәңге чәчкәч, силсәвит китерттергән идең кана, шуннан бирле сине дошман күрәләр. Хатыны да бик хурлый сине, бәпкәчем. — Яклар кешең булмагач, хурларлар да шул. Ирләре гайрәтле хатыннарга борчак кадәрле дә яман сүз тәгәрәтмиләр, — диде Вәсилә, күзенә бәргән яшьләрен тыялмыйча. Ул беренче тапкыр үзен жәлләде. Беренче тапкыр аның үзен бала кебек биләүсәгә төреп, бишеккә саласы да көйли-көйли тирбәтәсе килде. Беренче тапкыр хатын юаш, җебегән ир белән заяга узган елларын кызганды. Беркемгә дә сөйләп бушатмагач җыелган бугай, җыелган... Сукыр карчыкны тәһарәт алдырып намазлыкка утыртканда, кызгану-жәлләү хисе әзрәк сүрелгән иде, урамда ул яңадан кузгалды. Капка төбендә тәмәке көйрәткән Рәхим аның сәламенә каршы: — Саҗидә карчыкны котырттыңмы, Болгаткыч Таягы, — диде.— Мәктәбендә генә казын син, кеше тормышына борын тыкма. — Авылга да, йортыңа да бәла-каза китергәнче, кунагыңны әтисенә озат, Рәхим абзый. Оныгың яшьләрне эчәргә өйрәткән иде, инде бакчалардан мәк җыйдырта. Рәхим ирененә кыстырган төпчеген "өф" итеп өрде. Төпчек Вәсиләнең аяк астына ук очты. — Безнең Әлприткә бәйләнмә син, мәктәп директоры, җәме? Эчсә үз бугазы, сугышса үз йодрыгы. Галияң өчен урман бете кебек кадаласың оныкка. Галияне яшьләр клубта типкәли икән, азначыт Галия мескен. — Минем ирем Гали исемле,— диде хатын, эчтән кайнап. Гали исемле, Гали исемле... Кайнавын басалмыйча ул өенә ашыкты. Капкалар ачык, бер көтү кәҗә-сарык бакчада "сыйлана": түтәлләр тапталган, карлыган куаклары шәрәләнгән иде. Ире чоланда йокы бүсә, өйгә борынны әчеттергән көек исе таралган. — Гали, Гали,— дип, Вәсилә "йокы чүлмәге"н төрткәләп уяткан иде, Гали киерелә-сузыла: — Хәзер ботка ашарбыз, пешкәндер, — диде. — Боткаң савыты-ние белән бергә янып күмерләнгән, агач матрос! — Башка чакта вакланмас, моны буш хәсрәт дип көлеп кенә уздырыр иде, ә бу юлысы такырланган түтәлләр белән хәерсез ботка нәни ерганаклар сыман әүвәлгеләре янына килеп кушылды да ташыды буа, ташыды һәм авыздан әллә нинди тупас сүзләр коелды.— Хөрәсән, ялкау, ваемсыз, пошмас! Хет ярты гына сәгать ирләр эше эшләсәң иде, ярты гына сәгать! Миңа аркаланып күпме яшәргә була! Күтәрелеп бәрелде Вәсилә, ә ир мыек очын да селкетмәде. Әкрен генә: — Вәсилә апасы, Вәсилә апасы, ник нервыңны бозасың, дөнья җимерелмәгән ич,— диде. Әмма дөнья җимерелгән, хатынны таш-туфрак сыткан иде. Ул үзен тагын кызганды, тагын жәлләде. Нигә болай кыйналасугыла яшәргә тиеш соң Вәсилә?! Нигә, нигә? Бу сорау аның чабуына тагылды, артыннан калмады. Сорау мәгънәле иде. Нишләп авылда интегәсең, хатын, кит син, кит... Әнә Чаллы шәһәрендә укытучыларга кытлык, ди. Тулай торактан бүлмә дә бирәләр икән. Күрше авылның мәктәп директоры барды да урнашты. Үкенмим, дәресләремне укытам да кичен мәдәният йортына йөрим, үзем өчен яшим, ди. Ә Вәсилә өчен кичке "Мәдәният йорты" — мал абзары: ул тизәк исе сеңгән фуфайкасын киеп тирес түгә, сыер, үгез ашата. Түкмәс иде, ашатмас иде, йорт-җирне төзекләндерәсе, ир белән малайны карыйсы бар... Үзе өчен дә яшәмәде хатын. Авыл, диде, мәктәп, диде. Ә авыл һәр кылган изгелеген гайбәткә буяды. Чү, синең гамәлләреңнең барысы да изгеме соң, Вәсилә?! Имән кистең бит син! Бер гөнаһсыз агачның гомерен өздең! Ул гынамы, шуны Бакирдан яшердең һәм Бакирның моны кемгәдер сылтавына разый булып калдың. Нишләп син ул иргә дөреслекне ачмыйсың? Теләгеңә ирештең бит инде: әрнүнең яртысы Бакирда, ир җанын кая куярга белми, дөньялардан китәр дәрәҗәгә җитеп кайгыра. Тырмавыч белән түтәлләрне яңадан тигезләде ул. Биләмнән кайтышлый сугылган апасы: — Фи, җир изелгән, имеш! Мәктәп бакчасы тутырук яшелчәң, кыярын, кәбестәсен шуннан ташырсың. Авылда барыбер сине мәктәптән ашый, диләр. Вәт авызыңны чапылдата-чапылдата ашап күрсәт шуларга, алмам,— дип, акыл өйрәтте. Тормыш дәвам итә кебек иде. Шәүкәт, уенчык автоматын асып, уенга чапты, Гали клубка җыенды. Чалбарының уң балагын бер аягына озаклап-озаклап кигәч, икенчесен кияргәмеюкмы дигәндәй, туктап, уйланып торган иренә әче-әче сүзләр эзләде Вәсилә. Аягүрә йоклап яшәгән бу пошмасны нәрсәдер сискәндереп уятырга тиеш ләбаса. Хатын ул сүзне казып чыгарды бугай. — Бакирдан гафу үтенәсе иде... Мин зур гөнаһ эшләдем. Гали иренеп кенә чалбар төймәсен каптырды, иренеп кенә: — Миңа кушма, Вәсилә апасы, үзең үтен,— диде. — Алайса, мин хәзер аның янына — урманга барам. — Бар, бар, Вәсилә апасы. — Ничек "бар?" Ничек?! Син әллә чукракландыңмы? Бакир янына барам дим, Бакир янына! Ялгызым гына!!! Кычкыра-кычкыра Вәсиләнең муен тамырлары бүлтәйде. — Караңгыдан чиркансаң — Шәүкәт баланы иярт,— диде ир. Ю-у-ук, бу ирне берни дә сискәндерми иде. "Сабыр, сабыр, Вәсилә,— диде хатын, муенын сыпырып.— Кан тамырларың шартлый, сабыр..." Ниндидер көч белән ул бер төенгә төйнәлде. Алда җавап тотасы кич якынлаша иде. Бакирга хатын сызлануларын сиздермәс, тимер тавыш белән: — Имәнне мин кистем,— дияр. ...Коеп-коеп яңгыр яугач, алан ялгызлыгыннан сыктаган хатынга охшаган, агач яфракларындагы тамчыларда батып барган кояшның соңгы нурлары җемелди иде. Парсыз имән төбендә чалкан яткан ир уйлары белән ерак-еракларга киткән, юеш үлән чыштырдаганын да ишетмәде. — Бакир,— дип эндәште Вәсилә. Ир терсәгенә таянды. — Вәсилә?! Син монда нишләп йөрисең?! — Имәнне кисүче кешене атам дисеңме, Бакир? — диде хатын, әмма көндез үк көйләп-әзерләп куйган тавышы тимер күк чыңламады, тавышы зәгыйфь һәм хәлсез иде. Әй-й, җыелган шул, җыелган! Ясалма горурлык кына аны буып тора алмый икән. Куллар кабарганчы ирләр белән урман кисүләр, юктан бар ясап өй җиткерүләр, яңа мәктәп дия-дия чәч агартулар, кеше көлмәсен, дип, җигелеп тормыш арбасы тартулар, нахак сүзләр, әче гайбәтләр — һәммәсе-һәммәсе бергә җыелган икән шул! Менә алар бәгырь түреннән актарылып тышка ургылды... — Ат, әйдә, Бакир... Яшәве яшәүмени... — Нәр-сә? — Ат, дим... Имәнне мин... Бу гөнаһым өчен барыбер кичермәссең... Ир тезләнде дә тезләрен "атлатып" аның каршысына килде. — Их, Вәсиләү... Алла, авыр сүз әйттең, җаным.— Ул хатынның салкын кулын тотты.— Сиңа атсам — кем инде мин, йә? Бәдбәхетме? Кичерәм, җаным, кичерәм. Син дә мине кичер, яраңа гел яра гына өстәдем, ахрысы. Синең бәхетсезлегеңнең башы миндә иде, миндә... Акча сукырайтмаса, акча... Безгә нәрсәдер эшләргә кирәк. Сузарга ярамый... Беләм мин синең нинди тормышта яшәгәнеңне. Урман кисүләреңне дә, печән чабуларыңны да, иреңнең мәмкә икәнен дә... — Галигә кагылма,— диде Вәсилә, сүзләрен теш арасыннан гына кысып. — ... Кешеләрнең сиңа мөнәсәбәтен дә беләм. Авыл дип күпме генә өтәләнсәң дә, кадерең юк. Инде миңа сине якларга вакыт. — Ничек яклыйсың, Бакир? Барысын да сафка тезеп атасыңмы? — Атмыйм, мин аучы, алар киек-җанвар түгел. Казанга күчерәм мин сине. Хатын, мөлдер-мөлдер аккан күз яшьләрен йотып: — Өч катлы йортыңа хезмәтче итепме? — диде. Ир, бармакларын ябыштырып, чытырдатып кулны кысты. — Җүләр сүз сөйләмә! Син бит... минем җан яратканым, Вәсилә. — Син дә җүләр сүз сөйләмә, яме? Шәһәрдә синең кебек бай ирләрне япь-яшь кызлар үзләре аулый. — Минем аларга акчам гына кирәк, үлсәм — бер бөртек яшь түкмәячәкләр. Терлек кенә таптаса да, кыр-басуларга хәттин иген чәчтердем. Байның һаман баюда исәбе, диләр авылда, ә бит мин сине күрергә бер сәбәп булыр дип шундый мәгънәсезлекләр ясый идем. — Син көчле рухлы... Син, ниһаять, мине җиңдең, Бакир... — Юк, көчләрне үлчәүгә салсак — синең як баса. Син җиңдең, Вәсилә. Җиңгән кеше бөгелми ул, ә мин каршыңда тезләнгән килеш. Әйдә, юеш саламнан кибән өймик, алдагысын уйлашыйк. Шәһәргә күчәсеңме? Күңелдә бернинди икеләнү юк иде инде. — Мин риза,— диде хатын. Бакирның йөзе яктырды. — Безнең дә бәхеткә хакыбыз бар, әйеме, җаным? Мин бу көннәрне тилмерепләр көттем. Казан читендә төзеткән йорт та хуҗабикәсен көтә. — Мин риза,— дип кабатлады Вәсилә.— Риза, риза... Яшермим, арыдым, Бакир. Алып кит мине... Бакир җанланды. — Бүгенме, иртәгәме, әйт, җаным? — Кар яугач, беренче кар яугач,— диде хатын. — Карның ни катнашы бар соң, Вәсилә? Үтермә инде! — Авыл артык каралды, Бакир. Ул гомер буе хәтердә шулай калыр дип куркам. Җирне кар күмсә, туган як күз алдымда ак килеш торыр иде. — Озак бит, җаным. Ничә көн, ничә ай... — Ашыктырма, Бакир, барыбер күңелем кушканча эшлим мин. — Анысы кирелегең җитәрлек... Уф! Озак бит, озак. Кар, кар... Башка сәбәпләр юктыр инде. — Юк, Бакир. Улымны гына җитәклим дә... Аны хәзер мең сәбәп тә тоткарламас иде. Бакир хаклы, аларның да бәхеткә хакы бар... ...Печән өстендә халык болынга агылды, Вәсилә беренче тапкыр чалгы кайрамады. Күрше-күлән, җизни-апа моны нәрсәгә дә юрарга белмәделәр. Гали дә буш абзар башына карап аптырады. — Кешеләр болынны камаган, печән чаба, Вәсилә апасы,— диде ул, хатынының вазифасын исенә төшереп. — Билем авырта,— дип алдады Вәсилә. Гали чалгы күтәреп үзе йөгергән иде, аксап кайтты. Печән дип аягын чапкан. Ирләр, майкасын ертып, ярасын бәйләгәннәр. Яра атна-ун көн "төзәлмим, төзәлмим" дигәндәй, ябылмады да, өстен әз генә элпә каплагач, тагын ачылды: Вәсилә сатып яңа мунча буратам дип симерткән үгез, су эчергәндә, иренең аягына мөгезе белән кадаган. Үгезне сатты хатын, ләкин ни хакка бирәбез дисәләр дә, бура алмады. Язын-көзен спорт бүлмәсе түбәсеннән су ага иде, Әлмәткә барып калай бәясен дә түләгән иде, шуны юллап бармады. Яңа директор кайгыртыр... Хуҗалык мөдире яңгырдан бозылган диварларны күрсәтергә чакыргач, Вәсилә: — Ямарлар әле,— диде. Мәктәп биләмәсендә "мин" яки "без" дип кенә сөйләшкән директорның "алар" диюе мөдирне бик сагайтты. Моңарчы таракан сыярлык ярыкны да сылаткан хуҗабикәнең бу битарафлыгы бер табышмак иде. Табышмакка җавап эзләүчеләр: "Вәсилә Гыйльманованы урыныннан очыралар, шуңа ул эленке-салынкы йөри",— диделәр. Ә гайбәтчеләр буяуны тагын да куертты: "Вәсилә мәктәпкә бирелгән телевизор белән компьютерны үзләштергән!" Беркөнне ике милиционер аның өенә килеп керде. — Апа, мәктәптән әйберләр югалган, без сездә тентү уздырырга тиеш,— диде яшьрәге. — Бездә бернәрсә дә урламадылар, сез ялгыш килгәнсез,— диде Вәсилә. — Гафу итегез, апа, без тикшерергә тиеш,— диде олырагы.— Иптәш начальник әмере. Менә ордер. Эзләделәр, бернәрсә дә тапмадылар. Хәер, нәрсә тапсын алар, хатынның мәктәптән сыңар кадак та алып кайтканы булмады. — Мине кем караклыкта гаепләде соң? — диде ул, рәнҗемәскә тырышып. Милиционерлар бер-берсенә карашып куйдылар. — Харис исемле абзый,— диде яшьрәге. Бу хәлләрдән соң авылны ташлап китү уе тагын да ныгыды, һәм, гаҗәп, ул җанында рәхәт бер җиңеллек тойды. Тоймыйча ни! Бүген үгезгә нәрсә ашатыйм икән, дип уянмый, печән хәсрәте белән көйми, мәктәпнең пар казаны шартласа, кемнән төзәттерим икән, дип пошынмый. Моннан соң укучы балаларны ашатырга он кирәк, ярма кирәк, бурычка булса да бирегез дип, йөз суын түгеп кибетчеләргә ялынасы түгел. Мәгариф бүлеге мөдиренең караңгы чыраен да бүтән күрмәячәк Вәсилә. Шелтәләрен ишетеп йөрәк тә бозмаячак. Кара, бер селтәнү белән нинди авыр йөктән котыла икән ул! Гали дә үз көнен үзе җайлар: үзенә тиң хатынга өйләнер. Бәлки, бу хатын аны аягүрә йоклаган җиреннән чеметеп уятыр да ваемсыз йөрәгенә ут үрләтер. Вәсилә усаллык исәпләмәде инде: әр-битәр белән җанын кимермим дип, гел табаксавыт шылтыратмады. Бәс, мин китсәм — дөнья күчәре шартлап сына диясе юк икән, авыл элек тә яшәгән, Вәсиләдән соң да яшәр. Берсе дә кызганыч хәлдә калмый һәм беркемне дә, бернәрсәне дә кызганырга да ярамый. Аның дә бәхеткә хакы бар... Көчәнә-көчәнә тормыш йөге тартып исәнлеген бетергән хатынның көчле ират җилкәсенә таянуын кем гөнаһка санар икән. Бакирны зур күзле әрнүенә куша-куша яратты ул, әле дә ярата... Казаннан әйләнеп кайтканнан бирле Ания күңелсез йөри иде. һәрбер укытучының аркасыннан сөеп хәлен сорашкан Вәсилә бу юлысы кызга илтифат күрсәтмәгән иде, Ания түзмәде: — Вәсилә апа, мине күрмәмешкә салышма инде, теге сүзләрем өчен гафу ит,— диде. — Гафу итәм, Ания. — Мин акчамны матур гына урнаштырдым. — Мин шат, Ания. — Өч кеше кирәк иде миңа, Вәсилә апа. Пирамида дигәнеңнең бер хикмәте бар икән, артыңнан өч кеше бастырасы. Районда синең бай-бай дусларың күп, таныштыр әле. — Әгәр өч кеше бастырмасаң — сине сызалармы? Ания кычкырып елап җибәрде. — Акчамнан колак кага-а-а-ам! Сез дөрес кисәткәнсез, алдауга нигезләнгән ул пирамида-а-а... — Нигә ахирәтең Зоя Ивановна булышмады? Яшь укытучы, кулъяулыгы белән күз кабакларына баса-баса, яшен корытты. — Акчамны йомдыргач, кырлы-мырлы гына сөйләште, әшәке. Синең кайгың түгел миндә, ди. Бакир абый ташлаган аны, гүпчим дә ташлаган. Өйләнә ди кемгәдер. Вәсилә кызарды, ләкин кыз аның йөзендәге үзгәрешне сизәрлек хәлдә түгел, акча хәсрәте аны урталай сындырган иде. — Әти белән еллар буе ит саткан акчамны суларга илтеп салдым, Вәсилә апа-а-а! Нишлим инде, әйт инде, синнән гел акыллы сүз чыга ич! — Башың исән, шуңа сөен, Ания. — Миңа өч кеше тапмыйсыңмыни, Вәсилә апа? Үзгәрдең син, кешенең хәленә дә кермисең, Вәсилә апа-а! Бакир көзге уңышын җыймады. Нәрсә урсын да нәрсә суктырсын ул, җәй буе мал-туар таптаган кыр-басулар тап-такыр, куенында җылытып-кадерләп шыттырган орлыгын башакка әйләндерә алмаган туфрак, кешеләргә рәнҗеп, елап ята сыман иде. Ир авылда күренмәде, хәзер ул Зөлфәт аша "элемтә" урнаштырган иде. — Миңа барысы да мәгълүм, Вәсилә апа,— диде егет, серле елмаеп.— Бакир абый сезне зарыгып көтә... Ярата Бакир абый... Сез бергә яшәргә тиеш... Гали абыйга әрәм сез... Авылга да әрәм. Көз бозлы таягы белән "орды" да шакырдатып җирне туңдырды. Менә-менә һавада кар бөртекләре бөтерелер сыман иде. Ә хатын һаман аерылышу турында сүз кузгатмады. Гали аяк белән сызлана иде. Чалгы белән кискәннән соң үгез сөзеп тирәнәйткән яра нигәдер төзәлмәде. Вәсилә көн саен: "Әйдә, табибка күренәбез",— дип үгетләсә дә, ир киресенә катты, бармады. Аяк зәңгәрләнеп шеште, Гали уң җилкәсенә гер аскандай янтаеп, аксап ук йөри башлады. Ниһаять, аны Зөлфәткә утыртып үзәк хастаханәгә озатты Вәсилә. Ә менә төпченептөпченеп нәтиҗәсен сорашмады. Ап-ак бинт белән уратып бәйләнгән аякны күргәч, "әйбәт икән" дип тынычландымы? Әллә авылны шаулаткан хәбәрдән зиһене таралдымы? Ания кинәт әйтеп миңгерәйтте шул. — Вәсилә апа, Вәсилә апа-а! Харис абый такта ярдырганда бер кулын тапаткан! Җирдә тәгәрәп үкерә! Мәктәп салдырсалар, кистерәм, дип, гайрәтләнгән иде, Алла тоткан үзен! Зөлфәт машина сөртә иде, хатын кышка әзерләп ябыштырылган тәрәзәне шатыр-шотыр каерып ачып, аңа кычкырды: — Зөлфәт! Тиз бул, Харис абыеңны туры Казанга илт! Юлдагы чокырларны тигезләп очкан егет кичкә әйләнеп тә кайтты. — Апкалдылар,— диде ул.— Кулын нәкъ үзе әйткән төштән өздергән. Ялгыш кыстырдым, ди, Вәсилә апа...— Егетнең кулында учка да сыярлык нәни телефон иде.