БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК Июль ахыры. Челлә күзе. Олы юл. Урман аланнарына керә-керә бормаланып сузылган бу таш юл, очы-кырые булмаган мари урманнарын урталай кисеп, алга йөгерә дә йөгерә. Барасы җир күп калмадымы әле дигән кебек, ул ара-тирә калкулыкларга килеп менә, биегрәк таулар очраса, хәл-егәрлеген юкка сарыф итмәс өчен, иренмичә әйләнеп уза. Мари урманнарының шомлы көе дә һич куркытмый аны. Хәтта юл белән урман бер-берсенә шулкадәр береккән, бәйләнгән кебек, юлны урман "биленнән" чишеп ташласаң, мәһабәт имәннәр, озын, төз чыршы-наратлар, шау-шулы усаклар авып, имгәнеп, төрле якка таралып бетәрләр кебек тоела. Шул юлдан аркасына биштәр аскан бер кеше бара. Җитезөлгер атлавына, нык адымнарына карап, аның бер сугуда бүрәнә өзәрдәй әзмәвер егет икәнен чамаларга мөмкин. Йөзе кояшта янган. Карашы туры, тирән... Ә күзләре, күзләре — күк төсендә, ачык зәңгәр! Халыкта мондый күзләрне изгелеккә, илаһилыкка юрыйлар. Йөз-битенә кунган сакал-мыек төкләренә караганда, ул егерме яшьләр чамасында булыр. Шулайдыр. Атлаганда кулларын солдатларча як-якка сузып җибәрүе дә шуңа ишарә итә. Өч сәгать бара инде ул. Ара-тирә артына борылып, юл очын күзләп ала. Тик юкка. Мондый челлә көнне бөтен тереклек, җан иясе ышыкка, күләгәгә качып беткән. Юлчы егет килгән юлына озак кына төбәлеп карап тора да, сарымай кыздырылган табага охшаган кояшка күтәрелеп бага... Ә ул һаман бер урында. Кузгалырга исәбе дә юк. Ичмаса, аз гына кешелеклерәк, миһербанлырак булса, түбәнгәрәк төшәр иде дә берәр чыршы канаты астына посыбрак торыр иде... Юк шул, аның үз мәшәкатьләре, үз шөгыле: салкын көзгә кадәр, дөньяга, тереклеккә күпме булдыра ала, шулкадәр җылы биреп калдырырга тиеш ул... Юлчы, утлы табага чачылган карашларын читкә алып, авыр итеп сулый да ары кузгала. Кояшның сихри балкышы бер мәлгә аның бар дөньясын томалап куя, күрәсең — ихтыярсыздан, күзләрен бармак очлары белән уып ала, аннары биштәренең бауларын җайлап куя да адымын кызулата. Кем ул? Шомлы мари урманнары уртасында калган бу җан иясе — кем ул? Каян килә? Кая бара? Алда аны нәрсә көтә? Исән-имин чыга алырмы ул бу табигать дөньясыннан, урман ихтыярыннан? Әле бу хакта беркем дә белми. Белсә дә, шушы тыныч, әмма үтә дә шомлы юл һәм миләрне кайнатырлык кызган июль кояшы гына беләдер. II Районда юлы уңды Хәлимнең. Сирәк була торган хәл: теләгән кибетенә кереп, теләгән әйберләренең барысын да җыеп алды ул. Күптән чыкканы юк иде бу якларга. Нәкыйп абыйларга кайткан кала кунагының машинасында бер урын булу ярап куйды. Хәлим шунда ук ризалашты. Әмма кайту ягын уйлап бетермәгән икән ул. Берәр машина туры килер әле дип чыгып китсә дә, әнә бит, юлда бер бөртек тә җан иясе күренми. Кояш, баш очына күтәрелгән килеш, ике-өч сәгать бер чөйдә эленеп тора. Вакыт тукталып калган диярсең, билләһи. Юлына да түзәр иде, ару-талуына да аптырамас иде Хәлим, әмма мондый да хәтәр кызулыкка түзәр әмәлне каян табарга? Башына әрекмән яфрагы каплап та карады, хәрби полигонда йөргәндәге кебек, аркасындагы юл капчыгына агач ботаклары кадап та барып карады, барыбер челләнең утлы сулышыннан котыла алмады. Бара-бара аяклары кызып-шешеп чыкты, тәненнән шыбыр су акты. Ник бер җан әсәре булсын?! Ник бер үлән камылы, бер агач яфрагы селкенеп яисә аз гына җил исеп куйсын. Бу урманга кара инде, йә? Кысага алынган сурәт-рәсем кебек, бер тынсыз-сулышсыз килеш каткан да калган. Берәр аланлыкка якынлаша башлагач кына, табигатькә җан кереп ала: кошлар чыркылдашуы, чикерткәләр җыры ишетелеп куя. Әмма бу хәл озакка бармый. Юл тагын урман куелыгына кереп китә. Аны ике якта стена булып баскан төз, мәһабәт, ләкин үтә шомлы нарат-чыршы рәте үзенә суырып ала. Тагын тын дөньяда пәйда буласың... Тән, җан сәер бер халәткә юлыга. Мондый тынлыкта йөрәк тибеше дә, тамырлардагы кан агышы да, ми күзәнәкләренең җитез хәрәкәте дә ап-ачык беленеп, ишетелеп тора... Хәлим шуны искәрде: юл үзе болай әллә ни озын кебек тә түгел. Әнә күз күремендә генә, сандугач тавышы арасы гына. Ул бара-бара да кинәт җир астына төшеп киткәндәй юкка чыга. Юлның шул урында кинәт борылып китүен белә Хәлим. Әмма ничек инде үз күзеңә ышанмыйсың ди. Әнә бит, юл кырт итеп киселә дә төшә... Күңелгә шом керә. Шул урында юл бетсә? Юл бетү бит ул тормыш бетү, гомер өзелү дигән сүз. Чынлап та, урманның иң караңгы, кеше аяк басмаган бер төпкелендә яшәүче берәр явыз хәшәрәт, аждаһа яисә албасты килеп чыгып, юлны кертләп өзеп атса, кабып йотса? Юк, тагын да хәтәррәк булуы да мөмкин әле. Әйтик, менә шушы юл буйлап барасың-барасың да, үзең дә сизмичә, әлеге албасты тамагына кереп китәсең... Балаларча уйланып баруын тоеп, Хәлим үзеннән-үзе уңайсызланып куйды. Юл гына өзелмәсен шул. Юлдан гына аермасын кешене. Әнисе шулай ди торган иде. Хәлим үзе дә бик кечкенәдән юлда йөрергә яратты. Әбисенең әйтүенә караганда, Хәлимне әнисе юлда тапкан. Нигәдер әнисе генә аңа бу хакта сөйләми. Нәрсәсе бардыр инде аның — юлда тапса ни, башка җирдә ни... Шулай да әбисенең әйткәләгәне бар иде: "Саниянең баласын Тәңребез үзе кабул итеп алган, югыйсә берьялгызы урман юлында бала китерә алыр идеме ул? Кендеген өзә алыр идеме? Монда Тәңре кулы кергән, Тәңре кулы кагылган", — ди торган иде. Нигә алай дигәндер әбисе, Хәлим анык кына әйтә алмый. Әмма ул бик яхшы сизенә: ниндидер сер бар монда. Нидер яшерәләр аңардан. Тагын шунысы да җанга тынгылык бирми: Хәлимнең әтисе дә бик сәер югалган. Сания авырлы калгач, туачак балага бишек ясау өчен, карама ботаклары сайларга дип урманга кереп киткән жиреннән чыкмаган. Төрлечә юрап карыйлар. Шүрәле, Убыр, Албасты хакында искә төшерәләр хәтта. Күрше Васимә карчык, кеше аңын алучы исерткеч үләнкуаклар хакында сөйләп, кешеләрне тагын бер шомга сала. Сихер-хорафатка бик ышанмый торганнар: "Аю-бүре талагандыр", — дию белән чикләнәләр. Ничек кенә булмасын, авыл халкы өчен Кушйөрәкле Чәнтинең үлеме мәңгелек бер сер булып кала. Кушйөрәк тә, Чәнти дә, әлбәттә, кушамат кына. Үз исеме Рәхмәт аның. Кушаматының тарихы болайрак. Рәхмәт тирә-юньдә үтә дә тәвәккәллеге, кыюлыгы, алып йөрәкле кеше булуы белән дан казанган. Шушы дуамал тәвәккәллеге өчен аңа Кушйөрәк дигән кушамат биргәннәр дә инде. Чәнтинең үз тарихы. Рәхмәт яшь чагында авылның бер диванасы белән бәхәскә кергән. "Әгәр фәлән-фәлән кызны алмасам, чәнти бармагымны кисәм дә ташлыйм", — дигән. Теге кыз авылның бер чибәре була, әлбәттә. Егетләр аның артыннан өерелеп йөри, ди. Рәхмәт тә төшеп калганнардан түгел. Көндәшләре арасында үзенең уңганлыгы-булганлыгы белән аерылып та тора әле. Кыз да һушлы. Рәхмәтне шунда ук күреп кала. Әмма бик сер бирми. Башкаларның ябышып йөрүләренә дә күңеле кытыкланып тора, имеш. Шуңа күрә, Рәхмәткә вәгъдә биреп куйса да, ул булмаганда, башка егетләргә ияреп киткәли икән. Бердәнбер көнне Рәхмәт, Зәлиләсен озатып, татлы хыялларга чумып кайтып килгәндә, авыл читендә урнашкан умартачы йортында торган Ак бабайның хәлен белеп чыкмакчы була. Шактый утыралар болар. Кайту юлында Кирәмәт күле буендагы ике шәүләне бик тиз шәйләп ала Рәхмәт. Берсе — сөйгәне Зәлилә! Ничек сыенышып утыралар диген, ә! Шул көннән Рәхмәт Зәлилә янына адым да атламый. Елап та карый кыз, ялварып та, гафу сорап та карый... Рәхмәт аны якын җибәрми. Әлбәттә, үз сүзендә тора ул. Ишегалдында торган каен кискәгә бармакларын җәеп сала да үткен балта белән чәнти бармагын чаба да өзә... Анасы Хәлимне ялгызы үстерә. Баштарак күрше-күлән алардан читләшебрәк яши. Саниянең баласын бик сәер рәвештә табуы шикләндерә кешеләрне. Нәрсә булган соң ул вакытта урман юлында? Беркем дә белми. Шайтан кулы уйнамаганмы, янәсе. Бала табуга, Сания — терекөмеш кебек җитез, дәртле хатын — кинәт кенә сүрелеп-сүлпәнләнеп кала. Баланың күкзәңгәр күзле булып тууы, маңгай уртасындагы кечкенә миң бөртеге шик-шөбһәләрне көчәйтә генә. һәр нәрсәгә күнегәсең бит. Тора-бара Рәхмәт-Сания-Хәлим тарихына да әллә ни игътибар итми башлыйлар. Киресенчә, һәрьяклап ярдәм күрсәтәләр, булышалар, теләктәш булырга тырышалар. Ятимлектә, мохтаҗлыкта калган бу ике Ходай бәндәсен рәнҗетергә бирмиләр... Кая ул! Мәкерле, кара эчле җаннар барыбер Саниянең бәгырен телгәләү юлларын таба. Берәүләр: "Баласын урыстан тапкан", — дип сөйләсә, икенчеләр: "Тапкан чакта баласын урман буенда җен-албасты алмаштырган", — дип сафсата сата. Мондый вакытларда Сания күкрәк баласын тиз-тиз генә төрә дә, куенына кысып, авыл читенә чыгып китә. Сәгатьләр буе урман юлында, аланлыкларда йөри, күңеле тынычланганчы, тәмам бушанганчы, җаны аяз күк кебек чистарынып калганчы үксеп елый... Кем белә, Хәлимгә юл шаукымы, бәлки, шул вакытлардан ук күчеп калгандыр? Ул хәтта әнә шул чактагы юл чатларын, эреле-ваклы сукмаклар китеп югалган тау, үр төпкелләрен, урман, әрәмәлек буйларын да хәтерли кебек. Әлбәттә, моның булуы мөмкин түгел. Бер яшьлек кул баласы нәрсә хәтерләсен инде?! Әмма шул аңсыз чагында, күз карашлары аша ятланып, күңеленә салып куелган табигать мизгелләре гөлт-гөлт итеп, янып-балкып китә кебек. Сания башка кияүгә чыкмады. Күп ир-егетләр димләп карады аны. Кайсысын тукмаклап, кайсысын юмалап, үгетләп чыгарды. Ялгызы калды. Хәлименә бөтен гомерен багышлады. Хәзер дә ул җәһәннәмдәге район үзәгенә киткән малаен көтеп утырадыр. Тәрәзәдән тәрәзәгә йөридер. Юлның кара урман аша үтәсен белә бит ул. Бүген дә шомланып: "Урманга кереп йөрмә, юлдан чыкма", — дип калган иде... һаман сабый күрә ул улын. Хәлиме инде хәрби хезмәттә йөреп кайтты. Анда нинди генә афәтләр аша үтәргә, әкәмәт хәлләр кичерергә туры килмәде бит. Ул хакта сөйләсәң, бу урман сөйләкләре бер әкият булып кына калырдыр, мөгаен. Хабаровск тайгасында булган бер вакыйга әлегә кадәр аның җан бәгырен өшетеп тора. Кара урман эченә урнашкан бер хәрби частьта хезмәт итә иде ул. Бервакыт азык-төлек келәтләренә аю ияләште. Килә дә туздырып китә, килә дә туздырып китә. Постта торган солдатлар сизми дә калалар. Иң кызыгы шул — күренмичә йөри ул. Күктән төшкән кебек пәйда була да, алдындагы бар нәрсәне җимереп, ашханәгә кереп китә, солдатлар исә, аның гипнозына эләгеп, тораташ булып катып калалар, имеш. Аю чыгып киткәч кенә, аңнарына килеп, мылтыкларына ябышалар икән. Беркөнне каравылга Хәлимнәр взводын куйдылар. Чиратлашып ял итә-итә төн уздырдылар. Инде таң атарга да күп калмады. Менә-менә ерак тайга сопкалары артыннан беренче кояш нурлары бәреп чыгар төсле. Шул вакыт урман буенда чыбык-чабык шартлап сынган тавышлар ишетелде. "Килде", — дип уйлады Хәлим. Автоматларын корып, келәт почмагына чүгәләделәр. Менә хикмәт: аю исә бөтенләй башка яктан килеп чыкты. Мәһабәт бу җан иясе келәт ышыгыннан килеп чыкты да автомат тотып торган егетләр өстенә ябырылды. Берничә егет як-якка очты. Аю ике сикерүдә Хәлим янына килеп тә җитте. Хәлим аюның өскә күтәрелгән тәпиен генә шәйләп калды. Хәрби күнегүләрдә өйрәнгәнчә, ул башын бер читкә тайпылдырмакчы булды. Шул вакыт аның күзләре аю күзләре белән очрашты. Прожектор уты яктысы ургылып, суырылып керә кебек иде бу күзләргә. Күк-зәңгәр төстә булгангамы, чиксез тирән иде алар. Хәлим башын читкә алу түгел, керфеген дә йома алмый тора иде бу вакытта. Аю да бик сәер тотты үзен. Өскә күтәрелгән көрәк тәпие шул килеш асылынып калгандай булды, юеш борыны ешрак сулыш ала башлады... Менә аның тәпие аска таба хәрәкәтләнде. Хәлим чытырдатып күзләрен йомды. Шулай да: "Беттем... Бетерде бу мине... Башымны чәрдәкләде..." — дип уйлап өлгерде. Әмма сугучы булмады. Хәлим күзләрен ачарга кыймады. Әлегә исән-сау булуы күзләрен йомып торуы белән турыдан-туры бәйләнгән төсле тоелды аңа. Кинәт... Кинәт аның маңгаена кагылдылар. Юк, тимәделәр, маңгай турысына салкын су тамыздылар, ахры... Хәлим башкача түзеп тора алмады, күзләрен ачты. һәм... йөрәге ярыла язды! Аның күз алдында үлән чыгына чыланган килбәтсез аю тәпие тора иде. Аю юеш тәпие белән Хәлим маңгаендагы борчак кадәрле миңгә тиеп-тиеп карый иде... Шулай күпме торгандыр, бераздан артына утырды да, борылып тиз-тиз генә китеп барды бу әзмәвер җан иясе. Төрле җирдә төрлечә егылып яткан солдатлар, бер аюга, бер Хәлимгә карап, телсез калганнар иде. Шул көннән башлап частьта Хәлимгә мөнәсәбәт үзгәрде. Хөрмәт артты. Аю да башка килмәде. Тик шунысы гына: Хәлим кайтып киткәч, тагын аю бимазалый башлаган частьны. Бу хакта аңа дуслары шундук хәбәр җибәрделәр. Менә нинди хикмәтле хәлләр була бит тормышта. Очраклы бер мәзәк хәлме бу, әллә Тәңре ихтыярымы — анысын беркем дә төгәл генә әйтә алмыйдыр, мөгаен. ...Бу юлның берәр очы-кырые булыр микән? Юлның очы булмый, ди халык. Инде олы бер гомер барган кебек Хәлим. Вакытның чамасы онытылды. Дөресрәге, Вакыт тәгәрмәче бөтенләй туктап калгандай булды. Кояш һаман шунда — бер урында. Коймага менгәч, күлмәге кадакка эләгеп, асылынып калган авыл малае кебек, ул һаман бер ноктасында тора. Хәлим үзенең кайда икәнен дә чамалап бетерми инде. Әллә көн кызулыгыннан, әллә зиһен казанында кайнаган уйлардан аның башы әйләнеп киткәндәй булды. Юк, туктарга ярамый. Берәр аланга чыккач хәл алыр әле. Мондый караңгы урында туктап җиргә утырсаң, урман зәхмәте авызыңа керер дә, тилелек галәмәте булып, гомерлеккә эчендә калыр... Хәлимнең шул хакта уйлап куюы булды, юл очында бер яктылык күренде. Барган саен ул зурайды, киңәйде. Тагын да якынлашкач, гаҗәеп манзара пәйда булды. Хәлим телсез калды. Телсез генә түгел, аңсыз калдыра язды аны алдында ачылган табигать дөньясы. Кояшта янып каралган кеше тәнендәге алтын тәңкә кебек, түрдә, өлгергән ашлыклары белән күзнең явып алып, кечкенә басу җәелеп ята. Матур рәсем кысасына охшап, аны һәрьяктан куе агачлык, тыгыз куаклык уратып алган. Иң гаҗәбе шул: юл басуны урталай бүлеп, хәтта сындырып үтә. Таш юл буйлап әлеге "Сынык дөнья" эченә килеп керүгә, тагын бер сәер һәм шомлы тойгы кичерәсең — камылларда тулышып, башларын асылындырып утыручы иген басуы әле генә күзләрне әрнетерлек дәрәҗәдә ялкыткан урман яшеллеген каплап-томалап куя. Гүя: "И кеше, әйдә, бераз гына шушы урманнан ял ит, минем гәрәбә төсле тәнемә кагылып уз, сихри дөньяма кереп чык", — ди иде. Чынлап та, ачыклыкка килеп чыгу белән, Хәлим үз күңелендә ниндидер бер үзгәреш тойды. Нинди үзгәреш икәнен төгәл генә әйтә алмый, әмма ниндидер әйбәт, күңелгә көрлек, сулышка иркенлек, аңга уяулык бирә торган үзгәреш тойды бу минутта. Хәлим шунда ук юл читенә утыртылган ялгыз багананы күреп алды. Ниндидер сәер багана иде ул. Юл эшчеләре утырткан дисәң, бернинди язу да, билге-тамга да күзгә бәрелеп тормый. Тукталыш баганасы дисәң, нинди тукталыш булсын инде кара урман уртасында? Расписание тактасы да юк. Аннары шунысы да гаҗәп тоелды Хәлимгә: бу баганага ниндидер сырлар уелган иде. Күпме-күпме?.. Нәкъ унике сыр! Кызык, нинди Робинзон Крузо сырлады икән боларны? Хәлим тыелып кала алмады, кесәсенә тыгылды. Үзе белән хәрби хезмәттә йөртеп кайткан сөяк саплы пәкесен тартып чыгарды, аның үткенлеген карап алды да, баганадагы унике сыр янына унөченчесен уеп куйды. Ике мәртәбә "керт" иткән тавыш кына ишетелеп калды. Үзенең бу гамәленнән разый булып, Хәлим багана төбенә чүгәләде. Чирәмнең үтә дә калынлыгы, куелыгы, җетелеге ошады аңа, җәелеп үк утырды, аякларын алга сузып җибәрде... Ул бу мизгелдә ниндидер бер рәхәтлек кичерә иде. Көне буе юлның ике ягы буйлап озата килгән яшел дивар таралып юкка чыккан. Аның баш очында да, тирә-ягында да тоташ алтынсу-сары дөнья хасил булган. Өстә — шундый ук Кояш... Хәлим, капчыгын салып, юлда ашарга дип тыккан вак бәлешен, шешәдәге катыгын алды. Ничек кенә ачыккан кебек тоелса да, тамагына бармады. Капкалаштырып утырды да ризыктәгамнәрен кире капчыгына салып куйды. Оетып җибәргәндәй итте. Ул башын әлеге рәхмәт төшкере баганага терәде, аннары барасы юл очына күзләрен текәп, уйга калды. Уйлары бик серле иде аның. Кая алып бара бу юл аны? Бәхеткәме? Бәхетсезлеккәме? Ни көтә аны бу юл очында? һи, юләр, юлның очы була димени... Их, менә хәзер, менә шушы минутта ут өстендәге табадай кызган юл буйлап аңа табан дөньяның гүзәл бер кызы килеп чыксын иде... Килеп чыксын иде дә Хәлимне бәхетле итсен иде... Ул кыз Нәфисәсенә охшаган булсын иде... Шулай дип уйлавы булды, Хәлим төбәлеп карап торган юл башында бер нокта пәйда булды. Егет сискәнеп китте. Нәрсә бу? Кем бу? Кемнең газиз улы яки кызы? Аның кебек тагын бер тиле кеше бар икән әле бу якты дөньяда. Әнә бит килә! Килә... Юк, киләләр. Берәү генә түгел, икәү булып чыктылар хәтта! Бигрәк әйбәт. Бер сөйләшеп-гәпләшеп алырлар, ичмасам. Ничек сагындырды Хәлимне шушы ярты көн эчендә кеше тавышы! Юлчылар һаман якынлаштылар. Хәлимнең үткен күзләре ерактан ук шәйләп алды: әби карчыклар. Киемнәре бик сәер: гел карадан. Хәтта ачы челлә дип тә тормаганнар: башларына бераз кояшта уңган иске шәл бәйләгәннәр. Аркаларында биштәрләр. Йөкләре бик авыр, ахры, алга иелеп-бөкрәеп баралар. Кулларында юан, әмма бик матур шомартылган таяклар. Йөзләрен генә ап-ачык итеп күреп бетереп булмый. Чит-читләре катлап бәйләнгән шәльяулык эчендә — икешәр пыяла кисәге. Күзләр! Әмма йөзләрен күрү һаман әле мөмкин түгел. Әһә! Кайчакта алга очлаебрак чыгып торган иякләрен чамаларга була икән... Хәлим юлчылар белән үзе башлап исәнләшмәкче булган иде дә, карчыкларның берсе алданрак сүз әйтеп өлгерде: — Нихәл, балакай! Берәрсен көтәсеңме? Бу вакытта беркем дә йөрми шул. Бик озын юлга чыккансың, югалтырлар бит. Өйдә хатының, балаларың бардыр?.. — Исәнмесез-саумысез, әбиләр. Юк, өемдә зарыгып көтеп торган хатыным да, балаларым да юк. Өйләнмәгән әле мин. Әни карчык кына. Ә ул минем китеп йөрүгә күнеккән инде. Көтә белә ул... — Улым, кайсы авылдан соң син? — Кампәрледән мин, әбекәй. — Кампәрледән? Кем улы буласың соң? — Белмисез сез безне. Сания белән Рәхмәт улы мин. Әбиләр дәшмәс булдылар. Бер-берсенә карашып, ым белән генә сөйләшеп алгандай иттеләр. Хәлим аларның бу гамәлтәртибенә зур мәгънә бирмәде. — И-и, балакай.. Күзләрең бик арган синең. — Карлыккан тавышлысы әңгәмәне дәвам итте. — Әйдә, безнең белән бергә ял итеп ал. Йоклап ал. Күзләреңә дә ял кирәктер... Шулай сөйләнә-сөйләнә карчык чирәмгә сырмасын түшәде. Икәүләп шул түшәккә җәелеп утырдылар. Төс-битләре ошап бетмәсә дә, Хәлим әллә ни шомланмады. Бик итагатьле әбиләргә охшаганнар. Әнә бит, бик яхшы итеп, теләктәш булып сөйләшәләр. Тавышларындагы шомлы бер аваз гына җанны сискәндереп куя: карчыкларнын икесе дә "р" авазын үзгәрәк, "гыр" кебегрәк әйтәләр иде. Ниндидер шомлы бер аһәң, дөресрәге, козгын тавышы ишетелеп кала иде бу аваз яңгырашында... Хәлим сер бирмичә: — Юк, юк, армадым. Армиядә болай гына йөрми идек без, — дип караса да, бераздан, алдагы юлның озынлыгын уйлап, ризалашты, башын багана күләгәсенә куеп, бераз черем итеп алырга булды. Биш минутлар чамасы шулай оеп утырды ул. Шунда гына искәрде: әле генә медер-медер килүче әбиләрнең тавышы ишетелми башлаган икән. Әллә китеп барганнармы? Хәлим күзләрен ачты. Китмәгәннәр икән. Әмма бик сәер күренешкә тап булды ул: әбиләрнең берсе, аның янында утырганы, башын аска игән, маңгаен тезләренә терәгән, күзләрен йомып уйга калган. Әллә йоклаганмы? Юк икән, әнә иреннәре калтыранып ала. Догаларын пышылдый, ахры. Икенчесе дә шунда гына. Ул да, мәрткә киткән кеше кебек, оеп китеп дога укый: "медер-медер, медер-медер..." Кинәт Хәлимнең күзләре яшел чирәм өстендә аркылы-торкылы яткан таякларга төште. Әбиләр кулындагы таяклар бит болар! Таяклар үзләре генә ятса, әллә ни сәер дә тоелмас иде, Хәлим аларны искәрмәс тә иде. Гаҗәп: бу ике таяк бер-берсенә тәре рәвешендә куелган, ә урта бер җиргә, таяклар кисешкән урынга, бер карыш чамасындагы чөй кагылган иде. Иң гаҗәбе дә бу түгел әле. Иң гаҗәбе: аркылы-торкылы яткан таяклар юл комы белән боҗраланып алынган иде. Ә үзәккә кагылган чөй башында — әллә үзле балчыктан изеп, әллә таштан кыеп ясалган сын, кечкенә балбал кисәге. Бу кеше сынының түбәсе очлаеп киткән, гәүдәсе киңәйгән, аскы өлеше тагын очлаебрак тора. Хәлимнең зиһенен кыеп үткән беренче уй шул булды: "Нәрсә эшлиләр бу карчыклар? Кемнәр алар?" Чынлап та, нәрсә белдерә бу билге — тәре, боҗра, сын? Шунда Хәлимнең йөрәге "жу" итеп китте. Кысылып-кысылып куйды. Ул ике-өч ел элек булган бер вакыйганы исенә төшерде. Армиягә алынырга күп калмаган иде инде. Клубка чыгарга әзерләнеп йөргән вакыты. Кинәт капкадан хәле бетеп күрше Васимә карчык килеп керде. Керү белән, капканың тәртәсен тартты, келәсен төшереп куйды. — Беләсеңме, Саниякәем, авылга сихерчеләр килгән. Сак була күрегез, бер-бер хәл кылып куймасыннар дип керүем. Тавыш-тыныгызны чыгарасы булмагыз!.. Аллаһы шомлыгы, берәр кайгы алып килмәсәләр генә ярар иде инде, әстәгъфирулла, тфү — тфү!.. Әлбәттә, Хәлим ышанмады моңа. Нинди сихерче булсын ди бу космос заманында?! Карт-коры әкияте! Ул киенде-ясанды да, капка-ишекләрне шалтыратып ача-ача, урамга чыгып китте. Клуб ягына борылды. Шунда аның күзе капка баганасындагы бер тамгага төште. Боҗра эченә тәре сызылган иде. Боҗра үзәгендә, ике сызык кисешкән урында кечкенә түгәрәк... Ак таш белән төшерелгән бу тамгага әллә ни игътибар итеп тормаган иде Хәлим. Менә хәзер шул рәсем аның исенә келт итеп килеп төште. Әлеге ачышыннан йөрәге шартлап ярылырдай булып, ярсып-ярсып тибә башлады. Әмма аяклары, куллары, тәне аңа буйсынмады... Шул вакытта тирә-якта сәер хәлләр башланды. Хәлим үзе утырган җирнең селкенеп куюын тойды. Башын терәп куйган багана да калтыранып торган кебек иде. Үзе дә тораташ кебек катып калгандай булды. Нинди хәл бу: ми эшли, зиһен бар, кан йөгерә, йөрәк суга, күзләр күрә, колак ишетә, әмма кузгалыр егәрлек юк. Үтереп йокы килә. Баса... өскә тегермән ташы бастырып куйганнармыни... Элек әбиләр "албасты басты" дип сөйләшәләр иде. Бу да нәкъ шуның кебек. Әллә?.. Әллә бу карчыклар албастыларның үзләре микән? Җир тетрәпме-тетри. Хәлим арыш башакларына игътибар итте: алар да әллә каян гына килеп чыккан җил уңаена әле бер якка, әле икенче якка дулкынланып утыралар. Хәлим төш күрәм бугай, дип уйлап өлгермәде, кинәт җил көчәеп китте, "ә" дигәнче давыл гарасатка әверелде, басу өстендә "җен туе" күтәрелде, көн караңгыланды, озакламый кояш та, кызгылт шар кебек, төссезләнеп, тоныкланып калды... Ниндидер көч Хәлимне күк катына алып менеп китте... Ул авыр итеп ыңгырашып куйды да, хәлсез керфекләрен йомып, һушын югалтты... III Хәлим дертләп уянып киткәндә, һаман шул күренеш иде: күз күреме жирдә басу, басу артында яшел тасма сузылган — анысы урман; күк аяз, көн якты, челлә... Юл да, юл буен сырып үскән үләннәр дә шул ук. Хәтта, аркасын терәп утырган багана да урынында... Хәлим үз аңында иде, әмма бөтен һушын, аң-зиһенен җыеп алырлык дәрәҗәдә уянып җитмәгән әле. Келт итеп, моннан берничә минут элек кенә пәйда булган ике карчык хәтеренә килеп төште. Кайда алар, кемнәр алар? Нәрсә булды соң аның белән? Ниндидер гарасат — давыл чыгып, җир тетрәгәндәй итте — моны Хәлим ап-ачык хәтерли... Ә хәзер, әнә — бөтен дөнья тып-тын калган. Ниндидер сәер, үлем тынлыгы... Хәлим кузгалмакчы булды. Аркасы белән баганадан этенеп, бер омтылуда торып басарга уйлаган иде дә... Кая, алай тиз генә басып булмый икән әле. Хәлимнең тән-гәүдәсе, аяккуллары егәрлеген югалткан иде. Ми зеңләп тора, тамырлардан шыбыр-шыбыр кан йөгерә, әмма тән әгъзалары, җансыз кебек, бер чарасыз калганнар иде бу минутта. Гүя өстенә бер йөк агач бастырып куйганнар. Бөтен тәне, гәүдәсе сыкрапсыкрап сызлый... Хәлим кулларына таянып басарга тырышып карады. Бармакларын очлары эссе челләдә көеп өлгергән үләнлек өстенә җәеп җибәрде. Шунда аның йөрәге "жу" итеп китте, тәненә салкын йөгерде. Кулларына, чалбар ертыгыннан күренеп торган аякларына карарлык түгел иде аның. Шулкадәр дә каралып, майланып, корымланып каткан, әйтерсең лә гомер буе сумазар күрмәгән. Хәлим шунда ук киемнәрен караштыра башлады. Чалбар балаклары пычранып, тузып, чукланып беткән, күлмәгенең нинди төстә булуын да әйтеп булмый. Әле районга барыр алдыннан гына сандыктан алып кигән иде бит. Хәлим айнып киткәндәй булды. Нәрсә бу? Нинди сихер? Ул ничек торып басканын да сизми калды. Торып басты да куллары белән үз тәнен капшап-капшап карый башлады. Менә аның кул-бармаклары йөзенә менеп җитте... Тагын бер ах итте Хәлим. Аның йөз-битен сакал-мыек баскан иде... Хәлим нишләргә дә белмәде. Хәтта, төш күрмим микән дип, үзен чеметкәләп тә карады. Баш җитәрлек хәл түгел бит: биш минут элек кенә бөтенләй башка дөнья иде... ә хәзер... сәләмә бер дәрвиш хәлендә басып тора!.. "Акылдан язаммы әллә?" — дигән уй йөгереп үтте ми җепселләреннән. Унга кадәр санап та карады, аннары кабат бергә кадәр санап төште... Юк, үз акылында... Хәлимнең аяк буыннары тотмас хәлдә иде, ул аркасы белән баганага ышкылып, кабат җиргә шуып төште... Тагын бер мәртәбә, керләнүдән, күпсанлы җәрәхәтләрдән гайрәтне чигәрерлек хәлгә килгән кулларына карап алды да чирәмгә капланып ятты... Ниндидер башка бер дөньяга кереп чыккандай хис итте ул үзен. Ул дөньяда гүя вакыт бөтенләй башка тизлектә ага... Бер мизгелдә бер сәгатьлек, бер сәгатьтә бер еллык вакыт уза анда. Тик... нинди дөнья соң ул? Сәер дөнья... Ниндидер бер тавыш чыңлап тора...Тукталып ала да тагын сузыпсузып кычкырта... Нинди сәер тавыш соң бу? Хәлим башын күтәреп юлга карады. Бераз узыбрак машина туктаган, аның кабинасыннан бер баш калкынып тора. Шул яктан килә икән тавыш. Машина сигналы. Тукта, бу бит күрше урамда яшәүче Зөфәр! "Кага-бога" Зәфәре. Бала чакта малайлар аны шулай дип үртиләр иде. Чөнки ул "р" авазын әйтә алмый иза чикте. "Кара карга очып бара" дигәнне ул: "Кага кага гоп бага", — ди иде. — Син кая? Котымны алдың, мәет ята дип торам. Әйдә, утыр... — дип кычкырды Зөфәр. Әмма үзе машинасыннан төшмәде. Бераз шикләнә иде, ахры. Хәлим башын тагын да калкыта төшеп: — Зөфәр, бу мин — Хәлим... Ташлама мине. Зинһар... Ниндидер афәткә юлыктым, ахры. Калдырма, ал мине үзең белән. Хәзер торам!.. Бераз хәл генә алам да... Шунда Зөфәргә әллә нәрсә булды. — Хәли-и-м? — дип сузды ул. Аннары: — Син каян? Син исәнмени? Юктыр, шайтандыр син? Тфү-тфү! Кит моннан, гыйфрит! — дип сөйләнә-сөйләнә, тиз генә кабинасына кереп утырды да газга басты. Эчтән генә сыкранып, сулкылдап эшләп утырган йөк машинасы үкерә-үкерә алга ыргылды. Хәлим, бөтен көченә сикереп торып гәүдәсен юлга ташлады. Әмма машина, аның белән бергә таныш дөнья — авыл, әнкәйләр, күршедәге Васимә әбиләр, Ак бабайлар, Нәфисәләр, Зөфәрләр һаман ерагая барды. Хәлим үзенең шушы ике дөнья аралыгында калуын һәм шул аралыктан чыгып булмаслык ниндидер тирән упкынга очуын тойды. Ул кинәт аяк астында яткан бер ботакка абынып, мәтәлчек ата-ата, юл читендәге эссе тузан эченә барып төште... Аннары, тән сыкравы белән җан сыкравын бергә кушып, "аһ" дип куйды да тынып калды. IV Хәлим кайтып кергәндә, авылга эңгер-меңгер төшкән иде инде. Көтү күптән кайткан, урам тузаны басылган, авылның әле бер очыннан, әле икенче очыннан адашып чит-ят утарга кергән бәрәннәрнең ара-тирә кычкырып куюы гына ишетелеп кала. Аларга капка төпләрендәге яшел чирәм өстендә түшәлеп яткан каз-үрдәкләрнең мыгырданып сөйләшүе өстәлә. Сирәкмирәк кенә эт өреп куя. Кайсыдыр йортта чиләк колагы чыңлап төшә — сыер савалар... Кичке авыл исе, борын тишекләренә кереп, кытыклап йөри. Яңа сөт исе! Авыл исе дигәнең әнә шул сөт исе инде ул. Кояшның кызуы басылган. Әмма ул әле офык артына кереп китәргә ашыкмый. Күңелдә шомлы халәт: кояш дип йөртелгән бу кызыл шар бераздан җиргә кагылыр да, ташка төшеп чәлпәрәмә килгән кабак кебек, шартлап ярылыр сыман. Хәлим авылга якынлашканчы шул ут йомгагына карап килде. Әллә күңел тыйгысызлыгыннан, әллә хәлсезлектән, ничек кенә адымын тизләтергә тырышса да, ул авылга якынлаша алмый интекте. Гүя авыл аңардан качарга тырыша иде. Хәтта вакыт тукталып калган кебек — күк читендә сәгать буе эленеп торган болыт тасмасы шуңа ишарә итә. Вакыт кына түгел, гомер, тормыш тукталып калган диярсең. Хәлимнең йөрәге дә, туктаргамы-юкмы дигән кебек, теләр-теләмәс кенә тибә иде бу минутта... Ындыр артыннан кермәкче булды Хәлим. Ул бик яхшы аңлый: нәрсәдер булган. Юл буенда утырган азмы-күпме вакыт эчендә бу дөньяда ниндидер хикмәтле хәл булган. Ниндидер бер галәмәт, зәхмәт суккан аны... Шуңа күрә бу хакта иң элек әнисеннән сорарга уйлады Хәлим. Бәлки, ул беләдер? Арткы бакча капкасына килеп тотыну белән, Хәлимнең йөрәге "жу" итеп китте: капканың келәсе башка иде. Ул иртә белән арткы яланга бозау илткәндә бөтенләй башка бик, башка келә иде бит! Әнә койма такталары да сирәкләнеп калган, — кеше чыгып-кереп йөрерлек ярыклар барлыкка килгән! Хәлим як-ягына карана-карана ишегалдына килеп керде. Килеп керде дә багана кебек катып калды. Аптырарсың да шул: ишегалды тулы кеше. Күршедәге бөтен карт-коры, әз-мәз генә дога белгән һәркем шунда — кем җиргә чүккән, кем койма буендагы бүрәнәгә кунаклаган... Хәлимнең әнисе ялгызы гына өйалды баскычында утыра. Хәлим, керү уңаеннан, абзар диварына елышып, үрә катты. Ярый әле күрмәделәр, дип уйлады ул. Бер мизгелдән кызыксынуы җиңде — башын чыгарыбрак, үрелеп карады. Әһә! Дога укып утыралар бит болар! һәрберсе кулын алга җәеп салган. Әнә бит — үзләренең уч төпләренә төбәлеп, ниндидер илаһи бер халәткә кергәннәр, тик, алмашлап, ара-тирә генә иреннәрен "медер-медер" китереп алалар яисә, серле бер ритмга буйсынып, гәүдәләрен әле алга, әле артка ташлыйлар... Хәлим ачык торган җил капка баганасына сөялгән Зөфәрне күреп алды. Нишләп тора ул монда — гомергә аяк басканы юк иде бит аның Хәлимнәр ихатасына? Җитмәсә, дога укыган булып, кулларын алга сузган. Көндез юлда ташлап китүен аның бер исенә төшерәчәк әле Хәлим... Әмма Хәлимнең уйлары Зөфәрдә озак тукталып тора алмады, үз ихаталарындагы сәер күренешкә әйләнеп кайтты. Хәлим бу күренешне һичничек аңлатырлык хәлдә түгел иде. Нәрсә бу? Үлем-китем булганмы? Каян килгән монда "мәет җыены"? Ак бабай нишләп тора? Нигә аның йөзе караңгы, боек? Әнисе дә, иң якын, иң газиз кешесен югалткан кебек, башын аска иеп, кайгылы чакта гына бәйли торган шәленә уралып утыра... Хәлимнең кайтуын көтмәгәннәр, ахры, болар... Шунда ихата җанланып алды. Догаларын укып бетергән картлар: "Амин!" — дип куйдылар да, битләрен сыпыра-сыпыра урам капкасына таба юнәлделәр. Берничәсе Сания янында калды. Ак бабайның тавышын беркем белән дә бутарга мөмкин түгел: шундый да ягымлы, йомшак, моңлы тавыш булыр икән: — Ярый, Сания, догаларыбыз кирәкле урынына барып ирешсен. Барысы да әйбәт булыр, Аллаһы боерса. Күңелеңне тынычландыр, бәгыреңне телгәләмә... Бүген бит Хәлимең югалуына нәкъ бер ел. Бер елдан соң Коръән чыгарга кирәк булган. Дога сораган ул. Урман буенда өрәк булып кайгырып йөргән Хәлимең дә, тынычланып, үз урынына кереп яткандыр инде... Бар, син дә кер, алай нык кайгырма, була андый хәлләр, үз елларында мәрхүмнәр үлгән җирләренә килүчән булалар... Хәлим башкача түзеп тора алмый иде инде. Тагын бераз шулай торса, йә гөрселдәп җиргә егылыр, йә мең-миллион күзәнәккә таралып, шартлар кебек иде. Ул абзар коймасыннан көч-хәл белән аерылып, ихатага табан ике адым атлады да, бар булган егәрлеген җыеп, үпкәсеннән берничә сүз кысып чыгарды: — Ак бабай... Әнкәй... Нишләп мин үлим ди... Менә бит мин— исән... Әмма Хәлимнең көч-егәрлеге тәнен, буыннарын ташлап киткән иде инде. Ул, әйтергә теләгән сүзен дә әйтеп бетерә алмыйча, ике кулын алга сузган килеш, башта тезенә төште, аннары акрын гына янтая барып, җиргә чүкте, тагын бер мизгелдән аһылдап койма буендагы кычытканлык өстенә ауды... Ындыр ягыннан кинәт пәйда булган сакаллы карачкыны күреп төрле якка тайпылган авылдашларын да, кулларын учлап, ашыга-ашыга дога укырга керешкән Ак бабайны да, "улым!" — дип, ике кулын сузып аңа таба омтылган әнисен дә күрмәде Хәлим... Күрмәве хәерлерәктер дә. Бу хәлне күргән булса, йөрәк-бәгыре түзмәс иде, шартлап ярылыр иде дә бөтен дөньяны аһ-зарга тутырыр иде... Кеше кайчакта үзенең туган мизгеленә кайта, аны ачыктан-ачык күрә, тоя, диләр. Менә ул якты дөньяга килә, беренче мәртәбә көн яктысы, кояш нурлары белән очраша. Аннары арлы-бирле йөрүче шәүләләрне чамалап ала, күз карашы белән шул шәүләләргә ияреп йөри башлый. Тонык кына, ниндидер үтә күренмәле пәрдә аша кеше йөзләре күренгәләп ала, кайбер йөзләр, ерактан карап торуга гына риза булмыйча, якын ук киләләр, иелеп-иелеп, йотардай булып, комсызланып карыйлар... Бераздан бу тын дөньяга җан керә, тавыш иңә һәм баштарак саңгырау гына бер чың, аннары бертуктаусыз көчәя барган дөнья шавы ишетелә башлый... Тиздән бу шау күптөрле төсмерләргә, аһәңнәргә таркала, әле бер мизгел элек кенә якты дөньяга килгән сабый колагына әнисенең, әтисенең, әби-бабаларының тавышлары аермачык булып килеп ирешә. Сабый өчен бигрәк тә үз анасының тавышы якын. Газиз, илаһи бер көй кебек... — И-и, балакаем... Үлепләр терелдеңмени соң син? Кайларда гына йөреп кайтты икән бу башларың? Кайларда гына йоклап, нинди генә ризыклар кабып үтте икән синең бу елың?.. Йа Илаһым, башыңны исән-сау йөртеп алып кайтканыңа мең-мең рәхмәтләр сиңа. Гомерем буе догадан ташламам, и Раббем! Ана яшьле күзләрен сөртә-сөртә түшәктә ак юрганга чорналып яткан малаеның җитү чәченнән, сакал-мыек баскан йөз-битләреннән сыйпый, бармак очлары белән генә куе кашларыннан йөгереп үтә, маңгаендагы миңенә тиеп карамакчы була да, инде кагылдым дигәндә генә кулын кабат тартып ала... Хәлим уянып, дөресрәге, яңадан туып ята. Ул әлегә анасының шәүләсен, җылысын, исен, карашын, тавышын аермый, бары тик тоя гына... — И-и, балакаем... Бер ел буе, көне-төне түккән күз яшьләрем кайтарды бит сине... Ходай Тәгалә, гомер буе интектердем, инде бер сөенсен, дигәндер, мең рәхмәтләр аңа... Менә бит минем балам кайткан... Улыкаем минем!.. Анасының авыр эш эшләп кытыршыланган кулларын Хәлим күптән тоеп ята. Аның сөйләнүен дә ишетә. Әмма һаман да уянып, туып җитә алмый. Дөресрәге, аның җаны, рухы инде күптән уянган, хәтта, бераз өскә күтәрелеп, өй эчендәге Ана белән Балага карап тора, ә менә тәне, җисеме уянып җитмәгән, мәрткә киткән килеш ята бирә. Шул мәлдә Хәлим үзенең ирен читендә бер дым сизде. Ниндидер тозлы бер тамчы, каяндыр килеп тамды да, ирен читенә төшеп югалды... Бу кечкенә тамчы шулкадәр көчлекуәтле иде, Хәлим шундук күзләрен шар ачып җибәрде һәм ... түшәк читендә елап утырган әнисен күреп, аһ итте... Аның янында ап-ак чәчле, йөзләрен кат-кат җыерчык баскан, күп елаудан күзләре шешенеп беткән, күзе коесының төбенә үк төшеп киткән, йөзенең һәр күзәнәгеннән ниндидер олы авыртыну бәреп торган бер карчык утыра иде... Шулай да аның күзләрендә сызылып яткан гаҗәеп матур, сихри бер яктылыкны, нур бөртеген күрми мөмкин түгел. Бу — баласының табылу сөенеченнән әле яңа гына кабынган күңел яктылыгы, бәхет нуры иде. — Әнкәй... — дип пышылдады Хәлим.— Ник елыйсың, әнкәй? Ул инде тәмам уянып җиткән, аң-зиһенен җыеп өлгергән иде бу вакытта. — Балакаем!.. — бу юлы инде Сания өзгәләнде. Иң кадерле, газиз әйберен табып куанган кебек, Хәлимнең башын күкрәгенә кысып, көйләп сөйләвен дәвам итте: — Ник еламыйм ди... Менә бит син кайттың, бердәнберем минем... Кайларда гына йөргәндер бу башкайларың... — Әнкәй... — Юк, юк, сорамыйм. Кайларда булганыңны, кемнәр белән ничек гомер кичергәнеңне сорамыйм. Кирәк тапсаң, үзең сөйләрсең әле. Кайтуың гына хак булсын. Өметемне өзгән идем бит инде. Өметсез яшәү бигрәкләр дә кыен шул, балам... — Әнкәй, мин бит бернәрсә дә белмим... Ак бабай бер ел ди әнә... Берни дә аңламыйм. Бүген генә районга киткән идем... Ә сез бер ел дисез... Кайда булганмын соң мин бу вакытта, әнкәй, ә? — И улым, сиңа ял итәргә кирәк. Әнә бит нинди хәлгә төшкәнсең — тәнең, битең сөяк тә тире, йон баскан, тәнендәге җәрәхәтләрнең исәбе-хисабы юк. Менә ял итеп алырсың да... барысын да исеңә төшерерсең. Ходай боерган булса. — Әнкәй! Мин бит дивана түгел! Хәзер үк ни дә булса искә төшергән булыр идем... Юк, әнкәй, ниндидер галәмәт бар монда. Нәрсә соң бу, ә, әнкәй, белсәң, яшермә, әйт!.. — И-и, белсәм аны... Әтиең дә шулай китеп югалды. Инде син дә китеп юк булгач, мин үзем дә әллә нәрсәләр уйлый башлаган идем. Җен-албастылар ияләштеме әллә безнең нигезгә, дип тә шикләндем. Менә син кайткач, күңелемдәге таш шунда ук эрегән кебек булды... — Әнкәй, ничек алай булырга мөмкин соң ул? һичбернәрсә аңламыйм. Авылга кайткан җиремнән утырып кына торган идем бит. Хәл алырга дип юл читенә чүгәләгән генә идем... Әле анда ике карчык та бар иде... — Ә? Ике карчык? Кемнәр алар? Сораштыңмы соң? — Әллә инде... Ниндидер кара карчыклар. Йөзләре күренми иде... Хәлим, бөтен хәтер егәрлеген бер төенгә җыеп, йөзләрен чытып, нидер исенә төшермәкче булды. Әмма моннан берни дә барып чыкмады, ул, ыңгырашып, мендәргә капланды: — Ыһ-һ!.. Аның куңеле тулды, рәхәтләнеп, ауный-тәгәри бер елыйсы килде. Рәхәтләнеп еласа, бу чарасызлыктан берни дә калмас, ә хәтере кабат кайтыр кебек тоелды. Әмма ул елый алмый иде шул... Сания инде барысын да аңлап алган иде. Күп еллар буе нәсел-нигезләрен эзәрлекләп торган зәхмәт аның Хәлименә дә килеп кагылган булып чыкты... Шуңа күрә улына ул башка сүз катмады. Капланып яткан Хәлимнең башыннан сыйпыйсыйпый, ишетелер-ишетелмәс кенә җыр башлады: Түзәр кебек идем, булмас, ахры, Гомер итүләре кыенга. Юатмасмы, үз итмәсме диеп, Каерылып карыйм каенга... Бу җырда барысы да бар иде: Хәлимнең нәкъ бер ел элек районга чыгып киткән җиреннән кайтмый калуы да, керфек тә какмый көннәр, төннәр буе зарыгып көтүе дә, районга барып, бөтен таныш-белешләреннән, туган-тумачаларыннан сорашып йөрүе дә, бертуктаусыз милиция, военкомат, прокуратура тупсаларын таптавы да, эзләү бригадаларына кушылып, юл буе мари урманнарында ничәмә-ничә төннәр кунуы да, ниһаять, ярты елдан соң урман буенда бер мәет табып, аны Хәлимгә юрап, бөтен авыл белән җыелып, елый-елый күмүләре дә, шул кайгылы вакытлардан соң, зиратка килеп, сәгатьләр буе улы белән сөйләшеп утырулар да бар иде... Бу башыма төшкән кайгылардан Менеп качып булмый айга да. Кеше түгел, каен түзмәс иде Миндәге бу ачы кайгыга... Әйе, Саниянең бу ел эчендә күргәннәре кайбер кешеләрнең озын-озын гомерләре буе күргәннәренә торырлыктыр шул. Башта ук аның Хәлимне районга җибәрәсе килмәгән иде. Күңеле сизенә икән ана кешенең. Авыл аша ике сихерченең узуы да күңелдәге шомны арттырган иде. Тикмәгә генә түгел бу; ике карчык кыяфәтенә кереп йөргән җен-албастылар хакында сүзләр мари авылларында күптән йөри бит. Менә хәзер алар татар авылларында да күренә башлаганнар...Тик ул вакытта Хәлим әнисенең сүзен колакка элмәде шул. — Мине ике дәрвиш карчык түгел, өй чаклы аю да куркыта алмый, әнкәй, борчылма, — дип, уенга алып куйды да юлга чыгып китте. Үз башына, җилкенгән икән ул, үз башына... — Тәүбә диген, балам, урман юлында ниләр булмас. Догаңны әйтеп, җен-шайтаннардан сакланып йөр, Зәңге баба юлдаш булсын, Чупан баба кулдаш булсын, — дип, кул болгап калган иде ул Хәлимнең артыннан. Хәлим исә, авылга кайткан кунакларга ияреп китте дә барды. Артына борылып та карамады, ичмаса. "Артына борылып карамады, тиз кайтыр", — дип юрады Сания, күрше Васимә карчык сүзе белән. Әмма кайтмады да кайтмады Хәлим. Кичкә дә, икенче көнне дә, бер атнадан, бер елдан да... Сания телдән калды, аяктан калды, арынды, бетеште. Әмма Хәлимне көтүен, өзгәләнүен ташламады, очраган бер кешегә ияреп районга йөрде, бөтен милицияне, танышларын, туганнарын аякка бастырды. Саниянең җанын көне-төне бер уй телгеләде: "Урман йотты, урман тартып алды балакаемны. Атасын алган кебек, улын да урман үзенеке итте..." Яшь чакларында ук башыннан кичкән төрле вакыйгаларны уйлап бетерде. Гомерендә очраган бөтен сәер хәлләрне дә Хәлимнең югалуына китереп бәйләде... Беренче галәмәт Хәлимне тапканда булды. Сания төгәл белә: бала килергә ике-өч атна вакыт бар иде әле. Шуңа күрә дә ул бер икеләнмичә урманга җиләккә чыгып китте. Менә шушындый җәй көне иде. Җиләкнең түшәлеп уңган чагы. Урман аланын яланаяк аркылы үтсәң, балтырдан җиләк суына буялып чыгасың... Яфрак зурлыгындагы җиләкләрне сыдырып кына аласың да, ярты сәгатьтә чиләкне тутырасың да куясың... Сания дә күп булса ярты сәгать эчендә чиләген чүмәкәй итеп тутырып куйды. Иелеп йөреп, корсагына көч килдеме, әллә ерак юлдан арыбрак киттеме, — кинәт хәлсезләнүен тойды ул. Башы әйләнеп җиргә чүгәләде, аннары, аякларын як-якка ташлап, алан уртасына сузылып утырды... Тамагы кибүен тойды, сусаудан иреннәре бөрешеп-бөрешеп килгән кебек тоелды. Якында гына чишмә бар барын... Ничекләр генә барып җитәсе аңа? Юк, басып булмый. Үрмәләргә корсак комачаулый. Әнә бит ул таллык, иңкүлек. Чишмә тавышы да ишетелеп киткәндәй була хәтта. Сания юка тукымадан тегелгән пәрдә аша караган кебек, тырышып-тырышып, чишмә ягын карый. Су астындагы дөньямыни?! Нәрсә бу? Көн кызудан рәшә тирбәлүеме, әллә берәр сихерме? Тукта! Чишмә буенда кешеләр йөри түгелме соң?.. Кемнәр алар? Кычкырыр иде дә — сыңар аваз чыгарырлык та егәрлеге калмаган аның... Үзләре монда килә түгелме? Ике кара шәүлә... Урман җеннәреме әллә? Бәй, әбиләр бит болар. Кулларында чүлмәк-чуен ише нәрсә дә бар. Сания ачык күрә — алар атлап килгән уңайга, чүлмәктәге су чайпалып-чайпалып китә... Шул вакытта Саниянең карынына җан кергәндәй булды. Тугыз ай буе бәгыре янында йөрткән баласы, дөньяга чыгаруны сорап, тыпырчына башлады. Йөрәген урталай телделәрмени — Сания, җан ачысы белән, иңрәп кычкырып куйды. Ул инде бу минутта тирәсендә кайнашкан әбиләрне күрерлек хәлдә түгел иде. Ярый әле күрми. Учак әмәлләп йөргән, бөркет томшыклы карчыкны яки якты дөньяга чыгарга ашыккан, шуның өчен дау куптарган баланы каршы алырга хәзерләнгән шадра йөзле сихерчене күз чите белән генә күрсә дә, шундук йөрәге ярылыр иде, туып яткан баласын якты дөньяга килмәс борын ятим итәр иде, билләһи... Сания озак, бик озак җәфаланды. Ул моны яхшы белә. Бала тавышы иксез-чиксез урманны сискәндергәндә, мәһабәт наратлар башына шәфәкъ тиер-тимәс тора иде инде. Сания бер мизгелгә генә айнып киткәндәй булды. Аның күзенә иң элек дөрләп янып яткан учак чагылды. Аннары... Аннары теге таныш ике карчык... Каяндыр шыбыр-шыбыр су акканы ишетелә. Колак төбендә яңгырап торган чыңга түзәр әмәл юк. Бөтен тәне кыйналган, ватылган, җимерелгән кебек... Кисеп ташланган диярсең, үтереп күкрәкләре сызлый... Бераздан бу сызлау аны ташлап китә. Авырту басыла, яктылык югала, бөтен тирәлекне караңгылык һәм тынычлык баса... Сания тагын мәрткә оча... Икенче мәртәбә уянуын төгәл белә инде ул. Таң атып килә... Кошлар тавышына түзәр хәл юк. Бигрәк тә чишмә ягындагы таллыктан үзәк өзгеч бер кош тавышы килә. Парын югалткан сандугач булыр бу. Ул гына шулай күңелне ялкынсындырырлык итеп сайрый ала... Саниянең уй-зиһене уянса да, тәне йоклый иде әле. Ләкин ул шунда ук тоеп алды: күкрәк турысында җанлылык бар. Ниндидер бер тереклек иясе селкенепме-селкенә... Ныклабрак караса — бала! Яңа туган бала. Әйбәтләп төреп, авызын Саниянең күкрәге турысына китереп, имү өчен җайлап куйганнар... Саниягә бик тиз хәл керде. Ул баласының исән-сау булуына куанды, төш пәрдәсе аша гына күзенә чагылып калган карчыкларга рәхмәт укып бетерә алмады... Саниянең урманда бала табып кайтуын төрлечә юрадылар. Ире Рәхмәтнең сәер хәлләрдә югалуыннан соң, авылны шаккаттырып булмас кебек иде. Ә! Була икән шул. Моның өчен урманга барып бала табу гына кирәк икән. Әйтерсең лә әбиләребезнең басуда, уракта вакытта бала табулары бөтенләй булмаган да, моны бер кеше дә күрмәгән, беркем дә ишетмәгән... Баштарак бераз сүз куерттылар да, тындылар тагы. Әмма Саниядән бөтенләй читләштеләр. Аның йортына айлар буе йомыш белән дә керүче юк иде. Күршедә яшәүче Васимә әби белән Ак бабай гына онытмады аны. Алар булмаса, ничек үстерер иде икән ул Хәлимен. Юктыр, үстерә алмас иде. Бер-бер хәл булыр иде яисә бөтенләй дә юлдан язар иде аның баласы. Әле дә хәтерендә: Хәлимгә дүрт-биш яшьләр булгандыр. Ул инде ихатадан чыгып йөри, якындагы наратлык буеннан күкеләр җыеп кайта яисә Ак бабай янына — ат абзарына барып, картның ат чистартканын карап тора. Шулай беркөнне Хәлим Ак бабай янына йөгереп чыгып китте. Әмма кайта торган вакытында кайтмады. Тагын бераз көтте дә малаен үзе барып алмакчы булды Сания. Ак бабайны урынында күрмәгәч, Саниянең күңеленә шом керде: кайда булырлар соң алар? Ак бабайны әйтер идең инде — яшен яшәгән кеше бит үзе. Бала кешене әллә кая алып йөрмәсә... Ак бабай һаман кайтмады да кайтмады. Сания урман буена, атлар көтүе йөри торган иңкүлеккә юнәлде. Шунда йөрмиләрме? Юк, анда да юк... Шунда урман авызына кереп китә торган юл очында бер җигүле ат пәйда булды. Шул, үзе — Ак бабай! Ә Хәлим кайда? Сания әллә нишләп китте. Ул үз-үзен белештермичә, атка каршы йөгерде. Барып җитәрәк кенә арба эченә бөгәрләнеп яткан улын танып алды. Ак бабай, кайта-кайта, менә нәрсәләр сөйләде аңа. Ул ат карарга кереп киткәндә, Хәлим утарда уйнап калган булган. Атларга бер-ике сәнәк печән ташлап чыгуга, Хәлимнән җилләр искән, имеш... Тиз-тиз генә абзарны әйләнеп чыга карт, күрше урам-тыкрыкларга күз сала. Җир астына төшеп киткәнмени — юк Хәлим! Шунда карт урманга таба китеп баручы өч кешене күреп кала һәм, җигүле атын куа-куа, шулар артыннан чаба, тегеләрне урман эченә кереп барган җирдән куып тота. Куып җитә дә ике карчык белән җитәкләшеп барган Хәлимне, тартып алып, арбасына менгереп тә утырта. Теге карчыклар һушларына килгәнче, җан-фәрманга атын куа да башлый... Малайны өч көн исенә китерә алмый интектерәләр. Авыл очында ялгызы яшәүче Мәймүнә карчык кына өшкереп аягына бастыра. Өч көн буе сөйләшмичә, көлмичә-елмаймыйча йөргән Хәлимгә җан керә, ул элеккедән дә шаянрак балага әверелә... Мәймүнә карчык, малайны сакларга кушып, Саниягә әллә нинди тылсымнар төяп чыгара: алар арасында аю тырнаклары, җәнлек тешләре, кош каурыйлары, тагын әллә нәрсәләр бар. Акрынлап барсын да югалтып бетерә Хәлим. Иң соңгы ябалак йонын Хәлим, кызык итеп, армиядән бер хатына салып җибәрде. Хатында исә: "Әни, үзеңне сакласын, бу бик тылсымлы әйбер..." — дип язган. И-и, бигрәкләр дә әкәмәт-сәер хәлләр булды шул аның Хәлиме белән. Адым саен бер "мөгез чыгара" иде ул. Маңгаендагы миңе белән булган хәлләр дисеңме... Нигә-нәрсәгә генәюрамадылар бу миңне?! Сихергә дә, тылсымга да, илаһи пәйгамбәрлеккә дә... Хәлимнең аны кисеп ташлар чаклары еш була иде. "Ярамый, миңне киссәң, гомерең кыскара, үзеңә бәла чакырырсың, балам, тынычлан, көләрләр дә бетәр..." — дигәч кенә тынычлангандай була иде Хәлим. Әнә бит — маңгаендагы миңе бер үзгәрмәгән. Сания, тирән йокыга китеп, мышный-мышный йоклаучы Хәлимгә текәлеп карап тора. Ара-тирә, бөтен тәне белән калтыранып, дертләп куйган баласына карап, аны сөеп алмакчы була, әмма уятудан куркып, кулын тартып ала, шулай да бераз аскарак шуган юрганын улы өстенә тартып куярга кыюлыгы җитә. Сания тышта әтәч кычкыруына сискәнеп китте. Кискен - борылып, тәрәзәгә күз салды — таң атып килә иде инде. Беренче әтәчкә башкалары кушылды, кайдадыр эт өреп куйды, кайтмый калган ялгыз бәрән еламсырады. Авылга җанлылык инде. Әмма көтүгә әле иртәрәк. Шулай уяныр-уянмас хәлдә авыл әле берәр сәгать чамасы иләсләнеп ятачак. Хәлим изрәп йоклый. Карап тора-тора да, тагын аптырап куя Сания: шулкадәр үзгәрсә дә үзгәрер икән кеше! Әтисенең йөзеннән алып "каплаган" күз-каш тирәләре булмаса, иң мөһиме, маңгаенда миңе булмаса, аны Хәлим дип кем уйлар иде икән?! Сания иртән-иртүк мунча ягарга карар кылды. Юып, чистартып, кырындырып кеше рәтенә кертергә кирәк бу дәрвиш малайны. Юлда очрасаң, чирмеш диванасы дип, таш атып китәрсең, билләһи. Әле ярый кеше күзенә күренеп йөрмәде... Шулай да кичәге "өрәк куу" җыенына эләкте аның Хәлиме. Эләкмәс иде дә, Зөфәр кайтып бөтен дөньяны аякка бастырып өлгергән иде шул. Ичмасам, туры Сания апасы янына да кермәгән. Очраган бер кешегә такылдап йөргән. "Урман юлында Хәлимнең өрәген күрдем, арттан иярә язды",—дип сөйләнгән. Васимә түти кереп әйтмәсә, Сания бу хакта белми дә калыр иде, мөгаен. Йөгерә-атлый Зөфәрләргә барып кергәч, аның үзен дә сәер генә, син үзең дә өрәк түгел микән, дигән кебек каршы алдылар. Шулай да Зөфәр үзенең күргәннәрен инде йөзенче тапкыр сөйләп бирергә иренмәде. Сания кат-кат сорашты: Хәлим идеме соң ул? Бер-бер хәл булмаганмы? Нәрсә кигән иде?.. Зөфәр тәфсилләп җавап биреп барды. Ахырдан: "Сания апа, менә икмәк тотып ант итәм, бер дә өрәк-әрвахка охшамаган иде ул, чып-чын кеше кебек иде... Билләһи газыйм дип әйтәм!" Шушы сүз Саниянең күңеленә корт булып урнашты. Бәлки?.. Юк, юк, ничек исән булсын ди ул. Бер ел бит. Бер ел эчендә урманда кеше исән каламы? Бигрәкләр дә ышандырып, чын кеше күргән кебек сөйли тагын Зөфәре дә... Ак бабай киңәше белән, күрше күләнне дәшеп, "өрәкне бәхилләү җыены" җыйгач та, Саниянең күңеленнән теге "корт" китмәде. Бәлки, исәндер? Берәр каян кайтып килешедер? Картлар, ишегалдында тезелешеп, дога кылып утырганда да, Сания Алла сүзе пышылдамады, улының исән булуын теләп, исән булса, үз нигезенә тизрәк кайтуын теләп, эченнән генә өзгәләнеп утырды... Күңел ай-һай серле дөнья бит ул. Ул бер ым бирсә, шул раска килә дә куя. Шушы ымны гына вакытында тоеп, сизеп калырга кирәк. Тик торганда гына күңелнең бер үзәк тамыры тартылып куя, йөрәкне авырттырып ала, аң-зиһен исә сынын турайтып, калкытып җибәрә; ниндидер бер илаһи халәткә юлыгып, кеше барысын да ап-ачык итеп күрә, күрмәсә, тоя, тоймаса, юрый башлый. Бу юлы Сания белән нәкъ шулай булды да. Ул бердәнбер улының исән-имин булуына бик үк ышанып җитми иде. Әмма бу хакта төгәл белә иде инде. Тик әлеге белүинануына зиһене генә барып ирешмәгән, ниндидер уй томаны аның аңын томалабрак тора кебек... Икенче әтәч тә, өченче әтәч тә кычкырды. Сания, белгән догаларын укып, Хәлимнең түшәген өстән берничә мәртәбә сыпырып алгандай итте. Мәймүнә карчык шулай куша. "Сихер кайтару" дип атый ул бу ишарәләрне. Ягъни төне буе кеше тирәсенә җыелган җен-пәриләрне куу йоласы була бу. Икенче, өченче әтәчләрдән соң төн рухларының көче бетә икән бетүен. Әмма, Аллаһы Тәгалә сакланганны гына саклар, диләр бит. Әтәч тавышы яңгырауга, өй-кураны ташлап киткән бу зәхмәт ияләренең канат-каурыйлары төшеп калучан, имеш. Ал, кызгылт төстәге бу канатлар кешегә чир, үлем китерәләр икән. Сания, шул хакта исенә төшереп, Хәлимнең баш очын тагын бер сыпырып куйды. Шуннан соң гына тынычланып, өстенә мал карарга кия торган халатын ябынды да чыгып китте. Хәлим боларның берсен дә күрмәде. Хәтта сизмәде дә. Ул бер ел йокламаган татлы йокысын йоклый, бер ел күрмәгән бәхетле төшләрен күреп ята. Гаҗәп хәлләр: тәрәзәнең пәрдә белән капланмаган өске өлгеләреннән сузылып килеп кергән беренче кояш нурлары аның ярым ачык күк-зәңгәр күзләренә килеп кагылдылар да, икеләтә, өчләтә көчәеп, өй эчендә ниндидер сихри, илаһи бер балкыш барлыкка китерделәр. Берничә нур, Хәлимнең күзләрендә чагылып, стенадагы фотосурәтләр рамына барып сыенды, андагы кеше сурәтләрен аерымачык күрерлек итте. Бигрәк тә бер сурәт җем-җем килеп тора башлады. Хәлим йокы аралаш күзләрен ачты. Ул әтисенең бердәнбер, һәм югалырына бер ай кала төшкән фотосын шунда ук танып алды. Урман юлында, сабан туеннан кайтып барганда төшкән. Әнә ничек елмаеп тора ул. Бәхетнең югары катында диярсең. Аны аңларга була: әле кичә генә Саниясе балага узды, бала көтүе хакында әйтеп сөендергән иде. Баласы булачак бит аның! Малае! Шул шатлыктан бераз төшереп тә алган, ахрысы. Аннан арттарак, урман читендәрәк ниндидер ике шәүлә тора. Сәер, баштанаяк карадан киенгәннәр. Ниндидер чит-ят карчыклар. Әллә? Теге таныш карчыклармы болар? Шунда Хәлимнең күзләрендә чагылып, фотосурәтләрдә балкып торган кояш нуры, кырт сынып киткәндәй булды да, җилдә сүнгән лампа яктысы кебек, тынлык тарафыннан тәмам йотылып бетте. Өй эче караңгыланып калгандай булды, анасының йомшак түшәгендә изрәп йоклап яткан Хәлимнең ирен читенә кунган елмаю да юл тузанына каткан сакал араларына төшеп юкка чыкты... VI Мунча өлгерүгә, Сания, өйгә кереп, Хәлимгә дәште. Вакыт төшлеккә җитеп килә иде инде. Челлә үзенекен итә: кояш астында озак йөрергә иркенлек бирми, бөтен кош-кортны, бозау-бәрәннәрне шундук күләгәгә куып кертә. Өй ишекләре шар ачык. Тәрәзәләр дә кысып ачып куелган. Ап-ак пәрдәләр, күбәләк канаты кебек, җил уңаеннан җилфер-җилфер килеп торалар. Шул пәрдә арасыннан кысылакысыла үткән җил түр түшәктә яткан Хәлимнең җитү чәчләренә, сакал-мыекларына килеп урала, аннары шул тозактан чыга алмыйча шактый тарткалаша, тыпырчына... Ниһаять, ул ычкынып китә һәм шул шәпкә ишек катындагы чаршау итәгенә барып бәрелә. Соңыннан, бу өйдә рәт булмасын аңлап, бәласеннән башаяк дигән кебек, ишек яңакларына бәрелә-сугыла, ишегалдына чыгып чаба... Очраклы гына килеп кергән җил малае Хәлимнең уянуына сәбәпче булды да. Хәлим инде уянган, әмма әле күзен ачмаган. Бик ачар иде дә, куркыта шул: күзләрен ачса, бу илаһи халәт кинәт юкка чыгар да, ул кабат ниндидер афәткә юлыгыр кебек. Шул ярымтерек хәлдә кичәге дулкынландыргыч мизгелләргә әйләнеп кайта, булган хәлләрне башыннан кичереп ята Хәлим. Районга бару, басу чите, әбиләр, Зөфәр, ишегалдындагы халык, әнкәсенең җылы түшәге... Барысы да ап-ачык. Әмма... берни дә ачык түгел. Бер еллык гомер ачык түгел. Бер көн түгел бит ул, бер ел! Хәлим бөтенләй аңсыз түгел лә. Бик яхшы төшенә: ниндидер сихергә тарыган ул. Бу афәтнең теге ике карчык белән бәйләнгән булуын да чамалый. Кемнәр соң алар? Нинди серле, сихерле затлар? Ә! Теге чакта клубка чыкканда очраган ике карчыкка да бик охшаганнар бит алар! Шулар түгелме? Барыбер ачыклаячак моны Хәлим! Үз аңына кайтачак әле ул, хәтерен яңартачак! ...Тыштан чиләкләрен шылтырата-шылтырата әнкәсе кереп ята иде. Керә-керешкә үк ул Хәлимгә дәште: — Улы-ы-м, улым, дим,цторасыңмы инде, мунчаны ябып кайттым, бераздан әзер була. Йә, тор инде, тор, әйдә, юын, ашап ал, озакламый кеше килә башлар... Ак бабаң көтү куганда ук кермәкче иде дә, тыйдым әле. Йөрмәгез әле, мәйтәм, малаемны үзем дә күреп туйганым юк, мәйтәм. Ике ел әрмиядә йөрде, кайткач тагын бер елга китеп югалды, үзем карыйм әле башта, мәйтәм... Төштән соң керә башларлар, насыйп итсә. Бик тә сорашасылары килә үзеңнән. Кайда булуың хакында сорашасылары килә... Сания, сөйләнә-сөйләнә, түргә узды. Улы янына килеп утырды. Салкын суда озак торудан күшеккән кулларын Хәлимнең маңгаена, яңакларына куеп карады. — Менә бит, әйбәтләнгәнсең. Әйдә, балакаем, тор инде. Мунчага бар, юын, кырын, тырнакларыңны кис, бу бабай сакалларыңны төбе-тамыры белән йолкып ат. Әйдә, кешеләр килә башлар. Би-и-к тә беләселәре килә... — Әнкәй, — дип башлады сүзен Хәлим. Сак кына күзләрен ачты, тирә-ягына каранды. — Хакмы бу? Мин өйдәме? Исәнме мин?.. — Исән, исән, балам... — Исән лә ул, тик мин бернәрсә дә белмим бит, әнкәй. Берни белмим... — Аның соңгы сүзләре калтыранып чыкты. — Юкны сөйләмә, балам, ничек инде белмисең ди? Бер ел йөреп, берни дә хәтерләмисеңме? Ай Аллам, менә нинди бәлаләр төште башыбызга... — Ике әби карчыктан башка беркемне дә күрмәдем. Менә кичә генә кебек... Хәл алырга гына утырган идем бит... Кинәт Саниягә әллә нәрсә булды. Ул, учлары белән авызын каплап, караватка утырды. — Ике карчык дисеңме, улым? Ай, хараплар гына булдык ласа... Шул, шул карчыклар инде. Сине бала чакта да урлый язганнар иде. Ән-не-кәем!.. Бәй, теге вакытта, мин бала тапканда да, ике кара хатын булышкан иде... Ай Аллам, шулар гына харап итте микәнни сине, балам? Алар бит ел саен эссе челләдә авыллар аша узалар. Син әрмиядән кайткан чорда да килгәннәр иде, хәтереңдәме... Чын сихерчеләр диләр бит аларны. Бер тутырып карасалар, кеше соңгы тавыгын үзе чыгарып бирә, ди, аларга... Шулар гына сихерләгәннәрдер димен шул. Атаңны да шулар харап иткәндер әле, мәрхүмкәемне. Кайларда гына рәнҗеп-сыкрап ятадыр инде аның сөякләре. И Аллам, күрәселәребез булган икән. Нишләп безнең нәсел-нәсәпкә генә каныктылар икән соң бу җен карчыклары, шайтан коткылары... — Әнкәй, ярый, тынычлан инде. Исән-сау булгач, кайтып кердем бит. Елама, борчылма. Менә дигән иттереп яшәп китәрбез әле. — Ходай кушса, дип әйт, балам. — Ходай кушса... Ана белән бала, гәпләшеп, озак юандылар. Бераздан мунчасы исенә төшеп, Сания тыз-быз килә башлады. Өстәленә ризык-нигъмәтләрен иртән-иртүк чыгарып тезгән иде инде ул. Капланган ашъяулыкны ачып ташлады да самавырын җылытырга куйды. Аннары, үзалдына төрле догаларын укый-укый, тышка чыгып китте. Хәлимгә боларның барысы да кызык иде. Гаҗәеп хәл бит, әле кичә генә шушы өстәл артында утырып ашаган иде, әле кичә генә мунча кереп, өр-яңа киемнәрен киеп алган иде, әле кичә генә... Баксаң, бер ел үткән дә киткән. Әле һаман да ышанасы килми, билләһи. Хәлим торып утырды. Әнкәсе тышкы киемнәрен салдырган икән. Кылкаланып беткән эчке ыштанга карарлык та түгел. Ул ишек төбендәрәк урнашкан кием шкафына юнәлде. Бөтенесе дә үз урынында! Кичәге кебек! Бөтенесе чиста, пөхтә, күзнең явын алып тора. Хәлим үзенә кирәк киемнәрне сайлап куйды, юынгыч шүрлегендә яткан көзге-пәкеләрен җайлап кына сөлгегә төрде, аннары, өстәлдәге ризыкларга карап, тукталып калды. Әнисе әзерләгән бу ашларга чистарынмаган, сихер-зәхмәтләрдән арынмаган килеш кагыласы килмәде аның. Тыштан: "Хәлим улым, чык, мунчаны юып чыгардым, миллекне пешердем, чык..." — дигән тавышы ишетелде. Шуны гына көткән Хәлим, дәррәү кузгалып, ишегалдына чыкты, әле кичә генә аның рухына Коръән чыгылган чирәмлек аша үтеп, пар бөркеп торган мунчага кереп чумды. Төшке ашны бергә ашадылар. Юынып, кырынып алган Хәлимне танырлык түгел иде. Сания улына сокланып бетә алмады. Күзенә генә карап торды. Халыкта болай текәлеп караучыга "Күзенә керердәй булып карый" диләр. Яратып, сөеп, үтә дә үз итеп, газиз итеп каравы иде Саниянең. Ул әле дә булса айнып җитә алмый. Нинди бәхеткә тарганын белә белүен, әмма бу шатлык-сөенечен аң-зиһене аша үткәреп бетерә алмый иде әле. Саниянең сөйләшер сүзләре күп җыелган икән. Улына авыз ачарга да ирек бирмичә, сөйләде дә сөйләде. Хәлим күбрәк тыңлап торды. Нәрсә сөйләсен инде ул?! Ул бит кичә генә чыгып киткән кеше. Сания исә түкми-чәчми авыл хәлләрен сөйләде, кемнәр үлгән, кемнәр туган, кем йорт салган, кем читкә киткән, кем кияүгә чыккан, өйләнгән — берсе дә калмады. Шулай тәтелдәп сөйләгән җиреннән нәрсәдер исенә төшеп, кинәт туктап калды ул. Авыр сулап алды да теләр-теләмәс кенә әйтеп куйды: — Сине әрмиядән көтеп алган Нәфисә кияүгә чыкты бит, балам... Хәлим, чәйни торган ризыгын йотып җибәрә алмыйча, күзле бүкән кебек катып калды. Кулындагы кашыгын шулкадәр каты кысты, беләкләрендәге кан тамырлары бүртеп, шартлар дәрәҗәгә җитте. Улының иң авырткан җиренә кагылуын чамалап алган ана ике арадагы кискенлекне йомшартырга кереште: — Нишләсен инде, улым... Башта гел көтте. Минем белән бергә көтте. Сине көтеп, сөйләшә-сөйләшә кичләр, төннәр уздырдык... Мәетеңне алып кайтып күмгәч, иң беренче сорап килгән кешегә чыкты да китте... Өстәл артында тагын тынлык урнашты. Сания тагын чыдамады. Ана кеше түземсезлеге белән, ул Хәлимгә карамый гына әйтеп куйды: — Нәфисәне әйтәм... Бик ярата иде сине. Ишеткән, синең кайтуыңны кичә үк ишеткән. Көтү чыгарганда йөгереп килде дә, күкрәгемә капланып, үксеп-үксеп елады... "Сания апа, Хәлим алса, бер көн тормыйм, хәзер чыгып китәм, — ди. — Иремнән бер уйламыйча китәм, — ди. — Алсын әле, — ди... Үзе үкереп елый...— Көтә идем мин аны, мәет таптылар бит", — ди... Тагын тынлык. Дәшми-нитми генә чәй эчтеләр. Әмма Саниянең соңгы сүзе Хәлимнең колагына ныклап кереп калган иде инде. Тукта, нинди мәет ул? Хәлим исән булгач, кемне күмгәннәр соң авыл зиратына? Кайсы ананың газиз баласы ята салкын туфрак кочагында? — Әнкәй, нинди мәет соң ул? — Сания сискәнеп китте. Күрәсең, ул үзе дә шул мәет хакында уйланып утыргандыр. Хәлим кабатлап сорады: — Каян, ничек таптыгыз сез аны? Таный алмадыгызмыни? — И-и, белсәң иде, улым... Кичәдән бирле җанымны кимерә инде ул мәет. Кемнеке булсын соң, берәр мәхлук бәндәнеке, качкынныкы яки берәр ерак җирдән килгән юлчыныкыдыр. Йөзе-бите танырлык булмаган, диделәр, күлмәкләрен карадым, нәкъ синеке иде, ә йөзенә карый алмадым... Хәлимнең йөз чыраена охшаган, диделәр дә, шуның белән эш бетте... Ашыкпошык күмеп тә куйдылар... — Ну бит, һәр кешенең башкалардан аерылып торган җире була. Сөяк, кан, тире күзәнәге, тагын... чәче, миңе... — Ниндидер врачлар да килде, кәгазьләр тутырдылар, миннән куллар куйдырттылар... Чак аягына басып торган хатынны көйләү-чөйләү әллә ни авыр булмагандыр шул. Аннары... эзлиэзли арып та беткән булганнардыр инде. Бөтен район милициясен, солдатларны аякка бастырдым бит мин. Этләр белән дә эзләп карадылар. Урман юлын аркылыга-буйга айкадылар... Шул вакыт шыгырдап урам капкасы ачылды. Сания белән Хәлим дәррәү капка янындагы тәрәзә янына килделәр. Керергәме-юкмы дип икеләнделәр бугай — капка яртылаш ачылган килеш шактый торды әле. Бераздан капка арасыннан Ак бабайның башы килеп чыкты, аның артыннан күмәк хуҗалык рәисе Фәнил Рәхмәтуллин күренде. Келт итеп Хәлимнең Фәнил Гыйниятовичка биргән вәгъдәсе исенә төште. Ул кичә... юк ла, былтыр җәй, МТМ дагы ватык комбайнны караштырып, ашлык сугарга төшәргә сүз биргән иде. Ә менә ничек килеп чыкты... Ничек итеп аның күзенә карар ул... Кунаклар бик озак керделәр. Сания, әллә кире чыгып киттеләр инде, дип уйларга да өлгермәде, эчке өй ишеге ачылып китте, чолан караңгылыганнан Ак бабайның ап-ак кәҗә сакалы суырылып чыкты... Бераздан пеләшләнә башлаган башын кулъяулыгы белән туктаусыз сыпыра-сыпыра Фәнил Гыйниятович килеп керде: — Эһ-һе-һей, кеше куркытып йөргән картлач син булдыңмыни әле, ә? Зөфәр барыбызның да башын бутап куйды, һии... Бөтенләй өлгереп, ир-егет булып кайткансың, димме... Бераз ябыккансың икән... Шулай сөйләнә-сөйләнә башта Ак бабай килеп күреште. Аннары күмәк хуҗалык рәисе кулларын сузды. Карт һаман сөйләнүендә булды: — Аллага шөкер, исән-сау кайткансың. Анаңның күз яшьләре өчен килеп ирешкәндер сиңа Ходайның бу мәрхәмәтләре... Әмма бик зур шелтәм дә бар сиңа, олан. Еракка, күпкә китәсе булгач, әнкәңә генә булса да хәбәр итәргә кирәк иде. Монда дөньяның өсте аска килде... җитмәсә, икенче бер Хода бәндәсенең салкын гәүдәсен сиңа дип әзерләнгән кабергә салдык... Ул нишләп, ничекләр генә түзеп ятадыр инде анда. Вупшем, әйтмичә китеп әйбәт эшләмәдең син, олан. Хет әнкәңне кызганырга иде... Каушап калган Хәлимнең хәленә кереп, Сания сүзне үзенә алды: — һи-и, Сабир абзый. Бер ел кайда яшәгәнен үзе дә белми бит ул... Бер еллык гомеренең бер бөртек мизгелен дә хәтерләми... Ялгыштырганнар аны, бутаганнар, алай тиз генә ябышма әле син. — Ничек инде — югалган? — Менә шулай. Урман юлы буйлап кайтып килгәндә ике карчык зиһенен алган балакаемның. Шуннан берни дә белми... — Әнкәй, ярар инде. Үзем дә сөйли алам бит... — әнкәсенең сүзен бүлеп, үртәлебрәк әйтеп куйды Хәлим. — Да... хәлләр... А то без әллә нәрсәләр уйлап бетердек,— дип, сүзгә кушылды Фәнил Гыйниятович. — Нишләргә җыенасың соң? Иртәгә идарәгә кил. Сөйләшербез. Хәлим һаман дәшмичә тора иде. Аны кыен хәлдән бу юлы да әнкәсе коткарды: — Юк әле, юк, Фәнил балам. Җибәрмим әле мин аны колхоз эшенә. Чак аягында басып тора — күрмисеңмени. Бераз хәл алгач, тәненә ит кундыргач барыр. Ачуланма-нитмә, бераз өйдә торсын... — Ярар, ярар, Сания апа, бер сүзем дә юк. Бер дә борчылмасын, эш булачак, диюем генә ... Сүз сүзгә ябышмады. Моны Ак бабай да, Фәнил Гыйниятович та, Сания белән Хәлим дә бик яхшы беләләр иде. Шуңа күрә дә кунаклар озакламады. Ничек кергән булсалар, шулай ук тиз генә чыгып та киттеләр. Хәлимнең күңелендә авыр тойгы калды. Югыйсә бөтенесе дә тәртиптә бит... Тик элекке җан тынычлыгы каядыр юкка чыккан. Хәлим, хәтта аерым минутларда, нигә кайттым икән мин монда, дип тә уйлап куя иде. Бер еллык тормышының гомер баскычыннан өзелеп төшүе, Нәфисәнең кияүгә чыгуы, аның исеме белән күмелгән мәет, ике сихерче карчыкның авылда йөрүе — боларның барысы да Хәлимнең күңелендә кабат кабынып киткән өмет, сөенеч, хыял, яшәү утын өреп сүндерергә маташалар иде... VII Кичен Хәлим абзар артындагы утыргычка чыгып утырды. Аларның йорты калкулыккарак урнашкан. Шуңа күрә бөтен авыл аерымачык булып күренеп тора. Хәлим кичке авыл утларына карап озак утырды. Көтү инде күптән кайткан. Шуңа күрә авыл урамнарында җанлылык сизелми диярлек. Уйларны барларга, хис-тойгыларны чарларга, фикерне бер ноктага тупларга иң кулай вакыт бу. Ә бит уйлап баксаң, уйланырга уйлар бар икән. Юк әле, соңгы сәер хәлләр хакында гына уйламый Хәлим. Анысы хакында уйлап бетерергә гомер дә җитмәс, мөгаен. Гомумән, Хәлимнең үз гомерендә бер генә тапкыр да тормыш хакында, яшәү гаме, котылгысыз язмыш, үткән һәм киләчәк хакында, тукталып, үз күңеле белән бергә-бер калып, уйланып торганы булмаган икән. Менә бүген шундый уңайлы чак. Беркем дә борчымый. Бер бөртек мәшәкать калмаган. Хәтта... хәтта кечкенәдән үк күңеленә кереп, бертуктаусыз рәхәт борчып, җан-бәгырен иркәләп тә, телгәләп тә торган мәхәббәте — Нәфисә дә юк инде... Ул үзе дә юк. Юк. Бетте-китте... Аны инде күмеп куйганнар. Иртәгә эшкә барасы юк, кич сөйгән яры белән очрашырга чыгасы юк... Хәлим ындыр артында аунап яткан каен агачлары өстенә менеп кунаклады. Өч тау, дөресрәге, дүрт тау аралыгында урнашкан авылга күз салды. Бер дә болай утырганы булмаган икән шул аның. Әнә нинди матур урынга урнашкан Кампәрле авылы. Дүрт уйсулык тоташкан урынга, кечкенә үзәнлеккә генә сыеп бетә алмыйча, кайбер йортлар, чат булып, янәшәдәге тау битләренә үк менеп киткәннәр. Аларның кайберләре тау башларында шаулап утыручы мәһабәт чыршы-нарат урманнарының янына ук килеп тез чүккән. Хәлимгә авылның ике очы гына күренә. Өченче очы күренми. Дүртенче очның иң соңгы йорты — аларныкы. Әнә ындыр тыкрыгыннан борылу белән, ферма йортларын узасың да урман авызына кереп китәсең... Кечкенәдән калган тойгы (Хәлимнең күп мәртәбәләр күзәткәне бар): авылдан чыгып киткән кешеләрне бу кара урман шомлы, ерткыч авызы белән кабып йота кебек иде... Кампәрле авылы хакында әллә ниләр сөйлиләр. Сөйләрлек тә шул. Тайга урманының иң ерак эченә кергән авыл ул. Аннан да ерак авыл юктыр. Юньле-башлы юл да юк. Бердәнбер юл кирегә — Кампәрледән кырык биш чакрым ераклыкта урнашкан район үзәгенә алып чыга. Бу юл буена тезелеп утырган авылларның күбесе — мари авыллары. Аларның Кампәрлегә иң якыны — унбиш чакрымда. Кара урман йоткан бу татар авылының тарихы хакында Хәлимнең күптөрле мәзәк тә, гыйбрәтле дә риваятьләр ишеткәне бар. Иң хәтердә калганы — сихерчеләр хакындагысы. Имеш, хәзерге Кампәрле авылы урынында, тайга үзәгендәге бер кечкенә үзәнлектә, сихерче карчыклар гаиләсе яшәгән. Бу урынны аучылар читләтеп узган, ә сихерчеләр үзләре кешеләргә зыян салмаганнар. Әмма начарлык кылырга тырышкан бәндәләргә бик мәрхәмәтсез булганнар. Бер ырым белән кешеләрнең һушларын ала алганнар, кул-аякларын буынсыз, хәлсез иткәннәр. Иң хәтәре— аларны аңсыз, хәтерсез калдырганнар... Тукта-тукта, Хәлим белән булган хәл бит бу! Аңсыз, хәтерсез, һушсыз... Әллә? Әллә шул сихерчеләр килеп чыкканмы? Нишләп инде? Авыл кайда да, теге сихерче карчыклар кайда! Ә бит бабасы кайчакта сөйли торган иде. "Авылга безнең нәсел нигез салды", — дип әйтә иде. Аюлар нәселе! Әйе. Хәлимнең бик борынгы бабалары көч гайрәтләре белән аюдан ким булмаганнар. Беләк юанлыгындагы агач-куакларны җирдән суырып чыгарып, ун адым читкә ыргыта алганнар. Авылның тарихында фаҗигале хәлләр еш булып торган. Бу тирәдә яшәп яткан сихерчеләрнең тынычлыгын бәхет һәм әйбәт җир-урын эзләп килеп чыккан берничә татар гаиләсе боза. Татарлар башта, берничә йорт салып, әлеге сихерчеләр янәшәсенә урнашалар. Алар һәртөрле авыруны, күңелсезлекне шул сихерчеләрдән күрә башлыйлар. Ике арада ызгышталаш чыга. Бер гаиләгә икенчесе, өченчесе өстәлеп, шактый ишәйгән авыл сихерчеләргә каршы чын-чынлап көрәш ача. Ниһаять, аларны куып җибәрәләр, ә гаилә башлыкларын, тотып алып, агачка бәйлиләр дә ут төртәләр. Иң гаҗәбе шунда ки, соңыннан тирә-якта Кампәрле авылы кешеләренең үзләрен дә "сихерчеләр" дип атап йөртә башлыйлар. Кампәрле атамасы да шуннан килә — Кам-пәриле, ягъни сихерле пәриле... Ә бит иң беренче кешеләр авылны Чуриле дип атамакчы булганнар. Әмма бу исем авылга ябышып калмаган. Хәлим, әлбәттә, аңлый. Аның үз гомер тарихында да ниндидер сихер катнашкан. Тик нинди сихер, нинди зәхмәт аның язмышы белән шаяртмакчы булган соң? Бу хакта ул әлегә белми. Кайчандыр ерак бабалары кылган хилаф эшләре өчен урманга качкан сихерчеләрнең үч алуымы? Алар бик озак— берничә йөз ел да яши алалар, ди бит. Сихерчеләрнең балалары, оныклары да исән булырга мөмкин ... ...Уйлый-уйлый Хәлимнең баш тубалы шартлар дәрәҗәгә җитте. Аның зиһененнән "Бу сихер белән бөтенләй акылдан шашмасам ярар иде" дигән уй йөгереп үтте. Әйе, аңа бу хакта куп уйларга ярамый. Бу галәмәтләргә барыбер акыл ирешерлек түгел. Бөтен булганны-күргәнне калдырып, тормышка кайтырга, җиргә төшәргә, бөтен шик-шөбһәләрне оныттырырлык берәр хезмәткә керешергә кирәк! Иртәгә үк идарәгә барып, иң авыр эшне сорап алачак Хәлим. Тормышны җайларга күптән вакыт инде. Өйне яңартырга, абзар-кураны рәтләргә, малны ишәйтергә, өйләнеп җибәрергә... "Нәфисә! Их, Нәфисә... Бер ел да көтмәгәнсең бит... Мәет дип инде... Күңелең, җан-бәгырең сизмәдемени соң? Ә нинди вәгъдә-антлар бирешкән идек! Туйлар, алдагы тормышлыр хакында да сөйләшә башлаган идек бит ..." Уйлаган әйберең алдыңа килер, дигәннәр бит. Хәлим Нәфисә хакындагы уйларын төйнәп тә бетерә алмады, ихата ягыннан үтә дә таныш, газиз тавыш ишетелде: — Сания апа, Хәлимне күрергә буламы? Хәлим бу тавышны мең, миллион тавыш арасыннан танып алыр иде! Җанны эретеп җибәрә торган, йөрәкне төпсез чоңгылга ата торган сихри тавыш иде бу. — И-и, Нәфисә икән әле... Белмим шул. Ярый микән соң... Син бит ир хатыны. Иртә белән әйттем бит инде, кермә, дидем... — Беләм дә соң, күз чите белән генә карыйм әле үзенә. Әллә ул түгелдер?.. Күмдек бит без аны кара җир куенына, Сания апа. Үзем күрдем бит... Ләхеттә ята иде... Менә шушы учларым белән балчык эшереп күмдем... Хәлим түгелдер ул!.. — Әстәгъфирулла... Тәүбә диген, Нәфисә кызым... Нишләп мин үз улымны танымыйча торыйм ди... Бөтен җире дә үзенеке. Түшәккә салганда да бөтен тән җирен карап чыктым. Күзләре дә күм-күк... Миңе дә нәкъ үз урынында... — Ачуланма, Сания апа, аптыраганнан әйтәм инде. Бик яратам бит мин аны, оныта алмыйм... Төшләремдә күрәм. Кочагын җәеп килә. Көлә-көлә килә. Инде кочаклаштык дигәндә генә, аюга әверелә дә куя... — Абау, бигрәк сәер төшләр күрәсең икән син, Нәфисә кызым. Мәймүнә әбиеңә барып, өшкертеп карамыйсыңмы соң? — Өшкерә алса, Хәлимгә булган сөюемне алдырыр идем мин, Сания апакаем. Җәзаланам бит. Ирем дә сизенә бугай инде. Шулай да барып карадым. Мәймүнә әби дә берни эшләтә алмады. Йөрәккә, җан-бәгырьгә кагыла алмыйм, дивана итәрмен дип куркам, ди... — Шулай шул, йөрәккә кагылма, өрәк итәрсең, дигәннәр бит борынгылар. Тынлык. Хәлим ышыккарак керде, посып тыңлавын дәвам итте. — Әле кайда соң ул, Сания апа? — Белмим шул, кызым. Йөри инде шунда. Башына җиңеллек килмәсен дип куркам. Үзенең бер ел югалып йөрүенә һаман ышанып җитә алмый, бәгърем минем... — Бик үзгәргәнме, Сания апа? — И-и, Нәфисә кызым, бик күрәсең киләмени соң? Өзгәләнүеңә аптырап әйтәм. Гөнаһысына кереп булса да әйтим инде — ындыр ягында, бакча тирәсендә йөри ул. Бар, тиз генә кереп күрешеп чык. Озак торма, кеше-мазар күрсә, языгы миңа була, белеп тор. Бар, кызым, син аны барыбер бер күрергә тиешсең. Юкса сезнең икегезгә дә тормыш булмаячак... Аннары... бик үтенеп сорыйм: күңелен җилкендермә. Сезнең арада буласы булган инде. Синең үз тормышың, аның үз язмышы, шуңа күрә күңелен авырттырып, өметләндереп йөрмә... — Юк, юк, Сания апа... — Бар, тиз бул... Мин кире уйлаганчы... — Рәхмәт, Сания апа... Мәңге онытмам бу яхшылыгыңны... Ындыр якка чыга торган капканың келәсе күтәрелүгә, Хәлим утынга кайтартылган бүрәнә өеме артына чүгәләде... Нәфисә түргә узды. Бакчаның әле бер башына, әле икенче башына йөгерде, койма аша үрелеп, күрше бакчаларны, үр куенында челтерәп яткан чишмә буйларын карады. — Хәлим! Хәлим!.. Нәфисә, бертын йотылып тыңлап торды да, Хәлим качып торган бүрәнәләр янына килде. Йөрәге нидер сизенә иде аның. Хәлимнең янда, якында булуын ул тоеп белә, ахры, әмма күзләре томана сукыр иде шул. Нәфисәгә шунда әллә нәрсә булды. Ул утын өеменә якын ук килде дә, күзләрне камаштырырлык ак төстәге каен агачын сыйпап, үзалдына: — Хәлим, Хәлимкәем!.. Кайда соң син? — дип үрсәләнеп эндәште. Аннары йөзен куллары белән каплап, кычкырып елап җибәрде. Терсәкләренә капланып, сулкылдап басып торган Нәфисәнең калтыранган тәнен Хәлим телсез-аңсыз калып карап торды. Ул бу минутта сулу алудан да туктап калды, ахры. Йөрәге, күкрәгеннән калкынып, дөп-дөп итеп, бүрәнәгә бәрелеп тибә кебек... Нәфисә өзгәләнде: —Хәлим... Агачка әверелдеңме әллә син? үзенең моннан соңгы тәртибен Хәлим берничек тә аңлый да, аңлата да алмас иде. Төштәге кебек кенә. Менә ул каен әрдәнәләр артында багана кебек катып торган җиреннән чыкты да чарасызлыктан нишләргә белмәгән Нәфисә янына килде. Куллары белән сак кына аның иңбашларына кагылды. Үксеп-үксеп сулкылдаган Нәфисә Хәлимнең кулларын башта тоймады. Әмма, тоеп алгач, сискәнеп читкә тайпылмакчы булды. Хәлим аны көчле куллары белән кочып алды, бер мыскал читкә тайпылырга да ирек бирмәде. — Нәфисә!.. — Ә?! Хәлим? — Әйе, бу мин, Нәфисә. Юк, белмим, белмим... Бәлки, минем өрәк кенәдер... — Ай Хәлим! Син бу, син! Юкны сөйләмә! Мин синеңкулны әйбәт беләм. Көчле, куәтле, шул ук вакытта йомшакназлы куллар... — Нәфисә... — Дәшмә, Хәлим, беләм мин синең нәрсә хакында сорасыңны... Әйе, мин кияүдә, сине югалтуга, ялгызлыгыма, сагынуыма, кара кайгыма түзә алмыйча чыктым, Хәлим... — Мин барысын да беләм, Нәфисә, тыңлап тордым... — Син кая югалдың, Хәлим? — Белмим, Нәфисә, белсәм иде ул! — Алай да буламыни, Хәлим? — Була икән шул... — Кемнең бәддогасы төште икән соң безгә, йа Ходай? — Ходайныкы да, Иблиснеке дә түгел, ике албасты карчыгының сихеренә эләктем мин, Нәфисә. Менә, гомерем бетмәгән булгач, тагын сезгә кайттым... Хәлим Нәфисәне үз итеп, бөтен назын, җылысын биреп кочаклады, аның башын үз күкрәгенә салды. Нәфисәгә бу гына аз тоелды, ул ялкынлы сулышы, утлы иреннәре белән Хәлимнең иреннәренә үрелде... Хәлим аңа каршы омтылды, әмма, өзелеп сагынган, сөю ләззәтенә сусаган иреннәр бер-берсенә кушылды дигәндә генә, башын читкә борып, Нәфисәнең дерелдәвек тәнен читкә этәрде: — Юк, Нәфисә, син хәзер башка кеше хатыны. Кирәкми, күңелләрне ымсындырмыйк, җанны талкымыйк... — Нигә мине читкә этәсең, Хәлим, нигә рәнҗетәсең?.. — Безнең язмышлар аерылган, Нәфисә. Күзеңне ач — тормыш бу, ачы хакыйкать бу... Тик... белеп кенә бетермим әлегә... Үзең әйтмешли: нәрсә булды бу? Ходай каргадымы, әллә Иблис шаярттымы? — Их, Хәлим... Хәлимкәем минем... Мин бит сине һаман өзелеп-өзелеп яратам. Синең белән ятам, синең белән торам, син дип яшим, син дип үләчәкмен дә... — Үлмә әле, Нәфисә, яшә. Матур-матур балалар үстерерсез... — Бала дисең син, Хәлим!.. Юньләп йоклаганым да юк бит ирем белән... Сине сагынам мин. Башка тәнгә орынасым да килми. Чирканам... Кинәт Нәфисәнең аң-зиһенен бер уй сызып үтте. Ул сикереп торды да Хәлимнең башын, назлап, ике учына куйды. — Хәлим... Минем синнән бала табасым килә! Синең балаңны үстерәсем килә! Әйдә, йоклыйк әле, сөешә-сөешә, яратыша-яратыша бер йоклыйк әле!.. — Нәрсә сөйлисең син, Нәфисә?! — Мин сине назга күмәчәкмен, Хәлим. Бөтен җан, тән күзәнәкләреңне үбеп чыгачакмын... Ахырдан бер матур малай табып бирәчәкмен. Хәлим, ишетәсеңме, минем бала табасым килә!.. Синең балаңны табасым килә... Нәфисә кинәт җиргә тезләнде, Хәлимнең аякларын кочаклап алды, үрсәләнеп-ялварып аңардан бала сорый башлады... Хәлим каушап калды. Кичәге көннән бирле миңгерәүләнеп торган башы тәмам акылдан шашар дәрәҗәгә җитте... Ул шулай аптырап карап торган арада, ихата ягыннан әнкәсе килеп чыкты да, Хәлимнең аякларын кочаклап елап яткан Нәфисәне торгызып, балаларча үгетли-үгетли ишегалдына алып чыгып китте. — И-и, балакаем. Бетеренмә ул кадәр. Кеше көлдереп, тавышланып йөрмә... Бар, кайт, ирең көтәдер. Башка килеп йөрмә, яме. Нишләтәсең инде, Ходай Тәгаләгә шулай кирәк булгандыр... Әнкәсе Нәфисәне алып чыгып киткәч тә, Хәлим бераз вакыт һушын җыя алмыйча торды. Нәфисәдән аерылуга аның күңелендә, күңелендә генә түгел, бөтен тормышында бик мөһим бер кыл шартлап өзелгәндәй булды. VIII Хәлим тормышка авыр кайтты. Үткәндәге гомеренең һәр шаһиты белән очрашу күңелен тетрәндереп куя, җан-бәгыренә көтелмәгән җәрәхәтләр сала иде. Читтә йөреп кайту гына түгел шул, үлеп, күмелеп, кабат якты дөньяга туып кайту белән бер аның бу язмышы. Иң аянычлысы шул: ул үзенең бер еллык гомере хакында берни дә белми. Бер бөртек хатирә, бер мизгел гомер, гөлт итеп кенә булса да кабынып алган берәр күренеш, маҗара булсын иде дә бит... Баштарак Хәлимнең кайтуына сөенгән кебекләр иде. Өйләренә килеп хәлен белүче авылдашларының исәбе-хисабы булмады. Кайтканының икенче көнендә үк Ак бабай белән Васимә карчык бер түгел, мең кергәннәрдер... Ак бабай, сиксән яшкә якынлашып килүенә карамастан, хуҗалыкта умартачы булып эшли. Авылның иң могтәбәр, хөрмәтле кешеләреннән. Берничә ел элек кенә тергезелгән мәчеттә имам булып та тора. Әмма карагруһ динче дә түгел ул. һәртөрле дару үләннәре җыеп, аларны киптереп, кайнатмалар эшләп, халыкны дәвалый, җае килгәндә өшкереп-төчкереп куярга да күп сорамый. Ялгызы яши. Кампәрленең икенче башында торучы кызы килеп, картның өй-тирәсен, өс-башын караштырып китә. Вакыт булган саен, Сания дә кереп йөри, үзләрендә камыр әйберләре пешкән көннәрдә, табынга утырыр алдыннан, Ак бабайга күчтәнәч кертеп, ризыкка фатиха алып чыга. Бу юлы да, Хәлим кайту шатлыгыннан, Сания әллә күпме тәм-том пешереп куйган. Хәлим сынап торды: менә хәзер әнисе табында өелеп торган кабартма-бәлешләрнең иң матурларын гына сайлап алачак та, ап-ак сөлгегә төреп, күршедәге Ак бабайга йөгерәчәк... Әмма бүген Хәлим ялгышты. Әнисе беркая да чыгып йөгермәде. Стенадагы сәгатькә күз сала-сала, табын хәзерли башлады. Өй буенча тыз-быз йөрүче әнкәсенә карап бер куанды, бер борчылды Хәлим. Куанды, сөенде, чөнки әнкәсенең кызлар кебек өлгерлеге, җитезлеге, уңганлыгы бөтен өйгә ниндидер сихри бер дәрт һәм көрлек йоктырып тора иде. Әмма бу тышкы тәэсир генә. Улының кайту шатлыгыннан гына шулай очынып, юк, очып йөри ул. Чынлыкта исә аның күңел түрендәге, җан-бәгырендәге сагышын үлчәп тә, аңлап та бетерү мөмкин түгелдер. Яшьтән үк ирен югалтып, гомер буе авылдашларының битәрен ашап яшәгән бу хатынга Ходай Тәгалә тагын бер сынау җибәргән — улын тартып алган, ул гына да түгел, аны кабат кайтарып, күңелен тагын мең-миллион кисәкләргә телгәләгән... Ничек кенә куанса да, ничек кенә бәхетенә сөенсә дә, йөзендәге тирән җыерчыклар, күп еллар сөременнән эчкә баткан, кара боҗра эчендә калган моңсу күзләр, агарып бетә язган кыл чәчләр — барысы да Саниянең гадәти Җир кешесе булмыйча, Күк тарафыннан сынау өчен җибәрелгән Хода бәндәсе булуы хакында сөйлиләр иде. Ниһаять, табын әзерләнеп бетте. Ишек артында гына көтеп торган кебек, кинәт тупсада Ак бабай пәйда булды. Әһә! Менә кем өчен әзерләнә икән бу кунак табыны! — Әссәламәгаләйкем, балакайлар, исәннәрмесез-саулармысез... — Исәнме-саумы, Ак бабай. — Ничек, күнегеп беттегезме әле бер-берегезгә? — Күнегеп дип... Без бит чит кешеләр түгел, Ак бабай. Безгә күнегәсе дә, нитәсе дә юк... — Алай димә, Сания кызым. Бер атна читтә йөргән кешегә дә кабат күнегәсең ул. Кайчакта бер көн дә кешене үзгәртеп куя... — Ә миңа бөтенләй дә күнегәсе юк, киткәнемә дә ике генә көн бит әле, — дип шаяртмакчы булды Хәлим. Әмма шаяртуы барып чыкмады, Ак бабай белән әнкәсе бер-берсенә карашып алдылар да, Хәлимнең сүзен бөтенләй дә ишетмәгән кебек, әңгәмәне дәвам иттерделәр. — Менә, кызым, сезгә өр-яңа бал. Бүген иртән генә аертып алдым. Җып-җылы килеш. Мә, табыныңа куй, сыйла улыңны. Яңа бал җанга китә, ди ул... — Ай-й, рәхмәтләр генә яусын үзеңә, Ак бабакай... Иртәннән үк иреннәремә тәм төшкән иде. Балга булган икән... Хәлим шуны искәрде: әнкәсе өстәлгә ике генә чынаяк куйды, димәк, табынны ике кеше өчен генә әзерли... Моны ул Ак бабай белән икесе арасында булачак җитди сүзгә юрады. "Ниндидер заговор коралар болар",— дип уйлады Хәлим, малайларча фикер йөртеп. Сания күп көттермәде, ниндидер сәбәпләр табып, чыгу ягына юнәлде. — Хәлим улым, бабаңа чәй ясарсың, яме. Әйдә, бер гәпләшеп утырыгыз әле... Гомергә бер ярый ул. Үзем дә озакламам... Хәлимнең Ак бабай белән күп мәртәбәләр бергә-бер сөйләшеп утырганы бар барын. Әмма бүген бөтенләй башка очрак. Ниндидер уңайсызлык сизде Хәлим. Күңеле тыныч түгел иде аның. Йөрәк җилкенүе диләр моны. Шуңа күрә дә, әнкәсе чыгып китү белән, гаепле кеше сыман, өстәл артына бөрешебрәк кереп утырды да тынып калды. Ак бабай Сания ясап киткән чәйне мактый-мактый сүз башлады. — һай, бигрәкләр дә тәмле итеп пешерә инде чәйне Сания. Мәрхүмә карчыгым чәенең тәмнәре бар аның чәендә. Хәлим дәшмәде. — Әйдә, олан, балыннан җитеш. Быел бал күп булыр, мөгаен. Чәчәк күп, урман әйбәт... Хәлим һаман дәшмичә утыра бирде. — Безнең тормыш урманнан тора шул. Ул бирсә — яшибез, бирмәсә — иза чигәбез... — Әйе шул... — Урман дигәннән, Хәлим олан, ул сине дә шактый изалаган, ахры... Әнә бит— как сөяккә калгансың. Хәлим сүзнең кирәкле эзгә төшеп барганын сизде. Димәк, Ак бабай Хәлимнең үткәннәрен ачыклау өчен, һич югы, бу хакта күңел кылларын тарткалап карау өчен юлланган. Әлегә ул ачылып китмәскә булды. Ак бабайның үз сүзе. — Хәлим олан, киемнәреңә, йөз-чыраеңа караганда, бу елда син урманда гомер сөргәнсең. Ничегрәк булды соң ул? Кайда, кем белән яшәдең, диюем... — Их, Ак бабай, белсәм иде мин... — Алай булмый ул, олан. Күз, караш, тән, тәнеңнең күзәнәкләре ни дә булса ятлап алып кала. Син бит үз акылындагы кеше, күзең күрә, колагың ишетә, тәнең-җаның сырхау түгел... — Юк, Ак бабай, бу сүзне шушында башлыйк та шушы урында бетерик. Юл читендә ярты сәгать черем итеп кенә алдым, шуннан башка берни дә хәтерләмим. Уянып китсәм — дөнья кыямәткә әверелгән, кеше күзенә карарлык та түгел, билләһи!.. — Кызма, олан, кызма, әйдә, баштан ук сөйлә әле. — Районнан кайтып киләм. Бер ачыклыкны сайлап, җәелеп утырдым, ашап алдым, аннары... Аннары каршы юлдан ике әби килеп чыкты... — Ашыкма, олан, сабыр гына сөйлә: кемнәр иде алар, ничек киенгәннәр? — Кап-карадан киенгән ике карчык. Таяклары, төенчекләре бар... Бик әйбәт сөйләштеләр... — Берәр сәерлек сизмәдеңме? — Әллә инде... — Ни дә булса гаҗәпләндермәдеме сине бу вакытта? — Юк, ахры... Ә! Алар чирәмгә бик сәер бер тамга сыздылар. Түгәрәк, аның уртасында аркылы-торкылы куелган таяклар... Үзәккә кагылган чөйдә — уенчык кеше сыны, курчак. Үзләре туктаусыз дога укыйлар. Җил-давыл чыкты, җир тетри башлады... Хәлим үзе сөйли, үзе шул маҗараны кабат күз алдына китерә. Күз алдына китереп кенә калмый, үткәненә кабат кайтып, сәер бер халәткә юлыга... Менә ул таганда атынган кебек, әле бер якка, әле икенче якка тайпылып хәрәкәтләнә башлый. Аңа рәхәт. Ниндидер салкын җил, сулыш алгандагы кебек, аны суырып ала да өскә алып менеп китә... Хәлим мәтәләмәтәлә күк катындагы ястык болытлар өстенә килеп төшә... ...Хәлим күзләрен ачканда, Ак бабай аны түшәккә сузып салган, изүләрен бушатып азаплана иде. Үзе бертуктаусыз дога пышылдый. Хәлим бик тиз айныды. Аңа Ак бабай алдында бик тә уңайсыз иде. — Әллә нәрсә генә булды шунда, ачуланма инде, Ак бабай, яме. Әле һаман да буыннарымның егәрлеге юк... — Буыннар дисең дә... Сине сихерләп, бозып җибәргәннәр, олан, һушыңны, аң-зиһенеңне, хәтереңне алганнар. Нәсел үчен кайтаручылар эше бу. Мин моны шундук аңладым. Бик авыр сихер, бик әшәке зәхмәт... Белмим, аны кем генә җиңә алыр икән?! — Нигә, нәрсә өчен миңа шулай үчләнәләр соң, ә, Ак бабай? Минем бит беркемгә дә начарлык кылганым юк... — Алай димә, олан. Кеше җиде буын бабасына кадәр бөтен хилафлыклар, гөнаһлар өчен җавап бирергә тиеш. — Миңа нишләргә соң хәзер, ә? Ничек яшәргә бу килеш? Мин бит бу якты дөньяда бар да, юк та... — Бик алай ук бетеренмә, олан, берәр җае чыгар, Ходай теләсә... Кара әле, бая син ниндидер тамга-билгене телгә алдың... — Әйе, әйе, яшел чирәм өстенә ком чәчеп сызылган боҗра. Аның эчендә тәре рәвешендә салынган ике таяк. Уртада — чөй, чөйдә курчак, шул гына. — Шул гына түгел шул. Бу бик шомлы фал, олан. — Ак бабайның тавышы калтыраныбрак чыкты. — Бу билге — бик борынгы дәверләрдә шушы урманда яшәгән сихерчеләр тамгасы... — Ничек инде? — И олан, бу бик ерак тарих. Менә син, кошка әверелеп, күккә очып менә алсаң, аннан астагы җир дөньясына күз ташласаң, күрер идең: безнең авыл — нәкъ шул тамга рәвешендә утырган. Дүрт оч, дүрт урам... Авылны, билбау кебек, наратчыршы урманы чорнап-урап алган. — Ә курчак? — Курчагы хикмәтлерәк, күрәсең... Авылның нәкъ урта бер җирендә сер булырга тиеш. Курчак шуңа искәртә... — Ак бабай, бу урын Нәфисәләр йорты каршында үсеп утыручы тупыл агачына туры килә бит... — Шулай икән шул... Бераз сөйләшмичә тордылар. Хәлим бу авыр хәлдән чыгу юлын бик тиз тапты: — Ак бабай, әйт әле, зиратка күмелгән мәет белән нишләргә соң инде? Мин бит исән... — Ул хакта уйларга да куркып торам. Бу бик җитди эш. Аллаһы Тәгаләне үчекләгән кебек була бит; кабердән мәетне кабат казып алу — мактана торган эш түгел... Афәт чакыру белән бер ул. — Алмыйча булмыймы соң? Ятсын шунда тыныч кына... — Булмый диләр шул. Ул да кемнеңдер газиз улыдыр. Эзлиләрдер. Менә сине эзләгән кебек... Авыл советына хәбәр килгән инде: алдагы атнада казып алачаклар... Мескен... Үлгәч тә тынгылык таба алмый иза чигә, мәрхүмкәй... — Беләсеңме, Ак бабай, кайчакта шул хакта уйлыйм: минем гүя җисми тәнем кабердә ята, ә җан-йөрәгем җир өстендә йөри... Менә хәзер синең белән минем өрәгем сөйләшеп утыра кебек... — Юк, кирәкмәс, Хәлим олан. Алла исемен кушып тәүбә ит. Нинди өрәк инде син?! Өрәкнең тәне ал, күзе ут була бит. Син күбрәк бакча түренә утыртып куелган колга-карачкыгаохшагансың... Хи-хи-хи... Кеткелдәп көлеп торган Ак бабайга кушылып, Хәлим үзе дә шаркылдап көлеп җибәрде. Бу — аның билгесез сәфәрдән кайткач беренче көлүе иде. IX Беркөнне күршедәге Васимә әби "имче" дип даны чыккан Мәймүнә карчыкны алып килде. Бу карчыктан Хәлим кечкенә чактан куркып үсте. Кампәрледә аналар, тәртипсез балаларын куркытканда, гел Мәймүнә исемен искә төшерәләр иде. "Сихерче Мәймүнә алып китәр!" яки: "Мәймүнәгә бирәм!" — дип орышучы хатыннарны авылда әле дә адым саен ишетергә була. Менә шул Мәймүнәне Хәлимнең аң-хәтерен дәвалау өчен алып килделәр дә инде. Әнкәсенең соңгы көннәрдә Мәймүнә исемен еш кабатлавын хәзер генә аңлады Хәлим. Имеш, ул кырык бер ногыт борчагы белән фал ача, имеш, ул малларның арка сөяге белән имли... Мәймүнә бик сәер карчык булып чыкты. Күп сөйләшми. Сөйләшкәндә һәр сүзен, әйтергәме инде, юкмы, дигән кебек, тешләре арасыннан кысып чыгара. Хәлимгә күз ташлау белән, имче Мәймүнә Васимә карчыкның колагына нидер пышылдап өлгерде. Күрше әби, гаҗәпләнү кыяфәте чыгарып, башын чайкап куйды. Хәлимгә боларның барысы да кызык тоелды. Ул ясаган чәен эчеп бетерде дә чыгып китмәкче булды. Аның юлын әнкәсе бүлде: — Чыкмый тор әле, улым. Менә Васимә әбиең белән Мәймүнә абыстай сине өшкереп алмакчы булалар. Бездән калмасын... Ачуланма да, битәрләмә дә, яме, улым. Әйдә үзләре теләгәнчә булсын. Бәлки, чынлап та, яхшырып китәрсең, аңзиһен тәрәзәң ачылыр, хәтерең кайтыр... — Мин бит бер сүз дә әйтмим, әнкәй. Әйдә, өшкерсеннәр лә... Мәймүнә карчык кулындагы кечкенә янчыгын түр түшәккә җәелгән япма өстенә чишеп ташлады. Нәрсәләр генә юк иде бу сәер төргәктә. Ногыт борчаклары, артыш ботакларыннан телеп ясалган шакмаклар, җәнлек теш-тырнаклары, каурыйлар... Болар арасыннан озынча, әмма яссы ике сөяк шапылдап төште. Хәлимнең йөрәге "жу" итеп китте... Тәненә салкынлык йөгерде, кул-беләкләрендә каз йоннары кабарып чыкты. Хәлим бала чактан ук сөяктән курка. Урманда йөргәндә яңгырдан ышыкланам дип бер кечкенә тау куышына кергәч, кеше скелетына тап булган иде ул. Сөяккә калган бу бәндәнең өстенә ертык-йортык чүпрәк каплаганныр диярсең, — баксаң, кибеп каткан тире кисәкләре шундый тәэсир калдыра икән... Хәлим, шул вакыйганы күз алдына китереп, чирканып, калтыранып куйды. Мәймүнә карчык үз эшен яхшы белә. Ул, ниндидер кипкән үлән-бәйләменә ут төртеп, өйне ыслата башлады, чебен куган кебек, тәрәзәгә, ишеккә табан ишарәләү хәрәкәтләре ясады. Өй эче әчкелтем төтен исе белән тулды. Бу төтен сулыш алганда укшыта язып үпкәгә кереп тула да, шулай ук укшыта язып кире чыга... Хәлимне бүлмә уртасындагы артсыз урындыкка утыртып куйдылар. Тәрәзәләрне томаладылар. Сания кай арададыр күршедән тагын ике карчык алып кергән. Хәят әби, Мөршидә түти һәм Васимә карчыклар, аларга кушылып Сания үзе дә өй почмакларына таралып утырдылар. Дүртесе дүрт якта белгән догаларын укый башладылар. Хәлимнең ишеткәне бар. Кара рухлар, шайтан сыңарлары почмакларда булучан икән. Өшкергәндә аяк тыгып, койрык болгап тормасыннар өчен, һәр почмакка сакчы беркетәләр. Тәрәзәләрне каплап куйгач, бүлмәгә шомлы караңгылык инде. Тәрәзә япмалары читеннән эчкә сузылган яктылык— бернинди кояш нурлары да түгел, гүя әллә нинди әкияти затлар, озын, төз бармаклары белән, бура араларындагы сүс толымнарына ябышып торалар төсле... Ара-тирә бу бармак-нурлар уйнап-кыймылдап китәләр... Менә алар очлы тырнакларын сүсләрдән тартып алырлар да, бүлмә уртасына җыелып килеп, Хәлимнең бугазына ябышырлар кебек... Хәлим үз уйларыннан үзе куркып китте. Бөтен көчен җыеп, игътибарын имче карчыкка юнәлтте. Мәймүнә әби иң элек теге җәлпәк сөякләрне кулына алды. Аларны бер-берсенә аркылы куеп, бармаклары арасына кысты да Хәлим каршында, сәгать әйләнеше буенча, кул хәрәкәтләре ясый башлады. Шундый ук хәрәкәтләрне Хәлимнең баш түбәсендә, арка ягында башкарды. Шул мәлдә Хәлим Мәймүнә карчыкның йөзенә игътибар итте. Күзләре йомык иде аның. Үзе бертуктаусыз нидер көйли. Көй дә түгел ул, ниндидер ыжылдавык тавыш, иске курай кебек! Менә ул кулындагы сөякләрне Хәлим алдына — идәнгә куйды. Куйды да бер-берсенә аркылы яткан сөякләр өстеннән кулларын йөртеп, өшкергәндәй итте. Аннары түшәк өстендә чәчелеп яткан бер кушуч ногыт борчагын барып алды. Тезләнеп, аларны сөякләр өстенә койды. Борчаклар сөяккә бәреләбәрелә төрле якка тәгәрәде, кайберләре сөякләрнең үзләренә килеп сыенды. Берничәсе ишек төбенә үк китеп барды... Ә берсе... Берсе бөтенләй дә гаҗәпкә калдырды: идәндә сикергәләп торды да өстә яткан яссы сөякнең нәкъ астагысы белән кисешкән урта бер өлешенә сикереп менде һәм, ике-өч мәртәбә селкенеп куйганнан соң, тынып калды... Ул — Мәймүнә карчык кулыннан аска төшеп киткән иң соңгы борчак иде. Нигәдер имче аңа бик озак карап торды. Әмма Хәлим, бүлмә караңгылыгында кеше йөзен ачык күрү мөмкин булмаганлыктан, аның көенүен яисә сөенүен ачык кына белә алмый калды. Хәлим үзенең манма тиргә батуын тойды. Сулышы кысылды. Ниндидер бер көчкә буйсынып, күзләрен йомды. Әмма егылмады. Селкенергә дә ирек бирмичә, шул ук сихри көч дүрт ягыннан да терәп тора кебек иде. Шулай ярым һушсыз күпме утыргандыр, бервакыт аның колагына Мәймүнә карчыкның басынкы тавышы килеп иреште: ...Төтәс-төтәс хатыннан, Кыздан — кара күздән, Зәңгәр күздән, яшел күздән, Коңгырт күздән, усал күздән, Картлардан, яшьләрдән, Ятлардан, дуслардан... Бу җыр Һаман якыная барып, ниһаять, колак төбендә үк яңгырый башлады. Аның белән бергә Хәлим дә кабат тормышка кайткандай булды. Мәймүнә карчык көйләп укыган мәҗүси доганың соңгы сүзләре яңгыраганда, Хәлим өй эчендәге "шылт!" иткән тавышны да ишетерлек дәрәҗәдә айнып җиткән, аңына кайтып өлгергән иде инде. ...Тфү, тфү, бетсен-китсен Җитмеш агач башына, Азганга, тузганга, Тигәнәккә, туфракка, Җилгә очкан яфракка, Тфү, тфү, үтсен-китсен! Кемдер тәрәзәләрдәге япмаларны ачып җибәрде. Өйгә ургылып көн яктысы кереп тулды. Бу яктылык, өйгә керү белән генә чикләнеп калмыйча, ниндидер үҗәтлек белән, андагы кешеләргә ябырылды, ник мине кертми тордыгыз, дигән кебек, әле берсенә, әле икенчесенә тукталды. Көн яктылыгыннан Хәлимнең дә күзләре камашып тора иде. Әмма бу халәт бик тиз үтте. Чөнки адәм баласы яктылыкка бик тиз күнегә. Төнгә, караңгылыкка гына күнегә алмый интегә ул. Ә менә Көн, Кояш хасиятләре аның табигатенә ягылган. Чөнки ул — Кояш иярчене. Табигать баласы, тереклек иясе, кеше гомере дә шифалы Илаһи Нур, Кояш белән турыдан-туры бәйләнгән... Мәймүнә карчык бер-берсенә аркылы яткан сөяк сыныклары янында булаша, калганнар кайда нинди борчак ятуын әйтеп торалар. Әмма үзләре бер бөртегенә дә кагылмыйлар. Бу борчакларга имче Мәймүнә карчык кына кагыла ала, күрәсең... Шулай ногыт борчакларының кырык берен дә табып, билгеләп куйдылар. Бу эшне үтәп чыккач, карчыклар, ниндидер мөһим сүз көткән кебек, Мәймүнә карчыкка төбәлеп, тынып калдылар. Имче озак көттермәде, борчакларны тотып карыйкарый, тезеп китте: — Хәлим улым, гомерең озын булачак. Әмма син аны юлда каңгырып үткәрәчәксең... Әмма ахыры әйбәт, көн ягына яткан... Ишек төбенә тәгәрәгән гомер ташың шул хакта сөйли... Атаң-анаң исә-сау... Менә — анаң, ә менә бусы — атаң... Әмма аларның икесе ике якка тәгәрәгән... Ир-ат ташы капланып төшкән. Нәрсә бу? Үзе тере, үзе үлек?.. Аңламыйм... юлдашың хакында ни-нәрсә беләләр соң ташлар? Ә, менә монда икән... Әстәгъфирулла... Сөйгән ярың кара көчләр, түбән рухлар белән бәйләнгән... Менә бит — мәхәббәт ташы почмакка, шайтанның койрык астына кереп яткан... Сине шулар сихерләгәннәр дә. Әмма... сөйгән кешеңнең бер гаебе дә юк. Ул ал ягы белән өскә карап төшкән. Ул яшәгән дөнья гына бәла чыганагы. Менә күрәсеңме — мәхәббәт ташыннан туп-туры булып сиңа таба ташлар тезмәсе китә... Барысы да кара... Алар сиңа бәла алып киләләр, кайгы сорыйлар... Ә менә монысы — бәхет ташы. Бәхетсезлек ташы белән чагыштырып карасаң... Әһә, менә ул таш... Бәхетең бәхетсезлеккә караганда арырак шул, улым. Тик борчылма — бәхетең олы синең, мәңгелек һәм ихлас... Ул сине гомерең буе озатып барачак, менә күрәсеңме — гомер ташыңа янәшә яткан... Сихер иясен дә тоям, күрәм, таныйм... Алар икәү. Ике кара зат. Кара күк фәрештәләре... Аларның юлы шушы нигезгә килә. Юк, шушы нигездән чыгып китә... Мәймүнә карчык сөйли дә сөйли. Өйдәге карчыклар аның сөйләменә "Сөбханалла!", "Тәүбә-тәүбә!", "Ходаем сакласын!" кебек сүзләр кыстырып, үз мөнәсәбәтләрен белдереп баралар. Әмма ныклап бүлеп сорарга яисә кушылып китәргә кыймыйлар. Ярамыйдыр, күрәсең... Хәлим өчен кызык болар. Аны зурдан кубып беренче мәртәбә өшкерәләр бит. Өшкерүче-сихерчеләрне әллә нинди Убырлы карчыклар кебек күреп нык ялгышкан икән Хәлим. Әнә нинди итагатьле, мөлаем, ягымлы һәм теләктәш икән алар... Баштарак ногыт борчакларына бик сәерсенеп караса да, Мәймүнә карчыкны тыңлаган вакытта, аларда ниндидер Тылсымның, Илаһи Көчнең булуына тәмам ышанып җитә язды. Хәлим бер нәрсәгә генә аптырап утырды. Беренче карашка бер-берсеннән һичничек аерылмый торган бу борчакларны Мәймүнә карчык ничек аера ала икән соң? Әле аларның ак һәм кара яклары да бар, имеш. Монысы — тышкы тәэсир генә. Хәлимнең җан-бәгыренә төшеп, серле әрнеш булып яткан уй-хәбәрләр дә бар иде имче, фалчы сүзләрендә. Ничек инде аның әткәсе исән булсын ди? Хәлим туганчы ук үлгән ул. Югалган... Ә?! Чынлап та, югалган гына бит. Аның үле гәүдәсен беркем дә күрмәгән... Бәлки, чынлап та исәндер, кайдадыр яшәп ятадыр? Фу, баш җитмәслек хәлләр болар... Сихерчеләр диме? Ниндидер мәхәббәт борчагы сихерчеләр янында яшәүче кызга күрсәтә, диме? Монысына бөтенләй баш җитми... Бик сорар иде, фал ачканда, имләгәндә сорарга ярамый — йола бозыла, ди. Бу хакта әнкәсе дә, күрше карчыклары да белә, әлбәттә, әнә бит, сүзгә кушылмыйча бот чабып утыралар. Ә үзләренең бик тә, бик тә сорашасы киләдер әле... Мәймүнә карчык эшен төгәлләде, әмма йола моның белән генә бетмәгән иде әле. Ул, учларын учка ышкып алды да, кулларын күтәрде, уч ягын аска каратып, Хәлимнең баш очында "медер-медер" килеп, имләү сүзе пышылдады: "Җиде диңгез артында, кара урман эчендә бер кара башлы елан бар. Бер мөгезе алтын, бер мөгезе көмеш. Ул еланны кайчан кеше җитеп бозса, бу Хәлимне анда бозсын! Яман хаста кире кайта: ак атлы, ак булат кылычлы, ак ябынычлы, ак этле, ак ук-садаклы, ак күн кигән хаста кире кайта. Кызыл атлы, кызыл булат кылычлы, кызыл ябынычлы, кызыл этле, кызыл ук-садаклы, кызыл күн кигән хаста кире кайта! Яман хаста, кире кайт! Кире кайт! Тфү-тфү!" Им-том такмагын онытылып тыңлап утырган Хәлим сизми дә калды: аның баш түбәсенә нәрсәдер чәчеп җибәрделәр, алар, Хәлимнең кул башында, кушырып куелган кул-беләкләрендә, аяк-тезләрендә сикереп уйный-уйный, җиргә тәгәрәделәр. Хәлим аларның берничәсен генә шәйләп калды; бигрәк тә ниндидер җәнлек тешләре, кош тәпиләре, эт (әллә бүреме) тырнаклары... Иң чирканчыгы — елан кабыклары иде. Аны күргәч, Хәлимнең тәненә салкын йөгерде, ул, үзе дә сизмәстән, читкә тайпылып куйды. — Кабыгы гына ул, балам, ул синең мәңгелек фалың... Еланнар мәңгелеккә ирешкән тереклек ияләре. Алар кабыкларын салалар да, яшәреп, кабат туып яшиләр. Без ул мөмкинлектән мәхрүм. Әмма еланнан бездә күп нәрсә бар. Шуңа күрә курыкма син еланнан. Кешедән курык! Чага торган елан әллә каян чагам дип килә, ә чага торган кеше, сөю сулышы белән исертеп тә чагарга мөмкин... Хәлим, Мәймүнә карчык сөйләгәннәрне аңлап бетермәсә дә, башын селкеп, риза булып утырды. Бераз тынлыктан соң имче үз эшен дәвам итте. Ул, йөзләрен чытып, күзләрен ачулы кысып, Хәлимгә тукталган кебек кыланып, кул-бармакларын алга сузып, алпан-тилпән йөренә башлады: — Бар кит, зәхмәт, юлында бул! Аңымны бир, җанымны бир, санымны бир! Дөнья җәнлегенең сулышын әрәм: "Өф-ф-ф!". Дөнья җәнлегенең тырнагы белән тырныйм: "Ыр-р-р!". Хәлим каршында йола башкаручы Мәймүнә карчык бу минутта әкиятләрдә генә була торган убырлы карчыклардан, ялмавызлардан бер дә ким түгел иде. Кеше шулкадәр дә үзгәрер икән! Әле генә мөлаем әби иде, хәзер әнә җен карчыгыннан бер җире белән дә аерылмый: артык та түгел, ким дә түгел. Тизрәк бетсен генә иде бу әкәмәт хәлләр... Хәлим, ниндидер бер ярдәм сораган шикелле, әнкәсенә борылып карады. Сания дә шул хәлдә, тән-гәүдәсен катырган да, тын алырга да куркып, малаеның һәр күз карашын күзәтеп тора. Язмышы хәл ителә диярсең, күзләрендәге өмет нуры керфекләреннән тамам, тамам дип тора бит әнә... Имче тагын нәрсәдер кыланды, сәер хәрәкәтләр ясады, Хәлим аңа әллә ни игътибар итмәде. Ул инде тоеп, сизеп белә иде: тиздән йола тәмамланачак, ниһаять, ул торып чыгып китә алачак, бу эссе, тынчу, сасы, ярымкараңгы һәм серле-сихерле бүлмәдән котылачак... Котылачак, чөнки Хәлим тиле түгел бит. Мәймүнә карчыкның йола сихере генә аның хәтерен кайтара алмаячагын ул белә. Ниһаять, Мәймүнә карчык, соңгы әфсен-догасын әйтеп, идәндә чәчелеп яткан борчакларны, тырнак-тешләрне җыя башлады. Аңа башка карчыклар дәррәү кушылды. Сания самавырын яңартырга кереште. Шуны гына көткән Хәлим, ашыгып, урамга чыгып китте. Үпкәсен тутырып сулыш алды. Шундый халәт: аның тәне мамык кебек җиңеләеп калган, иңбашын басып торган авырлык юкка чыккан, ә күңелендәге таш эреп беткән иде. Өйдәгеләр әңгәмәләшергә калдылар. Хәлим, ындыр капкасын ачып, яраткан урынына — каен әрдәнәләре өелгән почмакка кереп китте. Шул каеннарны күргәч, тагын Нәфисәсе искә төште, бераз басыла башлаган йөрәк ярасы ачылып, сулкылдап-сулкылдап сызлый башлады. Әмма Хәлим өчен рәхәт газап иде бу. Каһәрле язмыш аның бер еллык гомерен урласа да, Нәфисә белән кичергән беренче мәхәббәте гомерен, назларын, бәхетле мизгелләрен юып ала алмаган бит! Хәлимнең җырлыйсы килде. Юк, ул җырчы түгел. Юньләп җыр да белми ул. Ә менә хәзер түзеп булмаслык дәрәҗәдә җырлыйсы килә иде аның! Җан-бәгыренә укмашып каткан кайгысы, аһ-зары, чарасызлык хисе җыр юллары белән очып китәр кебек идеме әллә? Ул гомерендә беренче мәртәбә авызын ачып җыр башлады: Урман карамасы каралган, Карамага үлән уралган... Кара карамадан сорап йөрим: "Язмышыма ниләр юралган?.." Басылып кына, ярым пышылдап җырлады ул. Тыны җитмәгән урыннарда сүз уртасында тизрәк сулышын алып, әмма җырның көен сакларга тырышып, чын күңеленнән бирелеп җырлады Хәлим. Әллә җырлады, әллә елады... Күзләреннән аккан яшь тамчыларының иге-чиге булмас кебек иде. Урман карамасы каралган, Урманнарда яфрак яралган... Кара кайгым, карамалар булып, Бөтен дөньясына таралган... ...Кинәт ишегалдыннан Саниянең тавышы ишетелде: — Хәлим! Хәли-и-м... Балам, кер инде. Әбиләр китте, кер әйдә... Хәлим, бер сүз дә әйтмичә, әрдәнәләр артында утыруында булды. Үзе дә аңлый алмый— ни өчен дәшми соң ул? Ишегалдыннан эзләп таба алмаган Сания ындыр ягына чыкты. Тагын берничә мәртәбә Хәлимне чакырып карады. Хәлим дәшмәде. Кинәт Саниягә әллә нәрсә булды. Ул: "Ай Аллам!" — диде дә ындырның аргы башыннан бу якка табан йөгерә башлады. Үзе бертуктаусыз: — Урладылар! Тагын алып киттеләр баламны! Ай Аллам, Хәлимкәемне алдылар!.. — дип такмаклый иде. Яшь аралаш иңрәп кычкыручы Сания тиле кешене хәтерләтә иде бу минутта. Менә ул, Хәлим качып торган утын өемен узып китеп, капкага барып тотынды... Шунда Хәлим: — Әнкәй! — дип әйткәнен сизми дә калды. Сания шып - туктады. Хәлим үзе дә әнкәсенә омтылды. Менә алар — Ана белән Ул — очып диярлек килеп бергә кушылдылар, кочаккакочак, тәнгә-тән беректеләр. Ике җан, бөтен аһ-зарлары, кара кайгылары, күңел ачыгысы белән берьюлы кычкырып елап җибәрделәр. Бер-берсеннән һич оялмыйча, бөтен гәүдәләре белән калтырана-калтырана, иңри-иңри, ыңгыраша-ыңгыраша елыйлар иде алар... Күңеленә кереп урнашкан кайгы ташы эресен өчен Аллаһы Тәгалә кешегә елау сәләте биргән. Ярый әле биргән! Югыйсә бөтен җир өсте таш багана-балбаллар белән шыплап тулар иде!.. Хәлим өчен иң кыены зираттагы кабердән аңа нисбәт ителгән мәетне чыгару булды. Ул көнне районнан өч кешелек комиссия килеп төште. Прокурордан, военкомат вәкиленнән һәм район шифаханәсенең баш табибыннан торган бу комиссия Хәлимнең кем булуын ачыкларга тиеш иде. Ялганчы түгелме, янәсе... Әмма Хәлимнең Хәлим икәнлеген раслау кыен түгел иде. Бөтен авыл, бигрәк тә егетнең анасы, күршеләре, укытучылары аның кем булуын һәрьяклап дәлилләп бирделәр. Военкомат вәкиле өс-баш, аяк размерларын үзләрендәге кәгазьләр белән чагыштырды, табиб районда сакланган медицина карточкаларын төяп алып килгән — алты яшендә Хәлимнең сукыр эчәген алганнар иде. Прокурор җентекләп беркетмә язды, аңа ярты авылдан кул куйдырды, авыл советының мөһерен сукты, аннары, кабердәге Хәлимне казып алырга киләчәкләрен хәбәр итеп, шул ук көнне китеп тә барды... Прокурор "Волга"сы артыннан табиб белән хәрби кеше утырган "Москвич" кузгалды. Авыл очына китеп югалган машиналар артыннан купкан тузан болыты басылмас борын, Хәлим зиратка юл тотты. Аптырап барды: кайтуына ничә көн узган, ә ул зиратка барып кайту хакында уйлап та карамаган икән! Аның каберендә кем ята? Нинди кеше? Каян? Ни өчен аның җаны бу хакта борчылып, кыймшанып та карамаган? Ә бит анда кемнеңдер газизе ята. Кемнеңдер Хәлиме ята! Зират авылдан ерак түгел. Пөхтә итеп койма белән уратып алынган түбәтәй-таулыкка урнашкан каберстанга ялгыз керү көндезен дә шомландыра. Ә көн кичкә авышып бара иде. Хәлим адымын кызулатты, кояш офыкка килеп кагылганчы каберне карап чыгарга кирәк! Тиздән зиратка "җеннәр вакыты" керәчәк... Хәлим үз каберен бик тиз таныды. Бераз ишелә башлаган кызыл балчык өемен, аның алдына кадаклап куелган такта кисәген, андагы язуны, үзенең фотосурәтен ул төштә күргән кебек кенә кабул итте. Мондый хәлнең өндә булуы мөмкин түгеллеген тиле-миле кеше дә һич икеләнүсез әйтеп бирер иде. Шулай да бу өн иде. Менә бит аның кабере. Кабер тактасына кагылу белән, Хәлимнең йөрәге кысылып куйды, тәне ток йөгергәндәге кебек, чымырдап китте... Аның фотосурәтеннән өстәрәк — ярымай рәвешендә уелган гөмбәзнең тап уртасында, шар ачык күзләр кебек, бик тә таныш бер тамга тора иде. Боҗра-түгәрәк, аның эченә тәре рәвешендә киртләтеп, аркылы чөй сызганнар... Бу бит албастылар тамгасы!.. Түгәрәк уртасында — ике сызык кисешкән урында — тирән уентык... Хәлим артына егылып китә язды. Мондый тамга очраган һәр җирдә аны һәлакәт көткәнен белә ул. Әмма һушын тиз җыеп алды. Күптән уелган тамга ласа бу! Әнә бит — кар-яңгыр тиеп, сызыклары карая башлаган, ә уртадагы уентыкка төкерек кадәр генә урман мәшкәсе кунган... Шулай да бу билге — шомлы фал иде. Хәлим тиз-тиз җыенды да, зират капкасын сикереп чыгып, йөгерә-атлый авылга таба китте. Артына борылып карамады. Борылып караса, албастылар аны кабат үз сихерләренә буйсындырып, кире тартып алырлар да, әллә нинди җисми һәм рухи газапларга дучар итәрләр, иң аянычлысы, тагын әнкәсеннән, авылыннан, кешелек дөньясыннан аерырлар кебек иде... Хәлим кабер тактасындагы тамга хакында беркемгә дә әйтмәде. Беленер-беленмәс кенә торган бу сызыкларны районнан килгән кешеләр дә, аларга булышучы авыл картлары да күрмәде. Комиссия биш кешедән тора иде. Элгәреге өч кешегә тагын шәһәрдән килгән эксперт һәм милиция кешесе өстәлгән. Алар авылда озак юанып тормадылар, авыл советы рәисендә чәй эчеп чыктылар да, урамда көтеп торган бер төркем картны ияртеп, зиратка менеп киттеләр. Иң арттан Ак бабай белән Хәлим иярде. Хәлимнең барасы килмәгән иде. Ак бабай: "Алай ярамас, олан, әйдә барыйк, бергәләп дога укырбыз, бу ялгышлык өчен Ходай Тәгаләдән бәхиллек сорарбыз", — дигәч, барырга булды. Хәлимнең үзенә дә кызык иде. Хәлим үзе булмагач, кем ята соң анда? Урамда кеше юк. Пәрдә читен күтәреп, тәрәзәдән карап калучылар колонна булып сузылган төркемне озатып калганда, кояш төшкелеккә күтәрелеп килә иде инде. Бер тәрәзәдә Нәфисәнең йөзе чагылып китте. Хәлимгә ток бәргән кебек булды. Басыла башлаган йөрәк әрнүе кузгалып куйды, буыннары йомшап, Ак бабайдан да арткарак кала башлады. Аның болай да тынычлыгын югалткан күңел дөньясына ургылып өр-яңа хатирәләр өермәсе килеп керде... ...Ул җәйне Нәфисәләр йортына кара кайгы керде. Аның әтисе — колхозның алдынгы тракторчысы Фәнил абый кинәт кенә куллары, аяклары тартышып үлеп китте. "Гомер буе авыр эштә булгангадыр",— дип юрасалар да, әзмәвердәй ирне алып киткән авыруны төгәл генә билгели алмадылар. Авылда бик яраталар иде мәрхүмне. Аның җеназасы артыннан бөтен авыл ияреп барды. Кызы Нәфисә генә зиратка бармады. Әтисен күмәсе көнне кинәт кенә юкка чыкты. Әнисенең үз хәле хәл иде. Күршеләре моны нәрсәгә дә юрарга белмәделәр. Эзләп, чакырып карадылар да башкалар артыннан иярделәр. Хәлим Нәфисәне эзләп калды. Кайда гына булмады ул — абзар-куралар, ындыр артлары, чокыр-чакыр... Якындагы урман буйларын күзләп килде. Аннары, бераз вакыт аптырап басып торганнан соң, зиратка таба китте. Халык кайтырга чыккан иде инде. Хәлим аларга каршы барырга кыенсынды. Юлдан тайпылып, әрәмәлек аша туры гына китте. Болай зиратка ерак калмый. Ул каберстанга бик тиз барып җитте. Койма аша керергә кыймады. Алан уртасындагы кара балчык өеменә койма аша озак карап торды, күңеленнән генә мәрхүм белән саубуллашты, аннары, авыр гына кузгалып, шомырт куаклары арасына кереп китте. Әмма бик эчкә кермәде, берничә адым атлау белән, туктап калды, бер карт шомыртны сайлап, аның кәүсә төбенә түшәлгән яшел чирәмгә утырды. Хәлимгә бик тә ямансу иде бу минутта... Бөтен дөньяга ачуы килгән чагы иде. Нәфисәнең юкка чыгуы да, Фәнил абыйсының үлеме дә, аны озатырга бара алмавы да, барысы бер ноктага төйнәлеп, җан-бәгырен әрнетеп бораулыйлар иде. Хәлим башын тезләренә куеп, күзләрен йомды. Бераздан, әллә арудан, әллә күңел төшенкелегеннән, онытылып оеп китте, аны әкиятләрдәге алыпларга гына төшә торган авыр йокы басты... Менә бервакыт Хәлим сәер тавышка сискәнеп уянды. Ниндидер кош тавышына. Тыныч кына, басылып кына сайраучы кош иде ул. Әмма... кош та түгел... Хәлим шомланып, сагаеп калды. Хәтта сикереп үк торды. Көн кичкә авышкан. Зират ягына барасы килмәсә дә, шул яктан килүче сәер тавыш, көчле магнит белән тарткан кебек, аны үзенә суырып алды. Хәлим ничек зират капкасы янында пәйда булуын сизми дә калды. Эчтән — Фәнил абыйсының кабере ягыннан килә иде әлеге тавыш. Бу тавыш бераздан сыктауны, сулкылдап елауны хәтерләтә башлады. Шунда гына әтисе кабере янында утырган Нәфисәне күреп алды Хәлим. Ул бик сәер, хәтта куркыныч маҗарага тап булды: Нәфисә әтисе кабере каршына тезләнгән дә, елый-елый, яңа балчык өемен ике якка эшерә. Ике якка таба хәрәкәтләнгән куллар, талпынып-талпынып очарга әзерләнүче кош канатларын хәтерләтәләр иде... "Тукта! Үз әтисенең каберен чокып маташа түгелме соң бу кызый?"— дип уйларга да өлгермәде, кемдер, арттан килеп, Хәлимнең башына капчык кидертте, авызын томалады... Икенче берәү, тез астына сугып, аны җиргә екты. Ул шуннан башка берни дә хәтерләми. Уянып киткәндә таң атып килә иде инде. Гаҗәп, шулай зират коймасына арка терәп утырган килеш төн чыккан микән ул? Янында беркем дә юк. Кул-аяклары да исән-сау, йөз-башы да таза, аңы-һушы да үзенеке. Хәлимнең исенә, "келт" итеп, кичәге хәлләр килеп төште. Ул, үзен-үзе белештермичә, зират эченә күтәрелеп карады. Фәнил абыйсының кабере үз урынында, янында беркем дә күренми иде. "Нәфисә кая? Нишләткәннәр аны?" дигән уй Хәлимнең күңелен әрнетеп узды. Ул, сикереп торып, бәреләсугыла зират эченә барып керде. Анда бакты, монда бакты, әмма Нәфисәне таба алмады. Хәлим авылга кайтып белешергә булды. Бәлки, өйдәдер инде ул? Җан ачысы булып төшкән кайгысын әнкәсе белән бүлешеп утырадыр?.. Чынлап та шулай булып чыкты. Тыны-сулышы бетеп кайтып кергән Хәлимне Нәфисә белән Тәскирә апа бераз гаҗәпләнебрәк каршы алдылар. Бу төнне алар аяк өстендә үткәргәннәр, ахры, әнә бит — йөзләре шешенгән, күз алмаларына кызыл пәрәвез эленгән... Хәлим артык сорашып тормады, кайгыларын уртаклашып, хәл-әхвәл белеште дә өйләренә кайтып китте. Бераздан бу хакта бөтенләй дә онытты. Нәфисәдән бик сорашасы килсә дә, зиратта булган хәлләр хакында сүз кузгатырга батырчылык итмәде. Шулай да аны буынсыз итеп, һушсыз калдырып җиргә егып ташлаган бәндәләр, серле затлар (ә бәлки — җеннәрдер) кайчакта хәтеренә килеп төшә дә, күңеленең иң кечкенә бер җиреннән әрнетеп-чеметеп ала иде. Җитмәсә: "Без әле тагын килербез, онытма безне..." — дип әйткән кебек иде. Шул вакыттан бирле Хәлимнең зиратка тыныч күңел белән кергәне булмады. Бер ел югалып торып кайтканнан соң, "үз каберен" карарга дип зиратка баргач та өч көн буе башы авыртып, шаулап йөргән иде... Бүген дә — аның исеме астында кабергә куелган бәндәви җанны казырга барганда да — ниятләп ныклап беркетеп куйды ул: зиратка кермәячәк, керсә дә, казу эшләрендә катнашмаячак, читтән генә карап торачак. Хәлим инде тәгаен белә: ниндидер көч аны зиратка якын җибәрмәскә тырыша, афәттәнме, әллә берәр бик мөһим сердәнме сакларга, якларга омтыла иде... Бәлки, киресенчәдер?.. Кара рухлар, аның аң-зиһенен алып, үзләренеке итмәкчеләрдер, Хәлим генә баш бирмидер, буйсынмыйдыр... Иң гаҗәбе шул булды: мәет маңгаендагы миң каядыр юкка чыккан иде. Юып-күмеп йөргән Вафа карт кат-кат килеп караган, имеш. Үз күзе белән күргән, үз куллары белән тотып капшап караган, ләкин миңне таба алмаган ул... Ах иткән дә, башын чайкый-чайкый китеп барган, диләр. ...