ЯЗМЫШНЫҢ ТУГАН КӨНЕ 1. Зөһрә Зөһрәнең әтисе юк. Әнисе белән генә яши ул. Авылда әбисе, бабасы бар.Туганнары, дуслары да күп аларның. Ә менә әтисе юк. Зөһрә белә: әтисез кеше булмый. Аның да әтисе бар. Әмма ул аларга бервакытта да килми. Зөһрәнең барлыгын белмидер дә әле. Белсә килер иде... Әнисеннән әтисе хакында берничә мәртәбә сорап та караган иде, әмма әнисе бу хакта сөйләргә яратмый. "Ул бүтән тормыш белән яши", — ди. Зөһрә аңлый: әтисенең кайдадыр үз гаиләсе, балалары бар. Әмма аның барыбер әтиле буласы килә. Әнисе бик әйбәт аның. Бервакытта да тиргәми. Хәтта ялгышып та усал карамый. "Әтисе дә юк, үпкәләтмим үзен", — ди торгандыр инде. Зөһрә үзе дә әнисен рәнҗетмәскә, үпкәләтмәскә тырыша. Чөнки әнисенә болай да кыен. Ул бит кызын үзе генә, ялгызы гына үстерә. Эшеннән арып кайта. Өйдә тагын әллә күпме эш көтә. Әле ярый Зөһрә быел укырга керде. Иртән бакчага илтеп, кичен барып аласы юк... Хәзер ул мәктәпкә үзе бара, дәресләр беткәч, үзе кайта. Кайчакта гына, соңгарак калса, әнисе килеп ала. Ә мәктәп якын. Аның бер почмагы кухня тәрәзәсеннән дә күренеп тора. Җәяү бара, җәяү кайта Зөһрә. Кайчакта аңа күрше кызлары — Алсу белән Гөлинә иярәләр. Аларның сыйныфында шундый гадәт бар: дәресләр беткәч, укытучы Гөлсинә апалары үзенең беренчеләрен ишек төбенә кадәр озата чыга. Үз йортларына барып җиткәнче, һәр баланы күзәтеп тора. Зөһрәнең кайтып җиткәнен дә күрәдер әле ул. Күрәдер... Бик әйбәт күрә аларның Гөлсинә апалары. Дәрестә тәртип бозган малайларны шундук күреп ала. Беренче "Б" сыйныфында егерме дүрт бала укый. Ун малай, ундүрт кыз. Менә гнуларның һәркайсына күз-колак булып тора ул. Беренче сентябрь көнне Зөһрәне мәктәпкә әнисе илтте. Кайбер балалар әтиләре белән дә, әниләре белән дә килгәннәр. Әтилеләр генә дә, әнилеләр генә дә бар. Шулай да әниле балалар күбрәк. Зөһрә санап карады — сыйныфтагы егерме дүрт баланың унбере — әтисез. Шуңа күрә Зөһрәне әллә ни кимсетүче, кыерсытучы юк. Беркөнне әтиле-әниле Рөстәм генә: "Әтиең күршегездә торамы?" — дип көлмәкче булган иде, өч әтисез кыз — Алсу белән Гөлинә дә аңа кушылдылар — теге малайны әйбәтләп кенә түпәләп аттылар. Рөстәм, башын учлары белән каплап: "Әтигә әйтә-ә-әм!"— дип, чак-чак кына чыгып ычкынды. Күп теленә салынса, ныграк та эләгер әле... Әтисез булуына Зөһрәнең бер гаебе дә юк. Әнисенең гаебе юк та юк. Әтисенең дә әллә ни гаебе юктыр... Өлкәннәрнең бөтен нәрсәне дә аңлата торган бер сүзе бар. "Язмыш" дигән сүз ул. Күршедәге Сәлисә әби дә: "Язмыштан узмыш юк",— ди. Бөтенесенә дә шул Язмыш гаепле, ахры. Үзләреннән башка гына кешеләрнең яшәвен, тормышын, бәхетен-бәхетсезлеген хәл итә торган бер көч бугай ул. Менә шул көч белән дуслашсаң иде дә... Гел ярдәм итеп торыр иде ул. Әйбәт укыр иде Зөһрә. Сыйныфларындагы бөтен малайлар-кызлар аны дус күрерләр иде. Гөлсинә апалары да гел Зөһрәдән сорар иде. Ә Зөһрә дәресен гел укып, өйрәнеп килә. Күбрәк сораса, күбрәк "бишле" эләгер иде. Күбрәк "бишле" эләксә, әнисе сөенер иде. Әнисе сөенсә, ул үзе дә сөенер иде, бәхетлерәк булыр иде... Их, дуслашырга иде шул Язмыш белән! Ул вакытта, бәлки, әти кеше кирәк тә булмас иде... Әтисез яшәп булса да, әнисез яшәү кыендыр ул. Әнисез бөтенләй дә яшәп булмыйдыр... Зөһрә моны төгәл генә белми, әмма бөтен җан-күңеле белән тоя... Әни кеше — бу дөньяда иң мөһиме, иң кирәге, иң изгесе! Беренче "бишле"сен дә әнисе хакындагы сорауга җавап биреп алды ул. Дөресен генә әйткәндә, иң җиңел сорау эләкте аңа бу көнне. — Әниеңне яратасыңмы? — дип сорады аңардан Гөлсинә апасы. Беренче сыйныфта гына укыса да, Зөһрә укытучы биргән сорауга дөрес һәм төгәл итеп җавап бирергә кирәклеген белә. Шуңа күрә ул Гөлсинә апасының соравына тырышып җавап бирде: — Яратам. — Ни өчен яратасың? Зөһрә бу юлы ашыгып җавап бирмәде. Җавап бирә алмаганнан түгел. Килешми. Авыр сорауга ашыгып җавап бирергә ярамый. Зөһрә бераз уйланып торды. Әмма озак эндәшми торырга да ярамый. "Җавап бирә алмый" дип уйлаулары бар. — Мин әниемне бик яратам, чөнки ул үзе дә мине бик-бик ярата!.. Шушы җавабы өчен Гөлсинә апасы Зөһрәгә олы "бишле" куйды. 2. Зөһрәнең иң яраткан әйбере Зөһрәнең әнисе кебек әни беркемдә юк. Ул аны бүтән бернинди әнигә дә алыштырмаячак. Белә-белгәннән бирле бергә яшәсәләр дә, Зөһрәне һич ялыктырмый ул. Чөнки нык әйбәт, әйбәт кенә түгел, бик чибәр аның әнисе. Исеме дә матур — Гүзәлия. Гүзәллеккә ия дигән сүз. Ничек инде яратмыйсың андый әнине?! Әйбәт, чибәр булса да, бик үк бәхетле түгел, ахры... Кайбер төннәрдә мендәренә капланып елый ул. Әллә инде эшеннән нык арып кайта, әллә берәр җире авырта, әллә... Әнисенең нигә елаганын белми Зөһрә. Әмма сорарга кыенсына. Кеше елаганда борчырга ярамаганны гына белә ул. Зөһрә үзе дә сирәк кенә елаштыра. Елаган вакытында кемдер килеп сораша башласа, юата башласа, аның җен ачулары чыга, җаны үртәлә, хәтта ныграк та елыйсы килә башлый... Теләмәсә дә, ныграк еларга туры килә... Әйе шул, кеше үзалдына гына еларга тиеш. Шуңа күрә Зөһрә, әнисе елаганда, аның янына бармый, дәшми-нитми генә үз түшәгендә йоклаган булып ята. Әнисе елап бетергәч, тынычлангач, кинәт уянган булып, аның караваты янына бара. Юрганы астына үрмәләп кереп, әнисенең җылы куенына чума... Икесенә дә рәхәт булып китә. Әнисе дә шундук кызын кысып кочаклап ала, бүтән бервакытта да үзе яныннан җибәрмәскә теләгәндәй, бик озак җылы куенында тота... Зөһрә бүген бик иртә уянды. Ял көннәрендә гел шулай иртәрәк уяна ул. Нигә алайдыр — дәрескә барасы көннәрдә йокы килеп җәфалый, ял көннәрендә йокы килми интектерә. Әнисе дә торган, әнә кухняда коймак пешереп йөри... Янында яткан курчагы да уянды Зөһрәнең. Ул әле сөйләшә белми. Курчаклар сөйләшми, дисезме? Ялгышасыз. Курчаклар да сөйләшә. Аның Лилия исемле курчагы сөйләшә белә. Шундый моңлы Лилиянең тавышы!.. Аның бит әнисе бөтенләй булмаган. Әнисе урынына Зөһрә үзе. Ул, курчагын куенына алып, бала көйләгәндәге кебек тирбәтеп, бишек җыры җырлый: Әй курчагым, курчагым, И синең матур чагың... — Иң яраткан әйберем минем! — дип, Зөһрә үз янында яткан, әлегә сөйләшә белми торган курчагын күкрәгенә кысты. Зөһрә, берәр нәрсә бик ошаса, гел шулай: "Иң яраткан әйберем минем!" — дип әйтеп куя. Шулай көнгә әллә күпме "иң яраткан әйбере" барлыкка килә аның... Тәрәзәдән кояш көлеп карады. Зөһрә курчагын ипләп кенә мендәр читенә яткырды да идәнгә шуып төште, тәрәзә янына барды, аннары, күк читеннән балкып килеп чыккан көзге кояшка карап: — Кояш! Син — иң яраткан әйберем минем! — диде, кулларын өскә сузып, кояшны сәламләде... Кояшны тәрәзә төбендәге матур гөл дә сәламләде — тыйнак кына селкенеп, яфраклары белән кагынып куйды. Кояш ягына очып китәргә теләде, ахры, ул. Зөһрә гөлнең киң итеп ачылган таҗларына игътибар итте. Үзе дә сизмәстән, нәни учы белән бу матур гөл чәчәгенең алсу керфекләрен иркәләп, сыйпап куйды. — И-и, иң яраткан әйберем минем! — дип әйтергә дә онытмады. Шул вакыт күрше бүлмәдән әнисе килеп чыкты. Зөһрәнең бүлмәсендә тагын бер кояш пәйда булды. Өй кояшы. Күңел кояшы. Бүлмәләр, күңелләр балкып китте. Зөһрә бу минутта курчагы хакында да, тәрәзә төбендәге алсу гөл хакында да онытты. — Кызым торган икән... — Әнисе, кулларын сузып килеп, кызын яратып кочаклап алды; аның җылы, йомшак сулышыннан Зөһрәнең колак очлары кытыкланып китте... — Әнием... Ниндидер серле, илаһи бер сулышта бер-берсенә бик тә газиз ике җан, ике йөрәк бер булып тибә башладылар. Бу тибешкә, бу бәхеткә Зөһрәнең иң яраткан әйберләре — әлегә сөйләшә белми торган курчагы, алсу гөле, иртәнге кояш шаһит иде. — Әнием, нәрсә пешерәсең? — Нәрсә пешергәнен белсә дә, сорарга булды Зөһрә. Әни кешегә кызының соравына җавап бирү күңелледер ул. Җавап бирү кыен булса гына күңелсез булыр иде. Әнисе пешергән бит инде ул тәмле коймакларны. Шуңа күрә рәхәтләнеп җавап бирәчәк... — Коймак пешердем, кызым, син яратканча пешердем, әйдә, юын, киен, чәчләреңне тара да чәй эчәргә чык... Әнисе чыгып киткәч тә, бераз уйланып торды Зөһрә. Курчагыннан, кояштан, гөлләрдән, тагын бик күп нәрсәләрдән дә яратканрак, хәтта иң-иң яраткан әйбере бар бит аның — әнисе бар! Их, үзенә генә әйтә алмады бу хакта. Ә әйтергә кирәк. Ул моны белергә тиеш! Зөһрә, ике дә уйламыйча, үзе генә уйлап тапкан изге сүзләрне әйтү өчен, йөгереп кухняга чыкты. — Әнием! Син минем иң-иң яраткан әйберем!.. 3. Чит кеше Зөһрә әнисендәге үзгәрешне шундук сизде.^Менә берничә көн инде ул атлап түгел, очып йөри. Йөзе кояш кебек яктырып китте, күзләренә нур, иреннәренә бәхетле елмаю кунды. Үткән-сүткәндә дә кызы белән шаярып, уйнап китә, бертуктаусыз сөйләнә, рәхәтләнеп, башын артка ташлап көлә... Яисә, капыл гына килеп, Зөһрәне кочаклап ала, бүлмә уртасында зырылдатып әйләндерәәйләндерә дә, кинәт туктап, кызының йөзеннән, күзеннән, маңгаеннан шашып үбә башлый... Әнисендәге бу сәер үзгәрешне Зөһрә нәрсәгә юрарга да белмәде. Сорамакчы булган иде дә, батырчылык итмәде. Матур якка үзгәрде бит, нигә сорап торырга? Кәефсез якка үзгәрсә, сорашыр җаен табар иде әле. Бу юлы сорап тормады. Сөенде генә. Әнисендәге шатлык, куаныч тиздән Зөһрәгә дә күчте. Аңа да бик күңелле, рәхәт иде. Гомерендә беренче мәртәбә:"Бәхет шушы микән әллә?"— дип уйлады. Язмыш хакында уе да кабат баш калкытып куйды. "Әллә теге Язмыш дигәннәре әниемә мәрхәмәтен күрсәттеме?" Әллә кызгандымы? Зөһрәнең сүзләрен ишеттеме? Һәр кичне, йокларга ятар алдыннан: "Әнием бүтән еламасын иде, гел көлеп-елмаеп кына торсын иде, бәхетле булсын иде, мине яратсын иде, мине генә яратсын иде!.."— дип теләкләр тели бит ул. Ниһаять, өйдәге серле үзгәрешнең сәбәбе ачыкланды. Беркөнне аның әнисе эштән иртәрәк кайтты. Бик күп тәмле әйберләр алып кайткан. Кайту белән пешеренергә кереште, бүлмәләрне җыештырып куйды, матур күлмәген киеп, көзге каршында боргалана башлады. Кемнедер каршы алырга җыена иде ул. Зөһрә моны шундук аңлаптөшенеп алды. Ләкин сорарга кыюлыгы җитмәде. Гомумән, әнисенең эшләренә бик тыкшынырга яратмый ул. Бәлки, Казанның аргы башында яшәүче Хәлим абыйлары кунакка киләдер, әллә әби-бабалары яшәгән авылдан берәр кеше киләме? Юк ла, алар килсә, әнисе Зөһрәнең колак итен тукып бетергән булыр иде инде. Бүген аларга бөтенләй башка кеше киләчәк. Бөтенләй чит кеше. Әнә бит әнисе дә, бераз каушап, хәтта Зөһрәдән кыенсынып йөри. Көлеп-шаярып сөйләшкән була да тагын моңсулана, йөзенә сагышлы нурлар төшә; күз карашларын каядыр читкә, урамнардан, йортлардан, хәтта Казанның үзеннән дә ераккарак төбәп, тирән уйга кала... Зөһрә дәрес хәзерләгән булып утыра. Ул инде күптән өйгә бирелгән эшләрен эшләп бетерде. Астан гына әнисен күзәтә. Ул белә: барыбер бервакыт аның янына киләчәк һәм: "Кызы-ы-ым", — дип, ягымлы тавышы белән назлап эндәшәчәк. Аннары бүген кич кем киләсен әйтәчәк, кунак янында тәртипле, тәүфикълы булырга, ашаганда кашыкны уң кулга тотып ашарга, капкан ризыкны иреннәрне чәпелдәтмичә чәйнәргә, өстәл артында олылар сүзенә кысылмый утырырга, соңыннан, икенче бүлмәгә чыгып, уенчыклар белән уйнарга, комачаулап йөрмәскә кушачак... — Кызы-ы-ым... Әнисе, сак кына килеп, кызын кочаклап алды. Иң элек баш түбәсеннән, аннары маңгаеннан, аннары борын очыннан, аннары иреннәреннән үбеп чыкты. Зөһрә бу назга ышанып бетмәде. Әнисенең ялагайланып, кызына ярарга тырышып назлавы көн кебек ачык иде. — Кызым, бүген безгә бер кунак абый киләчәк. Әйбәт тот үзеңне, яме... — Нинди абый? Зөһрә бу юлы сорамый кала алмады. Чөнки моңа кадәр аларга кунак абыйларның килгәне юк иде. Хәлим абыйларын исәпкә алмаганда. Ләкин ул бит кунак абый түгел, туган абый. — Син аны белмисең, кызым. Ул беренче мәртәбә генә килә әле. Әйбәт абый ул, балаларны бик ярата, сине дә яратыр... Анысын бераз арттыра әнисе. Алай ук түгелдер әле. Балаларны яратса, балаларга барыр иде. Әнә бит ул әнисе янына килә... — Нигә килә соң ул безгә? — Нигә дип... Минем янга килә. Синең янга да килә. Мин аны әйбәт беләм. Ә син әле белмисең. Бүген таныштырырмын... — Сез дуслармы? — Безме? Без — дуслар... — Алайса килсен. Үземне әйбәт тотармын. — Рәхмәт, кызым. Зөһрәгә "рәхмәт" кирәкми. "Үземне әйбәт тотармын" дип болай гына әйтте ул. Әнисенең кәефе китмәсен дип. Нинди кунак абыйдыр бит әле. Дөресен генә әйткәндә, Зөһрә хәзер үк аны яратмый инде... Бу абый кеше нишләп аларга килә әле? Нәрсә кирәк аңа? Кем кирәк? Ниһаять, көткән кеше килде. Матур бер абый кыенсынып кына ишектән керде. Кулындагы чәчәк бәйләмен хуҗабикәгә тапшыргач, Зөһрәгә төбәп карап: — Исәнме, — диде, хатын-кызларныкы кебек матур ак, юка кулын сузды. Зөһрә дә теләмичә генә нәни учларын бирде. Кунак абый баштарак ошады Зөһрәгә. Елмаеп кына тора, матур итеп сөйләшә, әнисеннән күзләрен дә алмый... Көлгәндә ул тагын да матуррак. Мыеклары да килешә, чәче дә җыйнак итеп таралган, киемнәре дә пөхтә, матур, килешле, хәтта ыспай... Чит кеше, көзге каршында чәч сыпырып алгач, Зөһрә каршына чүгәләп, таныша башлады: — Әйдә танышабыз. Минем исемем — Ясир. "Ясир абый" диләр мине. Ә син кем? — Зөһрә... — Зөһрә? Нинди матур исем! Венера буласың алайса?.. — Юк, Зөһрә... — Ярый, Зөһрә булсын... Татарча булсын... Әнисе кунак абыйны өстәл артына чакырды. Кызын атап чакырмаса да, Зөһрә иң беренче барып утырды. Ул да хуҗа бит әле монда. Ә Ясир абыйсы — кунак кына... Өстәл артында әнисе белән кунак абыйның сүзе ябышмады. Алар, Зөһрәдән кыенсыныпмы, иркенләп сөйләшеп китә алмыйлар. Зөһрә дә чит абыйга тиз генә ачылмады, аннары... әнисе дә, олылар сүзенә кысылма, дип кисәтеп куйган иде. Әмма ул шуны да сизеп, күреп торды: әнисе дә, Ясир абыйсы да, бик тә серле итеп, күзләре-карашлары белән сөйләшеп утыралар. Алар бер-берсенә бик тә ошыйлар бугай. Әнә бит Зөһрәнең барлыгын да оныттылар... Үзләре балаларга бик үк аңлашылып бетми торган сүзләр сөйләшәләр. Кайберләрен телевизор аша күрсәтелә торган сериалларда ишеткәне бар барын... Бигрәк тә Язмыш хакындагы сүзләргә игътибар итте Зөһрә. — Язмыш очраштырды безне, Гүзәлия. Син — минем Язмышым бүләге. — Ә Зөһрә? Зөһрә — кем бүләге? — Зөһрәме? Зөһрә — синең бүләгең... — Язмыш ялгыштырмасмы соң, Ясир? — Мин йөрәгем белән тоям — ул алдамый мине. — Бергә булу өчен, Язмышны син генә түгел, мин дә, ул да тоярга тиеш, Ясир. Син беләсеңме шуны?! — Мин аңлыйм, барысын да аңлыйм... — Аңлагач... Безнең Язмыш аның кулында, Ясир... — Шуңа күрә дә ашыктырам, Гүзәлия. Тизрәк бергә булсак, мин аның күңелен яулау өчен барысын да эшләячәкмен... — Юк, Ясир. Иң элек яулап ал син аны, үзеңнеке ит. Ничек — әйтә алмыйм, белмим... Әмма ул сине Язмыш бүләге итеп, хәтта Язмышның үзе итеп кабул итәргә тиеш. Язмыштан ул сине көтеп, сорап алсын иде! — Бу мөмкинме соң? — Их, белсәм иде... Икебезгә дә кыен булачак, Ясир... — Ә мин Язмышка ышанам, Гүзәлия, ышанам... Мондый аңлаешсыз, күңелсез сүзләрне башкача тыңлап тора алмый иде Зөһрә, алдындагы сөлгесенә ашыкпошык кына авыз-иреннәрен сөртте дә күрше бүлмәгә — үзенең курчаклары, китаплары янына кереп китте. Гомердә булмаган хәл — "рәхмәт"ен дә теләмичә генә, пышылдап кына әйтте. Шул керүеннән кабат залга — әнисе белән кунак абыйсы янына чыкмады. Бераз уенчыклары белән уйнап алганнан соң, курчакларын барлап, аларны үзе ятасы түшәк читенә тезеп куйды. Тагын нишләргә? Дәрестә бирелгән өй эшләрен эшләсәң ярый да... Әй, соң инде... Аннары... Иртәгә ял көне бит, өлгерер әле. Зөһрә, нишләргә белмичә, бераз бүлмә уртасында басып торды. Күзе берничә көн элек кенә әнисе алып элгән китап шүрлегенә төште. Анда әле бер мәртәбә дә актарылып каралмаган китаплар бар иде. Зөһрә әле бер китапны, әле икенчесен алып, укымыйча гына актарган булды, ә рәсемнәр бик аз иде... Ул, китапларны кире урынына куеп, йокы бүлмәсендә торган кечкенә телевизорны кабызып җибәрде, түшәгенә ятып, экрандагы шау-шуга төбәлде. Әнисе кызын бөтенләй дә исеннән чыгарды, ахры. Кунак абый дигәч тә... Әле ул беренче мәртәбә генә килгән, инде әнисе Зөһрә хакында онытты да... Ә көн саен килеп йөри башласа? Зөһрә бу хакта уйларга да курыкты. Ул, үзе дә сизмәстән, чытырдатып күзләрен йомды, аннары, сабый күңеленә төшкән авыр хисләрдән арып-талчыгып, тирән йокыга китте... Берничә көннән Ясир абыйсы тагын килде. Бу юлы да кулына чәчәк бәйләме тоткан. Әнисе яраткан розалар... Зөһрәгә дә бүләк бар иде — чып-чын кул сәгате! Кунак абый, чәчәк бәйләмен тоттыргач, Зөһрәнең әнисен үбеп алды. Ул моны бик матур итеп, кинолардагы кебек эшләде. Әмма Зөһрәгә бу ошап бетмәде. Ул бит әнисенең ире түгел. Зөһрәнең әтисе түгел... — Туган көнең белән! — диде аңа Ясир абыйсы. — Минем туган көн мартта ук булды инде,— дип, акланыбрак җавап бирде Зөһрә. — Мин юк идем бит ул вакытта. Менә бүләгемне хәзер генә бирәм... Котлы булсын! — Рәхмәт! — Зур үс, яме!.. Бүген Зөһрәгә Ясир абыйсы тагын да матуррак булып күренде. Әллә бүләк алып килгәнгә инде... Әмма бераздан әнисенең бу яңа танышы аңа ошамый башлады, чөнки тагын шул хәл кабатланды: баштарак табын артында юкбар сөйләшеп утырдылар. Яннарындагы Зөһрә хакында да онытып, бер-берсенә серле, сәер карашалар... Икесе генә диярсең... Алар хәтта Зөһрәнең үз бүлмәсенә кереп китүен дә сизмәделәр... Үз бүлмәсе үз бүлмәсе инде. Бөтен нәрсә дә таныш һәм кадерле монда. Курчаклары да, китаплары да, мендәре дә, стенадагы сәгать тә... Зөһрә кулындагы бүләк сәгатьне исенә төшерде, аны озак кына өйрәнеп утырды. Аннары көн саен алып карый торган китапларын актарып чыкты. Әнисе аның янына кереп, тәмле йокы теләде. Ясир абыйсы да, башын тыгып кына: — Тәмле төшләр күр, яме, Зөһрә акыллым! — диде. Зөһрәгә рәхәт булып китте. Әмма бу рәхәтлек бик тиз юкка чыкты. Аны тагын оныттылар... Хәтта бүләк сәгате дә күңелен күтәрә алмады. Зөһрә куркыныч фильмнар күрсәтүче телевизоры белән ялгызы гына калды. Шулай телевизоры белән бергә йоклап та киткән ул... Иртән бер авыз сүз сөйләшмәде Зөһрә. Әнисе берничә мәртәбә: — Кызы-ы-ым, нәрсә булды сиңа? Ник минем белән сөйләшмисең? — дип сораса да, дәшмәде. Бик ялкыткач кына: — Теге абый бүтән килмәсен, яме, әнием,—дип кырт кисте... Ана кеше телсез калды. Бераздан басынкы тавыш белән, гаепле кеше кебек, хәтта бераз акланган шикелле, әмма кискен генә әйтеп куйды: — Ярар, кызым, бүтән килмәс. Шул көннән соң кунак абый бүтән күренмәде. Аның хакында әнисе дә бер сүз катмады. Зөһрә берничә мәртәбә сорашмакчы булган иде, сорашмады. Әнисен юк-бар белән борчый торган гадәте юк аның... Әнисе дә ләм-мим. Ул Ясир исемле таныш хакында бөтенләй онытты, ахры. Күзләрендәге моңсу карашны исәпкә алмаганда, аның тормышында хәзер бөтенесе әйбәт. Эшкә бара. Эштән кайта. Зөһрәгә дәрес хәзерләргә булыша. Кайчагында Зөһрәне куенына алып, тәрәзәдән ерак офыкларга карап, моңлы итеп җырлый: Кеше җирдән ерак китә алмый, Хыял канатлары булса да. Гел елмаеп-көлеп яши кеше, Моң-сагышка җаны тулса да... Зөһрә бүләк сәгатен берничә көн киеп йөрде дә салып шүрлеккә куйды. Ясир абыйсы килер дә:"Ник тагып йөрисең бу сәгатьне? Син бит мине яратмыйсың",— дияр кебек... Нишләп яратмасын, Зөһрә аны үзенчә ярата да. Әнә бит ул аның әнисен ничек хөрмәтли, хәтта чәчәкләр бүләк итә. Чәчәк үк бирмәсә дә, Зөһрәгә әнә нинди затлы сәгать бүләк итте... Әйбәт, бик әйбәт абыйдыр ул... Тик... Нигә китерәсе килми соң аның бу абыйны? Нәрсәдән курка Зөһрә, нидән шикләнә ул, нидән сагая?.. Сагаерсың, куркырсың да шул... Зөһрәнең бердәнбер, кадерле, газиз кешесен — әнисен алып китсә? Кызын япаялгыз калдырса? Моңа кадәрге тату, тыныч, хәтта бәхетле тормышлары җимерелсә? Зөһрә бик-бик бәхетсез булыр иде. Ул бәхетсез булгач, аның әнисе дә бәхетсез булыр... Әнисе дә моны аңлады, ахры. Кызын ярата бит ул. Бик ярата. Хәтта үлеп ярата. Тукта, ничек инде — "үлеп"? Дөрес түгел бу. Үлмәсен әле, бик кирәк аңа әнисе. Чөнки Зөһрә үзе дә әнисен үлеп-үлеп ярата. Ә? "Үлеп"? Әй, шулай әйтелә генә лә ул... 4. Язмыш бүләге Беренчедә генә укысалар да, Зөһрәләр сыйныфында балалар олылар теле белән сөйләшергә яраталар. Беркөнне Илнар исемле малай, уйламаганда-нитмәгәндә: — Без шундый бай!..— дип әйтеп куймасынмы. Аның белән бер парта артында утырган Наилә ышанмады: — Нәрсәгез бар соң сезнең? — дип сорады. — Бездә барысы да бар,— дип ышандырырга тырышты Илнар.— Әнинең алтын әйберләре бар, әтинең машинасы, гаражы бар. Без әле дача да алабыз... — Ә без өч катлы коттедж салдырдык,— дип сүзгә кушылды Марат. — Безнең "видик" бар, компьютер да бар,— диде Рәсим исемле малай. — Ә безнең... Ә безнең...— дип, сулышына буылып сөйләп китте Рөстәм.—Ә безнең өйдә тимер шкаф бар, әти аның эченә акча җыеп бара. Шыплап тулды инде ул... Зөһрәнең дә мактанасы килде. Әмма ул белми әле, баймы алар, юкмы? Кыйммәтле машиналары да, өч катлы йортлары да юк, өйләрендә акча белән тулы тимер шкаф та тормый... Әнисенең колагында алтын алка бар барын... Анысы байлык түгел бит, кайчандыр, Зөһрә тугач, әтисе бүләк итеп биргән. Их, әтисе яннарында булса, алар да бай булырлар иде. Юк шул аның әтисе, юк... Шуңа күрә машиналары да, коттеджлары да юк... Әмма Зөһрәнең бик тә, бик тә мактанасы килде. Шунда аның хәтеренә күршедәге Сәлисә әби әйткән сүзләр килеп төште. Урамда очратканда, Зөһрәнең аркасыннан сөеп:"Алтын шул синең әниең. Әнә ничек матур итеп карап, тәрбияләп йөртә..."— дип әйтә иде ул. — Без дә бай! Беләсегез килсә, минем әнием алтын! — дигәнен сизми дә калды Зөһрә. Сыйныф бүлмәсендә авыр тынлык урнашты. Балалар барысы да, бердәй булып, Зөһрәгә төбәлделәр. Һәрберсенең карашында: "Ничек инде — әниләр алтын була димени?" — дигән сорау яна иде. Кайбер күзләр көлепелмаеп, хәтта мыскыллабрак та карыйлар. Кайберләрендә гаҗәпсенү катыш көнләшү чаткылары бар... Ничек кенә булмасын, байлык хакындагы бәхәс шунда тукталды. Сыйныфта Зөһрәнең байлыгы белән ярышып мактаныр бала табылмады. Өйгә кайтып керү белән, Зөһрә кухняда кайнашучы әнисе янына йөгереп барды: — Әнием, без баймы? — Нигә алай дисең, кызым? — Әйт әле, әнием, без баймы? — Белмим шул... — Беләсең-беләсең... Юри генә әйтмәгән булып кыланасың... Без... Без...бөтенләй дә бай түгел... Безнең бит машинабыз да, дачабыз да юк. Алтыннарыбыз да, акчабыз да күп түгел. Хәтта "видиг"ыбыз да юк... Әнием, "видик" алыйк әле, ә? Алсуның да, Зилә белән Гөлинәнең дә "видик"лары бар. Көн саен мультфильм карыйлар. Минеке генә юк... — И кызым, акча җиткезеп булмый бит. Бик алыр идек тә, тиешле акчаны да түләмиләр. Бушка эшләгән кебек эшләп йөрим бу арада. Зөһрә белә, чынлап та артык акчалары юк аларның. Әнисе эшләгән фабрика менә-менә ябылырга тора. Кая анда "видик"ка, кием-салымга да тартып-сузып кына җиткерәләр. Әнисе кызына чишенергә булышты, тузгыган чәчләрен тарап куйды, кочагына алып, аның көзге салкыннан алсулана башлаган бит очыннан үбеп алды. — Бер җай чыгар әле, кызым, алырбыз, видеомагнитофонын да, компьютерын да алырбыз. Ходай язган булса, барысы да булыр. Шөкер итеп кенә яшик, яме... Ә бит чын-чынлап әйткәндә, бездән бай кеше юк. Менә минем шундый матур, күркәм кызым бар. Ә синең... Синең әниең бар... Без бер-беребезне бик яратабыз, шулай бит? Беләсеңме, кызым, яраткан кешең булу — олы байлык ул, чиксез бәхет... Ә безнең яраткан кешеләребез бар... Әнисе үзе сөйли, үзе күзләрен, йөзен яшерә. Елый башласа шулай итә ул. Зөһрәнең үзенең дә елыйсы килде. Юк, бай булмаганнары өчен түгел. Әнисе күпме генә ышандырырга тырышса да, алар бай түгел. Әниләрнең, бик-бик әйбәт булсалар да, байлык исәбенә кермәгәнен белә ул. Әни кеше — байлыктан өстен. Шатлык кебек, бәхет кебек... Аннары... Язмыш кебек! Язмышның нәрсә икәнен белми әле Зөһрә. Әмма ул аның бик изге, тылсымлы, сихри бернәрсә булуын тоя, хәтта белә... Әниләр кебек изге... Их, менә хәзер ул Язмыш дигәннәре күрсен иде дә, әнисен дә, Зөһрәне дә бәхетле итсен иде! Хәзергә... "видик" алып бирсә дә ярар иде... Юк ла, борчылып еламый Зөһрә. "Видик"сыз да яшәделәр бит әле. Борчылмый ул. Кайчагында елауның сәбәбен аңлатып булмый бит. Зөһрә дә аңлата алмый. Бары тик елый гына. Әмма бу елавында, бу күз яшьләрендә, борчылудан бигрәк, өметкә, бәхеткә сусау, ниндидер якты, матур, хыялый ымсыну көчлерәк иде. Язмыш озак көттермәде. Икенче көнне үк Зөһрәләргә матур ялтыравык кәгазьгә төрелгән посылка кертеп бирделәр. Аның эченнән өр-яңа видеомагнитофон чыкты. Кыска гына хаты да бар: "Зөһрә акыллым! Менә син сораган "видик". Шуны бел - асыл байлык акча да, алтын да, башка әйбер дә түгел. Кешенең байлыгы — саф, ихлас күңелендә, тугры җанында, ярсу йөрәгендә һәм матур хыялында. Мин дә синең бәхетле булуыңны телим һәм моның өчен барысын да эшләргә вәгъдә бирәм. Синең Я.". Бу көнне алар бәйрәм ясадылар. Серле бүләкне телевизор янына урнаштыргач, күршедән кассета алып керделәр, аннары, бер-берсенә сыенышып утырып, телевизор экранына төбәлделәр. Бераздан әнисе кухняга кереп китте, чыш-пыш килеп, тәмле әйберләр пешерә башлады. Зөһрә үзе генә "видик" карап калды. Карый-карый, серле хат кисәген тагын бер мәртәбә укып чыкты. Матур, тигез итеп, яшел кара белән язылган язуны ул бөгәрләмәскә, тапламаска тырышып, кадерләп, иң яраткан әйберләре саклана торган агач тартмага салып куйды. Шунда ул кайчандыр Ясир абыйсы бүләк иткән сәгатьне күреп алды. Аны беләгенә тагып карады. Тагын салды. Ясир абыйсының усал йөзе күз алдына килде. Бераздан бу усаллык бетте. Ясир абыйсы елмая-көлә башлады... Зөһрә сәгатьне кабат тагып куйды. Бу юлы салмады. Сәгатен таккан килеш, әнисе янына — кухняга чыкты. "Видик"ның каян килүе, кем бүләге булуы хакында сорашмады Зөһрә. Әнисе каян белсен аны? Бу "видик"ны Язмыштан Зөһрә үзе сорап алды бит. Әнә хатының ахырына да "Синең Я." дип куйган. "Синең Язмыш" дигән сүз бит бу. Тукта, әнисе нишләп бер сүз дә эндәшми соң әле? Ник гаҗәпләнми? Бердәнбер кызы Язмыш тикле Язмыш белән сөйләшә, аралаша башлады ласа! Бу бит могҗиза! Төштә, әкияттә генә була торган хәл! Нигә дәшми, нигә аптырамый аның әнисе? — Әнием, беләсеңме кем җибәргән миңа бу "видик"ны? — Белмим шул... Үзем дә аптырыйм... Ярар, кызым, кем генә бүләк итсә дә, начар кеше түгелдер әле. Син сорадың — ә ул бүләк итте. Тик син күп сорама, яме, артык борчыма аны. Бу Зөһрә тәртипсез, тәрбиясез кыз икән дип уйлар... — Ә мин беләм аның кем икәнен... — Беләсең? Кем соң?.. — Әнисе шундук сагаеп, уйчанланып калды. — Ул... Ул — Язмыш! — Кем-кем? — Бу юлы аның әнисе яңгыратып көлеп җибәрде. — Язмыш. — Язмыш? Кызык, чынлап та Язмыш булып чыкмагае бу. И кызым, шулай гына булса ярар иде, әйеме?.. — Әйе... 5. Зәңгәр чәчәкле гөл Мәктәптән кайтканда, Зөһрә иң элек тәрәзәләренә күтәрелеп карый. Үз тәрәзәләренең астан һәм өстән ничәнче булуын ул күптән белә. Балалар бакчасына йөргәндә үк, әнисе өйрәтеп куйган иде — өске яктан дүрт тәрәзә, аскы яктан дүрт тәрәзә санарга кирәк. Уртада — аларның тәрәзәләре... Әнә әнисе тәрәзәләренә матур пәрдәләр элгән. Алар бигрәк ак, курчак күлмәге кебек, чит-чатлары челтәр белән каеп эшләнгәннәр. Әллә каян көлеп, үзләренә чакырып торалар... Зөһрәләрнең тәрәзәләрендә гөлләр дә күп. Нинди генә гөлләр үстерми аның әнисе! Шулай да Зөһрә бүлмәсендәге тәрәзә төбендә торган алсу гөлдән дә матуры юк. Һәр көн мәктәптән кайтканда, Зөһрә үзләренең тәрәзәләренә күтәрелеп карый — гөлләр үз урынындамы, һаман шулай матур булып утыралармы? Зөһрә бүген дә үз тәрәзәләренә ерактан ук карап кайтты. Әнә алар — ап-ак челтәрле тәрәзәләр... Аның алсу гөле дә шунда... Зөһрә аны "Алсушка" дип йөртә. Тик... Нигәдер гөлләрнең алсу чәчәкләре күренми бүген... Әллә? Әллә коелып беткәннәрме? Юктыр, иртән генә, матур булып, тәрәзә төбендә утырып калганнар иде ләса... Әһә! Моның ниндидер хикмәте булырга тиеш. Гөлләр көндезләрен кояшка, көнгә, яктылыкка карап утыралар. Гөлләр яктылык ярата бит... Ә инде гөлләр өй эченә карап утыралар икән, димәк, Зөһрәнең әнисе эштән кайткан. Бары шул гына! Ул ах-ух килеп кайтып кергәндә, әнисе гөлләргә су сибеп йөри иде. Өстен алыштырып алгач, Зөһрә дә әнисенә булыша башлады. Әнисе: "Чәеңне эч иң элек",— дип караса да, тыңламады, кечкенә комганына су салып, үз бүлмәсенә кереп китте. Тәрәзә төбендәге алсу чәчәкле гөленә су сипкәндә, шул хакта уйланды: "Зөһрә мәктәптә чакта бу гөлгә бик тә ямансудыр... Көне буе ялгыз яши бит ул... Икәү булсалар, күңеллерәк булыр иде. Тату, бәхетле гомер кичерерләр иде... Әйе, тагын бер гөл кирәк бу тәрәзә төбенә. Ничек баштарак уйламаган ул бу турыда? Әнисенә әйтсә, бер матур гөл алып кайтып бирер иде әле... Бүген үк әйтәчәк, тагын бер гөл сораячак Зөһрә. Менә күрерсез дә торырсыз — аның "Алсушка"сы янында тагын бер гөл яши башлаячак! Һи, нигә әнисенә әйтеп торсын ди?! Аның бит хәзер сорар кешесе бар. Язмышы бар. Бүген үк хат язып салачак ул аңа. "Видик" өчен дә рәхмәт әйтмәгән әле..." Чәй эчеп, бераз дәресләрен карап алгач, Зөһрә хат язарга утырды. Нигәдер язганнарын әнисенә күрсәтәсе килмәде. Бу бит аның үзенең генә сере, үзенең генә Язмышы! Аннары әнисе, әйбер сорап, бүтәннәрне интектермә, диячәк. Зөһрә моны бик яхшы белә. Шуңа күрә нәрсә язганын беркемгә дә күрсәтмәскә булды. "Исәнме, Язмыш! — дип башлады ул үзенең хатын. — "Видик" өчен зур рәхмәт! Мин аны ял көнендә генә карыйм. Бүтән көннәрдә карасам, әнием ачулана... Мин тагын бер әйбер хакында сорашмакчы идем. Миңа бер гөл кирәк. Берәү бар, тагын берәү кирәк. Синдә гөлләр бармы? Булса, алсу чәчәкле булмасын, андый гөлем бар инде. Зәңгәр чәчәкле гөлләрне дә бик яратам мин. Андый гөл булса, әйбәтрәк тә булыр иде. "Алсушка" бик сөенер иде... Әнием әйтә, бүләкне сорап алмыйлар, ди. Бу хакта әнием белми. Сизеп торам: син миңа тамчы да ачуланмыйсың. Ачуланмыйсың бит? Чөнки син бик әйбәт. Хәзергә хуш, сау бул. Авырма. Әйбәт киенеп йөр. Кайнар чәй эчкәч, шундук урамга чыкма. Салкын тидерүең бар. Пока! Сәлам белән Зөһрә". Зөһрә язган хатын конвертка салып, ябыштырып куйды. Әмма ул Язмышның кайда яшәгәнен белми иде. Бәлки, әнисе беләдер?.. Беләдер, чөнки әниләр барысын да беләләр... Зөһрә, кулына кызыл каралы каләмен алып: "Язмышка бирергә!" — дип язып куйды. Конвертның бер як читенә олы йөрәк төшерде. Сыйныфтагы кызлар, бер-берсенә хат язышканда, шундый йөрәкләр төшерәләр. Зөһрә белә: бу билге "яратам" дигәнне белдерә. Аннары ул залга — телевизор карап утырган әнисе янына чыкты. Мыштым гына килеп, муеныннан кочаклап алды. Бүлмәдә чит-ят кеше булмаса да, колагына үрелеп: "Мин Язмышка хат яздым..." — дип пышылдады. Үзе, җавап та көтеп тормыйча, "йөрәкле" хатны әнисенең куенына тыкты да йөгереп чыгып китте... Иртәгесен Зөһрә көне буе ниндидер тылсым көтеп яшәде. Йокыдан торгач, тагын бер мәртәбә үзенең кичә язган хаты хакында уйлады. Барып җиткәндер инде ул хат, алгандыр, укыгандыр аны Язмыш... Мәктәптә дә шул хатны гел исенә төшереп торды. Укуы да рәхәт, җиңел иде бүген. Әллә шуңа инде — өч "бишле" алды, Гөлсинә апасы бөтен сыйныф алдында мактады үзен. — Зөһрәдән үрнәк алыгыз, ул матур яза башлады, хаталары да юк, — диде. Соңгы дәрестә вакыт аеруча акрын үтте. Зөһрә хисап дәресенең башында ук үзенә тиешле "бишле"не алып куйды да тәрәзәгә карап утыра башлады. Үз тәрәзәсе күренми шул аның. Тәрәзәсе күренсә, рәхәтрәк булыр иде... Мәктәп тыкрыгыннан борылып, ишегалларына килеп чыгуга ук, Зөһрә үз йортларына күтәрелеп карады. Тәрәзәсен эзләп тапты. Анда аның "Алсушка"сы, Зөһрәне таныган кебек, тышка үрелеп карап тора иде... Ә янәшәсендә! Янәшәсендә ниндидер зәңгәрлек... Зәңгәр ут! Зәңгәр ялкын! Юк ла, зәңгәр чәчәк бу, зәңгәр гөл! Барып җиткән Зөһрәнең хаты! Язмыш аны укыган! Укыган да Зөһрәгә бүләккә зәңгәр чәчәкле гөл җибәргән! Әнә ул гөл — бөтен дөньяны балкытып утыра!.. 6. Календарь битләре нинди төстә? Көн саен шулай: Зөһрә мәктәптән йөгереп кайта да стенада эленеп торган календарь каршына килә. Аннары, тирә-ягына каранып, әнисе юклыгына ышангач, кесәсендә йөргән кечкенә кызыл карандаш белән календарьның бүгенге битен буйый башлый. Кызылга буялган битләр көннән-көн арта бара. "Бишле" алган көннәрдә генә буйый ла ул календарьны. Әмма шулай туры килә инде — көн саен "бишле" алып кайта Зөһрә. Кайбер көннәрдә икешәр, өчәр "бишле" куялар әле. Шуңа күрә көн саен кызылга буярга туры килә календарьны. Кыпкызыл булып бетте инде ул... Әнисе күрсә, орышыр микән? Зөһрә белә: китапларны буярга ярамый. Календарьны да буярга ярамыйдыр... Ә менә Зөһрәнең гел буйыйсы килә. Кызыл белән язылган календарь битләре — бәйрәм көннәре бит. Зөһрәнең дә, "бишле" алган көннәрдә, календарьны кызылга буяп, бу көннәрне бәйрәм итеп күрсәтәсе килә. Бәйрәм ясаган өчен әнисе нигә тиргәсен ди аны?! Бүген Зөһрә уку елы башлангач беренче мәртәбә календарьга кагылмады. Юк, "бишле" алмаганнан түгел. Ул бүген беренче тапкыр "икеле" алып кайтты. Әнисенә әйтмәде. Курыкты. Кайсы дәрестән бит әле... Хисаптан, ягъни иң яраткан дәресеннән... Бөтен сыйныф аптырады: дәрестә бирелгән мәсьәләләрнең берсен дә дөрес чишә алмады Зөһрә. Өстәмә сораулар да җавапсыз калды. Ничек кенә куймаска тырышса да, Гөлсинә апасы аңа чатнатып "икеле" куеп җибәрде. Икенче көнне дә шул ук хәл кабатланды. "Икеле" үк алмаса да, Зөһрә дәрестә, ялгышып килеп кергән чит-ят кеше кебек, берни аңламый утырды. Өйгә кайткач, "Математика" китабын алып, бүгенге мәсьәләләрне чишеп, тикшереп карады. Дөрес җавап таба алмады. Әнисе дә янына килеп берничә мәртәбә өйрәтеп китте, әмма Зөһрә барыбер дә мәсьәләләрнең асылын аңлап җиткерә алмады. Урамда күрше кызлары белән уйнап йөргәндә дә, башыннан шул хисап гамәлләре китмәде. Гел шундый ул: берәр нәрсәсе барып чыкмаса, һаман борчылып йөри, бу кыен хәлдән чыгу юлларын эзли. Кичәле-бүгенле чишә алмаган мәсьәләләрне Зөһрә тагын өйрәнеп карарга булды. Шуңа күрә уеннан иртәрәк керде. Чишенеп, әнисе тирәсендә иркәләнеп-назланып алгач, үз бүлмәсенә барып, өстәле артына утырды. Алдында яткан хатны ул шунда ук күрде. Иң гадәти конверт иде ул. Әмма эчендә ниндидер тылсым да бар сыман. Тышына "Зөһрәгә" дип язып куелган. Зөһрә үзенең сабый акылы, әмма бик тә өлгер зиһене белән шундук аңлап алды: бу хат Язмыштан килгән. Язуы да аныкы — яшел каралы... Хәрефләр — энҗе бөртекләре кебек, тигез, матур... Кешеләр болай матур итеп яза алмый... Зөһрә ашыгып-кабаланып конвертны ачты, йотлыгып укый башлады: "Зөһрә акыллым! Хисап дәресләрендәге кыенлык хакында беләм. Шул хакта берничә киңәшем бар. 1. Кәефеңне төшермә. 2. Кыенлыкларны әниең белән бергә җиңәргә өйрән. "Чирен яшергән — үлгән..." диләр бит. 3. Хисап фәнендә иң беренче шарт — эзлеклелек. Беренче дәрестән алып бөтен хисап кагыйдәләрен кабатлап, өйрәнеп чык. Кайсыдыр гамәл кагыйдәсен аңлап җиткермәгәнсеңдер. Моннан ике дәрес алда нинди кагыйдә өйрәндегез — шуны аеруча нык өйрән, мисаллар белән тикшереп кара. Сиңа уңышлар телим. Хат яз. Язган хатыңны йоклар алдыннан мендәр астына куеп калдыр. Синең Я." Зөһрә, Язмыштан килгән хатны тотып, әнисе янына кухняга йөгереп чыкты. — Әнием! Әнием! Карале, Язмыш миңа менә нинди хат җибәргән! — Кем-кем? — Язмыш!.. Теге вакытта да язган иде бит, хәтереңдәме? Әнисе матур, пөхтә итеп тезелгән хат юлларына текәлеп карап торды да: — Чынлап та серле, бик серле икән бу хат... Язылганча эшләп карыйсыңмы соң, кызым? Әнә бит тагын бер мәртәбә бөтен дәреслекне карап, өйрәнеп чыгарга кушкан. Миңа калса, аның сүзендә дөреслек бар... — Әнием, ничек керә икән ул безнең өйгә? — Кем? — Язмыш... Күренмичә йөри ала микән әллә ул? — Язмыш бит ул, кызым. Язмыш — илаһи зат, сихри көч, тылсым иясе дигәнне белдерә. Шуңа күрә ул бөтен нәрсәне булдыра... — Алла кебекме? — Юктыр... Алла ул зуррак, көчлерәк, акыллырак... Ә Язмыш... Ходай Тәгаләнең илаһи куәте, ихтыяры кебектер ул, балам. Әмма Алланың үзе түгел... — Алланың баласы кебекме? — Бәлки, шулайдыр... — Әнием, менә әле дә безгә карап торамы ул, безне күрәме? — Кем? — Кем булсын, Язмыш! — Карап, күзәтеп торадыр шул, кызым. Сынап торадыр. Шуңа күрә бар, тизрәк ул әйткәннәрне эшлә. Югыйсә үпкәләп, кул селтәп китеп тә барыр... Зөһрә тагын үз бүлмәсенә чыкты. Язмышның киңәшен тотып, "Математика" дәреслеген беренче битеннән өйрәнә башлады. Кагыйдәләрне исенә төшерде, кайчандыр мәктәптә яисә өйдә эшләнгән, инде бераз онытыла башлаган мисалларны, мәсьәләләрне тагын бер мәртәбә чишеп карады. Шулай көнне көнгә кабатлап килә торгач, ул өйрәнелми калган кагыйдәгә дә килеп җитте. Кинәт Зөһрәнең зиһенендә ниндидер якты, бәхетле нурланыш барлыкка килде, ул, үзенең ачышыннан очынып китеп, кулларын чәбәкләп куйды. Тиз-тиз генә дәфтәрен актарып, менә ничә көн инде баш бирми җәфалаган мәсьәләләрне эзләп тапты, аларны ә дигәнче чишеп тә атты. Тагын әнисе янына йөгереп чыкты, сөенче алды. Кабат кергәндә, дәфтәрен күкрәгенә кысып, игелекле һәм акыллы Язмышына рәхмәт укыды: "Рәхмәт Сиңа... Мин Сине хөрмәт итәм... Мин Сине яратам! Рәхмәт, Язмышым минем!.." Икенче көнне Зөһрә хисаптан берьюлы ике "бишле" алды. Берсен кагыйдәләрне дөрес сөйләп, аңлатып биргән өчен куйды Гөлсинә апасы. Икенчесе өй эшен дөрес эшләгән өчен куелды. Зөһрәнең үзенә караганда да Гөлсинә апасы ныграк сөенде. Дәрес беткәч, янына килеп: "Әтиең булыштымы?" — дип тә сорады әле. Оныткандыр... Зөһрәнең әтисе юклыгын белә иде бит ул. Берәрсе булышса — әтисе булышкан була дип уйлаганнан гынадыр... Һи, Зөһрәнең әтисе булмаса да, бүтән булышыр кешесе бар. Бар шул! Әтиләрдән бер җире белән дә ким түгел. Күзгә генә күренми — бөтен аерма шунда. Калганы — әтиле балалардагы кебек — "видик" та алып бирде, гөл дә бүләк итте, хисап эшләрендә дә булышты... Хисаптан "бишле"ләр алган көнне, стенадагы календарьның тагын бер бите кызылга буялды. Моннан соң да календарь битләре бәйрәм төсенә керә барды. Хисаптан мәсьәлә чишә алмый йөргән ике көн генә, кап-кара булып, күңелне шомландырып, буялмыйча, бизәлмичә калды. Зөһрә ул битләргә карап кына кәефен төшермәде. Эш бит "бишле"ләрдә дә, календарь битләренең кызылга буялу-буялмавында да түгел. Моның мәгънәсе кешенең асылына, ихтыяр көченә, максатына, иманына барып тоташа. Кеше үзе теләмәсә, сихри, илаһи көчләр генә аны яхшырта алмый. Зөһрә бу хакта анык кына белми әле. Әмма үзенең саф, самими күңеле белән тоя, сизә иде. 7. Руслан Ишегалдында Зөһрәне рәнҗеткән кеше юк. Чөнки ул үзен тота белә. Үчекләшми. Үртәшми. Башкалар турында ямьсез сүзләр сөйләп йөрми. Күбрәк Алсу белән, Гөлинә белән аралаша. Гел бергә алар. Кайчакта гына үпкәләшеп алалар. Кемнеңдер җыйган фантигы күбрәк булып чыга, кемнеңдер бантигы матуррак яисә уены кызыграк... Озак үпкәләшмиләр тагын, икенче көнне үк мәктәпкә бергә чыгып китәләр. Малайлар белән дә тату Зөһрә. Дөресен генә әйткәндә, малайлар арасында аның дусты юк, ә менә танышлары күп. Күрше подъездда яшәүче Руслан белән генә бер мәртәбә дә сөйләшкәне юк аның. Сөйләшер иде дә, кыенсына. Әллә нәрсә була да куя шул малай очраса. Ошый дисәң инде... Юктыр, ошамыйдыр... Ишегалдында иң хулиган малай бит ул... Нигә кызара, нигә ояла соң аның каршында Зөһрә? Моның сәбәбен ул әлегә әйтә алмый. Бәлки, бу сорауга җавап бирерлек яшьтә түгелдер ул? Бәлки, бу сорауга бер генә яшьтә дә җавап биреп бетереп булмыйдыр? Бәлки, бу сорауга бөтенләй җавап юктыр? Бердәнбер көнне менә шул Руслан дигән малай Зөһрәне бик нык кыерсытты, рәнҗетте. Зөһрә Алсу белән сөйләшеп тора иде, ерактан ук турылап килде дә төртеп екты. Кызлар аны шундук күреп алдылар, әмма читкә тайпылмадылар. Ә теге юньсез малайга шул гына кирәк — төртте дә җибәрде. Зөһрә аркасы белән чирәмгә барып төште. Югыйсә тротуарның иң читендә басып торалар иде алар. Юл беткән диярсең... Алсу нидер әйтергә теләгән иде, Руслан аны да буш калдырмады. — Торма юл өстендә, сиңа да эләгә хәзер! — дип кычкырды. Руслан — өченче генә сыйныфта укыса да, буе белән дә, көче белән дә бишенче, хәтта алтынчы сыйныфларга биргесез. Шуңа күрә аңа кул күтәрү түгел, каршы сүз әйтүче дә юк. Алсу да шым булды. Зөһрә еламады. Тәне күгәреп, кара янып чыкса да, терсәкләре җанга төшәрлек булып авыртса да, күз яшен күрсәтмәде. Итәкләрен кага-кага торып басты да Русланга арты белән борылды. Малайга бу ошамады. Аңа ничек тә Зөһрәне елатырга кирәк иде. Баягы хәл тагын кабатланды. Зөһрә тагын газонга янтаеп килеп төште, егылганда тротуар читенә тезен бәрде. Әмма бу юлы да яшен сыкмады, шыңшымады, горур, хәтта тәкәббер кыяфәт белән аягүрә торып басты. Руслан тәмам чыгырыннан чыкты. Зөһрәне тагын да ярсыбрак, үҗәтләнебрәк төрткәли башлады. Бу әкәмәт күренешкә карап торган Алсу түзмәде, сулкылдап елап җибәрде... Зөһрә үзендә моңа кадәр булмаган ныклык, батырлык һәм... горурлык хисе тойды. Бүтән бер малай сукса, күптән инде, акрып елап, өенә кереп киткән булыр иде. Әмма Руслан каршында еламаячак ул! Бу күрше малае каршында аның бер җире дә авыртмый! Күкрәгендә, эчтә нидер сызып-сызып тора — шул гына... Күңеле, җаны сызлый, ахры... Әнисе әйтә бит: "Тән авыртуына түзеп була, җан җәрәхәтенә чыдап булмый", — ди. Зөһрәнең җанында да әнә шундый җәрәхәт бар бугай... Руслан өчен, шушы хулиган малай өчен өзелә-өзгәләнә аның күңеле... Ул әйбәт булса, икесе нинди тату, тугры дус булырлар иде, көн саен очрашып торырлар иде... Руслан аны сугыш чукмары малайлардан саклар иде, яклар иде, ә Зөһрә, моңа җавап итеп, яңа укыган китапларын сөйләр иде, өенә "видик" карарга чакырыр иде... Русланның "видиг"ы юктыр шул. Ул да ятим бит. Зөһрәгә шулай тоела. Чөнки Русланның бервакытта да әтисе белән күренгәне юк. Гел әнисе белән, кайчакта гына әбисе белән йөри ул. Сания исемле сеңлесе дә бар. Әтисез бала әтисез балага тияргә тиеш түгелдер ул... Якларга тиеш ул аны! Яклар урында, Руслан үзе Зөһрәне кыйный. Юк, кыйнамый, сукмый да ул. Төртеп-төртеп җибәрә, җиргә егып, аны үз алдында тезләндерергә, баш идерергә тели, рәнҗетә, мыскыллый... Зөһрә барыбер еламады. Русланны әнисенә әләкләү өчен, Алсу өйләренә кереп китте. Ул киткәч, Руслан да төрткәләшүдән туктады, Зөһрәгә бүтән кагылмады. Күзенә генә усал итеп карап торды. Бу карашта: "Нигә еламыйсың инде? Еласаң, бу кадәр интектермәс тә идем", — дигән сүзләрне укыды Зөһрә. Үзе горур һәм моңлы карашы белән җавап та бирде: "Без бит дуслар булырга тиеш идек, ә син безнең була алмый калган дуслыгыбызны рәнҗеттең..." Руслан, кискен борылып, үз подъездларына кереп китте, Зөһрә дә, әнисен ияртеп килеп чыккан Алсуга әллә ни игътибар итеп тормыйча, өенә ашыкты. Шул көнне үк Язмышка хат язды. Руслан белән икесе арасында булган хәлләрне тәфсилләп тезеп чыкканнан соң, төп үтенечен белдерде: "...Руслан сугышырга яратса да, начар малай түгел. Шуңа күрә, мине яклап, аңардан үч алсаң, авырттырырлык итеп сукма, яме. Рәхмәт, Язмыш!" Зөһрә, хат язылган дәфтәр битен урталай бөкләп, конвертка салды да, әнисе "Тыныч йокы!" теләргә кергәнче, мендәр астына тыгып куйды. Иртән торганда, хат мендәр астында юк иде инде... Язмыш озак көттермәде. Ике көннән соң мәктәп коридорында аның янына Руслан үзе килде. Килде дә, Зөһрәнең күзләренә туры карарга кыймыйча, басынкы гына сүз башлады: — Зөһрә... Теге көн өчен ачуланма... Гафу ит мине. Башкача бер дә алай итмәм. Син әйбәт кыз. Елак түгел. Миңа андыйл ар ошый. Моннан соң мин сине үзем яклармын, яме. Ну, пока!.. Зөһрә Русланны ничек авыз ачып каршы алган булса, шулай авызын ачкан килеш озатып калды. Ә Русланның тагын сүзе калган икән әле. Ул, кырт борылып, тагын Зөһрә янына килде, аның нык каушаудан салкын йөгерә башлаган кулын үз учына алып, бу юлы Зөһрәнең гаҗәпләнүдән тагын да ачылып, матураеп киткән күзләренә туп-туры карап: — Классный әтиең бар синең! Без аның белән дуслаштык. Әйдә синең белән дә дус булабыз... — дип сөйләнде. — Бүтән кыйнамасаң гына... — Булмаган әтисе хакында ишетеп, тәмам аптырашта калган Зөһрә ничек җавап бирүен сизми дә калды. Русланның карашы тагын читкә тайпылды. — Әйттем бит инде, гафу ит, дидем... — Бетте-бетте... Ә син минем портфельне мәктәптән өйгә кадәр күтәреп кайтырсыңмы? — Дус булгач, алып кайтам да кайтам инде... — Кышын тау шуганда чанамны тауга алып менәрсеңме? — Дус булгач, алып менәм дә менәм инде... — Тәмле әйберләр алып бирерсеңме? — Дус булгач, алып бирәм дә бирәм инде... Әни акча бирсә... — Безгә "видик" карарга керерсеңме? — Әниең ачуланмасмы соң? Мине бит беркем дә чакырмый. — Юк, син җавап бир — керерсеңме? — Дус булгач, керәм инде... Руслан әйбәт дус булып чыкты. Зөһрә аны көннәнкөн үз итте, Руслан да бөтен күңеле белән аңа тартылды. Күңелнең яше юк, диләр бит. Ике нарасыйның пар йөрәге бер булып тибә башлаган мәл иде бу. Әлеге гүзәл мәлмизгелне бары тик илаһи көч кенә, Язмыш-Тәкъдир дигән сихри куәт кенә тудыра алуы көн кебек ачык иде. 8. Зөһрә дога өйрәнә Зөһрә догалар белми. Коръән укып утырырга, намазга басарга кечкенә әле ул. Шулай да авылдагы әбисе өйрәткән ике доганы яттан укый. Аның берсе — "Бисмилла". Авылга кайткач, әбисе Зөһрәдән гел шушы сүзне әйттерә. Иртән торгач, берәр эшкә керешкәндә әйтәләр бу доганы. Зөһрә аны шәһәргә кайткач та гел кабатлап йөри. Шуны әйтмәсә, теләгенә ирешә алмас кебек ул. "Бисмилла" дигән сүз белән генә чикләнмичә, әбисе өйрәткәнчә тутырып әйтә ул бу доганы: "Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим. Биемилләһир-рахманир-рахим". Зөһрә аның мәгънәсен дә яхшы белә. "Рәхәттән таш атып куылган шайтаннан Аллаһы Тәгаләгә сыенам. Дөньяда да, ахирәттә дә рәхмәт кылучы Аллаһы Тәгаләнең исеме белән башлыйм бу эшемне" дигән дога бу. Аштан соң әйтелә торган доганы да белә Зөһрә. Анысын да әбисе өйрәткән иде. Бервакыт онытып җибәргәч, күрше Сәлисә әбисеннән сорап, хәтерен яңартып чыкты. Ә ул болай: "Әл-хәмдү лилләһил-ләзи әтгамәни үә сәкани үә җәгаләни минәл муслимин". Мәгънәсе дә гап-гади: "Аллага шөкер, Аллаһы Тәгалә мине ашатты, эчертте һәм мине мөселманнардан кылды". Менә шушы ике дога белән яши Зөһрә. Әлбәттә, дөньялык өчен, яшәү өчен болар гына аз. Беркөнне күрше ишегалдыннан кереп йөри торган кара эт чак кына тешләмәде үзен. Дөресен генә әйткәндә, тешләде, әмма аның хәтәр тешләре Зөһрәнең итегенә туры килде. Шул көннән башлап итегенә су үтә. Суга кермичә генә уйный хәзер. Зөһрә белә: кара эт, кара мәче — сихер-зәхмәт, кара көчләр галәмәте. Яман күзләр шундый кара этләр рәвешенә кереп йөри, имеш... Теге вакытта яман күздән, яман көчләрдән саклый торган доганы әйткән булса, эт тә тешләмәс иде, мөгаен. Тагын... авырулардан саклый торган догаларны белми Зөһрә. Әнисенең бик еш башы авырта, үзе дә сирәкмирәк кенә температуралап ала. Бигрәк тә әнисе өчен борчыла Зөһрә. Дога белсә, шуны укып, әнисенең авыруларын бик тиз куып җибәрер иде ул... Күршедәге Сәлисә әби кергәндә, әнисенең башы авырткан чагы туры килсә: — Сиңа кияүгә чыгарга кирәк, балам, — дип сөйләнгән була. Никтер дога укымый. Ә бит бик күп догалар белә... Кайчакта Зөһрәнең әнисе, авыр сулап: "Үзебезгә генә яшәү кыен шул", — дип уфтанып куя. Менә шул кыенлыкларны җиңәр өчен дә берәр дога бардыр бит? Бардыр. Зөһрә моны төгәл белә. Шул кыенлыкларны, авырлыкларны кичү өчен чыгарыла бит инде ул догалар... Зөһрә, ике дә уйлап тормыйча, шул доганы да ятлап алыр иде... Беркөнне Зөһрәләр сыйныфына абыстай килде. Гел татар баласы укыгач, Гөлсинә апасы чакыргандыр инде. Зөһрәнең әлегә чын абыстайны күргәне юк иде. Ачык йөзле, матур, мөлаем була икән алар. Тавышы шундый йомшак, ягымлы, моңлы; ул вәгазь укыганда, Зөһрә оеп, йоклап китә язды. Ярый әле күршедәге Алсу терсәге белән кагылып өлгерде. Соңыннан абыстай: — Бераздан мин тагын киләм, догалар өйрәнеп куегыз, сораячакмын, — диде. Зөһрә, өйгә кайтып керү белән: — Әнием! Әнием!.. Догалар өйрәт әле миңа! Абыстай әби бик күп догалар өйрәнеп килергә кушты. Сораячак... — дип, әнисен җилтерәтеп йөртә башлады. — И кызым, мин бик белеп бетермим шул... Сәлисә әбиеңә керсәң генә инде... — Әй, керәсем килми аның янына... — Нигә инде? — Ул дога укыганда гел көләсене китерә. Көлсәң — тирги... — Ник көләсең соң? Картлардан көләргә ярыймыни?! — Мин бит аңардан көлмим, иреннәреннән генә көләм. Иреннәре кызык аның... — Алай димә, кызым. Ярамый. Гөнаһысы булыр. — Нәрсә ул гөнаһы? — Сиңа аны белергә иртәрәк әле, кызым. Балаларда гөнаһ булмый. — Миндә дә юкмы? — Юк, юк, кызым. Гөнаһы — начарлык, ялган, хыянәт, имансызлык, кешелексезлек дигән сүз. Шуны онытмасаң, әлегә җитеп торыр. — Догалар гөнаһыдай саклыймы, әнием? — Әйе, алар — кешенең рухи юлдашы. — Каян өйрәним соң мин аларны, әнием? — Ярар, берәр нәрсә уйлап табарбыз әле... Ә хәзер бар, дәресләреңне кара. Шуның белән сүз бетте. Зөһрә, бүлмәсенә кереп, дәресләренә чумды, әнисе кухнясында булашып калды, кем беләндер озак итеп телефоннан сөйләште... Өй эшләрен эшләп бетереп, иртәгә буласы дәресләр өчен портфелен тутырып куйгач, Зөһрә һәр көндәгечә үзенең якын дустын — Язмышны исенә төшерде. Хәзер кайда икән ул? Нишли икән? Их, кешеләр кебек булса, Зөһрә аның белән һәр көнне очрашып торыр иде. Әнисеннән рөхсәт алып, аны үзләрендә яшәтер иде... Урамга да гел бергә чыгарлар иде. Язмыш белән бергә булгач, теге кара, зәхмәтле эт бүтән бәйләнмәс иде. Шунда Зөһрәнең зиһенен бер уй сызып үтте. Әгәр ул изге догаларны Язмыштан сорап караса? Җибәрер иде, ул бит һәрнәрсәгә дә өлгер... Шунда ишек кыңгыравы шылтырады. Ишекне ачып чыккан әнисе кулына җыйнак кына төргәк тотып керде. Төргәкнең тышына "Зөһрәгә" дип язылган иде. Ниндидер тылсым эзләгән кебек, ашыгып-ашыгып төргәкне актара башладылар. Ниһаять, алтын йөгертелгән тышлы бер китап күзгә чалынды. "Догалык" китабы иде бу. Шунда ук хат кисәге. "Зөһрә акыллым! Менә син сораган китапны җибәрәм. Бу догалар сине кайгылардан, афәтләрдән, авырулардан һәм авырлыклардан сакласын! Амин! Синең Я.". Зөһрә, әнисеннән бер авыз сүз сорашып тормыйча, "Догалык"ны күкрәгенә кысып, үз бүлмәсенә кереп китте. Китапны кадерләп кенә өстәлгә куйды, ачып җибәрде. Бер якка гарәп хәрефләре белән, икенче якка хәзерге хәрефләр белән язылган. Шунда ук догаларның мәгънәсе китерелгән. Зөһрә бер минуттан үзен серле дә, иманлы да дөньяда хис итте... ...Кич Зөһрә урамга чыкты. "Догалык" китабын, кәгазьгә төреп, үзе белән алды. Русланга, Алсу белән Гөлинәгә күрсәтәсе килде. Әмма урамда беркем дә юк иде. Бер читтәрәк теге котсыз кара эт кенә Зөһрә ягына төбәлеп карап тора. Зөһрә бу юлы аңардан курыкмады. Эт тә моны аңлады булса кирәк — алҗыган гәүдәсен акрын гына борып, үз ишегалларына китеп барды... 9. Буранлы төн Менә кыш җитте. Урамнар яктырды, агачлар, йортлар, киресенчә, караеп, ямансулап калдылар. Кешеләрнең йөзенә дә көмеш сагыш кунды, аларның күзләре уйчанланды, йөзләре моңсуланып, күңелләре оеп, җаннары иләсләнеп калды. Ак кышка кешеләрдәге мондый үзгәреш ошап бетми; ул, ачуланып, әле бөтен дөньяларын карга күмеп ташлый, әле, ачы буран куптарып, салкынын җибәреп, аларның үзәкләренә үтә... Ноябрь ахырларында кар төшеп, озакламый тау итәкләрендә чана шуарлык булды. Яңа ел алдыннан гына була торган бураннар быел иртәрәк килеп җитте. Әмма бу буран туе гына балаларны куркытмады, алар чаналарын, бозгавыкларын өстерәп, чаңгыларын киеп, таулы, ярлы урыннарга агылдылар. Зөһрәләр йортыннан ерак та түгел тирән чокыр бар. Кыш буе балалар шуннан өзелми. Кызык чокыр ул — тигез генә шуып төшеп була торган шома төше дә, бүлтәеп чыгып торган сикәлтәле ярлары да җитәрлек. Зөһрә сикәлтәле урынын ныграк ярата. Алсу белән Гөлинә дә аның артыннан калышмаска тырышалар. Бүген Зөһрә уенга чыгарга соңга калды. Кулына бик кызык китап килеп керде шул. Галим Әсәновның "Гөрләвек" дигән китабы. Шуны укып бетермичә, өстәл артыннан тора алмады. "Өч дус" исемле шигырьгә җиткәч, тәрәзәдән тышка карап кызыгып куйган иде дә... Кире уйлады, китапның соңгы шигырен укып бетермичә, урамга чыкмаска булды. Ә шигыре соң, шигыре!.. Анысы да тауда чана шуып йөрүче малайлар хакында иде: Гали, Вәли, Биктырыш Таудан чана шуалар. Суык бабай иярсә, Тау астына куалар... Чана күтәреп килеп чыкканда, аңа Алсу белән Гөлинә очрады. Карда аунап, бөтен өс-башлары ап-ак булган. Йөзләре алсуланган, күзләрендә "кызык" яна. Әйе-әйе, уенчак, дәртле, шаян балалар карашында гына була андый балкыш. Алсу белән Гөлинә үз уеннарыннан канәгать күренәләр, рәхәт арып-алҗып кайтып киләләр. Зөһрә: — Әйдәгез минем белән, — дип караса да, кызлар риза булмады, әниләре тиргәр дип курыктылар. Зөһрәне дә әнисе чыгармас иде, тик ул күрше Сәлисә әбиләрдә калды шул. — Анда шундый җил чыкты, таудан үзе этеп алып төшеп китә!.. — дип сөйләнде Алсу. — Ә менгәндә... юри менгермәскә тырыша... Кызы-ыык! — Гөлинә дә дустының мәзәк сүзен җөпләп куйды. Алсу белән Гөлинәнең җил дигәннәре буран булып чыкты. Чып-чын буран! Кышның беренче бураны. Чокыр буена килеп җиткән Зөһрәне әнә шул йөгерек, уйнак буран каршы алды. Уйнак микән? Уйнактан усал буранга әверелеп бара иде инде ул. Әнә бит, чанасын өстерәп тау башына килеп баскан Зөһрәгә ярсып-ыжгырып ташлана, аны екмакчы, үзенә буйсындырмакчы була... Тауда ике малай чаңгы шуып азаплана. Ачы буран Зөһрәнең күңелен нык кына шомландырса да, малайларны күргәч, аның эченә җылы керде. Бер генә шуып карый да хәзер өенә кайтып китә ул... Әнә малайлар да бик куркып тормыйлар әле... Алар булгач, Зөһрәгә дә күңеллерәк. "Тагын бер генә төшәм, тагын бер генә төшәм" дип шуа торгач, Зөһрә тау битендә берәр сәгать кенә юанмагандыр. Ничек мавыкмассың! Җил-буран аны чанасы-ние белән җилтерәтеп алып төшеп китә!.. Аннары шундый ук өлгерлек белән артыннан этеп алып менә! Караңгы да төшә башлады, буран да көчәйде. Тирәяктагы өйләр, кар тузанына күмелеп, йөзләрчә утларын җемелдәтеп тора башладылар. Чаңгы шуучы малайлар да, җир астына убылгандай, кинәт юкка чыктылар. Зөһрә дә өенә кайтырга булды. "Иң соңгы мәртәбә генә төшәм дә..." Шушы "соңгы мәртәбә" аны харап итте дә инде. Бу юлы ул, үзе дә сизмәстән, чокырның иң ерак төпкеленә, беркем дә шумый торган караңгы почмагына төшеп китте. Кар өермәсе бөтереп-бөтереп шул якка борып җибәрмәсә, ул бу почмакка мәңге төшәчәк түгел иде. Соңгы мәртәбә шуып төшеп, кабат тауга менәр иде дә өенә кайтып китәр иде, әнисе белән гәпләшеп чәй эчәр иде, аннары дәресләрен хәзерләргә утырыр иде, "видик" карап алыр иде... Бу юлы Зөһрә озак төште. Кайсыдыр сикәлтәне үткәндә егыла язды. Каты бер әрем камылы аның битен сыдырып-тырнап калды... Чокырның төбенә төшеп җитәрәк, Зөһрәнең күңеленә беренче мәртәбә курку керде. Ләкин ул ныклап куркырга өлгерә алмый калды, чанасы астындагы җир убылып, баз кебек караңгы һәм салкын бушлыкка очты... Ниндидер ачы, шомлы сызгыру, улау тавышына уянып, айнып китте Зөһрә. Иң элек шуны тойды — чәнчеп-чәнчеп аягы сызлый. Кузгалырга тырышып карады — кузгала алмады, аягы гына катырак сызлый башлады. Зөһрә тешләрен кысып түзәргә тырышты, әмма барыбер еламый кала алмады. Тик ул кычкырып-бакырып еламый, эчтән генә, басылып кына елый иде... Зөһрә, бераз тынычлангач, кузгалмыйча гына капшана башлады. Дөм караңгылыкка төрткәли торгач, буй җитәрлек ераклыкта балчык стенага тап булды. Аянычлы хәл: бөтен тирә-якта шундый туң, тоташ стена булып чыкты. Димәк, ул ниндидер тирән чокырга, базга килеп төшкән. Зөһрә нишләргә дә белмәде. Суык та, аяк авыртуы да, җил-буран улавы да аны ул кадәр куркытмый. Ә менә шомлы караңгылык җанына үтеп шомландыра, куркыта... Ул һаман кузгала алмый иде. Әллә кычкырыргамы? Зөһрә бөтен көченә кычкырып та, ярдәмгә чакырып та карады. Үз тавышын үзе танымады. Язгы ташкынгөрләвекләрдән убылып калган җир тишеге гүя аның зәгыйфь тавышын бөтен көч-куәте белән эләктереп алган да, үзеннән ерак җибәрмичә, мәңгелеккә шушы чокырда калдырырга тырыша иде... Зөһрә үзенең аянычлы хәлдә калуын аңлады. Җан өшеткеч уй аның сабый күңелен авырттырып үтте: ул аягына баса алмый!.. Баса алган очракта да, бу тирән текә чокырдан үз көче белән генә үрмәләп чыга алмаячак. Шунда калыр микәнни? Алсу белән Гөлинә үксеп еларлар инде. Әнисе дә елар... Руслан да елар... Алсу белән Гөлинә хәзер чәй эчеп, телевизор карап утыралардыр... Әнисе Зөһрәне урамнан карап кергәндер дә бу минутта күршеләреннән эзләп йөридер... Бик борчыладыр... Тагын башы авырта башлагандыр... Их, ичмасам, әнисенә әйтмичә генә чыгып китте бит... Чанасы өйдә булмагач, тау шуарга киткәндер дип уйласа ярар иде... Алсу белән Гөлинә дә Зөһрәнең тауга таба китүен әйткәннәрдер... Таба алмас шул, мондый чокыр барлыгын каян белсен ул... Ә менә Язмыш аның кайда икәнлеген беләдер. Ул бит бөтенесен дә белеп тора. Ул бит көчле, акыллы... Их, килсен иде, тапсын иде Язмыш үзенең Зөһрәсен!.. Бу салкын караңгы чокырдан тизрәк коткарсын иде! Язмыш... Кайда син, Язмыш!.. Тукта-тукта... Язмыш теге чакта җибәргән "Догалык" китабындагы изге сүз-теләкләр, догалар бар бит әле! Шул догаларны укысаң, һичшиксез, җиңеллек киләчәк, Зөһрә моны бик яхшы белә. Ул шунда ук, бөтен хәтерен бер төенгә җыеп, белгән догасын пышылдый башлады: "Аллаһуммә лә саһлә..." Догасын укып бетерә алмады, Зөһрәнең тагын елыйсы килде. Әллә елыйсы килүдән, әллә суыктан — ул эчке бер тетрәнү белән калтырана башлады. Дер-дер килеп калтыранган иреннәренә төшеп җиткән күз яшьләрен сыпырып алмакчы булды. Куллары аның теләгенә буйсынмады. Әллә туң җирдә озак ятудан оеп киткәннәр, әллә инде кыска тунның чабулары астыннан сиздерми генә үрмәләп кергән суыкка бирешә башлаганнар... Зөһрәнең аяк-куллары гына түгел, күңеле, зиһене дә ойый башлады, ахры, кинәт аның бөтен дөньясы җылынып, яктырып китте. Бераздан ул үзенең ниндидер сихри төш шаукымында калуын тойды. Аңа рәхәт тә, кыен да иде, ул бер үк вакытта бәхетле дә, бәхетсез дә иде... Чын, ихлас язмышлы һәрбер кеше кебек... — Язмыш... Язмыш! Мин сине көтә-ә-әм!.. Ник килмисең инде, Язмыш? Ник килеп коткармыйсың мине, Язмыш?.. Язмы-ы-ыш-ш-ш... Саташып ятучы Зөһрәнең суыктан күгәргән иреннәре бу минутта бердәнбер күңел таянычын, җан дустын, рух куәтен — Язмышын чакырып тилмерәләр иде. Бу Хода бәндәсенең күзләре инде йомылган, керфекләре хәлсезләнгән, тын-сулышы басылып, кысылып калган — бөтен барлыгы белән сафлыктан гына, хыялый могҗизадан гына торган бу җан иясенең җансыз тавышын ишетсә дә шул Язмыш дигәннәре генә ишетер, мөгаен... Ә Язмыш ишетмәде дә ишетмәде үзенең иясен... Юк! Ишетте! Ишетте! Зөһрәнең ачыргаланып, үрсәләнеп чакыруын, аның илаһи-изге догаларын ишетте, өзелепөзгәләнеп көтүен тойды... Әнә инде ул ашыга, кабалана, буран болытын, кар гарасатын ярып, үзенең Зөһрәсенә ашыга! Җилдән, давылдан уздырып, чокырларның иң төбенә төшә, упкыннарның иң тирәнен, ярларның иң текәсен айкый, тауларның иң биегенә менә... Шулай йөри торгач, ул ап-ак, салкын болыт булып, порхылдап, Зөһрә яткан баз-чокырга килеп төшә, аны, сак кына күтәреп, куенына ала һәм карлы буран аша өенә, елап-шешенеп беткән әнисе янына илтә... Зөһрәнең бер мизгелгә генә ачылып алган күзләре үзен күтәреп баручы Язмышның куркынган карашын, карбозга каткан керфекләрен, мыегын, ак сәдәф кебек туңган бит очларын гына шәйләп кала. Шәйләп кенә калмый, яратып эндәшергә дә үзендә көч таба: — Язмыш бит син... Коткар мине... Язмыш... Минем яшисем килә... Әнием янына кайтасым килә... Язмыш... Нинди әйбәт син... Мин сине Яратам... Ярата-а-ам... Зөһрә өшеп-туңып уянды. Ул: "Мин һаман салкын чокырда ятамдыр, шуңа күрә дә өшимдер..." — дип уйларга өлгермәде, каяндыр ерактан, таулар, офыклар артыннан әнисенең йомшак ягымлы тавышы ишетелде: — Кызы-ы-ым... Уян инде... Торырга вакыт, ач күзләреңне, кызым... Әйтүе генә җиңел. Күз кабакларын күтәреп, дөньяга, әнисенең тавышы килгән якка карау шулкадәр авыр булыр дип кем уйлаган!.. Гүя аның бу күз кабакларын галәмәт зур ташлар белән бастырып куйганнар! Шулай да Зөһрә бер мәлгә генә, керфекләрен күтәреп, күзләрен ача алды. Шул арада аның сабый күңеленә ургылып көн яктылыгы, аның артыннан ук әнисенең көн яктылыгыннан да яктырак карашы, күз нуры кереп тулды. Шушы тылсымлы яктылык Зөһрәнең хәлсез тәненә көч бирде. Ул бу юлы бернинди тартынусыз-нисез күзләрен ачты һәм янында еламсырап утырган әнисенең яшькә манчылган, әмма үтә дә мәрхәмәтле йөзенә тутырып карады. Могҗиза үзен озак көттермәде — ана белән кызның йөзенә берьюлы бәхетле елмаю кунды... — Әнием... — Кызым... — Мине Язмыш коткарды, әйеме? — Әйе, кызым. — Ул әйбәт, әйеме? — Әйбәт, кызым. — Ул тагын килерме? — Килер, кызым... Ә хәзер йокла, яме. Сиңа хәл җыярга кирәк... Зөһрә күзләрен йомды. Сәламәт, тирән йокыга талды. Тик... йокы ихтыярына бирелгәнче, үзенең нарасый күңеленнән саркып чыккан сихри сүзләрне пышылдарга өлгерде: — Рәхмәт сиңа, Язмыш... Мине ташлама, яме... Язмышның җавабын Зөһрә үзенең төшенә сихри барып җиткәч ишетте: — Мин сине мәңге ташламам, Зөһрә акыл-л-ы-ы-ым!.. 10. Кем син, Язмыш? Мәктәптә Зөһрәне сагынганнар. Бер атна түшәктә ятканнан соң гына аягына баса алды шул ул. Аның белән булган тарихны барысы да белә. Сораулар күп булды. Зөһрә һич иренмичә, ниндидер мавыктыргыч әкият сөйләгән кебек, тәфсилләп сөйләп бирде. Бер генә сорауга төгәл җавап бирә алмады ул: кем коткарды соң аны? Бу хакта әнисе дә әйтеп бетерми. Сер саклый... Дөресен генә әйткәндә, Зөһрә аның кем икәнлеген белә. Язмыш коткарды аны. Ләкин ул шуны да белә: Алла гына күзгә күренми яши. Ә Язмыш — кешеләр кебек үк! Зөһрә моны тоя! Кешеләр кебек сөйләшә, яза, укый... Кешеләр кебек яши. Яисә өши... Зөһрәнең әле дә хәтерендә: аны күтәреп барган Язмышның нурлы күзләре, карлы-бозлы керфекләре, мыегы бар иде. Хәтта бүреге, туны бар иде! Ул чын кешеләр кебек киенгән иде!.. Ул хәтта кемгәдер бик охшаган да иде!.. Тик менә кемгә? Ул үзен коткарган Язмыш хакында әнисеннән тагын бер мәртәбә сорап карарга булды. Ләкин, күпме генә батырлыгын җыеп йөрсә дә, өздереп кенә сорый алмады. Бер әйтте бит инде: "Әйбәт кеше коткарды", — диде. Тагын ни кирәк? Нигә әллә ничә мәртәбә сорап интектерергә? Әйбәт кеше дигәннәре шул Язмыш буладыр инде... Их... Зөһрәнең бик тә күрәсе килә ул Язмыш дигәннәрен! Аның йөзенә, күзенә карыйсы килә! Күзенә карап, рәхмәт әйтәсе килә. "Видик" өчен дә, хисап дәресләре өчен дә, гөл өчен дә, дусты Руслан өчен дә... Руслан дигәннән, беркөнне ул, Зөһрәне коридорда туктатып: — Сине әтиең коткарган, диләр, дөресме шул? — дип сорады. — Миннән сәлам әйт, яме, — дип тә өстәде. Зөһрә, әлбәттә, берни дә аңламады. Каян килеп әтисе булсын ул аның?! Элегрәк тә: "Классный әтиең бар!" — дип әйтә иде... Юри әйтәдер, әтиең кебек кешең бар, димәкче буладыр... Зөһрәнең дә кызыгып куйган чаклары бар иде: их, шундый әтиең булсын икән, ә?! Әнә ул нинди көчле, батыр, акыллы булыр иде! Аның андый әтисе юк шул, юк... Булса, мондый аянычлы хәлләргә тарымас та иде... Чана шуарга да әтисе белән чыгар иде... Ә Язмыш... Язмыш шундый нәрсә инде — бүген бар, иртәгә юк... Иртәгә булса, берсекөнгә юк... Ул бар да, юк та... Күренә дә, күренми дә... Әти кеше һәрвакыт янда, ул гел синең белән, гел янәшә. Язмыш кыен чакта гына ярдәмгә килә, әти кешеләр, әниләр кебек үк, үз гаиләләре белән тату, тигез гомер кичерәләр. Дөрес анысы, әти булмаганда, Язмыш та ярап тора. Шуңа күрә Зөһрә бик бәхетле, чөнки аның ярдәмчесе, дусты, яраткан кешесе бар. Кыскасы, Язмышы бар. Барыбер рәхәт. Әти үк булмаса да, рәхәт... Чынлап та, Язмыш дигәннәре үзен кыш буе белгертеп, сиздереп торды. Бервакыт, Зөһрәнең чаңгысы сынгач, өр-яңа чаңгы китереп бирде ул аңа. Мәктәптән кайтып кергәндә, ишекләренә сөялеп куелган иде. Чын әкиятләрдәге кебек... Нишләп кеше алып китмәгән дә, каян белгән ул Зөһрәнең нинди чаңгы яратканын? Берсендә Зөһрә Гөлсинә апасын алдады. Гомерендә булмаганча, беркөнне ул өй эшен эшләмичә барды. Әлеге дә баягы "видик" гаепле инде. Менә бервакыт Гөлсинә апалары, парталар арасында йөреп, һәр баланың дәфтәрен тикшерә башлады. Әнә озакламый Зөһрә янына да килеп җитәчәк... Шуңа аны корт чаккан кебек булды. Ул парта өстендәге дәфтәрен кискен генә тартып алды да аскы шүрлектә яткан портфеле астына кыстырып куйды. Янәшәсендә басып торган Гөлсинә апасына: — Мин барысын да эшләгән идем, дәфтәремне өйдә онытып калдырганмын, — дип ялганлады. Шул ялганыннан соң Зөһрә, Гөлсинә апасының күзләренә туры карый алмыйча, бик озак йөрде. Аны җир тишегенә кереп китәрдәй итеп оялтучы да табылды. Бердәнбер көнне аның язу өстәлендә сәер хат кисәге пәйда булды. "Зөһрә акыллым! Бүтән болай ялганлама, яме, — диелгән иде анда. — Ялганлап, бәхетенә, максатына ирешкән кешене күргәнем юк әле минем. Ялган — бәхетсез һәм көчсез кеше эше. Тагын шуны онытма: ялганның олысы, кечесе юк. Кечкенә ялган да олы хыянәткә илтергә мөмкин. Моннан соң бер дә ялганлама. Килештекме? Синең Я.". Быелгы Яңа ел бәйрәме дә Зөһрәнең хәтерендә мәңге калырлык булды. Иң элек ул бик сәер хат алды. Хат та түгел, конверт эченә салынган сызым иде ул. Сызымга Зөһрәләрнең йорты, ишегалды, күршедәге агачлык, ярчокыр буйлары төшерелгән, кибет, балалар бакчасы, мәктәп күрсәтелгән. Агачлык белән яр арасында йөз адымлап ара бар. Шуның уртасында чыбыклары өзелеп беткән ялгыз телеграф баганасы кукраеп утыра. Сызымда да бар ул багана. Нәкъ әнә шул багана төбенә кызыл әләм сурәтләнгән. Бер читкә "Кыш бабай бүләге" дип язып та куелган. "Әһә, Кыш бабай үзенең алып килгән бүләген шунда күмгән икән", — дип, өлгер генә уйлап алды Зөһрә. Ләкин шул минутта ук бүләк артыннан чыгып йөгермәде. Яңа ел җиткәч, Кыш бабай килгәч кенә чыгып алырга тиешлеген белә бит ул. Бәйрәмнең шарты, йоласы шундый. Бәйрәм шаулап-гөрләп үтеп китте. Яңа ел сәгате, төнге уникене сугып, икенче меңъеллыкның икенче елы тууын белдерде. Инде менә ничә көн буе Зөһрәнең күңелен кытыклап торган Кыш бабай бүләген эзләп табарга да вакыт җитте. Ул шунда ук: "Әнием, әйдә чыгыйк инде, алып керик Кыш бабай бүләген", — дип, әнисенә ялынаялвара башлады. Күрше-күлән гөрләшеп урамдагы чыршылар тирәсенә чыга башлагач, Зөһрәләр дә кузгалдылар, тиз-тиз генә киенеп, урамга чыктылар. Кыш бабай калдырган бүләкне шундук табып алдылар. Әнисе каян белгән диген — туп-туры барды да казып чыгарды. Бер матур тартмага әллә күпме тәм-том белән бергә Зөһрәнең кулына бик килешеп тора торган көмеш йөзек салынган иде. И сөенде инде Зөһрә! Беренче мәртәбә ул йөзек киеп йөриячәк! Андый затлы йөзек сыйныфтагы әтиле кызларда гына бар. Ә хәзер Зөһрәдә дә булачак! Рәхмәт инде Кыш бабайга! Кыш бабайга микән? Зөһрә кайсы төше беләндер сизә — бу бүләкне дә Кыш бабай исеменнән Язмыш, аның игелекле Язмышы калдырган булырга тиеш! Шуңа күрә ул, өйләренә кайтып җиткәнче, Кыш бабай белән бергә Язмышка да рәхмәт укып кайтты. 11.Туган көн Зөһрә үзенең һәр туган көнен түземсезлек белән көтеп ала. Быелгы туган көне аеруча истәлекле булачак. Укырга кергәч беренче тапкыр бәйрәм итә бит. Өенә үзенең сыйныфташларын, Гөлсинә апасын чакырачак ул. Руслан керәчәк... Тагын бер кеше бар барын... Бик чакырыр иде, ләкин Зөһрә аны ничек чакырырга икәнен белми. Хәтта аның кем икәнен дә, кайда, ничек яшәвен дә белми. Язмышның кайда яшәвен беркем дә белми шул. Иясен үзе килеп таба Язмыш. Ым гына, ишарә генә булсын... Бу юлы да шулай булды. Туган көненә ике атна кала, аның язу өстәлендә бер хат барлыкка килде. Гадәттәгечә: "Зөһрә акыллым! — дип башланган иде ул. — Туган көнең белән котлыйм, матур якты киләчәк, бәхетле гомер телим! Соравым да бар: бәйрәмеңә нинди бүләк җибәрим? Иң-иң теләгән әйбереңне әйтеп яз, яме! Синең Я.". Зөһрә сөенеп бетә алмады. Онытмаган икән аны, онытмаган! Аның Язмышы кайдадыр шунда гына, якындаянәшәдә генә! Ул һәрдаим Зөһрәне күзәтеп тора, аңа яратып, үз итеп карый!.. Үзе дә сизмәстән, Зөһрә як-ягына каранып алды. Бүлмәдә беркем дә юк иде. Әллә бармы? Бар да кебек, юк та кебек... Кемдер карап тора шикелле, тирән итеп, уфтанып сулыш ала кебек, хәтта яши кебек. Әнә йөрәге дә ^өп-дөп тибеп тора... Ә, юк ла, стенадагы сәгать икән ул. Йөрүе дә башкача — дөп-дөп, дөп-дөп... Әллә икесе дә бер үк нәрсәме: язмышны вакыттан, вакытны язмыштан аерып карап булмый бит... Әллә Язмышның яшәгән урыны сәгатьме? Үзе яшәмәсә дә, бәлки, аның җаны шунда яшидер? Зөһрә, сәгатькә якынрак барып, озак кына карап торды. Сәгатьнең дә йөзе, күзләре, кашлары, теле һәм... йөрәге бар икән! Ул үзе дә йөрәккә охшаган икән! Әлбәттә инде үзе дә йөрәккә охшагач, аның эчендә җан да булырга тиеш. Зөһрә, нәни учлары белән үрелеп, сәгатьне иркәләмәкче, сөймәкче булды. Ләкин кагылмады... Рәнҗетермен, туктатырмын дип курыкты. Кабат өстәле янына килде. Язмышның хатын тагын бер мәртәбә укып чыкты. Өстәл тартмасыннан ап-ак кәгазь бите алды. Иң матур каләмен сайлап, Язмышка хат язарга кереште: "Исәнме, Язмыш!" Хатны башлау гына җиңел шул. Иң кыены — аннан соң. Нәрсә сорарга икән? Зөһрәгә кирәк әйберләр күп лә ул. Ат сорасаң инде?.. Зөһрә үлеп ат ярата бит. Авылга — әбисенә-бабасына кайткач, атлар-колыннар яныннан керми дә ул. Нәселдән киләдер бу шаукым. Бабасы да атлар караган, гомере буе атта йөргән. Зөһрә әтисенең ат яратканын-яратмаганын белми, ул әтисен бөтенләй дә белми, ә менә "ат җене" дигәннәре бабасыннан йогып калган булырга тиеш. Әбисе дә шулай дигән була. Юк, атлар турында болай гына уйлап куйды ул. Чөнки белә: шәһәрдәге фатирларына ат кадәр ат сыймаячак. Башка берәр нәрсә сорарга кирәк. Зөһрә үзалдына елмаеп куйды. Ул тагын бер әйбергә кызыгып йөри йөрүен... автобус тукталышындагы киоск тәрәзәсендә бик матур бер муенса эленеп тора. Яшеллезәңгәрле, көмешле-күкле төймәләрдән тезелгән бу муенса бик тә серле, тылсымлы булып тоела Зөһрәгә. Сатып алмаса да, тотып кына булса да карыйсы иде!.. Автобус килгәнче, озак итеп шул муенсага карап тора Зөһрә. Әнисе көчләп сөйрәп диярлек алып китә аны киоск яныннан. Нәрсә сорарга соң? Зөһрәнең Гөлинәнеке кебек "велигы" да, Алсуныкы кебек затлы кара күзлеге дә юк. Тагын бик күп нәрсәләре юк аның. Кайсын сорарга соң? Кайсын гына сорама — Язмыш барыбер шуны калдырып китәчәк. Чөнки аның Язмышы үз сүзендә тора белә. Тик... Нәрсә генә бүләк итсә дә, үзе килмәячәк ул. Зөһрәнең туган көне Язмыштан башка гына узачак... Их, үзе килсен иде! Туган көнгә шундый шәп бүләк булыр иде!.. Ләкин... килмәс шул. Ул бит Язмыш! Кешеләргә изгелек эшләп йөрсә дә, үзе бик күренәм дип тормый. Күренә торган булса, түзмәс иде, Зөһрәсе янына әллә ничә мәртәбә килеп китәр иде инде. Шулай да Зөһрә Язмышны туган көненә чакырып карарга булды. "Бернинди бүләк тә кирәк түгел миңа, — дип язып китте ул. — Минем бөтен әйберем дә бар. Әтием генә юк... Ләкин әтиләрне Язмыш та алыштыра алмый — шуны беләм. Әни шулай ди... Әти кеше һәркем өчен берәү генә була. Миңа бернинди бүләк тә кирәк түгел. Үзең кил. Шул минем туган көнемә зур бүләк булыр. Мин сине бик көтәм! Көтәм! Әни дә көтә! Үзе әйтми, әмма мин моны төгәл беләм. Хәзергә сау бул, Язмыш. Авырма, яме. Сәлам белән Зөһрә". Зөһрә хатын язып бетерде дә, конвертка салып, баш астындагы мендәренә кыстырып куйды. Йокларга иртәрәк иде, әнисе янына да чыгасы килмәде, ул, мендәренә башын куеп, моңлы кешеләрдә генә була торган тирән уйга калды. Төрле иде аның уйлары. Матур иде аның уйлары. Ниндидер якты, сихри бер могҗиза алдыннан гына була торган уйлар... Мондый уйлар балалык чорында гына булырга мөмкин. Чөнки алар сафлыктан, самимилектән туалар һәм кешенең, шәхеснең асылын тәшкил итәләр. Бу уйлар хакында кычкырып сөйләшергә ярамый, хәтта бөтенләй дә сөйләшергә ярамый. Шуңа күрә бу юлы сигез яшьлек Зөһрәнең күңел дөньясына кереп тормыйк, аны туган көненә кадәр үзе уйлап чыгарган матур, якты һәм үтә дә серле уйлары белән калдырып торыйк... Бәйрәм ял көненә туры килде. Кунаклар яктыда ук җыела башладылар. Беренче булып Алсу белән Гөлинә ишек шакыды. Алар, бүләкләрен тапшыргач, Зөһрәгә өстәл әзерләргә булыштылар. Гүзәлия кухняда пешеренде, ә кызлар көлешә-көлешә табын тирәсендә бөтерелделәр. Озакламый Зөһрәнең калган сыйныфташлары да килә башлады. Өй — чәчәк исе белән, Зөһрәнең бүлмәсе бүләк белән тулды. Менә бервакыт кыенсынып кына Руслан килеп керде. Ул иң элек Зөһрәгә ап-ак роза чәчәге бүләк итте, кыюсыз гына үрелеп, кызның бит очыннан үбеп алды, аннары кулындагы төргәкне сузды. — Нәрсә бу? — дип сорады Зөһрә. — Сиңа кирәк әйбер... — Ой, кызык син, Руслан... Ә нәрсә соң ул? — Бокс бияләе... — Нәрсә-ә? — Сиңа бокска йөрергә кирәк. Малайлардан тидертмәс өчен. — Шулай дисеңме? Бүләгең өчен рәхмәт, Руслан. — Үзеңә рәхмәт... — Ә миңа нигә? — Мине бит... беркем дә туган көненә чакырмый... Ә син чакырдың... Шуның өчен рәхмәт. — Алар бит синең нинди икәнлегеңне белмиләр, Руслан. Ә мин беләм. Русланнан соң Гөлсинә апалары килде. Шуның белән чакырылган кешеләр җыелып бетте. Ләкин Зөһрәнең әнисе кунакларны өстәл янына чакырырга ашыкмады. Аптырагач, Зөһрә кухняга үзе йөгереп чыкты. — Әнием! Барысы да килде, утырабызмы инде? — Аз гына көтик, кызым, тагын бер кунак кына киләсе калды. — Кем ул, әнием? Мин беләмме аны? — Беләсең, кызым... Килгәч күрерсең, хәзергә сорама, яме. Бар, кунакларың янына чык, ямансулап утырмасыннар. Зөһрәнең шатлыктан мөлдерәмә тулы күңеленә ниндидер җылы дулкын йөгереп керде: "Кем булыр ул серле кунак? Зөһрә аны белә дә, белми дә булып чыга..." Әнисе чакыргач, әйбәт кунактыр. Зөһрәнең туган көненә дә килгәч, тагын да әйбәтрәктер... Шул вакыт ишек катындагы кыңгырауга җан керде. Зөһрәнең әнисе каушап китте, әле бер якка, әле икенче якка омтылды, алъяпкычын салып, көзге янына барды, чәчләрен төзәткәндәй итте. Моннан соң да әле ишекне ачарга җыенмады. Зөһрә янына килеп, аркасыннан сөйде, бит очыннан үбеп алды, аннары гына ишек ачарга китте. Ишектән беренче булып олы чәчәк бәйләме күренде. Бер кочак чәчәк! Әнисенең дә, Зөһрәнең дә иң яраткан чәчәге — розалар! Руслан ап-ак бер роза алып кергән иде инде, ә монда исәпсез-хисапсыз кызыл розалар! Зөһрәнең күз алдында гаҗәеп күренеш барлыкка килде: ишектән бер кочак розалар кереп килә, ә аның артында беркем дә юк! Нинди серле могҗиза бу? Әллә?.. Зөһрәнең күңелендә нәни генә өмет чаткысы калкынып куйды: әллә Язмыш килгәнме? Әнә бит үзе күренми, чәчәкләре генә кереп килә. Кеше заты булса, күренер иде, ә бу күренми... Әйе, алган ул Зөһрәнең хатын, аның сүзен тыңлаган, килгән... Хәзер күрәчәк Зөһрә үзенең Язмышын. Күрмәсә, тоячак... Әмма бер кочак роза артыннан ишектән әнисенең элекке танышы Ясир абый килеп керде. Килеп керде дә, елмаеп-балкып, Зөһрәгә таба атлады, аны җәй исләренә аңкытып торган чәчәкләр белән күмде... — Туган көнең котлы булсын! — диде ул, йөзендәге матур елмаюын сүндермичә. Һәм түш кесәсеннән яшелле-зәңгәрле, көмешле-күкле муенса чыгарып, аны Зөһрәгә кидерде... Аннары, чәчәге-ние белән күтәреп, кочагына кысты: — Бәхетле бул, Зөһрә акыллым! — диде. Кыз һушынакылын җыеп бетергәнче, аның гаҗәпләнүдәнме, кыенсынуданмы алсуланып киткән битеннән үбеп алды... Зөһрә барысын да аңлады. Бүген аның туган көненә чып-чын, чып-чын Язмышы килгән иде! Ул моны Ясир абыйсының куенына килеп керү белән тойды. Теге вакытта, буранлы төндә, нәкъ шушы кулларда, шул кочакта кайтты бит ул! Зөһрә бу кулларны башка бер генә кул белән дә бутамаячак. Шул ук күзләр, шул ук йөз, елмаю, мыек... Нәрсә ди бит: "Зөһрә акыллым!" — ди. Нәкъ хатында язганча... Хатын тәмамлаганда да: "Синең Я." — дип куя иде. Бу "Я" дигәннәре Ясир абыйсы икән бит! Язмыш — Ясир... Ясир — Язмыш... Нинди матур могҗиза бу... Быел Зөһрәгә туган көне менә шушы матур могҗизаны бүләк итте!.. Ясир абыйсы кыяфәтендә килеп кергән Язмыш куенында утырган Зөһрәнең күз алдында, шушы бер мизгел эчендә, ярты еллык гомере якты балкыш кебек чагылып киткәндәй булды. Ниндидер могҗиза булып хәтерендә калган "видик" та, зәңгәр чәчәкле гөл дә, күрше подъездда яшәүче Руслан исемле малай белән дуслашып китүе дә, "Догалык" китабы да, буранлы төн дә, ишек төбендәге чаңгылар да, Кыш бабай бүләкләре дә, ялганы өчен шелтәләп язылган хат та — барысы да шушы көләч, матур, акыллы, игелекле Ясир абыйсының эше икән! Зөһрә, бу матур ачыштан, дөресрәге, серле-могҗизалы төштән уянырга теләмәгәндәй, күзләрен чытырдатып йомды, аннары, алга омтылып, Ясир абыйсы кыяфәтендә килеп кергән Язмышын, газиз әтиләрне-әниләрне кочаклаган кебек, кысып кочаклап алды, һәм, ниндидер бик мөһим сер әйткәндәй, ул гына ишетелерлек итеп, серле пышылдады: "Килүең өчен рәхмәт... Мин сине бик-бик яратам!.." ...Кунаклар таралгач, алар өчәүләп чәй эчтеләр. Бу юлы да Ясир абыйсы күбрәк әнисе белән сөйләште. Әмма Зөһрә аңа бер тамчы да үпкәләмәде. Чөнки ул төгәл белә: Ясир абыйсы — әнисенеке генә түгел, Зөһрәнеке дә. Бәлки әле иң элек Зөһрәнекедер, аннан соң гына әнисенекедер? Әнә ул нинди — Язмыш... Чибәр! Акыллы! Шаян! Әйбәт! Аның белән рәхәт, тыныч... Руслан белән дә дуслар. Бу бик мөһим. Чөнки Зөһрә киләчәктә Руслан белән бик якын дус булачак. Бәлки... бергә дә яшәрләр... Моны белеп тору Зөһрәне бәхетле итә... Бүген Руслан тәмам аптырады: "Ясир абый синең әтиең түгелмени?" — дип сорады. Зөһрә аңа ничек җавап бирергә дә белмәде. Зиһене каушап төшкән бер мәлдә, Зөһрә өчен аның күңеле, йөрәге әйтте: "Әтием түгел, ләкин ул минеке!" — Диде. Әнә ул нинди — Ясир абый... Игътибарлы, игелекле, мәхәббәтле... Тагын... бәхетле! Аның белән әнисе дә бәхетле — күптән болай көлеп-елмаеп утырганы юк иде... Сөйләшүләре дә аңлаешлы... — Яз җитә, Гүзәлия. Салкыннар бүтән булмас инде... — Шулай шул, быел кыш бигрәк салкын булды, буранлы булды... — Бөтен дөньяга җылы кирәк... — Безнең барыбызга да җылы кирәк, Ясир... — Кешегә кояш җылысы гына җитми шул, аңа җан җылысы да булсын. — Җылыга җылан да җылыша, диләр бит... Безнең кояш та җылыны сизде. Ясир, ишетәсеңме? — Ишетәм, Гүзәлия, ишетәм. — Теге агачтагы кошка карале, тәмам күңеле булды бугай... Сине ничек үз итте... Теге агачтагы кошны әйтәм... — Беләм. Минем өчен дә газиз бер җанга әверелде ул... Дөресен генә әйткәндә, мин хәзер аңардан аерыла алмыйм инде... Ничек хәл итәсең соң, Гүзәлия? — Мин күптән хәл иттем, Ясир, үзең беләсең. Хәзер инде кызыбыз хәл итсен. Аның чираты... "Кызыбыз" дигән сүзне ишеткәч, кәнфит кәгазьләре белән уйнап утырган Зөһрә кискен башын күтәрде, "Сүзегездә миңа да урын бармыни?" дигәндәй, гаҗәпләнү һәм сорау тулы күзләре белән бер әнисенә, бер Ясир абыйсына карап алды. Аннары, ярый, үзегез беләсездер әле дигән кебек, тыйнак кына елмаеп куйды да фантиклы уенын дәвам итте... — Кызыбыз белән күптән сөйләшеп куйдым инде мин, Гүзәлия. — Йә-йә? — Ул риза! — Нишләп мин берни дә белмим? — Беләсең-беләсең... — Зөһрә кызым, Ясир абыең дөрес әйтәме? Син аны яратасыңмы? Зөһрә бераз оялыбрак, әмма эчке бер ныклык, ышаныч белән җавап бирде: — Яратам. Моннан соң мин аны беркая да җибәрмим!.. — Аннары Ясир абыйсына кырт борылып сорап куйды. — Китмисең бит, Ясир абый? — Китмим, Зөһрә, китмим... 12. Соңгы сүз Менә шулай матур тәмамланды бу тарих. Тәмамланды микән? Бәлки, олы, бәхетле тарихның башы гынадыр бу? Һәр кешенең үз вакыты, үз сәгате бар, диләр. Шул сәгать суккан вакытка туры китерә алса, кешегә бәхет капусы ачыла. Бүген генә сигез яшен тутырган Зөһрәнең дә сәгате сукты. Аның тормышы бөтенәйде. Ләкин без барыбыз да беләбез: бу нәни кыз үз гомерендә беренче сынауны гына үтте. Алда мондый сынаулар күп булыр. Тагын да авырраклары булыр... Зөһрә генә түгел бит әле. Аның белән бергә бу яңа тормышка, яңа сынауларга Гүзәлия дә, Ясир дә керә. Моңа кадәр хыял белән сабырлык — аларның гомер юлдашы булды. Алдагы тормышларында да Ходай Тәгалә бу матур парны шушы рухи кыйблалардан читләштермәсен иде. Язмыш — таң кебек: башы бар, ахыры юк... Безнең күз алдында өр-яңа Язмыш туды. Язмыш һәрвакыт бәхет булып туа. Безнең геройларыбыз да аны шул бәхетле килеш сакласыннар иде, тормышның бормалы юлларында әрәм-шәрәм итеп бетермәсеннәр иде. Руслан... Үзе бер дөнья... Миңа бик кызык тоела аның Зөһрә белән дуслыгы. Хәтта сәер... Бу дуслык Русланны яхшырак итәчәк, ә Зөһрәнең күңеленә ныклык бирәчәк... Миңа, язучы буларак, Зөһрәдән аерылу бигрәк тә кыен. Дөресен генә әйткәндә, шушы кыска вакыт эчендә якын, газиз булып киткән бу бәгырь кисәгеннән аерыласым да килми. Ул минем дә күңелемдә, язмышымда калды. Үзенең якты хыялы, күңел сафлыгы һәм горур батырлыгы белән мине дә әсир итте, тәрбияләде, кешелек асылыма кайтарды, кырыс вакыт җилләрендә уңа башлаган матур сыйфатларымны уятты... Менә Зөһрә хакындагы әсәремне язып тәмамладым да уйга калдым. Мин бу кызны сагына да башлаганмын икән... Ә САГЫШ ул, ЯЗМЫШ кебек үк, таңны хәтерләтә — аның башы бар, ахыры юк... Гыйнвар, 2002 ҖАНБАЛЫК Бөтен тереклек Яратучыга табына, хәтта судагы балыклар да... Хәдис Газиз картка бүген бәхет елмайды — иртә таңнан төшкә кадәр бер балык та тота алмаган иде, кайтырга җыенганда гына, терсәк буе кәрәкә эләкте. Күәш күлендә мондый зур балыкның булганы да юк. Ә Газиз картка эләкте. Менә бит нидә хикмәт! Ялтырап ярга килеп төшкән балыкка карап, бераз аптырап та торды ул. Аптырарлык та шул. Гадәттә, кармакка эләгеп чыккан балык җан-фәрманга кабат суга төшәргә тырыша: бәргәләнәбәргәләнә ярны кыйный, шулай сикеренә-сикеренә, күл ягын чамалый... Әле бер генә балыкның да суны яр башы белән бутаганы юк, суның исен сизәләр, рухын тоялар диярсең... Ә менә Газиз картның балыгы килеп төшкән җиреннән кыймшанмады да, кузгалмый ятты да ятты... Балыкчы карт, иелеп: "Нинди сәер хәл соң бу, нинди сәер җан?" — диеп, балыкны әйләндереп-әйләндереп карый башлады. Тере... Әнә бит саңакларын ничек киереп ача... Авызын бөрештереп куйган. Әллә сөйләшә инде, хәерсез?! Ә күзләре... Күзләре бөтенләй дә кешеләрнеке кебек. Кеше күзе башка җан ияләреннән аерыла бит ул. Ныклабрак игътибар итсәң, кеше күзеннән җан карап тора. Рух. Ул рух ниндиме? Төрле чакта төрлечә күренә ул. Әмма бер нәрсә аермачык чагыла кеше күзләрендә — моң, сагыш... Ниндидер авыр, газаплы тойгы. Хәтта кайгы... Кеше күзендә һәрвакыт борчу була, гамь була. Газиз карт тоткан балык күзләрендә дә кешедә генә була торган сагыш һәм гамь бар иде... Карт, үз күңеленең иң тирән чоңгылларына төшеп, бу галәмәт күренешнең серле хасиятләрен ачыклап тормады, Ходай мәрхәмәте белән эләккән балыкны сулы чиләгенә салып, кармакларына яңа җим эләргә тотынды. "Тукта инде, балык эләгә башлады бит, тагын бераз гына утырыйм", — дип, ул кайту ниятеннән баш тартты, күңелен, уйларын тагын Күәш күленең салмак дулкынланышына көйләде... Ләкин, кармагын суга ташлап, аяк астындагы чирәм түмгәккә утыргач та, тиз генә тынычлана алмады карт. "Сәер балык бу... Күзе сәер... Үзе сәер... Ә җаны? Җаны бигрәк тә сәер..." Чынлап та, гомер буе балыкка йөреп, Күәштә мондый балыкның күренгәне юк иде бугай. Берәү күрсә: "Кит аннан, бу кадәр зур кәрәкә буламыни?!" — диячәк. Ышанмаячак. Күрсә дә ышанмаячак. Бездә бит кеше шулай: күргәненә ышанмый. Күрмәгән әйберенә ышана... Шулай да бик сәер булды әле бу, ай-һай сәер... Гомумән, бүген көне дә сәер... Төне дә сәер булды. Төше дә... Әнә шул төш булмаса, балык артыннан хәер эстәп йөрмәс тә иде. Соңгы елда авырулардан мантый алмады ул. Әле тегесе, әле монысы чабуыннан тартып түшәккә ега... Төннәр буе сызланып чыккан чаклары күп булды. Кайчакта кайсы җире авыртканын да белми кала. Фронттагы кебек. Якында гына бомба шартлый. Җир, кубарылып, баштанаяк күмеп ташлый. Бөтен тән сызлый, ә бер җирендә яра-җәрәхәт юк... Төше чынлап та сәер иде. Балыклар турында иде. Дөресрәге, ул үзе балык иде. Имеш, ул су астында... Рәхәтләнеп йөзеп йөри! Башка балыклар белән уйнап ала... Менә бервакыт өстән җим төште. Дөресе: җим кидертелгән кармак төште. Газиз шундук уйлап алды: "Ә, шулаймы әле? Беләм мин сезнең халыкны! Эләктермәкче буласыз... Тоттырды ди абзагыз..." Шулай диде дә, әй лә, балыклар сөйләшә димени, шулай уйлады да теге кармакка бер каткан тамыр кисәге эләктереп җибәрде... Җимле кармак тагын төште, су төбендә чүп-чар беткәнмени — Газиз аңа тагын үлән кисәге такты... Шулай шактый вакыт азаплады ул өстәге балыкчыны. Бервакыт кармак төшмәс булды. Аның каравы якында гына ниндидер балкыш барлыкка килде. Йолдыз! Кояш! Кечкенә генә кояш. Су астында да кояш булыр икән! Балык — Газиз, үзе дә сизмәстән, шул кояшка таба йөзеп китте. Бик матур иде шул, якты иде, нурлы иде, серле иде бу балкыш... Шулай харап булды ул. Аны җемелдәвек лампа белән бергә су өстенә сөзеп чыгардылар. Балыкчыны шундук танып алды. Бу зат — ул үзе иде... Ничек уянганын да хәтерләми. Тыны, сулышы кысылды бугай. Шулай булмыйни... Кайсы балыкның җир һавасын сулап яшәгәне бар соң?! Нәрсә бу? Нинди фал? Бик озак уйланып ятты Газиз. Җаны тәненнән аерылган кебек булды. Әллә үләме? Соңгы сәгате сугып ятамы? Алай дисәң, соңгы вакытта әле әйбәтләнеп киткән иде ләса... Әллә?.. Кайчан да булса кубарылып, очып киткән җаны кабат тәненә кайтырга маташамы? Ни генә булмасын, бик серле һәм мәгънәле төш бу. Серле һәм мәгънәле фал... Газиз карт быел беренче мәртәбә балыкка барырга булды. Нәрсәдер ачыкланыр кебек иде аңа бу баруында. Һәм менә ул — әкияттән, төштән килеп кергән балык... Сәер һәм серле фал... Ләкин ул картның зиһенен бөтенләй саташтырып, бутап ташлады... Тын гына йокымсырап яткан тымызык су өсте үзе дә әкияттән иңгән бер күренешне хәтерләтә иде. Шушы күл буенда үсте Газиз. Шушында туды. Шушында үлде... Кабат туды... Болай булган. Җәйнең бер матур көнендә әле тәпи дә йөрмәгән Газизне, бала арбасына утыртып, күл яры буенда калдырганнар. Гаилә кешеләренең олысы-кечесе якындагы чирәмлектә "тирес сугып", кышка ягулык хәстәрләп йөри икән. Шул вакыт күл өстендә бер балык сикереп уйный башлаган. Бу могҗизаи хәлне өлкәннәр дә искә алганнар. Искә алмаслыкмыни — су йөзлегендә очыпочып уйный, ди, бу балык, Газиз яткан арбадан ерак та түгел, ди. Хәтта арба көймәсендәге баланы үрелеп карарга теләгән кебек кылана, ди... Газиз дә аны шундук күреп ала. Бала булса да, ул да кеше бит. Күзләре бар, зиһене бар дигәндәй... Үзенчә сөйләнә-сөйләнә, нәни генә кулларын алга сузып, су өстендә сикереп уйнап йөргән балыкны тотып алмакчы була. Кая ул тоту! Менә шунда сәер хәлләр башлана да инде. Сабый, үрелеп, алга таба омтылган бервакытта, аның арбасы янтаеп китә дә, өлкәннәр исләрен җыеп өлгергәнче, ярдан тәгәрәп төшә дә башлый, бераздан шапылдап суга барып та чума... Газиз арбасы-ние белән су эчендә юк та була. Өлкәннәр килеп җиткәндә, тагын бер мәртәбә күл өстендә күренеп кала әле ул. Аннары инде бөтенләй төпкә төшеп китә... Әле бу да ах итәрлек могҗиза түгел. Кеше ышанмаслык могҗиза шунда: Газиз исән кала! Исән калмаса, боларны уйлап та утырмас иде. Әйе-әйе, исән кала. Яр буенда, нишләргә белмичә, тораташ булып катып калган ата-анасының, туганнарының күз алдында, күл төбеннән пылт итеп калкып чыга да, судагы җан иясе кебек, җиңелҗитез хәрәкәтләнеп, ярга таба йөзеп килә башлый. Үзе елмайган кебек, ди, ана сөте имүче балалар телендә мыгырданып, сөйләнеп килә, ди, җитмәсә... Газизне судан тартып чыгаргач та, могҗиза дәвам итә. Бала бата язган урында тагын балык сикергәнен күрәләр. Сикерми дә... Күл өстеннән күтәрелә дә, бераз очып баргач, җитез генә суга чумып, күздән югала. Әйтерсең әле генә су дөньясыннан җир дөньясына күчкән сабый баланы күреп, аның белән саубуллашып калырга тели ул... Шушы вакыйгадан соң авылда төрле сүзләр тарала. Имеш, Газизне су төбеннән балык чыгарып куйган. Имеш, Газиздә балык нәсел-нәсәбеннән килүче рух яши. Имеш... Тагын әллә нәрсәләр. "Балык" дигән кушаматы да әнә шул ерак бала чагыннан, шушы сәер, әмма үтә дә мәгънәле вакыйгадан соң беркеп калды аңа. Малайларын да "Балык Газиз малайлары" дип кенә җибәрәләр... Фатыйма да күнеккән иде картының бу кушаматына. Аның үзен "Балык Фатыймасы" дип йөртәләр. Газизнең бу исеме җисеменә туры килә тагын... Чөнки гомере буе күл буеннан кайтып кермәде ул. Буш вакыт тию белән, кармакларын күтәрә дә Күәш буена йөгерә. Гел шулай. Җәй дими, кыш дими... Ә үзенең балык итенә исе китми. Чемченеп утыра шунда. Әллә ничек, тамагына үтми балык ите... Менә бу тоткан балыгын да Фатыймасына кайтарып бирәчәк ул. Ә Фатыйма балык кына пешерә белә! Газиз үзе бу балыкның итенә кагылмаячак та. Бигрәк тә кешенеке төсле күзләренә караганнан соң... Газиз карт авыр уйларының тагын караңгы күңел төпкеленә таеп төшеп баруын тойды. Шундук аларны тын, тыныч күл өстенә күчерде. Ә анда!.. Су өстендә тупыл карларының соңгы бураннары уйный... Ниндидер сихри көн бу... Иң гаҗәбе шул: бүген аның бер җире дә авыртмый. Гүя ул бер ел буе авырып ятмаган да. Тап-таза, саусәламәт. Тәне дә, җаны-рухы да... Юк, җаны тынгысыз иде аның. Китек иде. Бәлки әле җан дигәннәре булмагандыр да?.. Җан бит ул кызык әйбер. Аерылып кала да, иясенә тагын кайтып керә. Әллә Газизнең җаны шушы елгада яши микән? Шулайдыр... Әнә бит ул нинди гүзәл — өстенә җәннәт тылсымнары йөгертелгән кебек... Шул вакыт Газиз картның хәтеренә кайчандыр әнкәсе әйтә торган сүз килеп төште. "Суга сокланма, су алыр", — ди торган иде ул. Малай чакларында су буена китеп югала торган вакытлары еш була иде шул. Шулай күл өстенә карап утыра да утыра. Салмак елга агымы аның уйларын җан-бәгыреннән суырып алып китә бара кебек. Су бервакытта да агып бетмәгән кебек, уйлар да кимеми, бәлки, арта гына, көчәя генә бара икән... Су астындагы тормыш хакында күп уйлана иде ул. Ниләр бар икән анда? Кемнәр бар? Балыклар да кешеләр кебек тормыш корып яшиләр микән? Аларга рәхәтрәктер — мәктәпкә йөрисе юк бит... Ә бәлки балыкларның үз мәктәпләре бардыр? Үз борчулары, үз шатлыклары... Алар, Газиз су астына караган кебек, җир өстенә карап, гаҗәпләнеп уйлап торалар микән?.. Шул вакыт ярты чиләкне тутырып яткан кәрәкә балыгы, чәпелдәп, үзенең барлыгын белдереп куйды. Балыкчы картка шул җитә калды, ул, йөзен күтәреп, төшлекне узып баручы кояшка карап алды. Бүтән балык эләкмәсен бик тиз төшенде ул. Эләксә дә монда калмаячак. Чөнки Газиз үз балыгын эләктерде инде... Газиз карт арып, талчыгып кайтты. Күптән чыгып йөргәне юк иде шул. Алай гына да түгел. Күңеле, рухы белән арыды ул. Бүген ул үзе яшәми, аның өчен, аның урынына башка берәү яши кебек... Эчкә шик-шөбһә кергәндә шулай була бит. Үз-үзеңне тоймыйсың, уй-фикерләрең тарала, җаның тәнеңнән аерыла... Кайтканда исерек Хәйри очрап кына җәфалады җәфалавын... Аракы сорап интектерде. Озын аяклы, озын муенлы бу кешене авылда "Торна Хәйри" дип йөртәләр. Менә шул бәндә Газиз карт артыннан иярде бит... Капка төпләренә җиткәч кенә аерылып калды. Фатыйма карчык картына түшәк әзерләде, киемнәрен салырга булышты, яткызып өс-башын япты, аяк очларына вак мендәрләр түшәп, аларны да иске шәле белән төрде. "Җылы аяктан йөри" дигән бер сүзе бар аның. Газиз карт карчыгына каршы килеп тормады, ул нәрсә кушса, шуны эшләде. Фатыйма карчык балыклы чиләкне шалтырата-шалтырата мич артына алып кереп китте. Шул чиләк белән бергә Газиз картның күңелен тынгысызлап, әрнетеп торган билгесез борчу да кереп китте, бөтенләй үк юкка чыкмаса да, бераз басылгандай булды. Кухня ягында таба чыжылдый башлагач, Газиз карт тагын да ныграк тынычланды. Күзләрен йомып, черем итәргә әзерләнде. Күңелендә, иясез калып, тузгып йөргән уйлары бераз ачуын китереп торса да, ул инде үзен кулга алып өлгергән иде. Ләкин йокы шаукымына иләсләнә башлаган Газиз картны мыштыр-мыштыр ишектән кереп килүче Зәйтүнә кортка кабат теге сәер балыклы дөньяга кайтарды. — Исән-сау гына торасызмы, күршеләр?.. И-и, сөенгәнемне күрсәгез. Газизҗан балыктан кайтып килә бит... Пәрдә читен күтәреп кенә карап тордым шул... Терелгән, мәйтәм, балыкка йөрерлек булгач, чирдән мантыган инде, мәйтәм... Хәлләрең ничек соң, Газизҗан балам? Әнә шулай "җан" дип, "бала" дип сөйләшә ул. Бервакыт Газиз карт бу күрше карчыгыннан сорап та караган иде. "Нигә Газизҗан дип сөйләшәсең, минем исемем Газиз генә бит?" — дигән иде. Зәйтүнә кортканың җавабы хакыйкатьнең үзе булып ишетелде: "И-и, балаа-м, — диде ул, — һәр исемдә җан булырга тиеш, кешенең җан иясе булуы хакында искәртеп тора бу сүз... "Җан" дип бәхилләп, хөрмәтләп тормасаң, ташлап китүе дә бар аның, Газизҗан балам..." "Балам" диюе дә кызык. Ул бит Газиз карттан берничә яшькә генә олы. Әмма моның да сере, сәбәбе бар. Газизнең әткәсе белән әнкәсе бик иртә гүр иясе булдылар. Яшьли ятим калган малайны туган тиешле күршеләре үзләренә алдылар. Аны шул күршеләренең Зәйтүнә исемле олы кызлары тәрбияләп үстерде. "Балам" дип, гомер буе күз-колак булып торды аңа бу кыз-хатын. Әнә бит бүген дә кереп җиткән. Шундый игелекле җанның янәшәдә генә яшәве нинди рәхәт һәм күңелле... Өчәүләп чәй эчтеләр. Дөнья хәлләрен сөйләштеләр. Күрше-күләнне барлап чыктылар. Авыруларны кызгандылар. Мәрхүмнәрне телгә алдылар. Картлар телендә дога кебек йөргән бөтен сүзләр әйтелеп бетте. Инде торып китәм дигәндә генә, Зәйтүнә карчык сорап куйды: — Балык эләктеме соң, Газизҗан? Газиз карт бу сорауны көтмәгән иде. Каушап, бермәл телсез калып торды. Хәтта, сискәнеп, Зәйтүнә карчыкның күзләренә күтәрелеп карады. "Әллә бүгенге хәлләрне беләме? Җене әйтеп торамы аңа бу хакта?" — Эләкте, бик зур балык эләкте... — Бер балыкмы? — Бер балык, бер балык... Сүзгә Фатыйма карчык катнашып китте: — Бер булса да, берәгәйле ул, ун кешене туйдырырлык... — Бәрәкалла!.. Шундый балык та бармыни безнең Күәштә? — Бар икән шул, ахирәт. Берүзе ярты чиләкне тутырып ята, минсиңайтим... Чистартып бетерә торган түгел... — Бирсен Ходай... Юлың уңган икән алайса, Газизҗан балам? Гел шулай уңып торсын, тәнеңә ит, җаныңа кот кунсын... Әйдәгез, бер дога кылыйк та, кузгалыйм булмаса... Күрше карчыгы чыгып киткәч, бераз тын калып утырдылар. Ниһаять, уйлый башлаган уйларын төйнәп бетереп, Фатыйма карчык сүз башлады: — Фәһимнәрдән һаман хәбәр юк бит әле, карт... Ялга кайтабыз дип язганнар иде, җәй үтеп бара, һаман борынламыйлар... Әллә, мәйтәм, почтага барып шылтыратып карарга микән? — Кирәкмәс, карчык. Күңелләрен үртәмик. Кайтабыз дигәч кайтырлар. Эш кешеләре бит, эштә ни булмас... — Балаларын булса да кайтарсыннар иде. Маратны... Сагынып беттем үзен. Әллә ничә төшкә керде инде. Тазасау гына булса ярар иде балакаем. Шәһәр төтене иснәп ята бугай... Ә монда... Синең белән балыкка йөрер иде... "Нигә әйтте инде ул бу хакта? Ник тагын искә төшерде?" Газиз карт, үртәлеп, карчыгына карап куйды. Аның күңелендә бүгенге сәер хәлләр кабат яңарды. Күз алдында кәрәкә балыгының кешеләрнеке кебек сагышлы карашы чагылып китте... "Газизҗан... Син бит Газиз җан, җанлы Газиз... — ди иде бу караш. — Онытма, синең җаның бар, җаның бар, җаның бар..." Газиз карт бу юлы түшәккә башын кую белән йоклап китте. Төш күрмәде. Аның рухы өндәге төшләреннән дә арынган иде шул инде. Мәрт йокысы белән йоклаган картын Фатыйма карчык килеп карап китте, үрелеп, колагын куеп, аның тын-сулышын тыңлап торды. Аннары, аяк очларына гына басып, кабат мич артына кереп китте. Менә берзаман чиләк тоткасы чылтырап төште, шыбырдап су акты, "Әгузү бисмилла..." әйтелде... Газиз карт урамнан үтеп баручы көтү тавышына уянды. Шул гомер ятканмы? Карчыгы үзе генә нишли икән анда? Бөтен маллар да кайтты микән? Тамаклары туйганмы? Ләкин ишегалдына чыгасы килмәде аның. Күңелендәге теге шик-шөбһә тагын башын калкытып өлгергән иде. Тагын нәрсә булды соң? Һаман шул көндезге сәер вакыйгалар борчып-бимазалап торамы? Күңелендә яңарган балачак хатирәләре кузгаттымы аның карт рухын?.. Әллә бүтән берәр сәбәпме? Нәрсә генә булса да, теге сәер балыкка барып тоташа, ахры... Газиз карт моны төгәл белә. Үз куллары белән алып кайтып тоттырды бит ул аны карчыгына. Тегесе кыздырып та куйды. Нигә ашыкты инде ул? Нигә алып кайтты? Нигә кире суга җибәрмәде? Шуның белән үзенә борчу китерде. Тоту белән аңлап алды бит ул — гади генә балык түгел бу, җан-балык, ниндидер изге, илаһи фал... Их, соң инде, соң... Балык та юк, җанда тынгылык та юк... Фатыйма карчык яңа сауган сөт алып керде. Өстәлдәге чынаякка агызды да чиләген чоланга чыгарып куйды. Аннары табын әзерләргә кереште. Шунда гына түшәктәге картының томрандырып карап яткан күзләренә тап булып, сискәнеп китте. — Әстәгъфирулла... Уяндыңмыни, карт? Нишләп болай адәм куркытып ятасың? Берәр җирең авыртамы әллә? — Авыртмый да... Авырта да... Күңел тыныч түгел, карчык... — Менә хәзер капкалап алырбыз, тамагың туйгач, күңелең дә сөенер, җаның да тынычланыр... — Ачуланма, карчык, ул балыкның итен ашый алмыйм мин... — Нинди балык итен? — Бүген тотып кайткан балыкны әйтәм. Тамакка үтмәячәк ул... — И-и, шуның өчен борчылып ятасыңмыни әле? Нигә аны шундук әйтмәдең?.. Пешермәдем мин аны... Тере бит ул... Күзләрен шар ачып, рәхәтләнеп йөзеп йөри... Тере җанны пешерәләр димени?! Олы табакка күчереп, суын алыштырып куйдым әле. Жәл бит... Кеше күзләре белән карап ята, мескенкәем... Шулай өчәү яшәп киттеләр алар. Нәр иртәдә, иң беренче эш итеп, икәүләп балыкны барып карыйлар. Баштарак: "Бүген исәнме?" — дип борчылып, шомланып карыйлар иде, тора-бара әлеге борчу, шом юкка чыгып, бала караган ана мәшәкатьләре генә торып калды: "Тамагы ач түгелме? Суын алыштырырга кирәкмиме?" Кешегә әйтеп кеше ышанмаслык хәл бит. Яшен яшәгән, ашын ашаган ике карт-коры, кешедән качып, олы бөтен балык карап ятсыннар инде. Бала баккан кебек багалар, бөтен хәстәрлеген күрәләр, үзләренә дә күңел юанычы алалар... Икенче көнне үк балык яшәгән суга көмеш салдылар. Юктан гына килеп чыкты бу йола. Иртән торгач та кәрәкәле табак ягына килеп басканнар иде инде. Исәнмеюкмы, янәсе. Исән, нәрсә булсын аңа. Әнә салмак кына йөзеп китте. Алтынсу тәңкәләре суда чак-чак кына беленә. Йөзмәсә, суда аны танып алып та булмас иде, мөгаен. Шунысы кызык: йөзә-йөзә дә, көпшәкләндереп, авызын ачып ала. — Карале, карт, берәр нәрсә әйтмәкче буламы әллә бу су асты кошы. Әнә бит, безгә карап, иреннәрен бүлтәйтеп тора... — Әйтсә дә әйтер, кичәдән бирле бер бөртек ризык капканы юк бит аның. Ашарга сорыйдыр... — Ашаттым инде, ашаттым. Кичә кич мин аңа тары ярмасы салдым, икмәк җебетеп бирдем, көрпә сиптем... Юк, карт, бу бүтән әйбер сорый. Әнә бит өзелепләр карап тора... — Карчык, "м" хәрефе белән әйтә бу сүзен. Әнә бит урта бер җирдә "м" дип җибәрә... — "Тимер" диме әллә? — Юк ла, "ө"ләштереп әйтә ул. — Алайса, "көмеш" инде. — Көмеш! Әйе! Нәкъ шулай ди... Суга көмеш кирәк! Көмеш булса, бозылмый, ди ул. Элек-электән суга көмеш салганнар. Бу да сорый... Карчык, бармы бездә көмеш? — Каян булсын бездә андый затлы әйбер. Көмеше дә, алтыны да юк... — Теге вакытта сандык төбеннән патша тәңкәләре чыккан иде, хәтерлисеңме? Хәзер кайда алар? — Кайда булсын, шунда ук. Әллә шул акчаларны салмакны буласыңмы? — Тагын нәрсәгә ярый соң алар? Менә бит, җан иясе сорый... Фатыйма карчык, көмеш тәңкәләр эзләп, чоланга чыгып китте, Газиз карт балык белән сөйләшеп калды. — И изге җан иясе, нәрсә кирәк сиңа миннән? Минем гомерем артыннан килмәгәнсеңдер бит? Әллә... гомер бүләк итәр өчен, минем янга Җан-балык булып чыктыңмы? Әйтә генә алмыйсыңмы? Минем җаным балык булып яшиме әллә? Ник дәшмисең? Күзләрең моңлы синең. Күзләрдән җан хәрәкәте күренә, ди иде мәрхүм әтәй. Салкын суда яшәсәң дә, синең күзләрдә җылы нур бар. Мин аны яр буенда ук күрдем. Нәрсә кирәк сиңа миннән, әй, Җанбалык? Нинди язмыш юрап йөрисең син миңа? Зинһарлап сорыйм: мәрхәмәтле бул, миһербанлы бул, игелек кыл, озын гомер телә, бәхет бир... Ишетәсеңме, әй, табигать баласы, минем бу якты дөньяда бер гаебем, бер гөнаһым да юк. Бала чагым ачлыкта узды, яшьлегем тир түгеп үтте, фронтта кан койдым, аннан соң балалар үстердем, Фатыймага бармак белән дә чиертмәдем, кешеләрне рәнҗетмәдем... Бәхиллә мине, озын гомергә бәхиллә... Минем яшисем килә, әй, Җанбалык! Идәнгә тезләнгән килеш, табактагы балыкка ялварып торучы картын күргәч, ишек катында пәйда булган Фатыйма карчык шундук почмакка посты. Куркуы йөзенә чыккан. "Бер-бер хәл булганмы әллә бу картка? Шайтан шаярганмы, җен алыштырганмы? Нинди балык бу? "Җан" ди бит, "язмыш" ди... ай Аллам!.." Фатыйма карчык, авырлык белән булса да, шуңа төшенде. Аларның өенә балык белән бергә ниндидер сер керде, сер генә түгел, сихер, шом керде... Юк, төгәл генә белми ул, бәлки, бәхет үзе кергәндер? ...