I БҮЛЕК ҮТКӘННӘРДӘН ГЫЙБРӘТ АЛ Тукайның Җаек чоры иҗаты — дөнья әдәбиятлары югарылыгына беренче адым Озак еллар дәвамында Тукай иҗатын төрле киртәләргә, тар кысаларга куып кертеп, ваклап бетердек. Сәяси һәм иҗтимагый таләпләргә бәйле рәвеиггә, аннан һәркем үзенә кирәкле юнәлеш эзләде һәм, әлбәттә, тапты. Чөнки аның иҗаты дәрья кебек киң, коедай тирән. Шулай да бу олы мирасны идеологик максатлардан чыгып кына уртак юрган птикелле тарткалау чоры узып бара кебек. Хәзер әдәбият галимнәре, тарихчылар аның иҗатын ике дәвергә - Җаек һәм Казан чорларына гына бүлеп өйрәнү концепциясенә өстенлек бирәләр. Шартлылык биредә дә бар. Тукайның халыкчан, реалистик поэзиясе бербөтен. Шул ук вакытта аның Казан чорын өлгергән, җитлеккән, югары баскыч дин бәяләп, Җаек дәверен кимсетеп, түбәнәйтеп, өйрәнчек, корама телле чор дип карау очраклары да бар. Хәлбуки мондый караш бигүк дөреслеккә туры килми. Теке-Җаек-Уральск шәһәренә Тукай 9 яшендә килеп, 20 яшенә кадәр шунда яшәгән, системалы белем алып, биредә дөньяга карашы, фәлсәфәсе, шигъри осталыгы калыплаша. Ул бу төбәккә, билгеле булганча, 1895 елда, үзе әйтмешли, "ятимлекләр, фәкыйрьлекләр, ачлыклар, авылдан авылга сатылып йөрүләр"д ән соң, әтисе белән бертуган Газизә апасының өенә килеп төшә. Анда да тормышы гел җайлы гына бармаса да, ул белемне шәһәрдәге өч мәдрәсәнең алдынгысында - "Мотыйгия" дә ала, аның хуҗасы Мотыйгулла ун ел Мисырда белем алган алдынгы карашлы шәхес була. Мәдрәсә янындагы рус классларында укый, шунда шагыйрь усал телле фельетонист, журналист һәм иҗтимагый шәхес булып җитешә. Аң-белем тарафларыннан аңа Казан берни өстәми диярлек, булганын гына суыра. ^Җаек чорында аның борынгы татар әдәбияты классикасы "Йосыф китабы", "Кисекбаш" кебек әсәрләрне яхшы белгәне мәгълүм. Шунда ул рус әдәбияты, аерым алганда, Пушкин, Лермонтов, Толстой иҗатлары белән якыннан таныша. Әйе, ул беренче шигырьләрен гарәп, фарсы, төрек, хәтта урыс телләрендә дә язып караган. Димәк ки, ул Хафиз, Хәйям, Сәгъди, Фирдәүси әсәрләренең дә төп нөсхәләрен укый алган. Хәзерге буын язучыларыбыздан кайсыбыз шуның белән мактана ала. Чит илгә чыгып киткән И.Бродский, В.Аксенов, В.Набоков кебек урыс шагыйрь-прозаикларын инглизне яхшы үзләштергән, шул телдә иҗат иткән өчен мактыйлар, күтәрәләр, түшәмгә чөяләр. Ә Тукайның чит лөгатьләрне белүе җитешсезлек булып санала килде. Хәер, шул ук елларда шагыйрь, тема таләп иткәндә, "Мужик йокысы", "Государственная думага", "Мактанышу", "Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?" һәм атаклы "Шүрәле" кебек әсәрләрен саф татар телендә, халык авыз иҗаты гәүһәрләренә таянып иҗат иткән. Тегесен дә булдырган, монысын да алдырган. Җаекка килеп чыккан шагыйрь Мирхәйдәр Чулпаный белән танышкач, аның киңәше беләндер, ул бер төрек шәкертенең гаруз дәресләренә йөри. Тукайның өйрәнчек чоры бик тиз үтеп китә. Иркәләнеп торырга вакыт юк. "Фикер" газетасын чыгаруда катнашу, шунда наборщик, конторщик, журналист, корректор булу, "Әлгасрелҗәдит" журналын нәшер итүдә булышу аның шагыйрь һәм шәхес буларак өлгерүен тизләткәндер. 1905 ел аның өчен тулы иҗади ел. Ул ноябрь, декабрь айларында "Фикер" һәм "Нур" газеталарында 224 юл шигырь бастыра. 1906 елның беренче яртысында бу санны 500гә җиткерә. Ә инде 1906 елның урталарыннан 1907 елның көзенә кадәр, ягъни Казан тарафларына юл алганчы, меңнән артык шигъри юл, иллегә якын мәкалә һәм фельетон язганы исбатланган. Бу хакта заманында Г.Халит, И.Нуруллин, Х.Госман, М.Агишев, Р.Башкуров, Р.Ганиева кебек галимнәр язып чыккан иде. Шул ук гыйлем ияләренең искәртүенчә, беренче шигырьләреннән үк, Тукай дөнья поэзиясендә булган барлык алымнардан да иҗади файдаланырга омтыла. Катып калган трафаретларны, шаблоннарны кабул итми. Соңрак шигъри кыйбласы-кредосы турында ул "Безнең шигырьләр" (1907) исемле мәкаләсендә язып та чыгачак. "Мужик йокысы" (1905) исемле тәүге шигырендә ул лирик драма һәм антитеза алымнарына таяна, бер төрле әйтергә теләп тә, икенче төрле фикерен калкытып куя. Нәтиҗәдә, лирик геройның хисси дөньясы белән чынбарлык арасында каршылык туа. Иң әүвәл ул мужикның ялкаулыктан килгән хәерчелеген, каткан иии кимереп ятуын тасвирлап, авыр хәлен күз алдына бастырганнан соң, "дусларча киңәшен" бирә: Урыныңнан кузгалма, Йоклый күр, алайса. Бу шигъри юлларга, бәлки, хәзерге күзлектән караганда, сурәтләү чаралары байлыгы, индивидуальләштерү җитенкерәми торгандыр. Ләкин авторның тормышчан позициясе тәгаен бирелгән. Рифмасы, ритмикасы шактый төгәл, ачык, урынлы. 1905 ел инкыйлабын хуплап, хыялга бирелеп, "Хөррият хакында" (1905) исемле шигырен яза. Тормышчан позициясен, катлаулы мәсьәләләргә, халыкның киләчәгенә карашын, теләген, ниятен ачык, кискен төгәл публицистик алымнар аша сынландыра ул биредә: Тигез булды закунда Татар, урыс, япун да. "Сорыкортларга" (1906) гарәп, фарсы сүзләрен мул кулланып иҗат ителгән әсәр. Кискен, бераз тупасрак интонация, ачу, үч хисе өстенлек итә. Күпертүне, күз буяуларны кызганмый шагыйрь. Шул ук 1906 елда язылган "Кемне сөяргә кирәк?" шигыре өчен соңрак килгән Тукай абруе, бөеклеге булмаса, аны күптәннән буржуаз индивидуализмда, мин-минлектә гаепләрләр иде. Исегезгә төшерәм, шигырьнең исеменә чыгарылган сорауга ул болай дип җавап бирә: Сиңа, дустым, бу ахыргы сүзем: Үзеңне сөй! Ярат үзеңне үзең. 1906 ел белән тәмамланган бер-берсенә якын ике шигырьгә игътибарны юнәлтәсе килә. "Хур кызына"да ул ясалма, шартлы матурлык белән саубуллаша, аны кабул итми. Нәкъ шул чорларда урысның бөек шагыйре А.Блок нәкъ менә шундый купшы, чит, үле, "теге яктагы матурлык" белән "Стихи о Прекрасной даме"сында шашынып йөри. "Татар кызына" шигырендә җанлы, кыйгач кашлы, җисемле татар кызын яратуы турында сөйли Тукай. Әмма ул бәхетсез, аның гүзәллеге наданлыкта, тигезсезлектә югала. Шагыйрь искелек хорафатларын, богауларны өзеп, азатлыкка чыгарга өнди. Тукай нәкъ менә 1906 елда үзенә кумир итеп Пушкинны алуын игълан итә. "Пушкиннән", "Пушкинә" кебек шигырьләре белән нәзирә алымын иҗади яңарта, гасырлар дәвамында Көнчыгышка гына йөз тоткан татар поэзиясен Көнбатышка, урыс һәм аның аша Ауропа поэзиясенә борып җибәрә, дөнья әдәбияты сынаган рифма, жанрлар төрлелеген, кабатлауларны, рефрен, анафора, ялгауларны иркен куллана. Әмма ул Көнчыгыш әдәбиятлары казанышларыннан да баш тартмый. Ах син, Дума, Дума, Дума, Эшләгән эшең бума? - кебек рефренның кабатланып килүенә корылган "Государственная думага" (1906) шигырен искә төшерик. Биредә шагыйрь ирония, төрттерү алымына таяна. Шундый җитди теманы "Әй бәгърем, Нәгыймә көенә" дигән аңлатма белән бирүе үзе үк көлке тудыра. Казан чорында Тукай сатирасы югары үрләргә күтәрелә. Ләкин аның орлыклары Җаек дәверендә үк табыла. "Мактанышу" (1906) шигырен кабаттан укып карыйк. Анда ишәк кешечә фикер йөртеп, мактанып ала: "Миндә нукта, йөгән бар", - ди. Әлбәттә, бу сүзләрне ишетеп торган дин әһеле форсатны кулдан ычкындырмый: Ишан әйтер: "Үкермә, Мин синнән дә баи әле; Минем чалмам астында Ат урларга йөгән бар". Тукай фарисейның үз сөйләменә, монологына градация, күпертү алымын кертә: Мине ишан дигәннәр һәрберсе синдәй ишәк. Минем изгелегемә һичберсе китерми шәк. "Кикерсәм дә изгелек, какырсам да изгелек" дип, фикерен дәвам иттерә дә ишәккә дуслык солыхы төзергә тәкъдим итә. Юл уңаенда шуны да искәртәсе килә: нәкъ менә Җаек чорында Тукай бөек мәсәлче Крыловның бик күп әсәрен тезмә белән тәрҗемә итә. Хайваннарны җанландыру, кешечә сөйләтү алымына үрнәк алырга җай булган. Шунда ук яраткан милләтенә усал бәя бирә: Татарларны мин җигәм, Минем кулымда җөгән, Ник җикмәскә, татарлар Җебегән бит, җебегән. Бер яктан, Тукай халкының җебегәнлегеннән, надан ишаннардан алдатып яшәвеннән көлсә, икенче яктан, үзенең милләтенә бирелгәнлеген, аны яратуын кат-кат тәкрарлый. Күңел берлән сөям бәхетен татарның, Күрергә җанлылык вакытын татарның. Татар бәхете өчен мин җан атармын, Татар бит мин, үзем дә чын татармын. "Көз" (1906) шигыре табигатьнең бер фасылын сурәтләүгә багышланган кебек күренсә дә, чынлыкта, милләт, халык язмышы турында җитди уйланып язылган шигырьләреннән. Аны дәүләтчелеген, хаким көчен югалтып, мәрткә киткән халкының авыр язмышы борчый. Синең язың "мин кабергә сөрелгәч, кыямәт көндә мин үлеп терелгәч" кенә килерме икән, дигән сөальнең тууы да табигый, һәр олы шагыйрь иҗатының үзәгендә милләт, тел язмышы, киң мәгънәсендәге миллилек ята. Тукай да иҗатының башында ук шул олы темага килгән, аны фәлсәфи уйланулары белән ураган. Димәк, атаклы "Туган тел"не язуга Тукай бөтен иҗаты белән әзерләнгән. "Дөнья көенә" шигырендә инде Тукай иҗатында киләчәктә үсеп китәчәк һөҗү алымнары табылган. "Теләнче" һәм мәшһүр "Пар ат" әсәрләренең дә Җаекта язылганын онытмыйк. Шул рәвешле Казан чорында үсеп китәчәк бик күп шигъри алымнарга Җаек каласында ук нигез салынган. Тукай дөнья поэзиясе белән танышып, андагы үзенчәлекле кыйммәтләрне татар шигъриятенә алып кергән, милли интеллектның аерылмас өлеше итеп үстергән, аларны үз табышлары белән баеткан. Бөек хыяллар, олы хисләр җырчысы Мин генәме, Һади, сагынам сине, Мин генәме шулай юксынам? Юк, һәрбер чәчәк миңа: - Тап син аны, Сәлам тапшыр миннән, - ди сыман. Х.Туфан. "Мин генәме, Һади, сагынам сине..." Тарих галиҗәнаплары гасырлар дәвамында татар халкын изеп, рәнҗетеп, сытып, җегәрен суырып, рухын басып килде дә, XX гасырда дилбегәне беркадәр бушатып, аңа сүз-иҗат иреге биреп алырга булды. Милләтнең шуны гына көтеп, уен-фикерен әйтергә зарыгып яткан пәрвәр балалары мәйданга бәйгегә ашкындылар. Дәвер башында мөнбәргә Тукай, Дәрдемәнд, Рәмиев, Бабич, Сүнчәләй, Думавилар күтәрелде, татар поэзиясенең офыгын, яшәеш рәвешен киңәйтеп, җәеп җибәрделәр. Ташкын су мүкләнгән буаны бер бәреп чыкса, аны туктатуы кыен була. "Совет чоры" дип аталган шартлы бүленеш чал шигъриятебезгә Такташ белән Туфан дип аталган йолдызларны бүләк итте. Ике яшь талант, гасыр чордашлары, гыйсъян егетләр, иске өслүбне ватып-җимереп, пыран-заран китереп, китап сүзеннән баш тартып, яңа сулышлы, киң аһәнде, тышкы киеме белән элеккегә һич кенә дә охшамаган яңа чор поэзиясен тудыру хыялы белән күтәрелделәр. Шигърияткә уртак идеаллар, олы хыяллар чакырса да, Такташ белән Туфан сәнгати яктан бер-берсенә охшамаган иделәр. Күк, җир, фәрештә, газраил, пәйгамбәр кебек олы җисми һәм рухи төшенчәләрне "аякка бастырган" Такташ романтиккуе буяуларга, шашкын хискә, "лирик ташкынга", вакыты белән абстракт-символик образларга өстенлек бирсә, Туфан акыл, зиһен, фикер эшчәнлегенә таяна, гадәти хезмәт, җир кешесенә игътибарны юнәлтә: Хабул, Чапый, Минап, Гыймай... кебек кабатланмас характерлар тудыра, урбанистик юнәлешкә яңа көч бирә. Ятнъ бунтарьларны ирекле, табигый агышлы ритмика, сөйләм теленә якынлык, образ-сурәтләрнең яңачалыгы, хәтәр метафорик борылышлар якынлаштыра. Күз алдыңда ике мөстәкыйль шигъри агым пәйда була: "Такташ мәктәбе", "Туфан мәктәбе". Бу ике шәхес арасындагы иҗади һәм шәхси дуслык, араларында вак-төяк каршылыклар булып торса да, төп юнәлешләрдә тугрылык, илаһи бирелгәнлек бик күбебез өчен үрнәк булырлык. Туфан дистәләрчә еллар дәвамыңда куенында "шигъри болыт" йөрткән каләмдәше турында "Киләчәккә хатлар барып җитә, ә үткәнгә хатлар бармыйлар" исемле шәлкемен кайта-кайта иҗат итте. Такташның гомере кыска булу сәбәпле, озакка сузылмаган дуслыклары Туфан өчен иң якты, иң газиз мизгел: кыен вакытларда таяныч, юаныч, терәк булган иманлы, кадерле хатирәләр. Юк, эчмәдек: Бездән читтә иде, Ерак иде андый шапшаклык; Сөйми иде аны Аек башлы Туксан градуслы тактаншык. (Х.Туфан . "Давыл", 1937) Антлар иткән идем Мин дә сине Мәңгелек бер дусым санарга, Юк, алалмыи үлем сине миннән! Юк, бирмим мин сине аңарга! (Х.Туфан. "Бу ничек соң болай булды әле", 1940) Шигъриятләре дәрья уртасында калган утраулык түгел. 20 нче еллар дәвамында яшь көчләр килеп, өстәлеп тора: Кутуй, Нәҗми, Сирин, Җәлил, Баттал, Фәйзи, Маннур... Алар бергәлә шеп XX гасыр татар шигърияте дигән гаҗәеп бер йолдызлыкны тәшкил итәләр. Такташ исә, гасырлар дәвамында татар поэзиясе яулаган ачышларга, чордашларының, аерым алганда, Маяковский эзләнүләренә таянып, замана алып килгән үзгәрешләрнең, кеше язмышында бөреләнә килгән яңачалыкларның мәгънәви эчтәлеген, фәлсәфәсен илаһи лирик һәм югары эстетик дәрәҗәдә, кабатланмас сүз һәм образ байлыклары ярдәмендә ачып сала. XX гасыр поэзиясенең иң талантлы шагыйрьләреннән, олы шәхесләреннән берсе Һади Такташ (Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев) 1901 елның 1 январенда элеккеге Тамбов губерниясе Спас өязе (хәзер Мордва республикасына керә) Сыркыды авылында заманасы өчен хәлле крестьян гаиләсендә туа. Аяз, ачык күк йөзен хәтерләткән зәңгәр күзле, аксыл чәчле малай авылында, аннан соң Пешлә мәдрәсәсендә белем ала. Үз көнен үзе күрсен дип, атасы аны туганрак тиешле сәүдәгәргә ияртеп Бохарага озата. Бер байның мануфактура кибетендә приказчик ярдәмчесе булып эшләсә дә, аның күңелен матурлык һәм илаһилык күрке - әдәбият, шигърият үзенә тарта. "Бохара чоры"нда ул, бала чактан башлаган иҗат тәҗрибәләрен дәвам итеп, "Газраилләр", "Караңгы төннәрдә", "Төркстан сахраларында", "Үтерелгән пәйгамбәр" кебек дини, фәлсәфи эчтәлекле һәм катлаулы символик сурәтләргә корылган, әмма кешенең явыз көчләрдән өстенлеген, рухи бөеклеген калкытып куйган романтик әсәрләрен язып чыга. Бохарадан кайтып, бераз туган авылында, аннан соң Оренбург шәһәрендә эшләп алганнан соң, ИделҖаек буйларында хөкем сөргән ачлык аны "ипиле" Ташкентка алып килә. Кайбер әдәбият галимнәре "Ташкент чоры" дип атаган дәвердә (1921-1922) ул татар поэзиясен гыйсъянчылык, ялкынлы көрәш рухы белән сугарылган, гаделлекне, иҗтимагый тигезлекне яклаган "Онытылган ант", "Күләгәләр", "Нәләт", "Таң кызы", "Урман кызы" һәм атаклы "Җир уллары трагедиясе"н иҗат итә. Дини сюжетка корылган һәм чорның, гомумән, яшәешнең, кешелек тормышының катлаулы төенләнешләрен үзәккә алган соңгы әсәре яшь шагыйрьне дөнья әдәбиятының бөекләре белән бер рәткә куя. Бу очракта галим, олуг язучы М.