МИН СЕЗНЕҢ АРАДА ЯШӘДЕМ Фәндә вакытны секундлар, минутлар, сәгатьләр, тәүлекләр һәм ахыр килеп... гасырлар белән үлчиләр. Кеше гомере дә еллар белән исәпләнә. Ләкин мин моңа ышанмыйм да, килешмим дә. Чөнки кыз-кыркын, ханымнар гына түгел, ничә яшь дип сораганны, таякка таянган бабаң да яратмас. Яшен искә төшерсәң, үпкәләмәсә дә, артыңнан сызланып калыр. Кеше гомере узган еллары белән түгел, күргән-белгәне, кичергән кайгы-шатлыклары, күңелен биләгән уй-хисләре белән үлчәнергә тиештер ул. Дөньясын, галәм киңлекләрен дә чакрымнарга салып исәплиләр. Ә кешенең эчке дөньясын, күңел киңлекләрен нинди берәмлекләрдә үлчисе? Заманасының кая барганын белер өчен дә әллә нинди югары уку йортлары тәмамларга, очсыз-кырыйсыз статистик саннарга чумып, аларны санар өчен компьютерларны җәфалап торырга кирәкми. Инде чамалыйсың килсә, урамга чыгып яшьләр белән аралаш, балаларыңның нәрсә сөйләшкәнен, аларны нәрсә кызыксындырганын тыңла. Ә алар күптәннән синең белән минем кебек уйламыйлар инде. Мин әле моны начар да, яхшы да димим. Бу өлкәдә дә һәркемнең үз үлчәве, үз эше. Тик шулай да кайберәүләрнең мәгънәсез узган яшь гомерләре барыбер жәл. Нәрберебезнең күңелендә еш кына, кеше ни өчен яши дигән, төгәл җавап бирә алмаслык мәңгелек сораулар туа. Бу сорауны үземә дә еш бирәм. Нәм акланырлык сәбәпләр эзлим. Үзең соң ни өчен яшисең: ник килдең дә дөньясына, ни калдырып, кая китеп барышың? Хәер, бу сорауны үзеңә дә, читләргә дә бирү килешмәс. Беркем дә үзе теләп килми, кайчан китәсен дә белми. Ә менә дөньясына ни калдырдың дигән сорауны кеше алдына еш куярга кирәк. Татар әйтеме бу урында: ул үстер, йорт төзе, агач утырт дип искәртер. Тик бүгенге катлаулы дөньясында тынычланыр өчен болары гына җитәрме? Агачын утыртып, йортын төзеп бирүче дәүләт, тудырган улыңны да тартып алып, тамырсыз калдырып, дөньяга ник килгәнеңне дә, кем икәнлегеңне дә оныттырмасмы? Менә монысы чынга ашарга мөмкин, шуңа куркып, көрәшергә тырышып кычкыруым да әле бу. Без авылда тудык. Татар авылы тормыш авырлыгыннан сыгылып төшсә дә, тамырларының исән вакыты әле. Кыр капкалары аумаган, мәчетләрнең манаралары киселеп азан тавышы яңгырамаса да, күңеленнән иман нуры юкка чыкмаган чак. Яз җитсә, уен җирләрендә учак яна, тирә-якка гармун моңы таратып, түгәрәктә кызлар әйләнә. Авыл тирәсендәге әрәмәлекләр казлар көтүе һәм аларны саклаучы бала-чагалар белән тулган. Татар авылы әле егылып эчми. Кибет тирәсен саклаган өч-дүрт авыл агаеның да нормасы көненә илле-йөз граммнан артмый. Авылда әле ирсез бала да тапмыйлар, тыкрык саен кияүдән кайтучылар да юк. Егет-җилән дә өйләнмичә кырыкка җитми. Үзара ызгыш-талашлар да күп түгел. Кыскасы, авыл яхшы яши, аек акыл белән уйлый, юк-бар сүз-чүпне дә читкә чыгарып түкми әле. Шулай да заман болытлары куерган, татарның соңгы терәге булган авылны ничек төртеп аударасы, таркатып, юкка чыгарасы инде билгеле. Без генә бу турыда әле белмибез. Әмма мәсьәлә Мәскәүдә уйланылган инде. Татар язмышын хәл иткән кәгазьләргә кул куелган, алар бары Суслов кабинетында фәрман биргәнне генә көтеп яталар. Нөҗүм берничә юнәлештә алып барылырга тиеш. Талап, ачыктырып, утсыз-газсыз калдырып, туңдырып та бетереп булмаган татар авылын шәһәргә авыштырып сыегайтырга, мәктәпләрне урыс авылларында гына калдырып, укуны урыс теленә күчерергә һәм эчертергә кирәк. Исертергә һәм юк итәргә. Себер халыкларында сыналган алым бу юлы да үз нәтиҗәсен бирми калмас. Барысын да төгәл үтәрләр. Дөрес, эчертер өчен бары авыл саен кибетләре, гастроном-рестораннары гына төзелмәс. Аларын төзегәч анда шикәр-писугын да, конфет-прәнниген дә кайтартырга туры киләчәк бит. Кибете булгач эш урыны да була, халыкка акчасын да түләргә кирәк. Ничек эчертә башларга дигәндә, милли тамырына балта чапкан халыкның башка чарасы калмас инде. Анысына гына башлары җитәр, үзләре җаен табар. Без авылда үстек. Татар тамырының соңгысына балта белән кизәнгән вакыт безнең балачакка туры килде. Яланаяклы, әле утын агачыннан аз гына калкурак булсак та, бозау арканлау, каз көтүләр, куяннарга үлән эзләп кеше бакчаларын урау, ерак чишмәдән бөгелә-сыгыла су ташулар — барысы да безнең өстә иде. Татарларның кыска буйлы, киң күкрәкле булуын, тамырдан нык чыгуларын галимнәрнең антропологик тән төзелеше яки борынгы ата-бабаларыбызның ат өстендә йөрүләре белән генә аңлаткан фәнни фәлсәфәләре дөрес түгел ул. Балачактан авыр күтәреп, эшләп үскәнгә дә буйсыз калдык без. Шуңа күрә гәүдәбез дә нык, көчебез дә бар. Баш күтәреп шул турыда фикер йөртергә вакытыбыз гына юк. Татарның акылы да шул сәбәпле төштән соң аның. Әзрәк уйланып шәһәргә таючылары булды булуын. Тик рәхәт тормыш талканнардырмы — монысын әйтүе кыен. Татар булып яшәү кайда җиңел соң? Гел эш дигәч тә, уйнамадык та түгел, җаен тапкаладык анысы. Кояш чыгып аз гына кыздыра башлауга, казларны көтүләре белән су буена куып төшерәбез дә кичәдән ком тутырып калдырган тишек галушларны эзләп табабыз. Безнең хыялда алар шунда ук комбайн-тракторларга, машиналарга әйләнә. Трактор, машиналар белән уйнау, арба тартып үскәннән ул. Трамвай-троллейбусларны, очкычларны күреп, шулар белән җенләнеп, гәҗит-журналларны актарып, китаплар арасында кайнашып үссәк, без башка төрле белемгә, уеннарга тартылмас идекмени? Бабайлар тартып үскән бу уфалланы без дә гомер буе тартып йөрмәбез бит. Без башка юлдан китәчәкбез... Уенның тәме казлар тавышыннан бүленә. Күршедә генә яшәп тә тыныша алмаган ата казлар белән ни эшләргә инде? Күрше малайлары белән сугышмыйча, матур гына уйный идек бит әле... Суда рәхәтләнеп ята алмасагыз, әнә лапаста ятыгыз. Нәркем үз казын бүлеп алып, өйгә юнәлә. Тамак ачканлыгы искә төшә. Кибеткә ипи кайтыр вакыт җиткән. Күңелдә бер курку — бүген дә иписез калмабызмы? Ипи алып кайту — әни кушып калдырган эшнең иң зурысы, иң авыры. Алтмышынчы еллар азагы. Авыл халкының, арыш-бодаен үзе иксә дә, ипи пешерерлек оны юк. Кибетендә дә, районында да юк. Юк дип, бар ул, сатуда юк. Фәрман бер, он килеш бер грамм да сатасы түгел. Колхозның он тарта торган тегермәне бар, анысына да рөхсәт юк. Менә шундый баш җитмәслек катлаулы мәсьәлә. Дөрес, кибеткә кеше башына ике йөз граммнан ипи кайта-кайтуын. Анысы да ярты авылга җитми. Әллә авылда яшәүче халыкның санын белмиләр, әллә башкасы. Әле булганын да иртүк чират алып, көне буе саклыйсы. Ипи чиратында күрше күршене, туган туганны белми. Сугыш вакыты да түгел югыйсә. Ник болай җәфаланганнарына, дөресрәге, җәфалауларына, беркемнең дә җавабы юк. Бәлкем, булыр иде, сорау бирүчесе юк. Кыюларын утызынчы елларда ук җыеп алып бетергәннәр. Котылып калганнары — телсез. Җавап бар, ул Мәскәүдә, теге Суслов кабинетындагы папкада. Әнә күрше Шомбыт марҗаларына җан рәхәте. Аларның үз пекарнялары. Ак ипи генә пешерәләр. Башка авылларга ипи сату тыела. Ә үзләренә күпме аласылары килә, шулхәтле. Безнең күрше әби шуңа күрә алар турында сөйләгәндә, берсеннән-берсе сары, берсеннән-берсе юан марҗалар дип сүз кыстыра. Ак ипи белән сало ашаганга икән ул. Аларны кара ипи дә ашап туймаган кара-чутырлы ябык татар апаңнары белән чагыштырып булмый инде. Без әйтерсең лә башка илдә яшибез. Кибет тирәсендә көндәгечә Сабан туендагыдай халык. Ипи әле кайтып кына килә, халык инде бер аягын җиргә терәгән килеш һөҗүмгә әзер. Без, малайлар, беләбез, иртән әниләр алып куйган чират белән безгә барыбер ипи җитмәячәк. Кемнең әбисе бар, ул малайларга җиңелрәк әле. Менә ипине сата башладылар. Әле генә дөнья, бер-берсенең хәл-әхвәл, туганлыкларын барлашып утырган халыкның аңы чуалды. Хәзер инде әби-бабасын, бар нәселен мактасаң да, сине беркем дә ишетмәячәк. Ярты авылга сузылган чират катлана-катлана тарая бара. Тиздән ул бөгелеп килеп, ипи алып кайткан атны әйләндереп алачак. Аннан инде чират дигән нәрсәнең эзе дә калмый. Ат та сизенеп як-ягына башын айкап пошкыра. Бер ыргылыш. Инде без ипи сатучы Мисбах абыйның артында. Хәзер иң зур бәхет Мисбах абыйның очраклы борылганда, җае килеп, нәкъ синең акчаңны алгач киләчәк. Кара брезент астындагы ипиләр күзгә күренеп кими. Шулчак кайсыдыр чаярагы атның корсагына очлы әйбер белән төртеп куя. Авыртудан алга ыргылган ат ипи чиратын артта калдырып ике-өч метрлап алга уза. Без, арба алдында тезләнгән бериш малай, Мисбах абыйны аркасыннан кочып кына арба астында калу куркынычыннан котылабыз. Чират кабат бутала. Алдагылар артта, арттагылар алда хәзер. Без дә яннан Мисбах абыйны урыйбыз. Менә ул бәхет! Акча Мисбах абый кулында. Ах! Ул-бу була күреп, дөньясы гына бетмәсә иде. Тагын бер мизгелдән җылы ипи инде минем кулда. Тиз арада арба астына сикерәм дә кемнәрнеңдер аяк, бот араларыннан иреккә, урам якка атылып чыгам. Мин беләм, әни әле генә колхоз эшеннән төшке ашка кайткан. Бу җылы йомшак ипине күрсә, дөньясында аннан да бәхетле кеше булмаячак. Табынга ипи янына мин бөтен чоланны актарып та таба алмаган тагын әллә ниләр чыгачак әле. Әни белән минем бу шатлыклы мизгелләрне күпме елларга чагыштырып үлчәп булыр иде икән? Бу чорлардан утыз еллар вакыт узгач та, каткан ипидән әнә шул вакыттагы ипинең җылысын тоям әле мин. Нигә ул суынмаган? Кая монда фән, нигә эшләми ул физика законнары?! Күршеләр. Аларны сайлап алмыйлар. Ызгышырга сәбәпләре бихисап булса да, алар авыл җирендә начар булмыйлар. Күршеләр дигәндә минем күңелгә, беренче булып, авыл машина-тракторсыз булмаса да, һәрчак үз кул көче белән генә яшәгән мәрхүм Хәпиз абый килә. Аннан соң балаларга сүз белән генә түгел, үз гомерендә бер генә тапкыр шаярып бармак та янамаган Зыятдин абый. Без үскәндә утыз-кырык яшьләрдәге бу агайлар дөньяның бар авырлыгын үз җилкәләрендә тартучы ир-атлар иде. Бүгенге көндә инде үзебез шул яшьтә. Ә аларның исән калганнары — таякка таянган мәчет картлары. Элек күршеләр бер-берсенә кич утырырга йөрешәләр иде. Хатын-кыз бияләй, шәл бәйли. Ирләр җеп аера, базар оегы сүтә. Бала-чага, киресенчә, кемнәрнең өендә аулак — шунда чаба. Уйнаган уеннары да качышлы яисә күз бәйләш кебекләре. Бар дөнья хәбәрләре, авыл гайбәтләре шунда тарала. Хәзер генә ул һәркем үз өендә бикләнеп, карашын телевизорга текәгән. Бер-берсе белән урамга чыкканда гына күрешәләр. Заманасы башка шул. Бүген исә, көндәлектә генә түгел, туйларда да савыт-саба, чынаяк-чокыр кебек әйберләрне сорап керер кешесе дә, йомышка йөгертерлек бала-чагасы да Без үскәндә халык күпкә бердәм, бер-берсенең ярдәменә мохтаҗ иде. Үзебез дә шул калыптан чыктык ич. Тик безнең буында бу тойгылар аз инде. Очрашулар да Сабан туйларына яисә башка очраклыкка бәйле. Анысында да авыз ерып, шатланышып исәнләшәбез, яшь чакларны искә төшергәндә, бала чактагы кебек ихлас булабыз да, бүгенгесен искә төшереп барлаганда, арада ниндидер күзгә күренмәгән пәрдә туа. Элек барыбыз да бер үлчәүдә идек. Хәзер тормыш-язмышлар, яшәү шартлары төрлечә. Эмма озак, иркенләп сөйләшеп утырырга вакыт тими. Йә хатын чакыра, йә балалар чабудан тарта дигәндәй. Дөньясы начар бит... үзебез шундый булганга. Саубуллашып китәргә ашыгабыз. Җан күршеләр белән әле кабат тагын кайчан күрешелер? Әбиләр. Без үскәндә алар сиксән-туксанга җиткәч тә чабып йөреп, көтмәгәндә генә мәңгелек йортка китеп баралар иде. Көне буе эшләгәннән соң, кичләрен капка төбендә дисбе тартып, дини китаплар укучы ак яулыклы бу әбиләрне без мәңгегә югалтуыбызны аңламый да калдык. Ярата идек без аларны. Кулларыннан өлешкә тигән шикәр-конфетлар, йөзем, өрек җимешләре, аларның төшләре дә, өч-биш тиенлек бакыр акчалары да безгә күп шатлыклы мизгелләр бүләк итте. Бисмиллаларын әйтеп, йомшак куллары һаман да баш түбәләребезне сыйпый кебек. Еллар узып, без үсә төшкән саен, инде яңа буын әбиләр булгач, карашлар үзгәрде. Болары башка, революциядән соң туып, совет хакимияте күрсәткәннәрнең ачысын да, төчесен дә татып үсүчеләр. Гореф-гадәтләр югалган, әхлак тапталган вакыт. Бу әбиләрнең таяклары сыртка күп төшеп, Аллаһ исеменнән каргышлары да еш яуды безгә. Әниләр биргән хәерне дә кертергә курка идек. Үзебез дә шаян, шуклыгыбыз да зыянны күп салгандыр, күрәмсең. Шулай да заманасының иң авыр чагында, татар авылының рухын саклап, шул таянып йөргән таяклары аша да безне денгә кертеп, тәрбия, җан җылысы биреп киткән бу әбибабайларга пәрчак хәер-догада без. Без үскәндәге әбиләр бала-чаганы яратып, киләчәккә өмет багласалар, бүгенгеләре, киресенчә, куркып, инде болар үсеп җиткәч нәрсә күрсәтер дип кайгыра. Бүгенге көндә авылдагы ак әбиләрнең аклыгы, күбесенчә башларындагы ак яулыкларында гына. Сынмаган, сыгылмаган, аклык-сафлыкларын саклаучылар бик сирәк. Инде алар җылысыннан да мәхрүм калсаң, ни эшләрсең син, татар авылы? ! Авылдашлар. Аларның тамырларын барлый башласаң, бары да биш-алты буын арасында туганлашып бетәрләр. Бу берлекнең чишмә башы унтугызынчы гасыр уртасында Тәтеш өязенең Иске Сала авылыннан тирә-якта бүленмичә калган кысан бушлыкка килеп төпләнүчеләргә тоташыр. Атамасы да шуңа бәйле (Околоток) Яңа Сала. Безнең бабайлар шул яклардан килгән халык. Авылның үзенчәлеге зиратында да саклана. Бүгенге көнгәчә андагы каберләр имән казыклардагы тамгалар белән чуарланган. Тирә-юньдәге дистәләрчә башка авылларда мондый йоланы тапмассың. Араларында биш төрле тамга бигрәк тә еш очрый, чөнки килгән унбер гаиләнең төпләнеп калганы бишәү. Тау ягыннан күченеп килүчеләр — кыпчаклар. Аларның антропологиясе, тамгалары да кыпчакларга хас. Татар язмышы кайда да бер инде ул. Физик кыерсытылу, кимсетелүләр генә җитмәгән, күңелеңне дә яралыйлар. Берәүләр аларның килү сәбәбен урман, җир җитмәү белән аңлатса, икенчеләре көчләп чукындыру сәясәте белән бәйли. Ни сәбәптән булса да, туып-үсеп, ата-бабаңны җирләгән нигездән тамырларың белән кубарылып китүе җиңел булмагандыр. Өстәвенә кырыс еллар, беркемне дә, беркайда да көтеп тормый. Яңа урында да тыныч түгел. Бер яктан "Тәтеш хәерчеләре" дип үзеңнеке кимсетсә, икенче яктан шул ук Шомбыт урыслары бимазалый. Безнең бик борынгы бабаларыбыз — дала халкы. Бер фасылдан икенчесенә алышынып торган табигать, үзләре уйлап тапкан арба тәгәрмәчләре генә түгел, авыр язмышлар да киң дала буйлап куып йөрткән аларны. Инде кабат үзебездә дә шул язмыш. Бүгенге көндә авылда туып, үз дөньясын ачкан халыкның анда чиреге генә булса да яшиме икән? Язмышлар гына түгел, үткәндәге ялгышлар, татарга хас булган таркаулык та дулкын кебек бәрә-бәрә куа безне... Элекке Тәтеш өязендәге Иске Сала турында шул чорның тарихи язмалары гына искәртә. Инде киләчәктә яңасының язмышы ничек язылыр? Туганнар. Алар арасында төрлесе була: туганы да, чәчкәне дә. Туганнарны барлап, яратып, чәчелгәннәре өчен борчылып, җан атып яшәп яту әле. Кызганыч, югалтулар да зур шул. Тирә-яктагы татар авыллары, җиләк җыйсалар да, шәл бәйләсәләр дә, сатар өчен Чистай базарына чабалар. Чулман буендагы Кызыл Яр кичүенә урман аша унбиш чакрым юл. Күрше-күләннәр арасында юлдаш табылмаса, әнигә ияреп, шәһәргә бару бәхете кабат миңа төшә. Безнең анда урнашырга кирәк булса кунып калырга туганнар да бар. Килүгә, әни кыз туганын ияртеп югары базарга менеп китә. Ә аның ике-өч яшькә кечерәк малаена күз-колак булу минем өстә. Тик бер уңайсызлыгы бар: ул юньләп татарча, мин урысча белмим. Аңлаша алмыйбыз. Шунлыктан уен да ялганмый. Шәһәр баласы һавалырак шул, чарасыз калган Радик ике куллап күземә ком чәчә. Кунак булу тыйнаклыгы тәэсир иткәндерме, әллә гомеремдә беренче күргән уенчык машинамы, уйнавымны дәвам итәм. Бераздан Радик та миңа кушыла. Базарчыларның юлы уңган. Озак та узмый, өйдән әйберләрен күтәреп апа белән әни чыга. Китәр мизгелләр якыная. Азрак дуслаша төшкән Радик белән ни әйтергә белмичә берберебезгә карашып торабыз. Якын кешесен югалткандай, безнең арттан урам беткәнчегә чаклы: "Китмә, малайка, китмә, малайка", — дип елап чабачак әле ул. Безнең авылда гомердә Радик атлы малай булмады. Татарча белмәүчеләр генә түгел, телсезләр дә тумады. Чистайда күп тапкырлар булсам да, миндә зур тәэсирләр калдырган Радикны башка очратмадым. Алар шәһәрнең икенче ягына күчеп киткәннәр иде. Тарих белән кызыксынып, Чистайдан биш чакрым ераклыктагы болгар шәһәре Җүкәтауда күп еллар тикшеренү эшләрендә катнашырга туры килде. Элек юкка гаҗәпләнгәнмен, үз телен белмәүче Радиклар белән Чистай тулы икән. Аларның берсе минем туганым. Язмышыңа ниләр язылган булды икән синең, малайка. Җан тартмаса да, кан тарта бит... Кабат очрашырга иде, бәлкем, бу юлы аңлаша алыр идек. Дин. Авыл белән бергә барлыкка килеп, беренче тапкыр 1871 елда искә алынган мәчетнең 1934 елда манарасы киселә. Без белгәндә клуб иде ул. Тау астындагы мәдрәсәнең дә урын-нигезләре беленеп тора. Авылның беренче мәктәбе дә шунда ачылган. Өлкән буын кешеләре үзләренең кечкенә чакта анда латинча укулары турында сөйлиләр. Каршы яктагы бушлыкны да хәзергәчә мулла йорты урыны дип ишетеп беләбез. Бу — авыл хәтере. Авыл картлары, мәчетне тартып алсалар да, төшенкелеккә бирелми. Бу чорлардан дистәләрчә ел узуга карамастан, җомга намазына безнең күрше әби йортына җыелалар иде. Ураза, Корбан гаетләре дә алар оештыруында уза. Кичтән үк колхозның берәр буш амбары яисә бәрәңге саклау урыны җыештырылып куела. Җомга намазларыннан аермалы буларак, монда авылның бар ирләре дә җыелыр. Мәктәптән калып, әтиләргә ияреп гаеткә бару без, балалар өчен дә зур бәйрәм. Кичтән үк сөйләшеп куябыз да иртән бер-беребезне барлыйбыз. Бергә булгач күңеллерәк, әрләүләре дә куркытмый. Амбар почмагында бала-чага сыярлык урын кала ла ул. Бердәм булып барыбыз да бер кыйблага багабыз. Тормышта характерлары төрле булган авыл ирләре, бер тәндәй булып, сәҗдәгә китә... Хәтер почмагында бер уй пәйда була — өйдә әнинең бәйрәм коймагы да пешкәндер инде. Без намазга басып, белгәннәрне укып йөрмәсәк тә, бөтенләй бисмилласыз да түгел идек. Җомга вакытын белеп, шул арада үзебез дә шау-шулы уеннардан тыелып үстек. Шуңа да кечкенәдән күңелгә сеңеп калган моңлы азан тавышы яңгыраганда, бүген дә күңелләрне уйнатып, күзләрне яшьләндерә. Без динле төбәктә, әмма дини тәрбиясезлектә үстек. Әнинең китапларындагы серле язмаларны карап, аның пышылдап укыган догаларын сәгатьләр буе тыңларга риза идем мин. Бала күңеле киң бит ул. Бит саен үзгәргән тамгаларның мәгънәсен сорап, икенче көнне үк ачкан берен әйтеп бирә алырлык өйрәнгән идем. Әмма тагын да ныграк кызыксына башлагач, әни борчылып, улым, боларны белүнең сезгә кирәге чыкмас инде, дип китабын яшереп куйды. Ул үзе укымышлы муллалар нәселеннән. Күптән түгел генә вафат булган апасы да Казахстандагы Гурьев шәһәренең остабикәсе иде. Бәлкем, үз туганнарына төшкән каһәрле язмыштан йолып каласы килгәндер. Әнинең бу кырыслыгы, бала күңеленә каршы төшүе, бүгенгәчә аңлый алмаган иң катлаулы табышмагым минем. Нәр авылның үз чикләре була. Алар табигать яисә кеше тарафыннан билгеләнә. Авылыбызның як-ягында ике җенле нарат бар. Күпме куркыныч, шомлы хәлләр-күренешләр сөйләнелгән алар турында. Күрәмсең, шуңа да авыл арасындагы җенле нарат яныннан узганда, үзеннән-үзе балачак халәтенә төшелеп, ихтыярсыздан белгән догаларны укыйсың. Әби-бабайлар чорыннан ук калып, инде картаеп беткән җен, кабат яшь кыз булып, муеннарга сарылыр, яисә ак сакаллы карт булып каршыга килеп басар төсле. Авылга алып кайтучы юлдан узганда, гаскәриләрнеке кебек, баш үзеннән-үзе уңга борыла. Күзләрдә кызыксыну катыш курку. Ә анда, ике елга арасында үскән җил-давылларга, бөтен табигатькә ялгызы каршы торып, кырыкка бөтерелгән нарат агачы. Нинди генә булсаң да, рәхмәтлемен мин сиңа, үзең каршы алган һәр юлчыны уйландырасың син. Сиңа карап без әле дә әби-бабаларыбыз кичергән хисләрне татыйбыз. Шулай да күңелдә бер борчылу бар. Юк сиңа каршы берәү дә балтасын күтәрмәс. Тик шул рухта безнең балаларыбызга да тәрбия кылырга гомерең җитәрме синең? Сорауны бирәм дә уйга калам. Авыл тирәсендә бүгенге балалар куркырлык нинди генә җен-шайтаннар калды икән? Кыек тау. Ике тау арасындагы үзәнлеккә сыенган авылны ачы җилләрдән саклаучы ул. Ә безнең өчен әлегә бар дөньясында да аннан биек тау юк. Чөнки анда барган да юк, аннан биеген күргән дә юк. Күпме генә агач башларына менеп карасак та, әлегә һавада йөзүче болытларның чиге һаман шунда өзелә. Дөнья зурлыгы тирә-яктагы күршеләр, кибет белән йорт аралыгында гына әле. Авыл чикләре кыр капкалары белән тәмамлана. Күз күременең бер ягы караңгы урман булса, калганнары — иксез-чиксез басулар. Балачак гомернең иң гөнаһсыз, иң рәхәт, тыныч вакыты икән. Татар авылының гасырлар буе бер тел, бер иманда кайнаган заманы. Дөньясы әле бозылмаган: сугыш, кан коюлар турында да ишетелми. Чөнки әле авылда радиосы да, телевизоры да юк. Иң курыкканыбыз — бер Ходай. Аннан авылның кыр каравылчысы белән "пожарный". Соңгыларыннан курыксак та, тоттырган юк әлегә. "Менә армиядән генә кайтыйк әле, үзегез беренче килеп күрешерсез..." Әмма үсәсе, дөньяны танып, газиз халкың иңнәренә төшкән ачы язмышларны күреп беләсе, бу авырлыкларны да үз сыртыңда гомер буе йөртәсе алда әле. Әлегә басу читеннән соң башланган дөнья безне әллә урта, әллә таш гасырда калдырып, каядыр ашыга. Башкалар инде галәм кораблары, шаккатмады акылга ия булган компьютерлар ясыйлар. Без генә бу турыда әлегә берни дә белмибез. Безнең өчен тагын да зуррак югалтулар китерәчәк вакыт та алда әле. Гореф-гадәтләр. Әйткәнемчә, без әле авыл халкының азмы-күпме татар калыбыннан чыкмаган заманнарда үстек. Яз җитеп, калкулыкларда җирләр чыгуга аларда кичкә чаклы бала-чаганың чыр-чуы тынмый иде. Ут ягу, ташу вакытында утлы көймәләр җибәрү эшләре әйтерсең лә безгә йөкләтелгән. Яз җиткәч, сугыш уеннары башлана. Нәр малайда төелгән җиз торбага бөгелгән кадак белән суктыручы шартлаткыч "пугач-мылтык". Олыракларда аның тагын да дәһшәтлесе. Анысы катырак шартлый, шуңа күрә куркынычрак та. Бу мылтыкны кесәгә тыгып йөрү дә егетлек. Яз көне пожарник яисә ир-атларның малайларны тентеп, кесәсеннән мылтык эзләве гадәти хәл. Безнең авторитет күтәрелә генә, әйтерсең лә "гестапо" үзе тикшерә. Безме соң инде алар табарлык итеп кенә яшерүчеләр? Бу уен, шартлауларның югары ноктасы Беренче, Тугызынчы майларга туры килеп, кинәт кенә бетә иде. Беренче май бигрәк тә көтелгән бәйрәм. Дөнья эшчеләренең үз хакларын даулауда әлегә эшебез юк безнең. Әмма Беренче май гасырлардан гасырларга, мәҗүсилек чорыннан ук дәвам иткән олылар өчен — Сабан туе, без — бала-чагаларга йомырка җыю бәйрәме. Ел буена көтеп алынган бу көндә бары да елның уңышлы килүен теләп бала-чаганың күңелен күрергә тырыша. Бүләге буялган йомырка — җан яралуның серле бер йомгагы. Кичтән йомырка буяп куймаучылар авыл саен берничә генә булыр. Алары да алдан ук акланып, кунакка барасыбыз бар иде дип, күбесенчә өендә бикләнеп ятучылар. Укытучы халкы кисәтүле булып, бу бәйрәмнән искелек калдыгы күрсә дә, читтә кала алмый. Үз балалары да әти-әнисенең укытучы булганына гаепле түгел бит инде. Бары да безнең арага кереп буталалар. Ә безгә, укырга да кермәгәннәргә, бары да тигез, күңелгә курку да сеңмәгән әле. Йомырка бәйрәме — балалар өчен ясалган язның иң беренче бәйрәме. Безнең чордан тагын да элегрәк аның үзенчәлекле башка йолаларын да үтәгәннәр. Көне дә апрель ахыры, май башлары арасында язның кайчан, ничек килүенә бәйле булган. Кырга чыгарга бер-ике көн кала уза ул Сабан туйлары. Бәйрәм ат белән авыл буйлап йөреп, әрәпә әйтүдән башлана. Нәр авылның үз такмаклары: "Бүген әрәпә, иртәгә Сабан туе, абыстайлар, тәтәйләр бирер безгә күкәйләр". Тирә-яктагы татар авылларында соңрак була торган җыеннан үзгә, бары бер көнне генә уза ул. Ялгышып кабат керелсә дә, борып чыгару юк. Әниләр тегеп биргән киндер капчыкка барыбер конфет, печенье булса да төшми калмый. Өлкәннәр сөйләве буенча, заманнарның иң авыр чакларында да тукталмаган бу бәйрәм. Утызынчы елларда, налог җыючылар тавыкның йомырка салганын көтеп йөргән чакта да, арыш оныннан шакмаклы төшләр пешереп, балаларга таратканнар. Тамагы туеп, күңеле булган бала-чага, яшьләр соңрак урман хозурына тарала. Анда учак ягалар, җыр-биюләр башлана. Нәрхәлдә, без үскәндә шулай иде. Бәйрәмгә бәйле башка хатирәләр дә күп. Ел саен ураза вакытында кемнең озын тәнәфестә ашамаганын тикшерү генә җитмәгән, апрельнең соңгы атнасында ук Беренче май бәйрәмендә йомырка җыярга ярамаганлыгын кисәтеп җибәрделәр. Дөрес, ул куркытулар мәктәптән кайтканда ук коелып калды. Майда өч көн ял, аңынчы онытырлар әле... Ә дүртенче майда беренче дәрес алдыннан ук линейка җыйдылар. Директор үзләренә үк керергә батырчылык иткән өчдүрт кечкенә баланы линейка каршына чыгарып бастырды. Торалар тегеләр геройлар кебек. Берлинны алганнармыни! Ә башкалар үзләрен күрмәгәнгә шат. Тик кенә басып торсалар ярыйсы да бит. Әмма геройларның котырта торгач түземлеге бетте. Нигә ул көлә, без бит йомырканы бергә җыйдык. Ә, шулаймы? Әйдә, чык! Бала-чага бер-берсен күрсәтә-күрсәтә каршы якка чыгып бетте. Линейканың каршында, укытучылар арасында гаепле кешеләр кебек директорның ике баласы гына калды. Хәзер инде бар мәктәп алардан көлә. Мин шунда директорның тәүге тапкыр уңайсыз хәлгә калып, кызаруын күрдем. Кеше баласын гына мәктәп каршында хурлавы җиңел ул. Директор ык-мык килде дә линейканы таратты. Шуннан соң Беренче майда йомырка җыймаска дигән кисәтүнең башка булганын хәтерләмим. Бәйрәм бүгенге көндә дә дәвам итә. Авылдан чыкканнар бары да кечкенә балаларын Беренче май бәйрәменә алып кайтырга тырышалар. Бала чакларын исләренә төшереп, үз балаларына да авыл йолаларын күрсәтәселәре килә, күрәмсең. Дөрес, балалар капчыгына йомырка урынына хәзер чәйни торган сагызлар күбрәк коела. Әллә тавыклары йомырка салмый, әллә балалары ашамый. Заманалары үзгә булгач, бәлкем, җан яралуның сере дә ачылгандыр. Мин үзем кешенең йомыркадан түгел, сагыздан яралу мөмкинлегенә күбрәк ышанам. Үзегез уйлап карагыз әле, бу дөньяда сагыз кебек очсыз, чәйнәлүчән, изелеп-сузылып, сыгылып-бөгелеп төрле формаларга керүче, ябышкак, буш куыктай өрелеп шартлаучы кешегә охшаш башка тагын нинди зат бар соң? Гореф-гадәтләр авылларда гына сакланса да, аларның күбесен югарыдан килгән фәрман буенча, бутап бетергәннәр яисә онытырга мәҗбүр иткәннәр. Мин кечкенә чакта язгы чәчүләр тәмамланганнан соң буласы бәйрәмне Сабан туе түгел, ә җыен дип кенә ишетеп белә идем. Җыен — җыелу сүзеннән бит ул. Чәчүләр бетеп, печәнгә төшкәнче халык эштән берара бушап ала. Менә шунда туганнар җыелып, яшьләр күңел ачып аралашып алганнар. Ә "җыен" сүзен хәзер урысчага тәрҗемә итеп карагыз әле. Куркыныч булып китмәдеме? Бу сезгә "праздник плуга" гына түгел инде. Татарлар җыелгач ни була соң? Моны теге Суслов кабинетына җыелучы "олы" агаңнар яхшы белә. Җыелмыйча да мөстәкыйльлек сорый алар. Ә җыелсалар сорап та тормаячак, тартып кына алачак. Җыен бәйрәменә бәйле үз хатирә-елларым да бар. Нәкъ шул көнне беренче тапкыр үҗәтләнеп, яланаяк, канап беткән тез башларым белән елый-елый булса да, авылдан чыгып дөнья күрергә насыйп булган икән миңа. Биш-алты яшьләр тирәсе. Өйдә әти белән бабай тирә-юньдә данлыклы Бөкәш җыенына әзерләнеп йөриләр. — Мине дә алып барыгыз, — дим. Бала сүзенә колак салучы да юк. Чыгып йөгердем болар артыннан. Күрше Котдус абый инде машинасын кабызган, кузовы да яртылаш басып баручылар белән тулы. Машина тирәсендә елап йөрим. Ниһаять, Котдус абый чыкты. Мине күрде дә: — Нишләп бу баланы алып бармыйсыз? — ди. — Котыртма, — дип әрли әти моны. Ә үзе: — Бар, улым, киенеп чык, алып барам, — ди. Шаяруларын белмәсәм дә, алдашуларын гына аңларга баш җитә. Күп тә үтмәде, машина кузгалды. Мин дә машина артыннан йөгерәм. Юлдагы кешеләрне туктап утыртканда куып та җитә язам үзен. Тик ул тагын кузгала, минем акырып елап чабу кабат дәвам итә. Тузан арасыннан интегеп йөгерүемне Котдус абый ут йотып машина көзгесеннән күзәтеп бара икән. Авылны чыгып киттек. Инде хыялдагы Кыек тау да яртылаш артта калды. Миннән инде күз яше дә, акырган тавыш та чыкмый. Бары тик үҗәтлек кенә калган. Машина Кыек тау артына күмеләм дигәндә генә тукталып калды. Кабинадан атылып чыккан Котдус абый кузовтагыларга кулларын бутый-бутый нидер кычкыра. Ул арада мин дә килеп җиттем, тузан да басылды. Соңгы сүзләре миңа да ишетелә: — Шушы баланы алып бармасагыз, ант итеп әйтәм, үзем бармасам бармыйм, сезне дә алып бармыйм! Төшегез машинадан ! Күршеләрнең ялварулы карашлары әти белән бабайга юнәлгән. Шулчак бабай: — Әйдә, улым, минем белән йөрерсең, — дип ризалашты. Машинага кемнәр очыртып кына менгезгәнен хәтерләмим дә инде. Шулай итеп, ертык күлмәк-ыштаннар белән, башаяк тузанга баткан килеш, аның каравы дөньямның иң биек тавыннан машинага утырып, татарның иң олуг бәйрәменә — җыенга юл тоттым. Кыек таудан соң башланган яңа дөньяның әллә ни кызыгын күрмәдем. Шул ук урман-кырлар, бер-берсенә охшаш авыллар. Әллә шул вакыттагы шатлыгым зур булып, бар хис-хатирәләремне басып киткән, белмәссең. Аның каравы бәйрәм үзе кичә генә булгандай истә калган. Минем бабайны анда барысы да таныйлар, үзләре килеп ике куллап күрешәләр. Шул исәптән минем дә аркамнан сөеп, тишек кесәләремә тәм-томнар салырга тырышалар иде. Бабай белән йөрү минем өчен бик файдалы булды. Аннан алып кайткан күчтәнәчләр белән атна буе тукландым әле мин. Элегрәк, җыенда берәр яланаяклы кечкенә бала күрсәм, кулына бер уч акча салырмын, дип хыяллана идем. Бүгенге көндә бәйрәмгә чәчәктәй киенеп килгән бала-чаганы күреп сөенәм дә акылым белән Ходайдан элекке хыялларымның тормышка ашмавын сорыйм. Билгесез, әмма күреп беләсе килгән дөньяма икенче тапкыр әнигә ияреп чыктым. Туганнарының хәлен белеп кайтырга барган көннәренең берендә, олыга санап, үзенә иптәшкә алды. Абыйсының балалары да минем чамада булгач, аралашып, туганлашып та калсыннар, дигәндер. Моңарчы апайга елмая иде бу бәхет. Җәйнең озын көннәре булса да, көтүдән алда кузгалдык. Йокы килү кулларны йодрыклатып, күзләрне ышкыта. Нигә болай иртә кузгалуның сәбәбе дә билгесез. Шулай да ризасызлык юк. Чөнки кырык ишетеп, бер тапкыр ууа күрә алмаган элекке район аша үтәчәкбез икән. Кызыл Йолдыз районы бетеп, Балык Бистәсенә кушканнарына әллә ни гомер узмаса да, Бөкәшкә баруны районга дип сөйләшкән чак. Кыек тауга күтәрелеп, аз гына баргач та күз алдында тагын бер биек тау пәйда булды. Әлеге тауның итәгендә яткан авылның атамасы да Биектау икән. Аңа чаклы Көчек, тагын да элгәре Балхуҗа исемендә булган ул. Миндә, бу таудан да биегрәк тау бармы икән, дигән уй туды. Бу турыда әнидән сорашкач: — Булырга тиеш, улым, Ходайның рәхмәте иксез-чиксез аның, — дигәне истә калган. Әни алдамас, ул бит төннәрен карт әбиләрдән әллә нинди борынгы калын китаплар алып укый. Тирә-яктагы элекке Нугай юлы буйлап энҗе-мәрҗәннәрдәй тезелгән татар авыллары гасырлар буена үзара туганлашып беткәннәр. Әнинең туган авылы бездән унөч чакрым ераклыкта урнашкан. Хатын-кызларда туганлык хисләре күпкә көчлерәк була икән. Әни дә туганнары арасыннан исән калган бердәнбер абыйсы янына кимендә айга бер тапкыр булса да барып кайтыр. "Кыз туганның хәлен белүнең савабы үлчәп бетерә алмаслык", — дип кабатларга яраткан абыйсы да кимен куймас, ай дигәндә, салкынга, яңгырлы пычрак көнгә дә карамый килеп чыгар иде. Миңа алар бер-берсенең хәлен кем күбрәк белешә дип ярышканнар кебек. Бу аралашу, якын туганлык җепләре, безгә, аларның балаларына да күчте. Тик еш очрашуга килгәндә һаман да шул заманасының җүнсезлеге. Безнең хәл белешүләр күбесенчә бер-беребезгә йомыш төшүгә кайтып кала шул... Иртән чыгуның сәбәбе — әнинең туып-үскән йортына барып җиткәнче юлда очраган дистәгә якын авылларга керә бару. Нәр авылда аның яшьлек дуслары, таныш-белешләре, чыбык очына тикле аралашкан туганнары. Нәрберсенә кергән саен чәй эчәрлек конфет, әби-бабайларга унбиш-егерме тиенлек хәер калдыра барып безнең сәфәр көне буена сузылачак. Дөрес, өйдә калдырылган юл хәере урамга чыккач озатып калучылар башымны сыйпаганнан соң минем кесәгә күчә. "Шәфкатьле бул, улым", — дип, бала күңеленә изгелек орлыклары салу хәернең тагын да зуррагы икән. Районны күрәм, кесә тулы вак акча булганлыктан, тирәякның иң зур кибетенә керәм дигән хыяллар тормышка ашмады. Район дигәнең мин күргән авыллардан күпкә зур булып, безгә аның бер читеннән генә узарга язган икән. Аның каравы киләчәктә, яшәүнең олы бер мәгънәсенә кайтып калачак Ханнар каласын күрдем. Аның турында әнидән ишетеп, күп тапкырлар кызыксынганга, минем күз алдында ул районнан да зур, ап-акка төрелгән биек манаралар белән тулган ташкала иде. Әмма әнием күрсәткән җирдә бары текә тау башындагы тирән чокырлар, биек үрләр һәм алардан соң башланган Кала тау өсте атамасындагы такыр кыр башлары гына күренде. Минем аңыма әле кешеләрнең безгә чаклы да яшәгәнлеге, урманнарның шәһәргә, шәһәрләрнең кырга әйләнеп калуы соңрак киләчәк. Дөньясы киңәйгән саен, аңларга теләү дә арта, әмма ачы язмышларны күреп күңелләр катылана, кешеләр кырыслана икән. Чаллы каласын күргәннән бирле, мине дөньяның зурлыгы гына түгел, борынгылыгы да кызыксындыра башлады... Тарих. Безнең халыкның тарихи тамырларын нигәдер җиденче-сигезенче гасырларда Азау диңгезе буйларыннан килгән болгар кабиләләре белән генә бәйлиләр. Ә аңынчы әйтерсең лә төркиләрнең Идел буенда эзләре дә булмаган. Бу төбәктә бары фин-угор, балт халыклары гына яшәгән дип аңлаталар. Соңрак, үз ялганнарына үзләре ышанып, славяннарның бер кабиләләре дә яшәгән дигән теория кертә башладылар. Чит халыкларның яулап алган җирләрен үзләренеке дип ышандырырга кирәк бит. Рәсәй тарихы кысаларыннан чыга алмаган үзебезнең тарихчыларны кимсетү түгел бу. Мөмкинчелек тууга алар үзләренең бүгенге кыю, әмма күптәннән дөрес булган фикерләре белән чыга башладылар. Шул җәһәттән минем дә үз фикерем бар. Бу җирлектә төрки кабиләләр безнең эрага чаклы мең еллар элек яшәгән. Аларның эзләре адым саен. Мәсәлән, иң борынгы кабиләнең берсе "бура" культурасы белән аерымлана. Алар үз мәетләрен җиргә агачтан бура бурап иңдерә торган булганнар. Ә кайсыгызның безнең халыкта: "Төшеңдә бура күрсәң, өеңнән мәет чыга", — дигән юрауны ишеткәне юк? Ә мондый юрау тагы кайсы халыкта бар? Безнең халыкка гасырлар кичеп геннарга күчкән куркудан керә бу төшләр. Анда үлем китергән иң зур кайгы, тетрәнүләрдән язылган ул. Бүгенге көндә геннардагы үзгәрешләр физик үзгәрүләр белән генә бәйләнә. Киләчәктә аннан тарихи информация дә алып булачагына шик юк. Кемнең каян килеп, кемгә әверелгәнен беләселәр алда әле. ...1183 елның җәй башы. Өметле язның шифалы яңгырларына ияреп Болгар иле өстенә шомлы хәбәрләр килә. Биләргә — олуг шәһәргә каршы яу булып кабат урыс кенәзлекләре берләшеп юлга чыккан. Инде дуслашканда, "колмак суга батканчы, таш судан калыкканчы дошманлашмаска" дип сүз дә беркетелгән, Болгар ханының уртанчы кызы Ханәкә Суздаль кенәзе улына ярәшелгән дә иде. Котыртучысы бармы, әллә берәр алдан уйланган мәкерле эш йөртәләрме бу урыслар, белмәссең. Уйланырга, илчеләр җибәрергә вакыт юк. Олуг шәһәрне җимерсәләр, Бөек Болгар иле юкка чыгачак. Ә бер җил таратканны кабат җыеп кара син. Көл-күмернең бөртеген да тапмассың. Авыл-биләмәләр арба тәгәрмәче астында изелгән үлән кебек кенә авып калачак. Биләргә ярдәм кирәк! Имеш-мимешләргә уралып, Чулман алды гөр килә. Урыслар инде Чулман каршындагы Ак Иделгә кереп, Исәт утравына килеп туктаган. Йөзгә якын җил каеклардагы субасарлары каршы ярга чыгып урнашкан. Биләргә туры юлдан ким дигәндә көн ярымлык юл кала. Болгар халкы төрле ыруг, биләмәләргә бүленсә дә, бер тамырга тоташкан. "Бүленгәнне бүре, аерылганны аю ашар" мәкале дә гасырлардан килгән бердәмлекне аңлата. Чулман буйларының Биләргә каршы ягындагы болгарларның Чаллы, Тәмте, Саба һәм Күл кабиләләре олуг шәһәрне якларга бердәм кузгалды. Субасарларның Идел белән төшеп уңга түгел, сулга туктап болгар биләмәләрен ут белән айкап узулары да бар. Биләр каршы тора алмаса, кайтканда сугылып китүләре мөмкин. Тәүлек эчендә биш меңнән артык сугышчы җыелды. Кыска төннең караңгылыгыннан файдаланып, шул ук төндә көймәләргә төялеп, Исәткә юнәлделәр. Утрауның әйләнә-тирәсе учаклар белән тулган. Әмма алар дошман хәйләсен яхшы белә, чөнки бүленеп калган гаскәрнең кече өлеше генә утрауда. Калганнары каекларын саклый. Йөздән артык кеше сыйдырышлы бушап калган каеклар судан колач буе күтәртелгән. Шунлыктан аларга ун-унбиш кешелек көймәләрдән һөҗүм итүе уңайсыз. Ә менә утраудагыларын иркенләп туздырып була әле. Сугыш кыска Һәм нәтиҗәле булды. Урысларның утраудан качып котылганнары үлемнәрен суда таптылар. .. Милли китапханәнең ябыласын белгертеп кыңгырау шалтырый. Бу турыда хәбәр итүче Ипатьев елъязмасындагы соңгы юлларга күз салам. "Идоше булгаре и убиша сына Изослава... острове Исады всего их пяти тысяша их лодьях. Болгаре те из городов, называемые Челмата, Собокуляне, Тямтюзе..." Урыс яуларыннан соң да иркенләп тынычлыкта калырга язмаган икән. Күп гомерләр дә үтмәс, көньяк даланы иңләп килгән монгол яулары болгар иленең үзәген, шәһәр-авылларын көл-күмергә калдырып китеп барыр. Аларның зәхмәтеннән кабат Чулманның ар ягындагы кара урманнарга ышыкланып Тәмте, Саба, Чаллы төбәкләре генә исән калыр. Бу якларның табигате кырыс. Җир-суы да артык уңдырышлы түгел. Шулай да җан тынычлыгына ни җитә соң; Сугыштан соң бу төбәкләргә күченеп килүчеләр арта. Калалар ныгый, зурая. Олы авыллар калага әверелә. Чаллы шәһәрендә дә тормыш кайный. Кремль тирәсе өченче саклану үре белән әйләндереп алына. Икенчесен биегәйтеп, беренчесенең бураларын күтәртеп, таш нигез түшиләр. Шәһәр тирәсендә тагын бер бистә барлыкка килә. Базарда дөньяның чиксезлеген белгертеп, чит ил сәүдәгәрләре кайнаша. Алар колак ишетмәгән ят телдә сөйләшеп, гомер күрмәгән мал сата. Алтын Урда дәүләтенең ныгып чәчәк аткан дәвере бу. Бик тиздән сәүдәгәрләр илләренә кайтып, тирә-якның шәһәрләре, табигатенең гүзәллеге турында сөйләп, бар Ауропага хәбәр таратачак. Безгә бу турыда әлеге чорларга бәйле Италиядә сакланган борынгы хариталар (1367) искәртә. Алар Венециядә яшәп дөнья гизгән абыйлы-энеле сәүдәгәр Пициганилар тарафыннан эшләнгән. Без аларда Чаллы шәһәре белән бергә як-ягында бары 25—30 чакрымда гына урнашкан Кирмән белән Җүкәтауны да күрәбез. Бу борынгы Чаллы төбәгенә караган соңгы тарихи табышлар түгел әле. Туган төбәгебез, Чаллы шәһәре заманында бар Европага билгеле булса, бүгенге көндә алар безне белү түгел, Татарстан белән Казакъстанны да бутыйлар. Үткәндәге бөеклек дәрәҗәсенә менү өчен тагын күпме вакыт кирәк булыр безгә... Әни белән барыр юлыбызның яртысы узылган инде. Кояшның кыздыруы соңгы ноктасына җиткән. Кунактан кунакка йөреп, баллы әйберне күп ашаганлыктан, карын су сорый. Уңайсызланып кына: — Әни, тагын кайсы өйгә керәбез, су эчәсем килә, — дим. Чаллы авылында ул башка йортка кереп тормый. Урамда очраган апаларның бары да таныш аңа. Аздан да күңеле була торган әнинең йөзе елмаюлы: — Улым, тиздән Хәлфә бабаңның чишмәсенә җитәбез. Азрак сабыр ит. Изге чишмәдән су эчсәң, шифасы да булыр, — дип мине өметләндерә. Минем бу изге чишмә турында әнидән дә, туган абыйдан да күп тапкырлар ишеткәнем, үзләре белән алып килгән суны эчкәнем дә бар инде. Зур могҗиза көткәндәй, эчәсе килүемне онытып, әни артыннан теркелдим. Чаллыны чыккач, сулга каерабыз. Хәлфә бабай чишмәсеннән эчкән су бар арганны бетерә. Аннан зират кырына чүгәләп барлык мәетләр рухына дога кылабыз. Юлда әнинең Хәлфә бабай турында сөйләгәннәре онытылмас булып күңелемә сеңә... Хәлфә бабай. Бу исем — халык күңелендә сакланган ихтирам билгесе. Без аның тулы исемен Хисаметдин бине Шәрәфетдин әл-Мөслиминең "Тәварихы Болгария" китабында очратабыз: "Чаллы авылыннан чыккан Идрис бине Зөлмөхәммәт". Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, "Суфый Ишмөхәммәт үлгәннән соң (1589 еллар тирәсе) 20 еллап вакыт узгач, Идрис хәлфә Болгар, Тубылгы, Казан һәм Сембер җирләренә халык арасында дин гыйлеме таратырга җибәрелә". Шулай ук аның Уфа якларында да халыкка хезмәт итүе мәгълүм. Ләкин "Тәварихы Болгария" (Болгар тарихы) китабында еллар исәбенә бәйләп һәм дә мәсьәләнең Шиһабетдин Мәрҗани тарафыннан тикшерелүен искә алып, Хәлфә бабайның яшәү дәвере соңрак чорга — XVII гасыр урталары — XVIII гасыр башына, төгәлрәк килсәк, 1645—1710 елларга каравын фараз кылырга мөмкин. "Тәварихы Болгария" китабында бәян ителгәнчә, Идрис Зөлмөхәммәт улы Хафиз әүлия укымышлы, зур белемгә ия булган. Ул Яркайдагы шәех Батулла мәдрәсәсендә тыңлаучы булып, 15 ел буе суфыйчылык кагыйдәләренә өйрәнгән. Бу мәдрәсәләрдә укучы мөридләргә дин дәресләре белән беррәттән дөньяви фәннәр дә укытылган. Урта Азиянең Мәшрәб, Аллаһияр Суфый кебек танылган шагыйрьләре дә шушы чорда яшәгән. Хәлфә бабайның алар белән бер силсиләдә, суфыйлык һәм дәрвишлеккә бәйле туганлык һәм бердәмлек оешмасында торуы тарихта билгеле. Бу турыда мөдәррис, галим һәм язучы Таҗетдин Ялчыгол (1768— 1838) үзенең дини-дидактик әсәре "Рисаләи Газизә" китабында (1796 елда тәмам) сөйли: "Аллаһияр (1630—1721) Бәйтуллага (кәгъбә) зиярәт кылыр өчен Болгар йортына килеп, Казан каласында тукталып торган һәм ул замандагы Болгарның бер камил суфые Идрис Хафиз белән очрашып күрешкән" . Идрис хәлфәнең халыкка хезмәтен, аңа карата үскән ихтирамны, аның турында бәян ителгәннәрне күз алдына китерү һәм фикерләү өчен суфыйлык, дәрвишлекнең мәгънәсен аңларга кирәк. Суфыйчылык һәм дәрвишлек — ул ислам динендә булган үзенчәлекле агым. Аңа күндәмлек, тормыш авырлыгыннан һәм мәшәкатьләреннән читләшеп хыялый тормышта яшәү, ахирәт һәм киләчәкне күзаллау хас. Суфыйчылык VIII— IX гасырларда түбән катламда торучы мөселманнарның хокукый һәм милек тигезсезлегенә, байларның комсызлыгына каршы хәрәкәт буларак барлыкка килә. Чиктән ашкан мохтаҗлык, авырлыклар гади халыкны уйланырга, бу хәлдән котылу юлларын эзләргә мәҗбүр итә. Төрки халыклар арасында суфыйларның туганлык җепләре Хуҗа Баһаветдин Нәкышбәнди (1318—1389) исеме белән бәйле. Ул үзенең дәвамын "төрки" Әхмәт Ясәви (?