Берничә көннән таң белән күршедәге Рөстәм кергән. Көзгә мәктәпкә барасы булса да, "р" хәрефен әйтә алмый ул: — Якын бабай, балыкка балабызмы? Газиз карт елмаеп җибәрде. Гадәттәгечә шаярта башлады : — Кем әле син? — Лөстәм... — Кем-кем? — Л-л-лөстәм! — Лөстәм дигән исем була димени? — Лөстәм түгел, Лөстәм. — Рөстәмме? — Әйе... Әйдә балыкка! — И бала, бала... Минем балыкка йөрү чорым узды шул. Иң зур балыгымны тоттым инде мин. Күрәсең киләме? Рөстәмнең күзләрендә нур балкыды. — Күләсем килә... Шулай аларның ярдәмчеләре барлыкка килде. Газиз карт башта ук ачыклап куйды: — Рөстәм балам, әйдә бу безнең сер булсын. Бу балык хакында беркем дә белергә тиеш түгел. Аңладыңмы? — Аңладым. Белкемгә дә әйтмим. Ант итимме? — Кирәкми. Мин болай да ышанам. Без бит дуслар. Ә дуслар сүзе үзе ант кебек, шулаймы? — Шулай... Тизеләк күлсәт инде, Якын бабай! Рөстәм, чынлап та, бик кулай ярдәмче булып чыкты. Балыкка бөтен кирәк-яракны ул ташып торды. Селәүчән казып кертте, елгадан су ташыды, аквариумда үсә торган үләннәр табып китерде. Сүзендә дә тора белә икән — Газиз картларда балык яши башлавын авылда беркем дә белми калды. Шулай өчәүләп балыкның суын алыштырып йөргәндә, шәһәрдән Фәһим кайтып төште. Гүзәл исемле киленнәре белән оныклары Марат та аның белән иде. Өйдә балык чистартырга җыеналар дип уйлады булса кирәк, кайтып керү белән, Фәһим кулына пычак тотып килеп җиткән... — Каяле, әткәй, үзем тиз генә эшкәртеп бирәм. Балыкка йөри башлагансың икән. Алайса... терелдең? Фатыйма малае кулыннан пычакны шундук тартып алды. — Пычак белән шаярмыйлар, улым. Сүз белән дә шаярмыйлар. Бу ашый торган балык түгел, яши торган балык. Бездә яши ул... — Нәрсә? Нинди балык? Ничек яши? — Әйе, анаң дөрес әйтә, Җанбалык ул, гади балык түгел... — Әткәй! Әнкәй! Нәрсә булды сезгә? Нинди әкият уйлап таптыгыз тагын? — Бер дә әкият түгел, балам. Шул балыкны тотып кайтканнан соң, әткәңнең хәле җиңеләйде, авырулары онытылды, кәефе яхшырды... — Ә Җанбалык дигәне нәрсә инде? — Шундый исем бирдек без аңа. Җан кебек ул. Кемнеңдер җаны кебек. Күзләре кешенекенә охшаган... — Беркемнең дә җаны түгел, минем җан. — Әткәй, бәгърем, син үз акылыңдамы? Газиз картның соңгы сүзләрен ишектән кереп килүче Гүзәл дә ишетеп калган. — Ән-не-кәем!.. Нишләп беттегез сез без юкта? Әткәй?.. — Барыбыз да үз акылында, балам. Картайгач, үзегез дә аңларсыз әле. Картайган кеше үз җанын кадерли башлый, аның кайда булуын, кемдә булуын ап-ачык тоя башлый... Менә мин дә тойдым җанымны. Ул шушы балыкта. Бик кечкенә чагымда алып калган иде. Теге суга баткан чакны әйтәм... Хәзер әнә кабат алып кайтты... Фәһим бүтән сорашып тормады, ярый, үзегез беләсездер инде дигән кебек башын какты да, бакча карау сәбәбе белән, тышка чыгып китте... Рөстәм белән Марат балык белән булашып калдылар. Гүзәл Фатыйма карчыкның колагына үрелде: — Чынлап сөйлисезме сез боларны? — Шаярудан узды инде, кызым. Җан иясе бит ул. Башка бер балык булса, әллә кайчан үләр иде. Бу балык адәми зат кебек, теле генә юк... Бәлки әле теле дә бардыр. Әнә бит ул ничек авызларын ача!.. Без ишетмибез генәдер? Кайчакта кешеләр балыкны түгел бер-берсен дә ишетмиләр хәзер... Көз җиткәч, тагын өчәү калдылар. Фәһимнәр шәһәрләренә китеп бардылар, Рөстәм мәктәпкә йөри башлады. Ике-өч атнага бер генә кереп чыга. Анда да озак тормый, дәрес хәзерлисе бар дип бераз утыра да йөгереп чыгып китә... Соңгы көннәрдә аларга мәңге айнымас Торна Хәйри кереп йөри башлады. Сабантуй көнне уллары кайтуына койган әче балдан өлеш чыгарган иде, шуннан ияләшеп китте, керә дә җитә, керә дә җитә... Менә шул Торна бердәнбер көнне, Газиз карт белән Фатыйма карчык балыклары белән булашып йөргән чакта, өсләренә килеп керде. Баштарак табак тутырып яткан кәрәкәне күреп аптырабрак калса да, бераздан, учларын учка ышкып, картлар янына килә дә башлады. — Закуска да бар икән монда... Газиз абый, йөз грамм гына салып бир әле, ә?.. Теге балыңның тәме гел тел очында тора... Фатыйма карчык аны этә-төртә куып чыгарды чыгаруын. Әмма Торна кушаматлы бу адәм заты шул арада картларның балыгын да, балыклы табак төбендә яткан көмеш тәңкәләрне дә шәйләп, күреп өлгергән иде инде... Өч көннән тагын килде ул. Фатыйма карчык — кибеткә, Газиз карт тимерчелеккә киткән чак иде. Алар кайтканда, табактагы балык юкка чыккан, аның белән бергә теге ике көмеш тәңкәдән дә җилләр искән... Баштарак балыкның юклыгын искәрмәделәр дә. Һәркем үз эше белән мәшгуль булды: Фатыйма карчык он иләргә кереште, Газиз карт чыбыркыга тегәрҗеп үрә башлады. Ләкин бик тиз арыды. Хәле бетте. Тыны кысылды, йөрәге җилкенде. Соңгы вакытларда мондый хәлнең булганы юк иде бит. Әллә тагын башланамы бу каһәр төшкере авыру?! Газиз карт, көч-хәл белән генә олы якка кереп, тәрәзә янына килде. Урамда сибәли башлаган яңгыр аның күңелен тынычландыра алмады, киресенчә, ниндидер билгесез шом гына өстәде. Әллә шушы яңгырлар аның хәлен аламы? Юктыр, ничә көн еламсырап тора бит инде дөньясы, нишләп бүген генә биреште соң ул, алайса? Өс-башын да салып тормыйча, түшәк-мендәрләр өстенә янтайган картын Фатыйма карчык та күреп алды. Ул өтәләнеп килеп җиткәндә, Газиз карт, күзләрен йомып, мәрткә китеп бара иде инде. Ләкин мәрткә юл ерак, анда барып җиткәнче мең тапкыр үлеп, мең мәртәбә терелергә кирәк әле. Газиз карт та күз кабакларын күтәрде, түшәгеннән калкынгандай итте, аннары ниндидер эчке тетрәү һәм илаһи бер аһәң белән сорап куйды: — Балык... Җанбалык ничек анда?.. Фатыйма карчык аптырап калды. Аның йөзенә шомлы күләгә ятты, күзләре эчкә сеңеп керде, болай да тар иреннәре кысылып юкка чыкты... Ул, дәррәү торып, мич арты бүлмәсенә кереп китте, аның җиленнән карават янында торган артсыз урындык авып калды... Күп тә үтмәде, мич артыннан: — Ай Аллам! Юк бит! Юкка чыккан бит!.. — дигән шомлы, аһлы аваз ишетелде. Газиз карт өчен бу яңалык түгел иде. Ул үз хәленең, үз гомеренең шул балык хәленнән, балык гомереннән торуын аңлап өлгергән иде инде. Мич артыннан өтәләнеп килеп чыккан Фатыйма карчык ишектән мыштырдап кереп килүче Зәйтүнә кортка белән бәрелеште. — Нишлисең син, Фатыйма? Күзең чыкканмы әллә? Бәреп үтерәсең бит инде... — Ай Аллам!.. Харап булдым, көлкегә калдым. Бер җирең дә авыртмадымы, Зәйтүнәттәй? Кая, сыпырыштырыйм булмаса... — Сыпыртты ди... Бер гөнаһсыз тәнемә кагылыр идең бугай. Ахирәткә барырга җыенганда... Ишек катында пыр тузынган карчыкны Фатыйма чак кына тынычландыра алды. Тегесе, яңгырда чыланган өстен салып, берара тын алгач, керүенең сәбәбен сөйләргә кереште: — Эшемне ташлап йөрмәс тә идем. Торна Хәйридән сак булыгыз, дип кенә кердем. Бая сездән килеп чыкты бит... Чынмы бу, әллә күземә генә күренәме? Фатыйма барысын да аңлап алды. Зәйтүнә карчыкка Газиз карт янында торып торырга кушты да, өстенә аннан-моннан гына бөркәнеп, тышка чыгып йөгерде... Шул китүдән ике-өч сәгать йөреп кайтты ул. Зәйтүнә карчык авыру яткан түшәк яныннан бер адым да читкә китмәде. Газиз карт исә, исенә килгән саен, бер үк сүзне тукыды: — Җанбалык... Җанбалык... Зәйтүнә карчык: — Нинди җанбалык ул, Газиз балам? Ни сөйлисең син? — дип төпченеп караган иде, тегесе, авырлык белән генә күз кабакларын күтәреп, усал карап куйды. Зәйтүнә карчыкка өшкеренеп, сыпырынып утырудан башка чара калмады... Яңгырда манма булып кайтып кергән Фатыйма карчыкның кулларында ләмгә, балчыкка пычранып беткән кәрәкә балыгы ята иде. Ул аны, күкрәк баласы тоткан кебек, сак кына куенына кыскан, сөйләшүе дә бала имезгән аналарныкы кебек: — И-и, сабыем минем! Әллә кайда югалып йөргән бит ул... Хәзер юынып, капкалап алабыз... Эшен бетереп, кулларын сөртә-сөртә олы якка чыккан Фатыйма карчыкны Зәйтүнә кортканың аптыраулы йөзе каршы алды. Әмма бу йөз авыз ачып берни сорамады. Газиз карт йокыга киткән. Ике як чигәсеннән берничә бөртек тир бәреп чыккан. Сулышы тигез. Йөзе тыныч. Димәк, авыру узган. Яшәү үлемне җиңгән. Гомер дәвам итә... Ниһаять, бүген күргән галәмәтләрдән телсез, аңсыз калган Зәйтүнә карчыкның "теле ачылды". — Ни кыланып йөрисең си-и-ин? Нинди балык у-уул?.. Берәр зәхмәт кагылмагандыр бит үзегезгә? — Бернинди зәхмәт тә түгел. Балык ул. Чып-чын балык. Газиз Күәштән тотып кайтты. Җәйдән бирле бездә яши. Нәрсәсе бар инде аның — кеше мәче тота, эт тота. Ә менә бездә — балык... Газиз шулай теләде. — Әстәгъфирулла... Балык та асрыйлар икән алайса... — Асрыйлар шул... — Теге юньсез алып чыгып киткәнме? — Алып чыгып киткән... Табак төбендәге көмеш акчаларга кызыккандыр инде. Берочтан балыгын да эләктергән. Ләкин алып кайтып җитә алмаган. Урамдагы ләмгә төшеп калган. Шуны эзләп йөрдем. Газиз бик борчылды. Тапмыйча кайтмадым... — Балалар акылы керде микәнни үзенә? Газизҗанга, дим... Балык дип инде... — Юк-юк, үз акылында ул. Шул балыкны тотып кайтканнан бирле авырганы юк. Сихер бар кебек, адәм җаннары бар кебек аңарда. Бу җан Газизнең җанына кардәш җан кебек, билләһи! Аның гомерен озайтып тора сыман, чын менә... — Әстәгъфирулла... Нинди көфер сүзләр сөйлисең син, Фатыйма? — Бер дә көфер түгел, Зәйтүнәттәй... Әнә бит теге хөрәсән шул балыкны алып чыгып киткәч, ничек өзгәләнде мескенем, түшәккә калды, җаны җәфаланып, гомере өзеләм-өзеләм дип торды. Ә балык табылгач, хәле тагын яхшырып китте... — Әттәгенәсе!.. Шулай булды шу-у-ул... Туктале, кызым, тыңлале. Шайтан эше булмагае бу. Күлдән тоттык, дисезме әле? "Тымык күлдә шайтан уйный" дигән сүз бар бит... Шайтан шулай кеше бутап, җан ирештереп йөри, ди... Ышанып бетмәгез әле бу хәлгә. Догаларыгызны укып торыгыз... — Укымаган кая инде. Гел укып, Ходайдан бәхиллек сорап кына торабыз. Намаздан да калдырмыйбыз. Ходайның үзе белән, фәрештәләр, изге рухлар белән бәйләнмәгән микән ул балык дип уйлыйм, аптырагач... — Шулай гына була күрсен берүк. Изгелек теләсә нинди җан бөртеге булып килә ала, ди бит... Барыбер сакланыгыз. Изгелеккә явызлык ияләшүчән... — Куркытмале, Зәйтүнәттәй... — Тәүбә-тәүбә, Ходай күрсәтмәсен, исән-имин яшәгез берүк. Ярый, мин чыгыйм әле, болай да сездә ярты көнем узды... Зәйтүнә карчык чыгып китте, ә аның авыр уйлары торып калды. Фатыйма карчык алар белән нишләргә дә белмәде, тегендә сугылды, монда бәрелде, әмма күңеленә кереп оялаган шомнан котыла алмады: "Бу балык кем, нәрсә — изге фалмы, әллә берәр бәла иясеме?" Уянгач, Газиз картның күңеленә килгән беренче уй үлем хакында иде. "Үлем — котылгысыз..." Ләкин аның күңелендә бер тамчы курку юк. Уйның очы юк, диләр. Бая уйлый башлаган уйның да дәвамы бар икән: "Үлем — котылгысыз, шуңа күрә аннан куркырга ярамый..." Ахыр чиктә, үлү дә яшәү мизгеле бит. Газиз карт кичә булган хәлләрне күңеленнән кичерергә тырышып карады. Кинәт егылды ул... Нәрсәдер булды аңа... Нәрсә икәнен анык кына әйтә алмый, әмма ул "нәрсә" дигәннең балык белән, дөресрәге, Җанбалык белән бәйләнгән булуын төгәл белә... Газиз карт, авырлык белән генә торып, мичкә таба китте. Ишек яңагына тотынып хәл алды, аннары ышанычлы, нык адымнар белән мич артына юнәлде. Балык үз табагында тыныч кына йөзеп йөри иде. Газиз карт пәйда булуга, ниндидер якын, газиз туганын сизенгән кебек, койрыгын чәпелдәтеп, боргаланып-уйнап алды. — Исәнме-саумы, Җанбалык?.. — Исәнме, Газизҗан... Карт сискәнеп китте. Нинди тавыш бу? Нинди серле аһәң? Җанбалык исәнләшәме шулай? Юк, бу тавыш каяндыр өстән, күктән килә... Ходай катыннан... Авыру галәмәтедер инде. Бөтен дөньясы авырудан котылып килгән чак бит. Ни булмас... Ни ишетелмәс... — Менә авырып киттем бит әле, Җанбалык... Үлә яздым... — Үлә яздык... — Бәй-бәй, син сөйләшәсеңмени? — Мин сөйләшәм... — Балыклар да сөйләшәмени? — Юк, балыклар сөйләшми... — Ә син ник сөйләшәсең? — Мин бит балык түгел, мин — Җанбалык... — Анысын беләм, Җанбалык... Газиз карт сөялгә каткан учларын суга төшерде. Җанбалык шундук йөзеп килеп җитте. Менә ул, картның бармакларына ышкыла-ышкыла, алтынсу тәңкәләрен елкылдатып, әйләнә-тулгана башлады. Ниндидер серле-сихерле йола биюе башкара иде ул. Учында иркәләнеп, йөзеп йөргән балыкны тою Газиз картның үзенә дә рәхәт иде. — Син мине ташламассыңмы, Җанбалык? — Ә син мине, Газизҗан? — Мин ташламам. Үзем исән чагында сине беркемнән дә рәнҗеттермәм, әй Җанбалык! Ышанасыңмы миңа? — Ышанам... Тик син шундый көчсез! Син бит кеше. Сез, кешеләр, бөтен нәрсәдән куркып яшисез. Һәр яшәү мизгелегезгә курку, шом сеңгән. Ә менә Ходайдан курыкмыйсыз... Ходайдан куркырга кирәк... Сез барыгыз да аның катына барачаксыз... — Җанбалык, мин Ходайдан куркам. Мин кеше түгелмени? — Юк, син Ходайдан курыкмыйсың, син үлемнән куркасың. Болар бер үк түгел... — Җанбалык, әйт әле, теге дөнья бармы? Балык бу юлы дәшмәде. Койрыгын салмак кына боргалап йөзеп китте. — Ник дәшмисең, Җанбалык? — Мин... ни дияргә дә белмим. — Ник? Ни өчен? Бармы соң ул ахирәт дөньясы? — Белмим... — Беләсең син, Җанбалык. Әйтергә генә теләмисең. Димәк, юк?.. — Мин сиңа "юк" димәдем. "Бар" да димим. Кеше бу хакта төгәл белергә тиеш түгел. Кешегә бу хакта төгәл белергә кирәк булса, Ходай Тәгалә аңа ул дөньяны бер күрсәтеп алган булыр иде. Кешеләрнең рухы тотанаклы түгел, күңелләре зәгыйфь. Ахирәт дөньясын күргән кеше өчен бу дөньяның кадере бетәчәк, яшәүнең мәгънәсе югалачак. Шуңа күрә Ходай Тәгалә бу хакта ым-ишарә бирә, әмма төртеп күрсәтми... Шуны гына әйтәм: кеше ул дөньяга әзерләнергә тиеш. Үлемгә түгел, Ходай катына, ахирәт җәннәтенә барырга әзер булырга тиеш. — Рәхмәт, Җанбалык. — Рәхмәт? Ни өчен? — Син минем сорауга җавап бирдең. — Ә син — минем сорауга... Шапылдап ишек ябылды. Газиз сискәнеп, айнып киткәндәй булды. Ләкин кулларын табактан тартып алмады. — Мин китим инде, Җанбалык. Әллә ничек, буыннар йомшарып тора. Сау булып тор... — Газиз карт табак өстенә уң колагын куеп тыңлагандай итте. Бернинди тавыш та ишетелмәгәч, сорап куйды: — Ник дәшмисең, Җанбалык? — Кем белән сөйләшәсең син, ка-а-арт? Ни булды сиңаа-а? Әллә саташасың инде? — Юк, болай гына, карчык. Үз-үзем белән сөйләшеп торам. Үз-үземне сүгәм. Бигрәк тиз бирешә башладым әле бу чиргә... — Үз-үзең белән сөйләшү кирәк, бик кирәк, карт. Шикшөбһәләрдән котылу өчен кирәк ул. Анысы ярый. Ату курыктым. Мәйтәм, авыру зәхмәт булып килдеме әллә, дим... — Дөресен генә әйткәндә, шушы балык кисәге белән сөйләшеп тордым. Ниндидер серле мәгънә бар бу җан иясендә. Искәргәнең юкмы? — Бар, ник булмасын?! Теге исерек Торна алып чыгып киткәч, түшәккә егылдың бит, хәтерләмисеңмени? — Шулаймы, карчык? — И-и, үзең дә инде!.. Шул балыкны эзләп, ике сәгать буе урам таптадым, өстемдә чыланмаган җеп калмады. Чәбәләнеп, үзенең кайда икәнен күрсәтмәсә, мәңге табарлык түгел иде... — Язмышы шул булыр иде... — Нинди язмыш хакында сөйлисең син, карт? Ул харап булса, син дә мантымас идең... Наман аңламыйсыңмыни шуны? — Юк, аңламыйм. — Синең сәламәтлегең, гомерең шушы балыктан тора хәзер, белдеңме?! — Ничек инде? — Үзең шулай дидең бит. Түшәккә егылгач: "Җанбалыкны карагыз", — дидең. Син бит моны: "Минем авыру шул балык белән бәйле", — дип әйткән кебек әйттең. Исеңдә юкмы? — Юк... Бу ни дигән сүз инде, карчык? — Бумы? Бу... Бу балык — синең җаның дигән сүз... — Ә?.. Салкыннар башланды. Әле кышның ныклап килеп җиткәне юк, ә көз инде китеп бара. Табигатьнең йокымсырый башлаган мәле. Иртәләрен күлләр, сулыклар юка гына элпә белән капланса да, төшкелеккә көзнең тыйнак кояшы әлеге серле җәймәне шундук ялап та ала... Газиз картларда яшәүче кәрәкә балыгы да тынгысызлана башлады. Йокы шаукымы шулай тынгысызлый, ахры, аны. Әнә бит табакның төбенә төшеп яткан була да, эзләгән ләмен таба алмагач, өскә атылып чыга, табактагы суны бөтен идәнгә чәчрәтеп бетерә... Әйе шул, кәрәкәгә ләм кирәк. Кышка ул ләмгә күмелеп ята, берничә айга йокыга тала, язын су өстеннән бозлар арчылгач кына, кабат тормышка кайта. Газиз карт моны гына аңлый, әлбәттә. Тик берни дә эшли алмый... Балаларда пәйгамбәр акыллары бар, диләр бит. Балыкны нишләтергә икәнен күрше малае Рөстәм әйтте: — Киле күленә илтелгә киләк аны, — диде ул, — әнә бит ничек бәлгәләнә... Газиз карт малайдан оялып, кыенсынып куйды. Ә бит бу аның башына да килмәгән иде. Үзе якын-тирәдә хөрмәтле кеше булган булып, Якын бабай булып йөри... Рөстәмнең күптән кергәне юк иде. Сагынган. Якын бабасын да, Якын әбисен дә сагынган. Җанбалыкны да сагынган. Шунда ук аның белән уйнарга кереште. Тегесе генә бик шаярырга, уйнарга теләмәде. Рөстәм аңа күмәч сыныклары да, балыклар өчен махсус сатыла торган җимнәр дә биреп карады. Кәрәкә балыгы төпкә үк төшеп ятты да, бер тамчы да кузгалмыйча, моңсу күзләрен мөлдерәмә тутырып, өстәге адәм балаларына карап торуында булды. Балыкны кайнар чәй эчеп, "эчтән киенеп алгач" илтергә булдылар. Рөстәмнең әнисе шулай ди. "Эчтән киенеп йөр" ди. Урамга кайнар ризык ашап чык, дигәне аның. Хәзер каникуллар бит, кайтып кергәне дә юк. Эчтән киенмәсәң... хәзер мышкылдап чыгасың... Өстәл артында әллә ни сөйләшмәделәр. Һәркемнең үз уе. Ләкин бу уй өчесендә дә бер үк иде: "Дөрес эшлиләрме алар?" Моңсу, бик моңсу, хәтта ямансу иде күңелләренә. Балык хакында сөйләшмәделәр. Мич ягына ялгыш та күз ташламаска тырыштылар. Бик сәер күренеш бу. Гаепле кешеләр кебек, борын асларына гына карап чәй чөмергән бу өч җан дүртенче бер җанның язмышын хәл итәргә тиеш иде. Ә бәлки... киресенчәдер? Күлгә күчүе белән, Җанбалык бу Хода бәндәләренең хәләл язмышларын хәл итәдер? Гомерләрен озайтадыр? Яисә кыскартадыр? Балыкны икәүләп илттеләр. Газиз картка иптәшкә Рөстәм иярде. Саз ерып барасы юк — җир туңып өлгергән. Әмма каты, тайгак сукмактан бару рәхәт түгел. Картның аяк буыннары арыгач, балыклы чиләк Рөстәм кулына күчте. Малай аны үтә бер горурлык белән күтәреп барды. Бик мөһим эш эшләгән кеше кебек, олы-олы атлап, алданрак барды, күлгә килеп җитәрәк, җитди кыяфәт чыгарып, Якын бабасын тукталып көтеп алды. Бу мөһим йоланы Газиз карт үзе башкарырга тиеш иде. Рөстәм моны гына аңлый. Шуңа да дәшми, сорашып, төпченеп, Якын бабасын җәфаламый. Читтән карап кына тора. Газиз карт, балыкны күл читенә төшереп җибәргәнче, аңа бик озак карап торды. Эченнән генә дога укырга кереште. "Әгүзү-бисмилла..."дан башлап киткән иде, әллә нинди әфсеннәргә барып чыкты, шулай да күңелендәге ихлас теләкләрен, чын мөэмин-мөселманнарча, Коръән догасы белән очлап куйды. Кәрәкә балыгын боз элпәсе белән каплана башлаган күл читенә куйгач та тынычланмады Газиз карт. Җанын өзеп калдырган кеше кебек кыланды: — Ишетәсеңме мине, Җанбалык? Ачуланма, яме. Мин сине үз кулларым белән салкын суга салдым. Салмас та идем, шулай кирәк. Син бит табигать баласы, синең гомер бишегең, туган илең — шушы күл. Синең белән бергә мин үземнең дә бер газиз өлешемне салам, шуңа күрә син ялгыз түгел. Синең дә бер өлешең миндә кала. Мин моны сизәм, тоям, беләм. Исән-сау тор, син исән булсаң, мин дә исән булырмын. Язын тагын очрашырбыз. Сөйләшербез... Йә, хуш, Җанбалык... Балык һаман шул бер урында торды. Нишләптер күл төбенә төшеп китәсе килмәде аның. Газиз карт моны нәрсәгә юрарга да белмәде. Ләкин үрелеп кире алмады. Балыкка карап тагын бер мәртәбә башын иде дә, Рөстәмне җитәкләп, кайту сукмагына чыкты. Җанбалыкны күлдә калдырып кайткач, Газиз карт тиз генә өйгә кермәде әле. Юк эшне бар итеп ишегалдында йөрде, абзар-кураларны, амбар-келәтләрне барлап чыкты, бакчага кереп утырды. Барыбер тынычлана алмады. Шул тынгысыз хәлендә Фатыймасы янына керергә туры киләчәк аңа. Бәлки... бергә гомер иткән карчыгы янында тынычланыр аның ярсынган күңеле? Юк, тынычланмады. Җан-рухыннан мәхрүм калган кеше кебек, тавышсыз-өнсез генә өйгә керде дә, башын күтәреп тә карамыйча, мыштым гына өстәл артына барып утырды. — Чәй ясап биримме, атасы? — дип, өтәләнеп мич артыннан килеп чыккан Фатыйма карчык аны танымады. "Атасы" дип, үтә дә ягымлы чагында, картның күңелен күрәсе килгәндә генә әйтә ул. Әмма бу юлы Газиз картка шушы мөлаем сүз дә тәэсир итә алмады. Фатыйма карчык аны борчымаска булды. Янәшә намазга басканда да дәшмәде, соңыннан намазлыкларын төреп, шүрлеккә алып куйгач та сөйләшмәде. Күзлеген киеп, "Мөселман календаре" карарга тотынган карты аңа бик тә кызганыч булып күренде. Йөзе агарыбрак киткән, күзләре эчкә баткан, бу күзләрдәге нур балкышы да җуелган кебек тоелды. Өши, ахры, ул. Әнә бит сырма камзулына кадәр киеп куйган, аның өстеннән иске шәл бөркәнгән. Югыйсә өй дә җылы бит... Газиз карт, чынлап та, гомердә булмаганча, өшеп-туңып утыра иде. Мал карап кергән Фатыйма карчык: — Суытып җибәрде бит әле, әнә чиләктәге сулар туңган, сыер асты да шакыраеп каткан, ай-һай, иртәләде бу кыш, — дип, түшәк читендә бөркәнеп, ябынып утырган картының хәленә кермәкче булды. Карт дәшмәде. Фатыйма карчыкның кайнар чәе дә ярдәм итмәде. Аптырагач, градусник куеп карадылар. Юк, температура тәртиптә. Шулай да Газиз карт ничек киенгән шул килеш, өстенә тагын ике кат юрган ябынып ятарга булды. Суык китмәде. Тәненә җылы үтмәде. Җанында да бер тамчы җылы юк иде. Гүя бу җан урынында ниндидер ачыклык, бушлык ыржаеп калган, шул бушлык аша салкын җил ыжгырып тора... Газиз карт та, Фатыйма карчык та бик яхшы аңлыйлар — бу авыру түгел, бу — суык, бу — күңелдәге бушлык, бу — югалту, бу — билгесезлек... Моннан соң кыен булачак, хәтта бик кыен булачак. Һәм бу кыенлыкны Газиз карт үзе сорап алгандай алды... Төне буе йоклап йокы булмады. Газиз карт туңыпкалтыранып чыкты, Фатыйма карчык та керфек какмады. Иртәнге якта гына икесе бер-берсенә сыенып йокыга киттеләр. Таң атып, көн ачылгач, чылтырап капка келәсе күтәрелде, шыгырдап өйалды ишеге ачылды, бу тавышлардан соң, озак көттермичә, суык болыты ияртеп, ишектән әлеге дә баягы Рөстәм килеп керде. Кулында — чиләк. Чиләк эчендә — бозлы су... Үзе еламый гына: — Якын әби! Якын бабай! Җанбалык өшегән!.. Боз булган... Нишлибез инде?.. Ничек терелтәбез?.. Без кичә калдырып киткән урында торган да торган, шуңа туңган ул... Менә алып кайттым... Рөстәм чиләк эченнән яртылаш бозга каткан балык гәүдәсен тартып чыгарды. Ай-вай килеп, Фатыйма карчык мич артыннан таныш табакны алып чыкты. Балыкны җылымса суга җибәрделәр. Боз калын түгел иде, тиз эреп бетте. Җанбалык берәр сәгатьләп хәрәкәтсез ятты да, судагы боз кисәкләрен аралый-аралый, салмак кына йөзеп китте. Иң сөенгәне Рөстәм булгандыр. Газиз карт дәшмәде — аптыраган кыяфәттә башын кагып тик торды. Ә менә Фатыйма карчык бу вакыйгадан олы мәгънә чыгарды. — Менә ни өчен өшегәнсең син... Тагын өчәүләп яшәп киттеләр. Рөстәм күл төбеннән ләм казып алып кайтты. Бу ләмне табак төбенә җәеп, аны камыш кыяклары белән бастырып куйдылар. Су тынчымасын өчен, көмеш кирәк иде. Мәңге исерек Торнадан теге тәңкәләрне кире кайтарып ала алмадылар. Күрше Зәйтүнә кортка ярдәмгә килде, яшьлегендә чәченә тагып йөрткән көмеш чулпыларын кертте. Юк, сорамадылар да. Үзе кертте. "Көмеш-көмеш" дип өзгәләнүләрен ишетеп калгандыр инде. Җанбалык җаен тапты. Алып кайтканның икенче көнендә үк, камыш кыякларын аралап керде дә, сыртына ятып, ләмне кыйный башлады. Табакта кечкенә давы л-гарасат купты. Ләм су төбенә утырганда, балык, ләм астында калып, күренмәслек булган иде инде. Ул шулай бөтен кеше күз алдында кышкы йокысына китеп барды, ә Газиз карт белән Фатыйма карчык бераз тынычланып калгандай булдылар. Әмма чоланның караңгы почмагында торган балык хакында онытмыйлар: көненә йөз мәртәбә чыгып карыйлар. Чоланда су туңмый, гел генә йөреп торылгач, өйдән ургылып чыккан җылы һава салкынны өркетебрәк тора. Балык яткан табак суына юка гына элпә каплап куйды, ул калыная башласа, шундук ватып алалар. Суыклар булмады түгел, булды. Мәсәлән, Яңа ел алдыннан каты салкыннар башлангач, Фатыйма карчык белән Газиз карт, сак кына кыланып, табакны өйгә кертеп тордылар. Тормыш дәвам итте. Балык мәшәкате белән үзенең авыруын да, башка аһ-зарларын да тиз онытты Газиз карт. Фатыйма карчык кына тынычланып бетә алмады. Балык өчен ул аеруча нык өтәләнде. Чөнки картның гомере шушы су асты кошы белән бәйләнгән булуын ул Газиз картның үзенә караганда да ныграк төшенгән иде. Шулай дип уйлавы белән Фатыйма карчык нык ялгышты. Кеше-кара күрмәгәндә, Газиз карт, чоланга чыгып, үзенең Җанбалыгы белән сөйләшеп йөри башлады. Әйтүемчә, бу хакта хәтта аның үз карчыгы да озак вакытлар белми яшәде. Ә беркөнне түбән оч Сәвияләргә кич утырырга дип чыгып киткәч, онытып калдырган кул эшләрен алыр өчен өйгә кергәндә, чоланда ут күреп, коты ботына төште. Җаны чыга дип тора! Ә анда!.. Карты теге балык белән сөйләшеп тора! — Минем яшисем килә, Җанбалык... Юк, артыгын сорамыйм. Кеше өлеше кирәк түгел миңа. Үземә тигәне дә җитә. Беләм, миндә бик каты авыру бар... Син булмасаң, күптән үлгән дә булыр идем инде... Тагын бераз яшисем килә, Җанбалык... Бер ай, ике ай, ярты ел гына гомер бир миңа, ялварып сорыйм... Әй, ишетәсеңме, Җанбалык? — Ишетә-ә-әм... Яшә, Газизҗа-а-ан... Әллә каян, дөнья төпкеленнән ишетелгән тонык аваз Фатыйма карчыкны күтенә утырта язды. Ул, ишек яңагына сарылып, сулыш алырга да куркып, баскан урынында катып тора бирде. Газиз карт сүзен дәвам итте: — Гөнаһларым да бар минем, беләм. Ләкин мин һәрвакыт биргән сүземә тугры калдым. Кешегә зыян салмадым, алдамадым, хыянәт итмәдем, иман алыштырмадым, догадан ваз кичмәдем... Тик... мин... утыз сигезенче елда, колхоз басуыннан бер капчык бодай урлап, туганнарымны үлемнән саклап калдым... Кырык икенче елда, атакага барганда, дошман пулясыннан читкә тайпылып, исән калдым; ул пуля янәшә барган Хәбибрахманның җанын кыйды... Илле җиденче елда элеккеге мәчет бинасыннан дуңгыз абзары ясадым... Алтмыш биштә, ураза вакытында, исерек Торна коткысына ияреп, авызыма хәмер каптым... Җитмеш тугызда, сабантуйдан кайтканда, Фатыймага авыр сүз әйттем... Арба күчәре сынуда аның бернинди гаебе дә юк иде бит... Беләм анысын, Ходай Тәгалә җәза бирми, ул бәндәләрен куркыта гына... Шул куркуымның бер өлешен генә булса да үзеңә алсаң иде, Җанбалык... Курку гомерне кыскарта бит... Ишек катында сөялеп торган Фатыйма карчык түзмәде, сулкылдап елап җибәрде. Юк, күзеннән бер бөртек яшь тә чыкмады аның, ул күзләре белән еламады, күңеле белән елады. Аның мышкылдавын Газиз карт та ишетте, ахры, тиз-тиз генә җыенып, ишеккә таба килә башлады. — Карчык, синме бу? Фатыйма дәшәрлек хәлдә түгел иде. Ул күз төпләреннән булмаган яшен сыпырып булашты да, эш кырган кеше шикелле, ян сәкедә торган сөт чиләгенә барып ябышты. Газиз карт барыбер нидер сизенә иде. Шуңа күрә тагын сорады: — Бер-бер хәл булмагандыр бит, карчык? Әллә елыйсың инде? — Юк-юк, әтисе... Менә сөт аертасы бар икәне искә төште дә кире кайттым әле. Кергәндә, гөнаһ шомлыгы, ишеккә кулым кысылып китте... Шул авыртуга күңелем җебеп алды... Ә болай барысы да әйбәт, атасы. Әйдә инде, керик... Хәзер чәй куеп җибәрәм... Яз иртә килде. Быел яз белән җәй бергә килделәр. Март аенда ук җир арчылып, апрельдә, офыктан офыккача, бөтен дөньяны яшеллек каплады. Табигать уянды, кошларга, җәнлек-җанварларга, бөтен җан ияләренә җан керде. Чынлап та, "җанвар" дигәндә, "җан бар" дигән мәгънә бар бит, "җәнлек" сүзе дә баштарак "җанлык", ягъни "җан урыны" булып йөргәндер. Ә "җан иясе" сүзеннән мәгънә эзләп торасы да юк. Үзе үк кычкырып әйтеп тора. Ә күлләрдәге, сулыклардагы балыклар? Язгы кояш җылысын тоеп, алар уянмыймыни? "Балык" сүзе дә шулай ук нур, балкыш белән бәйләнгән. Борынгылар нурны, балкышны гади генә "балык" дип йөрткәннәр. Шул ук борынгылар өчен "нур" — "җан" дигән сүз. Нур — җанның күзәнәге, асылы бит. Димәк, "балк" һәм "балык" сүзләрендә дә "җан" мәгънәсе бар. Шуңа күрә балыклар уяну — сулыклардагы җаннарның, җан ияләренең уянуы дигән сүз... Газиз картларда яшәүче кәрәкә балыгы да, үз вакытын белеп, кояшлы, нурлы дөнья барлыгын исенә төшерде һәм, ләмле суны болгатып, өскә калыкты. Ә өстә аны бу дөньяның ике өлкән кешесе зарыгып көтеп тора иде. Яннарында бер малай да бар. Менә шул өчәү, Җанбалык су өстендә күренүгә, шундый куандылар, хәтта елмаеп, көлеп җибәрделәр. Балык та елмайган кебек булды. Әмма аның кешенеке кебек матур күзләрендә ниндидер моңсагыш бар иде. Бала баккан ана шикелле, Фатыйма карчык авызын бөрештереп сөйләнә башлады: — И-и, җанкисәгем минем, тордыңмы, уяндыңмы? Тамагың ачкандыр, якты дөньяны сагынгансыңдыр... Әйдүк, төкле аягың белән рәхим ит безнең арага... Шунда Рөстәм әйтеп куйды: — Балыкның аягы була димени, Якын әби? — Була, ник булмасын. Аның аягы — канатлары. — Алайса, безнең кул-аяклал канат буламы? — Артык күп сорау бирәсең син, балакай. Күп сорау могҗизаны үтерә ул.Үскәч барысын да белерсең әле, ә хәзер балыкны карарга, ашатырга кирәк... Каяле, китеп тор... — Җанбалыкны... — Газиз карт карчыгын төзәтеп куйды. Фатыйма сискәнеп китте, шундук картына күтәрелеп карады. Газиз картның күзләрендә ниндидер билгесез моң, гамь бар иде. Бу гамьле караш балык күзләрендәге моңсу карашка бик тә, бик тә охшаган иде. Җанбалыкның суын алыштырдылар, күп итеп ризык бирделәр, Рөстәм суда үсә торган үләннәр табып алып кайтты. Табакны тәрәзә каршына, кояш нуры төшә торган урынга куйдылар. Аңа шул гына кирәк булган да. Тәрәзәдән балкып кояш күренә башлауга, табак читенә йөзеп килә дә, авыз-борынын өскә чыгарып, нидер әйтмәкче була, шулай кояшны, көнне сәламли кебек ул. Яшәү күңеллеләнде. Газиз карт белән Фатыйма карчык тормышында ниндидер яңа мәгънә барлыкка килде. Бу балыкның язмышы аларның язмышына ныклап бәйләнеп өлгергән иде инде. Аларга гына түгел, Зәйтүнә кортка белән күрше малае Рөстәм язмышында да бар бу балык. Дөресрәге, Җанбалык! Бердәнбер көнне бу Хода бәндәләренең язмыш сукмаклары бөтенләй башка якка борылып кереп китте. Бөтенесенә дә Зәйтүнә карчык сәбәпче булды. Көтү кугач, Фатыйма карчык янына сугылып чыга торган гадәте бар аның. Бу юлы кергәч, табактагы балыкка озак кына карап торды ул. Аннары бөтен яшәешнең асыл мәгънәсен ачып бирә торган сүзне әйтте: — Балыкларның хәзер нәсел арттыра торган вакытлары... Барысы бердәм бер-берсенә карашып алдылар. Ләкин Газиз карт та, Фатыйма карчык та, хәтта Зәйтүнә кортка да балыкларның ничек парлануын, ничек кавышуын, кайчан уылдык чәчеп, ничек гаилә коруын белмиләр иде. Шуны гына беләләр — һәр табигать баласы кебек үк, балыклар да язын нәсел калдыралар, язын тормыш коралар, гомерләрен озайталар. Шулай итеп, Җанбалык, чоланнан өйгә кергәч, берничә атна гына яшәп калды. Бу юлы да аны күлгә Газиз карт белән Рөстәм илттеләр. Суга төшерер алдыннан, Газиз карт балыкка багышлап дога укыды, аны судагы тормышына бәхилләде. Җанбалык, карт әйткәннәрне аңлаган кебек, койрыгын болгап, канатларын уйнатып, кагып торды. Табактан күлгә күчергәч тә, шушы сәер йоланы башкаруын дәвам итте ул. Әмма, көзге көндәге кебек, яр буенда озак юанмады, адәм балалары ягына тагын бер мәртәбә карап алды да, ук кебек атылып, төпкә төшеп китте. Аның шул китүе белән, Газиз карт күңелендә ниндидер бер мөһим кыл өзелгәндәй булды... Ул, янында басып торган Рөстәмнән дә кыенсынмыйча, балык киткән якка кул болгады: — Сау бул, Җанбалык... Озак гомер яшә... Шул вакыт күлдән ниндидер серле, иңрәүле, әмма апачык тавыш ишетелде: — Сау бул, Газизҗан... Озак гомер яшә... Рөстәм дә ишеткән бу тавышны. — Нәлсә бу, Якын бабай? Нинди тавыш бу? — Бу — Җанбалык шулай безнең белән саубуллаша. — Балыклал сөйләшми бит, Якын бабай! — Балыклар сөйләшми, ә җаннар сөйләшә. — Ә синең җанналны күлгәнең балмы, Якын бабай? — Бу хакта сорарга ярамый, олан. Син дә сорама. Хәтта сөйләшергә ярамый. Җанны Ходай Тәгалә бирә, Ходай Тәгалә ала... Шуңа күрә җаннар — аның карамагында гына... — Минем бит шуны гына беләсем килә: кешеләл җан балык булып яши ала микән? Яисә кош булып? Яисә беләл җәнлек, хайван булып? — Белмим, олан. Шуны гына әйтә алам: дөньядагы тереклек белән кеше арасында җан багланышы бар. Шул җан кешенең асылын, тәртибен билгели. Ул зәгыйфьләнсә, кеше дә гарипләнә, хәтта кешелеген югалта... Мин шуны гына әйтә алам... Сиңа бу хакта белергә иртәрәк әле, олан. Әйдә кайтыйк инде. Фатыйма әбиең югалткандыр... — Якын әби... — Нәрсә-нәрсә? — Якын әби ул миңа, Фатыйма әби түгел... — Һе, якын дисең инде алайса? — Якын шул. Сез миңа ошыйсыз... — Син дә миңа бик ошыйсың, Рөстәм балам. Игелекле, иманлы бала булып үс. Син бездән соң да каласы кеше. Якын бабаң белән Якын әбиеңне онытма, яме. Безнең белән сөйләшеп тор... — Үлгән кеше белән сөйләшеп буламыни? — Була, балам, була. Аларның җаннары кала бит... — Җан үлмимени, Якын бабай? — Юк, җан — мәңгелек ул. Чөнки ул — Ходай Тәгалә ихтыярында... — Ә синең җан кайда булыл соң, Якын бабай? Газиз карт, күлгә карап, бераз уйланып торды. Аннары, Рөстәмгә борылып карамыйча, моңсу гына әйтеп куйДы: — Шушы урында булыр... — Шушындамы? Әллә?.. Әллә... Җанбалык — синең җанмы, ә, Якын бабай? Газиз карт бу юлы җавап бирмәде, авыр сулап куйды да кайту ягына кузгалды. Кулындагы чиләген шалтырата-шалтырата, Рөстәм аның артыннан иярде. Сабантуйлар җитте. Авыл күзгә күренеп ишәя башлады. Газиз картның да улы кайтып төште. Марат дәү әтисен бик сагынган. Ләкин үпкәсе дә бар: "Нигә дип инде теге балыкны кире җибәргәннәр? Өйдә бернинди кызык калмаган..." Рөстәмне күргәч кенә тынычланды. Рөстәм аңа Җанбалык белән бәйле бөтен тарихны сөйләп бирде... Сөйләп бетергәч, Маратның колагына борынын төртеп: "Ул балык Якын бабайның җаны, белдеңме?" — дип пышылдады. Тегесе аңлап бетермәде бугай, шәһәрдән алып кайткан машинасы белән уйнарга кереште. Рөстәм Җанбалыкка караганда уенчык машинасын өстенрәк күргән бу шәһәр баласына бераз сәерсенеп карап торды да, ярар, синеңчә булсын алайса, дигән кебек, өйләренә үз уенчыкларын алырга йөгерде. Балыкның юклыгын белгәч, Фәһим дә, Гүзәл дә, нәрсәгәдер риза булмаган кебек, кашларын чөеп, борыннарын җыерып куйдылар. Аларның да бик күрәсе килгән икән Җанбалыкны. Соңыннан Фәһим басынкы гына тавыш белән: — Һәр җан иясенең үз дөньясы, үз иле, үз тормышы булырга тиеш. Дөрес эшләгәнсең, әткәй, — дип әйтеп куйды. Яулык очларын бөтереп, күзләрен сөртеп торучы Фатыйма карчыкны киленнәре Гүзәл кочаклап ук алды: — Әнкәй, әллә елыйсың инде? Шул балык өченме? — Балык кына түгел иде ул, кызым... Кеше карашлары, кеше акыллары бар иде аңарда. Шуңа да бик жәл. Нык күнегешкән идек... Бала караган кебек карадым мин аны... Нигә еламаска?! Елыйм, балам. Ул да җан бит. Җанбалык... Газиз карт сүзгә кушылмады. Ул эченнән елый иде. Күңелендәге бетмәс сызлавык, тамак төбендәге үтмәс төер аңа бушанып, ачылып китәргә һич ирек бирми торалар иде... Картның хәлен сизгән кебек, тәмле телле Гүзәл сорап куйды: — Безнең әткәйдән дә матур кеше юк, әйеме, әнкәй? Әнә ул ничек түгәрәкләнеп, шомарып киткән безнең! Аллага шөкер, авыруы да үткән... Бүтән авырмыйсыңмы инде, әткәй? Газиз карт елмаеп җибәрде. Тамагындагы теге төер эреп юкка чыкты. Күңелендәге сызлавык та басылгандай булды. — И-и, кызым, бер дә авырмас идем, хәлемнән килсә... Бу арада бик әйбәт торам әле, сөбханалла-иншалла... — Балыгы шулай терелтеп китте аны. Бу сихергә ышанмас җиреңнән ышанырсың, билләһи! Барысы берьюлы ишек катына, дөресрәге, шул яктан килүче тавышка борылып карадылар. Анда, кулларына бер өем коймак күтәреп, Зәйтүнә кортка басып тора иде. — Менә кунаклар кайтуын ишеттем дә бәйрәм ризыгы алып кердем әле. Авыл коймагыннан авыз итегез, балалар... Быел минем Хәлим берничек тә кайта алмый. Шуңа күрә аның өлеше сезгә тия... Барысы бергә җыелып чәй эчтеләр. Күчтәнәч коймактан авыз иттеләр. Менә хәзер иң мөһим сүз башланырга тиеш. Һәркем шул сүзне көтә. Ул сүз быел аеруча авыр булачак... Бу төбәкләрдә сабантуйлар бик җанлы, күңелле үтә. Аның башка авылларда булмаган кызык яклары бар. Бәйрәм буласы көнне бөтен ир-ат, ачы таң белән торып, Күәш күленә, аның тирәсендәге инешләргә балык тотарга төшә. Сабантуйдан соң, офыкка кичке эңгер-меңгер эленә башлагач, берничә урында олы казан асыла, анда балык шулпасы пешә... Авыл халкы, нәселләп тә, урамлап та, әнә шул казаннар тирәсенә җыелалар, табын җәяләр, "бер утырудан бер гомер" ясыйлар... Балык Газиз дә гомере буе үз урамнарын балыкка кинәндереп яшәде. Сабантуй көннәрендә бигрәк тә. Соңгы берничә елда гына, авырып балыкка йөри алмый башлагач, урам халкы аның сыеннан авыз итә алмады. Аның урынына Фәһим төште. Кечкенәдән әтисе янында йөреп, балык тотуның бөтен серен белә ул. — Әткәй, иртәгә дүртләрдә кузгалабызмы? Балык тоту хакында бер сүз әйтелмәсә дә, нәрсә турында сүз барганын һәркем төшенеп алган иде. Барысы да дәррәү Газиз картка күтәрелеп карадылар. — Дәү әти, мине дә ал әле!.. Маратны беркем дә ишетмәде. Газиз карт, карашларын чынаягыннан алмыйча гына, чәй эчүендә булды. Фәһим түземсез иде. "Балык" мәсьәләсенә ул башка яклап килергә булды: — Мин яңа кармаклар алып кайттым... — Юк! Газиз карт гомердә булмаганча кычкырып җибәрде. Барысы да шым булды. Ни уйларга да белмәделәр. Чөнки әле берни дә әйтелмәгән иде. "Юк..." Нәрсә юк? Яңа кармаклармы? — Юк, беркая да бармыйбыз. Сез дә беркая бармыйсыз! Балык тоту бетте. Күәшкә юл ябылды... Барысы да аңлашылды... Бөтенесенә дә Күәштә йөзеп йөргән Җанбалык "гаепле" иде. Газиз карт шул балыкның харап булуыннан курка. Ул харап булса, үзенә дә кыенлык киләчәк бит... Менә кайда ул хикмәт! Менә кайда ул гөнаһ шомлыгы! — Ярар, балалар, мин чыгыйм әле, — дип, тиз-тиз генә амин тотты да Зәйтүнә кортка, чыгып шылды. Аңа рәхәт, чыга да котыла. Ә менә өйдәгеләргә нишләргә? Ничек чыгарга бу кыен хәлдән? Бу кыен хәлдән коткарса да, ана кеше генә коткарырга мөмкин иде. Фәһим дә, Гүзәл дә әнкәләреннән акыллы сүз көттеләр. — Атасы, бүтәннәр тотмас дисеңме? — Бүтәннәр тотсын, аларга сүзем юк. Ә без тотмыйбыз. Безнең... Хакыбыз юк... — Атасы, Сабантуй балыксыз булмый бит инде. Гомер булмаганны... — Башкалар янына сыенырсыз... Ләкин күлгә үзегез төшмисез. Бу минем соңгы сүзем. — Ярар, әткәй, төшмәбез. Мин шулай уйлыйм. Гомер буе кешегә балык ашаттык, быел гына безне карарлар әле... Ана кеше соңгы ноктаны куйды: — Ярар, балалар, хуш иттек. Иртәгә ял түгел, иртәгә — бәйрәм. Әзерләнә башларга кирәк. Шуның белән сүз бетте. Һәркем тынычланып, күңеленнән инанып калды: бәла урап узар әле, иншалла... Бәла урап узмады. Газиз карт аңардан ничек кенә тайпылып калырга тырышса да, булмады. Булмады!.. Бәла әйбәт кеше белән начар кешене аермый шул. Бу мөхтәрәм карт та авылларындагы сабантуй көнне, бөтен кеше бәйрәм иткәндә, авыр сынауларга дучар иде. Ходай Тәгалә белән аралашкан вакытында, намазга баскач башланып китте ул. Газиз карт аның төгәл вакытын да чамалап калды. Беренче рәкәгатьнең икенче сәҗдәсеннән соң күкрәк чәнчеп-чеметеп алган кебек булды. Ләкин бик тиз үтеп китте бу авырту. Икенче рәкәгать тыныч кына узды. Икенче сәҗдәне кылгач, Газиз карт утырып әттәхиятне укыды, аннан соң салават укыды, аннан соң, як-якка карап: "Әс-сәламу галәйкүм үә рәхмәтуллаһ, — диде. — Аллаһы Тәгаләнең сәламе вә рәхмәте булсын", — дип, үзебезчә дә әйтеп куйды. Ләкин намаз да, догалар да Газиз картны тынычландыра алмады, теге бәла дигәннәре баштарак шом булып, аннары хәлсезлек, ару булып бәгыренә төште... Ул, карчыгын чакырып, таянып тору өчен урын-җир әзерләргә кушты. Сабантуйга чыгу өчен күлмәк сайлап йөрүче Фатыйма карчык туктап сагаеп калды. Шундук, караваттагы җәймәне ачып, мендәр йомшартырга кереште. Нәрсә булды соң? Нигә шулай кинәт буыннары йомшап китте соң әле? Хәле бетте, сулышы кысылды... Каян килеп керде бу афәт? Нигә бүген килде? Нәкъ менә бүген... Белә... Белмиме соң?! Газиз карт барысын да аңлап алган иде инде. Җанбалыкка нидер булды... Җанбалык ниндидер бәлагә очрады... Шуны тоя ул... Җанбалыкның зар елаганын тоя... Ап-ак түшәктә чумып, күмелеп яткан Газиз карт карчыгын, балаларын янына җыйды. Ягымлы гына елмаеп сүз башлады: — Барыгыз, мәйданда йөреп керегез. Минем өчен бер дә борчылмагыз, кичкә үтә ул. Дулкынланыбрак киттем бераз, йөрәк җилкенеп алды... Барыгыз. Миңа да балык ашы алып кайтыгыз. Яме, Марат? — Карт, әллә калыйммы? — дип, Фатыйма кат-кат әйтеп караса да, Газиз карт аны куып чыгарган кебек чыгарып җибәрде. Барысы да чыгып киткәч, ялгызына озак ятарга туры килмәде, күршедәге Рөстәм керде. Кулында — камчы. — Якын бабай, авылыйсыңмы әллә? — Юк, олан. Хәлем генә авыраеп тора. — Авылмагач, әйдә. Минем ничек атта чапканны кала лсың... — Бүген атта чабасыңмыни, Рөстәм балам? — Әйе, Шакил бабай үз атына утылта. — Балыкта чабасыңмы? — Әйе. Исеме матул, әйеме? Чапканда балыкка охшый ул. Шуңа шулай кушканнал... — Кызык икән... Канатлары бар инде алайса? — Бал. Үземнең күлгәнем юк. Кешеләл бал диләл... — Беренче булып кил, яме. — Беленче киләсе килә анысы... Беленче килсәм, нәлсә биләсең, Якын бабай? — Иң әйбәт кармагымны бирермен. — Юк, калмак киләкми миңа. Мин моннан соң балык тотмаячакмын. Алал... Алал кешеләл кебек... Жәл... — Алайса, нәрсә бирим соң? — Миңа белнәлсә дә киләк түгел. Үлмә генә, Якын бабай. Үлмәссең бит? Үлмәсәң генә беленче улынны алам... — Ярар алайса үлмәм... Малай чыгып киткәч, Газиз карт үзалдына елмаеп куйды. Бу сабый акыллы бала белән шаяртып сөйләшеп алу хәл кертеп җибәргәндәй булды. Тәне изрәп, җанын йокы баса башлады. Күз кабакларын төшереп, черем итеп алырга гына уйлаган иде, ишек катыннан Зәйтүнә кортканың карлыккан тавышы ишетелде: — Хәлең ничек, Газизҗан балам? — Әйбәт түгел шул, күрше. Нишләптер буыннар йомшап китте әле. — Мәйданга чыкмыйсың инде алайса? — Чыкмыйм. — Балык шулпасыннан да авыз итмисеңме? — Безнекеләр алып кайтыр әле. Бу хәлдә үзем барып йөри алмам, күрше... Менә син дә бармагансың бит әле... — Балалар кайтмады... Алар булмагач, бер бәйрәмнең дә кызыгы юк... Ярар, чыгыйм әле, әллә кайтып та килерләр... Терел, яме. Җанбалык турында уйлама. Язмышыңа язылганы булыр... — Туктале, Зәйтүнә күрше, каян син Җанбалыкны искә алдың әле? — Алмыйча ни. Торна Хәйри бөтен Күәш күлен аркылыга-буйга сөзеп бетергән, ди. Бик күп балык эләккән, ди. Шулпа пешереп, балык ите белән бөтен авылны сыйламакчы була, ди... Аракысыннан гына өлеш чыгар... — Шулай икән... — Сау бул, Газизҗан... — Сау бул, күрше... Газиз картның Зәйтүнә кортка белән мәңгелеккә саубуллашуы иде бу. Бу минутта аның күңелендә бер генә түгел, мең кыл өзгәләнеп ята иде. Ялгыз калгач, күңел авыртуы көчәйде, озакламый бу авырту тән газабына күчеп, аның бөтен җире кызыша башлады... Бу хаста хәлдән котылу өчен, нинди дә булса рухи таяныч, рухи көч эзләп җәфаланды карт. Хәтерендә бер хәдис яңарды: "...Аллаһны искә алучы һәм Аллаһны искә алмаучы — тере һәм үле кешеләргә тиң..." Газиз карт та бу авыр минутларда Ходай Тәгалә хакында уйлады. Аның мәрхәмәте хакында... Миһербанлылыгы, шәфкатьлелеге хакында... Ул белгән бөтен догаларын укып чыкты. Ялварды. Нидер таләп итте. Теләкләр теләде. Бәхиллек сорады... Хәле яхшырмады. Ниһаять, Газиз карт төшенеп җитте: ул үләчәк. Ләкин үлгәнче әле күп уйланачак... Үләр алдыннан бик күп уйларга кирәк икәнен белә ул. Уй үлемне җиңеләйтә, үлемгә алып баручы юлны озайта... "Их Җанбалык! Җанбалык... Син дә коткарып кала алмадың бу үлемнән... Аның каршында кеше генә түгел, җан да, рух та көчсез шул. Ләкин сиңа бер үпкәм дә юк. Син минем гомеремне озайтырга тырыштың. Бу елымны син бүләк иткән гомер белән яшәдем. Рәхмәт... Әй Җанбалык! Минем хәлләр шулайрак. Синең хәлләр ничектер инде... Кайсы гына сөзгечтә ятасың икән? Кайсы гына кармакка барып каптың икән? Хәлеңне аңлыйм... Үзем дә шул чамадарак... Әй Җанбалык! Ишетәсеңме мине? Син миңа ачуланасыңдыр инде... Ачуланма, Җанбалык. Күлеңә кабаттан изге ният белән җибәрдем бит мин сине. Үз суында яшәсен, нәселен озайтсын, дидем... Нәсел хисе, нәсел көче — кешедәге иң зур хис, иң зур көч бит ул. Минем дә оныгым үсә. Ул минем нәселемне дәвам итәчәк... Сине күлгә җибәргәндә, мин шул хакта уйладым... Ә менә ничек килеп чыкты. Рәнҗемә миңа, Җанбалык. Әй Җанбалык! Күңелем сизә, син барыбер исән калырсың. Җан үлми бит ул. Җан бер рәвешеннән икенче рәвешенә күчә генә. Мин үләрмен, җәсәдемне салкын җир куенына урнаштырырлар, ә син мәңгелектә калырсың. Аерма бар шул: мин мәңгелеккә калам, ә син — мәңгелектә... Кайда, кем булып калырсың? Анысын син үзең дә белмисеңдер... Аны бер Ходай гына беләдер... Әй Җанбалык! Мине онытма, яме, җан үзенең иясен онытырга тиеш түгел. Син дә ияңне онытма. Без синең белән соң очраштык, ләкин бик иртә аерылышабыз... Мин синең белән яшәгән бер мизгелем өчен дә үкенмим, кылган бер гамәлем өчен дә оялмыйм... Әй Җанбалык! Минем бер өлешем, кадерле өлешем якты дөньяда яшәп кала. Син аңа игътибарлы бул, мәрхәмәтле бул, игелекле бул. Ул минем беренче һәм соңгы мәхәббәтем иде. Баламның газиз анасы, оныгымның дәү әнисе — ул минем Фатыймам. Исеңдә тот... Әй Җанбалык! Яшисе иде дә бит... Ачлык та юк, сугыш та юк... Дөньялар тынычлангач, бөтенәйгәч кенә китәргә туры килә. "Дәү әти" булып, "Якын бабай" булып яшисе дә яшисе иде әле... Шул балаларны ияртеп, балыкка йөрисе дә йөрисе иде... Әй Җанбалык! Беләсеңме күпме балык тоттым мин үз гомеремдә?! Әллә... Әллә шуның белән үземә гөнаһ алдым микән? Балык бит ул гади җан иясе генә түгел. Балык ул — җан үзе! Күпме җан кыйганмын бит мин, күпме гомер өзгәнмен... Ходай Тәгалә өлешенә кергәнмен... Әй Җанбалык! Әйт әле, бармы ул теге дөнья? Мәңгелек дөньясы. Беләм, бу хакта әйтергә ярамый. Син дә әйтмә. Мин барыбер сизәм, хәтта беләм: бар ул, бар... Мәңгелек иленә китеп барсам, син минекеләрне онытма. Миңа алар хакында хәбәр итеп тор. Ә аларга — минем хакта... Әй Җанбалык! Ходай каршында, Язмыш каршында да, синең каршыңда да күңелем, намусым чиста минем. Шулай да синең алда гаебем бар: саклап кала алмадым... Рәнҗемә миңа, Җанбалык..." Сабантуйдан кайтып кергән Фатыйма карчык, түшәгендә саташып, ниндидер балык белән сөйләшеп ятучы картына тап булды. Шундук, ах-вах килеп, аның тирәсендә бөтерелә дә башлады. — И-и, картлач, "бар-бар" дигән була бит әле. Тагын нәрсә генә булды икән үзенә? Нинди әшәке җил кагылып үтте икән? Суык җил генә булса ярар иде, анысыннан терелеп була, зәхмәт җиле булмасын берүк... Өй бетереп, ялгызы үзалдына сөйләнеп йөрүче карчыкны Газиз картның иңрәүле авазы сискәндерде. — Җанбалык... Рәнҗемә миңа... Саклап кала алмадым... Әһә! Менә нәрсәдә икән хикмәт! Җанбалыкта! Аларның өенә шомлы сер яисә серле шом булып кергән күл балыгында! Фатыйма карчык, көтелмәгән ачышыннан буынсыз калып, ишек тупсасына утырды. Аның йөрәгендә ниндидер тонык сызлавык барлыкка килде. Юк, бирешергә тиеш түгел ул. Ул да бирешсә, картын кем карар, кунакларны кем тәрбияләр? Ай Җанбалык, Җанбалык... Тотылган, хараплар гына булган икән... Ай-яй-яй, нинди олы бәла килде аларга, нинди кайгы килде... Ичмасам, бу балалары да каядыр китеп югалды. Чакыртып алырга иде дә... Кирәк чакта җибәрергә кешесе дә юк бит аның!.. Башка вакытта гел шушында бутала иде — Рөстәме әллә кая олакты! Кайда булсын — сабан туендадыр... Әнә бит бөтен авылга таныш ис таралды — учак исе, пешкән балык исе, сабантуй исе... Халык яланда табын кора башлаган икән инде... Шул вакыт Газиз картка хәл кергәндәй, юк-юк, җан кергәндәй булды. Ул, бермәл күз кабакларын тетрәндереп, беренче мәртәбә күргәндәй, өй эчен җентекләп, бөртекләп карап чыкты. Карашлары идән уртасында басып торган Фатыймасының гаҗәпләнү катыш куркулы карашы белән очрашкач кына, сискәнеп, туктап калды. Аннары, бөтен булган хәлен җыеп: — Фатыйма... Җанбалыкны күлгә җибәрегез, — диде дә, керфекләрен тибрәндереп, күзләрен йомды. Фатыйма карчык берни дә аңламады. Әмма картының әйткәннәрен ипләп, пөхтәләп хәтер төбенә салып куйды. Шулай авырлык белән көн үтте. Улы белән килене көлешеп кайтып кергәндә, Газиз карт һаман уяулы-йокылы ята иде. Фәһимнең билендә — затлы сөлге, кулында — заманча тузан суырткыч, Гүзәл исә кулына коштабак тоткан. Куанычлары эчләренә сыймый — Фәһим көрәшеп батыр асты калган, Гүзәлгә сабантуй күчтәнәче — бөтен килеш шулпада пешерелгән кәрәкә балыгы тәтегән... — Әнкәй, алып куй әле шушы балыкны. Теге сәрхуш Хәйри бар бит. "Торна" дип тә йөртәләр. Шул бирде. "Атагызга алып кайтып ашатыгыз, теге вакыттагы хәлләр өчен ачу сакламасын", — диде. Аракы да сорамады хәтта. Ул бәндәгә дә акыл керсә керер икән... — И-и, кирәкмәс иде, балалар. Шул Хәйри кулыннан бер тәгам ризык алмам дигән сүзем бар иде. Әле ярый әткәгез белми ята. Белсә, балыгыгыз-ниегез белән куып чыгарыр иде, билләһи. Атагызның җанына күп тоз салды ул юньсез... — Кеше биргәч, йөзенә бәреп булмый бит, әнкәй. — Гүзәл, киеренкелекне йомшартырга теләп, җайлы сүзләр эзләде. — Уянгач әткәй рәхмәт әйтә-әйтә ашар әле, менә күрерсең. Кем биргәнен без аңа әйтеп тә тормабыз, шулаймы, әнкәй?.. — Шулай дисәң генә инде... Сәер тынлык урнашты. Бераздан Фатыйма карчык әйтергәме-юкмы дигән кебек уйланыбрак торды да тәвәккәлләп сүзен дәвам итте: — Әткәгез бик нык авырып китте бит әле, балалар. — Нәрсә булды, әнкәй? — Фәһимнең тавышында шомлы аһәңнәр яңгырап китте. — Белмим... Белмим... — Берәр сүз әйткәндер бит? — Әйтте-әйтте... — Нәрсә диде? — "Җанбалыкны күлгә җибәрегез", — диде. Фатыйма карчык коштабакны тутырып ятучы балыкны түр өстәл башына илтеп куйды да, алъяпкыч итәге белән күзләрен сөртә-сөртә, мич арасына кереп китте. "Берни дә аңламыйбыз" дигән кебек, бер-берсенә карашып торган Фәһим белән Гүзәлне урамнан кереп килүче балалар тавышы айнытып җибәрде. Ишектә иң беренче Рөстәм пәйда булды. Менә ул килеп тә керде, ук кебек атылып, түр караватка барып та капланды: — Якын бабай, Якын бабай, мин беленче килдем! Уян инде, мин җиңдем бит. Ник калалга килмәдең? Бу шау-шуга йөгереп килеп җиткән Фатыйма карчык малайның авызын тиз япты: — Тавышланма, чукынчык малай! Авырып китте әле Якын бабаң. Чәпчеп йөрмә. Синең кайгың юк аңарда... Кәефе китсә дә, Рөстәм сер бирмәде, берничә адым артка чигеп, өстәл башында туктап шым булды. Шунда ул пешкән балык салынган коштабакны күреп алды. Бала бала инде. Бу юлы да түзеп кала алмады: — Ә бу балык каян? Якын бабайгамы? — Әйе, Якын бабаңа җибәргәннәр. Ашыйсың килсә, кабып кара. — Ялыймы? — Ярый-ярый, Якын бабаңа калдырырга онытма. — Абау! Теле балык бит бу! Әнә теп-теле күзләле белән калап тола!.. — Ни сөйлисең син, Рөстәм балам. — Бу юлы да өтәләнеп Фатыйма карчык килеп җитте. Рөстәмнең сәер сүзе башкаларның зиһененә дә барып иреште, ахры. Фәһим белән Гүзәл, алар артыннан Марат та, сүз куешкан кебек, пешкән балык торган өстәлгә барып ябырылдылар... Ә бит чынлап та шулай! Торна Хәйри биреп җибәргән бу балык, җан балкытып торган тере күзләрен томрандырып, якты дөньяга багып ята! Беренче булып Фәһим исенә килде: — Карале! Җанбалык бит бу! Әткәйнең балыгы! — Шул балыкмы? — Сүзгә дәртләнеп Гүзәл кушылып китте: — Әнкәй җаным, шәһәргә кайткач та тынгылык бирмәде синең малаең... Төнлә уятып та шул балык хакында сөйли иде... Фәһим хатынына җәелеп китәргә ирек бирмәде. Хәл бик җитди иде шул. — Әнкәй, әткәй нәрсә диде әле? — "Җанбалыкны күлгә җибәрегез" — диде. — Әнкәй! Әнкәем! Шушы балык хакында әйткән бит ул! Әнкәй! Аны тизрәк күлгә илтергә кирәк. Әнә бит күзләрендә җаны бар әле аның... Бу күзләр исән булганда, әткәй дә үлмәячәк... Әнкәй! Гүзәл! Аңлыйсызмы? Төрергә берәр нәрсә бирегез әле... Тиз булыгыз! Фәһим өстәлдәге балыкны кулына эләккән беренче чүпрәккә төрде дә сак кына күкрәгенә кысып чыгып йөгерде. Аңа Рөстәм белән Марат иярделәр. Иң ахырдан Гүзәл чыгып чапты... Фатыйма карчык өй уртасында ялгызы басты да калды. Аның зиһене бу вакыйгаларны һич кенә дә кабул итәргә теләми иде. Гүя бу өйдә ниндидер моңсу әкият бара... Яисә төш... Бер дә чынлыкка охшамаган бу тормыш. Ниндидер балык... Җанбалык... Аның серле күзләре... Тик торганнан гына, кайдадыр ниндидер балыкны тотканга гына авырып киткән карты... Ә авыруы чын... Әнә бит йөзләренә бөрчек-бөрчек тир бәреп чыккан. Күз төпләренә караңгы боҗралар яткан... Битендәге җыерчыклары тирәнәйгән, йөз-чырае тагын да ябыгып калган... Фатыйма карчык: — Карт, хәлләрең ничек? — дип, үрелеп сорап куйды. Газиз карт дәшмәде. — Атасы, берәр нәрсә кирәк түгелме? Газиз карт дәшмәде. — Газизҗан, ник дәшмисең инде?.. — Фатыйма карчык, карты өстенә капланып, үксеп елап җибәрде. Бушанып, туарылып елады. Юк, кычкырып еламады ул, басылып кына, кысылып кына яшь түкте... Пәйгамбәребез: "Елау — киң күңеллелек тән, ә кычкырып елау — шайтаннан", — дигән бит. Фатыйма карчык бу хәдисне белми. Аңа моны белү кирәк тә түгел. Ул болай да изге, киң күңелле кеше. Аның бу күңеленә дөньяның шатлыгы да, кайгысы да сыйган, менә картының авыруы да бөтенләе белән кереп беткән аңа. — Атасы, дим, ташлама мине... Ташласаң, синсез ничек яшәрмен мин?! Шул вакыт Газиз картның йөз җыерчыклары калтыранып куйгандай булды. Карчыкның борчулы күзләреннән тамган кайнар яшьләр уятып җибәрде бугай аларны. Җыерчыклар артыннан ук күз кабакларына, аннары картның иреннәренә җан керде: — Бәхил бул, карчык... Озак яшә... Тыныч күңел белән китәм... Чөнки... синнән алдарак китәм... Бәхетле яшәгез... Газиз картның йөзе, кашлары тагын бер мәртәбә калтыранып куйгандай булды. Ул тагын бер мәртәбә авыр сулап алды да аһылдап җан тәслим кылды... Фатыйма карчык, картының тәненнән очып чыгып баручы җан кошын тотып калырга теләгәндәй, кочагын җәеп, түшәк өстенә капланды... Бу вакытта Фәһим күлгә якынлашып килә иде инде. Малайлар да, Гүзәл дә шактый артта калдылар. Сабантуй яланыннан балык шулпасы ашап кайтып килүче кешеләр аларга сәерсенеп карап калалар, әмма туктатып сорарга кыймыйлар. Фәһим бөтен көченә йөгерә. Буыннары катып, аягы тыңламый башлады, тыны-сулышы кысылды, әмма ул йөгерүеннән туктамады. Бөтен уе куенындагы балыкта иде. "Ничек тә өлгерергә, өлгерергә, өлгерергә, өлгерергә... Җаны бар чагында күлгә илтеп җиткерергә, үз дөньясына чумдырып җибәрергә, җибәрергә, җибәрергә, җибәрергә..." Фәһим белми, Җанбалык үлгән инде. Үлеп, гап-гади балыкка әверелгән. Күзләрендәге илаһи нур сүнгән. Җаны да каядыр күчеп киткән яисә бөтенләй күк катына ашкан... Ул йөгерә дә йөгерә... Кайгыдан качкан кеше кебек йөгерә. Кайгыдан йөгереп кенә качып булса икән! Ләкин йөгергән чакта, өмет кала әле. Фәһим шулай йөгергән килеш калсын, ә мин үз юлым белән китәм. Карты гәүдәсе өстендә зар елаучы Фатыйма карчык янына да кереп тормыйм. Яланда аракы чөмереп, уха ашап, акырып-бакырып утыручы Торна Хәйриләрне дә урап узам. Бу авылдан тизрәк чыгып китәсе килә! Кемгәдер, нәрсәгәдер ачу чыга... Тик мин беркемне дә бернәрсә өчен дә ачулана алмыйм. Хакым да юк. Пәйгамбәребез әйткән бит: "Ачу килерлек урында да тыелып калган кешенең күңеленә тынычлык һәм ышаныч тулыр..." — дигән. Ноябрь, 2002 ИСЕМЕН НИЧЕК, ГАДЕЛ? 1. Гадел Мирвәли бүген эшсез калды. Ул тугыз ел буе тугры хезмәт иткән механика заводын бөтенләйгә ябып куйдылар. Хәтта гариза да яздырып тормадылар, кудылар да чыгардылар. Мирвәли бу хәлгә артык борчылмады. Ярты ел буе акча түләми интектерделәр бит. Нәрсәсенә аптырыйсың аның?.. Димәк, шулай язган... Урамнарда кеше аз. Мондый челләдә кайсы кая китеп беткән. Кем дачасында казына, кем пляжда кызына, кем — авылда, диңгез буенда... Мирвәли генә беркая бара алмый. Аның авылы юк. Диңгезгә барырга акчасы юк. Акча эшләп алырга эше дә юк хәзер. Туган-тумачасы да, гаиләсе дә юк аның. Күктән төшмәгән төшүен... Балалар йортында үскән, ә хатыныннан аерылган. Аерылмас та иде, тегесе бала табарга теләмәде. Мирвәли аңа баштарак үпкәләп йөрде, бераздан күңеле төште, аннары хатынына булган мәхәббәте бөтенләй дә сүнде, суынды. Артык нечкә күңелле шул ул. Балалар йортында үскән кебек тә түгел. Хатыны: "Иң элек фатир ал, аннары бала асрый башларбыз", — дигән иде, күңел ярлары җимерелде дә китте. Рәнҗеде. Шул рәнҗешен йөрәгенә яшереп ике ел яшәде Мирвәли. Әмма аны йотып та, эретеп тә бетерә алмады. Авиация техникумында укыганда ук танышып, яратышып өйләнешкән хәләл җефете бердәнбер көнне әнисе янына кайтып киткәч, артык нык кайгырмады. Тулай торактан бүлеп бирелгән кечкенә бүлмәсенә бикләнеп, каралы-аклы телевизор экранына төбәлеп ике ял көнен уздырды да, берни булмагандай, эшкә чыгып китте... Әйе, күңел борчуларын оныттырырлык эше бар иде аның ул вакытта. Начар эшләмәде. Мирвәлинең сурәте заводның Мактау тактасыннан төшмәде. Акча да әйбәт ала иде. Соңгы вакытта гына дөньяның рәте-чираты китте. Яшәүнең кызыгы бетте. Тормышның мәгънәсе югалды... Мирвәли, Казан су буена төшеп, ашыкмыйча гына Фукс бакчасына күтәрелде. Яр буендагы комлыкта бер төркем бала-чага эт уйната. Әзмәвердәй ике ир заты бер куак төбендә аракы чөмереп калды. Мирвәлинең баш очыннан гына чыркылдап ниндидер кош очып үтте. Кайсыдыр куакта оясы бар, ахры. Канат ныгытып килүче баласына җим ташуыдыр инде. Яисә, томшык очына алып, елгадан су китерәдер... Шунда Мирвәлинең игътибарын Казансу ягыннан килүче бер тавыш җәлеп итте. Үрдәк тавышы бит бу. Әнә су эчендәрәк урнашкан утрау ягыннан, камышлык арасыннан килә ул... Димәк, анда үрдәк оясы бар. Нидәндер куркынганнар болар, хәлләре мөшкел, ахры... Фукс бакчасында беркем дә күренми. Бу вакытта кешене су тарта, елга тарта шул... Нишләп булмасын? Әнә бер сабый уйнап йөри. Сирень куаклары ышыгында үзенә бер дөнья тудырып, рәхәтләнеп уйнап йөри. Кулында уенчык машинасы бар. Бер читтәрәк тагын берничә уенчык ята. Нигә ялгызы соң әле ул? Әнисе кайда? Әтисе? Бармы соң аның әти-әнисе? Әллә?.. Әллә Мирвәли кебек ул да шыр ятимме? Юктыр, ятим^түгелдер. Әнә бит ничек матур киенгән. Бай киенгән. Йөзендә дә әллә нинди борчу-мазар күренми. Юк, ятим бала болай булмый. Тик... нигә ялгыз ул? Мондый аулак бакча буенда баласын калдырып киткән ата-анасын әйтер идем инде! Ни булмас бу болгавыр заманда?! Шулай да начарга юрарга ярамый. Уйнасын әйдә. Уйный торган вакыты. Бер килеп алырлар әле. Мирвәли үзе дә әле генә китмәячәк бу урыннан. Бу баланы кемдер килеп алганчы утырачак ул шушы эскәмиядә. Ашыгыр җире дә юк... Ләкин малайны килеп алучы булмады. Бер сәгать тә үтте, ике сәгать тә... Тамагы кипте, ахры, теге бала, сирень куагы төбендә сөялеп торган шешәне ачып, татлы су эчте, каяндыр затлы кәнфит чыгарып, ялтыравык кәгазеннән әрчи башлады... Мирвәли түзмәде, урыныннан кубып, малай ягына таба берничә адым атлады, аннары, барыргамы-юкмы дигәндәй, бераз уйланып торгандай итте дә кызу-кызу адымнар белән әлегә таныш түгел, әмма үтә дә ымсындыргыч һәм серле дөньяга кереп китте... — Кем син? — Ә син? — Мин... Мирвәли. Ә син кем? — Алдыйсың, андый исем булмый. — Була. Менә бит миндә бар... Мир-вә-ли. — Чынлапмы? — Чынлап. — Бабайлар исеме бу. Ә үзең яшь... — Син үзең кем соң? — Әйтмим. — Нигә? — Әни әйтергә кушмый. "Исемеңне, адресыңны беркемгә дә әйтмә", — ди. — Килешәм. Адресны әйтергә ярамый. Ә менә исемне генә әйтергә буладыр бит?.. — Мин дә шулай уйлыйм. Тик әни әйтә... "Исемеңне әйтсәң, кеше белән якынаясың, — ди. — Ә якынайгач, башкасын да әйтәсе килә башлый", — ди. — Ә бит әниең дөрес әйтә. Исем ул — сөйләшүгә ачкыч. Кеше күңеленә ачкыч, белдеңме? — Белдем... Тик... сиңа исемне әйтәсе килә. — Ничек инде? — Үзең әйттең бит... — Логично. — Гадел. — Нәрсә? — Мирвәли каршысында сузылып торган бала кулын күреп аптырабрак калды. Танышу өчен сузылган кул бугай бит бу! — Гадел. — Мирвәли... Матур исем... — Ә минеке матурмы? — Синекен әйтәм шул. Гадел... Адель... Юк, Гадел матуррак яңгырый. Гадел Кутуй... Әхмәт Гадел... Шагыйрьләр исеме бу... — Әни дә шулай ди. — Син әниең белән торасыңмы? — Әйе, әти юк минем. Мирвәли чак кына "Әтисез кыен түгелме соң?" дип сорап куймады. — Бөтенләй юкмыни? — Юк. Әни шулай ди. — Әниең кем соң синең? — Классный минем әни! Иномаркада гына йөри. Ике кибете бар... — Гадел, син бит кирәкмәгәнне сөйли башладың... Боларны чит кешегә сөйләргә ярамый... — Син — чит кешеме? — Түгел дә, әйе дә... — Юк, син чит кеше түгел. — Нигә алай дисең? — Белмим. Шулай икәнен генә беләм. Син баштарак әнә теге эскәмиядә утырдың. Бик борчылдың. Аннары монда килдең. Әллә сине берәрсе тиргәдеме? — Юк, беркем дә тиргәмәде. Минем бит беркемем дә юк. Мине бүген эштән чыгардылар. — Эштән чыгардылар? — Әйе, мин эшләгән заводны бөтенләйгә ябып куйдылар да андагы эшчеләрне өйләренә кайтарып җибәрделәр. — Ә нигә син кайтып китмәдең? — Әйттем бит, минем беркемем дә юк. — Минем дә беркемем юк. Әнидән башка... Әйдә икәү дус булабыз, "беркем" булабыз! Мирвәли елмаеп җибәрде. Каршында басып торган бу дүрт-биш яшьлек малайда олылар акылы бар иде, билләһи! Бу баланы аның янына Ходай Тәгалә үзе җибәргән, ахры. Бәлки, киресенчәдер? Гадел янына аны җибәргәндер? Ике ялгыз җанны очраштырып, бер-берсенә азмыкүпме юаныч, таяныч итәргә теләгәндер? Мирвәли үз күңелендә кузгалган уй-хисләрен бер төенгә төйнәп бетерә алмый калды, якындагы урам чатында сигналын кычкырта-кычкырта килүче чит ил машинасы күренде. Мирвәли шундук аңлап алды: бу ул — Гаделнең әнисе иде. Малайга шул җитә калды. Мирвәли белән дуслыгы хакында да онытып, суларын, уенчыкларын кочагына җыйды да машинага таба чапты. Машинадан чыгучы кеше күренмәде. Гадел арткы ишекне үзе ачып кереп утырды. Ишек ачылган арада, караңгылатылган тәрәзә артында мөлаем хатын-кыз йөзе генә чагылып калды... 2. Мирвәли Мирвәли кайтканда да, кайткач та тынычлана алмады. Фукс бакчасында уйнап йөрүче малай аның күңел дулкыннарын кузгатып өлгергән иде шул инде. Ә бит үзенең дә шундый ук малае булыр иде бу вакытта. Бәлки әле исемен дә Гадел дип кушар иде. Гадел... Нинди матур исем! Моңа кадәр Мирвәли Булат исемен үз күрә иде. Самат исеме дә ошый. Ә менә Гадел... Кайчан да берәр вакыт малае туса, Мирвәли аңа ике дә уйламыйча Гадел дип кушачак. Ул хәзер моны төгәл белә! Шулай да бик сәер бу гаилә. Әнисе затлы машинада эшкә йөри, ә малай ялгызы гына аулак бакчада кала. Бәлки, бүген генә шулайдыр ул? Күрәсең, әнисе аңа бик нык ышанган. Пәйгамбәр акыллары бар бит бу балада. Ышанырга да буладыр... Мирвәли күңеленең әллә кайсы җире белән сизә, тоя: бу очрашу аның үзе өчен дә зур мәгънәгә ия. Юктан гына килеп чыкмагандыр бу очрашу. Ниндидер серле-илаһи ишарәдер ул... Каян беләме? Гадел аны шундук үз итте бит. Шундук аны күңеленә, димәк, язмышына якын җибәрде. Аңа ышанды. Өметләнде. Бу — азмыни?! Ләкин әллә ни күп тә түгел шул... Нигә гаҗәпләнергә — Мирвәлине болай да балалар ярата. Балалар йортында ук сизә иде ул моны. Кечерәк балаларны яклап, аз йодрык ашамады ул. Ә инде техникумда укыган чагында, азмы-күпме акча булыр дип, балалар бакчасына төнге эшкә урнашкач, бөтенләй серлесәер хәлләр башланды. Мирвәли төнге каравылга, гадәттә, балаларны алып бетергәнче үк килә. Иң ахырдан алына торган балаларның һәрберсен белә ул. Айрат. Үз эченә бикләнеп яшәүче малай. Аны әбисе ала. Кайчакта әтисе ала. Әнисенә бирмиләр. Чөнки гел эчеп-исереп килә. Ләйсән. Шулай ук әбисе ала. Әбисе белән генә яши ул. Әбисе авырып китсә, төнге группага кала... Булат. Әнисе белән генә яши. Ләкин ул әнисен яратмый. Әйбәт кенә, акыллы гына хатын югыйсә. Булат кайтмас өчен аның белән кыр талаша. Төнгелеккә калырга теләгән бердәнбер бала ул. Гадәттә, төнге сменага калырга теләмиләр. Өй өй инде. Аны балалар бакчасының салкын, шыксыз бүлмәләре алыштыра алмыйдыр шул. Мирвәли көтеп-көтеп тә әниләрен, әтиләрен, әбиләрен көтеп ала алмаган бала янына килә дә: "Исемең ничек?" — дип сорый. Юк, исемнәрен белмәгәннән түгел. Бакчадагы күпчелек баланың исемен белә ул. Шулай сөйләшә башлый. Исемен сорасаң, һәр баланың теле ачыла. Бигрәк тә баланың исемен белеп сорасаң. Мирвәли дә исеме белән сорый. "Исемең ничек, Айдар?" ди. Яисә "Ләйсән, исемең ничек әле?" Бу алдану бала кешенең үзенә дә ошый. Чөнки исемне сорау — хөрмәт билгесе, танышуга, дуслыкка чакыру. Ә балалар хөрмәтнең, дуслыкның кадерен өлкәннәргә караганда күбрәк аңлыйлар. Ата-аналары алмаган балалар интернат группага калалар. Мирвәли алар янына еш кереп йөри. Төнгелектә эшли торган Рәмзия апа белән озак сөйләшеп утыра. Аның белән бергә сабыйларга сөт эчертә, аларны йокларга яткыра, тәртипсез эш эшләсәләр, асларын, өсләрен алыштыра. Рәмзия апа авырып килмәсә, балалар белән Мирвәли үзе генә кала. Баштарак: "Бер төнгә генә кал әле", — дип сорыйлар иде, хәзер сорап та тормыйлар, төнгелеккә калырга кеше булмаса, бүлмә ачкычларын шундук Мирвәлигә китереп тоттыралар. Барысы да әйбәт кенә, җай гына бара иде. Бердәнбер көнне Ләйсән үзен алырга килгән әбисе алдында Мирвәлигә "әти" дип дәште. Аяз көндә яшен яшьнәгәндәй булды бу. Балаларын киендереп булашучы ата-аналар да, группада үз эшләре белән мәшгуль тәрбиячеләр дә дәррәү Ләйсәнгә борылып карадылар. Бөтенесенең күз карашында бер үк сорау: "Шулай дидеме ул? "Әти" дидеме?" Ләйсән балалыгын итте. Ишетмәмешкә салышкан Мирвәлине муеныннан кочаклап алды да тагын бер мәртәбә теге тылсымлы-серле сүзне әйтте: "Әти..." Бу вакытта Мирвәли Ләйсәннең аяк киемен төймәләп булаша иде. Ул сискәнеп, дертләп китте, торып басты, гаепле кеше кебек шомланып, хәтта куркынып тирә-ягына карана башлады. Үзенә төбәлеп карап торучы берничә пар күзне күргәч, тәмам коелып төште, баскан урынында бераз таптанып торды да ашыгып чыгып китте. Ләкин Мирвәли бу хәлдән чыгып китеп кенә котыла алмады. Ләйсәннән күрә, кайбер башка балалар да аны "әти" дип йөртә башладылар. Баштарак Мирвәли аларны аңламаганга салышты, шаяруга алды, аннары акланып һәм аңлатып карады. Берни дә барып чыкмагач, балаларга тәрбиячеләр аша тәэсир итәргә тырышты. Тегеләр җилкәләрен генә сикертеп куйдылар. "Без нәрсә эшли алабыз, авызларын томалап булмый бит инде", — диюләре иде. Мирвәли тора-бара бу роле белән дә килеште. "Әтиләре юк бит аларның, кемгәдер "әти" дип әйтәселәре киләдер. Бу — табигый хәл...", — дип тынычландырды ул үзен. Ләкин тынычланырга иртәрәк булып чыкты. Бердәнбер көнне Рәсим исемле малай үзен алырга килгән әтисе янында Мирвәлигә "әти" дип әйтте. Үртәбрәк, уйнабрак әйтте. Ләкин эш уеннан узган иде инде. Әтисе Рәсимне чабаклап сугып җибәрде. Өч яшьлек балага шул җитә калды. Ул, акырып-бакырып, әтисенең кулыннан ычкынды да Мирвәлигә таба килә башлады. Шулай йөгереп килде дә аның тезеннән кочаклап алды, аннары яшьле, яшьле генә түгел, нәфрәтле күзләре белән үз әтисенә борылып карады. Мирвәли әнә шул күзләрне күрмәсә, эштән китмәгән дә булыр иде. Әнә шул күз яшьләре, ул яшьләрдә янган тирән нәфрәт Мирвәлинең җанын тетрәтте. Һәм... ул шул көнне үк эштән китте. Дөрес эшләдеме, юкмы — Ходай Тәгалә генә беләдер. Әмма бу балалар бакчасындагы сабыйларны Мирвәли хәзер дә төшендә күрә. Ләйсәнне күрә, Булатны, хәтта Рәсимне дә күрә. Хәзер алар үсеп беткәннәрдер инде. "Әти-әти" дип, нянька абыйларының артыннан тагылып йөргән чакларын онытканнардыр. Бу хакта уйласа, Мирвәлигә кыен булып китә. Ә бит ул аларга күпме күңел җылысы, наз биреп кала алды. "Әти" дип әйттерерлек булгач, ай-һай тирән кергән ул сабыйларның күңеленә... Шушы серле-тылсымлы сүзне ишетәсе килгәнгә генә өйләнде дә бугай ул. Яратырга да өлгермичә өйләнде. Ләкин ничә ел көтеп тә ишетә алмады ул сүзне, бала табасы килмәгән хатынга очрап, бөтен яшьлеген, хыялларын яндырды, өметеннән, киләчәгеннән яза язды. Фукс бакчасында Гадел исемле малайны очраткач, хәтер төбендә җан биреп яткан бу яшьлек хисләре кабат кузгалып куйгандай булды; хисләр белән бергә аның өмете уянды, яшәве ниндидер мәгънә алды. Мирвәли әлегә бу халәтен аңлый да, аңлата да алмый. Ул аны тоя гына. Тоем ул — ымсыну. Ымсыну — ышаныч... Шушы тоемы аны икенче көнне дә Фукс бакчасына алып китте. Бу юлы ул Гадел белән очрашуга ныклап әзерләнде. Нәрсә әйтәсен, ни сорыйсын башта ук уйлап куйды. Ничек тә үпкәләтмәскә, рәнҗетмәскә иде аны. Күңеленең әтисез өлешенә кагылмаска иде... Туктале. Тукта... Кая бара ул? Нишли ул? Мирвәли бара торган җиреннән туктап, уйланып торды. Кем соң ул — Гадел? Бу сабыйның тормышына керергә, язмышына тыкшынырга аның ни хакы бар? Үзен өметләндерергә ни хакы бар? Ләкин соң иде инде. Гадел дигән малай Мирвәлинең үксез күңелен тулысынча яулап алган иде. Ул инде үзенең бу дөньяда япа-ялгыз булуын да, эшсез, акчасыз калуын да, тиздән тулай торактагы бүлмәсеннән урамга сөреләчәген дә оныткан, бөтен уйларын илаһи бер яшәү гаме белән чишелмәслек итеп бәйләп куйган иде... 3. Илмира Мирвәли Гаделне ерактан ук күреп килде. Фукс бакчасындагы халык арасыннан малайны эзләп табуга, аңа бер рәхәт, бер кыен булып китте. Матур очрашуга ымсынып килүче күңелен иң элек сөенечле уйлар биләп алды. Менә бит ул тагын чыккан. Әнә, яңа танышын көткән кебек, бу якка карана-карана уйнап йөри. Тукта, нәрсәгә сөенергә соң? Бәлки... көенергәдер? Көн саен ялгыз башы шушы бакчага килеп йөри бит ул? Шулай булып чыга. Димәк, аның караучысы юк?.. Гадел кичәге танышын сер бирмичә генә каршы алды. Хәтта уйный торган уеныннан да аерылмады. — Исәнме, Гадел! — Исән... — Нигә кәефең юк? — Әни ачуланды... Кичә синең белән сөйләшкән өчен... — Шулаймыни?! Минем белән сөйләшкән өченме?! — Әйе... Алып китәрләр дип курка... — Хәзер нишлибез инде? — Белмим... — Гадел, машинасыннан аерылмыйча гына, җилкә сикертеп куйды. — Мин беләм. — Нәрсә? — Ә без сөйләшмибез... — Ничек инде? — Ничекме? Мин генә сөйлим. Ә син бер сүз эндәшмә. Килештекме! — Алай буламыни? — Була, нишләп булмасын! — Ярый алайса, мин риза... — Тыңла... Мирвәли әйтүен әйтте, әмма ни сөйләргә, дөресрәге, нидән башлап китәргә белми иде. Белүен белә, балаларга сөйләрлек күп нәрсә белә ул. Ләкин бу белгәннәре хәтеренең төрле почмакларына качып, яшеренеп беткән булып чыкты. Шуңа күрә, алар исенә төшкәнче, Мирвәли өр-яңа хикәят уйлап чыгарырга булды. — Беләсеңме, Гадел, имеш, элек бөтен җир өсте судан гына торган. Хәтта утраулар да булмаган. Бу океан өстендә ике олы үрдәк йөзеп йөргән. Алар, җим эзләп, су төбенә чумалар да кабат өскә калкып чыгалар икән. Шулай бер чумган вакытта, боларның томшыгына балчык ияреп чыга. Күктән карап-күзәтеп торган Тәңре аларга томшыкларындагы балчыкны суга төкерергә боера. Шул рәвешле менә бу яшәячәк җирне тудырмакчы була ул. Үрдәкләр, Тәңрене тыңлап, томшыкларына ияреп чыккан балчыкны суга төкерәләр. Әмма үрдәкләрнең берсе, комсызланып, күпмедер балчыкны томшыгында яшереп калдыра. Тәңре бөтен нәрсәне дә күреп-белеп тора бит. Ул шунда ук комсыз үрдәккә томшыгында калган балчыкны суга төкерергә куша. Шуннан соң гына үрдәк бөтен балчыкны да суга сала. Менә шул: беренче үрдәк төкергән балчыктан җир туа, үзәнлекләр, далалар, кырлар барлыкка килә. Ә икенче үрдәк томшыгыннан коелган балчыктан таулар-ташлар пәйда була. Тәңре адәми затларны да балчыктан тудыра. Монда да гыйбрәтле хәл: беренче үрдәк алып чыккан балчыктан изге, игелекле һәм бәхетле кешеләр ярала, икенче үрдәк томшыгыннан төшкән балчыктан явыз, мәкерле, ялганчы һәм карак кешеләр әвәләнә... Мирвәли үзе сөйли, үзе кичә Казансу ягыннан колагына килеп ирешкән кош тавышы хакында уйлый. Үрдәк иде бит ул. Үрдәкнең җан өзгеч тавышы... Бүген ул тавыш ишетелмәде. Бер кереп чыгарга кирәк әле. Ул якта тирән булырга тиеш түгел... Гадел Мирвәлинең хикәятен кызыксынып, онытылып тыңлый. Ул инде уенын ташлаган, машинасын да су шешәсе янына, куак төбенә аткан. Карашын Казансуга төбәп, үзалдына уйлана-уйлана, йотлыгып тыңлый да тыңлый... Мирвәли сөйләп бетергәч тә кыймшанмады ул. Хәтта керфек тә какмады... Ә Мирвәлинең сөйләр сүзе бетеп китте. Гадел йөзендәге моңсулык аның уй-фикерләрен бутап ташлады. Ул хәтерендә калыккан иң беренче мәзәккә барып ябышты. — Гадел, ә хәзер мин сиңа мәзәкләр сөйлим, ярыймы? Тыңла. Синең кебек бер малай елга буенда балык тотып утыра икән. Икенче бер малай килгән дә сораган: "Нәрсә эшлисең?" — дигән. "Күрмисеңмени, кызылканатлар тотам", — дип җавап биргән балыкчы малай. "Күпме тоттың соң?" — дип сораган дусты. "Әлегә берне дә тотмадым әле", — дигән балыкчы малай. "Алайса, кызылканат икәнен каян беләсең?" — дип гаҗәпләнгән аның дус малае. Гадел көлмәде, тыйнак кына елмаеп куйды. "Тагын сөйлә, тагын, тагын!" дигән кебек, ул эскәмиядә тыныч кына утыруында булды. Мирвәлигә тагын мәзәк сөйләүдән бүтән чара калмады. — Бер малай күп итеп төш күрә икән. Куяннарны, төлкеләрне, бүреләрне күрә, ди. Ә менә фил керми икән төшенә. Бервакыт бу малайдан: "Төшеңә фил кергәне бармы?" — дип сораганнар. Малай шундук җавап биргән: "Юк, кергәне юк, чөнки фил төшкә сыймый", — дигән. Ә бер малай әнисеннән барабан таптыра, ди. Әнисе әйткән: "Бик алып бирер идем дә, син, көне буе барабан кагып, тынычсызлап, башны авырттырып бетерер идең бугай", — дигән. Малай аптырап тормаган, чатнатып җавап биргән: "Ә мин аны син йоклагач, төнлә генә уйнармын", — дигән. Ниһаять, Гаделгә җан керде. Ул, башын күтәреп, нурлы, балкышлы күзләре белән Мирвәлигә тутырып карады. Бу карашта инде моңсулык, сагыш кимегән, әмма бөтенләй үк бетеп бетмәгән иде әле. Гаделдәге үзгәреш Мирвәлинең күңеленә яңа хис, яңа дәрт өстәде. Бу хис, бу дәрт аңа шигырь булып килде. Бакчадан кайткан чагымда, Тәрзәгә карыйм элек. Кайтуымны белгән кебек, Бар гөлләр тора көлеп. Гүя минем өчен генә Гөлләр дә чәчәк аткан. Бүлмәгә карап торсалар — Әнием эштән кайткан! Мирвәли Гаделнең йөзенә үрелеп карады. Малай якындагы йортларга төбәлгән килеш моңсуланып калган. Күрәсең, шул йортларның берсендә яши ул. Әнисе кайтмаганмы — шуны беләсе килә, ахры... Дәшми. Сүзендә тора белә бу малай. Әнә бит сөйләшәсе, сорашасы килә үзенең, ә барыбер түзә, дәшми... Их, ничек кенә алып китәсе аны бу моңсу дөньядан? Дөньяның ачысын-төчесен татып өлгермәгән сабыйга бу кадәр моң каян җыелган соң? Югыйсә тормышы бөтен, имин, бәхетле... Әнисе бар... Мирвәли үз уйларын тагын да тирәнгәрәк җибәрергә теләмәде, кайчандыр күңел йөзлегендә язылып калган беренче шигырьгә барып тотынды. Яшәгән, ди, бер урманда Нәни куян баласы. Бүредән качып йөргәндә Югалган, ди, анасы... Ялгыз калгач, нәни куян Батыраеп алган, ди. Чөнки ул куян икәнен Белмичә дә калган, ди... Малай күзгә күренеп үзгәрде, елмаеп җибәрде. Күзләрендәге тирән сагыш һәм бервакытта да бетмәс кебек тоелган моң пәрдәсе сыпырып алгандай юкка чыкты. Мирвәли үз күңелендә ниндидер билгесез, әмма бик тә серле-тылсымлы бер көчнең туа башлавын тойды. Бу көч бик кадерле, газиз иде, шуңа күрә Мирвәли аны үзендә ничек тә саклап калырга тырышты, хәтта Ходай Тәгалә тарафыннан җибәрелгән шушы нәни дустына да өлеш чыгарырга теләде. Бер авылның бер малае Бер шәһәргә барган, ди. Көне буе йөри-йөри, Бераз гына арган, ди. Шундый уңган, җитез икән, Һәрнәрсәгә өлгерә. Аны бик нык аптыраткан Зоопаркта көнгерә. Авылга кайткач мактанган: "Ну, малай, йөрдем, — дигән. — Зоопаркта кеше буе Чикерткә күрдем!" — дигән. Нигә чикерткәләр, куяннар белән булаша соң әле ул?! Менә шушы Гадел кебек малайлар хакында да шигырьләр бар ласа! Иртән-иртүк Самат Елап утыра. Идән төя-төя Улый, акыра... "Кая булган минем Бер оегым, — ди, — Хәзер өшер инде Бер аягым", — ди. Бөтен кеше эзли Сыңар оекны. Табалмыйбыз, гүя Эзлибез юкны. ...Әниебез тирги, Самат башын игән. Ике оекны да Бер аякка кигән! Мавыгып китеп, яннарына затлы машина килеп туктаганын сизми дә калганнар. Аннан төшкән яшь ханымны да баштарак шәйләмәделәр алар. Янәшәсендә басып торучы әнисен беренче булып Гадел күреп алды. — Әнием! — Гадел... Кем бу? — Әнием, кичәге абый ул... Тиргәмә, яме. Без аның белән сөйләшмәдек. — Ә нәрсә эшләдегез соң? Нишләтте ул сине? — Үзе генә сөйләде. Син бит миңа сөйләшмәскә куштың. Мин сөйләшмәдем... — Ярый-ярый, бар, йөгер машинага... Мин хәзер киләм. Гадел, саубуллашырга да онытып, йөгереп китеп барды, ә Мирвәли, каршысында басып торган матур хатынга карап, һәйкәл кебек катып калды. — Сез кем? Ниһаять, Мирвәлигә җан керде. Хатынның "Сез" дип эндәшүе аны кабат җир дөньясына кайтарды. Бай хатын булса да, кибетләр тотса да, кешелеген, иманын югалтамаган икән әле. Сөйләшергә була, димәк... — Мирвәли... Ә Сез? — Мин — Илмира. Гаделнең әнисе. — Мин бик шат. Исәнмесез. — Исәнмесез... Кыска коңгырт чәчләрен җыйнак кына тарап куйган, шундый ук коңгырт кашлы, коңгырт күзле, кечкенә матур борынлы, мәхәббәтле иреннәрен кысыбрак сөйләшә торган бу хатынның йөзендә, ниндидер катылык, хәтта усаллык белән бергә, искиткеч мөлаемлык һәм нәзакәтлелек тә бар иде. Мирвәлине әнә шул соңгысы әсир итте дә инде. — Гафу итегез, бер сорау бирергә мөмкинме: нигә Сез Гаделне бу аулак бакчада калдырасыз? — Сез дә гафу итегез. Әмма Гадел — минем малай. Һәм мин аны кайда калдырасым килсә, шунда калдырам. — Илмира ханым, мин моны аңладым инде. Ләкин Гадел сабый гына бит әле. Мондый болгавыр заманда ни булмас... — Нәрсә булсын аңа. Ул бик һушлы, уйлы малай. Очраган берәүгә иярми. Сез — бу җәйдә аның белән якыннан аралашкан беренче кеше. Шул мине куркыта да... — Куркып дөрес эшлисез. Ләкин мин Сезне шундук тынычландырырга телим. Кемнән-кемнән, миннән зыян юк. Киресенчә, мин Сезгә булыша алам. Кичә генә мин эшсез калдым. Бөтен көннәрем буш. Ерак яшәмим. Рөхсәт итсәгез, Гаделгә үзем күз-колак булып торам... — Юк, рөхсәт итмим. Чөнки иртәгәдән өйдә торачак ул. Компьютеры бар, уеннары бар... Ярдәм итәргә теләгәнегез өчен рәхмәт. Сау булыгыз. Моннан соң без бервакытта да күрешмәячәкбез. Гаделне дә онытыгыз... Хатын, Мирвәлинең саубуллашуын да көтмичә, малаеның газонда таралып яткан әйберләрен җыйнаштырды да, вак-вак атлап, машинасы янына китеп барды. Чаттан кереп югалган чит ил машинасы белән бергә, Мирвәлинең ниндидер яшәлмәгән гомере дә өзелеп, әрни-әрни шул чатка кереп киткән кебек булды... 4. Мирвәли Мирвәли тагын ялгыз калды. Бакчада гына түгел, тормышта, дөньяда япа-ялгыз калды. Матур, татлы төш күреп ятканда саташып уянган кеше кебек хис итте ул үзен. Ымсыну — көчле тойгы шул. Бу юлы да нык ымсынды Мирвәли. Ниндидер яңалыкка, үзгәрешкә, өметкә ымсынды. Ә бит чынлап уйлап баксаң, бәхеткә ишарә дә, хәтта ым да юк иде бу очрашуда. "Кино шунда тәмам", — дияр иде аның Фәзһәт дусты. Аңа да күптән барганы юк Мирвәлинең... Балалар йортыннан чыккач, елга бер-ике очрашып торалар, бөтенесе шул. Адәм көлкесе, билләһи! Аннары... Фәзһәт янына бик барасы килеп тә тормый. Чөнки аның бу дусты гомере буе шикле кешеләр янында йөрде. Балалар йортында чакта ук урам сукбайлары белән аралаша башлаган иде, хәзер инде, үз ишләрен җыеп, ниндидер банда оештырган, диләр. Фәзһәт үзе көлә генә. "Нинди банда булсын, рәнҗетелгән кешеләрне яклап йөрибез, шул... Кайчакта көчкә каршы көч кулланырга туры килә. Шунсыз явызлыкны җиңеп булмый..." — ди. Эш тәкъдим итте. Үз янына чакырды. "Уң кулым бул. Мин бит сиңа үземә ышанган кебек ышанам, ышанычлы кешеләр шундый аз! Акчага интекмәссең, бер елдан фатирлы булырсың, әйдә тәвәккәллә!" — диде. Мирвәли риза булмады. Күңеле тартмады. "Көчкә каршы — көч" дигән сүз ошамады аңа. Башкача әйтсә, ияреп тә китәр иде. Юк, көч патшалык иткән җирдә аңа урын юк. Шундый кеше инде, шундый кеше... Менә бүген дә Мирвәлинең беркая барасы килмәде. Хәтта Фәзһәт дусты янына да. Аның тәмам күңеле төште, җаны өшеде... Нәрсәдер булды аңа, нидер булды... Нәрсә булды соң? Күңелендә бер әрнү барлыкка килде. Шул... Мирвәлинең күптән үз язмышы хакында уйланганы юк иде. Менә бүген уйлана башлады. Юньлегә булырмы бу? Бөтенесе дә ятимлектән килә. Беркеме дә юк бит аның. Ул беркемгә дә кирәк түгел. Мөгаен, ул инде башкалар белән яши дә алмыйдыр... Хатыны ташлап китте... Фәзһәт дусты белән дә әллә нигә бер генә күрешә... Менә бүген аны Гадел белән Илмира да читкә типтеләр, ятсындылар... "Үз урыныңны бел", — дип, урынына төртеп күрсәттеләр... Ярсынган йөрәген су салкыны басар дип уйлагандыр инде, Мирвәли, Казансуга төшеп, тиз-тиз генә чишенде дә суга кереп чумды. Ләкин кеше йөрәгендә янган утны елга суы гына баса алмый шул. Казансуның төбенә төшсә дә, эченәрәк кереп йөзсә дә, Гаделне, бигрәк тә Илмираны һич оныта алмады ул. Алар да Мирвәлине оныта алмыйлардыр. Юктыр. Бу гадәти генә очрашу түгелдер — Мирвәли өчен көн кебек ачык. Күңел алдашмый ул: язмыш ишарәсе дә бу, алар тагын бер очрашачаклар әле, һичшиксез очрашачаклар. Мирвәли моны төгәл белә, шуңа да оныта алмый, онытырга теләми дә... Елга эчендәрәк, бер утрау хасил итеп, дулкынланып утырган камышлыкка барып төртелгәч кенә, Мирвәли, ис-акылына килеп, үз дөньясына әйләнеп кайтты. "Үз дөньясы" дигәне дә үзенеке үк түгел иде. Кичә камышлык ягыннан ишетелеп калган үрдәк тавышы исенә төшеп, ул, камыш кыякларын аралый-аралый, эчкәрәк үтте. Куе камыш ышыгындагы түмгәк өстенә түшәлгән үрдәк оясын бик тиз эзләп тапты. Оя буш иде. Ләкин туздырылган, таланган, ояга да охшамаган ул. Әнә бит үрдәк куеныннан төшкән "тал мамыгы" да, энҗе булып сибелгән күкәй калдыклары да шул килеш. Үрдәкләре кайда соң моның? Бәбкәләре дә үскәндер инде... Оча алмасалар да, әти үрдәк белән әни үрдәк янәшәсендә канатлары белән су кыйнап йөриләрдер... Шул вакыт әллә каян гына, томшыклары белән кызганыч шыгырдый-шыгырдый, ике үрдәк йөзеп килеп чыкты. Алар инде бәбкә дә түгелләр, әмма чын үрдәк булып та өлгереп җитмәгәннәр әле. Оялары янында пәйда булган адәми заттан куркырга уйлап та карамадылар алар, койрыкларын сикертә-сикертә, башларын алга сузыбрак килделәр дә Мирвәлинең су өстендә яткан кулын чукый башладылар. Ачлык куркуны җиңә, диләр. Болар бит ач! Бәлки әле ятимдер дә... Су төбеннән җим эзләргә көчхәлләре дә җитмидер шул... Кинәт Мирвәлинең хәтерендә бүген генә Гаделгә сөйләгән легенда яңарды. Тәңре ихтыяры белән җир тикле җирне бар иткән, соңрак кешеләрне яраткан ике гигант үрдәк белән шушы ач, зәгыйфь үрдәк балаларын чагыштырырга мәҗбүр булды ул. Ничек рәнҗемәсен инде Тәңре шушы изге җирдә яшәүче адәм балаларына! Бөтен җирдә ятимлек, кешелексезлек, гомердә булмаган эшсезлек, ачлык... Үзенең легендасын оныткан халыкның киләчәге бармы соң? Менә шушы кызганыч үрдәкләр хәлендә түгелмени бүген татар кешесе? Аның рухын мохтаҗлык, әхлаксызлык, динсезлек җиңмәгәнмени? Юктыр, әлегә рухын сындыра алмагандыр, әмма инде күңелен төшереп өлгергән. Иманкыйблаларын да нык кына какшаткан, ахры... Мирвәли, үзе дә сизмәстән, үз язмышын шушы үрдәкләр белән чагыштырды. Һәм, гомерендә беренче мәртәбә, үзенең аянычлы һәм гамьсез тормышы хакында уйланды. Шул минутта ук олыларча моңсу йөзле Гадел дә, иномаркаларда гына йөрүче Илмира ханым да хәтеренең иң ерак төпкеленә төшеп сыендылар, онытылып ук бетмәсәләр дә, образ-сурәт булып түгел, бәлки, гүзәл, әмма үтә дә сагышлы бер моң булып, күңеленең иң нечкә кылларында эленеп калдылар... 