тырышканнар. "Энҗеле киек", "Энҗеле үрдәк", "Аккош-кыз" кебекләр шундыйлардан. Бик борынгыдан килгән, халыкның садә ышануларын чагылдыра торган берничә мифологик әсәр дә биредә урын алды. Шундый төрле эчтәлектәге, шәкелдәге күптөрле проза әсәрләрен татар кулъязмаларында хикәят дип аталган жанр берләштерә. Хикәят рус теленә якынча рассказ, сказка, повесть, притча, новелла, история дип тәрҗемә кылына, ләкин рус телендәге бу атамалар хикәят жанрына тәңгәл була алмыйлар. Татар телендәге хикәя, әкият атамаларының да гарәпчә хикәят сүзеннән ясалганнары күренеп торса да, үзенчәлекле бу жанрны тулысынча чагылдыра, аңа тәңгәл килә торган атамалар түгел. Димәк, бу сүзне термин буларак һич үзгәртмичә, тәрҗемә итмичә, рус, Европа һәм татар әдәбият белемендә дә шул үз яңгырашында кулланырга кирәк. Хикәятнең татар әдәбияты тарихында шактый озын юлы бар: ул жанр буларак 14 гасыр башыннан 20 йөз башларына кадәр арада, димәк, 6 гасыр дәвамында яши. Шуңа да карамастан безнең заманда әле хәзер дә хикәятне фольклор жанры булган әкият белән бутау очраклары күренгәләп тора. Ә бит 19 гасырның соңгы чирегендә үк әдәбият белән шөгыльләнүче укымышлылар бу ике жанрны берберсеннән аерып күрсәтә башлыйлар. К.Насыйри, Г.Фәезхановлар әкият белән хикәятне инде һич бутамыйлар. Габделгалләм Фәезхановның гарәпчә "Кәлилә вә Димнә"дән ирекле тәрҗемәсендә Димнә исемле төлке авызыннан әкияткә кагылышлы менә нинди сүз әйттерелә: "И хайван! Гаҗәп оятсыз, җаһилсең; үзеңне танымый мондый дәүләт әһеле вә мәгърифәтле затлар арасында әдәпсезлек белән авызыңны ачасың вә, карчыклар сөйли торган урынсыз әкиятләр сөйләп, юләрлегеңне Хакка күрсәтәсең". Басма хикәят китапларын тикшереп, хикәят жанрына махсус игътибар итүче әдәбиятчы галим Гали Рәхим 1925 елны чыккан "Татар әдәбияты тарихы" китабында болай яза: "Эчтәлек ягына килгәндә, бу хикәятләр шәрыккә хас үзенә бертөрле әдәби жанр тәшкил итәләр. Алар күбесенчә шәрык гадәтенчә һәртөрле гаҗәп һәм сәер эшләр белән тулган булып, "Мең дә бер кичә" хикәятләренә охшыйлар...". Совет чоры галимнәреннән хикәят жанрына игътибар итүчеләрдән Х.Хисмәтуллин һәм Уфа галиме Г.Хөсәенов булды. Г.Хөсәеновның билгеләмәсе тулы булмаса да, шактый ук төгәллеге һәм ачыклыгы белән аерылып тора: "Хикәят — үзенчә бер хикмәтле жанр. Ул киң һәм таррак мәгънә төшенчәсенә ия. Киң мәгънәсендә хикәят ул — хикәяләүгә корылган сюжетлы парча, чәчмә һәм тезмә әсәр. Тар мәгънәсендә ул — хикәяләүгә нигезләнгән, гадәттә авторы билгесез булган җыйнак чәчмә жанр". Хикәят жанрын шулай киң һәм мәгънәсендә аңлатуы белән Г.Хөсәенов хаклы. Чынлап та, борынгырак чорда, 14-16 гасырларда, шигырь белән язылган сюжетлы кайбер әсәрләр дә хикәят дип аталган. Гадәттә бәетләр, ягъни икеюллыклар белән язылган мондый әсәрдә нинди дә булса вакыйга эзлекле рәвештә бер сюжет җебенә теркәлеп хикәяләнә, тасвирлана. Димәк, назым, ягъни шигырь белән язылган бу хикәятләр тышкы шәкелләре белән генә аерылып торалар. Повесть яки роман жанрына якын торган кыйсса жанры да чорына карап тезмә белән дә, чәчмә белән дә язылган. Мәсәлән, "Кыйсса-и Йосыф" шигырь белән язылса, "Кыйсасе-л-әнбия" исә чәчмәдә гәүдәләнеш таба, ә "Кыйссаи Таһир илә Зөһрә" проза катыш шигырь белән язылган. Шулай да 19 гасырның беренче яртысында бу ике жанрның да шәкел ягыннан тотрыклылана баруы күзәтелә: хикәятләр инде күпчелеге — прозада, кыйссалар исә шигырь белән гәүдәләнеш таба. Хикәят жанрының фольклор белән мөнәсәбәте хакында Г.Хөсәенов мондый нәтиҗә ясый: "Хикәят халык иҗатыннан әкияткә, әдәбият жанрларыннан хикәя һәм новеллага якын. Якын, ләкин тәңгәл түгел. Хикәят үзендә еш кына әкият фантастикасы белән хикәя реальлеген берләштерергә омтыла, шуларның үзенчә бер синтезын төзи". Г.Хөсәеновка өстәп, хикәятнең ул телгә алмаган, әмма күзгә бәрелеп торган зур үзенчәлеген күрсәтергә кирәк. Бу үзенчәлек шунда: хикәят гарәп хәрефле язмада гәүдәләнеш таба, ул язма әдәбият әсәре; хикәятнең теле — югары стильдәге әдәби тел. Ә әкият исә, нигездә, җирле халыкның сөйләм телендә, авыз иҗаты рәвешендә телдән телгә күчеп яши. Татар әдәбият белемендә хикәят жанрына тулы һәм төгәл билгеләмә бирүче борынгы һәм урта гасырлар әдәбияты буенча зур белгеч, фәннәр докторы Х.Й.Миңнегулов булды. Югарыда язылганнарга өстәп, аның билгеләмәсеннән шушы юлларны күрсәтү фарыз: "Күп кенә хикәятләр үзләренең эчтәлекләре, жанр табигатьләре белән хәзерге хикәя, новелла, мәзәкләргә якын торалар. Повесть, роман, мәсәл, әкият, кыйсса, легенда, ләтыйфә кебек жанр төрләренә туры килгән яисә якын торган әсәрләрне дә элек "хикәят" термины белән атаганнар. Хикәятнең үзәгендә кеше, аның үз-үзен тотышы, эш-гамәле. Ул еш кына реаль шартларда һәм бәйләнешләрдә күрсәтелә. Кайбер хикәятләрдә хайваннар, кош-кортлар, фантастик көчләр дә хәрәкәт итә, әкияти ситуацияләр дә очрый". Татарда да хикәятләр юктан бар булмаган. Бердән, татарда мондый әдәбият барлыкка килүенә нигез булып аның үзәгендә, тупасрак булса да, куәтле фольклоры торган. Алар Үзәк Азиянең йөрәк түреннән чыгып, күчә-күчә аны бик еракларга алып киткәннәр, әмма ислам динен бик иртә кабул иткән төркитатарлар шунда ук инде тулысынча формалашкан ике бөек мөселман әдәбиятының көчле йогынтысына, бигрәк тә фарсы әдәбияты йогынтысына килеп эләгәләр, һәм, гарәп-фарсылардан аермалы буларак, исламга кадәрле булган сүз сәнгатен бөтенләй диярлек ташлыйлар. Борынгы дастаннардагы героик вакыйгалар акрынлап романистик эпоска, трагик характерлар һәм драматик конфликтлар искитәрлек бәрелеш-сугышларга, тылсымлы маҗараларга һәм әкияти экзотикага күчәләр... Фарсыдан татарга кергәнче бу хикәятләр инде катлаулы озын юл үткәннәр: фарсының үз фольклор һәм әдәби җирлегеннән тыш аларга һинд, грек, гарәп әдәбиятларының сюжетлары, мотивлары, алымнары килеп кушылган, аннары соң аларны фарсының талантлы каләм осталары ювелир гади алмаз ташыннан бриллиант ясаган кебек эшкәрткәннәр, шомартканнар. Шундый әсәрләрнең килеп керүе, тәрҗемә ителүе татарның шул вакытта урысларның басып алуы аркасында гасыр ярым караңгылыкта, торгынлыкта торган әдәбиятын тергезеп җибәрә. Чит телләрдән кабул ителгән әсәрләрнең бу халык әдәбиятына карау-карамау мәсьәләсендә Гали Рәхим ачык һәм дөрес итеп үз фикерен әйткән: "Бу төрле хикәятләрнең асыллары күбесенчә башка шәрык телләрендәге әсәрләр булса да, алар өлешчә татарчалаштырып, өлешчә үзгәртелеп, татар язучылары кулыннан эшкәртелеп чыкканга күрә, без аларны чит әдәбиятлардан турыдан-туры алынган әсәрләр рәтеннән түгел, бәлки "Таһир-Зөһрә"ләр белән бергә Идел буе әдәбиятыннан санадык". Әдәбиятлар багланышындагы закончалыклы бу күренеш турында күренекле әдәбият һәм тарих галиме Н.И.Конрад 1969 елда язылган мәкаләсендә нәкъ менә Г.Рәхим әйткәненә параллель фикер үткәрә: "Инде күптән үк хәзерге культуралы илләрнең, һәрхәлдә, Европа илләренең әдәбият дөньясы ике элементтан — бу илдә барлыкка килгән әсәрләрдән һәм бу илгә башка ил әдәбиятыннан кертелгән әсәрләрдән оеша. Инде күптәннән шулай кабул ителгән: кайсы да булса әдәбиятның чын әдәби кыйммәткә ия әсәре бик тиз арада башка илнең әдәби дөньясына күчә һәм күпмедер дәрәҗәдә бу ил әдәбиятыныкы булып китә". Зур галимнең бу фикере урта гасырлар тибындагы әдәбиятка бигрәк тә туры килеп тора. Гади генә тәрҗемә дә бу чор өчен читтән кергән әдәбиятны үзенеке итеп санарга хокук бирә. Ә бердәм ислам мәдәнияте системасында яшәгән, укымышлылары фән теле буларак гарәп телен, әдәбият теле буларак фарсы телен камил белгән, татар булуга караганда да элегрәк үзен "мөселман" дип атаган татар халкы өчен бу бигрәк тә шулай. Әдәби әйләнешкә кереп киткән фарсы хикәятләре шул беренчел хәлдә генә сакланмаганнар. Күп кенә җыентыкларның авторлары билгесез булу, авторлык хокукының урта гасырчылык заманнарында сакланмавы нәтиҗәсендә күп кенә хикәятләр китаптан китапка күчә-күчә, төрле үзгәрешләргә дучар булган. Кайбер хикәятләрдә сюжет кыскарган, кайберләрендә, киресенчә, башка сюжетлар кушылып китеп, яңа өстәмәләр хасыйл булган. Мәсәлән, бу җыентыктагы "Аккош-кыз" хикәятендә өлешчә фарсылардан кергән, өлешчә татар фольклорында йөргән сюжетлар бергә кушылган. Мондагы сюжетның бер өлешен төрек язучысы "Мөхаййиләт" ("Хыяллар", Стамбул, 1796) әсәрендә "Рәҗәб бәшә" хикәятендә кертеп җибәргән. Ә инде кайбер хикәятләр язмадан телгә, аннары бер заттан икенчесенә, өченчесенә күчеп йөреп, бик нык кыскарып, татарның әллә кайчангы мәҗүси җирлектәге әкият мотивлары белән кушылып китеп, гадиләшеп, бөтенләй халык авыз иҗаты әсәрләренә әйләнеп киткәннәр. Мәсәлән, "Энҗеле үрдәк", "Энҗеле киек", "Елан кызы", "Тутый падишаһ" хикәятләре шундыйлардан. Андый үзгәреш кичергән әсәрләр шәкерт дәфтәрләрендә еш очрый. Фарсыдан кереп, ике төрле системада: язма әдәбият һәм фольклор рәвешендә яшәеш алган әсәрләр татар халкында гаҗәп күп таралганнар. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фольклор бүлеге чыгарган 2 томлы "Татар халык әкиятләре" тупланмасында килеп чыгышлары белән борынгы Көнчыгыш әдәбиятларына тоташкан әкиятләр шактый күзәтелә. Татарның әдәбиятын, фольклорын баетуда, югары сәнгати дәрәҗәгә җиткерүдә һәм беренче реалистик татар прозасының барлыкка килүендә фарсылардан кергән хикәятләрнең бәрәкәтле йогынтысы әйтеп бетергесез зур. Урта гасырчылык тибындагы татар әдәбияты бердәм системага — мөселман мәдәнияте системасына керә. Шуңа күрә дә бу хикәятләрнең күбесендә ислам идеологиясе үткәрелә, арага Коръән аятьләре һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең хәдисләре кереп китә, шәригать кануннары нигезендә формалаша торган мөселман әхлагы пропагандалана. Мәсәлән, "Керәсе ризык тешне сындырып керер", "Алланың язганына чара юк", "Һәр зат асылына тартыр" хикәятләре Алланың тәкъдиренә багышланган, "Язмыштан узмыш юк" дигән гыйбарәгә, аксиомага иллюстрация сыман. Суфичылык фәлсәфәсен чагылдыручы хикәятләр дә шактый урын алган: "Йөзем суына чумган падишаһ", "Сабыр иткән — морадына җиткән", "Остаз хакы", "Тәүбә итүнең савабы" дип исемләнгән хикәятләр шундыйлардан. Шартлы рәвештә "Мәхәббәтнең дәрәҗәләре" дип аталган хикәяттә бөтен Көнчыгыш дөньясына таралган популяр "Ләйлә белән Мәҗнүн" сюжеты монда суфиларның "Аллага булган мәхәббәттән дә өстен ярату юк" дигән фәлсәфәләренә бер иллюстрация өчен генә китерелгән. Суфичылык идеологиясе сурәтле тасвирлауларны, көчле, кискен драматик күренешләрне бик оста файдалана, күп кенә атаклы сюжетларны үз ягына җиңел генә борып куя белә. Бу типтагы хикәятләрне таратучы шәхесләрнең берсе — Урта Азиядән килеп, татар илендәге берничә эре мәдрәсәдә укыткан галим Ишнияз бине Ширнияз. Берничә хикәятнең ахырындагы "Сәмиг мин Ишнияз бине Ширнияз", ягъни "Ишнияздан ишеттем" дигән сүзләре шуны күрсәтеп тора. * * * Җыентыктагы хикәятләрнең күбесе күләм ягыннан бик җыйнак, кыска. Боларда киң җәелеп китеп тасвирлаулар, чигенешләр юк, күбесе бер генә сюжетка корылган, вакыйгалар кинокадрлардагы кебек тиз алышына, сөйләмдә һич артык сүз юк, шуңа да алар хәтергә тиз сеңеп кала торган әсәрләр. Төрле чордагы күпсанлы кулъязма китаплардан алынган бу хикәятләрнең телләре шактый чуар, аларда хәзерге заман кешесенә авыр аңлаешлы иске грамматик формалар, диалекталь сүзләр белән чуарланган гарәп һәм фарсы алынмалары күп. Шуңа күрә без аларның барысын да хәзерге әдәби телгә адаптацияләп, ягъни яраштырып әзерләдек, бары тик тарихи сүзләр, алыштырып булмый торган дини терминнарны гына калдырып, астөшермәләрдә тәрҗемәләрен, аңлатмаларын күрсәтеп бардык. Кайбер тарихи шәхесләр, географик атамалар хакында киңрәк шәрехләү-аңлатмалар китап ахырында китерелде. Шулай ук ахырда кайсы хикәятнең кайдан алынганын, нинди китапханәдә саклануын, кем язганын, кайда, кайсы вакытта язылганын (әгәр ул кулъязмада күрсәтелгән булса) белдергән искәрмәләр бирдек. Оригиналларда хикәятләрнең исемнәре күрсәтелмәгән, биредәге исемнәр, эчтәлектән чыгып, безнең тарафтан шартлы рәвештә куелды. Шулай ук иске телебезнең кабатланмас ямен, кыйммәтен укучыларга җиткерү өчен хикәятләрнең стиль-өслүбен, бәян итү рәвешен оптималь төстә сакларга тырыштык. Гасырлар сынавын үткән бу әсәрләрдәге мәңге сүрелмәс кешелеклелек идеяләре, яхшылык белән явызлыкның көрәше, кешедә камил әхлак һәм иман тәрбияләү кебек хәзерге заман өчен дә актуаль булган мәсьәләләр күпләрне битараф калдырмас, бик яхшы сабаклар бирер, укучылар тарафыннан яратып укылыр дип ышанып калабыз. НӘҖИП НӘККАШ-ИСМӘГЫЙЛЬ, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән гыйльми хезмәткәре Йөзем суына чумган падишаһ адишаһлардан бер падишаһның вәзире ул падишаһка әйтте: — Хезмәткәрләреңә әмер ит: эченә кеше кереп чумарлык йөзем ширәсе, ягъни йөзем суы хәзерләт. Ширәне мичкәгә тутырсыннар, ә үзең шунда чум,— диде. Падишаһ шундук боерды, бер мичкәгә кеше чумарлык итеп ул ширәне тутырдылар. Падишаһ хадимнәре белән мичкә янына килде. Хадимнәрнең кайсы падишаһның асылташлар белән бизәлгән таҗын тотып торды, кайсы — киемнәрен, кайсы башмагын алды. Шаһ ширәгә чумды, аннан башын чыгарды: үзен бер далада күрде. Һәр дүрт ягына каранды — һичбер җан иясен күрмәде. Мәгәр бер карт очрады, ул карттан сорады: — Бу ни атлы сахра? Карт җавап бирде: — Бу сахраны Дәште Кыпчак дип әйтәләр. Шаһ үзенең шәһәрен сорашты. Карт "фәлән кадәр тукталышлар үтеп барырга" кирәклеген әйтте. Шаһ моның чиксез ерак икәнлеген аңлады, үз гомерендә кайтып җитәр мөмкинлеге юк икән. Һәр дүрт тарафны сорады, һәр тарафтагы шәһәрләр бик ерак икән. Карт: — Үзең ни җирдән, кайчаннан бирле киләсең? — диде. Шаһ барысын да әйтеп бирде. Карт аны үзенә кунак итеп алып кайтты. Бу шаһ ул картка күп көннәр хезмәт итте. Шаһка картның кызын никях итеп бирделәр. Шаһның күңеленә бу картның кызы хуш килде, көннән-көн мәхәббәтләре артты, берничә балалары дөньяга килде. Ул балалары чиксез сөекле булды. Көннәрдән бер көнне бу падишаһ су коенырга теләде. Киемнәрен салып, суга керде дә чумып китте. Судан башын чыгарып караса, үзен әүвәлге йөзем ширәсе эчендә күрде. Хадимнәр дә шунда хәзер булып торалар: килеп чыгуы белән кайсы тәнен сөртеп, кайсы киемнәрен иңенә салдылар. Солтанлык тәхетенә илтеп утырттылар. Падишаһ гамьгә чумып, башын иеп уйланып утырды, сәгать саен аһ орды. Вәзире әйтте: — И падишаһ! Ни булды? Шаһ башыннан кичкәннәрне сөйләп бирде. Аннан соң вәзире әйтте: — И падишаһ! Ул күргән хәлләрең хыялдыр, әмма бу һәркемгә бер гыйбрәттер, дөньяның фанилыгының мисалыдыр,— диде. Шулай итеп, нәсыйхәтен тәмам итте. Карун кыйссасы арун бик бай иде. Ул Муса галәйһиссәламнең замандашы һәм кардәше иде. Равиләр, ягъни хәбәрләрне сөйләүчеләр, кырык сигез сарай алтыны бар, дип риваять кылдылар. Муса галәйһиссәлам һәрдаим вәгазь кылыр иде: — Әй Карун туганым! Аллаһы Тәгалә сиңа ярлылар өчен садакалар бирергә боерган, Алланың әмерен тот, гөнаһлы вә фетнәле булма,— диде. Юк, Карун ул Муса галәйһиссәламнең сүзен тотмады, хәер-садака кылмады. Җитмәсә, кардәше Мусаны дошман тотты. Боларның шәһәрләрендә бер бик начар зиначы хатын бар иде. Көннәрнең берендә бу хатынны Карун күрде: хатынның авыры бар. — Бу йөгең кемнәндер? — диде. Хатын: — Иясе юк,— диде. Карун әйтте: — Сиңа берничә алтын бирәм, син, җәмигъ мәчетенә барып, йөгеңне Мусадан дип исбат ит. Хатын әйтергә булды, Карунга вәгъдә бирде. Ахырда хатын җәмигъ мәчетенә барды. Карун да шунда иде. Муса галәйһиссәлам намаздан чыккач, халкына вәгазь кыла башлады: — И яраннар! Харам эш кылмагыз, Ходай каршында гөнаһлы булмагыз, зина һәм угрылык кылмагыз,— диде. Карун, зиначы хатынга "Мусадан йөгем бар" дип әйттерергә теләп, күзе белән күп ишарәтләр кылды. Хатын әйтмәгәннән соң, Карун, Мусага карап: — Син кешене гөнаһтан тыярга телисең, үзең зина гөнаһын кылгансың, менә бу зәгыйфә "минем йөгем Мусадан" дип әйтергә оялып, әдәп саклап тора,— диде. Муса, шундук торып, хатыннан җавап сорады: — И зәгыйфә! Ошбу җәмәгать алдында әйт: Алла бармы? Пәйгамбәр хакмы? — диде. Хатын җавап бирде: — Алла бар. Пәйгамбәр дә хак,— диде.— Ялган әйтеп булмас, мине Карун алтын бирмәкче булып алып килде,— диде. Шул заман Муса галәйһиссәлам белән Карунның дошманлыклары бик зур булды. Пәйгамбәрнең догасы кабул булды. Ахырда Карунны бөтен маллары, алтын сарайлары белән җир йотты. Мигъраҗга ышанмауның бәласе ахабәләрдән берәү хәзрәти Рәсүл галәйһиссәламнең, ягъни Мөхәммәднең мигъраҗына шик китерде, ышанмады. Көннәрнең берендә, бу сахабәнең йөкле хатыны унынчы ае белән йөри башлаганда, үзе чиләк алып суга китте. Бу сахабә авылда насыйхәтчеләрдән ишеткән иде: "Хәзрәти Рәсүл, җиде йөз еллык юлны үтеп, күкне-галәмне гизеп йөргән. Үзе кайтып җиткәнче, түшәгенең җылысы бетмәгән булган, хөҗрәсенең ишегендәге боҗрасы селкенеп торган",— дип. Әмма ул бу сүзләргә ышанмаган иде. Кыскасы, бу сахабә су янында шуларны исенә төшерде. Чиләгенә су тутырды, үзе "бераз салкын алыйм" дип, елга суына чумды. Ниндидер башка бер урынга килеп чыкты. Башын күтәреп караса, үзен хатыннар сурәтендә күрде. Шулай аптырап торганда, бер яктан бер чибәр егет килеп чыкты. Егет бу хатынны алып китте дә үзенә никях кылып өйләнде. Берничә еллар гомер сөрделәр. Бу хатынның берничә баласы дөньяга килде. Көннәрдән бер көнне бу хатын су коенырга төште. Киемнәрен салып, суга чумды. Судан чыгып, башын күтәреп караса, күрде: әүвәлге урынына килеп чыккач, үзе ирләр сурәтенә кергән, чиләкләре дә су белән тулып, чайкалып, дулкынланып тора. Күлмәкләрен киде, чиләкләрне суы белән өенә алып кайтты. Унынчы ай белән йөри торган хатыны: — Бик тиз кайттың,— диде. Ире башыннан кичкәннәрне хатынына баштанаяк сөйләп бирде. Хатыны әйтте: — Тәүбә кыл, гафу үтен. Хәзрәти Рәсүлнең мигъраҗын раст бел, ышаныч тот,— диде.— Түшәгенең җылысы бетмәгәненә һәм ишегенең боҗрасы селкенеп торганга шик тотма. Бу — Пәйгамбәр галәйһиссәламнең могҗизасыдыр,— диде. Кунак сөюче Ибраһим пәйгамбәр әбәрдә шулай китерделәр: Ибраһим галәйһиссәлам кунак сөяр иде. Кунак килмәгән көнне ашын да ашамас иде. Өйләдә пешкән ризыкны да "кунак килмәсме?" дип саклар иде. Әгәр ике-өч көн кунак килми торса, әйтер иде: — Илаһи! Миңа ни булды, ни килде — миңа кунак бирмәдең,— дияр иде. Беркөн бер кунак килде. Ибраһим галәйһиссәлам сорады: — Син нинди дин тотасың? — диде. Ул әйтте: — Мин мәҗүси яһүдмен,— диде. Ибраһим: — Алай булса сине кунак итү юк, синең динең башка икән,— диде. Ул кунак өйдән чыгып китеп барды исә, Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгаләдән вәхи, ягъни хәбәр иңде. Әйтте: — Йә Ибраһим! Син ни өчен ул бәндәне кунак итмәдең? Мин бит аны, бу кяфер, дип, ризыгын киметмәдем, бу көн сиңа җибәреп, ризыгын синең кулыңда кылдым исә, син аңа һични бирмәдең! — дип ачуланды. Ибраһим галәйһиссәлам, торып, кунак артыннан йөгерде. Куып җитеп, кунакка: — Зинһар, борыл! — диде, әмма кунак борылмады.— Ике дөя бирәм! — диде, кунак борылмады.— Өч дөя бирәм! — диде, кире килмәде. Ахырда әйтте: — Йөз дөя бирәм, зинһар, борыл! — диде. Кунак әйтте: — Бу ни хәл инде? Башта кунак итмәдең, инде хәзер йөз дөя бирмәкче буласың? — диде. Ибраһим галәйһиссәлам: — Тәңре Тәгалә мине ачуланды,— диде исә, мәҗүси әйтте: — Синең Тәңрең яхшы Алла икән,— диде.— Дошман мәҗүси өчен дә хәтта дустын да ачулана икән,— дип иман китерде. Шулай итеп, мөселман булды. Сөләйман пәйгамбәр белән кырмыска өләйман галәйһиссәлам беркөн диңгез буенда йөри иде. Шул вакыт авызына бер яфрак капкан, диңгез читенә килүче бер кырмысканы күрде. Сөләйман галәйһиссәлам гаҗәпләнеп карап торды. Шул вакыт диңгездән бер яшел ташбака чыкты. Авызын ачу белән кырмыска бу ташбаканың авызына керде. Ташбака авызын йомды да диңгезгә кереп китте. Сөләйман галәйһиссәлам бу хәлгә гаҗәпләнеп, фикер итеп торды. Аннан соң ул бака кире чыкты. Диңгез ярына килеп, кырмысканы авызыннан чыгарды да яңадан диңгезгә кереп китте. Кырмыска китеп барган чагында, Сөләйман галәйһиссәлам әйтте: — Әй кырмыска! Син анда ни эшләдең? — диде. Кырмыска сөйләде: — Әй Тәңренең пәйгамбәре! Шушы диңгез эчендә Хак Тәгалә бер таш яраткан, ул таш эчендә бер корт яраткан, мине ул кортның ризыкчысы итеп куйды. Һәркөн Хак Тәгаләнең боерыгы белән шушы диңгез буена киләм. Хак Тәгалә ташбака сурәтендә бер фәрештә яратты, ул фәрештәне миңа юл күрсәтүче итеп куйды. Кайчан авызыма яфрак алып, диңгез буена килсәм, ул фәрештә килеп, мине авызына ала, туры таш эчендәге кортка алып бара, ә мин аны туйдырам. Суда миңа һичнинди зәхмәт тими. Мин ул кортка ризык алып барган саен, һәрвакыт аның сүзен ишетәм. Ул матур тел белән: "Шөкер шул Тәңрегә: мине яратты һәм минем тора торган җиремне диңгез эчендәге таш уртасында кылды. Моның кебек җирдә, и Тәңре Тәгаләм, минем ризыгымны бирәсең, һичкайчан онытмыйсың. Әй Бар Кылучы! Ахырзаманда Мөхәммәд галәйһиссәламнең өммәтләрен дә шулай ук нәүмиз кылмассың",— диер. Сөләйман галәйһиссәлам, кырмыскадан бу сүзләрне ишетеп, Аллаһы Тәгаләнең кортына хәйран калып, күп-күп шөкерләр әйтте. * * * Бу хикәят шуңа дәлил: кем дә кем Хак Тәгалә хәзрәтенә тәвәккәл кылып торса, ул кешенең, һәркайда булса да, ризыгын ким әйләмәс. Өч нәсыйхәт окман хәким үзенең углына нәсыйхәт итте: — И углым! Яхшылар нәсыйхәтеннән баш тарта күрмә, һәрни нәсыйхәт әйтсәләр дә, кабул итүче бул. Көннәрдән бер көнне Локманның углы берничә яраны белән сәфәргә чыгып барганда, бер юл аермасында бер кеше әйтте: — Кем дә булса миңа мең тәңкә бирсә, ул кешегә бер нәсыйхәт өйрәтермен,— диде. Локман хәкимнең яраннарыннан берсе әйтте: — Әйдә, өйрәт! — диде. Ул кеше әйтте: — Башта мең тәңкәне бир, аннан соң әйтәм. Локманның углы әйтте: — Ул мең тәңкәне мин ул нәсыйхәткә тотам, ни өйрәтсәң дә өйрәт,— диде. Ул кеше әйтте: — Ул тәңкәләрне бир, аннан соң өйрәтермен. Шулай итеп, Локман хәкимнең углы мең тәңкәсен бирде. Аннан соң ул кеше әйтте: — Берәр кеше синнән сораса: "Бу ике нәрсәнең кайсы яхшырак?" — дип, ул хәлдә аңа әйт: "Күңелең кайсын теләсә, шунысы яхшырак",— диген. Локманның углы сорады: — Нәсыйхәтең шул гынамы? Ул нәсыйхәтче әйтте: — Әгәр нәсыйхәтемне саклап тотар булсаң, бу да күп булыр,— диде. Ул угыл белән юлдашлары юлларын дәвам иттеләр. Бара торгач, бер шәһәргә җиттеләр. Урам башында торган берәү боларга әйтте: — Кем дә булса миңа мең тәңкә бирсә, аңа бер нәсыйхәт өйрәтермен. Локманның углы тагын әйтте: — Ул мең тәңкәне мин тотармын, ни әйтерсең? Нәсыйхәтче әйтте: — Башта тәңкәләрне бир, аннан соң өйрәтермен. Локманның углы тагын тәңкәләрен бирде. Ул кеше өйрәтте: — Кемнең дә булса нигъмәтләреннән авыз итсәң, аның кадер-хөрмәтен танучы, ризык хакын саклаучы бул. — Нәсыйхәтең шул гынамы? — Әгәр хәтереңдә яхшы сакласаң, бу да күптер. Аннан соң янә киттеләр. Шәһәрнең бер урамында тагын бер нәсыйхәтче әйтте: — Кем дә кем миңа мең тәңкә бирсә, аңа бер нәсыйхәт өйрәтермен. Локман хәкимнең углы башта мең тәңкәсен бирде, ул кеше әйтте: — Әгәр берәүнең ашы әзер булган булып, сине ашка өндәр булса, син аны ташлап китмә,— диде. Шулай итеп, Локман хәкимнең углы өч мең тәңкәсен биреп, ул өч нәсыйхәтне алганнан соң, сәфәрләрен дәвам иттеләр, янә киттеләр. Бер япанга чыктылар. Ул япанда юлчылар суга гаҗиз булдылар. Чарасыз булып, ахырда бер коега җиттеләр. Ул коеның суы чиксез тирәндә, алырга һич мөмкинчелек юк, кем төшсә дә чыгарга һич әмәл юк иде. Ул мосафирлар төшеп су алырга һич кешене тапмадылар. Аннан соң хәкимнең углын, ихтыярына карамастан мәҗбүр итеп, коега күтәреп салдылар: — Безгә су алып бир! — диделәр. Коеның төбенә җиткәч, Локманның углы күрде: бер күркәм гүзәл егет белән кыз утыралар, каршыларында күзләрен алартып бер бака утыра. Кое төбендәге ул егет Локман углыннан сорады: — Бу кыз белән баканың кайсы яхшырак? — диде. Угылның теленә килгән иде: "Кыз яхшырак",— дип әйтергә, шундук, теленнән бу сүз ычкынмас борын, баягы мең тәңкәгә алган нәсыйхәте исенә төште. Аннан соң әйтте: — Синең күңелең кайсын теләсә, шунысы яхшырак,— диде. Ул гүзәл әйтте: — И ханым егет! Үзеңне һәлакәтлектән коткардың, синең кебек күпләр бу урында минем бу сүземә җавап таба белми һәлак булдылар. Аннан соң ул Локманның углына бу җавапны әйткәне өчен, бер кызыл алтын бирде һәм су алырга ирек бирде. Янә киттеләр. Бер шәһәргә килеп керделәр. Ул шәһәрнең хуш табигатьле бер падишаһы бар иде. Бу Локманның углы ул падишаһка бик ошады: һәр эшне бу угланга әмер итсә, тәмам җиренә җиткереп эшләр иде. Көннәрдән бер көнне ул падишаһ, үзенең гаскәре белән сәйранлыкка киткән вакытында, һәммә мал вә милкен бу Локман углына тапшырып китте. Падишаһ киткән заманда падишаһның бер яшь хатыны (ул Локман углына мең җан белән гашыйк иде) янына килде: — Минем теләгемне үтә,— дип, тиешсез эшкә кыстый башлады. Бу Локманның углына Иблис ләгыйнь вәсвәсә итеп, харам эшкә ният иткән заман, югарыдагы әткәсенең васыятен һәм мең тәңкәгә сатып алган нәсыйхәтен исенә төшереп, падишаһ хатынының әмеренә риза булмады. Шул заман падишаһның хатыны бу егеткә ябышып, тарткалашып шаһ сараеның ишегеннән килеп чыктылар. Алар тарткалашып чыккан вакытта, падишаһ кире кайтып килә иде, боларның бу хәлен турыдан-туры күрде. Падишаһны күрүе белән үк хатыны әйтте: — Син бу егеткә ышанып, аны үз урыныңа куеп киттең, син киткәч тә, бу егет шулай рисвай итте,— диде, падишаһны ялган сүз белән ышандырды. Падишаһ бу егеткә чиксез ачуланды, ләкин үзенең камил акыллы булуы аркасында егетне бер очрактан һәлак итүне тиеш күрмичә сабыр итте. Шулай да бу егетне һәлак итәргә ниятләп, хәйлә белән юк итәргә карар кылдылар. Падишаһ ул егеткә боерды: — Син иртә минем бакчама бар, төрле җимешләр һәм чәчәкләр җыеп, миңа китер.— Үзенең бакчачысына исә әйтте: — Иртән-иртүк синең бакча ишегеннән кем аяк баса, син аның башын кисеп, миңа җибәр,— диде. Локманның углы, падишаһның әмеренә буйсынып, иртән-иртүк бакча тарафына йөз тотты. Юлда барганда үзенең бер иске дустына очрады. Дусты әйтте: — И дустым, кая барасың? — Падишаһның әмере белән бакчага. Бу егет шаһның әмере кичегә дип ашыга иде, әмма шунда баягы мең тәңкәгә алган нәсыйхәте хәтеренә килде. "Берәүнең нигъмәте әзер булса, аны ашамый ташлап китмә" дигән өчен, ул дустының чакыруын кабул итте. Бу егет ул нигъмәтне ашаган вакытта, падишаһ хатынының ихтыяры, сабыры бетте. Егетне бик күрәсе килеп, аны коткару нияте белән артыннан чыгып йөгерде. Хатын бакчага аяк басу белән, ялваруына карамыйча, бакчачы аның башын кисеп, падишаһка җибәрде. Шаһ хатынның башын күргәч тә хәйран калды. Нишләргә белмичә аптырап торганда, ул әмер иткән җимешләр һәм чәчәкләрне күтәреп, Локман углы килеп керде. Падишаһ әйтте: — И егет! Бу ни хәл бу: мин сине һәлаклеккә җибәргән идем, синең урыныңа минем хатынымның башын кисеп җибәрделәр?! Локманның углы башыннан кичкәннәрнең барын да сөйләп бирде. Аннан соң падишаһ, Локман углының сүзләрен дөрес табып, аны үзенең якын вәзире итте. Бу кыйссадан безгә хисса будыр: һәркем нәсыйхәтче-вәгазьчеләрнең үгет-нәсихәтен кабул итеп, шул канун вә кагыйдәләр буенча йөрсә, Аллаһы Тәгалә ул бәндәсенә һәр ике дөньяда абруйлык бирер. Тормыш итү гыйлеменнән бер мисал ер шәһәрдә бер галим имамлык иткән вакытта, шәһәр халкы моны имамлыгыннан төшерергә ният иттеләр. Бу имам икенче авылга барып, бер шәехнең өенә кереп, үтенечен бәян итте. Ул шәех бу имамга әйтте: — Әй имам! Тормыш итү гыйлеменнән берәр нәрсә беләсеңме, бераз хәбәрең бармы? Ул галим: — Юк, белмимен,— диде. Ул шәех әйтте: — Ул гыйльме мәгаш бу кагыйдә буенчадыр: кайсыбер урыннарда ил җәмәгатенең мөнәсәбәтенчә тору кирәктер,— диде. Сүздә һәм гамәлдә ул имам бу шәехнең сүзен дөрес тотып, янә иленә кайтты. Намаз вакыты булды. Җәмәгать белән бергә намаз укыганнан соң, сәлам биргәндә — башта сул ягына сәлам бирде, аннан соң уң тарафына сәлам бирде. Намаздан бушагач, андагы халык имамнан сорады: — Имам, ни булды? Гыйлемеңне ялгышлык белән кылдың, әүвәл сул ягыңа сәлам бирүеңнең сәбәбе ни? — диделәр. Имамнары мондый дәлил китерде: — Уң ягымдагы фәрештәләр белән сул ягымдагы фәрештәләр тигезләр дип уйладым. Тагын шул: уң ягымдагы җәмәгать гади кешеләр иде, ә сул ягымдагы җәмәгать — хөрмәткә лаек кешеләр. Шуның өчен башта бу әшраф булган җәмәгатьләр ягына хөрмәт күрсәттем,— диде. Чынында исә сул ягына сәлам бирүенең сәбәбе шул иде: ул кешеләр моны имамлыктан алырга теләгән җәмәгать иде. Моннан соң, ул имамнан үзләрен мактаганын ишеткәч, күңелләре хуш булып, имамнары ни әйтсә, шуны эшләргә, тәмам кирәк-ярагын хәзер итеп торырга кирәк дип сүз беркеттеләр. Бу вакыйгадан соң бу имам үз илендә озак еллар тынычлык белән гомер кичерде. Гыйлем өйрәнүнең файдасы олтан Мәхмүд заманында итчеләрдән берәүне солтан янына китерделәр. Бу итче каршына солтан Мәхмүд бер сарык китертте. Әйтте: — Әй итче! Бу сарыктан күпме ит булыр, күпме май булыр? — диде. Итче сарыкны тотып карады, әйтте: — Фәләнчә кадәр ит, фәләнчә кадәр май булыр. Шуннан соң сарыкны суйдылар, итче әйткәнчә булды: бер мыскал артык һәм бер мыскал ким булмады. Солтан моны күреп гаҗәпкә калды. Янә сорады: — Гыйлемнән берәр нәрсә беләсеңме? Итче: — Белмимен,— диде. Солтан боерды: — Бу итчене илтеп асыгыз! — диде. Асарга алып киттеләр. Юл өстендә әлеге итченең улы очрады, мәктәптән кайтып килә иде. Әйтте: — Минем атамны кая алып барасыз? — диде. — Асарга алып барабыз,— диделәр. Улы: — Гаебе нидер? — дип сорады. Әйттеләр: — Солтан янында куйның ите һәм мае ничәшәр мыскал икәнен белде. Солтан аннан сорады: "Аллаһы Тәгалә сиңа шулкадәр акыл-зиһен биргән, Алланы нәрсә белән таныйсың?" — диде. Итче исә: "Танымыйм",— диде. Шул сәбәптән атаңны асарга боерды,— диделәр. Улы әйтте: — Атамның гаебе шул гына булса, сез бераз сабыр итеп торыгыз, мин солтанның үзен күрим,— диде. Барды, солтанга сәлам бирде һәм әйтте: — Минем атамны ни сәбәптән асарга әмер иттең? — диде. Солтан: — Аллаһы Тәгалә шулкадәр фәһем-фирасәт биргән икән үзенә, сарыкның ите-мае күпме икәнен мыскалына кадәр әйтеп бирде. Шул зиһене белән Аллаһы Тәгаләне танымый надан калган, шул сәбәптән астырам,— диде. Итченең улы әйтте: — И солтан! — диде.— Бу эштә атам гаепле түгел, аны мәктәпкә бирмәгән бабам гаепледер. Син менә мине күр: мин унике яшьлек сабыймын, гыйлемне миннән сора, шәригатьнең бөтен кануннарын әйтеп бирәм,— диде. Сорадылар, малай бик күп сорауларга җавап бирде. Солтан гаҗәпләнде, бу малай хакына атасын асылудан коткарды. Шуның кебек әгәр берәүне теге дөньяда кыямәт көнендә тәмугка китерсәләр, әгәр ул дөньяда булганда улын мәктәпкә укырга биргән булса, улы тәмуг юлына чыгып һәм каршы барып, Аллаһы Тәгаләдән үтенеп, атасын коткарып калыр. * * * Бу хикәяттән гыйбрәт: гыйлем өйрәнү өчен баланы мәктәп-мәдрәсәгә бирү тиешледер. Пәйгамбәребез әйткән: "Таләбү-л-гыйлмә фарыйзәтү галә көллин мөслимин вә мөслимәтин", ягъни гыйлем өйрәнү мөселман ир-егетләргә һәм мөселман хатын-кызларга тиешле эштер. Сабыр иткән — морадына җиткән өләйман пәйгамбәр заманында гарәпләрдән берәү, бер сандугачның авазына гашыйк булып, сайратыр өчен аны сатып алды. Бу сандугач гарәп кулында берничә көннәр сайрады. Аннары сайрамас булды. Гарәп әлеге кошны Сөләйман пәйгамбәр янына алып барды, чөнки ул кошлар телен белә иде. Гарәп әйтте: — Бу кошны сайратыр өчен алган идем, берничә көннәр сайрады да тынып калды. Ни сәбәптән тынып калды икән? — диде. Сөләйман пәйгамбәрдән үтенде: — Сандугачтан сора әле,— диде. Сөләйман сандугачтан сорады: — Ни өчен тынып калдың? Кош Сөләйман пәйгамбәргә әйтте: — Баштагы сайравым шуның өчен: сөйгәнемне искә алып елар идем. Инде һавадан кошлар очып килеп, мине тәрәзәдән сөйгәнем күрде, миңа күп нәсыйхәтләр әйтте: "Бу кадәр елама, Алла теләсә, бер кавышырбыз",— диде. Шуннан соң тынычланып калдым,— диде. Сөләйман пәйгамбәр сандугачның сүзен иясенә белдерде. Сөләйман пәйгамбәр кошны сатып алырга теләде, иясе сатты. Сөләйман сандугачны алганнан соң, азат итеп, очыртып җибәрде. * * * Бу хикәяттән гыйбрәт мәгълүм булды: һәртөрле авырлыкларда сабырлык иң яхшысыдыр. Акыл нәрсә дә, гыйлем нәрсә ер кешенең бер тилемсә углы бар иде. Ул углын йолдызлар гыйлемен өйрәтүче остазга — мөнәҗҗимгә бирде. Әйтте: — Әй остаз! Син минем углымны йолдызлар гыйлеменә шулкадәр өйрәт ки, ул гыйлемнән синең кадәр белсен,— диде. Аннан соң ул остаз аның углын алып калды. Бөтен иҗтиһадын, тырышлыгын биреп өйрәтте ки, бу тиле малай аның үзе кадәр белүче булды. Шулай өйрәнеп җиткәч, остаз аны өенә кайтарды. Атасы, үзенең кулындагы йөзекне учына йомарлап, углына әйтте: — Әй углым, бу нәрсә? Әгәр йолдызлар гыйлеменнән хәбәрең булса, әйт,— диде. Малае бераз карап, уйланып торгач, әйтте: — Бер түгәрәк нәрсә, үзе таш,— дип. Моны ишеткәч, атасы шатланды һәм тагын сорады: — Ни сыйфатлы? — дип. Углы әйтте: — Уртасы тишекле. Моны ишеткәч атасы тагын да шатланды, белә икән, дип уйлады һәм тагын сорады: — Исеме ничек соң? Углы җавап бирде: — Тегермән ташы! — дип. Моны ишетеп, атасы ни эшләргә дә белмәде, бик кайгырды. * * * Инде сүз ахырында моннан гыйбрәт булыр: кайбер кешедә акыл камил, җитешле булыр, ләкин гыйлеме булмас. Ә кайбер кешедә гыйлем булса да, акыл булмас. Күрдегез ки, бу углан да гыйлем куәте белән әйбернең ни рәвешле икәнен белде, әмма акылы юклыктан, тегермән ташының учка сыймаганын белмәде. Шуңа күрә әйткәннәр: гыйлем башка да, акыл башка. Яхшы сүз — җан азыгы еркөн Солтан Мәхмүд Газнәви юлда барганда күрде: бер карт бакча ясый, җимеш агачлары утырта. Солтан сорады: — Әй карт! Бу бакчаны кем өчен утыртасың? Карт: — И падишаһ! Башкалар үстерде — без җимеш ашадык, инде мин үстерәм — башкалар ашасын,— диде. Бу сүз солтанга ошады: — Дөньядагы күп эшләр шуның кебек бер-берсенә бәйләнешле, мәгънәле сүз әйттең,— дип, картка мең алтын бирде. Солтан китеп барганда, карт әйтте: — И әфәндем! Башкалар бакча үстерәләр, берничә елдан соң гына җимешләрен татыйлар, ә мин утырткан көнне үк татый башладым, гаҗәп түгелмени? — диде. Бу сүз дә солтанның күңеленә хуш килде, яңадан мең алтын динар бирде. Артыннан карт тагын кычкырды: — И мәхдүм! Башкалар бакчаның җимешен елга бер тапкыр җыялар, ә мин бер көндә ике тапкыр җыйдым, гаҗәп түгелме? — диде. Солтанга тагын хуш килде, тагын мең динар бирде. Солтан китеп барганда, тагын берәр сүз әйтү өчен карт яңадан аваз бирде. Вәзир әйтте: — И солтаным! Тизрәк китик, югыйсә бу зирәк карт сүз белән бөтен байлыгыбызны алыр,— диде. Юмарт карт һәм игътибарсыз падишаһ еркөн Мәхмүд Насретдин Газнәви ауга чыкты. Иярченнәреннән һәм хезмәтчеләреннән аерылып киткән иде. Ачлык һәм сусызлык үзәгенә үтте. Шул вакытта күрде: бер карт җилкәсенә алма күтәреп килә. Солтан әйтте: — Әй карт! Нәрсәң бар? Карт: — Бераз сулы, татлы алмам бар, падишаһка илтәм,— диде.