Авыл клубында Нәҗип үзен суда йөзгән балык кебек хис итә. Ду килеп йөри, домино-шашкаларны атып-чөеп калдыра, буш урын булмаса, үзе әйтмешли, берәр "вак-төяк"не якасыннан йолкып кына ыргыта. Мәктәптә генә ул, шылт иттеңме, беләгенә кызыл бәйләгән әдәпле дежурныйлар килеп җитә. Беркөнне клубта җиденчеләр концерт куйган иде. Нәҗип иң алгы рәттә рәхәтләнеп көнбагыш ярып утырды. "Төкеренмә әле", — дип кисәтүчеләргә тамчы да исе китмәде. "Ошамаса, күчеп утыр", — дип кенә җибәрде. Сәхнәгә чыккан малайларның җырлавын килештермичә, тамагын ерта-ерта: "Клуб чүпләп йөрмәгез!" — дип кычкырды. Бер кыз чыгып бик тырышып биергә тотынган иде, Нәҗип эчен тота-тота тавышланып көлде. Кызый, гарьләнеп, биеп бетермичә кереп китте. Иртәгесен Нәҗипне укытучылар бүлмәсенә чакырдылар. "Тотынырлар инде акыл өйрәтергә", — дип тиргәнә-тиргәнә керде малай. Тик анда сүзне бүтәнчәрәк башладылар. — Синең тавыш ярыйсы икән, әйдә, бәйрәм уңае белән концерт куярга булыш, — диделәр. Нәҗип шаяртуларына шикләнмичә авызын ерды: — Бик кирәге бар иде... — Нәрсә, булдыра алмыйсыңмы? Әллә сәхнәгә чыгарга куркасыңмы? Нәҗип тә шаккатып тормады: — Нәрсә дип беләсез сез ул сәхнәне? Чыгармын да, керермен дә... ...Ул чагында әтәчләнгән иде дә, менә хәзер, чираты якынайган саен, йөрәге дөпдөп тибә башлады. Клубтан чыгып качар дәрәҗәгә җитте малай. Шулай да, "ни булса, шул" дип, сәхнәгә чыкты. Аны күргәч, малайлар елмаешып алды. Нәҗип аларга ачуланып карады, җырын башлый алмый азапланды. Авызын гына ачкан иде, берәү каты итеп йөткереп куйды. Малайның тамагы кипте, күз аллары караңгылангандай булды. Ахырда, җырлый алмыйча, кулын селтәп кереп китте. Туп-туры урамга атылды, чөйдәге бүреген дә алырга онытты хәтта. ...Залдагы халыкның тәрбиясезлегенә бик тә күңеле рәнҗеде Нәҗипнең. Кызарган алмалар Эшкә китәр алдыннан Резедага әнисе акча биреп калдырды. — Кибеткә матур алмалар кайтарганнар икән, кызым, барып алырсың, — диде. Бармыймы соң, алма дигәндә әллә кайларга да барырга риза Резеда. Сатучы апасы берсеннән-берсе эре, алсу-кызыл алмаларны үлчәп, аның сумкасына аударды. Олы урамны үтеп, үз тыкрыкларына борылыйм дигәндә генә аңа берәү эндәште: — Резеда сеңлем, Кәбир абзыйларыңа йөгереп кенә барып килче. Авыл Советына чакыралар, диген. Күрше апа икән, авыл Советында кизү торуыдыр. Кәбир абзыйлар берничә йорт аркылы гына, "эһ" дигәнче әйләнеп чыга аны Резеда. Өйалды ишеген яртылаш ачып, башта ул шуннан гына дәшеп карады. Тавыш-тын ишетелмәгәч, эчкә узды. Узды да, нәрсәгәдер сөртенгәндәй, бусага төбендә тукталып калды. — Гөлчирә! — дип пышылдады ул үз-үзенә. — Резеда, синме? — Түр яктагы диванда ятып торган Гөлчирәнең сөенечтән дулкынланган тавышы ишетелде. — Килерсез дип көткән идем, рәхмәт инде сиңа... Резеда тыштан елмаерга азаплана, ә эчтән үзен-үзе битәрли иде. Ничек оныттылар алар классташлары турында, ник берәүнең дә башына килмәде аның хәлен белергә? Гөлчирә егылып аягын имгәткән иде, инде шактыйдан гипсланган килеш ята. Уку вакыты булса, онытмаган булырлар иде инде аны иптәшләре. Каникулда һәркемнең үз мәшәкате шул. Резеда тиз генә үзен кулга алып өлгерде, хәзер инде, ихластан елмаеп, классташы янына килеп утырды. — Ачуланма инде, озак киленми торылды, — диде ул, ягымлы тавыш белән. Аннары, озын-озак уйлап тормастан, кулындагы төргәкне иптәшенә сузды. — Мә, ал, бу сиңа! — Алмалар кызарган да икән инде, — дип куйды Гөлчирә, сөенү катыш гаҗәпләнеп. — Шактыйдан бирле ятам шул... Резеданың исә ике бит алмасы да кызарып яна кебек иде... Әни нигә елый? Башта без күрше кызы Рузалия белән икәү генә чыгып китмәкче идек. Чалбар кесәмә ипи төреп тыкканымны Алмаз күреп калган. Мин дә барам, дип йөдәтергә тотынды. Ярар, иярсен инде, ялгызы гына өйдә калырга шүрли бит ул. Әниләргә дә әләкләп өлгерүе бар. Болынга бакча артлатып киттек. Бусы безгә таныш җир, үрдәк бәбкәләрен әни белән елгага төшергәндә шушыннан узабыз. Каршыдагы буаны да чыккан бар, әти белән су коенырга барганда шуннан йөрибез. Аннары — тап-такыр сукмак. Бераз барган идек, комлыкка килеп чыктык. Менә кайда ул рәхәт җир! Безнең балалар бакчасын ник монда гына күчереп салмыйлар икән? Юкса бәп-бәләкәй комлыкта тыгылышып ятабыз. Тәгәрәшеп уйный торгач, Алмаз үзенең бер сыңар сандалиен югалтты. Эзләп карадык, тапмадык. Мин аңа үземнекен салып бирдем. Бераз зуррак булса да, йөрерлек. Минем үземә яланаяк та ярый. Абый кеше бит. Комлыкны чыгып бераз баргач, кулына тал чыбыгы тоткан бер апа очрады. — Балалар, кара төстәге сыер очрамадымы? Маңгаенда ак йолдызы да бар, — дип сорады. Узып киткәч, кабаттан борылып кычкырды: — Сез нишләп йөрисез монда? Әниләрегез борчыла торгандыр бит, — диде. Мин, Алмазның беләгеннән эләктереп, кызулатып алып киттем. "Әни" сүзен ишетсә, хәзер еламсырый башлый. Тәки шулай булды. Бер-ике адым җир китүгә, "кайтыйк" дип аптырата башлады. Әй, шул булыр инде елак-мылаклар белән йөрсәң! Ияртергә кирәк түгел иде. Без менә Рузалия белән быел беренче класска керергә җыенабыз. Зур үстек бит инде. Ә үзебезнең авылдан чыгып та караганыбыз юк. Безнең өйнең келәт тәрәзәсеннән карасаң, галәмәт зур урман күренә, ә аның бу ягында шырпы тартмасыдай гына булып каравылчы Иван дәдәй өе күренеп тора. Бик тә беләсе килә бит шул өй артында ниләр барлыгын! Ә Алмазга ул кирәк түгел, бәләкәй шул әле, шыңшырга гына булдыра. Без якынлашкан саен, Иван дәдәй өе зурая барды. Килеп җиткәч шаккаттык. Нәкъ безнеке кадәр икән бит! Өй артлатып урманга таба тар гына сукмак кереп китә. Рузалия әйтә, кермик, ди, караңгы да була башлады, урман эчендә шүрәлеләр була, дип куркытмакчы була. Моны ишеткәч, Алмаз сытылып еларга ук кереште. "Абыем, кайтыйк, абыем, кайтыйк", — дип такмаклый. Берүземә ике җәфа! — Ә-әнә, теге агачка кадәр генә барабыз да борылабыз, — дип юаттым. Иярделәр. Чыннан да, караңгыланды, үземә дә шом керде. Боларга курыкканымны сиздерергә ярамый бит инде. — Менә, ашагыз да кайтабыз, — дип, кесәмдәге ипине сындырып бирдем, үзем чеметеп кенә каптым. Теге комлыкка җиткәндә дөм караңгы булган иде инде. Комлык икәнлеген аяк асты җайсызлангач кына чамаладык. Авыл утларына турылап барабыз. Алмаз миңа бөтенләй сеңеп беткән, еларлык та хәле юк, ахры. Болай булса, үскәч, армиягә ничек барыр ул? Рузалия дә дәшми. Ярар, кызларга килешә инде анысы... — Айда-ар! — дип кычкырган тавышка өчебез дә сискәнеп туктап калдык. Әни ич бу! Тагын эзли чыккан икән инде. Хәзер мин түгел, Алмаз мине өстери, әллә елый, әллә көлә шунда. Әни, бер сүз дә әйтмичә, Алмазны күтәреп алды. Ачулы инде, белеп торам. Без Рузалия белән шыпырт кына арттан барабыз. Хәзер Алмаз урынына мин аны җитәкләдем. Кыз кеше бит! Кайтып җиткәч, Алмазга да йөрәк керде. Дәртләнеп-дәртләнеп ни күргәннәрен сөйләргә тотынды. Әни генә һаман дәшмәде. Өйгә кергәч, бик каты ачуланды микән дип, ут яктысында сиздерми генә йөзенә күтәрелеп карадым. Карадым да аптырап киттем: әни елый иде! Әни булып әни бер дә юкка елый! Ник икән? Малайларым бигрәк зур батырлык эшләгәннәр дип куанасы урында... Ник алай итә икән соң ул?.. Хыянәт Гадәттәгедән акрынрак кыймылдады бүген Таһир. Башта ботинка бавын бәйли алмый азапланды. Аннары пәлтәсен бер төймәләде, бер чиште. Инде булды дигәч, янәдән бүлмәсенә кереп китте. Әнисе аны: "Ни булды соң сиңа бүген?" — дип сукрана-сукрана дәшеп алды. Малай бусагадан да атлыйм микән, юк микән дигән шикелле сөйрәлеп кенә чыкты. Олы урамга җиткәч, әнисе аны кулыннан ныгытып тотты да җилтерәтеп алып китте. — Соңга калабыз бит инде, — дип тиргәнде. Анда да каерылып-каерылып артка карап барды Таһир. Үзе сул кулын пәлтә кесәсеннән чыгармады. — Әллә авырып киттеңме, Ходаем, — дип офтанды әнисе, аптырагач. Чаттан борылганнар гына иде, аларны Алияләр куып җитте. Тоташ бер киеренкелектән тора иде Таһир! Аларны күргәч, авызы ерылды, үзеннәнүзе сикерә-атлый бара башлады. Шулай булмый ни! Таһирның сул як кесәсендә кызыл тәгәрмәчле сары машинасы бар. Ул аны кичә Алиягә алып килергә вәгъдә иткән иде. Инде машинаны кысып тотатота кулы тирләп чыкты, бакчага барып җиткәнче биреп булмас дип борчылып бетте. Ул бит Алияләрнең көн саен үзләреннән аз гына соңарып килүләрен белә, иртәдән шуларны көтеп җиткерим дип мыштырдавы иде... Әниләр үзара хәл-әхвәл сорашкан арада, уенчык машина Таһир кесәсеннән Алиянекенә күчте. Икесе дә, бик зур серләре бар сыман, тыелып кына елмаештылар. Кызыл тәгәрмәчле сары машина көне буе Алия кулыннан төшмәде. Ә Таһир, дустына тагын ниләр алып киләчәген барлап, уйланып йөрде. ...Кичкә таба малай үзенең бүләген Руслан кулында күреп шаккатты. Барып ябышып, талап алмакчы иде, Руслан бөтен бакчага ишетелерлек итеп чәрелдәп җибәрде: — Кит моннан, Алия үзе бирде аны!.. Ачуыннан, рәнҗүеннән елап җибәрмәкче иде Таһир, тыелып калды. Малай кеше лә ул! Алия үзе еласын әнә! Әмма Алия еларга уйламады да. Уйнап туйгач, Руслан комлыкта ташлап калдырган сары машина өстеннән атлап кына чыкты да үзен алырга килгән әнисенә каршы йөгерде. Бик-бик кызганыч тоелды машина Таһирга. Күзләреннән яшьләре сытылып чыкты хәтта. Ул аны Алия кулына бирмәячәк моннан соң. Барган юлыннан каерылып-каерылып Алиянең куып җитүен беркайчан да көтмәячәк. Аның белән бер урамнан бер бакчага йөрүен дә онытачак. Онытачак... Үсеп кенә җитим! Гел сукранып тора Илнарның әнисе бу араларда. — Ник бу кадәр пычракка баттың? — дип каршы алды кичке уеннан кергәндә. Пәлтә төймәләрен ычкындырышканда да, резин итекләрен юып кибәргә куйганда да тиргәнде: — Кемгә охшап мондый булгансыңдыр. Кичке ашка солы боткасы иде. Илнар, борынын җыерды да: — Бакчада да шуны биргәннәр иде, — дип еламсырады. Монысын да әнисе килештермәде: — Синең өчен өр-яңадан пешеримме? Алдыңа куйганны шыңшымый гына аша, — диде. Иркенләп телевизор каршында утырырга да бирмәде. — Төне буе саташып чыгасың аннары, иртән уяна алмыйсың, — диде. Кулыннан җитәкләп, йокы бүлмәсенә үзе илтеп куйды. Башын мендәргә төртү белән йоклап китмәде Илнар. Әнисенә үпкәләп, уйланып ятты. Мөгаен, яратмыйдыр ул аны. Яратса, гел киресен сөйләп тормас иде. Менә дәү әниләренә китеп барыр әле, елап калыр әнисе. Жәлләмәс, артына борылып кул да изәмәс. Ялынып чакырса да кайтмас. Үсеп кенә җитсен... Кемнеңдер бик тә йомшак итеп чәченнән сыйпаганына уянып китте Илнар. Күзен ачмаса да сизеп тора: әнисе инде. Шулай иркәләп уята да, аннары тирги-тирги бакчага озата ул аны. Шуңа күрә сер бирмәскә булды бүген малай. Кашын җимереп, турсаеп торып утырды. Әнисе әйткән һәр сүзгә киреләнеп җавап бирде. Булмады, артын чәбәкләп алды әнисе. Бер тамчы авыртмаса да, чәрелдәп елап җибәрде Илнар. — Китәм дә барам дәү әниләргә, калырсың менә! — дип такмаклады. — Үсеп кенә җитим! Урамда күңелсез, карлы-бозлы яңгыр ява иде. Тыз-быз машиналар чабыша, юл читендәге пычрак су әллә кайларга чәчрәп кала. Үпкәсе бетмәгән иде Илнарның. Әнисе нидер әйтүгә, кисәктән генә аның учыннан кулын тартып алды. Арттарак бара башлады. Әнисе игътибар итмәгәч, бөтенләй үк туктап калды. Барыр-барыр да күрер әле янында Илнар юклыкны. Еласын әле берьялгызы басып калгач... Уйлап кына бетерде, бер дәү машина чыжылдап кына килде дә, әнисен баштанаяк карлы-бозлы пычрак су белән коендырып, узып та китте. Бик матур иде әнисенең пәлтәсе. Базардан Илнар белән бергә барып алганнар иде. "Аһ!" итеп куйды әнисе. Туктап калды. Йөзен куллары белән каплады. Илнар, кабалана-кабалана, аның каршысына йөгерде. Берүк елый гына күрмәсен... — Елый гына күрмә, әнием... Син еласаң, мин нишләрмен... Үсеп кенә җитим, тагын да матуррак пәлтә алып бирермен мин сиңа. Бүрекне иртәгә үк алып кайтырбыз. Елый гына күрмә... Клоунны яратып буламы? Кыш бабай килергә нәкъ бер ай вакыт бар иде әле. Бишенчеләр инде аны каршы алу хәстәренә дә керештеләр. Башта кем ничек киенә — шуны барладылар. Рамилә, кар кызы булам, диде. Күлмәген әнисе тегеп тә куйган икән инде. Руслан Читекле мәче киеменнән килергә булды. Узган ел аны мушкетер иткәннәр иде. Быел да әтисе булышадыр. Кайчан булмасын, икесе гел мәш килеп йөри алар. Фәндүс — Буратино, Гөлназ күбәләк буласы икән. Һәммәсе бөтенесен алдан уйлап куйган. Рәшит кенә борынын салындырып утыра. Быел да аңа шул клоун костюмын бирерләр инде. Әзерләшергә әтисе дә, әнисе дә юк аның. Әбисе кая җитешсен һәммәсенә дә. Укытучы Рәмзия апасы моны күптән белә. Читтә калмасын диптер инде, класстагы бердәнбәр әзер клоун костюмын Яңа ел җитәрәк аңа алып бирә. Ул костюм башта ел буе класс шкафында тузан җыеп ята. Аны инде иптәшләре дә "Рәшитнеке" дип йөриләр. Җае чыккан саен, Рәшитнең үзен Клоун дип үртиләр. Рәмзия апасы Рәшитнең менә тулам, менә түгеләм дип торган күзләрен күрмәдеме, әллә сизмәмешкә салыштымы? Бүтәннәр белән сөйләшкән-көлешкән арада теге костюмны ипләп кенә төреп, аның сумкасына салып та куйды. Икенче, өченче көннәрне дә телләрендә гел Яңа ел бәйрәме булды. Беркөнне Руслан теге Читекле мәче костюмын алып килеп күрсәтте. Апаларына да ошады, шул киемдә килеш тупылдатып Русланның аркасыннан сөйде. Рәшитнең аларга мөлдерәп карап утыруын тагын сизмәде. Клоун костюмын ничек алып кайтса, ул шул килеш шүрлектә ята бирде. Быел малай аңа орынып та карамаячак. Бөтенләй дә барып тормас әле бәйрәмгә. Кыш бабай килергә тагын өч көн вакыт бар иде әле, шәһәрдән Рәшитнең милиционер абыйсы кайтып төште. Ял бирделәр, Яңа елларны үткәргәнче торам әле, ди. Рәшит аның төймәләре елык-елык итеп торган форма костюмын киеп карады. Килешә. Абыйсы аның җиңнәрен кайтарып бирде, фуражкасын да алып киертте. "Бар шуның белән бәйрәмеңә, ел саен клоун булып йөрмәссең", — диде. Рәшитнең башы күккә тигәндәй булды. Әтисе булмаса да, менә нинди шәп абыйсы бар аның! Аннары икәү утырып битлек ясадылар. Күзләрен уйдылар, кап-кара мыек сыздылар. Дөрес инде анысы, костюм аңа капчык киерткән шикелле тора, итекләре дә тезеннән. Алай да клоунныкы түгел инде. Бәйрәмдә "Клоун ник юк?" дип берәү дә аптырамады тагын. Туеп беткәннәрдер инде аннан. Ә менә милиционерны абайлап алды апалары. "Кем икән бу?" дип аптырады. "Кем булса да, үзебезнекедер, бик ыспай күренә", — дип, аркасыннан какты. Нәкъ теге көнне Русланны яраткан шикелле тупылдатып сөйде. Шул мәлне бөтен тәне таралып, эреп киткән кебек булды Рәшитнең. Апасының кочагына кереп сеңде, изрәде. Әллә тирләп чыкты, әллә күз яшьләре чылатты, — битлеге юешләнеп бетте, битенә ябышты. Абыйсына рәхмәт. Клоунны яратасылары килер идеме икән шулай кочакларына алып? Юктыр. Абыйсына рәхмәт... Куллары йомшак иде Тәрәзә пәрдәсенең бер чите ачылып калган икән, шуннан кергән кояш яктысы иркәләп уятты Салаватны. Абыйсы торган инде. Аның кухня ягында кыштырдап йөрүен, анда-санда савыт-саба шалтыратып куюын ул беркавым тын гына тыңлап ятты. Ниһаять, җай гына ишек ачылды. Салават тиз генә күзләрен йомды, йоклаганга сабышты. Абыйсы, иелеп, энесенең маңгаена кагылды, чәчләреннән сыйпады. Куллары кытыршы, салкын иде. Шулай да Салават абыйсының менә шулай сак кына орынуын ярата, иркәләп каравын тоя. Шуңардан гаҗәеп рәхәтлек сизә. "Әни шулай уята иде", — дигәне бар абыйсының. Салават әнисенең иркәләвен хәтерләми. Кулларының ниндилеген дә белми. Әниләре аларны Салават бик бәләкәй чакта ташлап киткән. Аракы белән дуслашкан да өйдән чыгып югалган. Моны һич башына сыйдыра алмый ул. Исерек әтиләрне күргәне бар, эчкече әниләр нинди була? Белми. Кайчак күрше апалар малайны кочаклап алалар да туп-туп итеп сөяләр: "Ана назы күрмисең шул син, бала, бәхетең юк", — диләр. Андый чакта Салаватның күңелгә тия торган хушбуй исеннән тыны кысыла, кулларыннан тизрәк ычкыну ягын карый. Ачуы кабара, аларның кызгануын яратмый. Аның әтисе бар, абыйсы бар. Эштән арып кайтып, караңгы чырай белән йөрсә дә, букча тутырып тәмле ризыклар алып кайта әтиләре. Йокларга яткач, өстенә юрганын ябып куя. Әтисенең куллары да абыйсыныкы шикелле кытыршы. Шулай да ул сыйпап алуга, оеп йокыга китә Салават. Абыйсының гына кайвакытны: "Әнине төшемдә күрдем", — дип күңелсезләнеп йөргән чаклары була. Бәлки, кайтыр әле, дип өметләнә. Нигә көтә аны абыйсы? Әнидән башка да яшәп була бит. Шуны аңламыймыни? — Бүген нинди көн икәнлеген оныттың бугай син, — дип дәште абыйсы. Ә, әйе шул. Салаватның шунда ук йокысы качты, сикереп торып, аннан-моннан гына урынын җыештырып куйды. Ашамыйча чыгып китәргә дә әзер иде хәтта. Беренче мәртәбә мәктәпкә барачак ул бүген. Бөтен кирәк-яракны кичтән үк әзерләп куйдылар. Әтисе кулына тотып барачак чәчәк бәйләменә чаклы алып кереп бирде. "Үзем озата алмыйм, эш бит... Смена, — дип уфылдады. — Иртәгә сине абыең илтер, яме". Мәктәп ишегалдындагы тамашаны күреп шаккатты Салават. Ул кеше, ул кеше! Һәрберсе кочак-кочак чәчәк күтәргән, гөр килешәләр, көлешәләр. — Әнә, күрәсеңме теге матур апаны? — дип төртте абыйсы. — Шул була инде синең укытучың. Бик әйбәт апа ул, мине дә башта шул укытты. Кара, безнең әнигә охшаган икән бит ул. Бусын менә аңламады Салават. Әнигә охшагач, әйбәт була димени инде? Теге апа да болар каршына килде, елмаеп исәнләште. Таһир аңа күзләрен тутырыптутырып карап торды. Күңелен нигәдер моң басты. Укытучы апа да, борчылып: — Авырмыйсыңдыр бит, кәефсез күренәсең? — дип сорады. Үзе җайлап кына Салаватның маңгаена кагылды, чәчләреннән сыйпады. Куллары йомшак иде аның. Кайчандыр шундый йомшак кулларны да тойганы бар икән бит Салаватның. Әллә нишләп керфек төпләре кызышты, рәхәтләнеп бер елап җибәрәсе килде. Тамагындагы төерне йота алмыйча азапланды. Укытучы апасы исә аның чәчләрен аралый-аралый сыйпады да сыйпады. Әти кайтты Әйләнгечрәк булса да, өйләренә арткы тыкрыктан кайтты Алия. Урамнан барса, берәре очрап, хәл сораштыра башлар дип курыкты. Битләре уттай яна, йөрәге сулкылдап тибә. Йөгерер иде, никтер аяклары тыңламый. Әтисе кайту хәбәрен аңа тәнәфескә чыккач Хатирә апа җиткерде. Мәктәптә техничка булып эшли ул, Алияләрнең күршесендә генә яши. Алиянең әнисен яратып бетерми, юк-юк та әйткәләшеп торалар. Бу юлы ниндидер яшерен елмаю яткан иде аның йөзендә. Бәрәңге сабакларын аралый-аралый, өйләренә бакча артлатып кына менде Алия. Әнисен уйлады. Әтиләренең капка ачып керер көннәрен бергәләп көттеләр бит алар. Елый-елый күз яшьләре кипте бугай инде әнисенең. Әтисенең чыгып киткән көне дә әлегедәй күз алдында. Әнисенең чираттагы "буран"ыннан соң: "Кабат бу йортка әйләнеп кайтмам, көтмәгез дә, эзләмәгез дә", — дип чыгып китте. Әтисе эчеп кайткан көннәрдә андый "бураннар" ешайган иде шул. Хәтта әбиләре дә мыштым гына йөри, малаен да, киленен дә якламый. Алия дә кайсы хаклырак икәнлеген аңламый. Күрше Хатирә апаның әнисенә: "Ирләр эчми тормый, сабыр булырга кирәк иде", — дигәнен генә ишетеп калды. Ә ник эчми тормый? Әтисе аек кайтканда, әнисе дә елмаеп кына йөри, уен-көлке белән генә сөйләшә. Әбисенең дә сүзе бетеп тормый. Тик әтиләре эчеп кайтса, йортка шыксызлык иңә. Андый чакларда күз күрмәгән, колак ишетмәгән якларга чыгып качасы килә Алиянең. Чыгып киткәненә елдан арткан иде инде. Кайдалыгын да белдермәде. Әнисе елады да елады. Әбисе ашау-эчүдән калды. "Күрми үләрмен инде", — дип борчылды. Тыштан тыныч кына яшәсәләр дә, аларның да араларында җылылык бетә баруын сизә иде Алия. "Әти кайткан... Минем әтием кайткан..." Өй эчендәге шатлыклы ыгы-зыгыны күз алдына китереп: "Тизрәк... Тизрәк..." — дип ашыктырды үз-үзен. Күңеле ашкына, йөрәге ашкына. "Тизрәк..." Бик тә, бик тә рәхәт тормыш башланачагына ышана ул. Баскычны атлап түгел, очып үтте. Менә-менә әтисенең кочагына атылыр. Берни сорашмас... Тик... Нәрсә булды соң әле бу?.. Әнисе тәрәзәгә карап баскан, йөзе күренми. Әбисе җайсыз гына итеп урындык читенә килеп төртелгән. Сулыгып, бөрешеп киткән шикелле. Ә өстәл артындагы озын эскәмиядә әтисе белән таныш булмаган ниндидер апа утыра. Өй эчен җан өшеткеч салкын тынлык басып тора иде кебек. — Кил, кызым, күрешик. Менә апаң белән дә исәнләш. Алия кымшана алмады. Дөньяның асты өскә килгәндәй булды. — Күрешик. Тагын кайчан очрашырбыз? Без озакка түгел бит. Менә, ризалыгыгызны гына алырга кайттык. Йөрәгенең бозга әйләнә баруын сизде Алия. Ризалык сорап кына эретеп булса икән ул бозны. Өлкәннәр хыянәтен шулай ансат кына кичереп булса икән... Әйбәт кеше Минем әтине бик күңелле кеше, диләр. Иртә таңнан чыгып утыра ул капка төбендәге эскәмиягә. Көтү куып кайтып килүче хатын-кызларга шаян сүзләр кычкырып кала. Эшкә баручы агайларны туктатып, өряңа мәзәк сөйләп ала. Тегеләре авызларын ачып тыңлыйлар да көлә-көлә китеп баралар. Малай-шалай туры килсә, аларын янына ук дәшеп утырта. Яшь чактагы кызык хәлләрне искә төшерә, такмак әйтеп биетеп тә ала. Авыл клубында концерт-фәлән куеласы булса, анда да әтине дәшеп китерәләр. Ул ялындырмый. Тальян гармунын култык астына кыстыра да килеп тә җитә. Тавышың шәп, диләр, син җырлаганда, әллә кайдагы артистларың бер якта торсын, дип тә өстиләр. Эшкә дә булган, дип мактыйлар минем әтине. Колхоз идарәсе каршындагы Мактау тактасында аның да зур сурәте эленгән. Астына "Алдынгы механизатор" дип язылган. Язгы чәчү вакытында дисеңме, урып-җыю чорындамы, кеше телендә гел әти исеме. Бик шәп кеше, диләр аны авылда. Хәтта минем дус-ишләр дә: "Аның белән кызык", — дип куаналар. Эштән соң әтинең елгага су коенырга баруын сагалап, аңа иярергә генә торалар. Нәрсә генә кыланып бетми ул анда! Аның шаяруларыннан малай-шалай тәгәрәшеп көлә. Ничек иренмидер, шулар белән мәш килеп ята. Әйбәт кеше ул, дип сөйлиләр минем әти турында. Артыгын эчми, ямьсез кыланмый, диләр. Шуннан башкасын белмиләр шул! Кичләрен әни белән икебезнең өй түрендә әтинең йоклап киткәнен көтеп, тилмереп йөрүебезне белмиләр. Иртән уянгач, тагын аракы таптырып тинтерәткәнен дә күргәннәре юк. Без сөйләмәгәч, каян белсеннәр! Әти белән уйный-шаяра су керүче иптәшләремнең дә "ник үз малае юк, ник ул читтә генә тора икән" дигән уй башларына килми инде. Шәп җырлый, тавышы матур, дип мактыйлар. Мин ышанмыйм. Кичләрен эштән кайткач, әнигә җикеренгән, миңа кычкырынган чактагы күкле-яшелле тавышын ишетмәс өчен әллә ниләр эшләрдәй булуымны берәү дә белми. Әни яшерә. Аны жәлләп, мин дә яшерәм. Әтине мактаганнарын ишетсәм, ие шул, дим дә китеп барам. Ә үзем аның әйбәтлегенә тамчы да ышанмыйм. Мин аңа бәхет телим Әнә ул бүген дә елмаеп, балкып килеп керде. Дөньядагы бар шатлыкны, бар сөенечне үзенә җыйнап алган диярсең. Төз, горур басып партасына узды, ипләп кенә букчасын ачты, китап-дәфтәрләрен таратып салды. Янәшәсендәге кызларга нидер дәште, көлешеп алдылар. Ул да булмады, яннарына безнең күрше малае Әмир килеп төртелде. Әминә белән уйный-шаяра сөйләшә башлагач, түзмәдем: "Кыланчык!" — дип пышылдадым. Әкрен генә әйтсәм дә, тавышым ысылдап, зәһәрләнеп чыкканын үзем дә сиздем. Партадашым Галия дә аптырап карады. — Кыланса да, аңа килешеп тора, — диде. Бусы мине бөтенләй чыгырымнан чыгарды. Ник аңа килешә, безгә — юк? Матур булганы өченме? Бит урталарын чокырайтып елмая белгәне өченме? Әйбәт укыганы, укытучылар алдында ялагайлана белгәне өченме? Әтисе ниндидер начальник бугай әле тагын, шуңа узынадыр. Әнә миннән бер карыш та читкә атламаган Әмиренә чаклы аның тирәсендә бөтерелә башлады бит. Башымны әллә ниткән томан уратып алгандай булды, күз кабакларым авырайды... Күралмыйм мин ул Әминәне! — Көнләшү — яман гадәт, чирләп китүең дә ихтимал, — дип, Галия янә бер чәнечтереп алды. Бусы урыныма утырткандай итте. Бетте. Булды. Шушы минуттан башлап Әминәне белмим дә, күрмим дә. Галия сизәрлек булгач, чыннан да, адәм көлкесенә калуым бар. Тик кыланып йөрсен шунда. Миңа димәгәе... Безнең мәктәпкә быел гына килеп керде әле, кемлеген белеп бетергәч, шаккатудан туктарлар. Шулай уйласам да, көне буе үземә дә, Әминәгә дә үчегеп йөрдем. Һәр алган бишлесе эчемне пошырды. Ир-ат укытучылар белән аеруча чытлыклыланып сөйләшә кебек тоелды, үзенең начальник кызы икәнлеген сиздерәсе килә торгандыр, дип уйладым. Өйгә кайткач та үз-үземне кая куярга белмәдем. Дәү әнинең: "Ни булды? Авырып киттеңме әллә?" — дигәненә тиргәнеп җавап бирдем. Табынга да утырмадым, бүлмәмә кереп бикләндем. Авырып киттем шул... Икенче көнне класста кизү тору чиратым иде. Тәнәфестә бөтенесе дә чыгып беткәч, Әминәнең китап-дәфтәрләрен идәнгә чәчтем дә өстенә менеп таптадым. Ялгыш төшеп китеп, кемдер күрмичә узган дип уйласын. Туздырсын әле дөньяларын... Анысы да мин көткәнчә булмады. Идәндәге тамашаны күрүгә, Әминәнең йөзенә күләгә кунды, әмма ул берәүгә дә берни дәшмәде. Сүзсез генә әйберләрен букчасына җыеп тутырды. Соңгы дәрес бетүгә, класстан иң беренче булып мин чыгып киттем. Киенү бүлмәсендә Әминәнең пәлтәсен эзләп таптым. Элгеч бавын тартып өзеп, идәнгә төшереп җибәрдем. Күземә ак-кара күренми иде, атылып чыгып барганда Әмиргә килеп төртелдем. — Мишәйтләп торма! — дип ысылдадым. — Әнә Әминәң көтеп тора, шуның тирәсендә боргалан! — дидем. Әмир сызгырып ук җибәрде: — Фью! Әллә Әминәдән көнләшә инде?! Тагын шул сүз! Булды. Бетте. Үземне кулга алырга кирәк. Әминә белән елмайган булып саубуллаштым. Шулай да сизгәндер, күзләремдәге зәһәрлекне, эчемдә кату булып утырган ачуны сизми калмагандыр. Ник ачуланам? Ник көнләшәм? Үземне кулга алу чарасын белмим... Иртән Әминәнең дәрестә юклыгын, билгеле инде, иң беренче мин абайлап алдым. Икенче, өченче көннәрне дә күренмәде. Инде мин канатланам, мин очынам. Шулай да шатлыгымны сиздермәскә тырышам. Көн азагында класс җитәкчесе Әмир белән мине үз янына дәшеп алды. — Әминә сезнең урам башында тора бит, кереп чыгыгыз, ни булды икән? — диде. Төгәл адресын да сызгалап бирде. Эчемдә ут уйнаса да, йөземә чыгармаска тырышып, ярар, дип пышылдадым. Әминәләргә кайтышлый ук сугылырга булдык. Минем һич аякларым тартмый, Әмирнең дә үзен генә җибәрәсем килми. Сөйрәлеп кенә атлыйм шунда. Ишекне Әминә үзе ачты. Елмаймый, йөзе дә сулыгып калган кебек. — Хәзер ярый инде, врач та яңа гына чыгып китте әле, — диде. Нәрсә ярый? Кем ярый? Уйларым бүтәндә иде, аның әйткәннәрен бераз торгач кына төшенеп җиттем. Әнисе күптәннән урын өстендә ята икән аның. Әминә мәктәпкә киткәндә, янына күрше карчыгы кереп тора икән. Соңгы вакытларда хәле аеруча начарланып киткән. Әминә, якынрак булсын дип, безнең мәктәпкә күчкән. — Ә әтиең? — дип сораганымны сизми дә калдым. — Зур түрә бит минем әти. Авыру әнине карап ятасы килмәде, китте. Күптәннән безнең белән тормый инде ул. ...Өйгә кайтып вак-төяк эшләремне карадым да, дәреслекләремне кочаклап, кабат Әминәләргә чаптым. Әнисе янында үзем утырып торырмын, ул ял итеп алыр. Аннары дәресләрне карарбыз... ...