5. Илмира Мирвәли бер атна буе эш эзләде. Кайда гына булмады ул, кемнәр белән сөйләшмәде. Аның кебек эшсезләр күп булып чыкты. Эшкә урнаштыру белән шөгыльләнүче оешмаларда яртышар көн чират тора башлагач кына, үзенең нинди мөшкел хәлдә калуын аңлап алды Мирвәли. Ләкин ул, вакыты ничек кенә тыгыз булмасын, һәр көнне, Казан суга төшеп, таныш үрдәк балаларының хәлен белә иде. Бу җан ияләре чынлап та ятим калганнар, ахры. Икенче көнне дә, өченче-дүртенче көннәрдә дә, бер атнадан соң да ана үрдәк күренмәде. Аның вазифасы тулысынча Мирвәли өстенә төште. Мирвәли авырсынмады, булдыра алган кадәр ризык ташыды, үрдәкләр телендә сөйләшкән булып, камыш арасында йөзеп йөрде... Килгән саен Фукс бакчасына күтәрелеп караса да, Мирвәли үзенең борчулы күңеленә моңсу хатирә булып сарылып калган очрашуны яңартырга теләми иде. Гадел белән очрашыр да, сөйләшер дә иде. Әмма Илмира ханымның күзенә чалынасы килмәде аның. Ниндидер сәер, хәтта авыр тойгы калдырды ул Мирвәлинең күңелендә. Ни өчендер дөньяга үртәлеп яши бу хатын. Кешеләрне сөеп бетерми. Дөресрәге, ышанмый ул аларга... Ә үзе бик мөлаем кеше. Бертөрле җылылык, хәтта нур бөркелеп тора аның йөзеннән, күзеннән, карашларыннан... Бай булса да, чит ил машиналарында йөрсә дә, күңел матурлыгын, ихласлыгын югалтып бетермәгән әле ул... Мирвәли ничек кенә яңа танышларының күзенә күренмичә яшәргә тырышса да, бердәнбер көнне Илмира аны үзе эзләп тапты. Эшкә урнаштыру бюросына бер баруында, аны чиратсыз-нисез тәрәзә янына чакыртып алдылар: — Мирвәли Нәбиев дигән кеше бармы? — Бар, бар, мин ул! — дип, ул атылып-бәрелеп килеп җитүенә, аның кулына кайсыдыр фирмага эшкә җибәрү хакында юллама китереп тә тоттырдылар. "Сезне анда күптән көтәләр", — дип тә әйттеләр әле. Мирвәлинең тормышында ниндидер сәер хәлләр башланып китте. Теге фирмада чынлап та аны көткәннәр икән. "Мин — Нәбиев, менә юллама буенча килдем", — диюгә, җилтерәтеп директор янына алып кереп киттеләр. Кабул итү бүлмәсендә дә озак тотмадылар. Директорга киңәшмәгә җыелган халыкны да тиз-тиз генә куып тараттылар. Аннары Мирвәлигә керергә куштылар. Ишекне ачып ике адым атлауга, Мирвәли артына егылып китә язды. Сабантуй мәйданы кебек киң бүлмә уртасындагы олы өстәл артында кояш кебек балкып әлеге дә баягы Илмира ханым утыра иде. Көтелмәгән очрашудан Мирвәли исәнләшергә дә онытты. Хуҗабикә исә, кискен генә торып, өстәл артыннан чыкты да, кулларын сузып, кунакка таба килә башлады. Ә үзе, бәхет кошы тоткан кебек, бөтен дөньясы белән балкып тора... — Исәнмесез, Сез — Мирвәли бит әле?.. — Мирвәли... Нәбиев... Менә — юллама... — Анысы соңыннан... Ничек, табу кыен булмадымы? Мин инде өметемне өзгән идем. Фамилиягезне дә белмим бит, ичмасам... Исемегез буенча таптым. Башка беркемдә дә юк андый исем. Бөтен Казанына берәү булып чыкты. Ә менә минем исем белән бөтен дөнья тулган... Әйдәгез, утырыгыз, урнашыгыз... — Мин... Мин эшкә урнашырга дип килдем... — Ә мин Сезне эшкә чакырдым да... Мин бит Сезнең эш эзләгәнегезне белә идем. Шуңа да бөтен бюроларга хәбәр җибәрдем... — Ниндирәк эш булыр икән? — Хәзер ул хакта сөйләшәбез. Тик, зинһар, ашыктырмагыз мине... Бераз гына һушымны җыйыйм әле... Әкият дәвам итте. Әмма Мирвәли бу әкиятнең чынга аша башлавын тоеп алган иде инде. Әлеге могҗизаны читтән генә күзәтеп торасы килмәде, аны тудыруда Илмирага үзе дә ярдәм итәргә булды: — Гадел ничек соң? — Ә? Гадел? Әйбәт, әйбәт... Рәхмәт... — Үзе генә калдымы? — Кем белән булсын инде... — Ә нигә балалар бакчасына бирмисез? — Бар аның балалар бакчасы... Көзгә кадәр ремонтка яптылар. Яңа бакчага күчерәсе килмәде. Минем бүгенге сүзем дә Гадел хакында иде... — Ә? Гадел хакында? — Әйе, Гадел белән икегез хакында. — Ничек-ничек? — Беләсезме, Сезне эзләвем дә аның өчен бит... Сезнең белән очрашканнан соң ул шундый үзгәрде, танып та булмый... Сезне сөйли дә сезне сөйли... Аннары ниндидер үрдәкләр хакында сөйли... Су астыннан балчык алып чыгып, җирне, кешеләрне тудырган үрдәкләр хакында... Гомердә булмаганны балалар өчен шигырьләр укыта. Ләкин Сез аңа укыган шигырьне берничек тә таба алмыйбыз... Әйтегез әле, нишләттегез Сез аны? Көннәр буе компьютер каршыннан китмәгән бала китап актара, кичләрен әкият сөйләтә, тере үрдәкләр алып кайтырга куша... Ул бит бер дә андый түгел иде... Нәрсә бу, Мирвәли? Сез аңлата аласызмы? — Үзегез аңлатып бирдегез бит инде. Әкият җитми аңа, шигырь җитми, дуслар җитми, үзе кебек бәләкәй генә җан ияләре җитми... — Хәзер, ул сорый дип, үрдәк сатып алыйммы инде? — Нигә алай гадиләштерергә мәсьәләне? Нигә сатып алу хакында гына уйлыйсыз? Сатып алып булмый торган, сатылмый торган әйберләр дә бар бит әле. Әйтик, шул ук әкият, хыял, дуслык, табигать матурлыгы, яшәү гармониясе... Мәхәббәт, мәсәлән... — Ой, Сез бик тирәнгә кереп киттегез. Мин бит Гадел хакында гына сорыйм. Ул мине бик борчый... — Ә Сез борчылмагыз. Сөенегез генә. Чын кеше булып үсеп килә малаегыз. Аның күңеле чиста, ихлас, хыялы бай, иң мөһиме, аның тоемы бар. Ул дөньяны, тирәюньдәге яшәешне, табигатьне, хәтта галәмне тоя. Үзенчә тоя. Матур итеп тоя. Олыларча. Әнә шул олыларча, җитди итеп тоюы белән ул моңлы да, гамьле дә. — Артык уйчан шул... — Уйчан... Уйчан гына түгел, ямансурак ул Сезнең. Ялгыз кешеләргә хас моң-сагыш бар аңарда. Әтисе дә юк бугай... Әби-бабасы да күренми... — Юк. Берсе дә юк. Мин бит детдом баласы... — Мин дә... — Сез дә? — Әйе. Без бу яклап охшаш... Ләкин... Гадел детдом баласы түгел бит! Нигә аңа үзең ала алмый калганны бирмисең? — Мирвәли, үзе дә сизмәстән, "син"гә күчте. Илмира моны сизде, әмма җай гына күңеленнән уздырып җибәрде. Икесенең дә балалар йортыннан булуы бу минутта аларны нык кына якынайтып, хәтта туганлаштырып куйган иде. — Ул бит ятим түгел. Ул ятимлеген сизәргә тиеш түгел. Ә ул шуны сизә... Ул аның күз карашына чыккан. Күңелен мөлдерәмә тутырып куйган. Беләсезме, Илмира, мин аның җанына аз гына кагылып киттем, ә ул шундук чайкалып түгелә башлады. Шәһәр малае кебек тә түгел ул, бөтен күңелен дөньяга шар ачып куйган авыл малае кебек... Шуңа да үз иттем мин аны, шуңа күрә... Ул минем өчен дә кадерле... — Рәхмәт, Мирвәли, рәхмәт... Матур сүзең өчен рәхмәт. Синең килүең әйбәт булды әле... Бу дебит-кредитлар белән көне буе баш катып бетә, туктаусыз талашып, сатулашып, үз исемеңне оныта башлыйсың, билләһи!.. Син бүген минем күзне ачтың... Рәхмәт, Мирвәли... — Мин бик шат. Танышуыбызга шат. Эшегездә һәртөрле уңышлар телим... Ярый, мин китим инде... — Юк-юк, сүз бетмәде әле. Сүз әле башлана гына, Мирвәли. — Нәрсә тагын? — Мин Сине эшкә алам. Шуңа чакырдым да. — Юк, мин синдә эшләмәячәкмен. Ачуланма, Илмира. Без бер җирдән чыксак та, барыр юлларыбыз төрле безнең. Хуш, сау бул! — Мирвәли! Урыныннан торып китәргә кузгалган Мирвәлине Илмира үзенең җан түреннән чыккан тавышы белән туктатты : — Мирвәли... Зинһарлап үтенәм: калыгыз... Телисезме — урынбасарым итәм, теләсәгез — менә шушы урынга утырыгыз, мин замыгыз булырмын. Китмәгез генә... Ерак китмәгез... Сез... Гаделгә кирәк... — Алайса, Сез мине бүтән эшкә алыгыз. — Мирвәли, Илмирадан күрә, тагын "сез"гә күчте. Чөнки сөйләшү үзенең иң мәгънәле җиренә җитеп килә иде. Ә бу урында бик затлы һәм нәзакәтле итеп сөйләшү таләп ителә. — Сез мине Гаделгә тәрбияче итеп алыгыз. Мин бу хакта сораган идем инде. — Тәрбияче итеп? Алай да буламыни? — Нишләп булмасын? Сез бит миңа ай саен эш хакы түләп торачаксыз, ә мин көне буе Гадел белән булырмын. Гап-гади мәсьәлә бу... — Шулай дисезме? Мин риза! — Килештек! Килешүен килештеләр, әмма тагын нидер сөйләшәсе калган иде әле. Икесе дә эчке бер тоем белән сизенделәр моны. Ләкин алар нәрсә хакында сөйләшәсе калганын төгәл генә белмиләр иде. 6. Гадел Мирвәли иртән тору белән йөгергәләп керде дә, юынып, киенеп, Фукс бакчасына китте. Җиңелчә генә яңгыр явып үткән. Кызу басылган, гүя күк биегәйгән, дөнья иркенәйгән... Һавалар сафланып, агач яфраклары җетеләнеп, хәтта яктырып киткәннәр... Әлбәттә инде дөнья да элеккечә, урамнар да, агачлар да кичәге, җәе дә, яңгыры да шул ук... Әмма барыбер нидер үзгәргән бүген. Мирвәлинең күңеле үзгәргән! Дөньясы, тормышы үзгәргән! Үзгәрмәсә... үзгәрәчәк! Бүген нидер булачак... Матур бер вакыйга булачак. Бу тормыш борылмасында ничек тә сынатмаска тиеш ул. Ул борылманың артында нәрсә көтәдер — анысы мөһим дә түгел. Шушы борылманы кешеләрчә, күңел кыйблаларын югалтмыйча үтәсе иде... Шул гына. Шул гына микән? Фукс бакчасында аны Илмира белән Гадел көтеп торалар иде инде. Тыйнак кына исәнләштеләр. Гаделгә әнисе барысын да аңлаткан, ахры. Малай пышылдап кына исәнләште дә, сөйләшеп, килешеп бетерегез дигәндәй, якындагы эскәмиягә барып утырды. Мирвәли белән Илмира бер-берсенә карашып басып калдылар. Нәрсә сөйләшәсең инде? Кичә бөтенесен дә сөйләшеп куйдылар ласа. Илмира Мирвәлигә балалар рюкзагы сузды. — Монда бөтенесе дә бар, алмаш киемнәре, уенчыклар, сулар... Кесәсендә — акча... Берәр нәрсә алырга кирәк булса... — Миндә бар... — Анысы Сезнеке. Башта ук сөйләшеп куйыйк: Гаделгә Сез минем акчаны гына тотыгыз. Ләкин тотылган сумманы язып барырга тырышыгыз... Йә ярый, анысы мөһим түгел, язмасагыз да була... Тагын нәрсә? Ә! Ачкыч! Менә Сезгә ачкыч — Гадел ача белә. Ләкин ачкыч Сездә булсын, юкса аның югалтуы бар... — Юк, ачкыч кирәкми... — Алыгыз, ал. Ашап чыгарсыз, телевизор карарсыз, видео... Гел урамда йөрмәссез бит инде... — Ярый алайса... Илмира ашыга иде. Мирвәлинең дә аңардан тизрәк котыласы, Гадел белән генә каласы килә. "Кайчан минем янга киләсең инде?" дигән кебек, Гадел баядан бирле аның ягына карап тора. Ниһаять, Илмира китәргә җыенды. Машинасы торган якка ике-өч адым гына атлаган иде, аны кабат Мирвәли чакырып алды: — Илмира, килегез әле монда. — Нәрсә бар? Ә! Эш хакы турында сорыйсызмы? — Юк, әлегә эш хакы мине кызыксындырмый. Анысы соңыннан... Шулай да Сез минем документларны тикшерергә тиеш. Балагызны тапшырасыз бит... Менә — паспорт... Үзегезгә алып куйсагыз да була... Соңыннан бирерсез... Илмира теләмичә генә Мирвәлинең паспортын алды. Өстән-өстән генә күз салып чыкты. Аннары кире сузДы. — Үзегездә торсын. Документсыз-нисез чит бала белән йөргән кешене дә өнәп бетерми безнең милиция. Так что... алыгыз... Шулай аерылыштылар. Илмира үзенең затлы машинасына утырып китеп барды, Мирвәли исә, мыштым гына килеп, Гадел янына утырды. — Ну, исәнме? Шушы сорауны гына көткән кебек, Гадел елмаеп җибәрде, аннары Мирвәлигә нәни генә учын сузды: — Привет! Күрештеләр. Тагын тынып калдылар. Нәрсәдер җитми? Сөйләшеп, аңлашып китәргә нәрсәдер җитми. Гаделнең күңел бауларын бушатып җибәрердәй нәрсә бар соң? Әнисе? Яраткан уенчыгы? Компьютеры? Әкияте? Әйе шул, әкияте! Андагы үрдәкләр! Илмира нәрсә диде әле? Тере үрдәкләр таптыра, дидеме? Мирвәли хәзер аңа шул үрдәкләрне күрсәтәчәк... — Үрдәкләр күрәсең киләме? — Ә? Килә... — Әйдә су буена! — Әйдә! Гаделгә тагын җан керде. Күзендәге, йөзендәге моңсулык сыпырып алгандай юкка чыкты. Ул корт чаккандай сикереп торды да, үзен-үзе белештермичә, елга буена чабып төшеп китте... Илмира калдырган рюкзакны эләктереп, Мирвәли дә аның артыннан иярде. Тиз-тиз генә чишенеп, суга кереп киттеләр. Халык күп түгел, иркенләп йөзәргә була. Яшькә кечкенә булса да, Гадел үзен су өстендә әйбәт тота. Мирвәли сорамыйча булдыра алмады. — Гадел, кая болай йөзәргә өйрәндең? — Сережа абый өйрәтте. — Кем соң ул Сережа абыең? — Әнинең дусты. Караңгы төндә әнине өйгә озатып куя ул. Адашмас өчен. Әни шулай ди... Сережа абый үзе дә караңгыдан курка. Бездә утырып соңга калса, кунып кала, караңгыдан куркам, ди... Илмираның урыс кешесе белән бәйләнүе Мирвәлинең кәефен җибәрсә дә, минем ни эшем бар соң аларда дип, ул игътибарын тагын үрдәкләргә юнәлтте. Бу вакытта Казансу эчендә яшелләнеп, күпереп утыручы камышлыкка якынлашканнар иде инде. Мирвәлинең беләгенә тотынып, йөзүдән бигрәк тагылып килүче Гаделнең йөзе үтә дә җитди, хәтта бераз куркынган, күрәсең, бу кадәр эчкә йөзеп кергәне юк бугай әле аның. Ниһаять, пош-пош килеп, камышлык эченә дә барып керделәр, кыякларны аралый-аралый, үрдәкләр янына да барып җиттеләр. Шыгырдый-шыгырдый йөзеп йөрүче үрдәкләрне күргәч, Гадел ах итте. Тагын да ныграк җитдиләнде. Ул әле үз күргәннәренә ышанып җитми иде бугай. Мирвәлине күрүгә, канатларын җилпеп-җилпеп, су өстеннән йөгереп килгән үрдәкләр аның кулларын, тәнен чукып кытыклый башлагач кына, бу дөньяның чынлыгына ышанып, көлеп-елмаеп җибәрде ул. — Бу... теге үрдәкләрме? — Кайсы? — Су астыннан җир алып чыккан... Оныттыңмыни, үзең сөйләдең бит... — Нишләп онытыйм, онытмадым. Бу үрдәкләр — аларның бик-бик-бик-бик ерак оныклары. — Ә боларның кайсысы әйбәт үрдәк? Мирвәли сүзнең кая таба барганын шундук чамалап алды. Бу авыр темадан ничек тә читкәрәк китәсе иде. Беренче очрашуда ук яхшылык-явызлык турында акыл сатып утырасы килмәде аның. Шуңа күрә Гаделне тизрәк әкият дөньясыннан чынбарлыкка алып чыгып китте: — Ятимнәр алар... Әниләре каядыр китеп югалган. Тамаклары ач... — Ә әтиләре кайда? — Белмим шул... — Әйдә үзебезгә алабыз. Әти-әниләре булабыз. Без аларны карарбыз, ашатырбыз... — Ә кайда яшәрләр соң алар? — Өйдә... — Өйдә ярамый. Шушында, үз ояларында гына яшәсеннәр. Ә без көн саен килеп, ашатып торырбыз. Килешәсеңме? Бераз ык-мык итеп торса да, Гадел килеште. Көн саен ашатып, тәрбияләп торырга булдылар... Яннарында бер икмәк сыныгы да юк иде, ярга чыгып, якындагы кибеттән күмәчләр алып килделәр, ачлыктан талчыга башлаган үрдәкләрне озаклап ашаттылар. Гадел берсен кулына алып сөеп тә карады. Икенчесе кыргыйрак, куркаграк булып чыкты — ничек кенә чакырса да, Гадел янына килмәде, алдындагы җебегән икмәк кисәкләрен дә үрелеп кенә чүпләп бетерде. Бераздан үрдәкләргә хәл керде, алар, үзләренә кызыгып карап торучы бер олы һәм бер бәләкәй адәм затына әллә ни игътибар да итмичә, башлары белән суга чумып, камыш төпләрендә чокчынып йөри башладылар... Судан чыккач, бик озак күккә карап, комда яттылар. Күктә йөзгән каурый болытларны төрле җанварларга охшатып, бер көлеп, бер ямансулап алдылар. Ниндидер йөнтәс, ямьсез бүренең ап-ак, йомры сарык бәрәнен кабып йотуын күргәч, Гадел кычкырып ук җибәрде: — Тимә! Кит аннан! Һоп! Һоп!.. Аңа кушылып Мирвәли дә, кулын чәбәкләп, күктәге болытларны төрле якка куарга кереште. Ләкин алар ничек кенә тырышсалар да, ак, йөнтәс бүре теге сарык бәрәнен кабып йотты... Күк йөзендә дә, Мирвәли белән Гаделнең күңелендә дә моңсу-ямансу булып калды. Алар күктәге бу фаҗигале хәлне тизрәк онытырга теләгәндәй сикереп тордылар да Казансу ярына терәтеп салынган таш юл буйлап киттеләр. Бара-бара гына киенделәр. Гадел алгарак йөгерде, елгага бертуктаусыз таш атты. Суга чумган таштан калган боҗраларга сокланып карап торды. Тагын атты, тагын сокланды... Бераздан Гадел Мирвәли янына йөгереп килде, аның күлмәк чабуына ябышып, кулыннан тартты. — Тагын шигырь укы әле! — Үзең нинди шигырь беләсең соң? — Белмим... — Ә җырлый беләсеңме? — Белмим... — Бии беләсеңме? — Белмим... — Уйный беләсеңме соң? — Юк... — Алайса, нәрсә генә беләсең соң син? Нәрсәгә генә өйрәтәләр сезне балалар бакчасында? — Компьютерга өйрәтәләр... — Шул гынамы? — Санарга өйрәтәләр. — Тагын? — Бизнеска... — Нәрсә-нәрсә? — Ну... Фирмалар ачарга... Сату итәргә... Акча санарга... Банкта акча арттырырга... — Нинди бакча соң ул сезнең? — Бизнес-бакча. — Ә-ә, шулай дисәң генә инде... Аңлашылды. Димәк, син берни дә белмисең. Өр-яңадан яшәргә өйрәнергә туры киләчәк икән... Нишлисең, чего имеем — того имеем... — Так не говорят, за неимением лучшего, диләр... — Алай да ярый. Йә, нәрсәдән башлыйбыз? — Тагын шигырь укы әле! — Ә син Тукай дигән шагыйрьне беләсеңме? — Юк, белмим... — Хәзер мин сиңа аның бер шигырен укыйм. Тукай ул — бөек шагыйрь. Шагыйрьләрнең шагыйре. Ятим калып үсә, аны хәтта базарда сатып җибәрәләр. "Асрамага бала бирәм, кем ала?" — дип кычкырып йөриләр... Менә шул Тукайның бер шигырен укыйм, тыңла! — Ә... Ә ул исәнме? — Юк инде, күптән үлгән ул. — Нишләп үлгән? Шагыйрьләр үләмени? — Ничек әйтергә инде, үлә дә, үлми дә... Шагыйрьләрнең иҗатлары, шигырьләре үлми, әмма үзләре, һәр кеше кебек, картаеп үләләр. — Тукай да картаеп үлгәнме? — Ә менә Тукай белән бүтән тарих. Кечкенәдән ятимлектә үскән Габдулланың үпкәсе бик каты авыру эләктерә. Шул үпкә авыруыннан 27 яшендә үлеп китә ул. — Ә сиңа ничә яшь? — Миңа да 27 яшь. — Син Тукай яшендә икән... — Шулай икән шул. Тик... оят... Тукай яшенә җитсәм дә, минем әле бер генә шигырь дә язып караганым юк... — Минем дә... шигырь язганым юк. — Кем белә бит, үскәч, менә син дә матур моңлы, мәгънәле шигырьләр язарсың, бәлки... Шигырь язасың киләме? — Юк. — Нигә инде? — Минем банкта эшлисем килә. — Эшләрсең дә анысына өлгерерсең... Тукайга, Дәрдемәндкә, Такташка, Туфанга, Җәлилгә өлгерерсең микән соң? Хикмәт бит шунда. Менә сиңа Тукай, тыңла: И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле, Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән. И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең, Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем. И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам: Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам! Бераз тик тордылар. Гүя Тукай аһәңеннән сызылыпөртелеп чыккан сихри моң бу ике кеше күңеленең иң кадерле, газиз урыннарына барып ирешкән дә, ниндидер гүзәл гамь, тормыш мәгънәсе һәм иман тойгысы булып, шул күңел түрендә мәңгелеккә калу өчен бишек әмәлли... Елга ягыннан исүче талгын җиләс җил бу моңны тоеп, сизеп калган күрәсең, әнә ул аңа килеп кушыла да, яңа бер мәгънә алып, кабат аска төшеп китә, елга йөзе буйлап бөтен дөньяга тарала... Мирвәли шигырь укырга ярата. Балалар йортында чакта һәр бәйрәмдә аңардан татарча шигырь сөйләттерәләр иде. Татар әдәбиятыннан укытучы Сабира апалары матур итеп, аһәңле итеп сөйләргә өйрәтте. Сөйләргә генә түгел, аңларга өйрәтте ул шигырьне. Тукайны, Такташны сөйләргә ярата иде Мирвәли. Бу ике шагыйрьнең иҗаты бер-берсенә бөтенләй охшамаган да кебек... Әмма икесе дә күңелне җилкетә, кеше булуыңны, татар кешесе булуыңны искәртеп тора... Шул вакыт Мирвәли, ниндидер кош чыркылдаган тавышка сискәнеп, уйларыннан уянып китте. Гадел дә ишеткән икән аны... Ул балаларга хас сизгерлек белән тавыш килгән куаклыкны бик тиз эзләп тапты да дамба буйлап йөгереп төшеп китте. Малайның аяк тавышын ишетеп калган күрәсең, шул куаклык арасыннан ниндидер йөнтәс кыяфәтле кара мәче бәрелә-сугыла атылып чыкты да, сыртын кабартып, тешләрен ыржайтып, мырылдап тора башлады. Гадел аны күрүгә баштарак каушап калды. Аннары, борылып, артыннан төшеп килүче Мирвәлигә карап куйды да нык адымнар белән теге мәчегә таба китте. Мәче бу малайны йон кабартып кына куркытып булмаслыгын бик тиз аңлап алды, койрыгын бот арасына кысып, арткарак чигенде, аннары, кырт борылып, үз юлы белән китеп барды. Мирвәли, Гаделне арткарак калдырып, куаклыкны аралап, эчкә атлады. Шунда аның каршында җан өшеткеч күренеш ачылып китте. Куак төбендә кош оясы тузып ята. Шунда ук ботарлап ташланган кош балалары. Юк, берсе исән... Әнә бит тибенеп, торырга азапланып ята... Ә әниләре! Куак очында өзгәләнепме-өзгәләнә! Песнәк бит бу! Каян килеп чыккан ул? Җәй көне бу кошлар бөтенләй күренмиләр ләса! Песнәкләр — кыш кошлары! Җәйләрен алар урманда яисе оялары урнашкан берәр аулак куак ышыгында гына яшиләр. Ботак — оя, оя — ботак, ботак — оя, оя — ботак... Җәй буе шулай. Куакта бөҗәге дә, җимеш орлыгы да, эчәргә, юынырга чыгы да җитәрлек. Алардан да гаилә җанлырак, бала җанлырак кошлар тагын бар микән?! Песнәк оясын, мәче менә алмаслык биеклеккә күтәреп, ике ботак арасына урнаштырганда, Мирвәли шул хакта уйлады. Гадел астан кипкән йомшак үлән кисәкләре биреп торды. Шактый авырайган, әмма әле канат ныгытып өлгермәгән кош баласын да ояга күтәреп куйдылар. Үлгән кошны, кабер казып, шул ук куак төбенә күмделәр. Ямансу булып китте. Сөйләшмәделәр. Оясы тирәсендә бөтерелгән ана песнәк тавышына кушылып тагын ни әйтәсең?! Шигырь укысаң гына инде. Шул ук Тукайдан... Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын; Мин тимәм сезгә, фәкать сайравыгызны тыңларым. Җырлагыз сез күңлегезгә Тәңре нәрсә салганын; Мылтыгым да юк янымда, юк шулай ук ауларым. Бик тынычлап сайрагыз сез, мин тимим, сезгә тимим; Әллә иркендә торуның кадерен белмимме мин?! Курыкмагыз — яхшы беләм, мин һич тә сезне ауламам; Сайрагыз, тыңлап торырмын, тын да алмам, шауламам. Көн төшлеккә җитте. Мирвәли белән Гадел дә, тамак хакын кайгыртып, ямьле дә, гамьле дә табигать дөньясыннан бертөсле һәм гамьсез шәһәр дөньясына күчәргә ашыктылар. Урамдагы бер кафега тукталып, өстәл артына урнаштылар. Гадел табындагы бөтен ризыкны валчыгына кадәр ашап бетерде, өстәп чәй һәм "Сникерс" сорап алды. Ашап туйгач, Мирвәли, учларын алга сузып, дога кылырга кереште. Гадел, нишләргә дә белмичә, кызык табып, аңа карап тора иде. Мирвәли шундук аңлап алды: бу малайның ашаганнан соң амин тотканы юк һәм моны эшли дә белми... Ул Гаделгә үзе артыннан кабатларга кушты. Аннан күрмәк, кулларын алга кушырып тоткан Гадел, тәрбиячесенең һәр сүзен, һәр ымын шулай тиешле кебек кабул итте һәм үзе гомерендә беренче мәртәбә догага кереште. — Әлхәмдү... — Әлхәмдү... — Лилләһил... — Лилләһил... — Ләзи... — Ләзи... — Әтгамәни... — Әтгамәни... — Үә сәкани... — Үә сәкани... — Үә җәгаләни... — Үә җәгаләни... — Минәл мөслимин... — Минәл мөслимин... — Амин! — Амин! Бит сыпырып куйгач, Гадел сорамыйча булдыра алмады: — Бу — мөселман телеме? — Әйе, гарәп теле. Бөтен догалар да гарәп телендә язылган. Коръән дә гарәп телендә. — Ә нәрсә дигән сүз булды бу? — "Аллага шөкер, Аллаһы Тәгалә мине ашатты, эчертте һәм мине мөселманнардан кылды" дигән сүз. Бу доганы, ашап туйгач гел әйтергә кирәк. — Шуннан әйбәт буламы? — Әйбәт була. — Миңа да өйрәтерсең әле... Ә мин әнигә өйрәтермен... 7. Илмира Шулай көн үтеп китте. Икенче көнне алар, үрдәкләрне ашаткач, песнәк баласының хәлен белгәч, ял паркына менеп, бөтен аттракционнарда йөреп чыктылар, аннары тагын су коендылар, комда кызындылар. Гадел Мирвәлидән яңа шигырьләр укытты, әкиятләр сөйләтте. Өченче, дүртенче көннәр дә тигез, матур гына узып киттеләр. Гадел Мирвәлигә тәмам ияләшеп җитте. Илмира да ияләште. Иртән Гаделне озатырга чыкканда, кич аны килеп алганда озаклап сөйләшеп утыралар, ләкин тирәнгә кермиләр, дөнья мәшәкатьләре белән чикләнәләр. Илмира сөйләгәннәрдән Мирвәли шуны аңлады: байлар тормышы алай ук җиңел түгел икән, кибетләр тоту да, фирма башлыгы булу да тормышны, гомерне тынгысыз итә... Әле мафиясе, әле милициясе килеп бәйләнә, әле налог органнары бимазалап интектерә... Бизнес карьерасын базарда алма сатып кына башлаган Илмира, үз тырышлыгы һәм үҗәтлеге белән, ун ел дигәндә "Сәүдә йорты" ачып җибәрә. Кияүдә булмаган, Гаделнең әтисен белми, белергә дә теләми. Ә Сережа? Сережа — аның юристы. Эшендәге төп таянычы. Кайчагында — күңел таянычы... Ә беркөнне Илмира бөтенләй көтелмәгән яктан ачылып китте. Гадәттәгечә, Мирвәли иртән-иртүк, Гаделне ияртеп, су буйларын урап килде дә һәр көндәгечә бер әкият сөйләп алды. "Кояшның Җир исемле улы булган. Ул бик тыңлаусыз икән. Кояш: "Улым, төнлә чыгып йөрмә, харап булырсың", — дип торса да, Җир әнисе Ай янына менеп киткән. Галәм буйлап уйнап-шаярып алгач, анасыннан бер йотым су сораган. Ана күңеле бик киң бит ул — Ай Җиргә бөтен суын, өстәп бөтен һавасын биргән... Ә Җиргә нәрсә? Әнисенең бөтен суын-һавасын, тереклеген алган да шаяра-шаяра китеп тә барган. Ничек кенә хәлсез булмасын, Ай һаман аны кайгыртып тора, бер тамчы ачу да сакламыйча, Җир тирәсендә әйләнә икән..." Мирвәли әллә каян гына сизеп алды: кемдер, каяндыр аларга төбәп карап торган кебек. Юк, тирә-юньдә беркем дә юк. Мондый челләдә Казан су буенда кем булсын инде? Әллә үзе хакындагы әкиятне ишетеп, күктән Кояш карап торамы? Әллә Җир шулай сискәндеме? Ничек кенә булмасын, Мирвәли Казан су яры буенда икәү генә булмауларына төшенеп алды. Шунда якындагы куаклыкта яшәүче песнәк исенә килеп төште. Әллә шул кош карап торамы? Бүген аның янында булмадылар бит әле. Бу хакта уйлап та бетерде, Гадел елга буенда яшел болыт булып күпереп утырган куаклыкка таба йөгереп төшеп тә китте. Сары түшле песнәк үз ботагында утыра иде. Баласы да шунда гына. Ул инде, беренче күргәндәге кебек, адәм затларыннан куркып, калтыранып утырмый, башын әле бер якка, әле икенче якка янтайтып, кызыксынып күзәтә генә. Су буена төшеп, көймә йөздерә башладылар. Көймә дигәннәре дулкын ярга бәреп чыгарган такта кисәкләре иде. Гадел су читендә уйнап йөргән арада, Мирвәли, шунда яткан бер зур таш өстенә басып, артистларча кыланып, шигырь укый башлады: Шаулый диңгез, Җил өрәдер, Җилкәнен киргән кораб! Төн вә көндез Ул йөзәдер: Юл бара ят ил карап. Чыкты җилләр, Купты дулкын — Ил корабын җил сөрә!.. Кайсы юллар, Нинди упкын Тарта безне җан сорап?! Мирвәли, шигырен сөйләп бетерде дә, суга йөгереп кереп, Гадел йөздерә торган корабларга дулкын җибәрә башлады. Аннан күрмәк малай да, су өстендә кул-аяклары белән "давыл кузгатып", көймә-такталарны ярга таба куарга кереште... Шулай уйнап-шаярып, ярга йөгереп чыктылар да, ах-ух килеп, көлешә-көлешә, юешләнеп беткән күлмәкләрен якындагы куакка элеп куйдылар... Алар, чирәмгә чалкан ятып, күккә бактылар... Күккә карап яту аларның гадәтенә кереп килә иде. Һәр көнне яңа тарих ачыла бара: бүген күктәге болытлар бала имезүче хатынны хәтерләттеләр. Аны иң беренче булып Гадел күрде. Хәтта: "Әнә бәләкәй балалы апа!" — дип кычкырып та җибәрде. Бу сурәтне Мирвәли дә эзләп тапты. Менә сабый тоткан ана янына өченче бер болыт, аның да караңгырагы якынлашты. Якынлашты да бервакыт аларны бөтенләй йотты. Ниндидер дию яисә албасты булды бугай ул. Һәрхәлдә, кеше заты түгел инде. Ләкин ана кеше тиз генә бирешмәде, баласын күкрәгенә кысып тоткан килеш, бер якка тайпылып, элекке урынында торып калды, ә караңгы болыт үз юлы белән китеп барды... Мирвәли тагын тойды ул сәер һәм серле карашны. Хәтта сикереп үк торды. Як-ягына карана башлады. Ләкин элеккечә тирә-юньдә, күз күреме җирдә, бер җан әсәре дә юк иде. Шунда Гадел сорап куйды: — Кораб турында да Тукай язганмы? Мирвәлинең күңелен сөенечле тойгылар биләп алды. "Онытмаган бит, онытмаган! Шул гомер буе Дәрдемәнд шигыре хакында уйлап яткан! Димәк, күңеленә, җанына кереп калган. Моң булып, уй булып калган!" — Кораб турындагы шигырьне бүтән шагыйрь язган. — Кем? — Дәрдемәнд дигән шагыйрь. — Нинди шагыйрь ул, сөйләле. Тукай кебек ярлы, авыру булганмы? Тиз үлгәнме? — Юк шул. Анысы инде бай булган. Хәтта бик бай булган. Акчасы да, алтыны да күп булган. Озын гомер яшәгән. — Бай кеше шагыйрь була аламыни? — Була икән шул. Дәрдемәнд дә, Тукай кебек, халкы өчен, халкын кайгыртып яшәгән. Шуңа күрә дә шагыйрь була алган. Туган җирен, туган телен яраткан ул... — Ә Дәрд... Дәрд... Дәрд-мәнд нәрсә дигән сүз? — Дәрдемәнд — "бәхетсез" дигәнне белдерә. — Ни өчен бәхетсез? Ул бит бик бай булган? — Күрәсең, бай булу — бәхетле булу дигән сүз түгел әле... — Минем әнием дә бәхетле түгелме? Ул да бай бит... — Белмим, Гадел. Минемчә, ул бәхетледер. Аның бит улы бар. Менә син бар! Ә ул сине бик-бик ярата. Мин моны төгәл әйтә алам. Бу хакта үзең дә беләсең, шулаймы? — Әйе, әнием мине бик ярата. Тик ул барыбер бәхетле түгелдер... — Нигә алай дисең? — Төнлә гел елый ул... Әнием елагач, минем дә елыйсым килә. Тик янына бармыйм. Янына барсам, ныграк елый башлый, бармасам, елый-елый да тынычланып йоклап китә. Мин барып өстенә ябып киләм. Әйт әле, бәхетле кешеләр елыймыни? — Белмим, Гадел, монысын әйтә алмыйм... Бу сөйләшү Мирвәлидә бик авыр тәэсир калдырды. Малай өчен дә күңелле түгел иде бу әңгәмә. Шуңа күрәдерме алар, бер-берсе белән килешеп куйган кебек, дәррәү сикереп тордылар да, җирдә яткан арка капчыгы белән куактагы күлмәкләрен эләктереп, ярыша-ярыша, халык шау-шуы ишетелеп торган комлыкка таба йөгерделәр. Ә ул комлыктан үрдәкләргә кадәр күп калмый... Мирвәли үзе йөгерә, үзе һаман артына борылып карый. Гел шул тойгы кимерә аның җанын: кемдер күзәтеп карап торган кебек. Тик кем, кем? Кайда соң ул? Нинди сихер, тылсым бу? Үрдәкләр көткәннәр. Гадел биргән ризыкларны шундук әрсезләнеп ашап бетерделәр. Җитми дә калды әле. "Нигә аз алып килдегез, шуның өчен үзегезне чукып бетерәбез" дигән кебек, Мирвәли белән Гаделгә ябырылдылар. Гадел белә: усаллыктан түгел, шаярып, уйнап кына шулай эшлиләр алар. Үрдәкләр яшәгән камышлык янында гына рәхәтләнеп су коендылар. Мирвәли Гаделне йөзәргә өйрәтте. Яр буена чыкканда, тәмам хәлләре беткән иде. Шулай да сер бирмәделәр: парлап, җиңелчә генә физзарядка ясап алдылар. Сулышлары тигезләнде, күңелләре булды, ниһаять, тамак ялгарга да вакыт җитте. Шул ук кафега килеп, таныш өстәл артына утырдылар. Официант кыз аларны таный иде инде, сораган ризыкларын шундук китереп тә куйды. Үрдәкләрне дә күргәч, су да коенгач, Гаделнең кәефе булган иде. Ул бертуктаусыз сөйләнде дә сөйләнде: — Үрдәкләр хәзер бездән курыкмыйлар, әйеме, — диде ул. — Әйдә аларны үзебезгә алабыз. Безнең бит бакча бар. Күл дә бар. Шул күлдә яшәрләр. Ә без карап торырбыз... Әнием килеп йөрер, без икәү шунда яшәрбез. Дүртәү... без — икәү, үрдәкләр — икәү... Барысы дүрт була... Әйдә дачада яшибез... Әнидән сора әле... Сине тыңлый ул. Чөнки... син ошыйсың аңа... Мирвәли Гаделнең сүзләрен күңеленә кабул итәргә өлгерә алмый калды, күктән төшкән кебек, әллә каян гына Илмира пәйда булды да яннарындагы буш урындыкка килеп утырды. — Миңа ярыймы? — Әнием! — Гадел, урыныннан сикереп торып, Илмираның муеныннан кысып кочаклап алды. — Әнием! Мирвәли дә каушабрак торып басты: — Ярый, ярый, рәхим итегез! Хәзер аш соратып алам... — Юк, юк, зинһар өчен, аш белән мәшәкатьләнмәгез. Ә менә бер чынаяк кофе булса ярый... Мирвәли заказ бирде. — Сез... Сез күктән төштегезме әллә? — Күктән түгел, күптән инде мин монда... Сезне бераз күзәтеп тордым, ачуланмагыз, зинһар... — Сез идегезмени ул? Мин бит моны сизеп йөрдем. — Ачуланмыйсыздыр бит? — Юк, ачуланмыйм. Тик... барыбер сәер бу. Нигә алай эшләдегез инде? — Үзем дә белмим. Карыйсым, күрәсем килде: ничек аралашасыз, Гадел үзен ничек тота, сез аның белән ниләр эшлисез? — Ну, шуннан? Нәрсәләр белдегез инде? — Сез, Мирвәли, бик әйбәт кеше, бик әйбәт педагог, әйбәт дус, әйбәт абый... Тик Сез бик куркыныч кеше дә. — Нинди-нинди? — Әйе, куркыныч кеше. Гадел Сезгә көннән-көн ныграк тартыла бара. Ә миннән ерагая... Күңелгә курку керде, турысын әйткәнгә ачуланмагыз... — Сез? Миннән?.. Куркасыз?.. — Юк ла, мин Сездән курыкмыйм. Гаделне югалтудан куркам. — Хәзер аңлашылды... — Нәрсә аңлашылды... — Мин аны синнән тартып алыр дип куркасың, шулаймы? — Курыкмыйм да... Куркам да... — Ничек була инде бу? — Менә мин бүген Сезне көне буе күзәтеп йөрдем. Гаделнең ышанычлы кулларда булуына сөенеп бетә алмадым. Ләкин көенеп тә куйдым. Мин бит аңа Сез биргәнне бирә алмыйм... — Илмира, әйдә "син"гә күчәбез. Миңа "сез" дип сөйләшү кыен. Аннары... мин андый сөйләшүгә бик күнекмәгән дә. Килештекме? — Ярар соң... — Менә шул: син юкка борчыласың. Без нык кына дуслаштык, анысы дөрес. Ләкин аның телендә гел син бит. Ул хәтта төннәрен елап ятуың өчен дә борчыла. Син йоклап киткәч, өстеңә ябып йөрүче кем дип беләсең? Синең улың ул! Гадел! Менә хәзер әйт: "Бар, кит, йөрмә, Гаделне үземә генә калдыр", — диген, мин хәзер торам да китәм. Тик нәрсә отабыз соң без моның белән? Әйдә, җәйне булса да үткәрим, мин аңа бу арада күп нәрсә бирә алам, ә көз берәр эш килеп чыгар әле. Мин бит әйбәт механик, мастер, слесарь. Эшсез калмам. Әмма Гаделне дә болай гына калдырып китәсем килми. Ә бая әйткән борчуың урынсыз. Гадел син уйлаганга караганда күпкә акыллырак... Тротуар читендә күгәрчен ашатып йөрүче Гадел, олылар арасындагы сүзнең озакка китүенә кәефсезләнеп, бу якка карап-карап ала. Әмма әлегә килеп борчырга батырчылык итми. Моны Мирвәли дә сизеп алды. — Гадел, кил монда, ашаганнан соң амин тотмадык бит әле. Иәгез, догада булыйк! Гадел, башла... Үз урынына килеп утырган Гадел шундук алдына нәни учларын җәеп салды, аннары көн саен берәр сүз ятлап барып, бүген генә өйрәнеп беткән догасын укырга кереште: "Әл-хәмдү лиллаһил-ләзи... әтгамәни үә сәкани үә җәгаләни... минәл-мөслимин... Амин!" Илмира Гаделдән моны ук көтмәгән иде бугай, амин тотарга да онытып, авызын ачкан килеш, күзләрен томрандырып, малаена карап тора бирде. Мирвәли, ияге белән ымлап, кулларына күрсәткәч кенә, учларын кушлап, битен сыпырып куйды. — Нишләттең син минем малайны? — Ничек кенә тырышса да, Илмира бу сорауны бирми кала алмады. — Берни дә эшләтмәдем, бары тик кешелек асылына гына кайтардым. — Ни сөйлисең син, Мирвәли? Нинди кешелек асылы хакында сөйлисең? — Кешенең эчке һәм тышкы гармониясе хакында әйтәм. Сиңа да кирәк ул, Илмира... Ә синдә ул әлегә юк... 8. Мирвәли Икенче көнне үк Мирвәли Илмирадан дачалары хакында сорады. — Нинди дача булсын, бер бакча кисәге шунда. Елга бер-ике барып киләбез. Кешегә күрсәтергә дә оят... — Тукта-тукта... Тәртип белән генә сөйлә әле. Анда торырга буламы? — Булмаган кая! Ике катлы йорт бит ул. Җире дә җитәрлек, хәтта күле дә, чишмәсе дә бар. Каралмаган гына... — Анысы проблема түгел. Иң мөһиме — бар! Бүген без шунда китәбез! Давай ачкычын! — Ай Аллам! Оятлы булам бит! Башта үзем барып кайтыйм инде... — Юк-юк, безгә ышанып тапшыр син аны. Без үзебез тәртипкә китерербез, шулаймы, Гадел? — Шулай! Шунда бәхәс тәмамланды. Илмира "бакчачы"ларны үзе үк Нагорныйга кадәр илтеп куйды. Әмма кереп тормады. Кыенсынды, ахры. Кич килеп алырга булып, саубуллашып та тормыйча китеп барды. Калын калай белән тышланган капканы ачып керүгә, Мирвәли барысын да аңлап-төшенеп алды: бу йорт-җирне тәртипкә салырга бер гомер вакыт кирәк булачак. Һич югы... бер атна! Мирвәли иң элек өйне карап чыкты. Яшәрлек. Юыпчистартып, иске-москыны чыгарып атсаң — менә дигән әле. Иң мөһиме, ут бар, су бар... Бакча үзе билдән сарутка, кычытканга чорналган. Әмма муллыктан җиргә иелгән алмагачлар күзнең явын алып торалар. Чияләр дә тулыша башлаган, карлыганга да кояш кунган... Ике-өч атнадан барысы да өлгерәчәк... Ә анда нәрсә? Астарак? Бәрәңге җире булган, ахры... Тагын да түбәндәрәк — күл. Аның күл диярлеге дә юк, сазлык... Кайдадыр чишмә булырга тиеш, үлән япкан авызын арчып куйсаң, үзе бер ямь булачак бу җирдә... Балакларын сызганып, күлмәкләрен салып атып, өйне юып чыгардылар. Уйнап-көлеп эшли торгач, ярты көн үткәнен сизми дә калдылар. Мирвәли, чишмәне эзләп табып, су чумырып алды да тонырга куйды. Урын әзерләп, учак ягып җибәргәч, шул суны ут өстенә элде. Ул кайнап чыкканчы, күршеләрне урап килде. Анда чандыр гына гәүдәле бер карт помидор төбе йомшартып йөри иде. Исәнләштеләр. Күрештеләр. Сабир исемле икән. Чәй белән бергә ул Мирвәлигә бик күп кыяр тоттырып чыгарды. Берничә телем кара икмәк, тоз бирде. Тәм-том үзләрендә дә җитәрлек. Шулай итеп, беренче мәртәбә чәй эчтеләр. Гадел арыган булган икән, тимер караваттагы юка мендәргә башын төртүе булды, йоклап та китте. Бөтен мәшәкате белән, бөтен уйлары, тойгылары белән Мирвәли берьялгызы торды да калды... Нәрсә булды бу? Өнме, төшме? Бер сихерме, әллә илаһи ыммы? Хыялый ишарәме? Бәхеткә юлмы, әллә... бәхетсезлеккәме? Мирвәли торып-торып аптырый: ничек кенә килеп керде соң ул бу дөньяга? Ходай Тәгалә шаукымыннан бүтән нәрсә түгелдер бу! Бер-ике атна эчендә әнә ничек бөтерелеп кереп киткән ул бу могҗизага! Үзе бакча чистарта, җир йомшарта, үзе шул хакта уйлый Мирвәли. Ул инде бервакытта да аерыла алмас кебек бу тормыштан. Гаделдән... Илмирадан... Нәрсә-ә-ә? Илмирадан? Кем соң аңа Илмира? Чынлап та, кем ул? Нәрсә бәйли аларны? Илмираның үз эше бар, кибетләре бар, Сережасы бар... Мирвәли дә күптән инде бер кеше табарга тиеш иде... Булмады түгел, юлында очраган кешеләр булды. Сөешкәннәре дә, хәтта төн кунып чыкканнары да булды. Тик беркем дә аның күңелен аңлый алмады. Мирвәли үзе катлауландыра, ахры, бу тормышны. Ул бит, хатын-кызлар белән аралашканда, мең төрле җай табып, балалар хакында сорый. Нишләп алайдыр — бүгенге кызлар бала яратмыйлар. Бәлки, яраталардыр да... Балалар хакында сөйләшергә теләмиләр. Шул харап итә дә... Бала өнәп бетермәгәннәрен сизү белән, күңеленә шактый якын алып өлгергән булса да, бу хатын-кыздан Мирвәли тизрәк китү ягын, хәтта качу ягын карый... Бу — нормаль хәлме? Юктыр... Баласы булмаган хатын-кыз ничек бала яратсын инде? Ә-ә, юк... Ярата ул! Бу хис кан тамырлары буйлап, йөрәге аша үтеп йөрсә, ярата ул! Бала яраткан кеше, бала теләгән кеше шундук күренә, шундук беленә! Илмира үз баласын ярата. Ләкин ул "бала" дигән төшенчәне дөрес аңламый. Күңеле белән тоя, әмма аңламый. Аңлар иде, уйланыр иде — аның вакыты юк, хәлемөмкинлеге юк, моны аңларлык тормышы юк... Шулай да Илмира Мирвәлигә ошый. Әйбәт кеше ул. Балалар йорты кешенең эчке хисси сыйфатларын зәгыйфьләндереп, хәтта үтереп чыгара. Ә бу хатында эчке чисталык, ихласлык, күңел матурлыгы бар. Ул гына да түгел. Илмира Мирвәлигә малае булган өчен, Гаделе белән ошый, ахры. Бу сафтан-саф, ихластан-ихлас, акыллы, талантлы, иң мөһиме, олы йөрәкле малай үз әнисен матур яктан сыйфатлый. Менә бит нидә хикмәт! Гадел уянып чыкканда, Мирвәли өй тирәләрен чүп үләннәреннән арчып бетергән иде инде. Күлгә, чишмәгә илтә торган сукмакны да ачты. Берничә түтәл дә казып атты. Яшел кыякка суган утыртырга була әле, кызыл торманың да җәйге сортлары бар... Ишек төбендә күзләрен уып утыручы Гадел үзенең кайдалыгын чак аңышты. Әллә берәр юньсез төшкә юлыккан инде — башта бер дә кәефе юк иде. Тирләп-пешеп, ах-ух килеп җир казып йөрүче Мирвәлине күргәч, тынычланды, бераздан елмаеп җибәрде. — Нихәл, капитан? Йокы туйдымы? — Елгада көймә йөздергәннән соң, Мирвәли малайга шулай дәшә башлаган иде. Гадел җавап бирмәде. Күзгә күренеп матурайган, ямьләнгән бакчага каранып тик утырды. Мирвәли моңа әллә ни гаҗәпләнмәде. Аның казый башлаган түтәлен рәткә салып, йомшартып бетерәсе бар иде... Эшен тәмамлап, бакча уртасында тау кадәр өелгән чүпкә ут төртеп җибәргәч кенә, малай янына килеп утырды. Шуны гына көтеп торган кебек, капкадан күрше карты килеп керде. Кулындагы савытта чебеш күкәе кадәр генә яңа бәрәңгеләр. Бер бәйләм яшел суган кыстырырга да онытмаган. — Карап-карап торам да, каты тотындың әле бу бакчага... Илмираның кеме буласың соң син? — Бабай, мин күбрәк Гаделнең "кеме" булам шул. — Гадел оланның дустымыни? — Әйе. — Бик әйбәт, бик мәслихәт. Әйбәт кешегә охшагансың. Баланың бәхетеннән булсын... Картның соңгы сүзләрен аңлап бетермәсә дә, Мирвәли, рәхмәт әйтеп, күчтәнәч ризыкларны алып калды, учак өстендәге чәйне яңартып җибәрде, бәрәңгене дә, суга салып, дөрләп кабынып киткән ут өстенә элде. Ничек серле рәвештә пәйда булса, шулай кинәт кенә юк та булды карт. Бәлки, ул карт та, кеше дә түгелдер? Берәр изге заттыр? Мирвәли белән Гаделгә булышырга җибәрелгән пәйгамбәрдер? Кем генә булмасын, аның бәрәңгесе, ай-һай, тәмле иде! Гадел дә яратты. Үзе дә сизмәстән: — Әйдә әниемә дә калдырабыз, — дип әйтеп куйды. Ул әле һаман уянып җитә алмый. Җәйге көн, кыр һавасы үзенекен иткән — малайны тәмам исертеп-иләсләндереп куйган. Мирвәли үзе дә шундый ук хәлдә. Тын алулары иркен монда, һава гына түгел, күңелләр сафрак, хәтта уйлар сафрак! Илмира килеп кергәндә, алар, пош-пош килеп, өй кыегы астында торган ләгәндәге суда юынып торалар иде. Бер-берсенә су чәчрәтәләр дә читкә тайпылып көлешәләр. Шушы берничә көндә икесе дә нык кына кызынып өлгергәннәр; аларның кояшта янган тәннәрендә су тамчылары, гәрәбә кебек балкып, калтыранып эленеп калалар... Капка төбендә шаккатып басып торган Илмираны күргәч, икесе дә шым булдылар, аннары бер-берсенә каранып алдылар да дәррәү "кунак"ны каршыларга йөгерделәр. Мирвәли Илмира кулындагы бихисап күп төргәкләрне алды, Гадел әнисенең бушаганын сабыр гына көтеп торды да аның кочагына атылды. Илмира, бакчаны күргәч, тагын бер мәртәбә шаккатты. Гаделне күтәргән килеш, үз биләмәләрен карап, йөреп чыкты, күл, чишмә буена барып килде. Чынлап та шулаймы, дөрес күрәмме дигән кебек, чүптән арчылган куакларны, күпереп утырган түтәлләрне тотып-тотып карады, аннары, бер читтә елмаеп басып торган Мирвәлигә таба кырт борылып: — Аптыратасың син мине, Мирвәли, — диде. Шундук ниндидер эчке бер ирония белән өстәп куйды: — Кеше түгелдер син, җендер... — Җен, җен, әлбәттә! Җеннең дә төрлесе була. Кешеләрдәге кебек... Илмира Мирвәлинең җавабын "ишетмәде". Ул Гаделне ишек төбенә бастырды да өйгә кереп китте. Аннан тагын да гаҗәпләнебрәк чыкты. — Сез бит миңа бер эш тә калдырмагансыз. — Ә син эшләргә тиеш тә түгел. Бакча безнең карамакта, шулаймы, Гадел? Синең болай да эшең җитәрлек... Әйдәле, арыгансыңдыр, ачыккансыңдыр, утыр, безнең ризыклардан авыз ит... Мирвәли тиз арада табын әзерләде. Суынмасын дип, ак ашъяулыкка төрелгән яңа бәрәңгеләрне чыгарды, яшелчәләр турап куйды, чәй әзерләде... Илмира да хәтсез ризык алып килгән икән. Аларны берәмтекләп Мирвәли кулына тапшырды да үзе өстен алмаштырырга өйгә кереп китте. Табынны көйләп бетергәнче, урап та чыкты... Менә шунда Мирвәли өчен сәер хәлләр башланды да инде. Чөнки аның каршында бөтенләй икенче Илмира басып тора иде. Зифа тәненә кыска итәкле, кыска җиңле, ачык түшле, җиңелчә җәйге күлмәк эләктереп чыккан хатынга шундук гашыйк булды ул. Дәрткә тулышып торган тыгыз балтырлары, зифа, матур ботлары, шундый ук дәртле беләкләре, зифа муеннары, изү читеннән менә хәзер тәгәрәп төшеп китәм дип калтыранып торган мул күкрәк алмалары... Ымсындыргыч тәне, мәхәббәтле йөзе... Әйе шул, бу йөзне дә беренче күрә Мирвәли. Үбешер өчен генә яратылган алсу сусыл иреннәрне дә, сирәк кенә сипкел төшкән матур төз борынны да, тыгыз, көчле, шул ук вакытта зифа, назлы яңакларны да, бу ай кашларны да, нурлы, бәхетле күзләрне дә, үз иркенә куелган, әмма үтә дә тыйнак, җыйнак бу чәчләрне дә беренче күрә ул... "Күрдеңме инде?" дигән кебек, Илмира бермәл Мирвәли каршында елмаеп басып торды да, җил-җил барып, табын мәшәкатьләренә керешеп китте. Аның кыска, киң итәк "канатлары" җилфердәгән арада, тагын да ныграк ачылып киткән ымсындыргыч аяк-ботлары Мирвәлинең тәмам "җенен кузгатты", аны атлап булмас, хәтта яшәп булмас хәлгә китереп җиткерде... ...Тату, бәхетле гаилә кебек, табын артында озак юандылар. Ашыкмыйча, тәмләп кенә, бөтен ризыклардан авыз иттеләр, әллә ни җәелеп китеп сөйләшмәделәр, көлепшаярып тик утырдылар. Нигә сөйләшергә? Аларга болай да рәхәт иде. Алар болай да бәхетле иде. Ник сөйләшмәсен? Рәхәтләнеп сөйләштеләр! Күзләре, карашлары белән сөйләштеләр. Мирвәли Илмирага ничек кенә карамаска тырышса да, бара да юлыга, бара да юлыга шул утлы карашларга... Илмира да башкача карый аңа бүген. Мирвәлине күзләренә, йөзенә генә түгел, бөтен җиренә, кояшта янган тыгыз муеннарына, киң кулбашларына, көне буе эшләп бүрткән көчле беләкләренә, таза, егәрле күкрәкләренә, матур тәненә сокланып карый... "Менә син нинди икән! Сине бит яратырга була... Юкюк... Мин инде сине яратам!" — ди кебек бу караш. Кайчакта бу караш аптырап: "Йә, каян килеп чыктың син? Каян таптым мин сине? Әллә үзең безне эзләп таптыңмы?" — ди кебек. Мирвәли аңа шундый ук җылылык һәм хис белән җавап бирә, соклануын, яратуын белдерә. Ул күңелендә кузгалган бу көчле хискә бер куана, шатлана, бер шомлана, курка. Аны онытырга теләп, әле Гадел белән шаяра башлый, әле бакча мәшәкатьләре хакында сөйләргә керешә... Ләкин барыбер сүзгә сүз ялганып җитми, күңелдәге теге олы яңа хис-тойгы, әле уңайсыз күз карашы булып, әле урынсыз әйтелгән сүз булып, кабат тышка бәреп чыга, бу матур, бәхетле һәм серле-илаһи дөньядан читкә тайпылырга мөмкинлек бирми... Амин тоттылар. Малайлар очрамасмы дип, Гадел урам ягына чыгып китте. Мирвәли белән Илмира сөйләшмичә генә табынны җыештырдылар да тагын шул ук урыннарына килеп утырдылар. — Үзең хакында сөйлә әле, Мирвәли. — Ә? Син миңамы? Нәрсә сөйлим? — Ну... Кем син, нинди кеше? — Ә нигә ул сиңа? — Кирәк... Вот кирәк! — Мин... Мин — Мирвәли. Нәбиев. Миңа 27 яшь. Мастер-механик. Тагын нәрсә? Татар. Татарлыгы өчен җан атар. Шул! — Юк, бу гына җитми. Син... өйләнгәнме? — Өйләнгән. Әмма аерылган. — Балаларыгыз? — Балам юк, шуңа күрә аерылыштык та. — Аңламадым... — Нәрсәсен аңламаска инде? Мин бала теләдем, ә аңа кирәкми иде. — Ә... Хәзер аңладым инде. — Нәрсә аңладың? — Ни өчен Гаделгә тартылганыңны аңладым. Син аңарда үз балаңны күрдеңме? — Бәлки... Минем малай да шулай булыр иде. Ләкин... аның өчен генә түгелдер. — Тагын нәрсә өчен? — Тагын... нәкъ менә шундый булганы өчен. Ул миңа бик ошый. Ачуланма, мин аны яратам да инде... — Юк, ачуланмыйм, ник ачуланыйм? Балаңны яратсалар, сөенергә генә кирәктер ул... — Белмим. Анысын әйтә алмыйм. — Мирвәли, ә синең хыялың бармы? — Бар. Ә синең? — Юк, син әйт башта. — Мин болай да күп сөйләдем. Хәзер син сөйлә. Әйт әле, синең яраткан кешең бармы? — Хәзер яратып йөрмиләр, минемчә. — Алайса, яраткан кешең юк? — Юк. Әмма ялгызым да яшәмим. Ялгыз хатынның күңелен күрергә теләүчеләр җитәрлек. Араларында бик яхшы кешеләр дә бар. — Ышанам, бардыр. Шулай да... Мин мондый тормышны аңламыйм. — Ничек инде аңламыйсың? Уйлап кара: яшь хатын фирма башында тора. Аңа бөтен яктан ябышырга, кабып йотарга торалар. Дуслар кирәкме? Кирәк. Крыша кирәкме? Кирәк. Ә дусларга түләргә кирәк. Хәзер шундый заман. Дусларга да түләргә кирәк! Акча белән генә түгел, әлбәттә... Мирвәлигә бу сөйләшү ошамады. Әмма, шушы сөйләшүне сәбәп итеп, күңелен тырнап торган бер сорауны да бирми кала алмады ул. — Ә Сережа сиңа кем? — Сережа? Ул бүген минем өчен барысы да: дус та, юрист та, телохранитель дә, хәтта сөяркәм дә, булачак ирем дә... — Булачак ирегез? — Түгел, әлбәттә. Бу — "легенда". Шулай җайлырак. Башкалар бәйләнеп интектермәсеннәр өчен шулай килештек. Сережа булганда, бик якын килергә куркалар... — Ә күңел, хис дигән нәрсә? — Белмим... Сережа мине ярата. Ә мин... Мин аны хөрмәт итәм. Тугрылыгы өчен... бераз гына яратам да. Әмма күңел, хис белән түгел, акыл белән. Шул. Соравыңа җавап бирдемме? — Тагын бер сорау бар. — Давай! — Нигә Сережа урынында татар кешесе түгел? — Ә, син аны әйтәсеңмени?.. Кайчан да булса бу хакта сорарсың дип уйлаган идем аны... — Кыен булса, җавап бирмә... — Кыен түгел, рәхәтләнеп җавап бирәм. Татарлар белән эшләү авыр. Баштарак гел татар егетләре белән эшләдем. Берсе үз кабинетымда тотып көчләде, икенчесе ярты акчамны урлап качты, өченчесе, халыкны миңа каршы котыртып, урыныма менеп утырмакчы булды. Урыслар белән эшләү җиңелрәк. Алар арасында интригантлар юк. Хөсетлелек, куркаклык аз. Дөрес анысы, без татарлар — көчле халык, талантлы халык, әмма бездә татулык юк. Без үзебездән түбәнрәкләр белән генә дус була беләбез, ә тиңнәр белән, бигрәк тә өстенрәкләр белән дустанә яши алмыйбыз. Син шуның белән килешәсеңме? Дәлил кирәкме? Пожалуйста! Күршедә Шархан кушаматлы татар егетенең фирмасы бар. Шул бөтен урам бандитларын миңа каршы котырта. Яный. Куркыта. Ике будкамны яндырды инде. — Син, бәлки, хаклыдыр да. Мине урамга куып чыгарган түрәләр дә үзебезнең татарлар иде. — Мөгаен, болай сөйләшеп утыру килешмидер. Син сорадың, мин җавап бирдем. — Рәхмәт, Илмира. — Ни өчен, Мирвәли? — Син күңелеңдәгесен сөйләп бирдең, дөресен, турысын әйттең. Димәк, миңа ышандың? Син — чын, ихлас кеше. Минем белән уйнап булашмадың... Синең кебекләр хәзер сирәк... — Син үзең дә шундый бит, Мирвәли. Чын кеше. Гадел юкка гына яратмый сине. Мин аңа ышанам. — Гадел? Гадел мине яратамы? — Ярата шул, бик ярата. Синсез нишләрбез инде, белмим... — Мин бит әллә кая китәргә җыенмыйм. — Ачуланма, Мирвәли. Бу табигый хәл. Гаделгә ир кеше кирәк. Әтисен алыштырырдай кеше кирәк. Шуңа күрә мин аңа үпкәләмим, сиңа да ачуланмыйм. Сөенәм генә. Куркуым да шуннан. Артык сөенсәң, күз тия бит ул... — Ә мин сөенергә курыкмыйм. Беләсеңме, миндә шундый халәт: гүя мин үземнең яши башлавымны көтәм... 9. Гадел Мирвәли белән Гадел бакчада яши башладылар. Һәр көнне иртә-кич Илмира килеп китә. Азык-төлек алып килә, Гаделне юындырып, киендереп китә. Бөтенләй дә калыр иде, соңгы вакытта эше бик тыгыз. Ниндидер күрше фирма белән килешә алмыйлар. Илмира шулар белән сөйләшүләр алып бара, бу сөйләшүләрдә терәк булырдай дусларын җыя... Гадел — гөнаһсыз бала, анасының борчулары хакында берни дә белми, белергә дә теләми. Аның бөтен кайгысы — Казансуда яшәүче ятим үрдәкләр белән мәче тырнагыннан котылып калган песнәк баласы... Бакча эшләреннән бушап торган арада, ул Мирвәлине шулар янына алып китә. Шулай ярты көннәрен үткәреп кайталар. Аның каравы туйганчы су коеналар, комда кызыналар, паркка менеп, таганда атыналар, карусельдә әйләнәләр... Бер атна дигәндә, Мирвәли бакчаның эшен бетерде, як-ягында камышлар гына калдырып, күлне чистартып чыгарды, чишмәгә агач улак урнаштырды, аны түбә астына кертте, янына эскәмия ясап куйды. Матур, тигез рәт булып тезелеп киткән түтәлләргә суган, кызыл торма, салат, укроп кебек яшелчә-үләннәр чәчеп чыкты. Сукмакларга таш түшәде, капка төбенә чәчәкләр утыртты... Шуннан соң гына алар күптән ниятләп куйган эшләрен тормышка ашырырга керештеләр: базардан ике кәрзин сатып алып, Казан судагы үрдәкләре янына төшеп киттеләр. Барып җиткәнче Гадел бертуктамый сөйләнеп барды: — Без ул үрдәкләрне күлдә тотарбыз... Аларга оя ясарбыз... Алар бездә озак, бик озак яшәрләр... Бер дә, бер дә китмәсләр... Алар бит изге, әйеме? Аларга тияргә ярамый... Аларны үтерергә дә, ашарга да ярамый... Алар бөтен җирне, җирдәге кешеләрне барлыкка китергәннәр, әйеме? Мирвәли сабыр гына тыңлап барды. "Әйе" димәде, "юк" димәде. Чөнки малай күбрәк аның белән түгел, үзүзе белән сөйләшеп бара иде. Мирвәли инде күптән искәрде: Гадел, ялгызлыкта яшәгән күпчелек балалар кебек, үз-үзе белән, үз күңеле белән сөйләшергә өйрәнгән. Ул шуңа күнеккән, аңа шулай җайлырак. Бу аның күңел халәте, яшәү рәвеше. Мирвәли белә: шушы кечкенә гомере буе үз карамагында яшәгән бу малайны кешеләр белән, дөнья белән сөйләшергә өйрәтәсе бар. Сөйләшергә генә түгел, үзара аңлашырга, аралашырга өйрәтәсе бар. Ә Гадел сөйләнде дә сөйләнде: — Кешеләр шуңа күрә суда әйбәт йөзәләр, җирдә йөриләр, күктә очалар... Кешеләрнең бабалары үрдәк булган, шуңа шулай ул, әйеме? Үрдәкләр белән дус булырга кирәк. Аларны үтергән кешеләр — начар кешеләр, андыйлар соңыннан кешеләрне үтерәләр, әйеме? Ә менә ни өчен үрдәкләр "бак-бак" дип сөйләшәләр икән? Мин белмим, ә син беләсеңме? Ә? Беләсеңме? Бу сорауга Мирвәли ничек тә җавап бирергә тиеш иде. Сынатырга, сер бирергә ярамый. Ә бит җавап әллә ни катлаулы булырга тиеш түгел. — Ни өчен шулай сөйләшәләрме? "Бак-бак" — безнеңчә "кара-кара" дигән сүз. Үрдәкләр дә: "Бак-бак, карап бак", — димәкче булалар. "Дөнья шундый зур, шундый матур, шундый изге", — димәкчеләр алар. — Чөнки үрдәкләр бу дөньяда беренче яралганнар, шуңа шулай диләр, әйеме? — Әйе. Аннары бүтән кошлар сөйләшә башлаган. Торналар: "Торыйк-торыйк, шушы ямьле җирдә торыйк", — дигәннәр, күкеләр: "Күк-күк", — дигәннәр. "Күк йөзе иң күк, иң аяз, иң якты, иң изге дөнья" дигән сүзләре бу аларның... — Ә казлар нәрсә диләр? — Казлар: "Кай-як, кай-як?" — дип кычкыралар. "Кайсы як безнең як икән", — дип, тирә-якларына каранып очалар, имеш... — Ә сандугачлар? — "Чүт-чүт кенә сайрыйм да тагын чүт-чүт кенә сайрыйм, аннары тагын чүт-чүт кенә сайрыйсы кала", — диләр. — Ә песнәкләр? — Песнәкләрнең дә үз теле. Алар: "Кечерәк-кечерәк", — диләр. — Кечерәк кенә ризык кисәгенә дә без риза", — димәкчеләр алар. Чыпчыклар: "Чык-чык, уйнарга чык", — диләр. Күгәрченнәр: "Гөле-гөле, гөле-гөле, без — бу җирнең оча торган гөле", — дип сөйләшәләр. — Кызык, әйеме? — Кызык, бик кызык. — Бөтен-бөтен нәрсәнең дә теле бармы? — Бар, бар. Табигатьне тыңлый белергә генә кирәк. Хәтта агачларның, үләннәрнең дә үз теле бар. — Алар ничек сөйләшә? — Алар да төрлечә сөйләшә. Яфраклары белән шыбырдашып, камыш-кыяклары белән талгын гына моңланып көйләшәләр, сөйләшәләр... Суның тавышы да бар — ул йә шаулап, йә дәшми-нитми генә сагышлана... — Телләре булгач, тередер алар, ә? Җансыз әйбер сөйләшми бит. — Тередер шул... Менә синең сыдырылган яисә киселгән каен күргәнең бармы? Аннан яшь тамып тора. Каен шулай елый... Суык кыш көнендә урманга барсаң, тыңла: анда агачлар ыңгыраша... Өшиләр, димәк... — Ә мин кешеләр генә өши, кешеләр генә елый дип уйлаган идем... Шулай сөйләшә-сөйләшә, Казансу буена төшеп җиттеләр. Тиз генә өсләрен салып аттылар да суга кереп киттеләр. Үрдәкләр инде сизенеп алганнар — әле барып җитәргә шактый ара бар, ә алар үз телләрендә әрепләшәәрепләшә килеп тә чыктылар... Гадел иң элек үрдәкләргә үзе белән алып килгән икмәк кисәкләрен ашатты. Аннары кулына алып сөйде, камыш эчендәге кечкенә күлдә үрдәкләр белән бергә йөзеп йөрде. Уйнап кинәнгәч, Мирвәли янына килеп, кәрзиннәрне алып китте. Үрдәкләр карышмадылар. Алар көн саен каяндыр йөзеп килеп, ашатып, туйдырып китә торган дусларына күнегеп, ияләшеп беткәннәр инде. Бертуктаусыз "бак-бак"лап, борчылуларын белдерсәләр дә, әллә ни ялындырмадылар, кәрзиннәргә җайлап кына менеп урнаштылар. Юлда да тынгысызлап интектермәделәр. Бакчага кайтып, күлгә җибәргәндә генә, бу үзгәрешкә риза булмыйча, шактый карышып, сатулашып булаштылар. Бераздан тындылар тагын. Күл читенә куелган басма өстенә менеп, бер-берсенә сыеныштылар да мыгырдана-мыгырдана черемгә киттеләр... Гадел дә арыган. Берәр сәгать яр читендә үзенең үрдәкләренә карап утырды да, өйалдына кереп, такта сәкегә сузылып ятты... Мирвәли үзе бакчада эшләп йөри, үзе Гаделдән күзен дә алмый. Эченнән генә сөенеп йөри: компьютер уеннарыннан башка берни дә белми торган вундеркинд малай аның күз алдында хәятка, табигатькә кайтып бара, димәк, үзенең кешелек асылына кайта! Мирвәли монда үзенең дә өлеше барлыгын белә. Әмма моның өчен нигез булган! Анасының күкрәк сөте аша күчкән ихлас табигате, холкы, рухияте, күңел сыйфатлары булган! Мирвәли гнуларны терелтеп, уятып кына җибәрде. Рухи нигезе булмаса, кешенең күңелен тәрбияләү мөмкин түгел... Ул моны гына белә... Күрше карты керде. Мирвәли, елмаеп исәнләшәисәнләшә, аны каршыларга китте. Әмма, картның үтә дә җитди йөз-чыраен күргәч, шундук авызын җыйды. — Исәнмесез! Бер-бер хәл булмагандыр бит, Сабир абзый? — Исәнлеккә исән дә... Хәлләр бер дә әйбәт түгел әле. — Нәрсә булды, Сабир абзый? Балтаң кайсы суга төште? — Менә син шаяртасың, кем... Мирвәли олан. Төшлектә бер көтү бандит кереп, сезне эзләп йөрде. Сораша башлаган идем, бәреп ектылар. Менә янбашыма тотынырлык та түгел... — Сез чынмы, Сабир абзый? — Чын булмый... Шаяртудан узган инде... — Кемнәр икәнен танымадыгызмы? — Танырсың ди... Бөтенесе бер кыяфәттә инде алар... Кыскасы, бандитлар... — Нәрсә диделәр? Кемне эзләделәр? — Нәрсә дисеннәр инде. Кемне эзләсеннәр? Илмира белән Гаделне эзлиләр. Әле ярый өйдә булмадылар. Күзләрен кан баскан, билләһи! Бәреп тә үтерерләр иде... Шуны әйтим дип кердем — сак булыгыз, алдыгызныартыгызны карап йөрегез. Син, Мирвәли, Гаделне безгә кертеп куй, бәласеннән башаяк. Үзең шушы тирәдә бул. Илмираның килеп чыгуы бар... Ул кыз бала кайдадыр инде хәзер... Нинди генә бәлаләргә тарыгандыр... Алла сакласын! — Сез чынлапмы, Сабир абзый? Шулай ук куркынычмыни? — Чынлап шул, бик чынлап. Күрергә кирәк иде аларны. Үтерәләр дип торам... — Нәрсә булган соң? Әйтмәделәрмени? — Хәзер хисап бирделәр ди... Кем белсен аларны? Нәрсәләрен генә бүлешмәгәннәрдер... Базар законы дигәннәре шул буладыр инде... Нинди заман бу, ә?! Кешенең кадере бетте; җан кыю берни тормый хәзер адәм баласына. Адәм балаларыннан бигрәк адәм бәлаләре күп хәзер... Мирвәли йокысыннан уянып чыккан Гаделне Сабир картка ияртеп кертеп җибәрде. Малай, нидер сизенгән кебек, бу юлы сорашып интектермәде, сабыр гына киенде, җыенды да, әйдә алайса киттек дигән ишарә чыгарып, күрше картының ботаклы-чатаклы кулына барып ябышты... Ялгызы калгач, Мирвәли ни эшләргә дә, ни уйларга да белмәде. Бу аның өчен таныш түгел халәт иде. Җаваплылык тойгысы. Менә ул халәтнең исеме! Гадел өчен, Илмира өчен, гомумән, кеше өчен җаваплылык тойгысы, җаваплылык хисе. Кызык тойгы, кызык хис. Үз-үзеңә ышаныч һәм тәвәккәллек белән күңел шомлануының бергә укмашып яшәгән чагы... Мирвәли бакча уртасында учак ягып җибәрде. Шомлы кичтә бер иптәш булыр дип уйлады. Ут тере бит ул. Утның да җаны бар, күңеле бар. Әйе шул, учактан килгән җылыда утның күңел җылысы да бардыр. Мөгаен шулайдыр... Ут-учак белән сөйләшеп була. Тере булмаса, сөйләшер идең, бар... Әнә бит ничек уфылдый-уфылдый яна ул. Мирвәлинең күңелен аңлыймы әллә? Хәленә керергә тырышамы? Үзенчә шулай үз итәме, яратамы? Ялкын телләре бу якка ничек тартыла! Гаҗәп хәл! Үзе ярата, үзе пешерә... Бүген караңгы тиз төшкән кебек булды. Офык түренә үрмәләүче болытлар да ямьсез, иләмсез иде бүген. Ниндидер шомлы, хәтәр кич... Мирвәли тоя, хәтта төгәл белә: тиздән нидер булачак. Дөньяның ямьсезләнүе юкка түгел. Учакның ыңгырашуы да юкка түгел... Күл ягыннан ахух килеп ишетелеп торган тавышларның кинәт туктап калуы да юкка түгел... 10. Мирвәли Күтәрмә баскычында ишеккә янтаеп йокымсырап утырган Мирвәлине ниндидер машина тавышы сискәндерде. Аның иң беренче уе Илмира хакында иде. "Нишләп йөри ул бу шомлы төндә? Артыннан килсәләр? Бер-бер хәлгә юлыкса?.." Мирвәли ничек сикереп торганын, ничек капка келәсенә барып ябышуын сизми дә калды. Шуны гына көткән кебек, ниндидер хәтәр бер көч капканы тышкы яктан этеп, хәтта бәреп җибәрде. Мирвәли күгәннәреннән каерылып чыккан капка белән бергә эчке якка мәтәлеп барып төште. Шул ук көч аны тартып та торгызды, аннары, бура стенага терәп, буа да башлады... — Син кем? Илмира кайда? Көчеге кайда? Мирвәли шунда гына теге явыз көчнең әзмәвердәй кеше булуын аңлап алды. Аның җавап бирерлек хәле дә, һушы да, сулышы да юк иде. Ул бары тик: "Килделәр... Ниһаять, килделәр... Хәзер барысы да хәл ителәчәк, ачыкланачак..." — дип кенә уйлый алды. Бераздан Мирвәлинең сулышы иркенәеп, томалана башлаган зиһене ачылып, яктырып киткәндәй булды. Теге әзмәвердәй адәм заты аның кулын бушаткан икән. Шул ук сорау кабатланды: — Син кем? — Мир... Мир... Мирвәли... — Нәрсә-ә-ә? — Мирвәли исемле мин... — Шундый исем буламыни? — Була... — Илмира кайда? — Белмим... — Ә үләксәсе кайда? — Аңламадым. — Малае кайда, дим! — Белмим... — Кем соң син монда? — Каравылчы. — Илмираның килгәне бармы? — Юк. — Нишләп булмасын! Машинасының эзләре бар бит. Ник алдыйсың, башыңны бетерәм, мөртәт! — Мин күрмәдем... Мин төнгә генә киләм... — Мирвәли ярый әле җавап биреп өлгерде, кизәнелгән йодрык баш түбәсенә чак кына төшми калды. Тау кебек гәүдәле адәм заты урамга карап кычкырды: — Керегез. Все чисто! — Смотри, Валик. Если что... — Моны капкадан кереп килүче чандыр егет әйтте. Кыяфәтенә, үз-үзен тотышына, сөйләшүенә караганда, башлыклары шул булырга тиеш. Менә ул үзенең абруен, бәясен белеп кенә Мирвәли каршына килеп басты. Җирәнгеч чырай чыгарып, сәерсенеп карап тора башлады. — Каравылчы? Мирвәли дәшмәде. Бу сорауда ниндидер яшерен мәгънә бар. Шуңа да эндәшмәде ул. Сүз белән күңелендәге сере суырылып чыгар төсле тоелды... — Каравылчы, төнгә килгән... — Мирвәли өчен теге әзмәвердәй адәм җавап бирде. Чандыр егет Мирвәлинең күзләренә керердәй булып текәлеп карап торды да янындагы ике егеткә баш какты. — Бернинди дә каравылчы түгел ул. Давай!.. Мирвәлине, ике ягыннан тотып, һаман көйрәп ятучы учак янына алып килделәр. Чандыр егет, учактан бер кисәү алып, Мирвәлинең каршына ук килде. — Илмира кайда? — Белмим. — Әйтмисең инде? — Юк... Чандыр егет кулындагы кисәүне Мирвәлинең йөзенә якынрак китерде. Мирвәли читкә тайпылмакчы булды. Ләкин ул кыймшана да алмады. Ике як беләгеннән кысып тоткан егетләр аны "җиргә кадап куйганнар" иде. Әзмәвердәй егет тә үзенең барлыгын белдерде: бүрәнәдәй кулы белән үрелеп, Мирвәлинең күлмәк изүен аерып төшерде... — Соңгы мәртәбә сорыйм: Илька кайда? Мирвәли бу юлы дәшмәде. Ут яктысында җен-пәриләр кыяфәтенә кергән палачына йотардай булып карап торды да торды. Чандыр егетнең түземлеге бетте, ахры. Кулындагы кисәү агачын өреп кызартты да Мирвәлинең шәрә күкрәгенә китереп терәде... Бу кадәресен Мирвәли дә, хәтта аны тотып торучы егетләр дә көтмәгәннәр иде. Авыртуга түзә алмыйча, Мирвәли үрле-кырлы сикерде, ниһаять, уң кулын ычкындырып, тәненә килеп ябышкан утлы кисәүне сугып төшерде. Аннары каршысындагы бәндәне төртеп җибәрде. Анысы артта "җан биреп" яткан учак өстенә барып төште. Учакка бу бик ошап бетмәде. Аңа шундук "хәл керде". Чандырның күлмәгенә дөрләп ут капты. Ул акыра-бакыра күлгә таба йөгерде. Мирвәли бөтенләй ычкынып бетә алмады, аны кабат эләктереп алдылар, җиргә ектылар, теге әзмәвер егет өстенә үк менеп утырды. Көйгән тән исе, янган күлмәк төтене борыннарны әчеттереп керә башлаганда, буылып, типкәләнеп, канга батып яткан Мирвәлинең зиһенендә соңгы аек уй бөтерелде: "Бу хакта Гадел белсә, горурланыр иде. Барыбер әйтмәдем, әйтмәдем... Үлдем, әйтмәдем..." Мирвәли үләргә әзерләнеп бетте. Ул элек үлү бик авырдыр дип уйлый иде. Авыр түгел икән. Үзеңнең хаклы икәнеңне белсәң, дөреслек, изгелек, кешелек өчен үлүеңне белсәң, бер дә авыр түгел икән. Аның гаиләсе дә, баласы да юк... Беркем ятим калмый... Ә Гадел? Гадел кала бит! Ул ятим кала! Илмира да кала... Алар бит бергә булырга тиешләр иде. Их, үләсе килми!.. Үлүләре авыр икән, ай авыр икән!.. Менә хәзер кемдер соңгы мәртәбә тибеп куяр да ул, исен югалтып, мәрт юлына китеп барыр... Юк, монысы да соңгы сугу булмады, монысы да, монысы да... Мирвәли инде күптән авыртуны тоймый, ул ничә мәртәбә сукканнарын, типкәннәрен санап кына бара. Исәптән әллә кайчан ялгышты инде. Кабат саный башлады, тагын ялгышты... Ә монысы нәрсә? Ят тавыш... Ату тавышы... Әллә?.. Әллә аттылармы? Барыбер үлми... Нишләптер үлми... Ә... Бәлки, үлгәндер ул? Шулай җаны, рухы гына уйланып ятадыр? Җан бервакытта да үлми, диләр бит. Тәннән аерылып, очып китә дә дөнья буйлап хәер эстәп йөри, ди... Ходай Тәгалә бәхиллегенә юлыкса, изгелеккә ирешә, күк бәхиллегеннән мәхрүм булса, үзенә урын табалмыйча, мәңге шулай тинтерәп йөри, ди... Нинди тавыш бу? Әллә аның белән Ходай Тәгалә үзе сөйләшә башладымы? — Мирвәли балам, син исәнме? Тор, тор... Бик торыр иде дә, торалмый шул. Сөйләшер иде дә, телсез калган... Хәзер нәрсә булыр инде, әнә бит Ходай каршында да җавап тота алмый... — Мирвәли балам... Тор, тор... Кемдер аны кузгата башлады, аркасына әйләндереп яткырды да битеннән, башыннан сыйпарга кереште... Менә бервакыт Мирвәлинең күзләрен каплап торган пәрдә тартылып китте, ул, ниһаять, Ходай Тәгаләнең үзен күрүгә иреште. Нишләптер бу Ходай дигәннәре күршедәге Сабир карт кыяфәтендә иде... Мирвәли аңлый башлады. Ул үлмәгән. Ләкин тере дә түгел. Аның җаны шушы ике арада бәргәләнә. Ә Сабир карт, җан сакчысы булып, аның белән бергә бәргәләнә... ...Күрше карты аны төне буе карап, яра-җәрәхәтләрен дәвалап чыккан, ахры, иртән Мирвәли аңлы-зиһенле, аяклы-куллы булып уянды. Бөтен тәне сызлый, әмма сөяксанаклары исән-сау, бөтен җаны сызлый, әмма ярсу йөрәге тибә... Карават янында елап-шешенеп беткән, әмма инде тынычланып өлгергән Гаделне күргәч, тәмам терелеп җитте, хәтта елмаеп җибәрде ул. — Нихәлләр?.. — Әйбәт. Син фашистлар белән сугыштыңмы? — Бераз булды... Карт кайда? — Телефонга китте. Әнигә шылтыратырга. Безне бикләп калдырды. Беркая да чыкмагыз, диде... — Аңлашылды... — Мирвәли ыңгырашып куйды да, керфекләрен салмак кына төшереп, күзләрен йомды. — Әй!.. Йоклама... Йокласаң, үләсең... Әйдә сөйләшәбез! — Әйдә... Син сөйлә, мин тыңлыйм... Кызык... Элек мин сөйли идем, син тыңлый идең... Хәзер... мин тыңлыйм... — Тик... күзләреңне йомма... Йоммыйсыңмы? — Ярар, тырышырмын... — Нәрсә сөйлим? — Мин монда ничек килеп эләктем — шуны сөйлә. — Без ул фашистларны качып карап тордык. Ә-ә-әәнә теге сарай почмагыннан. Синнән допрос алганнарын да күрдек. Чын "боевик"лардагы кебек... Син бер фашистны утта яндырып үтерә яздың. Кызык та булды инде... Аны күлдән күтәреп кенә алып чыктылар. Сине кыйный башлагач, Якын бабай өйдән мылтык кереп алды да атып җибәрде. "Барыгыз, китегез моннан! — дип кычкырды. — Югыйсә бөтенегезне дә атып үтерәм!" — диде. Чын герой ул безнең Якын бабай. Син дә герой... Минем кайда икәнне барыбер әйтмәдең... Авырттымы? Шул вакыт Сабир карт кайтып керде. Аны күрүгә, Мирвәли торырга азаплана башлады. Карт, кулын алга сузып, аны шып туктатты: — Ят-ят, сиңа ятарга кирәк... — Сез кая бардыгыз? — Илмирага шылтыратып килдем. Бу хәлләр хакында белергә тиеш ул. Ә хәлләр мактанырлык түгел. — Рәхмәт, Сабир абзый... — Ә? Нәрсә өчен? — Менә коткарып калгансыз бит. — Мин нәрсә? Үзеңә рәхмәт. Чыдам да бала икәнсең. Әнә бит түшеңне чимә-чи иткәннәр... Без барысын да карап тордык. Ахырдан түзмәдем... — Бер-бер хәл кылмагансыздыр бит? — Юк, һавага аттым. Кичә тагын сугышны, фронтны искә төшердем, үземне чын солдат кебек хис иттем. Фронтта мин дошман җанын күп кыйдым. Менә бүген төнлә тагын кешегә корал күтәрдем. Ләкин атмадым. Бик дөмектерәсем килде шул явызларны! Нидер чабудан, җиңнән тартып калды... Мылтыкны күрүгә чыгып качтылар тагы... Ләкин... — Нәрсә "ләкин"? Сабир абзый, нәрсә бар? — Сөендерерлек әйбер юк, балам. Илмираның капкасына кәрт кадаклап киткәннәр. Тәреле кәрт юньлегә түгел ул. Язуы да бар... — Нинди язу? — Мә, үзең укы. Мирвәли кулына килеп кергән "тәре тузы"на, чынлап та, ашык-пошык кына бер сүз тырналган иде: "Стрелка". Астына ук та сызылган. Янәшәдә генә тагын язу: "4.00". — Нәрсә бу? Нәрсәне аңлата бу? — Илмира әйтә: "Разборкага чакыралар, — ди. — Хәлләр начар, — ди. — Стрелкага барырлык көчебез дә, кешебез дә юк", — ди. Елый. Хәзер килеп җитә ул... Сабир картның шулай диюе булды, урам якта машина тавышы ишетелде. Карт, үзе дә сизмәстән, почмакта сөялеп торган ау мылтыгына барып ябышты. — Әнием кайтты! Әнием! — дип, Гадел тәрәзәгә ташланды. Сабир карт тынычланып калды, Гаделнең үз машиналарын тануын белә, күрәсең... Өйгә Илмира гына керде. Сережа машинада утырып калды. Хатын елап-шешенеп беткән. Керү белән, малаен кочаклап, тагын бер елап алды. Аннары гына Мирвәли яткан карават янына килде. Тезләнде. Учлары белән Мирвәлинең кара янган йөзен, маңгаен сыйпаштырды, бармак очлары белән аның яргаланып беткән ирен читләренә кагылып үтте. — Менә шундый хәлләр, Илмира... — Рәхмәт, Мирвәли... — Мин нәрсә, әнә Сабир абзыйга рәхмәт әйт. Илмира, тезләнгән килеш кенә борылып, Сабир картка да рәхмәт әйтте. Аннары Мирвәли өстендәге җәймә читеннән күренеп торган марля повязканы ачып карады. — Авыртамы? Мирвәли елмаеп җибәрде. Бая гына Гадел дә нәкъ шушы сорауны биргән иде. — Туйга кадәр төзәлә ул... Аның шулай диюе булды, Илмира кискен башын күтәрде, бер үк вакытта, бәхетле һәм бәхетсез күзләрен мөлдерәмә тутырып, Мирвәлигә карап тора башлады. — Туйга кадәр? Нинди туй? — Нинди туй булсын, минем туй... — И юньсез!.. Шул хәлендә шаярып яткан була бит әле... Шушы сүз белән Илмираның йөзе яктырып китте. Аның йөзе белән өй яктырды. Тынычланып утырып сөйләшергә вакыт җитте... 11. Илмира Чынлап та, хәлләр мактанырлык түгел икән. "Стрелка" дигәннәре хәтәр әйбер булып чыкты. Ике мафиянең "очрашып аңлашуын" шулай дип йөртәләр, имеш... Кемнең хаклы булуын кара-каршы басып ачыклыйлар, янәсе... Хакыйкатьне шулай гына ачыклап булсын иде ул... Казандагы криминаль төркемнәр өчен "стрелка"ның урыны да мәгълүм — Столбигце урманындагы ташландык полигон. Чакырудан соң бер тәүлек вакыт бирелә. Бер тәүлектән соң дәлилләреңне, кешеләреңне җыеп барып басарга тиешсең. Бармасаң, шундук гаепле саналасың. Көт тә тор — көн күрсәтмәячәкләр, яшәргә ирек бирмәячәкләр, бүтән оешмалар, төркемнәр каршында абруең төшәчәк, төрлечә аяк чалып, сәүдәңне яптырачаклар, ахырдан үзеңне яисә якыннарыңны имгәтеп ташлаячаклар йә бөтенләй юк итәчәкләр. "Стрелка"га барып, кыйналып яисә зур акча түләп кайтуың хәерлерәк... — Ике кибетемнең берсен сорыйлар. Бу минем өчен артык зур югалту. Моңа һич бара алмыйм, — дип, мәсьәләне шактый ачык итеп куйды Илмира. — Бирергә кирәкми дә. Башка юллар эзләргә кирәк, — диде Мирвәли. — Синдә ничә кеше бар? — Син нәрсә, Мирвәли! Мин урман уртасында халык сугыштырырга теләмим. Кеше каны түгелергә тиеш түгел, аңлыйсыңмы шуны? — Кеше каны түгелмәячәк, Илмира. Көчкә каршы көч куярга кирәк, шул гына. Көч көчтән генә курка. Шулай да ничә кешең бар? — Унбиш-егерме... Бәлки, утыздыр... Сережа дусларын чакырса, тагын ун кеше... Ләкин безнекеләр "стрелкага йөреп өйрәнмәгәннәр, Мирвәли. Аннары... алар өчәү, өч туган... Бөтен районны тоталар. Барыбер аларга каршы торырлык көч җыеп булмаячак. — Ә мин нәрсәгә? Мине дә онытмагыз! — Сүзгә читтәрәк тыңлап утырган Сабир карт кушылды. — Мин үземнең фронтовиклардан гына да егерме кеше җыя алам. — Сабир абзый, син генә катнаша күрмә, зинһар. — Мирвәли торып ук утырды. — Бөтенесен бозып куярсың. Кичәге өчен мең-мең рәхмәт үзеңә. Тик... иртәгә атышу тыела... — Шулай да мине исәптән чыгарып бетермәгез әле. — Мине дә, мине дә! — Яннарына Гадел дә йөгереп килде. — Минем мылтыгым бар! — Ярар, шулай итәрбез. Миндә бер идея бар. Илмира, слушай сюда! — Идея? — Минем Фәзһәт исемле бер танышым бар. Детдомда бергә үстек. Хәзер ул детдомнан чыккан егетләрне үз тирәсенә җыйган. Урамда бик абруйлы кеше. Офисы да бар. Ниндидер "түбә" астында яши. Нәрсә белән шөгыльләнгәнен белмим, әмма бандитлар аны бик хөрмәт итәләр. — Бандитлар гына җитмәгән иде, Мирвәли! — Бандит түгел ул! Бандитларны акылга утыртып йөрүче генә. Белмим, хәзер ничектер, күптән күргәнем юк. Шулай да барып карыйм әле. Шулай килештеләр. Мирвәлине юлга әзерли башладылар. Ул инде аруланган, аягына басып йөри ала. Юынып-киенеп алгач, кеше төсләре кереп китте. Сережаны чакырып керттеләр. Тагын бер мәртәбә киңәшләшеп алдылар. Артык җәелеп китеп сөйләшмичә генә чәй эчтеләр. Сабир картның чәе үзенә бертөрле тәмле иде — үләннәр кушып пешерә икән ул аны. Әллә шул чәй тәэсир итте, әллә инде Мирвәлинең идеясе хуш килде, Илмира да, башкалар да тәмам тынычландылар, көлеп-елмаешып утыра башладылар. Фәзһәтнең эшләгән урынын бик тиз эзләп таптылар. Мирвәлинең җимерек битен күргәч, Фәзһәт йөзен чытты: — Син дә бомж чырайлары чыгарып йөрерсең икән... Кем? — Нәрсә кем? — Бу гөнаһсыз йөзеңне кем кулы сыйпады, дим... — Килүем дә шуңа иде. Бу чырай гына — чепуха! Иртәгә "стрелка"га барасы бар. Ярдәм кирәк... — Нәрсә-ә-ә? Кайчаннан бирле гангстерлар армиясендә йөрисең әле син? "Стрелка"га вак-төяк өчен генә чакырмыйлар. Анда яшәү белән үлем мәсьәләсе хәл ителә. "Стрелка" ул — баш бәласе. Ачуланма, мин моңа катнаша алмыйм... — Фәзһәт, катнашма, кирәкми... Ләкин миңа киңәш бир. Мин бу эштә бөтенләй бум-бум... Тыңлый гына аласыңдыр бит? Әллә астыңа шыр җибәреп тә өлгердеңме? — Ну-ну, ипләбрәк сөйләш. Тыңлыйм, нәрсә анда? — Сүз минем хакта гына түгел. Монда хатын-кыз һәм бала язмышы. Алар икесе дә минем өчен бик кадерле җаннар. "Илмира" дигән сәүдә йортын беләсеңме? Бер юньсез татар малае шул фирмага кызыккан. Хатын-кызны ничек тә куркытып, кулга төшереп булыр әле дип уйлаган. Илмираның Гадел исемле малаен урламакчы, соңыннан шул сабыйга кибет алмаштырып алмакчы була ул. Әйт син миңа: бу дөресме? Бу дөрес уенмы? Чын уенмы? — Кем ул? — Белмим. Чандыр гына бәндә. Янында бер әзмәвер бар. Валик исемле. — Димәк... Шархан тагын ауга чыккан... — Шархан? — Әйе, Шархан... Болай булгач, мин дә барам. Малайның исеме ничек? — Гадел. — Матур исем. Мәгънәле. Исеме дә Гадел булгач, барам. Иртәнге бишенче яртыда "стрелка"да көтегез. Ләкин дүрткә үзегез генә барасыз. Тәртибе шундый. Ярты сәгать тора алсагыз, калганы минем эш. Хуш иттек. Хәзер бар, кит. Минем әзерләнәсем бар... — Рәхмәт, Фәзһәт... — Рәхмәте соңыннан... Әйт әле, Илмира белән Гаделгә синең ни катнашың бар? Хатыныңмы? Балаңмы? — Юк. Мин — Гаделнең тәрбиячесе. Хәзерге тел белән әйтсәк — гувернанты... — Ну, малай, аптыратасың син бүген. Шул хәлгә төштеңмени инде? — Безнең заводны яптылар бит. Эшсез йөргәндә, Гаделне очраттым. Үз иттем. Ул да мине яратты. Бөтен тарих шул. — Илмира белән ботка пешәме? — Белмим. Ул хакта уйлаганым юк. Хәзер миндә бүтән кайгы... Шуның белән аерылыштылар. Шуның белән якынлаштылар, туганлаштылар да. Икенче көнне ачы таң белән Илмираның кешеләре Столбигце урманы уртасындагы кечкенә аланга җыелдылар. Егерме кеше. Мирвәлине, Сережаны, Илмираны исәпләсәң, егерме өч кеше. Артларыннан бастырып, Шархан кешеләре килеп җитте. Алар аланның икенче ягына чыгып тезелделәр. Иллеләп булыр. Шархан үзе күренми. Машинасында көтеп утыра булса кирәк. Затлы чит ил машинасында тагын берәү килеп җитте. Аның иясе, ишеген ачып, аягын җиргә тидерергә дә өлгермәде, Сережа Мирвәлинең колагына пышылдады: — Граф... — Нинди граф? — Судья. Вор в законе. Шул хөкем итәчәк. Әнә Шархан да килә. Күрдеңме — елмаеп күрештеләр, димәк, базар булган, ботка пешкән. Безнең якка карамый да. Без "стрелка"да беренче мәртәбә генә... Кешеләребез дә аз. Башлыгыбыз да хатын-кыз... Синекеләр килмәсә, безгә — хана! Шул вакыт Граф Илмираны үз янына чакырды. Аңа Мирвәли иярде. Шархан Валик исемле таза егет белән иде. Урталарында — Граф. Ул ике якка да бер-берсеннән егерме-егерме биш адым кала туктарга кушты. Чиратлап сорау бирде: — Кем? — Шархан. — Кем? — Илмира. — Сумма? — Бу сорау Шарханга аталган иде. — Ярты лимон. — Нәрсә өчен? — Еллык взнос. — Түбә өченме? —Юк, территория өчен. — Аңлашылды. Ә син ни дип җавап бирерсең? — Граф Илмирага таба борылды. — Мин беркемгә дә тиеш түгел. Мин нульдән башладым. Ул вакытта территория дә, түбә дә юк иде. Шуңа күрә мин үземә үзем хуҗа. — Аңлашылды... Шул вакыт урман юлында кылка гына бер автобус күренде. Барысы да дәррәү шул якка борылдылар. Аланга җитәрәк туктап калган автобустан унлап кеше төште. Фронтовиклар. Әнә түшләрендә орден-медаль планкалары... Стройга тезелеп киләләр. Иң алда Сабир карт титаклап бара. "Сүзендә торган, картлач! Менә рәхмәт!" — дип уйлап алды Мирвәли. Граф көлемсерәп куйды. Шархан да кычкырып көлде. — Әй, Илмирочка! Нянькаңа гына ышанмыйсың, димәк, хәзер фронтовик картлар артына ышыкланмакчы буласыңмы? Әйдә, Граф, тизрәк хәл ит! Граф хөкем сүзен әйтергә җыенып кына беткән иде, урман авызыннан машиналар колоннасы сузылып чыга башлады. — Кемнәр? — Минекеләр. — Илмира кыюланды, хәтта алгарак тагын бер-ике адым атлап куйды. — Кем? — Граф юкка сорамый. Аның күңеленә шикшөбһә кереп оялаган иде инде. — Детдом егетләре. — Фәзһәт? Бэтман? — Әйе. Граф Шарханга таба борылды. — Син нәрсә? Минем башны кая тыкмакчы буласың? Фәзһәт — мировой егет. Ул булган җирдә дөреслек бар. Ул үзе судья! Проблеманы үзең хәл ит. Мин киттем... Бүтән миңа килмә... Фәзһәт үзе иллегә якын кеше алып килгән. Алар да Илмираныкылар янына, фронтовик картлар янәшәсенә, ике рәт булып тезелеп бастылар. Граф җәһәт кенә машинасына утырып китеп барды, судья урынына Фәзһәт килеп басты. Аны күргәч, Шарханга әллә нәрсә булды. Ул үзенең аянычлы хәлен, ниһаять, аңлап җитте булса кирәк: йөгереп килеп, Фәзһәт каршына тезләнде. — Кичер мине, падло буду! — Сал ыштаныңны! — Төшермә мине, Фазик! Бэтман! Колың булып хезмәт итәм, мыскыл итмә... — Ә бала урлау, хатын-кыз рәнҗетү — төшү түгелме? Сал ыштаныңны! Шархан буйсынды. Чалбарын төшереп, учлары белән җан җирен каплап, баскан урынында җиргә чүкте. Кичәге учакка утыру галәмәтедер — аның бөтен арт ягы кызарып, бүртеп чыккан, алалы-колалы шешләргә капланган иде. Мирвәли көлемсерәп куйды. Фәзһәттән күрмәк, чалбарын эләктереп торган каешын суырып чыгарды. Аннары, шул ук Фәзһәттән күрмәк, киерелеп кизәнде дә алдында тезләнеп, башын аска иеп торган Шарханның шәрә, шешле тәненә китереп сукты. Фәзһәт сукканга түзгән бәндә, Мирвәли каешына чыдый алмыйча, хәтәр ыңгырашып, йөзе белән җиргә кадалды. Иң кызыгы шуннан соң булды. Шарханның тигез рәт булып басып торган егетләре дәррәү кузгалдылар да бу якка таба килә башладылар. Илмира кешеләре дә, ФәзһәтБэтман егетләре дә, алардан күрмәк, Сабир карт фронтовиклары да, бер адым алга атлап, үзләренең сугышка әзер булуларын белгертеп куйдылар. Йөз кешегә каршы илле кешенең ябырылып килүе генә сәер булып тоелды. Бэтман исә, йөзенә ваемсыз чырай чыгарып, бу сәер манзараны карап тора бирде. Ул инде нидер аңлап алган иде. Менә Шархан егетләре өерелеп килеп җиттеләр дә җирдә күтен кызартып, шыңшып яткан Шарханга җирәнеп карап тора башладылар. Шулай иләмсез, сытык чырай белән бераз басып торгач, төкеренеп, машиналары калган алан ягына китеп бардылар... Фәзһәт Илмира янына килде. Ишарәләп Мирвәлине чакырып алды. — Илмира бит әле? Күргәннәреннән өнсез калган Илмира башын кагып куйды. — Моның белән бетте дип уйлама, чибәркәй. Бу әле башы гына. "Стрелка"га җиткерергә ярамый. Димәк, кайдадыр ялгышкансың. Бүтән ялгышма. — Тырышырмын. Рәхмәт, Фәзһәт... Бэтман... — Тагын баса башласалар, минем исемне әйт. Бэтман әлегә көчендә. Шулаймы, Мирвәли? Детдом бирешми әле, ә?! — Илмира да безнеке, Фәзһәт. — Шулаймыни? Бу яклап бәхетең бар икән. Хотя... нинди бәхет инде ул... — Бер мәлгә тын калып торгач, Фәзһәт Мирвәли ягына ымлады. — Ә менә бу егетне ычкындырма. Ул безнең өчен беләсеңме кем? Пәйгамбәр! Алла! Әйе-әйе! Аны бөтен балалар йорты хөрмәт итә иде. Дөрес кеше ул. Менә ул чын Бэтман. Мин Бэтман түгел. Мин шундый ук бандит. Әмма мин бервакытта да бала урламадым, хатын-кыз көчләмәдем. Андыйларны рәхәт яшәтмәдем дә... Моңа безне әти дә, әни дә өйрәтмәде. Безнең әти дә, әни дә менә шушы дустыбыз булды. Кечерәкләр аны "әти" диләр иде, ә без... без просто ярата идек... — Рәхмәт, Фәзһәт, әйбәт сүзеңә. Килүең өчен рәхмәт. Мин сиңа гомер буе бурычлы булачакмын... — Кирәкми, Мирвәли... Мин моны синең өчен эшләмәдем. Кем дидең әле? Гаделме? Әнә шул матур исемле малай өчен эшләдем. Исеме бик мәгънәле аның. Гадел... Бу минем өчен ниндидер знак, илаһи ишарә булырга тиеш... Аннары... "Илмира" да минем өчен кадерле исем. Илмира исемле туганым булган, диләр. Ә бәлки... Ә бәлки, синдер ул, ә, Илмира? — Белмим... Мин берни дә белмим... — Чынлап та, син минем сеңлем булып чыксаң? Әгәр шулай икән, моннан соң мине беркем дә "ятим" дип үрти алмаячак. Ике кеше гаилә бит инде ул, ә? Мирвәли? — Фәзһәт! Дустым! Авырттырма күңелеңне. Тынычлан. Барысы да әйбәт булыр. Әйдә, кайтабыз. Фронтовиклар да арыганнардыр. — Кем соң ул? Әнә теге башлыкларын әйтәм... — Дача күршесе. Боевой карт. Кичә шул карт мине үлемнән алып калды. Бүген бөтен полкташларын җыеп килгән... — Да... Порх бар икән әле. Ярый, кузгалдык. Хәерлегә булсын! — Фәзһәт тагын Илмирага таба борылды. — Туган туганны сизә, диләр. Илмира, син берәр нәрсә сизмисеңме? — Мин бүген курыктым гына... — Килештек, куркуың үткәч, тагын бер сөйләшербез, яме? — Ярар, Фәзһәт... Бэтман... 12. Гадел. Илмира. Мирвәли Бәла-каза бу юлы читләтеп кенә үтеп китте. Күңелләр үз урынына утырды, тормыш үз җаена кайтты. Илмира көне буе эшендә югалып йөрде, Мирвәли бөтен вакытын Гадел белән үткәрде. Кайчакт а аларга Сабир карт килеп кушыла. Шулай да алар икесе генә булырга яраталар. Шулай рәхәтрәк. Кич соң гына Илмира килеп җитә. Кайчакта кунып та кала. Учак ягып, кич утыралар. Бүген кайда булганнар, нәрсә эшләгәннәр, иртәгә кая барачаклар — сүз күбрәк шул хакта. Үткәндәге хәтәр хәлләр хакында сүз кузгатмаска тырышалар. Ләкин, көлешепшаярышып утырганда, Илмираның карашы, Мирвәли күкрәгендәге җәрәхәт җөенә тап булып, кинәт сискәнеп, калтыранып китә, аннары моңсуланып, боегып кала. "Стрелка"дан соң Илмира нык үзгәрде. Мирвәлигә үз тиңе итеп, хәтта аңа сокланып, табынып карый башлады. Әмма бераз читләште дә. Гашыйк җаннар белән шулай була. Күбәләк кебек, алар учактан читтәрәк очып йөриләр. Илмира да Мирвәлигә якын килергә курыккан төсле. Сүзләрен дә үлчәп кенә сөйли, күз карашларын да яшеребрәк тота... Гадел, киресенчә, Мирвәлигә ныграк тартылды. Алар болай да бик килешәләр иде, хәзер аерып та, каерып та алып булмаслык булдылар. Малай күптән сизенә: әнисенә Мирвәли абыйсы бик ошый. Мирвәлигә дә аның әнисе ошый. Ниндидер ихлас бер самимилек белән ул Мирвәлидән берничә мәртәбә сорап та карады: — Сиңа әни ошыймы? Мирвәли бу сорауга һич күнегә алмый, гел каушап кала. Шулай да: — Ошый-ошый, син дә ошыйсың, — дигән булып, сүзне бик тиз читкә алып китә. Беркөнне, бакчалары артындагы яланда йөргәндә, Гадел сорап куйды: — Без нигә үзебез белән әнине алмыйбыз? Мирвәли баштарак бу сорауга артык игътибар бирмәде. — Синең әниең гел эштә бит. Аның вакыты юк, — дип кенә куйды. Соңыннан аңына барып иреште: чынлап та, аларның өчәүләп йөргәннәре юк икән бит! Шул гомер эчендә Илмира бер көн дә ял итмәгән булып чыга! Бу аянычлы хәлне тизрәк төзәтергә кирәк! Илмира ял көне хакында ишетергә дә теләмәде. "Табыш керә торган чак, товар килә, вакытым юк", — дип чәпчеде. Ләкин күренеп тора: карышса да уңайсыз, ә үзе "эш-эш" дип, "табыш" дип кытыклана... Мирвәли, бүтән берничек тә ышандыра алмагач, соңгы сүзне әйтте: — Шундый вакыт җитәр: бер көнеңне түгел, йөз көнеңне бирердәй булырсың, әмма Гаделне кайтарып ала алмассың. Һәр көн саен ул синнән ераклаша бара, беләсеңме шуны!.. Югалтасың килмәсә, малаең янында күбрәк булырга тырыш... — Мин сиңа ышанам, Мирвәли. Син аңа начар тәрбия бирмәссең... — Алай түгел, Илмира. Мин бит мәңгелек түгел, берәр эш чыгу белән, ай күрде, кояш алды булыр... Аннары... Гадел миңа нык ияләште, чөнки ул гел минем белән... Син миңа биреп бетермә аны, бераз үзеңә дә калдыр... Ну? Шулай итеп, Илмира үз гомерендә беренче мәртәбә ял көне алды. Мирвәли иртән торып чыкканда, Илмира күлдә үрдәкләр ашатып йөри иде. Табигать могҗизасы булып туган бу җан ияләре аны тәмам әсир иткәннәр, ахры, ул, кеше телен онытып, үрдәк теленә күчеп беткән иде. — Бак-бак-бак, бак-бак-бак... Тү-тү-тү, тү-тү-тү, тү-түтү... Бак-бак-бак... Мирвәлине күрүгә, Илмира, кулын изәп, аны үз янына чакырды. Күр, янәсе, менә нәрсә таптым... — Җирне яраткан үрдәкләр шушы буламы инде? — Кстати, алар кешеләрне дә яратканнар. Ягъни мәсәлән, безне дә... — Беләм-беләм, Гаделнең иң яраткан әкияте бу. — Нишләп әкият булсын?! — Әллә чынлап та шуңа ышанасыңмы, Мирвәли? — Ышанам, нигә ышанмаска? Яле, карале син аларның күзенә. Кеше күзе белән карыйлар алар... — Кара-кара, чынлап та шулай икән. Шундый итеп карыйлар — җанга үтеп керә, билләһи! Әллә нәрсәләр беләсең син, Мирвәли... — Әйдә коенып чыгабыз. — Минем өстә күлмәк кенә... — Кем күрә сине?.. — Син күрәсең... — Әйдә болай итәбез: син чишенеп суга кергәнче, мин су астында торам... — Тик карама, яме!.. — Карарлык түгелмени? — Карарлык шул, шуңа күрә әйтәм дә... Сукыраерсың дип куркам. Ә миңа күз тияр... — Алайса, мин чумам? — Давай! Мирвәли, чалбарыннан чыгып, күлгә төшеп чумды, Илмира җил кебек ефәк күлмәгенең билбавын чишеп җибәрде... Менә алар күл уртасында капма-каршы басып торалар. Су Илмираның күкрәкләрен күмәр-күммәс кенә. Ымсындыргыч мизгел. Кагылыр иде, Мирвәли хатынны рәнҗетермен дип курка. Кагылмас иде, тагын рәнҗетермен дип уйлый. Кагылмыйча гына кагыласы иде дә... Була икән! Кагылмыйча да кагылып була икән! Мирвәли кушучлап су чумырып алды да Илмираның тәненә койды. Илмира да нәкъ шуны эшләде. Шулай алар озак кына бер-берсен коендырып тордылар. Бу сихерле төштән беренче булып Илмира айныды. Ул Мирвәлинең кулыннан тотып алды да, йомшак кына, ипләп кенә, суда күренер-күренмәс торган тулы, йомры күкрәкләре өстенә куйды. Калганы Ходай Тәгалә ихтыяры белән эшләнде. Алар озак кына үбештеләр, назлаштылар, әмма сөйләшмәделәр. Аларның бу мәлдә күзләре, куллары, аяк-ботлары, күкрәкләре, тәннәре сөйләшә иде. Тагын... җаннары серләшә иде... Аларга серләшергә, назлашырга су булыша, якында гына челтерәп агып яткан чишмә булыша, офык читеннән сызылып атып килүче таң булыша... Мәхәббәткә, бәхеткә сусаган җаннар гына шулай серләшәләр, назга сусаган тәннәр генә шулай назлашалар... Аларга кояш шаһит, Ходай Тәгалә шаһит... ...Үзәк ял паркына кадәр автобуска утырып килделәр. Ләкин шунда ук парк аллеясына кереп китмәделәр әле. — Әйдәгез Фәзһәткә кереп чыгабыз, монда гына ул, — дип тәкъдим итте Мирвәли. Илмираның да Бэтманны бик күрәсе килгән икән, бу хакта Мирвәлигә әйтергә генә кыенсынып йөргән. "Бэтман" дигәч, Гаделнең дә "колагы тырпайды". — Кем ул, кем? — дип, бертуктаусыз сорашырга кереште. Фәзһәт берничә дусты белән үзенең "Шәхси иминлек саклау" фирмасында аларны көтеп утырган кебек утыра иде. Илмира белән Мирвәлине күргәч, болай да җитди йөзен кырысландырып, аягүрә басты. — Тагын нәрсә булды? Кем тиде? — Юк-юк, Фәзһәт, борчылма, берни дә юк. Менә паркка килгән идек — ял итәргә. Синең янга кереп чыгарга булдык. Илмираның да сиңа әйтәсе сүзе бар... — Сүз дип... Мин ни... Ничек әйтергә дә белмим инде... — Әллә берәр нәрсә тойдыңмы, Илмира? — Тоймадым да... Ләкин бер әйбер искә төште. Мине карап үстергән тәрбияче әби гел әйтә иде: "Сез ике туган булгансыз, онытма, берегез малай булган", — ди иде. Менә шул искә төште. — Ә исемен, исемен әйтмәдеме? — Исемен хәтерләмим... Әйтмәде бугай... Әллә әйткәндер дә... Бала бит, каян истә калдырасың... — Бәлки, миндер ул малай ә, Илмира? Ә, Мирвәли? Исемдәмени эш! Миңа калса, бөтен ятим балаларга да Гадел дип исем кушар идем мин. Бик мәгънәле исем: Гадел... Гүя кешеләргә гел әйтеп тора: "Гадел булыгыз", — ди... Сүзгә Мирвәли кушылды: — Менә инде ул Гадел дигән малай. Таныш бул. Во-оот... Син, Фәзһәт, безгә килгәләп йөр, яме. Юк, Илмираның туганы булганың өчен генә түгел. Якын итеп, дус итеп кил. Кунакка кил. Озакка кил. Илмира, син дә әйт, чакыр. Син чакырсаң, килә ул... Илмира да чакырды. Фәзһәт килеп йөрергә сүз биреп калды, Мирвәлиләр өчәүләп паркка киттеләр. Берничә аттракционда күңел ачып алгач, Казансу буена төштеләр, шунда бер аулак чирәмлек табып, җәймә җәеп, табын әзерләделәр. Мирвәли белән Гадел, чалкан сузылып ятып, үз шөгыльләренә керештеләр — күктәге болытларны, төрле кыяфәт-образга кертеп, үзара "сугыштыра" башладылар. — Әнә-әнә, Бэтман килә! — Гаделнең күңеленә нык кереп калган булып чыкты бу образ. — Ул менә бу фашистларны кырырга килә, шулаймы? Шулай дими нәрсә дисен инде Мирвәли. Ашап, тамак ялгап алгач, тагын сөйләшеп яттылар. Бу юлы сүзгә Илмира да кушылды. Аннары Мирвәли шигырь укыды. Илмира басынкы гына бер җыр көйләде. Ул җырлаганда, Мирвәли күзләрен йомып, иләсләнеп ятты. Аннары, Илмираны бүлеп, шигырь укый башлады: Җәйге кояш булып балкыйсың да Күңелемне кагындырасың. Бер мизгелгә генә читкә карыйм, Шул мизгелдә сагындырасың... Башлыйсың да моңлы җырларыңны, Йөрәгемне, аһ, яндырасың... Чытырдатып йомып күзләремне, Барыбер күз алдында торасың... Бераз тын яттылар. Аннары Илмира аның тагын шигырь укуын сорады. Мирвәли тагын укыды. Гаделнең якында гына ниндидер бөҗәк куып йөрүеннән файдаланып, үбешеп-сөешеп алдылар. Ләкин бу ниндидер моңсу үбешү, моңсу сөешү иде. Чөнки икесе дә беләләр: алар арасында нәрсәдер башланды, ә нәрсә икәне төгәл генә мәгълүм түгел әле... Алмашлап су коенып чыгарга булдылар. Иң элек Мирвәли белән Гадел барып килделәр, аннары су буенда уйнап калган Гадел янына Илмира китте, ниһаять, чират Мирвәли белән Илмирага җитте, Гадел табын саклап калДы. Алар тәмам хәлдән тайганчы йөзделәр, шаярдылар. Тәннәре, җаннары иртәнге күлне онытып бетермәгән иде әле, шуңа күрә ул чактагы мәхәббәтле мизгелләрне искә төшерү, яңарту аларга берни тормады... Беренче булып Илмира айныды. — Безнең Гадел кайда? Чынлап та, агачлар ышыганнан күренер-күренмәс торучы табын янында беркем дә юк иде. Мирвәлинең җаны әллә кая убылып төшеп китте. "Урлаганнар!" — беренче тере уе шул булды. Ул, судан чыгып, агачлыкка таба йөгерде. Бер читтәрәк чәчәк җыеп йөрүче Гаделне күргәч, кинәт туктап калды, тезләренә төште һәм, бөтен Җир шарын кочып алырга теләгәндәй, кочагын киң җәеп, алан өстенә капланды... Гадел дә күреп өлгергән икән. Йөгереп килеп тә җиткән. Үзе бертуктаусыз сөйләнә: — Әйдә әниемә чәчәк җыябыз. Әнием чәчәкләр ярата. Аңа беркем дә чәчәк бирми. Гел үзе сатып ала. Үзе сатып ала да күршедәге Валя апага: "Бүләк иттеләр", — ди. Алдый. Олылар алдарга тиеш түгел, шулаймы? Әйдә әниемә чәчәк җыябыз. Ул бит хәзер синең дә әниең... Мирвәли яткан килеш кенә Гаделне эләктереп алды, үзенә тартып китерде, кочагына кысты. — Синең әниең үзе чәчәк, белдеңме? — Илмира дигән чәчәк буламыни? — Була шул, була! Гадел дигән малайлар исеме бар бит. Нишләп Илмира дигән чәчәк булмасын? Көлешә-көлешә чәчәк җыйдылар. Аннары җыйган чәчәкләрен табын әзерләп йөрүче Илмирага китереп тапшырдылар. Кинәт алар уртак, тигез мәхәббәткә, бәхеткә тарыдылар... Шулай да Гаделне югалтып алган берничә минут эчендә Мирвәлинең күңеленә кара шом кереп өлгергән иде инде. Шул аны гел борчып, тынычсызлап тора. Мирвәлинең мең мәртәбә сынаганы бар: юкка гына керми аңа бу шом. Күңеле сизгер аның, һай сизгер... Бу юлы Гаделнең үзен генә калдырмадылар. Аның янында һәрвакыт кемдер булды. Менә бервакыт Мирвәли белән Гаделгә коенып килергә чират җитте. Илмира авыз эченнән генә ниндидер җыр көйләп калды. Кәефе әйбәт чагында ул шулай басылып кына җырларга ярата икән... Теге шом һаман бетмәде. Үзе Гаделне йөзәргә өйрәтә, үзе уйнап-шаярып булаша, үзенең күзләре Илмирада. Үртәлеп тә куя: бәла чакырган кебек йөри, ахры, ул. Әмма берни дә эшли алмый, күзләре һаман Илмира калган якта. Тукта! Нинди кешеләр алар? Илмира янында басып торган дүрт егетне Мирвәли шундук танып алды — Шархан! Янында — ике тән сакчысы белән теге таныш әзмәвер зат... "Килделәр... Таптылар... Акылга утырмаганнар..." — Мирвәлинең зиһенен сызып үткән беренче уй шул булды. Нәрсә кирәк аларга? Кем кирәк? Кыен чакта зиһен тиз эшли башлый бит ул. Мирвәли иң элек Гадел хакында уйлады. Малайны сакларга кирәк! Ничек? Ничек... Фәзһәт янына җибәрергә кирәк! Әйе, берьюлы ике куянны тота. Малай да котыла, Фәзһәт тә ярдәмгә килә... Мирвәли җылы елга суында ваемсыз гына уйнап йөрүче Гаделне үзенә дәште. — Гадел, әйдә бер уен уйныйбыз. Мин хәзер сиңа бер хәрби задание бирәм, син шуны үтәргә тиеш, аңладыңмы? — Әнием уйныймы соң? — Әниең дә уйный, тик бу задание сиңа гына кагыла. Син Бэтман торган урынны исеңдә калдырдыңмы? Паркны узып, юл аша чыгасың да, беренче йорт... — Беләм-беләм, өйрәтмәсәң дә беләм. Өченче катта тора ул... — Менә шул Бэтманны барып табасың да: "Әниемә дошманнар һөҗүм итте, коткарырга барыгыз! — дисең. — Мирвәли абый сугышып калды", — дисең. Аңладыңмы? — Уен, — дип әйтмә. — Чынлап сугышалар", — диген, яме... Ләкин тиз бул, йөгереп кенә йөр, әниеңнең язмышы синнән тора хәзер... — Есть! Ә киемнәр? — Киенеп торырга вакыт юк. Бар, йөгер! Юлны карап чык... Гадел китте. Мирвәли Илмиралы, Шарханлы аулак аланга ашыкты. Ул йөгереп килеп җиткәндә, Шархан, җәймә өстендә чалкан яткан Илмира каршына чүгәләп, аңа ниндидер кәгазьләр сузып тора иде. Мирвәлине күргәч, шундук аягүрә басты. — Ә-ә, бу сыңары да монда икән... Көчеге дә шушында булырга тиеш. Ике чандыр егет каядыр китеп юкка чыктылар, әзмәвердәй адәм үз урынында торып калды. — Шархан! Җибәр Илмираны! Менә мин... Мине ал... Алалсаң инде! — Миңа син кирәкми. Миңа Илмира кирәк. Менә шушы документка кул куйса, аның да кирәге калмаячак... — Аның каравы син миңа кирәк. Ну, кил монда... Шархан килергә уйламады да. Әзмәверенә генә баш какты, тегесе, алпан-тилпән атлап, Мирвәлигә таба килә дә башлады. Мирвәли өчен бу бәндә артык зур һәм көчле иде, шуңа күрә ул күрәләтә ерткыч авызына башын тыкмады, әле бер якка, әле икенче якка талпынып, табын тирәсендә әйләнгәләп йөрде. Олы авыр гәүдә кыймылдаган арада, үзе бер-ике мәртәбә бәргәләп алды. Ләкин кайчан да булса үзенә дә эләгәсен белә иде Мирвәли. Озак биеп йөреп булмаячак. Әнә теге әзмәвер бәндәнең кулында пычак ялтырап китте, Гаделне эзләргә җибәрелгән тән сакчылары да әллә кайдан гына пәйда булдылар. Хәзер иң хәтәре башланачак... Мирвәли дүрт кешегә озак каршы тора алмады. Аны бик тиз егып салдылар, бугазына пычак төрттеләр, "кан чыгардылар "... Бер читтә бәйләнеп яткан Илмира өзгәләнеп, үрсәләнеп кычкыра башлады: — Китерегез, кул куям, аңа гына тимәгез! — Куйма, Илмира, куясы булма! Берни дә эшли алмыйлар алар... Мирвәлинең авызына суктылар, типкәли башладылар. Нинди гадәттер бу — әзмәвер бәндә тагын аның өстенә менеп утырды, шулай атланып утырган килеш, Мирвәлинең күз алдында пычагын уйнатырга кереште. Шул вакыт, күктән ишетелгән кебек, таныш та, таныш түгел дә бер тавыш, дөресрәге, иңрәүле аваз ишетелде: — Шарха-а-ан! Мирвәлинең аң-зиһененә бик тиз барып иреште: бу Фәзһәт тавышы иде. Димәк... Гадел барып җиткән! Тапкан... Тапкан!.. Барысы да тавыш килгән якка борылдылар. Аланны уратып, Фәзһәт-Бэтман кешеләре тезелеп баскан иде. Шархан егетләренең кикрикләре шундук шиңде. Шархан үзе дә каушап калды, кирәкмәгән эш эшләгән гаепле бала кебек, маңгаен җыерып, астыртын, әмма моңсу күзләре белән "сөзеп", көтелмәгән кунакларга таба карап тора башлады. Фәзһәт ухылдый-ухылдый торып азапланган Мирвәли янына килде. Аягына басарга булышты. Өстен каккалады. Илмираның да кул-аякларын чиштеләр. — Барыгыз, кайта торыгыз, — диде Фәзһәт. — Ә болар безнең белән кала әле. Хәзер алар белән капитально сөйләшәчәкбез! Борчылмагыз. Чакырып дөрес эшләдегез... — Гадел! Ә Гадел кайда? — Мирвәли шунда гына Илмираның малаен исенә төшерде. — Улым! Кайда ул! Мирвәли, кая куйдыгыз Гаделне? — Шул малаең чакырды бит инде безне. — Фәзһәт егетләренә карап эндәште: — Теге бөрчә малайны күрмәдегезме? — Барыбыз да торып чаптык, безнең белән чыккан иде, юлда югалып калды, ахры... — Их сезне! Илмира, Мирвәли, биш минуттан егетләр табып китерерләр аны, борчылмагыз, зинһар... — Юк, Фәзһәт, без аны үзебез табабыз, шулаймы, Илмира? Илмира хуплап баш какты. Алар, бер-берсенә тотынышып, паркка табан атладылар. Шулай дәшми-нитми генә тау башына — үзәк аллея башланып китә торган мәйданчыкка күтәрелделәр. Гадел күренмәде. Бөтен чаттыкрыкларны карый-карый барып, Мәңгелек ут янына килеп чыктылар. Гадел һаман күренмәде. Карамаган агач төбе, чокыр-чакыр, юл-сукмаклар калмады. Гадел барыбер күренмәде. Арып-алҗып, бер эскәмиягә килеп утырдылар, берберсенә сыенышып тын калдылар. — Хәзер нишлибез инде, Мирвәли, Гаделне ничек табабыз? — Эзләргә кирәк, Илмира, эзләргә кирәк... Тапканчы эзләргә кирәк. Ерак китмәгәндер ул... — Әллә кайтып киткәнме? — Юктыр... Кайтмагандыр... Безсез кайтмас... Шулай да тагын бер җирдә булырга мөмкин ул. Әйдә! — Кая, Мирвәли? — Хәзер күрерсең... Арттан калма!.. Берничә урам үтеп, тагын Казансуның текә ярына күтәрелделәр. Иңкүлекне чыгуга, Фукс бакчасы башлана... Бакчага җитәрәк, Мирвәли адымын акрынайтты. Үрелеп Илмираның колагына пышылдады: — Тс-с-с! Әнә ул... Чынлап та, түр эскәмияләрнең берсендә, аягын асылын дырып, башын түбән иеп, шәп-шәрә бер малай утыра. Аны әлегә танып булмый, әмма шулкадәр Гаделгә охшаган! Шул! Гадел! Илмира белән Мирвәли, малайны куркытудан шикләнгәндәй, сак кына атлап, шул якка киттеләр. Гадел аларны күрми, үзалдына нидер мыгырданып, дөресрәге, мышкылдап елап утыра. Аның янына иң элек Мирвәли килеп чүгәләде. Ул үрелеп малайның керфекләрен, йөз-битләрен чылатып бетергән күз яшьләрен сыпыргандай итте дә, йомшак, ягымлы тавыш белән: — Исемең ничек, Гадел? — дип сорады. Малай моңа бер дә гаҗәпләнмәде, бөтен йөзен тутырып елмайды да Мирвәлине муеныннан кочаклап алды. Үзе, акланган кебек, бертуктаусыз сөйләнде: — Барганда юлны тиз тапкан идем, кире килгәндә адаштым... — Улым минем! Гадел! — Чын аналарча елап-сыктап, әмма кинәт килеп баскан бәхетен яшерә алмыйча, аны яшерергә дә теләмичә, Гадел белән Мирвәлигә Илмира килеп кушылды. Шулай, өчәүләп, озак кына кочаклашып, елашып, үз бәхетләренә ләззәтләнеп тордылар. Якындагы урам чатыннан ишетелгән машина сигналы сискәндермәсә, тагын да шулай торган булырлар иде әле. Шул тавышка дәррәү башларын күтәрделәр. Таныш машина янында, аларга кул изәп, Сабир карт белән Сережа басып торалар иде... Гыйнвар, 2003 КҮРӘЗӘ Рухиянең башына кирпеч төште. Бу хакта халык мәкале булса да, җир йөзендә ничә генә кешенең башына кирпеч төшә торгандыр. Күп түгелдер... Шулкадәр дә туры килгәч, бу афәтнең Ходай Тәгалә ымы яисә шайтан зәхмәте булуы көн кебек ачык. Төзелеп бетә язган йорт яныннан үтеп бара иде. Андый йортлар хәзер Казанда бик күп бит. Урамы белән сыдырып алалар да, ярты ел дигәндә, яңабаштан төзеп тә куялар. Кемнәр генә яшидер бу яңа, затлы йортларда? Фатирсыз интеккән кеше барыбер интегә. Шулай булган, шулай булып калачак... Рухиянең анда ни эше бар соң?! Тизрәк аякка басарга да кайтып китәргә кирәк. Хастаханәне җене сөйми аның. Менә бу юлы да, табиблар башындагы җәрәхәтен бәйләгән вакытта, күзләрен йомып, палатадагы авыр һавадан гайрәте чигеп ятты. Җитмәсә, ялгызын гына аулак бүлмәгә урнаштырганнар. Курыкканнардыр инде. Куркырлык та шул, үлә дигәннәр бит аны... Монда кайтарып салгач кына аңына килгән. Юк әле, аңына килеп тә бетмәгән. Барысын да төштәге кебек кенә хәтерли Рухия. Менә хәзер ул беренче мәртәбә үз аңында. Бөтенесе дә аермачык, аңлаешлы, мәгънәле, хәтта... артыгы белән аңлаешлы... Ничек инде артыгы белән? Шулай шул, артыгы белән... Дөнья капусы ачылган кебек бүген Рухиягә... Ниндидер яңа халәт... Яңа хисләр... Яңа тавышлар... Кайдадыр сөйләшәләр, көлешәләр, сулкылдап елыйлар, тагын көләләр, тагын елыйлар. Дөнья тавышлары болар. Сәер... Авыру кешеләрдә шулай була микән әллә? Бигрәк тә үлем белән күзгә-күз очрашкан кешеләрдә... Мондый кешеләр, күрәсең, инде мәрттән дә котылганнар, ваз кичкәннәр, ләкин бу фани, гөнаһлы дөньяга да кайтып җитмәгәннәр әле... Кызык бу... Нәм шомлы... Хәтта... куркыныч! Бу тавышлар арасында бер тавыш аеруча нык аерылып тора. Бала тавышы. Бала елавы. Менә ул, көчәякөчәя барып, тәмам якыная, колак төбендә үк яңгырап тора башлый. Палатага килеп кергән табибә хатын да Рухияне бу тавыштан аерып ала алмады. Киресенчә, тавыш көчәйде генә. Нинди галәмәт бу — наркоз шаукымы бетмәгәнме, ниндидер зәхмәт яисә сихерме? Ак халатлы ханымның кәефе шәптән түгел иде. Әнә йөзенә үк чыккан, нигәдер бик борчылган. Шулай да сер бирми. Елмаеп исәнләште. Йөзе көлде, күзләре көлмәде. Тавышындагы борчуны да яшереп бетерә алмады ул. — Рухия бит әле?.. Хәлләрең ничек? Аруракмы? Әйдәле, тикшереп карыйк... Табиблар "син" дип сөйләшәләр. Моңа аптырарлык түгел. Монда ниндидер мәгънә бар. Мондый мөнәсәбәт аша табиб авыруга якыная, аның газиз бер кешесенә әверелә. Табиб авыруны гына түгел, авыру да табибны ныграк тоя башлый, аның хәленә, халәтенә һәм рухына барып ялгана... Бала тавышы һаман тынмады да тынмады. Рухия инде аңлап алган иде — бу тавыш аның кан басымын үлчәп булашкан табибә ханым белән турыдан-туры бәйләнгән. Үзе дә сизмәстән, ул әйтеп куйды: — Сезнең балагыз бармы? — Ә? Минемме? — Әйе, сезнең. Сез бит үзегез генә яшисез? — Үзем генә... — Балагыз ялгызы гына өйдә калдымы? — Әйе, син каян беләсең аны? — Белмим... Беләм дә, белмим дә... — Ничек инде? — Тоям гына... Балагыз бик нык өзгәләнеп, ачыргаланып елый. Сезгә кайтырга кирәк... — Анысын үзем дә беләм... Эшем эш түгел, көн саен кереп йөри торган күрше карчыгы да авырып китте, ичмасам. Шуңа күрә Алмазның үзен генә калдырырга туры килде... Бик елыймы? — Елый... Нык елый... Барыгыз, сорагыз да кайтып китегез... Минем өчен борчылмагыз, болай булгач тереләм инде мин... — Сез... Сез чынлап әйтәсезме? — Көтелмәгән хәлдән аптырап, каушап калган табибә кинәт "сез"гә күчеп китүен сизмәде дә. — Шаяртып кына ятасы калды инде... — Ачуланмагыз, зинһар... Барыбер бу бик сәер... — Сәердер шул... Әмма балагыз янына кайтыгыз. Ул сезгә кадерле, газиз булса — кайтыгыз. Балагыз исәнсау булсын, калганы мөһим түгел... Ходай Тәгалә ихтыярымы бу, тәкъдир эшеме — анысын соңыннан ачыкларбыз... Табибә ханым чыгып киткәч, Рухия, баш сызлавын да, дөнья тавышларын да онытыбрак, озак кына уйланып ятты. Нәрсә бу? Нинди галәмәт? Кем сөйли аның теле белән? "Соңыннан ачыкларбыз" дидеме? Каян ачыкласын ул, ничек ачыкласын? Әллә күзне йомып торыргамы? Бәлки... кабат уянып караргадыр? Рухия, башын артка ташлап, күзләрен йоммакчы гына булган иде, тагын палата ишеге ачылып китте. Шәфкать туташына ияреп, Миләүшә исемле дус кызы килеп керде. Килеп керде дә аһ итеп аның түшәге каршына барып тезләнде. — Ән-не-кәем! Нишләдең син, Рухия?.. Котыбыз очты бит... Кызлар кайгырып беттеләр... И бәгырь, хәлләрең ничек соң? — Ярый инде, түзәрлек... Каян белдегез? — "Скорый" аша. Син эшкә чыкмагач, кемдер шалтыратып караган. Анда бөтенесен дә беләләр икән... Сөенергә кирәктер дә... Әнә бит ишетү белән йөгереп килеп җиткән аның ахирәте. Әмма Рухия Миләүшәнең килүенә сөенә алмады. Ни өченме? Ни өчен икәнен белми ул. Тоя гына... Тагын шул тоем... Күңеле саф түгел бу Миләүшәнең, сүзләре ихлас түгел... Уйнаган кебек, ниндидер роль башкарган кебек ул... Әнә бит үзе матур сөйли, үзе бөтенләй башкача уйлый. Сүзе уена туры килми чукынчыкның... "Әһә, шул кирәк сиңа, — ди. — Ходай бар ул, барысын да үз урынына куя ул. Иң бай егетне эләктереп, барыбызның да борынына чиерткән идең, әнә үзеңнең башың бетә язды... Син моннан чыкканчы, Зәйтүнеңнең башын әйләндерәм әле мин... Ул болай да безнең барыбыз белән дә йоклап чыкты инде... Ә хәзер бөтенләй минеке булачак... Шулай булмаса, исемем Миләүшә булмасын!" Рухия моңа ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Ул инде үзенең сәер халәтенә, яңа рухиятенә (кара, исеменә рас килеп тора тагын!) күнегә башлаган иде инде. Миләүшә тәмле телләнеп сөйләнүендә булды: — Борчылма, бәгырь, эшеңдә бөтенесен дә җайларбыз, синең өчен барыбыз да җан атып торабыз бит, нигә борчылырга... Ә үзенең күңелендә бүтән уйлар... "Кирпеч төшкән урында дөмексәң дә кайгырырга уйлаганым юк. Яшәрлекне калдырмадың бит, хәерсез! Бөтен кеше сиңа карап тора, бөтен кеше син дип тора... Бүтән кеше юк диярсең... Гарьләнеп үләрсең, билләһи!.." Рухиянең түзәр әмәле калмаган иде инде. Ул, күзләрен йомып, эчке бер әрнү-сызлану белән башын, артка ташлап, мендәргә чумдырды да: — Аһ! — дип, иңрәп-ыңгырашып куйды. Миләүшәгә бу аһылдау ошамады. Ул, кискен калкынып, әйберләрен җыештырды да саубуллашып та тормыйча чыгып китте. Аның белән бергә Рухиянең үткән гомере, күңел тынычлыгы, мәхәббәте, хыял-өметләре дә китеп барды... Рухияне дәвалаучы табибә Әминә исемле икән. Икенче көнне эшкә килгәч, ул, авыру янына кереп, өр-яңадан танышып чыкты. Бу юлы инде Рухиягә бөтенләй башка күзләр белән карады, сүзләре дә авыруга әйтелә торган гадәти сүзләр түгел иде. — Рухия акыллым, — диде ул, — ярый кайтканмын әле. Алмазым карават читенә тартылган чыбылдык бауларына уралып буыла язган. Тагын бераз торса, үләсе булган... Хәзер үзен генә калдыраммы соң?! Мең-мең рәхмәтләр сиңа, син булмасаң, олы бәла килә иде бит... Беләсеңме, үзең дә сизмичә, син улымны үлем тырнагыннан тартып алдың... Ничекләр генә кире кайтарып бетерермен икән бу игелекләреңне?.. — Борчылмагыз, мин аның ничек килеп чыкканын үзем дә белми калдым... Ходай эшедер дип уйлыйм. Үзем дә аптырыйм, мин бит кеше уйлаганны белә башладым, кинәт кенә дөнья тәрәзәләре ачылып киткәндәй булды... — Чынлапмы, Рухия? — Чынлап шул... Мин сезнең балагызның бәла чакырып, өзгәләнеп елаганын да аермачык ишеттем... — Шулай дисең шул... Баш селкенгәндә булгалый бу хәл... Болай җәрәхәте үзе куркыныч түгел. Бер атнадан аякка басасың анысы... Тик менә... — Нәрсә, доктор? — Йә ярый, юрап азапланмыйк әле. Барысы да тәртиптә булыр. Ходай язган булса... — Алла боерса... — Рухия, баядан бирле сезне бер ир заты көтеп утыра. Керсенме? Ләкин озак сөйләшмәгез, яме... Сиңа тынычлык кирәк... — Рәхмәт, доктор... — Әйдә исемнәр белән сөйләшәбез, Рухия... — Әйдә... Әминә... — Болары — сиңа... улым белән икәү пешердек. Өчпочмаклары әле җылы килеш. Берәрсен ашап куй. Ә кунак егетен кертмичәрәк торырмын... — Юк, Әминә... кертегез... Керт син аны... Тизрәк кертеп җибәр!.. — Ярар соң, ярар... Ләкин саграк бул. Бик пырдымсызга охшаган ул. Уйлаганнарын күңелеңә бик якын алма. Югыйсә... кыен булыр... — Тырышырмын... Нигә болай дип әйтте соң ул? "Тырышырмын", янәсе... Көтмәдемени ул Зәйтүнне?! Өзелеп сөймәдемени? Кичә, башына кирпеч төшкән көнне дә, Зәйтүне янына — аның тулай торактагы түшәген уртаклашыр өчен бара иде бит. Алар кавышырга тиешләр иде... Менә бит ничек килеп чыкты... Тик нигә "тырышырмын" гына диде соң әле ул? Шомлы итеп әйтте, шикләнеп-сагаеп әйтте? Әллә тагын берәр нәрсә тоямы, нидер сизенәме аның күңеле? — Рухия, исәнме... Сөеклем минем... Рухия авырлык белән генә күз кабакларын күтәрде. Палата уртасында иңбашына ак халат элгән, аптыраулы йөз-кыяфәтен яшерергә тырышып та яшереп бетерә алмаган Зәйтүн басып тора иде. — Мин сине кич буе, төн буе көттем... Нәрсә булды, Рухия? — Булды инде, Зәйтүн... Ничек таптың? Рәхмәт... — Их, Рухия! Син мине тиргәргә, орышырга тиеш. Үзем барып алсам, берни булмый иде... Ә мин көтеп утырам... Мәнсез, җансыз димә инде, ә?! Рухия бу хакта артык сүз озайтып тормады; ул күңел төпкелендә баш калкыткан шомлы уйлары өчен борчыла башлаган иде инде. — Рухия, тизрәк терелеп чык, яме? Авыртамы? — Әллә ни авыртмый да. Сызлый гына... Үзең ничек соң? — Менә... Төне буе юксынып чыктым... Юк! Юксынмаган ул! Моны Рухия аермачык тойды. Зәйтүн күңеленнән суырылып чыгып, үзенең җан түрендә йомарланып төйнәлә башлаган куе томан арчылып, ачыклана барган саен, ул түшәккә ныграк сеңде. "Шул гомер сине көтеп утырды дисеңме әллә? Кич буе кабакта аракы чөмереп чыктым мин, беләсең килсә, аннары күрше торактагы таныш чәчбинең юрган астына кереп чумдым... Ничек кенә кыланмадык без аның белән. Каян белә диген — өчәү кызыграк дип, дус кызын да чакырып кертте әле..." — Зәйтүн... — Әү, сөеклем... — Ник алдыйсың? — Син нәрсә, Рухия? Ант әгәр, бер тамчы да алдамыйм... — Алдыйсың... Син бит бу төнне сөяркәң янында үткәрдең... Сөяркәләрең янында... — Рухия, алдамыйм, дидем бит инде! — Зәйтүн! Дәшмә! Бар, кит... Бүтән күземә күренмә... — Рухия! — Бар!.. Зәйтүн аптырабрак калган иде. Каян белә ул аның төнге маҗаралары хакында? Сөяркәләре хакында каян белә? Бер сер бар монда... Шуңа күрә сүз куертып торуның мәгънәсе булмас... Бер тынычланыр әле... Бер кирәк булыр әле аңа Зәйтүн. Инвалид, гарип-гораба булып калса, Рухия үзе генә нишли алыр, һаман шул Зәйтүнгә ялыначак ул... Ә Зәйтүн бу минутны сабырлык белән көтәчәк... Һәм... Һоп! Эләктереп тә алачак җәннәт кошын! Аннары инде нишләргә икәнен уйлап карар... "Бар!" — диярме?.. Шулай дияр, мөгаен. Менә бүген Рухия үзе әйткән кебек. "Бар! Миңа бүтән якын киләсе булма, тишек баш!" — диячәк... Ләкин, бу сүзне әйткәнче, рәхәтләнеп изәчәк, әвәләячәк әле бу яшь тәнне... Әнә бит ул ничек матур, саф булып, ымсындырып ята... Кашыкка салып йотарлык... Бөтенләй тотылмаган, каралмаган тән бу... Шушы япма аша да аның таза, тыгыз бот-чатларын, нечкә билләрен, тулы күкрәкләрен чамаларга була, минсиңайтим... Тотып карап туйгач кына, тәмам туйганчы, арыганчы, ялыкканчы өстендә талпынгач кына җибәрәчәк аны. "Бар! — диячәк. — Үзеңне үзең кара, миңа сылулар бетмәгән әле", — дип тә өстәячәк... — Рухия! — Бар, кит! Кит, кит, кит... Рухия чытырдатып күзләрен йомды. Зәйтүн ягыннан дулкын-дулкын булып килүче авыр тойгылар, уйлар ташкыны басылып, тоныкланып калды. Баксаң, бу күрәзә афәтеннән котылып тору өчен күзне йому да җитә икән. Рухия көтелмәгән ачышына сөенеп бетә алмады. Ничек яшәмәк кирәк болай, ничек түзмәк кирәк бу галәмәтләргә! Каян төште аның башына бу бәла? Иң якын дус кызы ниләр уйлап йөри бит... Яраткан кешесе ниләр кылып йөри... "Иа Хода! Түземлекләр, сабырлыклар бир бәндәңә! Тизрәк терелт аны, аягына бастыр, кеше ит!.. Игелегеңнән, шәфкатеңнән ташлама, догаңнан аерма..." Тукта-тукта... Болары Рухиянең үз уйлары түгел бит. Алайса, кемнең уйлары? Зәйтүн чыгып китте. Аннары... ул болай уйлый да алмыйдыр. Аның башында хатынкыз гаменнән башка берни дә юк... Кем соң бу догалы кеше? Бәй... Кем булсын?! Догалы да булгач, Мәрзия карчык инде! Күрше карчыгы! Ай-Һай, шул микән? Каян белгән ул Рухиянең мондый хәлләрен? Эшенә барып белгәндер, бүтән каян белсен... Әнә бит ул ишек төбендә генә тора... Ә ник керми? "Кер инде, кер, Мәрзия апа... Мин сине көтәм, бик көтәм. Шундый туйдырды бу гөнаһлы дөнья шаукымы, аның ялганы туйдырды, син булса да күңелемне тынычландырып, җанымны юатып, дога сүзләре әйтеп кит..." Шул вакыт, менә Ходайның рәхмәте, палата ишеге шар ачылып китте дә, аннан ап-ак фәрештә кебек, мөлаем, саф, әмма борчылудан нык кына талчыккан йөзле Мәрзия карчык күренде. — Мөмкиндер бит?.. Син миңа дәштеңме, кызым? Рухия тагын бер аптырады. Ул бит уйланып кына ята иде. Ә Мәрзия апасы ишеткән! Менә могҗиза! — Мин ул, мин, Мәрзия апа... Керегез, ишек төбендә кыенсынып торасыз бит, шуңа чакырдым... — Кыенсынмыйча ни, теге адәм кисәге атылып-бәрелеп чыгып китте ләса яныңнан... Бер-бер хәл булмаганмы дип шикләндем... Менә хәзер күрдем, тынычландым инде. Күзең бар, телең бар, зиһенең бар, калганы төзәлер, кызым, бер дә борчылма... — Каян белдең соң минем монда икәнне, Мәрзия апа? — Каян дип, син кайтмагач, Нәбиулланы эшеңә йөгерттем. Ул белеп кайтты. — Нәбинеме? — Шуны, кызым, шуны. Ул да бик борчылды. Сине ошатып йөри бит ул... — Белмим тагы... Бер дә искәргәнем юк... — Яратуны кычкырып йөрмиләр, балам. Ярату — күңел эше, аннары... күзләр эше... Күзләренә караганың бар идеме соң? — Белмим тагы... Юктыр... — Шулай булгач, каян беләсең син аның уйларын? Ниятләрен каян беләсең? — Әй, әллә ниләр сөйлисең син, Мәрзия апа... Миндә ярату кайгысы түгел хәзер, күреп торасың... — Ничек соң хәлләрең, кызым? — Арулануга таба, диделәр, шуңа ышанам инде.