— Ул, бәлки, минем хакымда бер яхшылык итәр, балаларым күп,— диде. Солтан әйтте: — Миңа бераз бирмәссеңме, кулыңнан килерме? Карт: — Булыр,— диде. Кәрзиннең авызын ачты, алдына куйды: — Никадәр теләсәң, ал! — диде. Солтан бераз алма алып, куенына салды, ашый-ашый китте. Гаскәренә җитеште. Әйтте: — Шундый-шундый рәвешле карт килсә, юл бирегез,— диде. Алмасы бераз калган икән, вәзирләре Хуҗа Хәсәнгә һәм Аязга бирде. Бераз вакыттан соң карт килде. Юл бирделәр. Керде, алманы тәхет алдына, солтан каршысына куйды. Дога кылды. Кире чигенеп, бер почмакка барып утырды. Казага каршы, берничә җинаятьчене китерделәр. Хәлләрен сорап тормастан, карт алар янына утырган иде. Солтан ул җинаятьчеләрнең хәлен белгәч, аларны зинданга җибәртте. Сакчылар ялгышлык белән картны да шулар арасында зинданга салдылар. Бакчачы карт солтанның хәтереннән чыккан иде. Бу хәлләрдән соң бер ел үтте. Беркөн солтан начар төш күрде. Иртән төрмәдәгеләрне чакыртты. Һәрберсенең хәлен сорашты, азат итеп, кием бирәчәгенә кием бирде, үтереләчәген үтертте. Чират картка җитте. Солтан: — Син бу картаймыш көнеңдә нинди гөнаһ кылдың? — диде. Карт: — Һич гөнаһым булмады, булса шул булгандыр: берәр нәрсә өмет итеп, сиңа алма алып килгән идем, бер ел инде зинданда рәнҗеш чиктем,— диде. Солтан моны ишетеп, күңеле бозылды, үкенде. Карттан гафу үтенде, аны хәзинәсенә кертте: — Ни теләсәң — шуны ал! — диде. Карт хәзинәгә керде. Бер китап, бер балта һәм бер алтын динар алды. Хәзинәче бу хәлне күреп бик гаҗәпләнде. Бу хакта солтанга килеп әйтте. Солтан картны чакыртып сорады: — Шулкадәр нигъмәттән ни өчен зуррак нәрсә алмадың? — диде. Карт: — Солтанның яше озын булсын, мин зәгыйфь кеше, балта тота алмыйм, бу алтын белән балтаны бер кешегә бирәм, алмагачларны кистерәм, шулар аркасында тагын газапка дучар булмыйм. Ә китапны исә шуның өчен алдым: бер яшь улым бар, аны мәктәпкә бирәм, минем кебек бакчачы итмим, алмагач үстертмим,— диде. Солтан таң калды, игътибарсызлыгына үкенде. Аннан соң картка биш мең динар бирергә боерды. Шәкерткә яхшылык итүнең файдасы өннәрдән бер көнне Хәсән Бәсрый (Алланың рәхмәте төшкере!) болынга чыкты. Бер олы су читендә тукталып, карап тора иде. Күрде: бер бака, бер чаянны аркасына мендереп, каядыр бара. Хәсән Бәсрый карап торды да, "чаян кая барыр икән?" дип, артыннан китте. Чаян бер агач төбенә килде. Ул агач төбендә бер кеше йоклап ята иде. Агачның башында кош оясы бар икән. Ул кош оясына бер олы елан менеп, чагып һәлак итәм дигән вакытта, бу шунда килгән чаян кара еланның үзен чагып үтерде. Хәсән ул йоклаган кешене уятты. Кеше торды, тирә-ягына каранды, әйтте: — Күп йоклаганмын икән,— диде. Күзе кара еланга төште, гаҗәпләнде: — Моны кем үтерде? Юкса мине чагып һәлак итәр иде,— дип сорады. Хәсән: — Бүген син бик яхшы эшләгәнсең, ахры,— диде. Ул кеше әйтте: — Һич гомеремдә харам вә бозык эштән гайре эш эшләгәнем юк иде. Мәгәр бу көн гыйлем өйрәнүче бер шәкерткә очрадым. Тамагы ач икән, бик үтенеп, миннән ашарга сорады. Минем бер күмәчем бар иде, аны бирдем. Мәгәр бар изгелегем шулдыр,— диде. * * * Шулай итеп, мәгълүм булды: бер шәкерткә бер күмәч биргәнгә күрә, Хак Тәгалә елан бәласеннән саклады. Ахыр дөньяда тәмуг газабыннан да сакласа, һич гаҗәп булмас. Шәкерткә яхшылык итү шулкадәр изге икән. Бала күңелен күрүнең хакы әһәрдә бер явыз кеше бар иде. Һәртөрле начарлык, бозыклыкны шул явыз эшләде. Тәмам гомерен шул рәвешчә кичерде. Аның ишегалдында бер олы агач бар иде, бу явызга Аллаһы Тәгаләдән каһәр килгәнен күреп, ул агач куркып корыды. Бу явызның шомлыгыннан хәтта ул җирдә үлән үсмәс иде. Көннәрдән бер көнне бу явыз үзенең бозыклык белән шөгыльләнүеннән кайтып килә иде. Ул явызның елап торучы бер кечкенә балага рәхиме килеп, ул корыган агачтан бер чыбык сындырып алып бирде, баланы елавыннан юатты, күңелен күрде. Хак Тәгалә, ул баланы юатып, күңелен күргәне өчен, бу явызның бар гөнаһларын гафу итеп, үзенең дусларыннан кылды. Агач та бу хәлне күреп сөенде, Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән яшәрде, янә яфраклары яшелләнде. * * * Шулай итеп, мәгълүм булды: сабый балаларның күңелен күреп юатканга, Хак Тәгаләнең олы рәхмәте, гафу итүчәнлеге бар икән. Кешегә чокыр казысаң — үзең төшәрсең өннәрдән бер көнне Әбүҗаһил Пәйгамбәр галәйһиссәламне үтерергә явыз ният кылды. Әбүҗаһил падишаһ углы иде, бик дәүләтле, Пәйгамбәр галәйһиссәламнең үз нәселеннән иде, әмма һәрвакыт аңа дошман булды. Колларына боерды, баскычы төбенә бер тирән баз казытты, ул базның өстен юка гына нәрсә белән каплады. Бер колына кушты: — Бар, Мөхәммәдне чакыр. Килсен, иман китерәм,— диде.— Аңа әйт, Әбүҗаһил чакырды, сырхау булган, сары зәхмәте тигән, дип әйт,— диде. Үзе зәгъфранга буянды, сырхау булып ятты. Колы барды, Пәйгамбәргә хәбәр бирде: — Йә Рәсүлуллаһ! Әбүҗаһилгә сырхау тиде, хәл эчендәдер. Пәйгамбәр килсен, иман китерәм, диде. Аңа сары зәхмәте булган,— диде. Пәйгамбәр галәйһиссәлам сөенеп, иман өйрәтергә бара иде, тәмам кое авызына җиткән иде. Шул минутта күктән Җәбраил галәйһиссәлам иңеп килде, әйтте: — Йә Рәсүлуллаһ! Әбүҗаһил баскычы төбенә кое казыткан, сине һәлак итәргә тели. Сырхау түгел,— диде. Пәйгамбәр галәйһиссәлам кое авызына җиткәч кайтып китте. Шунда ук коллары Әбүҗаһилгә хәбәр бирделәр: — Мөхәммәд кое авызына җиткәч, кире кайтып китте,— дип. Әбүҗаһилнең бик нык ачуы килеп, үзе торып йөгерде, "кое эченә күтәреп орам" дип, кое авызына таба йөгерде, төшеп китте, коены оныткан иде. Коллары Әбүҗаһилне чыгарырга аркан суздылар — аркан аңа һич җитмәде. Чөнки Хак Тәгалә җирне карап торучы фәрештәгә боерган иде: "Коеның төбен тәмугка таба тарт!" — дип. Ул фәрештә тартты, Әбүҗаһил тирән китте. Шәһәр эчендә никадәр бау, чылбыр бар иде — барысын бергә бәйләделәр, кое эченә җибәрделәр, Әбүҗаһилгә җитмәде. Хәйран булып, аптыраштылар. Кое төбеннән Әбүҗаһил кычкырды: — Мине һичкем чыгара алмас, чыгарса мәгәр Мөхәммәд кенә чыгарыр. Барып әйтегез, моннан сәламәт чыгарса, иман китерәм,— диде. Пәйгамбәргә хәбәр җиткерделәр, "Әбүҗаһил шулай-шулай дип әйтә" дип. Пәйгамбәр тиз заман барды. Кое эченә үзенең мөбарәк кулын сузды — Әбүҗаһил ябышып чыкты. Чыккач әйтте: — Гаҗәп, синең сихерең җир астында да йөри икән,— диде. Котылгач, иман китермәде. Йә Тәңре Тәгалә! Шундыйларның явызлыгыннан Үзең сакла. Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр рле-хатынлы ике кеше бар иде. Чиксез, чагыштыргысыз саранлыклары белән мәшһүр иделәр. Боларга һичбер кешенең үз гомерендә "Тәңре ярлыкасын, рәхмәт төшсен" дигән сүз әйткәннәре юк иде. Гомерләренең ахырында, көннәрдән бер көнне ире хатынына әйтте: — И хатын! Инде без синең белән бу кадәр гомер яшәдек, безнең кулыбыздан һичкемнең бер йотым су, бер кабым икмәк ашаганы юк, һәм "рәхмәт" дигән сүзне ишеткәнебез юк. Саранлык белән мәшһүр булдык, әйдә, бер тапкыр гына булса да, сыерыбызны суеп, шәһәр халкын чакырып кунак итик,— диде. Хатыны иренең сүзенә риза булды. Сыерларны суеп пешереп, итен табынга куйдылар һәм барча шәһәр халкын чакырдылар. Ул шәһәр халкының һичберсе бу сыер итен ашарга килмәде: — Безгә саранның ашы җирәнгеч, ашамыйбыз,— диделәр. Шулай итеп, ахырда алар үкенеч һәм хәсрәт белән бу сыер итен ничек кирәк алай үзләре ашап бетерделәр, тик башы гына калды. Ирле-хатынлы икесе киңәштеләр: — Бу башны кемгә булса да ашатыйк. Һич булмаса, берәрсе ашаса, гомеребез эчендә иллә мәгәр бер мәртәбә "рәхмәт, Тәңре ярлыкасын" дигән сүзне ишетер идек,— диештеләр. — Әйдә, икебез дә урамга чыгып, берәр кешене эзләп табыйк, шаять берәр гарип-гораба очрар,— дип, урамга чыктылар. Эзләп йөргәндә ак сакаллы бер карт фәкыйрьгә юлыктылар. Кулларыннан тотып, өйләренә алып кайттылар. Гафулар үтенеп, сыер башын пешереп китерделәр. Ул фәкыйрьне ашый башламас борын кыстый башладылар, ичмаса бер мәртәбә булса да "рәхмәт" сүзен әйтсә ярар иде, дип. Шуннан соң бу фәкыйрь бераз туйгач, болар кыстаганга күрә, бер мәртәбә: — Рәхмәт, Тәңре ярлыкасын! — диде. Ире бу сүзне ишетеп сөенде, хатынына әйтте: — И хатын! Әлхәмделиллаһи, беребезгә бер рәхмәт булды. Һич булмаса тагын бер генә тапкыр әйтсә иде,— диде. Шулай итеп, тагын кыстый башладылар. Тагын бер мәртәбә рәхмәт әйтте. Болар тагын да сөенешеп, ире әйтте: — И хатын! Сиңа да рәхмәт булды, Аллага шөкер, гомеребездә бер тапкыр ишеттек ләбаса,— дип шат булдылар. Соңрак бу фәкыйрь сорады: — Ни өчен мондый сүзләр сөйләштегез? Ире барча хәлләрне бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Башта үзләренең саранлыклары хакында һәм кешедән "рәхмәт" сүзен ишеткәннәре булмавы турында, аннан соң сыерларын суеп, шәһәр халкын чакырганнары һәм аларның килмәгәнлекләрен баштанаяк сөйләделәр. Аннан соң ул фәкыйрь әйтте: — Иншалла, ниятегез яхшы икән. Хак Тәгалә барлык гөнаһларыгызны гафу итәр,— диде. Шунда өйдән чыгып барганда, саран кешене кунакка чакырып, "фәлән көнне бар" диде һәм барасы юлын өйрәтте. — Шул фәлән шәһәрнең шул фәлән тарафыннан китәрсез, аннан узгач, минем юлымда яшел үләннәр үскән булыр, шул үләнле юлдан мине барып табарсыз,— диде. Бу саран аның чакырганына риза булып, вәгъдә биреп, бармакчы булды. Ниһаять, барырга чыкты. Ул карт әйткән шәһәргә җитте. Шәһәр мәйданында бик күп кешеләр җыелып, һөмай кошы чөяләр иде. Бу саранны туктаттылар. — Кая барасыз? — дип сорадылар.— Без бүген һөмай кошын чөябез, чөнки падишаһыбыз вафат булды, безгә падишаһ кирәк. Бу һөмайның күңеле кемгә төшсә, аны падишаһ итәрбез, син дә китмә, монда бул,— диделәр. Бу кеше әйтте: — Мине фәлән карт чакырган иде, мин анда бармыйча булдыра алмыйм,— диде. Аннан болар сораштылар. — Ул сине чакырган кем ул? — диделәр.— Ул карт кайдан, ни җирдән? Бу кеше шәһәр халкына картның ни сыйфатлы икәнен бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Бу шәһәрнең картлары һәм акыллы кешеләре фикер иттеләр: — Моның әйтүенчә, бу тәгаен Хозыр пәйгамбәрдер,— диделәр. — Инде без һөмай кошын чөймибез, торып торабыз. Барасы юлыңа бар, вәгъдәңә хилафлык булмасын. Безнең сиңа әманәтебез шул булсын: син ул карттан сорап кайта күр, безнең бу шәһәребезгә падишаһ кем булып, һөмай кемнең башына кунар икән һәм падишаһның кызын кем алыр икән, дип җибәрделәр. Ул кеше китте. Бая чакырган картның әйтүенчә, юл яшел үлән булып сузылып ята. Моның артыннан күп кешеләр, без дә бу яшел үлән белән барыйк әле, дип бара башладылар. Ул яшел үләнле юл аларга юк булып, кешеләр ни эшләргә белмичә гаҗиз булдылар да кире борылып кайтып киттеләр. Шулай итеп, әлеге кеше карт янына барып җитте. Карт сахрада бер тауның тишеге эчендәге бер алачыкта Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылып утыра иде. Күрештеләр, сәлам бирештеләр. Хозыр галәйһиссәлам аңа чиктән тыш кадер-хөрмәт күрсәтте. Ул кеше хөрмәт соңында ул шәһәр халкының әманәт сүзләрен тапшырды. Хозыр галәйһиссәлам моның соравына җавапны сораган рәвешенчә бирде һәм әйтте: — Ул шәһәргә падишаһ шул кеше, кем падишаһлык хәбәрен китерә,— диде.— Вә янә падишаһның кызын шул ук падишаһлык хәбәрен китергән кешегә бирерләр. Һөмай кошы да шуның ук башына кунар,— дип, җавабын бирде. Аннан соң хәзрәти Хозыр галәйһиссәлам дога кылды: — Бу кеше падишаһ булсын, һәм падишаһның кызы моңа насыйп булсын,— дип, кире озатып җибәрде. Кайтырга чыгып, исән-сау ул шәһәргә җитте. Кайтып җитүе белән, шәһәр халкы аның янына җыелдылар, әманәтләрен сорадылар. Ул аларга болай дип җавап бирде: — Падишаһ хәбәрен кем йөртә — шул кеше падишаһ булыр, падишаһ кызын да шул алыр. Шәһәр халкы моның бу җавабын яратмыйча: — Син картсың, безгә падишаһ булу синең кулыңнан килмәс,— диделәр.— Кемгә кунсаң — шул падишаһ! — дип, һөмай кошын чөйделәр. Бер чөйделәр — бер кунды, ике чөйделәр — ике кунды. Өченчесендә дә моның өстенә кунды. Ахырда чаралары калмады, падишаһ иттеләр. Падишаһ кызын да аңа бирделәр. * * * Күрдегезме, бу кыйссадан гыйбрәт ни булды: бу саран кеше никадәр начар исемле булса да, соңыннан яхшы ниятләр итеп, Хак Тәгалә аны бу дөньяда ук нинди мәртәбәләргә ирештерде. Бер рәхмәт сүзе аркасында янә ахирәттә дә дәрәҗәләргә ирештерсә, гаҗәп булмас иде. Һәркемгә шул тиешле: "рәхмәт" сүзен никадәр ишетсә дә, тагын ишетер өчен яхшылык эшләүдән туктамасын. Ибраһим Әдһәм хикәяте лланың изге бәндәләреннән Әдһәм атлы изге бер бәндәсе бар иде. Көннәренең күбесен зиратта, каберләр арасында үткәрә иде. Ул яшәгән Бәлех шәһәрендә падишаһның бик чибәр бер кызы бар иде. Падишаһ сараеның биектәге тәрәзәсеннән башын чыгарып, астагы кешеләрне күзәтер иде. Бу кызга Әдһәмнең күзе төште, чибәрлегенә исе китеп, ул падишаһның кызына мең җан белән гашыйк булды. Аннан соң ул аны күрергә һәм үзенә кияүгә алырга теләп, шәһәр эченә керде, падишаһтан кызны сорарга ниятләде. Падишаһка сүз кушарга кыюлыгы җитмичә, нәүмиз булып тилмереп карап торды. Падишаһның аңа күзе төшү белән аңлады: бу фәкыйрьнең аңа бер-бер йомышы бар булса кирәк. Падишаһ яраннары белән мәчеттән кайтып килә иде. Бу Әдһәмнең падишаһка эндәшергә көче җитмәде, өметсезләнеп, тилмереп карап калды. Падишаһ: — Бу фәкыйрьнең берәр йомышы бар, ахры,— диде. Вәзир ул фәкыйрь янына барды, хәлен сорады: — Нинди үтенечең бар? — диеп. Әдһәм әйтте: — Падишаһның кызын никях итеп бирүен сорыйм,— диде. Вәзир падишаһ янына килде. Падишаһ сорады: — Ул фәкыйрьнең ни үтенече бар? — диде. Вәзир кыяр-кыймас әйтте: — Синең кызыңны хатынлыкка сорыйдыр. Моны ишетеп, падишаһның барча вәзирләре хәйранга калдылар. Аннан соң падишаһ вәзирләре белән: "Ни дип әйтик?" — дип киңәште. Ахырда шулай киңәш итештеләр: — Мәһәре күп, дип әйт, көче җитмәс, теләгеннән кире кайтыр,— диделәр. Шаһ әйтте: — Моның хәле өч хәлнең берседер — йә бу бер олы кешедер, йә бер диванадыр, йә кешеләрне сынаучыдыр. Шаһның ике эре энҗесе бар иде, ул заманда һичкемдә моңа тиң энҗеләр юк иде. Һәр икесен китерделәр, Әдһәмгә әйттеләр: — Әгәр боларга охшашлыны табып китерсәң, кыз синекедер. Әдһәм моны ишеткәч, яхшы булыр, дип кире кайтып китте. Бер күл читенә барды, кулына бер чиләк алып, күлнең суын түгә башлады. Ярдәмчеләренә дә кушты, алар да түктеләр. Шулай итеп, ул күлнең суын бераз киметтеләр. Күл эчендәге җан ияләре Аллаһы Тәгаләгә ялвардылар. Аллаһы Тәгалә ул җанварларга шәфкать итеп күңелләренә илһам салды: — Барыгыз, Әдһәмнең максатын хасыйл итегез, юкса сезне корыда калдырып һәлак итәр. Аннан соң ул күлнең җанварлары үз араларыннан бер өлкәнен Әдһәмгә илче итеп җибәрделәр. Әдһәмнең үтенечен белделәр, аның теләген канәгатьләндерү өчен һәрберсе авызына кабып берәр зур энҗе алып килде. Әдһәм ул җанварлардан утыз җеп энҗе җыеп алды. Аннары барысын да кире кайтарды: — Барыгыз, мин сездән канәгатьмен,— диде. Аннан соң Әдһәм ул энҗеләрне алып, падишаһ каршына барды, ике энҗене күрсәтте, ә калганнарын яшерде. Әдһәмнең бу энҗеләре шаһның энҗеләренә караганда мең тапкыр артык булды. Падишаһ һәм яраннары хәйран калдылар, ни әйтергә дә белмәделәр. Ахырда: — Син караксың, шаһның энҗеләрен каян урладың! — дип яла ягып, йөзенә караганнар иде, Әдһәм, шундук куеныннан яшергән энҗеләреннән тагын икесен чыгарып: — Болары да сезнекеме?! — диде. Тагын икене чыгарды, тагын, тагын чыгарды... Падишаһ тәмам яраннары белән хәйранга калдылар, ни сүз әйтергә белмәделәр, тыннары кысылды. Әдһәм: — Әгәр мине кабул итеп, кызыгызны бирмәсәгез, үзегезгә булсын кызыгыз! — дип, ул куеныннан чыгарган энҗеләрне алларына сибеп җибәрде, кулына икесен генә алып калды. Үзе кире үзенең торган почмагына кайтып китте. Әдһәм киткәч тә, шаһның кызына гаять тә авыр чир эләкте. Шундук шул заманның күренекле табибларын, имчеләрен чакырдылар, ләкин һичбер чарасын таба алмадылар. Кыз үлде. Һәммәсе дә чиксез кайгылы булып, гамь вә хәсрәт эчендә зиратка киттеләр, кызны табуты белән төрбәгә куйдылар. Әдһәм дә бу хәлне белде, падишаһ кызының төрбәсенә барып, уйлап-исәпләп утырды: — Мин бу падишаһ кызын исән вакытында күзем туйганчы күрә алмадым, һич булмаса, үлгән булса да, бер күзем туйганчы күрим,— дип, куеныннан баягы энҗеләрне чыгарды, кабер эче шундук яп-якты булды. Шул хәлдә Әдһәм бу падишаһ кызын карап тора иде. Бу вакыт шул шәһәрнең бик оста бер имтомчы карчыгы кич белән табиблыктан кайтып килә иде: кабер өстендә әлеге нурны күрде. — Бу нинди нур икән? — дип, яннарына барды, хәлләрен күрде, гаҗәп вә хәйранга калды: — Бу ни хәл? — диде. Әдһәм ул карчыкка башыннан үткәннәрне бәян итте. Ул карчыкның Әдһәмнең хәленә шәфкате килде, ярдәм итәргә теләде. Ул кызның йөзенә карады: йөзен нурлы күрде. Аннан соң әйтте: — Мин моның хәлен карап карыйм, ничек икән,— диде. Кулын тотып карады, әйтте: - Бу кызга әҗәл җитмәгән икән, каны гына бозылган икән, кан тамырына чиртсәң, шундук сихәт табар,— диде. Әдһәм ул карчыкка үтенде. Карчык аны тыңлады, пәкесен чыгарып, кызның кан тамырына чиртте, ягъни аз гына кисеп, канын чыгарды. Падишаһ кызы шундук сихәт тапты, күзен ачып карады, үзен кабер эчендә күрде. — Бу ни хәл? — диде. Вә янә Әдһәмгә әйтте: — Син кемсең? Әдһәм аңа башыннан кичкәннәрне бер-бер артлы сөйләп бирде. Кыз Әдһәмнән бу хәлләрне ишеткәч: — Инде мин сиңа кол булам,— диде. Аннан соң Әдһәм ике энҗене ул карчыкка биреп бәхилләтте. Ул падишаһ кызын өенә алып кайтып, үзенә никях итте. Әдһәм белән кызның мәхәббәтләре көннән-көн арта барды. Аллаһы Тәгалә Әдһәмгә ул падишаһ кызыннан бер ир бала бүләк итте. Исемен Ибраһим дип куштылар. Малай гаять тә чибәр иде. Көннәрдән бер көнне шаһ үзенең яраннары белән аудан кайтып килгәндә бу Әдһәмнәрнең урамыннан үтте. Ибраһим урамда юл өстендә уйнап йөри иде. Шаһның бу балага күзе төште, хәйранга калды: — Бу бала минем кызыма охшаган икән,— дип, кулына алып, үбә-коча сөйде. Һәм янә малайның кем баласы икәнен сорап белү өчен җанын фида кылыр чиккә җитте. Бу вакыт Әдһәм улын эзләп-сораштырып, улы Ибраһимны шаһ янында тапты. Шаһ аны күрү белән: — Бу бала минем кызыма бик тә охшаган, моның әнисе кем? — дип сорады. Әдһәм: — Үз кызың булмый, кем булсын,— дип, башыннан узган хәлләрне баштанаяк сөйләп бирде. Шаһ бик гаҗәпләнде, чиксез сөенде. Ибраһимны әнисе һәм әтисе белән бергә яхшы әсбаплар җибәреп, сарайга алдырдылар. Үз улларыннан да артыграк итеп тәрбия иттеләр. Әдһәм монда озак калмады, углын әнисе белән бергә сарайга тапшырганның соңында ялгызлыкта аерым яшәүне ихтыяр итте, Мәккәгә Изге йортка сакчылыкка китте. Ул шаһның Ибраһимнан гайре улы юк иде. Ибраһим үсеп, балигъ булгач, бабасы шаһ вафат булды. Бабасы урынына Ибраһимны Бәлех шәһәренә падишаһ итеп куйдылар. Ибраһим күп гомерен Аллага гыйбадәт белән үткәрде. Беркөн Ибраһим үз сараенда Аллага якынаю теләге белән Алланы данлау һәм мактау сүзләрен укып утыра иде. Сарай өстендә нидер эзләп йөрүче берәүне күрде. Ул кешене чакыртып китерде: — Сарай өстендә әдәпсезләнеп нишләп йөрисең? — диде. Ул сарай өстенә менгән кеше әйтте: — Мин моннан алма эзлим,— диде. Ибраһим: — Ахмакмы әллә син, сарай өстендә нинди алма булсын? — диде. Ул кеше җавап кайтарды: — Синме ахмак, юкса минме ахмак, тәхет өстендә утырып, Аллаһы Тәгаләгә якынлык телисең. Ибраһим фикер итте: "Бу миңа бер кисәтү",— дип, көннәрдән бер көнне тәхет һәм малын ташлап, читкә, аулак җиргә китәргә ниятләде. Әмма күңеленә килде: "Мин киткәннән соң минем кебек гадел хөкем белән кем тотар бу халыкны һәм бу җәмәгатьләремне кем туйдырыр?" Шул фикер белән хөкем сараенда утыра иде. Кинәт күрекле, затлы бер кеше аның каршына килде. Ул Ибраһимнан кунак булырга кәрвансарай сорады. Ибраһим әйтте: — Бу нинди кәрвансарай булсын, бу хөкем йорты,— диде. Ул кеше әйтте: — Синнән әүвәл монда кемнәр шаһ булып урын тоттылар? Ибраһим: — Миннән әүвәл бабам иде, аннан әүвәл фәлән,— дип кызып китте. Ул кеше Ибраһимга җавабында әйтте: — Шулай булгач, ничек кәрвансарай булмасын: алар монда кунак булганнар да киткәннәр, хәзер исә син кунак, син киткәч, башкалар килер, гаделлек белән хөкем итәрләр,— диде. Моның бу сүзе белән Ибраһим тагын бер кат искәртелде. Көннәрдән бер көнне Ибраһим үзенең вәзирләре белән сәйранга, ауга чыктылар. Күп юл үттеләр. Йөри торгач, кояшны томан басып китте. Юлларын адашып, кая барырга белмәделәр. Таралышып, төрле тарафтан юл эзләделәр. Ибраһим ике вәзире белән бер якка китте. Бик каты тамаклары ачты. Бераздан томан күтәрелде. Ике вәзирнең берсенең куенында бер күмәч бар иде. Шуны ашыйбыз дип, бер таш өстенә куйдылар. Кинәт кенә һавадан бер карга төшеп, күмәчне алып китте. Хәйран булып, кычкырышып, ул карганы куа киттеләр. Аны куалаганда Ибраһим вәзирләреннән аерылды. Карга бер тау өстенә кунды. Ибраһим атын шунда куалады. Ул тауның түбәсендә кул-аягы богауланган бер карт кешене күрде. Ибраһим күрде: карга, күмәчне бу картның күкрәгенә куеп, картны ашата. Ибраһим ул картның янына барды, хәлен сорады. Карт әйтте: — Мин күп малның хуҗасы идем. Юлбасарлар минем юлымны кистеләр, малымны алдылар, үземнең кул-аягымны бәйләп, шушылай итеп киттеләр. Аллаһы Тәгаләнең әмере белән шул көннән бирле бу карга миңа шулай килеп йөрде, ризык китереп ашатты,— диде. Ибраһим аның кул-аягын чиште, үзе бер якка китте һәм әйтте: — Аллаһы Тәгалә ризык биреп торучы падишаһтыр, минем җәмәгатьләремне дә ризыксыз иткәрмәс,— дип, юк-бар уйларын ташлап, бер көтүче янына килде. Өстендәге падишаһлык киемнәрен көтүчегә биреп, үзе көтүченең киемнәрен киде. Кешеләрдән аерылып, ялгызлыкта Ходайга дога кылып яшәүне ихтыяр итте. Шулай итеп, әтисе Әдһәм юлыннан китте. Һәр зат асылына тартыр ер шәһәрдә бер заһид бар иде. Аллаһы Тәгаләдән нәрсә теләсә — шул кабул булыр иде. Беркөн бер кош тычкан баласы күтәреп бара иде. Көтмәгәндә тычкан җиргә егылып төште. Заһид дога кылды: — И Бер Хода! Йә, бу тычканны кыз бала итеп бир,— диде. Аллаһы Тәгалә шул заман аны кыз кылды. Ул кызны заһид тәрбияләп үстерде. Кыз балигъ булды, ягъни үсеп җитте исә, әйтте: — Инде балигъ булдың, Әбүшакка кияүгә бирермен,— диде. Кыз: — Мине шундыйга бир: галим булсын һәм аннан берәү дә көчле булмасын,— диде. Заһид иң элек кояшка әйтте: — Син көчле, кызымны кияүгә сиңа бирәм,— диде. Кояш әйтте: — Миннән көчле болыт бар, йөземне каплый,— диде. Заһид болытка әйтте: — Кызымны бирәм,— диде. Болыт: — Миннән көчле җил бар,— диде. Заһид җилгә әйтте: — Кызымны сиңа бирәм,— диде. Җил: — Тау миннән көчлерәк, мине туктата,— диде. Заһид тауга әйтте: — Әй Тау! Кызымны сиңа бирәм,— диде. Тау: — Миннән көчле тычкан бар, ул мине тишә,— диде. Бу сүзләрне заһид кызына барып әйтте исә, кыз: — Минем асылым тычкандыр, Әбүшак киявем булсын,— диде. Заһидтан сорады: — Аллаһы Тәгаләдән телә, мине тычкан кылсын,— диде. Заһид дога кылды, кыз янә тычкан булды, Әбүшакка кияүгә чыкты. * * * Һәрбер нәрсә асылына тартмый булмас икән. Патша бүләге һәм Алланың биргәне орынгы заманда ике гарип ярлы кеше бар иде. Берсе — яшь егет, берсе — карт, җәмәгать иясе иде. Бу яшь гарип һәр кичә вә көндез падишаһка изге догалар кылыр иде, падишаһтан бүләк өмет итәр иде. Ә карт гарип һәр кичә вә көндездә Аллаһы Тәгаләгә дога кылыр иде вә һәр морадын Аллаһы Тәгаләдән теләр иде. Ул яшь егетнең падишаһка изге догалар кылганын барып әйттеләр: — Фәлән мәхәлләдә бер яшь гарип бардыр, кичә вә көндез синең өчен хәер-догалар кыладыр,— диделәр. Падишаһ аш пешерүчеләргә боерды: — Хәлвә пешерегез! — диде. Пешерделәр. Падишаһ янә боерды: — Бер табакның төбенә йөз алтын салыгыз, аның өстенә хәлвә түшәгез, аннан соң фәлән мәхәлләдә торган яшь гарипкә илтеп бирегез,— диде.— Ә ул карт гарип Аллаһы Тәгаләдән сорый икән, аңа Алласы бирсен,— диде. Шулай итеп, хәлвәне ул яшь гарипкә илтеп бирделәр. Яшь гарип хәлвәне туйганчы ашады, туйганнан соң табакның төбендә калганын табагы белән карт гарипкә бирде. Карт гарип калдык хәлвәне хатыны белән тәмам бетергәнче ашадылар. Беткәннән соң күрделәр: ул табак төбендә йөз алтын тәңкә килеп чыкты. Аны алдылар, байлыкка хуҗа булдылар. Икенче көн яшь гарип тагын падишаһ өчен дога кылып, тагын сорарга кереште. Янә падишаһ янына барып әйттеләр: — Шул фәлән яшь гарип янә сорыйдыр,— диделәр. Падишаһ әйтте: — Мин аңа йөз алтын тәңкә бирдем, аны кайда куйган? — диде. Аннан соң бу яшь гариптән килеп сорадылар. Әйтте: — Мин башта хәлвәне өстеннән туйганчы ашадым да калганын юлдашыма бирдем,— диде. Падишаһка бу хәлдән хәбәр бирделәр, ул яшь гарипнең хәле шул рәвешчә булган, дип. Падишаһ гаҗәпкә калды, тәүбәгә килде һәм әйтте: — Бәндәнең бәндәгә биргәне һичнәрсә түгел икән, һәркемгә Аллаһы Тәгалә үзе бирсен,— диде. Бу вакыйга шуның белән тәмам булды. Акыл вә нәфес кимәле орасан шәһәрендә бер егет бар иде. Үзе бик галим иде. Рабига дигән хатынның көннәрдән бер көнне ире вафат булып, хатын тол калды. Бу галим егет үзе өчен Рабиганың өенә яучы булып барды һәм әйтте: — Йә Рабига! Мин сиңа үзем өчен яучылыкка килдем. Син мине кабул итәрсеңме? Аннан соң Рабига әйтте: — Хуш килдең. Минем сиңа өч соравым бар, әгәр син аларга җавап тапсаң, мин, мәһәр түләмәсәң дә, сиңа риза булып барырмын,— диде. Егет: — Ул нинди сораулар? Әйт,— диде. Рабига әйтте: — Әй егет, әйт, әүвәлге соравым бу: мин дөньядан иман белән китәрменме, юкса имансызмы китәрмен? — диде. Егет: — Гөнаһлымын, бу мөшкел мәсьәләдер, моны Аллаһы Тәгаләдән гайре кешегә белү мөмкин түгелдер,— диде. Хатын әйтте: — Вә янә икенче соравым бу: мин кабергә кергәч, Мөнкәр белән Нәкиргә ничек җавап бирермен? — диде. Егет әйтте: — Моны белергә һич мөмкин түгелдер, бу да кыен мәсьәләдер,— диде. Хатын янә әйтте: — Өченче соравым бу: кыямәт көнендә минем гамәлем кайсы кулыма бирелер? — диде. Егет: — Моны белергә шулай ук мөмкинлек юк,— диде. Аннан соң Рабига әйтте: — Әгәр син минем бу сорауларымны белмәсәң, минем кайгым менә шулардыр, миндә ир кайгысы юктыр,— диде. Һәм янә хатын әйтте: — Хуш, ләкин бер мәсьәләм бар, аңа ничек җавап бирерсең икән? Нәфес ирләрдә күпме һәм хатыннарда күпме? — диде. Бу галим егет әйтте: — Хатыннарда нәфес тугыз өлеш, ирләрдә бер өлештер,— диде. Янә хатын әйтте: — Акыл хатыннарда ничә өлеш булыр һәм ирләрдә ничә өлештер? — диде. Бу егет җавап бирде: — Хатыннарда бер өлеш акыл һәм ирләрдә тугыз өлеш акыл булыр. Аннан соң ул хатын әйтте: — И егет! Минем бер өлеш акылым белән тугыз өлеш нәфесемне тыярга көчем җитә, синең тугыз өлеш акылың белән бер өлеш нәфесеңне тыярга ничек хәлеңнән килми?! — дип, егетне чиктән тыш оятлы итте. * * * Хатыннарда нәфес күптер, ләкин алар оят күплектән сабыр итәрләр. Керәсе ризык тешне сындырып керер орынгы заманда иген игүче бер кеше бар иде, иген игүдә чиксез тырышлык күрсәтер, гыйбадәт кылу һич тә хәтеренә килмәс иде. Бер галим-нәсыйхәтче бу игенчегә нәсыйхәт итте: — Әй игенче! Син фарыз вә ваҗибларны куеп, шулкадәр тырышасың, Аллаһы Тәгаләнең газабыннан курыкмыйсызмы? Хак Тәгалә сиңа биргән ризыкны һичкемгә бирмәс. Хак Тәгалә шундый көчледер: сиңа керәсе ризыкны, әгәр син теләмәсәң дә, азау тешеңне сындырып кертер,— диде. Нәсыйхәтченең бу сүзенә ул игенче гаҗәпләнде, үз-үзенә әйтте: — Мин галимнең сүзен сынап карыйм әле, мин теләмәгәндә азау тешемне сындырып керерме,— дип фикер итеп, сахрага чыгып китте. Сахрада бер ялгыз өй бар иде. Игенче өйгә керде, сәкесенең астына кереп ятты. Тешләрен бик кысып ята иде. Ята торгач, кич булды. Караңгы төн эчендә кәрванчылар юлдан язып, бу ялгыз өйгә очрадылар һәм анда керделәр. Ут кирәк-яракларын карап, чакмаларын чактылар, ут кабызып, "моның эчендә ни бар икән?" дип, бу өйне тикшерделәр. Һичкемне тапмадылар. Мәгәр бер кешене күрделәр: сәке астында ятыр, һич эндәшмәс, тешен кыскан, башын тоткан. Кәрванчылар әйттеләр: — Бу ни кеше икән? Һич эндәшмәс, шаять, бу кеше ачлыктан тешен кысып ятадыр,— диделәр.