— Бакир абый офисына сугылмыйча булмады бит. Ул сезгә сотовый бирде. Карагыз, менә бу төймәсенә төртсәң — үзеннән-үзе Бакир абыйның номеры җыела. Китәсе көнегезне ачыклагач, шылтыратыгыз, диде, нәкъ сезнең йорт каршындагы басуга вертолет төшәр, диде. Мәйданчык рәвешендә кырны иртәгә бульдозер белән тигезләттерәм мин. Мине дә чакырды авылдаш. Офиста эшләрсең, читтән торып укырсың, диде. Сез каршы түгелме, Вәсилә апа? — Юк, юк, син укырга тиеш, Даутов. Харис абыең ни хәлдә калды соң? — Бакир абыйга тикмәгә генә кермәдем, Вәсилә апа. Ул ярдәм итте абзыйны яхшы бүлнискә салырга. Юкса эшләр хөрти иде, юлламасыз алмыйлар икән. Хет үл менә. — Ахыры хәерле булсын,— диде хатын. Ни хикмәт, ул бу авылда берәүгә дә үч сакламый, китү җиңеллеге, китү рәхәтлеге рәнҗетелгән чакларны бөтенләй күңелдән куган иде. Аны тизрәк авылдан озатып җибәрергә теләгәндәй, һавада ап-ак "күбәләкләр" талпынды: җиргә беренче кар ятты... Дөнья аклыкка төренгән көнне нәни телефон чылтырады. — Вәсиләү-ү! — Әү, әү! — диде Вәсилә, дулкынланып. — Сездә дә ишеп-ишеп кар явамы, Вәсиләү? — Ява, ява, Бакир. — Мин Ходайдан бер генә нәрсә сорыйм: кар! Син әзерме, Вәси-ләү! — Әзер, әзер, Бакир... — Алайса, берсекөнгә вертолет көтегез! Табигать беренче кары белән мактаныр да аннан соң эретер дигән иде Вәсилә, эретмәде, көньяктан искән салкын җил күк йөзенә соры болытлар куып китерде. Ул әзер иде. Мәгариф бүлеге мөдире Баязитова аның гаризасын өстәл тартмасына шудырды. — Урыныңа алмаш тапмыйча кул куймыйм,— диде. Изге урын буш тормас, кешесе табылыр, моңа борчылмый хатын. Галигә ачыла алмады, Галигә; шул бавырын талый иде. Улын җитәкләп өйдән чыгып киткәндә генә "хуш" дияргәме? Таш яуса да клубын бикләмәгән ир өченче көн инде түшәмнән "йолдыз" саный. Вәсилә: "Яраңны чишеп бәйлик",— дигәч: "Мәшәкатьләнмә",— диде. Ул йокымсыраганда, хатын юл кирәк-яракларын барлады. Чемоданга өеп-өеп әйбер төяүнең кирәге юк. Артык кием-салымны апасы үзенә ташыр. Йорттагы мал-мөлкәттән инә дә кузгалмас, Галигә калыр. Ир белән бүләм дисәң — бүләрлек байлык бихисап анысы. Кешедән ким булмасын диядия, Вәсилә кыйммәтле суыткычын да, телевизорын да, келәмнәрен дә җыйган иде. Ул хәтта үгез саткан акчаның да тиенен дә туздырмады, күренерлек итеп шкаф пыяласына кыстырды. Вертолет төшәсе көнне хатын карават кырыена чүмәште. — Гали... Торып, юынып чәй эчәр идең. — Хәзер, Вәсилә апасы. Күпме бергә яшәп күзенә чалынмаган: Галинең колак яфрагында миң бар икән бит. Шәүкәттә дә шундый ук тамга. Малай әлегә бернәрсә дә аңламый, Казанга кунакка гына барабыз дип уйлый. Үзенә текәлгән караштан уңайсызланып, ир диварга елышты. — Хәзер, Вәсилә апасы... — Гали...— Ник сузарга инде Ходаем, ник сузарга, әйтергә кирәк! — Гали, мин... Шунда кемдер карлы итеген шап-шоп бусагага бәреп какты. Башлыгы кырын авышкан, пәлтә төймәләре ычкынган Ания икән. — Әйдәләрме? — диде кыз.— Уф, тыкрыкта тездән кар! Баттым, чумдым. Сез нишләп күренмисез, Гали абый, Вәсилә апа?! Таң алдыннан Рәхим абзыйларның йорты янды бит! Бабасы пенсия акчасын эчәргә бирмәгәч, Альфред үч итеп төрткән! Ут Саҗидә әбигә дә күчеп, аның да өен ялмаган. Ишетмәдегезмени?! Гали сикереп торып утырды. — Саҗидә әби исәнме?! — Исән, исән, Гали абый. Аны өстерәп чыгарганнар. Кая баш тыгыйм Ходам, дип күмерләнгән нигезендә сыктый. Аны син генә юллап-нитеп картлар йортына озатсаң, Вәсилә апа. Бүтәнчәли авылда сукыр карчык кемгә тансык ди. Ягез, мин кире йөгердем, плитәдә ашым, ташып түгелмәсен. Өйдә тынлык урнашты. Шул тынлыкта сәгать теленең келт-келт йөргәне ишетелә. Ярты сәгатьтән вертолет төшәсе... Шәүкәт урамда чана шуа... Хәзер Зөлфәт килеп җитәр... Саҗидә карчыкның өе янган... "Аны син генә юллап-нитеп картлар йортына озатсаң, Вәсилә апа..." Бу авыл белән аралар өзелгән бит инде, Ания балакай! — Мин әбине үзебезгә алып кайтам,— дип, Гали кискен хәрәкәт ясап идәнгә баскан иде, кемдер аяк чалган төсле, идәнгә йөзтүбән кадалды. — Гали! Нәрсә булды, Гали-и! — Хатын арык гәүдәле ирне култык астыннан күтәреп караватка яткырды. Галинең тәне ут капкан сыман пешерә иде. — Син салкын тидергәнсең, Гали! — Юктыр, Вәсилә апасы... Вәсилә нәрсәдер сизенеп сорады. — Табиблар аягыңны нәрсә диде? Нишләп озак төзәлми ул? — Кисәргә, диләр, гангрена башланган, диләр, Вәсилә апасы... — Нишләп син аны хәзер генә әйтәсең, Гали-и?! Тән кызулыгың шуңа югары бит синең, Гали-и! Күңелдә авыру бала төсле ыңгырашкан ирне кызгану хисе уянды. — Җөдәтмим диям, шыпырт кына каядыр җыенасыз ич, Вәсилә апасы... — Кая җыеныйм ди, беркая да җыенмыйм мин, Гали. Хәзер Саҗидә әбине алып кайтам. Өй иркен, бездә яшәр. Ник Ходаем, бәхеткә ашкынганда гына юлына мондый ук биек киртәләр корылды соң? Ник, ник?! Була, аны сикереп чыгарга да була. Вөҗданыңа күз йомсаң... Аяксыз гарип ир соңыннан төшләреңә кереп җәфаламаса... Ә ул шулай эшли аламыни?! — Мин үләрмендер, Вәсилә апасы... — Әй Гали, Гали, юкны сөйләмә. Кем гангренадан үлсен ди. Алла кушса, әйбәт табибларга күренербез, операциясен дә тәҗрибәле хирургтан ясаттырырбыз, бер дә кайгырма, Гали... Дык-дык ишек кактылар. — Шәүкәт бала кар бәреп уйный,— диде беркатлы Гали, елмаеп. Вәсилә ян тәрәзәдән күреп өлгергән иде инде, бу — Зөлфәт. Китәргә вакыт, вакыт, вакыт... Хатын мамык шәл генә бөркәнеп ишегалдына чыкты. — Вәсилә апа, әйдәгез, Бакир абый җибәргән вертолет авылга якынлаша! — диде авызы колак артына хәтле ерылган егет. — Т-с-с,— Вәсилә бармагын ирененә тидерде.— Шаулама, Даутов. Гали абыеңның хәле начар. Аны ташларга көчем җитми, Даутов. Син бар, бар! Бакир абыең янында бул. Ә безгә аның белән... Бакир абыең белән...— хатынның тамак төбенә утлы күмер бөялде,— аның белән... язмаган бергә булулар... Зөлфәт кузгалмый, тораташ иде. Вәсилә егетне ачык капкага табан этте. — Бар инде, егет! ...Кырда буран өермәсе куптарып, һавага очкыч күтәрелде. Җил очырган эре-эре кар бөртекләре ял итәргә теләгәндәй, Вәсиләнең битенә куна да, күз яшендә эреп, югала иде... Капка баганасына сөялгән хатын туңганын да тоймый, һаман кул болгый иде. Югыйсә озатыр кешесе дә күренми. Әллә мәхәббәте белән саубуллаша микән? Әнә ул, бу юлысы инде беркем белән дә бүлешеп булмый торган өр-яңа әрнүен җанга салып, китеп бара. Гыйнвар—апрель, 2002 Уен Егыл да үл: Тәнзилә гашыйк булды. Сөю учагында көл генә тузгый дигәндә, өр-яңадан дөрләде дә кабын ды. Сәрхуш ир белән яши-яши күңеле тәмам кипкән корыган һәм ул бүтән бернәрсәгә дә өметләнми, бер нинди үзгәреш тә көтми иде. Менә сиңа мә! Күктән аңа, йолдыз төсле балкып, кап-кайнар мәхәббәт инде. Иреннән аерылса да, "мин ирекле" дип туарылма ган, ун ел буе өй белән театр арасындагы сукмактан гына йөргән хатын өчен бу, валлаһи, шаккатырлык хәл иде. Аны сукмагыннан "сулга" каерырга теләүчеләр очрады, билгеле, очрады. Әмма берсе дә дөньясын чыра яндырып та яктырта алмады. "Мин тилмереп эзләгән чын ир заты бар микән соң? — дип тә шикләнә иде ул кайчакта.— Бардыр ул, тик аларны җитезрәк хатыннар эләктереп өлгергәндер шул инде",— дип тә уйлана иде. Бервакыт, кичке спектакльдән соң, аңа урта яшь ләрдәге бер ир кеше тагылды. Тәгәрмәчләре бозлы кар га ышкылып шыгырдаган сәләмә һәм салкын троллей буста кайттылар. "Сез бик килештереп уйныйсыз, ис киткеч талантлы актриса икәнсез",— диде әрсез ир. Аның мактавы туңмайны эретеп йөрәккә салган кебек тоелса да, Тәнзилә, әдәп йөзеннән, "рәхмәт" диде. Ислә ре китә синең талантыңа, яртылаш буш залга уйнап, телен салындырып кайтып килә менә... — Арыдыңмы, Тәнзилә апасы? "Арыдым дисәм, кулыңа күтәрәсеңме, әллә таксига утыртып җилфердәтеп кенә илтеп куясыңмы? Ә-ә, ке сәңдә җилләр исәмени? Алайса, саруымны кайнатып сорама! Артымнан ияр дип ялынып-ялварып чакырма дым әле сине!" Капыл гына сабыр төененнән чишелгән ачуы күк рәген кысса да, кычкырып әйтмәде, эченнән генә җен ләнде хатын. Озатулар көн саен кабатланды. Ир, аның театрдан чыкканын көтеп, ишек төбендә сагалап тора. Шул ук күренеш, шул ук геройлар, шул ук сүзләр. Төн. Суык. Икәү "шыгыр" көенә ыңгырашкан сәләмә трол лейбуста кайталар. "Такси тотар иде җүнле кеше. Инде ничәнче мәртәбә озата. Кесәсендә илле тәңкә акчасы да юк, ахрысы. Ник йөри хатыннар артыннан сөйрәлеп?.." Ир аның уен сизми, чын күңелдән зарлана: эшеннән кыскартканнар, аждаһа хатын да өйдән куа... Менә туры килә шулай ары сугылып, бире сугылып көн уздырырга... "Эшлә! Багана хәтле буеңны селкетеп йөрмә! Әнә тимер юлга барып вагон бушат. Акчасын сәгате-минуты белән түлиләр. Хәчтерүш..." Тәнзилә бу сүзләрен дә әйтмәде. Кеше иренә акыл өйрәтергә ни хакы бар әле? Ул да аның өметләрен акламый бит: бер тапкыр да өенә чәй эчәргә чакырмады, подъездда гына хушлашалар да, "тәмле йокы" дип аерылышалар. Хәер, җүнле ир чакырганны көтеп тормый, чәй куй дип кенә әмер бирә. Алай дисәң, моның әмер бирерлек хокукы да юк шул. Аз гына да юк! Көчсез, мескен, елак иргә кем буйсынсын ди! Театрдагылар да күрде Тәнзиләнең "ухажеры"н. Хатын-кызлар көнләшеп үлә язды бугай: чыш-пыш таралды, колак исе чыкты. Кара, безнең йомыкый нинди шәп мужикны каптырган! Кармагы үткен, янәсе. "Мужик", әйе, төскә-биткә чибәр: озын буйлы, чем-кара мыеклы иде. Каен-усак арасында адашып кына үскән төз наратларның берсе диярсең. Ләкин Тәнзилә: "Иптәшләр, бу матур, таза агач нигез корырга яраксыз, чөнки аның эче черек",— дип кычкыра алмый. Ике айлык гастрольгә китеп кенә котылды ул әлеге койрыктан. Үкенмәде, күңел кылларына чиертерлек ир түгел иде бу. Хәзер дә берәр хатын артыннан сөйрәләдер, мөгаен. Яки кемдер инде, аны жәлләп, түренә үк уздыргандыр. Нигә жәлләп? Бәлки, яратыптыр? Әллә дөньяда бөтен хатын-кыз да, Тәнзилә кебек, ир-атны иләктән илиме? Әллә барысы да, "чын ир" турында хыялланып, ялгызлык ятьмәсендә чәбәләнәме? Күпләр черек агачка да риза. Этмәсәң-төртмәсәң, ягъни "акча тап, гаиләңне туйдыр" дип бәйләнмәсәң, йөз ел да яши ул урман-йортында. Эшкуар Камил бөтенләй икенче камырдан әвәләнгән, "төнге таныш"ның нәкъ капма-каршысы иде. "Акча бездә бер капчык" дип мактанырга ярата, Тәнзилә уйнаган спектакльләрдәге һәммә артистка да чәчәк, тартма-тартма кәнфит өләшә, театр ишеге төбендә актрисаны көтеп махсус машина тора. Уңга-сулга чалшая-кылтая базардан авыр-авыр сумкалар да ташыйсы юк, җаның ни тели — казылыкмы, кыздырылган тавыкмы, җиләк-җимешме — китерелгән һәм суыткычка шыплап тутырылган. Тик... Камил үзе генә башка-күзгә чалынмый. Әйтерсең ул, оста бер режиссер кебек, пәрдә артыннан гына эш итә, ә монда сәхнәдә хатын япа-ялгызы, сөяркә ролен уйный... Чынлап та уйный, әмма театрда түгел, чынбарлыкта, тормышта. "Мин хатын-кыз белән йокларга сәләтсез,— диде беркөнне Камил.— Моны дус малайларга сиздерәсем килми, гарьләнәм. Кырык яшендә филтәң сүнсен әле. Син әйбәт хатын, шулар алдында кыйланыйк инде",— диде. Ике-өч тапкыр компания белән саунага, бассейнга бардылар. Әлбәттә, уйнарга тырышты Тәнзилә, бик тырышты, ләкин әлеге роль аңа атап язылмаган, артык төче, артык ясалма иде. Ичмасам, яндырса-көйдерсә икән бу "мәхәббәт уены!" "Тамагың тук, өстең бөтен, сиңа тагын ни кирәк, сораса — кияүгә чык",— дип орышты күрше карчык. Ул, Камил әйберләр китергәндә, Тәнзиләнең фатирын ачып-ябып кала иде. Яшәүне ит, он, бәрәңге белән генә үлчәгән һәм кайчан яратканын да оныткан әбигә ничекләр итеп "арабызда наз-сөю юк" дип аңлатсын? Язмыш кызганып кына корыган-кипкән күңел чишмәсен хис белән мөлдерәмә тутырырга уйладымы: "Көтәсеңме, мә инде, газаплан!" — дип әйтүе булдымы,— анысын төгәл генә әйтә алмый Тәнзилә,— әмма шунысы ачык: ул гашыйк булды. Юк дигән иде бит дөньяда чын ир-егетләр, бар икән алар, бар. Булмаса, һәрберсен энә күзеннән үткәргән һәм беркайчан да ялгышмаган сизгер җаны шул бәндәгә тартылыр идемени?! Ильяс абруйлы хастаханәнең баш табибы иде. Сәхнәдә егылып, тез капкачын авырттырган Тәнзиләгә театр директоры: — Ильяс Габдрәхимовка күрен, ул әйбәт хирург, сиңа ярдәм итәр,— дигәч, аксый-туксый аның янына китте. Табибның куллары йомшак иде, ул тез капкачын әкрен генә капшадысыйпады да, көлемсерәп: — Зарар юк, өч-дүрт сәгатьтән авыртуы басылыр, дару-май язам, кичкә сөртеп ят,— диде. Актриса рәхмәт әйтеп ишеккә таба юнәлгәндә генә, Ильяс: — Хәзер өеңә кайтасыңмы? — дип сорады. Тәнзиләне җитәкләп үк диярлек машинага кертеп утыртты. Юл буе, рульгә ята-авыша, мәзәк сөйләде ул. Бу хатын бигрәк җитди, әзрәк көлдерсәң, чырае яктырыр дигәндер. Җитдилектән битәр, әрсезлегеннән оялып куырылды Тәнзилә. "Үз хутым белән кайтам, мәшәкатьләнмәгез",— димәде бит, әз генә дә кыстатмады. Ильяс тез капкачына орыну белән, бармак очларындагы кайнарлык йөрәккә үрләде микән әллә? Әнә хатынны нәрсәдер яндыра, пешерә... — Мине чатта төшереп калдырырсыз,— диде ул,— өемә якын инде. Табиб, бишбылтыр танышлар кебек, үзен иркен тота иде: — Әһә, миннән котылмактамыни уең? Чәй дә эчермәс идеңме, ә? Син ялгыздыр бит? — диде. — Ялгыз да... — ... түгел дәме? — Фатирда ир-ат күреп гадәтләнмәгән, димәкче идем. — Шундый хатынны ялгыз яшәткән ирләрне каеш белән суктырырга кирәк. Керәбез чәй эчәргә! Тәнзилә Ильясның шаяртуыннан бераз языла төште, уе белән тиз генә фатир эчен күздән кичерде. Өй азмаган-тузмаган кебек... Урын-җир җыештырылган, кухня өстәлендә юылмаган касә кукраеп утырса гына... Гарипкә санаган төсле, Ильяс аны баскычтан җитәкләп үк менде. Чәй эчәм дигән кеше ашыга булып чыкты тагы, иртәгә шылтыратырмын, дип китеп тә барды. "Уф",— диде Тәнзилә, нәрсәдәндер котылгандай җиңеләеп. Ә иртән үзен аңламады: ишекле-түрле йөренә-йөренә көтте. Әйе, көтте, тилмереп-саташып аның шылтыратканын көтте. Ул үзен аңларга да теләмәде хәтта. Элек, берәр вакыйга белән бәйләнсә, акылы һәрнәрсәне җентекләп тикшереп, "ярый, ярамый"ларга бүлеп карый иде, ә бүген йөрәк тыю-тыелулардан кача-кача көтә, бары көтә генә иде. Кичкә табан ишек шакыдылар. Вәгъдәсез ирне уйлап кәефе төшкән Тәнзилә "күршедер" дип ачкан иде... ава язды, Ильяс! Кочагы тулы роза чәчәкләре! — Исәнме...сез! — диде хатын. Ир чәчәк белән пакетын сузды. — Якыннанрак танышабыз хәзер,— диде. Каушау белән сөенеч кушылып актрисаның башын әйләндердеме, ул чәчәкне сусыз вазага төртте, күчтәнәч салынган пакетны исә бер идәнгә, бер өстәлгә куеп маташты. Пәрәвез оясына эләккән чебен төсле чәбәләнде хуҗабикә. Кунак, җиңен сызганып, табын әзерли башлаган иде инде. — Мин дә буйдак,— диде ул.— Үзем ашарга пешерәм, үзем табак-савыт юам. Минем тәрбиядә песи белән эт тә бар әле. — Читендер, эшегез дә авыр. — Төрле чак була. Өйләнергә кирәк инде. Син соң, ничек, миңа кияүгә чыгар идеңме? Хатынның колагы да дулкынлана, ахрысы, шуңа ялгыш ишетә. Сәхнәдә уй, суфлерның кайбер сүзләрен аңламыйча калса, аптырамый, мәгънәсенә туры китереп, җөмләне үзенчә төзи. Ә бу сиңа сәхнә түгел... — Нәрсә дисез, Ильяс? — Өр-яңа тормыш башларга миндә көч җитәрлек, балалар үскән, берсе кияүдә, озакламый малай да өйләнер. Аларның миңа үпкәсе юк, әниләрен биш ел элек җирләдек. Кияүгә чык миңа... Менә шулай сүзләр ташкынына күмде Ильяс, батар дип тә борчылмады һәм, үз күчтәнәчләре белән сыйлангач, "мин хастаханәдә кизү" дип, эшенә йөгерде. Төн йокламады Тәнзилә, ирнең тәвәккәллеге аны бихуш иткән иде. Чын ирләр айлар-елларга сузмый, арканны көне-сәгате белән ишә. Бер-берсе турында яши-яши белерләр, алай кызыграк та әле ул. Иртәгесен Ильяс шылтыратты. — Хәзер машина җибәрәм, утыр да кил, сагындым, — диде. Хатын очып барды һәм өч сәгать көтте. Шәфкать туташы гаҗәпләнде: "Ул бит операция ясаячагын кичә үк белә иде, сезне ник вакытсыз чакырды икән?" — диде. Аның каруы көтүнең газапларын ир бер карашы белән юып төшерде. Гафу үтенмичә генә: — Ачуланма, көттердем,— диде.