^ — Арулан, балакай, арулан. Синсез бик кыен... Йортыбызның яме югалды, нуры сүнде, чын ихластан әйтәм... — Арттырасың инде, Мәрзия апа. — Алай димә, кызым. Минем яшьтә сүз белән уйнап утыру килешми, гөнаһысына кермә... Ничек кенә керергә теләмәсә дә, Рухия, убылып диярлек, Мәрзия карчыкның күңел ярларына төшеп китте һәм шул минутта ук ниндидер якты, сихри, хәтта күзнең явын алырлык нурлы-балкышлы дөньяда пәйда булды... "И бала, бала... Ходай Тәгалә үзенең сөйгәннәрен сынарга ярата. Сине дә сыный гына ул. Бу бер дә бәла-каза түгел, бу сынау гына... Шулай кабул итик... Догаларыбызны да шушы сынауны кичеп чыгу өчен көйлик. Терелерсең... Терелмичә ярамый. Яшәргә кирәк бит... Әле синең барысы да алда. Никахың да, гаилә тормышың да, бәхетең дә... Иреңнән иркәләнәсең бар, балалар табасың бар, аларның игелеген күрәсең бар әле синең... Кем белә, Нәбиулла белән дә кушылуыгыз бар. Ул да төшеп калганнардан түгел. Йөзеңә кызыллык китермәс..." — Тагын шул турыда уйлап утырасыңмы, Мәрзия апа? — Ә? Нәрсә дисең, кызым? — Тагын Нәбине димләп утырасыңмы, дим... — Әйе шул, каян белдең аны, кызым? — И Мәрзия апа, мин хәзер кеше уйларын укый алам бит... — Тәүбә-тәүбә диген, балакай. Ни сөйлисең син? Илаһи рухлар эше бу, алар эшенә тыгылырга ярамаганны беләсең бит... — Беләм дә соң... Мин үзем дә шул рухларның берсенә әйләнеп барам, ахры... Исемем дә туры килеп тора бит, ичмасам... — Син чынлап сөйлисеңме, кызым? Куркытмале мине... рухлар хакында шаярып сөйләшергә ярамый... — Ышанмыйсың инде син, беләм... Алайса әйт әле менә, Мәрзия апа, синең иң изге теләгең нәрсә? — Әйтмим дә, нитмим дә, күңелгә коткы кертмә, кызым... — Юк, син әйт, әйт! Әйтмә дә, уйла гына: ни теләр идең менә бу минутта? Карчык каушабрак калды, йөзенә, күзләренә уйчанлык йөгерде. — Мәрзия апа, син бит хәзер мәрхүм картың хакында, җир йөзенә чәчелгән балаларың хакында уйлыйсың... "Их, бер генә мәртәбә җыелып утырырга иде", — дисең... Шулаймы? Шулай бит? — Шулай, кызым... Әүлиядыр син... Кеше түгелдер... — Тагын бер генә сорыйм әле, ә, Мәрзия апа?.. Әйт менә миңа: нәрсә ул бәхет? Уйлыйсыңмы? Бәхет ул, синеңчә — күңел тынычлыгы... Мин моны болай да беләм. — Рухия кызым, мин дә бер әйбер сорыйм әле, ачуланма. Син бит илаһи дөнья капкасыннан кереп-чыгып йөри аласың... Балаларымның барысы да исән-саумы? Әйт әле шуны... — Исән, барысы да исән-сау, Мәрзия апа, бер дә борчылма... — Ә картым? Рәхмәтуллам ничек анда? Оҗмах түрендә матур гына яшиме? Сагынамы мине? Балалары хакында кайгыртамы? Безне догаларыннан ташламыймы? — Ул да әйбәт кенә яшәп ята. Ләкин бик юксына сезне. Әмма көтми әле. Чакырмый да. Яшәсеннәр, ди. Үз дөньяларында озын-озак гомер кичерсеннәр, монда килергә өлгерерләр әле, ди. — Шулай диме? Бик сагынамы? — Сагына шул... — Димәк... миңа да барырга вакыт җитеп килә... Мәрхүмнәр сагынса, шуңа диләр бит... — Ул кадәр нык сагынмый ла ул, уйлый гына... Рухия Рәхмәтулла картның оҗмах түрендәге тормышы хакында берни дә белми иде. Мәрзия карчыкның күңеле булсын, тынычлансын дип кенә сөйләде... Ә барыбер рәхәт иде. Күрәзәче булуның шул ягы да бар икән: ул кешеләргә өмет бирә ала, аларны тынычландыра, сабырлыкка күндерә, догага, иманга кайтара... Рухия төгәл бер атна ятты. Җәрәхәте бик тиз кайтып, яра җөйләре бик тиз йомылса да, илаһи дөнья юлларына ялгыш кына ачылып киткән зиһен капусы ябылмады да ябылмады. Моңа үзе бик борчылса да, табиблар әллә ни кайгырмадылар. Киресенчә, илаһи шаукымга тарыган пациент эләгүдән файдаланып, үзләренең шәхси проблемаларын хәл итеп калырга тырыштылар, алардан ишетеп, күрше палатадагы авырулар кереп йөри башлады. Әминә иң элек бер хатынны алып керде. Рухия шундук искәрде: бүлмә буйлап йөргәндә дә сөрлегә язып йөри торган бу бик бетәшкән җан иясенең йөзеннән нур качкан иде. Бу нурны "яшәү нуры", "тормыш нуры" яисә "хәят нуры" диләр. Яшәве газапка әверелгән кеше йөзе иде аңарда. Ә күзләре... Күзләре: "Яшәсәм дә, яшәмәсәм дә миңа барыбер", — дигән кебек карыйлар. Кайчандыр чибәр булган ул. Кара ай кашлы, зәңгәр, хәтта яшел күзле, төз, матур борынлы, озынча, зифа яңаклы бу хатын үз вакытында күп ирләрнең башына җиткән булырга тиеш. Иреннәре! Алар хакында әйтмәдек бит әле... Бу калку, сусыл иреннәр үбешер өчен генә яратылган кебек. Бит очларындагы "мәхәббәт күлләвекләре" сөйләшкән чагында тагын да эчкәрәк батып китәләр. "Ир затыннан булсам, шундук гашыйк булыр идем!" — дип уйлап алды Рухия. Аннары уйлаган уеннан кире кайтты. Бу хатынның бөтен эче авыр һәм газаплы гөнаһтан һәм шул гөнаһлары өчен үкенүдән, тәүбәдән гыйбарәт иде... Рухиягә бик тиз килеп иреште: Назлыгөл исемле бу яшь хатын ике бала табып, икесен дә ташлап калдырган, өченчесе карынында үлгән, бозыла башлагач кына чистартып алганнар. Шуннан мантый алмаган мескен. Кияүгә дә чыгып караган, бәхете булмаган. Ике ире дә авырып үлгән. Икесенең үлемен дә Назлыгөлнең нәсел тамырларында калган бозык авырудан күргәннәр... Боларны Рухия тоеп белде. Калганнарын хатын үзе сөйләп бетерде: — Гомер буе кешегә түшәк булып яшәдем. Матур тормышка, бай тормышка, рәхәт тормышка хәләл тәнне сатып та ирешеп була дип уйладым. Бәхетнең ике чабуыннан да эләктереп калмакчы булдым: имеш, байлык та җыям, рәхәт-ләззәтенд ә дә туйганчы йөзәм... Йөзүен йөздем анысы, акчам да җитәрлек, тик менә шул арада тәнемнең җылысын, күзләремнең нурын югалтканмын, йөземнең суын җуйганмын... Алары булмагач, сәламәтлек бик тиз китә икән... Берәр ничек кайтарып алып булмас микән шул җылыны, шул нурны? Ярдәм итә алсаң, ярдәм ит, зинһар... Үтенеп, ялварып сорыйм... Бәясеннән тормыйм... Сине бит, бөтенесен дә белә, диләр. Нишләргә хәзер миңа — хет шуны әйт... Рухия үзе дә нык дулкынлана иде. Юк, нәрсә эшләргә кирәклеген белмәгәннән түгел. Бу хатынның авыр язмышы шулай тетрәндерде аны. Пәйгамбәрлеге ачылуын ачылды, әмма ул адәм балаларының каһәрле язмышларына күнегеп җитмәгән иде шул әле. Андый язмышларга күнегеп булмыйдыр да... Шушы хастаханәдә ятканда гына да, әллә күпме кешенең гомерен, киләчәген күзаллады, әмма әле бер генә бәхетле язмыш та очратканы булмады аның. Барысын да дулкынланып, бертигез дәрәҗәдә тетрәнеп кабул итте Рухия үз күңеленә. Юк, күнегә алмады, алмады... Үз язмышы нинди соң аның?! Шушы гөнаһсыз тәнен кешелек намусын югалткан бәндә кочагына ташлый язды бит... Башына кирпеч төшмәсә, ниләр генә булып бетәр иде икән? Аның язмышын Ходай Тәгалә ничек юрар иде икән?.. Ә бит алар бик матур таныштылар. Татарлар гына җыела торган бию мәйданчыгында очраштылар. Ике тулай торак арасында көйләнгән бу "пятачок" бик күп татар яшьләренең юанычы иде ул вакытта. Шунда танышып, матур гаилә корып җибәрүчеләр дә шактый булды. Рухия — фабрикада, Зәйтүн заводта эшли. Икесе дә авылдан, бер-берсенә тәңгәлләр, пар килгәннәр. Ләкин бергә үткән ике ел эчендә ныклап йөрешеп, кавышып китә алмадылар. Фабрика Рухиягә бер бүлмәле фатир биргәч тә бергә булмадылар әле. Рухия Зәйтүннән кирәкле сүзне көтте. Тегесе ул мөһим сүзне әйтмәде. Яшәрлек кенә бүлмә дә бар иде югыйсә... Ә беркөнне Рухия үзе Зәйтүн янына китте. Аңа сөяркә булып, балага узарга теләде ул. Күңелендә төрле уйлар әйләнде ул мәлдә. "Балага узсам, бәлки, бергә дә булырбыз" дигән уй янында "Бала белән дә алмаса, үзем карап үстерермен, миңа бер иптәш булыр" дигән уй да сизелер-сизелмәс кенә, тыйнак кына гомер сөрә иде. Ә менә ничек килеп чыкты... Бөтен язмышын теге каһәр төшкере кирпеч кисәге бутады да куйды. Күпме генә тырышса да, Рухиягә бирелгән язмыш җебен Ходай Тәгалә үз кулыннан ычкындырмады... Хәтта үзенең илаһи шаукымын да өстәп бирде... — Беләсеңме, Назлыгөл, — дип башлады сүзен Рухия, — асылыңа кайтыр өчен сиңа бер генә юл бар. — Нинди юл, нинди? — Син кайчандыр югалткан балаларыңны табарга тиеш, аларның күзләренә карарга тиеш... Шул вакытта синең йөзеңә нур кунар, шул нур белән бергә сәламәтлегең, күңел тынычлыгың кайтыр. Бар, йөрмә монда адәм көлдереп, врачларны эшләреннән аерып... Үзең эзлә, тап һәм үзең тәрбиялә газиз балаларыңны! Менә шунда гына терелерсең. Бала бәхиллеге ана фатихасыннан ким түгел ул. Бала рәнҗеше сихер чакыра — моны бервакытта да хәтереңнән чыгарма... Рухия үзен-үзе танымады. Ул — иң гади авыл кызы, фабрика эшчесе — кинәт кенә әнә нинди акыллы сүзләр сөйли башлады. Гүя ул үзе сөйләми дә, аның теле белән ниндидер илаһи, сихри көчләр сөйләшә, аның өчен ниндидер илаһи рух яши... Палатасына хәтәр чир белән авырый торган хатын кергәч, Рухия моңа тагын бер мәртәбә ышанды. Авыру хатынның бәласен шундук аңлап, төшенеп алды ул: бу бит бервакытта да яратмаган! Тормышка чыккан — ирен яратмаган, бала тапкан — баласын яратмаган, дусларын, кардәшләрен, күршеләрен яратмаган... Ата-анасын да, хәтта үзен дә яратмаган ул... Шуның өчен җәзасын да күргән. Рухия бу хәтәр чирне ни өчен дәвалап булмавын аңлады. Яратмаган кеше бервакытта да ярата алмый икән. Ә менә шушы чикне уза алган кеше могҗиза иясенә әверелә, чөнки ул булдырып булмаган эшне эшли: ярата башлый... Ә бу хатын инде ярата алмаячак. Аның бу хисе төбе-тамыры белән сүнгән, үлгән. Шуңа күрә дә Рухиягә: — Каты, яшел алма аша, — дип, теге хатынны юатып, өметләндереп чыгарып җибәрүдән башка чара калмады. Бер атна үткәч, Рухия үзен өенә чыгаруларын үтенде. Тыңладылар. Әминә аны автобус тукталышына кадәр озатып куйды. Дыңгычлап тутырылган автобус эчендә кайтуын, төшкәч, урам аша чыгып, ишегалдына керүен төштәге кебек кенә хәтерли Рухия. Һәр кешенең үз тарихы, үз киләчәге, үз язмышы. Барысы да көн кебек ачык... Менә бу хатын анасы өчен борчылып бара. Аның анасы каты авырый. Дару да алмый инде аны. Ә менә кызының җылы, итагатьле сүзе гомерен бераз озайтачак әле... Тузан каткан тәрәзә аша урамга карап баручы егет — бәхетле җан. Бүтәннәргә ничек кенә белгертмәскә тырышса да, булдыра алмый, бара-бара да кинәт кенә матур итеп, мәгънәле итеп елмаеп куя. Дөньяга елмая... Ә бәлки, күңеленә мәңгелек хис, хис кенә түгел, якты образ булып кереп урнашкан сөйгәненә елмаядыр? Бәхетле булсыннар, бәхетле булсыннар... Ә-ә-ә-әнә теге әбигә яшәү рәхәт түгел. Сызланып бара. Бөтен тәне сызлый, җаны сызлый. Югыйсә бөтен балалары да исән-сау үзенең. Бәхете юк... Бәхет, бер карышса, балаларга ияреп кенә килми шул... Ә менә бу кызның киләчәге кызык. Очрашуга бара ул. Һәм... бүген күрешәчәк егете белән озын-озак гомер кичерәчәкләр... Бу карт — чын татар карты. Ак чәчле, йомшак, ак сакал-мыеклы... Бөтен уе — дога. Дога белән уйлый, дога белән яши. Бөтен рухи таянычы да — шул дога. Догасы якты булса да, күңеле якты түгел аның. Бер малае Әфганстанда, берсе Чечняда һәлак булган. Татар балаларына, йә, әйт инде, бу мөселман илләрендә ни калган? Карт бу сорауга җавапны белә: язмышлары шулай йөрткән. Тәкъдир кушуы буенча йөргәннәр алар... Шуңа да тыныч, сабыр. Чөнки ул — тәкъдир иясе, дога иясе... Таныш тыкрыктан борылып, ишегалдына керәм дигәндә генә, Рухия каршына дөм исерек бер ир килеп чыкты. Ул алга сөртенеп киткәндәй итте дә шундук Рухия кулындагы сумкага килеп ябышты... Болай да зиһене иләсләнеп торган кыз, башка бер вакыт булса, каушап, аптырап калыр иде, ялыныр-ялварыр иде, елап-сыктап бетәр иде, әмма ничек тә ычкынырга, котылырга тырышып карар иде. Бу юлы ул тартышмады, кычкырышмады, кулындагы сумкасын тыныч кына ычкындырды да: — Сине өеңдә авыру анаң көтә. Бер кашык су кабарга тилмереп ята ул. Ә син кеше талап йөрисең... Бар кайт, акчаны ал да сумканы кире бир, — диде. Теге бәндә озак кына һушын җыя алмыйча торды. Хәтта сискәнеп, айнып киткәндәй булды. Күзләрендә җан әсәре юк иде, "ә" дигәнче шул җан пәйда булды. Ул, ниһаять, аңына килеп, кулындагы сумканы Рухиянең аяк астына атып бәрде, аннары, кырт борылып, йөгереп китеп барды... — Рухия! Рухия!.. Рухия урам_ ягыннан килгән тавышка артына борылып карады. Йөгерә-атлый килүче кешене ул шундук танып алды. Мәрзия карчык мактап бетерә алмаган НәбиНәбиулла иде бу кеше. Менә ул йөгереп килде дә җирдә яткан сумканы иелеп алып Рухиягә сузды. — Мәгез, алыгыз. Мин аны ерактан ук күреп килдем. Килеп җитеп кенә булмады... Ә сез шундый батыр икән!.. Бер карау белән теленнән, һушыннан яздырдыгыз... Хәлегез ничек? Сез үзегез дә больницадан гына бит әле... Шулаймы? Рухия шундук аңлап алды. Якты, күркәм иде бу кешенең күңеле. Артык яшь тә, карт та түгел. Шулай да күбрәк яшь... Анасы белән генә яши икән... Күңелендә ниндидер авыр моң, сагыш бар. Әмма гүзәл, якты моң, сагыш ул. Авыр, әмма гүзәл моң-сагыш шул мәхәббәт дигәннең үзе була бит инде! Нәбинең күзләре генә түгел, күңеле дә: "Яратам!" — дип тора иде. Ничек элегрәк күрмәгән боларны Рухия? Аның егете бар иде шул. Зәйтүн күз-башын әйләндергән булгандыр... Сизелеп тора — Нәби беренче мәртәбә олы сөю хисенә юлыккан. Ләкин бу аның соңгы сөюе дә. Үзе моны белә микән? Белмәсен дә. Белмәсә, яхшырак, уңайрак, чөнки гашыйк кеше — ялангач кеше белән бер, каушаудан әллә нәрсәләр эшләп ташлавы бар... Рухия Нәбинең күзләренә йотлыгып карап торды. Андагы мәхәббәт көчен берни белән дә чагыштырырга мөмкин түгел иде. Ул — мәхәббәт, бары шул гына... — Нәби... Синмени инде ул — Нәби... Нәбиулла?.. — Бик кадерле туганын очраткан кеше кебек, Рухия, озын, зифа бармаклары белән үрелеп, каршысында торган егетнең тыгыз, мул яңакларыннан сыйпап куйды: — Менә нинди икән син — Нәби... Хастаханәдән чыгарга рөхсәт бирсәләр дә, табиблар Рухияне берәр айга өйдә калдырдылар. Аның өчен өряңа тормыш башланды. Ул үзен бүтән шәһәрдән, бүтән илдән, хәтта бүтән планетадан килгән кеше кебек хис итте. Чөнки башкалардан бик нык аерыла иде ул. Бер ягы гына күрсәтә торган пыяла була бит? Рухия карап торган яктан гына күрсәтә иде бу тәрәзә. Шуңа күрә дә авыр иде аңа. Чөнки кешеләр тормышында, аларның күңелендә, шатлык-сөенечкә караганда, кайгы-борчулар күбрәк булып чыкты. Ул тагын шуңа төшенде, аптыраплар, шаккатыплар бетте: тирә-юньдә ялган күп иде. Кешеләрнең бөтен яшәеше, гамәли һәм рухи дөньясы ялган-хыянәттән генә тора иде. Ялган гадәти хәлгә, рухи халәткә һәм көндәлек яшәү рәвешенә әверелгән — заман, хыянәт заманы килгән икән бит! Миләүшә белән Зәйтүннең ялганын белгәч үк үрмәләп керә башлаган иде аның күңеленә бу авыр тойгы. Иң якын кешеләренең ялганыннан шашар дәрәҗәгә җиткән бер мәлдә, табибә Әминә, аннары Мәрзия карчык белән Нәби очрады. Алар аның бер якка ишелә башлаган күңел ярларын тигезләп, ныгытып куйдылар, андагы якты, өметле хисләргә сүнәргә ирек бирмәделәр. Ләкин барыбер дә пычрак күп иде. Бу бигрәк тә ярдәм сорап керүче үксез, борчулы һәм авыру җаннарны кабул итә башлагач ачыкланды... Рухия әйбәт, җылы сүз өмет итеп килгән беркемне дә кире борып чыгармады. Ләкин... Хикмәтнең дә хикмәте була икән! Пәйгамбәрлек тә гөнаһка китерергә мөмкин икән! Рухия үз күңелендә туган башбаштак уйлардан гарык булып бетте. Ничек була инде бу? Кешеләрнең ялганын фашлап кына, аларны бәхетле итеп булмаганын күптән аңлады аңлавын... Ә бит шул ялганны кайчакта яшереп тә калдырырга кирәк икән... Яшереп калдыру үзе дә ялган булып чыга түгелме? Ялганны ялган белән каплап буламы соң? Рухия аптырап бетте. Бәй, аптырамаган җиреңнән аптырарсың. Беркөнне яшь кенә хатын кергән. "Әйт әле, — ди бу, — ирем мине яратмый башлаган кебек. Шул дөресме?" — ди. Рухия ни әйтергә дә белмәде. "Синең иреңнең тагын бер хатыны бар. Ул хатынның да баласы бар. Ул бала да иреңә "әтием" дип эндәшә. Һәм... ул хатын да ирең хакында: "Ул мине яратмый башлады", — дип әйтә алмый бит инде!.. Бәлки, әйтергә кирәк тә булгандыр... Рухия дөресен әйтә алмады, шуның белән гөнаһлы булды. "Синең хакта да ул нәкъ шулай уйлый. Аңа ягымлырак бул, күзенә мәхәббәтлерәк күренергә тырыш, ләкин түбәнлеккә төшмә, балаң белән күбрәк аралашсын, үзең дә янында бөтерелебрәк тор. Күп сөйләш, күзенә туп-туры карап сөйләш, башыннан сыйпа, кулыннан тот... Инде алай да булмаса, бала тап", — дип, көйләпчөйләп чыгарып җибәрде. Икенче берәү ишетеп кергән. "Игезәк туганым бик нык авырта. Ничек аякка бастырырга аны?" — дип сорый. Нәрсә диясең инде аңа? Шуны да аңламагач ни — беренче игезәкнең сәламәтлеге, иминлеге тулысынча икенчесеннән тора бит. Рухия ачыктан-ачык әйтеп бирде: "Дөрес яшә, син дөрес яшәсәң, туганың да терелер", — диде. Әмма Рухия белә иде инде — хакыйкать күпкә ачырак. Игезәкләрнең түшәк өстендә ятканы калкынып чыгып булмаслык хәлдә, зур гөнаһларга баткан иде. Аның өстендә ана яше дә, бала яше дә, шулай ук кеше каны да, кеше җаны да бар. Һәм берәү генә түгел. Боларын Рухия әйтми калдырды. Үлем белән бәйле тагын бер очрак тетрәндерде Рухияне. Беркөнне Мәрзия әби үзенең ерак танышын ияртеп кергән. Бу ирнең сөекле хатыны кинәт авырый башлаган. Табиблар: "Мантый алмас бу, барына да әзер булып торыгыз", — дигәннәр. Рухия ул ирнең күзенә карау белән төшенде, чак кына йөрәге тотмый калды. Кеше ышанмаслык хәл бит: әллә каян күренеп тора — тиздән бу ир үзе үләчәк. Әйе-әйе! Авыру хатыны өчен борчылу аны якты дөньядан алып китәчәк, ә хатыны, терелеп, озынозак гомер кичерәчәк... Рухия Мәрзия карчыкка аермачык итеп әйтте: — Миңа үлем мәшәкате белән кереп йөрмәсеннәр, болай да йөрәгемә күп алдым. Моннан соң Ходай Тәгалә эшенә кысыласым килми. Үзеңнең йомшак, ипле телең белән аңлатып, җайлап җибәр инде, яме... Мәрзия карчык эшнең рәтенә бик тиз төшенеп алды. "Күрәзәче Рухия"не сорап килгән кешеләрне иң элек үзе кабул итә башлады. Вак-төяк үтенечләрне шундук хәл кылып чыгара. Ике темага бөтенләй кагылмый. Үлем һәм балалар язмышы белән бәйле үтенечләрне шунда ук кире кага. Беренчесе буенча Рухиянең катгый шарты булса, икенчесен үзе уйлап тапты. Кайчандыр әйтәләр иде бит: бала язмышын юратырга ярамый, диләр иде... Рухия дә юрамады, юрыйм, багам дисә дә, Мәрзия карчык аны бу сихергә якын җибәрмәскә тырышты . Күрәзәлек күбрәк сөю-сөелү тирәсендә барды. Әнә, кылка гына киемгә төренеп, бер хатын кергән. Гүзәл исемле икән. 30 яшьтә генә булуына карамастан, 45-50 яшьләр бирерсең, билләһи! Киеме генә таркау, шапшак булса бер хәл. Йөз-битенең, чәчләренең дә сөю-мәхәббәт белән һичнинди уртаклыгы юк. Рухиянең чын-чынлап ачуы чыкты. Теге хатынның кулына көзге тоттырып, уратып-нитеп тормыйча әйтте дә салды: — Менә карале. Сине кем яратсын, син бит үз-үзеңне дә яратмыйсың! — диде. — Ничек инде? Мине ирем яратсын, шуның өчен кердем дә... — Башкалар яратсын, үз итсен өчен кеше иң элек үзүзен хөрмәт итәргә, яратырга тиеш, белдеңме? — Белдем дә соң... Хәзер нишләргә инде миңа? — Бар, кайт та үзеңне тәртипкә китер. Ирең егылып китәрлек булсын! ...Ирле-хатынлы кешеләр кергән. Күңелләре тулы шик-шөбһә. — Улыбыздан хат-хәбәр юк. Исәнме-юкмы, әйт әле... — диләр болар. — Улыгыз кайда соң? — Чечняда хезмәт итә иде шул... — Киткәненә күпме? — Ярты еллап бар. — Хатлары килдеме? — Баштарак еш яза иде, аннары сирәгәйде, хәзер бөтенләй хәбәр-хәтере юк... Шуңа борчылабыз да... — Борчылмагыз, исән ул! Туктале... Исән микән соң? Хәзер-хәзер... Аңлашылды! Сезнең улыгыз исән дә, исән түгел дә... — Ай Аллам! Ничек була инде? — Бөтен җире дә исән-сау аның. Әмма рухы зәгыйфьләнгән, күңел ярлары какшаган... Күңел җәрәхәтләре улыгызның җанын гына түгел, гомерен кимереп ята... Шул... — Әллә ниләр сөйлисең син, сеңлем... — Үзегез сорадыгыз. Сугыш рухы кеше рухыннан көчлерәк. Шуңа күрә гаҗәпләнерлек берни дә юк монда. Ир белән хатын, башларын селкеп, аптыраган кыяфәт белән, ишек төбендә таптанып тордылар-тордылар да үзләре Чечняга бармакчы булып чыгып киттеләр. Рухия тагын да бер мәртәбә шомланып уйланды: "Дөресен әйтү кирәк идеме соң, әллә юкмы?" ...Бөркөнне ачы таң белән бер карт белән карчык килеп керде. Алар артыннан Мәрзия карчык күренде. Сүзне дә ул башлады: — Рухия кызым, менә сиңа яңа кунаклар алып киләм әле. Бер дә ялварып сораганым булмады, бу юлы сорыйм. Бу картларның кызлары кайда икәнен әйтә алмассыңмы, балам? Ун ел элек чыгып киткәннән бирле күренгәне юк икән... Бу юлы Рухия сөенеп җавап бирде, чөнки сөенерлек кенә хәлләр бар иде: — Бәй, сезнең кызыгыз Казанда бит. Аның беркая да киткәне юк. Кияүдә. Ике бала үстереп яшәп ята. — Кайда? — Анысы минем эш түгел инде, әбекәй. Үзегез табыгыз. Үзегез югалткансыз, табуын да үзегез табыгыз, үз сөйгәненә кияүгә бирмәгәнсез... Сезнең хакта яхшы белә, килеп йөри, ярдәм итә. Сез аны тоясыз, әмма үзен күрмисез. Шул... — Бик рәнҗегәнме, балам? — Эш рәнҗүдә генә түгел. Ул сезне санга сукмый. Хөрмәт итми. Яратмый... Юк, алай дип әйтә алмыйм. Яратадыр, әмма иманга кайтмаган әле ул, һаман адашып йөргән вакыты... Рухиянең даны бөтен тирә-юньгә таралды. "Күрәзәче", "багучы", "юраучы" кушаматлары янына "сихерче" атамасы да җайлы гына сыешкан кебек булды. Рухия кайчакта тора-тора шаклар ката: бу адәми затлар баштанаяк багучылар сүзенә ышанып яши башлаганнар ласа! Ничек тә эшләмәскә генә, уйламаска, тир, көч түкмәскә генә, дөрес итеп, Хак Тәгалә кушканча, саф, игелекле күңел белән яшәмәскә генә, бары тик багучы гына баксын да, юраучы гына юрасын, кинәт кенә барысы да җайлансын, өметләр яңарсын, бәхет елмайсын, сөю килсен, һәм... әллә каян гына байлык ишелеп төшсен... Беркөнне Рухия үзе дә шул хәлгә кала язды. Көтмәгәндә-нитмәгәндә, Нәби исенә килеп төште. Хастаханәдән кайтканда очраткан иде, шул заманнан бирле күрешкәннәре юк икән аларның... Үзе дә сизмәстән, очрашулары хакында бага-бага, ялварып сорый башлады. Кемнән сорарга да белми, ичмасам. Нишләп үзеннән сорасын... Ул үзе багучы урынында бит инде... Рухия гайре табигый галәмәтләр кылып утырмады. Нәбинең йөз-кыяфәтен исенә төшерде дә теләк теләде. Теләге тиешле җиргә бик тиз барып иреште, ахры. Шул көнне үк Нәби үзе килеп керде. Кулында — чәчәк бәйләме. Ромашкалар! Рухиянең яраткан чәчәкләре... — Исәнме-саумы, Рухия! Терелеп буламы? — Исән-сау гына, Нәби. Терелеп беттем бугай. Эшкә чыгасы килә... Врачлар, иртәрәк, диләр. Эшләмәскә күнексәм, нишләрмен инде?.. — Анысы өчен борчылма. Эштән качып булмый, әллә кая качсаң да, үзе килеп таба ул... Менә синең яраткан чәчәкләрең. — Әйе шул, каян белдең аны? — Мин дә күрәзәче бит, Рухия... — Шаярма, Нәби... Бүтән бу хакта авыз да ачма. Болай да яшәвемнең яме бетте. "Теләп алмаган бәхет" булгач, бер дә кызыгы юк аның... — Рухия, мин бит сиңа йомыш белән... — Син?.. Йомыш белән? Нинди? — Ләкин сүз бир: хак дөресен генә әйтәм, диген. — Нигә инде болай, Нәби? — Шулай кирәк. Минем өчен бик җитди сөйләшү бу. Решаюгций! То есть... хәлиткеч! Сүз бирәсеңме? — Ай Аллам, бирәм соң... Ләкин... Нәби... мине Ходай белән чәкәштермә, яме. — Юк-юк, Ходай өлеше юк монда. Минем өлеш кенә, минем^бәхет кенә хәл ителә. Яки бәхетсезлек... — Йә, сора, Нәби. — Рухия, мин берәүгә гашыйк булдым. Күптән инде. Баштарак ул бу хакта белми иде. Хәзер белә. Әйт әле, зинһар, аның күңелендә дә миңа карата җылы, якты хисләр бармы? Ул да минем хакта уйлыймы? Рухия инде барысын да аңлап алган иде. Шулай да, көлмәде, елмаймады, сер бирмичә, йотлыгып тыңлап утырды. Ләкин, бәласеннән башаяк дип, карашын Нәбинең күзләреннән читкәрәк алып куйды. Аннары үрелеп аның кулларыннан тотты, элеккечә, күзләренә туры карамыйча гына җавап бирде: — Син дә аның күңелендә, Нәби. Ләкин җаныңны бик үсендермә әле. Өметтә кал, хисләрең ихлас булса, ул да сине ярата башлар... Тормыш дәвам итте. Күңел тоемы, җан-рухы пәйгамбәрнеке булса да, Рухия шул ук кешеләр тормышы белән яши иде. Бердәнбер аерма шундадыр: ул күп, бик күп уйлана торган булып китте. Кайчакта тик торганнан үзе өчен генә түгел, бөтен кешелек, бөтен дөнья өчен уйлый башлый, хәтта үз уйларыннан үзе куркып куя... Хыялланмагаем, акылга җиңеләймәгәем, дип уйлый ул. Болай яшәсә, моның шулай бетүе көн кебек ачык. Рухия шуны белә, әмма берни дә эшли алмый... Гүя аның яшәеше, язмышы үз кулында түгел, башка бер көч карамагында. Бәй, беркөнне, тәрәзәгә карап, моңаеп утырганда, башына бер сәер, әмма үтә дә аңлаешлы уй "сукмасынмы". Начар уй, явыз ният үзе бәла чакыра икән бит! Бу җир өстен күр инде, ә? Кайда сугыш, кан коеш, үтереш — шунда явызлык... Юк, алай түгел... Дөресе: кайда явызлык — шунда кан коела, сугыш уты дөрли... Каян сугыш кына булсын? Җир тетри, су баса, янгыннар чыга, кешеләр, халыклар, илләр бәлагә тара... Соңгысы дөресрәктер. Ниндидер галәми көч һәр явызлыкка үзенең ихтыярын иңдереп тора. Кеше рухы зәгыйфьләнгән, бозылган җирдә галәм рухы, дөнья иясе үзенең көчен куллана башлый. Иң аянычлысы шунда: явыз җаннар белән бергә әйбәт кешеләр дә, изге җаннар да һәлакәткә очрыйлар, хөрмәткә, ихтирамга лаек ил агалары да, бер гөнаһсыз сабый балалар да үлемгә дучар ителәләр... Ничек тә аңлашырга иде бу Галәм Рухы белән! Әйтергә иде аңа: "Бар әле, бар бу җир йөзендә өметле, якты җаннар!"— диясе иде. Бердәнбер көнне бу Галәм Рухы Рухияне үзе эзләп тапты. Иртәнге сәгатьләрдә рәхәт уянып яткан чагы иде. Ачык тәрәзәдән җәйге җиләс һава ургылып кереп торган бер мәлдә, нәкъ шул тәрәзә ягыннан тонык кына, әмма үтә дә моңлы һәм серле тавыш ишетелгәндәй булды: — Рухия... Рухия уянып бетә язган иде инде. Шуңа күрә, күз кабакларын күтәреп, тавыш килгән якка борылып карау аңа берни тормады. Каушамады. Ул үзен һәртөрле серле, могҗизаи хәлләргә күнектереп бетергән иде инде. Тоемы белән дөнья капусын ачып чыгып-кереп йөргән кеше нәрсәгә аптырасын ди?! Шулай да... тавыш бит бу... Тоем гына, хәтта уй гына да түгел... — Рухия... — Кем бу? Кем син? — Мин — Май... — Кем? — Май... Галәм Рухы... — Галәм Рухы? — Әйе. Дөнья Иясе, Җиһан Җанвары да диләр мине... — Син... син... нишләп йөрисең? — Үзең чакырдың бит... — Чакырмадым, уйладым гына... — Уйлау чакыру түгелмени? — Син... кайда? Ник күренмисең? — Мин күренергә тиеш түгел... Күренсәм, синең зиһенең ялгышачак. Мин... мин бик ямьсез, иләмсез... Мине күргән кешеләр акылдан язалар... — Алайса күренмә, Май... Май бит әле? Ә ни өчен Май?.. Июнь түгел, яисә август? Яки... сөт, катык, каймак түгел?.. Май көлеп җибәрде. Рухия уйлап куйды: рухлар да көлә икән... Рух микән соң ул?.. — Һа-Һа-Һа!.. Мин бит Май — Дөнья Иясе... Ничек сөт-каймак булыйм ди? Һа-Һа-Һа!.. — Май... Ә, Май! Әйт әле, син Алламы? Тәңреме? Ходай Тәгаләме? Кем син? — Мин боларның барысы да. Шул ук вакытта берсе дә түгел. Мин аларның ихтыяры гына... Сез аны "энергия" яисә "шаукым" дип йөртәсез... — Ә-ә... хәзер аңладым... Шулай да нәрсә дигәнне белдерә ул — Май? — Нәкъ шуны — "Алла ихтыяры" дигәнне белдерә дә. Җир кешеләре мине Тәңре иркәсе, Бәхет кошы, җан өләшүче тереклек иясе дип беләләр... Сез бит бик бәхетле, имин, бай чагыгызда: "Күктән Май тамып тора", — дисез. Аннары, Май-анага рәхмәтләр әйтеп, Май чабу йолалары уздырасыз... "Майга хезмәт иткән кеше генә малай таба" дигән сүз дә миңа бик ошый. Чөнки ул дөрес сүз... Иген мул елны: "Май-ана күкрәгеннән сөт ага", — диләр. Тагын бик күп, бик күп очракларда телгә алалар мине кешеләр... Ә Бәхет кошы хакындагы мифларыгыз белән бөтен җырларыгыз, әкият-дастаннарыгыз тулган... — Миңа боларны аңлау кыен, Май. Мин бит укымаган бер авыл кызы. Гап-гади эшче, гап-гади язмышлы адәм баласы... — Алай димә, Рухия. Син минем белән сөйләшеп торасың икән инде, димәк, гади кеше түгел... Син бит Рухия. Рух иясе. Яисә... рухка ия зат. Ничек кенә булса да, олы мәгънәгә, илаһи мәгънәгә ия булырга тиеш синең тормышың, синең яшәешең, язмышың... Ә бит һәр кеше шундый илаһи мәгънәгә ия, һәр кеше рухка ия, димәк, һәр адәми зат минем белән сөйләшә ала... Тик... шунысы гына: кешеләр хәзер мине ишетмиләр, ишетсәләр дә — тыңламыйлар... Тың-ла-мый-лар! Күп бәлаләр дә шуннан... — Аннары... мин бит күрәзәлек итәм, Май. Бу да синең эшме? — Юк, монысы Ходай Тәгалә эше. Күрәзәлекне ул сиңа сынау итеп җибәргән. Үз өлешен биреп, синең күңелеңне, иманыңны, кешелегеңне ныгытмакчы булган. Бу хакыйкатькә ирешү юлында сиңа ярдәмгә мине җибәргән... Аңлыйсыңмы шуны, Рухия? — Аңлыйм да, аңламыйм да... — Нигә алай дисең? — Әйттем бит инде. Мин — кеше. Кеше генә! Ничек кенә үзегезгә, күккә якынайтырга тырышсагыз да, мин кеше булып калам. Шулай мәңге калачакмын... Һәм мин иң гади кеше бәхете хакында хыялланып яшим... Сөю бәхете, гаилә бәхете хакында... — Ә син инде бәхетле, Рухия. — Мин моны бәхет димәс идем. Хәтта киресенчә, күрәзәлек мине күп вакыт бәхетсез итә... Кеше кайгысын, кеше бәхетсезлеген үз күңелеңнән үткәреп яшәү рәхәт дисеңме әллә? — Юк-юк, мин нәкъ син сораган, син теләгән бәхетне җибәрдем. — Алайса... кайда соң ул? — Син аны инде күрдең, беләсең... Таныгач, үзең дә аптырарсың әле... Шуны гына өстәп әйтәм: син аны исеменнән таный аласың... Ул — безнең илче... — Нинди ул минем бәхетем? — Бүтән сорама, болай да күп сөйләдем. Бәхетне аңлатып-аңлап булмый. Аны тоеп, тоемлап кына була. Аңлау соңыннан килә... Бергә булгач... — Мин сиңа барыбер рәхмәтле, Май... Син әйбәт... Рух. — Син дә әйбәт, Рухия. Без сине сайлап ялгышмаганбыз. Ә хәзер мин китәм. Хуш, сау бул. Бәхетле бул. Мин сиңа аны җибәрдем инде, каршы ала бел... Хуш, Рухия... — Хуш, Рух... Галәм Рухы... Дөнья Иясе... Бәхет Иясе... Килгәндә тавыш-тынсыз гына килсә дә, киткәндә Рухның һәр адымы аермачык ишетелеп торды: — Тук-тук, тук-тук-тук... Ат тояклары тавышы бит... Май җайдак булып килә микәнни? Әкиятләрдәге канатлы акбүз ат Майның аты була инде алайса? — Тук-тук, тук-тук-тук... Нишләп һаман ераклашмый соң бу тавыш? Кайчаннан бирле колак төбендә яңгырап тора да тора: — Тук-тук, тук-тук-тук... Йокылы-уяулы яткан Рухия сискәнеп сикереп торды. Нәрсә булды бу? Төшме? Әллә... зиһене ялгыша башладымы? Ниндидер тавыш ишетте ул. Майның аяк тавышын ишетте, ахры... Әллә үзенең йөрәк тибеше булдымы бу? Әнә бит ничек ярсый... Монда миңа кыен, хәзер бәреп чыгам, бәреп чыгам дип тибә... Шул вакыт баягы тавыш тагын кабатланды. Бу юлы ул ишек катыннан килә иде: — Тук-тук, тук-тук-тук... Рухия бер шомланды, бер сөенде. Әллә?.. Галәм Рухы җибәргән бәхете килеп тә җиттеме? Бик тиз булды бу! Шуңа күрә бәхеттер инде ул! Кеше җаны сөенсен өчен, шатлансын өчен җибәрелә торган әйбердер?.. Әйберме? Әллә кешеме? Исеме ничек икән аның? Май әйтте бит. Исемендә сер бар, диде... Тавыш тагын кабатланды. Рухия, торып, шәрә тәненә түшәк япмасын урап ябынды да ишеккә китте. Сорап тормыйча гына ачты. Ишек төбендә торган бәхетне, ышанмаган кебек: "Кем бар?" — дип сорап кертмиләр бит инде... Ә ишек төбендә Зәйтүн белән Миләүшә басып торалар иде. Рухия көтелмәгән очрашудан, буынсыз калып, егылып китә язды. — Сез?.. Сез каян? Нишләп йөрисез монда? — Без шул. Менә хәлеңне белергә килдек. — Миләүшә, берни булмагандай, Рухияне кочаклап үбеп алды, Зәйтүн исә, кыенсыныбрак кына, кулындагы төргәкне сузды. — Ярый, килгәч керегез инде... Ләкин минем вакытым юк. Врачка барасым бар. Беркая да барасы юк иде аның. Элекке дуслары белән бергә буласы килмәгәннән генә шулай диде ул. Сүз сүзгә ябышмады. Тегесен-монысын сорашып утырдылар. Рухия теләмичә генә җавап бирде. Ул болай да үзен бик уңайсыз хис итә иде. Өстендә юка җәймә аша бөтен тәне күренеп торадыр шикелле. Кыз япмасын әле бер якка, әле икенче якка тарткалады. Ләкин барыбер тәнен каплап, яшереп бетерә алмады. Зәйтүн аның шәрә беләкләренә, аяк-ботларына йотардай булып текәлеп карап тора иде инде. Күбрәк Миләүшә сөйләде. Фабрикадагы эшләр хакында, кибеттәге яңа товарлар, театрларда бара торган концерт-кичәләр хакында сөйләгән булды. Ләкин барыбер Рухиянең күңеленә юл таба алмады. Ул моны үзе дә аңлап алды, хәзер син тырышып кара инде дигән кебек, йөзенә мескен кыяфәт чыгарып, Зәйтүнгә күтәрелеп карады. Моңа кадәр бер-ике сүз белән генә әңгәмәгә кысылып утырган Зәйтүн үз сәгате сукканны бик тиз төшенеп алды, элеккечә, кичә генә аерылышып очрашкан кебек, җәелеп китеп сөйләнергә кереште. — Рухия, мин дә сине бик сагындым. Без күптән бергә булырга тиеш. Кәһәр суккан кирпеч төшеп кенә харап итте. Әйдә кабат дуслашабыз, бергә булабыз... Мин бит сине һаман яратам... Менә Миләүшәдән сора, мин сине һаман яратам, сагынам, көтәм... Рухия Зәйтүнне юньләп тыңламады да. Аның үз уйлары. "Май әйткән бәхет шушымы инде? Синең янга җибәрдем, көтеп ала бел" дигәне шушымы? Әгәр бәхет шушы икән, бәхетсез булуың мең мәртәбә артыграк..." Зәйтүннең дә үз сүзе сүз. Дәшмичә генә утырган Рухия аның белән килешкән кебек тоелдымы, ул инде, тәмле тел, матур сүз белән генә чикләнмичә, кулын озайта башлады, үрелеп, кызның чәчен сыйпады, яңакларына кагылып үтте һәм дәрткә ымсындырып торган ачык кулбашын иркәли-назлый башлады... Бу хәл Рухиягә ошап бетмәде, әлбәттә. Ул, әйтми-нитми генә, Зәйтүннең кулын читкә алып куйды. Зәйтүн һаман ялынуында булды: — Рухия... Мин сине үземнеке итәргә телим. Риза бул, зинһар... — Юк, Зәйтүн. Мин сине кичерә алмыйм. Мин сине... яратмыйм! — Яратырсың әле, кичерерсең дә... Тормыш бит бу, алай гына була инде... — Зәйтүн, соңгы мәртәбә әйтәм, синең белән бергә була алмыйм. Ачуланма. Ә хәзер мине калдырыгыз, киенәсем бар... Шунда Зәйтүнгә әллә нәрсә булды. Ул ярсып сикереп торды да нык, усал адымнар белән бүлмә буйлап йөреп китте. Аннары, Рухия каршына килеп, холыксызланып кычкыра башлады: — Әле шулаймы? Мине яратмыйсыңмы? Җирәнәсеңме? Элек ярый идем бит... Бүтән кызлар белән йоклаган ошамадымы?.. Йокласа ни!.. Була торган хәл. Син киләсе көнне дә мин хатыннар белән төн уздырдым. Ну и что? Менә иң якын дустың белән — Миләүшә белән дә йокладым мин... Үзеннән сора! Шулаймы, Миләүшә? Әйт, ник әйтмисең? Мине, бүлмәңә алып кереп, түшәгеңә салганда, телгә бик оста идең бит, хәзер нигә дәшми утырасың? Ә беләсеңме, бу фәрештә кисәге безнең икебезгә дә лачкылдатып төкерде... Әйе-әйе, җирәнә ул бездән... Чиста, имеш... намуслы... Ә без... бозык, пычрак, хәсис... Шулаймы? Зәйтүн кызганнан-кыза барды. Рухия аны мондый кыяфәттә беренче мәртәбә күрә иде. Ул инде үзенең әйткән сүзләренә дә үкенә башлады. Ләкин... үкенеп ни файда? — Зәйтүн, тынычлан... Әйдә, ипле генә сөйләшик, аңлашыйк... — Ипле генә? Ипле генә сөйләшеп карадым инде мин. Хәзер башкача сөйләшәм. Сөйләшмим дә, эшемне эшлим дә чыгып китәм... Бүтән син мине күрмәячәксең! — Зәйтүн... — Зәйтүн!.. — Рухиягә Миләүшә кушылды. Зәйтүн инде беркемне дә ишетми иде. Ул, бөтен гәүдәсе белән ябырылып, Рухия өстендәге япманы тартып алды. Аннары шәп-шәрә калган күкрәкләрен капларга азапланган кулларыннан тотып, аны артка таба этеп җибәрде. Рухия, бот-чатларын як-якка аерып, таралып яткан түшәк өстенә барып төште. Зәйтүн үзе дә аның артыннан караватка сикерде. — Хәзер яраттырам... Мин сине болай гына калдырмыйм, бәгырь... Үземә тиешлесен үзем белән алып китәм! Так что... Тик ят! Юкса... Рухия өстендә яткан Зәйтүн, бер кулы белән кызның кулларын каерып, икенчесе белән чалбар каешын ычкындырырга кереште. Бу күренештән буынсыз, аңсыз һәм телсез булып калган Миләүшә баскан урынында катып тора бирде. Рухиянең үзәк өзгеч тавышы гына аны бу каһәрле дөнья белән бәйләп торган шикелле иде... — Кит моннан, кит! Зинһар, кит! Акылыңа кил, Зәйтүн!.. Миләүшә, коткар мине! Коткар!.. Рухиянең елап-ялварып, ачыргаланып кычкырган тавышына, ниһаять, Миләүшә сискәнеп китте, ис-акылына кайтты һәм, бөтен җан һәм тән ачуын йодрыкларына туплап, Зәйтүнгә барып ябышты. Тегесенә бу ошамады, әлбәттә. Ул кискен борылды да, чалбар каешыннан бушаган кулы белән кизәнеп, бөтен көченә Миләүшәгә сугып җибәрде. Кызның аңын югалта барган хәлсез, җансыз гәүдәсе, мәтәлчек ата-ата, иң элек түшәк читенә, аннары идәнгә туңкаеп барып төште һәм, аһылдап, ыңгырашып куйганнан соң, бөтенләй хәрәкәтсез калды... Зәйтүн үзенең кара эшен дәвам итте. Рухия иртә белән күктән иңгән Галәм Рухын исенә төшергәндә, әзмәвердәй гәүдә чишенеп бетә язган иде инде. — Май!.. Май!.. Кая минем бәхетем? Кая ул? Май... Ник килми ул? Ник һаман җибәрмисең аны? Май... Харап иттермә, Май!.. Зәйтүнне бу сүз сискәндерде, ахры. Ул, Рухиянең бугазын буа торган кулын бушатып, бу кыз әллә акылын җуйды инде дигән кебек, бераз калкынып, аптыраган кыяфәттә карап торды, аннары, тагын да ярсыбрак, апак зифа тән өстенә капланды... — Май!.. Май... Нәби!.. Нәби... Бу — Рухиянең аңлы-һушлы тормышында соңгы сүзләре иде. Зәйтүн инде үзенең нәрсә эшләгәнен белештерми. Аңа ничек тә корбанының авызын томаларга кирәк иде. Учлары белән каплап та, буып та томалый алмагач, ул, чәчләреннән бөтереп тотып, Рухиянең башын карават читенә бәрде... Рухия күзләрен ачканда, палатада беркем дә юк иде. Әллә күрмәде генәме? Тән сызлауга түзәр әмәл юк бит... Тәне генә түгел, җаны сулкылдап-сулкылдап сызлый аның. Авыртуга түзә алмыйча, ул кабат күзләрен йомды, иреннәрен тешләде. Уйларга, хәтерен кыймылдатырга тырышып карады. Кыенсынып, авырсынып кына тәгәри башлаган уй йомгагы Рухиянең бәгыренә яңа сызлаулар алып килде. Аңа иң мөһим бер әйберне ачыкларга кирәк иде: баягы хәтәр хәлләр чынлап та булдымы, әллә берәр саташу галәмәте генәме? Әминә исемле табибәне төгәл хәтерли ул. Мәрзия карчык кереп утырды... Зәйтүн... Миләүшә... Нәби... Тагын Зәйтүн белән Миләүшә... Зәйтүн бигрәк тә ямьсез кыланды. Төштер бу... Начар төш. Тормышта мондый хәлләр була алмый, чынлыкта бу кадәр явызлык булмый. Ул серле төштә тагын Май бар иде. Галәм Рухы... Күрмәсә дә, Рухия аның тавышын аерым-аерым ишетте. Анысы инде изгелек яклы, Аллаһы Тәгалә ихтыяры... Ул Рухиягә бәхет вәгъдә итеп китте. "Көт, тиздән ул синең янга үзе киләчәк, — диде, — исеменнән танып белерсең, ул — илче, күк вәкиле, Ходай Тәгалә пәйгамбәре, — диде. — Син инде аны беләсең дә, таныйсың да, хәзер күңелеңә генә якын аласың калды", — диде. Шулкадәр төш күреп ятты микәнни? Әнә бит шул иләсмиләс дөньяда әллә күпме гомер яшәп алган... Хәтта күрәзәлек итеп йөргәнен дә хәтерли әле. Бала елавы... Миләүшәнең: "Дөмексәң дә кайгырасым юк", — дигәне, Зәйтүннең бозык тормышы, Мәрзия карчыкның догалары, нурлы, якты күңелле, мәхәббәтле, бәхетле, әмма үтә дә моңлы, сагышлы Нәби... Мәрзия карчык аны Нәбиулла ди... Нәби... Төш дөньясыннан ияреп чыккан иң матур хис, иң матур мизгел шушы исем белән бәйләнгән икән. Хәтерендә: төштәге соңгы сүзе дә шушы сүз иде. "Нәби! Нәби!" — дип китте ул төшеннән, "Нәби! Нәби!" — дип шушы якты дөньяга кайтты... — Нәби... Нәби... — Әү, Рухия... Рухия... Тагын шомлы төш дөньясына китеп барудан куркып, Рухия ашыгып-кабаланып күзләрен ачты, бөтен сызлануларын басып, башын күтәрмәкче, торып утырмакчы булды. Торып утыру түгел, башын да калкытып карый алмады. Әмма түшәге каршында басып торган Нәбине бик тиз күрде, таныды. Нәкъ шундый — төштәге кебек — мәхәббәтле, бәхетле, әмма нигәдер моңлы, сагышлы иде ул бу минутта. — Нәби? Синме бу? — Мин... Хәлләрең ничек, Рухия? — Белмим, Нәби... Мин шундый озак йокладым, ахры... — Күп тә түгел, аз да түгел, нәкъ бер төн, бер көн... — Минем башка кирпеч төште бит, Нәби. — Беләм, Рухия... — Аннары мин төш күрдем... — Төш күрдең шул. Саташтың... Хәзер барысы да үтте инде. Тереләсең генә калды. — Ә син нишләп монда, Нәби? Мәрзия апа кайда? Зәйтүн, Миләүшә кайда? Алар минем башка кирпеч төшкәнне беләме соң? Эштә беләләрме? — Рухия, сиңа күп сөйләшергә ярамый. Әйдә сөйләшмибез. Сиңа ял итәргә кирәк. Әнә ничек арыгансың, талчыккансың... Телисеңме, мин сиңа җыр көйлим?.. — Җырла, Нәби, мин җыр яратам... — Тыңла, үзем язган җыр. — Син... җыр да язасыңмыни? — Менә тыңла әле... Син минем бәхетле гомерем, Син минем якты хәтерем. Сабыр гына өйрәтәсең Белергә дөнья кадерен... — Матур җыр... Син әйбәт кеше, Нәби... Зәйтүн булмаса, мин сиңа гашыйк булыр идем, сине дә гашыйк итәр идем... — Мине гашыйк иттерәсе юк, мин сиңа күптән гашыйк инде. — Шулаймы? Ә нигә бу хакта әйтми йөрисең? — Әйттем... Төшеңдә әйттем. — Ә хәзер өнемдә дә әйттең. Рәхмәт, Нәби. — Нәрсә өчен? — Яратуың өчен. — Сиңа да рәхмәт. — Ни өчен? — Шушы дөньяда, тормышта булганың өчен. Шул вакыт палатага күтәренеп табибә хатын килеп керде. Рухия аның белән таныш инде. Әминә исемле ул... Аның баласы да бар... — Рухия бит әле? Хәлләрең ничек, акыллым? Аруракмы? Әйдәле тикшереп карыйк. Ә син, егеткәй, бар чыгып тор, ял ит. Болай да көн буе, төн буе утырып чыктың. Соңрак килерсең, яме. Хәзер сөйгәнең беркая да китмәс. Шулаймы, Рухия? Китмисеңме? Таныш табибә сүзләреннән Рухия берни дә аңламады. Бигрәк тә "көн", "төн", "сөйгәнең" дигән сүзләр зиһенен бутап ташладылар... Нәби чыгып киткәч тә озак кына сорарга кыенсынып ятты ул. Түзмәде Әминә, берьюлы берничә укол кадап, коралларын җыештыра башлагач, кыенсынып кына сорап куйды: — Ә нигә ул төне буе утырды? — Кем? — Нәби... Бая шулай дидең бит... — Ә аны әйтәсеңме?.. Кичә сине ул китереп тапшырды бит... Шуннан бирле саклап утырды, мескен. Жәлләдем шул. Ярата ул сине, нык ярата... — Кичә? Мине кичә китерделәрмени? — Кичә шул. — Минем башка кирпеч төшмәдемени? Ниһаять, Әминәнең аңына барып җитте. Ул бөтен эшен калдырды да, сак гына атлап, Рухия янына килде, түшәк читенә утырды, авыруның кулын алды. — Бәй, син берни дә белмисеңмени, Рухия акыллым? — Мин нәрсә белергә тиеш соң? — Башыңа кирпеч төшкәч, син чынлап та бездә, менә шушы урында ятып чыктың. Аннары бер айлап өйдә яшәдең. Кичә тагын китерделәр. Башыңда җәрәхәт бар иде. Элекке егетең кыйнаган, дип сөйләделәр. Шушысы, Нәби исемлесе кереп коткарган. Теге явыз сине мәсхәрәләргә уйлаганда йолып алган, үзен дә нык кына тәпәләгән. Боларны миңа Мәрзия апа сөйләде. Ул да килгән иде, кичкә җылы аш китерәм, дип кайтып китте... — Ә Миләүшә кайда? Исәнме ул? — Рухия аңын югалтып егылган Миләүшәне бик тиз исенә төшерде. — Исән-исән, нәрсә булсын аңа. Күрше палатада ята. Ә сине харап итә язган бәндәне милиция алып киткән. Син аны ташла, юньле кеше булып чыкмаган ул... Бөтен тарих шул. Боларны белми идеңмени? — Юк... белми идем... Төш кенә дип уйладым бит мин боларны... Аһ!.. Аһ... — Йә, Рухия, тынычлан, бетеренмә. Иң начары артта калды. Аның каравы синең хәзер Нәби дустың бар. Мәрзия апа Нәбиулла ди. Син шуңа сыен... Бик әйбәт, ипле кешегә охшаган ул... — Нәби... Илче... Ә син беләсеңме, Әминә, "Нәби" нәрсә дигәнне белдерә? — Һи, беләм, ник белмәскә. Әбекәй гел сөйли иде... Нәби ул — пәйгамбәр, Алла илчесе, Ходай вәкиле, ди иде... — Чынлапмы? — Чынлап-чынлап... Ышанмасаң, килгәч, Мәрзия ападан сорарсың. Ул белә дә белә инде. Ә нигә ул сиңа? "Нәби"нең нинди мәгънә белдерүе бик мөһиммени? — Бик мөһим... Ул... ул — минем бәхетем. Минем өчен генә, миңа гына атап җибәрелгән кеше. Кеше генә түгел, илче, изге зат... — Мин моңа бик шат. Һәр кешенең шундый кешесе буладыр инде. Син бик бәхетле, Рухия. Син кешеләрнең уйларын укыйсың, начарны, яхшыны таныйсың... — Юк, Әминә, мин хәзер кеше күңеленә керә алмыйм инде, аларның уйларын да танымыйм. Болар минем үткәндәге тормышымда, төшемдә калдылар... — Чынлапмы? Син хәзер күрәзәлек итмисеңмени? Өйдә калган Алмазның елаганын-еламагынын да тоймыйсыңмы? — Юк, тоймыйм. Миңа бу кирәк тә түгел. Әйбәт кешене болай да танып була, явызлык та шундук беленә... Мин инде үз кешемне таптым, шуңа күрә күрәзәлекнең кирәге юк... — Табуын таптың, ә күңелеңдә сагыш бетмәгән әле... Ялгызы калгач, Рухия тагын бер мәртәбә башыннан үткәннәрен исенә төшереп, күңеленнән кичереп, уйланып чыкты. Мәрзия карчык аны шулай йокылы-уяу хәлендә килеп тапты. Дәшми-нитми генә урын-җирләрен рәтләде, җылы шулпа каптырды, аннары озак итеп дога укыды. Беренче булып Рухия сүз башлады: — Мәрзия апа, нигә минем белән генә була мондый хәлләр? Нигә мин? Нигә башкалар түгел? — Ходай Тәгалә сине сайлаган икән инде, димәк, сине ярата ул... — Беләсеңме, мин Галәм Рухы белән сөйләштем. Ул мине аңлады. Нәби хакында әйтте... — Беләм, кызым, беләм... Һәр кешегә бер мәртәбә килә ул... — Сиңа да килдеме? — Килде... — Шуннан? Бәхетле булдыңмы соң? — И бала-бала... Син бәхет турында сорыйсың. Сугыш вакыты иде. Рух атаган кешем яуга чыгып китте. Көттем. Сугыш беткәнче көттем. Сугыштан соң да көттем. Көтеп-көтеп тә өметемне өзгәч, кияүгә чыктым. Күп тә тормады, бәхетем кайтып төште. Тоткынлыкта булган икән. Шуңа соңарган. Минем тормышта икәнемне белгәч, читкә чыгып китте. Балам булмады. Май-анабыз миннән бер бала кызганды. Үпкәләп тә булмый — ул ниятләгән бәхетне көтеп ала алмадым бит. Шуңа рәнҗегәндер инде... Хәзер сугыш юк, синең бәхетең күз алдында... Үрелеп алырга гына иренмә... — Артык якын шул, Мәрзия апа, үреләсе дә аласы... Үзе кереп торгач, нинди бәхет була инде ул? — Бәхет сиңа үзе керә димәс идем мин, кызым. — Анысы дөрес. Ике мәртәбә үлеп терелдем бит мин бәхетемә җиткәнче. Һәм менә мин бәхетле... Ә күңелем сөенми, күңелемдә шом бар, борчу бар... — Димәк, әле син бәхетеңне табып бетермәгәнсең. Шуңа шулай ул... — Их, Мәрзия апа, белсәң иде, ничек кыен икән бу дөньяда гади кеше булып яшәү?! Мин бит илаһи дөнья ишеген ачып карадым. Аннан кайтканнар бәхетле була белми микән әллә? — Ә син инде бәхетле, кызым. Син бәхетеңнән бозылып барасың. Тизрәк кияүгә чыгарга кирәк сиңа. — Мин дә шулай димен бит, Нәби кайчан килә димен? — Син бит күрәзәче, үзең бел!.. — Ә минем күрәзәче буласым килми. Бәхет үзе килеп табарга тиеш мине. Сүзгә дә, повестька да соңгы ноктаны Мәрзия карчык куйды: — Көтеп алынган бәхет кадерлерәк шул... Февраль, 2003 ФӘРЕШТӘ Бүгенге табышын барлый-барлый, Йосыфның башы катты. "Барлыгы унике сыра шешәсе җыелган. Бишесе караңгы төстә, алары кыйммәтрәк тора. Биш мәртәбә 1 сум 10 тиен... 5 сум 50 тиен була; җидесе — 80шәр тиенлек. Менә сиңа 5 сум 60 тиен. Аракы шешәләре күбрәк. Шулай булмыйча, аракыны сырага караганда күбрәк эчәләр... Егерме ике шешә. Бөкегә көйләнгәннәре ун шешә. Димәк, 10 сум. Калган уникесе — 9 сум 60 тиенлек... Җәмгысы күпме була инде? 30 сум... 70 тиен... Моңа ипи алырга була, вак балык, кефир, тәмәке... Шуның белән вәссәлам! Юк, бүген хәл алай ук начар түгел. Тамагы туячак, тәмәкесе булачак... Бу азмыни?! Төштән соң базар тирәсендә кайнашып алыр... Ул тирәдә барыбер нидер чәлергә мөмкин... Анысы кичкелеккә..." Йосыф ике авыр төенчеген ике кулына җайлап тотты да, шул төенчекләрдән башларын сузып торган шешәләрен шылтырата-шылтырата, урамның каршы ягында урнашкан азык-төлек кибетенә таба китте. Аның бер почмагында эчемлекләрдән бушаган савыт-сабаны кабул итү өчен махсус бүлек ачканнар. Йосыф кебек эшсез сукбайларга җан асрарга булышучы бердәнбер изге урын шушы була инде. Менә хәзер дә ул шушы урынга барыр, канга тулышкан, кызыл йөзле, таза әзмәвер затның алдына шешәләрен тезеп куяр, аның майга бүртенгән бармакларыннан таушалып беткән өч унлык, тагын 50 тиен акча алыр (бу әзмәвер ир һәр сукбайдан, ни өчен икәнен әйтеп тә тормыйча, 20 тиен тотып кала), аннары күршедәге кибеткә керер, бер көнгә тамагын бөтенәйтер, тормышын көйләр... Шулай үзенең гомерен дәвам иттерер... Юк, Йосыф бомж түгел. Аның әйбәтме-начармы фатиры бар, туган ягы, авылы бар, туган-тумачасы, газиз әнкәсе бар, яхшы гына танышлары, иптәшләре бар. Эше генә юк. Эше дә бар иде. Тормышы да, хыяллары да, күзе төшеп йөргән кызы да бар иде. Кайсыдыр бер мәлдә нидер булды аның белән, Йосыф үзе дә ныклап аңлап бетерә алмый калды. Бердәнбер көнне ихтыяр көче төкәнеп, күңеле җебеде, яшәүнең ямен, тормышның мәгънәсен югалтты... Кыскасы, рухы какшады. Эчкечелеккә бирелеп китте, эшен ташлады, урамга чыкты... Ә урамда юньсез дуслар тиз табыла икән... Нәрсә булды соң, нәрсә? Нәрсә булды?.. Ул вакытта нәрсәдер булды. Тик нәрсә? "Перестройка" диделәр. Янәсе, үзгәртеп, дөресрәге, җимереп, яңадан коралар!.. Иң элек партия бетте, профсоюз... Аннары ваучерлар белән алдадылар, эш хакын бирми башладылар, кибетләр бушап калды... Кибетләр генә түгел, күңелләр, җаннар бушап калды ул вакытта. Күп кешеләр эшсез, ашсыз калды. Күпләр урамга чыкты. Йосыф та чыкты. Яратып йөргән кызы, аңа кулын селтәп, авылга кайтып китте, әнкәсе, авылдан килеп, аны иманга китереп караган иде, ямьсез сүзләр белән куып кына чыгарды... Аракы сөременнән, айныткычларның камера ишекләре тавышыннан озак айныды ул. Шулай да айныды. Бервакыт эчүен дә ташлады, яңа "дусларын" да онытты... Әмма сөйгәнен, эшен кире кайтара алмады. Менә хәзер ялгыз башы кечкенә фатирында яшәп ята. Көннән-көн дөньяга өмете, үзенә хөрмәте кими... Күңеле суына... Әле ярый күршесендә Фәүзия әби бар. Әле ярый урам бар... Эчүчеләр бар. Димәк, шешәләр бар... Йосыф уйлый торган уен төйнәп бетерә алмады. Җил искән кебек кенә, каршысына кемдер очрап, бәрелеп диярлек узып китте. Узып кына китмәде, дәшеп китте... — Саумы... Кем булды бу? Йосыф башын күтәрде, борылып карады. Узып киткән "җил-кеше" дә артына борылды. Сәләмә генә киемнәргә төренгән малай кисәге икән. Ун яшьләр чамасы булыр... Күренеп тора — урам малае. Соңгы елларда андый сукбай балалар күбәйде. Ләкин бу малай бүтәннәргә охшамаган. Беренче карашка шундый ук урам малае кебек... Тик йөзе... Йөзе олы бәндәләрнеке... Күзләрендә — йөзьеллык тормыш гаме. Йөзендә дә... Хәтта җыерчыклар да бар. Әмма борчу юк, кайгы юк. Гамьле нур бар, ә борчу юк... Сәер бу, ай-һай сәер... "Исәнме-саумы... Әлегә исән, әлегә сау..." Йосыф, башын чайкый-чайкый, юлын дәвам итте. Әмма ерак китә алмады, каяндыр ажгырып килеп чыккан йөк машинасы, әллә нинди тәмуг тавышлары чыгарып, кычкыртып җибәрде. Йосыф үзе машинаны күрмәде, аның күңеле, күңеле белән бергә күзләре дә теге сукбай малай артыннан ияреп киткән иде, дөресен генә әйткәндә, тагын бер мәртәбә читкә борылып карарга аның вакыты да, егәре дә юк иде. Резина тәгәрмәчләрнең асфальт өстендә ачы чыелдап шуыша башлавыннан барысын да төшенде Йосыф: ул хәтәр бәлагә, афәткә юлыккан иде. Теге малай очрамаса, юлны чыгып өлгергән иде, билләһи!.. Хәзер соң инде... Үз хәлен чамалап алган Йосыф бер якка да тайпылмады, киң урам уртасында басып торган килеш, кулларындагы төенчекләренә чат ябышып, яңакларын авырттырганчы тешләрен кысып, инде бүтән ачмаска теләгәндәй, чытырдатып күзләрен йомды... Шул вакыт йөрәк турысында җиңелчә генә чәнчү барлыкка килде. "Әһә, — дип уйлап алды Йосыф, — җан очып чыгып китәргә җыена башлады..." Ул тел очына килеп эләккән беренче дога кисәген укынырга кереште: "Әмәнтә билләһи вәм йәү миләхири вәлкадәри хайриһи вә шәрриһи минәллаһи тәгалә вәл-бәгъси бәгъдәл-мәүти..." Кайчандыр күрше Фәүзия карчык өйрәткән шушы дога белән Йосыф тәмам үләргә әзерләнеп бетте. Ул инде, дога белән генә чикләнмичә, аның асыл мәгънәсен дә үзенең томалана башлаган зиһене аша үткәреп өлгерде: "Инандым Аллаһы Тәгаләгә, аның фәрештәләренә, китапларына, пәйгамбәрләренә дәхи ахирәт көненә һәм тәкъдирнең яхшысы да, яманы да Аллаһы Тәгаләдән булуына һәм үлгәннән соң янә терелүгә..." Инде машина аңа килеп бәрелгән булырга тиеш. Ул үлгән булырга тиеш... Шулай үләләр икән. Ә кайда теге фәрештә? Исеме ничек соң әле аның? Әй, ничек булса да ярамыймы? Аның исемен белүдән ни файда? Ә бәлки... бәлки, ул үзе, үлеп, фәрештәгә әверелгәндер? Ул үзе фәрештәдер, изге рухтыр? Юктыр... Җир йөзендә юньле, тәртипле, фәрештә булырлык тормыш белән яшәмәде ул... Берәрсенә берәр изгелек кылдымы? Юк. Берәрсен берәр бәладән йолып кала алдымы? Юк. Хет берәр теләгенә ирешә алдымы? Юк. Юк һәм мең мәртәбә юк! Мәхәббәтен җуйды, анасын рәнҗетте — бары тик шул гына. Адәм көлкесе!.. Бөтен күк дөньясы көләр инде үзеннән... Их, кешечә яшәп булмады, юк, булмады... Бернинди бәрелү, имгәнү, авыртыну тоймаса да, Йосыф, ниһаять, үзенең үлүенә ышанып җитте. Йөрәге турысындагы чәнчү кимеде, бераздан ул бөтенләй бетте. Җиңеләеп, бушанып калган тән-гәүдә менә-менә очып китәр кебек... Әле ярый кулларында төенчекләр бар... Йосыфның бу караңгы, буш, салкын дөньядан тизрәк китәсе, качасы килде. Тик менә ничек котылырга бу үлем караңгылыгыннан, гөнаһ шомлыгыннан? Ничек инде "ничек"? Күзләрне ачасы да котыласы! Ул бит әле һаман да күзләрен йомып тора. Ачарга кирәк аларны... Юк! Ачмаячак! Керфек тә кагып карамаячак. Бик шомлы, котсыз, хәтта газаплы диләр бит үлемнең теге ягын... Йосыфның зиһенендә кабат теге дога яңарды: "Инандым... үлгәннән соң янә терелүгә..." Шушы дога белән аның күзләре каерылып ачылып киттеләр. Һәм... шакл ар катудан тагын бер мәртәбә мәрткә китә яздылар. Йосыфның күз алдында шул ук урам җәйрәп ята иде! Ул буп-буш. Ниндидер сәер тынлык. "Теге дөньяга да мондый урамнар бар икән", — дип уйлап алды Йосыф. Әллә?.. Ул ике дөнья бер-берсенең чагылышы гына микән? Шулайдыр... Әнә бит нинди илаһи тынлык... Матур, гүзәл дөнья... Гел изге эшләр генә эшлисе килеп тора... Сәер халәт... Сөенечле мизгел... Сөенерлек шул: Йосыфка үлемнең әйбәте, игелеклесе насыйп булды бит... Әнә урамның аргы башында ниндидер җанлылык пәйда булды. Аның кайсыдыр чатыннан атылып-бәрелеп тагын бер машина чыгып килә иде. Шул ук минутта күршедәге кибеттән ап-ак киемгә төренгән татар әбисе бүселеп килеп чыкты. Йосыфның болай да иләс-миләс күңеленә ниндидер билгесез шом йөгерде: болар белән бер-бер хәл булмагае... Шунда ук аның ерак күңел төпкелендә бер сәер тойгы баш калкытты. Бу инде күптән онытылып беткән җаваплылык хисе иде. Йосыф, үзен-үзе белештермичә, кабат кибет ягына борылды, әбигә таба китте. — Әбекәй, шунда гына торыгыз, хәзер үзем чыгарып куям... Әби ишетте, тротуар читендә туктап калды, көтә башлады . Машина гөрелдәп узып китте, Йосыф, кулындагы төенчекләрен юл читенә куеп, карчыкның беләгеннән килеп тотты. — И-и, рәхмәт төшкере. Ходай Тәгалә җибәргән кебек булңы бу. Гел шушы урында гына чыга алмый җәфаланам. Йортым теге якта бит минем, ә кибет бу якта... Рәхмәт яусын үзеңә, балам... Бер рәхмәт мең бәладән коткара ул... — Рәхмәт, рәхмәт, әбекәй... — Әбинең рәхмәтенә каршы Йосыф үзе дә рәхмәт укый башлады, уң кулын күкрәк турысына куеп, берничә мәртәбә башын да игәләп алды... Сәер, мондый гадәте юк иде ләса. Йә, ярый, савабы булыр, берәр игелек булып кайтыр, нигә аның өчен аптырарга?! Кире урап чыкканда, Йосыфның төенчекләре тирәсендә бер урам сукбае мәш килеп йөри иде. — Син нишлисең? Кем син? — Минме? Мин... Ибрай... Ибраһим. Шешә җыям... Менә, Ходайның рәхмәте, әллә күпме шешә таптым... Ходайны телгә алдымы? Ә үзендә иманның әсәре дә калмаган... Көн кызуыннан, урам тузаныннан караеп каткан, шешенеп беткән йөзендә, нурсыз күзләрендә бер генә уй: "Каян^ эчәргә табарга?.." Шулай да Йосыф бу Хода бәндәсенә һич үртәлмәде. Ачуланып та булашмады. Киресенчә, аның күңелендә теләктәшлек, шәфкатьлелек хисе уянды. Үзе дә аптырады: бу кешегә ярдәм итсә, үлгән җиреннән кабат терелер, якты дөньяга кайтыр кебек иде... — Ш улаймы?.. Әйбәт булган... Менә шулайрак, ипләбрәк тот, яме. Аракыга якын барма, ичмасам, бүген тамагыңны туйдыр... — Рәхмәт, туган... Шулай итеп, Йосыф бер минутта бернәрсәсез калды, ярты көнлек хезмәте юкка чыкты, азмы-күпме табышыннан да колак какты. Ләкин ни хикмәт аның күңелендә бер тамчы үкенеч тә юк иде. Хәтта сөенеп тә куйды әле: бүген бер сукбайның тамагы тук булачак! Йосыф үзен танымады. Нәрсәдер булды аның белән. Күңелендәге яңа шаукымга җавап табарга теләгәндәй, ул ары бәрелде, бире бәрелде, аннары якындагы бер эскәмиягә барып утырды да башын учлары белән тотып тынып калды. Шулай шактый утырды. Юк, бу юлы уй гаменә бирелмәде ул. Үлгән-беткән. Ниндидер сәер дөнья... Үткәндәге гөнаһлы дөньяның чалыш чагылышы... Моңа кадәр яшәлгәне дә мәгънәсез булды. Моннан соңгысы да мәгънәсез... Анысы хак — изге, илаһи... Ходай каршында... Әмма мәгънәсез... Сөйгәннәрнең рәнҗешеннән соң, аналарның фатихасыннан башка барыбер мәгънәсез... Шул вакыт Йосыфның игътибарын кайсыдыр тыкрыктан бәрелеп-сугылып килеп чыккан исерек тавыш җәлеп итте. Акырып-бакырып килүче бу бәндәне ул шундук танып алды. Бая гына: "Рәхмәт, туган", — дип, мөлаем елмаеп калган сукбай урам буйлатып пәри туе ясап килә иде. Йосыф тагын бер мәртәбә акылын җуя язды. Җирдә бит ул! Гөнаһлы җирдә! Шул ук урам. Шул ук аракы кибетләре. Шул ук исерекләр... Йа Хода! Ул исән, исән! Тик... Кем соң ул хәзер? Кем?.. Йосыф, башын талкыган сорауларга җавап табарга теләгәндәй, сикереп торып, өенә ашыкты. Юл уңаеннан, ниндидер теләнчегә соңгы тиеннәрен биреп китте, каерылып ташланган ишек төбендә бөрешеп утырган аксак күгәрченгә кесәсенең кайсыдыр читендә йөргән берничә бөртек көнбагыш сипте, сынган юкә агачының кәүсәсен турайтып, үлән камылы белән бәйләп куйды... Йосыф үз өендә сирәк була. Кайтса да, кунарга гына кайта. Шуңа күрә аны бик карамый да. Шулай күнеккән, шулай аңа ярый, хәтта ошый да. Ләкин ул бүген өенә оялып-кыенсынып, бераз җирәнебрәк керде. Караңгы, котсыз бүлмәсенә озак кына карап торды. Аннары җәһәт кенә хәрәкәтләр белән җыештырырга кереште. Төнгә кадәр чистартты ул үз бүлмәсен. Аннары үзе юынды. Иң ахырдан тәмләп чәй эчте. Тәрәзә артында таң беленеп килә иде инде. Ниндидер сихри, илаһи таң иде бу. Алсу да түгел. Кө^мешсу-ак таң... Димәк, изге таң, игелекле, өметле таң... Йосыф авылдан әнкәсе биреп җибәргән, озак еллар шкаф өстендә яткан шәмаилне исенә төшерде, аны, эзләп табып, ишек башына элеп куйды. Әллә таң яктылыгыннан, әллә шушы шәмаил нурыннан өй эче, чынлап та, ачылып, яктырып киткәндәй булды. Йосыф тынычланып тәрәзә янындагы урындыкка килеп утырды. Тын, җансыз урамга карап, уйлар гаменә бирелде... Һаман шул сорау: нәрсә булды аның белән? Дөнья белән нәрсә булды? Йәрсәдер булды бит... Тик нәрсә булды соң? Халыкта "иманга кайту", "ипкә килү" дигән сүз бар, шундыйрак нәрсә кебек бу... Яшәүнең мәгънәсе барлыкка килде, ахры... Менә бит — аңа хәзер өенең чиста, пөхтә булуы мөһим, күңеленең тыныч булуы, хәтта сызылып таң атуы да бик мөһим. Һәрнәрсәдә аның катнашы бар кебек. Һәм киресенчә дә — һәрнәрсәнең аңарда эше, гаме бар сыман... Шул вакыт, өзелердәй булып суырылып, күңеленә авылда яшәгән газиз анасы хакындагы уйлар килеп керде. Ничек ул анда? Бердәнбер улына рәнҗеп ята микән? Кайтып килергә кирәк. Шуннан соң яши башларга да мөмкин. Ятим, үги кеше кебек күпме гомер итәргә була?! Гомер итү түгел бу, гомер сөрү. Әнә ничек белеп әйткәннәр — "гомер сөрү" дигәннәр. Иң авыр эш бит ул — җир сөрү, иген игү. Гомер сөрү, димәк, авыр тормыш белән яшәү, интегеп яшәү... Тәрәзә төбендә утырган Йосыф ул малайны шундук шәйләп алды. Подъезд төбендәге чүп савытында нидер эзләнеп, чокчынып йөри иде бу бала кисәге. Тукта-тукта... Таныш ласа ул!.. Кайдадыр очраганы бар аның Йосыфка. Тик кайда? Кайда? Кайда гына булса да, очравы хак... Йосыф кичке "уборка"дан калган чүп-чарны күтәреп чыкканда, теге малай һаман әле чүп савытында казына иде. Ул инде бозыла башлаган бер банан табып алган, икенче кулына эчелеп бетмәгән сыра шешәсе тоткан... Ишекләрне шыгырдатып килеп чыккан Йосыфка күтәрелеп тә карамады ул. Йокыдан айнып җитмәгән, эчкә баткан күзләрен таң ягына ташлап, очкынландырып, балкытып алды да арты белән борылып басты. — Син кем? Малай дәшмәде. Ишетмәмешкә салышты. Әллә чынлап та ишетмәдеме? Йосыф якынрак килде. Кулындагы чүп-чарны зур тимер савыт эченә төшереп җибәрде. — Сәлам! — Йосыфның малайны үзенә таба каратасы, сөйләндерәсе килә иде. — Саумы... Әһә! Таныш тавыш бит бу! Таныш исәнләшү: "Саумы..." Ул бу сүзне кайчандыр бер ишетте инде. Әйе, кичә, урамда, кибеткә шешә тапшырырга барганда җилләнеп узып киткән иде аны бу малай. Менә тагы очраштылар... Сәер, бик сәер бу... Малае да сәер... Исәнләшүе дә... Танышы диярсең... Ә бәлки, таныштыр? — Әй, энекәш! Син кем буласың? Малай телен йотып торуында булды. — Әйдә миңа чәй эчәргә... Малай һаман "телсез" иде. — Әйдә миңа кереп чыгабыз, чәй суына анда... Үземә генә күңелсез... Малай сер бирмичә торуында булды. — Йә, керәсеңме? Мин киттем. — Син... Син Йосыфмы? Йосыф керә торган җиреннән кире борылды. — Әйе. — Алайса, керәм... — Әйдә, калма... Нәрсә диде? "Йосыф" дидеме. Каян белә ул аның исемен? Монысы бигрәк тә гаҗәп... Малайның кинәт кенә сорап куюы сәер тоелса да, Йосыф дәшмәде, салмак кына борылып, үз өенә юнәлде. Артында чаштыр-чоштыр килгән аяк тавышы аның күңеленә җылылык һәм тынычлык биреп тора иде. Йосыф иң элек малайга юынырга кушты. Тегеннәнмоннан табып, чиста киемнәр бирде. Бераз зуррак булсалар да, килешеп куйды тагы, үз вакытында Йосыф чиста эшләрдә эшләп, затлы гына кием-салым җыеп өлгергән иде шул. Хәзер генә ул киемгә талымсызланды... Бар булганы белән чәй эчтеләр. Сөйләшмәделәр. Дөресрәге, күзләре-карашлары белән генә сөйләшеп утырдылар. Малай өй эчен өйрәнде. Йосыф — малайны... Шушы сабый йөзендә ничәмә-ничә генә яра җөе бар икән? Йосыф иң элек шул аркылы-торкылы җөйләргә игътибар итте. "Күпне күргән икән бу малай, ай-һай күпне татыган", — дип уйлап алды ул. Күрүен күргән, әмма күңел көрлеген, хыялыйлыгын югалтмаган. Әнә бит үзе өй эчен күзәтә, ә күзләрендә... Балкыш! Ут! Очкын! Бигрәк тә ишек башында эленеп торган шәмаилгә озак карап торды ул. Аннары барып төзәтеп элде. Йосыф шәмаилне астын-өстен бутап элгән икән... — Исемең ничек? Малай үзе элеп килгән шәмаилдән күзен алмыйча гына җавап бирде: — Баки. — "А" хәрефенә басым ясап, ниндидер читят телдә әйтте ул бу исемне. — Ягъни, безнеңчә, Бакый була инде. Ягъни "мәңгелек" дигән сүз... — Миңа барыбер... — Сиңа ничә яшь? — Белмим... — Каян соң син? — Белмим. — Берәр якын кешең, туганың бармы? — Бар иде, үлде. — Кем ул? — Ихтыяр бабай. Шундый исемле карт. Мин аны Ак бабай дип йөртә идем. — Ни өчен? — Бөтен җире дә ак иде аның. Сакалы, мыегы... чәче дә... киеме дә... — Йә, сөйләле аның хакында. — Нәрсә сөйлим соң? — Кем иде ул? Каян? Ничек үлде? Кабере кайда? — Кабере еракта... Урманда... Беркем дә белми. — Ничек инде? — Бер олы шәһәр читендә яшәдек. Урман эчендәге йортта. Мине ул табып алган. Ләкин ул бик карт иде. Каберен үзе казыды... Аннары ятып үлде. Үлгәндә әйтте: "Мәетемне шул чокырга төшер, — диде. — Күмеп куй", — диде. Аннары Казанга, татар иленә барырга кушты. "Татарлар әйбәт кешеләр. Шулар арасында яшә", — диде. Менә мин шушында яшим. Ихтыяр бабай әйткән җирдә... — Алай икән... Ә нигә детдомга кермисең? — Теләмим... Анда кыйныйлар. Строй белән йөртәләр... Укол кадыйлар... Тагын тын калдылар. Чәй күптән эчелеп беткән. Әмма сүз бетмәгән әле. Моны икесе дә бик яхшы беләләр. Тик нинди сүз соң^ул? Ниһаять, Йосыфның һаман ачыла, чистарына барган күңеле ул сүзне эзләп тапты: — Әйдә, минем өйдә яшә. — Ә? Ю-у-ук... — Нигә? — Синең караватың бер генә. Мин алай яшәп карадым инде. Бөтен кеше дә мине үзе янына йокларга яткыра... — Мин бит бөтен кеше дә түгел. — Беләм, син Йосыф. — Әйт әле, Бакый, бая ник минем исемне сорадың? — Сине әйбәт диләр. — Шулай булгач, әйдә бергә яшибез. Бакый бераз уйланып торды. — Минем үземнең караватым булырмы соң? — Булыр, нишләп булмасын! Бар инде ул. Шкаф артында гына тора. — Ярый, мин риза... Шул вакыт күршедәге Фәүзия карчык килеп керде. Ул да иртә торучан. Нәр көн таңда, кеше-мазар йөри башлаганчы, күгәрченнәргә җим чыгара ул. Ниндидер малай ияртеп кереп килүче Йосыфны күреп калган икән. Көтелмәгән кунакка таба серле генә карап алды да сузып сорап куйды: — Кемне апкердең син, Йосыф бала-а-ам?.. — Бакый бу, Фәүзия әби, ул хәзер миндә яшәячәк. Карчык тагын бер мәртәбә күтәрелеп бакты. Бер тын сынап карап торды. Аннары, стенадагы сурәтләр белән мәшгуль малайга ымлап, Йосыфның колагына үрелде. — Балам, бу сабыйның күзләре бүтәнчә карыйлар... — Ничек инде? — Кешечә түгел дим... — Йә инде, Фәүзия апа, әллә нәрсә уйлап чыгарма. Кешечә булмый, нинди булсын инде?! — Җә, бетте-бетте... Әйттем исә кайттым. Нык уйладыңмы соң? Син аңа кирәкме? — Мин аңа кирәктерме — белмим, ә ул миңа кирәк! Шулай яшәп киттеләр. Бер-берсенә бик тиз ияләштеләр. Йосыф Бакыйның бер гадәтенә генә күнегеп бетә алмады. Малай бик иртә тора. Шәһәр уянганчы ук тора да тышка чыгып китә, әллә күпме шешә җыеп кайта. Аның каравы көндезләрен изрәп йоклый. Кичке якта тагын дөньяга чыга. Таныш кибетләрдә вак-төяк эш белешеп йөри, булганда — иң кыен, җайсыз эшләрдән дә тайчынмый. Йосыф аның бу тормышын үзгәртергә тырышып карады, әмма Бакый һаман үзенекен итте, Йосыф торганчы, урам дөньясына сәяхәт кылып кайта торган булды. Шулай да ул Йосыфның бер сүзен тыңлады: көн саен берничә сәгатен китап тотып үткәрә башлады. Бөтен гомерен урамда уздырган бу малай берникадәр укый-яза белә иде инде, кушу-алуны да чамалый, зиһене дә яхшы эшли. Йосыф үзе дә эшкә урнашты. Ерак китмәде — ишегалдында урам себерергә кереште. Хәзер ул Бакый артыннан ук тора. Чәйләп алгач, коралларын тотып, шалтыр-шолтыр урамга чыгып китә, себеркесен урам ташы өстеннән салмак кына шудырып, җыештыра башлый. Кайчагында аңа Бакый килеп кушыла. Әллә каян гына килеп чыга ул. Йосыфның искәргәне бар: мәче кебек тавыш-тынсыз гына йөри белә Бакый. Җил кебек, тын кебек... Тиздән алар өчәү, дүртәү булдылар. Бердәнбер көнне Йосыф күшегеп беткән, хәлсез мәче баласы тотып керде. Озак та үтмәде, Бакый аксак эт күтәреп кайтты. Тормышлары тагын да бөтенәеп, ямьләнеп киткәндәй булды. Шулай озак, бик озак дәвам итәр иде, мөгаен, әмма бер таңда аларның бу тыйнак, әмма үзенчә бәхетле тормышларына ургылып, яңа гамь һәм яңа хис килеп керде... Ул көнне Йосыф иртәрәк чыкты. Хәтта "таң кошы" Бакый да нишләптер йоклап калды. Язгы чүп-чар күптән җыелып беткән, көзге яфракка ерак әле. Йөре шунда берәм-сәрәм төпчек җыеп... Шулай үз биләмәләрен җентекләп карап чыкты Йосыф. Ярты сәгатьтән эшен төгәлләп бетерде. Өйгә керәсе килмәде. Юк, йокысы качканнан гына түгел, ниндидер билгесез сәбәп бар иде моңа. Ул һаман аптырап бетә алмый: урамда машина бәреп китә язган көннән соң аның күңеле тирә-юнь тормыштагы һәр борчуга, һәр үзгәрешкә сизгеррәк була башлады. Менә бүген дә нидер сизенеп чыкты бит ул. Кемгәдер ярдәм кирәктер, кемдер бәлагә тарыгандыр кебек... Йосыф күрше балалар бакчасы янына барып килде. Куе чаганнар ышыгына куелган эскәмиядә утырып торды. Тагын торып китте. Шуны төгәл белә иде: ничек тә эзләп табарга тиеш ул бәлагә тарыган бу җан иясен. Олактырылган мәчеме, рәнҗетелгән көчекме яисә кош баласымы, яисә берәр үксез бәндә кисәгеме — кем генә булса да, ул бүген Йосыфның язмышына кагылмый үтмәячәк... Йосыф ул җансыз гәүдәне якындагы куаклык арасыннан табып алды. Шәрә бот-чатларын як-якка аерып ятучы бу хатын-кыз гәүдәсен күргәч, аның болай да чакчак эленеп торган җаны тәмам өзелеп төшә язды. Каядыр торып йөгермәкче, бу хәтәр җирдән качып китмәкче булды. Ләкин гәүдәнең: "Ыһ!" — дип, бөтен җан ачысы белән ыңгырашып куюы аны шундук айнытып җибәрде, шушы гөнаһлы дөньяга кабат кайтарды. Йосыф һаман хәрәкәтсез ятучы гәүдәгә якынрак килде. Өс киемнәре ертылып, пычранып беткән бу Хода бәндәсенең карарлык җире калмаган иде. Кан да бар. Бигрәк тә башындагы җәрәхәте, гайрәтне чигерерлек булып, укмашып каткан. Чигә турысыннан кан саркып тора, ул тасма булып агып төшә дә кызның шәрә күкрәкләрен буйый, шул рәвешле, аларны кеше күзеннән капламакчы, яшермәкче була. Әллә? Әллә күгәреп, тырналып беткән тәнендәге авыртуларны җиңеләйтергә телиме? Чем-кара чәчле, кыйгач кашлы, матур йөзле, кайсыдыр чит-ят дөньядан төшкән бу кызга тиз генә барып тотынырга курыкты әле Йосыф. Үлгән булса? Юктыр. Хәле хәл булса да, үлмәгән әле ул. Әнә йөзендәге алсулык һаман әле күзләрне камаштырып, җаннарны ымсындырып тора... Тик менә зәңгәргә буялган иреннәре генә бик сәер. Йосыф күбрәк әнә шул иреннәрдән шикләнде. Кыз тагын бер мәртәбә аһылдап куйгач кына, ул, бөтен җан көчен җыеп, Ходай Тәгалә сынавы итеп җибәрелгән канлы, хәлсез гәүдә өстенә барып капланды... Бакый тәрәзәдән күреп калган, ахры. Йосыфның кемнедер күтәреп килүен күреп, ул подъезд ишегеннән атылып килеп чыкты. Шулай бер-берсенә ярдәм итешәитешә, алар кызны түр караватка кертеп салдылар. Кыйналган, җәрәхәтләнгән гәүдәне чүпрәк-чапракка төреп тә куйдылар. Йосыф кызның пульсын тикшерде, күкрәгенә колагын куйды, сулышын тыңлады. Аннары гына, исән булуына ышанып җиткәч кенә, җәрәхәтләрен юарга, бәйләргә кереште. Бакый су китерде, төн кебек зәңгәр иреннәргә берничә тамчы су тамызды. Дымга сусаган иреннәр шундук терелеп киттеләр, бер-берсеннән аерылып, су, бик күп итеп су сорый башладылар. Бакый аларга кирәк кадәр су эчерде. Кызга хәл кергәндәй булды. Аның озын, матур керфекләре ниндидер сихри ритмда тибрәнеп алдылар да ачылып киттеләр. Аннары тагын йомылдылар. Тагын ачылдылар... Бу юлы инде йомылырга, ябылырга теләмәделәр, бөтен хәл-егәрлекләрен туплап, шул ачылган килеш калтыранып тора башладылар. — Мин... кайда?.. Йосыф үз өендә булуын да онытып каушап төште, тирә-ягына каранды. Нәрсә дисен инде ул? Шулай да нидер җавап бирергә кирәк. Әлеге җаваптан бу җәберләнгән кызның исәнлеге, гомере, хәтта бөтен язмышы торадыр кебек... — Син... син... әйбәт җирдә... Борчылма... — Кайда?.. — Бездә... — Син... Кем? Василмы? Юк... Син Васил түгел!..Фәрештәме? — Мин? Мин... Йосыф... — Фәрештә... — Ярый-ярый, шулай булсын. Хәлләрең ничек соң? — Хәлләрем... әйбәт... — Әйбәт булгач, тереләсең, үлмисең әле... — Мин... әле үлмәдеммени? — Юк-юк, син үлмәдең, син яшисең әле! — Алдашма... Мин үлдем инде... — Исән син, исән! — Исән кешегә фәрештә килә димени?! — Димәк, килә... — Ә син кем? — Кыз башын сузып торган Бакыйны күреп калды. Бакый каушамады, кызның алдына ук килеп басты. Ләкин ләм-мим бер сүз эндәшмәде. — Син дә фәрештәме? — Фәрештә-фәрештә... Кем булсын... Ә син күп сөйләшмә, күзләреңне йом да йокларга тырыш. Хәзер без күршедәге Фәүзия апаны чакырабыз, ул сине әйбәтләп карар, тәрбияләр, аякка бастырыр... Ә без... тәмле чәй пешерербез... Шулай бит, Бакый? Бар, йөгер Фәүзия әбиеңә! Озак торма, чакырып кына кер... Бар. — Бакый... Фәрештә... — Кызның үз туксаны туксан иде. Саташып, үзалдына сөйләнеп ятучы яңа танышына Йосыф инде аптырамады, һаман аның тирәсендә бөтерелде. Ләкин ул бу кадәр кыен хәлдә калган хатын-кыз белән нишләргә кирәген белми иде. Җылы су салынган табак белән ак сөлге күтәреп, түшәк янында таптанып тик торды. Менә кыз тынып калгандай булды. Күренеп тора — сулышы тигезләнде, йомылган керфекләре дә калтыранмый инде, кысылган иреннәре дә тулышып, матураеп киткән. — Мине... кыйнадылар... — Баксаң, кыз үз аңында, үз телендә икән. — Җәберләделәр. Төне буе җәфалады - лар... — Ул сулкылдап елый башлады. — Мин бит... тәнемне сатып көн күрдем. Бу юлы... әшәке кешеләргә эләктем... Бер көтү ир мыскыл итте... Ник үлмәдем икән шунда?.. Ник исән калдым^икән?.. Ник? Ник?.. Әллә... әллә үлдемме? Син бит... Йосыф... Фәрештә... Шулаймы? — Юк. Беренчедән, Йосыф фәрештә түгел, пәйгамбәр. Икенчедән, син исән. Мин дә синең кебек үк кеше, аңладыңмы? — Юк. Син минем кебек түгел... — Ну, булды-булды... Менә бераз хәл алырсың да өеңә кайтып китәрсең... Озатып куярбыз. — Өем юк минем. — Ничек инде?! Нәр кешенең торыр урыны, өе була. — Мин бит авыл кызы. Егетемә ияреп килдем. Василга. Ә ул... ул мине сатып җибәрде. Үзем кебек кызлар белән яшәдем. Яшәү түгел бу... Эт тормышы... Шул вакыт шаулап Фәүзия карчык белән Бакый килеп керделәр. Күрше әбисе исәнләшеп тә тормыйча түргә үтте, аннары кыз өстендәге җәймәне ачып карады да, бераз тел шартлатып, баш чайкап торганнан соң: — Барыгыз, бар, чыгыгыз. Үзем чакырып алырмын. Сезнең кирәгегез юк монда. Барыгыз!.. — дип куа башлады . Йосыф белән Бакый карышып азапланмадылар, берсен берсе этә-төртә урамга ашыктылар. Артларыннан күрше карчыгының ягымлы аһәңе иярергә тырышып карады: — Исемең ничек соң, кызым? Шунда ук түшәк иясенең хәлсез тавышы тонык кына яңгырап китте: — Рәмилә... Рәмиләнең җәрәхәтләре җитди булып чыкты. Аңа хәтта күршедәге бер таныш табибны чакырырга туры килде. Ул нәрсә эшләсен, киңәшләрен бирде дә чыгып китте. "Хастаханәгә салырга кирәк", — дип авызын гына ачкан иде, Рәмилә кырт кисте: "Үлсәм үләм, бармыйм!" — диде. Фәүзия карчык та: "Барысын да үзем эш итеп бетерермен, бер дә борчылма, кызым, даруларыңны яз да үз юлыңда бул", — дип, врач хатынны көйләп-чөйләп чыгарып җибәрде. Дүртәүләп утырып калдылар. Дүрт бөртек җан. Дүрт ятим, дүрт үги. Дүрт санында өмет бар барын. Ул бит дүрт тарафны, тормыш нигезенең дүрт почмагын белдерә... Калганы сагышлы... — Ничек тә яшәрбез әле... — Бу сүзләрне Йосыф әйтте. Ышанып, хәтта инанып әйтте. Калганнар дәррәү аңа таба борылып карадылар. Һәрберсенең күз карашында сорау. Һәркемнең үз соравы: — Мине улың кебек, энең кебек күрерсеңме? — Ә минем язмышыма кем булып керәсең? Туганым яисә ирем, сөяркәм булыпмы? Әллә фәрештә булыпмы? — Син бу адәм балаларын үзеңә белеп, аңлап якынайтасыңмы? — Йә, булдымы? Яшь түгеп тормыйбыз. Барысы да җайланыр әле, Ходай кушса... Бу юлы Йосыф үзенең сүзенә Ходайны өстәп куйды. Илаһи ихтыярдан күп нәрсә торганын белеп кыстырды ул аны. Шуның белән тынычланып калгандай булды. Аңа карап, башкалар да тынычландылар. Беренче төндә үк Рәмиләгә кызу капты. Кызышып кына калмыйча, ул ыңгырашып, иңрәп бәргәләнә башлады, аңын югалтты, һуштан язды. Иң алдан Йосыф үзе уянды. Уянды да, хәлнең мөшкел икәнен аңлап алу белән, күршедәге Фәүзия карчыкка йөгерде. Ул кабат килеп кергәндә, бөтен өй ниндидер илаһи бер яктылыкка, нурга, дөресрәге, сихри күренешкә тулган иде. Ә ул күренеш шуннан гыйбарәт: Бакый түр карават янында басып тора. Үзенең күзләре йомык. Иң гаҗәбе шул: малайның артында ук нур көлтәсе тибрәнеп тора. Әллә офыкта беленеп килүче таңның ерак чагылышы, әллә, чынлап та, сихри канатлармы алар? Ипләп кенә барып, йоклап басып торган Бакыйны, ике яктан җитәкләп, үз түшәгенә таба алып киттеләр. Яткырдылар. Өстенә юрганын яптылар. Шуннан соң гына кабат Рәмилә түшәгенә килеп чүгәләделәр. Менә хикмәт: аның инде кызуы басылган, йөрәгендәге ялкынсыну юкка чыккан. Берни булмагандайизрәп йоклап ята... Шулай яшәп киттеләр. Йорттагыл ар өчен бик сәер тоелгандыр бу "гаилә". Сәер булса да, чып-чын гаилә иде бу. Йосыф — аның башлыгы, ни дисәң дә, ир заты. Рәмилә, торып йөри башлау белән, өй мәшәкатьләрен үз өстенә алды. Бакый да хәзер ачы таң белән тормый. Аңа яңа карават әмәлләделәр, чөнки аның урынында Йосыф йоклый башлады. Ә Йосыф урынында — Рәмилә. Ул кайчакта Фәүзия карчыкта кунып кала, әмма барыбер "төп йорты"на — Йосыф бүлмәсенә кайтып яши. Рәмилә аны көлеп "фәрештәм" дип йөртә. Ягымлы итеп, яратып әйтә. Әмма Йосыф моңа әллә ни игътибар итми, дөресрәге, игътибар итмәгән булып кылана. Чынында ул бу кызыйны үз күңеленә якын җибәрергә курка. Үзенә ышанмыймы, әллә Рәмиләдән шикләнәме — төгәл генә әйтә дә алмый. Ни дисәң дә, Рәмиләнең үткәне мактанырлык түгел бит. Анысы... үзе дә оҗмахтан чыкмаган. Нәрсә булыр алар белән? Бергә булсалар яисә бергә булмасалар — нәрсә булыр? Бергә барыбер ышанычлырак, өметлерәк, игелеклерәк кебек бу тормыш... Яшәү фәлсәфәсенә иң элек Рәмилә төшенде, ахры. Иң элек ул тартылды Йосыфка. Бер таңда, Бакый үз юлы белән чыгып киткәч, Йосыф янына килде дә ятты. Йосыф аның йомшак, кайнарланып, кызышып торган күкрәкләрен тоеп уянды. Бу ымсындыргыч, хәтта исерткеч якынлыктан исен-акылын җуя барган ир заты бер генә сүз әйтә алды: — Рәмилә... — Йосыф... Фәрештәм минем... Кил миңа, мин сине бүген бәхетле итәм." — Рәмилә... — Йосыф гүя бүтән сүз белми иде. Шулай да аның зиһенендә әлегә бик аңлашылып бетми торган, әмма үтә дә таныш бер тойгы барлыкка килде. "Иң элек күңел белән яратырга кирәк, җан белән, йөрәк белән... Аннары гына тән белән... Бу дөрес түгел, түгел... Тән ләззәте җанны үги итә, аны рәнҗетә..." — Рәмилә... Кирәкми, бар үз урыныңа ят... — Ярар соң... Бергә җылырак булыр дигән идем. Өшедем мин, Йосыф... Бердәнбер көнне, көлешеп утырган чакта, Бакый әйтеп куймасынмы: — Ә нигә сез өйләнешмисез? Баштарак бу сорауны аңламадылар. Аңышканда соң иде инде: Бакый торып киткән, ә Фәүзия карчык эт белән мәчегә ризык салып йөри. Шулай да Рәмилә Бакыйның соравына җавап бирүне кирәк тапты: — Фәрештәләр өйләнми бит... Йосыф Рәмиләнең мәхәббәтле күзләренә тутырып карады да елмаеп куйды. Хуплап та, каршы килеп тә сүз әйтмәде. Шунда ук бөтенесе онытылды. Һәркем үз эшенә кереште. Аларның тыйнак кына тормышларында һәркемгә эш бар иде. Бакый үзенең урамдагы маршруты буенча китте. Йосыф якындагы кибеткә юнәлде. Соңгы вакытта ул анда йөк ташучы булып та хезмәт итә. Акча алмый, азыктөлек әйберләре хакына эшли. Рәмилә табылган һәр ризыкның кадерен, тәмен белә. Пешермәгән әйберсе юк. Хәтта күпне күргән, күпне яшәгән Фәүзия карчык та, аш-су дигәндә, аның янына киңәшкә керә... Бакыйның сәер, әмма үтә дә табигый соравы Йосыфка тынгылык бирмәде. Ә бит малай сизенгән! Йосыф күңелендәге үзгәрешне сизенгән! Әйе, ул Рәмиләгә башка күзләр белән карый хәзер. Фәрештә күзләре белән түгел, гашыйк күзләре белән! Кызның курчакныкы кебек сылу йөз-бите яисә коеп куйган зифа буе гына түгел, күңеле әсир итте аны. Тик бу күңелгә ул үзе барырга тиеш, беренче җан хәрәкәтен, күңел ымын үзе ясарга тиеш! Йосыф Рәмиләнең үткәндәге тормышы хакында уйланмаска тырыша. Ул хәтта теге, Рәмилә аның янына килеп яткандагы таң хакындагы хатирәләрне дә гел читкә куып тора. Уйласа соң! Уйласа ни була! Үткән-беткән, җилгә очкан! Ялгышкан бит ул, һәр адәм баласы кебек ялгышкан... Ялгышмаган да, авыр сынау үткән. Болай уйлау яхшырак, болай уйлау күңелне тынычландыра, сабырлан дыра... Әллә? Әллә ул Йосыфның үзенә сынау итеп җибәрелгәнме? Әллә бу кыз үзе фәрештәме? Аның үткәндәге тормышы уйлап кына чыгарылганмы? Мондый да саф күңелле, ихлас җанлы кыз, үз тәнен сатып, шуңардан кәсеп ясап яши аламы? Алай яшәгәнче, ут йотып яши ул... Күңелеңә күрә көнең, диләр бит. Йосыфның тормышына да менә шундый сәер, әмма үтә дә рәхәт гамь керде. Бу гамьнең исеме "Рәмилә" иде. Нигә өйләнмәскә?! Ул бит әле тормыш арбасыннан төшеп калмаган. Барысы да үз урынында — йөрәге дә, аяк-куллары да, башы да, башкасы да... Тик менә нидер булды аның белән. Нидер булды... Әллә, чынлап та, фәрештә сыңарына әверелдеме? Фәрештәләр өчен мәхәббәт хисе ят бит. Дөресрәге, алар бөтен дөньяны, барлык адәми затны берьюлы яраталар, тигез яраталар... Алар өчен сөйгән яр юк. Сөйгән яр — гөнаһ дигән сүз... Алай дисәң... Кемнедер бөтен дөньядан өстен күреп ярату гөнаһ түгелмени? Йосыф үз уйларында ялгышып бетте. Бер генә уй, аермачык булып, аның зиһененә саташырга ирек бирми тора иде: "Әллә ул, чынлап та, ярата башладымы, гашыйк булдымы?" Йосыф иң элек кеше бит. Ул да ярата ала, ул да яратырга тиеш! Юк ла, мәхәббәт зарури түгел, мәхәббәт ул — бүләк. Йосыф күңелендәге яңа хис тә, бәлки, аның бөтен күргән-кичергәннәре өчен бүләктер? Бүген кибеттә ару гына эш эләкте. Акчасы да әйбәт төште. Йосыф бөтен тапканына азык-төлек сатып алды да өенә ашыкты. Аның тизрәк кайтасы, Рәмиләне сөендерәсе, кызның матур, мәхәббәтле күзләренә мөлдерәмә тутырып карыйсы килде. Иртәнге сөйләшү исенә төшеп, ул тагын бер мәртәбә күңеленә беркетеп куйды: "Ничек тә аңлашырга кирәк Рәмилә белән. Бүген үк..." Рәмилә өйдә юк иде. Көне буе булмаган. Бакый да, Фәүзия әби дә берни әйтә алмыйлар. Бакый гына олыларча гамь белән: "Югалтмыйча табып булмый", — дип сөйләнеп куйды. Йосыф бу сүзләрне бик үк аңлап бетерә алмады. Аңларга, сорашырга вакыты да юк иде. Ул анда бәрелде, монда сугылды, әмма бу очракта нишләргә кирәклеген белми изаланды. Рәмилә хакында начар уйларга теләмәсә дә, Йосыфның күңелендә давыл купкан иде инде... Бәлагә тарымаганмы? Нишләткәннәр? Каян эзләргә? Ләкин эзләп торырга туры килмәде, Рәмилә, авызын ерып, үзе кайтып керде. Бик күңелчән иде ул. Әллә бераз эчкән дә инде?.. Исерек бит бу! Шәрә аяк-ботларын ялтыратып, гөрселдәп караватына килеп утырмасынмы?! Йомры, матур күкрәкләре ачык изүеннән тулышып төшеп китә язды хәтта... — Йә, көтмәдегезме? — Рәмилә? Ни булды сиңа? Син каян болай? — Минме? Мин... тормыштан! — Нинди тормыштан? — Ә сиңа нигә ул? Син бит тормышның нәрсә икәнен белмисең... Белергә дә теләмисең... Син бит... фәрештә! Кеше кайгысы ят сиңа, ят, белдеңме? — Рәмилә, ни сөйлисең син? — Нәрсә, дога гына укып утырыр дип уйладыгызмы? — Ярый, шулай да булсын ди. Ә менә бу тормыш тормышмы? — Юк... Бусы да тормыш түгел... Минем үләсем килә... Әллә кайчан үләргә иде миңа!.. Нигә коткардың син мине, Йосыф? Рәмилә өстәлгә капланып еларга тотынды. Йосыф бераз сәерсенеп карап торды да кызның янына килеп тынычландыра, юата башлады, башыннан, чәченнән сыйпады, яшьләрен сөртте, аркасыннан кагып куйды. — Барысы да җайланыр, Рәмилә. Йә, тынычлан инде... Елама, күз яше белән яшь гомер агып чыга, диләр бит, елама... әйдә, ят, бераз ял итеп ал, аннары сөйләшербез, яме... Бакый да өзгәләнеп торды. Чәй ясап китерде, түшәк әзерләде, ахырдан, Рәмиләнең колагына иелеп, нидер пышылдады... Аның нәрсә әйткәнен Йосыф ишетмәде, әмма әйбәт сүз булгандыр ул. Әнә бит Рәмилә шундук тынычланып калды, ниндидер сихри бер ихтыярга буйсынган кеше кебек, дәшми-нитми генә башын калкытты, тирә-ягына каранды, торып чишенә башлады... Шул ятудан таңга кадәр уянмады Рәмилә. Икенче көнне бөтенләй башка кеше булып торды ул. Йөзенә моңсулык ягылды, күзләренә сагыш кереп тулды, елмаймас-көлмәс булды, хәтта сөйләшмәс булды... Йосыф үзе дә үзгәрде, ахры. Юк, бу — ике җанның бер-берсеннән читләшүе түгел. Киресенчә, алар бер-берсенә тагын да ныграк якынайганнар иде. Соңгы гамь, борчу, хәтта шом аларның болай да зәгыйфь, арыган күңелләрен тагын да ныграк аптыраткан һәм талчыктырган иде... Шул гына. Бу үзгәрешне Бакый да сизенде. Ул өлкән дусларына игътибарлырак, итагатьлерәк булырга тырышты. Күбрәк Рәмилә янында бөтерелде. Читтән күзәтеп торган кеше аларны ана белән бала дип уйлар иде, чын күңелдән куаныр иде. Тагын шул да мәгълүм булсын: берсе — ана назына, икенчесе гаилә җылысына сусаган ике җан бөртеге янында өченче берәү үзен кая куярга белмичә җәфалана. Бу әллә каян сизелеп тора. Өй җыештырып йөргәндә дә, табын әзерләгәндә дә, ул теге ике җанга кысылмый, алардан читтә йөри, дөресрәге, бөтенләй китеп тә бетми, бик үк якын да килми... Рәмиләдән бигрәк, аны Бакый аптыратты. Шушы нәни генә адәм заты, үзе дә ятим, үги, бәхетсез бала кисәге, "ә" дигәнче Рәмиләне үзгәртте дә куйды. Тормышка, яшәүгә кайтарды. Һәр иртәгә кереп, хәлләрен белеп чыга торган Фәүзия карчык та Йосыфның колагына: — Нәрсә булган бу балага? Бигрәк мәхәббәтле күренә бүген... — дип, серле пышылдап чыгып китте. Бакыйның акылы үз яшенә караганда өлкәнрәк булып чыкты. Бер кичне ул Йосыф белән Рәмиләгә тантаналы рәвештә: — Бүген мин Фәүзия әбидә кунам. Ул миңа Рәхимҗан бабайның орденнарын күрсәтәчәк, — дип белдерде. Йосыф белән Рәмилә җәһәт кенә бер-берсенә карашып алдылар. Әлбәттә, алар бик яхшы аңлыйлар иде: Бакый атасы белән анасы урынына йөргән бу ике кешене аулакта калдырырга тели. Тели икән, ярый, шулай булсын. Йосыф та, Рәмилә дә сүзсез генә риза булдылар. Әмма кавышырга да, бәхетле булырга да ашыкмадылар. Икесе ике караватта сөйләшеп тик яттылар. Ниндидер серле, хәтта сәер сөйләшү иде бу. — Йосыф, син Ходай Тәгаләгә ышанасыңмы? — Белмим... Бер-ике дога беләм белүен... Алар мине тынычландыралар... — Ә мин ышанам. Элек ышанмый идем. Кешенең кадере булмаган җирдә Алла булмый дип уйлый идем. Синең белән очрашканнан соң ышанам. Синдә Ходайның катнашы бар... Ходайның илчесе, фәрештәсе кебек син... — Түгел шул! Ничә мәртәбә әйтергә була. Мин фәрештә түгел! Мин — кеше. Берничә ай элек күрсәң иде син мине... — Юк, син күк фәрештәсе түгел, син — кешеләр арасында яши торган фәрештә. Синең кебекләр юк хәзер... — Бераз дәшми торганнан соң, Рәмилә сорап куйды: — Ә бер ай элек син нинди идең? Кем идең? — Шундый ук кеше идем анысы... Урамда шешә җыеп көн күрә идем. Бомжлардан берни белән дә аерылмый идем... — Ни сөйлисең син, Йосыф? Юри шаяртасыңмы? — Шаяртасы гына калды инде... Беркөнне урам уртасында машина бәреп китә язды. Шул минутта әллә нәрсә булды миңа. Урамны ташладым, эчүне ташладым... Дөнья бөтенләй башка төсләрдә күренә башлады. Кешеләр үзгәрде. Бакыйны таптым. Менә сине таптым... — Шулай булгач, Ходай Тәгалә бар бит инде? — Белмим... Бәлки, бардыр да. Нәкъ шул көнне мин аны бераз тоеп калдым бугай. Күпмедер тын яттылар. Бераздан тагын Рәмилә тыйнак кына дәште: — Йосыф... — Нәрсә? — Теге көн өчен ачуланма яме. Мин бит сиңа үч итеп чыгып киттем. Тиле димә инде, ә? Күпме яшәп, бер мәртәбә дә якын килмәдең бит. Мин кеше түгел диярсең... Шуңа үртәлдем. Хәтта гарьләндем. Хәзер аңлыйм инде: син хаклы булгансың, дөрес эшләгәнсең... — Кайчан ничек дөрес булганын кем генә белә инде?.. — Ә бит мин ул көнне начар эшләр эшләмәдем. Беркем белән дә булмадым... — Кирәкми, Рәмилә... — Юк, кирәк, Йосыф, кирәк. Син моны белергә тиеш — синең белән янәшә яшәгәндә, мин беркемгә дә тәнемне һәм намусымны сатмаячакмын... Шуны бел... — Мин моны беләм. Әйдә бу турыда сөйләшмибез. Болай да аңлашыла бит... — Тагын бер нәрсә сорыйм әле, Йосыф? — Сора. — Бакый сиңа кем ул? Малаеңмы? Синең гаиләң, хатының бар идеме? Фәүзия карчык берни дә әйтми. "Үзеннән сора" ди. — Юк, минем гаиләм юк. Бакыйны урамнан алып кердем. Ләкин ул минем энем кебек, малаем кебек... — Теге машина бәрә язган көннән соң үзеңә алдыңмы? — Әйе. — Ул көн чынлап та