— Без моның тешен каерып авызына бераз ширбәт салыйк. Әгәр моның бу хәле ачлыктан булса, шаять, хәл керер, безнең белән сөйләшер. Бу урынның кайсы җир икәнен моннан сорап белербез,— диделәр. Ахыр, авызын ачып, тешен каера башладылар. Каерган саен бу карышып, тешен кысып ятты. Хак Тәгаләнең кодрәте белән бер азау теше сынып, чарасыздан ширбәт йотты. Шундук сикереп торып: — Нәсыйхәтче галимнең сүзе хак икән! — дип инанды. Аннан соң ул кәрванчыларга ничек килеп ятканын сөйләде. Үз өенә кайтты, әүвәлге кебек иген игәргә хирыслыгын ташлады, гыйбадәткә мәшгуль булды. Хак Тәгалә аның дәүләтен әүвәлгедән артыграк кылды. * * * Бу җәһәттән әйтелде: боерган ризык тешеңне сындырып керер, дип. Изге ният яхшылыкка илтер ер ярлы-юксыл кеше сәүдә итү нияте белән Локман хәкимнән мал сорарга барды. Локман бу кешегә йөз тәңкә бирде. Ул кеше бу йөз тәңкәне алып кайтып барганда, аны Иблис ләгыйн котыртты. Аннан соң бу кеше, мин бу малны кире Локманга бирмәсәм, ул миннән ничек алсын, дип, явыз уй уйлады. Ниһаять, ул малны алып кайтып барганда, бер су аркылы үтәр иде, аягы таеп, суга егылды, тәңкәсе кулыннан китте. Мең җан белән тырмашып, үзенең җанын ул судан коткарды. Бераздан һушынакылын җыйды. Янә Локман катына килде вә әйтте: — И Локман! Минем барырым ерак җирдер, бер барганда күбрәк нәрсә булсын иде, тагын бераз нәрсә бирсәң иде,— диде. Локман, моның сүзенә карап, тагын йөз тәңкәне чыгарып бирде. Бу кеше тәңкәләрне бер кызыл яулыкка төйнәп, шуны чалмасы арасына беркетеп, чалмасын башына киде. Ләкин яулыкның бер почмагы күренеп калды. Юлда барганда, янә әүвәлге кебек Иблис ләгыйнь вәсвәсә кылды. Бу вәсвәсәгә бирелеп, кире кайтарып бирмәү нияте белән бара иде, һавадан бер ерткыч кош килеп, моның чыгып торган кызыл яулык читен күреп, ит кисәгедер дип алып китте. Ул кеше тагын хәйран калды, чөнки тәңкәләре кулыннан китте. Бу хәйранлык белән өенә кайтып, башыннан кичкәннәрне хатынына сөйләде. Хатыны тагын иреннән битәр хәсрәтләнде. Аннан соң хатыны әйтте: — Инде тагын пакь намусың белән Локманга барып кара, шаять, рәхим итәр. Бу кеше хатыны сүзе белән янә барды, әүвәлге кебек үтенеп карады. Моңа ышанып, янә йөз тәңкә чыгарып бирде. Ул кеше бу йөз тәңкәне пакь ният белән сәүдәсенә алып барды. Сау-сәламәт йөреп кайтты. Сәүдәсе чиксез уң булды, өч йөз тәңкәне берьюлы хасыйл итте. Аннан тыш тагын күп маллар алып кайтты. Ул өч йөз тәңкәсен китереп, Локман алдына куйды. Локман хәким ике йөзен ул кешенең үзенә кайтарып бирде, бер йөзен үзе алды һәм башка малларны урталай бүлде. Ул юксылның үзенә күп нәсыйхәтләр әйтте: — И адәм углы! Шуны күр: әүвәлге мәртәбәңдә ялган хыяллар белән үзеңне минем мал белән хараплыкка салдың. Бер мәртәбә ихлас күңелең белән моның кадәр мал-милекләр хасыйл иттең. Моннан соң да кайсы ният белән булсаң — шуның җәзасын күрерсең,— диде. * * * Бу кыйссадан безгә шундый хисса лазем булды: һәр гамәлдә ниятне изгелеккә тоту кирәк икән, шуның аркасында яхшы мәртәбәләргә ирешерсең. Ә инде бозык вә яман ниятләрнең ахыры җәза булыр, һәр урында һәлакәтлеккә очрарсың. Ахирәт гамәлләре һәм дөнья эшләре өннәрдән бер көнне солтан Баязид Бистами Иблис ләгыйньне тотып, кул-аякларын богаулап, чылбыр белән бәйләп куйды. Моны тотканнан соң башка шайтаннар кешеләрне аздырудан туктадылар. Аннан соң барлык адәмнәр дөнья гамәлләрен ташлап, ахирәт гамәлләренә мәшгуль булдылар, төн вә көн эшләре тагать вә гыйбадәт булды; сәүдә итү, иген игү һәм башка эшләр булсын — һәммәсен ташладылар. Шулай итеп, кешеләрнең тормыш, көн-күрешләренә зыян килә башлады, фәкыйрьлеккә һәм хәерчелеккә баттылар. "Бу Иблиснең болай булуы адәмнәргә тарлык, кыенлык икән",— дип, Баязид Бистами ул Иблис ләгыйньне богаулардан азат итеп, иреккә җибәрде. Аннан соң адәмнәр тагын дөнья эшләре белән мәшгуль булдылар, әүвәлгечә тормыш иттеләр. Моны ахун Ишнияздан ишеттем. Баязид Бистами белән Шайтан өннәрдән бер көнне Баязид Бистами җиһанны гизеп йөргәндә бер Шайтанга очрады. Күрде: Шайтанның аркасы тулы нукталар, шуларны күтәреп, каядыр йөгерә иде. Баязид әйтте: — Әй ләгыйнь! Бу ни-нәрсәләр торыр, бу нукталар белән ни гамәл итәсең? Ләгыйнь әйтте: — Ике-өч шәех бар, аларның аркасына менеп булмый. Вәсвәсә итәргә бу мунчакларны анда алып барам, аларның муеннарына бәйләп менәм,— диде. Баязид Бистами әйтте: — Әй ләгыйнь! Миңа дигән мунчагың кайда? — диде. Шайтан: — И Баязид, сиңа мунчаксыз да менермен, сиңа менүе мөшкил булмас,— диде. Моны ишетеп Баязид Бистами әйтте: — Әй ләгыйнь! Син миңа менгән бул, бу мин сине мендергән булыйм! — диде. Һәр икесе өйләренә киттеләр. Шуннан соң берничә көннәр үткәч, Баязид Бистами бер сахрада бер читенә килде. Шул җирдә бер карт хатын күрде. Ул карчык әйтте: — Мин бу дәрья аркылы чыгу нияте белән килгән идем, чыгарга куәтем юк. Зинһар өчен, мине моннан чыгар,— дип үтенеп, зар-зар елады. Солтан Баязид, моның елавына рәхиме килеп, әйтте: — Әй карчык! Кил, минем аркама мен, сине бу дәрьядан алып чыгармын,— диде. Аннан соң карчык килеп, Бистаминың аркасына менде. Дәрья өстендә тәмам уртасына җиткәч, ул ләгыйнь әйтте: — Әй Баязид! Мин сиңа әйтмәдемме, "синең аркаңа мунчаксыз да менәрмен" дип. Солтан Баязид ул карчыкның ләгыйнь икәнен белде исә, дәрья уртасына күтәреп орды, мең оятхурлык белән ул ләгыйньнән котылды. * * * Янә бу кыйссадан нәтиҗә шул: һичкем әйтмәсен: "Мин ул ләгыйньнән котылырмын",— дип. Менә шулай Баязид Бистами кебек шәехләрне мең хурлыкка калдырса, синең белән мин кая барырбыз? Һәркемне ул ләгыйньнең хәрәкәтеннән Хак Тәгалә үзе имин әйләсә иде. Остаз хакы олтан Әбүсәгыйд Әбүлхәернең бер мөриде сорады: — Йә шәех! Шәкерттә остаз хакы нидер һәм дә остазда шәкерт хакы нидер? Моны ишеткәч, солтан Әбүсәгыйд әйтте: — Син башта солтан Мәхмүд Газнәвинең хозурына вә шәрәфенә барып кайт, аннан соң синең бу соравыңа җавап бирермен,— диде. Остазыннан бу әмерне ишеткәч, ул мөрид шундук солтан Мәхмүд Газнәви тарафына йөз тотты, ни өчен җибәргәнен сорап тормады. Берничә көннәр үткәч, ул мөрид Мәхмүд Газнәви хәзрәтләренә барып җитте. Мәхмүд Газнәви бу мөридне кунак итте, хөрмәт күрсәтте. Кадер-хөрмәтенең соңында мөриднең каршына йөз илле алтын китереп бирделәр. Солтан: — Бу әманәтләрне мөридегез Әбүсәгыйдкә илтеп тапшырыгыз,— диде. Мөрид, бу әманәтләрне кабул кылып, кире остазы янына йөз тотты. Юлда кайтып килгәндә, бер кяфер шәһәрендә бер нәсари кызына күзе төшеп, гашыйк булды. Ул кызның йорты тирәсендә күп көннәр йөрде. Ул нәсари кызының даясе бу мөридкә әйтте: — Синең монда ни эшең бар? Ни өчен моннан китмисең? — диде. Ул мөрид даягә әйтте: — Мин бу йортның иясенә гашыйк булдым, зинһар, син мине ул кыз белән кавыштырсаң икән. Дая әйтте: — И мөрид! Ул сиңа ничек мөмкин булыр икән соң? Шул кирәк: миңа арада йөргән өчен илле алтын, ул йортның иясе белән бер генә мәртәбә сөйләшү өчен генә дә йөз алтын тагын кирәк. Мөрид шушы хәбәрне ишеткәч, остазы хәтереннән китте, гыйшыклык хәле җиңде. Ул янындагы әманәтләрне бирмәкче булды. Иллесен даягә вә йөзне бикәсенә. Шулай итеп, ул мөридне бикә белән кавыштырырга әзерләделәр. Аннан соң ул мөридне китереп, сарайга керттеләр. Төрле-төрле нигъмәтләр белән сыйладылар. Ул бикә белән бу мөрид икесе бер түшәккә яттылар, кияү белән кыз кебек назлаштылар. Мөрид ләгыйньлек нияте белән бикәнең ыштан бавына кул сузган иде, шундук күктән аваз килде: — Кулыңны харам эшкә озатасың! Моннан соң ул мөрид кулын янып торган шәмгә илтеп тыкты. Оятыннан беразга бикә яныннан китеп торды. Күктән килгән аваз киткәч, янә икенче тапкыр мөрид кулын эзәр бавына озатты. Шундук тагын баштагы рәвешчә аваз килде, һәм ул мөриднең яңагына бер тапкыр сукты. Ул нәсари кызы үз фәһеме-акылы белән сизде, бу егет белән безнең җиребез һәм динебез башка икән, һәм бу егеткә мондый яшерен эштән бер тыю бар икән, дип, ул егеткә әйтте: — Әй егет! Синең максатың инде бездән хасыйл булмады, синең тыеп торучы бер яхшы остазың бар икән, сине минем белән булган тиешсез, харам эштән кире кайтарды. Инде бар, кайт, күңелеңдә гамь вә хәсрәт тотма. Әмер итсәң, мин дә синең остазыңа барып, иман китереп, сиңа никях белән хатын булам,— дип, мөридкә үзенең дә, даясенең дә алтыннарын кире кайтарып бирде. Ул мөрид мөршиде Әбүсәгыйд Әбүлхәер тарафына йөз тотты. Ничә көннәрдән соң, кайтып җитүе белән үк, ул әманәт ителгән йөз илле алтын тәңкәне шәехнең алдына куйды. Куйганнан соң, солтан Әбүсәгыйд Әбүлхәер бер тапкыр мөридкә күз салды һәм бер тапкыр мәгълүм китергән алтынына караш ташлады. Шул вакыт ул мөрид югарыдагы соравын хәтеренә төшереп, җавабын сорады: — Йә шәех! Үзең әйткән идең, сорауга җавапны анда барып кайткач бирермен, дигән идең. Остазы мөридкә әйтте: — Мөрид, ул ярамас эштән тыючы мин түгел идемме соң? Сезнең хакыгыз безгә ни торамы? — Харамнан кайтару һәм изгелеккә боеру. Ә безнең хакыбыз сездә шул: без ни эш боерсак та, сез ул эшкә каршы килмәскә тиеш,— диде. * * * Инде бу кыйссадан хисса шул мәгълүм булды: остаз хакы шәкертләрдә, шәкерт хакы остазда югарыдагы җаваптагыча икән. Кәрҗин ясаучы хикәяте өннәрдән бер көнне пәйгамбәр галәйһиссәлам сөйләде: — Бәни Исраил илендә бер заһид, ягъни тәкъва кеше бар иде. Кичә-көндез кәрҗин ясап көн күрер иде. Беркөн кәрҗин сатарга чыкты. Кәрҗине базарда үтмәде, борчылып йөрде. Бер кәнизәк моны күрде дә барып иясенә әйтте: — Бер егет кәрҗин сатып йөри, ул кәрҗиннәр иясе бик күркәм, матурлыкта камил адәм,— диде. Бәс, ул кәнизәкнең хуҗасы — яман ниятле ханым әйтте: — Бар, чакырып китер! — диде. Кәрҗин үрүче килде. Ханым: — Өйгә кер! — диде. Шул арада яман ният белән ишекләрне бикләтте. Ханым әйтте: — Әй егет! Бу кичә бездә кунак бул. Бер хаҗәтем бар, бәлки, җиренә җиткерерсең,— диде. Егет: — Ул ни хаҗәт? Әйтеп бирегезче,— диде. Ул бәдбәхет ханым турысын әйтте: — Хаҗәтем шул булыр: минем белән якынлык кыл! — диде. Бу егет әйтте: — Әй зәгыйфә! Тәңредән курык, мин андый эштән күптән биздем,— диде. Ханым: — Әгәр бу эшне кылмасаң, яшәвеңнән өмет өз,— диде. Егет: — Алай булса башта намаз кылыйм, аннан соң хаҗәтеңне җиренә җиткерермен,— диде. Хатын кәнизәгенә әйтте: — Моны сарай өстенә чыгар, анда намаз кылсын. Бу егет тәһарәт алды, күп рәкәгатьләр намаз кылды. Тирә-якка каранды, сарайны саклап торган сакчыларны күрде. Үз-үзенә әйтте: "И күңел! Күп вакыт тагать вә гыйбадәт кылдың, инде гөнаһлы эш белән мәшгуль булма,— диде.— Миңа андый эш кирәкмәс. И күңел! Гамәл кыл. Башка чара юк, бу түбәдән үземне ташлыйм",— диде. Манарадан таш ташлаган кебек үзен җиргә ташлады... Шул мизгел Аллаһы Тәгалә Җәбраилгә фәрман кылды: — Минем ул бәндәмне тот, ул, минем газабымнан куркып, үзен һәлак кылырга тора,— диде. Җәбраил шундук аны җиргә төшмәс борын тотып алды, сау-сәламәт җиргә куйды. Бу егет өенә кайтты. Хатыны сорады: — Кәрҗин саткан акча кайда? Бу егет әйтте: — Бу көн һич кеше алмады, бер җиргә куеп кайттым,— диде. Хатыны әйтте: — Алай булса иртәгә кичкә кадәр ураза тотарга туры килә инде,— диде. Кәрзин үрүче әйтте: — И хатын! Тор, учакта ут кабыз, төтене чыксын, күршеләр "азыклары юк икән" дип әйтмәсеннәр. Хатыны торды да учакка ут салды. Ире белән бергәләп ишек катында утырдылар. Шул вакыт күршеләрнең хатыны килеп керде: — Ут бармы? — диде. — Учакта ут бар,— диделәр. Күршеләре керде, күрде: мичтә кызарып икмәк пешеп утыра. Ут алды, аннан чыкты. Әйтте: — И фәлән! Ник утырасың? Мичтәге икмәгең көя бит! — диде. Хатын керде, мичтәге ипиләрне чыгарды, табакка салды. Иренә әйтте: — Бу дәүләт синекедер. Хак Тәгалә хәзрәтендә кадерең бар икән, инде дога кыл, бөтен гомеребездә җитешле, тук тормыш бирсен. Бу бичара кәрҗин үрүче торды, тәһарәт алды, күп рәкәгать намаз кылды, кулларын догага күтәрде. Әйтте: — Әй, Бар Хода! Йә, бу хатын нәрсәләр теләсә, шуны бир,— диде. Шунда ук Тәңренең шәфәгате булды: өенең эче якут, алтын белән тулды. Хатыны йоклап ята иде. Кәрҗин үрүче әйтте: — Әй хатын! Тор, шәм яндыр, төшеңдә ни күреп, ни теләгән идең? — диде. Хатыны әйтте: — Мин төш күрдем. Бу алтын, якутны оҗмахтан китерделәр. Тагын бер күшек күрдем, сыйфатын һич тел белән әйтеп бетереп булмас, кабатлап ясап булмас. Сорадым: "Бу күшек кемнеке торыр?" — дидем. Әйттеләр: "Бу синең камил акыллы иреңнеке торыр". Менә бу якутларны, алтыннарны шуннан китерделәр,— дип сөйләп бирде. * * * И газизләрем! Һәр мөэмин бәндә гөнаһтан, яман эштән үзен сакласа, Хак Тәгалә шуның өчен теләгәнен бирсә— ни гаҗәп булыр. Көнчелек орынгы заманда ике гарип бар иде. Берсе саңгырау, берсе сукыр иде. Ул ике гарип бик дуслар иде. Боларны бер Шайтан дуслыкларыннан аерып сугыштыру нияте белән бик тырышып йөрде. Һич чара табалмыйча гаҗиз булды, аера алмады. Ахырда, Шайтан боларны аера алмагач, бер явыз кеше янына килде һәм әйтте: — И явыз! Шул ике гарипне дуслыкларыннан аерып сугыштыр. Шуның хакына ни теләсәң, миннән ал,— диде. Менә ул явыз кеше гарипләрнең янына килде һәм саңгырау гарипнең яңагына ике мәртәбә сукты: — Монысы юлдашыңа булсын! — диде. Моның сукыр юлдашы бер тарафтан тыңлап тора иде. Аннан соң ул явыз кеше болар яныннан китте. Ул саңгырау иптәше катына килде һәм әйтте: — Ул кеше ни бирде, "берсен үзеңә вә берсен миңа" дип. Саңгырау иптәше әйтте: — Һичнәрсә бирмәде, мәгәр ике яңагыма сукты, "берсе — сиңа, берсе юлдашыңа булсын" дип. Аннан соң ул сукыр иптәше әйтте: — Ул биргән нәрсә шәрәф нәрсәдер, минем хакымны миннән кызганып, яшерергә телисең,— диде. Шулай итеп, саңгырау иптәшенең сүзенә ышанмады. Ахырда ике дус орышлы булдылар, сугыштылар һәм дуслыкларыннан аерылдылар. * * * Бәс, мәгълүм булды: адәм углы вә кызы бер-берсен котыртуда, вәсвәсә салуда Шайтаннан явызрак. Шундый начар эшләрдән Алла сакласын! Чагыштырганда беленә олтан Мәхмүднең бер чибәр кызы бар иде. Даны вә чабы җиһанга мәшһүр иде. Дәрвишләрдән берәү бу кызга гашыйк булды. Һәрдаим солтан Мәхмүднең капкасында шул дәрвиш карап торыр иде. Көннәрдән бер көнне солтан Мәхмүд вәзиренә әйтте: — Безнең капкабызда бер дәрвиш кергән-чыкканнарны күзәтеп, карап торадыр, ни йомышы бар икән? — диде. Вәзир чыгып, капка төбенә барды, дәрвиштән сорады: — Бу капкада торуыңа сәбәп нидер? — диде. Дәрвиш әйтте: — Бу солтан кызына яучылык белән килдем,— диде. Вәзир: — Кем өчен? — диде. Дәрвиш: — Үзем өчен,— дип җавап кайтарды. Вәзир: — И ахмак! — диде.— Син бер мескен дәрвиш булсаң, солтан Мәхмүд бер олы солтан булса, син аңа тиңме соң? Дәрвиш әйтте: — Сез яхшы вә яман хәбәрләрне, ишеткәнне әйтергә вәгъдә белән куелган вәзир түгелмесез? Вәзир: — Ярар! — диде, кереп падишаһка әйтте: — Ул дәрвиш сезнең кызыгызны сорап килде,— диде. Падишаһ: — Кем өчен сорап килгән? — диде. Вәзир: — Үзенә сорап,— диде. Падишаһ: — Зинданга салыгыз,— дип әмер бирде. Вәзир: — Зиндан хаҗәт булмас, әгәр зинданга куйсаң, үзеңә кимлек булыр, Падишаһ кызын яучылый килгән өчен зинданга салган, диярләр. Ул дәрвишкә шул мәгъкуль булыр: кырык өйгәчә теләнергә кушыйк, әгәр теләнеп килсә, әйтербез: "Син теләнче икән, син падишаһ кызына тиң түгелсең",— диярбез. Ахырда шулай иттеләр, боердылар: — Кырык өйгәчә теләнеп килсәң, кызны бирербез,— диделәр. Дәрвиш кырык-илле өйне һәм тагын йөзләп өйне теләнде. Моннан соң падишаһ кызы күңеленнән чыкты, яңадан борылып килмәс булды. Бер вәзир бер елдан соң хаҗ юлында әлеге дәрвишне күрде, сәлам бирде. Әйтте: — Әй дәрвиш, вәгъдәңне көтеп торабыз, ни өчен килмисең? — диде. Дәрвиш әйтте: — Илдән илгә йөргәнемдә падишаһ кызыннан күп артык чибәррәк кызларны күрдем, сезнең кызыгыз күңелемнән чыкты,— диде. * * * Бу кыйссадан хисса будыр: күңел —падишаһка, күз вәзиргә төшәр. Әүвәл бер нәрсәгә күңел төшәр, күз аны мәгъкуль күрер, икенче караганда, күңел вә күз һәр икесе муафыйк күрмәсләр. Алмалар пешкән чак ауд галәйһиссәлам заманында аның бер сукыр күршесе бар иде. Ул сукыр гарипнең гаять тә чибәр хатыны бар иде. Ул хатын бер зифа егет белән зина кыладыр иде. Ул хатынның хәлен ире белде, хатынын һич кулыннан җибәрмәс булды. Хатын бу хәлгә гаҗиз калды, ул зифа егеткә кушылырга мөмкинлек тапмады. Көннәрдән бер көнне бу хатын ирен бакчаларына алып барды. Ул зиначы егет тә бер яктан бакчага сикереп төште, чөнки аңа хатын ишарәт кылган иде. Хатын иренә әйтте: — Син монда торып тор, мин сиңа бакчадан алма алып чыгыйм,— диде. Әмма сукыр гарип аны һич җибәрмәде. Икесе бергә бакчага керделәр. Хатын егеткә агач башына менәргә ишарәт кылды. Егет хатынның ишарәте белән агачка менде. Хатын иренә әйтте: — И ирем! Бу агачның башында бик яхшы пешкән алмалар бар икән, мин менеп алыйм, син бу агач төбендә тор. Шулай итеп, хатын агач башына менде, ире ул агачны кочаклап, шуның төбендә калды. Бу хатын ул егет белән агач башында табыштылар, агач ботагына ятып зина, эшенә керештеләр... Дауд галәйһиссәлам үзенең хатыны белән тәрәзәдән карап торалар иде. Аларның бу хәлләрен күрделәр. Дауд галәйһиссәламнең бу хәлгә ачуы килде, күршесенә ярдәм итәсе килгәнлектән әйтте: — Бу сукырга Ходай Тәгаләдән күз сорыйм, галәмнең Ходае күз бирсен, күршем боларның бу хәлен күрсен,— диде. Янә Дауд пәйгамбәрнең хатыны әйтте: — Мин шуны сорыйм: ул сукырның хатыны җавап табып, иренең рисвай итүеннән котылсын,— диде. Ирле-хатынлы икесе дога кылдылар. Хак Тәгалә һәр икесенең догаларын кабул итте. Ул сукыр шундук күзле булды, агачның башына карады, хатын белән егет хәлен күрде. Күрде һәм әйтте: — Төшерсең әле монда, Алла боерса, камил җәза бирермен,— дип.— Син анда кызыл пешкән алма җыясың икән...— диде. Ниһаять, хатыны төште, ире ачулана башлады. Хатыны әйтте: — Ирем, сабыр ит. Бу кичә бер төш күрдем, төшемдә әйттеләр: "Хатын, бакчаңда фәлән алмагачның башында бер егет бардыр, син аның белән зина кылсаң, иреңнең күзе ачылыр",— диделәр. Шуның өчен мин бу гөнаһны ихтыяр иттем, синең өчен гөнаһлы булдым,— дип, ирен шул сүзе белән ышандырды. Аннан соң ире һич тавыш-тын чыгармады, риза булды. Ул алма агачының алмасын тәмам селкетеп төшерделәр, күңелләре булып өйләренә кайтып киттеләр. Вәсвәсәгә бирелгән Бәрсыйса өрмуз шаһ заманында Гозәер шаһтан Һөрмүзгә хәбәр килде: — Тиз заман үзеңнең халкың белән орышка чыгыгыз! — дип. Һөрмүз халкына боерды: — Бер өйдә ничә кеше булса да орышка чыксыннар! — диде. Бер өйдә бер атаның ике углы бар иде. Боларның бик чибәр сеңелләре бар иде. — Бу сеңлебезне кемгә тапшырып китик икән? — дип, күп кешеләр белән киңәштеләр. Картлардан берәү: — Әй егетләр! Сез гаҗиз булмагыз, минем бу шәһәрдә яхшылардан берәү шәех Бәрсыйса бар. Аның янында бер кечерәк кенә йорт салып китсәгез, бик яхшы булыр,— диде. Болар бу сүзне мәгъкуль күреп, шәех Бәрсыйса янына барып: — Зинһар, каршыгызга бер йорт салып калдырыйк, үзебез кайтканчы, синең күзәтүең астында торса иде,— диделәр. Шулай итеп, карендәшләре сеңелләрен Бәрсыйса янына куйдылар, үзләре падишаһның гаскәре белән орышка чыктылар. Көннәрдән бер көнне Бәрсыйса, бу ничек тора икән, хәл-әхвәлен сорыйм, дип, кызның өенә барып керде. Шунда күрде: чибәр һәм зифа буйлы бер кыз намазда булып, рөкүгъ һәм сәҗдә кылып тора. Бәрсыйса әлеге кызны күреп, шундук аңа гашыйк булды. Кыз янына якын килде, кулыннан тотты, әйтте: — И җаным! Бераз рөкүгъ һәм сәҗдәдән башыңны күтәр, берничә сүз сөйләшик,— диде, кызның ихтыярына куймады. Аннары Бәрсыйса үз хөҗрәсенә кайтты. Анда тора алмыйча, яңадан кыз янына керде, нишләргә дә белмәде, карарсыз булды. Ахырда, кызның ихтыярына куймыйча, якынлык кылды. Шулай итеп, зина кылынды, кыз йөккә узды. Моннан соң Иблис (ләгънәт төшкере!), бер яхшы адәм сурәтенә кереп, шәех Бәрсыйса янына килде. — И Бәрсыйса! Синең эшең харап булды,— диде.— Даның һәм исемең бөтен дөньяга җәелер, инде бу эш белән ни кылырсың? — диде. Бәрсыйса сорады: — Ни эшлим икән? Иблис әйтте: — Сиңа яхшысы бу булыр: ул кызны үтерү мәгъкуль күренә, юкса моңа башкача уңайлы хәйлә юктыр,— диде. Шәех кыз өенә кереп, кызны буып үтерде. Янә Иблис әйтте: — Өйнең астына күмеп куй! — диде. Берничә көннән соң Бәрсыйса "гаскәр кайтып килә" дип ишетте. Каршы чыктылар. Бу Иблис, бер яхшы кеше сурәтенә кереп, янә кызның карендәшләренә барды. Күрде һәм әйтте: — Сез сәламәт кайтып киләсез икән. Әмма мескен сеңлегез җир куенына керде, аны Бәрсыйса үтерде,— диде. Кызның агалары кайттылар. Бәрсыйса янына барып, сеңелләрен сорадылар. Бәрсыйса әйтте: — Сеңлегез вафат булды,— диде. Болар сорадылар: — Кабере кай урындадыр? Бәрсыйса әйтте: — Өенең астына күмдем,— диде. Агалары сеңелләрен җир астыннан казып чыгардылар. Карадылар һәм муенында буылган җеп эзен күрделәр. Бәрсыйсаны тоттылар, падишаһка белдерделәр. Падишаһ Бәрсыйсаның хәлен тикшерде, баганага асып куярга боерды. Бәрсыйсаны асарга алып килделәр. Шул хәлдә Иблис әйтте: — Әй Бәрсыйса! Сине бу фетнәдән коткарам. "Тәңре Тәгалә ике" дип әйт, бу падишаһның хәтере өчен,— диде. Бәрсыйса моның Иблис икәнен белмәде, "Тәңре ике" диде, кяфер булып дөньядан үтте. Иблиснең мәкереннән Аллаһы Тәгалә үзе сакласын! Тәүбә итүнең савабы әбәрдә шулай килде: көннәрдән бер көн Мәрү шәһәрендә бер егет бар иде. Явызлык, бозыклык һәм юлдан яздыргыч эшләр белән мәшгуль иде. Кайчан бу дөньядан үтәр хәлгә якын булды исә чын күңеленнән тәүбә кылды. Әйтте: — Аллаһы! Мин нәфесемне тыймадым, ялкауландым, языклардан үтә белмәдем, гөнаһ кылдым. Үзең әйттең, "лә тәкънәтунә мин рәхмәти-л-лаһи" , башка нәрсә телемә килмәде, теләк теләргә чиста йөзем юк, Син үзең белерсең,— дип, үкенеч белән җан бирде. Мәрү халкы аңа җеназа намазы кылмадылар, хурлык белән илтеп, туфрак өстенә салдылар. Этләр ашасын, дип саклап тормадылар. Ул вакытны бер дәрвиш бар иде. Мәрхүмнең гүре башына барды, "гүрен ачучы ни булыр икән?" дип кызыксынган иде. Күрде: этләр җыелып, тирәсендә саклап торырлар. Бу дәрвиш шунда тукталды, утырды, бераздан йоклап китте. Төш күрде: ул егетнең алдында язу торыр, нурлары сирпелер икән. Болай язылган: "Вә кәнә мәсри йүфүә батыйләтин..." Ягъни: "Синең тышыңдагы бозыклыкны күрделәр, әмма эчеңдә, башыңда ни барын белмәделәр, хурлык белән туфракка салдылар. Тәңре Тәгалә ул егетнең тәүбәсен кабул кылып, халыклар хурласалар да, газиз кылып, аның языгын гафу кылып, ул этләрдән ашатмыйча, аңа ук сакчы кылып торыр. И мөэмин кол! Тәңреңне белеп, Рәсүлне олылап, әмерен тотып, тыюыннан куркып, фәрманыңча гомер кичерсәң — һич гаҗәп булмас җиде тәмугтан азат кылып, сигез оҗмахка җиткерсә, Алланың рәхмәте шул булыр". Бу дәрвиш бу хәлдән хәбәр бирде. Халыклар гаҗәпләнеп, ул җирдән күтәрделәр, гыйззәт белән җеназа намазы кылдылар. Алла — белүчедер һәм савапларны бирүчедер! Үз дәрәҗәңне үзең бел өннәрдән бер көн бер солтан бар иде. Вәзиренең хатыны белән дус булып торыр иде. Кайчан вәзир бу эшне белде исә, хатыны белән ятмас булды. Хатыны солтанга әйтте: — Вәзир бу эшне белгәннән бирле минем белән ятмас булды. Солтан вәзирне өндәп китерде һәм әйтте: — И вәзир! Ишеттем: синең бер хуш болак-суың бар икән, аннан ни өчен эчмисең? Вәзир әйтте: — И солтаным! Яшең озын булсын, ишеттем ки, ул болакның кырыенда бер арыслан пәйда булган, дип. Ул арысланга хөрмәт күрсәтеп, миннән күңеле калмасын дип, ул болакка бармыймын,— диде. Солтан бу сүзне ишетте исә, вәзирне бик кызганды һәм вәзирнең хатынын карендәшләреннән санады, тагын зина кылмаска тәүбә кылды, үлгәнче ул хатынга күз салмас булды. * * * Инде шуны белү кирәк: солтан йә бик булган затка кеше хатынына зина кылу һич тиеш эш түгелдер. Алланың язганына чара юк өннәрдән бер көнне солтан Мәхмүднең хәзинәсенә караклар килеп керделәр һәм милкен таларга керештеләр. Шул вакыт солтан Мәхмүднең хәзинәләре, мал вә милке ул караклар белән телгә килделәр, Алланың кодрәте белән әйттеләр: — Әй караклар! Сез безне алмагыз. Без Мәхмүднең малы вә милке түгелбез, белегез, Хәсән дигән кешенекебез,— диделәр. Бу караклар ул малларның бу сүзенә хәйран калдылар, мал вә милекне алмыйча чыгып киттеләр. Иртәгесен тагын бер җиргә җыелып, солтан Мәхмүднең хозурына килделәр һәм әйттеләр: — И падишаһыбыз! Үткән төн без сезнең мал вә милкегезгә каракчылык кылырга кергән идек. Мал вә милкегездән шундый могҗизалар күрдек: телгә килеп, һәрберсе безнең белән сөйләштеләр: "Сез безне алмагыз, без солтан Мәхмүднеке түгелбез, Хәсән дигән кешенекебез",— диделәр. Падишаһ, ул караклардан бу хәбәрне ишеткәч (бик ачулы зат иде), ачуыннан тиресенә сыя алмыйча әйтте: — Һай! Кайсы Хәсәннеке икән?! — дип. Бар гаскәрен җыеп чыкты, кайда Хәсән атлы кеше булса, үз кулы астындагылардан егермегә җиткәнче һәммәсен үтертте. Аннан соң падишаһ үзе һәм вәзирләре Хәсән атлы кешеләрне эзләп чыгып киттеләр. Кыскасы, күп заман киткәннән соң ялгыз өйгә җиттеләр. Ул өйгә керделәр, кунак булдылар. Бу өй иясенең матурлык иясе булган зифа буйлы бер углы бар иде. Падишаһ моны күреп, һай, бу углан ни атлы? дип сорыйм дигәндә, бу угланның әнкәсе әйтте: — И углым Хәсән! Син фәлән эшне эшлә! — диде. Падишаһ шул ук заман белде: углан Хәсән атлы икән. Аннан соң падишаһ, бу угланны әтисеннән үтенеп, рөхсәт сорап: — Үзебез белән йөртербез һәм хөрмәт итәрбез,— дип әйттеләр.— Соңыннан үзегезгә тапшырырбыз,— диделәр. Бераз вакыттан соң падишаһ ул угланны бер кешесенә тапшырды, тагын бер галимнән хат яздырды. Мөһер орып, пичәтләп, хатны болай дип язды: "Ул хөсне хәләлемә сәлам. Сәлам соңында тагы кәлям мәгълүм булсын: бу угланны барып җиткән заман үтерт, югыйсә моннан бәла килер",— диде. Шаһ мөһерне үзе белән алып, вәзирләре белән тагын Хәсән атлы кешеләрне эзләп киттеләр. Кыскасы, бу кеше шаһның әмере белән бу угланны шаһның җәмәгате янына алып китте. Хәсәнне алып барганда, юлда бер өйгә кунарга керделәр. Бу өй иясенең күркәм, зифа кызы бар иде, бик тә камилләрдән вә акыллылардан иде. Кунаклар йоклаганнан соң, бу кыз торып, боларның өстенә карап күрде: угланны алып баручы кешенең куеныннан да бер кәгазь күренеп тора. "Һай, бу ни кәгазь икән?" дип, акрынлык белән хатны алып карады һәм мөһерен бозып, укыды. Ничеклеген белгәч, бу Хәсән атлы егетне кызганды, "мескен, харапка ирешкән икән..." дип. Шул заман болар йокыда вакытта падишаһ язуы кебек итеп, яхшыга алмаштырып, язып куйды. Бу рәвешчә: "И хатын! Бу хат белән бу углан килгән заман олы кызымны никях кылып бирегез, кичекмичә!" — диде. Шул ук заман язып, падишаһ мөһере шикелле мөһер ясап, һич аерып алып булмый торган итеп басты да хатны әүвәлгечә иясенең куенына куйды. Аннан соң иртәгесен таңнан торып киттеләр. Шаһның шәһәренә килеп җиттеләр. Сакчы бу углан белән хатны падишаһның хатыны кулына бирде. Кулына кергәч үк укыды да хәйран калып: — Ни гаҗәп! Үзе кайтканчы да көтәргә кушмаган,— диде. Шул заман иренең әмеренә буйсынып, шәһәр халкын җыеп, олы туй ясап, олы кызны бу Хәсән атлы угланга никях итеп бирде. Кыз белән ул егетне бер сарайга яптылар. Болар сарай эчендә шатлыкта, рәхәттә торган заманда падишаһ вәзирләре белән кайтып килделәр. Әүвәлге гадәтләренчә, шаһның барча өй җәмәгатьләре каршыларга чыктылар. Әмма олы кызы юк иде. Шаһ шул вакыт сорады: — Кайда минем олы кызым? — дип. Падишаһ хатыны әйтте: — Алар әле яшь кешеләр, сөешүдән туймаганнардыр,— диде. Падишаһ: — Нинди сөешү таптың тагы? — дип сорады. Хатын: — Кияү белән кызда нинди сөешүләр булмас, үзеңнең башыңнан кичмәдемени? — диде. Шаһ: — Нинди кияү турында сөйлисең, юкса диванамы әллә син?! — диде. Хатын баштан кичкән хәлләрне бәйнә-бәйнә сөйләп бирде, шаһның үз кулы белән язган хатны да күрсәтте. Шаһ укып, хәйранга калды, шундук ачуы башына чәчрәде, ләкин акылы белән сабыр итте: — Һай! Бу минем гамәлем түгел иде, бәлки бу җен эшедер,— диде. Аннан соң бу кияүне үтерергә ният итте, әмма шундук һәлак итсә, үзенең дәрәҗәсенә кимчелек китерер дип санады. Кешеләренә боерды: — Шул фәлән өйгә барыгыз, андагы кеше күмелерлек олы казанны асыгыз, кеше күмелерлек итеп су тутырыгыз, аны бик каты кайнатыгыз. Иртәгә иртә белән кем килсә дә, сораусыз-нисез шул чылбырлар белән асылган казанга салыгыз, һәлак булсын! — диде. Аннан соң падишаһ үзенең киявенә хәбәр итте: — Аллаһы Тәгалә боерса, иртә белән минем шул фәлән сараема килсен, үзем дә каумемкабиләм белән шунда булырмын. Мәҗлес корырбыз, кәеф-сафалар корырбыз,— дип. Ул кияве шаһтан бу хәбәрне ишеткәч шат булды: — Әлхәмделилляһи, якын күрә башлады,— дип. Кыскасы, иртә белән чакырылган сарайга килергә чыкты. Күп кешеләр белән тантаналы төстә барганда, юлда бер өйгә алып керделәр, мәҗлесләре бара икән — хөрмәт вә юмартлык күрсәттеләр, кыскасы, падишаһның киявен бик зурладылар. Аннан соң ул: — Зинһар, рөхсәт итегез падишаһ сараена барырга,— дип сорап чыгып китте. Кияүне анда хөрмәт иткән вакытта падишаһ уйлады, инде киявем килгәндер, казанга салганнардыр, барыйм, күрим дип. Ашыгып килеп кергән заман ялыну-ялваруларына карамастан, шаһның үзен казанга салдылар. — Әгәр без синең әмереңә каршы килсәк, син безне әллә нинди газаплар белән газапларсың,— дип һәлак иттеләр. Шаһ үлгән вакыт кияве килеп керде. Моны үтермичә, падишаһ итеп, тәхеткә куйдылар. Әмеренә буйсынып, шул заман кул астындагы халкы аңа ант иттеләр. Югарыда телгә алынган мал вә милекләр үз сүзләренең асылына ирештеләр — мал һәм хәзинә барысы да Хәсәннеке булды. * * * Бу кыйссадан безгә гыйбрәт шулдыр: Хак Тәгаләнең әмеренә буйсынмыйча һичкемгә чара юктыр. Шуның кебек Хак Тәгалә аятендә әйтте: "Кули Аллаһүммә мәликә-л-мүлки түэти-л-мүлкә мән тәшәэү вә тәнзигу-л-мүлкә миммән тәшәэү вә түгыйззү мән тәшәэү вә түзиллү мән тәшәэү бийәдикә-л-хайрү. Иннәкә галә күлли шәйэин кадир" ("Әй Аллаһ — бар патшалыкның патшасы! Син кемгә теләсәң, шуңа хакимлек бирәсең һәм кемнән телисең, шуннан хакимлекне тартып аласың; кемне телисең — шуны олылыйсың, кемне телисең — шуны түбәнәйтәсең. Синең кулыңда бар яхшылык, Синең бит һәрнәрсәгә кодрәтең җитә!"). Тин җимеше кайда? өннәрдән бер көнне бер бик олы бай мәҗлес җыйды, галим-голәма, әмир-өмәра, вәзир-вөзәра — һичбересе чакырылмый калмады. Ул олы байның өенә шушы шәһәрнең казые башка кешеләрдән алданрак килгән иде. Ул казый аягын куйган заман, хуҗа, югары урынга утыртуны хуш күреп, "җәмәгать килгәнче капкалап утыр" дип, алдына бер табак белән тин дигән җимешне китереп куйды. Бу казый ул инҗир җимешенә кул озатып ашый башлады. Аннан соң ул шәһәрнең бер дәрвише килеп, ул байның ишеген какты. Казый тәрәзәдән карап күрде: аның дәрвиш икәнен белде. "Бу дәрвиш кереп, әдәпсезлек итеп, минем инҗиремне ашамасын тагы" дип, казый шунда ук чалмасы белән табакны каплап куйды. Дәрвиш өйгә кергән вакытта, ул казый дәрвишне чыгарырга бер-бер сәбәп, дәлил эзләде. Ул дәрвиш кереп утыргач, аннан сорады: — Әй дәрвиш! Гыйлемнән берәр нәрсә беләсеңме яки Коръән Кәримнән берәр сүрә яттан беләсеңме? Бу дәрвиш әйтте: — Үзебезгә күрә аз-маз гына беләм,— диде. Казый: — Белсәң, Дусның сүзләреннән берәр сүрәне укып күрсәтче,— диде. Аннан соң ул суфи Кәлям шәрифтән укый башлады: — Бисмилләһи-р-рахмәни-р-рахим. Вә-з-зәйтүни, вә тура синин, вә һәзә-л-бәләди-л-әмин... Казый шундук дәрвишне туктатты: — Һай суфи! "Тин" дигән җимешне кайда калдырдың? — диде. Суфи тиз үк җавабын бирде: — Вә-т-тини дәр зир гамәме остаде казый сәт. Казый, бу җавапны ишеткәч, хәйран булып аяк өсте торды. Килеп, зурлап вә хөрмәт итеп, үз янына утыртып, инҗирне алдына куеп, меңнәрчә гафулар үтенде. Ә ул суфи һәр хәлдән күп нәрсәләр сөйләде. Аллаһы Тәгалә ул дәрвишне казыйга кисәтү вә шелтәләү өчен күндергән иде. Чын күңелдән бирелгән садака еркөн бер гарәп, Рәсүл галәйһиссәламнең каберенә килеп, кул күтәреп дога кылды. Әйтте: — Әй Бер Ходаем! Шушы кабернең хакы өчен һәм "Куль һүә Аллаһы әхәд..." сүрәсенең хакы өчен миңа дүрт мең акча бирсәңче,— диде. Әбү Әюб Әнсари; дигән бер сахабә бу сүзне ишетеп якын килде, бу гарәптән сорады: — Бу дүрт мең акча белән ни эшләргә телисең? — диде. Бу гарәп әйтте: — Мең акча бурычым бар — бер меңен шуңа тотармын; бер мең акчага кәбен хакы түләп, хатын алырмын; бер меңгә ризык ашатырмын, ә бер мең акчаны Ходай ризалыгы өчен сугышка баручыларга ат вә кылыч, ук вә җәя алып бирермен. Бу Әюб Әнсари дигән сахабә бу сүзне ишетеп, ул гарәпнең кулыннан тотып, үз өенә алып килде. Шундук бер сөекле гүзәл колны ун мең акчага сатты. Дүрт мең акчаны күршеләренә өләште, дүрт меңне дәрвишләргә өләште һәм дүрт мең акчаны бу гарәпкә бирде, бер акчасын да үзенә калдырмады. Иртәгесе көн иртүк торып мәчеткә барды. Күрде: өч ак янчык ятыр, һәрберсенең өстендә язылган: "Хода ризалыгы өчен дөньяда хәер кылган малның ялы будыр",— дип. Бу Әюб Әнсари дигән сахабә бу хәлләрне күреп белде: бу янчыклар Хак Тәгаләдәндер. Бәс, бу янчыкларны кулына алды, бауларын чишеп күрде: һәрберсенең эчендә дүртәр мең алтын бар икән, берсендә яшел белән мондый язу бар: "И Әбү Әюб! Шул кабер өстендә үтенеп торган гарәпкә минем ризалыгым өчен акчаңның дөньяда ялы будыр. Сабыр ит, ахырда олуг саваплы булырсың". * * * Хикәят шуңа дәлилдер: бер кеше дөньяда рас күңеле белән хәер вә садака бирсә — Хак Тәгалә аның әҗерен дөньяда һәм ахирәттә бирер. Алланың ризалыгы өчен ер заһид бар иде. Ул заһидның бер күршесе бик бозык адәм иде, дөньядагы һәртөрле бозык эшләрне эшләр иде. Заһид ул фасыйк күршесен һәрвакыт үгет-нәсихәте белән изгелеккә өндәр иде, әйтер иде: — Әй күршем! Син бу бозык эшләреңне ташла,— дип. Ул фасыйк аның яхшы нәсыйхәтләрен һич тә колагына алмас иде, әмма күңеленнән бу заһидны Алла ризалыгы өчен дус тотар иде, изге эшкә өндәгәне өчен. Ә бу заһид ул фасыйкны күңеленнән Алла ризалыгы өчен дошман тотар иде, бозыклыгыннан кайтмаганы өчен. Шул рәвешчә, һәр икесе дөньядан үттеләр. Боларның вафатыннан соң берничә көн үткәч, бер изге кеше һәр икесен төшендә күрде: һәр икесе оҗмахка кергән икән. Төшендә әйтте: — Ни гаҗәп! Һәр икегез оҗмахлы булып, икегезгә дә урын биргән икән,— диде. Заһид әйтте: — Мин шушы күршемне бозык булганга Алла ризалыгы өчен дошман тоткан идем, Хак Тәгалә шул гамәлемне генә кабул иткән, шул гамәлем бәрәкәтендә оҗмахлы булдым,— диде.— Башка кылган гамәлләремә катышкан, барчасы шул сәбәптән бушка булган,— диде. Янә фасыйк әйтте: — Мин шушы заһид күршемне Алла ризалыгы өчен изге булганына күрә дус тоткан идем. Шул эшем бәрәкәтендә Хак Тәгалә, барча гөнаһларымны изгерәккә алмаштырып, бу мәртәбәләрне биргән икән,— диде. * * * Һәркем Аллаһы Тәгаләнең фәрманында булса — ул бәндәне Ходай Тәгалә өчен дус тоту кирәк. Ә кем Аллаһы Тәгаләнең фәрманыннан тыш булса — ул бәндәне Ходай өчен дошман тоту кирәк икән. Бу ике гамәл гафу ителү, гөнаһларның өстән төшерелүе өчен сәбәптер. Эт булып этләр белә өннәрдән бер көнне Пәйгамбәр галәйһиссәлам юлдан барыр иде. Күрде: юл өстендә эт көтүе яткан. Ул этләр Пәйгамбәр галәйһиссәлам килгәнен күрделәр, бер-беренә әйттеләр: — Әдәп саклагыз, Алланың дусты Пәйгамбәр галәйһиссәлам киләдер,— диделәр. Кайсылары әйтте: — Ул безгә пәйгамбәр түгел, адәмнәр белән пәриләргә пәйгамбәрдер, безнең ул пәйгамбәрдә ни хаҗәтебез бар? — диделәр. Араларыннан бер олысы әйтте: — Юк, алай түгел. Бөтен җирне-күкне, унсигез мең галәмне, барча мәхлукларны үз кодрәте белән шул дусты Пәйгамбәр галәйһиссәлам өчен яратты,— диде.— Әмма әдәп сакласак та, үзебезнең кагыйдәне куймыйк, бер тапкыр өрик, этлегебез калмасын,— диде.— Аннан соң ул Рәсүлне олыларбыз, хөрмәт күрсәтербез,— диде. Менә Пәйгамбәр галәйһиссәлам алар турысына килеп җитте. Ул этләр олылап, сафка тезелеп тордылар. Пәйгамбәр галәйһиссәлам тәмам турыларына килеп җиткәч, барчалары бергә күтәрелеп, "һау, һау!" дип өрделәр. Аннан соң һич эндәшмәделәр, хөрмәт күрсәттеләр. * * * Ул Пәйгамбәрнең кадерен этләр булып этләр белделәр. Инде кемнәр Пәйгамбәрне олылап, сөннәтен тотмасалар, ул кешеләр эттән дә явыз торырлар һәм Пәйгамбәрнең ярдәменнән мәхрүм калырлар. Киребеткән Әбүҗаһил өннәрдән бер көнне Әбүҗаһил үзенең колларына әмер итте: — Әй колларым! Барыгыз, бер олы таш китерегез, ул ташны өйнең түбәсенә мендереп куегыз, аннан соң Пәйгамбәр галәйһиссәламне чакырыгыз. Әйтегез: "Сине Әбүҗаһил чакырды, сиңа иман китерергә телидер",— дип. Кайчан ул килеп, өйгә кергән вакытта ул ташны аннан төшерегез, ул таш Пәйгамбәр белән бәрабәр булсын, өстенә төшкән заман һәлак булсын,— диде.