Мәһдиев белән килешми мөмкин түгел. "Такташның искиткеч талантлы Шекспир дәрәҗәсендә (!) язылган "Җир уллары" бар, 1923 елга кадәр язылган гаҗәеп көчле шигырьләре бар. Совет баласыннан әнә шул шигырьләрен яшереп тотабыз без. Үз-үзен ихтирам иткән халыклар мәктәп дәреслекләрендә храмны, чиркәүне, мәчетне сүкмиләр. Бу хәл - бездә генә". (Казан утлары. - 1991. - №8.) Дөрес, хәзер хәлләр яхшы якка үзгәрде, халыкның рухи дөньясында дини мохиткә дә урын табылды. Әдип бер җәһәт тән хаклы: сталинчыл кара елларда, торгынлык чорында, дингә, иманга кизәнү абруй саналган елларда, Такташның башлангыч чор иҗаты тиешенчә бәяләнмәде, символик, абстракт образлар белән мавыккан бер модернистик чоры буларак кына каралды, идеологиясе мөгез птикепле алга чыгып, күзгә бәреп торган әсәрләре күкләргә чөелде, мәдхиягә күмелде. "Җир уллары трагедиясе"н иҗат итеп, үзендә әдәби көч, дәрт, дәрман сизгән егетне татар мәдәнияте үзәге - Казан үзенә тарта, 1922 елның көзендә ул Татарстанның башкаласына бөтенләйгә күчеп килә. Төрле елларда "Чаян", "Октябрь яшьләре", "Азат хатын" журналларында эшли. Шул чорда "Күмелгән кораллар", "Югалган матурлык", "Камил" кебек драмаларын, бай публицистикасын, тәнкыйди әсәрләрен, фельетоннарын яза. Әмма Такташ мирасының мөһим һәм кыйммәтен югалтмаган төп өлешен, инде пичәмә буынны гүзәллекне аңларга, табигать ямен, рухи матурлыкны тоярга ярдәм итеп, чакырып, югары әхлак, туган илгә бирелгәнлек рухында тәрбияләп килгән поэзиясе тәшкил итә. Соңрак Ф.Кәрим, И.Юзеев, Роберт Әхмәтҗанов, Р.Харис, Ш.Анак, Р.Фәйзуллин, Р.Зәйдулла, Г.Морат кебек шагыйрьләр үсешенә шифалы, сихәтле йогынты ясаган шигъри мәктәбен тудыра. Тарих өчен бик кыска вакыт эчендә Такташ мәңге төсен югалтмас, замандашының йөрәк серләрен, катлаулы эзләнүләрен, тар идеология кысаларында бәргәләнүләрен чагылдырган шигърият тудырды, үзе әйткәнчә, "халәте рухиянең иркен агуы"н сынландыруның гаҗәеп күп яңа мөмкинлекләрен ачты. Аның иҗатында чордашларын борчыган низаглар, чишелешен көтеп яткан мәсьәләләр төгәлрәк, тулырак шигъри чагылышын таба. Аның мәхәббәткә, гаилә тормышына, яшьлек яменә, тормыш матурлыгын симфоник җырлауга багышлаган, уку йортлары дәреслекләрендә ныклы урын алган әсәрләрен искә төшерик: "Зәңгәр күзләр", "Кояш күктә шулай мәңге йөзәр", "Мәхәббәт тәүбәсе", "Алсу", "Үтеп барышлый", "Мокамай", "Ак чәчәкләр" һ.б. Бу проблемаларны үзәккә алып, аларны хәл итү - әдәбиятта шактый катлаулы борылышлар ала. Шул чорда ике якын дус - Такташ белән Туфан арасында кабынып киткән киеренке шигъри бәхәс бу яктан хәзер дә гыйбрәтле. "Ташла, кызый" (1927), "Тегеләрнең кызы" (1927), "Ике чор арасында" (1927) кебек әсәрләрендә Туфан кешеләр арасында яңача мөнәсәбәтләр урнаштыру, әхлакый сафлык өчен көрәшкә кушыла. Мәсьәлә хисси йөрәк кабул иткәннән, уйлы фикер гамәленнән катлаулырак икән. Шагыйрь "файдалы белән матурлык" арасында тигезлек билгесе куеп, үзенең идеалы итеп "килер чорлар хисен төзешүче кызлар кирәк икән гомергә" ("Мәхәббәт физиологиясе") дигән фикерне алга сөрә. Такташ та шуңа якын фәлсәфәне раслап чыга. "Соң нәрсә ул матурлык... һәр файдалы нәрсә - матур", - ди ул. Шул ук вакытта ике шагыйрь арасында ана булуга мөнәсәбәт, хатын-кызның яңа буынга җан бирү, бала үстерүгә карашларында аерма күзгә ташлана. Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе"ндәге ананы данлаган югары монолог һәркемгә мәгълүм: Ана - Бөек исем, Нәрсә җитә ана булуга; Хатыннарның бөтен матурлыгы, Бөтен күрке ана булуда... "Ике чор арасында" әсәрендә Туфан үзгәрәк фикерне калкытып куя. "Ана булыр кеше Күп күбен дә, Иптәш булыр кеше әз әле". Туфан фикеренчә, хатын-кыз беренче чиратта үзен иҗтимагый тормышка багышларга, шәхси яшәешенә, ләззәткә баш бирмәскә, ул чорда бик хупланган революцион аскетизм дигән нәмәстәкәй юлына басарга тиеш. Кыскасы, яңа гаилә, дуслык, мәхәббәт "моделен" эзләү 20 нче еллар поэзиясендә шактый киеренке вә катлаулы бер төс ала. Күпчелек шагыйрьләр иҗатына шәхес хисләрен табигый муллыгында, шатлыгы-кайгысы, мәхәббәте-югалтуы, яшәү мәгънәсе аша сурәтләү җитешми. Такташ Зөбәйдәне аклавы, аны ана буларак күтәреп куюы белән замандашларыннан алдарак торды, ә "Алсу" шигырендә чор кешесе идеалын күзаллавын сурәтләү юлына чыкты. Такташ "Алсу" шигырен дәртләнеп, илһамланып, яратып иҗат итә. Аның һәр юлыннан чибәр, булган, чая хатынга мәхәббәте аңкып тора. Романтик образ Такташның үз холкына, яңа кеше турындагы фәлсәфәсенә, эстетик күзаллавына якын. Шуннан башка ул кеше характеры борылышларын ачып салырдай атаклы рефренны да ("Үзе матур, Үзе сөйкемле, Үзе усал, Үзе бер дә усал түгел кебек шикелле..."), сыйдырышлы композицияне дә, мул бизәкләрне дә таба алмас иде. Шул ук вакытта Алсу Көнчыгыш классикасы өлгесе буенча эшләнгән шартлы, илаһилаштырылган образ. Такташ кичереш үсешен сурәтләүдә бик нык алга китә, аны дәвамлы итеп, төрле яссылыкта, хәрәкәттә-динамикада сурәтли. Шигъри строфалар лирик кичереш үсешенә бәйле рәвештә төзеләләр, кешенең рухи халәтен төрле яклап ачу максатына буйсыналар. Шагыйрь һәр тарафтан килгән кызның холкын, характерын төрле яктан сурәтләү максаты белән, юлларны синтагмаларга, ритмик берәмлекләргә бүлә, хис белән фикернең мантыйкый берлегенә ирешә. Шигырьгә иркенлек, һава муллылыгы, тойгы төрлелеге үтеп керә. Такташ, кешене табигыйлегендә күрсәтергә омтылып, гади сөйләм элементларын, прозаизмнарны, тормышның үзе кебек үк күптөрлелекне алып керә: ...Сүгенә-сүгенә кайта Газзәсе: - Алсу, тукта инде, акыллым, Абау, Тагын карга батырдың!.. Ул үпкәләп читкә китә. Аны Алсу тагын ялынып чакыра: - Кил, уйнамыйм, бетте... Кил инде! Үзе - килсә, карга батыра. Такташ жанрлык чикләрен киңәйтергә ниятләп, поэзиядә барган эчке үзгәрешләргә юнәлеш бирергә омтыла. Аның шигырьләре берсе икенчесенә тартылып, берсен-берсе тулыландырып, төгәлләнгән бердәмлекләр хасил итәләр. "Таң кызы"н, "Сагыну" һәм "Зәңгәр күзләр" шигырьләре тулыландыра, алар арасындагы эчке тыгыз бәйләнешне тоюы кыен түгел. "Сыркыды авылы", "Давылдан соң" әсәрләрен илдә, табигатьтә барган үзгәреш-яңарышларны сынландырырга омтылыш, форманың хәрәкәтчән, дәвамлы булуы якынлаштыра. Әйтерсең лә алар "Киләчәккә хатлар"ның мөстәкыйль бүлекләрен тәшкил итәләр. Такташ табигать үзенә матурлыкны, тормыш муллыгын чумырып биргән шат, бәхетле кеше дә булырга тиеш дип фараз кыла. Хыялы җимешен гамәли кабул итә. Бу яктан татар халкы өчен иң авыр, аяныч еллар башланган (1929) чорда (меңьеллык әлифбаны, димәк ки, мәдәниятне юкка чыгарырга әмер төшә, милли телле газета-журналлар кырыла, мәчетләр җимерелә, мәктәпләр ябыла) шулчаклы бәхетле татар хатынын тормышта табуы кыен булгандыр дип уйлыйм. Такташ менә шул авыр, фаҗигале тормышны саф, илаһи кеше белән бизәү максатыннан юлга чыкканмы? Безнең алда гадәти лакировкамы? Күңелне шундый сорау да борчый бу көннәрдә. Урта хәлле крестьян гаиләсендә туып-үскән Такташ Сталин өскормасына тулаем ышанганмы, рухына, йөрәгенә якын авылны юкка чыгарып, күмәкләшүне, колхозларны хуплаганмы? Биредә шик булырга тиеш түгел, ул Февраль һәм Октябрь борылышлары шагыйре ("Ленин - революция художнигы" ди бер хатыңда), соңгысының турылыклы, ихласлы яклаучысы, көрәшчесе. Ул сыйнфый бәрелешнең елдан-ел көчәя баруына, кулакларны кызганмыйча юкка чыгару ихтыяҗына инанган шагыйрьләр сафында, тулаем көчле уйланылган "Киләчәккә хатлар" поэмасында шул кешелексез, коточкыч сәясәтне тулылыгы белән гәүдәләндергән каләм иясе. "Йомшак башлар" шигырендә ул "кулак зур корсаклы, коточкыч бер хайван була" дигән фикер белән ки лешмичә, кулакны "средняк"лар арасыннан тырышыбрак эзләргә өнди, "А, партия" шигырендә, үзен, сәләтен Сталин фиркасы өчен корбан итәргә әзер булуын икърарлый. Хәзерге югарылыктан килеп, Такташны беркатлылыкта, тарлыкта, өстән төшкән боерыкларны үтәргә әзер торуда гаепләргә ашыкмыйк. Үз чорыңнан сикереп үтүе кыен шул. Белемнәре, фәлсәфи әзерлекләре ягыннан Такташтан күп өстен, хәзер яңартып коруның, демократиянең изгеләре, пәйгамбәрләре рәтендә йөргән М.Булгаков, А.Платонов, Б.Пастернак, М.Зощенко, О.Манделынтамнар каләменнән дә Ленинга, Сталинга, хезмәт темасына, пролетар дуслыкка багышланган әсәрләр аз төшмәде. Такташ иҗатында сәяси проблемаларга борылыш шулай ук табигый. Иске дөньяның астын өскә китереп, "көлгә очыру", гыйсъянчылык чоры үтте. Мифологик сюжетлар, символлар дәвере узып, әдәбият гадәти ярларына кайтып төшә, тышкы киеренкелекне, куе хиссилекне эзлеклелек алыштыра. Һ.Такташ та тормыш таләпләренә җайлашырга тиеш иде. Иҗатында шигъри стильнең объектив өслүбе җиңә, бай төсмерлелек, ярым тоннар кими, башлангыч иҗатына хас куе сурәтлелекне, романтиканы еш кына тематик яңачалык, публицистик хөкем алыштыра. Олы шагыйрь фаҗигасе егерменче елларның икенче яртысыннан, "Пионерлар маршы", "Байрак тегәбез", "Провокатор" кебек шигырьләреннән, "иске, черек тормышны җимереп", "барабаннар сугып", "ал байраклар белән" тоталитар режимны мактау юлына чыккач башлана. Юк, сурәтлелек чараларын баету, яңача образлар тудыру, тормыш агымының шигъри сынын эзләү һәм табу җәһәтеннән Такташ һаман да иярдә, татар поэзиясенең, Ә.Фәйзи әйтмешли, алгы шеренгасында. Чор сулышы һәм кеше хисләре Һ.Такташның 20 нче еллар иҗатында нинди көч һәм сәнгатьчә тулылык белән чагылышын тапты соң? Әйтелгәнчә, шагыйрь үз чорының мөһим проблемаларын, кешенең яңага, яктыга омтылышын, бигрәк тә әхлак, әдәп, мәхәббәт мәсьәләләрен, үзе чын күңелдән теләгән үсешкә аяк чалып торган күләгәле якларны үзәккә ала. Шул ук вакытта алга хәрәкәт каршылыклы, авыр, басынкы, хәтта тышаулы. "Мәчеләр күз яше", "Габдулла агай әкияте", "Тәүфыйклы песи", "Кави әкияте", "Авызлары, борыннары җимерелгән сүзләрне яклап" кебек шигырьләрендә җанын ял иттереп, елмаеп көлеп ала да, шул чорда ук Сталин һәм аның яраннары халыкка каршы алып барган кампанияләрне яклау юлына баса ("Син дошманым минем" ("Партияле" һәм партиясез солтангалиевчеләргә), "Беспартийный", "Йомшак башлар" Һ.6.). Иҗатының тар тыкрыкка кереп, диварга килеп төртелгәнен Такташ үзе дә сиземли, андый бугай. Балаларча беркатлы, ышанучан шагыйрь башка илләрне, чит мәмләкәтләрне күреп кайту турында да хыяллана. "Татарстан җөмһүрияте Башкарма Комитетына" язган хаты (1929) шул үрсәләнүнең, тупиктан чыгуга омтылышының бер мисалы. Ул урыс, үзбәк, азәрбайҗан язучыларының күпләп чит илләргә йөрүен үрнәк итеп китереп, "безгә чит булган капитал илләрнең тормышы белән танышу" өчен Урта диңгез буйларында йөреп кайтырга рөхсәт һәм матди ярдәм сорый. Белүемчә, татар халкының атаклы шагыйре Урта Азия, Кавказ, Кырым якларыннан, Донбасс шахталарыннан ерак китә алмый, соңгы зиярәте дә аны шигырьгә рухландырмый, тәэссоратлар урта кул документаль язмаларга гына җитә. Чор тәнкыйте дә Такташка зур ярдәм күрсәтә алмый. Аның каләме казанышын тәнкыйть таный, әмма аны берсүзсез кабул итү, аллалаштыру юк. Соңгысы, Сталинның Маяковский турында әйткән мәгълүм сүзләреннән соң, һәр милли әдәбият үз Маяковскийларын "ясый" башлагач, шагыйрьнең үлеменнән соң киләчәк. Тәнкыйть еш кына аның "нервысында" уйный, сыйнфый көрәштән качып, каз бәбкәләрен, тәүфыйклы песиләрне җырлауда гаепли, һәр өйрәнчек тәнкыйтьче Һ.Такташны мишень итә дип, ачынып яза автор. Чорның күренекле тәнкыйтьчесе Г.Нигъмәти "Такташның соңгы көннәрендәге яратып язган мәүзугы нәни хулиганлык, казлар, мәчеләр кыйнау турында булды", - дип чыкса, Парсин: "Такташ Есенинның төшенке хисләрен кабатлый", - дип яза. (Кызыл Татарстан. - 1927. - 25 июнь.) "Минем хат", "Вак-төяк" шигырьләрендә С.