Казып алынган мәетне, дөресрәге, аның калдыкларын, районга алып киттеләр. Авылда шом артты, имеш-мимеш күбәйде. Сания белән Хәлимнән тагын да ныграк читләштеләр. Әмма, менә хикмәт, Сания дә, Хәлим дә моңа сөенделәр генә. Алар бер-берсенә бик җиткәннәр иде. Кеше теленә кермичә, кешегә кагылмыйча гына тормышларын җайга салырга, күңелләрен утыртырга кирәк иде аларга... * * * Күмәк хуҗалык рәисе үз сүзендә торды: Хәлимгә, искерәк кенә булса да, комбайн бирде. Бер-ике атна МТМ түрендә майга батып ятканнан соң, Хәлим кырга чыгып китте. Иң алдынгысы булмаса да, ун-унбиш ел буе комбайн штурвалы тотып шомарган абзыйлардан әллә ни калышмады ул. Эш Хәлимне авыр уйлардан арындырды. Сәер сәфәр хакында да, Нәфисә хакында да ул элекке кебек әрнеп уйланмый инде. Бөтен борчуы — бу басудагы икмәкне ничек тә тизрәк егып бетерергә, тизрәк сугып алырга... Бер басу бетсә, ул борчуын башка басуга күчерә иде, аннан өченчесенә, дүртенчесенә... Басу игеннәрдән арынгач, Хәлим "зәб"кә чыкты. Көн дими, төн дими, җир сөрде. Сания аңа карап бер сөенде, бер көенде. Сөенде, чөнки аның улы тәмам тормышка кайтты, аның күзләренә нур кунды, сүзенә элекке җорлык керде... Көенде, чөнки Хәлим һаман да кешеләрдән читләшебрәк яши, кичләрен чыгып йөрми, элекке дуслары белән аралашмый... Әйе, Хәлим бөтен буш вакытын өй тирәсендә уздырды. Абзар-кураларын рәтләде, койма-капкаларын торгызды, мичләрен яңартты... Беркөнне, эш кораллары тутырылган әрҗәсен күтәреп кергән уңайга әйтеп куйды: — Әнкәй, болай яшәп булмый, өйне яңартырга кирәк. Быел ук урманда агач юнәтеп, бура бурап куярга туры килер... "Урман" дигән сүзне ишетү белән, Сания дертләп китте. Әмма эчке халәтен улына сиздермәде. — Көзге эшләрдән дә бик арыдың, балам, әллә киләсе кышка калдырасыңмы соң? — дию белән чикләнде. Хәлим: — Юк, әнкәй, быел эшләп булганны нигә киләсе елга калдырырга, җир туңып беренче кар яту белән, урманга чыгып, агач хәстәрли башлыйм. Марилар белән сөйләштем инде... — дип кырт кискәч, Сания дәшмәс булды. Әмма шул минутта ул күңел тынычлыгын югалтты, аның тормышына тагын шом, борчу килеп керде... Хәлим, бер ният кылса, үз ниятен тормышка ашыра торганнардан иде. Бу яктан ул әтисенә тарткан. Нечкә күңелле, кешелекле булуы әнисеннән килсә, дуамалрак холкы, эшкә зарурлыгы — әтисеннән. Бу юлы да аның канында әтисенең холкы-табигате баш калкытты — әнисенең ай-ваена карамыйча, ялан-кырга беренче кар яту белән, урманга чыгып китте. Урман төпкеллегендә урнашкан кечкенә генә мари авылында куна-төнә ятып, булачак йорт өчен агач әзерләде. Авылдан бер кеше дә алмады. Көзге эшләрдән соң Хәлим үзенә тигән бер машина ашлыкны мариларга илтеп бушатты да, шуның бәрабәренә урманны мариларны яллап кистерде. Кар калынайганчы, киселгән бүрәнәләрне авылга кайтару хәстәрлеген күрергә кирәк иде. Хәлим, кайтачак агачны бушатырга урын юнәтү өчен авылга кайтты. Әнисен сөендереп, кунып ук китте. Мунчада юынып алганнан соң, гадәттәгечә, Ак бабайны чакырдылар. Өчәүләп үлән чәе эчтеләр, авылдагы, тирә-яктагы яңалыклар хакында сөйләштеләр. Соңыннан Ак бабай йомшак кына әйтеп куйды: — Сак була күр, олан, агачлар белән, диюем... Әллә нинди төшләр керә соңгы вакытта. Урман киселгән агач өчен әҗер сораучан була. Ягъни түләү сорый... Догаларыңны укып, урман иясен бәхилләтеп йөр... Бөтиләрең яныңда булсын... Ак бабайга Сания кушылды: — Әллә, балам, монда гына каласыңмы? Агачларың киселгән, өеп куелган, мари Митри үзе төяп җибәрер әле, ул бит рәтен белә... Күңелем тыныч түгел... Хәлим әнкәсенең күзләренә тутырып карады, әмма дәшмәде. Ак бабайга кайсы агачны кайда бушатырга кирәклеген аңлата башлады. Иртән Хәлим тагын марилар янына китеп барды. Сания бөтен борчылулары белән берьялгызы торып калды. Икенче көнне агач кайта башлады. Башта берьюлы ике машина кайтты. Аннары өченчесе күренде... Ярты урамны буйлап ятучы төз, юан нарат бүрәнәләр бөтен авылга тәмле ис таратты. Ак бабай, мөһим кыяфәт чыгарып, өйрәтеп йөрде. Өмәгә чакырып куелган урам ирләре, ах-ух килеп, кар өстендә таралып яткан бүрәнәләрне койма буена аркылы салынган каен киртәләр өстенә тәгәрәтеп менгерә башладылар. Төшкә кадәр эшне тәмамлап та куйдылар. Машиналар кире китте. Күрше ирләре, Саниянең тәмле ризыкларын мактыймактый, тартырга чыктылар. Шунда кемдер, шаяртырга теләп булса кирәк, әйтеп ташламасынмы: — Анысы-монысы, керүен-кердек тә, сихер йогып калмасын тагын... Барысы да, дәррәү борылып, тавыш килгән якка карадылар. Әмма җавап кайтаручы да, бу сүзне шаян-көлкегә алучы да булмады. Тәмәке төпчекләрен сүндереп, бер-берсе белән ашык-пошык саубуллаштылар да Сания-Хәлимнәр йорты яныннан тизрәк китү ягын карадылар. Саф гәрәбә төсендә балкып-янып ятучы агач өеменә карап алар: "Авылыбызга тагын нинди генә афәт-борчулар кайтты икән инде?" — дип уйладылар булса кирәк. Ак бабай белән Сания һаман өйдә иде әле. Алар, агач кайту сөенечен бер-берсе белән уртаклаша-уртаклаша, тынычлап кына чәй эчтеләр. Әмма бу вакытта икесенең күңелендә дә, кара елан кебек, ниндидер зәһәр шом шуышып йөри башлаган иде. Әйе, Хәлим дүрт машина хакында сөйләгән иде. "Дүртенче машинада киртә-җепсәләр булыр",— дигән иде. Көн кичке якка авышса да, Хәлим күренмәде. Нидер сизенгән кебек, Ак бабай да кузгалмады, юк сүзне бар итеп утыра бирде. Бервакыт сөйләшер сүзләре дә бетте. Сания ут кабызды, пәрдәләрен тартып куйды. Өйне тынлык басты. Ниһаять, авыл башында машина тавышы ишетелде. Тонык кына гүләү, көчәя барып, ыңгырашу-үкерү авазлары белән алышынды, күңелләрне шомландырып якыная башлады... Машина фарасы караңгы урамны телгәләп, айкап килде-килде дә, өй каршында туктап, катып калды. Машина гудогы күңелдәге шомны арттырды гына. Нинди хәл бу: Ак бабай да, Сания дә Хәлим белән нидер булганын өйдә утырган килеш тә тәмам төшенеп җиткәннәр иде. Аларга, йөгереп чыгып, шофер егетнең: "Хәлимне агач басты, районга алып киттеләр..." — дигән сүзен ишетәсе генә калды. XI Хәлимнең мари якларында беренче булуы түгел. Байлыкка, ялтыравык уенчыкларга кызыкмыйча, табигать белән кушылып, аның белән бертында, бер сулышта яшәүче мари халкы аны сокландыра. Урман дөньясын бик беләләр алар. Аның холкын, йоласын ымын-ырымын яхшы беләләр. Иң гаҗәбе шул: урман бавырына беркеп яшәсәләр дә, үзләренең йортлары кечкенә, кысан. Аны бик тиз яңартырга да җыенмыйлар. Аларча, ике буынга бер йорт салынса — шул җитә. Чөнки утыртылган агач кешеләрнең ике буын гомере кадәрле вакыт эчендә үсә икән. Бу гади, самими тормышта яшәүче, ризыкка, тереклек итүгә талымсыз халык урманны илаһи бер көч итеп, аңа табынып яши. Мариларның күбесе әле дә мәҗүси, һәр мари гаиләсендә, түрдә торган шкафтагы агач савытта кечкенә, тулы битле, йомры гәүдәле, корсагы алга бүлтәеп чыккан, тәнен, йөзен җыерчык баскан урман рухы яши. Аны мәҗүси шаманнар агачтан юналар. Мондый сыннар, буыннан буынга күчеп, нигезләрнең тынычлыгын саклый, урманны кешеләргә игелекле иттерә, имеш. Хәлимнең бу урман рухы хакында күп мәртәбәләр сорашканы бар. Аның исеме үк бик аптыраткан иде. Нәкъ татардагыча, "Орман" дип атыйлар икән бу урман иясен. Менә кайда ул хикмәтле хәлләр! Юк, Хәлим әллә ни аптырамый. Аныңча, бу яктагы бөтен халыклар да бер атадан тамырланып киткән. Шуңа күрә телдәге уртак сүзләргә, күңелдәге уртак ышануларга нигә аптырарга? Хәлим, Митри исемле марида ун көн ятып, көндезен урманчылар, ялланган марилар белән мәш-мәшә килеп, кич кайтып егыла иде. Митринең телне йотарлык гөмбә ашларын да, ачы көмешкәсен дә татып карады Хәлим. Мунчасын да яратты. Иң кызыгы, Митриның хатыны Нәстә түтәй һәр иртәдә, - урманга кузгалыр алдыннан, аның өстенә артыш куагының киптереп тарттырылган тылсымлы онын сибеп җибәрә иде. Хәлим моның серен сорап-нитеп тормый, Нәстә түтинең күңеле булсын дип, елмаеп тора бирә, аннары шул тузанлы чәченә эт бүреген кия дә чыгып йөгерә. Соңгы көнне, әллә нишләп, Нәстә түтәй чолан тирәсендә буталып калды. Хәлим, тышта машина гудоклары ишетү белән, иртәнге йола хакында да онытып, тунын эләктерде дә урманга чыгып йөгерде. Хуҗабикә чоланнан киптереп җепкә тезелгән гөмбә "төймәләре" тотып кергәндә, Хәлимнән җилләр искән иде инде. Нәстә түти, буш өй күреп, "ай-вай" килә башлады, төрле мәҗүси догалар пышылдап, түргә узды, кечкенә агач сандыктан Орман потын алды, ике уч арасына куеп, ышкый башлады... Догаларын укып бетереп, потны урынына салып куйгач та, Нәстә түтәй бик озак сөйләнде әле. Аннары урман як тәрәзәгә карап баш иде дә, үз эшләре белән чыгып китте. Бу вакытта Хәлимнәр тау кадәрле "Урал" машинасына агач төяп яталар иде. Эш җиңел барды. Шаян сүз, мәзәк сөйләү бер минутка да тукталмады. Ике машинаны төяп җибәргәч, утырып ашап алдылар, көмешкә кабып куйдылар. Урманчыларның йомшый башлаган буыннарына хәл керде, йөзләре алсуланды, телләре тагын да тугарылып-чишелеп китте... — Бураңны үзебез бурап бирербез, башка беркемне дә чакырма, — дип сүз башлады Митри. Аңа Никул дигән мари кушылды: — Бер кадак кертмичә, агач чөйләргә утыртып өярбез, эчентышын агартып куярбыз... — Аннары туй туйлыйсы гына кала инде... Хәлим, ә, Хәлим! Безне чакырмый гына кара! Икенче көнне үк өең ишелеп төшәчәк... Шулай сөйләшә-сөйләшә өченче машинаны төяделәр. Дүртенчесенә керештеләр. Бу соңгысына бәпкәлекләр, җепсәлекләр, башка вак-төяк агачлар төялде. Инде эш бетеп килә иде. Башкалар төяп калды, Хәлим урман куелыгы эчендә калган коралларны алырга кереп китте. Баштарак берни дә сизмәде, тоймады ул. Коралларны җыеп бетереп, урманчылар төркеме ягына омтылган гына иде, кинәт башы әйләнеп китте. Миенә корт чокып кергән диярсең, чигә турында гына нидер безелдәп, чыңлап тора башлады. Шунда тирә-яктагы биек наратлар аның өстенә ауган кебек тоелды. Бигрәк тә берсе — араларында иң юаны, иң шомлысы — якынайганнан якыная барып, нәкъ аның өстенә ава... Хәлим, агач астында калмас өчен, читкә тайпылырга кирәген белә, әмма, һушын җыеп, гәүдәсен һәлакәт астыннан ала алмый иза чигә иде. Мәһабәт агач якынайды ды якынайды. Кузгала алмыйча бер урында катып калган Хәлим үз һәлакәтен көтеп тора башлады. Агач кәүсәсе авып төшкән мизгел эчендә бөтен гомерен хәтереннән кичереп өлгерде ул... Ап-ак җәймә өстендә яткан бала, атка атланып китеп баручы малай... Янәшәдә генә бәхетле әтисе атлый... Ап-ак чәчәккә күмелгән алмагач төбендә сагышка чумып әнисе басып тора... Нәфисә... Ул туй күлмәгеннән. Нәрсә бу? Аның йөзен тирән җыерчыклар баскан... Менә ул тагын үзен күрә... Янында тагын кемдер бар... Кап-кара, озын чәчле, зәп-зәңгәр күзле кыз көлеп тора. Кем соң ул?.. Хәлим уйлый башлаган уен төйнәп бетерә алмый калды, нарат агачы аның өстенә килеп тә төште. Моны күреп, тайга урманы "аһ!" итте, ыңгырашып-иңрәп куйды. Хәлимнең агач астында калуын башкалар да күреп өлгерделәр. Йөгереп килеп, аны нарат астыннан сөйрәп чыгардылар. Бәхеткә, Аллаһы Тәгалә Хәлимне афәттән саклап калган булып чыкты: мәңгелек нарат агачы Хәлимне басмаган, бары тик җиргә кыскан икән. Әмма егетнең башы нык бәрелгән, хәтта баш түбәсеннән уң колак артына кан агып төшкән, ул инде суыкта куерып, катып та өлгергән... Хәлим аңын югалткан иде. Йөрәк тибеше, кан басымы куркыныч түгел, җәрәхәтләнгән, сынган җирләре дә юк кебек. Шулай да Хәлимнең аңсыз ятуы бик куркыта иде, аны ничек тә районга — шифаханәгә җибәрергә кирәк икәнен дә беләләр. Кемдер машина эзләп йөгерде, кемдер шәһәрдән авылга кайтып тора башлаган карт табиб артыннан чапты. Әмма, Хәлим белән булашып, ун адымнар читтә генә агачлар арасыннан ашыгып урман куелыгына кереп баручы ике шәүләне беркем дә күрмәде. Хәлимне баскан, тигез итеп алдан ук кисеп куелган нарат агачы төбенә сызылган сихерчеләр тамгасы хакында да беркем белми калды... XII Кайчандыр җир өстендә кошлар гына булгандыр... Чөнки иң элек Күк туган бит. Кояш, Ай, йолдызлар, аннары Дәрья, аннары Җир, аннары тереклек, аннары гына кешеләр барлыкка килгән... Әмма бөтен дөньяга баш булып һәрвакыт Күк Тәңре калган, Галәм яшәеше шушы Күк, аның Тәңресе карамагында һәм ихтыярында булган. Димәк, кайчандыр Күк кенә булган, кошлар гына булган... Шуңа күрә Җир йөзендә гомере бетеп үлгән һәр тереклек иясе кабат Күккә — йолдызларга оча. Әйе, әйе, Җан кошы булып оча да китә... Башта ул агачлар очына кадәр генә күтәрелә, аннары кошлар оча торган биеклеккә менә, болытларга җитә, җир йөзенә соңгы тапкыр күз сала да йолдызларга оча... Хәлимнең җаны да иң элек авыллары өстендә пәйда булды. Ул, салмак кына канат җилпеп, һаман өскәрәк күтәрелә барды. Бераздан Кампәрле авылы уч төбендәге кебек кенә күренә иде. Әнә — дүрт тарафка дүрт урман китә, уртада берничә йорт... Алар арасында Нәфисәләрнең йорты да бар. Иң үзәктә — мәһабәт тупыл үсеп утыра. Аның башында козгын, карга оялары караеп күренә. Менә Хәлимнәрнең үз өйләре. Өй каршында өр-яңа бура тора. Гәрәбә төсендә балкып торган бура янында — әнкәсе. Ул Күккә очып киткән Хәлимгә ак яулыгын болгый. Хәлимнең җаны авыл өстендә бер очып әйләнә дә урманга таба шуыша башлый. Аста — бормалы юл тасмасы. Ул, кара урманны урталай бүлеп, читкә йөгерә. Хәлимнең җан кошы аның артыннан чак-чак кына өлгереп бара. Менә ул юл өстендә яткан алтын тәңкәне күреп кала; бу алтынсу таба аны үзенә суырып, тартып ала. Хәлимнең җаны, яшен ташы кебек, шул урынга атылып төшә башлый; җиргә якынайган саен, күзенә якты аландагы һәр агач, куак, арыш басуы, юл буендагы багана, багана тирәсендәге өч кеше ачыграк шәйләнә бара.. Җан кошы озак уйлап тормый, төшкән уңайга, баганага аркасын терәп утырган егетнең күкрәгенә барып куна һәм, шул ук мизгелдә, аның җанбәгыре булып кабат уяна, ул адәм баласын яшәүгә дәртләндерә, аның күңеленә өмет бөртеге сала... Егет башын калкыта, күзләрен ача һәм салмак кына хәрәкәтләр белән торып баса. Янындагы ике карчык аны ике кулыннан җитәкләп, урман эченә алып кереп китә... Хәлим ап-ачык күрә: үзе бит бу! Теге вакытта нәкъ шундый ике карчыкка тап булган иде. Бу юлы аны кая алып баралар? Кемнәр алар? Ник Хәлим аларга ияреп бара? Ник каршы бер сүз дә әйтми? "Минем бит авылда әнкәм бар, җибәрегез, мин аның янына кайтырга тиеш",— дими? Башын аска иеп, ярым йокылы, ярым уяу хәлендә бара да бара... Каршысына чыккан куак ботаклары аның тәнен йолкый, тарткалап алып калмакчы була, беләкләрен, йөзләрен тырный... Әмма шул ботак-чатакларны читкә этәреп куярга аның көче, егәре юк. Ул кемнеңдер ихтыяры буенча бара. Аның аңы томаланган, теле юк... Тагын шул сорау: кемнәр алар — кара киемдәге бөкре карчыклар? Кеше рәвешендә йөрүче җен-пәриләрме, албастылармы, әллә... Тәмуг сакчыларымы? Бәлки, Хәлим инде теге дөньядадыр? Анда да җирдәге кебектер, урман да, юллар да, авыллар да, хәтта кешеләр дә... Хәлим күпме барганнарын белми. Акрын гына, мыштым гына бардылар да бардылар алар. Көн кичкә авышты. Урман өстендә күк яктылыгы чагылып калгаласа да, аста инде эңгермеңгер хакимлек итә. Хәлим берничә мәртәбә абынып та егылды, алдыннан һәм артыннан баручы ике шәүлә исә, бер адым да читкә тайпылмыйча, үзләре генә белгән сукмак буйлап һаман баралар... Менә бервакыт алда яктылык пәйда булды. Җыйнак кына урман аланы иде бу. Менә хикмәт! Беренче карашка гына ачык, буш, ялангач алан булып күренгән икән ул. Ныклабрак карагач, күз алдында гаҗәеп кызык манзара барлыкка килде: әнә алан читендә, куе, мәһабәт нарат ышыгында, яртылаш җиргә иңгән алачык тора, аның янында икенчесе, кечерәге. Арырак — абзар утары, ул киртәләп бүлеп алынган, эчендә берничә бозау күренә, аланның аргы башында караеп торган кыр шәйләнә, чәчү җире булырга тиеш. Анда ниндидер бер ир китмән белән җир эшкәртеп йөри. Күлмәксез-нисез кояш астында йөреп, аның тәне кара-көрән төскә кергән. Каян килеп чыктылар соң алар? Авыл дисәң авыл түгел... Ә бит ярты көн буе йөриләр инде. Димәк, бу утар Хәлим белгән авыллардан бик ерак урнашкан. Бәлки, Хәлим — бу якларга килеп чыккан беренче кешедер? Ә болар... болар — урман җеннәре генәдер? Хәлим, ике карчыкка ияреп, зуррак алачыкка таба китте. Анда барып җиткәч, алдагы карчык, ымлап, керергә кушты. Алачык берничә кысан бүлмәгә бүленгән иде. Хәлим үтешли генә искә алып барды: бүлмәләрнең ике як стеналарына сәкеләр беркетелгән, түрдә такта өстәл, кечкенә генә тәрәзә уентыклары, алар арасында шүрлекләр, ниндидер чүлмәкләр, тиреләр, киптерелгән үләннәр, яфраклар, җиләк-җимеш... Хәлимне түр бүлмәләрнең берсенә кертеп яптылар. Ул, кая килеп эләккәнен аңларга тырышып, бөтен зиһенен эшкә җикте, әмма әллә ни кыра алмады. Бөтен нәрсә төштәге кебек кенә. Юк, аңлый-төшенә Хәлим: ниндидер сәер, сихри, хәтта зәхмәтле бер дөньяга эләкте ул, әмма, нигәдер, бу аны борчымый, күңеленә тими... Хәлим үзе ябылган бүлмәне өйрәнә башлады. Җир идән. Почмакта агач кисмәк белән су тора. Түрдә сәке, озынча агач өстәл. Урам ягындагы стенага уелган тишек алачыкта тәрәзә хезмәтен үти булса кирәк. Хәлим, торып, шул тәрәзә янына барды. Тышка күз салды. Аланда җанлылык сизелмәде. Әһә! Әнә ул! Аланның аргы башында эшләп йөрүче ир кешене тагын күреп алды Хәлим. Җансыз машина кебек, һаман бер рәвештә селкенә дә селкенә бу адәм заты. Кергәндә күрмәгән икән, алачык каршында гына буралы кое тора. Аның торна борыны өскә каратылып, астан үзәк кәүсәгә бәйләп куелган... Кинәт бүлмә ишеге шыгырдап ачылып китте. Хәлим сискәнеп борылып карады. Ишек төбендә балчык касә тотып бер кыз басып тора иде... Ул, Хәлимне гаҗәпкә калдырып, аңа исеме белән дәште: — Хәлим... Хәлим нишләргә дә белмәде, каккан багана кебек катып торуында булды. Исем кабатланды: — Хәлим... XIII — Хәлим! Хәли-и-м... — Ә?.. — Хәлим балам! Уян инде, мин бу — әниең... "Әнкәй..." Хәлимгә күз кабакларын күтәрү искиткеч авыр булды. Бер пот атланмай бастырып куйганнармыни! — Хәлим! Ниһаять, Хәлимнең күз кабаклары калтыранып алдылар да киң ачылып киттеләр. Аның аңына гөлт итеп дөнья яктылыгы кереп тулды. Бу мизгелдә Хәлимнең күз аллары гына түгел, күңел дөньясы, хәтер чоңгыллары, аң-зиһене дә яктырып, балкып алгандай булды. Күзенә иң элек әнкәсе чагылды. Елап-шешенеп беткән йөзләрен яулыгы белән каплап утыра иде ул. Ак халаттан. Хәлимнең бер дә күргәне юк иде аны халаттан. Ак чәченә ак халат бик килешеп тора икән... Гомумән, бөтен дөнья ак монда. Стеналар, кешеләр, хәтта аларның йөзләре дә ап-ак... — Әнкәй, мин кайда? — И-и, улым, уяндыңмыни?.. Әйттем бит, хәзер тора ул, дип... Бальниста син, балам, бальниста. Агач басты сине... Агач астында калдың. Хәтерләмисеңмени, балам? Әлбәттә, Хәлим барысын да хәтерли. Өстенә төшеп килүче юан нарат агачын да ап-ачык хәтерли ул. Нарат астында калгач та бернинди авырту сизмәде, бары тик, аягы таеп ниндидер караңгы, төпсез бер чоңгылга очуын гына тойды... Шул очуыннан ул авыл өстендә пәйда булды, күз алдына урман юлы, ике карчык, ниндидер аланлык, алачык, таныш түгел кыз килеп басты... Ә?! Кинәт, гөлт итеп, Хәлимнең зиһененә хатирәләр ташкыны ургылып керде. Ул барысын да искә төшерде! Үткәндәге бер еллык гомере, ап-ачык булып, аның күз алдына килеп басты. Әйе, агач бәрелүдәнме, әллә ниндидер башка бер сихердәнме — аның хәтере кабат кайткан, аң-зиһене кабат уянган, терелгән иде... Агач бәрелүдән миңгерәүләнебрәк калган башына ишелеп төшкән бер еллык гомер хатирәләреннән Хәлимнең башы әйләнеп китте. Бихисап күп вакыт гомер, маҗаралар, таныш түгел йөзләр аның хәтер тезмәсендә әле алга таба, әле артка таба йөгерешә башладылар... Иске, тавышсыз кинолардагы кебек, кешеләрнең хәрәкәте гайре табигый, ә дөнья йөзенә бары тик ике төс — ак белән кара төсләр генә ягылган иде... Хәлим тагын мәрткә китте. Аның күз алдында тагын баягы күренеш яңарды. Ниндидер балчык, саман өй эче, кечкенә тишектән сузылып кергән көн яктылыгы ишек төбендә басып торган зифа гәүдәне яктырта. Биленә кадәр төшкән куе, кара чәчле, ай кашлы, төз, матур борынлы, бик калын да бик юка да булмаган, сөешү-үбешү өчен генә яратылган иренле, иң гаҗәбе — томраеп карап торган зәп-зәңгәр күзле, йөз-бите, кояшта янып, караңгы гәрәбә төсенә кергән бер яшүсмер кыз, кызыксынулы, сынаулы карашын яшерә алмыйча, Хәлимгә эндәшә иде: — Хәлим?.. Көтелмәгән хәлдән телсез калган Хәлим, ниһаять, үзендә баш селкерлек егәрлек тапты. Моның белән генә чикләнмичә, "әйе" димәкче булды. Әмма телен әйләндереп әйтә алмады... Тотлыккан кеше кебек, авызын ачып-ябып торды да, тагын бер мәртәбә баш ию белән чикләнде. Кыз ике куллап тоткан касәсен егеткә сузды. Хәлимнең үтереп тамагы кипкән иде. Агу бирсәләр дә, эчәр иде бу минутта. Ул, кыздан күрмәкче, касәне ике куллап алды да шыбырдатып эчеп тә куйды. Су түгел иде бу. Ниндидер әчкелтем шулпа. Бераз ит, бәрәңге тәмен тойды Хәлим. Әмма ниндидер үлән кайнатмасы булуын да чамалады. Әчкелтем-тәмсез үлән... Хәлим касәне кире кызга сузды. Кыз, карашларын егет күзләреннән өзмичә генә, касәне үрелеп алды да, кинәт нәрсәдер исенә төшкәндәй, дәррәү чыгып йөгерде. Хәлим, әллә капыл килеп кергән кыз белән очрашудан, әллә әчкелтем шулпадан, тәнендә, буыннарында сәер бер хәлсезләнү тойды. Ул, сынын җыя алмыйча, стена буендагы сәкегә утырды, аннары, янтая барып, саламмы, печәнме тутырылган киндер капчык өстенә ауды... Аның тән әгъзаларын гына түгел, чәчелеп, таралып яткан уйларын җыеп алырга да хәле юк иде бу минутта. XIV Хәлим ачыргаланып кычкырган әтәч тавышына уянып китте. Иң беренче күргәне кап-кара канатлар рәте булды. Түшәмгә аркылы яткан матчаның ике ягына кыстырып куелган бу канатларны күрүгә үк дертләп китте ул. Тигез итеп ике якка тезелгән карга канатлары менә хәзер, шушы минутта ук, ниндидер сихри ым булу белән, очып китәрләр кебек иде... Әтәч тавышы кабатланды. Хәлим, сискәнеп, тирә-ягына каранды. Шунда гына аның хәтеренә кичәге сәер хәлләр, урман сәяхәте килеп төште. Тик... ни хәл бу? — Ул шуннан башка берни дә хәтерләми иде. Урманны хәтерли... Урман сукмаклары, әрәмәлекләр, ниндидер шомлы сазлык... Пар-бу бөркеп торган афәт дәрьясы... Аннары тагын урман. Кара урман... Кара шәүләләр... Бер пар шәүлә, юк, кешеләр, таякка таянган карчыклар... Кая алып баралар соң аны? Тукта! Ә теге кыз?.. Ниндидер сыеклык эчертте бу кыз Хәлимгә... Шул сыеклыкны эчкәч мәрткә китте дә инде ул. Анысы тагын нинди пәри заты? Хәлим, баш миен каезлаган сорауларны сыгып чыгарырга теләгән кебек, ике кулы белән башын кысып тотты... Чынлап та, аның кан йөреше бераз тынычлангандай итте, уң як чигә турында чыңлап торган кыңгырау тавышы да тукталгандай булды. Бераздан ул башын күтәреп, өй эченә караш ташлар хәлгә килде. Кичке эңгердә томанланып кына күренгән стеналар, өстәл-шүрлекләр, кечкенә тишектән өй эченә сузылып кергән яктылык дулкынында коенып, соңгы күзәнәкләренә кадәр балкып, күзгә кереп торалар. Тигез, пөхтә итеп кызыл балчык белән сыланган алачык стенасына берничә имән чөй кагылган; аларга юкә баулар, чыбыркы-камчылар, чыршы күркәләреннән тезелгән "төймәләр", гөлҗимеш дисбеләре эленгән... Хәлим, сәкедән торып, өй эчен якты дөнья белән тоташтыручы бердәнбер тишек янына килде. Үрелебрәк тышкы якка күз салды. Ул үзе килеп эләккән дөньяны аңлауга ачкыч булырдай берәр тавыш ишетелмәсме дип, колагын тишеккә куеп тыңлый башлады. Баягы зәһәр тавышлы әтәчтән һәм аның тирәсендә "кыт-кыт" килеп йөрүче тавыклардан башка беркем дә юк иде бу сәер дөньяда. Ниһаять, кайдадыр якында гына кеше сөйләшкән тавышлар ишетелде. "Медер-медер" килгән авазлар якыная барып, өй катына ук килеп җиттеләр. Берсе өйгә керде, ахры, ыңгырашып ишек ачылды. Хәлим, сагаеп, кабат сәкегә утырды, бүлмә ишегеннән килеп керәсе кешене көтә башлады. Күп көттермәде, ишектә кичәге кыз пәйда булды. Ул бүген тагын да чибәррәк күренә. Бите дә алай ук кара түгел икән, чәчләре дә тигез итеп таралган, озын күлмәге дә, искерәк булса да, пөхтә һәм таза... Кыз, тагын бер мәртәбә гаҗәпкә калдырып, салмак кына атлап килде дә Хәлимнең кулыннан тотты, аннары сак кына ишеккә таба сөйри башлады... Егет карышмады. Бу минутта аның каршылык күрсәтерлек көч-егәрлеге дә, теләге дә юк иде. Алар аланга килеп чыктылар. Үпкәләргә кереп тулган саф урман һавасына тончыга язып калды Хәлим. Бераздан тәненә ниндидер рәхәтлек, җиңеллек иңә башлады. Мәрт йокысыннан уянырга теләгәндәй, кискен генә башын чайкап куйды. Әмма ул уяна алмады, каршысындагы манзара, стенага эленгән картина кебек шул килеш бер үзгәрешсез калды... Шулай да бер үзгәреш бар иде бу картинада: ике алачык арасындагы корылма куелыгында озынча өстәл тора. Анда төрледән-төрле татлы ризыклар, кайнар ашлар, сөт чүлмәкләре тезелеп киткән. Иң мөһиме, озынча өстәлне ике яклап ниндидер кешеләр утырган... Әнә — бер-берсенә капма-каршы ике әби урнашкан. Кичәге сәер җаннар... Шунда ук ике ир кеше күзгә чалына. Алар алларына куелган балчык савыттан агач кашыклар белән тыныч кына аш-шулпа чөмерәләр. Ара-тирә өстәлгә җәеп салынган яшел суган кыякларын учлап алып, умырып ашый башлыйлар. Каткан ипи кисәкләрен шулпада җебетеп кабалар — бу да сәер тоелды Хәлимгә. "Кемнәр болар? Мин кайда?" — дип уйлап өлгермәде, Хәлимне әлеге өстәлнең бер башына китереп тә утырттылар. Аның ашы әзер иде инде. Хәлимне алып чыккан кыз үзе өстәлнең аргы башына барып утырды. Әллә тамагы ачканга, әллә урман, табигать һавасы тәэсир итте, Хәлимгә аш тәмле тоелды. Беренче тәлинкәне шыбырдатып чөмереп куйды, икенчесен сорап алмакчы булды. Әмма телен әйләндереп сүз әйтә алмады. Хәлим тагын бер инанды: ул телсез калган иде. Аны аңладылар. Кыз, сикереп торып, Хәлимнең тәлинкәсен алды, бераздан пар-бу бөркеп торган кабыклы бәрәңге алып килде. Хәлим тәмам туйды. Әмма, бу урман "пәриләрен" рәнҗетмәскә теләп, бәрәңгене соңгы тамчысына кадәр ашап бетерде. Аннары алдында торган балчык касәдәге җылымса сөтне эчеп куйды. Өстәл артындагылар авызларына капкан ризыкларын тыныч кына чәйнәүләрендә булдылар. Хәлим мондагы кануннарны белми иде әле. Киләчәктә: "Күпме тизрәк ашасаң, көчең шулкадәр тизрәк бетә",— дигән сүзне карчыклар теленнән күп мәртәбәләр ишетәчәк ул. Иртәнге аштан соң ике ир кеше, ишарәләп, Хәлимне алан эчендәге басуга чакырдылар. Аның "албастылар" тоткынлыгындагы тормышы әнә шулай башланып китте. Бу тормышны "тоткынлык" дип әйтеп булмыйдыр. Хәлимне беркем дә тыймады, сакламады. Әллә шулай тоелды гына микән? Хикмәт шунда: аның күңелендә сагыну хисе, аннары аң-зиһенендә качу уе бөтенләй юк иде. Ул бу тормышын бик табигый дип таба, салмак кына агып ятучы гомер яшәешен шулай булырга тиешле итеп кабул итә. үткән белән иң мөһим җеп-тамырлары өзелгән, рухы бастырылган, теле алынган хәлдә яшәде дә яшәде ул. Ә көннәр бер-берсенә үтә дә охшаган иде: иртән кояш белән торасың, кое суында бит чылаткач, ашап аласың да, кыр яисә урман эшенә китәсең. Кичләрен соң гына кайтасың, кайткач та утар тирәсендә эш табылып тора... Кичке караңгылык биек чыршы түбәләренә кагылу белән, кереп ятасың... Беркем белән сөйләшү, аңлашу, аралашу юк... Теләк тә юк... Хезмәт авыр түгел. Арттан куучы, аз эшлисең, аз күтәрәсең, диюче юк. Күпме булдыра аласың — эшлисең, күпме күтәрә аласың — күтәрәсең. Хәлимнең тәненнән ташып торган көче ярап куйды. Бергә эшләүче ирләр шактый арыклар, хәлсезләр иде. Алар ярты көн эшләгән эшне бер сәгатьтә эшләп куя иде Хәлим. Башта аңа төксә генә, хәтта шикләнебрәк карап йөргән ирләр бераздан Хәлимне үз иттеләр. Хәлим моны күңеле белән тоеп, кайчакта күзләренә карап белә иде... Баштарак томанлы, җансыз-иясез күренгән күзләргә ниндидер мәгънә кергәндәй булды, беленер-беленмәс кенә нур кунды: Хәлимгә алар менә-менә сөйләшеп китәр кебек тоела иде. Ул чакта Хәлим үзенең кол хәлендә калганын аңлап җитмәгән иде шул; хәзер генә ул, аккыллыланып, барысын да күздән кичереп утыра. Ә ул вакытта... Шулай да Хәлимнең урман эчендәге яшерен утарда үткәргән көннәре бөтенләй үк мәгънәсез булмаган икән. Ул төгәл белә: утардагы теге сәер кыз белән алар арасында нидер булды... Тик нәрсә булганын Хәлим тиз генә хәтеренә төшерә алмады... ...Шифаханә түшәгендә яткан Хәлимнең башы, тимер кыршау белән кыскан кебек, әрнеп авырта башлады. Ул, аң-зиһененә берьюлы ишелеп төшкән хатирә-истәлекләрдән арып, башын мендәр астына тыкты да изрәп йоклап китте. Ләкин ул бу урман тормышыннан төшенә качып та котыла алмады. Анда да шул ук кол ирләр, яртылаш җиргә иңгән шыксыз алачыклар, кычкырып арттан ияреп йөргән сарык бәрәннәре, арык атка аркан белән тагылган терке ботаклары... Тагын әллә нәрсәләр, әллә нәрсәләр, кино тасмасында алышынып торган кадрлар кебек, Хәлимнең күз алдыннан үтеп тордылар. Шунда... бер кызык хәл булып алды. Кино күрсәтү аппаратына лента тыгылып калганда экранда калтыранган бердәнбер кадр кебек, Хәлимнең хәтер лентасында ниндидер бер мөһим күренеш катып калды, дөресрәге, менә өзеләм, менә өзеләм дигән кебек, дерелдәп, калтырап тора башлады. Бу дерелдәвектән Хәлим кемнеңдер йөзен шәйләп калды. Ул — теге вакытта урманда аны каршы алган озын кара чәчле, шундый ук кара, ай кашлы, күк-зәңгәр күзле, яшь, сылу кыз иде. Кызның сурәте бераз җансыз килеш, өянәк тоткандагы кебек калтыранып торганнан соң, тагын кузгалып китте, йөри, йөгерә, сикерә, уйный-көлә, җырлый-бии башлады... Шунда Хәлим барысын да кабат исенә төшерде: аның күңелендә ниндидер бик газиз, бик кадерле бер хис яңарды, ул хәтере кайтканнан соң беренче мәртәбә үзенең йөрәге барлыгын тойды... XV Көннәрдән бер көнне албасты карчыклар юкка чыктылар, бер атна чамасы утарда күренмәделәр. Карчыклар утарда яшәгәндә дә, Хәлим аларны бик сирәк күрә иде. Ул үзе өчен башта ук ачыклап куйды: шушы урман затларының кара сихеренә эләккән ул. Тик төгәл генә аныклап та, хәтерләп тә бетерә алмый: каян килгән ул? Кайчаннан бирле монда яши? Бу карчыкларга, кара урман эчендә югалган бу шомлы алан-утарга аның язмыш йомгагы ничек килеп бәйләнгән? Карчыклар үзләрен бик сәер тоттылар. Хәлим белән аралашмадылар. Ул тулысынча утарда яшәүче ике телсез әпә ир карамагында калды. Иртәнге һәм кичке аш өстәлен карчыклар янында яшәүче үсмер кыз әзерли. Өй-алачык тирәсендәге хуҗалык эшләре дә шул кыз өстендә. Хәлим башта ук игътибар итте: утарда беркем дә сөйләшми. Мал-туар, кош-корт тавышы гына һәм әллә нигә бер күренеп ала торган ниндидер йолкыш этнең ялкау өреп куюы гына бу җәһәннәм тишегендә җан ияләре яшәвен белдереп тора. Юк ла, сөйләшәләр икән. Теге яшь кыз еш кына үзалдына сөйләшеп йөри. Кайчакта урмандагы агачлар, куаклар, чәчәкләр яисә бозау-бәрәннәр белән сөйләшеп, әвәрә килә ул... Карчыкларның тәртип-гамәлләре Хәлимне шундук шикләндерде. Кара сихер белән өртелгән бу урман дөньясының өрәкләре итеп күрде ул аларны. Карчыклар белән очрашмаска тырышты, юл-сукмаклары туры килсә дә, читкә тайпылып, урау юлдан китә торган булды. Бу ике сихерче җәйге бер төндә урман уртасында кара мәче яндырдылар. Очлары киртләнгән озын таякның бер башын җиргә кадап куйдылар да очына тере мәче элделәр. Мәченең өзгәләнеп кычкыруына бөтен урман сискәнеп тын калды, хәтта кичкә табан тавыш чарларга яратучы чикерткәләр дә җырларын җырламас булдылар. Соңыннын карчыклар, янып-көеп беткән мәче сөякләрен селки-селки, төн уртасына кадәр утар аланын төтәсләп йөрделәр, бу зәхмәтле урынга кара сихер иңдерделәр. Ул төнне утарда беркем дә йокламады. Алачык-өйләргә, абзар-кураларга, агач-куакларга уралып калган сасы истәнме, карчыклар башкарган шомлы-сихерле йоладанмы, әпәләр дә төн буе ыңгырашып, ухылдап чыктылар, карчыклар ягыннан да "медер-медер" сөйләшкән тавышлар ишетелеп торды... Иртән торып чыккан һәркемнең күзенә алан уртасында үсеп утыручы ялгыз тупыл агачына эленгән мәче үләксәсе чалынды. Теге ике әпә дә, урманга эшкә китәр алдыннан, озак кына шул якка карап тордылар, карчыклар янында яшәүче кыз да, шул якка карый-карый су алганда, чиләген аягына төшереп, берничә көн аксаклап йөрде... ...Бердәнбер көнне менә шул урман албастылары тагын китеп югалдылар. Шуннан файдаланып, Хәлим утарны урап чыкмакчы булды. Үзенең сәер хәл-халәтенә җавап табар кебек иде ул бу кечкенә сәяхәтеннән. Иң элек ул үзләре яшәгән алачыкны урап, әйләнеп чыкты. Саман диварлар эченә яшерелгән тар, караңгы бүлмәләрдән салкынча шом бәреп тора. Тәрәзәләр урынындагы тишекләр йотам-йотам дип торган дию авызын хәтерләтәләр. Карчыклар ягындагы ишек төбендә матур-матур чәчәкләр, куаклар үсеп утыра, җир-сукмак та пөхтә, чиста итеп себерелгән, һәр җирдә кызлар кулы тигәне сизелеп тора. Агачтан-агачка эленгән бауларга юылган керләр эленгән. Җепләргә тезелгән гөмбәләр, балыклар да бихисап күп, алар үзләре ниндидер бәйрәм күренеше тудыралар. Күршедә генә кечерәк алачык. Анда беркем дә тормый, һәрчак бикле ул, тәрәзәләре дә күренми. Бу алачыкка ике карчыктан башка беркемнең дә кергәне юк. Хәтта яшь кызның да. Хәлим алачык ишегенә колагын куеп тыңлап карады: әллә нинди шомлы тавышлар, ырылдау, улау, чинау, чыелдау авазлары ишетелгәндәй булды. Алачык ишегенә ниндидер тамга тырналган. Бу билге бик сәер — түгәрәк-боҗра уртасында тәре, тәре үзәгендә чөй кагылган... Нәрсәне белдерә ул тамга? Хәлим бу хакта белми, белә дә алмый, белергә теләми дә. Чөнки аның хәтере — бер атналык кына ... Урман эчендәрәк берничә җир өй. Берсендә ике телсез әпә ир тора, икенчесендә ашлык, азык-төлек саклана. Аның җир идәне астына олы баз төшеп китә. Әпәләрнең өе тар, тынчу, сасы. Анда Хәлим озак кала алмады, ике катлы сәке белән тар гына өстәлгә, берничә бүкәнгә күз йөгертеп узды да, ашыгып кире чыгып китте. Суган-сырымсак исе катыш тирләгән аяк сасысыннан аның күңеле болгана башлаган иде инде. Өченче җир өйдә — кара мунча. Хәлим ул мунчаны шунда ук үз итте. Җәйге ару-талчыгудан, кышкы салкыннан саклап торган бердәнбер оҗмах почмагы иде ул утардагылар өчен. Абзар-куралар тирәсендә дә шактый юанды Хәлим. Лапас эчендә өчме-дүртме бозау ябулы ята. Сыерлар урман буенда, көтүдә, ахры. Аранда арык кына бер ат тора, шунда ук арбачаналар, утын кискәләре, арырак — салам, печән чүмәләләре. Боларның барысы да ике рәт киртә белән әйләндереп алынган. Хәлим бозаулардан учын ялатып торган арада, каяндыр йөнтәс эт килеп чыкты. Килеп тә чыкты, Хәлимнең солдаттан киеп кайткан ботинкасыннан тарткалый да башлады. Хәлим аны чак-чак кына куып җибәрә алды. Эт аны алан уртасындагы тупыл агачына табан чакырган кебек кылана иде. Хәлим, үзе дә сизмәстән, әлеге эт артыннан шул якка табан атлады. Кырга чыкканда тирән чокырга эләгеп егыла язды. Ул шунда гына аңлады: әлеге тигез чокыр аланны урталай бүлеп тора икән. Якынрак барган саен Хәлим ныграк төшенде — бу чокыр-канауны тупыл турысында урталай бүлеп, алан аркылы тагын бер тирән, тар чокыр үтә. Хыял кошына атланып өскә, болытлар катына менгән очракта бу алан бик мәзәк күренер иде. Карчыкларның сихер алачыгы ишегенә тырнап сызылган тамганың зурайтылган сурәте төшерелгән бит бу аланга! Түгәрәк эчендә тәре, уртада... агач! Хәлим хәтер ташы астында чак-чак сулыш алып яткан аң-зиһене белән тоеп белә: бу — зәхмәти тамга һәм бу зәхмәткә аның үзенең дә турыдан-туры катнашы булырга тиеш. Әнә ул — мәһабәт тупыл агачы. Хәлим әллә каян гына аңыша: тупыл — шул ук Туба агачы, оҗмах уртасында үсеп утыручы Мәңгелек Агач, Дөнья Кәүсәсе, Яшәү умырткасы... Каян белә соң ул бу хакта? Күрәсең, Изге Китап белән кергән иман шартларын, Коръән образларын сихер-зәхмәт тә йолып, юып бетерә алмагандыр... Тупыл ботагына эленгән кара мәче үләксәсе җилдә талгын гына тирбәнеп тора. Аның янәшәсендә башка үләксәләр: каргалар, чыпчыклар, елан кабыклары, бүре тиресеннән тегеп эшләнгән курчаклар... Шунда ук төсле тасмалар, бау-җепләр... Тупыл янында баткак саз бар икән. Ныклабрак караган кеше күзенә чалынмый калмый — җир астыннан, тупыл тамырлары калкынып-тырпаеп торган урыннан чишмә саркып тора. Шул урынны казып, балчык чүлмәк куйганнар... Чишмә үзенә ничек кенә тартып торса да, Хәлим тупыл яныннан китәргә ашыкты. Мондагы кара сихер аны тотып калыр, әллә нинди афәтләргә дучар итәр кебек тоелды аңа... Шул китүдән ул аланның аргы башында тотып алынган бакча-ындырларга барып чыкты. Алар уртасында тагын бер кое, аның төбендә су чиләкләре тора. Шунда ук маллар өчен ялгашлар, ниндидер таш төрбәләр, азык-төлек сарайлары, базлар, вак-төяк келәтләр... Төп алачык-абзарлардан аерымрак урнашкан бу төбәктә беркем дә тормый. Тик ара-тирә, бигрәк тә көзге эшләрнең кызу вакытында әпәләр кунып калгалыйлар. Бу вакытта алар ризыкларын да үзләре хәстәрли. Ашауга талымсыз бу ирләр. Бервакыт Хәлим аларның елан ите ашап утырганнарын күрде. Кайчакта, урманда эшләп йөргәндә яисә ау вакытында, бу әпәләр капкынга әләккәй киекләрне чистартып, йолкып та тормыйча учак өстенә куялар иде. ...Хәлим үзенең сыек акылы белән аңларга, үз-үзенә төшендерергә тырышты. Бу — төш түгел, өн бу. Аңа менә шушы дөньяда яшәргә кирәк. Ул, кичә генә туган сабый бала кебек, берни дә белми. Ләкин ул тоя, сизә — моңа кадәр ниндидер олы дөнья булган, ул күп нәрсә белгән, бик күп кешеләр белән аралашкан. Нинди дә булса эш башкарганда ул ачыктан-ачык тоя — бу эшне аның эшләгәне бар иде инде... Ләкин берни дә кыла алмый. Аның хәтере югалган, теле алынган, күңеле шыр ялангач калган. Хәлим үзенең йөрәк тибешен сизә, аның кан тамырларында кызгылт, җылы кан тибә, аяклары җир катысын тоя, куллары сизгер, күзләре үткен... Хәлим тагын шуны төгәл белә: ул — Кеше! Ул — адәм баласы! Әнә теге әпәләр кебек, әнә теге кызый кебек, ниһаять, теге карчыклар кебек... Юк ла! Бу карчыклар кеше түгелдер, ниндидер башка төрле рухи затлардыр, кара сихер ияләредер... Шушы берничә атна эчендә дә Хәлимнең сынап торганы булды, бу карчыклар янында аның башы әйләнә, күңеле болгана, болай да зәгыйфьләнеп калган аң-зиһене бутала башлый... Хәлим кайтып кергәндә, көндезге табын җыештырылган, өстәл өстендә аның өчен махсус калдырылган, өсте каплаулы итле шулпа белән калын итеп киселгән ипи телеме каплап куелган сөт чүлмәге генә тора иде. Күп йөрүдән, күп уйланудан Хәлимнең тамагы бик ачкан иде, ул өстәлдәге ризыкларны ялт иттереп куйды. Рәхмәт йөзеннән, баш селкеп булса да куяр өчен, утар тирәсеннән хуҗабикә кызны күзләп карады, әмма, таба алмыйча, салмак кына торды да абзарга кереп китте. Тынгысызланып пошкырына башлаган арык атны су эчәргә алып барасы бар иде аның... XVI Ул көнне Хәлим гадәттәгечә иртә торды. Кош сайравы басыла башлаган вакыт. Анда-монда гына чыркылдап куйган ялгызак кош тавышына игътибар итеп тә тормыйча, Хәлим тиз-тиз генә җыенып, тышка чыкты. Урман арасына көн яктылыгы соңрак иңә. Күк йөзе яктырып беткән инде, ә урман куелыгындага алачык тирәсе һаман әле төн пәрдәсеннән арына алмый җәфалана. Җәй уртасында гына була торган хәл: һавага салкынлык керә, үләнгә мул булып чык төшә... Хәлим бер мизгелгә генә тукталып, күк йөзенә карап алды да коега табан китте. Әмма, берничә адым атлауга ук, баскан урынында катып калды. Аның әле уянып та, ачылып та бетмәгән күзләре кое янындагы шәрә кыз гәүдәсенә тап булып, шар ачылган килеш хәрәкәтсез калдылар. Күзләрдән күрә, гәүдә әгъзалары да кыймшанмас булды. Хәлим утарда пәйда булган көнне үлән кайнатмасы кертеп биргән кыз кое бурасына беркетелгән ялгашта юынып тора иде. Аның хәрәкәтләре шулкадәр салмак, нәзберек иде ки, зифа тәненнән, учларыннан, бармак араларыннан агып төшкән су тавышсыз-тынсыз гына яшел чирәм өстенә тамып тора. Кыз шулкадәр мавыгып юына, ул, башын артка чөеп, учларындагы суны йөзенә коя, аннары шул су агымына ияреп, кулларын бөтен тәне буйлап шудырып төшерә. Бу куллар башта йөзләрен сыпырып үтә, аннары кызның зифа, озын муены буйлап аска төшә башлый, калку, тулы күкрәкләре тирәсендә бераз иркәләнгәннән соң, биленә юнәлә һәм... ике бот аралыгына кереп югала... Хәлимнең кызны, күп булса, дүртенче-бишенче мәртәбә генә күрүе иде. Кайчан күрсен ди ул! Иртә таңнан эшкә — урманга, кышкылыкка утын әзерләргә чыгып китәләр. Көндезге ашны — ике сынык ипи белән берничә бәрәңге яисә какланган ит телемен, өстәп бер шешә сөтле үлән чәен — үзләре белән алалар. Кич тагын соң кайтыла. Кичке ашны караңгыда гына капкалыйлар да түшәкләренә кереп егылалар. Хәлимгә кадәр яшәгән ике ир аерым торалар. Хәлим әлегә кадәр аңлый алмый: нигә аны алачыкта тоттылар икән? Шул ук алачыкта Хәлимне урманга алып кергән карчыклар белән бергә әлеге кыз да яши. Аларга керү ишеге генә башка... Хәлим айнып киткәндәй булды: әйе, шушы урман дөньясында менә инде берничә атна яшәвенә карамастан, ул бу кызны бик сирәк күрә иде. Кыз юынды да юынды. Хәлим, тычкан сагалаган мәче кебек, һаман да бер халәттә, бер мыскал да кузгалмый тора бирде. Аның йокысы тәмам ачылып бетте. Ул үз хәленнән кыенсына да башлаган иде инде. Менә ул кире борылып алачыкка кереп китәргә уйлады. Әмма... атлау өчен аякларын алыштырып куюы булды, сукмакта яткан коры ботакның шартлап сынуы булды. Иртәнге таң балкышы яктылыгында суда коенучы кызның куллары асылынып калды, учындагы су, зифа тәненә килеп җитә алмыйча, үлән өстенә агып бетте... Кое янында торган сихри сын салмак кына алачык ягына борылды. Хәлим дә алачыкка таба борылып беткән иде. Әмма шул килеш тә кызның карашын тоеп алды; тоймаслык та түгел: бу караш учакта кызган ук очы кебек, аның аркасын яндырып-көйдереп керә иде... Хәлим алачыкка ничек барып җиткәнен, ничек кергәнен сизми дә калды. Бераз һуш җыйганнан соң, аланга чыга торган түгәрәк ишек янына килде, тышка күз салды. Әлбәттә, аны бу мизгелдә бары тик теге кыз гына кызыксындыра иде. Тик бу юлы кое буе буш иде, бары тик аның тирәсендә җәелеп яткан яшел келәмдә су тамчыларының иртәнге кояш нурларында җем-җем килеп елмаешуы гына күңелгә ниндидер җанлылык, күтәренкелек биреп тора. Шушы көннән башлап Хәлим кызны оныта алмады. Нәрсә генә эшләсә дә, кая гына барса да, һаман шул кыз турында уйлады. Үтә күренмәле зифа гәүдәсе, кояш нурлары кагылуга да калтыранып куя торган нечкә биле, калку нәфис күкрәкләре, биленә җитеп үскән куе кара чәчләре күз алдына килә дә баса... Хәзер аңлый Хәлим: аның бит гомер тактасы, язмыш кенәгәсе буп-буш булган ул вакытта. Үткәне убылып әллә кая киткән, киләчәге... Ә менә яшәеш көнендә аның өчен бердәнбер матурлык шушы сихри урман кызы булган. Ләкин ничек кенә тырышса да, Хәлим кызны бик сирәк күрә иде. Кайчакта иртәләрен бергә ашыйлар, кайчакта кичен кайтмаган сыерларны куарга чыгалар. Шулай бердәнбер көнне сыерлар кайтмый калды. Карчыкларның шомлы пышылдашуын, ирләрнең озаклап урман авызына карап торуларын күргәч, Хәлим уйлап куйды: нәрсәдер булган сыерларга. Гадәттә, маллар күршедәге калку аланлыкта йөриләр, урман эченә бик кермиләр. Бу юлы аларны ни дә булса куркыткан, ахры, әле генә күз алдында йөреп яткан ике сыер кинәт кенә юкка чыкты да куйды. Карчыкларның калкурагы ишарәләп кенә кызны чакырып китерде. Аңа, кулындагы таягы белән сыерлар аланына төртеп күсәтә-күрсәтә, ашыгып нидер сөйләргә кереште. Кыз дәшмичә генә тыңлап торды да, аңладым дигән кебек, башын кагып алды, аннары Хәлим янына юнәлде. Хәлимнең йөрәге ешрак тибә башлады, тәнендә каны котырынды, уч төпләре тирләп чыкты. Шулай да ул читкә тайпылмады, каушавын сиздермәде. Кыз Хәлим янына килеп җитте, уң кулын сузып, үзенең нәзек бармаклары белән Хәлимнең көрәктәй учларыннан тотты, аны урманга таба тартты... — Әйдә киттек... Хәлим... Хәлим, ниндидер көчле гипнозга эләккән кеше кебек, теләсәтеләмәсә дә, кыз артыннан кузгалды. Бераз баргач, кыз кулын ычкындырды, аннары, күз ачып йомганчы, урман куелыгында юк та булды... Кызның җитезлегенә, елгырлыгына сокланып, гаҗәпләнеп торырга Хәлимнең вакыты юк иде. Ул да йөгерә-атлый урман эченә барып керде, агач араларыннан кыргый җәнлек кебек "шуышучы" кызны күреп алды. Әйе, кыз бу минутта шуышып барган киеккә охшаган иде. Ник бер "шарт" иткән тавыш чыксын! Әнә Хәлимнең аяк астында тәмуг кисәүләре янган тавышлар чыгып кала. Аның авыр солдат ботинкаларына юан агач кәүсәләре дә түзми — баскан саен шапылдап яисә ухылдап калалар... Кызның аягында кунычы тезгә кадәр күтәрелгән җиңелчә тире итек, бу итек табанына юка киез кагылган. Озын күлмәк итәкләре һава кебек җиңел, аның чабулары, куакларга эләгеп, ачылып-ачылып китә, шул вакыт аның матур, зифа аяклары балкып күренеп кала. Хәлим барган уңайга һич алдына карамый, кызның әнә шул аяк-ботларына карап бара, бу күренештән үзенчә тәм таба, күңелендәге шомлы бушлыкны тутырырга тырыша иде... Иелә-баса, мәче кебек кача-поса, урман эченә кереп барган кыздан ничек тә калмаска кирәк иде. Ә кыз "эһ" та итми бара... Җендер бу... Хәлим тәмам арыды, бераздан аны инде кызның шәрә ботлары да кызыксындырмый башлады. Ниһаять, кыз туктады... Бармагын ирененә куйды. — Тс-с!..— Алдагы яктылыкка ымлады. Үзе, алдындагы балан куагын ике якка аерып, алга карарга кушты. Хәлим аланга бер күз салу белән ах итте. Кечкенә аланлык уртасында бер сыер тора. Икенчесе яткан. Ятканы, ыңгырашкан кебек, мөгрәп куя... Кыз икенче бер якка төртеп күрсәтте. Хәлим күпме караса да, берни күрмәде. Берни күрмим дигән кебек, җилкәсен сикертеп куйды. Кыз тагын күрсәтте. Хәлим, нишләсен, тагы башын сузып карады. Бөтен аланны җентекләп күздән кичереп чыкты. Ниһаять, әнә анда берничә әрем башы селкенеп куйды. Юк ла, нинди әрем башы булсын, ниндидер җәнлекләр бит болар... Бүреләр? Бүреләр! Хәлим үз ачышыннан үзе куркып, сискәнеп китте. Хәтта читкәрәк тайпылгандай булды. Кыз моны шундук сизде. Матур иреннәрен җәеп, елмаеп куйды. Әмма бу елмаю озакка бармады, кызның йөзе кискен тартылып, ул тагын алга — алан уртасында мөгрәп торган сыерларга төбәлде. Менә ул алга омтылды. Хәлимгә, ишарә белән, урынында калырга кушты. Шулай да якында гына яткан калын күсәккә ымлап күрсәтте. Ал, янәсе, кирәк булуы бар... Үзе әллә каян гына киң пычак тартып чыгарды, аны авызына кабып, аланга табан үрмәләп китте. Хәлим берүзе ут йотып калды. Кыз үрмәләде дә үрмәләде. Менә ул сыерларга якынлашты. Сыерлар моны сизенде, ахры. Кыймылдаша, тынгысызлана башладылар, җирдә ятканы бигрәк тә ачыргаланып мөгри, бербер зыянга тарган, ахры... Сыерлардан ун-унбиш адым читтә утырган бүреләр дә нидер сизенде; алар, берәм-берәм, чиратлашып, утырган урыннарын алыштырдылар. Ниһаять, кыз сыерлар янына барып җитте. Барып та җитте, торып та басты. Хәлимнең җаны табанына төшеп тә китте. "Ник күренде инде ул, хәзер башын ашыйлар бит моның!" дип уйлап бетермәде, бүреләр читләтеп-читләтеп алга кузгалдылар. Үзе дә сизмәстән, күсәген күкрәгенә кысып, Хәлим дә алгарак омтылды. Ул, "ә" дигәнче аланга чыгып, үлән арасына ятты. Бүреләр кызга ташланса, биш-алты сикерүдә барып җитәчәк ул... Кыз үзен бик сәер тотты. "Менә мине күрегез" дигән кебек арлы-бирле узды да, үзе бүреләргә каршы килә башлады. Тешләрендә — ике яклы пычак, түшенә күтәрелгән кул бармаклары киереп ачылган... Бүреләр аңа каршы ике яклап киләләр иде. Кыз әле берсенә, әле икенчесенә карап ала. Менә ул иелә башлады, тәмам җиргә чүгәләп бетте, аннары, дүрт аяклап йөреп китте. Шулай кул-аягында торган килеш бүреләр каршында пәйда булды ул. Хәлим нишләргә дә белмәде. Ары-бире каранды. Кулындагы таякны тагы да җайлабрак тотты. Әмма алгарак барырга батырчылык итмәде. Тешләренә пычак кыстырган килеш, кыз бервакыт әллә нинди ямьсез тавышлар чыгарып ырылдый башламасынмы! Бүреләр моны көтмәгәннәр иде, ахры, туктап калдылар, әмма бик азга гына туктаган булып чыктылар, әле уңнан, әле сулдан урап, кызга табан шуыштылар... Кыз тагы да хәтәррәк ырылдады, күзләрен чекерәйтеп, маңгаен теге бүреләрнең маңгайларына терәп диярлек, шыңшыйшыңшый ырылдады ул. Алар арасында ике-өч адым гына ара калган иде инде. Башын боргалый-боргалый, чәчләрен тузгытып, куллары белән үлән йолкый-йолкый бәргәләнгән кызга карап, бүреләр дә каушабрак калдылар, ахры, бераз арткарак чигенделәр, ничек килгән булсалар, шулай ук шуышып элекке урыннарына барып утырдылар... Кыз да тынычланды, әмма урыныннан кузгалмады. Тыныч кына ырылдап тора бирде. Бераздан күзләрен бүреләрдән алмыйча гына Хәлимгә дәште: — Китмиләр... Әзер булып тор... Хәзер башлана... Шул вакыт Хәлимнең күз карашы ияреп өлгерә алмый калган бер хәл булды. Кыз, ияген алга чөеп, күккә карап, ачы итеп улап җибәрде: — У-у-у!.. А-а-а!.. Ау-у-у!.. Аннары сикереп торды да бүреләр өстенә ташланды. Бүреләр моны көтмәгәннәр иде. Кыз ике-өч сикерүгә, алгарак чыгып утырган баш бүре, тешләрен ыржайтып, ырылдап алды да, башын бер якка кискен тайпылдырып, куаклар арасына кереп чумды. Аның артыннан икенчесе иярде. Кыз, бер улап, бер кычкырып, бүреләр басып торган урынга барып җиткәндә, качып киткән ерткычларның ырылдавык тавышлары басылган иде инде. Баш бүре таптанып торган җиргә барып җиткән кыз, үкереп-улап шул урындагы үләннәрне, вак куак үсентеләрен йолкый башлады... Хәлимнең күңеленә шом йөгерде: куркуыннан акылыннан шаштымы әллә бу кыз? Ялгызы бүре көтүенә каршы бармас иде, аз гына акылы булса... Хәлимнең шомы артканнан-арта барды, чөнки кыз җир тырный-тырный, улавыннан туктарга җыенмый иде. Хәлим үзе дә сизмәстән кыз янына омтылды. Бүреләр кереп киткән ешлыкка тагын бер мәртәбә караш ташлады да, сак кына басып, аланга юнәлде. Хәлим барып җиткәндә, кыз бераз тынычланган, әмма һаман да шыңшуыннан, ыңгырашуыннан, иңрәп елавыннан тукталмаган иде. Хәлим, тезенә чүгәләп, сак кына кызның иңбашына кагылды. Кыз аның кулын тоймады. Юк, тойган икән, сулкылдавын җиңә алмыйча, дымлы йөзе белән Хәлимгә табан борылды. Хәлим сак кына аны үзенең куенына кысты. Кыз моны тойды. Җиргә таянып торган кулларын бушатып, Хәлимне кочаклап алды, аннары чын кешеләрчә, чын кызларча чыелдап елап җибәрде. Хәлим нишләргә дә белмәде. Әмма ул бу вакытта кызны тынычландырырга кирәк түгеллеген белә иде. "Әйдә, еласын, яшь белән бергә бөтен куркуы, кара коты, кара умае чыгып бетсен",— дип уйлады ул. Үзе кызның озын, куе чәченнән салмак кына сыйпап торды. Ниһаять, кыз тынычланды. Башын күтәреп, Хәлимнең күзләренә тутырып карады. Йолдызлы-айлы күк кебек тирән, чиксез иде бу күз карашлары. Гүя юеш күк йөзе читеннән якты кояш чыгып килә. Менә ул болытларны кысрыклый-кысрыклый күкнең икенче читенә узды, кара пәрдәне күтәреп, нурларын иреккә чыгарды. Дөньяга ургылып яктылык килеп керде. Кызның шар ачык күзләре тарая башлады. Менә озын кара керфекләр калтыранып алдылар, ярымай кебек кашлар дулкынланып киттеләр... Кыз, Хәлимнең күзләреннән күзен алмыйча, рәхәтләнеп елмаеп җибәрде... Алар, бер-берсенә тотынышып, торып бастылар. Кыз салмак хәрәкәтләр белән Хәлимгә ишарәләп дәште: — Хәлим... Аннары уң кул очын күкрәгенә куеп, үз исемен әйтте: — Май-йа... Хәлим, төшенүен белдереп, кыз артыннан кабатлады: — Май-йа... ...Сыерларга әллә ни зыян тимәгән иде. Берсенең муены ертылган, икенчесенең арт саны умырылып төшкән. Әмма сөяксанаклары зыян күрмәгән, кан да егәрлек-хәл китәрлек күп акмаган. Хәлим белән Майя ятып торган сыерны "һай-һай"лап торгыздылар да кайтыр сукмакка төштеләр. Хәлимнең йөрәге урынында түгел. Ул һаман-һаман артына борылып карый. Бүреләр иярмәгәнме, янәсе. Кыз моны сизенде, ахры. Тыныч кына әйтеп куйды: — Хәзер килмиләр инде алар. Ачлыкны курку җиңде. Куркуны берни дә җиңә алмый. Ул — урманда иң зур көч. Син дә курыкма. Курыкмасаң — берни дә булмас... Хәлим Майядан беренче урман "дәресе" алды. Соклануын яшерә алмыйча, ул юл буенча Майяны күзәтеп барды. Кичке эңгер-меңгердә дә әнә ничек матур бит ул! Йөзендә кырыслык, горурлык катыш тәккәберлек бар барын, әмма алар да матурайта гына бу урман кызын. Кай арада чәчләрен артка җыеп, бөтереп куйган, баш очына аклы-каралы буй тасма бәйләгән. Тасманың алгы өстенә ылыс кыстырган. Артыш ботагы! Җен-пәриләрдән, зәхмәт-сихердән саклый торган артыш бит бу! Менә кызык... һич кенә дә Хәлимнең башына сыймый иде: ничек шушы яшь сылу кыз бүре өерен куркытып җибәрә алды соң? Ырылдап кына куркытып кара син аларны!.. Ниндидер хикмәт бар монда... Сер бар, сихер бар... Хәлим тагы уйланды: каян гына белеп бетерә икән бу кыз урмандагы бихисап күп сукмакларны? Әнә — сыерлары да белә тагын, кирәкле сукмакны үзләре сайлап, акрын гына атлыйлар да атлыйлар. Ара-тирә генә мөгрәп куялар. Савылмаган сыер гына шулай кычкыра. Хәлимнең уйларын укып барган диярсең, Майя йөгереп барып, артта баручы сыерның имчәкләрен капшап карады. Аннары Хәлимгә борылып, алдагы сыерга төртеп күрсәтте: — Сөтен эч. Үзеңә дә хәл керер, сыерга да җиңеләер, — диде. Хәлим аңламады. Ничек инде — эч... Кем савып бирә? Савыты да юк бит әле аның... Ул икеләнеп, уйланып торган арада, Майя арттагы сыер янына килеп, аның астына ятты, аннары, башын калкытып, сыер җиленен кушучлап тотып, бер имчәкне авызына капты... Хәлим, гаҗәпләнү катыш кызыксынуын җиңә алмыйча, Майя янына тезләнде. Кыз исә, имчәкне авызыннан аермыйча гына икенче сыер ягына ишарәләде. "Бар, им", — янәсе... Хәлим үзенең тәнен үзе тоймыйча, аягына басты, алдарак туктап калган сыер янына килде. Йөзен чытып кына аның астына сузылып ятты һәм йөзенә тияр-тимәс торган кытыршы имчәкне авызына капты. Суырырга тырышып карады. Сөт килмәде. Көне буе ялан себереп йөргән имчәктән әчкелтем үлән исе килә иде. Хәлим куллары белән җиленне кыскалый башлады. Ниһаять, беренче сөт тамчысы аның теленә агып төште. Аннары икенчесе, өченчесе... Бераздан Хәлим тәмам җайлашып җитте. Ул бер ритмга төшеп, салмак кына имә башлады. Җылы сөт аның бөтен тәненә шифа биреп, агылды да агылды... Әмма бу рәхәтлек озакка бармады. Кемдер аның иңбашына кагылды: — Йә, җитте, әбиләргә дә калсын, — диде. Хәлим битләренә, муен-түш тирәләренә чәчрәгән сөт тамчыларын сөртә-сөртә, торып басты. Тагын кузгалдылар. Сыерларга җиңел булып китте, ахры. Адымнарын тизләттеләр. Үзләренә дә хәл керде. Шул кузгалудан башка тукталып тормадылар, кайтып та җиттеләр. Утарга керә торган аланлык авызында аларны әбиләр көтеп тора иде. Кыз озак сөйләшеп тормады, Хәлимгә борылып та карамыйча, алачыкка кереп китте. Хәлим сыерларны лапаска ябарга булышты. Әбиләр йөгерә-йөгерә сыерларның җәрәхәтләрен дәвалый башладылар. Хәлим нидер сорашырлар дип көтсә дә, беркем бер авыз сүз чыгармады. Бераз таптанып торганнан соң, ул үз ятагына юнәлде. Яткач та озак йокыга китә алмады. Әбиләрнең сыер савып, өшкеренеп йөрүен тыңлап ятты. Майя хакында уйланды. Нинди кыз ул? Әбиләрнең кызы түгел ул... Бик яшь бит. Ә нинди чибәр... Күзләре ут-күмер... Йртәгә күрешерләрме? Тизрәк таң атып, иртә булып, тагын күрәсе иде аны!.. Хәлимнең күңеленә кара елан булып бер уй шуып керде: "Ә үзең кем соң син? Каян? Нигә монда яшисең? Йи өчен?" Шул вакыт, бүлмәдә ут сүнгән кебек, аның хәтер-зиһенендә сыек кына янып торган яктылык гөлт итеп сүнде, Хәлим кеше күзенә күренми торган канатларын салмак кына кагып, мәрт йокысына очты... XVII Беркөнне Хәлим утарда яшәүче ирләргә ияреп балыкка барды. Сәләмә кием кигән ирләрнең арка бөкресенә карап берничә сәгать баргач, дәшми булдыра алмады: — Тук-тый-быз-мы?.. Хәлим арудан әйтмәде моны. Ирләр белән сөйләшәсе, якынрак танышасы килүдән әйтте. Ничә атна буе урманда утын кисеп тә бер авыз сүз сөйләмәгән кешеләр ич алар. Ирләр, Хәлимнең әйткәнен генә көткән кебек, якындагы юан имән төбенә чүгәләделәр, аркаларындагы юл капчыгын салып, андагы ризыкларны берәм-берәм чыгара башладылар. Хәлим дә үз капчыгын чиште. Анда берничә йомырка белән ярты ипи, көн кызуында җылына башлаган бер шешә чишмә суы бар иде. Хәлим форсаттан файдаланып калырга ашыкты. Тотлыгатотлыга: — Сез кем-нәр? И-се-ме-гез ни-чек? Мин — Хә-лим, ә сез? — дип сорады. Теге ирләр бер-берсенә карашып алдылар, берни булмагандай, тагын ашарга тотындылар. Озак юанмадылар, итәкләренә төшкән ипи валчыкларын учларына җыеп, кабып җибәрделәр дә капчык авызын бәйли башладылар. Хәлим дә аларга иярергә мәҗбүр булды. Бераздан ниндидер күлгә килеп чыктылар. Ирләр өчен күнегелгән шөгыль булып чыкты — алар, килеп җитүгә үк, яшереп куелган җылымнарын алып, чишенеп тә тормыйча, суга кереп киттеләр. Җылымның итәкләрен тартып, як-якка казыклар кагып куйдылар. Шуннан соң гына ярга чыгып, чишенә башладылар. Чал кунган чәчләре асылынып төшкән, сакал-мыек баскан карт ирләр, өсләрендәге сәләмәләрне салгач, килбәтсез өрәкләргә охшап калдылар. Буйчан, чандыр, куе кашлы, күкзәңгәр күзле ирнең озын җиңнәре астында яшеренеп йөргән сул кулында бер бармагы юк икән. Чәнти бармагы... "Сәер,— дип уйлап куйды Хәлим,— эшләгәндә аның бу кимчелеге бер дә сизелми. Киресенчә, күп эшләгәне шулдыр әле. Аларның икесенең көчен бергә кушсаң да, Хәлим егәрлеге кадәр булмас булуын, әмма бу чәнтисез бәндәнең кайчандыр әзмәвердәй ир-ат булуын чамалап белергә була иде". Бераз тын алгач, балыкчылар эшкә кереште. Ике әпә яняктагы казыкларга барып тотындылар, ә Хәлимне, ишарәләп, уртага кертеп җибәрделәр. Ул эчкә кереп, җылымның урта бауларына бәйләнгән элмәкне алга тартып барырга тиеш иде. Хәлим аңлады: эшнең иң авыры аңарда. Әпәләр җәяүләп баралар, ә аңа гел йөзәргә туры киләчәк. Ул карышып-нитеп тормады, күл читендәге камышларны куллары белән ике якка аера-аера эчкә кереп тә китте. Ярты чакрымнарга сузылган су тасмасы буйлап шактый бардылар. Хәлим арый башлады. Ярга чыгарга кушып, кулларын селки-селки кычкырып карады. Әмма әпәләр аңа игътибар итмәделәр, тездән ләмгә батып, ах-ух килеп, кулларындагы таякларын алга өстерәделәр. Хәлимнең тәмам хәле бетте. Аяклары тыңламас, куллары күтәрелмәс булды. Ул әпәләрдән артка кала башлады. Җылым үрмәсенең аякларына уралуын тойды. Комсыз аждаһаның зур авызы Хәлимне һаман үзенә суыра, имеш, ә җылым аның кырык картасы кебек... Хәлим, ярдәм өмет итеп, әле бер ярга, әле икенче ярга карады. Кычкыргандай итте. Аның күз карашы ярдагы бер сәер күренешне генә ятлап калырга өлгерде. Чәнтисез әпә бөтен көченә җылымның өске чабуын Хәлимнең өстенә капларга тырыша иде. Берничә тапкыр омтылып та теләгенә ирешә алмагач, ул каршы ярдагы иптәшенә ишарәләде. Хәлим үзе дә сизмәстән шул якка борылды. Анысы да җылым селкенү ритмына ярашып, кулындагы таякны өскә чөя башлады. Җылым, судан калкына алмый торды-торды да, кинәт өскә атылып чыкты һәм, һавада бер-ике мәртәбә "канат җилпеп" алганнан соң, Хәлим өстенә килеп төште. Шул ук минутта аны бөтереп аска алып төшеп тә китте... Шулай да Хәлим уйлап өлгерде: "Бу ике әпә аны үтерергә җыеналар бит... Кемнәр алар? Нигә аны үтерәләр... Ни өчен? Нәрсә эшләгән ул? Кемгә нинди зыяны тигән?" Әллә күпме сораулар белән бергә Хәлимнең аң-зиһене дә, баш миеннән аерылып, читкә, каядыр өскә, күк катына очып менеп китте. Ә ул һаман аска, күл төбенә төшүендә булды. Әмма көрәшүеннән туктамады Хәлим. Соңгы мәртәбә якты дөньяны күреп калырга теләгәндәй, бөтен булган һәм булмаган көчен җыеп өскә омтылды. Ләкин су өстенә кадәр күтәрелә алмады, бары тик уң кулы гына күл өстендә пәйда булды. Хәлим моны әллә ничек кенә тоеп алды һәм, үзе дә сизмәстән, бармакларын учына кысып, чәнтиен өскә күтәрде. Бу хакта ул үзе белмәде, моны зиһен төбендә йокымсырап яткан тоемы эшләде. Ә тоем Хәлимнең балачак хатирәләре арасыннан нәсел кушаматын сөйрәп чыгарды — "Чәнти"! Малайлар Хәлимне шулай дип үртиләр, еш кына чәнти бармагы күрсәтеп җанга тияләр иде. Әнисенең сөйләгәне бар: чәнти күрсәтсәләр, әтисе дә чыгырыннан чыгып, җенләнеп йөри торган булган. ...Хәлим күл буендагы чирәмдә аңына килде. Кемдер авыр йодрыгы белән аның күкрәгенә баскалап маташа иде. Кем икәнен башта аңламады ул. Бөтен дөнья әйләнә... Күк әйләнә, ярлар, куаклар, кешеләр әйләнәләр... Янындагы ике бәндәне Хәлим шундук танып алды: теге әпәләр бит болар! Аны үтерергә уйлаган әпәләр! Берсе, тезләнгән килеш, яр тулып чәчелеп яткан балыкларны җыя иде, икенчесе, Хәлимнең айныганын күреп, елмаеп куйгандай итте, ниндидер рәхәт тойгы кичереп, егетнең үлем кыскычы белән кысылган йодрыгыннан тырпаеп торучы чәнтиен сыйпап алды, аннары үзенең чәнтисез кулларын Хәлим күзләренә якын үк китереп, әйләндерепәйләндереп күрсәтә башлады. Күлдә нәрсә булганын Хәлим барыбер аңлап җитә алмады. Әллә батырдылар аны, әллә коткардылар... Дөресен генә әйткәндә, бу хакта аның уйлыйсы да килмәде. Исән калуына сөенеп бетә алмады ул. Шунда ук урмандагы утарда калган Майяны уйлап куйды. Күңелендәге иң матур хисләр шул урман кызы белән бәйләнгән шул. Бераздан Хәлимгә тәмам хәл керде. Ул торып утырды, әпәләр белән бергә капкалап алды. Тотылган балыкларны ике ир үз капчыкларына тигез бүлеп салдылар. Хәлимгә авырлык китерергә теләмәделәр. Бу сәяхәт Хәлимнең тормышын кискен үзгәртте. Хәлимгә битараф йөргән әпә ирләр аңа якынрак булырга, адым саен аңа ярдәм итәргә тырыша башладылар. Очрашканда да йөзләренә сизелер-сизелмәс кенә елмаю куна, Хәлим дә аларга елмаеп баш кага... XVIII Агачларда яфраклар саргая башлаганчы, басулардагы игенне җыеп, сугып куйдылар. Бөтен эш кул эше белән башкарылды. Чалгы белән еккан игенне, бер-ике атна кояш астында тотканнан соң, урта бер җирдә ындыр табагы ясап, чүмәләләргә өйделәр дә, таяк-тәпәчләр белән тукмап, орлыкларын пыяла кебек тигез җиргә кактылар. Аннары, бер-ике кат җилгәргәч, капчыкларга салып, җир куенына кертебрәк төзелгән бура амбарга салдылар. Гөмбә, җиләк, шомырт, балан җыю да гөрләп барды. Майя бу эшләрнең остасы иде. Капчык-капчык кипкән җиләк-җимешне шулай ук амбарга кертеп өйделәр. Хәлимгә һәр эшкә яңабаштан өйрәнергә туры килде. Хәтере каядыр убылып төшеп киткән иде аның. Күңелендә төпсез чоңгыл гына караеп ята... Зиһене саф, чиста булса да, аның артында ниндидер салкын, шомлы бушлык иде... Хәлим бик сәләтле, һушлы булып чыкты. Аңа нинди дә булса эшне бер күрсәтү дә җитә, шундук бу эшне җиренә җиткереп башкара иде. "Тән хәтере" дигән нәрсә дөрестер, күрәсең. Хәлим дә үтә сәер бер хәлгә тарган, ахры: аң-хәтере югалган, әмма тәне, куллары барысын да ятлап алып калган. Шуңа күрә дә, ниндидер эшкә тотыну белән, ул аны бик тиз үзләштерә, шактый камил дәрәҗәдә эшләп чыга иде. Балык киптерү, тозлау белән дә, гөмбә әзерләү белән дә шулай булды, хәтта кышка ит каклауны да тора-бара Хәлимгә ышанып тапшырдылар. Хәлим килгәч, утарда бер тамакка артты. Кышка азыкны күбрәк әзерләргә кирәк иде. Утарда ит — төп ризык. Шуңа күрә, асраган мал-туар белән генә чикләнмичә, урманга вактөяк җәнлек, кош-корт ауларга да чыккаладылар. Капкынга берничә кабан, хәтсез генә куян эләкте. Эткә дә өлеш тия иде — капкынга төлке эләккән көн — аның өчен бәйрәм көн. Кышкы кием, түшәк өчен тиресен салдырып алгач, төлкенең итен утарда яшәүче эткә ыргыталар. Бу эт хакында аерым сөйләргә кирәктер. Аның үз исеме дә юк. Чакырганда да "һау-һау" дип кенә җибәрәләр. Теге ике телсез әпә авызыннан чыккан бердәнбер сүз дә шушы "һау-һау" иде. Соңыннан Майя Хәлимгә бу эт хакында кеше ышанмастай әйберләр сөйләде. Имеш, бу эт башта эт булмаган, ә бер мәхлук кеше булган, шушы утарда карчыкларга хезмәтче булып гомер сөргән. Бервакыт бу кеше качып киткән. Кая чаклы кача алгандыр, беркем дә белми, әмма өч көн дигәндә утар ияләре — теге ике карчык аны каяндыр табып алып кайталар. Бераздан бу кеше тагын кача, тагын, тагын... Шуннан соң карчыклар аны кара сихер белән өшкереп эткә әверелдергәннәр, имеш. Чынлап та, эткә охшамаган бу эт. Бервакыт карчыклар эт баласы алып кайттылар. Бу көчек "һау-һау"дан курка иде, шул куркуыннан үлеп тә китте бугай ул. Берничә көн чинап ятты да җан тәслим кылды. Менә шул "һау-һау"ын ияртеп ауга баргалады Хәлим. Капкын куярга өйрәнгән иде инде ул. Әмма аңа капкын кую ошамый. Аның тамырларында кыргый кан уянып китә дә, бераз баш күтәреп йөргәннән соң, берзаман каткан миен, ярымзәгыйфь зиһенен дөмбәсли башлый: "Бабаңнар киек җәнлекне ничек аулаган булса, шулай аула, йөгер, чап, бәр, сук — артларыннан барып бастыр, тот, үтер!.." Берәр җәнлек күренеп китсә, Хәлим үзе дә азартка керә, бөтен дөньясын онытып куа башлый, шушы эзәрләүдән тәм таба иде. Еш кына куган җәнлек тотылмый да, әмма ул моңа һич борчылмый, гүя бу ауда табыш үзе мөһим түгел, иң мөһиме — сунарчылык азарты, кан-сүлеккә үтеп кайнаган тиле кыргыйлык хисе... Хәлим "һау-һау"ның акылына шаклар ката; хуҗасының уен, ниятен белеп тора иде бу эт. Юри сынаганы булды. "Әнә анда барып бас", — дип уйлап кына бетерә, "һау-һау" бара да баса. Ауда да килешеп киттеләр, соңга табарак куян-төлкене Хәлимнең алдына ук куып китерә иде "һау-һау". Үрелеп сугасы гына кала. Сугу дигәннән, утарда мылтык-мазар юк. Ау-сунар кораллары булып, таяк-тәпәч, тимер башлы сөңге яисә озын пычак хезмәт итә. Хәлим ук-җәя әмәлләп карады, әмма әллә ни кыра алмады — ялгыш атып, "һау-һау"ның аягын яралагач, карама агачыннан бөгеп ясаган җәясен учакка тотып атты. Утарда Хәлим тора башлагач, анда яшәүчеләрнең тамаклары туйды, өсләре бөтенәйде. Егетнең яшьлеге, җитезлеге, уңганлыгы аркасында кышны кышларлык утын, азык-төлек, тун-кием әзерләнде. Көзге яңгырлар башланганчы, бөтен уңыш җир келәткә кереп бетте. Киртә белән тотып алынган бакчада мич чуены кебек мәһабәт, тыгыз кәбестә башлары гына агарып утыра бирделәр. Тагын чөгендер, кишер, шалкан кебек яшелчә азыгы калды әле. Хәлим ауга чыгып йөргән арада, әпәләр бәрәңгене алып бетереп базга салганнар, алачык түбәләрен ябу, ныгыту чараларын күргәннәр иде. Көзге яңгырлар ешайгач, карчыклар да утарда ешрак күренә башлады. Җәй көннәрендә Хәлим аларны биш-алты мәртәбә генә күреп калган иде. Иртәнге өстәл артында тавыш-тынсыз гына очрашуларны искә алмаганда, ул бу сәер карчыклар белән аралашмады. Шуны гына сизде: бу ике җан иясе, шәүлә кебек, әллә каян кайтып киләләр дә, бераз яшәгәч, шулай ук шәүлә кебек, тагын каядыр китеп юкка чыгалар. Алар юкта өй-хуҗалык эшләре, табын хезмәте Майя өстенә төшә, Хәлим исә булдыра алган кадәр кызга булышырга тырыша иде. Гомумән, Майя аны бертуктаусыз үзенә тартып тора. Бу ымсыну кайчакта югалып-юылып бетә яза, кайчакта түзеп булмаслык дәрәҗәдә көчәя, бу вакытта Хәлим үзен кая куярга - белми, кыз белән очрашу эзли, йоклый алмый иза чигә, газаплана... Менә хикмәт, Хәлимнең хәлен сизгән кебек, андый чакта Майя аны үзе эзләп таба иде. ...Ул көнне иртә таңнан алып кичке эңгер-меңгергә кадәр яңгыр койды. Көз башы үзен сиздерә — яңгырга ияреп салкынча җил килеп җиткәч, ул алачык төбендә генә тукталып калмыйча, бөтен ярык-йорыктан кысылып булса да эчкә керегә азаплана, керә калса инде, чыгып китәргә җыенмый, шактый вакыт җанга тиеп азаплый иде. Түшәктә уйланып яткан Хәлим ишек тавышын ишетмәде дә. Майя шулай тавышсыз-тынсыз йөри белә. Кайчакта Хәлим: "Стена аша да йөрми микән бу кыз?" — дип уйлап та куя. Хәлимнең күзләре йомык. Маңгаена кагылган салкын кулны башта тоймады ул. Кулдан күчкән суык, дымлы маңгае аша ми шәрәфләрен өшетә башлагач кына күзләрен ачты. Шул ук сихри карашка, шар ачылган күк-зәңгәр күзләргә тап булды Хәлим. Кызның озын чәчләреннән тамчылар тама, өстендәге юка күлмәге манма су, беләкләре өшүдән ябыгып, бөрешеп калган... Хәлимнең күзләре ирексездән Майяның калку күкрәкләренә төште. Юеш күлмәк аша бүртеп торган ике төймә аның күзләрен суырып алыр кебек иде. Ни өчен шул урынга караганын Хәлим аңлата алмый. Әмма шушы калку күкрәкләрдәге бу төймәләрне тотып карау теләге аның канын кыздыра, ирлек дәртен көчәйтә иде. Кыз да Хәлимнең карашын сизде. Хәлим ни дә булса уйлап өлгергәнче, кискен генә арты белән борылып, юеш күлмәген салып та атты, мич янындагы чыбыкка җәеп элеп тә куйды. Аннары, ауга чыккан кыргый җәнлек кебек, мыштым гына килеп, Хәлим янына менеп ятты. Яны белән борылап, Хәлимне кочаклап алды, тәненең һәр чокыры, һәр калкулыгы белән сыенып, тынып калды. Кызның салкын тәне Хәлимне өшетеп җибәрде. Әллә кыз алдында каушау, уңайсызлану, курку аның җан түренә урамнан кергән салкын мәче булып йөгердеме? Хәлим һушын чакчак җыеп, түшәк читендә яткан япманы тартып китерде дә кызның өстенә каплады. Нишләргә дә белмәде Хәлим. Ике айлык кына хәтер капчыгын күпме генә кармалап-капшап эзләнсә дә, ул моңа охшаган хәлне таба алмаячак иде. Кыз тәненнән бөркелеп торган салкынлык Хәлимнең җанына үтеп керә башлады. Ул үзе дә сизмәстән читкә тайпылды. Әмма Майя аның беләгеннән нык кысып тоткан иде. Хәлим башкача тартышмады, кызның ихтыярына буйсына барып, ниндидер бер дәртле ымсыну хисе белән, үзе дә аның салкын, юеш тәнен кочаклап алды. Хәтсез генә тын яттылар. Бер-берсенә сыенышып яткан ике яшь тән бер ритмда, бер көйдә яши башлаганнар иде бу минутта. Хәлимнең уйлары яшен тизлегендә йөгерешә башлады. Хәзер нишләргә? Нигә керде бу кыз? Кем булып керде? Туган булыпмы? Дус булыпмы? Сөяркә булыпмы? Әллә ата-ана җылысын сагынып кергәнме ул? Кем булып юатырга, иркәләргә, назларга соң бу урман баласын? Менә бит — тәне баканыкы кебек — сап-салкын... Бөтен җан-бәгыре өшегән, ахры, бу табигать затының... Кем соң ул — урман кызы? Хәлим кебек үк бер мәхлукмы, үткәнен, хәтерен югалткан Хода бәндәсеме? — Майя... — Хәлим авырлык белән генә сүз башлады. Урманда, утарда ул башкалар белән сөйләшми, дөресрәге, теләсә дә сөйләшә алмый. Ә менә Майя янында ул бераз бушана, аңзиһене дә кызурак эшли, хәтер елгасындагы дулкыннар да чәпчеп килеп дулкынлана, иң мөһиме, ул авырлык белән генә булса да сөйләшә башлый... Бу юлы да шулай булды. Майя янында берничә минут ятуга аңа тавыш инде, аның теле ачылды: — Майя... — Хәлим... — Майя, син — әйбәт кыз... — Син дә әйбәт, Хәлим... — Майя, син — кем, каян син?.. — Мин... мин — урманнан... — Ничек инде — урманнан?.. — Әйе, минем әнкәм, әткәм — урман ияләре. Әбиләрем шулай диләр. — Алай булмый, Майя... Ничек инде урманнан кеше тусын ди?.. — Була, Хәлим... Әбекәйләр мине сабый бала чагымда ук урманнан, бүре өненнән табып алганнар... Бүре имеп үскәнмен мин. Бүре балалары белән бергә. Ә бүре өненә мине урман ияләре салган... — Майя, теге чакта бүреләр белән нәрсә булды соң? Ничек куркыта алдың син аларны? — Алар миндә үз тиңнәрен таныдылар. Ул чакта мин алар каршына бүре булып чыктым. Миндә ике төрле кан ага — бүре каны белән адәм каны. Ул чакта бүре сөте белән кергән кан котыра иде, менә шул куркытты да ерткычларны. Мин бит бүреләрнең күзенә туры карый алам. Гади адәм баласы бүре күзенә карый алмый. Минем көчем дә шунда... Хәлим башын күтәреп, кызның йөзенә карады... Шунда ук йөрәге "жу" итеп китте. Аңа таба ике утлы күмер кисәге карап тора иде... Икенче мизгелдә бу күз-күмерләр җем-җем итеп алдылар да тоныкланып калдылар, күксел төскә кереп, ялтырап, балкып тора башладылар. Хәлим Майяның чәчләренә кулын тидерде. Бармак очлары белән генә кагылып, маңгай, кашлар өстеннән сыйпап үтте, бераздан аның көрәктәй учы кызның ябык, әмма күркәм йөз-битләренә төшеп ятты. Яшь, гөнаһсыз тәннәреннән бөркелеп торган дәрт шаукымыннан тәмам җылынып, изрәп беткән ике гәүдә бер-берсенә тартылдылар... Әмма шул вакытта "һау-һау"ның тонык кына өргәне ишетелде. — Әбиләр...— дип пышылдады Майя. Менә ул Хәлимне соңгы мәртәбә кысып кочты да, торып, күлмәген киеп куйды. Аннары сәкедә ятып калган Хәлимгә борылып карады. Кызның күзләре урынында берничә минут элек янып алган ике күмер кисәге кабат пәйда булды. Ләкин бу юлы Хәлим ул ут бөртекләреннән курыкмады, киресенчә, алар бу юлы нурлы йолдызлар кебек мөлаем җемелдәп күренәләр иде. Майя чыгып киткәч тә, Хәлим шактый уйланып ятты. Ул йортның икенче башында пышан-пышан сөйләшүче карчыкларны да, бер караңгы почмакка бәйләп ташланган, кыйналудан күгәреп беткән тәнен салам өеме астына яшереп елап ятучы Майяның җанга төшәрлек итеп ыңгырашуын да ишетмәде. Зиһен савытында бөтерелеп йөргән бер фикер аңа йокларга ирек бирми иде: "үзе хакында ник сорамады ул Майядан. Аның тән кабыгында яшәп ятучы Хәлим — кем ул? Каян ул? Майя беләдер. Ул белергә тиеш... Ул бит сихергә, тылсымга ия... Ул бит гадәти кеше түгел, ул — рух, урман рухы... урман рухы... урман..." XIX Беркөнне утар аша аучылар узды. Иртән-иртүк сәер башланды бу көн. Әле кояш кыздырып ала, әле салкынча яңгыр явып үтә. Кояш белән кара болытлар көрәшкән мәлдә зәһәр җил-давыл кузгалып, агачлар бертуктаусыз ыңгырашып, гүләп тордылар. Кояш күренүгә җил туктап кала, болытлар күк йөзен томалый башлауга кабат кузгала. Бу көнне Хәлимнәр абзар-кура тирәсендә эшләп йөриләр иде. Төшке аш вакыты якынлашып килә. Җанга тигән яңгыр да басыла башлады. Күк йөзе ачылып, яктырып китте. Нәкъ шул мәлдә Хәлим яшәгән алачыкның икенче ягында җанлану башланды: теге сихерче карчыкларның ашыгып-ашыгып сөйләшүе ишетелде, кереп-чыгып йөрүләре дә ешайды... Менә алар Хәлимне алып кайтканда кигән кара япмаларын ябынып чыктылар да йөгерә-атлый урман эченә кереп югалдылар. Абзар эченнән йөгереп чыккан ике әпә озак кына карчыклар киткән якка карап тордылар. Аларның йөзенә курку катыш шом кунган иде... Ун минутлар чамасы вакыт узгандыр, урман эченнән тонык кына эт өргән тавышлар ишетелә башлады. Бу тавышлар көчәйгәннән көчәеп, аланлыкка һаман якыная бардылар. Менә бервакыт кара урман авызына этләр иярткән ике аучыны аланлыкка чыгарып җибәрде. Зәһәр өрә-өрә алга ыргылган этләренә чак-чак кына өлгереп, йөгерә-атлый барган аучылар үзләрен бик сәер тоттылар. Гүя алар аланлыктагы алачыкларны, абзаркураларны, ындыр-бакчаларны, сукмак буенда гына торган коены бөтенләй күрмиләр иде... Аучылар ничек тиз килеп кергән булсалар, аланлыкның аргы башына китеп, шулай ук юк та булдылар. Әмма алар күздән югалсалар да, этләр тавышы шактый вакыт утар өстен шомландырып торды әле. Хәлим аңлады: аучылар кеше торган утар аша үтүләрен белмәделәр дә, сизмәделәр дә. Димәк, алар да сихер-зәхмәткә тап булдылар. Алар да алдандылар. Әлбәттә, бу да — теге карчыклар эше. Урманда яшәгән гомер эчендә Хәлим башка чит-ят кеше күрмәде. Шулай да эт иярткән аучыларның бу якларга килеп чыгуы аның күңеленә корт кертте. Өмет корты. Хәлим бөтен зиһенен туплап уйланды: кайдадыр башка дөнья бар... Хәлим дә әнә шул билгесез дөньядан килеп чыккандыр бу Алла каргаган җиргә... Өмет шундый нәрсә бит ул: күңелгә яшәү дәрте, яшәү мәгънәсе бирү белән бергә тормышны тынгысыз итә, бертуктаусыз җан-бәгырьне бимазалап, "кимереп" тора. Хәлим дә тынычлыгын югалтты. Әмма бу рәхәт тынгысызлык иде. Аның зиһен астында максат барлыкка килде, Хәлим кешелек сыйфат-хасиятләренең яңадан уянуын, терелүен сизде. Аңын томалап алган сихернең кимүен, бушануын тойды. Аның хәтере кайтмаган әле, әмма ул инде үз акылында, һушында... Хәлим качып китәргә карар кылды. Ләкин Майяны күрмичә, аның белән хушлашмыйча китәргә теләмәде ул. Нигәдер соңгы көннәрдә күренми башлады бу кыз... Авырып киттеме әллә?.. Әллә... Әллә теге көнне Хәлим белән бер түшәктә ятуыннан оялып йөриме? Табынны да карчыклар үзләре әзерли. Табаксавытны да карчыклар юа. Сыерларны да алар сава. Гүя моңа кадәр Майя булмаган да... Хәлимгә бу бик сәер тоелды. Ул карчыкларның берәр кая чыгып китүен көтеп йөри башлады. Әмма, үч иткәндәй, теге зәхмәтләр беркая да китәргә җыенмыйлар. Димәк, Майя янына ишек аша керү мөмкин түгел. Тәрәзә тишекләре дә эчтән томаланган. Нәрсәдер булган монда, ниндидер сер бар. Әнә бит — бер атнадан артык инде Майяның тышка чыкканы юк... Әллә аны да берәр сихергә юлыктырганнармы бу хәшәрәтләр? Ниһять, Хәлим уйлап тапты. Ул, карчыклар ягы белән бүлеп торган саман диварны тишәргә, шул тишек аша Майя белән элемтәгә керергә, бу сәер хәлне ачыкларга булды. Чалгы очыннан ясалган пычак белән бораулап, өч көн тиште ул саман кирпечне. Карчыклар көннең күпчелек вакытын алачыкта уздыралар, үч иткәндәй, бу көннәрне Хәлимне дә аланның аргы башындагы келәтләргә эшкә җибәрә башладылар. Аннан-моннан вакыт урлап булса да, Хәлим өч көн дигәндә ике карыш калынлыгындагы саман кирпечне тишеп чыкты. Тишеп үк бетермәде, шул тишек аша кеше сөйләшкән тавышлар ишетелә башлау белән, туктап калды. Карчыклар өйдә иде бу вакытта... Карчыкларның козгын-карга каркылдавын хәтерләткән тавышлары ишетелми башлагач та, Хәлим бераз көтеп торды әле. Әһә, Майя үзе генә калды, ахры... Тукта, ул мондамы соң? Баягы сөйләшүдә кызлар тавышы ишетелмәде бит... Менә ул йөзен тишеккә терәп диярлек куйды да, ярым пышылдап: — Майя...— дип эндәште. Әлбәттә, бу пышылдау авазын Майя ишетмәгән иде. Хәлим, нәрсә булса шул булыр дип, бөтен дөньясына кул селтәп, кычкырып дәште: — Майя! Дивар артындагы бүлмәдә нәрсәдер шыгырдады. Идән, ахры... Нәрсәдер шыбыр-шыбыр килде, шуыша башлагандай итте... Салам шыбырдаган тавыш бугай... Хәлим тагын дәште: — Майя, син мондамы? Ишек аша таныш тавыш ишетелде: — Хәлим... Хәлим... Кыз елый иде... — Майя, син өйдәмени, ник чыкмыйсың?.. — Хәлим...— Майя сулкылдап-сулкылдап елый иде. — Майя, нәрсә булды сиңа? Нигә юкка чыктың?.. Майя әйт инде... Бераз дәшми торганнан соң, авыр сулап куйды да, кыз сүз башлады: — Хәлим... Мине әбекәйлер бәйләп, ябып куйдылар. Синең белән бергә булуымны сизгәннәр... Теге көнне иснәнделәриснәнделәр дә, кыйнап, кертеп ташладылар. Алар ис буенча да сизәләр бит... Эт кебек... — Нигә миннән куркалар соң алар? Мин кем соң, Майя? — Синең кем икәнлегеңне мин дә белмим. Синең серең сихер тамгасында... Әмма минем белән аралашкан чакта сиңа йоккан сихер, зәхмәт кими башлый... Мин моны беләм. — Майя, мин качам моннан... — Ай-йай, кача алырсың микән, Хәлим?.. Әбекәйләр бик сизгер бит... Урман эчендәге сихер чиге дә куркыныч. Әбиләр булмаса да, бу сихер чиге кешенең ис-һушын ала, ди... — Аны ничек белергә соң? — Саргылт он тузаны сибелгән җир күрсәң, сихер читенә җиткән булырсың. Аңа кагылырга, хәтта якын барырга да ярамый. — Майя... — Хәлим, әйтергә ниятләгән сүзен оныткан кеше кебек, төртелеп, тукталып калды. — Нәрсә, Хәлим? — Майя... Әйдә бергә качабыз. Ничек тә икәү яшәрбез әле... Майя, ә? Майя бераз тын калып торды. Аның авыр итеп сулаганы, ара-тирә уфылдап куйганы ишетелә иде. — Юк, Хәлим, мин моннан кача алмыйм... Мин бит бу әбиләргә гомерем белән бурычлы. Аннары... аннары, качсам, әбекәйләр бик тиз табачаклар, чөнки минем исне, җылыны алар бик яхшы беләләр. Минем аркада син дә бик тиз харап булырсың... Качсаң, үзең генә кач, Хәлим... — Майя, мине онытма, яме... — Хәлим, син дә мине онытма... Бүре кызы Майя мин — онытма... — Майя, ә нигә синең исемең шундый сәер? — Май-Майя — Күк алласының, бөтен дөнья алласының хатыны... Кояш кызы... Мин шул алиһәнең исемен йөртәм. Минем бүлмәдә бу алиһәнең сыны да бар... — Майя... мин сине алырга киләчәкмен. Көт син мине, яме... — Миңа нәрсә булсын... Үзеңне сакла, Хәлим... — Мин киттем, Майя. Әбиләр өйдә юк чак, тизрәк урманга кереп китәргә кирәк. Сау бул, Майя. Мине онытма... Онытма... Соңгы сүзләрен ярым пышылдап әйтте Хәлим. Ниндидер эчке мәгънә биреп, бөтен җанын салып әйтте... Үзе, Майяның җавабын да көтеп тормыйча, ашыгып чыгып китте. Урманга керә торган сукмак буенда аңа "һау-һау" иярде. Хәлим куып та карады, таяк-мазар да атты, әмма эт калмады. Хәлим йөгерә-атлый шактый барды. Бер-ике чакрым киткәч тынычланды, адымнарын акрынайтты. Утырып хәл алды. Шунда гына, фикерен бер ноктага туплап, уйлый башлады: "Кая бара ул? Бу урманның берәр чиге бармы? Эчәргә су да, ашарга бер телем ризык та алмады ласа... Эте дә, телен асылындырып, башынцкырын салып, салкын гына карап тора Хәлимгә... — Йә, нәрсә кирәк сиңа миннән? Ник иярдең? Әллә дөресме, кайчандыр син дә качкан идеңме? Син дә кеше идеңме? Менә минем кебек... ә?.. "һау-һау" ыңгыраша-шыңша сузылып ятты, ике аягын алга сузып, башын аяклары өстенә салды, күзләрен йомып, тынып калды. Нәрсә әйтергә теләде эт — Хәлим аңламады... Ул юлын дәвам итте, "һау-һау" да, сикереп торып, аны чабып узып китте. Ул, хуҗасына тугры этләр кебек, бераз алга йөгереп китә дә, Хәлимнең килеп җиткәнен көтеп ала, тагын алга китә, тагын көтә. Ул шулай хуҗасына ачыграк урыннарны, йөрергә җиңелрәк сукмакларны сайлап күрсәтеп бара. Менә бервакыт "һау-һау" шыңшып куйды. Хәлимнең беренче уе елан хакында иде. Елан-мазар күренмәде. Әллә тәпие шырпыга яисә ике ботак арасына кысылганмы? Якынрак баргач, Хәлим гаҗәеп күренешкә тап булды, "һау-һау" кечкенә ачыклык уртасында тырпаеп утырган агач төбе янына сузылган да, башын селки-селки, шыңшып-чинап, бәргәләнеп ята. Хәлимнең күзе төп өстенә төште: аның йөзлегенә саргылт он тузаны сибелгән. "Сихер чиге"нә җиттем, дип уйлап өлгерде Хәлим һәм... әллә ничек кенә башы әйләнеп китте. Әмма егылмады, якындагы кушкаенга тотынып калды. Бераздан ул айныды, баштагы авырту, зәһәр чыңлау кимеде; аның өши башлаган күңеленә тагын ышаныч катыш өмет нуры кереп тулды. "һау-һау" калдымы-юкмы, борылып карарга да кыймады Хәлим, барды да барды. Егәрлеге тәмам беткәч кенә утырып хәл алырга булды. Алда тын-сулышны киңәйтеп җибәрә алырлык ачыклык эзләде. Әһә! Әнә анда ак тап бар. Утырып торырга агач төбе дә тора... Хәлим шунда омтылды. Әмма караепторган төпкә җитәргә ике-өч адым калгач, сөртенеп китте дә келәм кебек тигез, яшел, үлән өстенә капланды. Башын калкытмакчы булды. Әмма бу вакытта аның буыннары йомшап калган, баш мие мәлҗерәгән, күзләре әйләнеп чыккан иде инде. Ул хәтта янында буыла-буыла мышнап яткан "һау-һау"ны да, борын төбендәге төп өстендә саргаеп торган тузан өемен дә күрерлек хәлдә түгел иде. үзенең берничә чакрым урап, кабат шушы "зәхмәт чиге"нә килеп чыгуын да белми калды Хәлим. Белсә, аның белән берәр хәтәр хәл булыр иде, мөгаен. Хәтәр хәл булмый калды, чөнки бу — Ходай Тәгалә Хәлим язмышына билгеләгән сынауның башы гына иде әле... XX ...Хәлим ниндидер су шыбырдавына уянды. Уянды, әмма күзен ача алмады. Аның бөтен аң-зиһене бөтәшеп каткан, көчегәре ташлап киткән. Шулай да зиһен тәгәрмәче акрын гына әйләнә: "Кайда ул? Нинди су-чишмә буенда ята? Янда берәрсе бармы? Тукта, ул бит качып китеп бара иде... Кача алдымы соң? Әллә... Бу — бөтенләй яңа дөньямы?.." Хәлим теләсә дә ачты күзләрен, теләмәсә дә ачты. Әмма соңыннан нигә ачканына үкенде. Ул сихерчеләр утарындагы алан уртасында үсеп утырган тупыл төбендә чалкан төшеп ята, имеш. Кул-аякларын як-якка җәеп ташлаган, аларны кыймылдатырга һич ирек юк... Су дигәне шушы тупыл агачының җилдә шыбыр-шыбыр килеп утыруы икән. Җил көчәйгән саен шыбырдау көчәя, җил басылганда шыбырдау тынып кала. Тагын көчәя, тагын тына... Тукта, тупылның яшел ябалдашлары эчендә нәрсә караеп тора соң анда? Ниндидер җәнлек, ахры... Юк, урман җәнлеге түгел бу. Бу... утар эте бит, "һау-һау" ласа бу! Нигә аны асканнар, нигә элеп куйганнар соң? Нинди гаебе бар бу мәхлукның? Шунда ул үзенең качырга җыенуын, аңа "һау-һау"ның ияреп баруын исенә төшерде. Йөрәге "жу" итеп китте: "Димәк, кача алмаган... Тотылган икән... Тотып алып кайтканнар аны..." Шунда ул тагын аңын югалтуын тойды. Бөтен тәне-җаны убылып, ниндидер кысан, караңгы коедан төшеп китте ул... Бераздан кое очында ачыклык күренде. Якынайды, якынайды да күзләрне авырттырырлык итеп ачыла, яктыра башлады. Хәлимнең күз алдында тагын тупыл агачы пәйда булды. Тик бу юлы тупылны бөрчек-бөрчек ак тап төшерелгән кара җәймә чорнап алган иде. Юк ла, кара җәймә түгел икән бу, күк йөзе икән. Ак, җемелдәвек таплар — күктәге йолдызлар икән... Хәлим кулын кузгатырга тырышып карады. Бармакларында җанлылык сизде, әмма кул-аякларын җыеп ала алмады. Алар дүрт якка кагылган чөй-казыкларга нык итеп бәйләп куелганнар иде. Бер карыш, хәтта бер илле дә кузгалырлык түгел. Кайсыдыр яктан җылылык тойды Хәлим. Учак бит бу! Ниндидер зур учак, шартлап янган кисәүләрдән купкан очкыннар багана булып күккә күтәреләләр. Бераз күтәреләләр дә күктәге йолдызлар белән кушылалар, кара җәймәдәге ак таплар санын күбәйтәләр. Хәлим каяндыр тонык кына ишетелгән барабан тавышларына игътибар итте. Башын күтәреп алачыкларга таба карады. Аннан шомлы-салмак кына шуышып, ике кара шәүлә килә иде. Берсенең кулындагы утлы кисәүдән йөзләренә яктылык төшә. Очлы, кәкре борыннары, алга бүлтәеп чыккан килбәтсез иякләре күзгә чалынып китә, төпсез күзләреннән ниндидер дым-төтен ургылып тора кебек... Берсе тоткан барабан кебек нәрсә бар. Ул барабан, карчык суккан саен, үләр алдыннан соңгы тапкыр калтыранып куйган мал-туар кебек, селкенеп-калтыранып ала. Карчык билгеле бер ритмга ярашып, барабанны сак кына кагып килә. Утлы кисәү тоткан икенче карчыкның бер кулында ниндидер үләннәр, ботаклар көлтәсе... Хәлим ачык сизде: аны җәзага тартачаклар. Ниндидер сихри йола башкарылачак хәзер. Барабан тавышы һәм учак — шул зәхмәт туеның иң беренче һәм иң шомлы хәбәрчеләре иде. Әбиләр Хәлим яткан чирәмлеккә якын үк килделәр. Кулына үлән бәйләме тоткан карчык, учак өстенә килеп, ут өстенә бер кочак дымлы үлән ташлады. Учакка бу ошамады, ахры, ул төн йөзенә саргылт-көрән төстәге төтен болыты атты... Бу төтен тирә якка җәелә башлады, ул гына да түгел, тиз арада бөтен дөньяны сасытырга өлгерде. Карчыкларның берсе әчкелтем, сасы төтенне Хәлим ягына куа башлады. Бу гына ярдәм итмәгәч, учактан янып-пыскып яткан бер-ике куак ботагы алып, корбанын төтәсләргә кереште. Икенче карчык барабан кагуында булды. Анысы, салмак кына атлап, җиргә казыклар белән шыплап беркетеп куелган Хәлимне урап-әйләнеп йөри. Урталыкта, яшькелт-соры төтен бөркеп, зәхмәти йола башкаручы шаман карчык ара-тирә сәер тавышлар чыгарып куя — әллә көйли, әллә мәҗүси догалар укый... Бу төтенгә Хәлим башта әллә ни игътибар итмәде. Бирешмәде. Әмма бераздан сәер халәткә керә баруын сизде. Ул бөтен барлыгы белән ниндидер җиңеллек, рәхәтлек тойды, һәрнәрсә матур булып күренә башлады: төн көнгә әверелде, агачлар җете яшел төскә керде, мәҗүси бию башкаручы сихерче карчыклар гүзәл кызлар кыяфәте алды...Кигән киемнәре дә ап-ак иде аларның, йөзләре дә, куллары да ап-ак. Гүзәл кызларның берсе якын ук килде дә, иелеп, Хәлимнең күзләренә бакты. Кышкы елга бозы астыннан якты дөньяга карап торган кебек халәт кичерә иде Хәлим. — Уяна... Аңына килә...— диде теге кыз. "Кем уяна? Нигә уяна? Ничек аңына килә! Үз аңында ласа ул... Тик... теге карчыклар кая киткән соң? Учак кая киткән? Сихерчеләр утары кайда? Нигә бу кадәр дөнья ак соң әле?.." ...Хәлим тәмам уянып җитте. Тагын берничә мизгел төш белән өн арасында бәргәләнеп торды да фани дөньяга, шифаханәдәге ап-ак бүлмәгә, шундый ук халатлар кигән, ап-ак йөзле шәфкать туташлары янына, ниһаять... күрше караватта ап-ак мендәргә башын төртеп йоклап киткән әнисе янына кайтты... XXI Шифаханәдә бер атналап юангач, Хәлимне авылга озаттылар. Баш ярасы төзәлеп, ярым йокылы саташулар кимегәч тә, Хәлимгә бер айлап өй тирәсендә булырга, ятыбрак торырга куштылар. Баш мие кузгалып, аң-зиһененә зарар килмәсен тагын, дип шикләнделәр. Хәлим төшендә Майяның исемен әйтеп саташкан, ахры. Ниндидер албастылар, сихерче карчыклар хакында сөйләнгән, хәтта эт булып өреп тә күрсәткән ул. Хәлим боларның зиһен ялгышуы түгеллеген аңлый, әмма бу хакта әйтергә кыймый; чөнки ул белә: урманда күргәннәрен сөйли башласа, аны ике дә уйлап тормыйча тилеләр йортына ябып куячаклар. Авылга кайткач, Хәлим бераз тынычланды. Шулай да, уйлап-уйлап, тагын бер гаҗәпләнеп куйган чаклары еш була: менә бит нинди язмышка дучар булган ул! Ничек килеп чыкты соң әле бу? Нигә аны сайлаганнар бу ачы, шомлы, зәхмәтле сынау өчен? Тагын аптыраш: чәнти бармаксыз кеше — кем ул? Әллә?.. Әллә әтисеме? Ни өчен әтисе аны үтермәкче булды соң, алайса? Ни өчен кабат коткарып калды? Кем ул — Майя? Кемнәр алар — албасты карчыклар?.. Төрле уйлар белән гөжләп торган тубал башын кая куярга белмичә, кайчакта Хәлим агач юна башлый... Төрле җәнлек, кош сыннары ясый... Кечкенәдән килгән гадәте иде ул аның. Армиядә чакта да бераз шөгыльләнде. Менә тагын җай чыкты. Бу вакыт дигәнен ничек тә уздырырга кирәк бит. Урман хакында уйларга курыкты Хәлим. Качып тотылган көне белән өзде дә, хәтер йомгагының җеп очын чияләп бәйләп куйды ул. Уйлар урманга таба йөгерешә башлау белән, шул чияләнгән очны таба да төртә-төртә эчкә кертеп, күренмәслек итеп яшерә торган булды. Кая алай гына яшереп бетереп булсын инде уйларны! Бер ел буе биктә яткан хәтер котырыпмы-котырына, нинди әмәл кылырга да белгән юк... Бигрәк тә Майя хакында уйлый Хәлим. Нәрсә хакында фикер кузгатса да, аның очы шул урман кызына алып чыга, Майяга булган иң газиз, иң матур хисләренә барып ялгана... Беркөнне Хәлим үз-үзенә аптырады: кулындагы агач кисентесеннән ниндидер кыз сынын юнып ята ласа ул! Майя сынын! Менә нинди хикмәтләр була икән бу дөньяда... Улының күңеле утыруын, зиһене яхшыруын, торып йөри башлавын күреп, Сания дә тынычланды. Ак бабай да еш керә. Башка күршеләр дә Хәлимнәр капкасына юлны онытып бетермиләр. Хәтта бер аулакта Нәфисә дә кереп чыкты. Хәлим белән күзгә-күз карашып тордылар да, саубуллаштылар. Бөтен очрашу-күрешү шул булды. Хәлимнең күңеленә Майя кереп утырган, ә Нәфисә, үз язмышына буйсынып, үз яшәеше белән тәмам килешкән иде... Кыш үзенекен итте. Салкыннарын да, карын да, буранын да кызганмады. Кыш котырынган саен, Хәлимнең уйлары да буранга ияреп кабат теге зәхмәтле урман аланлыгына, "албастылар утары"на исә башлый. Чөнки узган кыш та шулай ук бик салкын һәм көртле булган иде. XXII ...Хәлимне кара сихер белән өшкергән иртәдә беренче кар төште. Ул өшеп-калтыранып уянып киткәндә, җир өсте агарып өлгергән иде инде. Яңа кар озак тормый, дымсу үләнгә куна бара, шунда ук эреп тә бетә. Эрегән кар бөртеге урынына икенчесе төшә, өченчесе, дүртенчесе. Шуларның кайсыдыр эреп өлгерә алмый кала, бу тере кар бөртеге өстенә төшкәннәр тагын да кыюланалар... Шул рәвешле кар япмасы калыная, көрәя... Тирә-якта җан иясенең әсәре дә юк. Урманның аргы ягында күккә багып торган наратлар артыннан таң атып килә. Урман тынып калган. Талгын гына төшеп килүче кар бөртекләре бу тынлыкка сихри ямь бирәләр. Хәлим торып утырды. Учак урыныннан күккә таба нечкә генә төтен тасмасы сузыла. Хәлим юештә, пычракта җәелеп яткан гәүдәсен җыеп ала алмыйча озак кына интекте әле. Ниһаять, ул торды, өстен каккалады, аннары, берни булмагандай, алачыкларга таба китте. Ни хикмәт; бу мизгелдә аның башында бернинди кайгы да, борчу да юк иде. Хәлим өчен боларның барысы да табигый, шулай булырга тиеш кебек тоелды. Кереп яткач та берни уйламады ул; өстендәге күлмәген җылымса мич буена салып элде дә түшәгенә менеп ятты. Тиз генә йокыга китә алмады. Әмма ул инде элекке кебек уйлау сәләтеннән дә мәхрүм иде. Хәлим бу хакта әле аңлап та, төшенеп тә бетми, әмма яхшы тоя: хәзер ул тулысынча кара сихер карамагында, албастылар ихтыярында... ...Кыш керде. Урман карга күмелде. Үтә дә ямансу, бертөрле тормыш башланды. Хәлим хәтерли: иртән тора, зур алачык эчендәге бер бүлмәдә иртәнге ашны ашый, абзарга чыга, анда эш беткәч, тагын кереп китә, кичке аштан соң түшәккә барып ята... Көн саен бер үк сукмак — алачыктан — абзарга, абзардан— алачыкка... Кайчакта гына мунчага су ташырга, кар көрәргә чакырып алалар. Чакырмасалар, Хәлим көннәр буе түшәгендә ята, йоклый, иң мөһиме, моңа ул һич кайгырмый, борчылмый, киресенчә, рәхәтләнеп, разый булып яши. Карчыкларны ул сирәк күрә, иртәнге ашка да нишләптер аның ялгызын гына чакыралар, кайчакта гына ике әпә ир килеп кушыла. Кичке аш вакытында карчыклар бер үк өстәл артына утыралар, әмма Хәлим белән сөйләшмиләр. Майя бөтенләй күренми. Кыз шулай кыш буе алачыктагы бүлмәсеннән чыкмыйча яшәде. Күрешсәләр дә берни булмас иде. Хәлимнең күңел савытлары шыплап ябылган, аның өстенә кырык потлы тегермән ташы бастырып куелган кебек... Тегермән дигәннән, бер тапкыр ул тегермән тартырга барган икән әле. Читтәге амбар-келәтләрнең берсендә иде ул кул тегермәне. Беркөнне Хәлимне шунда ашлык тарттырырга җибәрделәр. Ул инде эшен бетереп килә иде, кинәт тыны бетеп Майя атылып керде. Кызны күреп, Хәлим сискәнеп китте, әмма артык игътибар бирмәде, өске тегермән ташына беркетелгән имән саптан тотып, әйләндерде дә әйләндерде... Майя аңа булышырга килгән булып чыкты. Карчыклар утарда юклыктан файдаланып, качып килгән. Бу хакта Хәлимгә сөйләп, аны көлдермәкче булды. Әмма Хәлимнең битараф күзләренә, салкын карашына тап булып, тукталып-тотлыгып калды. Шулай да егетнең киң түш күкрәгенә йөзеп куйды, он кунган озын, зифа бармаклары белән үрелеп, маңгаендагы миңенә тиеп алды, аннары шул бармакларын Хәлимнең артка каратып таралган куе, озын чәчләренә батырды... Хәлим дәшмәде. Бер урында катып торуында булды. — Хәлим, нәрсә эшләттеләр сине? Ник дәшмисең? Әллә оныттыңмы мине? Бу мин — Майя... Хәлим аның артыннан кабатлады: — Май-йа... — Әмма, авызын ачып сүз ката алса да, аның карашлары "үле", күзләре исә, ниндидер мәрт караңгылыгына төбәлеп, тоныкланып калган иде...Майя барысын да аңлады, һәм дәшми-нитми генә Хәлимгә он җыярга булыша башлады. Идәнгә җәелгән торыпшадан онны себереп бетереп капчыкка тутырганнан соң, ашыгып чыгып китте, Хәлим тегермән ташы өстендә утырып калды. Бу минутта аның уйлары да, гамьнәре дә, күңеле дә, зиһене дә үзенеке түгел иде... Хәлим бу кышта Майяны бүтән күрмәде. Үзе дә тышка кирәккә генә чыга иде. Аю кебек, үз бүлмәсендә көннәр, төннәр буе йоклады да йоклады ул. Аларның нәселен аюлардан килә диюләре әллә чынлап та дөрес микән? Аю да кышын йоклап чыга бит. Әнисе бала чактан ук аны: "Кышка керсәң, башыңны мендәрдән алмыйсың",— дип тирги иде. Менә шул галәмәттән үскәндә дә, армиядә чакта да котыла алмады ул. Хәзер Хәлим аңлый инде. Эш "аю нәселе"ндә генә түгел. Аның "тирән йокы"сына иң элек теге сихерче карчыклар сәбәпче. Алар гипнозында яшәгән ул бу кышта. Майяны танымавы да шуннан килә. Әгәр чын акылында булса, танымас, күрмәс идемени аны?! Күрмәде дисә дә, тагын бер мәртәбә күргән икән Хәлим кызны. Уйланып утырганда аның хәтеренә бер вакыйга килеп төште. Кыш үз көченә кереп кенә барган бер мәлдә, "албастылар утары"на аю килде. Килеп кенә калмады, хуҗалыкка, йорткурага шактый зыян салды. Хәлим башта аны сизмәде. Ярымтөш кебек кенә хәтерли ул: баштарак тынгысызланган мал-туар тавышлары ишетелде. Аннары төнге күкне ниндидер үкерү авазы ярып җибәрде. Шунда гына Хәлим айнып китте. "Тагын аю килде!" — дип уйлады ул. Ни өчен шулай уйлаганын Хәлим хәзер дә аңлап җитә алмый. Аюның башка бер вакытта да килгәне юк иде бит. Армиядә килеп интектергән аю хакында ул оныткан иде инде. Күрәсең, күңелендә яткан хәтер күзәнәге бер ел элек булган "аю вакыйгасын" өскә тартып чыгаргандыр. ...Аю үкерә-үкерә карчыклар белән Майя яшәгән алачык ягына юнәлде, бер төртүдә ишекне ватып ачты да эчкә кереп китте. Хәлимнең эчендә дә "җанвар" уянды. Аюның үкерү тавышы бу "җанвар"ны котырта иде, котыртып кына калмыйча, аның кыргый холкын үртәп, урамга чакыра иде. Хәлим ике-өч сикерүдә тышка атылып чыкты, тагын берничә омтылуда алачыкның аргы башына барып җитте. Җимерелеп яткан ишекне атлап чыгып, эчкә кереп тә китте... Яктырып килгән мәл. Эчтәге тәрәзә-тишекләр аша кергән тонык кына яктылыкта почмакка поскан Майяны шәйләп алды Хәлим. Аю бүлмә уртасында башын як-якка чайкап, нишләргә белмичәрәк тора иде. Карчыклар күренми. Хәзер дә Хәлим төшенә алмый: ничек юкка чыктылар икән бу карчыклар? Майяның: "Әбиләр кеше күзенә күренмичә дә йөри алалар",— дигән сүзләре дөрес булып чыга түгелме? Хәлимнең килеп керүен аю шундук сизде. Ул Майяга карап үкереп торган җиреннән кинәт туктап калды, аннары, салмак кына биеп, артында торган Хәлимгә таба борылды. Менә алар — ике аю — бер-берсенә карашып басып торалар. Кем — кемне? Кайсы өстен чыгар — кеше аюмы, әллә кыргый урман хуҗасымы? Юк, алыш булмый калды. Бүлмә уртасында басып торган аю, борынын күккә чөеп үкерде дә, пыр тузып чыгып китте. Хәлим, ишеккә сылана язып, чак кына читкә тайпылып калды. Ул, стена буена чүгәләп, ярым һушсыз торган Майяны кулларына күтәреп, түшәгенә илтеп салды. Аптырарлык хәл бит: кая киткәндер бу кызның бүреләргә каршы торган көче, батырлыгы? Хәлим әлегә чаклы моны аңлый алмый. Ничек кенә булмасын, аю Майяга да, башкаларга да зыян сала алмады. Каяндыр кинәт пәйда булган карчыклар Майя тирәсендә булашып калдылар, Хәлим тышка чыгып китте. Чыгуга шуны шәйләп алды: аюның эзе, алачыктан чыгып, урманга таба киткән, шул яктан тонык кына агач сынган, үкергән тавышлар ишетелеп тора иде. XXIII Хәлим бу кышта ике тормыш белән яшәде. Беренчесе аның өйдә иде — газиз әнисе янында, якын күршеләре, таныш-белешләре янында. Икенчесе хәтер урамнарында барды — үткән кыштагы урман вакыйгалары, гомумән, урман тормышы аңа бер минутка да тынгылык бирмәде. Яз иртә килде. Хәлим бик еш тышка чыгып, нарат бүрәнәләр өстендә утыра, үр астындарак яткан авылны күзәтә, үткән-сүткән белән күрешеп кала, кеше булмаганда, сәгатьләр буе ялгызы уйланып утыра, күңелендәге урман сәхифәлерен актара... ...Март кояшы карау белән, сыерларны утарга чыгара башладылар. Җылылыкны тоеп, вак маллар, кош-кортлар да тышка чыкты, хәтта арык алаша да, язгы уянуны сизенеп, кирәккәкирәкмәгәнгә пошкырына башлады. Наратта бөреләр бүртте, усак, чаганнарның кәүсәләре дымлана башлады. Кошлар тавышына да ниндидер яңа аһәң, яңа мәгънә керде. Хәлимнең күңеле генә кышкы йокысында калды. Көздән карчыклар салып калдырган бозны эретерлек кояш чыкмаган иде әле аның түбәсендә. Март та узып китте, апрель сулары акты. Урман аланы кардан тәмам ачылып җитте. Агачларга яшеллек кунды. Көз очып киткән кошлар кайтты. Көннәр буе урман өстеннән кәккүк тавышы китмәде. Шушы кәккүк моңы белән уяна башлады, ахры, Хәлим... Күңеленең иң нечкә-нәзберек, иң изге кылына кагылды бу тавыш. Кәккүк түгел, бәйләп — кыйнап ташланган җаны кычкырган кебек иде аңа. — Күк-күк...Күк-күк... Тавышын да шуңа ишарә итә бит, ичмасам: "Күк... Күк..." Тәненнән кубарылып, Күк катына очып киткән җанының иңрәү авазы ласа бу! Чынлап та, кошлар тавышы аның ябык хәтер сандыгына тылсымлы ачкыч булды, ахры. Мәсәлән, шәүлегән тавышы аның күңеленә шом бирә иде. Төнге ябалак тавышына да аның елыйсы килә — шулкадәр дә бәгырьне әрнетеп яңгырый бу тавыш. Хәлимнең үз башын мендәр белән томалап куйган чаклары еш була иде. Ә менә урман чыпчыгының тавышына куана иде ул. Күңелнең бик ерак почмагында калган ышанычөметне сакларга булышкан, ахры, бу кошның сайравы. Аннары... төнге йолдызлар белән дә күңелен сыный иде Хәлим. Яз көннәрендә, утарда бөтен җан иясе йокларга кереп беткәч, ишек төбенә чыгып утыра да, җитү сакал-мыегын сыйпый-сыйпый, күк йөзенә бага. Йолдызлы күкне ул төрлечә күз алдына китерә: ап-ак борчаклар чәчелгән ындыр табагы итеп тә, караңгы мич көймәсе рәвешендә дә... Кайчакта Күк аңа елаган төсле тоела. Утлы сызыклар ясап йолдыз атылу — күз яшьләренең җиргә тамуы кебек... Кайбер йолдыз тезмәләрен Хәлим әйберләргә охшата: әнә — кое буенда әйләнеп торган чүмеч, әнә — Майя ындыр табагыннан ашлык ташый торган канатлы көянтә... Шул көянтәнең ике очына яртышар капчык солы элә дә ат абзарына кайта ул. Туры килгәндә булышкан була Хәлим. Әмма Майя аңа йөген бирми. Карчыклар күрүдән шикләнә, ахры... Боларның барысы да — көз булган хәлләр. Яз кояшы белән Майя да тышка чыкты. Әмма ул инде башка кыз иде. Көзге уенчак, тамырларында бүре каны кайнап торган дәртле кыз түгел. Ябыккан, күзләре, караңгы боҗра эченә ябылып, эчкә баткан, хәрәкәтләре дә салмакланган, күз карашлары да менә сүнәм, менә сүнәм дип тора... Әлбәттә, Хәлим боларны күрерлек хәлдә түгел иде. Менә әле генә авылына кайтып, кешелек асылына кабат ирешкәч кенә яңабаштан исенә төшереп, кичереп утыра ул боларны. Ул вакытта Хәлимнең үз хәле хәл иде. Бердәнбер тормыш мәшәкате — көндәлек эш. Ярый әле эш булган! Албасты сихереннән дивана булып калыр иде, билләһи! Әйе, яз иртә килде, шуңа күрә чәчүгә иртә чыктылар. Көнетөне кырдан кайтып кермәделәр. Язын карчыклар тагын бер ат алып кайттылар. Басуда эш җиңеләеп китте. Яшь бия белән Хәлим эшләде. Бик тиз ияләшеп киттеләр алар бер-берсенә. Хәлимнең күз карашыннан, ымыннан аңлый иде хайван. Атланып йөрергә дә өйрәнде Хәлим. Гомумән, аның тормышына ниндидер матурлык, ямь кергәндәй булды. Бу матурлык күңел түрендә таш булып катып калган Майяны алыштырырлык булмаса да, дөньяга, тормышка көр, якты караш белән карарлык күпмедер тыныч, гамьсез яшәрлек көч, мөмкинлек бирә иде. Хәзер Хәлим аңлый, төшенә: сихер язгы яңарыш көннәрендә йомшый башлый икән. Кошларның дәртле сайравы да, агачларда бөре "тибенүе" дә, яландагы беренче үлән "керфекләре", чәчәк "күзләре" дә, күктә җем-җем килеп янган йолдызлар да, үзенә генә бер татлы исе булган яз җиле дә — боларның барысы да Хәлимдәге зәхмәт-сихер бауларын бушатып җибәрделәр, ахры. Ара-тирә дертләп уянып киткәндәй була Хәлим. Үзе дә сизмәстән, берәр нәрсә күреп, ачыш ясый, аңа йотлыгып карый, аны күңеленә ятлап, беркетеп калдырырга тырыша. Бервакыт яралы каен тәненнән агып яткан татлы суны күргәч, ул аеруча тетрәнде; оясыннан егылып төшкән сандугач баласын ниндидер ерткыч кошлар чукып үтергәч тә, үзен кая куярга белмичә йөргән иде. Беркөнне ике әпә дүрт төлке баласы алып кайтты. Әниләрен үтереп, тиресен тунап алганнар. Чыелдашып капчык төбендә яткан бу сабыйларга карап та күңеле әрнеде Хәлимнең. Бу җан ияләрен сулы чиләктә тончыктырып үтерделәр, аннары, куркыту, өркетү өчен булса кирәк, кош-корт абзары артындагы куакларга элеп чыктылар... Әпәләр... Хәлим өчен ачылып бетмәгән сер алар. Бигрәк тә чәнти бармагы булмаган ир. Кем ул? Хәлимнең әтисе дә чәнтисез булган бит. Хәтта кушаматы да "Чәнти", имеш. Күлдәге вакыйга да бик серле. Аны чынлап та үтерергә теләделәр, чәнти бармагын өскә чыгарып күрсәткәч кенә су төбеннән тартып алдылар... Кыш буе Хәлим әпәләр белән аралашмады. Аларның үз эшләре, Хәлимнең үз хезмәте дигәндәй, кичке аш өстәле артында тавыш-тынсыз гына очрашып-ымлашып алалар да, шуның белән вәссәлам! Шулай да Хәлим чәнти бармаксыз әпәнең карашын гел тоеп яшәгән икән. Лапас утары бүлү өчен киртәлек агач аударганда тойды ул беренче мәртәбә бу үткен карашны. Мавыгып кына эшләп йөргәндә, ниндидер зәһәр ут-нур аның арка миен кимергәндәй булды. Нәрсә булыр бу! Хәлим, үзен-үзе белештермәстән, кискен генә артына борылып карады: юан гына усак агачы төбендә, аңа төбәлеп, чәнтисез әпә карап тора иде. Хәлим аның очкынлы күзләрендә ниндидер серле көлемсерәү, хәтта куану төсмерен күреп кала алды. Бу әпә белән икенче тапкыр күзгә-күз очрашу да урман эчендә — утардан шактый еракта булды. Хәлим кабан сукмагына куелган капканнарны карарга барган иде. Кабан — ерткыч хайван. Кулыңда коралың булмаса, һич җиңеп булмый аны. Утарда мылтыкның булганы да юк. Хәлим кабанга капканнарны сакланып кына куя иде. Берәр кабан эләгә калса да, көтүләп килеп алалар, ялгызың гына алып кайтам димә. Син капкандагы кабанны сөйрәгән арада, башкалары өстеңә ташланмасын. Бу юлы да шулай булды. Хәлим капканга эләккән, инде тәмам хәлсезләнеп беткән кабан дуңгызын ычкындырмакчы булып иелгән генә иде, янәшәдәге куак артыннан икенче бер дуңгыз атылып чыкты да, әллә нинди зәһәр ырылдавык тавыш чыгарып, Хәлим өстенә ташланды. Әмма корбанына килеп җитә алмады, аның сыртына гөпелдәп нәни генә балта килеп кадалды. Чытырдап шартлап сынган ботак тавышына башын борырга өлгергән Хәлим каяндыр очып килгән һәм бөтен йөзе белән кереп баткан балта тырпаеп торган кабан гәүдәсенең җирдә бәргәләнеп-тәгәрәп йөрүен генә күреп калды. Бераздан агачлар арасыннан серле елмаеп әлеге таныш әпә килеп чыкты. "Артыңнан күзәтеп килгән өчен гафу ит",— дигән кебек, ул оялчан гына иңбашын сикертеп алды, кулларын җәеп җибәрде. Үзе шундук, йөгереп барып, җан бирергә өлгермәгән дуңгызны чалып җибәрде. Кыш ахырында, аланнарда кар каткач, чәнтисез әпә Хәлимне поши ауларга алып чыгып китте. Кечкенә балталарын билләренә уралган бауга кыстырдылар да, бер көнлек ит-икмәк алып, юлга кузгалдылар, аякларына, олтанлы киез итек өстенә, юкәдән үреп, кар өстендә йөрү өчен махсус эшләнгән канатлы чабаталарын киделәр. Кулларына бер башы йомры, икенче башы үткен итеп юнылган тәпәчләр тоттылар. Иң элек поши эзенә төшергә кирәк иде. Көн үзәгенә табан, ниһаять, яңа эзгә килеп чыктылар. Берничә сәгать элегрәк үткән булырга тиеш. Туктала-туктала, кайры кимереп, ботак очы чемченеп бара, димәк, бик тиз куып җитәчәкләр. Менә ул! Әпәнең күзләрендә очкын пәйда булды. Хәлимнең үзендә дә ниндидер бер кыргый хис уянды, чүгәләп күзәткәндә аның бөтен торыш-тәртибе кыргый җәнлектән бер дә ким булып күренмәс иде. "һау-һау"лап куа башладылар. Поши шундук күздән югалды. Әмма бу куркыныч түгел, иң мөһиме, эзне саташтырмаска. Менә тагын куып җиттеләр! Тагын югалды, тагын якынайдылар... Берничә сәгать куышкач, каты кар өстендә батып-батып калган поши эзләрендә алсулык күренде. Димәк, тояк бәкәлләре җәрәхәтләнгән. Таштай каты кар шулай бетерә поши аягын. Канлы җәрәхәттән әрнегән аякларын кая куярга белмичә, тыпырчынып егылганчы куасың пошины. Бөтен ау шуннан гыйбарәт, мылтык-мазар да кирәк түгел. Әпәнең беренче авы түгел, ахры. Ул адымын һаман тизләтә, ә Хәлимнең хәле бетеп бара. Шулай да калышмый. Поши эзендә кан күбәйде. Димәк, озак калмады инде. Караңгы төшкәнче барып тотачаклар, башына сугып миңгерәүләтәчәкләр дә, шунда ук чалып, тунап, яхшы итен капчыкларга салып, утарга кайту ягын караячаклар. Кар өстендә кан күргән саен Хәлимнең йөрәгендә нидер чәнчеп куя. Әнә — еракта поши шәүләсе дә шәйләнә инде. Ул адымнарын акрынайткан. Әмма әлегә үз хәлендә, үз аягында. Шунда әллә нәрсә булды Хәлимгә. Ул әпәнең чабуыннан килеп тотты да пошига таба төртеп күрсәтте. Аннары, "кирәкми" дигән кебек, акрын гына як-якка башын чайкады. Әпә бераз гаҗәпләнеп калды. Аннары пошига озак кына карап торды да уң кулын үз корсагы өстеннән йөгертеп алды. Хәлим берни дә аңламады. Әпә тагын, корсагын алга чыгарып, куллары белән сыйпап куйды. Аннары күкрәгенә бала кыскан кебек, учларын түшләренә куеп, йөреп китте. Үзе әле пошига, әле үз корсагына төртеп күрсәтүендә булды. Хәлим шунда ук аңлап алды: "Поши авырлы, аның корсагында бала бар", — димәкче була бит әпә. Менә нидә икән хикмәт! Менә ни өчен поши тиз бара алмый икән! Хәлим, аңлавын белдереп, баш какты. Аннары, поши ягына кул селтәп, кайту сукмагына ишарәләде. Кайтканчы сөйләшмәделәр, әмма аларның күзләре сөйләшә иде бу минутта. Шунда беренче мәртәбә якынлык, хәтта туганлык хисе кичергәнен хәтерли Хәлим ул мәхлук әпәгә карата. Ә күңел алдамый ул. Сүз алдый, хәтта күз дә алдый, ә менә күңел алдамый. Бу әпә — кем ул? Хәлимнең кеме? Кайчандыр урман юлында гаиб булган әтисе — Кушйөрәк Чәнти микәнни? XXIV Язны аяк өстендә үткәрделәр. Эш күп булды. Үзалдына озак юанып торырга вакыт тимәде. Әмма табигатьнең катгый кануны бар: яздан соң җәй килә. Җәйге җылы кеше күңелен иләсләндерә, аны бераз бушатып, туарып җибәрә, хөрлеккә, иреккә өнди, матурлыкка ымсындыра. Яз көне җан-күңелдә шытып калган сөю-мәхәббәт күзәнәгенә шифалы яңгыр яудыра, җылы кояшның бәрәкәтле нурын коя... Хәлимнең күңеле дә сизде, тойды бу табигать канунын. Ләкин инде кошлар сайравы да, агачлар шавы да, күктәге йолдызлар да, хәтта туганы кебек булып киткән Аксай да (атына ул шундый исем бирде) күңелендә көчәеп баручы дәрт ташкынын, яшәү гамен, җан сагышын баса алырлык хәлдә түгел иде. Аңа Майя кирәк иде. Аның күңеле, җаны-тәне, күзләре Майяны сагынган иде. Хәлим моны җәйнең бер җылы көнендә, бакчага су ташып йөргән мәлдә аеруча нык тойды. Түзеп булмаслык итеп тойды, һәм ул, арба-чиләкләрен ташлап, Майяны... эзләп китте. Башта ул Майя бик еш йөри торган яшелчә бакчаларына барды. Аннары келәт-амбарлар яныннан узды. Ул тирәдә дә күренмәгәч, туп-туры алачыкларга китте. Карчыклар янына аның бервакытта да болай чакырусыз кергәне юк. Бу юлы үзеннән-үзе шулай килеп чыкты — Хәлим карчыклар бүлмәсенә барды да керде. Идәнгә җәелгән җәймә өстендә борчак чүпләп утыручы карчыкларны күреп тә гаҗәпләнмәде. Тирә-ягына каранып, Майяның юклыгына ышангач, борылып чыгып китте. Карчыкларның бер-берсенә карашып җилкә уйнатуларын да күрмәде Хәлим... Хәзер кая барырга? Каян эзләргә Майяны? Ул, бөтен зиһенен туплап, бу араларда кызның җиләккә йөрүен исенә төшерде. Утар аланыннан арырак күк чәчәкле бер алан бар, аның кояшка караган итәгендә җир җиләге күп була, Майя да шул яктан кайтып йөри. Бүген дә шундадыр әле. Берочтан тышаулап җибәрелгән Аксаена да күз салыр... Хәлим ялгышмаган булып чыкты. Майя шунда иде. Әмма ул үзе генә түгел. Кыз янында Хәлимнең газиз аты — Аксай тора. Майя, атның алдына ук килеп баскан да, зифа муеныннан кочаклап, колагына нидер пышылдый, сөйли... Хәлим посыбрак кына якын килде. Талгын җәйге җил Майяның тавышын бик тиз китереп җиткерде: — Хәлим... Хәлимем минем... Ник син мине күрмисең? Ник син мине оныттың?.. Ә? Ник дәшмисең, Хәлим?.. Ник эзләмисең мине?.. Хәлим авызыннан үзеннән-үзе, кош кебек, канатлары белән иреннәренә орыла-бәрелә, салкын кыш буе күңел төпкелендә тоткын булып яткан сүз очып чыкты: — Майя!.. Атның ялын бармаклары белән тарап торучы Майя сискәнеп китте. Башын калкытты. "Син шулай сөйләшәсеңме?" — дигән кебек, атның күзләренә үрелеп карады, аннары бөтен тирә-якны күзәтеп чыкты, бераздан, тынычланып, сөйләшүен дәвам итте: — Исәрләнәм бугай инде мин, Хәлим. Колагыма әллә нәрсәләр ишетелә. Их, белмисең син минем хәлемне, күрмисең минем күзләремне... Күрсәң иде күзләремне... Күрсәң, аңлар идең, сине ничек сагынуымны, өзелеп көтүемне аңлар идең... Бик яратам бит мин сине, Хәлим... — Мин дә, Майя... Бу сүзләрне дә Хәлим үзе әйтмәде. Аның әрнүле җаныбәгыре әйтте. Бу юлы Майя аерымачык ишетте. Тавыш килгән якка борылып карады, һәм шул минутта ук якындагы куак артында багана булып басып каткан Хәлимнең мөлдерәүле күз карашына кереп чумды. Кабат чыкмаслык, кабат калыкмаслык булып, Хәлим күзләренең, юк, Хәлим тормышының иң төбенә төшеп китте. ...