— Кайчан шушы эшне җиренә җиткерсәгез, сезне азат итәрмен,— диде. Коллары бу сүзен ишеткәч, тиз булдылар, бер олы таш китерделәр. Әбүҗаһил, Пәйгамбәргә дошманлыгы зур булганлыктан, үзе дә булышты. Югары мендергәндә таш, кисәк әйләнеп китеп, Әбүҗаһилнең кулына төште, кулын тәмам өзеп чыгарды. Барчалары хәйран калдылар. Аннан соң колларына әмер итте: — Барыгыз, тиз үк Пәйгамбәрне чакырып китерегез. Кайчан кулымны сәламәт итсә, иман китерермен,— диде. Бу хәбәрне ишеткәч тә, күңелендә шәфкате камил булганлыктан, Пәйгамбәр галәйһиссәлам йөгереп килеп җитте. Әбүҗаһил әйтте: — Әй Рәсүл! Әгәр минем кулымны сәламәт кылыр булсаң, иман китерермен,— диде. Аннан соң Пәйгамбәр галәйһиссәлам мөбарәк кулы белән бер тапкыр сыйпады, кулы шундук сәламәт булды. Әбүҗаһил әйтте: — Әй Мөхәммәд! Шулкадәр сихерчелек өйрәнгәнсең икән,— диде, иман китермәде. Шундый әшәкелектән Алла сакласын! Ахырзаман галәмәтләре өннәрдән бер көнне Пәйгамбәр галәйһиссәлам барча сахабәләре белән мәчет алдында утырыр иде. Җәбраил галәйһиссәламнең килмичә озак торганына хәсрәтләнеп, башын түбән салып утыра иде. Пәйгамбәр галәйһиссәлам сахабәләренә әйтте: — Әй сахабәләр! Күргәнегез яки ишеткәнегездән сөйләп утырыгыз,— диде. Сахабәләр арасыннан Госман хәзрәт торып, кулын кушырып: — Әй Аллаһның Рәсүле! Сездән рөхсәт булса, күзем белән күргән бер гаҗәп һәм сәер вакыйганы сөйлим. Беркөн шәһәрдән чыгып, бер япанда юлдан барганда бер ана эткә очрадым. Эченнән балалары өрә, ә анасы тик ятып калды. Янә аннан уздым бер бик матур бизәлгән мәчеткә очрадым. Бер кирпечен алтыннан, бер кирпечен көмештән аралаштырып бина кылганнар. Җәннәт кебек гүзәл бизәкле язуын тик бер Алла белер — шулкадәр зиннәтле. Янә шул мәчетнең түбәсенә кунган бер матур авазлы кош шулкадәр хуш аваз белән сайрады ки — чамасын Алла белер, күргән кеше хәйран калыр. Янә сайрап туктады, үзе тизәккә төште. Гәрчә хуш аваз белән сайраса да, юньсез кош икән, дидем. Янә мәчетнең ишеген ачып карадым, күрдем: эчендә дөньядагы һәртөрле ерткычлар бар икән. Барчасы ул мәчеткә килеп, шул мәчетнең эчендә кайсылары сәҗдәдә, кайсылары рөкүгъта, кайсылары кыямда — һәрберсе гыйбадәттә торалар. Хәйран булып, "бу мәчеткә керү мөмкин түгел икән" дип, тиз үк ишекне яптым. Бу ни гаҗәп хәл, әй Рәсүлуллаһ, болар ни? — диде. Пәйгамбәр галәйһиссәлам бу эшкә хәйран калды, башын түбән салып уйланып утырыр иде, шул вакыт Җәбраил галәйһиссәлам күктән иңеп килде һәм әйтте: — И кардәшем Рәсүлуллаһ! Хаклыкта Госман күргән гаҗәп һәм сәер хәлләр синең ахырзамандагы өммәтләреңнең мисалыдыр,— диде.— Ул ана этнең охшашы шул булыр: кайчан ахырзаман якын булса, аталары тик торыр, уллары сөйләр. Ул Госман күргән мәчет төсле мәчетләре төзек булыр. Ул хуш аваз белән сайраган кошның охшашы ул вакытның галимнәредер, ул кош кебек бик үткен һәм матур сөйләүче булырлар һәм ул кошның тизәккә төшүенең охшашы шулдыр: кайчан хаким булып хөкем итсәләр, ришвәт алып, тугрылыктан кичәргә тиз риза булырлар. Һәм янә мәчет эчендәге рөкүгъ, сәҗдә һәм кыямда торучы ерткыч җанварларның охшашы синең өммәтеңнең кайсыберләре булыр; шундый ерткыч хайваннар кебек, хәләлне вә харамны белмәсләр, үзләренә мал җыюда булырлар һәм һәртөрле бозык, әшәке эшләр белән булырлар, аннары килеп, мәчеткә кереп гыйбадәт кылган булырлар. Пәйгамбәр барысының да мисалын ишетте, аннан соң сахабәләренә шул рәвешчә хәбәр бирде. * * * Бәс, кыйссадан хисса безгә шул булды: һәркемгә мондый ерткыч җанварлар кебек булудан саклану кирәктер, һәр иртә-көндез һәм алдагы көннәрдә Алланың рәхмәтендә һәм Рәсүлуллаһның ярдәмендә булу өчен. Мәхәббәтнең дәрәҗәләре орынгы заманда Зәед атлы бер остазның ике шәкерте бар иде. Бере —кыз, аның аты Ләйлә иде, бере — егет, аның аты Мәҗнүн иде. Ләйлә белән Мәҗнүн үсеп җиттеләр, балигълыкка ирештеләр, һәр икесе чиксез күрекле, зифа, чибәр иделәр. Соңыннан Ләйлә Мәҗнүнгә гашыйк булды шулкадәр нишләргә дә белмәде. Әмма Мәҗнүннең күңеле Ләйләгә төшмәс иде. Бу Ләйлә шулкадәр зиннәт вә матурлык белән Мәҗнүннең алдыннан үтәр иде, ләкин Мәҗнүн аңа карамас иде. Соңра Ләйлә гаҗиз булып бер мөзәййин янына барды, әйтте: — Әй мөзәййин! Син мине зиннәтлә шулкадәр — минем кебекне җиһанда әле һичкем күрмәгән булсын. Аннан соң ул мөзәййин Ләйләне шулкадәр зиннәтләде, күргән кеше һушсыз булып, акылы хәйран булыр. Бу кадәр зиннәтләре белән Ләйлә ул мөзәййиннән кайтып, бер иске аулак өйгә керде. Муенына җепләр тагып, тизлек белән Аллаһы Тәгаләгә күп ялварды, елап: — Йа Раббем! Миннән бу зиннәтләрне китәрмә! — диде, таң вакыты кергәнче шулай утырды. Аннан соң торып йөрде, әмма зиннәтләре китмәде. Шат булып, Аллаһы Тәгаләгә шөкерләр кылды. Шушы зиннәтле сурәте белән, хушбуйланып, Мәҗнүннең яныннан узды. Мәҗнүн ул Ләйлә өстенә күзенең бер кырые белән генә караган иде, шундук мең җан белән гашыйк булды. Гыйшкы шул чиккә җитте ки, әгәр дә Мәҗнүннең янына барып колак салсаң, сулышыннан "Ләйлә!" дигән өн ишетелер иде. Акылы китеп, нишләргә белмичә сахрага чыкты... Ләйлә күрде: Мәҗнүн урынында юк. Шул заман Ләйлә бер кешене җибәреп каратты. Кешесе Мәҗнүнне тапмады: — Очрата алмадым,— дип кайтып әйтте. Ләйлә аһ орды: — Аһ, белми калдым...— диде. Кешесен янә сахрага җибәрде: — Барып, эзләп тап! — диде. Кешесе сахрада озак йөргәннән соң гына аны тапты. Күрде: теге бер җирдә яткан, күзен йомган. Аһ-ваһ белән: "Ләйлә! Ләйлә!"— дип кычкырып ята. Ул кеше шундук Ләйләгә кайтып, күргәненнән хәбәр бирде: — Сахрада, фәлән урында, синең гыйшкыңнан дивана булып, аһ-ваһ белән күзен күккә текәп ята,— диде. Ләйлә кешесеннән бу хәбәрне ишеткәч, кычкырып, йөгереп сахрага барды. Күрде: Мәҗнүн аһ орып ятыр. Барып, пәрдәсен Мәҗнүннең күзе өстенә куеп, күләгә ясады һәм әйтте: — И Мәҗнүн! Сөйгәнең мин килдем. Мәҗнүн күзен ачты, Ләйләне күреп әйтте: — И җаным! Син минем күңелемә сыймассың, минем күңелем синең мәхәббәтең белән тулды, башка нәрсәгә урын калмады, минем янымнан кит,— дип, кулын селтәде. Ләйлә, Мәҗнүннән бу сүзне ишеткәч, мең хәсрәтләр белән елап, кире кайтты. Өенә кайтып керде дә шундук вафат булды, Хак Тәгаләгә җанын тапшырды... Мәҗнүн өенә әйләнеп кайтып килгәндә сорады: — Кайда минем Ләйләм? — дип. Әйттеләр: — Синең Ләйләң вафат булды... Аннан соң Мәҗнүн елый-елый Ләйләнең каберен эзләп килде. Каберләр янына җиткәндә Мәҗнүн бер кызчыкка очрады һәм әйтте: — Әй кызчык! Кайда минем Ләйләмнең кабере, миңа күрсәт,— диде. Ул кызчык җавап бирде. — Мәҗнүн! Үзең "гашыйкмын" дип дәгъва кыласың, сөйгәнең каберен кешедән сорыйсың, чын гашыйк булсаң, сөйгәнеңнең каберен белмәсме идең, гыйшыклык дәгъваң ялган икән,— диде. Бу кызчыктан моны ишеткәч, хәйран булып, каберләр өстенә килеп, һәр кабергә борынын куеп иснәп йөри башлады. Бер кабердән Ләйләнең исе калды, шул ис борынына керде. Шул заман иснәде — шундук вафат булды. Ләйләнең кабере ярылып, Мәҗнүнне эченә алды... Боларның вафатыннан соң остазлары Зәед болар хакында шундый төш күрде: бер олы бакча, эчендә төрле агачлар, җимешләр туп-тулы тора. Бакчаның бер тарафында Ләйлә белән Мәҗнүн утыралар. Остазлары алардан сорады: — Әй сез! Инде бер-берегез белән кавыштыгызмы? — дип. Алар әйттеләр: — Әй остаз! Безгә бу җир вә күк бозылмас өчен җир йөзендә кавышырга әмер юк иде. Чөнки безнең туебызда бу җирне күтәргән үгезне суеп, туй ясарлар иде. Әгәр без дөньяда кавышыр булсак иде — бу җир харап булыр иде, адәмнәргә яшәргә урын калмас иде,— дип җавап бирделәр. * * * Сүз соңында безгә боларның кыйссасыннан хисса будыр, белегез: мәхәббәт, гыйшыклык өч төрле, өч дәрәҗәдә булыр. Берен — "гыйшык әгъла" , берен — "гыйшык вуста" һәм берен "гыйшык әдна" диерләр. Гыйшык әгъла шулдыр: мөэмин бәндәләрнең Аллаһы Тәгаләгә гашыйк булуы кебек сөюдер. Әдна, ягъни түбән сөю шулдыр: дөньялык өчен генә гашыйк булу, җенси теләкне үтәү өчен генә, аны икенче төрле "гыйшык шәһвәти" диерләр. Гаделлеккә ни җитә! ткән заманда Нәүширван атлы падишаһ бар иде. Бик гадел иде, хәтта "Гадел" дип исемләнеп йөрде. Бер углы бар иде, көннәрдән бер көнне ау ауларга чыкты. Йөри торгач, бик сусады. Бер карчыкның өенә барды, хәбәр бирде. Карчык тиз заман чыкты. Ул углан эчәргә су сорады. Карчык кабул кылды: — Бик хуш булыр,— диде, кире өенә керде. Тиз заман бер савытка ширбәт тутырып, чыгарып бирде. Углан эчте. Шәһәргә кайттылар. Берникадәр вакыттан соң Нәүширван падишаһ вафат булды. Шушы угланны падишаһ кылдылар. Тагын көннәрдән бер көнне ауга чыктылар. Тагын сусады. Әүвәлге карчыкка барды, эчәргә сорады. Карчык кабул күрде, кире өенә керде, озак заман торып, бер савытка эчемлекне яртылаш кына салып, чыгарып бирде. Падишаһ эчте, "ләззәтсез" диде. Падишаһ сорады: — Әй ана! Борын заманда, фәлән елда бер мәртәбә килеп эчкән идем, бик тиз чыгарган идең, савытың тулы иде, үзе бик ләззәтле иде. Бу көн күп тордың, савытны ким чыгардың, һәм ләззәте юктыр. Сәбәбе нидер? — диде. Карчык җавап бирде: — Үткән заманда Нәүширван падишаһ бик гадел иде, һәркайчан бәрәкәт бар иде. Бу замандагы падишаһыбыз залим, усалдыр; шул залимнең гөнаһ шомлыгы сәбәпле нигъмәтләрдән бәрәкәт китте. Хәтта ки йөзем җимешеннән бәрәкәт китте. Бу савытны тулы салган идем, килеп җиткәнче ярты булды,— диде. Падишаһ моны ишеткәч, үкенеп тәүбә итте һәм әйтте: — Бакчы, минем гөнаһым сәбәпле халыкларның ризыгында бәрәкәт беткән икән,— дип, кире ауга киттеләр. Бер киек күрделәр: бик хуп сурәтле, һәммәсе артыннан кудылар. Падишаһның аты бик яхшы иде, башкаларны ташлап китте, күзләреннән югалды. Йәстү намазы вакыты җитте. Кайтып килде. Шәһәренең капкасы бикләнгән иде, каравылчылар кертмәделәр. Шәһәрнең тышында бер ятим карчык бар иде. Аның бер кызы бар, матурлыгы кояшка охшаш иде. Шул карчыкка килеп, кунак булды. Ул карчыкның бер сыеры бар иде һәм көн күрүе шул сыердан иде. Кызына әйтте: — Сыерны сау, кунакка сөт ашатыйк,— диде. Кызы сава башлады исә, сыерның имчәгеннән кан чыкты. Кыз әйтте: — И ана! Сөте юк, кан чыгадыр,— диде. Анасы әйтте: — Балам, бер залим падишаһның кулындабыз, аның золымы сәбәпле сыерыбызның сөте кан булды, һәрдаим вәзирләрен һәм башкаларны хаксызга асадыр вә кисәдер,— диде. Падишаһ моны ишетеп тәүбә кылды һәм әйтте: — Һәммә гөнаһлы саналган вәзирләремне ярлыкадым ,— диде. Иртә белән кальга капкасына барды, һәммә олуглар, вәзирләр каршы чыгып алдылар һәм әйттеләр: — Падишаһ! Яхшы кайттыңмы? Синең өчен хәсрәттә идек, анасыз бал корты кебек идек,— диделәр. Падишаһ әйтте: — Һәммәгезнең гөнаһын гафу кылдым. Инде барыгыз, шәһәр тышында бер карчык бар, үзен дә вә кызын да күтәреп алып китерегез,— диде. Алып китерделәр. Кызны үзенә никях итте, карчыкны тәрбия кылды. ("Локман хәким шушы кыздан туды" дигән сүз бар.) Моннан соң шәһәрнең ризыгына бәрәкәт иңде. * * * Инде һәркемгә үзеннән һәм халыктан ризыкның бәрәкәте китмәсен өчен гөнаһтан тәүбә кылу, бик гадел булу, шәригать боерганча йөрү кирәк. Зинһар, Аллаһы Тәгалә газабыннан куркыгыз, яхшы булыгыз. Мәңгелек кушамат үриядә имам Суфыян Сәүринең гадәте шул иде: кич белән яткан вакытта аякларын сузмыйча, үз тарафына җыеп ятыр иде. Көтмәгәндә, көннәрдән бер көнне гафләт йокысы белән йоклаганда, аякларын сузып җибәрде. Шул заман Хак Тәгаләдән нида килде: — Әй Сәүри! Тәңреңнән оялмыйча, әдәпсезлек кылып, аякларыңны сузып ятасың,— дип. Аннан соң үз-үзенә әйтер иде: "И Сәүри! Ходаеңнан оялмыйча, әдәпсезлек кылып, үгез кебек сузып ятасың",— дип. Шуннан соң бу имам Суфыянга "сәүр", ягъни "үгез" дип кушамат тактылар, һәм тагын "сәүр" дип исем бирүгә икенче сәбәп бу иде: Көннәрдән бер көнне мәчеткә кергәндә, көтмәгәндә сул аягын атлап керде. Янә шундук нида килде: Ходай Тәгалә җәнабыннан: — Әй Сәүри! Тәңреңне исеңнән чыгарып, табынганыңның өенә кергән вакытыңда сул аягыңны атлап керәсең,— дип. Моннан соң тагын даимән үзенә эндәшер иде: "И Сәүри! Ходаеңнан оялмыйча, Ходайның өенә кергәндә сәүр кебек, ягъни үгез кебек, сул аягыңны атлап керәсең",— дип. Шуннан соң бу кушамат аңа мәңгелек булып калды. Мөриднең ачуы абрави шәһәрендә бер мөршид бар иде. Һәр заман урамнарны гизеп йөрер иде. Шул халәттә ул мөршидне күргән бала-чагалар аны мәсхәрә итеп, агач, таш кисәкләре белән атарлар иде. Ул мөршид бу бала-чагаларның мәсхәрәсенә һичкайчан илтифат итмәс иде. Көннәрдән бер көнне ул мөршид үзенең бер мөриден үзе белән бергә урамга алып чыкты. Ул мөршидне күргән бала-чагалар әүвәлге кебек мәсхәрә иттеләр. Бу тагын илтифат итмәде. Ахырда бу балаларның мондый эшләренә шәкертенең ачуы килеп, усаллык белән бу бала-чагаларга бер тапкыр караш ташлады — һәммәсенең башлары тәннәреннән аерылды. Мөршид, бу хәлне күреп, шул заман тизлек белән һәркайсының башларын гәүдәләренә куеп: — Торыгыз! — диде. Һәммәсе берьюлы торып, йөреп киттеләр. Шул буталчыклык вакытында ялгыш кайбер кыз балаларның башы ир балалар гәүдәсенә вә ир балаларның башы кыз балалар башына куелды. Менә шунлыктан кайбер ирләргә сакал чыкмас, ә кайбер хатыннарда бераз мыек шәйләнер. Алланың яратканы браһим галәйһиссәламнең куй саклый торган этләре биш йөз иде. Куйларның санын шуннан үзегез чамалагыз. Ибраһим "Хәлилуллаһ", ягъни "Алланың яратканы" дип аталды. "Бу Ибраһим галәйһиссәлам ни өчен Хәлилуллаһ булган?" — дип, берничә фәрештә шөбһә тоттылар, шикләнделәр. Аны сынау өчен бер аулак җиргә барып, каты аваз белән дүрт тәкбир әйттеләр, ягъни дүрт тапкыр "Аллаһу әкбәр!" дип аваз салдылар. Ибраһим галәйһиссәлам Аллаһы Тәгаләнең атын ишеткәч, әйтте: — Әй минем дустымның атын әйтүчеләр икенче кат әйтсә икән? — диде. Алар әйттеләр: — Икенче әйтсәк, безгә ял, ягъни хезмәт хакы кирәк,— диделәр. Ибраһим галәйһиссәлам әйтте: — Дустым атын ишетү өчен йөз куй бүләк иттем,— диде. Янә дүрт тәкбирне "Аллаһу әкбәр!" дип әйттеләр, аннан соң әйтмәс булдылар. "Безгә ял кирәк!" — диделәр. Аннан соң тагын әйттеләр, һәм Ибраһим бу дүрт тәкбир өчен дүрт йөз хайваннарын — дөядән, аттан, сыердан, куйдан бүләк итте. Моннан соң ул фәрештәләр: — Чынлап та, Алланың яратканы икән,— дип, бу хәбәрне бар дөньяга тараттылар. Тәкъдиреңдә язылса өләйман галәйһиссәламне Аллаһы Тәгалә бик бай вә кодрәтле кылды. Бик олы хикмәт иясе булуы өстенә тагын җирләргә, адәмгә, кош-кортларга олуг падишаһ иде һәм тагын һәрбер җан иясенең телен белә иде. Көннәрдән бер көнне бу Сөләйман галәйһиссәлам тәхете белән барганда бер картка юлыкты, ул карт аркасына бер күтәрәм утын күтәреп килә иде. Сөләйман галәйһиссәлам әйтте: — Әй бабай! Син кем, исемең ничек? — диде. Бу карт: — Исемем Сөләймандыр,— диде. Сөләйман галәйһиссәлам үз-үзенә фикер кылды: "Мин бер Сөләйман дөнья мөлкәтен тотармын, икенче бер Сөләйман (минем адашым) бер фәкыйрь икән",— дип. — Моннан соң утын артыннан йөрмә! — дип, таҗыннан бер энҗе алып бирде: — Бу энҗенең бәһасе синең гомереңә һәм синең балаларыңның гомеренә җитәр,— диде. Сөләйман карт сөенеп алып китте. Бер урманнан үтеп барган вакытында, юл кисүче караклар моның әлеге энҗесен талап алып калдылар... Янә бу карт бер бәйләм утын күтәреп барганда, тагын Сөләйман падишаһка юлыкты. Падишаһ аның һаман утын күтәреп йөргәненә гаҗәпләнде һәм әйтте: — Гаҗәп канәгатьсез кеше икәнсез,— диде.— Һаман да утын артыннан йөрисез икән,— диде. Карт баштан үткән хәлләрен, юлбасарларга юлыгуын сөйләп бирде. Сөләйман галәйһиссәлам "янә бер энҗе бирәм" дип, эченнән ният кылганда, яшерен аваз килде: — И Сөләйман! Син аны бай кыла алмассың. Ләүхү-л-мәхфүздә тәкъдир кылганнан артык нәрсә булмас,— диде. * * * Бу кыйссадан хисса, ягъни нәтиҗә будыр: һичкем тәкъдирдән узмас, никадәр тырышлык кылса да, тәкъдирдә язылмаган ризык булмас, ә язылганы исә килми калмас. Иясенә кайткан мал өннәрдән бер көнне Муса галәйһиссәлам Тур тавына барып, Аллаһы Тәгаләгә әйтте: — Йа Рабби! Миңа бер хикмәт күрсәт,— диде. Аллаһы Тәгалә әйтте: — Фәлән җирдә бер олы юл янында бер чишмә бар, шунда чыгып тор, күрерсең,— диде. Муса галәйһиссәлам шул җиргә барып, югарыдан карап торды. Бер кеше килде, тәһарәт алды, намаз укыды. Яулыкка төргән йөз сум акчасы онытылып калды. Янә шул чишмә катына икенче бер кеше килде. Шул йөз тәңкәне күрде, алып китте. Тагын шул чишмә янына өченче кеше килде, ул бер фәкыйрь дәрвиш иде. Ул тәһарәт кылып торган заманда, акчасын җуйган теге кеше, хәтеренә төшеп, кире кайтып килде. Бу фәкыйрьне күрде: — Монда яулык белән акча калган иде, кайда ул? — диде. Дәрвиш әйтте: — Күргәнем юк,— диде. Акчасын югалткан кеше дәрвишне камчы белән кыйнады, әмма тәңкәләре табылмады. Тәңкәләр иясе дә, дәрвиш тә һәр икесе үз юлларына киттеләр. Муса галәйһиссәлам бу яктан карап калды. Икенче көн Муса галәйһиссәлам Тур тавына янә чыкты. Аллаһы Тәгалә белән сөйләште. Ул әйтте: — И Муса! Бернәрсә күрдеңме? — диде. Муса галәйһиссәлам әйтте: — Күрдем, Синдә шәфкать юк икән, бер гөнаһсыз кешене кыйнаттың,— диде. Аллаһы Тәгалә әйтте: — Муса бернәрсә дә белми. Онытылып калган акча ул кешенеке түгел. Шуңа күрә иясенә кайтардым, һәм тагын ул дәрвиш бай вакытында ул кешене кыйнаган иде, хәзер исә шуның әҗерен алды. Муса галәйһиссәлам сәҗдә кылды: — Дөрестән дә, Син башкалар белмәгәнне белүче! — диде. Мазлумнарның догасы гъкуб пәйгамбәр Исраил халкының беренче пәйгамбәрләреннән берседер. Аллаһы Тәгалә Ягъкуб галәйһиссәламгә унике баласын дөньяга китерергә ярдәм итте. Ул Ягъкуб галәйһиссәламнең шәһәрендә коллыкка алган бер хатыны бар иде. Ул хатынның бер улы бар иде. Көннәрдән бер көнне Ягъкуб галәйһиссәлам ул угланны сатып җибәрде. Бу угылның анасы елады, Аллага ялварды, дога кылып әйтте: — Кайсы улың сөекле булса — шуннан аерыл! — диде. Догасы кабул булды: Йосыфтан унике ел аерылып торды. Мазлумнарның догасыннан сакланыгыз, аларның догасы Аллаһы Тәгалә каршында кабул була. Киләчәкне җен дә белми ллаһы Тәгалә Хозыр галәйһиссәламгә күп хикмәтләр бирде. Беренчесе: аңа кыямәткәчә үлем юк, тере булыр. Икенче: төрле телләрне белер, төрле җәмәгатьләргә үз телләренчә сөйләр. Өченче: бу Хозыр галәйһиссәламне Сөләйман галәйһиссәлам үзенең падишаһ заманында үзенә вәзир итеп куйды. Көннәрдән бер көнне бу Сөләйман бер сырхавында, үзенең зиннәтле сараенда торган вакытында, таяк таянып утырганда, җанын Хак Тәгаләгә тапшырды. Тере кеше кебек гәүдәсе тәхет өстендә утырып калды. Вәзире Хозыр галәйһиссәлам җеннәргә хәбәр салды, әйтте: — Сөләйман падишаһ дөньядан аерылып торырга вәгъдә кылды, үзенең сараеннан бер елга чыкмаска ант итте. Сез электән кайсыгыз ни гамәл кылырга алынгансыз — шул гамәлне кылыгыз,— диде. Җеннәр вә гыйфритләр Сөләйман галәйһиссәлам сараеның бер кечкенә тишегеннән карап, күрделәр: бик начар, кечерәйгән, таякка таянып утыра. Җеннәр җыелышып, киңәшләшеп, "бу Сөләйман падишаһ тереме йә үлеме?" дип, агач кортына әмер иттеләр: — Кечкенә тишектән кереп, таягын аша! — диделәр. Корт кереп, Сөләйман галәйһиссәламнең таягын кимерде, бер җиреннән өзде. Сөләйман галәйһиссәламнең гәүдәсе ауды, егылды. Моннан соң җеннәр һәм гыйфритләр киттеләр, Хозыр галәйһиссәламнең әмеренә буйсынмадылар. * * * Бу кыйссадан хисса будыр: күрәзәчеләр әйтер: — Без киләчәкне беләбез, безгә җеннәр җиткерер,— диерләр. Һәм тагын кайбер гади кешеләр әйтерләр: — Юраучы, күрәзәчеләргә җеннәр хәбәр бирәдер,— дип. Аларның сүзләре ялгандыр, моңа ышансалар — кяферләрдер. Карагыз: ул җеннәр үзләренең эшләрен дә белмәделәр, әгәр белсәләр — агач кортын үз эшләренә кушмаслар иде. Яшеренне белү бер Аллаһы Тәгаләгә генә хас сыйфаттыр. Өч күмәч айсә галәйһиссәламгә Аллаһы Тәгалә "Рухулла" дип исем куйды, Алла тарафыннан яратылган мәңге тере рух булганы өчен һәм Җәбраил галәйһиссәлам тарафыннан җаны яңартылып тору сәбәпле шулай аталды. Мәрьям анадан туды, дөнья җиһазларыннан һичбер малы юк иде, әлбәттә, бик тә динле, тәкъва иде. Көннәрдән бер көнне Гайсә галәйһиссәлам сәфәр чыгарга ният кылды һәм берәүне үзенә юлдаш итеп алды. Гайсә галәйһиссәлам белән сәфәр чыктылар, икесенә азык итеп өч күмәч алдылар, юлларына юнәлделәр. Шактый вакыт барганнан соң, ашыйсылары килеп, күмәчне карадылар: ике күмәч бар, берсе юк. Гайсә галәйһиссәлам юлдашына әйтте: — Бер күмәч юк, син алдыңмы? — диде. Юлдашы әйтте: — Юк, мин алмадым,— диде. Моннан соң бер дәрьяга җиттеләр. Юлдашы әйтте: — Дәрьядан ничек чыгарбыз, көймә юк,— диде. Гайсә галәйһиссәлам әйтте: — Борчылма, чыгарбыз,— диде. Аллаһы Тәгаләгә ялварды, дога кылды. Суга батмый сәламәт чыктылар. Гайсә галәйһиссәлам юлдашына әйтте: — Шушы могҗиза хөрмәтенә әйт: күмәчне кем алды? — диде. Юлдашы: — Белмимен,— диде. Янә бер сахрага җиттеләр. Ул җирдә бер урында өч түмгәк тора иде. Гайсә галәйһиссәлам дога кылды, өч түмгәк өч баш алтын булды. Гайсә галәйһиссәлам юлдашына тагын әйтте: — Бу могҗиза хакы өчен әйт: күмәчне син алдыңмы? — диде. Юлдашы: — Мин алмадым,— диде. Моннан соң шул алтыннар янына юнәлделәр. Гайсә галәйһиссәлам әйтте: — Бу алтыннарның берсен мин алам, берсен син ал,— диде. Юлдашы: — Ә ул калган өченче алтын кемгә? — диде. Гайсә галәйһиссәлам: — Күмәчне алган кешегә тиеш,— диде. Юлдашы: — Күмәчне мин алган идем,— диде. Шуннан соң Гайсә галәйһиссәлам дога кылды: — Алтын урыннан купмасын! — дип. Янә юлдашына әйтте: — Бу өч баш алтыннар барысы да сиңа булсын,— дип, юлдашыннан аерылып китте. Алтыннар шунда калды. Теге юлдашы алтыннарны алырга теләде, бер башны күтәрмәкче булды, күтәрә алмады. Тирә-якка каранды, күрде: юлдан ике кеше килә. Бу ул кешеләргә каршы чыкты һәм әйтте: — И кардәшләр! Без өчебез өч туган булыйк. Мин өч баш алтын таптым,— диде. Боларны алтыннар янына алып барды, һәр өчесе алтын өчен афәриннәр укып сөенделәр. Боларга Гайсә галәйһиссәламнең юлдашы әйтте: — Минем карыным ач, мине туйдырсагыз икән,— диде. Ризык биреп ашаттылар. Шуннан соң алтыннарны алырга теләделәр, өчесе бер башка ябышып та күтәрә алмадылар. Янә күп көннәр саклап тордылар, азыклары бетте, карыннары ачты. Бер-беренә әйтештеләр: — Без беребезне азык алырга җибәрик,— диделәр һәм Гайсә галәйһиссәлам юлдашын азык алырга җибәрделәр. Гайсә галәйһиссәлам юлдашы азык алды, Иблис вәсвәсәсе белән азыгына агу катыштырды, "алтын минем ялгызыма булыр" дип. Янә Иблис ләгыйнь алтын янында калганнарга вәсвәсә кылып, ягъни котыртып әйтте: — Бу алтын сезнең икегезгә булыр, ул берәүгә ни өчен бирәсез, килгәч тә кыйнап үтерегез,— диде. Иптәшләре бу юлдашлары янына азыкны алып кайтты. Болар азыкны алдылар, үзен кыйнап үтерделәр. Азыкны ашаганнар иде — болар һәр икесе үлделәр... Янә Гайсә галәйһиссәлам әлеге алтыннар янына килде. Күрде: өч баш алтын тора, янә өч кеше үлеп ятырлар. Гайсә галәйһиссәлам тагын дога кылды, ул өч баш алтын өч кара түмгәк җир булды. Янә Гайсә галәйһиссәлам догасы белән бу өч кешене Аллаһы Тәгалә тергезде, боларга Гайсә галәйһиссәлам күп нәсыйхәтләр бирде. * * * Равиләр риваять кылдылар: Гайсә галәйһиссәламнең киемендә өч йөз ямавы бар иде. Моннан күрегез: гәрчә туфракны алтынга әйләндерергә мөмкинлеге булса да, дөнья малына һич тә исе китмәде. Гаделлек ллаһы Тәгалә җир йөзенә Мөхәммәд пәйгамбәр галәйһиссәламне китерде, аны "Хәбибуллаһ", ягъни "Аллаһның сөйгәне" дип атады: — Син булмасаң бу күкләрне яратмаган булыр идем,— диде. Җәбраил галәйһиссәлам аркылы "Кәлямүллаһ"ны, ягъни Коръәнне җибәрде. Бу Коръән хөкеме кыямәткәчә барыр, нык торыр, тугры булыр, һич тә кулланылыштан чыкмас. Бу Коръән башка диннәрне мәнсух кылды, ягъни кирәкмәскә чыгарды. Янә хәзрәт Мөхәммәд галәйһиссәлам әҗәл авыруы ирешкәч, үзенең күршеләрен җыйды, бәхилләшер өчен. Янә бер яһүд күршесе бар иде, аны да чакырды. Ул яһүдкә әйтте: — Бәхил бул,— диде. Яһүд: — Бәхиллегем юк,— диде.— Камчы белән бер суккан идең,— диде. Рәсүл галәйһиссәлам әйтте: — Мин сине нинди камчы белән сукканмын, син дә шундый ук камчы белән сук! — дип, аркасын куйды. Яһүд хәзрәти Рәсүлнең җилкәсендәге мөһерен күрде, тетрәнеп сәҗдәгә барды, елады. Хәзрәти Рәсүл галәйһиссәламгә иман китерде, мөселман булды. Вә янә хәзрәти Рәсүл галәйһиссәлам гаилә әһелләренә, балаларына васыять итеп әйтте: — Минем мәетемне алырга ак дөя белән бер гарәп килер. Шул гарәпкә юып, пакьләп биреп җибәрегез,— диде. Икенче көнне вафат булды. Гали юды, Ибн Габбас су коеп торды. Янә ак дөя белән килеп, бер гарәп алып китте. Моннан соң хәзрәти Рәсүлнең гаилә әһелләре, балалары әйттеләр: — Атабызны кемгә биреп җибәрдек, кабере кайсы җирдә булыр икән? — диделәр. Артыннан йөгерешеп чыктылар. Барып җиттеләр, сәлам кылдылар: — Атабызны кая алып барасың? — диделәр. Әйләнеп карады — хәзрәти Рәсүл галәйһиссәламнең үзе булды. Балаларына карап елмайды, аннан әйтте: — Кайтыгыз, минем каберем шушы тауның артында булыр,— диде. Балалары саубуллашып, кайтып киттеләр. Рәсүл галәйһиссәламнең раузасы, ягъни мөбарәк кабере хакында күп төрле карашлар, каршылыклар бар. Татлы әҗәл өннәрдән бер көнне Фатыйманың (аңа Алланың ризалыгы булсын!) җанын алырга Газраил галәйһиссәлам килде һәм әйтте: — И Фатыйма! — диде.— Аллаһы Тәгалә әмере белән сине Мәңгелек Сарайга чакырырга килдем, җаныңны миңа тапшыр! — диде. Фатыйма әйтте: — Сиңа җанны тапшырасым юк, мин сиңа тапшырырга теләмим,— диде. Газраил галәйһиссәлам әйтте: — Атаң Мөхәммәд Мостафаның җанын алырга сәбәп бездән булды,— диде. Фатыйма: — Атам сезгә үзе әмер итте, ә минем сезгә әмерем юк,— диде. Фатыйма әлеге Газраил галәйһиссәлам янында Аллаһы Тәгаләгә ялварып, әйтте: — И Җәббар , мине әүвәл яраткан вакытта кеше аша яраткансың, ялгыз яраткансың. Инде җанымны да ялгыз үзең алсаң, куәтең җитәрме? — диде. Аллаһы Тәгалә шул хәлендә Ризванга боерды: — Оҗмахтан ширбәт китер! — дип. Ризван оҗмахтан ширбәт китерде, Фатыймага тапшырды. Газраил галәйһиссәлам карап калды. * * * Бу кыйссадан хисса, ягъни нәтиҗә шулдыр: кемнең Аллаһы Тәгаләгә ышанычы камил булса, ихласы белән бу Фатыйма кебек булса, һич гаҗәп вә сәер булмас, әҗәл ачысын татымас. Галимлек дәрәҗәсе алимнәрдән берәү — Имам Сәбави дигән бер галим дөньядан үтте. Мөнкәр вә Нәкир дигән кабердә сорау алучы фәрештәләр Сәбави катына барып: — Раббең кем? — диделәр. Бу Сәбави боларга җавап кайтарды: — Ә аның тәркибе ни? — диде. Бу ике фәрештә Алланың нидән торганын аңлата алмыйча хур булдылар һәм Аллаһы Тәгалә хозурына аштылар вә әйттеләр: — Бер бәндәң дөньядан үткән иде. Синең берлегең вә барлыгың хакында сораштык, ә ул Синең тәркибеңне сорады,— диделәр. Аллаһы Тәгалә әйтте: — Сез ул бәндәгә каты кагылмагыз, куегыз,— диде. * * * Бу кыйссадан хисса будыр: Аллага ышанычы ихлас булса, галимнең гыйлеме хакына Аллаһы Тәгалә бу мәртәбәне күрсәтсә — һич гаҗәп булмас. Тулы җавап мам Әбүлләиснең (аңа Алланың рәхмәте булсын!) вафаты соңында әлеге Мөнкәр вә Нәкир кабергә барып: — Раббең кем? — дип сорадылар. Бу Имам Әбүлләис боларга җавап бирде: — Раббем шулдыр ки: кайсыдыр кем атабыз Адәм галәйһиссәламне яратты, җан бирде, соңыннан сезгә Адәм галәйһиссәламгә сәҗдә кылырга боерды. Шул вакытта җыелышып, Адәмгә сәҗдә кылырга килдегез, фәрештәләрнең мөгаллиме булып Газазил дә бергә килде. Сез сәҗдә кылдыгыз, Газазил сәҗдә кылмады. Аллаһы Тәгалә Газазилгә әйтте: "Ни өчен сәҗдә кылмыйсың?" — диде. Иблис әйтте: "Халәкатни мин нарин вә халәкатүһү мин тыйнин" ,— диде. "Әбәә вә истикбәрә вә кәәнә минә-лкәфириинә" . Ягъни Иблис әйтте: "Мине ут нурыннан яраттың, Адәмне туфрактан яраттың, нур туфракка сәҗдә кылмас",— диде. Баш тартты, кяфер булды. Янә Аллаһы Тәгалә әйтте: "Ул сәҗдә Адәм галәйһиссәламгә түгел, хаклыкта Миңа",— диде. Шул хәлдә Аллаһы Тәгалә Газазил исемен алды, "Иблис мәрдүд " дип исем куйды. Бу көннәрдә Иблисне Газазил дип берәү әйтсә — гөнаһлы булыр. Газазил — гыйззәтле дигән мәгънәдәге сүздер. Бу галим Әбүлләис тагын әйтте: — Шул вакытта сезнең туй-тамашаларыгызны рухлар галәменнән карап тордык. Сезне сәҗдәгә боерган һәм шайтанны ләгънәт кылган, сезне яраткан, барча мәхлукларга җан биргән һәм ризык биреп торучы — шул минем Тәңрем — бер Алладыр,— диде. Мөнкәр вә Нәкир бу Әбүлләиснең җавабына хәйран булып, кире киттеләр. * * * Бу кыйссадан хисса, ягъни нәтиҗә мәгълүм булды һәм башка риваятьләрдә бәян ителде: кабер газабы кайбер мөэминнәргә булыр, ә Әбүлләис кебекләргә юктыр. Изге гамәлнең изгелеген ни киметә? әхшәр көненең мизаны, ягъни үлчәве бардыр. Ул үлчәүнең ике тәлинкәсе бар: берсе — нурдан, икенчесе караңгылыктан тора. Нурдан булганына берәүнең яхшылыгын салырлар, караңгы булганына гөнаһларын салырлар, һәр икесенең телләре бардыр. Әгәр бер кешенең яхшылыгы авыр килсә, үлчәү кычкырыр: — Бу фәлән улы фәлән мәңге оҗмахта булыр,— диер. Бер бәндәнең гөнаһлары авыр килсә, үлчәү каты аваз белән кычкырыр: — Бу фәлән улы фәлән мәңге тәмуглыдыр,— диер. Мәхшәр халкы барчасы ишетерләр, кемнең кайда икәнен шул үлчәүдән белерләр. Адәмиләр кайгы-хәсрәтләрдә булырлар, кайберләре елап тәмугка барырлар, ә кайберләре шатланып-куанып оҗмахка керерләр. Ә бер кешене үлчәүгә китерерләр, изге гамәле авыр килер, әмма тәмугка җибәрерләр. Бу кеше әйтер: — Ни сәбәптән мин тәмугка барырмын? — диер.— Ә бит яхшылыгым авыр килде,— диер. Шул вакыт аңа Аллаһы Тәгаләдән хәбәр килер: — Синең изге гамәлең авыр килсә дә, үзең минем бәндәләремне битәрләдең, өметләрен кистең: "Аллаһы Тәгалә сезләрне ярлыкамас!" — дип. Башкаларның өметләрен кисүче һәм "ник миңа катыштыгыз, миңа шәрик булдыгыз" дип, бәндәләргә шикләнеп караучы яманлык шартыннан хөкем ителер. Янә сорау булды: — Бәндәләр изге гамәлләре белән оҗмахка керерләрме яки Аллаһы Тәгаләнең фазылы белән керерләрме? Җавап: — Аллаһы Тәгаләнең фазылы белән керерләр, әлбәттә. Бәндәгә гамәл кылырга әмер ителгәндер, шуңа күрә Алла кушкан гамәлне кылмак кирәк. Изге ният оҗмахка илтә әхшәр көнендә Муса галәйһиссәлам Адәм галәйһиссәламгә шикаять кылып әйтер: — Син бодай җимешен ашамасаң, бу халыкка мондый михнәтләр булмас иде,— диер. Адәм галәйһиссәлам әйтер: — И Муса! Сиңа Тәүрат килдеме? — диер. Муса галәйһиссәлам: — Килде,— диер. — Син Тәүратта күрдеңме: "Адәм Раббесенә гөнаһ кылыр" дигәнне? Муса галәйһиссәлам: — Күрдем,— диер. Адәм галәйһиссәлам әйтер: — Тәүратны укыган булсаң, миннән зарланма, бу гөнаһ минем ихтыярымнан түгел,— диер. Янә бер кешенең дөньяда дуслары күп булса, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен яхшы, изгеләр белән юлдаш булып, һәрдаим яхшылар белән дус булса, Аллаһы Тәгалә ул кешене тәмугка лаек булса да җибәрмәс, дусларының хакына гөнаһларын гафу итәр, ярлыкар. Янә Аллаһы Тәгалә әйтер: — Мин бәндәләремне гөнаһлары белән дөньядан чыгармам, әгәр миңа башка илаһларны катыштырып, мәҗүсилек юлыннан китмәсәләр. Ә инде башка нәрсәләр катыштырсалар, шуның аркасында тәмугка китәрләр,— диде. Янә бер кеше гамәл кылды, әмма ул хакта ихлас ният итмәде. Бер кешенең, гамәле булмаса да, яхшы нияте бар иде. Аллаһы Тәгалә фәрештәләренә әйтер: — Изгелеккә языгыз,— диер. Фәрештәләр әйтерләр: — Ул гамәлне бу кешенең кылганы юк,— диерләр. Аллаһы Тәгалә әйтер: — Ният кылды,— диер.— Ниятү-л-мөэмини хәбәрү мин гамәли,— диер. Ягъни: "Мөэминнең нияте аның гамәленнән хәбәр булыр". Мөэминнең нияте гамәлдән артыктыр, гамәлгә рия катыша, ә нияттә рия юк. Иблиснең мәкере скәндәр падишаһның вәзире Хозыр галәйһиссәлам иде. Көннәрдән бер көнне падишаһ белән вәзир сахрага чыктылар, табигатьне күзәтеп йөрделәр. Күрделәр: алларыннан берәү тимер таяк белән узып китте, бер чокырга барып туктады. Падишаһ белән вәзир хыял кылдылар: "Бу берәр изгеләрдән яки шәехләрдәндер, ахры" — дип. Шулай дип уйлап, артыннан барып, куып җиттеләр. Чокыр эчендә гыйбадәтханә кебек куыш күрделәр. Ул куыш алдында намаз кыла торган бер урын бар, аның өстенә бер ашъяулык җәелгән. Әлеге адәм ашъяулык астыннан бер тәлинкә тартып чыгарды. — Хуш килдегез, кунаклар, бу җимешне ашый торыгыз,— диде. Падишаһ "ашыйм" дип кулын сузган иде, Хозыр галәйһиссәлам падишаһның кулын тотты: — Ашамагыз, падишаһларга танымаган кешенең нигъмәте зыян тидерер,— диде. Аннан соң бу адәм (ә чынлыкта ул Иблис иде) әйтте: — И падишаһ! Бу вәзиреңнең гомере озын булсын, дөрес әйтәдер. Әмма без ятлардан түгелбез, Сөләйман галәйһиссәлам вакытында бергә ризыкланып, күп вакытлар кичергән дәрвишләрдәнмен,— диде. Хозыр галәйһиссәлам әйтте: — Сезне таныгандай булып торабыз,— диде. Иблис: — Кем дип беләсез, кайсы сәбәптән таныйсыз? — диде. Хозыр галәйһиссәлам әйтте: — Күз карашыгыздан таныйбыз, гаебе бар кеше һич кешегә туры карамас,— диде. Иблис: — Танысагыз, кем? — диде. — Иблис! — диде Хозыр галәйһиссәлам.— Аллаһы Тәгаләнең хозурыннан сөрелгән Иблис дип беләбез,— диде. Иблис: — Әйе! — диде, очты-китте. Куыш та, намаз урыны һәм ашъяулык та — барчасы юк булды. Зөлкарнәйн падишаһ: "Әлхәмделилляһи!" — дип, Аллаһы Тәгаләгә мактау-данлаулар укып әйтте: "Бу мәлгуньнән сәламәт котылдым",— диде. Киң күңелле падишаһ өлкарнәйн, җир йөзендә күптөрле халыкларга берүзе падишаһ булып, ниһаять, картайды. Моннан соң падишаһ булуны кабул күрмәде, урынын бушатты. Җир йөзендә һәрбер өлкәләргә падишаһлар куелды. Гади халык эченнән берәү килеп, Зөлкарнәйнгә әйтте: — Синең үз вакытыңда җир йөзенә ялгыз бер падишаһ булып хөкем сөрүеңә хикмәт нидер? — диде. Искәндәр падишаһ әйтте: — Һәрбер шәһәрдә, һәр авылларда булсам, олыларны һәм кечеләрне "син үзең белерсең" дип, кечелек кылдым, сүкмәдем, хата эшләрен гафу иттем. Шул сәбәптән мин барча җир йөзендәге халыкларга, барчасына падишаһ булдым,— диде. Биш васыять өннәрдән бер көнне Локман хәким углына әйтте: — Уң ягыңа кара! — диде. Углы карады, һәм тагын: — Сулга кара! — диде. Углы һәр ике якка карады. Атасы Локман хәким әйтте: — Ни күрдең? Углы әйтте: — Комнар, агачлар һәм үләннәр күрдем,— диде. Локман әйтте: — Шул син күргән комнар, яфраклар санынча минем хикмәтләрем бар. Сиңа өйрәтер идем — картайдым, вакытым үтте. Әмма берничә васыятем бар. Шуларны тотсаң, барча хикмәтләремне тоткан кебек булырсың,— диде. Локман әйтте: — Әүвәл васыятем будыр: һичбер вакытта Ходайны күңелеңнән чыгарма. Икенче васыятем будыр: олыларны күңелеңнән чыгарма. Өченче васыятем будыр: һәр җомгада өйлән. Дүртенче васыятем будыр: һәр җомгада яңа кием ки. Бишенче васыятем будыр: сиңа берәү җәфа кылса, син аңа изгелек кыл. Углы әйтте: — И атам! Икесе бик кыен нәрсәдер. Җомга саен өйләнергә минем малым юк. Янә һәр җомгада яңа кием кияргә мөмкинлегем юк,— диде. Локман әйтте: — Җомга саен өйлән дигәнем — хәләлеңә атнада бер бар; яңа өйләнгән кебек булырсың дигәнемдер. Яңа кием ки дигәнем — һәр җомгада киемеңне юып ки дигәнемдер; яңа кием кигәндәй булырсың. Акыл белән нәфес аермасы үлиялардан берәү Мәлик бине Динар көннәрдән бер көнне Бистам шәһәренең юлында Баязид Бистамига очрады. Баязид, комнар җыеп, юл өстендә уйнап утыра иде. Мәлик бине Динар Баязид өстенә карады да фикер кылды: — Бу сабый икән, моңа сәлам бирү тиеш түгелдер,— диде.