— Киттек. — Кая? — дип сорамады Тәнзилә, аңа барыбер иде. Ильяс аны ике катлы йорты белән таныштырырга алып килгән иде. Мәрмәр баскычлардан менгәндә, тез буыннары калтырады: аяк астында боз диярсең,ц шоп-шома, тип-тигез, дөрес басмасаң — шуасың да китәсең. Йа Хода, төшендә дә мондый йортны күргәне юк иде. Бу иркенлек, бу киңлек! Санасаң, бүлмәләрнең исәбен югалтырсың. Ул диван-кәнәфиләрнең затлылыгы, ул тәрәзә пәрдәләренең матурлыгы! Ә Тәнзиләнең фатиры? Эт оясына охшаган: бәләкәй, тар. Аягына элгән йомшак чүәген өстерәп, хуҗа артыннан атлаган хатын, бер яктан, байлык эченнән саркыган матурлыкка соклана, икенче яктан, аңардан курка да иде. Кая басарга, кая утырырга белмичә җөдәде: күргәзмә залындагы кебек, бернәрсәгә дә кагылырга ярамыйдыр кебек. — Тартынма, үз өендә дип хис ит,— диде Ильяс.— Мин саунаны кабызып киләм. Юк, ул үз өендә кыланганнарны кылана алмый монда. Шап итеп диванга ава алмый, дөбер-шатыр урындык күчерә алмый... Әнә бит, нәфис күн белән тышланган диван аңа карап шәрран яра: "Миңа утырма, мин кыршылам!" "Миңа да, миңа да төртелмә,— диешә кәнәфиләр.— Без дә кыйммәтле күннән!" Идәненә хәтле кисәтә: "Каты басма, чүәгеңне лыштырдатып атлама, имән паркетның ялтыравыгын бозасың!" Тәнзилә, аптырап, диварга сөялгән иде, гәүдәсен корт чаккандай турайтты. Алтынсу төсләр йөгертелгән обой сыдырылмагае! Бәлки, аш-су бүлмәсендә үземне иркенрәк тотармын, дип (хатын-кызның законлы урыны бит) анда кергән иде, кызгылт паласта, тәпиләрен сузып, ак мәче йоклый. "Артык җәелмә, биредә мин хуҗа",— дигәндәй, сыңар күзен генә ачып карады да кире йомды. — Чәй куясыңмы? — арттан Ильяс куып җитте.— Краннан агызма, әнә теге савытта чишмә суы бар. — Соңрак эчәрбез,— диде Тәнзилә.— Мин сусамадым әле. — Мине сагындыңмы соң? Сагыну сусаудан көчлерәк.— Ир аны кочакламакчы иде, хатын читкә тайпылды. — Бигрәк тиз... — Нәрсә "тиз?" — Безнең якынаерга маташуыбыз,— диде Тәнзилә, кызарып. — Мин тимерне кызуында сугарга яратам. Ишектә күренүгә үк сиңа "минеке" дип тамга суктым инде. Әйләнәм! — Ә минем теләк чутланмыймы? — Күзләреңнән укыдым, син дә миңа гашыйк. Нигә ояласың? Оялма! "Сайра, тал ботагын сындырганчы сайра, сандугач",— дияр иде хатын, каршысында башка бер тел бистәсе чиләктән иләккә су бушатса. Ә моңа ышанырга йөрәк үзе куша. ...Түгелмәсен дип, бәхет савытын сак кына күтәреп өенә кайткач та, йокламыйча уйланып ятты Тәнзилә. Ильяс күркәм ир булачак, ягымлы, игъти барлы, тырыш. Күр, нинди чибәр йорт та төзегән. Моңарчы өйләнмәве генә сәер. Югыйсә шәһәр тулы хатын-кыз, берсе очрамаса, икенчесе очрар иде. Күрәсең, Тәнзиләнең насыйбын саклаган Ходай, һәм, көне җиткәч, икесен кавыштырган. Ильясны бары тик ул гына, ә аны бары тик Ильяс кына бәхетле итәчәк бит! Кешеләр кебек парлашып кунакка, концерт-театрларга йөрерләр. Ялгыз башың дуслар арасына да бик сыймыйсың. Шуңа күрә мәҗлес-бәйрәмнәргә дә ихластан чакырмыйлар. Ирле хатын, юан булса да, инә тишегенә сыя, ирсез хатын, ябык булса да, сыймый икән шул. "Тимерне кызуында сугарга яраткан" кеше, гаҗәп, атна буе күзгә чалынмады. Бәла-казага тарымады микән, дип пошынган Тәнзилә аның эшенә шылтыраткан иде, чит илдә, ун көнлек командировкада, диделәр. Хатын бик сәерсенде. Ерак юлга җыенганда ярты кәлимә сүз әйтергә, һичьюгы, шылтыратырга вакыт тапмады микәнни?! Әле үзләре җитди адым ясамакчылар. Кайткач, килер, билгеле, ә Тәнзиләгә нәрсә дияргә? Үзен ничек тотарга? Үпкәсен белдерергәме яки битараф кына: — Кайда югалдың? — дияргәме. Ильясның кайтыр көннәре якынлашкач, ул дус кызыннан киңәш сорарга уйлады. Асия кешенең бикле күңеленә оста гына ачкыч яратучы журналист иде, Тәнзилә бутала-бутала нәрсәдер аңлатырга тотынгач: — Син аның холкын һәм хатын-кызга мөнәсәбәтен белмисең, белсәң, утлы табада биемәс идең,— диде.— Кая адресы, әңгәмә оештырабыз, шунда барысын да ачыкларбыз,— диде. Өч көннән Асия дустына өй ачкычы белән блокнот тоттырды. — Кичә кайтты сөеклең. Мин киңәшмәгә чабам, өстәлдә кампитр көйләнгән, син күчереп бастыр әле. Сөйләшү кызык кына чыкты, әрәм итмим, гәзиттә бастырам,— диде. Болай дөрес тә булмый инде... Асия аша Ильясның серен ача, имеш. Барыбер "бастырам", ди бит. Блокноттан укымаса, гәзиттән укыр иде Тәнзилә. Үзе сөйләгән, яшермәгән, димәк, дөньяга чыгарырга ярый, шул исәптән Тәнзиләгә дә белергә ярый... Асия табибның эшенә артык кагылмаган иде. Гомерендә меңгә якын операция ясаган... Хуш, әйбәт. Чү, гаилә турында нәрсә ди? "Ир баш, ир хуҗа, аның һәр сүзе — закон". Үтәлерлек икән, көн дә бер закон төзеп куйсын. Ә менә монысы Тәнзилә интегеп эзләгән сорауга җавап. "Өйдә хатын-кыз — иренең күләгәсе. Аңа таләпләрем: күп сөйләшмәсен, каршы дәшмәсен, ачулы чыраен күрсәтмәсен, дык-дык басып йөрмәсен һәм беркайчан да минем белән бәхәсләшмәсен..." Кинәт актриса үзен кабат Ильясның хан сараенда итеп күрде. Мәрмәр баскыч, зиннәтле җиһазлар, бәллүр савыт-саба... Ул, кымшанырга да куркып, бер читтә утыра. Идәнгә басса — паркет бозыла, диванга төртелсә — күне кыршыла, суласа — түшәмдәге затлы люстра селкенә... Әнә Ильяс кайтты. Ярты төн бит инде, кайда йөрде икән? Юк, сорамый, юк, бәхәсләшми Тәнзилә. Ярамый, ярамый, күләгә генә ич ул! Күз алдына китергән күренештән хатын көлеп җибәрде. Кире авызын җыялмады, аңарда көлү өянәге кузгалган иде. Бу көлүдә җанның авыртуы да, газап та бергә укмашты. Дерелдәгән бармаклар ялгыш кампитрның башка төймәсенә баскан иде, экранда робот-кеше пәйда булды һәм инглизчә, чәт-чәт килеп, аны битәрләргә кереште. "Әллә башың эшләмиме?" дигәндәй, чигәсен дә боргычлады. Аннан кызу-кызу нидер язды да: "Укы",— дип, шуңа төртеп күрсәтте. — Ильяс түгелсеңдер лә, бәйләнмәде,— диде Тәнзилә.— Син хаклы, ялгыштым. Бәхәсләшмим бит инде, тик кенә торам. Хатын, урындыгыннан егылып төшеп, идәндә тәгәри-тәгәри көлде. Аңа ничек тә елыйсы килү теләген басарга кирәк иде. Җ ә з а ...Авылда ир белән хатын аерылыша. Йорттагы мал-мөлкәтне, кашык-тәлинкәсенә кадәр санап, бик тиз бүлешә болар, һәркем үз өлешен үзенә ташып та куя. Тик бер җан иясенә генә: "Минеке, кулыңны сузма!" — дип чытырдап ябышучы күренми. "Артык кашык" — яшь ярымлык малай ни атасына, ни анасына сыймый, бәхетсез нарасыйны туп кебек анда-монда типкәләп йөртә башлыйлар. "Син ал,—ди хатынына ир.— Миңа ул кирәкми. Тудырган анасы баксын". Ә хатын бүтән ялганмаслык иттереп кырт кисә: "Миңа нәрсәгә синең имгәгең! Яңадан кияүгә чыгып, алма кебек балалар табам әле мин. Үзең ал!" Бу хәбәр, җил белән бергә йорттан йортка таралып, күрше авылга да барып ишетелә. Сатучы Сәмәния кибетен бикли дә, сулуына кабып, өенә йөгереп кайта. — Карале, Хәким, дим, фәлән-фәләннәрдә читкә кагылган бала бар икән, әйдә, уллыкка алыйк шуны! Безнеке юк бит инде, булмас та инде. Үзебезнеке дип сөеп-яратып үстерербез,— ди ул иренә. Хәким берсүзсез ризалаша. Җитештә яшиләр, ник алмаска ди! Бала — өй бизәге ич. Тормышларына ямь өстәлер, ичмасам. Ирле-хатынлы ат җигеп күрше авылга китәләр. "Йөрәгеннән өзелгән бит, әнкәсе бирмәс",— дип юкка гына юл буе борчылып бара сатучы Сәмәния. Хәким дә: "Ир бала атага якын, атасы улыннан җиңел генә баш тартмас",— дип, урынсыз шикшөбһә кузгата. Ябык, чандыр малайны, өстендәге керле күлмәген дә алыштырмыйча, сөенә-сөенә Хәким белән Сәмәниягә тоттырып җибәрәләр. Нәгыйм яңа әти-әнисенә кайтканда ук ияләшә. Бала сөяргә тилмергән кулларның җылысын йөрәге белән тойган нарасый шушы ике кеше өчен кадерле һәм бердәнбер булачагын алдан ук сизә бугай. Чынлап та, ирле-хатынлы аны яратып-иркәләп туялмыйлар. Яратмас җиреңнән яратырсың шул! Түгәрәк йөзле чибәр малайның акылына, зирәклегенә бөтен тирә-күрше шакката. Биш яшендә Нәгыйм, йөгән күтәреп, әтисе янына атлар карашырга йөри, абзар ишеген ачып аларны үзе чыгара, үзе кире куып кертеп яба. Шуклыгы белән башка балалардан аерыла ул. Әйтик, аякларын салындырып сиртмәле кое бурасына тотынып атына, әтисе кое өстен авыр капкач белән томаласа, малай җайлы гына куптарып ташлый. "Бәладән башаяк" дип, Сәмәния, эшкә киткәндә, иртән бердәнберен күрше Рәис абзыйларга тапшырып калдыра. Анда алты бала, олыраклары, бигрәк тә Кадрия исемле кызлары, Нәгыймгә күз-колак булыр, ди. 9 яшьлек Кадрия исә малайны зирәклеге һәм тапкырлыгы өчен үз итә. Нәрсә генә яшерсәң дә, Нәгыйм шул әйбернең кайда икәнен әйтә. Кайчакта кызның бу ачуын да китерә. Геләнгелән ялгышмыйча әйтеп торгач, эзләп интекмәгәч, уенның кызыгы бетә бит. Коточкыч фаҗига буласы көнне урамдагы бала-чага тау астында уйный. Кызлар, чокырлар казып, чәчәк күмә һәм бәләкәйләрдән шуларның кайсысына чәчәк салынган, кайсысы буш икәнен әйтергә куша. Аста — балалар, ә өстә бульдозер эшли, тауны урталай кисеп юл яралар... Аңа берсе дә күтәрелеп карамый, һәркемнең уенда бер нәрсә: кем җиңә? Әлбәттә, зирәк Нәгыймгә тиңнәр юк, ул "монда — чәчәк, монда — буш" дип, чокырларга бармак белән генә төртә. "Бар, кайтып кит әле, син гел беләсең, синең белән кызык түгел",— дип, Кадрия малайны пырылдатып өенә куа, ә Нәгыйм китми, аяк терәп карыша... Шау-шу, чыр-чу белән бульдозер актарган алагаем зур кантарның аска очуын күрмичә дә калалар. Барысы да куркышып ян-якка сибелә. Нәгыйм өлгерми, кантар аны сытып, җиргә сеңдерә. Олыраклар юлга табан чаба, ә аннан арбасына балчык төягән трактор төшеп килә. Кул селкеп туктаталар. Кадрия тракторчыны таный: Нәгыймнең үз әтисе — Әнис абый. Кайчандыр бәгырь кисәгеннән ваз кичкән, ә соңыннан аның ничек үскәнен читтән генә күзәтеп, уфтанып һәм үкенеп йөргән ата, балчык өеме астында калган баланың үз улы икәнен ишеткәч, акылдан шашарга җитеп, куллары белән туфракны казырга керешә. Ул арада авылга хәбәр оча, ат чаптырып Нәгыймнең икенче әтисе дә килеп җитә. "Ике әти нишләр икән? Малайны кайсы алып китәр икән, дим. Бала гына булсам да, шуны уйлыйм,— дип сөйли Кадрия бүген.— Әле кулы белән казып, әле кәйлә белән чокып Нәгыймне астан тартып чыгарган Әнис абый, бер мәлгә үле гәүдәне нишләтергә дә белмәгәндәй, чайкалып басып торды да, тораташка әйләнеп, телдән язган Хәким абыйның беләгенә китереп салды. И ул Сәмәния апаның тилерүләре! Безгә керә дә: "Ник минем бердәнберем үлде соң?! Сез алтау әнә, алтыгыз да исән",— дип үкерә-үкерә елый". Кайчандыр: "Миңа нәрсәгә синең имгәгең, яңадан кияүгә чыгып алма кебек балалар табам әле мин",— дип кәперәйгән Хәтирә хатын, әйе, бүтән кияүнең кочагына чума. Ходай аңа кыз бала бирә. Тик үсә-үсә баланың акылга сайрак икәне ачыклана. Тагын да үсә-үсә шунысы да беленә: кыз тиктомалдан котырына, тузына башлый. Ашау белән йоклаудан гайре кыл да кыймылдатмаган таза гәүдәле әзмәвер кыз белән Хәтирә апа нигәдер авылдан үзәккә күченәләр. Беркөнне Кадрия акырган-бакырган тавышка сискәнеп уяна. Урамда берәү кычкыра, аның кычкыруына ниндидер дөпелдәүләр дә кушыла. Ул капка төбенә йөгереп чыга. Урам уртасында ике хатын сугыша. Хәер, сугышмыйлар, яшьрәге йодрыгы белән олырагының аркасын дөмбәсли. Дөп тә дөп, дөп тә дөп... Хәтирә хатынны әзмәвер кызы кыйный, юк, кызы түгел, җәза кыйный... Ходай җибәргән җәза. Ых яшь чаклар, яшь чаклар, кесә тулы борчаклар... I. Төнбоек Җәйнең иң матур көне иде. Без чират көтүенә чыктык. "Без" дигәнем, ике малай, өч кыз. Бишебезгә дә унике-унөч яшьләр чамасы. Арада бер генә олы кеше дә юк. Шуңа күрәдер өйдәгеләр: "Карагыз аны, уен белән мавыкмагыз, көтүне дүрт яктан да ныгытып саклагыз",— дип, колакка киртләп озатты. Сарыклар утлыйсы болын авылдан ерак түгел, әмма без таптала-таптала үләне сирәкләнгән җирне өнәмәдек, көтүне куып, өч чакрымдагы урыс авылы ягына табан китеп бардык. Ирек тәмен сизгән күңелләр монда гына сыймый, әллә кайларга ашкына иде шул. Бер-беребез белән узыша-ярыша йөгереп кенә барыр идек тә бит, сарык-кәҗә токымын "чабуга ябыштырганнар". Сарыгы ярый әле аның, ә менә кәҗәсе... Бер карыйсың — бар ул, икенче карыйсың — юк! "Иярегез" дип нинди телдә аңлатадыр, артыннан сарыкларны да тезеп алып китә. Көтүнең бу "дошмани өлеше"н саклау малайларга йөкләтелде. Үлән чемченгәндә башларын күтәреп тирә-якка күз тәгәрәткән хәйләкәр сакалбайларга "һайт" дип кенә кычкыра алар, тегеләр шунда ук сарыклар арасына яшеренә. Көтү белән сәяхәт итә-итә, без бер күл янына килеп җиттек. Ул, кемнеңдер күзеннән яшеренгән сыман, бөдрә талларга уралган, тып-тын су өстендә балыклар сикерешеп уйный иде. Яр читендә иске көймә тора. Күптән урыныннан кузгалмаган бугай, төбе ләмгә баткан. Малайлар су коенабыз дип әтәчләнгән иде, ярдан ике адым атлауга, кикрикләре шиңде: күл тирән иде. "Төпсез, төпсез",— диеште алар. Йөзә белүләре дә чамалы иде, күрәсең. Сарык-кәҗәләрне куа-куа, бәлки, юлыбызны тагын дәвам итәр идек, мин күлнең нәкъ уртасында ялгыз төнбоек күрдем. Балыклар, сикереп уйнаганда, койрык очы белән су чәчрәтте микән, чәчәкнең таҗларында көмеш тамчылар җемелди. — Алып бирегез! —дидем мин, аңа бармагым белән төртеп. Күлнең тирәнлеге дә, малайларның йөзү-йөзмәүләре дә "нипачум" миңа. Алып бирегез, бетте-китте! Арадан бер малай минем теләкне үтәргә теләде, көймәне урыныннан кузгатып, суга этеп төшерде. — Нишлисең, аның төбе тишек! —дип кычкырдылар аңа. Чынлап та, көймә тишек, аны, мөгаен, шуңа ташлап та калдырганнар иде. Ә үзсүзле малай гүя тавышларны ишетмәде, көймә эченә сикерде. —Тукта дип әйт, кермә дип әйт, бата бит хәзер, бата! — диде кызлар, мине күлгә табан әткәләп. — Юк, алып бирсен төнбоекны! — дидем мин, аяк тибеп. Сарык-кәҗә онытылды, әниләрнең кисәтүе җилгә очты, без яр буена җыелып тамаша кыла башладык. Малай кулы белән ишә-ишә эчкә кергән саен, көймә тишегеннән саркып су тула иде. Их, борыл диясе иде дә... Шулай дип эчемнән генә кычкырам да инде: "Боры-ыл!" Эчемнән генә шул, тыштан сиздермим: көлемсерәп басып торам. Күлнең уртасына җиткәндә, көймә яртылаш су "эчкән" иде инде, көтүдәшләрем миңа кырынкырын карап куялар, янәсе, таш бәгырь икән син. Малай, ниһаять, үрелеп төнбоекны өзде. Аңа ярдагылар: — Тизрәк кыймылда, батасың! — дип акыралар. Көймәне, чынлап та, күл төпкә суыра. Кемдер шатыр-шотыр тал чыбыгы сындырырга кереште, кемдер бау кисәкләре табып килде. Алайболай була калса, тал чыбыклары ыргытып, бау сузып батырны коткарырга уйлыйлар. Шунда гына минем йөрәккә курку оялады. Төнбоек өчен кеше батып үлсә... Бөтен авыл сиңа нәфрәт белән караса... Без бит инде яхшы белән яманны аерыр яшьтә. Батыр малай бата-чума барыбер күлдән чыкты. Аның йөзендә курку юк иде, тыйнак кына елмаеп, төнбоекны миңа сузганда, безнең карашлар очрашты да, ул кызарып