Көнләшәм мин аннан, бөтен барлыгым белән көнләшәм. Эче тулы сагыш була торып, балкып елмая алуыннан көнләшәм. Тормыш каһәрләвенә карамастан, башкаларга ачулана, рәнҗи белмәвеннән көнләшәм... Мин аның бик бәхетле булуын телим. Абыйларга — кунакка Әнисәнең безгә иярүе беребезгә дә ошамады. Өнәмичә карап торуыбызны үзе дә сизде, акланырга маташты: "Минем бертуган апам вокзал кырыенда гына тора, автобустан төшүгә, шунда керәм", — диде. Җитмәсә, урыны да минем янәшәгә туры килде. Иптәш кызым дип уйламасалар ярый инде. Шәһәргә барасы булгач, өсбашыңны бераз карап чыгарга иде инде югыйсә. Без менә өчебез дә кичә кич буе чәч бөдрәләттек. Күлмәкләрнең дә модныйракларын сайларга тырыштык. Ә моның авыллыгы әллә кайдан кычкырып тора. Казанга экскурсиягә барышыбыз безнең. Алтыны бетерүебез уңаеннан класс җитәкчебез татар театрына билетлар алып кайткан. Калганнар иртәгә генә кузгала әле, без кичтән барып кунарга булдык. Өчебезнең дә туган-тумачалар бер тирәдә тора. Автобустан төшкәч, тегеләй-болай башка транспортка күчеп йөрисе түгел. Өйдәгеләр дә бик кисәтеп җибәрделәр: "Бер-берегездән аерылып йөрисе булмагыз", — диделәр. Юл буе көлешә-көлешә кызык хәлләр сөйләшеп бардык. Автобустагылар борылыпборылып безгә карап алгаладылар. "Бу чибәр кызлар кая җыендылар икән?" дип уйладылармы? Әнисәнең безнең сүзгә кысылгалап баруы гына бераз эчне пошырды. Казанга килеп җиткәч, башта минем абыйларга керергә булдык. Көндезләрен шәһәр кешесе эштә була бит, ә минекеләрнең фатир ачкычы үз кулымда. Үзләре булмаса да, кереп чәй эчә торырга була. Әнисәне ияртәсе килмәгән иде, үзе аңламагач, нишләтәсең аны. Абыйлар яңарак кына күченделәр әле бу якка, минем бер генә мәртәбә килгәнем бар. Табалмый йөрмәгәең, дип, әти адресларын яхшылап язып чыгарды. Менә бу тыкрыктан кереп китәсе дә уңга борыласы. Тәрәзә каршында сәрви куаклары үсеп утырган йорт — аларныкы. Тик... тегеләй дә барып карадык, болай да, "менә шушы" дип барып төртелгән йортның берсе дә абыйларныкы булып чыкмады. Өстәвенә әти биргән адреслы кәгазь дә өйдә онытылып калган. Нишләргә инде? Каушап төштем, шулай да тегеләргә сиздермәскә тырышам. Хәзер көләргә, мыскыл итәргә тотыначаклар, белеп торам. Әнә теге кырыйдан чыгып карыйк әле, дим. Дания бер ишек төбендәге эскәмиягә лап итеп килеп утырды. — Уф, булмады инде бу, бүтән атларлык хәлем калмады, — диде. Суфия инде баядан бирле сукранып йөри иде. — Төнгә кадәр йөрсәк тә таба алмаячакбыз, киттем мин, — диде. Әнисә белән икәү генә басып калдык. Сытылып елап җибәрүемне үзем дә сизми калдым. Нишлим инде хәзер? Авыл җире түгел бит бу, шәһәр тиклем шәһәрдә кая бармак кирәк? Әнисә җай гына килеп җиңемнән тартты. — Әйдә, апамнар өйдәдер инде, — диде. Ихластан әйтүенә шикләнеп, йөзенә күтәрелеп карадым. Карашы шундый җылы иде Әнисәнең. Чәчләре бөдрә булмаса да, бик килешле иде... Дуслар Учаклар сүндерелгән, палаткалар төреп куелган, кызлар анда-санда чәчелеп яткан вак-төяк әйберләрне җыйнаштыралар иде. Алия табындагы икмәк кисәкләрен газета кәгазенә төреп, үзенең сумкасында буш урын булмаганга, минем биштәргә тыкты. — Кош-кортларыгызга салырсың, монда калдырып булмый бит инде, — диде. Ул ара да булмады, берничә кыз мәш килеп нидер эзли башлады. Диләрәнең абыйсыннан алып торган пәкесен таба алмыйлар икән. Диләрә үзе чак еламый, каударланып, әле анда, әле монда килеп төртелә. Пәке табылмады, ирексездән күңелдә билгесез берәүгә карата шик туды. Көне буе шау-гөр килеп торган аланлык тынып калды. Походыбыз әнә шулай күңелсез тәмамланды. Өйгә кайтып, биштәрне бушатканда, Алия төреп салган икмәк кисәкләре арасыннан шапылдап авыр саплы пәке килеп төште. Өс-башымны да алыштырмадым, пәкене эләктереп, Диләрәләргә чаптым. Юл уңаеннан Рүзәлләргә сугылдым, сөенчене башта аңа җиткермәкче булдым. Әмма Рүзәл мине хупламады. — Син, Сәет, Диләрәгә күрсәтмә инде аны хәзер, — диде. — Биштәреңә ялгыш кергәнлеккә ничек ышандырасың аны... Мин икеләнеп калдым. Рүзәл — иң якын дустым, миңа зыянга сөйләмәс. Дөрестән дә, кызларда миңа карата шик туса, гаебең юклыгын ничек аңлатырсың? Алиясе аңлар анысы, кечкенәдән бергә уйнап үскән кыз. Минем биштәргә үз куллары белән салды бит ризык төргәген. Анысын үзе дә әйтер. Менә Диләрәсе... Бик үткен кыз ул, кимчелегеңне йөзеңә бәреп әйтә. Ә Шамилләр, Әнвәрләр? Кешенең тырнак очы кадәр гаебен күрсәләр дә, бөтен дөньяга күтәрәләр. Шулай да пәкене үземдә калдыра алмыйм бит инде. — Әйдә минем белән, — дидем Рүзәлгә. — Син бит минем кеше әйберенә тимәгәнлегемне беләсең, шикләнсәләр, аңлатырсың. Дустым авырсынып кына ризалашты. — Син бара тор, куып җитәрмен, — диде. Барышлый Алиягә дә әйтә киттем. Тегеләрне ышандыра алмасам, бик уңайсыз хәлдә калачакмын бит. Шамил белән Әнвәр кайтышлый Диләрәләр капка төбендә тукталганнар икән, мин килеп җиткәндә, һаман шунда торалар иде әле. — Менә, минем әйберләр арасыннан килеп чыкты, — дип, сабына болан сурәте төшерелгән ике япьле пәкене Диләрәгә суздым. Үзем, яклау көтеп, артымнан килүче Алиягә карадым. Тик ул ни өчендер дәшмәде. Киресенчә, күзләрен миннән яшергән сыман тоелды. Ә башкалар безгә бөтенләй игътибар итмәделәр. Диләрә куанычыннан кычкырып җибәрде. Шамил белән Әнвәр сүлпән генә торган җирләреннән җанланып киттеләр: — Менә бит, шулкадәр борчылган идең, — диештеләр. Өстәвенә мине дә мактарга керештеләр: — Рәхмәт, малай, әле дә күреп алгансың, югыйсә абыйсыннан эләгәсе иде, — диделәр. Кечкенәдән бергә уйнап үскән Алия генә дәшмәде. Иң якын дустым Рүзәл дә никтер һаман күренмәде... Халисә апа, падеж һәм бәрәңге бакчасы Укытучы халкын җенем сөйми минем. Берсе керә дә клуб тирәсендә минем ни эшләп йөрүемне сорашып теңкәгә тия. Икенчесе, өй эшен эшләмәгәнсең, тагын дәрестән соң алып калам, дип куркыта. Өченчесе, укуда гамең юк, күзләрең гел урамда, дип битәрли. Миндә ни эшләре бардыр?! Тугызга гына җитим, әйләнеп тә карамас идем мәктәпләренә. Рус теленнән яңа укытучы алганнар тагын. Тегеләреннән берни белән дә аерылмый. Халисә исемле. Дәү күзлек кигән. Карчыга шикелле чукып-чукып сөйләшә. Падеж ятлатып үзәккә үтте. Миннән өч дәрес рәттән сорап карады. Берсендә дә берни дәшмәдем. Дүртенчесендә күкрәгемне киереп бастым да чатнатып әйттем: — Падежны белмәсәләр дә яшәгәннәр әле әүвәлгеләр! — дидем. Шундый ямьсез итеп карады Халисә апа! Куркыттым дип сөенгәндер инде. Тамчы да исем китмәде. Дәрес буена алдагы партадагы кызларны үртәп, кыбырсып утырдым. Эчем пошканны, дәресенә әз генә дә исем китмәгәнне сизсен дидем. Аннан соңгыларын әйтеп тормыйм инде. Шулкадәр үзәгенә үткәнмен, ахрысы, директорны ияртеп кергән беркөнне. Тагын миннән зарланды. Икенче класска кереп утырсын, минем түзәрлегем юк, димәкче була. Ике сүзнең берсендә күзлеген салып сөртә. Ручка тоткан кулы калтырый. Менә кем көчлерәк икәнлеген белегез инде шуннан. Күчермәгәйләре, миңа барыбер. ...Кичен клуб ягына таба барышым иде. Юлым берәүләрнең бәрәңге бакчалары аша үтә. Шунда казынып маташкан хатын-кызга күзем төште. Әй, Халисә апа ич бу! Шушында тора микәнни? Кызык булып китте. Якынрак килдем. Мәктәптә әллә кемләнеп йөрсә дә, безнең шикелле үк бәрәңге казып ашый икән әле! Нәкъ минем әнинеке сыман искерә төшкән халат кигән үзе. Башындагы яулыгы да әнинеке төсле. Халисә апа да мине күрде, башын күтәреп, бер мизгелгә генә миңа карап алды. Үзем дә сизмәстән, читән аша бакча эченә сикереп төштем. Эшкә җиңел мин анысы, андый чакта тик кенә узып китә алмыйм. Дәшми генә апаның кулыннан көрәген алдым. — Мин казыйм, сез чүпләп кенә барыгыз, — дидем. Күзлеге юк иде бу юлы Халисә апаның. Карашы җылы, моңсу иде. Моңарчы булмаганча үз итеп, якын итеп карады. Менә син! Мондый карашны күрү өчен апаның кулыннан көрәген алу да җиткән икән бит! Гомерлек истәлек Уңдык без быел класс җитәкчесеннән. Спорт ярышларында кем иң алдынгы урынга чыкты? Без! Яңа ел кичәсендә иң шәп концерт программасын кем әзерләгән иде? Без! "Аҗаган" уенында кем беренчелекне алды? Тагын без! Көзен урманга походка баруларны, кышын атна саен диярлек чаңгыга чыгуларны исәпләсәк... Чыннан да, уңдык без быел класс җитәкчесеннән. Ник дисәгез, Рамил абый үзе баянчы, үзе җырчы, үзе менә дигән спортчы. Институтны бетереп кайтып, яңа гына эшли башлады әле бездә. Бер көнебез дә аннан башка үтми. Үзе дә безне якын итә инде, әллә кайдан күренеп тора. Тәнәфес саен класска очып кереп җитә. Башка укытучылар кебек тирги дә белмиме шунда. Бүтәннәр көнләшеп үләләр инде бездән. Әле менә уку елы бетүне үзебезчә билгеләп алырга булдык. Гомергә истә калырлык итеп. Илләт буена ял итәргә барачакбыз. Төнне учак янында уздырачакбыз. Атна буена әзерләндек. Рамил абый малайларга палатка тарттырырга өйрәтте. Мин дә шунда буталдым. Ни әйтсәң дә, класс старостасы бит, һәммәсен белеп торырга тиешмен. Иптәшләр үзләре дә исәпләшә минем белән. Тегесен болай итсәк, монысын болай эшләсәк, дип, гел киңәшләшеп торалар. Кем нәрсә алып килергә тиеш — бөтенесен алдан бүлештек. Бәрәңге каплап пешерер өчен чиләк, су кайнатырга чәйнек, утын турар өчен балта, волейбол тубы, палатка... Көне килеп җиткәч, һәммәсен дә ишегалдындагы чирәмлеккә өеп куйдык. Үзебез шул тирәдә кырын яттык. Абыйны көтәбез. Башка классныкылар яныбызга килеп сөйләштергән булалар. Кызыгалар инде. Нишлисең, безгә туры килде бит шундый класс җитәкчесе. Берзаман урам якка мәктәпнең йөк машинасы килеп туктады. Кабинасыннан Рамил абый сикереп төште. Машина белән бармыйбыздыр ич? Кирәкмәс иде, шау-гөр килеп җәяү баруга ни җитә! Абыебызның адымы сүлпән иде. Йөзе дә борчулы кебек тоелды. Ни булды икән? Сүзен дә дәресен өйрәнмәгән укучы сыман башлады: — Ни бит әле, балалар, — дигәч, тамагын кыргалап торды. — Планнар үзгәреп тора бит әле. Бүген укытучылар коллективы белән барабыз икән. Урманга, ял итәргә. Директорның әмере шундый. Хәзергә таралышып торырсыз инде. Бүтән вакытка калдырырбыз... — Ник, алдан билгеле түгел идемени ул?! — дип, ачу белән кычкырганымны сизми дә калдым. Рамил абый монысына да җайлап кына җавап бирергә тырышты. — Кичә әйткәннәр. Шәһәрдә идем бит, белми калдым. Сез нитмәгез инде, ярыймы. Бүтән вакытта... — Алай икән! — Бусын янымда басып торган Самат әйтте. Ул һәрчак шулай мин башлаганны җөпләргә ярата. — Күрмисезме, күпме нәрсә төяп килдек. Хәзер таралышыйкмы? Күрми дә калганбыз, яныбызга директор апа килеп баскан икән. Төссез күзләре белән ямьсез итеп карап, кычкырып ук җибәрде: — Бу ни тагын! Нинди әрепләшү! Син юл куеп бетердең боларга, Рамил! Ачуыбызны эчкә йотып, ишегалды уртасында басып калдык. Үз ишләре белән барасы киләдер инде анысы... Без дә аңа чит түгел бит! Кичә белми калган икән, хәзер безнең белән барырга тиеш иде! Вәгъдә биргәч... без гаеплемени?! Мөгаен, һәммәсе дә эченнән генә шулай тиргәнгәндер бу минутта. Шунда капыл гына башыма бер уй китереп бәрде. — Беләсезме, нишлибез? Үзебез генә китәбез! Бәләкәй балалармыни без? Син, Самат, бар, тиз генә абыеңның матаен сорап кил. Ә калганнарыгыз хәзергә шушында торып торыгыз. Тегеләрнең машинасы киткәч кенә кузгалырсыз. Теге карт шомырт агачы төбендә очрашырбыз. Палатканы матай артына бәйләдек. Саматның гитарасын, үземнең магнитофонны мин кочаклап утырдым. Мәктәп капкасыннан җилдереп чыгып киткәндә, укытучылар машина әрҗәсенә төялешә генә башлаганнар иде әле. Аннары алар бит олы юлдан барачаклар. Без — турыдан, мотоциклга сукмак та җитә бит аңа. Укытучыларның ел саен кайда ял итүен беләбез. Илләтнең борылып кергән урынында бик матур аланлык бар. Үзебез дә шул тирәне күздә тоткан идек. Тегеләрдән алда барып җитәргә кирәк. План барып чыкса, иптәшләрне карт шомырт агачы яныннан барып алырбыз. Килеп җитү белән иң әүвәл палатканы кордык. Ашык-пошык эшләнгәч, әллә ни шәп килеп чыкмады инде үзе. Ярап торыр. Кырыена гитараны асып куйдык. Каршыдагы ауган агач өстенә магнитофонны урнаштырып, аны бар көченә кычкыртып куйдык. Үзебез палатка артындагы куаклыкка кереп яттык. Хәзер менә мәктәп машинасы килеп җитәр дә, монда башка кешеләр урнашканны күреп, бүтән җир эзләп китеп барырлар. Кыланмасыннар иде шулай... Килеп җиттеләр. Башта озын итеп гудок бирделәр. Селкенми дә ятабыз. Аннары, кабина ишеген киң итеп ачып, дәү гәүдәле директор апа лапылдап сикереп төште. Әрҗәдәгеләр шаулаша башладылар. Ул да булмады, директорның зәңгәрле-күкле тавышы яңгырады: — Рами-ил! Синекеләр булырга тиеш бу, төш әле бире! Билгеле инде, Рамил абый палатканы шунда ук таныды. Гаепле кеше сыман, сак кына килеп, магнитофонны сүндерде. Иелә төшеп, әкрен генә безгә эндәште: — Чык, Рәшидә... Чыктык. Рамил абыйның хыянәтенә тагын бер кат йөрәк әрнеде. Күңелләрдә — ачу да, курку да, үпкә дә. Сыкрана-сыкрана палатканы җыйдык. Директор апа ләң-ләң итеп тиргәнеп торды. Күбрәк Рамил абыйга эләкте. Аның педагог түгеллеген, бу профессияне ялгыш сайлаганлыгын, моның ишеләргә мәктәптә урын булырга тиеш түгеллеген кабат-кабат әйтте. Мотоциклны кабызып, саубуллашмый да китеп бардык. Күңел ачу кайгысы калмаган иде инде. Шулай да иптәшләр алдында хәсрәткә батып утыру ярамас. Үзем башладым бит. Карт шомырт агачы төбенә урнаштык. Малайлар, су буена төшеп, учак тергезеп җибәрделәр. Кызлар белән табын әзерләдек. Мин, чыбык-чабык җыям дигән булып, урман эченә кердем. Иптәшләр янында күз яшьләрен агызып утырып булмый бит. Ә елыйсы килә... Староста дигәч тә... Самат күреп калган икән, артымнан керде. — Ярар инде, борчылма, җавабын икәүләп бирәбез бит, — диде. Җавап бирүдә генәмени хикмәт?! Кызуланырга ярамый, дип өйрәтә мине югыйсә әби. Безне бер тиргәрләр дә бетәр. Менә Рамил абый... Көне-төне безнең өчен дип чапты, ә без аның бер адымын да гафу итә белмәдек. Ахыры ничек булып бетәр әле тагын, директор апаның усаллыгы бөтен районга билгеле... — Ну, ничек, урнаштыгызмы? — дигән тавышка икебез дә сискәнеп киттек. Агачларны аралый-аралый, аркасына биштәрен аскан Рамил абый чыгып килә иде! Тавышы көр, үзе дә, күзләре дә елмая иде. Мин, йөгереп барып, аның муенына асылынудан чак кына тыелып калдым... Начар малай Эдуардлар безнең авылга шәһәрдән күченеп кайттылар. Шәһәрдән кайткан, димәк, начар малай. Монысын минем әни әйтте. Күрше Хатирә апа да беркөнне Эдуард артыннан "Кала жулигы!" дип тиргәнеп калды. Без аның белән бер урамнан йөрибез. Мин капкадан чыкканда, ул нәкъ безнең өй яныннан узып кына киткән була. Авыл малайлары китапларын җилкәгә аса торган букчага салып йөриләр. Моның кулында — чүпрәк капчык. Үзенең чәче озын, күзләренә кадәр төшеп тора. Кием-салымы да безнекеләрнеке кебек түгел, әллә кайдан аерыла. Эдуард артына борылса, карашымны җәлт кенә читкә алам. Янәсе, мин аны белмим дә, күрмим дә. Бүген тәнәфестә Әзһәрләрнең, Мансурларның авызлары колакларына җиткән иде. "Теге кала жулигының кычкыртып чәчен кыркыдылар", — дип шәрран ярып йөрделәр. Бөтенесе, кызык карар өчен, ул укый торган класска чапты. Мин кузгалмадым. Аларның ник шатланганнарын да аңламадым. Укуымның да рәте булмады. Ә кичә мин аларның классларына очраклы гына килеп кердем. Күрше кызы шунда укый, йомышым шуңа иде. Көн матур чакта тәнәфес вакытында кем булсын анда, бөтенесе ишегалдындагы спорт мәйданчыгында иде. Эдуард берүзе утыра. Гитарасын кочаклаган. Ишеккә килеп төртелгәндә, җырлаганы да ишетелә иде, мин кергәч, туктады. Аптырап карап торуымны күргәч: — Ни кирәк иде, Фәридә? — дип сорады. Ие, ие, исемем белән эндәште. Мансурлар, Әзһәрләр шикелле ысылдамады да, җикеренмәде дә. Мин җавап бирмәдем. Кала жулигына бер эшем дә төшәсе юк әле. Дүшәмбе көннәрендә бөтен мәктәп белән иртәнге линейкага тезеп куялар. Атна эчендә һәр класста нинди әйбәт, нинди начар эш эшләнгән — хисап бирәбез. Һәр җыелганда Мансурны мактыйлар — ничә бишлесе булган, районда нинди фәннәр буенча олимпиадаларда җиңеп кайткан — шуны саныйлар. Әзһәре спортчы инде, анысы да гел уңай яктан телгә керә. Линейка каршысына атна саен чыгарыла торган "башкисәрләр" арасында Эдуард булмый калмый. Андыйларны укытучылар төрле яклап тиргиләр, очып-очып куналар. Иң соңыннан мәктәп директоры нәтиҗә ясап куя: — Менә мондыйларга киләчәкне ышанып тапшырып булмый, — ди. Бу юлы Эдуардны кич клубка чыкканы өчен тиргәделәр. Үткәнендә линейка каршына мәктәп ишегалдына койма аша сикергәне өчен чыгарганнар иде... Ниһаять, бетте бугай, дип җиңел сулап куярга өлгермәдем, физика укытучысының калай суккандагыдай тавышы яңгырады: — Моңа чик куярга кирәк! Сүз тагын Эдуард турында булып чыкты. — Тегендә ватык урындык, монда җимерек өстәл. Әле тагын лаборатория ишеген җимергән. Моңа кадәр Эдуард үпкәләгән бала сыман гел бер ноктага карап тора иде. Бу юлы, шул халәтен үзгәртмичә, физика укытучысына борылмыйча, әкрен генә әйтеп куйды: — Әле ярый мин бар... Үзегез олы кеше, күрмәгән-белмәгән килеш сөйлисез... Бөтен мәктәп тын калды. Мондый хәлнең булганы юк иде әле. Физика укытучысы агарып-күгәреп чыкты. Эдуард каршына җилфердәп килеп басты. — Шәһәр гадәтләрен алып кайткансың, оятсыз, моңа кадәр каршы сөйләшкән укучыны белми идем, — диде. Сугып җибәрмәгәе дип котым очты. Дәресен дә тыңлыйсым килмәс инде аның бүген. Кайтыр алдыннан юри озак киендем. Эдуардны көттем. Ишегалдына чыккач, артыннан үзем иярдем. — Синең гитара уйнарга өйрәтә торган китабың юкмы? — дип сорадым. Гаҗәпләнде бугай. Тик авызын ачарга өлгермәде, арттан Әзһәр белән Мансур чабышып куып җиттеләр. — Кала жулигына нинди эшең төште? — дип көлештеләр. Эдуард кызулабрак китте, мин, үҗәтләнеп, аның артыннан чаптым. — Нәрсә, юкмыни? Әллә жәллисеңме? — дидем. Тегеләр дә калышмады, куып җитеп, сумкамны йолыккалый башладылар. Мансурны этеп җибәргән идем, Әзһәре килеп ябышты: — Әле син сугыша да беләсеңмени? — дип очына башлады. Нәрсә булганын аңлап өлгергәндә, малайларның берсе — бер, икенчесе икенче якта егылышып ята иде. Кире борылып килеп, Эдуард бәргәләп аткан икән. Үзе кулымнан эләктереп алды да: — Тизрәк! — дип кычкырды. Тегеләр башка бәйләнмәделәр, алай да: — Иртәгә эләгә әле сиңа, кала жулигы! — дип кычкырып калдылар. Эдуардларның өенә кермәдем, ишегалларында көтеп калдым. Ул тиз әйләнеп чыкты. Кулында китап иде. Миңа бер кирәге булмаган китап. Тагын бераз көтеп торырга кушты. Бакчаларындагы аллы-гөлле чәчкәләргә карап сокланып торганымны сизгән, күрәсең, берничә астра өзеп чыкты. "Суга утыртырсың", — диде. Урамга чыктым. Бишлегә генә укып баручы Мансур болай эшли алмый. Мәктәбебезнең горурлыгы булган Әзһәр болай сөйләшә белми. Чәчәк кочаклап Эдуардлар капкасыннан чыкканымны күрсә, физика укытучысының ни эшләячәген күз алдыма да китерәсем килми... Әни кирәк! Менә имтиханнарымны гына биреп бетерәм дә китәм. Тәмам туйдырды әнинең акыл өйрәтүләре. Төнлә мотоциклга атланып чабуым да ошамый. Имеш, авыл халкының йокысын бүләм. Тавыклар белән бергә ятып йокламасалар... Кичә төшкә кадәр йоклап ятасың, дип ачуланды. Ял көнне дә йокламагач. Абзар җыештырылмаган, ишегалды себерелмәгән — бөтенесенә мин гаепле. Әзрәк үзенә кыймылдарга ярамыймы? Әйтсәң, телең әшәке, дип үпкәли, авыруга сабыша. Йөрәгем тота, ди, үзенчә куркытмакчы була инде. Китәм, ике дә уйламый шәһәргә китәм. Берәр училищега кереп булмаса, һичьюгы, эшкә урнашырмын. Әнинең колак төбемдә мыжылдап торуыннан котылырмын, ичмасам. Мәктәптән юл буе шундый планнар корып кайттым. Әни өйдә юк икән, әйбәт булды әле. Капкалап алам да су буена төшеп китәм. Башны ял иттерергә кирәк бит инде бераз. Тик... башка вакытта аш кәстрүлен тастымал белән каплап, плитә өстенә куя торган иде әни. Бу юлы ашарга берни дә калдырмаган. Аптырап киттем. Ишегалдына чыктым. Абзар тирәсендәме соң? Ул арада капка келәсе шалтыраганы ишетелде. Әниме дисәм, күрше Миңҗамал апа икән. Йөзе борчулы. — Әниеңне хастаханәгә озаттык бит әле, — диде. — Син, бала, бик хәсрәтләнмә инде... Үзеңне-үзең кара. Көтү кайткач, сыерыгызны үзем кереп савармын. Калганын үзең җайларсың, эш рәтен беләсең булыр... Ул чыгып киткәч тә беркавым аңгыраеп тордым. Эш рәтен... карармын инде анысы. Сыерны алып кайтасы... Тавык-чебешне ашатасы... Абзарны җыештырып чыгарасы... Ашарга... Базда сөт-фәлән бардыр әле... Кая бассам да, нәрсәгә генә килеп тотынсам да, әни һич истән чыкмый. Бар җирдә — аның кулы, ул корган тәртип. Бөтен эшне җиренә җиткереп, нәкъ әни теләгәнчә башкардым. Күңел генә тыныч түгел, әни тавышын ишетергә тилмереп йөрдем. Кайтып керсен иде дә әрләп булса да әйтсен иде бер сүз. Кичен вакытында яттым. Күзгә барыбер йокы кермәде. Төне буе әни белән саташып чыктым. Аннан башка бер генә көн дә яшәп караганым юк бит әле минем. Эш рәте... Белеп була ул эш рәтен. Ачтан үләрлек яшьтә түгел инде мин анысы. Менә әни тавышын ишетми тилмерүләре яман... Таң белән тордым. Колхоз машиналары кузгалганчы өлгерергә кирәк. Әни тавышын ишетергә... Шәһәргә район үзәге аша, әни яткан хастаханә яныннан үтеп йөриләр алар. Өлгерергә кирәк... Әни кирәк... Нәрсәсе бар аның?.. Яратмыйм кайберәүләрнең туктаусыз сукранып торуларын. Ишек ачып керер хәл юк: "Урамда йөргән аяк киемеңне ник өйгә сөйрисең?" — дип әни тиргәнә башлый. Нәрсәсе бар инде аның? Идәнне пычратасың, ди, сөртеп алып булмыймыни аны? Абзарга чыксаң: "Алган әйбереңне урынына куя белмисең, — дип, әти мыжгый. — Көрәгең — анда, сәнәгең монда аунап ята", — ди. Шуннан ни була инде? Берьюлы җыйнап куеп булмыймыни аны? Әле йомыш белән күршегә кереп чыккан идем, Хәсбиҗамал карчык ачуланып калды. "Капканы ябып йөри белмисең", — ди. Үзенең кулы җитми микәнни? Туктаусыз сукрану, туктаусыз тиргәнү... Мәктәпкә барганда, Әбүзәр абыйлар яныннан үтәсе. Аларның урам якка караган бакчаларында җимешләре тулышкан чия куагы утыра. Рәшәткәгә килеп тотынуым булды, чыртлап сынды да. Әллә черек тактадан гына укмаштырганнар инде. Капкадан Әбүзәр абый күренгәнче, алай да берничә чия өзеп алырга өлгердем. "Тагын син икәнсең, малай актыгы!" — дип, теге рәшәткә башын минем арттан томырып калды. Нәрсәсе бар инде аның? Яңасын корып кую озакмы? Техничка Хәбирә апаны әйткән дә юк. Керә-керешкә сукрана башлый. "Ишекне тибеп ачасың, күзең чыкканмы әллә, шулхәтле чапмасаң..." Мин аны тыңлап та тормыйм. Класска атылып керүем булды, юлымны бүлгән Мәсгутнең башына портфелем белән менеп тә төштем. Баш селкенмәде дә, ник дисәң, портфельдә китап-фәлән юк бит, вак-төяк кенә. Аның каравы портфель үзе лапылдап идәнгә барып төште. Атылып китеп, эченнән теге вак-төяк коелды. Мәсгуттән үчемне кайтарырга ыргылуым булды, "аһ!" итешә-итешә, класстагылар минем портфель эченнән чыккан вак-төякне уратып алды. Галия үзенең линейкасын таныды, Вазыйх — көмеш саплы каләмен. Илдусның буяу карандашларын кичә генә салган идем, Гөлфиянең... Шаккатып карап торалар. Алса, нәрсәсе бар инде аның? Урынлы-урынсыз калдырып йөрмәскә иде... Шулай мыгырдана-мыгырдана ишеккә таба елыштым. Тиюен тимәсләр иде анысы. Шулай да, кем белә... Теге әйберләр көне буена шулай чәчелгән килеш ятты. Тимәделәр. Уратып йөрделәр. Сүз куешканнардыр инде. Партадаш малай бүтән урынга күчеп утырды. Яныма килеп берәү дә сүз катмады. Сорасам да, ишетмәмешкә салыштылар. Дәрес вакытында тегеләй ятып, болай утырып карадым, алда утырган кызның кычкыртып чәченнән тарттым. Арттагысының маңгаена чиерттем. Түзделәр. Укытучы да сизмәмешкә, ишетмәмешкә салышты. Исем китте бик. Нәрсәсе бар аның, сөйләшмәсәгез тагын... ...Әти-әни үз кеше, тиргәрләр дә кайтып төшәрләр. Хәсбиҗамал карчыкның да капкасын икенче кергәндә ябып чыгармын. Әбүзәр абзыйның рәшәткәсен үзем рәтләшермен, эштән курыкмыйм ич мин. Менә болары белән нишләргә? Иртәгә дә сөйләшмәсәләр? Берсекөнгә дә? Аннары да?.. Әй, нәрсәсе... нәрсәсе... Гомердә булмаганны... Әллә еламакчы булам инде... Ярый белергә кирәк Хәйлә белми торган беркатлы адәмнәрне кызганам мин. Саҗидә апаның: "Ник дәресеңне әзерләмәдең?" — дип тинтерәтүенә, башларын аска ияләр дә: "Онытканмын", — диләр. "Күбрәк уйнап җибәргәнсеңдер!" — дисә дә дәшмиләр. Аннары башлана инде дәрестән соң калулар... Саҗидә апага ярый белергә генә кирәк аңа. Йөзеңә авыру кыяфәте чыгарып: "Кичәдән бирле тешем сызлый шул", — дисәң, ник жәлләмәсен ди ул сине. "Хәлем җиңеләйсә, бүген кайткач әзерлим мин аны", — дип тә өстисең. Дәрес беткәч, укытучылар бүлмәсенә кадәр дәфтәр-китапларын күтәрешеп барасың. Кайтып барышына юлыксаң, ишекне ачып чыгарасың. "Тегеләй, болай" дип каныгырга теле әйләнми аның аннары. Ярый белергә генә кирәк Саҗидә апага. Әле беркөнне коридор тәрәзәсе ватылган иде. Гаеплене эзли башлагач, чатнатып әйтеп бирдем: "Илдар ватты", — дидем. Илдарны үзем этеп җибәргән идем җибәрүен, әмма килеп бәрелүче ул бит. Әтисе белән икәүләшеп тәрәзә куеп йөрделәр. Миңа телтеш тимәде. Шуннан бирле тегенди-мондый хәлләрне миннән генә сорый Саҗидә апа. Әйтәм дә бирәм. Белгәнне дә, белмәгәнне дә. Шулаен шулай да... Нишләп Айдарлар, Илһамнар кырын карый башладылар соң әле миңа? Дәресләр беткәч, әйтмичә дә чыгып чабалар? Тәнәфестә дә үзләренә якын җибәрмиләр. Бар белгәннәре: "Тай моннан, сине берәү дә чакырмады!" — дип җикеренүләре. Менә хәзер дә мәктәп ишегалдында туплы уйнаганнарын кырыйдан гына карап торам. Мине бар дип тә белмиләр. Ул ара да булмады, туплары, очып килеп, яшелчә бакчасына барып төште. Айдар бер яктан, мин икенче яктан атылып килдек тә рәшәткәгә сикереп мендек. Айдар тотынганы шартлап сынды, ул үзе шәп кенә җиргә тәгәрәде. Мин, тупны эләктереп, җәлт кенә ишегалдына сикереп төшмәкче идем, ни күзем белән күрим, каршыма Саҗидә апа килеп басмасынмы? Кулында — сынган рәшәткә башы. "Синең эшме?" — ди. Мин Айдарны эзләп алан-йолан карана башлаган идем, Илһам кулымдагы тупны йолкып алып китте. Шул тубы белән башыма китереп суктымыни! "Мин сындырдым", — диюемне сизми дә калдым. "Хәзер кадаклап куям", — дип тә өстәдем. Остаханәгә кереп, кадак-чүкеч алып килдем. Малайлар һаман шунда өелешеп басып торалар иде әле. Кайсы кадак сайлашып, кайсы рәшәткә башын тотышып, миңа булышып тордылар. Эш беткәч, коралларны Айдар илтә китте. Мин дә керә башлаган идем, Илһам туктатты: — Кая барасың, уйнамыйсыңмыни? — диде. Үзе шундый җылы итеп елмайды. Ярый белергә генә кирәк шул аларга. Рәнҗү Ишек тоткасына үрелгән генә иде Рамилә, эчке яктан атыла-бәрелә Мансур килеп чыкты. Аңышмый да калды кызый, сумкасы бер якка, күзлеге икенче якка очты. Мансур бер мәлгә генә тукталып алды да, Рамиләне күргәч, кулын селтәп, чабуын дәвам итте. Янәсе, син генә икәнсең әле, аяк астында буталмасаң... Күнеккән инде Рамилә мондый хәлләргә. Эчтән сыкранса да, тыштан сиздермәскә тырыша. Килбәтсез булуына да, үз-үзен җайлы-җайсыз тотуына да бүтәннәрне гаепләмәс бит инде ул! Әле монысы гына бер хәер, ул күзлеген юри дә бәреп төшерәләр кайчак, җитмәсә, ялгыш, дигән булып, бәрелеп-төртелеп китәләр. Аларга кушылып көлгән була Рамилә, йөрәге елаганын берәү дә сизми. Күз яшен күрсәтергә өйрәнмәгән шул ул. Классташ кызлары коридор тәрәзәсе янына өелешеп басканнар иде. Рамилә дә алар янына килеп төртелде. Ни турында сөйләшәләр икән, дисәң, телләрендә һаман да шул малайлар икән. Кичә кинода кайсысы кем янында утырган, кайсы малай кемне өйләренә чаклы озатып куйган — сөйләшәләр, чыркылдашалар. Рамилә сүз катмый, елмайган булып тик тора. Кызлар аңа буш урынга карагандай карыйлар, шуңа да моң сарган күзләрендәге гаҗизлекне, ялгызлыкны күрә алмыйлар. Укытучыларның да үзен өнәмәгәннәрен сизә Рамилә. Җавап бирергә торып баскач, каушап бетә, ярты сүзе эчкә йотыла, күп вакыт белгәнен дә әйтә алмый җәфалана. Аның исеме чыкса, башкалар, кызык көтеп, шыркылдарга әзерләнеп утыра башлыйлар. Математика дәресендә генә үзен әйбәт хис итә Рамилә. Су урынына эчә ул аны, өстәвенә укытучы абыйсы да аннан җавапны гел язмача ала, бүтәннәр шикелле такта янына чыгарып азапламый. Ул дәрестә иптәшләре дә икенче төрлерәк карыйлар аңа, әле алдан, әле арттан пышылдыйлар, ярдәм итүен сорыйлар. Исеме белән дәшүләрен шунда гына ишетә Рамилә. Бу юлы да бик тиз узды математика дәресе. Рамилә рәхәт уйлардан арынып бетмәгән иде әле. Сумкасын кочаклап, класстан чыгарга гына җыенган иде. Нәрсәгәдер сөртенеп, лапылдап идәнгә барып төште. Әлеге дә баягы Мансур икән, парта астыннан юри аягын сузып куйган булган. Юкса әле генә шул Мансурның мәсьәләсен чишеп биргән иде. Гарьләнде Рамилә. Шулай да шаркылдап көлү тавышларына үзе дә елмайган булды. Күз яшен күрсәтергә өйрәнмәгән шул ул... Шул чакны әллә ни булды. Бөтен классның ни өчен дәррәү тынып калуын аңламый калды. Алар классында яңа укый башлаган озын буйлы Фәндүс килеп баскан да Мансурны якасыннан тартып торгызган икән. Үзе: "Җиттеме сиңа, юкмы маймылланырга?" — дип кабатлый. Кайту юлында да Фәндүс Рамиләгә иярде. — Моннан соң тырнак очы белән дә кагылмаслар, — дип, ышанычлы итеп әйтте. — Телисеңме, мин синең янга күчеп утырам?! — дип тә сорады. Рамилә шаккатты. Җавап бирсә, сүзе килделе-киттеле чыгар дип курыкты. Каушавыннан тигез җирдә дә абына-сөртенә атлады. Фәндүснең күзләре зәңгәр икәнлеген дә, чәчләре бөдрәләнеп торуын да белә ул, читтән генә карап торганы бар. Бу юлы күтәрелеп карамады, ни сөйләгәне колагына кермәсә дә, бик рәхәтләнеп тыңлап барды. Кайту белән иң әүвәл көзге каршысына килде. Күптән игътибар иткәне юк иде үзенә. Бу юлы һич тә алай килбәтсез күренмәде көзгедәге шәүлә. Күзлеге дә ятышсыз түгел икән бит. Чәчен дә менә болайрак итеп тараса... Фәндүс сүзендә торды. Икенче көнне үк Рамилә янындагы буш урынга күчеп утырды. Ни хикмәттер, малайлар башта хихылдашсалар да, тора-бара күнделәр. Кызлар гына аптыраудан тиз генә айнымадылар. Рамиләгә нәфрәтләнеп карадылар. Чәнечкеле сүзләрен ирештерә тордылар. Шулай да Рамилә бик бәхетле иде бу көннәрдә. Ә берчакны... Кизү чираты иде Рамиләнең, тарих бүлмәсендәге шкафлар артына карта эзләп кергән иде. Сөйләшә-сөйләшә килеп кергән Фәндүс белән классның иң чибәр кызы Зифа аның монда икәнлеген сизенмәделәр. Башка сүзләрен ишетмәде Рамилә, Фәндүснең бер җөмләсе үтерде дә салды: — Һи, җүләр, ник исем китсен ди, математикадан бишле чыгарырга кирәк миңа! ...