Алар бу көнне аланда озак юандылар. Әллә ни сөйләшмәделәр дә. Гашыйк җаннар кебек, кочаклашып-сөешеп тә утырмадылар. Алар өчен бер-берсенә янәшә тору да, бер-берсенең күзләренә карашу да чиксез бәхет иде. Бер кыш, бер яз буе җыелган сагышны тиз генә, бер очрашуда гына түгеп бетереп буламы соң?! Күпме шулай сыенышып утырганнардыр, карчыкларның үзәккә үтәрлек каркылдык тавышына сискәнеп киттеләр алар. Майя шундук торып басты, тырысын алып, китәргә җыенды. Аннары, Хәлимгә тагын бер тапкыр өзелердәй булып карап - алды да үр артындагы келәтләргә табан йөгерде... Хәлим үз сагышы, юк ла, үз шатлыгы белән ялгызы торып калды. XXV Җәйгә кергәч, авылда кыр эшләре тәмамлангач, ныклап торып печәнгә төшкәнче дип, Хәлимнәр яңа йорт өчен бура бурарга керештеләр. Оста булып килергә авылда беркем дә риза булмады, Хәлим, Зөфәр белән барып, таныш мариларны яллап алып кайтты. Эш гөрләп барды. Авыл халкы йөз чөерсә дә, күршеләр ташламады, бигрәк тә Ак бабай гел янда булды. Мариларга һич тынгы бирмәде ул, әле тегесе ярамый, әле монысы ошамый... Әмма осталар аңа үпкәләмәделәр, чөнки... барыбер үзләренчә эшләделәр. Хәлим дә балта тотып эшләде. Әтисез үскән балага эш өйрәтәсе юк — агач та юнды, агачның көймәсен дә алды, чабатасын да чапты, сызгыч та тотты, чутлады да... Митри мактап, күңелен күтәреп торды. Әллә юри, әллә чынлап — Алла белсен... Шулай да Хәлимгә рәхәт иде. Ул хәтта бәхетле иде. Аның бәхете тулы түгел, әмма ул бәхетле иде! Менә бит аның кечкенәдән хыялланган нияте тормышка аша башлады. Нигезне яңартачак ул! Яңа йорт куячак! Ир-егет буларак, гомеренең, тормышының мәгънәсен билгеләрлек зур, мөһим эш эшләячәк! Әнисен сөендерәчәк! Шушы нигездә гаилә корачак, нәселен дәвам иттерәчәк... Нарат агачын юкка гына "кояш агачы" димәгәннәр бит. "Нурлы агач", "утлы агач" дип тә әйтәләр. Хәлимнәр капка төбендә балкып яткан алтынсу нарат бүрәнәләрдән, чынлап та, бөтен урамга, бөтен авылга ниндидер көчле шаукым ургылып тора, шифалы, якты нур бөркелә кебек. Хәлимнең күңеленә гел бер уй килә: бу бүрәнәләр, бу бура, бу өй мәшәкате булмаса, нишләр иде икән ул, ничек чыдар иде икән башына уптым ишелеп төшкән хатирәләр ташкынына? Җаны-йөрәге ярылыр иде яисә берәр яры чыгып чабар иде, мөгаен... Атна-ун көн эчендә бураны, урталай бүлеп, капканың ике янына утыртып та куйдылар, матчаларны, түбә бәпкәлекләрен юнып-чистартып, үлчәп-кисеп, бура өстенә тезеп чыктылар. Калган агачларны, ярырга алып бару өчен җайлап, койма буена өйделәр. Митри алып килгән марилар белән алыш-бирешне өзгәч, озак кына күңел ачып утырдылар. Сания бөтен булган байлыгын, сыен чыгарды, урам күршеләре дә күчтәнәчкә әллә күпме ризык керткән: кем каклаган үрдәк, кем бал, кем май-каймак алып килгән... Эчемлек тә күп эчелде. Марилар нык эшли дә, нык эчә дә. Моны һәркем белә. Сания дә эчемлекне күп әзерләгән. Хәлим үзе дә ким куймады. Урманнан чыкканнан бирле аның бу кадәр эчкәне юк иде. Улының йомшап, мәлҗерәп калган гәүдәсен чоландагы сәкегә кертеп салгач, Сания аның яныннан китәргә куркып утырды. Курыкмады да ул, нигәдер шикләнде, шомланды. "Аңсыз-сансыз килеш ничек ялгызын калдырасың инде, аңлы килеш тә урлап алып киттеләр бит үзен..." — дип уйланды ул. Хәлим тыныч кына ятмады, ыңгырашты, саташты, нидер эндәште, кем беләндер сөйләште, бәхәсләште, хәтта кулларын болгый-болгый сугышмакчы булды... Сания чак-чак кына тынычландыра алды аны. Хәлим һаман бер сүзне, бер исемне кычкыра, шул исем белән кемнедер ялварып чакыра иде: — Майя! Майя!.. Майя... — Улым! Улым, дим... Ярый инде... Тынычлан... Әйдә, борылып ят... Менә шулай... Сания Хәлимне таңга кадәр саклап утырды, аның тирләп чыккан битен сөрткәләде, таңда кояш яктысы белән котыра башлаган чебен халкын якын җибәрмичә куып торды. ...Хәлим күзен ачканда, янында ярым оеп әнисе утыра иде. Бик кызганыч тоелды ул Хәлимгә. Әнә ничек картайган, арынган... — Әнкәй... — Ә? Хәлим?..— Сания сискәнеп күзләрен ачты. — Әнкәй... Мин исергәнмен... — Әйе шул, балам... Ярый, бер мәртәбә генә ярый ул. Дөнья гаменнән онытылып тору өчен ярый. — Ачуланма, яме, әнкәй... Үземнең дә эчәсем, эчеп онытыласым килде... Башка бер дә эчмәм, әнкәй... Менә — сүз бирәм... — Ярый, балам, ярый, эчмәссең... Мин сиңа ышанам, ничек ышанмыйм ди... Син бит минем бердәнберем, улым, Хәлимем... Беразга тын калдылар. Хәлим тагын ойый башлады. Сания аның җитү чәченнән сыйпап утырды. Кинәт сорап куйды: — Хәлим, кем ул Майя? Оеп яткан Хәлимне ток суктымыни — аның озын, матур керфекләре сискәнеп ачылып китте, бу керфекләр эченнән балкып зәңгәрсу күз алмалары килеп чыкты... Алар, киң ачылып, иң элек түшәмгә бактылар, аннары, Саниянең борчулы күзләрен эзләп табып: "Каян белдең бу хакта, әни?"—дип сорадылар да кабат озын керфекләр куелыгында юк булдылар. Хәлим җавап бирмәде. Бары тик: — Майя... — дип, яратып, йөзенә бәхетле елмаю чаткылары чыгарып кабатлады. — Матур исем,— диде Сания,— тик... безнеңчә түгел, татарча түгел, дисәм... — Татарча ул, Гомер алиһәсе, ягъни Яшәү алласы. Мин күрдем аны, әнкәй... Бер сөйләрмен әле. Сиңа ул ошаячак... Син аны яратачаксың... Сания берни дә аңламады. Чын аналар кебек, ул аңламаганын улына белгертмәде, Хәлимнең сүзен җөпләп: — Ярый, ярый, яратырмын, ул да мине яратыр, — диде. Хәлимнең күңеле, уйлары әнкәсе янында түгел иде бу вакытта. Бу минутта ул бер еллык гомерен урлап калган һәм аңа бетмәс-төкәнмәс бәхетен — Майясын бүләк иткән урман дөньясында, ике албасты карчык хакимлегендә, мари урманнары уртасында посып яткан серле утарда иде. Дөресрәге, әлегә бу каргышлы дөньяга кереп бетмәгән, бәлки, аңа керү өчен кирәк булган мөһим исемне генә пышылдый иде: — Майя... Майя... Майя... XXVI Күкчәчәкле аланда күрешкәннән соң, Хәлим Майяны һич оныта алмады, һәр минуты, һәр сәгате, һәр көне Майя белән тулы булды. Аның күзләре дә һәр җирдә Майяны күрә, нәрсә генә әйтсә дә "Майя" исеме әйтелә, хәтта тәнендәге һәр күзәнәктә Майяның нәни генә күзәнәге, тамырындагы һәр бөртек канда Майяның каны, һәр сулышында Майяның кайнар сулышы бар иде. Йөрәге дә "Май-я, Май-я..." дип тибә иде. Аланда, утарда чакта, нәрсә генә эшләсә дә, кая гына барса да, һаман Майяны эзләде, алачыктагы бүлмәсендә чакта Майя яшәгән дөнья белән тоташтырып торучы бердәнбер урыннан — диварга чокылган тишек яныннан китмәде. Ходай каргаган бу утардагы иң изге урын булгандыр ул. Күпме сөю сүзләре әйтелгән, күңел җылысы тибрәлгән, күпме хис-тойгы кайнаган бу урында! Күпме сер ачылган, күпме хыял туган, күпме яшь түгелгән монда! Алар арасында шатлык яше дә, сагыш яше дә күп булгандыр. Кыскасы, шушы урында Хәлим кабат туды, кабат уянып, яши башлады. Хәтере кайтмаса да, күңеле ачылып, бөтен хисләре кайтты, бу хисләрдән бөреләнеп, яңа хыяллар, киләчәккә яңа өмет туды. Карчыклар Майя белән Хәлим арасында кабат кабынган сөю уты хакында шактый вакыт белмәделәр. Әллә белмәмешкә генә салындылармы? һәрхәлдә, Майяны да, Хәлимне дә тыючы, былтыргы кебек, зәхмәтле җәзаларга тартучы, кара сихер белән өшкерүче булмады. Хәлим белән Майя да бу юлы акыллы эш йөрттеләр. Карчыклар утарда булганда якыннан аралашмаска тырыштылар, очрашканда да аска карашып узалар, хәтта моның бер чиге, ахыры буласын да чамалыйлар иде, шулай да хуҗабикәләрне үртәмәскә тырыштылар. Хәлим үзе хакында уйламады, карчыкларның кызны тагын кыйнап, бәйләп, ябып куюыннан курыкты. Мәхәббәтне яшереп була димени?! Утны капчыкка салып булмаган кебек, сөю хисен дә кеше күзеннән яшерү мөмкин түгел. Ымсынышкан тәннәрне дә бер-берсеннән яшерү мөмкин түгел икән. Ходай бар бит ул. Шушы тәмуг авызында яшәп яткан ике ятим баласына тәннәре белән кушылырга җай чыгармаса, юк та дияр идең. Андый җайны Майя белән Хәлимгә дә бүләк итте Ходай Тәгалә. Ул көнне карчыклар тоз эзләп сәфәргә чыгып киттеләр. Бу хакта Майя иртән-иртүк дивардагы тишек аша хәбәр иткән иде. — Эшкә кая барасың? — дип сорады ул Хәлимнән. — Ат белән бакчага су ташыйм. — Мин дә шул тирәдә булам, бүген аргы бакчадагы кыяр түтәлләрендә эшлим. — Майя... — Әү, Хәлим... — Барсам... ярыйдыр бит? — Кил, Хәлим... Алар көндез очраштылар. Кыяр түтәлләренең аргы башында куыш бар иде. Хәлим барганда Майя шул куыш алдындагы ышыкка ашъяулык җәеп өлгергән иде инде. Аның өстенә төрле тәгам-ризыклар тезгән, шунда ук шешә белән сөт тора, өлгереп килүче яшел кыярлар тәгәрәшеп ята. Майя Хәлимне ерактан ук, күз карашлары белән яратып, сөеп каршы алды. Чакыруын чакырды, тик икесенең дә тамакларына аш бармады. Бер-берсенә карашып утырдылар да утырдылар алар. Майя, тарагын алып, Хәлимнең сакал-мыегын тарады, берочтан маңгаендагы миңенә кагылып үтте... Кинәт ул сикереп торды һәм, сүз әйтергә дә ирек бирмичә: — Сал өстеңне, бигрәк каткансың, китер юып бирәм, көн кызуында хәзер кибә ул...— дип такылдый башлады. Хәлим аптырап калды. Ничек инде — Майя алдында шәпшәрә калсынмы? Хәлимнең уйларын сизгәндәй, кыз әйтеп куйды: — Юк ла, карамыйм, бар, куышка кереп чишен. Киемнәрең кипкәнче шунда утырырсың. Әпәләр бүген көтүдә, беркем берни белмәс... Йә, бар инде, тиз бул... Хәлим куыш эченә кереп чумды. Тиз генә өстендәге сәләмәләрен чишенеп атты, кыенсынып кына куыш алдына килеп, киемнәрен тышкы якта басып торган кызга сузды. Майя юып, элеп килгәнче Хәлим куыш эчендә ятты. Кипшенә башлаган яңа печән исе борыннарга кереп кытыклый, тәнгә генә түгел, җанга да сихри бер иләслек, рәхәтлек бирә. Шунда ук җиләк исе... Яңгыр исе... Мәтрүшкә исе... Кояш исе... Җир исе... Майя исе... Әйе, Хәлимнең искә алганы бар: Майяның да үз исе бар. Дөньядагы иң тәмле, иң татлы, тылсымлы, исерткеч истер ул... Мең төрле чәчәк исе бергә кушылып кына барлыкка китерә аладыр бу хуш исне. Әле аңа да чишмә исен, чык исен, җәй исен өстәргә кирәктер... Хәлим, шәп-шәрә калган килеш, рәхәтләнеп чалкан төшеп ятты, аякларын, кулларын як-якка сузып җибәрде, киерелде... Күзләрен йомып, тирән итеп сулыш алды... Болай туарылып, изрәп күптән, бик күптән ятканы юк иде аның. Бала чактан бирле. Әле дә хәтерендә: Ак бабай белән атлар көтәргә баралар да шунда кунып калалар иде, көтүче куышында таң аттыралар, офык артыннан кояш калыкканын күзәтәләр... Ак бабай, алдындагы учак каршына утырып, төннәр буе сугышта булган хәлләр хакында сөйли, йә булмаса борынгы каһарман бабаларыбыз турында риваятьләр көйли... Хәлим таң аткач кына йокыга китә, шул йоклавыннан төшкә кадәр тормый ята. Ул уянып киткәндә, кояш югары була инде, көн җылынган, үләндәге чык кипкән, авыл көтүе төшкелек ялга — утлауга җитеп килә... Ак бабай да үзенең атлары белән әллә кая китеп барган... Табигатьнең сихри тавышларына уянган Хәлимнең торасы килми, ул, баш очындагы хуш исле печән өемен рәтли-рәтли, тагын урынын җайлый, тагын изрәп йокыга китә... ...Тәмле-татлы уйларга бирелеп йокыга оеп барган Хәлим, тәненә салкын куллар кагылудан сискәнеп торып утырды. Шул ук салкын куллар, аның күкрәгеннән этеп, кабат ятарга куштылар. Хәлим буйсынды. Шунда гына ул, куыш ишегеннән төшкән яктылыкка коенып, балкып басып торган бер сылу гәүдәне күреп алды. Майя бит бу! Шәп-шәрә! Хәлим кинәт үзенең дә яп-ялангач ятуын исенә төшерде һәм кушкуллап җан җиренә барып ябышты... Майя үзен бик сәер тотты. Менә ул Хәлим өстенә иелде, аның кушырып капланган кулларын ике якка алып куйды. Аннары Хәлимнең баштан аякка кадәр бөтен тәнен җентекләп карый, өйрәнә башлады... Назларга кереште... Хәлимгә болай яту бик кыен иде. Әмма ул үзенең җиргә Майя сихере белән ябыштырып куелганын тойды. Башын калкытырга теләде, куллары буйсынмады. Хәтта теле дә юк иде аның бу минутта. Кызга исеме белән дәшмәкче булды, авызын да ачты, беренче авазны ишеттерү өчен иреннәрен дә кысты... Әмма авыз ачып сүз әйтә алмады. Аның күзләре генә, карашлары гына тере, исән иде бу мизгелдә. Шул күзләр каршында дөньяның иң сылу заты, иң гүзәл кызы, зифа тәнен бөгә-сыга, Хәлимнең тәнен назлый... Менә ул иреннәре белән Хәлимнең колакларын тешләп үтте, сакал-мыекларын, муен тирәләрен иркәләде; икенче бер мизгелдә аның кайнар сулышы Хәлимнең култык асларын кытыклый башлады... Аннары кызның йомшак сусыл иреннәре егетнең күкрәк очларына кагылып узды, кендек оясын үпте... Хәлим бу сихри халәттән шаша язды. Аның каны уйнады, мие томаланды. Майя тәненнән аңкыган дым исеннән һәм кызның тыгыз күкрәк очларындагы салкын төймәләрнең тәненә тиеп-тиеп алуыннан ярым һушсыз яткан Хәлим, ниһаять, кулларын кузгатып, бу сихри тәнне кочаклап алырлык, үз тәненә, күкрәкләренә кысып назларлык, иркәләрлек, яратырлык хәлгә килде. Ниндидер бер илаһи сәгать сугып, ике тән бер-берсенә кушылды, ә җаннары... җаннары аларның күптән бергә иде инде. Алар әле табигать балалары кебек сөешә-яратыша белмиләр, сулышларында, хәрәкәтләрендә, сүзләрендә ниндидер матур тартыну, кыенсыну бар... Табигатькә, Тәңрегә рәхмәт. Әле дә ул аларның колагына, юк, җан кошларына, шулай ук күзләренә, иреннәренә, кулларына, зифа ботларына нәрсә эшләргә кирәген әйтеп тора... Үз гомерендә беренче мәртәбә кавышу, кушылу ләззәте кичереп, ярым шашып, ярым үлеп яткан бу ике җан иясе кешелек дөньясының, Галәмнең үзәге, төше, асылы һәм яшәү мәгънәсе кебек иде. ...Хәлим белән Майя үзләренең сихри куышларында көн саен очраша башладылар. Тоз эзләп киткән карчыклар тоткарланды, шул китүдән алар бер атналап юкка чыгып тордылар. Ләкин алар барыбер кайтачаклар иде. Хәлим белән Майя арасында булган хәлләрне барыбер беләчәкләр иде. — Майя, әйдә тагын качып карыйбыз,— диде көннәрдән бер көнне Хәлим, — бу юлы әбиләр утарда юк, сихер көче дә алай ук түгелдер... — Бу мөмкин түгел, — дип кырт кисте Майя. — Моннан беркемнең дә кача алганы юк әле. Әбиләрнең, куеп калдырган капканнарына юлыгып, берәр кайда егылып калып, явыз җәнлекләр авызына керүең дә бар... — Синдә дә бар бит тылсым көче, бүре тикле бүреләрне өркеттең теге чакта... — И Хәлим, миндәге тылсым егәренә әбиләр "ыһ" та итмиләр. Алар мине буйсынулы тылсым рухында үстерделәр. Аннары... качып кая барам мин?.. Мин бит урман баласы, бер кыргый зат... Ә син... син кешеләр янында, кешеләр арасында үскәнсең... Синең урының алар янында. Качсаң, үзең генә кач, Хәлим... — Качып булмый дисең бит... — Булмый, Хәлим... — Нинди карчыклар соң алар, Майя? Сине бүре өненнән табып алганнар. Мин моңа ышанам. Ә менә алар кемнәр? Кешеләрме, әллә берәр төрле кара рухлармы? — Мин үзем дә белеп, аңлап бетерә алмыйм, Хәлим. Кешеләр бугай үзләре. Кайчандыр кешеләр арасында яшәгәннәр, ахры. Кешеләр аларны ни өчендер куып җибәргәннәр. Әбиләр менә шул кешеләрдән үч алырга йөриләр. Берәр нәрсә кылып кайткач, ничек пәри туе ясап утыруларын күрсәң аларның!.. Син дә шул үч белән бәйләнмәгән микән, дип шикләнәм. Син килгәч, алар, бәйрәм ясап, җенләнеп утырдылар... — Мин кем соң, Майя? Берәр нәрсә әйткәннәре, сөйләгәннәре бармы? — Синең сер, Хәлим, әпәләрнең берсе белән бәйләнгән. Мин моны төгәл беләм. Безнең алачык диварына бер такта кагылган, анда җиде тамга бар, сихер тамгалары. Син аны беләсең — түгәрәк эчендә тәре сурәте төшерелгән... Син — шул тамгаларның алтынчысы. Сине алып кайткач, әбиләр алтынчы тамганы карага буяп куйдылар. — Әле берсе калдымы? — Калды... Кешеләрдән аласы үчләре бетмәгән әле аларның... Менә шул синең тамганы алдарак буялган бер тамга белән тоташтырып куйдылар. Ул тамга — чәнтисез әпәнеке булырга тиеш. Чөнки, бервакыт шул әпә югалгач, әбиләр әлеге тамгага күмер чәчеп фал ачтылар, аның кайда икәнен белеп, кабат алып кайттылар... — Майя... Әйт әле дөресен: минем хәтерне, үткән тормышымны кайтарып буламы? — Була... Тик моның өчен вакыт кирәк, Хәлим. Мин аның юлларын да беләм, әмма тиз генә эшли алмыйм. Көч-егәрем аз әле минем. Көзгә кадәр мин синең күңелеңә керәчәкмен, урман гына шәфкатеннән ташламасын, агачлар гына нурларын кызганмасын, үләннәр генә шифасыннан, җир генә дымыннан мәхрүм итмәсен... — Их, Майя, тизрәк котылырга иде шуларның зәхмәтеннән!.. — Карчыклар зәхмәтеннән котылып булмый, Хәлим. Алар бит чын кеше түгел. Беләсеңме, алар күзгә күренми дә йөри алалар, әйе, әйе, син белмисең генә, синең янга да кереп йөриләр алар, алар менә хәзер дә янда басып торырга мөмкиннәр... — Юк ла, булмаганны... — Синең гомерлек хәтереңне алдылар бит, телеңне алдылар, Хәлим... Монысына да ышан. Безгә нык сакланырга кирәк. Сиңа явызлык кылырлар дип куркам... — Алай тиз генә бирешмим әле мин. Ачуны китерсәләр, үзем аларга бер-бер хәл кылып куярмын, билләһи! — Юк, Хәлим, бу хакта уйлама да. Карчыклар хакында бөтенләй уйлама; алар кешенең уйларын да белеп, сизеп торалар... — Ә? Уйларын дамы? — Әйе. Мин уйлаган бөтен нәрсәне беләләр. Бу хакта төгәл әйтә алам. — Шулай да качам мин, Майя. Сине дә алам үзем белән. Әйдә качабыз... Бүген үк! — Тукта! Нидер сизәм мин, Хәлим... Баш очында ниндидер тавыш. Бу — әбиләр галәмәте, алар сихере... Китим инде... Хәзер без еш очраша алмабыз. Җай чыкканны көтәргә кала. Онытма мине, Хәлим... — Мине дә онытма, Майя... — Онытмам... XXVII Юк, сизмәгәннәр икән. Әллә сизмәгән булып кыландылар гынамы? Ничек кенә булмасын, Хәлимгә дә, Майяга да тиюче, хәтта, аларны шелтәләүче дә булмады. Утарда тормыш җай гына дәвам итте, һәркемнең үз вазифасы бар бу катлаулы хуҗалык мәшәкатьләрендә: кем кыр-басу эшләрендә, кем абзар-курада, кем көтү белән йөри... Хәлимгә авыррак эшләр эләгә: яшь, көчле диптер инде, җир, агач эшләрен, шулай ук су ташуны аңа йөкләделәр. Беркөнне җыйнаулашып печән чабарга күршедәге Күкчәчәк аланына бардылар. Көне буе рәхәтләнеп, киерелеп-селтәнеп печән чапты Хәлим. Шунда тагын бер мәртәбә сизде: ул кайчандыр печән чапкан булган инде, әнә бит тәне ничек белеп, үз итеп, яратып эшли бу эшне... Кичкә табан карчыклар кайтып киттеләр. Алар болай да көне буе ирләрдән читтәрәк йөрделәр. Шул ук озын кара күлмәк, туры төшереп бәйләнгән калын кара яулык... Ул яулык ышыгыннан йөзләре бөтенләй дә күренми, очлаебрак торган кәкре борыннары гына, көләсене китереп, килбәтсез рәвештә тырпаеп чыккан... Алар чабылган пакусны әйләндергәләп йөрделәр, төшке аш өчен табын әзерләделәр, соңыннан шул табынны җыеп алып, утарга кайтып киттеләр. Майя бу көнне әпә ирләр янында булды. Алар еккан пакусларны юкартып-таратып чыкты. Өсте кибә башлаганнарын кузгатып, күтәртеп йөрде. Ә Хәлим чапты да чапты... Әллә ни армады да. Уч төпләре кабарып чыкты, аяк балтырлары таштай катты, әмма кичкә кадәр кулыннан чалгысын ычкындырмады. Кайрак та әйбәт иде, ике генә ышкып җибәрәсең... — чалгының йөзе шундук җаныңны кырып алырлык хәлгә килә... Менә чабып ташланган алан уртасында алар икәүдән-икәү генә калдылар: бер-берсенә мәхәббәтләре ташып торган ике җанны өйрәтәсе юк иде; әпәләр тау артына китеп югалу белән, алар бер-берсенә сарылдылар, аннары яңа гына чабылган хуш исле печән өстенә тәгәрәделәр... ...Хәлим белән Майяны карчыклар печәнгә төшкәннең өченче көнендә "тоттылар". Печән кибәне артында, бер-берсенә сыенышып утырган чакларында, өсләренә килеп чыктылар. Килделәр дә, дәшми-нитми генә, Майяны кулыннан тартып торгызып, җитәкләп алып кайтып киттеләр. Хәлим, авызын ачып, кибән төбендә утырып калды. Кич бик озак йокыга китә алмый ятты ул. Нәрсә булды Майя белән? Тагын кыйнап, бәйләп ташладылар микән? Ничек кенә белергә соң? Дивардагы тишектән бернинди файда да юк. Тәрәзә аша үрелеп караса?.. Бәлки, ни дә булса күреп булыр? Хәлим тиз генә торып тышка чыкты. Мәче адымнары белән алачыкның аргы башына юнәлде. Үрелеп, тишек аша эчкә карады. Майя күренмәде, сихерче карчыклар гына, бер-берсенә каршы тезләнеп, күзләрен йомып, ниндидер мәҗүси дога пышылдыйлар... "Кая куйдылар икән Майяны? Берәр почмакка бәйләп ташлаганнардыр әле, хәшәрәтләр!" Хәлимнең уйлары яшен тизлегендә бәргәләнеп йөрде. Шул уйлануында ул бер хәтәр фикергә барып төртелде: "Әллә... карчыкларга бер-бер хәл кылыргамы? Мәңгегә котылыргамы алардан?" Хәлим шулай дип уйлап та бетерде, алачык почмагында сөялеп торган юан гына күсәккә барып та тотынды, "үтерәм, сугам да үтерәм үзләрен! Тиеп кенә карасыннар, үтерәм!.." — дип, эченнән генә ярсып, карчыклар янына керә торган ишеккә омтылды. Шул омтылуында, тупса алдында туктап та тормыйча, эчкә кереп китте. Әмма карчыклар утырган түр бүлмәгә кереп җитә алмады, чыра яктысы төшеп торган ян як бүлмә ишегендә бер кара шәүлә пәйда булды. Аның ап-ак йөзенә үлек төсләре кергән, ә карашлары караңгылык, салкынлык бөркеп тора. Албасты карчыкларның берсе иде ул. Каны кызып, нәрсә эшләгәнен белмәс дәрәҗәгә җиткән Хәлим аңа кулындагы авыр тәпәч белән сугарга кизәнде. Әмма аның куллары, иясен тыңламыйча, күтәрелгән килеш эленеп калдылар... Шул вакыт теге карчык ике кулын да алга — Хәлимгә таба сузып җибәрде, үзе, йөзен чытып, күзләрен кысып, ысылдап куйды. Карчыкның кулы бу якка хәрәкәтләнгән саен, Хәлим үзенең артка таба ава баруын тойды; ниндидер күренми, беленми торган җил сулышы аны үз ихтыярына алып, артындагы стенага илтеп терәде... Хәлим, "ыһ" итеп, аркасы белән шул стенага барып бәрелде дә идәнгә шуып төште... Башка берни дә хәтерләми ул. Тик теге албастыларның баш очында эленеп торган, җыерчык баскан, кара тимгелләр белән чуарланган килбәтсез йөзләрен генә шәйли, колак төбендә каркылдап торган^ сөйләшүләрен генә ишетә... — Йөзенә ак сызам... Йөзенә кара сызам... Кара акны бетерә, кара акны үтерә... Карчыкларның хәшәрәт йөзләре Хәлим өстендә салмак кына селкенәләр дә селкенәләр, һаман бер сүзне кабатлыйлар: — Хәлимгә ак таш, Хәлимгә күк таш, Хәлимгә кара таш... Ак таш күк ташны яба, күк таш кара ташны яба... XXVIII ...Хәлим баш очындагы томан пәрдәсе артында беленербеленмәс кенә селкенгән ике йөзне күзәтеп ята. Шул ук таныш тавыш: — Ак таш күк ташны яба, күк таш кара ташны яба... Таныш тавыш бит бу... Мәймүнә карчык тавышы! Теге имче Мәймүнә тавышы. Тагын Хәлимне сихерләргә килгән микәнни? Тагын өшкереп-төчкереп, җәфалап бетерәләр икән... Хәлим күзләрен ачты. Ул тәмам айнып җиткән иде. Түшәгеннән үк торып утырды. Сания дә шунда икән: — И балакаем, бигрәк нык куркыттың. Төне буе саташып, кем беләндер тиргәшеп, сугышып чыктың, "үтерәм-үтерәм!" — дип, кычкырып үрсәләндең... Менә сине тынычландырыр өчен әби карчыкларны да чакырдым. Мәймүнә әбиең тирә-якта беренче имче. Синдәге зәхмәт орлыгын чыгара алмас микән, дип чакырдым инде... Мәрткә китәсең дип торабыз бит, балам...— Сания, дымлы күзләрен мөлдерәтеп, сөйләде дә сөйләде, ә Хәлимнең бу минутта үкереп елыйсы, рәхәтләнеп бер бушанасы килде. Төштәге хәлләрне исенә төшереп, өндәге йөрәк әрнеткеч галәмәтләрне күреп, аның күңеле тулды, чынлап та, күзләреннән берничә бөртек яшь бәреп чыкты, әмма Хәлим иркенләп елап җибәрә алмады. Әллә янында һаман өшкеренеп, имләп булашкан Мәймүнә карчыкның төкеренеп йөрүе комачау итте, әллә ул бу зәхмәтле елда ничек еларга кирәген оныткан иде... Васимә карчык белән Мәймүнә карчык дога пышылдыйпышылдый чыгып киткәч, Хәлимнең зиһен савытында бәргәләнгән беренче уй шул булды: "Монда да шул ике карчык! Кайчан котылам инде мин бу җан албастыларыннан?! Ичмасам, төшен дә күреп бетермәде бит... Тукта! Ул бит кача алмады. Ул бит тотылды... Хәлим шунда тагын төшенә әйләнеп кайтты. Юк, ул инде тәмам уянган, урмандагы хәлләрнең калган очын хәтер төбеннән капшап табарга тырышып ята иде. Улының кинәт кенә тынып, уйчанланып калуын күргән Сания куркып-шикләнеп ("Ычкынмаганмы бу бала?") сорап куйды: — Балам, бер-бер хәл булмагандыр бит? Башың авыртамы әллә? — Юк, юк, әнкәй. Бар җирем дә таза. Ялгызымны гына, үземне генә калдыр әле, әнкәй. — Ярый, балам, мин монда гына. Кирәк булсам, чакыр, яме... Хәлим тагын хәтер ишеге төбенә килеп басты. Әйе, ачык хәтерли Хәлим — ул төнне карчыклар яшәгән алачык бүлмәсенә имән таяк күтәреп барып кергән иде. Шунда башланды да инде әкәмәт хәлләр. Беркем сукмаган килеш, таягыние белән стенага очты ул. Аннары, идән чүпрәге кебек, йомшап-мәлҗерәп, идәнгә килеп төште... Тагын нәрсә булды соң әле? Карчыклар аны сихерли башладылар — битенә, шәрә тәненә ниндидер ак, кара ташлар белән сызыклар сыздылар, өстенә көл сиптеләр, әллә нинди үләннәр белән йөзен чәбәкләделәр... Аннары... аннары, күзләрен бәйләп, үзләренең сихер алачыкларына — гыйбадәтханәләренә алып кереп киттеләр. Хәлим төштәге кебек кенә хәтерли: үзе атлый, үзе... атламый, җирдән аз гына күтәрелгән килеш, очып бара, ахры. Менә сихер тамгасы сызылган ишек шыгырдап ачыла башлады; алда — ике карчык, уртада Хәлим сөйрәлә — явыз аждаһа авызына кергән кебек, алар сихер алачыгының караңгылык, салкынлык, шом аңкытып торган ишегенә шуышып кереп киттеләр. Кергәч нәрсә булганын Хәлим ачык кына хәтерләми. Ниндидер как сәкегә яткырдылар. Өстенә юеш, сасы тире яптылар... Башына, маңгай турысына үзле балчык сыладылар, йөзенә косасыны китерерлек тәмсез су бөркеделәр, әчкелтем төтен өрделәр... Тагын ниндидер ачы тавыш яңгырап тора Хәлимнең колагында: "Хәли-и-им!.." Таныш тавыш бит бу... Майя!.. Башка ул берни дә белми. Уянып киткәндә Хәлим үзенең алачыгында — түшәк өстендә ята иде. Билдән югары ялангач. Тәне пычранып, буялып, тырналып беткән... Иреннәренә ком, көл кунган, хәтта авыз эчендә дә тәмсез, әчкелтем-тозлы тузан, тешкә тиеп, шыгырдап тора... Күзләрендә дә ком-тузан. Бөтен тәне сызлый. Гүя куллары-аяклары үзенеке түгел... Кыймылдатырга да куркыныч. Кузгала башласа, хәзер бөтен тәне таралып, сүтелеп китәр төсле... Кузгалмыйча озак ятты Хәлим. Авырту зиһенен томалаган, ахры. Берни хакында да уйлыйсы, исенә төшерәсе килми иде аның. Хәлим бу юлы тәгаен сизенә: карчыклар аның бәгыреннән Майяны өзеп ала алмаганнар. Чөнки ул Майя хакында да, кичә кич, бүген төнлә булган хәлләр хакында да төгәл белә, димәк, сихер аны ала алмаган... Менә ул үз бүлмәсендә ята. Сак та юк... Куллары, аяклары да бәйләнмәгән... Хәтта хәтеренә, зиһененә дә әллә ни хилафлык, зыян килмәгән... Шулай да ниндидер хикмәт бар монда. Майя кайда соң? Карчыклар белә: Майяны ташлап китмәячәк Хәлим. Шуңа күрә дә кызны яшереп, качырып тоталардыр... Хәзер торып, Майяны эзләп карарга кирәк. Бу юлы күсәк тотып йөрмәячәк инде. Хәйлә белән алырга кирәк ул явыз албастыларны... — Хәлим!.. Кемдер Хәлимне дәшә түгелме соң? Каян булыр бу тавыш, кем ул? Әллә тилегә сабыша инде? — Хәлим!.. Түшәмнән дисәң... Әһә! Дивардагы тишектән килә бит бу тавыш. Хәлим, көч-хәл белән генә торып, тишек янына килде. — Кем бу? — Мин — Майя... Хәлим, әбиләр чыгып китте. Миңа тышка чыгарга ярамый. Сүз бирдем... Сүземдә тормасам — сине харап итәчәкләр. Бу — безнең килешү. Мин сиңа якын бармыйм, алар сиңа тими... Харап була яздың бит син, Хәлим... Ярый әле барып таптым үзләрен... Башка үртәмик әбиләрне; безгә барыбер бергә булырга язмаган. Белеп тор: без бүтән күрешмәячәкбез... Ә инде күрешә калсак... Кабат килә калсаң... Учыңа кендегеңне кысып кил... Ул сине сихер-зәхмәттән саклар. Син озакламый кешеләр арасында яши башларсың... Мин калам... Әмма мин үземдә синең җан бөртегеңне, кан тамчыңны, тән күзәнәгеңне алып калам... Хуш, Хәлим... — Майя, нәрсә сөйлисең син?.. Әйдә бергә китәбез, Майя! Ташлама мине, Майя!.. Беркая да бармыйм мин синсез. Кешеләр дә, башка дөньялар да кирәк түгел миңа! Миңа син кирәк, Майя... үзен-үзе белештермичә, Хәлим саман диварны кыйный башлады, үзе бертуктаусыз кычкырды: — Майя! Майя!.. Майя... Аннары, хәле китеп, идәнгә шуып төште, башын стенага терәп, тынып калды. Юк, тыштан гына шулай тынып калгандай булды ул, эчтән сулкылдап, ачыргаланып елады Хәлим... Аның калтыранып, мәрткә китеп утыруын күргән һәрбер кеше: "Бу кадәр дә бәхетсез кеше бөтен дөньясында юктыр", — дип уйлар иде... Юк! Хәлим болай гына бирешергә теләмәде! Ул, бөтен авыртуын, күңел әрнүен җиңеп, сикереп торды, ишекне бәреп ачып, юлында очраган читән-коймаларны аударып, Майясы янына йөгерде... Менә ул очып диярлек тузанлы сукмакка чыкты, әмма ерак китә алмады, нәрсәгәдер абынып, нәкъ кое янына барып капланды... Торып китмәкче булды. Аягына басты... Майяны кабат йоткан алачык ишеген дә аермачык күрде... Әмма ары атлап китә алмады, коеның ике ягында кара багана кебек үрә катып торган албасты карчыклар сихере белән бер урында кадалып калды... Хәлим нишләргә дә белмәде. Аңзиһене исән-имин, хәтта куллары, башка тән әгъзалары да тере, үз урынында, ә менә аягы җиргә ябышып калган. Берара нишләргә белмичә аптырап торган Хәлим кое янына куелган тулы чиләкне күреп алды, иелеп, чыңлап-зыңлап торган башын шул чиләктәге салкын суга тыкты... Моңа гына риза булмыйча, чиләкне ике яктан кысып тотып, өскә күтәрде һәм андагы бөтен суны үз башына койды. Бозлы су Хәлимнең тәнен генә түгел, җанын, бәгырен, күңелен өшетте, туңдырды һәм аның бөтен җан-тән җылысын, шул җылы белән бергә, һушын, хәтерен, аң-зиһенен алып, җиргә агып төште, тапталып, зәгыйфьләнеп беткән үлән бөртекләренә яшәү бүләк итте... ...Бераздан Хәлим, албасты карчыкларга ияреп, урманга кереп бара иде инде. Ярсуы, дуамаллыгы басылган, тәне җиңеләеп, җан-күңеле бушап, күзләре тоныкланып калган... Аның өчен хәзер Майя да юк, бер еллык урман тормышы да җуелып юкка чыккан. Тиздән ул бу карчыкларны да, бу урман юлын да, тәнендәге, җан-бәгырендәге авыртуларны да тәмам онытачак, ярты көнлек сәфәр кичеп, бер ел элек килеп туктаган юл буена, андагы серле багана төбенә килеп утырачак, шул мәлдә, албастылар сихере белән, аның элекке хәтере кайтачак, аңзиһене сафланачак, әмма ул, шуның бәрабәренә, урманда яшәгән бер еллык гомерен онытачак... XXIX Ниһаять, Хәлим барысын да исенә төшерде. Аның өчен хәзер һәрнәрсә көн кебек ачык. Ул сихер-зәхмәт корбаны булган, бер ел буе ниндидер хәшәрәт албастылар белән яшәгән, нәрсә кушсалар, шуны эшләгән, ничек теләсәләр — шулай йөргән, утырган, яткан, ашаган, йоклаган, хәтта уйлаган, хисләнгән... Бу бит коточкыч нәрсә! Бу... Бу — иң әшәке коллык... Бу — кешенең кешелеген урлау, гомерен урлау, үткәнен генә түгел, киләчәген, бәхетен урлау... Бәхетен? Юк, бу коллык аңа бәхетсезлек яисә кимсенүле гомер генә бүләк итеп калмаган, ул аңа Майяны да биргән, димәк, бәхетен дә... Нишли икән анда Майя? Ничек яши икән? Сагына микән, онытмаган микән Хәлимне? Их, бер тапкыр гына, күз чите белән генә күрергә үзен! Әллә... Әллә? Эзләп чыгып китәргәме? Таба алырмы ул Майясын? һичшиксез, табар! Мәрхүм әбисе әйтә иде: "һәр сөюнең үз йолдызы бар. Адашканнарга, юлсызларга шул йолдыз юл күрсәтә",— ди торган иде. Аннары... Майя үзе дә чакырып калды бит аны: "Кабат килсәң, киселгән кендегеңне учлап кил",— диде... Тукта, ничек инде "киселгән кендегеңне"? Ә!.. Аңлашыла... Мәймүнә имченең бу хакта сөйләгәне бар: "Баланың киселгән кендеге аны гомере буе кара сихердән, явыз зәхмәттән саклар, ташламагыз, югалтмагыз, пычратмагыз аны", — дигән иде ул күршедәге Миңзифа дигән хатын бала тапкач. Ә бәлки, әле Хәлимнең кендеге дә саклангандыр? Бәлки, бу кендек киләчәктә аның җан һәм тән сакчысы булыр, ә? — Әнкәй! Әнкәй, дим!.. — Әү, балам, нәрсә кирәк, хәлең аруландымы? Ашыйсыңэчәсең килмиме? — Юк, юк, әнкәй... Әйт әле, мин тугач, киселгән кендегемне кая куйдыгыз? Мондый сәер сорауны көтмәгән Сания башта һушын җыя алмыйча торды. Аннары әйтте дә бирде: — Ә-ә-ә, кендекме? Бар ул, бар. Беренче алган чәчең белән бергә төреп, синең түшәк очындагы матчага кыстырып куйган идем, балам... Хәзер дә шундадыр, кайда булсын... Нигә, ни өчен кирәген дә сорап тормыйча, Сания түргә узды, нәкъ Хәлим баш очындагы матчаның түшәм ярыгын капшый башлады. Бераздан шыгырдавык кәгазьгә төрелгән кендек белән чәч бөртекләрен тартып та чыгарды. Бик озак карап торды Хәлим аларга. Кибеп, караеп беткән ит бөртеге әллә ни кызык тоелмады, шулай да, бу сәер ядкәрне күргәч, аның йөрәге ешрак тибә башлаган кебек булды... Сания, улының сөйләшә башлавын, тормышка кайтуын күреп, тынычланды, ахры, сорап та карамыйча, өстәлгә аш-су әзерләргә кереште. Аннары: — Ашый тор, улым, Ак бабаңны, Васимә әбиеңне чәйгә чакырып керәм әле,— дип, тышка чыгып китте. ...Васимә карчыкны ияртеп кайтып кергән Санияне коры түшәк, ярым бушап калган өстәл каршы алды. Өстәлдә язу. Ашыгып сырланган юлларны Сания чак-чак кына таный алды: "Әнкәй! Ачуланма, мин бәхетемне эзләп киттем. Майяны эзләп киттем... Көт безне! Борчылма, кендегем мине саклаячак. Хәлим". Сания, буыннары йомшап, караватка утырды. — Улым! Балакаем!.. Тагын ташлап киттеңмени мине... Йа Рабби, тагын нинди сынаулар җибәрдең миңа?! Хәзер нәрсә эшләргә инде миңа? Каян эзләргә Хәлимне?.. — Көтәргә, көтәргә, Сания!.. — бу сүзләрне ишек төбендә басып торган, бер карауда барысын да аңлап алган Ак бабай әйтте. Үч иткәндәй, тышта да: "Сания апа! Сания апа!" — дип кычкырган хатын-кыз тавышы ишетелде. Өйдәгеләр тәрәзәгә капландылар. Тавыш озак көттермәде, балага узып, гәүдәгә тулыша башлаган Нәфисә булып, ишектән килеп тә керде: — Сания апа! Беләсезме, аркасына капчык аскан Хәлим урманга таба китте... Барыгыз инде, нишләп утырасыз, куып тотыгыз үзен, тагын югалачак бит ул... Сания апа! Нәрсә булды? Нигә дәшмисез? Барыгыз дим... Алып кайтыгыз Хәлимне!.. Сания, бермәл нишләргә белми торганнан соң, ишеккә омтылды, әмма аның беләгеннән Ак бабай тотып калды, чыгып китәргә ирек бирмәде: — Юк, кызым, барма... Бүген тотсаң, иртәгә китәчәк ул, иртәгә дә тотсаң, берсекөнгә китәчәк. Язмышы шул аның... Язмышы чакырып йөртә малаеңны... Хәзер көтәргә генә кала... Түземлек, сабырлык бирсен сиңа Ходай, барыбызга да түземлекләр, сабырлыклар бирсен... — Амин, шулай булсын... — Амин... — Шулай булсын... XXX Урман юлыннан аркасына солдат биштәре аскан берәү бара. Авылына кайтып барадыр дисәгез, нык ялгышырсыз, ул әле генә туган нигезен, газиз анасын калдырып чыгып китте. "Кая бара ул?"—дигән булып, сүз уйнатып тормыйм. Без барыбыз да беләбез: Ул — Якты дөньяның бер үксез баласы. Аның соңгы ике ел эчендә күргәннәрен кайберәүләр гомерләре буе күреп бетерә алмыйдыр. Әле күрәселәре күпме аның? Ә беләсезме — бу адәм баласы үзе теләп албасты өненә кереп бара. Чөнки аның максаты бар, аның олы, көчле йөрәге бар, нык ихтыяры, аек акылы, бетмәс-төкәнмәс сөюе бар! Аны инде болай гына алып булмый, бер сихер-ым, зәхмәти дога, кара йола белән генә буйсындырып булмый, чөнки аның күкрәктүшендә сихер кайтара торган гомер ачкычы — кендек иясе бар, ә түш кесәсендә әнисе салган догалык-бөти бар... Юлы ерак аның. Күпме барасын ул үзе дә белми. Бер көн барырмы, бер атна, бер ай, бер ел барырмы? Әллә гомере буе барып та максатына ирешә алмасмы? Укучым, син түгел, хәтта мин үзем дә бу хакта төгәл генә әйтә алмыйм. Каһарманнарны ак кәгазьдә тудыру гына җиңел бит ул. Бер тәпи баскач, яши, сөйләшә, шатлана башлагач, алар сиңа әллә ни игътибар итмиләр, үз юллары белән, үз язмышларына каршы чыгалар да китәләр, бер киткәч, тиз генә әйләнеп кайтырга теләмиләр. Хәлим дә мине тыңламый инде, "үз өеңә кайт, әниеңне куандыр, беренче мәхәббәтеңне бәхетле ит, ул сине өзелеп ярата бит, рәхәтләнеп яшәгез, күп балалар үстерегез",— дип карыйм, ә ул минем сүзләрне колагына да элми. Үз туксаны туксан! Аның башында бары бер генә уй бөтерелә: "Ничек тә Майяны табарга! Табарга! Табарга!" Шул вакыт... Аллаһы Тәгалә яраткан аяз күк өстендә әллә каян гына Майяның соңгы сүзләре пәйда була. "Мин үземдә синең җан бөртегеңне, кан тамчыңны, тән күзәнәгеңне алып калам",— дигән иде ул саубуллашкан чакта. Кем белә, бәлки, Хәлимне албастылар өненә әнә шул җан бөртеге, кан тамчысы, тән күзәнәге чакыргандыр, әгәр шулай икән, барыбыз да тыныч булыйк: моңа кадәр Табигатьнең үз балаларына карата бер мәртәбә дә явызлык кылганы юк әле! ИКЕНЧЕ БҮЛЕК Урман — табигатьнең иң серле урыныдыр. Тормыш кебек. Үзе ымсындыра, үзе шомландыра. Керәсе дә килә, куркыта да... Нинди генә тереклек иясе юк анда! Куркак куяннан алып олпат аюга, явыз бүрегә кадәр яши урманда. Җитмәсә, төрле хәшәрәтләр — албастылар, шүрәлеләр, диюләр, ялмавызлар, убырлар да бар, имеш. Шул ук вакытта анда яшәүче изге рухлар — табигать ияләре — урманның саф, илаһи, изге хасиятләрен сакларга булышалар, ди. Явызлык та, изгелек тә юлга ияләшүчән була. Чөнки юл — язмышлар очраша торган урын, һәм, иң мөһиме, юлсыз урман, урмансыз юл булмый. Алар барыбер очрашалар. Алар очрашкан чакта башлана да инде яманлык белән изгелек көрәше. Бу көрәш, бу хәтәр яу үзәгендә кеше дә булса, табигать кануннарын тетрәндерерлек драма-язмышларны көт тә тор. Мари урманнарын урталай кисеп, таш юл чаба. Июль уртасы. Челлә күзе. Көн кызуыннан бөтен табигать әлсерәгән. Бу хәрәкәтсез яткан һәм дивардагы рәсем кебек катып калган табигать дөньясында тормышка, яшәешкә бердәнбер ишарә — үз язмышына каршы ашыгып китеп баручы юлчы егет. Аны бу юлдан күңел тыйгысызлыгы, җан газабы, бертуктаусыз сыкрап-сызлап торган рухы алып бара. ...Хәлимнең юлы уңды. Авылдан чыгып, ике-өч чакрымнар киткәч, аны атлы-арбалы бер юлчы куып җитте. Уйлар дәрьясында берьялгызы калган Хәлим башта бу юлчыны бөтенләй искәрмәде. "Тр-р-р!" дигән тавышка сискәнеп читкә тайпылгач кына, исенә-аңына килеп, башын күтәрде. Пошкырынып басып торган кечкенә йөнтәс ат үзе бер җен-шайтан кыяфәтендә иде. Озын юлданмы, челлә кызуыннанмы тир-күбеккә баткан бу атның яллары тәртипсез рәвештә як-якка тырпайган, колаклары гадәттән тыш зур, күзләре тышка бәреп, бүлтәеп чыккан, озын сакал-төкләр сырып алган аскы иреннәре килбәтсез рәвештә салынып төшкән, борын тишекләре киң ачылып, эссе тын-сулышы тирә-юньгә бөркелеп тора... Исен җыеп өлгергән Хәлим, пар-бу бөркеп торган атны урап, арба ягына чыкты. Әмма, ике-өч адым атлауга, дертләп китте. Шикләнерлек тә шул. Кычкыртып килеп туктаган ат арбасында бер җан әсәре дә юк иде! Хәлим шомланып куйды: ат үзе "тпыру"лап кычкырмагандыр бит? Шунда гына ул атның икенче ягында кыштырдап йөрүче картны шәйләп алды. Иске генә кәжән кигән бу карт чыпчын Хозыр Ильяс иде: сөт кебек ап-ак сакал-мыегы аңа илаһилык, серлелек, изгелек төсмере ягып тора. Башына кигән искерәк эшләпәсе астыннан күренеп торган чәчләре дә акбүз. Күзләре кечкенә, эчкә баткан, әмма бик тә мөлаем, ачык һәм иманлы иде аның. Аркалык бавын рәтләп булашкан юлчы карт Хәлимгә игътибар да итмәгән кебек. Менә ул атның алдына чыкты, кәжән кесәсеннән ак чүпрәк чыгарып, атның дымлы күзләрен сөртте, аның яңагыннан сөеп куйды, шуннан соң гына, йөзеп, шуышып барган кебек кенә атлап, арба янына килде. — Саумы, бабакай! — Кычкырып сәлам бирде Хәлим. — Аллага шөкер, олан, үзең таза-саумы? Кая китеп барыш болай? Сөяк майлары эреп ага торган чак бит... Юлың да ерак икән... — Минем кая барасын ничек белдең, бабакай? Мин бит кая барасымны әйтмәдем әле. — Әйтәсе-нитәсе юк, бу юл бер генә урынга алып бара — алдагы гомереңә. Ә синең гомерең озын булачак, әмма дә озын булачак ул... — Бик серле сөйләшәсең син, бабакай. Юраучы-фалчы түгелдерсең лә?.. Яисә берәр пәйгамбәр заты? — Беләсең килсә, җир йөзендә һәр адәм баласы — Алланың бер колы, димәк, изге зат. Ә һәр изге затта пәйгамбәрлек бар. Җир пычрагына буяла барган саен, кеше пәйгамбәрлектән ерагая, хәтта Аллаһы Тәгалә биргән изге сыйфат-хасиятләрен бөтенләй югалта... Әйдә, олан, утыр, киттек. Сизеп торам, синең белән юл имин булачак. Әйбәт кешегә охшагансың... Наа, малкай!.. Кузгалдылар. Берара сөйләшми бардылар. Әмма Хәлимнең бик тә сөйләшәсе килә. Аңа аркасын куеп утырган бу юлчы картта ниндидер сер яшерелгән кебек. Тик нидән башларга соң сүзне?.. Орды-бәрде генә сөйләшеп утырып булмый бит инде. Ә! "Гомерең озын булачак", — дидеме әле? Каян белә ул? Пәйгамбәрен пәйгамбәрдер, тик каяндыр белә бит ул бу хакта... — Бабай, ә, бабакай! — Нәрсә, олан? — Бая син минем гомер турында әйттең. Шаярттың гынамы, әллә чынлап та белеп әйтәсеңме? — Көлеп сөйләшергә, шаярып юрарга ярамаган әйберләр бар, олан. Гомер дә шундыйлардан. Мин сиңа хак дөресен әйттем — гомерең озын булачак. Синдә илаһи тамга бар. Мондый тамга — озын гомер билгесе. — Кайда ул, нинди тамга? — Маңгаендагы миңне әйтәм, олан. — Бу миңме? — Хәлим, үзе дә сизмәстән, бармак очы белән маңгаендагы миңенә кагылды. Карт, кискен борылып, аның кулын тартып алды. Хәлим хәтта куркып китте. Картның шелтәле сүзен ишеткәч тынычланды тагы. — Миңгә төртеп күрсәтергә ярамый. Яман күз тия. Синең бармагыңа карап, шайтани затлар илаһи тамгаңны таныйлар да, аның аша җаныңа үтеп керәләр, йөрәк-бәгыреңне кимерәләр, күңелеңне пычрата башлыйлар... Тәүбә-тәүбә, Алла сакласын... — Бабакай, кызык бит, минем хакта тагын ниләр әйтә аласың? Әйт әле, менә мин кая барам? Хәлим мәзәкчән генә сорашырга теләгән иде, юлчы картның җавабын ишеткәч, бөтенләй басылып, уйчанланып, хәтта куркып калды. Чөнки бу Хозыр Ильяс аңа чын дөресен сөйләп бара иде. — Син сөйгән ярыңны, хатыныңны, гаиләңне эзләп барасың. Әлегә аның кайда икәнен белмисең. Урманның тап уртасында төшеп каласың да... — Шулай да минем булачак хатыным кайдан? Каян ул? Кем ул? Нинди? — Ул синең белән бер авылдан. Авылның тап уртасында үсеп утырган агач ышыгында туган бер бала... — Ә? Нәфисәме? — Исеме-аты минем өчен караңгы. Кара чәчле, күк-зәңгәр күзле бу кызның йөзен генә күрәм. Ул синең өчен җан атып тора, кулында күкрәк баласы да бар... Әмма бу изге җан иясе кара сихер ихтыярында яши... — Нәфисә бит бу, шулаймы? — Әйтәм бит инде, мин аның йөз-кыяфәтен генә күзаллый алам. Калганын Аллаһы Тәгалә белә. На-а, малкай!.. Ат тигез генә юыртуында булды. Таш юлдан кетердәп баручы арба тәгәрмәче көенә Хәлим үз тормышы, язмышы, киләчәге хакында уйлады. Чынлап та, бу фалчы картның юравы Нәфисәгә бик туры килә. Авылның тап уртасында утырган тупыл агачы аларның йортларына терәлеп кенә үсә. Нәфисәнең көмәнле булуы да рас килеп тора. Менә хикмәт... Ниндидер кара сихер хакында да сүз катты бу сәер карт. Ә бит ул хаклы! Нәфисәләр нигезендә кара сихер бар дип сөйлиләр. Юк анысы, кычкырып, авыз тутырып әйтмиләр, әмма пышан-пышан гына күп сүз йөртәләр бу тупыл агачы хакында, аның янындагы йорт хакында... Ә шулай да карт ялгышты! Хәлимгә Майядан башка беркем дә кирәк түгел. Хәтта Нәфисәгә дә суынды инде ул. Нәфисә хәзер кеше хатыны, гаилә иясе. Озакламый бәби табачак, тормыш мәшәкатьләренә чумып, Хәлим хакында бөтенләй онытачак. Хәлимнең күңелендә дә башка хис, башка гамь. Майя... Майя! Бары тик Майя гына аның күңелендә, Майя гына аның уйларында, аның язмышында... Барыбер табачак ул аны, бөтен урманны айкап чыгачак, бөтен дөньяның астынөскә китерәчәк, әмма табачак, үзенеке итәчәк, авылына алып кайтачак, аның белән бәхетле тормыш корачак... Хәлим, үзе дә сизмәстән, каты итеп кыскан уң учын ачып җибәрде. Җан бәһасенә торырлык кендек бөртеге куйган урынында иде. Үз-үзенә гаҗәпләнде: күпме вакыт учында тотып йөри икән ул бу тән бөртеген. Кесәсеннән ап-ак кулъяулык чыгарып, кендекне сак кына шуның өстенә шудырып төшерде, төреп, түш кесәсенә салды. Ничек куйдым икән дип, кесәсен тыштан сыйпап карады. Аннары тагын артка таба йөгерүче урман юлына, дөресрәге, аның борылыш саен киселеп төшә барган ерак очына текәлде. Хәлимнең уй очлары төйнәлеп бетүен генә көткән кебек, карт тагын сүз башлады: — Бу китүең белән анаңны рәнҗетмәдеңме соң, олан? — Белмим, бабакай. Рәнҗегәндер дә инде, мескенкәем. Әле кайчан гына бер ел югалып торган идем. Менә тагын китеп барам. Ул гына түгел, мин үземне үзем дә аңлап бетерә алмыйм шул. Кемдер, нидер мине дөнья буенча каңгырайтып йөртә кебек... — Тәкъдир йөртә сине, тәкъдир... Тәкъдир сызыгыннан читкә китү кыен шул, ай кыен, олан... — Беләсеңме, бабакай, мин бит Майя исемле бер кызны эзләп барам. Урманның караңгы төпкелендә сихерче карчыклар белән яши ул. Албастылар утарында. Бу да тәкъдирме? — Албастылар, сихерчеләр дисең син... Ә бит чынлыкта албастылар да, сихерчеләр дә юк, шулай ук фәрештәләр, изге рухлар да риваятьләрдә генә була. Барын бар алар... Тик, кешенең җан канатлары булып, аның ике ягында яшиләр. Кешенең асылы менә шушы ак-кара рухлар көрәшеннән тора. Албасты ягы җиңгән кеше тора-бара чынлап та бер явыз хәшәрәт кыяфәте алырга мөмкин. Фәрештәләр ягы җиңсә — ул Ходай Тәгаләнең җирдәге рухи илчесенә әверелә. Болары илгә, тормышка, инсаниятка иман иңдереп торалар, ачык, дөрес юл күрсәтәләр. — Ә миндә кайсы як өстенрәк соң, бабакай? — Синең фәрештәләрең көчле, иманың нык, күңелең чиста, саф. — Бераз тын торганнан соң, юлчы өстәп әйтеп куйды. — Табасың син бәхетеңне. Табасың да югалтасың... Синең бөтен гомерең табып югалтудан тора. Шуңа әзер бул, олан. Ә хәзер безгә аерылышырга туры киләчәк. Минем үз юлым, синең үз юлың... — Кая барасың соң син, бабакай? Монда бит башка юл юк... — Бар шул. Юллар күп. Күрә, таный гына белергә кирәк аларны. Тр-р, малкай... Хәлим белән бергә карт та арбадан төште. Утырып килгән киндер түшәген шапылдатып кагып куйды, башка төенчекләрен рәтләштерде. Аннары, ялгыш кына табып алган кебек, каяндыр бер таяк тартып чыгарды. Артыш куагының кәүсәсеннән юнып ясалган таяк иде бу. Карт аны Хәлимгә төртте. — Менә бу таякны ал әле. Ул кулында булса, күңелең тынычланыр. Каршыңа чыккан яман көчләр дә тукталып калыр. Артыш бу — яман рухлар сөймәгән җан күзәнәгеннән үсә, диләр аны. Шуңа да ул безгә якын, үз... — Нишләргә соң бу таяк белән? — Юлчыга таяк кирәк. Синең юл таягың булсын ул. Куркыныч килә башласа, шушы таяк белән тирә-ягыңа боҗра сызып куй — берни дә булмас. — Рәхмәт, бабакай, мин сине мәңге онытмам. — Хуш иттек. Җаныңны сакла... Ә хәзер бар — үз юлыңда бул, тик артыңа борылып карама. Юкса юлың уңмас... — Киттем, бабакай. Тагын очрашырга язсын! Хәлим, алгарак талпынып, аркасындагы капчыгын рәтләп алды да, артыш таякка таянып, таш юл буйлап китте. Бик борылып карыйсы килсә дә, түзде, карамады, теге Хозыр Ильяска сүз бирде бит. Ул шуңа гына аптырады: хәзер кая барыр соң бу карт? Кире борылырмы? Урманга кереп китәрме? Алай дисәң, як-якта юл-мазар күренмәде кебек... Шулай да, бераз баргач, Хәлим борылып карамыйча түзә алмады. Артында берничә чакрымга сузылган буш юл күреп, тагын бер гаҗәпләнде. Юл читләрендә дә хәрәкәт күренмәде. "Хәерлегә булсын", — дип уйлап куйды ул. һәм кызу-кызу атлап алга — язмышына каршы китте. II Хәлим таныш багананы әллә каян күреп килде. Дөрес, урман эчендәге басу-кырга җиткәч, ул бераз шикләнебрәк калды. Шул басумы соң бу? Чөнки быел бу ачык мәйданга бернинди иген уңышы да чәчелмәгән иде. Шыксыз кыяфәттә караеп яткан басу тәнен тигәнәк, алабута, песи борчагы кебек чүп үләне сырып өлгергән, ара-тирә былтыргы салам өемнәре генә, караеп, күңелне шомландырып торалар. Юл читендә үсеп утырган ромашкалар рәте, ап-ак тасма булып, юлны бу ямьсез, күңелсез дөньядан бүлеп, саклап тора кебек. Багана тирәсендә дә үзгәреш. Былтыргы яшел хәтфә келәм — тигез, йомшак чирәмлек урынында ниндидер чокыр чалыш авызын ыржайтып ята. Машина яисә трактор батып яткан, ахры, монда. Шактый интеккән булырга тиешләр. Әнә бит — багананың бер чите умырып алынган. Әмма нык та утыртылган икән, "эһ" тә итмәгән, үз урынында утырып калган ул. Хәлим багана йөзендәге сыр-тамгаларга күз салды. Санап чыкты. Артмаган... Монысы — хәерле фал. Ул кинәт кесәсенә тыгылды, пәке алып, берәр сыр уймакчы булды. Әмма шундук кире уйлады. Аның күрәчәк җәфалары шушы уентыктамгадан торадыр кебек. Ул хәтта ашарга да утырмады. Капчыгын салып, кулына берничә пәрәмәч белән әйрән шешәсе алды да тагын кузгалды. Бара-бара тамак ялгарга булды. Кайсы якка кереп китәргә икән? — дип баш ватып торасы юк. Хәлим теге елда ике зәхмәти карчыкка ияреп кереп киткән урынны яхшы хәтерли. Әнә ул — мәһабәт имән, аның янында кушкаен. Читтән караганда алар серләшеп торган кешеләрне хәтерләтәләр. Чынлап та шулаймы әллә? Кара сихергә эләгеп агачка әверелгән бәхетсез җаннармы алар? Юк ла... Ниндидер таныш түгел кошның тонык кына ишетелгән җыры сөйләшү галәмәте китереп чыгара икән. Хәлим соңгы тапкыр юлның баш-башларына карап алды да тәвәккәл адымнар белән таныш имәнгә карап китте. Имән белән каеннан "корылган" тылсымлы "капка"ны үтеп, урман ешлыгына барып та керде. Күләгәдә рәхәт икән. Бөтенләй башка дөнья! Хәлим иркен сулап куйды. Чынлап та, ул карашларының тынычланып калуын, тәненә шифалы җиләс һава бөркелүен тойды. Дөрес, бераз шомландыра, сагайта, күңелне кузгата, хәтта җанны үрти бу урман дөньясы. Шулай да түзәргә, күнегергә була. Хәлим эчтән генә үз-үзеннән көлеп куйды: бер ел буе урманда шүрәле кебек яшәгән кеше ләса ул! Менә хәзер шикләнеп, күңелен кысып бара, имеш... Бераздан Хәлим тәмам тынычланып җитте. Йөрәге урынына утырды, кан йөреше тигезләнде, күңел ярларын каккан дулкыннар салмакланды. Ул урманга җентекләбрәк карап бара башлады. Иң элек аны алга әйдәп бара торган сукмак җәлеп итте. Хәлим шундук аңлап алды — моннан бер генә тапкыр үтмәгәннәр. Әмма кеше эзе күренми. Сынган чыбык-чабык, тапталган балчык, мүк-үлән дә күзгә чалынмый. Шулай да үзенең кайсыдыр җирендәге тоемы беләндер сизенә: бу — чын сукмак. Хәлим ике чукыр тавышына игътибар итте: "Клә-клә, кләклә..." Бераз тынып торалар да тагын көйли башлыйлар: "Кләклә, клә-клә, клә-клә..." Хәлимнең бик тә күрәсе килә иде үзләрен, чөнки юлда чукыр кошын очратуны халык изгелеккә, әйбәт юлга, уңышлы сәфәргә юрый. Бу фал хакында Ак бабайның такмагы да бар. "Чукыр-чукыр, бәхет чакыр", — дип әйтеп куя иде ул малайларча бер самимлек белән. Ниһаять, Хәлим чукырларны эзләп тапты. Әнә алар — нарат куенында утыралар. Уттай янып торган кып-кызылы — әти чукыр, саргылт-яшел төстәгесе — әни чукыр. Томшык очлары ике якка аерылып тора. Үзара "клә-клә" дип сөйләшәләр. Ниндидер иркәлек, назлылык бар бу тавышта. Ә бит алар иң батыр, иң фидакяр җан ияләре дә. Нарат, чыршы күркәләре күп елны январь-февраль айларында ук бала чыгара башлый бу кошлар. Шуңа күрәдерме — алар яз чакыручы кошлар булып исәпләнә. Шул яклап та кешеләрнең чукырларга хөрмәте зур. Хәлим чукырлар җырын озак тыңлап торды. Аларның моңлы тавышын башка кошлар җыры алыштырды, икенчеләрен өченчеләре, өченчеләрен дүртенчеләре... Ничек кенә хискә бирелеп, иләсләнеп барса да, Хәлим арудан котыла алмады. Җәйге кызу, ярты көнгә сузылган юл, һәр куагы, һәр ботагы белән алып калырга теләп, сырпаланган-сарылган урман нык арыткан иде. Ул, бер ачыклык сайлап, мүкле түмгәк өстенә утырды, аркасын, башын карт усак кәүсәсенә терәп, күзләрен йомды. Алга сузып җибәргән аяклары рәхәтләнеп китте. Хәлим тагын бераз капкалап алды, әйрән эчеп куйды. Биш минут кына утырып алам дисә дә, ярты сәгатьләп утырган икән. Бу вакыт эчендә бөтен тәне изрәгән, буыннары бушаган, аң-зиһене ойый башлаган инде аның. Кара исәп буенча, урман эченнән генә дә өч сәгатьләп килә инде ул. Тагын берничә сәгатьлек юл булырга тиеш. Туры барса инде. Ә читкә киткән булса... Бу хакта уйларга да курыкты Хәлим. Инде болай да кич җитеп килә. Ничек тә төнгә калмаска иде! Хәлим куркуыннан сикереп торганын үзе дә сизми калды. Тизрәк китәргә кирәк, тукталмаска, башка бер дә тукталмаска! Инде урманга алып кереп киткән сукмак та югалды. Тагын әллә нинди сукмаклар да очраган кебек булды. Аларның кайсыдыр өзелеп калды, кайсыдыр урау якка каерылып калды. Хәлимнең урап йөрерлек вакыты юк иде, ул, ниндидер күңел тоемы буенча, туп-туры барды да барды. Бервакыт аяк асты йомшый башлады. Хәлимнең күңеленә җылы йөгерде — сазлык бит бу, таныш сазлык! Әнә ул — пар-бу чыгарып яткан шомлы дөнья. Хәлим белә — сукмак сазлыкка керми, аны читләп кенә үтә, әмма барыбер дә янәшәдәге сазлыктан ишетелеп торган быгырдавык тавыштан тәннәр чымырдап ала, коты да табан астына төшеп китәм-китәм дип кенә бара... Бу быгырдавыкка сызгыру тавышлары кушыла, нидер чыелдап куя, кемдер җан төбе белән уфылдый... Сазлык тавышына күнегеп булмый — бу һәркемгә мәгълүм. Сазлык — хәшәрәт җан иясе кебек бит ул — хәзер йотарга тора. Аның сихеренә эләксәң... афәткә юлыгуыңны көт тә тор. Ниһаять, сазлык артка табан шуышты. Кичке эңгер-меңгергә дә күп калмады. Черки котыра башлады. Хәлим, читкә тайпылып, сазлык читендәге бер түмгәктән учлап лайлалы ләм алды да йөзенә, җилкә-муен тирәләренә, кул артларына сөртеп куйды. Чебен-черкидән котылу өчен телсез әпәләр шушы балчыкны сөртәләр иде. Онытмаган икән. Бу кечкенә ачышына да сөенеп бетә алмады Хәлим. Инде менә ничәнче мәртәбә, үзенең сөйгәне — Майясы калган урман аланы, "албастылар утары" турында уйлады ул. Бу бер ел эчендә ниләр генә булды икән анда? Ничек яшәделәр икән? Җитәрлек азык, ит-май, яшелчә, җимеш әзерли алдылар микән? Аты Аксай исәнме? Әпәләр ничек? Ә Майя соң, Майя ни хәлдәдер!.. Онытмаганмы ул Хәлимен? Аның җан җылысын, тән назларын үз җанында, үз тәнендә саклый микән? Бу җылыны, бу назны сагына микән? Онытмагандыр... Сагынадыр... Көтәдер... Әллә көтмиме? Бер ел аз вакыт түгел шул... Күпме көтәргә була... "Килсәң, кендегеңне учыңа кысып кил", — дигән иде ул хушлашканда. Инде көтәкөтә көтек булып беткәндер. Карчыклар гына үзенә берәр әшәкелек кылмасалар ярар иде!.. Ничек тә табарга, табарга кирәк!.. Тизрәк табарга... Хәлим үҗәтләнеп такмаклый-такмаклый алга баруын дәвам итте. Күкрәген, йөзен чәбәкләргә үрелгән куак ботакларын читкә этеп җибәрергә дә вакыты, хәле юк иде аның. Тәмам арыды. Кинәт туктап калса, бер урында басып тора алмыйча, хәлсезлектән җиргә ишелеп төшәр иде, мөгаен. Бердәнбер чара — ничек тә туктамаска, хәрәкәтләнергә, алга барырга, Майя белән аерып торган араны ничек тә киметергә, кыскартырга!.. Урманга караңгылык иңә башлады. Кичке ябалак тавышлары ишетелгәләп кала, димәк, чынлап та, тиздән урман өстен кара пәрдә каплап алачак... Хәлим тәмам тынычлыгын югалтты. Өлгерми бугай ул. Югыйсә утарга чыгарга бик вакыт инде. Ялгышты микәнни?.. Бу хакта уйламаска тырышты. Дөрес бара ул, дөрес бара! Сизгер күңеле аны алдамас... Мәхәббәте, сагышы алдамас... Йөгерә-атлый килгән җиреннән Хәлим, бер төпкә абынып, акрын гына сөрлегә барып, дымлы урман туфрагына капланды. Ачы итеп сүгенәсе килде аның. Хәтта елыйсы килде. Юк, аягының өзелердәй булып сызлавыннан түгел, чарасызлыктан, мескенлектән, ялгызлыктан, гомумән, язмышының ачы шаяртуыннан елыйсы килде. Күзләреннән ике тамчы яшь бөртеге бәреп чыкты; бу ике тамчы аның керфекләренә эленеп, җиргә төшергәме-юкмы дигән кебек, калтыранып торганда Хәлимнең аңын-зиһенен ачык, иртәнге нур кебек якты уй сызып үтте: "Тукта! Нәрсәгә абынды соң ул? Ә?! Киселгән агач төбенә?.." Хәлим ничек торып басканын да искәрми калды. Килгән сукмагы буйлап кире китте. Менә ул! Шул! Агач төбе! Берничә ел элек кисеп алынган агач төбе! Урманның бу төбәгенә аучылар сирәк керә. Урманчылар бөтенләй дә күренми. Мондый төпләр күп булса — димәк, утынга кискәннәр. Яисә йорт-кура өчен... Ә монда бер генә утар бар. "Албастылар утары" гына... Әһә! Менә тагын бер төп, менә тагын, тагын, тагын... Ә менә монысын яңарак, быел яз гына кискәннәр. Телсез, чәнтисез танышы, әй лә, әткәсе кискән бит моны! Ул гына, агачны екканда, балтасын өч яклап чаба... Хәлим сөенеченнән нишләргә дә белмәде. Борчу, зар тамчысы булып туган ике яшь бөртегенә башкалары өстәлде, шулай итеп, кайгы яшен шатлык яшьләре күмеп китте. Башында кайнаган уйлардан Хәлим сискәнеп куйды: димәк, "сихер чиге" инде артта калган? Ул ачык хәтерли: урман кискәндә алар бервакытта да "сихер чиге"ннән узмыйлар иде. Нишләп һушыннан язып исермәде, аңын, зиһенен, хәтерен җуймады соң әле ул? Әллә... Әллә теге кендек тылсымы ярдәм итте микән? Хәлим, каударланып,түш кесәсен капшый башлады. "Төшеп калмаганмы?.. Юк, монда... Менә ул... Җан бөртегем... Газизем..." Хәлим, кулъяулыкны чишеп, кендек бөртеген учына салды. Егылган җиреннән артыш таягын эзләп тапты да, кендекле йодрыгын түшенә кысып, тагын кузгалды. Күңеленнән дә, аң-зиһене белән дә албасты карчыклар зәхмәтенә әзер иде ул. Көн буе йөрүдән арган-талчыккан тәне генә сынатмасын. Хәлсезлектән калтырана башлаган бот-балтырлары, күп йөрүдән янып-пешеп чыккан аяк табаннары гына түзсен дә тын-сулышы гына өзелмәсен!.. Әлбәттә инде, аның килүен урман карчыклары күптән сизгән булырга тиеш. Әзерләнеп, бөтен сихер-зәхмәтләрен җыеп, туплап, аңа каршы юлга да чыкканнардыр... Алар инде ерак та түгелдер... Менә-менә каршыдагы агачлар артыннан килеп чыгарлар кебек... Хәтта аларның аяк кыштырдатып килүләрен дә ишеткән кебек була Хәлим. Андый чакта ул туктап кала, бераз алга карап тора да тагын кузгала... Урманга кичке эңгер-меңгер кереп тулды. Әмма июль яктылыгы тиз генә китәргә теләми иде, ул әле урманны, табигатьне, җир йөзен тагын бераз иркәләп торачак. Язган булса, шул арада Хәлим мари урманнарына кереп югалган утарга барып җитәчәк, Майясын күрәчәк, аны зәһәр тоткынлыктан азат итәчәк... Ниһаять, Хәлим беренче "тере" сукмакка чыкты. Мал-туар эзе буенча, ис буенча, бүген булган хәлләрне күз алдына китерергә тырышты ул. Менә көтү кайта, аны каршы алырга чыккан Майя, утар капкасын ачып, сыерларны саварга алып кереп китә... Телсезләр көтү артыннан сүлпән генә кайталар-кайталар да үзләренең җиргә иңгән караңгы, тынчу йортларына кереп китәләр... Кинәт каршыдагы агачлар ешлыгында ике шәүлә күренеп калды. "Ниһаять!.. Менә алар... Нык торырга кирәк!.. Ничек тә аңны, зиһенне югалтмаска!.." — дип уйлады Хәлим; ул шулай үзен тынычландырды, күңелен ныгытты... Күкрәгенә кыскан уң кул учындагы кендек хакында уйлап алды, аннары кайчандыр ат саклаганда Ак бабай өйрәткән доганы пышылдады: "Бисмиллаһир-рахманир рахим. Әлхәм дөлилләһи раббил галәмин. Әррахмәнир рахим. Мәлики йәүмид дин. Иййәкә нәгъбөдө вә иййәкә нәстәгыйн. Иһдинә сыйратәл-мөстәкыйм. Сыйратәл ләзинә әнгамтә-галәйһим. Гайрил-мәгъдубигаләйһим вә ләд-даллин. Амин". Ниндидер бер илаһи балкыш булып, бу "Әлхәм" сүрәсенең мәгънәсе яшен тизлегендә ялтырап китте: "Барча галәмне асраучы Аллаһы Тәгаләгә шөкрана кыйлабыз, дөньяда да, ахирәттә дә ул рәхимле. Кыямәт көнендә ул хуҗа. Сиңа гына гыйбадәт кыйлабыз һәм ярдәмне синнән генә сорыйбыз. Безне тугры юлга беркет. Яхшы бәндәләрең юлына. Үзең ачуланмыш булмаган бәндәләрең юлына һәм азмаган бәндәләрең юлына... Илаһи кабул ит..." Хәлим тагы әллә нинди догалар укымакчы иде. Әмма ул, каушавыннан, бала чакта ятлаган догаларын онытып җибәрде, шулай да тагын бер бик мөһим доганы исенә төшерә алды ул. Әнисе бу доганы аның күлмәк эченә бөти итеп тегеп йөртә иде. Балачак хәтере — мәңгелек хәтер. Хәлим әлеге доганы да хәтер савытының иң өстенә калкытып куйды: "Көль әгузе бираббил-фәләкый, мин шәрри мә халака вә мин шәрри гасикыйн изә вәкабә, вә мин шәррин-нә-ффәсәти филгөкади, вә мин шәрри хасидин изә хәсәд". Мәгънәсен дә хәтерли Хәлим. Хәзерге халәтенә бу доганың бик тә туры килүенә сөенеп бетә алмады ул. Ә мәгънәсе болайрак бугай: "Әйт, сыгынамын таң раббенә. Аллаһы Тәгалә яраткан нәрсәләрнең һәрбер явызлыгыннан вә караңгы кичәнең явызлыгыннан, тагын төеннәргә өрүче сихерче хатыннар явызлыгыннан..." Хәлим ниятләгән догасын пышылдап бетерә алмады, якындагы юан имән артыннан таныш ике шәүлә килеп чыкты. Килеп чыгулары булды, алдан килгәне кулындагы таягын сукмакка ташлавы булды. Хәлим бу сихерне белә иде. Таякны терелтеп, елан итеп җибәрүче сихерчеләр хакында аларның авылларында да риваятьләр йөри. Сихерче карчык таягы җиргә дә төшеп өлгермәгәндер әле, Хәлим үз кулындагы артыш таягы белән алдына чик сызып өлгерде. Сихерче карчык кулыннан төшкән таяк шул ук мизгелдә кара еланга әверелде дә, боргаланып-шуышып, Хәлимгә таба килә башлады. Хәлим, әллә каушаудан, әллә куркудан, әллә кара елан карашыннан, тораташ булып катып калды. Әмма аның күңел почмагында калган бер якты өмет чаткысы аны агачка яисә ташка әверелүдән саклап тора иде. Бу өмет аның алдына сызылган сызык белән бәйләнгән, ахры. Елан күзенә карарга ярамаганын белә Хәлим. Әмма еланга карап өлгергән иде шул. Үз карашы белән тартып китергәндәй китерде ул еланны. Әмма, Хәлим алдындагы тырналган эзгә килеп җитү белән, елан туктап калды, икенче мизгелдә бөгәрләнеп, җыерылып килде дә, шул тылсымлы сызыкка борынын төртеп, бөтен буена сузылып ятты. Аннары тагын агач ботагына әверелде... Елан артыннан кулларын алга сузып килүче карчыклар Хәлимне үзләренчә өшкерә башладылар. Хәлим хәйләгә кереште: аларның сихеренә буйсынган булып кыланды, үзе уң учына кысылган кендеген тоярга тырышты. Менә ул туктап калды, җансыз әйбер кебек бер ноктага карап тора башлады. Карчыклар, үзләренең кара эшләрен төгәлләп, икесе ике яктан Хәлим каршына килеп бастылар. Аннары, аны ике як беләгеннән тотып, күзгә төртеләм-төртеләм дип торган шомлы караңгылык эченә алып кереп киттеләр. III Утарга дөм караңгыда кайтып керделәр. Хәлим тәмам хәлсезләнеп, егылыр хәлгә җиткән иде. Ул көч-хәл белән генә олы алачык каршындагы кое ялгашы янына килеп җитте, тезләнде, башын ялгаштагы җылымса суга тыкты. Аңа кое янында озак юанырга ирек бирмәделәр, тартып торгызып, этә-төртә алачыкның бер тар бүлмәсенә кертеп җибәрделәр. Хәлим, ярым һушсыз хәлдә, куллары белән капшап, кармап, сәке кебек нәрсә эзләп тапты, аннары, аркасындагы капчыгын да салып тормыйча, гөрселдәп әлеге сәкегә ауды, шул мизгелдә тирән йокыга да талды. Төшендә әнкәсен күрде. Сания яр буеннан ике ак каз куып кайтып килә. Тик шунысы: бу казларны ул һич кенә дә алып кайтып җиткерә алмый, җай чыгу белән, алар як-якка таралып китәргә генә торалар. Сабыр җанлы Сания моңа һич үртәлми, ачуланмый, һаман куа, үгетли... Менә, ниһаять, ул үз теләгенә ирешә: ике казны да җете яшелгә буялган капкаларына алып кереп китә... Капка алды буш кала, әмма каз каңгылдавы әле бик озак ишетелеп тора. Бу тавыш бер көчәя, бер басыла, тагын көчәя... ...Төшендәге казларның ачыргаланып кычкыруына уянып китте дә инде Хәлим. Кайда ул? Нинди җирдә? Стенадагы тар тишектән төшкән көн яктысына караганда, таң атып килә. Бераздан аның күзләре бүлмә эченә тәмам күнегеп җитте, ул инде төрле озынлыктагы чөйләргә эленгән суган бауларын, кипкән үлән бәйләмнәрен дә шәйли... Ләкин, бүлмәгә күнексә дә, каяндыр ишетелеп торган яшь каз тавышына һич кенә дә күнегә алмый. Йөрәккә үтәрлек шомлы ачыргалану авазын нәрсәгә юрарга да белмәде ул. Юк, каз тавышы түгел бу, ниндидер урман кошы үзенең аһ-зарын җыр итеп көйли, ахры... Уй-фаразларының очына чыга алмыйча яткан Хәлим тагын ойый башлады, бераздан тагын изрәп йокыга китте. Йокысы шулкадәр тирән иде ки, аның янына кереп, бөтен тән-шәрифләрен капшап, киемнәрен тентеп йөргән ике карчыкны күрерлек, тоярлык хәлдә түгел иде. Карчыклар Хәлим янында шактый маташтылар. Күрәсең, алар ниндидер сер барлыгын сизенгәннәр, хәтта төгәл белгәннәр, әмма бу сернең төбенә төшә дә, очына чыга да алмыйлар иде. Үз булдыксызлыкларыннан гаҗиз булып, үртәлеп йөргән ике сихерче заты бу минутта дөньяның иң караңгы почмагыннан чыккан иң явыз җен-шайтаннарның да иң явызы булгандыр, мөгаен. Карчыклар эзләгәннәрен таба алмадылар. Алар ис-аңнарына килгәндә, тышкы дөнья яктырып беткән иде инде. Уң йодрыгын күкрәк читлегенә кысып, изрәп йоклап яткан Хәлим бу юлы үзенең кара сихерне җиңеп чыгуын сизмичә дә, белмичә дә калды. Аның аруы шулкадәр көчле иде ки, өстеннән гыйфрит арбасы узса да, уянмас иде. Әмма, шул ук вакытта, бернинди сихер-тылсым да, көч-куәт тә аның чытырдатып кысылган һәм таш кебек катып калган йодрыгын ачтыра алмас иде. Ул шулай төшкә кадәр йоклады. Тагын шул ук төш: әнкәсе казлар куа. Тик бу юлы башкачарак. Капкадан кереп-чыгып йөргән пар каз артыннан бер бәбкә ияргән. Бу сары йомгак шулкадәр дә үзәк өзгеч тавыш белән чыелдап кычкыра, янына барып, учка алып, борын төбенә үк китереп: "Кычкырма инде, әнә бит әнкәң, әнә әткәң",— дип әйтәсе, юатасы, иркәлисе - назлыйсы килә... Хәлим, бөтен төш дөньясын яңгыратып торган бу каз бәбкәсе тавышына түзә алмады, борчылып, хәтта куркынып уянып китте. Уянуын уянды, әмма барыбер бу тавыштан котыла алмады. "Акылдан шашам, ахры, әллә тагын зәхмәтле сихергә юлыктыммы?" — дип уйлады ул. Хәтерен тикшереп карады. Барысы да истә. Гомернең һәр дәвере, һәр тарафы, һәр чалымы күз алдында... Алайса, нинди тавыш соң әле бу? Нинди бәбкә чыелдый анда? Юк, бәбкә дә түгел бу... Кемдер елый, ахры... Бала елый! Бала тавышы бит бу! Бала?.. Хәлим үз ачышыннан егылып китә язды. Торып баскан җиреннән кабат сәкегә утырды. Майя... Майя?.. Майя баласы бит бу! Майя белән Хәлимнең газиз баласы! Хәлим куанырга да, көенергә дә белмәде. Нишләп көенсен ди ул... Куанырга кирәк! Аларның газиз балалары бит ул! Майя... Майяның хушлашканда әйткән сүзләрен исенә төшерде Хәлим. "Миндә синең җан күзәнәгең, кан бөртегең, тән кисәгең кала",— дигән иде ул. Бала хакында әйткән бит аның Майясы! Туачак газизләре хакында... Аһ, ничек ул моңа башта ук төшенмәгән... Хәлим, үзен кая куярга белмичә, бүлмә буйлап арлы-бирле йөренә башлады. Өзелеп-өзелеп Майяны, баласын күрәсе килде. Әмма ул, шул ук вакытта, үз акылы белән берни дә кылырга тиеш түгеллеген аңлый иде. Сихерче карчыклар аның серен белмәскә тиешләр. Белсәләр, бөтен хыяллары, ниятләре челпәрәмә киләчәк. Утар хуҗабикәләренең кереп алуын көтеп утырырга тиеш иде хәзер Хәлим. Ә бала елады да елады. Ник елый соң ул? Ник юатмыйлар аны? Майя үзе кайда? Әллә, юатып та, бу бала, үзенең кечкенә йөрәге белән, атасының якында, янында булуын тоямы? Кандаш җаннар бер-берсен тоя ди бит... Әнә ничек өзгәләнеп елый ул... Хәлим бүлмә стенасыннан тишек-мазар эзли башлады. Юк, бернинди тишек-тәрәзә күренми. Урам якка чыга торган стенада гына, түшәм турысындарак, бер уентык шәйләнә. Яктылык та шуннан керә икән. Хәлим, ишек төбенә куелган ике бүкәннең берсен алып килеп, шуңа менеп басты, үрелеп тышка карамакчы булды. Әмма берни күрә алмады. Колагын куеп тыңлады — берни дә ишетмәде. Әллә бер җан иясе дә калмаганмы бу утарда? Яшенә төелеп, җан ачысы белән елап яткан сабый баладан башка... Хәлим түзә алмады, кендек итен кысып тоткан йодрыгы белән саман диварны төя-төя, идәнгә сыгылып төште, бөтен йөрәк әрнешен, күңел моңын, җан сагышын кушып, сулкылдап елап җибәрде... IV Хәлимне өч көннән соң гына кереп алдылар. Дөрес, бу көннәрдә карчыкларның берсе аның янына кереп-чыгып йөрде. Сөт, икмәк калдырды, су кертте, ишек төбенә лакан чиләге куйды. Өч көннән соң якты аланга килеп чыккач, Хәлимнең күзләре камашып китте. Хәтта... башы әйләнгәндәй булды, бер мәлгә исен югалта язды. Ишек яңагына тотынып, карашларын җиргә төшерде. Ничек сагындырган бу яктылык, кояш! Хода бәндәсенә кояш кирәк, ул бит кояш баласы, көн баласы. Аннан соң гына төн, караңгылык иярчене... Күзләре көн яктылыгына ияләшә барган саен, Хәлим кое төбендә басып торучы хатын-кызны ачыграк шәйләде, торган саен ныграк күзаллый барды. Кояш чагылышы ул хатынның йөзкыяфәтен аермачык күрергә ирек бирмәсә дә, шундук искәрде Хәлим: бу — Майя! Аның сөйгәне! Хәләле! Кулында нәрсә соң аның?.. Бала? Хәлим белән Майяның газизе! Хәлим, үзен-үзе белештермичә, алга омтылгандай итте. Әмма шунда ук үзен кулга алырга өлгерде. Ярамый! Әлегә ярамый. Карчыклар аны сынамакчы гына булалар бит. Шулай да Хәлимнең Майяга, Майя кулында утырган сабый балага якынрак барасы килде. Бу якынаюдан нидер үзгәрер, дөресрәге, аның йөрәге урынына утырыр, күңеле тынычланыр, җаны сафланыр кебек иде... Менә ул алга тайпылып китте, коега турылап бара башлады. Майя да, нидер сизенеп, алгарак омтылды бугай. Хәлим моны күрмәде, әмма сизенде. Аларга туры карарга курыкты ул. Тупылдап торган баласына караса, түзә алмас, сабырлыгын җуеп, шул якка ташланыр кебек иде. Менә ул кое буена барып җитте. Майяга җитәргә берничә адым гына калды. Майя үзе дә каршы килә башлады. Әмма ул ялгышты. Очраштык, күрештек дигәндә генә, Хәлим, кырт борылып, кое янындагы ялгашка таба китте. Берни булмагандай, учына тутырып су алып эчте, аннары тыныч кына юына башлады. Майя түзмәде, бөтен йөрәге, җаны белән: — Хәлим!..— дип дәште. Хәлим юынган җиреннән кинәт туктап калды. Менә ул, улак өстенә иелгән җиреннән башын борып, Майя ягына карады. Аннары, борчымагыз әле, дигән кебек, йөзен җыерып куйды да тагын юына башлады. Майя бу хәлне көтмәгән иде булса кирәк, бер кулы белән йөзен каплап, үксеп елап җибәрде дә йөгерә-атлый алачыкка кереп китте. Хәлим, пошмас кыяфәттә, күңел күзе белән аны ишеккә кадәр озатып калды. Ишек шапылдап ябылу белән, аның болай да җәрәхәтләнеп, телгәләнеп беткән җан-бәгыре яшәешнең әллә кайсы гына караңгы төпкеленә убылып төшеп китте... Хәлимне ашык-пошык кына ашаттылар да кырга алып киттеләр. Ике карчык артыннан ияргән Хәлим утардагы хәлләрне күздән кичереп, үзенең былтыргы тормышы белән чагыштырып, сынап барды. Беренче карашка әллә ни үзгәреш күренми. Шул ук ике алачык, бура кое, җиргә сеңгән алачык келәтләр, мал утарлары, амбарлар, яшелчә бакчалары... Шул вакыт Хәлим ат пошкыруын ишетеп калгандай булды. Әллә Аксаймы? Исәнме ул? Хәлим, карчыклар артыннан барган җайга, тайпылыбрак китте дә лапас, мал утары тирәләрен үрелеп карарга өлгерде. Менә хикмәт: кинәт лапас ишеге шыгырдап ачылып китте дә аның эченнән чаптырып бер ат килеп чыкты. Аксай? Аксай! Хәлим бер мәлгә тукталып калды. Аксай да Хәлимнең кайтуын сизенгән; әнә бит, койрыгын чәнчеп, утар буйлап чабып йөри, ара-тирә Хәлим ягындагы киртә койма янына якын ук килә дә шул киртәләргә арткы тояклары белән шакылдатып тибеп куя. Чыгарга, элекке хуҗасы янына килеп иркәләнергә, назланырга тели ул. Әмма Хәлим Аксай янына якын бара алмады, чөнки ул бу атны белүен, хәтерләвен карчыкларга сиздерергә тиеш түгел. Шуңа күрә пошкырынып чабып йөргән атка бераз вакыт карап торды да, битараф кыяфәт чыгарып, ары атлап китте. Әнә утын әрдәнәләре. Былтыргы утын да шактый калган икән. Әмма быел элеккечә күп итеп әзерли алмаганнар. Ярылып бетмәгән утын түмгәкләре чүмәлә кебек өелеп ята — аларны ярырга телсезләрнең көчләре җитмәгән, күрәсең. Хәлим булмаган шул, былтыргы кебек, калын-калын утын кисентеләрен "эһ" тә итми ярып ташларга... Гомумән, утар бер ел эчендә шактый бирешкән. Түбәләр кылкаланган, күп урында киртәкоймалар авып-ватылып беткән. Бакчалар да начар эшкәртелгән... "Бераз булышып алмый булмас",— дип уйлады Хәлим. Ни дисәң дә, теге ике әпә ир дә, ахыр чиктә, сихерче карчыклар да җир бәндәләре бит. Әлбәттә, ул монда озак калырга җыенмый. Майя белән сөйләшеп-аңлашып алгач, беренче җай чыгу белән качып китәчәк. Майясы, баласы белән бергә китәчәк. Иң мөһиме, ул үз акылында, үз хәтерендә. Калганы аның егетлегеннән тора. Тагын... Теге кендек кисентесе генә янда булсын, төрле сихердән, афәттән саклап торсын... Хәлим түш кесәсендәге төргәкне капшап куйды. Ул алачыкта ябылып яткан чакта ук кендек бөртеген кулъяулыгының бер очына чияләйләп төйнәп куйган иде. Беренче төндә, хәлсезаңсыз ятканда, аның артыш таягы да, күлмәк эченә тегелгән бөти язулары да серле рәвештә юкка чыккан, әмма учындагы кендеге ниндидер тылсым ярдәмендә сакланып калган иде. Әлбәттә, бу төнге тентүнең сихерче карчыклар эше икәнен белә Хәлим. Әмма бу турыда ныклап уйларга шикләнә. "Сихер турында уйласаң, шундук килеп таба ул сине", — ди иде Васимә карчык. Хәлимнең сүзен җөпләгәндәй, биш-алты адым алдан баручы карчыклар дәррәү борылып карадылар. Хәлимнең йөрәге шау итеп китте, бөтен тәненә суык йөгерде. "Әллә сизенделәрме? Майя әйтә иде бит, уйлаганны да сизәләр, дия иде..." Карчыклар кабат кузгалгач кына тынычланды Хәлим. Ул моннан соң сихерчеләр янында Майя хакында, качу хакында, авыл хакында уйламаска үз-үзенә сүз бирде, хәтта, ант иткәндәй: "Әгәр уйласам, якты дөньяны күрмим", — дигән хәтәр сүзләр дә пышылдады. Ниһаять, алан буйлап үтеп, тар гына аралыктан күршедәге Күкчәчәк болынына чыктылар. Карчыклар Хәлимне печән чабучы әпәләр янына алып баралар икән. Аларны ерактан ук чамалап килде ул. Дөресрәге, ишетеп килде. Чалгы янаган тавышны танымыймы соң! Бераздан әпәләр үзләре дә күренде. Икесе аланның ике башында ашыкмый гына печән чабып йөриләр иде алар. Хәлимне башта үшән, бөкре һәм өрәк кебек кыяфәтсез карт ир ягына алып бардылар. Бермәл карашып торгач, Хәлим баш кагып кына исәнләште. Теге ир дә аңа баш кагып җавап кайтарды. Аннары җыйнаулап чәнтисез әпә ир янына киттеләр. Якынлашкан саен Хәлимнең йөрәге ешрак тибә, аяк буыннары йомшый, калтырана башлады. Аның болай да алҗыган, талчыккан җаны тагын бер кысылып, әрнеп куйды. Әтисе бит ул аның! Әнә нинди хәлгә калган ул. Тагын да арыкланган, бетәшкән, бөкрәйгән. Чалгы тотуының да рәте юк. Арыган, талчыккан кеше генә печәнне шулай килбәтсез рәвештә, бөтен гәүдәсе белән талпынып, алпан-тилпән килеп чаба. Чөнки аның беләк көче, буын көче беткән була. Гәүдә белән ятып, менә-менә капланып төшәм хәзер, дигән кебек, бөкрәеп эшләп яткан әпә ир аларны башта шәйләмәде, уфылдап, ухылдап печән чабуын белде. Пакусын очлап чыккач, чалгысының сап ягын җиргә янтайтыбрак кадап, кесәсеннән агач саплы кайрагын чыгара башлаган иде, якынаеп килүче кешеләр төркемен күреп, туктап калды. Хәлим үзен бик тиз кулга алды: әпәне танымаганга салышты. Шулай да, баягы ир белән күрешкәндәге кебек, киләкилешкә башын кагып куйды. Әпә аңа ачык елмаеп җавап бирде. Биленнән бөгелеп, баш иде. Карчыклар чәнтисез әпә янында озак тормадылар. Нишләптер аның янына бармадылар да: утыз-кырык адымда тукталып, егылган үләнне караштыргандай иттеләр дә кирегә борылдылар. Хәлим дә аларга иярергә мәҗбүр булды. Тагын баягы ир янына килделәр. Карчыкларның берсе ир кулындагы чалгыны алып Хәлимгә тоттырды да үзен җитәкләп авыл ягына алып китте. Икенчесе, ымлап-ишарәләп күрсәтә-күрсәтә, Хәлимгә кайсы җирдән чабарга кирәклеген аңлатырга кереште. Аннары аның аңлаганын-аңламаганын да сорап та тормыйча, ашыга-ашыга утарга кайтып китте. Шулай итеп, Хәлим тоткынлыктан чыккан беренче көнендә үк үзенең иң яраткан, төшләренә кереп йөдәткән җирендә — Күкчәчәк аланында пәйда булды. Кем белән диген әле! Үзенең әткәсе белән! Әнә ул — күз күреме җирдә; җилдә тирбәлеп утырган гөлҗимеш куагы кебек, салмак кына селкенгәләп печән чаба... Ни хакта уйлый икән ул хәзер? Таныдымы үзенең газиз баласын? Кайчандыр хатыны көмәнендә яралгы хәлендә генә калып, соңыннан, егерме елдан соң, бер ел буе үзе белән яшәгән Хәлимен, улын, нәсел дәвамчысын таныдымы? Танымагандыр шул. Албасты карчыклар аның да бөтен аңзиһенен, хис-хәтерен тартып алганнардыр, мәңгелеккә мескен, гарип, мәхлук язмышына дучар иткәннәрдер... Хәлимнең бу бәхетсез, бичара адәми затка ничек кенә булса да ярдәм итәсе килде. Тик ничек? Әллә? Әллә, янына барып, барысын да сөйләп бирергәме? Үзе хакында, әнисе, авыллары хакында... Аннары килене Майя, оныгы... оныгы... (исеме ничек икән соң аның?) хакында. Нигә бу карчыклардан куркып торырга? Менә хәзер тәвәккәлләп әтисе янына барачак ул. Әнә теге пакусны гына чыгып бетсен дә... Чәнтисез әпә үзенә таба килүче Хәлимне эшеннән туктап көтеп алды. Әмма каршы килмәде. Алар арасында ун адымлап ара калгач, әпәгә әллә нәрсә булды: ул, кеше аңламый торган ямьсез авазлар чыгарып, кычкырып-җикереп җибәрде. Тамак төбеннән чыккан кыргый тавышта бу кешенең бөтен җан ачысы төйнәлгән кебек иде. Менә шул төен чишелеп киткән кебек булды. Хәлим бер мәлгә аптырап, каушап калды. Туктады. Сынап карап тора башлады. Әпәдән бүтән төрле аваз чыкмагач, тагын ике адым атлады. Тегесе, ерткыч җәнлек кебек, тагын үкереп куйды һәм кулына үлән өстендә яткан чалгысын алды. Хәлим аңлап тора: "Тагын да якынрак килсәң, шушы чалгы белән башыңны кисеп төшерәм!" — дип яный иде ара әткәсе. Нигә алай соң ул? Нигә улын үзенә якын җибәрми? Йөрмә монда вакыт уздырып, бар, эшлә, бәласеннән башаяк, диюеме? Үз улын карчыклар сихереннән саклап, йолып калырга тырышуымы? Хәлим һич аңлый алмады. Шулай да әпәне үртәмәде, туктаган урынында багана кебек басып калды. — Саумы, әткәй!.. — дип эндәште ул, бераз сулышы тигезләнгәч. Әпә дәшмәде. — Әткәй, бу мин — синең улың. Кампәрледә калган Саниянең малае, синең бердәнбер малаең... Бу мин — Хәлим... Әткәй... Әпә, пыяла күзләре белән Хәлим ягына караган килеш, дәшминитми тора бирде, хәтта керфек таҗларын да кыймылдатмады. — Әткәй, исеңдәме — Кам-пәр-ле?.. Са-ни-я?.. Ә? — Иҗекләп тә, хәрефләп тә әйтеп карады Хәлим, әмма әткәсенең зиһенен, күңелен уята алмады, ахры, ишеткәнен-ишетмәгәнен, хәтта аның аңлаганын-аңламаганын да төшенә алмады ул. Бу хәлдән тәмам гаҗиз булган Хәлим тагын бер мәртәбә алга омтылып карады. Әпә тагын чыгырыннан чыгып ярсыды. Башта үзенчә нидер кычкырырга маташты. Аннары тоткан чалгысын читкә атып бәрде, ике кулын алга таба җилпеп, Хәлимне куа башлады. Болай да аңлата алмагач, бичара җан, кабаланып, каударланып чишенергә кереште, башы аша күлмәген салып атты, керләнеп, ямалып беткән ыштанын төшерде. Хәлим аһ итте. Чәнтисез әпәнең бөтен тәне тоташ җәрәхәт иде! Аяк балтырларыннан башлап муен, яңак тирәләренә кадәр үлекле шешләр сибелгән, урыны-урыны белән ул шешләрдән эрен яки кан саркып тора... Шунда гына аңлап алды Хәлим. Әпә аны үз янына шул шешләреннән шикләнеп китерми икән. Хәтәр авыру йоктырырмын дип куркадыр инде, мескен. Карчыкларның якын килмәүләре дә, икенче әпәнең читтәрәк печән чабып йөрүе дә аңлашыла хәзер... Димәк, бу хакта барысына да мәгълүм... Хәлим нишләргә дә белмәде. Әткәсе тәнендәге шеш-җәрәхәтләр аның үз тәненә күчкән кебек булды, бөтен җире кызышып чыкты, хәтта кычыта башлады... — Әткәй, ни булды сиңа? — дип сорый алды ул бераздан. Әпә, каккан казык кебек, шәрә тәнен күрсәтеп басып торуында булды. — Әткәй, ник дәшмисең? Ничек ярдәм итим соң сиңа? — дип өзгәләнде Хәлим. Әмма якын барырга кыймады. Шунда, шеш-җәрәхәтләр белән чорналып, өрәк кебек басып каткан әпәнең уң як күз төбендә бер энҗе ялтырап киткәндәй булды. Әйе, әйе, Хәлим аермачык күрде: энҗе бөртеге балкып китте! Юк ла... Күз яшедер ул... Әйе, күз яше! Җан түреннән тибеп чыккан сыңар күз яше... Димәк... Димәк, әткәсе аны таныды... Таныды! — Әткәй!.. Әткәем минем!..— Хәлим, ачыргаланып өзгәләнүен, тетрәнеп ярсуын баса алмыйча, ике учын күкрәгенә кушырып, яңа гына әткәсе чабып ташлаган печән өстенә тезләнде... Аңардан егерме-утыз адымнарда гына, тезләнеп, башын шешле, җәрәхәтле тезләренә бәрә-бәрә аның әткәсе сулкылдый иде... Бу көннәрдә Хәлим бик авыр тойгы белән йөрде: аның өчен газиз булган ике җан иясе дә янәшәдә генә яши, әмма аларның берсе янына да якын барып булмый, дөресрәге, алар аның үзен якын китермиләр. Хәлимне күрү белән Майя читкә тайпыла, яисә бөтенләй дә алачыгына кереп китә. Әткәсе дә Хәлим күзенә күренмәскә тырыша, ул хәзер утар читендәге куышта ялгызы гына яши. Ашны карчыкларның берсе илтә. Шәүлә кебек, шуышып йөргәндәй дәшми-нитми, салмак кына - хәрәкәтләнүче бу Хода бәндәсенә хәзер беркем дә игътибар итми, ахры; ул үзе белеп эшли, үзе теләгәнчә йөри, яши... Бервакыт Хәлим шул куыш тирәсеннән йөреп килмәкче булды. "Хәле ничек? Берәр төрле ярдәм кылып булмасмы?" — дип уйлады. Көндезге авыр эштән соң сызланып, ах-ух килеп ыңгырашып яткан әткәсенең хәлен читтән үк тоеп, белеп, ишетеп килде Хәлим. Ул эчкә керергә уйламады да, өркетермен, уңайсыз хәлгә куярмын дип курыкты. Бераз таптанып торды да китү ягына борылды. Шул вакыт куыш эчендәге ыңгырашу авазы аның зиһененә килеп иреште: "Улы-ы-ым-м!.. Улыы-ым-м!" Хәлим, буыннары йомшап, егылып китә язды. "Улым" диме? Әллә берәр сер-сихер галәмәтеме бу? Бик теләсә, кеше үзе ишетергә теләгән сүзне ишетә ала, диләр бит... Ыңгырашу тагын кабатланды: "Улы-ым-м!.." Хәлим мондый очракта нишләргә кирәклеген белми иде. Шулай да куышка якынрак килде. Әмма куыш авызы чыбыкчабык белән томаланып куелган иде. — Әткәй... — дип эндәшеп карады Хәлим. Бер мәлгә куыш эчен үле тынлык басты, аннары үзәккә төшәрлек ыңгырашу тагын кабатланды. — Әткәй, хәзер мунча ягам, шунда чабып терелтәм мин сине... Бераз гына түз, яме. Мин хәзер киләм, — дип өзгәләнде Хәлим. Ул утарда мунча ролен үти торган ерак алачыкка — яртылаш җиргә иңгән бура йортка йөгерде. Ашыга-ашыга утын юнәтеп, ут дөрләтеп җибәрде, су ташып куйды. Аннары мунча өлгергәнче янында булыйм, юата алган кадәр юатыйм, хәлен җиңеләйтим дип, кабат әткәсе яшәгән куыш янына килде. Әмма ул килгәндә куыш буш иде инде: алдындагы чытырманлык юкка чыккан, эчтә дә җан әсәре күренми. Хәлим моны нәрсәгә юрарга да белмәде, яккан мунчасын да онытты, авыр уйлардан тубал булган башын түбән салындырып, үз торагына кайтып китте... Майя белән янәшә яшәү Хәлим өчен тагын да газаплырак иде. Карчыклар бу яшь хатынның һәр адымын күзәтеп торалар кебек. Үзләре күзгә күренмиләр. Әмма Хәлим төгәл белә: алар кайдадыр шунда гына, якында гына... һәр агач кәүсәсендә, шайтан таягы чәчәгендә, бура ярыгында күргәндәй була Хәлим аларның афәт аңкытып торган төпсез, шыксыз күзләрен... Майяга табан ялгыш кына бер адым атласа да, хәзер килеп чыгып өстенә ябырылырлар, үзләренең кара сихерләре белән изалап, харап итәрләр, йә булмаса, аждаһага әверелеп, бөтенләй кабып йотарлар кебек иде. Бигрәк тә баласы өчен өзгәләнде Хәлим. Менә атнадан артык яши инде, ә сабыен, йөрәк маен бер генә тапкыр да күргәне юк. Ул аның малаймы, кызмы икәнен дә белми хәтта. Хәер, кем булуындамыни хикмәт. Исән генә булсын, имин генә булсын, үзенеке генә булсын. Шулай да беркөнне Хәлимгә баласын кулга тотып карарга җай чыкты. Күкчәчәк аланында печән чабып йөргәндә чалгы канатын югалтты ул. Чапканда чабылган үлән коелып, чәчелеп бетмәсен өчен, чалгы өстенә бау белән тарттырылган агач җайланманы шулай диләр. Яңасын эшләү өчен бау да, агач юыну өчен пычак-мазар да юк. Хәлим, ике дә уйлап тормыйча, утарга кайтып килергә булды. Көндезге утар тын. Челлә эссесеннән бозаулар гына түгел, тавык, үрдәк ише кош-кортлар да ышыкка качып беткәннәр. Бер әрсез урман чыпчыгы гына кое янындагы ялгашта су чәпелдәтеп булаша. Ул да эссегә чыдый алмый, күрәсең, шулкадәр дә мөкиббән киткән, булдыра алса, су төбенә төшеп утырыр иде, билләһи. Хәлим үзләре яшәгән алачык янында өстәл кебек ят бер әйбер күреп алды. Өстәл дисәң өстәл түгел, күбрәк ялгашка охшаган, әмма бу ялгаш нишләптер дүрт аяк өстенә утыртылган. Кызыксынуын басып кала алмады, Хәлим шул ялгашка табан берничә адым атлады, үрелеп карады. Җаны белеп тартылган икән — бу бишектә бер сабый бала ята иде. Мыш-мыш килеп, изрәп йоклаган балага карап, онытылып, гаҗәпләнеп күпме торгандыр, хәтерләми, Хәлим берзаман алачык эчендәге кеше тавышларына сискәнеп, айнып китте. Әмма ишектә беркем дә күренмәде. Әллә бала да үз янында басып торган җанның туган булуын сиздеме? Баштарак, көләргәме-юкмы дигән кебек, тыйнак кына елмаеп куйды, аннары киң итеп көлеп җибәрде. Түзеп тора алмады, Хәлим үзе дә авыз ерды. Соңгы вакытларда беренче мәртәбә елмаюы иде аның. Гомумән, бу елларда елмайганынкөлгәнен хәтерләми ул. Менә — көлә белә икән бит! Шатлануның нәрсә икәнен онытмаган ласа! Сәбәпчесе дә кем диген — үзенең йөрәк парәсе, җан бөртеге — газиз баласы... Йокы аралаш елмаеп-көлеп яткан бала әтисенең үтә дә төбәп карап торганын сизде, ахрысы, кыймылдап куйды, аннары бөтенләй дә әйләнгәли, тибенә башлады, ак җәймә астындагы аяклары бер-ике мәртәбә җилпенеп уйнап алдылар да: "Менә, әтием, мин нинди, мә, бөтен җиремне күр, кара", — дигән кебек, җәймәне тибеп аттылар. Хәлим алдында, аның бәхет нуры юа башлаган авыр, тирән сагышлы күзләре каршында матур төшләр күреп елмая-елмая бер кыз бала ята иде. Бу җанлы курчакның бөтен җирен дә шундук яратты Хәлим: әнисенеке төсле кап-кара, бераз көдрәләнеп торган йомшак чәч бөртекләрен дә, әтисенекенә охшаган почык борынын да, алсу алма кебек пешеп өлгергән пар битен дә, алга бүлтәеп чыгып, янәшә яткан пар гөлҗимешкә тартым иреннәрен дә, мәхәббәтле иякләрен, оялчан тәнен, матур аякларын, хәтта төймә кебек тезелеп киткән, берсеннән берсе кечкенә аяк бармакларын да яратты, үз итте. Бер генә үкенеч: күзләрен күрмәде. Күзләре нинди икән? Әнкәсенеке кебек зур, матур микән, әткәсенеке кебек зәңгәр микән? Шул вакыт бер галәмәт хәл булды: баланың күз кабаклары калтыранып алдылар да киң ачылып киттеләр: алар эченнән күк йөзе кебек саф, ачык якты зәңгәрсу дөнья балкып килеп чыкты... Хәлим, үзе дә сизмәстән, әнә шул сихри, тылсымлы дөньяга кереп чумды. Әмма, исен-аңын җуймады, өстәл-бишеккә үрелеп, сабыйны кулына алды. Соңгы өч елда^беренче мәртәбә үзен бәхетле, бик бәхетле итеп тойды ул... Йомшак бишектә йоклап яткан бала кеше кулын шундук тоеп алды, ахры, йөзен чытты, нәни куллары белән борын тирәләрен ышкып куйды, кулларын, аякларын сузып киерелде дә шыңшып елап җибәрде. Хәлим өчен бу көтелмәгән хәл иде. Хәзер нишләргә? Кире куйса да кыен — бишегендә елатып калдырыргамы, кулда калдыру да куркыныч — күреп, ишетеп калулары бар. Хәлим, үзенүзе белештермичә, әллә каян гына калкып чыккан инстинкт буенча, баланы үз кулында салмак кына тирбәтергә, селкетергә кереште. — Ә-ә-ә-ә-ә... Ә-ә-ә-ә-ә... Бала туктарга уйламады да, киресенчә, һаман ачыргаланып елады, ярсыды, хәтта, буылып-буылып, халык әйтмешли, зәңгәргә катып үкси башлады... — Ы-ы-ы... Ы-ы-ы... Ә-ә-ә-ә-ә... Шул вакыт бала тавышына алачыктан дәррәү Майя, аның артыннан ук теге ике карчык килеп чыктылар. Майя, бала күтәреп йөргән Хәлимне күргәч, җан тавышы белән кычкырып җибәрде: — Гөләш! Нишләттеләр сине?! Балакаем!.. Йөгереп килгән уңайга Майя Хәлим кулыннан баласын йолкып алды, аннары, аңа артын куеп, чын аналарча сөйләнәсөйләнә, һаман елаудан туктый алмаган сабыйны тынычландыра башлады. — Кызым минем... Тиделәрмени... җә инде, җитте, җитте... Син бит әнкәң белән... И җанашым-Гөләшем минем... Җә, тынычлан, тынычлан... Майя баласын тынычландырып булашкан арада, карчыкларның берсе йөгерә-атлый Хәлим янына килде, усал күзләре белән бер сөзеп карады да, кискен генә кулыннан эләктереп, мал утарына таба өстерәде. Хәлим тагын бер мәртәбә Майяга, инде тынычлана башлаган һәм анасының күкрәгенә борын төртеп, шыңшып яткан сабыена каерылып карады, аннары, нәрсә булса да булыр дигәндәй, башын аска салындырып, карчык ихтыярына буйсынды. Бераздан ул үзалдына усал мыгырданып барган җен карчыгын күрми дә, ишетми дә иде инде. Хәлим бу минутта җир йөзендәге иң бәхетле кешеләрнең берсе булгандыр. Ул үз бәгырь итен — газиз баласын табуга иреште, аны кулына алды, күзләрен, йөзен күрде, бу йөздә таныш чалымнар күрде... Гөләш!.. Нинди матур исем биргән аңа Майя. Гөләш!.. Башка беркемдә дә юктыр андый исем. Ә бит, чынлап уйласаң, андый бала да, андый язмыш та юктыр бу дөньяда. Булмасын да! Кеше кешеләр арасында туарга тиеш, кешеләр арасында яшәргә тиеш, мәңгелек йортына да кешеләр арасыннан китәргә тиеш. Гөләш тә кеше баласы, кеше ыруыннан, ул да — кеше бәгыреннән өзелеп төшкән җан бөртеге, тән күзәнәге... Юк, монда калдырмаячак аны Хәлим. Бу урман төпкелендә, "албастылар утары"нда, сихер-зәхмәт дөньясында ул рухи гарип булып, кешеләргә чит-ят, кыргый бер зат булып үсәчәк. Ниндидер тылсымнар ярдәмендә илаһи табигать Майяны саф килеш саклап кала алган, Гөләшкә дә кара урман зәхмәте тимәс дип кем әйтә алыр? Юк, юк... Барыбер алып китәчәк ул үзенең газизләрен! Тизрәк Майя белән очрашу-аңлашу чарасын табарга кирәк! Монда озак калырга ярамый. Югыйсә Хәлим үзе дә тиздән шушы урман сихеренә бирелә башлаячак, рухи сазлыкка батачак, зәхмәт чокырына убылып төшеп китәчәк... Бернинди кендек тә, тел очында йөргән догалар да саклап кала алмаячак аны... Хәлим сөенеп куйды: әле ярый догалар хакында исенә төшерде. Соңгы вакытта Ак бабай өйрәткән дога-сүрәләрне бик сирәк кабатлый башлаган икән ул. Бу — күңелсез фал. "Бисмиллаһир-рахмәнир-рахим. Аллаһөммә әнтәс-сәламә вә мин кәс-сәламө тәбәрәкәтә вә Тәгаләйтә йа зәлҗаләли вәл-икрам..." VI Хәлим, күңеленнән ничек кенә ашкынса да, баласын, Майясын алып, тиз генә качып китә алмады. Урмандагы бөтен кара һәм изге рухларны тетрәндергән бер фаҗига аны тагын кырык көнгә тоткарлап калды. Әмма бу вакыйга аңа Майя белән аңлашырга да ярдәм итте. Июль аеның басынкы гына киче иде. Малларны җыеп, утарга кертеп яптылар. Бүген бу эшне карт әпә үзе генә башкарды. Карчыкларның берсе аңа булышкалап йөрде. Әткәсенең күзгә чалынмавы Хәлим күңелендә шомлы уйлар уятты. Соңгы көннәрдә болай да өстерәлеп кенә йөри иде, әллә бөтенләй егылдымы? Хәлимнең Аксай белән алып кайткан печәнен абзар артына өеп куясы бар иде, шуңа күрә, бик барасы килсә дә, әткәсе яткан куыш янына бара алмады. "Соңыннан урап килермен әле", — дип уйлады ул. Ләкин Хәлим соңарды. Бу мизгелдә әткәсенең куышына ут капкан иде инде. Аланны сискәндереп, чытыр-чытыр килеп янган коры каен кәүсәләрен әрсезләнеп ялкын ялый башлады, ниһаять, әлеге чытырдавык тавыш, тагын да шомлырак яңгыраш алып, Хәлимнең колагына, аннары аң-зиһененә килеп иреште. Аның сизгер йөрәге шундук тойды бу бәлане. "Әткәй?! Нәрсә булды?" дип уйларга да өлгерде ул хәтта. Утар тирәсендә булашкан әпә дә, шунда гына сыер савып йөргән карчыклар да афәт исен сизделәр, ахры, тышка чыгып, чәнтисез әпә яшәгән куыш ягына карап тора башладылар. Бу авыр халәттән иң беренче Хәлим айныды. Ул, кулындагы сәнәген бер як читкә атып бәрде дә, әткәсе янына йөгерде. Әмма барыбер соңга калды. Куышны тулысынча ут-ялкын каплап алган иде инде. Хәлим бара-барышка: "Әткәй!" — дип кычкырып җибәрде, янәшәдә яткан бер таякны алып, куыш киртәләрен таратмакчы, сүтмәкче, ут эченнән әтисен аралап алмакчы булды. Әмма янгын аңа караганда күпкә көчлерәк иде. Хәлим ут чүмәләсенә өч-дүрт адымга да якын килә алмады. Дөрләгән ут кызуына күзләре шартлар дәрәҗәгә җитсә дә, кулларындагы, йөзендәге соңгы төкләргә кадәр көеп бетсә дә, Хәлим ут белән көрәшен туктатмады. Ул моны инде әтисен коткарам дип тә түгел, бәлки, бөтен дөньяга, язмышына ачуыннан, эчке ярсуыннан эшли иде. Шул вакыт куыш эченнән куркыныч иңрәү авазы ишетелде: — Улы-ы-м-м!.. А-а-а!.. Җәй буе кибеп, тимәс борын чыртлап сынып торган каен ботакларыннан корылган куыш соңгы мәртәбә авыр итеп сулыш алды да әлеге ачыргалану авазы өстенә җимерелеп төште. Әпәнең тавышы басылды, сулышы кысылды, тәне көйде, күрәсең, башкача җанлылык сизелмәде. Бөтен тирә-юньдә ут, бары тик ут кына тантана итә иде. Хәлим, чарасызлыктан нишләргә дә белмичә, эссе бөркеп торган мәһабәт учак алдына тезләнде, аннары, бөтен борчуын йөз җыерчыкларына чыгарып, бераз башын чайкап торды да, авыр кайгысына чыдый алмыйча, чирәм өстенә капланып төште... Аның артыннан килеп җиткән карчык белән әпә ир, бот чабып, ах-ух килеп, учак тирәсендә таптанып йөрделәр дә кабат утарга китеп бардылар. Әпә сөтле чиләк күтәреп кире килгәндә, ут-ялкын афәте басылган иде инде. Шуңа да карамастан ул анда-монда калкынып алган утялкын дулкыннарына сөт бөрки башлады. Кара сыер сөте утны баса, дигән халык юрамышын Хәлимнең дә ишеткәне бар. Ләкин соң инде. Хет алтын сыер сөте сипсәң дә, Хәлимнең әткәсе терелеп чыга алмаячак. Ул, әнә, төтен төчкереп, каралып-зәңгәрләнеп торган кисәүләр өеме астында җан очырып ята... Хәлим шулай дип уйлап кына бетерде, куыш торган урынның нәкъ үзәк бер җирендә, ниндидер утлы кисәү шартлап, шул урыннан елан кебек ялкын теле күтәрелде, аңа ияреп, зәңгәр пәрдәгә төренә башлаган күк йөзенә эреле-ваклы очкын-йолдызлар көймәсе менеп китте... Хәлим бөтен йөрәге, җан-бәгыре аша тойды: шул очкын — йолдызлар белән аның әткәсенең җаны Күккә — Тәңре катына юнәлде, һәм ул, үзе дә сизмәстән, дога пышылдарга тотынды: "Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Йасин. Вәл-Коръәнилхәким. Иннәкә ләминәлмөрсәлин. Галә сыйртыйммөстәкыйм. Тәнзиләл-газизиррахим. Литөнзирә каүмәм мә өнзирә әбәэүһөм фәһөм гафилүн..." Дога очын югалтмаска тырышып, Хәлим торып басты, аннары акрын гына атлап, янгын урынына китте. Бая читкә атып бәргән таягын алып, пыскып яткан кисәүләрне актарырга кереште. Үзе дога пышылдый, үзе актара... Бу вакытта аны берәрсе күрсә, һичшиксез, тилергән, акылдан шашкан бер тиле бәндә дип уйлар иде. "Әләм йарау кәм әһләкнә кабләһөм минәл-коруни әннәһүм иләйһөм лә йарҗигун. Вә ин көллөлләммә җәмигөлләдәйнә мөхдарун..." VII Чәнтисез әпәнең янып көйгән мәетен Күкчәчәк аланы уртасында үсеп утыручы япанай карама агачы төбенә күмделәр. Ләхетне җиргә иңдергәндә утардагы барлык җан иясе килде. Бөтен эшне карт әпә белән Хәлим башкарды. Карчыклар бер читтәрәк, үзләренчә өшкеренә-төчкеренә, ниндидер мәҗүси - догалар пышылдап тордылар.^ Иң артта, күкрәк баласын күкрәгенә кысып, Майя тора. Йөзен-күзен сөрткәләп алуына караганда, ул чәнтисез әпәнең фаҗигасен бик авыр кичерә иде. Шулай да хатын бу кайгыны үз күңелендә генә кичерә, кешегә күрсәтми — акырып-бакырып та, үксеп елап та йөрми. Мәет җир куенына иңдерелеп, кабер өстенә имән казык - кадап куелгач, утар ияләре кайтып китте, Хәлим ялгызы торып калды. Ул, кыйбла якны чамалап, кабер читенә чүгәләде дә белгән догаларын укый башлады. Озак укыды. Хәтеренә уелып калган Коръән сүзләре беткәч, тагын бер мәртәбә кабатлап укыды, тагын, тагын... Күпме күбрәк укыса, әткәсенең җаны ахирәттә шулкадәр әйбәтрәк урнашыр кебек тоелды аңа. Үзе дога кабатлый, үзе уйлана Хәлим: "Кемгә кирәк булды икән әткәсенең үлеме? Карчыкларгамы? Теге карт әпәгәме? Алай дисәң, янгын чыкканда әпә дә, карчыклар да абзар тирәсендә булашалар иде... Әллә?.. Әллә үзен-үзе яндырып харап иттеме бу Хода бәндәсе? Авырту-ыңгырашуларына түзә алмыйча яисә башкаларга хәтәр афәт, зәхмәтле чир йоктырырга теләмичә үзенә ут төрттеме?" Хәлим өчен болар сер булып калды. Ахыр чиктә, бу мөһим дә түгел иде. Әткәсе болай да тере мәет кебек яши иде инде. Китеп котылуы әйбәтрәктер дә... Тик менә болай китмәскә иде аңа. Бәлки, берәр төрле дәва табарлар иде... Тәкъдирне узып язмыш бавын кисү — ай-һай зур гөнаһ бит... Хәлим, үзен кая куярга белмичә, ары бәрелде, бире сугылды, аннары Күкчәчәк аланы куенында тибеп ятучы чишмә төбенә барып утырды да, башын тез өстенә куеп, уйга калды. Уйга калды дип... Аның бу минутта уйларлык хәле-егәре юк иде. Теләге дә юк. Күңел елгасыннан ургылып аккан уй-хис ташкынын әйдәп барырлык, аны бер тәртипкә салырлык ярларның тәмам ишелеп беткән чагы... Йөрәгенең бер чите генә әрнепсызлап торган кебек. Бу әрнеш бер көчәя, бер басыла, бер көчәя, бер басыла... Хәлимнең күңел офыгында бер-бер артлы әрнүле күренешләр калыкты. Җансыз, телсез бу манзараны төш дип тә, хыял-уйдырма дип тә, хатирә дип тә әйтеп булмас иде. Әнә — аның балачагы. Ат өстендәге бу чая малай — ул үзе... Яныннан әткәсе бара... Әнкәсе казлар куа... Нәфисә! Ул елый... Әллә көләме? Менә ул кинәт бер карчыкка әверелә дә, күзләрен акайтып, Хәлимгә килә башлый. Ат өркеп китә, Хәлим җиргә егылып төшә, әткәсе белән әнкәсе аның янына йөгереп киләләр... Аны торгызалар, җәрәхәтен имлиләр, башыннан, аркасыннан сөеп-иркәләп юаталар... Хәлим кулбашында кемнеңдер кулын тоеп, сискәнеп китте һәм, алга тайпылып, торып басты. Аның каршында, күк-зәңгәр күзләре белән йотардай булып, Майясы басып тора иде. — Майя? — Хәлим... — Майя, әткәй үлде бит... — Беләм, Хәлим... — Майя!.. — Хәлим!.. Шулай берничә сүз белән ымлашып алганнан соң, үз сүзләрен белештермичә, алар, ниһаять, аңнарына килеп, берберсенең кочагына ташландылар. Мәңгелеккә береккән кебек, аерылышып китә алмыйча, өзелеп сагынышкан йөрәкләре белән генә аралашып, аңлашып, бик озак тордылар. Майя, дымлы йөзен Хәлимнең кулбашына салган да, күзләрен йомып, сихри, хыялый дөньяга киткән. Хәлим исә уяу, бик уяу. Чөнки ул моның төш кенә булуыннан, күзен йомып алса да, бу бәхетле күренешнең юкка чыгуыннан, тагын Майясын югалтудан курка. Бу сихри тынлыкны беренче булып Хәлим бозды: — Әбиләр кайда? Килеп чыксалар... — Тиз генә килмәячәкләр. Алар хәзер үз ояларында өшкеренеп утыралар. Әткәңнең рухына үзләренчә дога укыйлар... И Хәлим... Хәлимем минем... Ничек көттем мин сине!.. — Майя, Хәлимгә сарылып, иркәләнеп сырпалана башлады, үзе исә бертуктаусыз аны үпте, назлады... — Менә — килдем бит... — Нигә шулкадәр озак килдең, Хәлим? Үлә яздым бит. Балам булмаса, сагынып үлә идем мин... — Бала... Безнең балабыз... Мең-мең рәхмәтләр сиңа аның өчен, хәләлем минем. — Хәлим дә, Майясын кысып кочып, аның дымлы чигәләреннән, алсу йөзеннән шашып үбә башлады. Үзе һаман сөйләнүендә булды. — Беләсеңме, син мине бәхетле иттең, минем бит кызым бар, хатыным бар... Мин шундый бәхетле!.. — Гөләш аның исеме... — Беләм, беләм, Майя! Гөләш! Нинди матур исем кушкансың син аңа! Хәлим кинәт айнып киткәндәй булды, җитди генә сорап куйды: — Ник син миннән качып йөрдең, Майя? Миңа шундый авыр иде... — Ә үзең соң, үзең... Беренче көнне үк йөз чөереп киттең... — Шулай кирәк иде, Майя. Мине бит әбиләрең гел сынап тордылар. Ул вакытта сине танысам, бүген бу урында басып та тормаган булыр идем. — Ә мин чынлап та сиңа сихер кагылган дип уйладым. Әбиләр башта синең хакта икеләнсәләр дә, соңыннан үзләре дә ышандылар бугай. Син аларны җиңдең, Хәлим. Ничек булдыра алдың моны? Көч каян алдың? — Кендектән, Майя. Син үзең минем арттан: "Учыңа кендегеңне кысып кил", — дип әйтеп калган идең бит, хәтерлисеңме? — Әйе шул, артык хикмәтле бу дөнья. Рухлар дөньясы, күңел дөньясы тагын да серлерәк, хикмәтлерәк... Бераз сүзсез тордылар. Сөйләшкән сүзләрен тәртипкә салып бетерәсе бар иде шул аларның. — Майя! — сүзне тагын Хәлим башлады. — Әү... — Әткәм хакында кайдан белдең? — Син киткәч, мин бу кешенең сихерен җиңеләйттем. Зиһенен каплап торган сихер пәрдәсен күтәрдем. Ул шунда ук сине исенә төшерде һәм: "Улым!" — диде. Телен кайтара алмадым, әмма шушы сүзне ул гел әйтә иде... — Ә чире? Каян эләккән аңа мондый хәтәр чир? — Анысы әбиләр эше... Соңгы вакытта аларга баш бирмәде... Үзе мескен, үзе горур иде... — Майя, ә ничек белдең минем үз акылымда, үз хәтеремдә булуымны? — Бала янына килүеңнән үк сизенә башлаган идем. Бүген инанып җиттем. Сихергә юлыккан кеше болай өзгәләнми... — Әбиләрең сизмәдеме соң? — Сизделәр, Хәлим. Алар хәзер нык шикләнәләр. Сиңа барыбер монда озак калырга ярамый. Алар барыбер сине фаш итәчәк. Кендек көче — вакытлы гына. Ул көчне синең хисең җиңәчәк. Ә күңел хисен карчыклар бик тиз сихер белән каплап куячак... Хис кешенең рухын йомшарта, аны көчсез итә. — Майя, мин бит сезне алырга килдем. — Беләм, Хәлим... Әмма бу мөмкин түгел. — Мөмкин, Майя, мөмкин! Минем кендек тылсымым белән китәбез, менә үзең күрерсең... — И Хәлим... һаман шул беркатлы син. Ул бит сине генә саклый. Ул бит синең кендек. Безне кем саклар, кем яклар, ә, Хәлим? — Анысы шулай да... Ләкин мин сездән башка беркая да китмим! Мәңгегә шушында калам. — Алай димә, Хәлим. Син бит кешеләр арасында яшәү өчен тугансың... — Ә син? Син соң кем, Майя? — Белмим, Хәлим... — Син дә кеше бит, ке-ше! Кызыбыз да — ке-ше! Без барыбыз да — ке-ше-ләр! Без монда калырга тиеш түгел! Майя!.. — Тик нишләргә соң, Хәлим? — Җаен табарга кирәк, бәгърем. Сихер-зәхмәтне җиңәр көч бар ул. Мин моңа ышанам. Аллаһы Тәгаләгә ышанам. Ул безне ташламаячак, Майя... — Сезнең Аллагыз әйбәт, Хәлим. Ул кешенең рухын сындырмый, аның күңелен богаулап, зиһенен томалап куймый... Мин бу карчыклар сихереннән шундый туйдым... — Барыбер бер җаен табачакмын, Майя. Син белеп тор. Көтеп тор. Ә хәзер бар, кайт инде, карчыклар югалткандыр... — Әйе шул... Алар теләмичә генә аерылыштылар. Аерылып киткәч тә, Майя кабат килеп, бер тән, бер җан булып Хәлимнең түшенә сарылды. Тагын бераз вакыт сыенышып тордылар. Аннары икесе ике якка китеп бардылар. VIII Ике ятим җанның теләген Ходай Тәгалә ишетте булса кирәк. Ниһаять, көннәрдән бер көнне бу "албастылар утары"ннан качу өчен җай чыкты. Ә аңынчы, өч атна буе Хәлим, ике карчык ихтыярына буйсынып, тугры кол кебек хезмәт итте — иртәнге таңнан алып кара төнгә кадәр эшләде, бөтен хуҗалыкны үз җилкәсендә сөйрәп барды. Берничә көн утын хәзерләгәннән соң, яландагы печән чүмәләләрен алып кайтып өйде, аннары бакчадагы чөгендер, бәрәңге ише үсентеләрнең төбен йомшартты. Ике-өч көн эчендә басудагы борчакны егып, бераз киптергәннән соң, суктырыр өчен түбә астына ташып куйды. Хәлим үзенең серен беркемгә дә сиздермәде. Баштарак шикләнебрәк йөргән карчыклар, ниһаять, тынычландылар, Хәлим дә үз артында җан көйдереп калган утлы карашларны тоймый башлады. Майя белән дә бүтән күрешеп сөйләшә алмады ул. Ерактан гына күреп кала да күңеле җилкенә башлый. Әмма янына барырга кыймый, карчыклардан шикләнә. Болай да, очрашкан саен, күзләрен акайтып, сөзәрдәй булып карап китәләр. Кичке ашны да карчыклар әзерли. Майя үз бүлмәсендә бала карап кына яши. Сирәк кенә урманга җиләккә кереп чыга. Алачыкның аргы башыннан килгән җиләк исе генә (киптерер өчен киң тактага таратып куя аны Майя) шул хакта хәбәр җибәреп тора. Менә шулай тыныч кына яшәп яткан көннәрдә, челләнең иң кызган бер мәлендә, уйламаганда-көтмәгәндә, әллә каян яшенле яңгыр килеп чыкты. Югыйсә яңгыр булыр кебек тә түгел иде. Күк йөзендә болытның әсәре дә юк, һава коры, саф, кошлар биектә — Күк катында ук канат кагына. Күкчәчәк аланлыгындагы чишмә дә агышын үзгәртмәгән — салмак кына талпына-талпына агып ята... Яңгыр көпә-көндез башланды. Әллә каян гына килеп чыкты ул кара болыт. Аның янына икенчесе, өченчесе өстәлде. Бераздан тонык кына гөрелте тавышы ишетелде... Каф таулары артыннан, юк, җирнең читеннән үк иңрәп ишетелгән бу тавыш, бик тиз көчәеп, ярты сәгать эчендә шәһәрләр-кальгалар кырылуны, мәһабәт таулар җимерелүне хәтерләтеп якынлаша башлады. Әллә каян гына җил килеп чыкты. Ул да, күктәге гөрелте тавышына тәңгәл рәвештә көчәя барып, урман эченә яшеренгән кечкенә аланлыкта хәтәр давыл уйната башлады, бераздан шомлы, сихри гарасат өермәсе куптарды. Ниһаять, яңгырга да чират җитте. Беренче тамчы уң як чигәсенә килеп кунуга, Хәлим дертләп, хәтта чирканып куйды. Аның бөтен тәне җыерылып, җаны кысылып киткәндәй булды. Ниндидер хәтәр афәттән качкан кебек, сәнәген лапас эченә атты да алачыкка йөгерде. Караңгы бүлмәсенә кайтып кергәндә, тышта коеп яңгыр ява башлаган иде инде. "Хәзер Майя кайда икән? Баласы кайда икән?" — Хәлимнең башыннан шул уй китмәде. Урманда гына калмасын иде. Яшь аналарга аеруча ияләшүчән була диләр бит яшенне. Әнә ничек ялтырый ул, әнә ничек дер селкетә галәм арбасын; хәтта Җир күчәре дә, менә сынам, менә сынам дип, бөгелеп-сыгылып куя кебек. Бөтен җәйгә бер генә була торган яшенле яңгыр шулай башланды. Андый яңгырлар берничә көн бара, аларда ниндидер үзгә, галәми, илаһи тылсым, хәтта сихер була. Кешеләр бу хакта бик белмиләр, ә бит күп язмышлар шушы яңгыр вакытында хәл ителә. Чөнки бу яңгыр — Тәңренең Җиргә төшүе, кешеләр тормышына багып, андагы яманлыкның күбәя баруы өчен сыкрануы, үзенең илаһи ихтыяры белән, кешеләргә изге кануннар иңдерүе, гөнаһлы җирдә хакыйкать урнаштыруы... Хәлим белә: бу — картлар сүзе генә. Әмма моңа бөтен җаны-күңеле, акылы белән ышанасы, хәтта инанасы килә аның. "Майя кайда икән соң?" — Хәлим тагын шул уйга әйләнеп кайтты. Бер мәл тәрәзә тишеге янында таптанып торды да, чыгып карап керергә булды. Ишек төбендә эленеп торган кәжәнен ябынып, тышка ашыкты. Бөтен дөнья караңгыланып калган. Ара-тирә балкып алган яшен яктысында тоташ дивар булып яңгыр ява. Хәлим, башын иеп, шул "дивар" эченә кереп китте. Карчыклар белән Майя яшәгән якка чыгып, тәрәзә тишеге янына килде, колагын куеп тыңлап карады. Карчыклар өйдә. Аларның козгын тавышларын берни белән дә бутап булмый. Әһә! Менә бала тавышы... Ә Майя кайда? Күпме генә тыңлап торса да, Майяның тавышын ишетә алмады Хәлим. Димәк, кайтмаган әле. Ул, ике дә уйлап тормыйча, сукмак буйлап урман авызына табан китте. Карана-карана бара торгач, хәтсез киткән булып чыкты. Кирегә юлны югалтып, шактый әйләнгәләп йөрде, киеме соңгы җебенә кадәр чыланды. Берничә сәгать яңгыр астында йөргән Хәлимне карчыклар табып алмаса, нишләр иде икән ул. Бу юлы да "качкан" дип уйладылар, ахры, этә-төртә алып кайттылар да алачыкның бер тар бүлмәсенә кертеп бикләделәр. Шулай итеп, Хәлим тагы ябулы калды. Юеш киемнәрен стена буена сузылган бауга элеп куйгач, такта сәкегә сузылып ятты ул. Тышта яңгыр көчәйгәннән-көчәя бара, күкрәү тавышлары тагын да шомлырак, куркынычрак яңгыраган кебек. Төн буе яуды яңгыр, икенче көнне көн буе, кич буе яуды. Хәлимне чыгармадылар. Көндезге якта бер мәртәбә ипи белән су кертеп куйдылар да оныттылар. Хәлимгә бөтенләй ямансу булып китте. Аның чын-чынлап елыйсы килде... Берничә минуттан ул, чарасызлыктан, кәйсезлектән гаҗиз булган җан-бәгырен куенына кысып, дымлана башлаган керфекләрен дә сөртмичә, такта сәкегә чалкан яткан килеш, тирән йокыга талды. Төн уртасында ниндидер үтә дә көчле, шомлы күкрәү-шартлау тавышына уянып китте Хәлим. Сикереп торып утырды. Алачыкны яшен сукты, дип уйлады башта. Юктыр, алачыкка тисә, болай утыра алыр иде микән? Тик нәрсәдер булды монда. Хәлим шулай уйлап кына куйды, тагын ниндидер шартлау тавышы, колагыннан кереп, бөтен җан-бәгырен ярып-яңгыратып, табанына кадәр төшеп китте... Бу юлы инде төгәл белә: якында гына ниндидер каралты җимерелеп төште. Абзарларны гына сукмаса ярар иде. Аксае ни хәлдә икән? Бу яңгыр дәрьясында карт әпә малларны җыя алды микән? Ни хикмәт, баягы каты күкрәү соңгысы булып чыкты. Төн уртасында бөтен җир өстен дер селкеткән шартлау авазы — Тәңренең кешеләргә әйтер соңгы сүзе иде, ахры. Хәлим алачыкның калын стеналары аша да сизеп тора: дөнья, табигать, күк йөзе тынычланып калды, яңгыр басыла төште, җил-давыл урман эченә кереп посты... Чыкылдап ачылган келә тавышына уянып китте Хәлим. Торып утырды. Такта сәкедә ятып, бөтен тәне сызлый... Шулай да сер бирмәде. Бөтен тән егәрен, рух ныклыгын туплап, карчыклар белән очрашуга әзерләнде. Тиз генә түш кесәсендәге кендеген алып, учына кысты. "И Ходаем, Тәңрем, әгәр булсаң, сакла мине бу явызлардан, балам хакы өчен сакла!.." — дип уйлап та өлгерде хәтта. Шул вакыт бүлмә ишеге шыгырдап ачылып китте һәм аннан, кем дисезме, Майя килеп керде. Бик борчулы иде аның йөзе. Бу төндә бер тамчы да күз йоммаганлыгы әллә каян күренеп тора. Әллә... Майя түгелме бу? Майя кыяфәтенә кереп, Хәлимне юри сынау өчен, теге карчыкларның берсе килгәнме? Хәлим, үзен-үзе белештермичә, артка табан чигенә башлады. Бераздан гына, тын-сулышын көйләп: — Син кем? — дип сорый алды. — Хәлим, әллә мине танымыйсың инде? — Майя, чынлап та синме бу? — Мин, Хәлим, мин булмый кем булсын. Уф!.. Әбиләр бербер хәл кылдымы дип котым очты. — Майя, курыкмыйча ничек керә алдың монда? Күреп калсалар... — Күрә алмыйлар инде алар. Бик хәтәр авыру — зәхмәт чире екты аларны. Яшен зәхмәте. Сихер-догалары да коткара алмады. — Ничек инде? Сихерчеләрне дә сихер ега аламы? — Алмыйча ни! Күктәге баш Алла иң хәтәр сихердән дә көчлерәк бит. Менә шул Күк алласының ачуы килеп иреште әбиләргә. Иң элек кырдагы тупыл агачын бәрде, аннары сихер алачыгын яндырды. — Ә? Теге зәхмәт оясынмы? — Әйе, утарга бүген Күк каргышы төште. Ярый әле йортыбызны сукмады... — Әбиләр ни хәлдә соң? Исәнме алар? — Исәнлеккә исән дә... Әмма тиз генә аякка баса алмаслар, ахры. Икесе дә түшәктә. Аң-зиһеннәре таза, телләре дә бар, әмма буыннары юк. Тәннәре ут кебек, төн буе янып-кызышып чыктылар... Шул вакыт Хәлимнең уянып кына килгән зиһенендә бер уй яктырып китте: "Качарга җай чыкты бит!" — Майя, әйдә качабыз! — Ә? Нәрсә сөйлисең син, Хәлим? Әбиләрне түшәктә калдырып ничек китим инде мин? — Әллә шуларны кызганасыңмы? Күпме явызлык кылдылар бит алар безгә. — Явызлыкка каршы явызлык дөрес түгел, Хәлим. Үзең бар, кит. Ә мин китә алмыйм. Күрә торып әбиләрне ачы газапка, аянычлы үлемгә дучар итә алмыйм. Алар бит мине табып алганнар, үстергәннәр, үзләренчә тәрбияләргә тырышканнар... — Шул албастылар әткәмне харап иттеләр, мине бәхетемнән аерырга теләделәр... Юк, мин аларны бер тамчы да кызганмыйм, теләсәм дә кызгана алмыйм!.. — Кайчакта мин дә аларны күрә алмыйм. Әмма без бит кешеләр. Сихер-зәхмәт ияләре түгел. Без акыллырак, мәрхәмәтлерәк булырга тиештер. Ә, Хәлим?.. — Бәлки, син хаклыдыр да... Майя, кил әле, бер кочаклап сөйим әле үзеңне. Беркемнән курыкмыйча, шикләнмичә сөйим әле. Ничек сагындым мин сине!.. — Хәлим бер әйбер хакында сорасам, ачуланмыйсыңмы? — Сора, Майя, сора... Нишләп ачуланыйм ди мин... — Хәлим... Минем синең белән йоклыйсым килә. Ир белән хатын кебек... — И Майя, бу хакта сорыйлар димени?! Бу бит Ходай Тәгалә ихтыяры. Аның бүләге!.. Кил монда, мин дә сине өзелеп яратырга телим... — Хәлим... IX Сихерче карчыкларның авыруы көчле иде. Алар буынсызегәрсез булып бер атна чамасы яттылар. Бу атна эчендә Хәлим аеруча тырышып, бөтен көч-куәтен салып эшләде. Чөнки вакыт бик тар иде. Карчыклар аз-маз йөри башлауга, Майясы белән Гөләшен алып, авылга кайтып китәчәк ул. Аңа кадәр утарда кыш чыгарлык утын, азык-төлек, ит-мазар әзерләп калдырырга кирәк. Җыелган борчакны суктырып, ашлык абзарына салгач та Хәлим ауга чыгып китте. Юлы уңды: капкынга берничә кабан дуңгызы эләккән иде. Соңыннан итләрен, тозлап, какларга элде. Сыер суйдылар. Бер сыер, бер бозау гына калдырып, әпәгә эшне җиңеләйттеләр. Бу әпәнең үзенә алачыктан бүлмә бирделәр. Аныңчы Хәлим аны әйбәтләп мунчада юындырды. Яшен суккан агач кыр уртасында ыржаеп тора иде. Хәлим шунда ук чокыр казып, аның кара корымга буялган кәүсәсен турап күмеп куйды. Зәхмәт оясын да, күңелгә шом салып тормасын өчен, җир астына яшерергә булды ул. Янган алачык кисәүләрен дә җир куенына иңдерде. Өстенә утын әрдәнәләре өяргә дә иренмәде. Шушы бер атна эчендә Хәлим утарга чын хуҗа булып алган иде. Майя, тугры хатын кебек, ире тирәсендә бөтерелде, аның һәр әйткәнен җиренә җиткезеп үтәп торды. Тегесен, - монысын китерде, анда-монда йөгерде. Алар хәзер өчесе бергә торалар. Бергә йоклыйлар, бергә ашыйлар. Чын гаилә кебек, чөкер-чөкер килеп, кич утыралар, газиз балалары тирәсендә мәш киләләр... Бер атнадан авыру карчыклар стенага тотынып йөри башладылар. Әмма алар әлегә бик хәлсез иде. Зәхмәти сихерләрен җибәрерлек кенә түгел, керфекләрен күтәреп карарлык, авызларын ачып сүз әйтерлек тә хәл-егәрләре кайтмаган иде әле аларның. Ә күзләрендәге усаллык, явызлык — шул килеш! Әгәр булдыра алсалар — сикереп торырлар иде дә Хәлимне, Майяны төпсез зәхмәт чокырына ташларлар иде... Моны Хәлим дә, Майя да сизенә. Хәтта төгәл беләләр: - карчыклар үзләренә хәл керү белән, сөяк-санакларын җыеп йөри башлау