—1166) мәктәбеннән алып аны тулыландыра. Нәкышбәнди тарикате (юнәлеше) XVI—XVII гасырларда Урта Азиядә, XVII гасырлардан XX гасырларның 30 нчы елларына (Вәисевчеләр хәрәкәте) чаклы Идел буенда актив эшчәнлек алып бара. Ә Төркия аркылы XIX гасырда Кавказга үтеп кергән Нәкышбәнди тарикате Шамилгә урыс баскынчакларына каршы алып барылган сугышларда идеологик нигез буларак хезмәт итә. Бу тарикатьнең төп өлеше буларак зикер әйтү (хәтер яңарту, Аллаһны искә алу) каралган. Бу туганлыкка кергән бар суфыйлар да төрле юнәлештә хәрәкәт итәләр. Әмма алар Аллаһ, ислам юлыннан читләшми, аның канаты астында хөкүмәткә каршы ризасызлык күрсәтәләр. Соңрак, феодализм дәверендә, суфыйчылык шулай ук шәһәрдәге һөнәрчеләр, авыл җирендәге игенчеләр арасында милли һәм дини изүгә корылган тәртипләргә каршылык күрсәтүнең бер чагылышы буларак барлыкка килә. Шуңа күрә мондый агым бигрәк тә болгар-татар халкы өчен газаплы чор булган XVII—XVIII гасырлар чигендә халыкның теләгенә туры килә һәм кабул ителә. Әлеге дәвердә Идел—Җаек буйларында элекке милли изүгә колониаль изү дә өстәлә. Бу авырлыклардан чыгу юлын эзләү дини һәм суфыйчылык карашларының кабат җанлануына китерә. Шул ук вакытта бу төбәктә халыкның түбән катламына ислам диненең тагын да тирәнрәк үтеп керүе күзәтелә. Православие руханиларының кешеләрне фикерләүдән тыйган бер заманда суфыйчылык, асылда, фәлсәфи фикерләүнең бердәнбер мөмкинчелек чарасы булып кала. Суфыйларның тирән белеменә, фәлсәфи карашларының үткенлегенә сокланып, авыруларны дәвалау мөмкинлекләрен күреп, халык аларны изгеләштерә. Дәрвишләр кырыс шартларда яшәп, үз көчләре белән көн күрәләр. Алар биргән хәерсадаканы да бары бер көнлек алып, "Аллаһ үзенең рәхмәтеннән аермас, яңа көн туу белән ризыгын бирер", дип ышаналар. Дәрвишләр — дөнья ләззәтләреннән һәм байлыкларыннан ваз кичеп, тыелып яшәүчеләр. Без яшәгән бу фани кешелек дөньясы алар тарафыннан "явызлык һәм гөнаһлар белән тулы җәмгыять" дип аңлатыла. Шуңа да ислам дине төрле мәхрүмлекләргә түзәргә чакыра һәм бу зур батырлык буларак аңлатыла. Шунлыктан ислам диненә чын күңелдән бирелгән Хәлфә бабай да халык тарафыннан Әүлия (Аллаһка якын торучы, аның арадашчысы, изге), "Аллаһ кодрәте белән могҗиза тудыручы" буларак кабул ителә. Хәлфә бабайның халык телендә сакланып калган күп кенә әйтемнәре суфыйларга хас шигъри юлларны хәтерләтә. Аның тарафыннан күзалланган "бөтен кырларны тимер пәрәвез оялары чорнап алыр, күктә тимер кошлар очса, җирдә тимер атлар йөрер" дигән сүзләрен раслап бүгенге көндә Чаллы төбәген электр, телефон линияләре уратып алган. Күктә самолетлар очса, җирдә машиналар хәрәкәт итә. Хәлфә бабайның әйтеп калдырган сүзләре буенча, имеш, ахырзаман алдыннан биек-биек йортлар, йорт тулы җиһаз булыр һәм дә шуның тынычлыгы булмас, хатын-кыз чәч белән уйнар, кырда чәчәк бетәр, ә хатын-кыз чәчәк кебек йөрер. Чаллы белән Котлы Бөкәш авыллары бергә кушылыр... Юлыбыз каршыдагы Мәмле Казаклар Чаллысын читләтеп, болынга борыла. Әнинең авылына туры юл бу. Читтә калган авылда аның туганнары тагын да күп. Алар хәлен ул кайту юлында беләчәк. Болын ягына әнине тизрәк барып җитәргә ымсындырган Чураш авылы да тау башында бар матурлыгы белән күренеп тора инде. Әнинең генә түгел, үземнең дә туган, кендек каным тамган авыл икән бу. Барып җитеп чәй эчкәннән соң, әни кулыма тәм-томнар тоттырып мине кендек әбием янына алып менеп: "Вәсби апа, кара әле, бу егет таныш түгелме сиңа?" — дип шаяртачак. Чурашка кунакка беренче килүем булса да, әбинең мине икенче күрүе икән инде. Мин бу авылда әнием кунакка килгәч туып кайтканмын. Вәсби әби мине Чурашка килгән саен кунакка менәрлек, беренче очрашу тойгыларын гомер буена истә калдырырлык итеп, сөеп, сыйлап төшерәчәк... Болынны чыгып җитәрәк әни кабат сукмактан сулга тайпыла. Хәлфә бабай турында ишеткәннәремнән айный алмаган килеш сүзсез генә артыннан иярәм. Кечерәк кенә тауны менгәч, каршыда өч кабер ташы пәйда була. Алар серле дога сүзләре белән сырланган. Аларны әни дә укый алмый. Ул мондый ташларның бары изге кешеләргә генә куелганлыгын искәртә. Ташлардагы язуларның серлелеге мине озак еллар буе озата барачак әле... Бу ташлар (1528—1532) Казан ханлыгы чорына карый. Алар Мәмле Казаклар Чаллысын урталай бүлеп аккан изге чишмә суларының Мәшләк елгасына кушылган җиргә урнашкан. Борынгы чорда бу тирәдә Мәмле Чаллысы авылы, ә чишмә тирәсендә Чаллы ханнарының утары, җәйге биләмәләре булган. Югары катлам кешеләре үлгән очракта да гади халыктан аерым урынга җирләнгән. Әлеге кабер ташлары бу фикерне исбатлый. Таштагы язмалар суфыйчылык әйтемнәре белән сугарылган. Түбәндәге шигъри юллар шуңа мисал: "Күрәмен дөньяны үтеп баручан җимерелү хәлендә, шул килеш тормас, бер төрле тормас ул мәңгегә". Менә биш гасырга якын әлеге ташлардагы сүзләр кешелек дөньясын: "Нәрбер җан иясе үлем ачысын татыр, аннан безгә (Аллаһка) әйләнеп кайтыр", — дип кисәтеп тора. Пәйгамбәребез (Аңа Аллаһның сәламе булсын) әйтеп калдырган сүзләрдә зур мәгънә ята: "Бу дөнья ул — бер сәгатьлек кенә, аны Аллага буйсынуда дога кылып үткәр". "Ошбу дөнья ахирәткә бара торган юлда бер иген кыры гына", дип уелган таштагы хәдис юллары да без яшәгән чорга аваздаш... Әйе, тормыш югалтулардан тора. Дөньяга килү, кайда, ничек яшәп китү очраклыкка бәйле. Татар халкы аны язмыш дияр. Еллар-кичерешләр кабат балачактагы хатирәләргә алып кайта. Авылда кайгылы хәбәр. Тракторчы абый үлгән. Хатыны — әнинең иптәш кызы. Әнигә ияреп кайгыларын уртаклашырга барам. Без килеп кергәндә, дүрт урындыкта дүрт малай үксеп елый. Каршыларындагы караватта өстенә ак җәймә җәелгән килеш әтиләре ята. Әтиләренең үлеме, ир баланың иңнәренә авыр йөк булып төшеп, гомер буе озата барачак күренеш... Кеше кайгысы кичкә чаклы. Күпме гомер узгандыр, үзебездән бер-бер артлы өч мәет чыкты. Бабай, әби. Әбинең кырыгын уздырганның икенче көнендә әни. Гомер буе искә төшкән саен, күңелләрне өшетеп, күз алдында кино кебек әйләнәчәк авыр тойгылар. Берьюлы өй дә, күңел дә бушап калды. Туганнан бирле аңларга теләгән дөньясына да караш үзгәрде. Әмма югалтуларның башка төрлеләре дә була икән. Минем апалы-энеле ике бертуганның исән килеш бер-берсенә карашып соңгы тапкыр саубуллашканнарын күргән булды. Ике карашта да чарасызлык, җиңелү, язмышка буйсыну билгеләре. Күзләрендә яшь. Берсендә яше-картына карамастан килә торган әлегә төзәлмәслек чир, икенчесендә читкә кияүгә чыккан хатын-кыз язмышына уралган дөнья мәшәкате. Соңгы минутларны сурәтләргә сүзем җитми... Мин бу карашларга түзә алмый чыгып киттем. Без — дөньяга вакытлыча килеп, күреп, шулвакытта яшәүнең мәгънәсен эзләп, әмма таба алмыйча китәселәр. Нәр кешегә киләчәк үлем — дөньяның бердәнбер гаделлеге, бөек хакыйкате. Тик һәммәсен акыл белән кабул иткәч, яшәүнең тәме бетеп, гайрәт чигә шул. Барган җиремдә мин мөмкинчелек тууга авылның зиратын барып карарга тырышам. Халыкның бөтен рухи байлыгы шунда тупланган сыман. Төгәл хаклык зиратта диючеләрне аз гына төзәтеп узасым килә. Җирнең өске ягында да шул ук хаксызлык гомер сөрә әле. Аскы ягында ниләр булып ятадыр, анысын белмим, барганнарның кайтып сөйләгәне юк. Каберләргә куелган чардуган, ташлар төрлечә: зурлыкка да, сыйфатка да. Хәзер авыл зиратларында да татар түрәләре, эшмәкәрләренә куелган кызыл, кара, күксел һәм ак мәрмәрдән эшләнгән кабер ташлары еш очрый. Аларда инде борынгы фәлсәфи сүзләрне күрмәссең. Ә кирәк иде. Нич югында: "Ул үзе өчен генә яшәде", "Монда үз гомерендә фәлән сум акча җыя алган эшмәкәр ята" яисә "Бу мәрхүм үзе белән тиенен дә алып китә алмады", — дип язарга иде. Бу сүзләр үзләрен мәңгегә килгән кебек хис итүчеләргә тәэсир итми калмас. Казанның татар зиратындагы ташларны укыганда, милләт күгендәге күренекле кешеләр искә төшеп, йөрәк алар хөрмәтенә дога сүзләрен кабатлый. Халык күңеленә яхшылык белән керер өчен әллә ни күп байлык кирәкми дә югыйсә. Авыллар зиратында йөргәндә, андагы меңнәрчә сумнарга төшереп ясатылган ташка караганда, без, исәннәргә — гади ташка: "Бу Ходай бәндәсе авылда мәчет төзеде", "Авыл чишмәсен төзәтте" яисә "Авыл тарихын туплап бастыруда ярдәм итте", — дип язылганнары күпкә кадерлерәк, минемчә. Бу яхшылыкларны эшләр өчен әлеге мәрмәр ташларның ярты бәясе дә җитәр иде... Без дә мәктәптә укыдык... Беренче сыйныфка кергәндә, утыз өч бала идек. Анда да, туган көнем беренче сентябрьгә туры килгәнлектәнме, әни сораганга каршы килмичә, авырыксынып кына алдылар үземне. Чөнки укучының бергә артык булуы, болай да тыгыз бүлмәгә тагын бер парта кертеп урнаштыру белән бәйле иде. Әмма әнинең: "Бераз йөргәч туеп китәр әле, бар иптәшләре дә баргач, бик күңелсезләнә бит", — дигәне дә һәм шуңа ышанып каршы килмәүче, беренче укытучым Сания апамның өметләре дә тормышка ашырга бер елдан соң гына язган икән. Чөнки икенче елны мәктәпкә килгәндә бүлмәбез иркенәеп киткән, парталар саны да бергә кимегән иде. Бу вакыйга мәктәп өчен генә түгел, авыл өчен дә зур яңалык булды. Моның сәбәбе: әти-әниләренең гади эшчеләр булуына да карамастан, бергә уйнап үскән күрше малаеның авылдан ерак булмаган урыс мәктәбенә кабат беренче сыйныфка күчүендә иде. Әлеге хәлдән соң, бу билгесез яңалыкка юл ярган Рафиска игътибар артты. Хәер, үзе дә үзгәрде ул. Уеннарга катнашмый, көне-төне дәрес өстендә утыра торган булды. Укудан да без уйнап туйганда гына кайтып җитә иде. Бер тапкыр үзен көлемсерәп озатып калгач, ә сез өйнең урысча ничек булганын беләсезме соң, дип сораганы хәтердә калган. Аны гына белмәскә, "дум" дип җавап бирдек без бердәм. Ә юк шул, белмәдегез "ызба" диде ул, борылып та тормастан. Безнең урысчабыз тагын бер сүзгә артты. Рафис акрынлап бездән читләшә, сөйләшкәндә дә без аңлап бетермәгән сүзләр кыстыруы белән гаҗәпләндерә иде. Уенчыларны бүлүдән башлаган санамышлары да урысча булганлыктан, уенга хәрәм кертә дип, үзебез дә аңа санатмый башладык. Күрше урыс авылыннан адашып килеп кергән дуңгызларга утырып йөрү уеннарында да катнашмый башлады ул. Күрмәгән нәрсә түгел, янәсе. Шулай да җәйге каникулда үзгәреп, кабат тулысынча безнең калыпка кереп бетә иде. Тагын бер ел узып китте. Икенче елда ул инде ялгыз түгел иде. Әлеге урыс авылында эшләүчеләрнең дә кайберләре үзләренең балаларын урысчага укырга күчерделәр. Акрынлап урысча уку модага әйләнде. Дүртенче сыйныфта бүлмәбез тагын да иркенәеп китте. Бу елны сыйныфта иң яхшы укучы тагын ике күрше малаебыз урысча укуга күчкән. Иптәш малайларга ияреп төшәргә үземнең дә теләгем зур иде, ләкин әниемнең рөхсәте булмады. Фәлсәфәсе бер — без аңлап җиткермәгән урыс калыбына күчмә әле, без урысча укымадык, алардан ким яшәмибез. Киез итек басканда кулланган агач калыптан башканы белмәүче безләргә моны аңлау сәер иде. Әмма бу юлы да әни дигәнчә булырга язмаган икән. Бер атна укып, икенчесенә күчкәндә мәктәбебез директоры керәшен Иван Федорович мине: "Син яхшы укыйсың, монда әрәм булып йөрмә", — дип, атына утыртып, Шомбыт мәктәбенә укырга алып төшеп китте. Безнең өчен авылда мәктәп директорыннан да зур кеше булмаганлыктан, әнинең рөхсәт итмәве дә онытылган. Директор хәтле директор белән янәшә утырып урыс мәктәбенә таба билгесезлеккә атлау үзе бер олуг маҗара иде. Әмма мәктәпкә төшкәч директор артыннан озак тагылып йөрергә насыйп булмаган икән. Бер-ике кеше белән нидер сөйләшеп аңлашкач, мине бер сыйныф бүлмәсенә кертеп утырттылар. Бәхетемә каршы, бу ят билгесезлектә миңа озак башымны иеп як-ягыма карарга, куркып утырырга туры килмәде. Дәрес бетәргә ун-унбиш минутлап кына вакыт калган булган икән. Татар мәктәбеннән китеп, Шомбыттан әйләнеп кайтканчы, әнигә дә бу хәбәр ирешеп, аның да ризалыгы алынган иде. Нәрхәлдә, миңа ул караңгы чырай күрсәтмәде. Алдагы көндә утырган урын үз урыным булып чыкмады. Сыйныфтагы укучылар саны парсыз булганлыктан, мине кабат яңа партага берүземне утырттылар. Аның каравы алдымда утыручылар өч ел бергә укыган иптәш малайларым иде. Яңа җирдә укуның бары бер уңайлыгы булды. Өч ай буена безнең янга килеп тә карамадылар, дәрестә сорамадылар диярлек. Бары математикадан гына өй эшен тикшерүне бездән башлыйлар иде. Хәер, ул математиканы белү өчен урыс телен белү кирәкми дә икән ләбаса! Беренче көннән үк беренчелекне кулга алып, мәктәпне тәмамлаганчыга чаклы чикләвек урынына ваттык без аны. Шунлыктан урыс балалары, балга җыелган чебен кебек, иртә таңнан безне көтеп ала торган булып киттеләр. Үзебез дә югалып калмадык. Алар математикадан күчергәндә, урыс теленнән бирелгән язмаларның җөмлә-сүзләрен урыннарыннан алыштыра-алыштыра дәфтәргә күчерә идек. "Нам, татарам и так пойдет" дигән фәлсәфәдән чыгып карау ярады. Урыс теле укытучысы бездән разый булып, "икенче юлы болай итегез", дип нәрсәдер аңлатырга тырышканы хәтердә калган. Шулай итеп, беренче чирек тә узып китте. Көндәлектә ник бер "дүртле" булсын, математика, хезмәт, рәсем һәм физкультура ишеләре "биш", ә калганнары "өч". Хәер, бу билгеләрнең уртаклыгы безне әле мәктәпнең соңгы елларына чаклы озата киләчәк. 1971 елның көзе. Каникулдан соң килгән атнаның беренче ял көнендә үк мәктәп янып көлгә әйләнде. Ох, ул шатланулар! Яңа мәктәпне төзеп бетергәнче укымыйбыз икән, дип бер-беребез белән хәбәрләшеп сөенешүләр. Әмма заманнары нинди иде соң? Икенче көнне үк барыбер укымыйбыз дигән фәлсәфә белән бары мәктәпнең көл-күмерен генә карап менәргә дип, без сумкасыз төшүчеләрне күңелсез хәбәр көткән икән. Мәктәп урынына элекке авыл советы бинасы бер төн эчендә үк уку бүлмәсе хәленә китерелгән һәм ул, җитмәсә, без гел курку белән караган чиркәүнең төбенә үк урнашкан иде. Мәктәп яну шатлыгы безгә үзенең тагын бер уңайсызлыгын алып килде. Яныбыздагы үз татар мәктәбенең кадерен белмичә күрше авылга бер сәгать алдан чыгып китү өстенә тагын ярты сәгать вакыт кушылды. Дөрес, ул ярты сәгать вакытны барыбер артыгы белән чыгардык без. Урыс авылын аркылы чыгу безнең өчен зур батырлык сораган вакыт. Шунлыктан барыбыз бергә җыелып беткәч кенә төшеп китәбез, иң ашыгып йөргән урыныбыз да шул чиркәү тавы тирәсе генә булды. Шуңа күрә сулышка кабып керелгәч, ике-өч дәрес узылса да, укытучылар хәлгә керәләр иде. Ипи-тозлык аңлый башлагач, декабрь дә килеп җитте. Бездән дә "да", "нет", "здрасте" кебегрәк сүзләр чыга башлады. Дөрес, тагын да батыраеп китеп авыз да ачылган иде. Әмма ул бүгенгә кадәр мәзәк урынына сөйләргә калган хәл белән тәмамланды. Уку бүлмәсеннән чыгып килгәндә кайсыныңдыр кесәсеннән төшеп калган бияләенә тап булдым. Яхшылык эшләргә теләп, бияләйне күтәрдем дә, "чья рубашка потерял" дип, коридорга оран салдым. "Рукавица" белән "рубашканы" бутаганмын икән. Яртысы басып көлсә, көлә алмаганнары егылып калды. Мин дә ярыйсы гына сабак алдым. Моннан ары башыгыз тәгәрәп ятса да, дәшми узып китәрмен! Әмма дөнья гел без дигәнчә бармый шул. Бер айлап та үтмәде, тагын күңелгә тигән хәл булды. Шомбыт кибетләрен урап йөреп, кабат чиркәү тавын йөгереп менеп соңга калган көннәрнең берендә, укытучының түземлеге бетте: — Зачем сюда пришел? — дип бәйләнде. Шунда түзмәдем, бар урысча белгәнемне эшкә җигеп: — Иван Пидероч привез, — дидем. Укучы балаларның көлүе, укытучы апамның кызаруы хәлне җиңеләйтте. Әмма күрше малайлары белән шул көнне үк бер мәзәк булып авылга менгән иде бу хәл. Ә бит бары бер сүз — "учиться" дип кенә әйтәсе калган. Бер ел эчендә мәктәпне яңадан төзеп, кайту юлы кабат якынайды. Ләкин алда яңа уңайсызлыклар көткән икән. Бишенче сыйныфта тарихтан татар-монгол явы турында үтә башладык. Тарихтан укыткан марҗа апа артыгын тырышканмы, китабында шулай язылган булгандырмы, әмма бу дәресләрдән соң урыс малайларының безгә булган карашы үзгәрде. Мәктәптән икенче сменадан кайтканда, алар безнең каршыга чыгып, мыскыллап озата торган булып калдылар. Көннәрнең берендә аларның берсе кулын да уйнатып алды. Бер-ике тапкыр түзеп торып та, каршы алулар дәвамлы булгач, без дә бер нәтиҗәгә килдек. Ял көнне тимерчедә җыелып көне буе пычак ясадык. Безгә ярдәмгә Чаллыбаш авылы малайлары да кушылды. Бу эшләрнең башында торган, арабыздагы иң шугы Илфатның пычагы сумкасына яткырып та сыймас булды. Икенче көнне каршыга кабат Рязань урамы малайлары чыккач, пычагын да беренче чыгарып, каршыларына ул басты. Өч-дүрт адымнар артта, кесәдәге пычакларның сабын учлап без торабыз. Үзебез елар хәлгә җитсәк тә, ни белән бетәр дип көтәбез. Артка чигенү юк, кем кача, шуны үзебез тотып кыйнаячагыбыз турында сүз беркетеп куелган. Биш минутлар чамасы сүзсез, бер-беребезгә карашып торгач, урыс малайлары һаман да без әлегәчә аңлап җиткермәгән телдә нидер сөйләшеп, кире борылып кайтып киттеләр. Алар китеп күздән югалгач, әле иртәгә дә кирәк булыр дип, без дә, пычакларны юл читендәге агач төбенә күмеп, авылга юнәлдек. Башта иртәге өчен азрак курку булса да, күңелдә җиңү шатлыгы иде. Әмма пычакларның башка кирәге чыкмады. Икенче көнне бу турыда бөтен мәктәп шау килеп, бездән көлсәләр дә, җиңүчеләре без идек, ә үзебез арасында чын батыры булып Илфат танылды. Кушаматы Ипи булса да, эшләгәне ипи бәһасеннән ким булмады аның. Башка безнең юлга каршы чыкмадылар. Дөрес, бу турыда беренче сменада укучы бездән олырак малайлар да ишетеп, шул көнне үк Рязань урамы малайларының койрыкларын кысканнар иде. Тагын бер-ике елдан Шомбыт мәктәбе яртылаш тирә-як авыллардан килгән татар балалары белән тулды. Үзебез дә бердәм булып, артык масайганнарына каршы бергә-бер чыга торган булдык. Шомбыт малайлары өчен бу куркуның иң зурысы иде... Мин әлеге хәлләрне бу чорлардан егерме биш еллап вакыт узгач искә төшереп утырам. Авылда татарча, Шомбытка төшеп урысча укыганнарның язмышын барлап, чагыштырып карыйм. Бүгенге көнгәчә булып узган үзгәрешләр гаҗәпләндерә. Урыс мәктәбенә татар балаларының иң яхшы укыганнарын гына сайлап төшергәннәр. Шунлыктан анда укучыларның барысы да югары уку йортларын тәмамладылар. Бу урыс мәктәбенең абруен күтәрү өчен эшләнгән. Ә авыл мәктәбендә укырга калганнарның барысы да диярлек авыл хуҗалыгында яисә завод-фабрикаларда эшли. Бу мәктәптән татар халкының тарихына, теленә һәм мәдәниятенә хезмәт итәрлек ник бер кеше чыксын. Без барыбыз да татар тамырын бетерүгә юл тоткан сәясәтнең корбаннары булганбыз икән. Ә беренче сыйныфка утыз өч укучы бирә алган Яңа Сала авылының мәктәбе беткәнгә дә унбиш еллап вакыт узган инде. Бүгенге көндә аның урынын ялгыз үсеп утырган каен агачлары белән Ленин һәйкәле урынында калган ком аралаш кирпеч калдыклары гына искәртә. Шомбыт мәктәбе бүгенгәчә эшли. Хәзер анда укучы урыс балаларын бармак белән генә санарлык. Тәнәфес вакытында да урыс теле сирәк ишетелә, гәрчә укытулары һаман урыс телендә генә булса да. Сәясәт җилләренең үзгәрүенә дә карамастан, тирә-як авыллардагы татар балаларын урыслаштыру өчен көйләнгән бу "җил тегермәне" бүген дә элекке уңаена әйләнә әле. Анда һаман урыс көенә татар телен тарталар... Нәрчак хәрәкәттәге тарих тәгәрмәче төпкеленнән акрын гына татар кояшы да чыга сыман. Тик аның беренче нурлары гына кайчан күренер... Укытучыларыбыз. Алар турында да җылы сүземне әйтәсем килә. Укытучыларыбыз кешелекле, үз эшләренә җанытәне белән бирелгән кешеләр иде. Дөрес, үткән белән бүгенгене чагыштырып, аларның нинди кысаларда эшләгәннәрен аңлап була. Шулай да алар булган бар җан җылысын безгә бирергә тырышты. Ә башкасы сәясәт белән уралган иде. Завод эшчесе үз эш урынында иртәнге сигездән кичке бишкә чаклы бикләнеп торса, укытучының тозагы тәүлек буена сузылыр. Яшәү, эшләү шарты да бар дөньясының күзәтүе астында. Нәтиҗәсе сугыш чорындагы кебек: дәрес планыннан уңга, сулга бер адым китү — үлем белән бер. Хаталансаң, гайбәтеңне җыелыш саен, авыл буе сатарлар. Мин аларның сабырлыгына сокланам, шул түземлекләре аша килгән хөрмәткә шатланам. Элек укытырга очраклы кеше килмәгән, килсә дә эшли алмагандыр. Алар арасында нинди генә укымышлы, талантлы кешеләр юк иде. Кайберләре партия, комсомол эшенә тартылды, талантлыларына үсәргә мөмкинчелек бирелмәде. Күбесе шул җыелышлардан соң уздырылган банкетларда эчүгә сабышып юкка чыктылар. Укытучы халкының күңеле нечкә шул. Үзе кебек эчкерсез баладан аерсаң, озак яши алмый. Без хыялыйлар илендә яшәдек. Укытучыларыбыз безне шул хыял диңгезендә йөзәргә өйрәтте. Безнең өметле киләчәк — гадел тормыш тудырырга тиешле коммунизм белән бәйле иде. Шунлыктан авырлыклардан чыгу юлларын күрсәтмичә, кырыс шартларда үз-үзебезне якларга өйрәтмәделәр. Бүгенге түрәләрне милиция, закон яклый. Безнең яшәү, өмет-шатлыгы кабат сугыш чорыннан соң әниләр кебек: "Аллага шөкер, базымда бәрәңгем бар", — дип шатлануга кайтып кала. Оныкларыбызга яхшы тормыш килер дигән әби-бабаларыбыз хыялы кабат мираж кебек ике-өч буын алга күчә. Бүгенге көндә үзебез шул өмет белән яшибез. Шунысы кызык: кемнәр генә булырга өндәмәде безне укытучыларыбыз. Тик үз һөнәрләрен сайларга тәкъдим итмәделәр. Сәбәбе: укучыларының киләчәктә үзләре кебек кол хәленә төшүләрен теләмәүдән дип уйлыйм. Бу фикергә үземнең дистә елдан артык мәктәп системасында эшләвем этәрә. Без үскән саен дөнья үзгәрде. Олылар сүзе белән әйткәндә, бозылды ул. Ат арбасы гына сыярлык урам-тыкрыкларны башта "МТЗ", "ДТ-75" тракторлары тавышы күмсә, соңрак аларга авыл өйләреннән дә биегрәк булган "Т-150", "К-700" үкереп керде. Авылны урыс зиратына охшатып тәре баганалы радио, телевизор антенналары басып китте. Аларның саны арткан саен, авыл тынлыкка күмелеп, капка төбенә чыгып аралашкан, дөнья, туган-тумача, авылдашларының хәлләрен уртаклашкан утыргычлар бушап калды. Гасырлар буена катып калган татар авылы күзгә күренеп үзгәрде. Уен-җырлы кичәләрдәге дәртле бию көйләрен, моңлы вальсларны барабан тавышлары, экзотик хәрәкәтләр алыштырды. Дөнья авылны бозды, соңрак без — дөньясын. Киңлеге яртышар метрга җиткән клёш балаклар белән анда тезелгән урыс акчаларын чыңлатып яшьләр дөньяның бар пычрагын себерде. Күп тә үтмәс, авыл кагыйдәләренә буйсынырга теләмәгән яшьләр, туган авылларының киләчәген өметсезлеккә ташлап, шәһәргә үк китеп барырлар. Безне авылдан элекке заманнардагы кебек көчләп сөрмәделәр. Авылдан ник киттек соң? Кешечә яшисе килгәнгә. Җаны, рухы тапталганнарны күреп, шул халәттә калмас өчен! Көзнең бер көнендә әни эштән соң гына борчулы кайтты да берара озак кына урындыкта башын иеп утырды. Әнине мондый халәттә беренче күргәнгә, без, балалар, шым булдык. Бераз вакыт узгач, аның почмакка кереп: "Юктыр син Ходам, булсаң, безне шулчаклы авыр сынауларга ташламас, аз гына булса да җиңеллек биреп, дөньясына хаклык иңдерер идең", — дип такмаклап үкси-үкси елаганын хәтерлим. Азрак тынычлангач, тәүбәгә килеп тәһарәтен алды. Көндәгегә караганда намазын да озаграк укыды, сәҗдәсендә дә озаграк торды кебек тоелды миңа. Намаздан соң үзлегенә кайтты. Әйтерсең лә дөньясына, авыл халкын коллыкта тоткан бар түрәләренә күңелендә бер генә үпкә-ачуы да калмаган иде. Кич белән башка хатыннар кебек чөгендер басуыннан маллар өчен җыйган чүп үләнен дә барып алмады. Ә икенче көнне башланган яңгырлар нәтиҗәсендә үләне генә түгел, бөтен кыры белән калды ул чөгендер. Шул ук көзне үз эшчеләреннән басуының чүп үләнен дә күпсенгән колхоз управы Гәверләне эшеннән алдылар. Соңрак аның колхоз кассасыннан халыкның аңына да сыя алмаган чаклы акча урлавы билгеле булды. Бу чорда ярты авылның малай-шалае "Үскәч кем буласың?" дигәнгә, "Гәверлә булам" дия иде. Гәверлә булу, машинада гына йөрү, бушка ашау, кабина ишеген ачып кемгә генә аты-юлы белән кычкырсаң да хаклы булу иде. Авылны зар елаткан Гәверләләр аңа чаклы да булган, аннан соң да булдылар. Гәверләләрне яратмаучы буын без. Сүзем юк, җитәкчеләрнең дә төрлесе бардыр. Әмма бүгенге акылым белән әйтә алам: алар арасында кеше хакына кермичә яшәгәне булмый! Кеше хакына керү гөнаһның иң зурысы. Әни бу сүзне еш кабатлаганга, безнең аңга ул дога урынына сеңде. Кеше хакы. Кеше хакы белән төзелгән колхоз-совхозлар — башка халыклар хисабына төзелгән Рәсәй дәүләте. Алар шуңа кешелексез, хәерче. Киләчәкләре дә өметсез аларның. Кеше хакы үзеңне тотмаса, нәселеңә кереп, аның каргышы оныкларыңа төшәчәк. Кеше хакы өчен генә борчылып йөрү түгел, үз хакымны да даулау әле бу. Менә шуңа күрә киттек без авылдан. Әлегәчә шуңа кайтмыйбыз да. Нәр ир бала үз мин-минлеге белән туа. Аларның елау, киреләнүләре дә үзенчә. Үсә төшкәч, ул мин-минлек төрле кызыксынуларга әйләнә. Тамчы тама-тама ташны тишә дигәндәй, тырыш авыл баласына шул сәләтенә бәйле үҗәтлеген үстерергә аз гына җай бирсәң дә, кемнәр генә чыкмас иде бездән. Юк шул. Бер яктан авыл үз тәрбиясенең тыйнаклыгы, икенче яктан дөньяның кая барганын билгеләгән вакыты караңгылык пәрдәсе белән капланган. Дөрес, аны ертып, шәһәргә китүчеләре дә булды. Тик бу югары белем алучы асыл егетләрдән татар кебек йөзләгән милләтләрнең киләчәген буып торучы КГБ, МВД, урыс армиясе көчен арттыручы роботлар ясадылар. Мәскәү тирәсендәге фәнни шәһәрчекләрдә эшләп, яңа корал уйлап табучы, галәм киңлекләрен яуларга өлеш кертүчеләр дә чыкты безнең арадан. Белегез, бүгенгәчә җир тирәли әйләнүче космик кораблар татар белеменә таянып оча. Шул җайланмалар ярдәмендә татар акылын таркатып, урыс телендә дистәләрчә радио-телеканаллар эшли. Алар киләчәктә дә татар халкының Рәсәйдән башка яши алмаслык итеп милли аңын суыралар. Егетләрнең үз язмышлары да халкыныкы белән аваздаш. Чит җирләрдә ят яр табып, аларның нәселләре — үзләре ясаган ачышлары — атом төшеннән дә тизрәк таркалды. Авылда калганнарының мин-минлеге трактор, машина буйсындырудан ары китмәде. Алар эшләп тапкан мал белән ничә гасыр инде ярты Рәсәй халкы җан асрый. Безнең мин-минлек кеше атына утырып шуның җырын көйләүгә кайтып калды шул. Эх! Үз арбаң булмагач, ни хәл итмәк кирәк соң? Армия. Без дә булдык анда. Күрмәгәннең күрәсе килә, ди бит. Бүгенге акылым элек булса, ике аягымның берсен дә атламаган булыр идем. Ә ул чакта дәрәҗә иде ул. Авыл кызлары да солдаттан кайтканнарга гына карый. Җырларын да, "Әллә каян күренеп тора, солдатта булган диләр", дип сузалар. Тәрбияли белгәннәр дә инде! Кая бару, кемгә хезмәт итү, кем дәүләтен яклау турында уйлау юк. Наман шул гомер бетмәс күрше хакын хаклап йөрү инде. Без әле, ярый, унсигез яшь тулуга китеп бардык. Аңынчы Казан тулай торакларында әниләрсез бер ел иркенлектә яшәп, мендәр атышып уйнап калдык. Шуңа да аерылышуның әллә ни авырлыгы тоелмады. Ә дөнья күрми җылы өйдән китүчеләр күпме булды? Сыкрангандыр җаннары. Безнең белән комиссия үтеп йөргән 25—26 яшьлек абыйларны күрсәгез иде әле сез. Армиягә дә бара алмый, өйләнә дә алмый. Аларга күпкә авыррак. Бүгенге көндә сыер сатып, армиядән котылып калучылар белән чагыштырганда, бәлкем, кеше ышанмаслык та булып тоелыр. Әмма безнең белән йөрүче ике абыйның берсе армиягә барыр өчен комиссиядә утыручы майорга биш кило бал, икенчесе каклаган каз алып килгән иде. Армиягә безне Казаннан алып киттеләр. Авылдан китүчеләр белән чагыштырганда, тагын бер уңайлык — комиссия үткәрмичә кире борып кайтармыйлар. Күпме авыл егетләре шуның аркасында уңайсызлык кичерде. Ике елга, "йә кайтырмын, йә кайтмамын" дип бер җырлап, бер елап бар туганнарың, авылдашларың белән саубуллашканнан соң, ике көннән кайтып кер әле. Кабат очрашканда, оятыңнан кая барып керер тишек тапмассың. Безгә көлке, барын да шаяруга борабыз. Аналар күңеле ниләр генә кичермәгәндер? Нәр атаананың үз баласын армиягә кешечә, зурлап озатасы килә. Армиягә китү туйлар уздырудан ким булмаган заманнар. Өстәлләр аракыдан сыгылып тора. Табын тирәсендә әле 18 яше дә тулмаган авыл яшьләре: кызлар, егетләр. Нәр яхшы теләк өчен берне кабып куярга кирәк. Кем авылдашының исән кайтуын теләмәсен инде? Әнә шулай акрынлап авыл яшьләрен эчәргә өйрәттеләр. Ә бер тәмен татып карагач, теләк кабат уяна бит ул... Икенче көнендә инде буш шешәләр клуб артында тәгәрәп калдылар. Егерменче гасырның кояшы баткан дәвердә халыклар акрын гына уяна. Рәсәй үлемен якынайтып, без, татарлар да уйланабыз. Бүгенге көндә яшьләрнең булдыклылыгы армиядән котылып калуы белән үлчәнә. Шулай да Рәсәй армиясе һаман халыкларны коллыкта тоту өчен җан тартыша әле. Бүгенге заман империяләре озаграк яшәп, акрынрак таркала. Ни эшләмәк кирәк, фән-техника заманы шул. Авыл көтүе. Авылның бер күрсәткече. Мал-туарның баш санына карап авылның хәл-әхвәлләре, киләчәктәге язмышы турында күп сөйләп булыр иде. Көтү көткәндә башта әллә нинди уй-фикерләр туа. Мәсәлән, нигә аны мал-туарны ашату, саклау түгел, ә көтү дигәннәр. Бәләкәй чакта без аны өйгә кайту вакытын көтү белән бәйли идек. Инде менә үсеп җиткәч көтү сүзенә бәйле үзебез дә дөнья көтәбез... Кояш әле күтәрелә генә. Иртәнге салкын. Ыштан балаклары чыкка манчылып юешләнгән инде. Кояшы да иренеп кенә чыга. Бик озак күтәреләчәк әле ул. Ә батканчы гомер узып китәрдәй була. Вакыт уздырырга яраган чыбыркысы да юешләнгәч шартламый бит аның. Мукшы болынын иңләп авылның үзенә якынлашабыз. Унлап ялгыз калган йорт арасындагы бер мунчадан төтен күтәрелә. Бар авылга хуҗа булып, җәен Мәскәү хәтле җирдән кайтып яшәүче Палкауник кушаматы алган урыс картының йорты ул. Пенсиягә чыгып, гомеренең соңгы көннәрен туган җирендә көтүе. Соңгы могикан. Мокшы Чаллысы атамасындагы бу авыл 1724 елда үзендә яшәгән 41 ир кешесе белән искә алына. Элекке татар авылы. 1870 еллар азагында бу уңайлы урыннарга урыслар килеп урнашкач, татарларның бер өлеше акрынлап Яңа Салага күченә, соңрак икенче өлеше 1914 елда Яңа Авылга нигез салалар. Татар тамырын искәртеп, урыс авылына терәлеп торган зиратка бүгенгәчә үлгәннәрне җирлиләр. Хан заманыннан ук билгеле булган Лаеш кичүе, Уракчы, Чаллы башы авыллары аша борынгы Чаллыга үткән юл өстенә утырган бу авыл. Урыслар яшәгән заманда авылга якынлашу түгел, бер башы белән үз авылыбызга терәлеп торган болынына да аяк басарга ярамаган. Хәзер исә авыл эчендә көтү йөри. Туган нигезләреннән тирә-ягын тетрәтеп торган Ягүр карт, Эләксә дәдәйләр чыгар кебек. Тик вакыт кешегә буйсынмый шул. Алары гына түгел, күпкә зуррак Түләге дә бетеп, заманында өч йөз йорты булган Шомбыты да ярым татарлашкан инде. Көтү көткән җирләрдән көне буе зират һәм аңа орынып торган үле авылның унлап ярым җимерек йортлары күренеп торыр. Без калкулыктан калкулыкка күчәбез. Дөнья катлыкатлы бит ул. Безгә карап безнең көтүчеләребез ни уйлый икән. Хәер, алар да шул ук язмыш буйсынуындадыр. Малтуар да төрле-төрле. Төскә дә, холыкка да. Нәкъ үзебез, Рәсәй халкы инде. Берәүләре мыштым гына чемченеп йөрсә, икенчеләре гел уҗым ягына каерыр. Кичен берәүләр тамагы туйганнан әвеш-тәвеш килеп кайтса, икенчеләре көне буе ашап та тамаклары туймаганга җир акырыр. Фани дөнья — көтү. Мәңгелеге зиратта. Бер караганда яшәүнең мәгънәсе бик гади дә кебек. Дөньясына кеше буларак сыналырга килгәч, абзарыңдагы сарык яисә күрше халкында яшәүче дуңгыз дәрәҗәсенә төшеп китмәскә иде. Яшәү мәгънәсе — кеше хакына кагылмыйча, үз хакыңны гына хаклап, кешечә китү түгелме икән? Шулай да, хаклымын дип, акыл өйрәтергә тырышуым түгел. Дөньясын аңлар, танып белер өчен зур дәрәҗәле уку йортлары тәмамлап, көн-төн китапханәләрдә генә казынып яту аз. Ара-тирә шифаханәләрдә йөреп, авыру кешеләрнең хәлен белергә, зиратларга барып кабер тынлыгына колак салырга кирәк. Базар, вокзал хәерчеләрен күзәтеп, май баскан түрәләрнең үзара сөйләшүләренә игътибарны юнәлтү дә аң-белем өстәми калмас. Безнең университетлар. Нәркем үз университетын тәмамлый дигәндәй, без дә укыдык анда. Элек берәү генә иде ул. Ленин исемендәгесе һәм физмат факультеты. Керү өчен дә борчылыр урын юк. Бердәнбер фәлсәфә — без кешедән кимме әллә? Физика, математикадан нәрсә сорасалар да җавап әзер. Беренче имтиханны бишкә бирергә өмет зур, калган икесеннән кимендә тугыз балл җыярга була. Башкасы өчен борчыласы юк — кулда "бишле" билгеләре белән генә чуарланган аттестат. Ул елларда югары уку йортына керергә өмет иткән, урысчасы такыр татар баласының бердәнбер ышанычы. Мондый аттестатсыз булсаң, урыс теленнән сочинение язасы бар. Безгәме инде ул андый киртәләрне уза алу? Беренче имтихан физикадан. Биш! Алдан ук белеп торам, мин инде студент. Дөрес, күңелдә әллә ни шатлык юк. Үзеңне алдан ышандырып куйгач, шулай була икән ул. Университетның текә баскычларында тезелеп баскан тәкәббер карашлы шәһәр яшьләре алдыннан горур гына атлап беренче капса төшәм. Күбесен соңгы тапкыр күрәм, чөнки бер урынга өч кеше. Монда шундый закон: йә — син, йә — сине. Казан бит бу. Монда, авылдагы кебек, күрше-күләннәргә дә, якын туган-тумача, җан дусларга да таянып булмый. Беренче сентябрь дә килеп җитте. Кәеф яхшы, бәйрәм өстенә бәйрәм. Бүген туган көнем, университетка укырга да барам. Янәшәмдә кояштай балкып минем кебекләр йөренә. Беришләре инде җиңелчә генә танышып, төрле төркемнәргә дә бүленеп өлгергәннәр. Бер почмакта үзләренә игътибар җәлеп итеп, кызлар чыркылдаша. Күп тә узмады, әлеге күренешкә буталчык кертеп, нәрсәдер шыгырдап алды. Лекциягә чакыручы кыңгырау тавышы икән. Беренче дәрес. Менә музыка уйнар кебек. Кереп тулдык. Астан өскә таба өстәлләр тезелеп киткән. Берәүләр алгы урыннарда калса, күбесе арткы рәтләргә, биеккәрәк омтылды. Менә берзаман укытучы чыгып, тактага нидер яза башлады. Ә тавыш тынмый. Барысы да ниндидер тантана, үзләренең шушындый югары уку йортына керүләре белән котлауларын көтә... Әмма котлау сүзе озак көттермәде, укытучының: "Күләгәдә урын алдыгызмы, хәзер инде шуның өчен укып бетергәнче көрәшегез", — дигән тавышы яңгырый... Залда утыручыларның әле берсе дә биш-алты елга сузылачак уку елы эчендә, сиксән алты студентның бары егерме тугызы гына (алары да күбесенчә авыл баласы) диплом алып чыгасын, укытучы кисәткән көрәшнең авыр, бик авыр булачагын белми иде. Шәһәрнең үз акылы, үз тормышы. Авылча яшәп булмый анда. Киләсең, күрәсең, яраклашасың. Ошамаса, әйберләреңне җыясың да кабат авылыңа юл тотасың. Башка чара юк. Шәһәрдә бары да табигый, бүреләр генә яши торган урмандагы кебек. Авылдан килүчеләрне шәһәр төрлечә ымсындыра. Берәүләр һушларын җыя алмый кибет-базарларда йөри, икенчеләренең аңын кинотеатрлар ала. Биек таш йортларга бикләнеп: "Аллага шөкер, газы, суы үзендә", — дип, шөкерана кылып ятучылары да күп. Белемгә тартылучыларын Милли китапханә әсир итә. Яшь чакларны искә төшереп, хәзер дә аның залларында адашып йөрергә яратам. Кечкенәдән тынгы бирмәгән сорауларыма җавапны да биредә таптым. XV гасыр башы. Татар башкаласы Сарай хәрабәләр эчендә. Идел буенда тарткалашулардан җан иңри. Кайгы бер килсә, ялгыз гына йөрми бит ул. Үзара тыныша алмаган бертуганнардан әйтерсең лә Ходай үзе борылган. Инде ничә ел корылык, ачлык, төрле чирләр адәм башларын кыра. Үзеңне мәңгелеккә килгән кебек хис итсәң, гомер ахыры тизрәк килә шул. Алтын Урда таркалган, урталыкта калган Нугай татарлары бер-берсенә баш бирмәс ун йортка бүленгән. Аларның берише әле күпме генә гомер элек чәчәк аткан шәһәр хәрабәләре арасын иңләп көтү көтә. Икенчеләрен тормыш кытлыгы борынгы болгар җирләренә китергән. Алары да Чулман кичә. Бу якларның кырыс табигатендә бары утрак тормыш белән генә яшәп була шул. Ә аның өчен урман кирәк. Нугай халкының бер өлеше тел-тамырлары уртак булган казандылар арасында төпләнеп кала. Алар күчеп килгән җирләр, Мишә елгасы буйлары, Казан арты, Чаллы төбәге халкы белән чуарлана. Соңрак берара әле ул далача фикерләгән нугайлар йогынтысында да калып, киләчәктә булачак ызгышталашларга да бер җирлек калдырачак... Тарихи яктан каршылыклы чорларны бүгенге көндә күзаллавы кыен. Әмма шунысы хактыр: бердәмлек, бер-береңә юл кую, аңлашырга теләү бик булмаган. Бигрәк тә югары катлам кешеләре арасында. Бәлкем, "Татар түрә булса, чабатасын түргә эләр", әйтеме шул чакларда тугандыр. Татар иле буйлап бүген дә кече илләр тезелеп киткән. Асылы шул ук, элеккечә. Аларның һәрберсендә башлык-солтан идарә итә. Гади халык һаман чарасызлыкта. Ә дөньяга нәрсә? Аның үз хөкеме. Шул таркау халәттә тиздән өченче мең еллыкка да сөйрәп кертәчәк ул безне. Татарның бәхетсезлеге, авыр язмышларга тарылуы — баш бирмәслегендә. Бәхете дә шунда. Башкача булганда, язмышына буйсынып күптән юкка чыгар иде. Әйе, без кимсетелгән, әмма кешелектә башкалар белән тигезлеккә омтылган милләт. Гаделлеккә ирешер юллары төрлечә, каршылыклары да бихисап. Акыл белән хис тартышып, яхшы уй-омтылышларга каршы һәрчак нәфес-шайтан каршы чыгар. 1549 ел. Чаллы кирмәненең көл-күмере белән җил шаяра. 1552 ел. Казан кан эчендә. Татар җирләрен болгатып, һәрчак хәрәкәттәге дөнья тетрәнә. Казан язмышына битараф калган Нугай бәкләре кабат берләшә. Бу юлы урысларга каршы. 1553 елда Казанның көндәше Чаллы ныгытмалары яңадан торгызыла. Нугай даласыннан хан итеп Иосыф мирзаның улы, Сөембикәнең энесе Гали Әкрәмне чакыралар. Кяферләрнең мәкере билгеле. Тиздән аларның канлы куллары Нугай җирләренә дә сузылачак. Әмма соңга калып килгән акыл белән кара көчләрне җиңәрлек түгел инде. 1556 елның язы. Көттереп килгән кыштан соң, катлам-катлам көл белән ашланган туфрактан баш калкытучы яшеллеккә кабат Чаллы кирмәненең дөрләп янган саклану буралары ава... Шәһәрләренең ныклыгы татар халкын саклап кала алмаган. Ә иман ныклыгына, халкының бердәмлегенә кайчан ирешелер? Каршыбызда XX гасырның соңгы елы. Әзме-күпме татарны саклап калган вакыт та үзгәрә. Өметләре генә акланырмы? Татар халкы язмышы әйтерсең лә тулысынча Чаллы төбәге тарихында чагылыш таба. 1774 ел. Июль башы. Татар халкы җае чыгуга үз дәүләтен кайтаруга өмет тотып кабат баш күтәрә. Чистай кичүе аша Чаллы төбәгенә үз яраннары белән Бәхтияр Канкаев чыккан. Аңа ярдәм кирәк. Тирә-як авыллар халкы бүгенгәчә "Бәхтияр үзәне" дип йөртелгән Көчек (Биектау) авылы янындагы болынлыкка агыла. Җыенда Бәхтиярны бердәм хуплаган 300 дән артык ир-атның йөзгә якыны, шул ук көнне походный старшина, керәшен татары Герасим Сабаев җитәкчелегендә Чистай кичүен сакларга китә. Анда аларга Көчек авылы кешесе Токтамышев Мәһди җитәкчелек итә. Пугачев явының төп көчләре дә алар ярдәмендә Чулманны кичә. Калган ирләрнең бер өлеше авылларда сакта калса, икенче өлеше, йөз башы Туктар Юзкәй җитәкчелегендә, хәзерге Балык Бистәсе җирләрендә көч туплап, хәрәкәт итә. Баш күтәрүчеләр Казанны алып, урыс гаскәренә күп зыян салсалар да, өстәмә килгән дошман көчләренә юлыгып җиңеләләр. Күбесе авылларга тарала. Күп тә үтми, аларны эзәрлекләп урман ягыннан Кала тау өстенә, ике меңле җәза отряды килеп урнаша. Бу отряд килгән юл халык телендә бүгенгәчә "казаклар юлы" атамасында йөри. Чаллы кирмәне каршындагы үзәнлеккә дә урыс явы кереп тула. Алар баш күтәрүчеләрнең мөмкинлекләрен чикләп Чистай кичүен ябалар. Баш күтәрүчеләр камалышта кала. Кабат азатлыкка, татар дәүләтен торгызырга омтылган Чаллы төбәге халкының әсир төшкән азамат ир-атлары кирмән каршындагы үзәнлектә җәзалап үтерелә. 1920 нче елларда кирмән каршындагы бу үзәнлек янында Казаклар авылында яшәгән Гали бай тарафыннан су тегермәне төзелә. Үзәнлектән балчык алганда җир катламыннан бик күп кеше сөякләре, кылыч-сөнге, шул чорга караган утлы кораллар чыга. Актарылган тарих... җәберләнгән милләт, дөньясын үзгәртергә омтылган язмышлар. Алар тагын күпме озата барыр безне? Кабат китапханәдә утырганнар искә төшә.^ Чаллы төбәгендә чыккан 1938—1941 елларга караган "Кызыл Йолдыз" гәҗитләрен актарам. Тарихтан сабак алырлык вакыйгалар күп сакланган анда. Революция, колхозлашу чорларында искелекне юкка чыгарырга чәчрәп чыккан авыл активистларының күплегенә исем-акылым китә... Нинди генә чаралар үткәрмәгән дә, нинди генә союз-берләшмәләр төземәгән алар. Арада иң кыюы "Сугышчан алласызлар союзы". Шуның нәтиҗәсендә Биектау (Көчек) , Ямаш, Күгәрчен һәм төбәктәге башка авылларда мәчетләр тартып алынып, клубка әйләндерелгән. Гәҗит саен дин әһелләренә, авылның иманын саклап калырга тырышучы халык вәкилләренә яла ягу. Соңыннан чарасы да күреләчәк. Кайсын-кая таркатып, иң җиңел котылганын да кимендә ун ел төрмәгә утыртачаклар. Бу гәҗит битләреннән бүгенге көндә күпләр үз әбибабаларының язмышын белә ала. Бары яла ягучылары гына билгесез. Аноним хатлар "күрүче", "белүче", "элемтәче", "хәбәрче" һәм башка шуңа охшаш имзалар белән тамгаланган. Бүгенге көндә безгә милләтнең үсеш юлында тагын да биегрәк үрләр яулау, хыяллану урынына, гасыр башындагы милли үсеш дәрәҗәсенә җитү мөмкинлеге турында уйланырга кала. Кая ул элекке дәрт, көч? Нигә бүген, милләтнең әхлакый яшәешенә мөмкинлекләр туган заманда, авылның тавышы элеккечә көчле яңгырамый? Нәрсә булды безгә?! ...1985 ел башы. Университет залларының почмагында сөйләнгән сүзләрнең тавышы артып, кызу бәхәсләргә әйләнгән вакыт. Фәнни коммунизм серләренә төшенеп, укытучылар белән бәхәскә дә керелә. Ә алар, тәнәфес вакытларында тәмәке төтененә күмелеп башкачарак фикер йөртсәләр дә, җаваплекцияләрен һаман да элеккечә үткәрә. Тамагыңны телең белән туендыргач, авызга хуҗа булырга туры килә шул. Кемнең ашаган табагына төкергәне бар? Аннан, дөньясының кая барып чыгасын кем белгән әле. Үзебез дә артык бәхәскә кермибез. Безнең дә имтиханнар биреп, диплом аласы бар. Вакыт агышы, кешенең ни уйлап, сөйләнүенә генә карамый ул. Кемне нәрсә кызыксындыра бит әле. Хокуксыз калган "олы абый" "жид"ларны сүгә. Ә безгә, авыл малайларына, шул "кимсетелгәннәр" дәрәҗәсенә җитү дә әлегәчә чынга ашмас хыял булып кала бирә. Дүрт гасырдан артык дәүләтсез калган халыкның, бары тамак ягын гына кайгыртудан ары әллә ни алга киткәне юк. Язмыш үзен дә ашатырга, башкаларның да тамагын туйдырырга мәҗбүр иткән аны. Шунлыктан үткәне белән киләчәге турында уйлар вакыты да юк, теләге дә күренми. Безнең халыкка читләргә охшап яшәргә тырышу хас. Нәрхәлдә, бүгенге язмышы башкаларга бәйле. Җитмәсә, вакыт та зур тизлек белән, татар яшәешенә яңа киртәләр тудырып, дөньясын үзгәртә. Соңгы дистә елларда булып узган үзгәрешләрдән ис китәрлек. Яңа төр видеотехника, санаклар тирәягыбызны урап алган. Бүген алардан башка тормыш алып баруны күзаллавы кыен инде. Бу яңалык-үзгәрешләргә, бер уйлаганда, шатланырлык, икенче караштан, куркыныч та. Без үскәндә бердәнбер белем чыганагы, матурлык дөньясының көзгесе китап иде. Ә хәзерге тәрбия, белем бирүчеләре дә шул ук җиде ят җирдән килүчеләр. Элек без бала-чаганы куркытып үстергән җен-шайтаннары да шулар кебек. Бүгенге көндә олы яшьтәгеләр "Дөньясы кая барып чыгар икән, яшьләр бик азынды", дип зарлана. Заман үзгәргән саен буыннар арасында каршылык туа. Әллә без яраклашабыз, әллә заманасы үзгәрә. Дөньясының казанында кайнап, яшьләр үзгәрсә, ата-аналары үткәннәре белән үз дөньяларында кала бирә. Каршылыкның башка төрлесе, өметләндергәне дә бар. Көннән-көн яшьләр иманга килә, картлары тузына. Хәер, киресенчә булганда, буын саен бары да кирегә барып дөньясы да бетәр иде. Үткәннәрнең тәрбиясе шундый булган, күрәмсең, җитмеш ел тәрбияләнгәне, ике-өч елда гына тәртәдән чыкмас иде. Татар халкы дөньяның бөеклегенә дә менгән, упкынына да төшкән милләт. Без бер яктан хисле, түземсез. Икенче карашка бездән дә сабырлары табылырмы икән? Кабат дөньясы, яшәеш өчен мөмкинлекләр тудырып, татар язмышын вакыт агышында сыный... Үзебез генә тормыш авырлыкларыннан тураеп, бүгенге халәтебездән котылып өлгерербезме? Шул өметле киләчәккә йөз тотып, кайчандыр тормыш кайнаган борынгы Чаллы шәһәре үзәгендә басып торам. Анда үткәннәрне искә төшереп, балчык үрләргә кысылып җил улый. Аяк астында, шул чорның кайгы-шатлыкларын искәртеп, савыт-саба ватыклары чылтырый. Тагын да астарак, катламкатлам җирдә безнең укылмаган тарих ята. Чаллы төбәгендә бүген дә тормыш дәвам итә. Без — шул үткәннәрнең варис-оныклары. Чаллы шәһәрчеге — ата-бабаларыбыз нигезе. Тирә-ягындагы зиратлар — мәңгелек йортлары. Күпме кан, күз яшьләре түгелгән бу урында. Әйтерсең лә бары кайгылардан гына торган дөнья бар нәфрәтен безнең халыкка юнәлткән. Ихтыярсыздан Хәлфә бабайның халык телендә сакланып калган сүзләре искә төшә: "Кала тауны Хан корды, тирә-ягы яу булды, тездән ары кан булды..." Үткәннәрдән кабат чынбарлыкка кайтам. Каршымдагы тарихи урын актарылган, җимерелгән. Изге чишмәләре ләм белән капланган. Чүп баскан зиратларында көтү йөри. Тирәягында, тарих катламнарын изеп, заман техникасы үкерә. Әйтерсең лә вакыт безгә, кеше гомере чикле, дөнья малы җыеп бетерерлек түгеллеген искәртә. Бүгенге көндә бабаларыбыз нигез-йорты бездән игътибар, кадер-хөрмәт һәм хәердога көтә. Тик ис-акылына килеп, гыйбрәт алучылары гына табылырмы? Кешене вакыт сайлый һәм ул яшәүнең һәр мизгелендә сынала. Мин сезнең арада яшәдем. Уй-теләкләрем, өмет-хыялларым да шул хакта. Яшәү мәгънәсенең хакыйкате бер булса да, барыр юллары төрлечә аның. Уйланучылары да булмый калмас әле. Серлелеге белән мәңгелек хакыйкатькә дәгъва иткән дөнья бит бу! А кла нга н өмет Азан тавышын ишетеп, мәчеткә барырга чыккан Нәҗип карт урамда күз күрмәгән, колак ишетмәгән зиннәтле машина күреп аптырап китте. Ул да түгел машина Нәҗип картның капкасына ук терәлеп туктап калды. Кем булыр бу? Мондый ташландык авылга ничек адашып кергән дә, авыл арасындагы чокырлы юлда ничек ватылмаган. Чит ил кәнтәйләре түгел, сәвит тракторы да ике-өч елдан артык йөри алмый, тарала монда. Олырак яшьтәге йөртүчесе машинадан төшкәч, таныш кеше чалымнары күреп, гаҗәпләнүе тагын да артты картның. Мөхәммәтгариф мулла оныгы... Зур кеше икән дип ишетелгән иде, дөрес булган, күрәмсең. Әйе, акыл белән сәләт, дөрестән дә, нәселдән килә, ахры. Аннан дөньясында бар да бер әйләнеп кайта бит әле. — Нәҗип абый сез буласызмы? — Нәҗибе мин, энекәш, ә менә олылауга килгәндә — кемгә абый, кемгә бабай. — Гафу итегез, үпкәләтәсем килмәгән иде. — Әйе, кешене олылап та, кечерәйтеп тә була. Мин андыйлардан түгел, энекәш, шаяртуым шундый. Таныш кеше чалымнары күрсәм дә, сорыйм инде, кем дип белик? — Саймә малае, элекке авыл мулласы Мөхәммәтгариф оныгы булам мин. Ринат исемле. Нәҗип картның уе бүленеп калды. Мәчеткә бару олы савап булса да, гомер эченә бер килеп чыккан Мөхәммәтгариф мулла оныгын ташлап китәргә кыймады. Шулай да Нәҗип карт сүзне коры тотты: — Күрүгә бабаңа охшаткан идем, ялгышмаганмын икән. Ашыккан чагым, улым, әйт дөресен, кемдә тукталдың, нинди язмыш җилләре йөртә үзеңне? — Нинди язмыш җилләре куганын үзем дә аңлап бетерә алмыйм әле, бабай. Ә менә авылга кергәч, беренче тукталган урыным шушы. Әни сезне эзләп табарга кушты. Кемгә тукталсаң да, борып җибәрүче булмас, шулай да мулла йортында тукталсаң, хәерлерәк булыр, диде. Минем иркенләп кайтуым иде, кунарга урын да булмасмы? — Алай булгач, улым, капканы ачып машинаңны ишегалдына керт. Үземдә тукталырсың, күңелең теләгәнчә яшәрсең. Ашыгуым иде, җомга вакыты җитә, ниятемнән бүленмим инде. Кайткач, иркенләп сөйләшербез. Әбиең өйдә, кереп, таныша тор. Син авыл өчен чит кеше түгел, иркенләп йөр. Мәчет юлында Нәҗип мулланың Мөхәммәтгариф язмышына бәйле хәтер җепләре сүтелде. Бүгенгедәй хәтерендә, 1933 елның көзе иде. Табигатьнең тәүлек буе котырган беренче карлы буранына ияреп, авылга хәбәр таралды. Мөхәммәтгариф мулла бар мөлкәтен калдырып, гаиләсе белән юкка чыккан. Без, бала-чага, олыларга ияреп шунда йөгердек. Без килгәндә, капка да, өй ишекләре дә ачык иде. Ишегалдында мулла абыйның үзе үлгәнче ясаткан, бары үлгән елы гына язылмаган кабер ташы. Олы өйдә киштә тулы китаплар һәм идәннән түшәмгәчә сузылган кеткелдәп йөрүче сәгать. Гере идәнгә чаклы ук төшеп җитә язган булса да, сәгать йөри иде әле. Димәк, юлга кичтән кузгалганнар. Өйдә бар нәрсә дә үз урынында, чиста, җыештырылган. Менә хуҗалары килеп керер дә, кеше өендә ни эшләп йөрисез, дип сорар кебек. Авыл кешесе аптырашта, һәммәсе дә бик борчулы. Озак та үтмәде, авылга районнан килгән кораллы кешеләр керде. Аларга Мөхәммәтгариф мулладан калган ике йөк китапны төяп китүдән башка чара калмаган иде. Авыл кешеләре, күз ачып йомганчы, бәладән башаяк, дип таралышты. Бала-чагадан сорашып бернәрсә дә белә алмагач, ишек-капкаларны кадаклап, хәрбиләр китеп бардылар. Мөхәммәтгариф мулла гаиләсе районнан киләсе кораллы кешеләр турында бер тәүлек алдан хәбәрдар булып, репрессия машинасының үзәге — Казанга китеп юк булган иде. Соңрак авылда мулла турында төрле имеш-мимешләр таралды. Берәүләре аны Чистайда күрсә, икенчесе Малмыжда очратты. Өченчеләре, хыялларында мулланы саклап калу теләгеннән тагын да ераграк, Бохара якларына ук җибәрде. Бер атнадан соң хәрбиләр белән район түрәләре авыл кешеләрен җыеп, барыбер мәчеткә йөрүче юк, яшьләргә клуб кирәк дип, кул күтәрттеләр. Шунда ук мәчет манарасын кисәргә теләүчеләре дә табылды. Шул ук көнне кичкырын мулланың бар мөлкәтен, өй каршында базар ясап, очсыз бәягә саттылар. Районга киткән галәмәт зур сәгатьтән башкасын авыл халкы талашып алып бетерде. Шулай да Нәҗип өчен ачылмаган бер сер калды. Күпме гомер узса да, авыл мулласының үзе өчен ясаткан кабер ташын башка күрүче дә, белүче дә табылмады. Авыл яртылаш пенсионерлардан торса да, башка көннәрдәгечә җомга намазына килүчеләр 7—8 дән артмады. Намаз ахырында, дини нәсыйхәтләргә кушып, атна арасында булып узган дөньяви яңалыклар сөйләнде. Үзеннән соң килеп калган дәрәҗәле кунак турында да сүз чыкты. Әмма кунакның ни сәбәп белән килүен берсе дә аныклый алмады. Шулай да: — Бәлкем, мәчет төзелешенә ярдәм итә алыр, мулла оныгы икәнен исенә төшерергә кирәк. Аннан авылга асфальт салдырмасмы, аларга чүп кенә ул. Бер яхшылыгы тиеп, тормышлар яхшырып китмәсме, — дип, киңәш тотучылары да табылды. — Яңа мәчет салдырып, юлга таш түшәп кенә авылны иманга китереп булса иде ул. Әнә шәһәр җирендә бары да бар. Тик иманнары зәгыйфь. Әхлак юк. Миннән калмас, җае чыкса сөйләшеп карармын... Җомга намазы шулай тәмамланды. Нәҗип картның борчулы уйларын куертып, арткы яктан кара болыт ияреп кайтты. Хәер, яз башында яңгырның артыгы да, зыянлысы да булмый анысы. Шулай да авыл халкында зират ягыннан чыккан кара болыт һәрчак хәвефле саналды. Үзеннән өйдә калган кунак та башыннан чыкмады картның. Юньле кеше баласы начар уйда йөрмәс-йөрүен. Тик яңгыр яуса, атна-ун көнсез ул утырып юлга да чыга алмас. Эх, бигрәк таланды, талкынды шул авыл. Акчасы булса, уңайлыклары туар анысы. Кешелеклелеккә, иманга ничек кайтарасы авылдашларны? Менә бит эш нәрсәдә. Хупҗамал әбинең тәм-томнары белән сыйланган кунак аны капка төбендә елмаеп каршы алды. Күк йөзенә ымлап, кайту юлында болытны Мишә тирәсендә узып китүен һәм әле шуңа шатланып утыруын белдерде. Кыяфәтеннән күренгәнчә, туасы көн дә, юл бозылып, тоткынлыкта калу куркынычы да кызыксындырмый иде аны. Нәҗип карт Ринат авызыннан, заманында тирә-якта дан тоткан бабасы Мөхәммтгариф язмышы турында күпне белә алмады. Әнисе Саймә сөйләве буенча, алар авылдан чыгып качкач, Арча аша Казанга килеп төшәләр. Дөньяның кая барганын чамалаган мулла, кулга алынганчы танышлары аша хатыны белән балаларын башка фамилиягә күчертеп, гаиләсен замана шаукымыннан саклап кала. Бу үзгәрешләрдән соң бер айлап вакыт узгач, Мөхәммәтгариф мулланы Черек күл төрмәсенә алып килеп ябалар. Аннан соң өч ай Пләтән төрмәсендә тоткач, үзе кебекләр белән бергә этап белән Мәскәү астындагы Беломорканал төзелешенә җибәрәләр. Мөхәммәтгариф мулланың бүгенгәчә ачыкланмаган тарих җепләре шунда өзелә... Ринат, сөйләшкәндә шаянлык, ачык күңеллелек күрсәтсә дә, үзе турында бик ачылып сөйләмәде. Хәер, өйдә дә утырмады ул. Авылны әйләнеп чыкты, урман-кырларны, елга буендагы бар болыннарны аркылыга-буйга узды. Бабасыннан истәлек булып калган Мулла елгасын карады, шул тирәдәге коелы һәм ташлы елгаларын айкады. Авыл кешеләре белән аралашты, хәл-әхвәлләрен белеште. Бабасы нигезенә каршы яктагы иске мәчетне өйрәнде. Зиратны