сәер көн булган икән. Мин үзем дә шул көнгә рәхмәт әйтергә тиештер әле... — Бакый — әйбәт малай. Тик ул чын тормышта яшәргә күнекмәгән. Өйрәнеп кенә килә. — Барыбер серле ул... — Сер бар, килешәм. Тик ул сер аның тормышында түгел, рухында. Эчке асылында. — Кемдә генә юк икән соң ул серләр... Рәмиләнең уфтануына әллә ни игътибар итмичә, Йосыф Бакый хакындагы сүзен дәвам итте: — Документлары да булса!.. Анысын юнәтергә туры киләчәк. Мәктәпкә әзерлисе бар... Моңа минем генә көчем җитмәячәк. Проблема шунда. Аннары... Кайчан да булса ул мине ташлап китәчәк... — Ә? Нигә? — Тагын урамга китәчәк... — Кайчан? Нигә? — Сизәм мин моны, беләм. Әмма ачык кына берни дә әйтә алмыйм... — Сизәсеңме?.. Әйтәм бит — изге заттыр син... — Көлмә инде, Рәмилә. Бу бик җитди әйбер. Бакыйның урамга китүе... — Үзем карашырмын. Мине якын итә бит ул... — Анысы шулай. Анысы өчен рәхмәт. Тик син авылга кайтып китәрсең бит. — Кем әйтә аны? — Әниең анда ялгызы гына нишләр? Югалткандыр да инде... — Ә сине югалтмаганнармы? — Син хаклы, Рәмилә. Биреләм... — Юк, Йосыф, кайтмыйм әле мин авылга. Әнием янына бәхетле булып кайтасым килә. Яраткан кешем белән бергә... — Васил беләнме? — Ә? Син каян беләсең аны? — Бәлагә эләккән көнне ычкындырдың бу исемне. Мин аны синең егетең дип уйладым. — Юк, Васил минем өчен үлде инде... Беркөнне урамда очраттым үзен. Күңелемнең сыңар кылы да кузгалмады. Бәгырем тәмам каткан икән аңа... Шуны аңладым. — Ә ул? — Улмы?.. "Киләм әле, — дигән була, — үземнеке итәм, — ди, — тиз генә котыла алмассың миннән, — ди... — Бурычың калды, түләргә туры киләчәк" дип тә янады... — Нинди бурыч ул? — Әй, сөйлисе дә килми инде... — Сөйлә, Рәмилә, сөйлә. Эчеңдә берни дә калмасын. — Бурыч дип... Төрмәдән алып калды ул мине. Ачка койрык чәнчеп йөргәндә, бер кибеттән балык консервасы чәлгән идем. Акча өчен кеше астына ятасы килмәгән иде... Барыбер яттым. Шул Васил яткызды. Үзенә кирәк кешеләрдән күп издерде ул минем тәнне... Бер генә түгел, мең мәртәбә арттырып түләдем инде мин аңа бурычымны... Еларга җитешеп сөйләгән Рәмиләгә нәрсә әйтергә дә, аны ничек юатырга да белмәде Йосыф. Болай икәнен белсә, сорашмас та, сөйләшмәс тә иде... Соң инде... Бераз сөйләшмичә яттылар. — Йосыф... — Әү. — Синең үләсең килгәне бармы? — Юктыр, пожалуй... — Минем бар. Күп мәртәбәләр... — Рәмилә, әйдә бу турыда сөйләшмибез. — Ярый. Тынлык. Уйларга гына чыдар хәл юк... — Йосыф... — Әү. — Ә үлеп сөйгәнең бармы синең? — Юктыр... — Бөтенләй сөйгәнең юкмыни? — Бар, әлбәттә. Син бит үлеп дидең... — Минем бар. Мәхәббәт үлемгә караганда әйбәтрәк, шулаймы? Йосыф дәшмәде. Дөрестән дә, ул бу сорауга төгәл генә җавап бирә алмый иде. Аның әле чын-чынлап сөеп тә, үлеп тә караганы юк... Шулай сөйләшеп, икесе ике түшәктә таң аттырдылар. Ах, ничек кирәк иде аларга бу төн, бу таң! Бигрәк тә Йосыфка кирәк иде. Аннан да бигрәк Рәмилә мохтаҗ иде аңа! Бакый кергәндә, алар һаман шулай гәпләшеп яталар иде. Малай аларга игътибар итеп тормады, тиз-тиз генә киенде дә, арка капчыгын кулына бөтереп тотып, ишеккә таба китте. — Бакый... — Ниндидер мөһим хәбәр белдерергә теләгәндәй, Йосыфның тавышы көр һәм ышанычлы чыга иде. — Бакый! — Ә?.. — Без Рәмилә апаң белән өйләнешәбез. — Шулаймы? Ә, Рәмилә апа?.. — Белмим... — Йосыфның сүзе Рәмилә өчен дә көтелмәгән иде. Шулай да ул үзен бик тиз кулга алып өлгерде. — Йосыф абыең әйткәч, шулайдыр инде... — Мин кайда яшәрмен соң? — Бу уңайсыз сорауны ничек бирүен сизми дә калды Бакый. — Синме? Бәй, син безнең белән яшәрсең. Без бит хәзер бер гаилә кебек. Шулаймы, Рәмилә? — Беркая да җибәрмибез, кая ул! Синсез без нишләрбез?! — Мин тагын да тәртиплерәк булырмын, яме, Рәмилә апа? — Булмый гына кара! — Рәмилә торып Бакыйны кочаклап ук алды. Малай озак назланырга теләмәде, моңа күнекмәгән дә иде ул, тиз-тиз генә киенеп урамга чыгып китте. Йосыф, җәһәт кенә торып, Рәмилә үз янына әзерләп өлгергән җылы урынга кереп чумды. — Рәмилә... — Йосыф... — Үлеп яратам бугай мин сине... — Мин дә... Васил үз сүзендә торды — беркөн килеп, начар сүзләр белән битәрләп, хәтта куркытып китте. Әмма Рәмилә, ул куркыта, яный дип кенә, үз тормышыннан ваз кичмәде, Йосыф белән яши бирде. Ул инде эшкә урнашты, күршедәге ашханәгә пешекче ярдәмчесе булып керде. Тегесемонысы кайтып торгач, тамаклары тагын да бөтенәеп, тәмләнеп китте. Бакый да үзгәрде. Ачы таң белән шешә җыеп йөрүен ташламаса да, ул инде урамга чыгып, хәер эстәп яисә кибетләрдәге исерек грузчикларга ялланып йөрми. Мәктәпкә барырга әзерләнә. Аның белән күбрәк Рәмилә шөгыльләнә. Бик сәләтле малай булып чыкты ул. Өйрәтәсе дә юк. Ул өйрәнгән булып кылана гына. Өйрәтә генә башлыйсың, ул инде аны күптән төшенгән, белгән була!.. Менә бит нинди хикмәтләр! Йосыф һаман урам себерә, еш кына аңа Бакый да булыша. Иртән-иртүк чыгып китә дә Рәмилә торып, чәй әзерләп, эшкә барырга җыенып беткәндә генә кайта. Яисә кайталар... Ә беркөнне Йосыфны әзмәвердәй ир-егетләр чорнап алды. Чыгып эшли генә башлаган иде. Урамнарның кешесез, җансыз чагы, җиләс һава талгын гына исеп, иркәләп тора... Офыктан кояш үзенең барлыгын сиздерә генә башлаган мәл. Әллә каян гына ак "девятка" пылт итеп килеп чыкты да Йосыфка килеп бәрелдем дигәндә генә шып туктап калды. Өч кеше төште. Руль артындагысы урынында утырып калды. — ^Йосыф? — Әзмәвернең иң олысы, күзләрен алартып, Йосыфка укт алды. — Йосыф. Шуннан? — Шуннан шул: Рәмиләне кире кайтар. Безнең иң күп табыш бирә торган кыз иде ул... — Ни-һи-һи... Кыз имеш... — Монысын янәшәдә басып^ торган икенче берәү әйтте. Йосыф баштарак каушап калса да, бераздан, һушын җыеп, сөйләшерлек хәлгә килде. — Син... Василмы? — Васил. Ну? — Васил, әйдә башта ук килешеп куйыйк. Рәмилә әйбер түгел. Ул — кеше. Шуңа күрә дә кешеләрчә хәл итик... — Кеше? Нинди кеше? Проститутка ул, фахишә, урам кызы! — Юк, ул — кеше. Ул — минем хатыным, хәләл җефетем, аңладыгызмы? — Вот дела... Ну дает девка!.. — Дает шул. Моннан соң килеп йөрмәгез. Рәмилә бүтән сезнең янга кайтмаячак. — Посмотрим... Дөнья төрле якка боргалана ул. Шул вакытта әле борыны белән, әле койрыгы белән бәреп ала. Ипләп сөйләш син, егет! — Сөйләшәсе-нитәсе юк. Барыгыз, үз юлыгызда булыгыз. Мин Рәмиләне сезгә бирмәячәкмен. — Син кем соң безгә әмер бирергә? Алла, что ли? — Алла түгел. Әмма "фәрештә" диләр мине. — Фәрештә? "Ангел", значит? Что за кликуха? Из какой "моталки"? — Әйдәгез әйбәтлек белән аерылышабыз. — Әйбәтлек белән? Ну-ка, егетләр, тотып карагыз әле, чынлап та, фәрештә микән бу бәндә? Читтәрәк басып торган ике әзмәвер егет Йосыфны төрткәли башладылар. Йосыф каршы торырга тырышып карады. Ләкин көчләр тигез түгел иде. Шулай да егетләр эшне артык зурга җибәрмәделәр, тагын берәр сугып чыктылар да элекке урыннарына барып бастылар. — Киртләп куй колагыңа — Рәмиләне бирмәсәң, фәрештә дип тормабыз, менә шушы чаганга бер җиреңнән асып куярбыз! Егетләр ничек пәйда булсалар, шулай кинәт кенә юкка да чыктылар. Йосыф, сызлаган яңагын тотып, берьялгызы урам уртасында басып калды. Ул бу очракта нишләргә икәнен белеп бетерми иде. Исен җыеп, уйларын бер урынга туплаганчы, шактый вакыт узды. "Рәмилә ничек анда? Тизрәк Рәмиләне күрергә кирәк!" — аның зиһенендә бөтерелгән беренче тере уй шул булды. Кергәндә Бакый белән бәрелеште. Бәй, ул урамда булырга тиеш иде ләса! Күктән төшкән кебек кенә пәйда булган малай сөзеп, әмма яратып карады. Йосыф хәтта икесе арасында ниндидер җылы дулкынланыш тойды. Бу күңел дулкыннары әле бер ярга, әле икенче ярга килеп бәреләләр дә моңлы, әмма тавышсыз, тынсыз аһәң чыгаралар... Бу серлесихерле аһәң, һичшиксез, язмыш белән, бәлки әле тәкъдирнең үзе белән дә бәйле иде... — Син шундый батыр!.. — Көләсеңме? — Көлмим. Бирешмәдең бит, ә? — Карап тордыңмы? — Әйе. — Ник булышмадың? — Ярамый иде. — Ярамый? Нигә? — Белмим. Хәзер синең күңелең чиста, мин дә тыныч... — Нәрсә сөйлисең син? Аңламыйм... — Аңлагач кызыгы калмый. Ярар, мин киттем. Өйдә Рәмилә үзе генә. Бар кер, ялгызын озак тотма, алыштырып куюлары бар... Рәмиләгә нәрсә булсын! Йомшак түшәгендә елан кебек бөгәрләнеп, изрәп йоклап ята. Йоклаганда ул бигрәк тә матур. Йосыфның моны күп мәртәбәләр искәргәне бар. Шушы кадерле, газиз бәгырь кисәген кабат бандитлар кулына бирсенме?! Үлсә үлә, әмма аны үзеннән читкә җибәрмәячәк! Йосыф тиз генә чишенеп атты да Рәмилә янына кереп чумды. Тегесе, уянып, күзләрен ачмый гына: "Фәрештәм минем", — дип пышылдады, аннары кысып кочаклап алды. Бу ка^әр дә ымсынып, дәрткә тулышып сөешкәне юк иде әле Йосыфның. Ниндидер үзенчә матур, истәлекле иртә булды бу. Кайнар сөю сорап, йөз-битләрен алсулан - дырып ятучы Рәмилә үзе фәрештәләрнең фәрештәсе кебек иде. Аның назга, мәхәббәткә сусаган тәне язгы гөрләвек кебек ташып акты, ә Йосыф, шушы язгы ташкында бер дулкын булып, бертуктаусыз үзенең күңел ярларын, дөресрәге, язмыш ярларын кагып торды. Ул бүген чып-чын кеше иде. Чөнки бүген аның күңелендә, илаһи-изге уйлар янәшәсендә, дөнья, яшәү гаме белән тирән борчу да бар иде... Ходай җәза бирми, куркыта гына, диләр. Әйе, ул Йосыфны да нык кисәтте, куркытты. Нәрсә өченме? Анысы мөһим дә түгел. Иң мөһиме, Йосыф күктән ишарә алды. "Дөрес яшисеңме?" — дигән сорау алды. Пәйгамбәр исемен йөртсә дә, беркемгә тырнак очы кадәр начарлык кылмаса да, ул инде Ходай теленә керде, Ходай ихтыярыннан ычкына язды... Чынлап та, Бакый язмышын, Рәмилә язмышын хәл итәргә кем соң әле ул?! Берәр илаһи затмы? Ходай илчесеме? Диванамы? Бүген аның җаны нинди кануннар буенча яши соң? Бернидән дә курыкмаган кеше беркемне дә яратмый. Хак сүз бу. Дөнья чаклы ук карт тормыш тарафыннан мең мәртәбә расланган факт. Йосыф та бермәл куркып калды, әмма, күпме курыкса, шулкадәр ныграк яратты да. Күкләр ташкын мәхәббәткә, сөю хисенә каршы, дип кем әйткән? Коръәнме? Беренчедән, күк бөтен мәхәббәткә дә каршы түгел. Ходайга булган мәхәббәтне кая куясың? Икенчедән, Коръән таный: эчендә мәхәббәт булмаган кеше игелек кыла алмый. Кемгәдер игелек кылу өчен, мөселман заты иң элек ул кешене яратырга, сөяргә тиеш. Менә бит нидә хикмәт! Ә билгеле хәдис нәрсә ди? "Бер-берсен яратучыларга бер җирдә дә кысан булмас", — ди. Күрдегезме? Мәхәббәт җиргә, кешеләр арасына төште. Ә менә бу хәдис: "Кеше үз яратканы белән булырга тиеш". Ихлас сөюгә гимн ләса бу! Ирекле, хөр сөюгә мәдхия! Шушы ташкын һәм хөр хисләре бәрабәренә, ничек кенә эчтән янса да, Йосыф Васил белән очрашуы хакында Рәмиләгә әйтмәде. Борчуларын зурга җибәрмим, аның болай да изаланып, арыпталчыгып беткән җанын тагын бер кат талкымыйм дип уйлады. Ләкин кешелек тормышы шулай корылган инде — бер борчу артыннан икенчесе, өченчесе килә дә җитә... Бу юлы да шулай булды, Васил белән ямьсез сөйләшү онытылып та бетмәгән иде әле, инде Рәмилә кайдадыр югалып йөри башлады. Аның соңгарак калып кайтуларына Йосыф баштарак игътибар итмәскә тырышты, әмма бердәнбер көнне, кайдадыр кунып кайткач, хатыны белән ныклап сөйләшергә булды. Ныклап дип, кайда кунганын белеште, шул гына. Рәмилә төксе генә: — Дус кызларымда кундым, — дип җавап бирде. Күзләреннән күренеп тора — күңелендәге җавабы бөтенләй башкача. Борчулы һәм аһлы... — Ярар алайса, — дигән булды Йосыф. — Бер сүзем дә юк, тик син, зинһар, мине бу хакта кисәтеп куй, яме?.. — Кисәтермен... Гаиләдәге беренче ыгы-зыгы шунда төгәлләнде. Тагын элеккечә, күнегелгән, гадәти тормыш белән яши башладылар. Рәмилә вакытында кайта торган булды. Еш кына Бакый белән бергә кайтып керәләр. Бакыйны тыңлый ул. Әллә Бакый аны тыңламыймы?! Ничек кенә булмасын, алар нык кына килешеп киттеләр. Нәкъ шул Бакый аркасында Рәмилә бик тиз өй, гаилә гаменә кайтты. Йосыф өчен бу көн кебек ачык. Ниндидер сер дә бар монда: янәшәсендә Бакый булмаганда, Рәмиләнең болай да боеграк күз-карашларына ниндидер таныш түгел моң, юк, моң гына түгел, гамь, хәтта шом ягыла... Моң ул, мәгълүм булганча, яраланган кош кебек. Яраланган кош та, оясыннан читкәрәк китеп, мәңгелек кыяга ташлана... Бердәнбер көнне Рәмилә дә шул моңкош канатында каядыр китеп югалды. Фәүзия карчык та, Бакый да ни-нәрсә әйтергә белмәделәр. Бер көн, ике көн, өч көн кайтмады "юньсез хатын". Иосыф Рәмиләнең бөтен танышларын йөреп, сорашып чыкты, эшендә булды... Юк, эшендә дә күренмәгән, дус-иптәш кызларында да кунмаган... "Берәр бәлагә юлыктымы? Әллә элеккеге тормышына әйләнеп кайттымы?" — дип, эченнән күпме генә өзгәләнсә дә, Йосыф Рәмиләне каян тотып эзли башларга икәнен белми иде. Васил хакында уйлады уйлавын... Тик... бу хакта Рәмилә барыбер әйтер иде, берәр ничек хәбәр итәр иде™ Йосыфның иң үртәлгәне шул булды: "фәрештә" дип йөртәләр бит үзен! Фәрештә, пычагым! Күңел капусы ачылган, имеш, дөнья белән аңышып яши, имеш... Кайда аның фәрештәлек тоемы? Илаһи сыйфатлары, сихри егәрлеге кайда? Булганы да биш былтыр элек беткән, сүнгән, сүрелгән, юылган... Чөнки... чөнки фәрештәлек белән мәхәббәт хисе берничек тә янәшә яши алмыйлар. Фәрештәлек ул — күккә иман китерү дигән сүз. Мәхәббәт исә — яраткан-сөйгән кешегә гомереңне, язмышыңны, ахыр килеп, хисеңне, зиһенеңне, иманыңны багышлау дигән сүз. Ә Йосыф яратты, Рәмиләне фәрештәлегеннән дә артыграк күрде... Иртән эшен бетергәч, Йосыф, борчулы башын алып, тагын хатынын эзләп чыгып китте. Бу авыр хәлне моңа кадәр читтән генә карап-күзәтеп йөргән Бакый да аңа иярде. Ул да нык борчыла, ахры. Рәмиләнең кайту-кайтмавына аның язмышы турыдан-туры бәйләнгән кебек борчыла. Тик дәшми. Ник дәшмидер? Нәрсәдер беләме, сизенәме? Ә күзләрендә... тагын теге моң. Рәмилә күзләрендәге моң... сагыш. Рәмилә күзләре белән карый ласа бу малай! Менә әкәмәт! — Син, Бакый, бар, үз юлың белән йөреп кайт. Малайларыңнан сораш. Шундый-шундый кешене табарга иде, диген. Ә мин... үзем генә... яме? — Ярар... Шулай хәл иттеләр: Йосыф бер якка, Бакый икенче якка чыгып китте. Кичкә кадәр кафе-рестораннарда, эреле-ваклы кибет тирәләрендә йөрде, хәтта базарга кереп чыкты, вокзалда булды. Үткән-сүткәндә, хастаханәләргә дә күз салды, милиция бүлекләренә дә тукталды. Юк. Күргән-белгән кеше юк... Су төбенә киткән кебек юкка чыкты Рәмилә. "Инде кая барыйм икән?" — дип, Казансу яры буендагы комлыкта, иксез-чиксез халык уртасында басып торган чагында, аны әллә нинди хикмәтле юллар белән Бакый килеп тапты. Ничек килеп табуында Ходай кулы уйнамый калмагандыр, әмма малайның алып килгән хәбәре коточкыч дәрәҗәдә җирнеке иде: — Рәмилә апа... притонга. — Ә? Нәрсә? Кайда? — Йосыф чактан гына телен тешләмичә, аңын югалтмыйча калды. Бу хәбәр аның зиһенендә: "Рәмилә үлгән", — дигән кебегрәк яңгырый иде... — Васил янында... Аны... аны... Ул берни дә белми... — Ничек инде белми? — Үз аңында түгел ул... Наркота белән напичкали. Аннан чыгу кыен. Мин уже пробовал... — Син нәрсә сөйлисең, Бакый? Нинди притон? Нинди наркота? Рәмилә кайда, дип сорыйм бит мин синнән!.. Ә син... "напичкали", имеш... "Уже пробовал", имеш... Әйдә, күрсәт, нинди җир ул?! Ну тапсам!.. Яндырам!.. Бетерәм].. Йосыф үз гомерендә беренче мәртәбә чыгырыннан чыкты. Моңарчы бу кадәр борчылганы, ярсыганы булмагандыр аның. Бу минутта ул үзе дә иләс-миләс хәлдә, ахры. Бераз каушабрак калган Бакый, ниһаять, һушын җыеп, аны тынычландырырга кереште: — Борчылма инде, Йосыф абый... Фәрештә абый... — Күп телеңә салынма! Фәрештә, имеш!.. Бер Рәмиләне саклый алмадык, шул хәлгә төшердек... Их!.. Иблис без моннан соң, аңлыйсыңмы? Иблис! — Йосыф абый... — Нәрсә тагы? — Син бара тор. Үзәк мунча артындагы ике катлы сары йортта ул... Кызыл кнопкалы ишек... — Ә син? — Мин соңрак килеп җитәрмен. — Качасыңмы? Курыктыңмы? Ә?! — Мин бөтенләй дә курыкмыйм, курка белмим... Барысы да тәртиптә булыр, Йосыф абый... Йосыф олылар акылындагы бу малай белән сүз көрәштереп тормады. "Яшьләр үзәге" каршындагы троллейбус тукталышына таба йөгерде. Тыны бетеп чабып килсә дә, шактый вакыт таптанып торды. Троллейбуслар каядыр китеп югалдылар да кабат күренмәделәр, сирәк-мирәк үтеп торган җиңел машиналар да туктарга теләмәделәр. Иосыф, юл очыннан кирәкле троллейбусны көтеп ала алмагач, каршындагы биек йортка күтәрелеп бакты: "Шулкадәр халык берьюлы нишләп утыралардыр? Рәмилә кебекләр хакында, Бакыйлар, Йосыфлар хакында язсыннар иде дә бит... гыйбрәт итеп... Шул гыйбрәтне укып, кеше оялыр иде, кыенсыныр иде, бүтән ямьсез гамәлләр кылмаска тырышыр^ иде... Нишләп кенә утыралардыр шулкадәр халык?!" Йосыф, маңгаен җыерып, тагын бер мәртәбә газета-журнал нәшриятына күтәрелеп карады. Аннары троллейбусны бирергә тиеш урам очына соңгы мәртәбә күз ташлады да Казансу ярларын, юк-юк, ярсыз, үрсез күңел ярларын тоташтырып торган күпергә таба йөгерде. Йосыф үзе йөгерә, үзе бертуктаусыз тәкрарлый: "Рәмилә, нишләдең син, Рәмилә?.. Без бит бардан юк булган, юктан бар булган җаннар, үлеп кабат туган кешеләр... Үз кадеребезне белергә тиеш идек ләса... Ник үз кадереңне белмәдең? Ник үз бәяңне төшердең? Ник, ник?.." Менә _ул мунча! Менә ул йорт. Менә ул ишек... Кызыл төймә... Йосыф, килгән уңайга бөтен ачуын сыңар бармагына туплап, Иблис күзе кебек тырпаеп торган кызыл төймәгә басты. Эчке якта моңсу көй яңгырады. Шомлы тынлыктан соң ниндидер тимер бик шылтырап төште, аннары, авыр ыңгырашып, ишек ачыла башлады. Бераздан ишек аралыгыннан гадәттән тыш зур ике шәрә күкрәк тәгәрәп килеп чыкты. Кызыл халат изүеннән бүлтәеп, төшәм-төшәм дип торган күкрәкләр артыннан ук, шешенеп, әллә эчүдән, әллә кыйналудан күз төпләренә зәңгәр шәүләләр ягылган таза хатын күренде. Урыс марҗасы икән. — От кого? — Рәмилә мондамы? — От кого, спрашиваю... — Где Рәмилә? — Нет такой." Шунда гына Йосыфның башына "сукты" — ул бит Василдан килгән булып кылана ала! Рәмилә булган җирдә Васил булмый калмас... — А если от Василя? — От Василя? — Әйе, Василдан мин... — Отвечай человеческим языком! А то не пугцу! — Как егце? — Тебе не понятно, татарский пес? По-русски, значит!.. — От Василя я. К Рамиле... — Бу исерек марҗаны бәреп үтерәсе килсә дә чыдады Йосыф, соңгы тамчы сабырлыгын җыеп түзде, Рәмиләсе хакына түзде... Ләкин теге гайре табигый күкрәкләр иясе дә нидер сизенеп өлгергән иде, ахры. — Не пугцу, она занята. — Что с ней? — Ничего. Обойдется. Ну, прогцай... — Нет, пустите! Хатын бүтән дәшмәде, бу үҗәт "татар көчеге"нә тагын бер мәртәбә акаеп карады да ике куллап ишекне ябарга кереште. Ишек Йосыф яклы булып чыкты, тиз генә ябылырга теләмәде, тупсага чат ябышып, ыңгырашаыңгыраша, исерек марҗа белән тарткалаша башлады. — Мать твою! Хатынның әшәке сүзләре Йосыфның кайнар канына агу булып төштеләр. — Әле син минем әнкәй белән булашасыңмы?! Мин син мөртәт белән сөйләшеп торган булам тагы!.. Ну нет!.. Ябылып бетмәгән ишеккә аягын куеп өлгергән Йосыф, очсыз аракы катыш бозык одеколон исләре аңкытып торган май түшкәсен бөтен көченә этеп җибәреп, эчкә үтте. Марҗа хатыны кайдадыр бәрелеп-сугылып калды, үзе түрдәге тонык яктылыкка төбәп китте. Бераздан ниндидер иләмсез озын, шыксыз, салкынча коридорга килеп чыкты. Як-якта ишекләр тезелеп киткән. Һәр ишек башында — фонарь. Кайберләрендә тонык кына кызгылт ут яна, ә кайберләрендә — шәмәхә-зәңгәр яктылык... Бу утларның мәгънәсен аңлап бетермәсә дә, Йосыф бер әйберне анык төшенеп барды: аның Рәмиләсе шушында булырга тиеш, шушы бүлмәләрнең берсендә.;. Исән генә булсын иде, исән генә булсын... Калганы — Йосыф эше. Аякка бастырачак ул аны, кешелегенә кайтарачак. Моннан соң бервакытта да үзеннән читкә җибәрмәячәк, күзалдыннан югалтмаячак!.. Йосыф бермәл тукталып уйланып торды да, бөтен ачуын кушып, иң беренче ишеккә төртеп җибәрде. Баштарак аңыша алмады. Аннары, күзе ияләшкәч, күргәннәреннән күзләре чәчрәп чыга язды. Чәчрәп чыкмаслыкмыни, түр караватта тау чаклы бер ир кеп-кечкенә кыз баланы җәфалап ята. Кыз сулкылдап елый, аның инде еларлык та хәле калмаган, ә манма тиргә баткан әзмәвер зат, ах-ух килеп, үзенең эшен эшли... Кемнәр болар? Нинди кыз бу? Аның ата-анасы кайда? Сөйгәне кайда? Язмышы кайда? Рәмилә... Ә Рәмилә кайда? Әле оешып та бетмәгән сабый тәнен изеп-әвәләп ятучы әлеге котсыз бәндәгә нәфрәте никадәр көчле булса да, тизрәк Рәмиләне табу теләге җиңде, Йосыф бу пычрак дөньядан кире атылып чыгып, күрше бүлмә ишегенә ташланды. Андагы хәлләр дә беренчесеннән арурак түгел иде... Таза гәүдәле, нык бәдәнле, шәп-шәрә өч ир-егет, шундый ук япа-ялангач бер хатын өстенә ябырылып, үзләренең хайвани ихтыяҗларын башкаралар. Кайда баш? Кайда аяк? Кайда кул, тагын кайда нәрсә икәнен карап торырга вакыты юк иде, Йосыф афәт бөркеп торган коридор буйлап ары китте. Бертуктаусыз ялкынсынып торган күңеле кушкан бер бүлмәгә барып та керде. Ниһаять, теләгәнен тапты! Караңгы почмактагы киң түшәктә, ботларын-чатларын як-якка ташлап, Рәмиләнең җансыз гәүдәсе ята иде... Йосыф авызыннан сөенеч катыш көенечтән торган бер бөртек сүз атылып чыкты: — Рәмилә-ә-ә!.. Баштарак сөенеч җиңгән кебек иде: "Менә бит ул — Рәмилә! Табылды! Табылды!.." Соңыннан көенечле курку баш калкытты: "Нәрсә булган? Исәнме ул?" Исән, исән... Исәнгерәп, иләсләнеп ятса да, Рәмилә, Йосыфны күрүгә, шундук телгә килде, әмма урыныннан кузгалмады, кузгалырга теләмәде дә, кузгала да алмый иде, ахры: — Фәрештәм... Тагын таптың мине... Син — чын фәрештә бит... Алып кит мине моннан... Мин шундый арыдым... Минем башым сызлый, бөтен җирем сызлый, җаным сызлый... — Их сине!.. Нишлисең син монда? Ни булды? Кем рәнҗетте? Кем ул?.. — И Йосыф... Киләсем килеп килдеммени мин монда... "Килмәсәң, фәрештәңне дөмектерәбез", — дип куркыттылар... Синең өчен куркып килдем... Ә алар мине кешелектән чыгардылар... Мин үкенмим... Иң мөһиме — син исән! Ә минем тән барысына да күнеккән инде, бөтенесен дә күтәрә ул... — Ни сөйлисең син, Рәмилә?! Ни сөйләгәнеңне аңлыйсыңмы үзең? — Анысы шулай... Дөрес түгел бу... Тән түзсә дә, җан түзми икән, Йосыф... Үләргә уйлаган идем, үлеп тә булмады, ичмасам... Откачали... — Рәмилә!.. — Тс-с-с!.. Дәшмә^. Кирәкми. Үзем сөйлим. Син бит мине тагын таптың, Йосыф... Фәрештәм... Ярый әле таптың... — Юк, Рәмилә, сине Бакый килеп тапты... — Бакый? Әле кайда соң ул? — Хәзер килә ул, көт азрак... Их, җаный, шулай эшлиләрме инде?! Ник бу хакта миңа әйтмәдең, ник яшердең? Берәр нәрсә уйлап тапкан булыр идек әле!.. — Василны син белмисең... Ул теләгәнен барыбер ала... Ул афәт ияртеп йөри... — Рәмилә, әйдә, тор, тизрәк китик бу шакшы урыннан, ә? Рәмиләнең кыл кыймылдатырлык та хәле юк иде. Ул бары әрнеп елый гына ала иде. — Иосыф, мин дә шакшы бит... Син хәзер минем белән булмассың инде... Васил... минем элеккеге егетем... бөтен үчен алды — иң әшәке, иң хайван ирләр астына салды... ^ — Йә, бетеренмә, Рәмилә. Тәнне юып, чистартып була. Ә менә җанны... Җаның пычранмасын, Рәмилә!.. — Җаным саф минем, Йосыф. Җанны саклап калдым. — Шулай булгач, бер дә кайгырма. Оныт бу хәлләрне. Мин дә онытырмын. Онытырга тырышырмын... Йосыф сөйләнә-сөйләнә Рәмиләне киендерергә кереште. Чәчләрен тарады. Һаман әле буыннарын җыеп ала алмаган хатын, кыенсынуыннан нишләргә дә белмичә, Йосыфка күзләрен мөлдерәтеп тик утырды... Тагын елый башлады. — Ниндидер таблеткалар бирделәр, көчләп хәмер эчерделәр... Дүрт ир мине аракы белән коендырды... Шул аракыны тәнемнән ялап чыктылар. Шуннан авырып калдым мин, Йосыф. Әллә нәрсә булды миңа. Сихерләделәр бугай... — Фәүзия апа хәзер аякка бастыра сине, кайтыйк кына әле... Ә ул сихер кайтару йолаларын белә... Ләкин тиз генә кайтып китәргә насыйп булмады аларга. Аннан-моннан гына киенеп, бер-беренә тотынышып, якты коридорга килеп чыгулары булды, алларында ике таза егет иярткән Васил пәйда булды. — Кая?! — Васил? — Куркуыннан Рәмиләнең аяк буыннары йомшап китте, ул акрын гына аска чүгә башлады — Менә... тагын очраштык... — Бу сүзләрне Йосыф әйтте. Бу сүздә борчу күбәйгән, ә элеккеге сөенеч, Рәмиләне табудан калган сөенеч, әллә кая китеп югалган иде. Шулай да ул үзен бик тиз кулга алды, озак сүз куертып тормыйча, Рәмиләне култыклап алды да ишеккә таба омтылды. Ләкин аның юлына Васил аркылы төште. — Кая?! — Кая булсын, өйгә! — Мин сиңа бер әйттем бит инде. Күземә күренмә, дидем. — Ә син ни кылганыңны беләсеңме соң? Нишләттең Рәмиләне?! Кит юлдан! Юкса үлгәнче өзешәм!.. Мин сездән курыкмыйм!.. Йосыф, Рәмиләне бер як читтә калдырып, Василга таба укталмакчы гына булган иде, кемдер тышкы ишекне җанфәрманга дөбердәтә башлады. Васил, читтә тәмәке көйрәтеп торган марҗа хатынга таба ымлап: — Клиент пришел, наверное, пусть подождет, — дип җикерде. Хатын бик тиз урап килде. Шул арада аның йөзеннән, күзләреннән иң соңгы кешелек сыйфатлары да юкка чыккан иде. — Вася, там... — Нәрсә, Маруся? — Там... пришли... — Кто? Кто пришел? — Пацаны... — Кто? Прогони их! — Их много... Они тебя просят, Вася... — Что за черт? Маруся дәшмәде, арткарак чигенеп, якындагы бер бүлмәгә кереп шылды. Васил, як-ягында торган егетләрен аралап, тышкы ишеккә китте. Йосыф белән Рәмилә дә, дәррәү кузгалып, бер-берсенә ярдәм итешә-итешә, аның артыннан иярделәр. Яннарында торган егетләрнең берсе җиңеннән тотып калырга теләгән иде, Йосыф, кискен генә омтылып, аны стенага сылап калдырды, иптәшенә ярдәмгә кузгала башлаган икенчесенең борынына йодрыгын терәп куйды. Алар кулга-кул тотынышып яктылыкка — ишегалдына килеп чыкканда, Васил, алдында пәйда булган манзарага шаккатып, тораташ кебек катып тора иде. Шаклар да катарсың шул! Бөтен ишегалдын ун-унбиш яшьлек бала-чага сырып алган. Йөзләп кенә булыр... Бәлки, меңдер, миллиондыр... Күренеп тора: болар^— урамда яшәүче балалар. Бала диярлекләре дә юк. Йөзләрендә — өлкәннәр чырае, ирләр гаме... — Йосыф! Рәмилә апа! Барысы да тавыш килгән якка борылдылар. Яшүсмерләр төркеме эченнән Бакый килеп чыкты да Йосыф белән Рәмиләгә таба томырылып килә башлады. — Бакый! — Рәмиләгә шундук җан керде. — Синме бу? Син җыйдыңмы бу кадәр халыкны? — Безнекеләр алар. Ышанычлы егетләр. Үзең ничек соң, Рәмилә апа? — Әйбәт... Хәзер инде әйбәт... — Мин сине килмәссең дип уйлаган идем инде, — ниһаять, Йосыфка да җан керде. — Алай начар уйлама кеше турында, син бит ангел... — Кайсыгыз Васил була? — Малайлар төркеменнән тагын берәү аерылып чыкты. Ул башкалар арасында олырак һәм акыллырак күренә. Төскә-биткә дә чиста, пөхтә һәм матур үзе... — Ну, мин... — Менә шул, Васил, бүген үк Казаннан китеп олагасың. Бүтән күземә күренмисең! — Посмотрим... — Алаймы? — Егет кискен генә Йосыфлар ягына таба борылды. — Сез барыгыз, кайтыгыз, ә безнең сөйләшәсе бар икән әле монда... Өчәүләп кайтып киттеләр. Ул көнне мунча буенда нәрсә булганын белми калдылар. Беләселәре дә килмәде. Шуны гына искәрделәр: Васил бүтән күренмәде. Фәүзия карчык, мунчага барган җиреннән, теге кызыл төймәле йортның ишегендә аркылы-торкылы кадакланган такталар күреп кайткан. Шул! Тагын яшәп киттеләр. Башларына төшкән җәфа-борчуларны тиз генә оныта алмадылар. Бигрәк тә Рәмилә бу юлы тормышка авыр кайтты. Фәүзия карчык булмаса, шулай иңке-миңке килеш күпме йөрер иде икән. Ниндидер догалар укып, ачы үлән сулары эчереп, бу күрше әбисе аның башындагы, берочтан канындагы шаукымны куып чыгара алды. Ләкин, элеккечә бергә яшәсәләр дә, Рәмилә Йосыфны үзенә якын җибәрмәде. Тегесе берничә мәртәбә юмалап караган иде дә: — Кагылма... Мин әле сафланып җитмәдем, — дип кыргг кисте. Йосыф аны ашыктырмады, битәрләмәде. Барысын да Ходай ихтыярына калдырды. Өйдә Бакыйның абруе бермә-бер артты. Ул бит Рәмилә апасын олы бәладән йолып калды, Йосыфны хәтәр кайгыдан арындырды. Ничек хөрмәтләмисең дә, ничек кадерләмисең ди?! Бала бала инде — Бакый үзе дә үсенеп китте хәтта, бераз гына көйләтә, назландыра башлады. Әмма элеккеге гадәтен барыбер ташламады — ачы таң белән, Йосыф белән Рәмиләне аулакта калдырып, берничә сәгать урамда йөреп керә торган булды. Әйтүемчә, Йосыф белән Рәмилә ирле-хатынлы кебек тә түгелләр. Икесе ике түшәктә ах-ух килеп ятып калалар... Беренче булып түземлеген Рәмилә җуйды. Бер таңда Бакыйның чыгып китүен көтебрәк торды да көяз мәче кебек мыштым гына Йосыф янына килеп ятты. Соңгы көннәрдә аның күңеле күтәренке йөрде шул. Авылдан, әнисеннән хат алды. Җавап хаты. Йосыф белән тора башлау белән язып җибәргән иде. Бик матур хат. Сабыр хат. Бакый хакында гына аңлап җитмәгән әнисе. "Балалы иргә чыктыңмыни? Бик холыксыз түгелме соң баласы? Ятим бала йә Иблис сыңары була, йә гөнаһсыз фәрештә була. Шуны онытма, кызым..." — дигән. Тагын бер куаныч: яңа эшкә керде, күршедәге кибеткә сатучы ярдәмчесе булып урнашты. Көн саен арып-талып, әмма көлеп-елмаеп кайта башлады. Өйгә генә түгел, Йосыф Рәмиләнең тормышка, яшәүгә кайтуына сөенеп бетә алмады, әмма... әмма хәләленең күзләрендә чагылган моңсулык нуры хәзер дә җанны өшетерлек иде әле. Рәмилә, аркасын куеп, елыша-елыша, Йосыфның кочагына ук кереп бетте. — Алдың белән борыл, Рәмилә. — Ярамый... — Болай бит йөзеңне күрмим, матур күзләреңне күрмим. Борыл инде! — Ярамый дигәч ярамый. Син карасаң да, мин синең күзләреңә карый алмыйм, Йосыф. "Гөнаһлы җанны фәрештәнең күз карашы да үтерә", — ди иде әбием. Мин шуңа да карамыйм. Үләсем килми минем, яшисем килә!.. Моннан соң бервакытта да күзләреңә тутырып карый алмаячакмын, ачуланма, яме, бәгърем... Юк-юк, үлүдән дә курыкмыйм мин, миңа оят, Йосыф... — И юләрем минем! Юкка борчыласың икән. Син минем өчен һәрвакыт саф күңелле, тугры йөрәкле, саф җанлы кеше булдың. Шулай булып каласың да. Чөнки син бу хәтәр адымга минем өчен, минем язмышым өчен баргансың... Мин күбрәк гөнаһлы монда... — Йосыф, дәшмә! — Дәшәм, ник дәшмим ди?! Минем сине шундый сөясем, назлыйсым килә!.. Тоймыйсыңмыни, тулышып шартлыйм бит инде... — Дәшмә, дәшмә! — Рәмилә борылып зифа бармакларын Йосыфның иреннәренә куйды. — Әйдә, шушылай гына ярат... — Ә? — Әйе, менә шулай, шулай... — Рәмилә... — Әү, бәгърем... — Син шундый тәмле!.. — Йосыф... — Әү, бәгърем. — Миңа беренче мәртәбә шулкадәр рәхәт!.. — Миңа да... — Мин сине шундый сагындым! — Мин дә... — Мин сине шундый яратам! — Мин дә... Бу таңда алар беренче мәртәбә мәхәббәттә аңлаштылар, беркемнән курыкмыйча, шикләнмичә, оялмыйча, кыенсынмыйча, туйганчы сөештеләр, назлаштылар, бәхетнең әллә ничә катларына менеп төштеләр... Рәмилә, Йосыфның назларыннан исереп, "бүтән йөзеңә, күзеңә карамыйм" дигән антын да онытты хәтта. Бер-берсеннән күзләрен, күзләрен генә түгел, тәннәрен, тәннәрен генә түгел, җаннарын аерып ала алмыйча, ишектән шаулап Фәүзия карчык килеп кергәнче юандылар шулай. Күрше әбисе яңа гына сөешеп тукталган, тын-сулышларын да тигезләп өлгермәгән бу ике кайнар җаннан кыенсынырга уйламады да, кулындагы төргәген өстәлгә куеп, яшьләр янына килеп тә утырды. Сүзе, чынлап та, бик мөһим булып чыкты. Бүген таңда күргән төшен юрап йөрүе икән... Ә таңда күргән төш — изге төш ул! — И-и, кызым. Би-и-ик мәгънәле төш күрдем бит әле. Сөбханалла-машалла, бигрәкләр дә изге төшкә, сихри фалга охшаган ул. Тыңлале... Күк тутырып казлар оча, имеш. Менә шул казлар төркеменнән бер каз аерылып төшә башламасынмы?! Үзе төшә, үзе ачыргаланып кычкыра, минсиңайтим... Шундый да моңлы итеп кычкыра инде, аңлап кына булмый — өзгәләнеп, рәнҗеп кычкырамы, әллә сөенеп, шатланып кычкырамы?.. Менә ул төште-төште дә, канатларын җәеп, ямь-яшел чирәмлек өстеннән йөгереп китте. Ә чирәмлекнең аргы башында син торасың, кызым... — Әбекәй, нәрсә була инде бу? — Туктале, кызым, бүлмә, иң мөһиме алда әле. Алдыңа йөгереп килгән менә шул каз кинәт кенә Бакыйга әверелде дә куйды, гөнаһ шомлыгы... — Әбәү, нәрсә сөйлисең син, Фәүзия әби? Безнең Бакыйга әверелдеме? — Әйе шул, бөтен хикмәт тә шунда. Бөтен төшне аңладым, ә менә Бакый хакындагысына төшенә алмадым. — Кызык, Йосыф, әйеме? "Төшенә" сүзе төштән алынган микән әллә? — Ә нәрсә аңладың соң, Фәүзия апа? — Монысын инде түземсезләнеп торып ук утырган Йосыф сорады. — Нәрсәнеме? — Фәүзия карчык, әйтергәме-юкмы дигән кебек, карашларын билгесезлеккә төбәп, бераз уйланып торгандай итте дә, ныклы карарга килеп, җәһәт кенә әйтеп куйды: — Балага узгансың син, кызым, бала китерәчәксең. Шул. Әлбәттә, күрше карчыгының сәер төшенә, бигрәк тә аның юрамышына Йосыф та, Рәмилә дә ышанмадылар. Бер-берсенә карашып, көлеп торган яшьләргә карап, Фәүзия карчык тәмам пошаманга төште: — Нәрсә, ышанмыйсызмыни? Ходай Тәгалә ымына, күкнең ишарәсенә ышанмыйсызмы? — Фәүзия апа, моңарчы нигә бирмәгән соң ул безгә бала дигәннәрен? — Йосыф үз соравыннан үзе куркып куйды. Ләкин соң иде инде, сүз очкан иде, барасы җиренә барып җиткән иде... Күрше карчыгының җавабы хакыйкатьнең үзе булып яңгырады: — Бәй, сөешә белмәгәнсездер, яратышу, назлашу җитмәгәндер? "Бала бит ул... Бала ул матур сүздән туа", — ди иде безнең инәкәебез... Сиңа, кызым, хәзер сакланырга кирәк, өзлегеп куйма тагы... Фәүзия карчыкның төше рас килде: озакламый Рәмилә үзенең балага узуын, авырлы калуын аңлады. Шул шатлыгыннан әбекәйгә бәби сые кертеп чыкты. Аларның ягында умач ашын шулай дип йөртәләр. Умач — умай аш, ягъни мәсәлән. Шул умачны элекэлектән кендек әбисе булачак карчыкка биргәннәр, аның аша борынгы "кендек анасын", "корсак анасын" — Умай исемле изге рухны бәхилләгәннәр. Шул аш йоласын үтәгән очракта гына Умай-ана рухы туачак баланы кырык көн буе һәм яңа туган баланы тагын кырык көн буе үз яклавы астында, үз мәрхәмәтендә яшәтә, имеш... Туачак бала хакындагы хәбәргә иң куанганы Бакый булгандыр. Шулай булмый ни — аңа бер иптәш булачак бит! Беркөнне ул уенчык алып кайткан. Каян алгандыр — анысын сораган кеше юк. Балчыктан катырып ясалган ат иде ул. Томырылып чабып барган бу атның канатлары да бар әле. Кыскасы, тулпар ат. Бакый шул атны алып кайтты да, дәшми-нитми генә, Рәмиләгә китереп тоттырды. Үзе бәхет тапкан кеше кебек елмая... Бу изге малайны кысып кочасы, сөеп назлыйсы килде Рәмиләнең. Шулай итте дә. — Һи-и, апаеңа апкайттыңмыни бу канатлы атны? Канатлы булсын, бәхетле булсын дисең инде алайса? Малай булсын дисең инде? Йосыф, ә, Йосыф, Бакый малай ди бит әле, малай сорый... — Бу юлы Рәмилә Йосыфка таба каерылды. Йосыф та үз ролен оста башкарды: — Малай дигәч, малай булыр! Проблема юк! Әйтелгән — эшләнгән! Бу сөйләшүдән соң Рәмилә белән Бакый бик еш гәпләшеп, серләшеп утыра торган булдылар. Бервакыт Бакый сорап куйды: — Синең әниең бармы? — Бар, нигә сорыйсың? — Бер дә әниеңне сөйләмисең. Әниең юк кебек яшисең... — Әнием ерак шул. Авылда. Гел генә кайтып булмый. — Ә синең бер дә кайтканың юк. — Юк шул... Кыенсынам мин аңардан, оялам. — Тормышың өчен ояласыңмы? — Юк, бүгенгесе өчен оялмыйм, үткәндәгесе өчен бик тә оят миңа... — Бу сәбәп түгел. Мин әниемне бөтенләй белмим. Ә ул гел минем янда. Мин аны һәрвакыт уйлап йөрим. Кайчакта сөйләшәм дә... Кайчакта ул үзе миңа дәшә... Аны мин үзем генә ишетәм... — Нәрсә ди? — Сорама. Бу хакта мин беркемгә дә әйтмәячәкмен. Бу — сер. Белдеңме? — Ярый-ярый, сорамыйм. Сер булу — өмет булу дигән сүз. Серең бар икән — өметең бар... — Бераз паузадан соң Рәмилә тагын Бакыйның аркасыннан кагып куйды: — Рәхмәт сиңа, Бакый... — Нәрсә өчен? — Әниеңне искә алып яшәвең өчен рәхмәт. Үзең бәләкәй булсаң да, олы җанлы кеше син, Бакый... — Их, янда да булса, бөтенләй башка төрле яшәр идем мин! — Ничек итеп? Нигә алай дисең? Без сине рәнҗетәбезме? — Юк-юк. Сез миңа бик әйбәт карыйсыз. Тик... барыбер әниле буласы килә! Рәмилә уйчанланып калды. — Кызык... — Нәрсәсе кызык? — Кызык шул. Синең әниең юк, ә син аны тоясың. Минем әнием бар, мин аны тоймыйм... — Тоясың син аны, тойганыңны аңламыйсың гына. — Тоймасам да аптырамыйм... Миңа да ана назы бик эләкмәде шул. Әтиебез эчкече иде. Әнине нык җәфалады. Әниебез аның ачуын бездән ала иде. Әти үлгәч, бер атна да тормый, икенче иргә китеп барды. Үзебезнең көнебезне үзебез күрдек... Шул чактан ук күңел катып калгандыр, мөгаен. Юкса мин дә тояр идем әниемне, аның өчен борчылыр идем, кайгырыр идем... Бераз тын тордылар. — Син балаңны яратасыңмы? — Бакыйның көтелмәгән соравыннан Рәмилә сискәнеп үк китте. — Ничек инде? Тумаган бит әле ул. — Юк, син аны хәзердән үк яратырга тиеш, тугач соң була ул... — Нигә алай дисең, Бакый? Әллә ничек сөйләшәсең син... — Бер дә әллә ничек түгел. Уйлап кара: менә туды ди ул бала. Сиңа ошамады ди. Син аны ташларсыңмы? — Кит моннан, нишләп ошамаска тиеш әле ул?! — Тиеш түгел... Тик... шулай да була. Менә мин ошамаган бит... — Бакый, бер дә борчылма, яме. Мин аны бервакытта да ташламаячакмын! Беләсеңме, мин аны инде яратам. Газиз балам бит ул, тән күзәнәгем, җан кисәгем! — Рәмилә апа. — Әү, акыллым. — Аны инде мин дә яратам бугай... — Кемне? — Туачак балаңны... Рәмилә моңа берничек тә җавап кайтармады. Бары тик, үз кочагына тартып алып, иң якын туганын яисә газиз баласын сөйгән кебек, сөеп үпте генә. Бу сөйләшүдән соң Бакый Рәмиләгә тагын да ныграк якынайды. Дөресрәге, Рәмилә аңа якынайды, бергә чагында үз кочагыннан чыгармады, сүз белән генә түгел, тәмле ризыклар белән дә сыйлады, туачак балага исем сайлаганда, аны гел генә үз янында тотты. "Менә бусы ошыймы? Ә бусы?" — дип интектереп бетерде. Бакыйның җавабы бөтенесен дә аптырашка калдырды. — Минем исемне бирегез, Бакый дип кушыгыз! — дип чатнатып әйтеп салды ул. — Нигә алай дисең, Бакый? Синдә андый бер исем бар бит инде... — Алайса сорамагыз. Сез сорадыгыз, мин җавап бирдем. — Шулай да әйт әле, нигә "Бакый"? — Әйбәт исем, "мәңгелек" дигән сүз. Кешеләрдә шундый исем дә булырга тиеш. — Синдә бар бит... — Мин... мин кеше түгел... — Ә? Кем соң син? — Бакый Йосыфны тәмам чыгырыннан чыгара язды. — Көлмәссезме соң? — Юк, нидән көлик без? — Мин — фәрештә... Мин сезне тормышка кайтару өчен килдем... Бер урам малае булып килдем... — Фу-у, җитди сүз сөйли дип торам тагы, — Рәмилә, кин^елмаеп, җиңел сулап куйды. Йосыф та бу сәер әңгәмәне уенга борды: — Мин бит ул фәрештә! Мин ул күк илчесе! Бүтәннәр исемен үзләштермә, пон-ни-маешь! Менә шундый гыйбрәтле сөйләшү булып алды юктан бар булган гаилә эчендә. Беренче мәртәбә шулай серле, әмма ихлас сөйләштеләр алар. Һәм... соңгы мәртәбә. Әйе шул, бу матур, көйле тормыш озакка бармады, беркөн иртән чыгып киткән җиреннән Бакый кайтмады. Берәр таныш малае белән кунып калгандыр дип фараз кылдылар. Әмма Бакый икенче, өченче көнне дә күренмәде, суга төшкән кебек юк булды. Ниндидер хәтәр бәлагә юрарга кыймадылар, кайтыр, кайтыр дип, һаман көтеп, сагынып яши бирделәр. Ул арада алмашлап иң элек Йосыфлар ягына, аннары Рәмиләләр ягына кунакка кайтып килделәр. Фәүзия карчык өй саклап калды. Ничек кенә өметләнеп килсәләр дә, аларны күрше әбисенең күңелсез хәбәре каршы алды: — Юк, балалар, Бакыебыз күзгә-башка күренмәде. — Аннары, шикләнгән кебек, бераз сынап карап торды да кискен генә сорап куйды: — Рәнҗетмәгәнсездер бит үзен? Сабый күңеле өрфия кебек ул, бүген бар, иртәгә юк... — Йишләп рәнҗетик ди, Фәүзия әби, ни сөйлисең син? Барысы да синең күз алдыңда бит... Бу сүзләрең белән син үзең безне рәнҗетәсең, хәзер үк кире ал."Үз балабыз кебек күрдек, әнә Ходай шаһит, шулаймы, Йосыф? — Шулаен шулай... — Нигә алай дисең, Йосыф, нигә күңелемә шик кертәсең? — Шулаен шулай да... Мин менә нәрсә хакында уйлыйм: безнең бит үзебезнең сабыебыз туачак. Бакый, шуны уйлап, боларга артык авыз, артык кашык булмыйм дип чыгып китмәде микән дим. — Карале, улым, синдә пәйгамбәр акыллары бар ласа? Рәмиләнең фәрештә диюе дөрестер, ахры. Нәкъ шулай уйлаган ул, балакаем. Үзе бала булса да, акылы җитмеш җиде яшьлек аның... Инде кайларда гына йөридер, мескенкәем... Йосыф бу атнасын да Бакыйны эзләп үткәрде. Арып, талчыгып, ябыгып бетте, көннәр буе урамнарда йөреп, элеккеге хәленә — сукбай тормышына төшеп бетә язды... Кул селтәргә дә уйлаган иде. Уеннан шундук кире кайтты. Өйдә Рәмилә борчылып, елап утыра, күршедә Фәүзия карчык кайгыга калган. Бөтен өй, ишегалды, урам белә хәзер бу хакта. Ләкин Бакыйның кайда икәнен генә белүче кеше юк. Йосыф, Рәмиләне эзләп баргач, үзәк мунча янында очрашкан малайлар төркемен табарга булды. Алар белергә тиеш. Бигрәк тә теге озын буйлы егет беләдер. Ул бит урам малайларының башлыгы, атаманы. Аның кушаматы ,ңа Атаман булып чыкты. Ләкин ул да берни әйтә алмады. Йосыфның өч көн буе шәһәр урамы буйлап аны эзләп, сорашып йөрүе генә әрәмгә калды. — Теге вакытта безне җыеп алып барган малайны әйтәсезме? Без аны беренче мәртәбә һәм соңгы мәртәбә шунда күрдек. Кем соң ул? Кем генә булса да, серле малай. Бер генә карый, шундук ышандыра... Ләкин әйбәткә, хәтта изге җанга охшаган. Нәрсә булган аңа? — Белмим шул. Югалды ул. Юкка чыкты... Менә сиңа мә! Урам малае булып йөргән Бакыйны урам малайлары белмиләр дә икән әле! Ниндидер сер бар монда. Хәтта... сихер бар... Ә бит ул бу хакта үзе әйтте: "Мин — фәрештә, урам малае булып килдем", — диде. Йосыф үз уеннан үзе куркып китте. Әмма Бакыйдан ваз кичмәде, эзләвен дәвам итте. Ниһаять, ул исерекләр белән тулы бер кабакта Василны очратты. Йсәнләшеп тә тормыйча, Бакый хакында сорашты. Теге шундук "йоннарын тырпайтты": — Нәрсә миңа бәйләнәсең? Рәмиләң дә, теге көчегең дә үзеңә булсын... Юк, күрмәдем, күрәсем дә килми! Мин хәзер эшлим. Эшләгәнемне эчәм. Имею право! Понятно? Иосыф барысын да аңлады. Василның гаебе юклыгын да, Бакыйның серле рәвештә генә юкка чыгуын да, Бакый белән бергә үз бәгыренең бер кисәге кителеп төшүен дә төшенде. Төшенде һәм язмыш шаяруы итеп җанына алды. Бу вакытта аның күңел кылларында һаман теге тавыш яңгырап торды: "Мин сезне тормышка кайтарырга килдем..." Йосыф кайтып керүгә, Рәмилә барысын да аңлап алды — Бакый табылмаган. Шуңа күрә дә җанын үртәп сорашып тормады, чәй өстәле әзерләргә кереште. Ләкин Йосыф үз тамагындагы төердән ничек тә бушанырга тиеш иде: — Бакыйны югалттык, Рәмилә... Рәмилә шаккатырлык дәрәҗәдә тыныч һәм сабыр иде. — Без югалтсак, башкалар табар. Дөнья шулай югалтулардан, табышлардан тора инде, нишлисең... Бер дә борчылма, Йосыф... — Бар, Фәүзия апаны чакырып кер, бу хәбәр икебезгә генә авыррак, өчебезгә бүлик, ичмасам... Рәмилә торырга дип кузгалган гына иде, җил-давыл уйнатып, ишектән Фәүзия карчык үзе килеп керде. — Балакайларым, илаһи шаукымга тап булдым бит әле, Ходай Тәгалә ымына юлыктым, сөбханалла-машалла... Черем итеп кенә алам дигән идем, биш минут кына ятып тордым югыйсә, әллә нинди хикмәтләр күреп бетердем... — Фәүзия апа, нәрсә булды сиңа? Нинди шаукым? Нинди хикмәт? Аңлатып сөйлә әле, ә, Фәүзия апа?! — Нәрсәсен сөйлисең инде аның, төшемдә Бакый белән сөйләштем. Шул. И Ходаем, догаларыңнан гына ташлама, зинһар... — Ничек күрдең, ничек? Сөйлә инде, Фәүзия әби. — Рәмилә түземсезләнеп күрше карчыгының каршына ук барып басты. — Хәзер сөйлим. Утырып тын алыйм инде бераз. Хәзер, кызым, ашыктырма, яме... Уф!.. — Әбекәй, син тагын кыр казлары күрдеңме? Йосыфның соравы күрше карчыгын телсез калдыра язды. — Каян беләсең син аны? Бу юлы да кыр казлары иде шул. Әүлиядыр син, балам, фәрештәдер... — Фәрештә булсам, Бакыйның кайда икәнен белер идем... Түгел шул... — Тыңлале, Рәмиләкәем. Безнең Бакый менә шул кыр казларына карап торды-торды да, янбашыннан үсеп чыккан канатларын җилпеп, очып менеп китте. Җирдән кузгалганчы, әйтәсен әйтеп өлгерде... "Ачуланмагыз миңа. Йосыф белән Рәмилә орышмасыннар. Аларны мин өзелеп яратам. Аларның яратуын да тоям. Әмма миңа китәргә кирәк, вакытым чыкты", — ди. Күңелемнән генә: "Кая китәсең?" — дип сорыйм. Ул пышылдап җавап бирә: "Килгән җиремә китәм, җаннар үлеп туа торган җиргә", — ди... Менә нинди изге төш күрдем мин, балакайлар. Гомеренә бер мәртәбә генә күрә адәм баласы андый төшләрне. — Чынлап та, хикмәтле төш бу, монда Бакыйдан хәбәр бар. Ул исән, әмма башка дөньяда, бүтән халәттә, бүтән язмышта. Шул гына. — Тыныч кына сөйләнеп торучы Йосыфның күңеле тулды. Рәмиләнең күзләреннән яшьләр күптән дәрья булып ага иде. Җил бертөрле иссә дә, һәр агач үзенчә шаулый, диләр бит. Фәүзия карчык еламый, ул бөтен барлыгы белән догалар ихтыярына бирелгән, Бакыйның изге рухын кыстырып, Ходайга үтенә, ялвара. Түбәнсенми, бары тик үтенә, ялвара гына. Өй эчендә тагын тынлык урнашты. Сөйләшмичә генә чәй эчтеләр. Һәркемнең үз уе, үз гаме. "Кайда ялгыштык соң без? — дип өзгәләнде Йосыф. — Кайда сынаттык?" "Миннән яхшы ана чыкмас инде. Бер Бакыйны да тотып кала алмадым", — дип уйланды Рәмилә. "Бакыйның кем булуын әйтергәме-юкмы? Әйтсәң, яшәүләренең мәгънәсе үзгәрәчәк, җирдән кубып, бер күккә табынып яшәячәкләр. Ә җирдән аерылырга ярамый, һич ярамый... Шуңа күрә әйтмим, хак дөресен әйтмим, — дип уйлады дога телен белә торган күрше карчыгы һәм дәшми калды. Тагын өстәп-өстәп уйланды: — Серле-хикмәтле димә инде бу дөньяны. Адәм балалары гына хуҗа түгел шул аңа..." Аннары һәркайсы үз юлына таралды. Рәмилә үзе эшли торган кибеткә кереп китте: Фәүзия карчык төшке намазына ашыкты, ә Йосыф, кайчандыр Бакый җыеп кайткан, хәзергә кадәр бер почмакны тутырып торган шешәләрне алып, савыт-саба кабул итү пунктына юнәлде. Менә ул кайчандыр Бакыйны күреп калган урам чатына җитте, ажгырып килгән машиналарның үтеп китүен көтеп торды, аннары гына аргы якка юл алды. Шул гадәте һаман калган икән әле. Ул үзе атлый, үзе тапшырасы шешәләргә тия торган акчаны исәпләп бара. "Ун аракы шешәсе... Сигез сыра шешәсе... Җәмгысы... 25 сум 60 тиен акча керәчәк..." Юлның аргы башыннан үкереп килүче машинаны Йосыф шәйләмичәрәк калды. Аның акча гаменә бирелгән күңеле өчен әллә каян акырып килүче бу тимер тавы айһай кечкенә һәм әһәмиятсез бернәрсә булып тоелгандыр шул... Күрде, барыбер күрде! Нинди афәткә табан баруын аңлап, Йосыф кире борылды, тротуарга чыгып, сабыр гына көтә башлады. Ә менә аның белән бергә кузгалган урам сукбае күрмәде, ишетмәде, хәтта Йосыфның ачыргаланып, өзгәләнеп кычкыруына да игътибар итмәде, үз үлеменә табан баруын дәвам итте. Ә үлем һаман якынайды. Аның белән бергә, каршы яктан чыгып килүче малай да һаман якынайды. Ниндидер серле багланыш бар иде бу ике арада. Йосыф моны шундук сизде. Малай белән машина уртасында басып калган ир заты, ниһаять, нинди хәлдә калуын аңлап шып туктады, башта каушады, аннары калтыранып күзләрен йомды, тынып калды. Юк, Йосыф аның күзләрен күрмәде, тойды гына. Шул вакыт ниндидер хикмәтле хәлләр башланып китте. Каршы яктан чыгып килүче малай "ә" дигәнче теге сукбай янында пәйда булды, аның өстенә капланды, шул капланып, ябырылып торган арада, үлем булып килгән олы машина выжылдап үтеп китте, бик тиз арада күздән дә югалды. Урам уртасында басып торган ир кеше бу хәлдән бик озак айныды. Исән калуына ышанмады бугай, үзенең кул-беләкләрен, аякларын, хәтта йөз-битләрен тотып-капшап карый башлады. Йосыф бу манзарага шаклар катып карап торды. Ләкин якын бармады. Ул инде аңлап өлгергән иде: һәр кеше хакыйкатькә үз акылы һәм үз язмышы белән ирешергә тиеш. Бу юлда кеше-бәндәләрне фәрештәләре генә ташламасын да, аларга кайгы, бәла генә кагылмасын... Хакыйкатьнең юлы бер генә. Бу юл, мәгълүм булганча, игелеклелек, сабырлык һәм мәхәббәт аша уза. Шуңа да чын, ихлас, миһербанлы һәм мәңгелек ул! Июль, 2003 КИТЕК АЙ Әмирҗан белән Фәйрүзә бүген урман буеннан тере бала табып алып кайттылар... Иртән — иртүк күңелләре тынгысызланып уянган иде, шуңа булган икән. Мондый чакта алар икәүләп якын тирәдән йөрештереп кайталар. Ял көне бит. Эш көне булса да чыгып китәрләр иде. Ә хәзер алар икесе дә пенсиядә, лаеклы ялда. Химиядә эшләп, япь-яшь килеш ялга чыктылар, пенсиясен дә әйбәт кенә алалар. Тик менә... Табигатьнең, урманның мәрхәмәте зур. Күпме йөрсәң, күпме юансаң да була. Ә моңа бик тә, бик тә мохтаҗ иде бу ике кешенең күңеле. Соңгы ярты елда нык борчылдылар, нык картайдылар алар. Әлеге дә баягы шул кызлары Гөлнара аркасында инде. Нәкъ алты ай элек, атаанасы белән араны өзеп, пыр тузынып чыгып киткән иде, һаман кайтып күренгәне юк әле. Шушы ук шәһәрдә яши югыйсә. Кемнәрнеңдер күзенә чалына, колагына ишетелә үзе... Тик аның кайдалыгын, нишләп йөрүен төгәл генә беркем дә әйтә алмый. Ниндидер ир заты белән күрәләр. "Бик бәхетле кешеләр кебек кочаклашып, сыенышып торалар иде", — дигәннәре бар. Бәхетле дә булгач, Әмирҗан белән Фәйрүзә бик борчылмадылар. Ата-ана белән яшәү мәҗбүри түгел ләса, ә менә бәхетле яшәү — һәркем өчен дә мәҗбүри шарт... Ни өчен ачуланыштылар диген. Соңга калып кайта башлады Гөлнаралары. Беркөнне бөтенләй дә кайтмады. Иртә таң белән, шәраб исләре аңкытып, затлы тәмәке төтене бөркеп кайтып кермәсенме бердәнбер кызлары. Әмирҗан болай да чак-чак торган түземлеген тәмам җуйды, мәңге сабыр Фәйрүзә дә тыелып кала алмады. Бала кешегә шул җитә калды. Гөлнара, җан рәнҗеше белән үпкәләп, түшәгенә капланып ятты да мендәрен төятөя тәкрарлый башлады: — Китәм, китәм!.. Барыбер китәм! Сезнең төрмәдә ятмыйм!.. Минем сөясем, сөеләсем килә! Китәм, бүген үк китәм! Менә нәрсәдә икән хикмәт! Әмирҗан да, Фәйрүзә дә сөю-мәхәббәткә каршы түгел анысы. Сөйсен, бәхетле булсын. Тик... Болай түгел бит инде. Кайдадыр төн кунып, шәраб чөмереп йөреп, мәхәббәтнең сафлыгына, игелегенә ирешеп булмыйдыр ул. Гөлнара да бала-чага түгел түгелен. Моның белән килешергә була. Әмма Әмирҗан белән Фәйрүзә аңа һаман да ата-ана бит әле. Монысын да онытырга ярамый. Ата-ана хакы — Тәңре хакы. Бу хакыйкатьне кая куясың?! Гөлнара, сикереп торып, ишеккә орыла-бәрелә чыгып киткәч кенә аңнарына килделәр. — Әтисе, артык каты да әйтәсең инде, — беренче булып Фәйрүзәнең теле ачылды. — Әйтмәслекмени, Фәйрүзә, кайдадыр югалып йөри башлады бит. Гомердә булмаганча, аракы исе килә. Монысы инде бөтенләй юньлелеккә илтми... — Ай Аллам, нәрсәдер булды аның белән, нәрсәдер булды... — Нәрсә булсын, берәрсе белән бәйләнгәндер. — Берәрсенә гашыйк булган, ахры, әнә бит ничек өзгәләнә. "Сөясем килә", — ди... — Нинди сөю инде ул, ә, ата-ана сүзен атлап чыккач? Йә, әйт, Фәйрүзә, нинди мәхәббәт ул? Мәхәббәт түгел бу! Әллә нәрсә булган аңа, әллә нинди сихер эләккән... — Гел шулай дисең син. Нинди сихер булсын. Кызың өлгереп килә, шул гына! Егерме биш яшь бит инде аңа. Бала-чага түгел. Үз көнен үзе күрергә дә вакыт җиткән. — Анысы шулаен шулай да... Кинәт күрсәтә башлады шул ул өлгергәнлеген... ...Алар үзләре бик соң өйләнештеләр. Әмирҗанга утыз өч, Фәйрүзәгә егерме җиде яшь иде. Кызлары да ялындырып кына туды. Шуңадырмы, бик иркә үсте. Нәрсә теләсә — шуны киде, нәрсә сораса — шуны ашады... Тәүфыйксыз булмаса да, көйләтергә бик ярата иде. Мәктәпне уртача гына тәмамлап, уртача гына бер уку йортына барып керде. Аннан тегүче булып чыкты. Эшкә урнашты. Әйбәт кенә эшләп йөри иде югыйсә... Әллә ни егете дә булмады. Әмирҗан белән Фәйрүзә кайчакта: "Әллә бу кызда егет гаме бөтенләй юк микән?" — дип уйлап куялар иде. Нәм менә сиңа мә! Хәзер нишләргә инде? Ни кылырга? Каян эзләргә? Ничек табарга саташкан бу кызны? Ярты ел бит! Алты ай! Ярты көн дә, ярты ай да түгел. Нишләп кенә йөридер, кайда, ничек кенә, кем белән генә яшидер инде? Әмирҗан белән Фәйрүзәне бүген шул сорау уятты. Шул сорау көзге шыксыз урманга әйдәп алып чыгып китте... Тын гына, сөйләшмичә генә бардылар. Бу урман буена алар еш чыгалар. Әмма бу кадәр эчкә кергәннәре юк иде әле. Шәһәрне кыеп кергән урман артындагы биек йортлар күренә башлагач кына кире борылдылар. Кара, кеше күп йөри икән монда — сукмак, чын юл кебек, тапталып, киңәеп беткән, чып-чын урман урамына әверелгән. Ара-тирә кешеләр очрап куя. Барысы да якаларына төренгәннәр, барысының да йөзләре җитди, борчулы... Әллә шулай тоела гынамы? Үзең борчулы булсаң, бөтен дөнья борчылган кебек бит ул. Шулайдыр... Әнә ике яшь кеше узып китте. Болары бәхетледер, көлешеп, шаярышып баралар... Чыңлап торган матур тавышлары колакка иркәләп керә дә күңелгә шифа булып ята... — Әйдә, ирең кайтканчы очыртып кына илтеп куям үзеңне... — Юк-юк, очыртып кына берәр кая алып кит син мине... — Кая алып китим, минем үземнең дә өйгә кайтасым бар бит... Юктыр, болар бәхетле түгелдер. Бәхетле булып кыланалар гына. Ничек инде ул — берсе болай, берсе тегеләй? Ниндидер чалыш көзге бу, башы-аягы алышынган тормыш... Әмирҗан белән Фәйрүзәнең үз мәхәббәтләре бик тыйнак булды. Озаклап сөешеп-назлашып утырырга туры килми иде. Көне-төне заводта булдылар, икешәр смена эшләп, кооперативка акча җыйдылар, шуңа күрә дә берберсенә вакытлары аз булды. Күпмедер буш минутлары булса, аны әлеге дә баягы кызларына бирделәр, үзләрен бердәнбер, газиз балаларына багышладылар... Шул вакыт кайсыдыр агач артында мәче баласы чыелдап куйды. Каян килгән ул монда — шыксыз, салкын урман уртасына? Коелып, аякка урала башлаган яфрак өемнәре арасыннан килгән тавыш тагын бер мәртәбә күңелләрне җилкетеп алды. — Мә-ә-ә... Берәр хәерсезе ташлап калдыргандыр. Хәзер бит мәче ташлау, эт ташлау берни тормый. Җәй буе курчак-курчак уйныйлар да, көзге салкыннар башлангач, урманга илтеп адаштыралар... Әмирҗан белән Фәйрүзә, тукталып, мәче тавышы килгән якка карап тора башладылар. Ләкин берни дә күрә алмадылар. Сәер бу, тавышы бар, җаны, иясе юк... Әллә... шул тавыш үзе җанмы? Берәрсенең ятим, үксез җанымы? Кайчакларда кара кайгыга очраган, ачы рәнҗешкә тап булган җан шулай чыгып китүчән була икән, дөнья бетереп, үзенә тынычлык, иминлек эзләп йөри, имеш... Әллә... Әллә бу тавыш — Гөлнараларының ярдәм сорап кычкырган тавышымы? Аның җанымы? Ай Аллам! Ниләр генә булды икән инде? Кайда ул? Нишләп йөри? Ник кайтмый? Ата-анасының, өзгәләнеп, урман буенда тилмереп йөрүен белми микәнни?! Теге "җан тавышы" тагын кабатланды. Бу юлы ул бигрәкләр дә кызганыч тоелды. Әмирҗан белән Фәйрүзә, кулга кул тотынышып, тавыш килгән якка киттеләр. Ул "тере" яфрак өемен бик тиз таптылар алар. Астында "җан" асраган, ачыргаланып елап, сыктап яткан бу серле, хәтта куркыныч яфрак өеменә кагылырга куркып, шактый тордылар әле. Әмма кире китәргә юл юк иде инде. Әмирҗан, аның артыннан ук Фәйрүзә дәррәү шул "тере" өемгә ябырылдылар, кибеп-бөгәрләнеп беткән яфракларны бармаклары белән аралый-аралый читкә көрәделәр. Шул яфраклар төсендәге саргылт җәймәгә төрелгән, күп елаудан шешенеп беткән, суыктан күгәрепзәңгәрләнеп каткан күкрәк баласы килеп чыккач кына, тезләнгән килеш, тораташ кебек катып калдылар, хәтта бераз гына акылдан да яздылар... Менә шулай итеп, Әмирҗан белән Фәйрүзә бүген урман буеннан сабый бала табып алып кайттылар. Иң беренче уйлары баланың кем, каян булуы хакында да, аны кая кую турында да түгел иде. Үлеп баручы бәгырь кисәген бу якты дөнья өчен ничек тә саклап калырга тырыштылар алар. Шуңа күрә, тирәнгә кереп уйламыйча гына, үзләренең кечкенә фатирларында пәри туе ясап, тыз-быз килеп йөрделәр. Әмирҗан су юнәтте, утын ташып, болай да җып-җылы мичне кабат тергезеп, дөрләтеп җибәрде. Фәйрүзә бала тирәсендә кайнашты: аны, дымлы чүпрәкләрдән арындырып, коры, йомшак җәймәгә төрде, җәймәгә сузып салгач, иң элек бөтен тәнен сөрткәләп, уып чыкты. Суыктан өшенгән, күгәренгән тән алсу төскә керә башлагач кына баланы йомшак җәймә эченә яшерде, кабат ачып, каткан кендек төенен карап, тикшереп алды... Аннары гына сабыйның авыру, ап-ак йөзенә иелде... Бала, туктаусыз шыңшып яисә чыелдап торса да, рәхәтләнеп елап китә алмый иде. Бугазындагы төер аңа ныклап сулыш алырга, бу дөньяга кайтып җитәргә ирек бирмиме, әллә үзенең үксез, ятим язмышын сизенеп, тормышка кайтасы, яшәп китәсе килмиме? Фәйрүзә берничә мәртәбә чәпелдәтеп яңаклап алгач кына бала бөтен җанытәне белән калтыранып, төчкереп куйды, аннары авыр итеп сулыш алды да рәхәтләнеп елый башлады... Аңа кушылып, Фәйрүзә үзе дә елап җибәрде... Сөенеп елады. "Елаган балада өмет бар, сөбханалла... Болай булгач яшибез әле, җимерттереп яшибез, шулаймы? И-и, бәбекәччәем, минем..." — дип сөйләнә-сөйләнә, ул, тынычсызланып, өстендәге җәймәне тибеп ачкан бала өстенә капланды. Дымлы маңгаеннан үпте, кайнар иреннәре белән сабыйның иягенә кагылып үтте, күкрәгенә, кендек тирәләренә, бот араларына җылы сулышын өрде... — Бәрәкалла, кыз бала икән бит бу!.. Фәйрүзәнең бот чабып кычкырып җибәрүенә шундук Әмирҗан килеп җитте, хәтта бала үзе дә басылыбрак елый башлаган кебек тоелды... — Кем, кем? Кызмы? — Кыз, кыз, атасы. Кыз булгач — бәхеткә... — Нинди бәхет инде ул, Фәйрүзә!.. Ни сөйлисең син?! Ташландык балага бәхет әзерләп куйганнар ди сиңа, көтеп тор. Шунда гына Фәйрүзәнең башына барып җитте. Алар бит бүген хәтәр хәлгә тап булдылар, кеше тикле кеше баласы табып алып кайттылар. Мәче баласы яисә эт көчеге түгел, адәм баласы. Гаеп эшме бу? Гөнаһмы? Әллә — саваплымы? Кем баласы ул? Бу хакта кемгәдер хәбәр итәргә кирәктер бит... — Милициягә илтергә кирәк. Алар аны нишләтергә белерләр... Әмирҗанның өшеткеч сүзләреннән Фәйрүзә сискәнеп китте. Сикереп торып, әле һаман елап, чәбәләнеп яткан төргәккә барып ябышты. — Ни сөйлисең син, карт дивана! Милиция нишләтә ала бу бәгырьне?.. Анасын табарга кирәк аның, атасын... Шунсыз бүтән милиция хакында авызыңны да ачасы булма! Фәйрүзә, җәймәне бармак очына бөтереп, һаман әле елап яткан баланың ирен читләрен сөрткәләп куйды. Шунда көтелмәгән хәл булып алды. Бала Фәйрүзәнең кул җылысын тойдымы, кинәт елавыннан туктап калды, аннары, үрелеп, иреннәрен чәпелдәтә-чәпелдәтә, җәймә очын суыра башлады... — Бәрәкалла! Имеп ята бит бу! Имәргә сорый... Әмирҗан, карале, яшәргә маташа ласа бу Хода бәндәсе!.. — Шулай булмый ни, ул да кеше бит. — Бәй, әйдә, берәр нәрсә бирик соң... Сөт җылытыйк... — Нинди сөт, анасы, үтерергә әйтәсеңмени?! Кибеткә чыгарга кирәк. Күкрәк сабыйларына ашата торган ризыклар бардыр әле. — Бар, бар алайса, әнә бит ничек имә... Мескенкәем... Әмирҗан кибеткә йөгерде, Фәйрүзә һаман бала тирәсендә бөтерелүендә булды. Үзе бертуктаусыз сөйләнде: — И-и, бәбекәччәем минем!.. Кемнең генә җан кисәгедер инде син... Кемнең генә газизедер... Анаң кайда да, атаң кайда икән инде... Үз ихтыярлары белән йөриләрме алар, әллә... Әллә шайтан коткысы йөртәме ул бәндәләрне? Каяле-каяле, бөтен җирең дә исән-саумы соң синең? Гарип-гораба дип ташламаганнармы?.. Шуңа гына каравым, тфү-тфү, ташка үлчим! Ә бусы ни тагын? Фәүзия, бала чүпрәкләре арасыннан килеп чыккан ялтыравык нәрсәгә карап, тел шартлатып куйды. — Ән-некәй генәм!.. Ай бит бу! Көмеш ай!.. Мөселман ае... Нишләп китек соң әле ул? Ай Аллам! Китек тормышка, китек язмышка, китек иманга ишарә кебек бит бу... Ул арада Әмирҗан кайтып керде. Керде дә: — Менә, карчык, бер кочак ризык, болардан ничек сөт ясарга икәнен язып алып кайттым, — дип, кап-кап әйберләрне өстәлгә бушатты. Аннары, түшәктә чәбәләнеп яткан ярым шәрә бала янына килде. — Сөбханалла дүрт саны да бөтен бала ласа бу, ничек ташлый алдылар икән аны?.. — Атасы... Фәйрүзәнең калтыраныбрак чыккан тавышында ниндидер шом сизенеп, Әмирҗан, баладан аерылып, хатынына күтәрелеп карады. — Бөтенлеккә бөтен дә... Ниндидер, сер-сихер бар бу җан иясендә... Менә — китек ай чыкты... — Нәрсә? Китек? Каяле... — Китек шул... Юньлегә түгелдер... Кемдер сихерләп калдырган бу баланы. Аңа ияреп бәла-каза гына килмәсә ярар иде үзебезгә дә... — Нинди юньсез сүз сөйлисең син, карчык? Нинди сихер? Нинди бәла? Хатын-кызлар түшләренә тагып йөртә торган гап-гади ай бит бу. Синең кызыңда да бар иде мондый ай... — Китек бит ул, Әмирҗан... — Булса ни... Бөтен нәрсә дә бервакыт туза, искерә, кителә... — Шулай дисеңме? — Беләсеңме мин нәрсә уйлыйм... Бу баланы ташлаган кеше калдырган моны. Эзе калсын, нәселе югалмасын, дип уйлаган ул... — Бәй... Шулайдыр шул!.. Саклыйк алайса без моны. Ераккарак яшереп куйыйм әле, югалмаслык җиргә... Эзе, нәселе хакында сүз баруны сизенепме, әллә ачлык үзәген өздеме, ул арада бала ярсып-ярсып елый башлады. Фәйрүзә, почмакта торган бирнә сандыгы яныннан сикереп торып, балага ризыклар әзерләргә чыгып китте. Әмирҗан, бала янына килеп, булдыра алган кадәр "бала телендә" сөйләшә башлады: — Йә, җитте инде, җитте... Елама, елап гомер генә агып чыга ул... Башың исән бит, бөтен җирең дә исән, калганы безнең кулда. Аннары... Ходай Тәгалә кулында. Елама... И-и-и-и-и... И-и-и-и-и!.. Тамагын туйдырып алгач, бала йоклап китте. Фәүзия белән Әмирҗан, бала яткан түшәк каршына янәшә утырып, тын калдылар. Алар тормышларының үтә дә җаваплы, әмма үтә дә мавыктыргыч, серле чорына кереп китүен аңлый башлаганнар иде инде... Кичкә таба аларның кечкенә фатирына халык кереп тулды. Әмирҗан милициягә хәбәр биргән иде. Шуның шаукымы бу. Бер төркем милиция кешесенә кара костюмлы ир-ат белән үтә дә җитди йөзле ханым да ияргән. Ир-ат дигәннәре прокурор булып чыкты. Хатын-кыз — ятимнәр йортыннан, бер үк вакытта табибә дә икән. Аннары, ыгы-зыгы килеп, өч журналист пәйда булды. Телевидениедән дә кеше килеп җитте. Ничек диләр әле — алма төшәрлек тә урын калмады. Китте сорашулар, китте сорашулар... Шулай да иң элек майор погоны таккан милиционер белән кара костюмлы прокурор сөйләште алар белән. Бу вакытта теге врач ханым бала белән әвәрә килде. Йөрәген, сулышын тикшерде, буен, авырлыгын үлчәде, хәтта авызын да ачтырып карады... Бала исә бер тамчы еламады, язмышы хәл ителгән минутларны сизгән кебек, бик җитди йөз чыгарып, күзләрен як-якка тәгәрәтә-тәгәрәтә, Фәйрүзә әмәлләп биргән сөт шешәсен имүендә булды... — Кайчан булды бу? — Ничек таптыгыз? — Тагын кемнәр бар иде? — Нигә ул урманга бардыгыз? — Кызыгыз кайда? — Бу баланы каян беләсез? Сорауларның барысы да дөрес иде. Әмма соңгы сорау Әмирҗанны чыгырыннан чыгара язды. — Каян беләбезме? Әнә Фәйрүзә апагыз белән бала эшләдек тә илтеп күмдек! Аннары, кызганып, кире алып кайттык. Шул кирәкме сезгә? Алайса шулай дип языгыз! Чак-чак тынычландырдылар үзен. Бигрәк тә Фәйрүзәнең сүзе җанына май булып ятты. — И картым, бер дә борчылма, үзебезгә калыр. Картлык көнебездә бер иптәш булыр. Закун саклап барып йөрмәскә дә булган икән... Ышанмыйлар болар безгә, барыбер ышанмыйлар... Гәзит-мазардан килгән кешеләр үзләренчә кыланалар. Аларның сораулары күңелнең әллә кайсы почмакларына үтеп керә, җанны кузгатып, йөрәкне җилкендереп тора... — Табылдык баланы беренче мәртәбә кулыгызга алгач, нинди хисләр кичердегез? Нәрсә кичерсеннәр инде?! Ул вакытта курку хисе күбрәк булгандыр, шом булгандыр. Адәм баласы бит ул, уен эшмени?! — Беренче күргәч, ул баланың күзләре берәрсенең күз карашын хәтерләтмәдеме? Нишләп хәтерләтсен ди?! Кемне хәтерләтсен? Ә менә күңел нуры, җан нуры чагыла иде анда... Ачы язмышка тарган балада гына була торган нур иде ул. Әрнүле, сагышлы булса да, нур бит ул, нур! Ә нур бары тик илаһи, изге, шуңа күрә игелекле генә була ала! — Ә сез үз балагызны ташлый алыр идегезме? Тәүбә диегез! Телегездән җил алсын! Әйткән исә кайткан! Бала дигән бәгырь итен ташлап була димени?! Бу хакта уйларга да куркыныч!.. Ә бит алар үзләре үк ташладылар. Гөлнараларын ташладылар. Дөрес анысы, кызлары аларны беренче ташлады. Ләкин ата-ана үз баласыннан акыллырак булырга тиеш ләса. Әмирҗан белән Фәйрүзә Гөлнарадан акыллырак була алмадылар: үпкәләп чыгып киткән кызлары артыннан үпкәләрен тотып калдылар... Хәзер кайда икән инде ул бала дигәннәре?.. Бала түгел, бәла булды ул... — Рөхсәт итсәләр, бу баланы сез үзегез карап үстерә алыр идегезме? Нишләп үстермәскә?! Бала бакмаган, үстермәгән кешеләр түгел бит... Үстерү беләнмени... Һәр үстергәнең дуамалланып чыгып китә торган булса, үстермәгәнең артыграк... Юк, бу юлы белерләр иде алар ничек тәрбия кылырга! Икешәр смена фабрикада югалып йөрисе дә юк... Гыйбрәт алырдай Гөлнаралары да бар... Бар дип... Бар да, юк та... Барысы бергә җыелып, урамга, дөресрәге, урманга чыгып киттеләр. Бала табылган урынны тизрәк күрәсәләре килә иде, ахры — милиция киемендәгеләр Әмирҗанны алданрак алып киттеләр. Шәрәләнеп, шыксызланып калган урманны тутырып йөрүче халык ниндидер бер сәер уен уйнаган кебек тоелды. Алдагы өч-дүрт кеше каршыл арына чыккан һәр яфрак өемен актарып, туздырып китүгә, арттагылар, аларга ышанмаган кебек кыланып, шул ук өемгә барып төртеләләр, аны кабат актарырга, туздырырга керешәләр... Ниһаять, Әмирҗан барып тапты ул урынны. Шушы сәрви куаклары ышыгындарак булырга тиеш... Әнә — чекерәеп күзгә кереп тора торган миләш... Быел аның төймәләре бигрәк кызыл... Димәк, салкыннар булачак... Салкынга кызара ул шулай... Туздырып ташланган яфрак өеме дә шунда гына... Күпме карасалар да, якын-тирәне капшанып күпме эзләсәләр дә, табылдык сабый белән бәйләрлек әйбер күзгә чалынмады. Биләүдәге бала яткан куышчык та шул килеш югыйсә. Берни дә таба алмагач, кайсыдыр сорап куйды: — Чүпрәк-чапрак арасыннан да берни чыкмадымы? Әмирҗан белән Фәйрүзә өчен авыр сорау иде бу. Алар җаннары-тәннәре белән сискәнеп бер-берсенә күтәрелеп карадылар. Әмирҗан шундук аңлап алды: Фәйрүзә карашындагы курку белән шом артында: "Әйтмә, китек ай хакында әйтмә! Әйтсәң, бу бала белән бәйләп торган соңгы җеп тә өзеләчәк, ул җеп белән күңелдә пәйда булган яктылык, нур, өмет тә сүнәчәк... Әйтмә!" — дигән ялварулы гозер дә бар иде. Нинди нур, нинди өмет? Ул бала аларга беркем дә түгел бит! Нишләп булмасын?! Аны алар таптылар. Тап-ты-лар! Бала табу кебек бит бу да! Карында йөртеп таптың ни, кипкән яфрак өеме астыннан таптың ни... Тапкансың икән — ул синеке! Синеке генә! Анысы хактыр, өмет үк түгелдер. Ләкин якты, матур, хәтта игелекле, изге хис — ул бар! Яңа хис, яңа тойгы бар! Шул хис, тойгы Әмирҗан күзләре аша балкып, балкып кына түгел, ялтырап-яшьнәп карап тора... Аны Фәйрүзә дә сизде, тойды. Аңлады. Нәм, ирен дә уздырып: — Юк, юк, берни дә чыкмады. Япа-ялгыз, үги, үксез бер җан кыйпылчыгы булып чыкты бу бала. Кемнеке, каян булуына бер тамчы ишарә дә юк, күктән төшкән кебек булды, — дип тик торды. Кабат өйгә кайттылар. Кирәкле кәгазьләрне тутырып, аңа Әмирҗан белән Фәйрүзәдән кул куйдырткач, ничек дәррәү килеп кергән булсалар, шулай чыгып та киттеләр. Үзләре белән сабыйны да алдылар. Анысын ятимнәр йортыннан килгән табибә хатын күтәрде. Ул хәтта Әмирҗан кибеттән алып кергән бала ризыклары хакында да онытмады, бөртекләп сумкасына тутырды... Өй бушап, зураеп калды. Өй генә түгел, Әмирҗан белән Фәйрүзәнең күңелләре дә бушап, нәүмизләнеп калды. Гүя аларның иң кадерле әйберләрен алып чыгып киткәннәр дә, менә хәзер чарасыздан аптырап басып торалар... — Карчык, нәрсә булды бу? — Беренче булып Әмирҗан аңына килде. — И әтисе, әйтсәм ышанмассың, үз балабызны алып чыгып киткән кебек булды... Бигрәк яраттырып, күңелгә кереп калды шул... Сабыйны әйтәм... Бәгырьдән өзеп алдылармыни... Ана йөрәге сизә ул, сизә... Нидер бар бу балада... Бездән нидер бар... Безнең бала кебек ул, безнең онык кебек... Фәйрүзә елый иде. Әмирҗан аны юатып булашмады. Әмма хатынының күз яшьләренә битараф та калмады: — Әле берни дә булмаган... Баш бәласе түгел. Кайдалыгын беләбез, барып йөрербез. Ары таба нишләргә икәнен Ходай Тәгалә үзе күрсәтер... Тапканбыз икән инде, димәк, шулай кирәк булган. Безнең язмышлар ничек кенә булса да барыбер береккән булып чыга... Икенче көнне Әмирҗан белән Фәйрүзә иртәрәк тордылар. Күп сөйләшмәделәр, күзгә-күз карашып алдылар да каядыр барырга җыена башладылар. Затлырак киемнәрен киделәр, көзге алдында да озаграк басып тордылар. Сөйләшмәделәр, чөнки болай да бөтен нәрсә аңлашыла иде — алар бүген балалар йортына барырга, кичә урманда табып алган сабыйны күрергә, аның янында күпмедер яшәп алырга тиешләр. Ул бала да бу ике нәүмиз, әмма изге җанны өзелеп көтәдер, сагынадыр кебек... Шулайдыр. Шулай булмаса, тормышның ачысын да, төчесен дә күп күргән бу ике җан шулкадәр ашкынмаслар иде. Ятимнәр йорты Әмирҗан белән Фәйрүзәне моңсу каршы алды. Көзге моңсулык кына түгел иде бу. Ятимнәр йортында гына була торган авыр тойгы бу, хәтта сәер тойгы... Аларны шундук кичә табылган сабый янына алып керделәр. Изрәп йоклап яткан бала, нидер сизенеп, дертләп-калтыранып алды да, каршында күзләрен мөлдерәмә тутырып карап торган иске танышларын күреп, рәхәтләнеп елмаеп җибәрде. Фәйрүзәнең йөрәге өзелеп төшә язды, Әмирҗанның да дулкынланудан битләре тартышып куйды... Ай-Һай кадерле, газиз иде алар өчен бу сабый кисәге!.. Фәйрүзә түзмәде, барып, сабыйны кулына алды. Күкрәгенә кысып, тирән җыерчыклар куна башлаган йөзен аның алсуланып торган бит алмаларына терәде... Күзләрен йомып, баланың сулышын тыңлагандай итте. Сулышын гына түгел, язмышын тыңлады, ахры, ул аның. Шулайдыр. Шулай булмаса, күзләреннән яшь тибеп чыгар идемени?! "Бәгырь кисәгем минем!" — дип әйтә алыр идемени?! Бала да аны үз иткәндәй, мес-мес килеп, иреннәрен чәпелдәтеп тора башлады. Елмайгандай итте... Кичәге табибә хатын да шунда гына. Ләйлә исемле икән. Ул бик итагатьле булып чыкты, серле язмыш сынавы каршында аптырабрак калган ике өлкән кеше тирәсендә бөтерелеп йөрде. Иң гаҗәпләндергәне — баланың исем-аты хакындагы сүз булды. — Сездән башка кушасы килмәде, нинди исем бирербез икән? — дип сорады ул. — Фамилиясе сезнеке инде, анысында шик юк, — дип тә өстәде. Әмирҗан, җилкәсен сикертеп, Фәйрүзәгә күтәрелеп карады. Фәйрүзә исә үзен бик тыныч тотты, күптән уйланылган, хәл ителгән мәсьәләне игълан иткән кебек кенә әйтеп куйды: — Зөләйха булыр. Кызыбыз үз баласына ниятләгән исем ул... Тагын кызларын искә алды! Һаман телгә килә дә керә, килә дә керә шул бала! Нигә кермәсен, үз балалары бит! Үз насыйплары, үз җәрәхәтләре... Әнә бит Фәйрүзә әйтеп тә бетермәде, Әмирҗан йөзен чытты, аның бөтен йөз җыерчыклары тартылып, авыртынып куйды... Әйе шул, Гөлнара кечкенәдән: "Әтием Йосыф булгач, мин аңа, үскәч, Зөләйха исемле онык табып бирәм", — дип сөйләнә иде. "Йосыф-Зөләйха" кыйссасын укып тетрәнгән чаклары бар иде шул аның... Абыйлары тарафыннан сатылып, чит илдә типкедә йөргән Йосыф язмышы аның күңелен нык тетрәндергән иде ул вакытта. Ә хәзер әнә үзе читтә йөри... Үз ихтыяры белән чыгып китте... Шулай килештеләр. Балага Зөләйха исеме бирделәр. Туу турындагы таныклыкта: "Рахманкулова Зөләйха Урмановна" дип язып куйдылар. Соңгысы урманда табылуына ишарә булса кирәк. Бала янында кичкә кадәр юандылар. Аның тамагын туйдырып, әллә ничә мәртәбә чүпрәк-чапракларын алыштырып, хәтта, чын кешеләр кебек, "сөйләшеп" утырдылар. Фәйрүзә үзе инде. Ул арада тынгысыз Әмирҗан, сорап-нитеп тә тормыйча, искереп, каерылып төшкән берничә ишекне рәтләп куйды, әллә күпме өстәл-урындыкны төзәтеп бирде. Урамга чыкканда, караңгы төшкән иде инде. Көзгә авышса да, бүген кич җылы, хәтта якты, нурлы. Күктәге ай да гадәттәгедән ачыграк, җетерәк... Бераз сәеррәк кенә — бер очы каядыр югалган. "Һилал" айның очы китек булса — юньлелеккә түгел. Начар фал. Әмирҗан белә бу хакта. Фәйрүзә дә беләдер. Шуңа күрә күккә күтәрелеп тә карамый барадыр. Башка вакытта сүздән туктатып та булмый үзен. Бүген әллә нәрсә булган — авызына су капкан диярсең. Әмирҗанның аңа гына һушы җитәрлек: Фәйрүзәсенең күңеленә табылдык бала гаме кергән. Шул бертуктаусыз бимазалап, әрнетеп тора аның җанын. Әмирҗанны да борчый ул бала. Бигрәк тә теге китек ай белән бәйле сер тынгылык бирми аңа. Күктәге ай кебек, аның да бер очы китек иде бит. Бер дә юньлегә түгел бу. Китек ай — китек иман дигән сүз. Китек күңел, китек язмыш дисәң дә ярый... — Фәйрүзә, ә, Фәйрүзә? — Нәрсә инде, Әмирҗан? — Әйдә үртәлми генә сөйләшик әле. — Сөйләшик соң... — Теге табылдык ай хакында нигә һаман беркемгә дә әйтмисең? — Онытканмын мин аны, Әмирҗан. — Юк, онытмадың син аны. Мин сине беләм! — Онытмадым. Онытырга уйладым гына. — Ә нигә онытырга, нигә? — Үзем дә белмим. Афәт тамгасы ул — китек ай... — Чирен яшергән — үлгән, диләр бит... Ник яшерергә аны? Инде буласы булган, шуның белән килешергә дә тагын яшәп китәргә кирәк. — Шулай дисеңме, Әмирҗан? — Шулай димен... Улика бит ул! Иртәгә үк чыгар, белсеннәр, бәлки, иясен дә табарлар... Хәзер милиция көчле — шул айга карап, барсын да ачыкларлар, белерләр... — Табыла калса, шул ана дигән кешенең күзләренә карар идем мин! Кем үстерде икән ул хатынны? Кем бишектә бакты икән? Шул ата-анасының да күзләренә карар идем. Йөзләренә төкерер идем... — Кызмале, карчык... Алай ук чәпчемә! Кем белә нәрсә булганын? Әллә дөнья китереп кыскандыр ул ана затын? Бәлки, юлын, кыйбласын ялгышкандыр? Алдангандыр? Әллә бу хәл —тиле гыйшык галәмәтеме? Иблис шаукымымы? Берни дә мәгълүм түгел. Шулай булгач, кызма, Фәйрүзә. Миһербанлы, игелекле булыйк. Баласын ташлаган анага хәзер бик кирәктер ул игелек, шәфкать дигәннәре... — И Әмирҗан... Әллә аңламый дисеңме мине? Аңлыйм, бик аңлыйм. Үзебезнең Гөлнара да юлын ялгышып йөри әнә. Ә бит без аны, начар бул, ата-анаңны санга сукма, дип үстермәдек. — Карчык, бер әйбер сорасам ачуланмыйсыңмы? — Сора, Әмирҗан, тик җанны гына үртәмә, яме... — Ә бит Гөлнараның да нәкъ шундый ае бар иде... — Кит, юләр. Аның ае китек түгел иде! Нәрсә сөйләгәнеңне беләсеңме соң син?! Кешегә ялгыш ычкындыра күрмә тагы! — Ярар-ярар, әйттем исә кайттым. Мин әйтмәдем, шайтан әйтте... Күңелең булдымы? — Бүтән алай сөйләшмә! Бала ташлап йөрергә... Без үстергән кыз бит әле ул!.. Авызыңнан җил алсын!.. Күктәге айның китек очы һаман ачылмады. Киресенчә, төн караңгылыгы аның имгәнгән очын тагын да ныграк кимерә башлады. Ямьсез уйлар, әнә шул караңгы төн кебек, Әмирҗан белән Фәйрүзәнең күңелен дә усалланып, үҗәтләнеп кимерергә керештеләр. Бу халәт аларга ят, әмма таныш та иде. "Бүтән яныгызга кайтмыйм, язмышымны башкалар белән бәйләдем!" — дип, һаваланып чыгып киткән иде, бер кыш, бер яз, бер җәй күренмәде Гөлнара... Сүзендә тора белә ул. Ата-анасының кызы бит... Туктале, ул вакытта да кич иде бит. Кышкы кич иде. Ай булды микән ул кичтә? Әмирҗан төгәл генә хәтерләми. Ай булган булса, бер очы китек булмады микән? Алар өстенә төшкән бәлаләргә шушы ай гына гаеплеме әллә? Шулай итеп, Әмирҗан белән Фәйрүзә тормышында яңа дәвер, дөресрәге, яңа гомер башланды. Алар һәр көнне иртүк торалар, җыеналар да, күтәренке күңел белән, дәртләнеп, ятим балалар йортына чыгып китәләр. Юк әле, баштарак мондый күтәренкелек, мондый дәрт юк иде. Сагышлы, зарлы иде аларның бу гадәтләре. Чөнки анасыз тормышка Зөләйха авыр күнекте. Озак, авырлык белән яшәп китте. Бик хәлсез иде ул. Әмирҗан белән Фәйрүзә дә баштарак: "Нәрсәдер булмаганмы? Исәнме? Бүген исәнме?" — дип баралар иде. Картларның хәленә керергә теләгәндәй, Зөләйха да үлем белән, бу якты дөньяга туган җан ияләрен сагалап торган чир-авыруларга бирешергә теләмәде, үзенең үксез, ятим язмышына үч итеп, яшәргә, кеше булырга тырышты. Шулай бер ай үтеп китте. Баланың анасын таба алмадылар. Фәйрүзә сандык төбеннән алып күрсәткән китек ай да ярдәм итмәде. Таныш прокурор ярдәмчесе бераз тоныклана, күкси башлаган көмеш кыйпылчыгын әйләндергәләп карап чыкты да кире бирде: — Чын улика була алмас бу. Мондый айлар бик күп, — Диде. — Бу бит китек ай! Ничек күп булсын! — дип каршы төште Әмирҗан. Фәйрүзә дә аны җөпләп алды: — Шул гомер яшәп, минем дә беренче генә күрүем әле. Булмас, күп булмас! — Бәхәсләшмәгез, Фәйрүзә ханым! Күп дигәч, күп!.. Шунда бәхәс тә тәмамланды, сүз дә бетте. Фәйрүзә барыбер китек айны ташламады, өйгә кайтып керүгә үк, ап-ак кулъяулыкка төреп, чүпрәк-чапраклар тутырылган сандык почмагына салып куйды. Баланың язмышына шулай язылган булгандыр инде: радио, телевидение бу үтә дә тетрәндергеч хәл хакында берничә атна буе яңгыратып, шаулап торса да, иң абруйлы гәзитләр кат-кат язып чыксалар да, Зөләйханың анасы табылмады. Бу аянычлы вакыйгага аныклык кертердәй бер генә ишарә дә, ым да булмады хәтта. Гүя бу бала адәм балаларын сынар өчен күктән иңдерелгән дә, шул күгенә кире кайта алмыйча, мәңгелеккә җирдә калган иде. Тагын бераздан, барыбер эшкә йөргән кебек йөрисең, дип, Фәйрүзәне эшкә алдылар. Ятимнәр йорты директоры Тамара Сергеевна аны Зөләйха кебек үк нәниләр яшәгән түр палатага билгеләде. Әмирҗан да буш калмады — ярты хезмәт хакы бәрабәренә урам себерүче булып керде. Урам себереп кенә дә калмады ул — һәр ватык йозак, җимерек урындык, капка-койма аның күзе, дөресрәге, аның кулы аша узды, аның хезмәт вазифасына әверелде. Ятимнәр йортында һәркем белә иде — бу ике кеше акча өчен эшләмиләр, күңелләренә, бәгырьләренә төшеп береккән бала кисәге өчен, Зөләйха исемле сабый янында булу бәрабәренә хезмәт итәләр. Бер тиен түләмәсәләр дә, Ходай каргаган шушы урында алны-ялны белми, көнетөне бил бөгәргә әзер иде алар. Зөләйха артыннан үзләре дә кеше теленә керделәр, тирә-якта бик тиз мәгълүм булдылар. Ул арада кемдер ипле, җылы сүз белән яисә ярдәм тәкъдим итеп, баераклар исә бүләкләр, күчтәнәчләр дә күтәреп килә башладылар. Рахманкуловларның даны еракка таралды. Кызлары Гөлнарадан гына хәбәр-хәтер ишетелми. Ул, чыннан да, суга төшкән кебек юкка чыкты. Элек, ичмасам, күргәләп яисә ишеткәләп калалар иде, хәзер күрүче дә, белүче дә юк... Яңа елга кергәндә, беренче каты салкыннарны үткәреп җибәреп, җылырак көннәргә аяк баскач, бөтенләй читят шәһәрдән хат килеп иреште. Әмирҗан белән Фәйрүзә ап-ак юрганга төрелгән Зөләйханы күтәреп кайтып кына кергәннәр иде, ишеккә кыстырылган зәңгәр конверт, шып итеп, кар сарыла башлаган идән баскычына килеп төште. Гөрләшеп, артларыннан пар-бу бөркетеп, өйгә керделәр. Зөләйханы ишек янына махсус куелган өстәлгә яткызып, чишеп, таратып җибәрделәр. Укучым аптырамасын, ирле-хатынлы Рахманкуловлар хәзер табылдык сабыйны ял көннәренә өйләренә алып чыгалар, бер гаилә, бер язмыш булып, рәхәтләнеп яшәп алалар. Алар калган биш көнне дә шушы ике көн өчен яшәгән кебек яшиләр. Шушы ике көннән соң, моңсуланып, ятимнәр йортына баралар, шушы көннәр җиткәч, дәртләнеп, хыялланып кайтып керәләр... Әйе-әйе, Зөләйха инде сөйләшә башлады. Сөйләшкәнчегә кадәр, иң элек, таный башлады. Бигрәк тә Әмирҗанны үз итте ул. Әмирҗан елмаеп үбә генә башлый, рәхәт кытыкланып, алсу иреннәрен бөрештереп, эче катып көлә, чал кунган озын чәчләрен тарткалый, борыныннан тотып уйный, үрелеп, күзләрендәге бәхет нурын тотып алмакчы була... Хат хакында беренче булып Фәйрүзә сүз катты. Бала белән уйнап булашучы Әмирҗан, нидер сизенгән кебек, кискен генә башын калкытты, җитди, мәгънәле йөз чыгарып, әмма ләм-мим бер сүз дәшмичә, күзенә карап, хатынының карарын көтә башлады. — Кемнән икән? Үз адресын да, исемен дә язмаган... Әллә? Шунда гына Фәйрүзә төшенеп алды. Кызының кулы, Гөлнарасының хаты бит бу! — Атасы... Фәйрүзә әйтеп бетерә алмады, кычкырып, сулкылдап елап җибәрде. Әмирҗан инде барысын да аңлап алган иде. Ул да, шул басып торган урынында "кадакланган" килеш, күзләрен сөрткәләде. Өйдәге киеренкелекне кайчандыр Гөлнара үскән нәни караватта чәбәләнеп ятучы Зөләйха да тоеп алды, ахры, бераз шыңшып торды-торды да, сулышына буылып еларга тотынды... Хатны Әмирҗан укыды. Фәйрүзә, күкрәгенә Зөләйханы кысып тоткан килеш, уйчан, хәтта кайгылы йөз белән тыңлап торды. Зөләйха да тыңлый. Ул инде еламый. Ләкин көлми дә... "Кадерле әтием, әнием! — дип, үзәкләргә үтәрлек, бәгырьләргә төшәрлек итеп башланып киткән иде бу хат. — Сагынычлы сәламнәр белән сезгә хат яза кызыгыз Гөлнара. Сезнең шундый кызыгыз бар бит — онытмадыгызмы әле? Мин сезнең каршыгызда нык гаепле. Мин Ходай Тәгалә каршында да зур гөнаһлы. Ул гөнаһымны гомерем буе юып бетерә алмасымны да беләм. Әмма сезнең мәрхәмәтегез, мәхәббәтегез аны бераз җиңеләйтер кебек. Шуңа күрә мине онытмагыз, көтегез. Озакламый мин кайтырмын. Мин бүген үк кайтыр идем. Көчем генә җитми. Сезнең күзгә күтәрелеп карарга җөрьәт итә алмыйм... Хәзер мин япа-ялгыз. Гөнаһым белән икәү генә. Минем язмышыма беркем дә хуҗа түгел. Ходай Тәгалә ихтыярында гына ул. Ә Ходайның ихтыяры киң ул, зур ул, чиксез ул. Шуңа ышанып яшим. Үзем хакында башка берни дә яза алмыйм. Кайткач барысын да сөйләшербез. Мине эзләмәгез, бөтенләй читят шәһәрдә яшәп ятам. Әгәр инде минем бу тормышымны яшәү дип атап булса..." Әмирҗан үзе укый, үзенең күзләре тыйнак кына елыйлар, яшь түгәләр. Фәйрүзәдә тыйнаклыкның әсәре дә юк — түшәктәге мендәр өеменә башын терәп, сулкылдапмы-сулкылдый... Әмирҗан хатынына карап ала да укуын дәвам итә: "Нидер чакыра мине туган йортыма, кемдер чакыра. Сез дә көтәсездер... Әмма тагын кемдер көтә кебек мине анда... Әллә җиңеләя башладым инде? Сездән башка кем көтсен мине? Ник көтмәсен?! Бәгыремнең бер кисәге калды анда, җанымның бер өлеше калды..." Фәйрүзәнең түшәк өстендә өзгәләнүен күреп, Әмирҗан туктап калды. Кулындагы хатын шул ук түшәккә куеп, идәнгә тезләнде, көрәктәй киң учларын хатынының иңенә салды. Сыйпамады, назламады, бары тик куйды гына. Бу аның: "Йә инде, тынычлан, кайтам дигән бит, нигә өзгәләнергә?" — диюе иде. Фәйрүзә моны аңлады, башын күтәреп, яшькә чыланган күзләре белән Әмирҗанга төбәлде: — Кайтып җиткәнче җиңеләймәсә генә ярар иде, балакаем... — дип, башын иренең кулбашына салды. Бераз тын утырдылар. Өйдәге тынлыкны үз караватында шыгырдап яткан бала тавышы гына ара-тирә бозып ала. Ул еламый. Чөнки ул үз өендә. Үз якыннары, кадерлеләре янында. Ә якын, газиз кешене барыбер тоясың ул, әрнүле айлар, еллар аша да, бик күп чакрымнар аша да, бетмәс-төкәнмәс газаплар, сагышлар, югалтулар, хәтта гөнаһлар аша да тоясың... Әнә бит Гөлнара да тойган үзенең газизләрен. Әмирҗан белән Фәйрүзә дә тоялар үз кызларын... Ә бу бала нәрсә тоя икән соң? Кемне тоя? Ул бит әле сөйләшә дә, йөри дә, тоя да белми, диярсез... Һәм ялгышырсыз. Ул инде сөйләшә, йөри, тоя... Ул дөнья белән сөйләшә, язмыш белән җитәкләшеп йөри, йөрәге белән тоя. Димәк, ул, чын; димәк, ул, кеше! Чын кеше! Гөлнарадан хат килгәнгә дә бер гомер узып китте. Бер айлык гомер... Әмирҗан да, Фәйрүзә дә баштарак бик нык көттеләр, аннары бик борчылдылар, бер булмаган баладан булмый инде, дип, үз эчләренә бикләнеп яши башладылар. Аннары авырулар китте. Иң элек Зөләйха авырды. Ирененә ана сөте тимәгән бала кышны, суыкны авыр кичерә — һәркемгә мәгълүм нәрсә. Ана сөтенең көчен, шифасын һәм игелеген тагын нәрсә генә алыштыра ала икән? Кемнеңдер күңел җылысымы? Йөз яктысымы? Изге теләгеме, илаһи догасымы? Юктыр, боларның берсе дә алыштыра алмыйдыр ана сөтен, ана назын. Әмирҗан белән Фәйрүзә дә алмашлап авырып киттеләр. Аларга күңел тынычлыгы җитмәде, ахры. Бу тынычлыкны кызлары Гөлнара гына бирә ала иде. Хәтта Зөләйха да — өлкәнәйгән көннәрендә тормышларына бүләк итеп җибәрелгән үксез сабый да — аларның күңелен үз урынына кайтара алмады... Гөлнара, беркем көтмәгәндә, февральнең иң салкын вакытында, гарасатлы бураннар котырган бер мәлдә кайтып төште. Чирләр инде үтеп киткән, авырудан соң бераз мантымасмы, ныгымасмы дип, Тамара Сергеевнадан ял сорап, Зөләйханы бер атнага өйгә алып чыкканнар иде. Әмирҗан белән Фәйрүзә үзләре дә әле чирдән соң буын катырып өлгермәгәннәр, шулай да күңелләре көр, зиһеннәре ачык, йөзләре якты аларның. Ниндидер өмет, хәтта сихри тоемлау белән яшәгән көннәре иде. Шуңа күрәдерме, бөтен дөньяны күз ачкысыз буран каплаган бер иртәдә ишек кыңгыравының өзгәләнеп кычкырып җибәрүен бары тик бер нәрсәгә генә — Гөлнараның кайтуына гына юрадылар. Бер-берсенә карашып алдылар. Икесе дә дәррәү урыннарыннан кузгалып, кабат утырдылар. Бераз тын калып тордылар. Караватында "сөйләшеп" ятучы Зөләйха да, нәрсәдер сизенгән кебек, дәшмәс булды. Ниндидер серле, хәтта изге-илаһи мизгел иде бу. Кыңгырау тавышы үзәкләрне өзеп кабатлангач кына, Әмирҗан, сикереп торып, ишеккә ташланды, Фәйрүзә дә торып басты, әмма, көнозын салмый торган җыйнак алъяпкычын бармак очлары белән бөтерә-бөтерә, шул урынында катып калды. Салкын болыты ияртеп килеп кергән Гөлнара, кулындагы төенчекләрен бер якка атып, иң элек әтисен кочаклап алды, аннары гына, каушап төшкән әнисен күреп, аңа ябырылды... Ана белән кыз бик озак кочаклашып тордылар. Гөлнараның салкыны Фәйрүзәне калтырата башлаган иде инде, күз яшьләренә "юынып" өлгергән кызы, сулкылдый-сулкылдый, аның колагына изге догалардан да изгерәк сүзләр пышылдап: — Кичер мине, әнием, барысы өчен дә кичер! — диде. Фәйрүзәнең күзләреннән кайгыдан ташка әверелеп бетә язган яшьләр эреп агып чыкты, аның чак-чак исән йөрәге ярсып-ярсып тибә башлады. Ул кинәт җылынып, терелеп китте... Ана кеше, кызының кайтуына ныклап ышанырга теләгәндәй, хәлсез тавыш белән сорап куйды: — Кайттыңмы, кызым?.. — Кайттым, әнием, кайттым. Бөтенләйгә кайттым, китмәскә кайттым!.. — Белмим, белмим... Синме соң бу? Артындагы тавышка Гөлнара сискәнеп башын калкытты, каерылып, әтисенә карады. Аннары, аерылышасы килмәгән кебек кенә әнисеннән кубарылып, әтисенең киң күкрәгенә барып сыенды. — Әтием... Башка сүзләр артык иде монда. Бу сүздә: "Әтием, кичер тиле кызыңны, ул бүтән бервакытта да сезне ташламас", — дип гафу үтенү дә, "Ничек тордыгыз? Минсез ничек яшәдегез, ничек йөрәгегез чыдады?" — дип, ата кешенең хәленә керү дә, "Һи, яшибез әле, мин сезнең янга яшәргә кайттым!" — дигән хыялый өмет тә бар иде. — Әтием... — Кызым... Әмирҗанның сүзендә дә мәгънәләр күп иде. Анда кызына карата иксез-чиксез мәхәббәт белән шелтә-кисәтү яши иде. — Кызым... Гөлнара әтисе куенына елышып, хәтсез торды әле. Шул арада елап та, көлеп тә алды. Ул башын күтәргәндә, йөзе тынычланган, күзләре урынына утырган, әмма карашына кайчандыр кереп урнашкан сагыш һаман үз урынында иде... Шул вакыт әллә нәрсә булды. Гөлнара калтыранып куйды да, утта пешкәндәй, атасыннан читкә тайпылды. Ә күзләре!.. Күзләре тагын урыныннан купкан! Карашларындагы сагыш та каядыр күңел артына төшеп югалган, ә аның урынын курку катыш гаҗәпләнү тойгысы биләп алган. Шок хәлендә катып калган Гөлнара, томырылып, түрдәге бала караватына карап тора иде. — Нәрсә бу? Шушы сорауны гына көткән кебек, түшәгендә изрәп йоклап яткан бала кузгалып куйды, бераздан, йөзен чытып, шыгырдый ук башлады... — Нинди бала бу? Инде бу сорауга да җавап бирмәсәгез, шушында шартлыйм дигән кебегрәк чыкты бу сорау. Тетрәнеп басып торучы кызларын бу көтелмәгән хәлдән йолып алырга теләгән кебек, ата белән ана, бер берсен бүлешә-бүлешә, аңлатырга керештеләр. — И-и, Зөләйхабыз бу... — Таптык без аны... — Безнең тагын бер кызыбыз булды... — Табылдык бала ул... — Безнең юанычыбыз хәзер... — Ятимнәр йортында яши... — Үлеп яратабыз үзен... — Китек язмышлы җан ул... Фәйрүзә, кызу-кызу гына кузгалып, караватында шыңшып яткан бала янына китте, аңа Гөлнара иярде, Әмирҗан исә, үзегез беләсез инде дигән кебек, аларга салкын гына караш ташлап алды да кызының олы-олы биштәрләрен урнаштырырга кереште. Фәйрүзә кызына Зөләйханың бөтен тарихын сөйләп бирде. Ходай белсен, ни өчендер теге китек ай хакында гына әйтмәде. Хәтәр әйберне телгә алса, шаукымы җанны иләсләндерер, иләслек, тынгысызлык кызына да иярер, күчәр дип курыкты, ахры... Ә Гөлнара тынгысызланып өлгергән иде инде. Ни өчендер күңеленә артык якын кабул итте ул бу хәтәр яңалыкны. — Ә? Ничек табып алдыгыз? Каян? Янында медальон кебек әйбер юк идеме? Фәйрүзә бу юлы да китек ай хакында әйтми калдырды. Ә Гөлнарага, чынлап та, нидер булды. Ул йөз-битләрен чылатып өлгергән күз яшьләренә дә игътибар итмичә, тиз-тиз генә чишенеп ташлады да, гомер буе бала баккан ана хәрәкәтләре белән үрелеп, Зөләйханы кулына алды, кофтасын муен турысына кадәр күтәреп, сөткә тулышкан йомры күкрәкләрен, ачыгуданмы, авыртуданмы елап шешенгән баланың дымлы йөзенә терәде. Табигатьнең илаһи һәм талантлы тоемына шаклар катарсың. Кыска гына гомерендә бер мәртәбә дә ана сөтен татып карамаган бала шул мизгелдә барысына да төшенеп өлгерде — ул нәни, хәлсез куллары белән Гөлнараның мәхәббәтле һәм ымсындыргыч күкрәкләренә чат ябышты, ниндидер тылсым ярдәмендә шундук ими очын эзләп тапты һәм, ниндидер бер үҗәтлек, хәтта усаллык белән, шыңшый-шыңшый, кайчакта рәхәт ыңгыраша-ыңгыраша, йотлыгып имә башлады. Әйтеп тә, тасвирлап та бетереп булмый торган илаһи, сихри мизгел иде бу! Табигатьнең тантана иткән вакыты. Тормышның үз хокукларын даулаган мәле, хакыйкатьнең расланган, дәлилләнгән чагы... Бу минутта Гөлнараның: — Балам... Бәгърем... — дигән җан тавышы ниндидер изге дога булып ишетелде. Бу дога Әмирҗан белән Фәйрүзәне сискәндереп, хәтта тетрәндереп җибәрде, алар, дәррәү кузгалып, бала имезеп басып торучы кызларына таба омтылдылар. — Кызым... Нишлисең син? — Бу сөтең каян? — Үзең каян? — Син... кем? — Мин бу, әнием... Әтием, бу мин — кызыгыз Гөлнара... Ә моңа аптырамагыз. Бала төшерттем мин. Баласы юк инде, ә сөте калды... Кайчакта күкрәкләрем өзелеп төшәрдәй булып сызлый... Андый чакта, үземне-үзем савып, коймакка туглап ашыйм... Хәзер коймак кайгысы бетте. Әнә бит ничек имә, мескенкәем!.. И бала, бала... — И бала, бала... — Фәйрүзә бу аһлы, зарлы сүзне әллә табылдык балага карата, әллә үзләренең бәхетсез кызларына карата әйтте — төгәл генә беленми калды; бу хәлләрдән йөрәге ярылыр хәлгә җиткән Әмирҗан исә, сабырлыгын җуеп, киенеп тә тормыйча, ишекне бәреп ачып, тышка чыгып китте... Гөлнара кайткач, өйгә ямь керде. Ана сөте булган җирдә оҗмах нурлары балкый башлый, диләр, дөрес икән. Зөләйха да күзгә күренеп үзгәрде — терелеп, тазарып китте, елмая-көлә башлады, йөзенә кеше төсе керде... Тик шунысы гына — закон буенча бала ятимнәр йортында яшәргә тиеш икән. Рәхим ит — күпме телисең, шулкадәр килеп йөре, әмма өйгә алып чыга алмыйсың. Ярамый. Әмирҗан белән Фәйрүзә барыбер үзләренекен итәләр — Зөләйханы ял көннәренә үзләре белән алалар. Атна уртасында да аннан аерылмыйлар. Алар хәзер өчәүләп ятимнәр янында яталар... Тамара Сергеевна Гөлнарага да эш тапты — кухняга бәрәңге әрчергә, табак-савыт юарга билгеләде. Гөлнара таш ватарга дисәләр дә риза булыр иде — шушы сабыйдан, үксез бәгырь итеннән генә аермасыннар, табигатьнең шушы ымсындыргыч бүләгеннән генә мәхрүм итмәсеннәр!.. Кайчакта ул, Зөләйханы алып, көзге алдына килеп утыра, баланың йөз чалымнарын үзенеке белән чагыштыра, озаклап уйланып, ямансулап утыра. Җырлап та, елап та ала. Ә беркөнне, көтмәгәндә, әтисеннән сорап куйДы: — Зөләйха безгә охшаган, әйеме, әтием? Менә бит кашлары нәкъ синеке, иреннәре дә, күзләре дә... Әмирҗан нәрсә дисен инде? "Охшаган" дисенме? Ә нигә охшарга тиеш соң әле?! Урманнан табып алынган бала гына бит ул! Мәче баласыннан яисә эт көчегеннән аның нәрсәсе артык соң? Охшаса да берни түгел. Бала үзен карап үстергән кешесенә охшый, диләрме әле? Ана сөте дә эзсез калмыйдыр. Бу изге сөт сабыйларга ризык өчен генә яисә ниндидер дәва, шифа өчен генә бирелмәгән, аның бәхете һәм язмышы өчен дә насыйп булгандыр!.. Зөләйха аларны кабат туганлаштырды, татулаштырды, бер гаилә итеп бөтенәйтеп куйды. Бала бу гаиләнең яшәү мәгънәсенә, хәтта яшәү максатына әверелде. Аларның күзенә бүтән беркем дә, берни дә күренми, аларга бүтән беркем дә, бернәрсә дә кирәк түгел иде. Ләкин Рахманкуловлар гаиләсенең бәхете бөтен үк түгел икән әле. Гөлнараның ара-тирә яшереп кенә елап алуы, Фәйрүзәнең җан авазы белән сыкрап, хәтта сукранып куюы, Әмирҗанның җан өшеткеч сынаулы карашы бу дөньяның кайсыдыр чите китек булуы хакында сөйлиләр иде. Зөләйханы бөтенләйгә кызлыкка алу уе беренче булып Әмирҗаннан чыкты. Көннәрдән беркөнне, Зөләйха тирәсендә кайнашкан Фәйрүзә белән Гөлнарага карапкарап торды да әйтеп куйды ул: — Алып кына кайтыгыз инде бөтенләйгә. Бигрәк үз балагыз итеп бетердегез, — диде. Тегеләр шундук бер-берсенә карашып алдылар. Зөләйха да тынып калгандай булды. — Карале, балам, чынлап та кызлыкка алсак? Безгә бирмәсләр, ә менә сиңа бирәләр, монысы хак... Гөлнара җавап бирмәде. Җавап урынына үзенең тарихын сөйли башлады. Юк, елап-сыктап утырмады, тыныч кына, укыган китабының эчтәлеген сөйләгән кебек кенә сөйләде дә сөйләде ул... — Мин аны җаным-тәнем белән яраттым. Гомеремне дә бирергә әзер идем!.. Баштарак ул да яраткан кебек иде. Бик назлады, кадерләде... Бала буласын белгәч үзгәрде, якын килмәс булды, бүтәннәр белән очраша башлады. Балаңны ташласаң, кабат кайтам, дигәч, сабыемны төшереп, читкә чыгып киттем... Барыбер ташлады. Баласыз да калдым, сөйгән ярсыз да... Менә сез генә калдыгыз... Аннары... шушы бала... Ләкин мин аны кызлыкка алырга куркам. Ходай каргышы төшәр дип куркам. Үз баласын ташлаган ананың кеше баласына ана булырга хакы юк. Мин моны гына беләм. Шуңа күрә Зөләйханы үземә сыендыра алмыйм. Аны, бәлки, бу минутта үз анасы эзлидер? Нигә аларның юлына аркылы төшәргә? Кызлыкка алсак, ул үз язмышын югалтачак, нәселен, тамырын югалтачак... Ишетәсезме, әнием, әтием, Зөләйханы алырга минем хакым юк! Безнең хакыбыз юк!.. Болай гына карарбыз. Кәгазьсез-нисез карарбыз. Менә дигән итеп карарбыз, үстерербез... Шулай бит? — Шулаен шулай да... Ятимлек дигән нәрсә гомер буе җанын теләчәк бит аның... — Их, әнием, ата-ана янында да шыр ятим булып яшәргә мөмкин ләса... Фәйрүзә бүтән дәшмәде. Гөлнара да, җайсыз сүзгә кабат әйләнеп кайтмаячагын белдерергә теләгәндәй, салмак кына торып, балага алма боламыгы әзерләргә кереште. Әмирҗанның сүзе бетмәгән икән әле. — Дөрес, кызым. Тапкан түгел, тәрбияләп үстергән кеше ана булырга тиеш. Табу беләнмени, назыңны, җаныңны бирмәгәч... Әмирҗанга кушылып, "ә" дип тә, "җә" дип тә әйтүче булмады. Бөтен нәрсә элеккечә калды. Тормыш үз көенә дәвам итте. Зөләйха ай үсәсен көн үсте. Кызлыкка алырга теләмәсә дә, Гөлнара аңа тәмам күнегеп, кая ул күнегеп кенә, берегеп җитте. Ул хәзер ятимнәр йорты каршында тегү цехы ачып җибәрде. Үзе йөреп, хакимияттән акча юнәтте, ятим балаларга берсеннән-берсе матур киемнәр тегеп кидертә башлады. "Эчтән ана, гаилә җылысыннан мәхрүм булсалар да, тыштан өшемәсеннәр", — дип уйлады ул. Ул хәзер һәркайда макталып йөри, хакимияттә булган киңәшмәләрдә еш була, ятимнәр мәнфәгатен кайгыртып, ялкынлы чыгышлар ясый, һәр бала өчен, һәр үксез җан өчен үзенең җанын, бәгырен меңгә телгәләргә әзер тора. Әмирҗан белән Фәйрүзә дә тәмам тынычландылар. Кызларының күзгә күренеп үзгәрүе, тормышка кайтуы сөендерде аларны. Тик... ишелеп килгән сөенеч артында еш кына көенеч сагалап торуын да яхшы беләләр бу күпне күргән кешеләр. Намаз укыганда: "Берүк күз тия күрмәсен", — дип, изге догалар өчен ят сүзләр дә кыстырып җибәрәләр хәтта. Ләкин тормышның барышын, язмышның ихтыярын кайчакта изге догалар, яхшы теләкләр генә үзгәртә алмый шул. Беренче шомлы хәбәр Гөлнараның телефон аша күршедәге балалар йорты директоры белән сөйләшүе булып килеп иреште. — Сезгә узган көздә берәр кыз бала китермәделәрме? Түшендә китек ай булырга тиеш аның... Юк-юк, болай гына сорыйм. Бер танышым белешергә кушкан иде... Фәйрүзәнең күңелен ниндидер билгесез шом биләп алды. Каян белә ул китек ай хакында? Бу бәла хакында каян белә? Соңыннан тынычланды тагы. Белсә соң! Ишеткәндер. Бу бала хакында кем