белән, рухи егәрлекләре кайту белән, иң элек Хәлимгә ташланачаклар... Шуңа күрә монда озак калырга ярамый. Тагын бер көн генә торыйк, тагын бер төн генә куныйк, дип яши торгач, тагын өч көн үтеп киткән әнә. Карчыклар да үз-үзләрен белерлек хәлгә килделәр, тирә-якка мут карап йөри башладылар. Тизрәк ычкынырга кирәк моннан! Бүген үк китәргә! Хәлим китү сәгате сукканын аңлады. Бу хакта Майяга әйтте. Майя бер сүз дә эндәшмәде. Димәк, риза. Аңа кыен икәнен аңлый Хәлим. Ул бит шушы аланнан, шушы утардан башка һични күрмәгән бер гөнаһсыз адәм баласы. Бөтен төбең-тамырың белән берегеп, озак еллар яшәгән төбәгеңнән, Ак бабай әйтмешли, үткән гомереңнән кубарылу рәхәт түгелдер шул. Өчәүләп әткәләренең каберен карап килделәр. Хәлим, бер почмакка чүгеп, дога укый башлады. Майя, гомерендә беренче мәртәбә, кулын кушырып, үзалдына теләкләр теләп утырды. Янда гына, чирәм өстенә түшәлгән җәймәдә, балалары ята. Ул да нидер мыгырдана, сөйләнә, башын калкыткандай итә, торып китмәкче була. Әйе, нәсел дәвам итә. Аның бер очы җир куенында калган, икенче очы әнә тормышка яңа калкып килә... Хәлим, Коръән телендәге догаларын укып бетереп, әтисенә үз телендә эндәште: — Әткәй, без китәбез инде. Ачуланма, кырыгыңны көтә алмадык. Тыныч йокла. Гомер буе тынгысыз тормышта, зәхмәт чокырында иза чиктең, хәзер булса да тыныч яшә, җәннәт дөньясының бөтен рәхәтләрен күр. Рухыңны кайтарып тор, без аңа мәрхәмәт күрсәтербез, игелекләр кылырбыз... Хуш, әткәй... — Хуш, әткәй, — монысын Майя әйтте. — Онытма безне... — Онытма... — Ходай кушса, бер күрешербез... — Күрешербез... Шунда гына алар янәшәдә пәйда булган карт әпәне күреп алдылар. Тегесе, гаепле кеше кебек, алар артында бер мескен кыяфәттә басып тора иде. Иң гаҗәбе шул: аның моңсыз, җансыз күзләрендә мөлдерәмә яшь. Гомер буе сихер тоткынлыгында яшәгән бу бичара җан әллә берәр нәрсә сизенәме? Хәлим, салмак кына кузгалып, әпә янына барды, иң якын кешесен сөйгән кебек итеп, аркасыннан кагып куйды. Аннары алачыкка төбәп китте. Аңа баласын күкрәгенә кыскан Майя иярде. Әпә кузгалмады. Хәлимнәр үр артына төшеп югалганда да шунда басып тора иде әле ул. Ниһаять, җыенып беттеләр. Юлга икмәк-сөт төйнәделәр, алмаш киемнәр алдылар. Баланы аркага асып бару өчен, баулы әрҗә әмәлләделәр. Юлның озын, авыр буласын белә Хәлим. Шуңа күрә дә җентекләп, бөртекләп әзерләнде. Майя, карчыклар белән саубуллашу өчен, соңгы тапкыр алачыкка кереп китте. Озак торды ул анда. Хәлим күңеленә шик керде: әллә тагын карчыклар сихеренә юлыктымы? Нигә болай озак тора? Ник чыкмый? Әнә бит — Гөләш тә тынгысызлана башлады. Әллә ул да берәр нәрсә сизенәме? Их, Майя... Үзе керергә уйлаган иде, аның каршына йөгерә-атлый Майя килеп чыкты. — Нәрсә булды, Майя? Ник озак тордың? — Әбиләр пыр тузына. Әмма берни эшли алмыйлар — көчләре азрак. Шулай да тизрәк китәргә кирәк, югыйсә аларның сихере безне куып җитәчәк. Соңгы мәртәбә аланга, утарга күтәрелеп карадылар да юлга кузгалдылар. Урманга керә-керә Хәлим иркен сулап куйды — ниһаять, котылдылар! Ул кинәт Майяга күтәрелеп карады: аның күзләре яшьле иде. Хәлим дәшмәде. Юатмады да. Әйдә, еласын. Ачы яшьләрен шушы зәхмәтле урманда калдырсын, яшь бөртеге белән бергә бөтен күңел ачысы, җан сагышы, йөрәк әрнеше тамып төшә диләр бит. Майя — урман кызы. Аны урман сәфәре белән аптырата алмыйсың. Шулай да, берничә сәгать барганнан соң, утырып хәл алырга булдылар. Майя, Гөләшне имезеп алгач, куак ботакларыннан бишек ясап, бер агач төбенә салды, үзе, яфраклардан җилпуч әмәлләп, чебен-черки куып тора башлады. Хәлим дә, бер усакка аркасын терәп, аягын алга сузып җибәрде. Күзләрен йомды. Урман тавышына колак салды. Бигрәк тә бер кош аның игътибарын җәлеп итте. Бу бит урман тургае! Табигатьтәге иң серле кошларның берсе. Иң уңган, иң түземле, иң моңлы кош ул... Ә бит бу кош җылы яклардан иң беренчеләрдән булып кайта. Кыш әле калын тунын салмаган, ә урман тургаеның тавышы чишмәдәй челтери башлый инде. Ул үзе сабан тургаена охшаган, әмма аннан кечерәк, ә башында коңгырт түбәтәе була. "Анысы илаһилык билгесе", — ди иде Ак бабай. Иң кызыгы: җәйге төннәрдә урман тургаен, урман кошы булса да, агач башында күрә алмассың. Ул бу вакытта ак болытлар янында. Табигатькә мәдхия җырлап оча. Ә көндезен җыр өчен вакытлары калмый бу кошларның. Көн буе алар бала тәрбияләү белән мәшгульләр. Шуңа күрә күк йөзенә кичкә табан гына күтәреләләр. Аларның җырлары да бишек җырын хәтерләтә. Әнә бит: "Әллү-лү-лү... Лү-лү-ли-ли..." Татарда да нәкъ шулай: "Әллү-бәллү-лү..." Гөләш тә ишетә бу җырны. Әнә ничек изрәп йоклый ул. Майя да оеп киткән... Башын каен кәүсәсенә терәп, онытылып йоклап утыра. Тукта! Күпме утырганнар соң алар монда? Кузгалырга кирәк. Урман тургае күккә менгән, димәк, тиздән караңгы төшәчәк. Хәлим торып басмакчы булды. Тик ниндидер көч, янындагы усак агачына бәйләп куйган кебек, җибәрми тотып тора иде аны. Әллә?.. Әллә тагын сихер үтә башлаганмы аларга? Ничек тә ычкынырга кирәк бу каргалган урманнан! Түш кесәсендәге кендеге урынында иде. Хәлим аны учына алып, сак кына кыскалап карады. Кабат урынына салып куйды. Аннары Майяны уятырга кереште. Әмма Майя тиз генә уянмады. Хәлимнең куркынып эндәшкән тавышына иң элек Гөләш уянды. Елый башлады. Хәлим нишләргә дә белмәде. Баланы юатыргамы, әллә Майяны уятыргамы? Тезендә йөреп, анда омтылды, монда омтылды, ни кызын тынычландыра алмады, ни Майяны аңына китерә алмады. Шулай да, кызының үксеп елавын ишетеп, Майя күзләрен ачты, тирә-ягына каранды, башын тотты. — Ни бу, Хәлим? Башым әйләнә? Нигә елый бу бала? Кем баласы ул? — Майя, әйдә, тор тизрәк. Киттек. Югыйсә харап булабыз... Тиз-тиз генә җыендылар да тагын кузгалдылар. Исерек кеше кебек айкалып-чайкалып барган Майяга Гөләшне бирергә курыкты Хәлим. Бөтен булган төенчекләрен дә, баланы да берүзе күтәреп алга ашыкты. Майя чак-чак ияреп бара. Ул һаман аңына кайтып җитмәгән, хәле-егәре дә соңгы көрчегендә... Ләкин туктарга ярамый. Майя моны гына аңларлык. Бу зәхмәтле урыннан ничек тә читкәрәк китәргә кирәк. Юлга, тормышка, кешеләргә якынаерга кирәк! Алар юлга килеп чыкканда, күк йөзен төн пәрдәсе томалап бетерә язган иде инде. Ниндидер хәвеф-хәтәрдән качкан кебек, йөгерә-атлый килеп менделәр алар юл өстенә... Майя урман зәхмәте шаукымыннан шактый айнып өлгергән, ә Хәлим, киресенчә, ару-талудан бераз миңгерәүләнә башлаган иде. Ул, юл өстенә менгәч тә, як-ягына каранып алды, басып торган урынында ук такыр асфальт өстенә тезләнде, шул тезләнгән килеш, төенчекләрен куйды, аркасындагы әрҗәсен чишеп ташлады. Чирәмлектә йомшаграк та, уңайрак та иде, әмма Хәлимгә, юл читенә чыга калса, бу урман кабат суырып-тартып алыр кебек тоелды. Майя белән дә сәер хәл. Ул, гомерендә беренче мәртәбә таш юл күргән кеше кебек, исе-акылы китеп аяк астына карап торды, аннары, баласын кочаклап тоткан килеш, йөгереп килеп, юл йөзлегенә сак кына уң учын куйды, әмма шундук кире тартып алды: асфальт өстеннән көндезге кояш җылысы китмәгән иде әле. Шул җылы асфальт куркытты, ахры, аны. Ә Майя, чынлап та, мондый юлны беренче мәртәбә күрә иде. Үткән гомерен кара урман эчендә яшәгән бу Хода бәндәсе инде килеп кешелек дөньясында өр-яңадан туарга һәм яши башларга тиеш иде. Ә бу җиңел түгел. Хәтта мөмкин булмаган хәл. Майя менә шушы мөмкин булмаган хәл-әхвәлне кабул итәргә, акылын һәм зиһенен югалтмыйча, үткән белән киләчәк арасында яткан сихри чикне кичеп чыгарга тиеш иде. Хәлим аңлый: туктап хәл алмыйча торып, авылга кайтып җитү хакында уйларга да ярамый. Ә хәл алу — төн уздыру дигән сүз. Әнә — Майя да талчыккан, телдән язган. Урмандагы шаукым да эзсез калмаган, ахры — күзләрендәге элекке нур сүнгән... Шулай да алар исән-сау килеш олы юлга чыга алдылар. Бу сөендерә. Калганы... вак мәсьәлә. Тормыш акрынлап үз урынына урнашыр, авылга, әниләре янына кайтып җитсеннәр генә әле... Хәлим, соңгы көчен туплап, чыбык җыярга кереште. Юлның тап уртасын чамалап, җыйган чыбык-чабыгын өйде дә ут төртте, учак тергезеп җибәрде. Шул учак янына бөтен булган кием-салымны түшәп, урын-җир әзерләде. Аннары юл читендә баласын кочаклап, оеп утырган Майя янына китте. Култык астыннан тотып, ипләп кенә торгызды, баланы үзенә алды, учак янына алып килеп, түшәлгән киемнәр өстенә ятарга булышты. Газизләренең өстенә әрҗә төбенә түшәлгән иске генә япманы алып япты, ә үзе, аякларын чалыштырып, учак каршына утырды... Әмма иркенләп утырырга мөмкинлек булмады. Бармак калынлыгындагы коры-сары ботак-чатакны учак шундук ялап куйды. Хәлим бу гуҗ учакка тагын азык эзләргә китте. Урманга керергә курыкты. Юл читендә генә йөрде. Берничә юан усак ботагы табып алды, соңгы яшенле яңгыр гарасаты сындырган, ахры, кайрыларында суты да кибеп бетмәгән. Бу учак туймас тамак булды. Хәлим якын-тирәдәге бөтен ягардай әйберне ягып бетерде, әмма, утын юк дип кенә учакны сүндерәсе килмәде аның. Шушы учак сүнсә, әллә нинди афәткә юлыгырлар төсле тоела иде. Хәлим юл буенча алгарак барып килергә булды. Тагын бер мәртәбә Майяга, аның кочагында мыш-мыш килеп йоклап яткан сабыена карап алды да китеп барды. Арыган, буынсыз-хәлсез калган аякларын өстерәп хәтсез йөрде ул, шактый гына чыбык-чабык җыйды. Мавыгып китеп, ут турында да оныткан бервакыт. Исенә килеп, Майя калган якка караса... йөрәге жу итеп китте. Учак сүнгән, юлны дөм караңгылык чорнап алган! Хәлим кулындагы нарат теркесен бер читкә атып бәрде дә туктаган урыннарына йөгерде. Каян гына табылгандыр ул көч дигәнең, күз ачып йомганчы элеккеге учак урынына килеп тә җитте. Дөресрәге, килә-килә аптырап килде Хәлим! Нинди чүмәлә караеп тора соң юл уртасында? Ат бит бу! Арбалы ат! Кайдадыр күргәне бар аның бу йөнтәс атны, бу тылсымлы арбаны... Ә кешесе кайда? Учак сүнмәгән икән. Шушы ат-арба гына каплап торган. Әнә — Майя тирәсендә кемдер йөри — ат ияседер инде. Нинди мәрхәмәтле юлчы куып җитте икән аларны? Алай дисәң, атның торышына караганда, ул нәкъ Хәлим йөргән яктан килгән булырга тиеш. Ә ничек күрми калды соң аны Хәлим? Сәер бу, бик сәер... Юлчы карт Хәлимне аяк өсте каршы алды. — Ә-ә, сезмени бу, олан? Юл уртасында нинди адәм баласы мәрткә китеп ята дисәм, синекеләр икән... Әйдәгез, мин дә шул якка, алып кайта алган кадәр ияртәм. Җайлап утырт хатыныңны. Икегез дә иләс-миләс күренәсез... Менә шулай... Хәлим ләм-мим эндәшмәде. Ул, хатынын, баласын арбага урнаштыра-урнаштыра, бер сөенде, бер сагайды. Кем бу? Нинди әкият карты? Нинди сихер иясе? Килгәндә дә шушы картка утырып килде бит ул. Әйе, әйе, каядыр юкка чыкты ул соңыннан. Бик тә, бик тә сәер зат. Саграк булырга кирәк... Ничек кенә шомланса да, сагайса да, бу юлчы картка иярүдән башка чара калмады Хәлимгә. Күңелендәге җирсүе, хатынын, баласын авылга исән-имин кайтарып җиткерү теләге җиңде. Арбага урнашып, кузгалып киттеләр. Майя белән Гөләш һаман йоклыйлар. Хәлим үзе уяулы-йокылы бара. Бөтенләй йоклап китүдән курка. Кем белә... Нинди затка ияреп китмәссең төн уртасында... Хәлимнең уйларын укып баргандай, юлчы карт әйтеп куйды: — Бер дә борчылма, олан, барысы да әйбәт булыр. Моңа кадәрен кичергәнсең, инде җиңелрәге килер... "Нәрсә хакында сөйли ул, минем урман тормышымны, урман тарихымны белгән кебек сөйли бит бу!.. Менә әкәмәт..." — Хәлимнең уйлары төйнәлеп бетә алмады, картның йомшак тавышы бүлде: — Теләгәнеңне таптыңмы инде, Хәлим балам? Хәлимгә тагы да сәеррәк тоелды бу сорау. Каян белә ул аның исемен? Әкәмәт!.. — Каян беләсең минем исемне, бабакай? — һи, белми ни... Сине бу урманда һәр агач, һәр үлән белә бит. һи-һи-һи... Көлүендә дә нидер бар аның. Кеше көлүе түгел бу. Әмма тавышы йомшак, хәтта рәхәт, шифалы... Күңелгә ниндидер тынычлык бирә торган тавыш. Әллә... әллә берәр изге рухмы бу? Шул ук Хозыр Ильясмы? Теге вакытта да шикләндергән иде... Әнә бит — актан киенгән, чәч-сакаллары да ап-ак... Озынча йөзе дә серле-матур, ниндидер нур, яктылык сирпеп торган кебек... Хәлим аның хакында уйламаска тырышты. Күбрәк уйлаган саен, күңелне күбрәк шикләндерә. Хәтта куркыта... Өйләре, әнкәсе хакында уйларга кереште ул. Ничек кенә яшәп ятадыр инде ана бәгырь? Улын югалтудан йөрәге телгәләнеп беткәндер, күңеле яшәү дәртен, җаны тынычлыгын югалткандыр... Чыгып китүе дә әллә ничек кенә булды шул. Әллә нинди бер көч сөйрәп диярлек өеннән алып чыгып китте ул вакытта. Майясы, кызы өчен купкандыр шул туган нигезеннән... Җан — җанны, кан — канны, тән — тәнне тарта, диләр бит... Шушы бер ай эчендә Хәлим үзе дә өзелеп сагынды Кампәрлене. Хәтта Ак бабай белән Васимә карчыкка кадәр сагындырды. Әллә ничек җирсеп сагынды ул бу юлы... Кызык тойгы— җирсү... Сагыну гына түгел, ә җирсү... Җир-Су дигән сүздәндер инде. Ә! Менә хәзер төшенде ул: бервакыт каз өмәсе вакытында Мәймүнә әби сөйләп утырган иде: һәр җирурынның, төбәкнең Җир-Су раббысе була. Бу алла рухы балага ана карынында чакта ук — эчкән суы, капкан ризыгы белән керә. Кендек каны тамгач, бала белән Җир-Су тагын да якынаялар, дөресрәге, Җир-Су яңа туган имчәк баласын тулысынча үз яклавы астына ала, ә кеше, үз чиратында, бу илаһи көчнең чисталыгын, көрлеген, изгелеген сакларга тиеш була. Кешеләре көчле булса, Җир-Су да көчле була, имеш. Читкә киткәндә кеше үзе белән бер уч туфрак алса, Җир-Су мәрхәмәте озатып йөрер, юлы уңар, дип тә сөйләгән иде Мәймүнә карчык... Илен саклап яуда үлгән батырлар каберенә туган җир - туфрагы салганнар, туган төбәк чишмәсенең суын бөркегәннәр, — тыныч ятсын, үз Җир-Суы янында булсын, аңа теге дөнья тормышында ярдәмче булсын, дигәннәр... Ә менә Хәлим үзе бу хакта оныткан. Кесә төбендә бер уч туфрак йөртсә — шулкадәр җәфага тарымас иде, мөгаен. Кем генә белеп бетерә язмышны... Күрәсе булгангадыр. Иң мөһиме — аның тормышы түгәрәкләнде хәзер: өйдә әнкәсе көтә, хатыны, кызы янында, кайту белән өй салып җибәрер, акылы да аек, кул-аягы, бавыр-йөрәге дә таза-сау... Тагын ни кирәк бу дөньяда?.. Тагын ни кирәк... Ни кирәк... Арба читенә аягын салындырып утырган Хәлим оеп киткәнен сизми дә калды. Аруы, талчыгуы шулкадәр көчле иде ки, ул салмак кына юыртучы атның пошкырынуын да, юлчы картның ара-тирә авыр сулап: "Йа Хода, ярлыка балаларыңны..." — дип, үпкәдән чыккан уфтанулы тавыш белән әйтеп куюын да ишетми инде. XI Күктәге кояш та, көне буе галәмне яктыртып, җылытып торганнан соң, хәл алыр өчен төнгелеккә офык артына кереп китә. Үз улларын өзелеп көтүче аналарның күзләре генә бер минутка да йомылмый. Саниянең дә, улы чыгып киткәннән бирле, юньләп-рәтләп йоклаганы, тынычлап яшәгәне юк. Күңелендә гел бер гамь — Хәлим гаме. Шуның белән тора, шуның белән ята. Ана кешегә күп кирәкмени? Баласының исән-сау булуы, имин, бөтен тормыш коруы, бәхетле булуы — шул да җитә! Ә... Аз түгел икән шул бу... Күп икән шул, хәтта бик күп икән. Дөнья, тереклек, яшәеш дигәнең кешегә күрсәткән һәр игелеге саен әллә күпме борчу, кайгы, сагыш, югалтулар, күңел әрнешләре сорый, сорап кына калмый, таләп итә, яисә бәхетен күрсәтеп ымсындыра да, үксез-ятим итеп, кайчакта гарип-горәбә кыяфәтендә, ярты юлда ташлап калдыра... Бөтен ышаныч — Ходайда. Сания соңгы көннәрдә дингә бирелде, кайчандыр теленә, җан-рухына кергән иман догаларын яңартты, хәтта, Васимә карчыктан өйрәнеп, намазга утыра башлады. Шүрлегендә һәрвакыт Коръән тотты, бөтен тишек-тошыкка бөти яздырып тыкты. Бер җомгада, карт-корыны җыеп, Коръән укытып алды, авылның ак әбиләренә, хәергә дип, исле сабын таратып чыкты... Ә беркөнне... Әллә нинди сәер хәлләр булды беркөнне. Әлеге дә баягы Хәлим-Хәлим дип инде... Ул көнне кеше үз гомерендә бер-ике генә күрә торган яшенле яңгыр яуды. Давыл-гарасат кап-кара болытларны авыл өстенә куып китергәндә, Сания бакчада булаша иде. Ниндидер хәтәр афәт булып, Алла каргышы булып килде бу яңгыр. Әле яңгыр тамчылары тама да башламаган чакта, Нәфисәләр йорты каршында үсеп утырган тупылны яшен бәрде. Кара көя-көя сынып төшкән бу мәһабәт агачның иңрәү тавышын бөтен авыл ишетте. "Өйләрен генә сукмаса ярар иде", — дип уйлап өлгерде Сания. Шул якка табан барып килмәкче дә булган иде, Күк Тәңре утлы камчыларын шарт-шорт шартлата башлагач, кире уйлады, күкрәкчәсенә тегелгән дога-бөтиен капшый-капшый, ашыгып өенә кереп китте. Тәрәз пәрдәләрен, өске чыбылдыкларын тартып куйгач та тынычлана алмады Сания. Ниндидер сәер яңгыр иде бу. Аның өчен, Сания өчен генә явадыр төсле ул. Хәлиме хакында ниндидер әйбәт хәбәр-ым бирер кебек... Юк, алай гына да түгел, Хәлимнең язмышы хәл ителә кебек бу яшенле, күкрәүле яңгыр вакытында. Кайдадыр Хәлим кыен хәлдә калган да, аңа ярдәм кирәк кебек... Сания Коръән теле белән Ходай Тәгаләгә ялвара башлады: "Сөбханәкә Аллаһөммә вә бихамдикә вә тәбәрәкәс-мөкә вә Тәгалә җәддөкә вә лә иләһә гайрөк... Йа Раббым! Сакла минем газиз улымны, йөрәк парәмне, төрле сихер-зәхмәтләрдән, афәт-бәлаләрдән, аңын-зиһенен уяу ит, күңелен сафландыр, яшәешенә шәфкать кыл, аны үзеңә сыендыр... Йа Раббым! Ни генә теләсәң дә, Сиңа багышлыйм, Сиңа бирәм, улымны гына исән калдыр, иленә, йортына кайтар. Менә гомерем, менә кулларым — улым өчен гомерем дә, кулларым да жәл түгел, телисеңме, менә — күзләрем... Якты дөньяны күрүдән мәхрүм итсәң ит, тик улымны гына саклый күр берүк, и Раббым..." Менә бит хикмәт нидә: өченче көнгә чыккач яңгыр туктады. Әмма шул көндә үк Саниянең күз алдында кара боҗралар уйный башлады. Ул үзенең сукырая башлавын тойды. Ходайга илереп ялварган дога-теләкләре хакында уйлыйсы килмәде аның. "Күп елаудан күз алмаларым томалана башлады бугай инде", — дип котылмакчы булды. Әмма хәтеренең ерак почмагында сакланган теге яңгырлы көнне ничек кенә онытырга теләсә дә, оныта алмады Сания. Әллә Ходай Тәгалә ишетте микән? Улы хакында, күзләре хакында? Күзләре бәрабәренә улын саклап калырга теләдеме? Шулай гына булса ярар иде! Хәлиме генә исән булсын иде! Исән-имин кайтсын иде... "Әнкәй, мин кайттым, китмәскә кайттым, ничек яшәдең?" — дип кайтып керсен иде... Әмма Хәлиме кайтмады да кайтмады. Авыл башына чыгып сәгатьләр буе юл офыгына багып, мөлдерәмә карашлары белән суырып алырдай чаклары күп булды Саниянең. Юл тамагыннан көнгә ике-өч машина, яисә берәр мотоцикл шуышып чыга чыгуын. Ул шуларга каршы бара. Берәр мәрхәмәтле җан утыртып кайтмыймы аның Хәлимен?.. Әлеге дә баягы күршеләр бар. Шул ук Ак бабай кереп тора, Васимә карчык та юлны суытмый. Эш белән үтешли Нәфисә сугылып чыга. Анысы озак утыра. Кеше күзеннән дә курыкмый тагы. Ике-өч мәртәбә чәй эчмичә китми. Аның да бушаныр чагы җитеп килә. Күп булса, ике айлап вакыты калгандыр. Кыз тели. Шул кыз, кыз дип хыялланып беткән. Исемен дә уйлап куйган — Гөләндәм. Исән-сау гына котылсын инде берүк. Кергән саен сүзен Хәлим хакында сорашудан башлый: "Кайтмадымы? Берәрсе күрмәгәнме? Хәбәр-хәтер юкмы?" Оныта алмый, мескен. Күңеленә нык кереп калган шул тегесе дә. "Кайтсын гына, мин аны тагын үземә каратам, без барыбер бергә булачакбыз", — ди юләр хатын. Сания тирги башласа: "Шаярттым ла..." — дигән булып кылана. Аңлап бетерә алмассың үзен — әллә дөресен сөйли, әллә шаярта... Хәлим кайткач, дуамалланып, берәр мөгез чыгарып куймаса ярар иде, Йа Рабби Ходаем... Сания тәрәзә төбендә төне буе уйланып утырды. Бу кадәр соңга калганы юк иде әле аның. Ятыр иде дә — тәмам йокысы качкан. Югыйсә кичә көндезен дә йоклап ятмады үзе... Күңел бит — нидер сизенә, ахры. Бәлки, Хәлиме кайтып киләдер шушы таң бусагасында?.. Тәрәзәдән тәрәзәгә йөренгән Сания күзенә хәрәкәт-мазар шәйләнмәде. Ул бу юлы да: "Бүген дә кайтмады, ятып алырга кирәк, Ходай кушкан булса, иртәгә кайтыр", — дип, сөйләнәсөйләнә утын сүндереп килде дә үзенең юка гына гәүдәсен калын юрган астына яшерде. Бөгәрләнеп яткан килеш, ничек тә йоклап китәргә тырышып, көчләп диярлек күзләрен йомды, дога пышылдады... Шул вакыт тәрәзә артында ниндидер чит-ят тавыш ишетелеп китте: -Тр-р!.. Сания сискәнеп торып утырды. Әллә өнендә төш күреп, саташып ята инде? Тәрәзә янына барып, өске пәрдә итәген күтәрде, ут кабызырга яисә тышка чыгарга шикләнде, кайчакта җен-шайтаннар үзләренең яратмаган кешеләрен шулай чакырып, дәшеп чыгаралар, ди... Шулчак "келт!" итеп капка келәсе күтәрелде. Аның артыннан ук шыгырдавык аваз капка ачылуын хәбәр итте. Саниянең йөрәге кысылды, җаны күңеленең иң ерак төпкеленә төшеп ятты. Ниндидер сихер галәмәтеме — капка ачылды, ләкин беркем кермәде. Ә! Әнә керәләр икән... Ниндидер бала күтәргән хатын кереп килә... Кем ул? Андый-мондый туганнары да юк шикелле... Кем булса да барыбер түгелмени? Җен генә булмасын. Сания тәрәзә яныннан китәргә булды. Җеннәрне котыртып, үртәп тормасын әле. Белгән догаларын укый-укый, ишек катына барды, колагын куеп тыңлый башлады. Әгәр чын булса, хәзер килеп шакый башлаячаклар. Шулай дип уйлап бетерүе булды, теге яктан ишек кага башладылар һәм шул шомлы дөбердәү артыннан ук таныш, газиз тавыш яңгырады: — Әнкәй, бу без, ач ишегеңне. Курыкма, Хәлим бу... Сания, буыннары хәлсезләнеп, идәнгә утыра язды. Аның кинәт күңеле йомшап китте, күңеле генә түгел, буыннары йомшап, гәүдәсе сыгылып төште, егылмас өчен, ишек яңагына тотынды. Ул шулкадәр дулкынлана иде, калтыранган куллары белән ишек келәсен күтәрә-күтәрә үпкәсеннән бер генә сүз кысып чыгара алды: — Хәли-и-и-м... ...Ана белән бала бик озак кочаклашып тордылар. Инде мәңгегә аерылмаска кушылган кебек иде алар. Хәлим әнкәсенең кулбашына маңгаен салып, тып-тын калган, ә Сания дәшминитми генә баласын сөя: әле чәчен сыйпый, әле аркасыннан шапылдатып кагып куя... Дәшәм дисә дә дәшә алмас иде, мөгаен, аның бөтен шатлык-куанычы күңел бусагасына килеп төелгән дә, элгәре җыелып каткан сагыш кантарларын куптара алмый газаплана иде бу минутта... — Әнкәй, мин кайттым, ничек тордың? — Хәлимкәем... Бәбкәччәем!.. И балакаем, тору дип әйтеп буламыни аны... Тормадым да, яшәмәдем дә, гел сине көттем. Күрергә генә булган икән бу өзелеп көтүләрем... — Әнкәй, йә, елама инде. Насыйп иткәч, кайтасың икән ул... — И-и, ишек төбендә тотам икән үзеңне... Әйдә, улым, кер эчкә, хәзер утны көчәйтеп җибәрәм... Кайту шатлыгыннан чәйләр эчәрбез. — Сөйләнә-сөйләнә өйгә кереп китәргә җыенган Сания шунда кырт туктап калды: — Улым, син үзең генәме? Бая тәрәзәдә күзем ялгышты, ахры, тагын кемнәрдер кергән кебек булды. Шунда Хәлим дә тәмам айнып җитте. Чолан караңгылыгында керергә кыенсынып торган Майяны үрелеп, капшап табып алды да, бераз алгарак этеп, каушабрак сөйләп китте: — Әнкәй, без монда күп әле. Менә — Майяны алып кайттым. Мин сиңа сөйләгән идем бит Майя хакында. Шикләнмә, син аны беләсең, ул минем хатыным хәзер. Майя, әйдә инде өйгә... Әнкәй әйбәт ул минем... Сания чоланга чыкты. — Әйдүк, кер балам, төкле аягың белән, димме... Бәй, балаң да бар ласа... Бир монда, үзем апкерәм, тупсаны шәйләп атла, абына күрмә берүк... XII Сания, баланы түр түшәккә кертеп салгач та, озак кына тынычлана алмады. Юк, бу тынгысызлык кинәт өйдә пәйда булган килене яисә сәләмә чүпрәкләргә төрелгән сабый бала белән тамчы да бәйләнмәгән; бу минутта аның сөенече бөтен борчу-мәшәкатьләрен дә басып, күмеп киткән иде. Өйгә кергәч, ул тагын бер мәртәбә кочаклап сөйде Хәлимен, аның җитү чәчләрен, күперә башлаган сакал-мыегын сыйпады... Үзе һаман сөйләнде: — Кайттыңмы, улым?.. Кайтуың хакмы? Инде китмәскә кайттыңмы?.. — Бу мин, әнкәй. Менә, ышанмасаң, чеметеп кара. Ярый, утырыйк инде. Нык арытты, әнкәй, аяклар тотмый... Юл мәшәкатьлерәк булды шул... — Хәлим шунда күзләре белән генә Майяны эзләп табып, әнисенә дәште: — Әнкәй, бик тели идең, хәзер киленле дә булдың инде... Баласы янында аптырап утыручы Майя, Хәлим сүзләрен ишетү белән, тагын да ныграк кыенсынды, нишләргә дә белмичә, идәннән карашын алмыйча торып басты... — И-и, менә бит ничек килә бәхет. Бер килсә, өелеп килә, диләр шул аны. Рас икән. Бер төн эчендә дөньям бөтенәйде дә куйды. Улым да, киленем дә үзем белән... — Оныгың да, әнкәй... — Ә? Әйе шул, бөтенләй баш миңгерәүләнгән, улым. Оныгым да бар бит әле минем. — Сания Гөләш йоклап яткан карават янына килде. — Утыр, балам, кил, и-и, бигрәк талчыккансыз, җир читеннән кайттыгызмы әллә? — Сөйләнә-сөйләнә, сөя-сөя Майяны түшәккә утырткач, Сания бала өстенә иелде: — Сабый сабый инде... Ике дөнья бер морҗа... Әнә ничек изрәп йоклый. Бәй-бәй, Хәлим улым, тач син бит бу! Кем дип дәшим соң үзенә?.. — Гөләш, әнкәй, Гөләш... — Ә? Гөләш? Матур исем, тик... малаймы, кызмы? — Кыз, кыз... Син бит, әнкәй, гомерең буе кызларга кызыгып яшәдең. Менә кызлы да булдың... — И-и, бәбкәччәем! Ничек матур йоклый бит, сабый... Үз өенә кайтты шул. үз нигезендә йокы тәмле була бит ул... — Әнкәй, без шундый нык арыдык, ятарбыз инде, яме. Калганын иртәгә сөйләшеп бетерербез. Әнә Майяның да күзләре йомылган, урман сихереннән әле яңа котылып килә... — Ә? Урман сихереннән?.. Ни дигән сүз ул, балам?.. — Озын тарих бу, әнкәй. Бер сөйләрмен әле. Ә хәзер ятыйк. — Юк, юк, балам. Бер йотым чәй эчертмичә яткырмыйм. Әле дога кылырга да онытканбыз. Кайтуыгызны белдереп, өй нигезен бәхилләп куйыйк... Сания, каршы урындыкка утырып, алдына учларын кушарып, дога пышылдый башлады, Хәлим дә, Хәлимнән күрмәк Майя да, дога укыган булып, учларын алларына җәеп куйдылар. Әнкәләре: "Амин!" — дип әйтүгә, битләрен сыпырып алдылар да Гөләш яткан караватка урын җайлый башладылар. — Юк, юк, өчегезне дә бер караватка яткыраммы соң?! Баланы изеп-нитеп бетерер идегез бугай. Хәлим, бар, чоланнан үзеңнең бишегеңне алып кер, әнә теге кадакка элеп куй, менә бу җәймәне түшәп, бәллү әзерлә. Бар, тиз бул... И-и, Мәйя кызым, чак-чак утырасың бит... Тизрәк ятыгыз, алайса, качмас, чәен иртән эчәрбез... ...Иртән соң уянды Хәлим. Күзен ачкач, берни аңламыйчарак торды: "Кайда ул? Кем түшәгендә?" Ә! Карават тирәсенә эленгән чаршауны төшергән икән әнкәсе. Эре чәчәкле чаршауга карап, бераз уйланып ятты да янында ятучы, матур елмаеп, төш дөньясында йөзүче Майяның өстенә япкалады, аннары мыштым гына торып утырды, чаршауны аралап, өй эченә күз салды. Ә анда!.. Анда чып-чын бәйрәм иде! Иң элек Хәлимнең күз карашларын өй эчендәге аклык җәлеп итте. Өйләренең бу кадәр акка күмелгәнен хәтерләми ул. Тәрәзәләргә ак пәрдәләр, чыбылдыклар тартылган, каршы яктагы карават өстенә ап-ак җәймә җәелгән, түшәмгә кадәр ап-ак ястык-мендәрләр өелгән. Агартылган мич өстендә — буйдан буйга — тагын ак чыбылдык. Ишек чаршавы да ак киндердән. Өстәлдәге ашъяулык та, ризык өстенә капланган сөлгеләр дә ап-ак... Ара-тирә генә чигүләр шәйләнә. Иң кызыгы бу түгел әле. Өйнең тап урта бер җирендә бишек эленеп тора. Аның өстенә дә ак япма ябылган; япмада чигү: бер-берсенә сыенышып ике пар күгәрчен утыра, берсенең томшыгында — күк чәчәк, икенчесендә — ал чәчәк... Әнкәсе өйдә юк. Тышта, бакчада йә кош-корт тирәсендәдер инде. Хәлим бүлмәгә узды. Өстәл өстендәге япманың бер читен ачып, бер бөртек бавырсак алды, аны аз-аз гына кабып, тәмләп ашап куйды. Бишек янына килеп, чыбылдыгын күтәреп карады. Ул Гөләшен чак таныды: элекке сәләмәләре юкка чыккан, үзе исә күзне камаштырырлык ап-ак бүз чүпрәкләргә төрелгән... Хәлим берара сокланып карап торды да: "Күз тидерәм бугай инде..." — дип, чыбылдыкны ябып куйды. Кинәт аның колагына мыш-мыш елаган тавыш ишетелде. Ул, үзе дә сизмәстән, тагын бишек чыбылдыгына барып ябышты: юк, бала тыныч ята, җитмәсә, көлгән кебегрәк тә әле... Әллә Майя уянганмы? Хәлим, түргәрәк үтеп, караватларын кеше күзеннән яшереп торган чаршауны тартыбрак куйды. Шунда ук йөрәге "жу" итеп китте. Баш очындагы мендәрен кочаклап, Майя үксеп елап ята иде. — Нәрсә булды, Майя, мин монда гына бит, югалттыңмы әллә? Майя һаман тукталмады, чишмәдәй аккан күз яшьләрен юрган почмагына сөртә-сөртә, үзенең калтыравык иреннәре арасыннан берничә сүз кысып чыгарды: — Хәлим... мин... мин... курка-а-м!.. — И-и, юләрем минем. Син бит үз өендә. Минем өй — синең өй була инде. Беркем дә рәнҗетә алмаячак сине монда. Әнкәй бик тә яхшы кеше ул минем. Менә үзең күрерсең... — Хәлим... Гөл-гөл-гөләш кайда-а?.. — һи, син аны хәзер танымыйсың да. Күрсәтимме? Яле, күзләреңне йомып тор. Хәлим бишектәге ак төргәкне тынычлана башлаган хатыны янына илтеп салды да, чын хуҗаларча сөйләнә-сөйләнә, мунча ягарга чыгып китте... XIII Хәлимнең гаиләсе белән кайтып төшүе хакындагы хәбәр тыныч кына яшәп яткан Кампәрле авылын чыгырыннан чыгарды. "Килен" дип тә әйтмәделәр, "гаилә" дип тә... "Хәлим сихер ияртеп кайткан",— диделәр. Менә шуңа түзеп кара инде! Йөрәгең-җаның булса, ничек түзмәк кирәк?! Саниягә дә сүз күп ишеттерделәр. Гайбәт сөйләп йөргән Хатирә карчык янына ул үзе китте. Тегесен барыбер иманга китереп булмады. "Малаең сихерчеләр белән бәйләнгән, сихер йортыннан кайткан, хәзер бөтен авылны мур кырыр инде", — дип чәпчеде дә чәпчеде... Түбән очта яшәүче Оркыя карчык та: "Хәлим туганда ук сихер белән туган ие, шуңа да хәзер җеннәр белән сөешкән..." — дигән сүз җибәргән. Сания аның янына барып та тормады. Йөрәгенә тагын бер тиргәш, каргыш аласы килмәде. Ә беркөнне аларның капкасына дегет буяп киттеләр. Иртән, көтүгә сыер куып, урамга килеп чыкса, егылыплар китә язды Сания: олы капкаларына аркылыга-буйга иләмсез зур тәре сызылган! Яшенә тыгылып өйгә килеп кергәндә, Хәлим аяк чабуын кыстырып тора иде. Әнкәсенең, ниндидер бәлагә очрап, кәефсез килеп кергәнен ул шундук төшенде. Чөнки, күңеле урынында чакта, өйгә керә-керешкә, улына берәр җылы сүз әйтеп куя торган гадәте бар аның. — И-и, улым-улкаем!.. Йөзебезгә кара ягарга маташалар бит хәерсезләр... Капкабызга дегет буяп киткәннәр... — Ә? Нәрсә-ә? Кем буяган? Нигә? — Нигә булсын, шул сихер-зәхмәт диптер инде. Сүз йөртеп, Мәйянең урамга чыгарын калдырмадылар, инде өебезгә дә рәт бетте. Хет егылышлар гына үл!.. Каян, кемнән киләдер бу кадәр явызлык кешегә?! Хәлим ни әйтергә дә белмәде. Нәрсә әйтсен ул? Әйтерлектән узган шул инде. Әле ярый Майя чоланда ята. Төнлә Гөләш елап-җәфалап чыкты. Майя, борчылып, бер тамчы йоклый алмады, менә әле генә икәүләп йокыга киттеләр. Авыр уфтана-уфтана урамга килеп чыкканда, Хәлимнәр турысыннан көтү узып бара иде. Көтүче Мәннән карт шунда ук аңлап алды: бу йортка афәт кагылган, кара гайбәт ягылган... Дегетле капкага төбәлгән килеш, нишләргә белми торган Хәлимне ул тыныч кына узып китә алмады. — Олан, бер дә борчылма, синең капкаңны буйыйбыз дип, үз җаннарын буяп киткәннәр алар кара дегеткә. Капканы чистартып та, алыштырып та була, ә менә пычранган күңелне юып, алыштырып булмый... Бер дә борчылма... Ходай Тәгалә үзе хәл итәр, барысын да урынына куяр — хагын да, нахагын да... Хәлим, әлбәттә, дегетне шундук кырып атты. Кырылган пычракны, чокыр казып, күмеп тә куйды әле. Ләкин аның күңеле кузгалган иде инде. Көн саен колак итен ашап торган ямьсез-шомлы сүзләр дә, бүгенге хәтәр вакыйга да тәмам тынычлыгын алды аның. Ул үзен кая куярга белмәде, ары барды, бире килде, эшенең дә рәте-чираты булмады, әле берсенә, икенчесенә тотынды — берсен дә ахырына кадәр башкарып чыгара алмады. Ниһаять, бөтен дөньясына кулын селтәп, Ак бабай янына кереп китте. Бары тик ул гына нидер әйтер, Хәлимнең ярсу йөрәген, урыныннан купкан дуамал җанын ул гына тынычландырыр кебек иде. Хәлимнең кайтуын тыныч кабул итүче бердәнбер кеше булгандыр бу дөнья карты. Васимә карчыкны исәпләмәгәндә. Бөтен авыл, пышан-пышан гайбәт сөйләп, Хәлим белән авыз чайкаганда, шушы мәрхәмәтле ике җан иясе генә алардан йөз чөермәде, бу Хода бәндәләрен язмыш төпкелендә ташлап калдырмады. Сания йортына төшкән тагын бер сынау итеп кабул итте Ак бабай Хәлимнең хатын, бала ияртеп кайтуын. Шуңа күрә, бернидән тайчанмыйча, вакыт тигән саен, Хәлимнәргә кереп йөрде, аларның юанычы, таянычы булды. Кайтканнарының икенче көнендә үк никах укыттылар. Әлбәттә инде, Васимә карчыктан башка кеше кермәде. Укалап һәм сәйлән ташы тезеп чигелгән түбәтәен киеп кергән Ак бабай күз тидерерлек дәрәҗәдә ягымлы, мөлаем, якты иде. Ул инде иртән Хәлим белән күрешеп, сүз алмашып чыккан иде, кичкә табан никах ашына махсус ниятләп керде. Яшьләр кече якта — такта белән бүлеп алынган мич алды бүлмәсендә утырдылар. Өлкәннәр түр якта үз йолаларын башкардылар. Берочтан баланың исемен дә, мөселман йоласы кушканча, иманга, Ходай Тәгалә ихтыярына бәйләп куйдылар. Хәлим баштарак Ак бабасына күңелен бик ачмады. Мулла кеше бит, дин әһеле, мәхәллә башлыгы. Урмандагы албастылар тормышы, мәҗүси гыйбрәтләр, сихер-зәхмәт хакында сөйләсенме ул аңа? Үзләреннән гайрәт чиктереп, соңгы таянычтан да мәхрүм каласы килмәде Хәлимнең. ...Бу юлы Хәлим барысын да сөйләп бирергә булды. Капкаларына сыланган дегетне ул үзенең күңелендә, җанында тойды. Чирканып, укшый ук башлады. Ак бабайның капкасына таянып бераз хәл алды да эчкә үтте. Карт, ишек төбе тулып яткан юкә тасмаларны тезенә җәеп, бау ишеп утыра иде. Хәлимнең агарып киткән йөзенә карап, шунда ук аңлады ул: нидер булган болар белән. Шулай да тормады, Хәлимне тыныч кына көтеп алды. Тегесе, сәлам дә бирмичә, ухылдап күтәрмә баскычына килеп утырды, тагын бер мәртәбә авыр сулап куйды да ачудан, әрнүдән зәңгәрләнеп кысылган иреннәре арасыннан беренче сүзне өреп чыгарды: — Булмы-ы-ый!.. — Нәрсә булмый, олан, ник сөмсерең коелган? Нишләп болай ачы таң белән фәрештәләр куркытып йөрисең?.. — Булмый, Ак бабай... Булмый!.. Яши алмыйм мин болай!.. Сүзләренә дә түзәр идем, нахагына да... Әнә бит... капкага дегет буяп киткәннәр... "Кара йөзле" булдык бит... Каргышлы булдык... Ничек яшәргә инде хәзер? Дөреслек кайда? Хаклык кайда, ә? — И-и, олан, олан. Дөреслек, хаклык дисең син. Дөреслек юк ул. Бары тик шәфкатьлелек кенә бар. — Ничек инде — хаклык юкмы? Хаклык, дөреслек булмагач, иман, мәсләк, кыйбла да булмый бит... — Юк, олан, хакыйкать — шул шәфкатьлелек ул. Кешеләр бер-берсенә шәфкатьле булсалар, изгелек кылсалар, бер-берсен кичерсәләр — иман шул инде. Ходай Тәгалә барысын да күреп, сынап тора, барысын да үз урынына куя... Менә синең капкаңа дегет буяп киткәннәр. Син шуңа үртәлеп, ачуланып, тузынып яисә үпкәләп йөрисең, шуның белән үзеңә авырлык аласың... Чын күңелең, ихлас җаның белән ул мәнсез бәндәләрне кичер. Үз явызлыкларына үзләре абынып, җәфа, борчу кичерсеннәр, иманга килсеннәр... Син кичер аларны, Аллаһы Тәгалә ихтыярына куй. Тынып калдылар. Хәлим дә бераз тынычланды. Шулай да буй-буй дегеткә буялган капкалары күз алдыннан китмәде, афәт галәмәте булып, болай да теткәләнеп-җәрәхәтләнеп беткән бәгырен тырнап торды. Шунда Ак бабай, Хәлимнең күңел бавын чишеп җибәргәндәй итеп, дустанә, йомшак-ягымлы гына сорап куйды: — Ниндирәк зат, каян соң ул — килен тиешле кешене әйтәм... Исеме... Маймы әле? Хәлим аңлады. Аңа шушы сорау гына кирәк булган икән. Бөтен күңел ачыгысын түгеп, чәчеп ташлар өчен, менә шулай ачы таң белән Ак бабай янына йөгереп керү кирәк булган икән... Тел ачкычы дигән нәрсә шулдыр инде. Ак бабай таба белде аның күңеленә бу ачкычны. Хәлим баштарак кыенсынып, уйланып-сайланып кына, аннары бөтенләй туарылып, иркенәеп китеп, үзенең ике еллык тарихын сөйләп бирде. Бу — аның ике елга беренче мәртәбә онытылып, әле хыялыйланып, әле ачынып, өзгәләнеп, күңел дөньясының иң ерак офыкларын айкый-айкый, иң тирән төпкелләренә төшә-төшә хәтер юлларын барлавы иде. Шунысы кызык: нәрсә хакында гына сөйләсә дә, аның уй очы бер тарафка — сөйгәне, хатыны, хәләле Майя ягына алып китә; ул үзенең һәр сүзен — борчу-сагышмы ул, яисә өмет-шатлыкмы — шушы табигать кызы белән, сихерче карчыклар кулында тәрбияләнеп тә, сафлыгын, серлелеген югалтмаган илаһи зат белән тәмамлый иде. XIV Беләм, укучы түземсезләнеп көтә инде: Майя белән ничек соң? Кайсы дөньяда ул хәзер? Нинди уйлар, кичерешләр белән яши? Авылга күнегә алдымы? Ә кешеләргә? Мин бу хакта язмадым. Әйе, мин аны борчырга кыенсыныбрак тордым, ахры... Майяның күңеле бу минутта тынгысызлана, борчыла, үз урынын таба алмыйча бәргәләнә төсле тоелды миңа. Ялгышмаганмын икән. ...Майя авылга кайтуны бик авыр кичерде. Авылга килеп кергәндә үк, анда-монда җемелдәгән электр утларыннан өркеп калтыранган гәүдәсе белән Хәлимгә сыенып, куркынып килгән иде. Өйгә керүләр, Сания белән очрашулар, беренче төн — барысы да төштәге кебек кенә... Аруы җиткән булгандыр — төнлә ул үле кебек йоклады. Иртән Саниянең йөрүенә уянып китте. Дөресрәге, уянып бетмәде, ярым йоклаган килеш, төш аралаш ниндидер ят-сәер, әмма искиткеч ягымлы тавыш ишетте... Кичәге тавыш бит бу... Шушы тавыш каршы алган иде аларны. Кем ул? Кичәге очрашуны күз алдына китерергә тырышты Майя. Әллә ни майтара алмады. Ниндидер атлы-арбалы картка утырып кайттылар, түбәле капкага керделәр, кемдер каршы алды... Ә-ә... Шушы тавыш иясе иде ул. Серле тавыш... — И-и, сабыем^ минем... Оныгым минем... Кызым минем... Йоклыйсыңмы... Йокла-йокла, ерак юлда талчыккансыңдыр шул... Хәзер мин сиңа кәҗә сөте җылытып бирермен... Йокла, кызым, йом күзеңне, Әлли итим үзеңне... Кояш күзләрен ачканчы, Ай балкытсын йөзеңне... Әлли-бәлли... Әлли-бәлли Әлли-бәлли, бәү...бәү, Дәү әбием дип торырсың, Үсеп җитсәң дәү-дәү... Майяның зиһененә дә тәэсир итте, ахры, бу бишек җыры. Ул, уянып та җитмәгән килеш, кабат йоклап китте. Бу минутта аның изрәп йоклавы хәерлерәктер дә. Кинәт уянып, айнып китеп, торып утырса, болай да куркынып беткән йөрәге, күз алдында пәйда булган өр-яңа дөньяны күреп, шартлар дәрәҗәгә җитәр иде, мөгаен. ...Мунча миченә ут дөрләтеп кергән Хәлим Майяның кояшта янган зифа яңагыннан сөеп уятканда, кояш шактый күтәрелгән иде инде. Бер сөенгән, бер куркынган Майя шунда ук иренең муенына сарылды. Хәлим дә аны кысып кочаклап алды һәм, күтәреп тора алмыйча, шулай кочаклаган килеш түшәккә авып төште. Алар ниндидер сәер ымсыну белән берберенә табан тартылдылар, чәчләр-чәчкә ялганды, иреннәр иренгә кушылды... Шул мәлдә Гөләш шыгырдый башлады. "Кхи-кхи-кхи..." дип ыңгырашырга керешкән кызларын шундук ишетеп-тоеп алдылар алар! Майя сикереп тормакчы булды. Әмма Хәлим аны үз кочагыннан ычкындырмады. — Үзем... — диде дә, ялт кына торып, бишектәге сабыйны алып бирде. Майя ул арада, стена ягына елышып, урын әзерләргә өлгерде. Хәлим Гөләшне алып килгәндә, ул, юрганын күтәреп, ире белән кызын үзенең җылы кочагына чакырып тора иде инде. Хәлим үз кочагындагы төргәккә хилафлык китермәс өчен, сакланып кына, терсәкләренә таянган килеш, шул ояга кереп чумды. Аннары кармаланып Майяның изүен ачты, аның тулышып торган күкрәген эзләп тапты, Гөләшнең мамык кебек йомшак йөзен, әнисенең исен сизеп, көпшәкләндереп эзләнә башлаган иреннәрен шул күкрәкләргә таба этте... Өчәүләп мунча кереп чыктылар. Сания һаман күренмәде. Бик сорыйсы килсә дә, Майя аның хакында авыз ачып сүз катарга кыймады. Бу киеренкелек үзеннән-үзе хәл ителде. Алар чәй өстәле артына утыруга, Сания үзе кайтып керде... — И-и, балакайларым, югалткансыздыр инде... — Кайда булдың, әнкәй? Инде шүрли дә башлаган идек... — Бәй, көтү кугач, мич булдырып кына йөри идем, урамда ыгы-зыгы башланмасынмы? Берәрсенә ут капканмы дип йөгереп чыксам, кем таба, кем чиләк кага-кага, пыр тузып авыл башына чабалар. Имеш, урман буенда ниндидер сихерче карчыкларны күреп калганнар. Ә сихер кырыктан гына курка. Кеше саны булып мин дә йөгердем... Сания өстендәге сырмасын почмакка элде дә түргә узды. Кулын алъяпкычына сөртә-сөртә, Майяга табан килә башлады. Күрешергә кулларын сузды: — Сөйләнеп торган булам тагы... Киленемне юньләп күргән дә юк бит әле. Төнлә төштәге кебек кенә күземә чалынып - калган иде... Менә нинди икән син, Мәйя... Алар — килен белән биянай — кулга-кул тотынышып, озак кына аерыла алмый тордылар. Сания Майяның аркасыннан сөеп сүзен дәвам итте: — Хәлим син дип акылдан кала язды бит, кызым. Менә — насыйп иткәч, бергә дә булдыгыз... Майя бу минутта нишләргә кирәген белми иде. Ул, башын аска иеп, кыенсынып басып торуында булды. Аны бу хәлдән Хәлим коткарды. — Әнкәй, теге сихерчеләрне үзең күрдеңме соң? — Күрүен күрмәдем. Ниндидер ике карчык, диделәр... Хәлим белән Майя, сискәнеп, бөтен тәннәре-җаннары тетрәнеп, бер-берсенә карадылар. Карашларында бер генә шомлы уй-сорау бар иде аларның: "Әллә шулармы?" Җәелеп китеп сөйләшмичә генә чәй эчтеләр. Яшьләрнең күңеленнән теге сихерчеләр чыкмады. Сания дә уйчан, басынкы тотты үзен. Ул да нидер сизенә, улы белән килененең нидер сизенгәнен сизенә иде. Аның пошаманга калып йөрүе дә шуннан, ахры. Бераздан Сания ачылып киткәндәй булды. Бигрәк тә Майя тирәсендә күп бөтерелде. Әле бер төрле, әле икенче төрле ризык алып бирде, үзе туктаусыз кыстады: — һи, бер дә ашамыйсың икән син, кызым. Сиңа ашарга кирәк. Балаңа көчле сөт төшсен дисәң, көчле ризык кабарга кирәк, диләр бит. Менә — бавырсагыннан җитеш, бәрәңге төрмәсен дә тәмле пешерәм мин... Әнис сибеп... Майя һаман ачылып китә алмады. Аның уяна башлаган күңелен сихерчеләр хакындагы хәбәр шыплап ябып-томалап куйган, ахры. Аннары, бу дөнья аңа шулкадәр ят иде ки, ни генә эшләсә дә, ни генә әйтсә дә, бер-бер хәл булыр да бу сихри тормыш, челпәрәмә килеп, җимерелеп төшәр кебек. Ул әле дә түзем. Гомерендә беренче мәртәбә урманнан чыгып, кешеләр арасында калуы ласа аның... Әнә бит — стенадагы тишекләр урынында якты тәрәзәләр, сәкеләре дә йомшак, утырсаң чумып китәсең, бүкәннәре дә, бәрән кебек, дүрт аяклы, менәменә сикергәләп йөгереп китәр төсле... Стенада эленеп торган сәгать аеруча нык аптыратты Майяны. Бертуктаусыз текелдәп торган сәгатьне, аның арлы-бирле йөренгән телен озак күзәтте ул. Сәгать эленгән стена ягына барырга да курыкты хәтта. Менә аның игътибарын каршы якта эленеп торган олы рам җәлеп итте. Дөресрәге, андагы сурәтләр. Дәшмичә-сорашмыйча, хәтсез карап торды ул андагы фотоларга. Хәлимнең хәрби киемдә төшкән сурәтен озаклап карады; күз карашлары Сания белән төшкән ир затына күчкәч, сискәнеп киткәндәй булды, күптәнге танышын очраткан кебек, карашлары белән сурәтнең эченә кереп чумды... Кайдадыр күргәне бар кебек бу кешене. Аның бит беренче мәртәбә кешеләр арасына чыгуы. Урманда күрде дисәң инде... Ә?! Шул бит бу! Чәнтисез әпә! Хәлимнең атасы! Менә тагын бер фото. Шул ук ир-егет. Шат, бәхетле. Ә болары кемнәр? Майя күз-керфекләрен рам пыяласына терәп үк куйды. Нинди шәүләләр соң болар? Теге ир-егет артыннан мут елмаеп карап торучы кара адәмнәр дә таныш тоелды аңа. Тукта! Әбиләр бит болар! Урмандагы әби-карчыклар! Нишләп монда йөриләр соң алар?.. Кинәт Майяның күзаллары караңгыланып, башы әйләнеп киткәндәй булды, буыннары йомшады. Өстәл артында һаман чәй чөмереп утырган Хәлим булмаса, гөрселдәп идәнгә килеп төшәр иде, мөгаен. Хәлим аны сак кына түшәккә яткырды. — Нәрсә булды икән? И Аллам! Хараплар гына иттек бит үзен... — дип сөйләнә-сөйләнә, Сания дару үләннәреннән төрле дәвалар әзерләргә тотынды. — Майя, ни булды? Йә, ач инде күзеңне... Майя! Иң элек Майяның хәлсез керфекләре ачылып китте. Аның авыр моң, шомлы гамь кунган күз алмалары Хәлим күңеленә авыр таш булып төштеләр. Майя хәлсез куллары белән стенадагы рамга төртеп күрсәтте. — Әнә анда — әбиләр... Мине үтермәкче булалар... Алып ат син аларны... Хәлим шундук стенадагы рамга барып ябышты. Пыяласын салдырып, теге фотоны алды, каплап, матчага кыстырып куйды. Бераздан Майяга хәл керде. Гөләш тә уянды. Тагын берәр чынаяк чәй эчтеләр. Баланың йокысы тәмам ачылган иде. Ул елмаеп ук җибәрде. Хәлим кызы белән уйный башлады. Сания белән Майя табынны җыештырырга керештеләр. Бераздан Сания, сөйләнә-сөйләнә, Майяны хуҗалык белән таныштырырга алып чыгып китте. Хәлим дә, бөтен борчуларын онытып, бармак очы белән кызының алсу бит мендәрләренә басабаса, такмакларга кереште: Карга килер — казан асыр, Торна килер — тоз салыр, Саескан килер — салма салыр, Песнәк килер — пешерер, Чыпчык килер — төшерер, Моңа бирмәс, аңа бирер, Кечкенә тутый тумый калыр, Кетер, кетер, кетер итеп, Казан төбен кимерер... XV Мәхәббәттән нәфрәткә бер адым, диләр. Дөрес икән. Бөтен җаны-тәне белән Хәлимне яратып яшәгән Нәфисә танымаслык булып үзгәрде. Каяндыр хатыны, гаиләсе белән кайтып төшүен ишеткәч, бөтен авылны Хәлимгә каршы котырта башлады. Очраган бер кешегә әллә нинди кирәкмәгән сүзләр сөйләп, үзе кеше көлкесенә калып бетте. Өен, гаиләсен, ирен онытты, алга бүлтәеп чыккан олы көмәнен өстерәп, өй борынча гайбәт таратып йөрде... Нәрсә генә сөйләсә дә, сүзе бер нәрсәгә килеп төенләнә иде — сихергә. Имеш, Хәлимне кайдадыр сихерләп тотканнар, аннары ниндидер җен баласы белән пәри кызын ияртеп җибәргәннәр. Бу пәри кызы авылга зәхмәт, кара каргыш китерәчәк, тагын әллә нәрсәләр, әллә нәрсәләр... Әлбәттә, Нәфисә Хәлимне яратмаудан йөрми. Хәлим аныкы, юк ла, үзе Хәлимнеке булмаганга үртәлеп шулай кылана ул. Нәфисә үзе дә моны аңлый. Аңлый, әмма берни дә эшли алмый. Бөтен бәла дә шунда: Хәлимнең каяндыр хатын алып кайтуын үзләре арасындагы олы мәхәббәткә хыянәт кебек кабул итте ул. Өзгәләнде, көйде, үз-үзен эчтән кимерде. Менә-менә якты дөньяга аваз салам дип торган баласы ничек түзгәндер бу изалануларга — Ходай гына белсен! Сүз дә юк, моның бер ахыры булырга тиеш инде. Әмма ул көнгә ерак, бик ерак иде әле. Ә беркөнне Нәфисә кинәт үзгәрде, берәр сәгать урамда "чәйнәшеп" йөргәннән соң, туган йортына кереп, әнкәсенең күкрәгенә капланып, сулкылдап-сулкылдап еларга кереште. Тәскирә орылмады-бәрелмәде, кызының башыннан сыйпый-сыйпый, авыр сулап, әмма тыныч кына әйтеп куйды: — И кызым, мин бит сине аңлыйм. Шуңа күрә тиргәмим дә. Түзәргә кирәк. Күрәчәгебез шулдыр... Яшенә тыгылып елаган Нәфисә, башын калкыта төшеп, җан тавышы белән сөйли, юк, ачыргаланып-үрсәләнеп ыңгыраша иде. — Мин бит аны шундый яраттым, шундый көттем!.. Без бит бергә булырга тиеш идек!.. Нигә болай булды соң, әнкәй?! Нигә мин шулкадәр бәхетсез?.. Ходай Тәгалә кайда соң? Юктыр ул! Булса, минем яратуымны күрер иде! И әнкәй... Хәлим ялгыз йөргәндә тынычрак идем әле... Бәлки, мине үзенә алыр, хатыны итәр, дип яши идем... Ә хәзер... Хәзер минем ул өметем дә сүнде... Нишләргә инде, ә, әнкәй?.. Кая барыйм, ниләр эшлим?.. Әллә үләргә микән?.. — Ни сөйлисең син, кызым, тәүбә диген! Авызыңнан җил алсын, кайгы чыгарып утырма. Токымың туарга тора, ә син үлем турында сөйлисең... — Яшәвем дә шул балам өчен генә минем, авырлы булмасам, күптән үзем белән бер-бер хәл кылган булыр идем, билләһи!.. Яшәве бигрәкләр дә авыр бит миңа, әнкәй, беләсеңме шуны?! Озак юандылар алар. Бер-берсенең күңелен күрергә, җаннарын тынычландырырга тырышып, матур, якты сүзләр эзләделәр, тапсалар, сөенә-сөенә, шундый ук матур, якты хискә төреп дөньяга чыгарырга ашыктылар... Ана белән бала арасында гына була торган хисләр дөньясында яшәделәр алар бу минутта. Күп сөйләшмәделәр дә. Күзгә-күз карау да, бармак очы белән кагылу, яисә уч төбе белән сыйпап-назлап кую да аларның кешелек асылына төшә, иң тирәндә яткан серләрен кузгата, басылыбрак калган хисләрен уята, әллә нинди тирән мәгънәләрне, дөньяви уй-ниятләрне калкытып куя, күңелләрен яшәешкә дәртләндерә иде. Башын әнкәсенең күкрәгенә салган килеш, моңаеп утырган Нәфисә йоклап китте. Тәскирә, акрын гына кузгалып, сак кына тотып, кызының башын тау кебек өелеп торган мендәрләр өстенә күчереп куйды, өстенә шәльяулыгын япты. Аннары бер адым артка чикте дә, бик күп еллар буе бөтен тормыш гамен, яшәү ачысын, югалтулар сагышын үзенә җыеп барган күзләрен мөлдерәтеп, мәче баласы кебек бөгәрләнеп йоклап яткан кызына озак кына карап торды. Бераздан айнып-сискәнеп киткәндәй булды, ярым пышылдап: "Ходай үзе ташламасын!" — диде дә ашыгып чыгып китте. Ул бу минутта шулкадәр ышанычлы, ныклы адымнар белән атлады ки, тау-кыяларны ишеп каршысына килгән гарасат-давыл да аны туктата алмас кебек иде. Ул җил-җил атлап урамга чыкты, капкасын ябарга да онытып, кызу адымнар белән югары очка табан китте. Сизгер укучы аңлап алгандыр, Тәскирәнең бүгенге юлы туп-туры Санияләр капкасына барып төртеләчәк иде. Сания Тәскирәне сагаебрак каршылады. Ул инде Нәфисәнең галәмәтләре хакында ишеткән иде. Тәскирәнең бу килүе аның кызы белән бәйле булуын бик тиз сизенеп алды. Шуңа күрә бик ачылып китмәде ул. Коры гына: "Әйдә, уз", — диде дә урындык куйды. Үзе, юеш кулларын алъяпкычына сөртәсөртә мич янына барып, тәбәнәк кенә эскәмиягә чүкте. Бертын тик утырдылар. Тәскирә өй эчен күзәтте. Өй уртасында түшәмгә беркетелгән сиртмәдә асылынып торган бишеккә аеруча озак карап торды ул. Ниһаять, "теле ачылды": — Хәлим кайда соң? Сания аның Хәлим янына килүен чамалаган иде инде. Димәк, Нәфисә җибәргән? Тагын яңарыр микәнни бу күңел газаплары? Инде тынычлана башлагач кына... — Юк шул, өйдә юк шул әле... Саниянең сүзе шунда өзелеп калды. Сүзен генә түгел, бөтен күңел кылларын өзгәләп, ишек шыгырдап ачылып китте дә аннан, олы-олы атлап, Хәлим килеп керде. Тәскирәне күрүгә, ул да басылып, сагаеп калды. Хәтта исәнләшергә дә онытты. Сания, урыныннан торып, кунакка ымлады: — Тәскирә апаң белән исәнләш... — Исәнме-саумы, Тәскирә апа... — Исән, бик исән, Хәлим... Шунда Тәскирәгә әллә нәрсә булды. Ул, учлары белән йөзен каплап, елап җибәрде. — И-и улым... Хәлләребез бер дә әйбәт түгел шул... Нәфисәне җен алыштырды... Якты дөньядан гайрәте чикте... Сез кайтканнан бирле телендә гел бер сүз: "Хәлим" дә "Хәлим"... Акылга җиңеләймәсен дип тә курка башладым инде. Җиңеләймәсә, өй саен кереп, чи гайбәт сөйләп йөрмәс иде... Килүем дә шуңа, Хәлимкәем. Сөйләшеп карыйсыңмы әллә үзе белән? Аңлатсаң, төшендерсәң, бәлки, бераз басылыр иде. Аптыраганнан әйтәм инде. Ачуланма, яме... Теләмәсәң, йөрмә... — Ярар, сөйләшеп карармын, Тәскирә апа. Борчылмагыз, барысы да әйбәт булыр... Шунда сүзгә Сания кушылды: — Кирәк микән, балам? Күңелен генә үртәрсең бит?.. — Кирәк, әнкәй, кирәк. Башта ук сөйләшергә, аңлашырга кирәк иде безгә. — Хәлим бу сүзләрне нык итеп, бәхәскә, шикшөбһәгә урын калдырмаслык итеп әйтте. — Рәхмәт, балам. — Тәскирә китәргә кузгалды. Сания аны чәйгә калырга димләсә дә, Тәскирә ниятеннән кайтмады, ишеккә юнәлде. Әмма ишек тоткасына кагыла алмый калды, аның каршына кипкән керләр күтәреп кереп килүче Майя очрады. Шунда Тәскирәгә әллә нәрсә булды. Ул, Майяны күрүгә, күзләрен шар ачып катып калды, аннары акрын гына артка чүгә башлады. Ул шулай чүгә-чүгә егылып та киткән булыр иде, мөгаен, аны ике ягыннан Сания белән Хәлим генә тотып калды. — Си-и-н? Тәскирә тәмам йомшап төште. Әмма аның басып торырлык кына, Майяга таба ике-өч адым атларлык кына хәле булган икән. Менә ул, Сания белән Хәлимнән аерылып, ишеккә омтылды, керләрен күкрәгенә кыскан килеш ишек төбендә аптырап калган Майяны кочаклап алды: — Кызым минем!.. Нәрсә? "Кызым" диме? Сания белән Хәлим берни дә аңламадылар. Майяны әйтәсе дә юк. Ул да чак-чак кына басып тора иде булса кирәк, артка чигеп, аркасы белән ишек яңагына сөялде. Үзе мөлдерәмә күзләре белән: "Коткарыгыз мине бу хәлдән", — дип ялваргандай, әле Саниягә, әле Хәлимгә карады. — Ни сөйлисең син, Тәскирә, нинди кызың булсын ул синең? Бу бит Мәйя, минем киленем, Хәлимнең хатыны... Ә синең Нәфисәң авылда, үзең белән... Шунда Сания тотлыгып калды, хәтта бермәлгә исен югалта язды. Бу төш кенә түгелме, дигән кебек, ул күзләрен йомып алды да тагын Майяга тутырып карады: Сания каршында башка беркем дә түгел, Тәскирә белән Фәнил кызы Нәфисә үзе басып тора иде! Ничек килеп чыкты соң монда Нәфисә? Әнә бит — чәчләре дә аныкы — озын, кара, дулкынланып-уйнап тора, күзләре, йөз чалымнары да, хәтта караш-ымнары да шуны кы! Хәлим дә шундыйрак тойгылар кичерә иде булса кирәк. Баскан җирендә кадакланган кебек, бик озак һәм бик текәлеп, хәтта аны танымаган кебек, Майяга карап торды. Нишләп элек шәйләмәгән соң ул моны? Аның Майясы бик тә, бик тә Нәфисәгә охшаган лабаса! Әллә тагын берәр сихер галәмәтеме бу? Юк, шул ук Майя! Аның сөйгәне, бердәнбере. Тик... ничек күрмәгән соң ул бу охшашлыкны? Майяны кочаклап торган Тәскирә, ниһаять, исенә-аңына килде. Артка тайпылып, аска караган килеш: "Ходаем, барлык гөнаһларым өчен кичер мине", — дип үрсәләнде дә ашыгып чыгып китте. Өй эчендә һәрберсе үз уй-хисләренә күмелеп өч җан калды. Дүртенче җанның — Нәфисәнең шәүләсе дә кайдадыр шушында гына йөри кебек, әмма аны беркем дә күрми. Шулай да Майяның үткәненә Нәфисәнең ниндидер катнашы булуын Хәлим дә, Сания дә чамалап алганнар иде инде. Бу олы сернең ачкычы Тәскирә кулында булуы да шик уятмый. Киләчәктә тормышларының тагын да катлауланачагын, көтелмәгән борылмаларга кереп китәчәген, шактый изалап интектерәчәген сизенеп, сагаеп-шомланып торган ана белән балага, бигрәк тә гөнаһсыз урман кызына карап, иң каты бәгырьле адәмнең дә үзәге өзелер, җаны сыкрар иде бу минутта. XVI Тәскирә ничек өенә кайтып җиткәнен дә хәтерләми. Өенә килеп кергәндә, түшәктә йоклап калган Нәфисә юк иде инде. Ишек-капкалар шар ачык, ишегалды тулып йөргән чебешләр бөтен урамга таралган... Уйланырлык, күңел кузгатырлык гамьнәр, уйлар төште шул аның башына. Күпме еллар буе күңел төпкелендә яткан хәтер ташы белән бастырылып торган һәм һәр ягыннан кан саркыган олы сергә кагылды ул бүген. Ул көннәрдән соң күп сулар акты, әмма Тәскирә бүгенгедәй ачык хәтерли: Фәниле белән яратышып өйләнештеләр. Бик тиз балага узды. Күрше әби-апалар башта ук юрап куйдылар: корсагы аска төртеп тора — игезәк булачак. Ул елны сыерлары да игезәк бозау китерде, Бөдрә дигән олы сарыклары да игезәк бәрән бүләк итте. Мәймүнә карчыкны чакырып китап ачтырганда да, берничә мәртәбә "пар әлиф"кә чыкты. Игезәкләр туасына Тәскирә үзе дә тәмам ышанып бетте, ирен дә ышандырды. Котылыр вакытка да күп калмаган иде инде, көзге яңгырлар чоры башланды. Ул вакытта таш юллар юк иде. Яңгырлар чорында Кампәрлегә кереп тә, аннан чыгып та булмый. Хәтта урамдагы ут күршеләр дә бер-берсе белән сирәк аралашалар. Атна буе коеп торган шундый бер кара яңгыр вакытында, төн генә кунып чыгарга дип, аларга ике юлчы карчык килеп керде. Соңгы җепләренә кадәр чыланган карчыкларны Тәскирә кызганды, төнгә үзләрендә калдырды. Фәнил дә каршы килмәде, бала тавышы яңгыраячак нигезгә дога кылып, Алла сүзе иңдереп чыгарлар, дип сөенеп тә куйды әле. Төнлә Тәскирәне тулгак тота башлады. Юк, башта алар чөкердәшеп сөйләшә-сөйләшә урын-җир түшәделәр, аннары, тәмле төшләр теләшеп, йокларга яттылар. Әбиләргә идәнгә җәйделәр. Төн урталарында Тәскирә басылып уянып китте. Үзе бертуктаусыз укшый, эчендәге җан бөртекләре, тизрәк якты дөньяга чыгаруны сорап, тибенә башладылар. Фәнил: — Хәзер күршеләргә кереп чыгам, Рәхимә абыстайны алып киләм, аз гына көт... — дип чыгарга гына җыенган иде, Тәскирә тирәсендә бөтерелгән карчыкларның берсе аны туктатып калды: — Хатыныңны ташлама, ярамый, ә тулгагында үзебез булышырбыз, безнең бала алганыбыз бар, тизрәк кайнар су әзерлә, ак җәймәләреңне китер, — диде дә, җиңнәрен сызганып, Тәскирә үрсәләнеп яткан түр караватка табан китте. Калганы төш кебек кенә. Тәскирә куе томан үтәли чагылып киткән җыерчыклы йөзләрне ачык хәтерли. Аннары бик хәтәр авырту... Җаны өзелдемени! Бала тавышы... Бераздан тагын җан тамыры тартылгандай булды, тагын бала тавышы... Әйе, әйе, Тәскирә ап-ачык хәтерли: ике мәртәбә бушанды ул. "Игезәкләр дип дөрес әйткәннәр икән" дип уйлап та куйды әле. Әмма, зиһенен туплап, исенә-аңына килгәндә, менә бит нинди хикмәтле хәлләр, янында иреннәрен чәпелдәтеп бер бала гына ята иде. Ире янында утыра. Теге карчыклар күренмиләр... Күрше Рәхимә карчыкны чакырып керткәннәр — мич артыннан аның таныш тавышы ишетелә. Фәнилнең авыл башында торган Зәйтүнә исемле апасы да шунда гына бөтерелә. Тәскирәнең күңеленә шундук шом йөгерде. Исән-сау котылуына, баласы янында булуына сөенеп кенә ятасы да соң, юк, төнге гыйбрәтләр һич кенә дә аның хәтереннән китми җәфаладылар... Бу эчке бәгырь сызланулары бик озакка барды, дөресрәге, гомерлеккә калды. Әмма Тәскирә үзенең шикшөбһәләре хакында иренә дә, туганнарына да әйтмәде, бөтен мәхәббәтен, күңел җылысын Нәфисәсенә биреп, эченнән генә сызып гомер кичерде. Фәниленең кинәт кенә авырып китүе, җир куенына керүе дә шушы сер белән бәйләнмәгән микән, дип бер уйлана башлаган иде дә, бераздан бу уйлар тибеп чыккан күңел чишмәсен томалап куя алды, аннары хәтер савытының капкачын бөтенләй каплап куйды. Тәскирә ул кадәр җүләр түгел лә, бик аңлый: Хәлим ияртеп кайткан хатын-кыз ничек Нәфисәсенең игезәк туганы булсын ди?! Бу мөмкин түгел хәл. Нигә соң, алайса, аны күрү белән, Тәскирәнең күңеле җилкенеп, җаны тетрәп китте, күз алдында Нәфисәсенең сурәте пәйда булды? Юк, бу ниндидер тышкы охшашлык кына түгел иде, Тәскирә үзенең бөтен эчке җан һәм кан тамырлары белән тойды: ишектән килеп кергән кыз-хатын — аның хәләле, газизе... Тәскирәнең күңеленә ургылып ике хис килеп керде. Берсе — сөенеч хисе, хәтта өмет тойгысы. Күп еллар элек югалткан кызын табар кебек иде ул. Икенчедән, аның күңелендә шомлы уйлар гарасаты купты. Йөрәгендәге иң авыр җәрәхәтләр ачылды, әрнүле хатирәләр яңарды. Юк, игезәкләрнең берсе югалу белән, ике серле карчык белән, иренең үлеме белән бәйле хатирәләр генә түгел, тагын да элгәрерәк булган вакыйгалар хәтеренә төшеп, ул әллә нинди караңгы, ямьсез уйлар дәрьясына кереп чумды... ...Биатай булган кеше — Казык Мәмәт карт — үләр алдыннан улы Фәнил белән килене Тәскирәне чакырып китерде дә, тәрәз каршындагы тупыл агачына ымлап: — Кисеп атыгыз моны. Ул бу нигезгә афәт китерәчәк, — дигән иде. Картның сүзенә игътибар итмәделәр. Саташа, ахры, агачның ни гаебе бар инде? — диделәр. Чынлап та, үләр алдыннан Казык Мәмәт бик мәзәк тотты үзен. Ниндидер җен-шайтаннар белән тарткалашып, албастылар белән алышып ятты. "Бу минем җир... Үзегез китегез..." — дип, ниндидер җир, нигез өчен көрәшеп, үзен дә, башкаларны да йокыдан мәхрүм итте. "Казык" дигәннән, Фәнил сөйли иде: бу кушамат шушы авылга килеп утырган иң борынгы бабасыннан калган. Шушы тупыл төбендәге агачлыкта яшәп яткан бер дивана карттан күчкән аңа бу нигез. Дивана булса да, аның янына оныклары килеп йөргән. Көннәрдән бер көнне әлеге дивана зат җан тәслим кылган, аны күмәргә әллә кайлардан бөтен туган-тумачасы җыелган. Барысы да кара җиләннән, өскә очлаеп киткән башлыктан икән. Үзләре сәер догалар пышылдыйлар, ниндидер агач курчаклар, таш тылсымнар тотып сөйләшәләр, сихризәхмәти йолалар башкаралар, имеш. Фәнилнең нәсел бабасы түзеп торган-торган да, беркөнне теге алачыкка ут төрткән. Шулай итеп кара сихердән, яман зәхмәттән котылмакчы булган ул. Дивана картны күмеп кайтып, үзләренең зәхмәти догаларын башкаручы сихерчеләрнең җидесе шунда янып үлгән, калганнары бу урынны ташлап киткән. Сихер кагылмасын өчен, Фәнилнең ерак бабасы исә шушы янган алачык урынына усак казык кага да аның башына әлеге алачык урыныннан табылган баш сөяген элеп куя... Бер күкрәүле-яшенле яңгыр вакытында ул баш сөяге юкка чыга, әмма Фәнилләр нәселе кешеләренә "Казык" кушаматы мәңгелеккә тагылып кала. Шундый сүзләр дә йөри: бу нигездә яшәгән ир-атларның берсе дә үз үлеме белән үлми, имеш. һәркемгә мәгълүм: Тәскирәләр урыны — авылның тап үзәге. Төбәккә нигез салучы урман кешеләренең беренче алачыгы да шушында салынган, диләр, дөрес булса. Шул вакыттагы кара урманнарга шомлы ишарә булып, көне-төне шыбырдап утыручы ялгыз тупыл агачы гына калган. Картлар аның хакында "җанлы", "рухлы" дип тә сөйләнәләр. Шул тупыл агачын кисәргә кушкан да инде Мәмәт карт. Менә шундый шомлы хатирәләр яңарды Тәскирәнең изаланып беткән күңелендә. Ул бу дөньяда япа-ялгыз калганын - тойды. Моңарчы кызы белән аңлашып яши иде әле. Бүген анысы да бүтән борчулар белән йөри, Хәлимгә булган мәхәббәте аң-зиһенен томалаган, аның яшәү гамен алган, хәтта туачак сабыен да онытырлык хәлгә җиткергән. Хәзер ничек яшәргә инде? Бер Ходайга сыенырга да бертуктаусыз авыртып торган җан-бәгырьгә таянырга кала. "Әмәнтә билләһи вә мәләпкәтиһи вә көтөбиһи вә рөсилиһи вәлйәүмиләхири вәлкадәри хайриһи вә бәгъдәл-мәүти... Инандым Аллаһы Тәгаләгә, аның фәрештәләренә, китапларына, пәйгамбәрләренә дәхи ахирәт көненә һәм тәкъдирнең яхшысы да, яманы да Аллаһы Тәгаләдән булуына һәм үлгәннән соң янә терелүгә..." XVII Хәлим яңа йорт мәшәкатьләренә кереште. Аның күңеле күтәренке иде. Ә Саниягә тормыш көннән-көн кыенлашты. Күзе тәмам күрмәс булып, җир йөзендә яшәү аның өчен олы газапка әверелде. Бәрелеп-сугылып йөри торгач, йорт-кура тирәсен өйрәнсә дә, ул инде урамга, авыл арасына чыгып йөрми, күп вакытын өйдә, тәрәз каршында утырып үткәрә. Хәлим белән Майяны иң гаҗәпләндергәне шул: әнкәләре әллә ни борчылган, кайгырган кебек тә түгел. Тыныч, сабыр гына бер урында утыра да утыра, кайчакта белгән догаларын пышылдый, кайчакта, бигрәк тә кеше юклыгын сизсә, ниндидер моңлы көйләр көйли... Елга буйларында сары чәчәк, Сары чәчәк саен күбәләк... Әллә күзләремнән яшьләр ага, Әллә болытлары тәбәнәк?.. Анысы дөрес: Саниянең фаҗигасен күреп, Хәлим белән Майядан да ныграк өзгәләнгән кеше булмагандыр. Әмма авыл кешеләре дә авыр кичерделәр бу хәлне, Санияне жәлләп-кызганып сөйләшмәгән кеше калмагандыр. Шулай да кереп хәл белүче, җылы сүз әйтүче күп булмады. Бу нигездәге сихер аларга да йогар, Сания янына керсәләр, авыруы күчәр, иярер, дип шикләнделәр, ахры. Хәлимнең ниндидер хатын-кыз һәм сабый бала ияртеп кайтуы тынгылык бирмәде авыл кешеләренә. Нәфисәнең коткы таратып йөрүе дә үзенекен эшләми калмагандыр. Ничек кенә булмасын, авыл Санияләрдән читләште... Әмма бер вакыйга халыкны уятып җибәрде һәм Хәлимнәргә мөнәсәбәтне үзгәртергә мәҗбүр итте. Бу вакыйга да Саниянең авыруы белән бәйләнгән иде. Баштарак Хәлим, әнисен дәвалау өчен, район үзәгеннән табиблар чакыртып карады. Килгән белгечләр исә: "Күзләре үлеп бара, берни дә эшләп булмый", — дип сөйләнделәр дә ашык-пошык җыенып китеп бардылар. Мәймүнә карчык та өшкереп карады. Ул төтәсләгән йорт атна буе сасы ис аңкытып утырды, әмма Саниянең күз алдында эленеп торган кара пәрдә гаиб булмады. Көннәрдән бер көнне Майя Хәлимгә әйтеп куйды: "Сания әнкәнең күзләрен үзем камлап карыйм әле. Мин моның серен беләм. Әбиләрнең күз имен искә төшерәм дә..." Хәлим шаклар катып торды. Ничек башта ук бу хакта уйламаган ул? Майя күп имнәр, тылсымнар, әфсеннәр белә бит. Сихер кайтарулар, өшкерү-төчкерүләр аның өчен гадәти хәл... Чынлап та, бәлки, ул әнкәсенең күзен каплаган кара пәрдәне юып ташлый алыр, яман сихерне кайтарыр? Саниягә ипләп, җайлап кына ачылдылар. Әнкәләре шунда ук кырт кисте: — Бала имезгән хатын сихердән, әфсен-төфсеннән ерак йөрергә тиеш. Явыз көчләрнең ана сөте белән балага кереп кала торган гадәте бар, юк, юк, өшкертәмме соң!.. Нишлисең, тәкъдиремә шулай язылгандыр. Менә бит — янымда сез бар, сез булганда бернинди кыенлык та тоймыйм мин, балалар, бер дә борчылмагыз... Ахырдан килеште тагы. "Бу бер дә кара им-том түгел, иң гадәти дәва гына", — дип ышандырдылар аны. "Ярый, алайса, тик Гөләш өйдә булмасын", — дигән шарт белән яшьләр ихтыярына буйсынды Сания. Төрле табиблардан, имче карчыклардан ялыккан әнкәләрен озак тилмертмәделәр, якын көннәрнең берсендә тәвәккәлләделәр. Берничә көн әзерләнеп үтте. Икәүләп урманга барып килделәр. Иртәнге сәгать биштән торып, Гөләшне ашатып йокыга салгач чыгып киткәннәр иде, бер кочак үлән, куак ботагы, агач гөмбәсе, кыргый җимеш күтәреп, арып-алҗып кайтып егылдылар. Шул көнне үк Майя төрле үлән, кайры, гөмбә, җимеш оннары ясарга кереште, һәр таңда торып, ялан үләненнән таң суы җыеп алдылар. Дәва өчен тартылган оннарны Тәңре юынган чакта җиргә чәчрәп калган шушы чык тамчыларына изәргә кирәк, имеш... Ниһаять, изге сәгать сукты. Гөләшне Васимә карчыкка кертеп куйдылар. Ак бабай Саниягә дә, Майяга да Коръән телендә фатихасын биреп чыкты. Менә өй эчендә өчесе генә торып калдылар. Хәлим алар ягында булырга теләсә дә, Майя аңа чыгып китәргә кушты, аны әнкәсе белән ялгыз калдыруны сорады. Хәлимнең күңелендә хатынына карата үпкә хисе кузгалды. Ничек инде, малае була торып, әнкәсе янында торырга ярамасын ди?! Шулай да каршы килмәде, өйдә газизләрен калдырып, тышка чыгып китте, чынлыкта, үз эченә кереп бикләнде. Ә уйлыйсы уйлар уй янчыгында шактый җыелып өлгергән икән... Чынлап та, Майя белән Гөләшне авылга алып кайтканнан бирле, Хәлимнең ныклап уйланганы, хәтта ялгыз калганы да булмаган икән. Ә бит уйланыр уйлар, борчылыр борчулар җитәрлек. Иң элек теге урман карчыклары тынгы бирми Хәлим йөрәгенә. Алар хәзер ни хәлдә икән? Исән-саулармы? Исән-сау булсалар, ник Майяны эзләп килмиләр? Нигә эзәрлекләмиләр? Карчыклар, мөгаен, аларның кайда икәнлеген дә беләләрдер... Бу бик сәер... Икенче борчыган нәрсә — Нәфисәнең кыланмышлары. Ул үзенең гайбәте белән бөтен авылны Хәлимгә каршы куйды. Аларның өен урап узалар, аралашмаска тырышалар, төрле коткы сүзләр тараталар... Инде менә әнкәсенең авырып китүе. Кычкырып әйтмәсәләр дә, кешеләр Саниянең сукыраюын Хәлимгә ияреп кайткан зәхмәттән күрәләр. Майяга да, Гөләшкә дә шикләнеп карыйлар. Хәлим белә: болай озак яшәп булмаячак. Майяга да кыен, Хәлимнең үзенә дә. Хәлим үзе белән булган хәлләрне батырларча кичерсә дә, инде әнкәсенең дөм сукыр булып калуына ничек чыдар? Көн яктысы күрмичә яшәү — иң зур газапларның берседер ул... Их, Майясы гына, Аллаһы Тәгаләнең язганы белән, үзе белгән урман рухлары ярдәме белән, әнкәсенең күзен кайтара алсын иде!.. Нинди зур шатлык булыр иде! Кешеләрнең шик-шөбһәләре шундук юкка чыгар иде, иң мөһиме, әнкәсенә якты дөнья кайтыр иде... Майя Сания янында ике сәгать торып чыкты. Чыкты датомаланган тәрәз капкачларын ачып җибәрде, тир бөрчекләре бәреп чыккан, бераз алсуланыбрак киткән йөзен үлән исләре аңкытып торган куллары белән сыпырып алды, аннары Хәлим янәшәсенә утырды, башын аның кулбашына куеп, күзләрен йомды, бераздан йомшак кына итеп: "Әнкәйнең күзләре күрәчәк", — диде. Хәлим бер сүз дә әйтмәде, олы авыр куллары белән хатынын кочаклап алды, күкрәгенә кысып, баш түбәсеннән үпте... Сания янына кичкә табан гына керделәр. Керер алдыннан Майя Хәлимгә Ак бабайны, Васимә карчыкны чакырырга кушты. Бер төркем кеше өй эченә килеп кергәндә, Сания йоклый иде әле. Түр түшәктә яткан әнкәсен Хәлим баштарак танымый торды. Аяк очына җитүле ап-ак күлмәк киеп яткан Сания бу минутта изгеләрнең изгесе булып күренде аның күзенә. Йөзе дә ап-ак, күзләренә капланган тасма да ак төстә иде. һәркем әнә шул ак тасмага төбәлеп, тукталып калды. Гүя Саниянең язмышы, юк, бу өй эчендәге һәркемнең язмышы шушы тасмадан торгандай тоелды. Бу тасмада сер бар кебек: аның астында йә бәхет, йә бәхетсезлек; йә яктылык, йә дөм караңгылык... Бу минутта дөньяга Майя хуҗа иде. Ул имләде, ул барысын җыеп алып керде, ул беренче булып әнкәсенә эндәште: — Әнкәй, торасыңмы инде, вакыт җитте, күзләреңне ач... Саниягә шул да җитте. Ул уянды. Бераз сискәнебрәк куйды. Әмма сер бирмәде, сикереп торып та утырды, аннары тыныч кына: — Әү, кызым... Булды дамыни? — дип сорады. — Булды, әнкәй... Хәзер күзләреңне ачарсың, яме... — Майя Саниянең күзләрен каплап торган ак тасманы читкә алып куйды. — Әйдә, ач инде... Әнкәй, күзеңне ач... — И кызым, ачарга куркам бит... — Барысы да әйбәт булыр, ач күзләреңне, әнкәй, курыкма. — Ачыйм микән?.. — Ул, күзләрен йомган килеш, уң кулын алга сузды. — Улым, бир әле кулыңны. Синең кулыңны, кан тибешеңне тоясым килә... Хәлим, үрелеп, сак кына әнкәсенең кулын үз учына алды. Алды да: — Ач, әнкәй, күзләреңне, күңелем сизә — барысы да әйбәт булыр. Майя да шулай ди... — Хәзер, хәзер, балам... Хәзер ачам... Шул вакыт Саниянең йомык күзләре дертләп-калтыранып киттеләр. Тагы бер мизгелдән чем-кара матур, нурлы-балкышлы, дөньяга тутырып, йотылып карап тора торган күз алмалары якты дөньяга томырылып чыктылар... Бөтенесе дә ах итте. Чөнки өй эчендәгеләр Саниянең күргәнен күрделәр. Моны күрми, сизми мөмкин түгел иде. Сания үзе исә күзләре ачылуга әзер үк түгел иде булса кирәк, берара ярым һушсыз хәлендә ятты әле. Ниһаять, ул тагын торып утырды, кискен борылып тәрәзәгә карады, аннары янында басып торган кешеләрнең һәрберсен аерым-аерым карый башлады. Менә аның соңгы көрчегенә җитеп ачылган күзләре Майяга килеп җиттеләр. Җиттеләр дә озакка туктап калдылар. Бераздан ул исенә-аңына килде, әмма карашын читкә алмады, шулай төбәлеп торган килеш Майяга омтылды. Үзе елый-елый тәкрарларга кереште: — И-и кызым минем, җаным-бәгърем минем, мең рәхмәтләр сиңа, изге бәндә икәнсең, Алла кешесе икәнсең, ничек кенә кайтарырмын икән бу изгелегеңне... Саниянең кинәт кенә күрә башлавы башкаларга да нык тәэсир иткән: Ак бабай бармак очларында дисбесен йөгертәйөгертә, догаларын пышылдый, Васимә карчык үзалдына мең төрле теләк тели, ә Хәлим, әнкәсе янына тезләнеп, аның кулларын үбә... Ниндидер серле-илаһи мизгел иде бу. Җир тормышы түгел, башка төрле дөнья, төш дөньясы кебек... һәрхәлдә, читтән берәрсе күреп калса, йә болар күмәкләшеп акылдан шашканнар, йә җыелышып сәер бер йола башкаралар, дип уйлар иде, мөгаен. ...Санияләр өендә булган галәмәт хәлләр хакында хәбәр авылга бик тиз таралды. Башта ышанмадылар. Сания урамга, кибеткә, авыл арасына чыгып йөри башлагач кына, кешеләр тау башындагы алтынсу-сары йортка берәмләп тә, төркемтөркем дә агыла башладылар. Бу тылсымлы галәмәткә үз күзләре белән күреп ышану өчен килгәннәрнең исәбе-хисабы булмас кебек иде. Кемдер Сания янына, икенчеләр Майяны күрергә, аңа гомер буе җәфалап интектергән хәтәр авырулары хакында сөйләргә, шифа-дәва сорарга керде. Сания дә, Майя да килгәннәрне ачык йөз, такта чәй белән каршы алдылар, озаклап сөйләшеп утырудан да тайчанмадылар. Майя кайбер авыруларга шундук ярдәм күрсәтте, киңәшләр бирде, кайберәүләренең өйләренә үк барырга, чирләрен шунда дәваларга риза булды... Чынлап та, бер атна үтмәгәндер, Майяның шифалы кулы авылдагы тагын берничә авыруны аякка бастырды, хәтта үлем авыруы тигән Мөсәллим карт та, таягына таянып булса да, капка төбендәге эскәмиягә чыгып утыра башлады. Хәл үзгәрде. Моңа кадәр сагаеп, читләшеп яшәгән авыл халкы өчен Санияләр йорты берничә көн эчендә Дөньяның үзәгенә, Галәм кендеге урнашкан изге урынга әверелде. Бу хәл бер шатландырды, бер сагайтты Хәлимне. Шатлануы аңлашыла, ә менә сагаюы Майя хакындагы хәбәрләрнең тирә-якка бик тиз таралу белән бәйләнгән иде. Шомланырга, сагаерга сәбәп тә бар: Майяның тылсымлы шифасын эзләп күрше-тирә авыллардан ук килә башлаганнар иде шул. Авылда Майяга мөкиббән китмәгән бер генә кеше калгандыр. Нәфисә генә. Ул Майяның тылсымлы шифасын да каршы юнәлешкә борып җибәрергә тырышты. Өй борынча кереп: "Ул сезне шулай үзенә карата да соңыннан хәтәр афәткә юлыктыра, сак булыгыз!.." — дип кисәтеп тә йөргән, диләр. Хәлим урынлы шомланган икән. Майяның халык арасындагы даны буйлап, таныш урман карчыклары Кампәрлегә бик тиз килеп җиттеләр. Җиттеләр дә, бөтен авылны афәт шаукымы белән өркетеп, ничек килгән булсалар, шулай китеп тә бардылар. XVIII Алар авылга көтмәгәндә, бөтен кеше басуда, урманда чакта, кызу эш өстендә килеп керделәр. Шул ук кара киемдә, башларына очлаеп торган кара башлык кигәннәр, аркаларында юл капчыгы, кулларында кара таяк. Урман авызыннан килеп чыккан бу сәер затлар туп-туры Санияләр йортына юнәлделәр, әмма эчкә кермәделәр, йорт каршындагы яшел чирәмгә җәелеп утырдылар. Баштарак аларны беркем дә шәйләмәде. Югыйсә барысы да өйдә иде: Сания мендәр тышлыгы алыштырып йөри, Хәлим балта үткерли, ә Майя бала имезеп утыра... Беренче булып Майя сизенде. Аңа кинәт әллә нәрсә булды: ул баласын көчләп диярлек күкрәгеннән аерып, читкә алып куйды, тораташ булып каткан килеш, урыныннан торды, туп-туры түр тәрәзәгә карап китте. Акбүз пәрдәнең читен күтәреп карады. Бу юлы да сәер тотты ул үзен. Пәрдәне күтәрә башлавы булды, шундук ябып та куйды. Ул бик хисләнгән, дулкынланган иде. Шул иләс-миләс хәлендә өй эченә карап басты да юка матур иреннәре арасыннан: "Килделәр..." — дигән бердәнбер сүзне кысып чыгарды. Барысы да аңлады: ниһаять, көткән кунаклар килде. Алда нәрсә буласын, белсә дә, Аллаһы Тәгалә үзе генә беләдер... Сания, йөгереп барып, ишекнең келәсен төшерде, тәрәзәләрне томалап куйды. Аннары гына үзалдына сөйләнгәндәй: "Беркая да чыкмыйбыз, торырлар-торырлар да китеп барырлар", — диде. Аның сүзләре белән килешкәндәй, Хәлим дә, Майя да, бер сүз эндәшмичә, күкрәк балаларын күтәреп, мич янындагы тар сәкегә барып утырдылар. Сания ялгышты. Карчыклар китмәделәр. Бер сәгать узды, ике, өч сәгать... Майя борчыла башлады. Хәлим дә бертуктаусыз ишекле-түрле йөренде. Баланы үз кулына алган Сания дә күңеленнән белгән догаларын ярдәмгә чакырды. Нидер сизенгән кебек, кинәт Гөләш елый башлады. Шул бала тавышы барысын да хәл итте, ахры. Майя, җәһәт кенә торып, чыгарга җыена башлады. Хәлим берничә мәртәбә җан тавышы белән: — Майя! Майя!..—дип караса да, хатын үзенекен итте, беренче төнне үк, Сания биргән бөтиләрен күкрәкчәсе эченә урнаштырып, яулыгына җиде төен төйнәп (шайтан шуны чишеп интеккәнче, зәхмәт кагылмый, янәсе), ишек катына юнәлде. Хәлим дә аның артыннан омтылган иде, Майя шып туктатты: — Юк, сиңа ярамый. Әбиләр минем белән сөйләшергә телиләр. Борчылма, берни булмас, алар элеккеге түгел инде, теге яңгыр шаукымы көчләрен нык бетергән. Мин моны сизәм... Шулай җилләнеп чыгып китте ул. Артыннан ишек кенә ухылдап калды. Сания дә, Хәлим дә дәррәү тәрәзәгә ябырылдылар. Юкка борчылганнар икән. Урамда куркырлык берни дә булмады. Карчыклар Майяны үтә дә тыныч каршы алдылар. Читтәрәк китеп торган танышларын кабат очраткандай, әллә ни исләре китмичә генә, сабыр гына сүз башладылар. Башта берсе сөйләде, аннары икенчесе, урман ягына төртеп күрсәтәкүрсәтә, нидер аңлатырга кереште. Майя баштарак берни дәшмәде, сөйләшмәде... Икенче карчык түбән оч ягына ишарәли башлагач кына, кулларын кискен җилпи-җилпи сөйләп китте. Хәлим аның сүзләрен ишетмәде. Әмма төгәл аңлады: сүз урман хакында бара... Кабат алып китмәкче булалармы әллә? Тагын нинди бәлаләр юрап йөриләр икән бу албастылар... Хәлим кызу-кызу киенә башлады. Сания аның юлын бүлде: — Ярамый диде бит... Түз, балам... Хәзер китәләр алар. Күңелем сизә, китәләр. Чыгып, бөтенесен дә бозып куюың бар... Чынлап та, теге урман затлары, тагын бераз таптанып торганнан соң, Майя белән тиз-тиз генә хушлашып, китү ягына кузгалдылар. Майя исә, урман авызына кереп югалганчы, аларның артыннан карап торды, аннары ашыга-ашыга капкага юнәлде... Кергәч Майя барысын да җентекләп сөйләр дип уйлаганнар иде, нык ялгыштылар. Хатын борчулы йөзен яшереп булашмады. — Әбиләр минем белән хушлаштылар, калганын сөйләмим, вакыт җиткәч сөйләрмен әле... —диде дә өзде, кабатлап сорарлыкны калдырмады. Хәлим дә, Сания дә башка төпченмәделәр. Иң мөһиме, барысы да исән-сау, бергә. Тагын ни кирәк адәм баласына... Афәт ияләре бер зыян салмыйча китеп барганнар икән, димәк, Аллаһы Тәгалә бүген үз бәндәләрен саклап кала алды, шул гына... Ә, юк... Алай тиз генә котыла алмадылар алар бу зәхмәти карчыклардан. Майяның күңеленә ниндидер шом салып киттеләр алар... Шул көннән соң хатынының нык үзгәргәнен тойды Хәлим. Әллә ничек кенә, үз эченә кереп бикләнде Майя... Авыл тормышына күнегеп, дәртләнеп яши генә башлаган иде, тагын нидер булды — сирәк көлә, озак уйланып утыра, берничә мәртәбә, онытылып китеп, баласын да кулыннан төшереп җибәрә язды... Иске йорт янәшәсендә салынып яткан яңа өй мәшәкатьләре дә оныттыра алмады аның күңел күкрәүләрен. Киресенчә, Майя бу мәһабәт йортка сәерсенеп, хәтта шомланып, кешеләрне тереләй йота торган Дию пәриенә карагандай үтеп китә. Хәлим тәмам аптырады, нишләргә белмәде, җаны үрсәләнүенә түзә алмыйча, ялгыз башын алып, урманга чыгып китә торган булды. Берничә мәртәбә эчеп-исереп кайтты... Ә беркөнне... Ә беркөнне ул Нәфисә янына барды. Кыюлык өчен бераз "төшерде" дә авылның тап уртасындагы үзәнлектә урнашкан таныш йортка китте. Яшь чагында бу йорт юлын ул күп таптады. Сигезенче сыйныфтан башлап һәр кич Нәфисәсен озата төшә иде. Башта авыл читенә чыгалар, берәр нарат яисә каен төбендә сыенышып, серләшеп утыралар да акрын гына авыл уртасына төшәләр. Унынчыда укый башлагач, көзге җылы көннәрнең берсендә беренче мәртәбә үбештеләр... Мәхәббәтеннән, сөю хисе шаукымыннан тәмам исереп кайтты Хәлим. Таңга кадәр йокламыйча, уйланып, әсәрләнеп ятты. Киләчәген күз алдына китереп елмаеп-көлеп ятканын әле дә хәтерли ул... Нәрсә булды соң ул чактагы Нәфисә белән? Нигә болай булды бу? Нәрсә өчен төште соң аңа бу газаплар? Бу урман афәте?.. Нәфисәнең кияүгә чыгуы?.. Майяны очратуы? Гөләш?.. Нәрсә, ни өчен?.. Хәлимнең аракы томаныннан әйләнебрәк торган башында барысы да буталды. Караңгы төн пәрдәсен ертып, Нәфисәләр капкасына килеп төртелгәч кенә айнып киткәндәй булды ул. "Керергәме, юкмы? Кабул итәрме? Теләсә нәрсә әйтеп куып чыгарса?" Инде, бикне күтәреп, капка рәшәткәсен эчкә тәртәм дигәндә генә, зиһененнән бер уй сызып үтте: "Ә бит Нәфисә монда яшәми!.. Ул бит — ир хатыны, аның йорты бүтән!" Уттан өреккәндәй, кулларын капка тактасыннан тартып алуын сизми дә калды Хәлим. Шунда ниндидер эчке бер тойгы Хәлимгә: "Нәфисә монда, монда! Кире китмә, бар, кер! Ул монда!" — дип әйткән кебек булды, һәм Хәлим бу тойгыга ышанды. "Хәзер керәм, бераз гына, бер мизгелгә генә тукталып хәл җыеп торам да..." — дип, күңеленнән генә җавап та бирде әле. Менә ул ишегалдына үтте. Ян тәрәзәгә якын килеп, үрелеп эчкә карады. Пәрдә читеннән өй эче күренеп тора. Әнә Тәскирә апасы йөреп ята — урын-җир түши. Нәфисә күренми... Ә! Әнә ул... Карават өстенә асып куелган чаршауга чорналып тын калган. Буш өстәл өстенә караган да тораташ кебек катып тора. Нәрсә хакында уйлый икән ул бу минутта? Ә бәлки... Хәлимгә булган мәхәббәте хакындадыр?.. Әллә туасы баласы хакындамы? Шул вакыт чаршау селкенеп китте, аннары, сүтелеп, өй эченә Нәфисәне чыгарып җибәрде. Шулкадәр кызык булды — артында торган Хәлимне сизгән кебек, Нәфисә кинәт сикереп торды да тәрәзәгә якыная башлады. Хәлим чак кына читкә тайпылып өлгерде. Нәфисә тышка бик озак карап торды. Хәлим хәтта аның йөрәк тибешен дә ишеткән кебек булды. Үзе исә бераз вакытка сулышын буып торды. Нәфисә бик сәер иде бу мәлдә. Ул бертуктаусыз: "Хәлим, Хәлим..." —дип пышылдап тора иде. Менә ул тәрәзәдән кубарылып китте дә ишеккә юнәлде, аннары, ашыгып-кабаланып, веранда аша ишегалдына чыгып китте... Хәлим исенә килгәндә, Нәфисә тышкы ишекнең келәсен күтәреп булаша иде инде. Караңгыда тиз генә таба алмадымы — шактый озак булашты ул. Хәлим шушы берничә мизгел эчендә урынын алыштырып өлгерде — тәрәзә яныннан тайпылып китте дә, ике-өч сикерүдә, якындагы утын өеме артына посты. Ул килеп кенә чүгәләде, ишек келәсе яңгырап ачылып китте дә аннан Нәфисә атылып чыкты: — Хәлим!.. Хәлим тәмам айнып җитте. Тукта, Нәфисә аны эзли түгелме соң? Тик каян белеп алды соң әле ул Хәлимнең монда булуын? Каян сизенде? Чынлап та, күңел сизенә микән әллә? Әнә бит ничек өзгәләнеп эзләп йөри Нәфисә Хәлимне: — Хәлим!.. Хәлим... Нәфисә артыннан әнкәсе килеп чыкты: — И кызым, тилеләнәсең бугай инде шул Хәлим дип... Бөтен авыл көлә бит үзеңнән!.. Әйдә, кер, йә берәрсе ишетеп калыр... — Әнкәй! Монда ул... Якында гына... Белеп торам, сизеп торам аны... Хәлим!.. Хәлим!.. Хәлим, кайда син? Хәлим... — Каян килеп монда булсын ул. Хатыны, баласы, әнкәсе янындадыр... — Монысы Тәскирә тавышы. — Юк-юк-юк!.. Ул монда бүген, минем янда!.. Мин аны тойдым, йөрәгем, җаным белән тойдым... — Бераз тын торгач өстәп куйды: — Ә теге сихерче хатыны баласы-ние белән дөмегәчәк әле бер... Дөмекмәсә, үзем дөмектерәчәкмен! — Нәрсә сөйлисең син, кызым!.. Авызыңнан җил алсын. Алай димә... Язмыш, тәкъдир дип тик тор, шулай дисәң, җиңелрәк була ул... — Их, әнкәй, берни аңламыйсың син!.. Берни тоймыйсың! Мин бит Хәлимсез яши алмыйм, беләсеңме шуны! Мин барыбер үземнеке итәм аны, кеше җаны кыеп булса да үземнеке итәм! — Тәүбә диген, кызым, әстәгъфирулла, диген... Бар, юньсез бала, афәт чакырып торма, өйгә кер, карынындагы балаңнан оялыр идең, ичмаса... ...Хәлим ничек кайтып җиткәнен дә белми. Аның зиһен тубалында бердәнбер аек уй чәбәләнде: "Майясын, баласын, мең газаплар белән яуланган мәхәббәтен мәңге ташламаячак ул, шул мәхәббәтен яклап утка, суга керәчәк, җанын да, гомерен дә кызганмаячак..." XIX Газаплы тормышта тагын бер атна узды. Майя һаман ачылып китә алмады, карчыклар киткәндә ничек уйчан булып калган булса, шул ямансулыктан айнымады, киресенчә, үз күңеленә ныграк кереп бикләнде, елмаю-көлү, рәхәтләнеп гәпләшүсөйләшү дигән нәрсәне онытты, башка дөнья кешесе булып яши бирде. Хәтта яңа йортка күчү сөенече дә аның йөзендәге һәм җанындагы сагыш галәмәтен юып ташлый алмады. Хәлим хатынының бу халәтен карчыклар сихеренә юрады. Әмма ул шуны да ачык чамалый: бу — сихер генә дә түгел иде. Урман албастылары Майя күңеленә ниндидер шомлы хәбәр салып киттеләр, ахры. Әлегә Хәлим сорарга кыймый. Болай да үз җанын йөдәтеп, үрсәләнеп яшәгән Майяны борчырга теләми. Әллә нык кына бер сөйләшеп, аңлашып караргамы? Юк ла, бераз көтәргә кирәк. Майяның ачылганын, дөньяга йөз белән борылган чагын көтәргә кирәк... Шулай борчылып, эчтән сызып яшәгән бер вакытта, Санияләргә Ак бабай килеп керде. Ул бик мөһим хәбәр китергән. Дөресрәге, ике хәбәр. — Сания балам, авылга хәтәр сүз таралган, керми булдыра алмадым, — дип сөйләп китте карт керә-керешкә. — И-и Ак бабай, нәрсә сөйлисең син? Нинди хәбәр ул? — Нинди дип, бик начар хәбәр шул. — үзе өй эчен күзләпме күзли. — Яшьләр өйдә юкмы? — Юк иде шул, бакча тирәсендә булашалар... — Сания кызым, халык телендә шундый сүз йөри. Имеш, Тәскирә Нәфисәсе Майяны үтерергә тели. Хәтта Хөрәсән Чулагын яллап та карамакчы булган. Тегесе бу хакта салмыш баштан ычкындырган. Кеше ышынмаслык хәл бит. "үтерәм, дөмектерәм, Хәлимне үземә кайтарам", — дип әйтеп әйтә, ди... — Тәүбә диген, Ак бабай... Нинди көфер сүзләр сөйлисең син? Нәфисә булып Нәфисә ничек итеп кеше үтерсен ди... Дошман сүзе, шайтан шаяруыдыр бу... — Сания ах-ух килеп ишекле-түрле йөренә башлады. Үзе туктаусыз сөйләнүендә булды. — Әгәр бу сүз дөрес икән — үз башына җилкенә ул хатын... Бала табыр вакыты җиткән, ә тәкъдиргә каршы сүз сөйләп йөри... Болай булса, барыбер баласы аркылы килер... — Менә шул шул... Икенче хәбәрем нәкъ шул хакта. Нәфисәне тулгак тота башлаган, ә баласы туарга теләми, ди... Аркылы килгән, имеш... Нәкъ өстенә бастың, кызым... Ходай каргышы төшкән аңа, башка бернәрсә дә түгел... Күрше карты чыгып киткәч тә Сания шактый вакыт исенаңын җуеп утырды. Аның башына сыймый иде: ничек инде алай? Кеше үтерү хакында бара бит сүз! Юктыр, шайтан коткысы гынадыр... Алай дисәң... Нык үзгәрде соңгы вакытта Нәфисә. Тәскирәнең килүе дә юкка түгелдер. Аптыраганнан кергән инде ул, мескен... Ак бабай китергән шомлы хәбәр хакында Хәлимгә әйтмәскә булды Сания. Барыбер дә ышанып бетә алмады ул аңа. Гайбәткә, дошман сүзенә кайтарып калдырырга тырышты. Шулай да, бер җаен китереп, Хәлим белән икесе генә калган сәгатьтә, әлеге шом пәрдәсенең бер читен күтәреп куйды: — Улым, Мәйя кая китте ул, иртәннән бирле күренгәне юк, бер-бер хәл булмагандыр бит? — Юк, әнкәй, юк. Иртән үк астурамнан Мәдинә апа килеп алды. Малайлары төне буе кызышып, саташып чыккан — шуны имләргә китте... Нишләптер озак торды бүген. Бик каты авыру булды, ахры... — Хәлимкәем, моннан соң үзен генә җибәрмә. Ул бит әле ныклап күнегеп тә бетмәгән авылга. Аннары... төрле кеше бар. Юри дә бер-бер хәл кылып куярлар... — Әнкәй, нигә әле син бүген сәер сөйләшәсең? Кем тисен аңа? Майя — дөньяның бәгыреннән өзелеп төшкән бер Хода бәндәсе. Күреп торасың бит — кешеләр хәзер үз итә аны, чакырып кына торалар... — Шуннан куркам да инде, балам, гел ялгызы йөри бит. Урман тамагына кереп торган авыл урамында кем очрамас! — Җитте инде, әнкәй! Юк нәрсә сөйләп башны катырма әле. Бәла чакырып, вакыт уздырып утырмыйк, эшләр болай да баштан ашкан. Әнә мич чыгарасы бар... Хәлим сүзен тәмамлый алмады, ишектән Майя килеп керде. Бик сәер иде ул. Чырае мич йөзе кебек ап-ак. Күзләрендә шом, хәтта курку. Ул, артыннан ишекне дә ябып тормыйча, йөгереп килеп Хәлимнең киң күкрәгенә капланды: — Үтерәбез, диде бит... Көннәрең санаулы калды... Урманыңа олак, диде... — Кем әйтте? Кем үтерә? Нәрсә сөйлисең син, Майя? — Мәдинә апалардан кайтканда, бер исерек юлыма аркылы төште... Шул әйтте... — Кем соң ул? — Белмим... Беренче күрәм... Хәлим аңлый башлады. Әнкәсенең шомлы хәбәрен Майя белән булган хәлгә янәшә куеп карады. Әйе, алар өстендә ниндидер кара болыт куера башлаган, ахры. Ниндидер афәт якынлаша иде бу яңа нигезләренә... Моңа кадәр дә мең газаплар кичергән, инде бөтенесе дә артта калды, дип куанып яши башлаган өч җан тагын бер сорау каршында аптырап калды: "Инде ниләр генә язгандыр алар башына?" XX Кояш офык артына төшеп китмәгән иде әле, капкадан ашыгып Тәскирә килеп керде. Өйгә кереп-нитеп тормады, тәрәзә алдына барып, ярсып-ярсып кычкырырга тотынды. — Майя!.. Майя кызым! Сания, дим, Сания... Сез кайда? Ник чыкмыйсыз берегез дә? Майя!.. Түшәктә изрәп йоклап яткан баласы янында мендәргә тыйнак кына башын төртеп черемгә талган Майя, ниһаять, торып утырды. Кем бу? Нәрсә бу? Ул аңына килгән арада, ишегалдындагы тавыш тагын кабатланды: — Майя! Кызым! Нәфисәм үлә бит... Сине чакыра... Кайда соң сез? Дөмектегезме әллә?.. Майя тәрәзәгә капланды. Эңгер-меңгер төшә башлаган ишегалдында җан әсәре күренмәде. Ә, бар икән. Әнә бит кемдер кыштырдый. Чаштыр-чоштыр килеп, тәрәзәдән тәрәзәгә йөренә... Кинәт Майя карап торган тәрәзә артында да борчулы чырай пәйда булды. Тәрәзәдән төшкән ут яктысында бу чырайның иң сай, иң нәзек җыерчыклары да аермачык күренеп, күңелне өркетеп тора иде... Майяның җаны-коты табанына төшсә дә, түзде, шул баскан урынында тора бирде. — Майя кызым!.. Нәфисәнең хәле начар. Баласын китерә алмый бит бәгырькәем. Икенче тәүлек китте. Фельдшер да, имче карчыклар да берни эшли алмыйлар... Алсаң да, син генә алырсың ул баланы... Кулыңны шифалы диләр бит синең... Ниһаять, Майя аңлады. Кеше телендә күп чайкалып йөргән Нәфисә бүген авыр хәлдә ята. Ничек бармасын, барыр, үзе нинди генә ачы, усал телле булмасын, аның якты дөньяга чыгарга омтылган баласы — бәгырь ите хакына барыр... Майя, түшәктә чалкан төшеп йоклап яткан баласын уятмаска теләп, аяк очларына гына басып ишеккә таба китте. Ишегалдына чыгып кына җитте, бакчаның ян як капкасында Сания күренде. — Нинди тавыш монда?.. Баядан бирле кем чәр-чәр килә дисәм, син икәнсең әле, ахирәт. Нәрсә булды? Нәфисә ни хәлдә? — Шуның өчен дөнья бетереп йөрим дә инде, Саниякәем... Китерә алмый бит баласын. Әйттем мин аңа, артыгын кыланасың, артыгын сөйләнәсең, дидем... Бер әйләнеп кайта шул ул, үз башыңа кайта... — Үз балаң турында алай димәле, ахирәт. Барысы да әйбәт булыр, теләп тор, бөтен нәрсә Ходай кулында, нишлисең бит... — Бер сөйләнмәс, бер чәпчемәс идем. Үзәкләремә үтте шул соңгы вакытта. Хәзер менә шуның әҗерен күрәбез... Киттекме, кызым? — Әнкәй, Гөләш берүзе калды, тизрәк кер инде, бигрәк яраттырып йоклый, җеннәр килмәсен тагын... — Бар, кызым, бар, бар... Хәзер керәм, бер дә борчылма. — Керә башлаган җиреннән капыл туктап, сорап куйды: — Ә Хәлим кайда соң? — Хәлим?.. Хәлимме? Белмим шул. Төшке аштан соң, чыгып йөреп кайта торган гадәте бар бит. Келәт бурасына агач белешәсе бар, дип тә сөйләнгән иде... Сания өйгә кереп китте. Тәскирә белән Майя кызу адымнар белән урамга чыктылар да авыл уртасына алып төшә торган тар урамга кереп югалдылар. Хәлим бу вакытта, чынлап та, келәт бурасы хакында кайгыртып йөри иде. Ул инде эшен бетергән, Торна Хәниф белән сөйләшеп, бер атнадан бураны үзләренең ындырларына күчереп куярга килешкән. Кул сугышып, кайтырга кузгалган гына иде, кинәт йөрәге чәнчеп куйды. Ул хәтта сискәнеп китте. Нәрсә булыр бу? Бер дә йөрәгенә зарланмый иде бит... Әнә хәзер ничек сулкылдап тибә, ничек ярсый... Хәлим шундук аңлап алды. Моңа кадәр дә күңел тоемына ышана иде ул — алдамый иде аны күңеле. Чәнчеп сулкылдый икән — димәк, нидер булачак... Урманда чакта әтисенең афәтен тоеп та шундый халәт кичергән иде ул. Кайтып кергәндә, Сания Гөләшне ашатып утыра иде. Хәлим көчкә-көчкә сулышын җыеп: — Майя кайда? — дип сорый алды. — И Хәлимкәем, Нәфисә һаман бала табалмый икән бит. Тәскирә ахирәт, имләп-камлап, хәлен җиңеләйтмәсме дип, киленне үзләренә алып китте. — Ә син җибәрдеңме? — Ничек тотыйм инде мин аны? Үзе барырга чыккан иде, тотып калырга кыенсындым. Тегесенең хәле авыр ди бит... — Әллә ничек шунда, күңелем тынычсызлана, Майя өчен куркам, гомердә булмаганны, йөрәгем җилкенә... Нидер сизәм мин, әнкәй, тоям... — Яле, улым, күңелгә шом кертмә. Болай да утлы күмер өстендә яшибез. Баскан саен җанга шеш-яра чыга... Хәлим, торып, стенага эленгән олы рам янына килде, андагы сурәтләрне җентекләп карый башлады. Әткәсен шундук танып алды. Әнә пинжәген җилкә аша гына тотып, кунак озатырга чыккан ул. Ә менә бу фотода әнкәсе белән бергә утыра. Бәхетле йөзләр... Шунда Хәлим капыл гына бик авыр уйга юлыкты. Әнкәсе белми бит әле теге әпә язмышын!.. Ничек кенә әйтергә икән соң? Ничек җай табасы? Үзе дә сизми калды, Хәлим тыныч кына: — Әнкәй, мин әткәйне күрдем бит, — дип әйтеп куйды. Баштарак бу сүзләргә Сания игътибар итмәде, аннары гына, мәгънәсенә төшенә башлагач кына, йөрәге чәбәләнеп: — Ә? Нәрсә сөйлисең син, улым? Ул әллә кайчан җир куенында инде, мәрхүм... Нишләп алай сөйләшәсең әле син? Бербер хәл булмагандыр бит? — Сания, тамагын туйдырып, ике мендәр арасында мыгырданып яткан Гөләш яныннан торып, Хәлим каршына килде. — Кая, карыйм әле күзләреңне... Күз агың чиста түгел, балам, ниндидер борчу кергән сиңа, хәерлегә генә булсын инде... — Әнкәй, дим! Мин әткәйне күрдем... — Ни дигән сүз бу, улым? һаман бер нәрсәне тукыйсың... Хәлим нишләргә дә белмәде. Әйтә башлагач, әйтеп бетерергәме әллә? Юк ла, әлегә әйтергә ярамый, тынычлана башлаган ана күңеле тагын борчу-гамьгә чорналсынмы? Тагын җан сызу, өзгәләнү, бәргәләнү, күз яше түгү башлансынмы? — Күрдем шул, төшемдә күрдем мин әткәйне, — дип әйткәнен сизми дә калды Хәлим. Сания балкып елмаеп җибәрде; шул елмаю аның йөзенә куна башлаган шом пәрдәсен юып та төшерде. Өстәлгә кайнар аш килде. Ана белән ул, чөкердәшәчөкердәшә, кичке ашны ашадылар, алдагы эшләр хакында гәпләшеп алдылар, олыларча, авыр сулап йоклап яткан Гөләшне уятмас өчен, ярым пышылдап кына сөйләштеләр. Ә Гөләш барыбер уянды. Бер дә булмаганча тынгысыз, борчулы иде ул бу минутта. Бала йөрәге — иң сизгер йөрәк, диләр бит. Ул, мөгаен, ниндидер бәла, афәт якынлашуын тоеп борчылгандыр. Әлбәттә, Сания дә, Хәлим дә хафага калдылар. Әмма бу хакта бер-берсенә сиздермәскә тырыштылар. Сания дәшми-нитми генә өстәлен җыештырып куйды да маллар арасына чыгып китте. Хәлим, Гөләшне көрәк куллары белән күкрәгенә кысып, ярсып көйли башлады: — Ы-ы-ы!.. Ы-ы-ы!.. Бала һаман тынычланмады, киресенчә, тагын да ныграк ярсыды. Хәлимнең түземлеге чигеннән чыкты. Аның бу балага ачуы килә башлады. Нигә елый ул? Ни җитми аңа? Өсте коры, тамагы тук, ятканы йомшак... Әнкәсе юкка елыймы? Кала иде бит әле башка вакытта... Менә — әткәсе аның янында ич... Ник болай ярсый ул?.. Хәлим теге хәтәр уйны ничек тә якын җибәрмәскә тырышты. Юк, Майяга берни дә булмагандыр, нәрсә булсын, ул бит Нәфисәләрдә... Ә? Нәфисәләрдә? Шунда гына Хәлимнең "башына сукты". Нәфисәләрдә бит ул! Ә Нәфисә Майяны күралмый, күралмый гына түгел, ул аны талап, буып, йолкып үтерергә дә әзер... Бу хакта теге исерек төндә Нәфисә үзе әйтеп торды бит. Их, нигә бу хакта башта ук уйламады соң ул?! Нигә Нәфисәнең артыннан китмәде?! Хәлим тәмам каушап төште, нишләргә дә белмәде. Ичмасам, әнкәсе дә әллә кая чыгып киткән... Шундый вакытта!., һәр минут, һәр мизгел кадерле бит... Хәлим башкача түзеп тора алмады, зәңгәрләнеп елаган Гөләшне күтәреп, тышка чыгып китте. Аңа әнкәсен эзләп торасы калмады, Сания үзе кереп килә иде. Хәлим буыла-буыла үксегән баланы аның кулына атып бәргәндәй бирде дә урамга чыгып йөгерде. Тышкы яктан, эңгер-меңгердә күзләре томаланып, капка төбенә укмашкан казларның ачыргаланып каңгылдашуы гына шактый вакыт ишетелеп торды. Хәлимнең үз кайгысы кайгы иде. Бу минутта аның күзенә капка төбендәге казлар да, койма буенда җыелып торган сарыклар да күренерлек түгел иде. Күпме йөгергәндер, ничә мәртәбә сөрлегеп егыла язгандыр, хәтерләми, әмма ул һәр адымын: "Майя!" — дип атлады, аның йөрәге дә һәр типкәндә: "Майя!" — дип типте, хәтта күктәге йолдызларның ара-тирә ухылдап куюы да "Май-й-аа..." булып ишетелә иде... Шунда йолдызлар ухылдавына бер ыңгырашу авазы килеп кушылды. Астурам тыкрыгына борылган вакытта, карт каен яныннан узганда ишетте ул бу ыңгырашу тавышын. Тукта! Нинди тавыш булды соң әле бу? Таныш тавыш... Майя? Майя! Май-а-а-а! XXI Тәскирә белән Майя ашыгып килеп кергәндә, Нәфисә тирәсендә өч карчык кайнаша иде: кем аның маңгаен сөртә, кем түшәген рәтли, кем шифалы үлән сулары әзерләп тора... Шунда ук яшь кенә табибә өстәл артында нидер язып утыра. Күрәсең, ул инде Нәфисәдән өметен өзгән, карчыклар да әллә ни борчылмыйлар кебек. Майя аңлап алды: өйдәгеләр дә, табибә хатын да, имче карчыклар да аны көткәннәр. Әнә бит ничек яктырып, ачылып китте йөзләре! Ләкин өйдәгеләрнең шатлыгы озакка бармады, Майя аларның брысына да чыгып китәргә, өйдә Нәфисә белән икесен генә калдырырга кушты. Менә ул хәлсез, ярым һушсыз яткан Нәфисәгә күзен генә төшереп алды да кулындагы төенчеген чишеп җибәрде. Кашемир яулык эченнән төрледән-төрле им-том әйберләре, камчы-сихерче әсбаплары коелды. Ул үз янында бер генә кешене — Тәскирәне генә калдырды; әмма анысы да, мичкә ут үрләтеп җибәргәч, казанга су тутыргач, чыгып китәргә тиеш булды. Майя үзенең бөтен сихере тылсым-кодрәте, кыскасы, җаны-тәне белән Нәфисәгә ябырылды. Галиҗәнап Табигать каршында, Хода, Тәңре, Алла, Раббы (укучы күңеленә ничек якын, шулай кабул итсен) каршында Майя кулының тылсымлы көче хакында язып тормыйм, анысы яшерен эш, илаһи кодрәт эше, шулай да ике сәгатьтән соң Тәскирәләр өенең, бала елавына түзә алмыйча, чүгеп-сагаеп, басылып калганлыгы хакында дәшми калу мөмкин түгел. Бала тавышына сискәнеп, Нәфисә үзе дә исенә-аңына килде, тәмам уянды. Әмма ул әле бик хәлсез иде. Тыштан Тәскирә, аңа ияреп имче карчыклар килеп керделәр. Килеп керделәр дә Майяга булышырга тотындылар. Калган бөтен эшне карчыкларга калдырып, Майя ихатага һава суларга чыкмакчы булды. Юк, тиз генә чыгып китә алмады әле ул. Нәфисәнең йөрәккә үтәрлек итеп, җан авазы белән ыңгырашуы Майяның юлына аркылы киртә булып ятты. — Ы-ы-һ!.. М-м-а-й-а-а!.. — Майя кирәкмени, кызым? Хәзер чакырам, хәзер... Мең рәхмәтләр аңа, үз телләрең белән рәхмәтеңне әйт, яме... Майя Нәфисәнең баш очына килеп басты. — Май-йа... Кайт-ма... Си-ңа кай-тыр-га... яра-мый... Тәскирә бу сүзләрне начарга юрады: — И бала, тагын саташа башлады бугай инде. Майя тынычрак иде. — Кайтыйм инде мин... Минем дә өйдә балам бар бит. Син борчылма, монда сине карап бетерерләр, әнә бит, туп шикелле балаң туды, сөенеп кенә ят... — Кит-мә... Май-й-а... — Ни сөйлисең син, Нәфисә? Миңа кайтмыйча ярамый... — Я-ра-мый... Я-ра-мый....— Нәфисә тагын хәлсезләнде. Бер үк сүзне кабатлый-кабатлый башын читкә алды, йөзен чытып,цбашын чайкый башлады. — Йә, тынычлан инде, кызым. Менә тәгәрәп торган малай таптың, әнә бит ул ничек имеп ята... Нәфисәне тынычландырып калдылар, Майя, әйберләрен төйнәп, ашыгып чыгып китте. Өйалды тәрәзәсе ягыннан үткәндә дә әле Нәфисәнең: "Кит-мә, Май-й-а, я-ра-мый, ха-рап бу-ласың..." — дигән сүзләре ишетелә иде. Майяга кайтмыйча ярамый. Өйдә аны гаиләсе, Гөләше көтә. Инде югалтып та бетергәннәрдер. Ашыгырга кирәк. Әллә ничек, төне дә шомлы, караңгы... Йолдызлар да сирәк... Әнә бит, бүген алар бөтенләй күк йөзендәге кара болытлар хөкемендә калганнар... Майяның уйлары кабат Нәфисәгә әйләнеп кайтты. "Китмә" диме? һаман үз туксаны туксан бу хатынның. Шушы авыр хәлендә дә Хәлимнән көнләп ята. Әнә, кайтма, дип күз дә ачырмый бит... Тагын нәрсә диде соң әле ул?.. Майяның хәтерендә ишегалдында чагында тәрәзә аша ишетелгән тавыш яңгырады: "Харап буласың!.." Нигә алай дип әйтте икән Нәфисә? Нигә харап булырга тиеш әле ул? Кинәт Майяның күңелендә вакыт тузаны куна башлаган хатирәләр яңарып-ачылып китте. Әле күптән түгел генә йорт каршындагы чирәмлектә әбиләр белән булган сөйләшү яңарды. "Авыл уртасындагы йорттан чыккан хатын сине харап итәчәк. Тик аңынчы бу хатынның гомере синең кулда булачак, кара аны..." Әлеге хатынның Нәфисә булуын шунда ук аңлап алды Майя. Тик бу минутта нинди зыян сала алсын ул? Әнә — хәлсез, буынсыз килеш ятып калды, бичара җан... Исән-сау гына булсын инде, бәлки, бала тапкач, акылга утырыр, теләсә нәрсә дә сөйләп йөрмәс... Майя уйлый башлаган уйларын тәмамлап, төйнәп бетерә алмады, якындагы тыкрык караңгылыгыннан бер олы таш очып чыкты да нәкъ чигә турысына килеп тиде. Аның: "Ах!" — итеп, гөрселдәп җиргә ауганын беркем ишетмәде дә, күрмәде дә. Тыкрык авызыннан тагын авыр-авыр ташлар очып чыга башлады; алары да җирдә боргаланып-сыргаланып яткан гәүдәнең әле кул-аякларына, әлә сөткә тулышкан күкрәгенә тиеп, үзләренең кара эшләрен башкардылар. Баштарак Майя йөз-битен капларга тырышып карады, эчен, күкрәкләрен яшерергә маташты. Әмма ниндидер зәхмәти көч ярдәме белән тыкрык артыннан очып килеп торучы ташлар артык зур иде шул. Майя бик тиз аңын югалта башлады, хәлсезләнеп, кулларын йөзеннән шудырып төшерде, чалкан ятып, тынгысыз-хәрәкәтсез калды. Әмма җаны чыгып җитмәгән иде әле аның. Ул кай төше беләндер теге караңгы тыкрык авызыннан пәйда булган ике исерек бәндәнең янына килүен, аны әйләндереп-әйләндереп каравын, хәтта аларның сөйләшүен дә аермачык тойды һәм ишетте: — Дөмеккән бу... Хәзер Нәфисә безне бер ай буе сыйлаячак инде... XXII Гөләш елаудан туктамады. Сания ниләр генә эшләмәде: сөт җылытып китерде, манный боткасын марляга салып, имезлек итеп биреп карады, уенчыклар шалтыратып, өйдә пәри туе кузгатты... Әмма Гөләш боларның берсенә дә әллә ни игътибар итмәде, бер кызарып-бүртенеп, бер күгәреп-зәңгәрләнеп тамак яруында булды. Бала тавышына күршедән Васимә карчык керде. — Әллә баланың үзен генә калдырганнармы дип торам. Бигрәк каты елый, күтәне чыкмасын, тотып карале — эче катмаганмы? — Юк, юк, бер дә авырганга охшамаган. Анасын юксынып елый ул. Майя Нәфисәнең тулгагын җиңеләйтергә киткән иде. Тәскирә үзе килеп алды... — Мескенкәем. Тәскирәнең ул кызы авылга бер бәла булды инде. Бөтен тирә-юньне сасытты, хәзер үзе шуның җәфасын күрә... — Баласы жәл, ире жәл, бигрәк тә Тәскирә жәл. Аларның бер гаебе дә юк бит. — Анысы шулай инде. Җиңел генә котыла алсын иде дә бит. Бала китергән хатын яхшы якка үзгәрүчән була. Нәфисә дә үзгәрер әле, гел болай чыгымчылап йөрмәс... Майяны әйтәм, бер дә үч сакламаган, киткән тагы... — Тәскирә бик ялынып сорады шул, нык үтенде... — И-и балам, иртәме-соңмы, адәм баласы үз насыйбына тиенә ул. Васимә абыстай әйтте диярсең. Майя да үз изгелекләре өчен игелек күрәчәк әле... Шул вакыт урам капкасы шыгырдап ачылды. Кем булыр? Гөләш бер мәлгә елаудан туктады, хәтта сулый торган сулышын буып куйды. Икенче мизгелдә ул тагын ачыргаланып еларга тотынды. Сания, Гөләшне Васимә карчыкка тоттырып, ишеккә юнәлде, әмма ул, ишекне ачып чыгып, ике адым да атлый алмады, "аһ-ваһ" итеп, кире килеп керде. Аның артыннан ике беләгенә җансыз, тынсыз Майяны салган Хәлим күренде. Гөләш кайгысы бетте, Васимә карчык та, Сания дә Хәлимгә, аның кулында канга батып яткан Майяга ябырылдылар. Китте елаш, китте аһ-зар... Хәлим Майяны ипләп кенә түшәккә салды. Аның күзләреннән хатынының җансыз гәүдәсенә, апак булып катып калган йөзенә бертуктаусыз яшь ага... Шунда Майя ыңгырашып куйды. Кергәннән бирле бер сүз дәшмәгән Хәлим, ниһаять, исенә-аңына килеп, дивана кеше шикелле, башын түшәккә бәрә-бәрә, сөйләнергә кереште: — Майя! Майя!.. Нәрсә эшләттеләр сине? Кем тиде, йә әйт! Кемгә ярамадың, кемнең юлына аркылы төштең син, ә? — Ы-һ-һ!.. — Кай җирләрең авырта соң, бәгырем? Ни генә эшлик соң? Әнкәй, бар инде, йөгер фельдшер артыннан!.. — И балакаем, Васимәттәй чыгып китте инде... Әйдә, врач килгәнче, өсләрен салдырып, яраларын юа торыйк. Әнә бит күпме кан аккан. Хәлсезлеге дә әнә шул кан күп югалтудан аның. Мескенкәемне нишләткәннәр бит... — Ы-һ-һ!.. — Әнкәй дим, йомшаграк мендәрләр бир әле. Җайсыз ятмасын... Ну моның кем икәнен белсәм!.. — Ы-һ-һ!.. Хә-лим-м!.. — Әү, Майя. Ничек хәлең? Нәрсә булды сиңа бүген? Хәзер врач килеп җитә, чак кына түз, яме... — Хә-лим-м!.. Мин... Үләм инде... — Үлмисең әле син, Майя... Озак яшибез әле без синең белән, Гөләшне үстерәбез, аны кеше итәбез... — Үләм... мин... Гөләшне... ташлама... — Ни сөйлисең син, Майя?! Нинди үлем ул? Ни дигән сүз бу?.. — Теге вакытта... әбиләр... дөрес әйткәннәр... Хәлим... алар миңа... Үлем юрап киттеләр... Рас килде... — Ә? Кемнәр? Теге албастылармы? Шуларга ышанып, үләргә җыендыңмы? Юк, үтермим әле мин сине! Әнә Гөләш елый, әнкәй үлмәсен дип елый ул, белдеңме? Хәлим үзе сөйләнә, үзе Майяның кулларыннан, йөзеннән сыйпый, күзләреннән бертуктаусыз яшь ага... — Хәлим... Хәлимем минем... Үләргә... кайтканмын икән авылга... Күпме тырышсам да ... кешеләрдән яраттыра алмадым... Битәрләмә... мине... Бәхил бул... Гөләшне сакла... Үстер... әбиләргә... бел... дер... Майя шул сүзләрдән сон^ияген сикертеп куйды да җаныннан бушап, тәслим кылды. Йөзе тынычлангандай булды, керфекләре дә йомшак кына йомылып, фотосурәттәге кебек, хәрәкәтсез калдылар... Хәлим инде тавыш-тынсыз гына сулкылдый. Сания, Гөләшне күкрәгенә кысып, аһ-ваһ килеп, ишек төбендәге сандык өстендә утыра. Ә Гөләш... Гөләш һаман елый да елый... Гомерлек күз яшен берьюлы елап бетерергә теләгәндәй, ачы яшьләрен агызып, бөтен җаны-тәне белән ярсып елый... Әллә каян гына Ак бабай кереп баскан. Ул бер сүз эндәшми. Җыйнак сакалын учлап тоткан да, тынсыз яткан Майяга төбәлеп, катып калган. Фельдшерны ияртеп кайтып кергән Васимә карчык та шундук аңлап алды. Бер сүз дәшми-нитми, авызын яулык чите белән каплап, Сания янәшәсенә барып утырды. Кулларын алга сузып, догага кереште: "Бисмиллаһир... Вәл-Көръәни... Хәким... Тәнзилләл-газизиррахман..." Ә Гөләш елады да елады, анасының үлемен сизенеп, ятимлектә ачы язмышын тоеп елады ул, бу тавыш — бала тавышы гына булмыйча, бәла, кайгы тавышы да иде... XXIII Нәфисә малай тапты. Әмма ул баласын кабул итмәде. Юк әле, башта ул аны имиенә авызлыкландырды, тик, менә хикмәт, Майяның үлгәнен ишеткәч, баласын якын җибәрмәде, тәмам акылдан язган кыяфәттә, мендәр-түшәген кыйный-кыйный, хәлдән тайганчы чәбәләнде. Аны хәтта бәйләп куярга мәҗбүр булдылар. Майяны бөтен авыл күмде. Нәфисә үз түшәгендә саташып, бәргәләнеп ятты. Тәскирә аның янында калды. Ә! Тагын ике җан көеге бармаган икән каберстанга. Бу ике бәндә авылның каршы як ягына урнашкан дуңгыз абзары артында, сасы тирес базында менә икенче көн инде аракы чөмерәләр. Айнып бетә алмыйлар, шушы чебен оясында бераз күт туңкайткач, айный башлагач, тагын шешәләренә ябышалар... Каберстандагы кешеләр үзләрен бик сәер тоттылар — берберсенең күзләренә туры карый алмый изаландылар, һәркем үзендә ниндидер гаеп, кичереп булмый торган гөнаһ тойды. Кешеләрнең җаны таш булып катты, күңелләре, гүя асыл хакыйкать каршында мәңгелеккә ябылган кебек булды. Күпләргә Кампәрле авылы якты дөньяның калган өлешеннән аерылып кителеп төшкәндәй, әйе, әйе, заман кыясыннан кителеп, вакыт упкынына очкандай тоелды. Гомердә булмаганны, зиратка хатын-кызларны да керттеләр. Хәлим каберне үзе казыды, ләхетне үзе куйды. Еламады. Мышкылдаша башлаган хатыннар ягына бер генә карап алды, тегеләр шундук шым булды. Ак бабай, дин кушканның барысын да башкаргач, хатынының җансыз гәүдәсе каршында басып торган цХәлим янына килде. Тыныч кына: — Йә, хушлаш инде, — диде. Хәлим кызыл балчык өеме алдына тезләнеп, маңгаен шул салкынча таучыкка терәде, аннары кинәт кенә башын калкытты да кабер өстенә бармагы белән тырнап албастылар тамгасын төшерде: башта аркылы чалыштырып ике сызык сызды, аннары бу аркылы-торкылы сызыкларны боҗра белән әйләндереп алды. Шул тамгага бераз карап торды да, үзалдына, теш арасыннан гына: — Соңгы тамга... — дип, авыр сулыш белән әйтеп куйды. Гөләшне күтәргән Сания белән Хәлим зираттан иң соңгы булып чыктылар. Сания ара-тирә күзләрен сөрткәләп ала. Гөләш тыныч. Саниядән күрмәк, ул да Дәү әнисенең күзләренә үрелмәкче... Юлда баланы Хәлим үзенә алды. Ул инде тәмам тынычланган, хәтта артык тыныч. Бөтенләй эченә кереп бикләнгән. Әйтерсең дөнья белән тоташтырган ишекне ябып, бикләп куйганнар, ә ачкычын Майя үзе белән алып киткән... Өйгә килеп керү белән Хәлим сөт сорады. Әнкәсе: — Әнә шунда, мич куенындагы чүлмәктә бар. Шуннан алып эч, — дисә дә, Хәлим һаман үз сүзен тукыды: — Әнкәй, яңа сауган сөт эчерик әле Гөләшкә. Аңа хәзер сыер сөтенә күнегергә туры киләчәк... Сания шундук, кабаланып-каударланып, көтүдән калдырылган, көне буе абзарда мөгрәп басып торган сыеры янына чыгып китте. Хәлимгә шул гына кирәк иде. Ул тиз-тиз генә җыенды да, кулына беренче эләккән киемне төенчеккә төйнәп, бераз ризык алып, аларның барысын да тузып, ямалып беткән юл капчыгына тутырып, аркасына киде, аннары Гөләшне беләгенә салып, урамга чыгып китте. Капкадан килеп чыгуга, угрыкарак кебек, як-ягына каранып алды, тирә-юньдә кеше юклыгына ышангач, эре адымнар белән урман ягына китте. Сания зур чүлмәктә күбекләнеп торган яңа сөт алып кергәндә, Хәлим урман тамагына төшеп бара иде инде. Ул әнкәсенең: "Ул-ыы-м!" — дип ачыргаланып, көяләнеп кычкыруын да, шушы иңрәүле тавыш белән бергә күзләреннән якты дөнья сурәтенең юыла баруын да белерлек түгел иде... XXIV Урман юлыннан берәү бара. Дөресрәге, икәү баралар. Берсе — әзмәвердәй ир-ат, икенчесе — сабый бала. Ул әле сөйләшә белми, шатлана, кайгыра да белми. Ул елый гына белә. Тагын... елмая-көлә белә. Менә әле дә ул йокы аралаш елмаеп бара. Әткәсенә елмая, урманга, бөтен дөньяга елмая. Елмаеп калсын, алда аның елыйсылары күп әле. Әнә — әткәсе, киресенчә, көлә. Юк ла, шулай елый икән - ул. Үзе көлгән кебек, ә үзе елый. Күзләреннән тамган яшь бөртекләре, баланың битенә тамып, аны татлы йокысыннан уяталар. Бала мыгырдана-мыгырдана боргаланып ала да тагын йокыга тала. Бераздан тагын елмая башлый. Урман юлы озын, хәвефле. Урман дөньясы үзе тагын да куркынычрак. Анда кара көчләр, убырлар, албастылар, шүрәлеләр яши, кара рухлар гомер сөрә. Ә кешеләр дөньясы? Кешеләр дөньясы хәвефле түгелмени?! Кешеләр дөньясы тагы да хәвефлерәк әле. Шулай булмаса, сабый бала күтәреп барган бу ир авылдан кара урманга качмас иде. Кешеләр дөньясында албастылар юк, алар үзләре албасты, убыр, шүрәле, угры... Тик алар бу хакта белмиләр генә. Белсәләр... Үзләреннәнүзләре гайрәтләре чигеп, йөрәкләре ярылып үләр иде. Шулай да күк йөзендә Кояш бар. Урман куенында чишмә бар. Чишмә буендагы таллыкта кошлар сайрый. Талгын җилдә аланлыктагы кыңгырау чәчәкләре дулкынлана-дулкынлана үз биюләрен бии. Күбәләкләр оча... Димәк, бу дөнья бөтенләй үк өметсез түгел әле. Кешене олы афәттән шушы Кояш, чишмә, кошлар, чәчәкләр, күбәләкләр саклап калачак. Аллаһы Тәгалә кешелек дөньясын урманнан гына мәхрүм итмәсен! Йа Рабби! Урман юлы буйлап берәү бара. Дөресрәге, икәү баралар — әзмәвердәй ир-ат һәм сабый бала. Әнә инде алар күздән дә югалалар. Талгын юл тасмасыннан аргы якка шуып төшеп китәчәкләр. Туктале-туктале... Бу юлда тагын кемдер бар: безгә үтә дә таныш атлы карт. Хәтерлисезме, теге вакытта Хәлимгә берничә мәртәбә ярдәм иткән иде ул. Безнең заманның Хозыр Ильясы, ахры, ул. Әнә ул тагын теге ике җан иясе артыннан бара. Белеп торам: ярдәм итәргә тели ул аларга. Урман юлы озын, барыбер бер куып җитәр аларны, яктылыкка, өметкә, тормышка чыгарга булышыр. Амин, шулай булсын! ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК Бу юлы Хәлим "албастылар утары"н бик җиңел тапты. Ходай Тәгалә үзе булышып торды аңа — әллә каян гына атлы юлчы килеп чыкты, урман сукмагы да бу көнне мәрхәмәтле иде — әйләнгечтән уратып йөртмәде, адаштырып та интектермәде. Ялгыз күке тавышын тыңлап барды да барды Хәлим. Күкеләрне яратмаган булалар. Ә бит алар да җан ияләре, табигать балалары! Табигатьнең иң моңлы күзәнәгеннән яралган җаннар... Урманны күкедән башка күз алдына китерү мөмкинме соң? Юктыр... Ә чынлыкта исә күке — урманның җаны, сулышыдыр әле?.. Әнә ничек авыр һәм аһлы бу сулыш: "Кәк-күк... Кәк-күк..." Күкеләр юкка чыкса, урман да афәткә юлыгыр төсле, үзенең җаныннан, бәгыреннән мәхрүм калыр, тын-сулышыннан язар төсле... Хәлим әнә шул җан бөртегенә ымсынып, аның аваз-сулышына сихерләнеп барды... Үтә дә моңлы-сагышлы иде бу кош. Чынлыкта ул кош та булмагандыр... Чөнки Хәлим, күпме барса да, тавышка бырып җитә алмады. Бу моң һаман бер ераклыкта яңгырады да яңгырады: "Кәк-күк... Кәк-күк..." Хәлим шул тавышны чамалап барды да барды. Шулай кәккүк моңына әсәрләнеп урман төпкелендәге таныш алачыклар янына килеп чыкканын сизми дә калды... Гөләш еламады. Еласын авылда елап бетергән, ахры. Хәлим берничә мәртәбә: "үлмәде микән?" — дип, кулындагы төргәкне дә ачып карады хәтта. Ярты көнлек сәфәр нык кына талчыктырган. Урманнан да күңеле кайта башлаган, ахры — бу шомлы дөньядан Хәлим тәмам ялыкты. Өстә — кояш... Җылы, якты, игелекле күк... Аяк астында — дымсу, салкынча һәм чиркандыргыч сукмак... Бүре сукмагы... Кеше аяк баскан җир түгел бу. Ләкин урман Хәлимне тамчы да куркытмый. Иң явыз бүре дә беренче булып кешегә ташланмый. Иң әшәке, төпсез сазлык та үзенең ризалыгын алмыйча кешене йотмый... Әйе, әйе, үз-үзеннән өметен өзгән адәм затына гына каныга табигать... Күңелендә ышаныч-өмете сүнмәгән кешене хөрмәт итә ул. Ярдәм итмәскә дә мөмкин. Әмма зыян да салмый... Тукта! Ә Хәлимнең күңелендә өмет бармы соң? Яшәү дәрте бармы? Авылдагы хәлләрдән соң берәр бөртек ышаныч калганмы анда? Калган, әлбәттә! Ул ышаныч, өмет Майяның үлгән чагында әйткән: "Әбиләргә хәбәр ит", — дигән сүзе булып калган, әнә ул, очсыз-кырыйсыз урман артыннан ишетелгән күке тавышы булып, җан-бәгырьне телгәләп, иңрәп-яңгырап тора... Хәлим юлда авыл хакында, Майя хакында, әнисе хакында, хәтта Гөләш хакында да уйламаска, болай да әрнеш тулы йөрәген телгәләмәскә, җан-рухын рәнҗетмәскә, кимсетмәскә тырышты. Күбрәк урман хакында, андагы "албастылар утары" хакында, алдагы тормышлары хакында уйланды. Әмма урман белән бәйле уйлар тагын да газаплырак булып чыкты. Кая бара ул? Нигә бара? Ярый, кая барасын белсен дә ди. Ни көтә аны кара сихер оясында? Үзенең язмышы аянычлы булды. Ә менә Гөләшкә — газиз сабыена ни юрап бара? Аны афәткә юлыктырырга алып барамы? Бу күке тавышы, бәлки, зәхмәтле сихердер, ымдыр? Бәлки, нарасыйга сихер кагылып та өлгергәндер инде? Әнә бит ничек мәрткә киткән... Гомердә йокламаган йокысын йоклый... Гомердә күрмәгән төшләрен күрә... Елмайган була... Әнисен күрәдер... Майяны... Их, Майя, Майя! Ник кешеләргә ышандың соң син?! Нигә аларны күңелеңә якын җибәрдең? Ник җаныңны өзеп бирдең? Ә алар... Җанга җан белән кайтарыр урында, җанга кан белән, таш белән кайтардылар... Их, Майя! Алда ни генә көтсә дә, Хәлим барысына риза. Майясын тартып алган дөньядан ерактарак кына булсын... Ничек тә күнегер, түзәр әле... Әбиләрдәге кара сихерне генә җанга якын җибәрмәскә иде! Үзен албастылар сихеренә бирсә, Гөләшне югалтачак ул, билләһи югалтачак... Хәлим утардагы албастылар белән көрәшергә дә, алышырга да җыенмый. Ул алар белән бергә яшәргә тырышачак... Майя хакына, Гөләш хакына булса да, карчыклар да Хәлимгә тимәячәкләр, бәлки, ярдәм дә итәрләр әле... Ялгызы гына ничек үстерсен ул Гөләшне... Ә аны ничек тә үстерергә, аякка бастырырга, кеше итәргә кирәк! Соңгы сулышында Майя да әйтте бит. "Гөләшне ташлама", — диде. Әнә — Майя үзе дә урманда үскән. Гөләш тә үсәр... Әнисе кебек матур булып, батыр булып үсәр... Җәнлекләрнең, агачларның телен белгән, кешеләрнең күңелен-җанын тоя алган, үз язмышын үзе хәл итә торган гүзәл кыз булып җитешер... Сихерне кире кайтарып, дөньяга тылсым өләшеп яшәр... Әлбәттә инде, албасты карчыклар аны әтисеннән аерырлар, Хәлимнең үзен, сихерләп, берәр караңгы почмакка ыргытырлар... Шулай бик күп еллар узар... Гөләш үсеп буй җиткерер... Аннары әтисен бу кара сихердән йолып алыр... Алар бик-бик бәхетле булырлар... II Карчыклар Хәлимне үз алачыклары алдында, берни булмагандай, шикләнебрәк, хәтта сагаерлык дәрәҗәдә тыныч каршы алдылар. Аларның бу сабырлыгын һич кенә дә әйбәткә юрап булмый иде. Димәк, бу сихер ияләре барысын да белә инде... Әнә бит, шулай булырга тиеш кебек, бер сүз әйтми-нитми, тыныч кына килделәр дә Хәлим кулындагы Гөләшне үзләренә алдылар, аннары, ишарәләп кенә, Хәлимне алан читендәге озын өстәл янына чакырдылар... Ә анда!.. Ризык-тәгамнең исәбе-хисабы юк! Ысланган ит өеме янында пар бөркеп торган бәрәңге измәсе, урталай сындырып куелган кара икмәк, тоткасы сынык чынаякта мөлдерәмә тулы сөт, яшел суган кыяклары, бөтнек яфраклары... Хәлим ялындырып тормады, шундук өстәл артына барып утырды, икмәк сыныкларына үрелде... Гөләшне алачыкка алып кереп киттеләр, эчтән медер-медер килеп сөйләшкән тавышлар гына ишетелеп тора башлады. Сабый берара шыңшып булашты да тынды, тамагы туйгач, тагын йокыга китте, ахры... Капкалап алгач, Хәлимнең арган тәненә хәл керде, җаны да тынычланды, күңеле үз урынына утыргандай булды. Менә бит ничек килеп чыкты: карчыклар әйбәт кенә каршы алдылар, бигрәк тә Гөләшне шундук үз иттеләр, Хәлимне дә, читкә тибеп, кимсетеп, үртәп тормадылар, сихер-мазар җибәреп тә бимазаламадылар... Ә сихерләре бар, бар гына түгел, көчле, егәрле икән әле! Әнә — бөтенесен дә белеп торганнар. Майя турында бөтенләй сорашмадылар. Белмәсәләр — сорашырлар иде... Аның үлеме белән килешкәннәрме? Хәлимнең килүен каян белгәннәр? Менә бит — табынга кадәр әзерләп куйганнар... Хәлим тирә-ягына күз салды. Иң элек аның игътибарын бурасы җимерек, тәкәсе сынык кое җәлеп итте. "Эшне коедан башларга кирәк", — дип уйлап алды ул. Саман алачык нык күренә, әмма аның да түбәсен рәтләштерәсе бар. Ерактагы абзар-куралар, бакчалар үз урынында кебек. Аларга да кул тидерми булмас, гомер буе яшәячәк урын бит бу... Ничек кенә арган-талчыккан булса да, Хәлим йөрештереп килергә булды. Яшел мүк белән капланган черек бүрәнәләренә сак кына тотынып, кое күзенә үрелеп карады. Борынына тынчу ис килеп бәрелде. Әмма Хәлим йөзен читкә алмады, кое янында торган иске чиләкне төшереп, су җыйды, аннары, изүләрен ачып җибәреп, пош-пош килеп юына башлады. Хәл кереп, сулышлар иркенәеп, дөнья яктырып киткәндәй булды. Хәлим утар буйлап сәяхәтен дәвам итте. Абзар ягыннан ниндидер җылы нурланыш тоеп барды ул. Үзе дә аптырады: бу утарда авылдагы кебек түгел. Ул монда дөньяны, табигатьне бөтенләй башка төрле кабул итә, бүтәнчә аңлый, юк, аңламый, тоя гына... Әйе-әйе, тоя! Утар дөньясын бары тик тоем, сизем аша гына аңлап-аңлатып буладыр. Хәлим белә: бу хәл — ике карчык күп еллар буе тудырган сихри шаукым галәмәте. Тагын шуны да белә: бу утарда ул үзе дә ниндидер күтәренкелек кичерә, дөресрәге, аның күңеленә дә серле рухи сыйфатлар иңә, алар белән бергә илаһи сихер агыла... Ул үзе дә ниндидер бер сихерчегә әверелә... Шулай булмаса, тояр идемени ул абзардагы җылы нурланышны... Шул вакыт лапас ягыннан тыйнак кына ат кешнәгән тавыш ишетелде. Хәлимнең арган җаны шундук калкынып, хәтта талпынып куйды. Бу — Майяны җирләгәннән соң, аның беренче мәртәбә елмаюы булгандыр. "Аксай бит бу! Аксай исән, исән!.." Хәлим адымнарын тизләтте. Абзар капкасын ачып җибәрүгә, аның каршына, пошкырына-пошкырына, Аксай үзе килеп чыкты. — Исәнме, Аксай!.. Ат баш чайкап җавап бирде, дымлы борынын Хәлимнең култык астына төртте. Онытмаган!.. Онытмаган!.. Хәлим, утарда яшәгән чакларында, һәрвакыт кесәсенә ипи сыныгы тыгып йөри иде. Үткәндә-сүткәндә, шул сыныктан Аксайга да өлеш чыга... Шуны онытмаган малкай... Хайваннарны акылсыз диген инде, ә?! Бәлки әле, ул хайван да түгелдер?.. Албасты сихере теләсә кемне теләсә нинди хайванга әверелдерә ала ди бит... Хәлим моны яхшы белә. Беренче килгәндә үзе дә мәхлук җан иясенә әверелеп бетә язган иде. Майя булмаса, Майя аның күңелен кузгатмаса, бәлки, Хәлим дә, шушы Аксай кебек, сасы абзар почмагында пошкырынып торган булыр иде... Майя... Их, Майя!.. Хәлим ышана: бөтен барлыгы белән урман сихереннән туган булса да, Майя хәзер җәннәтнең иң түрендә... Оҗмахның бөтен матурлыгы, изгелеге аның карамагында... Ул бит гомерендә бер җан иясен дә рәнҗеткән кеше түгел иде. Ул... Ул... Җирнең асыл бер фәрештәсе иде... Ә аны таш белән... Хәлимнең күңеле тулды, күзләренә яшь килеп тыгылды. Елап та җибәргән булыр иде, Аксайның мөлдерәмә карап торган күзләреннән кыенсынып, үзен кулга алды, башын читкә борып, абзардан чыгып китте... Тышта аны койрык чәнчеп чабып килүче бозау каршы алды. Маңгаендагы кашкасы булмаса, Хәлим аны да кара сихер галәмәтенә юраган булыр иде. Әнә шул ак тап, ак йолдыз бу чемкара бозауны җиргә, менә шушы утарга, гамьле тормышка мөнәсәбәтле итә дә инде. "Син кем тагы? Каян килеп чыктың монда?" дигән кебек, бермәл сынап карап торды да, ничек пәйда булса, шулай ук чаптырып китеп тә барды ул... Хәлимнең күңеленә җылы йөгерде: димәк, бу утар әле үз көчендә. Монда эш майтарып та, гомер кичереп тә була. Ул ары барып тормады, тагын бер мәртәбә утар капкасы башыннан карап торган Аксайга күтәрелеп бакты да, арган тәнен чак-чак җыеп, кайчандыр үзе яшәгән саман алачыкка төбәп китте. Анда барысы да әзер иде инде... Эченә вак печән тутырылган түшәк-мендәрләр дә, чуен табакка чүмәкәй итеп салынган җылымса су да, ап-ак сөлгеләр, җәймәләр дә... Хәлим бөтен юл авырлыгын үзенә җыйган аякларын суда чайкап алды да, чишенеп тә тормыйча, сәкедәге түшәккә ауды. Аның сизгер борынына Майя исе булып хәтерендә калган печән исе килеп бәрелде. Тагын елыйсы килде. Бу юлы ул күңеленең бөтен тышауларын чишеп җибәрде. Әмма акырып-бакырып елап та ятмады, басылып кына, сулкылдап, өзгәләнеп елады. Хәлимнең бу өзгәләнүен сизгән кебек, кайдадыр тагын бер җан әсәре сыктый башлады. Ә! Әнә бит ул... Күрше бүлмәдә, анасының күкрәк сөтен юксынып, кызы Гөләш елый. Хәлим аны ишетми, әмма бөтен барлыгы белән тоя, тоеп кына калмый, үз бәгыренә, үз язмышына ала... Кичә ничек кенә арган булса да, Хәлим бик иртә уянды. Иң беренче уе Гөләш хакында иде. Сикереп торды да тышка атылып чыкты. Бик тә, бик тә кызын күрәсе килде аның. Ничек ул? Исән-саумы? Әнисен дә, әтисен дә юксынып беткәндер инде... Көтә-көтә көтек булгандыр... "Нигә килми инде минем янга әтием?" — ди торгандыр... Хәлим, саман алачыкны кое ягыннан урап, карчыклар яши торган бүлмәнең ишек төбенә килеп чыкты. Егылыплар китә язды! Стена буендагы бала арбасында, кояшның беренче нурларында назланып, төшендә кемгәдер елмая-елмая, аның сөйгән кызы, җан кисәге, бәгырь җимеше йоклап ята! Янында беркем дә юк. Тирә-як тып-тын... Тукта! Нишләп тып-тын булсын?! Әнә бит — бөтен аланны тормыш, яшәеш тавышлары шыплап тутырган... Ниндидер моңлы, ягымлы, дәртле җыр яңгырап торган кебек... Шунда гына Хәлим утардагы җанлылыкка, хәрәкәткә, тормыш гаменә игътибар итте. Утар әбиләренең берсе абзардан сыер куып чыгып бара. Шул ук кола сыер. Хәлим теге вакытта аның белән күп михнәт күрде. Икешәр-өчәр көнгә китеп олага иде хайван. Сөте тулышып, имчәкләре сызлый башлагач кына кайта иде. Аксай кайда соң? Аксай күренми... Аның каравы кичәге бозау беркая да китмәгән. Әбиләрнең икенчесе аны озын аркан белән алан уртасындагы яшь юкәгә бәйләп булаша. Балтырларны күмерлек булып үскән яшь үлән бозау өчен бер дигән азык! Шунда ук агач ялгашта су тора. Әмма бозау үзе бу тормышыннан разый түгел, ахры, күпереп үскән сусыл үләнгә борын да төртмичә, теге әби артыннан калмый йөри... Әбекәй исә, бозау хакында онытып, абзардагы кетәклеккә кереп китте, аннан унлап тавык куып алып чыкты, алдан ук әзерләп куелган җим табагын китереп куйды... Бөтен нәрсә нәкъ авылдагыча! Бу карчыкларны да һич албасты рухлы сихерчеләр дип уйламассың!.. Әнә ничек юаш, басынкы гына йөреп яткан булалар. Әллә... Үзгәргәннәрме? Юктыр... Карчыкларның мондый юашлыгы, басынкылыгы Хәлим белән бәйләнгән булырга тиеш. Алар Хәлимнең нигә килгәнен беләләрдер... Шуңа да артык борчылмыйлардыр... Хәлим үзе дә үзгәрде бит. Ул инде ике ел элеккеге дуамал, башын югалткан гашыйк егет түгел. Ул — кешеләргә нык кына рәнҗегән, әмма дөньядан ваз кичмәгән, яшәүгә дәрте сүнмәгән бер бәхетсез җан... Ничек кенә кусалар да, бүтән китмәячәк ул моннан! Ахыргы көннәренә кадәр кызы белән шушында яшәячәк! Бу яклап Хәлимнең карары нык, ачык. Карчыклар белән тарткалашып торырга җыенмый ул. Алар үзләре дә Хәлимгә хәер хаһ торалар... Аларга да ярдәмче, эшче кулы кирәк түгелмени?.. Әнә бит — коелары җимерелгән, алачыкларына, абзар-кураларына күптән инде ирләр кулы тимәгән... Хәлим эшне коедан башларга булды. Су — тормышта иң мөһиме. Утар өчен кирәк булган суны ерак чишмәдән ташып булмый бит инде... Күкчәчәк чишмәсеннән... Хәлимнең хәтеренә келт итеп әткәсе килеп төште. Аның каберенә дә барып килергә кирәк икән әле. Исәнләшеп, хәл-әхвәл сорашып килергә кирәк... Ничек ул анда? Рухы Майя рухы белән очрашкандыр инде... Майя барысын да сөйләгәндер... Кызлары турында, Сания турында сөйләгәндер... Хәлим бу юлы күңеленә бушанырга ирек бирмәде, әткәсе, әнкәсе, Майя хакындагы уйларын көчләп куып җибәреп, кое янында аркылы-торкылы яткан черек бүрәнәләргә барып ябышты... III Хәлим утардагы тормышка бер атна эчендә күнегеп җитте. Эштән куркып яисә качып йөри торган кеше түгел лә ул. Ачы таңнан алып караңгы төнгә кадәр кара хезмәттә булды. Карчыкларның эш кушканын көтеп тормады, үзе дә алар белән мөмкин кадәр аралашмаска тырышты. Иртә-кичен табын артында очрашалар, көндез, күрше бүлмәгә кереп, кызын сөеп чыга, — Хәлимнең албасты карчыклар белән мөгамәләсе шунда бетә. Алар хәзер албастыларга охшамаганнар да. Өскә очлаеп киткән кара башлыклары, шулай ук кара күлмәк-җиләннәре һәм көннәр буе, бер авыз сүз дәшми, караңгы рух, шәүлә кебек, утар буйлап йөрүләре генә аларның гадәти адәм затыннан булмауларына ишарәләп тора... Ике көн дигәндә, Хәлим коены чистартып, бурасын яңартып, баганалар утыртып, чылбыр-бауларын алыштырып куйды. Юынырга кулай булсын өчен, кое янына өр-яңа агач ялгаш әмәлләде. Сынап карарга теләгәндәй, шунда ук чишенеп, юынып та алды. Икенче эш итеп абзар-кураны карады. Ел буе җыелган тиресне чыгарып, бакча-басу буйларына ташып куйды, лапас баганаларын ныгытты, утар коймаларын төзәтте, түбәсенә яңабаштан юкә кайрысы тезеп чыкты. Абзарда йөргәндә күңелен һаман бер сорау бимазалап, борчып торды — Аксай кая китте соң? Хәлим аны беренче көнне күрде бит... Әллә күрмәдеме? Юлдан миңгерәүләнгән башына берәр төрле зәхмәт суккан чак булдымы? Юк ла, ат эзе, ат исе бар бит абзарда, һушын, хәтерен дә югалтмады бугай... Шулай да карчыклардан сорарга батырчылыгы җитмәде. Бу сорау аның күңелендә җавапсыз килеш эленеп калды... Хәлим шулай ук мунчаны, кар базын, ашлык келәтен тазартты, бакчаларны рәткә салды. Юл-сукмакларны басып киткән әрекмәннәрне чапты, өй тирәләрен сырып алган куакларны турап ташлады... Атна ахырында мунча яктылар. Кое суы тонып бетмәгән иде әле. Шуңа күрә Хәлим юынырга суны Күкчәчәк чишмәсеннән ташыды. Якында гына әтисенең кабере. Аның янында Хәлим шактый юанды. Сөйләшеп утырды. Дөресрәге, үзе генә сөйләде. Әтисе дәшмәде. Хәлим шунда тагын бер танышын — утарда яшәп калган телсез әпәне исенә төшерде. Кайда икән ул хәзер? Җир куенында ята микән? Алай дисәң, якын тирәдә бүтән кабер күренми... Хәлим, яланнан чәчәк җыеп, әтисенең кабере өстенә салды. Күңеле булды. Торып, чишмәгә юнәлде, чиләкләренә су тутырып, утарга кайтып китте. Бер атна да үтте, ике атна да... Хәлим күңелендәге авыр яра, бөтәшеп, газаплы хатирә булып кына калды. Авыр эш һәм урман һавасы үзенекен итте — Хәлим, тынычланып, утардан читтәге дөньялар хакында да уйлана башлады. Карчыклар сөйләшмиләр, зыян-мазар салмасалар да, һаман әле Хәлимгә ачылып бетмиләр. Хәлим гүя тынлык, ялгызлык сулап яши. Бердәнбер куанычы — Гөләш. Буш вакыт тигән саен ул карчыклар торган алачыкка ашыга, кызын кулына алып, аның белән шаярган, уйнаган була. Иң мөһиме — кызы белән рәхәтләнеп гәпләшә. Тегесе дә, янында газиз җан барлыгын тоеп, "бытыбыты" килеп, "сөйләшеп" ята. Хәлимнең күңеленә кара шом көтмәгәндә килеп керде. Үрмәләп керде дә болай да изаланып-теткәләнеп беткән бәгырен ярсып кимерә башлады. Ул кара шомга Хәлим кайчандыр яшен суккан сихер алачыгы урынына утыртылган багана янында тап булды. Утарда ике атна гомер яшәгәннән соң гына шәйләп алды аны Хәлим. Кеше биеклегендәге бу багана сихер алачыгының янып күмерләнгән ниргәсеннән кисеп алынган иде. Хикмәт баганада гына түгел, аның күмерләнеп каткан тәненә уелган тамгаларда иде. Пычак очы белән тырнап ике сурәт төшерелгән. Аякларын-кулларын як-якка җибәреп басып торган олы кеше сурәте белән бала рәсемендә Хәлим шунда ук Гөләш белән үзен таныды. Хикмәт әле бу ике сурәттә дә түгел, олырак тамганың аркылы-торкылы сызып куелган булуында иде. Шунда ук албастылар тамгасы — түгәрәк эченә алынган тәре. Бала рәсеме дә, боҗра эченә алынып, сихер-зәхмәттән саклап куелган кебек. Хәлим ни уйларга да белмәде. Аңа берәр төрле начарлык яныймы? Нишләргә, ни кылырга? Әлегә сиздермәскәме? Хәлимнең күңеленә шом, курку керүен бу албастылар барыбер сизәчәкләр... һәм берәр чара күрергә тырышачаклар... Хәлим кара шом белән икенче мәртәбә кайчандыр телсез әпә яшәгән алачык төбендә очрашты. Бөтен утарны айкап чыгып та бу иске, яртылаш җиргә сеңгән алачыкка керми калган иде ул. Күңеле тартмаган иде. Кайчандыр әткәсе яшәгән урынга кагылып, күңелендәге авыр хатирәләрне кузгатасы килмәдеме? Ә беркөнне, шушы алачык ягыннан узганда, ул чыпчын кеше эзләренә тап булды. Бу арада яңгыр яуганы юк, шуңа күрә көлсу туфрактагы аяк эзләре аермачык булып ярылып яталар. Хәлим төгәл белә: бу эзләр аның үзенеке түгел, карчыклар бөтенләй дә яланаяк йөрмиләр... Аннары, алачык төбендәге үләннәр тапталып, тар гына сукмак та хасил булган. Шик юк, әле күптән түгел генә кемдер яшәгән бу алачыкта. Әнә ишек тирәсендә бер бөртек тузан да күрмәссең, һәр җирдә кеше кулы, кеше күзе сизелеп тора. Хәлим, бер үткәндә, җай туры китереп, алачык ишегенә аркылы кагылган киртәне алып атты, аннары, ишекне төбенә кадәр ачып, эчкә үтте. Ә анда аны чып-чын кеше исе, кеше рухы каршы алды. Кемдер сәкедәге түшәктән бая гына торып чыгып киткән кебек. Такта өстәл өстендәге икмәк сыныклары катып та өлгермәгән әле. Кемдер яши монда, кемдер яшәгән... Элеккеге телсез әпәме, әллә башка берәүме? Хәлим, алачык ишеген сак кына ябып, чыгып китте. Бу тирәдән ераккарак китәргә ашыкты. Әмма күңеленә кереп оялаган теге кара шомнан берничек тә котыла алмады. Көне буе телсез әпә хакында, каядыр китеп юкка чыккан Аксай хакында уйланып йөрде. Төнлә дә күзенә йокы кермәде. Иртәгесен, ауга чыгам дигән булып, Хәлим сәфәргә кузгалды. Ау кирәкяракларын алдан ук әзерләп-барлап куйган иде. Алачык каршындагы өстәлдән берничә тәгам ризык — икмәк белән өч-дүрт йомырка алып, юл капчыгына салды да, карчыклар белән күзгәкүз очрашканчы дип, җәһәт кенә атлап, Күкчәчәк аланына китеп барды. Утардан читкә чыга торган бөтен юл да шул Күкчәчәк аланы аша уза. Бу әйбәт тә булды. Хәлим, әткәсенең каберенә барып, аның хәер-фатихасын алып килде. Кайчандыр үзе печән чабып йөргән иңкүлекне узды, чишмә алдына тезләнеп, үзе белән алган шешәгә су тутырды, битен юды, чәчләрен, җитү сакалмыекларын сыпыргалады, аннары, "Әллаһиммә бикә асулю үә бикә ахулю үә бикә асиру"ны укып, тау култыгы буйлап, кайчандыр әткәсе белән балык тотып йөргән таныш күл буена төшеп китте. Нишләптер күңелендәге шом шунда таралыр, телсез әпә һәм Аксай белән бәйле олы сер дә шунда ачылыр кебек иде. Ләкин ике сәгатьлек сәфәрнең нәтиҗәсе дә, мәгънәсе дә булмады — күл буенда җан әсәре күренмәде. Шулай да, нидер сизенгән кебек, Хәлим иренмәде, күлне әйләнеп, урап чыкты. Тәмам арып, алҗып, кеше биеклеге булып үскән камышлар ышыгына җәелеп утырды. Булган ризыгыннан өлеш чыгарып, капкалап алды, җылына башлаган чишмә суыннан авыз итте. Алдындагы ипи валчыкларын, үрелеп, суга сипте. Берничә маймыч, кул ишарәсе белән үк, шул икмәк валчыкларына ябырылды. "Әһә, балык хәтсез икән монда. Килгәләп йөрергә кирәк әле, кышка күп итеп киптереп куясы", — дип уйлап алды Хәлим, киләчәктәге тормышы хакында кайгыртып. Чалкан төшкән килеш, бераз уйланып, уйланып кына да түгел, сагышланып, ямансулап ятты. Тагын Майясы исенә төште. Уйласа да уйлады, уйламаса да уйлады... Күңеленең иң түрендә, ниндидер ачы бер әрнеш булып, сызылып тик тора бу җәрәхәт... Мәңге дә бетмәс, төзәлмәс кебек ул... Бу җәрәхәт янында икенче бер җәрәхәт туып килә... Әлегә ул җәрәхәт — яра ук түгел, әмма авырту, сызлау бар инде... Аның исемен әлегә үзе дә белми Хәлим... Дөресрәге, белә ул... Әйтергә генә курка... Әйе, соңгы көннәрдә аның күңеленә борчу, хәтта курку керде... Нәрсә булыр аның белән? Карчыкларга ышаныргамы-юкмы? Әллә кайсы төше белән генә сизә Хәлим... Сизә... Әмма берни эшли алмый. Карчыкларга каршы торырлык сихер кайтару әфсеннәрен белсә икән ул! Күңеленнән кабатлап йөргән берничә дога гына ярдәм итмәс шул... Әле дә хәтерендә, авылда чакта, Майя янына урман карчыклары килеп киткәч, әнисе яшьләргә шундый дога өйрәткән иде. Бу догадан соң, чынлап та, күпмедер җиңел булып китә, күңел тынычланып кала: "И Тәңрем! Сорыймын синнән — адәмнәрнең, пәриләрнең, фәрештәләрнең Раббеннән, адәмнәрнең, барча хайваннарның патшасыннан... Күңелне аздыручы шайтанның явызлыгыннан, кешеләрнең вә җеннәрнең йөрәкләренә вәсвәсә салучы шайтаннан вә сихерче хатыннар сихереннән сакла!" Алар — Майя белән икесе — мич буендагы эскәмиягә утыралар да, чын дога укыган кебек, учларын алга сузып, Сания артыннан кабатлыйлар. Майя бигрәк тә бирелеп укый. Бөтен барлыгы белән ышанып, ышанып кына түгел, инанып укый... Менә Майя укып бетерә дә, битен сыпырып, Хәлимне, Санияне сискәндереп, идәнгә тезләнә һәм, иренә карап: — Урман сихерен урман әфсене белән генә кайтарып була. Хәзер минем арттан кабатла, — ди, аннары, ике кулын да баш очына чөеп, үзе генә белгән әфсенгә керешә. Хәлим исә күңеленнән генә кабатлап бара: Су анасы — Сылу Сакал, Җир анасы — Җирән Сакал, Күк анасы — Көрән Сакал, Урман анасы — Бирән Сакал! Мине ашама, мине эчмә, Котым буйлап җанга төшмә! Тәңре хакына, Җир-Су хакына, Эчсәң, менә шуны эч! Капсаң, менә шуны кап! Сихереңне куарга Миннән башка урын тап! Име-томы шул булсын, Мәрхәмәтле кул булсын! Шулай ди дә Майя, башыннан бер чәч бөртеген суырып алып, ачык тәрәзә аша җилгә очыра... Әллә каян гына Хәлим үзе килеп чыга. Янәшәсенә тезләнеп утыра да Майядан сораша башлый: — Сихерне кайтару өчен аны танырга, күрергә кирәк бит әле... Син шуны өйрәт, Майя... — ди. — Ә ул бик җиңел, Хәлимкәем... Аңа сине өйрәтмәдеммени әле? Урман җеннәреннән бәхилләтү өчен, җиргә бер солы бөртеге, энә белән җеп күмеп кую да җитә... Тик шуннан соң туфрак өстенә су сибәргә онытма, яме... Ә хәзер минем арттан кабатла: Минем элекке күземне бир, Сине тукландырам, Сусаганда су бирәм, Ашасың килсә — аш бирәм... Юл булсынга — юл бирәм, Нык булсынга — таш бирәм... Күзгә күрен, ят ирән, Җигеп куйган ат бирәм... Майя әфсен догасын укып бетерә алмый калды, кайдадыр ачыргаланып ат кешнәде. Хәлим сискәнеп, тетрәнеп китте... Баксаң, ул, төш шаукымына бирелеп, төшендә өйләрен, Майясын күреп ята икән... Тукта!.. Нинди хикмәт-могҗиза соң бу?! Майя аңа, төшенә кереп, карчыклар сихереннән саклану өчен, дога өйрәтеп китте ләса! Нинди дога булды әле? Онытканчы, тагын бер мәртәбә кабатлап чыгасы иде! Хәлим өйрәткән доганы бер генә түгел, өч, дүрт, ун мәртәбә кабатлап, ятлап чыгарга да әзер иде бу минутта. Әмма ярым пышылдап, ярым иңрәп, аны бер мәртәбә әйтеп өлгерә алды микән, якында гына тагын яңгыратып ат кешнәде... Хәлим, үзен-үзе белештермичә, җәһәт кенә сикереп торды һәм... алдындагы сәер манзараны күреп, тәмам телсез калды... Аннан ун-унбиш адымда гына, кипкән печән түшәлгән арбасына борынын төртеп, Аксай басып тора, ә арырак, җыйнак кына куыш янәшәсендә, Хәлимнең күптәнге танышы — телсез әпә ике таякка эленгән бауга балык тезеп булаша иде... "һаман төш күреп ятам, ахры", — дип уйлап алды Хәлим. Ләкин төш кайчан да булса бер бетә, ә күл буендагы могҗиза бетмәде дә бетмәде, Хәлимнең исен-акылын алып, шул килеш тора бирде... Ниһаять, Хәлим бөтен булган акылын бер төенгә җыеп ала алды: аның каршында күптәнге танышлары Аксай белән телсез әпә басып тора иде... Ләкин Хәлимнең зиһене һаман әле бер нәрсәгә төшенә алмый интекте: ничек күрмәгән соң аларны? Бу урыннан берничә мәртәбә үтеп китте ләса ул! Тагын да гаҗәбрәге шул булды: балык киптереп йөргән теге Хода бәндәсе Хәлимне бөтенләй күрми иде. Аксай гына, пошкырынып, баш чайкап берничә мәртәбә колак сикертеп куйды — Хәлимне сизенде, ахры. Әмма ул да, акыллы җан иясе буларак, кешеләргә җибәрелгән сихергә бирешкән булып чыкты... Хәлим елга буендагы сихри дөньяны җимерергә, үзгәртергә теләмәде, тиз-тиз генә җыенды да, ипләп кенә атлап, кайту сукмагына төште. Артына да борылып карамады хәтта. Караса, сихер иярер кебек тоелды. Карау түгел, күл буендагы хәлләр хакында ныклап уйларга да курыкты ул... Алачыгына кайтып, түшәгенә сузылып яткач кына зиһенен эшкә җикте. Нәрсә булыр бу? Әпәне Хәлимнең күз алдыннан олактыру нигә кирәк булды икән? Хәлим ярдәме белән, сихер шаукымыннан котылыр, дип куркалармы? Аксайның ни гаебе бар тагы? Хәлим атланып качар, дип уйлыйлармы? Әллә Аксай белән Хәлим арасында туган матур хисләрдән шикләнәләрме? Мәхәббәт сихердән өстен, диләр бит... Белмәссең... Иң мөһиме, әлегә барысы да исән-сау. Хәлим үзе дә бу сихри галәмәткә күнегеп бара. Гөләшнең янда булуы үзе үк күңелне тынычландыра. Тагын шуны белә: карчыклар балага зыян салмаячаклар. Чөнки Майяның бәгырь ите бит ул, ә Майяны алар яраталар иде... Хәлимнең уйлары шунда өзелде. Ул кинәт кенә үзенең, оеп, йокыга китүен, дөресрәге, ниндидер төпсез упкынга очуын тойды. Кинәт аның хәтеренә төшендә чакта Майядан ишеткән мәҗүси дога килеп төште: Су анасы — Сылу Сакал, Җир анасы — Җирән Сакал, Күк анасы — Көрән Сакал, Урман анасы — Бирән Сакал... Шул вакыт, шыгырдап, алачык ишеге ачылып китте. Ишек катында пәйда булган ике шәүлә, Хәлимнең әфсен сүзен ишетеп, кискен туктап калдылар, аннары, ниндидер таныш түгел телдә таныш түгел догалар укый-укый, гаҗиз бер халәттә, ничек кергән булсалар, шулай кинәт чыгып та киттеләр... IV Хәлим, бөтен тәне авыртынып, тәне генә түгел, җаны сызланып уянды. Төне буе өстенә авыр таш бастырып тотканнар диярсең. Әкиятләрдә дию албастылары урманга кергән кешеләрне шулай сыныйлар, имеш. Ләкин Хәлимнең зиһене саф, ачык иде. Тәне ничек тә үз калыбына кайтыр, җаны да тынычланыр; зиһене генә иләсләнеп китмәсен, ул ялгышса, баш бетте дигән сүз... Хәлим, дәррәү сикереп торып, диярлек тышка чыкты. Бу тынчу бүлмәдән тизрәк котыласы, качасы килде аның. Әмма алай гына котылам димә икән әлеге котсыз, шыксыз алачыктан... Ишекне ачып чыгу белән, ул, аяк астында тузан болыты куптарып, порхылдатып, көл өеме өстенә басты! Менә әкәмәт! Каян килгән ул бу алачык төбенә? Хәлим бу көл-сукмакның янган алачыкка табан китүен чамалап алды. Теге сихер оясына барып төртелә иде ул! Ә ул алачык урынында — кап-кара багана! Менә шул багана төбеннән килә икән бу көл тасмасы. Кемдер шуны иренмичә сибеп йөргән диген, ә? Теге карчыклар эше генә бу! Тагын үз эшләренә керештеләр микәнни? Хәлим үзен кулга алырга, ярсый башлаган йөрәген тынычландырырга тырышты. Күңелендәге ялкынсынуны, ярсуны шундук сизеп алачак бу карчыклар... Куркуны күрсәтергә ярамый. Курку зәхмәт чакыра... Хәлим, иртәнге табынга барып, тамак ялгап килде дә, берни булмагандай, гадәти эшләренә кереште: мал-туар астын чистартты, коймаларны ныгытты. Абзар-кура мәшәкате ялкыткач, бакчага барып, бәрәңге төбе йомшартып йөрде, кәбестәләргә су сипте, соңыннан, мунча янәшәсенә урман читеннән коры-сары ташып өйде. Бүген мунча ягасы көн булмаса да, Хәлим, мич астына ут төртергә булды. Гүя, мунчада юынып алса, аның тәне генә түгел, җаны да сафланыр, чистарыныр, күңеле төрле яктан үрмәләп керә башлаган сихердән котылыр кебек тоелды... Мунча булыр алдыннан гына, утарга телсез әпә кайтты. Аксай да аның белән. Бер арба кипкән печән алып кайтканнар. Әпә, шуны бушаткач, карчыклар яшәгән алачыкка табан китте. Ул әйләнеп килгәндә, Хәлим мунчага җыенып йөри иде инде. Әпәне үзе белән әйдәде. Көтелмәгән хәл: әпә шундук риза булды. Сәер, бик сәер әле бу... Аның белән бергә керергәме, юкмы? Шәрә тәнгә җеннәр тиз ияләшүчән бит... Ә бу әпәне җен түгел дип кем әйтә алыр?.. Кире уйларга соң иде инде. Хәлим барып кергәндә, теге Хода бәндәсе ләүкә кебек җирдә шатыр-шотыр тәнен ышкып булаша иде... Кечкенә тәрәзәдән тонык кына яктылык төшә. Шул яктылык булмаса, бу пәри дөньясына керергә дә куркыр иде Хәлим. Сабынсыз-нисез тәнен ышкып утыручы бу мәхлук җанга нәрсә әйтәсең инде? Куып төшереп булмый. Юынсын әйдә... Күпме вакыт су күргәне юктыр мескеннең... Хәлим үзе дә ялындырмады, "ә" дигәнче күлмәк-ыштанын салып атты да ләүкәгә үрмәләде, аның да пар-бу бөркеп торган мич авызы турынарак елышты. Тәрәзәдән төшкән яктылык аның нәкъ күкрәк турында калтыранып, нурланып тора башлады... Теге әпә моңа шундук игътибар итте. Кулын сузып, сөялдән генә торган кәкре-бөкре бармакларын Хәлимнең берничә бөртек йон кисәге тибеп чыккан күкрәк мендәренә тидерде... Мунча парына рәхәтләнеп, исәңгерәп, башын артка ташлап утырган Хәлим дертләп, сискәнеп китте. Ләкин читкә күчеп тә утырмады. Ул бу әпәдән күптән курыкмый инде. Шулай да сак булырга кирәк. Карчыклар бу мәхлук җан аша Хәлимне ялгыштырмакчы, саташтырмакчы булалар, ахры... Әнә бит ул ничек кылана... Гүя үз куллары түгел, шайтан куллары талпына аның каршында... Шайтан шәрә кешедән курыкмый бит... Бераздан Хәлимнең күзе дә караңгылыкка ияләште. Әпәнең сөяккә калган котсыз гәүдәсе аермачык беленә башлады. Кояшта янып, әллә каткан тирдән, әллә тузан-кердән каракөрән төскә кергән бу гәүдәгә чирканмыйча карау мөмкин түгел иде. Ап-ак сакал-мыеклары, саргаеп, күңелне китәрерлек бер рәвешкә кергәннәр, ап-ак күкрәк йоннары берничә урында укмашкан, бөтерчекләнеп, көдрәләнеп торалар... Ә монысы нәрсә тагын? Хәлим телсез әпә күкрәгендә бер уч кадәрле генә шәрәлек шәйләп калды. Үзе дә сизмәстән, якынрак күчеп, үрелеп, әпәнең шул ачык җиренә кагылды, һәм кыенсынып китте. Читтән берәрсе карап торса, бу ике адәми затта әллә нинди диваналык күреп яисә гайре табигый азгынлыкта гаепләп, алардан бөтенләй дә гайрәте чигәр иде... Хәлимнең исләре-акыллары китте: телсез әпәнең күкрәгенә албасты тамгасы төшерелгән ләса. Операциядән калгандагы кебек, яра җөе боҗра хасил иткән, ә аның уртасында аркылыторкылы тагын ике буй җөй... Гүя бу бәндәнең күкрәген ачканнар да йөрәген, хәтта җанын алганнар, аннары пөхтә итеп ябып, тегеп, бөтәштереп куйганнар... Хәлим бу ачышыннан тилерә язды. Башына кызу капты. Ул, ашык-пошык кына юынгандай итте дә, әпәнең үзен генә калдырып, тышка, иркен аланга чыгып китте... Бигрәкләр дә беркатлы инде мин! Бу аланны "иркен" дип әйтеп буламы соң?! Хәлимне анда ике сихерче карчык көтә, шыксыз алачыгы, бу алачык каршында кәперәеп утыручы зәхмәт баганасы, шул баганадан ишек төбенә кадәр сузылган сихер сукмагы, сихер юлы көтә... Шул галәмәт нәрсә исенә төште дә, кәефе китеп, Хәлим бөтенләй икенче якка — алан уртасындагы иген кишәрлекләренә китеп барды. Борчак инде өлгереп килә. Арыш та ярыйсы гына калыккан. Ул, учына берничә кузак борчак җыеп, кузагы-ние белән чәйни башлады. Яшел, сусыл кузак аның кызу мунчада кайный башлаган канын бераз басты басуын, әмма Хәлим монда да җан тынычлыгы таба алмады, кызын аз гына булса да күреп юаныр өчен, карчыклар яшәгән алачык ягына китте. Күңеле алдамаган: Гөләш шунда гына — алачык читендә — көймә-арбасында йоклап ята. Әбиләр янәшәдәге тәбәнәк мич казанында пешеренеп йөриләр. Бөтен тирә-юньне төтен исе, итле аш исе тутырган... Хәлимнең дә борыны кытыкланып китте. Ләкин ул, горурлыгын җуеп, аш табынына барып утырмады. Телсез әпәне күздән гаип итеп асраганнары өчен, кызу эш өстендә Аксайны яшереп тотканнары өчен, Хәлимнең карчыкларга бик тә ачуы чыккан иде. Өстәвенә теге көлле сукмак та, әпә күкрәгенә уелган җәрәхәт тә аның болай да теткәләнеп беткән бәгырен авырттырып тырнап тора... Карчыкларның да Хәлимне бик күрәсе килеп тормый иде, ахры, баш та күтәрмичә мич тирәсендә әйләнеп-тулганып йөрүләрендә булдылар. Хәлим, аларга карап, мунча хакында әйтте дә үз бүлмәсенә кереп китте. Артыннан әлеге дә баягы көл тузаны гына тузып калды... Телсез әпә табылганга да бер айлап вакыт узды. Әпә дә, Хәлим дә иртәннән кичкә кадәр кара эштә булдылар. Карчыклар үзләре дә сер бирә торганнардан түгел икән — ашлык игүдә дә, печән әзерләүдә дә, утын хәстәрләүдә дә башлап йөрделәр. Хәлим аптырап бетте: каян алалар болар бу көчне, бу егәрлекне, ныклыкны? Карчыклар серен ачам дип кыен хәлләрдә дә калды Хәлим — аларның өсләренә — мунчага барып керде... Җәйге челлә дип, печән вакыты дип, мунчаны атнага ике мәртәбә яга башлаганнар иде. Бервакыт Хәлим, мунчаны ягып җибәрде дә, чапкан печәнне карап килим әле дип, урман эчендәге аланлыкка чыгып китте... Озаграк торылды микән — ул кайтканда мунча күптән булган, ә карчыклар, Гөләш белән бергә, әвәрә килеп мунча кереп яталар иде... Хәлим, мунча яныннан үткәндә, киптерелеп эленгән карындык тәрәзә аша ишетелгән тавышларга игътибар итте: бер дә карчыкларныкына охшамаган бу тавышлар. Үз уеннан үзе үк сискәнеп: "Албастылардан башка тагын кем булсын бу албасты аланында?" — дип уйлады. Шулай да кызыксынуын басып тора алмады, якынрак килеп, колагын карындыкка терәп үк куйды. Менә әкәмәт. Шул ук сәер тавышлар: йомшак матур тавышлы ике кыз бер сабый баланы юындырып йөриләр: — И-и, нинди матур бала бу... — Су тагын да матурайта балаларны... — Тәннәрен мамыктай итә... — Кулларын канаттай итә... — Йөрәген чуар таш итә... — Күзләрен ачы яшь итә... — Үчтеки-үчтеки... "Чуар таш" сүзе Хәлимне сискәндереп җибәрде. "Йөрәген таштай итә" диме? Болар бит Гөләшне сихерләргә маташып яталар... Әнә әле оешып та җитмәгән нәни йөрәген — таш, ә күзләрен яшьле итмәкчеләр... Хәлим тагын бераз тыңлап карарга булды. Ләкин, шул карындык тәрәзә аша мунчаның эченә керердәй булып тырышса да, башкача тавыш-мазар ишетмәде. Тик Хәлимнең йөрәгенә теге кара шом ныклап кереп оялаган иде инде, ул, үзен-үзе белештермичә, тәрәзәгә ябылган карындыкның бер як читен күтәреп карады. Күтәреп каравы булды, йөрәге генә түгел, үзе дә тораташ булып катып калды. Киноларда гына була торган сәер хәлләр Хәлимне гипнозлады, сихерләде, ахры, ул, буынсыз, телсез, җансыз килеш, караңгы мунча эчендәге беленер-беленмәс күренешне, әйтергә кирәк, үтә дә сәер күренешне карап-күзәтеп торырга мәҗбүр булды. Чынлап та, зифа, матур сынлы ике кыз урталыктагы эскәмиягә бер сабыйны сузып салганнар да, әфсенли-әфсенли, өстенә чүмечтән су коялар... Озын кара чәчләре, яулык-шәл кебек асылынып төшеп, арттан бөтен тәннәрен япкан, тик тулышып торган ап-ак күкрәкләре генә, нигә безнең матурлыкны яшерәсез дигән кебек, балкып килеп чыгалар да, дөньяны бераз үртәп торганнан соң, тагын "шәл" читенә кереп югалалар... Нечкә билләре, яшьлектән, дәрттән тулышып торган ботбалтырлары, тәннәре буенча агып төшкән бөтен суны үзләренә җыеп, ул суны, ниндидер сихер белән, энҗе бөртекләренә әверелдереп, тилерткеч әкият тудыручы бот аралары — барысы да гаҗәеп бер могҗиза кебек тоелды Хәлимгә... Аның бөтен тәне эчке бер тетрәнү белән калтырана башлады. Ул үзенең ниндидер сихер кармагына эләгә баруын тойды. Ләкин, ничек кенә тырышса да, кулын — карындыктан, күзен теге ике гүзәл кыздан тартып ала алмады... Ә эчтә пәри тантанасы, сихер туе дәвам итте. Кызлар, очына алсу төймәләр кунган йомыры күкрәкләрен уйната-уйната эскәмия өстендә сузылып яткан Гөләшне коендыралар. Коендыралар да, чүмечләрен читкә куеп, аның тән-буыннарын сыпыргалый башлыйлар. Үзләре, алмашлап, ниндидер әфсен такмагы пышылдыйлар: — Бердә — бер мәк... — Икедән — икмәк... — Өчтән — эчмәк... — Дүрттән — төртмәк... — Биштән — бишмәт... — Алтыдан — атмак... — Җидедән — җитмәк... — Сигездән — сикмәк... — Тугыздан — тукмак... — Уннан — уймак... — Табада— коймак... — Мичтә — бәлеш... — Ал да ябеш... — Үрәкәй — үрдәк... — Чум да чык. Берсенең шулай дип әйтүе булды, икенчесе, кулына күз ияргәнче, Гөләшне яннарындагы сулы кисмәктә чумдырып та алды... Бала салкын судан сискәнепме, карчыкларның сихер угы бәгыренә барып тидеме — кычкырып елап җибәрде... Гөләшнең тавышы Хәлимнең ойый башлаган җанын уятты. Ул, нишләгәнен дә белмичә, мунча ишеген бәреп ачып, абына-сөртенә эчкә барып керде... һәм... ах итте! Анда бернинди гүзәл кыз да юк, Гөләш тә, тамак ертып, дөнья бетереп елап ятмый... Кызу булуга карамастан, ел әйләнәсенә кия торган кара җиләннәрен дә өсләреннән салмыйча, бала юындырып булашучы ике карчык кына бәрелә-сугыла килеп кергән Хәлимгә, йотардай булып, акаеп карап торалар... Көтелмәгән хәлдән барлыкка килгән күңел ярсуына, йөрәк ялкынсынуына түзә алмыйча, Хәлим тәмам шашар дәрәҗәгә җитте. Әмма диванага сабышу — бу минутта аның өчен олы бүләк булыр иде. Юк шул, ул, теләсә дә, зиһененнән яза алмый иде. Чөнки урта бер җиргә куелган сулы кисмәктә, учлары белән су чәчрәтеп, рәхәт мыгырданамыгырдана, аның җан парәсе, бәгырь ите Гөләш утыра... Хәлим ничек кергән булса, шулай чыгып та китте. Чыгуын чыкты, әмма кая барып бәрелергә белмичә, баскан урынында туктап калды. Авылына гына кайтып китәр иде дә... Их, сихер-зәхмәт белән эретелгән бу "албасты утары"ннан ничек тә ераккарак качарга иде!.. Авылда хет мондый галәмәтләр юк! Авылда албастыларның да кеше кебекләре яши... Албасты булсалар да, кеше бит алар... Кеше белән кеше ничек тә аңлаша, уртак сүз таба... Аның газиз әнкәсе дә шунда, Ак бабай да, Васимә карчык та шунда, Тәскирә белән Нәфисә дә... Ничек тә яшәп булыр иде әле... Аңлашып, аңлап булыр иде!.. Их!.. Әллә ялгышты инде?.. Ялгышты... Менә хәзер шушы минутта тотар иде дә чыгып китәр иде берәр кая... Гөләш бар... Бу карчыклар сабыйны болай гына бирмәячәкләр... Әнә бит — ничек якын итеп, үз итеп, хәтта яратып-сөеп мунча юындырып йөриләр... Хәлимне кызыксынуы җиңде. "Хәзер ничек икән?" — дип, ул кабат мунча тәрәзәсе янына килде, аны япкан карындыкның бер як читен күтәреп, эчкә бакты... Бу юлы ул чынлап та акылдан язды. Диванага сабышырсың да шул: мунча эчендә баягы ике гүзәл пәри, Гөләшнең мамык кебек тәненә озын, кызгылт бармакларын батыра-батыра, үзләренең сихер йолаларын башкара... Бала инде ачыргаланып еламый, кычкырып-иңрәп, ярдәмгә дә чакырмый, бары тик,цсулкылдап-шыңшып, үзенең язмышын юрап ята... Йөрәк тамырлары гына түгел, җан тамырлары да бер өзелә икән. Хәлимнең соңгы елларда шактый чыныккан рухы бу юлы түзмәде, сыгылды, өзелде... Авыру җан — канга, авыру кан — аңга күчеп, бу авыру аң Хәлимне саташтыра башлады, хәтта икенче бер дөньяга алып китеп, ни тере, ни үле бер хәлгә җиткерде... Буыны, зиһене какшап, мунча буена сузылып яткан хәлсез гәүдәне кулга төшерү кыен түгел иде. Телсез әпәне чакырып китереп, мунча эченнән кызарып-бүртеп килеп чыккан карчыклар Хәлимне үз алачыгына кайтарып ташладылар. Аннары, кичке эшләрен тәмамлагач, кабат кереп, камлау йоласына керештеләр. Бу минутта Дөнья, тетрәнеп, урталай кителгәндәй булды. Бер якта — Хәлимнең үткәне, күргәне, кичергәне, ә икенче якта — киләчәге, күрәчәге, кичерәчәге... Аның тап уртасында кара рухлар сыйныфы тантана итә, шул ук урталыкка, Ходай Тәгалә ихтыяры белән, рухын, мәхәббәтен канат итеп, бер гүзәл зат ашыга иде... VI Кешенең тәне — җирдән, җаны — күктән, диләр, дөрестер... Явызлык — тәннән, яхшылык — җаннан, дигән сүз дә бар...Тагын бик күп акыллы сүзләр бар. Аларның барысы да бер мәгънәгә, бер эчтәлеккә кайтып кала — явызлык белән яхшылык көрәшенә, коллык белән ирек, ялган белән хакыйкать көрәшенә, ягъни нәфрәт һәм мәхәббәт тәгълиматларына. Кеше ике әйбер каршында гына тигез — үлем белән мәхәббәт каршында... Шул ук нәрсә: үлем — тән хасияте, мәхәббәт — җан хасияте... Хәлим дә көрәшеп карады. Үзенчә. Яратып та, нәфрәтләнеп тә, кичереп тә, рәнҗеп тә... Калганы мөһим түгел, иң мөһиме — ул көрәште! Тәне өчен түгел, җаны өчен көрәште. Димәк, күк өчен, иман өчен, яхшылык өчен, ирек һәм мәхәббәт өчен көрәште... һәм менә ул бирешеп, җиңелеп ята... Күзләрен шардай тәгәрәтеп, кулсыз-аяксыз, телсез һәм буынсыз булып ята... Барысын да аңлый, тоя, әмма берни эшли алмый. Белгән догаларын искә төшерергә тырышып карый, юк, берсе дә хәтерендә калмаган... Авыл хакындагы хәтер төенчегендә дә әллә нәрсә юк... Әнисе... Майя... Шул гына. Нәрсә бу? Кайда ул? Ни өчен? Нигә-ә-ә?.. Бу сәкедә аның һушы алынып, аңы китеп ятканы бар иде инде. Ул вакытта аны кендеге — җан бишеге коткарып калган иде. Хәзер кайда ул кендек? Майясы белән җитәкләшеп бәхетнең югары катына күтәрелгәч, кайдадыр онытып калдырган ул аны... Кыен чакта гына җанның кадерен белә башлыйсың шул... Хәлим кузгалырга тырышып карады. Кая ул кузгалу, керфек кагарлык та хәле юк иде. Нинди галәмәт бу? Нәрсә булды аңа? Мунча... Пәри кызлары... Гөләш... һәм менә монда... Өстенә тегермән ташы бастырып куйганнар диярсең... Йөрәге чәнчеп сызлый... Вакыт авыр үтә... Әллә ул бөтенләй тукталганмы? Югыйсә нәрсәдер булыр иде инде... Йә үләр иде, йә калыр иде. Ә болай... Ни үле түгел, ни тере... Үлсә... хет Майясы белән очрашыр иде. Шуңа күрә Хәлимне үлем куркытмый. Ләкин сөендерми дә. Гөләшне кем карар, кем үстерер? Албасты карчыклармы? Бу юлы, ул кыз, Майя кебек, илаһи-саф, игелекле, кешелекле булып үсәр, дип кем әйтә ала? Кая олактылар соң бу сихер ияләре? Ник кермиләр? Ник үтермиләр Хәлимне? Барыбер бер үтерәчәкләр... Сихер, бер каныкса, китми, ди бит... Күмерле баганада аркылы-торкылы сызылган сурәт Хәлимнең күңелен өшетеп тора... Кайгы, үлем сулышыннан чыккан җил-давылны ачык тоя ул... Ниһаять, килделәр... Хәлим аларны әллә каян тоеп, белеп торды. Ишек шыгырдап ачыла башлауга, чытырдатып күзләрен йомды... Йомып нәрсә кыра ала инде ул? Шулай да күрмәгәндә әйбәтрәк... Карчыклар ашыкмадылар. Кергәч, бераз хәл алып утырдылар. Бәлки, һәркем үз эченнән берәр юньсез әфсен укыгандыр... Хәлим үзе дә, соңгы салам бөртегенә тотынгандай, бөтен зиһенен туплап, белгән догаларына ябышты. Әмма моннан берни дә килеп чыкмады. Хәлим бер доганы да исенә төшерә алмады... Кайдадыр якында гына Гөләш елый башлады. Ялгызы гына бит ул анда. Ялгызлыктан гына еламыйдыр, әнкәсе үлгәндә дә елады, менә әткәсенең үлемен сизеп тә елыйдыр... Ела, бала, ела. "Елак чыга, җан кала" диләр бит. Җаныңны сакла... Ела! Ул арада карчыклар бүлмәне төтәсли башладылар. Черек исе, миңгерәүләтә торган сары гөмбә ачысы белән кушылып, бөтен бүлмәне сасытты... Хәлим үзенең исәнгери башлаганын тойды һәм, соңгы тапкыр карап калыйм дигән кебек, күзләрен ачты. Аның алдында җан өшеткеч күренеш барлыкка килде: карчыкларның берсе, кулына төтен бөркеп торган комган тотканы, ниндидер йола башкарып, почмактан почмакка йөренә. Икенчесенең кулында черек оны тутырылган шешә. Хәлим моның нәрсә икәнен белә. Авылда аны җәрәхәткә сибәләр иде... Хәлимнең бер яраҗәрәхәте дә юк ласа... Нигә кирәк булган ул черек оны?.. Башына тимер кыршау кидереп куйганнармыни?.. Кысыпмы кыса. Шешме?.. Җәрәхәтме? Булмаса, булыр... Бу карчыклар аның тәнен нишләтергә уйлыйлар соң, ә? Әнә бит — черек оны тотканы Хәлимнең күлмәген салдыра башлады. Салдыргач, нәкъ йөрәк турысында күкрәген ышкырга кереште... Әллә йөрәгенә берәр зыян салмакчы буламы? Әллә?.. Йөрәген алмакчымы? Хәлимнең зиһен күге тагын бер мизгелгә генә яктырып китте. Хәтеренә мунчадагы телсез әпә килеп төште. Бу әпәнең күкрәк турысында сәер тамга-җөй бар иде... Албастылар тамгасы... Аның да йөрәген алганнармы? Кеше йөрәксез яши алмый. Йөрәген түгел, җанын алганнардыр... Кеше бит җансыз яши ала. Мескен булып, мәхлук булып, шәүлә яисә әпә булып яши ул... Хәлим дә, теге әпә кебек, гомерен шушы үләт яланында үткәрер микәнни? Гөләш, саздагы гүзәл чәчәк кебек, ялгызы үсәр инде... Майя кебек... Их, Майя, Майя!.. Белсәң иде хәлләремне... Корбаны өстендә талпынган козгын кебек, Хәлим гәүдәсе өстендә алпан-тилпән килеп йөрүче сихерче карчык кулында ниндидер нур балкып китте... Нур да түгел, ниндидер очкын... Нишләп нур, очкын булсын, чып-чын пычак ласа бу! Озын, тар пычак! Моңа кадәр пәри уены кебек кенә тоелган бу сихер йоласы пычак белән тәмамланыр дип һич уйламаган иде Хәлим! Нәрсә кирәк бу хәсис затларга? Ниндидер әче измә сөрттеләр, ахры — Хәлимнең күкрәк читлеге чәнчеп-чәнчеп сызлый башлады. Әле пычак тәненә тимәде дә, ә ничек сызлый! Телемтелем телгәлиләрмени... Хәлим зиһененең томалана башлавын, үзенең ниндидер бушлыкка очуын тойды. Аның каравы күңелендә икенче бер тоем, бүтән төрле хис... Әйе, әйе, зиһене ныграк капланган саен, ябылган саен, вөҗданы каршында хакыйкать капусы шулкадәр киңрәк ачыла бара иде... Кеше үлем алдында һәрвакыт исәп-хисап тота. "Мин гаеплеме?" "Минем асылым кем?" — дип, үзеннән кат-кат сорый. Гомер буе улы өчен өзгәләнеп яшәгән әнкәсе өчен дә, табигатьтән туып, кешеләр хөсетлеген күтәрә алмыйча, кабат табигатькә китеп барган Майя өчен дә, кыргый язмышка дучар Гөләш өчен дә, бер гаепсездән гаеплегә әверелгән Нәфисә өчен дә, башка бик күпләр өчен дә җавап тотар вакыты җитте Хәлимнең... Менә хәзер аның күкрәк читлеген ачарлар да, җанын суырып чыгарып, кабат ябып куйгач, тәненә албастылар мөһере сугарлар... Аннары аңа яшәү җиңеләячәк, ул гадәти бер кол бәндәгә, аңсыз-җансыз табигать баласына, кеше өркетеп йөрүче шәүләгә әвереләчәк... Хәлим өчен тормыш бетәчәк, язмышыннан тәкъдир дә, Ходай Тәгалә дә ваз кичәчәк... Бу язмыштан авырту гына, рәнҗеш кенә торып калачак... Бәлки, кайчан да булса, ул әтисен юллап тапкан кебек, аны улы, юк ла, оныгы эзләп табар?.. Ә аңа кадәр әле Гөләш үсеп җитәргә тиеш, аның малае туарга тиеш; бу сабыйның кан тамырларында бабасыннан күчкән кан уянырга тиеш; ул кан, баш бирмичә, аны бертуктаусыз борчып, бимазалап торырга тиеш!.. Хәлим күкрәгендәге авыртуны аермачык сизде. Ул хәтта җәрәхәттән бәреп чыккан җылы кан тасмасының, сул култык астына агып төшеп, җиңелчә кытыклап торуын тойды... Хәлим, якты дөнья белән саубуллашу өчен, бер мөһим сүз уйлап табарга тиеш иде. Шулайдыр, үлгәндә әйтелә торган бер мөһим сүз буладыр. Хәлимгә ул сүзне эзләп интегәсе булмады. Бу сүз хатыны Майя үлгәннән бирле, тын-сулышы, күз карашы, йөрәк тибеше, җан талпынышы, хәтта язмышы булып яшәде. Менә хәзер, гомеренең соңгы мизгелләре җиткәч, ул сүз аның җан түреннән очып чыкты да, бөтен галәмне тетрәтерлек итеп, янар тауларны җимерерлек, дәрьяларны күккә чөярлек итеп яңгырап тора башлады: — Май-йа-а-а... Май-йа-а-а... Кайдадыр Гөләш елавыннан туктады. Әллә Хәлим үзе дә дөнья, тормыш тавышларын ишетмиме инде? Аның үз гаме — гамь, үз тавышы — тавыш... — Майя!.. Майя!.. Май-йа-а-а... Карчыклар гүя аны ишетмиләр дә. Берсе — чыра белән яктыртып тора, икенчесе, пычак йөзендә нурлар уйната-уйната, Хәлимнең җанын каерып чыгарырга тели... Пычакның, елан теле кебек, уртадан кителгән очы түгәрәк-боҗра буенча йөри, аннары, сыланган май катламы астында дерелдәп-калтырап торган күкрәк мендәре өстендә кызыл тасма калдырып, кинәт абынган шикелле ыргып китә дә, тап уртага барып төртелә. Аркылы-торкылы тәре сызасы гына кала. Шуннан соң Хәлимнең җаны, хәтере һәм теле китәчәк, аны бәхетсез, гамьсез һәм аңсыз итәчәк, бер мәхлукка әверелдерәчәк... — Майя! Май-йа-а-а... һәм менә ул табигать сере, яшәеш могҗизасы: Хәлим соңгы сулышын, шул сулыш белән газиз җанын өреп чыгара алмый калды, бүлмә ишеге шыгырдап ачылды да анда Гөләшне күтәргән Майя пәйда булды! Беренче булып карчыклар борылып карадылар. Караулары булды, бу галәмәттән шаклар катып, шәмнәре, пычаклары, сихерләре-ырымнары белән бергә, буынсыз булып җир идәнгә сыгылып төштеләр... — Хәлим!.. — Майя!.. — Хәлимнең җавабы аңлы кешенеке түгел иде, бу минутта, төш күрәм дип, юк ла, мәрткә киттем, дип уйлады ул, шуңа күрә, карчыклар кебек, каушаудан, куркудан аңын да, зиһенен дә югалтмады. Киресенчә, төшенә килеп кергән Майяга сөенеп бетә алмады. Тик... нигә күкрәге сызлый соң аның? Төштә йөрәк әрнергә тиеш түгел бит. Төштә бернәрсә дә сызларга тиеш түгел... — Майя... — Хәлим... — Син — каян? — Авылдан... — Нишләп йөрисең монда? — Менә Гөләш елап ята иде, шуны кереп алдым... — Хәзер еламый бит. — Хәзер еламый... — Мин үлдемме, Майя? — Син үлмәдең, Хәлим... — Ә син? — Мин дә үлмәдем... — Алай булмый, Майя?.. — Була, Хәлим... Нинди җен туе бара монда? Нинди кан бу? — Минем җанымны алдылар, Майя... — Җаныңны? Абау! Аһ!.. Шулай диде дә, Майя, кулындагы баланы Хәлим өстенә чак-чак куеп өлгереп, идәндә һушсыз яткан ике албасты уртасына ауды... VII Сизеп торам: укучының бик тә, бик тә авылдагы хәлләр хакында сорашасы, белешәсе килә. Ә анда хәлләр мактанырлык түгел. Майяны күмгәннән соң, авыл Саниядән тәмам читләште. Ак бабай белән Васимә карчык кереп йөриләр йөрүен... Малае кайгысыннан сукыраеп калган Саниягә булдыра алган кадәр ярдәм итәләр. Сыерын савалар, ипиен пешерәләр дигәндәй... Сания үзе сер бирмәскә тырыша. Икенче тапкыр шундый хәлгә кала бит ул. Караңгы дөньяның нәрсә икәнен бик белә. Кулын да күнектерәсе юк — бөтен нәрсәне хәтерендә тоткан... Шулай да бәгырендә утлы таш йөртә ул. Дөм караңгылыкка да ияләшергә, күнегергә була. Ялгызлыкка күнегү кыен икән... Моны Сания электән белә. Ул вакытта барыбер җиңелрәк иде. Ул вакытта килене Майяның фаҗигале үлеме юк иде, малаеның рәнҗеше, авыл халкының каргышы юк иде... Менә хәзер нишләргә аңа? Хәзер төп эше — уйлану. Сукыр кеше уйлары белән күрә бит ул. Сания дә көннең-көн буе улы Хәлим хакында уйланып йөри. Димәк, көне буе аны күреп йөри. Төрлечә күрә ул аны. Бер әйбәт күрә, бер начар... Күбрәк әйбәт күрә. Ул белә: начар күрәсе килмәгәнлектән генә шулай күрә. Нинди ананың үз улын начар итеп күрәсе килсен инде?! Сания күңеленең кайсы җире беләндер тоеп тора, шуңа күрә дә ул тыныч, ипле һәм... өметле: тиздән нәрсәдер булырга тиеш. Нидер үзгәрергә тиеш аның тормышында, аның тормышында гына түгел, бөтен гаиләсе, нәселе, авылдашлары тормышында да бер-бер хәл булырга тиеш... Сания бөтен догаларын, теләкләрен шул булачак вакыйгага, киләчәк өметенә багышлады. Ниһаять, бу өмет Сания йортына Нәфисәне иярткән Тәскирә булып килде. Хәлимнең китеп югалуына бер айлап вакыт үтеп тә киткән. Бу вакыт эчендә Нәфисә бөтенләй үзгәргән. Күрмәсә дә, Сания моны шундук тоеп алды. Ничектер басынкыланган, юашланган. Хәтта... иманга утырган. Саниягә шулай тоелды. Соңгы килүендә ул имансыз, җансыз булып күренгән иде. Хәзер әнә элеккеге рәвешенә кайткан; бу аның сулышыннан, аяк атлавыннан, кул җиленнән үк сизелеп тора... Тәскирә, киресенчә, Санияне күргәч, нык каушады, хәтта дулкынлануыннан, әйтер сүзен онытты, исендә калганнарын тотлыга-тотлыга тезеп китте: — Саниякәем... б-без сиңа... б-бик зур сүз белән килдек бит әле. Ачуланма да, нитмә дә... Риза булсаң, аңларбыз, риза булмасаң... гаепләмәбез. — Ни сөйлисең син, Тәскирә? Нинди серле сүз сөйлисең? Минем күзем сукыр, ә синең сүзләрең сукыр... — Сания бәгърем, синең күңелең безнең күзләргә караганда күбрәк күрә. Син безнең алда әүлия кебек зат... Чын менә... Ачуланма, яме. Ачуланып, әйтер сүзебезнең ямен җибәрмә... — Үзең ачуланма, ахирәт. Минем җандагы утны дөрләтергә күп кирәк түгел. Берәр серле сүз ишетсәм, кабынам да китәм. Хәзер әйтегез инде — килүегезнең сәбәбе кемдә? Хәлимдәме, миндәме? Тәскирә сүзнең мондый борылышын көтмәгән иде. Шуңа күрә өздереп кенә җавап бирә алмады. — Кем дип... Килүебезнең сәбәбе — Нәфисә инде... — Нәфисә? — Әйе, Нәфисә... Безнең Нәфисә нык үзгәрде хәзер. Иреннән аерылып кайтты. Баласы да кабат имиен алды... Өйдә шундый күңелле — барыбыз да шул бәләкәч малайга карап торабыз... — Малай булган икән... — Малай... Исемен дә кызык кушты Нәфисә — Бигеш дип кушты... — Бигеш — моңсу кош бит, Тәскирә, моңлы тормыш юрау кебек була түгелме? — Моңлы тормыш — бәхетсез тормыш түгел бит әле, Сания апай... — Бу юлы сүзгә Нәфисә кушылды. — Бәхетсез булганчы, моңлы булсын, дидем. — Шулаен шулай инде... — Сания апа, рөхсәт итсәгез, мин сезгә яшәргә килер идем. Хәлим кайтканчы, яныгызда торыр идем. Ул үзе, кайткач, хәл итәр. Кал, дисә, калырмын, үзенә хатын, баласына ана булырмын. Кит, дисә, кире кайтып китәрмен... — Ни сөйлисең син, Нәфисә кызым? Белеп сөйлисеңме, белмичәме? — Белеп сөйлим, Сания апай, бу юлы бик белеп сөйлим. Сезгә ярдәмче булырмын, бу нигездә үземнең күңелемә тынычлык табармын... Сезнең өчен генә түгел, үзем өчен дә кирәк бу, Сания апай... Мин бит Хәлим өчен, аның сабые өчен җанымны, гомеремне бирергә дә әзер... — Алай димәле, кызым. Мәйянең җаны кыелган да җиткән. Озак яшә, балаңның бәхетен күрергә язсын! Үзең дә бәхетле бул!.. Миннән теләк шул! Аннары... Син безгә төшсәң, кеше нәрсә дияр? — Бөтен кеше белә инде безнең тарихны, Сания апай... Сүзгә Тәскирә кушылды: — Каршы килмә, ахирәт, Нәфисә дөрес әйтә. Хәлимең белән минем Нәфисәнең язмышлары кечкенәдән бер-берсенә бәйләнгән. Иң кыен минутларында бергә булсалар, үзләре өчен дә, балалары өчен дә, менә безнең өчен дә әйбәт кенә бит, кешеләр дә аңлар иде әле. — Анысы... шулаен шулай да. Хәлимем кайчан кайта бит әле... — Барыбер көтәм мин аны, Сания апай. Кайтканчы көтәм. Син бары тик рөхсәт кенә бир! Бергә яшәргә рөхсәт кенә ит! Зинһар, Сания апай, рәнҗетмә мине... — Берни аңламасам да, рөхсәтемне бирәм, кил алайса... Яшәп карыйк, көтеп карыйк Хәлимебезне... Синең килүне ишетсә, бәлки, кайтып та җитәр әле. Баласын имезергә дә кешесе юктыр, бәгъремнең, баланың бит аның йөрәге юк, авызы гына бар, аңа имәргә генә булсын... — Үзем имезәм, Сания апай. Сөтем күп минем, ике балага да җитәрлек... — һай, ахирәт, сөте бөтәс күп, Ходайга шөкер. Бигештән соң да савып куя әле. Их, кайтсын гына иде Хәлим. Рәхәтләнеп яшәр идек!.. — Күзем күрмәгәч, тәрәзәдән юлга да карап тора алмыйм бит, ичмасам... Сукыр кеше көтә башласа, аны кайгыртырга бөтен изге затлар җиргә төшә, ди китап. Ә күк ятим кала... Ятим күккә шайтаннар ияләшә бит... Менә нинди кыен хәлдә мин... Ярый, алайса, Ходайга тапшырып, рухыбызны, күңелебезне көйлик тә бергә яши башлыйк... Әйдә, җыенып кил, кызым... Сания юкка борчылган икән. Нәфисәнең килеп тора башлавын авыл халкы тыныч, хәтта шулай булырга тиеш кебек кабул итте. Боларның җаннарын күп талкыдык, хәзер үзләренүзләре карасын, дигәннәрдер инде... Нәфисә килгәннең икенче көнендә үк Ак бабай белән Васимә карчык керделәр. Дога кылдылар, фатиха бирделәр. Бигеш шунда ук Санияне үз итте. Сания дә аны кулыннан төшермәде. Ара-тирә буталып: "Гөләш! Гөләшем минем!" — дип ычкындырса да, тора-бара яңа исемгә күнекте, иреннәрен бөрештереп: "Бөйгешем-бәбкәчем!" — дип сөя торган булды. Авыл халкы Санияләр, Нәфисәләр дөньясына ничек кенә кагылмаска тырышса да, булдыра алмады, бөтен тирә-якны тетрәткән бер вакыйгадан соң, бу үксез җаннар тагын кеше "теленә керделәр"... Җәйнең кыл уртасында, челлә күзендә, авыл уңыш җыярга җыенып йөргән мәшәкатьле бер мәлдә, Тәскирәләр йортында янгын чыкты. һәр кеше үзенчә аңлатты, үзенчә фараз кылды. Шаһитлар дә табылды. Кемдер шул көнне Тәскирәләрнең бакча артында ук башланып киткән фермалар янында ике исерек бәндә күргән, кемдер аларның Тәскирәләр бакчасына табан китүләрен дә шәйләп калган хәтта... Нәфисәдән аласы бурычлары турында сөйләшеп барганнар, ди. Өченче берәүләр күзенә Тәскирәләр капкасы төбендә карага киенгән ике карчык чалынган... Алар бераз шунда торганнар да, көн кичке якка авышкачрак, капкадан эчкә кереп киткәннәр. Шул рәвешле бер үк көндә капмакаршы ике яктан Тәскирәләр йортына дүрт кеше кергән. Янгынның сәбәпчеләре шулар булмагае, дип фараз кылдылар Кампәрле авылы кешеләре. Тәскирә үзе эштә булган. Нәфисә — Санияләрдә. Шуңа күрә янгын кайгы китерә алмады. Әмма хәтәр уттан бөтенләй корбансыз да котылып булмады. Авылның мәңге исерек ике кешесе, ниндидер шаукым белән Тәскирәләр йортында чыккан утта янып үлделәр. Авыл халкы бу янгынны нәрсәгә юрарга да белмәде. Сихергә юрарга курыкты, яхшыга юрарга шулай ук батырчылык итмәде... "Сихер оясы, ниһаять, янып күккә очты",— диючеләр булды булуын. Кемдер Нәфисәнең чит кеше иренә йортка керүен өнәмәде, кемдер теге ике карчыкны Хәлим җибәргән сихер галәмәте дип расларга тырышты. Тәскирә төбе-тамыры белән янып көл булган йорт урынына карап торды да, еларга да онытып, югары очка — кызы янына менеп китте. Анда аны куркынган Сания белән елыйелый шешенеп беткән Нәфисә каршы алды. — Энекәем минем!..— дип үрсәләнде Нәфисә.— Ничек куркыттың син безне!.. Исән калганыңны ишетеп елап утырам менә... И-и, кил әле, кочаклыйм бер үзеңне... Сүзгә Сания кушылды. — Тәскирәкәем, бер дә борчылма, әйдә, безгә күчеп кил. Ходай Тәгалә шулай язгандыр — өчебезне бер нигезгә туплап яшәтергә уйлагандыр... Кил, ике дә уйлама... Шулай бергә яши башладылар. Тәскирә килгәч, тормышлары тагын да җанланып, бөтенәеп китте. Сания дә рәхәткә чыкты — кулында бер эш, тормышында бер борчу, мәшәкать калмады. Калган икән. Хәлим хакындагы борчуларны кая куясың? Тәскирәләрдә булган янгын бу борчуларын яңартты гына. Кешеләр күреп калган ике сихерче карчык аның күңелен бөтенләй тынгысыз итте. Бу карчыклар Хәлим яшәгән билгесез дөньядан шомлы хәбәр булып аңлашылды аңа. Күңелендә туган авыр, караңгы уйларын бераз вакыт әйтмичә түзеп йөрсә дә, Сания бердәнбер көнне Нәфисәгә бөтен күңелен ачты. VIII Кеше еларга тиеш. Еламаса, ул үлә. Аның җаны үлә. Майя фаҗигасеннән соң Нәфисә дә өч көн, өч төн туктамый елады. Бервакыт аның күз яше агып бетте, ачы, зарлы яшь тибеп яткан урында моңсу, бәхетсез һәм төпсез күзләр генә торып калды. Элек балкып-янып торган зәңгәр күз карашлары, тоныкланып, җетелеген югалтып, күк төсенә керде. Кайгыдан күз алмалары да уңа икән! Аңа кушылып, яңа туган сабые да елады. Сулышына буылып, зәңгәрләнеп елап ятучы баланы Тәскирә ничек кенә тынычландырырга тырышса да, якты дөньяга нигә туганына үкенгән кебек, башын читкә бора-бора, ачыргаланып-үрсәләнеп елавында булды. Анасы артыннан Бигеш тә тынды. Нәфисәнең имиен алды. Ана белән бала арасындагы изге багланышларны кем генә белеп бетергән! Менә бу юлы да табигать үзенекен итте: көчен-куәтен генә түгел, серен-могҗизасын да күрсәтте — ана белән бала бер җан, бер тән булып яши башладылар. Әлбәттә, Нәфисә Майя белән булган хәлләрне һич кенә дә оныта алмады. Эчтәге бу әрнүне, бу утны берничек тә алып ташлап булмый шул. Нәфисә аркасында кеше җаны кыелды бит. "Сихерче хатынны куркытабыз гына, куркытып акылга утыртабыз", — дип сүз биргән һәм Майяны харап иткән исерек ирләрне үзе өзгәләп ташларга әзер иде Нәфисә. Ләкин соң инде. Барыбер Майяны кайтарып булмаячак. Майяны гына түгел, Хәлимне дә кайтарып булмаячак. Үзенең беренче мәхәббәтен — Хәлимен дә мәңгелеккә югалтты ул. Бәла һәрвакыт бәла ияртеп килә, диләр бит. Майяны күмүгә үк, баласын күтәреп, Хәлим дә китеп барды, аның өчен борчылып, Сания тагын күзсез калды... Боларның барысына да ничек түзәрсең?! Ә түзәргә кирәк. Бигеш өчен, аның киләчәге өчен түзәргә кирәк... Сания өчен дә... Ә! Менә нидә икән хикмәт! Бетмәс-төкәнмәс әрнешкә тулы күңел дөньясыннан шушы гөнаһлы, мәшәкатьле җир дөньясына кайтканда, Нәфисә баласы хакында гына түгел, бәлки, иң элек Сания хакында уйлаган икән! Әйе, Сания хәзер Нәфисәнең язмышы да; ул аның кулында, аның җаваплылыгында! Шушы уй аны Сания янына алып килде. Иң мөһиме, аның бу уен Тәскирә дә шундук җөпләп алды, кызының бу ниятенә күңел таянычы булды. Калганын укучы белә инде. Нәфисә белән Бигеш Сания янында яши башладылар, өе янгын афәтенә юлыккач, алар янына Тәскирә дә күчеп килде... Нәфисә Санияләргә күчеп килгәннең беренче көнендә үк сәер төш күрде. Урам башындагы коега су алырга барган, имеш. Әмма, күпме генә тырышса да, чиләген тутырып ала алмый. Аска чиләген шапылдатып төшереп җибәрә дә, аңа шыбырдап су тулуга, чыгыр сабына ике куллап ябыша. Өскә менеп җитүгә чиләк янтаеп түгелеп китә, бөтен тирә-юньне юешләтеп бетерә. Нәфисә чиләген тагын аска төшерә, тагын шул ук хәл — чиләктәге суы чайпалып, түгелеп бетә... Шулай күпме азаплангандыр, бервакыт коеда су бетә башлый, өстән төшерелгән чиләк суда шапылдамый, бәлки, тып итеп юеш ләмгә генә утыра... Чиләккә дә, су түгел, күбрәк үзле ләм, саз, пычрак ияреп чыга... Аптырагач, Нәфисә, кое бурасына якын ук килеп, аска үрелеп карый... Аста — дөм караңгылык. Җитмәсә, ул караңгылыктан кабер салкынлыгы бөркелеп тора... Ә? Нәрсә бу? Кое төпкелендә бер яктылык шәйләнә түгелме? Бу бит... Бу — Хәлим! Хәлим дә түгел, бары тик аның йөзе!.. Борчулы, газаплы, кайгылы йөзе! Нишли ул кое төбендә? Нәрсә булган аңа? Ник дәшми? Ник чыкмый Нәфисә янына?.. Ник дәшмәсен?! Әнә — үзе янына чакыра ул Нәфисәне. "Миңа бик авыр, коткар мине, коткарсаң, син генә коткара аласың..." — ди. Үзе дәшкән кебек, ә иреннәре — һаман шул килеш, хәрәкәтсез, җансыз... Иң кызыгы, Нәфисә аны ишетә, җавап кына бирә алмый, имеш. Аның үзенең иреннәре дә боздай туңып, шакыраеп каткан... Ул уйлана, борчылып уйлана, әмма авыз ачып, иреннәрен кыймылдатып, бер кәлимә сүз әйтә алмый... Нәфисә, куркынып, кое бурасыннан читкә тайпыла, әмма, аяк астындагы чиләкләренә абынып, тирә-юньне тутырган суга барып төшә. Су исә бөтен көче белән аның хәлсез, куркыныч тәненә ябырыла, аяк-кулларына үрелә, күкрәкләрен баса, муен тирәләрен буа, йөзенә бәрелеп, сулышын каплый, аны тончыктырмакчы була... Нәфисә ачыргаланып кычкыра башлый, үрсәләнеп бәргәләнә... Шулай манма тиргә батып, саташып уянып китте ул. Иң беренче уйлаган уе куанычлы түгел иде. Әллә Хәлим бәхетсезлеккә очрады микән? Элек-электән үк төштә күргән бураны — кабергә, суны — гомергә юрыйлар иде ләса. Үлем афәтенә тарган Хәлим Нәфисәне чакыра шикелле монда... Ничек кенә борчылмасын, ничек кенә теле кычытмасын, Нәфисә төшендәге хикмәтләрне Саниягә сөйләргә батырчылык итмәде. Болай да борчылган җанны борчымыйм, диде. Нигез алыштырганда, нәрсә күрмәссең, дөрес түгелдер бу, дип, үзен дә тынычландыргандай итте. Бераздан бу төше хакында бөтенләй дә онытты ул. Кайчакта гына, Хәлим исенә төшкәндә, әлеге сәер төшенә юлыгып, сискәнеп ала, бу хикмәтле төше хәтер төпкеленнән өскә калкып өлгергәнче, аны тиз генә өмет, хыял нурлары белән томалап куя, шул рәвешле күңелен чарасызлыктан, җанын ташка әверелүдән саклап кала... Җан — әлбәттә, кош сурәтендәдер. Әмма аның кош булуы гына аз, җан канат чыгарырга, очарга өйрәнергә тиеш! Нәфисә дә рәнҗеш-үч утында көйгән канатлары урынына яңаларын чыгарырга, аннары, шул канатларын тормышка җибәреп, очарга өйрәнергә тиеш иде. Үзенә пар канат итеп Сания язмышын сайлады ул. Саниянең аянычлы язмышын кабул итеп, сөйгәне Хәлимгә, аның язмышына иш булмакчы иде бу бәхетсез хатын. Ак җанына һәм хак язмышына алган авыр гөнаһысы аның күңелен какшатмады, җимермәде, бәлки, ныгытты гына. Ул үз гаебен, җинаятен юар өчен барсына да әзер иде. Ул хәтта шушы язмыш сынавы артында торган тонык яктылыкка да Ходайга өметләнгән кебек өметләнә иде әле... Сагыш гүзәл булырга мөмкин. Әмма сагыш бәхетле була алмый. Нәфисәнең сагышы бер үк вакытта гүзәл һәм бәхетсез иде, өметле һәм өметсез иде. Кайчан да булса Хәлим кайтыр, кабат бергә булырлар, тигез тормыш корырлар, балалар үстерерләр, дип өметләнмәде ул. Хәлим исән-саудыр, яшьлегендә яратып йөргән Нәфисәсен онытмагандыр, дип кенә уйлады. Нәфисәнең өмете шундый тыйнак иде, ул икесе арасындагы бергәлекне фанилык дәрәҗәсендә түгел, җан, рух дәрәҗәсендә кабул итеп, күзаллап яшәде. Тормышлары ипләнде. Абзарда мал артты, Саниянең Кашка сыеры янына Тәскирәнең Матуры өстәлде. Көтүдән Санияләргә туры кайтмыйча, түбән очка китеп җәфаласа да, тәүфыйклы, акыллы сыер иде ул. Шул сыерын эзләп төшкән саен Нәфисә озак кына үз йортлары урынындагы кара күмер өеменә шомланып, чирканып карап тора. Бала чагын, әткәсен уйлый. Хәлим исенә төшә. Урман кызы Майя... Майяга ияреп, күңеленә теге сихерче карчыклар килеп керә... Урманның кеше аяк басмаган төпкелендә гомер сөрәләр ди бит алар... Шунда Нәфисәнең йөрәген бер уй чеметеп ала: "Әллә шулар янына кайтып китте микән Хәлим? Шулайдыр... Майя үскән җир ләса ул..." Ниндидер сер бар бу Майяда! Иң олы сер шунда — Нәфисәгә антлар биргән Хәлимне үзенә карата алган бит ул! Хәтерне җуеп та җиңеп булмый, диләр сөю хисен. Бүтән сәбәп, бүтән сер бар монда. Әллә? Нәфисәгә охшатты микән ул аны? Алар бит шундый охшаш! Авыл кешеләре гел ирештерә иде; суйган да каплаган, янәсе, бу авыл пәрие белән урман пәриен... Нәфисә тоя: ниндидер могзиҗа кагылган бу гыйбрәткә — чит-ят кешеләр шулкадәр охшаш булмый бит инде! Бәй, яңа нигезгә күчеп килгәненә инде бер ай, әле һаман Сания аны "Мәйя" дип йөртә, ә малаена "Гөләш" дип эндәшә. Менә бит хикмәт нидә! Әнкәсе дә белә моны. Тик... никтер дәшми. Әллә бу сергә аның да катнашы бар микән? Нәфисә тирәнгәрәк кереп уйларга курка, уй-фикер җебенең очын кабат Хәлим тирәсенә алып кайта. Кайларда гына каңгырап йөри икән аның җан иркәсе? Кулында күкрәк баласы да бар, ичмаса. Ярый ла, кара урман эчендәге пәри утарында яшәсә... Бөтенләй күз күрмәгән якка чыгып китүе дә мөмкин бит... Бердәнбер көнне Нәфисә үз күңелендә йөрткән серле уйларын Саниягә ачарга булды. Иртән көтү куып кереп, әнкәсен фермага озатты да, иреннәрен ләч-ләч китереп имеп ятучы Бигештән күз карашын алмыйча гына сүз башлады: — Сания апай, синеңчә, Хәлим кайда икән хәзер? Сания сискәнеп үк китте. Нәфисә күзләренә үзенең дөм сукыр карашы белән тутырып карады. Нәфисә хәтта курка калды. Бигрәк усал итеп карады шул Сания. "Тагын Хәлимгә кагылырга уйлыйсыңмы? Болай да күп тинтерәттең газиземне, җитәр сиңа, бүтән тимә!" дигән кебек булды ул. Шулай да, күңел ярларына кайтып, ипләп кенә әйтеп куйды: — Кайда йөрсен, Ходай Тәгалә язган юлдан йөридер... Башы гына исән-сау булсын, йа Рабби!.. Шунда ук кулларын кушырып, дога укырга кереште... Ләкин Нәфисә инде ниятләгән сүзен башлаган иде. Саниянең догасына "Амин" тотып куйды да, иң каты күңелле кешенең дә җанын җилкендерерлек итеп: — Җир читендә икәнен белсәм, җир читенә чыгып китәр идем, билләһи!.. — дип үрсәләнде. — Андый сүз сөйләмә, кызым. Хәлимнең үз язмышы, синең үз язмышың... Җәһәннәм белән оҗмахны гына аерырлык әле минем Хәлимем. Әйбәт җирдәдер... Күңеле тынычлангач, бер әйләнеп кайтыр, түзмәс, кайтыр... Нәфисә күңелендәге уйларын соңгы тамчысына кадәр түгеп бетерергә булды: — Сания апай, нидер сизенәм мин, бик кыен аңа... Җаны тыныч түгел, бәгыре өзгәләнә... Әллә эзләп карыйбызмы? — Ничек эзләп табасың инде ул баланы? Очы-кырые булмаган урман бит ул... Тагын теге сихерчеләргә генә юлыкмасын инде... Аларга эләксә — эш харап... — Шуларда ул, шуларда, мин сизәм, тоям, Сания апай... — Тукта, балам, сезнең йорт янган көнне дә ниндидер сихерчеләр йөргән диме? Васимә карчык сөйләп торган. Шул гөнаһ шомлыклары бәла чакырып йөргәндер әле... — Булыр, Сания апай, Майя өчен үч алып йөриләрдер... — Нигә алай дисең, кызым? Мәйяның үлемендә синең ни катнашың бар? Бала китергән чагың иде бит... — И Сания апай! Күңелдә булганның барын әйтеп бетереп булмый ла... Мин шуны төгәл беләм: Хәлимне эзләп табарга тиешбез, авылга алып кайтып, дөнья гаменә кушарга тиешбез... — Дөрес сүзгә җавап юк, кызым... Тик кем эзләр, кем табар соң аны? Мин дөм сукыр, син кендегең белән балаңа бәйләнгән... Ә кеше өчен кеше йөрми хәзер... Үткәнендә дә бөтен дөньяны күтәрдем, файдасы гына тимәде. Кайтасы булгач, үзе кайтты... Бу юлы да өметне өзмик, язган булса кайтыр... — Нишләп мин балага бәйләним ди? Менә... син карап торырсың. Әнкәй дә синең янда. Мин шушы урман юлыннан бара алган кадәр барырмын да... Кире урап килермен... Озак та тормам, күңелем күрсәткән җирдән табып та алып кайтырмын үзен, менә күрерсең... Җибәр мине, Сания апай... Җибәр, ә? Сания бу юлы бер авыз сүз дәшмәде. Нәфисә нык ышандырып сөйли иде шул. Җибәрәсе дә килә үзен, ләкин бик куркыта да. Сихер галәмәте хатыннарга аеруча тиз ияләшүчән була бит. Ә бу кызый шул сихер тырнагыннан Хәлим тикле Хәлимне йолып алып кайтмакчы... Иманы саф, рухы нык, мәхәббәте көчле күренә, әллә җибәреп караргамы? Саниянең уйларын ишектән килеп кергән Тәскирә бүлде: — Нишләп балтагыз суга төшкән кебек утырасыз әле-е? Бер-бер хәл булмагандыр би-и-ит? — Булды шул. — Моны Сания әйтте. — Нәрсә булды? — Иртәгә Нәфисә Хәлимне эзләп чыгып китә... — Ай Аллам!.. Чынмы бу, кызым? — Әйе, әнкәй, Хәлим чакырган кебек мине. Ярдәм кирәк аңа. Җылы эзе буенча барып карыйм әле... — Нинди эз ул, балам? Каян күрәсең син ул эзне таш юлда? Бәла чакырып йөрмә әле син дә!.. Әнә балаңны кара да утыр — ике кулыңа бер эш! — Ташта калмаса да, җанда, күңелдә калган ул эзләр... Шул күңел эзләре буенча барып табам мин аны, әнкәй! Табам! Хәлим кайтса, шатлыгыннан Сания апай да күрә башлар... — И-и, кызым, Хәлим генә кайтсын. Ул кайтса, күрмәсәм дә разый мин... Тавышын гына ишетеп торсам да, дөньям бөтенәер иде... Гөләшемнең мыгырданып ятуларына кадәр үлеп сагындым шул... И бала... "Бала — бәгырь ите" дип юкка гына әйтмәгәннәр борынгылар." Тәскирә бүтән карышмады. Йөзенә борчу катыш моңсулык йөгерсә дә, эндәшмәде, һәр әйберен бөртекләп, Нәфисәне юлга җыя башлады. IX Нәфисәнең күптән ерак юлга чыкканы юк иде. Ул олы юлны бөтенләй оныта язган икән. Әллә ничек шунда. Кампәрле авылы күздән югалу белән күңеленә таныш түгел бер моң бөтерелеп килеп керде, керде дә аның кылларын чиртеп, чыңлап тора башлады... Нәфисә аркасына ике яклап аскан капчыгын, салып, кулына тотты, хатын-кызга солдат кебек бару килешми, дип уйлады ул. Ярты сәгатьләп баргач, бер-бер артлы ике машина узып китте. Нәфисә кул күтәрмәде. Машинага утырса, юлда Хәлим эзен, күңелендә Хәлимгә карата булган тоемын югалтачак... Шуңа күрә күңеле, сизенеп: "Менә шушында ул", — дип әйткәнче җәяү барырга булды. Әмма күңеле һаман дәшмәде дә дәшмәде, телсез, мәйсез кебек, йөрәк төбендә посып ята бирде. Баштагы бер-ике сәгатен җиңел генә барды, өч сәгатьтән соң аякларына ару төште, башына кызу капты. Нәфисә инде теге машиналарга утырмаганына үкенә дә башлады. Тик, ничек кенә арыса да, бу баруның бер очы чыгар әле дип, юлын өзмәде, ниятеннән кире кайтмады. Ул хәтта юл читенә төшеп, утырып аяк язып хәл алырга да шикләнде. Теге вакытта Хәлимнең исен-хәтерен алган сихерчеләр хакында ул бик яхшы белә. Юл үзе куркыныч түгел. Юл — мең кешенең язмышы очрашкан, мең кешенең язмышы хәл ителә торган урын. Язмыш ул — яхшылык белән явызлык тарткалашы, һәр язмышта, явызлыкка караганда, яхшылык күбрәк. Димәк, ничек кенә авыр булмасын, юл барыбер кешегә теләктәш, ярдәмчел һәм итагатьле. Ә аның читендә... Шушы язмыш өермәләренә үтеп керә алмый өзгәләнүче күпме кара көч бардыр!.. Нәфисә арудан кан тамырлары шартлап сынар дәрәҗәгә җиткән аякларын чак-чак өстерәп баруында булды. Әллә арудан-талчыгудан, әллә челлә кызуыннан, Нәфисәнең башы әйләнә, зиһене томалана башлады. Шунда ул сөткә тулышкан күкрәкләренең чәнчеп-чәнчеп сызлавын тойды. Бала имезер вакыты җиткән ләса! Бигеше ни хәлдә икән? Башын исәрлеккә салып, кара урман юлына чыгып киткән әнкәсен зар-интизар булып көтә микән? Сания әбисе сөт җылытып биргәндер дә соң... Әнисе сөтенә ияләшкәч, кире кагып булашкандыр әле... Алсу йөзе анасының күпереп торган җылы, йомшак күкрәгенә кагылып, иркәләнеп тормагач, тамагына төче сыер сөте бик бармыйдыр шул... Нәфисә, изүләрен ачып, капчык бавы тотудан катып, кытыршыланып киткән учы белән күкрәкләрен капшап карады. Эчке күлмәген юешләп, тәненә дымсу шәр йөгерде... Бер рәхәт, бер кыен булып китте. Шунда ул капчыгын юл өстенә куйды, аның авызын ачып, өстә генә торган кавырсын чынаягын алды, аннары, ачык изүеннән менә-менә чыгам дип, тышка бүлтәеп торган күкрәкләрен учы белән кыскалап, үзен-үзе сава башлады. Чынаяк төбенә тамган беренче тамчыга бу бик ошап бетмәде, ахры, ул, шул төшкән уңайга, чынаяк стенасы буйлап кабат өскә йөгерде һәм, үз күкрәгеңә үзең карама, күз тидерәсең, дигән кебек, Нәфисәнең керфегенә килеп кунды. Әллә шул тамчы авырлыгыннан, әллә күкрәк сөтеннән бушану рәхәтлегеннән, Нәфисә күзләрен йомды, тәмле, ләззәтле хисләр дөньясына чумды... Бала имезгән ана үз сөтен үзе эчсә, сихер шаукымына бирешми, диләр бит. Нәфисәнең дә юл шаукымына бирешәсе килмәде бугай, барган уңайга түгелеп әрәм-шәрәм булганчы дип, үзенең сөтен күтәреп эчеп куйды. Бөтен тәне буйлап шифалы дулкын йөгерде, кан тамырлары киңәеп, сулышы иркенәеп, зиһене ачылып, яктырып киткәндәй булды. Көн кызуыннан, озын юлдан, күңел ялкынсынуыннан кипкән иреннәре читендә баллы-татлы сөт тамчысы гына калды. Бераздан бу ялгыз тамчы, кибеп, ап-ак миң кебек, Нәфисәнең болай да күркәм йөзен тагын да бизәп, матурлап тора башлады... — Тр-р-р! Нәфисә, утка баскандай, читкә тайпылды, шул тайпылудан, юл читендә тыгыз булып, түшәлеп үскән куралар эченә кереп китә язды. Әмма кереп китә алмый калды, аның борынына бик тә таныш, газиз ис — авыл исе, ат исе килеп бәрелде. Нәфисә, ачык изүен төймәли-төймәли, үзен куып җиткән атлы янына ашыкты. Укучы сизенгәндер: бу атлы — теге вакытта Хәлим белән Майяны авылга алып кайткан изге бәндә иде. Бу юлы да ул үз исемен аклады — арып-талчыккан Нәфисәгә иң кирәк вакытта ярдәмгә килде: — Кая барасың болай япа-ялгызың, и кызый? — дип сорады ул, юлчы хатынны куркытмаска тырышып. Картның сакал-мыек баскан йөзе үтә дә тыныч һәм мөлаем күренде Нәфисәгә. — Юлым ерак минем, бабай, моннан гына күренми шул. — Күзеңә күренмәсә дә, күңелең күрәме соң? — Күңелем бик күрә дә... Күңел ялгышырга мөмкин бит әле... — Юк, балам, маңгай күзе ялгышса да, күңел күзе ялгышмый ул. Шуны исеңнән чыгарма... Ә хәзер, әйдә, утыр, минем юлым да шул якка... Нәфисә ялындырып тормады, хуш исле печән түшәлгән арбага ялт итеп менеп тә утырды. — Күкрәк балаңны ташлап чыгарлык булгач, бик мөһимдер шул юлың... — Балам барлыгын каян беләсең, бабай? — Белмәскә ни... Бөтен җирең күкрәк сөтенә аңкыган... — Әйе шул, бабай, балам авылда калды. Ә үзем менә язмышымны эзләп чыгып киттем. — Ул язмышыңның исеме Хәлимме? Моңа кадәр тыныч, хәтта бераз оебрак барган Нәфисә дертләп-сискәнеп китте. Нинди карт бу? Нинди сер, могҗиза иясе? Кешеме ул, әллә... албастымы?.. — Әллә нәрсәләр уйлама, балам, Хәлимне берничә мәртәбә шушы юлдан алып кайтырга туры килде. Шуннан белеп калдым мин аны. — Картның бу сүзләреннән соң Нәфисә бераз тынычлангандай итте. — Тагын шушы юлга чыгып китте бит ул, бабай... Баласын күтәрде дә чыгып китте... — Бик рәнҗеп киттеме? — Рәнҗеде шул... Барысына да мин генә гаепле... — Синең гаебең нидә соң, кызым? — Мин аны артык нык яраттым. Иң зур гаебем шул, бабай... — Шулай шул, яратып та кешене рәнҗетеп була. Син аны чыннан да нык яраткансың, ахры. — Ярату беләнмени, бабай... Соң инде, соң... Юлга да чарасыздан гына чыгып киттем. — Ярату өчен, җан иркәсе булу өчен бервакытта да соң түгел. Яраткан кешеңә, үзе хәл итсен өчен, ирек куярга кирәк. Ләкин үзеңнән артык ерак та җибәрергә ярамый аны. Тагын шунысы: исемеңне алыштырсаң да, җаныңны алыштырма. Җан алыштыру — шайтан шаукымы. Исем алыштыру — сөю галәмәте... — Син... Син — берәр күрәзәчеме әллә, бабай? — Мин — шушы юлның иясе, дисәм, ышанырсыңмы? — Ышанам, нишләп ышанмыйм ди. Тик... Юлның иясе буламыни, бабай? — Бөтен нәрсәнең дә иясе бар, балам. Хәтта кешеләрнең дә, менә синең дә... — Минем дә? Әйт, алайса, минем иям — кем ул? Нинди ул? Аны ничек бәхилләтеп була? — һи, балам, берьюлы алай күп сорама. Кайчан да булса бер сөйләрмен әле. Ә хәзергә хуш, бирелгән вакыт бетте. Ниятләгән урыныңа килеп җиттең, төш, кызым... — Хәйләләшмә, бабай, мин бит сиңа кая баруымны әйтмәдем... — Әйтмәсәң дә беләм. Мин бу юлдагы бөтен хәл-әхвәлләрне дә беләм... — Белгәч, Хәлимне ничек табарга икәнен дә әйт, ник әйтмисең соң? — Әйтәсе-нитәсе юк, турылап урман эченә керәсең дә китәсең. Калганын йөрәгең, күңелең әйтер. Күңелең, сөюең саф булса инде... Нәфисә кызыксынуын басып кала алмады: — Бабай, шулай да син кем? — Юл кешесе, дидем бит инде. — Рәхмәт сиңа, мин сине мәңге онытмам... Хәлимемә дә сөйләрмен синең хакта... — Әнә теге имәнне күрәсеңме? — Шул куркыныч агачнымы? — Бер дә куркыныч түгел. Ә-ә-нә, бер кулын урман эченә сузып, юл күрсәтеп торган кебек ул. Шул агач күрсәткән якка бар да бар, кичкә барып җитәрсең. Барган сукмагыңнан читкә тайпылмасаң, берни дә булмас... — Бу урманны сихерле диләр бит... — Сихер сөт исеннән курка. Ул сиңа якын килмәячәк. Әнә бит ничек аңкып торасың... — Бабай, әйт әле, Хәлимне табармынмы мин? Исәнме ул? — Артык сорашма, дидем бит. Бар, җәтрәк кылан. Син хәзер Хәлимгә бик кирәк. Бар, бар, кызым... Нәфисә юлчы карт күрсәткән имәнгә карап китте. Чынлап та, бу мәһабәт агачның бер юан ботагы урман эченә күрсәтеп тора икән. Янәшәсендә сукмак кебек ачыклык та бар. Нәфисә шул сукмакка төште, бераз эчкәрәк кергәч, күкрәкләрен кыскалап, күлмәкләрен юешләде. "Сакланганны саклыйм, дигән бит", — дип, үз-үзе белән сөйләшеп куйды. Бара-бара, юлчы карт хакында уйланды. Сәер карт ул. Әллә, чынлап та, юлның шундый кешесе, иясе була микән? Хәлимне дә белә... Хәлимне дә утыртып йөргән икән... Урманның да шундый кешесе булса? Анысы ниндидер тагы? Йа Рабби Аллам, әйбәт кенә булсын иде! Нәфисәне игелегеннән, изгелегеннән ташламасын иде! Гөләш белән Бигеш хакына, Сания хакына, Хәлим хакына, бөтен мәрхүмнәр хакына... Аларның уртак бәхетләре хакына... Нәфисә аяк астындагы сукмакка аптырап барды. Сәер сукмак. Туп-туры бара да бара. Боргаланып киткән, читкә тайпылган бер генә урыны да юк. Аннары... эзсез сукмак ул. Сукмагы бар, ә аяк эзләре юк. Күрше әби әйтә иде: рухларның эзе булмый, ди иде. Бу сукмак — әллә шул рухи затлар йөри торган сукмакмы? Тирә-як тып-тын. Кошлар сайраудан туктаган. Ара-тирә генә саташкан урман тургае сайрап куя яисә шәүлегәннең шомлы тавышы ишетелеп китә. Димәк, кайдадыр сазлык-күл бар. Бер-ике мәртәбә күке телгә килде. Ул Нәфисәгә әллә күпме гомер санады. Әнә тукран да үз хезмәтендә... Аның үз көе: тырылдатыпмы-тырылдата... Юк дисәң дә, бар икән монда тавышлар. Хәлим дә шушы урманда йөрде микән? Майяны да шушында тапкандыр... Их, исән генә булсын иде инде. Исәндер... Теге карт та әйтте бит. "Син аңа кирәк, ул сине көтә", — диде. Бу юлы Нәфисә тамчы да арымады. Әллә инде юлчы картның өметле сүзләре, әллә урман ышыгы, урман һавасы аның сулышын иркенәйтте, әллә... шушы эзсез сукмакның тылсымлы көче булыштымы? Нәфисә шуны искәрде: урманның эченәрәк кергән саен агачлар куеланды, биегрәк була барды, өстәге кояш ерагайды... "Аллам сакласын, мондый урманда калырга, яшәргә язмасын!" — дип уйлады ул. Монда югалып калса, Бигеше нишләр? Нишләп кенә ята икән аның нарасые? Йоклый микән? Әнкәсен сагынып, боргаланып, еламсырап ятадыр әле... Шул вакыт сәер хәл булды. Нәфисәнең колагына әллә каян гына бала елаган тавыш ишетелеп китте. Өзек-өзек кенә ишетелгән бу елау тавышы аны кабат Бигеше хакындагы уйларга алып кайтты. Тукта! Әллә инде, "балам-балам" дип, ул исәрләнә үк башладымы? Колагына ишетеләме бу тавыш? Шулайдыр... Әнә туктады бит... Юк, тагын елый... Бу юлы бигрәкләр дә өзгәләнә сабый. Әллә чынлап та урман шаукымы тидеме, югыйсә Бигешнең елавын каян ишетсен ул?! Юк ла, бу — Бигеш тавышы түгел, бөтенләй чит бала тавышы... Кинәт... алдындагы яктылыктан Нәфисәнең күзләре чагылып, башы әйләнеп китте. Исәнгерәп, егылмас өчен, ул янәшәдәге усак кәүсәсенә тотынып өлгерде. Күзе бераз ияләшкәч, тагын кузгалды, биш-алты адым атлагач, киң аланга килеп чыкты. Гаҗәеп бер әкият иде бу! Дөм караңгы урман төпкелендә адашып калган ниндидер авыл иде! Әллә күзенә генә күренәме? Төш күрәме? Юктыр, төштә тавышлар булмый. Ә монда — үзәге өзелеп елаучы бала тавышы... Тагын... бозау тавышы, әтәч тавышы... Шулай да җанга тигәне — бала тавышы. Нәфисә шундук аңлап алды — бу тавыш якындагы саман алачык ягыннан килә. Сәер алачык ул. Авыл өйләренә охшамаган. Монда бөтен каралты-кура да шундый икән — саманнан, юкә кайрысыннан, тәрәзә урынында — кипкән карындык ябылган тишекләр, ишекләргә чыпта эленгән... Озаклап каранырга вакыт юк иде, Нәфисә, күзе бераз яктылыкка ияләшү белән, бала тавышы килгән алачыкка таба китте. Саман алачыкның тынчу бүлмәсендә беркем дә юк иде. Түрдәге аяклы бишектә җан ярсуы белән елап яткан сабый шешенеп, бүртенеп беткән. "Гөләшме соң бу? Хәлим белән Майяның кызымы?" — Нәфисәнең зиһенендә, яшен уты кебек, бердәнбер уй чагылып үтте. Каршында пәйда булган бу манзарадан аның аңы томаланыбрак киткән иде шул. Ул, аңышып түгел, бәлки, тәнендә, канында җиде буын нәсел бабасыннан ук калган табигать ымы, тән тоемы белән, бишектәге баланы кулына алды, сак кына күкрәгенә кысты. Бала, елаудан туктамаса да, бераз басылды, тынычлангандай булды. Нәфисәдән аңкыган сөт исе үзенекен итте: бераздан бала бөтенләй елаудан туктады һәм, мыгырдана-мыгырдана, юеш борынын аның сөткә тулышкан күкрәгенә төртте. Йотлыгып имеп яткан бала Нәфисәне тәмам тормышка кайтарды. Ул янындагы бүкәнгә утырды, капчыгын җиргә куеп, арыган аякларын алга сузып җибәрде. Тирә-ягын өйрәнә башлады. Бер дә ошамады аңа бу дөнья. Ак чыбылдык ябылган бишектән кала, бөтен нәрсә дә сәер тоела монда. Әллә ничә җирдән ямаулы иске япмалар капланган ике түшәк, кайчандыр агартылып та, ис-төтеннән төсен югалткан шыксыз мич, такта араларына бармак сыярлык ялангач өстәл, эскәмия, киптерергә элгән үлән бәйләмнәре, суган толымнары, миләш, балан тәлгәшләре... Ниндидер канатлар, кош тәпиләре, тамгалы пүләннәр, сырланып, чокылып беткән такта кисемтеләре... Шул вакыт Нәфисәнең борынына ниндидер әчкелтем ис килеп бәрелде. Кипкән ылыс яисә әрем яндыралар бугай. Тик каян килә соң бу ис? Бүлмәдә беркем дә юк лабаса. Хәлим кайда икән? Ул шушы алачыкта яшәгән булырга тиеш. Менә — Гөләше дә монда... Нәфисәнең карашы бүлмә почмагының өске өлешенә урнашкан төнлек тишегендә тукталып калды. Тишек үзе ул кадәр аптыратмады, бу тишектән ургылып керүче аксыл-саргылт төтен сискәндерде аны. Димәк, күршедә тагын бер бүлмә бар. Димәк, ул бүлмәдә кемдер яши. Берәр дию пәриеме, җенме әллә?.. Хәлимме? Бәлагә очрамагандыр бит? Очрамаса, ник ишетми соң ул баласының тавышын? Ник килми? Тизрәк шунда керергә, аны бәладән йолып алырга кирәк... Нәфисә сул кулы белән итәкләрен бөтереп тотты да, зәңгәр кан тамырлары бүртеп чыккан күкрәкләренә чытырдатып ябышкан баланы имүеннән аермыйча, уң кулы белән үзенең эссе тәненә тагын да ныграк кысып, тышка йөгереп чыкты, алачыкны урап, икенче яктагы ачык ишеккә барып керде... — Хәлим?.. Хәлим!.. — Майя... Хәлимгә Майяны бүләк иткән төшеннән уянырга насыйп булмады. Яшәеш кануннарын инкарь итеп, күбрәк илаһи, сихри кануннар буенча яшәргә мәҗбүр иде ул. Майясы күз алдыннан югалмады, көне-төне аның белән булды, Гөләш тә янында гына, карчыклар исә, җәһәннәм чокырында гаиб булган кебек, күз алдыннан бөтенләй югалдылар. Хәлим үзе күбрәк түшәктә ята, аның җаныннан, тәненнән албастылар сихере чыгып бетә алмый, күрәсең. Буыннарын кыймылдатып, ишек-стеналарга тотына-тотына тышка чыгып йөри башласа да, ни зиһене белән, ни кылган гамәлләре белән кешелек асылына, дөньялыкка кайтып җитә алмый әле... Күкрәгендәге ярасы ике-өч көннән бөтәшә башлады. Бу җәрәхәтне ниләр генә эшләтмәде Майя. Канлы боҗра тиздән кибеп, ябышып, кызгылт-көрән җөй булып кына калды. Майя аңа бал сөртелгән яфрак ябыштырып куйды, бу яфракны сәгать саен алыштырып, яңартып торды. Тән ярасы төзәлсә дә, җан ярасы, бигрәк тә, аң ярасы озакка бара икән. Хәлим әлегә күп сөйләшә алмый. Зиһененә эләгеп өлгергән зәхмәт шаукымыннан котылу өчен вакыт кирәк иде шул. Ләкин ул, теге телсез әпә кебек, аң-зиһене зәгыйфьләнгән бер мескен зат та түгел. Бөтенесен дә белешеп, аңышып яши. Бер генә нәрсәгә төшенеп җитә алмый: каян килеп чыкты соң аның Майясы? Ул бит үлгән иде. Авыл зиратына күмелгән иде. Әнә бит Гөләшен имезеп утыра, аны салмак кына тибрәтеп, моңлы җырлар җырлый... Әллә... Хәлимне албасты карчыклар тырнагыннан коткару өчен, Ходай Тәгалә кабат терелткәнме аның хәләл ярын? Сорап карасаң инде?.. Юк, сорарга курка Хәлим. Сораса, өрфиядәй бу җан иясе үзенең килгән җиренә — фәрештәләр иленә шундук очып китәр, яисә, мең-миллион кисәкләргә таралып, чәчелеп бетәр кебек... Шулай да ул аның белән сөйләшә, үз янына керүен түземсезлек белән көтеп ята. Хәлим аңлый: әллә каян гына килеп чыккан Майяга бөтен утар калды. Сыеры, кош-корты, бакчалары... Иртән-иртүк чыгып китә дә, көндез кайтып, Хәлимне ашатып, тәрбияләп, Гөләше белән бераз юанганнан соң, икесен бер бүлмәдә калдырып, тагын эшкә чыгып китә. Ата белән кыз карашып яталар шулай бер-берсенә... Сөйләшкән, серләшкән булалар. Гөләш, йокысыннан уяна да әтисеннән ашарга сорый. Хәлим аңа шешәдәге баллы суны бирә, аннары имезлек марляга төрелгән әлбәне каптыра... Бер кергәндә Хәлим сорап куйды: — Майя... Әбиләр кайда? — Үзләрендә, Хәлим, аякларын чак-чак өстерәп йөриләр. Иртә-кич ашарга кертеп торам. Шул. Үзең ничек соң, Хәлим? Хәлең аруланамы? — Майя, нәрсә булды миңа? Миңа уйлау кыен. Башым әйләнә... Бөтен дөньям әйләнә... — Үтәр әле, Хәлим. Сиңа ятарга, дәваланырга кирәк. Менә шушы үлән сулары, бал сулары, балан сулары ярдәм итмәсме... — Майя, нәрсә бу — мин үлдемме, әллә син терелдеңме? — Мин терелдем, Хәлим. Синең өчен, Гөләшебез өчен терелдем, бәгърем. — Рәхмәт сиңа, Майя. Сөеклем минем... Җаным-бәгърем... — И Хәлим... белсәң иде син минем кем икәнемне... — Майя... Беләм мин синең кем икәнеңне. Кил әле минем янга... Ир белән хатын кебек, кочаклашып ятыйк әле... Минем назлыйсым-назланасым килә. — Юк, Хәлим, әлегә мин синең янга ята алмыйм. Иң элек терел, яме, аннары, Ходай насыйп итсә, бергә булырбыз... — Син мине яратмый башладыңмы әллә, Майя? — Яратам, бик яратам, Хәлим. Тик... хәзергә мин синең белән була алмыйм. Ачуланма, яме... — Син... фәрештәме әллә? Майяның рухымы? Әнә бит, ничек итеп албастыларның һушын алдың... Мин синдә Майямны таныйм. Аның рухын, көчен тоям... Син дә ятсынма миннән... — Мин фәрештә дә, рух та түгел. Элеккеге Майяң да түгел мин. Мин — синең хәзерге Майяң. Ә хәзерге Майя нык үзгәрде... — Әллә ничек серле сөйләшәсең син, Майя. — Бер дә серле түгел. Терелгәч, барысын да сөйләп бирермен. Аңлатырмын. Терел генә. Зинһар, терел генә... Майя ничек кенә тәрбияләсә дә, үзе ничек кенә терелергә, тормышка кайтырга тырышса да, Хәлим барыбер мантып китә алмады. Албастылар шаукымы көчле булып чыкты: зиһене ачылмады, тән буыннары авырайды, ә беркөнне, мунчада юынганда, ул үзенең аяк-кулларында кайчандыр әткәсен алып киткән хәтәр авыру шешләре күреп, ах итте. Әмма Хәлимнең сакалмыекларын рәткә китереп булашучы Майяга бу хакта әйтмәде. Үзенең ярым-йорты акылы белән бер хәтәр хакыйкатькә ныклап төшенде Хәлим: ул тиздән үләчәк. Бу хәтәр уй аны тагын да хәлсезләндерде, хәлсезләндереп кенә калмады, яртылаш үтерде. Ул, хәтта, хатынының дәрткә тулышып, наз-сөю сорап торган сылу, зифа гәүдәсенә дә артык ымсынмады. Шулай да, хәлсез куллары белән үрелеп, Майяның яңагыннан сыйпады, иңбашларын назлады, озын чәче каплаган йомры күкрәкләрен ачып, әле берсен, аннары икенчесен тыйнак кына үпте... Мунчадан соң Нәфисә аны алачыкка кайтарып салды. Аннары, Гөләшне алып, кабат мунчага китте. Хәлимгә шул гына кирәк иде. Үзе генә калуга, ул өстендәге җәймәне алып атты, җентекләп тәнен, кул-аякларын карый башлады. Майя ничек искәрмәгәндер — аның бөтен тәнен берничә көннән үлекле-канлы шешкә тутырачак зәхмәтле авыру белән капланган иде. Ләкин кабат терелгән Майясы каршында Хәлимнең шешкә, эренгә, канлы җәрәхәткә батып үләсе килми. Аларны бу сихри зәхмәткә якын җибәрәсе дә килми хәтта. Иңке-миңке зиһене белән ул шул хакта уйланды: утарда калса, барысы бергә әрәм булачаклар, авыру башын алып, берәр кая чыгып китсә, Майя да, баласы да исән-имин калачак... Хәлим, актыккы көчен җыеп, торып утырды, үлә-нитә калса, кәфенлек урынына кирәк булыр дип, түшәктәге ак җәймәне җыеп тотты, аннары, ишек төбендәге соскыдан бер шакмак күмер алып, стенага язу тырнады: "Майя, миндә — үлем авыруы. Гөләшне авылга алып кайт. Мине эзләмә. Мин сезнең янга үзем рух булып кайтырмын. Көт! Хуш! Догада бул". Хәлим кулындагы күмерен бер читкә ыргытты да, ак җәймәсен кочаклап, бәрелә-сугыла тышка чыгып китте. Эчке күлмәк-ыштаннан, яланаяк килеш урманга кереп баручы Хәлим бу минутта, адәми заттан бигрәк, кичләрен зират буенда балалар куркытып йөрүче өрәккә күбрәк охшаган иде. Ул Күкчәчәк аланына илтә торган юлга да, ауга, утынга йөри торган сукмакка да төшмәде, өр-яңа юл ачып, урманның иң куе җиренә кереп китте. Бик озак барды ул. һәрхәлдә, аңа шулай тоелды. Аяклары тырналып, кадалып бетте, йөз-бите, ботак-чатакка сыдырылып, тоташ бер әрнешкә әверелде. Кулына төреп тоткан ак җәймәне, бер кадерле әйбер кебек, күкрәгенә кысып, һаман барды да барды Хәлим. Кадерле шул, кәфенлек шушы урманда бит ул. Бер аулак җиргә тукталып, җан тәслим кылганчы яшәр. Авыруына түзә алмаса, әтисе кебек, учак төтененә әверелеп күккә очар... Ә хәзер барырга да барырга, хәлдән тайганчы, егылганчы барырга!.. Иң соңгы көч-егәре чыгып беткәч кенә, шушы дымлы урман туфрагына сузылып ятачак ул. Ләкин Хәлимнең көч-егәре бетмәде дә бетмәде. Урман өстен кичке эңгер каплап алгач та, күккә, сәйлән кебек, август йолдызлары чәчелгәч тә хәтсез барды әле. Бер-ике мәртәбә абынып егылды, сызлаган терсәген, тез башын уа-уа, торып, тагын кузгалды... Төнгелеккә бер мәһабәт нарат төбенә тукталды. Кәүсәсенә аркасын терәп утырды да, башын иеп, шундук йоклап та китте. Иртән салкыннан калтыранып, өшеп уянды. Җәй ахыры бит — төнге суыкның җанга төшә башлаган вакыты. Салкын чык тәнне генә түгел, җанны чиркандыра, сискәндерә. Җир суыгы Хәлимнең сөякләренә кадәр үткән, буыннарын оетып, атлап булмаслык хәлгә төшергән. Суыкка да түзәр иде, кичә генә вак-вак бетчә булып күренә башлаган зәхмәт авыруы иртәнгә тагын да котырынган, Хәлимнең бөтен тәнен, кызамык чыккан кебек, кызыл бөрчекләр каплап алган. Кайберләре тулып, тишелеп, канлы эреннәрен агызыр дәрәҗәгә җиткән. Хәлим, авырлык белән кузгалып, иртәнге суыктан туңган, авырудан, шештән әрнегән гәүдәсен чак-чак өстерәп, үлемгә алып барган сәфәрен дәвам итте. Ул инде аякларын-кулларын тоймый торган, йөрәк тибешен ишетми торган бер хәлдә иде. Озакламый тәмам тыны кысылып, күз аллары караңгылана, зиһене тарала башлады. Ләкин ниндидер сихри көч аңа егылырга, егылып, бу урманның караңгы, шыксыз бер төпкелендә туфракка әверелергә ирек бирми иде... Хәлим бу юлы үлем белән көрәшмәде, киресенчә, ул үлемен сорап, теләп барды. Әллә шуңамы — үлем бу яшь җанны бик тиз генә үзенә алырга теләми, миңа үзе теләп килгән җаннар кирәк түгел, дигән кебек, һаман аның гомерен аяп тора иде... Инде беттем, үлдем дигәч тә, Хәлим шешле, зәхмәтле тәнен өстерәп, тагын берничә сәгать баргандыр әле. Әллә инде тәне берәр кайда авып, егылып калып, җаны гына бардымы? Шулай дисәләр, Хәлим ныграк ышаныр иде, чөнки күптән инде ул үзенең җисми тоемын югалтты, ә рухи тоемга ирешеп җитмәде әле... Шулай үлем белән яшәү, җир белән күк, хәят белән рухият арасында күпме барыр иде икән, әйтүе кыен, әмма бервакыт аның ярымтере гәүдәсе ниндидер караңгы, тирән ярчокыр буена килеп чыкты, аннары, чокырны атлап чыгарга җыенган кеше кебек, йотам-йотам дип, караеп, ажгырып торган бушлыкка атлады... XI Нәфисә "албастылар утары"на бик тиз күнексә дә, Хәлимгә ияләшә алмый интекте. Сихерчеләрнең зәхмәт йоласыннан авырып калган Хәлимне ул ике зур ялганга ышандырырга тиеш. Беренчедән, ул аның хатыны мәрхүм Майя образына әверелеп яшәргә мәҗбүр булса, икенчедән, шул ук Майяның фаҗигасенә сәбәпче буларак, шушы гөнаһны, Хәлимнән яшереп, җанында асрап яшәргә тиеш иде. Беренчесенә чыдарга, күнегергә дә мөмкин, ә менә икенчесе Нәфисәне нык борчый, хәтта аның кешелеген, шул кешелегенең асылын билгеләгән мәхәббәтен изә, кимсетә, түбәнсетә иде. Бу хәлдән Нәфисәне, коткарса да, Гөләш кенә коткаргандыр. Күкрәк сөтенә тансыклаган бу сабыйның, Нәфисәне күрүгә чат ябышуы, аны үз итүе Нәфисәнең иң нечкә җиренә тиде. Ул, Хәлим белән сөйләшеп аңлаша алмаган чакта, бөтен вакытын шушы сабый белән үткәрә торган булды. Хәлим яшәгән утар беренче карашка гына шулай шыксыз, сөмсез икән. Андагы эшне җигелеп тарта башлагач, Нәфисәнең күңеле үз урынына утырды. Берничә көн эчендә ул шушы каргалган утарның чып-чын хуҗабикәсенә әверелде. Абзардагы мал-туар белән шөгыльләнүче телсез әпә дә Нәфисәне үз итте, ул нәрсә куша, аңласа-аңламаса да, шул эшне җиренә җиткезеп эшләргә тырыша. Сыер, бозау, кош-корт тулысынча Нәфисә кулына күчте. Атны әпә карый. Ул көннәр буе Күкчәчәк аланыннан кипкән печән ташый, урманнан кышкылыкка утын чыгара... Яшелчә бакчасы, бәрәңге басуы да Нәфисәгә калды. Карчыклар өчен дип түгел, Хәлим хакына, Гөләш хакына эшләде ул. Ә карчыклар көннәр буе тынчу бүлмәләрендә мыгырданып яттылар. Нәфисә ара-тирә генә ашарларына кертеп йөрде. Ишектән килеп керүенә, тегеләр, караңгы шәүлә булып, түр почмактан калкыналар да, төкеренә-төкеренә, сихер-зәхмәт тулы әфсен-догаларын яудыра башлыйлар. Ниндидер хикмәт бу: аларның бер генә каргыш сүзе дә нияткә ирешә алмый. Күрәсең, Нәфисәне Майя дип белеп, бу карчыклар җан куркуы белән курыкканнар, бөтенләй котсыз калганнар, хәтта зәхмәт шаукымнарын югалта язганнар... Бу шаукым бик көчле булган, ахры. Әнә бит — Хәлим ничәмә-ничә көннәр инде үз зиһененә, үз көченә кайтып җитә алмый. Күкрәгендәге җәрәхәт тә — шул шаукым галәмәте. Моны да бик яхшы белә Нәфисә. Хәлимнең күкрәгенә уелган тамга — утар тулы. Карчыкларның ишекләренә үк боҗра төшерелгән, боҗра эченә тәре сызылган. Аннары Хәлим ишеге каршындагы кара баганада да, лапаска керә торган капка киртәсендә дә, Күкчәчәк аланындагы чишмә улагында да, Аксай исемле ат сыртында да, тагын әллә кайларда бар бу сәер тамга. Хәлимдә дә нәкъ шундый тамга. Боҗра уртасындагы тәре генә юк. Аны уеп өлгермәгәннәр — Нәфисә, килеп кереп, карчыкларның кара эшләрен бүлгән. Шулай да боҗра эченә нидер тырнап калганнар. Хәзер ул, җөйләнеп бөтәшкәч, айга охшап тора. "Ай үзебезнеке, мөселманныкы, анысы ярый, тик тәре генә булмасын", — дип уйланганы бар Нәфисәнең. Тамгаларын, шул тамга аша сихерләрен эшкәртеп бетерә алмасалар да, карчыклар Хәлимнең кешелеген шактый зәгыйфьләгәннәр. Нәфисә аңлый: Хәлимне дөньялыкка, тормышка кайтарырга бик күп көч, вакыт һәм илаһи могҗиза кирәк булачак. Көчен дә, вакытын да кызганмаячак ул, ә менә илаһи шаукым — Ходай кулында, анысы инде күк ихтыяры, күк сере... Нәфисәнең иң курыкканы шул: карчыкларның ырымлы йоласыннан соң, Хәлимгә берәр хәтәр авыру ияләшүе бар. Кара ырым нәрсә соң ул? Кара ырым — кешенең тәнен һәм җанын ябып торган илаһи нур пәрдәсен өзгәләп, ертып ташлау дигән сүз. Ул пәрдә үзе күзгә күренми, әмма кеше аны тоя, сизә, ансыз тынычсызлана башлый, борчыла, хәтәр авыруларга бирешә, сырхау, бәхетсез һәм моңсыз бер мескенгә әверелә. Ырым шаукымы көчлерәк булса, дөнья гаменнән ваз кичеп, бөтен җаны, тәне белән үлем кайгысына бирелә. Андыйларга авырулар тиз ияләшә, бәла килә. Бу юлы үз этлекләрен эшләп өлгермәсәләр генә ярар иде, дип тели Нәфисә. Сөенеп тә куя: утарга килүенә ничә көн инде, Хәлим һаман арулануга, терелүгә таба бара. Насыйп булса, озакламый, ныклап аягына басып, утар эшләрен Нәфисә белән бергә җигелеп тарта башлаячак. Ә монда эшнең очыкырые, ә мәшәкатьнең бетәсе-нитәсе юк... Нәфисә ялгызы гына бала имезеп утырган минутларында Хәлимнең шушы утарда күргәннәре хакында уйлана, аның хәтерсез, аңсыз, җансыз үткән бер елын күзалларга тырыша. Шушы авыр коллыктан Майя аркасында уянуын, кешелек асылына кайтуын аңлый ул. Хәлим белән Майяның мәхәббәте хакында уйлана. Шушы мәхәббәтнең җимеше булып туган Гөләш язмышы хакында да уйлана. Хәтер төпкеленнән, Гөләшкә ияреп, Бигеше калкып чыга, Нәфисәнең күз төпләре дымлана, керфегендә беренче тыйнак энҗе бөртекләре пәйда була, кайчакта елап та җибәрә... Хәлим белән Майя хакында уйлаган саен Нәфисә Хәлимнән читләшә бара. Майя дип белә бит ул аны. Майяны гына ярата! Нәфисәгә бүтән төрле мәхәббәт кирәк. Чын мәхәббәт. Хәлим аны Нәфисә итеп яратырга тиеш. Шуңа күрәдерме, беркөнне Хәлим: "Кил монда, Майя, бергә ятабыз", — дип чакыргач та, Нәфисә, мең сәбәп табып, аның янына ятмады. Ә менә мунчага керми кала алмады. Көч-хәл белән алып барып, өстен чишендереп, Хәлимнең бөтен тәнен — йөз-башын, аяк-кулларын, тән әгъзаларын бөртекләп юып чыкты, үзе дә чишенде, кыенсынып кына почмакка чүгәләде, күкрәкләрен, битләрен, ботларын юып алды. Хәлим иркәли-назлый башлагач, Нәфисәнең бөтен тәненә рәхәт җылылык йөгерде, җаны иркәләнеп, беләкләренә каз йоннары калкып чыкты... Нәфисә утарга килгәннән соң беренче мәртәбә аерымачык тойды: ул Хәлимне һаман әле олы, саф мәхәббәт белән ярата! Элеккеге Хәлим дә булмасын, әнә бит — йөзләрен-битләрен сакал-мыек каплаган, күзләрендәге нур да тоныкланып калган, әмма ул аны барыбер ярата! Нәфисә, сакал-мыекларын төзәткән булып, юындырган, коендырган булып, тагын бер мәртәбә Хәлимнең бөтен җирен сыйпап, иркәләп, сөеп чыкты, һәм күңеленә беркетеп куйды — бүген мунчадан соң ул Хәлиме янына ятачак, аның хатыны, сөйгән яры булачак... Хәлимне чыгарып яткыргач, Нәфисә, авыл хатыннарында гына була торган өлгерлек белән, Гөләшне алып, кабат мунчага кереп чумды. Бу юлы ашыкмыйча гына, озаклап юындылар. Гөләш су тутырылган агач ялгашта уйнап утырды. Үзе су чәчрәтә, үзе эче катып көлгән була... Аңа карап Нәфисә көлә. Бу көннәрдә алар бер-берсенә шулкадәр ияләштеләр, аз гына аерым торсалар да сагыныша башлыйлар. Нәфисә уйлап та куя хәтта: Бигешне еш кына оныта икән ул. Әллә Гөләшне үз баласына караганда да ныграк ярата башлады инде? Юк ла, Бигешен беркемгә дә алыштырмаячак ул. Зәңгәр күзле, кара чәчле бу малай — авылга берәү! Бәй, карале, бу кыз да аның Бигешенә охшаган ласа — шундый ук күзләр, чәчләр... Шулай булмый ни... Нәфисәнең үзен дә "Майяның сыңары" дип үртиләр иде авылда. "Тәскирәнең югалган кызыдыр син" диючеләр булды, булмады түгел... Тик... Нәфисә барыбер үртәлми иде. Булса ни... Бер-берсенә охшаган кешеләр беткәнмени... Шулай да ниндидер сер бар монда. Нәфисә сизенә: Майяга ниндидер багланышы, якынлыгы бар аның. Тик нинди якынлык, нинди багланыш соң ул? Әнә Хәлим дә бутады. Ул бит зиһенен кешене танымаслык дәрәҗәдә югалтмаган, һаман "Майя, Майя" дип саташа, Нәфисәдә элеккеге хатынын күрә, шул саташуы, ялгышуы белән Нәфисәнең җанын, йөрәген җилкетә, якын бармаслык итә... Бүген бөтенләй бүтәнчә булачак. Нәфисә Хәлимне үз җанына гына түгел, тәненә дә якын җибәрәчәк, назлатачак, үзе дә аны назга күмәчәк... Матур, ләззәтле мизгелләр көтә аларны бүген, гүзәл әкият көтә... Ачы чынбарлыкны могҗизага әверелдерәчәк әкият... Хәлимнән калган буш алачык Нәфисәне бик тиз җиргә төшерде. Ул Гөләшне күтәреп кайтып кергәндә, ак җәймәсе сыдырылып алынган түшәк суынып өлгергән иде инде. Стенадагы язудан барысын да аңлады Нәфисә. Ах-вах итеп, зар елап, канлы яшьләрен түгеп утырмады, Гөләшне кочагына алды да, сәкегә менеп, бөгәрләнеп ятты... Нишләсен инде... Хәлимне эзләп урманга чыгып китүнең мәгънәсез икәнен генә аңлый ул... Үзе еламаса да, җаны елады Нәфисәнең. Табышкач кына, инде бергә булабыз, кавышабыз дигәч кенә... Гомер юллары тагын аерылды. Җәһәннәм тишегендә урнашкан "албастылар утары"на килеп тә Хәлимне үзенеке итә алмады ул. Булмады... Их! Нинди "үлем авыруы" хакында язган соң Хәлим? Җан авыруымы бу, тән авыруымы? Әллә зиһене генә томаланып киттеме? Ничек кенә булмасын, Хәлим юк инде. Ул бүтән кайтмаячак... Авылдагы Сания апасына нинди йөз белән кайтып күренер?.. Болай да дөм сукыр бит ул. Шул Хәлим дип сукырайды да инде. Бу кайгы йөрәгенә үк сукмагае... Нәфисә, Хәлим юкка чыкканнан соң, берничә көн утарда яшәде. Яшәсә дә яшәде, яшәмәсә дә яшәде. Эшләрне дә кирәк булганга гына, үзен-үзе белештермичә генә эшләп йөрде. Күңеленә ныклап беркетеп куйды: ул монда озак тормаячак, Гөләшне алып авылга кайтып китәчәк. Хәлимнең югалуына ышанып бетә алмаганга гына яшәп тора. Яшәми дә, иртән тора, эшли, кичен, Гөләшен кочаклап, коры сәкесендә йомарланып ята... Карчыклар ягына колак сала. Медер-медер нидер сөйләшәләр. Хәлим китеп югалганнан соң, Нәфисәнең алар ягына аяк атлаганы юк. Чөнки Хәлимнең авырып китүендә бу карчыкларның да зәхмәти шаукымы булуын күңеле белән тоеп белә ул. Элек ах-ух килеп кенә яталар иде, хәзер әнә сөйләшәләр. Димәк, аларга хәл керә, сихер көче кайта. Болай булса, озакламый Нәфисәгә дә каныгачаклар, аның кем икәнен беләчәкләр, авылга җибәрмичә, шушы зәхмәт оясында үзләренә кол итеп яшәтәчәкләр... Хәлим юкка чыкканга өч көн дигәндә, Нәфисә, тәвәккәлләп, юлга җыена башлады. Бакчадан яшелчә җыеп килде, Гөләш өчен кайнатып җиләк суы алды, төче камырдан көлчәкәлҗәмәләр пешерде. Киемнәрен, рәтләп, пөхтәләп төреп, юкә кайрысыннан бөгеп ясалган, төбенә чыпта кагылган кәрзингә салды. Нидер сизенеп абзар каршында басып торган телсез әпә янына барып, хушлашып килде. Аксайга да ипи сыныгы каптырырга онытмады, түшеннән сөеп китмәкче иде, яллары арасыннан ыржаеп карап торган зәхмәт билгесен күреп, кагылмаска булды. "Бәласеннән баш-аяк, сихердән болай да гарык" дип уйлады ул. Ниһаять, җыенып бетте. Әйберләрен тышка чыгарып куйды. Сәкедә уйнап утырган Гөләш кереп-чыгып йөргән "яңа әнкәсе"нә тәмам аптырады булса кирәк, кулындагы "мәммә"сен дә онытып, дөньяга киң ачылган зәңгәр күзләре белән серле карый-карый, Нәфисәне күзәтә башлады. "И бала, бала!.. Белә микән соң үзен нәрсә көткәнен? Беләдер... Әнә бит ничек моңсу карап тора... Дөрестер, сабый балада пәйгамбәр акыллары була, диләр бит. Әллә? Әллә: "Әткәбезне калдырып кая китәргә җыенасың?" — дип сорыймы?" Гөләшне күтәреп тышка чыккач, Нәфисә аланга карашын төшереп алды. Шушы берничә атна эчендә ул аны үз итеп өлгергән икән. Сөйләсәң кеше ышанмаслык бу могҗизаны карап кына да, аңлап кына да бетерерлек түгелдер. Үзе күңелгә якын, үзе... гайрәтне чигерерлек!.. Нәфисә әллә кайсы җире белән тоя: кабат кайтыр кебек ул монда. Бәлки, Хәлимнең каберен эзләп йөрер, бәлки, шушы каргалган җирдә кителеп калган язмышын юллап килеп чыгар... Ул китекне дә берәр ничек ябыштырырга кирәк булыр бит? Нәфисәнең күңеленә бер уй килде: Хәлимгә язу язып калдырырга тиеш ул. Ходай Тәгалә юлыннан кабат кайтырга насыйп булса, шул язуны укып, Нәфисә белән Гөләшнең авылга кайтып киткәнен аңлар... Озак уйлап тормады, алачыкка кереп, почмактагы соскыдан күмер алды да: "Без авылга кайтып киттек", — дип язды. Соңыннан: "Син дә кайт! Көтәбез!" — дип өстәде. Читкәрәк китеп, язганнарын укып чыкты. Канәгать калып, юлга аласы әйберләренә барып ябышты... Бер кулына Гөләшне күтәргән, икенче кулына капчык-кәрзиннәрен аскан Нәфисәне озатырга чыгучы булмады. Карчыклар өйләрендә түгел, ахры — келт иткән тавыш та ишетелми... Аларның булмавы әйбәт кенә. Әллә ниләр теләп калырлар, яисә бөтенләй ялгыштырып җибәрерләр иде бугай... Нәфисә, иң беренче эш итеп, аны кайчандыр шушы аланга алып чыккан тар урман сукмагын эзләп тапты. Тапты да, ике дә уйлап тормыйча, шул сукмак буйлап урман эченә кереп китте. Аның күңеле күтәренке иде бу минутта. Каядыр китеп югалган Хәлим хакындагы авыр уйлары авыл, Сания апасы, әнкәсе яшәгән бүтән бер дөнья белән бәйле матур, хыялый уйлар астында басылып калган. Утар хакында, андагы сихерче карчыклар хакында, хәтта Хәлим хакында да уйлыйсы килмәде аның. Чөнки Хәлимгә үпкәсе бар. Аның өчен шулхәтле кыенлыклар кичеп килде бит Нәфисә. Ә ул? Ул һаман: "Майя! Майя!" — дип авыз суын корытты. Аннары бөтенләй китеп югалды. Әллә ничек шунда, хәзер яратмый да бугай ул Хәлимне... Ә авылда аны әнкәсе көтә. Бигеш көтә. Сыер сөтеннән ялкып беткәндер инде бәгырь кисәге. Нәфисәнең имиен кабат алырмы, юкмы?.. Алыр, алыр... Әнкәсенең имиен дә алмаса, җүнсез бала булыр... Менә бер матур кыз алып кайта ул аңа. Кәләш алып кайта... Үскәндә күрше балалары: "Бигеш, Гөләш — кияү, кәләш!" — дип үртәрләр микән? Үртәсә соң. Әллә кияү белән кәләш булырлыклары юкмы? Гөрләтеп туй итәрләр. Уртада — Бигеш белән Гөләш. Аларның як-ягында Нәфисә белән... Их, Хәлим юк шул инде. Гөләш ягы буш калыр, димәк, туй китек булыр... Яшьләрнең бәхете китек булыр... Янында Хәлим булмаса, Нәфисәнең үзенең дә күңеле кителебрәк торыр... Әллә?.. Әллә һаман ярата инде Хәлимне? Шуны уйласа, йөрәге ярсып тибә, тәненә кайнар йөгерә, күңеле тынычсызлана башлый... Ярата инде, ярата... Яратмаса, җанын мең кисәккә телеп, шушы караңгы, юеш, шомлы урманга аягын атлар идеме ул? Ике сәгатьләп баргач, Нәфисә, ял итеп, тамагына капкалап, Гөләшне имезеп алды. Үзе утырмады. Утырсаң, "утыру" аякка төшә, тәнгә куна, йокыга, мәрткә тарта башлый. Әлегә йокларга ярамый. Күпме барып була, шулкадәр барырга кирәк. Тагын ике сәгатьлек юл үтелде. Урман үләне астында күренер-күренмәс яткан сукмак бүген дә Нәфисәгә илтифатлы һәм шәфкатьле иде. Ләкин Нәфисә кебек моңсу-ямансу да иде. Нәрсә соң ул — моң? Юк, Моң! Нәрсә ул? Нәфисә урман сукмагы буйлап бара торсын, ә без шул хакта уйланып алыйк әле. Моң ул, минемчә, көрәш. Көрәш исә җиңүләрдән һәм җиңелүләрдән, ягъни югалтулардан тора. Хикмәт шунда: Моң ул — югалтулар табышларга караганда, җиңелүләр җиңүләргә караганда күбрәк булган урында туа. Нәфисә дә гел көрәштә. Ул авылда яшәгәндә дә, Хәлимен яратканда да, Майяны күралмаганда да, башын алып урманга чыгып киткәндә дә, "албастылар утары"нда да, менә хәзер дә — һәрдаим көрәштә, һәрвакыт күңел киеренкелеге белән, җан яндырып, өтәләнеп яши. Нәрсә алып чыкты соң ул бу көрәштән? Бигешен тапты, Сания апасына үз булды, Хәлимнең менә шушы газизен үзенең күкрәк сөтенә кушты... Ә нәрсәсен югалтты? Сөйгәнен, бердәнберен югалтты, ягъни тормыш мәгънәсеннән, яшәешнең зарур ниятеннән, яшәү дәртеннән мәхрүм калды. Соңгылары — югалтулары — күбрәк. Шуңа да ул моңсу. Шуңа да ул ямансу, шуңа да аның өзелеп җылыйсы, юк, җырлыйсы килә. Синнән көтмим сөю догалары, Синнән көтмим назлап юату... Бар гомерем минем — сине эзләү, Бар гомерем — сине югалту... ...