күзләрен түбән иде... Бик күп еллар узгач ишеттем: "Мин ул чакта аның өчен батып үләргә дә риза идем",— дигән батыр. Баксаң, төнбоек өзгән малай сиздермичә генә миңа гыйшык тотып йөргән икән. И үсмер чакның гөнаһсыз мәхәббәте! Синең якты сагышың, алсу чәчәкләргә сибелеп, төнге күкне бизәгән йолдызларга ягылып, үзәкне өзгән сандугач сайрауларына күмелеп калды... Ә кәҗә-сарык, яр буендагы ыгы-зыгыдан файдаланып, авылга элдергән. Шаккаткан халык: әле моңарчы кояш чәчрәп торган көн үзәгендә көтү кайтканы булмаган. II. Орган 1984 ел иде. Гаиләне ишәйтеп яшәп ятабыз. Инде тәпи басарга маташкан кызыбыз Чулпан бар. Әлегә үз куышыбыз юк, фатирдан фатирга күчеп интегәбез. Бала белән беркемнең дә тотасы килми. Йортсыз-җирсез кешене соңгы елларда "бомж" диләр, бәрәч, безнең яшь гаилә дә ул чакта "бомж"лар армиясен тулыландырган түгелме соң?! Ләкин безнең матди хәлебезгә исебез китми. Яшьлекнең җегетлеге инде ул ис китмәү! Картлык кына әнә гел сыкрана, аңа һаман җитми. Беркөнне миңа юлыннан адашкан бал корты кебек бер уй бәйләнде. Орган тыңлыйсым килә! Бу музыка инструментының тавышын телевизордан ишеткән идем. Аның аяклы бер клавиатурасы гына да тавыш күләме буенча симфоник оркестрга тиң икәнен белгәч, шаккаттым. Иң борынгы орган Ригада, имеш. Кемдер моны мине котыртыр өчен генә әйтте бугай әле. Күрәсең, уй-хыялымны эчемдә генә сакламыйча, бүтәннәр белән дә уртаклашканмындыр. (Бу начар гадәтемнән бүген дә котыла алмыйм.) Мин исә, үз чиратымда, ирем Рифкатьне "котырта" башладым. Әйдә, мәйтәм, Ригага барып орган тыңлап кайтабыз. Ул, шаяртмаганымны аңлап, шунда ук контратакага күчте. Контратакасы да дәлилле иде: "Акча юк, паспортта прописка, ягъни тору урынын күрсәтә торган билге юк, ансыз бернинди кунакханәгә дә урнаштырмаячаклар". Шуларны уйлагач, романтика утын сүндереп, кыршылган иске диваныңа менеп ят та йокла бит инде. Тик "юк"ка "тук" булып утырган мин түгел шул. Язучылар берлегендә ул вакытта прозаик Мөсәгыйть Хәбибуллин җаваплы секретарь вазифасын башкара иде. Бигрәк киң күңелле һәм юмарт җан иде. "Мөсәгыйть абый, акча ягы такыррак, әзрәк ярдәм күрсәтмәссезме?" — дисәң, матур йөзен бер генә дә үзгәртмичә: "Әйдә, гаризаңны яз",— дия иде. Аңардан соң бүтәннәр дә эшләде, акча дисәң, чырайлары карала иде. Үз кесәләреннән бирәләр диярсең, валлаһи! "Мөсәгыйть абый, үлеп Ригага барасым килә, мәйтәм." "Кем каршы соң, бар, дөнья күреп кайт, язучыга кирәк ул,— диде секретарь һәм, көчәнмичә генә: — Билет бәясен үзебез түләрбез, яз гариза",— дип тә өстәде. Әй сөенгәннәрем! Җитмәгәнен дуслардан бурычка алдым. Хәзер паспорт ягын гына көйлисе. Университетта без Мидхәт Садыйков дигән егет белән бер группада укыдык. Мидхәт белән Рифкать дуслар, икесе дә Чүпрәледән, икесе дә бер-берсенә охшаган: тулы битле, киң җилкәле мишәр балалары. Күзләре дә кысыграк өстәвенә. Мидхәткә шылтыраттым. "Паспортында яшәү урының язылганмы?" — дип сорадым. "Язылган",— диде. "Өч-дүрт көнгә генә биреп тормассыңмы икән?" — дидем. "Нишлисез минем паспорт белән?" — дип төпченмәде, рәхмәт яугыры. "Рифкать син булып яшәп алсын әле",— дигәч, көлде генә. Сеңлем Фәния белән безнең йөзләр охшаш. Аның паспортында адресы күрсәтелгән. Барысы да нормально, урыс әйтмешли, тик "Рифкать-Мидхәт" Казан, ә мин "Нәбирә-Фәния" Аксубай кешеләре булып чыгабыз инде. Әһә, акча белән паспортлар табылды, билет кирәк. Танышлар ярдәмендә анысын да кулга төшердем. Кыскасы, Рифкатькә кире чигенергә урын калмады. Бу сәяхәт турында туганнарга да, әти-әниләргә дә ләм-мим. Ярый телебезне тыйганбыз, җил куып йөрмәгез дип җибәрмәсләр иде. Поездда бер марҗа әби: "Кай тарафларга, нинди максатлар белән юл тотасыз?" — дип төпченгәч, орган тыңларга дигән идем, ник әйткәнемә үкендем. "Әй җүләрләр, әллә акчагыз кычытамы?" — дип әрләде карчык. Мәскәүләрне урап-урап Ригага килеп төштек. Вагоннан чыккан пассажирларны тиз-тиз генә карчык-корчык эләктерә, вакытлыча фатирга кертәләр икән. Без, башны горур гына күтәреп, алар яныннан узып киттек. Имеш, кунакханәгә урнашабыз, имеш, безнең пичәт сугылган паспортларыбыз кесәбездә. Ә кунакханәдә кыска һәм аңлаешлы иттереп: "Бездә фәлән-фәлән илләрдән зур делегатлар җыелды, буш урын юк!" — диделәр. Икенче, өченче кунакханәләрдә дә колач җәеп каршы алучы күренмәгәч, кире вокзалга элдердек. Анда инде бер әби генә басып тора, сайларга мөмкинлек калмаган иде. "Сез ирле-хатынлымы?" — диде ул. "Әйе",— дидек. "Сездән бер төнгә 4 сум,— диде әбиең.— Бездә шундый тәртип, кая, паспортларыгызны күрсәтегез". Паспортларны суздык. "Садыйков",— диде карчык, иҗекләп укып. "Гыйматдинова",— диде, тагын иҗекләп. Аннан соң әле Рифкатькә, әле миңа күзлек астыннан гына сынап карады да: "Сездән бер кичкә 8 әр сум",— диде. "Ничек инде алай! Хәзер генә 4 сум дидегез ич! Нишләп кинәт кенә бәяне үзгәртәсез?" — дидем. "Сез дә мине алдап маташасыз бит,— диде карчык,— ирле-хатынлы кешеләр загста язылыша, аларның фамилияләре дә бертөрле була. Сез — сөяркәләр! Ә андыйлардан мин икеләтә түләттерәм". "Юк, сез ялгышасыз, без ирле-хатынлы!" — дип исбатлау файдасыз иде. Кичкә каршы урамда басып калмассың бит инде, карчыкка иярдек. Ул безне ванна белән янәшә бүлмәдә йокларга яткырды. Төне буе бозык краннан тып-тып су тамды, йокының рәте булмады. Барыбер мин бәхетле идем. Хыялыма ирешәм: орган тыңлыйм! "Вәт тиле, вәт җүләр", — дим бүген, ул көннәрне искә төшереп, һәм шунда ук үз-үзем белән бәхәсләшергә керешәм: бер дә җүләр түгел әле, "все в норме", мин үз акылымда! Менә хәзер ул без "авышкан": акча дип, мал дип, дөнья куабыз, күңелдә сөенеч-шатлыкларга урын тар, чөнки рухыбыз сынык, җаныбыз сыкраулы... Хәтта яшьләр дә, яшәүнең кызыгы бетте, диләр. Ни хәл бу, йә? Шундый матур дөньяга туганыңа шөкрана кылырга кирәк ләбаса! Иртән чәй эчтек тә Рига урамнарына чыгып киттек. Диварлары дымсу һаваны үзенә тартып төссезләткәндәй Рига соры, әмма бай архитектуралы гүзәл шәһәр иде. Сораша-сораша орган куелган бинаны эзләп таптык. Ләкин... аның ишегенә "ремонтка ябылды" дигән белдерү эленгән иде. Тирән мәгарә төпкелләреннән күтәрелгән, диңгез дулкыннарын һавага чөеп ярга бәрелгән, тау түбәсеннән кар ишелгән тавышларны хәтерләткән орган мине көтмәгән иде. Хыялым ишелде... Ерак чакрымнарны якын итеп килгән идем югыйсә. Хәзер кайбер фанатиклар: "Мөселман бәндәсенә музыка коралларында уйнарга да, тыңларга ярамый",— диләр. Гөнаһ, диләр. Мәгънәсез, әдәпсез, оятсыз җыр-көйләрне, әлбәттә, тыңлау — гөнаһ, чөнки алар күңелне каралта, психикага начар тәэсир итә, бозыклыкка өнди. Күңелеңне йомшарткан, күз яшьләреңне тамыздырган, рухыңны сафландырган җырда нинди гөнаһ булсын икән?! Әйтик, татарның бәгырен актарган "Карурман". Иваново шәһәрендә яшәгәндә мин аны биш-алты мәртәбә кинотеатрда тыңладым. Ниндидер пүчтәк кенә фильм алдыннан Татарстан турында ун минутлык документаль фильм күрсәтәләр иде. Анда Республика турында сөйлиләр. Беркем дә Татарстан белән кызыксынмый, залда тавыш, сүгенү, хихылдап көлү... Кинәт кадрлар алмашына, Илһам Шакиров "Карурман"ны җырлап җибәрә. Ни гаҗәп, Иваново урыслары, яше-карты, тынып кала, бая гына әшәке итеп сүгенгән телләр гүя могҗиза белән йозакка бикләнә... Бу җырның моңы күпләрнең бәгырен айкап ташлыйдыр. Йә, безне елаткан "Карурман"ны ничек гөнаһ дияргә мөмкин?! Борыннар салынса да, экскурсия автобусына утырып ике сәгать Риганы әйләндек. Ресторанда утырдык. Ашау-эчү кыйммәт, әмма рәхәт: официантлар ягымлы. Кичкә кайтып китәргә ниятләдек, чөнки акча кабыргага төртә, сөяркәләр булмаган килеш сөяркә исеме күтәреп, фатир өчен икеләтә бәя түләттергән карчык белән хушлашырга вакыт. "Буш кул белән кайтуы уңайсыз, мин егетләргә авыз иттерергә Рига бәлзәме алыйм әле",— диде Рифкать. Җәелеп-таралып урамнан татарча сөйләшеп барабыз (искәртәм: ул елларда Казанда татарча сөйләшергә куркалар иде), бәлзәм боларның кайсы кибетендә сатыла икән, дибез. Артыбыздан озын буйлы, мәһабәт гәүдәле чибәр генә ир-егет куып тотты да адымын әкренәйтте. Әзрәк безнең сөйләшүне тыңлап "ләззәтләнгәч", саф татарча: — Әнә теге кибеттә бәлзәм күп,— диде, урамның каршы ягына төртеп күрсәтте һәм, өч-дүрт сикерүдә, безне узып та китте. Без авызыбызны ачып карап калдык. Пәрәмәч, Ригада татар очрады! Пәрәмәч! Бүген шик-шөбһә уянды әле миндә: бу кеше язучы Зәки абый Зәйнуллин иде микән әллә?! Зәңгәр джинсы чалбардан иде. Зәки абый, элеккеге хәрби, Ригада яшәгән. Бүген ул Мәрҗани мәчете янындарак — аерым йортта тора. Яңа капка эшләткән. "Хәләл ризык" кибетенә барганда, мин әлеге капка каршында туктап сокланып карап торам. Хуҗасы кебек биек һәм нык капка! Әй, бар инде дөньяда гаҗәеп кешеләр! Кайчакта матур капка төбендә горур кыяфәтле хуҗа үзе дә күренә. "Ригада безгә очраган татар сез түгел иде микән?" — дип, әллә ничә мәртәбә сорарга уйлыйм да, сорамыйм. Кайбер нәрсәләрнең серле табышмак булып калуы хәерлерәк. Күп белсәң — тиз картаерсың, дигән мәкаль дә исемдә. Кемдер: "Уналты-унҗиде елга сабыр итсәң, органны үзебездә — Казанда тыңлар идең",— дияр. Зур концерт залында тыңладым мин аны, әйе, тыңладым. Ләкин күңел очынмый, күңел суынган, теге чактагы романтика күгендә йөзгән хатын юк иде инде... III. Гөмбә тәүбәсе Быел Сабадагы журналист дустым Гөлсинә җир җиләге җыярга чакырды. Аның белән икебез дә бер камырдан әвәләнгән икән: буш чиләкләрне беләккә асып, табигатьнең матурлыгына сокланып, тәгәрәп аунарлык тау битендә дөньяны тамаша кылабыз. И җиләк, и җиләк! Аллаһының кодрәте, аяк асты кыпкызыл. "Басма, сытасың",— дип пышылдый җиләкләр. Ә халык тауны сарган, баш күтәрмичә чүпли дә чүпли. Ә безгә — кәҗәсе түгел, мәзәге... Олы апам Фәнүзә белән ел саен туган авылым Карасуда гөмбә җыябыз. Гөмбә чоры җитүгә, күңел кытыклана башлый. Югыйсә аның да, минем дә авыз тутырып гөмбә ашыйсыбыз юк. "Мәгез" дип, коштабагы белән алдыбызга куйсалар да, исебез китмәс иде. Әлеге дә баягы — "кәҗәсе түгел, мәзәге". Гөмбә җыю кызык шөгыль ул. "Ак эшләпә" каядыр яфраклар астында посып утыра, кыскасы, синең белән качышлы уйный. "Ау-у, мин монда, мин монда",— дип чытлыкланып көләдер сыман үзе. Син таягың белән сак кына яфракларны этә-төртә эзлисең. Эчеңнән генә: "Күрен, чукынчык",— дип ялварасың. Ә инде тапсаң, гөмбәнең дымсу такыр башына кунган яфрак кисәкләрен әкрен генә сыпырып төшерәсең, ләкин кисеп тырыска салырга ашыкмыйсың. Иң рәхәте — күзгә-күз очрашу ләззәтен кичерү бит. Мин ак гөреҗдәләрне генә таныйм, бүтәннәргә гыйлемем җитми. Без, татар балалары, гөмбә ашап үсмәдек шул. Таныган тәкъдирдә дә кагылырга кыймас идем. Моннан ары җирдә үскән гөмбәгә тырнак белән дә чиертмәм дип тәүбә иттем чөнки. Ул болай булды. Ветеринария институты шәһәрчегендәге ике катлы коммуналкада яшәп алдык без. Өч бүлмәдә өч гаилә, коридор, юыну урыны, кухня — уртак. Күршеләребез чуаш һәм урыс нәселеннән. Нәкъ мәзәктәге кебек: яшәгәннәр, ди, урыс, чуаш, татар... Күршеләрнең кыш буе өстәленнән тозлы кыяр, тозлы кәбестә, тозлы гөмбә өзелми. Бигрәк тә пенсиядәге баба Катя гөмбәгә хирыс, итне алыштыра ул, ди, юри әйтә. (Алай икән, бүре сарык бугазламас, гел гөмбә кимерер иде.) Ул үзеннән әллә утыз, әллә кырык яшькә яшьрәк бер иргә "өйләнгән". Башта мин аны улы дип уйлаган идем, ире икән лә. Карчыкның 9 кв. метрлы бүлмәсендә икәү көн күрәләр. Ир чибәр, әкиятләрдәге падишаһ малае кебек. Озын буйлы, зәңгәр күзле. Ә баба Катя... Өстенә карасаң — имәнеп китәсең: корсак ишелгән, аяклар кәкре, авыз зур, тешләр юк, юылмаган майлы кыска чәчләре як-якка тырпайган. Салырга яратучы бәндәсе беркайда да эшләми, ашый да йоклый, ашый да йоклый. Рәхәт ич, ашау — байдан, үлем — Ходайдан. Әзмәвернең ашказаны трактор кебек эшли, сәгать саен ачыла, аңа каян ит җиткерәсең, ди! Шуңа күрә табигатьнең бушка килгән бүләген чиләк-чиләк җыеп тозлый, киптерә баба Катя. Тамагын кыссам, яшь хөрәсән миннән таяр дип курка. Элек октябрь башларында җылысы сөякне эретерлек "әбиләр чуагы" башлана иде. Ирем белән без Компрессорлар ягындагы посадкада көзнең матурлыгына биһуш калып йөрибез. Тирә-як алтынсу-сары төскә манчылган, агачтан коелган иркә яфракларның җиргә сыланып ятасы килми, алар йомшак җир сулышында тирбәлеп, кыштыр-кыштыр серләшә. Иртән яңгыр яуды, яңгыр арты һава да дымланды. Күрше Валя үзе генә гөмбәгә ашыкты, баба Катя исә аңа тагыла алмый, авырый, кан басымым уйный, ди. Валя кухняда гөмбә чистартканда, ул башы тишелгән чүәкләрен шудыртып кына, көчкә атлап, кухняга чыга, борын яфраклары киңәйгәнче гөмбә исе сулый. Йөрәге төтенсез дөрләп яна, билгеле. "Ох, какие красивые опенки!" — дигәндә, күзенә мөлдерәп яшь тула. Татарчасы "баллы гөмбә" икән опенок дигәненең. Кичен, яңадан һава суларга чыккач, бу шайтан балаларының оясына тап булдык бит! Алар әйтерсең үзләре каршыңа чыгып баса иде. Рифкать тиз генә савыт алып килде. Гөмбәне җыеп бетерерлек түгел! "Кара инде моны,— диешәбез.— Шушыннан күпме кеше уза, күрмәделәр микәнни?" Күз бәйләнгәнче җыйдык. Кайтып бушаткан идек, зур ләгәнгә көчкә сыйдырдык. Күмелерлек итеп өстенә су салдык. Баба Катяны сөендерәбез, янәсе. Ул иртән тора да бу галәмәткә шакката. "Боже! Нәстә бу? Кемгә бу?!" "Сезгә, баба Катя, сезгә! Быел авырып гөмбәсез калмагыз, дидек". "И балакайларым, рәхмәт инде. Нинди әйбәт күршеләр сез. Ничек бәхилләтермен икән үзегезне!" "Сезне шатландырсак, без бик бәхетле. Тозлагыз да рәхәтләнеп ашагыз, баба Катя". Безнең сөйләшү әнә шулайрак булырга тиеш иде. Ләкин... иртән биленә таянган әбиебез ачулы кыяфәт белән ләгән өстенә иелгән иде. "Нәстә бу?" (Соравы да төксе.) "Гөмбә, баба Катя!" "Кемгә?" "Сезгә, баба Катя, сезгә, рәхәтләнеп ашагыз!" Әче балан каптымыни, карчыкның йөзе җыерылды. "Миңа?! Оятсызлар! Иремнән көнләшеп, агулап үтерергә телисезме?!" — диде ул аннары һәм, җил-җил атлап, бүлмәсенә кереп китте. Валя эшне аңлатмаса, мин баба Катя "җүләрләнгән" дип уйлар идем. Гөмбәләр дә, кешеләр сыман, икегә бүленә икән. Без баллы гөмбәнең агулысын җыйганбыз икән. Ашарга яраклы опенок белән ашарга яраксыз ялган опенок бер-берсенә ике су тамчысы кебек охшаган, безнең ише гөмбә мәсьәләсендәге наданнар аны аермый икән. Шуннан соң мин бер нәтиҗә ясадым: табигатьтә йөр,цкара, соклан, тик романтика белән тамакны бергә бутама! Йә, кайсы кошның канатларына йөк асып очканын күргәнегез булды? Ашар өчен бөркет тә җиргә төшә... Каеш. — Дөньяда безнең баш җитмәгән әкәмәт хәлләр очрый ул, очрый...— Хаҗи карт, туктап сулыш алды да,— аның бөтенесен дә аңларга да кирәкми, ишетәсеңме, кайберсенә тимәскә кирәк, шулай, эһе,— дип өстәде.— Тукта,— диде аннары, боерган тавыш белән.