Тышта караңгылык иңеп килә иде инде, тәрәзә пыяласы көзге кебек чагылдырып күрсәтә иде. Анда карамаска тырышты Рамилә, кулындагы тарих картасына капланып үкседе. Шкаф артыннан чыкмады — күз яшьләрен кешегә күрсәтергә өйрәнмәгән бит ул... Ник очрадың юлларымда?.. Көтмәгәндә-уйламаганда килеп керде ул минем тормышыма. Минем өчен дөньяның асты өскә әйләнгән көннәр иде. Күземә күренгән бар нәрсә шыксыз, һәммә нәрсә мәхәббәтсез кебек иде. Беркем белән дә күрешер, аралашыр теләгем калмады. Әллә кайларга китеп югаласым, онытыласым килде. Мәктәпкә юлны әнием вафатыннан соң ук оныттым. Күп вакытымны болында йә су буенда үткәрдем. Олы хәсрәт бөтен барлыгымны биләп алган иде. Өйгә йокларга гына кайта торган булдым. Анда да әтине күрмәскә, сүз катса, ишетмәскә тырыштым. Мин аларның икесен дә тормышымнан сызып ташларга карар кылдым. Икесен дә... Икенчесе институтны яңа тәмамлап, мәктәпкә чит телләр укытырга җибәрелгән Салисә иде. Салисә... Апа дип әйтергә телем әйләнми минем аны. Әниемнең үлеменә ул сәбәпче икәнлегенә иманым камил. Ул сәбәпче... Әтидән кала, билгеле. Күп нәрсәне аңлап җиткермәдем шул мин. Әтинең: "Читтән торып укырга керергә җыенам, немец теле өйрәнергә йөрим", — дигән сүзләренә ышандым. Беркөнне әти минем белән сөйләшергә азапланды. — Әниең авырып үлде, кызым, — диде. Йөзе нинди булгандыр, карамадым. Тавышы калтыранып чыкты. Әмма мин аны тамчы да жәлләмәдем. Киресенчә, нәфрәтем көчәйде, башымны томан уратып алгандай булды. — Авыруының көчәюенә син гаепле, син! — дип кычкырдым. — Мин синең кызың түгел, ул сүзне телеңә алма бүтән! — дип җикердем. Ишекне шапылдатып бәреп чыгып киттем. Шуннан бирле бер кәлимә сүз алышканыбыз юк әле. Менә шундый газаплы уйлар өермәсендә йөргәндә тап булды Инсаф юлларыма. Күргәнем бар иде минем аны, безнең мәктәптә укыганлыгын да белә идем. Яр буенда суга карап утырган чагым иде. Яныма килеп баскач, башта зәһәрләнеп карадым. Малайларның кызлар белән тупас шаяртуларын җенем сөйми минем. Инсафны да шулай кабул иттем. Әмма карашы үтә дә җылы, тавышы каткан күңелләрне эретерлек йомшак иде аның. — Бик зур хәсрәтең булган икән, Фәридә, — диде. Күз яшьләрем болай да түгеләм-түгеләм дип тора иде, беләкләремә капланып, үксеп үк җибәрдем. Инсаф яныма чүгәләде, куллары белән сак кына җилкәләремә кагылды. Юатучы, кызганучы кеше янында күңелләр тагын да җеби төшә бит ул. Шуннан соң Инсафны көн дә көтеп ала торган булдым. Аны күргәч, тау кадәрле хәсрәтем чак кына кимегән кебек була иде. Тегеләй, дип, болай, дип сүз алыша торгач, аз гына онытылып киткәндәй булам, күзләрем ачылганны тоям, күкрәгемне изеп, буып торган авырлык тарала төшә кебек иде. Бервакыт ул җай гына минем авырткан җиремә кагылды. — Мәктәпкә йөрергә кирәк сиңа, Фәридә, — диде. — Бер генә ай калып бара бит, түз инде, — дип киңәш бирде. — Юк! — дип кырт кистем. — Салисәне күрер өчен барыйммыни?.. — дип сыкрандым. Көннәр уза торды. Күрешкән саен, Инсаф мәктәпне искә төшерде: "Чит телнекенә кермәсәң кермәссең, укып бетерергә кирәк бит инде", — дип үгетләде. Хәсрәтем чак кына төссезләнә төшкән кебек иде. Беркөнне иртән тордым да, әтине шаккатырып, портфелемне алып чыгып киттем. Мин килеп кергәч, гөжләп торган класс бүлмәсе бер мизгелгә генә тынып калды. Кызлар гына түгел, шуклыклары чамадан ашкан малайлар да миңа ятсынып, кызганып карадылар. Кайсыдыр партама өй эше язылган дәфтәрен китереп салды. Инсаф та кереп чыкты, мине мәктәптә күрүенә сөенгәнлеген әйтте. Һәммәсе дә миңа булышырга, хәлемә керергә тели кебек иде. Миңа бераз рәхәт тә, бераз кыен да булып китте. Соңгы дәрескә кермәдем. Сүзсез генә җыендым да кайтып киттем. Иптәшләр дә сорашып үзәккә үтмәделәр — Салисә дәресеннән качуымны аңладылар, күрәсең. Ә беркөнне... Өйдә Инсаф белән икәү генә идек, ул миңа математикадан өй эшен аңлатырга дип килгән иде. Озын итеп кыңгырау шалтырады. Әти кайтырга иртә иде әле, кем булыр бу, дип кызыксынып та тормастан, ишекне ачып җибәрдем. Салисә! Күз алларым караңгыланып китте. Башымны теге вакыттагы шикелле томан уратып алгандай булды. Тамагым кипте, теләсәм дә, сүз ката алмаган булыр идем. Мондый халәтемнән Салисә үзе чыгарды. — Фәридә, акыллым, синең белән сөйләшим дип килдем, — диде. Ярга чыгарып ташланган балык төсле иреннәремне кыймылдатып тик торам. Ярый әле Инсаф килеп чыкты, хәлемне шунда ук аңлады. — Аның кәефе юк бит әле, апа, башка вакытта сөйләшерсез, бәлки, — диде. Салисә аңа гаҗәпсенеп, ачуланып карады. "Синең ни эшең бар, ник кирәкмәгәнгә кысыласың", янәсе. Яклаучым янымда булгач, миңа да бераз хәл керде. — Сезне күрәсем дә, ишетәсем дә килми, — дидем. — Сезнең белән сөйләшә торган бер сүзем дә юк. Үземне тыныч тотарга тырышсам да, тавышымның зәгыйфьлеген, хәлсезлеген баса алмадым. Стенага сөялеп торган җиремнән кузгалмаска тырыштым. Бөтен тәнемә таралган калтыравымны сизеп, Салисә сөенер дип курыктым. — Чыгып китегез, китегез! — дип пышылдадым. Ул исә чыгып китәргә уйламады да. — Мин синең ни өчен нәкъ менә минем дәрескә йөрмәвең турында сөйләшергә килдем! — диде, үтә дә катгый тавыш белән. Мин аңа нәфрәтләнеп, зәһәрләнеп карадым. Коточкыч ямьсез тоелды ул миңа бу минутта. Юка сары чәчләре, тирләп, маңгаена ябышкан. Каш-керфекләренең аксыл булуы тонык зәңгәр күзләрен тагын да шыксызрак итеп күрсәтә иде. Белмим, ничек җәлеп итә алды икән ул әтине? Минем әнидән дә сөйкемле кеше, гомумән, бөтен тирәюньдә юк иде инде анысы. ...Күзләремне йомдым. Каршыма кабат әнием килеп басты. Читтән генә елмаеп, иркәләп карап тора иде кебек ул миңа. Хәтта кулымны сузып, аңа кагылмакчы да булдым бугай әле. Әмма алдымда ул түгел, аннан мең кат мәхәббәтсезрәк Салисә басып тора иде. Әйе, басып тора гына түгел, бүлмә эченә керергә омтылгандай хәрәкәт тә ясап алды. Инде мин үз-үземне тыеп калырдай көч таба алмадым, мәче кебек ырылдап, аңа ташландым... ...Икенче көнне үк миңа укытучылар җыелышына чакырган язу китереп тоттырдылар. Тынычланырга өлгергән идем инде, аны да салкын кан белән кабул иттем. — Барып кил, берни дә эшләтә алмаслар, — диде Инсаф та. — Юкса барыбер тынгы бирмәсләр. Әниемнең үлеменнән дә күңелсезрәк нәрсә булуы мөмкин түгел иде инде. Шуңа күрә җыелышка барып утыруны һич тә фаҗигагә санамадым. Өстәвенә Инсаф кебек сине аңлаучы, хәлеңә керүче, үзен кыен хәлгә куеп булса да ярдәм итәргә әзер торучы дустым булганда... Үзенә дә шулай дидем: — Шаһит буларак, син янымда утырып торырсың. Ул чагында миңа берни дә куркыныч булмаячак. Инсаф, гадәтенчә сак кына, кулларын җилкәмә куйды: — Тынычлан инде, Фәридә, болай ярамый бит, — диде. — Саулыгыңны какшатып бетерәсең, әллә нинди киртәләрне җиңәргә туры килер әле сиңа, кем белә... Яшисең бар бит! Әйе, яшисем бар... Мин яшәргә тиеш... Дөньясына үч итеп... Җыелышка кинога киткән кебек кенә киттем. Әйтерсең анда сүз минем турыда буласы түгел. Башымда гел Инсаф кына иде. Ярый очраттым әле мин аны, әле ярый ул бар, дип сөендем. Монда да сүз дәшмәячәкмен, минем өчен ул сөйләячәк. Азапламагыз аны, болай да хәле әйбәт түгел, диячәк. Укытучылар бүлмәсен әллә ни дулкынланусыз ачтым. Ишек төбендәге урындыкка килеп төртелдем. Карашым белән генә андагы халыкны айкап чыктым. Кызганып карыйлармы алар, нәфрәтләнепме, миңа барыбер иде. ...Аннан соңгысын ачык кына хәтерләмим. Кемдер минем дәрескә начар йөрүем, болай барса, мәктәпне тәмамлый алмаячагым хакында әйтте. Кемдер минем олы хәсрәтем барлыгын онытмауларын үтенде. Кемдер кичә Салисә белән булган хәлне тәфсилләп сөйләде. Бу хулиганлыкны башка берәү эшләсә, мәктәптән куарлар иде, дип искәртте. Кемдер... Хәер, болар берсе дә мине кызыксындырмый иде. Нинди хөкем чыгарачаклары турында да уйламадым. Башымда да, күңелемдә дә бушлык иде. Хәтта берсе чәнечтереп тә куйды: — Бүтән берәү турында сөйлиләрмени, карагыз моңа! Бүре сыман кеше өстенә ташланганда нинди булды икән? Монысына да каршы сүз дәшмәдем. Беркемнең дә бернинди дә сүзе кирәк түгел инде миңа хәзер. Җыелышка килүдән баш тартуын Инсафның хыянәте итеп кабул иттем. Һәммә нәрсәдән күңелем кайтты. Күңелгә әнине соңгы юлга озаткандагы бушлык кире әйләнеп кайткандай булды. Ярый әле син бар, дип уйладым мин Инсаф турында. Хыянәтеңне татымаган булсам, дөньяда изге күңелле кешеләр дә барлыгына ышанып, алданып яшәгән булыр идем... Җыелышның иң кызган мәлендә акрын гына торып бастым да, сумкамны иңемә асып, ишектән чыгып киттем. Берәү дә кирәк түгел миңа. Мин дә берәүгә дә кирәк түгел. Иң авыр минутымда таянычым булудан курыккан Инсафны дустым дип атамаячакмын моннан соң. Мин аларның өчесен дә тормышымнан сызып ташларга карар кылдым. Дөнья чите кителде Ул көнне география кабинетындагы мәхшәрне тел белән генә аңлатып бетерерлек түгел иде. Шапылдаган, шакылдаган, шаулашкан, көлешкән авазларга песи булып мияулаган, көчек булып чинаган авазлар ялганып китте. Хәтта коридорда дежур торучы техничка Кәүсәрия түти дә ишектән башын тыгып карады. Укытучылары килмәгәндер, буш утыралардыр, завучка хәбәр итәргә кирәктер, дип уйлады. Кара такта янында гаҗизләнеп басып торучы Рәсимәне күргәч, аптырап китте. Кара инде боларны, ә! Шушы 9 А гына шулай кылана ала. Шул Шамил оештыргандыр инде бу галәмәтне. Яңа укытучыны сынап карарга кирәк дигәндер. Кәүсәрия түти ялгышмаган иде. Авылга институтны яңа тәмамлаган укытучы кыз килеп төшүен дә, аның калага күченеп киткән Касыйм абый урынына географиядән керәчәген дә, фатирга Мөнәвәрә апаларга төшүен дә беренчеләрдән булып Шамил белде. Ник дисәң, бөтен яңа хәбәрне аның авыл Советында эшләүче әнисе ишетә. Хәбәр килеп ирешкән көнне үк белгәннәрен күргәннәре белән ныгытырга һәм эсселәтми-суытмый класс малайларына җиткерергә ниятләп, Шамил, юк йомышын бар итеп, күрше Мөнәвәрә түтиләргә сугылды. Үзе тегене-моны такылдап утырса да, күзләре гел укытучы кызда булды. "Фи, буе бигрәк бәләкәй икән, унынчыга барасы Фирдәвес моның хәтле ике, — дип уйлады ул. — Мөнәвәрә түтинең идәннәрен ничек юышыр инде, беләкләре дә бик сыек күренә..." Хуҗабикәнең: "Әйдә, кыенсынма, юлда тамагың ачкандыр", — дип кыставына, өстәл читенә генә килеп төртелеп, тәлинкәгә өеп куелган кыстыбыйны чеметеп-чеметеп кенә ашагандай итүен дә күрми калмады. Беренче сентябрь көнне тугызынчылар яңа укытучы турында хәбәрдар иде инде. Аякларын салып-салып атлый торган әзмәвердәй Касыйм абыйны шушы кычыткан чыпчыгы ничек алыштыра алсын! Булмаганны! Дөрес эш түгел бу! Беренче дәрестә үк котын алырга кирәк моның! Шамил шулай уйлады. Әлеге уен класстагыларга да җиткерде. "Бу укытса, географиядән точно надан калачакбыз", — диде, аннары география дәресләрендә үзен кем ничек тотарга тиешлеген төшендерде. Дәресе дәрес булмады ул көнне Кычыткан Чыпчыгының. Классны ничек кенә тынычландырырга тырышса да, барып чыкмады. Кыңгырау шалтырауга, китапдәфтәрләрен кочаклап, ишеккә таба атлаганда, күзләре яшь белән мөлдерәмә тулы иде. "Директорга әләкләргә китте" дип уйлады Шамил. Әләкләсен, аның укытуын теләмибез, кайтарыгыз Касыйм абыйны, диярбез. Иптәшләрен дә шуңа өйрәтеп куйды. Тик... география дәресләре якынча һаман да шулайрак дәвам итте, ә Рәсимә апалары бу хакта директорга ни өчендер әләкләмәде дә әләкләмәде. Тора-бара аның белән килешә дә башладылар, кайберәүләр бөтенләй дуслашып ук китте. Шамил генә үз дигәнендә торды: мәгънәсез сораулар уйлап табып, яшь укытучының башын әйләндерүләр, урындыгы өстенә юеш чүпрәк салып калдырулар, тәнәфес вакытында, сөйләштергән булып, өстәл өстендәге класс журналын, дәреслек-фәләнен яшереп куюлар, тагын әллә нинди әкәмәтләр — берсе дә калмады. Озынрак күренергә теләптер инде, Рәсимә апалары гел биек үкчәле туфлиләрдән була, сикереп-сикереп йөргән кебек тоела. Үзе артында Шамил аны "Селәңгер чикерткәсе" дип атый башлады. Укытучының туган авылы Селәңгер исемле булуын үзе белешеп тапты. Түземе төкәнер дә ташлап китеп барыр дип көткәннәр иде, юк, түзде кызый. Кайчакта елар дәрәҗәгә җитә иде югыйсә. Малайлар дәшмәсә дә, кызлар Шамилне оялтырга, укытучы апаларын якларга маташып та карадылар. Тик малайга яңа уены ошап китте, дәрес саен берәр нәрсә уйлап тапмаса, күңеле булмый иде. Хәзер инде география дәресен көтеп җиткерә алмый Шамил, ул көнне иртәдән үк очынып йөри башлый. Дәресен әзерләп килгән булса да, аннан сораса, башта белмәгән кеше кебек кылана, укытучыны чыгырдан чыгарып бетергәч кенә, бишлегә җавап биреп, урынына утыра. "Сәмигуллин, мин сине күрмәс өчен..." дип ычкындырды беркөнне Рәсимә апасы, гаҗизләнеп. Шамил авызын гына ерды: "Юк, апа, тагын ике ел түзәсегез бар әле". Ә беркөнне... Беркөнне малайлар белән клубка, дискотекага барган иде Шамил. Рәсимә апасының авылның баянчы егете белән култыклашып кереп киткәнен күреп, телсез калды... Дискотека кайгысы калмады. Үсмер өчен дөньяның бер чите кителгән кебек тоелды. Ә аннары... Аннары дәрес вакытында урынлы-урынсыз очынулар, мәгънәсез шаяртулар онытылды. Дәресне дә сүрән генә тыңлый башлады Шамил. Әзерләнсә әзерләнде, әзерләнмәсә — юк. Рәсимә апасына дәрес алып барулар җиңеләйде. Классташлары гына бу кисәк үзгәрешне аңламады. Ә менә бу хакта Шамилнең үзеннән сорап карагыз. Үзе ни дияр икән ул? Ике әни һәм бер математика Сәрия Элегрәк Беренче сентябрь иртәсен Харис көтеп ала торган иде. Җәен никадәр генә рәхәт булса да, каникул башында кайсы кая таралышкан дус-ишләре сагындыра шул. Аннары, укырга йөрүне ул кайберәүләр кебек һич кенә дә авыр эшкә санамый, әллә ни көчәнмичә дә бик күп фәннәрдән җиңел бара. Әмма быел хәл башка. Бу уку елын ул күз күрмәгән, колак ишетмәгән чит бер мәктәптә каршылаячак. Әнисе аның белән киңәшеп тә тормады дияргә була, авылдагы алпавыт утары хәтле хуҗалыгын калдырып, шәһәр читеннән генә бер бүлмәле фатир сатып алды. Әтиләре ташлап киткәнгә ел тула язган иде инде. Баштарак әйләнеп кайтыр дип өметләнгәннәр иде үзе. Булмады. Аннары әнисе: "Авылы да кирәкми, үзе дә", — дип, шушы олы эшкә тотынды. Аның белән бәхәсләшеп торуның мәгънәсе юк, болай да соңгы араларда юктан да ярсып китә. Аннары үзеннән бер башка озынрак булып үсеп киткән улын кочаклап еларга тотына. ...Җебеп тора торганнардан түгел анысы Харис, һәр яңалыкка тиз ияләшә. Беренче көнне үк сыйныф ишеген киереп ачып керде. Кайсы кызыксынып, кайсы үртәшергә әзерләнеп төбәлгән күз карашларын күрмәмешкә салышты. Урта рәттәге бер парта артында буш урын бар иде, сорап та тормыйча, портфелен лапылдатып шунда китереп салды. Янәшәсендәге кызый аңа күзләрен зур итеп ачып, шаккатып карап торды. Дәрес башлангач та шул кыяфәтен үзгәртмәде. Шәһәрнекеләр булгач, Харис яңа сыйныфташларын бүтәнчәрәк күз алдына китергән иде. Үзләрен әллә кемгә куя торганнардыр, мыскыл итәргә җай гына эзләп торырлар, шуңа әзер булырга кирәк, дип, күңеленә беркетеп куйды. Алай ук булып чыкмады. Эре сөякле, шаян телле авыл малаен озак сынамадылар, үз араларына тиз алдылар. Партадашы Сәрия генә баштарак ятсынып йөрде. Артык нечкә күңелле, иркәрәк кызга охшаган бугай ул. Шаяртканны да тиз генә аңлый алмый, үпкәләп тә куя, ахры. Дәрестә суламый дамы шунда, керфеген дә селкетми, кадакланган сыман укытучыга карап утыра. Гел бишлегә генә укый торгандыр инде бу, дип уйлаган иде малай, юк икән, әллә ни алдыра алмый икән. Харис үзе математика ише фәннәрне су урынына эчә, шуңа күрә Сәриягә өй эшен рәхәтләнеп кабат аңлата, шуннан тәм таба. Тегесе исә болай да зур күзләрен киң итеп ачып, шаккаткан кыяфәттә аңа карап утыра. Кызый баштарак гарьләнгән сыманрак була, аңа "синнән башка да беләм инде" дигән кебегрәк карап утыра иде. Соңрак ияләнде, Харисның ихласлылыгына ышанды бугай. Беркөнне бик жәлләде Харис партадашын. Укытучылары математикадан контроль эш нәтиҗәләрен аңлата иде, Сәриянекенә җиткәч, күзләре белән бораулагандай, аңа башта ямьсез итеп карап торды. — Син, балакай, нәрсәләр генә уйлап утыра торгансыңдыр, — диде. — Юк кына нәрсәдә дә хата җибәрәсең бит! Белмим, тагын ничекләр итеп эшләргәдер инде синең белән, — дип, сүзләрен өзеп-өзеп, каты итеп әйтте. Сәрия, кып-кызыл булып, партасына сеңде. Аннары пыш-пыш килеп елый ук башлады. Моны күргәч, укытучы апа йомшарыр дип көткән иде Харис, ә ул, киресенчә, туфли үкчәләре белән шакы-шокы басып, Сәрия янына килде дә дәфтәрен шапылдатып аның алдына китереп салды. — Бу нәрсә тагын?! — диде ул, ярсынып. — Рәхмәт әйтәсе урында шыңшып утыруын күр! Бар, күз яшьләреңне күрсәтмә миңа, тынычланып кер, — дип, кызыйны күтәреп үк диярлек урыныннан торгызып бастырды. Сыйныф, тып-тын калып, бу тамашаның азагын көтте. Сәрия артыннан ишек ябылуга, тынлыкны Харис бозды. Башта урындыгын дөбердәтеп этеп, үзе торып басты, аннары портфелен парта өстенә шапылдатып куеп, китап-дәфтәрләрен җыя башлады. Үзенекен тутырып бетергәч, Сәриянекенә тотынды. Соңыннан ике портфельне ике култык астына күтәреп, туп-туры чыгу юлына юнәлде. Узып барышлый, шаккатып карап торган укытучыга таба, их, сез, дигәнрәк караш ташлады да ишекне каты итеп ябып чыгып китте. Сәрия коридор тәрәзәсе төбендә басып тора иде, Харисны күргәч, кызарып беткән йөзен читкә борды. Малайның һаман да үзе янында төртелеп басып торуын өнәмәде, аңа: "Кит, кит", — диебрәк ым какты. Тегесе: — Әйдә, бергә китәбез, дәресләр бетте ич инде, — дип үзсүзлеләнде. Ул көнне Харис Сәрияне өенә кадәр озата барды. Юл шактый озын булып чыкты, сөйләшә-сөйләшә атлый торгач, кызый шактый тынычланды. — Ник шулкадәр авыр аңлыймдыр инде мин ул математиканы, — дип зарланды. Харис аңа кызганып карады. Аннары: — Теләсәң, без аны бергәләп әзерләрбез, — дип куйды. Сәрия яктырып китте, күзләрен зур ачып, малайга карады: — Теләмичә... "Тач әтиең икән син..." Икенче көнне Харис ниндидер эчке киеренкелек белән үткәрде. Математика укытучысының үзен дәшеп алуын, директорга алып керүен, һич югы, дәрестә бастырып сүгүен көтте. Алай булмады тагын. Алар ягына усал-усал итеп карап куйгаласа да, укытучы апалары икесенә дә бүтән бәйләнмәде. Дәресләр тәмамлануга, туп-туры Сәрияләргә киттеләр. Кызыл кирпечтән салынган ике катлы зур йортта яшиләр икән алар. Кызый өйдәгеләрне кисәтеп куйган икән, әнисе малайны иске танышлары кебек каршы алды. Аш өстәленә тәм-томнар чыгарып өйде, үзе чәй артында малайның гаилә хәлләре турында сораштырды. Харис артык җәелеп китмәде, күңеленең әллә кайсы почмагыннан көнләшү сыманрак уй сызылып үтте. Бу йортта бөтенләй башка төрле дөньядыр кебек тоелды аңа. Бүлмәләре зур, түшәмнәре биек. Затлыдан-затлы җиһазларга, стена зурлыгындагы аквариумга, кыйммәтле читлек эчендәге кенәриләргә дә ятсынып карады. Аннары кисәктән генә туган авылы исенә төшеп, йөрәге ярсынып тибә башлады. Анда да үзенә бер төрле дөнья иде, иркенлек, хозурлык иде. Их, әти, дип әрнеп уйлады ул, син ташлап китмәгән булсаң, сыерчык оясы хәтле генә фатирга килеп урнашмаган булыр идек бит без! Дүрт стена эченә кереп утырмаган булыр идек! Әнә Сәриянең әнисе атлас халатлардан гына кыштырдап йөри, дөньясы җиткән, ә Харисныкы әле һаман үзенә яраклы эш таба алмый тилмерә... Табын артында утырганда, шундый буталчык уйлар газаплады Харисны. Сания апа да аның пошыргалануын сизде, башкача сораулар биреп йөдәтмәде. Дәрес хәзерләргә утыргач кына тынычланып киткәндәй булды малай. Шушы хәтле муллыкта яшәп тә, Сәрия аның ярдәменә мохтаҗ бит! Бу нәрсә гаҗәпләндерә дә, горурландыра да иде малайны. Өстәвенә аңа аңлаткан булып, дәрестә үзе үзләштереп бетермәгән нәрсәләрне дә кабат исенә төшерә барды. Анысы да ярап куйды. Сәрия өйләрендә тагын да сөйкемлерәк күренә икән. Гомумән, ул болай да бүтән кызлар кебек борынын чөеп йөрми, кирәксә-кирәкмәсә әрләшми, җай гына сөйләшә, йомшак кына эндәшә. Зал ягындагы стеналарының бер өлешен зур фотогалерея биләп тора. Каралы-аклы фотосурәтләрне төслеләре алыштыра. Харис аларга кереп барышлый да игътибар иткән иде. Чыгу юлында тагын шул урында адымнарын акрынайтуын күргәч, Сәрия аны үзе туктатты. — Әниләрнең элек төшкән рәсемнәре бу. Һәркайсы бер тарих. Әни шулай ди. Менә бусы — мәктәптә укыгандагысы. Ак алъяпкычтан йөргән чаклары. Матур бит, әйеме? Монысы — әби белән бабай. Монысы — студент чактагы фотолары. Дус кызлары белән. Ә менә бу фотода әти белән әнинең яшь чаклары. Яңа танышкан вакытлары... Сәрия сөйли дә сөйли. Харис аны ишетми иде инде, ул "дус кызлары" дигәненә төртелде дә катты. Шушындый ук фото аларның альбомында да бар бит, уң яктагысы, чәчен чүмәләләп өеп куйганы, Харисның әнисе ич! Димәк, димәк... Алар бергә укыган, алай гына да түгел, дуслар да булганнар икән бит! Менә син аңла инде бу дөньяны... Сәриягә шул хакта әйткәч, кыз бөтенләй яктырып китте, очына-очына барып, әнисен дә фотолар янына дәшеп алды. — Харисның әнисе синең дустың, сердәшең булган бит! Югалтышкан идегезме? Менә кабат табыштыгыз! Табышачаксыз... Әмма әнисенең йөзе, киресенчә, сүрелеп киткәндәй булды. Аннары карашын Хариска күчерде. Анда дустының чалымнарын эзләдеме? Соңыннан сүзләрен теш арасыннан көчкә сытып чыгаргандай: — Менә кемгә охшатам икән мин сине... Тач әтиең икән бит син, әйеме? — диде дә, саубуллашып та тормыйча, күрше бүлмәгә кереп югалды. "Дуслык бүген бар, иртәгә юк..." Икенче көнне Сәриянең кәефе бик төшенке иде. Харис аңа шаяртып эндәште, Сания апага аз гына да үпкәсе юклыгын әйтте. — Ярар инде, кәефсез чагы булгандыр, — диде. Сәрия көне буе гаепле кеше сыман йөрде, күтәрелеп бер сүз катмады. Соңгы дәрестән чыгарга кыңгырау шалтырагач кына бик зур хәсрәте бар сыман аска карап әйтеп куйды: — Ул синең безгә килеп йөрүеңне теләми... Менә сиңа мә! Ник икән? Ул бит Харисны куанып каршылады... Нәрсәдер бар монда... Өйгә кайткач, Харис бу табышмакны әнисенә дә җиткерде. Аннары альбомнарыннан теге фотоны эзләп тапты. Тик Халидә апаның йөзе аз гына да үзгәрмәде. — Дуслык шулай инде ул... Бүген бар, иртәгә юк, — дип кенә әйтеп куйды. Бу сүзләре белән ул, билгеле, малайны ымсындырып кына калдырды. Тик әнисе корырак шул аның, "әйттем — бетте" кебегрәк сөйләшә, артыгын төпченгәнне яратмый. Иртән бу икеләнүләрен Харис Сәриягә дә әйтте. "Нәрсәдер булган аларның араларында. Нәрсә икән?" — дип аптырады. Тегесе гел сүзне икенчегә борды. Тәнәфес вакытында аннан математика дәфтәрен сорап алып, өй эшен чагыштырып утырды. Үзе шул арада онытылып китә, күзләрен зур итеп ача да, үтәли күрергә теләгәндәй, Хариска текәлеп-текәлеп карап ала. Соңгы дәрес тәмамланып, кайтырга кузгалгач кына: — Әйдә, урам чатына хәтле бергә чыгабыз, мин сиңа бернәрсә сөйлим, — диде. Инде чатка да килеп җиттеләр, ә Сәрия һаман дәшми. Карашын аска төбәгән килеш бара да бара. Харис, җиңелчә генә бәрелгән булып, аны юл читенә этеп төшерде, аннары кисәк кенә портфелен йолкып алды. Тик бу шаяртуларны Сәрия әүвәлгечә кабул итмәде, ачуы да килеп куйды бугай әле. Аннары төшенке генә сөйләп китте: — Беләсеңме, әнием синең әтиең белән дә дус булган. Бик тә. Ә әниең... ничек дип әйтим... аны үзенә караткан. Дуслык шулай була аламы? Әтиең бик чибәр булган бит синең, әле дә шулаймы? Бик оста гармунчы, җырчы... Әйеме? Андыйларны кызлар ярата инде. Курсташлары да баштарак әнидән үлеп көнләшеп йөргәннәр әле. Ә ул менә тоткан да әниеңне сайлаган... Бәхетемне урлады ул, ди әнием. Мин инде ни әйтергә дә белмим... Харисның бөтен гәүдәсе оеганнан-ойый барган кебек булды. Сәрия һаман нидер сөйли дә сөйли, ә малай инде аны күптән тыңламый. Күңеле белән ул кабат туган авылына әйләнеп кайтты, әтисен күз алдына китерде, өчәүләп бәхетле яшәгән чакларын исенә төшерде. Соңгы елларда булган хәлләр шомлы төш кенә булса икән, күзләреңне йомып ачуга, кабат әүвәлге чакларга әйләнеп кайтып булса икән! Их, әти, әти! Никләр генә ташлап киттең соң син безне?! Дөньяда барлыгыбызны да оныттың мәллә инде? Әнинең ничек газапланганын күрсәң, эремичә түзә алмас идең. Читтәгеләргә күрсәтмәскә тырышса да, Харис сизә аны. Өстәлендә — өем-өем дару төймәләре, тәмам авыруга сабыша бугай инде әнисе. Харис өйләренә төшенке кәеф белән кайтып керде. Әнисе яныннан мыштым гына узды, аш янында да әллә нинди борчуы бар сыман утырды. Халидә апа башта дәшми генә улына сынап карап утырды. Аннары урыныннан кузгала-кузгала: — Тагын шуларда булгансыңдыр инде, — диде. — Әйт син ул кызның әнисенә, борчылмасын, теләгәне кабул булды, әти безне ташлап китте, диген. Сөенсен... Тынычлансын... Ә иртән Халидә апага "ашыгыч ярдәм" машинасы чакырдылар. Төнлә дә Харис әнисенең кыштырдап йөрү тавышына уянгалап алды, торып чыгарга иренеп, тагын йоклап китте. Таң алдыннан Халидә апа аны үзе дәшеп алды, көчкә хәленең әйбәт түгеллеген аңлатты. Аны җыендырып чыгарып җибәргәч, малай, ни үле, ни тере дигәндәй, ишек яңагына сөялеп аптырап басып калды. "Әни юк инде!.." Берсеннән-берсе күңелсез, эчпошыргыч көннәр акрынлап булса да уза тора. Харис мәктәптән кайтышлый көн дә әнисе янына сугыла. Халидә апа киткәч, вакытлыча аларда яшәп торырга килгән туганнан туган апасы белән бергәләп тә киләләр кайчак. "Иң авыры узды инде, аякка басармын болай булгач", — ди әнисе, әллә үзен, әллә улын юатып. "Баса гына күр, әни, бәгърем, юкса нәрсәләр генә эшләп бетәрмен мин", — дип уфтана Харис эченнән генә. Болай югалып кала торганнардан түгел иде лә ул. Бик бәләкәйдән үк әтисе гел аны үзенә ияртеп йөртте. Печән чабарга, балык тотарга, урманга гөмбә җыярга барулары искә төшсә, әле дә йөрәге сулкылдый башлый Харисның. Колач салып йөзәргә дә әтисе өйрәтте, дөнья булгач, кирәге чыга аның, дип, чирәмлектә бил алышуларын да сагынып искә төшерергә генә калды. Кара инде син моны, бер ел эчендә тормышларының асты өскә килде дә куйды бит! Шуларны уйласа, Харисның кемгәдер барып сыенасы, үзен жәлләтәсе килә башлый. Булмый шул. Җитмәсә, Сәриянең әнисе дә, әллә кайсы заманнардагы нәрсәләрне казып чыгарып, кәефне җибәрде... Менә бүген дә тик үзенә йомылып утыра малай. Шаяртасы да, кызларны ирештерәсе дә килми. Сәрия исә күзләрен тутырып-тутырып партадашына карап ала. Нидер әйтергә тели, ахры, тик йөрәге җитми, тукталып кала. Бүтән чакта Харис, дәресләр беткәч, Сәриянең киенеп беткәнен көтеп, ишек төбендә таптанып тора иде. Бу юлы алай булмады. Башын кыңгыр салып, эленкесалынкы гына китеп барганын күргәч, кызый, кабалана-кабалана, үзе аның артыннан атылды. Шулчак Хариска әллә нәрсә булды. Тамак төбе кытыкланды, күңелен сагыш басты. Сәриянең сорау биргәнен дә көтеп бетермәде, авыр итеп сөйләп китте: — Синең әниең безне бик бәхетле дип уйлыйдыр инде, иеме? Шуңа ачуы киләдер. Алай түгел ул. Әти ташлап китте безне. Әни авыруга сабышты. Беркөн "скорый" белән алып киттеләр... Торган урыныбыз да сезнең коттедж янында чүп. Күпсенмәсен, борчылмасын әниең, әйт үзенә. Сезнең тормыш белән безнеке арасында — җир белән күк аермасы... Сәрияләр тыкрыгына җитеп киләләр иде инде, кызый адымнарын акрынайтты. Йөзе бер алсуланып китте, бер агарынды. Аннары кисәктән генә Харисның алдына чыгып басты да, күзләрен тутырып, аңа карады: — Бик авыр хәл, билгеле. Мин үзем әтидән башка яшәүне күз алдына да китерә алмыйм. Әниең дә кызганыч... Тик... причем монда минем әни? Аның ни гаебе бар? Ул җимермәгән бит сезнең тормышыгызны! Әйе шул... Бер мизгелдә генә Харис болай каты итеп әйткәненә үзе дә үкенеп куйды. Тик шунда ук башын кайнар томан уратып алгандай булды аның. Теге көнне Сания апаның аны куып җибәргәндәй иткәне исенә төште. Харисның бер гаебе дә юк ич! Ничә еллар буе шулай үч саклап йөреп була микәнни? Сания апа бит инде болай да балда-майда йөзә, ни җитмәгән аңа? Ник кагыла ул аның әнисенә? Малай, яшь әтәч кебек очынып, Сәрия каршысына килеп баскан иде инде, тел очындагы сүзе әйтелми калды, тыкрыктан Сания апа килеп чыкты. Әллә тәрәзәдән күреп тордымы икән ул аларны? Авыр-авыр атлап, кызы янына килде дә аны җилкәсеннән алды, ипләп кенә өйләренә таба этәрде. Үзе, барган җиреннән тукталмый гына җилкәсе аша Хариска карап, болай гына, җавап бирергә мәҗбүри түгел, дигән кебек кенә малайга эндәште: — Әниең нихәл? Харис эченнән генә ярсыган иде, аңа ачуланып карады: — Ул юк инде! — диде. Сания апа капыл гына тукталып калды, әмма Харис аның алдында һавалы гына черт итеп бер төкерде дә борылып китеп барды. Барган шәпкә: "Сезнең өчен юк", — дип өстәсә дә, монысын әниле-кызлы ишетмәгәндер, мөгаен. Хәер, малай өчен боларның берсенең дә әһәмияте юк иде инде. Ул Сания апаның, күзләрен шомландырып, үзенә таба хәрәкәт ясаганын да күрми калды. "...ал бу акчаны..." Харис атна буе мәктәптә дә, урамда да күренмәде. Әнисенең хәлен белергә дә бара алмады хәтта. Тәне уттай кызышып, авырып ятты. Өстәвенә Сания апасы исенә төшкән саен, йөрәге ярсынып тибә башлый, үзенең көчсезлегенә ачуы килә. Үсеп кенә җитим, ди ул, әрни-әрни, әниемне сезнекеннән дә мулрак тормышта яшәтермен әле. Аны савыктырыр өчен дә бөтенесен эшләрмен... Сәриясен минем янда күргәч, коты алынды. Бик кирәге бар иде! Харис бит аны жәлләп кенә, бүтән кызлар кебек этләшмәгән өчен генә якын итә. Башка партага күчеп утырырга да күп сорамас, тик елап утырсын шунда математика дәресләрендә... Апасына да хәйран авырга туры килде бу араларда. Хастаханәгә дә йөгерде, Харисны карарга да өлгерде. Бер атна дигәндә, малай аягына басты. Тик элеккеге җорлыгы, җитезлеге кимегән иде, мәктәпкә дә теләр-теләмәс кенә әзерләнде. Күңелен тутырган әрнү хисе аны һаман да эчтән басып, изеп тора кебек иде. Сәрия Харисны куркынган кыяфәттә каршы алды. Көне буе аңа ярарга тырышкан кебек йөрде. Озын тәнәфестә малайны җиңеннән тартып кына кире урынына дәшеп алды да портфеленнән бер конверт чыгарды. — Син киреләнмичә генә ал бу акчаны, Харис, — дип эндәште аннары, шыпырт кына. — Әни бирде, әти-әнисез бик кыендыр, диде. Ни дисәң дә, яшьлек дуслар бит алар. Харис бер Сәриягә, бер аның кулындагы төргәккә карады. Карашы усал иде. Җавап бирер өчен күңеленнән иң ачы сүзләр эзләде ул. Тик... башында әкренләп бер уй өлгереп җитте. Ә нәрсә! Аларга гына рәхәттә йөзәргәмени?! Болай да байлыкларын кая куярга белмәгәндәй кыланалар. Ә аның әнисе... Әнә даруга дип бар булган запасын тотып бетердем инде, дип зарлана апасы. Әле тагын күпме азапланасы бардыр, бер Ходай үзе генә белә. Малай, Сәрия кулыннан төргәкне алып, авырлыгын чамалагандай, аны озак кына кулында тотып торды. Башында ике "мин" бөтерелә иде. "Алма шулардан берни дә, хурлана бел азрак!" — дип кисәтә берсе. "Бирәләр икән, ал! — ди икенчесе. — Әниең хакына булса да ал!" Шулай да, шактый икеләнгәннән соң, төргәкне ипләп кенә куен кесәсенә шудырды да: — Рәхмәт... Соңыннан кайтарып бирермен мин аны сезгә... Әни терелеп беткәч, — диде. Сәрия шаккатып калды. Аннары, каушый-каушый, телен көчкә әйләндереп: — Ул... Ул исәнмени?! — дип сорарга батырчылык итте. Менә нәрсәдә икән хикмәт! Алар бит аны дөрес аңламаганнар, шуңа күрә генә хәленә кергәннәр, йомшарганнар булып чыга. Харис, салмак кына хәрәкәтләр ясап, кире урынына чумды. — Беләсеңме нәрсә, Сәрия, — диде ул, сүзләрен өзеп-өзеп. — Безгә хәзер акча, дөрестән дә, бик кирәк. Дарулар кыйммәт. Ашау-эчү дә кыйммәт. Әти барында без моны белеп бетермәгәнбез. Әнине хастаханәдән кайчан чыгарырлар — билгесез. Чыккач ничек булыр — анысын да белмибез. Дәвалануын санаторийда дәвам итсә иде, ди врач. Анысына да акчабыз юк. Ул бит, шәһәргә күчкәч, эшкә дә урнаша алмый калды. Ул боларны, Сәрия алдында акланып утырудан бигрәк, үзен юату өчен сөйли иде бугай. Сәрия исә авызын ачып нидер әйтергә тели, аннары, карашын бер ноктага төбәп, тынып кала. — Син лутчы боларны әниеңә әйтеп торма, — диде Харис, читкә карап. — Ул барыбер аңламас. Ә акчагызны... әйтте диярсең, барыбер кайтарып бетерәчәкмен. Җәен эшкә урнашам мин, урынын табып куйдым инде. * * * Ул көнне Харис кайтышлый ук кибеткә сугылды, суыткычларын төрле тәм-том белән тутырып куйды. Әнисенә дә бер олы пакет күтәреп алып барды. Аның аптыраулы карашын күреп, ышандырырлык итеп әйтте: — Банк басмадым, кеше таламадым. Син аякка баскач, барын да тәфсилләп сөйләрмен, түлке кирәкмәгәнгә борчылма гына! — диде. Берсеннән-берсе кызыксыз көннәр әкрен генә уза торды. Харис мәктәпкә йөрсә дә йөрде, йөрмәсә дә йөрде. Сәрия белән дә "әйе", "юк"тан башка сүз алышмадылар. Математика дәресе алдыннан малай аңа иренеп кенә өй эшен аңлата, кайтырга чыккач, мәктәп капкасы янында ук саубуллашалар. Ә беркөнне партадашы астан гына аңа бер төргәк сузды. Нәкъ тегесенә охшаган! Харис каушап китте, төргәк аның учына килеп төшкән иде инде, ул аны, кулын пешергәндәй, кире Сәрия алдына ташлады. Тегесе кызарынды, керфек очларына хәтле тирләп чыкты. "Син аңламадың... Син кушмагач, теге көнне сөйләгәннәреңне әнигә әйтмәдем бит мин, — диде ул, пышылдап кына. —Бик расходланган, тагын биреп торыйк инде, дидем. Ул куана-куана җыеп бирде. Кайтарасы дип борчылмаска кушты", — дип, төргәкне көчләп диярлек малайның портфеленә салып куйды. Тегесе каршылык күрсәтмәгәч, елмаеп ук җибәрде. "Исең китмәсен, әти акчалы эштә бит минем, күпме сораса, шулчаклы биреп тора ул аңа", — дип өстәде. Ярар, шулай икән, шулай булсын. Апасы да көн саен санаторий турында сүз кузгата, "әниеңнекен кушсам, үземнекен өстәсәм, фәлән кешедән сорап торсам..." дип сөйләнә. Кичен аның алдына Сәрия алып килгән акчаны китереп салгач, күзләре маңгаена менде. "Кайдан? Кем? Ничек?" — дип сораштыра башлаганчы ук җавабын алдан әйтте: "Алып тордым. Сорашма... Җәен эшкә керәм, үзем түләп бетерәчәкмен". Апасы акчаны саный калды, Харис, аннан-моннан гына капкалап алды да, пакетка тегесен-монысын тутырып, әнисе янына очты. Сөенеч Шушы соңгы ай эчендә үзен олыгаеп киткәндәй сизә Харис. Урынлы-урынсыз шаяртулар, дәрестән соң тегендә-монда сугылып, шәһәр карап йөрүләр юк инде ул хәзер. Күңеленең бер почмагында салкынлык, кемгәдер карата ачу тамыр җәеп килә. Дөнья аллы-гөлле төсләрдән генә тормый икән бит ул, агы да, карасы да була икән аның. Кешеләр дә шулай. Әнисе хастаханәгә эләккәч, җылы ризык күрмәгән көннәре дә булды аның. Апасы булмаса, белмим, ни эшләр иде икән ул? Ә Сәрияләр?.. Күпме сорасаң, шулкадәр биреп тора ди бит әтиләре. Шундый әти эләккәнгә куансыннар гына инде, кирәкмәгәнгә үч саклап йөрмәсеннәр. Андыйлар алдында һич читенсенәсе түгел. Сәрия алып килгән акча өчен дә газапланасы түгел. Тир түгеп тапкан акча түгел ул Сания апа өчен. Бирә икән, димәк, үзеннән артканын бирә... Ул көнне кичен аны күңелле яңалык көтә иде. Әнисе өйгә кайтып утырган. Өйгә тәмле аш исе таралган, апасы плитә тирәсендә кайнаша икән. Өстәвенә әтисеннән акча да китергәннәр. — Синең өлеш, — диде әнисе, хәлсез генә елмаеп. — Үзең карап, өстеңә җылы куртка алырсың, кышка да ерак калмады бит инде. Харис тын гына уйланып алды. Җылы куртка кирәк... Әнисенә санаторийга барырга да кирәк. Кирәк... Кирәк... Ник үзенең авыруы хакында әйттермидер инде ул әтигә, ярдәм итми калмас иде әле. * * * Апасы бөтенесен дә хәл итеп куйган. Әнисенең авызын да ачтырмый, барасың, бетте-китте, ди. Санаторий хакында сөйләве инде. — Әллә гомер буена урын өстендә каласың киләме? — дип, ышандырыр өчен катыкаты итеп әйтә. — Харис инде җиткән егет, мәктәпне бетереренә бер-ике ел гына калып бара. Башсыз бала түгел, аннары ничек тә хәлләнерсез әле. Иң мөһиме — синең сәламәтлек. Анысы булмаса, балаң өчен дә нинди тормыш инде, йә?! Әнисе күнде. Икенче көнне апасы юллама белешергә дип чыгып китте. Тик кичкә таба кәефсезләнеп кайтып керде, тагын ике мең җитми икән, диде. Анысын Халидә апага ишеттермәделәр, икәү пышын-пышын гына сөйләштеләр. Малай төне буе йоклап китә алмый борсаланып ятты. Иртән исә мәктәпкә дип чыгып китте дә, туры вокзалга төште. Аларның авылына автобуста сәгать ярымлык юл. Ни булса, шул, әни кушмый, дип, шушындый чакта да әти белән күрешми ятып булмас монда. "...