Бу юлы Нәфисә җәелеп утырып ял итте. Аякларын алга сузып җибәреп, башын артка — урман эченә әллә каян адашып килеп чыккан карт каен кәүсәсенә таба ташлап, күзләрен йомды... Гөләш тә, юлдан талчыгып, татлы йокысына киткән. Менә шулай, язмыш логикасы буенча яшәргә тырышкан кешелек үлем йокысы белән йоклап ята. Ләкин Нәфисәнең йокысы уяу. Бала баккан аналарда гына була торган тоем, сизем аңа, йокы чиген үтеп, эчкәрәк керергә, онытылырга ирек бирми иде. Бу юлы да шулай булды. Онытылып, оеп утырган Нәфисә үзенә төбәлеп карап торган карашны шундук тоеп алды. Алар килгән сукмак ягыннан кемдер төбәп, сынап карап торган кебек иде... Нәфисә күз кабакларын ачып җибәрде. Әмма йөзенә курку галәмәте чыгармады. Сукмакта куркырлык бер нәрсә дә юк иде. Шулай да Нәфисә торырга, юлын дәвам итәргә ашыкты. Барыбер аның күңелендә ниндидер шом калды, һәм бу шомның мәңге китмәскә килгәнлеген дә бик яхшы аңлый ул. Юлы бу кадәр озын, талчыктыргыч булыр дип уйламаган иде Нәфисә. Исәп буенча, ул күптән инде олы юлга чыгарга тиеш. Ә ул юк та юк. Сукмак үзенә ияртеп, ымсындырып бара да бара... Көн кичке якка авышты. Нәфисә тәмам арыды. Гөләш тә арыды. Ул инде элекке кебек тик кенә ятмый, канәгатьсезләнеп, мыштым гына шыңшый башлый яисә сискәнеп, сулышы буылып елап җибәрә... Ничек кенә кыен булса да, Нәфисә бер генә төенчеген дә кулыннан ычкындырмый, Гөләшне дә, югалтудан курыккан кебек, күкрәгенә кысып кочаклап алган... Ерак юлдан хәлсезләнгән гәүдәсен чак-чак өстерәп баручы Нәфисәнең кинәт башы әйләнеп китте, күз аллары караңгыланып, ул бер якка янтая башлады. Ярый әле якында карагай агачы булды, югыйсә Гөләшен күкрәгенә кыскан килеш мәтәлеп барып төшәр иде. Нәфисә, минут саен кими барган көчен, бетә барган хәлен аз гына булса да кире кайтару өчен, күңелендәге берәр доганы яңартмакчы булды. Бер дога да исенә төшмәде. Аннары берәр ырымлы әфсен булса да укып куярга уйлады. Укый алмады. Хәтере тәмам томаланган чак иде. Ә менә җыр... Дога да, әфсен дә коткара алмаган бу минутта аны бары тик моңлы җыр гына саклап, яклап калыр кебек тоелды. Нәфисә үзе бара, үзе җырлый... Җырламый да, бары тик такмаклап, хәтта ыңгырашып-шыңшып бара. Моңлы көе кайдадыр эчтә, җан кылларында туган да, күңеленең бер ярыннан икенчесенә бәргәләнеп, әрнеп-изаланып йөри... Яңгырларга кереп югалдың да Болыт булып кайттың. Урманнарга кереп адашкач та, Аланнарда таптым... Алсу шәфәкъләргә күчеп яндың. — Таңнар булып аттың... Офыкларга китеп югалдың да Кояш булып кайттың. Кар-бураннар сине алып качты, Язлар булып килдең. Диңгезләргә барып кушылдың да Җыры булдың җилнең. Язмышыма кереп адашкансың, Тик кайда син — белмим... Барыбер егылмыйча кала алмады. Дөм караңгы урман уртасында, агачларга бәрелә-сугыла, ниндидер ялганчы сукмак читендәге юеш, дымлы балчыкка чәчрәп барып төште ул. Күтәргән әйберләре — бер якка, үзе, Гөләшен кочаклаган килеш, икенче якка очты. Әллә арудан-талчыгудан, әллә берәр сихер шаукымыннан исәңгерәгән зиһене Нәфисәгә тизрәк моннан китәргә куша. Әмма аның керфек кагарлык та хәле калмаган. Шулай да Нәфисә, шомлы күз карашы аша, сукмактан йөгереп чыккан ике кара шәүләне шундук шәйләп өлгерде, хәтта кулындагы Гөләшне тартып алырга теләгән кара шәүләгә карышып булашты. Әмма берни эшли алмады, чарасыздан үрсәләнеп-ялварып: — Тимәгез балага! — дип кычкырды, аннары, аңын югалтып, сукмак өстенә капланып төште... XII Менә бит ничек, дусларым: уйламаганда-нитмәгәндә ике героемнан да колак кактым. Беренче мәртәбә аптырап калдым, бәянымны ничек дәвам итәргә белмим. Авылга кайтып, Санияләр, Тәскирәләр дөньясын күзәтеп караргамы? Анда кызык түгел, анда сагыш, сагыш, сагыш... Шушы шыксыз, сөмсез урман дөньясында Хәлимне эзләп табаргамы? Нәфисә хакында уйлыйсы да килми. Бу яраның җәрәхәте әле һаман да кан саркытып тора... Әсәремә яңа геройлар алып керергә соң инде. Шулай шул: табигать тулысынча сөю ихтыярында. Аннары... Кем әйтмешли, югалтмыйча табып булмый. Моңа кадәр язганнарымнан шушы ике фикер чыга. Әгәр шулай икән, табигать тулысынча сөю ихтыярында икән, югалтмыйча табып булмый икән, димәк, Хәлим белән Нәфисә тарихы да бөтенләй үк өметсез түгел әле. Аларның язмышына кул селтәргә иртәрәк әле. Шуны да онытмыйк: Хәлим белән Нәфисә тарихы — аларның мәхәббәт тарихы гына түгел инде. Гөләш белән Бигеш бар... Сания белән Тәскирәне кая куясың? Әнә бит алар, тәрәзәдән тәрәзәгә йөреп, көне-төне юлны барлыйлар... Аларның сагышлы-зарлы карашына тәрәзә өлгеләре ничек түзәдер? Ни өчен сагышлы, зарлы? Алай гына түгелдер... Чынлап та, аларның ирен читләрендә тыйнак, сабыр гына елмаю бар... Димәк, өмет бар. Иманым камил, әгәр кинәт килеп бөтен әйбер дә кешегә әверелсә яки адәм сурәтенә күчсә, тәрәзәләр шундук күз яше үтәли елмаючы хатын-кызга әверелер иде, билләһи! Юк, мондый аянычлы үлемнәр белән очлыйсым килми әсәремне. Урманның бер төпсез чокырында аунаган Хәлим язмышы белән дә, ике албасты кулында чәбәләнеп яткан Нәфисә язмышы белән дә мин разый түгел. Юк, болай гына бирешергә тиеш түгел иде алар. Үз бәхетләре, үз мәхәббәтләре һәм язмышлары өчен көрәшергә шактый өйрәнделәр бит инде бу Хода бәндәләре! "Албастылар шаукымы" да ул кадәр куркыныч түгел, минемчә. Аны җиңү өчен сөюең ихлас, иманың нык булу да җитә. Сөя белгән, иманын югалтамаган геройларымның шулай тиз бирешүенә ышанмыйм мин. Күңелем белән тоям: албасты карчыклар да нык үзгәрделәр. Алар инде тоташ сихердән, явызлыктан гына тормыйлар. Тагын шуны да тоям: алар менә-менә берәр яхшылык, изгелек эшләрләр кебек. Ничек кенә булмасын, бу мавыктыргыч, әмма үтә дә авыр тормышны дәвам итәргә бик мөһим сәбәпләр бар. Шуңа күрә, сезнең фатиха белән, мин аларны караңгы урман сукмагы буйлап эзләп китәм. Хәлимне беренче булып табасым килә. Чөнки ул — бу гыйбрәтле тарихның сәбәпчесе һәм җаны. Бәгырем генә өзелеп төшмәсен дә, йөрәгем генә нык булсын! Амин! XIII Хәлим төш күрә иде. Дөресрәге, төш күрәм дип уйлый иде. Әгәр шулай уйламаса, күз алдындагы күренештән диванага сабышыр иде. Имеш, тирән бер чокырда, яр астында ята ул. Беленер-беленмәс кенә томан аша ниндидер кызыл куаклык шәйләнә. Төш, әлбәттә. Кызыл агачлар төштә генә була бит. Шундый ук кызыл яр, кызыл тау... Иң кызыгы бу да түгел әле... Иң зур могҗиза шунда: ул, җансыз-хәрәкәтсез килеш, буынсыз булып чокыр төбендә ята. Ялангач тәнендә өзгәләнеп беткән кием калдыклары гына, калган киемнәрен кемдер тарткалап, өзгәләп йөри. Кем соң ул? Кеше дә түгел кебек. Ниндидер җәнлек затыннан бит бу! Бүре? Бүре! Чып-чын бүре! Кызыл бүре! Әнә бит — сөткә тулышкан имчәкләре як-якка сәлгелдәп йөри... Ана бүре! Нинди бүре соң бу? Нишләп йөри ул? Ник, кая тарткалый ул Хәлимне? Тешләмәкче буламы? Өзгәләп ташламакчымы, кабып йотмакчымы? Бераздан Хәлим шәп-шәрә калды. Күлмәгенең соңгы кисәкләре өзгәләнеп читкә очты. Канлы-эренле шеш белән тулы бот-балтырларында җан гына түгел, кан әсәре дә калмаган. Тәне зәңгәрләнеп күгәргән, өшегән булса да, үзенең зиһене ап-ачык, уйлары тере, йөгерек, әмма карашында җетелек, күңелендә тынычлык беткән. Авырту да юк. Ниндидер сәер халәт... Сәер булмыйча, төш бит бу! Төштә ни булмас! Теге ана бүре бераз вакыт Хәлимгә сөзеп карап торды да үзенең юеш борынын хәтәр авырудан, шештән изаланып яткан тәнгә төртте. Иснәнә-иснәнә, мышный-мышный ялагандай итте. Хәрәкәтсез тән моны сизмәде. Бүре тешләшә башлагач кына Хәлимнең тәнендә ут кабынгандай булды. Кайсыдыр җирендә энә белән чәнечкәндәге кебек сызлау барлыкка килде. Димәк, ул исән... Исән? Ә төш? Төшме соң бу? Төш булмаса, нинди дөнья, нинди чокыр, нинди бүре бу? Җитмәсә, кызыл бүре! Төш бу, төш... Тик... Төштә авырту юк бит... Өн бу, өн... Авырту көчәйде, ләкин бүре алдында сызланып яткан гәүдә, ничек кенә теләсә дә, бу авыртуга каршы торырлык хәлдә түгел иде... Бичарадан ни чара дигәндәй, Хәлим, яшәүдән бөтенләй үк ваз кичмәсә дә, хәтәр үлемгә әзерләнеп бетте. Бүре, нишләптер, үзен бик сәер тотты, бүтән ерткычлар кебек кыланмады. Әнә бит — чеметеп тешләп карагандай итә дә, кабат җибәрә, тешләгәндәй итә дә, тагын җибәрә. Канга чаклы тешләми, тешләрен сөяккә кадәр батырмый... Тешләштереп ала да ялап куя, Хәлимнең бөтен тәнен селәгәйгә буйый... Бүренең озын кызгылт теле, Хәлим тәнендәге эренле, канлы шешләрне ялап килә-килә дә, Хәлимнең күз алдында ук асылынып тора башлый. Ерткычның кайнар тыны аның йөзенә килеп бәрелә... "Бетәм бугай, — дип уйлады Хәлим. — Менә хәзер үткен тешләре белән бугазымнан эләктереп ала да..." Ләкин уйлый башлаган уен уйлап бетерә алмый калды, теге бүре кисәге селәгәйле теле белән Хәлимнең йөзен, борынын, күзләрен ялап та куйды... Менә хикмәт — бөтен дөнья гаҗәеп матур манзарага әверелде, яктырып, балкып китте. Куаклар, таулар үз төсләренә кайтты, кызыл бүре дә шундук соры төскә керде... Кан булган бит бу! Башындагы җәрәхәттән аккан кан! Шул кан аның күзләрен каплап алган, дөньяның ямьле, җете төсләрен томалап куйган булган! Акрынлап Хәлимнең хәтере кайтты. Ул "албастылар утары"н, Майяны, Гөләшне исенә төшерде. Ул авыру иде. Аның бөтен тәнен зәһәр чуан баскан иде. Урманга да үләр өчен генә керде. Бәлки, инде үлгәндер дә... Әллә үлмәгәнме? Ахирәт дөньясында чокыр-чакыр да, авырулар да, мондый ерткыч бүреләр дә булмыйдыр ул... Хәлимгә уйлау авыр. Аның сулкылдап-сулкылдап башы авырта. Йөрәк типкәндәге кебек. Әллә башның да йөрәге бар микән? Кулны, аякларны кузгатасы иде дә... Юк, булмый, Хәлимнең кул-аяклары һаман җансыз-хәрәкәтсез калды, гәүдәсе, бүрәнә кисентесе кебек, буйдан-буйга сузылып ята бирде. Бүре һаман аның тирәсендә бөтерелде. Каяндыр ике бүре баласы килеп чыкты. Алар да, әнкәләреннән күрә, Хәлим тәнендәге канлы шешләрне ялый башладылар, ара-тирә генә, юеш борыннарын әниләренең имчәкләренә төртеп, аның имезүен, ашатуын сорыйлар... Ана бүре көчекләргә әллә ни игътибар да итми, һаман Хәлим тирәсендә булаша: сак кына тешлитешли, аның авыру тәнен ялый... Хәлимнең һич башы җитми: ник ялый ул? Бу җансыз, авыру тәнгә ник үзенең селәгәен агыза, гайрәтне чигәрерлек лайлага төрә? Үзенә азык әмәллиме? Әллә?.. Шул рәвешле дәвалыймы? Бүреләр борынгыдан ук кешеләргә игелек кылганнар, аларның балаларын үлемнән йолып калганнар, хәтта сөтләрен имезгәннәр... Шул рәвешле төрки ыруларның гомерен озайтканнар. Әллә бу бүре дә шулай изге җан иясеме? Бүре дә түгелдер әле ул... Хәлимнең гомерен саклап калу өчен җибәрелгән төрки рухтыр, бәлки? Татар рухыдыр. Хәлимнең бөтен гомер юлы шул татар язмышына охшамаганмыни? Шул ук югалулар, шул ук гамьнәр... Хәтерсезлек, иман яңарту, якты моң, сөю сагышы... Болар — кем әйтмешли, татарныкы гына, боларсыз татар юк... Әле дә хәтерендә, бәләкәйрәк чагында әнкәсе аны районга алып барган иде. Базарда йөргәндә Хәлим әнкәсен югалтты. Базарда йөреп тә таба алмагач, бер урам буйлап эзләп китте. Ул вакытта аңа дүрт-биш яшьләр булгандыр. Бара-бара арып бетте, ачыкты, елый ук башлады. Шунда аны бер урыс кешесе туктатты. Урыс икәнен шуннан белде: "мама" дигән сүз әйтте ул. Хәлим тагын да ныграк елый башлады. Теге урыс, өенә алып кереп, аны аш өстәле артына утыртты. Ләкин шундук ашарга бирмәде. Өй почмагында эленеп торган, ялтыравык калайдан кисеп эшләнгән кеше сурәтенә күрсәтеп: "Чукын!" — диде, үзе шунда ук чукынып та күрсәтте. Хәлим белә иде инде: аларга чукынырга ярамый. Алар бит татарлар, мөселман дигән кешеләр. Чукынганнар урыс була, ә урыслар кара киемгә төренеп чиркәүгә йөриләр, сүгенәләр, аракы эчәләр, дуңгыз ите ашыйлар, сугышалар... Теге урыс, ничек кенә тырышса да, Хәлимне чукындыра алмады. Бер телем ипи күрсәтә дә: "Чукын! Чукынсаң, ипи бирәм", — ди. Бик ашыйсы килсә дә Хәлим чукынмады, башын иеп, мышнап тик торды. Еламады да. Берни дә барып чыкмагач, шайтан кебек кара йөзле, сасы сарымсак белән тәмәке исе аңкытып торган урыс аны этә-төртә урамга куып чыгарды. Кайсыдыр урам чатындагы яшел чирәм өстендә еламсырап утырган Хәлимне кичкә таба гына табып алдылар. Сания бөтен милицияне күтәрде ул көнне. Улын күрүгә: "Балакаччаем!" — дип, үрсәләнеп кычкырып җибәрде, кочаклап алды, күтәреп, күкрәгенә кысты. Ул ис әле дә Хәлимнең хәтерендә; әйе, әйе, аның әнкәсеннән бик тәмле ис килә иде. Бу истә ипи белән сөт исен шундук танып алды Хәлим. Чөнки аның бик тә, бик тә ашыйсы килә иде! Ниндидер машинаның ачык әрҗәсенә утырып кайттылар. Әнкәсе, шатлыгыннан, ашарга дип алган төенчеген кайдадыр онытып калдырган. Бала-чага моны аңлыймыни! Әнкәсенең күзенә карап, ашарга сорый. Сания нишләргә дә белми. Аптырагач, изүен ача да Хәлимгә имиен каптыра. Хәлим инде күптән имми. Әнкәсендә сөт тә юк. Әмма болай рәхәтрәк, ачлык та нык сизелми. Кайтканчы шулай әнкәсен имеп, юанып кайтты ул. Әнкәсе: "Йокла, йокла", — дип карый. Хәлим йокламый, артка таба йөгергән юлга карап, дәшми-нитми генә имә бирә... Аңа юл тере кебек тоела. Тере булмаса, ул кадәр йөгереп качмас иде. Әллә юлның да авылы, өе, әнкәсе бар микән? Ул да авылына, өенә, әнкәсенә ашыгадыр әле... Шулай юлга карап бара торгач, Хәлим кинәт үзенең тел очында ниндидер яңа тәм тоеп ала. Әнкәсенең имиеннән төшкән сөт тамчысы ласа бу! Хәлим ул тәмне онытып бетермәде әле. Әнә бит ул нинди татлы, тансык... Аның куллары үзеннән-үзе әнкәсенең йомшак, җылы имиенә ябыша. Хәлим, тончыга язып, шашып-шашып имә башлый... Әнкәсенең сөте шулкадәр мул, ак тамчылар Хәлимнең ирен читләреннән агып төшеп, түшенә тамалар, күкрәген кытыклап торалар да, йөгереп, култык астына төшеп китәләр. Хәлим күзләрен ачарга курка. Күзләрен ачса, әнкәсенең имиендә сөт бетәр, ул тагын бу тәмле-татлы ризыктан мәхрүм калыр кебек... Шулай да кызыксынуы җиңә, Хәлим күзләрен ачып җибәрә һәм... тагын баягы сәер, хәтта куркыныч төшендә пәйда була. Ул, имеш, һаман әле теге караңгы чокыр төбендә — бүре өнендә ята. Ике бүре баласы да шунда гына — әүмәкләшеп уйнап йөриләр. Хәлим бераздан янында яткан ана бүрене дә шәйләп алды. Бүре аның баш очына ук килеп яткан, Хәлим исә, үрелеп, аның алсу төймәле имчәген имә... Күңеленә курку хисе шыбырдап кереп тулса да, бүре имиеннән аерылмады ул. Төш бит бу. Чынында ул авылга кайтып баручы машина әрҗәсендә әнисен имеп утыра... Ана сөте белән бергә хәл, егәрлек керә барганын тоя Хәлим. Бөтен тәне буйлап дәртле дулкын кузгала. Тамырларында җылы кан йөгерә башлый. Сулышы иркенәя, йөрәге үзенең тигез ызанына төшеп, салмак кына гомер чутларга керешә... Ничек кенә сынап ятса да, күз алдындагы күренеш шул килеш калды, төш югалмады. Хәлим уянмады. Аны имезүче ана бүре өчен генә бөтенесе дә ачык булса кирәк: әнә ул салмак кына торып, имчәген Хәлим авызыннан өзде дә якындагы чирәмлеккә барып ятты... Аның янына шундук баягы бүре балалары йөгерешеп килде, бераз сырпаланып алганнан соң, әрсезләнеп имә дә башладылар... Хәлим тәмам аптырады. Төш булса да, төшкә бервакытта да керми торган әйберләр бар монда. Күк бар, кояш бар. Шушы күк һәм кояш астында бүреләр яши торган сәер дөнья бар. Шәп-шәрә гәүдәсен кыймылдата алмыйча, үлем көтеп ятучы Хәлим үзе бар... Ана бүре, балалары янында бераз юанганнан соң, тагын бер мәртәбә Хәлим ягына күз ташлады да, читкәрәк китеп, күздән югалды. "Караңгы төшә башлады, ауга баруыдыр", — дип уйлап куйды Хәлим... Уйлавын уйлады, әмма гәүдәсен кузгата алмады. Уйларның шәплеге беләнмени... Теге ике бүре Хәлим өстендә сикереп уйный башладылар. Аны да уйнарга чакырып караганнар иде — моннан берни дә барып чыкмады, Хәлим һаман, күзле бүрәнә кебек, кыл да селкетми ята бирде. Бик кызык бу бүре көчекләре. Кешеләр кебек, үз дөньялары, үз холыклары... Хәлим янында уйнап йөргән бу ике көчек тә бер-берсенә һич охшамаганнар. Берсе тешләк, усал һәм үчле булса, икенчесе самими, ышанучан һәм күңелчән иде. Ләкин хикмәт тә шунда, нәкъ әнә шул гадирәге, йомшак холыклысы көчлерәк иде. Кешеләр арасында да шулай бит. Көчсезрәкләр тешләк була. Көчлеләр, күп очракта, гадилекләре, игелекле булулары белән аерылып торалар. Хәлим бу көчекләргә исем кушарга булды. Тешләгенә, усалына "Азау" дигән исем бирде. Чынлап та, яшь булуына карамастан, анысының азау теше инде өлгергән, хәтта ыржаеп, авыз читеннән тырпаеп чыгып тора... Икенчесе, матуррагы, моңсурак карашлысы, һич кенә дә ерткычка охшамаган, бәлки, күбрәк юаш авыл этен хәтерләтә. Шуңа күрә Хәлим аңа, чын авылча итеп, "Аккүз" дигән исем кушты. Күзләрен әйләндереп алган ак күзлекбоҗралар бу исемне үзеннән-үзе сорап тора иде... Әнә шул Аккүз атлысы Хәлимне бигрәк тә үз итте. Азау читтә кош куып йөргәндә, агач тамырлары кимереп азапланганда, Аккүз Хәлимнең тәнен ялап, бит-күзләрен үбеп йөрде. Аннары, йөнтәс башын яңа дустының күкрәгенә куеп, йоклап китте... Караңгы төшеп бетте. Азау да Хәлим янына килеп ятты. Хәлимнең җылысы аңа да бик кирәк иде. Чөнки төн бу вакытта шактый салкын була, чокырның үз салкыны да җитәрлек. Хәлимнең тәненә зәңгәрсу-шәмәхә төс йөгерде, әмма ул барыбер бу салкынны тоярлык хәлдә түгел иде. Хәлим, "үле" тәне белән тоеп бетермәсә дә, өшүдән, ачлыктан һәм сусаудан талчыгып, ойый башлады, бераздан, мышнап йоклап ятучы ике бүре баласының җылысына ымсынып, тирән йокыга талды. Ләкин ныклап йокыга китә алмады, урман чоңгылындагы бүре өне каршында ырылдавык тавыш ишетелде. Беренче булып Азау белән Аккүз уянды. Аларның тынгысызлануын сизенеп, Хәлим дә күзләрен ачты. Баштарак берни дә аңышмады. Баш очында шыңшып-чыелдап утырган ике бүре баласына карап кына ниндидер хәтәр куркыныч янавын аңлап алды. Күзе бераз ияләшкәч, ул куркынычның кемнән һәм каян килүен күрде. Бөрлегән куаклары үскән төпкелдән бүре өненә ике пар утлы күз карап тора иде. "Бүреләр! Болары да бүреләр!" — дип уйлап алды ул. Әле дивана ук түгел: Хәлим инде аңлый, хәтта төгәл белә — бу бүре чокыры — төш түгел, өннең дә иң өне, иң хәтәре... Шуңа күрә бу бүреләргә көлеп кенә карарга ярамый. Әнә алар Хәлимне өзгәләргә килгәннәр, җанны өшетерлек итеп, күзләрен очкынландырып карап торалар. Хәлим уйлап куйды: кешеләрдә генә түгел, ерткычларның да шәфкатьлеләре, мәрхәмәтлеләре һәм шулай ук шәфкатьсезләре, мәрхәмәтсезләре була икән. Ана бүре аны үлемнән коткарып калды, җәрәхәтен дәвалады, сөтен имезде... Ә бу бүреләр, кеше исен сизеп, тешләрен ыржайтып, күзләрен чекерәйтеп, тамак хакына килеп тә җиткәннәр... Ләкин Хәлимнең аларга каршы торырга хәле дә, мөмкинлеге дә юк. Акыллы булу беләнмени... Акыл белән таш атып та, күсәк күтәреп тә булмый... Нишләп булмасын... Тырышып карарга кирәк... Күрәләтә үлем бугазына кереп булмый бит инде... Хәлим, бөтен егәрлеген туплап, уң кулын кыймылдатырга тырышып карады. Канга тулышып, бөтен җаны белән көчәнде, муен-җилкә тирәсендәге кан тамырлары шартлар дәрәҗәгә җитте. Баштарак берни дә барып чыкмады. Тора-бара теләгенә иреште, уң кулын селкетеп, бармакларын учына йомарлый алды. Тәнендәге һәр күзәнәктән көч җыеп, бу җыелган көчне йөрәге аша үткәреп, кабат тәненә кайтарды. Бүре тырнагы астында изаланып үләсе килмәде аның. Ул бит кеше. Кеше. Их, кеше генә шул... Юк, тиз генә бирешмәячәк Хәлим. Бармакларын кузгата алгач, кулын, тәнен генә кузгата алачак ул, явызларга күсәк күтәрергә генә хәленнән киләчәк... Кан чәчрәп чыкканчы иреннәрен тешләп, Хәлим бөтен булган көчен үз кулына куып кертте. Кул аны тыңлады. Капшанып, якында гына яткан агач башына барып ябышты... Ул арада бүреләр Хәлимгә якынайдылар. Хәлим аларны күрмәде, әмма төн эченнән төбәлеп карап торган ике пар утлы төймәнең тагын да балкыбрак китүен, шуңа да шомлырак януын күрми мөмкин түгел иде... Бүре балалары инде чинамыйлар, ырылдамыйлар да. Хәлим артындагы караңгы яр ышыгына посып, бу хәтәр күренешкә өннәре алынган килеш, тынсыз-җансыз калып торалар. Хәлим генә тере. Хәлим генә яшәргә тырышып, үлемгә карышып ята. Ул инде кулындагы агач кисәген үз янына шудырып китергән, өстенә бүреләр ташлана калса, берәрсенең баш чүлмәген сугып ярырга да әзерләнеп беткән... Язмаган икән, Хәлимнән берничә адым читтә генә басып торган бүре балалары, нидер сизенеп, пышан-пышан гына алгарак шуыша башладылар. Моның сәбәбе бераздан ачыкланды — каяндыр, күктән төшкән кебек кенә, авызына яшь кабан дуңгызы капкан ана бүре пәйда булды. Ул, борынын җыерып, азау тешләрен ыржайтып, ырылдап торды да алдында яткан кабан дуңгызын теге ике бүре каршына илтеп куйды. Үзе, канлы иреннәрен ялый-ялый, Хәлим янына килеп ятты. Каяндыр Азау белән Аккүз килеп чыктылар, әниләренә сырпаланасырпалана, ашарга сорый башладылар. Ана бүре нишләсен, талаша-талаша кабан дуңгызын ботарлаган бүреләр ягына моңсу гына карап, балаларын яларга кереште. Берочтан Хәлимнең дә битеннән ялап алды... Кулындагы күсәген ташлап, Хәлим мәрхәмәтле бу җан иясенең янбашын сыпырып сөя башлады... Бу төнне ана бүре икенче мәртәбә ауга китте. Таң беленә башлагач кына кайтты. Бу юлы ул симез куян тотып кайткан. Әле үлеп тә бетмәгән куянның канлы гәүдәсен Хәлим алдына китереп тә куйды. Үзе: "Аша, сиңа алып кайттым", — дигән кебек, карап тора башлады. Азау белән Аккүз ризык исен сизеп атылып чыкканнар иде дә, ана бүре аларны көчле борыны белән читкә этәрде... Хәлим аптырабрак калды. Ничек ашасын инде ул чи куян итен? Булмаганны... Үлсә үлә, әмма үлеп тә бетмәгән бу куян түшкәсенә кагылмаячак... Ертылып, теткәләнеп беткән ыштан кесәсендә мунча якканнан калган шырпы булырга тиеш тиешлеген... Хәле булса, ит кыздырып ашар иде... Ничек барып җитәргә соң ул шырпы кисәгенә?.. Үзе уйлый, үзенең бөтен тәне яна. Тамагында ут дөрли, иреннәре кибеп-яргаланып беткән. Авызына су капмаганга да ике тәүлек бит инде. Ана бүренең теге татлы сөте тагын да эчәсене генә китерде... Хәлим бу минутта агу булса, агу эчәргә дә риза иде. Шуңа күрә ул алдында яткан куянның кан саркып торган бугазыннан күзен ала алмады. Әнә бит ул нинди дымлы, сусыл... Ләкин кан бит ул, кан... Ничек эчмәк кирәк? Мал канын эчкән кеше кайчан да булса кеше канын да эчмәс дип кем әйтә ала... Шулай да кан гына бит ул... Үлеп яткан куян каны. Шул канны эчсә генә яшәячәк Хәлим. Яшәячәк? Ә авыруы, шешләре? Мәҗүси уйлардан Хәлимнең башы-зиһене әйләнеп китте, ул үзенең бөтен кешелек асылын, иман иясе булуын онытып, кибеп-яргаланып беткән иреннәрен үлеп яткан куянның җылымса кан саркыган бугазына тидерде... XIV Хәлим бүре чокырында бер атналап яшәде. Өч көннән аягына басты. Шеше дә кайта башлады. Тик бик хәлсез иде ул. Шулай да бу җирдән китәрлек кенә хәле-егәре бар инде. Әмма бер вакыйга аны тагын өч-дүрт көнгә бүре чокырында калырга мәҗбүр итте. Ят бүреләр "кунакка" килеп киткән төннән соң, Хәлим өчен дөнья үзгәрде. Тамырларында типкән тере кан үзенекен итте, буыннары ныгып, ул шуышып йөрер хәлгә килде. Шулай шуыша-шуыша, бер читтә аунап яткан күлмәк-ыштанын барып алды, бераз рәтләштереп, алардан оят җирен капларлык итәк әмәлләде. Икенче эш итеп шырпысын эзләп тапты, ботак-сатак җыеп, учак тергезеп җибәрде, сыйрагыннан тотып, бүре балаларыннан калган куян ботын кыздыра башлады. Тирә-юньгә тәмле ис таралды. Ана бүре, балаларын бот арасына җыеп, читкә китте. Ризасызлык күрсәтеп, шомланып карап торганнан соң, нишләсәң дә эшлә, тик миңа гына тимә, дигән кебек, яр буена барып ятты. Аккүз генә бик әнкәсен тыңларга теләмәде. Ул, шыпаншыпан гына шуышып, борыннарын алга сузып, иснәнә-иснәнә Хәлим әмәлләгән учакка якынлашты. Якын ук килергә батырчылык итмәде, учактан төшкән шәүләләргә сискәнеп, сагаеп, туктап калды, борынына бәреп кергән көек исенә чыдый алмыйча, берничә мәртәбә пырхылдап, төчкереп куйды. — Кил мондарак, кил, мин сиңа тәмле ризык бирәм, — дип, Хәлим аны кул болгап чакыра башлады. Аккүз бу арада Хәлимгә шулкадәр нык ияләшкән иде, ул, бүре халкы өчен үлемгә тиң булган уттан да курыкмыйча, түше белән шуышып, учакка табан үрмәләвендә булды. Аны ут-учак янына пешкән ит исе дә, учак җылысы да түгел, бәлки, сабыйларга хас кызыксыну, ымсыну өнди иде, ахры. Шулай ул утка күнегеп китте, учак тирәли йөгереп йөри, Хәлимне уенча чакырып тарткалый, интектереп бетерә торган булды. Аеруча соңгы берничә көндә Аккүз Хәлимнән бер адым да калмыйча йөрде. Кая барса — ияреп барды, төнгелеккә аның куенына кереп, йомгак кебек бөгәрләнеп ятты, эчкәндә бер җирдән эчте, ашаганда бер төрле ризык ашады... Әйтергә кирәк, бүре чокырында ашау каты-коты иде. Баштарак ана бүре табып алып кайткан кабан, куян, төлке, бурсык итенә риза булып яшәделәр. Ике-өч бөртек тычкан белән канәгатьләнгән көннәре дә булды. Төне буе ауда йөреп чыккан ана бүре бу арада шактый хәлсезләнде. Чөнки аңа хәзер өч җан иясен туйдырырга кирәк иде. Шунысы хикмәтле: ана бүре үзе алып кайткан түшкәне иң элек Хәлимгә бирә. Хәлим, гадәттә, таш белән чүкеп, бер ботны өзеп ала. Калганы — Азау белән Аккүзгә. Алар, тарткалаша-тарткалаша, җылысы да суынып бетмәгән түшкәгә ябышалар. Бигрәк тә Азау усал. Ул, түшкәдән ит тарткалаганда, җай туры китереп Аккүзне дә тешләп ала. Тегесе, авыртуга түзә алмыйча, үрле-кырлы сикереп, читкә тайпыла, тешләп өзә башлаган матур калҗасыннан колак кага. Аның каравы Хәлим үзенә алып калган иттән Аккүзгә өлеш чыгара. Азауга пешкән ит тәтеми, чөнки ул учак янына килми, әнкәсен имеп, читтә ята. Суга интегеш юк. Якындагы куак артында гына чишмә саркып чыга. Моңа кадәр бүреләр шул юеш җирне ялаганнар. Хәлим, булдыра алган кадәр, матур итеп кое ясады, аны вактөяк агач кисәкләре белән буралап куйды. Көчекләр бигрәк кызык: аналары биргән калҗадан авыз итәләр дә, тамакларын чылату өчен, шул чишмәгә чабалар, бераз сөяк кимерәләр дә, тагын шунда йөгерәләр... Хәлим үзе бик авырлык белән бара. Әле шуышып, әле мүкәләп барса да, озаклап юынып һәм юанып кайта. Карарлыгы калмаган шешле тәненә салкын чишмә суы бөрки, канлы, эренле җәрәхәтләре өстенә үги ана, бөтнек яфраклары каплап чыга... Шулай озак кына чишмә буенда дәваланып ята, аннары, ничек килгән булса, шулай интегә-интегә кабат бүре өненә кайта. Аңа Аккүз иярә. Аккүзнең Хәлим белән дуслашуы Азауга ошамый. Ул, астыртын гына килеп, Аккүзне тешләп ала. Азауны аңларга була. Хәлим янында бөтерлә башлаганнан бирле, Аккүз аның белән уйнамый. Шуңа үч итеп тешләшә. Берсендә катырак тешләп ташлады бугай, Аккүз аксаклап йөри башлады. Моны ана бүре бик тиз күреп алды. Шуны да әйтергә кирәк, ана бүре Хәлимгә артык якын килми, читтәрәк, куаклар ышыгында ята. Хәлимне имезеп йөргән чаклары да бар иде югыйсә. Хәзер, әнә, нинди горур һәм тәкәббер. Тик барыбер үз итә ул Хәлимне, аудан алып кайткан ризыгын беренче аңа бирә, Хәлим муртайган бүрәнә кебек ятканда, тирә-яктагы ерткычлардан да ул саклап тора. Аккүзнең, буынсыз-сансыз булып, аксап йөрүен күреп алган ана бүре, баласының арткы тәпиен ялаштырып торды да, чишмә буена төшеп, аксыл-яшел кыяклы үләнне сайлап, чемченә башлады. Хәлим тәмам аптырады. "Бүреләр дә үлән ашар икән, ачтыр шул, мескенкәй", — дип уйлады. Ләкин бер минуттан бу уеннан кире кайтты. Ана бүре үз авызындагы сусыл үлән чәйнәмәсен Аккүзнең авырткан аягына төкерде. Тагын чәйнәде, тагын төкерде... Шул рәвешле Аккүзнең аксак аягы яшел төкерек белән капланды. Хәлимнең башына бик тә сәер, әмма дөрес уй килде: әллә ана бүре үз баласын шулай дәвалыймы? Әгәр шулай икән, Хәлим үзе ни карап тора соң? Ул да, шушы үләнне чәйнәп, дәвалана ала бит! Тәнендәге шешләр һаман сызлый, бәлки, бераз басылыр иде... Хәлим уйлап та бетерде, эшләп тә куйды. Үлән бик тәмсез иде. Әмма Хәлимнең бик тереләсе килә. Ул яр буендагы бөтен үләнне чәйнәп бетерде. Аннары җәрәхәтле-шешле тәнен яшел үлән төкереге белән сылап чыкты. Көне буе шулай ямь-яшел булып йөрде. Кичкә табан гына чишмә буена төшеп юынды. Иртәгесен тагын үлән чәйнәп, үлән төкереп йөрде. Авыз эче бөрешеп, тәм сизмәс хәлгә килде. Әмма тәнендәге сызлауның кимүе аның җанына рәхәтлек, күңеленә өмет бирә иде. Берничә көннән Хәлим таякка таянмыйча, алпан-тилпән килмичә, аягына нык басып йөри башлады. Ана бүре белән булган бер вакыйга исә аны тәмам тормышка алып кайтты һәм үзенең кеше, адәми зат булуын искәртте, берочтан, иман, рух, шәфкатьлелек һәм тугрылык дигән төшенчәләренең булуын да исенә төшерде. Бердәнбер төнне ана бүре аудан кайтмады. Таң белән, агач ботаклары арасыннан кояш көлеп карый башлагач, Хәлим аңлап алды: ана бүре белән нидер булган. Башка вакытта табышсыз булса да кайтып җитә иде, бүген юк та юк. Бөтен табигать кануннарына каршы килеп, япа-ялгыз яшәүче бу бүренең кайчан да булса бер фаҗигагә очравы көн кебек ачык иде. Әллә шул көн җиттеме? Азау белән Аккүз дә нидер сизенәләр, тынгысызланып, ярдан асылынып торган агач тамырларын тарткалап йөриләр. Кичәдән бирле тамакларына ризык капканнары юк бит мескенкәйләрнең. Хәлим ана бүрене эзләп чыгарга булды. Ул аның көн саен ауга чыга торган сукмагын яхшы белә иде инде. Ерак китәргә туры килмәде — ике-өч чакрымлап үтү белән үле бүре түшкәсенә тап булды. Таныш бүре түгелме, дип йөгереп барса — Ходайга шөкер, бөтенләй таныш түгел җан иясе булып чыкты. Әллә ана бүре шушы ерткыч белән алышканмы? Үзе дә шушы тирәдә җан биреп ятамы? Шулайдыр... Әнә бит ниндидер канлы эз... Кемнедер сөйрәп барган кебек... Озак эзләргә туры килмәде, ун-унбиш адым эчкәрәк кергәч, Хәлим тагын бер җансыз гәүдәгә тап булды. Ана бүре! Җаны чыгып бетмәгән әле... Тыны-сулышы тигез... Димәк, яшәячәк. Хәле юк, каны күп аккан, әнә бит түшендә тирән җәрәхәт бар, янбашы да ертылып, аерылып төшкән. Уң як колак өстендә дә кара кан сыекчасы укмашып каткан... — И, бәгырькәем минем! — дип, Хәлим ана бүрене кочаклап алды, күкрәгенә күтәреп, кайтыр юлга чыкты. Үз авыруы да ныклап үтеп бетмәгән Хәлим тиз арды, әмма бүренең ярым үлек гәүдәсен кулыннан төшермәде, тезләнеп, бераз хәл алып торды да тагын кузгалды. Үз өннәренә кайтып кергәндә, көн кичкә авыша башлаган иде инде. Хәлим, бераз хәл алгач, ана бүренең тәнен юды, үзенең кием сәләмәләре белән җәрәхәтләрен бәйләде, теге шифалы үләнне чәйнәп, яраларына якты... Аннары... ауга чыгып китте. Аналары тирәсендә бөтерелеп, үрсәләнеп йөргән бүре балаларына да, ана бүрегә дә, Хәлимнең үзенә дә көч иңсен өчен хәлле ризык, туклыклы ризык кирәк иде. Беренче булып куян баласына юлыкты Хәлим. "Албастылар утары"нда яшәгәндә ул ау серләренә шактый өйрәнеп калды. Шуңа күрә куян баласын тоту кыен булмады. Куган булып кыланды да, урап барып каршына гына төште... Ә менә корчаңгы төлке артыннан шактый озак йөрергә туры килде. Шулай да тотты. Арытып, тынсыз-сулышсыз калдырып тотты. Барыбер үләр иде. Таза-сау төлке тоттырмый ул. Бүре чокырына кайтып, җәнлек түшкәләрен хәлсез бүре алдына китереп салды. Ана бүре, кан исен сизеп, айнып китте, күзләрен ачты, башын калкытты, үрелеп яшь куянның канын ялап куйды, тешләгәндәй иттереп, ризык чемченергә кереште. Тагын берничә көн шулай үтеп китте. Ана бүре үз өнендә балаларын имезеп, дәваланып ятты, Хәлим ауга йөрде. Буш кайткан чагы булмады, шуңа да ана бүре көнләп түгел, сәгатьләп терелде, янбашларындагы җәрәхәте тиз бөтәште, колак төбендәге ярасы да төзәлеп, аның урынында канлы җөй генә торып калды... Азау белән Аккүз рәхәткә чыктылар. Алар хәзер көннәрен генә түгел, төннәрен дә әнкәләре белән. Уйныйлар, шаяралар, бер-берсеннән ит калҗасы талап мәш киләләр. Ә бер төнне Аккүз иярде. Бу бүре көчегенә ауга йөрергә иртәрәк әле, шулай да, ярар, йөреп, дөнья гизеп кайтсын, дип, Хәлим үзенә көннән-көн ныграк ияләшә барган Аккүзне кире куып җибәрмәде... Ул көнне алар кабан дуңгызлары йөри торган сукмакка юлыктылар. Утарда яшәгәндә, Хәлим бу урман чучкаларын буш кул белән тотарга өйрәнгән иде. Сукмак буендагы берәр агачка менеп утырасың да кабан көтүенең үтеп китүен көтә башлыйсың. Көтеп ала алсаң, өстән иң соңгы дуңгызның өстенә сикерәсең. Сикергәндә, кулыңдагы тәпәч белән башына сугып өлгерергә кирәк. Шул вакытта миңгерәүләтә алмасаң, ул үзе синең бугазыңны чәйнәп өзәчәк... Аккүзне бер имән төбендәге куышка яшереп калдырды да Хәлим, күсәк алып, өскә үрмәләде. Тик тынгысыз Аккүз, хуҗасын югалтып, биш минуттан сукмакка килә дә чыга, чинап йөри башлый. Өстән әмер биреп утырган хуҗасын тыңлый тагын үзе — кабат яшеренгән җиренә кереп китә. Ниһаять, көткән минут җитте. Мырык-мырык килеп, бөтен тирә-юньне яңгыратып баручы дуңгыз көтүе Хәлимне генә түгел, Аккүзне дә сагаерга мәҗбүр итте. Үз оясыннан башын тыгып та карамас булды ул. Бер-бер артлы тезелешеп баручы кабан дуңгызлары көтүенең ахырында гадәттә иң көчлесе, иң егәрлесе бара. Артык зур булса, Хәлим андый кабанга тияргә батырчылык итми иде. Карт кабанны миңгерәләтү өчен егерме еллык имән кәүсәсеннән эшләнгән күсәк кирәк. Бу юлы Хәлимнең кулында ботак-чатактан сындырып алынган гап-гади тәпәч кенә. Ана бүре янына табыш белән кайту теләге җиңде: Хәлим тәвәккәлләргә булды, коралын алга сузып, аска сикерергә әзерләнде. Гадәттә, соңгы дуңгыз арткарак калучан була. Бу юлы да нәкъ шулай икән, Хәлим сөенеп куйды. Дуңгыз өстенә төгәл төште ул. Сугуын да әйбәт сукты. Әмма дуңгызның исен ала алмады. Тегесе, борылды да, көчле борыны белән селтәнеп, Хәлимнең авырудан хәлсезләнеп, юкарып калган гәүдәсен бер як читкә очырды. Мыркылдап өстенә килә дә башлады. Хәлим, күсәген тотып, каршы алырга әзерләнде. Әмма бик яхшы белә ул: бу юлы дуңгыз җиңәчәк, бердәнбер чара — качып котылу... Шул вакыт яшеренеп торган җиреннән Аккүз чыкты. Чыкты да, чын бүреләрчә ырылдап, кабан дуңгызына табан килә башлады, Хәлим үзе дә аптырды. Шул бала килеш, тау кадәрле кабан каршына чыксын әле! Кабан да бераз каушап калды. Шулай да тиз айныды, бүре баласына таба борылып, аңа һөҗүм итмәкче булды. Хәлимгә шул гына кирәк иде. Кабан Аккүзгә каныгам-каныгам дип кенә торганда, бөтен булган көчен туплап, күсәген аның башына орды. Кабан дуңгызы, соңгы мәртәбә "мырык" итте дә борыны белән юеш җиргә кадалды... Җансыз-хәрәкәтсез яткан түшкә авыр иде. Хәлим аны күтәреп барып караса да, ерак китә алмады, тезенә төшеп, кулындагы ярымүлек түшкәне җиргә куйды. Аннары ике таяк алып, аңарга аркылы-торкылы ботак-санак ташлап, носилка шикелле нәрсә әмәлләде. Кабанны шул носилкада сөйрәп кайтты Хәлим. Кайтып җиткәндә, үзе дә шул ярымүлек кабан хәлендә иде — авыру, хәлсез, ач... Шулай да ул бүген бик бәхетле иде. Ризык юнәтеп, бер җан иясенең гомерен, нәселен саклап калды бит ул. Шуның белән үзен, кешелеген, киләчәген яклап калды... Бу көнне бүре чокырында бәйрәм булды. Ана бүренең җәрәхәтләре төзәлеп килә иде инде. Бүген ул аягына басты, тамагына да әйбәт ашады. Азау анасы янында бөтерелде, Аккүз Хәлим белән бергә учак тергезеп йөрде. Урмандагы вакыйгадан соң, Хәлим аны тагын да ныграк үз итте, яратты. Могҗиза түгелмени — бер-беренә бөтенләй охшамаган, хәтта япа-ят ике җан иясе арасында ниндидер матур, изге һәм котылгысыз багланыш барлыкка килде. Хәлим өчен өр-яңа халәт иде бу: моннан соң бервакытта да ялгыз булмаячак ул. Булмаячак! XV Хәлим бүген беренче мәртәбә дөнья гаменә бирелде. Элек тамак гаме, яшәү гаме белән генә йөргән икән. Хәзер килеп, бүреләр янына эләккәнгә ике атна дигәндә, ул, ниһаять, кешелегенә кайтып төште, авылы, әнкәсе хакында, албастылар хакында, Гөләш хакында уйлады. Чокырга егылып төшкәндә нык кына бәрелгән, миңгерәүләнгән булса кирәк, хәтеренә авыр кайтты. Бәлки, утардагы карчыклар сихере дә чыгып бетмәгән булгандыр... Күкрәгендәге сәер тамга аның хәтерен тиз яңартты яңартуын... Шуннан соң Майя исенә төште... Туктале, нинди Майя? Майяны җирләде бит инде ул? Әллә берәр төш кенәме бу, саташу галәмәтеме? Майя булмаса, кем соң, алайса? Кем?.. Хәлим төгәл хәтерли: Гөләш шундук үз итте аны, имиен дә тиз алды... Димәк, ул — балалы хатын? Кем соң ул? Кем?.. Карчыклар белән дә сәер булды. Майяны... әй лә, теге хатынны күрү белән, шулкадәр коелып төштеләр, кая барырга тишек тапмадылар, мин сиңа әйтим. Шулай аптыраганнан, гаҗиз булып, һушларын җыя алмыйча идәнгә тәгәрәгәннәр, юньсезләр!.. Хәлим хәзер барысына да ышанырга риза: изге рухка да, фәрештәләргә дә, тылсым-могҗизага да. Соңгы елларда күргәннәренә хәзер килеп үзе дә чак ышана ул... Тик барыбер дә Майяның рух булып кайтуына ышанмый. Ә бит, чынлыкта, Майяга әллә ни охшамаган да ул... Мәсәлән, Майя бервакытта да җырламый иде. Ә бу хатын җырлый. Чын татарча, авылча җырлый. Җыры да колак очында яңгырап тора. Әле дә хәтерендә, ул җыр Хәлимнең үз хәленә дә бик туры килә иде: Мин төштәге кебек яшим бүген, Бер югалтам сине, бер табам. Сине эзли-эзли, һәркөн саен Бәхет урынына сер табам... Тормышларым һаман сагышлырак, Бөтен дөнья моңга күмелгән. Бәхетемнән ераклашкан саен Серләр арта икән күңелдә... Авылдагы Нәфисәсе җырларга ярата иде. Тирә-якта беренче җырчы иде ул. Яшьлегендә дә Хәлимне шул җыры, моңы белән гашыйк итмәде микән әле?.. Ул җырлап җибәрсә... Тукта! Туктале-туктале... Нәфисә бит бу... Югалтулар, табышлар хакында, моң, сагыш, сер хакында ул гына шулай әйтә ала... Ничек оныткан соң ул бу арада Нәфисә хакында?! Ул бит бар! Ул гел янәшә яшәгән. Хәлим Майясы белән бәхетле булганда да, урман шаукымына бирелгән чагында да гел янында булган, үзенең сөюе, борчуы һәм кайгысы белән яшәгән... Бәхетле булырга тырышкан. Хәлимнән өметен өзгәч, башка берәү белән тормыш корган, баласы туган... Нишләп йөри соң ул монда — албастылар урманында? Баласы кайда? Аның баласы Майя үлгән көнне туды бит. Аның кендекчесе Майя булды. Шуннан кайтканда үтерделәр дә инде аны... Хәлим үз ачышыннан нишләргә дә белмәде. Нәфисә хакындагы уйлары аның бөтен дөньясын чүмәкәй тутырып куйды. Ул кая гына барса да, нәрсә генә эшләсә дә, нигә генә кагылса да Нәфисә хакында уйлады, Нәфисә дип яшәде, Нәфисә өчен эшләде... Бүре өнендәге кыргый тормышында аның күңел байрагы, өмет уты, яшәү мәгънәсе кебегрәк иде бу исем. Иң кызыгы шунда: ул, Нәфисә дигәндә, Майяны да күз уңында тота, икесен дә шушы бер исемгә, бер рухка һәм бер язмышка берләштермәкче була... Шул рәвешле, Нәфисәне күңелендә Майядан калган бушлыкка кертмәкче була. Дөрес тә эшли. Аны бу бүре базыннан, коткарса да, күңелендә барлыкка килгән шушы яңа балкыш, яңа хис, өмет кенә коткара алыр иде. Әле бит Гөләш бар. Әнкәләре бар... Газиз баласына күкрәк сөтен имезгән Нәфисә хәзер Хәлимгә кем була инде? Иң кадерле, иң якын һәм шундый ук газиз кеше була! Их, утарда чакта, аңышмыйча, бераз исәнгерәп йөрде шул ул. Төштәге кебек кенә яшәде. Урманга үләргә дә шул төшеннән чыгып китте. Кабат төшкә кайтып булса иде! Бер уянгач, төшкә кире кайтып булмый икән шул... Ләкин Хәлим күңелендәге күтәренке хисләрне бернинди үкенеч тә, сагыш та күмеп китә алмый иде. Инде менә ничәнче мәртәбә аның ерак күңел төпкелендә ут яктысы пәйда була. Бер учак кына төнне яктыртып бетерә алмый. Әмма бер учак та кешегә маяк була ала! Төнге йолдызларга багып, үзе ясаган куыш авызыннан күккә карап яткан Хәлим иртән-иртүк китәргә карар кылды. Ана бүре инде аякка басты, терелеп, ауга йөрерлек хәлгә килде. Әнә бит бүген беренче мәртәбә ауга чыгып киткән... Җыенасы-нитәсе юк. Башына таш бәйләнгән бер ау таягы да, күлмәк җиңнәрен ялгап эшләнгән билбавы гына бар. Хәлим, сикереп торып, кичәге аудан калган ит кисәген кыздырды да, әрекмән яфрагына төреп, кипкән үлән өеме астына тыкты. Таң сызылып килә иде инде. Офыкның үзен күрмәсә дә, Хәлим моны тоеп белде: агач башларында нур бөртекләре биешә башлаган мәл бу... Чык мул төшкән. Җир юпь-юеш. һава дымлы. Бөтен дөнья кояшта уңа башлаган рәсем кебек. Тәүлекнең ниндидер изге-илаһи вакыты... Мөһим ниятләр кыла торган, хәлиткеч эшләргә керешә торган вакыт... Хәлимнең колагы урман тавышларына күнекте инде. Бу кыргый дөньяда яшәү аны бик нык үзгәртте. Табигатьтән бик күп нәрсәгә өйрәнде ул. Иң элек тыңларга өйрәнде. Аннары күрергә өйрәнде. Аннары гына сабырлыкка өйрәнде... Әнә — чишмә буенда ике бака сөйләшә. Тавыш-тынсыз гына сөйләшәләр... Ым белән, ишарә белән... Хәлим аларны эчке тоемы белән ишетә... Төнге ябалак карашын кем шәйли алган? Хәлим шулкадәр табигатькә якынайды бу арада, ул әнә шул ябалакның үткен карашын тоя ала... Дөресрәге, күрә, күңеле белән күрә... Ул хәзер аңлый: табигатьтә бөтен нәрсә дә тоемлау, сиземләү аша бара, анда бөтен нәрсә дә тоемлана, сиземләнә, бөтен нәрсә дә ап-ачык, анда сер дә, могҗиза да юк, дөресрәге, анда гел сер генә, могҗиза гына... Әнә — тагын ниндидер тавыш. Тавыш үзе ишетелми, ә Хәлим аны инде тоя. Дүрт тәпиле җан иясе. Авызына корбанын капкан. Чөнки аксабрак атлый. Йөге авыр булса, җәнлек шулай алпан-тилпән килеп, аксап йөри. Хәлим белә: бу — ана бүре аудан кайтып килә. Соңлабрак кайта, әмма табыш белән кайта, димәк, ул инде үз көчендә. Тыныч күңел белән китә ала хәзер Хәлим. Бүре балалары ачтан интекмәячәк. Хәлимнең кемгәдер рәхмәт әйтәсе килде. Кем генә булса да, Раббыдыр ул... Табигатьме, Күкме, Ходай Тәгаләме? "И Раббым, теләгәнеңне барыбер җиренә җиткерәсең. Шушы изге бүре нәселенә ризык, гомер биргәнең өчен, мине исән-сау йөрткәнең өчен, аңымны, зиһенемне, хәтеремне саклап калганың өчен мең-мең рәхмәтләр сиңа, и Раббым!" Әллә каян сизенеп, Азау белән Аккүз әнкәләренә каршы киттеләр. Моңа кадәр бөрлегән куаклары артында гына торган кебек, чыкка, канга буялып юешләнгән ана бүре кинәт Хәлим алдында пәйда булды. Чынлап та, корбанының канына буялып, ул алсу-кызыл төскә кергән. Әкиятләрдә генә була торган бер изге җанга әверелгән. Йзгенең дә изгесе түгелмени? Үлемгә дучар ителгән адәм баласын аякка бастырды бит ул. Аның җәрәхәтен дәвалады, аңа сөтен имезде, ризык тапты, аны ерткычлардан саклап калды... Бәлки, ул бүре дә түгелдер? Ходай тарафыннан Хәлимгә ярдәм итәргә җибәрелгән изге рухтыр? Әнә ул — изге рух — олпат кына атлап килде дә, авызындагы куян түшкәләрен Хәлим алдына куйды. Каян белгән ул Хәлимнең китәсен? Ике куян тоткан бит бәгырь... Хәлимгә, сайлап алырга кушып, күзләрен тутырып карап тора. "Ал, юлыңа кирәк булыр", — ди иде бу күзләр. Хәлим, чүгәләп, бер түшкәгә кулын куйды. Ана бүре моңсу күзләрен тагын бераз мөлдерәтеп торды да калган куян түшкәсе янында, ризык исеннән нишләргә белмичә, койрык чәнчеп торган балаларына бирде. Ләкин Аккүз белән кызык хәл булды. Баштарак әнкәсе ташлаган түшкәгә ымсынса да, кинәт туктап, Хәлим ягына күтәрелеп карады, аннары, юаш хәрәкәтләр белән, тыйнак кына, читкәрәк — Хәлим сайлаган түшкә янына барып утырды. Янәсе аныкы менә монысы... Шул рәвешле үзеннән-үзе тагын бер мәсьәлә хәл ителде. Азау белән ана бүре, Аккүз белән Хәлим бүгеннән ике гаилә булып яши башлаячаклар. Хәлим бу минутта каршылыклы тойгылар кичерә иде: Аккүзне үзенә якын җибәреп, бу табигать баласын аянычлы тормышка дучар итә түгелме? Кешеләр бүреләр кебек үк акыллы һәм ихлас түгел бит. Коллык хисе белән курку хисе — бүреләр өчен ят хисләр. Кешеләрдә иң күп очраган хисләр — нәкъ шул хисләр түгелмени? Озаклап фәлсәфә куертып торырга вакыты юк иде. Хәлим юлга әзерләнә башлады. Ана бүре алып кайткан түшкәне юкә мунчаласына төреп, аны бер таякка кидерде дә аркасына асты. Ана бүре Аккүзне җиңел җибәрде. Бер-берсенең исен хәтердә калдырырга теләгәндәй, бик озак иснәнеп тордылар. Аннары ана бүре читкә китебрәк ятты, Аккүз Хәлим янына килеп утырды. Аның бөтен хәрәкәтендә: "Мин әзер, китәргә була", — дигән ишарә ярылып ята иде. "Каян аңлыйлар болар барысын да?" — дип, тагын бер мәртәбә аптырап уйланды Хәлим. Ул әле һаман да табигатьтәге тоемга, сизенү көченә, бу тоемны, сизенүнең кешедәге акылга караганда күп мәртәбәләр өстенрәк булуына ышанып җитә алмый иде. Бүре чокырыннан чыгып киткәндә, Хәлим артына борылып карамады, Аккүзнең өстендә дә тормады: чакырмады да, кумады да. Барысын да табигать үзе хәл итәргә тиеш иде. Дөресрәге, табигать үзенең карарын тагын бер мәртәбә сынап, тикшереп карарга хаклы иде. Аккүз аны берничә чакрым үткәч куып җитте. Чокырда нәрсә булганын, Аккүзнең үз өненнән, үз анасыннан ничек аерылганын Хәлим белми калды. Аның каравы бер нәрсәне күңеленә нык беркетеп куйды: моннан соң ул бервакытта да ялгыз булмаячак, янында һәрвакыт бер җан иясе, табигать баласы йөриячәк, ул, урман рухы, урман акылы булып, Хәлимгә һәрвакыт ярдәм итеп торачак, аның дусты, туганы, юлдашы булачак. Хәлим кая барырга белми иде. Ләкин кая барганына бер тамчы да шикләнмәде. Утарга, бары тик утарга гына! Нәфисә белән Гөләш калган "албастылар утары"на! Бу утар аланының көньякта булуын чамалый Хәлим. Ул бит теге вакытта белә торып төньяккарак, ягъни агачларның мүклерәк һәм шәрәрәк ягын чамалап кереп киткән иде... Тайганың ераграк җиренә кереп, кеше күзеннән качмакчы, бу рәнҗешле дөньядан мәңге олакмакчы булган иде. Ике көн дигәндә барып тапты ул утарны. Аның бу ике көндә ничек яшәве, ниләр күрүе, ниләр кичерүе хакында, әллә күпме адашып йөрүе, сазлыкка бата язып калуы, каршына килеп чыккан ата кабан дуңгызы белән маңгайга-маңгай терәп сугышуы хакында да сөйләп тормыйм. Бу кызык түгел. Иң мөһиме, ул үзенең сыдырылып, җәрәхәтләнеп, пычранып беткән шәрә тәнен гомеренең иң гүзәл мизгелләрен дә, иң кара көннәрен дә күргән урман аланына китереп җиткерде, һәм шул тәнне, утарның үзенә керергә кыймыйча, Күкчәчәк чишмәсе буендагы яшел, сусыл үлән өстенә яткызып куйды. Аның хәтта юынырга да хәле юк иде. Аккүз дә чыгырыннан чыккан. Телен асылындырып, еш-еш сулап, хуҗасы янәшәсендә ята. Күпмедер күккә карап яткач, рухы илаһи дөнья белән багланышка кереп, чистарынып алгач, Хәлим кабат башын калкытты, үрелеп, янындагы Аккүзне сыйпап, сөеп куйды, аннары торып, юынырга китте. Юынып тамак чылатып алгач, соңгы кабым итләрен бүлешеп ашадылар. Бераз хәл керде. Хәлим Аккүзне куенына күтәрде. Үз ише белән сөйләшкән кебек, иреннәрен бөрештереп сүз башлады: — Менә кайтып та җиттек, керәбезме? Башын әле бер якка, әле икенче якка кыегайтып, җанга үтәрлек итеп карап торучы Аккүз берни дә аңламый иде. Әллә аңлыймы? Әйтә генә алмыймы? "Тагын шул сихер оясына барабызмы? Синекеләр күптән юк инде анда... Йөрмә, харап буласың..." диме? — Нәрсә уйлыйсың икән син? Ә? Ник сөйләшмисең, ник дәшмисең? "Утарга керәбезме?" дип сорыйм бит мин синнән... Аккүз бу юлы да берни дәшмәде. Нәрсә әйтергә белмидер. Белсә әйтер иде... Хәлим үзе дә, урманда йөргән ике көнендә, эчке бер киеренкелектә яшәде, анда да юлны авыр тапты ул. Нәфисәләр авылга кайтып киткән булса? Нәфисә микән соң ул? Әллә? Гөләшен алырга килгән Майямы? Юк, үзе түгелдер, рухыдыр... Әнә — йокламады да... Рухлар ирләр белән йокламыйлар, ди бит... Юк ла, Нәфисә бу. Нәкъ Нәфисә кебек җырлый... Авылга кайтмаячак Хәлим. Әлегә кайтмаячак. Шулай бит ул: кешенең аны һәрвакыт төзәтеп торучы эчке моңы, тавышы була. Хәлим авылда әнә шул моңны югалтты. Кеше кешене үтергән авылда моң яши алмый микән әллә? Шул эчке моңын тапмыйча кайтмаячак ул кабат Кампәрлегә. Хәлим шулай уйлый. Нәфисә Гөләшне авылга кайтарыр да Хәлимнәргә, аның әнкәсенә китереп бирер. Әлегә шулай икәү яшәрләр. Нәфисә килеп торыр, Гөләш тә ияләшкәндер инде аңа. Әгәр ул хатын Нәфисә булса инде... Бәлки, Майяның изге рухыдыр?.. Ай Алла! Нишли ул? Диванага сабышамы әллә? һаман бер сүзне тукый, һаман бер уйны уйлый... Әйтерсең бүтән гамь беткән бу дөньяда... Хәзер җан асрау хакында уйларга кирәк аңа. Вәт шул! Утар Хәлимне моңсу каршы алды. Көне дә болытлырак иде. Олы юлга кереп китә торган сукмак башланган урман артыннан күпереп кара болыт чыгып килә. Димәк, озакламый яңгыр башланачак. Болыты булса да, яшене юк. Озакка бу яңгыр. Хәерлегә булсын, Хәлимгә борылырга урын юк, ул инде өендә. Әнә аның алачыгы. Ишеге ачык. Әллә? Нәфисә китмәгәнме? Гөләш тә монда! И бәгырьләр, Хәлимнең кайтуын тоеп, сизенеп көткәннәр. Әнә... Шул вакыт биленә бәйләнгән чүпрәк япмасын җилфердәтәҗилфердәтә ашыгып алан буйлап баручы Хәлим каршында, күктән төшкән кебек, ике таныш карчык пәйда булды. Хәлимнең йөрәге "жу" итеп китте. Коты ботына шуып төште. Ул, беткән баш беткән инде, дигән кебек, карчыкларның төпсез, нурсыз күзләренә беренче мәртәбә тутырып, батырып карады. "Ну-ка, олагыгыз моннан, китегез каршымнан, мин сездән көчлерәк, мин үлеп терелгән кеше!" — дип, эчтән рухын ныгыта-ныгыта, әллә нинди әүлияләр, пәйгамбәрләр күзе белән карады. Хәлим шунда үзенең тәненә, җанына ниндидер серле көчнең ургылып, тулышып керә башлаганын тойды. Бу көч аның җан түренә кереп оялаган куркуны бәреп чыгарды, аның урынына могҗизави бер ут йомгагы кереп урнашты. Бу утның кешеләр телендә исеме юк, аны "сихер" дип тә, "иман" дип тә, "ихтыяри көч" яисә "илаһи шаукым" дип тә атап булмыйдыр. Ул боларның бөтенесен бергә берләштерә, әмма болардан кала да илаһи һәм фани дөньяларның бүтән бик күп серле хасиятләрен үз эченә ала... Хәлимнең тәнендә, җанында берьюлы барлыкка килгән бу утлы дулкын шулкадәр көчле иде ки, ике сәер җан иясен күреп, артында юаш кына утыручы бүре баласы шашып-чыелдап, арткарак күченде, ә теге карчыклар, таякларын ташлап, дәррәү Хәлим алдына тезләнделәр, башларын җиргә бәрә-бәрә, нидер мыгырданырга керештеләр. Ниһаять, теге тылсымлы көч Хәлимнең зиһененә дә барып иреште. Ул шушы берничә минут эчендә үзенең гади бер кешедән ниндидер илаһи, сихри затка, хәтта... албастыга әверелә баруын тойды... XVI ...Язмышыма кереп югалгансың, Тик кайда син — белмим... Тик кайда син — белмим... Белмим, белмим... — Бел-мим, бел-мим, бел-мим... Бел-мим, бел-мим, бел-мим... Нинди сәер тавыш бу? Нинди көй? Нәфисә үзе кайда? Нинди такта өстендә ята ул? Яңа гына чабып алынган үлән исе... Тагын шул ук тавыш: — Бел-мим, бел-мим, бел-мим... Кыңгырау тавышына да охшаган. Көмеш тавыш, яңгыравыклы, моңлы тавыш... Ләкин яңгырамый, тонык кына чыңлап тора: "Бел-мим..." Ат пошкырып куйды. Атта, ат арбасында бара ласа ул... Теге тавыш та дуга башындагы кыңгыраудан килә! Ә нигә караңгы соң бу дөнья? Дөм караңгы... Бер балачак шигырендәге кебек: "Төн — шул ук көн, төн — дөм караңгы көн..." Төнлә дә бу кадәр караңгы булмый... Төн дә булмагач, нәрсә соң бу? Бәй, ул бит күзләрен ачмаган! Күзләре йомык бит аның! Нәфисә, күз кабакларын дерелдәтеп, дөньяга багарга кыймыйчарак торды-торды да, күзләрен, күзләре белән бергә, җанын, күңелен дөньяга ачып җибәрде. Әмма көткән яктылыгына ирешә алмады. Төн үк булмаса да, күк йөзен кичке эңгермеңгер каплап өлгергән иде инде. Нәфисә, үзенең күңел канатын җилпи-җилпи, әнә шул күккә күтәрелеп, аһлы-гөнаһлы җир өстенә карады... Иге-чиге булмаган урманны кисеп, таш юл үтә. Бу юлдан, терек-терек юыртып, арбалы ат бара. Җен кебек йөнтәс, алалы-колалы ат. Хуҗасы арба читенә аякларын салындырып утырган да, ник бер кыймылдап карасын. Арбага чалкан төшеп, бер хатын йоклап ята. Янында ниндидер төргәк. Карале, Нәфисә үзе бит бу! Янында... баласы! Бигеш! Юк ла, каян килсен монда Бигеш? Гөләш бу! Хәлим белән Майяның кызы! Ә Хәлим үзе ник күренми соң? Кая киткән ул? Кая китсен — үләргә киткән... Язу язып калдырган... Нәфисәнең хәтерендә утардагы сәер хәлләр яңарды. Ул, үткәндәге әрнешләреннән, авыр кичерешләреннән бөтенләйгә мәрткә китеп бармас өчен, җанын кабат үз асылына, хәрәкәтсез, җансыз тәненә кайтарырга ашыкты... Җаны кайтты, әмма хәле кайтмады. Янында мышный-мышный йоклап яткан Гөләшне сөеп сыйпарлык та хәле юк иде аның. — Ә-ә, уяндыңмы, кызым... Бик әйбәт, хәзер инде йокламаска тырыш. Шулай кирәк. — Син кем? — Мин — бер юлчы, балам, мәңгелек мосафир. Калганы мөһим түгел. Иң мөһиме — менә сез исән-сау... — Мин кайда соң, нишләттеләр мине? — Урман эченнән ике карчык чыгарып салды сезне. — Кая алып барасың мине? — Кая булсын, Кампәрлегә — өегезгә... — Каян беләсең минем Кампәрледән икәнне? — Белмәскә ни, үзем алып килдем бит мин сине бу урманга. Оныттың дамыни, кызый? Нәфисә шунда гына аңышып алды: бу бит теге чакта урман юлында туктап утырткан карт. Сәер булса да, әйбәт карт. Аның хакында Нәфисә: "Рухи зат түгел микән бу?" — дип тә уйлаган иде. Менә бит, изге бәндә булгач, тагын килеп чыккан... — Рәхмәт сиңа, бабай. Урманда бөтенләй хәлем бетеп егылган идем бугай... — Рәхмәтеңне, балам, сезне исән-сау алып чыккан ике корткага әйт, алар булмаса, агач төбенә туфрак булып ятар идегез... — Алар бит кара сихерчеләр, бабай. Алар мине сихерләп үтермәкче булдылар... — Дөрес сөйләмисең, кызым. Бу сабыйга сөтеңне имезгәндә бер сихерче дә сиңа кагылмаячак... Алар сине коткарып калдылар. Шуны күңелеңә ныклап беркетеп куй, яме. Нәфисә өчен бу яңалык иде. Аның зиһене күз иярмәс, уй өлгермәс тизлектә эшли башлады: алайса, ни өчен Хәлимгә зәхмәт җибәрделәр, ә Нәфисәгә тимәделәр? Гөләшне имезгән өченме? Шулай, әлбәттә. Гөләш — Майяның кызы бит. Ә Майя — бу карчыклар өчен иң кадерле җан булган... Аларның Хәлимгә кылган явызлыкларын да аңлап була хәзер. Берни дә түгел, Майяның үлеме өчен Хәлимнән үч алулары бу. Ә бит аның бер гаебе дә юк... Майя фаҗигасенең бөтен гөнаһысы — Нәфисәдә... Арба башындарак утырган карт, борылып, Нәфисәнең япмасын тарткалаштырды, баш астындагы печәнен рәтләде, Гөләшнең йөзенә шуып төшкән яулыгын ачыбрак куйды. Нәфисә аның ап-ак сакал-мыек каплаган йөзенә игътибар итте. Ниндидер изге җан бу, изге карт. Әнә бит — күзләре дә янып тора. Күмер кебек... Хәтта бераз шомландыра, куркыта да... Күңеленә ныклап курку җибәргәнче, Нәфисә юлчы картка тагын бер мәртәбә рәхмәт әйтергә ашыкты: — Барыбер рәхмәт сиңа, бабай. Икенче тапкыр булышасың инде миңа. Ничек кенә кайтарырмын икән бу изгелекләреңне?.. — Изгелек белән игелекне кайтармыйлар, балам. Изгелек белән игелек бурыч исәбенә керми. Алар — яшәешнең асылы, димәк, кешенең дә хак асылы. Шул гына... Бу хакта бер дә борчылма, кызым. — Безне өйгә кадәр алып кайтырсыңмы, бабай? — Синең өең бармы соң, кызым? Әллә гел кеше өендә яшәдеңме? Язмышың бик аянычлы, шуңа сорыйм... — Безнең өй янды шул. Без хәзер Сания апаларда торабыз. — Хәлимнең анасы янындамы? — Хәлимне дә беләсеңмени, бабай? — Беләм, балам, беләм. Бу юлдан үткән һәр кешене беләм мин. — Әллә ничек сөйләшәсең син, бабай. Алай бик белгәч, әйт әле: Хәлим исәнме? Кайтырмы ул? — Мин юлдагы хәлләрне генә беләм шул. Юл өчен генә җавап бирәм. Урман дөньясына керә алмыйм, көчем дә, хакым да юк. Шуны гына әйтә алам: мин бу юлда Хәлимнең табан җылысын тоям. Калганын үзең уйлап бетер... Нәфисә уйлап бетерә алмый калды: Гөләш көйсезләнә башлады. Каян гына көч кергәндер — Нәфисә, кискен генә калкынып, торып утырды, Гөләшне ипләп кенә кулына алды, күкрәгенә кысып, салмак кына тирбәтә башлады. — Тамагы ачкан аның... Имезлек сорый... — Моны кыймшанмыйча алга карап утыручы юлчы карт әйтте. Нәфисә, изүен ачып, сөткә тулышкан күкрәген чыгарды. Гөләш, ярым йокылы килеш, сөт исен сизенеп, Нәфисәнең түшен капшый башлады, ниһаять, аның күкрәген табып, мыгырданамыгырдана шул яшәү чыганагына капланды. Кайтып җиткәнче Нәфисәнең күкрәгеннән аерылмады Гөләш. Юлчы карт бүтән сөйләшмәде. Нәфисә дә сүз катмады, чөнки сөйләшкән саен серлерәк, хәтта, шомлырак була бара бу зат. Болай да сер җитәрлек аның тормышында. Шом да җитәрлек. Инде исән-сау кайтып, булдыра алган кадәр яшәп китәргә кирәк. Арыды ул бу тормыштан!.. Бу язмыштан арыды!.. Ходай шаһит: үзгәртергә тырышып карады, үзе дә җанытәне белән үзгәрергә теләде. Барып чыкмады... Их, Хәлим, Хәлим!.. Нигә дип чыгып киттең икән син теге вакытта районга? Ник югалып йөрдең? Нигә шулкадәр бәла алып кайттың бу каһәр суккан урманнан? Үзеңнең генә керүең җитмәгән, нигә башкаларны алып кердең бу мәкерле дөньяга? Бу каһәрле язмышка нигә дучар иттең? Үзең дә шул караңгы урман төпкелендә югалып калдың... Их, Хәлим, Хәлим!.. Туктале... Нишләп югалсын ул? Әнә бит юлчы карт та: "Юлда җылы аяк табанын тоям", — ди... Димәк, кайтачак ул, исән ул, исән!.. Уйланып барып, авылга килеп кергәннәрен сизми дә калган Нәфисә. Айнып киткәндә, Хәлимнәрнең капка төпләрендә басып торалар иде алар. Бу юлчы карт Хәлимнең кайда яшәвен каян белгәндер — бу хакта Нәфисә сорашып тормады, ул хәзер бернигә аптырамый инде, булган әйберләрен җыештырып, Гөләшне кулына алып, арбадан төште дә капкага таба китте. Барып җитәрәк, борылып, юлчы картка рәхмәт әйтмәкче булды, әмма аптырамыйм дисәң дә аптырарлык хәлләр бар икән бу дөньяда — әле генә аларны алып кайткан арбалы ат, күккә иңгән кебек, кинәт юкка чыккан, ул торган урында бер уч печән өеме генә төшеп калган иде... Капка эчке келәгә бикләнгән булып чыкты. Тәрәзәгә ут алмаганнар. Нәфисә: "Өйдә юклармы әллә?" — дип уйлап өлгермәде, өй ишеге шыгырдап ачылып китте дә бер төркем кеше килеп чыкты. "Төнгә каршы кемнәр җыелган безгә?" дигән уй бөтерелде Нәфисәнең башында. Капка ачылгач кына аңлап алды: Сания белән Тәскирә шулай дөбер-шатыр йөгерешеп чыкканнар икән. Тәрәзәдән күреп калганнар. Тәскирә, йөгереп килеп, Нәфисәне кочаклап алды, аннары араларында кысылып калган Гөләшне беләгенә шудырып төшерде. Сания исә, кулын сузып килеп, Нәфисәнең кулларыннан тотты, аркасыннан сөйде. — И-и, балакаем, ничә көннәр көтәбез инде. Бу араларда гел кайтырсыз кебек тоелды шул. Менә, насыйп булгач, кайттыгыз бит... Хәлим бармы соң? Ник дәшми ул? Әллә кайтмадымы? — Әлегә кайтмады, Сания апа. Кайта ул, кайта. Бераз гына тора да кайта... — Ә нигә сезнең белән кайтмады? — Эшләре бар әле аның, Сания апа... Менә сезнең янга Гөләшне алып кайттым. — Гөләшне? — Кайда ул, бир әле миңа?.. Нәфисә аңлап алды: Сания һаман күрми икән. Хәлимгә ул әнкәсенең сукыраюы турында әйтеп тә өлгермәгән иде. Барысы бергә тотынышып, куанышып сөйләшә-сөйләшә өйгә керделәр. Нәфисә Хәлимнең югалуын юри әйтмәде. Болай да тормышы гел көенечтән торган Санияне тагын да көендерәсе килмәде. Ышанып көтсен Хәлимен. Нәфисә үзе дә көтмимени аны? Үлгәнен, мәетен кем күргән соң аның? Юлчы картның сүзләрендә дә өмет бар иде. Насыйп җан булса, бер кайтыр әле... Шулай дүртәүләшеп яшәп киттеләр. Бигеш берничә көн Нәфисәнең күкрәген алмыйча җәфалады, аннары тагын көйләнеп китте. Кан хәтере, сөт хәтере бу юлы да үзенекен итте. Бигеш әнисенә чат ябыша да куя, Гөләшкә юньләп сөт тә калмый башлады. Нәфисә берничә көннән әнкәсе янына фермага сыер саварга төште. Балалар Сания кулында калды. Ул үзе дә сабый кебек бит. Кирәк чакта Тәскирә белән Нәфисә алмашлап өйдә калалар. Ике кеше сыерын саву кыенгарак төшсә дә, ни хәл итәсең, түзәргә туры килә, тормышны алып барырга, балаларны күтәрергә кирәк бит... Нәфисә өйдәгеләргә урмандагы хәлләр хакында теләмичә генә сөйләде. Күп нәрсәне әйтмичә, яшереп калдырды. Аныңча утарда барысы да ал да гөл. Хәлим эшләп йөри, карчыклар әйбәт, мал-туар исән-сау, ризык җитәрлек, кыскасы, яшәргә була... — Нинди карчыклар соң алар? — дип кызыксынды Сания. — Теге чакта Хәлимне юлдан яздырган албастылар кебек түгелме? — Юк, болары әйбәт. Гөләшне гел карап тордылар; менә — олы юлга да безне алар чыгарып куйды. — Хәлим озатмадымыни? — Хәлимнең эше күп иде. Андагы эшне тавык та чүпләп бетерерлек түгел: ашлык сугасы бар, яшелчә бакчасында казынасы бар, утын әзерлисе, мал карыйсы... — Алайса, кызым, чын авылча яшиләр икән анда? — Нәкъ безнеңчә инде. Берни белән дә аерылмый. Хәтта мунча да бар... Ат та бар... Бер телсез әпә дә бар... — Телсез әпә? — Әйе, телсез... Бик сәер ул. Акылга да җиңелрәк. — Ай Ходаем, нинди генә адәми затлар яшәми бу җир йөзендә. Берүк Ходай күрсәтмәсен андый язмышны! — Беләсеңме, Сания апа, аның беләгендә бер тамга бар. Каз тәпие. Элегрәк безнең ферма сыерларының колагына шундый тамга сугалар иде. Хәзер генә ул ялтыравык калай тегәләр... — Ничә яшьләр бар соң аңа? — Яшен кем белгән инде, — кырык та, илле дә, алтмыш та биреп була... Аның, теле булмаган кебек, яше дә юк бугай... — Беләгендә дисеңме ул тамганы? — Әйе, беләктән өстәрәк. Нигә бу хакта төпченеп сорашасың әле, Сания апа? — Элегрәк булган бер вакыйга искә төште. Моннан утыз еллар чамасы элек булды бу хәл. Скотник Әхнәф көтүгә чыгасы таналарга кыздырып тамга сукканда, аның Корбан исемле малае килә дә, атасы читкә борылган арада, учакта кызып яткан тимернең сабыннан тотып, тамгалы башын беләгенә баса. Кызык тоелгандыр инде, бала бит... Сүзгә Тәскирә кушыла: — Кызым, Әхнәф абыең — әткәңнең абыйсы ул. Бик иртә үлде. Урманда агач басып үтерде. Син тумаган идең әле. — Ә малае кайда? Исәнме ул? — Малаемы?.. Малае югалды аның. Соңыннан, бүре талаган, дип сөйләп йөрделәр. Тик... яланда табылган сөякләр сарыкныкы булып чыкты. Шулай кинәт кенә гаиб булды ул малай. Мәдинә апаң, иреннән, малаеннан калгач, шәһәргә китеп барды. Бүтән кайтмады. Бу якларга рәнҗеп киткән, диделәр... Хәзер инде Нәфисәнең күңеленә шом керде: "Теге телсез әпә — әллә шул югалган малаймы? Ничә яшь була инде аңа хәзер? Кырык-кырык биш... Ән-не-кәем! Ә бит алтмыш-җитмеш яшь бирерлек ул хәзер... Әгәр шул булса, димәк, теге албасты карчыклар аны да, Хәлимне сихерләгән кебек, сихерләп алып киткәннәр, гомер буе үзләренә кол итеп тотканнар... Хәлим белми боларны, белсә — шаклар катар иде..." XVII Хәлимнең тормышы җайланды. Күңеленнән курку китте. Шом китте. Гамь китте, борчу китте. Алачык стенасына Нәфисә тырнап калдырган язуны уку белән, ничектер, күңеле тынычланып калды. Карчыклар белән эш пешә: каршында йөгереп кенә торалар. Кызык хәл: шуны эшләргә кирәк, дип уйлап кына бетерә, тегеләр хәзер кереп җитәләр. Уйларын укып баралар диярсең... Хәлимгә нәрсә — рәхәт кенә, эшләсеннәр, йөгерсеннәр әйдә, күрсәткән мәкер-явызлыклары өчен яхшылык эшләп кайтармакчы булалардыр... Ныклап торып уйлаганда әллә ни явызлык та кыла алмадылар! Иң мөһиме — барысы да исән-сау, калганы — төзәлә торган җәрәхәтләр... Тәнендәге яралары төзәлеп бетте. Җөй-җөй тамгалар бөтен тәнен каплап алды алуын. Чын ир-егеттә нинди яра булмас, мондый кытыршылыкка гына түзәргә була. Мунча ягып, тәнендәге иң соңгы кутырларны җебетеп, кубарып утырганда, моннан бер ай элек булган хәлләр исенә төште. Албасты карчыкларның, пәри кызларына әверелеп, мунчада юынып утыруларын күз алдына китерде Хәлим. "Тагын бер сынап карарга кирәк әле", — дип күңеленә беркетеп куйды. Каршында баш иеп, бил бөгеп торулары беләнмени. Тагын берәр явызлык коралардыр әле. Шулай да нигә Хәлим алдында бил бөгеп торалар соң алар? Әллә... Әллә Хәлим үзе дә шундый ук сихерчегә, албастыга әверелдеме? "Тукта, сынап карыйм әле", — дип уйлады ул. Менә хәзер мунча ишеге төбендә, Хәлимнең юынып чыкканын көтеп, Аккүз утырадыр. Өчкә кадәр санауга, Хәлимне чакырып, ишекне тырный башларга тиеш ул. — Бер, ике, өч!.. Шуны гына көткән кебек, ишек артында җанлылык барлыкка килде, бераздан Аккүз, чиный-чиный, үткен тырнаклары белән, эссе чыкмасын өчен ишеккә кагылган тире кисәкләрен тырнап, умырып төшерә башлады. Хәлим үз-үзеннән куркып китте. Ул, куркыныч уйларыннан айныр өчен, тышкы яктагы Аккүз хакында, аның язмышы хакында уйланды. Утарга кайткач, өч көн буе яңгыр койды. Өч көн буе Аккүз алачык эчендәге сәке астында посып ятты. Дүртенче көнгә генә тышка чыгып, утар белән танышып йөри башлады. Аңа иң ошаганы кош-кортлар булды. Хәлим кетәклекне ябып куймаса, ике-өч көндә бер тавык та калмас иде, мөгаен. Аннары Аксай белән сыерны күргәч бер котырынып алды. Андый эре терлекләр белән беренче очрашуы бит әле аның... Бик авыр ияләште Аккүз утарга. Ник иярткәненә үкенә башлаган иде инде Хәлим. Шөкер, ияләште тагын. Кинәт кенә басынкыланып, сабырланып китте. Ауга ияреп йөри башлады. Җылы ашка, җылы өйгә күнекте. Хәлимнән бер адым да калмый үзе. Мунчага да керер иде бугай. Әнә бит ничек өзгәләнә. Югалтты инде ул Хәлимне. Хәлим үзе дә аны яратты, үз итте шул. Ансыз дөнья сансыз кебек хәзер... Мунчадан чыккач, Хәлим туп-туры карчыклар янына китте. Алачыклары каршында җимеш киптереп йөрүче әбиләр, Хәлимне күрү белән, янәшә басып, күкрәкләре турысында кулларын кушырып, башларын иделәр. — Мунчага керегез, юыныгыз, өстегезне алыштырыгыз! Моннан соң кара киенеп йөрмәгез, ишетсен колагыгыз! Карчыклар, башларын кага-кага, риза булып калдылар. Күрсәтмәләр биргәч, Хәлим бакчаларны карап килергә булды. Яңгырдан соң түтәлләр яшәреп, яшелчәләр үсеп киткәндәй булган. Майя белән очрашып йөргән чакларын исенә төшерде Хәлим. Әнә ул иске куыш. Шунда беренче мәртәбә яратышканнар иде алар. Майя юк инде... Аның көзгедәге чагылышы булып, Нәфисә калды. Гөләш тә икенче әнкәсен тапты... Хәзер алар өйдәдер, Хәлим югалды, үлде, бетте, дип уйлыйлардыр... Ә ул менә — исән-сау йөреп ята, бөтен утарга хуҗа булды, хәтта теге албасты карчыклар да аңа тырышып хезмәт итәләр... Нәфисә күрсә, нишләр иде икән? Ә Майя күрсә?.. Хәлим, кайтканда, абзар ягыннан үтте. Телсез әпә хакында уйлады. Әллә кая булды әле ул. Иртән күренеп ала да көне буе юкка чыгып йөри. Мал азыгы, утын әзерләү аның өстендә. Иген игүне, ит-балык хәстәрләүне Хәлим үзенә алса да, абзар, мал-туар шулай ук әпә карамагында. Эш анда гына да түгел. Хәлим ничектер сизенә: бу мәхлук аңардан качып йөргән кебек йөри. Курка ул Хәлимнән. Элек андый түгел иде. Ә хәзер шикләнеп, сагаеп йөри. Ул шулай үзгәргәнме, әллә Хәлим үзе үзгәрдеме? Әнә бит әбиләр ничек кыланалар. Якын барырлык түгел, Аксай да өркеп кача. Җеннән, шүрәледән, албастыдан курыккан кебек курка. Хайван булып хайван да курыккач ни... Әпәне үз алачыгында эзләп тапты ул. Тынчу бүлмәгә килеп керү белән, бер нәрсәгә игътибар итте. Бөтен җиргә — стеналарга, түшәмгә, ишек башларына әрем кыстырып чыгылган. Нәрсә бу? Нинди сихер? Әремнең явыз рухлардан саклавын белә Хәлим. Кем соң монда явыз рух? Хәлимме? Шулай булып чыга... Түр почмактагы сәке өстендә бөрешеп-бөгәрләнеп яткан әпәне күргәч, Хәлимнең күңеле тагын бер мәртәбә дертләп китте: бу бәндәдә моннан ике-өч атна элек утарда яшәп яткан кешедән берни дә калмаган иде. Ул тагын да картайган, йөзенә авырулар төсе кергән, күзләре тагын да эчкәрәк баткан, алардагы нурлар сүнеп бетә язган... — Исәнме? Әпә, күзен алартып, куркынып утыруында булды. — Ни хәлләр бар? Тагын шул ук курку. — Эшләр барамы? Курку. — Авырыйсыңмы әллә? Курку. — Курыкма. Мин беркемгә дә тимим. Курку. Хәлим тәмам аптырады. Ул инде үзенең явыз рухка әверелгәненә ышана да башлады. Явыз тек явыз! Алаймы? Алайса, чын сихерчеләр кебек, өшкереп карарга туры килә бу Хода бәндәсен! Хәлимгә сихернең ни икәнен аңлатып торасы юк. Сихер йоласын башкарган чакларында әбиләрне күп мәртәбәләр күзәтеп торганы бар аның. Сихер тамгасын уч белән имләп, белгән әфсеннәреңне кабатлыйсың да... Рәттән өч мәртәбә сыпырырга гына онытма. Хәлим, уң кулын әпәгә табан сузып, учын ачты да уң якка табан өч мәртәбә түгәрәкләп әйләндерде, аннары шушы боҗраның үзәгендә өч тапкыр тәре ишарәсе ясады. Өчесендә дә: "Дөнья ишекләре ачылсын!" — дип, төкеренеп куйды. Соңгы төкерек, боҗраның үзәге аша үтеп, әпәгә барып кунды, нәкъ шул минутта сихер шаукымы башланып китте. Телсез адәм кискен генә башын калкытты, аннары, күзләрен киереп ачып, бүлмә эчен сөзеп карап чыкты. Менә ул карашын Хәлимдә туктатты һәм: "Син кем?" — дигән кебек, балаларча самими кыяфәттә, гаҗәпләнеп карап тора башлады. Хәлим аңа шул ук сорауны бирде: — Син кем? Әпә һаман да шул аптыраулы кыяфәттә утыра бирде. Хәлимгә соравын тагын бер мәртәбә кабатларга туры килде. — Син кем? — Мин... Мин... Корбан... Хәлим аңламады. Ничек инде — "Корбан"? — Мин бит: "Син корбанмы?" — дип сорамыйм. "Исемең ничек?" — дип сорыйм. — Мин... Корбан. — Ничә яшь соң сиңа! — Дүрт яшь. — Әпә дүрт бармагын чыгарып күрсәтте. — Кайсы авылдан? — Кам... Кам... — Кампәрледәнме? — Әйе... — Әткәң кем? — Әхнәф... — Әнкәң кем? — Мәдинә... Шул вакыт әпә тирә-ягына каранып алды... Аның йөзенә гаҗәпләнү катыш курку билгеләре чыккан иде. Менә ул бераз йөзен чытып торды да балаларча үксеп елап җибәрде: — Әнкә-ә-ә-әй... Ә-ә-ә... Хәлим, берни дә аңламыйча, бер минутта балага әверелгән бу сәер затны тынычландырырга тырышты: — Йә инде, елама. Хәзер әнкәң килә, чак кына көт, яме... — Килми ул... Әнкәй авылда калды-ы-ы... Мине әбиләр урлап китте-е-е... — Нинди әбиләр? — Алар мине капчыкка салып алып киттеләр, аннары менә шушы урынны ярдылар. — Әпә изүен ачып җибәрде, күкрәк турысында түгәрәк яра җөе ярылып ята иде. Хәлим бу җөйтамганы шундук танып алды. — Өеңә кайтасың киләме соң? — Килә-ә-ә... Ике көн инде әнкәйне, әткәйне күргәнем юк... Ы-ы-ы... Хәлим барысын да аңлады. Бу кешегә бала чагында югалган хәтере кайтты. Хәлим кайтарды аны. Шуның белән бу адәми затны авыр кичерешләргә дучар итте. Аның каршында йөзен-битен сакал-мыек каплап алган, җыерчык баскан, тешләре төшеп беткән, бөтен тәне кояшка янып, куллары-аяклары авыр эштән кыршылып, сөялләнеп каткан дүрт яшьлек бала елап утыра иде. Ул дүрт яшеннән шушында үскән, кол хезмәтендә яшәгән булырга тиеш. Нинди хәтәр язмышка дучар бу кеше! Хәлим тагын шуны аңлады: Корбан исемле бу бәндәгә хәтерен кайтарырга ярамый. Соң инде! Бик соң! Йөрәге түзмәячәк... Шушы хәлендә, бераз ачыла башлаган килеш, аның хәтер капкачын кире каплап-томалап куярга туры киләчәк. Ул инде кол. Коллык — аның яшәү рәвеше. Үткәне, бүгенгесе, киләчәге. Күңел юанычы... Бу дөньясын югалтса, ул үләчәк... Хәлим, ашыгып-каударланып, сихер йоласын кирегә табан кабатлый башлады. Иң элек өч мәртәбә төкеренеп алды, өч тапкыр тәре сызды, аннары учын кире якка табан хәрәкәтләндереп, һавага боҗралар төшерде... Әпә, күзләрен Хәлимнең учыннан алмыйча, текәлеп карап торды. Соңгы тапкыр боҗраны сызып куйганнан соң, Хәлим, буыны йомшап, бүлмә уртасындагы бүкәнгә утырды, әпә дә, бушанып, җиңеләеп, иске-москы түшәлгән сәкесенә ауды. ...Хәлим ава-түнә аланга килеп чыкканда, Аккүз аны тәмам югалткан, шул кайгысыннан борчылып, бауга бәйләнгән бозауны куып йөри иде... Тегесе дөнья бетереп кычкыра, ә бүре баласына шул гына кирәк тә, аның кыргый каны инде уянып өлгергән, кыргый җан исә кан сауган күзләреннән тыелгысыз ярсу дәрт булып тышка бәреп чыккан... Хәлим үзе дә шашар дәрәҗәгә җиткән иде: каршында бил бөгеп торучы әбиләр, дүрт яшьлек әпә, кыргый бүре баласы — барысы бергә буталды... Болар юк чакта яшәү ничек җиңел булган! Сер кимегән саен тормыш катлаулана икән! Хәзер әнә бөтен тормышы тоташ тәмугка әверелде: адым саен борчу, сихерле сер яисә серле сихер... Чыгырыннан чыга язган Хәлимне тыныч, җиләс алачык бүлмәсе үзенә яшерде, Аккүз дә аның артыннан иярде. Сәкесенә капланып яткач та тынычлана алмады Хәлим: "Миңа дүрт яшь", — дип торган әпәнең ямьсез йөзе күз алдыннан китми интектерде... Елыйсы килде. Әмма күзеннән сыңар яшь тә чыкмады. Күңеле үксеп еласа да, күзләре һаман еларга теләмәде. Күзләре еласа, җиңелрәк булыр иде, бөтен күңел ачыгысы, җан сагышы шул яшь белән агып бетәр иде... Хәлим бөтен күңел аһын бер сулышта чыгарып бетерергә теләгәндәй: "Нәфисә! Син кайда? Кайда? Кайда?" — дип авыр уфтанды да печән тутырылган мендәрен кыйнарга кереште. XVIII Хәлим үз күңелендәге тыйгысызлыкны эш, мәшәкать белән басарга теләде. Ә утарда эш бетәрлек түгел: игенне суктырып келәткә саласы бар, яшелчә, бәрәңге уңышын җыясы, ит, балык хәстәрлисе, кышка азык, утын юнәтәсе бар. Икешәр-өчәр көнгә ауга чыккалап керде Хәлим. Какларга бөтәс күп ит куйды. Аккүз дә ауга бик тиз күнекте. Акыллы җан булды ул. Уйларын Хәлим уйлап кына бетерә, тегесе шундук кая барасын белеп ала. Ауда бу бик мөһим. Берничә мәртәбә аларга Корбан иярде. Ул нык үзгәрде хәзер. Хәлимнең өшкерүе эзсез калмады, күрәсең. Хәтер савыты кабат томаланса да, ул бераз гына булса да кешелек асылына кайткандай булды — хәзер үзен-үзе карабрак йөри, ашауга, ризыкка да талымланды, Хәлим янында күбрәк булырга тырышты... Ә беркөнне Хәлим аны район үзәгенә алды. Тоз, шикәр шырпы беткән чак иде. Әбиләрне көтеп тормыйча, барлык кирәк-яракны үзе юнәтеп кайтырга булды. Әйбер күп җыела, янда күтәрешүче булса, әйбәт бит инде... Аккүзне амбарның иң түр бүлмәсенә ябып куйды. Монда иң кирәкле, иң кыйммәтле әйберләрне генә саклыйлар. Су салды, сөяк-санак ташлады. Аккүз әллә ни карышып булашмады. Хәлим үзе дә аптырады. "Шулай кирәктер инде", — дигән кебек, башын аска иеп, аякларын алга сузып, юаш кыяфәт чыгарып калды. Бу юлы Хәлим сукмакны бик тиз тапты. Күңеле: "Шунда бар", — дигән якка киткән иде, берничә сәгатьтән олы юлга барып та чыктылар. Чынлап та, Хәлимгә ниндидер могҗиза кагылып үтте, ахры. Бөтен нәрсә аныңча, ул теләгәнчә килә дә чыга. Куркыныч дәрәҗәдә кызык бу... Попутка белән район үзәгенә килеп төшкәндә, Корбан чак тере иде. Иң элек машинадан курыкты, очраган машиналар чыжылдап узып киткәндә, куырылып бөгәрләнә дә кузов әрҗәсенең төбенә сыланып бетә... Бу кадәр кешене күргәне булмаган, ахры, Корбанның. Көне буе Хәлимнең җиң очына ябышып йөрде ул. Базар эченә барып кергәч, читлеккә эләккән кыргый җәнлек кебек тотты үзен. Күзләрен томрандырып, тирә-ягына усал карана-карана, берәрсе ялгыш кына кагылып китсә дә өзгәләп атарга әзер кыяфәттә йөрүче бу сакаллы карачкыга кешеләр дә игътибар итә башладылар. Хәлим, бәласеннән баш-аяк, дип, тиз-тиз генә кирәк-яраклар юнәтергә кереште. Тапшырасы тиреләрне тапшырып, кулга кергән акчага шикәр, ярма, он, тоз, шырпы, балта, кайрак, кырынгыч кебек әйберләр, аннары икесенә дә яңа күлмәкыштан сатып алды да базардан тизрәк чыгып китү ягын карады. Авыл башындагы тукталышка юл урыслар яши торган урам аша уза иде. Хәлим тагын бер мәртәбә үзенең бала чагыннан авыр хатирә булып калган вакыйганы исенә төшерде. Барабара, чамалап, чукынмаганы өчен бер телем ипи дә бирмичә, Хәлимне төрткәләп урамга чыгарып җибәргән исерек урысның өен эзләп тапты. Бер якка янтайган, җиргә сеңгән иде бу йорт. Өйдән бигрәк каберстандагы җимерек чардуганны хәтерләтә. Кыйшайган йортның муртайган тәрәзәләренә аркылы-торкылы такта кадакланган, коймалары авып, капка баганалары гына тырпаеп басып калган... Корыган нигезгә карап сөенергә кушмыйлар. Барыбер Хәлимгә рәхәт булып китте. Теге вакытта бер сынык ипиен кызганган иде, рәнҗешем төшкәндер, бала рәнҗеше иң хәтәр рәнҗеш бит ул, дип уйлап куйды ул. Тукталышта ике әби тора. Татар әбиләре. Матур, пөхтә киенгәннәр, үзара килешкән кебек, икесе дә бер үк төрле яулык бәйләгәннәр. Баштарак Хәлим аларны туган-тумача дип уйлады. Яннарында басып тора башлагач, шул ачыкланды: берсе, күзгә-башка яшьрәге, шушы район үзәгеннән икән, каядыр кызына утырмага бара, ә икенчесе читтән кайткан. Шул әбинең сүзләре Хәлимне сискәнергә, хәтта тетрәнергә мәҗбүр итте. — Кампәрледә кемең бар соң, Мәдинәттәй? — дип сорады районда яшәүчесе. — Беркемем дә юк инде. Чыгып киткәнемә дә бер гомер бит хәзер... — Туган нигездә барыбер кемдер кала ул, Мәдинәттәй, кем дә булса яшидер әле. Ходай насыйп иткән булса, күрешерсез, аңлашырсыз... — Үзем дә аптырыйм инде, Сәрбиямал, мәңге кайтмыйм дип чыгып киткән идем. Менә гомеремнең ахырында ялгыз башым кайтып киләм. Әхнәфемнең сөякләре шушы җирдә ята бит, әллә шулар чакырды инде... Төш күрдем мин. Яшь чагым икән. Кырда җиләк җыеп йөрим. Бервакыт әллә кайдан гына кара болыт килеп чыкты да, коеп яңгыр ява башлады. Мин авылга табан йөгердем. Үзем чабам, үзем җиләк ашыйм. Яңгыр астында җебеп әрәм булганчы, ашап кына бетерим әле, дим. Йөгерә торгач, юлга килеп чыктым. Шул вакыт башымдагы яулыгым юл читендәге бер куакка эләгеп калды. Мин туктап тормадым, һаман йөгердем дә йөгердем. Артка борылып карадым — ак яулыгым теге куакта җилфер-җилфер килә, һәр төн төшемә шул ак яулык керә. Шул ак яулыкны алырга кайттым мин, Сәрбиямал. Кем ул — ак яулык, кайда ул — шуны гына беләсе калды... Бик яшьли малаебыз югалды. Исеме дә Корбан иде... Корбан булды... Кушмыйк дидем шул исемне. Әхнәф үзсүзле иде. Барыбер Корбан дип кушты. Дүрт яшендә каядыр китеп югалды улыкаем... Мәетен дә таба алмадык... Күзләрен сыпыра-сыпыра, Мәдинәттәй ахирәтенә үз тарихын, иренең, малаеның аянычлы язмышын түкми-чәчми сөйләп бирде. Күңелендәге ярсу дулкыннарны ярларыннан чыгармыйча чак-чак тыеп торучы Хәлим бары тик бер нәрсә хакында гына уйлый алды: "Улының үз янәшәсендә басып торуын белсә, бу ана нәрсә эшләр иде икән?" Мөгаен, йөрәге ярылып үләр иде. Тик шунысы гына билгесез: шатлыктан ярылыр идеме ул йөрәк, әллә ачы язмышын каһәрләүдәнме?.. Гамьсез генә яннарында басып торган ике адәм затына карчыклар әллә ни игътибар итмәделәр. Телсез әпәнең өс-башы, кыяфәте, йөз-чырае адәм карамаслык булса да, Хәлим үзе кеше арасында гына күренерлек кыяфәттә иде. Хәлим белән бергә булгач, теге карчыклар әпәдән ул чаклы өрекмәделәр дә. Хәлим тагын әбиләр сүзенә колак салды. — Кампәрледә минем бер апам тора, төшәр җирең булмаса, шунда керерсең, — дип, Сәрбиямал үз туганнарын өйрәтә башлаган иде, Мәдинә карчык кырт кисте: — Минем анда туганым бар. Әхнәфнең бертуган энесенең хатыны исән, дип ишеттем. Тәскирә исемле ул. Алай-болай белмисендер? Мин киткәндә аларның Нәфисә исемле кызлары туып калган иде. Икене тапкан, берсен сихерче карчыклар урлап алып киткән, дигән сүзләр дә йөрде ул вакытта. Бер дә булмаса, шуларга төшәрмен. Электән бик әйбәт хатын иде Тәскирә. Ерак юлдан кайткан әбекәйне куып чыгармас әле, шәт... Хәлимнең йөрәк турысында нидер чәнчеп куйды. Ул инде сизенә, әмма һаман аңлап җиткерә алмый: Нәфисә кем була инде? Майя кем була? Майя — Нәфисәнең урланган игезәге булып чыга ласа. Шуңа да бер-берсенә охшаганнар алар! Хәлим үзе дә аера алмады бит. Менә ул хикмәтләр кайда!.. Моңсу-ямансу булып китте Хәлимгә. Нәфисәне күрәсе килде. Нәфисә Майяның гомерен дәвам итәргә тиеш. Майяның дәвамчысы булган өчен якын иткән дә инде Хәлим аны. Юк, алай түгел, киресенчә, Майяны ул иң элек Нәфисәнең туганы, кардәше булган өчен яраткан! Дөресе шул. Димәк, Нәфисә — беренчесе! Нәфисә — аның иң мөһим һәм иң зур мәхәббәте булып чыга! Шулай булмаса, Нәфисә аны кара урманга эзләп килеп чыгар идемени?! Их, менә хәзер туп-туры авылга — Нәфисәсе янына, әнкәсе, баласы янына кайтып китәр иде ул! Бу мәхлукны кая куясың, карчыкларны, Аккүзне кая куясың?.. Әлегә кайта алмый ул. Утарда эшләре күп әле аның... Бер үк машинага утырып кайттылар. Ике татар әбие ары китте, Хәлим белән Корбан, үз сукмакларына якынрак урын сайлап, төшеп калдылар. Бераз җәяү барасы бар иде әле. Менә ул урын, таныш имән дә шунда гына... Туктале, тукта-тукта... Монысы кем тагын? Юл читендә кемдер көтеп утыра түгелме? Кем булыр бу? Көтәр кешеләре юк бит аларның. Әһә! Менә кем икән... Аккүз! Ничек килеп чыккан ул монда? Ничек тапкан? Каян белгән? — Аккүз! Аккүз! — дип кычкырды Хәлим. Корбан да, аннан күреп, кулын болгап чакыргандай итте. Үзе рәхәтләнеп елмая. "Сабыйның да сабые инде. Шулай яшәгән, моннан соң да шулай яшәр мескенкәй", — дип уйлап алды Хәлим. Уктай атылып килгән Аккүз Хәлим өстенә ыргылды. Арттан килүче Корбан гына аны егылудан тотып калды. Аккүзнең сөенгәнен күрсәң! Әйтерсең алар бик күп еллар күрешмәгәннәр дә, менә әле генә, очраклы гына сукмаклары кисешкән... Утарга кайтып керү белән, Хәлим келәт ягына ашыкты. Аккүзнең ничек чыгуын ачыклыйсы килде аның. Уйлаганы рас икән: бүре баласы келәт астындагы җирне чокып чыккан. Кеше сыярлык олы тишек усал ыржаеп тора. Хәлим түзмәде, тезенә төшеп, үрелеп карады. Ниндидер хикмәт бар монда. Бура астыннан тышкы якка килеп чыккан тишек тагын ниндидер җир куышына барып тоташа. Хәлим коры, көлсу туфракны капшап карады. Җир убылып китте. Төбе шактый тирән булырга тиеш моның. Ул, таяк алып, чокырның тирәнлеген тикшерде. Таяк очы, чыңлап, ниндидер чуен савытка барып төртелде. Хәлим, көрәк алып килеп, ашыгып казый башлады. Менә ул савыт! Чуен! Мич чүлмәге! Авыр үзе... Чөмәкәй итеп вак таш тутырылган. Кемгә ни өчен кирәк булды икән бу галәмәт? Хәлим чүлмәк эчендәге шома, матур ташларны учы белән сыпырып карады. Менә сиңа мә! Вак ташлар астында саргылт тәңкәләр ята ласа! Алтын акчалар бит болар! Борынгы акчалар! Хәлим шаша язды! Бүген ул тәмам йөрәгеннән язар, ахры. Бу юлы Ходай Тәгалә аны алтынын күрсәтеп сыный. Хәлимнең йөрәген, зиһенен, кешелеген сыный Ходай. Хәлим моны үзе дә белә, тик нигә әле аның карашын, карашын гына түгел, күңелен, дөнья күзеннән яшереп, яшәү гамен онытырлык итеп, алтын тәңкәләр балкышы томалап алган соң?.. XIX Хәлим авылга кайту хыялы белән тагын ике атна яшәде. Тизрәк китмәкче булып, ике кеше өчен эшләде. Эшләгән саен эш арта торды: иген уңышыннан соң бәрәңге чоры килде, аннары печән ташыдылар, булган орлыктан кара он тарттылар. Тегермән сабын әйләндерә-әйләндерә, Хәлимнең уч төбе ике кат сөялгә катты... Корбан да, карчыклар да булдыра алган кадәр аңа булышырга тырыштылар. Корбан гына түгел, карчыклар да хәзер нык үзгәрделәр. Кара җиләннәрен салып ташлап, яшелле-зәңгәрле чәчәкләр төшкән озын күлмәк киеп йөри башладылар, шундый ук чәчәкле яулык бәйлиләр. Йөзләре әллә ни куркыныч түгел икән аларның. Очлаеп киткән кылыч борыннары, озын иякләре генә бераз ямьсезли, калган җирләре кешеләрнекеннән бер дә ким түгел. Көнгә өч мәртәбә ашарга әзерләп, Хәлимне алачык читендәге табынга дәшәләр. Хәлим исә Корбанны ияртеп килә. Тоз, шикәр, чәй, ак он кайткач, табыннары тагын да бөтенәйде, тәмләнде. Хәлим авылга кайтып китсә дә, ризык хәзер бик озакка җитәчәк, иншалла. Сабыннары да беткән иде. Кулларына Хәлим алып кайткан сабын тию белән әбекәйләр утардагы бөтен чүпрәк-чапракны юып элделәр. Бер атна буе утар җилкәнле корабка охшап торды. Көннәр сентябрьгә керде. Хәлим моны болытлы күктән, дымсу һавадан, урмандагы төсләрдән сизә. Яңгырлар да ешайды. Яңгырга ияреп салкын җил килә. Урман эчендәге аланга да килеп җитә алгач, юл буенда, авылда ничектер инде ул җил дигәннәре... Җил генә түгелдер, хәтәр давылдыр, йә кара явылдыр... Яңгырлы көннәрне Хәлим алачыгында моңаеп-сагышланып үткәрә. Яныннан бер адым да китми тагылып йөргән Аккүз дә, баш очында торган һәм алтын тәңкә белән шыплап тутырылган мич чүлмәге дә аның җанына җылылык, күңеленә тынычлык бирә алмыйлар иде. Мондый вакытларда Хәлимне җырга, шигырьгә тарта. Җырын ул кадәр булдыра алмый, ә менә шигырьләре ипле генә агыла. Чөнки йөрәгенең иң нечкә җирләреннән саркып чыга аның бу иҗаты. Кызганыч, язып барырга кәгазь-каләме генә юк. Күңелендә языла да шул мизгелдә үк онытыла... Бу көздән соң гел яз килер кебек, Көзләрдән соң язлар килмәсә дә. Язны көтәм... Күңелемне кышкы хисләр, Ап-ак карлар, салкын җилләр ялмаса да... Иләс-миләс җан-бәгырем дөньялыкка, Аңа әллә гел моң-сагыш тулган микән? ...Өлгер күңелем, сары көзне артка ташлап, Инде кышкы йокысында булган икән... Мондый шигырьләре күп аның. Күңел халәтен ел фасыллары аша бирергә өйрәнде ул. Шулай аңа җиңелрәк, рәхәтрәк... Сагындырып кына килә бу көз, Сагындырып ява яңгыры. Хисләр генә мөлдерәмә таша, Җанны өтеп таша, яндырып! Моңсу уйлар һич тынгылык бирми, Алар инде күптән ак кышта. Охшамасам гына ярар иде Ап-ак кышта калган аккошка... ...Көз кояшы әсир иткән, ахры, — Карашларым бүген яп-якты! Ә шулай да буран сорый күңел, — Җиңел тормыш инде ялкытты... Кайчакта Майя, кайчакта Нәфисә исенә төшә дә, икесе бер кеше булып, Хәлимнең каршына килеп басалар. Төштәге кебек. Ап-ак томан булып, шәүлә булып... Янда гына шикелле, ә үзләре шундый ерак! Хыялдагы шикелле ерак... Мин сагындым, ахры, сине, — Күңел моңланып тора. Алып ташлыйм дисәм, дөнья Тагын моң ягып тора. Мин сагындым, ахры, сине, — Урманга чыгып китәм. Урманнарга кереп булмый, — Урман читендә читән! Мин сагындым, ахры, сине, — Төшмәгән күлләр калмый. Сагышым шундый зур икән — Сулар да мине алмый! Сагынсам да, моңлансам да, Барыбер кеше түзем. ...Моңайган булам, югыйсә Бәхетле кеше үзем! Хәлим еш кына үзенең язмыш юлын барлап ята. Баштан ук барлап килә-килә дә үлем каршында япа-ялгызы калган чагына җитә. Майя кыяфәтендә килеп кергән Нәфисә булмаса, инде күптән, күптән төенләнер иде аның гомере. Хәлимнең язмышы бүре чокырында түгел, нәкъ менә Майя-Нәфисәнең аны килеп тапкан чагында хәл ителде булса кирәк. Бу хакта да шигырь язды ул. Һәр гомернең бер мизгеле була, Борылып карап үткән эзенә. "Ары барыргамы-юкмы?" — диеп, Сорау бирә кеше үзенә. Менә шунда бер җан килеп чыга, һәм җитәкләп китә гомерне. Шушы чиктән уза алган кеше Кояш кебек озын гомерле!.. Яшәячәк әле Хәлим! Озын-озак гомер яшәячәк! Авылда, кешеләр арасында, әнкәсе, Гөләше белән бергә, аннары... Нәфисә белән бергә яшәячәк! Кире какмасын гына инде Хәлимнең ихлас хисләрен! Кире какса да хаклы булыр. Хәлим аркасында аңа аз җәфалар күрергә туры килмәдемени?! Бурычлы, бик бурычлы Хәлим аның каршында. Ничек кенә түләп, кайтарып бетерер икән ул бу бурычын? Нәфисәнең изгелекләрен ничек кайтарып бетерер икән? Бер кояшлы, җылы иртәдә Хәлим бөтен утар халкын кое янына җыйды. Халык исәбенә әлеге дә баягы ике әби белән Корбан исемле телсез әпә керә иде. Су ялгашы янында Аксай басып тора, аяк астында тынгысыз Аккүз бөтерелә. Бу кыргый дөньяда аларны да халык исәбенә кертергә мөмкиндер. Хәлим әбиләргә карап сүз башлады: — Мин иртәгә авылга китәм. Авылда яшәячәкмен. Сезнең янга килеп йөрермен. Булышырмын. Кыш чыгарлык ризык бар, мал азыгы, утын бар. Калганын китереп торырмын. — Әйтергәме, юкмы, дигән кебек, бераз икеләнеп торгач, кискен генә өстәп куйды. — Сихерегезне ташлагыз! Югыйсә шул сихерегезне үзегезгә кайтарып каплармын, ишетсен колагыгыз! Тату яшәгез, ипле, тыныч яшәгез! Карчыклар, гадәттәгечә, дәшмәделәр, күкрәкләренә кулларын кушырып, баш иеп, тыныч кына тыңлап тордылар. Аннары кайсы кая эшкә таралдылар. Хәлим, телсез әпә янына килеп, кулын болгый-болгый, кычкырып-кычкырып, кабат аңлата башлады: — Мин — китәм! Син — каласың! Аксай — синең кулда кала! Абзар — синдә! Утын — синдә! Келәт — карчыкларда! Сыер, бозау — карчыкларда! Ашау — карчыкларда! Мин — китәм! Мине — көт! Суыкка кадәр килеп китәрмен! Аңлагандырмы, юктырмы — Ходай үзе генә белә. Ләкин Хәлим артык тырышмады да, чөнки ул белә: тагын бер мәртәбә зиһене ачылса, Корбан белән бер-бер хәл булачак... Көне буе иләс-миләс йөрде Хәлим. Әткәсенең каберенә барды. Озак кына сөйләшеп, гәпләшеп утырды. Күңеленнән генә, үзалдына гына сөйләште. Елап та алды. Шулай ук күңеленнән генә. Нишләптер күз яше белән елый алмый ул. Ниндидер төер бар. Шул төер күз яшьләрен томалап тора. Еласа, җиңеләеп китәр иде, күңеле тынычланып калыр, хисләрен, кичерешләрен тәртипкә салып торучы моңы табылыр иде... Күңел моңын акча моңы гына алыштыра алмый шул. Хәлим келәт астыннан табылган хәзинәне нишләтергә дә белмәде. Бу кадәр алтынның бәладән башка берни дә китермәячәген аңлый иде ул. Шулай ук кире күмеп куеп та булмый бит инде. Ник булмасын?! Ятсын шунда. Алтын бозылмый ул, ә менә аның янында кеше бозыла... Хәлим, кызык өчен генә, савыттан берничә алтын тәңкә алып кесәсенә тыкты да, калганын табылган урынына күмеп куйды. Соңгы мәртәбә мунча ягып керделәр, Хәлим кырынып алды. Корбанны да сакал-мыектан арындырды. Кырынырга өйрәтте. Базардан алып кайткан яңа киемнәрен кидерде. Тегесе, балачага кебек сөенеп, кич буе үзенә бәйрәм ясап, кирәккәкирәкмәгәнгә дә елмаеп йөрде. Шул ук кичтә, бергә җыелып, табын кордылар. Хәлим тагын бер мәртәбә саубуллашты, аннары, моңсу гына атлап, үз алачыгына кереп китте. Стенадагы язуларга карап, түшәгендә озак кына уйланып ятты. Торып, өстәп язып куйды: "Исәнме, Нәфисә!" XX Нәфисә Хәлимнең исән-сау кайтуына өметен өзде. Аңа карап, Саниянең дә өмете сүнде, сүрелде. Ана кешенең өмете иң ахырдан сүнә, диләр бит. Саниянең дә улын көтеп яши торган сәгатьләре бетеп килә иде. Нәфисә берничә мәртәбә: "Әллә шул зәхмәтле урманга тагын бер барып килим микән?" — дип уйлап куйса да, тәвәккәлли алмады. Болайрак уйланды ул: Хәлим анда булмаса, бу юлы карчыклар Нәфисәне кире авылга җибәрмәячәкләр. Зиһенен алып, кол итеп, телсез, аңсыз бер адәм итеп тотачаклар. Теге әпә кебек... Юк, юк, онытырга кирәк ул каһәрләнгән утарны! Ничек тә онытырга! Кайткан кеше күптән кайтыр иде инде. Кайтмаган җанга, Ак бабайны чакырып, Коръән чыгарга да, рухын бәхилләтеп, күңелне тынычландырырга кирәк... Күңелен тынычландыра алмаса да, Нәфисә Хәлимнән өметен өзде. Шуны гына көтеп торган кебек, бердән-бер көнне, төшке ашка җыелышкан бер сәгатьтә, Хәлим үзе кайтып керде. Кайтып керде дә, юл капчыгын почмакка ташлап: — Ничек тордыгыз? — дип сорады, шундук, тыйнак кына итеп, әнкәсен кочаклап алды. Аннары башкалар белән күрешә башлады. Бер читтә чак тере булып басып торган Нәфисәгә чират җиткәч: — Нихәл, Нәфисә, менә терелдем... Хәзер мине бернәрсә дә ала алмаячак, — диде. — Гөләшне исән-сау гына алып кайтып җиткердеңме? — дип тә өстәде. Нәфисә һаман "телсез-өнсез" иде. Аның өчен Тәскирә җавап бирде: — Барысы да исән-саулар, Хәлимкәем, Ходайга шөкер. Гөләш тә, Бигеш тә... Әнкәң генә начар күрә... — Әнкәй, нишләп алай? Тагын күзләрме? — Күзләр шул, балам... Син киттең дә югалдың, синең белән бергә күзләрем дә чыгып киттеләр... — дип, яшь сыгарга ук кереште Сания. Хәлим аны тагын кочагына алды. — Йә инде, әнкәй, елама. Менә мин кайттым бит. Димәк, күзләрең дә кайтачак. Менә хәзер өчкә кадәр генә саныйм да... Күзләреңне кире кайтарып бирәм... Көлмә-көлмә, шулай булачак. Тик син аларны йомып тор, яме. Йомдыңмы? Менә шулай. Сез дә йомыгыз. — Хәлим ни көләргә, ни еларга белмичә бер читтә карап торган Тәскирә белән Нәфисәгә табан борылды. — Күзләрегезне яшеребрәк торыгыз. Бәласеннән баш-аяк... Хәзер саныйм. Бе-е-ер, ике-е-е, өч... — Хәлим үзе саный, үзе, әнкәсе каршында кулын алга сузып, камлау йоласы башкара — ачык учларын өч мәртәбә сул якка таба әйләндереп, сәер-сәер ишарәләр ясый... Менә ул эшен бетерде дә әнкәсенең баш түбәсен сыпырып куйды, аннары учларын ишеккә табан төбәп, кискен селкеп җибәрде... Күз авыруын шулай тышка чыгарып җибәрүе иде аның. — Әнкәй... Әнкә-ә-әй!.. Ишетәсеңме? Хәзер ач күзеңне. Тәскирә апа, Нәфисә, сез дә ачыгыз. Ягез әле... Сания күзләрен ачып та җибәрде, көн яктылыгыннан башы әйләнеп, янтаеп та китте. Хәлим аны почмактагы киң сандык өстенә утыртты. Сания генә түгел, Тәскирә дә, Нәфисә дә ышанмыйлар иде бу хәлгә. Хәлим үзе дә ышанмый иде. Ул бит моны тоеп кына эшләде, белеп түгел, тоеп кына, әмма ышанып эшләде. Ул үзе дә, хәлсез-буынсыз калып, Сания янәшәсенә чүкте. Әмма сер бирмәде, кискен генә торып, учларынучка ышкый-ышкый, өй буенча йөреп китте: — Бу өйдә мине ашатырга телиләрме, юкмы? Әллә шулай гомер буе бер-беребезгә карашып утырырбызмы? Беренче булып Тәскирә айныды. Ул, итәгенә ут капкандай, атылып Сания янына килде, аның яшькә мөлдерәмә тулы күзләренә карап, илереп елап җибәрде: — Саниякәем... Нәфисәне ышандыру кыенрак иде. Ул һаман әле мич буенда җансыз булып басып тора. Киерелеп ачылган күзләрендә әллә күпме сорау: "Кем син? Син чынлап Хәлимме? Син — Хәлиммени? Исәнмени син? Син ник исән? Син чынлап та исәнме? Синме бу, Хәлим?.." Аның каравы Сания үзе тиз айныды. — И, балакаччаем, күрәм бит мин, тагын күрәм!.. — дип, тетрәнеп елый башлады. Ниһаять, аңа Нәфисә кушылды. Ул да Саниягә табан омтылды, кочаклап алды... Өч хатынның кочаклашып елап утыруы Хәлимгә дә тәэсир итте, ахры. Ул, дымлы күзләрен читкә яшерә-яшерә килеп, өчесен бергә кочаклап алды. Шулай бер-берсенә газиз дүрт кеше, бер җан, бер тән кебек, озаклап тынычландылар. Беренче булып Сания телгә килде: — Ходай бар ул, балалар. Менә ул — Ходай Тәгалә Хәлимем булып кайтты... И Раббым! Мең рәхмәтләр Сиңа, меңмең-мең рәхмәтләр!.. "Бу Сания апа акылдан шашамы әллә?" — дигән кебек, Нәфисә аны тизрәк тынычландырырга ашыкты: — Сания апа, Хәлим бит бу, Хәлим... — Беләм, кызым, үз баламны белмәскә ни... Тик ул минем өчен бала гына түгел хәзер, ул... ул — Ходай Тәгаләнең илаһи могҗизасы да... Юк, юк, ул — Ходай Тәгаләнең үзе дә!.. Моңа ышанмыйча мөмкин түгел иде. Берничә минут элек кенә дөм караңгылык эчендә яшәп яткан Саниянең күзләренә, бер ым белән, бер кул ишарәсе белән, дөнья тикле дөнья яктылыгы килеп иреште бит... Гел шулай: илаһи могҗизадан соң һәрвакыт мәшәкатьле җир гаме килә. Җиргә иң якыны Тәскирә булып чыкты: — Бәрәкалла!., һаман елашып утырабыз, юлдан кайткан кешене аягүрә тотабыз. Бар, кызым, самавырны яңарт, казанны көйлә, тәм-томнарыңны алып кер. Мәдинә апаң да кайтып җитәр... Сания апаңның шатлыгыннан Коръән укытып җибәрербез... Хәзергә чәйләп булса да алыйк... Бар, йөгер, кызым... Нәфисә йөгереп чыгып китте. Аның җиле түр түшәк өстенә корылган чыбылдыкка барып бәрелде, аннары, ян чаршауны аралап үтеп, сабый бала йоклап яткан карават өстенә ауды. Балага бу ошап бетмәде, ул өстенә капланган ак җәймәсен тибеп атты да, йөзен чытып, шыңшый башлады. Әнкәсе янында утырган Хәлим, кискен башын калкытып, Бигеш уянып яткан түр почмакка үрелеп карады... Күрде! Таныды! Юк, танымады... Кинәт, корт чаккандай сикереп торып, түшәгендә тибенеп яткан бала янына китте. — Әнкәй! Нинди бала ята монда? Бу бит Гөләш түгел! Нәфисә кайда? Гөләшне нишләткән ул? Кая куйган? Әнкәй?! Сания Тәскирәгә тотынып аягына басты, түргә узды. Күзләре ачылса да, көтелмәгән хәлләрдән аның тән-буыннары йомшап киткән иде шул. Сөйләшүе дә ипле, сабыр: — И-и, балам, юкка өзгәләнмә. Бу бит Бигеш... Бигешебез... Нәфисәнең бәгырь кисәге... Ә Гөләшебез әнә каршы як караватта йоклый. Зур үсте ул хәзер. Шуңа күрә юкка-барга безне борчымый... Хәлим үзенең кызы яткан почмакка китте, билбавыннан тартып, түшәк өстендәге чаршауны ачып җибәрде... — Нигә юкка-барга булсын, әткәсе кайткан бит аның! Борчыса да, борчылса да ярый бүген! Кил әле монда, кил, кил... Уянып, күзләрен томрандырып яткан Гөләшне кулга алгач та тынычлана алмады Хәлим. — И-и, кызыкаем минем! Бәгърем, җимешем, җаным минем! Әйбәт кенә тордыңмы? Сагындыңмы? Әллә сагынмадыңмы? Сагынгансың, беләм... Чөнки үзем дә бик-бик сагындым. Ишетәсеңме? Са-гын-дым... Шул вакыт ишегалдында шау-шу купты. Каяндыр чиләк яңгырап төште, тавыклар чыр-чу килде, ишек шапылдап ябылды һәм... бу кыямәт артыннан ук, атылып-бәрелеп, йөзе агарып каткан, телдән язган Нәфисә килеп керде. — Ө-ө-өйгә... бү-бү-бүре... ке-ке-кергән... Тәскирә кычкырып җибәрде: — Ән-не-кәем!.. Саниягә дә хәл керде: — Нәрсә булды, кызым? Нәфисәнең теле һаман ачылып җитми иде әле. — Бү-бү-бүре баласы йөри анда... Бө-бө-бөтен тавыкларны то-то-тотып бетерә инде... Хәлим көлеп җибәрде. Әмма бер сүз дә эндәшмичә, Гөләшне кире урынына салып, тышка чыгып йөгерде. Шундук урап та керде. — Аккүз ул. Миңа урманнан ияреп кайткан бүре малае. Шул бүреләр аркасында исән калдым да инде. Кешеләргә тими ул... Тавыкларга да тими... Бала бит әле — уйныйсы килгәндер... Койма баганасына бәйләп кердем... Их син, Нәфисәкәй, шул көчектән дә курыккач... Ә үзең кара урманда берүзең йөргән буласың... — Курыкмассың... Тешләрен ыржайтып тора бит. Урманда булса, курыкмас идем, өйдә куркыныч... Хәлим тагын сүзне тыныч буразнага төшереп җибәрде. — Ягез, ашатыгыз иңде мине. Югыйсә үзем дә ач бүрегә әверелеп барам бугай. Йә берәрегезне тотып ашармын... — дип, астыртын гына елмаеп, Нәфисә ягына мут карап куйды... XXI Мәдинә карчык кайтып кергәндә, үзара сөйләшеп аңлашканнар иде инде. Хәлимгә Нәфисәләр йортының янып көлгә калуын да, бу көл астында ике исерекнең гәүдәләре табылуын да, Нәфисә белән Тәскирәнең Сания янына күчеп килүен дә, түкми-чәчми, бөртекләп сөйләп биргәннәр иде. — Менә Мәдинәттәй дә бездә тукталды, — дип әйтеп куйды Сания, кунак карчык артыннан ишек ябылуга. — Гаепләмә инде, Хәлимкәем, кая барсын, без дә монда булгач, шушында төште, — дип, акланыбрак элеп алды Тәскирә. Мәдинә карчыкның акланырга исәбе дә юк иде. Ул, күптәнге танышын очраткан кебек, Хәлимгә кулын биреп, гәпләшә башлады: — Исәнме, балакаем, насыйп иткәч менә син дә кайтып җиткәнсең... Өйдә, көтә-көтә, көтек булып беттеләр инде. Бигрәк тә әнкәңнең йөрәге өзелде. Хатының да бер минут теленнән төшермәде... Юлың уңышлы булдымы соң, балам? — Әйбәт кенә, әбекәй. Ә сезнең юл уңдымы? — Нинди юл хакында сорыйсың бит, балам. Гомер юлыма килгәндә... сикәлтәләр, борылмалар күп булды. Кампәрлегә кайткан юлны әйтсәң, анысы шома, туры булды. Юлдашларым да әйбәт иде... Туктале, балакаем, мин сине кайдадыр очраттым бит?.. Кайтканда, юлда очраттым мин сине... — Юктыр, әбекәй, мин бөтенләй икенче яктан кайттым. — Очрашмагач, каян беләсең минем кайсы юлдан кайтканны?.. — Каян дип... Район ягыннандыр инде... — Әйе шул. Мин сине, балакаем, районнан утырып китә торган тукталышта күрдем. Ул вакытта көрәк кебек сакалың бар иде. Аннары... күмер кебек кара йөзле, йөз-битен җон баскан, җен кебек юлдашыңны да хәтерлим. Бер машинага утырып кайттык ласа. Сез урман юлында төшеп калдыгыз. Шулаймы? — Син мине кем беләндер бутыйсың, әбекәй. Мин түгел идем ул. — Белмим, белмим... Шулкадәр дә бер-берсенә охшар икән адәм балалары... Мәдинә карчыкны табынга чакырдылар. Гөрләшеп тагын бер мәртәбә чәйләп алдылар. Хәлим кунак карчыгына капмакаршы туры килде. Тегеңә шул гына кирәк: бу якка карапкарап ала, озаклап сынап, күзәтеп тора. Шикләнә. Тәки танып калган бит чукынчык шәһәр корткасы! Хәлимне ютәлли-ютәлли ишектән кереп килүче Ак бабай коткарды. Ул иң элек Сания каршына барды, сөялгә каткан бармакларын аның күз төпләреннән йөртте, кашларына кагылып үтте, аннары, Хәлимгә табан борылып: — Гайшә-Фатыйма кулыдыр синдә, олан, — диде, үзе, учларын сузып, күрешергә килә башлады. — Исәнме, Ак бабай. Син һаман шундый икән әле... — Нинди, олан? — Әйбәт кеше син, Ак бабай, үзебезнең кеше. Чын кеше. Мин сине сагындым, мин сезнең барыгызны да сагындым! Мин тормышны сагындым, ишетәсезме? Минем яшисем килә, балалар үстерәсем килә, яратасым, яратыласым килә! Их, яшәү нинди рәхәт!.. Белсәгез иде сез яшәүнең никадәр татлы икәнен!.. — Чү, балам, чү, очып китәсең бит инде. Канатсыз-нисез очып китәсең... — Очарга яралган кеше җирдә йөри алмый, Сания балам, очсын, сүз әйтмә. Ә хәзер, әйдәгез, бер дога кылыйк. Ак бабай Хәлимнән артыгын сорашмады.Шуның өчен дә ярата аны Хәлим. Шулай да албасты карчыклар хакында сорап куйды. Хәлим теләмичә генә җавап бирде: — Нәрсә булсын аларга. Яшиләр шунда. Тик элеккеге егәрлекләре юк инде аларның... — Нәфисәгә карап, аңа сөйләгән кебек, сүзен дәвам итте: — Хәзер алар беркемгә дә зыян салалмыйлар. Булган тылсымнары да миңа күчте... — Тылсымның да төрлесе була, олан, син үз тылсымыңның нинди икәнен беләсеңме соң? — Белмим, әлегә белмим... Мин шуны аңладым, Ак бабай: кешегә тылсым һәрвакыт кирәк. Югыйсә яшәү кызык түгел. Хәтта мөмкин түгел! Әнкәй, шулаймы? Тылсымсыз яшәү — көн яктысын күрмичә яшәү кебек, әйеме? Менә сине дә, әбекәй, авылга тылсым алып кайткан бит. Күргән төшең дә — шул тылсым түгелмени?! Куакка эләгеп калган ак яулыгыңны син кайтып алырга тиеш идең, шулаймы? — Шулай шул, балам. Ә каян беләсең минем ул төшем хакында? — Беләм шул. Районнан бергә кайттык без. Тукталышта Сәрбиямал апага сөйләп тордың. Әйе, мин идем ул сакалбайларның берсе. — Ә теге кыргый бәндә кем иде? — Анасының газиз улы иде. Башкача берни дә әйтә алмыйм. Анасының газиз улы икән — бу азмыни? — Табышмак белән сөйләшәсең син, балам. — Сүзгә Сания кушылды. — Оныт әле шул урманыңны, сихерчеләреңне, алар яшәгән зәхмәт базын оныт, мәңгегә оныт... Тагын бер утырып дога кылды да, исәнлек-иминлек теләп, Ак бабай чыгып китте. Юк эшләрен бар итеп, калганнар да кайсы кая таралып бетте. Өйдә Хәлим белән Нәфисә генә торып калдылар. — Нәфисә, исәнме... — Исәнме, Хәлим... — Минсез ничек яшәдең? — Ә син? — Мин яшәмәдем, сагындым гына... — Мин дә сагындым... — Безгә хәзер нишләргә инде? — Белмим, Хәлим... — Ә мин беләм! — Белгәч, әйт... — Безгә бергә яшәргә кирәк. — Шулай дисеңме? — Шулай димен. — Бүтән бер дә китмәссеңме соң? — Бүтән бер дә китмәм. — Беркая да, беркая да? — Беркая да, беркая да. — Алайса, мин риза! — Риза булмый гына кара! — Нәрсә эшләрсең? — Тылсымым белән өшкереп сихерләрмен, барыбер үземә каратырмын... — Хәлим, бер әйбер хакында сорасам, ачуланмассыңмы? — Сора, Нәфисә, теләгән әйберең хакында сора. — Син чынлап та сихер беләсеңме? — Беләм, үзең күрдең бит. Ләкин мин тылсымсыз, сихерсез дә тора алам. Тормышның үзеннән тылсым табып яшисем килә минем. — Ходай Тәгалә бүләк иткән иң зур тылсым нәрсә ул, беләсеңме? Кеше гомере. Безгә синең белән шул гомерне яшәү бәхете тигән... — Ләкин без хәзер элеккеге Хәлим белән Нәфисә түгел... Син — бала атасы, мин — ир хатыны... — Әйтмәсәң дә беләм. Төзәлмәс җәрәхәткә кагылма, яме. Йөрәгемә яңа яра да салма. Минеке бул, Нәфисә. Бергә яшик, балаларны бергә үстерик... — Мин — риза. Тик син мине оятсыз дип битәрләмә, яме. Нык яраттым шул. Шуңа күрә бу нигезгә мендем, шуңа күрә урманга да үзем эзләп бардым... — Урманда мин сине танымадым... — Без Майя белән охшаш шул... — Охшаш кына түгел... — Әйе, кардәшләр дә, игезәкләр дә... Әнкәй өзеп кенә әйтмәсә дә, мин моны беләм... — Искә аласыңмы — барыбызның да язмышлары бер төенгә килеп бәйләнә. Хәтта әнә ничә ел кайтмаган Мәдинә әби дә кайтып җиткән... — Безнең язмышка ни катнашы бар аның, Хәлим? — Бар шул. Урмандагы телсез әпәне хәтерлисеңме? Менә шул кеше сыңары — Мәдинә әбинең дүрт яшьлек чагында югалган малае булып чыкты... — Кит әле, булмас... — Хак сүз, кайчандыр безнең әбиләр урлап алып киткәннәр аны... — Нишләп инде? — Сезнең нәсел тарихына, йорт нигезегезгә барып тоташа бу тарих. Урыннарыннан сөргән өчен ничәмә-ничә еллар буе үч алып яшәгәннәр алар. Мәдинә әби — әткәңә абый тиешле Әхнәф абзаңның хәләл хатыны бит... — Шулай икән шул... Тагын ниләр генә күрәселәребез бардыр... — Хәзер инде күрәсе-нитәсе юк. Нигезегез янып күккә очкан бит. Бушап, иркенәеп калган. Бәлки, теге карчыкларның сихерләре шуңа да беткәндер әле? Күңелләрендәге ташлары эрегәндер? ...Бу көнне Хәлим белән Нәфисә бик озак сөйләшеп утырдылар. Көн кичкә ялганды, кич — төнгә... "Бергә ятасызмы, юкмы?" — дип сорап та тормыйча, аларга тышкы якка — чоланга урын җәйделәр. Нәфисә балаларын ашатып чыкканда, көзге шәмәхә күктә йолдызлар калыккан иде инде. Кич салкынча, әмма Хәлим түшәкне җылытып өлгергән. Чолан ишеге өстендә тонык кына янган ут яктысында чәчләрен сүтеп басып торучы Нәфисә Хәлимгә ниндидер сихри бер зат булып күренде. Тын алырга да куркып, күзәтеп ятты ул. Нәфисә исә, менә күр — мин нинди, дигән кебек, чәчен сүтеп, аны арт якка чөеп, җәеп җибәрде, чишенә башлады. Сөйләшмәделәр. Нәфисә Хәлимнең йокламыйча, аны күзәтеп ятуын белә, Хәлим дә Нәфисәнең бу хакта белүен белә... Менә Нәфисә, дәртне кузгатырлык матур, шул ук вакытта тыйнак хәрәкәтләр белән изүен чиште, күлмәкләрен салды. Кыска эчке күлмәктән калды. Аның тулышып торган матур ботларын үрелеп үбеп аласы килде Хәлимнең. Түзде. Әллә нәрсә уйлар тагын... Нәфисә исә, бераз икеләнеп торгандай итте дә, эчке күлмәген дә салырга булды. Хәлим чытырдатып күзләрен йомды. Янына килеп яткан хатынның дәрткә тулышкан тәнен тоймыйча күзләрен ачмады. Хәлим тәвәккәлләп бетергәнче, беренче булып Нәфисә үзе аны кочаклап алды. Болай да чак-чак түзеп яткан Хәлим шашар дәрәҗәгә җитте. Ул, ярсып-ярсып, Нәфисәнең мәхәббәтле тәнен үбә, назлый башлады. Ләкин Нәфисә аны үзенә якын җибәрмәде: — Иртәгә никах укытырбыз, яме, — дип, шунда ук ачыклык кертеп куйды... Хәлим басынкыланды, әмма назлавыннан туктамады. Монысы гына ярыйдыр, дигән кебек, Нәфисә үзе дә Хәлимнең бөтен төшен сыйпап, сөеп чыкты... Бик сагынганнар иде алар бер-берсен! Кайчандыр бергә яшәп тә, озак аерылышып торганнан соң кабат очрашкан кебек, тән назлары аша бер-берсен исләренә төшерергә тырышалар иде. Хикмәт тә шунда: аларның бергә яшәгәннәре юк, назланышып, сөешеп йоклаганнары да юк, әмма тән хәтерендә боларның барысы да бар. Хәлим бу тәнне, бу күкрәкләрне, ботларны, тезләрне, аяк бармакларын белә, хәтерли, Нәфисә дә Хәлимнең тыгыз күкрәкләрен, дәртле бәдәнен, балтырларын, көчле беләкләрен сагынып өлгергән! Хәлим, хатын-кыз назыннан исереп, башы әйләнеп, ничек йоклап киткәнен дә сизми калды. Ярым йокылы килеш, ул иреннәре очына Нәфисәнең күкрәк очын алган. Алсу төймә өстенә бер генә бөртек сөт тамчысы кунган чак иде. Кешене бер дөньядан икенчесенә күчерергә шушы бер тамчы сөт тә җитә икән. Хәлим Нәфисәнең мәхәббәтле күкрәгенә йөзен куйган килеш, төш дөньясына китеп барды. Урман төпкеленә, ана бүре янына кайтты. Әнә ул — балаларын имезеп йөри. Балалары күп икән аның! Аның бер баласы — Хәлим икән! Үзе кеше, үзе бүре баласы. Ана бүре Хәлим янына иң ахырдан килә. Шуңа күрә аңа сөт җитми кала... Шул вакыт каяндыр Майя килеп чыга да: "Кил, үзем сөт бирәм", — ди. Хәлим аңа ияреп китә... Ләкин һаман артыннан куып җитә алмый... Хәлим аңа ялына-ялвара, бөтен көчен җыеп кычкыра, чакыра башлый: — Майя! Майя! Майя!.. — Хәлим! Хәлим... Нәрсә булды?.. Хәлим саташып уянып киткәндә, Нәфисә аның баш очында утыра иде. Күзләрендә яшь. Яшь тамчылары аның йөзе буйлап йөгереп төшәләр дә шәрә күкрәкләренә, ачык ботларына, тезләренә тамалар... Хәлим, иртәнге салкынча һавадан өшеп, күгәреп-зәңгәрләнеп беткән тәненә сак кына кагылып, Нәфисәне кабат түшәгенә яткырды, өстенә юрганын япты, аннары: — Нәрсә булды, сөеклем? — дип сорады. Нәфисә, бөтен җаны белән үпкәләгән бала-чага кебек, өзекөзек сулкылдап: — Син... Майяны... чакырдың...— дип чак-чак әйтә алды. Хәлим аны тынычландырырга ашыкты: — И юләрем минем. Мин аны чакырмадым. Мин аның белән мәңгегә хушлаштым... — диде. XXII — Лә иляһү иллялләһу, Мөхәммәдрәсүлләһү... — Лә иляһү иллялләһу, Мөхәммәдрәсүлләһү... — Амин! — Амин! Яшьләр үзләренең мөселман өммәтеннән булуларын расладылар, Ак бабай, Коръән тотып, аларны Ходай Тәгалә каршында ир белән хатын дип игълан итте. Бу хакта үзләреннән дә сорады. Яшьләр чыбылдык аша кычкырып җавап бирделәр. Менә шулай яшәп киттеләр алар — Гөләшнең әткәсе Хәлим белән Бигешнең әнкәсе Нәфисә. Нәрсә генә эшләнсә дә — яхшылыкка, диләрме әле? Бу юлы изге эш эшләнде. Ничә еллар буе, берәдәк каз кебек, ялгыз йөргән ике җан бергә кушылды, ике җан кушылып бер җан, бер тән, бер гаилә, бер язмыш барлыкка килде. Бик аз гына — бәхетле буласылары гына калды... Анысы инде яшәү белән килә... Яшьләрнең беренче төннәре хакында язып тормыйм. Шуны гына әйтәм: матур төн булды ул. Икенче, өченче, хәтта унынчы төннәрен дә игътибарсыз калдырам. Кеше күзе кагылса, тәме китә, диләр, дөрестерме, юкмы — белмим. Әмма бәласеннән баш-аяк... Бу көннәрдә Хәлим белән Нәфисә мәхәббәтнең иң югары катында иделәр. Тагын да өстәрәк — бары тик илаһи дөнья, серле, тылсымлы, могҗизалы төш башлана... Шулкадәр сагынышканнар иде алар, үткәндәге бөтен назларын, хисләрен, татлы сөю мизгелләрен бөртекләп искә төшерделәр, искә төшереп кенә калмыйча, аларны тагын да күркәмрәк итеп, йөз, мең мәртәбә кабатладылар... Нәфисәнең зифа, йомшак гәүдәсе Хәлимнең көчле, тыгыз куенында елан кебек бөтерелде, дәрткә тулышып, чәбәләнде, сөю көенә буйсынып, әле бер якка, әле икенче якка бәргәләнде... Бу минутларда Хәлим үзен гайрәтле бер пәһлеван, ир асылы итеп тоя, ләкин көчен иреккә куймый, Нәфисәне рәнҗетүдән куркып, сак кылана, хәтта үтә дә сак кылана. Нәфисә аны ике кулы белән кысып кочаклап ала да, тән ымы белән кыюрак, көчлерәк, хәтта катырак булырга куша. Хәлим аның бу ишарәсен бик тиз аңлап ала һәм сөеклесен серле-тылсымлы өермә эченә алып кереп китә... Тормыш сөешүдән генә тормый. Хәлим дә эшкә чыкты. Аны эскерт куючылар бригадасына билгеләделәр. Көне буе салам каерып, кулсыз, беләксез калып кайтып керә ул. Ләкин авырлыкка зарланмый, "албастылар утары"нда болай гына да эшләми иде. Шулай да бернәрсәгә эче яна аның. Халык аларны көннәнкөн ныграк читкә тибә. Хәлим, кайтып, әнкәсенең күзләрен ачкач, авылда: "Хәлимнән сихерче ясап кайтарганнар", — дигән сүз тараттылар. Аккүз дә халык күзенә кылчык булып кадалды... Шул ук Ак бабай, шул ук Васимә карчык кына сукмакларына чирәм үстермәделәр, Санияләргә кереп йөрделәр. Халык белән араның өзелеп бетмәвенә тагын Мәдинә карчык та сәбәпче булгандыр. Ул бер-ике атна эчендә бөтен авылда кунак булып чыкты. Кеше аны яратты, үз итте. Озакламый "Мәдинәттәй авылда кала икән" дигән сүз дә таралды. Беркөнне кичләтеп кенә Васимә карчык килеп керде. Гомер буе ялгызы яшәгән бу карчыкны авылда бик акыллы, төпле кеше буларак беләләр. Бу юлы да керүе юкны бушка аударып йөрү түгел икән. Өйдә Нәфисә өстәл хәстәрләп йөри иде. Хәлим төшке ашка кайткан. — Нәфисә кызым, йорт урыныгыз һаман да буш торамы-ы? — дип сузды Васимә карчык, нәрсә әйтергә теләгәнен ачыклап бетермичә. — Тора шул, Васимә әби. Хәзер карыйсы да килми ул якка. Ике мәет тә табылгач... бөтенләй күңел суынды... — Нигездән күңелне суытырга ярамый, кызым. Ул бит карын каны тамган уры-ы-н... — И Васимә әби, бер дә алай димәс идем, бәхетле итә алмады ул безнең нәселне. Гел кайгы, борчу китереп торды... Әллә нинди каргалган нигез булды ул. Ахырдан, әнә, тәмугтагы кебек, кеше җаннарын утка салып җәфалады. Ничек кайтасы килсен инде шуннан соң, йә, әйт, шулай түгелмени? — Барыбер нигездән йөз чөерергә ярамый, кызым... — Безнең нигез булмаган да ул, элек ниндидер сихерчеләр торган анда. Гомер буе шуларның каргышын ашап яшәдек без, Васимә әби. — Кем әйтә ан-ы-ы? — Күңелем әйтә, күңелем тартмый шул урамга... Сүзгә Хәлим кушылды. — Эш күңелдә генә түгел, Васимә әби. Бездә урын җитәрлек, Тәскирә апа минем икенче әнкәй кебек хәзер. Бер дә җибәрәсе килми үзебездән... Торсын, урыны һәрвакыт түрдән булыр. — Ай рәхмәт, балам, олы җанлы, киң күңелле кеше икәнсең. Тәскирәне дә, читтән кайткан Мәдинә абыстайны да үзегезгә сыйдырып яшисең. Ходай Тәгалә үзеңә дә иркенлекләр бирсен, игелекле гомерләр насыйп итсен! Телгә кергән әйбер күңелгә керә, диләр. Васимә әби башлаган сүз Хәлимнең тынычлыгын алды. Чынлап та, нигә буш тора ул нигез? Җыйнак кына бер йорт салып куйганда начар булмас иде. Мәдинә апага сыеныр урын-җир булыр иде. Хәлимнең инде өй салганы бар. Мариларда агач юнәтәсең дә, өмә җыеп, гәрәбәдәй бураны өясең дә куясың... Калганы акрынлап җыела ул. Хәлим, Нәфисәне җитәкләп, түбән очка да төшеп менде. Көл-күмер өеме янында таптанып, ярым җимерек абзар-курага карап тордылар да, үзара моңсу гына карашып алгач, кайтып киттеләр. Сөйләшмәделәр. Хәлим генә: — Мариларга барып кайтырга кирәк, — дип, үз күңелендә туган уйның ныклы булуын искәртте. Нәфисә артыгын сорашмады. Ул, ишетелер-ишетелмәс кенә, ниндидер таныш түгел көй көйләп, янәшә барды да барды. Хәлимгә бу авыр тәэсир итте. — Янган йорт өстенә нигез корырга кушмыйлар, читкәрәк, бакча түренәрәк салырга туры килер, — дип, Нәфисәне юатырдай, ышандырырдай сүзләр табарга тырышты... Бер басудан икенчесенә күчкән чаклары иде. Буш көн бирделәр. Хәлим бу көндә Митри дәдәйгә барып кайтты. Аның моңа кадәр дә искә алганы бар иде: мариларның яшен белеп булмый. Тагын бер мәртәбә аптырады: соңгы ике елда Митри дәдәй бер тамчы да үзгәрмәгән. Марилар тормыштан, эштән зарланмыйлар. Хәлимнең ниятен аңлап алган мари карты да озак уйлап, ялындырып тормады: — Эшляйбез аны! — дип чатнатып җавап бирде. Бу бүрене миңя бирясеңме? — дип өстәде. — Бу бүре беркемгә дә бирелми дә, сатылмый да. Ул бит минем җан сакчым. Урман бүләге. — Сатыла, бөтен нәрся дә сатыла, — дип телләнде Митри карт. — үзе шундук сүзен кире алды. — Бог сатылмый, аннары... душа сатылмый... Ә бүре сатыла! — Бу бүре сатылмый. Ул — минем аяклы җаным кебек. Урманда бер имидән сөт имеп туганлаштык без, беләсең килсә!.. Хәлимнең үртәлә башлаганын күреп, Митри карт шундук йомшады: — Ярар, ярар... Шаярттым гына... Сез, татарлар, шундук кызып китәсез... Аннары... — бераз вакыт, әйтергәме, юкмы, дип торгач, тәвәккәлләп әйтеп бетерде. — Бездә хайваннарга "җаным" дип әйтергә ярамый. Аларның гомере кыска була бит, нигә үзеңнең гомереңне кыскартасың? — Ә мин гомеремне кыскартмыйм, җанымны кушып, мин үзем аларның гомерен озайтам... Шунда бәхәс тә тәмамланды, һәркем үзенчә хаклы булып калды. Хәлим Аккүзне ияртеп кайтып китте, Митри дәдәй, башын селки-селки, Хәлим әйткәннәр хакында уйланып калды... Урау юллар белән кайта-кайта, кичкә табан гына Кампәрлегә килеп керделәр. Аккүз сөенә-сөенә өйләренә табан чапты. "Менә безнең йорт, узып китә күрмә", — дигән кебек, капка төбендә койрык болгап каршы алды. Өйдән Нәфисә чыкты, йөзе борчылган, карашлары да бик сәер, куркынган. — Озак торгач, әллә нәрсәләр уйлап бетердем, моннан соң алай куркытма, яме, Хәлим, — дип, үпкәләгән булып кыланды ул. Ләкин үпкәләп бетерә алмады, урман ягыннан мылтык аткан тавышлар ишетелде... — Нәрсә инде бу? — дип, каушап-өтәләнеп сорады Хәлим. Аның тавышы, гомердә булмаганча, каударланып, калтыранып чыкты... Нәфисә тынычландырырга ашыкты: — Агач әзерләргә килгән шабашниклар алар. Хатыннар сөйләп тордылар. Җыен исерек әтрәк-әләм белән урман тулган. Андагы киекне генә түгел, бөтен йорт малын куркытып, өркетеп бетерәләр инде, дип зарландылар. — Авыл читендә шарт-шорт килгәч, кешегә тиюе дә бар бит әле. — Тигән инде, Сапыйларның тәрәзә пыялаларын чәлпәрәмә китергән. Ярый әле өйдә булмаганнар. — Шуннан нәрсә? Судка бирергә кирәк иде аларны... — Акча түләп котылганнар, имансызлар! — Бәладән акча түләп кенә котылып булмый ул. Бер тотмаса, бер килеп тотачак... — Ходай сакласын!.. Әйдә, Хәлим, керик инде. Сине аяк өсте тоткан мин юләр... Чукынып та китмәсләр әле. Тимәсәләр — шул җиткән. Калганы — Ходай Тәгалә ихтыярында... Ходай Тәгалә барысын да үз урынына куя ул... — Ходай Тәгаләнең ихтыяры бөтен җирдә бар, Нәфисә, һәр җан иясендә бар, менә бу бүре баласында да бар хәтта. Иң күбе — кешеләрдә, бездә. Шуңа күрә дә безне аңлы, зиһенле иткән ул. Күп нәрсәне без үзебез хәл итәргә тиеш, Ходай Тәгаләдән көтеп утырырга тиеш түгел, шулаймы? — Шулаен шулайдыр да... Алайса, бу имансызларны нишләтергә кушасың? — Тизрәк куып җибәрергә кирәк үзләрен. Авылга зур бәла китерәчәкләр алар. Мин моны сизәм. Хәтта беләм!.. — Каян беләсең, Хәлим? Әүлиямы әллә син? — Мин хәзер әүлия, Нәфисә. Мин барысын да белеп торам... Сүзнең, ызаннан төшеп, чит-ят буразнага кереп баруын чамалап алган Нәфисә Хәлимне тизрәк өйгә алып кереп китәргә ашыкты: — Әйдә, Хәлимкәем, керик. Ашым-сыем табында калды. Әллә ничә кабат җылыттым инде... Бу юлы Хәлим ялындырмады, тагын бер мәртәбә урман ягына карап алды да ишегалдына кереп китте. Ләкин үзе керде, үзенең күңеле урамда калды. Агач әзерлиләр, диме? Әллә шулар белән генә сөйләшеп карарга инде? Шабашниклар, ди бит, бер бура гына килештереп булыр әле... Тик... Нәфисә каршында уңайсыз. Хәлим үзе: "Бу юньсезләрне тизрәк куарга кирәк", — ди, үзе шуларга баш иеп бармакчы... Хәлим, Аккүзне ишегалдының буеннан-буена сузылган тимерчыбыкка бәйләнгән чылбырга эләктереп куйды да, эре-эре атлап өйгә кереп китте. Юынып алды. Гөләш белән Бигеш янына барып, аларны көлдерә-көлдерә сөеп чыкты. Өстәл артына килеп утырды. Ипи кисте. Үзе Нәфисә белән бергә табын көйләп йөрде, ә үзенең уйлары һаман әле яңа йорт-бура тирәсендә булды. Бу уйларның бер очы, икенчесенә ялганып, әйләнеп-тулганып йөргәннән соң, тагын теге шабашниклар янына барып чыга иде... Бу тынгысыз уйлардан бер генә юл белән котылып булганын аңлады Хәлим. Барып килергә кирәк. Сорашып караганнан ни була? Ходай Тәгалә анысын гына кичерер... Бакчада табак-савыт юып йөрүче Нәфисә иренең чыгып китүен сизмәде дә. Өйләре ягыннан ишетелгән моңлы җыр Хәлимнең колагын бик озак иркәләп торды әле. Янгынмы ул, кичке балкышмы ул? — Яшен уйный кыйбла ягында. Аҗаганны ак бәхеткә, диләр, Мин — бәхетнең өске катында... Ике яшь йөрәкне кавыштырып, Хыял йөри язмыш атында. Хыял — ак бәхетнең үзе булса, Мин — бәхетнең өске катында... Урман кисүчеләр яши торган вагон Янчишмә аланында урнашкан. Авылның югары оч ындырлары шул аланга кадәр килеп җитә язалар. Бу якта урман хәлле. Куе, төз. Биш-алты төп ексаң, бер бурага җитә яза, билләһи. Нараты да нараты!.. Барысы бер чамада! Вагон тирәсендә дүрт-биш кеше бөтерелә. Кем учак тергезеп булаша, кем су ташый, кем утын хәстәрли... Барысы да кызмача. Берсе ныграк төшергән, ахры, туңкаеп, йоклап ук киткән. Чүп өемнәре янәшәсендә яткан бу җансыз гәүдәгә карап, гайрәте чигеп алса да, Хәлим әйтергә ниятләгән сүзен әйтмичә калдыра алмады. Башта таныштылар әле: — Исәнмесез, егетләр?! — Әлегә исән. Врачмы әллә? — Хәлим. — Сәхәп. — Бәдри. — Руслан. — Серый... Сережа. — Айрат... — Эшләр барамы? — Майлап җибәрсәң, бара. Әллә маең бармы? — Маем юк, ә сүзем бар. — Алай кызык түгел... — Миңа бура эшләп бирә алмассызмы? — Әт-тәт-тәт-тә... Син аны утын арбасы ясау дип белдеңме әллә? — Юк ла, йорт салган бар инде минем. Эштән соң караштырсагыз, дигән идем... Сәхәп дигәннәре бригадир булды, ахры. Сүз тезгенен үзенә алды: — Эшләрбез, безгә берни тормый ул. Агач бар. Вакыт бар. Аракы китереп торсаң, шул җитә. Бәясен соңрак сөйләшербез. Акчаң бармы соң? — Юк... — Булмагач, ник кеше котыртып йөрисең монда? Бушка эшләү заманы үтте хәзер. Аракы исәпкә керми. Бар, акча тапкач килерсең... — Миндә алтын бар. Аландагы бөтен кеше, эшләреннән туктап, Хәлимгә төбәлделәр. Чынлап сөйлиме, шаяртамы, янәсе... Сәхәп тә бер агарды, бер күгәрде. Ниндидер сихри-тылсымлы, дөресрәге, шомлы-зәхмәтле сүз булды бугай бу. Дөнья үзенең яшәешеннән, Галәм мәңгелек хәрәкәтеннән тукталган кебек булды... — Нинди алтын? Чын алтынмы? Сәхәпнең мәгънәсез соравына Хәлим сорау белән җавап бирде: — Алтынның ниндие була тагын? — Кайда соң ул синең алтының? — Менә ул. — Хәлим кесәсеннән ике алтын тәңкә чыгарды. Сәхәп "ах" итте. Башкалар да шым булды. Бераздан, айнып, Рәсәй патшасының алтын тәңкәсен тотып-тотып, хәтта тешләп-тешләп карый башладылар. Килештеләр. Килешкәч, аракы эчтеләр. Хәлим дә бераз капты. Тагын бераз капты. Күңеле күтәрелеп, җаны җылынып китте. Тагын, тагын... "Мәгәрич" дигән булып, теге ике алтын тәңкәне дә калдырды. "Миндә ул күп, урманда яшерелгән", — дип, шапырынып та куйды. Дәррәү сораша башладылар. Хәлим, кызык әкият сөйләгән кебек, "албастылар аланы"ндагы тормышы хакында түкми-чәчми сөйләргә кереште... XXIII Нәфисә Хәлимнең яңа бура хәстәрләп йөрүенә бер куанды, бер борчылды. Ире исереп кайткан кичтә күңеленә бер шом кереп калган иде, шул шомнан котыла алмыйча көнетөне иза чикте. Тыштан белдермәсә дә, эчтән янды, көйде. "Тагын урман шаукымына гына бирелмәсен иде, үзен дә, башкаларны да газапларга дучар итмәсен иде", — дип, гел Хәлим гаме белән яшәде. Курыкканга — куш, диләрме әле? Бу юлы да шулай булып чыкты. Нәфисә үз күңелендә кечтеки генә курку хисе уятты да, аны кадерләп, тәрбияләп, үчтеки-үчтеки итеп үстерә башлады. Янгын чыккан урында йорт салам дип, хыялланып йөргән Хәлим аның күз алдында үзгәрә барган кебек тоелды. Нәфисә үзе дә үзгәрде. Үз эченәрәк бикләнде. Үткәндә калган авыр хатирәләрне күңел төпкеленнән сөйрәп чыгарып, үзен-үзе җәфалап яшәде. Әйе шул, мәхәббәтнең беренче мизгелләре тиз үтә, аларга алмашка гөнаһлы тормыш мәшәкатьләре килә. Үткәндәге хатирәләр урап-юрап кайта башлый, алар, җаннарны тынычсызлап, адәм балаларын яңадан-яңа сынауларга дучар итәләр. Нәфисә боларның барысына да әзер иде. Ул хәтта бу борчылуларны көтеп алды. Чөнки бик яхшы аңлый: Майя белән булган хәлләрне язмыштан берничек тә кырып, кубарып алып яисә ташлап булмаячак. Кайчан да булса бер килеп тотачак ул... Җанының бугазыннан кысып тотачак... Киләчәктә матур, тигез тормыш кору өчен, Нәфисә үзенең күңелендә яткан авыр таштан арынырга тиеш иде. Әмма, озак ятудан, ул таш күксеп, мүкләнеп, тамыр җибәрә башлаган иде шул. Бу хакта ничек сүз башларга белмичә, тагын ике атна үтте. Эскертләр куелып бетте. Хәлим, бер җай туры китереп, ындыр ягына әллә күпме салам алып кайтып өйде, тегеннәнмоннан йолкып, бераз печән юнәтте. Берничә көн ял иткәч, аны ашлык амбарына билгеләделәр. Көне-төне шунда ятты, районга ашлык җибәреп торды. Якыннан аралашырга кыенсынсалар да, Хәлимне уңганлыгы, булганлыгы өчен бик хөрмәт итәләр иде. Эчеп-исереп йөрми, кешегә начарлыгы тими, колхоз малына кагылмый... Үзе эчмәсә дә, Хәлим Сәхәпләргә көмешкә илткәләп торды. Шунсыз булмый. Тегеләр дә ким куймады: үзләре вәгъдә иткән ике атна эчендә бураны өлгертеп, авылга, Нәфисәләрнең янган йортлары янына өеп тә куйдылар. Хәлим агач кисүчеләргә соңгы өч алтынны илтеп кайтты. Ул берничә көннән Митри картка барып, салыначак йорт хакында киңәш-табыш итеп кайтканда, Нәфисә капка төбендәге эскәмиядә ялгызы утыра иде. — Бураның эшен төгәлләп, киңәш-табыш итеп кайттым, Аллага шөкер... — дип, Хәлим хатыны янына чүкте, аны йомшак кына кочаклап алды... Үзенең күңеле күтәренке, күзләрендә яшәү дәрте яна... —Их, яшибез әле, Нәфисә!.. Бөтен кешене көнләштереп, дөньяны бер итеп яшибез әле! — Алла боерса диген, Хәлим... — Алла боерса... Нәфисә вакыт җиткәнен аңлады. Ул, ниһаять, тәвәккәлләргә булды. — Хәлим... — Әү, бәгърем. — Минем сиңа сүзем бар... — Минем дә! "Сөям" дигән сүз ул, беләсең килсә. Сөям! Яратам^! Ярата-а-а-ам!.. — Йә инде, исәрләнмә, Хәлим. Мин әйтәсе сүз — бик авыр сүз. Бүлмичә тор, яме... — Ярар соң, тыңлыйм. Баш өсте. — Хәлим... Мин синең алда бик гаепле бит. Мин бу гаебем белән бүтән яши алмыйм. Болай яши алмыйм. Хәлим... — Ни сөйлисең син, Нәфисә? Мин берни дә аңламыйм... — Хәзер, хәзер... Аз гына түз... Фикеремне җыям да әйтеп бетерәм... — Тыңлыйм, Нәфисә. — Майя үлемендә мин сәбәпче бит, Хәлим... — Нәрсә-ә? — Майяны, күрә торып, мин үтерттем, беләсеңме шуны?! — Син ни сөйлисең, бәгърем? Ничек үтерттең, ник үтерттең? Болай шаярмыйлар, Нәфисә... — Мин шаярмыйм, Хәлим... — Каян килә, алайса, синең телеңә бу юньсез сүзләр? — Дөрес сүзләр алар... Майяның үлемендә минем дә гаебем бар, Хәлим... — Мин берни дә аңламыйм. Хәзер үк тынычлан да баштан ук сөйләп бир. — Их, Хәлим, мин бит сине нык яраттым! Башымны бетереп, йөрәгемне авырттырып яраттым... Тиле, дивана кебек йөрдем ул чакта... Син Майяны алып кайткач, бөтенләй акылдан яздым. Ул вакытлар хәзер төштәге кебек кенә... — Боларын мин дә беләм. Шуннан ни булды? Шуннан?.. — Шуннан шул: ике исерек бәндә очрап, эчәргә сорадылар. "Ни кушсаң, шуны эшлибез, баш төзәтерлек кенә бир", — диделәр. Мин, дивана, әйтеп ташлаганмын: "Теге сихерче хатынны куркытыгыз, кабат урманына китсен", — дигәнмен. — Их, син... Шулай дидеңме? — Димичә соң!.. Минем бит бик тә, бик тә сине үземнеке итәсем килде... — Үзең авырлы була торып, шундый кара эшләр эшләп йөргәнсең, Нәфисә!.. Бу минем башыма сыймый... — Бу минем дә башыма сыймый, Хәлим. Әйтәм бит: ямьсез төштәге кебек кенә күз алдында калган... Нәкъ шул көннәрдә мине тулгак тота башлады. Мин Бигешемне китерә алмый азаплангач, әнкәй Майяны чакыртты. Майя үзенең тылсымлы, шифалы кулы белән минем газиземне якты дөньяга чыгарды, аңа гомер бүләк итте... Шул кичне үк, үз газизе янына кайтканда, хәләл гомереннән мәхрүм калды... Әйтер сүзем шул иде, Хәлим. Хәзер син барысын да беләсең... Минем өчен син — Ходай Тәгалә. Ничек хәл итсәң — шулай булачак... — Ник син миңа боларны сөйләдең? Нигә кирәк булды ул? Матур гына яши башлаган идек бит... Матур хыялларыбыз бар иде... — Бу гөнаһ белән мин башкача яши алмый идем, Хәлим. Яшәп карадым, булмады... Ачуланма, битәрләмә мине... — Ник туктатмадың аны, Нәфисә? Ник алып калмадың? Ник кайтарып җибәрдең? Күрәләтә торып ник керттең аны үлем авызына? Ә? Ник? — Мин тырыштым, Хәлим. Җибәрмәскә, алып калырга тырыштым. Бик хәлсез идем шул, бик бетәшкән идем... Әйтеп тә бетерә алмаганмындыр инде. Тыңламады... "Балам көтәдер, ими сорыйдыр", — дип чыгып йөгерде... Кычкырып, өзгәләнеп елап калдым. "Тукта! Кайтма! Харап буласың!" — дип карадым. Ул тыңламыйча чыгып йөгергәч, үзем дә, һушымны югалтып, чак-чак кына теге дөньяга китеп бармаганмын... — Их, Нәфисә! Нишләтә безне бу язмыш?! Бер утына сала, бер суына сала... Ник без һаман исән икән? Ничек түзә икән бу җир безгә? Бу кояш ничек түзә икән?! Күз яшенә тулышып утырган Нәфисә дәшәрлек хәлдә түгел иде. Хәлимнең күзләреннән дә яшь ага. Ниндидер әрнеш, рәнҗеш яшьләре иде алар. Юк, Хәлим Нәфисәгә рәнҗеми, ахры, ул үзенең язмышына рәнҗи, аннары, аннары... Үзенә рәнҗи бугай... Нәфисәгә җиңел булып китте. Шул ук вакытта ул бу минутта үз күңеленә авырлык та алды. Чөнки яхшы белә: хәзер Хәлим белән элеккечә яшәп булмаячак. Аңларга тырышса да, хәтта кичерсә дә, Хәлим аны бүтән яратмаячак инде, куенына алып сөймәячәк, назламаячак... Шундый сәер халәт. Юк, моң түгел бу. Бу — сагыш... Сагыш та түгел... Бу, бу... Язмыш! Рәхәтләнеп бер моңланыр идем, Моңаерга хәлем калмаган. Йөрәгемне алып атар идем, Йөрәгемне ялкын ялмаган... Хәлим җыена башлады. Ул Нәфисәнең сулкылдап, шыңшып җырлавына игътибар да итмәде. Юл капчыгына кирәкяракларын тутырды, кием-салым салды. Ризык барлады. Күзендәге яше кипкән, хәзер аның бөтен уе юлда, барасы җирендә... Юк икән, аның күңеле юлда гына түгел икән. Менә ул Нәфисә янына килде, аның яшьле күз төпләрен сөртеп алды. — Дөресен әйтеп дөрес эшләдең... Мин сиңа башка бер сүз дә әйтмим. Ходайның хөкеме бар, аның ихтыяры һәм тәкъдире бар. Шуларны аңламый торып, мин сине гаепләмим дә. Мин әлегә Ходай Тәгалә белән сөйләшә алмыйм, күңелем томаланган; хисләрем — бозга, йөрәгем ташка әверелгән чак, мин бары тик китә генә алам... Икебез өчен дә шулай кирәк, шулай дөресрәк булыр... — Китмә, Хәлим... Мин синсез яши алмыйм... Кичер мине, киче-е-ер... Нәфисә гөрселдәп Хәлим алдына килеп төште. Шулай тезләрендә торган килеш Хәлимнең аякларыннан кысып кочаклап алды, шашып-үксеп елый башлады: — Кичер мине, Хәлим!.. Калдырма мине!.. Мин синсез үләм... Хәли-и-им!.. — Юк, Нәфисә, үлмисең. Син минем белән үләчәксең. Сиңа минем белән яшәү кыен булачак. Миңа да кыен булачак. Шуңа күрә мин китәм. Язмышыбызга каршы китәм. Юл — мәрхәмәтле дөнья. Берәр вакыт очына чыгармын, җаныма тынычлык табармын әле. Ә хәзер минем бөтен дөньям утта... Тимә миңа, яме... Тагын шул. Әнкәйләргә әйт. Моңа кадәр югалмадым. Бу юлы да югалмам. Көтсеннәр, юлым төшсә, кем белә, кайтып та килермен әле... Гөләшне үз балаң кебек кара. Белеп тор: мин аны ташламаячакмын. Майяны икенче мәртәбә рәнҗетә алмыйм мин... Хәлим чыгып китте. Нәфисә, буынсыз, сансыз булып, идәнгә җәелеп утырып калды. Урам капкасы шапылдап ябылуга, ул кайдадыр эчтә, җаны белән янәшә урында нәрсәнеңдер өзелердәй булып, көрчегенә җитеп тартылып куйганын тойды... Күңел кылы дигән бу нәрсә, ай-һай, нык булып чыкты, күпме тартылса да, өзелмәде. Бу инде үзе әйбәт фал. XXIV Иксез-чиксез урманны кыя кебек урталай кисеп үткән олы юлдан берәү бара. Аркасында — кояшта уңып беткән юл капчыгы. Көзге салкын җил капчык бауларын тарткалый, очынып китеп, юлчының җитү чәчләрен тузгыта, юл читеннән кубарып алып, йөзенә уч-уч тузан сибә... Ялгышканмын. Икәүләр икән. Юлчыдан аз гына калышып, һәр эзне, һәр исне өйрәнеп, адым саен туктала-туктала, бер эт бара. Бүре ләса бу! Әнә бит — яңак сөякләре киңрәк, көчлерәк, яурыннары эрерәк, бот-аяклары — калынрак... Олы юлда андый юлдашың булуы әйбәт. Сәфәрдә ни булмас! Бүреләргә сихер йокмый, урман шаукымы да кагылмый аларга. Бүреләрне ияләштереп булмый, диләр. Була икән. Кайчакта кешене кешегә ияләштереп булмый, әмма бүрене ияләштереп була. Моның өчен үзең дә бүре булырга гына кирәк. Нәрсә ул — бүре булу? Ул — горур булу. Батыр, фикадарь булу. Нәселең өчен каныңны, җаныңны кызганмау. Ул — туган җанлылык. Аналарга, ана сөтенә хөрмәт, аталарның көче алдында баш ию. Ул — чыдамлылык һәм сабырлык. Ул — хөрлеккә, азатлыкка омтылыш. Бүре булу ул — чын кеше булу. Кеше булу гына түгел, чын кеше булу! Әнә алар — чын кеше, чын бүре! Аларның күз карашлары якты. Аларның җаннары саф, ихлас... Юлчыга гомер юлында бүре белән җиңелрәк булачак. Бердәнбер куаныч шул. Калганы — сагышлы. Кая бара бу кеше? Күренеп тора — кайту юлында түгел ул. Бару юлында. Бара! Барган кеше кайткан кешедән йөреше белән үк аерылып тора. Кайтканда кеше талпынып, ашкынып, күренми торган канатлары белән кагынган шикелле, очып китәм, очып китәм дип атлый, китеп барган кеше адымында чарасызлыкка, сагышка, югалтуга, өметсезлеккә ишарә бар. Бу кеше дә теләмичә генә китеп бара, өмете сүнгән бер мәлдә, газиз баласын калдырып, чарасызлыктан китеп бара... Алданып, рәнҗеп китеп бара. Юк, качмый ул. Качкан кеше ипләбрәк, сагаебрак, алдын-артын карап атлый. Бу кеше качмый, бары тик китеп кенә бара. Ә киткән кеше бер кайтмаса, бер кайта ул. Юл бер бит. Шул ук юл. Урман да шул ук. Чәчәкләр дә, кошлар да... Кояш та шул ук... Иң мөһиме, юлдагы кеше үзе генә үзгәрмәсен. Кайту теләгеннән сүрелмәсен, сагынудан туктамасын, күңелендәге авыр хисләрдән, рәнҗешләрдән тизрәк арынсын... Калганы... Ходай Тәгалә һәм... изге рухлар ихтыярында... ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК Дөнья үзгәрә, холык үзгәрми, диләрме әле? Урманның холкы да үзгәрмәсә үзгәрми икән. Әнә бит ул — үзе тыныч, горур, ә үзендә ниндидер олы сер, хәтта шом бар... Соңгы елларда гомере шушы урман буенда узса да, Хәлим бу серле шомга, дөресрәге, бу серле моңга һаман әле күнегә алмый. Кешенең бөтен эчке хасиятләрен кузгата торган, аның кешелеген, асыл сыйфатларын сыный торган бер сихри дөнья, ахры, бу урман дигәннәре. Шушында килсә, Хәлим дә үзгәрә, кешелегенә, асыл сыйфатларына, иманына кайта, авыл дөньясында, кешеләр арасында авырый башлаган рухын, җанын дәвалый, гөнаһларыннан арына, зиһенен ныгыта, хыялын, яшәү кыйбласын барлый... Бу юлы да, урманга килеп керү белән, күңелен сызып, зиһенен тынгысызлап торган күп нәрсәгә төшенә башлады Хәлим. Бу хәлне гадәти хис белән белдереп, гадәти тел белән аңлатып та булмыйдыр. Бөтен дөнья кинәт шаулап ачылып китә, бөтен нәрсә ачыклана, аңлашыла башлый, хисләр нечкәрә, төсләр җетеләнә... Ләкин Хәлим барыбер авылыннан аерылып җитә алмый, шуңа күрә аның бөтен уйлары авыл турында. Өйдә калган газизләре, әнкәсе белән Нәфисә хакында. Күбрәк Нәфисә хакында. Хәер, ул үзенең думалланып, җилләнеп өйдән чыгып китүенә үкенә дә башлады. Бу да тыныч, сабыр һәм моңсу урман тәэсиредер, күрәсең. Гүя шушы мәгърур имәннәр, төз усаклар Хәлимнән сорыйлар: "Нигә бу кадәр сабырсыз син? Нигә һаман күңелеңне акылыңнан өстен тотасың? Ник йөрәгеңне, җаныңны бу кадәр кадерсезлисең?" — диләр. Хәлим ни дип җавап бирергә дә белми. Чөнки җавап юк. Дөресрәге, җавап бар, әмма ул шулкадәр сагышлы һәм авыр, Хәлимнең бөтен үткән тормышын, "албастылар утары"на килеп эләгүдән соң күргәннәрен кабат сөйләп, тасвирлап бирергә туры килер иде. Хәлим хәзер яхшы аңлый: ул үз язмышы белән яшәми. Гомеренең кайсыдыр бер борылмасында чит-ят юлга кереп китте, ахры. Бу очракта ике төрле генә хәл итеп була: яки үз юлыңны кабат эзләргә, аны табып, бүтән адашмаска тырышырга, яисә ялгышып кереп киткән юлны үзеңнеке итәргә, аны үз гамеңә, үз тормышыңа көйләргә... Хәлим шушы чит-ят юлны, язмышны үзенеке итәргә тырышып яшәде бугай. Шуңа күрә дә теләгенә ирешә алмады, гел изаланып, борчылып гомер кичерде. Табышларга караганда, югалтулар күбрәк булды... Шушы гөнаһлы, котсыз дөньяда якты, сихри нур булып калыккан Майясын саклап кала алмады ул. Аны кайчандыр Хәлимгә үз булган, кадерле булган икенче бер газизе — Нәфисәсе харап итте... Бу хәлгә ничек түзсен аның йөрәге?! Җаны ничек түзсен?! Тукта! Җитте! Ник бу кадәр куалыйсың хисләрне, нигә өтәләнәсең, ашыгасың? Яле, бер туктап, урман сулышын тыңла, табигать гаменә игътибар ит, кояшка күтәрелеп кара, дымлы җиргә, туфракка иел, бөтен барлыгың белән той, ишет... Өстә, бик өстә — агач башында уйнап йөргән җил малайлары ни диләр? Аяк астында шыбырдап ятучы кипкән яфрак өемнәре ни ди? Тыңла... Синең алда Нәфисәнең ни гаебе бар? Үз бәхете өчен көрәшеп яшәгән бер зат ласа ул. Чит-ят юлга кереп киткән Хәлимне ничә мәртәбәләр эзләп табып, ничә мәртәбәләр тормышка, кешеләр арасына кайтарган җан-бәгырь ул... Нәфисәдән бигрәк Хәлим үзе күбрәк ялгышты бугай... Менә тагын ялгышты.Күңел күген иләс-миләс китергән иң беренче хисләренә төелеп, үпкәләп, гарьләнеп, чыкты да китте. Ир кеше эшеме инде бу? Газиз әнкәсе белән дә саубуллашмады хәтта. Имеш, бала кисәге... Бала кисәге түгел, бәла кисәге ул моннан соң. Шулай анысы... Барыбер кире борылмаячак. Инде соң. Борылып кайтса, тагын бер мәртәбә кешелеген югалтачак ул. Кайтыр, барыбер кайтыр. Урман дөньясында күңелен юатыр да, күңелен үз урынына утыртыр да кайтыр. Әнкәсе янына, Гөләше янына, аннары... аннары Нәфисәсе янына кайтыр... Кайтыр микән?.. Кайта алыр микән?.. Хәлим юл, сукмак хакында уйламый да, күңеле кушкан, карашы көйләнгән якка карап бара да бара. Ул инде урманның коры өлешен үтте, аяк астында күпереп, биеп торган дымсу туфракка җитте. Ярты сәгатьләп шушы шомлы һәм каһәрле сукмактан барасың да кояшлы аланнары, салкын чишмәләре, ымсындыргыч үр-таулары булган матур дөньяга килеп чыгасың. Әнә шул аланнарның берсендә Хәлимнең дә җан өлеше, гомер эзе бар. Анда аның җылы каны тамган, хәләл җаны янган, ирлек каймагының тәүге тамчысы тамган... Шушында ул сихер тылсымына ия булган, иман яңарткан, Майясын, Гөләшен тапкан, менә шушы Аккүзне үз иткән, җанын — өметкә, йөрәген — яшәүгә, күңелен шигырьгә көйләгән... Шул вакыт Хәлимнең түшенә бер күбәләк килеп кунды. Бер минутка гына, тын-сулышын тигезләргә генә туктаган чагы иде. Каян килеп чыкты соң бу җан бөртеге? Кем җаны ул? Кем ымы? Бу караңгы урман төпкелендә нишләп йөри ул? Кемне эзли? Якында гына берәр алан бармы әллә? Төсләре дә нинди бит... Зәңгәрсу-күк төстәге киң канатлары өстенә таң балкышы кебек кызгылт нокталар чәчелгән... Ниндидер серле бер җан иясе, ахры, бу... Ниндидер матур, илаһи фал... Күңелемә бер күбәләк кунды, Сөю алып килгән яз сыман. Берни эшли алмыйм: бәхет өчен Бу матур хис кенә аз сыман... Күңелемә бер күбәләк кунды, — Дертләп китте үксез бәгырем. Әллә кая булган мәхәббәтем, Әллә кая киткән кадерем... Күңелемә бер күбәләк кунды, Иш эзләүче берәр җанмы ул? Үзе белән алып китәр өчен Мәңгелектән килгән таңмы ул? Күңелемә бер күбәләк кунды, һәм ул миндә калды мәңгегә. Илаһи бер гүзәллеген җуеп, Сагышланып калды көн генә... Чынлап та, көн тагын да караңгыланып, ямансуланып калгандай булды. Хәлим түшендәге күбәләк кенә, шушы җир, урман дөньясында гайре табигый җан иясе булып, һаман яктылык биреп торды... Агач башларында җемелдәгән кояш беркая да китмәгән югыйсә. Ул бар. Ул һаман үз гамендә! Бер ноктага кадакланган кебек, көне буе бер урында эленеп тора. Их, Хәлим үзе дә, бер икеләнмичә, очар иде шул җемелдәвек ягына! Күңелләрен канат итеп, мәңгелеккә кадәр очар иде. Менә шушы күбәләк кебек... Кеше җирдә вакытлыча, Бер китәрмен мин дә... Кояш — минем җан юлдашым, Мин китәрмен төндә... Мәңгелеккә күчкән чакта Канат чыга, диләр. Бу канатлар сызлап-сызлап, Канап чыга, диләр. Җир белән күк арасында Очып йөрермен мин. Бөтен хөсет-ваклыкларны Җанга төрермен мин... Алып китәрмен күкләргә Җирнең гөнаһларын. Җиһан ярына түгәрмен Аның бар аһларын... Илаһига дәгъва итмим, Мин беркем дә түгел. Шуны гына әйтә алам: Үз иркемдә түгел... Җанымда бар илаһи нур, Пәйгамбәрлек — иңдә. Җирдә кеше вакытлыча, Бер китәрмен мин дә... Шигырь ритмы уңаена аяк астына карап атлаучы Хәлим, Аккүзнең ырылдап-өреп куюына сискәнеп, башын калкытты. Юк, Аккүзнең өрә башлавы аптыратмады аны. Бу бүре баласы күптән инде эт гадәтләренә өйрәнеп алган иде. Хәлимнең игътибарын Аккүз чабып кереп киткән урман аралыгы җәлеп итте. Күзгә артык бәрелеп тормаган бу караңгы сукмак очында, күңелләрне әсир итәрлек серле-сихерле йомгак булып, нур балкышы чәбәләнеп ята иде. Хәлим, ике дә уйлап тормыйча, шунда ашыкты. Аккүз өчен борчылды. Ләкин күңелендә уянып, көчәя барган кызыксынуы барыбер күбрәк иде. Нәрсә булыр бу? Кем булыр? Бу урынга кадәр адәм заты керми иде бит... Шулай, мең төрле сорау белән зиһенен талкып, йөгерә-атлый бара торгач, күзләрне сукырайтырлык дәрәҗәдә якты, нурлы аланга килеп чыкты. Хәлимнең бу урманда мондый аланнарны күп күргәне булды. Әмма монысы башка бер генә аланга да охшамаган иде. Шундый ук алан югыйсә. Тик нәрсә сәер, үзгә соң анда? Урта бер җирдә яшь каен үсентеләрен бер-берсенә сөяп ясалган, өстенә куаклар түшәлгән куыш тора. Шул куыш бу аланны сәер итә икән. Күпереп үскән үлән тапталып беткән. Шунда ук олы учак урыны. Көленә караганда, бер-ике төн янган бу учак. "Икенче бер "албасты аланы"мы әллә?" — дип уйлап алды Хәлим. Ә монысы ни тагы? Хәлимнең күзе нидәндер чагылып китте, ул, үзе дә сизмәстән, алга омтылып, үлән арасында балкып яткан нур бөртеге янына ашыкты? Әмма, барып җитүгә, каршында пәйда булган күренештән гайрәте чигеп, кулын селтәде, күзем күрмәсен дигәндәй, башын читкә борды. Куыштан ерак та түгел бер ерынтыкта, чебен-черки болыты җыеп, консерва банкалары, аракы шешәләре ята иде. — Албастыларның да иң хәтәрләре булган монда, — дип, үзалдына тел шартлатып куйды Хәлим. Аннары уй гаменә бирелде: "Юньлегә йөрмиләрдер бу адәми затлар. Бу кадәр эчкә кереп тә аракы шаукымына бирелерләр икән... Тукта, нигә кергәннәр соң алар монда? Юк, болар аучылар түгел. Шулай ук ниндидер качкын халыкка да охшамаганнар. Әнә бит — эзләрен яшереп булашмаганнар да... Гамьсез, мәгънәсез кешеләр булган монда. Хәлим моны күреп кенә түгел, тоеп белде. Әбекәйләр белән Корбан яшәгән утар да бер сәгатьлек юл моннан. Шул утарны эзләп йөрмиләрдер бит? Юктыр, кем каян белсен андый утар барын. Ә инде белә калсалар... Эш харап. Хәлим әбиләрнең бөтен сихерен үзе белән алып китте. Сихер? Әйе шул, хәзер сихер көченә ия Хәлим. Ул бу "исерек албастылар"ны тиз урынына утыртачак. Бер уңайдан шушы аланда нәрсә булганын да ачыклаячак... Хәлим учак урынына килеп чүгәләде дә, кул ишарәсенә дә пырхылдап очып торган көл өстенә иелде, бер чыбык алып сызгаларга кереште — иң элек учак тирәсен боҗра белән әйләндереп алды, аннары, дүрт тигез өлешкә бүлеп, аның эченә тәре төшереп куйды. Шул вакыт дөньяга әллә нәрсә булды. Буп-буш, гамьсез җәйрәп яткан алан сәер, тонык кына ишетелгән тавышларга күмелде. Хәлим хәтта дертләп, сискәнеп куйды. Сихер, тылсым могҗизасымы бу, әллә ерак юлдан арган тәненең, җанының һәм аңының бер мәлгә какшап китүеме? Юк, үз аңында ул, үз җанында, үз тәнендә... Димәк, сихер галәмәте... Хәлим бераз тынычлангандай итте, әле бер якка, әле икенче якка колак салып карады. Менә сиңа мә, кайсы якка бакса, шул яктан кайчандыр әлеге урында сөйләнгән сүзләр, аермачык булып, яңгырап ишетелә башлый иде... Аңлаганын аңлады, аңламаганын аңламады Хәлим. Аңлаган кадәресе дә күңелне өшетерлек дәрәҗәдә шомлы, куркыныч булып тоелды аңа. Бәла, афәт җиле исә иде караурман эченә яшерелгән бу якты алан аша... — Уф, арыдым мин, ары бер адым атларлык та хәлем юк... Калдыр мине, җибәр, ә?.. — Барасың дигәч барасың! Бездән аерылып, үзең генә эзләп табар идең бугай... Беләм мин сине, шайтан тәресе!.." — Ну-ка, егетләр, кем оста ата? Менә бу Шүрәле затының башына шешә куям. Кем шуны бәреп төшерә, шуңа — ике өлеш алтын... Йә?.. — Мин атам! — Мин тидерәм! — Мин алам алтынны! Алтын миңа тиеш!.. — Ишетәсеңме, әй, син, ул алтынны Балта барыбер безгә бирмәячәк... Әллә, мәйтәм, ансыз гына эш итәбезме? — Син хаклы, әзи, тәтемәячәк безгә бу алтын. Аны кулына төшерү белән, бездән котылырга тырышачак ул... — Нишлибез соң? — Уйлап карыйк, әзи... — Балта, ә, Балта?.. — Нәрсә шыңшыйсың? — Теге сука сине үтерергә йөри. Алтынны үзем генә алам, ди... — Ңәрсә-ә? Үзен тәмуг тишегенә бөтәрләп тыгам мин аның! Йә, алып кил әле үзен монда! — Алтын кирәк булдымы сиңа? — Кичер, Балта, зинһар, кичер, гомер буе күтеңне ялап торачакмын, үтермә генә! Балта, үтермә! Сука булам, әтәч булам, тавык булам, үтермә генә! — Шыңшыма, адәм мәсхәрәсе! Мылтыкка туры кара. Үлгәндә дә мескен булма, пожалысты!.. — Әйтәсеңме, юкмы — алтын кайда? Ә? Менә сиңа, менә сиңа, алайса!.. Әйтмәсәң, җаныңны алам, мөртәт! Тагын дәшмисеңме? Мә. Тагын мә, дөмек шунда?.. — Балта, минем сиңа бер сүзем бар... — Йә, сайра... — Без бу әпәдән барыбер берни дә әйттерә алмаячакбыз. Изеп бетердек бит инде, йә җанын тәслим кылыр... Җибәрик без аны... — Кит, юләр! Шундый кошны очыралар димени... — Аңламадың мине, Балта? Без аны җибәргән булып кыланабыз гына. Ә үзебез артыннан күзәтеп барабыз. Барыбер алып чыга ул теге алтынга, күрерсең дә торырсың... — Шулай дисеңме? — Шулай, Балта. Сүзем рас килмәсә, падло буду! — Анысын булдырырсың... Әйт егетләргә, җибәрсеннәр. Стой! Тагын әйт: хәзер үк артыннан кузгалабыз... Аландагы тавышлардан башы әйләнеп, Хәлим билгә җитеп үскән үлән эченә чүкте. Учлары белән колакларын каплады. Түшендәге күбәләк, сискәнеп, аланның аргы түренә очып китте. Кемнең җаны булды соң ул? Авыртуга түзә алмыйча, телсез әпәнең кыйналып, изелеп беткән тәненнән очып чыккан аһлы зармы, әллә алтын сарысына күзе, җаны, аңы томаланган ниндидер исерек адәм актыгының соңгы сулышымы? Әллә? Әллә Хәлимнең үз җаны шулай аның бәхетсез тәнен калдырып, очып чыгып киттеме? Үзе дә сизмәстән, Хәлим көл өстендәге сихер тамгасын учы белән сыпырып куйды. Тамга юкка чыгуга, аландагы тавышлар да тынды. Шомлы кайтавазлар тонык кына тирбәлеп, шактый вакыт колак төбендә яңгырап торса да, ул чаклы куркыныч түгел иде инде. Хәлим кискен торып басты, арка капчыгын сикертеп рәтләп куйды, аннары, соңгы тапкыр карап, мәңгегә онытырга теләгәндәй, аланга күз йөртеп алды да ничек юкка чыккан булса, шулай ук кинәт кенә каяндыр калкып чыккан Аккүзне ияртеп, урман караңгылыгына кереп китте. II Хәлим ашыкты. Бәхетенә яисә... Үлеменә ашыккан кебек ашыкты. Аның көтелмәгән хәлләрдән какшаган зиһенендә бер генә уй бөтерелде: "Албастылар утары" афәткә юлыккан... Ничек тә барып җитәргә, тизрәк коткарырга, коткарырга!.." Ул бит тиле түгел, белә — хәзер карчыкларда сихер дә, тылсым да юк. Аларның бөтен сихерен, имен, шаукымын Хәлим үзе белән алып китте. Шуның белән аларны бәлагә дучар итте... Урман сирәгәйде, аяк астында киселгән агач төпләре ешрак күренә башлады. Нидер сизенеп, Аккүз дә алга чапты. Әмма шундук кире борылып килде. Үзе бертуктаусыз төчкерә, башын чайкый. Ялгышып, чит-ят, хәтта начар, сасы искә юлыгуы әллә каян күренеп тора. Хәлим тукталмады. Бөтен арганлыгын онытып, барды да барды. Ерактан, сукмак очындагы агачлар куелыгыннан ымсындыргыч яктылык үрелеп карый башлагач кына туктап тын алды. Аннары бөтен көченә йөгерә башлады. Озакламый таныш алан читенә килеп чыкты. Аккүз бу юлы аның артына тагылды. Ул аландагы хәлләр хакында Хәлимгә караганда күбрәк белә булса кирәк. Утар искиткеч тыныч иде. Хәлимнең күңеле шундук үз урынына утырды. "Ялгышканмын икән, бөтенесе элеккечә монда", — дип уйлап та өлгерде. Ләкин ул ялгышты. Бу шомлы тынлыкның ялган икәнен белү өчен Аккүзгә күз салу да җитә иде. Ул, койрыгын бот арасына кысып, борыны белән җир сөрердәй булып, иснәнеп бара. Үзе бертуктаусыз төчкерә, пошкылдый, чыелдый, шыңшый... Тукта! Тагын кайдадыр ниндидер эт шыңшый түгелме? Юк, шыңшымый, ыңгыраша. Эт тә түгел, кеше тавышы бит бу... Хәлим әлеге тавышның карчыклар яшәгән алачык ягыннан килүен чамалап алды. Ишек катына килеп җитәрәк, гыйбрәтле күренешкә тап булды: алачык буенда яткан ялгашка башын куеп, туңкаеп, бер адәм мәсхәрәсе ята иде. Ничек аны Хәлим башта ук күрмәгән?! Кеше дисәң — кеше, җен дисәң — җен түгел. Кыскасы, җансыз җан иясе... Аңа әллә ни игътибар итеп тормастан, Хәлим эчкә узды. Ә анда... Тәмәке төтененә, аракы, косык исенә ысланган алачык түрендәге җир түшәк өстендә ботлары-чатлары як-якка аерылган ике карчык чалкан төшеп ята иде... Алдынартын карап тормыйча, Хәлим шулар ягына омтылды... Шул вакыт аның каршында җир убылып, юк, дөнья урталай ярылып киткәндәй булды, Хәлим хәлсез, буынсыз гәүдәсеннән иң авыр, иң соңгы "аһ"ны кысып-сыгып чыгарды да, янтая барып, гөрселдәп, кан эчендә аунап яткан ике карчык уртасына ауды... Ул аңына килгәндә, алачык эчендә хәл үзгәрмәгән иде. Шул ук төтен, тәмәке сөреме, аракы сасысы... Карчыклар да шунда ук, Аккүз күренми. Бер-бер хәл кылганнар, ахры, үзе белән. Әллә качып өлгергәнме? Качса гына ярар иде. Кулын бушатырга тырышып карады. Бер күзәнәген дә кыймылдата алмады. Куллары, аяклары шатырдатып бәйләп куелган иде. Хәлим, башын күтәреп, торып утырмакчы булды. Әмма аңа башы да, гәүдәсе дә буйсынырга теләмәде. Бөтен тәненә мең төрле энә кадап чыкканнар диярсең. Яңаклары, иреннәре, күз кабаклары, хәтта керфекләренә кадәр сызлый! Нык кына тәпәләгәннәр, ахры. Нинди явызлар баскан бу утарны? Кемгә кирәк булган мондагы карчыкларның чыгам-чыгам дип торган җаннары? Нәрсәгә кызыкканнар алар? Байлыккамы? Каян булсын монда байлык?! Каян булсын монда алтын? Алтынмы? Нишләп булмасын?! Хәлим үзе күмеп калдырды ласа! Биш бөртеген алып кайтып, шабашник Сәхәпләргә илтеп бирде. Эчкән баштан: "Урманда күп ул", — дип мактанып та йөрде әле. Урман эчендәге утарда яшерелгән икәнен дә әйтте... Ул утарга китек багана турыннан карт имәнгә карап кереп китәргә кирәген дә аңлатып бирде... Димәк, Сәхәпләр... Шулардыр, күзләрендә игелек-иман нуры юк иде аларның. Аңнарын аракы сөреме томалаган, күзләрен акча, алтын балкышы сукырайткан иде бу адәм гыйбрәтләренең... Их, харап итте Хәлим бу утарны! Майяны тапкан, мәхәббәт түшәгендә күпме гомер кичергән җир бит бу! Сөмсез, ямьсез, хәтта күпмедер мәнсез булсалар да, соңгы вакытта карчыкларны да үз итә башлаган иде... Әпә дә мондагы кеше генә булып чыкты. Кайда соң әле ул? Тәки харап иткәннәр бугай бу Хода бәндәсен... Шул вакыт карчыкларның берсе ыңгырашып куйды. Хәлим шул якка омтылды. Ләкин шунда ук, йөрәге "жу" итеп, карашларын кире алды. Аның борын төбендә үк шардай күзләрен тәгәрәтеп, кылыч борынлы, шул борын төбендә килбәтсез мыек төкләре төртеп торган, әллә картлыктан, әллә сызланудан, мең сырга җыерылган кеше йөзе ята иде. — Син кем? — дип сорады Хәлим, һаман әле зиһенен җыеп бетерә алмыйча. — Мин... Шушында яшәүче карчык... — Нәрсә булды монда? — Әллә каян килеп чыктылар да алтын таптыра башладылар, зобанилар... Әйтмәгәч, кыйнап, икебезне дә бәйләп ташладылар... Үзең нишләп йөрисең монда? Бәла эзләп... — Киләсе иттем дә, килдем... — Килүенең хак сәбәбен әйтәсе килмичә, Хәлим сүзне башка якка борып җибәрмәкче булды. — Телсез әпә кайда соң? — Ул мескенне яландагы агачка бәйләп куйдылар. Төнгә учак якмакчылар, иблис сыңарлары! Тфү!.. — Үзегез ничек соң? Карчык бүтән дәшмәде, тагын бер мәртәбә ыңгырашып куйды да күзләрен йомды. Хәлим әле сорашып бетермәгән иде. — Икегез дә исәнме? — Исән. Ләкин бик каты кыйнадылар безне. — Мәсхәрәләделәрме? — Юк, өлгермәделәр. Син килеп җиттең... Хәлимнең күңеленә җылы керде. Хәтта тән сызлаулары да кимегән кебек булды. Хәзер иң мөһим сорауны гына бирәсе калды: — Әбекәй, ә нигә миндәге сихернең көче бетте? Көчем кайтса, берәр нәрсә эшләтер идем мин ул явызларны! — Ачу — сихернең дошманы. Ачулы кеше — сихердән мәхрүм. Синдәге ачу да тылсымыңа караганда күбрәк, ачуыңны басып, асылыңа кайтсаң — сихер көчең дә кайтыр. — Ну, кайтса!.. — Чү, чү... Тагын ачуыңны күпертәсең... — Нишләргә соң миңа? — Миңа бир сихереңне. — Ә? Ничек инде? Ничек итеп? — Хәзер өйрәтәм. Тыңла... Ләкин карчыкка Хәлимне өйрәтергә насыйп булмады, ишектән үзенең башкисәрләрен ияртеп, Сәхәп килеп керде. Хәлим аны шундук танып алды. Ләкин ялварып бер сүз дәшмәде, йөзен читкә борып, күзләрен йомды. Сәхәп исә, килгән уңайга, Хәлимнең кыйналып, тапталып беткән гәүдәсенә китереп типте дә: — Алып чыгыгыз бу үләксәне. Алтынның кайда ишерелгәнлеген әйтергә тиеш ул безгә, — дип әмер бирде. Өч-дүрт әзмәредәй ир-ат Хәлимне дөбер-шатыр сөйрәп алып чыгып та киттеләр. — Ипләп анда... Җанына кагылмагыз, ялгыш дөмектерә күрмәгез. Әй, Айрат, синең йодрык калун кебек, ишеттеңме? — Ты что, Балта, без аны гына беләбез инде. Менә күрерсең, ике генә сыйпыйм мин аның маңгаеннан, бөтенесен дә сөйләп бирәчәк ул... Хәлимне корымга каткан сихер баганасына бәйләп куйдылар. Таң аткан. Кояш көзге салкынны куып чыгармакчы булып, алан эчендә нурлар уйната башлаган мәл. Хәлимнең хәле генә шәптән түгел. "Инде нишләтерләр? Их, яшәргә иде бит әле. Әллә ничек булды бу тормыш... Шулай ярым-йорты килеш очланыр микәнни?.." Авыр уйлардан Хәлимнең башы әйләнеп, күңеле тулып китте. Әмма аңа җебергә, йомшарга ирек бирмәделәр. Шул ук Сәхәпнең җикеренүле тавышы ишетелде: — Әй, син!.. Адәм үләксәсе! Кайда яшереп тотасың алтыныңны? Хәлим, көч-хәл белән күзләрен ачып, башын күтәрде. — Сәхәп... — Әйе, мин бу! Сиңа бура эшләгән Сәхәп. Бурычың калганны беләсеңме? Хәзер син шуны түләп бетерергә тиеш. — Минем бер тиен акчам да юк. Бурычым да юк. — Ә алтының? Алтының бар синең! — Юк, алтыным да юк. — Ә бу нәрсә? Нәрсә? — Сәхәп түш кесәсеннән алтын тәңкә чыгарды, аны Хәлимнең борын төбенә туры китереп, ярсып, укталып килә башлады. — Йә әйт, алтынмы бу, алтынмы? — Алтын... — Шулай булгач!.. Ә кая калганнары? "Урман эчендәге "албастылар утары"нда күп алар", — дип кем мактанды? Кем? Хәлим "әйе" дә, "юк" та димәде. Җавап бирерлектән узган иде ул. Дөресе шул бит: эчкән баштан үзе мактанып йөрде, үзе харап итте бу серле-сихерле дөньяны. — Йә, әйтәсеңме алтыныңның кайда икәнен? — Юк ул. — Бармы, димим! Кайда, дип сорыйм, ишеттеңме, кайда, дип... Кай-да? — Белмим... — Ачуны чыгарма, Хәлим. Менә шушы кулларым белән буып үтертәсең бит кызган баштан, ей-богу! — Шаярттым гына мин, Сәхәп... Монда берни дә юк... — Юкмы, ә, юкмы? — Сәхәп, тагын да кыза төшеп, кушкуллап, Хәлимнең бугазына барып ябышты. Хәлимнең кыйналудан кан сауган күзләре каршында, ыржаеп, "албастылар тамгасы" пәйда булды. Ул Сәхәпнең уң як кул артына шәмәхә кара белән мәңгелеккә төшерелгән иде. Бу тамганы Хәлим авыл читендәге вагон янына бура сөйләшергә баргач ук күреп калган иде. Ул вакытта күңеле ничек кенә сискәнсә, шомланса да, Сәхәптән сорарга кыймаган иде. Түгәрәк эчендәге тәре сурәте бу юлы да Хәлимне бик тиз айнытып җибәрде. Ул, башын як-якка чайкап, бугазын Сәхәпнең келәшчә кебек каты бармакларыннан азат итә алды. Үзе, бар булган сулышын җыеп булса да: — Албасты-ы-ы...— дип пышылдады. Сәхәп моны ишетте. Бушаган кулы белән Хәлимнең йөзенә кизәнеп: — Бирермен мин сиңа албастыны! Үләксә! — дип җикеренде. Әмма сукмады. Хәлимнең сихерле ымы аны бераз йомшарткан иде, күрәсең. Бу хәлдән файдаланып калырга уйлап, Хәлим авыз эчендәге канны көч-хәл белән йотып җибәрде дә сөйләнергә кереште: — Албасты син, Сәхәп... Синең кулыңа албасты мөһере сугылган... Бу тамга синең башыңа җитәчәк... Чөнки син шундый ук тамга булган җирне рәнҗеттең... — Нәрсә сөйлисең син? Нинди мөһер, нинди тамга, нинди җир? — Бу алан — албастылар аланы, бу утар — албастылар утары. Син сихер эченә кердең, сихерне үртәдең. Ул сихер сиңа төшәчәк әле, зиһенеңне, исеңне, хисеңне алып, дивана итәчәк. Күр дә тор... — Нәрсә? Үзең дивана ич син! Тиле! Нинди албастылар хакында сөйлисең син, тинтәк! — Мин — тинтәк, ә син — шайтан иярчене! Әнә — кулыңа кара, син аны юып та, уеп та бетерә алмаячаксың, шайтан сиңа кара мөһер суккан инде. — Нинди шайтан мөһере булсын ди, безнең нәсел тамгасы ул! Аңлыйсыңмы, буыннан-буынга килүче тамга! Беләсеңме — безнең нәсел шушы якларда яшәгән. Минем анам да апасы белән шушы тирәләрдә гомер сөргән. Ике көнлек чагымда атам арбасына салып җибәргәннәр мине, ә син... Албасты тамгасы, имеш, шайтан мөһере, имеш... Сәхәпнең күңеле тәмам нечкәреп җитте, ишеткәннәренә шаклар катып, Хәлим үзе дә елап җибәрер халәткә керде... Тик хәзер аңа еларга ярамый. Ул Сәхәпне үз асылына, кешелегенә кайтарырга тиеш. — Анаңның исеме ничек соң? — Тәкыя. — Күптән күргәнең юкмы? — Шул ике көнлек чагымнан соң күргәнем булмады. Күрсәм дә танымас идем. Ике көн бит ул, ике яшь тә түгел, ичмаса!.. Ул да танымас иде... Их!.. — Кайда, ничек яшәдең соң син? — Колонияләрдә, төрмәләрдә гомерем үтте минем. "Балта" дип йөртәләр иде. Дошманнарымның башына бер генә суга идем. Кулым балта кебек каты минем... Хәлим иң кирәкле сүзне әйтергә җыенды. Бу сүз белән ул шушы җан өздергеч тарихка нокта куярга уйлады. — Беләсеңме, Сәхәп, син бит бүген үз анаңны рәнҗеттең. Уйчанланып, басынкыланып калган Сәхәп, кискен генә башын күтәрде: — Ничек инде? Ничек? Кайчан? Кайда? — Менә шушы утарда... — Нәрсә-ә-ә? Каян килсен монда минем анакаем? — Сәхәп, бу җир, чынлап та, анаң җире, анаң утары. — Ә?.. — Анаң гомер иткән утар бу! Ә син шушында анаңны кыйнап, рәнҗетеп ташладың... — Ни сөйлисең син? Нинди анам, нинди утар? Ник борчыйсың минем күңелне, ник алдыйсың, ялгыштырасың? — Алайса бар, алачыкта ыңгырашып яткан карчыктан кереп сора: "Исемең ничек?" — диген. — Юк, кермим дә, сорамыйм да... Үлгән инде минем анам. Юк ул, юк!.. Мин дә юк, мин дә күптән үлгән, үлгән, үлгән!.. Труп,белдеңме? Еларга җитешеп, бер үк сүзне тәкрарлап торган Сәхәп бик кызганыч тоелды Хәлимгә. Ләкин бу мәхлук бәндәне юатырга уйламады да ул. Башланган сүзне очлап бетерәсе бар иде әле. — Бар, Сәхәп, кер, сора. Аңсыз-җансыз әниең тере мәет булып ята анда. Кул-аякларын чиш, җәрәхәтләрен дәвала... Ул бит синең анаң. Мине теләсә нәрсә эшләтә аласың, ә менә анаңның җанын кыйма. Болай да нык гөнаһка баттың... Бар, кер, сора... Коткар анаңны... Хәлим өйдәге карчыкларның берсе Сәхәпнең анасы булуын белми иде. Ләкин әллә каян гына сизенә, тоя иде: нәкъ менә аңындагысы, Хәлим белән сөйләшкәне Сәхәпнең газиз анасы булырга тиеш. Хәлим Сәхәпне ышандырырдай соңгы дәлилгә ябышты, бу юлы аның сүзе чынлап та ышандырырлык иде: — Әнә, ышанмасаң, кара: бөтен җирдә синең нәсел тамгаң уелган! Менә — бу баганага да уелган ул, алачык ишегенә дә, кое бурасына да, хәтта ат дугасына да... Кара, кара, ныклап кара... Сезнең нәсел җире бу, анаң утары... Сәхәп бу юлы Хәлимне тыңларга булды. Хәлим бәйләнгән багананың күмерләрен учлары белән ышкый-ышкый серле тамганы эзли башлады. Беленер-беленмәс кенә итеп уеп ясалган таныш тамга озак көттермәде, күзләрне сөендереп, ялт итеп килеп тә чыкты... Сәхәп акылыннан шаша язды! Ул, телсез, аңсыз булып, әле Хәлимгә, әле теге таныш тамгага карап торды, торды да, бер сүз эндәшми-нитми, йөгерә-атлый, алачык ягына ашыкты, үтешли, кое бурасы янында тукталды, аның өске ниргәсенә уелган тамганы табып, аны да бераз сыпырып-сыйпап торды, аннары, кинәт нидер исенә төшкәндәй, кискен борылып, нык, ышанычлы адымнар белән карчыклар яткан алачыкка кереп китте... Бер мәлгә бөтен утарда тынлык урнашты. Сәхәпнең исерек иярченнәре әллә кая китеп югалган, мал-туар, кош-корт тавышы тынган, хәтта үз көченә керә башлаган көзге җил дә алан читендә яшел болыт кебек күпереп утырган куаклар арасына кереп поскан... Ләкин Хәлим белә: бу тынлык — хәтәр тынлык, давыл, гарасат яисә таң, шәфәкъ алдыннан гына була торган, үзе шомлы, үзе тантаналы бер илаһи тынлык. Мондый тынлыктан соң дөнья үзгәрә, аңа яңа мәгънә, яңа гамь керә, язмышлар үзләренең яңа борылмаларына юлыгалар, яңа сукмакларына төшәләр... Сәхәп белән дә шулай булачак. Хәзер бөтенесе алачык идәнендә ыңгырашып, сызланып яткан карчыкның ничек дип җавап бирүеннән, нинди исем атавыннан тора... Кирәкле исем аталмаса, утарга афәт каныгачак, бәла киләчәк, көтелгән исем аталса, бу каргалган җир изгелеккә һәм мәрхәмәткә юлыгачак... Шул вакыт янәшәдәге алачык эчендә ниндидер хәрәкәт сиземләнде. Бераздан бөтен аланны, утарны сискәндереп, ишек яңакларына бәрелә-сугыла, алачык эченнән иңрәүле аваз атылып чыкты: — Анакай! Анакаем минем!.. III Утарда хәл үзгәрде, һәркем үз мәрхәмәтенә иреште. Сәхәп бөтен вакытын анасы янында уздырды. Аңа һәртөрле кадершәфкать күрсәтте, аны дәвалады, ашатты. Нәкыя исемле игезәк сыңарын да шундый ук кадер-хөрмәткә күмде. Хәлимне сихер баганасыннан азат иттеләр, Сәхәпнең дүрт башкисәре һәрдаим күзәтеп торса да, ул инде утар буйлап үзе генә йөри ала. Кемдер хуҗалыкны да карарга тиеш бит. Телсез әпәдән рәт юк. Аны нык изгәннәр, тагын берәр ай гына түшәгендә аунаячак әле. Сынган кабыргалар ялганганчы авыр эш эшләргә дә ярамый. Исән генә булсын. Аның да газиз әнкәсе белән күрешәсе бар. Хәлим ышана, хәтта төгәл белә: бу көн киләчәк, бала белән ана бергә булачак, аңлашып, озын-озак гомер кичерәчәк... Барысы да җайланып, тынычланып килә. Тик Хәлим күңеленә бер нәрсә тынычлык бирми: Сәхәп нишләптер алтын хакында ләм-мим. Оныттымы? Хәлимнең сихер шаукымы аны шулай акылга утырттымы? Юктыр, онытмагандыр. Алтын гаменә барыбер әйләнеп кайтачак ул. Утарга тагын кара көннәр киләчәк, бәла киләчәк. Хәлим, бер җай табып, карчыклар белән сөйләшеп карарга булды. Бердәнбер көнне, кеше юклыктан файдаланып, түр алачыкка керде. Хәл-әхвәл алышып тормастан, хәллерәк Тәкыядан сораша да башлады: — Әйт әле, әбекәй, безгә хәзер нишләргә? — Бу сорауны без сиңа бирергә тиеш. — Шуны гына әйт: алтын хакында оныттылармы алар? — Юк, онытмадылар. Алар һәр алган сулышларында алтын хакында уйлыйлар. — Безнең күпме вакытыбыз бар? — Өч көн... Яңа ай калыккач, алар синең янга тагын алтын сорап киләчәкләр... — Нишләргә соң миңа? — Белмибез. Син безнең бөтен көчне алдың. Хәзер син бездән көчлерәк. Шуңа күрә бездән ярдәм сорама... — Тәкыя әби, ул бит синең улың, син аның анасы. Ана кеше үз улының күңелен, уен ничек тә игелек, изгелек ягына үзгәртә ала бит... — Ләкин... ана кеше үзе имезеп үстергән баланы гына игелек, изгелек юлына күндерә ала. Ә мин Сәхәпне бер тамчы сөтем белән дә кинәндерә алмадым. Туу белән чит-ят якка алып киттеләр... Үз анасының сөтен имеп үсмәгән бала шулай башкисәр булып үсәдер шул... Күкрәгемә китереп суккач ук таныдым мин аны. Үзем әле танымадым, күкрәгем тойды, таныды. Шушы яшемдә кинәт сөт төште. Бөтен түшемне чылатты... Нишләп төшмәсен... Күкрәк артында җан тора бит, шул сизенгәндер... — Мин сезне бер дә болай дип уйламый идем. Алай ук явыз түгел икән бит сез. Сүзегез дә дөрес, ипле... — Җан бер дә ипле түгел шул, балам. Тән авыртуы бервакыт бетә, җан авыртуы бетми... — Сәхәп турында әйтәсеңме, әбекәй? — Аның турында да... Кайчандыр ул минем җанымнан өзелеп төшеп калган иде бит... — Ничек булды бу, әбекәй? — Кендеген кисү белән атасы үзе белән алып чыгып китте... Яшьлегебездә матур яшәдек без. Йорт-нигезсез яшәү бераздан талчыктыра башлады. Тормышның рәте китте. Ирем: "Синең сихер галәмәтләрең өчен Ходай Тәгалә безгә рәнҗешен җибәрә", — дип, мине гаепләде, аннары, җаныма уталып, шулай күпмедер яшәгән булды да, малаебыз туу белән, урлап, читкә чыгып китте... — Кулындагы тамгасы каян соң? Ул бит сезнең сихер тамгасы. — Аның тарихы озын, балам. Кендекче әбидән төшерттем мин аны. Башка вакытта бер сөйләрмен әле. Хәзер бар, үз эшендә бул, озакламый Сәхәп тә керер... — Әбекәй, әйт әле, берничек тә каршы торып булмыймыни бу башкисәрләргә? — Була. Тик син бу эшне безгә тапшырырга тиеш. Моның өчен сихер көчеңне дә кабат безгә бирергә туры киләчәк. — Ничек инде? — Син безнең рухи, сихри көчебезне алдың. Шуның белән бәлаләргә дучар иттең. Хәзер шул көчебезне кире кайтар, без үзебез барысын да эшлибез. Хәлим үзе дә сизмәстән сорап куйды: — Берочтан минем белән дә бер-бер хәл кылырсызмы? — Юк. Без синең белән аңлаштык инде. Тормышлар гына түгел, язмышлар да кушылды безнең. Хәзер тимәячәкбез. Сиңа, синең якыннарыңа кагылсак, үзебезгә дә афәт киләчәк... Ә хәзер бар, монда кереп йөргәнеңне белмәсеннәр. Сак булырга кирәк. Әмма ашыгырга да кирәк. Өч көн вакытыбыз калды... Бәлки, кимрәктер дә... — Әбекәй, ул сихри көчне сезгә ничек кайтарыйм соң? Мин бит сихердә берни дә аңламыйм... — Безгә тагын бер күрешергә кирәк. Үзем табармын, хәзер бар, үз эшләреңне кара... Бу сөйләшүдән соң Хәлим бераз тынычланды. Карчыкларның килүен көтеп йөри башлады. Ә карчыклар килмәделәр дә килмәделәр. Бер тәүлек үтеп китте. Икенче көн башланды. Сәхәп кешеләре Хәлимнән күзләрен дә алмадылар, Сәхәп үзе он келәтендә эчеп ятты. Ара-тирә генә карчыклар яшәгән алачыкка кереп-чыгып йөрде. Ничек алар? Аякка басканнармы? Әллә бер-бер хәл булганмы? Ник чыкмыйлар, ник күренмиләр? Хәлим күңелендә йолкынган уйларны эш белән онытырга тырышып карады. Утардагы эшләрнең дә рәте китеп бара. Сәхәп бандитлары беренче көнне үк сыерны тотып чалганнар. Аннан-моннан гына тунап, иң йомшак итен алганнар да, калган сынык-санакларны абзар буенда чәчеп калдырганнар. Шунда ук хайванның эчәгеләре, эчке әгъзалары таралып ята. Әле ярый эссе җәй түгел, югыйсә күптән сасып, бөтен тирәюньне үләт исенә аңкытып торыр иде. Хәлим, өченче көн дигәндә, шул хайван калдыкларын басу читенә илтеп күмде. Ул ниндидер могҗиза белән генә исән калган бозауны кеше күзеннән ераккарак — абзарның иң эчке бүлемтегенә кертеп япты. Күп итеп яңа печән ташлады, су китерде. Кош-кортлар да сирәк калган. Булганы да, куркып, кайсы кая таралып беткән. Келәтләрнең йозаклары ватык, ишекләре җимерелеп, янтаеп, салынып төшкән. Көзге^җил аларны шыгырдата-шыгырдата йолкып алмакчы була. Йолкып ала алмагач, җирдә яткан он капчыкларын, буш чиләкләрне, талчыбыктан үрелгән каз ояларын типкәләп йөртә башлый... Әле ярый яңгырлар, суыклар юк. Озак көттермәс инде. Мондый җилнең очы гадәттә суык яңгырлар белән төгәлләнә. Ә менә Хәлим күңелендәге гарасатның очы-кырые күренми. Ул әбиләр өчен борчыла. Ник күренмиләр алар? Ник Хәлим белән сөйләшмиләр? Өч көннең ике көне үтеп бара ласа... Хәлим алачык бүлмәләре арасында тишек барлыгын белә. Теге вакытта Майя белән шул тишек аша хәбәрләшәләр иде. Ә нигә бу тишектән тагын файдаланып карамаска? Әйтте дә, эшләде дә Хәлим. Тишеккә дыңгычлап тутырылган иске сырманы карчыклар ягына төртеп төшерү җиңел булмады. Артык шауларга да ярамый. Тышкы якта, ишек төбендә, Сәхәпнең ике иярчене утыра. Бу сөйкемсез бәндәләр, бер адым да калмыйча, Хәлимнең артыннан ияреп йөриләр. Кешенең бер шәүләсе була. Ә менә Хәлимнең шәүләләре икәү. Ул инде бу хәлгә күнекте дә. Әмма явызлыкка күнегеп бетеп буламыни?! Ниһаять, Хәлим үз теләгенә иреште — иске сырманы күрше бүлмәгә әткәләп, бәргәләп төшереп җибәрә алды. Икенче якта кемдер кыймылдагандай итте — салам тутырылган түшәк шыгырдап куйды. Хәлимгә шул җитә калды, ул шунда ук башын салам тузаны утырып та бетмәгән тишеккә тыкты... — Тәкыя әби! Нәкыя әби! Сез исән-саулармы? Тынлык. Тагын тынлык... Әһә, әнә таныш шыгырдавык. Кемдер азаплана-азаплана тормакчы була түгелме? Әмма тора алмый! Алпан-тилпән килеп, аягына басарга җыена да тагын гөрселдәп авып төшә. Хәлим аермачык тоя башлады: карчыклар шунда, тик аларга нидер булган, алар ярдәмгә мохтаҗ. — Әй, әбекәйләр! Сез андамы? — дип, кат-кат сорашты Хәлим. Үзе, әледән-әле, ялт итеп, артына — алачык ишегенә борылып карый. — Хәлим!.. Ниһаять, карчыкларның кайсыдыр хәлсез генә эндәшеп куйды. Хәлимнең эченә җылы йөгерде. Исән-саулар! Калганы мөһим түгел! Тавыш бар, димәк, җан бар. Иң мөһиме шул! — Нәрсә булды анда? Ник чыкмыйсыз? Ник сөйләшмисез минем белән? — Чү, балам... Бик алай кычкырма... Ишетерләр... — Ишетсәләр ни була, әбекәй? — Теге җен кыргырлары безне тагын бәйләп ташладылар... Бөтенләй хәлсез, буынсыз иттеләр... Сөяк тә җан гына калды... Сөйләшеп булмас инде, ачуланма... Хәлләр бик мөшкел безнең... Бәхил бул... — Ничек инде мөшкел? Ничек бәхил? Безгә болардан котылырга кирәк, Тәкыя әби! Ничек тә түз инде, чыда. Син бит көчле карчык. Өйрәт мине — ничек сихер шаукымына юлыктырыйм соң аларны? Ничек акылга утыртыйм? Өйрәт мине, ә?! — Синең генә көчең җитмәс, балам. Сәхәптә сихерчеләр каны кайный, ул син сизгәнне, мин сизгәнне генә сизә. Аңарда— сихер тамгасы... Шуңа күрә аны тиз генә исәңгерәтеп булмаячак... Ул болай да барысын сизенә инде. Озакламый сиңа да керәчәк... — Нишләргә соң миңа? Ул килеп кергәнче, әйт инде, әбекәй, әйт инде!.. — Синең бердәнбер ышанычың — теге бүре баласы. Ул — рухлар тарафыннан иңдерелгән фал иясе. Урманның бөтен көче, бөтен сихере аңарда... Шул коткарса гына коткарачак сине... — Кем? Аккүзме? — Әйе... — Ни сөйлисең син, Тәкыя әби? Куркак җан булды бит ул. Бу зәхмәтләрне күрү белән шыңшый-шыңшый урманына кереп качты... Көт син аңардан игелек... — Мин боларын белмим. Белгәнне генә әйтәм: бездәге сихер көче сиңа шул бүре баласы аша күчте... — Ә? Аккүз ашамы? — Әйе, Хәлим... Ул әле сине табачак... — Сәхәп бандитларыннан коткарачакмы? Хәлим соңгы соравына җавап алып өлгермәде, ишек ягыннан зәһәрен чәчеп гөрелдәгән тавыш ишетелде: — Бандитларны күргәнең юк әле синең, салага! Менә хәзер аларның нинди булуын күрерсең... Ишек катында, әллә аракыдан, әллә ачудан күзләрен алартып, Тәкыя карчыкның тамгалы малае Балта Сәхәп үзе басып тора иде. IV Хәлимне тагын күмерле, тамгалы баганага бәйләп куйдылар. Ябыштыргандай беркетеп куелган гәүдәгә берничә мәртәбә типкәләп алдылар. Нык бәйләнгәнме, янәсе... Чыдап булмаслык, җан өзелерлек итеп авыртты авыртуын, тик Хәлим кыймшана да алмады. "Бу баганадан исән төшмим икән мин", — дип уйлап алды ул. Аннары, күңелсез, газаплы уйларга кереп китмәс өчен, Аккүзне исенә төшерде. Сәер сөйләшә бу Тәкыя карчык. Борчылудан зиһене таралып киткәнме әллә? Юк бит инде ул — Аккүз юк! Кешеләрдән гайрәте чигеп, урманына кереп качты. Бу көчекне гаепләп тә булмыйдыр... Шулай да бигрәк авыр чакта ташлады ул Хәлимне. Бу фактны танымыйча булмый. Тагын бер факт бар. Хәтта ике факт. Теге вакытта, ана бүре чоңгылында, ике карт бүрегә ничек берүзе каршы торды ул. Тешләшмәде дә. Күзләрен акайтып кына карады — тегеләр шундук койрыкларын бот араларына кыстылар. Ниндидер көч, сихер сизделәр алар Аккүздә. Икенче дәлил шул: Аккүзне ияртеп утарга кайтып кергәч, карчыклар бөтен рухи егәрлекләреннән, им-томнарыннан мәхрүм калдылар... Чынлап та, ниндидер сер бар бу бүре баласында. Нинди генә серле, сихерле булса да, бала барыбер бала инде. Курыккандыр. Бигрәк әшәке кыландылар бит бу адәм актыклары... Хәлимнең уйларын укыгандай, читтәрәк әңгәмә корып басып торган адәм актыклары килеп тә җиттеләр. — Алтын кайда? — Сәхәпнең бу соравында "Әйтмәсәң — үтерәм!" дигән мәгънә бар иде. һәм ул, әйтмәсә, Хәлимне ике дә уйлап тормыйча үтерәчәк иде. Тик, үтергәнче, алтынның кайда яшерелгән булуын белеп калырга тырышачак... — Белмим... Шаярттым гына бит мин... — Алдап-йолдап, Хәлим соңгы салам бөртегенә ябышты. — Ә теге алтыннарны каян алдың? — Таптым... — Каян таптың? — Оныттым... — Ә-ә... Оныттыңмы? Ягез әле, егетләр, каян тапканын шәпләп кенә исенә төшерегез... Беренче булып Айрат дигән егет кирза итегенең каты башы белән Хәлимнең күкрәгенә китереп типте. Бер мәлгә үлеп алды Хәлим. Тагын терелде. Тагын типтеләр, тагын суктылар... Хәлимнең кара көйгән тәне бер үлеп, бер терелеп, сихер баганасында җилфердәп тора башлады. Ул беренче авыртуны гына хәтерли. Калганнары, җан-бәгыренә төшәргә кыенсынып, Хәлимнең кан саркып торган тән ярасына әверелделәр... — Бәдри абзый, хәрәмләшмә, ныграк сук, — дип шаярткан булды Айрат. Серый дигәннәре аеруча явыз икән. Гел Хәлимнең башына, колак төбенә сукты... Ул суккан саен Хәлим исен югалтып ала. Әмма бирешми. Шулкадәр дә чыдам, нык булыр икән адәм баласы! Ниһаять, кыйнаучылар, арып-алҗып, сукмак читенә — кипкән камыл өстенә тәгәрәделәр, тәмәке кабыздылар, ниндидер мәзәк сөйләп, көлешеп алдылар. Сәхәп үзе күренми, ул кайдадыр шушында гына булырга тиеш. Хәлим моны сызлаган җаны белән, авырткан тәне белән тоя. Әмма башын күтәреп карый алмый... Бөтен күзәнәгеннән кан саркып торган кебек, күгәреп кара янган башы күкрәк өстенә салынып төшкән. Күкрәгендә дә олы җәрәхәт бар. Ул җәрәхәттән дә сулкылдап кан тамып тора. Бик нык рәнҗегәндә, хатын-кыз күкрәгеннән сөт тама, ә ир-ат күкрәгеннән кан тама, диләр. Әнә Тәкыя карчыкның күкрәгенә дә сөт төшкән... Шулкадәр дә рәнҗергә кирәк бит... Шул вакыт Хәлимнең әрнүләрдән иләсләнә башлаган хәтерендә Тәкыя карчыкның бик тә сәер сүзләре яңарды. Малае Сәхәп хакында: "Күкрәгемә сугу белән сөт төште..." — дигән иде ул. Сөт... Сөт... Сөт... Ана сөте хакында тагын кемдер нидер әйтте бит... Кем әйтте соң? Бәй, шул ук Тәкыя карчык — Сәхәпнең анасы әйтте ләса! Ана сөтеннән мәхрүм калган кеше имансыз булып үсә, диде ул! Димәк... Димәк, Сәхәп кешелегенә кайтсын өчен, аңа анасының сөтен татып карау да җитә. Менә шул сөтнең көче аның иң нечкә күңел сыйфатларын яңартачак, исенә төшерәчәк, җанын сафландырачак, рухын ныгытачак... Сихере дә, тылсымы да, им-томы, ырымы да, изге догасы да, шифасы да шушы сөттә булырга тиеш — бу хәзер көн кебек ачык! Тәкыя карчыкның күкрәгенә сөт төшкән. Ходай Тәгаләгә шулай кирәк булган. Тик бу хакта ничек хәбәрләшергә соң? Сәхәпнең анасы үзенең алачыгында бәйләнеп ята, Хәлим менә монда, мәхбүс булып, җаны чыгам-чыгам дип торган хәлендә җәфа чигә... Шул вакыт Хәлим белән әллә нәрсә булды. Аның авыртудан изаланып яткан тәненә, сызлап-сыкрап әрнегән, үзенең көчсезлеген тоеп гарьләнгән күңеленә әллә нинди генә моң килеп иреште. Моң да түгел ул... Чың... Серле чың... Көмеш чың... Хәлимнең кайдадыр ишеткәне бар бу чыңны. Тик кайда? Кайчан? Моны белерлек хәле дә, зиһене дә калмаган инде шул аның. Ниндидер сәер чың... Әнә ул көчәеп якынлаша... Чыңлап чынга әверелә бара... Ә! Исенә төште! Теге вакытны Аккүзне ияртеп урманнан чыккач ишетеп калган иде ул бу көмеш тавышны. Шул чыңлы көйдән соң әбиләрнең сихере аңа күчте дә инде... Ниндидер галәмәт хәл булып алды ул вакытта. Әгәр дә тылсымның, сихернең тавышы, көе, моңы, чыңы булса, әнә шул көй, моң, чыңдыр бу серле тавыш... Әллә? Үлем тавышымы? Әҗәл чыңымы? Бәлки... Үлем әнә шулай яңгырап, чыңлап, үзәкләрне өзеп киләдер кешегә? Кыр буенда хәл җыеп яткан шайтан өере, бердәй кузгалып, кайсы туңкаеп, кайсы ава-түнә, аяклана башлады. Бу хәрәкәтнең сәбәбе тиз ачыкланды: алачыклар ягыннан кулына иләмсез озын пычак тоткан Сәхәп килә иде. Хәлимнең зиһенендә шул ук уй бөтерелде: "үлем тавышы булган икән..." Аның бу уен Сәхәпнең карлыккан тавышы бүлде: — Шабаш, хлопцы! Алтын — безнеке! Барыбер әйттердем мин теге албастылардан... Пычакны юешләргә туры килде бераз... Дөмектерегез бу адәм актыгын, нәрсә карап каттыгыз. Яле, Бәдри абзый, син тәҗрибәлерәк кеше, тот та башын борып куй! Сәхәп, көтелмәгән хәлдән кыенсыныбрак торган Бәдрине бер як читкә этәреп, кулындагы пычагын Айратка тоттырмакчы булды. Айрат пычакны алды алуын, әмма урыныннан кузгалмады. Сәхәпнең җен ачулары чыкты. Ул пычакны кире үзенә кайтарды. Ниндидер сәер йола башкарган кебек, күзләрен йомып, эчтән укынгандай итте, аннары, шулай күзләрен йомган килеш, пычагының йөзен үбеп алды... Хәлим боларның барысын да күреп торды. Ул инде хәзер курыкмый да. Аңа хәзер кызык кына иде. Әйе шул, нәкъ кинодагы кебек: ниндидер маҗаралы хәлләр бара бу җәһәннәм почмагында... Хәтта Хәлимнең моңа бөтенләй катнашы юк кебек... Бу иләмсез дөнья белән теге сәер, шомлы чың гына тота^штырып тора, ахры... Йоласын башкарып бетереп, Сәхәп Хәлимгә укталды. Корбанына ташланырга әзерләнгән ерткыч кебек, ул, ямьсез, төпсез күзләрен уйната-уйната, пычагын терсәк ягына каратып тотып, соңгы мәртәбә кизәнергә әзерләнде... Шул вакыт аланда тагын сәер хәлләр башланды. Хәлим колагында яңгырап торган шомлы чың үзенең иң көчәйгән бер мизгелендә кинәт өзелеп калды. Өзелмәде дә ул. Аны бүтән төрле тавышлар алыштырды. Бу тавышлар арасыннан Хәлим үзен үлемнән йолып алып калган ана бүренең җан авазын танып алды... Калганы төштә күргән кебек кенә булды. Урман куелыгыннан ыргылып килеп чыккан ана бүре һәм аның ике көчеге Хәлимне сырып алган ирәннәр өстенә ташландылар. Ана бүре Сәхәпнең пычак тоткан кулына барып ябышты. Аккүз Айратны "сайлады". Азау Бәдри өстенә сикерде, аны аркасына этеп екты. Иң нык каршылык күрсәткәне Айрат булгандыр. Ул, аяк балтырына килеп ябышкан Аккүздән котылырга теләп, ярсып тибенә-тибенә, бил каешына кыстырып куелган пычагын алды, аннары, шул ук ярсу белән, киң итеп кизәнеп, Аккүзнең янбашына кадады. Аккүз, кеше кебек ыңгырашып, ырылдап куйды, әмма Айдарның балтырын җибәрмәде. Шул рәвешле берничә мизгел эчендә Хәлим тирәсендәге ирләр, бүреләр, бер өер булып, әүмәкләшә дә башладылар. Баганага бәйләп куелган Хәлим, чарасыз булып, боларның барсын да күзәтеп торырга тиеш иде. Бик күп чакрымнар үтеп, аңа ярдәмгә килгән таныш бүреләргә булыша алмавына ачыргаланып тарткаланса да, бөтен тәнен чорнаган арканны бер илле дә бушата алмады ул. Аккүзнең җәрәхәтеннән аккан кызылсу кан үзен дә, аңа чытырдап ябышкан Айдарны да буяп бетерде. Көрәш кызганнан-кыза барды. Ләкин Аккүзнең ярасы җитди иде, ул кинәт хәлсезләнә башлады, озакламый, Айдарның аягыннан умырып капкан килеш, буынсыз булып, тынып калды. Хәлим аның соңгы мәртәбә балкып алган нурлы карашын гына шәйләп өлгерде. Шушы балкыш белән бергә Хәлим дә үз күңелендә ниндидер хиснең, дөресрәге, ниндидер көчнең сүнеп юкка чыгуын тойды. Шушы хис, шушы көч белән бергә аның зиһене, һушы да бетә барып, бераздан ул үзенең ниндидер ак, ачык бушлыкка очуын тойды... Җанына, тәненә рәхәт булып китте. Җаны, тәненнән аерылып, каядыр мәрткә очып югалды... Әрнүләр, җәрәхәтләр онытылды. Хәтер янчыгы бушап калды, аның төбендә бер генә уй бөтерелде: "үлүем шушы икән... Ахирәткә киткәндә, янымда Аккүз булса ярар иде... Ул оҗмах ияседер хәзер... Кешеләрдән дә изгерәк җандыр... Җан да түгелдер ул. Ул — изгелекнең, иманның үзедер..." Хәлим ак, ачык бушлыкта озак очты. Күпме каранса да, янәшәсендә Аккүзне күрә алмады. "Кайда ул? Әллә бүреләргә ахирәт капкасы ябык микән? — дип тә уйлап алды. — Әллә?.. Бүреләрнең үз ахирәтләре бар микән?" һушына килеп яткан Хәлимнең күзенә түшәм читенә кыстырылган кош канатлары, йон төргәкләре, үлән бәйләнмәләре, чыбык-чабык кисәкләре чалынды. "Юктыр, ахирәт түгелдер бу. Ахирәт болай булмыйдыр. Җир дөньясы бу. Гайрәтне чигерерлек, исне-акылны китәрерлек дәрәҗәдә таныш дөнья..." Хәлим үз алачыгында ятуын аңлап алды. Әнә стеналардагы язулар да шул килеш... Их, Нәфисә!.. Беләсең микән син Хәлимеңнең нинди бәлаләргә тарыганын? Белмисеңдер шул. Бу үлем туе хакында күз алдыңа да китереп карамыйсындыр... Тукта! Нәрсә булды соң монда? Карчыклар кайда? Сәхәп кайда? Аның юлбасарлары кайда? Бүреләр кайда? Аккүз кайда? Кем кертеп куйган монда Хәлимне? Карчыклар бәйләнеп, кыйналып ташланганнар. Корбан атлы теге әпә дә йөрерлек хәлдә түгел... Бәлки, Сәхәпләр үз акылларына килгәндер? Хәлим, тормакчы булып, әле бер якка, әле икенче якка янтаеп, терсәкләренә таянды. Бөтен тәне энә кадап чыккан кебек сызлый иде. "Сөяк-санаклар исән күренә. Калганы төзәлер..." — дип уйлап алды Хәлим, һәм, бөтен көчен җыеп, сызлана-сызлана торып утырды. Аякларын җир идәнгә шудыртып төшерде. Аларга карарлык түгел иде. Аяк бармакларына хәтле кара канга укмашып каткан. Аяклар үзләре таза күренәләр. Җәрәхәт кайдадыр өстәрәк булырга тиеш. Ерткаланып, таланып беткән күлмәк-ыштан астында күпме генә җәрәхәт-яра бардыр инде... Ә җан астында? Андагы яралар төзәлерме? Элеккеләренә бүген тагын бер авыр яра өстәлде — Аккүз ярасы. Хәлим бу бүре баласы хакында начар уйлап, ай-һай гөнаһлы була язды. Ә ул качмаган, бары тик анасын, Азауны алырга гына киткән булган. Бүреләр килеп җитмәсә, Хәлим күптән инде мәңгелек юлында булыр иде... Ә хәзер... Аккүз үзе шул юлда... Күзләрен каплап алган шеш арасыннан саркып чыккан сыңар яшь бөртегенең кара кан укмашып каткан ирен читенә тәгәрәп төшеп китүен көтеп торган сыман бераз тын калып утырды да, Хәлим торырга кузгалды. Тыштагы хәлләрне бик тә беләсе, күрәсе килә иде аның. Саман стеналарга ябышып торып баскач та, аякларын кузгата алмыйча шактый торды әле. Аннары, тән күзәнәкләренең һәрберсен берәмтекләп кыймылдатып, ишеккә таба китте, ишек яңагына тотынып, хәл алды. Шуннан соң гына шомлы алан дөньясына атлап чыкты. Хәлим, әрнүле күз кабакларын ачып, иң элек сихер баганасы торган якка карады. Ул буш иде. Юк, кемдер бар анда... Баганага аркаларын терәп, дүрт адәм заты утыра түгелме? Сәхәп бит бу! Үзләренең канлы эшләреннән арып хәл җыялармы? Юк ла, бәйләп куелганнар бит алар. Ә бишенчесе кайда? Кем юк соң? Айрат юк... Аккүзне үтергән хәшәрәт күренми... Ә! Әнә бит ул, бер читтә, кулларын-аякларын як-якка ташлап, өнсез-хәрәкәтсез ята... Җансыз кеше генә шулай иләмсез кыяфәттә ята ала. Буразнадагы канлы җәрәхәтне күрү белән Хәлим аңлап алды — ана бүре Аккүзнең үлемен кичермәгән... Шул вакыт Хәлим үзенең кайсы төше беләндер аланның ике башында ике хәрәкәт сизде. Маңгай күзеннән бигрәк, күңел күзе күрде, тойды бугай бу хәрәкәтләрне. Күрде, тойды һәм... мәңгелеккә ятлап алып калды. Аланның олы юлдан килеп керә торган ягында ниндидер хатын-кыз шәүләсе җилфердәп чагылып киткәндәй булды. Зәңгәрсу төстәге бу күлмәкне Хәлим башка мең төрле затлы күлмәкләр арасыннан да танып алыр иде. Майяның иң яраткан күлмәге ләса ул! Нәфисә дә шундый күлмәк кия. Ләкин бу Майя, Майя! — Майя, Майя!.. — дип пышылдады Хәлим. Кычкыра-кычкыра таныш күлмәк артыннан йөгерергә теләде... Йөгерү түгел, кычкырырга да хәле юк иде аның. "Маяның рухы булгандыр. Кыен чакта хәләленә ярдәмгә килгәндер..." дип уйланды Хәлим һәм бөтен игътибарын аланның икенче башына — Күкчәчәк аланына кереп китә торган юл очына юнәлтте. Анда да үзәкләрне өзәрлек күренеш: авызына Аккүз гәүдәсен капкан ана бүре урман куелыгына кереп бара, аның артыннан үшән генә атлап Азау титаклый... Бүреләр күздән югалуга, алан тынып калды. Хәтта агачлардан яфрак себереп йөрүче усал җил дә кайсыдыр имән төбенә барып ятты. Көн ачылып киткәндәй булды. Кайсыдыр болыт артыннан кояш та үрелеп карамакчы булды. Тик табигать бу кадәресен кешеләрдән күпсенде, кояшын күрсәтмәде, әмма аларга өмет бирерлек кенә яктылыгын һәм җылылыгын кызганмады... Хәлим, аксый-аксый, әбиләр яткан алачык ишегенә китте. Ах-ух килеп шактый азапланды. Барыбер барып җитте. Керер алдыннан, аркасы белән ишек яңагына сөялеп, тын калып, хәл җыйды. "Исән-сау гына булсалар ярар иде!" — дип, ике-өч доганы бергә кушып укынды да эчкә атлады. Керүгә тагын егылып китә язды. Юк, бу юлы тән авыртуыннан түгел. Башына суккан шомлы уйдан хәлсез-буынсыз калды Хәлим. "Шулай да мин үлгәнмен икән... Боларның барысы да Ходай Тәгалә хикмәтләре булып чыкты..." Чынлап та, карчыклар яшәгән алачык эче акылсыз кешене акылына кайтарыр, акыллыны тилегә сабыштырыр дәрәҗәдә сәер иде. Әле кайчан гына типкелектә яткан, пычракка, канга буялып беткән әбиләр идән тутырып җәелгән ак түшәк өстендә яталар, өсләренә дә ак җәймә ябылган, башларында ак яулыклар, йөзләре дә — ап-ак... Оҗмах түре кебек ак дөнья... Сөт елгалары гына җитми... Нишләп җитмәсен?! Әнә бит — карчыклар уртасында җәелгән ак ашъяулык өстендә ап-ак чынаяк... Ул чөмәкәй сөт белән тутырылган... Хәлим тәмам шаша язды. Тәкыя карчык күзләрен ачып карамаса, шашар иде дә, мөгаен. Әнә шул күзләрдәге якты, мөлаем нур аның җанын җылытты, күңелен күтәрде. — Майя... Майя килде... — Беләм, әбекәй, беләм... Майя килде безгә... Майябыз килде... Хәлим башкача түзеп тора алмады, буынсыз калып, иң элек тезенә төште, аннары, гөрселдәп, карчыкларның аяк очына ауды. — Майя... Китмә, Майя... Калдырма безне, Майя... — Китми ул, китми, балам. Майя һәрвакыт безнең белән. Тынычлан, йөрәгеңне бетермә, җаныңны җәфалама... — Җан!.. Нәрсә соң ул җан, әбекәй? Нигә кирәк соң ул? Их!.. — Җан ул, балам, хәтер. Ә хәтер ул — кан, нәсел каны... — Нәсел, имеш!.. Әнә, малаең синең каныңны койды... Шулмы — хәтер, шулмы — җан? — Шул да хәтер, шул да җан, балам. Аның шундый булуына мин дә гаепле. Мин аңа күкрәк сөтемне имезә алмадым, күңел назымны бирә алмадым, йоламны, иманымны күндерә алмадым... — Син нинди бәхетсез, әбекәй! Без барыбыз да бәхетсез!.. Их!.. — Алай бетеренмә, Хәлим. Бәхетсез булу әле ул өметсез булу дигән сүз түгел. Менә мин дә өметемне югалтмадым... Ничә еллар кара сихер коткысында, үч нияте белән яшәсәм дә, кабат асылыма кайта алдым. Юк, мин бәхетсез түгел. Минем менә син бар... Майямның җан җимеше — Гөләш бар... Мин күптән югалткан улымны таптым... Сәхәбемне... — Үтерүче бит ул, әбекәй. — Үтерүче генә түгел шул, ул минем улым да әле. Соңлабрак булса да, мин аны кешелегенә, хәтеренә, җанына кайтарырга тиешмен. Менә моның өчен күкрәк сөтемне әзерләп тә куйдым. — Ничек — җанына? Аның җаны юкмыни? — Бар да, юк та. Аның җаны дөньяга ачылмаган әле. Моның өчен ана сөте кирәк... — Бу сөт — синең сөтмени? — Бу — безнең нәсел сөте, хәтер сөте, җан сөте. — Ә эчмәсә? — Эчәр, эчәр... Эчми кая барсын. Тансык аңа бу сөт. Сәхәпкә эчергәч, башкаларга да каптырып чык, зыянга булмас. Җансыз гәүдәгә кагылма. — Ничек? Син каян беләсең аның үлгәнен. Син бит берни дә күрмәдең. — Күрдем, балам. Миңа сихер көче кире кайтты. Бүре баласы үлү белән, аның тәнендә яшәгән урман рухы миңа күчте. Шуңа күрә мин барысын да беләм, тоям, күрәм... — Алайса... син тагын албастылар токымына әйләнеп кайттыңмы? — Мин үз көчемә кайттым. Шул гына. Бу көчкә ак төс яки кара төс ягу — анысы инде миннән генә тормый. Синнән дә, башкалардан да, барыбыздан да тора... — Ходай Тәгаләдән дә торамы? — Миңа андый сорау бирмә. Минем үз Ходаем, үз Тәгаләм бар. Сезнекеннән начаррак түгел ул. Аны бары тик рәнҗетмәсеннәр генә. Рәнҗетмәсәләр, беркемгә дә зыяны тимәс... — Әбекәй, әйт әле, теге, сезнең тамга нәрсәне белдерә? Ул — Сезнең Хода билгесеме? — Нигә бу хакта сорашасың әле? Сезгә бит тамгалар серен белергә ярамый. Динегез кушмый, чөнки сез һәр серне үз динегездән өстен куя башлыйсыз. — Кем соң ул — без? — Сез, кешеләр. — Ә син кем соң, әбекәй? Кеше түгелмени? — Мин... кеше түгел шул. Ләкин мин җен яисә албасты да түгел. Мин кем икәнемне үзем дә белмим. Белергә дә теләмим... Әмма минем бик тә кеше буласым килә, кешеләр арасында кеше булып яшисем килә... Туйдым, гарык булдым бу урман дөньясыннан! Ялыктырды бу урман сихере, бу урман шаукымы! Хәлим балам, кешеләр кебек яшәргә өйрәт мине. Кешеләр арасына кайтар! Кешелегемә кайтар!.. Кара, елый да белә икән бу сөмсез, чырайсыз урман карчыгы! Нишләп сөмсез булсын ул, ак яулык бәйләп, ак күлмәк киеп алгач, әнә чын-чынлап иманлы, нурлы мөселман карчыгына охшап киткән... — Әбекәй, борчылма, алып кайтам мин сине кешеләргә, йортыңа, нигезеңә алып кайтам. Рәхәтләнеп яшәрсең, матур гомер кичерерсең, Гөләшне, Бигешне үстерергә булышырсың... Борчылма, яме... Хәлимнең бик тә, бик тә юатасы килде бу карчыкны. Бер үк вакытта әйтеп бетергесез сихри гайрәткә ия затны һәм үтә дә мескен табигать баласын... Әмма, күңел чоңгылларын капшап күпме генә эзләнсә дә, урман карчыгын юатырдай сүзләр таба алмады ул. Урыныннан торды. Сөтле чынаякны алып, чыгарга кузгалды. Ләкин Тәкыя карчыкның тагын бер сәер сүзен ишетеп, артына борылып карамыйча булдыра алмады. — Сәхәпкә эчерер алдыннан иң элек үзең кап... — Мин бит синең улың түгел. — Синең көчле буласың киләме? — Килә. — Көчле буласың килсә, эч... — Эчсәм, минем көч синең көчкә буйсыначакмы? — Әйе. — Алайса эчмим. — Дөрес, эчмә. Син инде шушы кире кагуың белән көчле. Урман дөньясында яшәп, син инде көчле булырга өйрәндең. Бар, эшеңне эшлә... Хәлим чыгып китте. Тәкыя карчык, үрелеп, янында хәрәкәтсез яткан Нәкыя карчыкны уятып калды. Сәхәп тә, Бәдри дә, Руслан да, Сергей да Хәлим алып чыккан сөтне карышмыйча эчтеләр. Буялып, пычранып беткән гәүдәләрне баганадан чишеп алып, янәшә сузып салу әллә ни кыен булмады. Айратның гәүдәсе һаман шунда. Күмәргә кирәк иде дә... Бу уеннан Хәлим шундук кире кайтты. Нәкыя карчык аермачык әйтте бит: "Тотынма", — диде. Хәлим мәеткә тотынмады. Исәннәр тирәсендә кайнашты: яраларын юып бәйләде, киемнәрен рәтләде. Үзенчә тәрбияләгән булды. Көзге аланда ниндидер сихер-тылсым белән генә ямь-яшел төсен саклап калган бер-ике атлам чирәмлек өстендә хәрәкәтсез яткан Сәхәп гәүдәсенә карап Хәлим бик озак утырды. Бу минутта аның ашыгыр җире дә юк иде. Әйе шул. Авыл ерак. Кайтасы да килми. Монда да каласы килми Хәлимнең. Ниндидер сәер халәт. Барысы да башкача булырга тиеш иде. Менә шушы Сәхәп кенә аның юлына аркылы төште, уйларын, хыялларын чуалтты, үлем каршына бастырып куйды. Әнә хәзер үзе дә ни үле, ни тере килеш ята. Күпме кешенең башына җитте... Сөт эчеп кенә кинәнер микән ул? Хәлим Сәхәпне уятырга тырышып карады. Тегесе "ыһ" та итмәде, мәрт иясе кебек ята бирде. Селкеткән вакытта кесәсеннән бер бөртек алтын акча килеп төште. Төште дә тапталудан шомарып, тигезләнеп беткән сукмак буйлап тәгәрәп китте, аннары, "пылт" итеп, кое ягыннан агып килә торган ерынтык суына чумды. Үзен-үзе белештермичә, Хәлим шушы юынтык су өстенә иелде, алтынны үрелеп алу өчен, җиңен сызганды... Шунда гына аның башына кургаш кебек авыр уй барып иреште. Нишли ул? Алтын шаукымы аны тагын сихерләмәкче буламы? Үзенә ияртмәкчеме? Сәхәп ыңгырашып, кыймылдап куйды. Әллә инде, чынлап та, анасы сөтенең көче канына барып ирештеме? — Әнкәй... Әнкәй... Әнкәй... — Әү, балам... Мин монда, улым... — Бу сүзләрне әллә каян гына пәйда булган һәм Хәлим артында басып торган Тәкыя карчык әйтте. VI Утарда тагын тәртип урнашты. Көндәлек эшләр җайга салынды. Карчыклар торып йөри башладылар. Хәлим дә ныклап аякка басты. Ул иң беренче эш итеп малларны, кош-кортларны барлап чыкты. Урманга кереп киткән бозауны табып кайтты, Күкчәчәк аланында утлап йөргән Аксайны алып килде, абзар-кураларны, келәт-амбарларны рәтләде, җимерелеп яткан ишекләрен ныгытты. Үз алачыгында сызланып яткан Корбан да аның карамагында иде. Ул бу мәхлук җанны атна-ун көн эчендә аякка бастырды. Аякка баскан көнендә үк мунча ягып кертте. Аннары гына Сәхәпне һәм аның иярченнәрен чакырды. Утардагы иң төп яңалык та әнә шул Сәхәп белән бәйләнгән иде. Алар хәзер, юаш мәче кебек, дәшми-нитми, мыштым гына йөриләр, нәрсә кушсаң, шуны эшлиләр. Карчыклар бу адәм актыкларын тәмам сихерләп, алыштырып куйдылар — элеккеге дуамал җаннардан берни дә калмады. Аеруча бу үшән, юаш Сәхәпкә карасаң, тормыштан гайрәтең чигәр, билләһи! Аның олпат, мәһабәт гәүдәсенә мескен кыяфәт һич килешми — Хәлим, аның белән очрашканда авызын каплап, пырхылдап көлмичә, елмаймыйча үтеп китә дә алмый... Шулай да Хәлим Сәхәпнең кинәт үзгәрүенә ышанып бетми. Карчыкларның сихер көченә ышана ул ышануын. Әмма Сәхәп кебек ата бандитның бер чынаяк сөт эчеп кенә тавыштынсыз, өнсез һәм мәйсез бер бәндәгә әверелүенә ышанып җитми. Бердәнбер көнне ул Сәхәпне алтын белән сынап карамакчы булды. Алтын да чыгырыннан чыгармаса, димәк, Сәхәпкә чынлап та нидер булган. Уйлап та бетерде, эшләп тә куйды. Келәт нигезендәге хәзинә чүлмәген казып чыгарды да сукмак читенә утыртып куйды, елкылдап торган берничә тәңкәне җиргә, аяк астына ташлады. Бу көнне Сәхәпләр басудан бәрәңге ташыйлар иде. Юллары келәт буеннан үтә. Иң алдан капчык күтәреп Сәхәп бара, аның артыннан башкалар ияргән... Алтын тәңкәләр тутырылган чүлмәк яныннан берничә мәртәбә үтсәләр дә, баштарак бу сәер табылдыкка игътибар итүче булмады. Аны, беренче булып, Сәхәп искә алды. Өченчеме, дүртенчеме мәртәбә үтүе иде. Келәт эченнән ишек ярыгы аша күзәтеп торган Хәлим аермачык күрде: Сәхәп бу юлы чүлмәкне ерактан ук шәйләп килде. Килеп тә җитте, күтәргән капчыгын бер читкә ташлап, хәзинә савытына үрелде. "Сынатты, барыбер үзен фашлады, фашлады! Түзеп тора алмады..."— дип, эчтән генә тантана итте Хәлим. Ул арада Сәхәп чүлмәк эченнән бер алтын тәңкә тартып чыгарды. "Хәзер алып кесәсенә тыгачак бу! Хәзер тотылачак..." — дип, түземсезләнеп уйланды Хәлим. Йөгереп чыгып, кулыннан эләктерергә, шулай итеп, бөтен утар алдында Сәхәпнең ялганын, хәйләсен фаш итәргә ниятләде ул. Ләкин Сәхәп алтын тәңкәне кесәсенә салмады. Качып та китмәде. Башта ул табылдык тәңкәне күк йөзендә тонык кына йөзеп йөргән кояшка куеп карады, аннары авызына капты, теш арасына кыстырып, йөзен чыта-чыта тешләргә, китеп алырга азапланды. Тешләп өзә алмагач, җиргә атып бәрде дә икенче тәңкәне үрелеп алды, анысына да теше үтмәгәч, өченчесенә ябышты... Хәлим үз-үзеннән оялып куйды. Ышанып торган була бит әле. Шпион, имеш... Тотып ала, фаш итә, имеш!.. Тотарсың, бар! Карчыкларның сихерен үзендә татып белә ләса ул. Җаныңны бер учлап тотсалар, котылам димә син алардан. Менә Сәхәпнең җаны да карчыклар кулында, язмышы алар ихтыярында, алар шәфкатендә. Сәхәп алтын тәңкәләрне берәр төрле ризык дип уйлады, ахры, кабып, тешләп азапланды да, тамагына үтмәгәч, усал йөз чыгарып, үз юлына китеп барды. Хәлимгә алтыннарны чүлмәккә тутырып, келәтнең эчке түренә кертеп куясы гына калды. Бу хәлдән соң Хәлим үзе дә карчыклардан шүрләбрәк йөри башлады. Шулай да ул инде элекке Хәлим түгел. Карчыклар да элеккеге албастылардан нык аерылалар. Әнә бит — вактөяк нәрсәгә дә киңәшкә йөгереп киләләр, юк-бар сорау белән тинтерәтеп бетерәләр. Үз балалары кебек күрәләр хәзер Хәлимне. Ашаулары да бергә. Торулары да. Юк, анысы ике аерым бүлмәдә яшиләр яшәвен. Әмма тораклары хәзер уртак. Карчыклар соравы буенча Хәлим, ике якны бүлеп торган стенаны ватып, уртага тишек уйды, аңа тар гына ишек тә ясап элде. Беркөнне эштән кайтып керсә, Тәкыя карчык шул ишеккә әлеге дә баягы албастылар тамгасын төшереп тора иде. "Ник вакытсыз кайттың әле?" — дигән йөз чыгарса да, ул Хәлимне битәрләмәде, ачуланмады. Ниндидер үлән кайнатмасыннан ясалган карага канат каурыен манып, ул иң элек тәре төшерде, аннары шул тәрене боҗра белән уратып алды. Урта бер җиргә симез генә нокта төртеп куйды, аннары шушы хәрәкәтләрне тиз-тиз генә тагын ике мәртәбә кабатлап чыкты. Үзләре ягындагы тамга белән эшен бетергәч, Тәкыя карчык кулындагы каурыйны Хәлимгә сузды. — Хәзер син үз ягыңа төшер. — Нигә кирәк ул? — Кирәк. — Ә төшермәсәм? — Төшермәсәң, үзем төшерәм. Ул чакта синең бүлмәңә минем көч ия булачак... — Миңа дамы? — Сиңа да... — Төшерсәм, үземә үзем хуҗа буламмы? — Үзеңә үзең хуҗа буласың. Хәлим сәер дулкынланудан калтырана башлаган куллары белән Тәкыя карчык сузып торган кара савытына ябышты. Аннары, савыт читендә яткан канатны алып, шәмәхә-көрән карага чумырып манып алды. Ишеккә, ниндидер афәткә барган кебек, теләмичә генә барды Хәлим. Шулай да үз бүлмәсенә бу сихерче карчыклар шаукымын кертәсе килми иде аның, һәм ул тәвәккәлләде. Сыек кара тамып торган канат катысын ишек тактасына төртте, аннары, күзгә күренеп тормый торган ниндидер ишарә-сызык буенча түгәрәк-боҗра сызарга кереште. Шул вакыт көтелмәгән хәл булды. Үз эшеннән разый булып, янәшәдә генә басып торган Тәкыя карчык зәһәр тавыш белән кычкырып җибәрде һәм Хәлим кулындагы каләм-каурыйны җиргә бәреп төшерде. — Нишлисең син, адәм тәганәсе?! — Тамга сызам. — Нәрсә сызасың, димим мин, ничек сызасың, дим... — Ничек дип... Менә иң элек боҗра төшерәм, аннары — тәре... — Бирермен мин сиңа тәрене! Тәре алдан сызыла. Түгәрәкне тәре төшергәч кенә сызарга ярый, белдеңме?! Их сине! — Ничек тә ярамыймыни? — Ярамый шул! — Ни өчен? Нигә? — Тәре — кара сихер катламы, дүрт тарафка киткән кара җир билгесе. Түгәрәк, боҗра — уңай ак сихер. Ул — кояш, көн билгесе. Җирне, тәрене әнә шул якты сурәт белән, кояш, нур ишарәсе белән, киләчәк хыял дөньясы белән әйләндереп, басып куярга кирәк. Шулай булганда кара сихер баш калкыта алмый, ә ак сихер, ак ырым сиңа гел ярдәм итеп торачак... — Хәзер белдем... Бер тамганы да тәре белән төгәлләргә ярамый. Аннары... һәрбер тамганы түгәрәк эчендә төгәлләү зарур. Ул түгәрәк парлы, куш айны хәтерләтә. Шулаймы? — Хак сүз. Син моны каян беләсең? — Куш ай бер кояшка тора, ди иде безнең Ак бабай. Ат саклаганда бик күп нәрсәләргә өйрәтте бу карт. Ай безнең дин билгесе бит. Динне халык сүзе белән яраштыра белә ул. — Акыллы карт икән. Тик ялгыз ул. Ә ялгыз кеше башкаларны бәхетле булырга өйрәтә алмый... — Анысы шулай, тик безнең Ак бабай бәхетсез кеше түгел. Күргәч, үзең дә тиз төшенерсең әле... — Юк ла, безгә монда да рәхәт. Авылга кайту турында, авыз ачып, ялгыш та сүз катма, балам. — Без бу хакта бер сөйләштек бит инде, әбекәй. Мин алып кайтам дип вәгъдә бирдем. Ә вәгъдә — иман ул. Шул нәсел нигезегез аркасында бөтен язмышыгыз пыран-заран килгән, хәзер генә каршы торма, яме... Хәлим ишектәге тамганы сызып бетерде дә, канат очын бөтерә-бөтерә, тәре сызыклары тоташкан урынга симез нокта төртте. Шуның белән ишеккә килеп тинтерәтеп йөрүчән кара сихергә дә, авыл белән бәйле авыр бәхәскә дә, утардагы котсыз, җансыз тормышка да олы нокта куелды. VII Ниһаять, китәр сәгать сукты. Утар өчен борчыласы юк. Сәхәп кешеләре һәр эшкә бик тиз төшенеп алдылар. Көзге уңыш җыелган, мал азыгы әзерләнгән, утын юнәтелгән, йорткуралар рәтләнгән. Көндәлек хезмәтне үтәп торсалар, шул бик җиткән. Чиратлап ризык әзерлиләр, ашарга пешерәләр, чиратлап мунча ягалар, өс-башларын карыйлар, ял итәләр. Бөтен хәрәкәтләре билгеле бер тәртипкә корылган бу кешеләр хәзер инде күңелләрдә кызгану хисе дә уятмыйлар, бары тик җанны гына үртиләр, йөрәкне генә ярсыталар. Хәлим алтынны үзе генә белгән урынга күмеп куйды. Өстенә агач утыртты. Аның янында, булышам дип, көрәк тотып йөргән Корбан да, нидер сизенеп, бик нык борчылды, кара кайгыга батты. Хәлим бу адәм баласының язмышын ныклап хәл итеп бетермәгән иде әле. Кая куярга бу җан иясен? Калдырыргамы? Авылга, Мәдинәттәй янына алып кайтыргамы? Ул да көтә бит анда. Баласының исән булуын сизенеп, кайтмыйм дип киткән җиренә кайткан... Нишләргә? Кайтырлар да ди. Ләкин бер дә күңелле очрашу булмаячак бу. Бер-берсенә карата йөрәкләре генә суыначак... Болай күрешүгә караганда, өмет белән яшәү мең мәртәбә әйбәтрәк... Хәлим Корбанны әлегә урманда калдырып торырга булды. Монда хуҗа булып калыр ул. Корбан элеккеге җансыз шәүлә түгел инде. Аңа да уй керде, гамь керде. Әллә әбиләр бу мәхлукның зиһен тышавын бераз бушатып җибәрделәрме? Әллә Хәлим аның бәгыренә кагылып алган вакытлардан шулай үзгәреп калдымы ул?.. Телсез әпәнең карашы да, хәрәкәтләре, холкы да ярыйсы гына мәгънәле, ишарәле инде. Ниндидер эш эшләр алдыннан ул хәзер бераз уйлап тора, ничек дөрес итеп, җиңелрәк эшләргә кирәклеген уеннан кичерә. Елый ала, көлә белә. Иң мөһиме, уйлый белә. Бу утарга гына баш булып яшәрлек зиһен дә, көч тә, теләк тә бар аңарда. Инде юлга кузгалабыз дип торганда гына, яңгырлар башланып китте. Бөтен аланны, абзар-кураларны су басты. Ерак сәфәр тагын бер атнага кичектерелде. Бөтен нәрсәне онытып, кайсы кая эшкә таралдылар. Корбан, дым тартып сызлаган кабыргаларын угалый-угалый, басу буйларына дамба өя башлады. Аны моңа Хәлим өйрәтте. Басулардагы су, алачыкка агып төшеп, йорт-җирләрне басып бетермәсен өчен шулай эшләде ул. Соңрак үзе дә Корбанга кушылды — сибәләп торган салкын яңгырга да игътибар итмичә, пычрак балчыкта чокчынуында булды. Яңгыр туктап торган арада, Корбан белән икесе, ах-ух килеп, урманнан куаклар кисеп ташыдылар, аларны юеш балчык өеменә түшәп, басу белән алачыклар арасында пәйда булган дамбаны ныгыта бардылар. Яңгыр, китмәскә, туктамаска килгән кебек, яуды да яуды. Ниндидер шәфкатьсез һәм усал яңгыр иде бу. Хәлим, һәрвакыттагыча, табигатьнең бу галәмәтеннән дә ишарә һәм мәгънә эзләргә кереште. Кемдер, нидер кайтарырга теләми аны авылына. Башкача берни дә түгел! Димәк, Хәлимгә кайтырга ярамый әле. Ә бит... Нәфисә белән очрашырга әзер дә түгел әле ул. Нәрсә дип кайтып керер? Ничек, ни рәвешле кайтып керер? Әле бит берни дә уйланылмаган... Уйлыйсы да килми... Таш булып каткан җанны эретәсе килми... Авыр хатирәләрне яңартасы килми... Димәк, кайтырга иртәрәк әле, иртәрәк... Яңгыр һаман туктамады. Су җыела барды, басуларда зурзур күлләр, нәни генә дәрьялар хасил булды. Корбан белән Хәлимгә үз кешеләре белән Сәхәп килеп кушылды. Алар булмаса, бу афәттән исән кала алырлар иде микән?! Барысы да җан-фәрманга тырышып эшләделәр. Ал-ялны, ашау-эчүне белмичә, дамба буенда яттылар. Карчыклар ашарга китереп торды, дамбачылар исә, якында гына куыш әмәлләп, чиратлап ял иттеләр. Бер гаилә, бер кеше булып, шулай өч көн, өч төн тир түктеләр. Дүртенче көнгә чыкканда гына иркенләп тын алдылар. Яңгыр басылды, күк йөзенә көмеш яктылык йөгерде... Нәкъ шул кичтә күктән торналар төште. Су тулы басуны күл дип уйлаганнардыр инде. Төшкән урыннары күл булып чыкмаса да, әллә ни борчылмадылар, ахры, рәхәтләнеп юындылар, су төбендәге ашлык бөртекләрен чемченеп йөрделәр. Утар кешеләре аларга якын бармадылар. Ярты басуны тутырып йөрүче бу изге кошларны ерактан гына карап торсаң да күңелләр хушлана, җаннар җылынып китә икән. Көрән-күк йоннарын тыйнак кына балкыган кояшта елкылдатып йөрүче бу изге җан ияләренең тавышлары да ниндидер серле, моңлы һәм шаукымлы икән. Хәлим моны күңел җилкендерүче йөрәк ярсуы белән сизде. "Чаңрау торна тавышы кешене яхшырта, шәфкатьле һәм бәхетле итә", — диләр Кампәрле авылында. Торналар төшкән җир Ходай Тәгалә биләмәсе була, имеш! Шул торналар аша ул кешеләргә ым бирә, нидер әйтергә тели, хуплый, кисәтә, ди... Торналар басу суында бер тәүлек юандылар. Аннары, ничек кинәт төшкән булсалар, шулай кинәт кенә бөтен дөньяны шомландырып, шап-шоп кагына-кагына, очып та киттеләр. Яңгыр яугандагы кебек, утар өстенә шактый вакыт канат сулары тамып торды аларның. Ниндидер серле, сихерле мизгел иде бу. Торна яңгыры! Торна шаукымы! Хәлим дә, башкалар да дәррәү урыннарыннан кузгалдылар. Аларны хәтәр яңгырдан соң күбәеп киткән мәшәкатьләр көтә иде. Ләкин утар затлары җир мәшәкатьләренә керешә алмый калдылар, торналар алып килгән могҗизалы сер дәвам итте. Басу ягыннан фәрештәләр авызыннан гына чыга торган илаһи аһәңле, әмма бик тә зәгыйфь, мескен тавыш ишетелде: — Гөл-би... Гөл-би... Үзәкләрне өзәрлек бу тавышка дәррәү борылып карадылар. Хәлим дә сискәнде. Нәрсә бу? Нинди могҗиза? Әллә торналар үзләренең изге рухларын калдырып киттеләрме, шушы шыксыз, юеш, салкын һәм гөнаһлы утарны илаһи нур белән яктыртмакчы, аны илаһи тавыш белән өшкермәкчеме, имләмәкче булдылармы? Хәлим уйларын җыеп бетерә алмый калды, басу ягында теге аваз тагын кабатланды: — Гөл-би, гөл-би... Төркемнән аерылып калган яшь торна тавышы иде бу. Хәлим, тездән су ерып, йөгерә-атлый, тавыш килгән якка кереп китте. Биш-ун минуттан ук куркынган һәм алҗыган торна баласын күтәреп тә чыкты... Аның уң канаты зәгыйфьләнгән икән. Аягына да аксый. Хәлим җаны чыгам-чыгам дип торган табигать баласын, алачыгына алып кереп, тәрбияли башлады — коры чүпрәкләргә төреп, йомшак түшәккә салды, алдына төрле ризыклар куйды. Торна исә кагынмады-тузынмады, Хәлим нәрсә эшләсә, шуңа түзеп, һаман шул бер сүзне такылдавында булды: — Гөл-би, гөл-би... Хәлимнең беренче мәртәбә якыннан торна күрүе иде. Ә бәлки, ул торна да түгелдер. Бәлки... Кемнеңдер үксез җаныдыр? Зәгыйфьләнгән, имгәнгән җаныдыр. Бу утарга ул шәфкать һәм шифа эзләп килеп юлыккандыр? Көтелмәгән кунакны сөя-сөя, Хәлим үзенең Гөләшен, Бигешен исенә төшерде. Хәзер кайда икән, нишлиләр икән аның газизләре? Гөләш, Бигеш... Исемнәре дә ничек матур бит аларның. Гөләш, Бигеш, Гөләш, Бигеш... Бик тә ошар иде аларга бу "Гөл-би". Бергә уйнарлар иде... Тукта-тукта... "Гөлби" дидеме? Шулай диде шул. Гөлби... Матур исем бит, ә?! Гөл... Би... Бәй, бу исемдә дә сер яшерелгән ләса! "Гөл" — Гөләш исеменең беренче иҗеге, "Би" — Бигештән алынган. "Өйдә калган балаларыңны онытма", — дип кисәтәме әллә бу җан-торна? Аларның исемнәрен кушып Хәлимне кабат юлга чакырамы? Кайтырга өндиме? Әйе, әйе, авылына, йортына, нигезенә кайтырга, балалары белән кавышырга кушадыр бу серле-илаһи ишарә! Кайтырга кирәк, тизрәк кайтырга кирәк! Бернигә дә карамыйча кайтырга! Ходай Тәгалә үзе шулай куша. Бу торна — Ходайның илаһи ихтыяры! Нәфисә... Ә Нәфисә?.. Ходай куша икән, димәк, аның гөнаһы кичерелгән, бәхилләнгән булып чыга. "Кеше гөнаһы тар, Ходай Тәгалә мәрхәмәте киң" диләр бит... Кайтырга... Димәк, кайтырга. Ныклы бер карарга килеп, Хәлим яңа дустына эндәште: — Кайтасыңмы минем белән? — Гөл-би... Гөл-би... VIII Нәфисә ерак юлдан салкын тидереп кайтты. Хәлим юкка чыкканның өченче көнендә "районга барып киләм" дип киткән иде, ике тәүлек дигәндә генә әйләнеп кайтты. Алган әйберсе дә күренмәде. Тузанга батып, пычранып беткән киемнәрен салып ыргытты да, ягылмаган мунчага барып, юынып, чистарынып чыкты. Әллә шул салкын мунча шаукымы тиде, әллә көзге юл галәмәте булды — Нәфисә шул кереп ятуыннан тора алмады, җансыз-һушсыз түшәк иясе булды. Чынлап та, күңелен кайдадыр калдырып кайтты, ахры. Тән сызлануы белән сызланмый, җан-бәгырь әрнүе белән җәфалана кебек ул... Аның "аһ"лары тәннән түгел, эчтән, җан яшәгән урыннан чыга иде... Тәскирә дә, Сания дә Нәфисәгә бер авыз сүз катмадылар, берни сорашмадылар. Бу "аһ"ларның Хәлим белән бәйле булуын болай да беләләр иде алар. Нәфисәнең юарга ташлаган күлмәгендә кан таплары күргәч кенә Тәскирә, куркынып, кызы янына килде. — Берәр бәлагә очрамагансындыр бит, кызым? Нәфисә дәшмәде. — Күлмәгең канга буялган. Шуңа әйтүем... Бу юлы Нәфисә дертләп үк китте. Башын калкытты. — Шулаймыни? Хәзер юып куям мин аны... — Юк, юк, кызым, азапланма... Юдым инде мин аны. Йә, ярый, йокла, соңрак барысын да үзең бер сөйләрсең әле... Тәскирә торып китәргә җыенды. Нәфисәнең мендәрләрен, юрганнарын рәтләштерде дә ишеккә табан кузгалды. Ләкин, кызының җан түреннән чыккан тавышына сискәнеп, туктап калды. — Әнкәй!.. — Әү, балам!.. — Мин бит Хәлим янында булдым. — Кем янында? Син аның кайда икәнен беләсеңмени? — Урманда ул, әнкәй, "албастылар утары"нда. Хәзер алар албастылар да түгел инде... — Исәнме соң ул? Хәлимне әйтәм... Күлмәгеңдә кан каян?.. — Исән, исән... Хәзер исән инде... — Нигә "хәзер" дисең, кызым? — Әнкәй, хәтерлисеңме безнең авылда эшләгән теге шабашникларны? Сәхәп дигән кешене? — Кемнәрне, кемнәрне? — Безнең нигез өчен бура эшләгән Сәхәп кешеләрен әйтәм. — Ә, алармыни? Шул котсыз бәндәләрнеме? Хәтерлим, ашарга илткәч, берсе миңа бәйләнеп тә булашты әле. Аларга нәрсә булган, кызым? — Әнә шул хәшәрәтләр, алтын эзләп, безнең утарга барып чыкканнар. — Кит аннан! Адәм аяк басмаган җир дип сөйли идең бит ул урынны. — Явызлык юлны тиз таба шул, әнкәй. Болар да тапканнар. Әбиләрне бәйләп атканнар, Хәлимне үлем баганасына бәйләгәннәр... — Сиңа тимәделәрме соң? Үзең дә алдыңны-артыңны карамыйча йөрисең инде, кызым! — Мин барганда хәлләр булган иде инде. Мин рәтен рәткә салып, барсын да үз урынына урнаштырып киттем. Каласым килмәде. Ходай Тәгалә кушкан кадәресен эшләдем, шул җитте... — Туктале, кызым, аңламадым. Нәрсә булган соң анда? Хәлимне кем коткарган дидең? — Бүреләр. — Әбәү, әллә саташасың инде, кызым. Ни сөйлисең син? — Син бит Аккүзне хәтерлисең. Әнә шул бүре баласы да бар иде анда. Шулар Сәхәпләрнең һушын алдылар, шулар Хәлимне коткардылар... Тик... Аккүз үзе юк инде, әнкәй... Ул үлде... — И-и, ниләр генә юк бу якты дөньяда... Нинди генә могҗизалар, серләр юк... — Бу могҗиза түгел, әнкәй, бу — чын тормыш, бу — язмыш. — Балам, Хәлим үзе исәнме соң? — Исән, әнкәй, ул тиздән кайтачак. — Ничек инде? Сөйләштеңмени? — Юк, сөйләшмәдем. Ул мине бөтенләй дә күрмәде. Шулай да беләм: ул озакламый кайтачак. — Алла боерса, диген, кызым... — Алла боерса... Әмма Хәлим кайтмады да кайтмады. Нәфисә дә терелеп бетә алмады. Әнкәсенең тәмле сүзе, назлары да, Саниянең шифалы кайнатмалары, үлән сулары да, Ак бабайның догалары, Васимә карчыкның имләүләре дә ярдәм итмәде, һушындазиһенендә килеш, аяксыз-буынсыз булып ята бирде ул. Күңелендә яшәгән өмет чаткысын соңгы көннәрдә килеп яуган хәтәр яңгырлар тәмам сүндерә язды бугай. Хәтта Бигеш белән Гөләш тә аңа юаныч була алмадылар. Йокыдан язып, көне-төне түшәм матчасына карап ятучы Нәфисә аларны еш кына онытып та җибәрә иде. Бала елавына да гаме кузгалмый кайчакта. Бала гаме юкка чыгу — ана өчен иң хәтәре ләса... Күңеленнән бала гаме, бала гаменә ияреп, дөнья гаме китеп бара торган бер вакытта, Ходай Тәгалә җир йөзенә бер матур көн бүләк итте, шыксыз яңгырдан туктатып, күк йөзенә нурлы кояшын элде. Могҗиза моның белән генә бетмәде әле, кояш артыннан ук күк йөзендә торналар чылбыры пәйда булды. Тонык кына яңгырау тавышы чыгарып очучы бу төркем, гомердә булмаганча, Санияләрнең нәкъ өй турысыннан очып бара иде. — Әнкәй, әнкәй! — дип чакырды Нәфисә. Ишегалдында мал-туар белән мәш-мәшә килеп йөрүче Тәскирә өтәләнеп килеп тә керде. — Нәрсә булды, кызым? Ни кирәк? — Әнкәй, тәрәзәне ачып куй әле. — Ни сөйлисең син, кызым. Болай да эчеңә кергән салкынны чыгара алмый интегәбез, ә син, тәрәзәне ач, дисең... — Әнкәй, ач инде тәрәзәләрне! — Ачмыйм да, нитмим дә... Үзеңне уйламасаң, балаларың хакында уйла, ичмасам! — Әнкәй, ач тәрәзәләрне! Ач! Бу юлы Тәскирә кызына каршы килә алмады, теләмичә генә барып, түр тәрәзәне киереп ачып куйды. Ачык тәрәзәләр аша, салкын һава белән бергә, торналар тавышы килеп керде... — Әнкәй, бар, үз эшләреңне кара, мин бераз тыңлап ятыйм әле... Әллә салкын җилне тоеп, әллә торналар тавышын ишетеп, үз түшәкләрендә изрәп йоклап яткан Гөләш белән Бигеш тә көйсезләнә башладылар. — Әнкәй бәгърем, минем янга кертеп сал әле шуларны. Күптән сөйгәнем юк үзләрен. Сагынып беттем, билләһи! — Ярый, кызым, ярый. Тик өсләрен каплап тот, яме. Тәскирә, балаларны Нәфисә янына китереп салгач, ишекне сак кына ябып, тышка чыгып китте. Шул чыгудан озак кына йөреп керде. Торналар инде күптән күздән югалдылар. Колак төбендә генә чыңрау моңнар яңгырап тора... Сания Ак бабайга сөт аертырга кереп киткән иде. Шулай кереп, булышып йөри ул бу күрше картына. Хәлим китеп югалгач, бердәнбер таянычлары, киңәшчеләре булып тагын шул карт калды бит... Мәдинәттәй авыл буенча, өй борынча йөри. Ачык йөзле өйләрдә кунып та калгалый. Бүген дә кайтмады, ахры. Аның йөрүе дә, яшәве дә сәер. Хәерлегә генә булсын инде, хәерлегә генә... Әй, нигә алдан ук кайгырырга, барысы да бер көйләнер әле, Хәлимнәре генә исән булсын берүк! Ансыз дөнья сансыз. Әнә бит, нәрсә ди Нәфисә, Сәхәпләр белән эләгешкән, ди. Бу кызый да тәвәккәл икән, кая барып чыккан бит... Ярата шул ул Хәлимен, хәләлен, ирен. Җанын бирергә дә әзер ул аның өчен. Бу әйбәтме, начармы — Тәскирә төгәл әйтә генә алмый. Өйгә килеп кергәндә, Нәфисә үз түшәгендә изрәп йоклап ята иде. Тәскирәнең башына суккан иң беренче уй юньле уй түгел иде. "Әллә үлгән инде?" — дип, хәлдән китеп, ишек төбендә бер туктап алды ул. Бераздан тынычланды, кызының йөзенә төшкән чәчләре аның тигез сулышыннан беленер-беленмәс кенә калкынып, җилфердәп алалар иде. Тәскирә, иң беренче эш итеп, әнә шул чәчләрне Нәфисәнең яңак буйларына сыпырып куйды. Аның күзләренә чем-кара чәч араларында җемелдәп ятучы ап-ак чәч бөртекләре чалынды. Тәскирәнең үзендә дә ак чәчләр юк әле. Ә менә кызының чәченә кырау төшә башлаган... Балалар да рәхәтләнеп йоклап яталар. Ике сабый ике яктан әниләрен кочаклап алганнар. Бигеш борынын әнисенең күкрәк турысына төрткән, ә Гөләш Нәфисәнең култык астына ук төшеп киткән... Тәскирә балаларга кагылмады. Тибенә-тибенә өстен ачып йоклаучан Бигешнең генә юрган читен тартып куйды. Аннары аның өчен үтә дә якын газиз шушы җан ияләренә озак кына карап торды. Кинәт исенә килеп, ашыгып-кабаланып тәрәзәләрне ябарга кереште. Иң соңгы өлгене ябарга үрелгәч, тәрәз төбендәге ялгыз каурыйга күзе төште. Юк, каз каурые да, күркә яисә үрдәк каурые да түгел. Бик сәер, ай-һай, сәер каурый иде бу. Әле генә чыңлый-чыңлый узып киткән торналардан төшеп калды микәнни? Алай булса, бер дә начар түгел. Торналар — бәхет фалы. Торналар кешеләрне яхшырта, шәфкатьле һәм бәхетле итә, диләр бит Кампәрледә. Шулай булса гына ярар иде. Әллә Хәлим кайта микән? Нәфисәгә дә бәхет елмая микән? Шул бәхетен сизенгән кебек, әнә ничек тыныч һәм матур йоклый ул. Тфү-тфү, күз тимәсен, бигрәкләр дә мәхәббәтле инде бу Нәфисә?! Тәскирә кулындагы каурыйны, Нәфисәнең мендәрен күтәреп, ипләп кенә шул мендәр астына куйды. Аннары тагын бермәл кызына сокланып, яратып карап торды да үз мәшәкатьләре белән ишегалдына чыгып китте. IX Нәфисә төш күрде. Имеш, ул кошлар кебек очып йөри. Юк, ул үзе кош түгел, кош кебек очып кына йөри. Бәлки, ул иң элек коштыр? Кешеләр кебек, җирдә дә йөри аладыр? Их, шулай булса иде. Әнә бит кош булу нинди рәхәт. Очасың да очасың, бүтән бер кайгың да юк. Оча торгач, Нәфисә җылы якка очучы ниндидер кошлар төркеменә барып кушылды. Торналар бит болар! Нәфисәнең торналарны якыннан күргәне юк. Ә хәзер күпме телисең, шулкадәр кара. Янәшә очып барган торналарны җентекләп күзәтә башлады ул. Баксаң, болар да чын торна түгел икән, Нәфисә кебек, борчулы җаннар шулай торна булып очалар, имеш. Нәфисә үзе дә торнадыр әле... Әнә бит — бөтен җире каурыйдан тора. Көрәнсу-күк канатлары кояш нурында җем-җем итә. Төтен эченә кергән кебек, болытлар эченә кергәндә генә канатлары, түш йоннары дымланып ала, канат җилпенгән саен як-якка су тузаны оча... Тик ни бу? Кайбер каурый очларыннан кан тама. Яралы икән бит ул. Әнә — тәнендәге әрнүе күңел төпкеленә дә төшеп җитте. Бер як канаты авырая башлады. Таш асканнар диярсең... Юк, болай озак очып булмаячак, каядыр төшәргә, хәл алырга кирәк. Нәфисәнең хәлен сизгән кебек, торналар төркеме аска таба төшә башлады. Ә аста... урман да урман!.. Кая төшмәкче соң болар? Әһә, әнә анда бер аланлык күренә. Уртасында — күл. Таныш урынга охшаган. Нәфисәнең монда булганы бар инде. Кош булып түгел, кеше булып килгәне булды аның... Күл сай иде. Күл дә түгел ул, басуга җыелган яңгыр суы. Шулай да арган канатларга хәл, талчыккан буыннарга егәрлек бирерлек чып-чын су иде. Әмма беренче кичне дә, икенче көнне дә Нәфисәнең җәрәхәтле тәнендә әрнеш бетмәде. Көчәйде генә. Ул, хәтта торналар төркеме югары күтәрелеп, җылы якка юлын дәвам иткәч тә, аларга иярә алмады, канат җилпеп карарлык та хәле юк иде аның... Аны шулай хәлсез-аңсыз яткан чагында таптылар. Кемнеңдер көчле кулы басу пычрагы җыелып ясалган утраучык өстеннән сак кына күтәреп алды да куенына кысты. Баштарак куркудан калтырана башлаган иде дә, ниндидер якынлык, туганлык сизеп, тынычланды, күңеле дә үз ярларына кайтты. Кем соң бу? Нинди кош? Әй, кош түгел лә, кеше! Нәфисә үзе кош булгач та... Җир бит кешеләрнеке. Су да... Ә бәлки, ул да кайчандыр кош булгандыр. Кош булмаса да, канатлары бардыр? Аның да очканы бардыр? Әллә аның канатлары сынганмы? Өмете сынганмы? Нәфисә, көзге дымнанмы, иләс-миләс уйларданмы, авырайган күз кабакларын чак-чак кына күтәреп, каршысында торган кешегә күтәрелеп бакты. Хәлим! Хәлим бит бу!.. Аның Хәлиме! "Әллә төш күрәмме? Нинди галәмәт төш бу!" — дип уйланды ул. Үзе Хәлимнең куенына ныграк сыенды. Шулай сыенышып алар алачыкка кайттылар, бергә яши башладылар. Хәлим аны карады, тәрбияләде, үзенең назы, җылысы һәм дусларча мөнәсәбәте белән бик тиз аякка бастырды. Бигрәк тә эштән бушанып кергәч, Хәлим кичләр буе аның белән сөйләшеп чыга. — Каян гына килеп чыктың син, табигать баласы! Нигә сөйләшмисең? Сөйләшсәң, бер юанычым булыр идең. Күзләрең, карашларың мәгънәле бит синең. Кеше гамьнәре бар. Әллә син берәр кешеме, яисә аның рәнҗегән җанымы? Синең дә газиз әнкәң бардыр, хәләлең бардыр, балаларың бардыр. Син аларны яратасындыр, сөясендер, кадерләп яшисендер. Син хәтта бәхетледер әле. Тик ул бәхетеңне таба гына алмыйсындыр, адашкан язмышыңны эзләп гомер кичерәсеңдер... Их, син... Нәфисә аңа җавап бирергә тели, минем язмышым — син, бары тик син генә, димәкче була. Әмма әйтә алмый, "Гөл-би, гөл-би" дип тик тора... "Гөл-би" дә начар сүз түгел, хәтта әйбәт сүз, бик әйбәт сүз. Кызлары Гөләш белән малайлары Бигешне искә төшерә ул. Бу хакта Хәлим дә беләдер. Белмәсә, бу кадәр кадерләмәс, үз итмәс иде Нәфисәне... Торна булып яшәүнең уңай яклары бар икән. Сине яраталар, хөрмәтлиләр. Үткәндәгеләрне дә төпченеп, тикшереп тормыйлар... Шулай да бу гына аз. Нәфисәнең Хәлимгә: "Кайт авылыңа, баларыңа, хатыныңа, анаңа, кешеләр арасына. Кичер аларны, гафу ит... Алар сине бик-бик яраталар, көтәләр, кайт, бар, кайт, зинһар. Майя хакына, аның сабые хакына кайт. Ятма бу сазлык эчендә, дөм сукыр урман төпкелендә..." — дип әйтәсе килә. Тагын әллә нәрсәләр диясе, әллә ничекләр үгетлисе килә Нәфисәнең. Тик әйтә генә алмый, һаман: "Гөлби, гөлби", — дип такылдап тора... Менә шундый сәер төш. Төш кенә микән? Бу төштә өн дә бар, ахры. Шулкадәр аермачык итеп күрмәс иде Хәлимне. Шулкадәр якын итеп тоймас иде аның язмышын... Их, төш кенә шул бу. Матур төш. Кадерле төш. Чөнки... Чөнки Хәлимне авылга алып кайтачак изге төш бу! Китәсе көн дә тәгаенләнде. Юлга җыена башладылар. Хәлим адым саен Тәкыя карчык белән киңәшләшеп торды. Нәкыя карчык сөйләшми. Бер-ике сүз әйтеп куя да, көннәр буе дәшминитми, үз эченә бикләнеп яши. Аларның икесе өчен дә Тәкыя карчык сөйли. Кайчакта Хәлим уйлап та куя: боларның икесе дә бер үк кеше түгел микән? Теләсә, ун Нәкыяга да бүленеп яши аладыр кебек бу Тәкыя карчык. Әй, Хәлимнең ни катнашы бар соң моңа?! Ничек телиләр — шулай яшәсеннәр. Тик авылда гына халыкка бер-бер хәл кылмасыннар, Хәлимне рисвай итмәсеннәр. "Бу хакта әле ныклап сөйләшәсе бар, килешәсе бар", — дип, ныклы фикер беркетеп куйды Хәлим. Сәхәп белән Корбан янәшә басып карап калдылар. Хәлим, урман авызына кереп киткәндә, тагын бер борылып карады, һаман торалар. Аның күңеле бу ике шәүләне теләсә-теләмәсә дә ятлап калды. Алдында шулай ук ике шәүлә — Тәкыя карчык белән Нәкыя карчык бара. Кулларында озын, кара таяклардан һәм кечкенә төенчекләрдән башка берни дә юк. Хәлим юл азыгы алырга теләсә дә, карчыклар аны шып туктаттылар. Хәлим моңа бик сәерсенде. Әмма каршы күтәрелеп бер сүз дәшмәде. Кояшта уңып, кыршылып беткән юл капчыгына күлмәк-ыштаннарын, кырынгычларын салды да, соңгы көннәрдә очып йөри башлаган Гөлбине куенына алып, карчыклар артыннан иярде... Ә хәзер әнә алдан ничек җилдерәләр генә. Хәлим тикле Хәлим чак-чак өлгереп бара. Әллә чынлап та җеннәр микән алар? Адәм баласы урманда болай йөри алмый. Әнә — атлап түгел, йөзеп, очып баралар... Куе, калын куакларны урап та тормыйлар, үтәли генә чыгып китәләр. Хет бер ботак яисә яфрак селкенеп калсын! Шулай мыштым гына, юлда очраган әйберләргә кагылмый-тимичә җеннәр генә йөри ди бит. Хәлимгә, артта калып адашмас өчен, бу агач-куакларны йөгереп урап үтәргә туры килә. Шуңа күрәдерме, берәр сәгатьләп баруга, ул тәмам арыды, хәлдән тайды. Кулындагы торна баласы да кысылудан кычкырып куйгалый. Әллә җибәрергә инде? Интегеп кенә бара бит... Юк, әлегә иртәрәк. Берәр ачыклыкка чыккач очырыр... Ә хәзер барырга да барырга! Их, азрак хәл алырга иде! Югыйсә озакка чыдамаячак Хәлимнең йөрәге... "Әле юлның башы гына. Көне буе барырга туры килсә, нишләрмен?..." — дип, төшенкелеккә дә бирелә язып калды Хәлим. Алдагы сукмак очында ачыклык пәйда булмаса, ул барган җиреннән егылып, җан тәслим кылган да булыр иде, мөгаен. Әнә шул яктылык кына аны тартып барган кебек алып бара, чакырып, ымсындырып тора. "Миңа җиткәнче түз инде берүк, аннары туйганчы хәл алырсың" ди кебек... Ниһаять, атлап түгел, очып диярлек, теге серле, сихерле, иң мөһиме, кояшлы аланга килеп чыктылар. Килеп чыгуга ук, Хәлим утырып, ятып, аунап хәл алырлык чирәмлек сайларга кереште. Карчыклар да шып туктап калдылар. Пышан-пышан нидер сөйләшә башладылар. Хәлим аларга әллә ни игътибар итмәде, аның үз гаме гамь иде, көзге кырау саргайта башлаган беренче чирәмлекне сайлап, атлап килгән уңайга торна баласын читкәрәк куйды да йөзтүбән капланды, аннары, башын күтәреп, аланлыкның аргы башына күз салды. Шундук сикереп тә торды. һәм... андагы күренештән йөрәге ярыла язды, җаны чыгып очар хәлгә җитте... Уйлары, баш бирмичә, әллә нинди чуалчык йомгакка чорналып, аланның аргы очындагы сирәк агачлык артында күренер-күренмәс торган Кампәрле авылына таба томырылып очтылар. Каян килеп чыккан бу җиргә Кампәрле авылы? Нинди зәхмәт бу? Нинди сихер? Албастылар сихере... Шундый тиз арада үз авылларына килеп чыгуны Хәлим күз алдына да китерә алмый иде. Шуңа күрә ул кара урман эченә күчкән Кампәрле хакында гына уйлый алды, һәм ялгышты. Алар чынлап та Кампәрле авылына алып чыккан урман авызында басып торалар иде. Шунда тагын да сәеррәк бер могҗиза булып алды. Читтә ялгызы гына калган Гөлби, канатларын киереп ачып, җилпенә башлады, бераздан, канатларын шапылдата-шапылдата, йөгереп китте. Аннары, моңлы тавышы белән бөтен аланны, юк, юк, аланны гына түгел, бөтен күкне, бөтен галәмне тутырып, күккә күтәрелде. Искиткеч матур итеп эшләде ул моны. Хәлим телдән калды. Карчыклар да, белгән сихерләрен онытып, табигать шаукымына бирелделәр... Могҗиза дәвам итте. Гөлби, күккә күтәрелгәч тә, әллә кая китеп югалмады, Кампәрлегә таба юл алды. Хәлим төгәл шәйләп калды: торна үрге очка таба — Хәлимнәр урамына төбәп очты. Әллә, изге бер фал булып, Хәлимнәргә кадәр үк очтымы? Күпме генә күзәтсә дә, анысын ук күрмәде Хәлим, әмма шуны төгәл белеп калды: шул якка очты — алар ягына... Бәлки, шулай Саниягә, Нәфисәгә алдан хәбәр бирмәкче буладыр ул? "Кайталар, күңелегезне, хисләрегезне, уйларыгызны, хыялларыгызны җыебрак торыгыз" дидер?.. Хәлим бик авырлык белән генә зиһененә кайтты. Менә аның борынына мал исе, көтү исе, сөт исе кереп тулды, аннары агач исе, кайры, йомычка исе... Димәк, кайдадыр якында гына бура бурыйлар... Тагын... төтен исе, мич исе, яңа пешкән икмәк исе... Юк, Хәлим икмәк исенә хәтле тоеп, сизеп бетерә алмый, әмма белә: бар ул ис, кайдадыр шунда гына йөри... Сөрелгән кыр исе, сугылган иген исе, учак күмерендә пешкән бәрәңге исе... Боларның барысы да якын һәм газиз Хәлим өчен! Гомумән, авыл исе, авыл хисе, туган җир исе, туган җир хисе... Кешене шулар кеше итә түгелмени?! Аны нәселенә, асылына да шулар кайтара бит! "Без сине урманнан алып чыктык, хәзер үзең авылга алып кер инде", — дигән кебек, карчыклар Хәлимгә төбәлеп карап торалар иде. Хәлимнең аларга үпкәлисе килде. Күпме гомер урау юлдан йөреп интекте ул. Баксаң, авыл белән утар арасында туры юл да булган. Хәзер аңлашыла, бу карчыклар Кампәрле тирәсендә еш күренәләр иде, менә каян йөргәннәр икән, хәерсезләр! Күпме генә үртәлсә дә, Хәлим үзендә алан аша Кампәрле ягына таба атлап китәрлек көч тапты. Кинәт басынкыланып калган карчыклар аңа иярделәр. Авыл аларны бераз салкын бөркеп торган, әмма якты, нурлы кояш белән каршы алды. Кояшы нурлы булгач, салкыны сизелми дә. Шулай да җиле үзәккә үтә. Урман эченнән чыккач, җилле дөньяга күнегү, ай-һай, җиңел түгелдер ул... Авыл эченә кереп тормыйча, югары очтан уратыбрак кайтырга булды Хәлим. Үткән яңгырдан калган күлдәвекләрне урап уза-уза, ашыкмыйча гына атладылар. Сөйләшмәделәр. Урам башына якынлашкач кына Хәлим, Тәкыя карчыкка елышыбрак, әйтеп куйды: — Әйбәт ул минем әнкәй. Барысы да яхшы булыр. Борчылма... — Юк, балам, борчылмыйча ярамый. Син дә борчыл... Тик шуны бел: без сиңа кыенлык китермәбез. — Юк ла, нинди кыенлык ди инде... Баштарак иске өйдә яшәп торырсыз, аннары үз йортыгызга күчәрсез. Җыйналып тотынсак, бер-ике атна эчендә өлгертәбез без аны! Менә күреп торырсың, барысы да әйбәт булыр. Хәлим үзе шулай диде диюен. Ә үзенең эчендә мәчеләр тырмаша. Кем генә белеп бетерә икән алда ниләр буласын?! Кыенлыклар булыр, булмый калмас. Урманнан беркем белмәгән ике карчык ияртеп кайта бит ул. Майяны алып кайткач та ниләр булып бетте әнә... Мәдинәттәй дә аларда. Менә тагын ике җан өстәлә... Юк, болай булмый. Кайту белән Нәфисәләр нигезендәге бура кисәген кыймылдата башларга, аны өй итәргә кирәк. Беренче кар яуганчы, түбә астына кертеп, мич чыгарып, тора башларлык булсын... Урамда кеше-мазар очрамады. Ишегалдында да беркем юк иде. Хәлим, өйалдына тукталып, юанып тормады, йөгерә-атлый өйгә килеп керде. Өйдә дә җан әсәре күренмәде. "Кая китеп беткәннәр болар? Түбән очта аю биетәләрме әллә?" Күзләре ияләшеп җитмәгән икән. Бераз аңына килгәч, Хәлим өй эчендәге һәрнәрсәне берәмтекләп, җентекләп, тансыклап карый башлады. Ап-ак итеп агартылган олы мич буендагы эскәмия шул килеш тора, түр карават өстенә корылган чаршау бөрмәләп күтәртеп куелган, түр өстәлдәге ризыкларга ашъяулык ябылган, бер читтә, кукраеп, самавыр утыра, өстәл яныннан Нәфисә белән икесенең караваты башланып китә... Караваты гына түгел, аның язмышына Нәфисә булып килеп кергән тормышы башланып китә... Әнә ул — аның тормышы, язмышы — киң караватны иңләпбуйлап, изрәп йоклап ята... Ике ягында шулай ук изрәп ике сабый мышный... Ишек катыннан караватка кадәрге алтыҗиде адымны Хәлим бөтен гомеренә тиң итеп, хәтта язмыш юлы кебек итеп үтте. Шушы берничә мизгел эчендә аның хәтерендә бөтен гомере яктырып-балкып китте, бигрәк тә Нәфисәгә кагылышлы, аның белән бәйле күренешләр, вакыйгалар, кинодагы кебек, бер-бер артлы тезелеп үттеләр... Беренче мәхәббәт мизгелләре, вәгъдәләр, армиягә китүләр, аннан кайткач, татлы очрашу мизгелләре, Хәлимнең югалуы, Нәфисәнең мәхәббәтен дәгъвалап йөрүе, кияүгә чыгуы, "албастылар утары"на килеп, Хәлимне зәхмәт шаукымыннан коткарып калуы, авылдагы матур тормышлары, урман буенда җилфердәп калган зәңгәрсу күлмәк... Стоп! Нинди урман? Нинди күлмәк? Ул могҗиза да Нәфисә белән бәйле микәнни? Нишләп булмасын? Күңел алдамый ул. Әнә бит — гомер юлының мөһим борылмасы итеп, шушы зәңгәрсу күлмәк иясен исенә төшерде. Менә нинди бит ул Нәфисә! Гади генә кеше түгел! Нишләп гади булсын, яраткан кеше гади була димени? Ә Нәфисә Хәлимне ярата. Теге вакыттагы кебек, яшьлегендә ничек сөйсә, хәзер дә шулай сөя. Хәлим үзе шундый ук сөю белән җавап кайтарамы соң? Нәфисәгә борчудан башка нәрсә китергәне бар соң аның? Берәр мәртәбә: "Хәлләрең ничек, сөйгәнем?" — дип назлы дәшкәне бармы? Юк бит, юк, юк! Хәлим караватка кадәрге араны, гомер кичкән кебек, авыр үтте. Менә ул гомеренең Нәфисә дигән өлешенә барып җитте дә, тезләнеп, авыр уйлардан тубал булган башын сак кына мендәргә куйды. Шундук кире күтәрде. Нидер чәнчеп, чеметеп алган кебек булды аның йөзен. Хәлим мендәр читеннән күренеп торган кош каурыен шәйләп алды. Ни бу? Каян? Нинди кош каурые? Үрдәк-казныкы гына түгел... Әллә инде?.. Әллә теге торналардан төшеп калганмы? Шул, шул, торна каурые бу! Гөлби дә авылга таба очкан иде... Ә?.. Хәлим, башындагы буталчык, әмма үтә дә серле уйлар өермәсеннән шашар дәрәҗәгә җитеп, салмак, тигез сулыш белән тыныч кына йоклап яткан Нәфисәгә йотлыгып карап тора башлады. Аның күз алдында урман читендәге зәңгәрсу күлмәк, аннары теге серле торна тагын бер мәртәбә чагылып, күренеп киткәндәй булды. Кем ул Нәфисә? Кеше генә түгелдер. Җенме, пәриме? Әнә бит ул нинди чибәр. Серле чибәр... Кешеләр бу кадәр чибәр буламыни?! Дулкын-дулкын чәчләре, ай кашлары, дөньяның бөтен ямен үзенә җыйган күзләре, зифа яңаклары, бит очында бәхет шәрабы тутырып эчәргә яралган "мәхәббәт чокырлары", ымсындыргыч күкрәкләре... Әнә — өстенә япкан юрганы бер яккарак шуып төшкән дә аның шул күкрәкләрен бөтен дөньяга фаш иткән... Хәлим караса да карады, карамаса да карады: тигез, зифа калкулык читендә, менә-менә өзелеп төшәм, менә төшәм дип, бер алсу төймә калтыранып тора. Нәфисә сулыш алган вакытта бер күтәрелеп, бер төшеп торган күкрәкләре бу алсу төймәне ничек кенә тотып кала аладыр — анысын Хәлим белми. Ул шуны гына белә: Нәфисәне һуштан яздырырлык итеп назлаганы, иркәләгәне булды аның, әмма бу алсу җимештән бервакытта да авыз иткәне булмады... Хәлим, үзе дә сизмәстән, Нәфисәнең дөньяга ачылып яткан күкрәк алмаларына үрелде. Шундук туктап калды. Нишли ул? Үпкән чаклары булыр әле. Бөтен гомерләре алда бит. Үбешерләр дә, кочышырлар да. Алардан гына калмас... Хәлимгә барыбер — пәри булса булсын, тик Нәфисә генә булсын. Кем пәри түгел соң, кем албасты түгел?! Хәлим үзе дә чып-чын албасты бугай инде... Албастыга пәри бик килешә ул... Шул вакыт пәри кызы, әй лә, Нәфисә уянып китте. Уянды да мөлдерәмә тулы күзләрен каршында тезләнеп торучы Хәлимгә төбәде. Юк, курыкмады, шикләнмәде ул бу юлы. Бары тик тыныч, йомшак тавыш белән әйтеп куйды: — Үп әле мине, Хәлим... "Исән-саумы" юк, Нәфисәнең көтелмәгән соравыннан Хәлим бермәл аптырап калды. Шулай да коштай калкынып, салмак кына хәрәкәтләр белән, Нәфисәнең алсу сусыл иреннәренә үрелде. — Юк, юк, күкрәкләремнән үп... Хәлимнең күңеле тәмам чыгырыннан чыкты, ул, кабат уянып, хисләр дулкынында тирбәлә-тирбәлә, иреннәрен Нәфисәнең күкрәк җимешенә тидерде... Бу минутта, мендәре-ние белән кочып алып, бәхетнең иң югары катына алып менәргә әзер иде ул сөйгәнен. Эх! Нәрсә бу? Мендәр астына кереп киткән бармакларына тагын теге серле каурый төртелде ләса! һаман шундамыни әле ул? Нәфисәгә сиздермичә генә Хәлим торна каурыен артына яшерде, аннары, җай туры китереп, кесәсенә үк салып куйды. — Хәлләрең ничек, сөйгәнем? — Әйбәт, Хәлим... Менә авырып киттем әле... — Урманда күп йөрсәң, авырырсың да шул... — Минем урманда йөргәнне каян беләсең, Хәлим? — Мин бит сихерче, албасты... Нәфисә Хәлимнең шаярырга тырышуын өнәмәде, ахры. — Барыгыз да исән-саумы анда? — Барыбыз да исән, Нәфисә. Син безне иң кыен чакта килеп коткардың... Фәрештәдер син... Изге рухтыр... — Тагын... "җен-пәридер" диген... — Әйе шул, син минем җен-пәрием... — Юк, бу миңа ошамый. "Син минем җаным" диген. Менә монысы ошый. — Син минем җаным... Рәхмәт, җан-бәгърем... — Хәлим... — Әү, сөеклем. — Бүген төшемдә җаным торна булып очты... — Ул урмандагы аланлыкка, сулыкка төштеме? — Әйе, Хәлим, син моны каян беләсең? — Ул төшеңдә мин дә бар идем бит, Нәфисә... — Әйе шул, Хәлим... XI Ишегалдындагы шау-шуга бөтен урам эте уянды. Гомердә булмаганча, Санияләр йортында ачы тавыш чыкты. Сәбәпчесе кемнәр диген. Урманнан килеп чыккан сихерче карчыклар. Мәдинәттәй хәстәре белән йөрүче Сания үзләренә кереп киткән кешеләрне ерактан ук күреп килде. Күзләре рәтлечиратлы күреп бетермәгәнлектән, ул әле еш ялгыша, шуңа күрә бу юлы да төрле фаразлар белән башын катырып бетерде. Әллә Хәлиме кайттымы? Алай дисәң, хатын-кыз киеме кигән кешеләр дә бар иде араларында. Васимәттәй дә, Ак бабай да түгел болар. Ярар ла, кем генә булса да, берәр хәбәр алып килгәннәрдер әле. Хәлим хакында сүзләре бардыр. Әйбәт сүз генә булса ярар иде! Сания йөгерә-атлый өенә ашыга, кем хакында гына уйласа да, һәр уйлаган уе Хәлим хакында булып чыга, Хәлим белән төгәлләнә... Капкадан килеп керү белән ике чит-ят карчыкка тап булды ул. Эчкә керергә кыенсынып, ишек төбендә таптанып торучы бу адәми затлардан шундук шикләнеп куйды Сания. Таныш та кебек үзләре, таныш түгел дә... "Тагын ике карчык, ике сихерче... Бетмәс-төкәнмәс затлар булдылар болар..." — дип, эчтән кара көйсә дә, Сания тыштан итагатьле кыланып, сораган булды: — Сезгә кем кирәк? Сез кемнәр? Тегеләр дә бик итагатьле карчыклар булып чыктылар: — Безгә... ни... Хәлим кирәк... — Ул өйдә юк... Барыгыз, чыгыгыз, җан үртәп йөрмәгез, мин сезне белмим, сез — мине... Карчыкларның берсе бик үҗәт булып чыкты: — Ул өйдә. Без бергә бит... — Ничек инде? Хәлим өйдәмени? — Өйдә. Без урманнан бергә кайттык... "Урман" сүзен ишетү белән Саниянең җен ачулары чыкты. Ул, үзен-үзе белештермичә, газиз улын тартып алган урман сихеренә, аның ияләренә бөтен күңел ачысын, җан рәнҗешен түгә башлады. Аңа каяндыр килеп чыккан Тәскирә кушылды. Әйтмәгәннәрен калдырмадылар. Соңгы елларда күңелләренә җыелган бөтен авырлыктан котылырга теләгәндәй, берсен-берсе уздырып, ашыга-ашыга нәфрәтләрен яудырдылар. Алар инде бу карчыкларның Майя, Нәфисә, Хәлим язмышына, үзләренең язмышына аерылмаслык булып бәйләнгән булуын төгәл беләләр. Шуңа да җен ачулары белән гарьләнәләр, үртәләләр иде... Карчыклар баштарак нидер әйтергә, акланырга тырышып карадылар. Аннары шым булдылар. Әллә шушы хәл, әллә аларның ап-ак күлмәктән-яулыктан булып, авыл әбиләреннән берни белән дә аерылмаулары, сәер кыяфәттә, ягъни бер үк вакытта горур һәм мескен хәлдә торулары Сания белән Тәскирәне дә басылырга, ипкә килергә мәҗбүр итте. Әмма өйдә Нәфисә янында юанучы Хәлим, атылып-бәрелеп, йөгереп чыккан иде инде. — Әнкәй?.. Тәскирә апа?.. Нишлисез сез? Ник әбиләрне куасыз? Аларны мин алып кайттым, алайса, мине дә куыгыз... — Си-и-н? Балам, нигә алар безгә? Үз сихерләре белән урманнарында яшәсеннәр. — Их, әнкәй, алар да шушы авылдан бит. Алар да шушы җирдә яшәргә тиеш, һәр кеше үз нигезендә яшәргә тиеш, шулаймы? — Шулаен шулай да... Алар безгә күпме борчу китерделәр... Кайгы алып килделәр. Ничек тынышырбыз соң без? Ничек килешербез? — Анысы инде алардан гына түгел, бездән дә тора, әнкәй. Тәскирә апа, чәй куясыңмы әллә? Юлдан арып-талчыгып кайтылды бит, әбекәйләрне алып керә тор. Ә без әнкәй белән гәпләшеп алабыз әле... Тәскирә, карчыкларга шикле карана-карана, өйгә юнәлде. Артымнан берәр начарлык кылмасыннар, дигән сыман, кырт туктап, урман кунакларын алдан кертеп җибәрде. Хәлим белән торып калган Сания һаман сүзен бирмәде. — И-и балам, нинди генә бәлаләр көтәдер инде безне?.. — Әнкәй бәгърем, зинһар, шуны аңла: Тәкыя әби белән Нәкыя әбиләр үз нигезләренә кайткач кына безгә бәла килүдән тукталачак. — Ничек-ничек? Мин берни дә аңламыйм... — Мин дә әле ныклап аңлап бетерә алмыйм, әмма шуны төгәл беләм: бу әбиләрнең нигезе — безнең авылда, Нәфисәләр яшәгән урында. — Шулаймыни? Каян беләсең моны, балам? — Беләм инде, аның тарихы озын. Шул тарих мине өч ел урман буенда тинтерәтеп йөртте. Бу тарих бетәргә тиеш, әнкәй. — Серле сөйләшәсең син, улым... — Белмәгәнгә генә серле тоела ул, менә хәзер белгәч, гапгади кеше язмышына әйләнә дә кала. Бу әбиләр — безнең кебек үк кешеләр, хәтта әйбәтрәктер дә, чөнки аларны бу җирдән куып, сөреп җибәргәннәр, ә алар һаман әле безнең белән үчләшмичә яшәргә тырышалар. — Үчләшүен дә үчләштеләр инде... Үзеңә кадәр урлап киттеләр бит... Юлдан яздырдылар... Язмышыңны боздылар... — И әнкәй, язмышны бозып булмыйдыр ул. Димәк, минем язмышым шундый булган. Ходай Тәгалә бар бит әле... Аның тәкъдире, сынавы, бәхиллеге бар, әҗере һәм савабы бар... — И-и Хәлимкәем, ярый искә төшердең әле, әйдә, иманыбызны яңартыйк. Өйгә бу урман затлары кергәндә, Коръән сүрәсе укылырга тиештер бит? — Анысы ярыйдыр, әнкәй. Әйдә, керик, Нәфисә дә торгандыр. Шундый матурайган ул, әле бая кабаттан гашыйк булып чыктым... — Кит, исәр, шулай сөйлиләрмени хатын-кыз өстеннән! Күз тидерерсең әле, хәзер үк сүзеңне кире ал йә ямьсез сүз белән каплап куй! Хәлим елмаеп җибәрде. — Ямьсез инде, ямьсез, карарлык җире дә юк. Булдымы, әнкәй? — Көлмә, балам. Болай да күз тиеп кенә тора үзенә. Тагын авырып алды мескенкәем. Әллә синең юклыкны шулай кичерә инде... Ярата шул сине, бик ярата... — Беләм, әнкәй. — Алай-болай көмәнле түгелдер бит? — Ничек инде? — Балага узмагандыр бит, дип соравым. — Белмим... — Син белми, кем белергә тиеш соң аны?! И бала, бер тормыш гаме юк инде үзендә! Тотасың да урманга каерасың, тотасың да шунда китәсең. Бүре баласы кебек... — Әнкәй, тиргәмә инде... — Тиргим. Бу юлы нык тиргим. Мин бит синең анаң. Бер мәртәбә генә ныклап тирги аламмы мин, юкмы? — Аласың... — Менә шул, алайса, күңелеңне утыртырга, җиргә ябышырга, тормыш мәшәкате белән яши башларга бик вакыт сиңа. Моннан соң урманыңны оныт! Соңгы сүзем шул. — Ярый, әнкәй, ярый. Сүз бирәм: бүтән урманга бармыйм. Зинһар, тынычлан. Әйдә, керәбез, өйдә безне югалтканнардыр... Синең әле изге дога да әйтәсең бар... Хәлим үзе керде, ә күңеле ишегалдында, әнкәсенең "Хатының балага узмаганмы?" дигән соравы янында калды. Нигә алай диде ул? Чынлап та, ныклап сорашырга кирәк әле Нәфисәдән. Юк ла, авырлы булса, үзе әйтер иде. Әйе шул, бик вакыт инде. Күпме гомер бергә яшиләр бит... Их, Гөләш белән Бигеш янына тагын бер малай булса! Төпчек! Дөньялары түгәрәкләнер иде, күңелләре күчәренә утырып, җаннары тынычланыр, язмышлары үз ызанына төшеп ятар иде!.. Җыелып дога кылдылар. Урман карчыклары да, чамасын чамага туры китереп, куш учларын алга җәеп утырдылар. Нәфисә дә торып утырды, әмма караватыннан төшмәде. Хәлсез шул әле ул. Әнә — йөзләре тартылып киткән, күзләре эчкә баткан. Әмма матурлыгын югалтмаган. Шул матур күзләре белән Хәлимгә карап тора. Догада гаме дә юк. Хәлим үзе дә шул хәлдә. Изге йоланы бозып булса да, Нәфисә янына барыр иде дә кочып алыр иде... һәм пышылдап кына сорар иде: "Бәләкәчебездән хәбәр юкмы әле?" — дияр иде. Җәелеп китеп сөйләшмичә, күз карашлары белән генә сөйләшеп, чәй эчтеләр. Нәфисәне сөйләп алдылар. Әйбәт мунча кирәк, диделәр. Балалар хакында да сүз булды, Сания белән Тәскирә, бер-берсен бүлә-бүлә, өй мәшәкатьләре хакында сүз башладылар. Ак бабай белән Васимә карчык та, читтән кайткан Мәдинәттәй дә телгә керде. Урман хакында гына ләммим. Бу аңлашыла да. Кемнең генә авырткан җәрәхәткә кагыласы, үткәндәге яраларны яңартасы килсен инде?! Ә кагылырга туры киләчәк. Тик бүген түгел. Бүген түгел... Хәлим, беренче булып чынаягын каплап куйды да, мунчага су ташыйм дигән сылтау белән, тышка чыгып китте. Өстәл артында тынлык урнашты. Бермәл дәшми-нитми генә чәй эчтеләр. Беренче булып Нәфисә телгә килде, карчыкларга карап сүз катты: — Минем сезгә рәхмәт әйтәсем бар бит әле. Карчыклар үзара карашып алдылар. Аннары, сүз куешкан кебек, кинәт Нәфисәгә төбәлделәр. — Сез мине урманнан алып чыктыгыз. Гөләш белән кайтканда адашкач... Рәхмәт. Мин бу изгелегегезне мәңге дә онытмам. — Син үзең изге кеше, кызым. — Юк, юк, мин изге кеше түгел. Минем бу дөнья каршында да, Ходай Тәгалә каршында да гөнаһым күп. — Изгелек гөнаһка карап йөрми ул, кызым. — Ә нәрсәгә карап йөри соң? — Ихлас теләккә карап йөри. Изгелек, теләп, күңел соравы буенча эшләнергә тиеш. Гөнаһ — вазгыять җимеше. Синең гөнаһларыңа, Нәфисә кызым, үзең түгел, ә тирә-ягыңдагы хәлләр күбрәк сәбәпче булган. — Тач өстенә бастың, кем... Тәкыяттәй бит әле? Нәфисә күргәннәрне башкаларга күрсәтмәсен берүк, — сүзгә Тәскирә кушылгач, әңгәмә тагын да җанланыбрак китте. — Инде хәзер әйбәт яшәсеннәр. Әнә сабыйларын үстерсеннәр, эшләсеннәр, тормышларын бөтенәйтсеннәр. Сихер-мазардан читтә йөрсеннәр... Сүзгә кушылган Тәскирә әйтеп тә бетерде, авызын да япты. Чөнки ул бу минутта бер кирәкмәгән сүз әйткән иде. Ләкин карчыклар Тәскирә сүзенә игътибар итеп тормадылар, рәхмәт әйтеп урыннарыннан тордылар да ишек төбендә торган төенчекләренә барып ябыштылар. Эреле-ваклы капчыкларда бөтәс күп урман күчтәнәчләре бар иде. Каклаган ит, балык, кипкән җиләк-җимеш, гөмбә, чикләвек кебек ризыклардан соң иләнгән тиреләр, мендәр йоннары, тукылган киндерләр, паласлар чыкты... Өйгә урман исе, табигать исе, сафлык исе кереп тулды, һава хушланып, тәмләнеп китте. Күчтәнәчләр белән бергә дустанә мөнәсәбәт, миһербанлылык, шәфкатьлелек тойгысы керде, өйдәгеләрнең күңелләре яктырып, җылынып киткән кебек булды. Күчтәнәчләрне барлап, урнаштырып куйгач, тагын бер мәртәбә өстәл артына җыелып, тәмләп чәй эчтеләр. Бу юлы сүзләр сүзгә ялганып торды, уйлар бик тиз максатка, максат — нияткә, ният теләккә әверелде... XII Мунчага Хәлим белән Нәфисәдән кала беркем кермәде. "Шифа мунчасы"на авырудан башка кеше аяк басарга тиеш түгел. Бөтен йоласын туры китереп, яшьләрне мунча ишегенә кадәр озата бардылар. Сания ачы катыкка тугланган бал бирде, Тәскирә дә буш калмады — үзәгенә мәтрүшкә куеп бәйләнгән себерке китерде, Нәкыя карчык белән Тәкыя карчык бер читтә үзләре генә белгән әфсеннәрен пышылдап калдылар... Хәлим бөтен шартын китереп миллек пешерде. Кампәрледә "шифа себеркесен" шулай диләр. Аны башта салкын суда тотты, аннары, эссе суга салып, әйбәтләп пешекләде, иң ахырдан, мунча ташына куеп, йомшартты... Мунча эченә каен исе, мәтрүшкә исе булып, шифалы пар тулды. Шуннан соң гына Хәлим Нәфисә өстендәге ак япманы читкә алып куйды, аны түр стена буе итеп эшләнгән ләүкә янына алып килде, ипләп кенә аркасына яткырды. Бермәл, исе китеп, Нәфисәнең дымланып, күзне камаштыра башлаган сылу, зифа тәненә карап торды, аның җан җиренә төшеп, оят урынын яшерергә азапланган уң кулын көчләп диярлек читкә алып, янәшә сузып салды. Шуннан соң гына әнкәсе биреп керткән балчык савытка үрелде. Бу тылсымлы савыттагы баллы катыкны, учлары белән Нәфисәнең тәнен үкәп, сылап чыкты. Аны әйләндерәәйләндерә, җилкә-муеннарын, аркаларын, култык асларын, күкрәкләрен, кендек турыларын, беләкләрен, ботларын, иренмичә, җентекләп уа башлады. Нәфисә, әллә рәхәтлектән, әллә авыртудан иреннәрен тешләп, күзләрен йомды, тән-буыннарын бушатып җибәрде. Хәләле, кайчакта җаны-тәне белән иңрәп, үзәккә үтәрлек итеп ыңгырашып куйса да, Хәлим борчылмый, чөнки белә: сырхау тәннән чир шаукымы шулай авыр чыгучан... Тәндәге катык эссе пар белән юылып төшә барган саен, Хәлим тагын кулына теге савытны ала, Нәфисәне тагын баллыачылы катык белән коендырып, сылап чыга. Үзе дә шул катыкка буялып бетә, бу катык аның терсәкләре буйлап шәрә тәненә агып төшеп китә дә, бот араларына тулып, бүртеп, матураеп киткән ирлек әгъзасының очыннан тамып тора башлый. Менә бервакыт Хәлимнең көчле куллары да арый, талчыга. Ул Нәфисәнең сихәткә тулышып ятучы, тормышка кайтучы гәүдәсе өстенә йөзе белән каплана: аның бөтен тәнен шашып үбә башлый. Хәлимнең мәхәббәтле иреннәрен Нәфисә шундук тоеп ала, ул инде, мәрткә киткән кебек, изрәп, ыңгырашып ятмый, үзе дә бөтен барлыгы белән Хәлимгә омтыла... Аның ләүкә читендә яткан куллары мәхәббәт канатларын җилпеп янәшәдә генә талпынучы ирлек галәмәтен аермачык тоя, сизә... Буын утырып өлгергән бу кайнар тән әгъзасы Нәфисәнең кулына берничә мәртәбә кагылып та китте инде... Ниһаять, хәлсез кулга җан иңгәндәй булды. Ул, кинәт уянып, Хәлимнең җан җиренә таба омтылды, ирлек галәмәтен тиз генә эзләп тапты, аны салмак кына хәрәкәтләр белән назлыйиркәли башлады... Мунчадан кайтуга, сөтле чәй, йомшак түшәк әзер иде. Өйдә дә аларның үзләрен генә калдырдылар. "Тәннәре белән аңлаштылар, инде хәзер җаннары белән дә аңлашсыннар", — дигәннәрдер инде. Җаннар белән аңлашу авыррак шул. Җан бит ул. Аны күреп булмый. Аны тоеп кына була. Хәлим белән Нәфисә бер-берсенең җаннарын тоялармы, юкмы? Моны әлегә кадәр алар төгәл генә әйтә алмыйлар. Автор булсам да, бу хакта мин дә төгәл генә әйтә алмыйм. Мин бит язучы гына. Геройларымның тормышын язып, теркәп баручы гына. Ә алар үз тормышларын үзләре яшиләр, үз гомерләрен үзләре кичәләр, бәхетләренә дә, бәхетсезлекләренә дә үзләре ирешәләр... Менә бу юлы да мин Хәлим белән Нәфисә язмышын борчылып күзәтәм. Мин аларның бәхетле булуларын телим. Әмма, әйтүемчә, мин бары тик автор гына, язучы гына. Аларның язмышлары хәл ителә торган тормыш борылмаларында теләктәш кенә була алам шул мин. Дөрес, укучыларыма караганда, мин аларга якынрак торам. Хәтта якын кардәшләре кебек хис итәм үземне. Чынлап та алар минем язмышыма да тирән кергәннәр. Шуңа күрә мин аларның күңел хисләрен дә алданрак тоям, уйларын алданрак беләм. Бу очракта да Хәлимне борчып торган уйны бик тиз төшендем. Ул уй минем өчен көн кебек ачык. Сезгә дә ачык ул. Әмма сез әле аны тоеп, аңлап бетермисез, шуңа күрә күңелегезгә дә якын ала алмыйсыз... Бала хакындагы уй ул. Хәлим белән Нәфисәнең туачак сабыйлары хакындагы уй. Иң кызыгы һәм кызганычы шунда: бу хакта уй бар инде, ә сабый әле юк... Сез инде тормышны ярыйсы гына яхшы беләсез — яшәү логикасы буенча, гаилә — бәхетле, сөю-мәхәббәт озын гомерле булсын өчен, уртак һәм газиз бала кирәк. Уртак җан, уртак бәгырь кирәк. Хәлим белән Нәфисәнең балалары бар бит инде, диярсез. Бар. Хәлимнең Гөләше, Нәфисәнең Бигеше бар. Икесен дә бердәй яраталар, кадерлиләр, алар өчен җан атып торалар. Тик... уртак бәхет өчен бу гына аз. Хәтта бик аз... Сизгер укучым инде аңлап алгандыр. Мин бу сүзне юкка гына кузгатмадым. Хәлим белән Нәфисәне алда тагын бер сынау көтә. Аларның балалары булмаячак. Әле генә, бер минут алда гына олы бәхеткә шушы ике җаннан да лаеклырак кешеләр юктыр кебек тоелган иде. Ә менә ничек үзгәрә дөньялар... Күңел өшетерлек хәл килеп чыга... "Ходай үз бәндәләренә сабырлыклар, түземлекләр бирсен, аларның рухларын ятим итмәсен!" дип телисе генә кала. ...