—Тукта, кузгалма, тыңлап бетер. Язуыңның сүз сыярдай урыны калса, кыстырып җибәрерсең, мин сиңа бер нәстә сөйлим. Рас бусагамны атлап үткәнсең, буш кул белән китмә, һе, Хаҗи картта хикмәтләр капчык-капчык, диделәрме? Капчыгыбыз тулы, Аллага шөкер. Без, хәзерге заман ирләре кебек, катын ашатканга кинәнеп, бот күтәреп тилбизер карап ятмадык, без тормыш көттек. Нужа бабайны куганда намәләр генә күрмәдек. Әнә сугышның икенче елы иде, Сәрбиҗамал апа күрше авылдан теләнеп-соранып кайтканда, Руша урманында ун көн адашып йөрде. Руша белән авыл арасы ике чакрым. Өендә алты бала. Моны көрәк-сәнәк күтәреп эзләргә чыктылар. Көзге салкында туңып үлгәндер дип тә шикләнделәр. Бүре оясыннан тапканнар. Ничек ерткычлар ботарламаган, алар да ач бит! Сөйләмәде шуны. "Бүреләр сыртын куеп җылытты" иде бар сүзе. Әле мин аннан да шәбрәкләрен беләм. И-и, безне кузгатсаң, тел гел тегермән ташы инде, әйләнә дә әйләнә. Безнең әти, авыл күлмәгенә сыймыйча, Донбасс якларына китеп күмер чабып кайтты. "Өс-башын бөтәйткән, акча җыйган",— дип мактанды әни күрше апаларга. Ә мин: "Әтинең бил каешы бар",— дип, малайларның күзен кыздырдым. Әти: "Чын каеш бу, улым, чын күн", — дигәч, каешның дәрәҗәсе тагын да үскән иде. Алты яшьлек бала күннең нәрсә икәнен дә аңламый бит әле, әти әйткәч, дөнья бәясенә торырлык әйбер, димәк, эһе. Беркөнне әти: "Улым, син умыртып аша, билең юанайса — каеш сиңа",— димәсенме! Иртә-кич күзем акайганчы ипи белән бәрәңге бүсәм, малайгынам. Үзем көн дә бау белән билне үлчим. Калынаямы, юкмы? Өметләр зурдан: каеш билгә кунган минутта ук малайлар мине командир итеп сайларга тиеш. Менә ниләр турында хыялланасың ул, һе-һе. Вәләкин синең хыялларыңны сугыш дигән аждаһа каба да йота. Каеш тәтемәде шул миңа, әти белән ул да сугышка җыенды. Аның очын әз генә ярдылар да кургашын кәгазьгә төргән нәни догалыкны тыктылар. "Әтиеңне үлемнән дога саклар",— диде әби. "Нимечне дөмектергәч, каеш синеке, валлаһи, улым,— дип, башымнан сыйпады әти. — Ашавыңны кысма, мин кайтканда каеш сиңа таман гына булыр". һе, алабута ипие кимереп бил юанайтырсың ди, көчкә җан асрадык без ул елларда. Дүрт елдан соң әти яраларыннан савыкмыйча кайтып керде. Миңа ун яшь иде инде, вәләкин каеш онытылмаган иде. Тик мин тилмереп көткән бүләгемне атамның билендә күрмәдем. Ул, гаебеннән оялгандай, кызара төшеп: — Сугыш бит, улым, — диде. Әни мине тиргәп ташлады. — Чүп-чар таптырып, атаңның күңеленә авыр ясама, сиңа кайсы кадерлерәк: шул күн кисәгеме, сау атаңмы? Сүз дә юк, әти кадерле иде, вәләкин каеш та беренче мәртәбә кызыккан әйберем иде... Гаиләбез бүтән ишәймәде безнең. Әти сыкрана-сыкрана гына гомер кичерде. Яралары гелән-гелән сызлагач, айлар буе кузгалмыйча урын өстендә яткан чаклары да ешайды аның. Без инде: "Бүген-иртәгә китәр, ахры", — дип, аны төннәрен дә саклый идек. Үләр алдыннан ул миңа карават кырыена тезләнергә кушты. — Колагыңны якынрак китер, анаң ишетмәсен, улым, — диде. — Серем сиңа гына атала, ишет тә күңелеңә сеңдер, берүк анаңа ычкындырма. Юкса йөрәге шартлап ярылыр, матуркаемның. Озак яшәсен ул, минем өчен дә яшәсен, — диде. — Улым... сырлап-бизәкләп маташмыйм, турыдан атам, гуспителдә бер хатын белән таныштым мин... Мин инде мыек үстергән егет идем. "Фронт мәхәббәте" турында күп ишеттем. Ир-ат, гадәттә, "шаярдым" дип әйтергә ярата. — Шаярдыңмыни, әти? — дидем мин дә. — Укол кадаганда кулыннан сыйпадыңмы? Әти минем ерылган авызымны тиз каплады: — Бу җитди нәстә, малай актыгы, теш агартма, — диде. — Онытма: атаң өч ел гуспителдә аунады. Ул хатын мине арбага салып өенә юындырырга апкайта иде. Буласы булды шунда... — Хуп, — дидем, учымны-учка шапылдатып. — Кара хыянәтең турында әнигә ләм-мим. — Моның белән генә эзләр күмелмәде бит әле, улым, — диде әти йомшарып. — Агачта җимеш өлгерде... — Нинди "җимеш"?! — Ике күзем белән әтигә кадалдым. Ул газап белән йөзен җыерды да: — Синең энекәшең бар, — диде. — Малай миннән туып калды, исемен дә белмичә киттем. Күреп торасың, мин алар белән унөч ел хәбәрләшмәдем. Анаңнан шүрләдем, улым. Чирем дә каты иде. Үлем бугазына терәлгән кешегә ничек сугасың ди! Әгәр әти аякта басып торса, мин аны, әлбәттә, уңлы-суллы яңаклар идем. — Хуп, кайдадыр аяк астында чуалмыйча гына энекәш сәләмәсе яши икән, яшәсен! Дөнья киң вә иркен, сыярбыз, — дидем. Эчтә күкрәкне яндырып нәфрәт уты дөрли иде. Хыянәтче әти! Соңрак бу ут сүрелде. Үч белән яшәргә ярамый, балакай. Әти минем өскә соңгы шартлагычын томырды: — Энекәшең берәр заман синең капкаңны шакыр ул, күңелеңне иркен тот, Хаҗи, каеш ике башлы: бер очында дога, икенче очында — безнең адрес, — диде. Балачак хыялындагы каешымны урлаган "энекәш"не кинәт күралмас булдым. Ул минем дошманыма әйләнде дә куйды. Аны күрмәс өчен мин аңа мең каеш өстәп бирергә әзер идем. Әтине җирләгәч, әни дә озакламады... Йорт иске иде, тоттым да нигезне алмаштырдым, авыл читендә яңасын тергездем, әйбәт кенә кызга өйләнеп, туйлар гөрләттем. Эшлим, ашыйм, йоклыйм, уйлыйм, планнар корам, вәләкин җаннан тынычлык качкан, әтинең теге сере үтерә. "Кайдадыр энекәш яши" дигән уй миемне кайната. Шуның йөзенә берәр багасым да килеп куя. Җепнең очы кайда соң? Рәчәй зур. "Үлгәндер ул, исән кеше рәзе хәбәр салмый инде", — дип тә пошынам. Адресыбыз каен башында түгел, каешта. Гомер күрмәгән энекәшне сагына ук башладым. Ике туган, ике бөртек җан ласа без. Аптырагач, серне катынга тиштем. Кыз-катын андый нечкә мәсьәләләрдә тирән сөреп маташмый икән. — Юкка башыңны катырма, сугышта шаярган Сабир абзыйның өчәү кайтты. Өч марҗа. Сабир туктаган бер шәһәрдә өйләнгән, ди. Шәһәр саен кара чәчле баласы, ди. Синең энекәшең күптән "Әти кайда?" дип, күзен тондырып чабар иде, туфрак ияседер, мәрхүм. Чынлап та, "энекәш үлгәндер" дип, әлеге вакыйгага нокта куйдым да тынычландым. Балта остасы идем мин, авылга җиде ят качакларны китереп тутырдылар да миңа эш артты. Әле анда, әле монда чакыралар. Күршебездә дә Шамил исемле берәү төпләнде. Вәләкин ул миннән, булыш, дип ярдәм сорамады. Сәер бәндә иде бу кеше. Аның белән исәнләшсәң — сәламең җилгә оча, каршы очраса — йөзен читкә бора. "Бала-чагасы белән хатыны күчеп килсә — чырае яктырыр әле, — ди хатын. — Чит җирдә ялгыз башыңа читен шул". Мин барыбер яңа күршене өнәмәдем. Бәләкәй генә өй салды да шуны биек койма белән уратты. Рәшәткә очына болыт тия, валлаһи! "Кеше яратмый, ахры",— диде катын. Миңа да шулайрак тоелды. Ишегалдындагы бозау хәтле этенә дә мәрхәмәтсез иде ул. Көн саен хайванны чината-чината кыйный иде. Беркөнне мөрәүвәтсез күршене бүлнискә озаттык. Кильки кәнсирвәсе ашап агуланган. Бәйдәге эте ач бит моның. Шыңшып-шыңшып елый хайван. "Хаҗи, этне ашат син",— диде катын, кулыма табагы белән итле бәрәңге тоттырды. Ачлыктан киселгән эт, беренче керүемдә чылбырын өзәр дәрәҗәгә җитеп, һавага сикерде. Икенче керүемдә, ырылдаган гына итенде. Тәмле ашата-ашата тәки ияләштердем мин моны. Тамак астын да кашыттыра. — Хуҗаң ник кыйный соң сине, үзең акыллы гына хайванга охшагансың? — дигән идем, эт, нидер аңлатырга теләгәндәй, башын аякларыма куйды. — Бар, иректә чап! — дип, мин аның муенындагы каешын ычкындырмакчы идем, каеш ике кат бөкләнгән иде. Көчкә чиштем. Эт ачык капкадан урамга — иреккә ыргылды, ә мин, тез буыннарым йомшарып, артыма утырдым. Кулымда... әти каешы иде! Хаҗи карт, иң кызык җирендә генә хикәятен өзде дә, гәүдәсен кыйшайтмыйча, озак кына хәрәкәтсез торды. — Каеш ничек яңа күршегезгә килеп эләкте икән? — дип сорарга өлгермәдем, бабай янә җанланды. — Әйтәм бит аны, безнең баш җитмәгән әкәмәт хәлләр дә очрый дөньяда. Шамил әтинең теге малае иде, балакай... "Ыке кцзем.нән. яшь китерә..." Елап ачылган, җырлап ябылган бүлмә ишеген кемдер шакый. Олы гына яшьтәге бер апа икән. Чакырылмаган кунакларга өйрәндем инде мин: йә яшьлекләрен сагынып язган шигырь-хикәяләрен тотып киләләр, йә, моң-зарларын сөйләп, күңелләрен бушаталар. Вакыт җитмәсә дә тыңлыйсың, кәефсез чагыңда да кире бормыйсың, чөнки бәндә "шуның янына барам" дип аталап юлга чыккан. "Мин сезгә әйбер тәкъдим итәм,— диде апа кыюланып. — Ярарлык микән?" "Калдырыгыз, укырбыз", — дидем. "Калдырып булмый шул аны, сеңлем, тыңлап баксагыз иде икән. Аннан үзегез килештереп язарсыз. Миндә язу куәсе сыек бит", — дигәч, апаны ипләп кенә редакциянең кеше арт санын төртү белән бер якка чалшая торган чатан кәнәфиенә утырттым. — Исемем Рәшидә,— дип тамак кырды апа. — Фамилиям Сабирханова. Хәер, боларның сезгә кирәге дә юктыр инде. Мин үзем ни авыл, ни шәһәр бикәсе түгел. Утыз җиде ел авылда этләнгәч, шәһәргә күчтек, хәзер таш арасында чиләнәбез. Балалар тартты. Монда утыз ел торам. Шәһәр начар, авыл әйбәт дигән уй белән ике ай элек кенә туган якларга кунакка кайткан идем, анда да тәүфыйк-бәрәкәт качкан. Эчәләр, сугышалар, урлашалар... Әй, бозылды адәм баласы, мәйтәм. Менә сезгә килешли генә трамвайга имчәк баласын күтәргән бер хатын кисәге керде. Ник "кисәге" дип әйтәм, соңрак аңларсыз. Хәер сораша бу, балам белән ачтан үләбез, кызганыгыз, ди. Кызгандык, бөтенебез дә учына акча салдык. "Мөштәри" тукталышында икәү бергә төштек. Мин бик күзәтүчән, чираттагы трамвайга утыра микән дип, моңа карыйм. Утырмады, киоскыдан кыйммәтле сигарет алды да пуфылдатып тартып җибәрде. Йөзендәге мескенлек тә әллә кая югалды тагы. Гыйбрәт! Ачтан үләм дип теләнә дә кыйммәтле сигарет тарта! Уйладым әле, нәзек юрганга төргән баласы курчак түгел микән? Йөзен каплаган бала дигәненең. Валлаһи, икенче мәртәбә очраса, ачып карыйм. "Апа, сөйлисе сүзең бигрәк пүчтәк", — дип каш җыерма, сеңлем. Ул хатын кисәгенең баласы да үзе кебек теләнче булачак, хикәятемне тыңлап бетергәч моңа ышанырсың син. Бала ул кайчакта туч-туч ата-ана язмышын кабатлый. Инде төп вакыйгага күчәм. Мин авылда кассир идем. Зур иде безнең авыл, район үзәгеннән акчаны күн капчык белән ташый идем. Апрель ахырлары иде, җир кипшенгән, йомшак җылы җил исә. Рәшидә, җыен, колхозчыларга хезмәт хакы белән премия алырга барасың, шофер Закирҗанга утырып, диде рәис. Үзәктә, банк янәшәсендә генә Рәхимә исемле белеш хатын яши иде. Белеш дип... танышлыгыбыз чамалы гына инде безнең. Очрашканда "исәнме, нихәл?" белән чикләнгән танышлык. Рәхимәгә сырпалануымның сәбәбе бар иде, билгеле. Аның бакчасында ике ел рәттән ниндидер ят гөл-чәчәк күзгә чалына иде. Мин үлеп чәчәк яратам, сеңлем. Өзелеп ир-ат яратмадым мин, чәчәк яраттым. Ә Рәхимәнең гөле кебек гөл җир йөзендә юк, валлаһи! Кукурузга охшаган озын гына сабак очында кушучкушуч кызыл чәчәк. Ут капкандай яна үзләре. Шуларга карыйсың да сихерләнәсең. Орлыгын сорадым, бирми. "Рәсәйдә табалмыйсың мондый сортны, җылы якта сеңлемнең дустының дус биолог галиме ун ел буе уйлап чыгарган, нәрсәнедер нәрсәгәдер кушып, сөйгәненең туган көненә багышлап, — ди. — Кунакка баргач, сеңлемнән ике генә орлык чәлдердем, сиңа бирсәм — сеңлем үтерә", — ди. "Бакчамның иң аулак җиренә чәчәм, кешедән качырып", — дигәч, Рәхимә икенче сылтау тапты. Кул китә, ди, вәт, саранбикә! Аны да аңлыйм мин: матурлыкны бүтәннәр белән бүлешәсе килми инде, үзендә генә саклыйсы килә. Мин дә үҗәт, кием дисәләр — исем китми, ашау дисәләр — кызыкмыйм, ә чәчәкләргә биһуш! Нишләтим, яратам! Минем Казандагы бакчамны карагыз сез, бәрәңге, кишер, кәбестә күрмәссез, дүрт сутыйның иңе-буе шау чәчәк! Балалар башта тирги иде, әнкәй, чәчәк тамак туйдырмый, дип. Аннан күнделәр. Матурлык җиңә шул. Рәис акчага җибәргән көнне Рәхимә бакчада җир казый иде. Кылт итеп исемә төште бит теге чәчәк. Исемә төшү генәме соң, күз алларыма ук килеп басты. Коймага ике куллап ябыштым да: "Рәхимә, бир миңа чәчәк орлыгы, юкса коймаңны ишәм", — дидем. "Иш, — ди, — алай көчле икәнсең", — ди, көлә. Мин кызганнан-кызам. "Үзеңне дә кыйнап ташлыйм, валлаһи! Сабырлыкны сынама, бир!" — дим. һаман көлә, затсыз. Шунда кычкырып еларга тотынмасынмы Рәшидәгез! Балалар кебек үксеп-үксеп елыйм. Чәчәкне алмасам — үләрмен төсле. Карап торды-торды да Рәхилә: "И җүләр, — диде һәм өеннән шакмаклы дәфтәр битенә төргән ике бөртек орлык алып чыкты. — Болар бүрттергән, кайту белән туфракка төрт, берсе ач булса, икенчесе тук булыр! Кара, чәчәк синдә дә, миндә генә, кешеләргә өләшмә, "кул китә" диюләре хак", — диде. "И син сараннан рөхсәт сораганнар, — дидем эчемнән генә, — Ходай кушып, чәчәгем үссә, орлыкланса, бөтен авылны кинәндерәм". Орлыкны күн сумканың ян кесәсенә тыктым. Юлда машинабыз ватылды, җиде чакрым җәяү тәпиләдек. Караңгылата иде инде, кантурның утын да кабызмадым, сумканы сейфка бикләп, өйгә кайтып киттем. Бусагадан атлап кергәч кенә "орлык" дигән уй чагылып узды башымнан, ләкин кантурга кире бармадым. Арыган идем, балалар да ач иде. Бер төн сумкада кунганнан гына бозылмас әле, дидем. Ә барырга иде, дүртаякланып булса да барырга иде миңа, сеңлем. Орлык бозылган иде дисеңме? Юк ла, орлыкта түгел, сейф ачкычында иде хикмәт. Чү, ялгышам, киресенчә, орлыкта иде хикмәт! Иртән эшкә җыенганда мин ачкычны тапмадым. Ирем белән, балаларым белән өйнең астын өскә әйләндердек, ачкычны әйтерсең җен урлаган! Йөрәгем чүт ярылмады, анда бит бихисап акча! "Кантурда оныткансыңдыр", — ди ирем. Чынлап та, ачкыч буен сузып өстәлемдә ята. Күршебез Чибәркәй идән юучы иде, мин килгәндә җырлый-җырлый җыештырып йөри. Шатлыгымнан аны да кочакладым. Сәер исем дисеңме? Чибәркәйме? Күршекәемне мин шулай атыйм. Үтә чибәр иде ул, гайрәтне чигерерлек салкын чибәр. Ферма төзүче озын борынлы әрмәннәр белән буталып малай тапты да Саркасян дип исем куштырды. Әбичәбинең теле әйләнми әлеге исемгә, балага "Сарыкөзән" диләр. Ялкау иде Чибәркәй, йорт-җире азган-тузган, сад-бакчасын муеннан чүп баскан иде. Бераз шыксызлык кимер дип, язын мин ике арадагы койма аша гына аның бакчасына чәчәк орлыгы сибәм, шулар тишелеп чыгып, әзрәк йорт тирәсенә ямь өсти иде. Кантур идәнен дә ул әштер-өштер генә юды. Тигән җиргә су тия, тимәгәненә юк. Рәисебез "ялгыз ана" дип кенә тота иде үзен. "Их, акчам булса Ереванга — Саркасянның әтисен эзләргә китәр идем", — дип хыяллана иде Чибәркәй. "Әрмәннәр унау иде, малайның әтисе кайсы икән соң?" — дисәң, унысын да тезеп бастырам да Саркасянга охшаганына: "Син әтисе", — диярмен, дия иде. Хуш, Чибәркәй идән юа, мин исемлек төзим. Алла кушса, мәйтәм, төшкә хәтле халыкка тиярен таратып бетерәм. Рәис килде. "Кантурга акча исе чыккан, Рәшидә", — ди, елмая. Мин инде шытырдатып сейфны ачтым, мәйтәм, әүвәл, җиңел кулдан, рәисебезгә хезмәт хакын бирим. Әй, сеңлем, берәр вакыт башыңа күсәк белән тондырган кебек булганы бармы? Миңа булды, арттан кизәнеп суктылармыни, дөньям караңгыланды. Сейф буш иде... Андагы мәхшәрне сөйләп тормыйм, йөрәк өянәгем кузгалыр. Рәис милиция чакыртты. Әлбәттә, беренче минем өйне тентеделәр. Аннан соң кантурда эшләүчеләргә чират җитте. Акча табылмады. Миңа "эш" ачтылар. Хәсрәтемнән киптем, саргайдым, тамагымнан ризык үтми башлады. Рәхмәт рәисебезгә, әллә кемнәр белән элемтәләр урнаштырып, минем башымны төрмәдән саклады. Ахырда миңа түләргә ясадылар. Өч айда мин фәлән-фәлән мең акчаны өстәлгә салырга тиеш идем. Өйдә иртән дә, кичен дә — акча. Бәрәңгене дә акча сүзенә кушып ашыйбыз. Дүрт баланың күзендә яшь, ирем Фәриттә — сагыш. Җитмәсә, төпчек улымны мәктәптә балалар "карак малае" дип үртәгәннәр. Фәрит белән нәрсә сатарга икән дип план корабыз. Өй