Баттал Такташ әсәрләренә пародияләр тудыра. "Ике шагыйрь турында" (Ударниклар. - 1931. - №5-А.) мәкаләсендә МҖәлил Такташ иҗатының төп җитешсезлеген производство темасына сирәк мөрәҗәгать итүдә күрә, шул чорда эшчеләр арасыннан поэзиягә "призыв" буенча килгән, хәзер иңде исеме дә онытылган Мансур Крыймовны күтәрә. Тәнкыйть юри күрмәмешкә салышса да, Такташның соңгы чор иҗатында да шигъри иркенлек бар кебек, аның тематикасы да киң, калыбы да үзенчәлекле. Әмма эчке бушану, кеше гомерен озайта торган эчкерсезлек, һава сафлыгы җитешми, шул нәрсә публицистика ярларына алып килә. Такташ гомеренең соңгы дәверендә туктаусыз каядыр ашыга, кабалана, аның артка әйләнеп карарга, уйланырга, нәтиҗә ясарга вакыты, арасы юк. Репрессияләр чорына чаклы яшәсә, нәрсә буласын әйтүе кыен. Такташ иҗаты тирәсендә бәхәсләрнең демократиягә, фикер төрлелегенә омтылыш чорында киеренкеләнеп китүе таби гый. Шул ук вакытта Такташ иҗатына фидаилык һәм ихласлык хас. Кыска гына тормыш юлында авыр сынаулар үтсә дә, сынмый, вакланмый. Ул тормыш-көнитеш ваклыкларыннан өстенрәк торган шигъри дөнья тудыра, поэзияне сәхнәгә, олы трибуналарга алып менә. Халык арасындагы ифрат популярлыгы шигъри тамырларының тирән, күптармаклы, хисси пафослы булуы белән аңлатыла. Шагыйрь өр-яңа иҗтимагый эстетик система тудыра. Татар шигыренең сурәтлелек байлыкларын үстерүгә Такташ ифрат зур өлеш кертте. Аерым алганда, ритм, рифма өлкәсендәге яңачалыклары, ачышлары белән татар шигъриятен тиңсез баетты, бу өлкәдә аның белән ярыша алырлык шагыйрьләр бармак белән санарлык. Рифманы Такташ күп йөкләмәле итеп кулланды. Чөнки ул шигырьне кичереш үсешенә түгел, ә шигырьнең үзен кичереш хәрәкәтенә, динамикасына буйсындыра: Тарих адымнары - туар еллар Безне алып бара. Беләбез. Үсәр ачу таңы ерак түгел - Шуның өчен көлә-көлә без Иске елның канлы зур пәрдәсен Үлем маршы белән ябабыз. ("Еллар таңында") Биредә Такташ строфаны калыплап килүче рифманы да ("көлә-көлә - ябабыз"), эчке кафияне дә кичерешне үстерүгә буйсындыра ("беләбез - көлә - көләбез - ябабыз"). Такташның үсеш каршылыкларын чагылдырган югарыда әйткән кытыршылыклар иҗатына зарар китермиләр. Аның илаһилык, кешелекле моң белән сугарылган олы поэзиясе яклауга да, аклауга да мохтаҗ түгел. Халыкның яктыга, азатлыкка омтылган бөек хыялларын сәнгатьчә камиллеккә төреп биргән Такташ поэзиясе төрле сынауларны үтеп, яктыга, мәңгелеккә юл алган үлемсез шигърият. Акыл һәм җан берлеге Татар поэзиясенең классик шагыйре, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Хәсән Туфан - фаҗигале һәм бәхетле язмышлы шагыйрь. Ул, нахакка гаепләнеп, 16 ел туган иленнән читтә, төрмәдә һәм Себердә яшәргә мәҗбүр була, шул чорда якыннарын югалта, бихисап михнәт кыенлыкларны башыннан кичерә. Әмма Хәсән Туфан давылларда, җилләрдә дә туган иленә, халкына, аның киләчәгенә ышанычын югалтмый, милләтенең йөрәк җәрәхәтләрен дәвалаучы, аңа җан җылысы бирүче күренекле сүз остасы дәрәҗәсенә күтәрелә. Иҗатының тирән эчтәлеге, заманчалыгы, сәнгатьчә яңачалыгы белән ул - бу сүзнең югары мәгънәсендәге халык шагыйре, акыл белән җан берлегенә ирешкән олы сүз остасы. Хәсән Фәхри улы Туфан Татарстан җөмһүриятенең Аксубай районы Иске Кармәт авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә сигезенче бала булып дөньяга килә. Укырга-язарга әтисеннән, табигать матурлыгын, мохитне аңларга шигъри җанлы, хисчән әнисеннән өйрәнә. 1905 елда авылларында мәктәп ачылгач, Хәсән белем алуны шунда дәвам иттерә. 1914 елның язында ул, өлкән абыйларына ияреп, Себер якларына чыгып китә, бакыр руднигында эшли, көзен туганнары аны Уфага, шул чорның алдынгы мәдрәсәләреннән берсе - "Галия"гә укырга җибәрәләр. Анда булачак язучы Г.Ибраһимов, Ш.Бабич, С.Рәмиев, М.Гафури, С.Сүнчәләй кебек әдипләр белән аралаша. 1917 ел вакыйгаларын Туфан Уралда, эшчеләр арасында каршылый, 1918-1924 елларда Урал һәм Себер мәктәпләрендә, 1924—1928 елларда Казанның Бишбалта мәктәбендә укытучы булып эшли. 1930-1934 елларда Татарстан радиокомитетында редактор, аннан соң берничә ел "Совет әдәбияты" (хәзерге "Казан утлары") журналының җаваплы сәркатибе хезмәтләрен башкара. 1940 елда Хәсән Туфан кулга алына. Аны милләтчелектә, совет властена каршы астыртын көрәш алып баруда, "Ант" (1935) поэмасында идеализмны яклауда, шәкли якка өстенлек бирүдә гаепләп, үлем җәзасына хөкем итәләр. Туфан, җәлладны көтеп, алты ай Казан төрмәсендә утыра. Язучылар идарәсенең, үзенең һәм хатыны, актриса Луиза Сәлиасгарованың тырышлыгы, үзәк оешмаларга мөрәҗәгатьләре нәтиҗәсендә булса кирәк, үлем җәзасы ун ел каторга белән алышгырыла. Аннан соң да әле ул ун ел туган җиреннән читтә, Себердә яшәргә мәҗбүр була. Сталин үлгәч, 1956 елда шагыйрь Казанга кайта. Әдәбиятка Хәсән Туфан егерменче еллар уртасында килә һәм тиз арада үз фикере, үз шигъри аһәңе булган шагыйрьләр белән бер рәткә баса. Әдәбият тарихында сирәк очрый торган мондый уңышның, киң җәмәгатьчелек тарафыннан шулай тиз танылуның сәбәбе нәрсәдә иде соң? Сүз дә юк, бу уңышы белән Туфан табигый сәләтенә, тормышны белүенә һәм яңа иҗтимагый чорга "бурычлы" иде. "Урал эскизлары" (1926), "Ике чор арасында" (1927), "Иске Рәсәй үлде" (1927), "Бибиевлар" (1927), "Башлана башлады" (1927) кебек эпик әсәрләрендә яшь шагыйрь егерменче гасырның үзәк вакыйга-хәлләрен калкытып куя, чорның романтик рухына бәрабәр сурәтләү чараларын хәрәкәткә китерә, татар шигъриятен яңа географик һәм сәяси мохит, "соңгы мамонт" кебек, эре гәүдәле, катлаулы характерлы образлар белән баета. Туфанның бу әсәрләрендә өермәле елларның чын күренешләре, үз биографиясеннән алынган вакыйгалар тасвирлана. "Алаканат" Минап, дуамал, бунтарь йөрәкле "ристан" Хабулларның прототиплары да бар", - дин яза ул поэмаларның үзәк каһарманнары турында. Эпик дастаннарны хәтерләткән бу поэмаларга фикерләү киңлеге, ил, күк, җир, йолдызлар белән эш итү һәм күпмәгънәлелек, куе сурәтлелек хас. Шагыйрь, лирика чараларына киң таянса да, нигездә, фикергә, зиһен эшчәнлегенә өстенлек бирә, метафора-чагыштыруларның куеларын, берсен-берсе кысрыклап килгәннәрен ярата, халыкның мәкаль-әйтемнәренә киң таяна. "Башлана башлады" поэмасыннан берничә мисал китерик: "маузер пистонының чакмасы күк, күтәрелде безнең уебыз", "двигатель ходка киткән кебек, уылдады бердән бөтен зал", "аяк тавышы, ватык мотор тавышы шикелле", "ана сөте белән кермәгәнне тормыш үзе кертә күңелгә". Дәреслекләрдә шигырьне аңлы рәвештә катлауландыру үрнәге буларак китерелә торган өзекне укып карыйк. Кара сыер төсле кара төнне Кемдер суйды: Ялкынлы кан китте бугаздан... Домналар ул, Булкан уянган күк, Йолдызларга пожар сузалар. ("Урал эскизлары") Замана рухына ярашырга тырышса да, лирик зат ахыр чиктә шук, шаян авыл егете булып кала. Җил килде дә ашыгып, кысып үпте, Аерылганда үпкән кыз кебек, Онытмаска булды: кепкамны ул Алып китте минем төс итеп... ("Урал эскизлары") Туфанның егерменче еллар иҗатын, Урал табигатен, инкыйлаб давылларында үзләрен эзләгән, кырыс холыклы кешеләрне сурәтләүгә генә кайтарып калдыру берьяклы булыр иде. Яшь шагыйрь уңай каһарман, яңа гаилә, әхлак, мәхәббәт кебек "вактөяк" мәсьәләләр хакында да уйлана. "Ташла, кызый" (1927), "Тегеләрнең кызы" (1927), "Җырланмаган җырлар турында" (1926), "Көнчыгышның яңа баласы" (1927) кебек шигырьлә реңдә ул әхлакый сафлык, рухи бөтенлек, үзе чын күңелдән инанган яңа җәмгыять төзү өчен барган бәйгенең аерылгысыз өлеше итеп бәяли. 1928 елда Туфан ил буйлап, җәяүләп сәяхәткә чыгып китә. Аның берничә елга сузылган бу зиярәте татар поэзиясен Урта Азия, Кавказ табигате, яңа тирәлек белән баетты, "кыңгыр ятып челем тарткан Урал", "күксел таулар", "аксак болытлар" янына дала, сәмум, чүл сурәтләре өстәлде. Шагыйрь иҗатының икенче чорына керде. Утызынчы елларда каләменнән төшкән "Ак каен" (1933), "Узып барышлый" (1939), "Күмелгән эзләр истәлеге" (1939), "Ташкент багларыңда" (1940), "Очрашырбыз әле" (1940) кебек шигырьләреңдә Туфан табигать белән кеше, тарих белән шәхес арасындагы катлаулы һәм үзгәрә килгән мөнәсәбәтләрне калкытып куя, табигать тормышында тирән эчке фәлсәфи мәгънә, каен яфрагы зарында, төнге йолдызлар җемелдәвеңдә, ком бураннары шавыңда олы яшәешнең, мәңгелекнең мизгелләрен күрә. Бу чор иҗатыңда халыкчанлыкка, лиризмга борылыш көчәя. Татар халкының борынгы бабалары, хәзер кардәш халыклар яшәгән Урта Азия табигатен, тарихын сурәтләүгә, адәм баласы белән тирәлек арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләргә Туфан соңрак янәдән кайтып төшә. 1947 елда ул теләсә кайсы шагыйрьнең сайланмасын бизәрлек югары кимәлле "Халыклар капкасы" янында", "Каплан-Кырда", "Кәрван", "Кара-Ком ягыңда" шигырьләрен иҗат итә. Сөйлә, изге Җаек даласы, Сөйлә миңа үткән көннәрне: Хәзәр, болгар кайдан килгәнне, Мин аларның кандаш баласы, Сөйлә, изге Җаек даласы... ("Халыклар капкасы" янында")* Бу шигырьләрдә эзсез югалган җанлы үткәнне сагыну, үлем, караңгылык, вәхшилек, явыз көчләр белән көрәш фаҗигасе үзәккә алына. Кәрван йөргән элек бу кырда, Юл сабуны йөкләп ишәккә... Юлда яткан коры сөяктә Сызгыра җил үткән турында: "Кәрван йөргән элек бу кырда..." ("Кәрван") Субутай күк усал сызгырып, Аягүрә баса өермә. Ком тауларын алтын игенгә - Идел ягына әйди ыжгырып, Юлбасар күк усал сызгырып. ("Кара-Ком ягында") Мисаллардан күренгәнчә, Туфан, нигездә, реалистик поэзия һәм халык иҗаты ачышларына таянып, тарих һәм кеше язмышы турында тирән уйларын, йөрәк җылысы белән сугарылган хисләрен шул юнәлешкә ышанып тапшырса да, зарурият булганда, фикерен, ярсулы кичерешләрен укучыга тулырак җиткерү, шәхесне калкурак сурәтләү нияте белән, куе буяуларга, романтик алымнарга да мөрәҗәгать итә, хыял уенына, кискен чагыштыруларга таяна. "Гыйбрәт" (1947), "Гүзәл" (1957) кебек лирик парчаларында, "Ант" поэмасында, "Упкыннар өстендә" (1960) балладасында шагыйрь тормыш хакыйкате белән сәнгать дөреслеге арасындагы реалистик поэзиядә кабул ителгән чик-күләмнәрне дә онытып җибәрә, "санга сукмый" шикелле. Чыныңда романтик шартлылык, кеше белән табигатьне соң чиккәчә якынлаштыру, күпертү, арттыру, тормышны, яшәешне, кеше рухын яңача сурәтләргә, иңләбрәк күрергә мөмкинлек ача. Уйланды нигәдер, Моңайды океан... һәм әйтте сержантка: - Гафу ит, капитан, Тик сезгә баш иям Беренче мәртәбә. ("Упкыннар өстендә") Туфан иҗатының өченче, иң җитлеккән чоры - кырыгынчы - җитмешенче елларга туры килә. Дөрес, бу дәвердә шагыйрьнең фикерләү рәвеше, өслүбе шактый үзгәрешләр кичерде. Кайбер сыйфатларны югалтты, аның урынына яңалары килде. Әмма поэзиясенең төп сыйфаты - туган илгә мәхәббәт, халыкның киләчәгенә, хакыйкатьнең ахыр җиңәчәгенә ышаныч, шигъри яңалыкка вә нәфислеккә омтылыш сакланды. Сөрде аны император Август Көн итәргә мәңге еракта. Әйтерсең лә мәңге дигән нәрсә Үзгәрмичә тора бу якта? - дип яза шагыйрь язмышы үзенекенә охшаган каләмдәше турында ("Овидий Назон", 1951). Туфан лирикасының Татарстаннан читтә, сөргендә башланган дәвере, еракта гөрселдәгән дәһшәтле сугышны шәхси фаҗига, тоткын язмышы аша тасвирлаган "Авырган минутларда", "Хәят", "Каеннар сары иде" кебек 1942 елда иҗат ителгән шигырьләре белән башланып китә. Гомеренең соңгы көннәренә чаклы шагыйрь вәхшилекне, явызлыкны кире кагу, туган илне яратуны якын кешеңне сагыну аша сынландыру, табигать белән аның таҗы, югары казанышы - кеше арасындагы мөнәсәбәтне үзе өчен ахыргача ачыклау кебек иҗади кыйбласына турылыклы калды. Туфан иҗатының офыгы киңәя, чынбарлыкны һәм кешене сурәтләү алымнарына байый. Туфан 1941-1945 еллар сугышында, мәгълүм сәбәпләр аркасында үзе катнашмаса да, халкы, якыннары, дуслары тартып кертелгән бу афәт турында күп яза. "Ераккарак китеп карау" вакыйга-хәлләргә киңрәк бәя бирергә мөмкинлек тудыра. "Илдә ниләр бар икән?" (1944), Муса Җәлил хатыны Әминәгә багышланган "Иртәләр җитте исә" (1944), "Гөлләр инде яфрак яралар" (1945), "Ни булды бүген сиңа?" (1947), "Сугыш" (1947) кебек шигырьләрендә Туфан егерменче гасырның иң олы фаҗигасен ачык, төгәл вакыйгалар, фәлсәфи уйлану-нәтиҗәләр, шуларга бәрабәр камил шигъри калыплар аша сурәтли. Сугыш һәлакәтләре турында ирләрчә кыюлык белән, язмышның күзенә карап бәян итә: Тыныч кына әйтте: - Башыма төбә. Минем җаным шунда - башымда. Туган җирен өзелеп сөйгән өчен "Гаепле" ул фашист каршында... ...Үксеп үскән җилдә чәчәк сибелә, Чәчәк күмә Яңа каберне... ("Чәчәк сибелә җилдә", 1947) Вәхшилекне шундый ышандыру көче белән кире кагып, һәм эзлеклелек белән, табигый итеп олы талантка ия булган шагыйрь генә тасвирлый ала. "Моабитны күрдем төшемдә" (1947), "...