атаң өйдә юк" Әтиләре яшәгән йортка бакча артлатып кына менде малай. Аякларына таш бәйләп куйганнар диярсең, атлаулары ук авыр булды. Күңеле әлҗе-мөлҗе килә, йөрәге вакытвакыт туктап калгандай була хәтта. Ишегалдына да сөйрәлеп кенә керде. Эчкә үтмәскә булды, болдырдан гына дәште: — Әти-и! Эчке якта ишек ачылып-ябылгандай булды да тагын тынды. Аннары тәрәзә ягыннан тонык кына хатын-кыз тавышы ишетелде: — Атаң өйдә юк. Командировкага китте. Бер-ике атнасыз кайтмас... Ни дип әйтим? Харис урынында таптангалап алды. Никадәр юл килеп бит! Җавап кайтарырга кирәк дип санамады, букчасын аркасына шапылдатып салды да, капканы киереп ачып, чыгып китте. Шәһәргә килеп кергәндә төш авышкан, мәктәпкә барып торуның мәгънәсе юк иде. Юл буе уйланып кайта торгач, малай кабат Сәрияне исенә төшерде. Башка чарасы юк иде, туп-туры аларның өйләренә китте. Нәкъ мәктәптән таралышыр чак, аны шушы тирәдә очратмый калмас, шәт. Дөрес чамалаган икән, кызый, башын аска ия төшеп, акрын гына тар сукмактан атлый иде. Исемен ишетүгә, сискәнеп китте. Күзләре тулы яшь иде, Харисны күргәч, сытылып елап ук җибәрде. — Математичка... Тагын икеле куйган... Син ник килмәгән идең соң бүген? Аягымны да атламас идем шушы мәктәпкә... Харис ни әйтергә дә белмәде. Эченнән генә: "Шушы да булдымы хәсрәт?" — дип уйлады. Алай да Сәрия кызганыч иде. Нинди әйбәт кыз бит ул югыйсә. — Әйдә, болай итәбез, — диде ул, аны ничек тә юатмакчы булып. — Раз миңа сезгә барырга ярамый икән, бездә әзерләнәбез. Безнекеләр сүз әйтмәячәкләр, менә күрерсең. Сәрия аңа яшь аралаш елмаеп карады. Белмим инде дигән кебегрәк, аптырап кына иңнәрен сикертте. Харис бүгенгә акча турында сүз кузгатмаска булды. Йә икенче төрле уйлап куяр... "...мин сүземдә торачакмын..." Кичтән өйдәгеләр белән әйбәтләп сөйләшеп куйган иде, "аның әнисе дулый дип, без андый булырга тиеш түгел бит инде, иеме?" дип, икесеннән дә кат-кат раслатты. — Балалар әти-әниләре өчен җавап бирми инде, — диде Халидә апа, хәлсез генә. — Килсен, күрим әле, ниндирәк бала үстерә икән Сания. Икенче көнне, дөрестән дә, Сәрияне ияртеп кайтып кергәч, моны бик тә гадәти хәл итеп кабул иттеләр. Килеп керүгә үк кызыйның кыенсынып китүен шундук сизде Харис. Нишләтәсең, хәзинәдә бары шушы инде. Ул аны туры кухня якларына алып керде, олы якта ятып торган әнисе янында быдыр-быдыр сөйләшеп утырып булмас, дип уйлады. Чыгып киткәндә дә өлкәннәргә карамаска тырышып, башын аска иеп кенә саубуллашты Сәрия. Харис аны олы урамга кадәр озата барды. Кызый һаман нидер уйлый иде, үзалдына сөйләнгәндәй: — Әниең кызганыч... Аякка баса алачакмы соң ул? — дип әйтеп куйды. Хариска сүз башларга җай чыкты: — Тагын ике мең җитми. Ике мең. Әтине табалмам микән дип йөрдем бүген. Булмады. Командировкага киткән булып чыкты. Юкса ул булышмый калмас иде әле. Сәрия "ә" дә, "җә" дә димәде. "Оялмый да инде!" дип уйлады микән? Йөзе сүрән иде, бу сүзләрне ничек кабул иткәнен малай аңламый калды. Ул дәшмәгәч, үзе дә артыгын озайтмады. Иртәгесен, бик зур сере бар сыман, партадашын коридорга ук дәшеп чыгарды Сәрия. — Беләсеңме нәрсә... Мин алдаштым. Гомеремдә беренче тапкыр. Сыйныф җитәкчесе ремонт эшләренә җыя, дидем... — Ике мең җыя, дидеңме?! — Дөресен әйтсәм, киресенчә, бирмәс, дип курыктым. Ышанып җитмәде бугай, ахрысы. Шулай да бирде. Башта әниеңне озат инде син, аннары әтиеңне дә эзләп табарсың. Табарсың бит, әйеме? Вәт шуннан соң әнигә монысын кайтарып бирербез. Харис Сәрияне чак күтәреп алмады. Менә нинди планнар белән килгән бит ул! Сүз дә юк, кабат кайтачак әле ул авылга, әтисен эзләп тапканчы кайтып йөриячәк. Иң әүвәл әнисен санаторийга җибәрергә кирәк, Сәрия дөрес әйтә ул. Ул көнне дәрескә дә кереп тормады Харис, акчаны алып, апасы янына очты. Ике-өч көн дигәндә кирәкле кәгазьләрен җыештырып, әнисен юлга әзерли дә башладылар. Сөенечле яңалыкны ишеткән Сәриянең дә күңеле тулып киткәндәй булды. — Әйдә, бу юлы мин сине үзем озатам, — диде. Юлда да гел шуның хакында сөйләштеләр, җайлы-җайсыз итеп булса да, Харис үзенең аңа бик тә бурычлы икәнлеген аңлатты. Кызый, "ах-ух" килеп, дөньяның гаделсезлеген тиргәп барды. Үз тыкрыкларына борылгач, Харис капка төпләренә килеп туктаган җиңел машинаны шунда ук күреп алды. — Кара, соңга кала язганмын бит! — дип, адымын кызулатты. Сәрия, саубуллашып, җиңелчә генә малайның иңенә кагылды да: — Менә бит син нинди... — дип, җөмләсен төгәлләргә өлгермәде, артларыннан җилфердәп килеп җиткән әнисен күреп, чүгеп китә язды. Сания апа ярсыган иде, кызын Харис яныннан каерып алып атты да, ачулы карашын әле берсенә, әле икенчесенә күчерә-күчерә, тезеп китте: — Әле сез шулаймы?! Миннән кәмит ясап йөрергә уйладыгызмы? Сыйныф җитәкчегез белән бер дә очрашмам дип уйладыгызмы? Исән әниең турында шундый сүз әйтергә ничек телең әйләнде синең? Миндә әндри казнасы бар дип белдегезме, кая юкка чыгарып бардыгыз минем акчаларны? Мине шулай мыскыл итсен дип үстердемме мин сине?! Харис та, Сәрия дә соң чиккә җитеп югалып калганнар иде, үзләрен ничек тотарга да белмәдәләр. Сәрия: "Әнием, әнием", — дип, аны кочакларга итә, үзенең күзләреннән мөлдер-мөлдер яшь ага. Тегесе аның саен кызын читкә этәрә, үзе тагын да ныграк ярсып китә. Харис: "Алай түгел ул, менә болай килеп чыкты бит", — дип, аңлаешсыз итеп нидер әйтергә тели, җөмләсен очлап чыга алмый. Шул арада теге машина гөрелдәп эшли башлады, тавышка өчесе дә капылт тукталып, башларын шул якка бордылар. Ул да булмады, Харислар йортының тышкы ишеге киң итеп ачылып китте. Апасы әнисен култыклап алып чыгып килә иде. Харис аларга таба атылды. "Тизрәк! Тизрәк! Әнисе күрмәсә генә ярар иде! Сания апа әйткәннәрне ишетмәсә иде! Мәңге аяк атлаячак түгел ул аннары санаторийга! Соңыннан ничек тә җайлар идем әле! Җайлар идем!" Тик соң иде инде. Әнисе, аларга таба борылып, тураеп басты. Тик... бер мизгелгә генә. Апасы тотып калмаган булсамы!.. Харис аны җилкәсе белән каплап, тегеләргә, китегез, дигән сыманрак, ым какты. Тик алар селкенмәде дә, ничек басып калсалар, шулай тора бирделәр. Аннары Сания апа акрын гына урыныннан купты. Авыр-авыр атлап, машина янына килде. Икенче мизгелдә ул Халидә апаны кочаклап алган иде инде. Үзенең күзләреннән мөлдерәп яшь ага, үзе туктаусыз: — Ничекләр болай булып чыкты соң?! — дип сөйләнә. Бу тамашаны ничек аңларга белми аптыраган Харис, ниһаять, телгә килде: — Менә күрерсез, Сания апа, мин барыбер әйткән сүземдә торачакмын! — дип пышылдады. Таш бәгырьлеләр Автобус тукталышында көн саен бер карчыкка тап булам мин. Эскәмиягә җайсыз гына килеп төртелгән ул. Күзләре тонык, йөзе хәрәкәтсез. Ике кулы белән дә таягына тотынган. Суык көнне дә, җылытыбрак җибәргәндә дә өстендә искереп беткән плюш бишмәт, башында юка шәл була. Алдына җәеп салынган керле кулъяулыкка үткән-сүткәннәр вак-төяк акча салып китәләр. Карчык, хәлсез иреннәрен кыймылдатып, дога укыгандай итә. Кем ул? Бер дә туган-тумачасы, якын кешеләре юк микәнни? Нигә шулай картаймыш көнендә хәер соранып көн итәргә калдырганнар аны? Моннан да зуррак әшәкелек, шәфкатьсезлек булырга мөмкинме? Ул карчыкны күргән саен, йөрәгемнең әллә кай җирләре сулкылдап-сулкылдап ала минем. Бүген дә аның күзләренә карамаска тырышып үттем, алдан хәзерләп куйган көмеш акчаларымны кулъяулыгына төрттем. Иңнәремә авыр йөк бастырып куйгандай булды. Өй ишеген дә шундый борчулы уйлар белән ачтым. Түргә уздым. Кече яктан, уфылдый-уфылдый, дәү әни килеп чыкты. Тагын зарланырга тотыныр инде... Әйтәм бит менә. "Көне буе башым сызлады, сезне күрми үләм дип торам... Теге врач калдырган даруны ничек эчәргә икәнлеген әйтми киткәнсез, укып бир әле шуны..." Уф, тәмам туйдырды бу дәү әни. Картайгач, авырырсың да инде, ят та тор шунда, урының җылы ич... Кухняга кердем. Бүген дәү әни мин ярата торган пәрәмәч пешереп куйган икән. Суынырга да өлгермәгән әле. Бигрәкләр дә тәмле була инде аның ризыклары. Ярый, ял итеп алырга кирәк бераз. Дәү әни түр яктагы диванда оекбаш бәйләп утыра. Кышка өлгертәсе дип тырышуы. Мин аңа карамаска тырышып үттем. Сүз катсаң, күзләренең начар күрә башлавыннан зарланырга тотына инде ул. Бүлмәмә кереп бикләндем. Күз алдыма кабат тукталыштагы теге әби килеп басты. Бичара карчыкны язмыш кочагына ташлап киткән таш бәгырьле якыннарын каһәрләдем... "Михнәт чигеп йөрдем..." Әнисе әйткәнчә булып чыкмады. Шәһәр хастаханәсендә яткан әтиләренең хәлен белергә дип чыгып киткәннәр иде, бер-ике көннән әйләнеп кайтырбыз, дип уйлаганнар иде. Төп-төгәл биш кич йокладылар. Автобус тәрәзәсеннән шаккатып карап кайтты Ләйсән: киткәндә кыш иде әле, инде менә яз җиткән! Юлда су, пычрак, тәрәзә пыялаларын шыбырдатып яңгыр ява. Әнисе: "И Ходаем, ике арада юл өзелгәндер инде", — дип хәвефләнеп кайтты. Станциядән соң да шактый юл бар шул әле. Төенчекләрен асып, юл чатына барып бастылар. Аларга тагын берничә хатын-кыз иярде. Авылдашларыдыр инде. Шактый көттеләр. Ләйсәннең әнисе: "Туңгансыңдыр, кызым", — дип борчылып бетте. "Әйдә, куышлы уйныйбыз", — дип кыстады. Йөгергәндә җылыныр дип уйлыйдыр инде. Ул ара да булмады, Ләйсән итекләре белән карга кереп чумды. Кар астында су икән, итек балтырына тулды. Әнисе кабаланып кызын күтәреп алды. Итеген, оекбашларын салдырды. Тиз генә үз оекларын салып, Ләйсәнгә кидерде. Ләйсән карышмады. Юеш аяк белән йөри алмый бит инде ул. Бераздан зур гына бер машина килеп туктады. Дәррәү килеп, аның салам түшәлгән ачык әрҗәсенә менеп кунакладылар. Ләйсән башта "туңам" дип шыңшыган иде, әнисе, тун төймәләрен ычкындырып, аны куенына алды. Ярты юлга кадәр бик рәхәт кайттылар. Дөресрәге, Ләйсән изрәп йоклап барды, әнисенең: "Әнә батабыз, менә авабыз", — дип хафаланып кайтуын сизми калды. Машинаның терт итеп туктап калуына уянып китте. Ни булды икән, дип уйларга өлгермәделәр, шофер, кабинасыннан башын тыгып, хәбәр салды: — Башка тарта алмый. Кереп чумдык. Төн иде инде, күктә йолдызлар җемелдәшә иде. Ләйсән, шуларга карап, рәхәтләнеп ята бирде. Әнисе генә торырга кузгалмасын, аның туны эчендә уңай да, рәхәт тә иде. Кузгалды. Ләйсәнне әрҗә стенасына сөяп куйды да үзе җиргә сикереп төште. Шофер егет янына килде, ахры, нидер мыдырдап кына сөйләштеләр. Аннары әнисенең астан дәшкәне ишетелде: — Кил монда, кызым. Ләйсән йокылы-уяулы килеш урыныннан купты, ипләп кенә әнисенең кулына авып төште. Тынычсызланып шыңшый башлаган иде, шофер егетнең кисәтүле тавышы туктатты: — Әйдә, тавышланмый гына чум бирегә, синең ишеләр җитәрлек монда. Кабина эче караңгы иде, әнисенең аны кемнәр янына тыгызлап утыртып куюын аңышмый калды Ләйсән. Күңел болгаткыч газ исе килә иде, шулай да җылы, йомшак иде. Кабаттан изрәп йоклап китүен сизми дә калды. Аннары ни булганын белми. Трактор гөрелтесе дә, хатын-кызларның шаулашканы да керде колагына. Байтак кына бишектәге сыман җай гына тирбәлеп баруын да хәтерли кебек. Ниһаять, машина кабат туктап калгач кына бераз айныгандай булды. Кабина ишеген ачкан әнисенең сөенечле тавышын ишетте: — Кайтып җиттек, кызым. Ничә көн ягылмый торганга, өйләре салкын иде. Әнисе тиз генә чәй куеп җибәрде. Кәстрүлгә су салып, плитәгә җылытырга утыртты. Уеннан туңып кергәч тә Ләйсәнгә аякларын гел шулай кайнар суга тыгып утырырга куша ул. Эчеңә җылы керсен, ди, авырып-нитеп китмәсен дип борчыла. Көн юлда үтте. Телевизордан теге "Михнәт чигеп йөрү"нең бүгенге сериясен карый алмый калдылар инде. Йомшак мендәренә башын төртеп, өстенә калын юрганын тартып япкач, Ләйсән тирән сулап әйтә куйды: — Менә, әнием, җиде ел яшәп, дөньяда бүгенге кадәр михнәт чигеп йөргәнем юк иде әле... Әнисе елмайды, кызының чәчләреннән сыйпады: — Йокла, бәбкәм. Менә мичкә ягып җибәрдем, бераздан өй җылыныр. Малтуарларны карап керим дә, мин дә ятармын... Тәрбияле малай Мине Әхмәт исемле малай белән бер парта артына утырттылар. Бу мәктәпкә яңа гына күчтем әле, сыйныфташларны да юньләп белеп бетермим. Үзләре дә алай бик шаккатып карамый миңа, һәркемнең үз шөгыледер инде. Сыйныфта иң тәрбиялесе, мөгаен, Әхмәттер. Баштан ук игътибарлы булды ул миңа. Математиканы яхшы белә икән, дәрестә аңлап бетермәгәнне аннан гына сорыйм. Ашханәгә алданрак барса, миңа да чират алып куя. Кизү торасы булса: "Син белеп бетермисең әле", — дип, ул вазифаларны да үз өстенә ала. Бүген кайтырга да бергә чыктык. "Сиңа авыр була", — дип, Әхмәт минем сумканы үзе тотарга булды. Тыкрыкка борылырга да өлгермәдек, кызу килүдән мышкылдап беткән Резеда куып җитте. Ул арткы партада утыра, ялгышмасам, безнең урамда тора бугай. — Без синең белән күршеләр икән бит, Ләйсән, — диде ул, сөенечле хәбәр әйткәндәй очына-очына. Мин дә аңа куанып карадым. Менә бит, әкренләп ияләшәбез бер-беребезгә, дип уйладым. Әмма бу аңлашуыбыз ни өчендер Әхмәткә ошамады. Карап-карап торды да минем сумка белән Резедага айканып җибәрде: — Тай моннан, шар күз! — дип кычкырды. Йөзенә карарга да куркыныч иде. Шушы кыяфәтендә башка җирдә очратсам, мөгаен, танымаган да булыр идем. Кулыннан сумкамны йолкып алдым да артыма да борылмыйча китеп бардым. Гаҗәпләнде микән? Юктыр, иртәгә икенче бер кызның әйберләрен күтәрешеп барганда каршысына юлыксам, миңа да нәкъ шулай селтәнер ул, мөгаен. Бүген Резедага караган кебек, миңа да акаеп карар. Сыйныфтагы иң тәрбияле малайның нәкъ менә шулай эшләячәгендә шигем юк бүген. Батырлык нинди була? Дәү апасы белән автобуста авылларына кайтып килеше иде Әнвәрнең. Көн кызу, һәммәсе дә әлсерәшеп, йокымсырап утыралар. Кинәт алгы урындыктагы кыз чәчрәп сикереп торды, кычкырып җибәрде хәтта. Янындагы олы яшьтәге бер абый авырып киткән икән. Авып ук төшкән. Пассажирлар югалып калды, ыгы-зыгы башланды. Әнвәр сизмәде дә, дәү апасы кай арада торып киткән дә теге абыйга ашыгыч ярдәм күрсәтә башлаган. Салонга дару исе таралды. Ниһаять, киеренкелек бетте, авыру торып утырды. Дәү апасына төрле яклап рәхмәт яудырырга тотындылар. Ул исә, берни булмагандай, янәдән үз урынына килеп утырды. Әнвәр генә шактый озак тынычлана алмый азапланды. Кайтып җиткәнче дәү апасына карыйсы гына килеп торды. — Син, дәү апа, чын батырлык эшләдең. Юкса синең врач икәнлегеңне монда берәү дә белми иде бит,— диде. Апасы елмайды гына: — Син бигрәк арттырып җибәрәсең инде! — диде.— Батырлык шундый була димени?! Әледән-әле исенә төшеп тора бу хәл Әнвәрнең. "Батырлык идеме?" дип икеләнә. Ә беркөнне ул сыйныфташы Хәмит белән тау итәгенә велосипедта йөрергә чыкты. Җир кардан арчылып килә иде инде. Нефть кудыра торган насослар тирәсеннән дә әллә ничә кат урадылар. Шулчак Хәмит, дөнья җимерелә диярсең, кычкырып җибәрде: — Әнекәем лә, нефть агып ята, үлән дә чыкмас инде монда! — Чыннан да, насосның берсеннән нефть сиптерепме-сиптерә иде. — Әйдә, эшчеләре әнә тегендә, барып әйтик,— дип, Әнвәр җәлт кенә велосипедына менеп атланды. Хәмит киреләнеп маташты: — Шунда хәтлеме? Хәзер телевизордан теге кино башлана, соңга калабыз, — диде. Шулай да иярде. Нефтьчеләр, эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлагач, тиз генә машиналарын кабызып, шунда элдерттеләр, рәхмәт тә әйтеп тормадылар. Кайтышлый Хәмит теңкәсенә тиде Әнвәрнең: — Акса, бер туктар иде әле. Бик зур батырлык эшләдем дип уйладыңмы инде? — диде. Нишләп алай уйласын ди ул! Күрде, әйтте. Юкса күпме нефть тә әрәм булыр, болынлык та бозылыр иде. Батырлык шундый була димени?! Сер бирмик ятка! ...Ул күк гөмбәзенә тияр-тимәс өеп куелган печән чүмәләсе өстендә җәйрәп ята, имеш. Әйләнә-тирәдә караңгылыктан башка берни шәйләнми; баш очында, берсеннәнберсе матуррак балкып, берсеннән-берсе серлерәк җемелдәп, эреле-ваклы йолдызлар яна. Рәмис, үрелеп, аларга кагылам гына дигәндә, кемдер, аягыннан эләктереп, аны аска сөйри башлый. Ул чәбәләнә, тартыша. Ул да булмый, әлеге куллар аның кулыннан, чәчләреннән йолыккалый башлый... — Улым, тор... Көтү узып бетә... Тор, балакаем... Күзләрен ачкач та тиз генә айный алмый Рәмис. Төшен ахыргача күреп бетерә алмаган өчен күңеленнән генә әнисенә үпкәли. Югыйсә йомшак кына кагыла ул аңа, җайлап кына эндәшә. Ә төшенә әнә ничек ипсез булып керә. Әнисенең урынга егылуына атнадан артты инде. Рәмис болай да аның чып-чынлап сәламәт вакытын хәтерләми. Вакыт-вакыт авыруы көчәеп китә дә, бөтенләй аяктан егыла. Элегрәк андый чакларда сыерларын күрше Фатыйматтәй кереп сава яисә әнисенең сеңлесе килеп, аларда куна-төнә ята иде. Хәзер аның үз тормышы бар. Фатыйматтәй дә картая төште, үзенең дә кәефе шәптән түгел. Аның каравы Рәмис кул арасына керә башлады менә. Ул барында кешегә кушып тору оят, дип җибәрә әнисе. Шулаен шулай... Тик вакыт-вакыт туйганчы йоклыйсы, туйганчы уйныйсы, туйганчы су буенда ятасы килгән чаклар була. Вилданнар, Искәндәрләр бер гамьсез балык тотып калганда, ул ашык-пошык кармакларын җыеп кайтып китәргә мәҗбүр. Көтүне каршыларга соңга калуың бар... Мунчага су ташып калдырырга кирәк... Утын ваклыйсы, бәрәңге төбен өясе, бакча капкасын рәтлисе... Андый чакта сер бирмәскә тырыша Рәмис. "Җитәр бүгенгә, туйдырды", — дигән була. Ваемсыз гына яр буенда аунап калган малайларның ул киткәч кенә телгә киләчәкләрен чамаламый түгел югыйсә. "Беләбез инде, беләбез, туйдырдымы, юкмы икәнен",— дип көлеп сөйләшәчәкләр аның артыннан. Беркөнне Вилдан: "Әй, рәхәтләнеп йөри дә алмыйсың инде әниең чирле булгач..." — дип, кызганган кыяфәт чыгармакчы иде, измәсен изде аның Рәмис. Шуннан бирле үзе барында дәшмиләр. ...Көч-хәл белән оешып чыгып китте Рәмис. Җитмәсә, сыеры да киреләнде бүген, абзар капкасыннан чыгуга, бәрәңге бакчасына турылап чапты. Үз урамнарын үтүгә, Искәндәрнең әнисе очрады, аның да көтү куарга барышы иде. — Бар, балам, кайт, берьюлы синең сыерны да төшерәм, — диде. Рәмискә күзләрен тутырып-тутырып карады. Үз малае белән чагыштырдымы? Кызгандымы? Алдагы көнен уйлап алдымы? Андый карашларны күтәрә алмый Рәмис. Үзен жәлләүләрен җене сөйми. Теш арасыннан гына черт итеп төкерде дә: — Ник? Үзем дә төшерә алам ич! — дип китеп барды. "Сыерны куып кайтам да кабаттан менеп "кунаклыйм", — дип хыялланган иде, кайтып җиткәнче йокысы ачылды. Сарайга кереп, кадак-чүкеч алып чыкты. Бакча коймасының ауган-түнгән такталары күптәннән эчен пошыра иде инде. — Нихәл, малай, нишлисең? — дигән тавышка борылып карады. Мәҗит икән. Бригадир малае. Ат җитәкләгән, конюшнядан кайтып килеше. Рәмиснең күптән атка атланып карыйсы килә иде инде. Эшен ташлады да койма аша теге якка сикерде. Мәҗитнең үзенә дә кызык булып китте, ахрысы. Рәмискә үзе булышты. Атның сыртына менеп кунаклагач, күңелен биләп алган рәхәтлекне авыл малае үзе генә белә! Әмма бу бәхет озын гомерле булмады. Чатны үтүгә, бригадир абзый үзе килеп чыкты. — Бу ниткән эш! — дип, әллә нинди кыргый тавышлар чыгарып кычкырынырга тотынды. — Җыен әтрәк-әләмне атландырып йөртергә дидеммени мин сиңа! — дип, малаена җикеренде. Эченнән бик ярсыды Рәмис. Ат өстеннән шуып кына төште дә, исе китмәгән кыяфәт белән, берни дә әйтмичә китеп барды. * * * Мунча алачыгында юыласы кер дә өелгәннән-өелә бара әнә. Әнинең аякка басканын көтеп торып булмас, дип уйлады Рәмис. Анысын инде ул эшкә дә чутламый. Казан астына утын ваклап кертә, су җылытып, кер машинасына сала. Калганын машина эшли. Чайкарга гына су буена төшәргә кирәк менә. Ярый ла кеше-кара булмаса. Авыл апаларының үткәләп-сүткәләп йөрүләрен яратмый ул, жәлләгән булып, сүз кыстырып үтүләрен җене сөйми. Бу юлы басма буш иде. Рәмис, иркенләп, чалбар балакларын сызганып кереп басты. Селтәнеп-селтәнеп чайкарга гына керешкән иде, артына кемнеңдер килеп басуын сизеп, бермәлгә генә тукталып алды. Торып басмады, борылып та карамады, хәрәкәтләрен генә кызулата төште. Сүз генә катмасыннар, әни исемен генә телгә алмасыннар. — Рәмис, әйдә булышам,— дип, үтә дә җылы итеп эндәшкәннәрен ишеткәч кенә бөтен гәүдәсе оеп киткәндәй булды Рәмиснең. Күрше кызы Рамилә ич бу! Ул гел шулай, бүтән кызлар кебек масаеп, кыланып йөрми, якын туганын күргәндәй, җылы итеп сөйләшә. Чайкый башлаган керен кире табакка җыеп салды малай. Тураеп басып, билен язган кебек итенде. Киреләнеп маташмады, Рамиләнең ипле-җайлы хәрәкәтләрен читтән генә күзәтеп торды. Сер бирергә өйрәнмәгән Рәмис. Тик бу юлы карышмады да, үпкәләмәде дә. Басманың аргы башына барып утырды да аякларын суга төшерде. Әнисенең сәламәт вакытындагы кебек бик рәхәт иде аңа бу минутларда. "Рәнҗеттеләр" Салихны аңларга теләмәделәр. Кичә лагерьга килеп урнашканда ук сизде ул үзенә булган ят карашны. Аңа тәрәзә кырыендагы түр карават ошаган иде. Әйберләрен күтәреп, туры шунда килде дә, урынҗирен рәтләп маташкан малайга башы белән генә ымлап, башка җиргә күчәргә кушты: — Бу урын минеке. — Кем соң син миңа әмер бирергә?! Салих, каз кебек ысылдап, тегеңә якынлаша башлаган иде дә, күрше малайларның усал карашыннан шикләнеп калды. — Чамалабрак син, яме! Гарьлегеннән нишләргә белмәде Салих, шулай да кире чигенде, ишек янындагы буш урынга юнәлде. — Ярар инде,— дигән булды ул, хурлануын эченә йотып,— монысында җайлырак та әле! Футбол уйнаганда да рәнҗеттеләр аны. Каршы як уенчысын этеп егып, тупны оста гына эләктереп киткән иде, кисәтү ясадылар. Икенче тапкырында, җаен туры китереп, туп янына атылып килүче малайга аяк чалды. Тегесе мәтәлепме-мәтәлде. Шуннан соң Салихка уеннан чыгарга куштылар. Бу мизгелдә сыйныфташы Рафис та мыскыллы елмая төсле тоелды аңа. Салих мондый карашка күнекмәгән. Укырга кергән көннән башлап, аны сыйныфташлары берсүзсез тыңларга өйрәнделәр. Аның гәүдәсе бүтәннәрдән калкурак, физкультура дәресләрендә дә аңа тиңләшерлек кеше юк. Спорт командалары да Салих теләгәнчә тупланды, уен барышында тупас кылануы, хәрәмләшүе дә гадәти хәлгә әйләнде. Сыйныф җыелышларында да күпләр Салих авызына карап торалар, ул "әйе" дисә, "әйе", "юк" дисә, "юк" дияләр. Ә монда, лагерьда, ят малайлар күбрәк шул... Рафис кайтып керде, тупны почмакка тәгәрәтте. Аны күргәч, стенага таба борылып ук ятты Салих. Рафис дәшми-тынмый чыгып киткәч, сикереп торды да ачу белән тупны тибеп очырды, үзе дә ишеккә юнәлде. Сулы чиләк утыртып калдырганнар икән, абайламыйча шуңа килеп сөртенде. Бер уңайдан, ачу белән, чиләккә дә китереп типте. Идәнгә, күл булып, су җәелде... Ачуыннан айнып киткәндәй булды Салих. Аягы авыртуын да онытып, кеше-кара күргәләгәнче дип, почмакка сөяп куелган щеткага тотынды... Вожатый килеп кергәндә, ул инде бүлмәне җыештырып бетереп тора иде. — Салих, идән юдыңмыни? — дип, кулын чабып куйды вожатый. — Молодец, мондый тырыш икәнеңне белми идем әле! Малай, щетка сабына таянган килеш, тәмам аптырап аңа текәлде: кара инде, тиргисе урында мактап тора бит!.. Тагын "рәнҗеттеләр" түгелме соң?.. Әмма монысы аңа әйтеп бетергесез рәхәт, күңелле иде шул. Кара урман, караңгы төн Хәлимнең иптәшләреннән яшереп йөргән бер кимчелеге бар: караңгыдан курка. Монда, кара урманда гына түгел, хәтта авылда төнлә ялгыз ишегалдына да чыгарга шүрли ул. Лагерьда исә эңгер-меңгер вакыт җитү белән тизрәк бүлмәгә керү ягын карый; йомыш төшсә, утыз-кырык адым читтәрәк урнашкан кухняга барып килү аның өчен бер бәла инде. ...