белән абзар-курадан тотынып соңгы тавыкка хәтле сатсаң да, фәлән сум акчаның яртысы гына җыела. "Әллә асылынып үлим микән?" — дигән чакларым булды, чын мәгәр. Бер ай үтте, икенче ай алга табан тәгәрәде. Ирем күрше авыллардан сорашкан: өйне алалар. Сыер белән башмак танага да хуҗа бар. Ярар, дибез, келәттә мич хутлап, шунда кышларбыз. Дус-ишнең бездән эзе суынды. Көн саен кереп хәл белешкән бердәнбер җан иясе — Чибәркәй иде. Анысы да эч кенә пошыра. Фәләннәрдән шикләнмисеңме, ди. Сәгъдиләр яңа машина алган, кинәт кенә күктән акча яумагандыр ла, ди. Шакирлар өй тергезә, авылда соңгы хәерче үзләре, ди. Ә минем уй уйларга баш эшләми, телемдә гел бер теләк: "Хак Тәгаләм, бу хәсрәттән котылу әмәлен күрсәт". Беркөнне аңгыраеп кына сад-бакчада йөрим. Чәчәкләрем дә сөендерми, дөньям караңгы ич. Ничектер Чибәркәйләр ягына күзем төште. Йөгереп койма буена килдем. Әстәгъфирулла! Чүп үләннәре арасында мине сихерләгән теге кызыл чәчәк "менә атам, менә атам" дип, таҗларын киереп үсеп утыра. Рәхимәгә ачуым килде: тапкан чәчәк кадерен белер кеше! Шул көнне районга бардым, Рәхимә очрады. Ант, ди, каргана, синең күршеңә орлык бирмәдем, ди. Урлатмадым да, ди. Син үзең саташасың, ди. Тигәнәктер әле, минем сорт август аенда гына чәчәк ата, ди. Кайткач, туп-туры койма буена юнәлдем. Күземә генә күренде микәнни? Юк, теге чәчәк! Бөтен килеш-килбәте шуныкы. Төнлә ай яктысында кача-поса карыйм, шул инде, шул! Күңелемне тиктомалдан гына шик биләде бит. Чибәркәй бүген-иртәгә Әрмәнстанга — Сарыкөзәннең әтисен эзләргә китмәкче. Акча каян юнәттең, дим. Үзәктәге өч буын туганым булыша, ди. Өч буын түгел, җиде буыны да юк бичараның. Шигем тагын да куәтләнде. Бер төнне уяндым да, көрәгемне өстерәп, Чибәркәйләр бакчасына атладым. Ай шәп яктырта. "Гафу ит, чәчәккәем", — дидем дә тамырларын имгәтмичә генә чәчәкне казып алдым, берочтан күн сумканы да тартып чыгардым... Хәзер аңлатам, сеңлем. Чибәркәй идән юарга иртән үк йөри. Көтү куганда ук. Аңарда һәрберебезнең ачкычы бар. Керә бу минем бүлмәгә, өстәлдә мин хәтерсез онытып калдырган ачкычны күрә һәм, кызыксынып, сейфны ача. Ә анда капчыгы белән акча! Чибәркәй, капчыкны идән чүпрәгенә төреп, өенә чаба һәм тиз-тиз генә бакчасына күмеп куя. Исәбе — тавыштын басылгач казып алып Әрмәнстанга таю. Сарыкөзәннең ун әтисе янына. Ә бүрттергән чәчәк орлыгының посып ятасы килми, таш тишкән үлән, капчыктан арынып, яктыга үрмәли. Сез Рәшидә апагыз Чибәркәйнең бугазына ябышкан дисезме? Мин бернәрсә дә сиздермәдем, казыган чокырны таптап тигезләдем дә, акчаны рәискә илтеп тапшырдым. Күршекәем, гомер селкенмәгәнне, бакчасын казырга кереште. Акчаны төгәл генә кая күмгәнен хәтерләми (андый чакта күз тона бит), казый да казый. Мин уртак койма янына киләм дә юри: "Күрше, әллә җәй уртасында кыяр, помидор чәчәсеңме? Алай тирән казыма", — дим. "Әрмәнстанда иркенләп кунак бул, яшелчәләреңә үзем су сибәрмен", — дим. Мин дә явыз бит, ә! Явыз дисәм дә, каракның данын авылга таратмадым. Чын дөресен рәискә генә сөйләдем. Алла турыласын, дидем. Турылады: әнә Саркасяны колхоз атларын урлап саткан, төрмәдә утыра. Соңгы кайтуымда ишеттем. Чәчәкме? Аны шул төндә үк бакчама күчергән идем, тернәкләнмәде. Ходай кодрәте белән мине бәладән коткарырга дип кенә якты дөньяга ашыккан ул, валлаһи. Бу гүзәл бүген дә ике күземнән яшь китерә. Ъурыч Казан урамнарында кул сузып утыручы җан ияләре күбәйде. Япь-яшь хатыннар, балалар... Кайсыдыр милләтнең "артык кашыклары" бит инде болар. Башта без "Ни хәл бу?!" дип гаҗәпләнә идек, тора-бара ияләштек, хәзер гаҗәпләнмибез. Аптыраш: урамдагыларны кем дип атарга? Теләнчеләр дисәң — кимсетербез кебек, хәерчеләр дисәң — ялгышабыздыр шикелле. "Аларның ирләре базарда сату итә", — диючеләр дә бар. Итәкләрендә бала, яннарында тагын эреле-ваклы балалар йөгерешә, берсе дә әтисез генә тумагандыр инде. Анысында минем эшем юк: нәни куллар, зур куллар сузылган, "садака, садака" дип, иреннәр кыймылдый, күрмәмешкә салышып, күзеңне йомып ничек шулар кырыеннан үтеп китәсең ди. "Аллаһының ризалыгы өчен", — дип, кесәңдә шылтыраган тәңкәләрне өләшәсең. Берара трамвай-троллейбусларда кара-кучкыл йөзле малайлар "Фатиха" сүрәсен укып, акча җыю кәсебенә кереште. Дога хакын хаклап аларны да буш итми идек, бүген җәмәгать транспортында дога тавышы ишетелми. Тыйдылар, күрәсең. Бала-чагасы да хәйләкәр бит: Татарстанда урыс та яшәгәнен аңлап, тактикасын үзгәртте: тегеләргә ярарга тырышып, күбрәк табышка да өметләнеп, "лубуф, лубуф" дип, урысча җырларга тотынды. Әмма "тегеләр"нең мондый яңалыкка реакциясе күренмәде, татарның — бигрәк тә. Нәтиҗәдә "нәни артистлар" "гонорар"дан бөтенләй колак какты. Аксак ике хуҗага да биесә, соңгы аягын да сындыра шул. Садака ярлыларга, мохтаҗларга, ятимнәргә тиеш, дибез. Сузылган кулларның тәрҗемәи хәлен кем сорасын, бирүем хак булсын, дисең дә юлыңны дәвам итәсең. Беркөнне таныш ханым С. белән садака турында сөйләшеп киттек тә, ул уфтанып кына: "Минем бер садакам 45 ел буе өстемдә бурыч рәвешендә торды", — диде. Кызык, үзең садака бир, үзең әле өстәвенә бурычлы да кал. Нәрсәдер сәер монда. — Сөйләсәң — оят, сөйләмәсәң — гел күңелне тырнап газаплый, — диде С. ханым. — Тик син, газизкәем, күпертмә, нәрсә ишетсәң — шуны гына кәгазьгә төшер. Барыбер язасың инде, "язма" дип, сине тыялмыйм. Ихласлыгын гына сакла түлке. Ялганны җенем сөйми. Безнең авыз, газизкәем, туйганчы ипекәй ашамады. Сугыш арты еллары балалары без. Авылыбыз бик хәерче иде. "Фәлән-фәләннәр бай" дип, бармак белән төртеп күрсәтерлек йорт, мөгаен, ике-өч кенә булгандыр, аларның да ирләре колхозда "таяк"ка бил бөкми, шабашкада йөреп акча көри иде. Чуерташ хәтле бәрәңге иде өстәлдә төп ризык. Әти-әниләр нишләп эре-эре бәрәңге үстерә алмады икән? Юкса һәрбер абзар артында тирес өеме, шуны бакчаңа тарат та йодрык кадәр бәрәңгеләр чүплә бит инде! Әллә халык артык кара, артык надан иде микән? Аптыраганнан әйтәм, газизкәем. Хурлап түгел. Авылда үтә дә ярлы Фәтхетдин бабай бар иде. Аның карчыгы Нәсимә әби тәкә печә иде. Тамак хакына. Тәкә дигәч тә, сарык сиңа көн саен "малайлар" бәрәнләми. Шул аена бер-ике мәртәбә туйганчы ашагандыр әбиең. Ул бәләкәй генә, ябык кына гәүдәле иде, бик тиз атлап йөри иде, урамнан нинди җил исеп үтте дисәң — ул Нәсимә карчык икән. Без аңа гел бәйләнә идек: "Әби, пәкеңне күрсәт, әби, пәкеңне күрсәт!" Карчык, каралып беткән чүпрәген сүтеп, бармак буе хәтле генә пәкесен ялтыратып ала да кире төреп кесәсенә яшерә иде. Кулы җиңел үзенең, тәкәләр артыннан ук аякка басып кала, диләр иде. Ләкин авыл кешеләре аны бер яктан мактаса, икенче яктан тирги, картының тамагын кыса, берәрсе Фәтхи бабайга дип күчтәнәч бирсә, шуны да ашап кайта, диләр иде. Олылар гына түгел, без — бала-чага да кызгана идек бу картны. Юмарт иде ул, бакчадагы алмаларын бездән җыйдырта һәм: "Ашагыз, аша, оланнар, тешегез үткен сезнең", — дия иде. Өстендә биш ямаулы сәләмә кием, башында мескен бүрек яки тишек кәләпүш иде аның. Атласа — уңга-сулга чайкала, аягында торса — җил бәреп ега, шуңа күрә карт һаман-һаман капка төбендә утыра, үткән-сүткән белән баш кагып кына исәнләшә иде. Миңа ул чакларда 10-11 яшьләр иде. "Тизрәк үсеп, акча эшләсәм, Фәтхетдин бабайга коймак ашатыр идем", — дип хыяллана идем. Күрәсең, коймак безнең өчен иң тәмле сый саналгандыр инде. Ул безгә бәйрәмнәрдә генә эләгә иде бит. Тик язмыш диимме, көтелмәгән бер очрак диимме, Фәтхи бабайга ярдәмемне тизләтте. Өченче урамдагы Әлфия исемле кыз белән дус идек без. Аның әнисе Әкълимә апа тегүче иде. Өйләре зур иде, Әкълимә апа берәр җиргә китсә, кызлар, җыелышып, аларда качышлы уйный идек. Бервакыт мин мич аралыгына качтым, өстемә чөйгә элгән алъяпкычны капладым. Гөнаһ шомлыгы, битемә ниндидер каты әйбер бәрелде. Капшадым: алъяпкыч кесәсендә кулъяулык, чишкән идем, акчалар. Шыпырт кына санадым: 2 сум да 75 тиен! Әй, газизкәем, ни ачлыктан интексәк тә, кешенең өстәленнән ярты телем ипи чәлдергәнем юк иде. Әниләр безне куркытып үстерде әлеге мәсьәләдә, урлашсагыз — кулыгыз корый, дип. Ник әнинең үгетнәсихәтләре хәтердән очты икән ул мәлләрдә, ник башыма чүкеч белән ормады икән?! Акчаны бит мин кире алъяпкыч кесәсенә тыкмадым, урладым. Уеннан туйган кыяфәттә Әкълимә апалардан чыгып тайдым. Бу минем беренче һәм соңгы урлашуым иде, алдасам, җир йотсын мәгәр! Ә 2 сум 75 тиен ул елларда хәйран гына акча иде. Карт-корының пенсиясе 12 сум тирәсе иде бугай. Ипинең бәясе — 16, бер кап шырпыныкы 1 тиен иде, шуннан чыгып исәпләсәң, акчаның әз түгеллеген чамаларсың. "Син, оятсыз, рәхәтләнеп прәннек кимердеңме, кәнфит суырдыңмы?" — дип битәрләргә ашыкма, газизкәем, чөнки мин аны үземә дип урламадым, тиененә дә кагылмыйча Фәтхетдин бабайга бирдем. Карт бик бетәшкән, ачка үләр чиккә җиткән иде. — Мә, бабай, — дидем, — сиңа садака китердем. — Үзем олылар кебек акыл өйрәтәм, җитмәсә. — Нәсимә әбигә күрсәтмә, итү пырматайт итәр, көн дә кибеттән әз-мәзләп тәм-том алып аша. Бабай күрәкарау иде, садакамны күзләренә якын ук китереп санады да: — Бәрәкалла, күп бирәсең, — диде. — Менәтерәк 20 тиенен алам, олан, калганын әниеңә кайтар, — диде. — Юк, бабай, күп түгел, ал, ал, — дидем. Акчага тагын кагылсам — кулым пешәр кебек иде. Карт мине танымады. — Син кем кызы, олан? — дип сорады. Әйтмәдем, йөгереп китеп бардым. Әкълимә апа акчасын эзләгән. Урлаганнар дигән уй аның башына да кермәгән. "Акчамны төшереп калдырганмын ла", — дигән ул Әлфиягә. Без үскән чорда кеше сабыр иде, еламагандыр, мескенкәем. Миңа кыен булды инде. "Карак" дип, маңгаема язып куйдылар шикелле. Әлфия белән уйнамаска тырыштым, кызлардан читләштем. Алар минем "кәкре кул" икәнемне беләләр төсле иде. Авылдан иртә аерылдым мин, шәһәрдә акча вакыйгасы онытылыр дигән идем, ялгыштым. Онытылмады ул, гел хәтердә яңарып, әрнетеп, үкендереп яшәтте. "Ник урладым, ник урладым, ник урладым?!" дип, камчы белән үземне әз суктырмаганмындыр. И, пүчтәк өчен кыйналган, дияр кемдер. Бер уйлаганда пүчтәктер, ә төптәнрәк уйласаң — күңелдә кара тап, зурмы, кечкенәме — ул кара иде, тап иде. Аны юып төшерәсе дә чистарынасы килә иде. Акча эшли башладым, Әкълимә ападан гафу үтенермен, бурычымны да бирермен дигән ният белән авылга кайттым. Әмма тегүче апа, йортын бикләп, Ташкентка — туганнары янына күченгән, балачак дустым Әлфия исә вакытсыз дөнья куйган иде. Әкълимә апаның адресын берсе дә белми, мин хәтта хат язып гафу үтенүдән дә мәхрүм идем. Бер-бер артлы тезелешкән ике, җиде, биш саннары хәзер инде мәңгелеккә йөрәгемә уелды. Ул саннарны төшләремдә күреп саташа идем. Ныгытып дин юлына баскач, вөҗдан газабым отыры артты. "И Раббым, бу гөнаһымны ниләр белән юыйм?" — дип, намаз артыннан соң утырып-утырып елый идем. Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә коткарды бит мине шушы җан сыкрануымнан, газизкәем. Тыңла. Чаллыда гаиләсе белән уртанчы улыбыз яши. Икенче оныгыбыз туды, ирем белән бәби ашына җыенабыз. Алданрак билет алып куйыйм дип, автобуслар вокзалына төштем. Дүрт тәрәзәчек тә ачык, чират юк, һәрберсендә өч-дүрт кенә кеше. Минем тәрәзәчек алдында нигәдер шау-шу купты. Чәчәкле яулык бәйләгән карчык кассирша хатыннан инәлеп-инәлеп билет сорый: — Акчаның кайсы да акча ла, ничек тә җаен чыгарып бир билетыңны, кызым, автобусым кузгала, — ди. — Сездәге үзбәк акчасы бездә кулланылмый, гражданка! — дип кычкыра кассирша. — Урыс акчам юк ла, — диде әби. — Үзбәкстаннан кайтышым ла. Үлгәнче туган якны күрим дип, капыл юлга кузгалган идем, монда да дөньялар буталган, акчалар буталган, һәркем үз кәгазен йөртә икән лә. Таныш сөйләм иде бу, тегүче Әкълимә апа шулай, "ла, лә" дип, сузып-сузып җөмләсен тәмамлый иде. Мин тәрәзәчеккә очтым. Вәт галәмәт дисеңме? Сабыр, газизкәем, монысы галәмәтнең баласы гына, анасы алдарак иде әле. — Үзем түлим, күпме кирәк? — дидем. Кассирша хатын: "Каян килде бу җүләр?" — дигәндәй, караган да каткан. Әби дә аптырап калды. Танымый, билгеле. Ә мин таныдым: картайса да, Әкълимә апа инде, нәкъ үзе! "Ла, лә"ләре белән кырык елдан соң авылга кайтып бара. Минем дә туган якларны күрмәгәнгә бишбылтыр. Әни мәрхүм, әти мәрхүм, кемгә кайтып ишек шакыйсың ди... — Тизрәк, автобус китә! Түләсәгез түләгез, нәрсә оедыгыз! — диде кассирша усал гына. Билетын кулына тоттырып, әбине "кузгалам, кузгалам" дип пошкырган автобуска кертеп җибәрдем. — И нинди рәхмәтле бәндә син, олан? — диде карчык, текәлеп-текәлеп йөземә карады, ләкин барыбер танымады. Кая танысын, еллар адәм баласын үзгәртә, әнә миннән — нечкә билле кыздан мичкә кебек юан хатын ясады. Борын өстенә күзлек тә менеп "атланган" җитмәсә. "Мин фәлән-фәлән" дип аңлатып тормадым. Автобус кузгалды. Аңлатырлык хәлдә дә түгел идем. Бөтен гәүдәм кызыша иде. Әмма җиңел иде, кемдер җилкәмдәге авыр ташны җиргә атып бәрде төсле. Ниһаять, бурычымны түләдем. Билет бәясе ничә тәңкә дип уйлыйсың, газизкәем? Төп-төгәл ике йөз җитмеш биш сум иде ул... Ъомялл.