узып, әле ике-өч ел элек кенә таркалып юкка чыккан урыс авылы нигезен дә барып карады. Әмма башларына нинди уйлар кергәндер, беркем дә белмәде. Көннәрнең берендә, авыл кешеләрен шаккатырып, кесәсеннән урталай бөкләнгән кечкенә генә бер "нәмәрсәкәй" чыгарды да кем беләндер боерган тонда ике-өч сүз алышты. Нәкъ бер сәгать вакыт узгач, Нәҗип бабайның өй артына вертолет төшеп утырды. Аннан сәер кунакны үзенә алгач, авыл тирәли ике-өч тапкыр әйләнеп юкка да чыкты. Авыл халкы гөж килде. Нәркем үз хыялындагысын авылга килгән олы кунакның сүзе итеп сөйләде. Яшьләрне Нәҗип бабайның ишегалдында калган чит ил машинасы кызыксындырса, бала-чага аның бакчасында вертолеттан калган өч тәгәрмәч эзе тирәсендә чуалды. Берәүләре, байларның өресе куе була, авыл туйдыргандыр дисә, икенчеләре, аның китүен, кисәк кенә зур эш белән Америкага чакыртканнар икән, дип аңлатты. Хәер, кайгыручылар да булды. Авыл түрәләре, бу акчалы, дәрәҗәле кешенең Казан шәһәрендәге зур заводларның берсен җитәкләвен белеп алганнар иде. Шунлыктан аларның һәрберсе олы кунак белән очрашу җаен эзләде. Тик коеп яңгырлар яву сәбәпле, машина белән авылга керә алмадылар. Чылбырлы трактор белән баруны яхшысынмый, юл ачылганын көтеп, өлгерми калдылар. Бу юлы да, нәкъ 65 ел элек төнгә каршы нигезен ташлап китәргә мәҗбүр булган Мөхәммәтгариф мулла кебек, мулла оныгы һәркемнең күңелендә йөрткән өметен үзе белән алып китте. Ләкин авыл халкының өметсезләнүе озакка бармады. Атна-ун көн үтмәде, Мулла елгасы башындагы үзәнлеккә юл төзү техникасы кереп тулды. Шунда ук вакытлы тору өчен лагерь кордылар. Аларны көйләп, йомышчы малай кебек, район җитәкчесе үзе чабып йөрде. Ике атна эчендә авыл юлына таш җәеп, Казан юлына тоташтырдылар. Юл төзү машиналарын асфальт җәюче җайланмалар алыштырды. Тагын да соңрак мәчет тирәсендәге бушлыкка машина-машина бүрәнә, төзелеш материаллары бушаттылар. Тагын бер атнадан соң нәкъ элекке урынына вертолет белән Ринат үзе килеп төште. Бу юлы Нәҗип бабайның өе авыл кешеләре белән тулды. Авылны олы бәладән — юлсызлыктан коткарган кешегә рәхмәт сүзләре яуды. Сүз дә юк, киләчәккә өмет белән карап, авыл өчен башка уңайлыклар тууын да көтә иде алар. Нәҗип карт Ринатның өметен акламады. Алдан сөйләшү булмаса да, мәчет төзелешенә бик теләп алыныр дип уйлаган иде ул аны. Әмма мулла үзенең бу Вазыйфасына да чарасызлыктан, башка кеше булмаганлыктан гына алынуын белдереп, авылның иманын саклау безнең кебек коммунизм төзергә алынучыларга калгач, бик алдырып булмас инде ул, туган, дип акланды. — Бүгенге көндә бабаң кебек иманлы кешеләрне табуы кыен инде. Булганы да белемсез. Аннан, энем, изге эш булса да, бу эшкә алынмавымның тагын бер сәбәбе бар, олы улым авыл башында йорт төзи. Авыл кешесен яхшы белгәнлектән, мәчет төзелешен җитәкләсәм, хаксызга гайбәт таралуыннан куркам. Яши-яши генә аңлыйсың, яхшылык гел яхшылык белән генә әйләнеп кайтмый икән ул. Син дә бу хакыйкатьне белеп тор. Бу эшне башкарып чыгарлык бер кеше бар авылда. Шуны күндерә алсаң, иң зур файдам шул булыр. Азрак салырга яраткан кимчелеген күрмәсәң, башкасында ышанычлы, намуслы кеше. Балалары да кешелекле, дини тәрбия алган. Аракыга ябышуы ике ел элек хатынының фаҗигагә очравына бәйле. Шуннан соң күңеле төшеп, дөньясыннан ваз кичәргә тырышып ятуы. Нөнәре дә төзелеш эшенә бәйле, колхоз азмы-күпме төзелеш алып бара алганда прораб булып эшли иде. Торуы да мәчет каршында, бабаң Мөхәммәтгарифның элекке күршеләре. Сез аның белән яшьтәшләрдер дә әле. Бабаларыгыз да бер-берсен белеп, аралашып яшәгәннәр иде. Атасы да гомер итеп, бабаң нигезе — мулла тыкрыгының бер адым җиренә дә кермәде, кеше дә кертмәде. Кыскасы, Мансур — ышанычлы кеше. Үзең барып танышсаң, сөйләшсәң ышанычлырак булыр. Бер генә үтенечем бар, кырысрак кеше ул, кырлы-мырлы сөйләшсә, бик аптырама, үзеңне кече тотып, җаена керергә тырыш... — дип төгәлләде үзенең сүзен Нәҗип карт. Ринат Габдерәсулович Мансур янына елмаюлы уйлар белән юл тотты. Әнисенең сүзләре исенә төште аның: "Дөнья ул шундый, улым, кирәк булганда, дуңгызга да иелеп сәлам бирдерә". Әле моңарчы һәркем Ринатның җаена кереп, ярарга тырышты. Аның кабул итү көненә шәһәр, район башлыклары да, секретарь кызга бүләкләр ташый-ташый, өч көн алдан языла. Инде менә дөньясының әнисе искәрткән чагыдыр, олы башын кече итеп, ярым җимерек колхозның эшсез калган прорабы янына үзе бара. Әле тагын исерек булуы да ихтимал икән. Кырлы-мырлы сөйләшсә, җаеннан да торырга кирәк. Әлегәчә эш йөрткәндә ике принципка таяна иде Ринат — эчүчеләр белән каракларны җене сөймәде. Дөньясында күпләр өчен хыял гына булып калган үрләр яулаган Ринатны нинди язмыш җилләре ташлады соң бу якларга? Гомумән, бу очракны аңлый да, аңлата да алмый ул әлегә. Соңгы елларда җаны актарылып, күңеле уйный башлады аның. Яшь чакта бер, олыгая төшкәч, икенче төрлерәк уйлап, яшәешне дә башкачарак бәяли башлыйсың икән. Тормыштан канәгатьсезлек тә шунда туа. Үзең корган гаиләңдә аңлау тапмасаң бигрәк тә. Байлыгы, дәрәҗәсе булса да, тормышы тыныч, бәрәкәтле булмады Ринатның. Әтисе, бабасының исем-фамилиясен инкарь итеп югарылыкка күтәрелсә дә, бу биеклеккә ул әтисенең ярдәменә таянып, комсомол, партия баскычлары аша атлап менде. Тормыш иптәшен дә, башка кавемнән сайларга туры килде аңа. Әнисе ризасызлык күрсәтсә дә, әтисенә каршы килә алмады. Мансурларга кергәндә, ишегалдында чиләге белән мөлдерәмә сөт күтәргән кыз бала очрады. Ягымлы тавыш белән: — Тулы чиләккә туры килдегез, яхшы нияттә, мактап йөрисез икән, абый, әйдәгез, узыгыз, — дип каршы алды ул аны. Кыз бала ислам кануннары кушканча киенгән иде. Әле берәр ел элек кенә Ринатның машинасында узганда, мондый киемдә йөрүче кызларны күргәч, нинди мөгез чыгару бу тагын дип, ризасызлык белдереп, көлемсерәп узганы исенә төште. Мансур аек иде. Чәй эчә-эчә узган сөйләшүдә Ринат белән күптәнге танышы белән утыргандай ихлас булды. Сорамыйча да үзенең эчке тойгыларын, кичереш, ризасызлыкларын ачып салды. — Әйе, мин салгалыйм. Авыл халкы моны хатын үлгәннән соң чарасызлыкта, ялгыз калуым белән бәйли. Юк, аңа гына түгел, бар авылның минем кебек чарасызлыкта калуына, рухи, матди хәерчелектә калып, шуннан чыга алмавына йөрәгем күбрәк әрни минем. Бер кеше кайгысы халык язмышы түгел әле ул. Ә синең кебек хуҗа-нәчәлникләрне җенем сөйми дә сөйми инде минем. Урман бете белән чагыштырам мин аларны. Кереп кадалалар да, нәфселәренә тыела алмыйча, шартлаганчы халыкның канын суыралар... — Мансур, дөнья ул, син, мин күзаллаганнан күпкә киңрәк. Нәчәлникләрне бер төс белән генә буяу кирәкмәс. Алар арасында да төрлесе бар. Килешәм. Әмма бу чарасызлыкта калуда сезнең, халыкның үз гаебе дә бар. Хаклык бер яклы гына булмый ул. Мансур, тыңлап бетергәч, сорау бирде: — Әйе, ниятең изге. Яхшылыкның зурысын эшләдең, юллы иттең. Төзелеш материалы булгач, изге эш — мәчетен дә төзербез, бездән калмас. Шулай да сорыйм әле, байның артык акчасы булмый аның, нәрсә кирәк сиңа бу авылдан, нинди уйлар йөртә сине? — Ачылсам ачылыйм инде. Әйе, бай мин. Бу байлыкны теләсәм дә үзем өчен генә туздырып бетерә алмыйм. Ә менә ялгызлыкка килгәндә, мин дә синең хәлдә. Дөрес, хатын исән. Бергә яшәгән булып ятабыз. Бергә булсаң да, бер хис-теләктә янмасаң, тере мәет кебек була икән ул. Бар да бар, тик яшәү мин теләгәнчә, күңел тартканча түгел. Безнең кебек кешенең гаиләсе төзек булмавын бик күрсәтәсе килми аның. Ринат хуҗа кешедән уңайсызлана-уңайсызлана үзен каршы алган кызны күзәтте. Гадилә, кунак белән әтисенә сыйхөрмәт күрсәтеп, табын тирәсендә бөтерелә иде. Өй эче гади булса да, зәвык белән бизәлгән. Чисталык, пөхтәлек һәр әйбернең үз урынында ятуында күренеп тора. Кыз баланың һәр сүз, һәр хәрәкәтеннән җанга тынычлык иңә иде. Нидән бу халәт? Ринат карашын яшереп сүзен дәвам итте: — Эчеп исереп кенә дөньясыннан качып, ваз кичеп булса икән ул. Сез түгел, без төшеп утырыр идек аның мичкәсенә. Сиңа әле җиңелрәк. Әти дип өзелеп торган тәрбияле ул-кызларың бар. Мин аларны да үз тәртәмә кертә алмыйча азапланам. Син бүгенге көнеңнән өметеңне өзеп утырсаң, мине киләчәге куркыта. Сез авылда, татар калыбында яшәгәнлектән, бәлкем, тоймыйсыздыр да аны. Нәсел тамырларының миннән соң өзелеп калу куркынычы алдында торам мин. Нәселеңне дәвам итү теләге яшь чагында уйландырмаса да, олыгайган саен аңга кереп, миләрне бораулый, җелекләрне суыра икән ул. Ни эшләргә белми бәргәләнүләрем, нигә булса да ябышып, тотынып каласы килүдән. Бабам гаиләсен үзеннән ваз кичтереп саклап калган. Ә мин менә сезгә ярдәм итеп, үземне саклап калып булмасмы дип өметләнәм. Дөрес, мин моңа әле үзем дә инанып, ышанып бетмим. Бүгенге көндә әнинең: "Улым, мөмкинчелегең булганда, авылда мәчет белән бабаң нигезен торгыз", — дигән теләк-бурычын үтәп йөрүем. Сезне үчекләп, төрле гайбәтләргә урын калдырып, шушы ярым җимереклек уртасында, элекке мулла урынына хан йорты төзеп куя алмыйм бит инде мин. Халык аңламас. Хаклы да булыр. Киләчәкнең күзе юк, алдан ни буласын төгәл әйтә алмыйм. Үзегезгә үзегез булышсагыз, миннән ярдәм булыр. Ә бу сөйләшү әлегә икебез арасында гына калсын. — Синең ярдәмең кирәкми, эш кирәк безгә. — Менә шул турыда сөйлим дә инде мин. Миндә бушлай таратырлык Әндри казнасы юк. Барысы да үзегез өчен, үзегездә каласы. Иөгерә-йөгерә эшләрсез. Мәчетне өмә белән бурап күтәрегез. Калганы түләүле булыр. Аннан беренче чиратта кирәк булган башка төзелеш эшләре турында уйлашырбыз. Эшләгән кешенең кадерен беләм мин. Урлашу белән эчкән кешене якын да китермим. Боларын җиткерә аласың. Белә торсыннар. Ошадың син миңа, Мансур. Кемлегеңне эштә күрсәтерсең. Авыл кешесен күреп сөйләшкәч, язмышлар уртаклыгын, туганлыкны күбрәк тоясың икән. Мин үскәндә туган авылым булмады. Без шәһәрдә яшәүчеләр — ятимнәр, илсез, җирсез калучылар. Югалтулары да ул гына булса иде икән әле. Туган нигезсез генә түгел, телсез, динсез, тамырларсыз да калдык без. Бер тамырдан чыккан кавем лә без. Бер милләттән булса да, тамырсыз, калын акчалы "түмгәк"ләрдә кеше кайгысы юк. Синең икеләнүеңне яхшы аңлыйм мин. Ә акыл сатарга һәркем булдыра аны. Әле матур сөйләп, төп башына утыртуга килгәндә, без остарак та түгелме икән? Кеше ничек кенә хыялланмасын, киләчәккә матур планнар төземәсен, беренче үзе турында уйлый ул. Мин дә сезнең өчен генә тырышмыйм, тыныч картлыгым, үземнән соң инсафлы оныкларым калсын өчен бар байлыгымны бирер идем. Надежда Ринатта татарлык хисләре уяна баруын күреп, куркып калды. Бу тынгысызлык көннән-көн арта торды. Әле бары да яхшы, тыныч иде. Олы улын шәһәр кызы, ярым татар, ярым үз кавеменнән булган Эльвирага өйләндереп, әбибабай булдылар. Оныклары Марат белән Лениза да яраткан әбиләре тәрбиясендә. Каенанасының баштарак сиздергән ризасызлыгын да, ире аша җайлый барып, күндергән кебек иде. Кечкенәләре Арнольдның янында иртә-кич сырпаланып йөргән Ленага да өметләнеп йөргән чак. Тормышында бары да үзе теләгәнчә корылган иде Надежданың. Тик кисәк кенә, әллә ничек какшап куйды әле бу дөньясы. Радио-телевизорлары, газет-журналлары аша да колакка ятмас сүзләр керә башлады. Яңа әйтемнәр, моңа чаклы колак ишетмәгән сүзләр уйлап таптылар. Үткән-беткәннәрне, әллә нинди хан заманнардагыларны искә төшерделәр. Бу үзгәрешләр алар йортына да үтеп керде. Каенанасы да үз бүлмәсенә генә сыймыйча, залдан кечкенә иконаларны алдырып, намазга басты. Китап киштәсендәге Библия янында, язылышы ук күңеленә шом салган Коръән китабы урын алды. Инде менә оныгы да: "Бабуля, мы ведь тоже татары?" — дип, эчпошыргыч сораулар бирә. Надежда ике ут арасында калды. Күңеле икегә бүленә алмый иде аның. Татар телен дә белми. Элегрәк ире әйткәләсә дә, вакытында игътибар бирмәде, дөресрәге, кирәксенмәде. Чатный башлаган гаилә калканының арасы зураеп, салкын җилләре уйный башлавын теләми иде ул. Бәлкем, бар да узар әле. Ринаты үзе генә берни эшли алмас. Оныклары дәүләт, мәктәп тәрбиясендә. Беренче эш итеп Арнольдны Ленага өйләндереп, башлы-күзле итәргә кирәк. Аннан күз күрер. Бәлкем, дөньясы да гел болай тормас, элекке эзенә төшәр әле. Мансур эшкә дәртләнеп тотынды. Бар авылдашларын йөреп чыкты. Эшнең асылын аңлатты. Нәҗип мулла да зур ярдәм күрсәтте, олы кешеләр — яшьләрнең әби-бабалары, атааналары аша ярдәм итәрлекләрен барлады. Булышучысы булмаган карт-карчыклар мәчет бурасын эшләүчеләргә ризык ташыды. Тирә-як авылларда "шабашкада" булучылар да, вакытлыча эшләрен калдырып, өмәгә кайттылар. Гомер буе син — миңа, мин — сиңа дип, кулалмашка эшләгән халык бердәм эшкә тотынды. Дөрес, изгелек тә, авылдашларыннан яхшысынмыйча, ярарга тырышып, яхшатлы булып күренү теләге дә бар иде бу бердәмлектә. Баштарак, үз гомерләрендә иң зуры бишкә биш метрлы, алты почмаклы йорт кына төзегән авыл ирләре мондый зур мәчет планын күреп берара югалып калды. Тик Мансур һәр эшнең башлангычында үзе торды, киңәшләрен биреп, җаваплылыкны үз өстенә алды. Элек укыганнары, төзелештә эшләгәннәре дә ярдәм итте аңа. Уникешәр метрлы бүрәнәләрне күтәреп, күчереп йөртер өчен Казаннан кайткан кран да һәрчак әзер торды. Электр пычкылары эшкә алынды. Бер атна дигәндә, бурап бетереп, икенче атнасында яңа корылган мәчет нигезенә күтәреп тә куйдылар. Авыл кешеләре бу вакытта кабат бер-берсенә якынаеп, бердәмлекнең көчен татыды. Ринат авыл кешеләренең мәчет эшендә бердәм булып, тиз һәм сыйфатлы эшләүләрен күреп сөенде. Нәй, болар белән җир җимертеп эшләргә була икән, дип уйлады ул. Акча түләмәгәндә дә алар әле үзләрен дә туйдыра, шәһәр халкын да ашата. Азрак кызыксындырып, акча түләп, кешечә яшәрлек мөмкинчелекләр дә тудырсаң икән! Авыл халкын иң ватканы, интектергәне— утын әзерләү. Үзләре дә, газы керсә, печәнен генә әзерләр идек, шул утын кайгысы кешелектән чыгарып, иртә картайта, дип зарландылар. Утын эше һәрчак аракыга бәйле булып, яшьләре дә күп очракта шул сәбәптән эчәргә өйрәнгән. Авыл хуҗалыгы техникасы да кыр эшләренә караганда урман арасында күбрәк ватылып туза икән. Ринат ике атна буе газ кертү мәсьәләсен өйрәнде. Дуслары, танышлары аша кирәкле кешеләргә чыкты. Җайланганын җайлады, каршы килгәненә өстәл сукты, ләкин барыбер үзенекен итте, газ магистрален, онытылып, урта гасырлар чорында яшәп яткан татар авыллары аша җибәрттерде. Бу эштә битарафларга караганда дусларны күбрәк тапты. Ул да түгел, алар белән берлектә, Дәүләт Советы аша, авыл хуҗалыгына булышучы завод-фабрикаларга налогны ун процентка кимрәк түләү мөмкинчелеген уздырды. Чоры, вакыты да үзгәрешләр тудырган заман бит. Аннан шул ук җитәкчеләре дә кайчандыр авыл бишегендә тибрәлеп үсүчеләр. Кабинетларында кылтаеп азаплансалар да, табигатькә алып чыгып, авыл зарын ирештерсәң, минутында хискә бирелеп, чарасыз калган авыл халкы халәтенә төшәләр. Боларны, җаена кереп, күңелен кузгалтсаң, кеше итәргә була әле. Авыл мохите таш йөрәкләрне эретергә дә сәләтле ул. Ай узды дигәндә, мәһабәт мәчет авылны нурга күмде. Аны эшчеләр көнне төнгә ялгап эшләделәр. Ринат мәчет эшенә Балтач районыннан өч эшчене үзе алып килде. Чөнки һәр якның үз осталары, эшләү алымнары төрлечә. Ул аларның эшләреннән канәгать иде. Иң ошаганы шул: эшнең тәмен белеп, үзләре тудырган матурлыкны, акчага бәйләп кенә исәпләми иде алар. Ярдәмчеләрне Мансурга авыл ир-атлары арасыннан үзенә сайлап алырга кушты. Акча эшләүгә караганда, эшләргә өйрәнү күбрәк кирәк иде авыл осталарына. Гел күршегә йөгереп булмас. Киләчәктә эшләнәсе эш-хыяллар да зурдан. Аннан акчаны да авылдан читкә чыгарасы килми иде Ринатның. Бай, матур яшәү өчен сыйфатлы, тиз эшләргә өйрәнсеннәр. Кеше авызына карап ята торган заман түгел. Ринат мәчет төзелеш-бизәлешендә яңа алым — чит илләрдән кайтартылган материаллар кулланды. Мансурның көне буе эшчеләр арасында кайнашуына карамастан, Ринат атнасына ике-өч тапкыр кайтып, эшнең барышы белән үзе кызыксынып, күзәтеп торды. Эшчеләр белән аралашканда да дога кебек гел бер сүзне кабатлады: эшкә хәрәм кертмәскә — урламаска, тамчы да хәмер эчмәскә, егетләр. Акчадан тормам. Ринат кече улының сессиясен тәмамлавын зарыгып көткән иде. Ниһаять, ул көн дә килде. Авылда мулла бабаңның йортын төзи башлыйбыз, синең ярдәмеңә өмет итәм дип, улының күңелен яз башында ук кузгатып куйган иде. Аннан Арнольд үзе дә җәйге каникул вакытында акча эшләү мөмкинлеге тууына шатланды. Әтисе бай булса да, акча белән бик азындырмады аларны. Әнә абыйсы да әтисенең заводында эшләсә дә, өлкән инженер гына булып йөри. Теләсә үз ярдәмчесе, ким дигәндә цех начальнигы итеп куя алыр иде. Юк шул, аның тормышта үз принциплары. Җитмәсә, соңгы елларда үз сәерлеге, әнисе әйтмешли, татарлыгы да уянды. Ринатның улын авылга кайтарып, шәһәр тормышыннан арындырып торырга теләү сәбәбе, аның артыннан өерләре белән чабып йөрүче марҗа кызларына да бәйле иде. Мәхәббәт тә, Арнольдның ягымлы карашы да җәлеп итми аларны. Улын үзләренә карата алсалар, бәхет, мул тормыш килер дип өметләнәләр. Аннан авылда йорт төзү һәм киләчәккә бәйле планнарын тормышка ашыру өчен дә кече улының теләктәшлеге кирәк аңа. Олысын теләсә дә, үз тормышыннан аерып булмас инде. Анысы бар уй-фикерләре, үзен тотышы белән дә әнисенә охшаган. Хатыны да шәһәр кызы, авыл җирен бик өнәмәс. Инде кечесе генә өметләрен акласа ярар иде. Ринат улын Мансурларга урнаштырды. Беренче тапкыр үзенең таләпчән тавышын үзгәртеп: — Улым, кеше алдында минем йөземне каралтмасаң иде. Сине калдырып киткәндә, иң зур борчылуым шул. Авыл халкы бик сынап карый ул. Яхшы булсаң, үз итәрләр, яратырлар. Аннан, бабаңның мулла булуын да онытма. — Ну син, пап... — Оныт ул сүзеңне, нинди "папа" булыйм мин сиңа. Әниеңне әйтер идем, тәки үз этлеген эшләде. Аз сөйләш, күп тыңла. Кеше белән исәнләшеп йөр. Татарча өйрән. Үзеңне гади тот. Мансур абыеңның сүз-киңәше минем сүз булыр. Йорт эшләрендә булыш. Миңа үз байлыгым җитә, мөмкинчелек булганда, үз йортыңны үзең төзе. — Әти, син мине авылда калыр дип уйлыйсыңмы? — Киләчәкнең күзе юк, улым, үзең карарсың, ирексезләмәм. Шулай да барын да алдан кисеп ташлама. Авылда күңелеңне биреп яшәп кара әле. Аннан соң бер карарга килерсең. Әле укуыңны да тәмамлыйсың бар. Ринатның беркайчан да болай күңеле өзгәләнеп, борчулы уйларда юлга чыкканы юк иде. Бар уйлаганы, өмет-хыяллары, тырышканнары юкка чыкмасмы? Бу юлы ул шәпәрдә озаграк тоткарланырга булды. Гадилә белән Арнольд арасында яхшы мөгамәлә беренче көннәрдән үк урнашты. Гадилә өчен Арнольд бер эшкә сәләтсез, яңа туган кәҗә бәрәне кебек тоелды. Ярым русча, ярым татарча сөйләме дә матур яңгырап, һәрчак елмаясын китерде. Аннан ул — беркатлы,^нәрсә әйтсәң, шуңа ышана, нәрсә кушсаң, шуны эшли иде. Йортта менә дигән ярдәмче булып, йомышчы малай урынына чабып йөрде. Чишмә юлын да парлашып таптадылар. Арнольд итагатьле булып, Гадиләнең тулы чиләк-көянтәсен күтәреп, бөгелә-сыгыла суны үзе ташыды. Авыл халкы да ошатты аны. Беренче атнадан ук яратып, кем дигәндә, Мансур кияве дип, кушамат тактылар. Арнольдка да авыл беренче көннән үк ошады. Егетләре дә гади, бала-чагасы да самими, үзе кебек иде. Кызлары да сагыз чәйнәп, арттан ияреп йөрмәде. Килгән-киткәне "улым" дип сөйләште, очрашкан бере сәламен алып, сәлам бирде. Көндезләрен Мансур абыйсына ярдәм итеп, кичләрен авыл егет-кызлары белән аралашты. Мактанмыйча, үзен әллә кемгә куеп яшәмәүче дөнья барлыгын элек башына да китерә алмый иде ул. Сыра эчеп, тәмәке тартмыйча да күңелле яшәп була икән. Дөрес, бер күңелгә ятмаганы бар иде, Гадиләне берничек тә дискотекаларга йөрергә күндерә алмады ул. Эх, шәһәрдә булса, күңел ачарга кызларны көтүе белән табар иде. Әгәр Аена булса, Арнольдка ярар өчен, кырык төрлегә бөтерелеп, ярарга тырышыр иде. Ә бу кулыннан да тоттырмый, игътибар биреп, карашын да тоткарламый. Мансур абыйсы да аңа шәһәр баласы итеп карамады. Эш вакытында Арнольдның кулыннан көрәк, лом кебек корал төшмәде. Такта ташу, кирпеч өю кебек эшләре дә табылып кына торды. Бабасы нигезендә эш бетеп торганда, яңа төзелә башлаган ипи пешерү йортында булышты. Болай арып, тәмле йоклап, комсызланып ашаганы да юк иде аның. Тәненең аклыгы югалып, кояш нурында каралып бетте. Гадилә дә күз сирпеп кенә узды, ярдәм итәргә ашыкмады. Барын да ташлап, шәһәргә качып китәргә теләгән чаклары еш булды аның. Тик үзе дә аңламады, әллә әтисенең усал карашыннан, әллә Гадиләнең мыскыллы елмаюыннан курыкты ул. Көннәрнең берендә бар авылны дер селкеткән хәл булды. Сәбәбе дә аның белән бәйле иде. Бабасы нигезе янындагы экскаватор казыган чокырны тигезләгәндә бер урында көрәге чыңлап куйды. Гел балчыктан гына торган җирнең икенче урынында да көрәк каты әйбергә бәрелде. Авыл егетләренең шаяртуы искә төште: "Бабаңның алтынын тапмадыңмы әле?" Арнольд кызыксынып көрәк кермәгән почмакны казый башлады. Ярты метр чамасы тирәнлектә таш күренде. Казый торгач, ачыла төшеп, күзгә серле язулар чалынды. Гади генә таш түгел иде бу. Арнольд Мансур абыйсын чакырды. Ул да гаҗәпләнде, бу табылдыкка аңлатма тапмады. Икәүләп казый торгач, аның кабер ташы икәнлеге аңлашылды. Җир өстенә күтәреп, язулы ягын чистарткач, мәчет картларын чакырдылар. Нәҗип карт язуны укый алмаса да, аның Мөхәммәтгариф мулланың үзенә үзе ясаткан кабер ташы булу ихтималын белдерде. Бердәнбер өмет Гадиләдә иде. Ул сынатмады. Сырлап язылган Коръән сүзләрен иҗекләп булса да, "мелла Габденасыйр углы мелла Мөхәммәтгариф" исемен бер сулышта укыды. Туган елыннан соң шомартылган урын буш иде. Арнольдка иң тәэсир иткәне, хәтерендә калганы — бабасы кабер ташына уелган: "Котылу юлын Аллаһ юлында табарсың", — дигән сүзләр булды. Нәҗипнең бала чактан күңелен еш борчыган сер ачылды. Мөхәммәтгариф мулланың кабер ташын уң як күршесе, Мансурның бабасы, шул ук төндә карчыгы Шәрифкамал белән үз нигезләре янына чокыр казып күмеп куйганнар икән. Күршесенең кабер ташын мыскыл иттерәсе килмәгән аларның. Соңрак та бу урынны йә утын өеп, йә корбан малы суйган урын дип, гел чиста тотарга тырыштылар. Күпме вакыт узса да, Мөхәммәтгариф мулла кайтмады. Дөньясы да яхшы эзгә төшмәде... Бу хәбәрне ишетеп, икенче көнне авылга Саймә белән Ринат кайттылар. Саймәне авыл карчыклары зурлап каршы алды. Бәлешләр пешереп, кунакка дәштеләр. Араларында танучылары, кечкенә чакта әтисеннән бергә дәрес алган сабакташлары да бар иде. Кайта-кайта сорасалар да, Саймә авылга элегрәк кайтмау сәбәбен аңлатырга кирәк тапмады. Кечкенә булып, авылда үсмәгәч, күңелем ятмагандыр, аннан безнең гомергә заманаларының кырыс чагы туры килде бит, дип акланды. Чынында исә, әтисен яклап та, саклап та кала алмаган авылдашларына карата күңел төбендә үпкә ята иде аның. Мулланы эзәрлекләүчесе дә, әләкләүчесе дә, йорт, малларын тартып алып, бүлгәләүчеләре дә шул ук авыл кешеләре арасыннан чыкты бит. Сарык булсаң, алар арасында бүреләре бүген дә табылыр иде. Саймә авылга кайтуын, мәчет ачылу очрагы белән бәйләсә дә, моның өчен сәбәпнең башкасы табылды. Мөхәммәтгарифның кабер ташын, иске зиратның бер ягына урнаштырдылар. Борынгы зират янына әлегәчә бу чаклы халык ташкыны агылганы юк иде. Мулла рухына Коръән укылды һәм зиратның бу башы Мулла очы дигән исем алды. Соңрак авылдашлары арасында, яңа каберләр мулланың кабер ташына килеп терәлгәч, дөнья бетә икән дигән сүз дә чыкты. Көлүдән түгел, изгеләштерүдән чыкты бу уйдырма. Авыл ирләрен ун ел саен яңа койма тоту мәшәкатеннән арындырып, Ринат зиратның әйләнә-тирәсен тотып алу өчен бизәкле тимер рәшәткәләр кайтартты. Бу эшкә дә күмәк тотынды халык. Элекке вакытлардагы кебек авыл советы ярдәменә ышанып ятып булмас, җае чыкканда, эшләп калырга кирәк дип, сөйләнде алар. Үзләренең барасы мәңгелек йортлары ла. Арнольд киткәч, өй эче бушап калды. Ансыз да яшәлгән иде. Шулай да Гадиләнең күңеле якын кешесен югалткандай сызланды. Ул бар тойгы-кичерешләрен ияләшү һәм аерылышу авырлыгына бәйләде. Көндезләрен мәчеттә авыл балаларына сабак биреп юанды. Кичләрен нигәдер бик моңсу иде. Аннан эш тә күбәйде, суга бару, ипигә йөрү эшләре кабат үзенә калды. Арнольд искә төшкән саен, кабат шул шәһәр җүләрен уйлап утырам икән дип, көлеп, үзлегенә кайтырга тырышты. Тиздән үзе дә Казанга китеп, "Мөхәммәдия"дә укуын дәвам итәр, аннан авылдагы кичерешләр онытылып, бары да элекке эзенә төшәр, дип өметләнде ул. Арнольдның шәһәргә кайтуы, дуслары арасында тиз арада таралыш алып, өй эче телефон чылтыравына күмелде. Барысы да зарыгып көткән, әйтүе буенча, Ленасы да өзелеп сагынган иде. Арнольд кисәк юкка чыгу тарихын, "батя"сына сылтап, үзенең берничек тә авылдан кача алмавын сөйләп акланды. Дуслары тарафыннан шәһәр яңалыкларына ялганып, Ленасына бәйле күп төрле гайбәтләр сөйләнде. Үзе дә берничә тапкыр аның егетләрнең авызларына керердәй булып сөйләшкән чакларына тап булды. Хәер, гайбәтләрен сатучы кызлар үзләре дә, Арнольд кулларын җәйсә, кочагына керердәй булып тордылар. Тик аны нигәдер Ленаның үзе булмаганда кылган маҗаралары кызыксындырмады, борчу да тудырмады. Авылдан киткәннән бирле күңелендә йөргән сагыш аны көннән-көн күбрәк басты. Гомерендә татып карамаган бу татлы газап Гадиләне күрү, аның белән авылдагы кебек һәрчак бергә булу теләге белән бәйле иде. Шуңа да ярым шәрәлектән качып, тыйнак киемгә төренгән кызларны күргән саен, йөрәге кысылып, аларның һәрберсеннән Гадиләсен эзләде. Бер-бер артлы көннәр узды. Арнольд Гадиләне күрәсе килүдән чарасызлыкта калды. Ниндидер кыргый көч, бар уйфикерләрен төенләп, көннән-көн көчәеп, күңелен кимерде. Бәхетенә каршы, туган көненә дә санаулы көннәр генә калып бара. Башка еллардан аермалы буларак, бу юлы ул аны гаиләсендә әти-әниләре, абыйсы, якын туганнары белән уздырырга теләде. Туган көнне үткәрүгә бәйле сәбәпләргә караганда, Гадиләне үзләрендә күрәсе, башкаларга да күрсәтәсе килү теләге — иң зурысы булды. Аны туган көненә чакыру нияте булгач, әтисе дә, шатланып, дәрәҗәле кунакларны каршылаганда гына йөрткән машинасын ышанып тапшырды. Көне җитүгә, Арнольд алдан хәбәр итмичә генә, кияү егетедәй киенеп, мәдрәсә янына килеп туктады. Зиннәтле машинадан төшүче яшь егет барысын да аптырашта калдырды. Арнольдка аларга үзенең кем икәнлеген, ни сәбәптән йөреп, кемне эзләвен озак аңлатырга туры килде әле. Бу бәладән Гадиләсе килеп коткармаса, тагын күпме каршылыкларга тап булыр иде. Соңыннан Гадилә аңлаткач кына төшенде ул аның сәбәпләренә. Килүчеләр арасында кешенең төрлесе була. Татарларның үзлегенә кайтып, яшәеш тамырларын яңартулары дәүләт башында утыручыларның тыныч йокысын качырган вакыт икән. Аракы эчүне зур гөнаһка санаган заманнар килә. Болар барысы да Арнольд өчен яңалык һәм гомер ишетмәгән сүзләр иде. Ул әле милләт төшенчәсен дә аңлап бетермәде. Тик Гадиләнең янында булуыннан үзен бәхетле тоеп, аның туган көненә бүләге, мәдрәсә янындагы кибеттән үк алып биргән түбәтәйне кимичә, башка бу уку йортының ишегенә дә орынмаска сүз бирде. Ринат күңел төпкелендә яткан хыялларының көннән-көн үзе теләгәнчә баруына шатланып, көн-төн чапты. Авылдашларына булышуына һәм аларның үзләренең дә аны аңлап, тырышуларыннан тәм тапты. Авылда төп акча чыганагы — пенсионерларның керемнәре. Акча юклыктан чарасыз калучылары, болай да берәмләп санарлык калган яшьләр иде. Тик азмы-күпме авылга килгән бу акчаны да, пенсия тараткан көннең икенчесендә үк, шәһәр ягыннан кайтып, берне икегә әйләндерүче коммерсант-кибетчеләр җыеп алалар. Дөньясын шаккатырып авыл халкы ипи пешерер өчен онын-маен да, дөньясының аргы ягы — океан артыннан килгән Америка тавыкларын да бик теләп сатып алалар иде. Май, он заводлары, тавык фермалары шәһәр уртасында төзелгәч, башка чарасы да юктыр. Болар авыл җирендә — шушы ризыкны тудыручылар җирлегендә төзелсә, шәһәр кешесе акчасын тотып, үзе авылга кайтачак. Яңа уңыш өлгерүгә тегермән, аннан соң ипи пешерү цехы эшләп китте. Азык-төлекне башка авыл кешеләре дә үз итте. Тирә-як авылларга җылытылган вагоннар кайтартып, кибетләр ачып җибәрделәр. Бу эшкә дөньяның кая барганын, авыллар язмышы кем кулына күчә баруын тоемлап алган авыл хуҗалары да каршы килергә базмады. Кая барырга күрсәтеп торучы элекке партия юк инде. Яңа туганнары чирле булып, үлә бара. Ә бер чәчелгәнне җыеп кара син! Очы-кырыена чыга алырсыңмы? Гадилә Ринат абыйларында үзен бер дә чит кеше итеп тоймады. Беренче тапкыр килүенә карамастан, киемен алыштырып, аш бүлмәсен үз кулына алды. Аннан әбине, аның артыннан Арнольдның әнисе Надежданы аш-су әзерләү мәшәкатеннән коткарып, түргә утыртты. Матур гына шаярташаярта Саймә әби ярдәмендә, беренчеләрдән булып, табын уртасына менеп кунаклаган вино-коньякларны өстәлдән алдыртты. Ринат бу хәлләргә сөенеп утырса да, хатынында әлегә бу яңалыктан курку, югалып калу чалымнары күбрәк күренде. Надежда өчен бу кыз, төскә-биткә чибәр, мөлаем генә булса да, бөтенләй башка дөнья-тарафлардан килгән кебек тоелды. Дөрес, үз шәһәрләрендә дә аның кебек киенүчеләр көннән-көн күбәя хәзер. Үз мохитендә яшәгән Леналарга охшамаган алар. Боларның яшәү, табынулары да башкача. Аракы эчмәү яхшы да бит, әмма кунакка килгән туган-тумачалары, дуслары ни әйтер? Алар арасында уңайсыз. Тик өйдә аның үзеннән башка беркем дә уңайсызлану кичермәде сыман. Уллары яшь, аларга нәрсә, бар яңалыкны җиңел, һәркемнең инануын үз эше дип кабул иттеләр. Аларга акыл өйрәтеп, үзеңә ошаган кызны килен итеп сайлатып булмый инде хәзер. Заманасы ул түгел. Әнә оныклары Марат белән Лениза да, сәер киемле яңа килгән апаларын минутында үз итеп, артыннан калмый табынга әйбер ташыша. Ә киленнәре Эльвира, тиздән бу йортка яңа килен төшеп, үзенә яңа дус-сердәш табылачагын тоемлап сөенде. Олы йортның бетмәс-төкәнмәс эшләре дә кимер иде. Булачак килен уңган, йорт җанлы булып күренә. Әнә табын әзерләгәндә, ризыкка чәч төшмәсен дигән хәйлә белән, олы әбинең яулыгын да үзенчә бәйләтте. Арнольдның башына да түбәтәй менеп кунаклаган инде. Каенанасын да биетәчәк, тормышка булган бертөрле генә карашларын да үзгәртәчәк әле бу. Чын татар мохитендә тәрбияләнгәннәрне тиз генә үзеңә яраштырып булмый ул. Аның белән каенанасына каршы тору җиңел булыр. Үзара эч серләре генә туры килсә ярар иде. Табынга утырыр алдыннан аулак бүлмәдә улы белән Ринат серләште. — Улым, бу кыз үз туенда да өстәл артында назланып утырмас, эшләп йөрергә охшаган. Лена, Машаларың бер көнлек, бу бала гомер итәр өчен менә дигән. Бәхетеңнән колак кага күрмә, — дип, беренче тапкыр улының шәхси тормышына тыгылып, ирләрчә киңәш бирде. Авылдан балалыгы чыгып килгән Арнольд та, әтисен шатландырып: — Синең корган тозагың уңышлы булды, әти. Мин бу ятьмәдән чыгарга теләсәм дә, булдыра алмам инде. Яратам мин аны. Бу башка хис. Инде Гадиләне сорарга кайткач, Мансур абыйны күндерергә булышсаң иде... —дип, көлемсерәде. Рамазан аеның беренче җомгасына туры килгән мәчет ачылышы бәйрәменә Ринат бар гаиләсен алып кайтты. Машина Мансурлар капкасы янына туктады. Төшүчеләр арасында Гадилә дә бар иде. Авыл халкы зурлап, ихлас күңелдән, бәйрәмчә каршы алды аларны. Башына татарча яулык япкан Наҗия-Надежда да үзен башкалар арасында чит итеп тоймады. Иренә ярагач, аңа да ярар. Дөньясына каршы килеп булмый. Барысын да яхшыга юрарга кирәк дип, күңелен тынычландырды ул. Олы яшьтәге әбиләргә баш яулыклары, балаларга тәм-томнар өләшеп чыкты. Татарчасын урысча катыш әйткәләсә дә, күпләр аның башка кавем баласы икәнлеген сизмәде дә. Азмыни хәзер үз телен белмәүче татар баласы?! Нәрхәлдә, аның уйлары баштагы кебек караңгы түгел иде инде. Арнольд-Габдулла белән Гадилә туйдан соң Ринат йортында яшәп калдылар. Әтисе гаиләсенең бергә торуын үзе теләде. — Аңынчы бабаң нигезендәге йорт өлгерер. Авылдагы эшләрне дә дәвам итәргә кирәк. Әлегә үз янымда булып, эшнең асылына төшенә торырсың. Ә аннан соң, укып бетереп, бераз җайлаша төшкәч, үз юлыгызны үзегез карарсыз, теләгегезгә каршы килмәм, — дип киңәш тотты ул. Гадилә килен булып төшү белән йортка бәрәкәт иңде. Әнисе дә тынычланып калды. Дини хисләре дә, дөньясына карата булган яшәеш таләпләре дә туры килде аларның. Дөньясын үзгәртәсең килсә, беренче үзең үзгәрергә тиешсең. Арнольд өйләнгәч, йортка тынычлык иңдереп, көн-төн шалтырап торган телефоннар тынды. Дусларның да сыналганнары, үз иткәннәре генә калды. Хәзер улы Арнольд та укуы тәмамлануга туры өйгә чапты. Надежданы да, көне буе бухгалтериянең исәп-хисап эшләре белән мәш килеп, арып кайтуына, яңа эш урыны — аш бүлмәсе көтмәде. Ике килен чөкердәшеп, төрледән-төрле тәмле ризыкларны пешереп кенә тордылар. Бергә тора башлауларына күп тә үтмәде, Гадилә апалары йогынтысында, өйне татар мохитенә кайтарып, оныклары Марат белән Лениза да шартлатып татарча сөйләшә башладылар. Ринатның татлы уйларын бүлеп, кабинет ишеге ачылды. Оныклары Марат белән Лениза икән. Бабасы кочагына кереп чумган оныгы Марат сүзне беренче башлады: — Бабай, әбигә әйтмәсәң, бер сер ачам. Без Лениза белән сөйләшеп куйдык, ул үскәч, тәти апа кебек укытучы, ә мин олы бабай кебек мулла булам. Ринатның күзләреннән, язның беренче шифалы яңгырлары кебек, яшьләр акты. Язмыш-язның ничәнче кат кыраукыркуларына карамастан, онык-нәселеңдә киләчәгеңә өмет биреп, иман орлыклары шытып чыгуына ничек шатланмыйсың?! Шуның өчен көрәшә, яши лә ул! У л ҮЛДЕ... Кеше үзенең үләсен алдан тоемлый, диләр. Төне буе саташып, иртәдән үк сәер уйлар белән уянган Навилнең көне дә әллә ничек кенә узып китте. Аңлата алмаслык, гомергә татып карамаган сәер хисләр иде алар. Бу арада җиһанның кызыгы бетеп, яшәүнең тәме калмады. Дөрестән дә, бу тормышның ни яме бар соң, ахыры билгеле булгач? Менә үләргә иде дә, сине әйләндереп алган дөньясына читтән генә бер күз салырга иде. Сүз дә юк, җиһанда барысы да үз урынында калыр, кояш та көндәгечә вакытында чыгып, вакытында батар анысы. Ул алары турында уйламады. Навилне кызыксындырганы-уйландырганы кабергә кергәнче үк яшәүнең мәгънәсен табып, дөньяда эшләгән яхшылыклары белән гөнаһларын бер үлчәүгә салып карыйсы килүдә иде. Аннан соң туганнары, дуслары, бергә эшләгән хезмәттәшләре дә бар бит әле. Алар ни дип сөйләнерләр икән? Шул уйлар белән ишек бусагасын атлап керде ул. Баш миенең кайсыдыр почмагындагы күзәнәк, бу ишектән үз аягы белән чыкмау мөмкинчелеге булуын искәртеп, бүтән уйлар өерендә миллионнарча иптәшләреннән уздырып, шул турыда хәбәр бирергә тырыша иде. Өйдәге тормыш аны көндәгечә каршы алды. Хатыны да, гадәттәгечә, вакытына тугрылыклы булып, савыт-саба шалтыратып, ашарга әзерләп йөри. Иренең башкалар кебек эштән соң әрле-бирле сугылып йөрмәвен белсә дә, вакытында ашарга пешереп куймас. Әйтерсең лә бары ун-унбиш минут кына булса да алданрак тотынса, дөньясының чите кителер. Чишенде. Киемнәрен пөхтәләп элеп куйды. Бүлмә буенча йөренеп, үз әйберләрен хәстәрләп чыкты. Аннары телевизорны кабызып җибәрде. Ә анда бер дә калдырмыйча карап барырга тырышкан яңалыклар программасы бара. Хәер, телевизорны караганчы ук ни сөйлиселәре билгеле инде: анда — атыш, монда — үтереш. Радиосын, видеосын җибәрсәң дә шул — кеше үтерү. Бар дөньясы шуның белән генә яши кебек. Әйтерсең лә анда бәхет-шатлыкка, матурлык-сөюгә урын җитми. Авыл җирендә рәхәт ул. Телевизорга текәлеп утырырга вакытлары юк. Шуңа да озак яши алар. Нәрчак эш белән мәшгуль булып, үләргә вакытлары тими. Хәер, соңгы вакытта, аракы белән мавыгып, алар да бер җаен тапты сыман. Навил телевизорның тавышын көчәйтте. Дөрес, ач тамакка бик үләсе килми иде. (Үләргә җыенды бит әле ул!) Ни эшлисең, үлемнең дә үз уңайсызлыгы булырга тиештер лә. Аның балалары турында уйланырга гына вакыты калмады. Хәер, алар турында исән чакта уйларга кирәк иде. Кеше үзенең кайчан үләсен белми бит. Ярый әле ул үзенең үлеменә аңлап бара... Ул әзер! Навил әкренләп кәнәфигә сеңде... Менә ул гомеренең соңгы минутлары якынлашуын тоя. Аякларда кан йөреше туктады. Кулның авырлыгы юкка чыкты. Тән оеп, сулыш кысыла башлады... О, юк! Кирәкми, ул үлемнең болай ук авыр буласын белмәгән иде!.. Ләкин соң иде инде, күрәсең, эчке яктан бернигә дә буйсынмаган нидер күкрәкне вата-җимерә, теше-тырнагы белән тырмашып, дөньяга чыгарга омтылды. Үлемнең соңгы минутлары авыр, бик авыр икән. Кеше аның читенлеген алдан белсә, гомере буе шуны уйлап, куркып кына яшәр дә һәм үзенең үлгәнен дә тоймыйча, мәңгелеккә күчәр иде. Шуңа күрә үлемнең көтмәгәндә килүе аның кайчан һәм ничек буласын белмәгәнгә генә уйландырмый икән. Навил дә акылдан шаштырырлык тойгылардан бер-ике тапкыр тартылып куйды да хәрәкәтсез калды. Шул арада ук, бу авырлыкны җиңеләйтеп, акылны томан каплады. Ул үлде, дөньясы аның өчен бетте. Тирә-юньдә бер хәрәкәт тә, үзгәреш тә тоелмады. Телевизорда һаман каты тавыш белән диктор сәясәт, байлык турында гәп сата. Ни җитми бу адәм баласына... Тормышны тарих күзлегеннән карасаң, ул болай да гел сугышлардан гына тора бит. Алар, күп очракта, адәм баласына җир җитмәүдән башланып китә. Җирдә туып, тукланыр өчен гомер буе шунда казынучы кешелек дөньясы, кайчандыр кабат шунда әйләнеп кайтачагын онытып, сугышып яшәгән һәм яши бирә... Хәер, аңа боларның берсе дә — гайбәте дә, сәясәте дә кирәкми инде. Ул бу дөньяда юк! Бары тик тәне генә кәнәфигә сеңгән килеш вакыт узышында кала бирә. Ул үлде. Дөнья барлык мәшәкатьләрен төяп артта калды. Ул бетми, кала икән. Нәр кешенең үз дөньясы. Аны ул үзенчә күрә, таный һәм кабул итә икән, кешенең үлеме белән шул дөньясы да бетә. Нәркемнең — үз ахырзаманы. Кичә генә бөтен дөньясын куып чапкан борчылулары яшәр иде. Бу дөньяда бәхетле тормышта яшәүчеләр суфилар гына, күрәсең... Тоныклана барган телевизор тавышын юкка чыгарып аш бүлмәсе ягыннан хатынының чәрелдәгән тавышы ишетелде. Иттарткычны әйләндерергә кирәк икән. Иттарткыч. Дөньясы да шул иттарткыч түгелме соң? Шул ит кисәгеннән акыл аерылгач, аның катып калган тәне өстәлдәге сыер итеннән нәрсәсе белән аерыла соң? Хатыны бер-ике тапкыр кычкырып, аңардан телевизорның тавышын киметүне сорап сөйләнде дә туктап калды. Итне барыбер үзенә чыгарырга туры киләчәген белә ич ул. Беренче тапкыры гына түгел — иренә әйтеп ни файда. Ярый залга кереп кычкырмады әле, күрмәгәннәрен күрәсе иде. Хәер, кызыгы да, үлеп карауның бар сәбәбе дә шунда иде бит. Юкка-барга ачуы килгән саен, дөмекмисең дә шунда, дип кабатларга яраткан хатыны бу яңалыкны ничек кабул итәр икән? Аның иреннән дә яхшы ир бу дөньяда булмаячак. Кадеремне белмәгәнеңә үкенерсең әле! ...Аның җаны әйтерсең лә гәүдәсеннән аерылып кирәкле җиренә яшен тизлегендә очты. Ул хәзер яңа дөньясының үткәнендә дә, киләчәгендә дә була ала иде. Беренче булып, туган йорты, әти-әнисе искә төште. Шул ук мизгелдә ул инде туган авылында булып, балачактан күңеленә сеңгән нигез йортының капкасына ябышты. Капка төбендә бик кызу гына берберсен этешә-төртешә дүрт-биш карт гәпләшә иде. Каршы яктан капканы урамдагы әлеге шау-шуга борчылган әтисе үзенә тартты. Нәбиулла карт (аның әтисе) авылда иң өлкәннәрдән санала иде. Ата-ана өчен иң авыры — бала хәсрәте. Улың үлгән, дигән авыр сүзне акылы тиз кабул итсә дә, мәгънәсе аңына барып җитә алмыйча, ялгыш ишетмәдемме, өнемметөшемме бу дигәндәй, кабат-кабат сорады. Биш-ун минутлар элек кенә, мин әйт, син әйт, дип сатулашкан картлар арасындагы бу авыр хәбәрне ирештерергә батырчылык иткән чордашын тагын да читен хәлгә куеп, кабатларга мәҗбүр итте. Бу сүзне җиткерүче Хәлил бабай да аңлый иде, гомер буе дус, тату яшәгәннән соң да, кабат булачак очрашуларда авылдашы Нәби карт карашының бер читендә үзенә карата курку, әлегәчә булмаган күңелгә ятышсыз тойгы сизәчәк иде ул. Безнең халыкта үлемгә алдан әзерләнеп кую хас. Үлемнең барыбер киләсен белгән карт-карчыклар үз мәшәкатьләрен башкаларга өймичә китәргә тырыша. Әзерләнеп тә таманга туры килә, үзеңнән соң да эшләре өч көнгә калып, искә алулары белән ел буена сузылачак әле ул. Нәбиулла бабайның да ләхеткә дип әзерләп куйган такталары ничә тапкыр череп, күпме тапкыр башкалар тарафыннан алып торылды инде. Бу юлы да үзенә дип әзерләп куйган иде, әле яшәргә дә яшәргә тиешле кече улына кирәге чыгар дип кем уйлаган бит... Үлем-җитемнәрне үз гомерендә күп күрде Нәби карт. Сугышта да кырылды халык, тыныч чак булуга карамастан, ачлыктан да күп үлде. Үлем-җитемгә дә ияләшелә икән. Югалтуларның төрлесе булды. Ата-ананы бигрәк тә яшь чакта җәрәхәт калдырып, күңелне озак елларга телгәли икән. Әмма үзеңә чират көткәндә нәселеңне дәвам итәргә тиешле балаңны югалту авыр, бигрәк тә авыр икән. Түзә инде адәм башлары. Менә кабат көтмәгәндә кайгы килде. Күрсәтте инде дөньясы Нәбиулла картка, күрсәтте. Алдын да күрсәтте, артын да. Үпкәләрлеген калдырмады. Хәбәрнең авырлыгы Нәбиулла картка төште. Инде хәзер гомер иткән карчыгына бу кайгылы хәбәрне ничек ирештерәсе; — Карчык, барасы җиребезгә кечкенәбез бездән алдан китә торган икән. Бетеренмә инде, тиздән үзебезгә дә шунда юл тотасы. Барган җиребездә бер юанычыбыз булыр, — дип, җайлап кына сүз башлады. Хәлимә әбинең кулындагы савыт-сабасы идәнгә төшеп челпәрәмә килде... — И Раббым, картлык көнебездә нинди гөнаһларыбыз өчен җибәрдең бу кайгыны... — Язмышлар күкләрдә языла, карчык, безләргә буйсынмый шул... Сабырсызланма әле... Кайгылы хәбәр авылда сәгате-минутында таралды. Төрлечә сөйләделәр. Берәүләр Навилнең үзен, икенчеләре бала-чагасын, кайсысы хатынын жәлләде. Бик яхшы, тату яшәгән булган бит алар. Шул матур тормышка риза булып, Ходайга шөкерана кылып, яшисе дә яшисе икән. Үзе турында шулчаклы яхшы фикерләр ишеткәч, нигә үлгәненә дә үкенгән иде Навил. Хатынына карата да юкка гына начар уйда булган ул. Аның Тәслимәсе кебек яхшы хатынны дөньяның барлык читен кырыштырып, көндез чыра яндырып эзләсәң дә табарлык түгел икән бит. Ах! Нинди үкенечле бу үлем... Үлгән кеше турында начар яктан сөйләргә ярамаганлыгын белсәләр дә, сүгүчеләре дә күп иде. Үзенә дә, хатынына да эләкте. Шул бер хатынына да баш була алмаган бит ул. Кеше тик торганнан гына кәнәфигә утырган килеш үлми инде. "Чүпрәк башлыгы" башына җиткән дә инде аның. Хатыны елап калыр, дип уйлагандыр инде. Киләчәктә Тәслимәсе артыннан аңардан күпкә әйбәтрәкләрнең көтүе белән чабып йөриселәре алда икән. Ярый үлеп котылган әле... Навил турында сөйләнгән гайбәтләр мәрхүмне күмеп кайтканнан соң да атна-ун көн буена җитте. Аның үлеменә бәйле яңа дәлилләр көннән-көн өстәлә торды. Берәүләре, исерек булган икән, дисәләр, икенчеләре, хатыны әллә нәрсә дигән эчемлек эчерткән икән, дип исемнәренә чаклы белеп сөйләделәр. Эшендә дә нәчәлникләре белән арасы төгән булган икән. Бурычы булган һәм, киресенчә, кассада үз исеменә язылган әллә ничаклы акчасы барлыгын үз күзе белән күргәндәй сөйләүчеләр дә табылды. Имеш-мимешләрнең очы-кырые күренмәде. Алар барысы да Нәбиулла бабай белән Хәлимә әбигә көнендә ирешеп, күңелләренә таш тавыдай өелә торды... Үзе турында, үзе белмәгәннәре, башкайларына да кереп карамаган уй-фикерләре, кеше ышанмаслыклары да күп ишетелде. Имеш, алар икесе дә, алны-ялны белмичә эшләгәннәр дә эшләгәннәр. Үз гомерләрендә дуслыкны да, туган-тумачаның хәлен белешүнең дә нәрсә икәнлеген белмәгәннәр. Кунак җыймаганнар, туйганчы ашамаганнар. Навил гомере буе дөнья куган, байлык туплаган. Шунлыктан хатын ягына ишарәләү челәрнең: — Инде менә бары да этләргә калды, — диючеләре дә булды. Булды инде, булды... Гомер ишетмәгән гайбәт сүз калмады. Нәркемнең күңеленә кереп, барын үлчәп, үзенә карата булган һәр карашны тойса да, берсенә дә үпкәләмәде, рәнҗемәде Навил. Чөнки дөньясында үзе дә хаталардан, кешеләр турында ямьсез уйлардан азат түгел иде. Фикерләрнең юньсезлеге дә, комсызлыгы да кылган гамәлләрендә чагылыш табалар иде. Сыналырга килгән дөньяда сынмаучылары бик сирәк. Саклану чарасыннан чыгып, алары да ачы язмыш җилләрендә кырыкка бөгелергә мәҗбүр. Дөнья шул бу. Кешенең үлеменнән соң барысы да кала. Кырыгы кырык якта төйнәлеп чишелмәс бәхәсләр дә, күренмәс җепләр белән бәйләнгән хис-тойгылар да, берьюлы чишелеш табып, хәл ителеп, челпәрәмә килә. Эшләнеп бетмәгән эшләре, төзегән сарайлары, гомер буе хәләлме, хәрам көч беләнме җыелган, тупланган машина-маллары, миллионнары кала. Гаеп-гайбәтләре, үпкәләре, үзеңнән соңгыларга бары тик тимер-томырга әверелеп, орден-дәрәҗәләре кала. Сөйгәннәре, сөеләчәкләре... әйтәсе килгән яисә ишетмәгән күңелне юатырлык сүзләре кала. Начарлыгы да кала, яхшылыклары да кала. Болар үзеңнән соң яшәүчеләр һәм яшәячәкләр күңелендә гасырлардангасырларга күчеп кала. Кала инде, кала, барысы да кала... Үлем нихәтле аяныч һәм куркыныч булса да, Ходай тарафыннан кирәк табылган гамәлдер. Гомерләр узган саен тән дә, дөньяга караш-фикерләр дә искерә. Барлык матурлык тоныклана. Яшь чакта гына үзең кебек яшь, матур, күңелең кебек иркен икән лә бу дөнья. Гомер агышы узган саен аның төсмерләре уңа, озынлыгы кыскарып, үтәр юлың авырлаша икән. Яши-яши кырысланган күңел катылыгыннан үлем генә коткара. Үлем — олы йокы ул. Кеше мәңгелеккә килсә, ризасызлыгы күбрәк булыр иде. Тик аның вакытсыз, сәбәпсез китүен генә ничек аңларга да, ничек аңлатырга икән... Эштән венок китерделәр. Урыс динендәгечә булды инде, әмма башка әмәле табылмады. Бирелгән акчаның бер өлеше автобуста килгәндә үк үзара чөкердәшкән "урыс малайлары"на тотылган иде. Үлгән кешегә акча кирәкми аңа. Хатынына бирсәң ничек тотыла әле. Туй түгел лә, киләчәккә якты хыялөметләр корасы юк. Балаларын исә хөкүмәт үз ярдәменнән ташламас. Каберне чәчәкләргә күмделәр. Шунда ук бастырып куйган ташта бәйрәмнәрнең берсендәге шатлыклы минутларын искәрткән фотосурәттә Навил үз урынын алды. Әйтерсең аның үлеме бер бәйрәм иде. Дөрес, дус-ишләре арасында бер-икесенең күңелен борчыган башка уй да бар иде. Ничек алдан башына килмәгәндер — Навилнең күп булмаса да, аларга бирәсе бурычы калган иде. Менә хәзер җаен китереп хатыныннан шул бурычны ничек сорап аласы? Күмүдә катнашып, шәһәргә кайтып баручылар, автобусны бер матур гына аулак урынга туктатып, Навилне искә алырга утырдылар. Артык борчылганнары, иң якын күргәннәре искә алуның чама-хисен дә югалтты, күп тә үтмәде, үзләренең кайда, ни өчен җыелганнарын да онытты. Аклану сәбәбе бер — вакыт та, үлем дә безнең белән санлашмый. Үзе теләп ашыкканнар китә торсын, яшәп калыйк! Кеше кайгысы кичкә чаклы, диләр. Ялган бу! Зират капкасыннан чыккач ук онытыла икән ул. Төпчекләрен — картлык көннәрендәге иң олы өметләрен җирләп кайткач, карт белән карчыкның берсеннән-берсе яшеренеп елаулары аларның исенә дә кереп карамады. Якын туганнары, күңелләре бер эшкә ятмаса да, һәрберсе үз кайгысын үзе белән йөртеп, ни беләндер мәшгуль булды. Күңелләрендә бер генә тынгылык булмаса да, алар бер-берсенә карамаска, ни генә сөйләшсәләр дә, сүз очының Навилгә барып тоташасын тоемлап, күңел җәрәхәтләренә кагылмаска тырыштылар. Өчесе, җидесе узса, кырыгына чаклы әкренләп булса да, кайгылары артка чигенә барып, тормыш үз агымына