— Әмма сөннәт бурычы минем өстемдә калмасын,— дип: — Әссәламегаләйкем, сабый! — диде. Баязид: — Вәгаләйкемәссәлам, Мәлик бине Динар! — дип, сәлам кайтарды. Мәлик бине Динар әйтте: — Мәлик бине Динар икәнемне каян белдең? — диде. Баязид әйтте: — Нигә белмим, рухлар галәмендә икебез күрше булып тордык, дөньяга син әүвәл килдең, мин сездән бераз кичегеп килдем,— диде. Мәлик: — И Баязид! Әгәр рөхсәт итсәң, бер мәсьәлә сорар идем,— диде. Баязид: — Сора,— диде. Мәлик бине Динар әйтте: — Мин акыл белән нәфесне аермыйм,— диде. Баязид: — Ничек инде аермыйсың? Һәр икесен үзең йөкләп йөрисең бит. Минем яныма килеп җиттең, "сәлам биримме, юкмы" дип фикер кылдың. Нәфес әйтәдер "бирмә" дип, акыл әйтәдер "бир" дип. Акылга буйсындың, сәлам бирдең. Нинди дә булса изге эш кылсаң — акылдан дип, бик явыз эш кылсаң — нәфестән дип бел. Акыл үзе дүрт төрле дип бел: гаризый акыл, тәклифи акыл, гатаи акыл, ишракый акыл. Гаризый акыл — гадәти кешеләр акылыдыр, алар — эчәрен, утка янарын, суда батарын белер, башка нәзек, нечкә серләрне белмәс. Тәклифи акыл шулдыр — күп яхшыларны күреп, галимнәрне күреп, алардан белем алган, өйрәнгән кешедә булыр. Янә акыл гатаи — пәйгамбәрләр акылыдыр, башкалардан ун өлеш артык булыр, Алла тарафыннан бүләк ителгән акыл. Акыл ишракый — Мөхәммәд Мостафа галәйһиссәлам акылыдыр, Алла тарафыннан яктыртылган, нурландырылган һәм ул башкаларның акылыннан туксан өлеш артыктыр. Күрше хакы әсән Бәсрыйның (Алланың рәхмәте төшкере!) бер яһүд күршесе бар иде. Һәрдаим Хәсәннең йөри торган юлына чүпләр, начар нәрсәләр ташлар иде. Көннәрдән бер көнне бу яһүд Хәсәннең йортына килеп керде һәм әйтте: — И Хәсән! — диде.— Син нинди кешесең — минем җәфа кылган гамәлләремә сабыр итәсең,— диде. Хәсән: — Безнең шәригатебездә язылган: "Күршесе белән орышып, ызгышып торган кеше оҗмахтан мәхрүм калыр" дип,— диде. Яһүд: — Сезнең шәригатегез бик хуш икән,— дип, иман китерде, мөселман булды. * * * Бу кыйссадан фәһем ит: яхшылар үзләренең хуш гамәлләре белән кяферне иманга китерделәр. Оҗмахлы булуның шартлары әсән Бәсрый (Алланың рәхмәте төшкере!) әйтте: — Мин оҗмахка яки тәмугка барыр кешеләрне беләмен,— диде. — Каян беләсең? — дип сорадылар. — Басра шәһәрендәге бер йортка карап, шуның белән чагыштырып беләмен,— диде.— Ул йорт бер якка авышкан иде, иясенә әйттеләр: "Төзекләндер яки терәп куй, югыйсә авып, кешеләрне йә хайваннарны басар",— диделәр. Төзәтмәде, терәү дә куймады, йорт авышкан ягына ауды, егылды. Шуның кебек, бер кеше илледә һәм алтмыш яшендә тәүфыйк тапмаса, ул кеше тәмугта булыр,— диде. Озын гомер дип "Тәфсире мәҗмәгыл бәян" дигән китапта алтмыш яшьне әйткәннәр. Аллаһы Тәгалә кешене тәмугтан азат кылу өчен, тәүфыйкка утыру өчен озын гомер бирде. Кешенең дөньяда ун дусты бар, әгәр шулардан читләшсә, ерак торса, акылы адашкан, күңеле тар булыр. Ул ун дусның берсе — иң элек Аллаһы Тәгаләдер; икенче дус — Пәйгамбәр галәйһиссәламдер; өченче дус — атадыр, дүртенче дус — анадыр; бишенче дус — остаздыр; алтынчы дус — тугандыр; җиденче дус — бер өлкән яшьтәге кешедер, сигезенче дус — иптәш булып, дәресен бергә укыган кешедер; тугызынчы дус — акыл иясе кешедер; унынчы дус — дин юлында ияртеп баручы җитәкчедер. Бу санап кителгәннәрнең бер кешедә барысы да табылса — ул кеше дөнья өчен дә, ахирәт өчен дә һич кайгырмас. Гыйбрәт алган Бәшир әшир Сафый дигән бер бәндә бар иде. Караклык белән даны чыккан иде, галәмгә мәшһүр иде. Көннәрдән бер көнне бу Бәшир Сафый бер авылга барып керде. Бер байның йортына якынлашты, бала елаган тавыш ишетте. Тәрәзәдән карады: утлары сүнмәгән, бала янында тора. Анасы әйтте: — И юньсез, ни өчен елыйсың? Бәшир Сафый килсә, биреп җибәрермен. Бала Бәшир Сафый исемен ишеткәч еламас булды, тып-тын калды. Бәшир тәрәзәдән бу сүзне ишеткәч, үз-үзенә фикер кылды: — Әй гафил Бәшир! — диде.— Шомлыгың, начар даның сабый балаларга да әсәр кылган икән,— дип, тәүбә кылды. Аллаһы Тәгалә тәүбәсен кабул итте, Бәшир изгеләрдән булды. Алла ризалыгы өчен өннәрдән бер көнне Баязид Бистами кулына утлы кисәүләр тотып бер мәхәлләдән үтеп барганда, шәехләрдән берәүгә очрады. Шәех: — И Баязид! Бу ут белән кая барасың? — диде. Баязид әйтте: — Ике йорт бардыр, аларны яндырырмын. Шәех: — Алар нинди йортлардыр? — дип сорады. — Оҗмах белән тәмугтыр,— диде. Шәех: — Ни өчен оҗмахны яндырасың, ул йорт Аллаһы Тәгаләнең бәндәләренә нигъмәтләр, рәхәтлекләр бирү йортыдыр,— диде. Баязид әйтте: — Һәркем бер изге эш кылса, оҗмахка баруны, дәрәҗәләрне өмет итеп изгелекләр кыладыр. Алла ризалыгы өчен кылмыйлар,— диде.— Һәм дә тәмугтан куркып, явыз эштән кайталар, Ходайдан куркып кайтмыйлар,— диде. * * * Бу кыйссадан хисса будыр: һәркемгә Алла ризалыгы өчен изге эшләрне кылмак һәм явызлыктан кайту тиешледер. Чын күңелдән кылынган тәүбә гетләрдән берәү — чибәр һәм зифа буйлы Нәсух атлы бер егет бар иде. Үзен хатын-кыз кебек итеп, бизәнеп йөрер иде. Көннәрдән бер көнне бу Нәсух кул эше алып, солтан Мәхмүднең кызына кунак булып барды. Моннан элек шундый гадәте бар иде: кызлар белән бергә ятып, кызлыкларын алыр иде. Кыскасы, шул көнне бу падишаһ сараенда кызының бер асыл энҗесе юк булды. "Бу энҗене кем алсын, ят кеше юк",— дип, кунакка килгән кызларны тенти башладылар, һәрберсен ялангач калдырып тентеделәр. Шул хәлдә Нәсух бер почмакка барып, кыйблага каршы торып, тәүбә кылып елады. Килеп киеменнән тоттылар. — Нәсухә, чиш киемеңне! — дигән вакытта, берәү килеп, икенче өйдән хәбәр бирде: "Табылды!" — дип. Шулай итеп, Нәсухнең тәүбәсе кабул булды. Бу хакта аять Кәримдә әйтелгән: "Йа әййүһә әлләзинә әмәнү түбүү илә Аллаһа тәүбәтән нәсухән" , ягъни: "Әй сез, иманлылар! Ихлас күңелдән тәүбә кылып, Аллага мөрәҗәгать итегез!". Надан белән галимнең аермасы үвәлге заманда бер надан, акылы бик үк тулы булмаган бер кеше бар иде. Үзенә-үзе фикер итеп йөрер иде: — Минем гөнаһым юк, кеше малына кызыкмадым, урламадым,— дип торган заманда, Иблис ләгыйнь Газраил сурәтенә кереп килде һәм бу наданга әйтте: — И фәлән! Аллаһы Тәгаләнең бер сөекле бәндәсе икәнсең, синнән Аллаһы Тәгалә бик риза икән,— диде.— Җаныңны нинди шәкелдә һәм кайсы сурәттә алыйм? — диде. Бу ахмак әйтте: — Бераз вакыт бир, тагын бераз көн күрим,— диде. Шайтан әйтте: — Хуш булыр! Аллаһы Тәгалә синнән разый, аша-эч! — диде. Бу надан, миннән Ходай разый икән, дип, намаз укымады, һичбер гыйбадәт кылмады. Шайтан мәкере белән дөньядан кяфер булып үтте. Янә көннәрдән бер көнне бу Шайтан, Газраил сурәтенә кереп, дәресләр бирүче бер галим янына барды: — Әссәламегаләйкем! — диде. Мөдәррис: — Вәгаләйкемәссәлам! — дип җавап бирде. Газраил сурәтендәге Иблис әйтте: — И әфәнде! Синнән бик күп галимнәр белем алдылар. Шул сәбәптән Аллаһы Тәгалә синнән бик разый икән. Җаныңны кайсы сурәттә алыйм,— диде. "Әфәнде" әйтте: — Йә рөкүгъта, йә сәҗдәдә ал,— диде. Иблис әйтте: — Рөкүгъта, сәҗдәдә алмасмын, Аллаһы Тәгалә синнән разый икән,— диде. Мөдәррис әйләнеп карады: гыйлемлек куәте белән Иблис икәнен белде. — И мәлгунь! Мине рөкүгътан вә сәҗдәдән тыясың,— дип төкерде. Иблис юк булды, очты-китте. Хәдистә мәгълүмдер: "Әш-шәйәтыйну йәдхулүнә фи күллин сурәтин", ягъни: "Шайтаннар һәрбер сурәткә керерләр". Кайбер вакытта ут булырлар. * * * Инде күрегез: галимлек, гыйлем белү мөселман ирләргә һәм мөслимә хатын-кызларга фарыз, ягъни тиешле икән. Дөнья кууның мисалы аф тавы артында олы томшыклы бертөрле кош бар, ул кошның кәсебе-һөнәре — агач кисү. Мигъраҗ көнендә хәзрәти Рәсүл галәйһиссәлам Каф тавының артында бу кошны күреп, сорады: — Бу агач кисүдән файда нидер? — диде. Кош әйтте: — Бабаларыбыздан, аталарыбыздан калган һөнәребез,— диде.— Томшыклары белән һәрвакыт агач кисәрләр, адәм угланнары кебек бурап, өй кебек калырлар. Ахырда "бу өебез җылынмый" дип, бер җирдән ут алып килеп, яндырырлар. Ул ут агачка кабып, янгын чыгар, өйгә төтен тулыр, кош чыгарга урын эзләр, ишекне таба алмас, шунда янып үләр, көл булыр. Әлеге көлдән шуның кебек үк кош яралыр, үсәр, олы булыр. Ул да агач кисәр, шулай итеп, кыямәткә тикле шул рәвешле вакыт кичерерләр. * * * Адәм угланнарының да хәлләре шул кошларга охшаштыр: атасы үләр, улы калыр, дөньяны кыздырыр; агасы үләр, энесе калыр, дөньяны кыздырыр, "агам кебек булырмын" дип дөнья куар, хыялланыр. Башка бер уйда булмас, ахирәт гамәлләрен күңеленә алмас, һаман үзен тәмугның утыны итәр, яндырыр; һәрдаим мал җыяр, "бу — хәләл" дип, "бу — харам" дип белмәсләр. Тышкы матурлык берни түгел мән илендә бер олы юл өстендәге олы бер агачта бер кош һәр елны бала үстереп дөнья кичерер. Йоннары һәм канатлары бик матур, купшы, төрле бизәкледер, шулай ук авазы, сайравы да бик хуштыр. Үтеп баручылар, сәяхәтчеләр авазына гашыйк булып үтәрләр иде. Көннәрдән бер көнне мәшаихлардан берәү бу агач яныннан үтеп барганда, бу кошка тап булып, байтак заман тыңлап торды. Ахырда кош сайравыннан туктады, агачтан түбән төшеп, тизәк ашады. Бу шәех "моның гадәте яман икән" дип, тиз генә юлына китеп барды. * * * Кайбер адәмнәрнең мисалы шушы кошка охшаш: тәмле телләре һәм яхшы киемнәре булып, фигыльләре-эшләре бөтенләй башкача булыр; алар белән сөйләшү-аралашудан качу тиешледер. Алла үзе тәрбияче озгын кошның йомыркадан яңа чыккан балаларының йоны ак төстә булыр. Козгын кош үз-үзенә фикер кылып әйтер: — Бу бала минеке түгелдер. Әгәр миннән булса, кара булыр иде,— диер. Очып китәр, хәтта кырык көнгәчә балалары катына килмәс, җим-азыклар да китермәс. Кырык көннән соң ана козгын килер, балаларын тере күрер: һәммәсе кара булыр. Әлеге кош фикер кылып, янә әйтер: — Әгәр бу балалар миннән булмаса, минем кебек кара булмас иде. Минем балаларым икән,— дип, янә җим-су китерер, ашарларына бирер. Ә козгын балалары кырык көнгәчә ничек исән калалар соң? Тәңре Тәгалә ул балаларны йомыркадан чыккан вакытта аякларын озын, томшыклары тирәсен сары итеп яратыр, тагын бик күп соры чебен яратыр. Бу соры чебеннәр ул кош балалары янына килерләр, авызлары янындагы сарыларны ашыйбыз, дип. Алар килүгә, козгын балалары бер-берсеннән ул чебеннәрне чукып алырлар, шуның белән ризыкланып торырлар. Күрегез: Аллаһы Тәгалә бу кош балаларына кырык көнгәчә ризык биреп, үзе тәрбия кылды. * * * Бу кыйссадан хисса шулдыр: Аллаһы Тәгалә һәркемгә ризык бирүчедер, кайсы урыннарда булсаң да — онытмас, ризыкландырыр. Аллаһы Тәгалә Кәфилдер, ягъни үз карамагына алып, кайгыртып торучы, тәрбиячедер. Гайбәткә җәза орау бирделәр: бөтен хайваннарның һәрберендә тел бар, ә балыкларныкы юк. Ни өчен? Җавап: Адәм галәйһиссәлам оҗмахтан чыгарылгач, Иблис ләгыйнь Кульзүм дәрьясыннан үтеп барганда бер балыкны күрде: судан башын чыгарып торыр. Әлеге балыкка Иблис әйтте: — Әй балыклар! Адәм оҗмахтан чыгарылды һәм бу җиргә җибәрелде. Ул сезне дә, урмандагы агачларны да, япандагы кошларны да калдырмас. Ул Адәмнең балалары бик күп булыр, алар сезгә күп җәфа тигерерләр,— диде. Башка балыклар да җыелып килеп, Иблис белән бер булып, Адәмне җир йөзенә җибәргән Аллаһы Тәгаләне гаепләделәр, яманатын саттылар, шуның белән гөнаһлы булдылар. Шул сәбәптән Аллаһы Тәгалә балыкларның телләрен алды. Залимнәрдән саклан араколакка әйттеләр: — И Караколак! Арысланга якын булып, аның эзеннән тияр-тимәс йөрүеңә сәбәп нидер? — диделәр. — Арыслан көчле, баһадир хайван, һәрбер җанварны куып тотып, егып ашарга көче җитәдер. Ә мин кечкенә, зәгыйфь җанвар, аның алдыннан калган, ул рөхсәт иткән азыкны ашыймын,— диде. Янә сорадылар: — Дуслыгыгыз бар икән, ни өчен бер табактан ашамыйсыз? — диделәр. Караколак әйтте: — Аннан куркам. Башка җанвар тапмаса, мине тотып ашарга да күп сорамас,— диде. * * * Залимнәрнең мисалы шул арыслан кебек: башта ятларга җәфа кылыр, ятларны тапмаса — дусларын һәм бертуганнарын һәлак итәр. Моннан нәтиҗә: залимнәргә ышаныч юк, һәрвакыт алардан саклану кирәк. Шундый явызлардан Алла сакласын! Иблистән усал өннәрдән бер көнне Шайтан белән бер карчык бәхәсләштеләр. Иблис әйтте: — Адәмнәргә вәсвәсә кылуда син минем кадәре белмисең,— диде. Карчык: — Син үзең минем кадәр булдыра алмыйсың,— диде. Бер-бере белән тавышландылар, ызгыштылар. Иблис әйтте: — Алай булса осталыгыңны күрсәт,— диде. Карчык: — Син үзең башта күрсәт, Иблис исемен күтәреп йөрисең бит,— диде. Шулай итеп, вәсвәсә кылырга Иблис беренче булып китте. Бер хатынны ире белән ызгыштырды, иреннән аертты. Янә берсен кыйнатып үтертте. Бу эшләрдән соң кайтып карчыкка әйтте: — Минем кебек вәсвәсә кылу синнән каян килсен? Әлбәттә, булмас,— диде. Карчык: — Бу гына вәсвәсә түгел, менә мин вәсвәсә күрсәтеп карыйм,— диде. Кулына тимер таяк таянды, хәтфә күлмәкләрен-камзулларын киде, муенына күп тәсбихләр такты, им-томчы кыяфәтендә падишаһ сараена барып керде. Падишаһ: — Ни кылып йөрисең, гыйлемең нидер? — диде. Карчык: — Хатын-кызларны дәвалыйм, яшь балаларны пәриләрдән саклау догаларын беләм,— диде. Падишаһ: — Безнең бикәбез сезнең кебек даручы-дәвалаучыларны бик хуш күрә торган хатын, син аның янына кер,— диде. Кыскасы, бикә янына барып җитте, хәл-әхвәлләрен сорашты. Карчыкның мөгамәләсе бикәнең күңеленә бик хуш килде, ошады. Карчык бикәнең тәнен дә ачып карады, бармакларына нил сөрткән иде, җилкәсенә биш бармагы белән басты, бикәнең тәнендә камчы белән суккан кебек эз калды. Моннан соң карчык саубуллашып чыгып китте, бикәнең ире падишаһ янына барды: — Хәләлеңнең зур авыруы юк, әмма бер сөяркәсе бар, килеп бик каты кыйнап киткән икән,— диде. Падишаһ пошаманга калып, бикәсе янына кереп, аркасын ачып карады: биш җирдән кара көеп торыр. Рас икән бу сүз, дип, бикәне кыйнап үтерде. Бикәнең атасы шулай ук бер олы падишаһ иде. Карчык аның янына барып вәсвәсә кылды, котыртты: — Кызыңны киявең нахакка кыйнап үтерде,— диде. Ул падишаһ ачу белән киявенә барып, кызын сорап, сугыштылар. Бу сугышта мең кеше үлде. Шулай итеп, кешеләрне котыртуда, күңелләренә вәсвәсә салуда, усаллыкта карчык Иблистән дә уздырды. Иблис үзе моңа шаккатты, тиз үк карчык яныннан качып китте. Алла сакласын мондый тәүфыйксыз карчыкларның шомлыгыннан, усаллыгыннан. Өммәтнең кайгысы әйгамбәр Мөхәммәд Мостафа галәйһиссәламгә мигъраҗ кичәсендә Җәбраил галәйһиссәлам бик күп фәрештәләрне һәм башка мәхлукларны күрсәтеп йөрде. Янә пәйгамбәр сорады: — Мөнкәр белән Нәкирне күрсәтче? Җәбраил галәйһиссәлам әйтте: — И дустым Мөхәммәд, алар бик куркынычтыр,— диде. Әмма Пәйгамбәр галәйһиссәламнең күңеле тынмады, янә сорады: — И дустым Җәбраил! Зинһар, күрсәт,— диде. Җәбраил галәйһиссәлам: — Аллаһы Тәгаләдән сорап карыйм, әмер кылса, күрсәтермен,— диде. Алладан сорады: — Дустың Мөхәммәд Мөнкәр белән Нәкирне күрергә телидер,— диде. Аллаһы Тәгалә әйтте: — Күрсәт! — диде. Җәбраил галәйһиссәлам күрсәтте. Хәзрәти Рәсүл галәйһиссәлам аларны бик кабахәт, чиркангыч сурәттә күрде: маңгайларында зур күзләре ут кебек янып тора, иреннәре түбән салынган, тешләре ыржаеп тора. Пәйгамбәр галәйһиссәлам бик кайгырды: — И минем бичара колларым! Күзләре белән күреп, йөрәкләре белән тетрәр икән,— диде.— Боларның сорау алулары бик катыдыр,— дип, өммәтләре өчен борчылып, өзгәләнеп елады. Хәйләкәр сукыр ткән заманда көннәрдән бер көнне бер сукыр караңгы төндә базга килеп төшкән. Шундук кычкыра башлаган: — Ут алып килегез! — дип. Бу сукыр егылып төшкән базга кешеләр ут алып, йөгерешеп килеп җиттеләр: — Ни булды, нәрсә күрдең,— дип сорадылар. Сукыр әйтте: — Базга төштем, чыгарыгыз, бау кирәк,— диде. — Әй ахмак! Утны ни өчен сорыйсың, "базга егылып төштем" дип әйтү кирәк,— диделәр. Сукыр әйтте: — "Базга төштем" дип кычкырсам, төн уртасында йокыгызны калдырып, мине чыгарырга берегез дә килмәс идегез. Ут сорагач, "бу сукыр берәр мал тапкандыр" дип хыял кылып, килеп җиттегез,— диде. * * * Моннан гыйбрәт шулдыр: адәмнәр күпчелек очракта мал өчен эш кылырлар, Алла өчен кылмаслар. Гыйбрәт өчен игъраҗ вакытында хәзрәти Рәсүл галәйһиссәлам Каф тавының артындагы җәмәгатьләрне барып күрде, яшәү рәвешләрен күреп, гаҗәпкә калды. — Араларыгызда ни өчен койма, киртәләрегез юк? — диде. Алар әйттеләр: — Ул капка, койма, киртәләр саранлык билгеседер,— диделәр. Янә күрде: үлекләре баскыч төбендә үк күмелгән. Пәйгамбәр галәйһиссәлам әйтте: — Бу үлекләрне якында җирләвегезгә ни сәбәп? — диде. Алар: — Күңелебез бер гөнаһ эш кылырга теләсә, йә атабызның, йә анабызның каберен күреп, гыйбрәт алабыз, гөнаһтан кайтабыз,— диделәр. Пәйгамбәр галәйһиссәлам аларның фигыльләрен бик яхшы күреп, хәерле догалар укып, саубуллашып китте. Кемгә өйләнү файдалы? ауд галәйһиссәлам заманында бер ятим егет балигъ булды, ягъни өйләнер яшькә җитте. Үз-үзенә вәгъдә бирде: — Иртәгә базарга чыгам. Кем дә кем миңа беренче очраса, шуннан киңәш сорыйм, шул кешенең кушуы белән никяхлашам,— диде. Иртә булды. Базарга чыкты. Иң элек бер картка очрады, ул карт таякка атланып килә иде. Бу егет "ахмакка очрадым" дип кайгырды. Шулай булса да вәгъдәсеннән кире кайтмады һәм чара тапмыйча сорады: — Әй бабай! Өйләнмәгән егетмен, нинди хатын алыйм икән? — диде. Карт әйтте: — Ерак тор, атым типмәсен,— диде. Егет: — Атыңны яхшы тот,— диде. Карт әйтте: — Хатын алу өч төрледер,— диде. Егет моны ишеткәч китеп барды, янә фикер кылды, үз-үзенә әйтте: "Бу карттан яхшы аңлап җиткермәдем, ул өч төрле хатыннар ни икән?" — дип кире борылды, картның каршына барды: — И карт! Өч төрле хатыннарның никях кылырга кайсы яхшырактыр? — диде. Карт: — Берсе файдалы булыр, берсенең файдасы да, зарары да булыр, ә берсенең файдасы булмас, зарары булыр,— диде. Егет: — Файдалысы кайсыдыр? — диде. Карт: — Файдалысы — кыз булыр. Зарары һәм файдасы булганы — артыннан баласы ияреп килмәгән тол хатын булыр. Файдасы булмас, ә зарары булганы — тол булыр, артыннан баласы ияреп килер,— диде. Егет әйтте: — И бабай! Акылың хәкимнәр акылы, фигылең юләрләр фигыле,— диде. Карт әйтте: — Таяк типмәсен беләсең, якынрак кил,— диде. Егет якын килде, карт әйтте: — Мин казый идем, урынымнан төшәргә теләдем, каумнәрем төшермәде. Шул сәбәптән юләргә сабышып, таяк атланып чыктым,— диде. Аннан соң егет Дауд галәйһиссәламгә юлыкты, аннан да шуны ук сорады. Дауд галәйһиссәлам дә теге карт әйткән сүзләрне әйтте һәм янә өстәде: — Хатын алмак өч төрледер: берсе кызыл алтын, берсе ак көмеш һәм берсе бакырдыр,— диде. Егет: — Мин сүзеңне аңлап җиткермәдем,— диде. Дауд галәйһиссәлам: — Кызыл алтын дигәнем — кыз. Ак көмеш дигәнем — артыннан баласы ияреп килмәгән тол хатын. Бакыр дигәнем — артыннан баласын ияртеп килгән тол хатын,— диде. Пәйгамбәрнең могҗизасы әйгамбәр галәйһиссәламгә бер гарәп килде: — Әй Рәсүлуллаһ! — диде.— Безнең шәһәребезгә бер аждаһа елан ияләште, һәр көнне бер кешене сорый, бирмичә булдыра алмыйбыз, чөнки бөтен шәһәребезне һәлак итәргә яный. Шуннан куркып торабыз,— диде. Гали, Әбүбәкер, Гомәр, Госман хәзрәтләр Пәйгамбәр галәйһиссәламнән бу шәһәрне коткарырга бару өчен әмер теләделәр. Пәйгамбәр галәйһиссәлам аларны тыймады һәм алар ул гарәп белән шул шәһәргә йөзләнделәр. Кыскасы, әлеге аждаһа торган шәһәргә килеп җиттеләр. Әбүбәкер, Гомәр, Госман аждаһаның харап итүеннән сакланып, туктап калдылар. Хәзрәти Гали аждаһаның янына барып, мәшһүр зөлфәкары белән әлеге аждаһаның башына чапты, әмма кылычы кисмәде, тагын кизәнеп бер чапты — янә кисмәде. Хәзрәти Гали хурлыгыннан зөлфәкарын җиргә күтәреп бәрде, моннан соң Аллаһы Тәгаләгә мөнәҗәт кылды: — Бәнем чукдыр Сәңа разым ниһаны, Йөзем юкдыр торып әйтергә аны. Үзең Сән галләмү әсрарү-л-хафийәт, Мөгаййәндер Сәңа мәҗмугу-н-нийәт. Әгәр коткармасаң райым вә раһдин — Котылмасмын моның дик мөҗәррәддин. "Рәхмәтү-л-галәмәйн"дер атың, Һәр кә кәлсә, аны мәхрүм кылмадың. Дошманнарга шәремсар кылма бәне, Солтанның солтаны өчәгүне. Тәрҗемә: Күптер минем Сиңа яшерен серләрем, Йөзем юктыр (ояламын) торып әйтергә аны. Үзең Син белүче бөтен яшерен серләрне, Ап-ачыктыр Сиңа барлык уй-ният. Әгәр коткармасаң мине шушы юлымда, Котылмасмын моның кебек ояттан. "Галәмнәрнең рәхмәте"дер атың, Кем килсә дә, аны мәхрүм кылмадың, Дошманнарга мыскыл иттермә мине, Солтанлыкка лаек тагын шушы өчәүне. Бу мөнәҗәтнең соңында хәзрәти Рәсүл галәйһиссәламнең авазы ишетелде: — Мин монда! — дип. Гали шундук зөлфәкарын кулына алды да, аждаһаны чабып, урталай өзде. Күрегез Пәйгамбәр галәйһиссәламнең могҗизасын, фәһем кылыгыз. Кабергә кергән хәйлә өхәммәд пәйгамбәр галәйһиссәлам яраннарыннан берәү — Мөгавия үзенең улы Язидкә васыять кылды: — И углым! Безнең бу Корәеш кабиләсендә өч кеше бар иде олуглардан. Бу корәешлеләр шул өч кешенең сүзеннән чыкмаслар иде. Мин аларны үз кулым астына алдым. Падишаһлык аларга тиясе иде, әмма мин хәйлә белән үзем хәлифә булдым,— диде.— Әлбәттә, миннән соң син, аларны хәйлә белән башларын әйләндереп, солтан була алмассың. Әмма минем васыятемне тотсаң, булырсың,— диде. Язид әйтте: — И атам! Тотармын, әйт,— диде. Атасы Мөгавия әйтте: — Бу авыруымнан соң мин үләрмен. Каберемне бик тирән казысыннар. Сиңа әйтерләр: "Син атаңны кабергә иңдер, ләхеткә куй",— диерләр. Син төшмә, кабергә кермә. "Атамның дуслары бар, алар керсеннәр," — дип әйт. Әлеге өч кешене төшер,— диде.— Якын дусларыңа әйтеп куй: "Язидне хәлифә кылмасагыз, сезне бу кабер чокырыннан чыгармыйбыз",— дип әйтсеннәр,— диде. Шуннан соң бу Язид атасы Мөгавиянең васыятен тотты. Кабер өстендә өч көнгәчә бик олы маҗаралар булды. Бу өч кешене ашарларына бирми ач тоттылар, бичарадан ни чара, рөхсәт бирделәр, ант иттеләр, "хәлифә бул!" дип. Моннан соң әлеге өч кеше Мөгавиянең ләхетенә аяклары белән типкәләделәр: "Хәйләңне бу кабергә дә алып кергәнсең",— диделәр. Әҗәл көтеп тормый адишаһлардан берәү бик тәкәббер, каты күңелле кеше иде. Көннәрдән бер көнне бу солтан үзенең колларына әмер итте: — Иртәгә фәлән авылларга барырга теләгем бар, фәлән атларны сахрадан тотып китерегез,— диде. Икенче көнне яхшы атларны, әсбапларны, көймәле арбаларны китерделәр. Иртә белән торып, әзерләнеп, "бу кием ярар", "бу кием ярамас" дип торганда, берәү килеп ишекне какты. Коллар йөгерешеп чыктылар, күрделәр: ертык-тишек киемнәрдән бер дәрвиш басып тора. — Ни кылып йөрисең? — диделәр. Дәрвиш әйтте: — Бу сарайның иясе чыксын, әйтегез,— диде. Коллары әйттеләр: — Синең кебекләргә чыкмас һәм сөйләшмәс,— диделәр. Янә ишекне какты, хуҗа өйдән кычкырды: — Тәпәләгез, кыйнагыз, йөрмәсен,— диде. Шул арада ишектән дәрвиш үзе йөгереп килеп керде. Хуҗаның янына барып, колагына бер сүз әйтте. Хуҗа һушсыз калды, янә исенә килеп әйтте: — Миңа бераз вакыт бир, җәмәгатьләремә васыятьләремне әйтим,— диде. Дәрвиш (ә ул чынлыкта Газраил галәйһиссәлам иде) әйтте: — Ай-һай, ай-һай! — диде. Шул вакыт падишаһ киселгән агач кебек "гөрс" итеп егылды. Газраил: — Васыятьләреңнең вакыты элегрәк иде, инде вакыт узды,— диде. Падишаһның җаны чыкты, әзерләнгән атлары һәм киемнәре шул килеш калдылар... Дөнья сараеннан ахирәт сараена олтаннардан берәү бик олы сарай төзетте. — Бу җиһанда бу сарайның бизәлешенә һичбер сарайларның бизәлеше якын килердәй булмасын,— диде. Кыскасы, бинаны төзеп бетерделәр. Дәүләтнең күренекле кешеләрен, түрәләрне чакырды, әйтте: — Мин бер сарай төзеттем, килегез, күрегез,— диде. Әмирләр, вәзирләр, казыйлар килеп карадылар: — Моның кебек сарай юк, моны сыйфатлап бетереп булмас,— диделәр. Болардан соң бер дәрвиш килде. Солтан әйтте: — Әй дәрвиш! — диде.— Моның кебек сарай күргәнең бармы? — диде. Дәрвиш: — Сарай хуш, бизәкләре дә бик матур икән,— диде.— Ләкин түбәсендә бер тактасы ябылмый ачык калган икән,— диде. Солтан ачуланды: — Каян күрәсең, синнән башка яхшылар күрмәделәр,— диде. Икенче көнне шул сарай эчендә солтанның җаны чыкты, Газраил галәйһиссәлам дәрвиш сурәтенә кереп килгән иде... Комсызлык бәласе ираз вилаятендә бер олы вәзир бар иде, залимлеге белән мәшһүр иде. Шәһәрнең җәмәгатьләре утынның йөген иллешәр тиенгә алырлар иде. Ул вәзир утын алып килә торган юл өстенә бер сарай салды. Узган бер кешене утыны белән тотып алып керер иде, ким хак белән алып калыр иде, бирмәсәләр, үзләрен кыйнар иде, мәҗбүр итеп алыр иде. Көннәрдән бер көнне бу вәзирнең сарае утыннары һәм атасыннан мирас булып калган җиһазәсбаплары барысы утка янып китте. Әлеге вәзир бер колы белән сөйләшеп йөргәндә әйтте: — Бу утны безгә кемнәр салды икән, белмисеңме? — диде. Шул хәлдә юлдан үтеп баручы изгеләрдән берәү боларның сүзләрен ишетеп әйтте: — Мин бу утның кайдан чыкканын беләмен,— диде. Вәзир: — Зинһар, әйтсәнә?! — диде. Ул әүлия әйтте: — Синең сараеңа бер фәкыйрь дәрвишнең "аһ" дип сулаган сулышының төтене ут булып барып капты,— диде. * * * Бу кыйссадан хисса будыр: мөселманнарның малларын явыз ният белән җыеп саклау харамдыр, Алла сакласын шуның кебекләрдән. Кайсы яхшырак? бн Габбастан (аннан Алла разый булсын!) сорадылар: — Көннәрдән яхшырагы кайсы? Айлардан яхшырагы кайсы? Эшләрдән яхшырагы кайсы? — диделәр. Ибн Габбас җавап бирде: — Көннәрдән яхшырагы — җомга көн, айлардан яхшырагы — рамазан ае, эшләрдән яхшырагы — биш вакыт намаздыр,— диде. Бу сүзләрне хәзрәти Гали (аннан Алла разый булсын!) ишетте исә әйтте: — Ибн Габбас дөрес әйтер. Әмма минем күңелемдә шулай урнашкан: көннәрдән яхшырагы шул булыр — дөньядан иман белән киткән көн; айлардан яхшырагы шул ай булыр — әгәр ул ай эчендә тәүбә кылсаң; ә инде җомга көнендә имансыз китсәң — моңа җомга көннең файдасы булмас; эшләрдән яхшырагы шул эш — әгәр ул эшне кылганнан соң, аны Аллаһы Тәгалә кабул итсә,— диде. Гөнаһларның иң олысы омәр ибн Габбас (аннан Алла разый булсын!) Пәйгамбәр галәйһиссәламнән риваять кылды, әйтте: — Бөтен олы языкларның, гөнаһларның олырагы — хәмер эчү. Кайчан бер мөэмин кол эчү өчен кулына хәмер алыр булса, Хак Тәгалә ул колдан рәхмәтен алыр, аңа һич шәфкать кылмас. Кайчан ул бәндә хәмерне авызына кояр булса, ул кол Хак Тәгаләнең ләгънәтенә чумар. Кайчан ул хәмер бу колның карынына керер булса, бу кол Хак Тәгаләнең газабына дучар булыр. Тагы янә бер кеше хәмер эчмичә хәмер эчкәннәр янында утырса, бу мөэмин мөселманлык киемен өстеннән салган булыр. Янә Пәйгамбәр галәйһиссәлам әйтте: — Хәмер мәсьәләсендә Хак Тәгалә ун төрле кешегә ләгънәт кылыр: хәмер савыты ясаганга, тагы сатканга, тагы алганга, янә тагы эчкәннәргә, янә тагы каршында торып утырганнарга, янә хәмер өчен йөзем сатканнарга, һәм дә хәмерне салып бирүчегә, эчү өчен күтәреп илткәннәргә, янә хәмер эчәргә өнди барганнарга,— диде. Янә Пәйгамбәр галәйһиссәлам әйтте: — Кайчан эчкән кеше тәүбәсез үләр булса, кыямәт көн Хак Тәгалә фәрештәләренә әйтер: "Бу гөнаһ ияләрен, йөзләре белән түбән сөйрәп, тәмугка ташлагыз, дөньяда чакта ни микъдар хәмер эчкән булса, шул ук микъдарны берьюлы эчертегез",— диер. Янә Пәйгамбәр галәйһиссәлам әйтте: — Кем дә кем хәмер эчеп, исерек хәлдә үләр булса, Газраил галәйһиссәламгә исерек килеш катышыр. Кыямәт көн булса, гүреннән исерек кубар, Хак Тәгалә хозурына килгәндә исерек килер, тәмугка исерек керер. Тәмуг эчендә уттан бер тау булыр, Сәкран тавы диләр. Ул тау эчендә каннан торган чишмә бар. Бу хәмер эчеп үлгәнгә урын шул чишмә ярында булыр. Ул ут тавында булган ризыгы, ашар-эчәре шул кан чишмәсеннән булыр, "хәмим" дигән агу шул таудан чыгар. Ул хәмим шундый булыр — бер тамчысы бу дөньяга тамызсаң, дөнья тәмам кара күмер булып көяр иде. Әй исерекләр, эчкечеләр! Бу куркынычны көн дә исегезгә төшереп, тәүбә кылыгыз, Пәйгамбәр галәйһиссәламнең шәригатенчә булыгыз, шул кануннар белән көн итегез. Әй карендәшләр, бу дөнья бер сәгатьтер, ничәме "минмен" дигәннәргә тугрылыклы булмас. Барысын да Алла үзе белер! Ихлас күңелдән кылынган гамәл әгаз бине Җәбәл әйтте: — Хәзрәти Рәсүл галәйһиссәламнән тапшырылды: "Мигъраҗ кичәсендә күкләрдә фәрештәләр күрдем, алар бу дөнья яралмастан әүвәл яратылган. Аллаһы Тәгалә аларны күккә сакчы кылган, адәм угланнарының гамәлләре өчен. Адәм углы берәүнең дөньяда кылган күркәм гамәлләрен (намаз, ураза, хаҗ кебек) фәрештәләр беренче кат күккә алып менәрләр, бу гамәлләрен мактарлар. Әмма беренче кат күкнең сакчы фәрештәсе әйтер: — Барыгыз, бу гамәлләрне иясенә илтегез, йөзенә орыгыз. Тәкәбберлек белән кылган икән,— диер. Фәрештәләр кире кайтарырлар. Янә берәүнең изге гамәлләрен (намаз, ураза, зәкәт, хаҗ кебек) фәрештәләр икенче кат күккә алып барырлар, фәрештәләр моны да мактарлар, сакчы фәрештә карар, әйтер: — Бу гамәлләрне иясенең йөзенә орыгыз, мәгърурлык белән, мактану өчен кылган икән. Горурлык белән кылган гамәлне Аллаһы Тәгалә үткәрергә әмер кылмады,— дип. Янә өченче бер кешенең гамәлен китерерләр, намаз, ураза, зәкәт, хаҗ кебек башка яхшы эшләр дә кылган. Сакчы фәрештә карар, әйтер: — Бу гамәлне иясенең йөзенә орыгыз, гайбәт кылган икән, гайбәт сатучыларның гамәлләрен Аллаһы Тәгалә үткәрергә әмер итмәде,— дип. Янә берәүнең гамәлләрен бишенче кат күккә алып менәрләр. Намаз, ураза, зәкәт, хаҗ кебек изге гамәлләр кылган булыр. Сакчы фәрештә әйтер: — Орыгыз бу гамәлләрне иясенең йөзенә, хөсетлек, көнчелек белән кылган икән. Хөсетләрнең гамәлен Аллаһы Тәгалә миңа үткәрергә боермады,— дип. Кире кайтарырлар. Янә берәүнең гамәлләрен алтынчы кат күккә алып барырлар. Намаз, ураза, зәкәт, хаҗ кебек башка изгелекләрне кылган булыр. Фәрештәләр мактарлар. Сакчы фәрештә әйтер: — Орыгыз бу гамәлләрне иясенең йөзенә, каты күңел белән кылган икән, кешеләргә ярдәме, булышлыгы юк икән, Аллаһы Тәгалә башкаларга ярдәм итмәгәннәрнең гамәлләрен үткәрергә боермады,— диер. Кайтарырлар. Янә берәүнең гамәле җиденче кат күккә барыр. Намаз, ураза, зәкәт, хаҗ кебек гамәлләрне һәм башка изгелекләрне кылган. Фәрештәләр мактарлар. Сакчы фәрештә әйтер: — Орыгыз бу гамәлне иясенең йөзенә. Рия өчен, күз буяр өчен кылган гамәлләрне миңа үткәрергә боермады,— дип. Кире кайтарырлар. Янә бер гамәлне китерерләр. Намаз, ураза, зәкәт, хаҗ кебек изге гамәлләрне кылган, кояш кебек якты булып килер. Сакчы фәрештәләр мактап, алырлар, хәтта кабуллык бусагасына җиткәнче мөбарәк кылып озатырлар. * * * Инде мәгълүм булды: и мөселманнар, гамәлләрегезгә мондый ярамас эшләрне катыштырудан сакланыгыз! Тау тишеге ияләре зен Тәңре санаган Дәкъйанус падишаһның кыйссасы Коръән Шәрифтә мәшһүр вә мәгълүмдер. Көннәрдән бер көнне бу Дәкъйануска падишаһлардан берәү хат-хәбәр тапшырды: "Хәбәр булсын: фәлән көнгә гаскәрләрем белән килеп, сугышчыларыңны тар-мар китерермен, үзеңне асармын, халкыңны әсир итеп алырмын. Ни өчен "Тәңре — мин" дип дәгъва кыласың?!" — дип язылган иде. Әлеге Дәкъйанус бу хәбәрне ишеткәч, барча әгъзалары тетрәде. Янында торучы кешеләр күрделәр, гаҗәпкә калдылар. — Бу "Тәңре — мин!" дип әйтәдер, әгәр Тәңре булса, шулкадәр Ходай яраткан бәндәләрдән курыкмас иде, тәне тетрәде,— диделәр. Барысы бергә Бер вә Бар Тәңрене эзләп, шәһәрдән чыгып киттеләр, авылларны уздылар. Барыр юл өстендәге бер болында бер көтүчегә юлыктылар. Хәләхвәлләрен сораштылар, Дәкъйанус хәлен бәян иттеләр. Моннан соң әлеге көтүче әйтте: — И яраннар! Сез "Хак Тәңре кирәк" дип эзләп барасыз, мин дә сезнең белән Хак Тәңрене эзләп барырмын,— дип, боларга юлдаш булды. Бу көтүченең бер эте дә бар иде, Кыйтмир исемле, ул да иярде. Юлдашлары әйттеләр: — Бу этеңне алып барма, аваз салыр, өрер, аның авазына кешеләр килер, безне күрерләр, тотып алырлар. Этне кудылар — китмәде. Таш атып аягын аксаттылар — барыбер китмәде. Алар белән сигез җан булып, барып, тау артындагы бер тишеккә керделәр. (Бу хәл Коръән Шәрифтә искә алынган: "Вә сәминүһүм кәлбүһүм" дип, ягъни сигезенчесе әлеге Кыйтмирдер). Эт телгә килеп, ияләре белән сөйләште: — Хак Ходайны мин дә эзләрмен,— диде. Бергә барып, чокырга кереп ятты. (Бу шулай искә алынды: "Вә кәлбүһүм баситун зирагайһи би-л-васыйди" ,— дип, ягъни: "Этләре бусагада ике аягын сузып ятты".) Кыскасы, йоклаган кебек булып ятып, уяндылар. Бер-берсенә "күп йокладыкмы?" дип эндәштеләр. Кайсысы "ике көн яттык", кайсысы "бер көн яттык" диештеләр. Караштылар: чәчләре һәм тырнаклары озынаеп беткән. Янә әйттеләр: — Аллаһы Тәгалә үзе белер күпме-азмы ятканыбызны. Әйдәгез, беребезне шәһәргә ризык алырга җибәрик,— дип, берсен базарга җибәрделәр. Ул берәү барып, ризыклар алырга акчасын чыгарды. Күрделәр: "Бу акчаны кайдан алдың?" — дип тоттылар һәм падишаһларына алып бардылар. Бу кеше әйтте: — Дәкъйанус безнең солтаныбыз, бу акчалар аныкы,— диде.— Минем юлдашларым да бар, чокырда ятарлар,— диде. — Дәкъйанусның үлгәненә өч йөз ел. Син казна тапкансың,— дип, шәһәрнең олылары һәм түрәләре җыелышып, тау тишегенә юлдашлары янына киттеләр. Чокырга якын җиткәч, бу әйтте: — Сез бераз туктап торыгыз, мин юлдашларыма хәбәр итим,— дип, чокырга кереп китте. Әлеге олылар күп заман көттеләр — чыкмады. Эзен-юлын карадылар — тапмадылар, кире шәһәрләренә кайтып киттеләр. Ул Йәмлиха юлдашларына сөйләде: — Әүвәлге Дәкъйанус юк икән, шәһәр мөселман булган,— диде.