Йоклаган булып ятса да, Хәлимнең бөтен җире уяу иде. Миен кытырыклап торган уй аңа һич тынгылык бирми: "Нигә Нәфисә туачак балалары хакында берни дә әйтми?.." Хәлимнең сөенәчәген белә бит ул. Бик кирәк аларга хәзер бер бәләкәч. Инде бервакытта да аерылмас өчен, бергә, бер җан булып берегеп яшәү өчен кирәк бу бәгырь кисәге! Хәлим, үзен-үзе белештермичә, көрәктәй учларын Нәфисәнең акка чорналган иңенә куйды. Аннары, сак кына шудырып, корсак Шәрифләренә китерде. Менә ул изге, илаһи урын. Ана карыны. Бала йөрәге беренче мәртәбә талпыныш ала торган сихри-тылсымлы нигез, гомер бишеге... Күпне белергә теләгән бармаклар нәфис, зифа тәнне назлы гына капшап куйдылар. Нәфисә шундук тоеп алды, кабул итте һәм сискәнеп уянып китте. Аңына ук килеп өлгермәде, әмма уянуы да хак иде. Ярым уяулы килеш, ярым пышылдап кына әйтеп тә куйды: — Хәли-и-м?.. Нишлисең си-и-н?.. — Минме? Мин... Мин... Сөйләшәм? — Ничек инде? Сүзсез генә сөйләшәсеңме? — Куллар белән сөйләшәм. — Кызык син... Куллар белән сөйләшеп була димени? — Була, Нәфисә. Мин бит туачак балабыз белән сөйләшәм. — Ничек сөйләшәсең? Нинди бала? — Туачак сабыебыз белән дим бит... Бәй, син балага узмадыңмыни? Ә-ә, әйтмисең генә, ә мин барыбер сизәм, тоям — безнең бәләкәчебез булачак. Шулаймы? — Шулаен шулай... Шулай... Шулай. — Хәлимнең соравыннан каушап төшкән Нәфисә тотлыгып калды, ни әйтергә дә белмичә, шул бер сүзне кабатлап тора башлады... Үзе Хәлимнең кулын тиз генә читкә алып куйды, өстендәге япманы рәтләштерде... — Ник әйтмәгән буласың инде? Чирең шуннан гына синең, и җанкисәгем минем!.. — Хәлим, туктале!.. Син мине аңламадың... — Аңладым, бик аңладым. Бәгърем минем, җаным, язмышым!.. — Аңламадың шул, Хәлим... — Дәшмә, Нәфисә, башка бер сүз дә кирәк түгел. Мин сине үлеп яратам. Син дә мине яратасың... Яратасың бит? — Яратам... — Шулай булгач, ни кирәк тагы? Мәхәббәттә сүзләр артык. Ә наз бервакытта да артык түгел ... Хәлим тагын Нәфисәне назларга, үбәргә тотынды, ә тегесе бер кыенсынып, бер ләззәтләнеп боргаланды-сыргаланды, иренең куенына кереп бетте, шул рәвешле, күңеленә Хәлимнең соравы белән килеп кергән борчудан котылып калырга теләде... XIII Борчуыннан бөтенләй котылып бетә алмаса да, Нәфисәнең күңеле бераз утырды, җаны да җылы урынына кайтып төште. Ул болай уйлады. Әлегә Хәлим берни дә белми. Ул белгәнче, Нәфисә барыбер балага узачак, һичшиксез, узачак! Ә хәзер... Нигә кешене бәхетле мизгеленнән мәхрүм итәргә? Шулай яшәп киттеләр. Тормышлары акрынлап җайга салынды. Күңелдәге борчуларны яшәү мәшәкатьләре басты. Хәлим төзелеш бригадасына эшкә керде, ял көннәрендә Нәфисәләр нигезе каршында торган бураны кузгата башлады, булачак йорт өчен такталар ярып алды, рамнар, кәсәкләр юнәтте... Берничә көн Санияләр янында кунгач, Тәкыя карчык белән Нәкыя карчык ишегалды артында бикле торган иске йортка күченделәр. Бөтен кирәк-яракларны Сания үзе күтәреп кертте. Тәскирә дә, иртәле-кичле, яңа сауган сөттән өлеш чыгара торган булды, бәрәңгесе, икмәк-тозы да уртак иде. Гөләш белән Бигешкә оҗмах капкасы ачылды. Аларның хәзер дүрт әбиләре бар. Ләкин барыбер бәхетләре түгәрәк түгел: Гөләшнең әнкәсе, Бигешнең әткәсе юк. Ничек сиздермәскә тырышсалар да, бу ятимлек барыбер бер өскә калкып чыгачак. Нәфисә моны яхшы белә. Чыгачак та Нәфисәне дә, Хәлимне дә кыен хәлгә куячак. Бу инде кешелек тарихында мең-миллион мәртәбәләр кабатланып расланган хәл... Хәлимнән дә тупылдап торган бала табасы килә Нәфисәнең. Ләкин нәрсә булгандыр бу табигать оясына — кысыр корсакта оеткы оемый дигән сүз дөрес икән... Хәлим белән бу хакта сөйләшкәннән соң да берничә атна вакыт узды. Нәфисә һәр иртәдә борчылып уяна: "Тагын сорамасмы?" Хәлим сорамый. Чөнки ул бик арый, иртәнге сәгать дүрттән, биштән аяк өстендә, кичке сигез-тугызларда гына кайтып егыла. Буш вакытларында яңа йорт мәшәкатьләре белән йөри. Марилардан яллап китерелгән цМитри дәдәй аны әле тегесенә, әле монысына йөгертә. Үзе: "Йөгер, йөгер, тагын йете көннән ызба әзер булыр", — дип көлеп тора... Чынлап та, җиде көннән җыйнак кына бура өй әзер булды. Әмма Нәфисәнең сөенече артмады. Ә борчуы артты гына. Аның кысыр тәне, әллә шул борчудан, әллә үткән чирдән, тәмам ябыгып, кибеп калды, күз төпләренә караңгы боҗра кунды, йөзенә сизелер-сизелмәс кенә җыерчыклар йөгерде... Нәфисә үз борчуын иң элек Тәскирә белән бүлеште. Ана кеше баштарак бу хәбәрне йөрәгенә әллә ни якын җибәрмәде. Нәфисә: "Хәлим бала көтә. Мин аңа "балабыз була" дип әйтергә мәҗбүр булдым", — дигәч, җитдиләнде, ах-ух килә башлады: — И-и, кызым, шулай алдыйлармы инде ир кешене! Болай да бер-берегезгә чак-чак кына ябышып торасыз... Алдаганыңны белсә, тагын чыгып китәчәк, билләһи, китәчәк... — Балабыз булмас микәнни, әнкәй? Мин бит яшь хатын, таза хатын... — Булыр, балам, булыр. Шулай да алны-артны карап, итәкләрне җыеп йөрергә кирәк. Әйдә, иртәгә үк Мәймүнә карчык янына барабыз. Китап ачтырабыз, таш чәчтерәбез, нәрсә эшләсә дә эшләсен, тик синең карын сереңне генә әйтсен... Әйтеп тә бетерделәр, эшләп тә куйдылар. Икенче көнне, өйдәгеләрнең кайсы кая таралышып беткәч, Гөләш белән Бигешне Тәкыя әбиләренә кертеп куйдылар да түбән очка — Мәймүнә карчыкка киттеләр. Имче карчык исә, боларның киләсен белгән кебек, сорау белән каршы алды: — Бала кайгысы белән килдегезме? Ни дип җавап бирергә дә белми торган Нәфисәне Тәскирә коткарды: — Әйе, Мәймүнәттәй, Нәфисәне карарга иде... — Буш дисең инде, алайса?.. Әллә бөтенләй корыганмы? — Тәүбә диген, Мәймүнәттәй. Нишләп корысын ул?! Яши генә башлыйлар бит әле. Зинһар, кара инде, яме. Ташларыңнан сора... — Ярый-ярый, гаепләмәгез ялгыз карчыкны. Сөйләшәсе килүдән генә сөйләшәм мин. Көннәр буе сөйләшер кеше булмый кайчакта. Элек өшкертергә, имләтергә, юратырга өерләре белән чират торалар иде, хәзер әнә атнага берәр кеше кача-поса кереп чыкса, шуңа юанып яшим. Тамак ягы да такырайды, элек әҗер-күчтәнәчләргә яши идем, хәзер коры пенсиягә калдым... Үзе Нәфисә тоттырган төенчекне өстәл астына җыеп куйды да Тәскирәгә чыгып китәргә кушты. "Берәр сәгатьтән керерсең", — диде. Мәймүнә карчыкның йөз-чырайлары, күз карашлары бер дә сөенечле хәбәр әйтер кебек түгел иде. Имләгән саен, Нәфисә тирәсендә бөтерелгән саен аның болай да караңгы, җыерчык баскан, сөяк белән тиредән торган йөзе тагын да караңгыланып, ямьсезләнеп, тартылып киткәндәй булды. Нәфисәнең уйларын сизгән кебек, Мәймүнә аңа күзләрен йомарга кушты. Бүлмә уртасына куелган бүкәндә Нәфисә тоеп һәм аңлап утырды: хәлләре мөшкел аның. Күзләре йомык булса да, ул Мәймүнә карчыктан ургылып килгән салкын дулкыннарны сизә; әнә алар — ярсып-ярсып киләләр дә, Нәфисә тәнендә яшәгән җылы дулкыннарга ябырылалар, аларны йотып, үзләре белән кире алып китәләр... Нәфисәнең тәне дә, җаны да бушап, җиңеләеп кала, ул хәлсезләнә, авырый башлый, аның ятып ауныйсы, идән буйлап тәгәрәп, шуышып-тырмашып йөрисе килә... Тәскирә кабат өйгә кергәч кенә, Мәймүнә карчыкның "теле ачылды": — Бөтен сәбәп беренче баланда. — Бигештәме? Ай Аллам!.. — Нигә алай дисе-е-ң, Мәймүнәтт-ә-әй? — Беренче балаңны тапканда киселгән синең аналык тамырың... — Мин берни дә аңламыйм, Мәймүнә әби... — Мин дә аңламыйм. Аңлатып сөйлә әле, Мәймүнәттәй? — Аңлатасы-нитәсе юк, сәбәбен әйттем, калганы минем эш түгел. — Ничек синең эш түгел? Белсәң, әйт, зинһар, нигә сүзгә Бигешне кыстырасың? Аның ни гаебе бар? — Аның гаебе юк. Әмма ул бала рәнҗеш һәм каргыш эчендә туган... Ул рәнҗешнең, ул каргышның иясе — син, Нәфисә. — Барыбер берни дә аңламыйм... — Алайса, минем сорауларга дөрес итеп җавап бир. Шунда аңларсың... — Бирәм, Мәймүнә әби, сора гына... — Беренче балаңны теләп күтәрдеңме? — Теләп түгел шул... Атасын яратмадым... Шуңа күрә дә читкә чыгып китте ул. Атасын яратмагач, баласын да яратмадым. Аның каравы хәзер яратам мин аны... — Җитте! Мин бу хакта сорамадым. Артыгы кирәк түгел. Икенче соравым шул: балаңны каргыш белән китердеңме? Синең каргышны ишетеп, якты дөньяга чыгарга теләмәгәнен беләсеңме? — Әйе шул, җиңел тапмадым мин аны. Өч көн буе җанымны телгәләде ул. Туарга теләмәде... — Балаңны тапкач, аңардан баш тарттыңмы? — Баштарак күрергә теләмәгән идем, әмма, тынычлангач, мин аны имезә башладым... — Баш тарттыңмы, дип кенә сорадым мин синнән. — Әйе, андый гөнаһым булды. — Соңгы соравым шул: бала имезгән ана үлеменә син сәбәпчеме? Нәфисә бу юлы дәшмәде. Сыгылып төшкән гәүдәсен боргалый-боргалый, бер әнкәсенә, бер Мәймүнә карчыкка карап, тиле кеше кебек тик тора бирде. — Син сәбәпчеме? — Бу юлы Мәймүнә карчык кычкырып, хәтта җикереп сорады. Нәфисә җавап кайтарганын сизми дә калды: — Әйе... — Ай-вай-вай... Кызы-ы-м, ни сөйлисең си-и-н? Нинди бала, нинди ана, нинди үлем хакында сорый бу җен карчыгы? "Әйе" дип торган буласыңмы шуңа? — Әнкәй, Мәймүнә әби дөрес сорый. Майяны мин үтерттердем бит... Хәлимне хатынсыз, Гөләшне әнкәсез, ә үземне язмышсыз иттем... — Ни сөйлисең син, кызым? Зәхмәтләп, юри сөйләтәме әллә бу сихерче карчык? Яле, карале миңа, тутырып кара, кызым, күзләрең артка төшеп китмәгәнме? — И әнкәй, мин тиле дә, дивана да түгел. Үз акылымда мин, үз һушымда... Беләсеңме, мин бит ул исерекләргә үтерергә кушмадым, куркытыгыз гына, дидем. Ә алар... — И бала, бала... Кулъяулык кадәр күңелегезгә, йодрык кадәрле йөрәгегезгә баш бирмичә, Ходай Тәгалә өлешенә тыгылып, язмышыгыз белән узышып йөрисез!.. Теге вакытта белеп котыргансың икән... Кеше гомерен кыю рәхәт түгелдер шул... И бала, бала... Бала да түгел, бәладер син!.. Нәфисә күңеленә кереп оялаган борчу, Мәймүнә карчыкта булганнан соң, Тәскирәгә күчте. Чынлап та, өшкерүче карчык имнәреннән соң Нәфисә тынычланып калгандай булды, Тәскирә, киресенчә, кеше күңеле белән генә аңлап булмый торган галәми гамьгә чумды. Бу гамьнең үзәгендә "Сания генә белмәсә ярар иде" дигән уй яши иде... Нәфисә исә үз язмышының тагын кыл өстендә торып калганлыгын аңлады. Шуңа да тынычланды, ахры. Чөнки моннан да начаррак булмаячак инде. Әмма сынып, сыгылып калырга да ярамый. Шушы чиктә тукталырга да, бераз тын алгач, бу мөшкел хәлдән чыгу юлын кайгырта башларга кирәк. Ләкин Нәфисә "кайгырта" алмый калды, Мәймүнә карчыктан кайтканның икенче көнендә үк аны Тәкыя карчык чакыртып алды. — Мин барысын да беләм, кызым. — Каян беләсең, Тәкыя әби? — Беләм инде, минем үз хәбәрчеләрем бар. — үз хәбәрчеләрегез бар? Әллә ничек сөйләшәсең син, Тәкыя әби. — Бу хакта белмәвең хәерлерәк, бүтән сорашма. Мәймүнә карчык сиңа дөрес сораулар бирде. Син дөрес җавап кайтардың. Үз гөнаһыңны тану — максатка ярты юл ул. Калган яртысы кыенрак булачак. — Нишләргә соң миңа, Тәкыя әби, әйт инде тизрәк! — Сиңа... Үлеп терелергә кирәк. — Үле-е-п? Ай Аллам!.. — Әйе, балага узу өчен, үләргә, аннары терелергә туры киләчәк. — Ничек үләргә? Ничек терелергә? — Белмим. Монысын мин әйтә алмыйм. — И Ходаем, ниләр генә көтә икән мине? — Нәфисә, яшенә буылып, Тәкыя карчыкның күкрәгенә капланды. Тегесе, бәхетсез хатынның чәчләреннән сыйпый-сыйпый, мәгънәсен үзе генә белгән сүзләр пышылдады: — Дөньяның дүрт тарафында ялгызың син, бөтен галәм киңлегендә ялгызың син, авыру җанында ялгызың син... Нәфисәнең үз туксаны-туксан: — Нигә үләргә? Үләсем килми минем, Тәкыя әби-и... Үлмичә булмыймы соң? Син бит сихерче, әйт берәр җаен... Шул вакыт алар янына Сания килеп керде. — Ә-ә, менә кайда икән ул. Нәфисә кызым, осталарга ашарга илтергә вакыт җитте, бар, төйнәп, барлап куйдым, ал да йөгер... — Хәзер, әнкәй... Нәфисә, дымлы күзләрен бармак очлары белән сыпырып алды да, буйсынулы кыяфәт белән, олы йортка чыгып китте. Аның колагына Саниянең шомлы соравы гына ишетелеп калды. — Тагын нишләтмәкче буласыз ул баланы? Аскы урамга төшкәндә дә Нәфисәнең башыннан теге сәер сүз чыкмады: "үлеп терелергә кирәк. Үлеп терелергә..." Нәрсә әйтергә теләде соң аңа бу сихер карчыгы, дөресрәге, сихер капчыгы? Ярар ла, ни булса булыр, иң мөһиме, бу карчык сүзләрендә өмет бар. Үлеп терелсәң, балага узачаксың, ди бит ул. Аздан гына тора хәзер: үлеп тереләсе генә кала... Осталар, бөтен авылны яңгыратып, өй түбәсенә калай җәяләр иде. Иң өстә — кыек очында — Митри дәдәй үзе утыра. Аңа астан калай тасмалар биреп торалар, ул аларны беркетеп, осталар теле белән әйткәндә, "бикләп" бара. Нәфисә, тактадан тактага сикерә-сикерә, булачак өйне карап, әйләнеп чыкты. Ашыгып кына салынса да, йорт матур күренә. Тик... тәрәзәләре генә кечерәк кебек... Чынлап та, бик-бик сәер бу тәрәзәләр... Өлгеләре дә кызык... Бертигез дүрт өлешкә бүленгәннәр... Тәрәзә башындагы сурәтләр дә сәер... Кара, кара, бу бит теге албастылар тамгасы! Каян килгән ул монда? Ничек килгән? Нәфисәне күреп калган Митри дәдәй аска төшеп тә җиткән. Менә ул кулларын алъяпкычына сөртә-сөртә килде дә, Нәфисәнең күңел шикләрен белгән кебек, сөйләп китте: — Тәрәзәләре кечкенә булды. Карчыклар үзләре шулай куштылар. — Алар монда булдылармыни? — Булдылар. Тик... алар урамнан килмәделәр. Күктән төшкән кебек появиться иттеләр дә, шулай ук вдруг юк та булдылар... Чып-чын әкият менә... — Тәрәзә башындагы сурәтне дә алар кушуы буенча эшләдегезме? — Юк, анысын үзебез кистек. — Нинди сурәт соң ул? Нәрсәне белдерә? Шуны беләсезме? — Белмибез... Үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Беренче мәртәбә төшерәм мин бу рәсемне. Ошый миңа. Хәзер гел шул рәсемне төшерәчәкмен... — Юк, төшермә, бүтән төшермә бу сурәтне, Митри дәдәй... Ишеттеңме, төшермә! — Ярар, ярар, бүтән төшермәм. Мин аны төшерә дә белмим әле. Бу тәрәзәләрнең башын куйгач, юри генә кисеп караган идем, барып чыкмый. Кулым тыңламый. Әкәмәт хәлләр... Янган нигезләре урынына салына торган йортка төшеп менгәч, Нәфисәнең күңеле тагын урыныннан купты. Аның башында бөтенесе буталып бетте: Тәкыя карчыкның сәер сүзләре, тәрәзә башыңдагы сихер тамгасы, Митри дәдәйнең аптыраулы күзләре... Берничә көнне шулай үз эченә бикләнеп, йокылы-уяулы яшәде ул. Аның иләс-миләс халәтен балалар да, Хәлим дә бик тиз төшенеп алдылар. Гөләш белән Бигеш көйсезләнеп җәфаладылар, ә Хәлим эчеп кайта башлады. Нәфисә тормышларының рәте китеп барганын сизсә дә, берни кыла алмады. Моның өчен күңелендәге борчуларны онытырга тиеш иде ул. Ә ул аларны берничек тә оныта алмый. Ләкин Хәлимгә таба якыная ала! Әле алар арасында ара бар... Шуңа күрә Хәлим белән янәшә яшисе гомеренең соңгы мизгелләрен якты итеп, матур итеп, мәхәббәтле итеп яши ала! Нәфисә уйлап та бетерде, шул төнне үк Хәлименә искиткеч гүзәл сөю мизгелләре бүләк итте... Шул ук төнне алар йортында хәтәр янгын чыкты. XIV Урманнан чыккан карчыкларны авыл сагаеп каршы алды. Баштарак сер бирмичә, дәшмичәрәк торса да, бераздан исенә төшерде — гөнаһ шомлыгына тиң гамәлләр кыла башлады. Иң элек алар хакында кеше ышанмаслык сүз таратты. Имеш, дөнья бетәр алдыннан кешеләр арасына җеннәр, албастылар кайта. Имеш, бу кара рухлар, кара ырым белән сихерләп, адәми затларны үзләре кебек җенгә әверелдерәләр. Имеш... Имеш... Тагын әллә нәрсәләр! Ике серле карчыкның Санияләрдә яши башлавын Хәлимнең югалып йөрүе, Майяның үлеме белән бәйләүчеләр дә булды. Болары хакыйкатькә якын иде. Ләкин алар да авылга сихерчеләрнең килеп урнашуын хупламадылар. Авыл советына "җәвит" итүчеләр дә табылды хәтта. Аның мәңгелек рәисе Чатан Хөлли, кыршылып беткән папкасын күтәреп, ава-түнә килеп тә җиткән. Матур сөйләште сөйләшүен. Карчыкларның кемнәр, каян булуын, моңа кадәр кайда яшәүләрен җентекләп сорашты, хәтта язып алды. Соңыннан: "Ачуланма, Сания, районга хәбәр итми булмый. Монда милиция кирәк..." — дип, булмаган чокырга баса-баса чыгып китте. Бик нык кызыксынучыларны Сания: "Майя яшәгән җирдән. Аның кардәш түтиләре, ә Гөләшнең кендек әбиләре булалар. Хәлим белән Нәфисә дә аларда торган. Туганнар дисәң ярый, үз кешеләр, ышанычлы кешеләр..." — дип, хак дөресен әйтеп, тынычландырмакчы була. Тегеләр ышанып, инанып чыгып китәләр дә, бераз вакыттан соң, кабат элекке эзләренә кайтып, башкаларга кушылып, тагын юк-бар сөйли башлыйлар. Карчыклар үзләре дә кимен куймадылар, авыл кешеләренә бер минутка тынычланырга да ирек бирмәделәр. Әле парлап урманга чыгып китәләр, аннан әллә нинди үләннәр, кипкән тамырлар, кош канатлары җыеп кайталар, әле, үзләре генә белгән йоланы йолалап, Санияләрнең капка төпләренә, ишегалларына көл сибеп чыгалар... Шундый ук көлне Тәскирәләрнең аскы урамдагы йорты каршында да, тагын... Мәймүнә карчыклар янында да күргәннәр. Тәскирәләр яшәгән урынга йорт сала башлагач, халык арасында имеш-мимешләр аеруча көчәеп китте. "Сихерчеләр авылда яшәп калалар, имеш. Аларның шаукымы белән бу җиргә бәла, афәт, кайгы киләчәк. Кыямәт кубачак, имеш..." Кыскасы, бөтен сүз шул кыямәткә, мәхшәр ыгы-зыгысына килеп бәйләнә иде. Тәкыя-Нәкыя карчыклар кыямәте ниндидер — аны беркем дә күрә алмый калды, әмма авыл халкы кыямәтнең нәрсә икәнен үзе күрсәтеп бирде... Иң элек ул көтелмәгән кунакларга этләр өстерде һәм... бер көн эчендә авыл этсез калды. Ниндидер үлән карап йөргән әбиләргә ташланган этләр өере бу мәлдә кыргый урманны да сагаерга мәҗбүр иткәндер, мөгаен. Әмма хуҗалары кушуы буенча гына этлеккә барган бу җан ияләре карчыкларның беренче ымы белән үк туктап калдылар, аннары, бераз ырылдашып тордылар да, бер-берсенә ташланып, үзара бугазлаша да башладылар. Карчыклар кайтыр юлга төштеләр, ә этләр өзгәләшеп калдылар. Кара канга баткан этләрнең соңгысы җан биргәнче авыл читендә мәхшәр дәвам итте. Этләрнең мәетләрен икенче көнне машинага төяп алып киттеләр... Көзге яңгырлар чирәмдәге канны бер атна буе юып бетерә алмагандыр... Нәкъ шул бер атнадан соң мәхшәр тагын кабатланды. Кампәрле белән урман арасында, бөтен авылны шомландырып, берничә бура амбар калдыгы тора. Кешеләр бу җиргә якын килмәскә тырышалар. Утызынчы-кырыгынчы еллардан ук калган дуст, агу исе, черек ашлык исе, күсе үләксәсе сасысы борыннарга кереп әчеттерә, җаннарга төшеп җирәндерә... Менә шул урынга ияләшкән булганнар карчыклар. Үзләренең дин-йолаларын шул ташландык амбарларга кереп башкаралар, имеш. Моны авыл кешеләре белеп алган. Бердәнбер көнне, теге карчыклар амбар эченә кереп киткәч, аларны сагалап торган берничә ир, мыштым гына килеп, тимер кыршаулы ишекләрне тыштан ябып, бикләп тә куйганнар... Аннары, якында гына басу сөреп йөргән Чуртан Садрины тракторы-ние белән алып килеп, афәт шәүләсе кебек ыржаеп торган бу амбарларны җир белән тигезләргә кушканнар. Ярты литр көмешкә бәрабәренә Садри риза булган. Ә! Иң элек Садриның "чуртанлыгы" турында әйтергә кирәктер. Моның тарихы бар. Ара-тирә, күбрәк эчеп ташлап, урам буенда яисә ялан-чокырда кунып калгаласа да, гомер буе тракторда эшләгән ул. Шулай бервакыт, төнге "зәб"тә йөргәндә, йоклап китә теге. Тракторы туп-туры Ямчылы чокыры буенда урнашкан зиратка таба бара. Менә бервакыт, коймасын җимереп, эчкә кереп тә китә, кайсыдыр кабер өстендә ябалдашларын җилпеп утыручы усакка барып та бәрелә... Иртә белән кара кан эчендә табып алалар Садрины. Бер җире дә имгәнмәгән, ә менә маңгае трактор кабинасының кайсыдыр тимеренә төртелгән. Шул урында ямьсез җөй калган. Маңгаендагы шушы җөйгә, тәрене хәтерләткән әлеге дә баягы яра эзенә карап, очлаеп киткән җәлпәк борынын да искә алып, аны "Чуртан Садри" дип йөртә башлаганнар. Шул Садри, ярты шешә көмешкәне чөмереп, авыз-борынын майга каткан җиңе белән сыпырып куя да, тау чаклы тракторын үкертеп килә дә башлый... Менә шунда, мәзәк күрергә җыелган кешеләрне шаккатырып, шомлы да, серле дә хәлләр башлана. Чуртан Садри тимер атын һич кенә дә амбарга туры китерә алмый. Күбрәк эчеп ташлаганмы, әллә бер-бер сихер эшеме — килеп бәрелдем дигәндә генә, трактор читкә борыла да китә, борыла да китә... Ниһаять, шактый интеккәч, Чуртан Садри тракторы амбар бурасының бер почмагын эләктереп ала. Олы, шыксыз бина, шыгырдый-шыгырдый, җирәндергеч исле тузан болыты туздырып, гөрселдәп авып та төшә. Трактор бина почмагыннан китеп өлгерә алмый кала, амбар түбәсенең эре-эре агачлары аны күмеп тә ташлый... Тимер өеме бер-ике мәртәбә алга ыргылып куя да, шыңшып туктап кала... Шул вакыт тагын бер гаҗәеп хәл була. Агачлар астында калган трактор кабинасыннан Чулак Садриның ачыргаланып кычкырган тавышы ишетелә, шул минутта ук җимерек амбар ниргәләре арасыннан ике кара мәче чыгып кача... Әлбәттә инде, җимерек амбар бурасын як-якка өеп, аның көлле-күмерле нигезендә күпме генә эзләсәләр дә, карчыкларның мәетләрен таба алмыйлар. Яньчелеп беткән трактор кабинасы эчендә яткан Чуртан Садри гына шактый вакыт аңына килә алмый интегә. Аңына килгәч тә өч көнгә телсез яши. Мәчеләрдән куркып калган дип тә сөйлиләр. Кара мәче күрсә, тиле кебек, эчкә кереп кача, эчтән бикләнеп, беркемне дә үзенә якын җибәрми, ди. Ә! Чуртан Садри маңгаенда бу мәхшәр көненнән тагын бер истәлек калган әле. Ниндидер тимергә бәрелеп, нәкъ тәре турысында, аны эчке якта калдырып, боҗра-җөй уелган. Гыйбрәт шунда: бу яра-җөе хәзер албастыларның безгә таныш тамгасын хәтерләтеп тора, ди... Халык ышанмаган. Җыелып Санияләргә барганнар. Капка төбендә үрә катып торган кешеләрне күреп, өйдән Сания чыккан, Тәскирә чыккан, алар артыннан Хәлим белән Нәфисә күренгән, аннары гына үз болдырларында Тәкыя карчык белән Нәкыя карчык пәйда булган... Берни булмагандай, чәй эчеп утырган вакытлары икән. Менә шундый тарих. Болай гына берни кыла алмагач, авылның имансыз кешеләре, карчыклар йоклап ятканда, үзләрен бәйләп ташлап, бикләп куеп, өйләренә ут төрткәннәр... Бу мәхшәр төне күп кешеләрнең күңелләрен бутаган, күп язмышлар бөтенләй башка якка борып җибәргән төн булып чыкты... XV Янгын чыкканда, Хәлим белән Нәфисә үз түшәкләрендә, җиде кат тиргә батып, сөешеп яталар иде. Алар әле генә оҗмах түрендә булып, аның иң биек үренә ирешкәннәр дә шул үрдән җай гына, рәшә кебек, салмак-сабыр гына кире төшеп киләләр иде. Мәһабәт ялкын шәүләсе ишегалдына карый торган тәрәзәләренә килеп орынгач та әллә ни исләре китмәде: оҗмах таңында ни булмас — бәхет шулай балкып янып, гашыйкларның тәрәзәсен шакып йөридер, бәлки? Чынлап та, Хәлим соңгы вакытта бәхетнең җиденче катында яши. Ул бу хакта шигырь дә язды, аны җыр итеп көйләп йөри башлады. Янгынмы ул, төнге балкышмы ул — Яшен уйный кыйбла ягында? Аҗаганны ак бәхеткә, диләр, Мин бәхетнең өске катында. Ике яшь йөрәкне кавыштырып, Хыял йөри язмыш атында... Хыял — ак бәхетнең үзе булса, Мин бәхетнең өске катында. Белгән догаларны куша-куша, Җырлар язам иркәм хакында. Шашып сөю бәхет үзе булса, Мин бәхетнең өске катында... Нәфисә авырга узганнан бирле, ул әнә шулай хыялланыбрак, күккә күтәрелебрәк яши. Аларның уртак бәгырьләре — балалары булачак. Бөтен өметләре, бәхетләре дә шул туачак сабый белән бәйле икәнен бик аңлый Хәлим. Соңгы вакытта тормышлары гел уңайга бара. Митри дәдәй, Хәлимнең сүзен тыңлап, үз тормышын, карчыгын калдырып, йорт җитештерергә килеп җитте. Хәлимнең үзен дә әйбәт җиргә — төзелеш бригадасына куйдылар. Кешеләре дә әйбәт, акчасы да мул төшә. Авыл җирендә акча — икмәк дигән сүз. Акчасы үзе күренми күренүен... Көз җиткәч, шундук ашлыкка әйләнә ул... Кышкылыкта авызлары ипидән өзелмәс, Аллаһы боерса... Әнә никадәр кеше хәзер бер Хәлим өстендә. Уйламас җиреңнән уйларсың тамак хакында... Әнкәсе дә тынычланды. Урманнан әбиләр ияртеп кайтканын баштарак өнәп бетермәсә дә, Сания тора-бара улының ихтыярына буйсынды. Хәлим янәшәсендә дүрт хатын-кыз, дусахирәтләр булып, тату гаилә булып яши, Ходайга шөкер. Соңгы көннәрдә Нәфисә көйсезләнебрәк торса да, аның күз карашларына бераз моңсулык ягылса да, Хәлим әллә ни борчылмады. Балага узган хатын-кыз башында төрле уй буладыр шул. Моңланып, сагышланып та ала ул, яшь тә сыгып куя, көлеп тә җибәрә. Күңелен яшереп йөри, йә исертерлек, аңны югалтырлык итеп сөю назы бүләк итә... Менә бүгенге кебек. Бүгенге сөю түшәгендә Хәлим элеккеге Майясын, юк, юк, Нәфисәсен күрде. Бер-берсенә мәңгелеккә береккән кебек берегеп яткан ике тән, ике җан бер булып сулый, бер булып уйлый иде бу минутта. Тәрәзәгә капланган ялкын шәүләсен дә алар иң элек сөешү галәмәте дип уйладылар. Ерактан, бик ерактан тонык кына ишетелә башлаган чаң тавышы да аларга баштарак шул сихри мәхәббәт чыңы булып тоелды. Гел шулай була бит: исерткеч сөю мизгелләре узгач, колак төбендә ниндидер таныш түгел көй яңгырап тора башлый. Бу көй, бу чың, таныш булмаса да, күңелгә шулкадәр мөһим, якын, кадерле булып тоела, ул туктаса, аның белән бергә җан да очып чыгып китәр кебек... Урамда кемдер чиләк төбе кагарга тотынгач, халык кычкырыша башлагач, берьюлы сикереп тордылар, аннан-моннан гына киенеп, йөгереп чыктылар. Ләкин чыгып җитә алмадылар, бәреләсугыла кире керделәр. Йөзләренә килеп бәрелгән ялкын пәрдәсеннән Хәлимнең чәчләре, кашлары көеп өлгергән иде инде. — Янабыз... — дип, үзалдына әйтеп куйды ул. Шунда Нәфисә дә уянып, аңышып җитте бугай. — Балалар! Балалар бит анда! — дип кычкырып, Хәлимне этә-төртә тышка чыгарга омтыла башлады. — Алар әнкәйләр белән түгелмени? — Юк, Тәкыя әбиләре янына керткән идем шул... Хәлим, берәр нәрсә эшлик инде, ә?! Хәлим!.. Ишек төбендә чәбәләнгән Нәфисәне ничек кенә тынычландырырга тырышса да, булдыра алмады Хәлим. Үзе дә яшәү белән үлем арасында калган иде. Гөләш белән бер-бер хәл булса, ул үзен кичермәячәк, үзе дә яшәмәячәк... — Нәфисә, син шушында гына тор, мин бакча артындагы тәрәзә аша эчкә керергә тырышып карыйм. Бар, әнкәйләрне алып чык, алар белән бергә өй стеналарына су сибеп тор... Йә, сөеклем, мин киттем, акыллы бул, яме... Хәлим ишегалдына йөгереп чыкканда, янгын тагын да көчәйгән иде. Ишектән керү мөмкин түгел, арткы якка чыгып карарга кирәк. Ул бакча коймасының ике тактасын тибеп очырды да эчкә кереп китте. Янгын кызуыннан көя башлаган алмагач ботакларын аралап бара торгач, өйнең аргы почмагына төртелде. Ут монда кадәр килеп җитмәгән әле. Почмак янәшәсендә үк торган тәрәзәдә дә ут-мазар күренми. Тик... нигәдер каерып ачып куелган ул. Әллә коткарганнармы инде? Шулайдыр. Әнә бит — тәрәзә тупсасына бакча балчыгы эләгеп калган. Җирдә дә ирләр итеге эзе... Хәлим тәрәзәдән ургылып чыккан төтенгә тагын бермәл карап торды да койма башыннан гына урам якка сикереп чыкты. Ә анда... Менә кайда ул мәхшәрнең дә мәхшәре! Кемдер чиләкләрен дыңгырдата-дыңгырдата суга йөгерә, кемдер алып килгән суын ут ялмап алган өй стенасына сибә, кемдер көрәк тотып чыккан, өй түбәсенә балчык атып булаша... Әмма араларында урман карчыклары да, Гөләш белән Бигешне күтәреп торган кеше дә күренми. Хәлим ары сугылды, бире сугылды, ике кешенең берсеннән сорашып чыкты, ләкин карчыкларны да, балаларны да күрүче табылмады. "Их, ник башта ук кермәдем икән?.." — дип җаны өзгәләнде Хәлимнең. Ул, ничек чыккан булса, шулай ук коймага үрмәләп, эчке якка төште, бая гына төтен өреп калган тәрәзә авызына якынлашты. Бу юлы төтен тагын да куерак, карарак булып чыга. Димәк, ут якында гына булырга тиеш... Хәлим, ике дә уйлап тормыйча, тәрәзә төбенә үрмәләп менде, аннары, ах-ух килеп, эчке якка тәгәрәп төште. Борынына әчкелтем ис килеп бәрелде. Күзләре дә шартлап чыгар дәрәҗәгә җитеп сызлый башлады. Ул авыз-борынын учлары белән каплагандай итте дә эчкәрәк — карчыклар йоклый торган бүлмәгә кереп китте. Каяндыр кулына килеп эләккән чүпрәкне башына бөркәп, агулы төтеннән ютәлли-ютәлли, шактый капшанып йөрде ул. Ләкин беркемне дә таба алмады. Хәлим кайсы төше беләндер аермачык сизә ул — карчыклар әле генә монда булганнар, менә шушы түшәктә ятканнар... Тик... хәзер кайда соң аның газизләре, кайда? Чатыр-чотыр килеп янган бу йорттан тизрәк чыгып китәргә кирәк иде. Әнә — бер матча кара янып урталай сынып төшкән инде, түшәм такталары аска таба ыржаеп торалар, ишек катына якын барырлык та түгел — анда ут өермәсе уйнапмы-уйный... Хәлим, тагын ах-ух килеп, кергән юлы белән бакча ягына үрмәләп чыгуга, иске йорт аның артыннан ук яртылаш җимерелеп төште... Берничә минут аңына килә алмыйча ятты ул. Аңы гына түгел, җаны томаланган иде аның. Нәфисәсенә, әниләренә ни дип әйтер? Таба алмадым, дипме? Башта ук кермәдем, курыктым, дипме? Их, үзе янып үлсә шунда — әйбәтрәк булыр иде... Бөтен җире янып-көеп, корымга буялып беткән Хәлим ишегалдына килеп чыкканда, йорт, җимерелеп, аны ялмап алган ут та басынкыланып, юашланып калган иде. Су сибеп, янгынны сүндерергә йөрүчеләр дә юк инде. Әнә өйалды буенда әле кичә генә ярдырып алып кайткан такталар өеме янында бер төркем кеше кайнаша. Хәлим, актыккы көчен җыеп, алпан-тилпән килеп, шул якка китте. Аны шундук күреп алдылар, ике якка тайпылып, юл бирделәр. Өтәләнеп, Сания килеп җитте. — Улым! Улыкаем!.. Исәнме син? Бер-бер хәл булмаганмы дип котым очты... — Әнкәй, таба алмадым... мин... Балаларны да, әбиләрне дә таба алмадым... Их, әнкәй, минем дә үләсем килә... — Тукта, балам, үлми генә тор әле. Әбиләр дә, балалар да исән-сау бит... — Ничек исән? Ничек чыктылар алар? Кайда алар — минем күрәсем килә!.. — Күрерсең, күрерсең, улым... Тик... — Нәрсә — тик?.. Нәрсә булган аларга? Кайда Нәфисә, кайда балалар? — Балалар өйдә... Ә Нәфисә... Әнә ул — такта өстендә... Тик... ул аңына килә алмый әле. Нәфисәбез, ут эченә кереп, берүзе дүрт бөртек җанны алып чыкты бит... Соңгы мәртәбә чыкканда, өстенә агач төшеп, аңсыз-җансыз булып егылды... Ут авызыннан чак алдык... — Хәлим, үзен-үзе белештермичә, ишегалдындагы кешеләрне этә-төртә, Нәфисә яткан такталар өеменә укталды. Йөгереп барып тезләнде дә көйгән чәчләрен як-якка таратып яткан Нәфисәнең йөзенә иелде. — Нәфисә! Нәфисәкәем минем! Нәрсә булды сиңа! Нигә дип кердең ул ут эченә? Мин бит кермәскә куштым... Их! Нәфисә, ач инде күзләреңне, ач, ач, бәгърем... Үлмә инде... Син миңа кирәк, мин синсез яши алмыйм, Нәфисә!.. Кемдер аны артка өстерәде. Ә ул, такта читенә ябышып, береккән кебек тора бирде. Үзе бертуктаусыз өзгәләнде: — Нәфисә! Калдырма мине!.. Балаларны калдырма! Әнкәй! Бармы монда врач? Берәрегез карагыз инде. Дару бирегез, әнкәй!.. Тәскирә апа, син нишләп торасың, үлә бит кызың, Нәфисәбез үлә бит... — Үлми ул, балам. Аның йөрәге тибә, тыны-сулышы бар... Ходай насыйп итсә, терелер... Көтәргә кирәк. Врач булды инде монда. Тәскирәнең сүзләрен Сания җөпләде: — Үлем белән көрәшеп ята безнең Нәфисәбез. Догаларыңны укып, теләкләреңне теләп тор, тынычлан, балам... — Юк, әнкәй, тыныч торырга ярамый. Тыныч торсаң, үлем аны бездән тартып алачак, аңа шул гына кирәк. Без бөтен көчебезгә кычкырырга, чакырырга тиеш... Ишетсен ул безнең тавышны, ишетсен дә кайтсын, бу дөньяга кабат кайтсын! Әнкәй, Тәскирә апа, әй сез, барыгыз да! Кычкырыгыз! Чакырыгыз!.. Нәфисә-ә-ә-ә!.. Хәлим тагын Нәфисә өстенә капланды. Калтыранган куллары белән аның йөзләрен, кашларын сыйпый, чәчләрен тарый, үзе бертуктаусыз сөйләнә: — Нәфисә, уян инде, кайт инде, кайт, без сине көтәбез... Нәфисә!.. Нәфисә! Нәфисә!.. Нәкъ шул вакытта җыелып торган халык белән серле хәлләр башланды. Кешеләр, Хәлимгә кушылып, Нәфисәнең исемен кычкырып тора башладылар: "Нә-фи-сә!.. Нә-фи-сә!.." Хәлимдә, башкалар да, үзеннән-үзе килеп чыккан бу камлау йоласына шулкадәр бирелеп киттеләр, хәтта уянып, күзләрен ачып яткан Нәфисәне баштарак күрмәделәр дә. "Нә-фи-сә!.. Нә-фи-сә!.." — Хәлим... Бөтен авылны күккә күтәргән ыгы-зыгы арасында зәгыйфь булып кына ишетелгән таныш тавышны беренче булып Хәлим ишетте. Ишетте дә, халыкка табан борылып, кулларын күтәрде, тавыш бераз тынгач, кабат Нәфисәгә борылды, аннары, бераз сагаеп, бераз акылдан язып, хатыны өстенә иелде... — Хәлим... Ник кычкырасыз? Ник уяттыгыз мине? Минем йокым килә... — Нәфисә... Уяндыңмы? Бәгърем минем! Ачуланма, яме. Кычкырып уятырга туры килде шул... Мин сине бик сагындым! Без сине бик сагындык! — Хәлим, борылып, башкаларга эндәште: — Шулаймы, кешеләр? Сагындык бит?.. — Сагындык! Сагындык! — Ишеттеңме, Нәфисә? Йоклама, яме. Безнең белән кал. Без сине яратабыз. Мин сине шундый яратам!.. — Хәлим... Мин дә яратам... Тик... безнең балабыз булмаячак бит... — Булмаса соң... Безнең Гөләш белән Бигешебез бар бит инде. Без болай да бик бәхетле яшәрбез, Нәфисә... — Мин бит сине алдадым, Хәлим... — Алдасаң соң... Исән генә бул, бәгърем. Син миңа бикбик кирәк, Гөләш белән Бигешкә, әнкәйләргә, әнә — Тәкыя әби белән Нәкыя әбигә дә кирәк... — Хәлим... Сиңа бит бала кирәк... Ә безнең... уртак балабыз булмаячак... Мине бит Ходай Тәгалә каргады, Майя өчен каргады... Ишетәсеңме, Хәлим, безнең балабыз булмаячак!.. Шул вакыт Хәлим артында ике кара шәүлә пәйда булды. Аларның берсе, якынрак торганы, Хәлим генә ишетелерлек итеп, әйтеп куйды: — Булачак балагыз, булачак. Ул инде үлеп терелде... Әмма Тәкыя карчыкның серле сүзләре Хәлимнең томаланыбрак торган зиһененә авырлык белән генә барып иреште. Шулай да "балагыз булачак" дигән тылсымлы сүзне генә аңларлык хәлдә иде ул. Ә күңелдә яңгырап торган җырны аңлау мәҗбүри дә түгел: Янгынмы ул, төнге балкышмы ул, — Яшен уйный кыйбла ягында? Шашып сөю бәхет үзе булса, Мин бәхетнең өске катында... XVI Янгын Санияләрне генә түгел, бөтен авыл халкын тетрәндерде. Хәл-әхвәлләр шаярудан узган иде. Авылда янгынның кем эше икәнен беләләр, әмма әйтергә куркалар, теге сихерчеләр белеп калып, авылга яңа афәт килүеннән шикләнәләр. Бакча як тәрәзәне алып кереп, карчыкларны миңгерәүләтеп, бәйләп ташлаган ул бәндәләр кайчан да булса Ходай каршында җавап тотачак анысы, шуңа күрә хәзергә тәртә сындырырга ярамый, дип уйлыйлар. Хәлим дә шулай уйлады. Ул Нәфисә өчен курыкты. Үчләшә башласаң, Майяга таш орган бәндәләр Нәфисәгә дә кул күтәрмәс дип кем әйтә ала? Ләкин Хәлим шуны да ачык төшенә иде. Янгыннан соң авыл нык кына үзгәрде. Тәүбәгә килгән кебек булды. Иманына ук кайтып бетмәсә дә, акылына кайтты. Кешеләр аларга кереп йөри башладылар. Нәфисәнең хәлен беләбез, дип керәләр дә әле берничә көн элек кенә бөтен авылдан каргалган урман карчыклары белән сәгатьләр буе сөйләшеп, гәпләшеп утыралар... Карчыклар хәзер, Сания, Тәскирә белән бергә, олы якта яшиләр. Хәлим белән Нәфисә, балаларын алып, кече бүлмәгә күчтеләр. Тиздән яңа йорт җитешәчәк. Карчыклар шунда күчкәч, өй иркенәеп китәр әле. Ә хәзер бергә яшәргә туры киләчәк. Болай күңеллерәк тә. Тик... карчыкларның сәер догаәфсеннәренә генә күнегү кыен. Юк, намаз түгел бу. Бөтен гамәлләре намаз укыгандагы кебек, әмма сүзләре башка... Ара-тирә генә Мәдинәттәй кереп чыга. Ул хәзер Ак бабайларда тора. Сөйләшә торгач, Мәдинәттәй аның дүрт буын туганы булып чыкты. Буыннарын кем санап торган, әмма дә ләкин... бик килештеләр үзләре, чөкердәшеп кенә яшәп яталар хәзер... Беркөн дә парлап кереп чыктылар. Өйләренең түбәсеннән су үтә икән. — Хәлимкәем, син бит төзелештә йөрисең, калдык-постык шифер юкмы шунда, томалыйсы бер-ике тишек бар иде, — дип, уратып-нитеп тормыйча гына сүз башлады Мәдинә әби. Ак бабай дәшмәгән була. Сорарга кыенсынамы? Әллә хәлсезлегеннән, картлыгыннан ояламы? — Ярар соң, Мәдинә әби, карармын. Ишек-тәрәзәләрегездән дә җил ыжгырып тора, кергән саен искә алам... Бер кергәндә барысын да караштырып чыгармын, яме... — И рәхмәт төшкереләре. Бигрәк тә тәртипле, тәүфыйклы, булган бала инде үзең. Әнкәң бәхетенә үскәнсең шул син... Ә минем Корбаным югалды... Ул янда булса, мин ярдәм сорап, теләнеп йөрер идеммени?! — Нигә алай дисең, алай димәле, Мәдинә әби... Исәндер әле синең Корбаның, кайдадыр яшәп ятадыр. Кайта гына алмыйдыр... Кайтып булмый торган урыннар бар бит әле, Мәдинә әби... Шулаймы, Ак бабай? Нигә бер сүз дә дәшмисең? — Карап, тыңлап торам әле менә... Сынап торам. Син, Хәлим олан, Корбангали хакында күргән, белгән кебек сөйләшәсең. Бер-бер хәбәр ишетмәгәнсендер бит? — Юк... Юк, юк... Күрмәдем... Ишетмәдем... — Сүзнең бу якка борылып китүен көтмәгән иде Хәлим. Шуңа күрә, каушавын чак-чак басып, дәрья өстендә чайкалган "салам"га ябышты. — Сезне туганлашып киткәнсез дип ишеттем. Дөресме шул? Ә нигә? Бер яшьлектә, бер картлыкта, ә? — Кит, ни сөйлисең син, Хәлим акыллым. Картлардан шулай көләләрмени?! Кит, кит... Булашма безнең белән... Булмаганны!.. Сүз башланган урынында төгәлләнде. Хәлим саубуллашып чыгып китте, Мәдинә карчык белән Ак бабай өйдә сөйләшеп калдылар. Әмма, ни хикмәт, Хәлим Корбан хакындагы уеннан һич арына алмады. Эшкә барганда да, эштә дә шул бичара җанны кызганып, борчылып йөрде. Ул хәзер кайда икән, нишли икән? Иң кыены аңа калды бит... Бандитлар өере белән берьялгызы яшәп ята микән мескенкәй? Берәр нәрсә кылмасалар ярый ла үзе белән... Карчыкларның сихере күпмегә җитәр дисең... Үзен явызлыктан яклый алырмы бу Хода бәндәсе? Их, тагын бер барып кайтырга иде дә бит... Алып кайтырга... Әнкәсе янына, туганнары янына. Ничек тә чыдар иде, түзәр иде әле бу дөнья галәмәтләренә... Ә бит Хәлим урманда чакта ук аермачык тойды: Корбан үз аңына, үз хәтеренә кайта башлаган иде инде. Сөйләшә башлаган иде. Ә сүз — могҗиза ул! Сүзгә ияреп уй чыга, димәк, акыл, хәтер суырылып чыга... Сүз сихердән өстен, ырымнан алда йөри. Сөйләшкән кешене, сүз белгән кешене юлдан яздыру кыен. Корбан сүз белә инде! Шул сүз буйлап хәтер савытының төбенә төшәргә һәм аннан бөтен үткәнен тартып чыгарырга тиеш ул. Хәлим моны сизә, хәтта төгәл белә. Чөнки ул Корбанның сүзле, хәтерле чагын күрде. Чын Корбанны күрде. Дүрт яшьлек кенә булса да, акылы һәм күңеле белән кырык яшьлек иде ул. Кайчакта кеше дүрт яшьтән кырык яшькә кадәрге гомерен дүрт көндә яши... Чөнки бөтен гомере аның хәтерендә яшәлгән була инде. Нигә Корбан хакында уйлана соң әле Хәлим? Нигә шулкадәр борчыла? Мәдинә карчыкны күргәнгәме? Шуңа гынамы? Юктыр. Кеше күңеле тирән бит ул. Аңа зиһен баскычлары буенча гына төшеп җитү мөмкин түгел. Кеше күңеле бүтән үлчәмдә. Бүтән бәядә... XVII Хәлимнең күңеле алдамаган икән. Берничә көннән ул чынлап та Корбан белән күзгә-күз очрашты. Аскы урамдагы яңа йортны салып бетергәч, Митри дәдәй, булгач, булсын дип, калдык-постык такталардан койма коеп куймакчы булды. Тик бәпкәлекләр генә табылмады. Шунда алар, кеше-кара күрмәгәндә, урманга кереп, берничә яшь агач алып чыкмакчы булдылар. Уйлап та бетерделәр, эшләп тә куйдылар. Хәлимнең урманга кермәгәненә дә шактый вакыт үткән икән инде. Сагындырган... Тормышка күпме борчу, гамь, сагыш китергән язмышының катмарлы юлын кискен борып җибәргән шушы шыксыз, дымлы урман да сагындырыр икән... Нишләп сагындырмасын, урман хәзер Хәлимнең җанында, канында, язмышында шул. Уенда, хәтерендә. Бәхетсезлегендә генә түгел, бәхетендә дә... Хәлим үзе дә урманның бер өлеше, бер бөртеге, күзәнәге кебек хәзер... Монда аның мәхәббәте туган, баласы туган, хәләл каны тамган, монда ул ничә мәртәбәләр үлеп, кабат туган... Монда аның ана бүресе бар, бу урман туфрагында сөттәш, кандаш, җандаш һәм сихердәш туганы Аккүз ята. Әткәсенең кабере дә шушында... Кыскасы, Хәлим тормышындагы иң мөһим көннәр, айлар, еллар урманда яшәлгән. Үткәне генә түгел, киләчәге, күрәчәге дә шушы кыргый дөнья белән бәйләнгән, ахры. Әллә, урман рухы белән бергә, кыргыйлык, албастылык та йокты микән аңа? Йоккандыр да шул. Менә бит, йөрәгендә урман җене асраган мари картына ияреп, агач урлашырга кереп бара... Урман юлыннан керә торгач, артта яктырып, якты өмет, якты хис, хыял булып балкып торган урман авызы да күмелде. Митри дәдәй бер яшь наратка барып тотынган иде, Хәлим каршы килде, аны көчләп диярлек эчкә алып кереп китте. Урман караңгыланды. Митри дәдәй көйсезләнә башлады. Әмма Хәлимне ниндидер билгесез бер тоем, хис һаман эчкәрәк әйдәде. Менә алар былтыр Сәхәпләр агач әзерләп яткан диләнкәне дә уздылар. Кайчандыр умарталык торган ачык алан да артта калды. Хәлим тукталырга уйламады да. Митри дәдәй мыгырданып барды-барды да бөтенләй дәшмәс булды. Шул вакыт Хәлимнең колагына бер аваз килеп иреште. Берәр кош тавышымы? Әйе шул, ябалак өнен хәтерләтә бу тавыш. Юк, ябалак түгел. Ябалак бу вакытта кычкырмый. Кайчакта агачлар шулай ухылдый. Шулай картаялар алар. Ыңгырашып, иңрәп сызланалар. Үләләр. Әнә тагын кабатланды ул тавыш: "Ыһ!.." Җан иясе бит бу! Берәр яралы җәнлекме? Адашып юлдан язган йорт хайванымы? Әллә... Адәм баласымы? Кеше-мазармы? Хәлим, аудагы җәнлектәй бөрешеп, җыелып, сак адымнар белән тавыш килгән якка табан китте. Иелә-бәгелә, тәмам шиккә төшеп, Митри дәдәй дә аңа иярде. Йөз еллык чыршы төбендә йөзтүбән капланып яткан җан иясен бик тиз табып алдылар. Сәләмә киемнәргә төренгән ул сакалбай шунда ук Хәлимгә кемнедер хәтерләтте. Күңелендәге шик-шөбһәләргә җавап табарга теләп, бу тере мәет тирәсен җентекләп карый башлады. Хәлсез-хәрәкәтсез яткан гәүдә янында ямалып беткән киндер капчык белән төбе китек чүлмәктән башка берни дә юк иде. Чүлмәк... Таныш чүлмәк бит бу... Утардагы чүлмәк... Тик... Ул вакытта аңа алтын тәңкәләр тутырылган иде... Кем бу? Утарда алтын барын каян белгән? — Ыһ!..— Хәлсез гәүдә үлем "аһ"ы белән ыңгырашып куйды. Хәлим, чүгәләп, аны аркасына^ әйләндерде, һәм шунда ук, утка пешкәндәй, читкә тайпылды. Йөрәге шартлар дәрәҗәгә җитеп тибә башлады. Аның алдында "албастылар утары"ның мәңгелек шәүләсе — телсез әпә ята иде. Корбан исемле бу җан иясенең тарихын Хәлим яхшы белә, аның гадәти әпә генә булмавын да, теләсә кайсы вакытта урман сихереннән ычкынып, кешеләр арасына кайтырга теләячәген дә белә иде, әмма бу кадәр үк булыр дип уйламый иде. Әнә бит — туган авылына кайтып җитә язган. Димәк... Ул хәтеренә кайткан? Кешелегенә, асылына кайткан. Иң мөһиме, ул юлны тапкан, аңа бу юлны гөнаһсыз җаны һәм нәсел каны яктырткан... — Ыһ!.. — Корбан... Корбан!.. Нишләп ятасың монда? Син каян? — Ыһ!.. — Корбан! Бу мин — Хәлим. Таныйсыңмы мине? Урманда, утарда бергә яшәдек — хәтерлисеңме? Хәлим мин, Хәлим... — Хә-лим... — Әйе, Хәлим. Таныдың, таныдың, онытмагансың әле мине! — Хә-лим... Янында кем ул? Үлем-ме? Ми-не а-лыр-га килгән-ме? — Юк, юк. Ни сөйлисең син. Бу бит безнең Митри дәдәй. Мари карты. Әйбәт кеше ул. Ә син яшисең әле, озак итеп яшисең, авылда, туган нигезендә әнкәң янында яшисең... Менә Хәлим әйтте, диярсең... — Хә-лим... Мин ба-ры-сын да хә-тер-гә тө-шер-дем... А-вылны да, ән-кәй-не дә... Си-не дә, Май-йа-ны да, кар-чык-лар-ны да... — Син бит әле белмисең, алар авылда хәзер. Безнең өйдә яшиләр. Тиздән яңа йортка күчәләр. Мин бит аларга өй салдырдым... — Хә-лим... Рәх-мәт си-ңа... — Нәрсә өчен, Корбан? Син миңа рәхмәт әйтергә тиеш түгел, син мине күралмаска тиеш. Үзем белән авылга алмадым бит сине. Ә алырга кирәк иде. Бик нык гаепле мин синең алда, Корбан... — Хә-лим... Син — әй-бәт ке-ше. Син ми-не кый-на-мадың... Син мине жәл-лә-дең... — Ярый, Корбан, искә төшермик әле үткән тормышларны. Хәзер безгә киләчәк турында уйларга кирәк. Авылга кайту турында, әнкәң белән очрашу турында... — Хә-лим... Мин кай-та ал-мам ин-де... Үләр-мен... Әнкәй-не бик кү-рә-се кил-гән иде. Кү-зе-нә ка-рый-сы, ку-е-нында наз-ла-на-сы, ир-кә-лә-нә-се кил-гән иде... — һи, боларның барысы да алда әле. Әйдә, тор инде, җый әйберләреңне, авылга кайтыйк, юынып, кырынып алыйк, аннары әнкәңне күрербез... — Хә-лим... Мин ү-ләм бу-гай... Ме-нә бу чүл-мәк-не... Мин аны син күм-гән җир-дән алдым... Сез ку-масын өчен, кый-нап кире җи-бәр-мә-сен ө-чен тү-лә-мәк-че бул-дым... Ә ме-нә ничек ки-леп чык-ты... Кай-тып җи-теп бул-мады... — Корбан, ни сөйлисең син? Нигә безгә алтын? Кеше күңелен алтынга сатып алып була димени?! — Мин бер-ни дә бел-мим бит, Хә-лим. Мин ке-ше-ләр-не бө-тен-ләй бел-мим... — Белерсең әле, белерсең. Алар арасында да төрле җаннар бар. Мәкер дә, явызлык та җитәрлек. Боларын белмәгәнең артык. Шәфкать, мәрхәмәт, миһербанлылык та җитәрлек әле кешеләрдә. Алары аз, әмма бар әле, бар. Мин сине гел әйбәт кешеләр белән таныштырырмын, яме, Корбан... — Хә-лим... бу ал-тын-ны ән-кәй-гә бир. Мин бит аны карар-га ти-еш и-дем. — Ул хакта башыңны катырма да. Бөтенесе тәртиптә булыр. Ул арада Митри дәдәй читтәрәк тәгәрәп яткан чүлмәкне кулына алды, аның эченә кулын тыгып, озак кына эзләнгәннән соң, бер бөртек алтын тәңкә тартып чыгарды. Хәлим, кискен ишарәләп, чүлмәкне дә, акчаны да читкә алып куярга кушты. Ул аңлап алган иде инде, урман эчендә йөргәндә чүлмәктәге бөтен хәзинә чәчелеп-түгелеп беткән... — Хә-лим... Син һа-ман мон-да-мы? Кит-мә-дең-ме ә-ле? — Нишләп сине калдырып китим ди мин. Авыл монда гына бит, хәзер бераз тын алабыз да китәбез. Кайтып китәбез... — Үл-сәм, җа-ным-ны бул-са да а-выл-га а-лып кайт, я-ме... — Корбан! Алып кайтам дидем бит инде. Нинди сүз ул?! Үзеңне дә, җаныңны да алып кайтам... — Ән-кәй-гә әй-те-гез... Мин а-ны бик са-гын-дым... — Карчыкларга ни дип әйтим? Корбан бу юлы дәшмәде. Ыңгырашып кына куйды. Иң авырткан җиренә кагылды, ахры, Хәлим. Шуңа күрә сүзне тиз генә башка якка борып җибәрмәкче булды: — Сәхәпләр ничек анда? Утар ничек? — Сә-хәп-ләр-ме? А-лар а-гач-тан я-ңа йорт сал-ды-лар... Шул... — Аксай исәнме? Мин аны бик еш төштә күрәм... — И-сән... Ул да си-не са-гы-на... Ми-ңа үзе шу-лай дип әйт-те... — Их, Корбан, белсәң иде язмышыңның кайсы якка борылып кереп китәсен, ә? Кеше үз язмышын белә алмый шул... — Юк, Хә-лим... Ке-ше үз яз-мы-шын бе-лә а-ла... Лә-кин бе-лер-гә те-лә-ми... — Шулай дисеңме? Шулайдыр шул... Язмышыбыздан качып йөрергә яратабыз без. Борчылудан, авырлыктан, яшәүдән куркабыз. Курку кешене ялгыштыра, юлдан яздыра. Син хаклы булып чыктың әле... Сиңа хәзер дүрт кенә яшь бит. Шулаймы? — Юк, Хәлим, мин хә-зер үз я-шем-дә. Үт-кән го-ме-рем-не дүрт көн-дә я-шә-дем мин... Ул дүрт көндә дүрт мәртәбә үлдем, дүрт тапкыр терелдем... Бу юлы ин-де те-ре-лә ал-мам... Хәлим дәшмәде. Бу минутта Корбан чын-чынлап үлем кулында иде. Менә аның кояшта янып каралган, сакал-мыек баскан йөзе, сызланып җыерылып килде дә, җан өшетерлек итеп дертләп калтыранып алгач, шул җыерылган килеш катып калды. Ләкин шул соңгы мәлендә, соңгы сулышында да иң газиз кешесен — әнкәсен исенә төшерде: — Ән-кәй-й-й... Шушы сүз белән бичараның җаны тән читлегеннән очып чыгып китте. Авыл ягына очты. Хәлим моны төгәл әйтә ала. Авылга, әнкәсе янына китеп барды Корбан. Үзенең мәңгелек гомерен яшәргә китте. Ул гомерендә кеше үлми дә, бәхетсез дә булмый. Бәхетле буламы, юкмы, Хәлим әйтә алмый, әмма төгәл белә: үксез, бәхетсез булмый инде!.. Якындагы чишмәдән су алып килеп, тәнен сыпыргаладылар да, Хәлимнең арка япмасына төреп, бөтен шартын-йоласын сакларга тырышып, шул җан тәслим кылган урынында ук күмеп куйдылар Корбанны. Соңгы юлга аны Хәлим үзе озатты: — Әс-сәламү галәйкүм йә-э әһләл-кубури ягъфируллаһу ләна үә ләкүм аңтум саләфуна үә нахну бил-исри... Тынычлык һәм сәлам булсын сезгә, бу кабернең әһелләре. Аллаһы безне гафу кылсын һәм сезне гафу кылсын. Без сездән соң барачакбыз... XVIII Урманнан җаны талчыгып кайтып кергән Хәлимне өйдә яңа хәбәр көтә иде: Ак бабай белән Мәдинә карчык никах белән яшәргә булганнар. Иртәгә, җомга намазыннан соң, никах ашына җыялар икән. Хәлимнең җаны, өзелердәй булып, тагын бер мәртәбә тартылып, чәнчеп куйды. Бүгенге сәер хәлләр болай да аның күңелен үз урыныннан кузгаткан чак иде. Ә хәзер әнә Мәдинә карчык, улы Корбанның янында гына җан очырып ятуын белмичә, туй мәшәкатьләре белән йөри, имеш... Дөнья гыйбрәтеме бу? Язмыш шаяруымы? Бәхетнең шаркылдап көлүеме? Шулайдыр, бәхетнең көлүедер, ә бәхет — шул ук язмыш бит инде, аның үз ияләреннән күз яше аша көлүедер... Башта кермәскә уйласа да, Хәлим ике өлкән кешенең сүзен аяк астына салмаска булды. Корбанның үлемен Мәдинә карчыкка барыбер әйтмәячәк ул, аның аяз көненә болыт җибәрмәячәк. Вакыт җиткәч, бер әйтер әле. Әйтергә кирәк. Карт ананың йөрәге тынычлансын өчен, күңеле үз урынына кайтсын өчен кирәк бу. Хәлим моны гына аңларлык хәлдә әле. Никах ашына күрше-тирә генә җыелган иде. Хәлимнәр бөтен гаиләләре белән керделәр. Гаилә исәбендә Тәкыя карчык белән Нәкыя карчык та бар. Аларны Мәдинә-килен үзе алып керергә кушкан. Бөтен шартын китереп йоласын башкардылар. Түбән очтан чакырып китерелгән Вафа хәзрәт матур итеп сораштырды, дога кылды, теләк теләде. "Яшьләр" җавап бирделәр, кушылып дога кылдылар. Хәлимнең көләсе килә башлады. Нәфисәнең җитди йөзенә карап, тагын да ныграк көләсе килә. Ярамый. Уен, әлбәттә. Әмма җитди уен, изге-илаһи уен. Кеше үзенең язмышын, яшәешен аерым шартларга, кысаларга яраштырып куя, икенче берәү каршында, шулай ук Ходай каршында да олы җаваплылык, бурыч ала. Яшәсен яшәгән ике өлкән кешенең картлык көннәрендә бер-берсенә таяныч булып яшәргә теләүләре сөендерә. Яшьтәмени хикмәт! Хикмәт күңелдә, йөрәктә! Никах ашы тәмамлангач, "яшьләр"дән сүз әйттерделәр. Кампәрледә шундый гадәт бар: туй тәмамлангач, яшьләр, икесе генә калыр алдыннан, күңелләрендә булган ихлас хисләрен белдерәләр, хак сүзләрен әйтәләр. Иң тәүдә Ак бабай торып басты. Җыйнак кына итеп калдырылган сакал-мыектан, сәйлән белән чигелгән яшел түбәтәйдән утыручы бу мөлаем карт яшьрәкләрне дә каратырлык әле. Бөтен җире актан булган бу кешегә карасаң, шунда ук: "Күңеле дә, җаны да актыр моның", — дип уйлап куясың. Акыллылык, изгелек һәм шәфкатьлелек бөркеп тора ул тирәякка. Юк, Хәлим өчен Ак бабай — дога иясе, мулла яисә күрше карты гына түгел, ул — олырак, мөһимрәк, әһәмиятлерәк зат. "Ак бабай" — шуның белән әйтелгән дә беткән. "Өлкән бабай" дип тә йөртәләр аны кайберәүләр. Бу исем дә бик килешә аңа. Ә бит "өлкән" сүзе — без хәзер аңлаганча, гади сүз генә түгел. Бик борынгы заманнарда төрки бабалар өчен ул иң хөрмәтле көчләрнең берсен — кешеләргә җан өләшә торган Өлгән тәңрене яисә Өлкән бабаны белдергән. Әнә ц— Ак бабай да шул борынгы илаһи затлардан һич ким түгел. Йөзе нурлы, сүзе мәгънәле, иманлы... Менә ул сүзен "Әлхәм" белән башлап, ахырдан күршеләренә, җыелган кешеләргә, аннары Мәдинә әбигә рәхмәт әйтте, матур теләкләр теләде. Пәйгамбәребез хәдисләрен ишеттереп, тагын бер мәртәбә дога кылды да уйчан гына тынып калды. Мәдинә карчык сүзен уратыбрак башлады. Иң элек яшьлегенә барып килде. Корбанның югалу вакытына җиткәч, яшь сыгып алды. Аннары, көлә-көлә, бүгенге көннәргә кайтты. Тик... Хәлим генә дүрт яшендә югалган Корбан язмышыннан бүгенгегә кайтып җитә алмый интекте. Кайтса, анысында да шул Корбан булыр иде. Әле кичә генә үз куллары белән күмеп кайтты бит ул бу "сабый"ны. Хәлимнең күзенә яшь бәреп чыкты. Аның күңеле әрнеде, җаны җәфаланды, йөрәге җилкенде... Ул беренче мәртәбә шаклар катып карап торды: бу иманлы, догалы өстәл артында Корбанның кемнәре генә юк — газиз анасы, үги атасы, ягъни Ак бабай, Корбанны дүрт яшендә урлап киткән албасты карчыклар, Корбан белән урман аланында яшәгән Нәфисә һәм мәхлук җанын кара җир куенына керткән Хәлим... Бу хакта Мәдинә карчык үзе белсә нишләр иде икән? Акылдан язар иде. Юктыр, акылдан язарга өлгермәс иде. Шундук йөрәге ярылыр иде, бәгыре таш булып катар иде, җаны җыландай шуышып чыгып качар иде, билләһи! Мәдинә карчык мәҗлесне җыр белән төгәлләде. Никах мәҗлесенә җыр килешәдерме, юкмы — ул хакта сүз кузгатучы булмады, әмма дә ләкин "Җидегән чишмә" — мәгънәсе белән дә, көе белән дә, тәэсире белән дә моңлы догалардан һич ким түгел. Бигрәк тә хатын-кызлар, бигрәк тә яшен яшәгән өлкән апалар җырласа, гаҗәеп моңлы ишетелә икән бу җыр! Күңелдәге иң авыр хисләрне дә урыныннан кузгата, канат бирә, күккә, хыялга, яшәүгә дәртләндерә ул. Сагыш белән өмет бергә укмашып яши торган җыр. Мәңгелек җыр. Милли җыр... Җидегән чишмәләрдә җиде улак, Челтер-челтер ага көмеш су. Көмеш сулар ага, кошлар сайрый, Шул чакларда бигрәк ямансу... Җыр тәмамланып, Мәдинә карчык үз урынына утыргач та, мәҗлес бермәл тын торды. Аннары, бердәй кузгалышып, рәхмәтләр әйтә-әйтә, теләкләр тели-тели тиз генә таралып та беттеләр. Хәлим, ым белән генә, Нәфисәгә калырга кушты. Яшьлек хәйләгә кулай шул — менә алар, саубуллаша-саубуллаша чыгып киткән булып кыландылар да, шундук кире керделәр. Хәлим ачыклык кертергә ашыкты: — Ак бабай, Ак әби! Театр уйнавыбызга һич аптырамагыз. Сезнең белән генә сөйләшәсе сүз бар иде. Мөмкиндер бит? — Мөмкин булмыйча, бик мөмкин, балам. Сөйләгез сүзегезне, килен-карчык чәй дә куеп җибәрә хәзер... — Юк, юк, чәйләп тормыйбыз. Ике сүз генә әйтәбез дә китәбез. — Каян мондый ут йоту? Бер сөйләшә башлагач, ике сүз генә сөйләшмиләр инде... Җә, тыңлыйбыз, Хәлим балам, сөйлә сүзеңне. Ак бабайга йөзгә-йөз торган Хәлим, кырт борылып, Мәдинә карчыкка эндәште: — Мин бит Корбанны күрдем, Мәдинә әби... Өй эчендә сәер тынлык урнашты. Бу урында кайсыдыр язучы "авыр тынлык" дип куяр иде. Юк, авыр тынлык түгел, сәер тынлык, хәтта серле тынлык иде бу. Телләр түгел, күзләр, карашлар, хәтта күңелләр, җаннар сөйләшә торган тынлык... Бу юлы да Хәлим күңелендәге дулкыннар Мәдинә карчыкка исән-имин барып ирештеләр, аннары гына Ак бабайның күңел катына килеп егылдылар... — Ай Аллам! Кайда күрдең, кайчан күрдең, Хәлим балам? — Кичә күрдем, менә шулай... Сезнең белән сөйләшкән кебек сөйләшеп тордык... Авылына, менә синең янга кайткан иде ул, Мәдинә әби. Телендә гел син идең... — Бик бетәшкән идеме? Ана сагышы саргайта бит ул кешене... — Яшермим, бик бетәшкән иде. Бик авыру иде... — Нәрсә диде соң ул, кайда соң ул хәзер, әйт инде, Хәлимкәем! Ник дәшмисең, ник тилмертәсең бу хәтле?! — Нәрсә дисен... Сине сорашты, Мәдинә әби. Гомер үтте, әнкәйне карый алмадым, диде. Менә шушы акчаны бирде, минем төсем итеп берәр нәрсә алсын, диде. — Хәлим кесәсеннән күзне камаштырып торган алтын тәңкә чыгарды. Аны сак кына Мәдинәттәйнең учына салды, аннары, дога кылып, битен сыпырып куйды. — Акча? Менә, әтисе, улыбыз акча җибәргән. Туебыз белән котлаптыр инде... Шундый улыбыз бар бит безнең, Корбаныбыз бар... Акылга ялгыша язып алган Мәдинә карчык Ак бабай белән Хәлим арасында бөтерелде. Ләкин, бераздан, нидер исенә төшеп, Хәлимнең беләгенә ябышты. — Туктале, балам, нигә син аның турында үлгән кеше хакында сөйләшкән кебек сөйләшәсең әле? — Үлде ул, Мәдинәттәй, минем кулда үлде. Үзем күзен йомдырдым, үзем Ясин чыктым, үзем күмдем... Үзем дип... Митри дәдәй булышты... Вафат шул инде синең улың, Мәдинә әби, туган нигезенә кайтып җиткәч җан тәслим кылды... — Ни сөйлисең син, Хәлим балам, шаяртам дигәч тә... Кайтып җиткәч күрешмиләр димени? Үлмәгәндер ул, син ялгышкансыңдыр, Хәлимкәем... — Үлде ул, вафат булды, хак дөресе шул, әбекәй. Хәлим аңлый башлады: ничек кенә ышандырырга тырышса да, ана күңеле үз баласының үлеменә ышанмаячак. Яртыйорты дөреслек, шәләй-вәләй чынлык белән генә котылып булмаячагын да аңлады Хәлим. Ләкин бу ачы хакыйкатьне ачып та бетерәсе килми иде аның... Нишләргә? Тагын ни дияргә? Ничек юатырга карт ананы? Бу юлы аны Нәфисә коткарып калды. Хәлим әйткәннәрдән үзе дә шашар дәрәҗәгә җиткән хатын, аңлапмы-аңламыйчамы, сүзне бөтенләй башка юнәлешкә борып җибәрде. — һи, балалар кебек ышанып, олы башыбыз белән сораштырып торган булабыз. Төшен сөйли бит ул, Мәдинә әби, төшендә күргән ул синең Корбаныңны. Шулай бит, Хәлим? Ничек кенә кыен, уңайсыз булмасын, хәлнең болай үзгәреп китүенә Хәлим сөенде. Ниһаять, сынаулар, сораулар бетәчәк. Ничек кенә күрсә дә ярамыймыни?! — Әйе шул, төшемдә күрдем мин аны... — Шулаймыни?! Ышандырып сөйләп торган була бит әле, хәерсез! Хәлим балам, бүтән алай эшләмә, яме... — Алай эшләмәм, Мәдинә әби, сүз бирәм, менә — ак ант, кара ант! Кайтканда сөйләшмичә кайттылар. Икесен дә нидер борчый иде. Өй тупсасын атлап керүгә, Нәфисә Хәлимнән сорап куйды: — Хәли-и-м... Ә теге акчаны каян алдың? Төштәге кеше акча бирә аламыни?! — Аладыр инде, үзең әйттең бит, төш, дидең... — һич аңламыйм... Төш булмаса, нәрсә соң, алайса, Хәлим? — Өн, Нәфисә, өн. Мин аны чынлап та өндә күрдем. Ышанмасаң, Митри дәдәйдән сора. Ул теге җәһәннәм тишегеннән берүзе кайткан. Кайтуын кайткан, әмма бик зәгыйфьләнеп, бетеп кайткан. Үлеп ятканда барып таптык без аны. Авылга керә алмыйча үлде, мәрхүм. — И Хәлимкәем, күрәселәребез бар икән әле безнең!.. — Нигә алай дисең, Нәфисә?.. — Ул алтын тәңкә Мәдинәттәйгә дә тынгылык бирмәячәк бит... Дөресен сөйләргә туры килмәгәе дим... — Туры килсә, дөресен дә сөйләрбез, хатынкаем, борчылма. Корбан каршында минем бер гөнаһым да юк, синең дә гөнаһың юк. Әйдә, керик инде, өйдә дә югалтканнардыр... — Югалу бик тиз лә ул, табылу авыр, әйеме, Хәлим? — Шулай, Нәфисә, табылу бик авыр... XIX Түбән очтагы яңа өйгә күченер вакыт җитте. Спас яңгырларына кадәр аяк киенмәсәң, бу эш кышка, язга калуы да бар. Суыкларга чаклы яңа мичне өйгә күнектерергә, җылыга ияләштерергә кирәк. Зурдан кубып сөйләп торган сүземнең сәбәбе әнә шунда. Тәкыя карчык белән Нәкыя карчыкны нәсел нигезләренә кайтаруда бөтен авыл катнашты. Соңгы вакытта, бигрәк тә янгыннан соң, авыл кешеләре бу карчыкларга мәрхәмәт күрсәтә башладылар, хәтта кайбер кыюраклары, Санияләргә өшкертергә, юратырга, имләтергә дә кереп чыккалыйлар. Халыкта "ут күрше" дигән сүз бар. Йортның һәр ике ягыннан кырыгар йортны санасаң — шулар ут күрше була да инде, ягъни бу кешеләрдән ут, тоз кебек тормыш кирәк-яраклары, бүтән мөһим әйберләр бушка алына, аларга да бушка бирелә. Шатлыкны да, кайгыны да ут күршеләр бергә кичерәләр. Ут күршеләр бер-берсенә "Тәңре хакы" дигән икенче бер иманлы сүз белән дә бәйләнгәннәр. Ягъни алар арасындагы алышбирешне Ходай Тәгалә үзе хаклый, җайлый, үзе килештерә, үзе кайтара, үзе түли... Ике капка төбенә дә халык җыелды, һәркем булдыра алганча ярдәм итмәкче — кем кечкенә мендәр кыстырып килгән, чиләк, иләк китерүчеләр дә бар, он-ярма бирүчеләр дә бөтәс күп, берничә кеше тавык күтәргән... Тәкыя карчык белән Нәкыя карчыкны Хәлимнәр капка төбеннән өч ат арбасына төяп озаттылар. Түбән очтагы йорт каршында җыелып торган халыктан тагын өч арбалык әйбер җыелды. Чуртан Садрига чаклы ике пар киез итек күтәреп килгән. Үзе баса ул аларны. Кулларын алтын, диләр. Тик менә бераз дуамаллыгы гына бар... Бүген ул юаш, басынкы. — Ни... ачуланмагыз инде миңа... Теге чак өчен... Шайтан коткысы булган ул... Аракы галәмәте... Хәзер бөтенләй эчмим... Ташладым... Менә... монысы миннән, кышын аякларыгыз өшемәс... Яңа өй ишеген Митри дәдәй ачып кертте. Шулай тиеш. Яңа йортны хуҗаларга оста тапшыра. Мич ягылган, түрдә ап-ак чыршы такталардан эшләнгән, сабантуй мәйданы кебек киң өстәл утыра. Урамдагы халык, уйнап-шаярып, арбалардагы әйберләрне өйгә ташый башлады, Хәлим белән Нәфисә нәрсәне кая куярга икәнен өйрәтеп тордылар, Сания белән Тәскирә табын әзерләргә керештеләр. Тәкыя карчык белән Нәкыя карчык исә, бу галәмәткә тәмам аптырап, хәтта каушап, бер читтә генә утырдылар. Аларга игътибар итүче дә юк кебек, һәркемнең үз эше, үз йоласы. Кем мәче кертә, кем тәрәз төбенә гөл урнаштыра, кем кара сихердән почмакларны, матчаларны имли, өшкерә, кем баз нигезенә туфрак сибеп, өй иясен чакыра... Шул вакыт, урамдагы арбалы атларны өркетеп, капка төбенә арты ябык, кеше төяп йөртә торган кара машина килеп туктады. Аннан ике кеше төште. Берсе — озын кара плащтан, кара эшләпәдән, икенчесе — фуражкадан, милиция киеменнән. Әле генә шау-гөр килеп әйбер бушатучы халык шым булды. һәркем баскан урынында катып калды. Кемнәр болар? Нәрсә булыр бу? Эшләпә кигәне авыл советы рәисен алырга кеше йөгертте. Аның чакыруы буенча килдек, димәкче булды, ахры. Өйдә дә күреп калганнар икән, дәррәү йөгерешеп чыктылар. Барысын да арты ябулы машина куркыткан. Мондый машинада, гадәттә, исерекләрне яисә кулга алынган арестантларны ташыйлар. Кайда монда исерек? Кайда арестант? — Кем кирәк сезгә? — Хәлимнең тавышы корырак чыкты, әмма соравы дөрес иде. Эшләпә кигән бәндә түш кесәсеннән куен кенәгәсен чыгарып, аны озак кына актарынганнан соң, Хәлимгә игътибар да итмәгән булып, җыелган халыкка эндәште. — Нәкыя белән Тәкыя карчыклар кайсыгыз? Ал-бас-тылар кайсыгыз? — Соңгы сүз бик үк таныш түгел иде булса кирәк, ул аны кәгазьдән укып әйтте. Әһә! Менә нидә икән хикмәт! Менә кемнәр кирәк аларга! Аңлашыла... Авыл советы рәисе "жалу" җибәрәм дип янаган иде, сүзендә торган икән, хәерсез!.. һәркем шулай уйлады. Әмма Кампәрле халкын тиз генә алам димә. Куркак җаннар, вак җаннар яшәми монда. Бу юлы да районнан килеп төшкән рәсми кешеләрдән куркып калмады ул. Юк, Тәкыя карчык белән Нәкыя карчыкка булган мәхәббәтләре көчле булганнан гына түгел. Кешеләр арасында бу сихерчеләрне өнәп бетермәгәннәр һаман бар әле. Эш бит карчыкларда гына түгел. Рәсми әһелләрнең Кампәрле дөньясына тыкшынуы ошап бетми кешеләргә. Әнә бит биш-алты ир, күкрәкләрен киереп, капка төбенә килеп тә бастылар. Сүзне тагын Хәлим башлады: — Нигә кирәк алар сезгә? — Син үзең кем соң? — Хәлим диләр мине, ишеткәнең бармы? — Ә-ә, Хәлим... Ишеткән бар. Югалып йөрергә яратасың син. Бу хакта сүз булачак әле. Тик бүген безне сихерчеләр кызыксындыра. Кайда алар? Без аларны алып китәргә тиеш. — Шулаймыни? Әгәр бармасалар? — Көчләп алып китәчәкбез. — Көчләп алып китәргә, нинди гаепләре бар соң аларның? — Монысы инде сезнең эш түгел, органнар эше. Кысылмагыз, берәр җирегез кысылып калуы бар. Әйтәсезме-юкмы, кайда алар — албастылар? — Әйтмибез дә, бирмибез дә. Барыгыз, килгән җирегезгә кайтып китегез. Алар — бернинди дә албастылар түгел, безнең кебек үк, җир кешеләре. Элек шушы нигездә яшәгәннәр. Бүген шул нигезләренә кайттылар. Начармы бу? Кайчандыр аларны куып җибәргән өчен, бөтен авылны кулга алып, төрмәләргә ябып бетерегез, әмма бу карчыкларга тимәгез! — Без аларны авылдан бүтән җибәрмәячәкбез! — Алар үз өйләрендә! — Үз нигезләрендә! — Алар — безнеке! Капка төбендә тавыш-гауга купты. Тыны буылып, йөгереп килеп җиткән авыл советы рәисе дә тынычландыра алмады кешеләрне. Аны куып кына җибәрделәр. "Жалу" язган кешене яратмыйлар бу авылда. Киләсе сайлауларда ул сайланмаячак. Бу хакта бер бөртек шик тә булырга мөмкин түгел. Районнан килгән вәкилләр дә төшенеп алдылар: берни барып чыкмаячак. Алар бүген албасты карчыкларны, алып китү түгел, күрә дә алмаячаклар. Шуңа күрә сүз озайтып, вакыт сузып тормадылар, тиз-тиз генә җыендылар да, машиналарыннан зәңгәр төтен пошкытып, китеп тә бардылар. Яңа йортта бәйрәм дәвам итте. Әмма өй туеның яме беткән иде инде. Район кешеләренең кайчан да булса кабат киләчәге, карчыкларга тыныч яшәргә ирек бирмәячәге көн кебек ачык иде. XX Аларны, бер атнадан соң, яңгырлы төндә алып киттеләр. Карчыкларның юкка чыгуын баштарак беркем белмәде. Болай да урамга сирәк чыга торган бу сәер җаннар, яңгырлар башлангач, бөтенләй күренмәс булдылар. Шулай да кемдер төнлә килеп туктаган машинаны шәйләп калган, кемдер ишегалдындагы кош-кортларның, җим эзләп, тирә-юньгә таралуын искәргән... Төнлә тәрәзәләренә ут та алмыйлар икән. Сөт керткән күрше малаен да бикле ишек кире борып чыгарган... "Тагын урманнарына кереп киткәннәрдер", — диючеләр булды. "Сихерчеләр бит алар — кеше күзенә күренмичә дә яши алалар. Берәр зәхмәт кылып яталардыр әле", — дигәннәр дә табылды. Шулай да күпләр моның райондагы органнар тарафыннан эшләнгән кара эш булуын сизенәләр иде. Кычкырып сөйләп йөрмәсәләр дә, бу хактагы уй-фаразлар күпләрнең күңелен борчуга салды. Ләкин болар әле баласы гына булган икән. Карчыклар югалганның өченче көнендә, ачы таң белән, Кампәрлегә берьюлы өч милиция машинасы килеп керде. Алар, пычрак ера-ера кереп, авыл советы бинасы каршында туктап калдылар. Унлап кеше төште. Араларында мылтык тотканнары да бар. Аңлау кыен түгел иде: болар карчыкларны эзләп йөриләр. Авыл кешеләрен берәмберәм чакырып, сорау ала башладылар. Ике-өч кеше кереп чыкканнан соң мәсьәлә ачыкланды: теге карчыклар, үзләрен өйләреннән алып чыгып киткән төндә, районга кайтканда, урман юлында качып киткәннәр. Конвойларның зиһеннәрен бутап калдырганнар: алар бер тәүлектән соң гына милиция бүлегенә кайтып кергәннәр. Нәрсә булганын, кайда йөргәннәрен әйтә дә алмыйлар, ди... Хәлимгә дә чират җитте. — Исемең ничек? Фамилияң? — Ничә яшь? Нинди эштә эшлисең? Хөкем ителмәгәнме? Коралың бармы? — Былтыр кайда югалып йөрдең? — Кем ул — Майя? — Гөләш — кем баласы? — Карчыкларны каян беләсең? Хәлим барысын да түкми-чәчми сөйләп бирде, утардагы сихер йолалары хакында гына бер сүз әйтмәде. Тикшерүче егет Хәлим сөйләгәннәргә ышанып бетмәде булса кирәк. — Юк андый утар. Бөтен урманны айкап чыктык. Самолет белән тикшердек. Юк тек юк! Әкият сөйләп утырма монда! Дөресен әйт: кемнәр алар — албастылармы, җеннәрме? — Кызык та кешеләр инде сез — ике карчыкның урман эчендә иген игеп, мал асрап яшәгәненә ышанмыйсыз, ә җеналбастыларга ышанасыз... — Молчать! Безне тикшерергә син кем?! Менә сине тикшерергә вакыт, бик вакыт. Белеп тор: беркөн килеп үзеңне дә алып китәрбез, җен-албастыларың да саклый алмас... Хәлим ни әйтергә дә белмәде. Чынлап та, шаяртудан узган иде инде. Шулай да аның җавапсыз каласы килмәде: — Карарбыз... Ходай бар ул! — Ходай, имеш... Ходай белән авыз чайкаган була тагы. Үзе сихерчеләргә куштан булып йөри... Бар, чык, син азат! — Минем тоткын булганым да юк! — Болай сөйләшсәң, булырсың да... — Карарбыз, яме, энекәш... Бу сөйләшү Хәлим күңеленә авыр таш булып ятты. Андагы бик күп әрнүләр, борчулар янына яңасы өстәлде. Шулай да ул сер бирмәскә, бу хакта якыннарына сиздермәскә тырышты. Бердәнбер көнне, төн белән, Нәфисәдән сөенче булып ирешкән шатлыклы хәбәр Хәлим күңелендәге бөтен авыр уйларны, алар белән бергә соңгы борчуны да оныттырып куйды. — Хәлим... Хәлимкәем,— диде аңа Нәфисә бу таңда.— Безнең балабыз булачак. — Ә? Нәрсә дидең? Балабыз дидеңме? Кызмы? Малаймы? Миңа охшаганмы? — И Хәлим, анысын ук әйтә алмыйм бит әле... Бигрәк хыялый син... Анысын тугач әйтермен, яме... Хәлим шунда гына кирәкмәгән сораулар бирә башлавын аңлап, кыенсынып куйды. Кыенсынуын сиздермәс өчен, хатынын кысып кочаклап алды, аны, түшәгендә әйләндерә-әйләндерә, шашып үбә башлады... Карышкан, чәбәләнгән булып кыланса да, Нәфисәгә бу ошый иде. Сөю назы, тән ләззәте, җан рәхәте кемгә генә килешми дә, кемгә генә ошамый икән?! Нәфисәгә дә ошый ул. Шушы бәхетле мизгелләр өчен күпме аһ-зар, борчу-газап кичерергә туры килде аңа. Ходай Тәгалә бар ул. Күп җәфа күргән бәндәләреннән барыбер бәхетен жәлләми... Менә бит — иң газизләре аның янында, тагын бер җан бөртеге карынында яралып килә... Ходай бар ул. Тәкыя әби сүзләре рас килде — хәзер аларның уртак балалары булачак, "үлеп терелергә тиешсең", — дигән иде бит. Чынлап та, янгын вакытында аның йөрәге туктаган булган. Үлгән булган... Үлеп терелгән... Хәлимнең чакыру тавышын ишетеп уянган... Карчыклар тылсымы да ярдәм иткәндер... Хәзер кайда йөриләр икән ул Хода бәндәләре? Их, кешеләр... Нигезләренә кайтып сыенган бу үксез җаннарны тагын рәнҗеттегез бит. Албастылардан кеше ясау, ай-һай, кыен, ә менә кеше албастыга әверелсен өчен бер рәнҗеш тә җитә... Нәфисәнең уйларын укыган кебек, сөю-наздан арып, чалкан төшеп яткан Хәлим пышылдап кына әйтеп куйды: — Әбиләр кайда икән хәзер? — Ай, Хәлим, син дә шул хакта уйлыйсыңмыни? — Әйе, Нәфисә, алар белән бер дә матур килеп чыкмады. — Рәнҗегәннәрдер инде... Тагын нинди бәла җибәрерләр икән безнең авылга?.. — Юк, Нәфисә, әбиләр нык үзгәрделәр, алар авылга бүтән кагылмаячак... — Шулай дисеңме? Ә йортларын нишләтәбез? — Торсын. Аларныкы бит ул. Бер кайтмасалар, бер кайтырлар. Дөньялар гел бертөрле генә тормас. Күз-колак булырбыз. Өйләре дә бик беткән, бер дә булмаса, Ак бабай белән Мәдинә әби кыш чыгар... — Хәли-и-м... Ак бабай белән Мәдинәттәй дигәннән, аларны күргәнең бармы синең? — Юк шул, никах ашыннан соң нишләптер күзгә чалынмыйлар әле... — Әнкәй генә сөйләнеп торды: урман буенда күргәннәр, ди. Икәүләп нидер эзләп йөриләр, ди... — Өйләндем дигәч тә... Атнага бер кереп чыга иде, Ак бабайны әйтәм, ул да үзгәрде, эреләнде хәзер... — Әйе шул, хатын ягы ныграк тартучан. Изге зат булса ни, ул да кеше бит, үзгәрер, нишләп үзгәрмәсен... Шул вакыт капка келәсе челтерәп төште. Хәлим дә, Нәфисә дә дәррәү сикереп тордылар, төртешә-төртешә тәрәзәгә капландылар, аннары кабаланып киенә башладылар. Аларга әле бая гына телләрендә чарланган Ак бабай үзе кереп килә иде. XXI Ак бабай гомердә булмаганча җитди иде. Исәнлек-саулык сорашуга, Хәлимне битәрли дә башлады: — Нишләттең син Мәдинә әбиеңне? Улы Корбан хакында сөйләп, тынычлыгын гына түгел, җанын алдың бит... И олан, олан, сүзнең көче зур аның, әйтердән элек артын уйларга кирәк. Никахтан соң безнең тормышыбыз җәннәткә әйләнергә тиеш иде, ә ул мәхшәргә әверелде... Көнен дә, төнен дә Корбан хакында гына сүзебез... Мәдинә аның кайтуына ышанып бетте бит, беләсеңме шуны? Инде урманнан эзләп тә керде, син биргән тәңкә кебек тәңкә тапкач, тагын да ныграк ышанды. Бер-бер хәл кыл, олан, минем сүзем генә үтми хәзер, үзең башладың, үзең бетер бу нәмәрсәне... Дога сүзе генә җитми, хаклык, хакыйкать үзе кирәк... — Син дә Корбан кайткан дип уйлыйсыңмы, Ак бабай? — Шулай дип уйлыйм. Никах төнендә син Мәдинә әбиеңә бу хакта сөйли башлагач та, мин аның чын дөреслек булуын аңлап алган идем... — Ник каршы әйтмәдең ул чакта, Ак бабай? — Сине кыен хәлгә куяр идем, шулаймы? Аннары... Мәдинә әбиеңне борчуга салмыйм, дип тә уйладым... Ана күңеле бит — барыбер сизенде... Син әйткәннәрне чын дип кабул итте... Аннары төштә күргән кеше алтын тәңкә биреп китәмени? Ә? Уйлап кара... Хода бәндәсе! Зиһенле карчык бит ул — шундук аңлап алды... — Хәзер миңа нишләргә инде, Ак бабай? — Бар, олан, күрсәт син аңа малаеның каберен. Югыйсә ул калган гомерен урманда, Корбанының каберен эзләп үткәрәчәк. — Ак бабай, иң элек сиңа сөйлимме? Бушаныйм әле бераз. Бу килеш Мәдинә әбигә барып керсәм, йөрәгем ярылачак минем. Аның йөрәге дә түзмәс... Корбанның тормышын, кичерү түгел, сөйләү дә авыр, бик авыр миңа... Хәлим соңгы мәртәбә Корбан белән очрашуын түкми-чәчми сөйләп бирде. Ак бабай белән Мәдинә карчык урманда тапкан тәңкәнең Корбан кулындагы тишек чүлмәктән төшеп калганлыгын әйтте. Корбанның дүрт яшьлек чагында албасты әбиләр тарафыннан урлануын да яшермәде. — Ул ике албасты дигәнең Нәкыя белән Тәкыя карчыклар буладыр инде? — Әйе, нәкъ шулай. Корбан үзенең бөтен гомерен шушы карчыклар яшәгән урманда үткәргән. Мин аны шунда барып таптым... Менә Нәфисә дә белә аны. Бергә яшәдек. Икәүләр иде алар. Берсе — минем әткәй... — Чәнтиме? — Әйе, Кушйөрәк Чәнти... Икенчесенең Корбан булуын әле күптән түгел генә белдем. Дүрт яшьлек акыл белән калган ул. Алып кайтырга курыктым... Мин курыктым, ә ул үзе курыкмаган, кайткан, мескенкәй... Тик... Бик хәлсез иде инде ул... Тәнендә егәр калмаганмы, әллә йөрәге ярылганмы... Шул бер бөтен алтынын гына биреп өлгерде... — Нинди алтын соң ул, Хәлим? — Албастылар утарында таптым мин аны... Сәхәпләр дә кызыкты аңа... Кызыгып, үз анасын мәсхәрәләүгә кадәр барып җитте мәлгунь... Мин ул алтынны кире күмеп куйдым. Корбан шуны алып кайткан. "Алтыным да булгач, кабул итәрләр", — дип уйлаган, мәрхүм. Бәхиллек хакына алып кайткан... Кайткан дип... Тишек чүлмәктән бөтен урманга таралган ул шайтан тимере. Безнең урман хәзер алтын өстендә үсә... Моны халык белсә, төбе-тамыры белән корытып бетерәчәк, билләһи!.. Менә шундый хәлләр, Ак бабай. — Күңелсез тарих икән шул... Шулай да сөйләргә кирәк аны Мәдинә әбиегезгә. Белсен. Болай тинтерәп, күңелен җилкендереп яшәмәсен. Догада яшәсен. Баласының үксез рухына дога кылып яшәсен... Мәдинә карчык аларны тыныч каршы алды. Ләкин күзләрендәге очкын, ялкынсыну аның эчке халәтен, ярсу, дәһшәтле күңел дулкыннарын әллә каян сиздереп тора иде. Хәлим, кызулап кергән уңайга, Мәдинә карчык алдына тезләнде дә, исәнләшер өчен сузылган кулларны кысып тотып алды. — Мәдинә әби, мин бит сине алдадым... — Беләм, балам. — Төш түгел иде ул. — Беләм. — Үзем күмдем, менә шушы кулларымда җан бирде синең малаең... — Интегеп үлдеме? — Юк, әйбәт үлде... — Соңгы сулышы нинди сүз белән чыкты? — "Әнкәй" диде... — Беләм, балам, барысын да беләм. Юри сорыйм. Шулай кирәк... Мәдинә карчык "ах-вах" итмәде, еламады, беркемгә дә рәнҗемәде, беркемне дә каргамады, алдында тезләнеп торган Хәлимнең башыннан сыйпый-сыйпый, тәрәзәдән тышка төбәлеп, үзенең бетмәс-төкәнмәс уйларын уйлый башлады. Гүя барысы да ачыкланган, хәл ителгән. Әнә бит — йөзе тынычланып калган, тын-сулыш алулары тигезләнгән, күзләрендәге тирән моң да, ниндидер могҗиза ярдәме белән тәрәзә аша үтеп, ерак офыкларга китеп күмелгән... Гүя соңгы сүзне генә әйтәсе калган: — Әйдә, балам, күрсәт каберен... Шулай дүртәүләп чыгып киттеләр. Дүртенчегә, Хәлимгә иптәшкә, Нәфисә дә иярде. Урманга кадәр сөйләшмичә бардылар. Агачлар ешая башлагач, Мәдинә карчык, кулъяулыгын чыгарып, күзләрен, битләрен сөртештерә башлады. Аңа карап, Нәфисә мышкылдарга кереште. Ак бабайның йөзендә берни дә юк. Ул уйчан, гамьле. Мәдинә карчык белән бәйләнгәненә үкенеп бара микән? Юктыр, аның күңелендә дә кеше гамедер, дөнья гыйбрәтедер... Килеп җитәрәк, юлны ялгыштырып алды. Урман гел шулай итә. Күрсәтәсе әйберенә тиз генә якын җибәрми, бутап интектерә. Эзләү белән мавыгып, алдан барган Хәлим соңгы яңгырлардан аска иңә башлаган кабер өстенә килеп үк менде. — Менә ул... — Хәлимнең сүзе калтыранып чыкты. — Менә ул...— Мәдинә карчык, үзен-үзе аңышмыйча, Хәлим артыннан кабатлады. Шуннан соң гына аның җаныннан язмышының ачы аһы үрсәләнеп, иңрәп чыкты: — Корбан балам!.. Сабыем минем!.. Дүрт яшендә югалып, кырык яшендә табылган баласының кабер туфрагына капланып елаган ананы тынычландыручы табылмады. Кабер өстендә дә еламагач, кеше кайчан еларга тиеш соң?! Ул кабер бердәнбер баласыныкы да булса... Моннан да карарак, ачырак кайгы бармы? Мәдинә карчык баласы өстендә озак ятты. Дымлы кабер читенә тезләнгән килеш, йөзен салкын кабер туфрагына куеп, улына әйтер өчен кырык ел буе җыеп килгән сүзләрен пышылдады. Нәрсәләр генә әйтте икән ул газиз баласына? Ниләр генә хәбәр итте икән, нинди догалар укыды икән — боларның барысы да башкалар өчен сер булып калды. Соңыннан Ак бабай, кыйбла якны билгеләп, дога укыды. Аннары кабат йөз-битләрен сыпырырга керешкән Мәдинә карчыкның аркасыннан кагып куйды: — Әйдә, карчык, кайтыйк инде... Тагын килербез... Корбаның безнең белән янәшә генә үзенең урманында яшәр. Гәүдәсе монда калса да, рухы безнең белән булыр. Әйдә, уйларыңны төгәллә дә, кузгалыйк... Әйдә... Мәдинә карчык дәшмичә генә риза булды. Нәфисәне култыклап, кайтыр якка кузгалды. Хәлим Ак бабай янәшәсенә төште... Бу ике пар, кабер урнашкан аланны кичеп, урман куелыгына кереп китүгә, янәшәдә торган мәһабәт чыршы артыннан ике кара шәүлә килеп чыкты. Алар бермәл адәми затлар киткән якка карап тордылар да, сүз кушкандай, дәррәү кабер өстенә иелделәр... XXII Көз үзенекен итте. Атна буе яңгырларын яудырып торганнан соң, салкын кырауларын күрсәтеп алды, тагын бераздан җил-давылларын уйнатырга тотынды. Әмма иң әшәке, иң ямьсез көзнең дә бер матур вакыты була. "Җылы, аяз көннәрдә эшләргә оныткан эшләрегез өчен хафаланмагыз, шуларны төгәлләп куяр өчен мин сезгә тагын берничә кояшлы көн бирәм", — дигән кебек, Табигать галиҗәнапләре адәм баласына "Әбиләр чуагын" бүләк иткән. Кампәрлегә дә килә ул вакыт. Соңга калыбрак булса да, быел да килде. Иң элек якындагы урман читен саргылт ялкыны белән өтеп алды, аннары авыл урамнарына ургылып керде, коймаларга, өйләргә, өйләр каршындагы мәһабәт тупылдарга үрмәләде, иң ахырдан бу өйләрдә яшәүче кешеләрнең күңелләренә кереп тулды. "Әбиләр чуагы"ның тылсымлы шаукымы Хәлимгә дә кагылып үтте. Көзге салкыннан өши башлаган җанга күп кирәкмени — ул шундук дертләп уянып китте, сынын турайтты һәм яшәү дәрте тулган күз нуры булып дөньяга бакты. Аннан соң гына, зиһен чарында чарланган мөһим бер уй булып, гамь булып, хәтта сагыш булып кабат туды. Ул уйның, ул сагышның бер очы "албастылар утарын"да яшәүче карчыкларга барып бәйләнгән иде. "Исән-саулармы? Нишлиләр? Утар мәшәкатьләре белән йөриләрме, әллә Хәлимнәргә рәнҗеп, алачыкларында ухылдап яталармы? Их, соң мәртәбә булса да күреп калырга иде үзләрен!.." Хәлим үзе дә аптырап калды: ул шул урман әбиләрен сагына башлаган иде! Нәфисәне көйләү кыен булмады. Авырлык белән булса да, Тәскирә дә риза булды. Сания генә бирешергә теләмәде. Ул Хәлимнең китеп югалуыннан курка иде. — Юк, юк!.. Авыз да ачасы булмагыз. Урманга аяк та атлатмыйм хәзер, ишетсен колагыгыз!.. — Әнкәй дим... Соңгы мәртәбә саубуллашып киләм дә, шуннан соң мине этеп-төртеп тә кертә алмассыз урман авызына... Тыныч кына ничек яшәмәк кирәк: үз нигезләреннән икенче мәртәбә сөреп җибәрдек бит үзләрен... — Без кумадык ла аларны, Хәлим... — Кудык, әнкәй. Без якларга тиеш идек. Яклый ала идек. Якламадык. Курыктык. Шүрләдек...Безнең арада ачыкланмаган нәрсәләр калды әле. Мин аларны күрергә тиеш, әнкәй! Хәлим, күңелен ярып, ышандырып әйтте. Өзеп әйтте. Сания аңлады — барыбер китәчәк, карчыклар белән очрашачак бу. Шуңа күрә әйбәтлек белән риза булды. — Ярар, бар алайса. Барыбер акыл кермәячәк сиңа. Ишетсен колагың: әгәр үзең белән берәр хәл булса, кайтып йөрмә... Хәлимнең көләсе килде, "үлсәң — кайтып йөрмә" диме? Алай да була микәнни? Буладыр. Әнә — Корбан шулай кайтты бит... Урманга беренче мәртәбә тыныч күңел белән чыгып китте Хәлим. Өйдә дә беренче мәртәбә тыныч күңел белән озатып калдылар. Шуңа күрәдерме, Хәлимгә юл җиңел булды. Кояш төшкелеккә менеп җиткәндә, ул үзе кайчандыр албасты карчыкларга ияреп кереп киткән урман чатына килеп җитте. Юл читенә утырып хәл алды. Капчыгындагы ризыклардан авыз итте. Сыдырылып, бер якка кыйшая башлаган багана кисәгенә аркасын терәп, оеп та алды... Шул вакыт таш юл очында ике кара нокта пәйда булды. "Нәкъ элекке кебек... Әллә күземә күренәме?" — дип, сискәнеп уйланды Хәлим. Торып басты. Юлдан килүчеләрне каршы алырга җыенды. Ике нокта якынаймады да якынаймады — юл очында эленеп тора бирде. Юк, киләләр икән. Әнә инде аларның кеше икәнлекләре дә шәйләнде... Кара бөркәнчек ябынганнар. Шулар... Әбиләр... Хәлим каршы китте. Ләкин шунда әллә нәрсә булды: юлдан килүче теге ике нокта эреп тарала башлады. Юл өстендәге рәшә кебек, калтыранып-дерелдәп торды да, як-якка җәелеп, юк булды. Хәлим баруын дәвам итте. Менә инде ул карчыклар белән очрашырга тиеш иде. Хәтта... узып та китте бугай... Кая югалдылар соң алар, кая олактылар? Шул вакыт Хәлим, кайсыдыр тоемы белән, артына борылып карады, һәм "ах" итте. Әле генә килгән юл өстендә, ике канат кебек, баягы ике нокта талпына иде... Хәлим барысын да аңлады. Әбиләр аның белән очрашырга теләмиләр. Аларны аңларга була. Авылда күргән "изгелекләрне мәңге дә онытмаслар, мөгаен. Ә менә Хәлимне кем аңлар? Моннан соң ул нинди күңел белән яшәр? Мәңгелек гөнаһ һәм "аһ" белән яшәрме? Әбиләрнең бәхиллегеннән башка, фатихасыз-нисез ничек гомер кичерер ул? Ул арада әбиләр кырт борылып урман буена төштеләр һәм, Хәлим исенә-аңына килеп өлгергәнче, урман куелыгында юк та булдылар. Йөгереп-чабып кына, хәтта очып та куып җитә алмаячагын аңлады Хәлим. Ул, теләр-теләмәс кенә атлап килеп, юл читендәге гарип багана төбенә чүкте. Күңелендә әлегә аңлаешсыз, әмма үтә дә әрнүле һәм газаплы тойгы туып килә иде. Бик якын кешене югалтканнан соң гына барлыкка килә мондый тойгы. Бу сихерче карчыклар да Хәлимгә шулкадәр якын, үз булып киттеләр микәнни? Кайтырга кирәктер... Бу урыннан тизрәк китәргә кирәк... Менә хәзер бераз тынычлана да, бераз хәл ала да юлга кузгала ул... Кайтыр юлга... Юлга... Юлга... Юлга! Ә ул юлда ни генә юк! һу-у!.. Анда күпме кеше! Әнә берәү килә, басынкы гәүдәле, әмма күзләреннән дәрт, думаллык бәреп тора! Йөзе таныш... Туктале, әткәсе бит бу аның! Каян килеп чыккан соң ул? Үлгән кешенең җаны, рухы гына кайта, диләр иде, ә бу үзе кайткан! Менә әкәмәт! Әнә — тагын берәү. Хәлим аны шундук танып алды — Майя бит бу, аның хәләле, сөйгәне, җан юлдашы... Ул Хәлимне күрүгә шат. Тик йөзендәге, күзендәге сагышны яшереп бетерә алмый. Нидер бик борчый аны... "Ник мине оныттың?" — диме. Шулай дисә дә хакы бар. Хәлим аны онытты... Онытты! Онытты!.. Их, Майя, Майя, нишләдек без? Нигә болай үзгәрәбез? Күбрәк югалтабыз, азрак табабыз... Ә бусы кем? Корбан бит бу! Өс-башы ертылып, пычрап беткән. Урманда күп йөргәндер шул. Аның каравы баскан эзендә алтын чәчелеп кала... Әкияттәге кебек, төштәге кебек... Нидер әйтмәкче була ул. "Әнкәй, — ди, — кичер мине, — ди, — ә мин сине кичердем инде", — ди... Тагын берәү килә... Аның артыннан ук тагын берәү, тагын, тагын... Болар — Сәхәп кешеләре. Ул үзе, кәпрәеп, иң алдан бара. Сер бирмәгән була. Ә үзе шундый вак җан! Куркак җан! Бу аның бөтен хәрәкәтенә чыккан, әнә бит — бара-бара да як-ягына каранып куя. Тыштан көчле булган булып, эчтән йомшак кеше генә шулай тота үзен... Юл тулы кеше! Киләләр дә киләләр, агылалар да агылалар... Беркем бер сүз дәшми. Беркем беркем белән сөйләшми... Сәер дөнья. Агачлар да сөйләшмиләр, үләннәр дә , менә бу юл баганасы да сөйләшми... Җил дә... Юк, җил сөйләшә, хәтта нык сөйләшә. Әнә бит — агач башларында пыр тузынып йөрийөри дә, юл буена төшеп, гарасат куптарырга керешә. Хәлимнең эшсез, гамьсез утыруы ошап бетми аңа. Ул аны куып җибәрмәкче. "Бар, юлыңда бул, утырма монда юкны бушка аударып!.." — димәкче була, ахры... Хәлим карыша, йөзен җыера, аның бер дә торасы, кузгаласы килми, мәңгегә шушы багана төбендә каласы, юл буенча тезелеп киткән якын, газиз кешеләрен күзәтеп утырасы килә... Ә җил һаман көчәйде... Хәлим, ирексездән, чытырдатып күзләрен йомды. Ләкин бераздан, шыксыз караңгылыктан куркып, кабат ачты... һәм... сикереп торды. Аның каршына бер җен заты килеп туктаган да үзенең зәхмәти сулышын өрепме-өрә!.. Юк, җен дә түгел бу. Ат. Таныш ат! Аклы-кызыллы, җен кебек йөнтәс ат. Юлчы карт аты. Әнә арбасы. Арбасындагы күт мендәре дә, торпыша да шунда... Хуҗасы кайда соң моның, карты кайда? — Мин монда, монда... Каяндыр арттан, юлның каршы ягыннан, кибеп каткан ромашка камыллары арасыннан гөрелдәвек тавыш ишетелде. Хәлим белә: бу — теге таныш картның таныш тавышы. Ләкин сораганын сизми дә калды: — Кем соң син? — Юл иясе мин. Юламан карт. — Җавап артыннан ук бер кочак печән күтәргән карт юл өстенә килеп чыкты. — Ә-ә, синмени бу? Хәлим бит әле? Насыйп булгач, менә тагын очраштык. Йә, хәзер нинди борчу йөртә сине бу урман буенда? — Юк, бу юлы борчуларсыз гына йөрим. Яңа чабып алынган үләнне арбасына урнаштыра-урнаштыра, карт үзалдына сөйләнгән кебек әйтеп куйды: — Күңеленә борчу кермәсә, кеше ялгыз башын алып олы юлга чыгып китми. Синдә дә борчу бар. Нинди борчу ул? — Нинди дип... без урман карчыкларын рәнҗеттек. Ә алар мине күрергә дә теләмиләр. — Ялгышасың. Алар сиңа рәнҗемиләр. Син дә аларны эзләмә бүтән. Сезнең юллар аерылган, язмышлар аерылган... — Ә син каян беләсең, бабакай? — Юл барысын да белә, аның да теле бар, җаны бар... — Рухы бар, иясе бар, шулаймы? Син — аның рухы, дөресме? Син, барысын да беләм, дип уйлыйсың. Ә мин әйтәм: белмисең! Мин әбиләрне күрергә тиеш, алар белән аңлашырга тиеш, шунсыз күңелем тынычланмаячак. Җанны үртәп йөрмә әле монда. Бар, юлыңда бул! — Кызма, олан, кызма. Мин сиңа әйтергә тиеш сүзне генә әйттем. Хәлим ярсуын баса төште. — Ярый, ачуланма инде. Кызып киткәнмен. Кыен миңа, бабакай. Барысы да тәртиптә, ә күңелдә барыбер тынычлык юк. Борчулы чакта җайлырак иде — ният иткәнеңә барасың да барасың... — Адәм баласының асылы шунда: аңа һәрвакыт көрәшергә, борчылырга, сагышланырга кирәк. Шунсыз ул үзенең кешелеген югалта башлый. Гамьсез-моңсыз бер затка әверелә. Картая. Авырый. Үлә... — Мин дә үләрменме? — Юк, син үлмисең. Син әле тудың гына. Яши генә башладың... Тиз-тиз генә саубуллашып, карт китеп барды. Хәлим урман сукмагына төште. Колагыннан теге серле сүзләр китмәде: "Борчылмый башласа, кеше үлә..." Аннары, үз-үзенә җавап биргән кебек: "Борчылмый кара, борчылу бетсә, тормыш яңасын йөрәгеңә ярып сала", — дип сөйләнде. Әнә — аның өстенә бөтен урман ауган. Бөтен урман каршы аңа бүген. Ә ул яши. Чөнки ул кеше. Кеше! Аның борчуы бар! XXIII Хәлим "албастылар утары"н таба алмады. Караңгы төште. Иртәнге як хәерлерәк булыр, дип, бер чыршы агачын сайлап, үрмәләп менде дә, астына кирәк-яракка дип алган сырмасын җәеп, баш очына капчыгын бәйләп, киң генә ботакка чалкан сузылып ятты. Күк көзге күккә охшамаган да. Ул, сәйлән чигелгән җәймә кебек, күзнең явын алып, бер офыктан икенче офыкка тартылган. Җемелдәп торган эреле-ваклы йолдызлар арасында тиктормаслары да бар: андыйлар әле анда, әле монда тонык балкыш калдырып, аска атылалар... Кем белсен: шулай сүнәләрме алар, әллә кабыналармы? Ничек кенә булса да, жәл алар, һәр йолдыз белән бергә җирдә бер җан сүнә бит... Мең-миллион чакрым ераклыкта балкучы бу йолдызлар, караңгы күк йөзенә бәргәләнә-бәргәләнә, инде күптән сүнеп беткәндер. "Йолдыз атылу" дигән сүз дә шуннан калган. Аларның соңгы балкышы җиргә шулай еллар буе килә. Ә җаннар моны белмиләр. Алар үз йолдызларының атылуын күргәч кенә сүнәләр... менә шундый чынбарлык, гыйбрәт, менә шундый язмыш... Хәлимнең йокымсырый башлаган күңеле шигырьгә көйләнде. Әллә каян гына килеп чыкты да үзенә бөтереп алып кереп китте аны бу йолдыз фәлсәфәсе. Ни бар күктә? Киләчәкме? Бәлки, инде үткәндер? Бәлки, инде ул йолдызлар Күптән сүнеп беткәндер? Мең ел элек сүнгән утның Яктысы кала, диләр. Сүнгән йолдызга багучы — Бәхетсез бала, диләр... Минем гомергә тигәне Ниндирәк йолдыз икән? Сүнмәсә дә, минем кебек, Илендә ялгыз микән? Ни бар күктә? Киләчәкме? Әллә бары үткәнме? ...Күкләре дә бик борынгы, Соравы да күптәнге. Хәлим юньләп йоклый алмады. Агач ботагында нинди йокы инде ул. Бераз черем итеп булашты да, урман өстендәге төн пәрдәсе бер якка шуышып китә башлагач, аска сикереп төште, юлын дәвам итте. Аста караңгы иде әле. Юл ашыкканны яратмый. Акрын гына барасы да барасы... Хәлим бара-бара гына капкалап алды. Хәл кергәндәй булды. Кара исәп буенча, ул күптән утарда булырга тиеш иде. Ничә мәртәбәләр узганы бар аның бу урыннан. Шул ук сазлык, шомлы әрәмәлекләр, аланлыклар... Шул ук кояш. Юк, таба алмады Хәлим утарны. Югарыга күтәрелгән кояш та, эзләгәнен тапмасмы, дип, кадакланган кебек, бер урында озаклап торып карады. Аннары, өметен өзеп, тагын аска — кичке офыкка тәгәрәде.... Хәлим алачыклар урнашырга тиеш аланны дүрт-биш мәртәбә әйләнеп узды. Юк, бер корылма кисәге, бер бөртек казык яисә такта сыныгы таба алмады ул монда. "Ялгыштым микәнни?" — дип ялт кына уйлап алды Хәлим. Шулай да нәрсәдер бар бу зәхмәтле җирдә: әнә бит — йә ат кешнәп куйган кебек, йә сыер мөгри, бозау кычкыра, тавыклар кыткылдый башлый... Шунда Хәлимнең башына бер уй килде: сихерләре белән бөтен аланны кеше күзеннән яшерсәләр дә, карчыклар Күкчәчәк аланындагы каберне, чишмәне дөнья күзеннән яшереп кала алмаячаклар. Сихер шаукымыннан өстен алар. Хәлимгә шулай тоела. Кабер ул изге рухлар биләмәсе, чишмә дә изге Җир-Ана ихтыярында... Чынлап та, йөри торгач, Хәлим күршедә генә тагын бер алан табып алды. Анысы кечерәк, әмма мең мәртәбә матуррак! Шул, шул! Күкчәчәкләр иле! Чишмә дә бар! Кабер?.. Ә менә кабер юк! Ул да, күрәсең, сихер карамагында калган... Карчыклар Кушйөрәк Чәнтинең җисемен генә түгел, рухын да үзләреннән читкә җибәрергә теләмәгәннәр... Шулай да Хәлим белә: әткәсенең кабере кайдадыр шушында гына булырга тиеш. Күңеле белән сизә, җаны белән тоя. Менә ул тезләренә төште, алдындагы саргаеп кипкән үлән камылларын учлары белән сыйпап куйды, аннары тотлыга язып кына сүз башлады: — Әткәй... Әткәй... Мин... сиңа... соңгы тапкыр килдем... Бүтән килә алмам инде... Урман мине кабул итми... Урман миннән кача... Миңа нык кыен, әткәй... Сине калдыру кыен... Телисеңме, мин сине үзем белән алып китәм? Сине алып китәрлек кенә рухым бар минем... Әткәй... Хәлим, маңгаен үлән өстенә куеп, бераз тын торды. Аннары, башын күтәреп, җиргә елышкан үләнне тарап, бастыргалап чыкты. Үзе дә, торып, чишмә буена китте. Йөзләрен, күзләрен юды, туйганчы эчте. Аннары кабат утар аланына табан китте. Ләкин эчкә кермәде. Соңгы мәртәбә күргән кебек, буш аланны иңләп-буйлап, сөзеп карап чыкты, аннары, кырт борылып, якындагы урман куелыгына кереп китте. Нәкъ шушы куе агачлар арасыннан чабып кереп киткән иде ул теге чакта... Үләргә киткән иде... Әле менә һаман да исән-сау... Ана бүре... Кайда икән ул? Исән микән? Хәлимне хәтерли микән? Их, тагын бер генә күрәсе иде! Соңгы сәяхәте бит, күреп каласы килә... Аккүз... Кеше җаннары бар иде үзендә. Кайсы туфракта гына ятадыр мәрхүмкәй. Бүреләрнең кабере булмый, диләр. Аккүзнеке бардыр. Ул бит бүре генә түгел. Әткәсенең кабере каршында ничек баш игән булса, Хәлим Аккүзнең каберенә дә шулай баш ияр иде. Их!.. Хәлимнең уйлары, ниһаять, оешып җитте. Ул ана бүре яшәгән караңгы чоңгылны эзләп табарга тиеш. Әйбәт кенә барганда, бүреләргә өч-дүрт сәгатьлек юл булуын чамалый Хәлим. Шулай булып чыкты да. Караңгы төшеп җиткәндә генә урманны кыеп убылып төшеп киткән тирән чокыр читендә пәйда булды ул. Шушы җир. Шушы урын... Ләкин соң инде. Хәлим, төнне шушы үр башында гына үткәреп, бүреләр янына иртә таңнан төшәргә булды. Ул ниндидер сәер тавышка уянып китте. Ташлы юлдан арба шыгырдап бара диярсең... Нинди юл, нинди арба булсын бу җәһәннәм читендә? Күзләрен ачса — каршында таныш бүре басып тора. Бераз ырылдап, борынын җыерып торганнан соң, ул, якынрак шуышып, Хәлимнең алдына ук килеп ятты. — Нихәл, исәнме! — Хәлим ана бүрегә кешеләр белән сөйләшкән кебек сөйләште. — Таныйсыңмы? Хәлим мин. Синең газиз балаң, якын туганың... Мин күрешүебезгә бик шат... Син һаман шул икән. Горур, изге... Балаларың үсеп беткәндер инде? Балаң... Азауны әйтәм. Аккүз юк бит... Шул вакыт ана бүре урыныннан торды, борылып, чокырга таба китте. Бераз баргач: "Әйдә, минем белән бармыйсыңмыни?" — дигәндәй, борылып карады, артыннан Хәлим кузгалуга, салмак кына хәрәкәтләр белән яр астына төшеп китте... Шунда гына Хәлим аның сөт тулы имчәкләрен шәйләп, күреп калды... Бүре чокырында үзгәреш юк иде. Шул ук дөнья, шул ук чишмә, инеш, куаклык, тау тишеге... Тау тишегендә ниндидер хәрәкәт тә күзгә чалынды. Хәлим һушын, хисен җыеп өлгергәнче, аның эченнән, тузган йомгак кебек, чыелдый-чыелдый ике бүре баласы килеп чыкты... XXIV Хәлим урманга кереп киткәненең дүртенче көнендә Корбан янына кайтып егылды. Хәлсез, ач, авыру гәүдәсен таныш кабер янәшәсенә сузып салгач, иң беренче туган уй шул булды: "Шушында үләрмен микәнни? Икебезгә ул кадәр күңелсез булмас әле..." Хәрәкәтләнмичә, кыймылдамыйча, хәтта уйламыйча да бик озак ятты Хәлим. Тынлык та ул гына. Ул да тынлык кына... Ара-тирә өстәге усак ябалдашларыннан шыбырдап яфрак төшә. Кайберләре Хәлимнең әрәмә эчендә йөргәндә тырналып беткән кулларына куналар, кайберләре тездән сазга баткан аяк очларына төшеп яталар, өченчеләре туп-туры аның йөзенә төбәп төшәләр. Шуларны сыпырып алырлык та хәле юк Хәлимнең. Тынлык... Хәтта уйлар да тавыш-тынсыз гына ага... Уйлыйсы килмәгәнгә шулай ул. Нәрсә хакында уйласын соң? Үлем хакындамы? Юк, юк, үлем хакында уйлыйсы килми дә килми инде! Корбан ни уйлап ята икән? "Әй, Корбан! Ни уйлыйсың син? Уйланасыңмы соң син? Анда уйлап буламы? Уйлап кара әле. Синең исемең ничек җисемеңә, язмышыңа туры килгән— Кор-бан... Кеше үзенә кушылган исем буенча яши, диләр, дөрестер ул. Хә-лим... Минем исемдә дә бардыр берәр мәгънә. Тик мин ул мәгънәне белмим. Бу исемгә мәгънә уйларга кушсалар, аңлатыр идем. Хә-лим... Бәлки, "Хә-лем" дигән исем дөресрәктер? Хәлем авыр минем, дип әйтер өчендер ул?" ...Аңын югалтып, үзалдына саташып яткан Хәлимне шул ук кичне Корбанның каберен карарга килгән Ак бабай белән Мәдинәттәй табып алдылар. Култыклап диярлек, ындыр артлап кына үзләренә алып кайттылар. Юындырдылар. Киендерделәр. Шифалы сулар эчерделәр, һәртөрле ризыктан авыз иттерделәр. Чөкер-чөкер килеп, бала баккан кебек, олы бөтен ир-атны карап йөрүче бу ике Хода бәндәсе Хәлим күзенә әкияттән, юк, юк, Коръәннән төшкән изге затлар кебек күренде. Аларның якты күңелләренә, нурлы йөзләренә, мөлаем сүзләренә сокланмый мөмкин түгел иде. "Картлык бәхете" дигәннәре шушы буладыр инде?" — дип уйлап куйды Хәлим. Аннары, түшәгеннән калкынып, китәргә җыена башлады. — Юк, юк, Хәлим балам, тагын бераз гына ятып тор. Үлән шифасы тәнеңә таралып та өлгермәде бит әле... — дип, Мәдинә карчык шундук үрсәләнә, көенә башлады. — Хәзер ярый инде, Мәдинә әби. Бөтенләй беткән булганмын, ахры... Рәхмәт сезгә... Бу хакта минекеләргә әйтмәгез, яме... Алар болай да борчулы... — Инде алдыңны-артыңны карап йөр, олан, — дип, Ак бабай да сүзгә кушылды. — Урманнан ерак йөр. Күреп торам: аның белән дуслыгың беткән синең... Бар, кайт, йөргәндә догаларыңны укырга онытма... Сиңа хәзер дога бик кирәк... — Син дә миңа догада бул, яме, Ак бабай. Өйдә әнкәсе үзе генә иде. Тәскирә — эштә. Нәфисә, балаларны алып, бакчага чыгып киткән. Сания: "Хәзер алып керәм", — дип чыгып йөгермәкче иде, Хәлим аны шып туктатты: — Әнкәй! — Әү, балам... — Әнкәй, минем сиңа сүзем бар. — Әйтче, улым. Әллә ничек сәер сөйләшәсең әле син. — Сәер сүз шул ул... Әткәй хакында... Сания кинәт сагайды. Хәтта буыннары йомшарып, мич читендәге эскәмиягә утырды. — Йә, сөйлә, балам. Нинди сүз ул? — Мин әткәйне күрдем. — Төшеңдәме? — Юк, өнемдә. Менә сине күргән кебек күрдем. — Ай Аллам. Хараплар гына булдык... Ходаем!.. — Нигә, әнкәй? — Урман сине тагын саташтырып кайтарган бит, улым... Әллә ниләр сөйлисең... — Әнкәй! Чынлап күрдем мин аны! Тәкыя әбиләрнең утарында яшәде ул. Шунда үлде дә. Мин аның белән күрешеп, сөйләшеп калдым... — Ни сөйлисең син, улым? — Дөресе шул, әнкәй. — Кеше ышанмаслык хәл бит бу! Нигә шулкадәр гомер өйгә кайтмаган соң ул? — Аның зиһене ялгышкан иде... — Ай Аллам!.. Ай Аллам!.. Хәзер инде Хәлим әнкәсен тынычландыра алмый интекте. Тегесе һаман яшь сыкты: — Безгә рәнҗеп кенә үлгәндер инде, мәрхүмкәй. Ныклап эзләмәдек бит. Тапкан булыр идек. Бер урманда тапмаска инде!.. Ай Аллам!.. — Әнкәй, әткәй рухына Коръән укытырбыз әле, яме. Шунда ук Корбанны да искә алырбыз. Алар бит анда бергә яшәделәр... Хәзер дә рухлары бергәдер... Шул вакыт ишек катында ике кулына ике бала күтәргән Нәфисә күренде. Керә-керешкә үк Хәлимне күреп алды. Бусаганы атлап бетерә алмый калды, көтелмәгән хәлдән буыннары какшап, аска таба чүгә дә башлады. Йөгереп барып, Хәлим тотып калмаса, өчесе өч якка чәчрәп барып төшәрләр иде, мөгаен. — Хәли-и-м!.. Мин сине кайтмас дигән идем инде... — Исәрем минем. Миңа нәрсә булсын, менә ул мин, менә — тотып кара әле... — Юк, Хәлим, мин сине лутчы үбеп карыйм... Яшьләргә комачау итмәс өчен, Сания балаларны караватка урнаштырырга кереште, аннары табын әзерли башлады. Ул арада Тәскирә кайтып керде. — Ирләр исе бар, Хәлим кайттымы әллә, Сания ахирәт? — Кайтты, кайтты, Ходайга шөкер... Бик шаулама. Алар анда... сөйләшәләр. — Сания, йөзенә серле ымнар чыгарып, Хәлим белән Нәфисә кереп киткән кече якка ишарәләп күрсәтте... Барысы бергә җыелып, җәелеп китеп сөйләшмичә генә, чәй эчтеләр, һәркем сизә: ниндидер мөһим бер сүз әйтелергә тиеш бу табында, һәм бу сүзне Хәлим әйтергә тиеш... — Әнкәй, Тәскирә апа, Нәфисә! Мин урман белән саубуллаштым. Мин барысы белән дә саубуллашып, бәхилләшеп кайттым. Хәтта... Үземнең бүрене дә күрдем. Аккүзнең анасын... Беләсезме, чын кеше кебек ул бүре. Аның балалары да кеше балалары кебек... Зирәкләр, матурлар, батырлар... — Хәлим елый иде. Ул туктаусыз агып торган күз яшьләренә игътибар да итми, сөйли дә сөйли. Бүреләр хакында сөйли... Аларның кешелеклелеге, изгелеге хакында... Үзе елый. Аңа кушылып Нәфисә елый, Сания белән Тәскирә дә елыйлар... — Ай! — Нәфисәнең яшь бөртекләре эленгән озын, нәфис күз керфекләре киң ачылып киттеләр, бераздан аның йөзенә, иреннәренә курку катыш елмаю йөгерде. — Хәлим, тотып кара әле... — үзе, өстәл читеннән Хәлимнең кулларын эзләп табып, аны соңгы вакытта шактый бүртеп-кабарып киткән корсагы өстенә куйды. — Сизәсеңме? Хәлим, бермәл, яшькә чыланган йөзен уйчанландырып, тыңлап торды. Аннары әһәмиятле хәбәр белдергәндәй: — Тибенә... — диде. XXV Кампәрле ягыннан олы юлга кереп киткән бу юлчы хакында мин берни дә әйтә алмыйм. Иң гадәти авыл карты кебек ул. Аты да шундый ук — йөнтәс, тәбәнәк, хәтта... җен кебек... "Җен кебек булгач, гадәти ат түгел инде", — диярсез. Бәлки... Карты да гади картка охшамаган анысы. Кем белә... Аны кешеләрнең җан аһларын ишетеп килеп чыккан Хозыр Ильяс түгелдер, дип кем әйтә ала? Ахырзаман пәйгамбәредер ул, бәлки? Бер дә моңа ышанасы килми. Тормышлар бөтенәеп, җайланып кына бара бит әле. Кешеләр бәхеткә, назга, догага тансыклаган вакыт. Заман ахырлары бик шомлы булачак, диләр... Юктыр, заман ахыры түгелдер бу... Әнә — атлы юлчыга юлдаш та очрап куйды — ниндидер яшь ир-егет, җиңел генә талпынып, бер карыш печән түшәлгән арба көймәсенә менеп кунаклады. Карт юлчы сөйләшүгә япьтәш булып чыкты. Сүзләре дә бик мәгънәле. Колакка чалынып киткәннәре генә дә ни тора! — Тормыш катлаулы булса да, язмыш мәрхәмәтле ул... — Хакыйкатьнең күзе юк, җаны гына бар... — Исемеңне алыштырсаң да, җаныңны алыштырма, олан... Нинди исем, нинди җан хакында сүз бара — Ходай үзе генә беләдер... Юлдашы кем тагы? Ә? Хәлим дисезме? Юк, бу юлы Хәлим түгел. Безнең Хәлим үз өендә, гаиләсе белән чөкердәшә-чөкердәшә, чәй эчеп утыра. Мин алар өчен тыныч хәзер. Тыныч дип әйттем дә сискәнеп уйлап куйдым. Ышан син аларга!.. Әйдәгез, әйбәткә генә юрыйк әле. Уйларыбызның очын әйбәт итеп төйнәп бетерик. Хәлим белән, аның якыннары белән яшәп алган бу берничә еллык гомер күпләрне битараф калдырмагандыр. Алар хакында яза-яза, мин үзем дә бик нык үзгәрдем бугай. Акыл җыйдым, чистардым димме... Гыйбрәт алдым. Хәтта... тормышка, яшәешкә, аның кануннарына мөнәсәбәтемне үзгәрттем. Дөнья гаме белән күңел гамен аерырга өйрәндем. Кешеләрне танырга өйрәндем... Әнә алар — минем геройларым — матур гәпләшә-гәпләшә чәй эчеп утыралар. Гүя берни дә булмаган. Гүя гомер буе алар шулай тату, дус һәм яратышып яшәгәннәр... Яшәүнең бөтен сере дә шундадыр шул: бәхетле була белүдә... Ихластан әйтәм: бу кыйссаны шунда тәмамларга иде. Дәвамы булмасын иде бу гыйбрәтле хәлләрнең. Чөнки гыйбрәтле хәлләрнең дәвамы гыйбрәтле хәлләр генә була ала... Бүгенге кебек, чөкердәшеп кенә яшәсеннәр иде кадерлеләрем. Бәхетләрен арттырсыннар иде. Балаларын аякка бастырсыннар, аналарын хөрмәтләсеннәр, дөнья йөзендә азмыкүпме эзләрен калдырсыннар иде. Кем әйтмешли, тормыш катлаулы булса да, язмыш барыбер мәрхәмәтле ул. 1999-2001