кайтыр. Инде Ходай хәсрәтнең башкаларыннан сакласын ! Ишегалды көне буена Навилнең якын туганнарының кайгысын уртаклашучы күрше-күләннәрдән, авылдашлардан бушамады. Ничек кенә борчылмады да, нинди генә юату сүзләре ирештермәде алар. Дөрес, кешене ярып карап булмый. Шулай да алар арасында иң риясызы, бу олы кайгыларның барын да ихластан үзенә алырга теләп, адым саен сыкранып шыгырдаучы, майланмаган җил капкасы гына иде. Күмү мәшәкатьләреннән котылып, уйланып кайту юлында Навилнең олы абыйсы Касыймның хатыны, иртәдән бирле күңеленнән чыкмыйча йөргән соравын иңдерде: — Бу Тәслимә Навилнең машинасын кая куяр, ни эшләтер икән?.. Авыр уйларга баткан Касыйм дәшмәде. Вакытсыз сорау биргән хатынына да ачуы килмәде. Хәер, бу сорауга җавап эзләү Навилнең җиделәрен уздырганчы ук үзенең дә күңелен кытыклый башлаячак иде... Барын да күрде Навил, барына да түзде. Инде хатынының халәтен белергә теләп Казанга очты. Өйгә керер юлында, кем тарафыннандыр кыерсытылган, күз яшьләренә төренгән беренче сыйныфта укучы улы басып тора иде. Ах! Бу бала, хәзер өйгә керүгә үк, тышкы дөньясының барлык юньсезлеген, кимсетелүен онытып, көндәгечә: — Әти, әни, мин кайттым! — дип кулларын җәячәк тә әтисенең кочагына ташланачак... Ата-ана бурычы — гасырлардан килгән гореф-гадәтләрне киләчәккә тапшыручы инсафлы бала тәрбияләү. Бала бурычы — ата-анасына кайгы-хәсрәтләр китермичә генә, аларны гомер азагында кешечә соңгы юлга озату. Тормышның язылмаган олы бер мәгънә-кануны бу. Кешелек бурычы, Навилнең әлегәчә аңламаган, үтәлмәгән, улына ярдәм кылып, оныкларын тупылдатып сөяргә тиеш бурычы. Тәнсез җанның сыкрануы тәмуг утларында көйдерде... Ах, ялгышты, барыбер киләчәк үлемнең чиратын үз теләге белән бозып, дөрес эшләмәде ул. Бала, әтисен бу халәттә күрсә, ни эшләр дә, аның ярдәм-киңәшләреннән башка киләчәгендә ниләр кичерер инде?! Дөньяда үтәлмәгән бурычы калганлыгын белү, әлегәчә үз үлеменең хәсрәтен җиңә алган Навилне куркытып җибәрде. Бу тетрәнү шулчаклы зур иде ки, аның тәнсез җаны өшеп китеп, кабат ак парга әйләнде. Аннары сузылып кына суына да башламаган тәнгә сеңә башлады. Әле генә булып узган үлем ачысы онытылып, тәнгә кабат җан керде. Акыл кайтты. Бая гына күкрәкләрне тырнап чыккан тойгы, кабат эчкә кереп, кинәт кенә йөрәкне кысты. Ә анысы, миңа нәрсә, ни кушсагыз, шуны үтим дигәндәй, дөпелдәп тибә дә башлады. Бу тибү, азрак ял итү мөмкинлеге бирелүгә рәхмәт әйткәндәй, кирәгеннән артык тырышу иде. Җан, тәннән оялып, Навилне сикертеп торгызды. Шул чакта, дөньясын беренче тапкыр күргәндәй булып, аның күз алдында искитәрлек манзара туды. Элекке халәт онытылып, кабат күңелдә Яшәү теләге уянды. Ул да түгел, ишек ачылып китеп, анда: — Мин кайттым! — дип оран салган улы — яшәргә өмет биргән бердәнбер үтәлмәгән бурыч-өмете күренде. Навил өчен дөньясының иң зур шатлыгы, әти-әнисен, хатынын, ул-кызларын, якын туганнарын хәсрәт-кайгыларга төшермичә яши бирүдә табылды. Бу дөньяның кояшлы көннәре генә түгел, зәмһәрир суыгы да, тәнне өшеткән җилләре дә, күңелләрне төшергән гайбәтләре, ызгыш-талашлары да яшәргә туган кеше өчен Ходай тарафыннан иңдерелгән иң зур бүләкләрнең берсе икән ләбаса... Ү т к ә н н ә ргә с ә я х ә т Ятып үлгәнче, йөреп үл, дөньяны күреп үл, кемлегеңне белеп үл, дусларыңа елмаеп үл, дошманыңнан көлеп үл. Равил Фәйзуллин БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК Бүгенге чор сулышы, халыклар язмышы, яшәү фәлсәфәсе юл йөргәндә ачык чагыла. Дөнья без күргән, күзаллаганга караганда күпкә зуррак һәм катлаулырак икән. Нәркем туган җиренә, эшләгән эшенә, алган белеменә бәйле калыплашкан акылына таянып үз йөген тарта. Халыкларныкы да шулай. Аларның йөкләре төрлечә: кемнең авыр, кемнең җиңел дигәндәй. Шунлыктан кемдер түзәргә, түзә алмаганнары изелеп-сытылып яшәргә мәҗбүр. Шул басым астында юкка чыгып, дөнья тарихыннан төшеп калган милләтләр дә бихисап. Йөкләрен башкалар сыртында йөртүчеләре дә бар. Алары акланыр өчен мәкерләр корырга, сугышлар алып барырга, радио-телевидение, гәзит-журналларны үз кулларына алып, көнтөн сөйләп, ялган күрсәтеп торырга мәҗбүр. Аларга да авыр, һәр кешегә авыр бу дөньяда. Яхшылыктамы, яманлыктамы һәркем тырышырга, дөнья арбасыннан төшеп калмас өчен көрәшергә, сугышырга мәҗбүр. Табигый, дөнья кырыс. Аңбелем артып, яшәү рәвешенең яхшырып торуына карамастан, бүгенге кешелек дөньясы да кырыс. Алты гасыр элек җыелган болытлар хәзер дә таралмаска охшаган. Тик ул көчсезләнеп, урыны-урыны белән тоныкланган, ерткаланып тишкәләнгән инде. Аның артында Ходай тарафыннан бар милләтләргә дә нурын тигез, бертөрле чәчәргә тиешле кояш барлыгы да беленеп тора. Адәм баласы уйлана, булып узган бар үзгәрешләрне яхшылыкка юрый, өметләнә. Адәм баласы юлларда йөрми тормый. Аның күрү, ишетү, сизү сәләтләре киләчәккә өмет баглап, бар дөньяны айкый бирә. 1999 ел. Август уртасы. Икенче ел рәттән башлангыч сыйныфта укучы улымны ияртеп сәфәргә чыгу. Юлыбыз тарихчы-галим Альберт Борһанов оештырган археологик экспедиция белән Әстерхан якларына, төгәлрәк әйткәндә, Алтын Урда — Жучи Олысы башкаласы Сарай Бату шәһәренә юнәлгән. Беренче елны үз иркебез белән поездга утырып тәвәккәлләсәк, икенчесендә уңайлыклары булган автобус белән Казаннан ук юл алабыз. Ерак юлларда еш йөрелмәгәч, аның үзенә генә хас булган канун-тәртипләрен дә белмибез. Дөньяның үзгәрүен дә Мәскәү дикторларына ышанып, йомшак диванга ятып, телевизордан гына күзәтеп яту. Яшәү рәвешебез, заман сулышы Казанда ук сизелде. Үзем белән барган, җитәкләшер өчен дә кулын югары сузарга мәҗбүр булган улыма билет алу өчен туу таныклыгын алырга тиеш булганмын икән. Күпме аңлатырга тырышсам да, файдасы булмады. Билет кассасы төбендә озак сөйләшмиләр. Монда сүз бер: "Не видишь, что в России творится?" Минем кәләпүшле кечкенә улымнан да террорчы күрәләр. Әмма уйлардан да тиз айныталар монда. Юл йөреп, шомарып беткән артымдагы чират халкы да еландай ысылдый башлады. Шулай да бер игелеклесе, яныма килеп, ватык урыс телендә: — Энекәш, борчылма, вагон хуҗасына акча төртсәң, малаең түгел үзең дә билетсыз барырсың. Кирәк булса әллә кайларга утыртып җибәрерләр. Кайда яшәгәнеңне белмисеңме әллә, нигә юкка борчыласың, дөньясына кичә генә килмәгәнсеңдер бит... — дип, җиңелчә шелтәләп алды. Дөрестән дә, вагон хуҗабикәсе белән уртак телне бик тиз таптык. Бездән табыш керәсенә ул әле шатланды, юл буе безгә яхшы мөгамәлә дә күрсәтәчәк. Ә миңа нәрсә... акчаны кемгә бирсәм дә барыбер түгелмени? "Юлчының юлда булуы хәерле". Ә озата баручының мантыйгы бер аның... Барыбызныкы кебек. Балаларына, оныкларына булышасы бар. Өлкәнәя барганда, Казан белән Әстерхан арасындагы дала буйлап, тырыктырык тәүлек буе йокы күрми, кеше көен көйләп йөрер идемени ул? Казанда яшәп кенә белми ятабыз, Рәсәйдә тормыш күпкә авыр икән ләбаса. Вагонга кереп урнаштык. Тирә-ягыбыз юлчылар, аларны озатып йөрүчеләр белән тулган. Юл мәшәкатьләре һәркемгә җитәрлек. Уңайлык яратучылары өчен аерым купе-вагоннары да бар, тик акчаңны гына ике тапкыр артыграк түлә. Вагонда ара-тирә татар сүзләре кыстырылган урыс сөйләме. Китүчеләр күбесенчә туган телләрен оныткан чит яктагы татарлар. Озатып калучылары, үзебезнекеләр, әз-мәз сукалый әле. Безнең йөгебез күп түгел: азрак авыз итәрлек ризык та, бер сумка бүләккә алган китап. Шунлыктан тынычлык саклап, иркенләп татарча сөйләшәбез. Уң күршегә дә, сул күршегә дә әйберләрен урнаштырырга булышабыз. Безгә төрле яктан рәхмәт сүзләре ява. Малай белән үзебез тудырган бу татар мохите безне Волгоград, элекке Сарысу шәпәренә чаклы озата барачак әле. Ике көн аралашудан соң барлыкка килгән якынлык безне бер туганнардай кабат аерачак. Бу хисләр миндә генә түгел, башкаларның күңелендә дә урын алып, рухи бердәмлек тудырмый калмагандыр. Әнә укырга да кермәгән ярым татар, ярым калмык кызы, сары чәчле Диана да, урысча гына сөйләшүенә карамастан, саубуллашканда соңгы тапкыр улымның бизәкле түбәтәенә сокланып карап, үзебезчә: "Хушыгыз", — дип төшеп калачак. Әлегә поезд кузгала гына. Барасы юл ерак. Серле. Таныш түгел сәфәрдәшләребездә әлегә туганнары белән саубуллашу кайгысы. Күпләрнең туган якларыннан еракта, язмыш куган җирләрдә тереклек итеп ятулары. Кемнең Элистага, кемнең әле Грузиягә чаклы барып җитәсе бар. Казахстан төбәгендә яшәүче милләттәшләрнең дә шул тараока юл тотулары. Аларның барысының да күзләре тәрәзәдә. Ә анда онытылмас, әле кабат-кабат исләренә төшеп, күңелләрен уйнатачак мизгелләр: Казан, әлегә төзелеп бетмәгән Колшәриф мәчетле Кремль күренеше, Елан тавы, Идел елгасы... Кызык инде бу дөнья. Кешеләр күңеленең нечкәргән вакыты. Әмма тышкы дөньяның юньсезлеге вагон эченә дә үтеп кергән. Бар җиһан кырык алты сәгатькә генә бер вагон эченә сыешуга карамастан, аның хуҗасы бәдрәф башындагы бер юлчы белән тиргәшә. Икесенең дә хатын-кыз булуына карамастан, авызларыннан чыккан сүзләре күпне күргән ирләрне дә кызартырлык. Хәер, моның файдасы да булды. Бу гаугадан соң юлчылар үзара итагатьлек күрсәтеп, башка бер-берсенә зыян салмаска тырыштылар. Сәгать бишенчегә китте. Без дә Буа төбәген узып барабыз икән. Борчылу, юл мәшәкатьләре белән күпләрнең әле төшке ашлары да ашалмаган. Акрынлап юлчылар сумка бикләрен, пакетларын шыгырдатып, ризыкларын чыгара башладылар. Аларны юл буе шул сумкалары туйдырачак. Ә безнең ризыгыбыз бер-ике ашарлык. Без моңа соңыннан үкендек әле. Юл бәясе, юлда йөргәндәге аш-су бәясенә караганда, күпкә ким икән. Бер сум сиксән тиенлек пакетлы токмач без барасы Хәрәбәле районына җиткәнче дүрт сумга, ә биш сумлык су тугыз сумга менәчәк иде. Юкка гына юлчыларның телләрендә макталмый икән бу Казан. Ризыгың да тәмле, татлы суларың да арзан икән синең. Сәгать кичке җиде. Татарстан чиген узып, Сембер каласына җиткәнче тагын бер сәгать узган инде. Монда кичнең җылылыгы Казанныкыннан үзгәрәк. Тирәк агачлары да артык купшыланмыйча, кояшка сузылып үскәннәр. Бер унбиш еллар элек мин бу тирәләрдән узган идем инде. Әмма ул чакта барына да башка күзлектән каралган. Куен дәфтәремнән "Азатлык" радиосы журналисты Айрат абый Ибраһимның адресын барлыйм. Бу гаҗәеп милләтпәрвәр белән очрашсаң яисә телефон аша гына булса да аралашсаң ярап торыр иде ул. Өйдә булмаса, җәмәгате Әминә апа аша сәламемне тапшырырмын. Үзебездә кунак булып киткәнгәме, әллә "Азатлык" радиосын еш тыңлап, аның тавышы көнаралаш диярлек бездә кунак булгангамы, Айрат абый миңа бик якын туганым кебек. Мондый олы шәхесләр белән еш очрашып, аларның төпле фикерләрен тыңлап, үз уй-теләкләреңне үткенләп торсаң начар булмас иде ул. Вокзалга атылып керәм дә, онытылып, татарча телефонга ике жетон бирүләрен сорыйм. Киоскта эшләүче кыз аңлады булса кирәк, теләгемне үтәп, елмаеп озатып калды. Әмма Айрат абый белән дә, Әминә апа белән дә аралашырга насыйп булмаган икән. Беренче жетонны йоткач ук телефон өйдә кеше юклыгын искәртеп, нәкъ Казандагыча тонык кына пипылдый башлады. УГТС хәрефләре иңдерелгән жетонның икенчесе, әлеге көннәрнең истәлеге булып, үкенечле хисләр белән кесә төбенә батты. Ә поездга нәрсә, аның үз тормышы, үз юлы. Вакыты җитүгә үк бар юлчыларының мәшәкатьләрен үзенә төяп Сарытау якларына юл тотты. Алда беренче көн хисләре кайнаячак йокысыз төн. Поезд тәгәрмәчләре әйтерсең лә бу көннәрдән алты-җиде йөз еллар элек узган атларның тояк эзләре тавышын кабатлап, нәкъ безнеңчә сөйләшә. Ток та тык, ток та тык. Без кичә бар идек, бүген юк, бар да юк, бар да юк. Борылышларда тавышы үзгәреп, ара-тирә башкача да уйланып, без-з-нең дәвамчылык сез-з-ләрдә... сез-з-ләрдән соң безнең дәвамчылык булыр-р-мы?.. булыр-р-мы?.. булыр-р-мы?.. дип ыңгырашып кат-кат сорый да, булыр-р-р, дигән нык өмет белән туктап кала. Уйларымнан бүленеп, тәүге тукталышның аталышын белер өчен башымны тәрәзәгә тыгам. Тарлык тукталышы. Картаны алып күз салам. Иделнең иң тар урыннарының берсе. Борынгы кичү урыны, сәүдә юлы. Аның тирәягында борынгы шәһәрчекләр... Иртәнге як. Йоклап алынган. Юлчыларның еш йөрүчеләре: "Сызраньны уздык инде", — дип сөйләшәләр. Поезд аратирә тукталгаласа да, үзенең тукылдавын белә. Табигать тә үзгәргән инде. Дала үзенең сыйфатын ныграк күрсәтә. Нава барган саен кыза. Кабатлана торган ике күренешкә игътибар итәм. Барган саен сирәгрәк очраган авылларның барысы да бертөрле һәм йортларының хөкүмәт тарафыннан төзелгәнлеге күзгә ташланып тора. Дөньялар күптән үзгәреп, дин өчен иркенлек туса да, шәһәрләрдән башка авылларның ник берсендә чиркәү манарасы булсын. Аларның тирә-ягында иксезчиксез яшеллеккә төренгән иркенлек. Күпме барып, ник бер җирдә сыер яисә сарык көтүе күренсен. Ихтыярсыздан үземнең туган як искә төшә. Бездә бер калкулыктан да җиде-сигез авыл күренеп, мәчетләренең манаралары балкып тора. Авыл тирәләре сыер, сарык, каз көтүләре, аркандагы бозаулар белән тулган. Ә өй янәшәсе тибенеп йөргән тавыклардан ап-ак. Ә монда бары да киресенчә. Бу яңалыкны безне күз уңаеннан югалтмаган вагон хуҗасы — марҗа апаңнан сорыйм. Ә ул: "Таптың аптырарлык нәрсә, — ди көлемсерәп. — Аларда бит урыс казаклары яши. Тормышка алар бик җиңел карый. Өстендә түбәсе, өстәлендә аракысы, янында арт ягын боргалап йөрүче казачкасы булса, аларга бернәрсә дә кирәкми". Безнең авыл агайларына мондый иркенлек бирсәң, һәрберсенең мал-туары колхоз көтүендәгедәй булыр иде. Татар авылында авыр язмышларга тарган бүгенге ялгыз әби-бабаңнарга чаклы сыер асрый. Күбесенең оныкларын тәрбия кылырга, балаларын иркәләп сөяргә дә вакыты юк. Чөнки белә, киләчәктә оныгының әбисендә кайгысы булмаячак. Аларның картлык көнендә булган бар өмет-юанычы, ышанычы шул кәҗә-сыерда гына. Ә бит бу төбәктә мал азыгын да бездәге кебек җиде-сигез айга җитәрлек итеп кышка әзерләп куясы түгел. Өч-дүрт айдан кыш үзенең хокукларын яшеллеккә тапшыра. Вагон хуҗабикәсе, үзенең кемлеген белгертеп, карлыккан тавыш белән поездның тагын ярты сәгатьтән Сарытауга җитәсен әйтә. Анда җитү, юлның яртысын үтү икән. Хәер, бер тәүлек чамасы вакыт узуга ук поездның юлчылары яртылаш алышынды да инде. Керә торалар, чыга торалар. Тагын бер үзенчәлек: яңа керүчеләр арасында да татарча исемнәр, сүзләр ишетелә тора. Казандагыга караганда да ешрак түгелме икән әле. Поездны Рәсәйдән бара дип исәпләп, татар нисбәтеннән чыгып санасаң, җиде миллион татар дигәнгә тагын бер ун-егермене өстәрлек буласың. Менә безнең янга килеп утырган авыл мужигының да безнең милләтнеке икәнлеге кыяфәтенә чыккан. Минем өчен бер табылдык, эч серләрен бушатырлык киң күңелле абый булачак әле ул. Урысча эндәшеп абыйны сөйләштереп карыйм. Сакчыл кыяфәт. Әйе, юктан башка ник бер артык сүз чыксын. Мин дә, башка сүз тапмагач, тәрәзәгә багам. Аннан күпме укып та үзем белән йөртергә тырышкан Равил Әмирханның "Иманга тугрылык" дигән китабының туры килгән битен ачып, бай фикерләр дөньясына чумам. Кырын караш белән сизеп барам, абый кеше урлап-урлап кына китабыма күз сала. Аннан турыдан-туры үз телебездә: — Энекәш, кем булып эшлисең? — дип сорау бирә. Сорауга гаҗәпләнмим. Тыныч кына борылам да: — Укытам, — дим. — Кая барасың, бу тормышта ни уйлар белән йөрүең? Күренеп тора, юлдашым мин уйлаганча колхоз мужигы гына түгел. Соравы да китапка бәйле. Күптәнге танышымны очраткандай эч серләремне ачып салам: — Сарайга барам мин, абый, элекке татар башкаласына. Ишеткәнегез бармы шундый шәһәрне? — Ишеткән бар, энекәш. Хан сарайларының ат сарае дәрәҗәсенә төшүен дә күңелем белән сыкранып кабул итәм. Безнең аралашу, минутында аңлашуга күчеп, татар язмышына кереп китә. Дөньясында зарланып туелса да, һаман шул темадан читләшеп булмый. Абый үз тормышын сөйли. Татарстанга чиктәш Сембер өлкәсеннән икән. Сарытауга кызы янына баруы. Безнең янга күчүе, урын алыштыруы гына. Сөйләгәне ата-бабалар язмышына кагыла. Авыл, якташларын барлый. Соңгы елларда аларда да бер үзгәреш булып, мәчет салырга керешкән булганнар икән. Тик акча юклыктан, ярты юлда эшләре тукталып калган. Авылда яшьләр дә калмый, мәктәп, балалар бакчасы беткәнгә дә егерме еллап вакыт үткән инде. Колхозында да рәт юк икән. — Акчасызлык, хәерчелек басты, энекәш. Күпләр эчүгә сабышты. Кайда да бердер инде бу язмыш. Сездә дә шулаймы? — дип сүзне миңа күчерде. Мин мондый зарлануларны күп ишеттем инде. Акчаның кая киткәнлеген дә санап күрсәткән бар. Абыйны өметсезлектән чыгарырга теләп, авыл халкының бай яши алырлыгын дәлилләргә алынам: — Авылыгызда ничә хуҗалык соң? — Ныклары 120 ләп булыр. — Зур икән. Халкы күпме? — Йорт саен шул 3—4 кеше булса бер биш йөзләптер. Аның да яртысы пенсионер инде. — Аларга акча бирәләрдер бит. Кая китә соң ул чаклы акча? Авыл халкы үз-үзен туендырган җирдә яши бит ул. Шәһәр халкы да әллә ни артыгын майтара алмый инде хәзер. Завод-фабрикалар эшләми. Эшләсә дә, акчасы юк. Абый сүземне бүлеп: — Авыл кешесенә акыл өйрәтергә шәһәрнекенә куш, дип әйтә иде минем әти. Кайтып яшәп кара... утыны, печәне дә үзе кайтмый бит аның. Бакчасы да тик торганнан казылмый. — Менә шул турыда әйтәсем килгән иде дә инде. Авыл кешесенә елына кимендә биш машина утын, шуның чаклы печән кирәк. Алып кайткан өчен нәрсә белән түлисез соң? — Нәрсә дип, акчасын да бирәсең, яртысын да куясың инде. — Ярар, акчасы авылдан чыгып китми инде аның, яшьләр, эшләгән кеше кулына күчә. Ә менә аракысына килгәндә, минем шуңа киткән акчаны санап күрсәтергә иде исәбем. Нәр хуҗалыкка кимендә шул утын белән печәнгә елына 15—20 шешә аракы китә. Берсен кырык сумнан санап, шуны тагын 120 хуҗалыкка тапкырласаң җитмеш ике мең сум чыга. Бакча сукалаулар, тегесен кайтарту, монысын илтү, аракысыз узмаган туган көннәр, туйлар, бәйрәмнәр. Саный китсәң, иң кимендә сезнең авыл елына 150 мең сумлык аракы эчә. Ә авылдагы 120 пенсионерга биш йөз сумнан санаганда гына да елына алты йөз мең сум акча керә. Шуның дүрттән бере аракыга күчеп, авылның әхлагын кимерә. — Санасаң, шулайдыр, акыл өйрәтергә барыбыз да оста. — Акыл өйрәтүем түгел. Акча юклыктан үзегез зарландыгыз. Мәктәп, балалар бакчасы юк, дидегез. Мәчетегезне төзеп бетерә алмыйсыз икән. Бер булмаганда авыл өчен ипи пешерү җайланмасы, такта ярдыргыч ал. Акча бар ул. Гаепне акча юклыкка кайтарырга гына яратабыз. Гаеп үзебездә. — Анысы шулай инде, энекәш. Сүзең дөрес. Үзебез дә аңлыйбыз аның шулай икәнлеген. Иртә өлгердек, эшли башладык, иртәрәк сөендек, шатландык, ярсыдык без. Ә үкенүләр безгә Һәрчак соңарып килде. Шуңа күрә тиз генә дөньясын да, кешеләрен дә үзгәртеп булмас инде аның. Мин үзем бик өметләнмим. Шул яшьләр берәр нәрсә майтарса гына. Поезд Сарытауга җитә. Сүзебез саннар арасында гына буталса да, абый белән бер-беребезгә хәерле юллар теләп, җылы гына саубуллашабыз. Поезд төнге караңгылыктан чаба. Алда Волгоград утлары җемелди. Поездның кая барганын да аңламассың. Аны ниндидер аулак урыннарга кертеп, бер алга, бер артка тарттыралар. Ниндидер тоннель аша чыкканда Мамай курганына менеп кунаклаган "Ватан ана" дип йөрткән тимер бетоннан эшләнгән хатынның үчле күзләре очкынында, кулына тоткан озын кылычы күренеп кала. Нәйкәлне 1941 — 1945 елгы сугышка бәйле куйганнар. Тик нигә ул Герман җиреннән килгән дошманга арты белән баскан да, бар төрки дөньяның казаны — Бөек далага карап кылычын айкый соң? Мамай курганыннан Мамай оныкларына яныймы? Аңламассың. Нинди сәясәткә бәйле дә, нинди мәгънә салынган аңа? Гидроплотина аша Иделнең сул ягына чыгабыз. Юлыбызда очраган соңгы зур шәһәр артта кала. Тагын бер сәгатьтән Актүбәне узып Әстерхан өлкәсенә керәбез... Төнге өчләр. Ике тәүлеккә сузылган йокысызлык изрәтә башласа да, түзәргә туры килә. Беренче тапкыр күргән җирләр. Алда билгесезлек. Куен дәфтәренең читенә язылган адресны барлыйм. Хәрәбәле районы, Селитра бистәсе. Районнан 30—40 чакрым тирәсе. Автобуска утырасы... Ниһаять, барып җитәбез. Шыксыз гына бер тимер юл йорты. Без алай-болай аңышканчы, сәгать алтыдагы автобус китеп тә барган. Үкенечле түгел, сәгать саен йөри икән. Бер уңайлыгы — иртәнге як булса да, җылы. Урамда да иркенләп утырырга була. Бер казах апай белән гәпләшеп китәбез. Ул әз генә калынайтып татарча диярлек сөйләшә. Безгә ничә тукталыштан соң, ниндирәк җирдә тешәсен аңлата. Киткәндә билет алып булырмы икән дип сорашам. "Мине табарсың, үзем сөйләшермен, монда җегерме җылдан артык эшлим инде", — дип, ярдәм итәргә алына. Билет алышса, инде монысына күпме акча бирәсе булыр икән дигән уйлар башта чуалса да, тынычланып, перрон буйлап йөренәм. Унбиш минутлар да узмагандыр, күк йөзен күкрәтеп өч пар очкыч узып китте. Авыр йөк белән барганнары моторларының гүләвеннән үк беленеп тора. Казанда чакта ук ишетеп белгәнемчә, бөтен Рәсәйнең көче, Дагыстанның ике авылы, Карамахи белән Чабанмахига ябырылган. Анда безнең язмышны, киләчәккә булган өметне дә бомбага тоталар. Алар китеп тавышлары да тынарга өлгермәде, авыр уйларны бүлеп, аяк астындагы чуен юлы зыңгылдый башлады. Күп тә үтми аның аша да сугыш техникасы төялгән поезд, яктылык иңгәнче дип, чүлгә кереп качарга теләгән чаяндай ашыга иде. Техника төялгән платформалар арасындагы вагоннардан башларын тыккан солдатлар кулларын болгый. Бар ризасызлык-ачуымны туплап мин дә йодрык күрсәтәм. Солдатларның аптыраудан кыйшайган йөзләре кечерәеп ерагая. Улымның чын танкларны беренче күрүе, күзләрендә гаҗәпләнү: — Әти, кемнәр алар, кая баралар, — дип сүз ката. — Кеше үтерүчеләр, улым. Каф тавына безнең туганнарны үтерергә баралар, — дим... Селитра бистәсенә иртәнге тугызларда барып җитәбез. Район атамасы татар сүзе — хәрабәледән алынган. Бистәнең атамасы Актүбә елгасы тирәли урнашканлыктан, балык исеменә бәйледер, дигән нәтиҗәгә киләм. Ләкин ялгышам икән. Әле ничек кенә. Монда күченүчеләр XIX гасыр башында Алтын Урда каберлекләрен казып кеше сөякләреннән ашлама, соңрак тирә-яктагы күлләрдәге тоздан селитра ясаганнар икән. Ә селитра дары ясаганда кулланыла... Бу эшчәнлекне вәхшилек дип атау сүзе йомшак булып тоелганга, дәшми калам. Сөякләр казылып беткәч, ияләшкән урында калганнар инде. Хәзер колхоз кебек җир. Балык тоталар, помидор үстереп, томат ясыйлар. Уйлана барып Актүбә ярына килеп җитәбез. Улым инде кесәләрен төрле бизәктәге чүлмәк, савыт-саба ватыклары белән шыплап тутырган. Ерактан икеөч төркемгә бүленгән күп сандагы палаткалар күренә. Беренчесе үк үзебезнеке булып чыкты. Бездән тыш монда Мәскәү, Хаҗитархан галимнәре дә эшли икән. Лагерьда таныш мохит. Колгаларда Татарстан, Алтын Урда, Кырым ханлыгы әләмнәре җилферди... Менә безнең каршыда XIII гасыр урталарында Бату хан тарафыннан нигез салынган беренче Сарай шәһәре. Шул чордагы Евразия киңлекләрендә яшәгән төрки-мөселман халыкларының үзәге. Анда вакытына карап 75—150 меңгә чаклы кеше яшәгән. Мәйданы 400 квадрат километрга җитә. Бу чорда Парижда 12 мең, Лондонда 8 мең кеше яшәвен искә алсаң, чагыштырырлык та түгел. Шәһәр, монголларның яулап алу сугышларына бәйле, империянең үзәге буларак төзелсә дә, бер гасыр эчендә ул төрки-татарлаша. Ислам дәүләт дине булып кабул ителә. Әмма татар тарихчыларын 1960 нчы елларга чаклы аның тарихын өйрәнүдән тыйдылар. Бүгенге көндә Алтын Урданың үткән данлыклы чорларын күпләр: үзбәк, казах, нугай, кумык, украин һәм хәтта урыслар да үзләренеке итәргә тели. Кызганычка каршы, без үткәннәрдәге кебек әлегәчә татар-монгол изүе турындагы ярлыкка гына ия. Тамак ялгап алгач, пакет, кечкенә көрәк алып шәһәрне карарга китәбез. Кызгылт-сары калкулыклардан торган очсыз-кырыйсыз җир. Сирәк урыннарда гына яшеллекләр очрый. Алары да бары ике төрле: дала түмгәге белән дөя чәнечкесе. Ара-тирә алар арасына кара таракан, елан һәм чаяннар яшеренә. Чаяннары агулы. Дөяне санамаганда, болар чүлнең бердәнбер хуҗалары. Каршыбыздагы калкулыкка менәбез. Аның барлыкка килүе табигатькә генә бәйле түгел, йорт урыны да бу. Шәһәр үзәгендәге калкулыкларда мәчетләр, дәрәҗәле, бай кешеләрнең утарлары урнашкан булган. Моннан яхшылап карасаң, хәзергәчә шәһәрне пландагы кебек күз алдына китерергә мөмкин. Йорт урыннары, юллары беленеп тора. Күзләремне йомам да шәһәрнең борынгы чорын күзалларга тырышам... Каршыма су чүлмәге тоткан көнчыгыш гүзәле килә. Арттарак үзенә тиң булырдай күзләүчесе дә бар. Алар күңелендә киләчәккә булган өмет чагыла. Әмма Аксак Тимер гаскәренең килеп җитәренә көн ярым вакыт кына калган инде. Тиздән биредә моңарчы дөнья күрмәгән аяусыз сугыш булачак. Бу дәһшәттән куркып, күзләремне ачам... Тирә-якта аунап яткан чүлмәк ватыклары, балчыктан эшләнгән суүткәргеч калдыклары да шул турыда сөйли. Юлыбызны дәвам итеп, еш очраган тагын бер үзенчәлеккә тап булабыз. Көрәк белән казылган кечкенә, әмма тирән чокырлар. Болары җинаятьчеләр — иртә яздан килеп, куна-төнә яшәп, алтын-көмеш, кыйммәтле тарихи табылдыклар эзләүчеләрнеке. Алар япон техникасы — металл эзләгечләр белән коралланган. Бу техника җирдә ятучы табылдык металлның төрен, төзелешен һәм нинди тирәнлектә ятуын да күрсәтә. Шөгыльләре керемле, күрәмсең, болай байый алмаслар иде. Үзләре дә елдан-ел ишәяләр икән. Күпме экспедицияләрдә катнашып, галимнәрнең кулларында әлегә чаклы көрәктән башка техника күргән юк. Әле менә ярый әзрәк дөньялары үзгәреп, татар галимнәренә дә кабат Алтын Урда — Жучи Олысы тарихын өйрәнергә мөмкинчелек туды. Тик анысы да Татарстан хөкүмәте ярдәменнән башка озайса барырмы? Ике чакрымлап җир үткәч, алсу-кызыл төстәге күл янына килеп чыгабыз. Аның мәйданы ике-өч гектар тирәсе булыр. Бер очы яшеллеккә бай. Суы тозлы, җылы, лайлалы. Тирә-юне ун-унбиш метр киңлектә ак кристалл тоз белән капланган. Өстеннән яланаяк йөрерлек түгел. Улымның гаҗәпләнеп соклануы чиксез. Үземнең дә беренче күрүем. Без әле киләчәктә бу тозлы күлдә туйганчы коенып, төрле могҗизаларга тарып, файдасын күреп, тозын да үзебез белән алып кайтачакбыз. Юлыбызны дәвам итәбез. Ярты чакрымлап ара узгач, тагын бер күлгә тап булабыз. Анысы сары төстә. Алдагысыннан кечерәк. Бу күлләр кайчандыр шәһәрнең үзәгендә булган. Табылдыклар җыя-җыя пакетның авырлыгы үзен сиздерә. Тарихи язмаларда шәһәрнең зурлыгын, аның бер көн эчендә дә атлының әйләнеп чыга алмавы белән үлчәнүе турында хәбәр бар. Без дә бер йөрүдә барын да иңли алмабыз дип, кайтыр юлга борылабыз. Азрак адашып, Селитра бистәсенә якын җиргә чыгыла. Бу тирәдә Актүбәнең ярлары бер-берсенә якын урнашкан. Шунлыктан Идел буйлап төшкән язгы ташу сулары да ярларыннан биек күтәрелә, күрәмсең. Балчыгы ашалып, яр буйлары борынгы кирпеч өемнәре белән тулган. Аларның сакланышы гаҗәпкә калдыра. Кирпеч заводыннан кичә генә чыккан әзер продукция диярсең. Аларны ел саен кемгә кирәк шул төзелеш өчен кулланса да, җыеп бетерә алганнары юк икән әле. Яр буйлап лагерьга юнәләбез. Аяк астында бер-ике сантиметргача ашалган үлән. Тирә-юньдә аны кыркучы койрыксыз сарык, ат көтүе. Бу хайваннар бездә кар ятар алдындагы үләнне күрсәләр дә, ашап туя алмыйча күбенерләр иде. Кайтасы юлдан ерак түгел генә археолог егетләрнең эшләгәне күренә. Үзебезнекеләр. Безне шатланып каршы алып, эшләрен ташлыйлар. Монда үзеңне кызган мунчадагы кебек хис итәсең. Бу кадәр эсселекне күргән юк иде. Җылы якка юлыңны дәвам итсәң, тагын ниләр күрерсең? Түзә инде Ходай бәндәсе. Җәһәннәмнәр әллә каян барлыкка килмәгән, күрәмсең. Пәйгамбәрләр котыпка иңсә, кылган гөнаһларыбыз өчен тәмуг урынына бозлы суга ташларлар иде безне... Әстерхан якларындагы эсселек, табигать кырыслыгы яшәү мәгънәсе турында еш уйландыра. Алтын Урда чорында чәчәк аткан мәдәният, матурлык, тарихи әдәбияттагы хисләрнең нечкәлеге буш җирдә генә барлыкка килмәгән. Комташ арасында юк кына матурлык та искиткеч булып тоела. Бүгенге көндә әлеге буш җирләр бары көтүчелек белән генә шөгыльләнгән кысык күзле казах, кумыкларга гына хас, күрәмсең. Безне табигать үзенең Урта Идел яшәешенә җайлаштырган инде. Сәгать уникеләр тирәсе. Егетләр башка эшли алмый. Эчәргә дип үзләре белән алып килгән кырык литрлы бидон да буш. Ике-өч сәгатьтән артык эшләп булмый монда. Җитмәсә, эше дә инә белән кое казыганнан ким түгел. Метр ярым тирәнлеккә төшүгә карамастан, җирдә ник бер дым әсәртәсе сизелсен. Әмма гел алай булмаганлыкны искәртеп, эш урыныннан бик күп балчыктан эшләнгән су торбалары чыга. Кайчандыр монда бар җир дә сугарылган. Әстерхан җире кара туфраклы булмаса да, уңдырышлы. Җылысы да, кояшы да җитәрлек, су булса, гөлбакча итәргә була аны. Хәер, җирнең төп хуҗасы булу да кирәк икән әле. Икенче көнне Әстерхан шәһәренә сәфәр чыгабыз. Анда чаклы тагын 200 чакрым юл үтәсе. Шул ук күренеш. Аратирә чын комлык — чүлләр дә очрап куя. Язгы су кереп калган урыннарда ике-өч метр биеклектәге камышлык. Безнең яклар белән чагыштырганда бар да үзгә монда. Авыллары, торак йортлары, зиратлары да. Урыс зиратлары концлагерьга охшаган. Бу охшашлыкны һәр кабергә куелган өчәр метр зурлыктагы тәреләр хасил итә. Юлдан читтәрәк, борынгы шәһәрләрне искәртеп, казах зиратлары кала. Нәр кабер мавзолей кебек. Торган йортлары саман кирпечтән генә булса да, озак саклансын дип, ак, кызыл кирпечләрнең иң яхшыларыннан салганнар. Өч-дүрт төрбәсе бездәгеләрнең бер коттеджына җитәрлек. Без үзебезне дөньяга мәңгелеккә килгән кебек хис итәбез шул. Юлыбыз Актүбә елгасы буйлап, яр тирәли бара. Торак йортларның һәммәсе диярлек елга буена сыенган. Аларның атамалары да төрки-татарча: Сарай, Лапас, Актүбә... Әстерхан шәһәре күз явын алып, сокландырырлык күренмәде безгә. Аңа карап Казан белән күбрәк горурланасың. Үзенчәлеге бары күперләр күплегендә. Кырык тапкыр борылып, әллә ничаклы елга кичкәнгә, кайда, ничек барганыңны да чамалавы кыен. Борынгылык төсмерләре сакланган аулак бер урамда туктыйбыз. Каршыбызда "Дуслык" кафесы. Казанның иске татар бистәсен хәтерләтә, шуңа күрә күңелләр тулып китә. Казанга кайткач, юкка гына еламыйлар, күрәмсең. Туган җир алтын шул. Янәшәдә Әстерхан татарларының милли үзәге. Язып эленгән хәбәрләргә караганда, монда бүген милләттәшләрнең очрашуы һәм Алтын Урда тарихына багышланган конференция уза. Безне газет-журналлардан укып белгән Наилә Шакирҗан кызы Потеева, "Азатлык" радиосының кабатланмас тыныч тавышлы хәбәрчесе Лена апа Кадыйрова, дәртле җыр-биюләре, олы яшьтә булса да, шаян, шат күңелле Әстерхан "Сөембикәсе" — Сөембикә апа, "Идел" газеты хезмәткәрләре каршы ала. Очрашуның кайнар, хисле мизгелләре. "Әстерхан татарларының киләчәге бармы?" — дигән сорау-уйланулар, борчылулар соңрак киләчәк. Әлегә без якын туганнардай бер-беребезне бүлдерә-бүлдерә хәл-әхвәлләрне белешәбез. Милләт язмышына кагылышлы уй-фикерләрне уртаклашабыз. Безгә туган җиргә кайтасы, сезгә дә туган төбәгегездә, татар җирендә каласы. Әмма бүгенге көннең аермасы зур, үткәннәр белән бүгенгесе арасында упкыннар тирән шул. Хәерче, өметсезлеккә бирелгән кешеләр очрамады, әмма үзенә тартып та тормады Әстерхан. Рухи байлык табу, үзеңне татар итеп тоеп яшәү авыр монда. Саулык-сәламәтлек, сабырлык, сынмас рух телим сезгә, милләттәшләр. Әстерханның халкы чуар. Шәһәрдә казах, калмык, корея халкының күплеге күзгә ташлана. Туган мөмкинчелекне югалтмыйча, кайтыр якны кайгыртабыз. Әмма Казан поездына билетлар егерме көн алдан сатылып беткән. Шулай да Сарытаудан кайту мөмкинлеге табыла. Казанга юл тотканны белеп, якташлар җыела. Якын туганнардай чөкердәшәбез. Монда Казан урыслары да татар кебек. Казан өчен җан атып, безнеке, аларныкы дип барын да читләтеп, аерып сөйләшә. Бездән ерак түгел генә чират көткән берсеннән-берсе сары, сипкелле өч кыз белән бер егетнең күзләре гел бездә. Түшләрендә ай. Ә йөзләрендә ник бер төрки чалымы чагылсын. Аңламаслык дөнья... Очрашуга безнең белән Мәскәү егете, ярым татар ВадимРинат та барды. Шундый егетләрне күргәч, татар киләчәге өчен сөенеп, өметләнеп куясың. Ринат мишәр егете. Әнисе татар. Татар авылында, әбисендә тәрбия алган. Татарчасы әле дә сатып җибәрерлек, акыл-белеме бишкә, татарлыгы безнең ишенең унысына торырлык. Мәскәү дәүләт музеенда эшли икән. Сүзебез тарих, үткәннәр турында. Шуларга кушып киләчәкне күзаллыйбыз. Ул Мәскәүчә, мин Казанча фикерлим. Ринат Сарай Батуда күптәннән казу эшләре алып бара икән. Алтын Урда чорындагы Идел буе шәһәрләрен биш бармагыдай белә. Борынгы Чаллы шәһәрлеген өйрәнүемне белеп, минем өчен дә бер ачыш ясый. Ул да үзенең Чаллы шәһәре белән кызыксынып, аны 1376 елгы абыйлы-энеле сәүдәгәр итальян Пицеганилар картасыннан табуын искәртә. Атамасының сүзгә-сүз төгәл килмәвен итальян теле алфавитының үзенчәлегенә бәйләп дәлилли. Мин әле кичләрен Ринат белән еш аралашып, Жучи Олысы тарихы, шәһәрләренең язмышына тирәнрәк чумып, күп мәгълүмат алачакмын. Килгәндә китаплар белән шыплап тулган сумкамда кире кайтканда Ринатның үзе казыган җирдәге мәчетнең нигезендә табылган төсле, матур бизәкле кирпечләр белән тулачак. Дөрес, авырлык белән бирде. Әмма алар барыбер Мәскәүгә китәсе урынга, киләчәктә борынгы Чаллы музеенда урын алачак. Лагерьда бишенче көн. Табигатьнең үзенчәлегенә күнегә алмыйча, авырып та алдык. Монда бар чир судан, ә дәвасы дөя чәнечкесе үләненнән икән. Аны чәйгә салып кайнатып эчәбез. Безнең мәтрүшкә түгел инде, түзәргә туры килә. Әстерхан төбәгендә чишмәләр юк. Шунлыктан чишмәләргә багышланган авыл җырлары күңелгә еш килә. Нәр нәрсәнең кадере чагыштырганнан соң беленә шул. Тәһарәт алганда да авызны чайкагандай гына итәбез. Су булмаган очракта рөхсәт ителгәнчә чүлнең ак комы белән юынырдай буласың. Ә ком көне буена шул чаклы кыза ки, намазлык аша аяк табаннары яна. Җәй көне бу төбәктә болытлы күк йөзе — сирәк күренеш. Төннәрен аның бердәнбер хуҗасы ай. Анысы да бездәгегә караганда үзгә кебек. Хәер, Казык йолдызы, аңа эленгән кече Чүмеч тә үзенчә чайкала монда. Балаларга аның сәбәбен күпме аңлатып та, үземнең дөрестән дә шулаймы икәнен күргәнем юк иде әле. Күк йөзе дә безнекенә караганда күпкә ачыграк тоела. Ә анда сине күзләүче бар... Азык-төлекне Селитра бистәсеннән сатып алабыз. Сатуалу эшенә казахлар оста. Килеп, аралашып, кирәк әйберне үзләре үк китереп бирәләр. Бу якларда әле бер ун ел элек кенә бары ике-өч казах гаиләсе яшәгән. Хәзер алар инде бистә халкының өчтән берен тәшкил итә. Казахстанда тормыш авырлашкач, чүлдән су — яшәү чыганагы янына җыелышканнар. Гаиләләре ишле. Үзләре эшчән. Күбесе ат, сыер, сарык тота. Алар белән аралашу җиңел, сөйләшүләре татарча диярлек. Үзләре дә, Алма-Ата казахларына караганда, безгә татар теле күпкә аңлаешлырак, диләр. Бу казахларның әдәби — Алтын Урда чорында калыплашкан татар теле. Шәһәр турында да еш кызыксыналар. Элекке татар башкаласы, татар җире дибез. Юк, бу безнең җир, әнә Татарстан кайда да, Казахстан кайда дип әйтүчеләре дә бар. Хәер, алар үзләренең татар икәнлекләрен каян аңласыннар инде? Аларның этнонимы татардан казах-кайсарга алышынганга йөз елдан артык вакыт узган бит инде. Армиядә бергә хезмәт иткән түгәрәк йөзле, кысык күзле казах егетләре Баранбай, Кананбайлар искә төшә. Ә болары безнең кебек кара тутлы, ачык күзле. Исемнәре дә башкача: Тәлгат, Кәрим, Җәмил... Үземчә алар турында нугайлар дип нәтиҗә ясыйм. Шулай да безнең белән чагыштырганда, алар арасында бер аерма яхшы чагыла. Урта буын урысча сөйләшсә дә, олыраклары да, яшьләре дә үзара казахча аралаша. Өметле киләчәккә бер фал бу. Дөрес, әлегә алар барысы да диярлек авыр, гади эштә. Зур урында эшләүчесе дә гади милиционер кебек. Миңа киләчәктә бу җирләр яңа Казахстан булыр кебек тоела. Бу турыда әле Мәскәүдән килгән бер археологка да: — Дөньялар болай барса, сезне, урысларны монда бер илле елдан Әстерхан музеена куярлык экспонат итеп тә табып булмаячак, — дип сүз каткан идем. Ул бераз гына уйланып торды да, көлемсерәп: — Ә миңа барыбер, илле елдан соң мин җир йөзендә булмам инде, — дип җавап бирде. Соңрак мин аның яһүд милләтеннән булуын белдем. Вакыт тиз уза. Килгәндә зур өметләр белән килгән идем. Имеш, татар авылларында йөреп, Актүбәдән чүлгә таба унбиш чакрым ераклыкка урнашкан Бату, Үзбәк һәм башка билгеле ханнарның төрбә урыннарын барып карыйм, янәсе. Әйтерсең лә монда су да, вакыт та бер тизлектә ага. Шулай да Селитра бистәсенең урамнарын күреп, аларның бизәлешендәге татар үрнәкләре белән танышып, сокланып йөрдем. Өлкән яшьтәге бер әби белән аралашу да күңелдә калды. Татарлар тарихына кагылышлы бер хәбәр дә җиткерде ул миңа. Селитра бистәсе урнашкан биеклек борынгы шәһәр уртасына туры килә икән. Ул шәһәр эчендәге калкулыкларның берсе. Утызынчы елларга чаклы анда җирдән өч-дүрт метр биеклектә җимерелеп бетмичә калган үзәк мәчет манарасының хәрабәләре сакланган була. Тирә-яктагы авылларның татарлары елның бер көнендә монда җыелып, казан асып аш пешергәннәр, бәйрәм ясаганнар. "Чегәннәр кебек атларга төялеп ераклардан килерләр иде", — ди әби. Соңрак, дингә караш үзгәргәч, бу мәчетне хәрбиләр килеп шартлата. Татарлар да шуннан соң башка күренми... Әйе, йолалар бетеп, тамырлар шулай өзелә, кибә шул... Әби мәчетнең урынын да төртеп күрсәткән иде. Әмма ул урын яңа төзелгән йортлар арасында бүленеп, юкка чыккан инде... Без кайту юлында. Сарай Батуның үткәнендә яшәгән чор, физик вакыт аралыгында атна-ун көн генә булса да, Рәсәй тормышының сәяси халәте төбе-тамырыннан үзгәргән. Радио-телевидение булмагач, дөньяның кабат урта гасырлар яшәешенә төшкәнен күрми дә калганбыз. Поезд туктаган саен, вагонга милиция, хәрбиләр кереп тула. Кешенең антропологик кыяфәтенә карап, паспорт тикшерү, сумка, кесәләрне актару башлана. Берни аңлашылмый. Төнге икедә Сарытауга килеп җитсәк, анда да шул ук хәл. Вокзалда баш төртерлек тә урын юк. Ярый әле кулда иртәнге унда Казанга китәсе поездга билет. Аннан башка бөтенләй кеше түгел син монда. Хәрби киемдәгеләр безнең күз алдында җиде-сигез үзбәк хатынының олы биштәрләренә пөхтәләп тутырган әйберләрен бушаттырдылар. Аннан аяклары белән типкәләп, изепбаскалап карадылар да башка "корбаннары" янына китеп бардылар. Ник берсенең авызыннан "пожалуйста, спасибо, извините" сүзләре чыксын. Үзбәк хатыннарының сөйләшкән сүзләреннән аңлашылганча, Рәсәйнең, урыс хәрбиләренең дошманнары тагын берничә дистәгә артты. Чөнки тентү юлчыларның яшьле күз карашы астында узды. Йөрәк барына да ничек түзәр иде, белмим. Ходайның рәхмәте киң, күземә күренә дип торам, киоскта "Татарские края" газетасы күземә чалына. Газетаны сатып алам да, бар борчылуларымны куып, үз кабыгыма кереп бикләнәм. Нәрчак үзенә суырып алып, телсез, динсез калдырып, үлемгә дучар итәргә әзер торган Рәсәй диңгезендә яшәүгә өмет биреп, бер калкулык туа. Татар мохитенә кертеп, авыр уйлардан арындырган өчен рәхмәт сезгә, якташлар... Казанга кайтып җиткәнче, җиде тапкыр тикшерделәр. Янымдагы юлдашым, олырак яшьтәге бер абый белән, аңа чаклы гына сәясәт, бүгенге көн вәзгыяте турында сөйләшеп кайткан идек. Советлар Союзының җимерелүе өчен күңеленнән бик борчылган һәм аңа чаклы гына элек кешеләрнең милләтенә карамыйча дус яшәүләре турында акыл саткан абыең мине тикшерүнең асылын аңлады. Тик фәлсәфәсе генә шул ук калды. "Фашистлар бит алар", — дип, бар Кавказ халкын сүкте. Без аларга үзләренчә сөйләшкәндә, яшәгәндә генә дус һәм якын шул. Улымның: — Әти, аларга нәрсә кирәк, безнең сумкадан нәрсә эзлиләр алар? — дигән сүзенә дә җавап тапмадым. Кара чәчле, кара мыеклы булсаң, синнән дошман күрергә шул җиткәнен мин беләм дә бит, ә балага моны ничек аңлатасы? Казанга иртән сәгать биш тулганда кайтып җиттек. Ияләнмә гәнлектән, төнге салкын вокзалга кергәнче үк тәнгә үтте. Җылы урын эзләп бер почмакка сыенган гына идек, кабат каршыда милиционер пәйда булды. Минем кебек кара тутлы яшь егет. Болары үзебезнекеләр. Сарытаулыларга караганда үзләрен итагатьлерәк тоталар, автоматлары да юк. Тик карашлары гына шул ук. Дошман эзләү, орденпремия алу, дәрәҗә үстерү... — Ваши документы. Эт оясында көчле. Юлда җыелган бар ачуымны басарга тырышам: — Минем документымны тикшерергә синең документың бармы соң? Чәйнәп өзәрдәй караш. Синең ишеләрне генә күргән бар, энекәш. Минем караштан кайнап чыккан нәфрәт тоеп, ачык килеш документын суза. Фамилиясен күреп аптырашта калам. — Ә, энекәш, син дә минем кебек бер гарип икәнсең. Мә, — дип, көлеп, паспортымны сузам. — О... Аднафамилце, — ди бу, ике арадагы киеренкелекне йомшартырга теләп. Тик бабасының Гариф — укымышлы сүзен гарипләтеп ясалган Гарипов фамилиясенең мәгънәсен ничек аңлатасың инде моңа. Хокук саклаучыларның да хокуклары бозылган заман бит. Сөйләшеп тормыйм, күз алдымнан югала торсын. Болай да күңелнең бәргәләнгән чагы... Гөнаһлы булырсың тагы. Яныбызга шешә җыеп йөрүче бер апа килә. Кәләпүшле улымны күреп, әй соклана, әй өзгәләнә. Үзе миңа акыл өйрәтә: — Улым, берүк хатыныңны эчәргә өйрәнүдән сакла. Минеке үзе янына утыртып өйрәтте. Хатын-кыз ирләр түгел шул, дәвалап та туктата алмассың. Шуннан соң улым мине өемнән куып чыгарды. Кечкенә чакта нәкъ менә синеке кебек матур малай иде. Дөньясында юньсезлек җитәрлек, улыңны да тәрбиясезлектән сакла, — дип, киңәшләрен биреп, кат-кат сөйләнде. Кызык инде бу кеше табигате. Аны тыңлап, әле генә дөньясына булган ачуым сүрелеп, бар булган акчамны кырып-себереп бирердәйлек булып күңелем йомшарды. Нигә бер сум гына булса да сорамадың, апа? Дөнья гыйбрәтләр белән тулы. Аларда акыл, гыйлем күбрәк җыела. Өйгә дә кайтып җитмәдек, тагын бер күңелгә тиеп, хәтергә кереп калган хәл булды. Юлыбызның уңышлы тәмамланасын өметләндереп, район үзәгенә бару юлында автобус туктый. Шулай да элекке замандагы кебек ишек ачылуга атылып кермим. Секунд арасында автобус номерында, ишегенә сугылган түгәрәк адрес-билгесен хәтергә салам. Әмма кая барасын сорамыйм. Юлда онытылып йөрмәс өчен, яхшы чара ул. Автобуста шофер — авыл мужигыннан кала тагын биш хатын. Берсе — юлчы әби, икенчесе, киенеп-ясануына караганда, интеллигенция вәкиле. Ә калган өчесе әле утыз яшьләр чамасындагы колхозчы хатын-кызлар. Автобусның рәт аралары фләгебидоннар, олы-олы мискиләр белән тулы. Аларда урыс азыгы — кәбестә. Хатыннарның сөйләшүе мут. Кәбестәнең элек тиеннәр генә торганын, яшәүнең ничек рәхәт булуын искә төшереп: "Эх, кызлар, элекке заманнардагы кебек шушы кәбестә янына сало белән бер шешә булса, гульнули бы до...", — диюләре кемнең генә күңелен ымсындырмас икән. Бу — без әлегәчә аңламаган, әмма аңларга теләгән "урыс тормышы". Мондый тәкъдим, әлеге хатыннардан чәчрәп чыккан көр тавыш, кайсы гына татар мужигын барган юлыннан тайпылдырмас икән. Акылымның бер чите юлны барлый, калганы дөнья өйрәнә. Хатыннар сүзе җыен юк-барны сикереп үтә-үтә кинәт кенә сугышка, аннан Чечняга терәлде. Мин дә колакларымны торгызам. Урыс дәүләтенең егерменче гасыр ахырындагы бу соңгы оятсыз гамәле кемнәрне тынычлыкта калдырсын. Чечня, андагы урыс солдатларының үлеме, әле генә телләреннән яшь егетләр төшмәгән хатыннарның тавышын үзгәртте. Шаян, челтерәп аккан чишмә суыдай җырлы көр тавышка металл чыңы өстәлде. О... мондый фикер, сугыш стратегиясе белеменнән, Жириновский генераллары да кызарып, уңайсызлыктан югалып калыр. Кавказдагы сугыш язмышын бу хатыннарга тапшырсаң, бар ирләрне оятка калдырып, өч көндә җиңеп чыгачаклар иде. Бик ансат икән лә ул. Бар кешегә качып өлгерергә бер-ике көн вакыт бирәсең дә, аннан соң бар тау тишекләрен агулап, бензин сибеп, яндырып чыгасың. Соңрак ышанычлырак булсын өчен, биш-алты атом бомбасы ташлап, тигезлисе генә кала. Бар проблема да берьюлы хәл ителә. Чуртың да белми кала. Аннары гафу үтенсәң дә була. Ә башкача анда барыбер тынычлык булмаячак икән. Минем элегрәк мондый сөйләшүләргә катнашып, утка бензин сипкән бар инде. Күпме тыелып торсам да, алар бар урыс халкы исеменнән генә түгел, Россия дип сөйли башлагач, түземлегем бетте. Мин бәхәскә башка яктан сугам: — Кызлар, сез бит дөньяга тормыш, җан бирүчеләр. Ничек шулай кешеләрне үтерү ысуллары турында тыныч кына сөйләшә аласыз? Алар да бит безнең кебек кешеләр. Аларның да бала-чагалары, сезнең кебек хатыннары бар. Бөек Ватан сугышында безнең ата-бабаларыбыз ничек ватанны немецлардан саклаган, алар да шулай ук үз туган җирләрен саклый. Бүгенге көндә Россия үзе бит фашист Германиясе урынында, — дим. Тавышым көр, сүзләрем дәлилле. Мондый үзгәрешне көтмәгән марҗалар берара сүзсез калды. Аннары, нәкъ телевидение дикторы кебек, сүзара бандит, экстремист терминнарын кабатлап, үз фикерләрендә буталдылар. Соңрак, берсен-берсе хуплап, кабат үз аклануларында Гитлер фәлсәфәсенә төштеләр. Телләреннән кабат тимер читлек, концлагерь, Себер, ГУЛАГ ише сүзләр сибелде... Юлчы әби дәшмәде. Төенчеген кысып тоткан хәлдә, ничек утырган, шулай утыра бирде. Үз хәле хәл иде, күрәмсең. Шофер карт ике-өч тапкыр шырпы яндырып та тәмәкесен кабыза алмыйча азапланды. Каршымдагы "интеллигент" хатын сугышның бар оятсызлыгын, хаксызлыгын белә торып, күзләремә карап кызарса да, актан да, карадан да берни әйтмәде. Бу да ерак тарихтан килгән бер гадәт. Хаксыз булса да, үзеңнекенә каршы төшмәү. Бу фикерләре өчен аларны гаепләсәм дә, үземнекен уйлыйм. Ходаем, урыс халкы урынына татар халкы булып аның аңына радио-телевидениедән шулчаклы пычрак, оятсыз агитация яуса, безнең халык ни эшләп бетәр иде икән? Менә тагын кешелек яшәешенең бер елы узып китте. Безнең өлешкә тигән Рәсәй җирлегендәге тормыш, нинди бәхетшатлыклар китерде дә, ниләре белән истә калды соң? Барысы да күз алдында. Бик мактанып булмый шул. Көн саен экран тулы хәвеф: янгын-шартлау, үлем-җитем турында коточкыч хәбәрләр. Сугыш яңалыклары кайнарлыгына түзә алмыйча дөньясыннан хурланып, әлегәчә горур басып торган телевидение манаралары яна. Үзләренең төзелешендә, суык яңгырлардан түбә таба алмаган качакларның үпкәсен тоеп, тамагы туймаган халыкның, бала-чагаларның хакын күреп, оятыннан су асты көймәләре бата, очкычлар һәлакәткә очрый. Кешелексезлекнең каргышы, кешеләрнең үзләренә төшеп, хәерчелек, гомер булмаган чирләр, яман гадәтләр тарала. Бу бәхетсезлекнең очы-кырые кайда да, аның кояшы кайчан батар соң?! Соравыма җавап биргәндәй, каяндыр кешелек киләчәгенә караңгылык иңдерергә теләп, бер серле тавыш килә: "Безгә генә түгел, үз халкына, бар дөнья табигатенә шундый караш белән яшәгән бу илдә, сез беркайчан да бәхетле яши алмаячаксыз. Әлеге чынбарлык сездән соң туачакларга да кагыла!.." Монысы мин түгел, яшәүгә өметен югалткан күңелемдәге шайтаннар кычкыра. Ходаем, инде соңгылары гына булса ярар иде! ИКЕНЧЕ БҮЛЕК Менә тагын август ахыры. Ару-талуның нәрсә икәнен белмәгән Альберт, әллә кайлардан акчасын да, автобусын да табып, кабат безгә Әстерхан төбәгенә бару мөмкинлеге тудыра. Бу юлы экспедиция киңрәк масштабта уйланылган. Безнең белән телевидение, газет-журналларда эшләүчеләр, әдәбият, тарих галимнәре дә барырга тиеш. Тик көткән көнне телеоператордан башка аларның берсе дә күренми. Уңайлы кабинетбүлмәләрдә, тарихны өйрәнү, бүгенге чорны күзаллау ансатрак тоелган, күрәмсең. Ходайның рәхмәте чиксез. Былтыр