— Без чокырыбызда өч йөз ел ятканбыз икән,— диде. Юлдашлары әйттеләр: — Инде андый хуш, мөбарәк мөселманнар булса, Аллаһы Тәгалә чынлап та бар икән,— дип, йоклаган кешеләр кебек булып яттылар, янә йокладылар. Аларны күрсәгез, уйларсыз "уяу ятырлар" дип. (Аять Кәримдә искә алынган: "Вә тәхсәбүһүм әйказан вә һүм рукудүн вә нукаллибүһүм зата-лйәмини", ягъни: "Уйларсыз аларны уяу ятырлар дип, гәрчә алар чынлыкта йокласалар да".) Тәннәре кыямәткәчә черемәсен өчен, уң якларыннан сул якларына әйләнгәләп торырлар. * * * Бу тау тишеге ияләренең хасиятләре күп. Боларның исемнәрен кем дә кем хәтерендә тотса, искә алса, морадына-максатына ирешер, дөньядагы хаҗәтләре хасыйл булыр, янә ахирәт максатлары тәмам булыр. Янә шәһәрләргә яки авылларга ут төшсә, боларның исемнәрен бернәрсәгә язып, яки йомыркага язып, утка салсалар, ут тиз арада сүнәр, янмас. Берәүнең өенә корт вә кандала, йә чикерткә кебек бөҗәкләр ияләнсә, бер йомыркага бу исемнәрне язсаң, шул заман тизлек белән ул бөҗәкләр бетәр. Бер хатын йөкле булып, йөге озак төшми торса, әлеге исемнәрне язып, эчке киеменә таксалар, йөген исән-имин куяр. Янә бу исемнәрне бер кеше үзе язып, түбәсендә (баш киеме эчендә) сакласа, барча адәмнәр усаллыгыннан, җеннәр вә пәриләрдән имин вә сәламәт булыр. Янә бер кеше бу исемнәрне язып, үзе белән йөртсә, кайгыдан, зәхмәттән, ут-су фетнәсеннән имин булыр. Биш шаһит әшаихлардан берәү шәех Мансурны Шайтан (ләгънәт төшкере!) бик күп заман вәсвәсә кылырга теләде, аздыра алмады. Ул заманда шәһәрдә бер зиначы хатын бар иде. Әлеге хатын үзе бик чибәр, матурлык иясе иде. Көннәрдән бер көнне Иблис бу хатынга очрады һәм әйтте: — Әй фәләнә! Кая барасың, бераз сөйләшеп алыйк әле,— диде. Хатын беразга туктап калды: — Үткән төндә фәлән байлар белән булдым,— диде. Иблис бу хатынның сүзен ишетеп, бик күңеле булды. Иблис әйтте: — Әй фәләнә! Мин фәләнмен, сиңа берничә алтын бирер идем, әгәр Мансур белән якынлык кылсаң,— диде. Хатын: — Кылырмын,— диде. Яхшы киемнәрен киде, бизәнде, шәех Мансур хозурына барды. — И Мансур! — диде.— Сиңа кунак булып килдем, минем күңелемне күр. Бу төнне синең белән бергә үткәрәм. Шуның өчен син миңа берничә кисәк бүздән бүләк итәрсең,— диде. Мансур: — Хуш булыр! — дип кабул кылды. Берничә бүздән бүләк итте, хатын кабул итеп алды. Янә Мансурны янына чакырды. Мансур: — Аулак урын кирәк,— диде. Хатын әйтте: — Монда икебездән башка һич кеше юк бит,— диде. Мансур әйтте: — Биш шаһит хәзер тотарлар,— диде.— Беренче шаһит — Аллаһы Тәгалә күреп торыр. Янә шаһитлар — синдә ике, миндә ике — барысы дүрт фәрештә күреп торырлар,— диде. Хатын: — Элек гөнаһ кылдым, аларның шаһит икәнлекләрен белмәдем,— диде.— Аның чарасы ни булыр? — диде. Мансур: — Тәүбә кыл! — диде. Хатын элекке гөнаһларыннан тәүбә кылды. Тәүбәсен Хак Тәгалә кабул кылды, янә Мансурга вәхи җибәрде: — Бу хатын сиңа хәләлдер,— диде. Мансур ул хатынны никяхлап алды. Шайтан мәлгунь хәсрәтләнде, мәхрүм булып калды. Мусаның таягы һәм ахырзаман хикмәтләре уса галәйһиссәлам кулындагы таяк Адәм галәйһиссәламнән соң бабадан бабага, атадан атага, анадан анага, баладан балага мирас булып калган иде. Кайбер вакытта Муса галәйһиссәламгә дәрьядан кичәргә күпер булыр иде, ә кайбер вакытта дошманнарга каршы барганда аждаһа булыр иде. Бу таяк Шөгаеб пәйгамбәр галәйһиссәламнең кызы белән никях соңында Сафурадан Муса галәйһиссәламгә калды. Шөгаеб галәйһиссәлам аны кияве Муса галәйһиссәламгә фиргавеннән котылу өчен бүләк итеп биргән иде. Янә әйттеләр: ул таякта ун төрле гаҗәп, искиткеч эшләр бардыр. Беренчесе — Муса галәйһиссәламгә бер дошман юлыкса, бу адәм сурәтенә кереп, дошманы белән сугыш кылыр иде. Тагын икенчесе — сахрада караңгыга калса, Муса галәйһиссәламгә ут булыр иде. Өченчесе — далада ике башлы чиләк булып, коедан Муса галәйһиссәламгә тәһарәт алырга су чыгарыр иде. Дүртенчесе — җимеш ашарга теләсә, ул таякны җиргә кадап куяр иде, ул таяк җимешле олы агач булыр иде. Бишенчесе — дәрьяда көймә булыр, Муса галәйһиссәлам утырып чыгар иде. Алтынчысы — бер җиреннән бал, бер җиреннән сөт чыгар, Муса галәйһиссәлам теләсә бал, теләсә сөт эчәр иде. Җиденчесе — кайчан Муса галәйһиссәлам бер сәфәргә барганда арыса, ат булыр иде, Муса җәяүледән атлыга әйләнер иде. Янә сигезенчесе — кайчан Муса галәйһиссәламгә хуш исләр кирәк булса, хуш исләр чыгар иде. Тагын тугызынчысы — Муса галәйһиссәлам каршына берәр карак килсә, ул таяк кычкырып: — Әй Муса! Карак килде! — ди иде. Ул таякның буе ун аршин иде, Муса галәйһиссәламнең дә буе ун аршиндыр. Муса галәйһиссәлам дөньядан үткәч, фәрештәләр ул таякны аның кабере астына күмеп куйдылар. Кайчан кыямәт көне җитсә, Даббәте-л-арыз кулында булыр. Ул таякның исеме Әнбәга атлы иде. Бер кыйссада Габәс атлы дигәннәр. Тәңре Тәгаләнең кодрәте белән яратылган таяк. Бер яныннан кабыгы купкан. Ул Даббәте-л-арыз — бер мәхлукның исеме, ахырзаманда чыгар. Озынлыгы җиде күк астында, аягы җиде кат җирнең астындадыр. Даббәте-л-арыз дигән хайванда җир йөзендәге барча хайваннарның сурәте бардыр. Янә шул заман Гайсә галәйһиссәлам күктән иңәр, безнең пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа галәйһиссәламнең шәригате белән гамәл кылыр. Янә мәзһәбләрдән Имам Әгъзам Күфинең мәзһәбен ихтыяр итәр. Янә башка шәригатьләрне безнең шәригатебез кулланылыштан чыгарыр, юк итәр. Янә Сөләйман галәйһиссәламнең йөзеге кайчан кыямәт көн булса, Даббәте-л-арыз кулында булыр. Ул йөзекнең кашына хикмәт сүзе язылган — "Әд-дүнйа сәгатән, фәҗәгаләһә тагатән", ягъни "Дөнья — бер сәгатьлек вакыттыр, аны тагать белән, Аллаһка буйсынып, изге гамәлләр белән үткәр". Кайберәүләр әйтерләр: — Ул йөзекнең исеме Йәмүнәдер, әлбәттә, бу замандагы йөзекләргә охшамас, хасыятьләре күптер. Алланың могҗизалары ллаһы Тәгалә Мәрьямне яратты. Анасы Сара исемле иде. Ул Гыймраннан йөкле булды. Алты айдан соң Сара Тәңре Тәгаләгә ялварды: — Әй Раббем! — диде.— Корсагымдагы бу баланы үземә сәламәт тапшырсаң, Синең юлыңда фида кылыр идем,— диде. Ул заманда балаларны Бәйте-л-мөкаддәскә илтеп, мәдрәсәгә салырлар иде, галимнәрдән сабак өйрәнер өчен гомерләрен анда кичерерләр иде. Сара кыз бала тапты. Әмма кыз бала Бәйте-л-мөкаддәстә нишләсен, ни хезмәт итсен, дип елады. Ахырда үзенең нәзеренә туры калыр өчен, Мәрьямне Бәйте-л-мөкаддәскә алып барды. Мәрьям тугыз яшьлек бала иде. Ул заманда Бәйте-л-мөкаддәстә берничә галим бар иде, һәрберсе Тәүратны укырлар иде. Остазлары Зәкәрия пәйгамбәр иде. Кайчан Сара Мәрьямне Бәйте-л-мөкаддәскә илтте, дәрес бирүчеләр: — Мәрьямне мин тәрбия кылам,— дип низаг кылыштылар. Зәкәрия әйтте: — Мин лаек торырмын, минем анам Мәрьям анасы белән бертугандыр, минем анам яһүдә, Сара — Ләвидә атлы кешенең кызларыдыр. Башкалар әйттеләр: — Бу Мәрьямне без тәрбия кылырбыз, чөнки Мәрьямнең атасы Гыймран безнең остазыбыз һәм имамыбыз иде,— диделәр. Аларның шәригатенчә, остазга үз баласын үз шәкертләренә укытырга бирергә яраса да, үзенә яки туганнарына укытырга ярамый иде. Остазлар арасында бу хакта бик олы низаг булганнан соң, болар шобага салырга ризалаштылар. Шобагалары шул тәртиптә булды: Тәүрат яза торган каләмнәре тимер иде, сүз куештылар: — Без бер агар елгага барып, каләмнәребезне суга салыйк, кемнең каләме суга батмый, калка — шул кеше Мәрьямне тәрбия кылсын,— диделәр. Бардылар, суга салдылар, Зәкәриянең каләме калыкты, башкаларныкы батты. (Аллаһы Тәгалә әйтте: "Вә ма күнтә мәдәйһим из йүлкунә әкъләмәһүм" , ягни: "Алар каләмнәрен ташлаган (суга салган) вакытта син алар арасында юк идең"). Әйттеләр: — Мәрьямне тәрбия кылырга үз кулыңа ал,— диделәр. Зәкәрия кабул итте. (Аллаһы Тәгалә әйтте: "Вә кәффәләһә Зәкәриййә" , ягъни "Аны Зәкәриягә тәрбиягә тапшырды". Зәкәрия Мәрьям өчен бер гыйбадәтханә салды. Кайчан Зәкәрия Мәрьям катыннан чыгып китсә, гыйбадәтханә ишеген бикләп китәр иде. Көннәрдән бер көнне Зәкәрия сабак өйрәтүгә барган җиреннән кайтып килсә — Мәрьям янында төрле ризыклар һәм җимешләр хәзер күрде. Зәкәрия сорады: — Мәрьям! Бу җимешләрне кайдан хасыйл иттең? — диде. (Моны Аллаһ әйтте: "Йа Мәрйәм, әннә ләки һәә". Мәрьям әйтте: — Ходайдан килер,— диде. (Каләт: "Һүә мин гыйндиллаһи, иннә Аллаһа йәрзуку мин йәшәәэү бигайри хисабин", ягъни: "Әйтте: "Бу Аллаһтан килер, Ул кемгә теләсә, шуңа хисапсыз ризыклар бирер". Мәрьям Бәйте-л-мөкаддәстә егерме өч ел торды. Аннан соң Гайсә галәйһиссәлам дөньяга килде, Бәйте-л-мөкаддәстән күчеп, Шам җиренә килделәр. Анда Тәбйан тауда тордылар. Гайсә галәйһиссәламнең анасы Мәрьям тудырып кайтты исә, каум-кабиләләре әйттеләр: — И Мәрьям! Гаҗәп эш кылдың — атасыз бала таптың,— диделәр. Мәрьям бишектәге балага ишарәт кылды, ягъни "аннан сорагыз" диде. Алар әйттеләр: — Бишектәге бала ничек сөйләшсен?! — диделәр. Шул вакыт Гайсә галәйһиссәлам бишектән башын күтәреп, җавап бирде: — Әй каум! Мин сезгә Рәсүлмен, Аллаһы Тәгаләнең колымын, Аллаһы Тәгалә миңа бер китап бирмәкче,— дип, боларга җавап бирде. Каумнәре барчасы гаҗәпкә калдылар. Янә шуңа охшаш хәл: Зөләйха Йосыфны зинага өндәгәнендә өч атналык бала шаһит булып: "Йосыфның бу эштә гөнаһы юк",— диде. Янә атабыз Адәм галәйһиссәламнең йөрәгенә җан керде, бу шәүвәл аеның беренче көне иде. Аллаһы Тәгалә фәрештәләргә оҗмахтан табаклар белән төрле нигъмәтләр китерергә һәм нисар чәчәргә боерды. Китерделәр, нисар чәчтеләр һәм бу бәйрәм көне булды. Янә Зөлхиҗҗәнең унынчы көнендә анабыз Хаваны Адәм галәйһиссәламнең сул кабыргасыннан яратты. Бу көн дә бәйрәм көнедер. Остаз хөрмәткә лаек өннәрдән бер көнне Имам Әгъзамнән сорадылар: — Этнең балигъ булуы, үсеп җитүе нидер? — диделәр. Имам Әгъзам: — Сабыр итегез,— диде, таяк алды да урамга чыкты. Эт тотучы янына барды: — Әй сәгъбан! Әйт: этнең балигъ булуы кайчан? — диде. Сәгъбан әйтте: — Этнең балигъ булуы — аягын күтәреп бәвел итүе,— диде. Имам Әгъзам бу хәбәрне кайтып әйтте. Беркөн Имам Әгъзам җәмәгатьләр белән бергә утырыр, әңгәмә кылыр иде. Шул вакыт сәгъбанның үтеп барганын күрде. Имам Әгъзам сәгъбанны күргәч, ул узып киткәнче аяк өстендә торды. Җәмәгатьләр гаҗәпләнеп әйттеләр: — Имам Әгъзам! Ни өчен ул сәгъбанга тордың? — диделәр. Имам Әгъзам әйтте: — Ул — минем остазым, чөнки аннан үзем белмәгән бер мәсьәләне белдем,— диде.— Пәйгамбәр галәйһиссәлам әйткән, галимнәрне хөрмәт итегез, чөнки алар дөньяда да, ахирәттә дә шуңа мохтаҗлар, дигән. Шушы сәбәптән олыладым,— диде. Акчага кызыксаң әни Исраил заманында бертөрле халык бер агачка табыныр иделәр. Бер заһид бар иде. Моны ишетеп, кулына балта алып, агачны кисәм дип барды. Юлда барганда аңа Шайтан юлыгып әйтте: — Әй заһид! Кая барасың? Заһид әйтте: — Фәлән агачны кисәргә барам, халык аңа сәҗдә кыла икән,— дип. Шайтан: — Сиңа ул нигә кирәк? Син пәйгамбәр түгелсең, үзеңне ни өчен имгәккә салырсың? — диде. Заһид: — Бу нинди сүз, шул агач бәласеннән никадәр мөселманнар юлдан чыктылар,— диде. Шайтан: — Мин сине җибәрмәсмен,— диде. Икесе тартыштылар, көрәштеләр, заһид Шайтанны басты, харап итә башлады. Заһид кулында бу бәдбәхет җәза тапты. Шайтан әйтте: — Мине җибәр, ни теләсәң — шуны эшлә, синеңчә булсын,— дип әйтте исә, җибәрде. Шайтан ялвара башлады: — Син ул агачны кисмә, шуның өчен көн дә ике алтын бирермен,— диде. Заһид ике алтын хакында ишетте исә, күңеле йомшарды, әйтте: — Рас әйтәсеңме? — диде. Шайтан: — Рас әйтәмен,— диде.— Һәр көнне ястыгың астына ике алтын куярмын,— диде. Заһид торып, өенә кайтты, йокларга ятты. Таң белән торып, ястыгы астыннан ике алтын алды. Икенче көнне дә ястык астын карады, һичнәрсә тапмады. Заһидның ачуы килеп, балта алып, янә агач кисәргә китте. Шайтан янә каршы килде, әйтте: — Ни җиргә барасың? — диде. Заһид әйтте: — Шул агачны кисәргә барам,— диде. Шайтан Заһидны тотты, җибәрмәскә теләде. Тартыштылар, Шайтан Заһидны җиңә башлады. Заһид әйтте: — Син бу көн мине ничек ектың? — диде. Шайтан әйтте: — Син теге көнне Тәңре өчен эш кылыр идең, шуңа күрә сиңа Тәңрең куәт бирде. Бүген син акча өчен эш кылдың исә, мин сине җиңдем,— диде. Горурлыкның җәзасы өннәрдән бер көнне Сөләйман галәйһиссәлам урман буеннан үтеп бара иде. Күрде: балалар бер олы агач төбендә тозак корып маташалар. Ул агачның башында бер олы кош көлеп утыра. Сөләйман галәйһиссәлам аннан сорады: — Әй кош! Ни өчен көлеп утырасың? — дип. Кош әйтте: — Үзләрен оста санап, мине тотарга теләгән бу балалардан көләм,— диде.— Чөнки мин инде бу агач башында дүрт йөз ел яшим, күпне күрдем. Ничек инде мин аларның тозагына керим? — диде. Сөләйман галәйһиссәлам: — Алай димә, "Алла теләсә, кермәмен" дип әйт,— диде. Шул ук юлдан пәйгамбәр кире кайтып килде, әлеге агачка күз салды, бөтен яфраклары, ботаклары көйгән, теге кош исә тозакка эләккән. Сөләйман галәйһиссәлам әйтте: — Әйткән идең түгелме: "Мин кайчан аларның тозагына төшәрмен?!" — дип. Кош әйтте: — Мин көфер сөйләгәнмен. Сез киткәннән соң Ходайның хөкеме белән каза иреште: җиһанның барчасы ут булды, бары тик балаларның тозагында гына ут юк иде, шунда барып керергә мәҗбүр булдым,— диде.— Алла теләсә кермәмен дип әйтмәгәнмен, инде тәүбә иттем,— диде. Сөләйман галәйһиссәлам аны шул тәүбәсе өчен азат итте, тозактан чыгарып җибәрде. * * * Аллаһы Тәгаләнең казасы һәркемгә тияргә мөмкин. Шуңа күрә сүзеңдә сак булып, "иншалла", "Алла боерса" дип әйтү тиешле. Шундый казалардан Аллаһы Тәгалә үзе сакласын! Садаканың бәрәкәте өннәрдән бер көнне Гайсә галәйһиссәлам яраннары белән сөйләшеп утыра иде. Берәү аркасына он күтәреп яныннан үтеп китте. Гайсә галәйһиссәлам: — И яраннар! Икенде вакытында анык торыгыз бу ирнең җеназасына намаз кылырга,— диде. Аннан соң икенде вакыты булды исә, җеназа намазы укырга әзерләнделәр. Гайсә галәйһиссәламгә шул вакыт хәбәр булды: "Әлеге ир бер бәладән котылган",— дип. Ул кешене янына чакырды, аңа әйтте: — Син бүген нинди изге гамәл кылдың? — диде. Ул кеше әйтте: — Ике икмәгем бар иде, киемем эченә, куеныма яшергән идем. Шунда бер теләнче килде, миннән азык сорады. Икмәгемнең берсен аңа бирдем,— диде.— Кайчан киемемне чиштем исә, бер кара елан чыкты, аның авызына йозак орылган иде, кием эченнән чыкты, янында гына елга бар иде, суга керде, юк булды,— диде. Гайсә галәйһиссәлам әйтте: — Ул елан түгел иде, Хак Тәгалә сине һәлак кылыр өчен Газраилне елан сурәтендә җибәргән иде, ул садака биргәнең бәрәкәтендә ул еланны синнән кире алды,— диде. Садака бирү үлемнән, тагын төрле бәладән саклар. Бәхәс мам Әгъзам заманында Дәһри дигән бер ир бар иде. Ул Дәһри барча галимнәрнең телләрен бәйләде, сүзендә өстен чыкты. Әйтте: — Минем сорауларыма җавап бирерлек берәр галим калдымы? — диде. Аңа әйттеләр: — Хәммад калгандыр,— диделәр. Дәһри: — Ул Хәммадны миңа җавап бирергә әзерләгез, минем белән сөйләшеп карасын,— диде. Бәс, хәлифә Хәммадны сөйләшүгә чакырды. Хәммад әйтте: — Бу төн миңа вакыт бирегез,— диде. Бәс, ул төн узып, таң беленде. Хәзрәти Имам Әгъзам килеп керде, остазына сәлам бирде, Хәммад сәламен алды. Ләкин бик кайгыда утыра иде. Имам Әгъзам ул вакытта бик яшь иде, Хәммадтан гыйлем өйрәнүче шәкерт иде, Хәммадка әйтте: — Ни өчен кайгырып утырасың? — диде. Ул әйтте: — Ничек кайгылы булмыйм, мине Дәһри белән сөйләшергә өндәделәр, ләкин мин үземә ышанып җитмим, чөнки Дәһри барча галимнәрнең авызын яптырды. Аннары мин бу төндә начар төш күрдем,— диде.— Төшемдә бик зиннәтле, олы һәм киң сарай күрдем. Ул сарайның эчендә җимешле агач күрдем. Янә ул сарайның оясыннан бер дуңгыз чыкты, ул мин күргән агачны җимешләре белән тәмам ашап бетерде. Шул вакыт ул агачның төбеннән бер арыслан чыкты, ул дуңгызны үтерде, һәлак итте,— диде. Имам Әгъзам (Алланың рәхмәте төшкере!) әйтте: — Синең хезмәтең бәрәкәтендә Хак Сөбханә вә Тәгалә миңа дин гыйлемен белдерде, янә шушы төшеңнең юралышын белдерде. Ул төшеңне күрүең безгә изгедер, дошманнарга явыздыр. Әгәр сездән рөхсәт булса, ул төшеңне юрыйм,— диде. Хәммад әйтте: — Юра,— диде. Имам Әгъзам әйтте: — Ул зиннәтле киң сарай — ислам динедер. Җимешле агач күргәнең — ул галимнәрдер. Дәһри аларны хур итте. Ул агачка син дус торырсың. Янә дуңгыз чыгып, ул агачны җимешләре белән бергә ашады — ул Дәһридер, шул рәвешчә галимнәрне мыскыл итте. Тагы ул агачның төбеннән бер арыслан чыгып, ул дуңгызны һәлак итте — анысы мин булырмын,— диде.— Бәс, син бар, мин дә синең белән барыйм,— диде. Хәммад ул сүзгә шатланды, таң белән торып, халык каршына бардылар. Күп адәмнәр мәчеткә җыелып килгәннәр иде. Бәс, Хәммад михрабка утырды, Имам Әгъзам остазының башмагын күтәреп, урындык янында аягүрә торды. Дәһри килеп минбәргә утырды, әйтте: — Кем бар минем соравыма җавап бирүче? — диде. Имам Әгъзам: — Синең сүзең ни торыр, сора кем белсә, шул җавап бирер,— диде. Шунда Дәһри әйтте: — Минем белән бала сөйләште, күп олылар, чалмалылар, яхшы киемле затлы кешеләр гаҗиз булдылар. Минем белән син ничек бәхәсләшергә уйлыйсың, син бит әле кече яшьтә, акылың җитлекмәгән,— диде. Имам Әгъзам әйтте: — Хак Тәгалә гыйззәтне һәм югары дәрәҗәдә булуны олы чалмалыларга, яхшы киемлеләргә, зур гәүдәлеләргә куймагандыр, ә бәлки галимнәргә куйгандыр. Аны Хак Тәгалә үз сүзендә әйткән: "Үтү-лгыйлмә дәрәҗәтин", ягъни: "Гыйлем югары дәрәҗә итеп бирелде". Дәһри әйтте: — Минем соравыма җавап бирүче син буласыңмы? — диде. Имам Әгъзам: — Әйе, мин сиңа җавап бирәмен Аллаһы Тәгаләнең тәүфыйгы вә ярдәме белән,— диде. Башлап Дәһри әйтте: — Бармы ул Аллаһы Тәгалә? — диде. Имам Әгъзам әйтте: — Бел: Ул бардыр! — диде. Дәһри: — Ул Тәңре Тәгалә кайда тора? — диде. Имам Әгъзам әйтте: — Аның торган урыны юк,— диде. Дәһри: — Урынсыз ул ничек торсын,— диде. Имам Әгъзам: — Моның дәлиле тәнеңдәдер,— диде.— Әй Дәһри, тәнеңдә җаның бармы? — диде. Дәһри: — Әйе, бар,— диде. Имам Әгъзам: — Синең җаның кайда тора? Башыңдамы, аркаңдамы, йә аягыңдамы торыр? Дәһри аптырады, ни әйтергә дә белмәде. Имам Әгъзам сөт китерергә кушты, тагын әйтте: — Шушы сөтнең мае бармы? — диде. Дәһри: — Әйе, бар,— диде. — Өстендәме торыр, астындамы, йә уртасындамы? Дәһри хәйран булды, җавап бирә алмады. Имам Әгъзам әйтте: — Бел: ничек җанның урыны юк, яки сөттә майның урыны юк — шуның кебек Аллаһы Тәгаләнең һичкайда урыны юк,— диде. Дәһри тагын сорау бирде: — Хак Тәгаләдән элгәре берәр нәрсә бармы, тагы аннан соң берәр нәрсә булырмы? — диде. Имам Әгъзам әйтте: — Тәңре Тәгаләдән элгәре һичнәрсә юк, тагы Аллаһы Тәгаләдән соң һичнәрсә булмас. Дәһри әйтте: — Ничек сурәтләп күрсәтәсең? Имам Әгъзам: — Моның дәлиле тәнеңдәдер. Кулыңда һәм аякларыңда бармакларың бар. Ә баш бармагыңнан элгәре һәм тагын кече бармагыңнан соң берәр нәрсә бармы? — диде. Дәһри: — Баш бармагымнан элгәре, тагын кече бармагымнан соң башка нәрсә юк,— диде. Имам Әгъзам әйтте: — Шуннан бел: Аллаһы Тәгаләдән әүвәл һәм Аннан соң һичнәрсә булмас,— диде. Дәһри: — Бер мәсьәлә сорыйсым калды,— диде. Имам Әгъзам: — Сора,— диде. Дәһри әйтте: — Аллаһы Тәгалә шушы сәгатьтә ни эштә булыр? — диде. Имам Әгъзам: — Син бәхәс тәртибен киресенчә эшләдең, дөреслектә сораучы түбән торып, җавап бирүче минбәр өстендә утырып, синең соравыңа җавап бирсә — лаек булыр. Бу соравыңа җавап бирәм, башта син минбәрдән төш, мин анда меним, шуннан соң сиңа җавап бирәм,— диде. Бәс, Дәһри минбәрдән төште, Имам Әгъзам минбәргә менеп утырды. Дәһри әйтте: — Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә шушы сәгать ни эштәдер? — диде. Имам Әгъзам: — Дөреслектә шушы сәгать сине минбәрдән төшерде, мине минбәргә мендерде,— диде. Аннан соң барча җыелганнар торып, Имам Әгъзам белән олылап һәм хөрмәт итеп күрештеләр, куллары белән югары күтәрделәр. Ул Дәһри хур булып, кайгырып, сөйләшергә дәрманы калмады. Бәс, Имам Әгъзамнең бу хәле кече яшендә булды, ниләр күрсәтер олы булганнан соң! Телгә килгән кирпеч әни Исраил заманында бер падишаһ бар иде. Әҗәл килде, ул падишаһ вафат булды, ике углы калды. Ул ике углы мал-мөлкәтне бүлештеләр, бер җәйге сарай хакында араларында дошманлык чыкты, бер-беренә күп яман сүзләр әйтештеләр. Шул арада Хак Тәгаләнең кодрәте белән шул сарайдан бер кирпеч телгә килде, сөйләде: — И мескеннәр! Минем өчен шулкадәр ярамас сүзләр әйтешәсез, бер-берегезне кимсетәсез. Мин әүвәл бер кеше идем, гомеремдә өч йөз ел яшәп үлдем. Өч йөз алтмыш ел гүр эчендә яттым. Аннан соң бер кеше килде, туфракка әверелгән мине казып чыгарды, балчык итте, кирпеч ясап китерде һәм ташпулат итте. Янә кырык ел ул пулатта булдым. Аннан соң ул пулат егылды, мин юл өстенә төштем, утыз өч ел шул юлда туфракка әверелеп яттым. Аннан соң янә бер кеше килде, мине казып чыгарды, балчык итте, кирпеч ясап китерде. Аннары шушы ташпулат эченә катыштырды. Бу көн йөз утыз ел шушы пулатта калып торам. Моның кебек кирпеч өчен ник бер-берегезне рәнҗетәсез? — диде. Ул падишаһ угыллары, бу сүзләрне ишетеп, күңелләренә тәүфыйк төшеп, дәгъвалашмас булдылар һәм ул көннән соң ничә еллар хуш тереклек иттеләр. * * * Бу хикәяттән шул мәгълүм булды: бу дөнья өч көн вә өч төн кебектер, һәркем бу аз дөнья өчен берберен рәнҗетмәк бик начар гамәлдер. Чагыштыру әсүл галәйһиссәлам әйтте: — Беркөн Мәдинә шәһәрендә хөрмә агачлары арасында йөрдем, хөрмә агачлары төбендә бераз утырдым. "Гаҗәп, миннән соң өммәтләремнең хәле ничек булыр икән?" — дип фикер иттем. "Хак Тәгалә боларга ни хөкем итәр: каһәр кылырмы икән яки рәхмәт кылырмы икән?" — дидем. Шул хәлдә Җәбраил килде, Аллаһы Тәгаләдән сәлам китерде. Янымда бераз утырды, карады, агач башында бер кош күрде һәм көлде. Мин сорадым: — И карендәшем Җәбраил! Нидән көлдең? — дидем. Җәбраил әйтте: — И Тәңре пәйгамбәре! Башында акылы бар кеше кайчан бер мәзәк нәрсә күреп, көлми калыр? — диде. Әйттем: — Җәбраил, ни мәзәк хәл күрдең? — дидем. Җәбраил әйтте: — И Рәсүлуллаһ! Агач башында утырган шул кошны күрәсеңме? — диде. Мин: — Әйе, күрәмен,— дидем. Җәбраил әйтте: — Гаҗәп түгелме, ул кош авызында бер йомарлам балчык тотар, әйтер: "Барам, авызымдагы шушы балчыкны бу җиһан диңгезенә салам, диңгезләрне буып куям, һичбер адәм ул диңгезләрдән йөрмәсен һәм файда күрмәсен",— дип. Мин дә карап, аның авызындагы кечкенә генә балчык йомарчыгын күрдем, "Гаҗәп нәрсәдер" дидем. Аннан соң Җәбраил әйтте: — И Рәсүлуллаһ! Шул кошның авызындагы балчык күпме инде, шуның белән бу җиһан диңгезләрен буып туктатырга телидер. Ә бит моның кебек йөз мең кошның балчыгы белән дә ул диңгезләрнең буылып туктасы юк. Инде, и Мөхәммәд! Сиңа сөенеч булсын һәм барча мөэминнәргә куаныч булсын: синең өммәтләреңнең языклары Хак Тәгаләнең рәхмәт диңгезләре каршында шул кошның авызындагы балчык кадәре юктыр, болар өчен һич кайгырма,— диде. Бишенчесе артык " үрәр" дә килде: Нух галәйһиссәлам туфанында көймә эченә Иблис (ләгънәт төшкере!) керде. Нух галәйһиссәлам ул мәлгуньне чыгарып атырга теләде. — Кергәнсең икән Иблис, инде чык! — диде. Иблис: — Әй Нух, мине көймәңнән чыгарма. Мин сиңа биш нәрсә өйрәтермен. Ул биш нәрсә сиңа бик кирәкледер,— диде. Нух галәйһиссәлам кабул итмәде: — И мәлгунь! Чык! — диде. Шул хәлдә Җәбраил килде, әйтте: — И Нух! Боер, ул нәсыйхәтләрен әйтсен, беренче дүрт нәсыйхәтен тыңла, ә бишенчесен тыңлама, әйттермә,— диде. Нух галәйһиссәлам Иблискә әйтте: — Ул нәсыйхәтләреңне әйт, ишетим,— диде. Иблис әйтте: — Әй Нух! Әүвәлге нәсыйхәтем шулдыр: хирыс, комсыз булма. Адәм пәйгамбәрдән гыйбрәт ал. Ул Адәм оҗмахта бодайга хирыс вә комагай булды, нәфесенә ирек бирде — нинди хурлыкка төште, хатыны Хава белән оҗмахтан ялангач сөрелде. Икенче: һичкемгә дошманлык итмә, Адәм пәйгамбәрнең улы Кабилдән үгет вә гыйбрәт ал. Ул Кабил хөсетлегеннән бертуган карендәше Һабилне үтерде. Өченче: һичкемгә хыянәт итмә, Һарут белән Маруттан гыйбрәт ал. Алар ул хыянәтләре өчен нинди зәхмәткә төштеләр. Дүртенче: һичкемгә тәкәбберлек кылма, миннән гыйбрәт вә нәсыйхәтләр ал. Мин тәкәбберлек итеп, Адәмгә сәҗдә кылмадым, шуның өчен бу хәлгә төштем, Ходай Тәгаләнең рәхмәтеннән ерак булдым,— диде. Бишенче нәсыйхәтне әйтергә теләде, Нух галәйһиссәлам рөхсәт бирмәде, сөйләтмәде, әйтте: — Әй мәлгунь! Шушы сүзләрең җитәр, артык сөйләмә,— диде. Дәҗҗал мәлгуньнең сыйфатлары әбәрдә шулай килгән: Дәҗҗал мәлгунь Рәсүл галәйһиссәлам заманында туды. Көннәрдән бер көнне Рәсүл галәйһиссәлам сахабәләре белән Мәккәдән Мәдинәгә барыр иделәр. Бер авылга җиттеләр, авылның исемен "Мөҗтәмигу-с-сөаль" диерләр иде. Узып барганда Рәсүл галәйһиссәлам әйтте: — И Әбүбәкер! Белегез: Дәҗҗал мәлгунь шушы авылдан кубар,— диде. Бу авылда ике яһүд бар иде, берсенең аты Дауд, аның хатынының аты Катандыр. "Дәҗҗал шул Катаннан туар" диделәр. Бу авылдан узып киттеләр. Берничә көннәрдән соң, беркөн (рабигу-л-әүвәл аеның ахырында, чәршәмбе көн иде) көн кичкә авышкан вакытта анасы Дәҗҗал мәлгуньне тудырды. Тууы булды — шундук анасы белән сөйләшә башлады. * * * Хикәяттә килгән: Дәҗҗалның уң күзе юк иде, тууы белән үк йөри башлады, йөргән саен күзе зурайды, шуның өчен "Дәҗҗал" дип ат бирделәр. Бу көннәрдән элгәре кяферләр Рәсүл галәйһиссәламгә әйтер иделәр: — Шушы көннәрдә безнең арабыздан Дәҗҗал туып чыгар — җәзаңны ул бирер,— диделәр. Көннәрдән бер көнне ике сахабә бу авылдан узып барыр иделәр, ул авыл эчендә көчле тавыш ишеттеләр. Сорадылар: — Бу ни тавыш? — диделәр. Карарга килгән халык әйттеләр: — Бу авылда бер бала туды, тугач та анасы белән сөйләшә башлады, шуны күрергә барабыз,— диделәр. Бу ике сахабә ул сүзләрне ишеткәч, Дәҗҗалны күрергә бардылар. Дәҗҗалның анасы бу сахабәләрне күреп әйтте: — Алар безнең дошманнарыбыз, ни өчен килгәннәр? — диде. Бу сахабәләр килделәр, күрделәр, Дәҗҗалның маңгаенда язылган: "Һәза йәэсисүн мин рәхмәти Аллаһы Тәгалә", ягъни: "Бу — Ходай рәхмәтеннән өметсез". Кайчан сахабәләр бу хәлне күрделәр исә, кайгылы булдылар, янә Рәсүл галәйһиссәлам катына килделәр, әйттеләр: — И Рәсүлуллаһ! Дәҗҗал туган,— диделәр, күргәннәреннән тәмам хәбәр бирделәр. Кайчан таң атты исә, Рәсүл галәйһиссәлам Дөлдөлне менде, ике сахабәсе белән бардылар. Килеп җитеп, керергә рөхсәт сорадылар. Дәҗҗал: — Керсеннәр! — диде. Ул хәлдә Рәсүл галәйһиссәлам сахабәләренә әйтте: — И яраннарым! Күңелебездә ни-нәрсә тотыйк? — диде. Сахабәләр әйттеләр: — "Дөхан" сүрәсен тотыйк,— диделәр. Болар кергәндә, Дәҗҗал ашап утыра иде. Рәсүл галәйһиссәлам әйтте: — Әй Дәҗҗал! Әйт: "Әшһәдү ән лә иләһә иллә Аллаһы вә әшһәдү ән Мөхәммәдән габдүһү вә Рәсүлуллаһ", ягъни: "Таныклык бирәмен: бер Аллаһтан башка илаһ юк, ә Мөхәммәд аның колы вә илчесе". Дәҗҗал мәлгунь: — Мөхәммәд, син әйт мине "Тәңре" дип,— диде. Рәсүл галәйһиссәлам: — Өч мәртәбә иманны әйт! — диде. Мәлгунь әлеге җавабын бирде. Рәсүл галәйһиссәлам никадәр тырышса да, ул иманга килмәде, көферлек сүзеннән кайтмады. Рәсүл галәйһиссәлам әйтте: — Әй Дәҗҗал мәлгунь! Тәңрелек дәгъва итәсең, беләсеңме мин күңелемдә ни тоттым? — диде. Дәҗҗал: — "Дөхан" сүрәсен тоттың,— диде. Рәсүл галәйһиссәлам гаҗәпкә калып әйтте: — Әй мәлгунь, Аллаһ сине һәлак итәр, бу көферлек сүзеңнән кайт, әгәр кайтмасаң, мин сине үтерергә кушам,— диде. Гомәргә (Алланың ризалыгы булгыры!) ишарәт итте: "Бу мәлгуньне тәпәлә!" — диде. Гомәр кылычын чыгарды, орды, әмма кылыч кире кайтып, Гомәрнең үзенә тиде, йөзен кисте, каны ага башлады. Рәсүл галәйһиссәлам яраннарын алып, ул арадан чыкты, Дөлдөлне менде, кире Мәдинәгә сәфәр кылдылар. Дәҗҗал мәлгунь алар артыннан куа чыкты. Мәдинә халкы бу Дәҗҗалны күрделәр исә, елаштылар. Бу Мәдинә халкы Дәҗҗалны үтерергә теләделәр, олы-олы ташлар китерделәр, ташлар белән атып һәлак итәргә ният иттеләр. Ташлар очып барган чакта, Рәсүл галәйһиссәлам кулы белән ишарәт итте, ул ташлар ярылып, бик вак кисәкләргә бүленделәр Дәҗҗал һәм аның каумнәре бу тузан эчендә калдылар. Мәдинә халкы әйтте: — И Рәсүлуллаһ! Инде Дәҗҗал фетнәсе тулды, ни хәл кылыйк икән? — диделәр. Рәсүл галәйһиссәлам кул күтәреп дога кылды, ялварды: — Йа Ходай! Вәгъдә вакытына тикле, ягъни кыямәт якын булганчы, бу мәлгуньнең әшәкелеген өстебездән күтәрсәңче?! — диде. Хак Тәгалә догасын кабул итте, бер фәрештә җибәрде. Ул бер олы кош кебек иңеп килде, Дәҗҗалны тотты, күтәрде, Рәсүл галәйһиссәламгә таба карады. Рәсүл галәйһиссәлам аңа ишарәт кылды, әйтте: — Алып кит! — диде. Ул фәрештә Дәҗҗал мәлгуньне алып китте, илтеп, бер тауның артындагы Тәбарстан диңгезенә куйды. Хак Тәгалә Тәбарстан диңгезе эчендә, утрауда бер өй яраткан, Дәҗҗал мәлгунь кыямәт көненәчә шунда булыр. Кайчан кыямәт якын булды исә, бу мәлгуньне аннан чыгарырлар. * * * Янә икенче бер хәбәрдә килгән: Дәҗҗал мәлгунь бер тау өстендә чыгар, бер мәртәбә кычкырыр, өне бар дөньяга ишетелер. Көнчыгышта, көнбатышта никадәр кяферләр бар исә — барчасы ишетерләр, җиде көн эчендә бөтен кяферләр шул тауга җыелырлар. Икенче мәртәбә кычкырыр — мөселманнар да барысы ишетерләр. Аның өнен ишеткән барча кяферләр аны күрергә теләп, аңа таба йөгерешерләр, тәмам кырык көн эчендә ул тауда җыелырлар. Янә аннан бу мәлгунь тибрәнер вә селкенер, барча зынҗырлары-чылбырлары коелыр, торып йөри башлар. Бу Дәҗҗал мәлгуньнең озынлыгы һәм иңе өч фәрсәх булыр, карыны исә олы алачык кебек, һичвакыт ашап туймас. Диңгездән балыкларны чыгарыр, кояш кызуында пешереп ашар. Сабыр иткән — казадан котылган әбәрләрдә шулай килгән: Көннәрдән бер көн хәзрәт Җабир әл-Әнсари (Алланың ризалыгы булгыры!) кичен ятып йоклагач, төшендә Рәсүл галәйһиссәламне күрде: ул мөбарәк карынына таш бәйләгән иде. Иртән хатынына әйтте: — Төшемдә Рәсүл галәйһиссәламне мөбарәк корсагына таш бәйләнгән килеш күрдем. Хатыны әйтте: — Ачлыктан бәйләп куйгандыр. Җабир (Алланың ризалыгы булгыры!) әйтте: — И хатын! Балаларыбызны уйнарга чыгарып җибәр. Асрап торган бер бәрәнебез бар, тагын дүрт батман арпа оныбыз бар, Рәсүллуллаһ галәйһиссәламне сахабәләре белән өебезгә чакырсак булмасмы? — диде. Хатыны әйтте: — Өндәсәк, хуш булыр,— диде. Җабир торды, барды, Рәсүлуллаһ галәйһиссәламне өндәде, әйтте: — И Рәсүлуллаһ! Мөбарәк аягыгызның эзе безнең өебездә калсын иде, безгә ашка барсагыз иде,— дип үтенде. Рәсүлуллаһ әйтте: — Җабир, ризыкларыгыздан ни бар? — диде. Җабир: — Бер яшьлек бәрәнебез бар, янә дүрт батман арпа оныбыз бар,— диде. Рәсүлуллаһ галәйһиссәлам әйтте: — Син бар, кайт, бәрәнегезне суй, хатының оннан көлчә пешерсен,— диде.— Бәрән итен казанга сал, без килгәнче һичкем казан капкачын ачмасын,— диде. Җабир торды, өенә кайтты, бәрәнне суйды, пешерергә казанга салды. Җабирнең ике улы бар иде, бере биш, бере өч яшендә иде. Бәрәнне суйганда, олы улы читтән карап торды. Җабир хатынына әйтте: — Онны эш ит, көлчә пешер,— диде. Хатыны белән икесе эштә булдылар. Озак та үтмәде Рәсүлуллаһ галәйһиссәлам дүрт сахабәсе белән Җабирнең өенә килделәр барчасы утырып, үзара сөйләшеп, көтеп тордылар. Шул арада Җабирнең олы улы кечесенә әйтте: — Син күрмәдең, мин күрдем: атам бәрәнне суйды. Кечесе сорады: — Ничек суйды? Олысы, "менә шулай" дип, кечесенең кулын, аягын бәйләде һәм шуннан пычак алды да кече угылны егып бугазлады... Кечесе үлде. Бу хәлне күргәннәр аналарына хәбәр иттеләр. Олы улы анасының ачуыннан качып, түбә өстенә менде. Анасыннан куркып, түбә өстеннән үзен ташлады. Муены сынып, шундук үлде. Аналары моны күреп, хәйран булды, нишләргә дә белмәде. Ул арада бер фикергә килеп әйтте: — Җабиргә хәзер үк бу хәбәрне әйтсәм, яхшы булмас, кунаклар аш ашамаслар, борчылырлар,— диде. Торды, улларын чоланга кертеп, кием белән чорнап, өсләрен ябып куйды. Аллаһы Тәгаләдән сабыр теләп, бәгыре кан булып, Рәсүлуллаһның хезмәтендә булды. Ул арада ит пеште. Рәсүлуллаһ аш янына килде. "Бисмилләһи-р-рахмәни-р-рахим!" дип, казан авызын ачып, үз кулы белән итне һәм көлчәләрне турап куйды. Рәсүл галәйһиссәлам килеп утырды, ашны сахабәләре алдына куйдылар. Рәсүлуллаһ ризыкка кулын сузуы булды — Җәбраил галәйһиссәлам килеп хәбәр бирде: — Җабирнең ике углы бар, аларны чакырып, ашны бергәләп ашагыз,— диде. Рәсүлуллаһ Җабиргә әйтте: — Балаларыңны китер, безнең белән бергә аш ашасыннар! — диде. Хәзрәт Җабир хатыны янына чыкты, әйтте: — И хатын! Балалар кайда? Рәсүлуллаһ аларны ашка өнди,— диде. Хатыны акыллылардан иде, әйтте: — Далага уйнарга киттеләр, Рәсүлуллаһ галәйһиссәламне олылап кунак ит,— диде. Җабир килеп, Рәсүлуллаһны хөрмәтләп, ашны башлауларын үтенде. Рәсүлуллаһ янә кулын ризыкка сузды исә, шундук Җәбраил галәйһиссәлам килеп, тагын әйтте: — И Рәсүлуллаһ! Аллаһы Тәгаләнең әмере шундый: Җабирнең балалары белән бергә ашарга. Җабир янә хатынына барып әйтте: — Балаларны тап, әзерлә, Рәсүл галәйһиссәлам алардан башка мәҗлесне башламас,— диде. Хатыны әйтте: — Җабир! Балалар әле акылсыз сабыйлардыр, Рәсүлуллаһ галәйһиссәламне борчыма, хөрмәт күрсәт, ашарга кыста,— диде. Җабир килеп, түбәнчелек итеп, хөрмәт белән ашарга кыстады. Рәсүлуллаһ галәйһиссәлам янә кулын ризыкка сузды исә, Җәбраил галәйһиссәлам тагын килеп, хәбәр бирде: — И Мөхәммәд! Тәңренең фәрманы шулдыр: Җабирнең угыллары килмәсә, Мөхәммәдкә ул аш харамдыр,— диде. Рәсүл галәйһиссәлам Җабиргә әйтте: — Карендәшем Җәбраил Аллаһы Тәгаләдән хәбәр китерде угылларың белән бергә аш ашарга. Әгәр балаларыңны китермәсәң, ул аш миңа харамдыр,— диде. Җабир бу сүзне ишетеп, хатынына әйтте: — Балаларны китер! — диде. Хатыны әйтте: — И Җабир! Бер кеше әманәт куйса, әмма ул әманәтне кире кайтарып алса, ул эштән хәбәр кылу кирәк,— диде. Җабир: — Сүзең хак вә растыр,— диде. Хатын әйтте: — И Җабир! Кил,— диде. Җабир хатыны янына барды. Хатын киемнәрне япкан җиреннән алып караса — ике улы кан эчендә ятыр. Хатын әйтте: — Шундый хәл булды...