Төштән соң елгага су коенырга барып кайтканнар иде. Эльмира суга кергәндә кия торган резин калфагын яр буенда онытып калдырган. Моны ул кич кенә исенә төшерде. — Ярар, беркая да китмәс,— диде иптәшләре. — Иртәгә яңадан баргач табарсың әле. Шул вакыт Хәлимнең бүлмәдәше Таһир вожатый апага да ишетелерлек итеп ярып салды: — Әнә Хәлимне җибәрергә кирәк анда, караңгыда бик әйбәт йөри ул! Берничә малай дәррәү көлеп җибәрде. Хәлимнең башына бәргәндәй булды болай үртәү. Ярый әле вожатыйлары ярдәмгә килде: — Ник алай үртәшәсез, Хәлимне куркак дип берәү дә әйтми әле монда, — диде ул. — Бу караңгыда барыбер елга буена берегезне дә җибәрергә уйламыйбыз. Шуның белән сүз бетте, барысы да йокы урыннарына таралышты. Ә Хәлим йоклый алмады. Вожатый апасының: "Хәлим куркак түгел", — дигән сүзләре колак төбендә яңгырап тора сыман тоелды. Шактый боргаланып яткач, түзмәде, торып утырды. Шыпырт кына киенде, песи кебек сагаеп кына ишек катына килеп, сакланып кына келәне күтәрде. Ишегалдына чыккач, колачларын киң җәеп утыручы биек наратлар Хәлимнең каршысына ук килеп баскандай күренде. Агачлар артыннан кемдер карап тора шикелле тоелды. Кире кереп китәргә уйлап, малай яңадан ишек тоткасына ябышты. Ләкин шундук ул уеннан кире кайтты. Җырласаң, курку бетә дигән сүз исенә төште. "Кара да гына урма-ан, караңгы тө-өн..." дип сузып җибәрде ул, әтисе яраткан җырны хәтерләп. Мөгаен, җырлаудан бигрәк еламсырауга тартым иде бу, алай да Хәлим, үзе моны сизмичә диярлек, тар сукмак буйлап елгага таба юл алды. Ничек итеп яр буена барып җитүе дә, ай яктысында резин калфакны кармалап табуы, сулышы кабып кире лагерьга йөгереп кайтуы да төштәге сыман тоелды Хәлимгә. Ишегалдына җитәрәк, каршысына йөгереп килүче шәүләләрне күргәч, уянып киткәндәй булды. Хәлимнең чыгып югалуын сизенгәннәр, күрәсең, вожатый апалары белән бергәләп эзли чыкканнар. — Их, малай! — дип куйды Таһир. — Бу ни эш тагын, әйтмичә төнлә йөрү, — диде вожатый, әмма тавышы ачулы түгел иде, бик мөлаем иде... Хәлимне алга чыгардылар, ул алдан атлады. Күз ияләшкәч, караңгы бер дә куркыныч түгел икән ул! Әллә яктырып таң беленеп киләме соң? Савыгу Март кояшының җылы нуры, тәрәзә аша үтеп кереп, киерелә-сузыла йокыдан уянып килүче Әхмәтнең чәченнән иркәләде, яңагыннан сыйпады. "Бүген каникул, — дигән рәхәт уй йөгереп узды аның башыннан, — туйганчы йокларга була..." Нәкъ шулчак ишегалды ягыннан күрше малаеның тавышы ишетелде: — Әхмә-әт! Чыгасыңмы инде?! "Фәрхәт кереп тә җиткән... Ашыт буена чакырадыр!" Ул арада кылт итеп кичәге сөйләшү исенә төште: Рабига әбиләр базына кар салырга дип сөйләшкәннәр иде ич. Әхмәткә күңелсез булып китте, татлы уйлары каядыр эреп юкка чыкты. Әмма урыныннан торырга ашыкмады ул. Дөбердәп Фәрхәт килеп кергәндә, юрганын башыннан ук бөркәнеп куйган иде. — Үләм, малай, башым чатный, тәнем ут кебек кыза, — диде ул, еламсырап. Фәрхәт аптырап калды: — Дару кертимме соң? — Кирәкми, әни фермага киткәндә калдырды... Фәрхәт иптәшенең караваты янында бераз таптанып торды да, ярар инде алайса, дип чыгып китте. Әхмәтнең дә йокысы качты. Мендәрен кочаклап, иркәләнеп бераз аунап ятты да, әкрен генә торып юынды. Ашыт буендагы уеннарны күз алдына китерә-китерә, тәмләп кенә ашап-эчеп алды. Ул барып җиткәндә, малайлар җыелып өлгергән иде инде, чыр-чу килеп чабышашаярышалар. Әхмәтнең сыйныфташлары гына күренмәде. "Кар салырга мин генә бармый калдым микәнни?" дип, күңелендә борчулы хис кузгалды. Тик бу хәл озакка бармады, Әхмәт тиз арада уенга бирелеп китте... Өйләренә төш авышкач кына, баштанаяк юешләнеп, арып кайтып керде. Газ плитәсе тирәсендә кайнашкан әнисе сәерсенеп аңа борылды. Малай ашыга-кабалана акланырга тотынды: — Без, ни, Рабига әбиләрнең базына кар салган идек... Әнисенең йөзе бердән үзгәреп, балкып китте: — Ә-ә, шулаймыни! Рабига әби кибеттә мактанып тора иде шул, ялт иттерделәр, уңган балалар икән, ди. Иртәгә калганын эшләп бетерербез дип киттеләр, ди. Ул, шулай сөйләнә-сөйләнә, Әхмәтнең аркасыннан сөеп алды, юеш киемнәрен кибәргә урнаштырды, чисталарын китерде. Елга буенда сиздереп узган үкенү хисе кабат кире кайтты. Әнисенең сөенеч тулы йөзенә караган саен, йөрәгенең әллә кайсы почмагын нидер тырнап-тырнап ала башлады. Әнисе фермага кичке савымга җыена иде. Ул ишекне ябуга, арлы-бирле йөренеп алды да, Әхмәт урамга чыкты. Туптуры түбән очка, Рабига әбиләргә юнәлде: иртәгә калдырылган эшне бүген эшләргә уйлады... Мыеклы "фәрештә" Ришат уеннан һәрвакыт караңгы төшкәч кенә кайтып керә. Дөресрәге, аны дәү әнисе табып алып кайта. Шунсыз булмый, кечкенә Ришат, уен белән мавыгып, караңгы төшкәнне дә, йоклар вакыт җиткәнне дә сизмичә кала. Бүген дә, дәү әнисе чакырып алганда, аның иптәшләреннән аерыласы килмәде. — Дәү әни, әкрен генә кайтабыз, яме. Ришат, бер кулы белән дәү әнисенең итәгенә ябышып, чак кына артка калган килеш, каерылып күккә карап бара. Әнә ай янында бер йолдыз да кабынды. — Дәү әни, дәү әни, дим! Ә йолдызларны кем яндыра? Кем анда ут кабызып йөри? Дәү әнисе туктап хәл алды: — Фәрештәләр яндыра, балам, фәрештәләр. — Ә синең фәрештәне күргәнең бармы, дәү әни? — И-и, балам, шулай сөйләргә ярыймыни? Күзгә күренеп йөрми алар! Ришат тагын нидер әйтмәкче булып авызын ачкан иде, өйләренә кайтып җиткәннәр икән. — Ник ут алмадылар соң болар,— дип сөйләнә-сөйләнә, дәү әнисе, оныгын ияртеп, өйгә керде. Өйдә Ришатның әнисе иде. Алар үзара нидер сөйләшеп алдылар да, әби малайга ни булганын аңлатып бирде: — Электырның әллә кай төше бозылган, ди. Әтиең мантур чакыра киткән. Ул арада ишектән кемнәрнеңдер кергәне ишетелде. Әтисе бер калын тавышлы абый белән кайткан икән. Нәрсәдер эшләделәр шунда, караңгы булгач, Ришатка күренмәде. Кинәт лампочка гөлт итеп кабынып китте. Ришат утны кабыза алган абыйның үзен дә күреп алды. Капкара мыеклы, дәү итекле. Малай аңа күзен зур ачып карап торды. Йөзе олыларныкы кебек җитди, тик авызын гына ябарга оныткан; кулын әтисе кебек артка чалыштырып, түшен киереп, аякларын аерып басып тора. Кара мыеклы абый аны шаяртып, үчекләп алды. Ришат, йөгереп китеп, дәү әнисенә сыенды. Алай да сорап куйды: — Ә син йолдызлар да кабыза беләсеңме? — Беләбез, улым, без булдырмаган эш бармыни,— диде абзый, күзен кысып. Саубуллашып, малайга кулын бирде. Ишек ябылгач, Ришат әбисенең колагына пышылдады: — Мин фәрештәне күрдем. Ә син, күренмиләр, дисең... — Ниткән сүз ул? Кайчан күрдең син аны?! — Озын мыеклы, калын тавышлы, итеге дә зу-ур... Утлар кабызып йөри! Дәү әнисе, яулык чите белән ирен почмагын каплап, кеткелдәп көлүдән башка берни дә әйтә алмады. Яшь тай Колхозда борчак чабу да, арышны урып-сугу да берьюлы башланды. Өстәвенә авылдан шактый читтәге үзәнлектәге элек чабылган печәнне җыясы да бар иде. Моңа хәтле, көн саен диярлек коеп торган яңгырдан соң юл бик изрәү сәбәпле, ул печәнне кайтарып булмый иде. Чөнки үзәнлеккә машина чыга алмый. Бригадир абый яшүсмерләрне җыйды да, ат белән уза алырлык әйләнгеч юлны өйрәтеп, озатып калды. Уйный-көлә генә йөреп, печәнне бик тиз төяп бетердек. Үзебез, тау чаклы итеп өеп куелган печәннең нәкъ түбәсенә менеп, эченә чумдык та, атларны әйдәп, кайтыр якка кузгалдык. Менә кайда икән ул дөнья рәхәте! Күңел әйтеп бетергесез бер ләззәт белән тулы, кәеф шәп. Мин утырган атның хуҗасы бригадирның үземнән ике-өч яшькә кечерәк Хәлим исемле малае иде. Буйга бәләкәйрәк булса да, үзен олыларча бик җитди тота. — Әйдәле, шәбрәк атлат! — дип эндәштем мин аңа, арба тәгәрмәчләренең эчпошыргыч шыгырдавыннан туеп.— Җил уйнап калсын! — Ашыкма, Миләүшә апа, — диде Хәлим, — күрмисеңме, нинди хәтәр җир, очып төшсәң, муеныңны сындыруың бар. Бәләкәй олаучының шулай олылар тавышы чыгарып сөйләшүеннән чак кына пырхылдап көлеп җибәрмәдем. Шулай да тирә-юньгә күз ташладым: кыйгачлап аска таба сузылган сөзәк текәлек бик алай куркыныч күренмәде. Малай никтер шүрли иде. — Арттагылар куып җитәләр бит, — дип, сүземне бирәсем килмәде. — Җитсеннәр! — Хәлимнең тавышы үтә дә тыныч иде. — Барыбер узалмыйлар, юлы тар ич... Минем җен ачуларым кузгалды. — Их, син, бригадир малае! Кызларныкы кебек тә йөрәгең юк! Хәлим кымшанмады да. Янында чәбәләнеп утыручы Миләүшә апасы әллә бар, әллә юк аның өчен. Мине хәзер, коштай очып китәсе килүдән бигрәк, шушы үзсүзле малайның кирелеген җиңү кызыксындыра иде. — Һәй, китер әле монда! Хәлимнең учына кысып тоткан дилбегәсен искәрмәстән йолкып алдым да, баш очында болгап, атка селтәнеп җибәрдем. — Әйдә, шәбрә-әк! Атым башта үпкәләгән сыман җыерылып куйды, аннары озын итеп пошкырды да койрык чәнчеп юыртып китте. — Ташла! Ташла, дим... Куалама,— дип, малай дилбегәгә үрелде. Һа, кайдан килде әле моңа шундый җитезлек! Мин көлдем генә. Мә, ал дилбегәңне! Атның тиз генә туктавын көтмә инде хәзер. Миңа рәхәт иде: колак төбендә җил сызгыра, телеграмм баганалары, биек наратлар, текә яр кырыйлары күз иярмәс тизлек белән шуып артта калалар. — Эһе-һе-һей!.. Әмма... минем бу тантанам бик кыска гомерле булып чыкты. Атыбыз инде кушаяклап чаба, тәртәләр тәртипсез сикерешә, арба менә-менә атны ташлап калдырыр төсле тоела иде. Мин дә шүрләп куйдым. Хәлимнең болай да зур күзе шар ачылган, үзе, бөтен көчен җигеп, кулына уралган дилбегәне тарта, атның дулавын басарга азаплана иде. — Сикер! — дип кычкырды ул, баягыдан да яманрак тавыш белән. Мин, үзем белән бергә бер кочак печән ияртеп, җиргә авып төштем. Аңыма да килеп өлгермәдем, каршымда ауган арбаны күрүгә, башым әйләнеп, ачыргаланып кычкырып җибәрдем... ...Менә малай йомшак итеп печән түшәлгән арба өстендә ята. Сул чигәсен кысып бәйләгән чуар яулык аша кан саркып чыккан. Яңагы күгәргән, кул-аяклары сыдырылып, тырналып беткән, күлмәге ерткаланган. Хәлимнең баш очына чүгәләгән килеш мин сулыгып елыйм. Калган иптәшләр дә Хәлим яткан арбага төялешкән, әйдәүчесез калган атлары салмак кына арттан ияргәннәр. Беркем бер сүз дәшми, күренеп тора, бар гаепне бичара атка сылтыйлар, минем генә йөрәгем түзә алмаслык дәрәҗәдә әрни, җаным кыйнала... Шул кичне үк Хәлим янына хастаханәгә чаптык. Ап-ак марляга уралган йөзен күргәч, каушап, ишек төбендә туктап калдык. Ул елмаерга теләп азапланды. Сүз ялганмый, һәммәбез дә күңелсез вакыйгага кагылмаска тырышабыз. Мин исә Хәлимнең үземне фаш итүен тыңларга әзерләнәм... Әмма ул турыда сүз кузгатучы булмады. Чыгып китәр алдыннан, кыюлыгымны җыеп, якынрак килдем, гаепле көрсенеп, малайга текәлдем. Гафу ит, Хәлим, димәкче идем. Юк, мин алай димәдем, телем бөтенләй икенче төрле сүзләр әвәләде: — Тизрәк терел, Хәлим... Шулай да ул мине аңлады, күрәсең, кипшенгән иренен кыймылдатып, елмаерга тырышты. Һәр көнне җыйнаулашып хастаханәгә йөрибез. Бер килүебездә сүз искәрмәстән генә әлеге күңелсез көнгә ялганды. Бу юлы Хәлим үзе дә сүзгә кушылды. — Олылар сүзен тыңламагач, шулай була ул. Миңа бит әти әйтә торды, анысын җикмә, өйрәтелеп җитмәгән, яшь ат, бәла-казага очрарсың, диде. Тыңламадым, барыбер мин аны үзем буйсындырам дип, әтидән яшереп җигеп чыктым... Бу хәбәр минем өчен яңалык иде. Һәм: — Мин тыгылмасам, тәки буйсындырган булыр идең,— дип кенә әйтә алдым. Бәйрәм Кочагымдагы бер бәйләм чәчәк исенә исереп кайтып киләм. Әллә март кояшының йомшак иркәләве, әллә урамдагы бәйрәм күтәренкелеге, үткән-сүткәннәрнең шат авазы йөрәккә шулай рәхәт тәэсир итәме? Ни генә булса да, күңел каядыр ашкына, анда матур җыр сүзләре туа, барган уңайга тыпырдап биеп китәрмен кебек тоела хәтта. Бер-беребезне бәйрәм белән тәбрик итешкәндә, сыйныфташларым миңа берсеннәнберсе җылырак сүзләр әйтте. Үзеңнең кемнәргәдер кирәклегеңне аңлау, сиңа чәчәк бәйләмнәре бүләк итәрлек якыннарың булуны тою нинди күңелле! Ашкына-ашкына барырдай җирең, йөгерә-атлый кайтырдай өең булсын, дип кем әйтә иде соң әле? Гадилә апамы? Уйларым шушы урынга җиткәч, үзем дә сизмәстән шып итеп туктап калдым. Туры килүен генә кара син! Гадилә апаны искә алган мизгелдә нәкъ менә ул яшәгән урам башына җитеп килә идем. Башка вакытта аның өй турысыннан транспортта гына узыла, бүген автобус эчендә тыгылып барып, күңелдәге бәйрәм тантанасын төссезләндерәсем килмәде. Беренче укытучым ул минем Гадилә апа. Ул чакта да хәйран өлкән яшьтә иде инде. Безне кайтарып җибәргәч тә утырып кала, дәфтәр тикшереп, киләсе дәресләренә әзерләнеп, эшен бетереп кайта торган булгандыр инде, сыйныф тәрәзәсендә соңга кадәр ут сүнми иде. Ялгызы яшәде Гадилә апа, әллә шуңа йөзеннән моңсулык китмәде. "Сезнең барлыкка куанып яшим", — дигән сүзләрен кайсыбыз аңлап җиткерсен соң? Хәер, бүген дә белеп бетермим бугай әле андый мәгънәне. Юкса иң яраткан укучыларының берсе булып исәпләнә идем, соңыннан да укуым белән гел кызыксынып торды. Хәзер ялда инде, шуңа күрә бик күрешкән дә юк. Аның белән үткән көннәр дә күңелдә акрынлап җуела бара бугай инде. Юкса көн дә мәктәпкә шушы урам кырыеннан узып йөрим, шул гомер эчендә ничә мәртәбә генә исемә төшердем икән беренче укытучымны? Урам дисәң дә инде... Тугызар катлы мәһабәт йортлар урталыгында калган авыл өйләре җиргә бөтенләй үк сеңеп утыралар шикелле. Хәтерем алдамаса, кайчандыр яшелгә буялган булган, хәзер төсе уңган, бер якка авышкан менә бу йорт Гадилә апаныкы булырга тиеш. Дөрес икән, капка төбендә өе кебек үк җиргә чүккән, таушалган, бөкрәя төшкән карчыкны да шундук таныдым. Укытучы апа! Инде ул мине танымый да торгандыр, минем ишеләр күпме узмаган аның тормышында. Туктамый узып китү яхшы булмас, бер-ике минутка тоткарланудан әллә ни югалтмам, дип уйларга өлгермәдем, менә сиңа кирәк булса! Янына килеп басуыма, Гадилә апа мине кочаклап ук алды, исемем белән эндәште хәтта! — Бәйрәм көн итеп берәрсе килеп чыкмый калмас дигән идем, рас килде бит! — диде, балаларча куанып. — Мин синең шушы тирәдә генә яшәвеңне белә идем бит, җае чыкмыйдыр, бер күрешеп чыгар әле дип көтә идем! — дип сөйләнә-сөйләнә, капкага таба атлады. Миңа да аның артыннан иярми чара калмады. Нишлим? Узып барышлый очраклы гына сугылдым, диимме? Яшьлек бит, сезнең дөньяда барлыкны да оныта язганбыз, дияргәме? Мин һаман да нәкъ әүвәлгечә игътибар үзәгендә, дусларым менә чәчәккә күмеп кайтардылар, дип мактаныйммы? Чәчәкләр... Йөземне алар артына яшердем, юкса күзләремнең алдашканын, йөземнең куанычтан түгел, уңайсызлануымнан кызаруын сизми калмас иде укытучы апа... — Бәйрәм белән тәбрикләп чыгыйм, дидем, Гадилә апа... Менә алыгыз шушы чәчәк бәйләмнәрен, бөтенесе дә сезгә... ...Болары инде чын күңелдән әйтелгән сүзләр иде. Рәхәт тормыш Нәфис әтисенең йөзен бөтенләй хәтерләми. "Ул сиңа биш яшь вакытта авырып вафат булды", — дигәне бар әнисенең. "Их, әтиең кайтып күрсә иде сине, — дип уфтанганы булды берчакны аның туганнан туган апасының. — Ничекләр түзеп яши икән сагынмыйча!" Дөреслек кайсында икән бу сүзләрнең — Нәфис ни өчендер бу хакта әллә ни уйланмый. Ул өзелеп әнисен ярата, бер кичне дә аннан башка үткәрүне күз алдына китерә алмый. Аңа шул җиткән. Күреп белмәгәч, бергә яшәп карамагач, әти кешенең нигә кирәклеген дә аңлый алмый. Башта алар шәһәр читендәге ике катлы агач баракның аскы өлешендәге кечкенә генә бүлмәсендә яшәделәр. Җәен түзеп булмаслык тынчу, кышын идәнендә боз катарлык салкын булганлыгын хәтерли Нәфис. Җылы юрган астында, әнисе кочагында йоклап китә, иртән дә аның иркәләп-назлап эндәшүенә уяна иде. Балалар бакчасына йөргәндә, кичләрен иң соңыннан ул кала, әнисенең ишектән килеп керүен түземе төкәнеп көтә иде. Кайчагында аны алырга дәү апасы килә. "Әниең, мескен, әллә ничә җирдә эшли шул синең", — дип, Нәфиснең башыннан сыйпый. Андый чакларда малайның болай да менә-менә түгеләм дип торган күзләрен моң баса, кайткач та әнисен көтеп җиткерә алмый, "бөтенләй кайтмаса..." дигән куркыныч уйлар килә башына. Аннары кухнялары, юына торган урыннары күршеләре белән уртак булган фатирга күченделәр. Әнисе: "Монда рәхәт инде", — дип кабатларга яратса да, Нәфис алай әллә ни куанмады. Күрше хатыны һаман сукранып, малай артыннан әнисенә гел әләкләп, зарланып тора. Ишегалдында да иркенләп уйнап булмый, усал малайлар, җае килгән саен үртәшеп, төрлечә кыерсытып, теңкәсенә тияләр. "Махы бирмә, улым, җавапсыз калма", — дигән була да әнисе, ул алар кебек кылана белми шул. Ә бервакыт алар, әнисе белән икәүләшеп, үзләреннән ерак түгел бер матур йортта яшәүче абыйларга кунакка бардылар. "Без аның белән бер мәктәптә укыган идек, карап кайтыйк әле ничек яшәвен", — диде әнисе. Килеп карагач та шаккатты Нәфис. Шундый зур йортта ул абыйның әнисе белән икәү генә яшәвенә гаҗәпләнде. Бүлмә эчләрендә бүлмә иде, кергәндә малай адашып бетте хәтта. Бер стенаны тоташы белән диярлек иңләгән аквариумдагы төрле төстәге балыкларга карап рәхәтләнде. Олы якларындагы зур өстәлгә табын әзерләгәннәр иде, Нәфис андагы ризыкларның кайсына үрелергә белми аптырады. Аннары алма бакчасын карап йөрделәр, андагы матурлыкны тагын кайда күрергә булыр иде икән? Берараны Нәфистә "Их, шушындый җирдә яшәсәң..." дигән адаштыргыч уйлар да туып куйды. Үз өйләренә кайтып утыргач, әнисе уйга батып йөргән кебек булды да, җайсыз гына итеп: "Улым, әллә шул абыеңнарга барып торыйкмы икән?" — дип әйтеп куйды. Нәфис шаккатып калды. Күңеле нидер сизенеп, сулкылдап куйды. Аллы-гөлле бакча эчендә әнисен теге абый янәшәсендә итеп күз алдына китерде. Патша сарае кебек зиннәтле йортта аның идән сөртеп, өй җыештырып йөрүен дә күргәндәй булды. ...Аның инде һич кенә дә ул йортка кабат әйләнеп кайтасы килми, үз тормышындагы рәхәтлекне бернәрсәгә дә алыштырасы килми иде. Чуфут Кале малайлары I кисәк Сәфәр Ялтага сәфәр чыгасыларын ишеткәч, Рамазан юлга җәй башыннан ук әзерләнергә тотынды. Иң әүвәл каникул башлану белән бушап калган язу өстәленә Кырым турындагы китаплар кайтарып аударды. Төннәр буе тарих, география дәреслекләрен актарды (болай да яратып укый ул аларны, тәмам җенләндең инде шулар белән, дип тирги әнисе), әллә никадәрле хикәятләрне, риваятьләрне кабат-кабат күңеленнән кичерде. Алушта, Гурзуф, Бакчасарай, Иске Кирмән, Чуфут-Кале... Бу атамаларның һәркайсында әллә ниткән сер яшеренгән шикелле тоела, шушы кадәр ашкынып та бара алмый калса... Казанны чыгып киткәннең өченче көнендә малайның йокысы качты. Моңа кадәр поездның бер уңайга теркелдәвеннән гел йокыга оеп барган иде. Башта ук купеларының өске катына менеп кунаклады да әниләренең вакыт-вакыт чәй эчәргә дип дәшкәләп торгызуына гына уянды. Бүген менә әтисенең: "Кырым җиренә кереп барабыз", — дигән сүзләре айнытып җибәрде. Тәрәзәгә күз төшергән иде, хәйран калды. Мондый гүзәл манзара үз якларында да бардыр ул үзе, тик бусы моңарчы китаплардан гына укып белгән әкияти җирләр бит! Иксез-чиксез җәйрәп яткан сулыклар янәшәсеннән үттеләр — анысын Сиваш култыгы дип аңлаттылар. Очыкырые күренмәс кебек тоелган биек күпер аша узганда, поездлары менә-менә егылып төшәр кебек тоелды Рамазанга. Аннары — таулар. Симферополь каласына килеп җитеп, автобус белән Ялтага таба юл тотканда да гел калкулыклар булды. Борылмалысырылмалы тау юлларыннан барганда: "Казан шоферларын монда китерсәңме... йөз метр узганчы мәтәлеп төшәрләр иде", — дип уйлап куйды малай. Ялтага төн ярып килеп төштеләр. Арыткан иде, артык хискә бирелеп утырырга хәл калмады. Баскыч-баскыч тар урамнардан абына-сөртенә барып, ниһаять, кунакханәнең бөркү бүлмәсенә килеп ауганда, таң атарга җыена иде бугай инде. Шулкадәр тәмләп, изрәп йокланган, хәтта төш күрергә дә өлгерми калды Рамазан. Аннан соңгы көннәрдәге берсеннән-берсе мавыктыргыч сәфәрләр һәркайсы төсле төш булып хәтеренә сеңә барды аның. Асылмалы юлдан мәһабәт Ай-Петри тавына менүләр, озын баскычлардан кармалана-кармалана карлы-бозлы мәгарә эченә төшүләр, шөһрәтле Севастополь, Керчь калаларына булган онытылмас сәяхәтләр... Ул инде Казанда чакта ук Кырымдагы истәлекле урыннарны ятлап бетергән иде, "тагын тегендә генә барыйк... аннары монда гына..." дия-дия, әтиләренең теңкәсен корытып бетерде. Бер иртәне әнисе, ниһаять, кистереп: — Булды, җитте, килгәч-килгәч, әзрәк диңгез һавасы сулап ятарга да ярыйдыр, — диде. Әтисе әнисенең сүзенә каршы килми дә килми инде. Шундый инде ул, улы өчен түгел, үзе өчен дә аннан узып берни эшләми. Әниең алай иткәнне яратмас, әниең ни әйтер, әниең белән киңәш — бар белгәне шул. Ә әнисен ансат кына ризалату өчен, айһай, күп кирәк! Малайның кәефе төште, шулай да киреләнеп маташуның файдасы юклыгын да яхшы белә иде. Ул көнне иртәдән кичкә кадәр диярлек судан чыкмадылар. Анысы да рәхәт булды үзе. Рамазан бик шәп йөзә. Әтисе белән узышаузыша су керделәр, туйганчы дулкыннар белән шаярдылар. Әнисе: "Ерак китмәгез!" — дип, яр кырыена баскан килеш гел кычкыргалап торды. "Үрдәк бәбкәләрен тәрбияләп үстергән тавык кебек", — дип көлде аннан әтисе, үзенә ишеттерми генә. Ник дисәң, әнисе йөзә белми, тәки өйрәтмәдең, дип, туктаусыз әтисен битәрли тагын үзе... Аннары караңгыга хәтле кичке шәһәр белән хозурланып, диңгез яры буйлап башкалар кебек эленке-салынкы йөренеп алдылар. Бер әйләнделәр, ике, өч... Монысы Рамазанга бөтенләй ошамады, никадәр әрәм вакыт, дип пошыргаланды ул. Икенче, өченче тапкырында да шул хәл кабатланды. Исәпләп караган иде, кайтып китәрләренә санаулы гына көннәр калганлыгын белгәч, бөтенләй күңеле сүрелде малайның. Аның әле планында әкияти Бакчасарай каласы, мәшһүр Чуфут-Кале кыялары бар иде, алары шул хыял гына булып калыр микәнни? — Әни, — диде малай беркөнне, бик озак уйланып йөргәннән соң, бөтен батырлыгын җыеп, — мин бит инде сабый бала түгел, быел тугызынчыга барам. Җибәрегез үземне генә! Экскурсияләр көн дә булып тора, ялгызым гына бармыйм ич... Җөмләсен төгәлләп өлгермәде, әнисенең дәһшәтле хәрәкәтеннән сагаеп, туктап калды Рамазан. Бик ачуы килгәндә, очып килеп, селтәнеп җибәрергә дә күп сорамый ул. Малай куырылып килде. — Син нәрсә?! — Әнисе һәр сүзгә басым ясый-ясый әйтте. — Син нәрсә?! Бездә әндри казнасы бар дип белдеңме?! Булган кадәресенә рәхмәт әйтә бел! Үзе генә бара, имеш! Синең ишеләрне генә ияртеп йөриселәре калган ди анда! Ваемсыз, оешмаган! Беренче тукталышта ук адашып калачаксың бит син! Тегеләрендә дә авызыңны ачып йөрдең, ничә тапкыр җитәкләп алып килде сине әтиең... Хәзер инде аны тиз генә туктатырмын димә! Син бозып бетердең, дип, зәһәрен әтисенә күчерәчәк хәзер. Җайлырак вакытны туры китереп, Рамазан мыштым гына урамга чыгып сызды. "Ваемсыз, сансыз, ачыгавыз..." Берәр нәрсә булса, шул сүзләре белән бәгырьне теләләр. Элегрәк ул кадәр үк авыр булмый иде шикелле, хәзер андый чакларда әллә кайларга китеп югаласы килә башлый. Өч-дүрт ел элегрәк бугай, класслары белән көзге урманга экскурсиягә алып барганнар иде. Гербарий өчен яфраклар җыйдылар. Нәкъ менә аның каршысында гына керпе очрап торганга ул гаеплемени? Шуның белән уйнап утыра торгач, онытылып кителгән, иптәшләре әллә никадәрле юл алган. "А-у!" дип кычкыра-кычкыра, бөтен урман буйлап эзләп йөргәннәр. Әй эләккән иде әнисеннән соңыннан... Ә берсендә ипигә дип кибеткә киткән җиреннән өч сәгать йөреп кайтты. Әтисе милициягә, тагын әллә кайларга шалтыратып бетергән. Ә ул шунда күчмә цирк тирәсендә генә йөргән иде. Дөяне бөтенләй урам якка ук чыгарып бастырган булганнар, Рамазан ипигә дигән акчасына, шуңа атланып, цирк ихатасын ике кат әйләнде. Онытыла торган гадәте бар инде, анысы хак. Ләкин ул бит начар юлда йөрми, ник шулкадәр дөнья җимереп тиргәргә?.. Әле быел язын археологлар Казан Кремле астын казый башлаганнар дип ишеткәч, дәрестән соң шунда барган иде. Өр-яңа курткасын эт итеп кайтып керде. "Ник кеше баласы кебек түгел соң син?!" — дип елый-елый тиргәде әнисе. Рамазан: "Кеше баласы тәмәке тарта", — дип әрепләшә башлаган иде, колга буйлы малайның арт санына берне кундырмасынмы әнисе! Әй гарьләнгән иде шунда, кубарылып кабат чыгып китмәкче иде, әтисе тотып калды. Анда да: "Син аны аяктан егасың бит инде!" — дип, әнисен яклады. Хәер, ул аның үз алдында гына шулай диде. Әнисе йөрәк даруы эчәргә дип йокы бүлмәсенә кереп киткәч, жәлләп, малаеның башыннан сыйпагандай итте дә колагына гына: "Ярар инде, улым, хатынкыз белән булашмыйк", — дип пышылдады. Мәгарә шәһәренә! Ул көнне Рамазан диңгез буена төшмәде. Иртәнге аштан соң: "Башым авырта", — дигән булып, караватында бөгәрләнеп ятып калды. Ышанмадылар, билгеле. Алай да ялынып маташмадылар. "Холкыңны күрсәтәсеңме? Суынгач килеп җитәрсең әле", — диде әнисе, әтисен култыклап алып. Аннары, күзләрен хәйләкәр ялтыратып: "Түлке шуны бел: әбәтне бүген яр буендагы испан ресторанында ашыйбыз, мондагы әчегән кәбестә шулпасы туйдырды", — дип өстәде. Әмма Рамазан бүген көнне барыбер үзе генә үткәрергә булды. Теләсәң, Ялтаның үзендә дә карарлык нәрсәләр бардыр әле. Тегендә сугылып, монда кагылып байтак йөрде, тик мөкиббән китеп карарлык нәрсә тапмады. Әбәт җитәрәк "Экскурсияләр" дип язылган будкага килеп төртелде. Күңелсез генә андагы исемлекне караштырды. "Чуфут-Кале" дигәненә озаграк текәлеп торды. "Автобус 12 сәгатьтә китә, 18 сәгатьтә кайта" диелгән. Мизгел эчендә Рамазанның башында өр-яңа план өлгереп җитте. Әниләре аның барып кайтканын сизми дә калачак! Менә кесә төбендәге гривеньнәре җитсә... Гривеньнәре җитми иде, кунакханәгә йөгереп кайтып, запаска калдырылган тиеннәрен җыеп алып килде. Суыткычтан колбаса кисеп алып, бутерброд ясап тыкты. Беткән баш беткән... Бу уйдан кире кайту юк хәзер. Ә әнисе белсә... Монысы турында Рамазан хәзергә уйламаска тырышты. ...Автобус кузгалып китүгә, малай киң итеп сулыш алды, бөтен гәүдәсен чиксез рәхәтлек биләп алды. Ниһаять, ниһаять!.. Алар, мондагы тәртип буенча, борылмалы юллардан гел акрынлап тауга күтәрелә бардылар. Инде кыя башына менеп җитәбез, аның теге ягында тирән упкын буладыр, дип уйласаң, киресенчә, тигез, киң дала башланып китә. Бер якта нәкъ бездәге кебек яфраклы урман, икенчесендә коточкыч тирән упкын. Шул юлдан узганда, Рамазанның йөрәге менә чыгам, менә чыгам дип типте. Кайчак янәшәдә генә җете яшел куаклыклар, шау җимешкә күмелеп утыручы абрикос, шәфталу, чия агачлары утырып кала. Инде ерактан галәмәт озын таш стена булып сузылып киткән мәһабәт ЧуфутКале кыялары да күренә башлады. Аның зур-зур караңгы уентыларына карагач, гүя биек таш бинаның ишек-тәрәзәләре чокыраеп торадыр кебек тоелды Рамазанга. Йөрәге, әллә нинди зур могҗиза көтеп, сулкылдап куйды. Чуфут-Каледа меңәрләгән мәгарә бар икән. Шаккаткыч! Кайчандыр кешеләр шунда — мәгарә эчендә тоташ калалар төзеп яшәгәннәр, ә кыя өсләрендә дошманнардан саклану өчен ныгытмалар корганнар. Экскурсовод хатын "мәгарә шәһәрләренең" кайчан барлыкка килүе хакында төгәл мәгълүмат бирә алмады. Моны тарихчыларның төрлесе төрлечә аңлата икән. Берәүләр урта гасырларда дип ышандырырга тырышса, икенчеләре инде таш гасырында ук Чуфут-Кале мәгарәләрендә кешеләр яшәгәнен раслаучы дәлилләр барлыгын әйтә. Төрле чорда төрле дингә табынган булулары да билгеле — "шәһәр"ләрдәге мәчетләрнең, чиркәүләрнең, башка рәвештәге гыйбадәтханәләрнең күп булуы шул хакта сөйли. Бирегә кем беренче булып килеп утырган — греклармы, караимнармы, әллә Кырым татарларымы — гид монысына да төгәл җавап бирә алмады. Шунысы гына мәгълүм икән: Таврика (Кырымның көньяккөнбатыш өлеше әүвәл шулай дип аталган) борынгы заман һәм урта гасыр культураларының "очрашу" урыны булган: скиф, эллин, иудаизм, мөселман, әрмән... Рамазан боларны тын да алмыйча тыңлады. Ничаклы ачылмаган серләр бар тарихта! Вакыт машинасына утырып, әүвәлгегә кайтып килергә иде менә! Мәгарә калаларында яшәп карарга иде! Ниһаять, автобус биек таш капка каршысына килеп туктады. Ары бара алмый, калган юлны җәяү үтәчәкбез, диделәр. Биеклекне авыр кичерсәгез, монда калыгыз, шушы ераклыктан гына күзәтегез, дип кисәттеләр. Өстәвенә сөяп куйган кебек тоелган текә калкулыклардагы тар, җайсыз кәҗә сукмагыннан атлыйсы икән. Экскурсоводка күбрәк яшьрәкләр иярде. "Мәгарә шәһәрләрен" махсус, шулай үтәргә җайсыз итеп кыя эчләренә төзегәннәр", — дип аңлатты ул. Туристлар да монда килергә әллә ни атлыгып тормый икән. Ә Рамазан өчен бу юл бигрәк дулкынландыргыч булды. Таш түшәлгән тар сукмактан атлаганда, әйләнә-тирәдә үсеп утыручы мәтрүшкәләр, кузгалаклар, тау чәчәкләре туган җирен хәтерләткән кебек булса да, башын күтәреп карагач, кул сузымы хәтле генә ераклыктагы галәмәт биек таш кыяның үзләре каршысына килеп баскандай булуы сискәндереп җибәрде. Шактый озак бардылар. Килеп җитү белән һәммәсе дә иң әүвәл ерактан чокыраеп күренеп торган теге уентылардан кереп-чыгып карады. "Ерак китмәгез, — дип кисәтте экскурсовод, — җир асты юллары мәкерле, адашканыгызны сизми дә калырсыз". Рамазан башта, кызыксынуын тыярга тырышып, шул ишек-тәрәзәләр тирәсендә генә йөрергә булды, аннары онытылып китте, бер "ишек"тән керде дә, мәгарәнең эченә үк узды, андагы өстәл-урындыкка охшаган шома ташлар өстенә утырып-утырып карады. Ниндидер эчке бер көч: "Менә монда гына, монда гына..." — дип, аны һаман алга таба әйдәкләгән кебек булды. Тау куышындагы лабиринт юл буйлап тагын бер-ике адым атлаган иде, мәгарә эче бөтенләй караңгыланып китте. Ул арада тышкы яктан шаулашкан, аның исемен атап кычкырган тавышлар ишетелә башлады. Моңа кадәр дә юлдашлары аны шулай дәшеп-дәшеп алгалаган иде инде. Рамазан айнып киткәндәй булды, каушый төшеп, килгән юлына кире борылды, кармалана-кармалана сыек кына яктылык төшкән якка таба атлады. Тик ни гаҗәп, теге тавышлар торган саен ераклаша барды. Баксаң, бу яктылык һич тә ул кергән тау куышы ягыннан түгел, кыя өстен тишеп төшкән "кое" авызыннан сирпелә икән! Якынрак килеп, башын күтәреп караган иде, егылып китә язды: "кое" авызына кадәр йөз чакрым бар диярсең, яктылыкның башы энә очы кадәр генә булып күренә. Рамазан бөтенләй югалып калды, үз-үзен белештермичә, абына-сөртенә зур гына таш өстенә менеп басты да: — Мин монда-а-ау! Мин монда-ау! — дип кычкырырга тотынды. Мең тармаклы караңгы юлларның берсеннән кереп китеп, икенчесеннән килеп чыгып күпме йөргәндер, ниһаять, тәмам хәлдән таеп, бер озын яссы таш өстенә килеп ауды. Аның инде атларлык та, уйларлык та хәле калмаган иде. Кесәсенә кәгазьгә төреп тыккан бутербродны Чуфут-Калега җәяүләп күтәрелә башлагач ук ашап куйды. Эчәсе килүен сукмак кырыендагы кузгалакларны чәйнәп басты. Кесәләре тап-такыр хәзер. Бу тау тишегеннән исән-имин чыга алса да, үз автобусларыннан калды да калды инде. Ялтага машина-фәлән яллап кайтырга да бер тиен акчасы юк... Хәсрәтле уйларыннан Рамазанны ниндидер кыштырдаган тавыш айнытып җибәрде. Малай, шомланып, колакларын торгызды. Чышт-чышт итә дә, тавыш бер мизгелгә генә тынып тора. Аннары тагын кабатлана. Малай күңелендә "Минем кебек адашып килеп кергән кешеме, әллә эзләүчеләрнең берсеме?" дигән зәгыйфь кенә өмет уты уянып куйды. Баягы "кое" авызыннан төшкән яктылык турысына җиткәч, теге тавыш тагын тынып торды. Рамазан, исен җыеп, текәлебрәк караган иде, коты очып, таш ятагыннан авып төшә язды: стенадан, сузылып, бүрәнә юанлыгындагы елан төшеп килә иде! Бу күренеш малайның бөтенләй зиһенен чуалтты, ул, ни үле, ни тере түгел дигәндәй, һәйкәлдәй катып калды. Бик теләсәң дә, кайларга чыгып чабасың? Елан шулкадәр зур һәм дәһшәтле иде, мөгаен, аз гына хәрәкәт ясасаң да гөрселдәп өстеңә ташланачак! Хәер, аның монда болай да җан иясен сизеп килүедер, туп-туры Рамазан ягына шуышмас иде... Күп дигәндә тагын ике-өч минуттан алар инде күзгә-күз очрашачаклар. Малай, гаҗиз калып, сыгылып төште. Күпме шулай калтырап утыргандыр, кинәт мәгарә эченә ерактан җирән ут яктысы сирпелеп керде. Рамазан сөенеченнән кычкырып җибәрә язды. Эзләп тапканнар икән, ниһаять, ниһаять... Ут якынлашты, якынлашты, һәм... аның каршында кулына зур фонарь тоткан ят адәм пәйда булды. Рамазан, сискәнеп, утырган җиреннән артка таба шуышты. Ул башта кайсыннан — еланнанмы, әллә бу адәмнәнме сакланырга кирәклеген чамалый алмый иде. Ә теге кеше үтә дә тиз хәрәкәт итте, Рамазанга таба бер генә күз сирпеп алды, мизгел эчендә аның ягыннан елан өстенә таба лазер уты сыман кып-кызыл яктылык сузылып китте. Ут елык-елык килеп берничә мәртәбә кабатланды, ул арада күпмедер вакыт дәвамында каршы яктан ысылдаган, ышылдаган, шапылдаган тавышлар ишетелеп торды. Рамазан исенә килеп күтәрелеп караганда, елан тау хәтле булып өелеп, хәрәкәтсез калган иде. Ә коткаручы кем? Дусмы, дошманмы? Качаргамы аның яныннан, ярдәм сораргамы? Ул арада теге адәм малайның янына ук килеп баскан, бөркетнекедәй күзләрен яндырып, аңа текәлгән иде. Үзе бөтенләй дә олы кеше түгел икән, Рамазаннан аз гына калкурак үсмер. Өсте-башы аңлашылып бетми: әкият киноларындагы геройларныкы кебек төрле төскә кереп елкылдап торган киемендә үтә заманча өстәмәләр. Бик озак торгач карашып дигәндәй, беренче булып