ык Карлыган куагы төбенә чүмәшеп үкседе ир. Чүп баскан бакчада аны беркем дә күрми иде. Ник болай елата соң әле?! Таш булып калырга иде аңа, ә ул суга манчыган шикәр кебек җебеде. Әнисенең җәсәден кабергә иңдергәндә үк куллары калтырый иде инде. Шуны сизепме, әллә ят итепме (утыз ел авылга кайтмады лабаса) ботак оч туганы Габделәхәт ирне читкә этәрде. — Абзый кеше, кырыйгарак тайпыл әле син, эһем. Күмүнитүнең рәтен-чиратын да белмисең шикелле. Анысы хак, белми, авылдагы гореф-гадәтләр хәтереннән бөтенләй үк сызып ташланган төсле. Ул яшәгән якта бүтән төрле йолалар шул, ир шуңа ияләшкән, шуңа күнеккән иде. "Мәңгелек йорт"ка озатмады түгел, озатты: хатыны Серафиманың анасын җирләде, дусларын җирләде... Үлем-китем булса, бөтен бистә: "Коля, помоги", — дип аңа йөгерә, һәм ул, мәетнең буй үлчәмен алып, шома, матур такталардан сырлап-бизәкләп табутлар ясый иде. Бу гадәт авылга да ияреп кайткан иде, ул үзен бистәдә дип хис итте, әнисенең җаны чыккач, йорттан такта эзләргә тотынды. Кайда такталар, кайда такталар?! Ике өй арасында әрле-бирле чабып йөргән күрше Фатыйма: — Нәрсә югалттың, Кадыйр? — дип сорады. — Әни карчыкка... такталар кирәк иде дә... Хатынның йөзе үзгәрде. — Нинди такталар? — диде ул, иргә шикле караш ташлап. "Бу ычкынган" дип уйлады бугай. Кадыйр да аптырады. Әнкәсен ничек күмәргә җыена соң болар?! Әллә авылда табут ясаучы оста бар микән? — Кадыйр, — диде Фатыйма, йомшак тавышын калтыратып. — Сәмига әбинең үлемтекләре әзер. Пенсиясенә сөлгесендер, яулыгындыр әз-мәзләп ала торды. Без, күрше-күлән, мәрхүмәне юып-җыеп җирләрбез, син бер дә борчылма, үз көеңә генә шушы тирәдә йөрештер, яме? Шулай... Кадыйр бүтән дәшмәде. Хатын-кыз белән сүз көрәштерү мәгънәсез иде. Аның Фимасы да, кистереп әйтә дә авызны томалый. Зиратта биш-алты ир-ат кабер казый иде. Ахырдан агайэнеләрнең җыйнаулашып аларга килмәве акылга сыймады. Поминкада катнашмыйча таралышалар микәнни?! Кадыйр бит инде иске келәткә "елтыр башлар"ны тезеп куйган иде. Үпкәләделәр бугай. "Утыз ел кайтмыйча кайларда адашып йөрдең?" диләр, ахрысы. Ятимлегеннән җиргә чүгәйгән бәләкәй өйгә кергәч, Кадыйр янә шаккатты. Түшәм-диварларны сыйпап ниндидер моң тарала иде. Бу моң балачакка кире чигереп, нәрсәнедер хәтерләтте. Тик — нәрсәне? Нәрсәне?! Идәнгә тезелешкән өч карчык аска карап кына утыра, ә берсе көйләп-көйләп китап укый иде... Араларында ап-ак күлмәк кигән әнисе дә бар кебек тоелды. Әнә ул: "Син дә утыр, улым, тыңла", — дип елмая төсле. Шушы күренештән ир әллә нишләде: тамагына утлы күмер бөялде, йөрәге ярдагы балык кебек сикереп-сикереп куйды. Бусагага чүгәләмәкче иде, тез буыннары бөгелмәде, гәүдәсе тораташ булып каткан иде. Ул, әкрен генә артка чигенеп, җимерек баскычтан төште дә бакчага юнәлде. Күзен яшь элпәсе каплаган, күңелнең тиктомалдан гына нечкәрүе гаҗәп бер хәл иде. Ник болай елата соң әле? Елатыр да... Мондагыларны бистә белән чагыштырды, ахмак. Әнисе йортында шилә аракы мәҗлесе үткәрер иде. "Нәрсәдер" дигәнең дога иде лә... Әнә ул адашкан-саташкан җанына канат очы белән генә кагылып узды да, хәзер ничек үксетә, ничек үксетә!!! Утыз ел күрмәгән әнисен җирләмәсә, кайчан ишетер иде икән бу догаларны... Авылга сирәк хат яза иде Кадыйр. Вакыт тапмады дисәң, атналар буе эшсез яткан чаклары бар иде. Серафимага өйләнгәч, килен белән танышырсың дип, әнкәсен чакырткан иде ул. Владивосток ерак, карчык ун көн поездда ач килгән, күчтәнәчкә дип төенчегенә бәйләгән ризыкка да кагылмаган иде. Хәл җыеп берәр ай кунак хөрмәтендә яшәр, дигән иде Кадыйр, әнисе өч көннән соң кыбырсый башлады. Килен күрмәгән арада, почмактагы тәреле сурәтләргә ымлап: — Бу нәстәләр күземә кадалып, тынымны буа, улым. Җитмәсә, кодагый шуларга карап иртә-кич чукына. Алла хакы өчен моннан баш алып кач! Әле бала-чагаң юк чакта, —диде. Кадыйр кычкырып көлде. — Кем ул сурәтләрне санга суккан ди, әнкәй! Серафима мәктәптә укыта, атеист синең киленең. Так что, тынычланып кына кунак бул. Әнисе барыбер тынычланмады, кире авылларына кайтып китте. Кайткач, озын хат җибәргән, хатта әлеге дә баягы: "Ару урында яшәмисең, бала-чагаң ишәйгәнче баш алып кач, улым. Сине күршедә генә ярәшкән кызың Фатыйма көтәдер ие, ни гөнаһ кылсаң да — кичерер, кайт кына, марҗа белән гомереңне черетмә", — дигән әрнүле сүзләр тезелгән иде. Укыгач, Кадыйрның күңелендә ачу өермәсе кузгалды, хатны ул вак-вак кисәкләргә ертып ук ташлады. Хак, әнисе бәхетен җимерергә тырыша иде. Ә бит ир, Серафима белән кавышкач, күкнең җиденче катына менгән иде. И сөеп-иркәләп тә карый иде хатын! Сөяк эчендәге җелекне эретә иде... Бу сиңа кулына кагылсаң да ярты метр читкә сикергән оялчан Фатыйма түгел иде шул... Хәер, озакламый аны күкнең алтынчы катына этеп төшерделәр. Сима-Фима ир көе көйләргә яратмый, кер юмый, ашарга пешерми, өстәлдә каткан ипи дә әчеп-чыпырдап утырган кичәге кәбестә ашы булыр иде. Хатынның анасы — аз сүзле, мыштым карт марҗа — алар өйләнешкәч үк тамакны аерды: татар белән ризык бүлешәсем юк, диде. Күкнең иң түбән катына, ягъни җиргә сөрелгәндә КадыйрКоля эшсез иде. Бистәдәге соңгы заводны япкач, элеккеге инженерга урам гына себерергә калды. Ә бу эштән ул бик хурлана иде: биш ел интегеп-интегеп институтта укы да себерке күтәреп урамга чык, имеш. Булмаганны! Моңарчы иртән заводка китеп, кич кенә кайткан Кадыйр-Коля ирексездән өй колына әверелеп, карт марҗаның мыгырдануын тыңлап ятарга мәҗбүр иде. "Боламык татар" дигән мыскыллаулар йөрәккә кадалса да, ул "җитте, карт марҗа" дип гайрәтләнеп кычкырмады, карчык таккан кушамат чүп кенә, менә Серафима: "Милләтеңне алмаштырып, минем фамилиягә күч, мин барыбер балаларны урыс дип яздыртам", — дип, бәгырьне талый иде. Беркөнне хатыны аңа озын ачкыч тоттырды. — Әйдә, Коля, мин сиңа мәрхүм атакаемның дәүләтен күрсәтәм, — диде. Йорт янәшәсендәге ишегенә амбар йозагы эленгән тәбәнәк сарайны ничә тапкыр ачып карарга ымсынды Кадыйр, ник ул көн-төн биктә дә анда нәрсә саклана? Серне ни мыштым карчык, ни Серафима тишмәгән иде, инде менә ачалар... Әмма күгәргән йозак бирешмәде, ачкычны үзенә "йотып" киресенә катты. — Балта белән каер, — дип әмер бирде хатыны. Аның күзләре күмерләнеп яна, әйтерсең ул да сарайдагы хикмәтләрне күрергә тилмергән иде. — Каер, Коля, каер! Кадыйр йозакны балта түтәсе белән сугып очырды. Артта баскан Серафима ирне эчкә табан кысрыклады. — Атла, Коленька, атла! Борынга черегән агач исе килеп бәрелде. — Фу, сасы, — диде Кадыйр төчкереп. — Гөмбәләнгән агач тутырылганмы соң монда әллә? Тончыгам, билләһи! Кинәт аның күзенә диварларга сөяп куелган төрле зурлыктагы табутлар чалынды. Кая керде алар, ә? Хатыны усал шаярта бугай. Ул кискен генә шар ачык ишеккә чигенмәкче иде, Серафима, юан беләкләрен канат сыман җәеп, юлга аркылы басты. — Ашыкма, Коленька, яңа эш урының белән таныш. Минем атакаем тирә-юньдә дан тоткан табут остасы иде. Бөтен кирәк-яраклар исән. Син аның эшен дәвам итәсең. Бүген халык кырылып үлә, көн дә акча явачак безгә. Кадыйр-Коля хатынның һавада эленгән беләкләрен читкә селтәп атты: — Ахмак! Татарның табут ясаганын кайда күргәнең бар?! — Күрмәсәм — күрермен! —дип, беләкләрен яңадан һавага "элде" Серафима. — Әллә минем хисаптан ашап-эчеп ятарга җыенасыңмы, несчастный?! Ярты бистә эшкә аптырый, "кем атакайның мастерскоен кулланырга тели?" дисәм, ун ир "мин, мин!" дип, каршыма тезләнәчәк. Нәрсәгә кеше баетырга ди! Тактасын үзем кайгыртырмын. Әнә өлге-үрнәкләр, кара, өйрән! Ир кыргый тавыш белән "юк" дип үкермәкче иде, хатын мәче кебек аның өстенә сикерде һәм, дымланган пычкы чүбе өеменә егып, үбәргә тотынды. — Ну, Коленька, киреләнмәсәнә, җанкаем. Яратасың ла син Фимочкаңны, яраткач, аның хакына тузан бөртегенә әверелергә риза бул. Кайнар иде Серафима, ирене тию белән тән татлы изрәүгә тара, аң томалана, әнкәсенең җанын яндырып көйдергән сүзләре дә, вәгъдәләшкән яры Фатыйма да каядыр эреп югала иде. — Мин көн саен сине шушында бер иркәләрмен, безгә анакай да комачауламас, — дигәч, наздан исергән Кадыйр күңеле белән: "Әллә соң..." — дип җилкенеп тә куйды. Ләкин "әллә соң" кистереп әйтү түгел, хатынның җылы кочагыннан арынгач, ул, һичшиксез, ялгышын аңлаячак, аңлаячак та, сарайга ике аягының берсен дә атламаячак иде. Гөнаһ шомлыгы, мыштым карчык чукынган вакытта гөрселдәп идәнгә егылды... Аны торгызырга маташтылар, тормады, йөрәге тибүдән туктаган иде... Чәчен йолкый-йолкый улаган Серафима ирнең учына теге озын ачкычны салды. — Бар, яса... Карчыкның дөмегүенә сөенгән кияү, әлбәттә, карышмады. "Татар" дип колак итен чәйнәгән убырны тизрәк җәһәннәмгә озатырга кирәк иде. Әүвәлгесе — актыккысы, дия-дия тартма укмаштырды. Әмма антын бик тиз бозды: хатыны аяк бармакларына кадәр үбеп назлагач, эчеп үлгән күрше урыска да табут әтмәлләде. Шуннан китте, китте... Ир ант итә торды, антын исә чираттагы заказ боза торды. Ул тәбәнәк сарайга ничек береккәнен үзе дә сизмәде. Халык чебен урынына кырылган заманда төшемле эш иде бу. Серафиманың уң кулы исемнәрне дәфтәргә терки, сул кулы акча саный иде. "Сиңа булышам", — дип, мәктәпне дә ташлады хатын. Тиздән Кадыйрга "Табутчы Коля" дип тамга суктылар. Хурланды ир, һай хурланды, такталарга ярсып тибә-тибә: "Җитте, туктыйм", — диде, ә үзе һаман ясады да ясады, Серафиманың кайнарлыгына астыртын нәфес тә өстәлгән иде. Бусы хатыны кебек бәреп егып өстенә атланмады, әкрен-әкрен генә якынлашты. "Осталар яллатып яңа өй салдыргач, сарайны шытырдатып биклим" дип, үз-үзен алдады гына ул, өй бистә халкын көнләштереп ярты айда төзелеп бетте, ә сарай ишегенә амбар йозагы кунмады. Нечкә билле ябык Серафима сәгать саен симерә, элек такта юллап урман хуҗалыгына җәяү генә тәпиләсә, хәзер аңа май баскан гәүдәсен селкетүе авыр иде, ул, еламсырап: — Коленька, аякларым сызлый, миңа күп йөрү зарарлы, — диде. — Син, давай инде, тирә-яклардан да заказ җый, төнлә дә йоклама, машиналык мая туплыйк, — диде. Машинадан соң бүтән кирәк-яракларны чиратка тезеп бастырды нәфес. Нәни кызын җүнләп күрмәде дә ир, аны Серафима бакты, Серафима үстерде. Сарайдан утыз-кырык адымдагы өй әйтерсең дөнья читендә иде! Җитмәсә, яңа җиһазларга тиенгәч, хатыны иске диванны сарайга күчерде. — Коленька, аяк талдырып өйгә хәтле теркелдәгәнче монда гына йокла син, ашарыңа ташырмын, ач тотмыйм бит инде, — диде. Әйе, әлеге дә баягы каткан ипи кисәге белән әчегән кәбестә шулпасыннан өзелмәде Кадыйр. Яхшы хуҗа этен дә болай сыйламыйдыр! Беркөнне ул кадак эзләп чоланга кергән иде, өй эченнән кызының елаган тавышын ишетте. Серафима бакчада помидорларга су сибә иде, әти кеше керде дә: — Нишләп җылыйсың әле, кызым? — дип, караваттагы баланы күтәреп алды, күтәреп тә алды, сабыйның муенына аскан тәресе тирбәлә дә башлады. Ир, ач яңакларын дерелдәтеп, җан ачысы белән кычкырды: — Сима-а-а! Бакчадан, ана үрдәк сыман чайкалып, Серафима керде. — Боже, сандугачыма ни булды?! — Ник бу нәстәкәеңне Кадриягә тактың?! — Ир баланың муеныннан ычкындырган бауны хатынның йөзенә томырды. — Беренчедән, ул Кадрия түгел, Катя, — диде хатын ысылдап. — Онытма, аның исеме Ка-те-ри-на! Икенчедән, бу анакаемның истәлеге. Аны кемгә бәйләсәм дә — үз эшем, кысылма, яме? Анакай үлгәч, сине тыңлап, иконаларны чоланга яшердем, монысына тидермим, бел! Күңел төпкелендә яткан әрнүләрен кузгатып, авыр гына көрсенде ир. Аның шушы минутларда, әнкәсенең ялваруларына буйсынып, башын алып әллә кайларга качасы килде. Тик кай тарафларга качарга, йә? Кем аны көтә дә, кем сагына! Аннары берәмтекләп җыйган мал-мөлкәтеңне җиңел генә бәреп китәрсең, бар! Күпме көч түгелгән ләбаса. Керләнгән күлмәгенең җиң очы белән яшьле күзләрен сөртеп, озак утырды ул сарайда. Балта тукылдамагач, пычкы чыжламагач, Серафима пошаманга төшеп ишекне ачты. — Коленька, җә инде, җанкаем, юкка да үпкәләп эш туктатма, — диде ул, күгәрчендәй гөрләп. — Хәзер тәмле иттереп ашарсың. Тозлаган кыяр турыйм. Бер банка аткан, серкәсен аз салганмын, ахры. "Авылга кайтып әнинең хәлен белергә кирәк", — дип, елына ике мәртәбә талпына иде Кадыйр. Яз җитеп, сыерчыклар оя коргач һәм дөньяга көзге моңсулык иңеп, кошлар җылы якларга җыенгач. Күңеле белән талпына иде... Ә хәйләкәр Серафима, аның ниятен сизеп, иңнәрендәге канатларын утта өтә иде. Еллар су кебек шаулап акты... "Әниең үлем хәлендә, кайт", — дигән телеграмма килгәндә, утыз ел гомер, утыз бөртек яфрак сыман, агачыннан өзелеп, җиргә коелган иде инде. II — Кадыйр, Кадый-ыр! Сузып-сузып Фатыйма чакыра иде, ир карлыган куагы арасыннан калыкты да яшен эчкә йота-йота тамак кырды. — Без монда, Фатыйма... — Әбиләр дога укыды да китте, Кадыйр. Гүр садакасын тараттым. Өй җыйган-юган, чүпрәк-чапраклары да чайкаган дигәндәй. Шулай. — Рәхмәт, Фатыйма. Барысын да син башкарып чыктың. — Әнкәң белән тату яшәдек без. һәйбәт карчык иде. Урынын җәннәттә әйләсен Ходай... Телендә чакта син генә кайтып җитешмәдең. Сиңа аталган әйбере бар иде аның. Бик кадерле әйбере. Соңрак тапшырырмын. Хәзер, әйдә, безгә керәбез. Чәйләп алырбыз. — Юк, юк, Фатыйма, өйдә генә капкалармын, — диде Кадыйр. — Йола буенча өч көн сездә ашарга ярамый әле, әйдә, дим, әйдә, кыстатма! Әй, чәйнегем ташыйдыр анда, — дип, Фатыйма, үкчәләренә ут элдергәндәй, каршы як капкага йөгерде. Кадыйр да аңа иярде. Кайчандыр хисләнеп: "Сиңа гына әйләнәм", — дип ышандырган егет күршесенең бүгенге тормышыннан бихәбәр иде. "Кияүдә микән, ир дигән кемсәсе ниндирәк бәндә икән?" — дип, күзе белән генә ишегалдын капшады. Ир-атлы йортка охшамаган, баскычка кадәр яшел чирәм үсә, ат-фәлән дә юк. Бусага төбендәге сыңар галош та хатын-кыз аягына гына таман, бәләкәй. Димәк... ялгыз. — Өйалды нүешендә юынгыч, җылы су белән кулыңны чайка, — дия-дия, Фатыйма аның уң җилкәсенә ап-ак сөлге япты. — Шулай... Сөлге артык ак иде, бармакларымның карасы йогар дип, сөртенергә оялды ир, Фатыйма күрмәгәндә генә кулын селки-селки һавада киптерде. Өй эченә тәмле ис таралган иде. Таныш ис... Нәрсә исе соң әле бу? Ә-ә, бәлеш исе! Әнкәсе мичкә дәүдәү бәлеш тыга иде. Итлерәк өлешен тәлинкә тутырып малайга бирә дә: — Ныгытып аша, улым, тизрәк үсәрсең. Син бит минем бердәнбер таянычым, — дип, аркасыннан кага... — Нишләп ишек кырыен биләдең, түргә уз, йомшакка утыр! — дип, Фатыйма аны диванга әйдәде. Кадыйрның йөз ел түр башына утырганы юк иде, уңайсызлануыннан ике бите кызарды, ул такта ышкылый-ышкылый кәкрәйгән бармакларын әле өстәлдә биетте, әле тезләре тирәсенә яшерде. Өздереп кенә сөйләшер сүз дә юк, ичмасам. Телсез-чукрак хисабыннан утыр инде. — Бәлешләр белән мәшәкатьләнмәскә иде, Фатыйма... — И-и, ниткән мәшәкать ди! Мичтә үзе пешә лә ул. Бервакыт әниең төш күргән. Сулуы кабып миңа керде. "Кадыйр кайта, — ди. — Юлда, — ди. — Әйдәле, Фатыйма, Шәех карттан бәрәнне суйдырыйк, улымның кайткан төшенә мич бәлеше салырмын", — ди. И-и Аллам, көтепләр дә карады инде сине, төшләр күрә-күрә көтте. Шулай. — Беләм, — диде ир, йөзенә бәрелгән кайнар бәлеш парыннан тагын да кызарып. Тик ул нәрсә белгәнен үзе дә белми иде. — Аша әле, Кадыйр, тартынма, аша. Шулай. — Рәхмәт, Фатыйма... — Йортыгыз алай ук бетәшмәгән, нык, әзрәк балта очы тидерсәң, ауганын бастырырлык, егылганын торгызырлык. Сатып китәрсең микән? Читтән күченеп кайтучылар күп. Сатулашмыйча, ни хакка да алырлар. — Юк, сатмыйм, үзем кайтам, — диде Кадыйр, авызыннан бу сүзнең ничек очып чыкканын сизмичә дә калып. Авылга кайту турында ялгыш та уйламаган иде, ни-нәрсә дип батырайды соң әле ул?! Әнә бәрәңгесе бугазына төртелде хәтта. Бәлеш төбе кискән Фатыйманың да хәрәкәтләре салмакланды. — Чынлапмы, Кадыйр?! — Туган нигезне тузгытмаска исәп. Ни гаҗәп, моны ул — Кадыйр сөйли, һәм алдашмый иде. Төнлә аралыкта сайраган чикерткә тавышын тыңлый-тыңлый күңелендә кабат шушы татлы уйларны яңартты ир. Нишләп бу уй соң гына башына китереп сукты икән, ә?! Әнисе исән чакта ук кайтырга иде аңа. Утыз ел эт типкесендә яшәгәнен, ниһаять, аңларга тиеш иде. Картлык көнендә мәче савытыннан ашатмагайлары әле. Катяның ире атна саен аларга кунакка килә. Ике җиңен сызганып, мырлый-мырлый коштабак-коштабак ит соскан тамаксау кияүдән сөяк өеме генә кала, шуларны Серафима, "кимер" дип, сарай өстәленә сибә иде. Кимерә Кадыйр... Үз хокукларыңны даулап, бугаз ертып акырудан ни мәгънә: хәзер хатыны баһадир кияү белән генә куркыта. "Синең ише кипкән балыкны чәнчә бармагы белән дә сыта ул", — ди. Хәер, Серафима нәрсә генә кыланса да, ир буза куптармас иде. Ниндидер көч аны бастырган иде. Хәлсез иде ул, көчсез иде, мескенлеген үзе дә сизә, вакыт-вакыт шул мескенлеккә каршы эчтән йодрыгын йомарлап нидер кузгала, әмма бу озакка бармый, пылт итеп сүнә иде. Әйе, кайтырга кирәк! Күршесе дә сыңар канатлы. Бәлки... кушылып гомер җебен бергә үрерләр. Фатыйма бәгыре каткан хатынга охшамаган, күрәсең, вәгъдәсен бозган егеткә үпкә сакламыйдыр. Кадыйр, урыныннан торып, урам як тәрәзәдән карады. Фатыйма йоклый... Әллә йокламыймы? Әллә ул да күршесе турында уйлыймы? Рәнҗемә, Фатыйма. Кадыйр сине дә, үзен дә бәхетсез итте. Марҗа кочагы башта яндыра, аннары туңдыра икән ул. ...