генә, нәрсә генә сөйләмәде бит... Ләкин Зөләйха бар бит инде, бар... Нигә тагы сораша ул аны, ник эзли? Фәйрүзә тагын шул хакта уйланды: үз баласын югалткан хатын-кызда нинди борчу булмас?! Шулай да нинди китек ай хакында сорашты икән аның Гөлнарасы? Җаен туры китереп бер сорармын әле, дип йөрсә дә, Фәйрүзә бу хакта кызыннан кистереп кенә сорый алмады. Инде тәвәккәлләп, сорарга җыенып беткәч кенә, Гөлнара, суга төшкән кебек, кинәт юкка чыкты. Кайтмады. Югалды. Гаип булды. Әмирҗан белән Фәйрүзә ни уйларга да белмәделәр. Анда сугылдылар, монда бәрелделәр, әмма кызларының эзенә төшә алмадылар. Ятимнәр йортыннан ниндидер ир затына ияреп чыгып китүен күргәннәр күрүен. Тик аның кем икәнен, каян икәнен беркем дә әйтә алмады. Гөлнараның югалуын ничек тә кичергәннәр иде, бу юлы югалту кайгысы авыру булып килде — Әмирҗан, салкын тидереп, түшәккә егылды, Фәйрүзә дә, аяксыз калып, өй тирәсендә генә чуала башлады. Ятимнәр йорты да, Зөләйха гаме дә яңа борчулар астында күмелеп калды. Шулай өч көн үтте. Өченче төнгә кергәндә, соң гына ишектән күтәренеп Гөлнаралары кайтып керде. Йөзләре чат кояш, күзләре пар йолдыз кебек балкып яналар, кулында — биләүгә төрелгән бала, телендә татлыдан-татлы сүзләр... — Әнием, энекәем минем! Ничек тордыгыз? Үлеп сагындым мин сезне! Менә сезгә онык алып кайттым! Зөләйханы алып кайттым. Бөтенләйгә! Ишетәсезме, хәзер сезнең оныгыгыз бар, ә минем кызым бар. Әтием, карале, нишләп ятасың болай түшәк өстендә? Тор, тор әйдә. Сөенечеңнән биеп җибәр. Зөләйхабыз кайтты бит! Ләкин Әмирҗан сөенергә җыенып тормый иде. Ул, хәлсез гәүдәсен бер якка ташлап, башын калкытыбрак куйды да усал карашы белән кызына барып кадалды: — Кая югалдың син? Өч көн кайда йөрдең? Аны Фәйрүзә җөпләп күтәреп алды: — Ни булды сиңа, кызым? Шул гомер әйтмичә йөриләр димени?! Әтиеңә җавап бир! Гөлнара хәлнең никадәр җитди икәненә бик тиз төшенде. Кулындагы баланы караватка илтеп салды да әтисе белән әнисен берьюлы кочаклап алды. — Мин... Мин тагын китә яздым... Тик бу юлы мине сездән аерып та, каерып та ала алмадылар. Мин бит аны әле дә яратам. Ул да ярата. Ләкин ул үзен миңа караганда ныграк ярата. Мин моны хәзер генә аңладым. Шуңа күрә дә мин сезнең янда. Зөләйха янында... Ә ул... Тели икән инде, ярата икән — мине ничек бар, шулай кабул итсен. Сезнең белән, Зөләйха белән бергә... Ышанам да кебек — бер килер ул, килер... Ә бүген мин аның белән хушлаштым. Мәхәббәтем белән хушлаштым... Кайтышлый Зөләйханы кереп алдым. Бөтенләйгә! Ишетәсезме! Бө-тен-ләй-гә! Шул. Ни булсын миңа?! Кызларының исән-сау кайтуы, өстәвенә кинәт күз уңаеннан югалып сагындыра башлаган Зөләйханың кабат пәйда булуы күңелләрен кузгатып җибәрде, ахры, ата белән ана, сүз куешкандай, икесе бер үк сүзне кабатладылар: — Барысы да әйбәт булыр, кызым!.. Әмирҗан бераз арулану белән, мәҗлескә әзерләнә башладылар. Бәби туена. Зөләйха хәзер гел аларда яши. Берничә көн дигәндә Гөлнара бөтен документларын тәртипкә кертеп кайтты. Аның күңеле тәмам утырып җитте, ахры. Ул бертуктаусыз шаяра, көлә, караватында яткан Зөләйханы камыр кебек әвәләп сөя, кытыклап, көлдереп җәфалый, елатып бетерә. Алар хәзер шулкадәр дуслашып беттеләр — берберсеннән башка тора да алмыйлар: Гөлнара кибеткә чыгып китсә дә, тегесе, аны югалтып, шыңшый башлый. Фәйрүзә Зөләйханы һавага алып чыкса, Гөлнара, тиз-тиз генә эшләрен төгәлләп, шундук артларыннан иярә. Ә беркөнне... Бу көнне дә Фәйрүзә, Зөләйханы алып, алданрак чыгып киткән иде. Урамның каршы ягында язгы кояштан карала башлаган көртләр арасында каккан багана кебек басып торган адәм затын шундук шәйләп алды ул. Иң гадәти ир-ат. Нишләп бу якка текәлеп карап тора соң ул? Әллә? Әллә бер-бер хәл кылмакчы буламы? Нәрсәсенә кызыксын инде ул бу карчыкның? Нишләп кызыкмасын?! Баласына күзе төшсә? Бала урлап сатучылар хакында гел сөйләп торалар ласа. Булмас. Бу кешенең йөзе тыныч күренә. Хәтта моңсу. Кайгылы. Ниндидер борчу бар бу кешедә. Авырлык бар. Шул авырлык беркетеп куйган аны җиргә... Шул вакыт подъезд ишегеннән Гөлнара күренде. Ул да күреп алды теге ят бәндәне. Сискәнеп куйды, каушап, тукталып калды. Аннары, теге кешедән күзләрен алмыйча гына, әнисе янына килде. — Бар, әнием, син кер. Бүген мин үзем генә йөртәм Зөләйханы, — дип, баланы алырга үрелде. Фәйрүзә теләмичә генә кереп китте. Ишек катына җиткәч, артына борылып карады. Теге ят кеше ашыгаашыга юлның бу ягына чыгып килә. Гөлнара исә, баласын күтәргән килеш, күзгә күренми торган канатларын җилпи-җилпи, аның каршысына китеп бара... Бу юлы озаграк йөреп керделәр. Баланың җиде кат чүпрәгенә дә суык үтеп өлгергән. Биләүне тиз генә сүтеп, баланы олы караватына таратып җибәрделәр. Шуны гына көткән кебек, бит очларын алсуландырып ятучы Зөләйха көлеп җибәрде. Аңа карап Гөлнара көлде. Кәефе яхшы, күңеле күтәренке иде аның. Урамдагы хәлләрне Фәйрүзә сорашып тормады. Нигә җан үртәргә? Гөлнараның җилкәсендә үз башы бар. Хәзер ике баш алар. Шуңа күрә дә Фәйрүзә тыныч. Әмирҗанның: "Кызыбыз белән нидер булган, ахры, карчык?" — дигән соравына да: "Булыр да шул. Бала анасында ни булмас?! Гел борчу гына димәгән бит..." — дип, җиңел генә, әмма үтә дә серле җавап биреп котылды ул. Мәҗлес көне бик тиз килеп җитте. Бөтен булган осталыкларын җигеп, өстәл әзерләделәр. Иң катлаулысы кием сайлау булды. Мәҗлескә нәрсә кияргә белмичә йөдәп беттеләр. Аптырамаслык та түгел — инде күптәннән сый әзерләгәннәре, кунак җыйганнары, бәйрәм-туй иткәннәре юк икән бит аларның. Баштарак эш, эш дип гомер үткән, аннары бәйрәм итәрлек, мәҗлес җыярлык сәбәп тә калмаган... Гөлнара тугач, дус-ишләре, туган-тумача белән җыелып утырган кичне яхшы хәтерлиләр. Фәйрүзә ап-ак озын күлмәктән, түшенә үз күзләре кебек үк зәңгәрсу төймәләр яткан, билендә эштән бигрәк күбрәк матурлык өчен киелгән чигүле алъяпкыч... Әмирҗанның кыяфәте дә күзнең явын алырлык — шундый ук ак күлмәк, солдаттан ияреп кайткан, йолдыз аеллы каеш белән буылган, йөргәндә җил-җил килеп тора торган киң балаклы кара чалбар... Алар бу юлы да нәкъ шулай киенергә булдылар. Фәйрүзәнең әйтүе булды, Әмирҗанның, риза булып, ым кагуы булды, Гөлнара чирек гасыр буе өй почмагында оеп яткан яшел сандыкны тартып та чыгарды. Ачып та җибәрде. Исле сабын, сабантуй исләренә ияреп, кеше тормышындагы бүтән бик күп исләр бөркелеп килеп чыктылар да бөтен өйне, дөньяны, күңелләрне тутырып ташладылар... — Абау! — Яшел сандыкка чумып әйбер эзләгән Гөлнара, корт чаккандай, сикереп торды. — Ән-некәем! Н-ннәрсә бу? Аның учында кайчандыр Фәйрүзә сандык төбенә яшереп куйган китек ай кисәге ята иде. Бөтен җаны-тәне белән тетрәнеп, калтыранып торган кызларын күргәч, Әмирҗан да, Фәйрүзә дә телләреннән, зиһеннәреннән яздылар. Бераздан гына, ис-акылларына килеп, бер-берсенә карарлык, күзләре белән генә түгел, күңелләре белән дә аңлашырлык хәлгә керделәр, "телләре ачылды". — Нәрсә булсын?.. Зөләйха белән бергә иде ул. Китек булганга күңелем шомланып, сандык төбенә яшергән идем шул... Кызы алдында аклана башлаган Фәйрүзәне бүлдереп, Әмирҗан каты гына әйтеп куйды: — Кире салып куй син аны, кызым, күзгә күренеп, күңелне авырттырып тормасын! Ләкин Гөлнара аларны ишетми дә, тыңламый да инде. Аның йөрәгенә мәңге төзәлмәслек җәрәхәт уелып өлгергән иде. Бу җәрәхәтнең исеме "Зөләйха" иде. Шуңа күрә дә ул күңелен кузгатып җибәргән хисләрен тыеп та, яшереп тә тормыйча, тамагын туйдырып, алсу йөзен җыя алмыйча көлеп яткан кызына ташланды: — Балам! Бәгърем! Син бит минеке! Минеке генә! Минеке-е-е... Кичер мине, бәгырь кисәгем, йөрәк маем! Барысы өчен дә кичер бу юньсез анаңны! Ул сине бүтән бервакытта да ташламаячак! Гөлнараның күкрәгенә кысылып, тынсыз калган Зөләйха өзлегеп еларга кереште. Фәйрүзә белән Әмирҗан да хисләрен, хисләренә ияртеп, күз яшьләрен үз иркенә куйдылар. Алар инде барысына да төшенеп алганнар иде — Гөлнара кызлыкка яздырып кайткан Зөләйха кайчандыр үзе үк ташлап калдырган бала булып чыкты! Шуңа күрәдерме, аларның күңелендә ах итәрлек сөенечмазар юк иде. Көенеч тә юк югын. Әмма шатлык-куаныч та юк. Бары тик ниндидер эчке сызлану, авыртыну гына бар. Бу сызлануның исеме булса, ул "гыйбрәт" яисә "язмыш" исемле булыр иде... Бары тик шулай гына... Шул вакыт, җаннарга үтеп, ишек кыңгыравы тавышы яңгырады. Барысы да дертләп киттеләр. Хәтта ачы күз яше белән елап ятучы Зөләйха да тып-тын калды. Бер-берсенә карашып алгач, ым белән генә ишек катына Фәйрүзәне җибәрергә булдылар. Ул бик тиз урап килде. Ишек артындагы шау-шу аңа иярергә тырышып караса да өлгермәде. — Кунаклар килде, Әмирҗан... Шул сүзне генә көткән кебек, өй эчен ятимнәр йортында эшләүче тәрбиячеләр, табиблар тутырды. Тамара Сергеевна сүзендә торган — бөтен кешесен үзе белән ияртеп алып килгән. Бу керәшен хатыны бик сизгер булып чыкты. Өйдәгеләрнең сәер хәлен шундук төшенеп алды. — Әллә шундый бәйрәм көнне дә яшь сыгып утырасыз инде? Ә бу нәрсә? — Ул идән уртасында таралып яткан сандыкка төртеп күрсәтте. — Хәзер үк җыеп куегыз. Үткәннәр белән түгел, бүгенге көн белән, киләчәк белән яшәргә кирәк. Аңлыйсызмы? Хәзер үк күз алдыннан юк итегез бу тарих сандыгын! Бик сәер күренеш иде бу: Тамара Сергеевна күрсәтмәләр биреп тора, Әмирҗан сандык җыеп йөри. Фәйрүзә, йөзенә көч-хәл белән генә елмаю чыгарып, каккан казык кебек идән уртасында басып тора, Гөлнара, газиз баласын кочаклап, түр түшәккә менеп кунаклаган... Бәйрәмгә, мәҗлескә ялгыш бер ым да, ишарә дә юк монда. Беренче булып Фәйрүзә айныды. Тыз-быз килеп кухняга чыгып китте. Аңа кунак хатыннар иярделәр. Тиз арада өстәл әзерләнде. Фәйрүзәнең әзер сыйларын бүлеп чыгу әллә ни мәшәкатьле булмады. Өстәл артына утырыштылар. Көлешү, гәпләшү китте. Гөлнарадан башкалар барысы да шат, көләч иде. Аз гына "төшереп" алгач, Әмирҗанга да "җан керде", Фәйрүзә дә мондый бәйрәмне сагынган, тансыклаган, ахры, — шаяра-шаяра кунаклар сыйлап йөрде. Ә Гөлнара моңсу иде. Ләкин бәхетле моңсулык иде бу. Ул табынга утырмады диярлек. Ул Зөләйханы бер генә минутка да күзеннән ычкындырмады. Ниндидер кадерле әйберен югалтудан курыккан кеше кебек, гел үз янында, куенында тотты, бертуктаусыз үпте, уйнады, шаярды, балалар теле белән сөйләшеп, икесе генә аңлый торган олы бер дөнья тудырып утырды. Ишек катыннан ишетелгән кыңгырау тавышын да, беренче булып, мәҗлестән читтәрәк баласы белән мәшгуль булган Гөлнара ишетте. Менә ул, нидер сизенгән кебек сагаеп башын калкытты да әнисенә дәште. Фәйрүзә инде күнегеп өлгергән — көтелмәгән кунакны каршы алырга бу юлы да ул китте. Шактый озак торып керде. Мәҗлес халкы шомлана да башлаган иде инде. Олы чәчәк бәйләме күтәреп кереп ятучы Фәйрүзәне күргәч, тагын шау-шу, көлеш, шаярыш китте. — Кызым, теге бәндә килгән... Менә чәчәкләр китөргән... Сине сорый... Ә менә монысын Зөләйхага диде... — Фәйрүзә чәчәкләр арасында адашып калган уң кулын тартып чыгарды да учын җәеп җибәрде. Анда, күзнең явын алып, балкып, көмеш айлы өр-яңа медальон ята иде. Гөлнараның урыныннан кузгалырга уе да юк кебек. Ул, Зөләйханы алдына алып, аның бит очларыннан, борыныннан, күзләреннән үбеп чыкты да, юк, теле белән түгел, күңеле, җаны белән: — Кызым, әтиең килгән, каршы алабызмы? — диде... Сентябрь—октябрь, 2003 МӨСӘЛЛИМ КАРТ ДОГАЛАРЫ Өлфәтнең гомере руль артында үтте. Менә егерме биш ел инде ул Казан шәһәре белән район арасында талпына. Баштарак кечкенә "пазик"та эшләде, аннары олырак "ЛАЗ" бирделәр, хәзер әнә тау кадәрле "Икарус"та җилдерә. Бу гомер эчендә олы юлда ниләр генә булмады да нинди генә гыйбрәтләргә очрамады ул?! Ачы буранда юл югалтып, исән калу өчен, бөтен тәгәрмәчләрне ягып төн чыгу дисеңме, урман эченнән чыгып утырган мари хатыныннан бала таптыру дисеңме, хәтәр яңгыр вакытында, яшен ташы кереп, автобуста утлы зилзилә куптаруы, әмма, беркемгә дә зыян китермичә, ачык тәрәзәдән кабат чыгып китүе дисеңме... Ләкин шулкадәр вакыт автобуста эшләү дәверендә Өлфәтнең хәтерендә калган иң олы могҗиза — Биектау авылыннан Мөсәллим карт булгандыр... Менә, ичмасам, могҗиза дисәң дә могҗиза ул. Уйлап карагыз — егерме биш ел буе, һәр шимбәнең иртәнге сәгатьләрендә, Арча ягыннан Биектауга кергән чатта кул күтәреп утыра, Казанга килеп җитүгә төшеп кала, кире кайтканда тагын шушы ук автобуска каршы чыга. Кулында берничә кирпеч икмәк салынган җыйнак капчык булыр. Икмәк исләре аңкытып килеп керер, түр ишек янындагы ялгыз утыргычка утырыр, капчыгын ипләп кенә тез өстенә салыр, аннары, машина алдыннан йөгерүче юлга төбәлеп, тирән уйга калыр... Ара-тирә генә куен кесәсеннән күн тышлы юка дәфтәрен алыр, шуннан нидер укып, иреннәрен медер-медер китереп барыр, бераздан тагын юл гаменә бирелер... Шундый сәер карт ул! Юк, хәзер алай ук сәер дә тоелмый инде. Элгәрерәк елларда бу Хода бәндәсенә күнегә, ияләшә алмыйча интекте Өлфәт. Әллә нинди гамьле-сагышлы, ничектер үз эченә бикләнеп яши торган карт, ахры, ул. Киемнәре дә сәер — ничә еллар буе шул күк җиләнен салмас, аягында иске генә күн читек, аның өстеннән шундый ук күн чүәк киеп куяр... Иң кызыгы — аның йөз-чырае; бу чырай егерме биш ел буе бер тамчы да үзгәрмәде бугай — сөт кебек ак, җыйнак, мөлаем сакал-мыек, шомырт кебек чем-кара төймә күзләр, ул төймәләр өстендә — кыйгачлап киткән ак кашлар... Кыска, тигез итеп алынган ак чәче өстеннән шәмәхә төстәге бәрхет түбәтәен киеп куя, кышын бу түбәтәйне туза башлаган солдат бүреге, ә җиләнен кыска тун алыштыра. Тагын... Сакал-мыегына чорналган юка һәм киртләч иреннәре, әкиятләрдәге изге затларда гына була торган кылыч борыны аның мөлаем, матур йөзен бер дә бозмыйлар, киресенчә, ниндидер үзгәлек, гайре табигыйлек биреп торалар... Чынлап та, ниндидер изге карт булды, ахры, ул. Башкалар кебек зарланмый, үртәлми, беркемне да сүкми, гайбәт сатмый... Аның үз дөньясы, үз гаме... Йөзендәге аклык, чисталык, сафлык бу "могҗиза"ның күңеленнән, җаныннан саркып чыга — Өлфәт моны бик күп еллар элек үк тойды. "Авыл мулласы, имамы яисә аның ак бабае, аксакал карты булырга тиеш бу" дип уйлап куйган иде ул вакытта. Әллә бу гөнаһлы җир заты булмыйча, кешеләрне рәткә кертер өчен, аларга аз гына булса да илаһи шаукым, ахирәт гаме бирер өчен җибәрелгән Хода илчесе яисә берәр изге фәрештәме ул? Ә бит нинди тыныч, итагатьле, кешелекле... Иманлы. Ул булганда, җан тынычлана, күңел үз урынына утыра, йөрәктәге, бәгырьдәге ташлар эри... Шулай да бөтенләй үк күк кешесе, илаһи зат түгел, ахры, ул. Әнә җир белән, кешеләр белән аерылмаслык итеп бәйләп куя торган бер дәлил бар. Аны күрми калу мөмкин түгел! Түшенә беркетелгән ялтыравыклы медаль — үткән сугыш билгесе... Кайсыдыр Җиңү бәйрәмендә һәр фронтовикка биреп чыкканнар иде аны. Димәк, бу карт та хәтәр сугышта булган, шушы җиребез өчен, илебез, халкыбыз өчен хәләл канын койган. Шулай булгач, нинди изге-илаһи карт инде ул... Мөсәллим исемле бу картны җир гаме, кешелек хәяты белән турыдан-туры бәйләгән икенче бер нәрсә — ул кулындагы капчык булгандыр. Өч-дүрт кирпеч ипи салынган бу капчык Өлфәтнең күз алдында берничә мәртәбә тузып өлгерде, бер-ике ай элек кенә аңа тагын бер уч кадәрле ямау кунды. Нигә сер булсын? Бәлки, ул ялгызы гына яшидер, ипи салырга кешесе юктыр? Хатыны вафаттыр, ә балалары читтә гомер сөрәдер? Ярты авыл шундый бит хәзер. Бәлки... Бәлки, бу карт күп мал асрыйдыр? Өлфәтнең ишеткәне дә, күргәне дә бар — хәзер кеше абзардагы дуңгызын да шәһәрдән алып кайткан күмәч белән туйдыра... Юк ла, Мөсәллим карт алай эшләмәс. Ялгыз җан бу. Хәтта... япа-ялгыз! Өлфәт тагын бер нәрсәгә игътибар итте: Биектау картының күп эшләүдән яргаланып, сөялләнеп беткән учлары, йомры буынтыклы бармаклары да кара җирдә хезмәт иткән адәм затыныкы иде. Ул бармакларны, кан тамырлары бүртеп өскә калыккан нечкә беләкләрне күргәч, әле берничә минут элек кенә күңелдә калкып алган сәер уйлардан оялып куясың... Шулай да бу кеше — гадәти генә татар кешесе түгел. Әйе-әйе, беренче күргән көннәрдән үк Өлфәт аның татар булуына шикләнмәде. Карт белән бергә кергән кешеләр: "Мөсәллим абзый! Әйдә, кил, утыр..." — дип, чат татарча өзгәләнеп торалар әнә. Карт үзе сөйләшми. Баш кагып кына рәхмәт әйтә дә бушаган урынга килеп утыра. Аннары Өлфәт аны үзе чакыра башлады. Ишек янындагы урынны, вак-төяк әйберләрен куеп, Биектауга кадәр саклап алып килә дә, юлда Мөсәллим карт күренүгә, тизтиз генә бушатырга керешә... Карт үзе дә моңа бик тиз күнекте: ишектән керү белән, як-ягына каранып та тормыйча, шул бушаган урынга җәелеп утыра, янына берәр баланы чакыра, аннары кулына күн дәфтәрен ала... Әнә шул дәфтәр серле итә дә инде бу картны. Көрән тышлы әлеге күн дәфтәрен һич кенә дә кулыннан төшерми шул ул. "Догалык түгел микән?" — дип уйлаганы булды Өлфәтнең. Чөнки изге-илаһи догаларны гына шулай кадерләп тоталар, шулай бирелеп, ниндидер серле-сихерле, ахирәти дөньяга китеп, онытылып укыйлар... Әйе... Еллар узу белән бу картта күп нәрсә үзгәрде — киемнәре дә тузды, алышынды, йөз-битенә аклык кунды, шулай ук юл да, урманнар, авыллар да, хәтта дөнья үзе дә үзгәрде, алышынды... Ә менә Мөсәллим карт кулындагы күн дәфтәр шул килеш калды. Тагын... теге сорау калды: "Ниләр язылган икән бу серле дәфтәргә?" Өлфәт Мөсәллим картны берничә мәртәбә сөйләндерергә тырышып карады. Әмма моңардан берни дә барып чыкмады. Өлфәт: "Нихәл, абзый?" — ди. Карт: "Ходайга шөкер", — ди. Өлфәт: "Бүген көн кызу", — ди. Карт моңа: "Кызуга түзеп була, салкыны хәтәр", — ди. Шуның белән вәссәлам! Һич кенә дә сөйләшеп китә алмыйлар. Унбиш-егерме ел эчендә күп булса унбиш-егерме минутлык сүз җыелгандыр. Ә менә соңгы берничә елда Мөсәллим картның "теле ачылды". Ул сөйләшә башлады. Барыбер күп сөйләшми, әмма йомгак сүткән кебек матур, йомшак тавышы белән, сүз артыннан сүз тезеп, уй йомгагын сүтә дә сүтә... Бөтен хикмәт Җиңү бәйрәмендә, ямьле, кояшлы май көнендә килеп чыкты. Ул көнне Мөсәллим карт үзенең ипи капчыгын алмаган иде. Өстенә дә рәтлерәк киенгән, хәтта түшенә дә, берне генә түгел, дүрт медаль таккан! Исәнләшкәч, хәл-әхвәлләр белешкәч: — Кайсы фронтта сугыштыгыз соң, Мөсәллим абзый? — дип сорап куйды Өлфәт. Карт мондый сорауны көтмәгән иде булса кирәк. Сискәнеп башын күтәрде. Бер мәлгә, тын калып, Өлфәтнең күзенә керердәй булып карап торды. Аннары, авыр сулап, бөтен күңелен, җанын, тәнен бушатып җибәрде: — Минем фронт теге якта булды, туганкай... — Үзе, шул үзе әйткән фронтны күзләгәндәй, юл очындагы офыкка төбәлде... Өлфәт шунда ук аңлап алды: бу карт пленда, тоткынлыкта булган икән. Инде нишләргә — тагын да сорашыргамы, кагылыргамы аның бу хәтәр ярасына? Әллә телне тешләргәме? Сүз башлагач, сорашасы да килә. Әмма... Картның бәгыренә дә бик төшәсе килми... Әнә бит ничек сискәнде. Күзләрен күрсәң иде!.. Бөтенләй көтмәгәнчә килеп чыкты, сүзне Мөсәллим карт үзе дәвам итте: — Сугышка керү белән барып каптым. Нәрсә эшлисең иске мылтык белән, аңа өстәп бирелгән биш патрон белән?! Соңгы патронымны атканымны хәтерлим. Кинәт янымда җир кубарылды, мин мәрткә очтым... Фашистның иң хәтәр лагерьларын күрергә туры килде. Өч мәртәбә качтым. Тоттылар... Эттән талаттылар... Бер мәртәбә стенага терәп аттылар. Анда да йөрәккә тидерә алмадылар, исән калдым... Шул лагерьлар минем фронтым булды... — Ничек котыла алдың соң ул мәхшәрдән? — Дөрес әйтәсең, мәхшәрнең дә мәхшәре инде ул плен дигәннәре... Поляк партизаннары килеп коткарды. Тәнемдә җаным гына эленеп тора иде... — Мөсәллим абзый, анда, тегендә, иң кыены нәрсә булды? Кыйналумы, этләреме, әллә ачлыкмы? — Юк, туганкай, кыйналуга да, эт талавына да түзеп, хәтта күнегеп була. Ачлыкны да тоймый башлыйсың берзаман... Ашау эләккәндә генә ачлык хәтәр бит ул. Пленда иң кыены — хатын-кызлар... — Ничек инде? — Юк ла, ул турыда әйтмим. Безнең бараклар янәшәсендә хатын-кызлар барагы бар иде. Ирләр лагерена хатын-кызлар нигә кирәк булган дисеңме? Юк, белмисең. Ныграк тотын, рулеңне кулдан ычкындыра күрмә. Фашистларның хайвани ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен тоталар иде аларны... Хатын-кызлар ягында ашау да әйбәтрәк иде. Немец офицерлары шуннан хатын-кызларны алдырып торалар, бик сирәкләр генә кире әйләнеп кайта. Аларның канга баткан, кыйналып, тешләнеп, ботарланып беткән гәүдәләрен барак алдына китереп ташлыйлар... Офицерлардан соң бу гөнаһсыз кызларны әзмәвер солдатларга бирәләр, шуңа да сакчылар йортыннан күпләр исән чыкмый. Шушы хәлгә ике катлы тимерчыбык койма аша карап торабыз... Меңәрләгән ир-ат каршында ыңгырашып ята өзгәләнеп беткән җансыз гәүдә... Их... Үләселәр килә шул чакта!.. Бу хәлгә чыдый алмыйча, чәнечкеле чыбыкка ташланган тоткыннар да булды. Аларны шундук атып төшерәләр. Мин дә ташландым. Тидерә алмадылар, үзебезнекеләр тартып алды... — Хәтәр хәлләр булган икән... Сугышның бу фронты хакында берни дә белмибез бит без... — Белмәгез дә, кирәкми дә... Йөрәгегезне бетермәгез... Мөсәллим карт төшеп калды. Өлфәт исә әле генә күңелендә барлыкка килгән авырлык белән торып калды. Ике төрле хис кичерә иде ул. Иң элек картның аңа, нәкъ менә аңа күңелен ачуына сөенде ул. Ләкин Өлфәт бу сөйләшүдән соң үз күңеленә яңа гамь, яңа, әлегә таныш түгел уйлар өермәсе алуын да бик яхшы төшенә иде. Шулай булып чыкты да — очрашкан саен, сүзгә-сүз ялганып, әңгәмә дәвам итте. Бер ачыла башлаган карт үзе дә туктый алмады — ничәмә-ничә еллар буе күңел төпкелләрендә асраган уй-хатирәләрен түгеп бетерергә, бу авырлыктан күңелен бушатырга тиеш иде. Шулай итеп, аларның икесе өчен дә өр-яңа дөнья ачылды. Алар көннәнкөн бер-берсенә якынайдылар, үз була бардылар. Бер сөйләшү вакытында хатын-кызлар барагында Вәрисә исемле татар кызы булуы, Мөсәллимнең читтән генә аңа мәхәббәт тотып йөрүе ачыкланды. Донецк тирәсеннән куып китерелгән бу кыз белән чәнечкеле койма аша сөйләшеп, хәбәрләшеп торган ул. Чибәр булган Вәрисә. Шуңа күрә дә еш чакыралар икән аны офицерлар. Әмма солдатларга бирмиләр. Үзләре өчен генә тоталар. Бервакыт офицерлар йортына барудан баш тарта Вәрисә. Андый очраклар булгалый икән. Мондый кызлар озак яшәми. Аларның үз җәзасы. "Отказник"ларны ирләр барагына алып килеп көчлиләр. Бөтен ир-ат әсирләр алдында. Егермеләп солдат, коридор ясап, ике рәткә тезелеп баса. Уртага куелган өстәл өстенә җәзага тартылган хатын-кызны йөзтүбән яткырып бәйләп куялар. Аннары чиратлап үзләренең кара эшләрен башлыйлар... Мондый җәзадан соң хатын-кыз исән калмый... Мондый җәзадан соң ир-атларның да йөрәге исән калмый... Бердәнбер көнне Мөсәллимнәр барагына Вәрисәне сөйрәп алып киләләр. Алып киләләр дә, кызның кыйналудан күгәреп беткән шәрә гәүдәсен өстәлгә капландырып бәйләп куялар... Барактагылар Мөсәллим белән Вәрисә арасындагы хәлләрне яхшы белә. Алдан ук хәстәрлек күреп, Мөсәллимне өске кат түшәккә бәйләп ыргыталар да, авызына чүпрәк тутырып, өстенә искемоскы ташлыйлар. Мөсәллим үзе берни дә күрми. Әмма ул Вәрисәсенең зарлы-каргышлы тавышын, ачыргаланыпөзгәләнеп ыңгырашуын, сүнә барган карашы белән тирәякта җыелып торган әсирләр арасыннан Мөсәллимне эзләвен, аның соңгы сулышын, аһын күңеле-җаны белән тетрәнеп тоя... Шушы тетрәнү, шушы тоем аны гомере буе эзәрлекли, шушы тоем аны үтерми дә, исән-имин дә яшәтми... Вәрисәсез калган Мөсәллим үзе дә якты дөньядан ваз кичә. Үлем эзли, әҗәл чакыра, әмма, үч иткәндәй, әҗәл аны үзенә алырга теләми, изаланып, җәзаланып яшә әле, дигән кебек, усал елмая да читкә китеп бара... Бервакыт ул баракта ялгызы кала. Ерак почмакта үлем көтеп яткан мишәр карты исәпкә керми. Аның татар икәнен белми әле Мөсәллим. Чүпрәк-чапрактан элмәкле бау ясап, аны түшәмдәге чөйгә элеп, асылынырга йөргән Мөсәллим янында көтмәгәндә-уйламаганда пәйда була ул. Каян хәл-егәрлек алган диген. Ай буе кузгалмыйча, кеше кулыннан эчеп-ашап яткан, сөяк-тактага калган бу шәүлә, чын Хозыр-Ильяс булып, Мөсәллим каршында басып тора, имеш!.. — Нишлисең син, Хода бәндәсе? Ярым үлек картның берни булмагандай янында басып торуына әллә ни аптырамый Мөсәллим. Аны мишәрчәләп әйтелгән татар сөйләме ныграк сискәндерә. — Мин... Мин... — Үлем чакырасыңмы? Сәгатең сукмаган килеш якты дөнья белән саубуллашасыңмы? — Кем син? — Кем дип уйлыйсың соң? — Мине алырга килгән Газраил түгелдер бит? — Кем-кем, ә Газраил түгел... — Алайса кем соң? — Нижгар мишәре мин. Хәбибрахман дигән кеше. — Сине үлә диләр иде бит... — Минем янга үлем бүген киләчәк... Ә син кеше өлешенә кермәкче буласың... — Яшисем килми минем, беләсеңме шуны, юкмы?! Фашист пулясыннан да үләсем килми!.. — Беләм мин синең тарихны... — Белгәч... Яшәр идеңме соң син шуннан соң? Ул кыз бит миңа рәнҗеп китте... — Рәнҗемәде ул сиңа. "Минем өчен дә яшә, икебез өчен дә яшә", — дип, шушы фани дөньяны васыять итеп китте... — Син каян беләсең моны? — Беләм... Мин — үләсе кеше. Ә үләр алдыннан адәми зат теге дөнья белән аралаша. Мин ул кызның йөрәк тавышын, җан сагышын ишеттем, тойдым. Ул сиңа шушы сугышка, шушы фаҗигаләргә, үлемнәргә үч итеп яшәргә кушты... — Шулаймы, чынлап әйтәсеңме? — Ходай каршына барырга торган кеше ялганлый аламы, йә әйт?.. — Чынлап шулай дидеме? — Шулай диде. Син аның өчен дә, башка бик күпләр өчен дә, менә минем өчен дә яшәргә тиеш, олан. Син — нык егет. Татарлар — чыдам халык. Ярсуыңны, ачуыңны басып тота алсаң, исән калырга тиеш кеше син. Миннән әманәт шул. Үлем турында уйлама, яшәү турында кайгырт. Минем бу сүзләрем генә рухыңны ныгыта алмаса, менә гомерем буе үзем белән йөрткән, атабабалардан әманәт-ядкарь булып тапшырылып килгән догалык дәфтәрен калдырам... Яшәп булмаслык кыен чакларыңда тот та шушы дәфтәрне ачып укый башла. Күңелеңне тынычландырыр, рухыңны ныгытыр, иманыңны саклар, өметеңне кайтарыр догалар шунда булыр... Шулай ди дә Хәбибрахман карт куеныннан күн кенәгә чыгарып бирә. Аннары, хәлсез аякларын чак-чак өстерәп, үз почмагына китә, түшәгенә ятып, җан тәслим кыла. Мөсәллим, аның артыннан барып, күзләрен йомдыра, кулларын, аяк-санакларын җыеп, аны соңгы юлга әзерли... Хәбибрахман картның мәете өстендә ул шушы серле һәм изге дәфтәрдән беренче "дога"ны укый: "Үлемгә әзерлән, әмма яшәү турында кайгырт..." Мөсәллим исән кала. Әсир мишәр картының "Догалыгы" аның күңел көзгесенә, иман шартына әверелә, һәрдаим саклап, яклап тора. Саргаеп, майланып беткән кәгазь битләренә матур гарәп хәрефләре белән тезелгән тигез юллар Мөсәллимнең язмыш тамгасына, яшәү, гомер мәгънәсенә әверелә. "Кеше дә тамырлы булырга тиеш. Кешенең тамыры — иман". "Нәрсә ул ирек? Ирек ул — Аллаһы Тәгаләгә буйсыну". "Кеше изгелек кылганда да, явызлык кылганда да, беркем күрми дип уйлый. Кеше бервакытта да ялгыз түгел. Аның янында һәрвакыт Ходай Тәгалә тора..." "Нәрсә өчен яшәгәнен аңлаган кешене җиңеп булмый". "Шулай яшәргә кирәк: кешеләр белән аралашканда, синең җаныңнан фәрештә очып чыксын". Поляк партизаннары азат иткәч, Мөсәллим һөҗүм итеп баручы совет гаскәрләренә кушыла. Берлинга кадәр барып җитә. Җиңү яулап, ялгыз анасы янына кайткан егетне өйдә яңа сынау көтә — фашист тоткынлыгын искә төшереп, аны тагын зинданга ябып куялар. Сигез ел буе лагерьдан лагерьга күчеп йөргән Мөсәллим теге догалык дәфтәрен дә үзеннән калдырмый. Ничек кенә яшереп йөртми ул аны! Бөтен догалыкны яттан белсә дә, югалтырга теләми, ул югалса, иманыннан, ышанычыннан, өметеннән, хәтта гомереннән мәхрүм калыр кебек тоела аңа. Могҗиза да шунда — кыен хәлдә калган чакта шул дәфтәрдән берәр хикмәтле сүз пышылдау да җитә. Афәт кагылмый, кайгы-бәла урап уза, өмет ташламый... "Ышануда өмет нуры яши..." "Өмет һәрвакыт бәхет булып туа..." "Кешедә өмет иң ахырдан үлә. Аннан соң гына аның җаны үлә..." Совет лагерьларында да шул ук хәл: хатын-кыз заты төрмә сакчылары, надзирательләр, конвойлар итеге астында яши. Андагы кимсетелүләр, җәберләнүләр дисеңме, төрмә башлыкларының майга лакылдап торган гәүдәләре астында изелүләр дисеңме... Баш бирмәгәннәрне уголовниклардан, "блатной"лардан көчләтәләр... Кайсыдыр баракка өч көнгә ташланган бер кызның үлеменнән соң сәяси тоткыннар баш күтәрәләр. Бөтенесе белән бергә Мөсәллимне дә сыпырып алып чыгып китәләр. Совет палачлары фашистлар эшләмәгәнне эшлиләр: тоткыннарның җан җирләрен, нәсел капчыкларын өстәлгә салып төяләр... Чыдый алмаганнар стенага ыргый, маңгайларын ташка ора, шулай гомерләреннән ваз кичәләр, чыдаганнар, җан җирләре корып, нәселсез кала... Мөсәллим дә, ике атна буе, аяксыз-буынсыз килеш, кан эчендә ята. Барактагы бер яһүд карты ниндидер дәвалар белән аның гомерен саклап кала калуын, әмма ирлек гайрәтен кайтара алмый инде... Бу юлы да күн дәфтәрдәге хикмәтле сүз тынычландыра. Мөсәллим аны күңеленә уеп язып куя: "Нәфрәтеңне кешелеклегеңнән өстен куйма. Нәфрәт — коллык хисе. Нәр нәфрәтләнү кешене бераз үтерә. Нәр каргыш кешене күпләп үтерә..." Лагерьдан кайткач та, реабилитацияләнгәч тә озак еллар буе милиция каршында хисап тотып яши ул. Төпле генә бер эшкә урнаша алмый. Алам дип тә тормыйлар. Киез итек басып, тун тегеп, колхоздагы төзелеш эшләрендә катнашып гомер үткәрә. Баштарак шикләнебрәк йөрсәләр дә, тора-бара ул авылның иң хөрмәтле картына, аксакалына әверелә. Яңа төзелгән мәчеттә имам урынына баса. Әмма күңелен Коръән Кәрим белән ныклап бәйләп куйгач та, Мөсәллим гомере буе йөрәге янында йөрткән "Догалар"ыннан аерылмый, аны, Коръән сүрәләре белән бер күреп, өенең дә, күңеленең дә иң түр шүрлегендә тота... "Тормышта кешегә иң авыр бирелгән нәрсә — хакыйкать белән сөйләшергә өйрәнү..." "Кешегә дөреслек иң элек үзе өчен кирәк!" Өйләнми. Авылның менә дигән кызларын димләп карыйлар. Үз хәлен үзе генә белә Мөсәллим. Әмма... Җан җире сау булса да өйләнмәс иде ул. Фашистлар ботарлап ташлаган Вәрисәнең кайгылы йөзе өнендә дә, төшендә дә тынгылык бирми йөдәтә... Мескен әнисе төннәр буе улының түшәге янында утырып чыга. Төш шаукымыннан җан очырыр яисә дивана булып калыр дип шикләнә ул. Әнисен җирләгәч, Мөсәллим бөтенләй үз күңеленә кереп бикләнә. Халык белән аз аралаша, замана борчуларыннан, сәясәттән ерак тора. Авыл кешеләре киңәштабыш итәргә килгәлиләр. Кемгәдер догалык-бөти язып бирә, кемгәдер шәмаил-тугра ясый, кемнедер хәтәр авырудан өшкереп имләгәндәй итә, кемнеңдер югалган әйберен эзләп, язмышын юрап, китап ача... Мулла булып йөргән бу серле картның сәер гамәлләренә халык бөтенләй дә үртәлми, аның саф, иманлы күңеленә ышанып, тынгысыз җаны, авыру тәне белән бергә, үзенең изге хисләрен, газиз язмышын да рәхәтләнеп тапшыра... Ә һәр язмышка җавап бар, һәр борчуга дәва бар, һәр күңелгә яраклы дога-сүз бар... "Яхшылыкны кимсеткән чагында, явызлык ишек төбендә посып торыр..." "Сабый язмышы хакыйкатьтән өстен..." "Бала чагыннан үсеп чыккан кешедә өмет бар... Балалыгын югалткан кеше кешелеген дә тиз югалтыр..." "Хыянәт-ялганны кичерү гомер кичерүгә караганда да авыр". "Һәр язмыш бәхетле булып туа..." "Аерылышу өчен мең сәбәп табу да кыен түгел, очрашу өчен бер сәбәп табу да кыен..." "Кешедәге иң мөһим сыйфат — кешелеклелек..." Өлфәт соңгы берничә елда Мөсәллим картка шулкадәр күнекте, аның белән очрашасы килеп, шимбә көннәрен түземсезлек белән көтеп ала башлады. Язмышының кайсыдыр ягы белән Мөсәллим карт язмышына бәйләнә баруын тойды ул. Мөсәллим карт белән ныграк аралашкан саен, үз тормышы, яшәеше хакында күбрәк уйланды. Менә ул да яшәгән булып яши. Нигә "яшәгән булып"? Әйбәт яши ул! Һәрхәлдә, башкалардан бер ким җире дә юк. Хатыны Нурия белән ике малай үстерәләр. Авылдагы әти-әниләренә булышып торалар. Бакчалары бар. Иске генә булса да, "Москвич"лары йөреп тора. Иң мөһиме — тупылдап торган ике малай үстерәләр. Өлфәт тоя гына түгел, төгәл белә: ул үз гомерен шушы малайларга багышлады, алар өчен яши, алар өчен көн дими, төн дими, баранка әйләндерә... Ләкин... Олы кеше гомере өчен бу гына аз түгелме? Кеше балаларыннан, гаиләсеннән кала, үз асылын, үз җанын да кайгыртып, туктаусыз тәрбияләп, камилләштереп яшәргә тиеш түгелме соң? Кеше булу — ир яисә ата булу гына түгел бит әле... Нәр кеше бераз гына рухи зат, хәтта пәйгамбәр булырга тиеш түгелме? Дөньялыкта үз урынын табып, кешеләр арасында изге исемен калдырып, теге дөньяга гына түгел, мәңгелеккә китәргә тиештер ләса ул? Моның өчен янәшә гомер кичерүче адәми затларга ныклык бирерлек, аларны рухландырырлык, өметләндерерлек, тәртипкә, әхлакка, иманга күндерерлек сүз-догалар белергә, бу догаларны укырга, әйтергә өйрәнергә кирәктер? Кешенең якты дөньядагы максаты гомер сөрү генә түгел бит (әнә сөрү сүзе үзе үк аның карашын җиргә кадаклап куя), кешенең максаты — кешелеккә генә түгел, изгелеккә ирешү дә... Менә айдан артык инде Мөсәллим карт юлга чыкмый. Өлфәт нәрсә уйларга да белмәде. Вакытын, көнен үзгәрткәнме, әллә авырып киткәнме? Картның урыны буш йөри. Өлфәт аңа беркемне дә утыртмый. Бүген ул тәвәккәлләде. Әйбәт кенә җай да чыкты. Кире кайтканда кеше күп түгел иде. Арткы урындыкта бер-беренә сыенышып утырган ике яшь җилкенчәк белән шәһәргә сөт алып килеп саткан бер авыл апасы гына. Өлфәт аларның ризалыгын алды да Биектау станциясенә төшә торган юл чатында автобусын туктатты. Төшеп, үткән-сүткән кешеләрдән сораша башлады. Мөсәллим картны авылда яхшы беләләр иде. Ул яшәгән урамны әйбәт итеп өйрәтеп җибәрделәр. Шулай да Өлфәт бер нәрсәгә игътибар итте. Кешеләр, Мөсәллим карт хакында ишетү белән, ничектер сагаеп калалар, берберләренә карап алалар да, картның кайда яшәгәнен аңлаткач, артыгын сөйләшмичә, тизрәк китү ягын карыйлар. Мөсәллим карт йортына җитәрәк: — Мөсәллим абзый өйдә микән? — дип сорады Өлфәт. Апа телсез калды, аннары, авыз эченнән нидер мыгырдый-мыгырдый, җавап та биреп тормыйча, сихердән качкан кебек, ашыгып үз юлына китеп барды... Өлфәт тагын да ныграк сәерсенде. Шул апа белән очрашудан калган аптыраулы йөзен тәбәнәк кенә йортның кечкенә капкасына тыкты. Ишегалдында җан әсәре күренмәде. Тавышмазар да ишетелми. Әмма ишек ачык, ишек төбендә берничә пар кәвеш тезелеп тора. Өлфәт кыюсыз гына ихата түренә үтте, өй ишегенә якынлашты. Аның машина исеннән, бензин исеннән котылып кына килгән борынына тәмле аш-су исе килеп бәрелде. Ниндидер сәер тойгы биләп алды Өлфәтнең күңелен. Япа-ялгыз яшәгән карт өендә ниндидер мәҗлес барамы? Ай-Һай серле, хәтта шомлы бу дөнья... Хәзер ачылачак ул сер... Менә шушы ишектән керәсе дә... Ләкин өй эченә барып кергәч тә, сер ачылмады. Киресенчә, Өлфәт үз алдында пәйда булган күренештән егылып китә язды. Исәнләшергә дә онытты, ахры. Өйдәге манзара, чынлап та, куркыныч дәрәҗәдә шомлы иде. Бүлмә уртасында озын өстәл куелган. Аның тирәсендә, кулларын догага кушырып, егермеләп карт утыра. Түрдә кайсыдыр чалымнары белән Мөсәллим картны хәтерләткән чандыр хәзрәт менеп кунаклаган. Ул, күзләрен йомып, эченнән генә ниндидер дога укый иде булса кирәк. Шулкадәр үз күңеленә кереп киткән, дога шаукымына бирелгән, хәтта Өлфәтнең керүенә керфек тә какмады. Аның каравы калганнар, бердәй булып, чакырылмаган кунакка табан борылдылар. Алар арасында Мөсәллим карт юк иде. Өлфәт, ниндидер кыштырдау ишетеп, ярты өй эчен алып торган мич ышыгына күз салды. Анда яулыкларын артка бөреп бәйләгән ике әбекәй казан тирәсендә аш-су мәшәкате белән йөри иде... — Мөсәллим абзый монда торамы? — Ниһаять, Өлфәт, бөтен егәрен җыеп сорап карамакчы, шул сорауга ияреп килгән җавап белән бу сәер, сихри дөньядан җир дөньясына, гамьле, борчулы, Мөсәллим картлы хәятка кайтмакчы булды. Әмма сихри-әкияти тормыш һаман дәвам итте, Өлфәтне тагын да ныграк шомландырып, өстәлнең түр башындарак утырган бер кечкенә карт, сак кына торып, ишеккә таба килә башлады. — Син Өлфәтме? — Өлфәт... Төш, сихер шаукымы Өлфәтне инде куркытмый, бары тик, ниндидер сәер, билгесез тойгы булып, салкын уй булып, күңеленең эченәрәк керә бара иде:"Каян белә ул мине? Мин кайда? Нинди пәри туе бу? Мөсәллим карт дигәннәре чынлап та җен-пәриләр затыннан булганмы әллә? Әгәр шулай икән, бетте баш..." — Без сине көттек... Автобус шоферы Өлфәт бит син? — Әйе... Мөсәллим абзыйны эзлим мин... — Мөсәллим хәзрәт вафат булды. Бүген — кырыгы. — Кырыгы? Үлдемени ул? — Үлмәде, вафат булды, Ходай Тәгалә катына китте. — Нишләп үлде? Ничек вафат булды ул? — Ятты да җан тәслим кылды... Авырып, сырхаулап беркемне дә интектермәде мәрхүм. Интектерер кешесе дә юк иде аның... Өлфәт, тизрәк саубуллашып, бу шомлы өйдән чыгып китәргә теләде. Ишеккә таба борылды. — Хушыгыз... — Бер генә минут сабыр ит, олан. Без сине көттек. Мөсәллим хәзрәт вафаты алдыннан сине телгә алды. "Автобуста эшләүче Өлфәт керергә тиеш. Шуңа бирегез", — дип, менә шушы дәфтәрне калдырды. "Кырыгымда көтегез", — диде... — Мин белеп килмәдем... — Белеп килдең син, олан, акылың, зиһенең белән түгел, йөрәгең белән тоеп, белеп килдең. Аң-белем дөнья кулында булса, җан-йөрәк Ходай Тәгалә кулында, олан, шуны онытма... Өлфәт теге карт сузган күн дәфтәрне кулына алды да, рәхмәт әйтеп тә, саубуллашып та тормыйча, тышка атылып чыкты. Урамда беркем дә юк. Як-ягына каранып, берара сулыш алып, ис җыеп торды, аннары, йөгерә-атлый, урам башында калган автобусына таба китте. Бераз баргач, кулындагы күн дәфтәрне исенә төшерде, кискен туктап, аның очраклы бер битен ачты. Укып китте: "Һәр кешедә бәхетле рух яши. Кешене рәнҗетсәң, бу рух тирәнгә төшеп яшеренә. Кешене сөйсәң, дәртләндерсәң, өметләндерсәң, аның бәхетле рухы шунда ук өскә калка, үзен дә, хәятны да куандыра..." Өлфәт тагын ачты, тагын укыды, тагын, тагын... Менә иң соңгы бит. Аңа шәмәхә кара белән ап-ачык итеп: "Һәр яңа буынның гомере алдагы буынга караганда мөһимрәк, озынрак, чөнки һәр кеше үлгәннәр өчен дә яшәргә, аларның гомерен дәвам итәргә тиеш", — дип язып куелган иде. Декабрь, 2001 ГӨЛЛӘР ДӘ ЕЛЫЙ Мин ул әбекәйне күптәннән беләм. Безнең ишегалдында мин белә-белгәннән бирле яши ул. Аның белән беркем дә аралашмый. Моның бик мөһим сәбәбе бар. Ул һәр көнне урамга бер гөл күтәреп чыга. Подъезд ишегендә ялтыравыклы чәй кәгазенә төрелгән гөл савыты күренү белән, ишегалдында булган кешеләр бер-берләренә карашып алалар, аннары, кем — кибеткә, кем — үз өенә, кем кая таралыша башлый. Хәтта такталар белән бүлеп алынган комлыкта уйнап утыручы бала-чага да бермәлгә тынып калгандай була. Бөтен ишегалдын сәер тынлык биләп ала. Ниндидер шомлы тынлык... Нәкъ шулай, ишек катыннан иң элек ялтыравыклы, көмеш балкышлы кәгазьгә чорналган гөл савыты килеп чыга, аннары, куе яшел яфраклары белән дөнья тутырып, гөл үзе күренә. Бераздан шул күпереп торган яшеллек очында, күзләрне иркәләп, җете кызыл чәчәкләр пәйда була. Матур, юк, матур гына түгел, гүзәл, әкияти бер күренеш бу. Тик бу гүзәл әкият озакка бармый. Гөл артыннан ук аның иясе — теге сәер карчык үзе күзгә чалына. Кыяфәте-йөзе белән әллә ни куркыныч түгел ул. Юк-юк, бөтенләй дә куркыныч түгел! Хәтта... ниндидер мөлаемлык та бар бу әбидә. Киемнәре искедән булса да, ул бик пөхтә, чиста киенеп йөри. Ак яулыктан, яшел чәчәкләр кунган ак, озын күлмәктән. Яшел чәчәкләре яшькелт төскә кергән, кайбер урыннарда, күп юылудан уңып, бөтенләй дә үз төсләрен югалтканнар. Аягында юка, әмма тыгыз һәм тигез итеп бәйләнгән, кыска кунычлы оекбаш, аның өстеннән ялтыравыгы тоныклана башлаган галош киеп куйган... Димәк, татар әбие бу. Татар әбиләре генә шулай пөхтә, матур итеп, иң мөһиме, актан киенеп йөриләр. Татар әбиләре генә яулыкларының читен шулай кайтарып бәйлиләр. Татар әбиләренең йөзе генә шулай ачык, мөлаем була. Ниндидер якты, игелекле нур балкытып тора бу йөзләр. Авыз читләрен каплап, кеше күзенә тутырып карарга кыймыйча гына сөйләшәләр, гәпләшәләр татар әбиләре. Безнең ишегалдында яшәүче әбекәйнең сөйләшкәнен күргәнем булмады, әмма ул нәкъ шулай, тыйнак кына, кыенсынып кына сөйләшәдер кебек... Ап-ак, чиста йөзенә тигез һәм матур, ягымлы җыерчыклар кунган, күз читләрендә дә җыерчыклар, маңгаена да берничә рәт буразна тартылган, күзләрендә — ниндидер таныш түгел, әмма үтә дә якты гамь, сагыш бар... Карашларына ябышып, шул күзләре аша эчке дөньясына кереп китсәң... Әллә нинди серле-сихерле дөньяларга барып чыгарсың кебек... Алайса кайсы ягы белән сәер соң бу әбекәй? Әлбәттә инде урамга алып чыгып йөрткән гөле белән. Шул гөле аркасында аның белән аралашмыйлар, хәтта аннан шикләнәләр, ятсыналар... Иң кызыгы, андый гөл беркемдә дә юк. Ниндидер чит-ят гөл ул, бернинди китапта да тапмассың аны. Менә шул гөлен күтәрә дә чыга, күтәрә дә чыга әбекәй. Иртәнге кояш күрше йортлар артыннан үрелеп карау белән, ишегалдында пәйда була ул. Салмак кына килеп, урталыктагы эскәмиягә урнаша, гөлен янәшәсенә утыртып куя, аннары якында гына уйнап йөргән балаларны күзәтә башлый, ара-тирә генә гөленә карап ала, хәтта аның белән сөйләшә, гәпләшә... Мин аның нәрсә сөйләшкәнен белмим, тик бу әңгәмәнең бик тә җылы, бик тә итагатьле һәм игелекле булуын тоям. Иң якын, иң газиз җаннар белән генә шулай сөйләшәләр, ничектер илаһи бер халәткә кереп, яратып, үз итеп сөйләшәләр. Менә шул әбекәй минем күңелемне кузгатты да инде... Бәй, уйлап карагыз: кем инде өендәге гөлен тышка, көн-кояш яктысына алып чыгып йөри? Этләрне алып чыгалар - монысы һәркемгә мәгълүм. Мәчеләрне дә урамга җибәрәләр... Ә менә гөлләрен урамга алып чыгып йөргән кешеләрне күргәнем дә, алар хакында ишеткәнем дә юк... Сәер, бик сәер бит бу. Әллә чынлап та акылга җиңелрәкме бу карчык? Язмыш сукмагы безне үзе очраштырды. Язмыш сукмагы да түгел, язгы, бозлы, тайгак бер сукмак иде ул. Беркөнне менә шул сукмакта таеп егылды теге әбекәй. Мин ишегалдындагы бер утыргычта, апрельнең җылы кояшына йөзне куеп, дөнья белән гәпләшеп утыра идем ул көнне. Тирә-якта халыкның исәбе-хисабы юк. Кем келәм кага, кем эт уйната, кем кошларга җим сибә, кем бала арбасына тагылган. Балаларның үз мәшәкатьләре... Шушы бөтен халык алдында таеп егылды ул. Әмма беркем дә ярдәмгә килмәде аңа. Якында уйнап йөргән балалар гына пырхылдап көлеп җибәрделәр... Мин күршеләремне хурларга җыенмыйм. Аларны аңларга тырышам. Чынлап та, бу "диванарак" карчыкка кагылып, тиеп кенә китү дә авыр тойгылар уятадыр, хәтта яшәешләрен агулыйдыр, бәлки? Мин түзмәдем, бөтен шик-шөбһәләрне читкә атып, тайгак сукмакта торырга азапланган әбекәй янына ашыктым. Барып җиткәнче үк, аның ни өчен шулай озак тора алмый ятканын аңлап алдым. Кулындагы гөленә зыян китермәс өчен аркасына төшкән икән ул, ә таянырга куллары буш түгел. Мин иң элек аның алга сузылып торган кулларыннан гөлне алдым. Аны җылы кояш нурлары астында кибә башлаган асфальт өстенә куйдым. Аннары, бер кулын җилкәмә салып, ипләп кенә аягына бастырдым. Шуны чамаладым: җиңел, бик җиңел иде ул! Мамык кебек, канат кебек, уй кебек... Шулай кулыннан тотып, эскәмиягә алып барып утырттым үзен. Гөлен дә алып килеп бирдем. Шул берничә минут аерылып торган арада сагынышып та өлгергәннәр иде алар. Кулына алгач, әбекәй үз гөленә озак кына карап торды, аннары неп-нечкә, үтә күренмәле бармаклары белән аның яфракларын, чәчәкләрен сыйпап алды, сак кына күкрәгенә кысты... Мин дә утырдым. Бер дә тиле яисә дивана карчыкка охшамаган иде бу әбекәй. Ачык зиһенле һәр кеше кебек, озаклап рәхмәт әйтте, матур тавышы белән дога укыды, теләкләр теләде... Чып-чын татар әбиләре кебек! Ахырдан: — Исем-атың кем соң синең? - дип сорап куйды. Исемемне әйттем. — Беләм-беләм, Сәлмәннең олы малае бит син... Ә мин Җиһан әбиең булырмын... Бу сүзләр мине нык гаҗәпләндерде. Каян белә ул мине? Әллә чынлап та берәр сихер бармы бу карчыкта? Җиһан әби минем уйларны укып бара иде. — Бер дә шикләнмә, балам. Минем күз алдында үстегез бит. Менә шушында утырып, карап торып үстердем мин сезне... Әтиеңне дә беләм, ул да күз алдында яшәде... — Ә нигә алайса минем исемне сорадыгыз? — Һи, балакаем, мин бу ихатадагы бөтен кешенең, бөтен сабыйның исемен беләм. Соравым сүз башлау өчен генә... Җиһан әбинең сүзе ышандырды. Чынлап та, ул бит мин белә-белгәннән бирле шушында. Нигә аптырарга - барысын да күреп-ишетеп торгандыр шул. — Алайса... Нигә сез кешеләр белән сөйләшмисез, аралашмыйсыз? — Нишләп алай дисең, балам? Аралашу ул - сөйләшү, серләшү генә түгел бит әле. Көне буе сөйләшеп йөргән кеше белән дә аңышмый, аңлашмый аерылышырга мөмкин. Бер сүз кайтмыйча да рәхәтләнеп сөйләшеп, аңлашып була... — Шулаен шулай да... Кешеләр барыбер сөйләшеп аңлашалар бит... — Анысын дөрес әйтәсең, балам. Күңелләре, җаннары белән аралаша алмаганнар телләре белән аралашалар. Анысы дөрес... Тик... Иң элек җан... Аннары гына тел белән сүз... — Сәер сөйләшәсең син, әбекәй, серле димме... — Шул урында үземнең "син"гә күчүемне сизми дә калдым. Җанкүңеленә тәмам якынаеп беттем, ахры... — Бер дә серле түгел, балам. Җан-күңел хакында сөйләшергә куркалар хәзер адәм балалары. Ә бит шуларсыз кешенең асылына төшенеп булмый; кешенең генә түгел, бөтен тереклекнең, табигатьнең асыл хасиятләренә төшенү дә мөмкин түгел... — Ә бит сез хаклы, Җиһан әби... Сез хаклы... Мин үз гомеремдә беренче мәртәбә җан-күңел хакында уйладым. Нишләп элегрәк уйланганым булмагандыр, белмим... Ә бит җан-күңел хакында кеше көн саен, сәгать саен уйланырга тиеш. Яшәү мәгънәсе, кешенең бөеклеге хакында уйлану бит бу... — Мин кешеләргә үпкәләмим, — дип сүзен дәвам итте Җиһан әби. — Мин аларны аңлыйм. Көне буе урамда гөл күтәреп йөргән карчык бик сәер тоеладыр шул... Мин аны бүлдердем: — Нинди гөл соң бу, әбекәй? Минем беркайчан да, беркайда да мондый гөлне күргәнем юк... — Юктыр шул... Бу бит гадәти гөл түгел... Гөл генә түгел ул... Аңарда кеше җаннары бар... — Ничек инде? Нинди җан, кемнең җаны ул, әбекәй? Үләндә җан була димени, хәтта иң матур чәчәкләрдә дә җан булмыйдыр ул. Әллә буламы? Җиһан әби, авырткан билен уа-уа, торырга җыена башлады . — Бер сөйләрмен әле, балам. Ә хәзер миңа керергә кирәк. Гөлем кояш күрде, үземнең дә сулышым иркенәйде, апрель җылысы алдаткыч була, берүк салкын тимәсен бәгырь кисәккәемә, керим әле... Шулай сөйләнә-сөйләнә, Җиһан әби кереп китте. Ә мин, авыр, әмма ымсындыргыч тойгылар белән шыплап тулган күңелемне җан-бәгыремә кысып, япа-ялгызым басып калдым... Гөл күтәреп килеп чыккан Җиһан әбине мин күтәренке күңел белән, шатланып көтеп алдым. Ул да мине күрде, тыйнак кына елмаеп, ерактан ук башын кагып куйды. Тагын таеп егылмасын дип, аны подъезд төбенә кадәр барып алдым. Гөленә үрелгән идем дә, бирмәде. Артык ялынмадым, үзе беләдер әле дип, аның бу кирелеген эчемнән генә үткәреп җибәрдем. — Менә шулай көн саен чыгып йөрибез... Мин торган якка кояш карамый бит, көн яктысы төшми. Йортыбыз каршына аракы кибете төзеп куйдылар. Шул хәерсез нәрсә хәзер тәрәзәмне бөтенләй томалап тора... Юк, зарланмый иде Җиһан әби. Гомумән, зарлана белми, ахры, бу карчык. Аның һәр сүзе дога кебек ягымлы чыга. Хәтта зары да... Ниндидер чиста, ягымлы, иманлы карчык бу. Нигә элегрәк белмәдем икән мин аны? Бик кызык, гаҗәеп матур дөньяда яши бугай ул. Ниндидер якты, илаһи бер халәттә... — Сез миңа шушы гөлегез хакында сөйләргә булган идегез... Аны тере дип тә әйттегез әле... — Ә, әйе шул. Әллә ни зур сере юк аның. Ә менә җаны хакында дөрес әйттем. Тере гөл бу. Кешеләрдәге кебек аның да җаны бар, күңеле бар, кайгысы-зары, шатлыгы бар... — Каян беләсез соң аны, Җиһан әби? — Күзләренә карап... — Ничек инде? Гөлләрнең күзләре буламыни? — Була шул. Их, сез, яшьләр... Якыннарыгызның күзенә тутырып карарга да вакытыгыз юк бит сезнең. Ә һәр үләннең, һәр үсемлекнең, гөлнең, чишмәнең, елганың, тауның, кояш-йолдызларның күзенә карарга бөтенләй дә вакытыгыз калмый... Менә кара әле бу чәчәкләргә... Менә таҗларына, керфекләренә кара... Ул керфекләр арасыннан күз алмаларын эзләп тап... Таптыңмы? Шушы күзләре белән сөйләшә ул якты дөнья белән... Шушы күзләре белән сөенә, шатлана, дөнья бәндәсенә әверелә. Бу вакытта алтынсу төскә керә ул. Борчылганда да шушы күзләр белән кайгыра, боега, сагына... Борчылган вакытта бу күз алмаларын караңгы элпә каплап китә. Аның өстенә мөлдерәп торган яшь тамчысы куна. Шул тамчы гөлнең җан ачысы була да инде... — Бик кызык икән бу... Җиһан әби, әйтегез әле, каян килеп эләкте соң сезгә бу гөл? Нишләп сездә генә мондый гөл? Берәр сере бармы әллә аның? — Ай-Һай озын тарихка алып керәсең син мине, балам. — Озын булса ни, сөйләгез әле, минем вакытым күп... — Ярар, алайса, тыңла. Тик... Әйдә, бераз аяк язып алыйк. Зиннәтне дә кояшлырак урынга алып барыйк... — Кемне-кемне?.. — Зиннәтне, дим. Бу гөлнең исеме "Зиннәт" бит. Сугышта үлеп калган хәләл иремнең исеме ул. Син сораган тарих та Зиннәтемне йолып калган каһәр сугышка барып ялгана... Без кузгалып киттек. Җиһан әбине җәһәт кенә култыклап алдым. Ул аякларын шудырып кына атлый — таеп егылудан курка. Мин аны җилтерәтеп кенә алып барам. Ул әллә ни карышмый. Бөтен җегәре, игътибары — кулындагы гөлендә. Ут тотып барамыни! Тагын бер искәрдем: шундый да җиңел гәүдәле кеше булыр икән! Әллә?.. Әллә ул кеше түгел микән? Бәлки, ул берәр фәрештәдер, илаһи бер заттыр? Кешеләргә дөнья гыйбрәтләрен белдерергә җибәрелгән илчедер, рухтыр? Чәчәк... Гөл... Гөл-чәчәк — шушы изгелекнең матур бер ишарәсе генәдер? — Зиннәтем яшьтән үк гөлләр белән хыялланды. Шул гөл шаукымы аркасында миңа өйләнде дә ул. — Гөлнең шаукымы буламыни? — Була, балам, була. Һәрнәрсәнең шаукымы бар. Кешенең генә үз шаукымы, үз егәре бик аз. Аны күбрәк тирә-ягындагы башка шаукымнар йөртә, яшәтә... Яисә яшәтми... — Шул хакта сөйлә әле, Җиһан әби. Чәчәк шаукымы нинди ул? — Мин тагын "син"гә күчкәнмен икән. Бу әбигә гел "син" диясе килә шул. Ул миңа бик тә үз, якын булып китте әле... — Аны сөйләп кенә, аңлатып кына булмый, балам. Шулай да тыңла. Мин Җиһан әбине тагын эскәмиягә алып килеп утырттым. Кулларым, учларым кытыкланып торса да, гөленә кагылмадым. Бөтен күңелемне ниндидер серле, могҗизалы тарих тыңларга көйләдем. Көткәнем рас килде. — Зиннәтем бик зәгыйфь бала булып туган, — дип сөйләп китте әбекәем. - Имче карчык әйтүе буенча, аны җиде төрле кыр чәчәге суында җиде көн тоташ юындырып торганнар. Шулай исән калган. Үсә төшкәч тә гөлләрдән аерылмаган ул. Бакчаларында гел чәчәк үстергән. Кеше көлә дип тормаган, үстергән. Шул чәчәкләре белән сөйләшеп йөргән. Мин үзем дә чәчәк үстерә идем. Алай ук әсәрләнеп түгел, әмма матур чәчәкләрем бар иде. Соңыннан гына белдем: мин үстергән шәмәхә миләүшәгә кызыккан Зиннәт. Сорарга кыенсынгандыр инде, төнлә белән караклыкка кергән бу. Шул кергән җирендә ятып калды җанашым, коймадан егылып төшеп, билен кузгатты... Алып кереп салдык. Күземә карарга да ояла мескенкәем... Бик тәрбияләдем үзен. Шулкадәр дә нык караганмын, ике айдан кулымны сорап килде. Бер кочак чәчәк бәйләме күтәргән. Ә мин аның каршына бер уч миләүшә тотып чыктым. Шулай кавыштык, яши башладык... Тик... Озак яшәргә насыйп булмады шул, бер атнадан сугыш башланды, тагын бер атнадан Зиннәтемне алып та киттеләр... — Аерылу ай-һай авыр булгандыр... — Юк әле, баштарак авыр да түгел иде. Бер атналык тормыш кеше язмышына әллә ни ягылып өлгерә алмыйдыр шул... Соңрак үзәкләрем өзелде... Ялгызлык бик кыен бит. Ул кешене эчтән кимерә, эчтән ашый... Ә эчтә — җан... Ялгызлыктан җан гарипләнә, балам... — Шуннан? Исән-сау кайттымы соң ул? Зиннәтең? — Юк, кайтмады... Истәлеккә, аның җан-рухы булып, шушы гөл генә калды. — Ничек инде? Сөйлә әле, Җиһан әби? — Сөйләрмен... Тик... башка вакытта, яме, балам. Ә хәзер Зиннәтемне өйгә алып керергә җирәк. Дөнья гаменнән арыгандыр инде мескенкәем... Йә, балам, сау бул, аяк астыңа карап йөр... Җиһан әбинең сәер гадәтләренә һаман да күнегә алмыйм икән әле мин. Кайчандыр сугышта үлеп калган хәләл ире - Зиннәте хакындагы соңгы сүзләреннән күңелемә тагын кара уйлар йөгереп керде. "Әллә чынлап та акылга җиңелрәкме бу карчык? Мин үзем дә шул җиңеллеккә эләгеп барам түгелме?" Бу юлы мин аны үзем эзләп таптым. Фатирына ук барып кердем. Берничә көн күренми торды шул ул. Күршеләреннән сорап, бүлмәсен белдем, берәр көн кыенсынып йөрдем дә, тәвәккәлләп, ишеген шакыдым. Сәерсенеп кенә ачты Җиһан әби. Күрәсең, мин соңгы елларда бу ишеккә якын килгән беренче ят кеше булганмындыр. Танып алуга ук киң итеп елмаеп җибәрде, үз итеп аркамнан сөйде, аннары түргә дәште, артсыз урындыкның читенә генә утырып, дога кылды... Аның мондый мөнәсәбәтен тою күңелгә ниндидер, әлегә таныш түгел бер рәхәтлек бирә иде. Мин үземне чын мәгънәсендә бәхетле кеше итеп тойдым. Кешегә күп кирәкмени?! Ә, юк... Кешегә, бәхетле булу өчен, шундый күп кирәк! Шушы япа-ялгыз, сәер карчыкның үз итүе, хөрмәтләп, яратып каравы кирәк! Керә-керешкә үк бүлмә эченә күз салдым. Ул шунда ук үзенең пөхтәлеге, чисталыгы белән җәлеп итте. Бүлмә җиһазлары ах итәрлек түгел, ә менә түр караваттагы мендәрләр өеме шунда ук күңелне яулап алды. Аларның чигүле тышлыклары шулкадәр дә күзне иркәләп тора, кайдадыр җан түрендә татарлыгым өчен горурлык хисе баш калкытып куйды. Тәрәзә пәрдәләре, өстәл җәймәләре, ашъяулык, чыбылдыклар да чын татарча тегелгән, бизәлгән, чигелгән иде. Түр стенага эленгән бердәнбер фотосурәттә мин шунда ук Зиннәт-солдатны танып алдым. "Танып" диюемә гаҗәпләнмәгез, мин аны күптән беләм кебек, безнең арада күптән һәм... күктән ниндидер кадерле, газиз багланыш нурлары сузылып өлгергән иде. Зиннәтнең йөзе чынлап та таныш кебек тоелды миңа. Юк, күзләре таныш... Кайда күрдем соң мин аларны? Ә! Җиһан әби көн саен урамга алып чыга торган гөл күзләрендә... Әнә ул гөл... Җиһан әбинең хәлен сораштым. Ә ул, җавап бирер урында, мине чәй өстәленә чакырды. Чәй өстәле тәрәзә каршына куелган. Бу бердәнбер тәрәзәдән яктылык ялындырып кына керә. Ни өчен дигәндә, урам якта, тәрәзәгә терәп диярлек таш стена өеп куйганнар. Аракы кибете шушы буладыр инде... Әбекәй дөрес әйткән - гөл үсәрлек яктылык та, һава да юк монда. Мин моны гөлгә карау белән аңлап алдым. Гадәттә, гөл чәчәкләре тышкы якка - көнгә, кояшка караучан була, Җиһан әбинең гөле исә өй эченә таба борылган. Күрәсең, өй иясенең җылысын, яктылыгын һәм игелеген тоеп шулай борылган ул... Җанга җан тартыла, диләр бит... Лимон салып, шикәр кабып чәй эчә торгач, сүзгә-сүз ялганып китте. Җиһан әби теге вакытта өзелеп калган җеп очын югалтмаган икән, нәкъ шул чактагы халәтенә кайтып, ягымлы һәм үзенә күрә бертөрле, моңлы сүзен башлады: — Зиннәтемнән өч хат килеп калды. Берсендә: "Чәчәкләрем исән-саумы?!" — дип сораган. Икенчесендә: "Монда — Украинада — шундый матур чәчәкләр үсә, сугыштан соң кабат кайтып алып киләм әле", — дигән. Ә өченче хатында: "Монда сугышлар хәтәр бара, өйгә кайтып булмас, минем төсем итеп шушы гөлне үстер", — дип язган. Бу өчпочмаклы хатының бер почмагына берничә бөртек орлык кыстырган... Озакламый "кара кәгазе" килде. Шул Украина җирендә ятып калды Зиннәтем. Үзе җибәргән гөл үскән җирдә... Мин инде берничек тә түзеп тора алмый идем, Җиһан әбинең сүзен бүлеп, сорап куйдым: — Бу гөл шул орлыклардан үсеп киттеме? — Әйе, Зиннәтем җибәргән берничә бөртек орлыктан шытып чыкты. Шулай туры килүен әйт әле: гөл орлыгы салган көнне һәлак булган мәрхүмкәем... Күңелем белән тойдым: хәләлемнең җаны шушы гөл орлыгына күчеп кайтты, кайткач, матур гөл булып шытып чыкты... Һәм менә... Минем янда бер кеше гомере кадәр гомер яшәде... — Гөлләр кеше гомере кадәр яши аламыни? — Яшь сабакларын күчерә-күчерә, мин аның гомерен гел озайтып тордым. И-и, балакаем, әйтергә онытып торам икән, мин бу гөлне башкаларга да биргәләдем. Әмма беркемдә дә үсмәде, мантымады ул. Менә, Зиннәтемнең хатирәсе, җан-рухы булып, бер миндә генә балкып, янып утыра бахыркаем... Җиһан әби, өстәл артыннан күтәрелеп, тәрәзә төбенәрәк омтылды, көмеш шар өстендә калыккан җете яшел болытны сыйпап, аны үзенә табарак тартып куйды. Мин шунда тагын бер мәртәбә бу ике җан арасында ниндидер илаһи багланыш барлыгын тойдым... Җиһан әбинең соңгы вакытта ни өчен урамга чыкмавы белән кызыксындым. — Авырып торам әле, балам. Язгы җил шаукымы булдымы шунда... Йөрәгем турысында нидер кадап тора. Җан-бәгырьне энә белән чәнчегән кебек... — Гөлегезнең дә ничә көн инде урамга чыкканы юк... — Юк та соң... Зиннәтем көн дә иртән өзелеп карап тора... Ә мин алып чыга алмыйм. Шулай икебез дә күзләребезне бер-беребезгә мөлдерәтеп карап торабыз... Аның күзендә дә яшь, минем күздә дә яшь... — Кая, карыйм әле, Җиһан әби, минем гөлләр елаганын күргәнем юк бит... — Яшьләре кипте инде аның. Зиннәтем чын ир-егет иде. Шуңа күрә дә кешегә күрсәтеп еламый ул... — Җиһан әби, бир миңа аны, үзем йөртеп алып керәм. Курыкма, борчылма, гөлеңне бүтән беркемгә дә тоттырмам... Җиһан әби миннән мондый тәвәккәллекне көтмәгән иде. Башта ул картлыктан җетелеге юыла башлаган күз карасы белән сәерсенеп, шикләнеп карады. "Моның уенда нәрсә бар икән?" - дигән кебек карады. Аннары үтә дә ягымлы, мөлаем, моңлы-догалы тавышы белән елмаеп җибәрде: — И-и, бала, изге кешедер син. Ходай Тәгалә үзе җибәргәндер сине... Интегеп бетте бит инде бәгырькәем, кояш яктысы күрмәгәненә ничәмә-ничә көннәр... Мә, ал, балам, йөртеп, көн күрсәтеп кер... Бу игелегең өчен Ходай ташламас үзеңне, аның колагына бөтен белгән догаларымны укып торырмын... Сак кына тотып, "Зиннәт"не урамга алып чыгып киттем. Шул чыгуымда мин ишегалды халкы арасында "танылып" та өлгердем. Сабый бала тоткан кебек, гөлне кочагыма алып урамга килеп чыкканда, алдан ук кисәтеп куелган шикелле, бөтен халык, бердәй булып, миңа таба борылып карады. Җиһан әби белән аралашкан вакыт эчендә минем рухым ныгып өлгергән иде инде, каушап калмадым, нык адымнар белән эскәмияләрнең берсенә барып утырдым. Гөлне янәшәмә куеп, тирә-юньне күзәтә башладым. Өлкәннәр минем янга килергә батырчылык итмәделәр. Ә менә бала-чага халкы шунда ук якынрак елыша башлады. Миңа бу хәл ошый иде. Хәтта кызык та булып китте. Бала-чагадан да куркып тормам бит инде. Шулай... Бу минутта мин моңа кадәр таныш булмаган канәгатьләнү хисе кичерә идем. Ничә еллар буе Җиһан әбидән көлеп яшәгән халыкның "борынына чиерттем" бит! Белсеннәр! Хикмәт Җиһан әбидә түгел, хикмәт менә бу гөлдә! Менә шушы җанлы, тере гөлдә! Мин бит тиле түгел... Түгел! Ә шушы гөлне урамга, көн яктысына алып чыктым! Менә күрәсезме?! Көлеп карагыз хәзер Җиһан әбидән!.. Ниһаять, якындагы комлыкта уйнап йөргән өч кызый каршыма ук килеп бастылар. Болары иң кыюлары, ахры. — Абый, бабуля кайда? Бу цветок белән нишләп утырасың? — Бабуля үзенең өендә, - мин әйтәм, - ә мин бу цветок белән сөйләшеп утырам. Аның да җаны, душасы бар бит, ул да тере. Менә синең кебек, синең кебек, синең кебек, менә минем кебек!.. — Ой, ничек интересно! — Бу гөлнең тарихын сезгә дә сөйлимме соң? — Сөйләгез, сөйлә!.. — Хәзер сөйлим... Тик сез хәзер үк ишегалдында уйнап йөргән бөтен малайларны, кызларны монда җыеп алып килегез. Бөтенегез бергә җыелсагыз гына сөйлим, карагыз аны, бер бала да калмасын! Чыр-чу килеп, өч кыз өч якка чәчелде. Ун минуттан егермеләп пар күз миңа йотлыгып карап тора иде инде. — Бу чәчәкнең исеме "Зиннәт",- дип сөйли башладым. - Зиннәт ул - сез белгән бабуляның ире. Ул сугышта бик зур батырлык күрсәткән, герой булган, илебезне, ватаныбызны саклап кан түккән, әмма барыбер явыз дошманны куып җибәргән. Үзе кайта алмаган, яу кырында һәлак булган, ә җанын, чәчәк орлыгы итеп, өенә, хатынына - Җиһан әбиебезгә җибәргән. Шул герой Зиннәтнең җаны була бу гөл, беләсегез килсә... Ә сез көлгән буласыз шул әбидән... "Бабуля" дисез... Ул бит сезгә Җиһан әби... — Җиһан әби? — Ни дигән сүз ул - Җихан? — Җиһан ул - галәм, космос дигән сүз. Димәк, изге, игелекле дигән сүз... — Без бүтән бервакытта да аңардан көлмәячәкбез... — Без бит белмәдек... — Геройлардан көләргә ярамаганын беләбез без... — Ветераннардан да көләргә ярамый... — Без бүтән көлмәбез... Без бит белмәдек... — Моны аңлагач, бик әйбәт. Бүген Җиһан әбиегез авырып тора, шуңа күрә чыга алмады. Зиннәтне менә миңа алып чыгарга туры килде. Бу гөл бит - герой җаны, ә геройларның җаны кояшсыз, көнсез, яктысыз тора алмый, белдегезме? — Белдек... — Белгәч, шул. Җиһан әби авыртканда, сез аңа ярдәм итегез, эшләрендә булышыгыз, кибеттән ипи-сөт кертегез, менә шушы гөлен урамга, кояшка алып чыгыгыз. Килештекме? — Килештек! — Ой, ничек кызык! — Ой, как интересно! — Классно! Икенче көнне бөтен ишегалды бары тик Җиһан әби хакында гына сөйли иде. Балалар үз эшләрен эшләгәннәр: Зиннәт-солдат тарихын тирә-як йортларга таратып өлгергәннәр. Мин моңа, төшкә таба Җиһан әби фатирына барып кергәч, тәмам инанып җиттем. Аның бүлмәсендә миңа таныш түгел ике хатын утыра иде. Җиһан әби башын мендәр өеменә куйган, аякларын карават буена сузып җибәргән. Мине күргәч, тормакчы булды. Аңа әлеге ике хатын булыша башлады. Алар Җиһан әбине өстәл артына утыртып куйдылар да, өйдә калган эшләрен сәбәп итеп, ашык-пошык саубуллашып, чыгып киттеләр. Әбекәйнең шундук "теле ачылды": — И-и, балам, нишләттең бу халыкны? Бүген ачы таң белән керә башлаганнар иде, болары инде өченчеме, дүртенчеме пар. Әнә күчтәнәч белән тутырдылар өемне, каймагы-балы калмады, җимеше-йөземе дә бер елга җитәрлек җыелды... Берсе мамык шәл, икенчесе сырма күтәреп кергән... Кызык бу кеше дигәнең, гөлне тотыптотып карыйлар - тереме, янәсе... Зиһенгә җиңеләйгән дивана бәндәләр кебек кыланалар, билләһи!.. Балам, нишләттең син аларны, ә, сихерләдеңме әллә? — Юк, Җиһан әби, бернинди сихер дә, тылсым да түгел бу. Сиңа керүчеләр бары тик үзләренең иң гадәти кешелек асылларына, иң табигый рухи халәтләренә кайтканнар, шул гына! — Шулай дисеңме, балам? Шулай гына була күрсен инде... Иа Ходаем, бәндәләреңә сабырлыклар бир, рухларын, җаннарын сынап җәфалама... Кинәт тәрәз төбендәге гөлгә күзем төште. Ул бүген бераз шиңебрәк киткән, йомшап төшкән, боеккан кебек күренде. Җиһан әби бу юлы да уйларымны белеп алды. — Мин авыртканга шулай ул. Хәлем начарланса, шулай шиңә башлый Зиннәтем, бәла, кайгы якынлашканын тоя, ахры... — Нинди кайгы турында сөйлисең син, Җиһан әби? — Юк-юк, болай гына әйтүем... Авырыйм мин, балам, нык авырыйм... Шуңа гөлем дә авырый. Берсендә ул бөтенләй үлеп, шиңеп беткән иде. Ялгыз яшәү кыен дип, берәүгә вәгъдә биргән идем. Шуны кичерә алмады бәгърем. Мин ул вакытта кияүгә чыкмадым, ялгызлык җаныма, бәгыремә төшеп җәфаласа да, Зиннәтемә тугры калдым... — Ничек яши алдың соң шулкадәр гомер япа-ялгыз? Мин аңлап бетерә алмыйм моны, Җиһан әби. — Мин, балам, гомер буе болай ялгыз бикләнеп утырмадым. Башта колхозда тир түктем, аннары шәһәргә күчеп киттем, урам себердем, боз ваттым, кар көрәдем... Менә шушы караңгы бүлмәне бирделәр... Зиннәтем янда булгач, берни дә куркыныч түгел иде миңа. Икәүләп шушында егерме ике ел гомер яшәдек... — Мин сине аңлыйм, әбекәй. Юк, аңламыйм... Ул кадәр гомер ялгызым яши алмас идем мин. Ачуланма, Җиһан әби... — Минем дә яши алмаган чакларым булды. Берсендә, салкын кыш уртасында, тәрәзәне ачып тышка аттым Зиннәтемне... — Ничек инде? Чын булган хәлме бу? — Ачуым бик килгән чак иде. Ни ялгызым яши алмыйм, ни берәр кешегә сыена алмыйм... Мин бит кайчандыр япь-яшь, кайнар канга тулышкан хатын идем... Елыйелый рәнҗедем дә буран эченә ыргыттым газиземне... Әле артыннан ачыргаланып кычкырып та калдым. Нәрсә кычкырганымны гына белмим... Үзем шунда ук артыннан чыгып йөгердем... Өшеп, туңып өлгергән иде инде бәгырькәем. Алып кергәч, җылы тынымны, сулышымны да өреп карыйм, тамырлары арасыннан исән калганнарын аралап, кабат утыртып, җирләп тә карыйм. Төрле шифалы сулар сиптем, чәй чүбе белән дә, әйрән белән дә ашладым... Ике атна дигәндә кабат үсенте бирде, уянып, терелеп китте... Шул вакытта үлгән булса, үземне кичермәс идем, мөгаен... Җиһан әби сөйләде дә сөйләде. Ә мин, ара-тирә башымны каккалап, тыңладым да тыңладым. Гаҗәпләнеп тыңладым. Хупларгамы аны, әллә битәрләргәме?.. Ниндидер гөл, чәчәк өчен фани тормыштан, Ходай Тәгалә бүләк иткән, нәсел ияләре мирас итеп калдырган парлы, тигез, табигый яшәештән ваз кичү, үз-үзеңне хәтер, вәгъдә, мәхәббәт бәрабәренә корбан итү - дөресме бу? Әллә дөрес үк түгелме? Шулай да күбрәк сокландым мин аңа. Җиһан әбинең фидакарьлеге, рухи батырлыгы мине таң калдырды. Үзем өчен барысын да ачыклап бетерү максатыннан бер генә сорау бирәсем калды: — Җиһан апа, балагыз булмадымы? — Булмады. Булса, бу хәлгә калмас та идем. Тик син, балам, бу карчык бер дә бала төсе күрмәгән икән, дип уйлама. Гомерем буе сукыр балалар яшәгән ятимнәр йортына булыштым. Күршеләрем белмәсә дә, бөтен ятим бала, гарип-гораба белә мине. Бөтен эшләгәнемне шуларга биреп бардым. "Берәр сабыйны үзеңә ал", — диючеләр булды. Алмадым. Ятим язмышымны икенче бер ятим язмыш белән бәйлисем килмәде. Ике әрнештән өченче бер әрнеш кенә туа ала, дип уйладым. Менә шулай яшәдем мин, балам, менә шулай ялгыз калдым... Нишләп ялгыз калыйм, әнә Зиннәтем бар минем... Инде менә син дә бар... Нишләптер якын иттем мин сине, балам. Туасы булып, тумыйча калган балам кебек син... Инде сизеп торам - алдагы көннәрем санаулы. Мин китәрмен инде. Ә менә Зиннәтем кала... Кала, бәгырькәем... Шул вакыт ишек шакыдылар. Җавап та көтеп тормыйча, бүлмәгә ике чит-ят хатын килеп керде. Алар, шаулап-гөрләп, Җиһан әби янына уздылар, аның хәлен сорашырга керештеләр, алып кергән күчтәнәчләрен, сыйларын чыгара башладылар... Бу минутта мин алар янында артык идем. Һәм, саубуллашуымны белдереп, Җиһан әбигә карап баш кактым да, теге әвәрә килеп йөргән хатыннарга сиздермәскә тырышып, бүлмәдән чыгып киттем. Әбекәй исә минем арттан, нидер әйтергә теләгәндәй, сагышлы, ялварулы йөзе белән үрелеп карап калды... Бу йөзне мин күз алдымда өч көн йөрттем. Ә төннәрен төшләремдә күреп уяндым. Шуңа төшендем: Җиһан әби — Ходайның изге бер бәндәсе - минем язмышыма мәңгелеккә кереп урнашкан иде инде... Җиһан әби тагын өч ай яшәде. Аның яныннан кеше өзелмәде. Соңлап килгән кадер-хөрмәт яшәткәндер дә аны, югыйсә бу дөньяны калдырырга ул күптән әзер иде инде. Тагын... гөле - Зиннәте яшәткәндер. Һич кенә дә аерыласы килмәде газизеннән... Җиһан әби авырып түшәккә егылгач, бу гөлне күршеләре, якын-тирәдә яшәүчеләр, хәтта аны бөтенләй белмәгән кешеләр урамга алып чыгып йөртә башладылар. Безнең ишегалдында әнә шундый сәер, әмма үтә дә матур йола барлыкка килде. Һәркемнең шушы могҗизага кагыласы, аны үз тормышы, үз язмышы, үз күңеле аша үткәрәсе килде. "Шул гөлгә кагылган кеше бәхетле була икән, авырулардан котыла икән" дигән сүз дә таралды. Кешеләр үзләренә матур, әмма үтә дә дөрес әкият уйлап таптылар. Бу яңа әкият Җиһан әби өенә тагын да күбрәк халыкны ияртеп алып керде... Безнең ишегалды Сабантуй мәйданына, ә Җиһан әбинең караңгы бүлмәсе кечкенә Мәккәгә әверелде... Җәй ахырында Җиһан әби җан тәслим кылды. Васыяте буенча, әйберләрен күрше-күләнгә тараттылар, фатирын хөкүмәткә тапшырдылар. Ә менә гөлен... Зиннәтне... миңа атап әйткән. Аны күтәреп, Җиһан әбине соңгы юлына озата бардым, ә савытына каберенең җылы туфрагын өстәдем. Шунда беренче мәртәбә мин гөлләрнең елаганын күрдем. Беренче мәртәбә гөлгә кушылып үзем дә еладым... Тын гына еладым. Яу кырында җан дустын күмгән солдат кебек еладым... Тәүбә итә-итә, антлар бирә-бирә еладым... Ул тәүбә дә, ул ант та минем мәңгелек серем булып калды... Минем тәрәзәләр кояш ягына карыйлар. Шуңа күрә гөлләрне урамга алып чыгып йөрүнең кирәге дә юк. Әмма кайчакта, Җиһан әбине бик юксынган минутларда, мин Зиннәтне урамга алып чыгам. Сөйләшеп, гәпләшеп йөрибез шулай, Җиһан әбине, аның авыр, әмма оҗмах түре кебек якты гомерен искә төшерәбез... Безнең янга кешеләр җыела. Алар Җиһан әбине изгеләштереп сөйлиләр, аңа атап хәер бирергә, Коръән укытырга кирәк әле, диләр... Шулай сөйләнеп калалар, ә без тын гына тагын өйгә кереп китәбез... Ул гөл әле дә миндә. Бер тәрәзә төбемне тулысынча аңа бирдем. Ниндидер көч-егәр, җан-рух барлыгын тоям мин аңарда. Аның янында минем зиһен куәтем арта, тәнемә, буыннарыма көч иңә, йөрәгем ярсып тибә башлый. Күптән түгел генә өемдә шәмәхә миләүшә гөле пәйда булды. Җиһан әбинең төсе, истәлеге итеп тотам мин аны. Бу мөлаем әбекәйнең изге, игелекле җаны шушы чәчәктә яши кебек. Мин моны тоям, сизәм. Юк, төгәл беләм! Декабрь, 2001 ЙОРТ ИЯСЕ Илүсә авылга күчеп кайтканнарының икенче көнендә генә урамга чыкты. Баштарак кәефе булмады. Һич кенә дә кайтасы килмәгән иде аның. Әтисе булмаса, хәзер ул Казанның матур бер почмагында дус кызлары белән гәп куертып утырыр иде. Яисә Идел буендагы берәр комлыкта аунап рәхәтләнер иде... Бер дә булмаса, өстәлендә моңаеп калган Габриэль Маркесны, Фукс бакчасына чыгып, күңеле булганчы укыр иде... Әтисе сөйрәп диярлек алып кайтты аны. "Ата-бабаң туган җирне күреп китәрсең, ичмасам, авыл һавасын суларсың, аның саф суын эчәрсең, миңа да булышырсың", — дип, юл буе колак төбендә тукып кайтты. Нинди авыл?! Нинди һава?! Нинди су?! Кыргый бер җир бу! Ике өйнең берсе ташландык хәлдә, кыйшаеп, сөмрәеп беткән йорт хәрабәләре, кайсыдыр куркыныч әкияттән төшеп калган кара шәүләләр кебек, күңелләрне шомландырып торалар. Авылга кайтып кергәч, әтисе үзе дә бик нык аптыраган иде. Кайтмаганына унбиш еллап кына, шул арада шаулап-гөрләп торган, бай, матур авылдан шыксыз, җансыз урамнар гына калган... Ара-тирә, анда-санда карткоры күренеп китә... Акрын гына кыймылдап, урамнан үтеп баручы әлеге карт-карчыклар да, бу дөнья кешеләре булудан бигрәк, ниндидер чит-ят дөньядан килгән сәер затларны хәтерләтәләр... Уң як күршедәге Мәстүрә әбине исәпкә алмаганда... Менә ул теренең дә тересе, ичмасам! Җен карчыгы! Илүсәләр кайтып төшкәч, мең керде инде. Әле мәтрүшкәле чәенә чакырган була, әле яңа бәрәңгесен яисә яңа сауган сөтен кертә, җиләк-җимешеннән авыз иттерә... Сөйләшеп, хәбәрләшеп утырырга гына булса да кереп чыга... — Рамил балакай, озакка кайттыгызмы соң? — дип бер генә мәртәбә генә сорамады инде ул. Рамил үзе дә белмәгәнне ничек әйтә алсын?! — Белмим әле, якын әби, мин бит хәзер ирекле кош. Армиягә егерме биш елымны бирдем дә... пенсиягә чыктым. — Бәй, син дә пенсиядәмени? — Әйе шул, мин дә пенсионер хәзер. Без синең белән коллегалар хәзер, якын әби... "Коллега" дигәнне аңламаса да, Мәстүрә карчык, бу сүздә ниндидер якынлык, туганлык сизеп, Рамил белән Илүсә тирәсендә тагын да ныграк бөтерелә башлады. Күп еллар буе буш торган йорт-җирдә эш күп иде. Илүсәнең дәү әтисе белән дәү әнисе соңгы елларда шәһәрдә яшәделәр, өч ел элек бер-бер артлы .дөнья куйдылар. Алардан соң әнисе дә күп тормады... Йөрәгенә ясалган операциядән соң мантый алмыйча җан тәслим кылды. Илүсә белә, белмәсә дә сизенә: әтисенең авылга күченеп кайтуына да мәрхүмә әнисе сәбәпче. "Кая гына барсам да, нәрсә генә эшләсәм дә — бөтен нәрсә Мөнирәмне исемә төшереп тора, бергә яшәгән чакларны хәтерләтә", — дип сөйләнгәне бар аның. Бик яратышалар иде шул алар. Гомерлек кайгысыннан үзенчә качарга телидер инде, бүтән нәрсә түгел... Әтисе авылда торып калса да, Илүсә үз тормышын Казаннан башка күз алдына да китерә алмый. Иң элек укуын тәмамлыйсы бар. Табиб булгач та Казанда эшкә калачак ул. Аннары кияүгә чыгачак, балалар үстерәчәк... Һәр атнада әнисенең каберенә барып йөриячәк, аңа үзенең тормышы, уңышлары хакында сөйләп торачак... Илүсәнең күңеле йомшады, күзләренә мөлдерәмә яшь тулды. Ул, халат кесәсеннән кулъяулык алып, дымлы күзләрен сөрткәләде... Тукта, нәрсә бу? Кыз, сискәнеп, башын күтәрде. Ләкин тирә-ягында беркем дә күренмәде. Әмма ул тойды бит. Кемдер аның күңеленә кереп, җанына үтеп карап тора сыман... Кем ул? Кайда ул? Бу буш, ташландык авылда кем булсын, шушы җирнең ияседер, ә бәлки Ходай Тәгалә үзедер... Яисә ахирәттән карап-күзәтеп торучы әнисенең сынаулы карашыдыр... "Нишләп йөрисез бу караңгы авылда? Нәрсә җитми инде сезгә?" — дидер ул... Илүсә, бу авыр караштан котыла алмыйча, күршедәге иске, зур йорт белән ике арага корылган тәбәнәк коймадан аерылып, өйгә кереп китмәкче булды. — Кем тиде? Ник елыйсың? Тавыш иясен эзләп, Илүсә як-ягына каранды. Беркем дә күренмәде. Әллә колагына гына ишетелдеме? Әтисе элегрәк әйтә иде бит: "Бөтен рухларның, бөтен изгеләрнең тавышлары авылда яши, авыл — җаннарның бишеге", — ди иде. Бәләкәй Илүсәне куркытыр өчен генә әйткәндер лә... Ә кем белә... Илүсә өй ишегенә барып тотынды. Тагын теге тавыш: — Нәрсә булды? Ник елыйсың? Бу юлы Илүсә төгәл әйтә ала: ягымлы тавышның иясе — чып-чын кеше, һәм ул кайдадыр шушында гына. Шулай булып чыкты да. Якындагы куш каен артыннан озын буйлы, чиста, ак йөзле, алтын йөгертелгән күзлек кигән егет килеп чыкты. Илүсә сер бирмәде. — Син кем? — Ә син? — Илүсә... — Ник елыйсың? — Еламыйм... — Елыйсың, елыйсың... Ну, кем рәнҗетте? Хәзер кирәген бирәбез аның!.. — Юк, юк... Беркем дә тимәде. Болай гына... Үзеннәнүзе яшь чыга. Әнием искә төште. — Кайда соң ул? — Үлде... — Үлде? Гафу... — Ә син кем? Күктән төштеңме әллә? — Юк, җирдән. Менә шушы йортның иясе мин. Димәк... күршеләр булып чыгабыз? — Әйе... — Сез озаккамы, Илүсә? — Ә син? Егет бераз уйланып торды, аннары, күзләрен йомып, йөзен күккә күтәрде... — Беләсеңме, Илүсә, минем җаным бу җирдә инде мең ел яшәгән кебек. Шулай да була икән... Ә син үз җаныңны тоясыңмы? Илүсә аптырап калды. Нинди сәер сөйләшү бу? Нинди сәер кеше? Нинди сәер җир бу? Авыл дигәннәре шушы була микәнни? Мондый авылда, мондый сәер, юк-юк, серле затлар белән яшәү бик кыендыр ул... Ничек катлауландыралар алар бу тормышны... Күк, җир, җан хакында сөйләшәләр... Күзеңне сөртсәң дә: "Ник елыйсың? Кем рәнҗетте?" — дип сорыйлар... Ә шәһәрдә барысы да гапгади... Шәһәрдә яшәү ничек рәхәт! — Белмим... Илүсә егетнең соравына "тоймыйм" дип җавап бирмәде. Ә бәлки, тоядыр да. Бу хакта белеп кенә бетермидер... Шуңа да "белмим" диде. Әйе, нәкъ шулай. Укучым дөрес уйлый. Кыланмышлары бик сәер тоелса да, күрше егете Илүсәгә ошый башлаган иде инде. Юк, игътибарлы, итагатьле булуы белән генә түгел, шәһәрдә очрамый торган ниндидер ихласлык, хәтта самимилек, табигыйлек бөркелеп тора иде бу дөнья бәндәсеннән. Аның пөхтә итеп алдырылган тыгыз кара чәчләре, зифа, тигез ай-кашлары, кечкенә генә булса да, үтә ягымлы күзләре, туры матур борыны, мәхәббәтле, дәрткә тулып, күпереп торган иреннәре, урта бер җирендә уелыбрак киткән иякләре — болар җирдән генә түгел, күктән дә күп күркәмлек алганнар иде. Илүсә әллә нишләде, күңелендәге кайсыдыр бик нәзберек кыл тартылып куйды, йөрәге кызурак тибә башлады, күзләренә очкын кунды, иң мөһиме, аның киләчәк тормышы белән бәйле хыялларына моңа кадәр билгеле булмаган, әмма татлы да, бераз гына шомлырак та мәгънәләр өстәлде... — Сез озаккамы? — Күренеп тора, егетнең Илүсә белән аерылышасы килми иде. — Мин... белмим. Әтием калса инде... — Ә син? — Мин бит Казанда укыйм. Ничек калыйм инде... — Эш бит синең калу-калмауда түгел, Илүсә. Җаныңның кайда яшәвендә... — Мин сине тагын аңламыйм. — Яшәүнең мәгънәсе, тормышның асылы — күңелнең кайда булуында. Бу да аңлашылмыймы? — Аңлашыла... Кызык синең белән... — Кызык булса, иртәгә тагын чык. Мин иртәгә өйне җыештырам, шулай ук күңелемне дә нык кына тәртипкә китерәсе бар... — Күзләрен киң ачып, аптырабрак карап торган Илүсә күрше егетен тагын да шул ук сорауны кабатларга мәҗбүр итте. — Монысы да аңлашылмыймы? — Аңлашыла... Монысы аңлашыла... Икенче көнне Илүсәне әтисе бик иртә уятты. Кызның торасы килмәде. Ачык тәрәзәдән кергән авыл һавасы аны тәмам изрәтеп җибәргән иде. Җитмәсә, бик соң йокыга китте. Күршедәге сәер егет хакында уйланып ятты. Беркемгә дә охшамаган ул. Илүсә егет күрмәгән кыз түгел. Бу юлы бөтенләй башкача. Әллә мәхәббәт дигәннәре шушы буламы? — Әтием, ятыйм инде бераз гына, ә? — Юк, хәзер үк тор, сөйләшәсе бар... — Әтием, тагын бер генә сәгать... — Ярый, ярты сәгатьтән тышта бул. Чирәмдә чишмә суы белән чиләк тора, чүмече дә шунда. Юынып алырсың... Аннары сөйләшербез. — Әтием, нәрсә хакында сөйләшәбез? — Илүсә сикереп торганын сизми дә калды. — Йокла диләр сиңа! — Әтием!.. — Нәрсә инде? — Синең җаның кайда яши? — Нәрсә-нәрсә? — Җаның... кайда синең? — Кызым, нәрсә булды сиңа? — Әтием, әйт инде... Әтисе, кызы янына килеп утырды, аның мендәр өстендә дулкынланып яткан чәчләреннән сыйпап куйды, аннары юрганын рәтләштереп, кабат торып китмәкче булган иде, Илүсә, үҗәтләнеп, тагын сорады: — Әтием?.. — Кызым, бу сорауны бирә алган кеше — акыллы кеше. Беләсеңме, мин акыллы кыз үстергәнмен... — Бераз уйланып торгач, Рамил сүзен дәвам итте. — Югалттым мин аны... Җанымны... Бер өлешен армиядә йөреп югалттым. Кайсыдыр полигонда мина чокырына төшеп калгандыр... Бер өлеше дәү әтиең белән дәү әниең үлгәч юкка чыкты, соңгы кисәген әниең алып китте... Авылга кайтуым да шуннан бит, кызым. Берәр бөртеге калмаганмы дип эзләп кайттым... — Калганмы, әтием? Таптыңмы? — Белмим, кызым, күңелем һаман утырып җитә алмый. Йортыбыз, нигезебез, аның ияләре безне һаман кабул итәргә теләмиләр кебек... — Нинди ияләр алар, әтием? — Һәр йортның үз иясе, үз рухы бар, диләр бит, ул ияләр, рухлар шушы нигездә туганнарның җаннарын саклыйлар, имеш... — Шуннан, шуннан? — Шуннан шул: безгә кабат шәһәргә кайтып китәргә туры киләчәк. — Нигә, әтием? — Сөйләшер сүзем дә шул хакта иде. Дөресен әйт, кызым: сиңа авыл ошамады бит? Ике көн инде кәефсез йөрисең? Сиңа ошамагач, миңа да кыен; эшкә дә, тормышка да күңелем күтәрелми... Моны йорт ияләре дә сизәләр, шуңа да үзләренә якын җибәрмиләр... — Әтием, бер сүз әйтимме? — Илүсә торып ук утырды. Җитдиләнде. — Әйдә калабыз. Миңа монда ошый башлады... — Ә? Чынлапмы, кызым? — Чынлап, әтием. Навасы да, суы да, йорт ияләре дә ошый... Әйдә моннан соң җаннарыбызны авылда яшәтәбез... — Әйдә... — Син авылда яшәрсең, ә мин Казанда укырмын, кайтып йөрермен, ә? Укып бетергәч, мондагы картларны — якын әбиләрне, ерак әбиләрне дәвалармын... — Кызым, синме соң бу? — Әтием, мин бит бер "йорт иясе" белән таныштым. — Ә? Нәрсә?.. Бер-бер хәл булмагандыр бит, кызым? — Булды, булды, әтием! Булды-ы-ы!.. — Илүсә, сикереп торып, очына-очына ишегалдына чыгып китте, ата кеше, аның артыннан иярмәкче булган иде дә, ишек башындагы "Аятелкөрси"нең бер якка авышып торганын күреп, төзәтергә үрелде... ...Көн бик тиз үтеп китте. Күп эш эшләнде. Мәстүрә карчык ярдәме белән өйне юып чыгардылар, мичне агартып куйдылар. Күп сөйләшмәделәр. Нәрберсенең үз уе иде. Илүсә кичке очрашу хакында уйланды. Күрше егете нәрсә эшли икән анда? Ишегалдында да күренми, ул яктан тавыш та ишетелми. Әллә?.. Юк ла, үзендә булган икән. Кичке якта, матур киемнәрен киеп чыккан Илүсәне күктән төшкән кебек кенә пәйда булган таныш егетнең яңгыравык тавышы сискәндерде: — Илүсә! Сәлам! — Сәлам!.. Ә мин синең исемеңне дә белмим. Кем икәнеңне, каян икәнеңне белмим... — Син нинди — мин нәкъ шундый. Бернинди аерма да юк. Ә исемем минем — Рух. Шундый исемне ишеткәнең бар идеме? — Юк. Син бөтенләй бүтән кеше, Рух. Әйбәтрәк, хәтта изгерәк... Исемең үк әйтеп тора. — Нигә инде алай кимсетәсең? Минем синнән өстен буласым килми... — Кимсетмим. Шуны гына әйтә алам. Бу җирдә кемдер яши икән, матур, бөтен тормыш корырга хыяллана икән, ул инде әйбәт кеше, ул инде изге җан... Ә минем беренче көнне үк авылдан гайрәтем чигә язды. Син булмасаң... әллә кайчан Казанга кайтып китә идем инде. Менә шундый хәлләр, иптәш Рух... — Ә хәзер китмисеңме? — Юк. — Мин бик шат. Мин бәхетле! — Син... бәхетле? Ни өчен? Мин китмәгәнгәме? — Юк, аңа гына түгел. Син мине аңладың, шуңа бәхетле. Бу аз түгел инде... — Рух, үрелеп, Илүсәнең аксылсаргылт чәченнән сыйпап алды, бармак очлары белән генә кызның бит уртасындагы "мәхәббәт чокырлары"на кагылып үтте. — Ә син... бәхетлеме? — Белмим... Бәхет алай бик тиз килмидер ул. Бәхетне көтеп, яулап, көрәшеп алырга кирәктер... — Кем әйтә аны? — Китапларга шулай язалар. — Китапларны күбрәк акыллы, әмма бәхетсез кешеләр яза. Илүсә бераз уйланып торды. — Ә син кем, Рух? — Мин нәкъ менә шул китапларны язучы инде. — Язучы? Тукай кебекме? Җәлил кебекме? Әллә... догалар, әфсеннәр яисә җырлар язучымы? — Соңгысы дөресрәк булыр. — Рух, әйт әле, авылда язучы нишли ала? Менә мин — врач. Укуны бетергәч, кайтып кешеләр дәвалый алам. Ә син нишли аласың? — Мин дә дәвалыйм. Син аларның тәннәрен, ә мин җаннарын дәвалыйм. Мин кешеләргә тормышның үрнәген һәм гыйбрәтен күрсәтәм. — Ышанам. Син хәтта мине дә үзгәрттең, Рух. Мин, чынлап та, монда өр-яңа хисләр, бәхетле минутлар кичердем... — Менә бит... сиңа да бәхет кагылган... Сер бирмәгән буласың... — Шулай булып чыга. Син җиңдең, Рух. — Син үзеңне-үзең җиңдең, Илүсә... ...Илүсә бик соң керде. Рух белән авыл артындагы чишмәләргә кадәр барып чыкканнар. Урап кайткач та аерылыша алмыйча шактый тордылар әле. Рух аңа үз хыялы белән тудырган кеше язмышлары хакында сөйләде. Илүсә аның бөтен язганнарын укып барырга вәгъдә бирде. Әтисе югалткан, йокламыйча көтеп утырган. Илүсә белә, хәзер тагын бер тәрбия дәресе башланачак. — Кызым, кайда болай озак йөрдең? — Авыл матурлыгына сокланып, вакыт узганы сизелми дә калган, әтием. Ачуланма, яме. — Әле беркөн генә авыл ошамый иде бит... Кайчаннан ошый башлады соң әле ул? — Хәзер ошый, әтием. Ике көн элек мин тиле бер шәһәр кызы булганмын, ә хәзер андый түгел... Хәзер мин бәхетле... — Кем инде ул? Бу авылда сине бәхетле итәрдәй кем бар? Кызым, йә, ник көләсең болай әтиеңнән? — Көлмим. Андый кеше бар. Иртәгә үк таныштырырмын, яме. Ә хәзер... тәмле йокы! Төшеңдә әнине күр. Барыбызны берьюлы күр, яме, әтием? — Ярар, кызым, сиңа да тәмле йокы, тәмле төшләр! Канатлы төшләр! Шулай булды да. Төшендә Илүсә Рух белән бергә күк йөзендә очып йөрде. "Ничек очабыз соң без, Рух? Кешеләрдә канат булмый бит?" — дип караса да, Рух аның саен ныграк очты, уйнады, шаярды. Илүсә аның артыннан чак ияреп өлгерде. Рухның җавап сүзләре җил тавышы кебек кенә ишетелеп калды: "Кешенең канатлары җанында, Илүсә, шуны онытма!.." Әтисе онытмаган икән, иртән ишегалды коймасына беркетелгән юынгыч янына килеп баскан Илүсәне күрүгә, сораша да башлады: — Йә, кем инде ул? — Рух. Күрше егете. — Кем, кем? — Рух дим бит... — Нинди рух? — Күршедә торучы Рух. Рух исемле егет. — Нинди күрше? Нинди егет? Нинди Рух? Күршедә беркем дә тормый бит, кызым. Мин белә-белгәннән бирле тормый! Илүсәнең Рух хакындагы хәбәрен ата кеше нишләптер күңеленә артык якын кабул итте. Аның кызы хакында борчыла башлавы әллә каян күренеп тора иде. Капкадан Мәстүрә карчык килеп кермәсә, бу сөйләшү әллә нинди үпкә-битәрләр белән бетәр иде, мөгаен. — Нихәлләрдә генә торасыз, күршеләр? Рамил, йөзендәге җитдилекне юып төшермичә генә, шул ук вакытта күрше карчыгына карата итагатьлелек сакларга тырышып җавап бирде: — Хәлләр ярыйсы, якын әби... — Шулай булсын, Рамил балам. Ә син, кызым, син ничек? Кызы өчен дә Рамил җавап бирде: — Аныкы тагын да әйбәтрәк. Төне буе рухлар белән бакча артында йөргән... Рамилнең төрттерүле-шелтәле сүзләрен Мәстүрә карчык аңламады. — Тәүбә диген, балам. Рухлар белән шаярырга ярыймыни?! Телеңә дә алма бүтән, болай да бөтен дөньяның асты өскә әйләнгән. Бу юлы Илүсә дәшми кала алмады, — Якын әби, күрше егете бит ул. Теге якта торучы Рух. Әтием шуңардан шикләнеп үлде инде... — Кем-кем? Теге якта дисеңме, балам? — Әйе, теге якта... Әйбәт егет ул... — Әйбәт дисеңме?.. — Мәстүрә карчык сагаеп калды, хәтта тавышын басыбрак сөйләшә башлады. — Бәй, ул якта беркем дә тормый бит, кызым... — Тора, нишләп тормасын! Ике көн буе сөйләшәм инде мин аның белән. Рух исемле егет... — Рух... Ай Аллам, тагын нинди сынаулар җибәрдең икән инде бу корып-кибеп яткан авылга? — Карчык, күккә карап, кулларын баш очына күтәреп, үзе генә белгән телдә нидер мыгырданып алды да тагын Илүсәгә эндәште. — Карале монда, кызым, менә минем күзләремә кара, тутырып кара. Ялгыштырмасалар гына ярар иде... Тәмам аптыраган, еларга да, көләргә дә белмичә торган Илүсә, ниһаять, зиһенен, һушын җыеп ала алды: — Ышанмасагыз, әйдәгез кереп карыйбыз. Үзем таныштырам. Әйбәт кеше ул... Мәстүрә карчык белән Рамил бер-берсенә карашып алдылар. Әмма Илүсә белән керергә шундук риза булдылар. Капкада бау, ишектә йозак иде. Рухның әсәре дә, эзе дә күренмәде. Абзар-курага таба бардылар — хәрәкәтмазар сизелмәде. Илүсә ничек кенә кычкырып, дәшеп караса да, ике көн элек танышкан, шул арада күңелләре, хыяллары белән бәйләнешеп өлгергән егет күренмәде. Илүсә, тәмам гаҗизләнеп, каршысындагы тәрәзә янына килде, үрелеп, эчке якка карады, аңа ияреп, әтисе дә, Мәстүрә карчык та ян-яктагы тәрәзәләргә капландылар. Иң элек аларның игътибарын өстәл өстендәге ак каурый җәлеп итте. Шунда ук ак кәгазь битләре ята... Шулай булмый ни, язучы диде бит ул үзен... — Әйдәгез, ияләрне үртәп йөрмик, чыгыйк тизрәк, — дип, Мәстүрә карчык кинәт ашыктыра башлады. Үзе бертуктаусыз як-ягына каранып төкерде, догалар, әфсеннәр укынды... Үз якларына чыккач, Илүсәгә тагын шул ук сорауларга җавап бирергә туры килде. — Ничек булды бу? — Кыяфәте нинди иде? — Нәрсә диде? — Кулы белән кагылмадымы? — Тагын кайчан очрашасыз? Илүсә, иренмичә, күргәннәрен ничек бар шулай сөйләп бирде. Ниһаять, аның күңеленә дә моңа кадәр таныш булмаган шикле уйлар үрмәләп керә башлады: "Бу егет чынлап та өй рухы, өй иясе булды микәнни? Мең ел шушында яшим, диде бит... Ияләр, рухлар, җеннәр генә шулкадәр яшидер ул... Ә үзе чын кешегә охшаган... Шундый әйбәт, акыллы, хәтта изге... Менә шунысы шикле дә инде аның! Каян булсын хәзер андый акыллы, итагатьле егетләр?!" Илүсәнең тәмам зиһене таралды, күңеле җилкенде, йөрәге ярсып типте. Ул, бу хәлдән котылу чарасы эзләгәндәй, күңеленнән генә тагын бер мәртәбә соңгы көннәрдә булган хәлләрне күзеннән кичереп, исенә төшереп чыкты. Һәм... тапты! Котылу чарасын тапты! Ул бит үзен язучы диде! Әнә өстәлендә каләм-каурые да, кәгазь битләре дә калган... Җеннәр, рухлар һава кебек бит алар; кулларына каләм тотып, өстәл артында язышып утыра алмыйлар... Илүсә бу хакта шундук Мәстүрә карчыкка әйтте. Тегесе керфеген дә селкетмәде. "Ияләрнең нәрсә эшли алганнарын Ходай үзе дә белеп бетерми әле, шуңа күрә дә җиргә сөргән ул аларны..." — дип кенә куйды. Ә язучылык эшен ул болай аңлатты: имеш, һәр йортның иясе шушы йортта булган хәлләрне махсус кенәгәгә язып, теркәп бара. Кыямәт купканда, бу язуларның барсын да Ходай Тәгаләгә тапшыра... Менә сиңа мә! Ул Рух дигәннәре үз кенәгәсенә Илүсә белән очрашуын да язып куйды микән? Кызык, бик кызык бу. Әмма куркыныч! Ул арада Мәстүрә карчыкның иманлы башында яңа фикер ^туды. — Йорт ияләрен үзләре яшәгән йорт хуҗаларына охшаган була, диләр, кызым, әйт әле, ниндирәк кыяфәттә иде ул? — Якын әби, мең сөйләдем бит инде... — Тагын бер сөйлә, кызым, сөйләгән саен чынрак була бара ул... — Нигә сөйләп торырга инде, ул йортта яшәгән кешеләрнең фотоларын алыгыз да карагыз! Илүсәнең әллә каян гына килеп "башына суккан" фикер барысына да ошады. "Минем картым белән төшкән фотолары бар иде", — дип, Мәстүрә карчык өенә йөгерде, Рамил күрше-тирәдәге картларны җыярга китте, шул рәвешле, ике кич буе Илүсә белән сөйләшеп йөргән серле зат хакындагы галәмәт хәл акрынлап бөтен авыл гаменә, халык борчуына әверелде... 