ят малай телгә килде: "Кем син? Каян килдең?" Аннары алар арасында ярым ымлап, ярым сүз белән шундыйрак "сөйләшү" булып алды: "Юлдашларымнан адашып калдым. Булдыра алсаң, күрсәт миңа юлны". — Юлдашларың кай тарафта калды?" — "Белсәм, синнән ярдәм сорар идемме?" Аннары Рамазан яңа танышының Баһадур исемле булуын, аның "мәгарә шәһәре"ндә яшәгәнлеген, вакыт-вакыт шулай тау лабиринтларында сәяхәт кылып йөрергә яратканлыгын белде. "Мин синең тавышыңны ишеттем, тик эзеңә тиз генә төшә алмадым, — дип аңлатты Баһадур. — Ә син менә елан өненә барып кергәнсең. Әздән генә калдың бит..." Ул үзе татарча сөйләшә кебек, әмма һәр сүзне бозып, боргалап әйтә, бөтенләй аңлашылмый торган сүзләр дә куллана. Рамазан аның нәрсә турында фикер йөрткәнен күбрәк кул хәрәкәтеннән чамаларга тырышты. Әмма "мәгарә шәһәре"нең ни икәнлеген дә, бу малайның кайсы милләт кешесе булганлыгын да төшенә алмады. — Мин сине җир өстенә озатып куярмын, — диде Баһадур, Рамазанның хәлен аңлагач. — Әмма бүген түгел. Син инде бик ерак киткәнсең, бер-ике сәгать эчендә генә юлдашларыңны куып җитә алмассың. Анда озакламый караңгы төшә, үз шәһәрегезгә бара торган юлны да таба алмассың. — Шулай дигәч, Баһадур аз гына уйланып алды. — Безнекеләр Җир өсте кешеләрен яратып бетермиләр үзе. Алар начар уй алып керәләр. Без алардан бик азапланабыз... Иярсә дә иярде, иярмәсә дә иярде Рамазан Баһадур артыннан. Башка чарасы бар идемени соң?! Аннан калмаска тырышып сөрлегә-сөрлегә атлады. Бер-берсеннән берни белән дә аерылмый торган мең төрле юл арасыннан кирәклесен ничек таба ала икән соң бу тау малае? Үзе шулчаклы җитез кылана, аяк астындагы түмгәкләрне ансат кына аралап, мәче сыман сикереп-сикереп атлый. Аннары, туктап, мышкылдап беткән Рамазанны көтеп ала. Бара-бара шактый юл алдылар, барган саен йә аскарак төшәләр, йә өскә таба күтәреләләр кебек тоелды Рамазанга. Кайбер урыннарда юл шулкадәр тарая, малайларга хәтта түшләрендә генә шуышып чыгарга туры килә. Ниһаять, алда куе сары яктылык күренә башлады. Ул торган саен киңәя барды. Шуңа таба төбәп бара торгач, малайлар лифт ишекләренә охшаш зур капка төбенә килеп төртелделәр. Баһадур яшькелт ут чәчеп торган түгәрәк төймәгә басты, капка ачылып китте, һәм Рамазан аның теге ягында үзләрендәге кебек тимер рельслар өстендә басып торган, әмма шактый кечкенә поезд вагонын күреп алды. Аның эченә күп дигәндә өч-дүрт кеше сыядыр. "Утырабыз!" — дип ымлады Баһадур. Шул мизгел эчендә Рамазан әллә ничә төрле халәт кичерергә өлгерде. Курку да, кызыксыну да, аптырау да, шикләнү дә... Вагон стенасындагы яшькелт төймәләргә берничә тапкыр басып алу җитте, йөртүчесез-нисез килеш ул тавышсыз гына кузгалып китте дә дөм караңгы лабиринтлардан җай гына тәгәри башлады. Ун-унбиш минут вакыт узды микән, Баһадур: "Килеп җиттек", — дип белдерде. Вагон ишегеннән чыгуга, Рамазан алдында чын-чынлап әкият дөньясы ачылган кебек булды. Ул очы-кырые күренмәгән галәмәт зур киңлекне биләп алган цирк бинасы эчен хәтерләтә иде. Өстә, биектә-биектә аллыгөлле утлар җемелдәшә, алар төрле зурлыктагы, төрле рәвештәге йортларны төрле төскә кертеп яктырталар. Ул йортлар мәгарә стенасын уеп ясалган кебек, шул ук вакытта зәвыклы, курчак өйләре кебек матур. "Алар бик борынгыдан калган, еллар үткән саен заманга яраклаштырылып үзгәртелә генә барган, — дип аңлатты Баһадур, Рамазанның сәерсенеп карап торуын үзенчә аңлап. — Безнең йортлар мәңгелек. Моннан мең еллар чамасы элек, яу килгәч, бабаларыбыз җиңеләселәрен аңлаганнар һәм, дошманга калмасын өчен, корылмаларны җимермәкче булганнар. Тик булдыра алмаганнар... Мәгарәнең һавасы да сездәгечә түгел. Монда янгыннар да була алмый, җир тетрәү дә зыян салмый". Баһадур боларны бик тәмләп, кулларын изи-изи сөйли. Яңа танышының сәерсенеп, авызын ачып тыңлавыннан ләззәт ала, күрәсең. Рамазанга, дөрестән дә, болар кызык, бик кызык. Әмма ул кисәктән өстенә ишелеп төшкән бу кадәр дә гаҗәеп хәлләрдән башы әйләнеп, миңгерәүләнеп калгандай булган иде. Менәменә уянып китәр дә, һәммәсе дә юкка чыгар кебек тоела иде аңа. Бая елан белән очрашканда һай теләгән иде ул шулай булуын. Хәзер алай уйламый... Хәер, ни уйлаганын үзе дә белми бугай инде ул. Төнге Ялтаның бер почмагына килеп эләккән кебек тә хис итте үзен Рамазан. Монда да җир өстендәге кебек тормыш кайный, аерма шунда — шәһәр урамнарында елкылдап торган уңайлы киемнәргә төренгән матур йөзле, төз гәүдәле кешеләр генә күренә, һич кенә дә машина ише нәрсә күзгә чалынмый. — Алары — шәһәр астындагы юлларда, — дип аңлатты Баһадур. Бер йорт яныннан узганда, анда төшеп-менеп йөри торган махсус урынны да күрсәтте. Җир өстендә урын беткәнме?! Баһадурның әти-әнисе Рамазанга башта шактый гына сынап карап тордылар. Малайларын шелтәләгән кебек тә булдылар. Аннары аңлаштылар, күрәсең, кунакны зәвыклы итеп бизәлгән аш өстәле янына алып килделәр. Нинди генә сый-нигъмәт юк иде монда! Кайберләрен Рамазанның беренче күрүе, беренче тапкыр татып каравы иде. Өстәл артында Баһадур Рамазан белән ничек очрашулары турында сөйләде. Тегеләре аны тиргәмәделәр генә түгел, хуплап та куйдылар әле. "Ул хәшәрәт еланнар күпме кешенең башына җитте инде", — диештеләр. Ашап-эчкәч, Рамазанның күңеле күтәрелеп, тынычланып китте. Ул Ялтаны, анда калган әти-әнисен исенә төшерде. Нишлиләр икән инде алар? Ул монда кәеф-сафа корып утыра, ә алар анда бөтен Кырымның астын өскә китереп малайларын эзлиләрдер... Иртәгә әнисе белән очрашу мизгеле күз алдына килгәч, Рамазан куырылып куйды. Казанда чагында Рамазан никадәр тарих, география китаплары, том-том энциклопедия актарды, "мәгарә шәһәрләре" турында да әллә никадәр мәгълүматы бар иде. Әмма ул шәһәрләрдә бүгенге көндә дә яшәп ятулары мөмкиндер дигән уй малайның башына да килеп карамады. Дөрес, мондагы тормыш ул укып белгән, инде ерак тарихта калган нәрсәләргә якын да килми: имеш, бик борынгы заманда бу җирләр тоташ диңгездән торган, хәзерге таулар ул чагында утрау булганнар. Кешеләр шул утраулардагы мәгарәләрдә яшәгәннәр, бер-берләренең торакларына көймәләрдә йөзеп килә торган булганнар. Шул вакытлардан соң миллион еллар узган. Су кимегәч, таулар күтәрелгән, Кырым үзе утрау булып калыккан. Кыяның өске өлешендәге куышларның ишек-тәрәзәләре таш, түбәнрәкләренеке тимер кораллар ярдәмендә эшләнгәннәре билгеле. Кырым таулары борынгы диңгез астында формалашкан, утырма токымнар, известьташ, комташ, сланец, кызыл балчык миллион еллар дәвамында бергә оешып, аннары, судан өскә күтәрелгәч, җил-давылларда чыныккан да утка-суга чыдам хәлгә килгән. Ә тау башындагы чакырылмаган кунаклардан саклану өчен төзелгән ныгытмалар безнең көннәргәчә сакланып калган. Соңрак, инде йортлар төзеп яши белә башлагач та, кешеләр мәгарәгә сукмакларын өзмәгәннәр, борынгы гыйбадәтханәләргә йөрүләрен дәвам иткәннәр. Чөнки аларда серлелек, илаһилык җир өстендәгеләренә караганда күп тапкырлар артыграк, тормыштан сүрелеп, сүнеп барган кешеләр дә монда үзләренә яңа көч, рух алып чыгалар икән. Мәчетләр дә, чиркәүләр дә бертигез сакланган, димәк, бер үк вакытта мөселманнар да, христиан халкы да яшәгән дигән сүз бу мәгарәләрдә... Тукта, тукта, Баһадурларның сөйләше безнекенә бик охшаш бит, һәрхәлдә, аңлашып була, уйлап карасаң, үзебезнең татар нәселедер дә әле ул, Кырым татарлары нәселедер... Әмма ник болай яшәп яталар икән соң алар, җир өстендә урын беткәнмени? Хәзер бит Кырым диңгез түгел. Аннары, элек шул куышларны кешеләр йорт дип атаганнар, ә боларның гигант куышлар эчендәге тораклары бездәгедән дә матур, цивилизацияләре дә безнекеннән һич ким түгел, артыграк булмаса әле... Шул сорауны Баһадурга биргән иде, ул моны көткән булган, күрәсең, очына-очына тагын сөйләргә тотынды: — Безнекеләрнең анда яшәп караганнары бар. Анда — сугыш, кан... Без андый тормышны аңлый алмыйбыз. Сез бит яшәргә өлгерә дә алмый каласыз. Бөтен гомерегезне талашып уздырасыз. Һәммә нәрсәләре җитеш кешеләр дә анда үзләренәүзләре һич кирәксез мәшәкатьләр уйлап таба. Дуслар бер-берсен сата, бер ата-ана балалары үзара дошманлаша. Һәркемгә һәрвакыт нәрсәдер җитми. Барысы да көнчелектән, башкалардан өстенрәк буласы килүдән. Безнең алай яшисебез килми. Синең кебек адашып килеп кергәннәр бар монда. Күбесе үз җирләренә кабат кайтырга теләми. Ә китәргә уйлаганнарны тотмыйбыз. Тик кире кайтканда үзебез генә белә торган юлдан чыгарып куябыз, икенче кабат килергә теләсәләр дә мәңге булдыра алмыйлар. Бүтәннәргә сөйләсәләр дә, аларның "әкияте"нә берәү дә ышанмый. Без үзебез дә Җир өстендәгеләр белән аралашырга атлыгып тормыйбыз. Болай да тыныч яшәргә ирек бирмиләр алар безгә... Шулай дигәч, Баһадурның йөзе ничектер сүрелеп куйды. "Җир өсте"нә — кояштан көч алырга ...Иртән Рамазан күзләрне чагылдыра торган яктылыкка уянып китте. Төнгә шәһәр урамнарындагы утларны сүрелдерәләр, күрәсең. Йомшак түшәктән аерыласы килмичә иркәләнеп ятканда, кичәге вакыйгалар, маҗаралы төш кебек, бер-бер артлы күз алдыннан үтте. Юк, төш булмаган икән ул, әнә янында Баһадур да нәкъ кичәге кебек елмаеп басып тора. — Әйдә, юлга чыкканчы, мин сине "Җир өсте"нә алып менеп төшәм, аны да күреп китәрсең, — диде ул. "Җир өсте" дигәненә менү өчен дә махсус җайланмалары бар икән. Анысын лифт дип әйтсәң дә ярый торгандыр. Кара-каршы эскәмияләр куелган булуы белән генә үзгәрәк. Төймәсенә баскач, бездәге кебек дөбер-шатыр кузгалып китмәде ул, җай гына очыртып алып менде. Ярты сәгатьләп вакыт узгандыр, килеп туктауга, "лифт" ишекләре ачылды, һәм Рамазанның урам яктагы хозурлыктан хәтта җиңелчә генә башы әйләнеп киткәндәй булды. Шау чәчәккә төренеп утыручы киң дала Кырым кояшының алтынсу нурларына күмелгән. Еракта калын-калын урманнар шәйләнә, алар артында челтәрләп эшләнгән биек ныгытма стеналары калкып утыра. Рамазан, таң калып, таш түшәлгән тар сукмак буйлап алга таба атлады. Анда үтә күренмәле зәп-зәңгәр сулы күл икән, әллә кеше кулы белән ясалган бассейнмы? Суда чыр-чу килеп бала-чага шаярыша, яр кырыендагы комлыкта кызынып ятучылар да күп. Рамазан сихерләнгән кебек барды да барды, ә Баһадур уйнаклый-уйнаклый аның артыннан атлады. Бара торгач, алар киң җәйләүгә килеп чыктылар, колакка ат кешнәгән, чыбыркы шартлаган тавышлар килеп керде. — Без "Җир өсте"нә кояштан көч алырга, табигать белән аралашырга чыгабыз, — дип аңлатты Баһадур. — Шулайдыр шул. Гомер буе таш арасында яшәү кыендыр. — Кыен түгел! Мәгарә һавасының безгә һич зыяны юк. Температура да Җир өстендәге кебек тирбәлми бит монда. Җәен салкынча, кышын, киресенчә, җылы була. Ә монда — яшеллек, су, урман... Һәрберсе үз урынында кирәк. Кайтыр юлга борылгач, Рамазан икеле-микеле уйлар эчендә атлады. Бер көн югалып тордың ни дә, ике көн булды ни... Әнисеннән барыбер шәп кенә эләгәчәк инде аңа. Ә монда әле аның "Җир өсте" урманнарында йөреп кайтасы, бассейннарында су коенып карыйсы бар. Баһадурга ияреп, тау лабиринтларына да чыгып керсәң... Казанга кайткач, иптәшләрен шаккатырыр иде сөйләп. Ышанмаслар гына инде түлке... Бу хакта Баһадурга әйткән иде, тегесе иңнәрен генә сикертте. Үзеңә кара инде, янәсе. "Лифт"та яшькелт күзле, көләч йөзле кыз белән бергә туры килделәр. Су кереп кайтышы икән. — Күрше кызы, — дип таныштырды аны Баһадур, үзе никтер аңа өнәмичәрәк карап куйды. — Алай гына түгел, якташы да әле мин аның, — дип чытлыкланды кызый. Монда да "ватык телефон" шәп эшли, ахры, Рамазан турындагы хәбәр таралып өлгергән булса кирәк. — Сиринә минем исемем. Самарадан класс белән килгән идек. Икенче ел китте инде монда килеп эләккәнгә. Кайтасы килми. Бу рәхәттән кемнең качасы килсен! Сиринә белән сөйләшү Рамазанның икеләнүле уйларын артка чигерде. Кыз башы белән калган бит әле менә! Үзе бик чая күренә. — Кал син дә! Аннары бергә кайтып китәрбез, — дип, Рамазанны ныклап торып өнди башлады. Мөгаен, шулай эшләр дә ул. Бер киткәннәр кире табып керә алмый, ди ич әнә Баһадур да. Гомер эчендә бер генә була торган хәл бит бу... Могҗиза арты могҗиза Ничә көн, ничә төн узды икән инде Рамазанның "мәгарә шәһәре"ндә яши башлавына? Өч көннән китәм, бер атнадан китәм, дип йөри-йөри, вакыт исәбен дә онытты бугай инде ул. Көн туган саен, бер яңалык туа, шуңа алданып, кайтырга кирәк, дигән уе тагын арткарак күчә. Баһадур белән аларның көндәлек шөгыле — җәйләүгә менеп атлар эчерү, урман эченә кереп, җиләк-җимеш җыеп кайту. Җәйләү дигән нәрсәне кинодан гына күреп белгән шәһәр малае бит ул. Берничә көн эчендә дуслашып та өлгерде бахбайлар белән. Баһадур аны атка атланып йөрергә өйрәтте. Җил белән узышып җилдереп барганын күрсәләр, шәһәрдәге иптәш малайлары көнләшүдән шартларлар иде, мөгаен. Юкса, "башың зур, беләгең сыек" дип, гел мыскыл итәргә генә торалар. Ныгытма кырыена килеп, озак-озак карап торырга да ярата ул. Кай тарафка күз салма — төрле формадагы гигант таш кыялар калкып утыра, еракта-еракта диңгез шәйләнә. Ныгытма астындагы кыя-ташлар өстен кара болыт кебек каплап тау бөркетләре утыра... Аннары Рамазан мәгарә китапханәсенә бара, комсызланакомсызлана өстәл зурлыгындагы калын китапларны актара. Билгеле, күбрәк рәсемнәрен карый, шулар аша да башына әллә никадәр мәгълүмат җыйды инде. Укуы кыенрак, Казанда чагында латин графикасын әйбәтләбрәк үзләштергән булса шунда! Хәрефләрен берәмләп чүпли торгач, хәйран бара тагын үзе. Күп нәрсә аңлашылмаса да, булган кадәресе дә бик кызык аның өчен. Әмма шунысы бар: китапханәгә кергәндә дә, чыкканда да махсус тикшерү аппараты аша уздыралар, бер генә кәгазь кисәге дә сиңа ияреп чыгарга тиеш түгел. Бар укыганыңны башыңа салып чыга алсаң гына инде. Әбугалисина белән Әбелхарис шикелле... Кайчакларда теге таныш вагонга утырып, Баһадур белән тау лабиринтларында сәяхәт кылып кайталар. Беркөнне аларга талаша-талаша диярлек Сиринә дә иярде. "Анда сиңа берни дә калмаган", — дип, Баһадур каршы килеп маташкан иде үзе. Ул аны яратып бетерми, кирәкмәгән җиргә кысыла, дип зарлана. Баһадурның үзен дә аңлап бетерү кыенрак кайчакта. Күп сөйләшә торган гадәте булса да, ни теләгәнен турыдан-туры әйтми, башлаган сүзен дә күп вакыт "йотып" калдыра. Рамазан: "Бер юлга барсын инде", — дип, Сиринәне якламакчы булган иде, Баһадур "ә" дә, "җә" дә димәде, әллә риза булды, әллә — юк, капыл гына кузгалып, вагон ягына таба китте дә барды. Юл буе Сиринәгә бер авыз сүз дәшмәде, аны бар дип тә белмәде. Хәер, Сиринә үзе дә моны әллә ни авыр кичермәде шикелле, юл буе Рамазанны шаяртып, аның белән үртәшеп барды. Ул көнне алар әкияти патша сараена охшаган зур, мәһабәт тау куышындагы мәгарә күленә бардылар. Куыш эче ярыйсы гына салкын, стеналардан, түшәмнәрдән үтә күренмәле озын-озын боз сөңгеләре асылынып тора, алар әлеге дә баягы "кое" тишекләреннән төшкән яктылыкта аллы-гөлле булып күренәләр иде. Бөтен тирә-юньгә бәллүр бизәкләр төшерелгәнмени! Су тамчылары, яңгыравык тавышлар чыгарып, чупыл-чупыл югарыдан идәнгә тама. Күлгә якынрак килеп, суга кулларын тыгып караганнар иде, дәррәү аһылдашып куйдылар. Су боз кебек салкын булып чыкты. Шулчак Рамазан башын күтәргән иде, Баһадурның нәфрәт тулы карашын Сиринәгә төбәгәнен күреп, сискәнеп куйды. Шундый да ямьсез, җан өшеткеч караш иде ул, аның андый чагын күргәне дә юк иде Рамазанның. Ул мыштым гына ике арага кереп басты. Башында нинди уйлар йөрткәнен белмәссең бу тау малаеның! Ә Сиринә — ни әйтсәң дә, үзебезнеке... Ә бүген Баһадур Рамазанны патшалар каберлегенә алып барды. — Беләсең килсә, әүвәл "мәгарә шәһәрләре"ндә патшалар тоташ гаиләләре белән качып ята торган булганнар. Төрле чорда яшәсәләр дә, каберлек бер... Каберлекнең бусагасын атлап кергәч тә Рамазанның йөзенә ниндидер сискәндергеч дулкын килеп бәрелгәндәй итте. Каршысында пәйда булган ят манзарага шактый вакыт сәерсенеп карап торды ул. Стеналардагы тонык яктырткычлардан шомлы күләгәләр сузылып киткән. Пәрәвез ояларына чорналып беткән түшәмнең әле бер почмагында, әле икенчесендә, ят тавышлар чыгаргалап, ярканатка охшаш кошлар бәргәләнә. Идән төрле формадагы, төрле зурлыктагы яссы ташлар белән шыплап тулган. Беркавым шаккатып карап торганнан соң, Рамазан ул шома ташларның берсеннән икенчесенә күчә-күчә озак йөрде. Өсләренә уеп язылган хәрефләрнең тузаннарын сөрткәләп, ниләр язылганын укырга азапланды. Алдан хәзерлегең булмагач, кыенрак шул. Тарих укытучысы белән кереп адашкан булсалар менә... — Монысы — безнең җиденче буын бабабызныкы, — диде Баһадур, урта бер җирдә урын алган кабер ташы янына килеп. — Әхмәт ханныкы. Аның турындагы риваятьне сөйлимме сиңа? Тыңлыйсыңмы? Тыңламыймы соң инде Рамазан! Һәр яңалыкны йотлыгып тыңлый, һәр нәрсәне ашардай булып карый. Әлеге дә баягы, шунысы кызганыч, кулга каләм алырга рөхсәт юк. Бар нәрсәне шул кеп-кечкенә башка сыйдырып бетерергә кирәк. ...Әүвәл кешеләр хәзер Баһадурлар яши торган гигант тау куышында түгел, Җир өстенә якынрак булган куышта яшәгәннәр. Ул чакта монда Гәрәй хан идарә иткән. Гәрәй ханның Зөләйха исемле бик гүзәл кызы булган. Үсеп буйга җиткәч, аңа диңгез артында яшәүче икенче бер ханның бу якларга сәяхәт итәргә чыккан улы гашыйк булган. Зөләйха, тау куышыннан чыгып, көн дә шул тирәдәге чишмәгә суга йөри икән. Аның матурлыгына бар табигать сокланган, ул йөргән эзләрдә берсеннән-берсе матур болын чәчәкләре үсеп чыккан, ди. Егет тә төшеп калганнардан түгел, чибәрлеге өстенә баскан җирендә ут чыгара торган гаярь зат икән. Шулай очрашып йөри торгач, болар бергә булырга карар кылганнар. Әмма Зөләйха хан малаена ияреп китәргә теләмәгән, егет тә мәҗбүр итмәгән, чөнки атасының явызлыгы бөтен тирә-юньгә мәгълүм икән, читтән кыз алып кайтуын кичермәслеген аңлаган. Шулай итеп, егет мәгарә ханлыгында яшәп калган. Озакламый аларның Әхмәт атлы уллары туган. Гәрәй хан оныгын бик яраткан, аңа җырлый торган бишек бүләк иткән. Шулай матур гына яшәп ятканда, диңгез арты ханы мәгарә ханлыгына каршы бик зур яу җибәргән: улының чит ханлыкта яшәп ятуын күтәрә алмаган. Көрәш каты булган. Мәгарә ханлыгының сугышка әзерлексез гаскәре дошманга озак каршы тора алмаган. Гәрәй ханның курку белмәс кияве, хатынын һәм улын яклап, үз кардәшләренә каршы киткән. Әмма күп мәртәбәләр җиңүгә ирешсә дә, ялгыз сугышчы тигезсез бәрелештә батырларча һәлак булган. Карт хан, кызы белән оныгын алып, үзе генә белә торган җир асты юлыннан качып китмәкче булган. Ул юл тауның икенче ягына алып чыгарга тиеш икән. Әмма рәхимсез дошман моны сизеп алган, коры-сары җыеп китереп, алар кереп киткән юл авызына ут төрткән. Тончыктыргыч төтен исе качкыннарны куып җиткән, шулай да Гәрәй хан Әхмәтне бишеге белән тау куышыннан этеп чыгарырга өлгергән. Исән калган кардәшләре бишек тавышын ишетеп (аны җырлый торган дип әйткән идек бит), баланы табып алганнар. — Бүгенге шәһәребезгә дә беренче башлап шул афәттән исән калган Әхмәт хан килеп утырган, үзенең нәселен шулай дошман күзеннән ераграк яшерергә тырышкан, — дип аңлатты Баһадур. — Шуңа да безне "Әхмәтнекеләр" дип йөртәләр. ЧуфутКаледа хәзер мондый шәһәрләр йөзләгән. — Аннары бераз уйланып торды да: — Әйдә, чыккан-чыккан, тагын бер җиргә алып барып киләм мин сине, — диде. Бу юлы шактый озак атладылар. Рамазанның фонарь тоткан кулы талып бетте. Баһадур үзе яктырткычын шахтерлар кебек маңгаена каеш сыман нәрсә белән беркетеп куйган иде. Аны салып, Рамазанга киертте. Үзе: — Болай озак йөрербез дип уйламаган идем, — дип, аклангандай әйтеп куйды. Рамазан сизеп тора: Баһадурга аның алдында үзен гид итеп тою бик ошый. Сорауларына бик тәмләп җавап бирә. Рамазанның гаҗәпләнгәненнән кызык таба. "Синең белән рәхәт", — дип әйтеп куйганы да бар. "Син батыр малай", — дип, салпы ягына салам кыстырып та куя. Алай ук түгел инде үзе. Теге чакта елан белән очрашканда курыкканнары!.. Аннары, янында Баһадур булмаса, бу мәгарә сукмакларыннан ялгызы гына йөрер идеме икән? Ай-һай! Тик менә күпме генә ялынса да, белгәннәрен язып куярга рөхсәт итми. "Язганнарың дошман кулына төшсә, мин хыянәтче булып чыгам бит", — ди. Дошман кулына төшмәячәгенә Рамазан аны һичничек ышандыра алмый. Бара торгач, мәһабәт таш капка каршына килеп чыктылар. Әкият иленә килеп керделәрмени! Мондый нәрсәне Рамазанның кинода гына күргәне бар. Баһадур да нәкъ шул әкият киносындагы кебек кыланды: стенадагы тешле зур ташны көчәнәкөчәнә әйләндерде дә, теге таш капка поезд вагонының купе ишеге кебек стена эченә шуып кереп китте. Аңа карап кына капка бусагасын атлап кереп булмый иде әле, мәгарәне тагын тимер челтәрдән эшләнгән стена каплап тора иде. Баһадур, бу галәмәткә хәйран калып карап каткан Рамазанны уятырга теләгәндәй, җиңеннән тарткалап алды. — Әнә тегендә кара син! Ә анда, тимер челтәр артында... Рамазан бөтенләй телсез калды. Теге чакта әтиәнисе белән Севастополь каласына экскурсиягә баргач, сугыш кырын сурәтләгән панорама карарга кергән иде алар. Шулкадәр оста ясалганлыгына гаҗәпләнеп, сокланып чыктылар. Сугышчыларын чын кешеләрдән аерып алып та булмый хәтта. Монысы да рәссам кулы белән ясалган нәрсәдер, дигән уй сызылып узды малайның башыннан. Таш стенага сөялеп утырып хәрәкәтсез калган бер төркем кеше сыннары иде монда. Ир-атлар бер тирәгә чүмәшкән, гүя ни хакындадыр сөйләшәләр, киңәшәләр. Хатын-кызларның итәкләрендә — яшь балалар, алар да әниләренең күкрәкләренә сыенып катып калган. Кием-салымнары бездәге кебек тә, Баһадурларныкы сыман да түгел. Якынрак килеп, сыннарга кагылып карарга иде менә... Баһадур гигант читлек эченә кереп китәрдәй булып үрелеп карап торган Рамазанның җилкәсенә авырттырып төртеп алды: — Ачкычы — шәһәр башлыгы кулында, керәсең килсә, җиде елдан кабат килерсең, — дип көлде. — Алар монда дошман явыннан яшеренеп калмакчы булганнар. Бу моннан ике йөз еллап элек булган хәл. Аларны эзәрлекләгәннәр, тапканнар, шушында томалап калдырганнар. Ачлыктан үлгән булсалар кирәк... Әмма бу тау куышында һава бик үзенчәлекле, монда бөтен нәрсә беркайчан да бозылмый саклана. Безнең галимнәр бу кешеләр өчен тиешле шартлар тудыру өстендә эшләделәр. Алар тагын җиде елдан терелергә тиеш. Шуннан соң ни булыр — безнекеләр инде моны күптән зарыгып көтә. Җиде ел... Күбрәк икән шул әле. Кызыксынуы чиктән ашса да, алай ук тора алмас Рамазан монда. Кайткач, ни дип аңлатырсың? Ышанмаслар, тиле дип көләрләр. Көлеп кенә калсалар әле... Кайту юлында Рамазан бетмәс-төкәнмәс сораулары белән Баһадурны йөдәтеп бетерде: — Ни өчен адәм эзләп таба алмаслык җирдә яшәвегез аңлашыла инде. Ә "Җир өсте"н ничек саклыйсыз? Дөньяда сезнең кебекләр барлыгын ничек безнекеләр белми икән соң? — Беләләр, ышандыра алмыйлар. Дәлилләре юк. Шуңа күрә белгән кадәресен дә яшерергә мәҗбүрләр... Яу килә! Ул чактагы сөйләшүне Рамазанга берничә көн узуга ук кабат искә төшерергә туры килде. Ул иртәне алар Баһадур белән гадәттәгечә җәйләүгә барырга дип кузгалганнар иде. "Җир өсте"нә чыгып басуга, ыгы-зыгы килеп чабышкан кешеләр төркеменә юлыктылар. Шунда ук колак тондыргыч итеп чаң суга башлады. "Яу килә!" — дип кычкырды Баһадур, ныгытма стенасына таба йөгереп. Ул арада "Җир өсте" төрле яклап вертолет гөрелтесенә күмелде. Ныгытма стенасын халык сырып алган иде, учларын авызларына куеп, әкәмәт тавыш белән кычкыра, сызгыра башладылар. Шулчак аскы яктан кара болыт булып тау бөркетләре күтәрелде дә, ук кебек атылып, өерләре белән вертолетларга ташландылар. Бөркетләр шулкадәр күп иде, әллә ничәшәр катланып ябырылгач, "тимер кошлар" мондагыларга бөтенләй күренмәс хәлгә килде. Менә өстән ату тавышлары яңгырый башлады. Берничә бөркет шапылдап җиргә егылып төште. Моңа карап башкалары таралмады гына түгел, вертолеттагыларга тагын да дәһшәтлерәк итеп, зур ашъяулык кадәр канатларын ярсып җилпи-җилпи, яман тавышлар чыгарып кычкыра-кычкыра ташландылар. Бу гарасат ярты сәгатьләп дәвам иткәндер, мөгаен. Инде вертолетлар кайту ягына борылгач та бөркет көтүе аларны хәйран озата барды әле. Ул көнне дә, аннан соң да мәгарә эчендә уен-көлке беразга онытылып торды. Каты бәрелештә берничә бөркет һәлак булган иде, аларны чын сугышчылар сыйфатында тантаналы рәвештә җирләделәр. Яраланганнарын махсус күзәтү астына алдылар. — Мондый хәлләр бездә әледән-әле булып тора, — дип аңлатты Баһадур, күңелсез генә. — Моннан бер ай элеккесендә минем туганнан туган абыем һәлак булды... Яраланган бөркет янына йөгереп барган җиреннән пуляга эләкте... — Нәрсә инде бу? Сезгә аталар, ә сезнең үзегезнең сугыш җайланмаларыгыз да юк! Үч аласыгыз килмимени сезнең? Рамазанның капылт кабынып китүенә Баһадур да җавапсыз калмады, һәр сүзенә басым ясый-ясый аңлатырга тотынды: — Беренчедән, "үч" дигән нәрсәне мин бөтенләй аңламыйм! Икенчедән, сугыш җайланмаларыбыз бар икәнлеген син теге хәшәрәт елан белән алышкан чакта ук күрдең инде. Кирәк тапсак, аларын да эшкә җигәрбез! — Сезнеңчә, кайчан кирәк була соң ул? "Патриотизм", "Ватан алдындагы бурыч" дигән төшенчә юкмыни сездә? Сугыш вакытында бездә олылар гына түгел, балалар да дошманга каршы күтәрелгән. Хәзер дә безне илне саклауның изге бурыч икәнлегенә өйрәтәләр. Ә монда?.. Ныгытма стеналарына сыланып, "бөркет сугышы"на читтән генә карап торасызмыни? — Кешеләр бер-берсенә утлы корал белән килергә тиеш түгел ул! Киләләр икән, бу гамәлләре өчен бөек көч алдында үзләре җавап бирәчәк. Без дә алар кебек кылансак, нәрсә булыр иде? Күз алдыңа китер. Астан да, өстән дә пулялар бөркет көтүенә тияр иде. Тау бөркетләре — безнең дусларыбыз, ышанычлы сакчыларыбыз, инде ничәмәничә гасыр буе шуңа өйрәнгәннәр, дошманнарын җиңмичә торып, аларны сугыш кырыннан болай гына куып җибәреп булмый. Монда бит сезнең самолетлар барыбер менеп җитә алмый, ә вертолетларыгыз, өерләре белән килсәләр дә, безнең куркусыз бөркетләребезгә каршы тора алмыйлар. Канга кан белән җавап бирү әйбәт гамәл түгел ул, Рамазан! Кеше гомеренә тыкшынырга берәүнең дә хакы юк! Эзләнергә һәм... табарга! Беркөнне Рамазан гадәттәгедән иртәрәк уянды. Гомумән, монда яши башлаганнан бирле иртүк торалмый азапланганы юк аның. Әнисе күрсә, әй куаныр иде. "Төн буе компьютер төбендә утырасың да, иртән торгыза алмый җәфаланам", — дип, гел тиргәп тора ул аны. Монда да компьютер залы бар, әмма анда билгеле бер вакыт аралыгында гына керергә рөхсәт итәләр. Рамазанның җене сөйми торган катгый тәртипләр бар инде монда анысы. Иртәнге сәгать алтыдан ук, мәсәлән, биредә ыгызыгылы тормыш башлана. Кемдер төнгә чаклы аяк өсте йөргәндер, аның ял итәсе киләдер, дигән уй берәүнең дә башына килми, шаулапмы-шаулыйлар. "Кичкесендә теләсә ни эшлә, анысы әһәмиятле түгел, ә иртәнге йокыдан кеше билгеле бер вакытта торырга тиеш, — дип аңлатты Баһадур бу хакта. — Озак яшисең килсә, билгеле". Теләсә ни вакыт аяк өсте ашап йөрү дә юк. Анысы да режим белән. Бала-чагасы да сорап аптыратмый, шаккатырсың менә! Белмим, ник шулчаклы азапларгадыр үзеңне? Ни хәл итәсең, кунак булсаң, тыйнак буласың инде. Кунак дигәннән, аның исенә кылт итеп тагын Сиринә килеп төште. "Кунак була белми", — дигән иде Баһадур аның турында. Ник шулкадәр яратмый икән соң ул аны? Гап-гади кыз инде югыйсә, нәкъ безнең Казан кызлары шикелле. Терелеге дә, чаялыгы да бар. Җебеп, елап утырсынмыни? Өстәвенә бик сөйкемле дә... Кемне уйласаң, шул каршыңа чыгар диюләре хак, ахрысы. "Җир өсте"нә күтәрелеп, бассейн ягына борылган иде, Сиринә күренде. Бик иртә булуга карамастан, инде су кереп чыгарга да өлгергән. Кояш кебек балкып елмая үзе, килеп җиткәч, яшькелт күзләрен хәйләкәр кыскалап, кочаклап күреште. — Ярый әле син килдең, бу кыргый затлар янында шашып үләрсең, — ди. Кызык ул Сиринә. Юк-юкта гел яңа нәрсә уйлап чыгарып кына тора. Монда килеп эләккәненә икенче ел китте, ди бит әнә, "мәгарә шәһәрен" аркылыга-буйлыга йөреп чыгарга өлгергән инде. Рамазан өчен үзе гид булып йөри ала хәзер. — Җир астындагы җир астын күрәсең киләме? — дип көлә әле дә. — Минем хуҗамның машинасы бар, шуңа утыртып, бер әйләндереп килим әле үзеңне. Сиринәне узган ел Ибраһим атлы мәгарә кешесе табып алган. Ул аны "хуҗам" дип атый, тегесенә дә шулай ошый булса кирәк. Аның Зөбәрҗәт исемле бәләкәй кызы белән агылыйга тагылый булып йөриләр хәзер. Ибраһим абзый аңа нәрсә алып бирсә, Сиринәне дә өлешсез калдырмый. Машина дигәне безнең "Ока"дан да бәләкәйрәк нәрсә икән. Ике кеше генә сыешлы. Сиринәнең руль артына кереп утыруы булды, шуып барган кебек кенә кузгалып та китте. — Ай-яй, шушы куыш эчендә яшәп, нәрсә генә уйлап табып бетермәгән болар! — дип тел шартлатты Рамазан. — Вәт баш та соң үзләрендә! — Нинди баш ди ул! Алар бит бөтен нәрсәне бездән өйрәнә. Ну, башлангычын дип әйтүем инде... Бер уйлап табылганга өстәп җибәрү кыенмыни... Карале, Рамазан, болар хакында Баһадур бер дә сөйләмимени сиңа? Дус булып йөри тагын! Вәт җен малае. Бернәрсәне дә артыгын селкемәс. — Селкемәс дип... Ияртеп йөри бит. Күрмәгән нәрсә дә калмады бугай инде. — Әллә синең өчен йөри дип беләсеңме? Үзенә кызык аның. Әй ярата да инде мактанырга! Баштарак мине дә алып йөртә иде. Хәзер генә борчак пешми башлады. Вак-төяк нәрсәләре югалгач, миннән күрде. Сиңа гына әйтсәм инде... Түлке сатма, яме. Дөрестән дә мин алган идем, үзебезгә кайткач күрсәтергә дип. Рас үзе белеп бирми инде... Рамазан уйланып алды. Урлашу әйбәт нәрсә түгел дә, Сиринә сүзләрендә дә хаклык бар. Үзләре бездән өйрәнгәч, безгә дә аларныкын белергә ярыйдыр бит. Теге бүрәнә юанлыгындагы еланның читтән торып башына җитә алган корал турында, мәсәлән. Үзйөрешле вагон схемасын үзләштерсәң дә ярар иде. Баһадур янында гел тел шартлатып шаккатып кына йөрергә дигән микәнни?.. Ул көнне алар бер шәһәрдән икенчесенә күчә-күчә шактый озак югалып тордылар. Аларда искитәрлек