Ә җир барыбер әйләнә!" (1933), "Нишләтик сине, йөрәк?" (1947) кебек лирик мәрҗәннәрендә явызлыкны фаш итүгә нечкә психологик күзәтүләр, рухи дөнья чагылышларын сурәтләү аша килә. Мәхбүс шагыйрьгә, ерактагы сөйгәне турында уйланганда, таң ату вакытында кар зәңгәр күренә ("Тельманнар каны тамган камерада"), күңеле кемнедер юксынып өзгәләнгән, йөрәге телгәләнгән чорда табигать тә кайгылы, болыт та моңсу тоела ("Табигатьнең үзе кебек"). Туган иленнән читтә каңгырып яшәргә мәҗбүр ителгән ялгызак үз хәсрәте белән кыр казлары арасында якынлык таба, эчке охшашлык сиземли. — ~ Безнең дә бит шулар сьман Киткән еллар бар иде: - Кыйгак-кыйгак илем ерак, - Дигән чорлар бар иде. ("Киек казлар", 1956) Туфан еш кына кичереш киеренкелеген төс-бизәкләр, табигать сурәтләре, күп очракта гөл, чәчәк образларын сынландыру аша чагылдыра. Шигъри пөхтәлекнең, композицион җыйнаклыкның үрнәге - "Иртәләр җитте исә" әсәренең үзәгендә ике төс - ике капма-каршы көч арасында тартыш бара. Шатлык, бәхет, мәхәббәт символы ак төскә үлем, сүнү, алдану тоткасы - кара төс каршы чыга. Шагыйрь ихластан үзенең каһарманына сөенечле очрашу, кавышу теләсә дә, хәятның аерым шәхес теләгенә буйсынмый торган үз кануннары бар. Сагынып көтелгән сөеклебез илен, халкын яклап һәлак булган икән. Бу хакта хәбәре булмаган ханым очрашу өмете белән яши, күлмәгенең "карасын кими", һаман да "аклысын кия". Адәм баласын өмет яшәтә, фани тормышына эчке мәгънә, нур бөрки. Шулай ук сугыш темасына багышланган "Кырда ике ак канат ята" (1953) табигатьтәге, яшәештәге һәр гамәлнең бер-берсенә тыгыз бәйләнгән булуын раслаучы, ифрат камил һәм шул ук вакытта киеренке композицияле әсәр. Туфанның шигъри үрләреннән берсе. Ул бер-бер артлы ачыла килгән өч психологик рәттән-хәрәкәттән тора. Беренче баскычта шагыйрь якынын югалткан аккошның "төннәр буе" кемгәдер эндәшеп, моңаюын искәртә, үзгә хәл-әхвәлләрне кабул итәргә әзерли. Сәбәбен дә ача: "ята кырда ике ак канат...", "төлке тагы иснәнә җилне". Икенче рәттә явызлык корбаны - аккош канатлары "Освенцимда үтерелгән кыздан Салдырылган ак күлмәк..." белән янәшә куела. Әле бу чагыштыруда лирик затның киеренке кичерешләренә якынлашу чарасы гына икән. Үзәк хисси фикер ялдя. Өченче рәттә сөйгәненең йөрәк көзгесе - зәңгәр күзләре белән соклануы артыннан югалту, юксыну кебек авыр тойгы килеп керә. Янәдән далада моңайган аккош образы уяна, алкалы композиция төзелә, табигать сурәте кичереш дәрәҗәсен ачуга буйсындырыла ("Моңаясың, аккош, далада. Безнең язмыш, бәлки, бер үктер..."). Шагыйрьнең сугыш һәм кеше темасын үзәккә алган әсәрләренә, фаҗиганең үзен тасвирлаудан бигрәк, аның әхлакый эчтәлеген, нәтиҗәсен шәхси кичереш аша иңләү, киеренке лиризм һәм шигъри нәфислек хас. Җәлилгә, аның хатынына багышланган шигырьләрендә дә ул шәфкатьлелекне, миһербанлыкны байрагы итеп күтәреп, гомумән, иҗтимагый явызлыкка, кара көчләргә каршы чыга. Бу төр шигырьләре күңелдә нәфрәт хисе уята, тирән бер хис белән тормышка, аның шатлыккайгыларына, мәхәббәт-нәфрәтләренә яңача карарга, кешене, яшәешне яратырга өйрәтә. "Бу чиге юк озын мәңгелектә Бер генә кат яптибез ләса" ("Сиңа", 1952) икәнлекне, исәннәр, онытмаска иде! Хәсән Туфанның мәхәббәт лирикасы татар поэзиясендә аерым урын били. Шагыйрь шәхесне үстерә, рухи баета, яшәвенә мәгънә бөрки торган олы хис турында саклык һәм нәзакәтлек белән яза. "Ай чыга Арча кырыннан" (1947), "Җилләр исә" (1957), "Тамчылар ни диләр?" (1957), "Гүзәл" (1957), "Гүзәл дә түгел кебек син..." (1957), "Тынма, давыл!" (1951) шикелле йөрәктән чыккан парчаларны кат-кат укыйсы, аерым юлларын кабатлыйсы килә. Алар үзара тыгыз бәйләнгән, бер-берсен дәвам иттергән мәхәббәт романын хәтерләтә. Кешенең эчке кичерешләрен, күңел серләрен гаҗәеп бер осталык, сокланып туймаслык нәфислек белән сурәтләгән бу шигырьләр Туфанны XX гасырның бөек лириклары белән бер рәткә куялар. Күпчелек мәхәббәт шигырьләренең үзәгендә - моңсу хис, юксыну, сөйгәненең матурлыгына соклану, тәэсирләнү ята. Сөешеп тә, кавыша алмау, бер-береңә омтылып та, төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә аерылышу, читләшү үкенечле элегик моңлы юлларга салына: "Упкыннарың берни түгел, батырма тик моңлыкка" ("Тынма, давыл"), "Син^дә киттең, Төсеңне тик миңа Гомерлек бер истәлек итеп", "Йөрәгемдә синең иреннәрнең Җылысын алып китәсе иде" ("Сиңа"), "Аена түзәм, елына түзәм, мәңгесенә нишләрем?" ("Иртәләрем-кичләрем"). Фикер киндеге, әхлакый сафлыкка омтылыш, сөйгәненә тугрылык сине тирән тойгылар, олы хисләр дөньясына алып керә, шигырьләрдәге кичерешнең садәлегенә, чынлыгына инандыра. Туфанның байтак шигыре хатынына - дөньяда иң якын кешесенә багышланган: "Лу-и-зааа..." (1929), "Кайсыгызның кулы җылы?" (1956), "Әйткән идең" (1956). Беренче шигырьгә хас шаян рух, вәгъдә, киләчәктә очрашу шатлыгы икенчесендә авыр югалту фаҗигасе, сыктану белән алышына, өченчесендә сөйгән кешеңнең рухына, васыятенә тугрылыкның бөеклеге раслана: Бирде дөнья кирәкне; Еламаска өйрәтте... Кайсыгызның кулы җылы? - Бәйлисе бар йөрәкне... ("Кайсыгызның кулы җылы?") X.Туфанның үзе исән чакта матбугатка чыкмыйча, төрле кулъязмаларда, шәхси архивларда чәчелеп-сибелеп яткан нш — ~ гырьләре "Гүзәл гамь" (1990) исемле җыентыкка керде. Бу китабында ул сәяси яктан җитлеккән шәхес, татар халкының башка милләтләр арасында тигез хокуклы булуын теләп, шуны таләп итеп, янып-көеп йөрүче көрәшче буларак күз алдына баса. "Татар дигән сүзне ишетү белән...", "Мәңгелек син...", "Әгәр шваль расист...", "Иман", "Гасыр үтәр кебек" шигырьләре шуңа дәлил. Ул халыкның холкы, характеры турында җитди уйлануларын шигъри юлларга сала: Синең дә, и татар, Сыйфатың, саның бар, Холкында, йолаңда Соклангыч ягың бар: Синең төп сыйфатың Батырлык, кыюлык. Синең бу гадәтең Байрагың булырлык! ("И татар") Тормыш үзе биргән гадәтеңне Кем танымый аны, кем белми: Йә җиңелә татар, йә җиңә ул, Ә бирелми, әмма бирелми. ("Ил") Туфанның бөтен иҗаты буйлап үстерелә килгән яраткан алымнары, шигъри табышлары бар. Бер яктан ул, олы төшенчәләр, күләмле сурәтләр белән "Сингә" күчеп, дөнья белән иркен аралаша. Ул, исе дә китмичә, "кил әле, кил, үбим үзеңне бер - яратам мин сине, и Җирем! Кочагыма минем сыймасаң да, җаныма бит сыясың минем" дип, Җир шары белән "дусларча" гәпләшеп китә ("Сәлам", 1953). Шундый ук фикерләү киндеге "Ант" поэмасына, "Ә йолдызлар дәшми" (1937), "Очрашырбыз әле", "... Ә җир барыбер әйләнә!" кебек шигырьләренә хас. Күпчелек әсәрләрендә Туфан олы төшенчә - мәгънәләрне, дөресе, бербөтенне аның ниндидер кисәге, гаять мөһим өлеше аша чагылдыру алымына өстенлек бирә. "Аралагыз мине..." (1956) исемле шигырендә лирик затның туып-үскән авылын, җирен, илен сагынуын, шул юксынуыннан "газиз башкае" авыртуын укучысына җиткерәсе килә. Әмма ул туган якның үзенә мөрәҗәгать итми, ә аның күрке - "яшел шәлле" ак каенга, миләшкә сүз ката: Аралагыз мине, ак каеннар, Аралагыз, миләш, баланнар: - Ул фанатик ватанчы, - дип тирги Экваторда мине бананнар... Шәхес кичерешләре, күңел көзгесе - рухи дөнья турында уйланганда, Туфан сурәтне тарайта бара (метонимия алымы) һәм турыдан-туры йөрәк белән серләшеп китә: "Әй син, йөрәк, сансыз йолдызларның - Матдәнең бер җанлы кисәге! Каян алдың сөю, сагынуларны, каян алдың син бу хисләрне?!" ("Каян алдың?", 1947); "Ә йөрәк? Яна да яна, янусыз көне сирәк. Нишләтик инде сине без, эх, йөрәк, йөрәк, йөрәк?" ("Нишләтик сине, йөрәк?", 1947). Шагыйрь йөрәк белән серләшә, юлына гөл-чәчәкләр утыртып бара, иң гүзәл уй-тойгыларын, шатлыгын-хәсрәтен табигатьнең җанлы кыйпылчыкларына ышанып тапшыра. Чәчәккә бу чаклы гашыйк башка татар шагыйре юктыр. Туфан еш кына чәчәкне шигъри фикерләвенең үзәк сурәте итеп үстерә. Чәчәк- табигатьтәге иплелек, тәңгәллек, гүзәллек билгесе. Шулай булгач, ул укучы белән шагыйрь хисләре арасында элемтәче, арадашчы була ала, шәхес күңелендә кичерешләр дулкынын, матурлык тойгысын уята. Гөл-чәчәк сурәтләре Туфан өчен ачык төсле, күзгә бәрелеп торган, "алтынсыман" бизәкле чагыштыру-сынландырулар ясауда таяныч-өлге. Табигать күрке еш кына шигырьнең исеменә чыгарыла. "Тәрәзәсе гөлле өйнеке" (1938), "Гөлләр инде яфрак яралар" (1945), "Чәчәк сибелә җилдә" (1947). "Ландыш" (1956) шигырендә чәчәккә тиң ак халатлы хатын авыруның кара куышына кереп, аны сихәтләндерсә, аякка бастырса, "Ромашкалар" да (1956) гөл сурәте тормыш фаҗигасен, мәхәббәт сагышын ачуга буйсына. Лирик зат бик борынгы халык ышануыннан калган "сөя микән, ярата микән" дип, ромашка чәчәгенең "канатларын йолка". Мәгәр бу уен шәхес күңелендәге йөрәк өзгеч шомны, юксынуны җиңә алмый. Лирик затның рухи халәтендә туган, яңа кичереш дулкынына бәйле рәвештә, табигать сурәте дә үзгәрә, "җилдә бер күренеп, бер күмелеп" утырган шаян ромашканы кабер өстеңдә үсеп утырган резеда чәчәге алыштыра. Туфан лирикасының нигезендә тулаем фаҗига ятса да, шагыйрь шаяртып, көлеп, күңел көрлеге, тормыш бөтенлеге тудырган кешелекле юмордан, төрттереп алудан да баш тартмый ("Табын җырлары", 1939; "...И безнең бикәләребез", 1939; "Җамали чамалый", 1947; "Туй "дога"лары", 1947). Туфан туктаусыз лирик поэзиянең жанр кысаларын киңәйтү турында уйлана. Нәтиҗәдә, поэма, әкият, баллада янына якын дусты, каләмдәше Такташка багышланган "Ә үткәнгә хатлар бармыйлар", туган авылын олылаган "Кармәт истәлекләре" кебек шигырь бәйләмнәре туа. Туфан үзенең остазлары рәтендә Көнчыгышның бөек лириклары Гомәр Хәйям, Хафиз исемнәрен атый. Мәсәлән, "Ант" поэмасында Гомәр Хәйямнан өзек китерә, аның белән киңәш табыш итә, серләшә: "...Фиалкалар төсле болытлардан ясмин ява, Хәйям күрәмсең!" Тукайны еш телгә ала ("Тукайның туганы", 1940; "Тукай тавышын эзләгәндә", 1953). Лирик композиция төзү маһирлыгына алардан өйрәнүен яшерми. Аерым алганда, беренче һәм бишенче юллары шул килеш кабатланып, әмма мәгънәви басымнары белән аерылып торган бишьюллык строфаны Туфан Көнчыгыш классикларыннан үрнәк-өлге итеп алганлыгын искәртә. Бу строфа аның дистәләгән лирик шигырьләрендә үстерелә. Каплан-Кырда сөякләр ята... Җилләр исә мине үгетләп: - Чүлдә сиңа, кеше, ни кирәк? - Күзен төбәп күкләргә таба, Каплан-Кырда сөякләр ята. ("Каплан-Кырда") Шул рәвешле Хәсән Туфан татар поэзиясенең бай һәм олы тарихында мактаулы урыннарның берсен биләгән, үз шигъри мәктәбен тудырган шагыйрьләрнең берсе. Хәзерге шигъриятнең гомуми үсеш дәрәҗәсенә, аның аерым вәкилләренә Туфан исеме белән билгеләнгән юнәлешнең шифалы тәэсире зур һәм дәвамлы. Аның иҗатын өйрәнүгә Хатип Госман, Мәсгуд Гайнетдинов, Нил Юзиев, Рафаэль Мостафин, Альберт Яхин кебек галимнәр зур өлеш кертте. Яңа буын әдәбият белгечләрен Туфанның кайнар хисле, тирән фикерле, гамьле поэзиясе белән очрашулар бәхете, яңадан-яңа ачышлар көтә. Гомәр Бәширов иҗатында чор проблемаларының чагылышы Әдәбиятның эчтәлегенә ишарә иткән "чор проблемалары" дигән төшенчәне язучының теге яки бу вакыт аралыгында илдә, дөньяда урын алган, халык, милләт язмышында булган катлаулы борылышларны, тетрәнү-шатлыкларны турыдан-туры, маңгайга бәреп калкытып куюы дип аңларга ярамый. Чөнки әдәбиятның асылы шартлылык, күчерелмә мәгънә, һөҗү сәнгатендә ирония, юмор, киная икәнне онытмаска кирәк. Сүз сәнгате бу хасиятен югалтса, кире чыгып булмаслык тыкрыкка килеп керә яисә коры публицистикага әйләнә. Марксизмга табынырга мәҗбүр әдәбият фәненең кайбер уңай яклары булып, әсәрнең юнәлешен, каһарманнарның язмышын, тотышын, тел, өс — ~ лүб күренешләре хәрәкәтен андата алса да, ул тормыш кысаларына сыешып бетмәгән, җирдән шуышып бармаган катлаулы әсәрләрне шәрехли алмады, кабул итмәде һәм иң җиңел юл сайлап, аларны тулаем кире какты. Бу хәл әдәбиятны, аның фәнен, тәнкыйтьне зәгыйфьләндерде, берьяклылыкка алып килде. Җөмләдән, гасыр башында әдәбиятта, сәнгатьтә үсеш алган модернизм, безнең поэзиядә, күпмедер күләмдә прозада да тамыр үрләткән символизм, футуризм, акмеизм кебек дөньяны, кеше аңын яңачарак, үзгәрәк яссылыкка күчереп сурәтләгән агымнар читят, буржуаз череп таркалу күренеше буларак кына бәяләнделәр. Кабул итмәү, аңларга тырышмау, аңлата алмау - иң ансат юл иде. Өч революцияне башыннан кичергән Г.Бәншров XX гасырның шатлыклы һәм фаҗигале тетрәнүләренең җанлы шаһиты гына түгел, актив катнашучысы да иде. Шуңа да үзендә әдәби көч, талант сизенгән шәхес иҗатка чор биргән олы мәсьәләләр белән килеп керде. Ятнь язучы беренче хикәяләрендә тормышны кырыс дөреслегендә, үз табигый рәвешләрендә сурәтләү юлын сайларга тиеш иде. Чөнки социалистик реализм язучыларга үтә катгый таләпләр куйды һәм нәрсә турында, ничек язарга икәнлекне билгеләде, читкә чыкканнарның башына сугып торды. Чор проблемаларын чагылдыруга нисбәтән Г.Бәншров иҗатын ике зур чорга бүлеп карарга мөмкин. Беренче дәвердә язучы яңа методның таләпләрен бик тырышып үти, әмма шунда да дөньяны үзенчәрәк сурәтли. "Сиваш" белән "Намус" әсәрләре шуның ачык үрнәге. Ул аларда да туган якны, табигатьне, мәхәббәтне һәм кеше күңелендәге кырыслыкны, усаллыкны, миһербансызлыкны сурәтләгәндә, романтик алымнарга, күпертү ысулларына таяна. Әмма катгый кануннардан читкә чыкмый, тәртәгә типми. "Сиваш"ның уңыш казануы табигый. Салада мөгаллим булып эшләгән Гомәрне 1919 елда Кызыл Армиягә алалар. Кулына мылтык тотып, ул Көнбатыш, аннары Көньяк фронтның хәрби хәрәкәтләрендә, аерым алганда, атаклы Сиваш-Перекоп операциясендә катнаша. Шул вакыйга-хәлләрне сурәтләү повестьның вакыйга манзарасын тәшкил итә. Г.Бәншров гражданнар сугышының киеренкелеген, вакыйгаларның драматизмын бик оста күрсәтә алган. Укучыны сугыш эпизодларын җанлы итеп чынбарлыктагыча сурәтләү, вакыйгаларның үзгәрешен бирә белү, каһарманнарының эчке дөньясына үтеп керү сәләте әсир итә. Әлбәттә, бүген язучыны граҗданнар сугышы елларында кирәкмәгәнгә бик күп корбаннар бирү, ике яктан да кыргый хисләр котырынуы, кеше язмышы өчен җаваплылык булмау кебек ачы хакыйкатьне ачып бирмәве өчен гаепләргә мөмкин. Әмма "Сиваш"ның гуманистик кыйммәтләрне раслаучы кисәкләре безнең көннәрдә дә ышандыргыч һәм заманча яңгырый. Г.Бәншров турындагы тәнкыйть хезмәтләре арасында кешенең яңадан тууы һәм тернәкләнүе проблемасын күтәрмәгән мәкаләне табу кыендыр, мөгаен. Еллар үтү белән язучының әдәби-эстетик карашлары үзгәрә бара, иҗаты җитди эволюция кичерә. Әмма үзәк кредо - кешене, аның җанын, йөрәген андарга, тормышны гармонияле шәхеснең тантанасы буларак күрсәтергә омтылуы сакланып кала. Менә шушы концепция "Сиваш"ны язучының иҗади үсешендә сыйфат җәһәтеннән яңа чорны билгеләгән "Намус" романы белән кисештерә. Г.