— диде. Җабир хәзрәт хәйран булып, бу балаларны күтәреп, хәзрәти Рәсүлуллаһ галәйһиссәлам каршына алып керде, янына куйды. Рәсүлуллаһ галәйһиссәлам бу хәлне күреп, гаҗәпкә калды. Шул минутта хәзрәти Җәбраил галәйһиссәлам килеп әйтте: — И Мөхәммәд! Тәңре Тәгалә сиңа сәлам кылды, аннан соң: "Рәсүлем дога кылсын, мин Җабирнең ике углын тергезермен, чөнки мин үлекләрне тергезүчемен, тереләрне үтерүчемен!" — диде. Аллаһы Тәгаләнең әмеренчә, Рәсүлуллаһ галәйһиссәлам дога кылды. Сахабәләр барчасы: "Амин!" — диделәр. Тәңре Тәгаләнең кодрәте белән Җабирнең ике улы терелде. Сахабәләр сөенешеп, итне ашадылар. * * * И газизләр! Белегез вә аң булыгыз: Җабир хәзрәтнең хатыны сабыр итеп, Рәсүл галәйһиссәламнең хакын саклап, Аллаһы Тәгаләнең бәласеннән хәбәрдар булып, казасына риза булды исә, Аллаһы Тәгалә балаларын терелтте. Шатланып, сөенешеп, Рәсүлуллаһ галәйһиссәламнең кул-аякларын үбеп, Аллаһы Тәгаләгә шөкерлекләр кылып, мактау-данлаулар әйттеләр. И газизләр! Аллаһы Тәгаләнең биргән бәласенә сабыр итеп, казасына риза булып, биргән нигъмәтләренә шөкер итсәк, Җабирнең ике улын терелткән кебек, безнең олы гөнаһларыбызны гафу итеп кичерсә, һич гаҗәп һәм сәер булмас. Ике күмәч бәрәкәте белән ер падишаһ бар иде. Бу падишаһ үзенең шәһәре эчендәге халыкка боерды: — Һичкем читтән килгәннәргә, теләнчеләргә бернәрсә дә бирмәсен. Әгәр кем дә кем бирсә, ике кулын кисегез, малын хәзинәгә салыгыз,— диде. Теләнчеләр гаҗиз булдылар. Бер тол хатынның өенә бер теләнче килде. — Икмәк бирсәнә, һич булмаса иснәп карыйм,— диде. Бу хатын мәрхәмәт итеп, ике күмәч чыгарып бирде. Бу хәлне шул ук заман падишаһка җиткерделәр. Падишаһ җәлладларга боерды: — Барыгыз, "әмерне ни өчен үтәмәдең?!" дип кулларын кисегез, малын казнага алыгыз! — диде. Шулай иттеләр, падишаһның боерыгын җиренә җиткерделәр. Хатынның сөт имә торган күкрәк баласы бар иде. Аны ике кисек кулы белән тоткан килеш шәһәрдән сөреп чыгардылар. Шушы рәнҗешләр белән хәйран булып йөргәндә бер дәрьяга җитте. Ул дәрьядан су эчәм дип бөгелде, баласы суга төшеп китте. Кулсыз ни эшләргә дә белмичә, хәйран булып, карап калды... Аһ орып, елап торганда, ерактан кояш кебек ике нур күрде. Ул нурлар килеп җитеп, ике зифа егет булдылар. Әйттеләр: — И хатын! Ни өчен елыйсың? — диделәр. Бу хатын әйтте: — Бу дәрьяга балам төште,— диде,— янә ике кулым кисек, шәһәрдән сөреп чыгардылар,— диде. Бу сүзне ишеткәч, шундук күздән югалдылар. Тиз заман хатынның кисеп ташланган кулларын алып килеп, урыннарына куйдылар. Дога укыганнар иде, куллары шул арада сәламәт булды. Дәрьяга кулларын тыктылар, баласын тартып алып, бала сәламәт икән, аны кулына бирделәр. Хатын сорады: — Сез кемнәр? Миңа бу кадәр изгелек эшләдегез,— диде. Алар: — Без шул хәер итеп биргән күмәчләрегез, Хак Тәгалә шушы сурәттә яратты,— диделәр дә шул заман күздән югалдылар. Хатын әйләнеп кайткач, падишаһка хәбәр иттеләр: — Куллары киселгән хатын шәһәргә кайтты, сау-сәламәт, шундый-шундый хәл күргән икән,— диделәр. Падишаһ бу хәлдән хәйран булып, үзенең гөнаһыннан тәүбә итте. Аннан ул хатыннан бәхиллек сорап, малын кайтарып, күп-күп нәрсәләр багышлады. Падишаһ боерыгы буенча читтән килгәннәргә, теләнчеләргә бик күп яхшылыклар кылдылар. Сынау ак Сөбханә вә Тәгалә боерды: ун фәрештәгә җитәкче итеп Җәбраил галәйһиссәламне куйды. Зур гөнаһлар кылган бер каумне һәлак итәргә барганда, адәм сурәтенә кереп, Ибраһим пәйгамбәрне сынарга керделәр. Һәрберсе ак кием киеп килгәннәр иде. Ибраһим галәйһиссәлам фикер кылып, үз-үзенә әйтте: — Гаҗәптер, бу кунаклар ерактан килгән булсалар, өсләре керле булыр иде, якын кешеләр булса — таныр идем,— диде. Бер куйны суеп, пешерде, табынга китерде. — И кунаклар, иттән авыз итегез, ашагыз! — диде. Болар әйттеләр: — Безнең гадәтебез шул: ризыкның хакын бирмичә ашамыйбыз, хакын әйт,— диделәр. Ибраһим галәйһиссәлам "ашагыз!" дип, кат-кат әйтсә дә, алар һаман шул сүздә булдылар. Ахырда Ибраһим әйтте: — Ризыкның хакы шулдыр: әүвәл "Бисмилләһи-р-рахмәни-р-рахим!" диегез, ахырында "әлхәмделилляһи!" дип әйтегез,— диде. Фәрештәләр бу сүзне ишеткәч, әйттеләр: — Ибраһим, без фәрештәләрбез, ризык ашамыйбыз, сынау өчен кердек,— диделәр.— Бер төркем гөнаһлыларны һәлак итәргә барабыз,— диделәр. Аннан соң афәрин укып, чыгып киттеләр. Һәрнәрсә асылына тартыр ак Тәгалә бер күл яратты. Ул күлнең уртасында бер үрдәк яратты. Ул үрдәккә боерды: — Шушы күлнең төбендәге комны карыныңа тутырып, томшыгыңа җыеп алып мен,— диде. Ул үрдәк комны җыеп, күл өстенә чыкты. Хак Тәгалә боерды: — Карыныңдагы комны дөньяга чәч! — дип. Аллаһы Тәгалә әмеренчә чәчте. Беразын үзенә урлап калды, үземә ризык булсын, дип. Үрдәк тора торгач шешенә башлады. Белде, "бу ком миңа харам нәрсә икән" дип, калганын янә чәчте. Шушы соңгы туфрактан яратылган адәми карак булмый калмас, чөнки урлап калынган туфрактан яратылган. Әүвәл чәчелгән туфрактан гадел кешеләр яралган. * * * Һәркем асылына тартыр. Бу хәдистә дә килгән: "Күллү шәййин йәрҗәгу илә асла" . "Бисмилла"ның савабы ак Сөбханә вә Тәгалә үз кодрәте белән каләмне яратты. Аның соңында ул каләмгә Хак Тәгалә дәһшәт белән карады: ул каләм Хак Тәгаләнең дәһшәтеннән куркып, очыннан ярылды. Хак Тәгалә әйтте: — Әй каләм! Яз! Каләм сорады: — Йа Рабби! Ни языйм? — диде. Хак Тәгалә янә әйтте: — Яз! — диде, әмма ни язасын әйтмәде. Каләм язарга кереште. "Бисмилләһи-р-рахмәни-р-рахим" дигән Алланың исемен җиде йөз елда язып, тәмам итте. Һәркем бу исемне хәтеренә алса, исенә төшерсә, җиде йөз ел тәсбих тарткан савабын бирер. Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә Пәйгамбәр галәйһиссәламгә әйтте: — Ни өчен елыйсың? — диде. — Шушы сүзне минем өммәтләрем тыңламаслар, мәгәр әйтсәләр дә, гафиллек белән әйтерләр,— диде. Хак Сөбханә вә Тәгалә вәгъдә бирде: — И Мөхөммәд! Гәрчә өммәтләрең гафиллек белән әйтсәләр дә, ул савапның өммәтләреңә багышладым,— диде. Пәйгамбәр галәйһиссәлам шат булды. Гөнаһның зурысы да, кечесе дә гөнаһ өннәрдән бер көнне Сөләйман пәйгамбәр галәйһиссәлам үзенең хәлифәлек иткән чагында Тәңре Тәгаләдән бер угыл теләде. Күп корбаннар кылып, Тәңре Тәгалә бер угыл бирде. Ләкин баланың ике кулы тотмас, ике аягы йөрмәс, ике күзе күрмәс иде. Кайчан Сөләйман пәйгамбәр галәйһиссәлам ул угылны күрде исә — бик нык кайгырды. Бер вәзире бар иде, исеме Асаф бине Бәрахыя иде, акыл иясе иде. Сөләйман пәйгамбәр галәйһиссәлам аны чакырып әйтте: — И Асаф! Тәңре Тәгаләдән бер угыл теләдем, шундый угыл бирде — бер кисәк иттән гыйбарәт, моны ни итмәк кирәк? Асаф бине Бәрахыя әйтте: — И Сөләйман! Хатыныңны чакыр, икегез бергә булыгыз, гөнаһ кылган булсагыз, тәүбә итегез, бәлки, тәүбәгез бәрәкәтендә Аллаһы Тәгалә бу балага сихәт бирер. Сөләйман пәйгамбәр галәйһиссәлам әйтте: — И Асаф! Һичкемгә һичвакыт золым кылганым, рәнҗеткәнем булмады. Тик шунысы гына бар: ике гүзәл хезмәтче кыз бергә килеп, берсе миңа алма биргән иде, шуңа күңелем төшкән иде, ләкин аның янына һич бармадым. Аннан хатыны әйтте: — Минем дә гөнаһ кылганым юк. Әмма шуның кадәре генә бар, шул исемә төште: кайсы җирдә бер күренекле егет күрсәм әйтер идем: "Аһ, Сөләйман моның кебек егет булса иде",— дип. Асаф бине Бәрахыя әйтте: — Икегез бергә тәүбә кылыгыз, мин дога кылыйм, сез "амин" тотыгыз, бәлки, Тәңре Тәгалә бу баланы тәмам сихәт бирер. Сөләйман пәйгамбәр хатыны белән бергә тәүбә кылдылар, Асаф бине Бәрахыя дога кылды, икесе "амин!" диделәр. Тәңре Тәгалә шул сәгать эчендә бу балага ике күз бирде, ике кул бирде, ике аяк бирде, бөтен әгъзалары тәмам сәламәт булды. * * * Инде фикер кылмак кирәк: кем дә булса Сөләйман кебек зур дәрәҗәле булса, йә бик олы бер түрә булса да, хак эшне нахак кылса — аның әхвәле ничек булыр?! Әйтеп торырлар: залимнәргә җан ачысы каты булыр. Ни өчен карлыгачның койрыгы икегә аерылган? өннәрдән бер көн, туфан баскан вакытта, Нух пәйгамбәр барча хайваннарны бер көймәгә төяп, су өстеннән бара икән. Шайтан (ләгънәт төшкере!) дуңгызның аркасын сыйпады. Шул вакыт дуңгызның борыныннан тычкан төште дә шундук көймәне тишә башлады. Елан әйтте: — Әй Нух галәйһиссәлам! Тишекне бикләсәм, томаласам, ни бирерсең? — диде. Нух: — Ни теләсәң, шуны сорап, Аллага дога кылам,— диде. Елан: — Әй Нух! Итләрдән кайсы итнең тәме яхшырак булса, Тәңре шуны көндәлек ризык итсен,— диде. Еланның теләгәне адәм ите иде, чөнки Адәм галәйһиссәлам оҗмахтан чыккан иде. Көймәдә елан халкы күп иде, алар көймәнең тишекләренә керделәр, томаладылар. Аннан соң Нух пәйгамбәр арысланның аркасын сыйпады исә, арысланның борыныннан мәче төште, тычканнарны тота башлады. Коры җиргә чыктылар исә, Нух янына елан килеп җитте: — Йә Алланың илчесе! Әйткән идең: "Дога кылам, итләрдән кайсы ит тәмлерәк булса, миңа ризык булсын,— дип,— Алладан сорыйм",— дип. Инде вәгъдәңне үтә,— диде. Нух пәйгамбәр, итләрдән кайсы итнең тәмлерәк булуын белер өчен киңәшеп, соры чебенне илчелеккә җибәрде. Соры чебен барып, барча итләрне татып, кире кайтып килә иде. Карлыгач аңа каршы барып сорады: — Итләрдән кайсы ит тәмлерәк? — диде. Соры чебен: — Адәм ите татлырак,— диде. Карлыгач әйтте: — Кая, телеңне чыгар, күрим,— диде. Соры чебен телен чыгарды исә, карлыгач томшыгы белән соры чебеннең телен тартып өзде. Аннан соң соры чебен зеңләп карлыгач белән бергә Нух пәйгамбәр янына килде. Нух пәйгамбәр: — Әй, соры чебен! Сүзеңне әйт: итләрдән кайсы ит тәмлерәк? — диде. Соры чебен "мезең-ң", "мезең-ң" итеп торды, һичкем аның телен аңламады. Карлыгач әйтте: — Аның телен мин беләм. Соры чебен әйтә, бака ите татлырак, дип. Нух сорады: — Моның теленә ни булган? Карлыгач: — Адәм ите агу икән, шуны татып караган булган — телсез калган,— диде. Нух әйтте: — Әй елан! Тәңре сиңа бака итен азык итсен,— диде. Елан: — Минем максатым адәм ите иде, чөнки ул минем дошманым булды. И Нух, дога кыл, миңа адәм итен азык итсен,— диде. Нух пәйгамбәр әйтте: — Шартым шулай иде: соры чебен ни әйтсә, шуны эшләргә иде. Аның телен мин белмим, әнә карлыгач әйтте: "Бака ите татлырак",— дип. Аннан соң Нух пәйгамбәр дога кылды, еланга гомер буена бака ите ашарга насыйп булды. Елан киткәннән соң, карлыгач Нух пәйгамбәргә соры чебен вакыйгасын әйтеп бирде: — Соры чебеннең телен мин өздем. Чөнки ул адәм итен татлы дип әйтеп, син шуңа дога кылсаң, елан җиһанда бер адәмне дә тере калдырмас иде. Мин, кешеләргә шәфкать күрсәтеп, соры чебеннең телен өздем,— диде. Нух пәйгамбәр әйтте: — Әгәр син адәм ите еланга тиешле түгел дип санасаң, синең дә итеңне кыямәткә тикле адәмнәргә ашау тиешле нәрсә булмас,— дип дога кылды. Бу хәлдән соң елан карлыгачтан үч алырга ният кылды. Карлыгач яши торган урынга — камышлы күлнең биек ярына шуышып килде, таш арасында посып ятты. Карлыгач азык эзләп, таш өстенә килеп кунуга, елан аның өстенә ташланды. Ләкин җитез карлыгач очып китте, ә еланның авызында исә карлыгачның койрыгыннан берничә каурый гына калды. Шуннан бирле карлыгачның койрыгы икегә аерылган булып калды. Карлыгач үзе дә җиргә кунмас булды, кешеләр янында яшәргә күчте; оясын да кеше яши торган биек йортларның түбә асларына, кыекларга, кәрнизләргә ясый башлады. Ә кешеләр исә карлыгачны үз иттеләр, яраттылар, һәр җәй саен аны көтеп ала торган булдылар. Юха өннәрдән бер көнне тулы бәхетле, хөрмәт иясе булган яшь кенә бер шаһ үзенең могтәбәр вәзирләре һәм якын дуслары белән ау ауларга сахрага чыкты. Ау турында сөйләшә-сөйләшә вәзирләре бер су читенә барып җиттеләр. Күрделәр: бер зифа буйлы гүзәл кыз су белән юынуда мәшгуль. Боларны күрде, сөнбел кебек чәчләре белән гөл сыман тәнен өретте. Йөзе шулкадәр нурлы ки — ай яктысына охшаш. Вәзирләр кире кайтып, шаһларына хәбәр бирделәр: — Бер сөйкемле кыз күрдек, әгәр күрсәң, син дә нишләргә белмәссең,— диделәр. Шаһ шундук боерды, атларны чаптырып бардылар. Кыз боларны күргәч, шул заман: — Сез кемнәр? — дип сүз башлады. Шаһ: — Син кайсы каумнән һәм нинди нәселдән, бу урынга кайдан килдең? — диде. Кыз: — Мин бер сәүдәгәр кызы идем, бер шәһәргә дәрья буйлап кунакка бара идем, каршы җил исеп, көймәбез ватылды. Мин, бер такта өстендә калып, менә шушы урынга чыктым,— диде. Шаһ егет әйтте: — Әгәр кабул кылсаң, мин сине үземә никях итәр идем,— диде. Кыз кабул итте. Аннан соң ул шаһ, кызны шәһәренә алып китеп, үзенә никях белән алды. Мәхәббәтләре көннән-көн арта барды. Ләкин якынлык вакытында, никадәр генә теләсә дә, шаһның аләте каим булмас иде, ягъни якынлык кыла алмас иде. Падишаһ бу хәл белән чарасыз булды, нишләргә дә белмәде, йөзе саргайды. Табиблык белемен белүче галимнәрне чакырып: — Бу ни хәл икән, берәрегезнең бу хәлдән хәбәрегез бармы? — диде. Болар һәммәсе гаҗиз булып әйттеләр: — Без белмибез, әмма читтә бер галим бар, күпне белүче, бәлки, моның дәвасын ул белер,— диделәр. Аннан соң шаһ ул галимне китертте. Хәлен аңлатты: — Моңа ни чара булыр икән? — диде. Галим әйтте: — И яшь падишаһ! Күңелеңә авыр алмасаң, әйтсәм әйтим: ул сөеклең юха нәселеннән түгелме икән, әгәр адәм җенесеннән булса, аләтең каим булыр иде. Китапларда күргәнем бар: елан дүрт төрдә булып, дүрт чор узар. Беренче төренә "хәя" диләр, ул бер яшьтән мең яшькәчә булыр. Әгәр аннан да узып, ике мең яшькәчә яшәсә — аҗдаһа булыр. Өченче төрен "нәфи" диләр, анысы ике мең белән өч мең арасында булыр. Дүртенче төрен "юха" диләр, ул дүрт мең яшендә булыр. Әгәр еланның яше шул чиккә җитсә, теләсә нинди сурәткә керергә мөмкинлеге булыр. И падишаһ, шул булмасын,— диде. Падишаһ кайгыда калды, ачуы килде. Галим: — И падишаһ! Әлбәттә, сынап карарга кирәк,— диде. Падишаһ: — Мин аны ничек сыныйм? — диде. Галим әйтте: — Син аш пешерүчеңә әмер ит, бик тозлы итеп аш пешерсен, әгәр ул ярың юха нәселеннән булса, бик яратып ашар. Әгәр ул тозлы ризыкны ашаса, үзең төнлә бик сакланып ят, сарай ишекләрен биклә, һичбер чыгар җире калмасын. Су калдырма, ул сусыз түзә алмас, сусагач эзләп йөрер. Син аны күрмәгән булып ят, әгәр синең сынаганыңны сизсә һәлак итәр,— диде. Аннан соң падишаһ галим сүзен тотты, ишекне бикләде, бу хатынны тәҗрибә итте. Падишаһ йоклап киткәч, ул хатын торып, су эзләде, ләкин таба алмады. Ишекләрне этеп-этеп карады, һәммәсе бикле иде. Ни эшләргә дә белмәде, ахырда гаҗизлектән елан сурәтенә керде, аннан бер олы аждаһага әверелде. Сарайның бер бүрәнәсен күтәреп, башын чыгарды. Шәһәргә чыкты, анда бер күл бар иде, ул күлгә башын сузып су эчте, ә койрыгы сарай эчендә калды. Туйганнан соң, кире тартылып, янә кыз сурәтенә кереп, шаһның куенына кереп ятты. Шаһ, бу хәлне күреп, шулкадәр курыкты, тәненнән җаны чак кына чыкмый калды. Аннан соң, таң аткач, галимне тагын янына чакырды. Әйтте: — Синең сүзең хак икән, син әйткән нәрсә бу төндә булды. Инде ни хәл итеп моннан котылырга икән? — диде. Галим әйтте: — Аны башкача һичбер чара булмас, мәгәр син аның өчен җиздән бер сарай төзет. Аны беркем белмәсен. Аны ул сарайга кертергә бер хәйлә кирәк. Хәйләсе шул булыр: сарайны бик матур итеп бизәт, йозагы күзгә күренмәс, тавышы колакка ишетелмәс булсын. Аңа әйт: "Мин синең кулыңнан тәгам җияр идем, син миңа бу сарайда тәгам китереп җидер, мин аны синең өчен бизәдем",— диген. Әмма үзең алдан кермә, аны керт, һәм кергән вакытта ук ишеге бикләнә торган булсын. Юкса ул ничек булса да чыгар, үзеңне харап итәр. Аннары ул сарайның өсте-асты тигез булсын, йомыркага охшаш булып, тәгәрәп йөрердәй булсын. Аннан соң сарай тирәсендә күп утыннар ягып, бик нык кыздыр, юкса ничек булса да чыгар,— диде. Падишаһ ул сарайны галим әйткәненчә төзетте. Хатынын алып, сарайга барды. Керергә теләделәр, хатын әүвәл кермәде. Шаһ: "Бергә керик",— диде. Шаһ ул кереп җиткән заман шундук кире сикерде. Ишек шундук бикләнде. Юха ишеккә типте, ачылмады. — Аһ, гафил булдым сурәткә алданып...— дип ачыргаланды. Шаһ шунда әзер торган хадимнәренә әмер итте, тиз арада хәзерләнеп куелган утыннарны өеп, яндырып җибәрделәр. Сарай шул арада ут кебек кызды. Елан, койрыгы белән сугып, сарайны шулкадәр чайкады — сарай урыныннан кубып, йомырка кебек тәгәрәп йөрде. Юха шаһка ялварды: — Кил, коткар! Мин синең йорт-җиреңә, нәселеңә зарар тидермәм,— диде, антлар эчте. Шаһ аның ялваруына илтифат итмәде, чөнки галим әйтеп куйган иде: "Никадәр тилмерсә дә, чыгарма,— дип.— Харап булырсың юкса. Ә инде яндырганнан соң, көлен җыеп ал. Никадәр көл булса, шулкадәр туфрак куш, ул "тирйак" дигән дару булыр; ул бик бәһале, гомерең буена тотсаң да җитәр",— дигән иде. Падишаһ ул галим сүзен тотты, хатынның сүзенә карамады. Ут белән сарайны тышыннан шундый кыздырды, ул елан бер олы сурәткә кереп, сарайны тутырып ярам дигәндә, эсселеккә түзә алмыйча һәлак булды. Падишаһ көлне туфрак белән кушып, аны үзенең кирәгенә тотты. Гомере беткәнче файдаланды, үз гомерендә күп кирәк-яракларына ярады. Тутый-падишаһ ер шәһәрдә бер падишаһ бар иде. Ул падишаһның бер якын вәзире бар иде. Аның шундый һөнәре бар иде — берәр җирдә бер үлек җанвар күрсә, үзенең тәненнән җаны чыгып, шул җанварга керер, җанвар булып йөрер иде. Шушы һөнәрен падишаһка күрсәтте һәм аны да өйрәтте. Әйтте: — Моны һичкемгә әйтмә! — диде. Падишаһның тагын бер яраткан вәзире бар иде. Иртә торса, ул вәзире килмәсә, аны күрергә падишаһ үзе барыр иде. Падишаһ әлеге һөнәрен шул вәзиренә дә өйрәтте. Вәзир бу һөнәрне өйрәнде, белде, әмма аның бу һөнәрне өйрәнгәнен әүвәл өйрәткән вәзир белмәде. Көннәрдән бер көнне падишаһ яраннары белән ауга чыкты. Ауда йөргәндә бер куян күрделәр. Падишаһ: — Шул куянны тотыгыз! — диде. Күпме кусалар да тота алмадылар. Ахырда падишаһ, бер куян үләксәсен күреп, куян булып куа китте. Үз сурәте җирдә калды. Падишаһ күп җирләр китте. Берзаман артына борылып караса, вәзирләре юк, һичкемне күрмәде. Янә алдына карады — куян юк. Падишаһ хәйран булып, кире әүвәлге урынына, үз тәне калган җиргә кайтты, әмма гәүдәсен һичкайда күрмәде... Эзләп йөри торгач, шул тирәдә үзе сөйгән вәзиренең җансыз тәнен күрде һәм барысын да аңлады: "Аһ, явыз икән, минем тәнемә кергән,— дип, бик кайгырды, хурланды.— Ул юньсезнең тәненә кереп, вәзир булып йөргәнче, кош булып йөрсәм яхшырак",— дип, кош гәүдәсен эзләп йөрде. Карчыга үләксәсенә очрады, карчыга булды. Берничә көн йөргәннән соң, тутый кош үләксәсенә очрады, тутый булды. Тутыйларга кушылып, шулар белән бергә очып йөрде. Акылы камил, фәһеме тулы иде, тутыйлар аны үзләренең падишаһы итеп сайладылар. Шул рәвешчә йөрер иде. Падишаһ шәһәрендә тозаклар корып кош аулаучы бер ир бар иде. Шул ир беркөн тозак корды. Әлеге тутыйлар азык эзләнеп йөргәндә моның тозагына төштеләр, тоткын булдылар. Тутыйларның падишаһы әйтте: — Сез барыгыз да үлек шикелле булып ятыгыз, сезне "үлек" дип ташлар, мин калырмын, берәр хәйлә табып, барыбер котылырмын,— диде. Тутыйлар шундук үлек шикелле яттылар. Кош аулаучы килеп күрде: тутыйлар һәммәсе үлгән, бары тик падишаһлары гына исән. — Миңа берсе дә җитәр, асыл нәрсә икән,— дип, падишаһ тутыйны алып, куенына тыкты, калганнарын тозактан алып ташлады. Кош аулаучы бераз гына китүгә, тутыйлар һәммәсе бердәм күтәрелеп очып киттеләр, бу ир уынып калды. Шәһәргә кайтып, тутыйны сатарга дип базарга чыкты. Бу вакытта явыз вәзир падишаһ кыяфәтендә йөрер, халык белән идарә итәр иде. Күптәннән инде падишаһның хатынына яшерен генә гыйшык тотып йөри иде, ниһаять, шул хатын белән бергә булу бәхетенә иреште. Хатын исә бу хәлне белмәс иде. Сараенда төрле хезмәтләргә йөри торган бер кара колы бар иде. Шул кара кол базарга чыкты, кош аулаучы ул иргә очрады, тутый сата икән. Кол шундук кайтып падишаһ хатынына әйтте: — Бер ир тутый сата,— диде. Хатын: — Бар, алып кил! — дип, акча бирде. Кол базарга барып, тутыйны сатып алып кайтты. Хатын бик сөенде. Шул вакыт падишаһ кереп: — Моны каян алдыгыз? Бу — тутыйларның падишаһы икән, моны азат итегез, гөнаһ булмасын,— диде. Әмма хатын тыңламады: — Һәрвакыт ялгызмын, миңа ни булыр,— дип, тутыйны җибәрмәде, яшереп тотты. Падишаһ сораса: — Азат итеп җибәрдем,— диде. Беркөн хатын ялгызы аулакта утырыр иде. Алла кодрәте белән шул вакыт тутый телгә килде, эч серен әйтте: — Әй ханым! Син мине танымыйсыңмы? Мин бит синең ирең. Ул вәзир сиңа ир түгел, син аңа хатын түгелсең,— дип, башыннан ниләр кичсә, барысын да сөйләп бирде. Хатын моны ишетеп бик оялды, хурланды. — Зинһар, мине кичер. Инде ни эшлик? — диде. Тутый-падишаһ өйрәтте: — Ул вәзиргә әйт: "Син әүвәл кошка әверелеп очып йөри идең, ни өчен хәзер бер дә кош булмыйсың?" — диген. Шулай итеп, хатыны белән сүз берләштеләр. Беркөн падишаһ кергәч, хатын әйтте: — И падишаһым! Син элек кош булып йөрер идең, хәзер ул һөнәреңне оныттыңмы әллә? — диде.— Ирем түгел, ахыры, син,— диде. Падишаһ әйтте: — Китер, ни үләксәсен китерсәң — шул булам,— диде. Хатын кара колга әйтте: — Бар, берәр кош үләксәсен табып китер! — диде. Кара кол бер күгәрчен китерде. Падишаһ, күгәрчен булып, хатынга әйтте: — Карап тор! — диде. Хатын карап калды, ул күгәрчен булып очып китте. Хатын тиз генә барып, тәрәзәне япты, читлектән тутый-падишаһны чыгарды, падишаһ үз тәненә керде. Хатыны белән икесе сөенештеләр. Падишаһ үзен шул һөнәргә өйрәткән әүвәлге вәзирне чакырды, аның белән сөйләштеләр, хәл-әхвәл сораштылар. Хәлне белгәч, ул изге күңелле вәзир әйтте: — Әй шаһым! Мин сиңа әйткән идем бит, һичкемгә әйтмә, дип, ә син әйткәнсең,— диде. Падишаһ кылган ялгышларына үкенде, тәүбә итте. Янә күгәрченгә әверелгән вәзир очып килеп, тәрәзәгә кунды. Хатын ачмады. Падишаһ әйтте: — Кертсәң, йоннарын йолкып үтерәм, аның урыны тәмугта,— диде. Вәзир моны ишетеп бик кайгырды, очып китте. Үз гәүдәсе калган урманга барды, озак эзләп йөрсә дә, тапмады. Тәнен кош-корт ашаган, коры сөякләре генә калган иде... Гомере үткәнче күгәрчен булып йөрде. * * * Адәм адәмгә яманлык кылса, ахырда үзенә килер. Алла барчабызга тәүфыйклы дуслар юлдаш итсә иде. Аккош-кыз ер заманда бер шәһәрдә бер падишаһ бар иде. Дөньядан үтте, бер углы калды. Үги анасы бар иде, ул шул падишаһның углына гашыйк иде. Көннәрдән бер көн бу угыл дәрья читенә вәзирләре белән йөрергә чыккан иде. Шул заман өч аккош очып килеп, дәрьяга төште. Падишаһ углы әйтте: — Бу кошлар бик гүзәл икән,— диде. Падишаһ углының бер кара колы бар иде, әйтте: — Бу киек кошлар — падишаһ кызларыдыр,— диде. Егет шул заман укларын алып, аккошларга атты, аннан чатырына алып килде. Аккошлар Аллаһы Тәгалә фәрманы белән кызлар булдылар. Падишаһның кече кызы чиксез күрекле иде. Кыз әйтте: — Әй егет! Мин сине сорашып, эзләп килдем,— диде. Егет: — Мин инде сине күреп дивана булдым, сине җибәрмәсмен,— диде. Кыз: — Өч көннән килермен, син хәзер булып тор,— диде. Егет: — Хуш! — диде, кыз аккошка әверелеп очып китте. Падишаһның хатыны бу хәлне ишетеп, бер кара колына дару бирде һәм әйтте: — Ул кыз килер вакытта шушы даруны эчер! — диде. Шуның өчен кара колга күп мал бирмәкче булды. Кара кол алды, өч көннән соң егеткә даруны эчерде. Падишаһ углы уянмыйча йоклар булды, һичкем уята алмас иде. Өч көннән соң аккош килде, кызга әверелде, егет катына керде. Күпме эндәшеп караса да, егеттән һичнинди өн килмәде. Белде: дошманлык кылганнар. Кыз әйтте: — Аллаһы Тәгалә ерак итте... Кыз елый-елый китеп барды. Егет уянды, сорады: — Килдеме? — диде. Кара кол әйтте: — Килде, катыңа керде, син һич уянмадың, кыз елап китте,— диде. Егет, моны ишетеп, шундук чыгып китте, дәрья буенча йөгерде. Бик кайгырып, "дәрьяга төшеп үлимме икән?.." дип тора иде, күрде: дәрья өстеннән көймә килә, эче тулы халык. Егет барды, сәлам бирде. Бу килүчеләр Сөләйман пәйгамбәр галәйһиссәлам һәм аның яраннары икән. Егет Сөләйман галәйһиссәламгә сәлам бирде, ул җавап кайтарды, әйтте: — И егет! Кая барасың? — диде. Егет: — Шул фәлән шәһәрдәге бер падишаһ кызына гашыйк идем,— дип, үзенең вакыйгасын тәмам сөйләп бирде. Сөләйман әйтте: — Кош-кортларымнан сорап белим,— диде. Кошларына әйтте: — Кошлар! Шул шәһәрне беләсезме? — диде. Бер кош әйтте: — Мин әле кечкенә идем, анам мине җилгә очырган иде, һавага менгән идем, бер кала күрдем, алтын-көмеш белән бизәлгән иде. Бик ерак җирдә ул,— диде. Сөләйман галәйһиссәламнең бер бик зур кошы бар иде. Шуның бер канатына егетне беркетте, бер канатына егеткә ашарга азык-төлек куйдылар. Егет саубуллашып, кош белән очып китте. Егет ризыктан ашар иде. Беркөн кош әйтте: — И егет, төшимме? — диде. Егет: — Җиттекмени? — диде. Кош әйтте: — Өч көнлек җир калды,— диде. Янә: — Монда төшмәсәң, җил мине ерак алып китәр, өч көнлек ары төшәрмен,— диде. Егет: — Төш! — диде. Төште исә, егет канат арасыннан чыгып бара башлады. Өч көн барды, бер шәһәргә җитте, шул кызның шәһәре икән. Шәһәр читендәге бер кечкенә өйгә керде, анда бер карчык үзе генә яши икән. Сәлам бирде, карчык сәламен алды. Сүздән сүз чыгып, карчыктан падишаһ кызы турында сорашты. Карчык әйтте: — Ул кызның теләгәне шул: моннан бик ерак фәлән атаудагы күргән егете. Хәзер ул һичкемгә карамас. Аны карату, үзеңне таныту өчен шул җирдән килгән хуш исле туфрак кирәк. Андый туфрак монда безнең фәлән җирдә генә бар,— дип, егеткә анда бару юлын өйрәтте. Егет барды, ул җирне казыды, шундый туфрак чыкты. Янчыкка тутырып, куенына яшереп алып килде. Карчык әйтте: — Шулдыр,— диде.— Инде күр ни хәл булганын,— диде. Егет барды, дәрвиш кыяфәтендә падишаһның өенә керде. Кыз алтын тарак белән башын тарар иде. Егет тарагын алды, кыз керфеген дә күтәреп карамады, икенче таракны алып тарый башлады. Хәсрәттән һичкемгә күтәрелеп карамас, йөз күрке дә сулган иде. Егет ул таракны туфракка манып, кызның куенына җибәрде. Туфрак исе кызның борынына керде, кинәт күтәрелеп карады, егетне таныды да кочаклап алды. Елаштылар, хәл-әхвәл сораштылар. Кыз әйтте: — Миңа кияү сайлап алу өчен атам халкын җыяр, миңа алтын алма бирер, мин ошаткан егетемә шул алма белән орырга тиешмен. Син шунда хәзер булып тор,— диде. Егет дәрвиш булып кергән иде, шул кыяфәттә чыгып китте. Көннәрдән бер көнне падишаһ кече кызын кияүгә бирер булды, ике кызын инде биргән иде. Бик күп егетләрне сарайга чакырдылар, алар шунда тезелеп тордылар. Падишаһ кызына алтын алма бирде. Кыз алды, һәммәсен карап чыкты, бер дәрвишкә китереп орды. Бу хәлгә гаҗәпләнеп әйттеләр: — Кыз ялгышты,— диделәр.— Тагын орсын,— диделәр. Кыз икенче мәртәбә дәрвишне орды. Тагын кабатлауны үтенделәр. Өченче мәртәбә дә шул ук дәрвишне орды. Падишаһ: — Үзе сайлап алган үзенә ярар,— диде, ризалык бирде. Туй туйлап, кызга мал-милек биреп, егет кулына тапшырды. Шул вакыт егетнең асылын-нәселен белеп, падишаһның күңеле хуш булды. "Аккош булып йөргәндә, әллә кайдагы егеткә гашыйк булган" дип ишеткәч, күңеле кайткан иде. Аннан соң дәрвишне сайлап алгач, күңеле бозылган иде, инде хәлләр болай булып чыккач, бик шатланды. Егет, кыз хуш күңел, шатлык белән утырдылар, морадларына ирештеләр. Бөтен мал-мөлкәтне бүләк итүче Алланың ярдәме һәммәбезгә дә ирешә күрсен! Энҗеле үрдәк ерзаман бер шәһәрдә олы бер падишаһ бар иде. Ул шәһәрнең суына энҗеле үрдәк килеп кунар иде, аны һичкем күрмәс иде. Көннәрдән бер көнне моны бер вәзире күрде, падишаһка әйтте: — И падишаһ! Синең дәрьяңда бер энҗеле үрдәк килеп кунар,— диде. Падишаһ аны ишетеп, үрдәкне атып алырга теләде. Халкын җыеп, дәрья буена килделәр. Падишаһның кешеләре үрдәккә аттылар, әмма һичкемнең угы тимәде. Өч көн буе ук атып тордылар, ләкин тидерә алмадылар. Ул шәһәрдә бер картның бер углы бар иде. Ул угыл җәя белән ук алып барды. Атты. Беренче атканда тимәде — кырыннан гына китте; икенче мәртәбә атты — булмады; өченче тапкыр аткан иде — үрдәкне орды. Атасына алып кайтып, алдына сонды. Атасы: — Әй углым! Моны падишаһка илт,— диде. Углы үрдәкне падишаһка алып барып бирде. Падишаһ гаҗәпләнеп әйтте: — Мин халкым белән ора алмадым, син ничек ордың? — дип. Егеткә алтын-көмешләр бирделәр, өстәвенә вәзир итеп тә куйдылар. Калган вәзирләр егеттән көнләшерләр иде. "Моны нишләтик икән?" — дип киңәш кылдылар. Уйлап таптылар да падишаһ катына килделәр, әйттеләр: — Әй падишаһ! Синең яшең озын булсын, инде энҗеле үрдәктән бүрегең бар, хәзер инде энҗеле куйдан тун кирәк,— диделәр. Падишаһ чынлап та энҗеле үрдәктән бүрек тектергән иде. Тунга кызыкты, әйтте: — Энҗеле куйны кайдан табасың? — диде. Вәзирләр: — Аны тапса, әле яңа вәзир булган фәлән картның углы табар,— диделәр. Падишаһ шул заман егетне эндәштерде. Әйтте: — Әй егет! Энҗеле үрдәктән бүрек тектердек, инде тунга энҗеле куй кирәк,— диде. Егет һич җавап бирмәде. Ни кылсын, "хуш!" диде. Падишаһ аңа алтын бирде, ул исә алтынны алып, елый-елый китте, кайдан табармын, дип. Һичкайдан эзләргә урыны-җире юк иде. Атасы белән саубуллашып китте, юл йөрде. Йөри-йөри япанда бер сарайга җитте. Күрде: бер карт хатын утырыр. Егет аның янына килеп сәлам бирде, карчык аның сәламен алды. Әйтте: — Әй егет! Сәламең булмаса, тотып ашар идем,— диде.— Кайсы җирдән син? — диде. Егет әйтте: — Фәлән шәһәрдәнмен,— диде. Карчык: — Ни өчен килдең? — диде. Егет: — Син сорама, мин әйтмим,— диде. Карчык: — Ә шулай да әйтсәң ни булыр? — диде. Егет ирексездән әйтте: — Падишаһыбызга энҗеле куй кирәк иде, мине эзләргә чыгарды. Әгәр тапсам — котылырмын, тапмасам — башым китәр,— диде, елады. Карчык әйтте: — Мин үзем аны белмим, менә фәлән җирдә минем тутам бар, белсә шул белер,— дип, кайда икәнен өйрәтте. Егет карчыкка ризык бирде, карчык шат булды. Өйрәткән юл белән егет барып тапты. Чынлап та, шул йорт алдында бер карчык утыра. Егет сәлам кылды. Карчык сәламне алды, әйтте: — Ярый сәлам бирдең. Булмаса өчкә өзеп ашаган булыр идем,— диде.— Кайсы җирдән килдең син? — диде. Егет, күңелсезләнеп: — Һай, сорама...