әллә ни аерма күрмәделәр. Шуңа күрә Рамазан бу сәяхәттән зур тәэсирләр белән кайтмады. Алай да Сиринә янында бик рәхәт аңа. "Хәзер нишләргә икән?" дип уйлап азапланасы юк, һәммәсен кызый үзе хәл итә. Әле дә машинасын кую белән башына тагын бер фикер килде: — Әйдә, тамак ялгап алабыз да китапханәгә керәбез, мин сиңа бернәрсә күрсәтәм, — дип, Рамазанны үзе белән ияртеп алып китте. Бу китап сараеның әле Рамазан күрмәгән әллә ничаклы бүлмәсе бар икән. Бер ишектән кереп, икенчесеннән чыгып озак йөрделәр. Ниһаять, күгәрек исе аңкып торган, стеналарына мәгарә лабиринтлары сурәте төшерелгән кечерәк кенә бүлмәгә килеп керделәр. Монысында кеше әллә ни күп түгел иде. Уртада — галәмәт зур өстәл, аның өстенә эскәтер урынына шундый ук зурлыктагы карта җәеп салынган иде. Якынрак килеп, картаның әле бер, әле икенче ягыннан карады Рамазан, тик бернәрсә дә аңлый алмады. Ул белгән, ул күргән нәрсә түгел иде бу. Сиринә шунда ук аңа ярдәмгә ашыкты. — "Мәгарә каласы"на керү юлы бу. Бусы — Алушта ягы. Менә монысы — Бакчасарай ягыннан керә торганы. Без шунысыннан кереп адашканбыз инде. Аңладыңмы? Рамазан, билгеле, берни дә аңламады. Йөзәрләгән, меңәрләгән сыр төшерелгән бу картаны мондагылар үзләре аңлый ала микән әле?! Ул сырлар арасына мәчет манаралары, чиркәү гөмбәзләре, ныгытма стеналары, ике башлы еланнар, тагын әллә нинди хәшәрәтләр, зират капкалары сурәтләре төшерелгән. Картаның озынлыгы гына да унбиш-егерме метрлап булыр. Исәпсез-хисапсыз рәсемнәр энә күзеннән чак кына зуррактыр. Менә шуннан нәрсә аңлап бетереп була ди инде? Сиринә исә картага түгел, Рамазанның үзенә текәлгән иде. Ул аңа сынап, озак итеп карап торды. — Син зирәк егет. Мин моны әллә кайчан сиздем инде. Безгә бу картаның күчермәсен алырга кирәк. Эшлибезме шуны? Рамазан тагы да ныграк аптырады. Бердән, бу әкәмәт картаны кабаттан сызып чыгу өчен ике баш түгел, биш баш та җитмәячәк. Икенчедән, ничек итеп? Китапханәгә буш кул белән генә керергә рөхсәт ителә, яшереп алып керә алсаң да, сызып-бозып утырганыңны күрсәләр... Анысын оештыра алсаң да, моннан ничек алып чыгасың? Ярар, анысы да булды ди, ә "мәгарә каласы"ннан ни рәвешле алып китәсең? Шул турыда тезеп-тезеп әйтеп күрсәткәч, Сиринәнең йөзе каралып китте, яшькелт күзләрендә зәһәр очкыннар биешеп алды. Рамазан аның мондый чагын сирәк күрә, гадәттә бу халәте кызыйның Баһадур белән сүз көрәштергәндә сизелеп куя. Дөрес анысы, сизелеп кенә куя. Сиринә, мөгаен, акыллы кыздыр, үзен тиз кулга ала. Бу юлы да әллә ничек җайсыз итеп көрсенеп куйды, аннары йөзенә сөйкемле елмаю кунды. Ә сүзләре шулай да Рамазанның йөрәген чукып-чукып алгандай итте: — Син — егет кеше. Сугыш вакытында туган булсаң, партизан булып йөрергә туры килсә, нишләр идең? Тегеләй булса, болай булса, дип торыр идеңме? Монда — җәннәт. Мин үзем генә монда гомер буе яшәргә дә риза. Әмма шушы булдымы эш! Әти-әниеңне, туганнарыңны да шушындый рәхәттә яшәтәсең килмимени синең? Күрәсең бит, монда хәтта канга кан белән җавап бирү гадәте дә юк. Башкалар килеп керсә дә, аларга тимәячәкләр... Картаны ничек күчерәбез дигән сорауга без бергәләп җавап эзләргә тиеш... Хуш, Алтын Тамга! Аннан соңгы көннәрдә Рамазан Сиринәнең күзенә бик чалынмаска тырышты. Тегендә-монда барабыз, дип, Баһадур килеп дәшкәндә дә: "Бераз ял итим әле", — дигән булып, ялгызы гына калуны кулайрак күрде. Икеле-микеле уйлары тынгы бирмәде аңа. Шулардан арынырга тырышып, көннәрен урман эчендә үткәрде. Тик юкка гына! Үз-үзеңнән качып була димени инде ул! Урманда табигать нигъмәтләре белән сыйланды, керпе малае белән "куышты", тиен баласы белән "качышлы" уйнады, ишетеп тә белмәгән әллә никадәр үсемлек белән танышты. Ә Сиринә сөйләгәннәр барыбер бер генә минутка да башыннан чыкмады аның. Дөрестән дә, сыңар яфрак та алып кайтып булмаячак бит моннан. Ә үзләре әнә ансат кына чыгалар да керәләр, бездән күпме яңалык ташыйлар. Рамазан Баһадурның әтисен күмәкләшеп ниндидер юлга озатуларын үз күзләре белән күреп торды. "Галиханнарныкына барып кайта", — диде Баһадур, "мәгарә шәһәрләренең" берсен атады. Ул моны Рамазанга күтәрелеп карамыйча гына әйтте. Шунда ук сизгән иде Рамазан аның алдашуын. Аннары бит Баһадурның әтисе ул көнне өстенә нәкъ бездәге кебек күлмәк-чалбар киде, галстук та бәйләп куйды әле. Анысын Рамазанның монда беркемдә дә күргәне юк. Сиринә дә инде... Яшерен-батырын түгел, Рамазанның бик күрәсе килә аны үзе. Очрашырга гына курка. Булдыра алмый ул әйткән эшне малай, аның кадәр үк тәвәккәл түгел ул. Эләксәң әле тагын... Бәләкәйрәк чагында әйбер урлап тотылганы бар аның, бу хәтәр эшнең ни икәнлеген белә. Классташы Наилә белән мәктәптән кайтып килешләре иде, юктан гына бәхәсләшеп киттеләр. "Малайлар елдам булырга тиеш ул, ә син аяк өсте йоклап йөрисең, — дип үртәде аны кызый. — Әнә алып чыгып бир теге клумбадагы гөлләрне, иртәгә бит минем туган көнем", — диде. Шунда әллә нәрсә булды Рамазанга. Тәбәнәк таш рәшәткә аша сикереп төшеп, берничә канәфер чәчәге генә өзеп өлгерде, кулыннан кемдер авырттырып эләктереп тә алды. Күтәрелеп караса, милиционер абый басып тора. Ә Наилә урамның теге башына ук барып җиткән иде инде. Шундый хурланды Рамазан, шундый хурланды, күз яшьләрен йотып, һич карышмыйча милиционер артыннан өстерәлеп китте... Шул вакыйгадан соң Наиләне уратып йөри башлады малай. Шулай да берчакны тегесе, җаен туры китереп, кабат үртәшә башлаган иде, җилпенеп килеп, бөтен классташлары алдында кар көртенә төртеп екты. Пошмас дигәч тә!.. Китте әләкләш, китте елаш. Ә башкалар хәйран калып тик карап тора. Чебен үтерергә дә жәлли торган Рамазан кызларга кул күтәрсен әле! Тик, ни гаҗәп, укытучы апасыннан тиргәү сүзе ишетмәде малай ул көнне. Кызык, ялгызың гына калсаң, истәлекләргә бирелә башлыйсың икән ул. Чит җирдә булгангадыр инде. Уйланып йөри торгач, Рамазанның өзелеп-өзелеп өйгә кайтасы килә башлады. Әти-әнисе аның белән күрешү өметен җуйгандыр инде... Әнисе ачуланудан туктагандыр, ул да сагынадыр Рамазанны. Бер төнне ул аның төшенә керде. Ап-ак күлмәк кигән, шундый ук ак яулык ябынган иде. Ә йөзе шундый ягымлы! Рамазан янына килеп, озак итеп башыннан сыйпады. Уянып киткәч тә, күзләрен йомган килеш озак ятты малай, әнисенең сурәтен озаграк тоясы килде... Бүлмәсе шул килеш тора микән Рамазанның? Дәрес әзерли торган өстәлен, компьютерын күргәндә, әтисенең дә үзәге өзеләдер... Баһадур белән дә дуслашып өлгерде, аннан аерылу да кыен булыр инде. Әгәр болай итсәң... Берничә елдан соң мәгарә авызында очрашырга дип Баһадур белән сүз куешсаң... Ышанычын акламады дип әйтеп булмый бит, кабат килүенә каршы килмәс ул аның. Йөри торгач, җәйләүгә кадәр барып җителгән икән. Баһадур кебек чәңгелдәп, Алтын Тамгасын дәшеп алды. Бу ат үзе дә ияләшеп бетте инде малайга, тавышын ишетүгә, уйнаклый-уйнаклый килеп җитә, башын ия төшеп, өстенә атланырга булыша. Әйдә, чап, Алтын Тамга, чап! Бәлки, Рамазан инде синең белән соңгы кабат күрешәдер. Оч, кызурак оч! Мондый рәхәтлекне Казанда елап эзләсәң дә табып булмаячак! Җәйләү ихатасы да әллә кайда калды инде, кыя кырыендагы ныгытма челтәрләре дә яннан выжылдап кына "узып" китте. Рамазан белән бахбайның бердәм җилпенгән тавышларына якын-тирәдә кукраеп утырган бөркетләр башларын сузып-сузып карадылар. Шул кызулык белән урман эченә дә җилдереп барып керделәр. Рамазан анда да туктамады, Алтын Тамгасын әйдәкләвен белде. Чытырманлык эчендә корыган агач ботаклары артларыннан шарт та шорт сынып калды. Рамазан, исенә килеп, малкайны тынычландырырга азаплана башлады. Әмма тегесе аны тыңларлык чамадан узган иде, пошкыра-пошкыра ыргылуы булды, малай, йөзе белән беләк юанлыгындагы агач кәүсәсенә килеп төртелеп, әүмәкләнә-әүмәкләнә җиргә очып төште. Шулай күпме миңгерәп яткандыр, аңына килеп күзен ачканда, Рамазан баш очында гына Алтын Тамганың таптанып торуын сизде. Дустының хәрәкәтләнүен күргәч, бахбай илерә-илерә кешнәп җибәрде. Аннары, гадәтенчә, ал аякларына тезләнеп, малайның өстенә атлануын көтте. Рамазанның үтереп башы сызлый иде, өстәвенә бик яман укшыта да башлады. Бераз хәл алгандай булгач, бөтен көче белән күтәрелеп, Алтын Тамга өстенә ауды. Чуфут-Кале безнеке булырга тиеш! Мәгарә хастаханәсендә Рамазанны өч көн эчендә аякка бастырдылар. Сиринә иртәле-кичле аның янында булды. — Баш миең селкенгән, ике кабыргаң сынган иде, — дип аңлатты ул соңыннан. — Нинди сихергә ия болар, белмим. Бездә булса, айлар буе аунар идең әле караватыңда. Кайту юлындагы сөйләшүләре кабат теге карта тирәсенә барып ялганды. — Ышандыңмы инде минем сүзнең дөреслегенә? — дип, кабат-кабат тукыды Сиринә. — Шушында күпме вакыт ятып, буш кул белән чыгып китүне тарих, гомумән, гафу итмәс! Бу вакыйгага чаклы Рамазан ничек Казанга кайтып җитү турында уйланса, Сиринә һаман да шул карта күчерү хыялы белән янып йөргән икән. — Болай итәбез, — дип, бик тәфсилләп үзенең планын аңлатып күрсәтте кыз. — Без аны миллиметрлап ятлыйбыз. Китапханәдән чыккач, кәгазьгә күчерәбез. Ул кәгазьне Зөбәрҗәт әйберләре арасында саклармын. Алай-болай мине тикшерсәләр дә, аннан шикләнмәячәкләр. Берәр ничек җайлармын әле... Рамазан күнде. Хәер, Сиринәнең хаклы икәнлегенә болай да төшенеп бара иде инде ул. Китапханәгә аерым-аерым йөрергә дип сүз куештылар. Барган саен картаның берәр сантиметрын отып алырга дигән йөкләмә алдылар. Телдән генә, билгеле. Дустының мәгарә китапханәсенә көн дә эшкә барган кебек йөрүенә гаҗәпсенгәндер инде, беркөнне Рамазанга Баһадур да иярде. Юлда барганда: — Нинди кызык таптың соң анда? — дип йөдәтеп бетерде. — Ярый ла син китапханәгезнең аркылысын буйга йөреп чыккансың, — дип акланган булды Рамазан. — Андый китапларның бездә чиреге дә юк бит. Менә син Чуфут-Каледа ничә шәһәр барлыгын беләсеңме? — Ничә? Рамазан Баһадурның бу соравын ихластан дип кабул итте: — Йөз алтмыш җиде! Сезнекеләр, дөрестән дә, беренче булып килеп утырган. Калганнары Әхмәтханныкылардан үрчегән. Иң әүвәл Галиханныкылар аерылып чыккан. Ул — Әхмәтханның оныгының оныгы. Атасы белән сүзгә килешеп ташлап чыккан. Тик гомере кыска булган. Ата-ана каргышы дигән нәрсә бар икән ул. Шуңа күрә Галиханныкылар һаман да әллә ни алга китә алмыйлар... Кара әле, Баһадур, анда сезнең бабаларыгызны гел әйбәт итеп кенә язмаганнар. Юкса гел "без" дә "без" дисең. XV—XVII гасырларда ул мәгарәләрегез кайберәүләр өчен зиндан булып та хезмәт иткән. Кырымга солых төзергә җибәрелгән рус илчесе Айтимеров, мәсәлән, өч ел шунда ябылуда яткан. Әсирлеккә төшкән гаскәр башлыгы Шереметьев мәгарә төрмәсендә егерме бер ел утырган! Анда бай әсирләрне генә тотканнар, йолым түли ала торганнарны гына. Ярлыларын диңгез арты байларына сатканнар. Шереметьевны рус патшасының якын кешесе икәнлеген белеп, хан аның өчен безнең Казан һәм Әстерхан шәһәрләрен үзенә бирүне таләп иткән. Шереметьев андый кыйммәт бәядән үзе баш тарткан... Күрдеңме безнекеләрне! Үзенең тормышына караганда халкы, иле кадерлерәк булган аның өчен!.. Чуфут-Кале турында элек тә укыганым бар иде инде, XVIII гасыр урталарында ул тирәдән халык китеп беткән, Бакчасарай, Симферополь, Евпатория шәһәрләренә күченгәннәр дип язганнар иде. Сез тарихны шәп алдагансыз! Баһадур дустының дулкынлана-дулкынлана сөйләгән хикәятен көлемсери төшеп тыңлап барды. Рамазанның соңыннан гына башына барып җитте: мөгаен, ул аны сынар өчен сөйләткәндер. Китапханәдә сәгатьләр буе нишләп ятуын беләсе килгәндер. Рамазан бит дөрестән дә китаплар актарып утыра. Аның "Тарих" дигән бүлегендә берәр тапкыр "казынып" чыкмаса күңеле булмый. Ә теге тылсымлы бүлмәгә биш минутка гына сугылып чыга ул. Картаның аркылы кырыйларына бер сантиметр саен хәрефләр сугылган, буена — саннар. Шуларны күңеленнән генә үзара тоташтырып, бүген ятланырга тиешле урынны таба, берничә генә минут текәлеп карап тора да чыгып китә. Бу юлы кереп тормаска булган иде инде, Баһадурда шик тудырырмын дип курыкты. Тик тегесенең әллә түземе шулчаклыга гына җитте, әллә, дөрестән дә, монда ул тотып карамаган китап калмаган идеме, үзе зурлыгындагы энциклопедия эченә "чумып" утырган Рамазанга карап тел шартлатып куйды да кайтырга кузгалды. Аңа дәшеп тә тормады, "китап корты" икәнлегенә бу юлы, дөрестән дә, ышанды бугай. Рамазан белән Сиринә партизаннарча эш итте. Тора-бара бу шөгыль икесенә дә шулчаклы ошап китте, уңышлы төгәлләнгән һәр көн күңелләренә бәйрәм рухы өсти, яшертенлек, серлелек көннәрен тагын да мәгънәлерәк итә кебек тоела башлады. Рамазан аның әле ахырын уйламый, ул әле бүгенгесе белән мәшгуль: Бакчасарай ягыннан керә торган юл авызыннан алып теге әкәмәт вагонга хәтле булган араның сурәтен төшерү. Сантиметрга сантиметр ялгап, икәүләп хәйран ара "үттеләр", алдан килешенгәнчә, Сиринә ул кәгазь кисәген Зөбәрҗәтнең укый-укый тузып беткән, инде тотып та карамый торган китаплары арасында саклый. Рамазанның әйберләрен барлап-тикшереп йөрүче дә юк үзе, шулай да, Сиринә әйтмешли, бу "кыргый халык"ка ышаныч аз, уйламаган җирдән әллә ниләр китереп чыгарырга мөмкиннәр. Кыргый дип инде... Сиринә аны ачуыннан гына шулай дип әйтә. Җирдә әкият итеп кенә сөйләнә торган нәрсәләрнең монда гадәти хәл икәнлегенә үзе дә гаҗәпләнеп туя алмый кыз. Беркөнне "Җир өсте" күленә су коенырга дип менделәр. Сиринә ялгыш, яр кырыендагы кабырчыкка басып, аягын җәрәхәтләде. Кычкырып җибәрде дә, чүгәләп, кулы белән авырткан урынына ябышкан иде, бармак араларыннан кан саркып чыкты. Кызый бөтенләй югалып калды, каушавыннан күлгә йөгереп кереп китте. Аның аяк турысында су өстенә куе кызыллык җәелде. Тик бу озакка бармады, шул урын үзеннән-үзе акрынлап зәңгәрсу төскә керә барды. Сиринә, аптырап, кабат яр кырыена чабып чыкты. Караса, җәрәхәтнең эзе дә калмаган! Бу күл суы да сихер көченә иядер дип уйламаганнар иде әле. Баласы-чагасының, яше-картының ник шушында чупырдап ятуы аңлашыла инде болай булгач! — Ник, хастаханәдә чирләп ятучыларның азлыгына игътибар итмәгән идеңмени теге чакны? — дип, Баһадур яткан җиреннән генә Сиринәгә шаккатып карап каткан Рамазанга дәште. — Монда табигатьтән көч алабыз дип әйтмәгән идеммени? Сиринә Рамазанга мәгънәле итеп карап куйды. Дөрес юлдан баруыбызга ышандыңмы инде, янәсе. Мәгарә кешеләренең берсеннән-берсе мәһабәт буй-сынлы, янып торган йөзле булулары да шуннан киләдер, мөгаен. Карт кешеләрнең берәнсәрән генә күренүе дә нәрсәнедер аңлатмый микән әле? Кайтырга! Вакыт бара, Әхмәтхан каласына илтә торган "юл" кыскарганнан-кыскара. Инде үзләрендә табигать көзгә авышкандыр, мәктәпләрдә укулар башлангандыр. Партадашы Искәндәр тарих укытучысы Айсылу Мәннановнаның бер дәрестә ничә тапкыр "значит" дип әйткәнен санап утырадыр. "Химичка" Динә Вәлиевна һаман да шулай акбурга буялып йөри микән? Директор Илдар Ханович коридорда чабып йөрүчеләрне кабинетына берьюлы икешәрләп, ике кулы белән колакларыннан тотып алып керә торган иде, һаман да шулай итә микән? Классларында Рамазанның урыны буштыр, әллә берәрсе күчеп утырды микән?.. Юк, кайтырга кирәк, кайтырга! Беркөнне Баһадурларның ишегалларында җыелышып кич утырганда, Рамазан шул хакта сүз чыгарды. — Ник? Монда ошамый башладымыни? — дип, бәләкәй Зөбәрҗәт Сиринәнең беләкләренә килеп сарылды. — Рәхәт тә... — Сиринә дә соңгы вакытларда моңсуланып йөри башлаган иде. — Бездә дә бит урман-сулар матур, биек-биек таулар да бар... сездәге кебек үк булмаса да... Әти-әни, дуслар сагындырды... — Мин аннары сине күрмәммени? Кабат монда әйләнеп килмәссезмени? — Менә сезнең үзегезне кунакка алып китәргә иде! Шушы тау тишегендә качып көн күргәнче, бергә-бергә аралашып яшәүгә ни җитә! Монысы Баһадурга ошамады. Ул йөзен чытты да Сиринәгә яны белән борылып утырды. — Качып, имеш. Бар, аралашып яшә сезнең халык белән! Биш тиен акча, бер адым җир өчен канга батып сугышасыз бит сез. Әхмәт бабай язмышы кабатланмас дип кем ышандыра алсын безне? — Аннары, бераз гына дәшми утырды да, Рамазанга карап: — Теләсәң, без синең белән сүз куеша алабыз, — диде. — Вакыт билгелибез дә очрашабыз. Түлке ялгызың килсәң генә. "Койрык" ияртсәң, үзеңә үпкәлисең, бел! Рамазанның башыннан рәхәт дулкын йөгереп узгандай булды. Үзе дә нәкъ шуның турыда хыяллана түгелме соң ул? Әйтергә генә кыймый, бөтен эшне бозып куярмын дип курка иде. Шул чакны Баһадурның карашы Сиринәнеке белән очрашты. Кызый сөенеченнән балкый иде, шул халәтен яшереп кала алмады. Баһадур аның уйларын шунда ук чамалады: — Мин болай гына әйттем... Андый эшкә мондагылар барыбер риза булмас, — дип, урыныннан кузгалды. ...Төенчекләр төйнәлде, җандай кадерле кәгазь кисәге — "мәгарә каласы"на илтә торган лабиринт картасы, әллә ничәгә бөкләнеп, Рамазан кроссовкасының олтан астына кереп утырды. Сиринәнең күпмедер гривеньнары сакланган икән, аларын да барлап куйдылар. Мәгарә авызына чаклы озатып куйсалар, калган араны ничек тә кайтып җитәрләр, шәт. Җир өстендә дә миһербанлы кешеләр юк түгел бит ул. — Юлга чыгар алдыннан мәчеткә кереп чыгыйк, — дип тәкъдим итте Баһадур. — Сиринәгә дә дәшик, соңгы көнне генә үпкәләтмик инде, — дип, Рамазан Ибраһим абзыйларга кереп киткән иде, бик тиз әйләнеп чыкты. "Баһадурны күрәсем килеп тормый әле, — дип үҗәтләнде кызый. — Хет бер генә көн булса да ялгызым ял итеп калыйм". Рамазан боларын Баһадурга әйтеп тормады. — Арыган ул, — дип кенә куйды. Мәчетләре шактый еракта икән, аскы юлга төшеп, машина белән бардылар. Килеп туктауга, Рамазанның колагына моңлы азан тавышы килеп керде. Аларның Казандагы йортлары Болгар мәчетеннән ерак түгел, болай да йөрәгенә якын таныш аваз ул. Рамазанның күңелен тел белән әйтеп аңлатып булмый торган ят бер хис биләп алды. Әти-әнисен, дус-ишләрен сагынуымы бу? Туган каласына ашкынуымы? Бер үк вакытта Баһадурга, мәгарә халкына рәхмәт хисе дә, бу гаҗәеп дөньяга соклану да, аларның яшәешен аңлап җиткермәүдән гаҗизләнү дә бар иде анда. Малайның аяклары өстерәп бара алмаслык хәлгә килде, Баһадур аны мәчет капкасына җитәкләп диярлек алып барып җиткерде. Рамазан монда үзләрендәге шикелле алтын-көмеш бизәкләр төшерелгән стеналар күрермен, чәчәкле-чуклы бәрхет паласларга аяк басармын дип уйлаган иде. Әмма мондагы аклык, пакьлек, гадилек ул купшы бизәкләрдән мең тапкыр илаһирак тоелды аңа. Җанга үтеп кереп, күңелләрне айкалдыра-чайкалдыра торган моңлы азан тавышыннан аның гәүдәсе җиңеләеп киткәндәй, башы рәхәт, йомшак томан эчендә калгандай иде. Тагын нәрсә булгандыр, калганын хәтерли алмады. Исенә килгәндә, Җир өстендәге чирәмлектә, пальма күләгәсе астында ята иде. Янында, аякларын бөкләп, Баһадур утыра. Дустының күзләрен ачканын күргәч, йөзе яктырып китте: — Куркыттың син, малай. Бигрәк озак яттың. Хәзер ничек соң? Башың авыртмыймы? Тәнең сызламыймы? Рамазан "ә" дип тә, "җә" дип тә җавап кайтармады. Иксез-чиксез зәңгәр күккә карап, тын гына ята бирде. Рәхәт, бик рәхәт иде аңа. Бер җире авыртмый, күңелен икеле-микеле уйлар, соңгы көннәрне черкиләр кебек килеп йөдәткән эчпошыргыч тойгылар да бимазаламый. Инде аягына баскач та тәнендәге җиңеллеккә хәйран гына исе китеп торды. — Күңелеңнең чистаруы, сафлануы бу, — дип аңлатты Баһадур. — Өеңә кайтып җиткәч тә, элек бер төрле караган нәрсәләрне икенче төрле күрә башлаячаксың әле. Әйткән иде диярсең менә! Чуфут-Каленыкылар без! Икенче көнне таң белән кузгалдылар. Вагон ихатасына кадәр аларны олысы-кечесе — монда кем таныш, һәммәсе дә озата барды. Вагонга өчәүләп керделәр. Бик ялынса да, Зөбәрҗәтне алмадылар, юл ерак, арырсың, диделәр. Башка чакта чикерткә кебек сикеренгәләп, кая барып бәреләсен дә белми торган шомырт күзле, сумаладай кап-кара озын чәчле бу сөйкемле кызчык тынып, басынкыланып калган иде. Сиринә белән кочаклашып саубуллаштылар. Икесенең дә күзләрендә яшь иде. Таныш юллар Рамазанга инде күптән артта калган газаплы кичерешләрен кабат искә төшерде. Караңгы тау куышында каңгырып утыру, гигант елан белән күзгә-күз очрашулар... Түш белән генә шуышып үтә торган урынга җиткәч, Баһадур башта Сиринәне уздырып җибәрде, бу якта икәүдән-икәү генә калгач, Рамазанның колагына пышылдады: — Монда килеп адашкан көнеңне хәтерлисеңме? Һәр елны шул иртәне мин мәгарә авызына — таштан коелган бөркет сыны янына чыгармын. Кайчан да булса килергә уйласаң... Өчәүләшеп инде шактый ара уздылар, берән-сәрән "кое" тишекләреннән төшкән яктылык та күренә башлады. Мәгарә авызына якынлашкан саен, Рамазанның күңелен кабат газаплы уйлар җәфаларга тотынды. Кроссовка олтаны астындагы кәгазь кисәге дә табанын пешерә сыман иде. Якты дөньяга килеп чыккач, Сиринә түзмәде, шатлыгыннан "ура" кычкырып җибәрде. Аннары, гаҗәпсенеп, тын гына атлаган Рамазанга күтәрелеп карады: — Нәрсә сөмсерең коелды? Кайтып барабыз бит, малай, кайтып барабыз! Еракта, үзәнлектә, нокта гына булып туристлар автобусы күренә иде. Тирәсендә кешеләр кайнаша, кайберәүләр тау битенә сибелгән, нәрсәдер җыялармы, әллә фотога төшәләрме шунда... Берара киткәч, Баһадур сукмак читендәге галәмәт зур таш кырыенда тукталып калды. — Мин шушында торып торам. Автобус кузгалгач китәрмен. Сез миңа кул изәрсез. "Шикләнә", — дип уйлап куйды Рамазан. Дөрес эшли. Ул үзе дә Сиринәнең Баһадурны сатмаячагына тамчы да ышанмый. Тыенкы гына саубуллаштылар. Баһадур таш өстенә менеп "кунаклады". Рамазан белән Сиринә алпан-тилпән автобус ягына таба тәпиләделәр. Килеп җиткәч, халык арасына кереп югалдылар. Ул да булмады, автобус шоферы озын-озын гудок бирә башлады. "Төялешергә!" дигән әмер иде бу. Безнең мосафирлар да кысылышакысылыша ишеккә таба елышты. Автобус җай гына кузгалып китте, арттан өермә булып тузан болыты күтәрелде... Шулчак әлеге тузан эченнән зур бер "йомгак" тәгәрәп чыкты да, җан-фәрманга кирегә — тау сукмагы буйлап Чуфут-Кале мәгарәләренә таба йөгерде. Бу — Рамазан, автобус зур тизлек алырга өлгергәнче, ишеген эчтән капылт кына ачып, сикереп төшкән икән. Эчтәгеләр абайлап, автобус кирегә таба чигенә башлаганчы, Рамазан хәйран юл алып өлгергән иде инде. Баһадур турысына җитәрәк, барган уңайга гына, титаклап сикерә-сикерә, кроссовкасын салды да аннан әллә ничәгә бөкләнгән дәфтәр битен тартып чыгарып, дустының кулына тоттырды: — Сезнең тормышыгызга тыкшынырга хакыбыз юк безнең, Баһадур! Бездәгегә караганда әйбәтрәк сезнең халык, чистарак, сафрак. Бик күпкә гыйлемлерәк тә. Әмма бит моңа һәркем үз көче белән ирешергә тиеш, кемнедер җәберләп түгел. Мин моның шулай икәнлеген аңлаган идем югыйсә!.. — Рамазанның тамагына төер тыгылды. Рамазан тау итәгеннән күтәрелә башлагач ук, Баһадур аңа сәерсенеп карап торган иде, эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлагач, ул әсәренгән, каушаган дустын иңеннән кочып алды: — Рәхмәт, дустым! Мин синең шәп кеше икәнлегеңә беркайчан да шикләнмәдем! Кабат тагын очрашырбыз әле! Чуфут-Кале малайлары бит без! Автобустагылар, янәдән җиргә сибелешеп, ни дә булса аңларга тырышкан арада, иң соңгы кеше булып җиргә Сиринә сикереп төште. Автобус тәрәзәсе аша ул Рамазанның кроссовкасын салуын да, Баһадурга кәгазь кисәген тоттыруын да күреп торды. Иреннәре кысылган, яшькелт күзләрендә зәһәр очкыннар биешә иде кызның. Кемне кемне, ә менә аны — яшьтәшләреннән утлыгы белән дә, мутлыгы белән дә аерылып торган чая Самара кызын төп башына утыртсыннар әле! Алдына китереп куймасаң, сорап алып ашый да белмәгән Казан мокыты шундый нәрсәгә барыр дип кем уйлаган! Чыгып киткәндә, Сиринәне бит берәү дә килеп тентемәде, никләр генә картаны Рамазан кулына тапшырды соң ул?! Ул арада Рамазан, кәҗә шикелле сикергәли-сикергәли, автобуска якынлашты, Баһадур исә аның ягына соңгы тапкыр карап алды да мәгарә авызына кереп югалды... II кисәк Өнемме, төшемме? Рамазан уянгач та озак кына күзләрен ачарга куркып ятты. Кичәге хәлләр төш кенә булмадымы икән? Ул, дөрестән дә, үз өендә, үз караватында ятамы? Әнисе елаудан туктадымы икән инде? Малай бит аны беренче күргәндә егылып китә язды. Ябыккан, ямьсезләнгән, күзләре эчкә батып кергән. Әле ярый Казан вокзалыннан Рамазан башта әтисенең эшенә шалтыраткан иде. "Дөрес иткәнсең, — диде әтисе соңыннан. — Кинәт килеп керсәң, әниеңне аяктан ега идең". Әтисе үзе дә әллә ничек кечерәеп калган шикелле. "Карасана, нәрсә эшләп ташлаганмын!" дигән уй Рамазанны торган саен ныграк кимерә иде. Рамазан яткан бүлмәнең ярым ачык ишеге аша әнисенең көрсенү авазы килеп иреште. Аннары аның аяк тавышларын тоемлады малай, сак кына янына килеп утыруын сизде. Маңгаенда кул җылысын тойды. Шундый да үз, якын, рәхәт иде ул куллар. Элегрәк бит Рамазанга әнисе аны яратып бетермидер кебек тоела иде. Хәзер менә үзе, кыз бала сыман, аның күкрәгенә сыенып, елап җибәрүдән куркып ята. ...Аннан соң тормыш әкренләп үз эзенә төшә башлады шикелле. Тик күпме генә тырышсалар да, үзара аңлашулары барып чыкмады. Кич җитеп, табын артына утыруга, Рамазан кайда булганлыгын, ниләр күргәнлеген, ник үзе хакында хәбәр бирә алмаганлыгын аңлатырга азаплана башлый. Бүлдерми генә тыңласалар да, малай әллә каян сизеп тора: бер генә сүзенә дә ышанмыйлар аның, һаман да үзләре ишетергә теләгән нәрсәгә кайтарып калдырмакчы булалар. Милициягә эләккәнсеңдер, соңыннан, бездән куркып, Ялтада берәр сыеныр урын тапкансыңдыр, димәкчеләр. Аннары, гаҗизләнеп, һәркайсы үз бүлмәсенә таралыша. Бер генә нәрсәдә фикерләре уртак аларның: Рамазанга элек укыган мәктәбенә барырга ярамый. "Кайда булдың, ник, нәрсә?.." дип теңкәсен корытачаклар. Анда аның әкиятенә берәү дә ышанмаячак, "шашкан" дип мыскыл итүләре дә ихтимал әле. Ә башка мәктәптә аның югалып торуын белмиләр бит... Яңа мәктәпкә ияләшү Рамазанга әллә ни кыен булмады. Башта каян килгәнлеген, ник соңга калып укый башлаганлыгын сораштырдылар. Рамазан, алдан уйлашканча, гади генә итеп аңлатып бирде. Шуның белән бетте шикелле. Партадашы — "төптән юан чыккан" Салават кына "тегеләйме, болаймы" дип, гел кирәкмәгән сораулары белән йөдәтергә маташып карады, әмма юньле җавап ишетә алмагач, ул да туктады. Яңалыкка да, яңа танышларга да тиз күнегә Рамазан, монда да шулай булды. Тик озын буен өчкә бөкләп йөри торган Идрисне генә аңлап бетерә алмады ул. Хәер, Идрис бер Рамазаннан гына түгел, башкалардан да читләшә шикелле. Химия, физика ише фәннәрне шәп алдыра, әллә шуңа тәкәбберләнүеме? Алай дисәң, көчкә өчлегә укып бара торган Салават гел шуның тирәсендә чуала. Мәктәпкә дә бергә баралар, бергә кайталар. Тора-бара Рамазанның да әтисе белән әнисе тынычлана төштеләр кебек. Әнисе кайчагында, нәкъ әүвәлгечә, "тегесен эшләмәгәнсең", "монысын болай итмәгәнсең" дип битәрләп тә куя хәтта. Малайга мәгарә куышындагы хәлләр бөтенләй булмагандыр, саташулы төш истәлеге генәдер кебек тоела башлады. Идрискә сүз әйтмәгез... ...