60 нчы елларда ук төшерелгән, саргаеп беткән сурәтләрдә Илүсә үзенең Рухын шундук танып алды. Мәстүрә карчыкның карары катгый иде: — Шул, шул — Нәҗип бу! Өлкәнәеп беткәч шәһәргә китеп барды ул. Күптән инде... Бер дә кайтканы булмады... Кайтмаслык итеп җибәрделәр шул... Бервакыт, яңа, уңдырышлы сорт чыгарам дип, ындырына бодай чәчте. Ул вакытта колхоздан узып ашлык чәчәргә ярамый иде. Кәнсәләргә чакыртып интектерделәр мескенне. Ындырында шаулап уңып утырган игенне ут төртеп яндырдылар... Шуннан чыгып китте Нәҗибебез... Бер малайлары бар дип ишеткәләдек ишетүен... Хатыны шул малайны тапканда үлгән, диделәр... Үзе дә җан очыргандыр инде... Шуңа да йорт иясе уянып, борчылып чыккандыр. Бәхилләтергә кирәк аны, берәр ничек хәленә керергә кирәк. Юкса... авылга бәла китерәчәк ул... Халык җыелды. Утыз-кырыклап кеше, берсен-берсе бүлеп, кайчандыр авылдан чыгып киткән Нәҗип, аның гаиләсе хакында әңгәмә корып җибәрделәр. Илүсәгә боларның барысы да төш, әкият кебек кенә тоелды. Ул кинәт менә шушы сәер төшеннән уяныр да, мөлаем, итагатьле, акыллы Рух яши торган чын, ихлас дөньяга кабат кайтыр сыман... Юк, Илүсә чын, ихлас дөньяга кайта алмады, теге төш, әкият һаман дәвам итте: кешеләр, бер ныклы карарга килеп, Нәҗипләр йортына юнәлделәр, бая кергәннән шар ачык калган җилкапкадан үтеп, бикле ишек каршындагы чирәмгә тезелеп бастылар. Илүсә кермәде, урам ягында калып, ачык капка аша гына карап тора башлады. Бу "җен туе"на им-томга осталыгы белән даны таралган Мәстүрә карчык хуҗа иде. Ул, алга чыгып, кешеләрдән сораша башлады: "Кем ипиен тозсыз пешерде? Кемдә төче коймак бар?" Берничә хатын, сүзсез генә баш кагып, өйләренә юнәлделәр. Мәстүрә карчык тагын сорады: "Кемдә өч көнлек чишмә суы бар?" Андый кеше дә табылды. Өйләренә киткән кешеләр кабат җыелганны да көтмичә, Мәстүрә карчык йорт иясен бәхилләтү йоласын башлап җибәрде. Иң элек ул, куеныннан ике ак сөлге чыгарып, аның берсен ишек башына элде, икенчесен болдыр баскычына җәйде. Аннары, әллә каян гына беләк буе артыш таягы алып, ишек төбенә ярым ай сызып куйды. Медер-медер килеп нидер укынып алды, аның соңгы сүзләре генә ишетелеп калды: Менә синең биләмәң, Безгә яман теләмәң. Безгә яман теләсәң, Сиңа берни түләмәм... Ул арада тозсыз пешерелгән ипи килеп җитте, төче коймак пәйда булды, су китерделәр... Мәстүрә карчык аларны сак кына тотып, болдыр баскычына җәелгән сөлге өстенә тезеп куйды. Аннары, кесәсеннән бер янчык чыгарып, аннан учлап тары ярмалары, ногыт борчаклары, каз-үрдәк йоннары алды, аларны сихер табыны өстенә чәчә башлады. Авылның җиде карты җиргә тырналган ай сурәте буенча тезелеп бастылар. Уртада калган Мәстүрә карчык, янчыгындагы әйберләрне чәчеп бетерде дә, өй ишегенә таба борылып, әфсен догасы укырга кереште: Өй атасы, өй анасы, Тотма безне, җибәр! Син шундый дәһшәтле, Син шундый чибәр! Мин сиңа аш-су бирәм, Җылы тынымны өрәм, Син безгә йомшаклык бир, Иминлек һәм сафлык бир!.. Илүсә, маҗаралы кино караган кебек, бу йола туен авызын ачып, шаклар катып карап торды. Ну, кайткач, кызларга сөйләп караячак!.. Һушларын алачак! Их... барыбер дә күңеле китек аның... Рух белән дуслыгы шундый матур башланган иде ләса! Ә ул... ул йорт иясе, җен-пәри булып чыкты. Монысын кызларга сөйләмәячәк Илүсә, сөйләсә, көлеп үләчәкләр... Күзен дә ачырмаслар... Илүсә үз янына килеп баскан егет кешене баштарак абайламады, ул һаман әле, ишегалдындагы мәрәкәгә карап, үзенең күңеле белән сөйләшә иде: их, тагын бер генә күреп калырга иде ул йорт иясен, күзнең кырые белән генә булса да! Илүсә шуны төгәл белә: аларның очрашуы очраклы түгел иде, һич кенә очраклы түгел иде! Моның олы мәгънәсе булгандыр. Бәлки, ул Рух Илүсә аша кешеләргә: "Кайтыгыз авылга, нигезегезгә кайтыгыз, илегезне, җирегезне кабат торгызыгыз", — дип әйтергә теләгәндер... Их, тагын бер генә көн булса да очрашып кала алмадылар... — Сәлам... — Сәлам... Илүсә янына килеп баскан егет белән борылып карамыйча гына исәнләште дә тагын үз уйларына чумды. Ул, һичшиксез, әтисе янына авылга кайтып йөриячәк. Күрмәсә дә, күршедәге Рухны тоеп, сизеп яшәячәк. Аны сагыначак, Рух үзе дә аны көтәчәк... — Нинди пәри туе бу? — Тс-с-с! Илүсә, бармагын иреннәренә куеп, янына килеп баскан егеткә таба борылды, һәм, шул минутта ук йөрәге тибүдән туктагандай булды... Капка төбендә кичәге танышы Рух басып тора иде! — Си-и-ин? — Мин... Ә монда нәрсә? — Син... кем? — Илүсә, бу мин — Рух. Оныттың дамыни? Берни дә аңламыйм? Бу авылга нәрсә булган? — Син кайда идең соң, Рух? — Мин районда булдым, менә кадак, буяу алып кайттым. Өйгә ремонт ясарга кирәк бит инде... — Син... Син йорт иясе түгелмени? Анда әбиләр, бабайлар, йорт иясе дип уйлап, сине бәхилләтергә йөриләр... — Илүсә?.. Нәрсә булды сезгә? Нинди йорт иясе? Мин бу — Рух! Нәҗип малае Рух! Мин дә, синең кебек, нәкъ ике көн элек шәһәрдән кайттым... — Рух... тотып карыйм әле үзеңне... — Кара соң... хет чеметеп, хет үбеп кара... Илүсә чеметеп тә, үбеп тә карамады, бары, якынрак килеп, егетнең киң кочагына сыенды... — Рух, син ярый әле кеше... Мин синсез нишләр идем? Бу авыл нишләр иде? Әйдә керәбез... Барысын да аңлатабыз... — Юк, Илүсә, кермибез. Эшләрен эшләп бетерсеннәр... Зыянга булмас... Йорт ияләрен, җир, су ияләрен бик күп бәхилләтәсе бар әле безнең... Изге ниятләребезгә, матур тормышыбызга ышандырасы бар... Ишегалдындагы йола туе ахырына якынлашты. Мәстүрә карчыкның моңлы, ягымлы тавышы күңелләрне тынычландыра, матур киләчәккә өметләндерә, бөтен, имин тормышка ымсындыра иде: Безнең кебек бәндәләрнең Асылы бердер, нәселе бер. Үз җире, суы бар адәм Рухы белән көчледер... Таза булсын җаннарыбыз, Таза булсын каннарыбыз, Имин булсын мәхәллә. Бу нигезнең хуҗаларын Мәңгелеккә бәхиллә!.. Гыйнвар, 2005 КҮҢЕЛ КҮЗЕҢ КҮРӘМЕ? Мин автобуста тик кенә бара алмыйм. Менә бу юлы да, иске генә "пазик"ка килеп керүгә, алгы рәтләрнең берсендә утыручы төксе генә чырайлы бер кыз янына чүктем дә шундук сорап куйдым: — Берәр кая барасызмы әллә? Беләм, мәгънәсез сорау. Кая булса да бара бит инде ул; кеше кайда йөрмәс, ризыгы булса, җир читенә дә барып чыга адәм баласы... Кыз сискәнеп китте. Әмма минем якка борылып та карамады, юл читендә уңышка тулышып утыручы иген басуларына карап баруында булды. Әйттем бит, мин автобуста тыныч кына утыра алмыйм, дип... — Әллә телебезне йоттыкмы? Кыз бу юлы дертләп, калтыранып ук куйды, карашларын басу-кырлардан алып, тәрәзәне яртылаш каплап торган пәрдәгә терәде. Мин, тиле, үземне-үзем белештермичә: — Әллә күзләребез дә күрми инде? — дип әйтеп куйдым. Шуның белән сүз бетте. Әйттем бит: караңгы чырайлы бер кызый, тамчы да кызыгы юк... Бераз баргач, күршем үзе сүз башлады: — Быел җәй матур, әйеме? Бу юлы мин сискәнеп киттем. Моңа кадәр тел төбендә кытыкланып торган көлкенең әсәре дә калмады. Күңелгә ниндидер серле, хәтта бераз шомлырак тойгы килеп керде: "Гади кыз түгел бу, ай-һай гади түгел..." — Матур... Хәтта гүзәл... Кинодагы кебек. — Кинода болай ук матур булмый. Мондагы матурлык чын, ихлас, изге... Аннары... хуш исле... — Шулай шул, бөтен тәмле ис тә, бөтен матур хис тә бар безнең табигатьтә. Безнең яклар матур, матур бит? — Әйе... Кыз моңсуланып калгандай булды. Мин дә җитдиләнә барам. Юлдашымның һаман әле бу якка борылып карамавы җанны үрти... Кем ул, нинди кыз? Кая бара? Яисә каян кайта? Кемнәре бар аның? Нәсел-нәсәбе кем? Яраткан кешесе, сөйгән яры бармы? Күршем элеккеге төсен югалткан тәрәзә пәрдәсен соңгы көрчегенә кадәр тартып куйган; үзе тәрәзәдән артка таба йөгерүче урманның күзләрне камаштырырлык яшеллегенә шаккатып, исе китеп бара... — Агачлар саргаерга уйламыйлар да... Әйбәт бу... — Нигә алай дисең? — Минем кызны сөйләндерәсем, аның белән бәйле серләрне ачасым килә иде. — Нигәме? Көз соң киләчәк. Әнә бит кояш ничек балкый... Барысы да ул әйткәнчә — дөрес... Ләкин нигә өнәми, нигә санга сукмый соң әле ул мине? Нигә миңа таба борылып карамый? Мин кергәндә ничек булса, һаман шулай, гүя күңелен табигатькә бәйләп куйган да дөнья гаменнән бөтенләйгә ваз кичкән... Бу авыр халәттән тизрәк котыласым килде. — Соңгы кояш бу, аннары көз киләчәк... Соңгы булганга шулай кыздыра... — Соңгы? Соңгымыни? Кызның кабатлап соравына җавап биреп тормадым, тагын телемә салындым: — Кояшның йөзен күргән кеше — бәхетле кеше, диләр. Ә син бәхетлеме? — Минме? Карале, бу кызый сорауга сорау белән сөйләшә башлады түгелме? Ә тавышы шундый матур. Хәтта көйле, моңлы... Йөзе дә яктырып, алсуланып киткәндәй булды. Чибәр генә үзе. Ә менә күзләре нинди төстә икән? Шушы кырлар, урманнар кебек яшелме, зәңгәрме? Шушы сөрелгән басу кебек чем-карамы? Әллә шушы күк йөзе кебек... күкме? Нинди төстә генә булса да, матурдыр, нурлыдыр, мәхәббәтледер алар... Чын! Ихлас! Маңгай күзләрем күрмәсә дә, күңел күзем аермачык күрә, тоя аның карашларын. Ә күңел күзе мине бервакытта да алдаганы юк әле. Шул вакыт минем иләсләнеп, нечкәреп киткән күңелемдә таныш түгел, дөресрәге, кайчандыр бик үз булып, инде онытылып беткән бер хис калкынып куйды. "Әллә бу кыз миңа ошый башладымы? Әллә?.. Әллә мин аңа гашыйк булып бараммы? Сөюгә сусаган җан-бәгырь шундук тоя бит ул үзенең язмыш борылмаларын?! Бу юлы да күңел үз теләгәнен очратса?.." Сөйкемле юлдашым белән сөйләшәсем килеп кенә тора. Күзләрен күрсәтмәсә күрсәтмәсен, йөзләрен ачмаса ачмасын, тик дәшсен генә, сөйләшсен генә... Күңел күзләре белән аңлашырбыз — шул да җитә миңа... — Сезнең исем шундый матур!.. — Матур? Каян беләсез? — Беләм. Матур кешенең исеме дә матур була... — Матур. Үземә дә ошый. — Әйттем бит. Аннары... Кешенең исеменә аның бөтен язмышы язылган ди бит... — Беләм. Зөһрә мин... Төн алиһәсе дигән сүз. Әбием шулай ди... — Төн алиһәсе... Матур! Әмма сагышлы. — Ә сез кем? — Мин — Ильяс. — Ильяс? Изге исем. — Изге. Исемнән генә торса, миңа повезло. Бераз сөйләшми бардык. Сөйләшкәннәрне тагын бер мәртәбә йөрәк аша үткәреп, күңелгә аласы, хәтергә сеңдереп куясы бар иде. Бу юлы Зөһрә сүз башлады. Йөзен тәрәзәдән алмыйча гына көйләп куйды: — Бу вакытта таулар биегәя... Безнең юл, чынлап та, биек-биек үрләрне әйләнеп уза иде. Зөһрә шуларга карап әйтә инде... — Нигә алай дисең? — Чөнки бу вакытта кояш тәбәнәкләнә... Дөрес бит бу! Бу чорда кояш түбәнгәрәк төшә, шуңа да кырлар, урманнар саргая, игеннәр өлгерә, кешеләр матурая, яхшыра... Юк, гади генә кыз түгел бу, билләһи, зиһенле кыз, серле кыз. Күңелдәге хисләр, уйлар ташкыны мине бөтереп киләчәккә таба алып китте... Их, югалтышмаска иде безгә! Ничек рәхәт миңа аның белән! Җайлы! Җиңел! Мин аны җаным-тәнем белән тоям, күңел күзем белән күрәм, язмышым белән... сагынам. Әйе-әйе, мин инде аны сагындым да. Аерылышасымны белеп, бу аерылуның ничек авыр буласын тоеп, алдан ук сагындым... Ул арада автобус, тузан болыты куптарып, таныш авылга килеп керде. Чыжылдап, тукталыш икәнен искәртеп торучы япа-ялгыз багана каршына килеп туктады. Багана янында ике шәүлә чагылып китте: икесе дә бердәй ябык гәүдәле карт белән карчык каршы алды безне. Нишләп йөриләр алар монда? Үзләре утырмыйлар да. Ачык ишектән үрелеп, минем якка карап алдылар. Нишләп минем якка булсын? Безнең якка... — Зөһрә, балам... — Карчыкның мамыктан да җиңел, җилдән дә йомшак тавышы бөтен автобус эчен сихри бер халәткә салды. Бу сихри моң артыннан ук күңелләргә ниндидер билгесез шом үрмәләп керә башлады... Шофер да түзем икән. Наман тора, ишеген киереп ачкан да тора... Минем аңа хәтта ачуым килә башлады. Нигә бу кадәр торырга инде? Ишегеңне тиз генә яп та кит тә бар. Чыкмый бит Зөһрә, чыкмый!.. Кузгалмый да, керфек тә какмый... Гомергә, язмышка тиң тагын бер мизгел узып китте. Тәрәзәдән тышка карап утырган Зөһрә салмак кына тора башлады. Аның белән бергә күңелем дә кузгалды. Шушы кыска гына сәфәрдә йөрәгемә кереп өлгергән бу кыз җан тыйгысызлыгы, җан сызлавы булып әверелгән иде шул... Менә ул, карашын тәрәзәдән алмыйча гына, нәзек, зифа бармаклары белән утыргычның йомшак мендәрләрен капшый-капшый, чыгу ягына кузгалды. Мин юл бирдем. Үзем дә белештермичә, кызның күзләренә үрелеп карадым. Барыбер күрмәдем! Булмады... Ярсыган күңелемне тынычландыра алмадым. — Хушыгыз... — Хуш, сау бул, Зөһрә! Зөһрә, сак-сак кына атлап, чыгасы килмичә генә, һәр утыргычка ябышып-сарылып, ишеккә таба китте. Мин үзалдыма сөйләнеп куйдым: "Сау бул, төн кызы!.." Тукталыштагы карт белән карчык, кулларын сузып, кызны күтәреп диярлек алдылар, җиргә төшерделәр. Зөһрә алар белән елмаеп исәнләште. Ләкин йөзе һаман хәрәкәтсез, гамьсез иде аның. Ул хәтта карт белән карчыкка борылып та карамады, ә күзләре... Күзләре, карашлары ерак офыкның үле бер ноктасында эләгеп, катып калдылар. Зөһрә дөм сукыр иде. Шартлар дәрәҗәгә җитеп типкән йөрәгемне тынычландырырга теләп, тел очына килгән беренче сүзләрне пышылдадым: "Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе..." Бу минутта үземнең кинәт картаюымны һәм акыллырак була баруымны тойдым... Август, 2002 ТӘКЪДИРГӘ ЮЛ Мин ул әбине ерактан ук күреп килдем. Урам чатында, кайчандыр автобус тукталышы булган урында басып тора иде ул. Аның автобус көтеп торуы бер дә гаҗәп түгел. Аптыратканы шул: бу урам буйлап күптән автобус йөрми инде. Әкәмәт күренеш: әбекәй әнә шул күптән туктаган автобусны көтеп тора. Әле, башын күтәреп, фонарь баганасында чак-чак эленеп торган расписание калаена карап ала, әле, учын маңгаена куеп, күзләрен кыса төшеп, үрелеп-үрелеп, өзелеп-өзелеп, урам очын күзәтә. Гүя күзе түгел, күңеле, җаны карый... Мин, бара торган юлымнан тайпылып, әлеге сәер әбекәй янына килдем. — Исәнмесез... — Исән әле, наный, бик исән... Үзең исәнме-саумы? — Исән-сау, әбекәй. — Әйдә, кил, бергә көтсәң, автобус тиз килә ул... Озакламас инде, килеп җитәр, Ходай язган булса. — Әбекәй, хәзер бу урамнан автобус йөрми бит. Инде икенче ел китте... — Кит, наный... Юкны сөйләмә! Әле беркөн генә барып кайттым. Тәкъдирем янына бардым... — Кем? Кем янына? — Кабатлап соравымны сизми дә калдым. Минем уйларым инде үземә буйсынмый иде. Нинди автобус? Нинди тәкъдир? Нинди карчык соң бу? Тизрәк китәргә, ычкынырга кирәк бу зәхмәтле урыннан... Ләкин китәргә өлгерә алмый калдым, карчыкның җавабы мине тагын шушы изге дә, гөнаһлы җиргә кайтарды. — Тәкъдирем янына. Бергә гомер иткән картымның исеме шулай иде. Сәер исемме? Үзе дә сәер иде шул ул, галәмәт кеше иде, әмма әйбәт иде... — Нигә "иде"? Үлдемени ул? Берәр яры киттеме? — Юк, наный... Китмәде. Ничек китсен, аның янына барып йөрим ләса мин... Инде көтә-көтә көтек булып беткәндер, җанашым, бәгърем... Әллә каян гына тап булган бу кызык әкиятне дәвам итәсем килде, карчыкның үзе хакында сорашырга булдым. Иң элек исемен сорадым. Колагына үрелебрәк, бераз тавышымны күтәреп: — Үзегезне кем дип әйтим соң, әбекәй? — дидем. — Мәхәббәт. — Ә? Нәрсә? В смысле — сөю? — Сөю түгел, Мәхәббәт! — Сөю белән Мәхәббәт бер түгелмени? — Түгел. Сөю ул... Сөю — вакытлыча... Ә Мәхәббәт — мәңгелек! — Ышандырдың, әбекәй. Чынлап та, шулай бит... Тик... Сезнең исемегез барыбер сәер... Андый исем булмый... Хотя... Тәкъдир булганны, Мәхәббәт кенә буладыр ул... ...Яшел яфраклар төшерелгән ак, озын күлмәге әбигә килешеп тора. Иң кызыгы, аның бөтен җире дә актан... Күлмәге дә, яулыгы да, яулыгыннан төртеп торган чәчләре дә... Хәтта күзләре, кашлары да ак кебек аның. Хисләре, кичерешләре, күңеле генә түгел, уйлары, сүзләре дә актыр кебек... Шуңа күрәме, бераз сагайта да... Курку үзе булмаса да, күңелгә кереп тулган сихри шомны беркая да куя алмыйм... Тизрәк китәсем килә. Юк, китәсе дә килми. Мин бу сәер карчыкка күнегә дә башладым бит. Хәтта бераз гына яратам да кебек... Әллә каян гына фәрештәләр пышылдап киттеме — яңа танышыма изгелек белән җавап бирәсем килде. Шундук, авыр хисләремне чак-чак кузгатып, бер матур уй туды. Теге "югалган" автобусны тапсам, шушы тукталышка кабат "кайтарсам"? Ә? Әбекәйне сөендерсәм? Шуның белән аңа җиңеллек китерсәм, үземә савап алсам? Шәп бит бу! Ярты сәгатьтән урап та килдем. Тәмле телеңне, кесәңдәге барлы-юклы акчаңны кызганмасаң, машина табыла ул. Үзенең "пазиг"ында төшке ашка кайтып баручы чандыр егет ялындырып тормады, сүзсез генә риза булды. Без калтыранып килеп туктаганда, әбекәй борчулы йөзен урамның аргы башына төбәгән иде. Тануга ук, бөрештереп тоткан иреннәрен җәеп, елмаеп җибәрде. Хәтта тел шартлатып куйды. — Синме бу, наный? Кайчан гына урап килдең соң әле? Автобуска да өлгергәнсең икән... — Әйе шул, өлгердем, әбекәй. Әйдә, син дә утыр, киттек. Барасы юлны гына бутама, яме. — Бутыйммы соң, әле яңарак кына барып кайттым... И рәхмәт төшкере, каян гына юлымда очрадың соң әле?.. Шулай сөйләнә-сөйләнә, автобуска кереп утырды ул. Аннары кинәт тынып калды. Уйга талды. Аның йөзендә сагыш җыерчыклары калкып чыкты. Мәхәббәт әби күз алдында картаеп китте... Мин дә авырайдым. Чөнки бу минутта нәрсә эшләргә кирәген төгәл генә белми идем... Кузгалып киттек. Тиз арада урамның икенче башына барып җиттек. Бу урында ул ике чатка аерыла. — Әбекәй, кайсы якка борылабыз? — дип сорадым. Әбекәй аптырабрак калды. Як-ягына каранды. Аннары, кая алып барасыз мине, дигән карашын миңа төбәп, моңсу гына әйтеп куйды: — Наный, үзең беләсеңдер инде... Кая гына алып барсаң да... Тәкъдиремә илтәчәк... Менә сиңа мә! Кая барасын да белми бит бу карчык! Әллә? Әллә ниме? Тегеләйрәкме ул? Андыйга да охшамаган. Шофер егет, машинасын туктатып, борылып ук утырды. Ул да, һич ким түгел, тиле-милегә күбрәк охшаган иде. — Сез нәрсә?.. Мине кем дип белдегез?! Төшегез хәзер үк! Мин атылып-бәрелеп аның янына килдем. — Ярый-ярый, дускай, төшәрбез... Кызма әле син... Тагын бераз гына алып бар инде... Түлим дип әйттем бит... Түлим дигәч, түлим! — Ну, карагыз аны... Алгы рәткә үк күчеп утырдым. Кая борыласын өйрәтеп бара башладым. Кая барасын белмим, ә үзем өйрәтәм... Менә кайда ул әкәмәт хәлләр! Моның барысын да әбекәйнең күңеле булсын дип эшлим. Бераз йөртербез дә кайтарып куярбыз. Җиңеләя башлаган мәхлук җанның бер күңеле булыр, ичмасам. Шактый җир йөреп кайттык. Үзәк урамнарны урадык. Шофер егет сәгатенә ешрак карый башлады. Кайту ягына борылдык... Әбекәй тәрәзәгә карап бара да бара. Нәр тыкрыкны, һәр йортны, һәр кешене җентекләп, бөртекләп карап бара. Әллә, чынлап та, эзлиме ул үзенең булмаган картын? Аңа карап, мин дә урамны күзәтәм. Аңа карап, мин дә акылга җиңеләеп барам, ахры... Кинәт автобусыбыз туктап калды. Шофер егетнең йорты шушында икән. — Сез теләсә нишләгез, мин биш-ун минутка гына кереп чыгам, — диде бу. Мин нәрсә, баш кагып кына ризалыгымны белдердем. Шулкадәр иләслегемә ул гаепле түгел лә... Үзем дә чыгып китәр идем, бу әбекәй кызганыч. Кешечә булсын — каян алган, шунда илтеп куярга кирәк. Һәм бүтән ул якка аяк та атламаска! Әбекәйгә нәрсә? Һаман да урамга карап утыра мескенкәй. Аның үз кайгысы, үз уйлары. Ул уйлар җирнеке дә түгелдер, бәлки... Тәмам ялгышып китмәс өчен, мин үзем дә әбекәй белән сөйләшмим. Аның тонык, төссез күзләре төбәлгән урынны күзәтәм. Ниндидер парк бу. Әллә каберлек инде? Уртада зур мәйдан. Яшел чирәм буенда чәчәк түтәле. Һәйкәл дә бар. Сугышта үлгәннәргә һәйкәл. Күкрәгенә автомат аскан солдат... Ян якта биек таш дивар. Ул диварның стеналары чуарланып беткән... Янәшәмдә утырган әбекәй кузгалгандай итте, хәтта алга омтылып, күңеле белән талпынып алды. Аннары, күзләрен урам якка төбәп торган килеш, тыныч кына әйтеп куйды: — Килеп җиттек... Әнә ул — Тәкъдирем минем... Кирәкле төймәне табып, ишекне ачтым. Тышкы якка омтылган әбекәйне ипләп кенә җиргә төшердем. Аңа ияреп, олы тимер капка аша яшел чирәмле, һәйкәлле мәйданга кереп киттем. Әбекәй, туп-туры барып, таш һәйкәл каршына туктады. Аңа бераз карап торгач, читкәрәк тайпылып, сугышта үлеп калганнарның исемнәре уеп язылган мемориаль стена янына килде. Кирәкле исемне эзләп тапты. Тезләнеп, кытыршы хәрефләрне сыйпарга кереште... Аннары, маңгаен шул хәрефләр өстенә терәп, күзләрен йомды, тынып калды... Мин шунда гына янәшәмдә басып торган шофер егетне шәйләп алдым. Аның күзләре зур итеп ачылган, йөзләре дулкынланудан алсуланып, хәтта шадраланып калган... Мин аңа, безне калдырып, үз юлына китә алуын белдереп, ым-ишарә белән генә аңлатырга керештем. Кесәмә тыгылдым... Әмма шофер егет шундук, кулын селтәп, акча кирәк түгеллеген белдерде, аннары, колагыма үрелеп: — Мин сезне машинада көтәм. Каян алдым, шунда илтеп куярмын, борчылмагыз, — дип пышылдады... Сентябрь, 2004 АНА СҮЗЕ Палатада икәү. Ана белән бала. Дөресрәге — бала белән ана. Бала үлем кулында, ана... Ана язмыш карамагында. Бала хәрәкәтсез. Җансыз. Хәтта сулыш алганы да сизелми, тыны үпкәсенә үк төшеп киткән. Ә ана уяу. Ул инде берничә көн керфек тә какмый газиз баласы, җан кисәге, бәгырь ите янында бөкрәеп утыра. Шунда ул оеп, черем итеп ала, ашарына да түшәк янына гына китерәләр. Ул үлем белән көрәшеп ятучы, төрле шешәләргә, төребкәләргә чорналып беткән сабыеннан аерылырга куркып шулай утыра. Аерылса, баласы үләр кебек тоела аңа. Палатада икәү. Кайчакта өчәү, дүртәү булалар. Борчулы йөзләрен авыз япмаларына яшереп, бер-бер артлы табиблар, табибәләр кереп чыга. Шәфкать туташлары йөгерешә. Алар нишләргә кирәген беләләр, үз хезмәтләрен төгәл башкаралар. Тик түшәктәге бала гына һаман күзләрен ачмый, аңына килә алмый. Юлда машина бәргәч, зиһенен, һушын томалап куйган җан тетрәүләреннән котыла алмый ул. Югыйсә җәрәхәтләре дә күп түгел, сынган буыннары да төзәлерлек... Табибларның йөзе көннән-көн караңгылана бара. Шушы өченче тәүлектә дә һушына килмәсә, күзләрен ачмаса, яши генә башлаган бу җан кисәгенең якты көн белән, дөнья белән саубуллашуы да ихтимал. Күпне күргән күзләр үзара шул хакта сөйләшәләр. Ана кеше ул күзләрне, ул карашларны күрми, әмма тоя, сабыена афәт якынлашуын сизенә. Сер бирми, хәлсез гәүдә читендә яткан җансыз нәни кулларны учларына кысып тик утыра... Язмыш кулыннан чыгып, тәкъдир ихтыярында калган мәле шул аның... Шушы араны өмет бәйләп тора. Ләкин бу өмет шулкадәр аз, шулкадәр зәгыйфь, көчсез, ул теләсә кайсы вакытта юкка чыгарга, җимерелергә, сүнәргә мөмкин... Өченче тәүлек төгәлләнеп килгәндә, палатага ап-ак халатлы, өлкән яшьтәге, фәрештә кебек җиңел, җил-җил атлап, атлап та түгел, салмак кына йөзеп йөрүче бер апа килеп керде. Әбекәй дип тә әйтергә булыр иде, ак халат бераз яшәртә бит ул, бу апа да авыр исле, авыр сулышлы хастаханә бүлмәсенә ниндидер яктылык, җиңеллек, хәтта өмет алып кергән кебек булды. Ул дәшми-нитми генә тәрәз төпләрен, ишек яңакларын, өстәл өсләрен сөрткәләде дә, ишек төбендә калган чиләгенә сулы чүпрәген сыгасыга, идән юарга кереште. Ә үзенең күзләре... авыру яткан түшәккә үрелә дә карый, үрелә дә карый... Нидер әйтмәкче булып авызын да ача, ләкин дәшми кала, йокымсырап, басылып утырган анадан кыенсына. Менә ул, эшен бетереп, чыгып китмәкче булды. Чиләк - чүпрәкләрен тотып, ишек катына килеп басты. Бераз уйланып торганнан соң, әйберләрен куеп, кабат түргә — авыру бала белән бәхетсез ана янына атлады... — Син, кызым, сөйләш аның белән. Болай җәфаланып, бетеренеп утырма. Сөйләш... — Ә? Нәрсә? Сөйләшергә? Ничек сөйләшим инде, ул бит аңында түгел... — Сөйләш, барыбер сөйләш. Бертуктамый сөйләш. Бер минутка да сүзеңнән, тавышыңнан өзмә. Аңындамы, түгелме — анысын син дә, мин дә белмибез. Врачлар да белми. Син бит аның газиз анасы, сөйләш. Ул синнән сүз көтеп ятадыр, бәлки... — Ишетми ул, йоклый да йоклый, йоклый да йоклый балакаем. Берни дә эшли алмыйм... Врачлар да өметләндермиләр... Ана кеше мышык-мышык килеп еларга җыена башлады . — Барыбер сөйләш. Өзмә син аны яшәү гаменнән. Синең сүзең аны бу якты дөнья белән тоташтырып торучы бердәнбер юл булыр. Сөйләш. Үзе ишетмәсә, Ходай Тәгалә ишетер, ул арадашчы булыр. Сөйләш. Хәзер үк сөйләш, туктамыйча сөйләш! — Нәрсә сөйләшим соң? — Нәрсә хакында булса да сөйләш. Тик кенә торма. Күңелең нәрсә әйтергә тели, шуны әйт, шуны сөйлә... Ул сине тоярга тиеш. Ана, ниһаять, терелеп, уянып киткәндәй булды. Аңлады. — Аңладым, апа, аңладым. Барысын да аңладым. Сөйләшәм, хәзер үк сөйләшә башлыйм. Рәхмәт сиңа, апа җаным... Сөйләшмимме соң?! Әле ничек кенә сөйләшәм! — Һи, бу врачларын әйтер идем, баланы шулай яткыралар димени... — Җыештыручы кыяфәтендә кергән фәрештә үзенең ак, юка куллары белән авыру баланы уң ягына әйләндереп салды, тезләрен алдына җыйды, кулларын парлап күкрәк турысына куйды. Үзе һаман сөйләнде. — Шуны да белмиләр бит, авыру бала терелсен өчен, аны ана карынында яткан рәвешендә калдырырга кирәк... Шуннан соң бала кабат туган кебек була, якты дөньяга күзен ача, терелә... Син дә карабрак тор, яме, шушылайрак ятсын... Җыештыручы әби тавыш-тынсыз гына чыгып китте, ана кеше, урындыгын тартып, түшәккә якынрак килеп утырды, сабыеның мамык кебек йомшак, җансыз кулларын учына алып, бераз сыйпап, иркәләп, назлап торды, аннары шул җансыз, сансыз куллар белән сөйләшкән кебек кенә сүз башлады: — Беләсеңме, балам, тоясыңмы мин бит синең әниең. Менә өч көн инде яныңда күзләрең ачылганны көтеп утырам. Юк, юк, миңа кыен түгел, арымадым да... Арыгансыңдыр, бар, ят, ял ит, дисеңме? Бер тамчы да арымадым. Үз баласы янында ана кеше арый димени?! Ә син минем газиз улым, бердәнберем. Син бит минем өчен барысы да — бала да, ирем дә, туганнарым да... Синнән башка беркемем дә юк минем. Әтиең бар иде... Ул безне ташлап китеп барды. Кая киткәнен дә әйтмәде. Ул булса, ялгызыңны гына шулкадәр ерак җиргә футбол карарга җибәрер идемени?.. Юк, җибәрмәс иде. Әйбәт иде бит ул. Яшәвен дә әйбәт яшәде. Бала чүпрәкләреннән, бала тавышыннан куркып китте. Соңыннан үкенгәндер дә соң... Без синең белән икәү дә начар яшәмәдек, шулаймы? Әйбәт яшәдек. Ятим үссәң дә, ятимлекнең ни икәнен белми үстең. Әни урынына да, әти урынына да үзем булдым. Шуңа да син миңа кайчакта "әттә" дип, кайчакта "әннә" дип дәшә идең... Көлгән була идең. Кызык тоелгандыр шул, бер үк кеше әни дә, әти дә булгач... Ә мин... Ә мин, йөзем белән елмайсам да, күңелем белән сулкылдап елый идем... Күңелем белән генә түгел, күзләрем белән елаган чакларым да күп булды. Ничек кенә сиңа сиздермәскә тырышсам да, барыбер сизә идең... "Кем мәэмәй итте?" — дип сорый идең... "Мин аны үзем мәэмәй итәм", — дигән була идең... Үзеңә дә эләккәләде, анысы өчен ачу саклама, балам. Ана кешедән баласына төшем төшә инде, нишлисең... Ана кеше яратып кына суга ул, үз итеп кенә. Авыртсын дип түгел... Бер сукканым өчен әле дә үкенеп бетә алмыйм. Гомер буе эчемнән әрнеп, үзүземне битәрләп яшим... Эшемнән бик арып кайттым ул көнне. Эштә бер юньсез ир бәйләнеп интектерде, җитмәсә... Бер кулы белән беләкләремнән каерып тотып, икенче кулының дымлы учларын бугазыма китереп терәде дә: "Бәхетле итимме?" — диде. Мин, чак-чак тын алып: "Мин болай да бәхетле, җибәр мине!" — дип чәбәләндем. Теге тагын да ныграк буарга кереште. "Килерсең бер, ялынырсың, стенага үрләгән чакларың булыр, ләкин мин булмам. Яхшылык белән килешик", — дип теленә салына үзе. Беркемне дә күрәсе килмичә кайттым. Иремне сүктем, үземне битәрләдем. "Әнием!" — дип каршыма йөгереп килгән балама сугып җибәрдем. "Син дә җан үртәп торасың, олак күз алдыннан", — дип кычкырдым... Син елый башладың, ә мин юатмадым... Хәзер шул чагымдагы юләрлегем өчен кыенсынып йөрим... Һи, юләр димә инде — балаларга ишетергә ярамаган нәрсәләр хакында сөйләп утырам ласа... Ачуланма, балакаем. Сайсызлыгым өчен, сабырсызлыгым өчен ачуланма. Ачуланмыйсың бит? Мин дә ачуланмыйм. Әйтми-нитми чыгып киткәнең өчен ачуланмыйм. Ачуланып нишлим? Аннары зур бит инде син. Укырга бара торган елың быел. Сиңа ничек тә исән калырга кирәк, терелергә кирәк, балам. Укырга бармый калырга ярамый. Кеше көләр... Шулкадәр әзерләнеп... Хәрефләр ятлап, санарга өйрәнеп юкка гына кичләр буе утырдыкмыни без? Барабыз, укырга да барабыз, мәктәпне дә тәмамлыйбыз, әллә нинди мактаулы эшләрдә дә эшлибез әле без синең белән. Аллаһы боерса... Боерыр, боерыр... Моңа кадәр мәрхәмәтеннән, изгелегеннән ташламады, моннан соң да калдырмас... Ана кеше сөйләде дә сөйләде. Баласының зәгыйфь, ябык кулларына карап бөтен җан җылысын түкте, күңелен бушатты. Ул арада бер төркем табиб килеп керде, алар, анага кагылмыйча гына, хәтта игътибар да итмичә, авыру малайның пульсын, температурасын карадылар, баш очындагы пыяла савытларны рәтләштереп, төребкәләр буенча аккан алсу сыеклыкны тикшерделәр... — Бервакыт синең суга батуың хакында кайтып әйттеләр. Йөрәгем өзелеп төшә язды. Кара ярга йөгереп барып җиткәндә, сине ярга чыгарып салганнар, эчеңдәге суны чыгарганнар иде инде. Мин, хәлеңне дә сорашып тормастан, сиңа барып ябырылдым — шашардай булып, ачыргаланып елый-елый суккалый башладым. Ә үзем бертуктаусыз тиргим, имеш: "Нишлисең син, бала актыгы? Нишләтәсең мине? Үтерәсең бит, тере килеш гүргә кертәсең бит! — дим. Аннары тагын сугам, тагын тиргим. — Үлсәң-нитсәң, өйгә кайтып йөрмә, ишетсең колагың!" — димен... Ә син... Син, хәлсез керфекләреңне чакчак кына күтәреп, күзләреңне тутырып, яратып-сөеп карадың да: "И әнкәй, үлгәч кайтып буламыни?!" — дидең. Шул чактагы сабырсызлыгым һәм тилелегем өчен хәзер оялам. Бөтен кеше алдында суккалап ташладым бит... Ана диген инде мине... Ә берсендә... Балалар бакчасыннан кайткач, көзге алдына килдең дә, чәчләреңне тарагандай итеп: "Әнкәй, мин Гөлназга әйләнәм", — дидең. Кычкырып көлдем. Ә син һаман үзсүзләндең: "Гөлназ миңа кияүгә чыгарга булды, иртәгә өйләнешәбез", — дип үҗәтләндең. Бу юлы көлмәдем. Шкафтан барып алдым да, ак күлмәгеңне үтүкләргә керештем. Ә икенче көнне син бу хакта оныткан идең инде... Килер бер көн, син тагын кайтып әйтерсең. Мин бу юлы көлмәм. Шундук ак күлмәк әзерләргә керешермен. "Ярый, улым, мин риза, бәхетле булыгыз", — диярмен... И бала, бала... Барысы да алда бит әле безнең... Терел генә, уян гына, ә ничек бәхетле булырга белер идек әле. Исәнлек-саулык кына кирәк... Төннәрен минем бик еш башым авырта. Син, уянып, яныма килә идең дә, башыма чорналган юеш сөлгене сыйпый-сыйпый: "Үлмә, әнием, үлмә, үлсәң мин нишләрмен", — дип ялвара идең. "Башым бик авырта бит", — дисәм, син дә: "Минеке дә авырта", — дигән булып, башыңны юеш чүпрәккә урап, минем янәшәмә менеп ята идең... Их, ярдәм итә торган булса, мин дә синең яныңа менеп ятар идем дә... Аңламаслар шул... Аннары... мин дә ятсам, кем синең өчен кайгырыр, кем борчылыр, синең уянганны көтеп, кем яныңда утырыр? Әткәңме? Әткәң ерак шул, ул безнең кайда икәнне дә, нинди бәлагә тарыганны да белмидер... Шул вакыт ананың борчудан, йокысызлыктан арыган керфекләре калтыранып куйдылар, күз карашлары, нидер сизенеп, баласының ак, нәзек кулларыннан аерылып, өскә таба менә башладылар. Менә алар, ак җәймәдән котылып, баланың күгәреп, кара янып беткән йөзенә тап булдылар... Аннары аның дөньяга тутырып карап яткан һушлы, зиһенле, ачык күзләренә убылып төшеп киттеләр. — Улым?.. Уянып, терелеп яткан бала берни булмагандай калкынып куйды да, әнисенә мөлдерәмә карап: — Әткәй кайда минем? — дип сорады. Сентябрь, 2004 БҮРЕЛӘР ҺӘМ ИОҺАНН СЕБАСТЬЯН БАХ Электричкадан төшкәч, Ленар, станцияне уратып алган пыяла кибетләр янында озак юанмады, күршедәге Бүреле авылында яшәүче әбисенә күчтәнәчкә кипкән җимеш, ярты кило лимон һәм берничә кап чәй сатып алды да җәяүләп кенә олы юлга таба китте. Әбисе авылына автобус йөрмәгәнен белә ул. Кичә кич буе әнисе шул чакта колак итен тукыды: — Бүрелегә илтә торган юлга чык та бара тор. Барыбер бер машина куып җитә ул. Үзең генә йөрмә. Берәрсе белән сөйләшеп-килешеп барыгыз. Юлны белмәссең хәзер... Соңгы елларда ул якта бүреләр дә ишәйде... Ленар шулай итте дә. Скрипкасы салынган футлярын иңбашына җайлап элде дә юлга кузгалды. Юлдаш булырдай кеше эзләп тормады. Тукталышта да туктамады. Унынчы сыйныфта укучы егет өчен биш-алты чакрым нәрсә ул?! Бер сәгатьтә кайтып җитәчәк, билләһи! Ай күрде, кояш алды булыр! Чынлап та, ярты сәгать дигәндә ярты юлны үткән иде инде ул. Ашыкмады. Юл өслегендә уелып калган машина эзе буйлап барды да барды. Көн салкынчарак булса да, күктәге нурлы кояш күңелләрне җылытып, дәртләндереп тора. Җем-җем килеп яткан февраль кары да, дөньяга ямь биреп, күзләрне камаштырып, язга күп калмаганлыгы хакында хәбәр итәргә тели, ахры... Өч ел кайтканы юк инде Ленарның. Элегрәк ел саен, хәтта елга берничә мәртәбә кайтып килә иде. Хәзер вакыты юк. Хәзер ул скрипкада уйный. Музыка мәктәбен тәмамлап, узган көздә консерватория каршындагы махсус училищега керде. Әле шушы көннәрдә генә Мәскәүдә булып кайтты. Яшь скрипкачылар конкурсында катнашты, лауреат булды. Соңгы ике елы шуңа әзерләнеп үтте дә инде. Ул анда Иоһанн Себастьян Бахның скрипка өчен язылган сонаталарын уйнады. Аны Мәскәү консерваториясенең зур залында аягүрә басып алкышладылар. Менә шул бәхетле музыканы әбисенә уйнап күрсәтәсе килде, шуңа күрә үзе белән скрипкасын да алды. Әнисе: "Салкында бозыла", — дип каршы төшсә дә, Ленар үзенекен итте, әнисен тынычландырыр өчен, инструментын йопйомшак, ап-ак шәлъяулыкка төреп салды. Менә хәзер дә, биләүдәге сабый кебек, йомшак, җылы шәл эчендә рәхәтләнеп ятадыр... Ничек дип игълан иттеләр әле? "Татарстаннан Ленар Самат улы Вәлиев Иоһанн Себастьян Бах сонаталарын башкарып беренче урынны алды", — диделәр. Ленар сәхнә уртасына Татарстан флагы күтәреп чыкты. Кул чабарга керештеләр! Бу юлы зал Татарстанны, аның яшелле-аклыкызыллы төсләрен алкышлады. Ленар, микрофон янына килеп, рәхмәт әйтә башлады. Шунда алдагы рәтләрдә утырган берәү саф татар телендә: — Татарча әйт, татарча! Син бит татар малае! — дип кычкырды. Аңа тагын берничә кеше кушылды. Ленар бераз каушап калды. Чөнки ул татарча белми иде. Элегрәк, авылга кайтып йөргәндә, әбисеннән бераз өйрәнгән өйрәнүен... Соңгы елларда кайтмый башлады шул. Ә элек белгәннәрен генә оештырып әйтә алмас, мөгаен. Шулай да, бөтенләй дәшми калырга теләмәде Ленар. — Рәхмәт... Мин... әни... әти... Татарстан... яратам... — диде ул кыюсыз гына. Шунда ук бер як читтәрәк, олы, затлы урындыкларында чумып утырган әти-әнисенә карады. Ничектер бәләкәйләнеп, басынкыланып калганнар иде алар. Бая гына талантлы уллары белән горурланып, күкрәкләрен киереп, башларын чөеп утырган ата белән ана бу минутта бәхетсез, хәтта шомлы-сагышлы кыяфәткә төшкәннәр иде. Ленар аларга ике төрле күз белән, дөресрәге, хис белән карады. Беренче караганда: "Берәр ничек ярдәм итегез инде, бөтен ышанычым сездә", — дип караса, бераздан аның карашында: "Нәрсә инде бу? Нигә мине татарчага өйрәтмәдегез?" — дигән моңсу сорау пәйда булды. Шунда ук күңелендә аермачык, ныклы бер уй яралды: "Моннан чыгып, исән-сау Казаныма кайтып җитә алсам, икенче көнне үк авылга, әбекәй янына китәм. Бөтен дәресләрне, музыканы, кинәт ишелеп төшкән данны, котлауларны ташлыйм да... Кайтып киләм! Бер атнага, өч көнгә, бер көнгә булса да кайтам! Һәм әбекәй белән гел татарча гына сөйләшәм, аңламасам, аңлаганчы сорашам... Ә өйдә... Өйдә берни барып чыкмаячак... Әти белән әни икесе генә калганда да русча сөйләшәләр, кая инде татарчага өйрәнү..." Авылга ике чакрымлап ара калгач, олы юлдан, басуны кистереп, авылга табан тайпылып ат юлы төшеп китә. Ленар шул чатта туктап калды, икеләнеп уйланып торды. Олы юлдан китсә, юл катырак, әмма озынрак, ә чана юлына керсә, юл шактый кыскара, әмма кар измәсе аякларның буынын ала, атлауны кыенлаштыра... Ленар авылга ат юлыннан төшәргә булды. Бу яклап кайтса, урамга кереп тормыйча, үзләренең ындыр артларына килеп чыгачак. Аннары... аны уң кулда кала торган әрәмәлек тә, магнит кебек, үзенә тартып, чакырып тора. Җәй көннәрендә малайлар белән шул әрәмәлеккә менәләр иде. Аннан арырак урман башлана. Шунда сугышлы уйныйлар иде, җиләк, чикләвек, шомырт җыялар... "Бүре чокыры" дигән уйсулыкка гына якын бармыйлар. Әбисенең сөйләгәне бар. Кайчандыр ул чокырда бүре өне булган. Кешеләр шул өнне пыр туздырганнар, ата бүрене, аның балаларын үтергәннәр... Ана бүре генә бик серле юкка чыккан. Ни үзе, ни мәете табылмаган... Шуннан башлап авыл кешеләре әрәмәнең ул төпкеленә якын бармаска тырышалар икән... Алдагы калкулык артында яткан басу ягыннан эт өргән тавышлар ишетелә башлаган гына иде, Ленарның күңеленә ниндидер билгесез, хәтта шомлы тойгы килеп керде. Ул бер сәбәпсезгә борчыла башлады. Авылга якынайган саен, балачакның дулкынландыргыч хатирәләре шулай җанын тынгысызлыймы, әллә Мәскәүдән ияреп кайткан авыр тойгылар баш калкытырга азапланамы? Юктыр. Бу бүтән тойгы. Тойгы гына түгел, тоем, сиземләү... Гел шулай — тоем барыбер бервакыт чынлыкка әверелә. Бу юлы да шулай булды. Ленар уң якта караеп торган әрәмәлек белән тигезләшүгә, куаклыкның аргы очыннан язгы су аккан кебек караңгы тасма шуып төшә башлады. Ниндидер күк, хәтта чуар тасма... Әмма тере тасма! Ленар, әрәмәлектән каршына бормаланып төшеп килүче бу тасмага карап, дөресрәге, аның сихри-зәхмәти шаукымына юлыгып, баскан урынында катты да калды. Ышанасы гына килми, ул инде тоя, хәтта төгәл белә: ниндидер ерткычлар өере бу. Этләр... Кыргый этләр... Ә? Бүреләр? Бүреләр шул... Әнә алар, ак кыр өстеннән, рухи затлар кебек, тавыш-тынсыз гына "агып" килеп яталар. Алдагысы алдарак бара... Арттагылары бер-берсенә тагылган кебек баралар... Ленарның күңеленә шом керсә дә, курку тиз генә кереп җитмәде әле. Ул гүя бу мәлдә бер хәтәр төш күреп ята. Хәтәр булса да, төш кенә бит ул. Әллә... берәр начар кино карыймы? Әнә ап-ак экран... Күкле-чуарлы тасма... Бүреләр өере... Кызык киләләр... Башларын аска иеп, карны сөзгән кебек алга таба салулап киләләр... Күтәрелеп тә карамыйлар, ичмаса. Әллә... юлдагы кешене күрмиләрме? Алайса, нигә Ленарга таба киләләр соң алар? Өн шул бу, өн... Өн ләса бу?! "Бүре өне"ннән чыккан өн! Бетте баш!.. Харап булды!.. Ленарның үз гомерендә бүре күргәне юк. Мондый хәтәр хәлдә калганы да юк. Шуңа күрә бу хәлдә нишләргә кирәген ул белми. Бүреләр дә белмиләр, ахры. Әнә алар туктап калдылар, борылып, авылга таба карап тордылар... Аннары, кабат үз юлларына төшеп, үз ниятләренә кайтып, Ленарга төбәп кузгалдылар. Каккан казык кебек басып торучы Ленар ялт итеп артына борылып карады, таяныч эзләде. Олы юлда беркем юк. Булса ни, йөгереп тә барып җитә алмаячак ул аңа. Нишләргә? Нишләсен инде? Көтәргә... Ходай Тәгаләгә ышанырга... Табигатьнең үз акылына ышанырга... Аз гына вөҗданы булса, ул Ленарны рәнҗетмәячәк, кыерсытырга да ирек бирмәячәк... Кырык-илле адымнар кала, бүреләр тагын туктадылар, күтәрелеп карап тордылар. Бу юлы, Ленарга төбәп, бездән котыла алмассың, үлемеңә әзерлән, дигән кебек карадылар. Тагын кузгалдылар. Юлга җиттеләр. Алдан килүче ерткычларның эрерәге шул юл уртасында кинәт туктап калды, аның артыннан килүче дүрт бүре, парлаппарлап, юлның ике як читенә урнаштылар. Ленар аларны аермачык күрә, хәтта шул яктан һәлакәт шаукымы булып килүче сихри дулкыннарны да тоя... Шулай да ул бераз тынычланды, зиһенендә бәргәләнгән уйлар да, билгеле бер эзгә төшеп, салмак кына йөгерешә башладылар. Бүреләр шул ук этләр кебек икән. Ләкин алар гәүдәгә эрерәк, йоннары төрле якка тәртипсез тырпаеп тора. Иң хәтәре — бу ерткычларның башлары зур, яңаклары киң... Аларның азау тешләре көчле. Колаклары да мулдан, йөнтәс, килбәтсез... Болай да иләмсез чырайларына зәңгәрсу-күмер күзләре тагын да хәтәр төс бирәләр. Ленар аларны күрми, әмма... күрә дә! Ул күзләр аның җанынкүңелен өтеп ала торган, бәгырен чокып керә торган караш булып килеп ирешәләр. Бүреләр тагын кузгалдылар, каршыга килә башладылар. Бу юлы тезелешеп түгел, һәрберсе үз юлы белән килә иде. Димәк, алар Ленарны һәрьяклап кысрыкламакчы, уратып алмакчы булалар... Ленар, үзе дә сизмәстән, арткарак чигенде. Тик артка барып нишләсен ул?! Авылга да йөгереп кенә җитеп булмаячак. Шунда гомере өзелер микәнни? Кызганыч булачак... Яшь бит әле ул. Әле яши генә башлады. Өметле музыкант, диләр... Талантлы татар, диләр... Инде конкурста да җиңде... Жәл... Әбисе дә жәл... Үз ындыры артында оныгының бүреләрдән талануын белсә, аның йөрәге шундук меңгә ярылачак, билләһи, ярылачак... Юк, болай гына үләргә ярамый. Нидер эшләргә кирәк. Бүреләр нәрсәдән курка соң әле? Мылтыктан... Уттан... Уттан! Тик нәрсәне яндырырга? Скрипканы! Скрипканы? Юк, үзе шушы урында җан бирсә бирә, әмма скрипкасына тимәячәк. Бу — изге скрипка. Унсигезенче гасырда ук эшләнгән уен коралы. Аннары... аның шырпысы да юк. Ленар, бу авыр хәлгә эләккәч, беренче мәртәбә сөенеп куйды: аның шырпысы юк! Тагын нишләп була соң? Ни кылып була? Шул вакыт Ленарның ерак күңел төпкелендә тыйнак кына бер хатирә калкынып куйды. Кайчандыр кемдер аңа кара урманда аюга очрап, гармун уйнап исән калуы хакында сөйләгән иде. Кыргый җәнлекләр музыка яратучан булалар икән; моңлы итеп җырлаган яисә уен коралында уйнаган кешегә тимиләр, имеш... Ленар, тиз-тиз генә иңбашыннан салып, кулына футлярын алды. Җиргә чүгәләп, аны юл өстенә куйды, бигеннән бушатты, ачып җибәрде. Бияләйләрен салып, юл читенә атты. Күкрәк баласы кебек ак биләүдә яткан скрипкасын ипләп кенә кулына алгач, бераз уйланып торды. Бүреләргә таба күтәрелеп тә карамады, скрипкасыннан карашын җибәрмичә, смычогын үрелеп алды, аннары, аягүрә басып, акрын гына уйнарга кереште. Күңеленнән генә, юк-юк, пышылдап кына, үзалдына игълан итте: "Иоһанн Себастьян Бах. Сонаталар..." Бераз уйнагач, ничек сез анда, дигән кебек, бүреләргә күтәрелеп карады. Әнә алар юл өстендә тезелешеп утыралар. Шактый якынайганнар. Көй, музыка тәэсир итте микән — өнсез булып, туктап калганнар. Бу яңгырашның чынлап та җан ияләренә шаукымы бар микән әллә? Бардыр. Ерткыч бүре булып та бу кадәр иләсләнеп, исәнгерәп утырмаслар иде... Кулындагы скрипкада, алай гына да түгел, үзенең йөрәгендә ниндидер сихри көч тоеп, Ленар, тагын да дәртләнебрәк, ярсыбрак уйнарга кереште. Ленар уйнады да уйнады. Бүреләр бүтән якынаймадылар. Ләкин юлдан да китмәделәр, беркетеп, кагып куйган кебек утыра бирделәр. Әлегә аңлау мөмкин түгел — Бахның дәртле-ярсулы, әмма бераз усалрак музыкасы бүреләрне шулай тынычландырганмы, әллә тәмам куркытып, шомландырып җибәргәнме? Юктыр. Куркытырсың аларны... Әнә бит озын йоннарын кабартып, очлы, күмерле күзләрен төбәп, йотардай булып утыралар... Берсе генә, кечерәге, яшьрәге, башын әле бер якка, әле икенче якка кыегайтып, үзенең кызыксынуын яшерә алмыйча гаҗизләнеп утыра... Ә икенчесе башын күккә чөеп, борынын күтәреп, улаган кебек тора. Тик тавышы гына чыкмый. Әллә чыгамы? Скрипканың көчле аһәңе генә ишеттермиме? Ленарның бармаклары өши башлады. Скрипка кылларында ничек кенә тиз йөгереп йөрсәләр дә, алар, әкренләп, берни тоймас хәлгә килделәр. Кемнеңдер: "Бармакларыңны сакла, аз гына өшеттеңме — син инде скрипач түгел", — дигән сүзе исенә төште. "Ник китмиләр инде болар, күпме уйнарга була?" — дип уйлады Ленар. Уйнап торган килеш, эченнән генә бүреләрне юлдан китәргә үгетләргә кереште: "Барыгыз инде, китегез, үз урманыгызга кайтыгыз. Ә мине әбием көтә... Аннары... өшедем дә инде, бармакларым бик өшеде..." Бүреләр аның уйларын аңламадылар, күрәсең, бер-берсенә каранып, кузгалышып куйдылар да, тагын тынып, баскан урыннарында катып калдылар. Ленар уйнавын дәвам итте. Ул Бахның бишенчеме, алтынчымы сонатасын уйный иде, тау артыннан, әбисе йорты ягыннан төтен баганасы күтәрелде. "Әбекәй миченә якты, берәр тәмле әйбер пешерергә йөри, ахры", — дип уйлап алды Ленар. Шунда гына ул үзенең иртәннән бирле авызына берни капмаганлыгын исенә төшерде. Аның эчендә дә бүреләр улый иде... Сәгать ничәләр бар икән? Соңдыр шул. Әнә бит карның җемелдәвеге беткән, күк йөзендәге кояш эреп юкка чыккан, таулар артындагы офыкка эңгер пәрдәсе тартыла башлаган... Ленар тәмам арыды. Уйнап түгел, басып торып арыды. Аяклары да шакыраеп каткан, күрәсең, кузгатырлык та түгел. Кузгатырга ярамый да. Кузгала башласаң, теге зәхмәтләр хәзер килеп җитәрләр... Әллә сөйләшеп караргамы? "Сезнең алда минем бер гөнаһым да юк", — дияргәме? Алай дип әйтергә татарча белми бит ул. Ә болар — татар бүреләре. Алар татарча гына аңлыйлар... Ә-ә?! Димәк, алар музыканың да татарчасын үз итәләр. Бәлки, әнә шул татар көен көтеп утыралардыр да? Кызганыч, Ленар бер татар көе дә белми... Кайчандыр Сәйдәш әсәрләрен өйрәнергә уйлаган иде, халыкара конкурсларда классиканы гына уйнарга туры киләчәк, диделәр. Шулай да Ленар бер көйне белә... Белә иде... Хәзер ничектер... Икенчеме, өченчеме сыйныфта укыганда ниндидер бәйрәмдә ул татар көе уйнарга тиеш булды. Укытучылар аңа Тукайның "Туган тел" шигыренә язылган музыканы бирделәр. Бу әсәр Ленарга бик ошаган иде. Ул аны, татар көе кирәк булганда, үскәчрәк тә уйнап йөрде. Күптән уйнаганы юк инде... Ленар хәйләгә кереште. Үзе Бах сонатасын уйный, үзе, сиздермичә генә, Тукайның "Туган тел"өн кыстырып, ияртеп җибәрә. Шулай хәтерен яңарта. Әлегә әйбәт чыкмый, әллә хәтере томаланып киткән, әллә өшегән, туңган бармаклары тыңларга теләми? Бергә уйнаганда Бах музыкасы белән татар көе кызык чыга икән... Атаклы немец композиторы скрипка өчен аз язган. Аның әсәрләрен скрипкачылар сирәк уйныйлар. Чөнки уйнау кыен. Бах көендә тавышлар күп. Аларны бөтен килеш алып бару өчен осталык кына җитми, күңел байлыгы да, җан тоемы да кирәк. Ә бит татарның үз көе дә — күптавышлы, бай төсмерле көй. Ленар шуңа да якын итте микән әллә бу Бахны? Ул бит татар малае. Ә татар кешесе Бахны әйбәт уйнарга тиеш, чөнки Бах та, татар да көйне бертөрле аңлыйлар... Кызык бу. Ниһаять, Ленар "Туган тел"не исенә төшереп бетерде. Әлегә, Бах музыкасына кушып, кисәкләп кенә уйный иде, хәзер тулысынча уйнап-башкарып чыгачак. Шуннан беләчәк инде: бүреләр татар көен аңлыймы, юкмы? Караңгылык иңә башлаган кышкы яланга моңлы татар көе тарала башлауга, бүреләр тагын кузгалышып куйдылар, хәтта тынгысызлана башладылар. Ленар, гаҗәпләнүеннән җылынып киткәндәй булды: әллә чынлап та тәэсир иттеме? Фан-тас-тика! Көй, моң шундый серле, хәтта сихерле әйбер бит ул. Ялгыз гына яши алмый. Аңа сүз кирәк, мәгънә кирәк. Көйле, моңлы кеше бу көй-моңның сүзен, мәгънәсен дә искә төшерергә, андый сүз булмаса, аны үзе уйлап чыгарырга тиеш була. Ә "Туган тел"нең сүзләре бар! Тукайның бу атаклы шигырен Ленар төгәл генә хәтерләми. Әмма матур, мәгънәле шигырь ул... Йомшак, ягымлы гына башланып китә. Шундук күңелләргә сарылып керә башлый... И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы... Бу моң, бу сихри моң ерткычларның да ерткычы, явызларның да явызы булып йөргән бүреләрнең күңеленә дә барып иреште бугай. Шулайдыр шул, аларның да күңеле бардыр. Алар да җан иясе. Ә җан иясенең күңеле булмый калмас. Әнә бит ничек мөкиббән китеп, башларын өскә чөеп, йотлыгып тыңлап утыралар... Нәрсә уйлыйлар икән, нәрсә кичерәләр икән алар бу минутта? Бу моң — алар өчен югалту сагышмы, әллә... Әллә киләсе язга якты өметме? Ниһаять, Ходай Тәгаләнең сәгате сукты! Ходайның илаһи ишарәсе, ымы бүреләргә барып иреште. Менә алар, бердәм кубып, дүрт аякларына калкындылар, аннары Ленарга карап, дөресрәге, багып, хәтта багынып тордылар да килгән эзләре буенча китеп бардылар... Күк-чуар тасма, шуышып, "агып", әрәмә ышыгына кереп киткәнче уйнады әле Ленар. Аннары, буынсыз калып, гөрселдәп юл өстенә авып төште, скрипкасы бер якка, бүреге икенче якка очты... Берникадәр вакыт хәрәкәтсез ятты. Күзләрен йомып, күңелендәге хис-тойгыларын берәмтекләп барларга кереште. Үләсе килде. Аннары кабат яшисе килде... Әбисе күз алдына килеп басты. Аның җылы миче... Җылы түшәге... Җылы карашы... Сүзе... Ленар, аякларын яза-яза, көч-хәл белән торып басканда, җир өстенә караңгы төшеп беткән иде инде. Ул, туңган кул-бармакларына хәлсез, әмма җылы тынын өрәөрә, тирә-якта чәчелеп яткан әйберләрен җыештыра башлады. Ул инде бүреләр хакында уйламый. Ул хәтта әбисе хакында да уйламый. Ул берни дә уйламый... Аның күңелендә бер генә хис, тойгы бар. Ул аның йөрәге, бәгыре кебек, җаны кебек... Үзе газапланып әрни, үзе сөенә: И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле... Гыйнвар, 2003 "ПЕДАГОГ" Безнең ишегалдында малайлар тату түгел. Шуңа эчем пошып йөри. Пошмаслыкмыни? Өч малай җыелган җирдә икесе өченчесен кыйнамый китми. Югыйсә күп тә түгелләр: җәмгысы унлап малай. Шул алты бөртек бәгырь кисәге дә бер-берсен рәнҗетеп, кимсетеп торсын инде! Дуслык-татулык булмагач, тирә-якта да үзләренә юньлебашлы тормыш юк... Бәй, эссе җәй көнендә, урамга чыгарга куркып, атналар буе өйләрендә яталар адәм мәсхәрәләре. Бу вакытта аларны күрше урам малайлары өерләре белән сагалап, саклап йөриләр. Барыбер эләгә... Барыбер йөзләре җимерелә, авыз-борыннары кара канга бата... Мин күрше малайларны татулаштыру хакында күп уйландым. Уйлана торгач, уйлап таптым... Сүзем шул хакта. * * * Рушан исемле малай — араларында иң тәртипсезе. Мин аны бишенче-алтынчы сыйныфларда укый дип торам, ә ул өченчедә генә икән. Гәүдәгә нык, инде буын утыртырга керешкән бу малайдан бөтен бала да курка. Ләкин аның үзенең иң күрә алмаганы — мәчеләр. Беркөнне, ике мәчене бер-берсенә бәйләп, ачы итеп сызгырып җибәргәнен күреп калдым да, ипләп кенә барып, уң колагыннан эләктереп алдым. — Китәле-е-е... — диде ул, борын астыннан гына мыгырданып. Мин исә, бер-берсенә тагылып, җан ачысы белән чыелдап чабышып йөргән мәчеләр ягына күрсәтеп, үземнең кара эшемә керештем. — Ә беләсеңме, мәчеләр колак итен бик яраталар икән, — дидем, — өзеп биримме берәрсен? — Ә-ә-ә!.. Өзмә-ә-ә!.. — Бер колагың кала бит, шул җитеп торыр синең аңгыра башыңа! Бу көнне Рушан чынлап та колаксыз кала язды. Читтән күзәтеп торучы малайлар каршында аның абруе нык төште бүген. Чөнки минем кулдан ычкыну өчен күз яшьләре белән елый-елый ялварырга туры килде аңа... * * * Руслан — тагын бер сугыш чукмары. Әмма ул үз тиңнәренә тияргә курка, күбрәк кечкенәләр белән булаша. Берьюлы дүрт-биш малайны, аларга өстәп берәр кызны бер өемгә өеп китү аңа берни тормый... Бөтен хикмәт тә шунда: ул бокс түгәрәгенә йөри. Мәктәбеннән бокс күнегүләре өйрәнеп кайта да, үзеннән кечерәк балаларны тезеп куеп, шул күнегүләрне сынап карый... Хәтәр күренеш бу: дүрт-биш малай, елардай булып, йөзләрен чытып басып торалар, ә бокс бияләйләре кигән Руслан аларның әле йөз-битенә, әле колак төбенә, әле янбаш-күкрәкләренә бәреп-сугып йөри... Мин дә аптырап тормадым: беркөнне тоттым да үзен шул малайлар урынына бастырып куйдым. Аннары, теге вак балаларны чакырып китереп, бокс бияләйләре тоттырдым: — Сугыгыз! — дидем. — Юк, сукмыйбыз, аннан соң ул безне кыйный, — дип, бала-чагалар Русланга сугудан баш тарттылар. — Менә шулай сугыгыз, менә шулай, менә шулай!.. — дип, мин аларга ничек сугарга кирәклеген күрсәттем. Балалар алмашлап суга башладылар. Руслан качып китәргә уйлаган иде дә, мин аны шундук тотып алдым... Бераздан, "бокс шаукымы" на бирелеп, сугудан тәм таба башлаган малайларны үзем туктатырга мәҗбүр булдым. — Җитте! Артыгы кирәкми... Ул инде суккан җирнең ничек авыртуын аңлады, — дидем. * * * Ленарга "футбол җене" кагылган. Кушаматы да шул хакта әйтеп тора — "Марадона". Җәй дими, кыш дими, ул һәрвакыт туп тибә. Кышын башка балалар хоккей уйнаганда да туп тоткан булыр. Ләкин бер начар гадәте бар Ленарның. Бөтен балалар да аның кебек футбол яраталар дип уйлый ул. Командаларга бүлеп, малайлардан туп уйната. Уйнамаганнарны кыйный. Көчләп уйнаткач, кемнең уйныйсы килсен инде. Матур итеп кенә чакырырга була да соң... Юк, капитан буласы килә Ленарның, кычкырып әмер бирәсе, башкаларны үзенә буйсындырасы килә. Кайчакта "хулиган" Рушан белән "боксер" Руслан да аның ихтыярына буйсынырга мәҗбүрләр. Бердәнбер көнне мин шул Ленар белән футбол уйнарга чыктым. Кулындагы тубын тартып алдым да бөтен көчемә тибеп җибәрдем. Аннары, күңелсез генә тубын алып килгән малайга талпан кебек ябыштым: — Йә, уйна! Яле! Ишегалдында начар даным чыккан иде инде. Шуңа күрә Ленар минем белән бик сакланып, хәтта шикләнеп - шөбһәләнеп уйнарга кереште. Бераздан бергә-бер уйнау аны ялкытты, ул бу мәрәкәне читтән күзәтеп торучы малайларны үзенә ярдәмгә чакыра башлады. Ләкин мин ул малайларны уенга якын җибәрмәдем. Чөнки белә идем: минем белән уен Ленарга ошамый. Ни өчен дисәң, туп аңа эләкми дә. Йсәп 12:1 булганда, ниһаять, уен туктады. Мин үз максатыма ирешкән идем инде. Мыскыллап әйтеп тә куйдым әле: — Иң элек уйнарга өйрән, аннары туп күтәреп йөрерсең, энекәш! — дидем. Ленар моңа бик гарьләнде. Тубын күтәреп, башын аска иеп, үзен сырып алган малайларга күтәрелеп тә карамыйча, өенә кереп китте. * * * Фәннур дигән малайны да күптән күзәтеп йөрим. Ул күбрәк кызлар тирәсендә бөтерелә. Кызлар чыркылдаган тавыш ишетелсә, бел дә тор: ишегалдына Фәннур чыккан! Кызларның чәчләрен тартып, кулларын каерып, аларны уенчык тычкан белән куркытып йөрүче шул малай инде. Шушы Фәннурны акылга утырту өчен җай үзеннәнүзе килеп чыкты. Беркөнне урам ягыннан ишетелгән чәрелдәвек тавышка тәрәзәдән башымны тыгып карасам, ни күрим: әлеге дә баягы Фәннур Ләйлә исемле кызны каен агачына бәйләп куйган да, чын-чынлап "допрос" алып булаша: — Исемең ничек? Тегесе дәшми. — Исемең ничек? — Үзең дә беләсең бит... — Белмим! Исемең ничек, дим! Соңгы мәртәбә сорыйм. А то!.. — Фәннур, усал карашы белән укталып, кизәнеп куйды. — Ләйлә... — Фамилияң? — Мирвәлиева... — Әтиеңнең исеме? — Самат... — Әниең кем? — Мәдинә... — Ничәнчедә укыйсың? — Синең белән бер класста... — Ну?! — Дүртенчедә... Беләм инде, бернинди дә уен түгел бу. Фәннур юри интектерә кызны. Кызык өчен. Үзенең абруен күтәрү өчен. Малайларга кәмит кенә булсын: җыелышып, чырайларын боза-боза көлешеп карап торалар. Ничек өйдән йөгереп чыгуымны сизми дә калдым. Килеп тә җиттем, Фәннурның күлмәк якасыннан эләктереп тә алдым. Аннары, күп сөйләшеп тормыйча, Ләйләне азат иттем, аның урынына Фәннурны бастырып, шытырдатып бәйләп тә куйдым. "Тоткын" белән эшләрне бетергәч, бу әкәмәткә шаккатып карап торган кызлар ягына борылып: — Барыгыз, бантиклар, тасмалар, кершән-сөрмәләр, помадалар алып чыгыгыз, хәзер Фәннурдан кыз ясыйбыз, — дидем. Кызлар зиһенле булып чыктылар, бер-берсенә карашып алдылар да өйләренә йөгерделәр... Фәннурдан кыз ясау әллә ни кыен булмады. Җәй көне малайлар чәч алдырмыйлар бит. Ирененә помада сөртеп җибәрүгә, Фәннурга шундук кызлар төсе кереп китте. Миңа кызлар булыша башладылар. Башын як-якка чайкап, бантик бәйләтмәскә тырышкан малайның маңгаена бер генә чирттем, шундук шым булды. Бераздан Фәннурыбыз, йөзләрен алартып, иреннәрен кызартып, күзләренә сөрмә тартып, баш очында ак бантигын җилфердәтеп, бөтен ишегалдын ямьләп-балкытып тора иде инде. Шуңа игътибар иттем: читтән генә күзәтеп торучы малайлар бу юлы көлмиләр дә, үртәшмиләр дә... Аларның аптыраулы чыраенда: "Безнең башка каян килеп чыктың әле син?" — дигән сорауны гына укырга була иде. * * * Атна-ун көн дигәндә ишегалдындагы малайларны акылга утыртып чыктым. Күзгә күренеп үзгәрделәр тегеләр. Баштарак сагаеп, басынкыланып калдылар, аннары үзара пышан-пышан сөйләшеп, серләшеп йөри башладылар. Ә беркөнне якындагы урман сукмагыннан көлешәкөлешә кайтып килүләрен күргәч, бөтенләй аптырадым: нәрсә булган боларга? Бу малайларның мондый тату һәм дус чакларын күптән күргәнем юк иде ләса... Кулларында — төрле зурлыктагы көрәкләр. Балыкка төшәргә суалчан казып кайталардыр, мөгаен, дип уйладым. Шулай да якын бармадым, сер бирмичә генә, күрмәгәнгә салышып узып киттем. Мин бу вакытта урманга йөрергә чыгам. Үзем генә белгән бер сукмак бар. Шуннан йөреп кайтмасам, эшем эш, язуым язу булмый... Урман эчендә менә югалам, менә югалам дип барган сукмак, ниһаять, бер ачыклыкка килеп чыкты. Мин туктап ял итә торган урын бу. Шушында, башларны әйләндерерлек хуш исле үлән өстенә җәелеп утырып, яисә шул хәтфә чирәмлеккә чалкан төшеп, бераз күккә карап яту да күңелемә тынычлык, җаныма бәрәкәт бирә... Бу юлы да шул сихри ачыклыкка тайпылып кердем. Ләкин, ике-өч адым атларга өлгермәдем, ниндидер төпсез, шыксыз упкынга очып төшеп киттем. Моның ни-нәрсә булуын аңышып өлгергәнче, шапылдап, салкын, дымлы балчык өстенә барып та төштем... — Ыһ!.. Шайтан алгыры! Кай җиремдер каймыкты, каерылды, кай җиремдер, сыдырылып, тоташ җәрәхәткә әверелде; тәндәге сызлавык бераздан бәгырьгә үтте, җанга төште, һәм мин үземнең бик уңайсыз бер хәлдә калуымны аңлый башладым. Кемгәдер, нәрсәгәдер ачуым килде. Кем тозагы бу? Кемгә казылган чокыр? Кем этлеге?.. Шунда гына әрнүле зиһенемдә бердәнбер, әмма бик якты уй балкып китте: "Әллә... теге малайлар казып киттеләрме? Шулар, әлбәттә! Соңгы көннәрдә минем якка хәйләкәр карап үтәләр иде, шушыңа булган икән..." Бербер артлы күз алдымнан Рушанның, Русланның, Ленарның, Фәннурның, бүтән малайларның йөзләре чагылып үтте. Алар шат иде. Үзләре эшләгән этлектән куанышып, көлешеп торалар иде... Яшермим, мондый көлке хәлгә төшүемә мин нык үртәлдем. Гарьләндем. Эчемнән генә янап та куйдым: "Ну кулыма эләксәгез!.." Ләкин шул минутта ук ачуымнан кире кайттым. Нигә һаваланырга? Бөтенесе дә тәртиптә бит, бөтенесе дә үз урынында. Малайлар хәзер бергә, ә мин... мин, аларга артык сер бирмичә, хәтта беркемгә дә катышы булмаган бер җан кебек, менә шушы агач кебек яисә күк йөзендә салмак кына йөзеп йөргән болыт шикелле, элеккечә, тынычлап яши башлармын... Гыйнвар, 2003 ЧУАР КОЛАК 1. Кәшәкә артыннан Әй бу кәшәкә уеннары! Бала чагымның иң матур мизгелләре кәшәкә уеннары булып хәтеремдә калган дисәм дә ялгыш булмас. Һәрхәлдә, кыш айлары шушы уен шаукымында үтә иде. Юк-юк, кәшәкә сугу ул хоккей түгел. Шул ук ике капка, шул ук кагыйдәләр анысы... Тик... Кәшәкә уены ул — урам галәмәте. Урам бетереп өерелеп йөгереп йөрүче малайлар уены белән хоккейның бер уртаклыгы да юк. Шайба урынына каз күкәе кадәр генә агач туп, ә клюшканы кәшәкә алмаштыра. Бер башы кәкрерәк, хәтта бераз бормаланыбрак торган агач ботагы "кәшәкә" дип йөртелә дә инде... Кәшәкә уенында җиңү-җиңмәү күп вакытта әнә шул кәшәкә агачының нинди булуыннан тора. Әйбәт кәшәкә — ярты җиңү дигән сүз. Андый кәшәкә таягы йомры тупны "учлап" эләктереп ала да, тапталып, шомарып беткән урам буйлатып, каршы капкага кадәр шудырып алып китә. Аяк буыннарың гына түзсен дә тының гына җитсен... Кышка берничә кәшәкә агачы кирәк була. Хәтеремдә, бер кышны мин бер кәшәкә таягы белән чыктым. Иң күп туп кертүче дә мин булдым. Җан дустым Нәфисә алдында да йөзем ак иде. Бу кышта ул мине аеруча үз итте... Март кояшы урамнарны җебетә башлагач кына, бу әйбәт кәшәкәмне чормага менгереп куйдым. Ул инде икенче елга ярамый. Малайлар арасында шундый сүз бар: бер кәшәкә агачын ике ел рәттән тотсаң, үсми каласың... Һәр елда яңа кәшәкә әзерләргә туры килә. Кайчакта киләсе кыш өчен бер ел алдан ук агачлар алып кайтып куясың. Җәй буе кибеп, җип-җиңел булып кала ул. Мин үзем кәшәкәгә февраль ахырында чыга идем. Кырдагы кар катыбрак киткән, өстеннән җәяү йөреп була торган чак бу. Якындагы "Мулла куагы"на бер сәгать дигәндә барып җитәргә була... Хәтеремдә, ул иртәдә кояш аеруча нурлы, балкышлы иде. Офык артындагы язны да чамаларга, тоярга мөмкин инде. Мондый кояшны "эт кояшы" диләр. Үзе суык, үзе... яп-якты! Этне ычкындырып тормадым. Ауга бармыйм бит мин. Ике-өч ботак чабып алам да, төшкелеккә кайтып та җитәм. Шулай да әнкәйдән бер-ике телем ипи белән бер кабымлык ит кисәге сорап алдым. Дөнья хәлен белмәссең... Кәшәкәгә йөрү өчен әткәй юнәтеп биргән җыйнак кына балтам бар иде. Шуны алдым. Билемә бау урадым. Шул билбауга балтамны кыстырып куйдым. Чыгып киттем. Нигә мин боларны тәфсилләп, тәмләп сөйлим соң әле? Сөйлисем килмәгәнгә шулай сузам. Чөнки... Сөйләячәк вакыйгам ул вакытта минем яшь күңелемдә шактый авыр тәэсирләр калдырган иде. "Мулла куагы" дигән урманга дүрт-биш чакрым ара бардыр. Тигез, шома, җем-җем килеп үзенә дәшеп торган кыр буйлап барасың да барасың... Бер эз юк, хәтта җан әсәренә бер бөртек ишарә дә юк... Дөнья белән күзгәкүз карашып, үз-үзең белән, юк ла, ниндидер бер билгесез җан хасияте белән сөйләшеп барасың... Бөтен уйлар тоем дәрәҗәсендә, күңел агымында йөгерешәләр дә йөгерешәләр... Мондый вакытта кая, нигә, ни өчен баруың да онытыла. Өй, урам, кәшәкә уены онытыла... Дөнья, табигать каршында үзеңнең никадәр көчле икәнеңне тоеп барасың. Ә бәлки... Ә бәлки, киресенчәдер? Никадәр көчсез, чарасыз икәнеңне тоясыңдыр? Ул вакытта ничек булгандыр, хәзер шул халәткә кайтып уйлаганда, бу иксез-чиксез табигатьнең киңлегенә, биеклегенә, бөеклегенә шаклар катасың! Күз карашлары ерагая, хисләр, уйлар җетеләнә, күзгә күренеп, беленеп тора башлый... Көздән сөреп калдырылган басуның кайсыдыр кәсе артыннан ук кебек атылып чыккан куян да баштарак кайсыдыр хисемнең яисә уемның, күңел ярларыннан шуып төшеп, йөгереп-чабып китүе кебек тоелды. Ләкин бу тойгы озакка бармады. Бу җан иясе артыннан чыпчын эзләр калып бара иде. Чып-чын куян иде бу! Кыр куяны. Андыйл ар бездә күп. Кәшәкә сугучы авыл малайларының бүрекләре шундый куян тиресеннән тегелгән. Шулай да бу бик сәер куян иде. Кайсы җире сәер икәнлеген генә әйтеп бетереп булмый... Бераз тырык-тырык чабып баргач, ак кыр өстендә кинәт эреп югалуы сәерме? Ниндидер шаукым галәмәте дисәң инде... Шаукым гына булса, эзләре калмас иде. Тагын шул да сәер: мин аңа игътибар итмәскә тырышам. Минем максат бүтән. Ә ул күз күреме җирдә, үртәгән кебек, янәшәмнән бара да бара... Дөресрәге, бер ыргым чабып бара да башын калкытып карап тора, чабып бара да тагын күзәтә. Артык кызыксынучан куян булдымы, әллә карыны ачмы, берәр ярдәмгә мохтаҗмы? Юктыр, әнә нинди йомры, таза гәүдәле ул. Колаклары да тере, төз, камыш кыягы кебек үрә баскан! Ач куянның колагы болай тырпаймый... Әһә! Колагында икән моның хикмәте! Сыңар колаклы бит бу! Дөресрәге, бер колагы китек моның! Юк... Китек тә түгел... Күк сипкелләр белән бизәлгән икән бит аның сул колагы. Шул тимгел-тимгел таплар күбәеп киткән урын ерактан китек кебек күренә... Шулай янәшә бара-бара, мин яңа танышыма "Чуар колак" дип исем дә куштым. Бераздан бу куян үзе дә, хәтта колагының чуарлыгы, "китеклеге" дә ярыйсы гына матур булып күренә башлады... Мин аңа эчемнән генә рәхмәт тә әйттем. Берүземә бару ай-һай кыен, кыенлыктан да бигрәк, ямансу булыр иде, мөгаен... Ә болай парлашып барабыз. Бер-беребездән ятсынышыбрак барсак та, бу минутта безнең җаннар, аңнар үзара аралашып, аңлашып бара кебек. Ә мин беләм: җаннар аралашкан урында ниндидер могҗизага очравыңны көт тә тор... 2. Кан хәтере Күңелемдә ул хис уйламаган-нитмәгәндә, кинәт кенә баш калкытты, уянды, аннары үзалдына мөстәкыйль тормыш корып яши башлады... Бу хис, бу тойгы моңа кадәр миңа таныш түгел иде. Чөнки моңа кадәр миңа япан кыр уртасында куян очраганы булмады. "Тотып алып кайтсам, бүген кич әнкәй куян итеннән тәмле аш пешерер иде, ә тиресеннән менә дигән бүрек чыгачак", — дип уйладым мин. Шундук бил турысында кысып, җайсызлап торган балтамны барлап куйдым... Ә нигә! Шәп идея бу! Бөтен авыл шаккатачак, билләһи! "Хәмит малае балта белән куян бәреп кайткан", — дип, бик озак сөйләячәкләр минем хакта... Ау хисе, ау тойгысы бераздан бөтен күңелемне, зиһенемне, бөтен дөньямны биләп алды. Гүя, борынгы бабаларыбыздан күчеп килеп, йөрәк тамырларымда йокымсырап яткан бу хис, кан хәтере булып, һәр күзәнәгемнән, һәр сулышымнан һәм һәр күз карашымнан бәреп чыкты! Миндә кыргый аучы уянды... Әле яңа гына ап-ак булып балкып, җемелдәп яткан кыр өсте алсу-кызыл төскә керә башлады. Бераздан бу төс тагын да куерыбрак, җетеләнебрәк китте, бераздан, кан төсмерләре алып, ирештереп, хәтта ымсындырып тора башлады... Мин, ике дә уйлап тормыйча, балтамны кулыма тоттым да куянга каршы киттем. Бераз чүгәләбрәк, сак-сак адымнар белән киң-киң атлап килгән адәм затын күргәч, Чуар колак, сәерсенеп, башын күтәреп карап куйды. Әмма урыныннан кузгалмады. Бер зыян салмыйча күпме вакыт янәшә барган кешедән явызлык көтмәгәндер шул. Ә явызлык иясе белән йөрми, ул үзалдына да яши ала икән. Мин кулымдагы балтамны ун-унбиш адымнар читтәрәк бөрешеп утырган куянга төбәп томыруымны сизми дә калдым. Ничек килеп чыкты әле бу? Бер гөнаһсыз җан иясенә кул күтәрергә ничек батырчылык иттем соң мин? Бу сорауга җавап таба алмадым. Бөтенләй икенче кеше идем инде мин. Ау эше алай ук җиңел түгел икән. Шактый озак куып йөрдем мин корбанымны. Куян исеме генә йөртсә дә, хәйләкәр булып чыкты ул. Әле бер якка, әле икенче якка ыргыла-ыргыла чабып китә дә, юри ирештергән кебек, мин әлсерәп килеп җиткәнче көтеп утыра... Ун адымлап калгач, тагын чабып китә. Балтам тия язып, тия язып калган чаклар да булды. Әмма тия язып калу исәпләнми. Куян һаман да исән-сау, әнә мине үртәгән кебек башын ара-тирә калкыткалап, үзе генә белгән сукмак буйлап чаба да чаба... Шулай куыша-куыша бер сәгать тә үтте, ике сәгать тә узды. Икебез дә нык кына арыдык. Ничек кенә арысам да, ниятемнән кире кайтмадым. Еш-еш тын алып, куянга карап, бераз хәл җыеп торам да тагын кузгалам... Куянның сулышы да ешайды, ул да ешрак туктала, араны да якынрак калдыра... Ләкин мин барыбер тидерә алмыйм. Әмма туктыйсы да, тынычланасы да килми. Үзем күптән ялыктым инде бу вәхшилектән, бу чарасызлыктан. Әмма кан тамырларымда баш күтәргән сунарчы үҗәтлеген, кыргый җан хәтерен һич кенә дә баса алмыйм. Шуны искә алдым: күңелемдә бер тамчы кызгану әсәре калмаган. Үч бар, үҗәтлек җитәрлек анысы... Рәхим-шәфкать белән миһербанлыкның тамчысы да юк. Бәхиллек тә юк. Аңлау, аңлашу да юк. Гүя табигать белән минем арада ниндидер салкын һәм шыксыз стена калыккан да шуннан яшь, әмма гөнаһлы тәнем үтеп-чыгып йөри, ә җаным һич чыга алмый, изаланып, үрсәләнеп, ап-ак кар өстендә бәргәләнеп кала... Акылына килә алмаган бәндәсен Ходай Тәгалә кисәтә белә ул. Бу юлы да шулай булды. Ямчылы чокыры дигән урынга якынлашып килә идек инде. Чуар колаклы куяным кинәт кенә күздән юк булды да куйды. Эзе буенча киттем. Әһә, менә бу калкулыктан соң эз югала... Ниндидер аралык, бушлык та бар... Әллә?.. Аһ!.. Шунда минем белән нидер булды. Аяк астымдагы җир, дөресрәге, кар катламы калтыранып, хәтта тетрәнеп куйгандай итте, аннары бер якка шуыша башлады... Һәм мин, таяныр әйбер тапмыйча, кулларымны якякка болгый-болгый, әллә җир астына, әллә күккә очып төшеп киттем... 3. Тоткынлыкта Күккә мин бик озак төштем. Бер минут, бәлки, бер сәгатьтер, бер көн яисә бер гомер төшкәнмендер. Дыңк итеп барып бәрелгәч кенә аңлап алдым: мин күккә түгел, ниндидер кое төбенә, чокырга очып төшеп киткәнмен. Күккә төшкән булсам, тәнем бу кадәр сызламас иде. Җанбәгырем дә әрнемәс иде, зиһенем дә томаланмас иде... Исемә килгәндә, бөтен дөньям дөм караңгы иде. Кай арада төн җиткәндер... Әнә күктә бердәнбер яктылык — ярым ай, ак ай... Ләкин ул бүген айга охшамаган да; өзгәләнеп беткән йомгак кебек күренә... Туктале... Бу бит ай түгел. Бу — күк кисәге, кое авызы... Ә мин... Мин шушы кое төбендә ятам... Әйе шул, теге юньсез куянны куганда убылып төшеп киттем мин. Ул үзе дә төшкән булырга тиеш. Аның эзе дә шушы чокыр буенда өзелгән иде... Алайса, кайда соң ул, кайда? Исәнме, юкмы? Тирә-якка карана башладым. Күзем бу кар базына бераз күнеккән иде инде. Капшана-капшана, аска таба киңәебрәк киткән базның стенасына ышкылып, түргәрәк шуыштым... Менә балта... Икмәк, ит салынган янчык... Печән өеме... Мин кайда? Нинди җәһәннәм тишегендә? Кайсы тәмуг авызында? Әһә! Менә бит ул — Чуар Колак! Җылы йом^гак булып бер читтә бөгәрләнеп ята. Үзе дер-дер килә. Йөрәге ничек түзәдер... Чыгып чабам, чыгып чабам дип тибә... Дөресрәге, тибенә... Күңелемдәге вәхшилек галәмәте тагын бер мәртәбә калкынып куйды. Канымдагы аучы үче, кыргыйлык мине җаны чыгам-чыгам дип торган табигать йомгагына таба этәрде. "Бар, үтер, җанын кый, канын түк, тантана ит!.." — ди иде бу кыргый кан. Бу кан шулкадәр көчле, егәрле булган, күрәсең, мин, үзем дә сизмәстән, кулыма балтамны алдым һәм, бер икеләнүсез-нисез, куянга омтылдым. Шунда минем белән әллә нәрсә булды. Алдымда калтыранып яткан тере йомгак акрын гына миңа таба килә башлады. Котым ботыма йөгерде. Куркуымнан кулымдагы балтам төшеп китте. Тезләнгән килеш арткарак чигеп куйдым... Ходай эше булдымы — шушы куркуым белән явызлыгым да басылды. Кан тамырларымда аккан кыргыйлыгым әллә кая булды. Мин теземә борынын төртеп иснәнеп торган Чуар Колакны үрелеп кулыма алдым, сак кына күкрәгемә кыстым. Ул шундый җиңел иде! Февральдә аларның ашарларына кими башлый. Көз җыеп калган түлләре дә бетә. Күптән ашаганы юктыр шул мескөнкәйнең. Ә үзе мул гына күренгән иде... Әнә ничек карап тора. "Йә үтер, йә ашарга ризык бир" дигән кебек карый. Шунда мин ит-икмәк салынган янчыкны эзләргә керештем. Куяннар ит ашамый, анысын гына беләм. Ә менә ипине... Ипине бөтен җан иясе дә тигез күрә... Чуар Колак ике телем ипине дә бик тиз ялт иттерде. Тагын сорашып булашты әле. Мин аны артык иркәләп тормадым, кире урынына куйдым да бу кар базыннан өскә чыгу юлларын эзли башладым. Ай-Һай, тирәнгә төшкән булып чыктык! Үрмәләп кенә менәрлек түгел. Бөтенләй дә менәрлек түгел! Капшанырга гына керешәсең, өскә ярмадай кар ишелә, бөтен җилкәләргә, түшләргә кереп, тәнне әчеттереп, үртәп, мыскыллап тора башлый... Юк, өскә менәрлек түгел. Бәлки, кырый якка чокып караргадыр? Акрын гына, җай гына казысам, ике-өч адымнан яр читенә килеп тә чыгачакмын, билләһи! Ләкин өч адымнан да, биш, ун адымнан да юл ачылмады. Якты дөнья күренмәде. Мин, тәмам арып, үзем казыган җир тишеге буйлап кире чыктым, Чуар Колак янәшәсенә, каяндыр төшеп калган үлән камыллары өстенә сузылып яттым. Үтереп аяк сызлый. Каймыккан, ахры. Җитмәсә, ашыйсы килә. Соңгы икмәкне шушы җан иясенә ашаттым, ичмасам... Аңа рәхәт... Тик утыра... Нинди эше бар аның?! Юкка кызгандым, ахры... Аның аркасында шушы хәлгә төштем бит инде... Әллә кыздырып ашаргамы үзен? Кесәдә шырпы бар барын. Кипкән үлән өеме утын булыр... Юк, булмый... Кул күтәрелми... Хәзер шушында ук аяк сузарга туры килер микәнни? Ә үләсе килми, килми, килми!.. Их!.. Мин, сикереп торып, каршымдагы кар стенага тагын да үҗәтләнебрәк, ярсыбрак ташландым. Бу юлы бөтенләй бүтән юнәлешне сайладым. Тагын шул хәл — бетмәстөкәнмәс кар дөньясы! Күпме генә барма — ни җире, ни кояшы юк... Туктарга булдым. Бу юлы бөтен көчемне биреп бетергәнмен, ахры. Шул казыган килеш, дүрт-биш адым эчтә ятып калдым. Чуар Колак янына чыгарлык та хәл юк. Зиһенемне өтәрдәй булып, тагын теге хәтәр уй сызылып үтте: "Шушында калып үләрмен микәнни? Кәшәкәгә килеп, үлеп кал инде, ә? Адәм көлкесе! Үлсәм, әнкәй пыр туздырып тиргәячәк... "Үлсәң, өйгә кайтасы булма!" — дип орыша иде. Мин аның бу сүзеннән көлә идем. Хәзер инде көлке булмас... Әнкәй нык елар... Әткәй дә, абыйлар да еларлар, классташлар да, Нәфисә дә..." Өши башладым. Калтырата. Эчтә бер бөртек җылы калмады, ахры. Өмет тә калмады. Әллә өмет дигәннәре шул җылының үзе микән? Яисә җылы дигәннәре — өметме? Бераздан йокы килә башлады. Җылы, бөркү булып китте. Әнә әнкәй шәүләсе... Мичкә ягып йөри... Өй тутырып утырган мичне ап-ак итеп акшарлап куйган... Килеп уятмакчы була. "Тор, балам, тор, соңга каласың, тор..." — ди. Тик менә кая соңга калуымны гына әйтми... 4. Илаһи ым Әнкәй төрткәләгәнгә уянып киттем. Күземне ачтым. Берни күрмәдем. Бу нинди дөм караңгылык? Әнкәй кайда? Мич кайда? Аклык-яктылык кайда? Тукта, кем төрткәли соң мине? Үрелеп капшанган кулым таныш йомгакка тап булды. Теп-тере, йоп-йомшак, җып-җылы йомгак... Чуар Колак! Минем кадерле, газиз куяным! Язмышым булып әверелгән җан бөртегем! Көч-хәл белән генә шуышып, артка — кое эченә чыктым. Чалкан сузылып яттым. Өскә — кое авызына карадым. Чат-чатлары китек таныш "ай"ны эзләдем. Юк... Тапмадым! Нәрсә бу? Монысы да төшме? Тукта! Кайдадыр яктылык бар бит... Яктылык булмаса, каян килеп яктырган соң бу кое төбе? Шунда тагын Чуар Колак искә төште. Әнә ул минем кул астыннан шуып чыкты да түргә, ниндидер серле-тылсымлы, хәтта гаҗәеп ымсындыргыч, әмма тыйнак кына бу якка сузылып килеп ятучы яктылыкка каршы китте. Миңа да әллә каян гына хәл керде. Үземне-үзем белештермичә, кискен генә түшемә әйләнеп яттым, аннары, дүрт аяклап, куян артыннан киттем. Минем алда гаҗәеп күренеш ачылды: кул сыярлык кына тишектән якты дөнья күренеп тора иде. Бик тиз аңлап алдым: Чуар Колак эше бу. Әнә аның тырнак эзләре, шунда ук тибелеп, өелеп калган кар өемнәре. Шул тар тишекне бераз киңәйтәсе дә якты дөньяга чыгып кына китәсе, аннары тагын яши башлыйсы... Тагын әнкәйләр белән бергә җылы өйдә сөтле чәй эчәсе, малайлар белән кәшәкә сугасы, Нәфисә белән гәпләшәсе, Блок, Есенин, Такташ, Туфан шигырьләре хакында сөйләшәсе, серләшәсе... ...Тышкы якка килеп чыкканда, караңгы төшә башлаган иде инде. Буран купкан. Өстәге кое авызын да шушы буран томалап куйган, ахры. Авыл әле ут алмаган, әмма пожар каланчасында янган олы лампаны шундук шәйләп алдым. Шуңа турылап кайтырга да кайтырга хәзер... Тик менә Чуар Колак белән нишләргә соң? Кая әле ул? Юк?.. Ничек инде — юк? "Чуар Кола-а-а-ак!" Юк... Ул да үз өнен, якыннарын сагынгандыр шул. Ул да җан иясе бит... Аның да ниндие әле! Ходай Тәгаләнең илаһи ымы, ишарәсе, ихтыяры һәм кисәтүе булып яши торганы... Февраль, 2003 КҮЗЛӘР ХАКЫНДА хикәят (Фронтовик хатирәсе) Мин кинәт сукырайдым. Фронтта еш була торган хәл: якында гына снаряд шартлый да бөтен зиһенне, аның белән бергә колакны, күзне томалап куя. Шактый вакыт аңга килә алмыйча исәнгерәп торасың. Җәрәхәт-мазар булмаса, өстәге балчыкны кагынасың да, бераз окоп төбендә утыргач, тагын сугыш гаменә биреләсең. Бу юлы миндә җәрәхәт юк иде. Сызлау, әрнү юк. Аңым да зиһенемә кайта башлады. Колагыма дөнья тавышлары ургылып керде. Кайдадыр танклар үкерә, самолетлар гүли, командирлар кычкыра, җир ухылдый... Ләкин күз алларым һаман караңгы булып калды. Төн китмәде. Таң атмады... Мине госпитальгә озаттылар. Күзләрем исән-сау булып чыкты. Ләкин контузиядән соң һич уяна алмый икән. Күрше караватта яткан карт солдат: — Күзеңнең кешесе зарарланган, шуңа шулай ул. Өметсез түгел, кеше бервакыт терелә, күзләрең дә терелер, — диде. Шулай тынычландырды гына, әлбәттә. Яһүд табиб аермачык итеп әйтте бит: "Да-а, брат, умер твой глаз. Зато сам живой, домой поедешь, повезло төбе", — диде. Кемгә "повезло"дыр, әйтүе кыен, әмма мин өйгә кайтасы килмичә генә кайттым. Анда инде барысы да беләләр икән. Унтугыз яшьлек егетнең фронттан сукыраеп кайтуын бөтен тирә-юнь зарыгып көтеп торган. Һәр көн була торган хәл түгел бит... Фронтта чакта авылга ничек кайтып керүем хакында күп уйлый идем. Имеш, күкрәгем тулы орден-медаль. Каршыларга бөтен авыл чыккан. Балалар йөгерешә. Халык уртасында — әнкәй. Бераз арттарак — әткәй. Шунда ук — Гөлнәзирә. Ул әлегә кызлар арасында. Бераздан аны, этеп-төртеп, алгарак чыгаралар. "Бар, — янәсе, — егетең кайта, каршысына бар!.." Ә менә ничек кайтырга туры килде... Станциядә эшелон начальнигыннан комиссариат кешесе кабул итеп алды. Ул, ат юнәтеп, авылга алып кайтып җиткергәндә, төн офыкка авышкан иде инде. Төн дип, аны тоеп, ишетеп кенә беләм хәзер, ә күзләремә, шул күзләр аша тормышыма, язмышыма да караңгы төн мәңге китмәскә килгән иде инде... Кайтуыма иң сөенгәне әнкәй булды. Әткәй исә башын чайкап куйды. Күрмәдем, бу юлы да тойдым гына... — Яшәү кыен булачак сиңа, улым, — диде ул уфтанып. — Башы исән-сау кайткан, шуңа шөкрана кылып яшик, атасы. Ике кулы бар, аяклары бар, йөрәге тибә... — Анысын әйтмим... Без үлгәч кыен булачак аңа, анасы... — Бәй, атасы, нәрсә сөйлисең син? Шуңа кайгырып утырасыңмыни әле? Өйләндерәбез без аны, башлы-күзле итәбез, менә күрерсең дә торырсың — авылның иң булган кызына димлибез, Аллаһы боерса... — Ни сөйлисең син, әнкәй? — Сүзгә кушылмый булдыра алмадым. — Нинди кыз инде миңа?! — Нигә, нәрсә булган сиңа? Аксак-туксаклар да өйләнә әле... — Әнкәй! Минем бит күзләрем юк! Аңлыйсыңмыюкмы! Күзсез ничек дөнья көтмәк кирәк?! Әнкәй!.. — Күңел күзләрең күрсен, Гази, күңел күзләрең... Калганын ничек тә яшәрбез әле... Барыбыз да ишек катыннан килгән тавышка борылып карадык. Күрмәсәм дә, мин дә карадым. Карасам, күзләрем ачылыр кебек тоелгандыр инде. Ачылмадылар. Күз алдымдагы кара пәрдә селкенеп тә карамады. Ләкин мин җаным-тәнем белән тойдым, хәтта кай җирем беләндер аермачык күрдем: ишек төбендә, мине сугышка озатып, көтәргә сүз биреп калган күрше кызы Гөлнәзирә басып тора иде. — Менә Газиның кайтуын ишеттем дә йөгереп кердем. Зинһар, кумагыз мине... Төн уртасы җитә дип тормады, әнкәй, җиделе лампа тотып, келәткә чыгып китте. Гөлнәзирә табын тирәсендә булашты, мин әткәй белән сугыш хакында гәп куертырга керештем. Күрмәсәм дә, булачак хатынымның кая таба киткәнен, хәтта янымнан узган чагын да тоеп, сизеп торам. Ул йөргән чакта, йөземә, җаныма, ниндидер җылы, сихри дулкын булып, тылсымлы шаукым килеп кагыла да яшь йөрәгемне җилкендерә. Әнә бит ул нинди минем Гөлнәзирәм. Сукыр дип тормаган — килгән дә кергән! Яратадыр, яратмаса кермәс иде... — Гөлнәзирә, — дидем мин, алга сузылган кулларым белән таныш, кадерле кулларны эзләп. Авыр хезмәттән кытыршыланып, сөялләнеп бетсәләр дә, нәфислекләрен югалтмаган кулларны табуга, сүземне дәвам иттем. — Мәйсәрә апа беләме? — Белә, әнкәй барсын да белә. Аның фатихасын алып кердем мин, Гази... Бәгърем... "Бәгърем" дидеме? Нәкъ элеккечә, шулай диде. Их, күрергә иде ул иреннәрне!.. "Бәгърем" дип, бөтен авызын бөтештереп әйтә иде Гөлнәзирә бу сүзне. Келәткә дип чыгып киткән әнкәй урам башында яшәүче Самат абзыйны ияртеп кайткан. Күрешкәндә учларны учка туры китерә алмыйча интектек. Авылда мулла урынына йөрүче Самат абзыйның безгә килеп керүе әткәй өчен дә көтелмәгән хәл булмаган, ахры. — Әйдә, Самат абзый, уз. Менә — яшьләр, ә без, әнкәсе белән икәү, шаһитлар булырбыз! Укы никахыңны, нәрсә язган булса, шул булыр... Никахтан соң өлкәннәр түр өстәл артына урнашып калдылар, ә мин, яшь кәләшемне җитәкләп, тышка чыгып киттем. Дөресрәге, Гөлнәзирә үзе мине алып чыкты, үзе келәткә алып керде, үзе өстемне чишендерде, ипләп кенә түшәккә яткырды... Шуннан соң гына лампадагы утны өреп сүндерде... — Гөлнәзирә, — дидем мин, — ник сүндерәсең аны? — Оялам, — ди бу. — Кемнән? — Синнән... — Бәй, мин бит күрмим... — Һаман шулай дисең син... Нишләп күрмисең ди... Күрәсең... Сугыш томалаган синең күзләреңне. Мин аларны сөюем, мәхәббәтем белән терелтәчәкмен... Менә күрерсең дә торырсың... — Кил монда, Гөлнәзирә... — Тукта, хәзер... — Юк-юк, салма күлмәгеңне... Үзем чишендерәм... Гөлнәзирә тыңлады. Мин аны бик озак чишендердем. Караңгылыкка һаман күнегеп җитә алмаган кулларым бигрәк оятсыз кыландылар, ахры. Изү төймәләрен ычкындырган булып, Гөлнәзирәнең мәхәббәткә, дәрткә тулышкан күкрәкләренә кагылып үттеләр, күлмәк билбавын чишкәндә тыгыз янбашларын, зифа билләрен сыйпадылар... Ниһаять, кәләшем шәп-шәрә калды. Түшәккә утырган килеш, мин аның бөтен тәнен тотып карап чыктым, назларга өйрәнеп тә җитмәгән учларым, бармакларым тулышкан яшь тәнне катырак та капшап җибәрделәр, ахры, Гөлнәзирә берничә мәртәбә: "Аһ!" — дип кычкырып куйды. Юкка курыкканмын. Булачак хатынымның: — Тагын, тагын... — дигән сүзләре мине тәмам шаштыра язды. Авыртудан түгел, рәхәтлектән шулай аһылдап җан яза икән ул... Соңгы елда автомат курогыннан башка әйбер күрмәгән шыксыз бармакларым бу минутта бары тик Ходай Тәгаләнең илаһи ихтыяры белән генә яши иде... Гөлнәзирәне ничек түшәккә тартып алуымны сизми дә калдым. Кочагыма килеп кергән тән мине тәмам исертте, ахры. Исертеп кенә калмады, тилертте, дивана итте... Мин ниндидер шашкын мәхәббәт шаукымы белән алдымда яткан зифа тәнне ярсып-ярсып үбә, назлый башладым. Үзем үбәм, үзем көләм... Бераздан бу көлү шыңшуга, аннары иңрәүгә күчте... Мин шашып, сулкылдап еларга керештем... Үзем елыйм, үзем назлыйм, үзем сөйләнәм: — Бәгърем минем!.. Мин сиңа тия алмыйм... Син бит яшь, чибәр... Ә мин... бер сукыр... Нәрсәгә сиңа сукыр ир? Бар кайт... Соң түгел әле, беркем дә белмәс... Син бәхетле булырга тиеш... Бар, кайт... Кайт, Гөлнәзирә... Бәгърем... Гөлнәзирә мине чак тынычландырды. Өстемдә торып, минем ялангач, дер-дер килеп калтыранган тәнемне ипләп кенә түшәккә урнаштырды. Аның тыгыз, әмма җылы йомшак күкрәкләре тәнемә тиеп киткән чакта, бөтен җиремне ток суккан кебек була... — Гази... Тик кенә ят, яме... Менә шулай... Барысын да үзем эшләрмен... Бүген минем көн... Син бераз гына булыш... Менә шулай... Тоясыңмы мине? Бәгърем... Ай! Аһ!.. Сукыр кешеләрнең төшләре төсле була. Мин моны госпитальдә чакта ук искәргән идем. Рәсемнәрдә генә була торган җете, куе төсләр... Бу юлы да нәкъ шундый хәл. Әнә ниндидер өй эче... Иртәнге томан таралып та өлгермәгән әле. Өй эченә ничек кергән соң ул? Өй дә түгел бу... Бу бит безнең келәт эче! Таныш сөлгеләр, кашагалар, чыбылдык-чаршаулар. Әнкәй өйдән алып чыгып элгән аларны... Нинди бәйрәм соң бүген? Элек, бәйрәм көнне генә, берәр кунак килсә дип, келәтне бизәп куялар иде... Сугышка кадәр... Сугыш? Мин бит сугышта булдым! Сукырайдым! Кайттым! Өйләндем! Шушы келәттә Гөлнәзирәм белән кавыштым! Өн белән төш туры килми, диләр, туры килә икән бит... Бәлки, бу өндер? Юктыр, мин бит сукыр, дөм сукыр... Төш, әлбәттә... Әнә томанлырак кына булса да, келәтнең кечкенә тәрәзәсе, аннан ургылып кереп яткан таң нурлары шәйләнә... Сөлгеләр, кашагалар, чыбылдык-чаршаулар... Түшәк өсте... Бусы кем тагы? Ак җәймәгә төренеп, кем җәйрәп ята? Әнә җәймә аның бер күкрәген каплаган, икенчесен юри ачык калдырган... Зифа, тигез калкулык өстендә шытып яткан йөзем бөртеген үбеп, хәтта өзеп аласым килде... Төштә болай гына кыланырга ярыйдыр ла... Мин, бер ягыма янтаеп, ак түшәккә чумып яткан гүзәл зат өстенә иелдем. Ах, ничек ымсындыргыч бу күкрәкләр! Сусыл иреннәр... Матур, коңгырт күзләр... Юк, күзләре йомык әле аның. Әмма мин инде тоям, беләм: коңгырт бу күзләр... Гөлнәзирәнең күзләре коңгырт иде... — Аһ! — Аһылдап, хәтта тыйнак, назлы ыңгырашып ачылган коңгырт күзләрнең Гөлнәзирәнеке булуы көн кебек иде. — Гази... Синме бу? — Гөлнәзирә... Синме бу? Төштә сөйләшмиләр бит, ник сөйләшәсең? — Гази... Бу төш түгел, бу — өн... — Өн? Ник алдыйсың мине, Гөлнәзирә? — Алдамыйм. Өн бу, өн... Ә без — ир белән хатын... — Нишләп мин күрәм соң алайса? — Син?.. Син күрәсеңмени? Ай! — Гөлнәзирә, сискәнеп, шәрә тәнен түшәктә таралып яткан җәймә белән капларга кереште... — Нәрсә бу, нинди зәхмәт? Гөлнәзирә? — Зәхмәт түгел, тылсым бу, Гази... Бәгърем. Тылсым! Бүген төндә Ходай Тәгалә минем теләгемне ишеткән, ялынып-ялварып укыган догаларымны кабул иткән... Гази, бәгърем!.. Син күрәсең! Күрәсең!.. Күрәсең... ...Күзләрем шулай ачылды минем. Баштарак томан аша гына күрә идем. Дөнья яктырганнан-яктыра барды. Көннән-көн, дөресрәге, төннән-төн әйбәтрәк күрә башладым. Һәр сөешү, һәр кавышу миңа якты дөньяның тагын да яктырак бер кисәген бүләк итә барды. Беренче малаебыз туганда, мин инде, таяксыз-нисез, аягымны җиргә нык басып йөри ала идем. Февраль, 2003 ТӨНГЕ КОШ Чулпан, гомердә булмаганча, йоклый алмый ятты. Күңелен нәрсәдер борчып, бимазалап тора иде аның. Бөтенесе дә тәртиптә югыйсә. Тормышы ипле генә бара, ире Наил дә тәртипле, эшчән, Чулпан өчен өзелеп-өзгәләнеп тора, әнә — уртак бәхетләре — кызлары үсеп килә. Нәкъ менә Энҗе аларның тормышларын, күңелләрен, бәхетләрен тигезләп, бөтенәйтеп тора да инде. Калганы өчен борчыласы юк. Әйбәт фатир да, мул, җитеш тормыш та булыр, Аллаһы боерса... Булганына канәгать итеп яшәргә кирәк. Чулпан, әйләнгәләп ята торгач, ниһаять, күңел борчуларының сәбәбен уйлап тапты. Күптән авылга кайтканы юк аның. Әнисе, әтисе ни хәлдә икән анда? Авырмыйлармы? Әнә ниндидер грипп йөри ди бит... Күңелләре тынычмы? Тыныч түгел инде анысы. Дөньяның төрле тарафларына таралган балалары өчен борчылып яталардыр. Ничек тыныч булсыннар инде?! Әле менә бу килгәннәрендә дә гел балаларын, оныкларын барлап утырдылар. Сагынуларымы, картаюларымы? Искә алырлык та шул. Тату гаилә булып яшәделәр алар. Көне-төне колхоз эшендә булсалар да, кызларын тәүфыйклы итеп үстерә алдылар, аякка бастырдылар, кеше иттеләр, эшкә урнаштырып, тормышка бирделәр... Чулпан әти-әнисе белән бер мәртәбә генә телгә килгәнен хәтерли. Бер мәртәбә булса да, берәгәйле булды, ахры. Әле дә, җае килгәндә, шул хакта искә төшереп торалар. Кызларының, бала чактан яратып йөргән егетенә кияүгә чыкмыйча, Наил белән тормыш корып җибәрүенә аптыраганнар иде алар. Чулпанның ул вакыттагы аңлаешсыз гамәле ата-ана өчен мәңгелек сер булып калды, ахры. Менә бу килгәндә дә... Бәй, ничек истән чыккан диген, әле күптән түгел генә килеп киттеләр ләса! Чулпан белән Наил аларны булдыра алган кадәр кунак иттеләр, түрләрендә генә утырттылар... Юк, әти-әнисе өчен борчылу түгел бу... Чулпанның күңелендә бөтенләй бүтән кайгы, бүтән гамь... Нәрсә, нәрсә борчый соң аны? Наил йоклый. Бик арыйдыр шул. Бөтен гаилә аның өстендә бит... Эше дә тынгысыз. Эше генә ярар иде, эшеннән калып та эшли, аз булса да акча булыр, тормышыбыз бөтенәер, дидер инде. Ярата ул... Чулпанны да, Энҗене дә ярата. Бигрәк тә кызы өчен үлеп тора. Шушы яратуы аркасында күбрәк тә иркәләп куя. Ә тегесенә иркәләнергә генә булсын... Юк, ире өчен борчыла алмый Чулпан. Борчып торган булса, карамас та иде... Кияүгә дә чыкмас иде. Шулай да, аларның бергә булуларында Наилнең өлеше күбрәк. Ул вакытта Чулпан Илнар белән йөри иде. Сигезенче класстан бергә алар. Мәктәптә дә, мәктәптән соң да. Бер-берсенә гашыйк булган ике үсмергә баштарак аптырап, гаҗәпләнеп йөрсәләр дә, соңрак күнектеләр тагы — аларның мәхәббәтләре хакында сокланып, хәтта яратып сөйли башладылар. Сокланырлык та булгандыр. Кулга-кул тотынышып, авыл читендәге урман буенда йөргән бу ике яшь йөрәкне рәнҗеткән җан ияләре, кичерелмәс гөнаһларга тарып, шундук тәмугка эләгер кебек тоелгандыр шул... Мәктәптән соң да ташлашмадылар. Чулпан университетка, Илнар төзелеш институтына укырга керде. Алар, кулга-кул тотынышып йөрүче гашыйклар яшеннән чыгып, олы тормыш хакында хыялланып яшәүче Ләйлә белән Мәҗнүнгә әверелә бардылар. Беренче мәхәббәтләре шул ук икенче, өченче мәхәббәтләре дә иде. Вакыты җиткәч, мәңге бергә булу хакында вәгъдә бирештеләр, аны татлы, исерткеч үбешү белән беркетеп тә куйдылар. Менә шул вакытта Чулпанның гомер юлында Наил пәйда булды. Очраклы рәвештә генә каршына чыккан бу чибәр, акыллы, итагатьле егет аны шундук әсир итте. Моңа кадәр дә, Илнардан аерылып торган араларда, аңа чибәр, инсафлы егетләр очрамый калмый иде. Ләкин Чулпанның күңеле берсе артыннан да ияреп китә алмады. Илнарына булган көчле мәхәббәте, аңа биргән антвәгъдәсе Чулпанны төрле ымсынулардан, иләс-миләс тойгылардан саклап-яклап килә иде. Наил белән бүтәнчә булды... Хәзер Чулпан белә инде, Наилнең иксез-чиксез мәхәббәте үзенә җәлеп итте аны. Андый мәхәббәтне Чулпанның киноларда гына күргәне бар иде. Бәй, уйлап карасаң, мөмкин хәл түгел бит бу — Наил бер ай буе Чулпанга чәчәк ташыды. Көн саен бер роза чәчәге. Көн саен бер... сүз. Сөю сүзе! Баштарак ул сүзләр Чулпанның йөрәгенә үтеп керә алмасалар да, бердәнбер көнне яшь, дәртле йөрәк түзмәде, Наилнең: "Син минем язмышым!" — диюенә дөрләп кабынды да китте... Илнар бу вакытта авылда иде. Алар инде ярәшкәннәр, туй, никах хакында сөйләшү булмаса да, алтын балдакларга кадәр алып куйганнар. Ике як та, үзара килешеп, туганлашу, кодалашу мәшәкатьләре белән яшиләр иде. Чулпан ике ут арасында калганын аңлады. Гомерлек мәхәббәте булган Илнарны югалтудан курыкты ул. Ә Наилнең мәхәббәте аның күзләрен генә түгел, аң-зиһенен дә томалап алган, бөтен дөньясын сөюгә тутырган булып чыкты. Егет бу мәлдә үзе өчен дә, Чулпан өчен дә берьюлы ярата иде, ахры. Шуңа күрә, Чулпан үз хисләре, үз күңеле хакында әллә ни борчылмады да. Бөтен җаваплы лыкны Наилгә калдырып, шул ук вакытта, авылда эшли башлаган Илнарны да онытырга теләмичә, баштарак чыгарылыш сынаулары, аннары диплом эше белән мәшгуль булып яшәде. Ул көнне Чулпан мәңгегә дә оныта алмас кебек. Аңа бу көнне, бер-бер артлы, ике егете белән дә очрашырга туры килде. Икесен дә үзенчә сынап карамакчы булды ул. Наилгә: "Минем күптән яратышып йөри торган егетем бар, бүтән килмә", — дисә, Илнарга: "Мине бер егет үлеп ярата, миңа ул үзе дә ошый... Кичер мине, без синең белән бергә була алмыйбыз", — диде. Наил дә, Илнар да кайнар яшьләрен түгеп еладылар. Наил, Чулпанның каршында тезләнеп торган килеш, үзенең тылсымлы сүзләрен кабатлады: — Язмышым минем!.. Илнар исә, балаларда гына була торган саф, керсез, әмма яшькә тулган күзләрен мөлдерәтеп карап торды да: — Мин сине Себергә алып китәм. Эш тәкъдим итәләр... — диде. Чулпан Наилне сайлады. Яшь, дөресрәге, яңа мәхәббәт көчлерәк булгандыр инде. Аннары... Чулпанның бер дә Себергә китәсе килми иде. Ә Илнар китте. Мәхәббәт соранып, түбәнсенеп йөрмәде, китте дә барды. "Чулпаннан ким кызга өйләнмим!" — дигән. Өйләнгән. Сүзендә торган. Хатынының төс-кыяфәтенә кадәр Чулпанга охшаган, дип сөйләнделәр... Яшьлек мәхәббәтен әлегә чаклы һич оныта алмый, имеш. Таныш-белешләре хәзергә кадәр килеп әйтеп торалар. "Бүген дә синең белән яши ул, һич оныта алмый, хыялланмаса гына ярар иде", — диләр. Чулпан үзе дә оныта алмый аны. Төшендә еш күрә. Бәхетле итеп күрә. Әмма күзләре моңлы. Шулай да була икән: үзе бәхетле, үзе моңлы... Кайчакта Илнар Наил Чулпанны яулап алган сүзләрне кабатлый: — Язмышым минем! — ди. Чулпан аңа шундый ук моңсу караш белән җавап бирә: — Нигә баштарак әйтмәдең аны, Илнар? — ди. Аннары: — Минем бер дә, бер дә Себергә китәсем килмәгән иде шул, — дип өсти. Шунда ук үз тормышы хакында сөйләргә керешә: — Минем Наил әйбәт. Тәртипле. Тырыш. Гаиләбез өчен үлеп тора. Кызыбыз өчен җанын бирергә дә әзер... Ә! Әйтергә дә онытканмын, минем кызым бар бит. Нишләптер ул сиңа охшаган. Нигә алай икән ә, Илнар? Илнар дәшми. Тик тора. Җансыз, гамьсез кеше кебек... Чулпан йоклый алмады. Илнар хакындагы уйларын куып җибәргәч тә, озак кына әйләнгәләп ятты ул. Бу кадәр уйлануга... Күптән тынычланырга, бушанырга тиеш тә соң... Юк, һаман шул борчу, шом... Нидер бар... Бар... Нидер бертуктаусыз кимереп, әрнетеп тора аның җанбәгырен... Торып өстәл лампасын кабызды, сәгатькә карады. Иртәнге дүрт тулып килә. Юк, иртә торасы юк. Болай гына карады. Үзе дә аптырый: шушы мәлне, шушы минутны мәңгелеккә истә калдырырга теләгән кебек карады. Сәер... Әллә яңгыр ява башлады инде? Түбә кыегындагы калайда тамчылар сикерешкән кебек... Әнә җил дә уянды, тәрәзә каршындагы миләш куаклары талгын гына кузгалышып, үзләренең дәртле дә, шомлы да биюләренә керештеләр... Бу вакытта инде таң ата башларга тиеш. Нишләп һаман караңгы соң әле урамда? Ниндидер шомлы, давыллы, яңгырлы, караңгы төн бу... Көзге, шыксыз төнне хәтерләтә... Чулпан тагын торды, тагын ятты. Наилнең ачылган өстен япты, күршедә генә, үзенең кечкенә караватында җәйрәп яткан Энҗене үрелеп карады. Йоклый... Тәрәзә ягыннан килгән тавышлар көчәйде. Җил көчәйде. Өй алдындагы миләшләр тагын да ярсыбрак бәргәләнергә керештеләр. Алар, үзара тарткалашу белән генә риза булмыйча, үрелеп, ябалдаш канатлары белән тәрәзә өлгеләрен кыйный башладылар... Канатлары белән шул. Кошлар кебек! Ә? Кош? Кош бит бу? Ниндидер кош килгән аларның тәрәзәсенә... Әнә ничек кыйный тәрәзә өлгесен... Уятмакчы буламы? Нәрсә кирәк аңа? Ничек керә алган ул миләш куаклары аркылы? Кошмы соң бу? — Наил! Наил, тор әле, тор... — Ә? Нәрсә булды? — Наил, тор инде тизрәк! Тәрәзәгә кара әле... — Ә? Нәрсә? Нәрсә бар? — Белмим... Нәрсәдер бар анда... Кемдер бар... — Кемдер?.. Кем? — Белмим... Куркам мин, Наил... Наил, торып, тәрәзә янына китте. Үрелеп карый башлады. Аның килүен күрдеме, тәрәзәдәге кош бермәлгә тынып калгандай булды. Ләкин бераздан тагын ярсып бәргәләнергә кереште. — Саескан бу... Каян килгәндер ул?.. Наил, тынычланып, куркуыннан калтыранып, юрганына төренеп утырган Чулпан янына килде, кулларын аның иңбашына куеп, янәшә утырды. — Наил... Куып җибәрик аны... Әнә бит ничек интегә... — Хәзер... — Ә син курыкмыйсыңмы? — Курыкмыйм. Бераз шикләндерә генә... Саесканның килүе — начар фал. Кайгы, бәла чакырып килмәсен тагы... — Алайса чыкма... Үзе китәр әле... — Бер дә китәргә охшамаган бу... Чыгып кумыйча булмас... — Алайса, мин дә чыгам! — Юк, син чыкмыйсың! Энҗе белән каласың. — Ярар, чыкмам... Тик син аны кыйнап үтерә күрмә, яме. Кош бит ул, җан иясе... Мескен... — Мескен? Бер дә мескен түгел. Әнә бәреп керә инде... — Наил... — Әү... — Саескан шыгырдый бит, ә моның тавышы юк... — Юк шул... Чын кош түгел бу... Серле кош, шомлы кош... Теге догаңны укы әле, шикләнгәндә укый идең бит... Наил торып чыгып китте, Чулпан әбисеннән өйрәнеп калган догаларын укырга кереште. Үзенең күзләре — тәрәзәдә... Ул инде сизеп, хәтта төгәл белеп тора: Наил, чыгып, коймага сөяп куелган себеркене кулына алды, капкасын сак кына ачып, бакча эченә керде, үрелеп, тәрәзә каршында бәргәләнүче саесканны куа башлады... Әнә, әнә... Себеркесе дә күренеп-күренеп китә... Караңгы, шомлы төндә тәрәзәгә кагылып киткән себерке тагын да куркынычрак икән... Ул, кайчакта, канатларын җәеп, эчкә керергә азапланган кошка бәрелеп-бәрелеп китә. Бәрелгән саен, кош кайдадыр юкка чыгып тора. Аннары тагын пәйда була. Наил шактый азапланды. Барыбер үзенекен итте. Бәргәләп-суккалый торгач, саесканны тәрәзәдән куып җибәрә алды. Кайсыдыр бер китүеннән кош кабат килмәде, юкка чыкты. Ниндидер сихер белән, җил туктады, миләшләр дә кинәт тынып калдылар, хәтта төн дә яктырып киткәндәй булды. Чулпан белә: төн яктырмады, офыкта таң беленә башлаган иде. Дөнья үз күчәренә кайтты... Наил керде. Йөзе җитди. Мондый чакта "Йөзе качкан" диләр. Керде дә, өстен салып, дәшми-нитми генә килеп, юрган астына чумды. Шуннан соң гына, җәймәсе астыннан башын чыгарып: — Китте... Бик сәер кош... Кошка охшамаган да... Онытыйк бу турыда, — диде. Шул ятудан икесе дә оеп, йоклап киткәннәр. Алар торганда, тышта июль кояшы патшалык итә иде инде. Наил, тиз-тиз генә торып киенде дә, ашап та тормыйча, эшенә чыгып китте. Энҗе һаман йоклый. Чулпан да, Наил артыннан ишекне бикләгәч, кабат урынына килеп ятты. Йөрәге ярсып-ярсып тибә иде... Төнге кош белән булган хәлләр хәтерендә яңарган саен, ул күңел ярларының ишелүен, шомлы, караңгы уйлар кочагына егылып төшә баруын тойды. ...Юк,юк, безнекеләр белән берни дә булмагандыр... Әти дә, әни дә исән-саулардыр... Наилләр ягында да үлем-китем көтелми иде. Әле кичә генә Наил телефоннан сөйләшеп кайтты. Барысы да тәртиптә, дигәннәр, кышкылыкка печән әзерлиләр, мунчага яңа бура бурыйлар икән... Чулпан болай изаланып ятуның юньлегә булмавын, бу хәлләрне оныттырырлык берәр эшкә керешергә кирәклеген аңлады. Торып, кер юарга әзерләнә башлады. Урам чатындагы коедан су алырга чыгып китте. Юлда Сания карчык очрады. Бу урамда аларда гына телефон бар. Әллә, рөхсәт сорап, авылга, өйгә шылтыратып караргамы? Өйдә ничек икән? Нишләптер күңел тыныч түгел... Сания карчык шундук риза булды. Урамда Чулпанны яраталар. Наилне дә яраталар. Бигрәк тә Энҗене яраталар. Урамга бер бала бит ул. "Дәү әниләреңә шылтыратабыз", — дигәч, Чулпанга Энҗе дә иярде. Шулай алар икәүләп, күчтәнәчкә бер кап "филле чәй" тотып, Сания карчыкларга барып керделәр. — Әйдүк, кызым, түргә узыгыз... Чәй эчеп аласызмы? Чулпан шундук телефонга барып ябышты. — Юк, Сания әби, эчеп тормыйбыз. Шылтыратам да чыгып китәм... Кер кайнатырга куйган идем. Әнә, теләсә, Энҗе калсын... Миңа борчу гына ул, ә сезгә — тере курчак, күпме телисез, шулкадәр уйнагыз... Трубканы әнисе алды. — Әү, кызым... — Әни, әни! Сез исән-саулармы? Берни дә булмагандыр бит? — Нигә алай дисең, кызым? Барыбыз да исән-сау... — Бүген начар төш күрдем, шуңа соравым, әни... Хәзер тынычландым инде, курыккан идем. Ярый шылтыраттым әле, йөрәгем купты, билләһи... — Кызым, үзегез ничек соң? Кияү эшлиме? Энҗебез үсәме? — Үсә-үсә, әнә синең белән сөйләшергә чират көтеп утыра... — Кызым... — Әү, әни... — Кызым... — Әни, нәрсә? Нинди сүзең бар?.. Әни... Әни! — Кызым, бүген иртән Илнарны кайтардылар... — Ничек инде... Кайтардылар? Илнар авылга кайттымыни? Ялгамы? — Кайтты да... Кайтмады да... — Әни, нәрсә булды? Ник болай сөйләшәсең? — Кызым, Илнар үлеп кайтты бит... — Ә? Нәрсә? Илнармы? Кайчан? Ничек?.. — Бүген иртән дидем бит... Себердән кайтканда, гаиләсен хатынының әниләренә кертеп калдырган да үзе авылга ашыккан... Ныграк ашыккан шул синең Илнарың... Иртәнге дүртләрдә юлда машинасы белән әйләнгән... — Әни... Син ни сөйлисең?.. Илнар үлгәнмени? Чулпан, аңламаганга сабышып, юри сорады. Телдән калмас өчен, акылдан язмас өчен сорады. Шундук үткән төндә тәрәзәләренә килгән кош исенә төште... Кайдадыр ерак юлда үлеп яткан Илнарның үксез җаны шулай кош булып кайтты микәнни? Әллә?.. Әллә, юлда чагында, уйхыялларын канат итеп иркәсе янына килгәч, бәргәләп, куып җибәргәнгә рәнҗеп, якты дөньядан баш тарттымы аның җаны? Чулпан, буыннары йомшап, ишек төбендәге эскәмиягә утырды. Телефон трубкасы идәнгә шуып төште. Анда һаман әле әнисенең әллә каян, дөнья читеннән, ә бәлки күк катыннан ишетелгән кебек, тонык тавышы яңгырап тора иде: — Кызым... Кызым... Балам... Балакаем... Күңелеңне тый... Җаныңны җый... Йөрәгеңне ярсытма... Синең Наилең бар, кызың бар... Тормышың бар... Кызым, ник дәшмисең? Кызым!.. Балакаем!.. Март, 2003 КАРЫНДАШ Ике кешелек палатада Тамас өч көн берьялгызы ятты. Бүген беренче мәртәбә оеп-онытылып киткәндәй булды, бөтен тәнен, зиһенен йокы басты... Төш күрде. Саташмады — төш күрде. Имеш, күлдә ике аккош йөзеп йөри. Кайдадыр мылтык тавышы ишетелде. Аккошларның берсе, куркынып очып китте, икенчесе оча алмады. Ләкин күктәге аккошны бик тиз атып төшерделәр, ә күлдә йөзгәне исән калды... Әмма ул бик бәхетсез иде, чөнки аккошлар үз гомерләрендә бер мәртәбә генә парланалар, ялгыз калгач, сагынуларына түзә алмыйча, моңаеп үләләр... Уянгач, Тамас күргән төше хакында уйланып ятты. Атылган аккош — үлемгә. Ялгыз аккош — сагышка. Тагын шул хакта уйланды: боларның кайсы хәтәррәк соң? Үлемме? Үлем, әлбәттә. Ләкин... үлем, хәтәр булса да, куркыныч түгел. Чөнки кеше үзенең үлгәнме-юкмы икәнен белми, ул... Ул үлгән була инде. Ә сагыштан тиз генә котылам димә... Тамас үзенең хәлен аңламаслык дәрәҗәдә беркатлы түгел. Аңа үлем чире эләкте. Бу чирдән дәва юк. Табиблар кистереп кенә әйтмәсәләр дә, Тамас сизә — авырту басылмый, аның тәне акрын гына үлә, җаны да сүнә, сүрелә... Медосмотр үтәргә дип кенә барган иде югыйсә. Менә өченче ай инде тикшерәләр... Өченче хастаханә... Бу юлы үлем палатасына ук кертеп салдылар, баш очына пыяла савытлар элеп чыктылар, аларны кан тамырларына тоташтырдылар... Кызык... Кызык һәм сәер... Үзе үлем палатасында ята, үзе тыныч... Бер бөртек борчылу булса иде, ичмаса! Юк. Нәрсәгә дә булса өметләнәме? Өметләнми дә. Нәрсә өчендер борчыламы? Борчылмый. Гаиләсе, ата-анасы, ятим кала торган балалары юк бит аның. Хәтта сөйгәне дә, хатыны да юк... Утыз ике яшьлек ир-егетнең хатыны яисә сөйгән кызы булырга тиеш, әлбәттә. Тамасның да яратып йөргән кызы бар иде. Үзенең үлем чире белән авыруын аңлап алгач, куып җибәрде. — Мин сине яратмыйм, бар, кит, йөрмә минем арттан! — дип мыскыллагандай итте. Рәмиләгә җитә калды. Йөзен каплап, елый-елый чыгып китте дә бүтән күренмәде. Ярата аны Тамас. Өйләнергә дә уйлап йөри иде. Ул бит шыр ятим. Балалар йортында үскән. Кем, каян булуын хәтерләми. Татар булуын гына белә. Имеш-мимешкә караганда, карындаш туганы да булган. Әллә булган, әллә юк... Булмагандыр да... Булса, бер табылыр иде. Тамас аның туган булуын төгәл белмәсә дә, ничектер тояр иде, сизәр иде... Әле кичә генә дәвалаучы табибы да сорады: "Туганың юкмы?" — диде. "Юк" дими, нәрсә дисен инде... "Булса, каныгызны алыштырып карар идек", — ди. Юри әйткән кебек әйтә. Тынычландырыр өчен әйтә... Юк аның туганы, юк, юк... Япа-ялгыз ул. Дөм ялгыз. Бөтенесен дә үзе хәл итә. Хәл итәлмичә, Рәмилә белән озаккарак сузуы да шуннан булды, ахры. Югыйсә бу юлы карары ныклы иде. Ә менә ничек килеп чыкты... Кызганыч, әлбәттә. Утыз ике яшьтә китеп бару бер дә кешечә түгел. Ләкин шунысы куандыра, кешеләргә артык кайгы китерми ул. Тыныч кына китә дә бара... Шулай... Үз язмышын беркемгә дә теләми Тамас. Ятимнәр, ялгыз, үксез бәндәләр тормышын ул үзе күп күрде, күп татыды. Шул да бик җиткән... Шул вакыт, әвәрә килеп, палатага тагын бер авыруны кертеп салдылар. Тамас, табиблар чыгып китүгә, терсәкләренә таянган килеш сак кына үрелеп, баш очындагы шешә-савытлардан сузылган бауларга чорналып ятучы авыруны җентекләп өйрәнә башлады. Шундый ук авыру. Хәтта ул кайсыдыр җире белән Тамасның үзенә дә охшаган, әнә — җирән чәчләре, озынча яңаклары, мул иреннәре — барысы да аныкы. Шулай тоела гына, әлбәттә. Ныклап уйласаң, бөтен авырулар да бертөрле. Шулай да бу кешедә бигрәк тә таныш чалымнар бар. Ул чалымнарны Тамас һәр көнне көзгедә күрә. Ниндидер хикмәтле хәл бар монда. Әллә?.. Әллә, үләр алдыннан кешенең йөз кыяфәте, якты дөньядан китәргә теләмичә, башкаларга ябышып, күчеп калучан була микән? Алай дисәң, бу Хода бәндәсенең үз җаны да менә чыгам, менә чыгам дип тора... Әллә ул һаман төш күрәме? Саташамы? Үлем иләслеге җанын шулай тынгысызлап аптыратамы? Әнә кузгалып куйды. Чын бу, өн бу... Бернинди дә төш түгел. Төштәге кеше бу кадәр изаланмас иде. — Ыһ... Ыһ!.. Тамасның үз хәле хәл иде. Шуңа күрә, күрше караваттагы авыру никадәр генә интегеп-изаланып ятмасын, аңа берничек тә ярдәм итә алмады. Шулай да, көч-хәл белән сузылып, һаман аңына килә алмый яткан авыруның карават читенә салынып төшкән уң кулын тотып алды. Ни өчен шулай эшләгәнен ул аңлап та бетермәде. Күрәсең, теге бәндәне тынычландырырга, авыртуын киметергә, хәлен җиңеләйтергә теләгәндер... Чынлап та, бераздан авыру ыңгырашудан, йөз-чырайларын җыера-җыера изаланудан туктагандай булды. Тынычланып йокыга китте. Йөзенә, маңгаена тир-дым бәреп чыкты. Тамас авыруның беләге турысында яткан учы белән аермачык тойды: җан-фәрманга чапкан кан, баштарак, аптыранган, гаҗәпләнгән кебек, сагаеп туктап калгандай булды, аннары тагын шыбырдап агып китте. Ләкин бу юлы инде аның агышы шактый тынычланган, тигезләнгән иде. Тамас тагын шуны тойды: бу серле авыруның пульсы аның үз пульсы белән тәмам тәңгәлләшкән иде... Гүя алар бер кеше. Бер җан. Бер тән. Бер кан. Димәк, бертуганнар... Ә? Туганнар? Авыру, хәлсез керфекләрен күтәреп, күзләрен ачканчы, Тамас үз кулын аның беләгеннән ычкындырмады. Болай рәхәт иде, тыныч иде. Күршесе зәңгәр күзләрен ачып якты дөньяга баккач кына, киеренкелектән ойый башлаган кул-беләкләрен юрганы өстенә җыеп куйды. Зәңгәр күз карашлары, ап-ак түшәм буйлап аркылыгабуйга үттеләр дә, шундый ук ак стена буйлап түбән төшә башладылар, аннары, рам эченә куелган урман рәсемендә бераз тукталып торганнан соң, юлларын дәвам иттеләр. Тамасның шундый ук зәңгәр күзләренә тап булгач кына, аптырап, тукталып калдылар. Тукталганчы әле, дертләпкалтыранып, тагын да киңрәк ачылып киттеләр... — Син кем? Син — минме?.. Тамас, һушын җыя алмыйча, тынсыз, һушсыз калып торган арада, теге сорау тагын кабатланды. — Минме? Синме? — Юк... Мин... Мин — бу мин... — Кем? — Мин... Мин үзем... — Син кем соң? — Мин... Тамас... Синең кебек үк авыру. Ә син кем? — Мин... Самат... — Менә таныштык та. Бик авыртамы? — Кимерә... Менә әле бераз җиңеләйде... Рәхмәт сиңа... — Миңа?.. Рәхмәт?.. Нәрсә өчен?.. — Син терелттең мине... — Ничек инде?.. Мин берни дә эшләмәдем бит. — Син... Син терелттең... Ничек икәнен белмим. Мин моны... тоям гына... — Мин дә тоям... — Бу әйбәт бит инде... — Әйбәт... — Син дә үләсеңме? — Ә син? — Мин... Үләм... — Мин дә... Үз уйларыннан, сүзләреннән кыенсынган кебек, бераз тын яттылар. Тамас күңел төпкелендә кайнашкан хисләрен тәртипкә китерә алмый азапланды. Бераздан бу хисләр ниндидер уй-фикергә оешып, бер бик мөһим сорауга әверелделәр. — Самат... Синең туганнарың бармы? — Юк... — Нигә юк? — Нигә булсын, мин бит детдом баласы... — Туганнарың бөтенләй булмаганмы? — Булган, нишләп булмасын?! Игезәк туганым булган. Безнең балалар йортында каравылчы карт бар иде. Менә шул белә иде минем әнкәйне. Икәү булганбыз. Әмма әнкәй берсен генә калдырган. Икенчесен үзе белән алып киткән. Бик чирләшкә бер татар хатыны булган ул. Үксеп елыйелый калдырган. "Исемендә сер бар, хикмәт бар, шул сер аша табышырлар", — дигән. Гомерем буе уйлап яшәдем — нинди сер, нинди хикмәттер ул? Ачыклый алмадым... — Гаиләң бармы? — Бер йөргән кызым бар. Нурзадә исемле. Үләсемне аңлагач: "Бәхетеңне бүтән җирдән эзлә", — дип куып җибәрдем. Рәнҗеттем. Шулай да үкенмим... Тормыш корып, аны бәхетсез итсәм, ул ныграк рәнҗер иде... — Фамилияң ничек соң синең? — Тамасның күңеленә бер үк вакытта өметле дә, шомлы уйлар керә башлаган иде инде. — Исмәгыйлев. Үзенең дөньядагы чагылышы булып, янәшәсендә яткан авыруның фамилиясен ишеткәч, Тамас тынычлангандай булды. Юк, фамилияләре туры килми. Үз фамилиясе Дәминов аның. Ә менә Исмәгыйлев булса, нык аптырар иде. Сөенеченнән аптырар иде. — Самат, син үлемнән куркасыңмы? — Юк, курыкмыйм. — Нигә? — Балалар йортында да, аннан соң да мин ул нәрсә белән очрашканым булды. — Шулкадәр авыр идеме? — Авыр иде... Берсендә малайлар асып куя яздылар, икенчесендә үзем асылындым... — Ни өчен! — Минем белән дус булып йөргән малайлар бер кызны көчләделәр. Мин каршы төштем. Чак исән калдым. Шул... Бик ярата идем ул кызны. Үләсем килде. Аздан гына калдым... — Үлү әллә ни куркыныч түгел, шулаймы? — Әллә инде... Миңа үләрмен кебек тә түгел... Йоклап кына китәрмен, ахры... — Мин дә курыкмыйм... Мин болай да бу дөньяда юк кебек... Ата-анам да, туганнарым да, гаиләм дә юк... — Син дә ятимме? — Әйе, нәкъ синең кебек. Мин дә ярәшкән кызымнан баш тарттым... — Кызык... Язмыш диген, ә? — Әллә ялгышмы? — Әйт әле. Кем кушкан сиңа бу исемне? Тамас — сәер исем бит... — Белмим. Детдомга биргән анам кушып калдырган, диделәр. Мин ул ана кешене белмим, хәтта хәтерләмим дә... — Ә син беләсеңме, без бит бер-беребезгә бик охшаганбыз. — Беләм. — Синең фамилияң ничек? — Исмәгыйлев түгел. — Кем? — Дәминов... — Ә? Нәрсә-ә? Дәминов? — Ник аптырыйсың? Исмәгыйлев түгел бит... — Мин дә Дәминов! — Ә? Ничек? — Шулай. Минем фамилиямне алыштырганнар. Теге каравылчы карт әйтеп калдырды. Балалар йортының директоры да шушы фамилияне йөрткән икән... "Минем балаларда ятимнәр фамилиясе булырга тиеш түгел", — дип, фамилиямне үзгәрттергән. Шуннан башлап Исмәгыйлев булып йөрим. — Нәрсә була инде бу? — Охшаганбыз да, фамилияләр дә туры килә... Яшебез дә, язмышларыбыз да, хәтта чир-авыруларыбыз да шулай ук... Икебез дә бер үк төрле гамәлләр кылабыз... Туганнар булсак та гаҗәп түгел... — Туганнар... Бир әле кулыңны... Хәзер беләбез аны, тыңла, йөрәгеңне тыңла, мин дә тыңлыйм... Тагын кулларын тотыштылар. Тамасның көтелмәгән сөенечтән кызулап тибә башлаган йөрәге, әллә никадәр кан тамырлары буйлап, Саматның шундый ук кызу, ярсу йөрәгенә барып ялганды... Ике җан, ике тән бербөтен булып яши башладылар.