эссе кояш нурларында шәлперәеп калгандай тоелган Казан безне озатып калган булса, быел, яңа уңышның мулрак буласын өметләндереп, иртәдән үк бертуктамый яңгыр коя. Әмма ул безгә бар дөньясын томалаган кебек тоелса да, Апае тирәсен узуга, аның эзе дә калмый. Табигать әйтерсең лә безнең җылы якка юл алуыбызны искәртә. Беренче тукталыш Татарстан—Ульян арасында. Чикне белгертеп, буяулары кырылып беткән тимер каркаска Татарстан флагы белән гербы менеп кунаклаган. Тик нигәдер ул үзенә килүчеләргә: "Күрегез, кая барганыгызны белегез", — дип кычкырып, күңелгә якын булып, горурлык хисләре уятмый. Ерак түгел кечкенә генә булса да чик баганалары урнашкан. Арада сусыз елга. Татар халкын, аның борынгы тарихи җирләрен бүлгәләгән, "үтмәс пычак" эзе... Каршы яктагы биек баганага Ленин сурәте төшерелгән орден эленгән. Бу күренешне үзенчә аңлатып Альберт шаярта: "Байский феодалкапитализмнан, коммунистическо-ульяновский губерняга керәбез, игътибарлырак булыгыз", — ди. Бара-бара без аның дөрестән дә чынга ашканын күрәбез. Авыл саен урак-чүкечле, Ленин сурәте төшерелгән плакатлар. Коммунизмга дан җырлау. Аның урыс булмаган халыклар өчен нинди коммунизм икәнен беләбез. Тик, шайтан алгыры, барыбер шуларны күргән саен, күңелгә рәхәт булып китә. Элекке тәрбия аңга куып чыгара алмаслык булып сеңгән. "Бөкрене кабер генә турайта", — дип юкка гына әйтми шул халык. Әнә малайга барыбер, Ленинның кем икәнен сорагач, бар автобустагыларның күңелен күтәреп: "Язучы ул, Мәскәүдә яши", — ди. Шулай да Сембер өлкәсенә керү, чит төбәккә чыгу кебек тоелмады. Дөрес, беренче карашка аермалык сизелә иде. Чиктә капма-каршы ике урыс авылы урнашкан. Аларның тапкан маллары, яшәү, тормыш шартлары төрлечә икәнлеге күзгә бәрелеп тора. Ә халкы, җирләре, табигать шартлары бер үк. Бер караганда, Мәскәүчә дә уйлый башлыйсың. Нигә әле аларның берсе бай, ә икенчесе хәерче булырга тиеш? Бер кануннар белән яшәсәләр, икесе дә тигез булыр иде. Тигез, әмма бай түгел. Гасырлар буе безне бер кысаларда шулчаклы тигезләгәннәр ки, хәзер инде аеруы да авыр. Менә авыл атамаларын гына алыйк. Бары да бездәгечә: Федоровка, Александровка, Петровка, Марьевка... Араларына гасырлар буена баш бирмәгән татар атамалары килеп керә: Канлы, Ясаклы, Үлемә... Татарстандагы атамалары белән аваздашлары да адым саен: Лаеш, Кабан, Ташлы, Сокуры, Атамай... Аннан кабат: Сидоровка, Ильинка, Балыклы, Карамыш, Тарлык... Соңрак гаҗәпләнми башлыйсың. Ни әйтерсең, бары да татар җирләре бит! Юлга чыгу өчен һәрнәрсә алынган дип уйласак та, онытылганнары, бөтенләй искә дә кереп карамаганнары булган икән. Өстәп су һәм утынны да үзебез белән аласыбыз калган. Ульян өлкәсеннән соң, юл өстендә урманнар юк, булса да коры-сары тапмассың. Ә чиста су турында хыялланасы гына. Юл читенә төшеп, йоклап алгач, кибет ризыгы белән генә тукланабыз да юлыбызны дәвам итәбез. Алда иксез-чиксез дала. Кемнәр генә килеп, ниләр генә кичермәгән анда. Урта Идел җирлегендә кешеләрнең бүгенге көннәрдән 80—40 мең еллар элек тереклек итүе мәгълүм. Алар күбесенчә Иделгә койган кечерәк елга буйларында яшәгәннәр. Кешеләрнең бу төбәктә бик борынгы чордан ук яшәүләре, җылы яктан килгән бердәнбер юл — Иделсу аша үтеп керүләренә бәйле. Халык санының чагыштырмача артуы безнең эрага чаклы булган ике меңенче еллар тирәсенә туры килә. Бу чорда таш балта, сөңгеләр белән беррәттән бронзадан эшләнгән эш һәм сугыш кораллары барлыкка килгән. Әлеге төбәктә "Бура культурасы" атамасындагы халыклар яшәве (безнең эрага чаклы 1600—700 еллар) билгеле. Әлеге халыкның тарихи һәйкәлләре дала буенча таралган. Аталышлары исә үзләренең үлгән кешеләрен җиргә агачтан бура бурап җирләүләренә бәйле. Дала иңләгән "Бура" кабиләләренең мәдәниятендә бүгенге Ирак җирлеге, Кавказ, Урта Азия цивилизацияләренең булуы ачыклана һәм ул татар халкының гореф-гадәтләренә аваздаш. Мин аларны тарих фәненә яңалык кертеп, безнең бик борынгы бабаларыбыз — прототөрекләр дип атар идем. Бу халыклар без хәзерге яшәгән төбәккәчә җитеп, аучылык, терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр һәм аз күләмдә булса да иген иккәннәр. Вакыт үтә, Иделсу юлы буйлап килеп башка күчмә төрки халыклар бу төбәкләргә урнашкан. Алар белән бергә яңа эш, сугыш кораллары, милли йола-үзенчәлекләр килгән. Халыклар аралашып бер казанда — Идел—Чулман төбәгендә кайнаганнар. Безнең эраның беренче мең еллыгы башына караган ныгытмалы кечкенә шәһәрчекләр барлыкка килүе шул турыда сөйли. Соңрак бу төбәкләргә берсен-берсе узышып, үзләрен һун, хазар, болгарлар дип атаучы башка төрки халыклар күченеп килә. Бу югары мәдәниятле, дәүләтле халыкларның тарихы безнең төбәктә тирән эз калдырган. Аларның барысы да безнең борынгы ата-бабаларыбызның бер тармагы. Соңрак Болгар иле Алтын Урда дәүләтенә кушыла. Алтын Урда таркалгач, бу җирлектә Казан ханлыгы оеша. Көннең беренче яртысында Сарытауга җитеп, шәһәрне аркылыга-буйга иңләргә туры килсә дә, мәчетне эзләп табабыз. Ул ярым җимерек йортлар арасына кереп кысылган. Тирә-ягындагы "Мин кем!" дип, бүселеп утырган өч чиркәү янында ул бик шыксыз күренә. Аңа илтүче бердәнбер юл да яз башыннан ук актарып ташланган. Аннан чыккан балчык өемнәре өстен алабута, кычыткан кебек яшеллек каплап өлгергән инде. Автобусны юл чатында калдырып, мәчеткә киләбез. Җомга көн булмаса да, кеше күп күренә. Татарлардан тыш казахлар, азәрбайҗаннар да бар. Алар мәчет янында ятимнәр өчен бүләк-пакетлар тутыралар. Исәнләшеп алга узабыз. Үзеңнеке үзеңнеке шул инде. Бар да җанга якын монда. Икенче каттагы намаз бүлмәсенә үткәч, күңелгә тагын да рәхәтрәк булып китә. Тирә-якта матур гарәп язулы шамаилләр. Алар милли төс һәм үрнәкләр белән бизәлгән. Аяклар идәндәге йомшак келәмгә бата. Мөмкинчелек тууга шатланып, өйлә намазын укыйбыз. Иреннәр намаз догасын пышылдаса да, уйлар аларга буйсынмыйча һаман үткәннәргә чаба... Изге җомга көн. Идел елгасы буенча азан тавышы яңгырый. Киез тирмә эчендә, Рим атасының үз фәрманы белән Алтын Урда ханнарына католик динен тәкъдим итәргә килгән миссионер Гильот де Рубрук хат яза. Аның тарихка кереп каласы хат юллары борчылу-ачынулар белән тулган. "Кем, кайсы шайтаны алып килгән монда татарларга ислам динен? Берни дә эшләр хәл юк, атакай, алар аңа гарәпләрдән дә ныграк инанган..." Хәерләр, бүләк-китапларыбызны калдырып, юлны дәвам итәбез. Күңел дә тынычланып калгандай була. Күбрәк улым өчен шатланам. Ходай кушса, бу онытылмас мизгелләрне оныкларына да сөйләячәк әле ул. Аңынчы дөньясы да безгә гел сырты белән генә тормас әле... Кичәге төн кунуның авырлыкларын күзаллап, алдан ук торыр урын эзләп, Малые Балыклы авылына борылабыз. Әле иртәрәк булуга карамастан, чиста су, коры утын әзерлисе бар. Авыл олы юлдан өч-дүрт чакрым ераклыкта, Иделнең бер култыгына урнашкан. Безгә ул беренче карашка ташландык кебек күренә. Бар йортларның тәрәзәләре ябылган. Урамда үле тынлык. Бернинди хәрәкәт тә сизелми. Автобустан төшүгә Милли институт егетләре утын әзерләү эшенә керешә. Кайда нәрсә ята, һәммәсен сөйрәп киләләр. Без аларны йөгәнлибез. Монда әле төн кунасы бар, конфликтка керәсе килми. Ниһаять, йортлар арасыннан бер ир-ат чыгып, алпан-тилпән безнең якка юнәлә. Танышабыз. Ул безне күрүгә бик шат. "Сезнең кебек кунаклар гомергә бер очрый", — дип салпы ягына салам кыстыра. Кунар өчен уңайлы урын да, ягарга утын өчен авыл читендә яртылаш янгыннан исән калган йортны да күрсәтә. Бу тирәдә утын юк, Себердән китерелгән ташкүмер ягалар икән. Балык кирәклеген белеп, аның күңеле күтәрелә. "Булыр, күпме кирәк, карбыз да табам, бәясеннән дә тормыйм. Салырга ни дә булса табылыр бит, егетләр?" — ди. Табылыр. Кая барганыбызны, кемнәр арасында яшәвебезне беләбез лә. Күрше халыкның үзебезгә дә йоккан гадәтенә ияреп, андый гына кирәк-яракны Казаннан ук ала килдек. Яңа урын, матурлыкка омтылып, Идел яры буенча сәяхәт кылабыз. Әмма, ох итәсе урынга, ах ителә. Су буйлары балык башы, тәңкәләре, адым саен ягылган учак урыннары, буш шешә, консерва калдыклары белән тулы. Идел буена вакытлыча килгәннәр аның язмышына битараф. Мең еллар буена аккан Идел, кайсы халыкларга гына тормыш биреп, тибрәнгән бишеге булмаган. Тик әле соңгы илле елдагы кебек беркем дә аның йөзен үзгәртеп, битенә болай мәсхәрәле "төкермәгәндер". Яңа танышыбызның исеме Сергей булса да фамилиясе сәеррәк яңгырый. Йөзе дә кара-тутлы. "Фамилияң урысча түгел, әллә син дә татармы?" — дип шаяртабыз. Сергей шат. Әле "капканы" чыгып бетмәгән. Шаяруга шаяру белән: "Шайтан белсен аны, мин бу якларга хатынга ияреп, Себердән кайткан идем", — ди. "Ә алай булгач син Себер татары инде", — дибез. Шоферларның берсе янына килеп: "Карагыз әле, без аның белән ничек охшаш", — дип, шаяртып, янына баса. "Мин дә Себер татары", — ди. Без телсез калабыз. Башта ничек игътибар итмәгәнбез, алар бертуганнар кебек. Танышыбыз, дөрестән дә, киң күңелле "урыс" мужигы булып чыкты. Магнитофоннан яңгыраган татар көйләрен дә ошатып: "Минем бу көйне каядыр ишеткәнем бар, Идел шаулавына, җил белән уйнаучы дулкыннар көенә охшаган", — ди. Аны тәмам ышандырып: "Син татар булганга геннарда яңгыраш таба ул", — дибез. Шулай итеп, Сергей белән уртак телне тиз таптык. Үземне кызыксындырган мәгълүматларны алыр өчен аңа сораулар яудырам. Нигә авылда яңа йортлар күренми, булганнарының да тәрәзәләре ябык? Төбәкнең тарихы бармы? Килгәндә үк безне кызыксындырган "Казан башлыгына" охшаган Идел култыгының каршы ягындагы биек тау турында сорашам. — А... это наш Шейхан. Главная ставка Мамая. Он там всю торговлю на Волге контролировал. Налог собирал. Сам лично на том берегу десятки серебряных монет находил. А всякой мелочи там счету нет... Безнең сөйләшүне тыңлап торган Альберт бар эшен ташлап безгә кушыла. Үзенең бу турыда бер дә ишеткәне булмавын искәртеп, автобустан тиз генә Алтын Урда шәһәрләре картасы төшерелгән китапны алып чыгып актара башлый. Тик күпме генә эзләсә дә, бу турыда ул бер мәгълүмат та тапмады... Сергей, иртәгә моторлы көймә белән килеп, барын да карап килербез, дип ышандыра. Әмма ул сүзендә торса да, сүнгәннән соң ун-унбиш минутлап ял иткән көймәнең моторы әллә ничаклы җәфалануыбызга карамастан, башка кабынмады. Безне ымсындырып калдырган Шейханга кабат тикшерүчеләр кайчан килер әле?.. Иртән олы юлга чыгабыз. Барган саен кавын, карбыз өемнәре күбәя, базарлар ешая. Аларның берсендә, олырак авылдагысында туктыйбыз. Сатучылар арасындагы бердәнбер егет янына киләм. Әйберләрен карый-карый сөйләштерәм үзен. Ә алар һәр туктаган машинага шат. Күпләр өчен бу бердәнбер яшәү чыганагы икән. Яшьләр бармы? Аракы эчүчеләр, наркоманнар турында сорашам. Яңа төзелгән йортлар күренми, булганнары да игезәкләр кебек бертөсле, дим. Авыл кешеләренең ни белән шөгыльләнеп, көн күрүләрен белешәм. Кешеләр бер-берсен белгәнлектән, наркоманнар юк. Ә менә акчалары булса, аракының төбенә төшәргә әзер булучылары адым саен икән. Авылда мәктәп, балалар бакчасы, авыл советы бар. Күбесе шуннан килгән бюджет, пенсия акчасына җан асрый. Торак йортларның охшаш булуының сәбәбе: аларның барысының да бер вакытта, илленче елларда төзелүенә бәйле. Бу чорда Идел буйлап яхшы нарат бүрәнәләреннән торган очсыз-кырыйсыз саллар ага. Иренмичә, күпме кирәк, ярга чыгарып, куллан гына. Күңелемә кылт итеп әти сөйләгәннәр искә төшә. Сугыштан соңгы елларда Балык Бистәсе җирлегендәге Кама буйларыннан гына да йөзләрчә квадрат километр нарат урманын бер җәй эчендә кисеп чыгалар. Татарстаннан Әстерхан ягына көн-төн саллар ага. Бу ашыгу Куйбышев сусаклагычы төзелүгә бәйле. Саллар өстендә яшәп, Идел агымы белән Каспий диңгезенә чаклы бер ай ага алар. Хәзерге вакытта суның агышы өч айга сузыла икән. Бу агачлардан Идел яры буйлап сузылган йөзләрчә авылларга дәүләт бушлай йортлар салып бирә. Без туктаган авыл төзелеп бетүгә, хуҗалык башта игенчелек белән шөгыльләнеп карый. Соңрак балык тотуга алына. Әмма балыгы да елдан-ел кими икән. Егетнең күршесендә Казандагы бәягә виноград күреп аптырап калам. Үзләреннән артканын саталар. Сирәк булса да алгалыйлар. Урта Иделдә соңгы елларда табигать виноград үстерерлек булып үзгәргән. Җылытып җибәргән. Явым-төшем кими төшкән. "Нишлисең, кешеләр дә, табигать тә үзгәрә. Бүгенгесенә риза булып, һаман киләчәгенә өметләнергә кала инде", — ди егет. Әйе, барыбызны да иртәге көнгә булган ышаныч яшәтә. Үзебезнең дә шул уй-фикерләр белән йөрү әле. Тик безнең өмет корсакка, ничек тамак туйдыру ягын кайгыртуга гына бәйле түгел шул. Волгоградка җитәрәк, илле чакрымлап җир калгач, кабат сулга, Идел ягына борылабыз. Монда элек тарихи язмаларда еш искә алынган Бәлҗәмән шәһәре урнашкан. Хәер, Идел ярының кеше аягы басмаган, тереклек эзләре күренмәгән җирләре бармы икән? Ә борынгы шәһәрләрнең урнашуы бер көнлек юл аралыгында. Шәһәр калдыклары яр өстендә катлыкатлы саклану үрләре белән әйләндереп алынган. Иделнең текә ярлары Бәлҗәмәннең тарихи яраларын бар булганы белән ачып салган. Урыны-урыны белән 1,5—2 метр тирәнлеккәчә йорт, мич, баз урыннары күренеп тора. Ком белән түшәлгән су буйлары кирпеч, чүлмәк ватыклары, тимер калдыклары белән тулы. Күзгә комда яткан яшькелт түгәрәк әйбер чалына. Тәҗрибә алдамый, әйе, бу Җучи Олысы җирлегендә сугылган Үзбәк хан акчасы... Автобуста укучымны кайчан таныштырыйм икән дип борчылып барган бер зур кунак бар. Милләттәшебез, тарихчыгалим, академик Кульпин Эдуард Сәлмән улы. Безнекеләр аны, урыс, үз хезмәткәрләре арасында өнәп бетермәүчеләре — татар, белмәгәне — яҺүд, ди. Татар халкының күренекле тарихчысы Газиз Гобәйдуллинның оныгы. Мәгълүм сәбәпләр аркасында хатынының фамилиясен алырга мәҗбүр булган. Горурлыгы: бабасының эшчәнлегенә тугрылыклы булып калуын күрсәтүче Алтын Урда, татар тарихына караган хезмәтләре һәм ике кызы. Үз эшчәнлегенә алардан зур ярдәм, аңлаутеләктәшлек тә таба икән ул. Шунысына бик шат. Эдуард абый Мәскәүдә Көнчыгыш институтында эшли. Бу институтның бар уй-хыяллары, борчылулары — Рәсәйнең көнчыгыштагы үзләре тарафыннан яулап алынган һәм хыял булып калганнары турында мәгълүмат җыю, тарихын барлау, тел белгечләре әзерләү. Мине шаккатырып, анда җиде йөзгә якын хезмәткәрнең эшләвен искәртә. Безнең татар халкына хезмәт иткән язучы-журналистларны, тарихчыларның барын бергә җыйсаң да, бу чаклы булмастыр. Татар халкының олуг ярасы — Хәтер көнендә дә ун-унбиштән артык җыелмый алар. Эдуард абый үз тырышлыгы белән институтта аерым бүлек туплый. Аның эшчәнлеге: Алтын Урда феноменының барлыкка килүе, яшәү һәм җимерелү сәбәпләренә төшенү. Чөнки Рәсәйне саклап калу өчен безгә чаклы булган империяләрнең таралу сәбәпләрен өйрәнәләр. Хәер, бу сорауга җавапны Мәскәү эзли. Ә Эдуард абый аны күптән тапкан инде. "Халыкларга ирек бирмәсәң, алар ук аның башына җитәчәк!" — ди. Көннең икенче яртысында Волгоградка керәбез. Шәһәр тау ягында, яр буйлап таралган курганнар арасына урнашкан. Идел буенда очраган һәр зур калкулык Мамай курганы буларак билгеле монда. Аларның иң биеге, мәртәбәлесен дә Мамай курганы буларак беләбез. Э андагы бар һәйкәл-истәлекләр сугышка бәйле. Монда һәлак булганнарның күплеге исакылны ала. Кем өчен, ни өчен үлдегез, бу югалтуларның сәбәбе нидә? Очраклы тукталып, иелгән башымны күтәреп исемлеккә карыйм. Күз карашы, кайсы исем-фамилияне укырга белмичә, исемлекне айкый. Мамалы, Ахметчали (Әхмәтгалидер инде), Мамашли, Агмалты (Агмалетдин?) исемнәре күзгә чалына. Болар Мамай оныклары. Сез яклаган ватанның истәлек ташларында сезнең телне генә түгел, исем-атамаларыгызны да урыс тегермәнендә тартканнар. Башкалар кебек уйламаганга, оялган башымны иеп, юлымны дәвам итәм. Якты дөньясына чыгып, оран салырга теләгәндәй, эчке яктан баш капкачын бер уй бораулый. Сезнеңчә хисләнмәгәнгә, бу ватан өчен өзгәләнмәгәнгә, минем гаебем юк. Гафу да үтенмим. Ходай үзе хаклар инде... Ватан-ана һәйкәле каршындагы мәйданчыкта музыка уйный. Тирә-якта өлкән яшьтәге картлар сугышка бәйле истәлек-медальоннар, китапчыклар сата. Орден-медальләр сатып көн күрүчеләре дә бар. Теләсәң — истәлеккә фотога төшәсең. Әмма алар: "Соңгы ун елда килүчеләр бик азайды", — ди. Табыш та бары май аеның Җиңү көнендә генә күп була икән. Барысы да беравыздан: "Халык үзгәрде, бозылды", — ди. Әйе, тарих сабак бирмәсә, язмыш шулай ачы шаярта ул. Ата-бабалары концлагерь, ГуЛАГларда җәфа чиккән кавемнең оныклары бүген үзләре шул "биеклеккә" менеп, башкалар өчен фильтрацион лагерь, төрмәләр төзи. Дөрес, исемнәре башка, ә асылы шул ук. Фашизмның йөзе бер аның — кызыл-кара төстә. Аның яраларын бары вакыт кына төзәтә. Әмма вакытның да Хуҗасы бар. Ә ул бер кирегә агып, барыңны да берзаман эшләгән гөнаһлары алдына куймас, дип кем әйтер? Әлегә без үтерүчеләр илендә яшибез. Безнең җанны Ходай, Газраилләр генә түгел, кешелекне тудыручы хатын-кыз, аналар да, бер ата-анадан туган туң йөрәкле бәндәләр дә кыя. Үтерүчеләргә карата дөньясында караш та, җәза да бер булырга тиеш. Әмма бу илдә аларның беришен төрмәләргә япсалар, икенчеләрен мактап, орден-дәрәҗәләргә күмәләр, зур исемнәр биреп, яшь буынга үрнәк итеп куялар. Без, кешеләр, шундый! Җир йөзендә бар тереклекне чагыштырып, бездән дә юньсез, кыргый, хайванракларын эзләп карагыз. Белмим, табылырмы икән? Гидроплотина аша Идел кичкәндә, әллә ничә милиция постларында тикшерүләр үтеп, Волжск шәһәре ягына чыгабыз. Аны әйләнеп узучы юлда тагын өч урында тикшерәләр. Төрле юллар бергә кушылып Әстерхан төбәгенә юл алган җирдә безне әле яңа гына бетоннан коелган дотлар, оста яшерелгән сугыш техникасы белән әйләндереп алынган тагын бер пост каршы ала. Сәбәбе болай да аңлашыла. Автобустагы Татарстан номерына бәйле. Әстерхан өлкәсенә кергәч тә кабатланачак әле алар. Кая, нинди максат белән йөрисез, нәрсә алып барасыз? Сораулар, сораулар... Алар да һәркемнән шикләнү. Әйе, гаепле булсаң, куркып яшисең шул. Әле җәзасы да озак көттермәс. Әлегә без олы юлдан күз күреме ераклыктагы Царев авылына юл тотабыз. Аның аталышы Жучи Олысының икенче — яңа башкаласы Сарай Бәркә атамасына бәйле. Ханнар яшәгән җир. Авыл уртасына керәбез. Өчкә тармакланган юл каршында буяулары гына түгел, инде яртылаш күгәреп беткән тимер каланча. Анда өч тарафка караган аңлатма такталары. Язулары авырлык белән генә укыла. Аның берсендә бу якларда туып-үскән бер рәссам турында язылган. Икенчесе бу тирәләргә 1805 елда Воронеж төбәгеннән килгән беренче күченүчеләр турында бәян итә. Өченчесе, шул күченүчеләрнең оныклары тарафыннан язылганы, Сарай Бәркә шәһәренә урыс патшаларының ярлык алырга йөрүләре һәм күбесенең шунда үтерелгәннәре турында шомлы хәбәр тарата. Бу ялган күп еллар үз агуын тирә-юньгә чәчеп торса да, аны яңартырга егерме еллап буяу таба алмаганнар. Хәер, аңа гына бәйле түгелдер. Чоры да азрак үзгәрде, аннан авыл халкының да бер өлеше башка милләт кешеләре инде. Безнең янга бала-чага җыела. Икесен, күзгә бәрелеп торганнарын, казах малайлары дип уйлап, татарча үз яныбызга чакырам. Килсәләр дә, берни аңламый, бер-берсенә карашып елмаеп торалар. Альберт дөньяны күбрәк күргән. Мин инде корей халкын казахлар белән бутап, бер мәзәк хәлгә калган идем. Болар — улым Азамат кебек кара чәчле малайлар, чечен балалары икән. "Күзләренә кара син аларның. Чеченнәрне күзләреннән таныйм мин", — ди Альберт. "Күрәсеңме, алар карашында кылыч ялтыравы, таулар горурлыгы. Чүл-далага куып та үзгәртә алмыйлар аларны". Мин балаларның исемнәрен сорыйм. Җәйхан белән Хөсәен атлылар икән. Яратып, аркаларыннан соям. Алар безгә шәһәр үзәгенә юл күрсәтәләр. Үзләрен дә утыртып алып баруларын сорыйлар. Царевтан күз күреме җир киткәч, Сарай Бәркәнең үзәгенә килеп җитәбез. Юлдан илле метрлап читтә бетоннан коелган таш билге. Аңа: "Бу тарихи җирлектә XIII—XV гасырларда яшәгән Сарай Бәркә шәһәре урнашкан" дип язылган тимер беркетелгән. Сарай әл-Җәдид яисә Яңа Сарай, Сарай Батуга караганда, Иделдән 200 чакрым өстәрәк төзелгән. Бу җирләр хәзер Волгоград өлкәсенә керә. Әлеге башкала, беренчесеннән аермалы буларак, үзенең саклану үрләре белән билгеле. Аның борынгы халәтен искәртеп, таш билгедән ерак түгел генә урнашкан авыл чүплегеннән төтен күтәрелә. Бу урыннар борынгы зират тирәсенә дә туры килә икән. Күпме сынаганым бар: борынгы шәһәр, авыл зиратлары өстендә һәрчак чүплек, ферма, юл яисә парк кебек күңел ачу урыны төзелә. Аларның ник берсе торак яисә зират урынына туры килсен. Кешеләр үзләре шунда яшәргә дә, җирләнергә дә куркалар. Ә менә әрвахларны тынгысызлап, үзләренә зур гөнаһ, табигать бәлаләре килүе турында уйланмыйлар. Читтәгеләргә үпкәләвем түгел. Күңелгә нәкъ шул ук язмышка тарыган Татарстан җирлегендәге борынгы шәһәрләр: Биләр, Чаллы, Җүкәтаулар килә... Әстерхан өлкәсенә кергәч, иң күңелгә тигәне — Капустин Яр бистәсе. Шәһәр димәсәң, хәтере калыр. Шәхси йортлардан гына торган, өч-дүрт чакрымга сузылган торак урыны. Хәер, бу без күргәне, юл өстендәгесе генә. Капустин Яр хәрби шәһәр булып, үзендә ракета гаскәрләре урнашуы белән билгеле. Монда һәр йорт: агачмы ул, кирпечме, татар милли бизәгенә уралган. Дөньяда башка борынгылыкка ия мондый матурлык бармы икән? Җиһанның сигезенче могҗизасы буларак аталырга лаек ул. Борынгы чорда да бу җирдә торак урыны булуы билгеле. Шул ук бизәкләргә төренгән чынаяк, касә ватыклары әлеге йорт каршыларында хәзер дә аунап яталар. Үзләрендәге матурлыкның үлемсезлеген искәртеп, алар ташка, агачка уелган. Әлеге юнәлештә эшләүче тарихчыларның куен дәфтәрләренә күчеп, китаплар, фотоальбомнар булып чыксын иде алар. Ә хәзергә бу матур, күңелгә якын сурәтләрне җыеп бетерергә фотопленка, видеокассеталар да, аларны төшерергә вакыт та җитмәс кебек. Татар тарихының ядкәрләрен эзлисе, табасы, асылына кайтарасы да, кайтарасы әле. Күпләр монда тарих фәнендә әллә ничаклы ачышлар ясап, фән кандидаты, докторлык дәрәҗәләрен яклый алыр иде. Әлегә алар тыныч кабинетларда утыруны кулайрак күрә шул. Агачларга төшкән бизәкләргә кимендә ике гасыр. Монда коры һава. Агач, таштай катып, озак саклана. Эсселектән котылу да агач йортларда җиңелрәк. Шуңа таштан төзергә бик ашыкмыйлар. Әмма бу бизәкләрнең сакланышы мәңгелек түгел. Алар урыны-урыны белән кителеп, юкка да чыккан инде. Яңа төзелүче йортларга да күчми алар. Бу төбәктә Кавказ, Казахстан якларыннан күченеп килүчеләр белән хәрбиләр күбәя. Акчаны, кеше үтерүгә тотканчы, матурлыкны саклауга тотасы иде дә бит. Матурлык заманы яисә шуның кайгысымыни соң аларда хәзер? Сарай Батуга кичке якта, әле яктыда ук барып урнашабыз дип хыялланган идек. Әмма адашып йөреп, Казахстан чикләренә үк барып чыгабыз. Төнге чүл үзенә бертөрле матурлыкка ия. Анда электр утлары да, һавадагы йолдызлар кебек, үзенчә җемелди. Көндез кызган җирдән төнлә җылы һава күтәрелә. Шуңа күрә үзенә чакыручы һәр яктылык барып җитә алмаслык тоелып, мираж кебек күчеп, адаштырып йөртә. Ниһаять, төнге уникеләр тулганда, Селитра бистәсенә барып җитәбез. Әнә Актүбә, без лагерь корасы җиргә баручы таныш борылыш. Күпмедер җир киткәч, автобус тынып кала. Бар эшләрне дә иртәгә калдырып, әкрен генә һәркем үз уйларына чумып татлы йокыга тала. Дөньяда берни дә мәңгегә катып калмый шул. Бер генә ел үтүгә карамастан, былтыргыдан бар да үзгә монда. Урта Идел төбәге елдан-ел җылынса, аның түбән өлешендә салкынайтып җибәргән. Яңгырлар да ешрак кунак була башлаган. Соңгы 300 ел буе артка чигенгәннән соң, Каспий диңгезе дә ун ел эчендә бер метрга күтәрелгән. Ун ел элек, Ирек мәйданында халык азатлык даулаганда, чыгыш ясаган бер Азәрбайҗан вәкиленең әйткән сүзләре искә төшә: "Төркиләр, менә егерме ел инде Каспий диңгезе күтәрелә. Әлеге табигый тибрәлеш уртача сигез-тугыз йөз елга бер килә. Бу дәвер һәрвакыт төркиләрнең йокыларыннан уянып, баш күтәргән, дөньяга аваз салган заманы. Аның генераторы һәрчак татарлар булды, бүгенге көн дә шул күтәрелешнең башы", — дип, халыкның күңелен күтәргән иде. Бу буш сүзләр түгел. Чиксез галәмгә бәйле, әмма әлегә ахыргача ачыкланмаган факт. Якынча ике мең ел саен Каспий төбе бер тибрәлеп, ике тапкыр чайкалып ала. Соңгы тугыз мең ел эчендә аның бишенче тапкыр "һөҗүмгә" күчүе. Төбәктә салкынайтып, дымлы һава арта. Чүлләр яшелләнеп, терлек азыгы күбәя. Идел, Каспий төбәгенә халыклар җыела. Аларның күбесе шул ук төрки кавемнән. Аның үткәне кебек киләчәгендә дә мөселман факторы уйнаячагы бүгеннән үк шәйләнә. Моны һәркем — бу үзгәрешкә теше-тырнагы белән каршы торучылары да белә. Тик вакыт агышын, дөнья сулышын берәүнең дә туктата алганы юк әле. Табигать әлегәчә кешеләргә буйсынмый. Без беләбез: тарих агышында җиңүчеләр дә җиңелә... Иртән торгач, аптырауга чик-чама юк. Бездән бер ел элек сап-сары калган ярым чүл яшеллеккә күмелгән. Актүбә буйларындагы комлык та үзенең күләмен киметкән. Тирә-якта былтыр азык юклыктан тилмергән ат, сарык көтүләре җәелеп йөри. Аңлап бетерә алмаслык дөнья... Эдуард абый белән сабырсызланып, бар эшләребезне ташлап, чүлгә, шәһәр үзәгенә юл алабыз. Аның "Алтын Урда" дигән китабы чыкса да, монда беренче килүе. Әмма ул шәһәрнең тарихын бар нечкәлегенә чаклы белеп, гасырлар буе үзе дә шунда яшәгәндәй сөйли. Сарай Бату буш урында төзелгән. Монда тирә-якны яулап алган, башлыклары монгол, сугышчылары төрки-татарлардан торган гаскәр туктый. Аларга азык-төлек, кием, корал, яшәү өчен уңайлыклар кирәк. Әмма аларның тормышта алган бердәнбер һөнәре: сугыш, җимерү, кан кою. Беренче төзүчеләре — тирә-якның яулап алынган коллары. Күп тә үтми, Актүбә буйларында торак йортлардан торган тоташ кварталлар барлыкка килә. Халык саны арта. Савыт-саба ясау, күн иләү, тимер кою цехлары үсеп чыга. Шәһәр зурая. Яулап алынган җирләрдән бар байлык үзәккә агыла башлый. Идел буйлап Болгар төбәгеннән саллар ага. Төбәкнең бер уңайлыгы — таптакыр табигый юллардан озак сакланучы азык-төлек: ашлык, бал кебек табигать нигъмәтләре агыла. Вакыт уза, шәһәр төзегән колларның икенче буыны ирек ала. Шәһәр тирәли зурзур бистәләр үсеп чыга. Бу күренеш Алтын Урданың бар шәһәрләренә дә хас. Сәүдә үсә. Табышның биш процентын түләсәң, кем булуың, кайдан килүеңә карамастан, бар юллар да ачык. Ислам дәүләт дине булса да, бар диннәр дә тигез. Дәүләт байый. Дирхәм ныгый. Байлыкка табыну заманы туа. Бу Үзбәк хан чоры. Башкала Сарай Батуның да атамасын үзгәртеп, гарәпчә Сарай әл-Мәһрүсә — Ходай тарафыннан сакланган шәһәр дип атыйлар. Алар мәңге шулай яхшы булыр, башкалар баемас, үзләренең тынычлыгына, байлыгына беркем дә кул сузмас дип уйлый. Шәһәрне дә ныгытмыйлар. Аңа һөҗүм итәрлек көч тә табылмас кебек тоела. Ходай сакланганны гына саклармын, дигән шул. Куркыныч башка, көтмәгән яктан китереп бәрә. Язмыш үзенчә сыный. Шәһәр зураеп, 400 квадрат чакрымгача җәелә. Шәһәр халкы 150 меңгә җитә. Җучи Олысында өч миллион кеше яши. Ә терлекнең баш саны 200 миллионга җитә. Алар бар даланы таптап, үсемлек дөньясын тамырынача юк итәләр. Урманнар даладан меңнәрчә чакрымга артка чигенә. Табигать үзгәрә, корылык башлана, экологик кризис туа. Малтуар кырыла башлый. Төрле чирләр тарала. Кырдан, азыктөлек эзләп, кыр тычканнарына чаклы кешеләр янына шәһәргә кайта. Бәла ялгыз йөрми шул. Европа илләре сәүдәгәрләренә ияреп чума килә. Аның нәтиҗәсендә авыллар гына түгел, шәһәрләр юкка чыга. Бер Кырымда гына 100 меңгә якын кеше кырыла. Экологик кризис икътисади кризис тудыра. Ә анысы сәяси болганышлар китереп чыгара. 1360— 1380 елларда Сарайда егермедән артык хан алышына. Бу чор тарихы "Бөек чуалыш" атамасында кереп калган. Алтын Урданың чит төбәкләрендәге идарәчеләре бәйсезлеккә омтыла. Эдуард абыйның сөйләгәннәрен тыңлап, бер ел элек һушыбызны алган тозлы күл янына килеп җитәбез. Алданрак барган улым аптырап каршы ала: — Әти, күлгә ни булган? Ни әйтергә белми сүзсез калам. Былтыр аның ярлары тоташ тоз белән капланган иде. Быел яңгырлар күплектән, алар эреп юкка чыккан. Башка юнәлешне сайлап, кайту ягына борылабыз. Безне өркетеп алдыбыздан кыр куяны чабып уза. Мин инде башка бер нәрсәгә дә гаҗәпләнмим. Эдуард абый кабат үткәннәргә күчә. Яңа башкала Сарай әл-Җәдид яисә Сарай Бәркәнең Актүбә елгасы буйлап 200 чакрымлап өстәрәк төзелүе дә табигать үзгәрешләренә бәйле. Шәһәр, дәүләт иминлегенә куркыныч килүен тоеп, саклану үрләре белән дә ныгытылган. Аксак Тимер яуларына чаклы 20—25 еллап вакыт та бар. Әмма ул үз бөеклегенә күтәрелә алмый инде. Тагын бер каршылык килеп чыга. Монысы табигый түгел, дөньяви. "Бөек чуалыш" заманында егерме ел каршылыклы вакыт уза. Егерме ел — шул чорның үсеп чыккан бер буыны ул. Ә алар үткәндәге тормыш ысулын, гореф-гадәтләрен белми. Яңадан торгызылган кануннар тәртибенә дә буйсынырга теләми. Үткәндәге яхшы тормыш мираж кебек артта кала. Аларның тормышка карашлары башкача. Ә өлкән буын үз чорын, хатирәләрен үзе белән алып китә тора... Үткәндәге яхшы тормышны белмәгән, ә бүгенге авырлыклары белән иза чиккән бу яңа буынның һөнәрчеләре, алдынгы карашлы зыялылары күрше җирләргә, башлыча Египетка күченә. Гарәп мәдәнияте чәчәк ата. Әйе, бары да кабатлана... Дөресрәге, башкача кабатлана. Бүгенге чор үзгәрешләренә әле бер буын алышынырлык вакыт узмаса да, аларны элекке кысаларга куып кертү мөмкин түгел инде. "Коммунизм" чорында яшәүчеләре китә тора. Бүгенге көннәрнең авырлыгына түзәргә теләмәгән яшьләрнең укымышлылары, чит илләргә китеп, башка мәдәнияткә хезмәт итәләр... Сабырсызланып, фикерләремне югалтырга теләмәгәндәй, Эдуард абыйны бүлеп сорау бирәм: — Инде ни эшләргә соң? Гасырлар буе халыкларга шул түгәрәк буенча чабып йөрергә туры килермени? Алтын Урда империясе, Рәсәй империясе. Бар халыкларны тигез дә, бәхетле дә итәр өчен нишләргә, нинди җәмгыять төзергә кирәк соң? Безгә дә бер кешечә яшәргә ярыйдыр бит? — Беләсеңме, ә бит берни дә уйлап чыгарырга кирәкми. Ул җәмгыять инде төзелгән булган. Акны кара итеп күрсәткәнгә генә сез, яшьләр, аны белмисез. Дөньялыкта Алтын Урда цивилизациясе һәм демократиясе бүләк иткән принципларда төзергә була аны. Без кабат тарихка кереп китәбез. Империяләрнең яшәү гомере күп нәрсәгә бәйле: табигый шартларга, сугыш-чирләргә, экология, икътисадка яисә башка очраклылыкка. Әмма империяне, дөресрәге, халыкларның үзара бергә тату яшәүләрен какшата алмый торган бер көч бар. Ул бар халыкларга да яшәү өчен тигез шартлар тудыру. Бу тигезлек тел, дин, хокуклар өлкәсенә дә кагыла. Әлеге шарт үтәлмәсә, таркалуны бернинди көч тә тыеп тора алмаячак. Бу бүгенге көндә Рәсәйгә карый. Без, галимнәр, бу закончалыкны аңлыйбыз да бит. Әмма ил белән башкалар идарә итә шул. Эшләр болай барганда, Рәсәй таркалачак. Көч кулланып яшәсә дә, аңа көннән-көн үзгәрергә туры киләчәк. Башка юл юк. Дөресрәге, кешелек тарихы башка юлны белми. Вакыт аралыгын югалтып, Мәскәү археологларының эш урынына килеп чыгабыз. Болар безнең былтыргы танышлар — мәскәүле Ринат, Вадим командасы. Без татарлар шундый инде. Туган җирдә яшәп, чит җирләрдә табышабыз. Мәскәү шәһәрендә бер-берсеннән ерак яшәмәсәләр дә, Ринат беренче тапкыр Эдуард абый белән очрашып таныша, китабының яхшы тәэсирләр калдыруын әйтә. Ринат соңгы көннәрен эшли. Үзе казып тикшергән 100 квадрат метр аралыкта 160 акча табылган. Шуларның егермедән артыгы көмеш тәңкәләр. Казыган урынны карыйбыз. Кирпеч стеналар арасында җылыту системасы — кан (суфа) күренеп тора. Янәшәсендә керамик суүткәргеч торбалар ауный. Ринат шаяртып: "Әле бу бай йортының дүрттән бере генә дә түгел", — ди. Хәзерге "яңа урыс", "яңа татарлар"ның коттеджлары бу сарайлар янында авыл мунчасы белән чагыштыруга да тормый. Бай йортының янәшәсендә мәчет манарасының калдыклары күренеп тора. Тирә-якка кайчандыр аны бизәгән пыяла орнамент ватыклары сибелгән. Бу Мәскәү экспедициясенең Сарай җирлегендә узган тикшерүләрендә табылган ундүртенче мәчете. Элек татар баеса, хатын гына алмаган, мәчет тә төзегән. Шәһәрнең мәйданы 400 квадрат километр. Әлегә аның бер проценты да тикшерелмәгән. Әле бу җир куены күңел җылысын биреп эшләнгән нинди генә байлык, ачыш-могҗизалар сакламыйдыр. Ринат белән кабат очрашып, барын да иркенләп сөйләшербез әле, дип вәгъдәләшеп саубуллашабыз. Иртәнге сәгать унда Әстерхан шәһәренә юлга чыгасы бар. Көндезге бердә очрашуга көтәләр. Әстерхан төбәге тарихына тирәнрәк чумып, аның белән укучымны киңрәк таныштырырмын дип уйлаган идем. Якташым, язучы-шагыйрь Равил абый Фәйзуллинның 1984 елда язылган "Җырларда — ил гаме" дигән китабы белән танышкач, азрак күңелем төшеп, бу уемнан кире кайттым. Чөнки анда бу шәһәр — Хаҗитархан, аның тирәсендәге татар авыллары, аларның атаклы кешеләре турында барында шулчаклы күңелгә тиярлек язылган ки, кабатлау урынсыз. Йөзләгән милләтләргә тормыш биргән тирән тамырлы, күп ябалдашлы агачка охшаш Иделгә аннан да матуррак мәдхия укып булырмы икән? Билгеле булганча, үз юлъязмаларында гарәп, поляк, француз сәяхәтчеләре кебек күпләр бу төбәк турында күңел җылысын, тойгы-хисләрен язып калдырган. Идел буйлап сузылган Биләр, Болгар... Ибраһим калалары турында да Эдуард абый кебек тарихчы-галимнәр искиткеч бай тарихи мәгълүмат туплаган инде. Әстерхан өлкәсенең "Дуслык" җәмгыяте үзәгендә безне рәис урынбасары Наилә Шакирҗан кызы Потеева каршы ала. Аннан барыбыз бергә җыелып, автобус белән шәһәр буйлап Кремль тирәсенә урнашкан өлкә музеена юл тотабыз. Наилә ханым юлда шәһәр тарихын татар халкы белән бәйләп, таныштыра бара. Хисле тавышы йөрәк әрнүе белән тулган. Шәһәр буйлап барганда, күңелгә сеңеп калганы — зур хәрефләр белән "Татар базары" дип язылган күрсәткеч тактасы. Килеп җитәбез. Очрашуда кеше күп түгел. "Татар базарда калды", — ди кемдер шаяртып. Кабат теге зур язу күз алдына килеп баса. Аннан кемнеңдер авыр сулап: "Безнең татарның бер күзе помидорда, икенчесе кыярда шул", — дигән әрнүле тавышы ишетелә. Көлеп түгел, үземнең дә сыкранып язуым. Шулай да борчылмыйк әле, базар тоткан халык үлми ул. Залда былтыргы танышлар: Лена апа Кадыйрова, Сөембикә Досаева... Алар берсен-берсе бүлеп, милләт язмышы өчен кайгырып, моң-зарларын түгә. Батып баручы саламга ябышкандай, безгә дә: "Кайткач, әйтегез Татарстан түрәләренә, ярдәм, игътибар кирәк безгә", — диләр. Алар язмышында үз гаебемне күргәндәй, башым аска иелә. "Сездә түгел, Татарстанда да татар халкына шундый караш", — дип кычкырасым килә. Тыелып калам. Кешене нигә өметсезлеккә бирелдерергә? Сабырлык бир, Ходай... — Үзгәрешләр башланмаса, соңгы ун елда бетәчәк идек без. Беткәнебезне белми дә, күрми дә калган булыр идек... Нәм, бәлкем, җиңелрәк тә булыр иде. Ә хәзер моны аңлап, күреп, тоеп яшәү бик авыр. Әстерханга ике-өч тапкыр Казахстан Президенты Назарбаев килде. Казах халкына хәзер бөтенләй башка караш. Без дә Казанга хат язган идек: "Килә алмыйм", — дигән җавап килде... Шуңа безгә игътибар да, ярдәм дә юк. Безнең белән санлашмыйлар да. Менә тиздән Казаннан Камал театры килә. Игъланнарны элә торабыз, элгән берен ерта торалар. Көчсезләр белән санлашмыйлар шул... — дигән аһ-зарны ишетергә туры килә. Чыгышлар ясала тора. Татар тарихының зур, гыйбрәтле һәм югалтулар белән тулы булуы күңелләрне тетрәтә. Бу турыда инде 75 яшен тутырган, Әстерханның тере тарихы Фәтхуллин Җәүдәт абыйның сөйләвен тыныч кына тыңлап булмый. Әстерханның татар бистәсе Тояк дип аталган. Революция һәм аннан соң да татар тормышы монда әле гөрләп тора. Анда 1907 елдан "Идел" гәзите чыга. "Шәрык клубы" эшләп килә. Тояк бистәсендә сәламәтлеген ныгыткан Тукай (1911), Нади Такташлар анда төнгә чаклы чыгыш ясый. Бу бистәдә җиде мәхәллә була һәм һәрберсендә мәдрәсә эшли. Аларның нигезләре бүгенгәчә сакланган. Типография эшләп, төрки-татар телләрендә китаплар чыга. Әмма бүгенге көндә Тояк бистәсендә татарлар аз калган инде. Бистәгә зыянның иң зурысын революция белән икенче бөтендөнья сугышы китерә. Әстерханны ак казаклардан күбесенчә татар зыялыларыннан торган мөселман роталары саклап кала. Герман сугышында да әстерханлылар арасында һәлак булучыларның күбесе татарлар. Без татарлар Ватанны Газинурлар кебек нык яратабыз шул. Гүяки ул "Ватан" безгә кышлар кебек салкын, көзләр кебек көйсез, ташлар кебек җансыз булса да. Бу олы югалтулардан соң ятимнәр артып, бистәнең йортлары хәрабәләргә әверелә... Авыр тойгылардан арындырып, өлкә музыканты Риф Зәйнуллин үз көенә җыр башкара. Аннан үзебез белән килгән якташыбыз Наил абый Ибраһимов үзенең күңелләргә үтеп керерлек вәгазь-нәсихәте белән җаннарга тынычлык иңдереп, киләчәккә өмет кайтара. Без татарлар шундый инде: җырлыйбыз да, елыйбыз да, борчылабыз да, өметләнәбез дә. Хисләр өерендә кайнап, берберебезне үпкәләтергә дә онытмыйбыз. Тик ни генә кичереп, нинди генә булсак та, өметле киләчәк өчен берләшеп, ышанычны гына югалтмаска иде. Әстерхан татарларының уңышлары, сөенерлек гамәлләре дә бар. Сөембикә апа Досаева үзенең шигырьләр китабын чыгарган. Унҗиде ел торгынлыктан соң беренче китап булса да, соңгысы түгел, диләр. Үзе инде олы яшьтә булса да, бик хәрәкәтчән әле. 1993—1995 елларда Сарай шәһәрен казып, тикшерү эшләрендә катнашып җыйган тарихи табылдыклардан музей ачкан. Безнең янга да килеп, үзенең җор теле белән лагерь тормышын матурлап китте. Алар Җәүдәт абый белән кодалар. Әтиләре Нади Такташ, Габдрахман Минскийлар белән аралашып, аларны үз өйләрендә еш кунак иткән. Бергә төшкән фотолары да бар. Боларны тыңлыйм да нәтиҗә ясыйм: зыялылык нәселдән килә шул. Җәмгыятьнең киләчәгенә өмет баглап, бу җыелышта Әстерхан төбәгеннән килеп Казанның югары уку йортларында укучы яшьләр дә катнаша. Махсус язып бармасам да, күңелгә тагын бер чыгыш кереп калган. Тояк бистәсендәге татарлар акрынлап күп катлы йортларга күчә икән. Бу безнең Казандагы Татар бистәсенә дә хас күренеш. Шуңа аларның телләре, мәдәниятләре дә бер — урыс телле тегермәндә генә тартыла. Табигатьтә бушлыкка урын юк. Әлеге бушап калган шәхси йортларга акрынлап Кавказ тауларыннан күченгән халык урнаша икән. Чыгыш ясаучының, алар бернинди культура да алып килми, кемнең акчасы юк, шул килә. Башкалар арта, без бетәбез, дигән фикере яңгыраган иде. Нигәдер бу хәлгә борчылмадым. Кимсетелү хисен татыган халык үзе шул юлга басмый ул. Адәмнең кешелеклеге аның белеменә генә бәйле түгел әле. Әнә укымышлылары, дөнья беренчелегенә омтылучылары, Кавказда урта гасыр инквизициясе дәрәҗәсенә төшеп, ни кыланалар. Үзебез кебек кыерсытылганнардан, кимсетелгәннәрдән гаеп табып, сүгеп, киләчәгебезгә таш атмаска, бар халыкларны бергә тартучы дошман тегермәненә су коймаска иде. Әстерхан төбәге чуар булган саен, күпчелеккә ия булган бер милләтнең басымы кимиячәк. Тигезлек урнашкан очракта, һәр халыкның уңышлары да үзенә генә бәйле була. Күптөрлелек арткан саен, Әстерхан төбәге генә түгел, тулаем Рәсәйдә дә бер халыкның өстенлеге кими төшәр. Җыелыштан соң Сарай Бату шәһәре кирпечләреннән төзелгән Кремльне карап, Тояк бистәсенә юл алабыз. Анда үзәк мәхәллә булып Казан бае Шакир Казаков төзеткән Ваххабия мәчете урнашкан. Рәсәй радио-телевидениесе тараткан ялган үз мәкерен монда да эшләми калмаган. Гасыр буе торган мәчетнең аңлатма тактасыннан "Ваххабия" сүзен алып ташлап, яңасын куйганнар. Әстерхан шәһәренең картасында Тояк бистәсе җирлегендә биш мәчетнең урыны күрсәтелгән. Әмма безнең нәкъ монда килүебезнең сәбәбе бар. Чөнки Шакир Казаков ул Эдуард абыйның ерак бабасы. Аның өчен мәчеткә килү, хәер бирү икеләтә саваплы. Белмим, мәчеттән ул нинди уйлар белән чыккандыр, әмма канәгатьлелек хисе елмаюлы йөзендә чагыла иде. Әстерхан татарлары белән аралашканнан соң, безне кунакка чакырдылар. Хуҗабикәбез казах кызы Зира Урасова булып чыкты. Беренче карашка кыска гына буйлы, ябык кына ханым ул. Үз өендә Казаннан килгән егермеләп кешене ике көн буена кунак итте. Аның Әстерхан төбәге өчен эшләгән хезмәтләре санап бетергесез. Татарларның "Дуслык" җәмгыятенә дә күп ярдәм кылган. Урамда йөргәндә, безне озатканда һәр икенче әстерханлы аның белән исәнләшеп киткәндәй тоелды. Татарларның тырышып-тырмашып үзара берләшергә, телләрен, милли үзенчәлекләрен саклап калырга омтылышларына да сокланды. Казахларның Әстерханда андый җәмгыятьләре бармы, юкмы икәнлеген белмәвенә борчылды. Сөенечкә каршы, казах халкы моңа мохтаҗ да түгел кебек. Чөнки соңгы ун ел эчендә, Әстерхан өлкәсенең статистик мәгълүматларын карасаң, казахларның үсеше, урысларныкына караганда, ун тапкыр артык булган һәм алар инде, тулаем алганда, егерме проценттан узып киткәннәр. Бу үзгәреш әле киләчәктә тагын да артачак. Татар халкы дүрт тапкырга артык. Ләкин аларның саны, тулаем алганда, кими төшкән. Сәбәбе: күпләрнең үзләрен нугай, кумык милләте дип язылуында. Зира ханымның эшчәнлеге күпкырлы. Чечен сугышы вакытында ул күп тапкырлар Кавказда командировкаларда булган. Өендә бу сугышны ирекле репортер буларак яктырткан күп видеоматериаллар саклана. Без аларны карап, Мәскәү телеканалларының оятсыз алдашуының тагын бер шаһиты булдык. Әстерханда телевизор карау улымны башка яктан гаҗәпсендерде. Андагы таныш рекламаларны күргәч, барысын да көлдереп: — Әти, монда да рекламалар бездәге кебек икән, — дип кычкырып җибәрмәсенме. Аңа әле бар яулап алган халыкларның җирләрен урысныкы итеп тотучы бу телевизорның да идеология коралы икәнлеген аңлау өчен вакыт кирәк. Мәктәпләрдә әлегә бу турыда өйрәтмиләр... Икенче көнне Селитра бистәсендәге лагерьга кайтабыз. Кабат автобус түбәсен төне бу яңгыр дөбердәтә. Мондый тоташ яңгырлар да бездә сирәк ява. Әмма ул җиргә 7—8 сантиметрдан артык сеңмәгән. 29 августның иртәсендә, казу эшләрендә катнашучы якташларыбызны калдырып, юлга кузгалабыз. Кайтканда, кабат инде күңелгә тиеп, авырыксыну гына түгел, ачу да тудырган блокпостларда тикшерүләр узабыз. Кабат инде телевизордан да күреп туйган хәрби кием, сугыш техникасы, усал, кимсетүле оятсыз караш. Юлларда чат саен базар. Алар да юл буенча иллешәр метрга җәелгән кавын, карбыз өемнәре. Сатучылары — эт типкесендә йөргән милләт вәкилләре. Алар инде Сарытау төбәгенә чаклы менеп җиткәннәр. Иртәнге дүртләрдә Сембер шәһәренә кереп, адашып йөрибез. Шәһәрдә Казан ягына баручы бер юлчыга тап булабыз. Шофер белән татарча сөйләшүебезгә ул да кушылып китә. ШәҺәрнең беренче очраган кешесе үк татар булып чыкты. Дөнья шундый тар инде ул. Гәрәй Рәхимнең дөнья буенча таралган татарлар турындагы "Татар кешесе" дигән шигыре искә төшә. Әйе, таралган, таркалган, бер-беребезне сагынып, Сак-Сок бәетләре тудырган халык без. Әстерханнан 30 август көнендә кайтып җитәбез. Казанда Суверенитет бәйрәменең кыза башлаган чагы. Мәскәү шовинистларының котыруына җавап буларак, быелгы бәйрәмне уздыру безнең халыкның "Авыз-борының кан булса да, дошман алдында төкеренмә" дигән әйтеменә туры килә. Бер көннән соң миңа кырык яшь тулды. Ай буе күргәнбелгәннәр онытылыр, хисләр тутыгып, җиңеләер дип өметләнеп йөрелде. Күңелдә ике "мин" сугышты. Аның берсе: "Дөнья син күргән-белгәннәр белән генә түгел әле ул, барын да кабат искә төшереп, җаныңны кыйнама", — дип киңәш бирде. Ә икенчесе: "Яз, яз! Барын да яз! Син әйтәсе фикерләр күптән әйтелгән булса да, аларны кабат искәртү гөнаһ булмас, һәр вакытның үз чоры, һәммәсе дә без аңлаганча, инанганча гына түгел әле. Нәркем дөньясында булган хаксызлыкка каршы үз хисләре белән кайнап, чәчрәп чыксын!" — дип киңәш тотты. Кырык яшь — шайтан фәлсәфәсе белән Коръән мәгънәсе арасында адашкан вакыт. Вакытына карап мин дә барын да үземчә күрдем, дөньясында үземчә ялгыштым. Искәртергә, әйтергә теләгәнем шул: безнең буын — үткәннәр, гореф-гадәтләр белән санлашмаган буын. Тарих күрсәткәнчә, андыйларны ачы язмыш көтә. Шулай да йөрәк юллар йөргәндә, күңелгә кереп калган атлар тоягы, поезд тәгәрмәчләре тавышына аваздаш булып, бер ешлыкта тибә: "Әле соң түгел, әле соң түгел..." Юлъязмам шигырь белән башланып, шуның тәэсирендә язылды. Дөресен әйтим, алар миңа хисләр дөньясында кайнарга, чынбарлыкны күреп, кемлегемне белергә, халкымның халәтенә бәйле дуслар белән дошманнарны араларга да ярдәм итте. Язмамны да шулар тәэсирендә тәмамлыйсы килә: ...Идел ага. Ул — мәңгелек. Кай елгалар кибеп кала... Иделең белән акканда, Җанда барыбер өмет кала. Казан-Хаҗитархан-Казан-Биектау, 1999-2000 СИН ЯШӘСӘҢ, БЕЗ ДӘ ЯШӘРБЕЗ И авыл, син мең шәһәрдән Мең кабат ямьле вә хуш... Сәгыйть Рәмиев Без барыбыз да авылда туып-үскәннәр. Үзен шәһәр кешесе итеп күрсәтергә теләүчеләрнең нәсел-нәсәбендә казынсаң, аларның да тамырлары берничә буыннан соң барыбер авылга тоташыр, мөгаен. Әмма һәрдаим алай булмаган. Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларында ИделЧулман төбәгендә 200 дән артык шәһәр искә алынып, бабаларыбыз ватаны Гардарика, ягъни Шәһәрләр иле дип аталган. Соңрак, Казан ханлыгы яуланганнан соң, меңләгән авылның исән калган 400гә якынында көн күрергә, яшәү өчен җан асрап, көрәшеп, телен, динен, тарихын саклап, киләчәккә тапшырырга язган бабаларыбызга. Соңгы дүрт-биш гасыр дәвамында татарның тибрәлгән бишек-ватаны, дәүләтенең башкаласы да шул авыл булган. Без дә уку-тәрбия, дөньяны танып-белергә өйрәткән тормыш университетларын шунда тәмамладык. Бүген дә шул ук рухта азыктан көч алабыз әле. Нәр буынның үз укытучылары бар. Безнекеләр — әтиәни, таякка таянган әби-бабайлар, барын да белеп-күреп торучы күрше-күләннәр иде. Үзебез дә яхшы укучылар: укытучы абый-апаларыбыз сөйләгәннәрне, күреп-белгәннәрне, дәфтәрләребез арасындагы киптергеч кебек, күңелгә сеңдереп баручы ачыгавызлы малайлар идек. Бүген инде каршыбызда яңа буын баласы — үз кыз-улларыбыз. Боларның уй-фикерләре, белемгә омтылышлары башкача. Укытучының һәр әйткән сүзе дөрес, директорның һәр кушканы — канун, дип уйлаучы малай-шалайларны да тапмассың хәзер. Шулай да миңа безнең буын баласы күпкә бәхетлерәк булгандыр кебек тоела. Ул заманда шайтаннары, тегендимондый дендилары, телевизорлары, көн-төн сөйләп, җырлап торучылары юк иде. Бар да гади, табигый һәм шунысы белән бары да кадерле иде. Әниләрне тәмле әйберләр сорап та тинтерәтмәдек. Хәер, аның кибетләрендә шикәр-писүктән башка баллы әйбере юк та иде бугай. Шулай да дөреслек хакына әйтергә кирәктер: нигәдер тешләр бик еш авыртып, бәгырьләргә үтеп сызлый иде. Без, авылдан чыгучылар— ачы язмыш кочагына ташланучылар. Ә шәһәрдә ятимнәр яши, илсез-җирсез калучылар. Шуңа ияләшергә дә, шуның белән мактанышырга да була икән бит әле. Дөрес, без үз иркебез белән китмәдек анысы. Шулай ук куып җибәрделәр, дип әйтү дә ярамас. Мәҗбүр булгач, зур өмет-хыялларга бирелеп, үзебезне тышаудан ычкынган атлардай тоеп, бер-беребездән узыша-узыша киттек инде. Әниләрдән еракта безгә барысы да рөхсәт ителер кебек тоелды. Яраганы, ярамаганы да. Киңәш биреп, тыеп торучысы да юк иде. Шунлыктан таптык та, югалттык та. Тик кайсысы зуррак булгандыр, бу турыда кайтакайта уйланып, үкенәселәр алда әле. Арабызда, сирәк кенә булса да, зур урын, байлыкларга тап булучылары да очрады. Нич булмаса, бәлкем, алары тормышларыннан канәгатьтер. Тик авыз тутырып алар өчен дә канәгатьлек килгәндер дип әйтә алмыйм. Шикләндерә. Безнең табышларыбыз күбесенчә дөнья буйлап таралган, җиңел бирелгән ирек, күңел ачуга омтылышлар булды. Югалтулары исә бәләкәйдән сеңеп, җанга якын булган, әмма торабара үзгәреп онытылганнары дин, тел, гореф-гадәтләргә бәйле иде. Белмим, авылның шундый иркенлек-киңлекләрендә җанга мондый тарлык каян сыйгандыр. Элек авылдан рәхәт тормыш, иркенлек эзләп киткән идек без. Инде менә арыпталып, кайчандыр безне ымсындырган шау-шулы тормыштан туйганлыктан, тынычлык эзләп авылга кайтып бару. Безне әле анда һаман яшьли сөйгән ярлар, болыннардагы гармун-моңнар көтә кебек. Гомер үлчәве дә алгы якка чайкалган инде. Безләрдә кабат бер язмыш. Әйтерсең барын да кирегә борып, үги баласыдай күреп, дулкын кебек читкә кага ул безне. Дөнья яшәеше буенча болай булырга тиеш түгел иде дә бит, тик, бер табигать буйсынуында булса да, кешелек белән кешелексезлекнең үз кануннары шул. Нәр авылның үз йөзе, үз төсе. Үзендә яшәүчеләрдән аермалы буларак, без аның ис-тәмен дә тоябыз әле. Нәр авылның үз тормышы, үзгәрмәс сыйфатлары бар. Нәр авылның яшәүчеләре һәм яшәтүчеләре бар. Үз игелеклеләре, үз имгәкләре дә чыга аннан. Әмма дөньясында берни дә катып калмый. Вакыт узу белән авылның көнкүреш тормышы, сыйфатлары да үзгәреп тора. Дөньясында булган бар ачы үзгәреш җилләренең авырлыгын үзендә татыган авылларны соңгы чиккә җиткермисе иде бит. Шул ук авыл хозурыннан чыккан ил җитәкчеләренең бу турыда уйланырга вакытлары бармыни?! Бүгенге көндә авылда татар халкы җир җимертеп бушлай эшли. Эх, әзрәк акчасын да түләсәләр икән. Бер караганда татар гасыры да туа кебек. Кабат төрле буталчыклар чыгарып, элекке чордагыча бер сыер, дүрт сарык белән чикләнеп, алмагач саен налог салмасалар, бер гасыр эчендә бар Рәсәй кулындагы үз байлыгын кире тартып алачак ул. Авыл абый-апалары хәзер, соңгы сыерын сатып булса да, баласын укыта. Шул балаларга аз гына, кимендә милли төсмерләрен югалтмаслык кына дини һәм әхлакый тәрбия дә бирсәләр икән... Дөньясы үзе дә хәрәкәттә булып, бер алдын, бер артын күрсәтә. Авылга да, шуның белән безгә — кешеләргә дә. 60—70 ел элек, бер көн эчендә бар байлыгын югалтып, Себер киткәннәрнең оныклары бүген кайтып, кабат шул байлыкларга ия була баралар. Аерма да бар. Элеккеләре мәчет-мәдрәсәләр тотып, әзме-күпме авыл, милләт казнасына акча кертсә, бүгенгеләре шул ярлы-ябагайны талап, машиналарда "трай" тибә. Хәер, барын да караңгы төсләргә буяп, барыннан да юньсезлек кенә эзләргә кирәкмидер. Әнә бит, ата-бабалары исемнәрен атап, мактарлыклары да бар. Мәчетне дә яңартканнар, зират та өйле булып, яңа койма белән әйләндереп алынган. Авыл үзе дә акрынлап элекке "беркатлылыгыннан" чыгып килә инде. Әмма халыкны сәясәт кызыксындырмый әле. Гомер буе бил бөктергән түрәләргә дә үпкәсе юк. Ни эшләсен инде, Мәскәвенә үпкәләр идең, әнә, район түрәсе түгел, үз авылыңның җитәкчеләре дә, үзен әллә кемгә куеп, барын да изеп-сытарга әзер. Күбесе баю ягын гына каера. Шулай да кешеләрнең дөньясындагы үзгәрешләрне күреп, уй-фикерләренең үзгәргән чагы. Авыл белән шәһәр арасы күпкә кыскарып, үзара багланышлары да ныгый башлаган инде. Элекке чорлардагы кебек барына да ризалашып утыручыларны бик тапмассың. Аралашулары да күбрәк "син миңа — мин сиңа" дигән канунга корылган. Акрынлап шәһәрнең бар уңайлыкларын үзендә туплый авыл. Әле кайчан гына безнең яланаякларның эзе катып калган сазлы урамнарга таш җәйгәннәр. Күп тә үтмәс, асфальт җәелгән бу урамнардан шак-шок кына, "кәттә" басып, җир җылысын тоеп, яланаяк йөрүдән мәхрүм калган яңа буын йөрер. Алары да шәһәрнең шайтаннары, кайчандыр авылны язмыш кочагына ташлап китүчеләрнең угыл-оныклары булып калмасмы? Татарны милләт буларак саклап калучысы да, яшәткәне дә бары бер авыл. Аның тирәсен әйләндереп алган койма, капкалары шәһәрнең таш стеналарыннан да ныграк булып чыкты. Үлем белән яшәүнең кыл уртасында калган халык үз тормыш-яшәешен, дин-әхлагын ныгытып кына сакланып калган. Бу иман ныклыгын Рәсәй тарафыннан дүрт гасыр буе искән хәйлә, мәкер җилләре дә какшата алмаган иде. Инде менә фән-техника заманы җиткәч, авыл киртәсе аша үтә күренмәле теле-радио дулкыннарның кереп, халыкның миен агулаган мәле. Бу үзгәрешләргә дә авыл авызын ачып карап тормас кебек. Әле интернеты да керсә, авыл өчен шәһәрнең кирәге дә шуның чаклы гына булачак. Аның үзенең авыл кешесенә ялынып килер көннәре алда әле. Дөньясы да гомер буе шәһәр кебек гел сырты белән тормас. Уйларның шөбһәләндергәне дә бар. Шул Интернетларга кереп дөнья гизүләре, интернатларда яшәгәндәй, газаплы булмасмы? Монысы турында кайта-кайта уйланасы, өметләрнең бер киселеп, бер ялганасылары алда әле. Тагын бер заман үзгәрешен күрсәтеп, урамның як-ягыннан газ торбалары сузылган. Болары авыл халкын иң сөендергәне. Шул утын әзерләү мәшәкатенә бәйле, ярты авылны айнытмый тоткан пенсионер әбиләрнең әҗәл даруыдай күреп, үлемтек сандыкларында гына сакланучы шайтан суы юкка чыкмасмы? Исерек ир, чи утын белән җәфалануыннан икегә: ялгыз хатын, буйдак ир-атларга бүленгән ярты авыл халкы, бер-берсенә баш бирмичә яшәвеннән туктап, бәлкем, кабат авылның киләчәгенә өмет биреп, бергә кушылыр. Газ керү бар авылны айнытып, аны олы гөнаһ — аракы эчүдән дә коткарыр иде. Аның нәтиҗәләре татар дөньясына гасыр башындагы урыс "революция"сеннән дә зуррак үзгәрешләр китерергә мөмкин. Ул гына түгел, авылны шәһәр алдында тезләндереп торган башка "җеп-баулар" да өзелә. Күпләрнең шәхси трактор, машиналары бар хәзер. Ә аның арадашчысы — авыл халкының җир җимертеп эшләү теләген тезгенлектә тотучы колхоз-совхозлар җан тәслим кылып ята бүген. Авылның үткәндәгесе белән бүгенгесе арасында аерма зур. Аның карашлары киңәйгән саен, дөньясы тарая. Нәр өйдә җиһанның ничек кайнавын, кая баруын күрсәтеп телевизорлар тора. Аннан күренгәнчә, су да баса, җир дә тетри хәзер. Ахырзаман алдыннан була торганча, халыклар төркем-төркем булып урам-калкулыкларга җыела. Безне кисәтүче башка хәбәр-хәтемнәр дә җитәрлек. Тетрәнүләрнең кайберләре татар авылларында да күзәтелә. Алары әлегә чөкердәшкән стакан, авыл "мужиклары" алларында чайкалган аракы дулкыннарыннан гыйбарәт. Аның шаукымы елдан-ел ешаеп, хәвефхәтәр, үлем-җитемнәргә дә китерә. Бу тетрәнүләрнең татар халкына табигать бәлаләреннән дә зуррак югалтулар китерүе мөмкин әле. Авылда да шәһәрчә яшәп була хәзер. Күбесенең өйләрендә бәдрәфләр. Аларында зәңгәрсу төстәге француз унитазларын да очратырга була. Ә менә эшсез калган татар комганнарын музейга куяр өчен дә эзләп таба алмассың. Алар төсле металл җыючы пунктлар аша узып, күбесе җиз чиркәү кыңгырауларын кою өчен тотылган. Бер тамырдаш туганнарның нәсел тамырлары кибүе өметләрне күбрәк кисә. Кайда абындык та, кайда сөртендек соң без?! Элек, без үскәндә, авылның бар яшәеше дә төгәл үлчәнгән, уйланылган иде. Кияү, кыз табуларны да күп очракта тормыш тәҗрибәсе туплаган яучы карчыклар башкарды. "Чиләгенә күрә — капкачы" дип, үзебезгә дә менә дигән кызлар табып димләгәннәр иде. Ә юк шул, тыңламадык! Ризалашмыйча, үзебез сайлап алдык. Үткәннәр, гореф-гадәтләр белән санлашмаган буын шул без. Шуңа тормыш-көнкүрешләребез дә башкача. Авылны искә төшереп, хәтернең әллә кайсы почмакларына таба тәгәри бу уйлар йомгагы. Тәгәри дә, әллә кайсы гомерләрдән тыныч кына йоклап яткан хатирәләрне уятып, тышка чыгара. Кечкенәдән канга сеңгән авылның җыр-моңнарын чыңлата... "Эх, дусларым, дусларым, дусларым, дус-ишләрем, сез дуслардан аерылсам, ялгыз башым нишләрмен?.." Шулай дип, бер учакта бәрәңге пешереп, җырлап үскән малайлар идек без. Гомер буе шулай бергә уйнап, иңгә-иң терәшеп, ярдәмләшеп яшәрбез кебек тоелган иде. Тик бернигә дә буйсынмаган вакыт агышы һәммәсен дә таратты шул. Сүнгән учакның көл, күмер эзләрен генә түгел, урынын да тапмассың инде хәзер. Бергә җыелыша алмауның сәбәпләре дә төрлечә... Кемнең хатыны, кем үзе юньсез булды. Кемгәдер аякны аракы, кемгәдер шайтанның башкасы чалды. Кайтыр, җыелыр көн җиткәч кенә кемгәдер акчалы эш тәкъдим иттеләр, кемнеңдер баласының, кемнеңдер баҗасының туган көне җитте... Шунлыктан Сабан туе-җыеннарда гына биш минутка очрашып, кемнеңдер мактануларын, кемнеңдер аһ-зарларын тыңлап, хәл-әхвәл белешәбез. Бала чакта кичергән тойгылар белән уртаклашып, бүгенге каткан күңелләрне алдап, азга гына булса да шул чорларга кайтып килер вакыт калмый. Хәзер без башка инде, бары авыл гына күңелне нечкәртә... Әллә нигә бер булса да бала чакка кайтарып, күңелне яшәртә. Әйе, авылга еш кайтмасаң, оныталар шул, аннан һәммәсенә дә юкка үпкәләп йөр инде. Авылның тарихын да, киләчәген дә шәһәрдән аерып булмас инде. Без генә түгел, элегрәк безне, балаларын, озатып калган әби-бабаңнарның да кайберләре шәһәрләрдә яши хәзер. Шунда дөнья куйгач, аларны мәңгелеккә авылга кайтаралар. Салкын җир куены кайда да бер булса да, һәркем авылны, ата-бабасы нигез-җирен кулайрак күрә. И кеше, нинди генә кырыс чүл-котыплар, сазлык-таулар, оҗмахларга алыштырмастай газиз ватан — кендек каны тамган җир сиңа. Ни генә кичерсә дә, кеше күңеле өметләнмичә яши алмый инде ул. Безнең буынны азмы-күпме алдап яисә куркытып була иде әле. Бүгенгеләрне башкача уйлатып булмый инде. Соңгы вакытта, шул өметләрне аклап, яшьләр авылда кала. Берара ике дистә чамасы калган бала-чаганың да исәбе, авыл мәктәбен яңадан ачарлык булып, илле-алтмышка җиткән. Тик барын да үз хәленә кайтарып булырмы? Элекке мәчет урыны яшьләр күңел ачкан клуб бинасы хәзер. Китапханә нигезендә яңа мәчет. Ә без үскәндә шау-гөр килгән мәктәп урыны көтүлеккә әйләнгән. Шәт, авылның иманы чыгып бетмәгәндер. Изге йорт урыннарындагы мәдәният йортлары, китапханәләр дә һаман шул ук юнәлеш-кыйблага карап тора әле. Бары үзебез генә бераз юньсезләндек. Бер-беребезгә якынлык, туганлыгыбыз да бары йомыш төшүгә кайтып калды. Эх, бик үзгәрәсе иде дә бит, үзгәрүләре, үзгәртүләре авыр шул. Киләчәк турында уйланганда, һәрчак аның тибрәлгән бишеге — авыл искә төшә. Аның бүгенге халәтенә бәйле милләтнең киләчәге турында уйланасың. Дөньясының бернинди үзгәрешләренә дә карамастан, иртәге көндә дә тәрбиячебез, матди вә рухи яктан да тукландыручыбыз булып калсаң иде син, Авыл! Биләүсез бишек җыры Ничек яшәргә? Авылыма кунакка кайткач, өй ишеген ачып кергәндә төртелеп калдым. Бусага төбенә мәрхүмә әниемнең элек башына ябып йөргән калын шәле җәелгән. Арттан керүчеләр килеп бәрелгәч, атлап керергә мәҗбүр булдым. Алар өчен бер чүпрәк кенә иде шул ул. Түздем, тавыш чыгармадым. Газизләребез башындагы яулыклардан гына түгел, кеше башларына басып йөрер заман бит, бездән генә калырмы? Авыр хатирәләр белән яшәү кешегә авыр, ә хатирәләрсез яшәсәң — кешелеклелек югала. Ничек яшәргә? Нинди заман? Беркөн шулай егерме еллап күрмәгән классташымны очраттым. Заманында бергә уйнап үскән булсак та, хәзер, уңайсызлана-уңайсызлана, бер-беребезне "өйрәнәбез". Карашлар очрашуы биткә кызыллык сибә. Бүлдерә-бүлдерә хәл-әхвәл сорашсак та, һәркем үзенекен уйлый. Сер бирәсе, кимсенәсе килми, янәсе. Әкренләп сүз башка классташларга күчеп, күңелләргә җиңеллек килә. Кеше турында сөйләшү җиңел. Әнә бит, аларның да язмышлары төрледән-төрле икән, бишлегә укыганнарының хыяллары челпәрәмә килсә, икелегә сөйрәлгәннәре "тугызлы"да элдертә. Акыл алдан йөри торган заман булса, ахмаклар шулай күбәер идемени? Үзебез дә очрашмыйча тормас, язмышлар да кешечә язылыр иде. Безнең сыйфат Борынгы Чаллы шәһәрчегенең кайнап аккан инешенең яр буйларында уйланып йөрим. Яр астында — аякны тартып алалмаслык сазлык. Вакыт дигәнең бик тиз үзгәрүчән икән. Әле моннан бер 50—60 ел элек кенә бу тирәдә 17ләп изге чишмә булуын сөйлиләр. Соңгы дистә елларда гына ком басып киткән аларны. Татар милләте язмышы чишмәләребездә дә кабатлана. Нигә безне һәрчак ни дә булса басып китә икән? Чистартырга кирәк чишмәләрне, шуның белән, бәлкем, үзебезнең дә күңелләребез пакьләнеп китәр... Ә иртәгә кабат Казанга китәргә кирәк. "Дөнья куасы" бар шул. Ә сез, чишмәләр, безнең кемлегебезне искәртеп, исләремә кабат төшәрсез әле! Зират Кечкенәдән үк иң курыкканым зират иде. Әмма дөнья баса икән! Әби-бабамнарны, кадерле әниемне җирләгәч, бу халәттән котылдым инде. Зират капкасыннан, җае туры килгән саен, эчкә узам. Ә анда башка дөнья: ташлардагы еллар исәбе дә, эчкә узгач, кирегә ага монда. Каберләргә тукталмыйча, юлымны дәвам итәм. Бара торгач, ташлар, тимер рәшәткәләр дә бетеп, ауган агач киртәләр дә сирәгәя башлады. Нәм менә ул һәрчак үзләренә чакырып, күңелгә тынгылык бирмәгән каз аягына охшаш тамгалар. Кыйшайган, череп ауган имән казыкларында алар бихисап: әйтерсең лә яңа яуган ак кардан бер төркем казлар узган... Мин беләмен, бу казыклар төбендә ятучылар безнең нәселдән. Мин аларның бер дәвамы. Уйларымнан айнып, кайту юлына борылам. Зираттан чыкканда, яңа каберләрдән соң башланган буш җирләргә күзем төшә... Күңелдә туган уйларда бары бер теләк: ни генә күрергә язса да, туган кавемемнән аерма мине, Ходаем. Бу — балаларыма да васыять. "Шым бул" мы? "Шум - бунт" мы? Тирә-як татарлары бу авылны, су кырыендагы аулак урынга урнашканлыктан, Шым бул дип атап йөртәләр. Пугачев яуларыннан соң, бу баш бирмәс татар төбәгенә спиртзавод төзеп, урыс халкы күчереп утыртыла. Алар авыл атамасын үзләренчә шаяртып аңлаталар. Тульский белән Рязань урамнары эчемлексез узмаган зур бәйрәмнәрдә исерешеп, кара-каршы еш сугышканлыктан, Шум и бунт сүзләреннән килеп чыккан, диләр. Шомбыт атамасына бу ике халыкның да үзенчәлекле сыйфатлары керми калмагандыр дип уйлыйм мин. Измә Казаклар белән Чаллы авылы арасындагы борынгы зират кызыл балчыклы яр өстенә урнашкан. Аннан менә ничә ел инде измә өчен кызыл балчык алалар. Ярлар ишелә бара, тарихның яраларын искәртеп, югарыдан кеше башлары, сөякләре тәгәри тора. Үзебезнең болгар-татар бабаларыбыз башлары. Халык белә дә бит, кызыл балчык кирәк булгач, ни эшлисең инде. Моны аңларга да баш кирәк бит. Үзебезнең дә башсыз кала язган чаклар иде. Кайда безнең алтын капкалар? Кайда гына барып, борынгы шәһәрчекләр белән кызыксынма, тирә-юнь авыл халкы аның "алтын капка"сы булуы һәм аның кайдадыр якында гына яшерелеп саклануы турында күптөрле риваятьләр, имеш-мимешләр сөйләми калмас. Алтын капкалар... Белмим, алтыннан булдылармы икән алар, әмма капкалар булган. Шәһәр капкасы, авыл, кыр капкалары турында татар халкында сөйләмнәр шулчаклы күптер ки, боларның барысына да бер зур мәгънә салынгандыр. Әле без үскәндә дә бар иде алар. Авыл малайларына бу зур дөньяның бер чиге иде ул. Безнең өчен генә түгел, гасырлар буе бер телдә, бер иманда кайнаган татар кешесенең чикләре иде алар. Ул капкалар төзек булганда, азмы-күпме без дә төзек, атабабаларыбыз калыбында идек. Аңа чаклы бу дүрт гасырдан артык дәвер эчендә авыл җирендәге татар халкын яклап та, нәсел тамырларын киптермичә саклап килүче дә шул ук кыр капкаларыдыр кебек тоела миңа. Еллар үтә торгач, "өстә" белделәр шул татар хәйләсен. Хәзерге вакытта юкка чыкты ул капкалар. Үткән тормышларны искә төшереп, ыңгырашып ачылмыйлар алар хәзер... Ә иң зур капка — ил капкасы ачык иде. Аны кайсы якка кирәк, шул якка каерып ачып, гасырлар буе урыс җилләре айкады. Инде менә үзебезнең дә үзлегебезгә кайткан чак. Без дә капкалы булырбыз, Алла боерса, авылларыбыздагы кыр, күңелләребездәге иман капкалы... Урыс-татар дуслыгы 1934 ел. Яңа Сала авылы халкын зар елатып, мәчет манарасын кисәләр. Кисүчесе — күрше Шомбыт авылы урысы Сергей. Авыл ирләренең куллары йодрыкланса да, аларны бу адымнан тотып торганы районнан килгән кораллы хәрбиләр булды. 1935 ел. Районнан тагын фәрман килгән: күрше Шомбыт авылы чиркәвенең тәреләрен төшерергә кирәк. Әле күңел ярасы аз гына да басылмаган Яңа Сала кешеләрендә моны эшләргә теләүчеләр табылмыймы соң? Бу юлы марҗалар елый. Ә җимерүчеләрне саклаучы хәрбиләрнең күзләрендә шул ук салкын караш... — Нәрсәсе комачаулый аның сезгә? — дигән урысларга да җавап әзер: — Әнә, Сергейдан сорагыз! Бары да аңлашыла, барысы өчен дә бер түләргә кирәк... Нәм түләделәр дә. Әтисен тыңламаган Сергейны, исерек килеш аунап ятканда, тереләй үз дуңгызлары ашаса, "безнекеләр" нең дә бер өлеше сугышта калды, кайтканнары да яртыйорты гына иде. Әйе, дога белән каргышка пәрдә юк шул. Соң түгел әле Күрше авылның борынгы зираты ташландык кырда калганлыгын ишетеп, җае чыкканда бу турыда шул авылда яшәүче олы яшьтәге колхоз рәисеннән кызыксынып сорашырга туры килгән иде. Бу хәбәрнең дөреслеген белгертеп, урыннарын да күрсәтеп, кулларын болгый-болгый горурланып сөйләде ул бу хакта. Хәер, "урыны" дип бүгенге көндә кырда калган 10—15 сутый чамасы җир ул. Бу урынны сукаламыйча читләтеп узу, агачлар утырту яхшы булыр иде дигән тәкъдимне дә хуплаган иде. Әлеге эшләрне башкарту өчен кабинетыннан бер телефон трубкасын күтәрү яисә иртәнге нарядта бер сүз әйтүе дә җитә торган чагы иде аның. Әмма юк шул, бу вакытта "дәрәҗә" җыйналган уңыш, савылган сөтләр белән генә үлчәнә торган иде. Менә хәзер, инде заманалар үзгәреп, пенсиягә чыккач, уйлана бугай. Буш вакыт күп булгач, барыбыз да барасы җиргә дә ерак калмагач искә төшкәндер. Хәзер инде вакыт та, акыл да бар, тик мөмкинлекләре генә элеккечә түгел. Ә кул белән эшләү — тел белән сөйләшү генә түгел ул. Аңа күңел байлыгы да, иман ныклыгы да кирәк. Хәер, шулай да изгелек эшләргә беркайчан да соң түгел. Бабайларның зираты бүгенге көндә дә сукалана әле... Соң түгел әле Дөнья үзенең үзгәрешләрен күпкә соңрак башлады шул. Бу үзгәрешләр берничә дистә еллар элегрәк булса да, үзлегебезгә, асылыбызга кайту мөмкинчелекләре күпкә җиңелрәк булмас идеме икән? Авылдашлар әйтүенә караганда, мәрхүмә әнием исән булса, авылның остабикәсе булачак иде. Хәтеремдә, яшь булса да, авылның бар карт-корысы гарәп хәрефләрен танырга, Коръән сүзләренең мәгънәсен аңларга аның янына йөрде. Колхоз эше белән авыл тормышының мәшәкатьләренә дә карамастан, намаз уку өчен вакыт тапмый калмады ул. Үзем дә кечкенә чакта әнигә ияреп намазга баса идем. Артыграк кызыксынсам, вакыты-вакыты белән: "И улым, дөньялар болай барса, намаз укуның савабын аңлау, тәмен тою сезгә насыйп булырмы икән?" — дип, шик тә белдерә иде. Шикләре урынлы булган, ахры. Хәзер исә, көн саен үзләре теләп намазга басучы балаларымны күреп, оялып куям. Үземдә дә намаз уку теләге күптәннән туса да, һаман беренче адымны атларга куркып йөрим. Чөнки, гөнаһ булса да әйтим инде, үткән заманнар сәясәтендә агуланган аңда намаз тәме табылырмы? Университет тәмамлап та, җиде класс белемле әниләр чаклы тормыш тәҗрибәсе, аң-белем дә туплый алмаганбыз икән. Кем урлады безнең аңны, дип сорар кеше тапмыйм. Мин синең өчен шатмын, Нурия! Бу тормыш дигәнең кешеләрне төрле тарафларга таратып, тагын кабаттан очраштыра икән. Минем белән дә булды ул андый очрашу. Хәер, аңлатыбрак языйм әле. Университетта кичке укуым бара дигән уй белән акланып, аз булса да акчасы булыр дип, заводта эшләп йөргән чагым иде. Дөрес, акчасына карап эше дә шундыйрак иде. Бер айлык планыңны бер атнада тутырасың да, көнне ничек уздырырга белмичә, завод эчендә болганып йөрисең. Сәгатьләр буе чәй эчеп, гайбәт сату да гадәти күренеш монда. Олырак апалар, сөйләшер сүзләре беткәч, безгә бәйләнә башлыйлар иде. Яныбыздагы яшьрәк лаборант кызларны кызартып, безгә сораулар ява: кайчан өйләнәсең дә, кайчан туеңа чакырасың — фәлән дә фәсмәтән. Бу сүзләрне авылга кайткач, күрше-күләннәрдән дә, әти-әниләрдән дә ишетеп туйганлыктан, мондый чакларда эчеп бетермәгән чәйләрне читкә куеп чыгып китү ягын карый идек. Өч ел эшләү дәверендәге мондый чәй эчүләрнең берсе бигрәк тә күңелгә сеңеп калган. Ул көнне күрше цехтан кергән бер апа теләгәннәрнең кулларына карап язмышларын бага иде. Күбесе чынга да алмый — шаяралар, бар икән әле күрәселәр, дип көлешәләр. Бу эштән кызык табып, без, яшьләр, чиратка бастык. Күрше лабораториядә эшләүче Нурия исемле бер кыз бар иде. Чибәр, эшкә уңган бу кызны безнең кемнең кем икәнен яхшы белүче апалар миңа гел искәртеп, димләп тордылар. Күрәмсең, моңа охшаш сүзләрне Нурия үзе дә еш ишетеп торган, ахры, очраклы һәр очрашуда кояштай балкып исәнләшә иде. Сеңлем дә Нурия исемле булгангамы, мин дә аның исемен йомшак, матур итеп дәшкәләгәнмен икән, бу турыда ул үзе берничә тапкыр искәртте дә әле. Ләкин аралашуыбыз шул исәнләшүдән ерак китә алмады. Юләр чак бит әле, бүгенгесе белән генә яшибез, кайдан йомшак җил иссә, шул уңайга авабыз. Хәер, анда гына да түгел иде бугай сәбәбе. Менә берзаман авызы ерык бу кызга да чират җитте. Багучы апа: "Сеңлем, борчылмасаң гына әйтәм, ике тапкыр кияүгә чыгасың, икенчесендә генә бәхетле буласың",— диде. Апаның күз карашлары шундый ышандырырлык иде ки, Нуриябез куркуыннан кычкырып елап җибәрде һәм битен каплап чыгып йөгерде. Багучы ханым олырак хатыннарга: "Кызлар, кирәкмәс, дигән идем бит, бу кызга яра ясадык, ахры, белмичә генә язмышына тап булса, җиңелрәк булыр иде", — диде. Ә чират үзенең уен-көлкеләре белән дәвам итте, киләчәгеңне синең кем белсен. Ул көнне үзем дә өч балам булачагын белеп чыгып киттем. Тормыш үз агымында дәвам итте. Бары Нурия генә мине күргән саен тагын да ныграк кызара һәм, кычкырып әйтмәсә дә, күзләре белән нидер сөйли иде кебек. Ә миңа көләргә җай чыкты: "Нурия, кайчан кияүгә чыгасың инде, икенче юлы үзем алыр идем", — дип шаяртып, аны тагын да кайгыга сала идем. Шуннан соң бераз эшләгәч, мин башка цехка күчтем, өйләндем. Соңрак Нурия дә безнең яшьләр торагындагы бер таныш егеткә кияүгә чыкты. Аларның матур гына яшәп китүләре безнең өчен багучы апаның Нурия язмышына юраган сүзләрен юкка чыгарган иде. Ләкин... Шул чордан соң унөч ел вакыт узды. Бу язманың барлыкка килүенә дә кабат Нурияне очратуым сәбәп булды. Хатын-кызның бәхете һәрчак аның елмаюлы йөзендә чагылыш таба, диләр. Миңа таныш булмаган ир белән кояштай балкып янымнан узып китте ул. Җитәкләшеп баручы бу бәхетле пар миңа шушы хатирәләрне искәртте. "Әллә, чынлап та, безнең язмышлар алдан язылганмы" дигән уйлар белән мин дә яраткан хатыным белән өч балам янына ашыктым. Коммунист Хәмит Авылдашым Хәмит абый үзе турында язганга үпкәләмәс дип уйлыйм. Коммунизм үтеп, коммунистларны эт итеп сүккән заман булса да, кайсы Хәмит, дисәләр, горурлык белән Коммунист Хәмит дип әйтерлек абруйлы кешебез бар безнең. Гомер буе көтү дә көтеп, каравылда торып, авыр эшләрен дә эшләп, шул ук вакытта фермадан астына бер сәнәк салам да алып кайтмаучы, хәләл малы белән тормышын алып барып, гомеренең кырык елын партиядә уздырган Хәмит абый ул. Аның бөтен байлыгы, җыйган малы — горур исеме. Әтисенең исеменнән малайлары да файдалана. Алар өчен ул безнең якта бер пароль кебек. Кем малае дигәндә, Коммунист Хәмитнеке дисәләр, барысы да белеп, булдыра алганча булышып, ярдәм күрсәтеп җибәрәләр. Безнең халыкта "Ана малы белән кыз тормый, ата малы белән ул тормый" дигән мәкаль бар, шуны үзгәртеп: "Атаанасына булган хөрмәт балаларына да җитә икән", — дип әйтергә теләвем бу. Бәлкем, гыйбрәт алучылар да булыр... Без күпме? Авырлык белән тормыш алып баручыларны күрсәм, гел мәрхүм күршебез Хәпиз (Хафиз) абый искә төшә. Машиналы заман булса да, гомер буе уфалла тартып, сыерын да асрады, өен дә җылытты ул. Авылда бердәнбер җил капкалы, салам түбәле өйдә торсалар да, Өммегөлсем апай белән алты балаларын да үстереп кеше иттеләр. Дөресрәге, татар арасында да югалмады, урыс арасында да эремәде ул Хәпиз абый. Җиргә ябышып булса да, исән калды, яшәде. Шул ук вакытта җор кеше дә иде әле ул. Аның халык арасында таралган кинаяле сүзләре бүгенге көнгәчә мәкаль кебегрәк яши бирәләр. Берсен сезгә дә сөйләп узыйм әле. Шулай бервакыт күрше авыл урысы: "Синең, Хәпиз, гомер буе ярдәмчең дә булмады инде", — дип сүз башлагач: "Сөйләмә юкны, даром Хапиз маленьки, пол Маскуа товариш", — дип, тегенең авызын япкан, ди. Янында булган авылдашы: "Кит инде, Хәпиз абый, анда безнекеләр алай күп түгел", — дигәч: "Татарлармы, син нәрсә, алар анда Кытайдагы кебек бер миллиард", — дип, анысының да сүзен юкка чыгарган. Кем белә, элек түгел, хәзер дә татарның дөньяда күпме икәнен санап бетерә алган кеше юк бит. Ярты Мәскәү түгел, ярты Кытае да аның телен оныткан татар түгелме икән әле? Җитмәсә, моны тарих та инкарь итми бит. Менә шундый сәер кеше иде ул Хәпиз абый... Гаян чәе Өч-дүрт тапкыр әйтеп тә, утынын, печәнен алып кайттыра алмагач, тракторчы булып эшләүче ерак туганы Рәхимулланы Гаян абый акылга утыртмакчы була. Тегене эштән кайтып килгәндә, соңгы горурлыгын җыеп чәйгә чакыра. Көненә кырыкмаса-кырык кеше техника сорап килгән Рәхимуллага әзрәк ял итәрлек мөмкинлек чыкканлыктан, аны-моны аңышмыйча кереп тә китә. Хәйран гына төшереп алгач, тагын каклаган каз алып керү хәйләсе белән чыгып киткән Гаян абый яхшылап кайрап куйган балтасын яшергән җирдән ала да капка төбенә чыгып, анда торган "Беларусь"ның арткы тәгәрмәченә җан-фәрманга китереп тә суга. Сугуы була, резин көпчәктән балта кире атылып китеп, Гаян абыйны бәреп тә ега. Шулай итеп, ике теше сынган, аңсыз калган Гаян абый капка төбендә ярты сәгатьләп тәгәрәп ята. Озак көткәннән соң, нәрсә булды икән дип, урамга чыккан Рәхимулла, булып узган эшләрнең сәбәбен соңыннан гына аңлаганлыктан, "җиткән икән моңа" дип, алпан-тилпән тракторына утыра да китеп бара. Хәзер кунакка чакыручыларга "Гаян чәе"нә түгелме, дип шаярталар. "Туган итмәгән туганның чәе әче суган" икәнен белсә дә, "кара эшнең каршы тешәсен" белмичә, халык теленә кереп калды Гаян абый. Хикмәтле хөкүмәт Әниләр сөйләгәнчә, яшел кычыткан, черек бәрәңгеләр ашау тәтемәсә дә, кечкенә генә шакмак шикәрне дә дүрткә бүлеп ашаган заманда яшәдек без. Бабай шулчаклы зур осталык белән бүлә иде аны, беркемнең дә үпкәләрлеген калдырмый иде. Ә икенчесенә үрелгәндә, кулга сукмасалар да, күбрәк, тәмлерәк ашыйсың килсә, әнә, "Хөкүмәтулла абыеңнан" сора, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә иде. Шунлыктан мин кечкенә чагымда югары очта яшәүче Хикмәтулла абыйның бу эштә ни катнашы барлыгын белә алмыйча гел аптырый идем. Җитмәсә, ул үзе әле безгә туган да булып, аларның үз тормышлары да безнекеннән артык түгел иде Хәзер олыгайгач та, Хикмәтулла абыйны күргән саен, һаман шул бала чактагы хатирәләр искә төшә. Бүгенге көндә балалар шоколадка акча сораса, юклыгын әйтеп, сәбәбен "Хөкүмәтулла бабайга" сылтыйбыз. Балалар исә кем соң ул "Хөкүмәтулла бабай" дип аптырыйлар. Аптырарлык та шул. Без хөкүмәтнең кем икәнен белүен беләбез дә, тик нигә һаман башка халыклар кебек кешечә яши алмавыбызның гына хикмәтен аңлап бетерә алмыйбыз. Утырып уйлар уйладым Борынгы Чаллы шәһәренең әлеге зираты тарихта билгесез булып, без аны ярдан кеше башлары чыгып торганлыктан гына табып тикшергән идек. Бу табылдык тирә-як авыллар халкында гаҗәпләнү уятты. Күңелдә бер абыйның: "Гомер буе шушы тирәдә көтү көтеп, ашап-эчеп, йоклап йөрдем, әмма бу җирнең зират өсте булу мөмкинлеге башыма да килмәгән иде", — дип сөйләгәннәре истә калган. Быел да зират яныннан агып яткан елга буенда йөргәндә, кабат баш сөягенә тап булдым. Ел саен язын елга яры җимерелеп, су ташкыны аларны күпләп Шомбыт елгасына ташый икән. Кулымдагы баш сөягеннән миңа ике зур тишек карый. Бу башта нинди уйлар кайнап, исән чакта бу күзләрдән дөньяга нинди караш ташланды икән дип уйлыйм. Әмма озак хисләнергә туры килми, дөньяның һәркем өчен вакытлы булуы искә төшеп, үз уйларымнан үзем куркып бүгенге дөньяма кайтам. Киләчәктә аунап яткан безнең башларны да шулай тотып карап, боларда нинди уйлар йөрде икән дип уйлаучылар табылмасмы? Хәер, хәзергә бу бездән тора, монда үткәннәр белән киләчәкнең гаебе юк. Әллә бармы?.. Бүгенге көн дә бит үтәчәк заман. Нәфескә бәйле татар феномены 1989 елда Болгарда ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы бәйрәмендә бер вәгазь сөйләүченең: "Татарның гасырлар буе кол булып изелеп, үз байлыгына үзе хуҗа була алмауның сәбәбен әйтимме?" — дип, озак итеп сорау рәвешендә сейләве бик күп кешене үзе янына җыйды. Җавабы озакка сузылганга, башка төрле уйлар килде. Дөрестән дә, кем калдырды икән безне бу хәлгә: урыслармы, коммунистлармы дигәндәй? Әлеге сорауга җавапны дин әһеле авызыннан ишетү бигрәк тә кызык иде. Шулай да, соравы озын булса да, җавабы кыска булды мулла абзыйның. Гаеп татарның үзендә, дөресрәге, аның нәфсесендә булып чыкты. Ул гомер буе ат урынына эшләгән, байлык җыйган, байлыктан башкасын күрмәгән. Шул байлыгына кызыгып, аны алдаганнар, талаганнар. "Татарның нәфсесе безнең һәрберебезнең күңелендә утыра", — дип тәмамлады ул сүзен. Аның белән тулаем килешмәгән булсам да, нәфескә бәйле уйлар миңа бүген дә тынгылык бирми. Авылга кайткан саен, пенсия алып та, үлә-үлә эшләүче пенсионерларны күрәм дә уйлап куям: мал, дөнья артыннан куганчы, тәрбияле оныклар, дөнья гыйлеме һәм кешеләр күңелендә изге хисләр, хөрмәт билгеләре калдыру дөрес булмасмы? Бу яшьтә намазга басып, Ходайдан картлык көннәрендә үзләренә саулык-сәламәтлек, дөньяларга иминлек сорасалар, үз кадерләре дә күбрәк булыр иде. Кешегә яшәгән саен азрак кала, анысын барыбыз да белә, ә менә безнең халыкка азрак калган саен күбрәк кирәк булып чыга. Җир йөзендә татарның нәфескә бәйле бу феноменын аңлата алучы берәр галим-голәмә табылырмы икән? Әллә мин дөрес уйламыйммы? Балаларыбыз үзебезнекеме? Шәһәрдән авылга күчеп кайткан дустым белән әллә нигә бер очрашып, озак кына дөнья хәлләрен, үткән-сүткәннәр, узган-булганнар турында сөйләшеп утырабыз. Яшьлегебезне искә алып, тора-бара сүз үзебезнең балаларга күчкәч, күршем уфтанып куйды да, әллә мактанып, әллә зарланып, балаларының шәһәрдә түгел, гади татар авылында торып та, үзара урысча сүзләр кыстырып сөйләшүләре һәм авыз эченнән әллә нинди аңлашылып бетмәгән реклама сагызлары әвәләп йөрүләре турында искәртте. Җитмәсә, балалары, әле кечкенә булуларына да карамастан, әниләренә генә түгел, әтиләренә дә җикеренеп: үзебез беләбез, тыгылма, өйрәтмә дигән сүзләр кыстырып сөйлиләр икән. "Кая бара бу дөнья?" — дип сорады ул. Дөнья кая барган булса, шунда бара инде ул. "Көннәр буена телевизорыңны Кәгъбә ташы кебек күрә башласаң, тиздән балаларың бөтенләй дә үзеңнеке булмас әле", — дидем мин аңа. Ул XX гасыр шайтаны ак киптергеч күк бала күңеленә тагын нинди генә пычраклар агызмас әле. Гасырлар буе татарлыгыбызны сакларга ярдәм иткән кыйблабызны үзгәртмәскә кирәк безгә. Шул чагында гына, кайда яшәсәк тә, балаларыбызны үз ата-бабаларыбыз калыбында калдырырга мөмкин булыр. Тукта. Кешегә акыл өйрәтүе җиңел ул. Кайтып, үз балаларыма да тагын бер кат күз салыйм әле... Кәбир Самолют Гомер бакый урыс арасында яшәп үскән ул Кәбир абый. Яшен тизлегендә аракы таба алганлыктан, ишләре Самолют дип кушамат такканнар аңа. Әмма исеме ковер сүзенә охшаганлыктан, соңрак Ковер самолютка әйләнеп китә ул. Поселокта беренче алкаш булса да, аннан эшчән, төгәл, хаклы кешене таба алмассың. Шунлыктан бурычка аракы сорап килгәч, аның гозерен аяк астына салып таптаучы кеше юк. Аның тагын бер үзенчәлеге шунда: "Хәлләр ничек? — дип сорый да, авызыңны ачканчы: — Аллага шөкер, дип әйт, син бит татар малае", — дип әрләп ташлый. Азрак ачылып китеп сөйләшсәң, "Эх, энекәш, мин бит башка дөньяда, чит кешеләр арасында туып-үстем, татар авылында туып, әби-бабайлар кулында үссәм, мондый булыр идеммени мин", — дип, кулы белән күз яшен сөртеп ташлый да, минутында юкка чыга. Белмим, Кәбир абый, башка заман булып та, әби-бабалары кулында тәрбияләнеп үскән Ковер самолютлар татар авылларында да буа буарлык хәзер. Сездәге кебек татарлык һәм күңел уйлары аларда булса, бәлкем, алай артык уфтанмас та идең. Юк шул. Ярый әле, чын "ковер-самолет" кебек күктә очып йөрмиләр, алай булганда, татар җиренә кояш нуры да төшә алмас иде. Хәер, татар җире киләчәктә дә тереклек итсен өчен, кояш нуры гына җитәрлек түгел инде хәзер. Барысына да җитәрлек иман нурын каян табасы?! Биләүсез бишек җыры Юлларда Йөрелми тормый. Очраклы кешеләр белән дә танышып аралашасың. Күңелләр тибеше бер ешлыкка туры килсә, дуслашып та китәсең. Кешеләр арасында еллар аермасы да сизелми. Шундый танышым белән Татарстан авылларының берсендә йөрибез. Ул миңа каршыбыздагы үз авылының тарихын сөйли. Авыл зур, төзек.^ Авылның элекке чорын ул сөйләгәнчә күзаллавы да кыен. Йортларда тырыш кешеләрнең яшәве сизелеп тора. Хәер, аптырарлыгы юк, үзебезнең татар авылы инде. Бара торгач, юлыбыз авыл читендәге авыш җирдә ялгызы тырпаеп торган ярым җимерек йортка килеп терәлә. Танышым авылның тискәре якларын яшереп торуны кирәк тапмады. Күңелен борчыган сәбәбе дә бар икән. Язмышы турында гыйбрәтле хәл сөйли. Әлеге өйдән типсә тимер өзәрлек биш егет чыккан. Бәхетләре дә булмаган түгел үзләКенең. Картлар әйтмешли, күбесе Татарстаныбызның олы шә әрләрендә зур урыннарда утыралар икән. Үзләренчә дәүләт өчен олы эшләр дә башкарган алар. Бары туган йортларына гына игътибар итәргә вакытлары җитмәгән. Аптырамадым. Шаккатырлык берни дә юк. Мондый эреле-ваклы очраклар авыл саен берничә. Шулай да кызыксынып якынрак киләм. Ярым җимерек өй түбәсенең эчке ягында эленгән бала бишеге күренә. Җил, кайсы яктан исүенә карамастан, үз баласын карагандай назлап тибрәтә икән аны. "Төннәр буе шыгырдап чыккан тимер тибрәтмәнең сыкрануы бала тавышы чыгарып, авылның әллә кайсы урамнарына чаклы ишетелә", — дип сөйләвен дәвам итә танышым. Әйе, гыйбрәт алырлык очрак шул. Әмма барыбер бишектә тибрәлеп, кеше булган егетләрдән көлүем түгел әле бу. Бәгырьләрне телеп, үземнеке искә төшә. Башкалар да уйлансын. Гомернең иң гөнаһсыз чорларын үткәргән безнең бишекләр кай җилләрдә тибрәлеп, нинди утын әрдәнәләре арасында үз ягылыр чиратын көтә икән?! Менә шуны беләсе иде. Кемгә нәрсә Казан ягыннан килүче йөк машинасында өченче кеше булып авылга кайтып барам. Юлыбыз КамАЗ юлы аша уза. Миңа чаклы утырган олы яшьтәге юлчы абый үзеннән күпкә яшьрәк шофер белән уртак тел тапкан инде. Соңрак миңа аларның туганнар булуы да аңлашыла. Сөйләшкән сүзләрендә авыл язмышы. Бәрәңге сату, утын-печән әзерләү һәм башкасы. Хисаплары да бар үзләренчә. Сөйләшкән сүзләре, уйларымны бүлеп, колагыма керә. Минем өчен аның кызыгы шунда: олырагы бар эш, малның бәясен бер капчык он бәясе белән үлчәп, элекке вакытта шулчаклы азык белән күпме кешене ачлыктан коткарып булыр иде, ди. Икенчесе, яшьрәге, абыйсы санаганнарның һәммәсен дә шул акчага күпме шешә аракы алып буласына кайтарып калдыра. Бер машина утын бәясе өч йөз сум яисә ун шешә аракылык икән. Кемгә нәрсә, кәҗәгә кәбестә дигәндәй, мин дә уйландым аларның сөйләшкән сүзләреннән соң. Мәктәптә эшләгәнлектән, татарча өйрәнүче балаларның өчесенә бер китап белән укып җәфаланулары искә төшә. Шуның аркасында әти-әниләре, күрше-тирәләре күпме азаплана әле. Туган телебезгә булган карашны да исәпкә алырга кирәк бит әле. Шуңа күрә чагыштыруым да үземчә, исәп-хисапларым да авыл ир-атларыныкыннан югарырак минем. "Сувар" фирмасы юкка чыгарган йөз миллион доллар, төрек Дигереның кесәсенә кереп эрегән егерме биш миллион доллар, ат, машина чаптырып, шар куып җилгә очкан миллиардларча сумнар. Бу акчага бер балага гына түгел, Татарстанда яшәүче һәр кешегә меңнәрчә китап чыгарып булыр иде. Ул чакта яшьләрнең дә язмышлары үзгә, тормыштагы исәпхисаплары да башкачарак булыр иде. Кеше акчасын санау түгел, хөкүмәтнең кесәмнән урлаганнарын барлау әле... Байлар ничек яши? Уйланып кайтып киләм. Янәшәдән узган олы юлда машиналар ташкыны кайнаша. Нәркемнең үз юлы, үз кайгысы. Машиналарның берсе тавыш биргәч, борылып карарга мәҗбүрмен. Дөрестән дә, мине узып киткән машинаның берсеннән шоферы чыгып кул изи. Таныш күренмәгәч, игътибар бирмим, юлымны дәвам итәм. Мондый күз күрмәгән чит ил машинасын йөртүче туганым да, танышым да юк минем. Тик котылырга насыйп булмаган икән. Машинаның ишеге шапылдап ябыла да, артка чигеп, кабат минем белән тигезләшә. Бу юлы, исемемне атап, абый, дип дәшәләр. Яшьләр тиз үзгәрә шул. Күрше авыл егете Фәрит икән. Абыйсы белән бергә укыган, сүзләребез туры килеп, заманында дуслашкан да идек. Гомере генә озын булмады шул. Мәрхүм инде. Энесе, үземне абыйсы кебек якын күреп, утырырга өнди. Сүзебез машинада дәвам итә. Тормышта кемгә ничек җай килә бит. Вакытында заманасының кая барганын тоеп, баеп калган Фәрит. Хәзер шул байлыгы үзе акча эшли. Халык гайбәтенә кереп, гөмбәләр кебек үсеп чыккан зур коттеджларны күп күрсәм дә, моңынчы берсенең дә эченә кереп, адашып йөргәнем юк иде. Менә көтмәгәндә Ходай насыйп итте. Җитмәсә, кунак ролендә. Яши белә безнең байлар! Юкка җыен аңгыра, әрәмтамак түрә булды, дип сүгәбез, җәмәгать. Мондый лабиринтларны уйлап табарга да баш кирәк. Нәркемнең күңелендә бер шайтан утыра, ди. Танышым йортын күрсәтеп, үз күңелен үзе күреп йөри. Сүз дә юк, сокланырлык. Ул йокы, ял, аш бүлмәләре. Сөйләү файдасыз, күрү кирәк. Арада иң гаҗәпләндергәне танышымның иң еш ял итә торган бүлмәсенә терәп төзелгән төрмә карцеры булды. Метр ярымга ике метр зурлыкта эшләнгән ул. Тимер рәшәткәле пыяласыз тәрәзәнең каршында ук агач сәндерә. Сыкранып ачылган оптик күзле тимер ишек. Шыксыз бүлмәнең эчендә күңелне өшетерлек салкын җил уйный. Оста яшерелгән магнитофон тавышыннан үзеңне тулаем төрмәдә утырган кебек хис итәсең. Алла сакласын, башка әллә нинди уйлар килә монда. Танышым да еш кына уйланып, әле ярый чын төрмәдә утырмыйм, дип шатланып чыга икән моннан. "Безгә бит мондый җиргә эләгү озак түгел, шуңа тормышның тәмен белеп, тоеп яшәп яту кирәк", — ди. Хәзер коттедж күрсәм, Фәритнең карцеры искә төшә. Биектәнрәк егылган саен, тән катырак җәрәхәтләнә шул. Бу очрактан соң үзем дә артык байлыктан бәйсез җан тынычлыгына сөенеп яшәп ятам әле. Балалы байлар Хатыны өченчегә бәби алып кайтырга тиешле танышым беренче көннәреннән үк борчылып йөрде. Сәбәбе дә җитди: хатыны үзе дә авырып йөри шул. Җәфаланмас иде дә, алдагылары икесе дә кыз булды. Ә кайсы ирнең, җитмәсә әле авыл җирендә, эштән арып кайтса да, тупылдатып, тезләрендә бала сөясе килмәсен. Авылда ир бала булу сәясәт белән дә бәйле бит әле ул. Эшләүнең, йорт-җирне ныгытуның да тәме башкача була. Дөньяга килеп, Ходай биргән шатлыклардан кемнең баш тартасы килсен. Ир бала дигәндә, "үлә" иде инде танышым. Ходай "бала табучы белән йорт төзүчегә бер җиңеллек бирермен" дигән бит. Тәвәккәл таш яра шул. Өйләренә кабат бала исе, шатлык иңдереп, тәки малай алып кайтты бит хатыны. Кызларының шатланганын күрсәгез иде сез. Ире турында әйтеп тә торасы юк инде. Хезмәт ялын алганнан соң, ай буена урамда күренмәде ул. Бу шатлыклы хәлгә без дә сөендек. Шул турыда эштәге башка бер танышыма сөйләгән идем. Аптырады, аннан, әһәмият бирмичә генә, беренчегәме, дип сорады. Юк, мин әйтәм, өченчегә. Сүзсез калды танышым, ышанмады, ахры. Аннан, нәрсә, әллә икесе дә акчалы эштә эшлиләрме, дип сорап куйды. Үзем дә шул сораудан соң гына аның башта югалып калуының сәбәбен аңыштым. Күпсенеп аптыравы икән. Юк, дим кабат. Акчалы эштә түгел, ире әйбәт аның, хатыны шуңа курыкмыйча бала таба. Уемда башка фикер. Акчалылар бала ташымый да ташымый инде хәзер. Татарның киләчәгенә өмет бирүче күңеле бай булганнарда гына. Теләк Бер танышымның кызы быел тугызны тәмамлый. Әтисе белән якыннан аралашкач, кызы да үз итеп күңелен борчыган уйларын бүлешеп йөри. Шулай беркөнне килде дә татарча исәнләшеп: — Татарчагамы, әллә урысчага өйрәнү җиңелме? — дип сорады. Сәяси мәсьәлә бу. Соравына төплерәк җавап эзләү өчен вакыт оту кирәк, шунлыктан: — Нигә андый сорау кызыксындырды әле кинәт кенә? — дим. — Миңа татарча өйрәнергә кирәк, азрак аңласам да, яхшы белү өчен мөмкинчелек юк. Әни урыс милләтеннән булгач, өйдә барысы да урысчага кайтып кала. Әтинең татарчага күчүен салып кайтып, әнигә җикеренгәндә генә ишетәбез, — ди кызый. Татарчага яхшылап өйрәнергә теләвенең сәбәбе белән кызыксынуымны дәвам итәм. Кызый кызара-кызара аңлатуын дәвам итә. Ниһаять, мин дә аңышам. Әнисе үзе тукып тора икән. Сәбәбе: эштәге иптәш хатынның кызының яхшы эшкә урнаша алмавы татар телен белмәүгә кайтып калган. Ә кайсы ата-ана үз баласының яхшы, акчалы эштә эшләвен теләми. Агачта икән чикләвек! Тел белү кирәклеген сөйләнүгә генә кайтарып калдыруга караганда, бары бер дәлилле эш күрсәтү күпкә нәтиҗәлерәк. Горурлык Горурлык дигән нәрсә кешедә дә, хайванда да бардыр ул. Бәлкем, микъдары төрлечәдер. Нәрхәлдә, мин шулай уйлыйм. Табын янында бер абый, кулын юмыйча ашарга утырган улын битәрләп: "Эчәргә биргән суга кәҗә алдында бармагыңны тыгып алсаң, кәҗә булып кәҗә дә ул суны эчми", — дип, горурлыгына тигән иде. Минем бер туганым унҗиде яшькәчә бер авыз татарча сүз ишетми яшәп, Пермь өлкәсеннән бөтенләйгә Казанга килеп төште. Укырга керде. "Минем янымда татарча гына сөйләшегез", — дип, безне әрли-әрли, вата-җимерә булса да сөйләшергә өйрәнде. Аның татарлыгы хәзер дә безнең ишеләргә унга җитәрлек, тормышы да кешечә. Без еш кына әби-бабайлар тәрбиясе турында сөйләшергә яратабыз. Ә тирә-ягыбызда шул тәрбияне алган күпме тәрбиясез. Урыс җирлегендә яшәп, бу туганыма каян килгән соң ул?! Кайда, баш миенең кайсы почмагына яшерелгән ул? Табасы иде дә шуны, баскалап чыгасы иде. Күрсеннәр иде үз халкының халәтен!.. Тырма Гыйбрәтле хәлләр адым саен, күңелеңә салып, ялгышлардан гына саклан. Әти-әнисе чуашлар иде кызның. Балалар чуаш дип котырткач, бәләкәй чакта гел "мин урыс кызы" дип елый торган булган. Инде үсеп җиткәч тә, әти-әнисенең өйләрендә дә, урамда да үзара һаман чыштын-пыштын рәхәтләнеп үз телләрендә аралашып йөрүенә карамастан, кызлары "рус милләте" дип язылган паспорт алган. Аннан әтисенең туган ягы Канашка кайтып, педтехникумга гариза яза. Тик яхшы укыса да, конкурстан үтә алмый. Сәбәбе: чуашларга да милли кадрлар күп кирәк икән. Хәзер инде гыйбрәт итеп сөйләп, олылар көлә. Кыз үз гомерендә бер тырмага икенче кат басты. Җае чыккан җайсызлык Элегрәк безнең якның бер яхшылыгы, мактанырлыгы бар иде. Юлда кеше калдырмадылар. Шофер халкы да тәрбияле, авыллардагы халыкның да бердәм чагы. Берара милиция халкы күбәеп, штрафлардан соң калган хезмәт хакы яшәргә җитми башлагач кына, башаяк бәлагә тарыганчы дип, утыртмый башладылар. Шофер халкы уңайсызланып, йә янга карап, йә башын аска иеп китә торган булып калды. Хәер, дөнья булгач төрлесе була инде. Милициясе дә шул халыктан чыккан кеше иде. Өстән кушкач, ни эшләсен — якын туганына да штраф салудан тартынмады. КамАЗ юлы чатында машина көтеп, таптанып торам. Үзем генә булсам, уйлана-уйлана күптән кайтып җиткән дә булыр идем, янда кечкенә малай бар шул. Кешесе дә күп. Җыела торалар, утырып китә торалар. Чират юк. Әдәп саклап, кызлармы, яшь бала-чага беләнме син, олы кешеме — аны уйлаучы да юк. Әллә нигә бер кайтучы булгач, бәлкем, сан да юктыр. Барына да кул селтәдем дә киттем малайны сөйрәп. Көннәрнең озын чагы, ике-өч сәгатьтән кайтып җителер әле. Әмма ун-унбиш адым да китеп өлгермәдек, арттан куып җитеп бер машина туктады. Борылып та карамаган идем югыйсә. Безнең авылны узып йөрүче бер танышым икән. Болай булгач, капка төбендә үк төшеп калырга насыйп иткән икән Ходай. Сөйләшеп киттек. Юлда олы кешеләр дә, бала-чагалысы да очрый. Машинада ике-өч кешелек буш урын булса да, туктарга уйламый танышым. Юлда калганнар өчен борчылып барам. Әле үзем дә күпме вакыт элек кенә шулар халәтендә идем. Шофер ник борчылганымны аңлагандай сүз башлый: — Төрттереп әйтүем түгел, энекәш, яратмыйм мин булдыра алмаган халыкны. Азрак башы, сәламәтлеге булган кешегә машина алу чүп кенә хәзер. Җаен гына белергә кирәк. Хәзер кул көче дә кирәкми, байлык үзе аунап ята. Сатулашмадым. Бәлкем, шулайдыр. Тик һәркем дә совхозның ягулык-майлау складында эшли алмый шул. Хәер, аңа бу турыда әйтсәң дә, барыбер үпкәләмәячәк. Үзенең юлда калган кешеләр өлешенә керүен дә аңламаячак. Шул хөкүмәтнең үз авылында эшләгән халыкны талап яшәве белән дә ризалашмаячак. Аның фәлсәфәсе бер: күпме таласаң да, хөкүмәт бөлми ул. Шул уйлар белән кайтып җиттек. Рәхмәтемне әйтеп машинадан төшеп калганнан соң, нигәдер җәяү кайтканнан да җайсызрак тоелды. Гөнаһлы уй Кирмән каршындагы Казансуда коенабыз. Шунда бер исерек килеп, ярым татарча, ярым урысча: "Пахмельдән үләм, бер-ике сум гына булса да бирегез", — дип елап, соранып йөрде. Танышларыбыз Татарстанга чиктәш төбәкләрдән килгән археологлар иде. Бу хәлгә чаклы берсенә, Самарадан килгәненә, үзе кызыксынып сорашкач, Казан, татар халкы турында горурланып сөйләгән идем. Шуны искә алып булса кирәк, Вадим, чеметеп алырга теләп: — Монысы да Казан бизәге, сезнең халыкның бер гүзәл сыйфатымы? — дип көлде. Бар дөньясына ачуым килсә дә, тыныч кына: — Шатлана аласың. Болары Мәскәү сәясәтенә яхшы бәя, урыс аракысын эчеп, юкка чыкканнар токымыннан, — дидем. Вадим да җавапсыз калмады. Башка авыз ачып сүз әйтерлекне калдырмыйча: — Горурлыгы булганнар читләргә иярми! — диде. Гөнаһлы уйларга батып, теге якташымны бәреп үтерердәй булдым. Матдиләшебез Бер җиде-сигез еллар элек булган вакыйга бу. Сөйләшеп гәп корганда, бер танышыбыз әтисенең ычкыныбрак китүе, акча заманы булса да, җыен кирәкмәс төзү материаллары җыеп ятуы турында сөйләгән иде. Алган пенсиясен дә, өйгә китергән эш яисә читкә чыгып эшләп алган акчаларын да кирпеч, такта, кадак ише әйберләр белән ала икән. "Келәт, мунча, сарай түбәләре генә түгел, идән аслары, веранда, ул гынамы, хәтта кунак өенең карават аслары да тулды инде. Өй зур, яхшы әле. Аңа түгел, минем гомергә дә җитә. Абыйның да тормышы үзенә җитәрлек. Сеңелләр дә кияүдә, аларның да тормышлары кешенекеннән ким түгел. Инде картаеп беткәч, нинди уйлар кереп оялады икән башына?" — Ди. Кеше очрашмый тормый бит ул. Кабат очрашкач, танышыма әлеге вакыйганы исенә төшердем. Ә ул, елмаеп кына: "Минем әтидә дәүләт җитәкчеләрендә булмаган акыллар бар икән, малай", — ди. Үзенең колхозда эшләп ала алмыйча яндырган өч еллык акчасын югалтуы, ә әтисенең шул арада иске өйләренә терәп таштан зур, түрәләрнекеннән дә ким булмаган коттедж салып куюы турында сейләде. "Бу хәлләрдән соң үзем бик гарьләндем", — ди. Колхоздан да чыккан. Хәзер әтисенең һөнәрен өйрәнеп, өендә генә эшли икән. Эшне өйгә китерәләр, акчасын да эшләгәнче үк түләп куялар. Эшенә дә күңеле кайчан ята, шунда чыгып эшли икән. "Җан рәхәте икән, малай, үзеңне бәйсез һәм кешегә кирәкле сизү. Күпме гомер заяга узган", — ди. Рәхәтләнеп мактанды. Барысы да яхшы икән егетнең. Дөрес, тик теге өч-дүрт елгыдан азрак үзгә иде ул, хисләре юкка чыга башлаган, киләчәк планнары да күпкә матдиләшкән иде... Үзгәреш Яшь чакта кем көндәлек язмый да, кем шигырьләр белән "җенләнми" инде. Очраган бар канатлы сүзләрне дә күчереп барасың. Алда бар дөнья синеке. Шул канатлы