Тук-тук-тук... Кайчан керсә дә, Салават белән сөйләшеп утырырга вакыты юк Идриснең. Нәрсәдер сүтә, нидер кадаклый. Болай да бәләкәй кухняларын эреле-ваклы тумбочкалар белән тутырып бетергән инде. — Нәрсәгә инде болар? — дип аптырый Салават. — Бер кухонный гарнитур гына алып җибәрсәгез инде... Идрис аның моның ише сорауларына җавап биреп тормый. Тамагын гына кырып куя. Әнисенең аз акча эшләвен әйтсенме? Барыбер аңламый бит ул. Өйдәгеләре Салаватның кесәсенә йөзлек акча салып чыгаралар, вак-төягеңә тотарсың, диләр. Ул "вак-төяк" дигән тәм-томнар Идрискә дә эләгә кайчак. Тик ул аларны теләр-теләмәс кенә, дусты бик кыстагач кына ала. Эчендәгесен тышка чыгарырга өйрәнмәгән — әнисе гадәте. Көне буе ашамаса да, ач икәнлеген сиздерми. Ә менә кадак-чүкеч тотарга кулы гел кычытып тора Идриснең. Кеп-кечкенә фатирларын элек-электән әнисе кайтышка йомычка чүбе белән тутырып куя иде. Әнисе сүз әйтми тагын, кайчагында мактап та җибәрә әле. Салаватның әнисе әнә, берәр ярамаган нәрсә эшләсә, малаеның баш түбәсен генә сыптырып ала. Бар белгәне — "әрәмтамак" та "имгәк". Андый чакта үз әнисе тагын да якынрак булып китә Идрискә. Шулаен шулай да... Беркөнне чын-чынлап хәтере калды әнисенә Идриснең. Атааналар җыелышы булачагын ике атна элек әйтеп куйган иде югыйсә. Нәкъ шул көнне эшендә ниндидер тоткарлык килеп чыккан. Җыелышка балаларның үзләрен дә кертеп утырттылар. "Менә килә", "әнә килә" дип, ишектән күзен алмады Идрис. Муены каерылып бетте. Кайберәүләрнең әти-әнисе парлашып килеп утырган иде. Классташларының кайсын мактады укытучылары, кайсылары турында: "Болай ярыйсы, ләкин..." — кебегрәк сөйләде. Чират Идрискә җиткәч, йөзе яктырып ук китте: "Химик йә физик булыр", — диде, үзе күзләре белән малайның әнисен эзләде. Тапмагач, көрсенеп: "Менә кемнән үрнәк алырга кирәк. Әтисе юк, әнисе эштә. Малай көннәр буе ялгыз. Алай да урамда трай тибеп йөрми, укый..." — дип тезеп китте. Бөтенесе Идрискә борылып карады. Куанырга гына кебек иде югыйсә. Ә малайга әллә нәрсә булды. Портфелен кочаклап тотты да абына-сөртенә класстан чыгып йөгерде. Әнисе кайткач, бу хакта аңа гомерендә беренче тапкыр тупас итеп әйтте. "Раз әти юк икән инде..." — дип тә өстәде. Мәрзия апа кайтарып бер сүз дә катмады. Акланмады да, тиргәнмәде дә. Хәтта еламады да. Иртән әзерләп калдырган ашны җылытып, Идрис алдына утыртты да, урын җәяргә кереп китте. Аннан соң да сөйләшмәде. Идрис тә йомшамаган иде, шул килеш йокларга яттылар. Инде оеп китәм дигәндә, томан аша гына колагына әнисенең сүзләре килеп иреште: "Әтиең исән булса, сиңа гына түгел, минем үземә дә һай әйбәт булыр иде..." Шул төнне аның төшенә әтисе керде. Танымаса да, ул аны, һәрхәлдә, әтисе итеп кабул итте. "Такта-токта белән күп маташтың, зуррагына тотынырга вакыт, — ди, имеш, ул аңа. — Физиканы яхшы беләсең. Мәңгелек двигатель турында да ишеткәнең бардыр. Ә вакыт машинасы хакында? Ә бәлки, мизгел эчендә бер урыннан икенчесенә күчереп куя ала торган аппарат уйлап табаргадыр? Теләгең генә кирәк. Тагын... компьютерны яхшы белүең. Хәзер шуннан башка мөмкин түгел..." Идрис иртән шабыр тиргә батып уянып китте. Аннан соң да беркавым аңгыраеп ятты әле. Вакыт машинасы... Тылсымлы аппарат... Тәнгә көч-куәт иңдерә торган тереклек сулары... Их, ник әкияттә туып үсмәде икән ул? Теге вакытта джинсы чалбарын салдырып алган җирәнгеч бәндәләрне дә, Салаватның әтисе ише тук чырайлы юньсез адәмнәрне дә акылга утыртыр иде. Очраган саен йөзләренә кызганган кыяфәт чыгарып, малайның иңнәреннән шапылдатып сөеп кала торган күрше апаларны да күрмәс, белмәс иде. Кайвакыт эчендә кайнаган ачу тойгысыннан әллә нәрсәләрне җимереп атасы килә Идриснең. Тик бу эчтән генә шулай, тыштагылар моны күрә алмый... Әтисе исән булса, тәки ясаган булырлар иде әле икәүләп андый аппаратларны, дип, эченнән генә пошынгалап куя ул. Булдырмаган эше юк иде, дип сөйлиләр бит аның турында... Истә, һаман да истә... Өйдәгеләр Рамазанны тынычланды, акылына килде, дип уйладылар. Тик алай ук түгел шул. Дөрес, мәгарә турында авыз ачып сүз әйткәне юк аның хәзер. Әмма онытып була димени ул маҗараларны! Өйдә ялгызы гына калганда, малай әллә нинди хыялларга бирелә, күңеленнән генә Баһадур белән сөйләшә, хәтта бәхәсләшеп тә киткән кебек була. Ул да түгел, уйлары эченә, чәчрәп, Самара кызы Сиринә килеп керә. Теге вакытта, автобуска утыргач, ул Рамазанны чәйнәп өзәр хәлгә килгән иде. Тора-бара тынычланды тагын, поездга билетны да аның саклап тоткан акчасына алдылар. "Шулай инде анысы, нишли ала идек соң без ул карта белән? — дип, әллә үзен, әллә Рамазанны юаткандай сөйләнеп тә куйды. — Безгә ышанып кем кереп китсен инде ул тау куышына? Карта төзеп ятканчы, башка нәрсәләрне өйрәнеп каласы булган шунда..." Шул шул менә. Лазер утын ни ялынып сорады Рамазан Баһадурдан. Бирмәде дә, аңлатмады да. "Синең аны тиешсез урында файдалануың ихтимал", — дип кырт кисте. Менә хәзер әтиләрен ышандырыр өчен ярап куяр иде әле ул. "Молекуляр җилем" дигән нәрсәләре тагын... Тимерне ташка, ташны агачка мәңге купмаслык итеп ябыштырып куя. Баһадурның әйтүе буенча, аны җитештерү ике тиенгә дә төшми икән. Шуның технологиясен өйрәткән булса, бөтен Казанны шаккатырыр иде Рамазан, төзелешкә менә дигән яңалык керткән булыр иде. "Сезнең халык әхлакый яктан андый казанышларны кабул итәргә әзер түгел әле", — дип аңлатты Баһадур. Белмим, нинди хәзерлек кирәктер инде монда... Бер генә нәрсә эчтән җылытып тора малайны: һәр елны билгеле бер вакытта Рамазан кереп адашкан мәгарә авызы янына чыгармын, диде бит Баһадур. Киләсе елда булмаса, кайчан да булса очрашмый калмаслар әле. Малай, уйларыннан арынып, урыныннан торды, үзе йоклый торган карават матрасын күтәреп, әллә ничә кат кәгазьгә төреп салынган пластик шешә тартып чыгарды. Баһадур мәгарәдән алып чыгарга рөхсәт иткән бердәнбер нәрсә — "Җир өсте" күленнән тутырып алган тереклек суы иде ул. Рамазан аны көнгә әллә ничә алып карый. Бу хакта әтиләренә әйткәне юк, болай гына күрсәтеп торуның мәгънәсе шулкадәр генә икәнлеген яхшы белә. Суның файдасын алар үз күзләре белән күрергә тиешләр, ничек тә бер җай чыкмый калмас әле. Әтиле булу әйбәтме? Соңгы вакытта озын нечкә булып үсеп китте Идрис. Беләкләреңә әзрәк ит тә кунса, дип офтана әнисе. Анысына малайның үзенең дә эче поша. Көн дә иртән мускулларын "качать" итә. Йөрәкне әчеттереп, гомергә күңелне җәрәхәтләп торачак әлеге дә баягы "джинсы вакыйгасы" да шул беләкләрнең сыеклыгы аркасында булды. Мәктәптән кайтып килеше иде, үзе кормасындагы өч үсмер килеп бәйләнде. Башта тәмәке сорадылар, аннары — акча. Анысы да булмагач, "тегеләй, болай" дип төрткәли үк башладылар. Хурланды Идрис, ачуы бугазына менеп утырды. Озын сыйраклары белән йөгереп качарга гына иде югыйсә. Үзен җиңә алмады, берсенең башына "менеп төште". Шуны гына көткәннәр бит инде алар, егып салып, өр-яңа джинсы чалбарын салдырып алдылар. Өстәвенә: "Атаң алып бирер әле!" — дип хахылдадылар. Берсе пычракка каткан чалбарын малайның өстенә ташлады. Үзе аныкын кигәндә, төймәләрен көчкә эләктерүен күреп торды Идрис. Көн уртасы иде, тегендә-монда кешеләр үтеп-сүтеп йөри башлагач, тиз таралыштылар. Ике Идрис кереп утырырлык шул пычрак чалбарны кими чарасы калмады малайның. Ярый әле ул кайтып кергәндә әнисе эштә иде, идәнгә сузылып ятып, эче бушанганчы елады. Ул адәм актыкларының җирәнгеч чырайларын гомер буена да онытасы юк аның. Андый чакта, гадәтенчә, "Әти исән булса..." дигән уй кереп чыга Идриснең башына. Элек-электән, берәрсенә җәберсенсә, шулай була торган иде. "Әти" сүзе күбрәк өлкәннәр сөйләшкәннән күңеленә кереп калгандыр. Ник дисәң, ул бит әтисен юньләп хәтерләми. Аның белән әйбәтме, начармы булачагын да аңлый алмый. Салаватның әтисенә карап торсаң, әнә... Малаена юньләп исеме белән дә эндәшкәне юк, "салага" дип кенә йөртә. Эшеннән кәефсезләнеп кайтса, болын чаклы фатирларында берәүгә дә урын калмый. Элек Салаватка ияреп кергәли иде аларга Идрис. Әтисе эштә була иде, әнисе бик тә малаен Идрис белән дуслаштырырга тырышты. "Урам жуликларына ияреп йөргәнче..." дип, аны гел ачык чырай белән каршы алды, икесен бергә утыртып ашатты. Тик аңа карап әллә ни эреп китмәде Идрис, өстәлләрендә ул гомердә күрмәгән нигъмәтләр торса да, күнегелгән нәрсәгә караган кебек кыланды. Сер бирергә элек-электән өйрәнмәгән шул ул. Берсендә, Салават бүлмәсендә компьютерда уйнап утырганда, вакытсыз әтисе кайтып керде. Ишектән керә-керешкә, дулап, башта әнисен эт итеп тиргәп ташлады. Аннары малайлар янына давыллап кереп, компьютер шнурын розеткадан йолкып алды. "Бер әрәмтамак җитмәгән, җыен урам хәерчеләрен өйгә ташый башладың!" — дип җикеренде. Идрискә шул җитте. Башкача бусагаларыннан аяк атламады. Компьютерлары да кирәкми, үзләре дә. Берсендә Салаватның әнисе, урамда очрап, хәлләрен сораштырып торды. "Ник кермисең?" — диде. Берни булмаган диярсең. Идрис "әйе", "юк" дип кенә тыңлап торды. Кемгә сөйлим серләремне? География, тарих дәресләрендә Рамазанның теле телгә йокмый. Башкалар авызларын ачып тыңлап торалар. Кайчагында әллә укытучының үзеннән дә арттырып җибәрә инде? Беркөнне Кырым татарларына багышланган дәрестә бөтенләй "тугарылып" китте, аларның борынгы бабалары, бүгенге язмышлары турында дәреслектә бөтенләй булмаган нәрсәләр сөйләп атты. Аннары "мәгарә калаларына" чират җитте, хәзерге көндә дә анда тормыш кайный икәнлеге, ул тормышның мондагыга караганда күп мәртәбәләр алга киткәнлеге, халкының матди яктан да, рухи яктан да безнекеләрдән шактый өстен торуы, техник казанышларының нык үсеш алганлыгы турында кеше ышанмаслык хәлләр эченә "кереп киткәч", инде баядан бирле аңа сәерсенеп карап торган укытучы, "җитәр" дигәнне белдереп, ым какты. Шып итеп туктап калды Рамазан, арттырыбрак җибәрүе шунда гына башына барып җитте, әтисенең кисәтүе кылт итеп исенә килеп төште. Тик соң иде инде, класс, тыптын калып, аңа тилегә караган кебек карап тора бирде. Кыңгырау шалтырауга, китапдәфтәрләрен тиз-тиз җыйнап алды да ишектән очып кына чыгып китте Рамазан. Мәктәп ихатасын узып, үз якларына борылган иде, лап-лоп басып, кемнеңдер артыннан куа килгәнен сизде малай. Борылып караган иде, аптырап китте: беркем белән дә исәпләшә белми торган Идрис икән. Үзе "Туктале!" дигән сыман кулын изи. Йөзендә мыскыл итүнең әсәре дә юк. Рамазан аны бераз аптырабрак көтеп алды. — Син боларны үз башыңнан алып сөйләми торгансыңдыр бит? Каян укыдың, әллә берәрсеннән ишеттеңме? Рамазан икеләнебрәк калды. Әтисе белән әнисе көн саен тукып тора, юк-бар нәрсәләр сөйләп, кеше көлдерә күрмә, диләр. Тарих укытучысына ошамады да ошамады инде бүгенге "чыгыш"ы. Классташлары да кызыксынып түгел, кызык итеп кенә тыңлап тордылар бит аны. Ә Идрис? Дусмы ул, дошманмы? Чынлап та беләсе киләме, әллә юләрсетеп кенә соравымы? — Әйдә минем белән. Әгәр берәүгә дә әйтмәскә сүз бирсәң, мин сиңа бернәрсә күрсәтәм. — Тиз генә шундый карарга килүен Рамазан үзе дә сизми калды. Белгәннәрен кем белән дә булса бик тә, бик тә бүлешәсе килә иде аның бу минутта. Идрис ике дә уйламый риза булды. Чаттан авыр-авыр атлап үзләренә таба килүче Салаватны күргәч, аны-моны аңышып өлгермәгән Рамазанны җилтерәтеп үк диярлек алып китте. Тереклек суы Матрас астында кадерләп саклый торган әлеге дә баягы тереклек суын күздә тоткан иде инде Рамазан. Ничек итсә итәчәк, Идрискә аңлатып күрсәтәчәк ул аны хәзер. Аннары ни булыр? Монысы турында хәзергә уйларга вакыты да, теләге дә юк, әлегә Идриснең аңа ышануы гына кирәк. Кайту белән ул аны башта туп-туры кухняга алып керде. "Хәзер киләм, шунда көтеп тор", — дип кисәтте. Аннары бүлмәсеннән "җиде кат җир астына" яшерелгән теге пластик шешәне алып чыкты. Калганы күз ачып йомган арада эшләнде. Идрис ни булганын аңышмый да калды. Рамазанның тартмадан иң очлы кухня пычагын алып, үзенең уч төбенә сызып җибәрүе булды, Идрис "аһ!" итеп урыныннан ук сикереп торды. Чыгып йөгерергәме? Кулыннан пычагын тартып алып, ярдәм итү чарасын күрергәме? Ул ыгы-зыгы килгән арада, Рамазан: "Курыкма, курыкма, берни дә юк", — дип сөйләнә-сөйләнә, шешәнең бөкесен ачып, каны агып торган уч төбенә җайлап кына тереклек суы агызды. Аннары: — Кара, яхшылап кара, берәр нәрсә күрәсеңме? — дип, кулын Идриснең йөзенә үк китереп төртте. Ә тегесе, күзләрен шар кебек ачып, тик карап тора, бу галәмәттән еларгамы, көләргәме, дип аптырый иде бугай. Рамазанның "фокус"ы барып чыкканлыгына тәмам ышанып җиткәч, "Да-а, малай!"дан башканы әйтә алмады. Аның яра-фәләннең эзе дә калмаган уч төбен тотып-тотып карады. Ашау-эчүләрен дә онытып, бик озак утырдылар алар ул көнне. Рамазан классташына Ялтага ял итәргә баргач, ничек итеп Чуфут-Кале мәгарәсендә адашып калуы, анда Баһадур атлы татар малае белән танышуы, "мәгарә каласында" гаҗәеп тормыш кайнавы турында сөйләде. Идрис исә тын да алмый тыңлап утырды. Үзенең күңелендә: "Их, аның урынында ник мин булмадым икән?" — дигән көнләшүле уйлар сызылып-сызылып китте. Юкса ничек була алсын ул анда! Ялта хәтле Ялтага барып җитә алу мөмкинлеге бар димени аның! Рамазан очына-очына сөйләде дә сөйләде. Белеп, күреп тора ул: Идрис аңа ышана иде! Моннан соң ул аның якын дустына, сердәшенә әйләнәчәк! Шулай да бер нәрсә турында дәшми торырга булды Рамазан: Баһадур белән очрашу мөмкинлеге барлыгын Идрис хәзергә белми торырга тиеш. "Койрык" ияртеп йөрмәскә кушты бит мәгарә малае... Күңел нидер көтә... Әлеге вакыйгадан соң Идрис нәрсәгәдер өметләнеп яши башлады, тормышында менә-менә ниндидер үзгәреш булыр кебек тоела иде. Шул өмет аның көннәрен яктырак, күңелен нурлырак итә бугай хәзер. Юкса үзе дә аңламастан, кемгәдер рәнҗеп, үчегеп яши бит ул, шул халәте аны эчтән кимерә, җәфалый. Ә хәзер... Беркөнне ул Рамазанга үзенә тынгы бирмәгән уйларын җиткерергә булды: — Ул суның составын белергә кирәк... — Ничек? Лабораториягә барыпмы? Син нәрсә? Кайда яшәгәнеңне оныттың мәллә? Бу бит сиңа Чуфут-Кале түгел, кайдан алганлыгымны сораштырып теңкәмә тиячәкләр. Аннары, мин Баһадурга сүз дә бирдем бит әле. Идрис ирен чите белән генә көлемсерәп куйды. Сүз бирдем, имеш... Аның ише төшенчәләрнең китапта гына калганын белми микәнни бу? Шулай да әйтәсе килгән төртмәле сүзен "йотып" калдырды, Рамазанның гайрәтен һич тә чигерәсе килми иде аның. Азрак уйланып торды да, аңлаешсыз итеп: — Алайса, үрмәкүч оясы! — диде. — Нәрсә-ә? — Интернет дигән сүзем. Электрон почта! Чынлап та! Карале, ничек моңа кадәр Рамазанның үзенең башына килмәде соң әле бу? Дөрес, ул Баһадурның сайтын да, андагы шәһәрләрнең кайсы доменга караганлыгын да белми. Әмма ул мәгарә малаеның төннәр буе компьютер дөньясына чумып утырганлыгын белә, Интернет аша Рамазан үз сайты хакында хәбәр җибәрсә, ул үзе эзләп тапмас микән әле аны... Хәер, табуы икеле шул. Теләсә, аерылышкан чакта ук әйтеп калдыра ала иде бит ул адресын. Теләмәгән, димәк... Бу хакта сөйләгәч, Идрис башта сүрелеп киткәндәй булды. Аннары: — Юк, шулай да эшләп карыйк әле. Ятып калганчы... — дип, аңа каршы төште. Икенче көнне дәресләр бетү белән туры Рамазаннарга киттеләр. Бу юлы Салаватны адаштырып калдыра алмадылар. "Барсын инде, әйдә, — дип, Идрис тә дустын яклады. — Зыяны тими аның. Күп нәрсәне аңлап та җиткерми ул. Чәйнәп каптырмасаң..." Кичен кире адресы Ramasan Safarov@Iist. ru дип язылган хатны виртуаль дөнья үз эченә алып кереп китте: "Баһадур! Бу мин — Чуфут-Кале малае Рамазан. Адресыңны әйтеп хәбәр җибәр. Әйтәсе сүзем бар". Аннары малайлар, әллә нинди зур эш майтарган сыман, янәшә утырып, тынып калдылар. Салават кына, күзләрен челт-челт йомгалап, гаҗәпләнүдән туктамады: — Нәрсә соң инде бу? Нигә кирәк ул? — Әгәр дә бу барып чыксамы!.. Их, Салават, бу уебызны тормышка ашырып булса, беләсеңме нәрсә була? Чынлыкта моннан соң нәрсә буласын Идрис үзе дә белми, шулай да ул озакламый күптән көткән, ниһаять, көтеп җиткергән могҗиза белән очрашачак кебек иде. Салават исә аңа бөтенләй чит кешегә карагандай карап тора, үзе: — Кара, кара, син бөтенләй әллә нишләдең! — дип, гел бер үк сүзне кабатлый иде. Вакытыннан алда куанып җибәрсәң, гел киресе килеп чыга. Бу юлы да шулай булды. Көн саен мәктәптән атылып-бәрелеп кайтып кереп, компьютерга ябышсалар да, көтелгән җавап күренмәде. Икесенең дә күңелләре сүрелде, укуда гамьнәре калмады. Көн саен укытучылардан чират-чират шелтә сүзләре ява башлады. Идрис мәктәптән туры Рамазаннарга кайтудан туктады, кабаттан "лаборатория" дип сөйләнә башлады. Ә беркөнне Рамазан иртән-иртүк класска балкып килеп керде. Юкса ул нәкъ әүвәлгечә таркаурак, ах-ух итә-итә мәктәпкә дәрес башланыр алдыннан гына барып җитә. Бу юлы күзләре белән генә Идрисне эзләп тапты да, йодрыгын күтәреп: "Йес!" — дип хәбәр салды. Салават турысыннан узганда, аның җилкәсенә шул йодрыгы белән шәп кенә төртеп алды. Тегесе, авыр гәүдәсен кузгатып, җавап кайтарырга өлгермәде, колагына гына: "Сөенче, брат!" — дип пышылдады. "... Сәлам, Рамазан туган! Хатыңны күргәч, шактый икеләнеп йөрдем. Тикмәгә генә түгел бу! Исән-саулыгыңа сөендем. Ни хакында сөйләшергә телисең?" Шушы берничә генә җөмлә малайларны кабат теге халәткә кайтарды да куйды. Шулай да сак эш итәргә, Баһадурның ачуын китермәскә тырышырга кирәк иде. Ул кичне Рамазанның әти-әнисе кайтыр вакыт җиткәнчегә кадәр өчәүләп компьютер төбеннән китмәделәр. Хәзер инде хәбәр җибәреп кенә түгел, Баһадур белән турыдантуры "сөйләшеп" утырдылар. Дөрес, "сөйләшүен" Рамазан үзе генә "сөйләште", иптәшләре тегесен-монысын кыстыргалап кына торды. "Баһадур! Сүзең дөрескә чыкты, минем "әкият"кә монда берәү дә ышанмады". "Ышанмаулары әйбәт. Юкса син үзеңне нәрсә көткәнен күз алдыңа китерә алмыйсың әле". "Шулай да сездән кайткач, мин монда үземне пычрак эчендә йөргәндәй хис итәм. Синең ярдәм белән аз гына да булса үзгәреш кертеп булыр иде югыйсә". "Бу хакта сөйләшеп туктаган идек бит инде. Оныттыңмыни?" "Онытмадым... Кичә классташ кызларга өерләре белән хулиганнар килеп бәйләнгән. Ә беркөнне күрше абзыйның машинасын сүтеп киткәннәр. Кая карама, наркоманнар, эчкечеләр. Урамга чыгарга куркыныч". "Безнең ярдәм белән генә алардан котыла алмыйсыз сез". "Кулым җәрәхәтләнгән иде. Сездән алып кайткан тереклек суы белән төзәттем. Шуның составын беләсе иде". "Суның составын әйтү сиңа берни дә бирми. Сездә юк ул. Аның өчен кирәкле матдәне безнең галимнәр махсус мәгарә чишмәсеннән алалар". "Баһадур!.." Рамазанның бармаклары клавишлар өстендә үзләреннән-үзләре туктап калды. Баһадурның соңгы җөмләсенә өчәүләшеп озак кына текәлеп утырдылар. Аннары Идрис: "Әй сәнә!.." — дип, җилфердәп сикереп үк торды. Салават та, кузгалып, урындыгын дөбердәтеп стена кырыена илтеп куйды. Рамазан гына селкенмәде. Соңгы ноктаны матур итеп куярга кирәклеген, юкса Баһадурны бөтенләйгә югалтырга мөмкин икәнлеген аңлый иде ул. "Сау бул, Баһадур! Тыныч көннәр сиңа!" Нигә?! Вакыт агышы акрынайды, тормыш кире үз җаена төште. Рамазан кабаттан мәктәпкә эленке-салынкы йөри башлады. Укуы да сүлпәнләнде, тарих, география дәресләрендә генә җанланыбрак китә торган иде. Болай да аз сүзле Идрис исә бөтенләй сөйләшмәс булды, тагын да ныграк кырысланды. Салаватка да кызык бетте, ара-тирә Идрисләргә килеп, аның тегене-моны корыштырганын төшенке генә карап утыра да нәүмизләнеп кайтып китә. Берсендә Салават шактый соңга калды, Идрис, һава сулап керәм дип, аны озата чыкты. Табигатьнең язга авышкан мәле иде, күңелләр тулыша, нәрсәдер эшлисе, әллә кайларга китеп югаласы килә. Соңгы вакытларда Идристә үзе дә аңламый торган мондый халәт торган саен ешрак кабатлана башлады. "Менә укып кына бетерим дә..." Тик аның хыялы шунда кадәр генә җитә, аннан соң нәрсә буласын ул үзе дә юньләп күз алдына китерми. Шунысын гына яхшы белә: аның зур, көчле кеше буласы, мул, мөстәкыйль тормыш алып барасы килә. Моның өчен ул иң әүвәл бик тырышып укырга кирәклеген аңлый. Тагын ни эшләргә — шуннан артыгына аның әле фантазиясе җитми. Салаватларга барганда "Яшьлек" кафесы яныннан узасы. Исеме матур булса да, кафе төбеннән болагай сәрхушләр өзелми, аларның хахылдап көлгән, ямьсез сүзләр кыстырып акырышкан тавышлары әллә кая кадәр ишетелә. Идрис, Салаватны әйдәкләп, урамның икенче ягына алып чыгып китте. Бәладән баш-аяк... Салават, гадәтенчә: — Нигә? — дип сораша башлаган иде, бер сәрхушнең артларыннан лапы-лопы йөгерүен күргәч, ул да адымын кызулатты. Бәхеткә, теге бәндә нәрсәгәдер сөртенеп, шапылдап юл тузанына барып төште. Ул шунда сүгенә-сүгенә торырга азапланганда, малайлар шактый юл алырга өлгерделәр. — Оныт син бу тирәне! — дип кисәтте Идрис, йөрәксенеп. — Урау булса булсын, теге арткы урамнан йөрергә өйрән. — Беләм... Акча сорый инде алар. Берсе, биргәч, рәхмәт тә әйтте әле. Идрис аңа яндырып, ачу белән карап алды. Их, Салават, ничек шулай пошмас була аласың соң син?! Сөенергәме, көенергәме? Планнары тормышка ашмаса ашмас, Рамазан Баһадур белән араны өзмәскә булды, вакыт-вакыт гел "сөйләшкәләп" торды. Аның белән аралашкан көнне күңелен иксезчиксез рәхәтлек биләп ала, хыял канатларында кабат "мәгарә каласы"на барып кайткан кебек була иде. Баһадур аңа тагын ничә хәшәрәт еланның башына җиткәнлеге, мәгарә юлында сәяхәт иткәндә таныш түгел куышка юлыкканлыгы, әтисе эшләгән җирдә өр-яңа космик аппарат уйлап тапканнары турында сөйли. Алтын Тамганың "сәламен" җиткерә, Зөбәрҗәтнең гел Сиринә белән Рамазанны искә төшереп торуын әйтә. Сиринәне телгә алгач, Рамазанга тагы да күңеллерәк булып китте. Димәк, Баһадурның аңа ачуы сүрелгән дигән сүз бит бу. Ә Рамазан дустына гел бертөрлерәк хатлар җибәрде. "Гәзитләрдә бөтен Россия буенча наркоманнарның артуы турында язалар. Үлүчеләр дә күп..." "Террорчылар тагын котырыналар. Тоташ бер мәктәпне тотаклыкка алганнар. Никадәр кешене харап иттеләр..." "Сукбайлар күбәйде. Юлда машиналар арасына кереп басалар да, шоферлардан хәер теләнәләр. Дөрес булса, имеш, аларның башында да мафия тора. Кемнәрдер аларны шундый тормышка мәҗбүри этәрәләр..." Юкса ул боларны алдан уйлап куймый, сөйләшә торгач, сүз һаман шуның ише нәрсәләргә ялгана да китә. Баһадурга моның ошап җитмәгәнлеген дә белә югыйсә. Ә беркөнне мәгарә малаеннан килгән хәбәрне күргәч, үз күзләренә үзе ышанмады Рамазан: "Мин сиңа бер химик формула җибәрәм. Шуны тормышка ашыра алсаң... Хәер, сездәге проблемаларны болай гына хәл итеп булмаслыгын йөз кат әйткәнмендер инде. Бу — сиңа уйнар өчен генә. Шулай да аны кирәкмәгәндә файдаланмаска ант ит!" Рамазан бераз уйланып алды. Аның кирәге кайчан була да, кирәкмәгәне кайчан? Кешегә зыян салмасаң, шул җитми микәнни? Алай да бу минутта һич тә Баһадур белән сүз көрәштерергә ярамый иде, компьютер экранында ике генә сүз җыйды: "Ант итәм!" Аннары кисәктән генә гарьлеге тышка бәреп чыкты, эсселәтми-суытмый үзенең үпкәсен дә язып куйды: "Мине мәгарә мәчетенә ник алып кергәнеңне оныттыңмыни, Баһадур? Мин һаман да ышанычыңны казана алмадыммыни?" Баһадурдан килгән җавап хаты тоташ химик формулалардан тора иде. Болар соңында үзеннән берничә җөмлә өстәгән: "Табылган матдәнең ун өлешенә бер өлеш тереклек суы тамызасы. Ул, әлеге матдә белән реакциягә кереп, үзенчәлекле сыекча хасил итәчәк. Аны тыгыз бөкеле савытта саклыйсы. Йон тукыма кисәге алып (бер сантиметр чамасы), шунда бер генә тамчы әлеге сыекчаны төшерәсе. Сәгать каешыңның эчке ягына тукыманы ябыштырасы. Кирәк вакытта (!) берничә секунд дәвамында "каеш"ны икенче учың белән тиз-тиз ышкып җылытасы да объектка юнәлтәсе. Унбиш-егерме минутка ул аның фикерен параличлый, күңелен күтәрә..." Рамазан Баһадурдан килгән "сәлам хаты"н, кәгазь битенә чыгарып, тегеләй дә, болай да әйләндереп карады, тик берни дә аңламады. Зөфәр Хаковичка күтәреп барсаң гына инде... Һе, аннары аңа нәрсә дип аңлатасың? Тарих дәресендәге хәл кабатланачагын көт тә тор... Идрискә дә ул моны хәсрәте бар кеше сыман аңлатты: — Үзенчә мыскыл итүедер инде. Тузга язмаган нәрсәләр язып тутырган. Без түгел, үзе дә нәрсә икәнлеген белми торгандыр әле ул аның... Идрис сагая калды. Ул, Рамазан кебек, эчтәгесен берьюлы чыгарып түкми. Малай теге кәгазьгә башта бик озаклап текәлеп карап торды. Аннары: — Эшләп булмый торган нәрсә түгелдер бу үзе... бик тырышсаң, — дип, төшенке генә әйтеп куйды. Идрис кәгазьне үзе белән алды. Хәер, Рамазан болай да аның аз гына да кызыгын тапмады. "Үзең кара инде..." — дип, Баһадурның "сәлам хаты"н берсүзсез тоттырып җибәрде. Табарга һәм бирешмәскә! NН, ягъни аммоний... Ул — металл булмаган атомнарның бер комбинациясе... Химик яктан үзен металл кебек тота... NH NO — аммоний нитраты... Ул ялтыравык тоз формасында була. Икенче төрле әйткәндә, 2Н О+NO... NO — азот окисе, ул кешегә кызык тәэсир итә торган газ... Идрис бер Баһадурның "сәлам"енә, бер алдына таратып салган химия дәреслекләренә килеп ябыша. Сыза, боза. Әле күңеле күтәрелеп китә дә, җилпенепҗилпенеп йөреп ала; әле кисәк кенә өметсезләнеп, ятагына килеп ава. Бу хәл атна буе дәвам итте. Әнисе улының моның ише сәер гадәтләренә күнеккән иде инде, тик бик озакка киткәч, бу юлы ул да шактый гына аптырый калды. Химия кабинетын дәрес башланыр алдыннан гына ачалар, соңыннан аны дежур укучы кабат ачкычка бикли. Беркөнне химия — соңгы дәрес. Салаватның кизү чираты иде. Читкәрәк алып китеп, Идрис аңа үзенең катгый күрсәтмәсен бирде: — Мин эчтә калам, син биклә. Түлке ачкычны Зөфәр Хаковичка бирми тор, сораса, оныткан булып кыланырсың. Сиңа ышаналар, беренче генә онытуың түгел бит! Бер унбиш-егерме минуттан кире әйләнеп килеп ачарсың. Салават "Нигә-ә?" дип сораша башлаганчы, җавабын да алдан әйтте: — Шулай кирәк! Рамазанга белгертә күрмә! Ул, тәти егет, "урлашасың" дип теңкәгә тияр. Барысы да шома барды. Малайларны берәү дә күрмәде. Алдан әзерләп куйган бәләкәй полиэтилен пакетларны күкрәк кесәсенә яшереп чыгып килгән Идрис эчтән тантана итсә дә, сөенечен чыраена аз гына да чыгармады. Аның кабинетта бикләнеп нәрсә эшләгәнлеген Салават та аңламый калды. Идрис аңа: "Соңыннан, яме! Пока, брат!" — дип кычкырды да мәктәп баскычыннан очып кына төшеп китте. "Мин — мин микән?" Идриснең укуда гаме юк хәзер. Хәер, ул моны үзе генә сизә. Моңа кадәр дә эчендә ниләр барын берәүгә дә күрсәткәне булмады аның. Ул һаман бер төрле: артыгын сөйләшми, кычкырып көлми, кул күтәреп җавап бирми, сорасалар, югалып калмый. Элек тә шулай иде, хәзер дә. Тик күңеле белән инде ул бөтенләй бүтән дөньяда яши. Мәктәптән ашкынып кайта, кайта да, үз почмагына кереп утырып, китапларына кадала. Баһадур ул формулаларны җибәргәндә ни дә булса майтара алырлар дип ышанмагандыр, мөгаен. Ә менә Идрис күрсәтер әле үзенең кемлеген. Әгәр үз дигәненә ирешә алмаса... Уйларының шул җиренә җиткәч, киеренкелектән шартлар дәрәҗәгә җиткәндәй була малай. ...Килде ул көн. Йокысыз кичләр, саташулы төннәр бушка китмәде. Баһадур өйрәткәннәрнең берсен дә калдырмады Идрис, һәммәсен дә төгәл эшләде. Ямаулы сәгать каешын эләктереп урамга чыккач, иң беренче күзенә ташланган җан иясе сукбай эт булды. Тәүге сынауны шул бичара эткә узарга язган икән. Идриснең сәер хәрәкәтләренә ул башта гаҗәпләнеп карап торгандай булды да, кисәктән генә чиныйчиный мәтәлчек атарга тотынды. Моны күреп, Идриснең күзләре очкынланды, сулышы ешайды. Башка вакыт булса, этне иркәләр, кесәсендә махсус йөртә торган ипи кисәге белән сыйлар иде. Ә бүген ул — башка. Бүген аның күзенә ак-кара күренми. Үзен зур, көчле кеше итеп тойды Идрис. Урамдагы һәрбер башка җан иясен тегендә-монда мәгънәсез чабып йөрүче кырмыскалар белән чагыштырды. Ул — бердәнбер, аның белән тиңләшерлек берәү дә юк бүгенге көндә. Аяклар үзләреннән-үзләре "Яшьлек" кафесы ягына таба атлады. Читтән карап торучы булса, күзләреннән нур качкан, йөзенә усал елмаю "япкан" бу үсмерне тиле дип уйлар иде. Юкса аның ишеләр ярты чакрым читтән уратып йөри торган бу "җенле" урынга туп-туры барып керер идеме? Тик бүген аңа монда акча-фәлән сорап сүз катучы табылмады. Эксперимент хакына Идрис үзе башлап бәйләнергә мәҗбүр иде. Ул башта подъезд култыксасына атланып, калай банкадан сыра чөмерүче икәүне тәртипкә өндәгән булды. Тегеләр башта шаркылдап көлделәр, аннары берсе, авызын ямьсез чалшайтып, урыныннан куба башлады. Менә шуннан башланды инде! Әй рәхәтләнде дә соң Идрис! Бер "сеанс" тәмамлануга, икенчесен башлады. Аннары — өченчесен. Сәрхушләр култыксадан мәтәлеп кенә төшәләр дә, ыржаеп көлешә-көлешә, дөньяда күрелмәгән хәрәкәтләр ясап сикергәләргә тотыналар. Кафе ишегеннән чыккан берсе боларга сәерсенеп карап тора да үзе дә шуларга кушылып китә. Кайберләре елый-елый көлә, чүгәләп утырмакчы була да тагын мәтәлеп китә. "Менә сезгә, менә! — дип ярсыды Идрис, үзе дә шашар хәлгә җитеп. — Монысы — чалбар өчен! Монысы — әти исеменнән! Бусы — әнидән!.. Рәхмәтләр яусын сиңа, Чуфут-Кале малае!.." Бу тамашаны күреп, тирә-юньнән хәйран халык җыела башлаган иде. Идрис, аңына килеп, сәгатен тиз генә җиң эченә яшерде. Үзе оештырган тамашага тәкәббер кыяфәт белән читтән генә карап торды да, черт итеп төкереп куйгач, ашыкмый гына китеп барды. Бер адым артка Моның ише тамашалар атна буе дәвам итте. Мәктәптән өйгә кайтасы юлын озынайтты Идрис, урата-урата маҗара эзләп йөрде. Үзенә ошамаган адәмнәргә юлыкса, туйганчы тинтерәтмичә туктамады. "Әһә, "Некси"лы булдыңмыни? Үз акчаңа алдыңмы син аны? Юк бит!" "Ни калган сиңа уен автоматы янында? Әниеңнең соңгы тиеннәрен җыеп чыктыңмы?" "Мент дигәч тә, сиңа нишләргә дә ярыймы? Ник каныгасың ул бабайга? Яшьрәкләргә тешең үтмиме?.." Бер тәнәфестә, ниһаять, Рамазан белән Салаватны да үз артыннан ияртте. — Әйдәгез, кызык күрсәтәм, — диде. Мәктәп ихатасын әйләнеп чыктылар, бер кызык та тапмадылар. Ниһаять, Идрис, стенага сөялеп, тәмәке пыскытып торучы егет кисәкләрен күреп алды. Унынчыныкылар. Рәис исемлесе атаклы башкисәр. Каршында ни-нәрсә торса да, тибеп, изеп, ватып китүдән тәм таба. Бәләкәйрәкләр Рәисне уратып йөри, өлкәнрәкләр дә аның белән бәйләнешкә кермәскә тырыша. Идриснең дә аңа рәнҗегән чаклары күп булды. Менә кәмитне шуның белән күрсәтәчәк ул хәзер! — Әй, сез! — дип дәште ул, малайларга якын ук килеп. — Нәрсә, тәмәке көйрәтергә өегездә урын беттемени? Тегеләр, шөгыльләреннән туктап, күзләрен акайттылар. Рәис, өстән генә карап, сыңар кулы белән чебен кугандагы хәрәкәт ясады. Идриснең нияте "кәмит"не озаккарак сузу иде, кулларын кесәсенә батырып, горур гына басып торуын белде. Аннары, борылып, башы белән генә читтәрәк калган иптәшләренә ымлады: — Ник шүрләдегез, килегез якынрак! Нәкъ шул мизгелдә тегеләр ягында сәер тынлык урнашуын абайламый калды Идрис. Кисәктән өстенә ишелеп төшкән авыр гәүдәләрне тотып тора алмыйча, җиргә авып төште. "Сез нәрсә? Сез нәрсә?" — дип, яннарында чәбәләнеп йөргән Рамазан да берни кыра алмады, аның үзенә дә шәп кенә китереп сыладылар. Кирәк чагында авыр гәүдәсен тиз генә урыныннан кузгата алмаса да, Салават хәвеф-хәтәр булганда кесә телефоны белән оста эш итә белә, өлкәннәрне ул дәшеп китерде. Физкультура укытучысы чират-чират әле берсен, әле икенчесен як-якка чәчеп җибәрде дә, иң соңгы итеп Идрисне йолкып торгызгач, күзләре маңгаена менде. "Син?!" — дип кенә әйтә алды. Бите-кулы сыдырылган, өс-башы тузанга баткан Идрис кычкырып елап җибәрүдән үзен чак тыеп калды. Авыртудан түгел, билгеле, моның ишеләрне генә күрмәгәнмени ул! Гарьлегеннән, хурлыгыннан, дуслары алдында адәм көлкесенә калудан. Җитмәсә, Рамазанга да аның башсызлыгы аркасында эләкте бит... Шушы вакыйгадан соң Идрис үз эченә тагын да ныграк бикләнде. Шулай да күзләрендә вакыт-вакыт чагылып киткән нәфрәт утларын Рамазаннан яшерә алмады. Вакыт җитте! Нидер яшерә Идрис. Рамазан моны әллә каян сизеп тора. Тик янына килеп, капылт кына сораша башларга җөрьәт итми. Бөтен эшне бозып куяр, ни әйтсәң дә, алай бик җайлы гына кеше түгел бит ул. Беркөнне Баһадур белән сөйләшкәндә, бөтен серне ачып салды Рамазан. Әллә ничек кенә килеп чыкты шунда. Формулалар турындагы сүзне мәгарә малае үзе башлады, йә, ничек, берәр нәрсә аңладыңмы, дигән була. Барыбер синең башың җитми аңа дигән шикелле тоелды Рамазанга. "Мин, бәлки, аңлап та җиткермәгәнмендер, ә менә минем бер дустым бар, ул нәрсәдер майтарырга азаплана", — дип язды ул. Ашыга-кабалана өстәп тә куйды: "Мин аңа үземә ышангандай ышанам". Аннары, сагаеп, Баһадурның җавабын көтте. Юк, алай ачуы килгәнгә ошамый Чуфут-Кале малаеның. "Ул бит чүп. Уйнар өчен генә. Шулай да сак булыгыз, соңыннан миңа үпкәләрлек булмасын", — дип кенә кисәткән иде. Ял көне иде, шул хәбәрне әйтүне сылтау итеп, Рамазан Идрисләргә үзе китте.