Бәншровның яңа әсәре сугыш елларындагы колхоз авылын сурәтләүгә, фашизмны җиңүгә бәя биреп бетергесез өлеш керткән совет тылының калку манзараларын җанландыруга багышланган. Романдагы һәр фразадан "көрән аждаһа" белән үлем якалашуының сулышы бәреп тора. Кырыс, борчулы колхозчылар уңыш җыярга чыгалар. Шәхси мәнфәгатьләр һәм кайгыхәсрәтләр арткы планга күчә. Фронтны икмәк белән тәэмин итү алар өчен хәзер төп максатка әверелә. Язучы раслый: халык тиешенчә яшәп тә карамаган әле, аның сайлап алыр юлы да булмаган. Өлкән буын җилкәсенә бер-бер артлы ике сугыш, җимереклек, ачлык кебек коточкыч кыенлыклар төшә. Менә тагын яңа бәла. Ирләрен һәм егетләрне сугышка озату. Фронттан авыр хәбәрләр... Әмма халык теләсә нинди очракта да яшәргә, түзәргә, шәҗәрәсен, гореф-гадәтләрен, телен... саклап калырга бурычлы. "Намус"та Г.Бәширов калку образларның тулы бер галереясын тудыра алды. Ашыкмый-кабаланмый гына ул саран, әмма саллы буяулар белән картайса да, өлгерлеген, терелеген югалтмаган Айтуган, ярсу колхоз рәисе Тимери, күп сүзле, бераз катып калган, әмма ихласлы парторг Айсылу, эшлекле, аек акыллы Мәүлихә, мул мәхәббәт иясе, дуамал Әпипә, җитез ихтыярлы Зәйнәпбану, үзен бөтереп алган хисләрен шигырь белән сөйләп бирергә хыялланучы Карлыгач, үзе теләп фронтка киткән Гөлзәбәр, укытучы, артиллерист, төзәлмәс романтик Хәйдәр образларын җанландыра. Соңгы елларда серле үтерешләргә, көчләүләргә, наркоманиягә, Сталин лагерьларында кешелек дәрәҗәсен мыскыллауларга, шпиономаниягә багышланган "шок" прозасының тәмен татыган укучыларга "Намус" шактый ук төче, сузынкы, үгет-нәсихәтле, ә кайбер геройлары ап-ачык хакыйкатьләр рупоры, мәгълүм чорның җимеше булып күренергә мөмкин (әйтик, колхоз системасын беркатлы идеаллаштыру, Нәфисәнең яраланган Зиннәткә үгет-нәсихәтле хаты, Айсылуның җыелышларда пропагандистик чыгышлары, райком сәркатибе Мансуров кебекләрнең "...сәнгать халыкка хезмәт итә" тникелле "кырыс" тәгъбирләре). — ~ Әлеге кимчелекләрне атаганда, шулай да истә тотыйк: романда сурәтләнгән буын шулай тәрбияләнгән, бу язучының да бәхет һәм идеал турындагы карашларына туры килә иде. Хәбәрдарлык һәм демократия заманында укучы шундый отышлы сорау да бирергә мөмкин: язучы Г.Бәншров төнге кулга алуларны, коточкыч әләкләрне, намуслы һәм әдәпле кешеләрнең юкка чыгуын белмәгәнмени? Мөгаен, белгән, белгән генә түгел, куркаклыкның, хыянәтнең, бертөрлелекнең бәлки әле урыннарда, соңрак Язучылар берлегеңдә барган законсызлыкларның шаһиты булгандыр. Хәзер без аны, шул чорда яшәгән башка язучыларны ачып бирмәгәннәре, тираниягә һәм халыкның иң яхшы өлешен күпләп юк итүгә каршы баш күтәрмәгәннәре өчен гаепләргә хакыбыз бармы икән? Юктыр дип уйлыйм. 60 нчы елларның икенче яртысыннан Г.Бәншров иҗатына яңарыш килә. Ул, шәхес кичерешләрен тирәнрәк тасвирлау юлларын эзләп, социалистик реализмның тар кысаларыннан качарга тырыша. Милли башлангычка игътибар бирү, яшәеш нигезләрен нечкә, күзгә бәрелеп тормаган деталь-күренешләрдә эзләү, халык тарихының ерак тамырларына үтеп керергә тырышу - "Туган ягым - яшел бишек" әсәрен тар рамкалардан алып чыга. Алдарак "Җидегән чишмә", "Көзге ачы җилләрдә", "Язмыш, язмыш" әсәрләре шул милли юнәлешне үстерәләр. Халык иҗаты гәүһәрләре белән мавыгуы да дөреслекне, хакыйкатьне эзләү юлыңда бер таяныч булдылар. Әйтик, "Туган ягым - яшел бишек"нең фәлсәфи катламы туып-үскән якның символларыннан, хәл-әхвәлләр бәйләнешеннән үсеп чыга. Дөрес, яңа әсәрләреңдә дә, нигездә, гасыр башыңда барган вакыйга-күренешләр ята. Бәхет нәрсә ул дигән сорауга җавап эзләгәндә дә, автор күнегелгән стереотиплардан читкә чыга алмый кебек. Бәхет - ул революциянең җиңүе, халыкка ирек, азат тормыш бирелү, ди автор. Бусы иңде Гумәр түгел, ә идеологиягә җим ташлаган, аны тынычландырган Гомәр Бәширов фикере. Ә төп каһарман Гумәр исә өметкә, әүвәл ата-анасына, аннан туган ягына, дусларына ышана. Өметеңне югалтмасаң, бәхет килер, ди. Бәширов әсәрләренең юнәлеше һәм жанр составы шактый күпьяклы. Әмма прозасының фәлсәфи-әхлакый нигезен, шәхси тасвирын "Сиваш", "Намус" һәм "Туган ягым - яшел бишек" билгели. Аларда XX гасырның беренче яртысындагы шәхеснең социаль-әхлакый эзләнүләре, тарихы калку чагыла. Татар әдәбияты патриархы Г.Бәншров китаплары максат ачыклыгы белән әсир итә. Хәзерге чорда кешеләрнең усаллануы, рәхимсезлеге һәм оятсызлыгы шартларында, каһармансыз әсәрләр басымчанлык иткәндә, сүз остасының каләме тудырган Шәмси, Нәфисә, Гумәр һәм башка персонажлар тормыш ның мәхәббәт, дуслык, гаилә, табигатькә рәхимле мөнәсәбәт кебек гап-гади яклары турында кешеләрнең исенә төшерәләр... Бәширов геройлары - гадәти кешеләр, әмма алар туганнарына, тирә-якка мәрхәмәтле булулары белән яңа буынны да рухландырырга сәләтлеләр. Кыйммәтләрне яңадан барлау - законлы күренеш. Узгандагы казанышларны һәм хаталарны танып-белү, аларның асылына төшенү өчен катлаулы юл үтәсе бар. XX гасыр татар әдәбиятына нигез салучыларның берсе - Гомәр Бәширов китапларында, мөгаен, кайбер нәрсәләр искергәндер, безнең җәмгыятьнең үсеш юллары турында хәзерге карашларга туры килеп бетмидер, дәвернең кайбер проблемалары күтәрелми калгандыр, әмма аның әсәрләрендә тормышны ярату, бурычларыңны аңлау тойгысы, халык көчен тоемлау, самими лиризм һәм образлы бай тел хәзергә кадәр үзенә тартып тора. Әдипне үз заманы фонында, үзе яшәгән һәм иҗат иткән чорда күрү һәрчак хәерле. Г.Бәншров әсәрләрендә 20 нче һәм 40 нчы еллардагы ил тормышының кырыс тарихы үзе күргәннәр һәм кичергәннәр аша чагылыш таба. "Вопросы литературы" журналында басылган мәкаләсен язучы "Әдәбиятта минем сукмагым" дип атаган иде. Татар прозасында "Бәширов сукмагы" бар. Аның ярдәме һәм йогынтысы белән бүгенге татар әдәбиятының төп көчләре үз юлларын таптылар. Киләсе гасыр әдәбияты да, һичшиксез, Гомәр Бәширов иҗатын әйләнеп үтмәс, аның казанышларына таянып, яңа үрләр яулар. Февраль, 2001 Матурлык дөньясында... Белмим, кайсы таулар күкрәгеннән һәйкәлеңнең ташы, тимере, - Тик син үзең халык йөрәгеннән, Халык мәхәббәте - синең исемең, Халык гомере - синең гомерең! Бер-берсен тулыландырып, ачыклап килгән, ике мәгънәви аерымлыкны (һәйкәл һәм шәхес) бөтен иткән "Габдулла Тукайга" исемле шигырен Әхмәт Фәйзи элеккеге Куйбышев, хәзерге Тукай мәйданында бөек шагыйрьгә һәйкәл куелу уңаеннан һәм үләренә берничә көн калгач иҗат иткән. Тукай исеме, рухы белән илһамланып, шул исемнән, иҗаттан нур, якты җы лылык алып, соңгы сулышына чаклы остазына тугрылыклы иҗади шәхес... Татар әдәбияты чынбарлыкның төрле яшәеш кыйтгаларын индәгән, сүз сәнгатенә мәгълүм барлык жанрларда диярлек үзен иркен хис иткән мул талантлы язучыларга бай. XX гасыр сүз сәнгатен күзләгәндә генә дә, Фәтхи Бурнаш, Нәкый Исәнбәт, Салих Баттал, яшьрәк буыннан Зөлфәт Хәким, Әхмәт Гадел, Рашат Низами, Гәрәй Рәхим, Ркаил Зәйдулла исемнәре зиһенгә килә. Тулылыкка дәгъва итмәгән санауны әдәбиятыбыз тарихыңда тирән эз калдырган, тирән эрудицияле, югары интеллектка ия шагыйрь, драматург, прозаик, публицист Әхмәт Фәйзи исеме бизи, тулыландыра... Уфа шәһәрендә вак һөнәрче - итек тегүче гаиләсендә дөньяга килгән малайның шәхес буларак өлгерү чоры шактый катлаулы, өермәле дәвергә туры килә. Күпчелек татар балалары кебек Әхмәт башлангыч белемне мәдрәсәдә ала, аннан шул калада урнашкан татар мәктәбендә (ул чорда Уфада, нигездә, татарлар яши) укый. 1921-1922 елларда илгә корылык афәте ябырылып, ачлык эзәрлекләвеннән качып, Урта Азиягә чыгып киткәнче, беркадәр вакыт Оренбургның Шәрык институтында гыйлем эсти: шул чорда иҗатка дәрте уяна, Муса Җәлил белән таныша һәм дуслашып китә. 1924 елда Донбасс якларына килеп, татар шахтерлары арасында укыту-мәгариф белән шөгыльләнә, 1928-1930 елларда Казан, Мәскәү калаларында, Арча төбәгендә матбугат һәм мәгърифәт эшләреңдә актив катнаша, 1931 елда исә Мәскәүгә күчеп, шунда төпләнеп кала һәм гомерен язучылыкка багышлый. Әхмәттә әдәбиятка һәвәслек иртә уяна, 13-14 яшендә ул Тукай, Гафури, Рәмиевләргә ияреп шигырьләр яза башлый. 1920 елда "Матурлык дөньясында" исемле комедиясе Уфа, Оренбург сәхнәләреңдә уңыш белән бара. Чор шагыйрьләрдән фикерләү киңлеге, кичереш яңачалыгы, шигъри калып үзгәлеге, ритм-рифма, аваз төрлелеге таләп итә. Әхмәт Фәйзигә Такташ, Туфан, Нәҗми, Кутуй, Исәнбәтләр белән бергә гасыр поэзиясенең нигез ташларын салуда, киләчәктә үсеш юлларын билгеләүдә катнашырга насыйп була. Дөрес, егерменче еллар дәвамында ул эзләнү-тәҗрибә чорын кичерә, чор шаукымы - "телеграф стиль" белән мавыга, чит-ят сүзләр белән чуарланган купшы телгә өстенлек бирә. Ә. Фәйзинең "Яңа җырлар" исемле беренче җыентыгы 1927 елда басылып чыга. Исеменнән үк күренгәнчә, яшь шагыйрь поэзиядә яңа сүз әйтүгә дәгъва итә, әмма ул яңачалыкны берьяклы аңлап, традицион шигырьне, татар поэзиясендә элек-электән яшәп килгән калыпны, образлар системасын ватып-җимереп, өр-яңа шигырь тудыру дип күзаллый. Ятнь каләм иясе катлаулы чорны аннан да катмарлырак экспрессив, чуар, аңлаеш сыз метафоралар, өзек-төтек фразалар, кыскарту, ялгаулар ярдәмеңдә чагылдыру зарури дип саный. Төнге поход... Кыр... Кар... Төнгә сәлам Безнең итекләрдән шыгырдау: Безнең яу - Дәү! ("Миллион Зиннәт", 1927) Егерменче елларда иҗат иткән шигырьләренә фикер ачыклыгы, дөньяга карашның калыпланып җитешмәгәнлеге, шигъриятнең барыр юлларын төгәл итеп күз алдына бастыра алмавы чуар романтизмга, кеше кичерешен үсештә бирүне производство, эш процессын сурәтләү белән алыштыруга алып килә. ("Чуен клуб", 1924; "Рекорд сугып бөтен өстенлеккә", 1924; "Шахтер тавышы", 1925; "Пилот мәхәббәте", 1929; "Донбасска икенче хат", 1931 һ.б.) Яшь шагыйрь бер үк вакытта Тукайга да, Такташка да, Маяковскийга да охшарга тырыша. Утызынчы еллар башыннан Ә.Фәйзи "елгыр сүз, төче үгет"тән арына барып, халык тормышы белән яшәүче, татар шигъриятендә интеллектуаль поэзия традицияләренә өстенлек бирүче, иҗтимагый рухлы, публицистик яңгырашлы, кешенең рухи дөньясында туа килгән яңалыкларны нечкәлекләре белән сиземләп, шигъри образлар аша сурәтләү сәләтенә ия шагыйрь буларак күтәрелә. "Еллар бусагасында" (1927), "Флейталар" (1933), "Дала һәм кеше" (1936) кебек әсәрләре шигъри өлгергәнлекнең ачык мисаллары. Тормыш таләбе һәм табигый таланты аны олы поэзия юлына алып чыга. 30 нчы елларда ул психологик анализга, шәхес кичерешләрен тирәлек белән бәйләп, үсештә сурәтләүгә өстенлек бирә. Эчке хисси күренеш, лирик геройның табигый эзлеклелек белән ачыла килгән рухи дөньясы поэзиясендә үзенә бер нәзакәтле шигъри аһәң, моң тудыра. Язучы, гадәттә, дөньяга карашына, рухына якын һәм үзе яхшы белгән теманы кайта-кайта эшкәртә. Ә.Фәйзинең дә шундый юнәлеше бар. Ул - зыялының олы дөньяда үз урынын эзләве, кабалануы, бәргәләнүе, фаҗигасе һәм сөенечле табышы. "Аның иҗатында үзенең хисләрен билгеле бер тәртипкә салып өлгермәгән ярсу йөрәкле интеллигентның йөзе, аның эчке кичерешләре ачык чагыла башлады", - дип язуы белән Г.Кашшаф хаклы иде (Совет әдәбияты. - 1947. - №6. - 91 б.). "Флейталар" (1933) поэмасында шагыйрь интеллигенциянең киеренке әхлакый-фәлсәфи эзләнүләрен, канына сеңгән каршылыклар белән көрәш барышында шәхеснең субъектив омтылышлары бе — ~ лән чынбарлыкның кырыс таләпләре аркасындагы каршылык, ахыр чиктәге гармония мәсьәләләре борчый, уйландыра. Психологик анализ алымнарына, лиризм чараларына таянып, геройның киеренке эзләнүләрен яшермичә, аның фаҗигасен идеаллаштырмыйча сурәтләп, "Флейталар" поэмасы белән Ә.Фәйзи үзен җитлеккән шагыйрь буларак раслады. Үз чорында ук югары бәя алган бу әсәреннән соң берни язмаса да, Ә.Фәйзи эчтәлек белән форма бердәмлегенә ирешкән, фикер илә сәнгатьчә камиллек үрнәге итеп китерерлек бу әсәре белән татар поэзиясе тарихында калыр иде. Чорның күренекле шагыйре М.Светлов тәрҗемәсендә поэма рус телендә дә уңышлы яңгырады, матбугатта уңай бәясен алды (Совет әдәбияты. - 1934. - №7). Поэманың эчтәлегенә тукталып тормастан шуны искәртәсе килә: зыялы лирик каһарманның шашкын хисләрен, эчке эзләнүләрен үсештә, полифоник төрлелектә тасвирлау юлында автор психологик анализ, романтик күпертү, хисне "җисемләнггереп" сурәтләү алымнарын төрләндерә. Бер яктан, көйләрен кичереш, аһәң үсешенә бәйле рәвештә үзгәртеп, кирәк икән, фаҗигале, үкенечле, кирәк икән, шатлыклы авазлар чыгарып, әдәби образ дәрәҗәсенә күтәрелгән флейталар иңри: Флейталар иңрәп тына, узган Гомер кебек чынлап... Алар тына, минем даулы йөрәгем Симфониясен тынлап... Икенче яктан, киң һәм олы тормышны, мәңгелекне символлаштырып, геройның кичереш халәтен, дөньяны кабул итүенә бәйле рәвештә, йә "шадра", йә матур җылы төсләргә керү сәләтенә ия диңгез образы калка. Шул рәвешле "Флейталар" сыйдырышлы композицияле, бай эчтәлекле, Такташ эзләнүләрен дәвам иткән лирик-фәлсәфи поэма үрнәге. Ә.Фәйзи трибун шагыйрь буларак, публицистик аһәңгә, кичерешне эзлекле ачуга, язма-басма поэзия традицияләренә өстенлек биреп, чордашы, адашы Әхмәт Ерикәй кебек махсус җыр текстлары язу белән мавыкмый. Әмма лирикасының ихласлы, самими интонациясе, хисси җебенең эзлекле үсеше композиторларны битараф калдырмый, көй чыгаруга илһамландыра. Халык көенә җырланган атаклы "Умырзая" (1933) янына кәйлеләр иҗат иткән "Көймә җыры" (1938), "Зәйтүнәкәй" (1941), "Кәккүк" (1941), юмористик җыр үрнәге - "Улым үземә охшаган" (1956) һ.