сүзләр арасында бер күңелгә ятмаганын да хәтерлим. Анда "Утыз яшьтән соң кешенең дөньяга, кешеләргә карата булган ышанычы югала. Юк икән, син көчле кеше" дип әйтелгән иде. Кайсы бөек тилесе әйткән булгандыр, анысын хәзер хәтерләмим инде. Дөресрәге, язып куймадым, ышанмадым мин аның сүзләренә. Еллар үткәч, уйланам менә. Еш кына кешеләргә, җәмгыятькә ышаныч югала. Яшьләре дә безнең кебек түгел. Бу елларда минем дә дөньясына карап, кешелеклелек, тигезлек, туганлык, мәрхәмәтлелек кебек төшенчәләргә, хыялый буш сүзләргә ышаныч югалды. Югалыр да шул. Үзем дә кырыкка якынлашам бит. Бары шунысы сөендерә: көчле кеше булмасам да, бөек тилелектән дә азат мин. Ярдәм итәсе килә Кечкенә чагымда туган абыйга ияреп урманга бардым. Утын әзерләшергә. Хәер, утын әзерләүне дә ял урынына күрер иде ул. Үзе белән пешерергә бәрәңгесен, кыздырырга итен алыр. Кырык төрле үлән салып чәен кайнатыр иде. Шулай утын әзерләшеп йөргәндә, әллә каян гына сарык көтүе килеп чыкты. Мин учак, ризыклар янында бөтерелгән сарыкларны куа башладым. Күп тә үтмәде, бер олырак яшьтәге апа килеп чыкты да: — Төнлә туган, ник куасың ул сарыкларны, — дип, мине әрли башлады. Мине тетрәндергәне, хәзергәчә истә калганы апаның тонык, төссез күзләре иде. Шул чакта туган абый да килеп чыкты. Апаның соңгы сүзләрен ишетеп калган икән. — Таһирә, син бит үзең ничә иргә барып, төнлә түгел, көндез дә бала тапмадың. Нигә кеше баласын алай диеп гөнаһсызга рәнҗетәсең? — диде. Юк, каты бәрелмәде ул. Апаның үзен жәлләп, чын күңелдән әйтте. Таһирә апа каршы дәшмәде, оялып кына китеп барды. Бүгенге көндә телевизордан картлар йортындагы ялгыз әбиләрнең моңсу карашларын күргән саен, Таһирә апа искә төшә. Язмышы ничек булды, картлык көнендә таянычы, ярдәм итүчеләре бармы икән? Күзләренә шатлык нурлары иңдереп, аңа ярдәм итәсем килә. Без кемнәр? Сиксәненче еллар башында Казан балаларын кышкы каникулда Кавказга ял итәргә алып бардык. Барысы утыз өч бала. Комсомол оешмасыннан безгә активлык өчен бирелгән бүләк. Үзебез дә яшь әле. Тәвәккәлләп чыгып киттек шулай. Бүгенгедәй хәтерлим, утыз беренче декабрь, Яңа ел алды. Татарстан поезды Мәскәү тарафына менә китәм, менә китәм дип тора. Без әле алып барасы балаларыбыз турында аларның саннарыннан башка берни дә белмибез. Ә инде әти-әниләре үзебезне кулда гына күтәреп йөртмиләр. Минеке бик нечкә күңелле, минекенең әле Казаннан ерак киткәне юк, зинһар, игътибарлы булыгыз, диләр. Дөресрәге, мәхшәр инде. Менә, ниһаять, кузгалып киттек. Балаларны барлап йөреп, ике-өч сәгать вакыт узды. Яңа ел да якынлаша. Хәер, башта ул кайгы юк әле. Ничек балаларны урнаштырып, йоклатып бетерәсе. Менә берзаман балалар, тынычланасы урынга, төркемләшә башлады. Чыш-пыш китте. Өстәлгә ашамлыклар, шешәләр чыга башлады. Әллә ни түгелдер, лимонадтыр. Тегесе-монысы турында уйлау да юк. Балалар булмады болар... Олылар да болай кыланмас. Сәгать ике тулганда, яртысы исереп егылды, ә биш тулганда, поездның буеннан-буена эчәргә су эзләп, йөгерешү китте. Мәскәүгә килеп җиткәч, вагон хуҗасы: "Аллага шөкер, котылдым, авылда тәрбия алган татар баласы түгел шул болар", — дип, безне шатланып озатып калды. Ярты сәгать тә узмады, безнекеләр үзләре кебек Бурятиядән килгән балалар белән бәргәләшеп алдылар. Алары исә, әле генә әйтелгәннең киресен раслап: — Ох, татары! — дип үртәлеп калды. Хәзергәчә шунысына гаҗәпләнәм: Казаннан чыгып китүгә, төркемнең күбесе урыс балалары булуына карамастан, алар барысы да татар булып киттеләр. Поезд-ресторанда пешекче булып эшләүче грузин: — По всему миру катаюсь, за всю жизнь таких детей не видел. Откуда такие? — диюгә, балалар хор белән: — Мы — татары, дяденька, — диделәр. Дөрес, безне тыңладылар үзләре. Хәер, бар билет, юлламалар бездә булгач, ерак китә алмаслар иде. Мәскәүдән Сочига җиткәнче кичергәннәр күрәселәрнең башы гына булган икән әле. Менә Сочига килеп төштек. Кунакханәгә урнаштык. Күпләре беренче төндә үк парлашып беттеләр. Икенче көнне безнең төркемгә беркетелгән ике яшь экскурсовод кыз да малайлар бүлмәсенә кереп юкка чыкты. Кунакханә директоры, булган бар хезмәткәрләрен эшкә чакырып, тәүлек буена дежурга басты. Мескеннәр, аздан гына еламыйлар: "Откуда такие, как вы там с ними живете?" — диләр. Безнең өчен җавапны балалар бирә: "Из Казани. Мы — татары!" Тора-бара балалар бу рольгә бөтенләй кереп бетте. Татарча аз-маз белгән сүзләре белән тырышатырыша ярым татарчага күчтеләр. Кара әле, үзләренә кирәк булганда, ярыйсы гына сукалый икән бит болар. Сочи шәһәре боегып киткән кебек булды. Кинога баралар, кеше кино карый алмый. Дискотекага калдык, "местный"ларга рәт юк. Бөтен залны әйләндереп зур түгәрәккә бастылар да китте әллә нинди кыргый бию. Ул чорда Казан яшьләренең үз традицияләре иде бит. Кызлары малайларны да уздыра. Бу төбәктә әрмәннәр күп яши икән. Шуңа күрә "местный"ларның күбесе кара халык, таза-таза егетләр. Ләкин ни эшләргә дә белмиләр. Тотып кына кыйнарлар иде. Гарьләнәләр бала-чага белән булашырга. Ә безнекеләр аңа карап котыра. Тегеләрнең уртага керергә теләүчеләрен ераккарак та җибәрә башладылар. Кайсыныңдыр сабыр канатлары сынды. Чуалыш китте. Ут сүнеп алды. Дискотека өзелде. Берзаман карыйбыз: залда ике-өч кечкенә укучыбыздан башка берсе дә юк. Урамга чыктык, анда да юк. Экскурсовод кызларыбыз елар хәлгә җитте. Тегеләр дә аптырашта, ант итәләр: "Тимәдек без аларга", — диләр. Берсе милициягә йөгерде. Шулай ни эшләргә белми аптырап торганда, күчләре белән килеп чыкмасынмы тегеләр. Кулларында агач күсәк, тимер-томыр калдыклары. Бер-берсенә аркаларын терәп түгәрәк ясап бастылар да "местный"ларга кизәнә башладылар. Үзләре урынлы-урынсыз татарча сүзләр кычкыра. Тегеләре аптырады, бер ише көлә, бер ише куркып ук калды. Түгәрәк тирәсендә иптәшем белән без чабабыз, балаларны йөгәнләп. Бәхеткә каршы, милиция килеп җитте "уылдап". Милиция килгәч: "Бәхетегез бар икән", — дип, өерләре белән кайтып китте безнекеләр. Каккан казыктай аптырап калган "местный"лар авызыннан кабат бер сүз генә чыкты: "Ну и ну татары". Үзебез дә хәлнең болай тиз чишелеш табылуына сөенеп, иртәгә беркая да бармаслар, иркенләп бер ял итәрбез дип уйлашкан идек. Кая ул... Әлеге хәбәр көнендә шәһәр буйлап таралып, күп тапкырлар күпергән булса кирәк. Икенче көнне клуб тулган, яшьләрнең күбесе боларның биюләрен генә күрергә килгән иде. Безнең белән сөйләшеп утырган "местный"ларның берсе, шунда сер бирмәскә тырышып: "Мәскәү тирәсеннән килгән булсалар, болай узындырмаган булыр идек, ярар инде, ни эшлисең..." — дип сөйләнеп алды. Горурлыгын югалтасы килмәде, күрәмсең, шулай да: "Как вы там среди них в Казани живете?" — дип сорашты. "Нормально, — мин әйтәм, — они там не такие..." Дөрестән дә, Казанга кайткач, әлеге балаларның күбесе, безне якын итеп, гел тулай торакка кунакка килеп, чәйләр эчеп йөргәләде. Кайберләре белән хәзер дә аралашабыз. Теге чакларны искә төшереп: "О, татары пришли", — дип шаяртам. Ә алар үзләрендә татар каны акканына икеләнмәсәләр дә, җавап итеп: "Нет, мы уж тут разные", — диләр. Үземнең дә ник берсенең юньсезләнеп йөргәнен күргәнем булсын. Тик шулай да бүгенгәчә аңлый алмыйм. Теге чакта, аларның барысы да үзләрен без татарлар дип санаганда, каннарында кайсы тарихи чорларның геннары уйнады икән? Авторитет Әфган, Таҗикстан шаукымы авыл җиренә үк килеп җитәр дип кем уйлаган. Армиядәге егетләрнең берсе — Закир алып кайткан аны. Баштарак ай буе суга манчылган ипидән башканы ашказаны кабул итмәгән, дип сөйлиләр аның турында. Соңрак әлеге гадәтеннән бизсә дә, төннәрен кычкырып уянып, пычакка ябышкан. Сөйләшкәндә дә урыс анасын искә алып, күренгәндә дә кулында еш кына татар тустаганы булыр, диләр. Ул кайткан көннән авыл егетләренә генә түгел, тирә-яктагыларына да көн бетә. Барысы да тау арасына урнашкан кечкенә авылны, үз кызларыгыз үзегезгә булсын дигәндәй, әйләнеп уза башлый. Каз урлап, "тюремщик" атамасы алган Җанларга да көн бетә. Әле моңарчы авылда мин кем дип күкрәк киереп, кеше куркытып йөрүче ул була. Закир аны, кайткан көненең икенчесендә үк, кыек караганы өчен тиз генә кеше күзенә күренмәслек итә. Кыскасы, кайтуына ике-өч айлап кына вакыт узса да, Закир турында сөйләнгән маҗаралар таң калырлык, кеше ышанмаслык була. Авылына кунакка кайтып, күршесе турындагы әлеге гайбәтләрне ишеткәч, аптырашта калган әлеге очракны сөйләгән танышым: "Кайчан гына үсеп җитеп, армиягә дә барып өлгерә соң болар? Әле кичә генә селәгәен агызып, абый-абый, дип, арттан чабып йөрер иде. Үзебез хезмәт иткән армиянең һәр көне роман язарлык булып истә калган. Шулай тиз узамыни соң бу гомер дигәннәре?" — ди. Әмма аңа озак аптырап йөрергә туры килми. Кайтып икеөч көн узгач, Закир белән бергә сыер чиратына туры килә. Дөрестән дә, Закирның кичтән кәефе "яхшы" булган, ахры. Иртән ул түмгәк саен баш төртеп йокымсырап йөри. Көн тулы көченә кергәч кенә, кеше исәбенә кереп сөйләшерлек хәл ала. Әйе, беренче карашка танымаслык, элекке "Кирмүш" малае Закир булмый ул. Сөйләгән сүзе "мат", мәгънәсе — фәләнне, фәләнгә, фәлән чаклы. Сыерларны сүгеп туйгач, шундыйрак җөмлә төзелеше белән танышына үзенең кичә башыннан кичергән маҗараларын сөйли башлый. Җай белән берара тыңлаганнан соң, беләсеңме нәрсә, Закир, сине генә түгел, мин әле синең әтиеңнең дә армиядән кайтканын хәтерлим, дип, ул аңа үз хикәясен сөйли. Мине тыңлыйтыңлый күршемнең кыяфәте үзгәрде: күзләре зурайды, авызы ачылды. Соңрак аяк буыннары бушап, яныма чүкте. Мавыктыргыч итеп, озак сөйләгәнмен, күрәмсең. Берара аңышып китсәк, көтү уртасында калганбыз. Закир мине урынымнан да кузгатмады. Абый, утыр-утыр, дип, тиз генә көтүне җыеп куйды. Аннан кабат килеп, абый, әйдә, капкалап алыйк әле, дип, бар булган ризыгын алдыма тезде, ди. Шул хәлдән соң алыштырып куялармыни Закирны. Көне буе яшь бала кебек чабып йөри ул аның артыннан. Танышым аңа әби-бабалары турында, авыл, татар тарихы турында сөйли. Акыл өйрәтмичә генә, үзе аңлаганча, яшәү фәлсәфәсен төшендерә. Сорауларына җавап бирә. Башка бер дә әллә нинди күренми аңа Закир. Шуннан бирле үзе дә кеше гайбәтен тыңламый, тыңласа да ышанмый. Ялгыз кабер Авылыбызга кайту юлындагы урман почмагында, юлдан ике-өч метр гына эчтәрәк урнашкан бер ялгыз кабер бар. Авылдашларның күбесе белми инде аны. Үземә дә кечкенә чакта бабам күрсәткән иде. Ул чактагы чокыр сыман уелган урын бүгенге көндә беленмәс тә булыр. Урман юлыннан узган саен, әлеге кабер кылт итеп исемә төшеп, уйландырмый калмый. Кемдер тапкан, кемдер баккан бит аны. Кызыксынып, сорашмыйча да калдым шул. Әлеге уйлар КамАЗ юлы буйлап Казан чүплеге тирәсеннән узганда да еш искә төшә. Чөнки юл йөрүләремнең берсендә очраклы танышым аңа төртеп күрсәтеп: "Казанның иң зур билгесез каберлеге шушы була инде", — дип, кеше ышанмаслык хәлләр сөйләгән иде. Имеш, ул чүплектә йөзләгән кеше, җирләнмәгән килеш, чүп-чар белән бергә түгелгән. Бомжларны, хәбәрсез югалганнарны да әллә каян эзләп йөрисе юк икән... Урман янындагы ялгыз кабер өстендә агачлар шаулый. Ә бу "каберлек"тә, бар Казан шакшысын изеп, заман техникасы кайный. Кайда ятуы тынычрактыр әле? Аларга барыбер дә бит, үзебез, исәннәр өчен борчылуым әле... Килмешәкләр язмышы Яңа урынга күчеп килгәч тә, проблемалар чүп түгү урыныннан башланды. Унике квартиралы, ике катлы йорт белән янәшә шуның биеклегенә җитәрлек чүп тавы өелеп тора иде. Үзебезгә бу йомышны беренче вакытта төннәрен үтәргә туры килде. Укытучы башың белән оятын кая куярсың? Шулай да соңрак ияләнелде. Көпә-көндез өй янына чүп түгүнең бернәрсәсе дә юк икән. Бу әле ияләшүләрнең башы гына булган. Моңа үзем белән булган тагын бер кызыклы хәл дә ярдәм итте. Квартираны үзебезчә тәртипкә китереп йөргәндә, идарәгә барып, такта яздырып алырга исәп иттем. Әмма минем бу үтенеч анда эшләүчеләрне гаҗәпкә калдырды. Соңыннан билгеле булганча, бистәдә егерме ел инде беркем дә такта яздырып алмаган икән. Ә аның бәясе язылган дәфтәр дә тузанга капланып, кулга тотарлык хәлдә түгел иде. Хезмәткәрләре янында югалып калуыннан ни эшләргә белми торган бухгалтер апа, җаен табып, мине коридорга дәшеп алды. Аннан үзебезчә: "Энем, зинһар, башымны катырып йөрмә, пилорамга барып сүз катсаң, сиңа тактаның ниндие кирәк, күпме кирәк — барын да үзләре китереп бирерләр. Теләсәң, кирәк әйбереңне ясап та куярлар. Бер-ике яртыга тау күчерәләр монда. Ул кәгазьне тутырганым да юк, җаен да белмим, безне уңайсыз хәлдә калдырып, кеше көлдереп йөрмә", — дип, җиңелчә генә әрләп чыгарып җибәрде. Үземне гаепле кешедәй тоеп, пилорамга юл тоттым. Дөрестән дә, агач эшкәртү цехына барып йомышымны әйткәч, барысы да хәрәкәткә килде. Такталарын да, шомартып, өйгә үк китереп бирделәр. Ияләшелде. Соңрак аңладым, мин тора башлаган җирдә элек-электән гомер итүчеләрнең саны берничә генә булып, калганнары бары да минем кебек килгән җыен килмешәк икән. Аерма бары шунда: кем алданрак, кем соңрак килеп урнашкан. Ә җыелган җирдә халык чуар, аларның килешкилбәте, үзләрен тотышлары да төрлечә. Җәмгыятьнең үз кануннары монда. Бар нәрсә дә сатыла һәм сатып алына. Нәркемнең үз тәгълиматы. Аларның бары тормыш авырлыклары, бәйрәм итүләре генә бертөрле — урысча иде. Тегермән Кунакка кайткан саен энемне яныма утыртам да авылда булган яңалыкларны сорашып чыгам. Гайбәтләрен, имеш-мимешләрен дә тыңлыйм. Бездән сүз чыкмас, алай да һәммәсен белеп тору барыбер кызык бит. Бу юлы да шулай булды. Әмма энем, әһәмиятле түгел дип, авылның иске тегермәнен сүтеп, утынлыкка алып китүләрен әйтмичә калдырган икән. Соңгы вакытта бигрәк тә сокланып карап йөри идем мин аңа. Тарихын да сорашып белешкән идем. Утызынчы елларда төзелгән бу тегермән авылда борынгылыкны саклаган бердәнбер бина иде. Биеклеге ике катлы булып, бурау ысулы да хәзерге заман йортларыннан үзгә. Әйтерсең лә борынгы кирмән стеналары. Дөресрәге, авылымның ачык һавадагы бер музей экспонаты, якты хатирәсе иде ул. Күңелдә кечкенә чактагы хатирәләр яңара. Әниләр, үзара сөйләшкәндә, он булмауга зарлана. Ул елларда кибетләрдә он сатылмый. Колхоз тегермәнендә дә тарттырырга рөхсәт юк. Шунлыктан тегермәнче Имай бабайны бәхилләтеп булдыра алганы кеше-кара күрмәгәндә төнлә урлап тарталар иде. Безнең, тамагы ач бала-чаганың да, иң еш уйный, буталып йөри торган урыны шул тегермән тирәсе булды. Ай ул тегермән тирәсендәге он исе! Эчкә кереп, тегермән ташының шыгырдаганын карап, азрак онга буялып чыгу да җан рәхәте. Ә инде тегермәнче бабай үз итеп күз дә кысып җибәрсә, күңелләр күккә аша... Егерменче гасырның соңгы елы. Бар дөньясы газ яга. Анда Татарстан, татар халкының өлеше булса да, үзләре әле газсыз утыра. Авыл укытучысына, утыны булмаганлыктан, тегермәнне сүтеп ягарга рөхсәт биргәннәр. Заманында бар авылны ашатып, ачлыктан саклап калган тегермән бүгенге көндә юк инде. Кешегә акыл кертә-кертә картлык килә. Акыл кергән саен, дөньясының яме бетә... Күңелемдә бүген аның тагын бер кисәге кителде. Түрәләрне олылап... Күрше урыс авылы Шомбытның тарих төпкелендә татар катламнары ята. Шунлыктан аның атамасы татар авыллары телендә төрлечә йөртелә. Аларның берсе — Бурансау. Бу атама Шомбыт авылы урысларының язмышын билгеләгән, аларны бергә җыеп, берләштереп торучы спирт заводы хуҗасы Воронцов исеменнән үзгәртелгән. Петербургта яшәп, шуннан идарә иткән билгеле дворяннар нәселеннән ул. Хуҗаларын олылый белгән урыс халкы. Хәзергә чаклы өлкән кешеләр Воронцов килгән заманнарны хәтерли, уздырылган чараларны сагынып искә ала. Хатирәләре каршы алудан ук башланган. Чөнки завод хуҗасын тезләнеп барып беренче каршы алучының, шуның кулын үбеп: "Хуш киләсең, хуҗам!" — дип әйтергә хокукы була. Нәм сүз дә юк, биш тиенлек чаклы алтын тәңкә дә тими калмаган. Шуларның берсе тезләрендә дүрт чакрым юл үтеп, соңыннан өч ай аягына баса алмаган, дип сөйлиләр. Воронцов үзе елга бер тапкыр нәкъ көнендә килеп, завод эшләрен барлап китә торган булган. Ул килгән хөрмәткә заводның капкасы төбенә мичкәсе белән спирт тәгәрәтеп чыгарганнар. Мичкә янында тустаган. Эчүгә килгәндә, кем күпме булдыра ала, тик үзең белән генә алып китмә. Бу чара чама хисен белмәүче урыс халкыннан ел саен кимендә өч-дүрт мәет сораган. Гаеплене эзләү юк, беркемне дә ирексезләмиләр. Бу хатирәләр миңа еш кына архивта документлар белән эшләгәндә искә төшә. Анда сакланып калган гаризаларның барысы да "Прошу Бас..." дип, олы хәрефтән башлана... Таркалган оя Авылга кайтып барыш. Чаллы юлыннан баручы олы, йомшак автобус, үзенең юлчыларын назлап, акрын гына тирбәлә. Юлчыларның инде күбесе татлы йокыга да талган. Әйтерсең лә дөньяда бер кайгы да юк. Юлда йоклап китә торган гадәтем булмаганлыктан, тәрәзәдән табигатьне күзәтеп барам. Автовокзалдан ук бергә утырган олырак яшьтәге апа да, йоклый алмыйча, көрсенеп бара. Ара-тирә үрелеп тәрәзәгә дә карый. Мин, уңайсызланып: — Апа, теләсәгез, тәрәзә янына күчеп утыра аласыз, — дип сүз башлыйм. Күршем, шуны гына көткән кебек: — Юк, энем, борчылма, тәрәзәгә каравым уйларымнан арыну өчен генә иде, — дип, сүзне ялгап җибәрә. Күршем әле бер айлар элек кенә Үзбәкстан якларыннан кайткан икән. Шул якларда ире үлеп, бер баласы кияүгә чыгып калган. Тагын да берсе армия сафларында булып, өченчесе башка бер шәһәргә укырга кергән. Ә үзенең исә, дүртенче баласын Казандагы ерак туганнарында калдырып, тоРУ урыны эзләп, Чаллы тарафларына юл тотуы. — Ил белән таркалып беттек инде, улым, хәер, иле өчен аптырамыйм әле, менә берәр тору урыны табып, балаларымны үз тирәмә ничек җыеп бетерәсе? Шул уйлар тынгылык бирми, — дип сөйләп китте апам. Яшьрәк чагында, авыл тормышының авырлыгыннан качып, әнисенең якын дусты белән Үзбәкстан якларына юл тота ул. Башка һөнәре булуга да карамастан, авиатөзелеш заводына эшкә урнаша. Озакламый язмышына тап булып, үзеннән күпкә олырак урыс егетенә кияүгә чыга. Артымнан чабучылар күп булса да, кешелеклеге белән алдырды, ди. Әмма бүгенге халәтен искә төшереп, яшьлектә килер картлыкны, телдә, диндә булган аерымлыкларны истә тотасыңмыни, дип тә өстәде. Ике кеше очрашып, тормыш авырлыгы турында сөйләшкәндә, сәясәткә кереп киткән вакыт. Мин дә, кызыксынып, татарлар, тел, дин турында сүз каттым. Әмма апамның авырткан җиренә кагылганмын икән. — Үзем турында борчылмыйм, безгә, авыл баласына, яшь чактан ук сеңдерелгән инде ул. Бар үзәгемне өзгәне — балалар. Шуларны үз калыбыма кертеп булмасмы дип чабып йөрүем иде. Кияүгә чыккан урысым кешелекле булды. Алай зыяны тимәде. Бисмилламны әйтеп ашадым, иркенләп догамны кылып киттем табыннан. Бәйрәмнәрдә әбиләр җыйганда да каршы килмәде. Әле үзе ярты төнгә чаклы шуларны шәһәр бистәләре буйлап машинасы белән озатып йөрер иде. Берсендә, юлга чыкканда, догамны эчтән генә кылган идем, бу юлы догаңны укымадың, ахры, юллар уңармы инде, дип шаяртканын да хәтерлим. Бервакыт шулай башым авырткач, таныш әбием баш астына куярга догалык язып бирде. Инде урысыма әйтмичә генә куйсам, әрләр дип, сүз кузгаткач, нәрсә теләсәң, шуны куй, йокларга гына комачауламасын, дигән иде. Иң авыры: үзебезчә иркенләп сөйләшеп булмады. Эштә дә татарча сөйләшкәнгә гел ризасызлык белдереп тордылар. Өйдә дә үзем теләп сайлап алган урыс теле иде. Әмма менә бүгенге акылым белән уйланып йөрим әле, урысым кешелекле булса да, күпкә киләчәккә карап, үз урыслыгын итми калмаган икән. Үземә каршы килмәсә дә, балаларның башын юк-бар белән катырма, дип гел тукып торды. Шуңа күрә алары урыс исемле, урыс телле генә булып тәрбияләнеп үстеләр шул. Дөрес, хәзер, әйтә торгач, урысча акцент белән булса да, бисмиллаларын әйтеп ашап, догаларын укымасалар да, битләрен сыпырып китәләр. Минем янда гына шулай итәләрдерме? Белмим. Инде ирем Үзбәкстанда үлеп калгач, туган ягыма кайтып, яңа тормыш корырга дип йөрүем. Ходай тагын нәрсә насыйп иткәндер? Тормышларның мондагысы белән андагысы җир белән күк арасыдай икән, улым. Үзбәкстанда безнең кебек өч-дүрт балалыларга көлеп кенә карыйлар иде. Ялкаулар, үз балагызны үстерергә дә куркасыз бит сез, дип. Ә монда өч балалылар да зур гаиләле саналып йөриләр икән... Юлдашымны сүзләреннән бүлеп, гафу үтенәм. Юатырга, бары да яхшы булыр, дип өметләндерергә вакытым калмый. Автобус мин төшәсе Мәшләк тукталышына якынлаша. Кешеләрне нинди генә язмышлар йөртми. Безнең язмышлар әлегә Аллага шөкер икән. Менә юлымда очраган апам гына кабат ялгыз уйлары белән бергә-бер калды. Бары шунысы өчен генә борчылам. Таркалган гаиләсен җыя, җыйса да, аларны үз калыбына кертә алырмы ул?.. Кызганыч, юлдашыма теләктәш булсам да, мин бу турыда белә алмам инде. Дөнья хәйләсез түгел Университетның беренче курсы радиотехника белән җенләнеп, икенчесе матанализны ятлап, өченчесе коммунистларны сүгеп узды безнең группада укучы егетләрнең. Болар барысы да группаның лидерлары алышынуы белән бәйле булды. Беренчесе аның Радио хулиган кушаматы алган Гали иде. Ләкин радиотехниканы су урынына эчсә дә, математиканы чәйнәп йота алмаганлыктан, аңа безнең белән саубуллашырга туры килде. Ул китү белән группага яңа лидер — безнең остазыбыз матанализ укытучысы Альберт Энский хуҗа булды. Университеттан куып чыгаруны үлемнән дә артык күргән күпме ялкауларны кеше итте ул. Ләкин икенче курс бетү белән матанализ да бетте шул. Аның белән лидер да юкка чыкты. Әмма егетләр үзебездән бер курска түбән студентларны кыерсытуны туктаттылар. Чөнки аларның әле Энскийга матанализдан имтихан тапшырасылары бар. Өченче лидерыбыз көтмәгәндә барлыкка килде. Ул — данлыклысы һәм соңгы дүрт елда бердәнбере, яңа гына армиядән кайтып төшкән Жора иде. Дөрес, лидер бер булса да, аның сәясәте дүрт елга дүрт төрле юнәлеш алды. Бер ел ул коммунистларны, икенчесендә Брежневны, өченчесендә Черненконы, соңгысында исә яһүдләрне сүкте. Аның җитәкчелегендә безнең курс егетләре университеттан башка да күптөрле партмәктәпләрне тәмамлады, ерып чыга алмаслык тоелган сәяси агымнарны кичте. Политэкономия, фәнни коммунизм дәресләрен алып баручы күп кенә укытучы-профессорларның да иң курыкканы шул Жора булды. Аның әче теле, төрткеле туры сораулары, кайнар бәхәсләре дәреснең башында ук юнәлешне сәясәткә күчерә иде. Жора-сәясәтче үзенең күп укытучыларына яңа гәҗитләр белән танышырга, рөхсәт ителмәгән әдәбият укырга ярдәм итте. Соңрак аларның күбесе дөньяга карашларын үзгәртеп, үз тәгълиматларына каршы килергә мәҗбүр булдылар. Университетны тәмамлаганнан соң узган ун ел, Жораның күп сүзләрен дөрескә чыгарып, бар дөньясын бутап бетерде. Еш искә ала идем мин аны. Күп очракта бу хәлгә Жора ни дияр икән дигән караштан чыгып карый идем. Әмма ялгышканмын икән. Күптән түгел генә Жораның үзен күреп сөйләшкәч, мин бу дөньяның аңлап бетерә алмаслык икәненә кабат инандым. Авызын ерып, очраклы очрашуыбызга ихластан шатланды ул. Аяк терәп каршы торсам да, машинасында өйгә чаклы ук илтеп тә куйды. Юлда мин аңа үзенең укыган вакыттагы сәяси диспутларын да искә төшердем. Вакытына карап шундый көчле фәлсәфәгә кемнән өйрәнгәнлеген, беркем белмәгән мәгълүматларның кайдан алганлыгын сораштым. Ул кыскача гына армиядә үзенең оркестрда хезмәт иткәнлеген һәм анда барысының да диярлек яһүдләр булуын искәртте дә башка сәясәткә кагылмады. Сәер генә елмаеп, дөресен әйткәндә, мин үзем дә әзме-күпме яһүдмен, диде. Ә бүгенге көндә аны бары ике генә нәрсә борчый икән. Беренчесе — акча булса, икенчесе — шул ук армиядә ике ел быргы кычкыртканлыктан авырткан үпкәләре. Мин дә елмаеп аңа үзенең элек күпме генә яһүдләрне сүксә дә, аларга каршы нәфрәт уята алмаганлыгын белгерттем һәм аның сәбәбен сөйләдем. Чөнки бабамның утыз җиденче елның сәяси җилләре нәтиҗәсендә Себергә куылудан котылып калуы аның эштәге яһүд милләтеннән булган җитәкчесе ярдәменә бәйле булган. Сөйләгән сүзләрем Жораның күңеленә хуш килде. Саубуллашканда үзе дә минем белән татарча "яхшы", "кунакка кил" сүзләрен кулланып хушлашты. Проблемаларың булса кил, бәлкем, ярдәм итә алырлык булыр, дип тә искәртте. Дөрес, мин аның кем булып, кайда эшләвен дә сорашмадым. Нигәдер еш кына сакалын сыпырып, сәер елмаюы тискәре тәэсир итте. Бу очрактан соң исемә гел бер тарихи факт искә төшә. Революциягә чаклы "черносотенцы" дигән партия төзелә. Бу карагруһчыларның эшчәнлеге Рәсәйдәге барлык урыс булмаган халыкларга каршы юнәлтелә. Әмма Казан губернасында татарлар, урыслар һәм башка милләтләрнең нисбәте уртача бергә-бер туры килгәнлектән, карагруһчылар партиясенең эшчәнлеге яһүдләргә каршы юнәлеш ала. Шунысы кызык: алар арасында, сирәк кенә булса да, татарлар да була. Хәер, "татарларны Монголиягә куам" дисә дә, Жириновский партиясендә дә бар ич алар. Аларны Монголия куркытмый, чөнки партиядә торуның файдасы тия. Ул билет белән яшьләр трамвай-троллейбусларда бушлай йөриләр, милиция алдында да "шиковать" итәләр. Элек тә татарларның бу партиядә торулары аларны кулга алулардан, рөхсәтсез тентүләрдән саклый торган булган. Әмма әйтәсе килгәнем шул: бу яһүдләрне сүгүче партияләрне яһүд байлары үзләре төзи һәм финанслап тора. Чөнки аның шаукымы яһүдләрне уятып җибәрә, дәүләт структураларына йогынты ясый һәм чит илдән яҺүдләрне якларга дип бирелгән акчаның күләмен арттырырга мөмкинлек бирә. Беренче карашка аңлашылмый торган менә шундый кызык сәясәт. Бүгенге көндә дә яһүдләрне сүгүче Макашовлар артында кемнәр торадыр, белмәссең. Бары аларның төрмәгә утырмаячаклары һәм бары да эзсез узачагы гына шик уятмый. Язмышында ялгышсаң Казан урамыннан киләм. Каршы якта миңа карап бер кыз елмая. Ир йөрәге сиксәндә дә сикерә бит ул. Мин дә яшь чагыма кайтып эресәм дә, миңа түгелдер, артымнан берәр яшь кеше киләдер, дип уйлыйм. Дөрес, башка, әллә мин әле яшь кызларны каратмаслыкмы, дигән уйлар да кереп чыккалый Машинага тапталу куркынычы да юкка чыгып, як-якка карау да онытылды. Кем икән бу бәхетле кеше, дип, артыма борылып карыйм, ә анда... беркем дә юк. Гаҗәпсенеп кабат алдыма борылып карыйм, ә кызый инде миңа кулларын болгый. Бәлкем, бу төштер, кулларым белән тәнемнән чеметерлек урын эзлим. Ләкин соң инде, чибәркәем, кочакларга дип, кулларын җәеп каршымда басып тора. Яхшылабрак карасам, туганымнан туган апамның кызы икән. Мине ерактан танып үз янына чакыруы икән. Менә шулай ул туганыңның хәлен белешмәсәң. Кызы инде үсеп җитеп танымаслык та булган. Язмышыңда ялгышып ияреп кайтсаң... аңлатырлык сүз дә тапмассың. Бабасын исенә төшер Ул елларны кечкенә авылларда Сабантуйларын бетереп, үзәк авылларда гына үткәрү модага кереп бара иде. Яшьләр моңа ризасызлык күрсәтәләр. Үзләре Сабантуй үткәрү өчен яулык-сөлге җыеп, акчаларына сарык та сатып алалар. Әлеге уңышларны күреп, бабайлар да йомырка җыеп, табын корып, үзләренә караган барлык эшләрне башкаралар. Тик бу эшләр читтән килеп эшләүче совхоз директорына гына бер дә ошамый. Районнан килгән фәрманны үтәргә кирәк бит. Башта дәшмичәрәк йөри дә, үз дигәнчә булмавын аңлагач: "Ну, фәлән кем малайлары, әйткәнне аңламаган өчен үкенерсез әле!" — дип янап китә. Бу янауны ишеткән авыл картларының артык исләре китми. "Яшьләргә, икенче юлы кабат бәйләнә калса, бабасын исенә төшерегез сез аның, бабасында булган акылы да юк икән", — дигән сүзләрен җиткерәләр. Тик бабасына бәйле ниндидер вакыйганы күпме генә сорашсалар да, сөйләмәгәннәр. Гайбәтен сөйләп гөнаһысына керәсе килмәгәннәрме, башка бер сәбәптәнме, белмәссең. Ләкин соңрак яшьләр, бу вакыйга белән кызыксынып, аның тарихын барыбер белгәннәр. Аның бабасы, гомер буе авыр тормышта яшәп, көтү көтеп, картлык көнендә кинәт кенә баеп киткән. Бу турыда да имеш-мимешләр күп, әмма эш анда түгел. Баеп, икеөч хатын өстенә ялчылар тотса да, чыбыркысын чыгарып ыргытмый ул, киресенчә, түбәсенең иң күренә торган җиренә элеп куя. Ә инде холыксызланып киткәндә, ара-тирә узынып, хатыннарын әрләп, ялчыларын җәберләгәннән соң, түбәгә менгән дә гомер буе сөйрәп йөргән чыбыркысына карап торган. Шуннан соң ул үзенә-үзе: "Ашыкма әле, син бит заманында хәерче бер көтүче генә идең", — дип, өй түбәсеннән бөтенләй йомшарып төшә икән. Соңыннан хатыннарына да яхшы мөгамәләдә булып, ялчыларына да бүләкләр тараткан, ди. Совхоз директоры заманында үзе дә тракторчы булган. Соңыннан, тормышның җаена төшенеп, шул ук совхозга баш була. Әмма вакыты-вакыты белән чамасын югалтып тузынгаласа да, бабасы кебек булмаган. Шунлыктан аңа, кирәкмәгәнгә узынган саен, авыл кешеләре еш кына бабасын искәртеп торганнар икән. Ә үзе аңламаган кешегә акыл бирүнең файдасы тигәндерме-юкмы, анысын әйтә алмыйм. Бүгенге көндә аның заманы узган инде, пенсиягә чыккач, үзен дә онытканнар. Ә менә бабасын әле хәзергәчә яхшылык белән искә алалар, ди. Җансыз Җәләй Бу исемне ишеткәч, кайбер авыл картлары бүген дә тетрәнеп куялар әле. Заманында авыл советы председателе булып: "Мин — Алла", — дип йөргән зат булган ул. Аның караңгы күләгәсе авыл өйләренең күбесенә хәсрәтләр китергән. Теге заманнарда нахак бәла ягылып, Себер киткәннәрне дә аның белән бәйлиләр. Заманы, дөрестән дә, аның ишеләрнең җаена килгән чагы. Совет властен атасының ярым җимерек өендә каршылый ул. Хәерчеләрнең авторитеты зур була ул вакытта. Соңрак, без үскәндә дә, бер метр буйлы бөкрәеп беткән картны күрүгә, малайларның: "Җәләй килә", — дип кычкырып качканнары хәтердә. Бу курку әби-бабайлардан күчкән. Булган икән шул заманалар! Кешеләр күбрәк аның үзенә караганда, түш кесәсеннән чыгып торган кәгазь кисәге белән шәмәхә карандашыннан курыкканнар. Аның шул кәгазьгә ни язуына карап, налогы да күп түләнеп, башыңның да Себер китү мөмкинлеге каралган. Шулай да алтмышынчы елларда бер тапкыр кикриген шиңдерәләр Җәләйнең. Җизнәсенең әшәкелегенә түзә алмаган хатынының энесе эшли аны. Кибеткә кереп, 200 граммны каплап, бар батырлыгын җыя да халык арасында түшендәге значогын йолкып ташлап, сазга ата. Ләкин түшендәге кәгазь белән каләме исән калганлыктан, бу хәлнең бәһасе ике ел утырып кайткан төрмә белән бәяләнә. Аның каравы ул әле бүген дә авыл телендә сөйләнгән халык батыры. Бүген инде заманалар башка: Җәләй дә юк, аның өе дә, өенең нигезе дә юк. Әле авылга кайткач, кызыксынып сорашкан идем... нәселе дә калмаган икән. Менә шундый тарих Авылның мәчет манарасын кискәндә, Гыйлаҗетдин абый үзенең энесе белән бергә Чистай ягында эштә була. Аларның анда эшләп йөрүләренең бер мәгънәсе бар. Чөнки аңа чаклы авылда бер үзенчәлекле хәл булып ала. Нәҗми бабайның Мукшы авылы үзәненнән берьюлы ике аты югала. Кеше хакы белән яшәмәгәнлектән, атларын урлаулары турында уйлап та карамый ул. Әмма атлар юк та юк. Тагын ике-өч көн узып та атлар табылмагач, Нәҗми бабай авылга сөрән сала. Дөрес, ул елларда атлар еш югалганлыктан, авыл халкы моңа артык гаҗәпләнми. Әмма кич белән атларның табылырлыгына өметен югалткан Нәҗми бабай янына авылдашы Гыйлаҗ керә. Ул үзенең бу атларны ялгыш башкалары белән бутап, Чистай ягына сатып җибәрүен дә, инде ул акчаларны тотып бетерүләрен дә әйтә. Икенче көнне сатып җибәргән атларны күпме генә эзләсәләр дә, эзенә төшә алмыйлар. Атның бәясен акчалата түләү килешүе белән энесен алып, Гыйлаҗ абый эш эзләргә чыгып китә. Авыл мәчетенең манарасы киселү турындагы хәбәр тиз килеп ирешә аларга, тынгылык та бирми. Борчулы узган төннән соң, икенче көнне үк вакытлыча эшләрен ташлап, авылларына кайтып китәләр. Беренче эш итеп, өйләренә дә кереп тормастан, мәчет манарасының исән калган өлешенә кадаклап куйган кызыл флагны тибеп төшерәләр. Аннан соң Гыйлаҗ абый бөтен авылга ишетелерлек итеп азан әйтә. Атнага якын азансыз яшәгән авыл халкы аптырап минуты белән мәчеткә агыла. Алар авыл халкының хәер-догасын алалар бу көнне. Күңеле тулган Нәҗми бабай да, кич белән өйләренә барып, атларны урлауларын кичерә. Акча алудан да баш тарта. Әмма авыл халкының барысын да әлеге вакыйга бертөрле шатландырмаган, күрәмсең. Иртә таңнан районнан килгән кораллы кешеләр алып киткәннән соң, бары ике елдан гына кабат авылына кайтып егылырга насыйп була Гыйлаҗетдин абыйга. Авылдашлардан ишеткән бу вакыйганы еш сөйлим мин Гыйлаҗ бабайның оныкларына. Туачакларына да язып калдырам. Горурлансыннар бабалары белән... Изге гамәл җирдә ятмасын. Урыс Хәбир Ул елны армиядән кайтучылар күп булган. Барысы да бергә уйнап, кызлар артыннан чабып үскән егетләр. Киткәндә берберсен озата-озата сирәгәеп, ике елдан соң кочаклаша-кочаклаша күбәешкәннәр. Киткәнче бер калыпта булсалар да, кайтканчы гомер агышы белән армия таләпләре үзгәрткән аларны. Кемгә ирләр тавышы иңеп, кемгәдер тәмәке исе дә сеңеп өлгергән. Дөрес, күршедәге кечкенә малайлар да аерган әле аларны. "Фәлән кем абыйның алты гына медале бар, ә минем абыйныкы сигез иде", — дип мактанышканнар. Дөрестән дә, ул заманнарда армиядән нәрсә кирәк, күпме кирәк — барын да тагып кайтырга мөмкин булган. Аермалар тагын ниләрдә булгандыр, әмма берсенең искитәрлек булып, авылны озак шаулатканын аерым сөйлиләр. Эш шунда ки, армиядән кайткан иптәшләренең соңгысы ике ел эчендә үз телен "оныткан". Хәер, ишләре моңа баштарак игътибар да итмәгән. Үзләренә дә ике ел эчендә урыс сөйләмен аңларлык итеп сеңдерелгәнлектән, әһәмият тә бирмәгәннәр. Шунлыктан, авыл урамын әйләнгәндә, аның "0, браток, видали таких, служили, знаем" дигән сүзләреннән дә елмаешып кына йөргәннәр. Ә инде хушларны алып, күңелләрен тетрәткәне кич белән аларга кунакка килгәч башланган. Иптәш малайларын җыеп кереп: "Мама, давай гони все что есть, братья пришли", — дип, беренче әнисенә ташлана. Болай да улы кайткан сөенечтән ни эшләргә белмәгән анага бу яңалыкны кабул итүе кыен булган, күрәмсең. Күңелләрне эретерлек тавыш белән: "Улым, картлык көннәремдә авыл кешесе алдында көлкегә калдырма инде, сөйләш үзебезчә генә, әнә иптәшләрең кебек", — дип ялынган. Әмма Хәбирнең артка чигенергә батырлыгы җитми. "Чава-чава там ана бармочет", — дип, иптәшләренә борылып, үз киресен сукалый. Бу көтелмәгән күренештән яшьтәшләре кая кереп качарга тишек тапмый. Әлеге вакыйгадан соң утыруның да рәте-чираты булмаган. Яшьләр торагында яшәгән чакта бу хәлне сөйләгән бүлмәдәшем: "Хәбирләрдән чыккач, мин клубка да барып тормастан, өйгә юнәлдем", — ди. Шул көнне малайлар Хәбирне клубта яхшылап тотып кыйнаганнар. Икенче көнне инде ул чипчиста татарча сөйләшә, ә урыслыгы аның бары исеменә генә тагылып калган. Авыл теленә бер кереп калсаң, гомерлеккә инде. Бу вакыйгага егерме еллап вакыт узса да, халык телендә һаман да Урыс Хәбир икән әле ул. Тарихи табылдык Археологлар белән Мамадыш якларының тарихи урыннарын барлап йөргәндә тап булдым мин аңа. Эш вакытында техника кирәк булганлыктан, совхоз директоры янына иртән нарядка барырга туры килде. Урыс авылы булгач, ничек кенә җаена туры килергә белмичә баш ваттым, аңлармы ул синең тарихыңны? Кабул итү бүлмәсенә кереп, анда юан-юан урысларны күргәч, шикләрем тагын да артты. Шулай да, чиратфәлән көтеп тормастан, алга атладым. Үземә караганда директор дип язылган бүлмәгә кергән сыман идем, әмма кергәч тә, башта ялгыштым бугай дигән уй туды. Чөнки түрдә тагын да юанрак урысларны калтыратып, кечкенә генә бер кара өрәк сыман кеше утыра иде. Берара югалып калганнан соң, үземнең кем икәнлегемне һәм ни эшләп йөргәнемне генә аңлата башлаган идем, теге өрәк дигәнем яңгыравыклы татар телендә: "Көчәнмә, энекәш, әйдә, үзебезчә генә сөйләш", — димәсенме... — Берәр нәрсә кирәк булса, туры үземә кил, — дип озата чыгып, контор төбеннән кирәкле техникасына утыртып та җибәрде ул мине. Анысына гына аптырамадым ла мин: тәмле телле, яхшы күңелле ярдәмчел кешеләрне нәчәлство арасында да күргән бар ла анысы! Юлда барганда танышкан тракторист Сашкага беренче сүз итеп үземне аптырашка калдырган соравымны бирмичә булдыра алмадым. — Как? — мин әйтәм. — Чип-чиста урыс авылында бердәнбер директор гына татар. Нәрсә, үзегездә берәр акыллырак кеше таба алмадыгызмы әллә? — Ты что? — ди Сашка, як-ягына каранып. — Безнекеләр күп утырдылар инде анда, барысын таркатып, эчеп бетергәч, үзебез кудык. Уйлаштык, киңәштек тә специально чакырып китердек. Татарлар эшләтә дә, ашата да. Дөресрәге, үзләренә дә өлеш чыгара, кешене дә онытмый. Аракы белән дә дус түгел алар. Нам другого не надо, — ди бу. Аңлый алмыйм. Алтын Урда чорыннан ук калган нинди тарихи феномен бу? Тарихи табылдыклар, гасырлар кичеп, янәшәбездә генә яши бирә икән ләбаса. Ә без тагын аны җир астыннан эзләп йөрибез. Мәгънәле казык Хәзерге шәһәр балалары читән казыгының нәрсә икәнлеген дә белмиләр. Хәер, авылда туып үсмәгәч, гаҗәп түгел анысы. Үзебез дә белмәс идек, кечкенәдән читән казыкларына эләктереп ыштан балакларын ертып үсмәсәк. Навадагы Тимер Казык йолдызына борынгы бабаларыбыз атларын бәйли торган булганнар, дип тә сөйләгәннәр иде тарих дәресендә. Дөньяның тоткасы да тимер казык белән бәйле икән. Элегрәк авыл җиренең бар тотнагы да шул казыкта булган дип уйлыйм мин. Казыкны очлауның да үз хәйләсе бар. Шулай да казык белән бәйләп әйтәсе килгән сүземнең мәгънәсе башкада. Кечкенә чагымда әти белән су буенда читән тотабыз. Әти казык урынына чи тал агачларын очлап әзерли. Үзе: "Бар әле, башкаларның читәннәре ничек эшләнгән, карап кил", — ди. Ә мин әйләнеп килдем дә аларның бар казыклары да имәннән икәнен әйттем. Әти шунда елмаеп: "Имән нык агач инде ул, шулай да, улым, коры агачка караганда, тере агачның гомере озынрак була", — диде. Дөрестән дә, бар хикмәт тамырларда икән. Шул ук елның җәендә әтинең бар казыклары да тамыр җибәреп үсеп киттеләр. Бүгенге көндә су буендагы элекке читән урыны белән күршебезнең имән казыклары юкка чыккан инде. Ә әтинең каккан казыклары урынында, ел саен орлыкларын тирә-якка очырып, тал агачыннан торган урман үсә. Әтинең миңа биргән дәресен аңладым. Тик менә уйлап торам әле, малайга казыкны да аңа бәйле тормыш тамырларында яшәешебезгә бәйләп ничек аңлатасы? Нигез Авылдагы йортыбыз нигезе ике йорт арасына салынган. Беренчесен аның кулаклар, дип, үзебезнең бабайлардан тартып алган булсалар, икенчесен хуҗасы үзе сатып, күрше авылга күчеп киткән. Шунлыктан әти миңа: "Бабаң еш кына, бу Хәлил абыең ничек туган нигезенә менеп тә карамыйча түзә ала икән, дип сөйли иде", — ди. Соңгы вакытта әти үзе дә бабайдан кимен куймый, кайткан саен шул хәлне искә төшереп тора. Сизеп торам, өздереп әйтмәсә дә, минем чит җирләрдә йөрүемә риза түгел бугай. Дөрес, без дә китми идек ул туган авылдан. Бабайлар язмышы безгә төшмәде, көчләп сөрмәделәр анысы. Тик шулай да ике яр арасында калдырдылар безне. Гомер буе бабайлар тарткан авыр йөкне тартасы яисә авылдан китеп, укып, дөньяны таныйсы. Нәрсә, без башкалардан кимме әллә? Әнә бит дөньясы да, безне урта гасырларда калдырып, үзе ни эшләп ята икән. Табышлар югалтуларсыз булмас, ахры. Минем турыда да авылдашлар: "Туган нигезен бетерде бу, кайтып та карамый", — дип сөйләмәсләрме? Малай бар барын да, тик аның да кендеге җиргә берекмәгән, туып-үскән кече ватаны да башка. Шунлыктан бу турыда сүз кузгатсам: "Ни өчен үзең калмадың соң?" — дип әйтүеннән куркам. Хәзер шул космополитлар кебек безгә дә, туган җирем минем Җир шары, дип җырларга калырмы? Килмешәкләр урамы Авылга кайтканда еш узыла бу авылның бер яклы урамыннан. Баш-башыннан узганчыга чаклы башны анда төзелгән йортлардан читкә юнәлтүе авыр. Бу караш аларның берсеннән-берсе төзек һәм матур булганга туа. Кешеләрнең мул тормышта яшәүләре күңелне сөендерә. Күптән түгел генә бу урамның шул авыл халкы телендә Килмешәкләр урамы дип аталганын белдем. Баксаң, алар бу авыл кешеләре булмыйча, барысы да күчеп килүчеләр икән. Килмешәкләр... Бу сүзнең мәгънәсен тулысынча һаман да аңлый алмыйм. Алардан көлү дисәң, язмыш инде. Кимсетү дисәң, алар болай да бай. Юк, бу сүз бары буталмас, авыл халкының гасырлар буе яшәп җыйган үзенчәлекләрен югалтмас өчен тырышканлыктан гына кушылган. Үпкәләмик аларга, һәммәсен дә ничек бар, шулай кабул итик. Бу дөньяда үзебез дә килмешәкләр, дөресрәге, вакытлыча гына килеп китүчеләр бит... Өметле качаклар Соңгы елларда күп кайттылар алар. Төрле җирдән һәм төрлечә, машиналар белән выжылдаучылары, өстендә ни булган, шуның белән кайтучылары да булды милләттәшләрнең. Халык та төрлечә каршы алды. Берәүләренең бар сөйләнгәннәре "понаехали" булса, икенчеләре, аңлап, дөресрәге, сөенеп тә каршы алды аларны. Үзем исә бөтенләй башка яктан ачыш ясадым. Чөнки алар үзләрен чит итеп тә тоймадылар, мескен итеп тә сизмәделәр. Кайттылар да җиң сызганып эшкә тотындылар. Ник берсе җебеп төшсен. Ясаган ачышым тарихи яктан булды. Чөнки читләрдән кайтучылар күбесенчә утызынчы елларда туган җирләреннән китәргә мәҗбүр булган баш бирмәүчеләрнең ул-оныклары иде. Болар затлы нәселдән, шунлыктан мөмкинчелек чыгуга ук өзелгән тамырларын яңарталар. Боларда өмет бар, файдалары да булыр әле... Дөнья тигезли Күрше генә яшәгәнлектән, алар якын туганнар да иде әле. Ләкин бу туганлыклары да, якын күршелекләре дә ике йорт арасында шаулап үсеп торган каен агачларына бәрелеп юкка чыга торды. Чөнки әлеге агачлар күршеләрнең берсен җилдавылдан, урам тузаныннан саклап торса, икенчесен көздән үк ишегалдын кар белән тутырган бураннары, кояш төтмәгәнлектән ярты җәйгә җиткән пычрак ишегаллары белән җәфалады. Яхшылык белән дә аңлаша алмадылар, бер-берсенә эшләгән этлекләренең дә файдасы тимәде. Дөрес, авыл халкына хас булмаган судлар аша йөрүгә үк барып җитмәделәр, тик тормышлары төрмәдәгедән ким булмаган чаклары аз түгел иде. Ни эшлисең, бер ягы кояшны күчереп куя алмаганлыктан, икенчесе дә, әтисе утырткан каеннарны балта-пычкыдан уздыра алмыйча, гөнаһысыннан курыкты. Әлеге каршылыклар булса да, гомер агышы үз юлын дәвам итте. Бүгенге көндә яртылаш бушап калган авылның әлеге ике йортында да хуҗасызлык хөкем сөрә. Яшьләр шәһәргә китеп, ата-аналары арасында булган низагка игътибар бирмәделәр, ә оныклары бу турыда бөтенләй дә белми булыр. Күршеләрнең араларын бозган агачлар да елдан-ел корышып юкка чыга баралар. Үзләре дә исән түгел инде. Хәзер зираттагы каберләрендә үскән агачларның кайсы кайсына күләгә төшереп җәфалыйдыр, төгәл генә әйтә алмыйм. Тик моңа охшаш язмышлар безнең тормышта аз булмады. Ходай сакласын, гайбәтләрен дә сатуым түгел, гыйбрәт итеп кенә сөйләвем. Хәер, безме соң ул гыйбрәт ала белүчеләр?.. Әнисезләр хыялы. Эштән кайтам да бер рәхәтләнеп кочарга килгән балаларымны сөям. Аларны яратканда гел әнием искә төшә. Үсеп, инде егет була башлагач та: "И, үз улым шул", — дип, аркаларымнан сөеп ярата иде. Ә минем бар курыкканым: күрше малайлары гына күрмәсә ярар иде. Урамга чыккач, күзеңне дә ачтырмаслар. Шунлыктан, әни, алай каты кычкырып сөймә инде, күрше малайлары ишетә бит, дип әйтә идем. Бүгенге көндә әнием юк инде. Югалту авырлыгы да бары тик искә төшкәндә генә күңелне телгәли. Дөньясын бар булган килеш кабул иткәч җиңелрәк. Әмма күңелдән һәрчак китмәгәне, үкендереп торганы да бар. Дөньялар яхшырып, үзебез дә эшләп, мөмкинчелегебез булган чакта юк шул әни. Иң авыры — әнигә яхшылык эшләп булмады. Менә хәзер кунакка алып килеп, түр башына менгереп утырт та, түләп бетерә алмаслык бурычның бер өлешен генә биреп куй идең... Бу без — әнисезләрнең хыялы. Әнилеләр ничек уйлый икән?.. Казан күмәче Кайда булса да кадерсез яткан ипи сыныгын күрсәм, әнием сөйләгәннәр искә төшә. Әле сугыш беткән генә ел. Әни белән күршеләрендә яшәүче олырак яшьтәге бер апа, Казанга баргач, үзләренең башка авылдашлары янына хәл белергә керәләр. Тәмле сүзләр белән каршы алса да, әни хуҗа хатынның йөзендә борчылу сизә. Күрше бүлмәгә чыккач, бу хәлгә аңлатма тиз табыла. Хуҗа хатынның чәй эчәргә өйдә бер кабым ризыгы да юк икән. Әмма әни белән килгән олырак апаның авылда беренче сүз йөртүче булуына күбрәк борчыла ул. Авылга кайткач, әллә кем кызы, Казанда хәл белергә кергәч, чәй дә куеп эчертә алмады, дип сөйләп йөреп, әти-әнине борчуга салыр инде, ди. Шуннан соң күрше бүлмәдә алар әни белән бер план коралар... Тагын азрак утырып авыл хәлләрен сөйләшкәч: "Әсмабикә апай, юлга чыгыйк, кайтырга соңга калырбыз", — дип, әни җәелеп утырган авылдашын кузгата. Хуҗа хатын: "Юк, юк, гомер эченә бер килгән кунакларны болай гына җибәрәмме соң, төнгә каршы да юлга чыкмагыз, кунып китәрсез, кая, Казан күмәчләре белән майларымны турый торыйм әле", — дип, аш бүлмәсенә юнәлә. Әмма әни авылдашын, айваена да карамыйча, җилтерәтеп алып чыгып китә. Казаннан ике көн уфалла тартып кайталар. Әни: "Әсмабикә апаң шул вакытта, Гамилә, ни эшләп чәй эчертмәдең, үлеп тамагым ачкан иде минем, дип кабатлый-кабатлый, гомер буена җитәрлек итеп бәгыремә үтте", — дигән иде Әниләрнең тормыш тәҗрибәсен өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле. Без ашаганда ипи-бәрәңгедән өзелмәсәк тә, берәр кунак килсә, әнинең өстәле сый-нигъмәтләрдән сыгылып торыр иде. Гомер эченә бер килгән кунак алдында оятка калмаска аларны тормыш үзе өйрәткән. Безгә дә кунаклар килә, вакытына карап оятка да калабыз. Юклыктан түгел. Иртәгесе көн турында уйламыйча яшәргә өйрәнгәнлектән. Әниләрнең Казанда яшәүче авылдашлары Хәлимә әби бүген дә исән әле. Очрашкан саен: "Улым, әниеңне хәердогадан калдырмыйм, эшләгән яхшылыгын да гомерем буена онытасым юк", — дип, әлеге очракны хәзер дә искә төшерә. Елаткан шатлыгым Табигать үзенең үзгәрмәс кануннары белән яши бирә. Без, кешеләр генә, аңа үз белдегебез белән үзгәртмәләр кертергә тырышабыз. Ә вакыт дигәнең барыбер һәммәсен дә үз урынына яңадан куячак. Мин бу турыда гомеремнең икенче яртысында гына уйлана башладым. Ә уйлар дөньясында гизәргә яшь арасы юк икән. Соңгы вакытта алты яшьлек улым әллә нинди фәлсәфи сораулар биреп йөдәтә. Шунлыктан, бу сорауларга җавап эзли-эзли, кояш, йолдызларны урап, бар җиһанны гизеп, соңында Мәккә җиренә төшәргә туры килде миңа. Кыйблага карап намаз укуның мәгънәсенә дә тукталдык без. Бар җавапларым арасында улыма иң тәэсир иткәне җиргә төшеп каралган Кәгъбә ташы булды. Гөнаһлы җир йөзенә хаклык иңгәч кенә Кәгъбә ташының агарасын белеп аптырады ул. Тагын ташны ничек агартырга була, дип, кат-кат сорап та җавап ала алмагач кына башка дәшмәде. Әлеге сөйләшүгә ике-өч көн вакыт узгач, улым, яныма килеп: "Әти, мин үскәч мулла булсам, ул таш агармасмы икән?" — дип, кабат миңа сорау бирде. Бу сораудан минем күзләрем яшьләнде. Балаң күңелендә изге орлыклар шытып чыкканга ничек сөенмисең? Хәзер ничек кенә шиңдермичә үстерәсе инде бу өметне. Акча гәебе Танышларыма өч айлык хезмәт хакларын көтмәгәндә берьюлы биреп куйдылар. Тагын кайчан җае килә әле дип, берсенең хатыны бу акчага күптәннән хыялланып йөргән стенка сатып алды. Хатынының елмаюлы йөзен күреп, ире дә эчүен ташлады. Элеккегедән дә яхшырак тора башладылар. Әйтерсең лә бары да шул стенкага гына терәлеп торган. Икенчесе исә, хатынының ай-ваена карамыйча, шул акчасына иске "Т-150" тракторы сатып алды. Ул да түгел, аны йөрерлек хәлгә җиткерерлек итү өчен сыерын да суеп сатарга мәҗбүр