— диде. Шулай да сөйләп бирде: — Мин фәлән шәһәрдәнмен, фәлән җирләрдә булдым,— дип, карчыкка тәгам бирде. Карчык шат булды, сорады: — Ни йомышың бар миндә? Егет: — Падишаһыбызга энҗеле куй кирәк булды,— диде. Карчык: — Мин үзем белмим, әмма минем бер тутам бар, белсә ул белер,— диде, кайда торганын өйрәтеп җибәрде. Егет: — Ярар, алайса барып карыйм,— дип, юлга чыгып китте. Өйрәткән җиргә килеп җитте. Чынлап та, анда бик карт бер карчык утыра иде. Матур тел, әдәп белән сәлам бирде. Карчык сәламен алды. Әйтте: — Һай, егет! Очар кош очып җитмәс, йөгерек киек йөгереп җитмәс җирләргә син ничек килеп җиттең? Ярый әле, сәлам бирдең, югыйсә сине ашар идем. Сүзең булса сөйлә,— диде. Егет барысын да сөйләде, энҗеле куй турында әйтеп бирде. Аннан соң карчыкка тәгамнар бирде. Карчык шат булды, әйтте: — Ул куйларның кайда икәнен мин беләм. Әнә шул юл белән барырсың, бара торгач бер коега очрарсың, аның тавышы булыр. Ул коедан төш вакытында куйлар су эчәрләр, коеның өне-тавышы төшлек яктан ишетелер. Ул өнне ишеткәч, син тизрәк бар. Куйлар су эчәрләр дә кое янында йокларлар. Син, акрын гына барып, бер ак нәрсә белән чорнап ал да, атың өстенә күтәреп сал да, мен дә кит,— диде. Егет сөенеп карчык яныннан чыкты. Байтак җир китте, берзаман бер кое өне колагына керде. Белде, куй сугарган вакыттыр, диде. Тизрәк барды, ниһаять, коега якын җитте. Күрде: энҗеле куйлар ятыр, һич сыйфат кылгысыз куйлар икән. Егет сөенеп, йөгереп барды, ак чүпрәк белән чорнап алып, атка менеп, чабып китте. Егет, карчыкларның һәммәсе белән күрешеп, сөенчеләр биреп, саубуллашып, өенә кайтып китте. Озын сүзнең кыскасы, энҗеле куй белән тиз арада үз шәһәренә кайтып җитте. Падишаһка кыйммәтле табышын сузды. Падишаһ әүвәлгедән артык сөенде, егеткә хәлифәлектән күп җирләр бүлеп бирде. Вәзирләр исә элеккедән битәр ныграк көнләштеләр, бу егеткә үчле вә дошман булдылар. Үзара киңәшеп, янә беркөн падишаһ катына керделәр. Әйттеләр: — И падишаһ! Яшең озын булсын, энҗеле үрдәктән — бүрегең, энҗеле куйдан туның булды, инде сиңа чибәр кыз Көнкүрмәс Көмешсылу кирәктер,— диделәр. Падишаһ гаҗәпләнеп: — Ул нинди кыз? Аны кем табар? — диде. Болар әйттеләр: — Кем тапсын, шул энҗеле үрдәк, энҗеле куйны тапкан бердәнбер вәзирең тапса табар,— диделәр. Ул егетне падишаһ чакыртып китерде. Әйтте: — Әй егет! Инде безгә ярарлык кыйммәтле нәрсәләрне таптың. Янә миңа хәләл җефетлеккә бер кыз кирәк, ул да булса — Көнкүрмәс Көмешсылу булсын! — диде. Егет нәрсә әйтергә белмәде, Аллага тәвәккәл кылып: — Ярар, хуш булсын! — диде. Падишаһ юл чыгымы өчен кирәк нәрсәләрне бирде. Егет нишләсен, елый-елый китеп барды, инде нишләрмен? Башыммы китәр, табып булырмы икән, дип. Саубуллашып, ерак юлга чыгып китте. Үзенә мәрхәмәт күрсәткән иң өлкән карчыкка барып җитте. Сәламләшеп, үзенең зарларын сөйләшеп утырганнан соң, карчык әйтте: — Әй егет! Ярар, барсаң барырсың. Сиңа кирәк зат шул җирдәдер,— дип әйтеп бирде. Өйрәтте: — Әүвәл ике күлмәк әзерләргә кирәк. Кое яныннан үтеп киткәч, каршыңа ике ялангач адәм йөгереп килер, күлмәкләрне шуларга бирерсең. Янә ишегалдына керерсең, күрерсең: эт алдына — печән, үгез алдына — сөяк, ат алдына салам салганнар, ә син эткә — сөяк, үгезгә — салам, атка печән салып чык. Янә үзең белән май ал, ул кыз тора торган сарайның ишеге җиде каттыр, җиде ишеге бардыр, ишек тупсаларына шыгырдамасын өчен май сөрт. Ул кыз җиденче кат бүлмә эчендә куык белән эленгәндер. Син шулай мин өйрәткәнчә алдап кереп, алып чык,— диде. Егет шул сүзләр белән китте. Карчык әйткән урынга килеп җитте. Ике ялангач адәм каршына йөгереп килделәр, егет шундук аларга икесенә ике күлмәк бирде. Сөенешеп киттеләр. Янә алга таба йөрде, күрде: эт алдында — сөяк, ат алдында — салам. Эткә сөяк салды, атка — печән, үгезгә салам салды. Алар да сөенделәр. Янә ишекләргә килде, һәммәсенең күгәннәренә май сөртеп, иң эчке бүлмәгә керде. Куыкны алды, атына менде дә китте. Шунда мич башында бер мәче бар иде, ул кызның анасы да шунда иде, мәче аның күкрәген тырнады. Анасы уянды, кычкырды. Карады: кыз юк. Ишекләрне карады: һәммәсенә май сөрткән. Тышка чыкса, күрде: эт сөенеп сөяк кимерә, үгез — салам, ат печән ашый, ике адәм күлмәк киеп, бер-берсенә күрсәтеп, сөенеп йөгереп йөриләр. Аларга кычкырды: — Кызым кайда? — дип. Алар әйттеләр: — Бер егет килгән иде, кызны ул алып китте. Без аны тотмадык, чөнки ул безгә күлмәк бирде, син гомеребез үткәнчә күлмәк бирмәдең,— диделәр. Янә капка төбендә канлы су тутырылган тирән чокыр бар иде, һич адәм үтә алмас иде, шушы хатын сихерләп куйган иде. Сихерне әлеге карчыклар өйрәткән иде. Анасы күрде: су агарган. Белде, "карчыклар өйрәткәндер" дип уйлады. Туры карчык янына китте, сорады. Алар әйттеләр: — Гомеребез үтеп, һич тәгам биргәнең юк иде, ул егет безне сыйлады, хуш егет икән,— диделәр. Кызның анасы һичнәрсә әйтә алмады, кире борылып кайтты. Егет карчыклар белән саубуллашып, үз шәһәренә китте. Кайтып җитеп, туры падишаһ катына керде, куыкны падишаһка тапшырды. Падишаһ куыкны алды, ачты — бер кыз килеп чыкты. Күрде: һич сыйфат кылгысыз гаҗәеп чибәр бер зат иде. Кызның дөньяга чыкканы, кояшны күргәне юк иде, тәне сөт төсле ап-ак иде. Падишаһ моны күреп, гаҗәпкә калды. Кыз әйтте: — Мине монда кем китерде? Падишаһ әйтте: — Шушы егет китерде. Кыз янә сорады: — Энҗеле куйны кем китерде? — диде. Падишаһ: — Энҗеле үрдәкне орып алган шул ук егет китерде,— диде. Кыз шул заман егетнең йөрәклелеген, күреклеген күреп гашыйк булды. Шунда торган вәзирләрнең йөрәкләре ут капкан кебек янды. Падишаһ белән кыз бераз гомер кичерделәр. Көннәрдән бер көнне аулакта кыз егеткә әйтте: — Мин падишаһны яратмыйм, сиңа барырмын. Хәйлә белән падишаһны япанга алып чыгармын, шунда юк итәрбез. Әй егет, сүзебез бер булсын,— диде. Сөйләшкән буенча беркөнне япанга күңел ачарга дип чыктылар. Егет белән бергәләп падишаһны дәрьяга салдылар, өстенә олы ташлар бастырдылар. Шул вакыт падишаһның сакчылары, бу эшне тоеп, егеткә һөҗүм кылдылар. Кыз аларны туктатты: — Егеткә мин рөхсәт бирдем, аның гаебе юк,— диде. Кыздан бу сүзне ишеткәч, тик тордылар. Озак та үтми кызны егет белән никях кылып кавыштырдылар. Егет падишаһ булды. Бергәләшеп күп көннәр кичерделәр. Әүвәлге падишаһның, Аллаһы Тәгаләнең тәкъдире белән, гомере кыска булды. Моңа кыз сәбәпче иде, гөнаһлы булды, әмма шул гөнаһы өчен аңа ахирәттә догачы булды. Йа Раббе-л-галәмин, гөнаһлардан үзең сакла. Иншалла! Энҗеле киек ер заманда бер шәһәрдә бер падишаһ бар иде. Ул шәһәрнең мәйданына һәркөн энҗеле киек килер, әмма һичкем тота алмас иде. Көннәрдән бер көн бу киекне бер вәзир күрде, йөгереп барып падишаһка әйтте: — И падишаһ, бу көн мәйданга бер энҗеле киек килде, беркем дә тота алмый,— диде. Падишаһ шул вакыт гаскәрен алып, киекне куа чыктылар. Падишаһ вәзирләре белән гаскәреннән алдарак китте. Бара торгач гаскәре еракта калды, вәзирләре дә аерылып калдылар. Падишаһ ялгыз китте. Киек акрын барыр иде. Падишаһ "тотам" дип куар иде. Шулай итеп, бик ерак киттеләр. Киекне куу кызулыгы белән падишаһ артык ерак киткәнен белмәде. "Вәзирләре юкмы икән?" дип, артына карады — ни гаскәре юк, ни вәзирләре юктыр. Янә алдына карады — киек тә юк. Падишаһ: — Инде бу киек аркасында шәһәремнән, җиремнән, суымнан ерак киттем,— дип, борылып үз шәһәремә кайтам дисә, юл белмәс булды. Кире борылып китте, күп җирләр үтте, һичбер кеше очрамады. Бара торгач алда бер төтен күрде. Ул төтенгә җитәм, дип барды. Җитте. Бер хатынны күрде, ул тары сугу белән мәшгуль иде. Падишаһ исәнләште, карт хатын торып мендәр салды. Әйтте: — И кунак, кай җирдән син? Падишаһ кайдан килгәнен әйтеп бирде. Хатын әйтте: — Ашыйсың киләме? Падишаһ: "Хуш",— дигәч, хатын тагын әйтте: — Атың солы ашармы? Падишаһ: "Хуш",— диде. Хатын әйтте: — Үзең кыз кочар идеңме? Падишаһ: "Хуш",— диде. Хатын чыкты, падишаһның атына солы салды, янә керде, падишаһның кулын тотты да алып чыкты. Падишаһ күрде: атның аяк асты тулы солыдыр. Падишаһ гаҗәпкә калды. Янә падишаһны бер сарайга кертте. Ул сарай эчендә бер кыз утырыр, үзе айның ундүртенче кичәседәй иде. Хатын әйтте: — И падишаһ, киек дип куып чыкканың шушы кыздыр,— диде. Төрле-төрле ризыклар китерделәр. Кабуллашып никях кылдылар, хәләл җефет булдылар. Икесе дә бер-берен бик яратыштылар. Күп көннәр кичте. Кыз йөкле булды. Падишаһ бер көн елады, шәһәрен, хатынын, улын-кызын исенә төшерде. Кыз әйтте: — И падишаһ, ни өчен елыйсың? — диде. Падишаһ: — Илемә кайтыр идем, насыйп булса, яңадан монда килер идем,— диде. Кыз бик кайгырды, елады һәм әйтте: — Инде син анда китсәң, кайчан килерсең? Бәлки, килмәссең дә,— диде. Падишаһ әйтте: — Бу йөгеңнән улым дөньяга килсә, бу алтын калакны биреп, мине эзли җибәр, күрергә килсен. Әгәр кыз туса, аны да укытырга бир,— диде. Падишаһ вәгъдә куеп китте. Кыз кан-яшь белән елап калды: — Һәркайчан мине ташлама,— диде. Падишаһ юлга чыгып, күп көннәр барды. Үз шәһәренә җитте. Көннәрдән бер көн кыз угыл тудырды. Углы дүрт яшенә җиткәч, аны гыйлем укытырга бирделәр. Укыды. Беркөн үзе кебек яшь малайлар белән уйнаганда, малайлар әйттеләр: — И атасыз туган! — диделәр. Малайларның ни өчен бу сүзне әйткәннәрен белмәс иде. Һәрдаим шул сүз белән мәсхәрә итерләр иде. Беркөн бу угылның ачуы килде, әбисе өенә барды. Сәлам кылды, әйтте: — И әби! Һәркөн сабактан чыккач, малайлар мине "атасыз туган" дип үртиләр. Дөресе ничектер? — диде. Ул карчык әйтте: — Синең анаңны фәлән шәһәрдән килгән бер падишаһ алган иде. Аннан соң ул падишаһ өенә кайтып китте. Син ул вакытта тумыйча калган идең, корсакта идең. Атаң әйткән иде: "Әгәр углым туса, гыйлем өйрәтерсез, аннан мине эзли китәр. Менә шушы алтын калакны бирерсез",— дип, алтын калак калдырды. "Әгәр кыз туса, шулай ук гыйлемгә салырсыз",— диде. Инде син өеңә кайт, анаңа әйт, хәлвә пешерсен. Анаң пешерер. Янә әйт, кашык белән алып бирмә, кулың белән алып бир, дип. Алып бирәм дигәндә, кулын бакырчыкка бас, минем атам бармы, юкмы? диген, әйтмичә җибәрмә. Шул вакытта әйтер,— диде. Ул углан сабактан кайтты, анасына әйтте: — Әй анам! Безгә хәлвә пешерсәң иде,— диде. Анасы угланны каты сөяр иде, шундук хәлвә пешерде. Углан әйтте: — Әй анам! Кашык белән түгел, кулың белән алып бир,— диде. Анасы бичара белмәде, углы кулын бакырчыкка басты. Анасы елады: — Әй углым! Мине бу хәлгә ни өчен төшердең? — диде. Углы: — Атам бармы? Дөресен әйт,— диде. Анасы әйтте: — Җибәр, әйтәм,— диде. Углы җибәрде, анасы әйтте: — Атаң падишаһ иде, инде үз шәһәренә китте,— диде. Углан: — Атам миңа нәрсә калдырды? — дип сорады. Анасы: — Алтын калак калдырды,— диде. Атасының әйтеп калдырган сүзләрен әйтте. Моны ишеткәч, углы әйтте: — Инде, әй анам, атамны эзләргә китәрмен,— диде. Анасы: — Атаң китте дә кайтмады, син китәсең, янә кайтмассың дип куркам,— диде, күп елады. Углы әйтте: — Юк, анам, елама. Аллаһы Тәгалә үзе кушса, кайтырмын, син миңа явыз дога кылма инде,— диде. Шулай итеп, углан китеп барды. Бара-бара күп шәһәрләр үтте, менә бер шәһәргә килеп җитте. Бу угланның атасының шәһәре икән. Углан моны белмәс иде, әлбәттә, атасы да аның монда икәнен белмәс иде. Шәһәр урамыннан йөргәндә бер картка очрады. Сәлам кылды. Карт сәламен алды, янына чакырды. Угланны хуп күрде, сөйде, чөнки углан күркәмле, чибәр һәм сөйләшкән сүзләре дә шәриф иде. Карт әйтте: — Минем углым-кызым юктыр,— диде. Егет: — Мин фәлән җирдән килдем, сиңа үзем угыл-кыз булырмын,— диде. Карт сөенеп егетне өенә алып кайтты. Картның хатыны бар икән, икесе дә сөенештеләр. Аларның һөнәре шул иде: хәлвә пешереп сатарлар иде. Егетне кибеткә утырттылар, ул шунда хәлвә сатар иде. Янә шунда Коръән укыр иде, авазы шундый хуш иде, күрекле иде — сыйфат кылып бетерерлек түгел. Аның кибетенә якын килгән һәркем егетнең мөбарәк авазына гашыйк булыр иде, бер тиенлек хәлвәсен биш тиенгә, биш тиенлеген ун тиенгә алырлар иде. Хәлвәсенең кәсебе белән ул картка Аллаһы Тәгалә үзе мал китерде. Картлар бик баедылар. Көннәрдән бер көнне падишаһ кызы белән вәзире Аязханның кызы бергә сөйләшеп утыралар иде. Яннарында хезмәтче кызлар шул егет хакында хәбәр бирделәр: — Атагызның шәһәрендә бер егет бар, чиксез күркәм, хуш өнледер,— диделәр. Ике кыз икесе бергә киңәштеләр дә егетнең кибете алдына килделәр. Карадылар, егетнең күреклеген күрделәр, өнен ишеттеләр. Аязхан кызы шундук җаны-тәне белән гашыйк булды. Кибет алдыннан өйләренә кайттылар. Падишаһның вәзире Аязханның кызы үз сараена, падишаһ кызы үз сараена керде. Көннәрдән бер көнне бу егет кибетендә утырыр иде. Кинәт кенә берничә егет почмактан килеп чыктылар. (Кыз Аязханның сараеннан егет кибетенәчә җир асты юл казыттырган иде.) Егет гаҗәпкә калды, кайдан килгәннәрен белмәде, мәгәр ишектән кермәделәр. Кулларында шәм бар иде. Сәлам бирделәр, әйттеләр: — Әй егет! Сине Аязхан кызы өндәде, җәһәтрәк бул! — диделәр. Егет: — Бу заман атамның рөхсәтеннән башка китсәм, оят-әдәпсезлек булыр, алардан рөхсәтсез һич нәрсә бармамын,— диде. Егетләр: — Юк, алмый китмәбез, кирәк — бар, кирәк — барма, алып китәрбез! — диделәр. Егет чарасыз булды. Ирекле-ирексез алып киттеләр. Егет кая барганын белмәс иде, чөнки алар җир астыннан барырлар иде. Бара торгач бер сарайга килеп чыктылар, егетне шунда керттеләр. Кыз анда утыра иде, кызның чибәрлеге чиксез иде. Ул егет белән икесен пәрдә эчендә утырттылар. Төрле-төрле ризыклар китерделәр. Егет нәрсә ашаганын да белмәс иде, чөнки һич уйламаган җиргә килгән иде. Ул кичәне гыйш-гыйшрәттә кичерделәр... Янә таң аткач, егетне утлар белән кире китерделәр. Иртә белән атасы килде, әйтте: — Әй углым! Өйгә ник кайтмадың? — диде. Егет: — Кибеттә кундым,— диде. Икенче кичә тагын шулай алып киттеләр. Шулай итеп берничә көн үтеп тә китте. Бу егетнең юмартлыгы шәһәрдәге бар халыкка фаш булды. Егетнең юмартлыгы турындагы хәбәр падишаһ белән Аязханга барып җитте исә, болар шунда барырга теләделәр. Өсләренә начар киемнәр, бүрекләр киеп, кулларына таяклар тотып, бу егетне сынарга киттеләр. Килделәр, бу егет аларга урын бирде, тегеләр утырдылар. Шәм яндырды. "Кунаклар килде" дип җәһәт-җәһәт йөрер иде, боларны ашатам-эчертәм дип, ашыгычлык белән чәнчә бармагын пешерде. Әйттеләр: — Юмартлыгы чын икән. Безнең өчен кайгырып, чәнчә бармагын пешерде,— диделәр. Бераз утырганнан соң, ике егет килеп чыкты. — Әй егет, сине алырга дип килдек,— диделәр. Егет: — Минем кунакларым бар, аларны ташлап китәргә ярамас,— диде. Егетләр: — Юк, сине алмый китмәбез, кунакларың да синең белән барсыннар,— дип әйттеләр. Егет ярамас дип күпме генә ялынса да, булмады, ахырда алып киттеләр. Кунаклары да аның белән барыр иде. Туры Аязханның сараена барып керделәр, сыйландылар, дәрвишләргә дә тәгам бирделәр. Егет һаман сорады: — Дәрвишләр кунакларыгыз ки, аларны кайда куярсыз, урыныгыз кайда? Аларга изгелек игегез,— дип, дәрвишләргә урын бирделәр. Ул кичә Аязхан һич йокламады, бу егеткә ачуы килде. Падишаһ әйтте: — И Аязхан! Инде аның ничеклеген белдең, сабыр ит,— диер иде. Аязхан белән падишаһ янына теге егетләр кереп: — Сезгә дә хатын кирәкме? — диделәр. Болар әйттеләр: — Безгә кирәкмәс,— диделәр. Вәзирнең ачуы килеп ятыр иде, һич күзен йоммады. Әйтер иде: — Әй падишаһ! Әйдә бу кичә тотып, үзен үтерик, асыйк,— диде. Падишаһ әйтте: — Әй Аязхан! Бу кичә сабыр кыл, моның өчен иртә белән нәрсә булса да эшләрбез,— диде. Иртә булды, бу ике дәрвиш чыгып киттеләр, аларны тыймадылар. Падишаһ егетне астырырга уйлады. Барча шәһәр халкын җыйдылар, олы вә кечесен карап торырга куштылар. Кибеткә егет янына барып, егетне сугып алып киттеләр. Аны кем күрсә дә елап калыр иде: — Ай-вай! Бу егетнең ни гөнаһысын күрделәр икән? Берәр яманлык эшләде микәнни? — дип, үкенеч белән еларлар иде. Шулай ук карт белән карчык еларлар иде. Егетне дар янына китерделәр. Падишаһ егетнең баш өстендә утырыр, ә Аязхан сөенеп торыр иде. Падишаһ әмер кылды: — Чишендерегез! — дип. Егетне чишендерә башладылар исә, алтын калак килеп төште. Падишаһ моны күрде, таныды. Тәхетеннән төшеп, углын кочып алды. Углына: — Минем углым ич син!..— диде. Хәл-әхвәл сораштылар, егет барысын да сөйләп бирде — үз углы икәне расланды. Падишаһ вәзире Аязханга әйтте: — Әүвәл вәзирем идең, инде кода булдык,— диде. Бар җирне бизәп, көне-төне туй иттеләр, кызны егеткә бирделәр, шат-хөррәм булдылар, гыйшгыйшрәт кылдылар. Елан кызы орын заманда бер бай бар иде. Аның өч углы бар иде. Өйләнер вакыты җиткәч, олы углы бер бай кызына хәбәр салды. Көннәрдән бер көнне бай өенең ишек төбенә бер олы елан килде. Әйтте: — Һай, бай! Монда чык,— диде. Бай чыкты. Аллаһы Тәгалә кодрәте белән елан телгә килеп әйтте: — Әй адәми зат! Синең углыңа кызымны бирермен. Углыңа әйт, кабул күрерме? — диде. Бай, гаҗәпкә калып, өенә керде, олы углына әйтте. Олы углы: — И ата! Мин бер бай кызына хәбәр салган идем, андый хуп кызны алмыйча, елан кызын алмасмын,— диде. Уртанчы углына әйтеп караган иде, ул да курыкты. Бай елан катына чыкты, әйтте: — Угылларым кабул кылмыйлар,— диде. Елан: — Кече углың бар бит, аңа да әйтеп кара,— диде. Бай кире кереп, кечесенә әйтте. Кечесе: — Яхшы булыр, мин алырмын,— диде. Еланга хәбәр бирделәр. Елан әйтте: — Әнә шул тау бар бит, тауның фәлән төшендә бер тишек бар, углың шунда килеп торсын,— дип әйтте. Бу кече угыл бер яхшы атка менде. Бай аны өйрәтеп, ризалыгын биреп җибәрде. Егет күп көннәр барды, карыны да бик ачты. Бер көн тауга җитте. Тишекне эзләп табып, шунда карап торды. Бер адәм чыкты, егет аңа сәлам бирде. Егетнең сәламен алып, ул кеше әйтте: — Әй егет! Тырышлык куеп килдеңме? — диде. Егет: — Әйе, килдем,— диде. Янә ул адәм әйтте: — Син курыкма, күп еланнар чыгарлар, алар синең каенишләреңдер,— диде.— Мин яңадан чыгармын,— диде. Ул кереп китте. Күп еланнар чыктылар, егетнең куенына, җиңнәренә керделәр, башына менделәр. Егет курыкмады. Янә әүвәлге адәм чыкты, әйтте: — Әй егет, монда төш! — диде. Төште, тишеккә керделәр. Бара торгач бер ишеккә килеп җиттеләр. Төбендә бер олы кара елан ята иде. Ул адәм таягы белән өч мәртәбә сукты: бер олы сарай пәйда булды. Сарай эчендәге алтын тәхетнең өстендә бер ханым ятыр, ул кызның анасы икән. Янә барыр иделәр, бер ак елан ятыр. Аны өч мәртәбә сукты: бер олы сарай булды, тәхет өстендә бер ак сакаллы ир ятыр. Ул атасы икән. Барыр иделәр, күрделәр: бер елан ятыр, монысы нәзек. Аңа сукты — ул төрле-төрле нәкышләр белән бизәүле бер сарай булды. Алтын тәхет өстендә айга охшаш бер кыз утырыр. Ул: — Һай, килдеңмени, и егет! — диде. Егетне утыртты. Егет кул кушырып утырды, ә кыз исә хезмәт итте. Егет белән кыз гыйш-гыйшрәттә иделәр, төрле-төрле тәгамнәр алларында хәзер иде. Көннәрен бер көнне кыз әйтте: — Әй егет! Атам сине күрергә килер. Әйтер: "И киявем, миңа кара, ни сорасаң, шуны бирермен",— диер. Син ул вакытта әйт: "Алтын беләвең белән алтын таягыңны һәм акбүз атыңны бир",— дип әйт. Моннан соң атасы килде. Әйтте: — Инде, и кияү, миннән качма, ни сорасаң, шуны бирермен,— диде. Егет кыз өйрәткәнчә сорады. Кызның атасы: — И киявем! Башка кешегә һичкайчан бирмәс идем, сиңа бирәм,— диде. Китереп бирде. Көннәрдән бер көнне егет әйтте: — Мин илемне, туганнарымны бик сагындым, рөхсәт итсәң, мин моннан китәр идем,— диде. Кыз әйтте: — Мин синнән калмыйм, әгәр үлсәң, синең белән бергә үләрмен,— диде. Егет әйтте: — Алай булса атаңнан сора: "Әй атам, мин киявең белән китәрмен, һич малың кирәкмәс, рөхсәт бирсәң иде",— диген. Кыз атасыннан шул сүз белән сорады исә, атасы әйтте: — Әй кызым! Кайсы якка теләсәгез, шул якка китегез,— диде, рөхсәт бирде. Янә кыз егет катына килде, әйтте: — Атабыз рөхсәт бирде, әмма син шушы тау тишегеннән чыккач, үз шәһәреңә җиткәнче артыңа борылып карама,— диде. Кайтырга җыендылар. Ата-анасы сөенешеп, маллар, бәһале нәрсәләр биреп озатып җибәрделәр. Егет белән кыз киттеләр. Егет һич артына борылып карамады. Шәһәргә җиттеләр. Байга хәбәр килеп төште: "Углың килер",— дип. Болар елашып, кайгырышып утырырлар икән: "Һай, углыбызны бер елан сүзенә карап җибәрдек, күрәсебез шушы икән",— дип. Бу хәбәрне ишеткәч, бик шатландылар. Агалары падишаһның вәзирләре белән каршы алырга чыктылар. Күреп гаҗәпкә калдылар, кызның маллары шулкадәр күп икән — болар шәһәргә җиткәндә, таудан әле йөкле мал чыгып бетмәгән иде, кәрван шулай ерак сузылган иде. Сарайга җиттеләр. Кыз әйтте: — Мине башка өйгә керт,— диде. Ул әйткәнчә, кызны маллары-туарлары белән башка сарайга куйдылар. Бу хәлне күргән-ишеткән кешеләр шаккаттылар, исләре китте. Бу егетнең агалары гына түгел, шәһәрнең падишаһы да көнләште. Падишаһ һәм егетнең агалары боларга дошман булдылар. Көннәрдән бер көнне кыз әйтте: — И егет! Агаларың сине үтерергә киңәш кылдылар, зинһар, сакланып йөр,— диде. Егет, моны ишеткәч, ата-анасы белән сөйләште. Алар әйттеләр: — Әй углым! Олуг падишаһка бар, бу хакта әйт,— диде. Егет падишаһка барды, әйтте: — И падишаһ! Агаларым мине үтерергә телиләр, сиңа мәгълүм булсын,— диде. Падишаһ: — Инде, и углан, сиңа һич зыян тигермәсләр. Тик минем бер эшем бар, шуны эшлә,— диде. — Эшем шул: бодай чәч, өч көндә орлыгы җитешсен, аны он ит, тәгам пешер, аннан монда кил, тәгам кыл,— диде. Егет кайгырып өенә кайтты. Кыз әйтте: — Ни хәбәр бар? — диде. Егет барчасын әйтеп бирде, елады. Кыз әйтте: — Һич кайгырма, алтын таягың, алтын беләвең бар, шулар белән эшең бетәр. Җиреңне әзерләп, бодай чәч,— диде. Егет кыз әйткәнчә эшләде. Кыз елан сихере белән бодайны тиз арада җитештерде, егет аны он итте, кыз ул оннан тәгам пешерде. Егет тәгамны падишаһка илтеп бирде. Падишаһ хәйран калды, ни эшләргә дә белмәде. Янә беркадәр вакыттан соң агалары тагын аны үтерергә теләделәр. Кыз тагын егеткә әйтте, белдерде. Егет янә ата-анасы белән сөйләште. Алар агаларын ачуланып, кабат егеткә әйттеләр: — Падишаһка барып әйт,— диделәр. Егет барды, падишаһка әйтте: — Ул көннән бирле тавыш юк иде, инде менә үтерергә ният итәләр икән,— диде. Падишаһ: — Алар зыян итмәсләр, тик син минем менә бу эшемне эшлә,— диде.— Эшем шулдыр: моннан җиде көнлек җирдә, бер япанда, бер багана башындагы куышта ун мең алтын йөзек бардыр, аны китереп бир,— диде. Егет кайгырып өенә кайтты, ишеткәнен сөйләп бирде. Кыз әйтте: — Кайгырма, юлга кер, ул юл кайда туктаса, ул йөзек шундадыр,— дип, юлны өйрәтте. Егет ул әйткәнчә эшләде, җиде көнлек юлны өч көндә үтте. Йөзекләрне алды да падишаһка китереп бирде. Падишаһ гаҗәпкә калды, йөзекләргә бик шатланды. Моны күреп, вәзирләре һәм агалары көнләштеләр: — Бу инде падишаһка лаек булды,— диештеләр. Янә берникадәр заманнан соң агалары тагын җыелышып, үтерергә ният кылдылар. Егеткә кыз әйтте: — Әй егет, агаларың сиңа явыз ният кылалар,— диде. Егет янә ата-анасы янына барды. Алар: — Бу агаларың бигрәк яман булдылар, гөнаһтан курыкмаслар,— дип кайгырып, угланнарын орыштылар. Егеткә: — Бар, падишаһка әйт,— диделәр. Егет янә барды, падишаһка әйтте. Падишаһ эченнән "кыз белән егетнең башы бетсә иде" дип уйласа да, тыштан, егетнең күңелен саклау өчен, хәйлә белән әйтте: — Минем инде ике эшемне эшләдең, янә бер эшем бар, ул эшемне эшләсәң, ризыгың өзелгәнче бер сүз тидермәс идем,— диде. Егет: — Ул нинди эштер? — диде. Падишаһ әйтте: — Бер олы казанга су салырмын, аны кайнатырмын, аның эченә алтын йөзекне салырмын, син аны алырсың. Әгәр алып бирсәң, бер сүзем юк,— диде. Егет борчылып, елап, кире кайтты. Кыз әйтте: — Һич кайгырма. Алла теләсә, бер эш кылырбыз,— диде. Әйтте: — Син хәзер ялангач бул,— диде. Егет чишенде. Кыз аның тәненең бер җирен дә калдырмыйча алтын беләү белән сөртеп чыкты. Егеткә нишләргә кирәклеген өйрәтте: — Син ике җиңеңне сызган, йөгереп казанга кер, йөзекне алмый чык. Аннары икенче тапкыр чум, анысында да алмыйча чык. Өченче кергәндә генә чәнчә бармагыңа киеп чыгарсың. Падишаһ синнән "йөзекне бир" дип сорар, син бирмә, әйт: "Мин өч мәртәбә кердем, син бер тапкыр керүгә генә шарт куйган идең",— дип. Йөзекне янә казанга сал, падишаһка әйт: "Инде үзең минем кебек кереп ал",— диген. Ул падишаһ ачуланыр. Син әйт: "Олы вә кечеләргә үзең хәбәр бирдең, шарт куйдың, шартыңны үтәмәдең, синең сүзең расмы, минем сүзем расмыдыр?" — диген. Шунда олы гауга чыгар, кайсыгызның сүзе раслыгын белерләр, син җиңеп чыгарсың,— диде. Вәгъдә ителгән көнне егет мәйданга килде. Падишаһ барабаннар суктырып, шәһәрнең бар халкын — олысын-кечесен, баен-фәкыйрен карап торырга чакырды. Падишаһ утын китертте, казан китертте, ут яктырды. Казан бик каты кайнады. Егет чишенде, ике җиңен сызганып, казанга керде. Йөзек чәнчә бармагана керде, әмма йөзекне алмыйча чыкты. Яңадан кайнап торган суга чумды — алмый чыкты. Өченче тапкыр чумган иде — алып чыкты. Әйтте: — Әй падишаһ! Йөзекне алып чыктым! — диде. Егет беренче кергәндә — тәмам нурланып чыкты, икенче кергән иде — матурланды, өченче кергән иде — чиксез күрекле булды. Ул казаннан килеп чыккан саен, җыелган барча халык хәйран калды. Аннан соң падишаһ әйтте: — Һай, егет! Йөзекне китереп бир! — диде. Егет әйтте: — Һай, падишаһ! Син бит бер керергә боерган идең, ә мин өч мәртәбә кердем. Менә йөзекне казанга салдым, инде үзең минем кебек кереп ал. Син мине күрәләтә гаепсезгә үтерергә теләгән идең,— диде. Падишаһ ачуланды исә, егет әйтте: — Һай, олылар-кечеләр! Сез хөкем итегез: минем сүзем расмы, аның сүзе расмы?! — диде. Шунда җыелышкан барча халык кычкырыштылар, гауга кылдылар: — Һай, падишаһ! Залимлек синдәдер. Син бер мәртәбәгә боердың, ә ул өч мәртәбә керде. Син аны гаепсезгә һәлак итәргә теләгәнсең. Әгәр син шулай залим булсаң, барчабызны һәлак итәрсең,— диделәр. Җыелышып шаһны тоттылар, башын кистеләр... Янә: — Егет үзе акыллы, күрекле, һөнәрле, үзе инсафлы, аны падишаһ итеп куярга кирәктер,— диделәр. Падишаһлык киемен шушы егеткә кидерделәр, тәхеткә утырттылар. Егетнең агалары бу хәлләрне күреп хәйран калдылар, тагын да ныграк көнләштеләр. Казан янында сөйләштеләр. — Энебез казанга керде, пешмәде, киресенчә, йөзе, нурланып, матурланып чыкты. Әйдә, без дә керәбез,— диделәр. Берсе әйтте: — Әүвәл мин керәм! — диде. Икенчесе: — Юк, мин элек керәм! — диде. Шуннан соң икесе бергә йөгерешеп килеп казанга чумдылар. Чумулары булды, пешеп, кайнап, казан өстенә килеп чыктылар. Күргән кешеләр хәйран калдылар. Атасы-анасы, хатыннары кайгылы булдылар. "Үз көннәрен үзләре киметтеләр",— дип уйладылар. * * * Шулай шул: адәм адәмгә яманлык кылса, ахырда үзенә әйләнеп кайта икән. Аллаһыбыз, тәүфыйк ишекләрен ачып куйсаңчы, яман ният тотучылардан Син үзең сакласаңчы! Амин, йа Раббе-л-галәмин! Дәүләт кошы ер шәһәрдә бер ярлы бар иде. Һәркөн бер чана утын алып кайтыр иде дә, аны сатып, шуның белән ризыкланып торыр иде. Көннәрдән бер көнне утынга барды. Кисеп куйган утыны бар иде, ул утынны алып төйи башлады исә, утыны арасыннан бер йомырка тапты. Ул йомырка дәүләт кошының йомыркасы иде. — Аллаһы Тәгалә миңа очраткан,— диде, сөенеп, куенына салды. Өенә кайтты, шәһәргә чыгып, ул йомырканы йөз сумга сатты. Утынга һәркөн барыр иде, һәркөн бер йомырка алып кайтып, аны йөз сумга сатыр иде. Шулай итеп, ярлы каты бай булды. Бервакыт юксыл-ярлы, кошны тотам дип, тозак корды исә,ул кош тозакка эленде. Ярлы сөенеп, өенә кайтты. Кош һәркөн йомырка салыр иде, йомыркалары бик күркәм, нурлы иде. Беркөн бу ир әйтте: — Инде Аллаһы Тәгалә мал бирде, Кәгъбә тарафына хаҗга китәм,— диде һәм җыенып чыгып китте. Бераз вакыттан соң "үлде" дигән хәбәре килде. Бераз заман кайгырдылар. Бу шәһәрдә бер яман фигыльле кеше бар иде. Көннәрдән бер көнне ул әлеге ирнең хатынына кешесе артыннан әйтеп җибәрде: — Сиңа гыйшкым төште. Әгәр дәүләт кошын суеп, миңа пешереп бирсәң, өйләнермен,— диде. Бу хатынның акылы китте, кошны суйды, кәбаб итәргә куйды. Хатынның ике углы бар иде. Сабак укыйлар иде. Менә алар сабактан кайттылар, әмма өйләре бикле иде, чөнки аналары чыгып киткән иде. Ике угыл килеп, тәрәзәдән керделәр һәм күрделәр: кош башы. Олысы — башын, кечесе йөрәген ашады. Янә тәрәзәдән тышка чыктылар. Ул хатынның барасы ире килде. Хатын әйтте: — Кәбабны биримме? — диде. Китереп бирде, бу ир карады: башы белән йөрәге юк. Ачуланып кычкырды: — Кайда моның башы белән йөрәге?! — диде. Хатын карады, ләкин һичкайдан тапмады. — Аны балалар ашагандыр,— диде. Ир боерды: — Алардан суеп алып бир! — диде. Хатынның бер кара колы бар иде, аңа әйтте: — Угылларны үтер, сине азат итәрмен,— диде. Ул кара кол угылларны бер япанга алып китте. Угланнарга әйтте: — Миңа сезне үтереп, баш белән йөрәкне ярып алып, үзләренә китерергә куштылар. Әмма мин сезне үтермим, кайда китәргә теләсәгез, шунда китегез,— диде. Үзе белән бер кош алып килгән иде, шуны суеп, башы белән йөрәген пешереп алып килеп бирде. Угланнар юлдан киттеләр, бара торгач ике юл аермасына җиттеләр. Бер-берсенә әйттеләр: — Икебез ике юлдан китеп карыйк,— диделәр. Олысы бара торгач бер шәһәр халкына очрады. Болар кош очыра иделәр, чөнки бу шәһәрнең падишаһы шул көннәрдә генә дөньядан үткән икән, кош кемнең башына килеп кунса, шуны падишаһ итәрләр иде. Кошны очырдылар. Кош очып килеп, бу угылның башына кунды. — Һай, кош ялгышты,— диештеләр. Янә очырдылар, янә бу углан башына кунды.— Ярар, моны падишаһ итик,— диделәр — Аллаһы Тәгалә шулай язгандыр,— диделәр. Падишаһлык киемен кидерделәр, бу угланны падишаһ иттеләр. Инде килик кечек угланга. Кечесе барганда юлда өч кешегә юлыкты. Сәлам бирделәр: — Безгә мал өләшеп бир,— дип үтенделәр. Малларның берсе — палас, берсе — таяк, берсе баш киеме иде. Егет сорады: — Бу өч нәрсә ни эшкә ярар? — диде. Әйттеләр: — Шушы таяк белән паласка суксаң, һавага очып китәрсең, ә инде моны башыңа кисәң, һичкемгә күренмәссең,— диделәр. Егет әйтте: — Мин ук атам, кайсыгыз беренче булып укны алып килеп бирсә, бу палас шуңа булыр,— диде. Бу егет ук атты, алар өчәүләшеп йөгерделәр исә, егет таяк белән паласка сукты, һавага очты. Башка кия торган нәрсәне киеп, күзләреннән юк булды. Күп җирләр үткәннән соң, бер шәһәрдә бер падишаһ кызының сарае түбәсенә төште. Һичкем аны күрмәде, белмәде. Төн булды исә, түбән төшеп, бүлмәгә кереп, кызны күрде. Кыз чибәр икән. Менә кызның йокысы килеп йокларга ятты. Ишек сакчылары барчасы да йокладылар. Егет ашады, эчте, аны һичкем тоймады. Кыз янына килеп, янына ятты да аны үбәргә-кочарга тотынды. Кыз кычкырып уянды да торып, тәрбияче хатыннарны орышты: — Минем яныма ни өчен киләсез! — дип, барысын уятты. Ут яндырып карадылар — һичкем юк. Егет башка кия торганны киеп йөрде, бер почмакта көлеп утырды. Кыз тагын ятты, йоклады. Егет янә барып үпте, кочты. Кыз тагын уянды, аваз салып, тагын хатыннарны орышты һәм әйтте: — Ни өчен шаярасыз? Башыгызны кисәрмен! — диде. Алар тетрәнеп торырлар иде. Кыз тагын ятты. Егет барча даяләрнең йөзләренә кершән якты, янә килеп кызны үпте, кочты. Кыз янә өн кылды, даяләре йөгерешеп килделәр. Кыз күрде: барчасының йөзләре кершән белән ап-ак булган. Кыз әйтте: — Йөзегезне агартып, мине мәсхәрә итәсезме? — диде. Даяләр көзгегә барып, йөзләрен карап: "Бу ни хәл?" — дип хәйранга калдылар. Кыз янә ятты. Бераздан тагын кычкырды. Сакчылар: — Падишаһ кызы хаста булган икән, янына кермик,— диделәр. Даяләр дә килмәделәр. Егет шунда кызга үзен белдерде. Башыннан кичкәннәрне сөйләп бирде. Кыз аны тыңлап, йөзенә карады. Егетне ошатып, аңа күңелен бирде. Хәл-әхвәлен сорашты. Егет тә күрекле иде, бер-берсен яраттылар, гыйш-гыйшрәттә булдылар. Көннәрдән бер көнне шәраб эчеп утырдылар. Сәрхуш булгач, егет әйтте: — Мин кечкенәдән үк дәүләт кошының йөрәген йоткан идем,— диде. Кыз, моны белеп, егетне каты эчерде. Егет нык исерде, аннан косты. Йөрәге чыкты, кыз аны йотты. Егет айнып, һушына килгәч белде: йөрәкне кыз йоткан. Төрле-төрле хәйлә белән кызны костырып, янә йөрәкне үзе йотты. Егет моннан соң һичнәрсә сөйләшмәде. Кыз сорашыр иде, эченнән төрле хәйләләр уйлар иде. Көннәрдән бер көн кыз сорады: — Бу таягың ни эшкә ярый? — диде. Егет әйтте: — Ул таяк белән бу паласка суксаң, һавага менәрсең. Кайда теләсәң, шунда барырсың,— диде. Моннан соң кыз белән егет һәркөн паласка утырып йөрерләр иде. Бервакыт палас өстенә түшәкләр түшәп, шунда яттылар да тәрәзәдән очып чыгып киттеләр. Диңгез аша очып барып, бер утрауга төштеләр. Көн эссе иде. Егет белән кыз суга керделәр. Кыз чыкты, киенде. Егет суда калды, суга чумып китте. Шул вакыт кыз "бисмиллаһи!" дип, таяк белән паласка сукты, һавага очып китте. Егет судан чыкты, күрде: кыз юк. Аһ орып елады. "Ашыйм" дисә — ризык юк, "китәм" дисә — юл юк. Елап, һушы китеп ятты да йоклап китте. Күпмедер йоклагач, уянды. Агач башында өч күгәрчен сөйләшеп утыра икән. Берсе әйтте: — Ни кызганыч! Кара инде моны, тел белми, нишләмәк кирәк! Әгәр мин кунган ботактан бер чыбык алып, бу диңгезгә сукса, коры җирдән йөргән кебек кичеп чыгар иде,— диде. Янә берсе әйтте: — Мин кунган ботактан бер чыбык алып, чыбык белән кешегә сукса, ул ишәк булыр иде. Берсе әйтте: — Әгәр мин кунган ботактан чыбык алып, шул ишәккә сукса, кеше булыр иде,— диде. Сөйләштеләр дә очып киттеләр. Егет, дәүләт кошы йөрәген йотканга күрә, кошлар телен белә иде, аларның сөйләшкәнен тыңлап, аңлап ятты. Торды, ул ботаклардан өч чыбык сындырып алды. Берсе белән диңгезгә сукты — коры җирдән йөргән кебек диңгездән үтеп китте. Янә үз шәһәренә барып җитте. Бер карчык өенә кереп, кунарга сорады. Карчык риза булды. Бу шәһәр әлеге кызның шәһәре иде. Карчык белән сөйләшеп утырганда, берзаман урамда тавыш, ыгы-зыгы купты. Егет: — Бу нинди тавыш? — дип сорады. Карчык: — И улым, аны сорый күрмә, падишаһ кызы үзен сорый килгән егетләргә табышмак әйтер, белмәгәннәрнең башын кистерер, инде күп егетләр һәлак булдылар,— диде. Егет: — И әби! Мин барыйм әле, табышмагына җавап бирим әле,— диде. Әби әйтте: — И улым, бармасаңчы, һәлак булырсың,— диде. Егет аны тыңламыйча, кыз сараена китте. Капкага җитеп, капка какты. Кыз әйтте: — Ни кеше икән, карагыз,— диде. Бер карчык чыкты: — Әй егет! Ни йомышың бар? — дип сорады. Егет: — Кызның табышмагына җавап табарга килдем,— диде. Карчык кереп әйтте. Кыз: — Барыгыз, әйтегез, керсен! — дип, үзенең сакчысын чыгарды. Сакчысы әйтте: — Әй егет! Минем белән кер,— диде. Шул вакыт егет сакчыга чыбык белән орды, сакчы шундук ишәк булды. Кереп, кыз тирәсендәгеләргә берәм-берәм сугып, күп кешесен ишәк итте. Кыз чыгып: — Син ни кешесең? Ни өчен кешеләремне ишәк итәсең?! — дип кычкырды. Егет аңа да чыбык белән сукты, ул да шундук ишәк булды. Егет ишәккә бау тагып, аны әбинең өенә алып кайтты. Бу ишәк белән көн дә утынга йөрде, күп итеп әби өенә утын ташыды. Иртә булды исә, кемгә ат кирәк булса, бу егет ишәген хезмәткә биреп торды. Көн саен ишәккә утын ташытырлар иде. Ишәкнең тик чыкмаган җаны гына калды, муены кутырлап бетте. Шулай итеп, егет аны яман начар хәлгә төшерде. Берзаман ишәкне урамга чыгарып җибәрде. Ишәк падишаһ капкасына барып, аркасы белән ышкынып торды. Падишаһ кешеләре аңа икмәк бирерләр иде. Ишәк һәркөнне шунда йөрергә ияләште. Падишаһ капкасына тимер чылбырның бер башы эленгән иде, икенче башы падишаһ тәрәзәсенең төбендә иде. Кем капка какса, ул чылбыр чылтырап, падишаһның колагына ишетелер иде. Беркөн ул ишәк капка төбенә барып ышкыныр иде. Падишаһка ишетелде: — Кем икән ул? — дигәч, карадылар: ишәк икән. Падишаһка әйттеләр: — Бу шәһәрдә бер ишәк бар, һич бу капка яныннан китмидер,— диделәр.— Һәркөн ипи бирәбез, иясен белмибез,— диделәр. Падишаһ әйтте: — Үз ишәген үзе карамаган ул нинди бәндә икән? Барыгыз, ишәкне чыгарып җибәрегез, кем капкасына керсә, шуны алып килегез,— дип фәрман бирде. Ишәкне чыгардылар. Кайтып, ул ишәк егет өенә керде исә, егетне алып, падишаһ катына китерделәр. Егет тетрәп-куркып килде. Падишаһны күрде исә, үз агасын таныды. Аның агасы бу шәһәргә килеп, башына кош кунып, падишаһ булган иде. Кызның атасы үлгәч, падишаһлык аңа калган иде. Падишаһ әйтте: — Әй егет! Ишәгеңне ни өчен карамыйсың? — диде. Егет: — Мин белмим, иртә белән капкадан чыгып китәр, бу урамда йөри дип беләбез, ә ул монда килә икән,— диде. Падишаһ нидер сизенеп сорады: — Әй егет! Кай җирдәнсең, нәселең-кардәшләрең кайдадыр? — диде. Егет башыннан кичкәннәрен, үсеп җиткәнче ниләр күргәнен сөйләп бирде исә, падишаһ аның үзенең бертуганы икәнен белде. Тәхетеннән төште, энесен кочаклап алып елады. — И, мин синең абыең булам, бел,— диде. Икесе күп елаштылар. Янә падишаһ әйтте: — Бу ишәкне каян алган идең?