Бер ана карыныннан бер үк вакытта туган ике җан иясенең бер-берсе белән табышу, кавышу могҗизасы иде бу. — Самат... — Тамас... — Туганым минем!.. — Туганым... — Менә син нинди! — Ә син менә нинди... ...Алар көне буе сөйләшеп яттылар. Елашып та алдылар. Табиблар кереп-чыгып йөрделәр, үз эшләрен эшләделәр, ә Самат белән Тамас сөйләштеләр дә сөйләштеләр. Кичкә табан гына, сизгер җаннарына ишелеп төшкән тәэсирләрдән, хис-тойгылардан арып-алҗып, тирән, сәламәт йокыга киттеләр, әмма бер-берсенең кулын ычкындырмадылар... Үлем палатасындагы яңалык бер көн эчендә бөтен хастаханәгә таралды. Бу хакта табиблар да белеп алган - нар. Икенче көнне үк, төшкелеккә таба, Тамас белән Самат яткан бүлмәгә ак халатлы кешеләр кереп тулды. Бу вакытта ике туган бер-берсенә үзләренең соңгы бөртек серләрен дә ачып өлгергәннәр иде инде. Сүзне Тамас алып китте: — Исем белән бәйле нинди сер хакында әйттең син кичә? — Безнең исемнәр, ничектер, бер-берсенә бәйләнгән булырга тиеш. Шул гына. — Шул гына дисең дә... Берәр уең бармы әллә? — Бар... Әйтик, синең исемне кире яктан укып карыйк, ди. Нәрсә була? — Та-мас... Сам-ат... Самат була! Синең исем була! — Димәк?.. — Димәк, әниебез безнең икебезне дә бер сүзгә бәйләп калдырган! Кайчан да булса бу хакта белерләр, дип уйлагандыр, мескенкәем... — Менә белдек... без чын туганнар, хәтта игезәкләр булып чыгабыз, болай булгач... — Әйе, безне хәзер берни дә аера алмаячак... — Үлемнән кала... — Үлемнән кала... Ә син үлемнән соң да яшәү барлыгына ышанасыңмы? — Бер акыл иясе әйткән, имеш: "Үлем — яшәүнең башы", — дигән. — Үлемнән соң тормыш булса, без анда да бергә булачакбыз. Мин моны тоям, сизәм. Хәтта көтәм! — Әйе шул, без бу тормышта бик соң очрашсак та, ә теге дөньяда тиз табышырбыз... Чөнки без инде бер-беребезне беләбез... Шулаймы? — Барыбер үләсе килми... — Үләсе килми, син хаклы... — Әйт әле, бу хәятта күпме гомеребез калган соң безнең? — Бер ай, ике ай, күп булса — ярты ел... Тамасның үләсе килми иде. Ул "кан алыштыру" хакында уйлана башлады. Әле теге дөнья ничектер... Беркем белми. Ә монда хәзер аның бөтенесе дә бар. Чөнки карындашы, туганы бар! Консилиум бик эшлекле узды. Сүз Саматтан — Тамаска, Тамастан Саматка кан күчерү хакында барды. "Кемнән башларга?" дигән сорау борчый иде табибларны. Ахырдан килештеләр: тагын бер мәртәбә егетләрнең каннарын тикшереп, чагыштырып карарга булдылар... Аннары, ничек шаулап-гөрләп кергән булсалар, шулай ук шау-гөр килеп чыгып та киттеләр. — Тамас! Ә, Тамас... — Әү... — Тамас, син әнкәйне ничек итеп күз алдына китерәсең? — Берничек тә күз алдына китерә алмыйм. Бер таныш йөз дә аңа туры килми... Ә син? — Минем белән дә нәкъ шундый хәл. Шуны гына тоям: әйбәт булгандыр ул... — Үз балаларын детдомга биргән ана әйбәт була инде алайса... — Бик авыру булган, ди бит. Урамда яисә кешедә калдырсам, үсеп җитә алмаслар, дигәндер шул... — Ә исеме ничек булды икән? — Миңниса... яисә Нәзирәдер... — Нигә алай дисең? — Болай гына... Бу исемнәр миңа ошый... — Тамас каннарыбызны алмашсак, исән калырбыз микән? Табиблар шул хакта сөйләштеләр бит. Үзе сүз башламаса да, Тамас та шул хакта уйлый. Уйларының очына гына чыга алмый интегә иде... — Исән калырбыз, Самат... Мин моны беләм! — Тамас ничек катгый итеп җавап бирүен сизми дә калды. — Яшибез әле! — Аннары тыныч кына өстәп куйды: — Ходай язган булса... Тамас белән Саматны, бер айдан, сау-сәламәт дип, чыгарып, кайтарып җибәрделәр. Үз аяклары белән, үз аңнарында, көлешә-көлешә кайтып киттеләр. Дөресрәге, Рәмилә белән Нурзидә килеп алдылар. Хөрмәтле укучым, син "кан алыштыру ярдәм иткәндер" дип уйлыйсың инде?! Юк, эш канга барып җитмәде. Аннары... Ике чирләшкә кешенең кан алыштыруы гына аларны коткарып кала алыр иде микән? Юк, әлбәттә. Табиблар хәзергә кадәр: "Нәрсә булды соң бу Хода бәндәләре белән!" — дип аптырыйлар, ди. Чираттагы анализ вакытында ук кан үзенең яшәүгә омтылышын, тормышка дәртен сиздергән булган. Калганын Галиҗәнап Табигать бик тиз җайлап, көйләп куйган. Табигатьнең биеклеге Ходай Тәгаләгә кадәр, тирәнлеге дә, киңлеге дә... шул ук Ходай Тәгаләгә кадәр. Адәм баласының зиһене, күңеле, хәтта уй-хыялы да ирешә алмый торган даирәләрдә хәл ителә кеше язмышлары. Сабыр итә генә белсен, өметен генә өзмәсен, хыялыннан гына ваз кичмәсен... Заманыбызның хәтәр авыруы үлемгә дучар иткән ике игезәк туганның, бер-берсен табышып, хәтер, рух, иман яңартып аякка басулары да, беренче карашка, кеше ышанмаслык бер хәл кебек, әмма ышанасы да килә. Туганлык, карындашлык хисенең, кан һәм җан тойгысының көче хакында сөйли бу вакыйга. Шуңа күрә дә кешеләргә кат-кат әйтер идем мин: "Кешеләр! Туганнарыгызга, якын кардәшләрегезгә игътибарлы булыгыз, аларны кадерләгез, бәхилләп-бәхилләтеп торыгыз, яныгыздан ерак җибәрмәгез. Югалтмагыз... Анакайлар! Ә сез газиз балаларыгызны дөнья буйлап чәчеп, таратып йөрмәгез. Чәчелеп, таралып гомер иткән карындашлар бер килеп очрашыр, табышыр дип кем әйтә ала?!" — дияр идем. Кешеләр, бер-берегезнең кадерен белегез. Кадер янында хәтер тора. Шигырьдә дә, җырда да алар яхшы рифмалашалар. Тормышта да бу шулай, кеше язмышында да. Тормышта кадер һәм хәтер булганда кешегә бәхет елмаер, игелек кылыныр, иминлек килер. Моның дәлиле — менә әле генә сезгә барып ирешкән гыйбрәтле тарих. Һич уйлап чыгармадым — мин бу гаҗәеп хәлне 1998 елда тормышның үзеннән күчереп алган идем. Март, 2003 КИЯҮ КИЧЕ ( Новелла ) Рәхилә кияү катына керергә әзерләнеп бетте. Юк, туйлап-зурлап кияүгә чыгуга башта ук каршы булды ул. Яше башыннан ашмаса, һаман да чыкмас иде әле. Кирәк булганга чыга. Утыз өч яшь бит инде. Ялгыз каласы килми. Бер әйбәт кешегә пар булып, бала табып, шул балага бөтен гомерен багышларга уйлады ул. Читтән, Украина ягыннан югары очка кайткан татар кешесе кулын сораткач, Рәхилә озак уйлап тормады, риза булды. Әмма катгый шартын да белдерде. "Мин аның белән "кияү киче"ннән соң гына танышачакмын, — диде. — Шунсыз якын килмәсен. Хәтта исемен дә беләсем килми. Яши-яши танышырбыз да, белешербез дә... Шуңа риза булса, мин риза..." Шулай иттеләр дә. Кодалашып, димләшеп тормадылар, бер-берсенә күренмичә генә никах укыттылар, бүләкләр алмаштылар. Нәкыя җиңгәсе, бик мөһим хәбәр әйтергә теләп, берничә мәртәбә авызын ачып караган иде, Рәхилә шундук кырт кисте: — Кирәкми! Шуны гына әйт: әйбәт кешеме ул? — Әйбәт, әйбәт... Хәрби хезмәттә йөргән, ди... Сугышын да күргән... Семьясы булмаган, яшьли сөйгән кешесен оныта алмаган, имеш... — Алары кирәкми... Әйбәт булгач, шул җиткән... Калганын күз күрер... Рәхиләнең булачак ирен күрәсе килмәгәненә беркем дә аптырамады. Чөнки беләләр: аның хәле хәл. Шул гомер яшәп, ул үзе дә әлегә кадәр яшьлек мәхәббәтен оныта алмый, тәненә дә, җанына да беркемне якын җибәрми... Аның тарихын авылда төгәл белүче юк... Шул гына мәгълүм: Рәхилә, үсеп буй җиткергән чибәр кыз, бер җәйне югары очка кунакка кайткан Василга гашыйк була. Васил үзе дә кызны үз итә. Шулай дуслашып китәләр, аралаша башлыйлар. Дуслык тиздән яратуга, аннан олы мәхәббәткә үсә... Шулай ел саен очрашып торалар болар. Җәй җитүгә, Васил кайтып төшә, Рәхилә аны бөтен күңел җылысы белән көтеп ала, яшьлегенең бәхетле минутларында сөю-назын бирә, йөрәген ача... Вәгъдәләр бирешеп, киләчәктә бергә булырга сүз куешып үткәргән соңгы җәйдән соң да унбиш еллап вакыт үтеп китә. Баштарак Рәхилә Василны көтә. Өзелеп, изаланып көтә. Хәтта, мәктәпне тәмамлагач, укырга да китми, фермада кала. "Васил кайтып төшәр дә, мине тапмыйча, тагын китеп барыр", — дигәндер инде. Ләкин Васил кайтмый да кайтмый. Рәхилә, ниһаять, өметен өзә, күңелен катыра һәм, үз эченә йомылып, ябылып яши башлый. Тагын күпмедер вакыт уза. Кышның бер буранлы көнендә Василдан берьюлы өч хат килеп төшә... Ул көн Рәхиләнең күңелендә бик озакка торып калды. Чөнки бу көнне ул Василның хатларын утка якты. Шул хатлар белән бергә яшьлек хыялларын, суынып бетә язган мәхәббәтенең соңгы кыйпылчыкларын да якты... Әмма бу ут янында барыбер җылынып китә алмады. Рәхилә һаман үзенең үҗәтлегенә барды, кайчандыр өзелеп сөеп йөргән кешесенең һәр килгән хатын утка яга торды, шуның белән күңелендәге сагышлы-гамьле авыртуларны, үпкә-зарны алып атарга, үзенең ярсынган җанын тынычландырырга теләде, ахры. Бердәнбер көнне хатлар килүдән туктады. Рәхилә шунда гына бераз тынычлангандай булды. Бөтен күңелен, күңеле белән бергә гомерен дә, шул арада картаеп өлгергән ата-анасына һәм фермадагы сыерларына багышлады . Хәзер Рәхилә белә: ул вакытта Василга җавап бирмичә ул ялгышты. Ичмасам, хатларын да сакламады бит... Ни хәл итәсең: шулай язгандыр инде. Ул үз тормышында гел авыр юллар эзләде, яшәеш дәрьяларының да иң хәтәренә юлыкты. Ә сагыш дәрьясына бер төшеп алгач, тиз генә чыгам димә икән... "Их, Васил, Васил, — дип уйлый Рәхилә еш кына. — Нишләдек без синең белән? Син кайларда хәзер? Бармы соң син? Бармы?" Шулай да Рәхилә өчен тагын бер юл калган иде әле: ул тормышында очраган иң беренче әйбәт кешегә кияүгә чыгарга булды... Менә, кияү янына керер алдыннан, үз тормышы һәм язмышы хакында соңгы мәртәбә уйланып утыра... Нәкыя җиңгәсе чакырып дәшкәч, Рәхилә сискәнеп торып басты, күлмәгенең киң итәкләрен таратып җибәрде, чәчен төзәтте, күз төпләренә куна башлаган җыерчыкларга кагылып, сыпырып алырга теләгәндәй, сыйпапсөеп куйды... Нәкыя җиңгәсенең түшәге йомшак, җайлы булып чыкты. Кияү бик итагатьле, әйбәт кеше икән. Бер авыз сүз сөйләшмәсәләр дә, дөм караңгыда бер-берсен күрмәсәләр дә, аның дәртле тәнен, ихлас күңелен тоймый мөмкин түгел иде. Рәхилә авыртуны сизмәде дә. Әллә шомлы куркынудан, әллә рәхәт ымсынудан — ул бик тиз онытылып китте, күзләрен йомып, янында яткан көчегәр ташып торган тулы бәдәнле, киң, тыгыз күкрәкле, яшәү дәрте ташып торган ир-ат ихтыярына бирелде... Рәхиләне, тәрәзә өлгеләре аркылы үтеп, әллә котларга теләп, әллә яшь хатынның сихри халәтеннән көнләшеп, бер урында эләгеп калган кояш уятты. Хатын, кояшка җавап итеп, башын калкытты, әмма рәхәт сулкылдап торган тәнен кузгатмады. Шулай да, бер якка янтаеп, янәшәсендәге тәрәзәдән тышка — ихата ягына үрелеп карады... Анда, бакча коймасы буенда урнашкан бура кое янында, матур шәрә тәне белән бөтен дөньяны бизәп, үтә дә таныш, газиз бер кеше юынырга су юнәтеп йөри иде. — Васил... Апрель, 2003 ЛИФТТА 12 сәгать 18 минут Урамга чыгып, җилләнеп кенә керәм дигән идем. Язылып беткән романыма нокта куя алмыйча интегеп утырдым-утырдым да, каләмемне өстәлгә атып, урамга чыгып киттем. Ләкин чыгып җитә алмадым. Лифтта ябылып калдым. Өченче катта гына торам югыйсә... Юк бит, утырып төшәргә кирәк! Минем белән бергә тагын дүрт кеше ябылып калды. Бишенче каттан Майсәрә исемле хатын. Җиденче катта яшәүче Исмәгыйль абзый. Сигезенче каттан Нәкыя апа һәм унынчы каттан Аделя исемле кыз. Башта рәхәтләнеп көлештек. Аннары, кычкырып, кешеләр чакырырга тотындык. Бераздан ишекне дөбердәтә башладык. Алай да беркем килмәгәч, тибенергә керештек. Белеп тобабыз: тиз генә чыгып булмаячак моннан. Ял көне бит. Иорттагыларның күбесе дачаларына таралганнар, лифтер хатын төшке ашына кайтып киткән... Иң элек Майсәрә телгә килде — алтынчы сыйныфта укучы малаен сүгә башлады: — Дөмектерәм! Үтерәм шул малайны! Ул булмаса, шушы хәлгә калыр идеммени мин?! "Икеле" алып кайткан бит, юньсез! Укытучысы: "Чиреккә "өчле" чыгарам", — дип шылтыратмаса, аягымны да атламас идем. Моннан исән чыга алсам, үтерәм, дөмектерәм шул чукынчык малайны! Майсәрәне Нәкыя апа җөпләп алды: — Ә минеке кичә лаякыл исереп кайткан. Төне буе уфылдап, ухылдап чыкты... Бүген баш төзәтергә аракы сорый. Шул мөртәтнең ах-ух килеп ятуын ишетмәс өчен генә чыгып киткән идем... Котылыйм гына әле шушы төрмәдән!.. Кайтыйм гына!.. Күрсәтермен менә йөз граммны! Исмәгыйль абзый да ачуын чак-чак тыеп торган икән: — Хатыны хатын кебек түгел! Йә әйтегез, кемнең ире кибеткә сөткә йөри? Юк андый ир! Эшен дә эшлисең, әйберен дә табасың, өстәвенә кибеткә дә чабасың... Моннан соң аягымны да атламыйм! Үзе йөрсен! Җитте!.. Белеп торам: өйдә сөенеп утырадыр әле, күз алдымнан олакты, дип... Ну чыгыйм гына әле!.. Иң ахырдан Аделя сүз алды. Аның еламсырак тавышы болай да нечкәргән күңелләрне тәмам җебетеп җибәрде. — Әнием... Әнием мине куып чыгарды. Өч сәгатьтән дә иртәрәк кермә, диде. Янына Дамир абый килде, шуңа шулай ди ул... Не-на-ви-жу! Тагын ярдәмгә чакыра башладык. Кемдер лифт стенасын төяргә, дөбердәтергә кереште, кемдер сикеренә, тибенә башлады, кемдер йөзен яшереп кенә күзләрен сөрткәләде... 13 сәгать 42 минут Берникадәр тын калып, моңсуланып утырганнан соң, Майсәрә борчулы тавыш белән сөйләнеп китте: — Нишләп кенә йөри икән балакаем? Тамагы ачып беткәндер инде мескенкәемнең... Соңгы вакытларда ябыгып та китте. Ябыгыр да шул. Әнисе көннәр буе эштә йөри. Ял көнендә... менә... лифтта бикләнеп утыра... Башсыз түгел бит ул. Хәзер эләктереп алырга тора. Бераз күз-колак булу гына җитми. И Ходаем, кичерә күр мине, әйбәт ана да була алмадым шул балама... Зинһар, саклап йөрт җанкисәгемне, тәүфыйклы, иманлы ит. Нишләрмен мин ансыз? Ә ул минсез нишләр?.. Их! Исән-имин чыксам, бер тиргәмәс идем үзен, иркәләп-назлап кына йөртер идем. Бала җаны назга ныграк килә бит ул... Моннан соң дәресен дә карап торыр идем, мәктәбенә барып, укытучысыннан да сорашып-белешеп йөрер идем... Йа Рабби, чыгар безне моннан, газиз балам хакына булса да чыгар! Нәкыя апаның тавышы да бу юлы йомшак-ягымлы гына: — Минеке дә ул чаклы юньсез түгел түгелен... Куллары алтын, йөрәге ялкын дигәндәй. Эчүен дә бик сирәк эчә. Бик кирәк булганда гына каба. Кичә дә дачабызга бура сөйләшеп кайткан... Ярата ул мине. Минем өчен бөтенесен эшләргә дә әзер. Бу юлы да эчүен эчкән, ә өч бөртек чәчәк кыстырырга онытмаган... Югыйсә чәчәк бирешергә бала-чага түгел бит инде без... Их, моннан чыга алсам, билләһи дип әйтәм, өф итеп кенә тотар идем дә үзен... Чыгып кына... булмас... шул... Исмәгыйль абзыйны да танырлык түгел. Аның шундый мөлаем һәм самими чагын мин беренче күрәм әле. — Моннан соң ипи-сөтне иртән иртүк алып кереп куям. Болай вакытлы-вакытсыз йөрү килешми. Хатын-кызның өйдәге эше дә җитәрлек бит аның... Барысына да ничек өлгерсен ул?! Бу юлы исән-сау калсам, ничек яшәргә икәнен белер идем инде... Чөкердәшеп кенә гомер сөрер идек апаң белән... Аделя исемле кыз, киресенчә, олыларча, акыллы һәм мәгънәле сүзләр сөйләнде: — Мин дә әниемне аңлыйм. Гомере буе үзе генә яши бит ул. Минем белән булса да, һаман ялгыз... Беркеме юк бит аның, ә минем әтием юк... Дамир абый да беренче генә килә әле. Әниемә ул бик ошый. Дамир абый да аны ошата. Мин моны беләм, сизәм... Мин аларга бәхет кенә телим. Алар бәхетле булса, мин дә бәхетле булам бит... Моннан соң әниемне бер дә, бер дә ачуландырмас идем!.. Тизрәк ачсыннар гына... 14 сәгать 58 минут Ниһаять, лифт ишеген ачтылар. Безне кысан, тынчу, караңгы төрмәдән азат иттеләр. Хәбәр итеп өлгергәннәр: ишек төбендә һәркемне үзенең кадерле, газиз кешесе каршы алды. Майсәрә шундук малаена барып ябышты. Ябышып кына калмады, аны тозлап-борычлап тирги башлады: — Нишлисең син, малай актыгы?! Нишләтәсең син анаңны? Үлсен, дөмексен, дисеңме? Бирермен мин сиңа "икеле"не! Нәрсә җитми сиңа? У-у, кибәкбаш, өйгә генә керик әле, күрсәтермен мин сиңа ничек укырга кирәклеген! Нәкыя апа да, лифттан атлап чыгу белән, бер читтәрәк басынкы, юаш кыяфәттә басып торучы иренә карап кычкырды: — Ну, алкаш, сөендеңме инде? Бөтен ачуыңны чыгардыңмы? Сөен! Икенче мәртәбә, хәлеңә керәм дип, урамга торып йөгермәячәкмен! Хет үл шунда! Бүтән тереләй кабергә керәсем юк! Колагыңа киртләп куй, исерек бүкән! Исмәгыйль абзый өтәләнеп көтеп торган хатынын бөтенләй күрмәгәнгә салышты. Әмма шунда да теш арасыннан гына хәләл җефетенә берничә ачы сүз әйтеп өлгерде: — Мәңге сөт капмаслык иттең син мине! Сөтең-ниең белән чукынып китмисең шунда, ыһ та итмим... Аделя да елап-шешенеп беткән әнисенә үчле һәм рәнҗешле иде: — Или — ул, или — мин!.. Бүтән килеп йөрмәсен, әйт үзенә! Миңа кирәкми ул. Мин ансыз да яши алам... Без... яши алабыз... Ә миңа нәрсә? Олы, шыксыз авызын ыржайтып карап торган лифт төбендә ялгызым басып калдым. Гыйбрәт, әлбәттә. Аның каравы, романны төгәлләргә җай табылды. Шунда ук, өемә кереп, тәмамланмаган әсәремнең соңгы җөмләсен язып куйдым: "Иман үзгәрә, холык үзгәрми, диләр. Дөрес икән". Май, 2003 ХАК ЧИШМӘСЕ Начар хәбәр тиз тарала бит ул. "Скотник Нурулла Исмай хатыны Гөлшаһидә белән йоклаган", — дигән хәбәр дә яшен тизлегендә авылга таралды. Начар сүзгә кеше тизрәк тә ышана. Гөбеле халкы да бу хәбәргә шундук ышанды. Әлбәттә инде, Гөлшаһидәнең кат-кат ант итүенә дә карамастан, Исмай да ышанган, озаклап уйлап-нитеп тормаган, унбиш ел бергә яшәгән хатынын ике баласы белән бергә куган да чыгарган. Эш нәрсәдәме? Эш шунда ки, Гөлшаһидә белән йоклавы хакында Нурулла үзе мактанып йөргән. Хәтта әйткән: "Карарлык, тотарлык җире дә юк икән аның, такта да кайры гына", — дигән, ди. Менә шушы сүздән башлана да инде тирә-юньне тетрәндергән бу тарих. Гөбеле авылында ялган кичерелми. Ялганчы кеше мәңгелеккә кара мөһер ала. Нәселдән нәселгә сугылып килә торган әлеге мөһер бу якларда бик күп кешенең канына тоз салган, язмыш юлларын бутап ташлаган. Шуңа күрә дә, Гөбеледә алдарга, ялганларга тырышмыйлар. Ничек кенә кыен булса да, хак дөресен әйтеп сөйләшәләр. Аннары... Сүзем менә шушы "аннары" турында да инде. Гөбеледә күптәннән бер сәер йола яшәп килә. Кеше теленә кергәннәрне якындагы Күке тавы итәгенә урнашкан Хак чишмәсенә алып барып, "ант эчерәләр"... Ант дигәнең шул чишмә суы үзе була инде. Су эчергән чакта сорыйлар икән: "Әйткәннәрең дөресме?" — янәсе. Бу изге чишмә янында кеше гел дөресен генә сөйли башлый, имеш. Шулай да бүгенге авыл бу йоладан читләшкән. Дөресрәге, читләштерелгән. Совет власте вакытында ялганда гаепләнгәннәрне авыл советына алып килә башлаганнар. Кешенең ялганчымы-түгелме икәнен авыл советы рәисе билгеләгән. Хәзер авыл советы да, аның рәисе дә юк инде. Нурулла белән Гөлшаһидә хакында ямьсез сүз таралгач, Гөбеле авылы халкы әнә шул борынгы йоланы исенә төшерде. Бу хакта авыл картлары мәчеткә җыелып сөйләшкәннәр. Иң өлкәннәрдән саналган Имамгали агай әйткән, ди: — Халыкка белдерегез, бу җомгада бөтен авыл белән Хак чишмәсенә барабыз, Нуруллага ант суы эчерәбез, — дигән. Гөбеле авылы бу хәбәрне тыныч кабул итте. Нәрхәлдә, шаркылдап көлүче дә, артык кайгыручы да булмады. Кайчандыр, ялганы өчен, Хак чишмәсе каршындагы сазга батып үлгән Сирай нәселе кешеләре генә, үзләренең бабаларын исләренә төшереп, ямьсезләнеп, карганып йөргәннәр, ди. Ничек кенә булмасын, хакыйкатьне барыбер ачыкларга кирәк, шуңа күрә авыл картлары ничәмә-ничә еллар онытылып торган изге йолага үзләренең фатихаларын биргәннәр. Биреп кенә дә калмаганнар, үзләре оештырып, үзләре үк башкарып чыгарга карар кылганнар. Аңлашыла, кешеләр язмышы хәл ителә бит, хатын-кыз язмышы, балалар язмышы, гаилә язмышы... Авыл язмышы да хәл ителә иде бу көнне. Әнә бит Нурулланың җавабын ишетергә бөтен авыл чыккан. Иң алдан Имамгали агай белән Нурулла баралар. Нурулла күңелле елмаеп бара. Әллә сер бирмәскә генә тырышамы? Шулайдыр, әнә күз төпләренә куна башлаган җыерчыклар тартылып-тартылып куялар. Салмак җилгә җилфер-җилфер килеп барган бөдрә чәчләре ул арада калтыранып ала. Барыбер дулкынлана, борчыла Нурулла. Борчылмаслыкмыни — артыннан бөтен авыл бара бит...Үз-үзенә, үзенең рухына, көченә ышана Нурулла, ләкин... Ләкин, ләкин, ләкин... Хак чишмәсе булса ни?! Нәрсә эшли ала ул аның белән? Нишли ала? Юк, курыкмый Нурулла чишмәдән, тик... Бераз шүрли генә... Имамгали белән Нурулла артыннан бер төркем авыл картлары ияргән. Сабир карт, Хәтми бабай, Мөнир ага, Вафа хәзрәт, мәчет тирәсендә йөргән тагын берничә кеше алардан тотам да калмый киләләр... Йөзләре үтә дә җитди, карашлары, йөрешләре дә җитди, әнә бераз киләләр, киләләр дә, сүз куешкандай, барысы бергә Хак чишмәсе тибеп чыккан Күке тавына күтәрелеп карыйлар... Алар да сагаялар, шикләнәләр, хәтта шүрлиләр, ахры, бу чишмәдән... Картлар төркеменнән арттарак тагын ике халык күче пәйда булды. Берсе — хатын-кызлар төркеме, аның башында килүче әбиләр рәтендә, авызын яулык белән каплаган, кайгы-борчуларыннан сөртенә язардай булып сыгылып төшкән Гөлшаһидә бара, икенче төркемне аның ире — Исмай җитәкләгән. Менә шундый сабантуй! Авылдан Күке тавына кадәр — чакрымлап ара. Чынлык белән хакыйкать арасы. Гомер арасы... Шушы араны узганда һәр кеше үз гомерен кабат кичерәдер, шул үзенең изге һәм гөнаһлы гамәлләрен кабат күз алдыннан уздырадыр... Ходай Тәгалә бу тауны шуның өчен дә авылдан читтәрәк өеп куйгандыр әле... Уйлансыннар, тәүфыйкка килсеннәр, хакыйкатькә кайтсыннар, дигәндер. Ә чишмәнең әллә нинди сихере дә, көче дә юктыр. Сихер, көч менә шушы бер чакрым аралыктадыр, бәлки? Шулайдыр... Әнә Нурулла да уйлана. Гөлшаһидә дә уйчан, гамьле. Ул һаман әле үзенең ап-ак, чибәр йөзен кулъяулыгы белән каплап бара. Күзләре генә калган. Зәңгәр күкнең кыйпылчыгы кебек... Елыйлар... Күк елый... Күз яшьләре, чишмә кебек, шушы күк кисәкләреннән тын гына, тыйнак кына тибеп чыгалар да җиргә тамалар, бөтен аланны чылатып бетерәләр... Исмайның кояшта янып, кыр тузанына каткан каратут йөзе таштан коелган кебек. Болай да кысык күзләре бөтенләй ябылып беткәннәр, куе кашларына ак төс кунган. Чәченә дә күптән чал керә башлаган. Аның тормышы, тормышы гына түгел, язмышы хәл ителә шул бүген. Шушы берничә көндә хатынын, балаларын сагынып бетте инде ул. Тик... Күңел дә бар бит әле. Күңел белән нишләргә?! Ышана ул анысы, ышана Гөлшаһидәсенә. Яратышып, сөешеп өйләнешкән, матур, тигез гомер кичерешкән хәләле бит ул аның. Ләкин... Теге гөнаһ шомлыгы да ышандырып сөйли, диләр. Күңел түренә, кара елан кебек, шик-шөбһә барыбер шуышып кереп өлгерде... Һәм үзенекен итте — Исмайның теле, кулы булып, иң газиз җаннарны өеннән куып чыгарды... Ах, тиле, тиле! Нишләп тиле булсын?! Кем белә Гөлшаһидә белән Нурулла арасында ни булганын?! Белсә, шушы чишмә генә белә аладыр... Халыкның Хак чишмәсе буена тупланып, урнашып бетүен көтебрәк торды да, Имамгали карт урталыкка чыкты. — Җәмәгать!.. Халык шаулаша иде әле. Шуңа күрә тагын бер мәртәбә кабатларга туры килде: — Җәмәгать, җыелып беттегезме? Картлар төркемендә торган Хәтми абзый бөтен гәүдәсе белән алгарак омтылгандай итте дә, исәп-хисап биргәндәге кебек, җитди кыяфәттә сөйләп китте: — Җиде кеше юк. Ике карчык авыру, өч бала — шәһәрдә, Кәшфи кордаш урман кисә, Хәләф — исерек... Калганнар — монда. — Исмай белән Гөлшаһидә мондамы? Юри сорый Имамгали карт. Монда икәнлекләрен белә торып сорый. Шулай кирәк. Йоласы шундый. — Мондалар. — Нурулла мондамы? — Бу сорау да йола саклап кына бирелә. — Монда. Халыкка кызык. Балалар пырхылдап көлеп куялар. Яшьләр елмаеп-сынап карап торалар. Алар арасында, сөйгәннәрен шушы чишмә буена алып килеп, ант иткәннәр бар. Өлкәнрәкләр, җитди чырай чыгарып, шомланып калганнар. Иң өлкәннәр арасында бу йоланы күреп белгәннәр дә бар, ахры. Алар, янәшәдәге берәр колакка үрелеп, бу серле йолага аңлатма биреп баралар... — Менә хәзер халыктан сорарга тиеш. Берьюлы җавап бирергә тиешбез... — Ант йоласын башлыйбызмы? — Баш-лый-быз!.. — Нурулла, башлыйбызмы? — Башлыйк инде, ә? Күпме көтәргә була! — Хәерле сәгатьтә! — Амин! Имамгали карт чишмә ягына, дөресрәге, тауга таба борылып басты. Кешеләрдән аермалы буларак, Күке тавы гаять дәрәҗәдә тыныч иде. Аның чишмә дымыннан ишелеп төшкән кызыл балчыгы да, шул кызыл ярдан төртеп чыккан агач улак та, чишмә төбендәге күлдәвек тә, ул күлдәвекнең тап уртасында уйнаклап торган нәни "пәри туе" да авыл тормышында яшәп, катлаулы гомер кичергән бу Хода бәндәләре уйлап чыгарган уенга шактый битараф иде. Бу тау мең-миллион еллар шулай торган, чишмә үзе дә кимен куймыйдыр... Шуңа күрә дә алар кешеләрдән өстендер, изгерәктер... Шуңа күрә дә алар кешеләр өстеннән хөкем йөртергә хаклыдыр? Хикмәт шунда гына микән? Юктыр, тирәндәрәктер. Тирәндәрәк? Әйе шул, бездәге чишмәләр кайчандыр ерак бабаларыбыз яшәгән диңгезләр белән тоташкан булган, диләр. Шул нәсел бабаларыбызның рухлары яшидер әле бу чишмәләрдә? Алар һаман безне гөнаһ, хилаф эшләрдән саклап калырга тырышалардыр, нәселне саф, иманлы, миһербанлы итеп тотарга телиләрдер? Дөресе шулдыр. Юкса ничәмә-ничә елдан соң, ничәмә-ничә буыннан соң шушы сәер йола ерак оныкларының хәтеренә төшәр идемени? — Йә, Нурулла Хәернас улы, килеп бас чишмә каршына. — Бастым, ну, шуннан? — Кулыңны чишмә өстенә суз. — Ну, суздым. — Тоясыңмы? — Нәрсәне? — Чишмәне тоясыңмы? — Кем белә... Тоям бугай. — Хәзер менә шушы чынаякны ал. — Имамгали карт Хәтми бабай китереп тоттырган чынаякны кулына алды да, бер мәл тын калып, дога гаменә бирелеп торганнан соң, Нуруллага сузды. — Чишмәдән су алып эч. Җавап тотучы бәндә бу әмерне дә җиренә җиткереп үтәде. Буш чынаякны кабат Имамгали картка сузды. — Син бөтен халык алдында: "Исмай хатыны Гөлшаһидә белән йокладым", — дип әйттеңме? — Әйттем. — Юк, тутырып җавап бир. — Мин... Бөтен халык алдында... Исмай хатыны Гөлшаһидә белән йокладым, дип әйттем. — Хәзер тагын бер мәртәбә җавап бир: "Исмай хатыны Гөлшаһидә белән йокладым", — дигәндә, син хак дөресен әйттеңме, әллә ялганладыңмы? Имамгали карт бик җитди иде. Халык арасында да шылт иткән тавыш юк. Бигрәк тә Гөлшаһидә басып торган хатын-кызлар төркеме ягында үлем тынлыгы хөкем сөрә. Ирләр ягында да шомлы күренеш: Исмай, алгарак чыгып, бөтен йөзе, гәүдәсе белән, хәтта күңеле, җаны белән чишмә ягына укталган... Нурулла дәшмичәрәк торды. Имамгали картның сүзе бетмәгән икән әле: — Ашыкма, олан. Уйла. Уйларыңда шушы дога ярдәм кылсын... — Менә ул, учларын алга җәеп, гаҗәеп моңлы, аһәңле тавыш белән дога укый башлады: — Бисмиллаһир-рахманир-рахим. Иннә әгътайнәхәл-кәүсәр. Фәсалли лираббикә үәнхәр. Иннә шаниэәкә һүәл-әбтәр... Дога укылып бетте. Имамгали карт "амин" тотты. Халык та аңа иярде. Нурулла һаман дәшмәде. Ул, ниндидер сихри шаукымга эләгеп, сәер бер йокыга талган кебек тора иде. Имамгали карт каты гына эндәште: — Җавап бир, Хода бәндәсе! Хак дөресен әйттеңме, әллә ялганладыңмы? — Хак дөресен әйттем! Шунда әллә нәрсә булды... Күке тавы ишелеп, дөнья җимерелеп төште диярсең... Иң элек хатын-кызлар гөжләп алдылар. Аннары Гөлшаһидә, үкереп, ачыргаланып, чирәм өстенә ауды, ирләр ягыннан Исмай җибәргән чатлы күсәк аның ягына очты... Балалар елый башлады... Кемдер сүгенеп куйды, кемдер рәнҗеп карганды, кемдер кемнедер якларга, акларга тырышты, кемдер, Ходайны исенә төшереп, сабырлыкка чакырды... Халык озак таралды. Иң элек ярым һушсыз Гөлшаһидәне алып киттеләр. Аннары, кай арада аракы кабып өлгергән Исмайны култыклап алдылар... Иң ахырдан картлар кузгалды. Аларның йөзләренә, күзләренә карап кына нәрсә уйлауларын аңлау кыен иде. Ләкин барыбер шатлыкка караганда, борчу, көенеч күбрәк иде аларның чыраенда. Ниндидер борынгы, тарихи гамь бар иде бу исәпсез-хисапсыз җыерчыкларда... Бераздан Хак чишмәсе буенда Нурулла берүзе торып калды. Әле генә булып узган йола шаукымыннан һаман котыла алмый интегә иде, ахры. Ниһаять, ул кинәт уянган кебек, дертләп кузгалып куйды, сак кына башын борып, тирә-ягына каранып алды. Менә аның үтә дә җитди йөзенә беренче елмаю җыерчыклары йөгерде, бу елмаю тиз арада аның күзләренә үрмәләде, тиздән бөтен барлыгын ялмап алды. Гади генә елмаю түгел иде бу. Ниндидер күтәренкелек, хәтта тантана бар иде анда. Сизелерсизелмәс кенә хәйлә чалымнары да тоемлана кебек... — Ну, шуннан?.. Күрдеңме инде? Хәзер әйтеп карасыннар абзаңны алдакчы дип... Бер генә сүз әйтеп карасыннар! — Нурулла, үзе дә сизмәстән, Хак чишмәсе белән сөйләшә башлаган иде. Ә чишмәгә нәрсә — аңа ул бар ни, юк ни — челтерәп ага бирә. — Ну, кем көчле соң инде? Кем? Ниндидер хорафатка, шайтан вәсвәсәсенә ышанып, үзләре көлкегә калдылар. Шул булды. Нәрсәң бар соң синең? "Хак чишмәсе" дигәч тә... Телим икән, мең ел аккан дип тормам, томалыйм да куям! Моннан соң кеше күңеленә коткы салып агып ятмассың!.. Телим икән, менә шушы суыңны болгатып, пычратып, адәм карамаслык хәлгә китерәм!.. Чишмә җавап бирмәде. Ул һаман үз көенә тыныч, салмак кына акты да акты... Бу хәл Нурулланы чыгырыннан чыгарды. Нишләп әле ул тыныч, нигә шулай аңардан көлгән кебек кылана? Нурулла, җен ачулары чыгып, аяк киемнәрен салып ташлады, пинжәген тотып атты. Аннары, җил-җил килеп, чишмә алдындагы кечкенә сулыкка кереп китте. Кереп тә китте, тибенә-тибенә, аның саф суын болгата башлады, аннары, балаларча такмаклап, сикеренергә үк кереште. Читтән берәрсе карап торса, аның хакында тилергән, акылдан язган дип уйлар иде, мөгаен... Нәм ялгышмас иде. Нурулла бу минутта чынлап та акылдан язып бара иде... — Менә шулай таптап бетерәм! Чишмә никтер аңа җавап итеп бер сүз дә дәшмәде. — Менә шулай томалап үтерәм! Чишмә дәшмәде. — Кансыз калдырам! Чишмә акты да акты... — Җансыз калдырам! Чишмә акты да акты... — Дөмек! Дөмек! Дөмек! Чишмә һаман тыныч кына агуында булды... Ямьсез җикеренеп, такмаклап торган Нурулла, үз ачуы белән мавыгып, тау аланындагы сазлыкка бата башлавын сизмәде дә. Саз балчыгы тезенә җитә башлагач кына аңына килде ул. Ләкин соң иде инде. Ничек кенә тырышса да, ул сазлыктан сыңар аягын да тартып ала алмады, киресенчә, кош кебек талпынган арада, саз суы һаман өскә — ботларына, аннары биленә үрмәләде, күкрәгенә җитте... Менә ул үзенең афәтен тоеп, җан ачысы белән кычкырып җибәрде. Бу зәһәр тавыш, шул ук мизгелдә кырлар аша үтеп, авылга җитеп килүче халыкка барып иреште. Сискәнеп, дәррәү шул якка борылып карадылар. Иңрәүле тавыш тагын кабатланды. Таныдылар: бу — скотник Нурулланың җан авазы иде. Ләкин нишләптер кешеләр үзләрен бик сәер тоттылар. Хак чишмәсе ягына карангалап, таптанып тордылар да, тавыш-тынсыз гына үз сукмакларына төшеп, йортларына таралыштылар... Август, 2003 АЛТЫН КЫЙССАСЫ "Авылга чегәннәр кергән" дигән хәбәр хатыны Зөһрә теле белән кайтып ирешкәндә, Зиннәт ялгызы гына салкын аш ашап утыра иде. — Нишлә-ә-әп? Ник җылытмыйсың? — Эссе көндә салкын аш үзе бер рәхәт, болай да бара, — дип, Зиннәт елмаебрак аклана башлаган иде, Зөһрәдән тагын эләкте: — Болай да сәламәтлегең юк, ашказаныңны әйтер идем инде... Бүген туган кебек яшисең үзең дә... — Ярый, хатын, ярый, чәпчемә. Бүтән алай эшләмәм. Бик ашыгам шул. Көннәр әйбәт тора, басуга китешли генә кердем. Комбайным тыкрык буенда калды... Йөгердем... Капкадан килеп чыгуга, Зиннәт затлы яулыгыннан каратут бөдрәләрен салындырып куйган бер "җен хатыны" белән йөзгә-йөз бәрелеште. — Ой, дарагой!.. Дай руку, пагадаю... Зиннәт аңын җыеп алганда, теге "җен хатыны" аның кулын тотып өлгергән иде инде. — Жизнь у тебя, дарагой, длинная, богатая, семья крепкая, душа спокойная... А это что? Золото! Золотая линия... У тебя под домом золото лежит... Придется выбирать: золото или жизнь... Дарагой, дай червонец. Я тебе сколько золото падарила, денег не жалей... Зиннәт, бу "җен хатыны"ннан котылу өчен генә биргән кебек, күптәннән кесәсендә бөгәрләнеп йөргән унлыкны чыгарып тоттырды да тыкрык чатыннан үрелеп карап торган комбайнына ашыкты, ә теге чегән хатыны күрше Илдарның тимер капкасын шакып калды... "Нәрсә ди? Алтын диме? — Зиннәтнең күңеленә төшеп калган серле-сәер уй үзен сиздереп, кузгалып куйды. — Йорт астында, ди бит... Димәк, нигездә... Булмас... Каян килсен аларга алтын? Ялганчы чегән хатыны әйтә дип инде... Ә булса? Чын алтын ятса аларның нигезендә?" Шунда, әллә каян гына, Зиннәтнең хәтеренә кайчандыр мәрхүм әткәсе сөйләгән сүзләр килеп төште. Шушы йортларын яңартып салганда әйтә торган иде ул: "Безнең нигезгә алтын күмелгән, диләр. Бабаң — хәлле кеше иде: булса булгандыр — алтыны да булгандыр... Менә шушы кече якка туры килә, имеш. Баз казыганда гел бүтән төрле балчык чыга, бәлки, дөрестер дә..." Бүген Зиннәтнең эше эш булмады. Уе гел өй нигезендә яткан алтын тирәсендә бөтерелде. Ул әле күрше картның: "Байлык өстендә утырасыз сез, балам, белмисез генә", — дигән үтә дә серле сүзләрен дә исенә төшерде. Соңгы вакытта төшендә мал көтүен еш күрүен дә, ялан буйлап кайтканда сыер тизәкләре җыеп йөрүен дә шушы алтын хәзинәгә китереп бәйләде Зиннәт. Кыскасы, тәмам тынычлыгын җуйды ул. Кичен дә уйчан иде. Шуңа күрә дә Зөһрәсе адым саен: — Нәрсә булды сиңа, мәрткә киткән кебек йөрисең? Әллә эшеңдә берәр күңелсезлек бармы? Авырмыйсыңдыр бит? Ашказаның ничек? — дип сорап, бимазалап торды. Алтын гамендә бер атна үтте. Зиннәт тәмам ябыкты, кешелектән чыга язды. Зөһрә аптырап бетте: иренең тагын авыру өянәге кузгалдымы? Эш, эш дип, сер бирмичә генә йөриме? Тагын ниндидер кайгысы бармы? Әллә?.. Әллә күңелен берәр чәчбикә кузгатып җибәрдеме? Хатынының пошаманга калуын күреп, Зиннәт көннәрдән бер көнне Зөһрәгә күңелен ачты, өй астында яткан алтын хакында әйтте. Тегесе кычкырып көлде генә. Җилбәзәгрәк шул ул. Зиннәтнең моңа җен ачуы чыкса да, дәшмәде, күңеленнән ныклы бер карар беркетеп, келәткә чыгып китте. Шалтыр-шолтыр килеп, ишегалдында озак йөрде. Бераздан бер кочак корал күтәреп керде, көрәк, лом, кәйлә ише әйберләрне, берәм-берәм, почмакка сөяп куйды. Аннары, кояшта янган, туфрак төсенә кереп бетә язган йөзен сыпырып алды да: — Иртәгә казый башлыйм, — диде. — Нәрсә-ә? — Кечкенә Булатларын юындырып торучы Зөһрә баштарак берни дә аңламады. — Нәрсә казыйсың? Бәрәңгегә иртәрәк бит әле... — Өй астын казый башлыйм, күпме әйтергә була инде... Алтын бар анда, алтын! Бу юлы Зөһрә көлмәде. Хәл көлүдән узган иде инде. Ничек көлсен — ире тәмам акылын җуеп ята ласа! Алтын шаукымы, алтын җене кагылган аңа! Теге чегән хатынының каһәрле эше генә бу! Шуның сихере!.. Зөһрә ирен юмалап та, ачуланып та, оялтып та карады, әмма Зиннәт үзенең уйлаган ниятеннән кире кайтмады, иртән иртүк торып, эшкә кузгалганчы, кече яктагы идән такталарын куптарып ташлады, очлы башлы үткен көрәген нигез туфрагына батырды... Бу хәл кичке якта да кабатланды, иртәгесен дә, аннан соң да... Зиннәт күзгә күренеп үзгәрде. Шушы берничә көндә аның күзләре эчкә батып керде. Җаны да әллә нинди ерак чоңгылларга төшеп китте. Ул үз күңеленә кереп бикләнде. Күзләрендәге очкын гына, йөрәк түрендә уйнаган хыял аҗаганнары балкышыннан хәбәр булып, фани дөнья тормышына, җир мәшәкатьләренә ишарә биреп торалар иде. Зөһрә нишләргә дә белмәде. Тормышларының рәте китеп баруын бик тиз тоеп алды ул. Өй эчен туфрак тузаны басты, бакчага балчык ташый-ташый эчләре төшә язды, баштарак мич кыйшайды, аннары чолан астындагы ниргә җимерелеп төште... Яшәрлек калмагач, Зөһрә Булатны күрше авылдагы аналарына илтеп куйды, үзе дә, Зиннәт акылына килмәсме дип, берничә мәртәбә туган авылына кайтып яшәп килде... Алар хәзер аз сөйләшәләр. Иртән торып капкалап алалар да, бераз балчыкта казынгач, эшкә йөгерәләр, кич тагын шул ук алтын гаме, шул ук баз... Төнгә чаклы казыйлар... Зиннәт, чокый торгач, ике кеше буе җир казыды инде. Бер урында казып төшкәч, кулын селтәп икенче җирдән тотынды... Шулай өйнең дүрт почмагына дүрт кое казып куйды ул. Казыган җирне такталар, терәүләр белән ныгытты, өй бурасы астына да чатлы-ботлы баганалар утыртып чыкты... Бер әйбер дә табылмады, дип әйтү дөрес булмас, борынгырак чынаяк ватыклары, күгәреп беткән пычак сыныгы, төсен югалткан төймә борчагы, тагын әллә нәрсәләр чыкты. Берәр әйбер кулына тигән саен, Зиннәт үзенчә сөенеп, тел шартлатып куя, әмма әлегә күңелен бушатып җибәрми, бөтен шатлыгын-сөенечен киләчәккә калдырып, тынчу базда казына... Ниһаять, чыкты! Алтын чыкты. Әллә ни мактанырлык түгел түгелен: кашсыз йөзек! Алтын да түгел — көмеш! Шул җитә калды. Зиннәт тәмам акылдан шашты. Ул хәзер көне-төне җир казый. Эшен дә ташлады. Бу гына нәрсә? Иң хәтәре: әлеге табылдык йөзек бөтен авылны исәнгерәтеп җибәрде. Ул хәбәрне Зөһрә алып кайтты. Кайтты да, ишек тупсасына утырып, кычкырып елап җибәрде. — Зиннәт, нишлисең син? Кеше көлкесенә калып беттек бит инде!.. Әнә түбән очтагы Фәрит тә базын казый башлаган, абзаң Хәлим дә, күрше Илдар да, классташың Илшат та, колхоздагы эшләрен ташлап, алтын эзләргә керешкәннәр... — Минем аларда эшем юк, үз алтыным үземә бик җиткән. Башкалар үзләрен үзләре карасыннар. Мин беркемгә дә катнашмыйм... — Тапмасалар... — Табачаклар, барыбер табачаклар. Мин әйтте диярсең... — Каян беләсең соң син? — Сизәм мин моны, тоям, аңлыйсыңмы? Әллә кай җирем белән тоям! Фәрештәм әйтеп тора! — Кит, җүләр! Нәрсә сөйлисең син?! Фәрештәнең алтынга ни катнашы бар? Җенеңдер ул?! Шайтаныңдыр... "Зиннәт алтын тапкан" дигән хәбәр, чынлап та, Байлар авылын аякка бастырды. Кемдер көлде, кемдер, көнләшеп, эчтән янды-көйде, ә кемдер, бөтен эшен ташлап, үзе дә йорт нигезен казырга кереште. Бу аңлашыла да. Элек-электән Байлар авылында халык бай яшәгән. Әнә бит исеме үк шул хакта әйтеп тора. Ике йортның берсенә "алтын шаукымы" тими калмагандыр. Моны ишегалдындагы балчык өемнәреннән дә чамаларга була. Урып-җыюның иң кызган бер чорында авылда эш тукталды. Колхоз рәисе тыз-быз чапты, халыкны кабат иманына, дөресрәге, басуларына кайтарырга тырышты, әмма барыбер әллә ни майтара алмады. Алтын балкышыннан авыл тәмам сукраеп, чукракланып беткән иде инде. Шулай да Зөһрәнең күзләре дөресрәк күрә иде, дөресрәк тоя, аңлый иде. Бәлки, бу "сары шаукым"га беренче булып ияреп киткән кешенең хатыны булгангадыр? Бәлки... аңа алтын кирәкмидер? Кирәк, ник кирәк булмасын? Ул да адәм баласы, аның да матур тормышта, бай тормышта яшисе килә. Яңа йорт җиткерерләр иде, машина юнәтерләр иде... Иң элек Зиннәтнең авыруларын дәвалый торган санаторийга путевка алырлар, өсбашларын карарлар иде... Тагын... Тагын... Мәрхүмә аналарының каберләренә чардуган куйдырырлар иде... Тик... Зөһрә барыбер дә алтынга риза түгел. Чөнки... Чөнки алтын ласа ул. Алтын! Шайтан коткысы! Ак бабай шулай ди иде бит. Туктале-туктале, Ак бабайлары бар бит аларның. Шуңа барып караса? Ул, килеп, Зиннәтне акылга утырта алмас микән? Мәчеттә имам-хәзрәт тә бит әле ул. Дога иясе... Зөһрә, бер буш арада, авылда Ак бабай буларак телгә кергән Кирам карт яшәгән югары очка йөгерде. Күңелендә туып алган өмет чаткысы аңа күзгә күренми торган канатлар куйган иде. "Менә бит ул, — дип уйлады ул, — Ходай үзе ярдәмен биреп тора, Ак бабайны да ул биргәндер әле? Изге дога ярдәме белән Зиннәтне акылына кайтарсак, башкалар да үз исләренә килерләр иде..." Кирам картның яшел капкасын киереп ачып җибәрү белән, Зөһрә артына авып китә язды. Телсез генә түгел, буынсыз-сансыз калды... Буыныңнан да, телеңнән дә, хәтта акылыңнан, җаныңнан язарлык күренеш иде шул: хәзрәтнең ишегалдында, хәл алырга гына җиргә яткан әзмәвер албасты кебек, өр-яңа балчык өеме чекерәеп карап тора иде! Зөһрә ничек кире чыгып йөгерүен дә, ничек кайтып җитүен, ничек өйгә кереп, йотам-йотам дип торган дәһшәтле базга төшүен дә, ишегалдына чыгып киткән Зиннәтнең көрәген алып, ярсып казый башлавын да аңышмады. Ул моны кемдер кушып, этеп-төртеп, яисә кулыннан тотып эшләткән кебек кенә эшләде. Ул хәтта үзе дә түгел, Зөһрә үзе Кирам карт капкасы төбендә басып калган, ә монда аның шәүләсе генә, ымы-ишарәсе, рухы-җаны гына... Үзе казый, үзе елый Зөһрә. Юк, йөзе елмая, күзләре генә елый. Күңеле, җаны елый. Зар елый. Зар... Бәй, баксаң "зар" дигән сүз, шул ук Коръән иңгән телдә "алтын" дигәнне белдерә ләса. Зөһрә менә шул "алтын" белән, "зар" белән елый... Ул, хәтта баштарак тоймады да: аның көрәк очы күптән инде бер каты әйберне чүки: "тек-тек", "тек-тек"... Балчык арасыннан ялтырап, балкып берничә алтын алка, беләзек шуышып килеп чыккач кына дертләп айнып китте ул. Тышта агач терәү юнәтеп йөргән Зиннәткә үрелеп кычкырмакчы булды. Тавышы чыкмады. Тамагына килеп тыгылган төерне йотып җибәрә алмагач, Зөһрә тагын табылдык хәзинә өстенә капланды, җан ачуы, юк, җен ачуы белән ярсып казырга кереште. Ләкин вакытында кирәкле урынга куеласы терәү куелмый калган иде шул. Зөһрә бер-ике селтәнүгә, салкын бөркеп торган балчык стена соңгы мәртәбә калтыранып куйды да, җәһәннәм тавышлары чыгарып, аһылдап ишелеп төште, аңа ияреп, нигез ташлары, идән ниргәләре кузгалды, иң ахырдан, нишләтәсез инде мине, ничә ел тордым, тагын торыр идем әле, дигән кебек, шыгыр-шыгыр килеп, олы бөтен өй бер якка янтая башлады... Зөһрә, үз өстенә капланган бу афәтне тотып калырга теләгәндәй, көрәген өскә күтәрде. Әмма... тотып кала алмады... Кулындагы юан агачны бер якка атып, ярым җимерек өй эченә килеп кергән Зиннәт хәләл хатынының каяндыр җир төпкеленнән тонык кына ишетелгән иңрәүле тавышын ишетеп, акылыннан язды... — Алтын! Алты-ы-ын... Август, 2003 ҖАН СУРӘТЕ 1. Нахак Бүген Миндиярның җан ачулары, кая ул җан гына, җен ачулары чыкты. Мәңге салмыш Күке Гарифулласы аны колхоз сарыкларын урлауда гаепләде. "Күке" дигәннән, ферма мөдиренең кушаматы ул. Аның атасы үз гомерендә берничә хатынга йортка кереп, һәрберсендә берәр бала калдырып чыккан. Шуңа да шундый кушамат такканнар. Нахак сүзгә шартлый язды Миндияр. Гомере буе фермада мал карап, өенә бер чирләшкә тәкә бәрәне дә алып кайтмаган кешегә яман яла яксыннар әле! Печәне-төгәне кайткандыр анысы, әмма җан башына кул сузганы булмады. Җан бит ул! Урланган мал икеләтә, өчләтә, унлата гөнаһлы итә, моны кем генә белми икән... Кичкә югалган сарыкларны таптылар. Миндиярның гаепсез булуы да ачыкланды. Кешеләр: "Башта ук уйлаган идек аны, Миндияр эше түгел бу, дигән идек, рас килде", — диештеләр. Әмма нахак сүз Миндияр күңеленә кара дегет кебек ягылып калган иде инде. Ул баштарак оялу, кыенсыну булып бимазалап торды, аннары гарьләнүгә күчте, ахырдан күңелнең бер почмагында тыныч-тымызык кына ятучы үчкә әверелеп яши башлады. Шушы тойгы Миндиярның рухын какшатты, аның җан кыйблаларын изеп ташлады, ниһаять, бердәнбер көнне, ырым-шырым белән шөгыльләнүче Мәймүнә карчыкка алып килде. Сүзен уратып йөртмәде, турыдан ярды да салды: — Мине нахакка рәнҗеткән кешедән үч аласым килә. Миңа нишләргә? — диде. — Ай-Һай, балам, дөрес юлда йөрмисең син. Бар, кайт, уйлан. Син уйланып бетмәгәнсең әле. Соңрак килерсең, — дип, имче карчык аны кире бормакчы иде, Миндияр уйлаган ниятеннән ваз кичү түгел, хәтта: — Уйланасы уйланган инде. Ярдәм итәсеңме, юкмы? — дип, Мәймүнә карчыкның үзенә укталып куйды. — Ә син беләсеңме, балакаем, үчле кеше берьюлы ике кабер казый бит? — Белмим дә, беләсем дә килми. Нинди кабер ул? Мин бит үлсен димим. Үз нахагы өчен җәзасын гына күрсен, дим... — Ә нахакның җәзасы үлем генә. Ялган, гайбәт, мәкер — дөньядагы иң зур явызлык ул. Аның әҗере үлем генә булырга мөмкин. Бабаларыбыз да, кеше үтергән берне генә үтерә, сүз йөрткән меңне үтерә, дигәннәр... — Юк, үлмәсен ул... — Алай булмый... Очы-очка ялганмый... — Ә син ялга, әбекәй. Син ул кешене тынгысыз ит, җанын бимазала, күңелен катыр, гомерен агула... — Булышмасам, ни кылырсың? — Бүтән имчегә барырмын. — Күреп торам, күңелеңә кара уй кергән синең, үч кергән. Булышам мин сиңа. Әмма үзеңне дә, балаларыңны да афәтләрдән, бәлаләрдән саклап калу өчен генә булышам. Бар, кайт, иртәгә килерсең. Барысын да иртәгә әйтермен... Мәймүнә карчык Миндиярны тагын ике мәртәбә кайтарып җибәрде әле. Күрәсең, шулай сынады ул аны, күңеленә беркеткән уй-ниятен тикшерде. Ниһаять, ниятеннән кире кайтмасын белгәч кенә, Миндиярга сүзен әйтте: — Нахак сүз синең җаныңны тынгысыз иттеме? — Әйе. Җанымны рәнҗетте. — Димәк, җанга — җан? — Җанга — җан... — Бар, кайт та нахак иясенең сурәтен яса. — Нәрсә-нәрсә? Рәсем дисеңме? — Рәсем түгел. Сурәт. Сиңа нахак бәла яккан җан иясенең йөз сурәтен яса. Үз зурлыгында булсын. — Мин ясый белмим... — Анысы мөһим түгел, син яса гына. Охшамаган җирен күңел үзе охшатып ясап бетерә ул... — Шуннан ни була? — Сурәт ясап, син ул кешенең җанын аласың, җанын алып, тормышын тынгысыз итәсең... Шул. Шуны теләдең бит? — Нәрсә соң ул җан тыйгысызлыгы? — Анысын сорама. Анысы синең эш тә, минем эш тә түгел. Бар, кайт, бүтән килеп йөрмә. Болай да күңелемә авырлык алам. Син тагын да хәтәррәк гөнаһлар кылмасын өчен генә алам... Бар, кайт, бүтән күземә күренмә... 2. Сурәт Мәктәптә укыганда рәсем дәресе Миндияр өчен иң авыр дәресләрнең берсе иде. Рәсемгә баштан ук кулы ятмады аның. Дөресрәге, күңеле ятмады. Бигрәк тә кеше йөзен ясый алмый интекте ул. Гел ниндидер дуңгыз сурәте килеп чыга. Бөтен класс кычкырып көлә иде бу сәер сурәтләрдән. Шул вакытлардан соң бер мәртәбә дә кулына каләм-карандаш алганы юк бит Миндиярның. Ничек ясасын ул Күке Гарифулласын?! Әле охшатып та ясарга кирәк, ди... Миндияр, иң элек, сорамыйча гына, улының портфеленнән берничә карандаш алып яшерде. Ак кәгазь бите юнәтеп, хатыны күреп калганчы, анысын да ашъяулык астына җәеп салып куйды... Әлфиянең уенда да юк иде ул. Көне буе колхоз сыерлары янында йөреп арыйдыр инде мескенкәй. Уллары Рамил дә бүген үз түшәгенә тиз түңкәйде. Өйдә шылт иткән тавыш та юк. Кече яктагы өстәл читендә, тонык кына янган ут яктысында гаҗәп бер күренеш барлыкка килде. Миндияр исемле адәм баласы, сабыйларча, башларын боргалый-боргалый, икенче бер адәм баласының йөз сурәтен, чынлыкта исә, аның җан сурәтен ясый. Чөнки йөз шул җан дигәненең хак сурәте була да инде. "Йөз нуры", "йөз суы" дигән сүзләр дә җан сурәтенә ишарә булса кирәк... Авыл артындагы таулар аша беренче кояш нурлары үрелеп карый башлаган иде инде, ниһаять, һәр төрткесенә, һәр сызыгына үзенең ачуын, үчен кушып, Миндияр Күке Гарифулласының сурәтен төшереп бетерде... Төшереп бетерде дә, сак кына дүрткә бөкләп, кыйбла ягыннан җиде такта исәпләп, матчаның шул җиденче такта турысына кыстырып куйды. Аннары, чишенеп ишек төбендәге диванга сузылып ятты. Түр караватка барып, хатынын бимазалап торасы килмәде. Аннары... тиешле сурәт ясалса да, уйлар уйланып бетмәгән иде әле. Аның менә шулай, ялгызы калып, соңгы вакытта шактый тузгып өлгергән күңелен тәртипкә саласы, чуалган хисләрен барлыйсы, уйларын бер төенгә төйнисе бар иде. Миндияр иң элек шуны сизде: ул ничектер җиңеләеп калган иде. Күңелендәге таш, тамагындагы төер, җанындагы сызлавык юкка чыкты. Гүя ул үзе юк, аның җаны гына ята бу диванда... "Сурәт шаукымы" дөрес булып чыга болай булса. Әллә ни охшамаган да иде югыйсә... Күке Гарифулласының күзләре дә алай ук зур түгел, авызиреннәре дә сурәттәгечә кыегаеп тормый, чәчләре дә бу кадәр тырпаеп йөрми бугай... Шулай да кайсыдыр чалымнары белән охшаган да иде ул Күкегә. Әһә! Очлы борыны белән! Куе кашлары белән! Һәм, әйе шул, иреннәреннән алгарак чыгып, тырпаеп торган тешләре белән! Шул тешләре арасыннан кысылып, сытылып чыккан сүзләре дә Күке Гарифулласыныкы иде. — Әй син, кая куйдың сарыкларны? Сатып эчтеңме? Әллә, тиреләрен тунап, кар базыңа төшереп элдеңме? Әйт тизрәк, юкса төрмәдә черетәм башыңны! Миндияр баштарак аптырап, хәтта каушабрак калды. Әмма үзен бик тиз кулга алды. Нахак сүз кеше зиһененә шундук үтеп керә икән, җавап сүзе дә тиз булды. — Син үзеңне санадыңмы соң? Бу сүздән соң Күке тәмам чыгырыннан чыкты. Авызиреннәрен кыйшайтып, алгы тешләрен ыржайтып Миндиярга табан килә башлады. Үзе килә, үзе һаман зурая... Юк, гәүдә шул килеш тора, башы, йөзе генә үсә... Менә ул адәм ышанмаслык бер хәлгә кереп, бөтен дөньяны тутырды, кояшны, көнне каплады... — Карак, бур!.. Мин хәзер үзеңне туныйм, үзеңне йотам!.. Һап!.. Ләкин Күкенең килбәтсез иреннәре ачылып ябылырга өлгерми калды, теге баш үз ачуына, үз мәкеренә тулышып шартлады... Дөньяда гарасат, зилзилә купты, хәтәр җил-давыл чыкты, җирдәге бөтен нәрсә кубарылып күккә очты, ә күктәгеләр, киресенчә, җиргә төште... ...Шакылдап идәнгә атылып төшкән Миндиярны Әлфия бала-чаганы орышкан кебек орышып тора иде. — Төне буе юк белән булашып утыра да... Аннары идәндә тәгәрәп йөри... — Нәрсә булды, Әлфия? — Нишләгәнен Мин дияр үзе дә белеп бетерми иде шул. — Бу хакта мин синнән сорарга тиеш?! Кем беләндер талашып, сугышып ята идең бит... Хәзер кем икәнен дә белмисеңме? Шунда гына Миндиярның аңына барып иреште: баягы ямьсез хәлләр төш кенә булган икән. Куркыныч төш, әмма бары тик төш кенә! Ул бер сөенде, бер көенде. Сөенде, чөнки тойды, сизде: аның сурәте ниндидер илаһи сихер юлы белән Күке Гарифулласына барып ирешкән. Көенде, чөнки бу сурәт аның үз җанын да тынгысыз һәм бәхетсез итәргә тели иде... 3. Җәза Икенче көнне ферма мөдире Гарифулла эшкә чыкмады. Әлфия белән бергә сыер савып йөрүче хатыны: "Авырып тора", — дип сөйләп торган. Үз сарыкларын яланга куып йөрүче Миндияр Әлфия теле белән килеп ирешкән бу хәбәрдән сискәнеп үк китте: "Әллә чынлап та бармы бу сихер дигәннәре? Йә Ходай... Нәрсә бу? Җәзамы? Гөнаһмы? Ходай эшенә тыгылды микәнни? Авырып егылырлык булгач... Коръән тикле Коръән дә кушмый бит кеше сурәтен төшерергә. Ә ул — юньләп дога да белми торган бер адәм заты үч коткысына бирелеп адәм тикле адәм баласын харап итте..." Миндияр үзенә урын таба алмады. Йөрсә дә йөрде, йөрмәсә дә йөрде, эшләсә дә эшләде, эшләмәсә дә эшләде... Үз уйларыннан үзе дә авыруга сабыша язды. "Икенче яктан караганда, дөрес тә эшләдем, — дип уйланды ул. — Явыз телле, нахак сүзле кеше кайчан да булса шул теле, нахагы өчен бер җәзасын күрергә тиештер ләса? Тиеш, әлбәттә. Ходай Тәгалә андый кешеләрне сөйми, монысы хак. Димәк, ул аларга барыбер җәза бирәчәк. Тик... ул барысына да ничек өлгерсен?! Ул бит берүзе! Җир өстендә, бәлки әле бөтен Галәм киңлекләрендә күпме гөнаһ кылына, ямьсез эшләр эшләнә, нахак сүзләр әйтелә, барысын да ипкә китереп бетерә алмый икән инде, бер сүз дә әйтеп булмый. Шелтәләп, ачуланып яисә үпкәләп булмый... Чөнки ул — Алла, Ходай, Тәңре! Язмыш дигән китапны язучы тәкъдир иясе! Ә булышырга кирәк. Кирәк!" Шулай да кайсыдыр ягы белән очы очка ялганып бетми моның. Миндияр шуңа да борчыла. Күке Гарифулласына җәза бирде ди. Ярый анысы, бераз кирәк ул юньсезгә... Ә бит аның хәләл хатыны бар, өч баласы үсеп килә. Аларның ни гаебе?.. Аталарына бер-бер хәл булса, аяксыз-кулсыз калачаклар бит алар? Юк, бу дөрес үк түгел, ахры... Аннары... Күке Гарифулласы әллә нинди, баш бетәрлек эш тә эшләмәде... Ну, тиргәде ди, салмыш баштан, кызып китеп, нахакка ачуланып атты ди... Сарыклар югалу уен эш түгел бит. Иң беренче шул Күкене үк төрмәгә тыгып куячаклар. Бу урында кем дә чыгырыннан чыгар... Кичерергә кирәк булгандыр, кичерергә... Әнә бит каты авырый, ди... Шулай көн үтеп китте. Миндиярның күңеле, үз урыныннан купкан килеш, дөнья гаменнән, тормыш, эш мәшәкатьләреннән аерылып яшәвендә булды. Кемгәдер җан борчуы юрап йөргән кеше үзе үк җан тынычлыгын югалтты, яшәп булмаслык бер хәлгә килде. Кич эштән кайтканда, Миндиярның башына яңа уй килде: "Бик каты авырып та киткәч, Күке ай-һай үкенәдер инде, кичәге нахак сүзе өчен дә үкенәдер... Нигә генә әйттем икән шул сүзләрне, ди торгандыр. Эчтән яныпкөеп ятадыр..." Өенә кайтып кергәндә, Миндиярның тәмам күңеле төшеп беткән иде. Бүген ул Әлфиягә баш та какмады, баласын да сөймәде, һәр көндәгечә, бакча буйлап та йөреп кермәде... Өстен-башын да салып тормыйча, түргә узды, үрелеп, матчага кыстырып куелган теге зәхмәтле сурәтне алды. Аннары, кече якка чыгып, мич алдына барып басты. Бераз уйланып торгач, ныклы бер карарга килеп, шырпы сызды да кулындагы сурәткә ут төртте, шомлы авазлар чыгарып янган кәгазь йомгакны мич авызына куйды... 4. Гыйбрәт Ферма мөдире икенче көнне дә эшкә чыкмады. Хатыны бу юлы да: "Авырый", — дию белән чикләнде. Миндияр үзе барып сорады: — Бик каты авырыймы? — диде. — Бик каты авырый шул, — дип, күз караларын яшерә-яшерә, нәрсәдәндер оялган, кыенсынган кебек, кыюсыз гына җавап бирде Мәдинә. Миндияр үзе дә кыенсынды. Мәдинәнең кыенсынуы өчен кыенсынды... "Нигә кыенсына инде ул? — дип уйлады ул. — Шакшы телле ире өчен шулай кыенсынмаса... Бу бичара хатынның бер гаебе дә юк бит... — Шуңа да Миндияр Күкене кичерде. — Яшәсеннәр әйдә, тигез яшәсеннәр, балалар үстерсеннәр, бәхетле булсыннар..." Нинди бәхет инде ул? Мәдинәнең шешенгән йөзенә, төне буе керфек тә какмый чыккан күзләренә карап, Миндияр барысын да аңлады: Күкенең хәле шәптән түгел икән. Бәлки, бу минутта ул үлем белән көрәшеп ятадыр. Ә Миндияр? Олы бөтен ир башы белән ниндидер фәлсәфә куертып булаша... Хәзер үк барырга тиеш ул Гарифулла янына, хәлен белергә, күңелен, җанын тынычландырырга, әгәр кирәк икән инде, үзенең ырым-шырымнары өчен кичерүен сорарга, әйе-әйе, тәүбә итеп, гафу үтенергә тиеш! Миндияр, үз гомерендә беренче мәртәбә эшен ташлап, авылга кайтып китте. Беренче мәртәбә үз өен узып китте. Түбән очта яшәүче Күкеләрнең биек капкасына барып төртелде аның юл очы. Ишегалдында да, өйдә дә кеше-мазар күренмәде. Эш өстендә бөтен капка-ишекләрнең шар ачык булуы бераз сәер тоелса да, Миндияр әллә ни аптырамады, ян бакча буйларына күз салды, иң ахырдан абзар-кура ягына барып килде. Юк, җан әсәре күренми... Бәй, теге авыру Күке кая булган соң? Миндияр менә хәзер генә пошаманга төште. Шул Күке өчен килде ләса ул! Шуны көйләр-чөйләр өчен... Үзе өйдә дә юк икән әле... Менә сиңа мә! Шул вакыт абзар артындагы бәрәңге бакчасы ягында ниндидер хайван мөгрәп куйды. Димәк, анда нидер бар, ниндидер җан иясе бар... Көтүдән калган малмы? Гарифулла да шунда, димәк... Юк, абзар артында көтүдән калган мал да, Гарифулла үзе дә табылмады. Көз таратыр өчен әзерләп куелган тирес өеме янында ниндидер адәм гыйбрәте аунап ята иде. Эчеп, исереп, тәмам кешелектән чыккан бу җанлы, дөресрәге, җансыз гәүдәне Миндияр бераздан гына таныды — әле кайчан гына акыра-бакыра аны сарыклар урлауда гаепләгән ферма мөдире Күке Гарифулласы иде бу. Юк, ул үзенә бер тамчы да охшамаган. Ул күбрәк Миндияр төне буе рәсемгә төшергән, ахырдан, бөтен булган үчен бәгыренә алып, утка яккан ямьсез, килбәтсез сурәтне хәтерләтә иде... Август, 2003 СОЦГА КАЛДЫМ! Карале, бүген бөтен урамнар, урманнар яшел тукымага ябынып утыралар түгелме?! Әйе, язның, дөресрәге, майның бер көне була, нәкъ шул көнне кеше уянып, сискәнеп китә һәм, гаҗәпләнеп, тирәюньгә күз сала: әле генә, кичә генә япа-ялангач утырган куаклар, агачлар кай арада гына җете яшел киемнәрен киеп өлгергәннәр дә, кай арада шундый төс, моң һәм сын гармониясенә ирешкәннәр?! Һәм... Кешенең күңелен тырнап, бер зәгыйфь кенә, әмма бертуктаусыз көчәя баручы, киләчәктә җәй буе тынгылык бирмичә яшәтәчәк бер уй сызып үтә: "Тагын соңга калдым бугай. Тагын калдым! Өлгермәдем!" Нигә, ни өчен? — анысы әлегә ачыкланмаган. Әмма теге уй һаман бөтерелә, бәргәләнә, ярсый... "Нәрсәнедер күрми калдым, нәрсәнедер оныттым... Соңга калдым!.." Язгамы? Кояшкамы? Җәйгәме? Тормышкамы? Яшәүгәме? Белмим... Ә! Сөюгә! Димәк, бәхеткә! Быел да бәхетем читләтеп узды микәнни? Ә бит яз ничек матур башланган иде, — гөрләвекләр җиргә кошлар сайравын, беренче бөреләр — әллә күпме, берсеннән-берсе матур вәгъдәләр алып килгән иде... Нәкъ менә яфрак калыкканда дөньяда, кеше тормышында ниндидер мөһим үзгәреш булырга тиеш кебек, якты вәгъдәләр тормышка ашар кебек иде... Менә бит, шауламыйча-нитмичә генә, дөньяга яшеллек иңгән дә куйган. Быел да өлгереп булмады. Тагын соңга калдым... иртянге акият Бүген иртән, бакчамда таң симфониясеннән әсәрләнеп, илһамланып утырганда, алдымда яткан шигырь кисәгенә каяндыр адашып килеп чыккан бер сандугач (үз бакчамдагыларны мин яхшы беләм!) очып кунды. Кунды да шигыремне көйле, күңелемне моңлы итте... Әкият дисезме? Бәлки, шулайдыр. Ә бәлки, түгелдер? Яңа көн туды. Ә һәр яңа көн нинди дә булса яңа сер, хикмәт алып килә. Бүген ул минем тормышыма яңа сандугач алып килде. Бакчамда ямь, күңелемдә матур хис, куен дәфтәрендә бер шигырь артты... Ә сез "әкият" дисез... АҢЛАШУ Сиксән өч яшьлек Алма бабай үлем түшәгендә ята. Үләсен белеп ята. Барысы да хәл ителгән — шуңа күрә дә тыныч. Тирәсендә биш улы, ике кызы, тугыз оныгы, тагын әллә күпме чыбык очы тиешле туганы бөтерелә... Менә мин утырам. Башкаларның читкәрәк китүен сизеп алды да карт, йомшак кына дәшеп куйды: — Олан, менә мин дә булмам... Булмагач онытырсыз... Күңелем тулды. Мөлдерәмә тулы күзләрем белән картның төпсез тонык күзләренә карап, кыймшанмый да утыруымда булдым. Күңелемдә генә әйтәсе килгән бер фикер бөтерелә: "Алма бабай, курыкма, үлем миннән көчле дип... Ул синең киләчәгеңне үтерә ала, үткәнеңне — юк! Үткәнең — безнең белән..." Аңлады... Аңлады Алма бабай! Күзләрендә бер мизгелгә генә очкын кабынып китте... — Рәхмәт, олан... ДӨНЬЯ ҮЗ УРЫНЫНДА Иртәнге сәгать җиде. Трамвай. Салон тулы кеше. Җан өшеткеч салкын. Тынлык. Һәркемнең үз гаме, үз уе, үз дөньясы... Ишек ачылган саен, трамвайга зәһәр салкын ургылып керә. Керә дә идән буйлап утыргыч асларына шуыша, аннары, тун-пальто чабуларына ябышып, өскә үрмәли. Ахырда, тәрәзәләр өслегенә капланып, пыяла өстендә ак бәрхет элпә булып катып кала. Урта бер тәрәзә янында утырган малай, калын боз элпәсен эретеп, тимер бишлек зурлыгында гына "тишек тишкән". Шул "тишек" аша ул урамдагы хәлләрне күзәтеп бара. Үзем дә сизмәстән, мин дә шул ачыклыкка иелеп карадым. Күңелем тынычланып китте: дөнья үз урынында иде... ПЛАГИАТЛЫК Каз тәпиләрендәге чык салкынын чак-чак тоеп кына әрәмәлек буйлап атлыйм. Каз тәпие... Чынлап та, ничек охшаганнар алар каз тәпиләренә! Әнә бака үләне, бака җиләге, бака яфрагы үләннәре. Сазлырак, дымлырак җирдә үсәләр, бакалар илендә... Күзгә тилебәрән орлыгы чалынып калды, ат кузгалагы, кәҗә сакалы, арырак — песи борчагы... Тагын да арырак, үр буенда — эт шомырты... Каршыма очраган беренче аланда ук күгәрчен күзе чәчәгенә очрадым, карга күзенең тәлгәшләренә кагылып уздым, менә тавык күзе, чеби үләне... Бу кешеләрне бер дә оригиналь фикерләүдә мактап булмый икән. Барысын да тереклек дөньясының үзеннән алганнар. Хәтта үлән, чәчәк, куак исемнәрен дә. Менә сиңа мә! Чын плагиат икән бу кеше дигәнең! Шулай да, бар кануннарына төкереп, бу плагиатлыгында мактыйсы килде аны. Матур плагиатлык! гы йбрвт Бакчамда караеп яткан ул каен төбенә күрсәтеп, дусларым: — Нигә һаман шул төпне алып атмыйсың инде, бар бакчаңны ямьсезләп тора, — диләр. Җавап итеп мин аларга шушы тарихны сөйлим... — Шулай бер елны бакчам уртасында каен үсентесе шытып чыкты. Югыйсә тирә-ягыбызда бер генә каен агачы да үсми кебек. Шуңа да бик кадерле иде бу үсенте. Булдыра алган кадәр бәрелү-сугылудан сакларга тырыштым, үземчә тәрбияләгән булдым. Каен үсентесе озак көттермәде — тартылып үсеп китте... Әмма гади каен агачы түгел иде ул. Әйтсәм ышанмассыз: бер төптән берьюлы өч кәүсә баш җибәргән булып чыкты. Шуңа күрә, бер дәртләнеп үсеп киткәч, кайсын да булса кисеп ташларга кулым бармады минем. Өч тармакка аерылып үсеп килүче игезәкләрне берничә елдан тагын искә алдым. Аларны күрми калу мөмкин дә түгел иде. Бигрәк тә үзәктә үсеп утыручы каен сылуы араларында иң зифасы, иң агы, иң матуры иде. Калган икесе аның янәшәсендә җәелебрәк, таралыбрак китсәләр дә, мәһабәтлекләрен югалтмаганнар. Сизеп торам: аларның икесе дә яннарында үскән каен сылуына үлеп гашыйклар. Берничә елдан бу ярым шаян уйларымның чынга ашуын күреп гаҗәпләндем. Әйе-әйе, бераз үсә төшкәч, үзләренең кайнар сөюләрен белдереп, ике якка киткән үсентеләр үзәктә үсеп утырган каен сылуына тартылгандай булдылар. Әмма шатлыгым күпкә бармады. Каен егетләренең берсе кинәт үсүдән туктап калды, нәзекләнде, бөкрәйде... Кемгәдер үпкәләгән кебек, ул тагын да читкәрәк китте. Бу хәл әллә ни озакка бармады, әлеге төпнең зәгыйфь агач язмышы белән ризалашасы килмәде булса кирәк, читкә тайпылган киткән җиреннән кинәт тураеп, тагын өскә таба үсеп китте, каен сылуын үзенең куе ябалдашлары белән кочып ук алды. Хәзер инде икенче каен егете моңсуланды, аска таба чүкте... Шул рәвешле, каен сылуының мәхәббәте өчен көрәш шактый еллар дәвам итте, өч төп шулай азаплана-азаплана үсә бирделәр. Иң кызганычы, иң гыйбрәте ахырдан булды: теге ике каен егете бер-берсе белән шулкадәр мавыгып, ярышып үстеләр, алар хәзер каен кызын бөтенләй каплап киттеләр, күләгәдә калдырдылар, кояш нурларыннан мәхрүм иттеләр. Каен кызы бу газаплы, караңгы тормышка түзмәде корып, сула башлады. Күрше егетләре ничек кенә иркәләп, назлап карасалар да, ул табигатьнең үле күзәнәгенә әверелеп өлгергән иде инде. Сөйгәннәренең һәлакәтен егетләр бик авыр кичерделәр. Тагын ике ел үтте. Сылу ботак сынып төште, калган икесе дә, караеп, җыерчыкланып, төсен югалттылар, язда бөтенләй яфрак ярмадылар. Көзгә алары да, тормыш суларыннан мәхрүм калып, җан тәслим кылдылар. ...Менә нинди мәхәббәт тарихын саклый бу агач төбе, дусларым! ЙВРӘК ЯФРАКЛАР Каенны "мәхәббәт агачы", сиреньне "сөю куагы" диләр. Мәхәббәт газабына, сөю сагышына түзә алмаганнар ак каенга килеп яшьләрен түккәннәр, күңелләрен юатканнар, җаннарын тынычландырганнар, өметләрен яңартканнар; гашыйклар исә иртә яздан бер-берсенә сирень чәчәкләре бүләк иткәннәр, сирень куагы төбендә изге вәгъдәләрен бирешкәннәр. Сөйгән ярларын төшләрендә күрергә теләп, кызлар мендәр астына сирень куагы куеп калдыра торган булганнар. Нигә гаҗәпләнергә? Сез иң элек каен белән сиреньнең яфрагына игътибар белән карагыз. Алар йөрәккә охшаганнар бит! Тагын шунысы: каен яфраклары бервакытта да тик тормыйлар. Алар һәрвакыт тибештә. Йөрәк кебек... Лепер-лепер, шыбыр-шыбыр... Үзләренең моңлы догаларын укыйлар да укыйлар... Сирень яфраклары да әкияттәге кебек: иң беренче булып яфрак яралар һәм, кар явып, хәтәр салкыннар башлангач кына, ямь-яшел килеш җиргә коелалар... Күз алдына китерегез: көзге бакча сукмагында бозга укмашып каткан яшел яфраклар... Сыкрап-елап, туңып-өшеп яткан йөрәкләр... Шуңа күрәдерме көзләрен сирень куакларына якын барырга куркам мин. Йөрәгем-җаным өши башлый... Гомерем кыскара кебек... Йөрәгем туктап калыр кебек... Каеннар белән башкача. Көзге бакча сукмагындагы алтынсу-сары йөрәкләр ничектер күңелгә яктылык бирәләр. Алар кояш нурларының җиргә төшеп материальләшкән чагын хәтерләтәләр. Саргаеп җиргә коелган каен яфраклары — әбиләр, юк-юк, әниләр чуагының да төп билгесе, ахры. Сагыштан саргайган ана йөрәге үз тамырыннан өзелеп төшә дә, көзге йөгерек җилгә ияреп, еракта йөргән газиз баласын эзләп китә кебек... Каеннарның яфрак койган чагы — якты гамь, ак сагыш чоры. Мин бу чорны яратам. Көзләрен сиреньнәр янына бармагыз, ак каеннар янына килегез. Аларның карасу тимгелләр сарган төпләренә түшәлгән алтынсу йөрәкләрне, учларыгызга алып, күккә чөегез, шул йөрәк яңгырында коеныгыз... Шул яңгырда коенсагыз, җаныгызга моң иңәр, сөю иңәр, бәхет иңәр... БОРКЕТ Телеграф баганасына кунган ул бөркетне күргәч, тәнемә генә түгел, җаныма да салкынлык, шом йөгерде. Минзәлә якларына каян килеп чыккандыр ул — белмим, әмма җәйге бер көндә миңа аны шактый вакыт күзәтеп торырга туры килде. Олы юл чаты. Вәгъдәмә тугрылыклы булып, дүрт юл очрашкан урында юлдашларымны көтеп утыра идем. Багана башына кунган әлеге бөркет миңа әллә нинди серле дөньядан җибәрелгән хәбәр-фал, ым-ишарә кебек тоелды. Шулкадәр дә тыныч утыра иде ул, хәтта олы юлдан чыжылдап үтеп торган машина-тракторларны да, дыңгыр-дыңгыр килеп тузан куптарган атлы олауларны да, вата-җимерә урысча сөйләшеп барган татар кызларын да, саз пычрагына баткан исерек авыл абзыен да гүя күрми иде. Каян килеп чыкты икән бу җан иясе Минзәлә даласына? Оясы бармы аның? Балалары, гаиләсе бармы? Тавы бармы? Тавы кайда? Иле кайда? Күзләре нинди икән аның? Гадәттә, бөркетләрнең күзе үзләре яшәгән таулар төсендә була бит... Моңсудыр аның карашы. Озак вакыт кыя ташына орынмаганга тәпи буыннары да йомшаргандыр... Кем син, Бөркет? Каян син? Урал тауларыннан адашып килдеңме? Йә моннан мең ел элек Кавказ таулары итәгендә яшәгән болгар бабаларыбызның җаны булып очып кайттыңмы? Очып кайтып, безнең искитмәле гамәлләрне, фәхеш яшәешне күреп, тораташ булып катып калдыңмы? Кем син, Бөркет?.. ФАТИХА Күрше малае, ата-анасының фатихасын алмыйча, читкә чыгып китте. Урам кешеләре бу хакта төгәл генә белмәсәләр дә, бик яхшы сизенәләр иде. Чөнки балалары авылны ташлап чыгып киткән көнне үк ата белән ананың күзләрендә нур сүнде. Халык әйтмешли, йөз сулары тоныкланды. Алар басылып-басынкыланып калдылар. Кеше белән сөйләшмәс-аралашмас булдылар... Фатихасыз чыгып киткән күрше малае читтә үз бәхетен таба алмады. "Өйләнгән икән" дигән хәбәр ишетелүгә үк, "Балалары үлгән" дигән, ә бераздан "Аерылышкан, эчкечелеккә сабышкан..." дигән сүзләр килеп җитте. Сигез елдан кайтып төште бала. Танырлык та түгел үзен. Чәчләренә ак кар сибелгән, йөз-чырайларын җыерчык баскан, гәүдәсе бөкрәеп, хәтта җитмеш-сиксән яшьлек картларныкы кебек үшәнләнеп калган. Күз-карашларында яшәү гаме сүнгән. Уллары кайткан көнне үк, ата белән ана йөгерә-йөгерә мунча якканнар, изге чишмәдән су ташыганнар, бакчаларындагы нәсел каеныннан себеркегә дип ботак җыйганнар, мулла абзыйны чакырып, Коръән укытканнар, аннары төне буе өчәүләп ни хакындадыр сөйләшепгәпләшеп утырганнар. Бераздан тагын китте күрше егете. Бу юлы инде башкача китте. Карт атасы белән анасы, капка төпләренә чыгып, озак кул изәп, озатып калдылар үзен. Ата-ананың йөзендә балкыган нур малайлары алып киткән фатихадан төшкән яктылыктан пәйда булган иде. встЕнда - күгерчЕннар каёер Хәлимә әбинең өч баласы бар. Барысы да читтә, зур кешеләр. Дүрт-биш еллар элек берсе кайтып та киткән иде. Әнисе хәстәрләгән өстәл артына утырмыйча, үзе алып кайткан ризыклары белән ашап туенган да кичкелектә кире чыгып та киткән, диделәр... Менә шул Хәлимә апага күгәрченнәр ияләште. Дөресрәге, ул аларны үзе ияләштерде. Иртә таңнан ярым җимерек коймасы буендагы утыргычка чыгып утыра иде дә болыт булып очып килгән күгәрченнәрне ярма бөртекләре, икмәк валчыклары белән сыйлый иде... Моның бер сәерлеге дә юк, әлбәттә. Шулай да гаҗәеп яклары да бар иде бу күренешнең. Хәлимә апа күгәрченнәре белән бертуктаусыз сөйләшеп йөрер иде. Иң кызыгы: бу табигать ияләренә үз балаларының исемнәре белән дәшә иде ул. "Мөниркәем, кил әле, тамагың ачтыр инде... Кичәдән бирле бер тәгам ризык та капканың юктыр шул..." "Рамазан, син читтә йөрмә, ач каласың бит, кил мондарак, кил-кил, бәгърем... Иң йомшагын сайлап бирәм ипиемнең..." "Син, Сәлим, һаман тынгысыз икән, абыйларыңның өлешенә керергә генә торасың... Бар, читтәрәк йөр әле, абыйларың да авыз итсен бераз..." Шулай сәгатьләр буе күгәрченнәре белән юанып, гәпләшеп утыра иде Хәлимә әби. Кешеләргә кызык, хәтта көлке. Кемдер аның хакында "акылга җиңеләйгән" дип тә сөйләгән. Бик нык рәнҗедем мин бу адәм затына. Әнкәй: "Малайларын сагынганга шулай ул", — дип сөйли иде, аның хәленә керергә тырыша иде бит... Яп-якты кояшлы көндә кинәт кенә дөнья куйды Хәлимә әби. Малайларына хәбәр итәргә бик теләсәләр дә, беркем дә аларның кайда яшәгәнлеген төгәл генә әйтә алмады. Бөтен урам җыелып күмде бу Хода бәндәсен. Кешеләр һәм күгәрченнәр. Кызык та инде бу табигать: Хәлимә әбинең күгәрченнәре ниндидер кайгы-афәт тойган шикелле, йорт алдында бөтерелешеп, бәрелә-сугыла очып йөрделәр. Бер, җиргә төшеп, тузан куптардылар, бер, атылган ук кебек, күккә томырылдылар. Кемдер җиргә сибеп киткән җимгә игътибар да итмәделәр алар... Күгәрченнәр Хәлимә әбине зиратка кадәр озата бардылар. Салкын гәүдә кабер куенына кереп киткәнче, шул тирәдә бөтерелделәр, мәет кабергә иңгәч, бер мизгел эчендә юк та булдылар... Әлеге гаҗәеп хәлне башкалар искә дә алмады, ахры. Ә минем күңелне телеп-телеп, шундый уй йөгерде: "Бу күгәрченнәр читкә китеп олаккан, иманнарын югалткан балаларының җан-бәгырьләреме әллә? Ана сагышы, үз нигезләренә тартып кайтарып, кош язмышына дучар иткәнме аларны?" Белмим. Әмма моның шулай булуын гомерем буе теләп яшим мин. КОМАНДИРОВКАДА Вакыт җиленнән каралып-кыршылып беткән капка төбендә бер әби утыра. Ара-тирә әле урамның бер башына, әле икенче очына карап куюын исәпләмәгәндә, тораташ кебек хәрәкәтсез калган ул. Менә, чыр-чу килеп, урам буйлап бер төркем малайшалай узып китте. Әби аларга керфеген дә сирпемәде, алдына сузып салган таяк очына карап утыра бирде. Бераздан әбинең ике як күршесендә дә капкалар ачылып китте. Берсеннән йомры-түгәрәк, таза-симез хатынкай, икенчесеннән телеграмм баганасы кебек озын, төз, ябык яшь бичә килеп чыкты. Килеп чыгулары булды, җир җимертеп талаша да башладылар болар. Әйтмәгәннәрен калдырмадылар, минсиңайтим... Бу ямьсез талаш шаһиты булып утырган әбигә алар бар ни, юк ни... Ул күршеләренең ызгышына кушылмады, хәтта аларга борылып та карамады. Әйтәсе сүзләрен әйтеп бетереп, ике хатын да үз капкаларына кереп югалгач, коймаларга беркетелгән почта савытларын шакылдата-шакылдата, почтальон узды. Әби утырган утыргыч янәшәсендә дә андый савыт бар иде. Хат ташучы хатын әбигә аз гына да игътибар итмәде, баш кагып кына узды. Әби үзе дә бер сүз эндәшмәде — элеккечә, тораташ булып, кымшанмый утыра бирде. Мин аны аңладым. Әбинең гомер йомгагы күптән сүтелеп беткән, аның кайсыдыр бер очын, табып, сүтелмәслек итеп төйнисе генә калган мәл иде бу... АНА КАЗ Бала чагымнан калган иң гүзәл хатирәләрнең берсе — казларның бала чыгарган вакыты. Казлар елдан-елга уңып килә иде безнең. Хәзер уйлыйм: моның сәбәбе каз оясында булгандыр, дим. Ник дисәң, каз күкәйләренә җылы кирәк, ә безнең каз оясы җылыны бик әйбәт саклый иде. Әле дә хәтеремдә: миңа 4—5 яшьләр булгандыр. Сәкедән шуып төштем дә аста утырган казга таба үрмәләдем. Һәм, казның ысылдап каныгуына, канәгатьсезлек белгертеп, калкынып-калкынып алуына да карамыйча, чебиләп беткән кулларымны каз оясына тыктым. Каты арыш саламын аралап үткән нәни бармакларым шунда ниндидер сихри бер йомшаклыкка тап булдылар. Каян таныш соң бу тойгы миңа? Ә, әнкәйнең сөткә тулышкан күкрәкләре шулай йомшак, җылы, хәтта кайнар иде бугай... Мин бу тойгыны, күкрәк сөтенең тәмен саклаган кебек, мәңгелеккә зиһенемә салып, дөресрәге, сеңдереп куйдым... Бераздан кулларым җып-җылы йомыркаларга кагылды. Шулкадәр күп иде алар. "Ничек барысын да берьюлы җылыта ала икән бу каз?" — дип аптырадым хәтта. Шушы сихри халәткә исереп, хәрәкәтсез калдым. Шунда әллә нәрсә булды да куйды. Каз, минем әрсез кулларымны тешләр-чукыр урында, сөттәй ак канатларын эчкә җыя-җыя, аларны үзенә тартты. Нәни йодрыкларымны йомырка дип белепме, тирә-ягыннан салам чеметеп, мамык бөртекләре бөтереп, томшыкларын шапшап китереп, бу яңа "йомыркаларын" үзенчә иркәлиназлый башлады. Менә каз тын калды. Минем хакта бөтенләй дә онытты, мышнап-ухылдап куюларыма да игътибар итмәс булды. Кулларым каз канаты астында килеш озак кына утырдым әле мин. Кайнар мичкә тыккан кебек, бармак-кулларым рәхәт тирләп чыктылар... Мин шунда бер сәер күренешкә тап булдым: нәни генә йодрык-йомгагым ике сихри тибеш арасында калган иде. Сабый гына булсам да, ул халәтне анык хәтерлим: өске якта ана казның тынгысыз йөрәге тибеп ята, ә аста — бихисап күп йомыркалар эчендә — җанлы табигатьнең илаһи вәкилләре — каз бәбкәләре томшык ныгыта иде... Икенче көнне иртән әбекәйнең моңлы көйле, әмма үтә дә ягымлы тавышына уянып киттем: — Балам, тор инде, тор, әнә Кояш бабаң сиңа шундый матур бәбкәләр җибәргән, тор, кара, әнкәң сыер савып керүгә сөенечен алырсың... ...Хәзер дә шулай, кояшка карасам, аның уртасында авыл йортларының сәке-караватлары астында торган каз оясының рәсемен күрәм. Ә-ә-нә бу каз оясыннан менәменә сап-сары каз бәбкәләре йөгереп чыгарлар да мин яткан түшәк-юрган астына килеп керерләр төсле тоела. Аннары... каяндыр ерактан әбекәйнең тонык кына тавышы ишетелер кебек: — Тор, улым, тор, сөенче алырга онытма!.. АПРЕЛЬ БАШЫ Апрель. Яз белән Кыш өзешкән вакыт. Сынау чоры. Суыктан куркып, чирәмнәр баш калкытырга дер калтырап торалар. Бөреләр дә инде уянган; әмма, юрган астында иртәнге җиләс һавага чыгарга куркып яткан сабый кебек, алар да борын төртергә кыенсынып, катып калганнар... Үләннәр дә, бөреләр дә белә: көндезге Кояшка ышанып, йөзеңне ачып кына җибәр, төнге суык үзенең зәмһәрир сулышы белән шундук өтеп алачак... Апрель башы. Яз белән Кыш өзешкән вакыт. Күчеш чоры. Табигать инде тәмам уянган, әмма, ниндидер сихергә эләгеп, яшел күзләрен чытырдатып йомган, җылы сулышын көч-хәл белән генә тыеп, ул берничә мизгелгә, берничә сәгатькә, берничә көнгә генә хәрәкәтсез калган... СОЯМ Син кайчакта: "Ник дәшмисең инде? — дисең. — Күзләрең "яратам" дип карый, кулларың "яратам" дип сөя, ә менә үзең дәшмисең... Ник мине җәфалыйсың?" — дисең. Кадерлем минем! Беләсең бит, мин сүзгә саран кеше түгел. Хисләрем ташып, мөлдерәмә торган мәл булса, мин сәгатьләр буе сиңа мәдхия җырлар идем яисә сагышымны түгәр идем... Юк, мин мәхәббәткә саран кеше түгел! Әмма... Сине дәшми-нитми генә сөясем килә минем. Изге җаннарны шулай сөяләр. Эчтән сызып яисә дәртләнеп, ымсынып-табынып сөяләр... Йөрәкләр бу мәлдә күзгә күренми торган, үтә лә нәзек-нәзберек кыллар ярдәмендә бер тибешкә, бер сулышка көйләнгән була... Җаннарның мондый табышкан, бәйләнешкән, сөешкән вакытында әлеге нечкә тойгыларга үзләренең салкын тәннәре белән кагылып-кагылып үтүче сүзләр нигә кирәк?! Шуңа күрә үпкәләмә, яме. Минем сине дәшми-нитми генә сөясем килә. Гомер юлында бер генә мәртәбә очрый торган изге җан итеп сөясем килә. чачак бул асы м килә Кызым белән йөзяшәр имән кочагына сыенып басып торабыз. Аяк астында ромашка чәчәкләре... — Әти, әти, кара әле! Нинди матур чәчәкләр! — Әйе, матур шул... Шунда ромашка чәчәкләре селкенеп куйдылар. — Алар нәрсә диләр, әти? — Алар... Алар... "Безнең дә имән кебек үсәсебез килә", — диләр. Имән шавына колак салып торганнан соң, кызым тагын сорап куйды: — Ә... Ә имән нәрсә ди? — Имән: "Минем кояшка кадәр үсәсем килә", — ди... Бу вакытта кояш тагын да өскәрәк күтәрелде. Күтәрелде дә кире аска — кызымның йөзенә, кулларына нур ташкыны булып сирпелде... — Әти, ә кояш нәрсә ди? — Кояшмы? Ул, сиңа карап: "Җир өстендәге ә-ә-әнә теге чибәр кыз буласы иде", — дип хыяллана... — Ә... — Ә менә син кояшка карап нәрсә диярсең соң? — дип сорыйм кызымнан. Җавап көтелмәгән, әмма искиткеч дәрәҗәдә хак-дөрес иде: — Минем чәчәк буласым килә, әти... калта Яр читендә гомердә дә уйламаган уйларыма чумып утырганда, аяк астындагы җәлпәк таш астыннан бер кәлтә еланы килеп чыкты да, үчләшкән кебек, үлән өстендә бормалы-бормалы эзләр калдырып, йөгереп китте. Үзем дә сизмәстән, аның артыннан омтылдым, тезләнеп, астында кәлтә булырга тиеш үлән кыягы өстенә кулны салдым... Бармакларым, уч төпләрем ниндидер җан бөртегенең калтыранып куюын тойды. Кулымны тиз генә тартып алдым, тәнемә суык йөгерде. Учым астыннан чыккан "тере" үлән кыяклары берәм-берәм сикереп тора башладылар. Берсе генә, кителеп төшеп, үлән төбендә аунап калды. Юк! Бу үлән кыягы түгел ләса! Учымда кәлтә еланының өзелеп калган койрыгы ята иде. Элгәреге халәтемә, элгәреге уйларыма күпме генә әйләнеп кайтырга тырышсам да, булмады. Үлән төбендә яткан койрык очы кебек, уемның бер чите генә кителеп калган, ә үзе исә, кәлтә елан кебек, әллә кая гына китеп югалган иде... ФРОНТОВИК Бүген, көтмәгәндә, күп юудан агарып беткән гимнастеркасына өч Дан ордены таккан фронтовик карт белән таныштым. Һәрвакыт ачык, көлеп-елмаеп торучы бу кеше сүзгә дә бик һәвәс икән. Кыска гына вакыт эчендә ул миңа үзенең бөтен фронт эпопеясын сөйләп чыгарга да, сугыш кырында очрап торган мәзәк хәлләрне күздән кичерергә дә өлгерде. Юк ла, мактануның әсәре дә юк иде аның сүзләрендә. Мин сизендем: ул үзе күргән фронт тормышының иң җиңел, күңелле, якты минутларын гына сөйли, күңеле төпкелендә яткан авыр, газаплы хатирәләренә ничек тә кагылмаска тырыша иде. Ә мин бу көнне бик кыю идем. Уйлап та тормыйча, карт ветеранның сугыш юлларында тап булган иң истәлекле хатирәсе хакында сорадым. Әңгәмәдәшем шунда ук уйчанланып, басылып калды. Әмма бу сорау аның өчен бөтенләй үк көтелмәгән түгел иде. — Малай... — дип куйды ул, соравым артыннан ук. — Ап-ак чәчле малай... Инде мин җитдиләндем. Ничек инде — малай?.. Әллә соравымны аңламадымы? — Ап-ак чәчле! Беләсеңме, ап-ак... Ә күзләре... Һәм ул сөйләп китте. — Кырык беренче елның көзе иде. Мәскәү артында оешкан бер частька эләгеп, алгы сызыкка китеп барам. Каршыга хәлсезләнгән, тәмам бетәшкән, тавыш-тынсыз гына атлаучы сугышчылар төркеме очрап тора... Яралылар түшәлгән ат-арбалар да, полуторкалар да үтепсүтеп йөри... Кинәт каршыбызга ялгыз ат очрады. Ватык орудие тартып килә иде ул. Тукталыштык. Көзге томан эченнән йөзеп килеп чыккан бу атларга шаккатып туктап калдык, ахры. Әйе шул, бик тә гаҗәп тоелган иде безгә бу күренеш. Әмма иң гаҗәбе алда иде әле. Үрелебрәк карасак, орудие лафетында канга буялып бер бала ята. Биш-алты яшьләрдә булыр. Үзе тумыштанмы, әллә сугыш сөременнәнме — кап-кара, чәчләре генә... апак. Без аны үлгән дип уйлаган идек. Ара-тирә буылып ютәлләп куюы гына бу малайның тәнендә яшәү гаме барлыгы хакында әйтеп тора. Мин үземне чын солдат итеп әнә шул очрашуда тойдым. Сугышчан гомеремнең исәбе шул очрашудан башланды. Малайның җансыз гәүдәсе, ап-ак чәче, төпсез, тонык күз карашы... Алар мине дүрт еллык фронт гомеремдә тотам да артымнан калмый озатып йөрделәр. Бик авыр чакларда да, үлем тырнагыннан котылып булмас кебек тоелганда да, күз алдыма әнә шул малай килә иде. Ул миңа: "Әле бит синең чәчең дә агармаган, ник бирешәсең?" — ди кебек... Ялгызым өч фашист әзмәвере каршына барган чаклар булды, тәнемдә йодрык кадәрле снаряд ярчыгы була торып, ике чакрым шуышып үткән вакытлар бар иде, фашист аткан гранатаны каска белән томалап, окоп төбенә капландым... Теге вакытта күргән ак чәчле малай мине һәрвакытта афәтбәлаләрдән исән-имин котылырга булышып торды. Кая ул, менә бүген синең белән исән-имин сөйләшеп утырыр идеммени?! Хәзер каршыма килеп чыкса, менә шушы орденнарымны эһ тә итми аңа тагын куяр идем... ...Әллә нинди булды ул көн. Шушы хатирәләреннән бушанган фронтовик карт кабат, тыйнак кына елмаеп, моңсуланды, басынкыланды, уйчанланды... Миңа да бик авыр иде. Үзе дә сизмәстән, очраклы рәвештә генә юлыма тап булган бу абзый миңа "яшәү мәгънәсе", "иманлылык" төшенчәләрен үз эченә алган һәм алдагы гомеремдә мең мәртәбәләр ярдәмгә киләчәк рухи ныклык, ихтыяр көче биреп киткән иде... БӘХЕТЛЕ АВЫРУ Авырып түшәккә егылдым. Керфек тибрәтерлек тә хәл юк. Иреннәремне кыймылдатып су сорар өчен дә мең газаплар чигәм. Өйдәгеләр минем янда бөтерелә. Берәүләр иреннәремә юеш чүпрәк тидереп китә, икенчеләре дару хәстәрли, өченчеләр түшәк-мендәрләремне рәтли. Сизеп торам: өч яшьлек кызым да шунда гына. Ул да үзенчә табиб булмакчы. Менә ул кулларымны тотып карый, өстемә капланган юрган өстенә дәфтәр битләреннән ертылган "горчичниклар" җәя... Үзе сөйләнепме-сөйләнә: "Хәзер терелдеңме инде, әтием, ә хәзер әйбәтме, авырмыйсыңмы инде?.." Мин дәшмим. Дәшә алмыйм. Хәл юк... Кызым, моны күреп, тагын да тырышыбрак "дәваларга" тотына. Маңгайга мамык кисәкләре тезә, битләремне сыйпый, кабат "горчичниклар" куя... Мин һаман җансыз килеш ята бирәм. Шунда кызыма әллә нәрсә булды. Ул кинәт тынып калды. Мине дәвалау өчен тагын нәрсә эшләргә икән, дип уйлап тора, ахры. Ниһаять, мин кызымның җылы тән исен, балаларга гына хас нәфис бер ис тойдым. Һәм... Нәрсә уйларга да белмәдем. Шул мәлне кемдер минем ут кебек янган бит очларыма йомшак иреннәрен тидерде һәм, аларны кабат алырга курыккандай, шул килеш катып калды... Сихерләделәрмени!.. Керфекләрем шунда ук киң ачылып киттеләр, һәм мин шулай ук киң ачылган сабый күзләренә тап булдым! Торып утырдым. Әле бер минут элек кенә хәрәкәтсезнисез яткан нәзек, ак кулларым, әллә каян гына көч табып, сабыемны күтәреп алдылар да күкрәгемә кыстылар. Кечкенә кызым һаман сөйләнә: "Хәзер авыртмыйсыңмы? Юкмы?" Ә күзләрендә... Күзләрендә гаҗәпләнү катыш... Бәхет яна! КЫРНЫҢ ҖАНЫ БАРМЫ? Авылыгыз тирәсендәге иң биек үргә яисә тауга менеп басыгыз да ялан-кырларга карагыз. Бернәрсә дә күрмисезме? Юктыр шул. Хәзер авыл басулары уртасында имәннәр, карагайлар, каеннар, зирек агачлары киселеп беткән. Элегрәк, хәтта әткәйләр-әнкәйләр чорында да әле, һәр басуның үз агачы, үз сакчысы, иясе булган. Мондый агачлар хакында әнкәй: "Кыр ияләре алар, балам, игеннәрне төрле афәтләрдән, зәхмәтләрдән саклыйлар", — ди торган иде. Иреннәрегезгә төшкән елмаю өчен сезгә үпкәләргә һич исәбем юк. Әмма ата-бабаларның рухын да рәнҗетергә бирмәячәкмен. Чөнки мин аларны беркатлы, наив кешеләр булгандыр дип уйламыйм. Һәрберсе ким дигәндә укымышлы, ягъни укый-яза белгән бабаларыбыз ни өчен басу уртасында үсеп утырган агачка табынганнар соң? Ни өчен, кыен-җайсыз булса да, сөргән вакытта ул агачларны урап үткәннәр, төбендәге үләнне кыркымаганнар, җиләкне өзмәгәннәр? Аңа корбанга басуның бер читен ("сакалын") калдырганнар? Ни өчен аны изгеләштергәннәр? Чөнки алар, басу-кырларның җаны бар, ул шушы агачларда яши, дип уйлаганнар. Күп гасырлар тәҗрибәсе шуңа инандырган: агачы киселгән яисә корыган басуның игене үсмәгән, икмәге уңмаган, хәтта яңгыр да мондый басуларга якын килмәгән... Ә хәзер без аптырыйбыз: көчле техника да җитәрлек, ашламалар да күп, алдынгы технологияләр дә уйлап табылып тора. Нигә соң уңыш юк? Нигә икмәк аз алына? Нигә? Нигә? Нигә... Чөнки басуларның җаннары юк! Агачлары, куаклары юк! Бүгеннән бөтен басу-кырларга агачлар утыртып чыгар идем мин! Аларга җан иңдерер идем. КВТҮ ФӘЛСӘФӘСЕ Безнең як авылларында көтүче ялламыйлар, көтүне чиратка салып көтәләр. Көтүче табалмаганнан түгел бу. Киресенчә, безнең якларда ялланып көтүчеләр күп йөри. Табигате матур, яшеллек мул, кешеләре бай, кунакчыл... Нигә ялланмаска?! Әмма һәр килгән кеше кире китеп бара. Көтү чиратка салына. Һәр иртәдә чираты килеп җиткән гаилә кешеләре, читтән көтү көтәргә дип махсус кайткан туган-тумачасын, бала-чагасын алып, үзәк мәйданга барып баса. Аннары, урамнарга таралып, мал җыю башлана... Бу хакта күп уйланганым бар. Ни өчен читтән көтүче алмыйлар икән? Ниндидер серле фәлсәфә ята моның нигезендә... ...Быел да көтүгә атап кайттым. Әткәй-әнкәйләр янына атап кайту бер нәрсә, ә көтүгә кайту — бөтенләй башка йола. Сабантуйга яисә каз өмәсенә кайту кебек ул. Көн — сайлап куйган кебек — кояшы да мул булды, яңгыры да таманча гына явып китте, җитмәсә, күк гөмбәзе аша бөтен төсләрен уйнатып, салават күпере дә пәйда булды... Ә табигате!.. Яланнары, кырлары, әрәмәлекләре, Күәш буйлары, Маңгазытау итәкләре, буа тирәсендәге туплауны әйләндереп алган өянкеләр, мал куып йөгергәндә арттан калмый йөргән чаган малайлары, саргылтяшел яулык очы белән авызларын каплап, пырхылдап көлеп калган каен кызлары... Якында гына кыр. Ул инде үз байлыгын кешеләргә биргән, хәтта саламын да пөхтә итеп эскерткә өеп куйган... Хәзер ул, әле генә бала тапкан ана кебек, чалкан төшеп, изрәп йоклап ята... Ялан-кырда, дөресрәге, офык киңлегендә өч төс хөкем сөрә: сары төс — эскертләр, аннары — тыйнак сагыш бөркеп торган агач толымнары... Шәмәхә-кара төс — сөрелгән басулар, туплауга җыелган сыер көтүе... Ак төс — ак каеннар, ак болытлар, әнкәйнең ак яулыгы... Дүртенче төс тә бар — яшел төс (ул инде тоныкланган): бәрәңге бакчалары, чөгендер басуы, печәне чабылган үр буеннан кабат калкып килүче чирәмлек, әткәй чыбыркысының яшел сабы... Бөтен авыл урамнары, аны урталай бүлеп аккан Күәш елгасы уч төбендәге кебек күренә. Аның ерак очы Маңгазы өстендә эленеп торган каурый болытлар читенә китеп югала... Ярты көндә шактый арылган. Әле шулкадәр йөрисе бар. Туплау вакыты иркен. Елгада су коенып алырга була, чирәмгә сузылып ятып күк, галәм белән гәпләшергә була, уйларны тәртипкә салырга, үткән гомергә йомгак ясарга, киләчәккә өмет-хыялларны барларга була... Арылган... Әмма йөрәк таза-сәламәт, күңелләр көр, рух чиста... Күзләр төсләргә үтә дә сизгер, җан исә дөньядагы һәр ымга сизгер... Һавасы! Үзе бер дәва! Шифа! Бөтен тән тоя ул һаваны, хушланып, рәхмәт әйтеп кабул итә. Әйе шул, табигать тә, дөнья да кешедән шундый ук ачык күңеллелекне, олы җанлылыкны һәм ихласлыкны көтә. Ә без бүген нәкъ шундый. Чөнки бүген безнең табигатькә иң якын торган чагыбыз. Бүген без көтү көтәбез. Иртәнге таңнан алып кичке шәфәкъка кадәр табигать карамагында, галәм ихтыярында яшибез. Бөтен борчукайгылар онытылган, туган табигатьнең әкияти манзарасына, мәтрүшкә, кипкән җиләк исләренә, яңа сөт исенә, бөтнек, гөлҗимеш салып пешергән ялан чәенә, ярмаланып пешкән яңа бәрәңге тәменә мөкиббән китәсең... Әле бит кич кайткач мунча көтә — бу хакта гел уйлап торасың... Бигрәк тә җиләс яңгырдан соң мунча искә төшә. Өйдә, чормада мәтрүшкә кыстырып бәйләнгән каен себеркесе көтә! Мунчада чабыну — "көтү көтү"нең иң соңгы һәм иң изге йоласы. Кичке итле аш, баллы чәй, туганнар... Кич буе аралашып, сөйләшеп утыру — шул соңгы йоланың кайтавазы, дәвамы гына... Менә шундый ул бездә көтү көтү! Ә! Хәзер аңладым! Һәрхәлдә, аңлый башладым бугай... Ата-бабалардан калган "көтү йоласы"ның мәгънәсен аңлый башладым. Культ дәрәҗәсенә куелган бу гадәт-йола авыл кешеләренең җанын, гамен садә, ихлас килеш сакларга булыша икән! Авылның һәр кешесе үз төбәген, табигатен елга бер мәртәбә генә булса да күрсен, бу изге дөнья белән аралашсын, аңа соклансын, мәхәббәтен, хисен яңартсын, иман-кыйбласын барласын, күңелен сафласын, яшәрсен, терелсен өчен кирәк икән бу йола! ТИЛЕРДЕМ Минем үз гомеремдә бу кадәр тилергәнем юк иде. Аның янында гына шулай үземне иркен тотам мин. Бу кадәр дә түзем һәм сабыр җанны беренче мәртәбә тоеп, һаман шаярдым да шаярдым: телемә нәрсә килде шуны сөйләдем, үчекләштем, телемне чыгарып күрсәттем, чәчләремне тузгытып, колагымны тарткаладым... Аннан соң, идәнгә авып, тәкмәч аттым, үрмәләп, мүкәләп йөрдем... Көлдем, еладым, әллә нәрсәләр эшләдем... Ә ул һаман бер сүз эндәшмәде, тыныч кына, ике күзен мөлдерәтеп тутырып карап, көлеп-елмаеп торды... Миңа шундый рәхәт иде аның белән! Беренче мәртәбә, балаларча тилерүем өчен, мине тетеп сүкмиләр, тиргәмиләр бит... Бу көнне мин аңа бөтен серләремне сөйләдем, күңел борчуларымны, зарларымны чыгарып салдым... Аның каршында яратмаган кешеләремне сүктем, дусларымны мактадым, хәтта күзем төшеп йөргән гүзәл ханымнар хакында да әйтергә онытмадым... ...Бүген өйдә алты айлык кызым белән икәү генә калган идек шул. НИНДИ КӨН БУ? Бәс шәленә ябынып утырган чаганнарга карыйм — синең йөзне күрәм. Өй кыекларында язны тоеп гөрләшә башлаган күгәрченнәргә карыйм — синең йөзне күрәм. Кар бөртекләре уйнаклап төшкән эз буйлап томанлы күккә багам — синең йөзне күрәм. Хисләнеп китеп Идел ярына барып чыкканмын — күз алдында һаман син торасың. Каршымда тын гына ниндидер көй көйләп утыручы йортлар пәйда була — мин аларны күрмим, тоям гына, чөнки мин бары тик сине генә күрәм! Урамда танышлар очрый — сөйләшәм, елмайган булам, ә үзем һаман сине күзәтәм... Әһә! Менә үзең дә килеп җиттең. Тик... Кайда соң син — күрмим... КҮКЧӘЧВК КАЯН килгән? (Мәҗүси әкият) Бик дини кеше иде минем Дәү әни. Коръән Кәрим аятьләрен моңлы мәкам белән көйләп җибәрүе үзе бер сихри, тылсымлы халәт бирә иде күңелләргә. Шулай да гомерем буе мин бер нәрсәне төшенеп җитә алмадым. Дәү әбием бик күп мәҗүси әкиятләр белә иде. Һәм аларга ышана да иде. Бу әкиятләр Мөхәммәт пәйгамбәр мирасы белән ничек яраша алгандыр, белмим, әмма шуны төгәл әйтә алам: мин үзем бу фани дөньяны иң элек дини догалар аша түгел, бәлки Дәү әниемнең мәҗүси әкиятләре аша таныдым, кабул иттем... * * * Борын-борын заманнарда күк йөзе зәп-зәңгәр, җир өстендәге үләннәр ямь-яшел төстә генә булган, ди. Соңрак болай килешкәннәр: Күк иясе җирдәге үләннәргә бераз зәңгәр төс бирә, Җир иясе исә үзенең бер өлеш яшеллеген күккә очыра... Шул мизгелдә күктә күк күкри башлый, яшен камчысы уйный. Җир йөзендә җил-давыл, гарасат куба. Икенче мизгелдә бөтен дөнья тынычланып кала. Баксаң, җир йөзендә Күкчәчәк дигән чәчәкләр барлыкка килгән икән. Ә күктә? Күк йөзендә һаман да бер бөртек яшел төс юк, имеш. Сәбәбе: Җиргә түшәлеп үскән үләннәрдән күккә очкан яшеллек, өскә күтәрелгәндә, моңа кадәр шәрә, ялангач килеш утырган агачларга, аларның сөялле-кытыршы бармак-ботакларына эләгеп калган, ди. Яфраклар шулай барлыкка килгән, имеш. Нинди үләннән очкан булуларына карап, яфраклар да төрле кыяфәттә икән: кайсы агачныкы киң, кайсыныкы тар, озынча, өченчеләренеке энәле яки мамыклы, имеш... анкәй ОБРАЗЫ Тугыз катлы йортның түбә кыегында ак йомгак булып кар бураны уйный, ара-тирә моңлы көй көйләп ала яисә авыр сулап, хәтта ыңгырашып куя... Ул әнкәй кулында уйнаган ак атланмай йомарламын хәтерләтә. КҮГӘРЧЕН СЫНАВЫ Күрше карты күгәрченнәр тоту белән шөгыльләнә. Аларны ул үзендә асрамый, гади генә читлекләр ясап, шул читлекләр белән бергә урам малайларына бүләк итә. Шулай сыный ул аларны. Малайлар бу хакта белмиләр. Кайберләре күгәрченнәрне кызганып күккә җибәрәләр, аларга карап, күрше карты сөенә, димәк, бу бала олы җанлы, әйбәт күңелле булып үсә. Өендә калдырып, читлек эчендә тәрбияләргә, шуннан кызык табарга тырышкан малайларга карап көенә ул. Ниндидер кысанлык бар бу балаларның күңелендә, дип уйлый. Әнә бүген дә китеп бара ул күгәрчен тотарга. Уйлап куям: бүгенге сынау тагын кайсы малай өстенә төшәр икән инде?