Иртән кемдер тәрәзә пыяласына чиертте. Чикерткә сайравыннан туктаган, таң атып маташа иде, ир, күлмәк-чалбарын киеп, болдырга ашыкты. Кояш кебек балкыган Фатыйма икән. — Мунча әзер, Кадыйр. Бар, рәхәтләнеп юын. Эскәмиядә ару күлмәк-ыштан. Шәһәрдәге энемнекеләр, һич шикләнмә. Сиңа таман булырга тиешләр. Шулай. Кадыйрның хатын-кыз тарафыннан мондый хөрмәт күргәне юк иде, башы әйләнеп ишек яңагына тотынды. — Минем өчен төн йокламыйча мунча яктыңмы, Фатыйма? Алай итмәскә иде... Әллә кем түгел лә без... Кадерле кунак түгел лә, диюем. — Әй, юкны сөйләмә, күрше! Себерке ләүкәдә, парланган, яфраклары өзелгәнче чабын. Мин, ни инде... — Хатын аңа табан башын кыйшайтты. — Ачуланма, иртә уятты дип, кешеләр кыймылдашканчы дидем. Бездә гайбәт сатарга яратучылар бар. Йон теткән кебек тетәләр. Шулай. Акшар белән агартылган мунчаның идәннәре сап-сары иде, Кадыйр, эзем төшеп буямасын дигәндәй, аяк очына гына басып, кызган ташка су томырды. Хуҗабикә кебек кунакчыл пар, гәүдәсен чолмап, изрәтә үк башлады. Тән тансыклаган рәхәт изрәү иде бу, хәтта кәкрәйгән бармакларга хәтле йомшарып, турайды төсле. Соңгы тапкыр кайчан мәтрүшкәле каен себеркесе белән чабынды икән Кадыйр? Үтер, хәтерләми. Дөрес, ул яңа өй белән беррәттән мунча да өлгерткән иде, тик Серафима, дуңгыз балалатып, аны абзарга әйләндерде. Кадыйр күмәк мунчага йөрде. Ә бирегә ир-ат халкы хатыннарыннан качып эчәргә җыела, исергәч, ләгәннәр белән бәрешеп, сугыша иде. Кая тынычлап юыну, Кадыйр өстенә су коя да табан ялтырата иде. "Ничек түзелгән", — диде ул, башын чайкап. Мәрхүмә әнисе "кач" дигәч, көлгән иде, яшьлек көлдерә, картлык елата икән шул. Кайтырга, ике дә уйламыйча кайтырга кирәк! Йорты шәм кебек, Фатыйма әйтмешли, әз генә балта тидерсәң, гомеренә җитәчәк. Беренче мәхәббәте дә кул сузымында гына, язмыш күршесен Кадыйр өчен генә ятлардан саклаган бугай. Дөньяга өр-яңадан туып, ир өйалдына чыкты. Керләнгән кием-салымнан җилләр искән иде. Нәрсә дияргә дә белмәде ул, ә инде ишегалдындагы озын бауда җилфердәгән күлмәкчалбарын күргәч, телдән язды. Кай арада юып элгән, ә! Лаекмы соң ул мондый кадерләүләргә, лаекмы? Фатыймага нинди изгелек тиде әле? Киресенчә, хатынның бәхет касәсен ваткан бәндә ич Кадыйр. Фатыйма сыер сава иде. — И-и, бигрәк тиз, — диде ул. — Әллә эссесе суырылганмы? — Каен утыны яккансың, ахры, Фатыйма, ташка бер тамчы су чәчрәсә дә, чыжлап пар күтәрелә. —Тукта, ашыкма, чәем кайнаган. Баллап, сөтләп эчәрсең, боерса. Мунча арты чәй тәмле ул. Шулай. Кичәге кебек ятсынмады Кадыйр, түргә узды. Аның күңелендә: "Чү, мин дә кеше бит", — дигән хис уяна башлаган иде. Әйе, әйе, Кадыйр — кеше, чын кеше! Тычкан сыман көн-төн сарайда кыштырдаган Табутчы Коля юк, юк! Аны ир, кайнар су белән кат-кат юып, җиргә агызды. Фатыйма кыенсынып кына: — Мин синең тормышың хакында сорашмадым да, Кадыйр. Тегендә ничекләр яшисең? — дигән иде, ир, җаваптан шүрләп, тиз-тиз: — Кайтам, валлаһи, кайтам, — диде. Хатынның йөзенә сагышлы елмаю җәелде. — И, Сәмига апаның рухы кинәнер иде... — Ә син? — диде Кадыйр әкрен генә. Хуҗабикә дә аның соравына илтифат итмәде, торып шкафны ачты. — Аруландың, кулыңа бирәм инде. Әниеңнең сиңа соңгы әманәте. Түренә куйсын, догасыз йортта яшәмәсен, диде. Шәмаил бу, саклый күр берүк. Ир пыяла белән тышланган догалыкны күкрәгенә кысып: — Кайтам мин, валлаһи, кайтам, — дип кабатлады. Шәмаилдән бәрелгән җылы каткан бәгырьне йомшартып, сулыш юлларын киңәйтеп җибәрде. Кайта ул, кайта-а-а! "Тизрәк китсәм, тизрәк әйләнеп кайтам ич мин", — дип, Кадыйр төштән соң йөгерә-атлый олы юлга китте. Күпер төбендә аны өне-тыны беткән Фатыйма куып тотты. — Абау, ник саубуллашмадың, Кадыйр?! — Кайтам ла мин, — диде ир, дәртле тавыш белән. — Беләм дә соң... Менә юлыңа кайнар өчпочмаклар. Поездда ашарсың, андук суынмаслар әле. Ярар, әлегә хуш инде... Фатыйма өч-дүрт адым атлады да кире борылып Кадыйрны кочаклады. — Кайт, яме, кайт! Мин бит сине һаман яратам! Сине генә көтепләр картайдым бит инде, җүнсез! Кайт, кайт, җанкисәк!.. III Авылдан өч сүәмгә үсеп, алып гәүдәле баһадирга әйләнеп килгән иде, нишләп буе кыскарды икән? Түшәм биегәймәгәндер ләбаса? һи, ник биегәйсен ди түшәм, ул үзе бусагадан атлау белән үзгәрде: аны өйнең һавасы ук кысып кечерәйтте. Әнә тын алуы авырлаша. Серафима өйдә юк иде, Кадыйр сумкасыннан догалыкны тартып чыгарды. "Без хәзер икәү, — диде ул пышылдап. — Без икәү... "Тагын күзләре яшьләнде, тагын йөрәге сулкылдады. Әрәм узган еллар бәгырьгә әрем әчесе тамызып әрнетә иде. Ир түр яктагы диварның иң өстенә кадак кагып, сыйпый-сыйпый шәмаилне беркетте. Беркетте дә ераккарак басып күзәтте. Күзенә генә шулай күрендеме, әллә баеган кояшның соңгы нуры адашып бүлмәдә йөриме, догалыктан нур сирпелә иде. "Шулай", — диде Кадыйр Фатыйма кебек, һәм үзалдына көлемсерәде. Ак мунча, кайнар бәлеш, мәтрүшкәле чәй, "Кадыйр" дип, ягымлы эндәшүләр ирне меңнәрчә чакрым озата килгән, күзен йомды исә, каршысында сылу гәүдәле күрше хатыны пәйда була иде... "Китүем хакында әүвәл кызыма белгертим, нәрсә дисәң дә, минем кан, үпкәләмәсен", — диде ул. Әмма урам очында яшәгән кызы белән киявенең ишеге бикле иде. Бистәне аркылыгабуйга кисеп чиркәү чаңы яңгырады. Даң-доң, даң-доң, даң-доң... Әйтерсең чүкеч белән Кадыйрның баш түбәсен кыйныйлар: "Кайда идең, кайда идең, кайда идең?.." Ир, миңгерәүләнеп, карт тупыл агачларына карга оялаган бакча эчендәге эскәмиягә төртелде. Даң-доң, даң-доң, даң-доң... Чаң суккан саен, ул утыргычка сеңде. Шайтан алгыры, кемдер үлгән, ә Табутчы Коля бистәдә юк иде... Серафима котыргандыр. Эт кебек талар хәзер. Талар, талар... Озатканда: "Авылда бер кич тә кунма", — дип, колакка тукыган иде. Юк, Серафима ырылдап аңа ташланмады, таягына таянган хатын капка төбендә үрдәкләр ашата иде, кичә генә аерылышкан кебек: — Нихәл, Коля? — диде, һәм үз зарын бушатырга кереште. — Уф арыдым, аякларымны көчкә сөйрәп чиркәүдән кайтуым, бу ачтамаклар каршымда бакылдый тагы. Павел дөмекте, теге кызыл борын Паша. Көмешкәдән агуланган, ди. Табутын үзем ясадым. — Акылыңнан яздың мәллә, Сима?! Хатын-кыз башың беләнме?! — Син язмадың ла. Татар башың белән утыз ел ясыйсың, — дип хихылдады Серафима. — Синекеннән әзрәк кайтышрак иде, ну этем дә аермады. "Оста шул Коля, коеп куйган", — диделәр. Синең юклыкны белмәделәр дә. Акчаны шәп түләде туганнары. Абыйсы черегән бай, сәүдәгәр. Анда Евпатия түтәй бүген-иртәгә аягын сузмакчы. Күз белән генә буен үлчәдем: метр ярым тирәсе. Малае районда түрә, тоже акчаны мул тамызачак. Давай, шул корткага табут әзерли башла. Болай да озак ял иттең. — Әни вафат, — диде Кадыйр, бертуктаусыз такылдаган Серафиманы бүлдереп. Хатын төссез күзен акайтты да: — Ну и что! Минеке дә җир куенында ята! Марш сарайга! — дип, таягы белән капка баганасына бәрә-бәрә өйгә кереп китте. Ул, картайган саен, анасы — мыштым карчыкка охшый бара иде. Ир урыныннан кузгалмады. Җилкәләре мескенләнеп салынган иде, гәүдәсен турайтып, иңнәрен төзәтте. "Бирешмә, агай-эне! Хатын куша дип, сарайга ике аягыңның берсен дә атлама. Син Табутчы Коля түгел, син — Кадыйр, — диде ул, үз-үзен гайрәтләндереп. — Синең урының чүплектә түгел, түрдә, түрдә!" Бу урынын ныгытып яулар өчен ир өйгә атлады. Алгы бүлмәдә сәер тынлык иде. Кадыйр ишектән муенын сузды һәм андагы күренештән аркан ава язды: идәндә пыяласы уалган догалык, почмактагы өстәлдә тәреле сурәт, Серафима шуның каршысына тезләнгән дә чукына... Менә ул тантаналы йөз белән иренә табан борылды: — Син сарайда түгелмени? — Нишләдең син, явыз?! Ник догалы язуны алып ыргыттың?! — Кадыйр, йодрыкларын йомарлап, хатынга ташланды. Тик марҗа суктырмады, туп кебек читкә тәгәрәде. Ачуы ташыган ир өстәлдән сурәтне сыпырып төшерде. — Күземә күрсәтмә бу нәстәкәйне! Кире чоланга томыр! — Боже, ничек гайрәт чәчә! Тагын бер кулыңны гына уйнат, кияүдән дөмбәсләттерәм, несчастный татар! Шуны кешегә санап яшисең бит әле! — дип нәфрәтләнде Серафима. Ир аны тыңламады, шәмаилне, пыяла ватыкларыннан чистартып, янә түргә элде. — Тиеп кенә кара, җен хатын! — Тимәм ди! Безнең өйдә изгеләр сурәте баш! — Серафима иконасын сөртеп китап өеменә сөяде. — Юк, минем догалык баш! — Анакаемның истәлегенә чәнчи бармагың белән дә кагылма! — Утка атам, әгәр дә мәгәр яшермәсәң! — Попробуй! Утыз ел минем аяк астында туфрак булып яшәгәнеңне оныттың мәллә, боламык! Ир белән хатын төне буе талашып хәлдән тайдылар. Идәнгә әле догалык, әле сурәт очты... Ниһаять, җиңел гәүдәле Кадыйр, урындык өстенә урындык бастырып, шәмаилне иң өскә — түшәм астына ук кадаклады да, җиңү тантанасыннан ләззәтләнеп, йокларга ятты. Керфекләр йомылган гына иде, нәрсәдер бик каты дөбердәде. "Яшен сукты" дип сикереп торса, Серафима егылган икән. Нәкъ Кадыйр кебек, урындыкка урындык куеп, догалыкка үрелгән зәһәр хатын! — Кая мендең, шайтан заты! Синең гәүдәңнән тау да сытыла бит, — диде ир. — Булыш, Коленька, билем чатнады, ай, билем! — дип ыңгырашты хатын. Кадыйр кул гына селтәде. — Сине кузгатырга кран кирәк! — Кияү килешкә ит пешерергә иде, и-ит! Таң белән базарга кузгалабыз, юл хуты сугылырбыз, дигән иде. Ир, камыр булып идәнгә җәелгән хатын өстеннән атлап үтеп, өстәлдәге сурәтне әйләндереп каплады. — Киявең дә, үзең дә җәһәннәмгә олагыгыз! Мин китәм! — Китәсең?! Кая китәсең?! — Авылга кайтам. — һе, кара син, авыл диме? Түлке йорттан инә дә кузгатмыйсың, абзыкаем. Саклык кассасындагы акчага да өметләнмә. Әнә гарәпчә язуыңны кыстыр да сыптыр! Кадыйрның чигәсенә шаулап кан йөгерде. Агач тузаны сулап гомер кояшы баеган ирнең инәгә дә хакы юкмыни?! — Сиңа яртысы, миңа яртысы, бүләбез, Сима! — Бүлмибез! Кияүгә әйтеп иманыңны укыттырам, несчастный! Серафима дүртаякланып тормакчы иде, "ай, билем" дип, кире идәнгә ауды. Кияү белән кыз килде. Әти-әнисенең ни өчен талашканын ишеткәч, кызлары борынын җыерып: — Подумаешь, — диде. — Өйдә урын әз икән берәүләргә. Анакай сурәтне бер почмакка, атакай догалы язуын икенче почмакка чәпәсен! Кияү бөтенләй дәшмәде. Ит пешмәгән, аңа кадер-хөрмәт юк иде, әбисенә нәфрәтле күз карашы ташлады да төксе кыяфәттә чыгып китте. Чыкканда гына бабасына ике сүз ыргытты: — Әй, табутчы татар, сине аксак Сергей чакырды. Билен уа-уа ыңгырашкан Серафиманы аталы-кызлы күтәреп караватка күчерделәр. Кадыйр Сергей картларны урап кайтканда, бистә духтыры килеп: "Бил сөягең чатнаган, —дип, хатынны куркытып киткән. Серафима битен күз яше белән юа иде, ир аны җүнләп тынычландыра да алмады, чөнки үзенең тетрәнүе дә көчле иде. Тегермәнче Сергей гомер буе симез муенына "тавык тәпие" асып йөрде, Кадыйрны яратмады, он тарттырганда чиратның койрыгына бастыра һәм, бияләй хәтле телен күрсәтеп, "монгол калдыгы" дип үчекли иде. Әнә шул адәм татар булып чыкты... Аксак карт үлем бугазына терәлгәндә, тәресен йолкып аткан, салкын өйдә сәләмә юрганга төренеп ята. Марҗасы балаларында яши икән. "Миңа табут ясама, мине урыс йоласы белән күммәсеннәр", — дип ялвара бичара. "Юк, мин бит хәзер табут ясаудан ваз кичтем, балта-пычкыга орынмыйм да, мин туган якка ашкынам, дускай", — диде Кадыйр, ә бер минут эчендә Садыйкка әверелгән йолкыш карт аны ишетми иде инде, ул эренле күзләрен чебен бугы белән чуарланган түшәмгә текәп каткан иде... Хатын елавыннан туктады. — Сергей карт нәрсә диде? — Китте ул... — Кая?! — Теге дөньяга, — дип уфырды Кадыйр. — Ә-ә, шулаймыни? Заказ арты заказ, димәк. Шатланыйк без моңа, Коленька! — Шатланмыйча гына тор! Сергей — татар. Кәфенләп, табутсыз күмсеннәр, диде. Хатынына барып әйттем... — Татар? Тегермәнче Сергеймы? Төшләнмә, чеп-чи урыс ул. Яшь чагында Марфасы белән икәү чиркәүдә чукынганнарын үз күзләрем белән күрә идем. —Серафима, биленең авыртканын да онытып, торып утырды. — Тукта, тукта, — диде ул, бармак очын авызына кабып. — Тукта... Табут ясамас өчен бистә урысларын татарга чыгармакчы бугай син, фетнә! — Ахмак, — дип мыгырданды ир. — Марфасы белми ди иренең кемлеген. — Марфамы? Марфа... Вәт астыртын, "минем дә ирем татар" дип ник серен чишсен! Дус саналды тагы үзе! Ә мине гел чеметте: "Татар белән ничек йоклыйсың да, татар белән ничек йоклыйсың..." Аһ, себерке Марфа. Барам! "Синең дә ирең татар иде", — дип фаш итәм! — Симез гәүдәле Серафима караваттан шуып кына төште, — фаш итәм! Кайда минем таяк?! Китер! Кадыйр тилереп акырган хатын белән бәхәсләшмәде. Таягына атлансын да Марфаларга элдерсен, әйдә үзара тик тәпәләшсеннәр! Ә син кач, җегет, кач, кач. Сине авылда нигезең көтә, Фатыймаң көтә. Акча нәрсә ул, сау-сәламәт кеше аны тагын таба. Җан тынычлыгы бернигә дә сатылмый менә. Ходай сиңа тавыш-гаугасыз гына китәр өчен юлын ачты: хатының мышный-мышный Марфасыннан әйләнеп кайтканда, җитез аякларың биш чакрымдагы стансага илтеп тә ташлаячак, әйдә, ашык син, ашык! Ир кабаланып документларын эзләргә кереште. Паспорт шкаф тартмасында иде, аны алганда саклык кенәгәсе дә күзгә чалынды. "Ачып кара" дигән сыман, кенәгә кулга төртелә иде, Кадыйр ирексездән аңа сузылды. Озак кына икенче биттәге саннарны укыды. Ай зур акча-а, зу-ур... Авыздан өзеп җыелган... Сызлый-сызлый кәкрәйгән бармаклар хисабына җыелган... Шушы байлыкны калдыр да бер кат күлмәк-ыштаннан гына стансага йөгер инде... И-их! Кадыйр, кенәгәне күкрәгенә кысып, кәнәфигә чумды. Аһ, нинди рәхәт бу акчаның җылысын тоюлары, нинди рәхәт! Ярты өлеше, һичшиксез, аныкы! Ул авылга мескен булып кайтмаска тиеш! "Кадыйр хәерче" икән димәсеннәр! Ишетәсеңме, чучка хатын, яртысы аныкы! Инә дә кузгатмыйсың, имеш! Кенәгә җылысы аны изрәтә башлады. Арыган тән күзәнәкләре йокыга тарта иде. ...Кинәт ир айнып кенәгәне идәнгә атып бәрде. Акчага сихерләнеп поездга соңара лабаса! Акча аны юри алдый, юри! Янә богаулап сарайга бәйләмәкче була, хәйләкәр! Ә анда яңадан керсәң — бүтән дөнья йөзен күрәм димә, бүтән "мин — кеше" дип үссенмә, син — кол, мәңгелек кол! Кадыйр аягына да кимәде, яланаяк өйдән чыгып йөгерде. Басуны кисеп, туры гына барсаң — стансага юл шактый кыскара иде, ул шул якка чапты. Камыл аякны чәнчә, кадый, ә аның туктап ярасын сыпырырыга да вакыты юк, чаба Кадыйр, җанфәрманга чаба... Каршыга искән җилне күкрәк белән этә-төртә чаба... Ә җил битенә сасы ис китереп сылый... Фу, тончыктыра. ...Ир, бер-берсенә ябышкан керфекләрен көчкә аерып, күзен ачты. Серафима аның өстенә иелгән, хатынның авызыннан сасы көмешкә исе аңкый иде. — Коленька, дим, Коленька, мин киткәнгә биш сәгать, шултиклем йокы бүстеңме? Туйганчы чүкердәштек ахирәтем Марфа белән. Бераз сыйландык та. Син алдакчыга ышанып, чүт дуслыкны бозмадым, һи, кенәгәне кочаклап йокладыңмы? Акчаны санагансыңдыр әле. Ие, ие, акча санаганны ярата. Безнең әле байыйсылар алда. Җә, тор, Коленька, Марфа үтенде, Сергейга дигән табутны иртәнге сәгатьләргә өлгертсен диде. ...Серафима, бергә укмашкан кәкре бармакларны каерып, аның учына сарай ачкычын салды...