б. популяр җырлар шагыйрь сүзенең мәгънәле, кичереше җегәрле, иҗеге ятышлы булуы хакында сөйли. Ә.Фәйзи табигый сәләте белән тормышны үз реалистик формаларында, "акыл күзе" аша тасвирлау ысулларына өстенлек бирсә дә, ихтыяҗ-хаҗәт булганда лиризмның үзенчәлекле алым нарына, романтик тасвир чараларына, метафорик, аллегорик образларга өстенлек бирүдә дә "көферлек" күрми. "Яшьлек" (1938), "Яфрак һәм чикләвек" (1939), "Көз" (1939), "Төн җыры" (1938) кебек кыска вакыт аралыгында каләменнән төшкән (шәхси тормышында якты сызыклы хәлнең булуы ихтимал) лирик парчаларында, кырыгынчы еллар ахырында, схоластик тәнкыйть белән бәхәстә туган "Артымда үтелгән" (1947), "Тышта яз" (1947) кебек символик, шартлы образларны үзәккә алган, реаль чынбарлыкны моңлы, сагышлы, сөенечле гамьнәр дулкынында тибрәткән шедеврларын тудыра, татар поэзиясенең офыкларын киңәйтеп, мөмкинлекләрен тирәнәйтеп җибәрә. Нәфис җилкәсендә таш багананы гына түгел, тауны да күтәрерлек көч тойган "яшь гөл" мәхәббәтнең илаһи көчен гәүдәләндерә. Шагыйрь табигать сурәтен, тирәлек сыны аша кешене, аның нечкә хисләрен җисемле тасвирлау юлына чыга. Сыгылып тора яшь гөл, багананы Җилкәсендә тотып, Тик ул гөлнең зәңгәр күзләрендә Шундый шатлык, көрлек. ("Яшьлек", 1938) Кыска күләмле, әмма сыйдырышлы композицияле лирик парчаларында Ә.Фәйзи халык иҗаты, татар поэзиясе, Есенин, Блок кебек шагыйрьләр лирикасында табылган казанышларга таянып, табигать сурәте аша кешенең иң нечкә, самими хисси дөньясына юл ала: "Йоклый алмыйм... һаман борчый мине. Нигә борчый мине ул күзләр? Терекөмешләр кебек тамчы-тамчы калтыранып яна йолдызлар" ("Төн җыры"). Халыкның кыска җырларындагы шикелле, һәр куплетның беренче ике юлы белән соңгы фразалары арасындагы якынлык күзгә бәрелеп тормый, юллар арасындагы бәйләнеш нечкә хисле, кичерешләре серле шәхес дөньясы белән бәйле, табигать сурәтләре белән лирик геройның тойгылары арасында эчке, төсмерле якынлык яши. ...Тагын карлар яуды... Әле һаман Яңа шигырен тотып кулына Салкын тыштан өйгә җылы Такташ Килеп керер төсле тоела. ("Юксыну", 1947) Дөрес, яңа чор сәясәтенә, инкыйлабка артык тырышып хезмәт итү утызынчы еллар ахырында да уңышсыз публицистик язмаларга алып килгәли. С.Хәким соңрак октябрь борылышының 20 еллыгына бергәләп "Яшьлек юлы" исемле поэма язулары хакында ярым шаярып, ярым җитди итеп, "Без поэма яздык" шигырендә иҗат кануннарын бозуның уңышка алып килмәвен искә төшерә: Без поэма яздык: Кара Әхмәт, Зәңгәр Әхмәт, Муса, Хәсәннәр... Ослан тавындагы бәйрәмнәрдә Тумый икән яхшы әсәрләр. Шул ук вакытта Ә.Фәйзи өчен шигърият халык бәхете, киләчәге өчен көрәш коралы, иҗтимагый чара, матурлыкны аңларга өйрәтүче күренеш. "Тәнкыйть каручеле" (1935), "Бер шагыйрьнең йөрәк тарихы" (1936), "Бер язучы" (1936), "Мәрәкәй" (1939), "Усал кадыймче" (1955), "Тискәре Ишми" (1956) кебек юмористик-сатирик юнәлешле шигырьләрендә халыкның рухи укытучысы булуга дәгъва иткән каләм әһеленә, гомумән, зыялыга гаять зур таләпләр куя. "Менә инде ул һаман биш язучыны әйләндерә дә әйләндерә..." эпиграфы белән башланган беренче шигырьдә сүз безнең көннәрдә дә актуальлеген югалтмаган кода-кодачалык, әшнәлек, ялагайлык, икейөзлелек кебек тискәре күренешләр турында бара. Язучыларның исемнәрен төрлечә кабатлау аша, образның күпмәгънәлелегенә, сүз уйнатуга таянып, шагыйрь тәнкыйтьнең бер урыңда таптануын, сорылыгын шактый үткен күз алдына бастыра. "Ш.Госман, Г.Госман, А.Гали, Б.Гали"ләр чиратта торалар, ә инде "Фатихлар, Хәбибләр, Салихлар, Ләбибләр..." акчасыз малайлар бөтенләй өметсез, күзләрен йомганнар" ("Тәнкыйть каручеле"). Тарихи-иҗтимагый үсештән артта калган, ялган кыйммәтләр белән яшәүче, туң җанлы, табигый матурлыкны аңлаудан ерак һәм мәхрүм "йөрәк бюрократы - йөрәккә сай чепчи бюрократ!" үзен сүз осталарыннан өстен санап, алард ан көлеп маташа: - Шагыйрь? Эһем... Поэт? "Акыллы баш". Юха көлү яшерә күзендә, - Әйтерсең лә акыл тонналап Ү зендә. ("Бер тип", 1934) Шагыйрь һәм шигырьнең җәмгыятьтәге урыны турында уйлануларын бөек шагыйрь Һади Такташның вакытсыз үлеменә аянычын белдергән "Безнең шеренгада бер урын буш" (1931), "Шигырь турында" (1932), "Бер язучы: укучым алдында" (1937), "Шагыйрь" (1939), "Язучы" (1946), "Кайбер тәнкыйтьчеләр яратмаслар" (1955), "Тәнкыйтьче мәхәббәте" (1956) һ.б. шигырьләрендә, күпсанлы мәкаләләрендә дәвам иттерә. Бер куплетта сорылыкны, күпсүзлелекне, бушлыкны мактаган булып тәнкыйть утыңда көйдергән юллар: Синең иҗат бик зур диңгез күк, Аның да нәкъ шулай суы күп. Тик бер ягы аның ятышсыз, Диңгез суы тозлы, бу - тозсыз. ("Бер шагыйрьгә", 1957) Сугыш чорында Ә.Фәйзи агитацион, чакыру стиленә өстенлек бирә, Гитлерны, башка сугыш чукмарларын фаш иткән кискен, усал, вакыты белән маңгайга бәреп язылган сатирасын иҗат итә ("Кисеп ташла фашист тилчәсен", 1941; "Бүре походы", 1941; "Гитлер һәм Герострат", 1942; "Берлин төне", 1942; "Гитлер таяклары", 1943 Һ.6.). Утызынчы еллар ахырыннан Ә. Фәйзи игътибарын драматургия һәм, гомумән, театр сәнгате өлкәсенә юнәлтә һәм җитди уңышларга ирешә. "Беренче елмаю", "Шамгун Тавысов", "Отышлы кияү", "Сәйдә апа" кебек комедияләре, "Төтен", "Түрәкәй" исемле үткен сатирик пьесалары, "Пугачев Казанда", "Тукай" тарихи драмалары, 1957 елдан алып озак еллар дәвамында сәхнә тоткан "Рәүфә" психологик драмасы аны классик драматурглар белән бер сафка куя. Ә.Фәйзи 1941-1945 еллар сугышы алдыннан опера сәнгате белән мавыгып китеп, 1939 елда "Качкын" либреттосын, композитор Җ.Фәйзи белән иҗади дуслыкта "Акчарлаклар" опереттасын, сугыштан соңгы чорда "Зөлхәбирә", "Кисекбаш", "Җәлил" кебек опера һәм балет әсәрләрен композиторлар Ә.Фәйзи сүзләренә таянып иҗат итәләр. "Качкын" операсы Мәскәү, Ленинград сәхнәләренә менә, Франция белән Канада тыңлаучыларының күңеленә хуш килә. "Җәлил" операсы да шундый ук дан казана (Зур театрда, Прагада уңыш белән бара). Театр сәнгате үсешенә керткән хезмәте өчен язучы әүвәл Татарстанның (1953), аннан соң РСФСРның (1957) атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәргә лаек була. Әлбәттә, аңа дөнья күләмендә танылу шөһрәтен, язучылардан беренче Тукай исемендәге Дәүләт премиясен "Тукай" романы алып килде. Бөек шагыйрь иҗаты һәм образы Ә.Фәйзи өчен бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы, якты нур, юл күрсәткеч йолдыз, рухи таяныч булып торды дигән идек. Ике роман итеп уйланылган "Тукай" эпопеясының беренче кисәген 1947 елда яза башлый, 1950дә роман "Совет әдәбияты"нда (хәзерге "Казан утлары") дөнья күрә. Тиз арада аерым китап буларак басылып чыккан роман рус, казакъ, үзбәк, болгар телләренә тәрҗемә ителә. Әсәрнең башка халыкларда танылуы янә бер кат Тукайның бөеклеген расласа, икенчедән, Ә. Фәйзинең тарихи-биографик роман үрнәген биреп, прозаик буларак өлгереп җитүен күрсәтә. Әсәр Апушның Тукайга үсә килүен, өлгереш чорын гына үзәккә алса да, биография рамкалары белән чикләнми. Роман да XIX гасыр ахыры, XX йөз башы татар һәм, гомумән, Рәсәй тормышы, төрле катлау, сыйныф кешеләре язмышы, көнитеш детальләре, күренешләре аша шактый колоритлы һәм тулы сурәтләнә. Автор бала һәм үсмер Тукайны калыплашгыруда тирәлекнең, туганнарының, яшәп килгән җәмгыятьнең тәэсирен төрле яклап образлы итеп тасвирлауга ирешә. Кызганычка каршы, Тукайның шагыйрь һәм шәхес буларак өлгергән Казан чорын үзәккә алган икенче китап язылмыйча, фрагментларда һәм язучының уй-ниятендә генә кала. Ә.Фәйзи иҗатына тәнкыйть игътибарсыз, илтифатсыз булды дип раславы кыен. Утызынчы елларда аның Акмулла, Дәрдемәнд, Тукайлардан килгән интеллектуаль, фикер поэзиясен үстерә килүенә М.Җәлил, К.Нәҗми, Ф.Хөсниләр уңай бәя бирсәләр, алдагы чорда Гафи, Ш.Батыр, М.Гайнуллин, Х.Хәйри, Н.Мурадымов, З.Шәйхелисламов, аеруча Н.Юзиев Ә.Фәйзинең күптармаклы иҗатын өйрәнүне дәвам иттерделәр. Тәнкыйть фикеренчә, фәлсәфи фикерләүгә, акыл эшчәнлеген ачуга өстенлек бирү нәтиҗәсендә Ә. Фәйзинең берише шигырьләренә җылылык, кешелекле моң җитенкерәми. Әмма күпчелек әсәрләрендә кискен уй, аналитик фикер куе эмоциональ лиризм белән табигый кушылып китә. "Әхмәт Фәйзи барыннан да бигрәк шагыйрь, татар совет поэзиясендә аерым урын биләгән шагыйрь", - дин язды С.Хәким (Үз тавышың белән. - Казан: Тат. кит. нәшр., 1969. - 170 б.). Шагыйрьлеге һәр тарафтан сизелеп торса да, Ә.Фәйзинең мирасы ифрат күләмле, тармаклы: ул юмор-сатира үсешенә зур өлеш кертә ("Каен себеркесе", 1958), балалар әдәбиятын үстерә ("Ак аю", "Бал корты", "Тискәре Ишми" Һ.6.), киносценарийлар яза ("Тукай", "Тарих рычагы", "Совет Татарстаны" һ.б.), А.Пушкин, Н.Гоголь, Т.Шевченко, В.Маяковский һ.б. әсәрләрен татарча яңгырата, яшьләр иҗатына игътибарлы (Ш.Галиев, Х.Камалов һ.б. беренче тәҗрибәләренә бәя бирә), әдәби тәнкыйть турында да онытмый ("Әдипнең эрудициясе", 1973) һ.б. Ә.Фәйзинең сәнгатьчә камил, уйланучан һәм уйлатучан фикерле, тирән хисле, югары интеллектлы әдәби-эстетик казанышларына игътибар елдан-ел арта бара. Яңа буын иҗатчылары Ә.Фәйзи шигъри мәктәбеннән халык рухы белән яшәүгә, иҗади тырышлыкка, әдәби осталыкка, шигырь техникасына өйрәнә алалар. Кыскасы, XX гасырның беренче яртысы әдәбиятыннан киң колачлы язучы Ә.Фәйзине сызып ташлау мөмкин түгел. Олы тарихта аның үз сәхифәсе, үз йөзе, үз үре бар. Кояшлы иҗат Мөхәммәт Мәһдиев татар әдәбиятына "Без - кырык беренче ел балалары" белән пар атта килеп керде. Берәүдән дә рөхсәт-мазар сорап тормыйча, ишекне үзе ачып, түргә үтте. Буаларны ерып, язгы ташкындай алга ыргылган куәтне туктата алырлык көч юк иде фани дөньяда. Әсәр шунда ук кабул ителә. Халык аны дәррәү кубып, яшьлекләре Ватан сугышы чорына туры килгән буын, вакыйгаларны йөрәктән кичереп, шул афәттән исән-имин калуына сөенә-сөенә укый, фикер туплый; "Казан утлары" нөсхәләре кулдан-кулга күчеп йөри. Татар зыялылары үзара очрашканда сүзне шуннан башлыйлар: - Мәһдиевнең "Без - кырык беренче ел балалары"н укый алдыңмы? - Арча педучилищесы укучылары турындагы әсәрнеме? Укымыйча, гаҗәеп кызыклы повесть, дөньяны үзенчә күрә, көлдерә дә, җылата да. - Авторы ниндирәк кеше икән? Бер дә күзгә чалынган исем түгел. Белдеклесе ярып сала: - Университетта укыта. Гомәр Бәширов кияве. Бүртенүе йөзенә чыккан һәм көнчелеген баса алмаган, кулыннан рәтле эш килмәгән акыллы башы "нәтиҗәсен" ясарга ашыга: - Тогда понятно. Юлны бабасы күрсәткән. Язып та бирмәгән булса әле. "Тихий Дон"ны Шолохов үзе язмаган, кулъязмасын урлаганмы, тапканмы, диләр ич. Безнең мохит өчен табигый имеш-мимеш, шик-шөбһә, астыртын сөйләшүләр, кинаяләр чоры үтеп китте. М.Мәһдиев "Каз канатлары", "Фронтовиклар", "Ут чәчәге", "Кеше китә - җыры кала", "Торналар төшкән җирдә" кебек җитди иҗтимагый-фәлсәфи, әхлакый мәсьәләләрне калкытып куйган гүзәл әсәрләре белән гайбәтнең бүкәнен бәреп төшерде, "Бәширов теориясен" алга сөрүчеләрне телсез калдырды. Ике язучының фикерләү рәвеше арасындагы кискен аерманы шәйләү өчен әдәбият белгече булуның кирәге юк иде. Татар әдәбияты аксакалының талгын, тәфсилле, салмак тормыш-көнитеш ваклыкларына, әдәп-әхлак мәсьәләләренә игътибарлы, саллы җөмләсе белән Мәһдиевнең йөгерек метафоралы, шаян, шук, җор һәм шул ук вакытта итагатьле стилен бутау мөмкин түгел иде. М.Мәһдиев мәзәк, кызык хәлләр ярата, берсе артыннан икенчесен тезеп бара, һәр күңелле һәм аянычлы хәлдә эчке мәгънә, сәбәплелек бәйләнеше эзли. Аның бу юнәлештәге кыюлыгын инкарь итеп булмый. Әдәбиятның көче, яме, киләчәге төрлелектә. Шулай да Г.