булды. Тракторы сафка баскач, көнне төнгә ялгаса ялгады, әмма көз буе йорт төзүчеләргә урманнан агач сөйрәтеп, тракторына кергән бәядән биш тапкыр артык акча эшләде. Ләкин бары да шома гына бармады шул. Аңынчы, тормышы бозылып, хатыны киткән иде. Танышымның икенчесе өчен борчылып торам әле. Сүз дә юк, акчалы йортка хатын-кыз килми тормас анысы. Тик элеккечә үк ялганып бетәрме? Замана таянычы Әби белән бабайның унбер баласы булган. Олы кызларының туган елы тарихка "ачлык елы" исеме белән кереп калган: 1921 ел. Әти-әниләрдән үзебез дүрт-биш тирәсе булып, безнең заманныкылар ике-өчтән артмады. Әле анысы да яраган икән, соңрак яшьләр икенчесенә исәп иткәндә, тирәяктан, нигә кирәге бар аларның, хәерчеләр арттырып, дигән сүзләр еш яңгырый иде. Дөрестән дә, ачынып, кая китә бу татар, диярсең. Шулай да соңгы елларда авылларда бала-чага ташый башладылар. Кырык яшьтәгеләр дә яшьрәкләрдән ким түгел. Әллә иманга килеп, әбиләр әйтмешли, бульнис юлының гөнаһысыннан курка башлаганнармы, дигән идем, юк, сере башкада икән. Күрше әбием, боларның күбесе "чек" балалары, ди. Хәзер бит авылда "коммунизм". Бушка эшлиләр. Ә эшсез калган өч балалыларга аена эшләп ел буена да күрә алмаган чаклы чек бирелә. Элек балаларны картлык көнендә бер өмет булыр дип үстерсәләр, хәзерге имчәк балалары бүгенге көн таянычы... Сүз дә юк, насыйбы белән бирсен Ходай. Күңелемә бары әбием еш укыган "Бәдәвам" китабындагы сүзләр иңә: "Менә шундый заман җитәр, Аллаһ дигел бәдәвам". Өмет "Безнең халык озак җигә, тиз йөри", — диләр урыслар үзләре турында. Татарларда кыш озак килсә, карлар тиз эри дигән мәкаль бар. Сиксән бишенче елның язында башланган сәяси җылынуда СССР дигән бозлык эреп, дистәдән артык яңа дәүләт барлыкка китереп, ярылгаласа да, чатнап бетәргә өлгермәгән Рәсәй котыбында кабат салкынайтып җибәрде. Тик озакка булмас. Яз килгәндә, табигатьтә дә, сәясәттә дә җылылык белән салкынлык дулкыннары аралашкалап тора. Азатлыкның яңа җылы дулкыннары озак көттермәс. Нәрхәлдә, өмет юк түгел инде. Язмышлар охшашлыгы Үзләренә кирәк чакта уйнадылар, йомшарса — өрделәр, тыгызланса — бушаттылар, ләкин сүтелеп, тишкәләнеп беткәч, текмәделәр, чыгардылар да ыргыттылар аны. Татар язмышы түгелме бу? Әлегә юк. Тик без дә шул футбол тубы хәлендә түгел идекме? Үзебез дә ничек сикертсәләр, шулай сикереп, кайда типсәләр, шунда очып, аздан гына футбол тубы язмышына төшми калдык. Әйе, бу парча әлегә чүплек башында язылмый. Әмма тагын да хәлсезләнеп бетсәк, безне, дөрестән дә, тиздән тарих чүплегенә чыгарып ыргытачаклар. Татар байлыгы Безнең халыкта: "Сабыр төбе сары алтын", — диләр. Бу — татар халкының гасырлар буе җыелып килгән байлыгы. Әмма биш гасыр буена җыелып килгән сабыр төбендәге тутыгып беткән сары алтын белән ни эшләргә инде? Үткәннәрдәге коллык җепләреннән арынырга да җитмәде (әллә комачаулады) ул безгә. Бүгенге көндә дә безгә, өметсезлеккә бирелмәгез — сабыр, сабыр, сабыр итегез, дип тукып торалар. Ә миңа бу сүзләр, сарык, сарык, сарык сез, дигән кебек ишетелә. Халык исеменнән әйтүчеләр: "Халык әйтсә — хак әйтә", — дисәләр дә, сарыкның хаклыгы түрәләргә иткә киткән кебек, безнең сабыр итү дә кемгәдер файда китерә сыман. Әйе, сабыр итүнең дә уңай яклары булган кебек, һәр ялтыраган да алтын түгел шул. Дуслык Иртәдән кичкә кадәр машинасында чабып йөргән танышларымның берсе, эштән китеп, өч айлап эшсез йөрде. Шул вакытта аның белән аралашып, азрак дуслашып та алдык. Чөнки, машинасыннан чыккач, янына килүчеләр дә юкка чыкты. Бу сәерлекне күреп, берничә тапкыр: "Сәлим, кая синең дусларың?" — дип тә шаярткаладым. Шаяруны аңлап: "Алар минем белән түгел, машинам белән дус иделәр", — дип җавап кайтара иде. Инде менә эзләнә торгач, тирә-яктагы кибетләргә товар озатучы булып эшкә урнашкан. Хәзер үзен теләсә нинди машиналарга гына утыртып йөртәләр. Көн саен бер генә дә булса керми калмаган "дустым" да югалды. Хәлләр ничек, дип, үзем керер идем, башында, моңа нинди товар кирәк икән, дигән уйлар туар дип куркам. Ә нәрсә, дөньясын шаккатырып кабат хәл белергә керсә, мин дә, әллә бу кабат эшеннән чыктымы икән, дип уйламас идемме? Озак көттермәс Күршедә яшәүче урыс карты көн саен таягына таянган килеш подъезд төбендә утыра. Кергән-чыкканның кая баруын белү аның эше. Минем дә кабат Казанга чабуымны белгәч: "Эх, елки-палки", — дип сөйләнеп калды. Карт яшь чагында үзе дә гел аяк өстендә булган икән, хәзер ухылдамыйча адымын да атлый алмагач та. Таякка таянган картлык озак көттермәс, аякта булганда, чабып калыйк. Вакытны куып җитә алмасак та, үкенечтә калмас. Кемнәр булып бетәрбез Тукталышта, кызы белән оныгын озатырга дип, бер әби басып тора. Әби белән кызы үзара татарча сөйләшсәләр дә, оныгы, әбисенең сүзен бүлә-бүлә, нидер сорый: "Әби, абиясни, әби, дим, абиясни". Ниһаять, әбисе дә, сөйләнгән сүзеннән бүленеп, такыр урысчасы белән: "Ышту нады, дучинкә?" — дип сорарга мәҗбүр булды. Әнисе белән автобуска утырып киткән бу бала өчен борчылып калдым. Без, татарлар, болай да мишәр, керәшен, болгар ишеләрдән башка да милләтче, маңкорт һәм "интер"ларга бүленеп беткән. Ә бу сабыйдан әле тагын кем чыгар?.. Кайсыбызның язмышы? Күңелегезгә охшаш җирләре булса, авызыгызны үлчәп ерыгыз, егетләр. Булган хәл бу. Әле хәзер дә шәһәрдә яшәүче күпләрнең язмышы. Яшь иде Сабир абыегыз да, көчле, дәртле иде... Хәер, калганы соңыннан. Казаннан килгән хатны укыгач, Әхмәт абый кич белән ничек ятса, иртән дә шулай бер шаян елмаю белән уянды. Инде олы яшьтә булса да, егетләрчә җәһәт кенә торды да ике аягын да киез итекләргә шудырып, өстенә киенде. Тышка чыгып, утын алып кергәч, беренче эш итеп мичкә ягып җибәрде. Дөрес, электр, газ белән дә җылына аның өе. Әмма мичтә чытырдап янган каен утыны күңелгә ниндидер рәхәтлек, тәнгә үзенә бертөрле җылылык бирә иде. Тәне йомшарып киткәч, уйлары аның кабат кичә кичтән алган хатның эчтәлегенә кайтып төште. Кечкенәдән бергә уйнап үскән яшьтәше Сабирның хатында кыска гына хәбәрләрдән соң: "Әй, Әхмәт, килеп чык әле безгә шушы көннәрдә. Ятма анда гомер буе бәрәңге шулпасы гына чөмереп, тирес исе генә иснәп. Казанны, безнең тормышларны күреп, әзрәк колбаса тәмен татып китәрсең..." — дип, шәһәр тормышы балдан алып майга салынган иде. Әхмәт белә аның ник кунакка чакырганын. Гомер буе сәгать кебек заводта эшләп, пенсиягә чыккач кына бер бүлмәле фатир ала алды ул. Аңынчы подвал кебек җиргә урнашкан кысынкы бер бүлмәдә узган иде гомерләре. Типсә тимер өзәрлек таза, чибәр хатыны Сания белән өметле киләчәк көтеп, бала-чагасыз да калдылар. Хатны җавапсыз калдырырга ярамый иде. Хатынының каршы килүенә карамастан, кунагына да бармый калу килешмәс. Яшь чактагы күңелле хатирәләр дә күбесе Сабир белән бәйле шул. Әхмәт үзе дә җавап хатында сер бирмәде, азрак арттырса да, дөреслектән ерак китмәде. Тәмле телле, чуктыйн-чук сәламнәрен җибәргәч, авыл тормышының яхшы якларын санарга кереште. "Без дә монда махы бирмибез, яшьти, оныт син яшь чактагы кара ипи белән мичтә пешкән бәрәңгедә генә җан асраган чакларны. Иртән тәнне яхшылап кыздырабыз да, чиста чишмә суында юынабыз, сезнең теге бәдрәф суы түгел инде. Аннан фермада кичтән сауган сөтнең каймагын ашыйбыз да, калганын сезгә Казанга җибәрәбез..." — дигән кебегрәк сүзләр белән шәһәр халкының борынына чиертерлек итеп авыл тормышының бар уңайлыкларын санап чыкты. Хатны җибәреп бер айлар вакыт узгач, хатыны белән Казанга барырга уйлаштылар. Берочтан кызларыбызның да хәлләрен белеп чыгарбыз дип фикер йөрттеләр. Инде менә Әхмәт өй котлап яшьтәше Сабир өендә утыра. Табын да матур гына башланып китте, яшь чакларын да искә төшерделәр. Азрак тел астына кереп, сүзгә күршеләре кушылгач, сәясәткә күчеп, түрәләрне дә каты гына сүгеп алдылар. Аннан сүз табигатькә, ашау-эчү якларына күчте. Менә шунда чыкты да инде җай Сабирга. Үзенең өстенлегеннән файдаланып, азрак авылдашын "чеметеп" алырга уйлады. — Менә, сез, кибеттә сөте, мае юк, дип сөйләшәсез, — дип башлады ул сүзен, — ә авыл кешеләре безгә җибәргән сөтләренең өстен җыеп ашыйлар икән, ә үзләре әле бездән бәдрәф суы эчеп ятасыз, дип көләләр. Сабир җәелеп китеп кенә сөйли башлаган иде, әмма сүзгә кеше фикерен ярты юлда бүлергә яратучы баҗасы кушылды. — Ә нәрсәсе бар аның, эшлә-эшлә дә аннан ач ятаргамы әллә? Күпме үзеңне читләрдән талатырга була? Мин дә үзем эшләгән тавык фермасындагы иң эре йомыркаларны җыеп өйгә алып кайтам, — дип, баҗасының "тәртәсенә типте". Шулчак икенче капса айный башлаган күршесе сантехник Гомәр дә сүз алды: — Нәрсә, күрше, синең подвалга төшеп караганың юкмы әллә? Анда бөтен торбалар бер-берсенә кушылган. Кайсы кая барганын үзебез дә белеп бетермибез. Ничек туры килә, шулай тоташтырабыз инде шунда, — дип, утка май сипте. Табын янында кирәкмәс сүз сөйләүче кызган ирләрне хатыннары тиз басты. Әйтәсе килгән сүзен дә әйтеп бетерә алмады Сабир. Әхмәт тә дәшмәде. Уйларында аның авылдагы өе, бакчасы Һәм инде сагындыра башлаган абзарындагы сыеры иде. Шәһәрдә үзен шырпы тартмасына салып куйган бөҗәк кебек хис итте ул. Яраса, утырган урыныннан хәзер үк кубып, авылына кайтып китәр иде. Сабир исә йоклаганда төш күрде. Авылдашлары белән аралашты, чишмә юлыннан килүче яшь кызларның күңелен күреп, чиләкләреннән су эчте. Аннан алар күршесе Әхмәт белән фермага төшеп, каймак ашадылар... Ә берничә минуттан иртәнге алтыга куелган сәгать шалтыраячак иде. Кибеткә барып, сөткә чират алырга кирәк. Эшкә барасы булмаса да, тәмле төшеннән бүленеп, йокысыннан уянырга мәҗбүр булган Сабирга бүген тәүге тапкыр яңа үкенеч киләчәк. Чиратта торганда да искә төшерәчәк әле ул авылдашы Әхмәтне. Эх! Картлыкта авылның иркенлекләре күбрәк тарта икән шул. Авылда үсеп, шәһәрдә яшәүче күпләрнең ачы язмышы, өмете, хыялы иде бу... Уйларымның уенын-чынын бергә җигеп... Күңелдән һич китмичә бер хатирә яши. 1996 елның салкын көзе. Барган юлымда, Бауман урамының бозлы асфальтына тезләнеп, берәү хәер сораша. Кулында үзбәк түбәтәе. Акчаны миллионлап алган вакыт. Биш меңлекне учыма кысып, хәеремне әзерләп бардым да бирә алмыйча узып киттем. Янәшәмдәге танышларымнан уңайсызлану кичердемме, әллә аның үзем кебек яшь кеше булгач, аптырап калуданмы, белмим. Тоткарлануымның сәбәбен аңлата алмам инде хәзер. Әмма узып киткәч, аякларым хәлсезләнде. Акылыма каршы килеп, йөрәк үрсәләнде. Урамны себергән ачы җил, бармакларымны каерып ачып, ул биш меңлекне барыбер хәер сораучы егеткә таба очыртып алып китте. Шул күренеш, үчекләп, бүгенгәчә күңелемне телгәли. Мөмкин булган саен башкаларга хәер таратып, хәзергәчә шул "үзбәк" туганымны бәхилләтәм. Тагын бер очрак. Әле шушы арада гына Казан дәүләт университеты янында хәер сорашучы бер кечкенә бала белән "дуслаштым" . Мин беренче күргәндә ул үзенең хәер акчасын җыярга тиешле бурычын онытып, янында яткан кирпеч калдыгы белән карларны эттереп машиналы уйный иде. Чакырып алып акча сузгач кына аңына килде. Мондый тормыш азапларыннан азат булган әлеге яшьләрдәге үз улым өчен сөенеп, туңдырма алып биреп тә сыйладым әле мин аны. Икенче атнаны шул турыдан узып барганда, кемдер кагылып китте. Борылып карасам, теге бала миңа кулын сузган. Мин кулымны кесәмә кертә башлаган идем. Ул, акча кирәк түгеллеген искәртеп, исәнләшү өчен кулымны кысты. Мин дә күрешеп, башыннан сыйпадым. Хәер биреп, күңелне тынычландыргач та әлегәчә җанга болай рәхәт булмаган иде. Яшәеш төрлелеге белән матур. Анда бер нәрсәне дә бер үлчәүдә генә чагыштыру дөрес булмас. Гәҗит битләрендә күпләр хәер сорашучыларны гаепләп, яратмыйча язмалар бастыра хәзер. Дөнья булгач, төрлечә буладыр инде, хаклысы да, хаксызы да. Охшаганы да, охшамаганы да дигәндәй. Шулай да мин тормышта булган табигыйлекнең берсе дә артык түгел дип саныйм. Замана җилләре тудырган тормыш үзенчәлекләренә нәтиҗә ясаганда, барын да акыл аша гына уздырмыйча, йөрәкне дә тыңлыйсы иде. Гафу үтенәм Элегрәк, яшьрәк чакта, очраган бер кешенең бит-йөзеннән чамалап, абый-апа, дип эндәшә идем. Араларында үземнән яшьрәкләре очрап, үпкәләрен белгертүчеләре дә еш булды. Гафу үтенә идем дә, аларга шаяртып, еш кына авылыбыздагы ике игезәкнең берсе үзеннән унбиш минутка алданрак туганына апа дип йөрүен сөйли идем. Инде менә еллар узган саен үземә ешрак абый дип дәшә башладылар. Хәзер үзем үпкәмне белгерткәлим. Шул ук вакытта элегрәк үзем үпкәләткәннәрдән дә гафу үтенәм. Күңел һәрчак җавап эзли Әнием намазын укып догасын кылганда, Хаҗи Хәбибулла шәхесен беркайчан да хәер-догадан калдырмады. Үсә төшеп, авылыбыздан ерак булмаган бер изге кабер яныннан узганда, аның Бохарадан килгән Хаҗи Хәбибулла кабере икәнлеген белү күңелемдә һәрчак балачактан калган хатирәләрне яңарта. Тарихи чыганаклар безгә Бохарада яшәгән Хаҗи Хәбибулла турында кызыклы мәгълүматлар бирә. Әмма миндә туган сорауларга җавап юк. Очраклы хәлме, әллә алар икесе дә бер үк кешеме? Кем ул халык теленә гасырлар буена керер булып, бу дөньяга килеп киткән изге Хода бәндәсе? Эзсез узмаган бәхәс Шәһәргә кунакка килгәч, якын танышымның кызы Венера белән сөйләшеп утырырга туры килде. Аның аркылы башка туганнарының хәлләрен белешергә иде исәбем. Әмма ул, янәшәдә генә яшәсәләр дә, үзләренең бер-берсе белән йөрешмәүләрен, очрашканда да аралашулары сәлам алып, сәлам бирешүдән ерак узмаганлыгын искәртте. — Ничек алай яшәргә мөмкин? — дип, мин аптырашта калдым. Венерага үземнең ерак туганнарым, классташдусларым, хәтта бергә армиядә хезмәт иткән кайбер якташларым белән дә хәбәрләшеп, мөмкин булганча аралашып, кунакка йөрешеп торуымны әйттем. Ләкин елмаеп тыңлап торган сеңлемнең түземлеге күңел байлыгы турында сөйли башлагач бетте. Мине бүлдереп: — Абый, калдыр үзеңнең авыллылыгыңны, миңа мораль укып, вакытымны алма, үзеңнекен дә сарыф итмә, — дип киңәш тотты. — Без икенче төрле тәрбия алган, сезнеңчә югалган, әхлаксыз буын булабыз. Миңа үпкәләмә дә, юләргә дә санама. Без тормышны сездән дә яхшырак аңлыйбыз. Синең фәлсәфәң тук тамакка гына ярый торган ул. Ә тамак ачлыгы кешене бүре итә... Без монда урамда очрашканда классташлар, күрше-күләннәр белән дә исәнләшмибез. Оялу, уңайсызлану да юк. Нәркемнең үз проблемасы хәттин ашкан... Барысы да ачулы, тормыштан канәгать түгел. Кеше белән аралашып, нигә аны тагын да кайгыга салып, үзеңә дә борчулар алырга. Иә, исәнләштең ди. Аннан хәл-әхвәл сорашырга кирәк. Кайда эшлисең, ни эшләр бетереп йөрисең дияргә. Үзеңә дә шул ук сораулар ява. Аннан түбәнсенмәс, уңайсызланмас өчен аңа да, сиңа да ялганларга, акланырга туры килә. Университет бетереп, базарда эшләгәнеңне әйтмәссең бит инде. Беркемнең дә акчасы юк. Ялган, матур сүзләр тезеп, тизтиз генә китү ягын карыйсың. Әле саубуллашкач та, үзең өчен дә, аның өчен дә авыр тойгылар кичерәсең. Безнең сыйныфтан "БМВ"ларда трай тибүче бер-ике юньсез малайдан башкалары — "неудачниклар". Ә болай узасың да китәсең. Аның да, синең дә җаның тыныч. Бер-береңә бурычлы да түгел. Менә шундый киңәш бирде Венера. Аны гаепләп, сүзләрендә хаксызлык юк, дип тә әйтмәс идем мин. Бүгенге яшьләрдә Америка, Европа үлчәмнәре. Ә бездә, аларча әйткәндә, "пещерный" авыл фәлсәфәсе. Әле ярый, рәхмәт, сүземне тыңлап, үз уйларын аңлатып бирде. Сөйләшеп тормаса да, бер сүз дә әйтә алмассың. Әлегәчә табылмаган хакыйкать 1986 еллар уртасы. Алтынчы курсның соңгы имтиханы "Фәнни коммунизм" дип атала иде. Аңа чаклы университет коридорларында сәясәт турында бергә укучы курсташлар белән ничек уйлыйсың, шулай сөйләшергә өйрәнелгән. Ә уйфикерләрнең әле заманына ярашып бетмәгән чагы икән. Әниләрнең дә, сүзеңне үлчәп сөйләш, дип, элеккедән алган сабаклары, биргән киңәшләре онытылган вакыт. Шунлыктан имтиханда онытылып китеп: "Партия органнары Югары Совет эшләренә тыкшынмаска тиеш", — дигән фикер ычкындырдым. Арткы якта дусларымның уфтанган, ыңгырашкан тавышлары ишетелеп китте... Имтиханнан тиргә батып чыккач та жәлләү, хәлгә керү булмады. Нигә безгә генә сөйләргә яраган сүзләрне аларга сөйлисең, дип сүктеләр. Кызыл диплом, бишкә өмет иткән имтихан да өчкә калды. Әле шулай да бәхетем булган икән, ярты группага анысы да эләкмәде. Елына бер генә тапшырырга яраган сынауны бирә алмау диплом алуны да бер елга тоткарлый иде. 1993 елның кышында кабат үзем белән булган хәлгә охшаш вакыйгага тап булдым. Химик-биолог белгечлеге буенча укучы беренче курс студенты үзенең курсташларына, биология фәнен инкарь итмичә генә, җан яралгысының барлыкка килүен Ходай рәхмәте белән дип тәфсилләп аңлата иде. Бу "эштә" үзеннән күпкә аңсыз яисә "катып" калган түбән белемле укытучылары белән аңлаша алмаячак та алмаячак инде бу мескен. Фәннең әлеге өлкәсендә булачак "революция" вакыты алдарак әле. миахы" "Намуслы" судья Барысын да ачыктан-ачык сөйләшерлек бер танышым бар минем. Республика районнарының берсендә баш судья булып эшли ул. Шулай бер ел элек дөньядагы кеше хокуклары, баю мөмкинлекләре, акча һәм рухи байлык турында сөйләшкәндә: — Ә беләсеңме, мин теләсәм, бик бай яши алам. Миңа бик еш эшләре судта булган дәрәҗәле бай кешеләрнең йомышы төшә. Шунлыктан тәкъдим-киңәшләре белән дә еш киләләр, — дип әйтеп куйган иде. Алар аңа, мөмкинлекләренә карап, дача, коттедж яисә мунча салып бирә алалар икән. Документлары буенча барын да законга яраштырып, очсыз бәягә яхшы машина яисә берәр көнкүреш техникасын алу да чүп кенә миңа, дип мактанган иде танышым. Әмма намус турында күп сөйләп, бу тәкъдимнәрнең барын да кире кагуын искәртте. Судья хезмәт хакына яшәсә, аның тормыш дәрәҗәсе башка интеллигенция көнкүрешеннән артык күтәрелмәскә тиеш иде. Әмма танышым бүгенге көндә коттеджда яши, дачасына "джип"та йөри... Нокта куелмаган хикәя Марҗага өйләнеп, авыл тормышына беренче яңалык кертүче булган Нәгыйм абый. Бар эштә төгәллекне яратып, киләчәген алдан уйлап яшәргә тырышкан. Зур түземлек сорый торган һөнәре әле без үскәндә дә шул ук — тимерне эретеп ябыштыручы иде. Шунлыктан каберенә дә чардуганны күп еллар алдан үзе ясап, буяп куйган. Халык телендә шуңа бәйле бер гыйбрәтле хәл сөйлиләр. Нәгыйм абый чардуганын зур итеп ясап алып кайта. Мәрүсә түтәй сәбәбен сорый. Нәгыйм абый хатынының күңелен күрәм дип: "Ясаган ясаган, икебезгә дә җитәрлек булсын дип тырыштым, үлгәч безне кайгыртучылар әллә була, әллә юк", — ди. Тик марҗасы "тәртәгә" үзе исән чакта ук тибә. Үлгәч үзен урыс зиратына күмүләрен әйтеп калдырачагын җиткезә. Нәгыйм абый, күңеле төшеп: "Нәрсә, гомер буе минем аста ятарга курыкмаганны, үлгәч кенә чирканасыңмыни?" — ди. Бу хәлләрдән соң күп сулар акты инде. Нәгыйм абыйга үзе ясаган олы чардуган эчендә тәки ялгызы "иркенләп" ятарга насыйп булган икән. Мәрүсә түтәй дә мәңгелеккә үз авылы зиратына күчте инде. Халык арасында гыйбрәт итеп сөйләрлек хатирәләре генә калды... Кеше кайгысы Яшәү дәверендә әллә нигә бер булса да аралашып яшәгән танышым очрады. Аңа чаклы гаиләсендә булган борчылуларын ишеткән булсам да, сүз катмыйча булдыра алмадым. — Хәлләрең ничек? — Начар, малай. — Нәрсә, үлем-җитемме әллә, анысы-монысы ишетелмәгән иде? — Хуже. Малайны төрмәгә утырттылар. Бердәнбер малай иде бит. Яшәүгә булган бар өмет сүнде. Хатын белән торуның да яме юк хәзер. Этле-мәчеле яшәп ятабыз инде шунда. Малайның утыруына ул мине гаепли, мин аны сүгәм. — Алай бетеренмә әле, киткән кеше кайта ул. — Кайтыр анысы, тик нинди кеше булып кайта бит әле. Әнә урамга чыкканда да карап, барлап бетереп булмады. Яшь чак бөтен гомер бит ул. Оныклар кирәк миңа. Бөтен өметхыялларым шунда иде. Төшләремдә дә күрә идем мин аларны. Син аңламассың инде. — Аңламам да. Шулай да бик уйландым әле. Үземдә дә малай бар бит. Сорашуым өчен дә ачуланма инде. Якын кешегә карап гыйбрәт алуы да яхшы түгел. Синекен уйлап, үзем өчен борчылуым иде. — Борчылып кына гыйбрәтне алып булса иде аны, энекәш. Кеше кайгысы үзе күздән югалгач ук онытыла ул. Нәрсә, миңа алыр өчен гыйбрәтләре аз идеме әллә дөньясында? Яшь чакта Үзбәкстан якларында Флорид исемле бер дус белән үзем дә юньсезлектә күп йөрдем. Бәхет эшедер инде, качып котылдым. Ул бер гөнаһсызга эләкте. Мине сатмады, күрәмсең, туган якларга артымнан эзләп килүчеләр күренмәде. Менә уйланам әле. "Кара сакалың булса, артыңнан калмый йөрер", диләрме безнең халыкта? Менә шул. Әйтсәм әйтим инде. Миңа төшәсе каргыш төште малай башына. Шуның утларында янам мин. Ходай тигезли ул. Нәселеңне саклар өчен, беренче үзеңә юньле кеше булу кирәк. Ковер сайлау хикмәте Ял акчасы барыбер тотылып бетә, ни дә булса алып калыйк дигән аклану-сылтау белән базарда йөрү. Стенага эләрлек ковер ише нәрсә юнәтеп булмасмы? Тик кайсы коверга карама, уртасына тәре сурәте төшерелгән. Күңелемә ятмаган әйберне аласы килмичә, эзләнәм дә эзләнәм. Минем үҗәтлеккә үзе һәрчак биш сәгать буе әйбер сайлаучы хатын да аптырап калды. — Нәрсәсе ошамый? — ди. Ә минем үз сиксәнем сиксән. — Юк инде, — мин әйтәм, — тир түгеп алган акчага тәрелесен алмыйбыз. Шуңа гына карап ятасы калган иде. Хатын, ковер кирәк булгач, түзде инде. Киттек икәү рәт буйлап, ковер өемнәрен актарып. Сәбәбен әйтә барабыз. Бар сатучыларның карашы бездә. Рәтнең ахырына җитәрәк таптык бит тәки эзләгәнебезне. Төсе дә ошады. Бәясен дә сорап тормадым, байларча кыланып, бар булган акчамны чыгардым да, күпме кирәк кенә, дидем. Ковер күтәреп базардан чыгып барганда, ковер сатучы ике украинлы апаның сөйләшүе колакка кереп калды: — Бу Украина түгел шул. Монда мөселманнар яши икән. Ковер уртасындагы дүрт кырлы чәчәктән дә тәре күрәләр... Шуңа товар бик үтми. Сәбәбенә үземне кертеп мактанасым килми. Шулай да базарда коверның ниндиләре генә юк хәзер. Адәм баласына ни җитми? Авылга чит кешенең аяк басуын шул ук минутта беләләр. Татарстан авылларының берсендә эш башлауга ук, без, археологларны, архитектор, геолог һәм тагын әллә кемнәр белән бутап, шикаять белән килә башладылар. Бүген тагын бер әби үзенең зары белән килеп җиткән. Бер кулында таягы, ә икенчесендә, и Ходаем, ике бармагы арасына ничек сыйгандыр бер пачка гариза, жалу кәгазьләре. Күпмедер җиренә кайчандыр күршесе кереп, соңыннан җир үлчәүчеләр килеп, бүлеп киткәндә кул куеп, үзенеке иткән икән. Шуны кире алып бирергә булышуымны сорый. Ярты сәгать үземнең кем икәнлегемне аңлаттым. "Ә-ә-ә", — дип сузып, аңладым дигән саен, әби аңгырая гына барды. Ахырдан: "Улым, барыбер җир үлчәп, таяк кагып йөрисез, минекенә дә кагып кит инде, тынычлап үләр идем", — ди. Шунда үзем дә ялгышып: "Әби, сиңа нәрсәгә җир, яшисен яшәгәнсең бит инде", — дигән сүз ычкындырдым. Әбинең әле киләчәккә өмете суынмаган икән, авызны башка ачтырмаслык итеп: "Улым, үлем олысын, кечесен сорап тормый ул", — дип, ташны минем якка тәгәрәтте. Таякларыңны бүген үк кагып кит, ә документларны ни эшләтим, үзеңә калдырыйммы, әллә синнән "старшыераклары" килгәч, аларга бирерменме дигәч, әбидән котылу чарасы табылуыннан сөенеп, көрәгемне җиргә батырдым. Ә анда бу төбәк халкының мең еллар буе дөнья куып, туплаган бердәнбер байлыгы, балчык катыш сөяк, күмер һәм чүлмәк ватыклары гына күренде. Әби киткәч, фәнни табышлардан аерылып, ни җитми бу Ходай бәндәсенә дип, яшәү мәгънәсе турында уйландым. Тик бу соравыма бүгенгәчә җавап табылганы юк әле... Урыс колы Бала чакта теге Кәләй тәки урыс колы булып беткән икән, марҗага йортка керүе җитмәгән, үзен чиркәү тирәсендә дә күргәннәр, дип сөйләгәннәре истә калган. Бу сүзләрне безнең белән бергә уйнап үскән Әхтәм дә ишетеп үсте. Кәләйнең аның атасы булуын без әле соңрак беләчәкбез. Кәләй дигәне татарлар өчен Кәрим булып, Шомбыт спирт заводында эшләп йөргәндә Коляга әйләнгән икән. Соңрак хатыны белән улын калдырып, Шомбыт марҗасына йортка керә. Кәләй үзеннән ишле урыс токымы калдыра. Гомер буе урыс арасында яшәсә дә, өнәмичә әйтелгән кушаматы, "татарин"лыгы юкка чыкмый. Иң кызганычы шул, бу сүзне ул хатыны, үзен күрә алмаган ул-кызларыннан күбрәк ишетә. Үлгәч тә, гаиләсенең өч көн буе эчеп, айный алмау сәбәбенә бәйле, күмелмичә ята. Бу хәлне ишеткән беренче хатыны, авылдашларыннан яхшысынмыйча, Шомбытка төшеп алып, ирен күрше авыл зиратына мөселманча иңдерә. Әле шуннан соң да авыл халкы дистә еллар буе, яумаган яңгырны да, уңмаган ашлыкны да Кәләйгә сылтап йөрделәр. Күп еллар элек булып узган бу очракны хәзер әллә ни искә төшерүче дә юк инде. Бүгенге көндә Шомбыт авылы яртылаш татар гаиләләре белән тулган. Бу хатирәләр татар халык иҗаты белән танышканда, "Үз кавемеңне хөрмәт итмәсәң, чит кавемгә кол булырсың", дигән гыйбарәне укыгач искә төште. Вакытында тугансың Яшьлектә кызларның төрлесе була. Яратып йөрүгә карамастан, күңел түрендә эз калдырмаучылары да, яхшылыгы белән кереп, яшьлек хатирәләрен барлаганда, күңелдән чыкмаучылары да. Әлфия, башка кызлар яныннан тамак ачып кайтса да, бурычка акча кирәк булса да, сиңа йөгерә идек без. Кызлар белән ботка пешмәсә дә, киңәш сорап синең янга чаптык. Ничә керсәк тә һәрберебезне якын күреп, чын күңелдән кабул итеп, ярдәмеңнән ташламадың. Син шундый беркатлы, самими идең. Ә без, юләрләр, буй җитмәслек кызларга үрелдек. Сине алдау, теләсәң, үзеңнеке итү җиңел иде шул. Әмма беребез дә сиңа кагылмадык. Кемгәдер намусы кушмады, кемнәрдер соңрак үз ишләренең йодрык-нәфрәте төшәсеннән курыкты. Бүгенге көндә черки кебек күзгә керердәй кызларны, алар артыннан барын да изеп, сытып китәрдәй чабучы егетләрне күрәм дә, һәрчак синең өчен шатланам, Әлфия. Әле дә ярый элегрәк тугансың син. Бүгенгеләре арасында яши дә, без яратканча үзең булып та кала алмас идең. Үз телен "белүче" онык Шәһәр читендәге бакча күршем белән таныш-белешлек бер-беребезгә кирәклектән урнашты. Икесе дә үз милләтебездән булуга карамастан, артык якынаюдан үзем сакландым. Аракы эчү, артык күп сөйләшү һәрчак мактануга кайтып кала. Шуннан курыктым. Күрше бабай бу шөгыльне яратарак төшә иде шул. Нәр шимбә, ял көннәре аның бакчасыннан килгән тавышлардан болай да гарык. Аның бер "партия" кияү, баҗалары алдында клоунланасым килмәде. Характерым шундый. Бакчама мин болай да җан азыгы — тынычлыкка омтылып, шау-шулы шәһәр тормышыннан качып киләм. Андый кичәләрдә күңелгә ятышлы ял булмый. Шундый газаплы кичләрнең берендә, бабай үзе минем янга алты яшьлек оныгын җитәкләп керде. Оныгын җитәкләмәсә, аяк өстендә тора алырлык түгел иде ул. Шулай да күзләреннән күренеп тора, оныгы белән мактанасы килә аның. Олы кешегә ничек юл куймыйсың инде. Күрше хакын үзегез беләсез... минем тарафтан якты чырай, тулы игътибар. Бабай сүзне салам кыстырудан башлый. Исәнләш әле абыең белән, яхшы абыең ул, ди. Аннан оныгы Руслан белән мине таныштыра: "Абыйсы, ул бит әле алты яшь кенә булуына карамастан, даже, үзебезчә — татарча да белә", — ди. О-о-о! Даже дип олылагач, минем кызыксынуым арта, аның ата-анасы, әби-бабасы һәм бүгенге көннең тагын бер үлчәү берәмлеге — татарлыгы белән кызыксынам. Ә оныкның татарчасы, бар нәсел ыруының татар булуына карамастан, теге солдаттан "ипи-тозлык" өйрәнеп кайтучы Гаптеринең урысчалыгы чаклы да юк иде. Аңа бар да килешә Күрше авылда яшәүче Ярар Ярмиенә ни кыланса, шул килеште. Авылның гөнаһсыз сабые иде ул. Кулыннан килгәнчә, гомер буе эшләде. Күңеле начарлыкта булмады, гомерендә кеше әйберен урламады. Беркемгә дә зыяны тимәгәч, үзен дә күрмәделәр. Ни эшләсә дә, сүз әйтүче булмады. Совхозның печән-саламын ташып, авыл карт-корыларының соңгы кәҗәләрен саклап калуга да күп өлеш кертте ул. Үз тамагын да күп очракта шуның белән туйдырды. Бервакыт совхоз директорын алыштыралар. Әле кемнең кем икәнен белеп бетермәгән яңа хуҗага, иң беренче булып, иртә таңнан ферма юлыннан бер күтәрәм печән урлап кайтып килүче Ярми очрый. Директор, моны туктатып: — Абый, соңгы тапкыр күрим, башка болай күтәренеп йөрмә, соңыннан авырга туры килмәсен, — дип кисәтеп җибәрә. — Ярар, — дип, Ярми юлын дәвам итә. Икенче көн шул ук урында кабат очраша болар. Ярми чанасына ат олавы чаклы печән төягән. Директор, машинасыннан төшеп: — Абый кеше, син ни эшләп әйткәнне тыңламыйсың? — Ди. — Нишләп тыңламыйм, башка күтәреп ташымыйм бит. Сез хаклы, болай җиңелрәк икән, печәне дә күп сыя, яхшы киңәшең өчен рәхмәт. Үзең болай яхшы кешегә охшагансың икән, — дип, яңа хуҗага беренче бәяне биреп, үз юлы белән китеп бара. Авызын ачып калган хуҗага, соңыннан шоферы эшнең асылын төшендереп бирә. Ул елны да язга чаклы печән ташып, авылдашларының мал-туарын ачлыктан саклап калды Ярми абый. Башка беркем дә бәйләнүче булмады. Гөнаһсыз кешегә нишләсә дә килешә иде шул. Өметле фал Дөньясында шаккатыргыч хәбәрләр күп хәзер. Кайдадыр ике башлы кошлар, канатлы мәчеләр туа. Хәер, бәлкем, гаҗәпләнергә кирәкмидер дә, һәммәсе дә Ходай кулында. Бу үзгәрешләр күп очракта кешелек дөньясының ялгышкан, кимсетелгән өлешендә бара. Менә әле татар язмышына бәйле үзгәрешләр дә бар икән. Бер танышыма кергән идем, ике яше дә тулмаган кызы, олы кешедәй теленә салынып, әллә нинди баш җитмәслек сораулар биреп утыра. Әтисе дә аптырашта, белмим, кемгә охшагандыр, үзебез укымышлы булсак, сүз дә әйтмәс идең, икебезнең дә мал-туар караудан ерак киткәнебез юк бит, ди. Иң кызыгы шунда: баксаң, бу бала тугач ук, бармагын авызына кабып, мәм-мәм сораган. Җитмәсә, бу очрак авылда беренчесе генә булмый, авыз ачкан һәрбере "мең дә берне" белеп туа икән. Танышымның сөйләгән яңалыкларыннан күңелем булып, сөенеп утырам әле. Өметле фал бу. Бәлкем, инде болары, татар яшәешенә өмет биреп, әби-бабалары, без, әти-әниләре кебек башкаларга кыерсыттырмас, үзләрен ирекле тоеп, читятлардан талатмас. Безнекеләр?! Телевизордан тапшыру бара. Әфган сугышын күрсәтәләр. Улымның сугыш коралы күрүдән күзләре янып, авызы ачылган. Корал тоттырсаң, телевизор эченә кереп китәрдәй булып утыра. Сорау бер: "Әти, боларның кайсылары безнекеләр соң?" Не, белсәң иде ул. Үземнең дә баш каткан чак әле. Әмма сорауны җавапсыз калдырырга ярамый. Вакыт отар өчен, синеңчә, безнекеләр нинди була соң, дим. Малай, шуны да белмисеңме дигәндәй караш ташлап, безнең туганнар, дуслар, яхшы кешеләр инде, дип җавап бирә. Татарлар кардәш халык та бит, әмма алар арасында да төрлесе бар. Мөселманнарның төрлелегендә дә төрлелек... Менә әле моңарчы Американы да үз күреп, демократиясенә мөкиббән китеп утыру иде. Авырлык килгәч, кемнең кем икәнлеге күренде тагы. Үзең аңламаган килеш малайга ничек "дусның туганнан якынрак, ә туган итмәгән туганның, суганнан да ачырак" булуын аңлатасы. Капкан Яшәү дәверендә табигать үз балаларына төрле капкыннар корып куя. Аерым кешеләр, халыклар гына түгел, олы милләтләр дә эләгә анда. Алар су басу, җир тетрәү яисә башка төрле табигый бәлаләргә бәйле. Яшәү серенә төшенә барып, кешеләр соңрак үзләре дә капкыннар уйлап чыгара башлый. Җәнлекләр аулау өчен генә түгел, кешеләр, халыкларны юк итү өчен дә кулланалар аны. (Үзебезнең дә шуның эчендә бәргәләнгән чак әле.) Бу капкыннар табигать капкыннарыннан да мәкерлерәк булып, кыргыйлык, кансызлыкның да чиге юк анда. Болар талау, басып алу, буйсындыру сугышларына бәйле. Бүгенге көндә бар акыл хезмәте, фән казанышлары да шул эшкә җигелгән. Капкын ясаучылар ничек кенә хәйләкәр, мәкерле булмасын, чама хисен югалтып башкаларга корган тозакка үзләре дә эләгә. Безне урыс ятьмәсендә тотарга тырышучылар бүген үзләре диңгез ярындагы алтын балыкка ялварган балыкчы карт хәлендә. Хәлләре бик яман. Кеше саны кими. Эшләр болай барса, үзләренең кем тозагында ятканнарын белми калып, ярык тагарак янындагы карчык хәленә төшәселәре алда әле. Тәрбия чарасы Элегрәк авылда, парлы тормыш корып, ялгыз кайткан яшьләрне бик өнәмәделәр. Тегесе-монысыннан шикләнепме, гел төрттерү ягын карадылар. Тиз арада кайтып киткәндә, үземә дә күрше бабай: "Нишләп теге кәҗә бәтиеңне ияртеп кайтмадың?" — дип, канәгатьсезлеген белдерми калмый иде. Ачу килсә дә, бүгенгеләре кебек, "синең ни эшең бар анда" диярлек тәрбия җитмәде. Ә менә азрак олыгайгач, аңлыйбыз, авылның бер тәрбия-әхлагы булган бит алар... Соңгы вакытта ике ел буе ялгыз кайтылды. Тик бу турыда ник бер искәртүче булсын. Барын да белеп торучы күрше бабай да мәрхүм инде. Ә башкаларының кайгысы миндә түгел. Хәзер авылның һәр йортында диярлек ялгыз хатын яисә буйдак ир-егет. Элеккеләре күршеләренең шатлыгын белешергә тырышса, бүгенгеләре үз кайгыларын яшерә. Ничек баерга Бер танышым кергән. Аптыраганнан инде. Киңәшләшергә. Күңелен кая куярга белмәгән чагы икән. Ничек баю турында уйлана. "Кешечә яшисе килгән иде, мал-туар асрап та баеп булмады, сәламәтлегем генә какшады", — ди. Анда чабып, монда чабып берничә эштә дә эшләп караган. Күп акча түләүче заводларны да йөреп чыккан. Анда да, озын берлек алганчы, кимендә 15—20 ел чиләнергә кирәк икән. Чиләнеп күп акча алучылар бар-барын, тик сәламәтлекләре генә яшенә карата түгел аларның, ди. Монысы да ошамый танышыма. Әмма һаман байыйсы килеп, үзенекен тукый. Соң, мин әйтәм, кеше ничек байый соң? Бәлкем, башкалар кебек "олы юлга" чыгып талап, урлап карарсың. Сату итеп, аз-маз алдашып, кеше хакына да керергә була, дип төрттерәм. Әнә башкалар үлми ич әле. Юк, болары да кирәкми танышыма. Әллә куркак, әллә чынлап та намуслы инде ул. Гаражым, ватык машинам булмаса да, мин бай үзем. Гомеремдә ач-ялангач йөргән юк. Гаилә-тылларым да нык, Аллага шөкер. Бу илдә гадел хезмәт белән танышым теләгәнчә бай яшәп булмый. Булганына риза булып, башкаларга карамыйча да кешечә яшәүчеләр турында сөйләсәм, байлыкның күңел канәгатьлегеннән туганын аңлармы икән танышым? Тел белмәү бәласе Үз телен белмәүче татар егетләре белән экспедицияләрдә еш катнашырга туры килә. Барысы да шәһәрдә туыпүскәнлектән, авылның тыныч тормышына, кешеләрнең гадилегенә шаккатып йөриләр алар. Авыл кызлары яныннан да тыныч кына үтеп китә алмыйлар. Үзләренең дә шул авыл кешеләре, кызлары белән аралашып сөйләшәселәре килә. Әмма татар абый-апалары чит кешедән урыс сөйләме ишетүгә ачылып китә алмый, минутында бер калыпка бикләнә. Егетләр моны аңлый. Үзләрен гаепле санап, алдан ук: "Мин эт кебек шул, әйткәнне аңлыйм, җавап кына бирә алмыйм", — дип акланалар. Күптән түгел генә шул егетләрнең берсе, хатыны каршы килүенә карамастан, әле яңа гына үзенең бер-бер артлы мәктәпкә баручы ике кызын да татар гимназиясенә бирүе турында горурланып сөйләде. Теге татар авылында кимсенгәннәре күңеленә онытылмаслык булып сеңгән икән. Андый очракларны балаларга күрергә язмасын, ди. Менә шулай. Үз телен белмәвеннән гарьләнүчеләрдә өмет бар ул. Ә менә үзе белсә дә, балаларына өйрәтмәүчеләреннән ни көтәргә? Нәсел үгезе Чечен сугышыннан кайтты егет. Десант киемендәге, тегермән ташыдай баһадирны күргәч, кызларның күңелләре, ай, уйнагандыр. Әмма батырыбыз, өреп тутыргандай буш булган икән. Сугышта контузия алган, күрәмсең. Шулай булмаса, бер кабып йотардай үзебезнең кызларны күрмичә, арыш саламыдай арык марҗа кызы алып кайтып бирмәс иде әнисенә. Әнисенә дип әйтүем шуннан, егетебез соңгы вакытта гел клуб тирәсендә чуала, дискотекаларда күренә икән. Кимсетелгән авыл кызлары мондый очракта бәйләнми калмый инде. "Гомер булмаганны, ни хәл бу, өйләнгәнсең икән, бар, хатының янына кайтып ят", — дип куалар моны. "Мин бит нәсел калдыру өчен генә өйләндем", — дип аклана егет. Авыл кешесенә шул җитә кала. "Нәсел үгезе" дип, кушамат та такканнар инде. Үземнең исә һич кенә дә бу егеттән көлүем түгел иде. Нинди нәсел калса да, аның баласы ике кавем җимеше. Менә икесе дә бер милләттән булып, читләргә нәсел калдыручыларны ничек атыйсы? Еларлык очрактан да көлеп яши белә безнең халык. "Горур" мескеннәр Гәҗит саен без нинди илдә яшибез дигән сорауны очратырга була. Гаеп итү түгел, аптыраганнан сорала инде. Кешечә яшисе килгәннән. Ә җаваплар төрлечә. Бандитлар, хәерчеләр, ахмаклар иле — берсе дә калмый. Телгә ни килә, шуның белән "бизәп" сүгәләр. Ә бит бу сорауга дөрес җавап бирер өчен зур галим, дөньясының бар ачысын татып, тормышның биеклегеннән упкынына төшкән ак сакаллы карт булу да кирәкми. Гыйбрәтләр адым саен. Менә мин дә үзем өчен җавап таптым әле бүген. Горур халкы булган мескен илдә яшәп ятабыз икән ләбаса. Мәктәптән укучылар белән шау-гөр килеп кайтып бару. Йортлар арасыннан кызыл битле бер таныш бәндә күренә. Улы да безнең төркемдә. — Гафу ит, бер генә минутка ярыймы, — ди. Ишетерсең аннан башка чакта мондый итагатьлекне. Ни сораячагын алдан ук белсәм дә, телемне тешләп басып торам. Улы алдында дәрәҗәсен төшерәсе килми. Болай да җир ярылса, шунда сикерергә әзер булып тора, мескен бала. — Тыңлыйм. — Ун сум гына булмасмы, получкага чаклы, алуга кайтарам... — Булыр. — Балалар күз алдында пачкасы белән акча чыгарам. — Тик ипигә булса гына бирәм, аракыга булса, сорап та торма. Юк! Ялтырап киткән күз карашы минутында тоныклана. — Юк, ипигә түгел иде, ярар, кирәкми инде... Беләм мин аны, аракыга дигәндә, өч тиенгә телен дә, динен дә сата ул. Әмма горур булып калыр. Менә шундый халык арасында яшибез. Эх, мондый горурлык азмы-күпме үз татарларыбызда да булсын иде. Ул чагында без дә башкача, алар кебек илле дә, телле дә булып яшәр идек. Татар чынбарлыгы Завод-фабрикалардан чыккан төтен арасыннан бер сары шәүлә күренә — татар кояшы. Урмансыз калган җирләрне ертып, ерганаклар үсә — татар җире. Мәчет каршыннан "Шумел камыш" көенә шыңшып бер төркем буйдак ир-егетләр узып бара — татар авылы. Идел-Чулман ярларында чүлмәк ватыклары аунап ята — татар тарихы. Болгар хәрабәләре арасында җил уйный — татар моңы. Халык айныр, зыялылар артыр, дәүләт кайтыр — татар хыялы. Мин яшәдем Дөнья малын базарда таптым. Сатучысы шайтан иде. Канәгатьлек күңелемдә яшәде. Нәрчак бай булдым. Вакыт агышын оныгымда күрдем. Мәңгелекне зиратта тойдым. Тулы бәхетнең ни икәнен аңлаганчы, олыгаеп өлгергән идем инде. Салып биргән аракыдан баш тартып, нәфес-шайтаннан көлдем. Ураза вакытында мул табын яныннан китеп, ачларның хәлен белдем. Коллык хисләрен тоеп, Ирек мәйданында басып тордым. Үземне үзем яраттым. Кадерем булмады. Сәламәтлекләренә шатланучылар шифаханәләрдә яталар иде Гыйбрәтләре юлга чәчелгән иде, шуннан җыйдым. Файдалары гына бик тимәде. Дусларым еракта, дошманнарым якында булды, берсенең дә зыяны тимәде. Ярдәмне үзем сорамадым. Бары кайгы гына сорамыйча килде. Менә шулай яшәдем. Атылган йолдыз язмышы Йосыф бабайның кызы тәрбиясендә яшәп ятуы иде. Хәер, үз кызың булса да, кеше кулына калу, кеше өстенә калу инде. Гомер иткән Хәлимәсе белән тыныч кына яшәп яткан чакларны бернигә дә алыштырырлык булмаган шул. Әйтәсе дә юк, гомер азагында ялгыз калу, бигрәк тә ир кешегә, авыр, бик авыр икән. Дөнья мәшәкатьләреннән арынып, хатыныңнан алдан китү, Ходай тарафыннан бирелгән олы бәхеттер ул. Ә хатыныңны югалту, әни кешене югалту белән бер икән. Йосыф картның Хәлимәсен озаткан көннәрендә туган бу гөнаһлы уйлары һич тә башыннан китмәде^ Бүген дә шул тойгылар белән йөргән Йосыф картның уйларын күршесе Габделбәр кереп чуалтты. Өченчеме, дүртенчеме керүе инде. Язмышлары охшаш аларның. Аның да, Йосыф карт халәтенә төшеп, карчыгын югалткан вакыты. Ялгыз башын кая куярга белми йөрүедер инде, дип уйлаган иде Йосыф. Әмма ялгышкан икән. Бу юлы Габделбәр ничәнче кереп тә әйтә алмаганын, турыдан ярды: — Яучы булмассыңмы икән дип кердем әле, күрше. Уйларымны беренче синнән башкага ачып салырлык кеше тапмадым. Балалар да хәлгә керә, аңлый алмас. Кеше кайгысын кеше беләмени, үз башына төшмәсә. Йөзембикәгә тәкъдимемне җиткермәссеңме икән? Аңа да ялгызы гомер итүе җиңел түгелдер. Йосыф гомер иткән карчыгыннан башка, үз янына кемне дә булса кабул итәрлек хәлдә түгел иде. Әмма Габделбәр авызыннан чыккан Йөзембикә исеме аның күңел кылларын тибрәтеп җибәрде. Авылның иң булган, иң чибәр кызы иде Йөзембикә. Бәлкем, Йосыфка гына шулай тоелгандыр. Егет буларак беренче тапкыр талпынган күңелгә ул керде бит. Аңа чаклы ул әнисеннән, һәркемнең теләген кабул кылучы үз йолдызы атылуы турында сөйләгәнен ишеткән иде. Югалып калмыйча теләгеңне генә ^җиткезеп өлгер икән. Ә аның теләге — Ходайдан бары Йөзембикә белән кавыштыруны гына сорау. Күк йөзенә карап, язмыш йолдызы атылуын озак көтеп йөрде Йосыф. Ул заманнарның җәйге көннәрендә егет-җилкенчәкнең ишегалдыңдагы ат арбасында йоклау гадәте бар иде. Шунда кунучы Йосыфны, төннәрнең берендә, кемдер төртеп уятты. Күзләрен ачканда, күк йөзен кыл урталай ярган бәхет йолдызы гомеренең соңгы мизгеленә җитеп килә иде. Йосыфның уйларындагы хыялы да, яшен чаткысыдай йолдыз артыннан атылды. Ә иртән уянганда, төнге мизгелне ул чынбарлыкка да, төшкә юрарга да белми аптырады. Башка йолдызлар атылмады. Атылганы да исәпләнмәде. Авыр заман туры килде аларга. Юньле киемгә, туйганчы ашарлык ризыкка кинәнеп булмады. Өстәвенә сугыш чыгып, бар уй-хыялларны челпәрәмә китерде. Сугышның бар авырлыгын кичереп, ун елдан соң авылына кайтып егылганда, бары да үзгәргән, әти-әнисе вафат, дөньясында азмы-күпме яшәргә өмет калдырган Йөзембикәсе кияүдә иде... Күршесенең хакын хаклап, Йосыф карт югары очка юнәлде. Гомерендә болай авыр атламаган иде аяклар. Ә бит яшь чакта, Йөзембикә очрамасмы дигән сәбәп табып, үзләреннән-үзләре җилдерә иде. Кеше йомышын үтәгәндә, кыю булып чыкты Йосыф. Егет чактагы кебек, башын аска иеп, заманында авылларының буй җитмәс кызы алдында кызарып тормады. Керә-керешкә яучы гозерен Йөзембикәгә җиткерде. Йөзембикәне дә тормыш үзгәрткән иде. Йосыфка туры карап: — Габделбәргә дә, башкага да бармыйм. Үзеңә сорасаң, ялгызым бер көн дә тормый, артыңнан ук ияреп төшәр идем,— диде. Бу җавапта күңел түреннән чыккан үпкә дә, ялвару да бар иде. Тик Йосыфка җавап үзеннән көлгәндәй тоелды. — Мин шаяртырлык яшьтә түгел, Йөзембикә. Болай да сине гомерем буе күңелемдә йөрттем. Алай ачы көлмә әле. Күрше хакы Ходай хакыдай булмаса, ике аягымның берсен дә атламаган булыр идем. Юкка гына мендем, ахры... — Ә мин шаяртмыйм, Йосыф. Үзем ялгышып бер бәхетсез булдым инде. Икенче юлы бу утларга үзең салырга йөргәч, ни дип әйтим соң? Мин дә гомерем буе яраттым сине. Әни дә, мәрхүмә, хәлемне сизеп, әниең янына еш йомышка чаптыра иде. Тик син генә өмет биреп, һәрчак күзләремә карасаң да, бер сүз дә кушмадың... Теге вакытта аларны бергә кушкан өмет йолдызының гомере, соңгы ноктасына җитмәгән булган әле. Әкияттәгедәй очракны чынга әйләндереп, авылдашларым Йосыф бабай белән Йөзембикә әби ун елдан артык бергә матур гомер иттеләр. Уйлар уйнавы Соряу. Җитмеш ел буе эт итеп сүккән дәүләтләрдән Рәсәй бүген ничек оялмыйча хәер сораша икән? Күрәзәчелек. Кайсы илдә тикшерүчеләрдән алдан җинаятьченең милләтен туксан тугыз процентка алдан белеп куялар һәм ялгышалар. Остя оятсызлык. Рәсәйдә бер кешенең үлем кайгысын йөз мең кеше үтерүдән дә кайгылырак итеп күрсәтә беләләр. Әкият. Мәскәү түрәләре мөселман динендәге һәм башка вак халыкларның ихтыяҗларын кайгырту турында зур сөйләшү уздырдылар. Билгеле сәбәп. Начар юллардан кала тагын кайсы илнең кайгысы дураклар белән бәйле. Коллыккя илтүче юл. Элек Мәскәүдән май, колбаса ташысалар, хәзер алары Казанда да бар. Әмма сатып алыр өчен кирәк булган акчага һаман да Мәскәү юлын таптарга кирәк әле. Алдану. Гомер буе хакимиятне мактап, күп дәрәҗәләр, Мактау кәгазьләре алса да, кешечә яшәү өчен фатирлы була алмады. Кемгә ничек? Урысның ял көне татарчага яңадан туу дип тәрҗемә ителә. Ә татар ял көне эшләмәсә — үлә бит ул. Бары шуңа гына бүгенге көнгәчә исән-имин килеп җиткән дә. Үзгәреш чоры. Без бүгенге көндә кешенең кешелеклеге, этнең кичәге этлек эшләгәненә дә тормый торган заманда яшибез. Тябышмяк. Кояштан тап эзләүчеләр, ашаган табагына төкерүчеләрдән нәрсәсе белән аерыла? Тятяр хыялы. Хисләр белән тулы, кыерсытылган татар күңелендә һәрчак бер өмет уты янды — ул бәйсез татар дәүләте төзү. Чөнки аңа чаклы ирексезләп тагылган "ватан" — кышлар кебек салкын, көзләр кебек көйсез, ташлар кебек җансыз иде. Бәйле бәйсезлек. Бай тормышта яшәүчеләр Татарстан суверенитетына мәдхия укый. Ә халыкның хәерче булуына һәрвакыттагыча Рәсәй гаепле. Шулай инде ул. Биючегә сүз әйтергә ярамаса да, бии белмәүченең сәбәбе билгеле... Чәчәгенә күрә җимеше. Ач тамакка гайбәт сөйләргә хокук: бирү, үзгәреш чоры үстергән демократия агачының бердәнбер аткан чәчәге булды. Ә җимешен татыр көннәребез алда әле... Дөнья куласа. Үткәнендә чит халыкларны талап җан асраган Рәсәй, бүгенге көнендә шул байлыгын таратып, киләчәгендә кая барып чыгар икән?.. Үз арбар булмаса... Чылбырга бәйләп куйсаң, бүре дә эт хәлендә кала. Ә иркенлектә йөрүче бер этнең дә бүре булганы юк әле. Хәер, монысы турында бәхәсләшергә дә була, кем арбасына утырасың бит... Утсыз чыккан төтен. Күңелендә изге хыяллар белән янса да, тормышта аларга җан бирергә көче җитмәде. Яхшатлы булыйм дисәр... Бу дөньяда бар кешегә дә ошар, файдалы һәм яхшатлы булу өчен кимендә икейөзле, ялганчы Һәм имансыз булу мәслихәттер. Фикер кирлеге. Гомер юлы озынайган саен әйтер сүзләр кыскара. Торллышган алган тәҗрибә. Кешегә яхшылык эшләүдән курыкма. Кешегә яхшылыкны нидер өмет итеп эшләмә. Яхшылыкның яхшылык белән әйләнеп кайтачагын онытма. Яхшылыкның юньсезлек белән әйләнеп кайту мөмкинчелеген дә истән чыгарма. Нәфсе. Кеше күңеле яртылаш нәфседән тора. Аз гына ялтыравык, күңеленә ошаган нәрсә күрдеме, яшенә дә карамастан, буе җитмәслеккә сикерә. Өметсезлек. Тәрбиясезләр тәрбиясендә тәрбияләнүчеләрдән ни көтәсең? Афоризмнар Минем дошманнарымның да дошманнары бар, әмма алар миңа дус түгел. Аларның якын туганлыклары гомер буе бер-берсенә йомышлары төшүгә кайтып калды. Эштән алынган түрәләрнең аклануы күп очракта ваклануга кайтып кала. Хыяллары һәрчак изгелектә булса да, аларның берсе дә дөньялыкка шытып чыкмады. Кешене олылап та, кечерәйтеп тә була икән. Дөнья көтәбез, ләкин көтүчеләре без түгел. Нәр авылның үз тилесенә карап, үз бәһасе була. Киләчәк үткәннәргә бәйле, ә акыл алмаучылар өчен үткәннәр кире килми, бары кабатлана гына. Дөньясына ачулы булмаса да, үчле булмады. Сарык булсаң, көтүчеләр дә, үзеңнән көлүчеләр дә табыла ул. Хисләр ташкыны һәрчак акылны күмеп китә, ә хисләр бураны уйнамаган акылда мәгънә юк. Шайтанда да өмет бар. Ул бар кешелек дөньясын бозып бетерәм дигән өмет белән яши. Котырган ат кебек хисләр алдан чапса, ватык арба кебек акыл һәрчак арттан сөйрәлә. Кыерсытылган дошманыңның каргышыннан курык, ул дустыңның яхшылыгыннан тизрәк килә. Кыйбласыз яшәү авыр. Шул авырлык җиңеллеккә этәрә. Ә аның җимешләре аракы, наркомания, фахишәлек... Өч тиенлек дөньяда яшәүчеләр арасында бер тиенлек бәһа алмаучылар да бар. Күңел иркенлеге табигый иркенлектән киңрәк. Тән вакытлыча ымсындыра, күңел тартуы мәңгелек. Дөньясы әшәке, диләр... үзләре шундый булганнар... Этләнә инде халык, үз хезмәте белән яшәгәне... Акланалар инде, мактанырлыгы булмаганнар... Халык вагайды, диләр, үзләрен эре тотучылар. Авыл таркалды, диләр, аннан күченеп китүчеләр. Эшләп ашарга кушалар, эшләмичә ашаучылар.