Бәншров - булачак язучының тормышында мөһим урын тоткан шәхесләрнең берсе. Ул Мөхәммәткә тормыш иптәшен - әдәбиятны ярата, аңлый торган, кешелекле, гаиләсенә ифрат бирелгән, чибәр ханым Дилияне үстереп, тәрбияләп бирде, үз ихтыяры белән аны булачак киявенең кочагына "ташлады". Әйе, нәкъ шулай булды. Тарих чалымнарында гына түгел, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә дә, эчке сәбәплелек бәйләнеше күзгә бәрелеп тормаган очраклылык еш кына адәм язмышын көтелмәгән якка бора да куя. Татарстан язучылар берлегенең идарә рәисе, СССР Югары Советы депутаты, күренекле язучы, Сталин исемендәге премия лауреаты Гомәр Бәширов, шул чорда кабул ителгән уен шартларына турылыклы калып, бердәнбер кызын әнисе янында, шәһәрдә калдырмыйча, Арча тарафларына, авыл мәктәбенә химия, биология укытучысы итеп җибәрә. Корыч коммунистлыгы, шәхси үрнәк күрсәтергә тиешлелеге хәл иткәнме, әллә җиденче тоемы белән кызының җирдә үтәячәк миссиясен сиземләгәнме, хәзер кистереп әйтүе читен. Нәтиҗә исә күз алдында: Гомәр кызы Дилия, гражданлык бурычын намус белән үтәп, авыл мөгаллимәсе вазифаларын башкарып кына калмый, шунда гомерлек юлдашын таба, гаилә кора һәм Мөхәммәт Мәһдиевнең тышка бәреп чыгарга әзер табигый таланты ачылып китүгә җирлек әзерли. Әлбәттә, кышкы йокыга талган аю язын барыбер уяныр иде. Читтән килгән ярдәм бу хәрәкәтне тизләтә, ашыктыра. Кем чанасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың дигәндәй, урта мәктәп завучы, Казан педагогия институтының тарих факультетын читтән торып тәмамлаган Мөхәммәт Мәһдиев Казан каласына күчеп килә, татар әдәбияты буенча аспирантурага укырга керә. Дәү әтисе акыллы киңәшен бирми калмагандыр бу очракта. Мәһдиевнең тарихны яхшы белүе 2030 нчы еллар тәнкыйтен, әдәбият белемен өйрәнүдә, чор мәсьәләләрен "үтә күрүдә" таяныч булуы сизелеп тора. Дилия ханым исә, үз тормыш мөгаммәсен, аналык вазифасын менә дигән итеп үтәде, мең рәхмәтләр аңа Мөхәммәтнең укучылары, дуслары, каләмдәшләре исеменнән. Ике яшь йөрәкнең мәхәббәт җимешләре - кызлары Гәүһәр вә уллары Искәндәр белән бер үк вакыт аралыгында диярлек "Без - кырык беренче ел балалары" дөньяга килә. Нәфис әдәбиятка Мәһдиев шактый соң, фәннәр кандидаты дәрәҗәсен алгач кына килде. XX гасыр татар прозасының сөенечле ачышларыннан берсе - "Без - кырык беренче ел балалары" повесте иҗат ителгән 1968 елда аңа инде утыз сигез яшь иде. Тукай, Бабич, Лермонтов, Есениннар турында әйтеп тә торасы юк, Пушкин хәтле Пушкин да иҗат һәм тормыш юлын тәмамлаган иде бу яшьтә. Җегәрен, вакытын, әдәбият тарихын, иҗтимагый фикер үсешен, халык җырларын артык заманча, фәнни өйрәнеп, кадерле елларын заяга уздырмадымы икән дигәнрәк җәмгыяви сорау туарга мөмкин. Мондый шик-шөбһә бусагадан кире кагылырга тиеш дин уйлыйм. Бердән, әдәбият тарихы иҗатка Мәһдиев "яшен" узганнан соң килеп, күренекле язучы булып киткән мисалларны да хәтерли. Икенчедән, Габделмәннән Рахманколый, Таип Яхин, атаклы уку йортына нигез салган Гобәйдулла һәм Габдулла Бубилардай татар мәгърифәтчеләре, Габдрахман Сәгъди, Гали Рәхим, Гомәр Гали, Галимҗан Нигъмәти кебек галимнәр, тәнкыйтьчеләр эшчәнлеге турында архив, вакытлы матбугат чыганакларын фәнни әйләнешкә кертеп, катлаулы әдәби-фәлсәфи төшенчәләр турында Мәһдиев мисле ачык, төгәл тел белән саллы фәнни хезмәтләрне башка берәү дә бәян итә алмас иде шикеле. Дәүләтчелеген югалткан халык өчен мәгърифәтнең өмет уты, милләтне саклау чыганагы икәнлекне аңлап эш итә галим. Мәһдиевнең гыйльми тикшеренүләре ак тапларны бетерү, татар зыялыларының фаҗигасен ачу юлында бәяләп бетергесез терәк була алалар. Нәзари яктан ифрат әзерлекле, киң эрудицияле булуы әдәби әсәрләреңдә дә (шул ук "Без - кырык беренче ел балалары"нда, "Бәхилләшү", "Ачы тәҗрибә" кебек истәлек-кыйссаларында) астан бәреп тора: катлаулы, четерекле мәсьәләләрне иркен, кыю рәвештә калкытып куярга мөмкинлек бирә. Белем мәгарәсе тирән, арка терәге нык иде Мәһдиевнең. Хәзерге чор зыялылары бакчасына таш аткан мәкаләсенең үзен укымышчылар рәтендә йөрткән кайбер әһелләрнең бавырына агулы ук булып кадалганы хәтердә. Айдынлык тарихына тукталып, төрле фәннәрне үзләштергән, күп телләр белеп, ерак тарихны иңләгән Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Рәшит Рәхмәти, Фатыйх Кәрими, Риза Фәхретдин кебек бөекләр мисалына таянып, безнең заманда киң колачлы шәхесләр юк, дигән катгый нәтиҗәсен чыгара М.Мәһдиев әлеге чыгышында. Үзләрен татар мәдәниятенең кендеге дип йөргән берничә профессор, күрәсең, фикерләрен иҗатчыга җиткерүемә ышанып, "он не прав" дип, канәгатьсезлекләрен белдерделәр. Кемсәләрнең тискәре фикерен ишеткәч, Мөхәммәтнең авызын җыя алмыйча татланганын күрсәгез иде. Малае флот хезмәтеннән исән-имин кайткач кына шулай сөенгәндер. - Мәкалә вакытлы язылган, димәк, тәнкыйть урынлы. Кыланып, борын чөеп йөреп кенә интеллигентлыкка дәгъва итеп булмый. II М.Мәһдиевнең әдәби әсәрләре уңдырышлы туфракка, дымсу җиргә төште. Укучы йөгерек телле, табигый фикерле, үзеннән-үзе агышлы әдәбиятка сусаган иде. Сугыштан соңгы чорда татар прозасы төгәл вакыйгалы, күп геройлы, кара урман төсле чытырманлы эпик әсәрләргә кереп батты. М.Әмир, И.Гази, К.Нәҗми, Г.Бәншров, Ш.Маннур, А.Расих кебек өлкән буын язучылар тарихи-революцион, биографик, истәлек-хатирә романнар язу белән мәшгуль иделәр. Менә шунда Мәһдиев кебек берәү кара таракан низагларын, томаулы гыйшыкны, борын асты кипмәгән наян малайшалайны әдәбият сәхнәсенә алып менеп, буыннары катып барган татар әдәбиятына җылы агым өстәргә тиеш иде. Бу бурычны ул, чордашлары Р.Төхфәтуллин, А.Гыйләҗев, Г.Ахунов, X.Сарьяннар белән бергә, югары дәрәҗәдә башкарды. "Без - кырык беренче ел балалары"н журналда укыган бәхетле буын инде гомеренең соңгы өлешенә кереп бара, ә повесть картаймый, аның елмаюлы, көләч кояшлы теле, ачлыкны, фаҗигане яшь үтәли булса да көлеп, шаярып уздыра белгән Гыйззәтуллин, Зарифуллин, Әркәшкә, Баязитова, Нина, Әлтафиләре һаман унҗиде яшьтә. Чор таләбенә җавап буларак туган, сәнгатьчә нәфис әсәр вакыт басымына бирешми, тарих бизмәнендә үзенчә үлчәнә торган могҗиза икәнлегенә инандыра. "Без - кырык беренче ел балалары" әсәрендә үк Мәһдиев прозасының асыл сыйфатлары тулы көчкә ачыла. Әсәрнең уңышын сугыш чоры кыенлыкларын, шәхес культының халыкның зыялы улларын зәһәр кыруын, татар милләтенең һәрьяктан кысылуын реалистик сурәтләве генә билгеләмәде. Язучы инсаниятне борчыган, чәчләрен агарткан кыен, четерекле төеннәрне табигый һәм бай тел канатында, кабатланмас язмышлар аша тасвирлау осталыгына ирешә, тормышны үзе ничек күргән, аңлаган, таныган кыяфәтендә, бизәмичә, сипләмичә күрсәтә, бернәрсәдән дә төзәтеп булмаслык афәт ясамый. Үсмерләрне эзәрлекләгән ачлыкны ул "тәрбияви" чара итеп бәяли, һәркемгә киләчәк үлемне бер төрдән икенче рәвешкә, мәңгелеккә күчү дип кабул итә. Көр күңелле язучы ике явызлыкны кире кага: ятимлек һәм ялгызлык. Бу ике өрәк - аның җан дошманнары. Мәһдиев иҗатында үз эчке хәсрәте, чыгымсыз уйлану-сызланулары сазлыгына кереп баткан, ялгызлыктан тәм, ләззәт тапкан каһарманны күрмәссең, һәрхәлдә, ул андый шәхесләрне идеаллаштырмый, мөнбәргә күтәрми. Чынбарлыкны, хәтта сугыш кебек гайре табигый хәлне дә вакытлы, узачак газап итеп бәяләвенә аның якты, изге, хакыйкый табигый башлангычларның җиңеп чыгуына ышанычы ярдәм итә. Шул иманы әсәрләренең бөтен тукыма-күзәнәкләренә — ~ өмет нуры, ышаныч, чәчрәп торган җор юмор, сабыйларча шуклык бөрки. Язучының бөтен иҗаты өстендә бервакытта да офык артына төшеп югалмый торган мәңгелек кояш нуры балкый. Бу сыйфаты Мәһдиевнең үзгә әсәрләрендә саклана, үстерелә. Мәктәп дәреслекләренә кертелгән "Кеше китә - җыры кала" повесте - шуның бер үрнәге. Үзәктә - Кара Чыршы исемле, табигатьнең матур бер җиренә кереп оялаган гадәти татар авылы. Аның тормышында, язмышында бөтен ил кичергән олы һәм кечкенә, шатлыклы вә фаҗигале вакыйгалар чагыла, аерым кеше язмышлары аша уза. М.Мәһдиев "югалган" вакытны эзләми, аны төрле буын кешеләрен якынлаштыручы, бәйләүче ачык һәм төгәл берәмлек дин кабул итә. Каһарманнары табигый җирлектә, гаилә эчендә, күршеләре, авылдашлары, җитәкчеләре белән мөнәсәбәттә һәм хезмәттә ачыла. Язучы тормышның кырыс реализмы белән романтик күтәренкелекне үреп алып китүгә ирешә. Колхоз тормышын читләтеп үтә алмый язучы. Соңгы елларда халыкка заманында көчләп тагылган бу хуҗалыкларны хурлау, юкка чыгару рухы модага кереп китте. М.Мәһдиев колхозларның яхшы якларын да күрә һәм сурәтли алган. Сугыш алды авылы кешеләре бер-берсенә ярдәм итешеп, барыннан канәгать булып, язмышларын колхоз белән бәйләп, матур итеп тормыш коруга омтылганнар. Идарә итүче режимның, хакимиятне кулына алып, халыкның алдынгы өлешен юкка чыгаруында Тимерхан, Шәяхмәт, Васфикамалларның гаебе юк. Алар иген үстерә, бала тәрбияли, табигатьне, халкын, туган телен яратып яши. Кыскасы, биредә сүз халыкның изге гореф-гадәтләре, холкы-фигыле, үз-үзен һәм тирәлекне андавы, аны мөстәкыйль милләт итеп таныткан төшенчәләр турында бара. Үзәктә тарихны чал сакалыннан тотып барырдай мәшһүр каһарман да, олы язмышлы шәхес тә юк кебек. Әсәрне татар кешесенә генә хас, күзгә, зиһенгә бәрелеп, мөгез төсле алга чыгып тормаган, бөртекләп җыйналган үзенчәлекләрне, гасырлар түрендә бөреләнгән сыйфат-билгеләрне туплап, саклап безгә китереп җиткергән олы җанлы кешеләр бизи. Шундый әхлакый, рухи мираска бай халыкның башка мәмләкәтләр эчендә эреп, чимал кебек югалып, телсез, динсез, өнсез билгесезлектә калырга хакы юк, дигән фикер уздыра автор. Повестьның һәр бүлеге, һәр җөмләсе, күзәнәге, сүзе, тыныш билгесе татар халкына, аның яшәү, фикерләү рәвешенә олуг мәхәббәт белән сугарылган. Дөньяга карашына, яшәеш фәлсәфәсенә турылыклы калып, язучы фаҗигагә көр күңел белән бәя биреп, юмор бәпчекләрен үрләтсә дә, татар авылы тормышын 30-50 нче еллар дәвамында иңләргә омтылу, таза, гаярь ирләрне сугышның аждаһадай суырып алуы, Гитлерны үз оясында тар-мар итеп кайтканнан соң да, ачлык, хәерчелек кебек зәхмәтләрнең татар җилкәсеннән төшмәвен хикәяләү ихтыяҗы аны гомумиләштерү, халык язмышын индәбрәк тасвирлау юлына алып чыга. Сугыш алды чорына аеруча игътибарлы язучы. Күпчелеге авылда яшәгән татар халкын бетерү, тарату, шахталарга, Урта Азиягә күчеп китәргә мәҗбүр итү җәрәхәтеннән утызынчы еллар безнең милләт өчен иң каһәрле аралык булды. Алай гына да түгел, Мөхәммәтнең шәхси язмышында да дәһшәтле, куркыныч, шомлы ул еллар тирән эз калдыра. Җиде-сигез яшьлек малай төнлә әтисен алып киткәннәрен хәтеренә, рәнҗүчән зиһененә сеңдереп кала. Сөнгат ага үз чорының алдынгы, укымышлы кешесе була, әүвәл муллалык итә, соңыннан мәктәптә укыта. Бу шаһитлык һәрнәрсәгә сизгер бала күңелендә тетрәндергеч, мәңге сүнмәс утлы яра, каны саркып яткан җәрәхәт булып яши. Гайбәтнең пешекле теле аның газиз әтисен "халык дошманы", "сатлык җан" дин мәсхәрәли. Табигате белән шук, шаян малай берни аңламый, әтисенең намуслы, иленә, халкына, милләтенә тугрылыклы шәхес булуына шикләнми ул. Аның җанына хакимияттән, тирәлектән курку хисе кереп кала. Бу шом озак саклана. Соңрак та ул үзен, иҗади шәхес буларак, тулы көчкә ачып, актарып сала алмыйча интегә, күзгә эленми торган кара көч мәктәптә укыганда да, флотта хезмәт иткәндә дә, комсомолга, фиркага әгъза булып кергәндә дә, чабуыннан тартып, "малай, әтиеңнең кем икәнен, онытма" дип исенә-ятенә төшереп тора. Шәхес культын фашлау, аның йогынтысыннан арына бару кебек шифалы, савыктыргыч гамәлләрне аның сөенәсөенә кабул итүе, дәртләнеп язарга керешүе аңлашылса булыр. Үзәгенә үткән, бәгырендә яман төер, кара кайрак булып калган, ахыр чиктә гомерен кыскарткан 30 нчы елларга Мәһдиев иҗатында аерым урын, үзгә мөнәсәбәт яши. Бу имансыз дәвергә хәтер канатында булса да, әйләнеп кайтмаган әсәре юктыр... Йогышлы чиргә бирешкән малай киң сәкедә тәгәрәп ята, тәне - домна миче, өй бүрәнәсенең агачлары бии, күктән төшкән озын баскыч аны өскә, югарыга күтәрелергә димли... Ул ятимә әнисен, үзе төсле үк кызышып, тәгәрәшеп яткан апаларын ташлап китә алмый. "Бәхилләшү" кыйссасында шундый юлларны укыйбыз. "Истәлек шул: барыбыз да идәндә, сәкедә тәгәрәп ятабыз. Барыбызның да башы эссе. Берөзлексез чәй эчәсе килә. Самавыр чәе. Ләкин андый мөмкинлек юк. Самавырны кичә генә "алып чыгып киттеләр". Ул елларда шундый сүз бар иде. Ягъни вакытында түләнмәгән налог өчен авыл җитәкчеләре фәлән әйберне алып чыгып китәләр дә, шуны "торги"га куеп саталар һәм синең налогыңа акча кертәләр. Җыры да бар иде: Торги була, торги була, Торги була яшьләргә. Торгидан калган яшьләргә - Мәҗбүри эш эшләргә. "Мәҗбүри эш" шулай ук хәтәр сүз иде. Налогын вакытында түли алмаган кешеләрне әнә шул "мәҗбүри эш" эшләргә ерак җирләргә озаталар иде". Халык башына төшкән олы фаҗигане язучы ике күзәтү аша күз алдына бастыра да куя. Режимны әрләп, сүгеп, каһәрләп торуның кирәге юк. Укучы яхшы белә: тиз арада Сталин илдә социализмның беренче чоры төзелеп бетте дип игълан итәргә һәм үз халкына дөньяда "иң демократик" конституцияне сыларга җыена. Ике фон, ике төс һәммә нәрсәне үз урынына куя. Кадерле әтисен Мөхәммәт инде танылган язучы, университет доценты, мөхтәрәм шәхес булгач, сиксәненче еллар ахырында, Горбачевның үзгәртеп кору заманында КГБ архивыннан эзләп "тапты". Үзләре, балалары бәхет күрмәгән күршеләре шикаятенә таянып, советларга каршы контр-пропаганда алып баруда, милләтчелектә гаепләнгән әтисе 1937 елда ук атылган икән ләбаса. Әнисе, апалары, абыйсы аны һаман көткәннәр, ул исәндер, хатлар барып җитми торган салкын якларда тотыладыр, яла фаш ителгәч, кайтып керер дә, күз карашын сирпеп, балаларының үсеп җитүенә ифрат гаҗәпләнер, шаклар катыр... Мәгәр вакыт адәм баласының мәнфәгатьләренә битараф, ул гына да түгел, рәхимсез, шәфкатьсез. Сөнгат аганың төпчеге озак еллар дәвамында ишеккә арка куеп, онытылып иҗат итә алмый. "Ашыгыч ярдәм" аның артыннан да килергә мөмкин иде. Безнең илдә теләсә нинди башбаштаклык "тәртипнең" бер як тәртәсе икәнне яхшы белә ул. Шул кысынкы хәлендә дә ул татар прозасын яңарта вә яшәртә алды. "Кеше китә - җыры кала" повестенда М.Мәһдиев шау-шулы, ыгы-зыгылы тормышны сурәтләүдә осталыкка ирешә. Мондый кисәкләрдә күпертү, сүз уйнату, шартлылык өстенлек итә. Ирләрне сугышка, күбесен үлемгә озату вакыйгасын язучы искиткеч маһирлык, мәңгегә күңелдә сакланырлык итеп, фаҗиганең олылыгын дәлилләп яза. "...Тальян, шөлдер тавышына эт заты чыдый алмый. Койрыкларын җиргә терәп утыралар да капка төбеннән китмичә генә күккә карап елыйлар. Бу тавыш күңелләргә шом сала. Нәрсәдер бар, дөньяның кай төшендәдер гаделсезлек бар... Эт күңеле сизгер, ул зрәгә генә алай шыңшымый... Чыннан да, бу сугыш дигәннәре әллә нинди куркыныч нәрсә икән! Хатын-кыз елаша башлады, атлар тыпырчынды..." Ил өстенә килгән фаҗига - 1941-1945 еллар сугышы - ке шеләрне икегә бүлә. Берәүләр, илбасарларны шәхси дошманнары күреп, фронтка ыргылалар. Шәяхмәт карт кебек өлкән буын, хатын-кыз, бала-чага "җаннарын фида кылып тырышалар", сугышчыларга азык-төлек, җылы киемнәр озаталар. Алары - күпчелек, һәр кеше үзенә бәяне гамәли эше буенча ала. Казан арты базарын тоткан ат карагы тәне, теше, күзе таза Заһри Хәбирә карчык биргән черек гөмбә суын колагына салып, тәмәке төнәтмәсен эчеп, үз тизәген ашауга барып җитеп, сугыштан кала. Авылдашлары аның ялганын гафу итмиләр, вактөяктә дә аркылы киләләр, фаш итәләр. "Шул көннән башлап халык белән Заһри арасында ниндидер салкын сугыш башлана, мөмкин кадәр аның белән очрашмаска, сәламләшмәскә тырышалар". Үлем атлы ачы галәмәт адәм балаларын тигезли. Заһри да күпме тырышса да, башкалардан озаграк яши алмый. Унсигезенче елда авыл халкы тарафыннан комбед (ярлылар комитеты) рәисе итеп сайланган, совет эшенә ихлас бирелгән, изге җан Шәяхмәт икенче улын артык иркә үстерә. Нургали кулына яшьли акча керә, авызына затлы папирос, конфет менә, зоотехник курсларын ошатмый һәм ахыр чиктә ФЗӨдән качып, үзе әйтмешли, ерткыч җәнлек хәлендә урманда яши. Язучы беренче рәткә Шәяхмәтнең эчке кичерешләрен чыгара, куе буяуларга мөрәҗәгать итә. "Шул төн эчендә Шәяхмәт ун еллыгын картайды. Йөзенә сары коелды. Яңак сөякләре очлаеп калды". Ата өчен иң яманы - баланың гайре табигый тәртибе, кешеләр, авылдашлары каршында хурлану, гарьләнү. Бу - мең еллар дәвамында сынала, чарлана килгән халык әхлагының чагылышы. Нургали Рәмзия исемле читтән килгән кызны мәсхәрә итә, тегесе туачак баласы белән бергә үлә. Егет ата-ана башына кайгы-хәсрәтне болай да аз китермәгән була. Инде бу хәтлесе генә җитмәгән тагы. "...Табигать ул көнне көне буе дулады. Ул нәрсәгәдер риза түгел. Кешеләрдән нәрсәдер сорый кебек". Язмыш Нургалине гафу итми. Ул сугышка китеп, батырлыклар күрсәтсә дә, күрше "Атҗабар" станциясендә поезд астына эләгеп һәлак була. Атасы күз алдында соңгы сулышын злз. Бу олы фаҗиганең тирәнлеген янәдән табигать сурәте ачып сала. "Кинәт... күк йөзендәге кояш дерелдәп китте. Менә ул икегә бүленде, аннан ул кисәкләр тагын балаладылар. Күк йөзе вак кояш белән тулды". М.Мәһдиев күптөрле яшәү ысулларын үзәккә ала. Кызып, кабынып китүчән, усал телле кешеләрне яратып тасвирлый. Кешеләрнең тышкы кыяфәтенә ул бик игътибарлы: "икенче бер чөгендер борынлы кеше кызыл башлы шырпы сата", "кызыл битле", "йөзләре чөгендердәй кып-кызыл" кебек бизәкләрдә шәхси мөнәсәбәт ачык сизелә. Болары авторның яратмаган, яшәеш рәвешләрен кабул итмәгән кешеләре булыр. III Халкына чиксез ихтирамыннан, аның гореф-гадәтенә (икмәк пешерү, ат иярләү, сабан бәйрәмен, туй йолаларын дәртләнеп, иренмичә, күзгә чалынып тормастай күренешләре аша сурәтләгән бүлекләрне искә төшерик), әхлак кагыйдәләренә тугрылыктан кала, Мәһдиевкә якыннарына, дусларына бирелгәнлек, риясызлык хас иде. Теле усал, күзәтүчәнлеге куырып алырлык булса да (иң төгәл кушамат, билгеләмә бирүдә аның белән ярыша алырлык кешене белмим), аңа рәнҗеп булмый. Бердән, ул тач, үткен бәя бирә, икенчедән, аның төрттерүе, чәнчеп алуы усал, явыз түгел. Чичәннәр шулай алар, чакмадан ут чыгара да юлын дәвам иттерә, аның арасы юк, офыкка җитәсе бар. Ә шул шайтан гомер кыскарган саен, ерагая бара икән. Табигать баласы Мәһдиев үпкәне-ачуны да, шатлыклы серне дә эчендә озак саклый алмый иде. Хәбәрен вакытында тиешле кешесенә ирештермичә, үзендә озак тотса, ул бимазалана, чирли башлый. Холкы-фигыле белән үпкәләүчән, рәнҗүчән, дус-ишләре белән кечкенә генә бәхәсне, аңлашылмауны авыр кичереп, йөрәгендә, бәгырендә тамгасын калдырса да, ул тиз кайтып төшүчән, олы шәхесләргә хас булганча, гафу итүчән иде. Элеккеге обком кәнәфиләрендә чайкалып, үзләрен һавалы тотудан, өстен куюдан тәм тапкан җаваплы әһелләргә, утыз ел гомерен биргән (ул өч елдан артык университетның профком рәисе булып эшли) данлыклы уку йортының аерым җитәкчеләренә XX гасыр башы татар иҗтимагый фикере, әдәбияты үсешенә багышланган, заманасы өчен ифрат кыю, яңача карашлы хезмәтләрен нәшер итәргә, ноктасы куелган докторлык диссертациясен якларга чыгартмаган өчен гарьләнелү үпкәсен яшермәсә дә, кемгәдер шәхсән үч тотмады. Кем белә: Мәскәү, Алма-Ата, Ташкент, Баку кебек шәһәрләр юлын таптап, диссертация яклау мәшәкатьләренә кереп батса, яисә үз кабырчыгына бикләнеп, эчке көчәнеш-каршылыклары, әхлакый кысалары тәэсирендә калса, хәзер татар кешесенең күңел түрендә урын алган бериш әсәрләрен иҗат итүгә җитешә алмаган булыр иде. Алдарак искәртелгәнчә, ул татар прозасын вакыйга агышына имчәк баласы мисле тагылып йөргән геройлы, эзмә-эз эчтәлекле традицион канвадан "коткару, азат итү" юлына алып чыкты. Башын укыганда ахыры күренеп, катнашучыларны уңай һәм тискәрегә шакмаклы шикәр төсле бүленеп куелган әсәрләрдә тәрбияләнгән укучы өчен мондый юнәлеш яңалык иде. Ул һәр вакыйганы, язмыптны аерым бүлекчәгә чыгара, аңа, эчтәлектән чыгып, исем бирә. "Тартмалы композиция" дип аталган бу алым дөнья әдәбиятында күптәннән мәгълүм, ул урта гасыр итальян, француз, испан әдәбиятларында киң тарала. Әлеге ысул язучыга иркенлек бирә, вакыйга канвасына ябышып ятудан коткара. Беренче мәлне аның киштәле, новеллистик прозасын кабул итмәүчеләр дә булгандыр. Мәһдиев әсәрләренең үзәгендә рухи-хисси дөнья, һәр аерым кешенең олы яшәеш һәм табигать белән бердәмлеген тәкрарлау ята. Шәхеснең уй-кичерешләрен ул иҗтимагый тормышка, сыйнфый көрәшкә бәйләп карамый, гадәти яшәешне алгы рәткә чыгара. Шул исәптән каһарманнарының мәхәббәт маҗараларын сурәтләүгә Мәһдиев зур урын бирә. Бу "четерекле" мәсьәләгә аның үз дөньяви-фәлсәфи карашы бар. Ярату, җенси тартылу - барлык адәми затлар башыннан үтә торган татлы-сагышлы кичереш. Бу хис бай белән ярлыны, коммунист белән ат карагын тигезли. Сөенеч-көенеч, ачы нәфрәт белән яна, сөя, сөелә белгән шәхесне язучы олылап, сокланып данлый. Чал тарихлы татар әдәбиятында хатын-кыз образы, дөнья сүз сәнгатендәге шикелле үк, гаять мөһим урын били. Халык җырларының гүзәл үрнәкләреннән, Кол Гали, Сәеф Сарай, Кандалыйлардан алып хатын-кыз илаһи зат, матурлык, гүзәллек күрке, яшәеш чыганагы буларак үстерелә. Татар халкы үз дәүләтчелеген югалткач, бигрәк тә сыйнфый җәмгыять шартларында, табигать һәм рухи дөнья бизәкләренә мөнәсәбәт кискен үзгәрә. Г.Тукай, Г.Исхакый, Г.Ибраһимов, Ф.Әмирхан, М.Гафури, М.Фәйзиләр иҗатында хатынкыз буйсынган, кимсетелгән, кыерсытылган, матурлыгы тиешле бәясен алмаган шәхес буларак тасвирлана, бик сирәк очракларда үз бәхете, азатлыгы өчен көрәшү дәрәҗәсенә күтәрелә. Шул чор татар әдәбиятының вакыт сынавын үткән үрнәкләрендә караңгылык артында таң элпәсе күзгә чалына, эңгер-меңгерне шәмдәлләрдән төшкән нур балкыта. Социалистик реализм әдәбиятында хатын-кызны ирләр белән һәр җәһәттән тигез хокуклы, алдынгы эшче, оештыручы, механизатор рәвешендә сурәтләү матурлык кануннарын кысрыклап чыгарды. Андый образлардан тимер салкынлыгы бәреп тора. Мәһдиев хатын-кызның рухи һәм тышкы матурлыгын, табигый гүзәллеген, сынын, рәвешен, холкын яратып, дәртләнеп тасвирлый. Ул инсаниятнең икенче яртысында яшәеш чыганагы, серлелек тантанасы, алиһәлек, мәңгелек чишмәсенең юлба шын күреп, тоеп иҗат итә. Аның каләменнән төшкән хатынкыз заты балавыз сыгып, алманың авызына төшкәнен көтеп утыра торган, җебеп калган шәхес түгел. Ул - җанлы, канлы, үз бәясен, дәрәҗәсен белеп яши торган зат. "Кеше китә - җыры кала" повестеның үзәгендә урын алган образлар хатын-кызга карашны яңартып, тулыландырып җибәрәләр. Ике явызның берсе, теленә шайтан төкергән, әмма уңган, чибәр, тормышчан Васфикамал, кешеләргә җылы мөнәсәбәтен тышкы тупаслык, дорфалык, рәсми маддә битлеге астына яшергән Улибаева, "бозау" ирләрен ташлап китүдән фаҗига ясамаган, усал, үзхолыклы, шул ук вакытта йомшак күңелле, шәфкатьле була белгән хатын-кызны автор тәмләп, сокланып сурәтли. Дөрес, "Без - кырык беренче ел балалары", "Фронтовиклар" әсәрләрендә гыйшык утыңда янып, көлгә әйләнеп, төн йокламыйча, тамактан калып интегүчеләре, ярдәм эзләп, айга, йолдызларга, аккан суга, сандугачка мөрәҗәгать итүчеләре дә бар. Бер әсәреннән икенчесенә күчә-күчә килгән хатын-кыз образлары иркә, тал бөресе кебек назлы, йомшак, серле тарту көченә ия булу белән беррәтгән, авыр тормыш йөген тартып барудагы, ыруны саклаудагы олуг бурычларын тәгаен бәяләп яшиләр. Уңышсыз мәхәббәттән, гаилә кору чатаклыкларыннан фаҗига ясауны мәгъкуль күрми Мәһдиев. "Кеше китә - җыры кала"ның беренче җөмләләре үк Шәяхмәт һәм аның улы Хәкимулланың өйләнү, хатынлы булу юлындагы әкәмәт һәм сәер хәлләрен искә алудан башланып китә. "Бәхетеңне сыер сөзсә - көтү көткән акчаңны да ала алмассың, диләр. Өйләнүнең бәла-казасы Шәяхмәт агайның нигезеннән килә". Нәсел хуҗасы үзе дә, улы Хәкимулла, оныгы Нәриман да нигез корып җибәргәнче, шактый авырлыклар күрәләр, күрше-күлән алдыңда көлкегә калып бетәләр, әмма соңыннан бәхетләрен табалар. Тәүге хатыны ташлап киткәннән соң, Шәяхмәтнең өлгергән хөрмә кебек өзелеп төшәргә әзер, мул күкрәкле, тыгыз тәнле, мөлаем-сөйкемле солдаткага күзе төшә. Нияте - өйләнү. Мәгәр замана "бюрократы" - хәзрәт, садакалы урыннан колак кагудан шөлләп, никах укудан баш тарта. Улы Хәкимулла да әтисеннән әллә ни ерак китә алмый. Аны да тавышлы җиз кыңгырау, төн пәрие төсле, сагалап торган икән. Миңлебикәгә өйләнү турыңда хыялланган Хәкимулла икенче бер чибәрне - Васфикамалны урлап кайта, бу хәлдән фаҗига ясап, мөгез чыгарып тормый, алдакчы кызны куып чыгармый. Кулы-аягы исән, күзләре чая, ялкын, эшкә уңган хатын белән рәхәтләнеп яшәп китә. Хатынның усал, шырпы теленә дә "дару" табыла. Шул ук вакытта язучы бу изге тойгыны гадиләштерми, аны көнкүреш вакыйгалары белән чикләми. Милиционер Нәбиуллин Васфикамалның саф мәхәббәтеннән ат карагы Заһри кызы булганы өчен баш тарткан икән. Кыз, яраткан кешесенең шәһәрдән хатын алып кайтканын белгәч, бик гарьләнә, әрни. Аның тирән кичереше турында сөйләми автор. Психологик күзәтү алымына мөрәҗәгать итә: "Васфикамал сыек май кыздырган табасын ялгыш әйләндереп, чуен плитә өстенә аударды. Кухняны зәңгәр май исе басты... Васфикамалның кайнар мәхәббәте, башка беркемгә карата да, беркайчан да уянмаячак кайнар хисләре плитә өстендәге сыек май кебек бергә чыжлап яндылар". Соң, безнең сүз остабыз "егетләр, кызлар, мәхәббәт дигән нәрсә кырык беренче ел балалары уйлап тапкан бер уйдырма, аяк чылангач, борынга күчеп, бик тиз уза торган томау ул, юк белән башыгызны катырмагыз, сөюегез җавап хисләре уятмаса, фаҗига ясамагыз, тормышыгызны башка хатын-кыз белән корып җибәрегез" дип әйтергә теләмиме? Мәһдиевне алдан "санап чыгарып" булмый, ул теләсә ни әйтер дин гөман корабызмы? Юк шул! Бер карашка гайре табигый күренгән, чынында тормышчан вакыйга-хәлләрнең асылында тирән фәлсәфә ята. Әйе, мәхәббәт - олы илаһи кичереш, ул кешенең яшәешенә нур сирпи, мәгънә бөрки. Ләкин чынбарлыкта үзгә төшенчәләр, йөгенешләр дә бар икән. Ул - җирдә нәсел-нәсәбәңне, бала-чагаңны, каныңны, әхлагыңны, телеңне, динеңне яңа буынга тапшырып калдыру. Ләйлә-Мәҗнүн, Таһир-Зөһрә, РомеоДжульетталарның олуг мәхәббәтләреннән нәрсә калган? Зәңгәр томанга төрелгән риваять, миф, фаҗигаләренең аянычы гына безгә килеп җиткән, һәммә кеше бөек хисләр дулкынында чайкалып, үз мәнфәгатьләре, тойгы-кичерешләре колы булып кына калса, ул үзенең изге максатын - нәсел, ыру тәрбияләп калдыру бурычын үти алмас, җир халкы Атлантида утравыдай юкка чыгар иде. Шуңар да Мөхәммәт Мәһдиев мәхәббәт шаукымын, романтик-хыялый шагыйрьләрдән аермалы буларак, күпертеп, томанлы күкләргә чөеп сурәтләми, олы тойгыны тормышының табигый дәвамы, кеше яшәешенең бер чагылышы, сөземтәсе буларак аңларга тырыша. Мәхәббәт бар. Әмма авыл кешесенә хатын-кыз исемне дәвам иттерү, нәсел калдыру, йортны алып бару өчен кирәк. Балалары-сөенечләре үзләре турында хәбәр салып, агач идәнгә тупылдап баскач, Шәяхмәт тә, Хәкимулла да хыялый каһарманнардан кайтыш яратмыйлар икенче яртыларын. Хәкимулла белән Васфикамалның үзләренә йорт өлгертеп, ирнең сугышка китү алдыннан соңгы төннәрен ничек уздыруларын укып карагыз! Анда ялангач оятсызлык, порнография, җенси азгынлык галәмәтенең эзе дә юк. Ә никадәр кайнар дәрт, олы мәхәббәт хисе тудыра алган, ясалмалыктан ерак җылылык, серле аңлашу, төнге хыялый әңгәмә... Язучы милләтне, халыкны гаилә саклый, дигән иманда, ышанычта яши. һәр гаилә - мөстәкыйль бакча түтәле. Кишер, чөгендер, шалкан, сарымсак, суган, бөтнек түтәлләре һәркайсы үзенчә үсә, үз тормышы белән яши. Язмышлары, холыклары төрле-төрле. Әмма барысы да бер үк кояш җылысы астында, уртак туфрак - җирдә, шул ук яңгырдан шифа алып шыта, югарыга тартыла. Якынлык һич кенә дә үзгәлекне, аерманы, кабатланмасны инкяр итми, юкка чыгармый. IV Мәһдиев "язарына азыкны" таныш-белешләре арасыннан, туып-үскән ягыннан "чокып" ала, хыял уены белән баета, тулыландыра. Тәнкыйтьче Фәрваз Миңнуллин аны яшьлеген сагынып яшәүче, туган ягының үткәненә, табигатенә гашыйк язучы дип атаган иде. Чыннан да, Мәһдиев иҗатында Арча ягы сагыш-моң, шатлык-бәхет белән тулы шигъри бер төбәк дәрәҗәсенә күтәрелә. Туган авылы Гөберчәкне, яшьлеге узган Казанбашны ул Париж, Берлин, Мәскәү, Яңа Васюки, Кырлай кебек әдәби образлар дәрәҗәсенә күтәрә. Бу - табигый. Мөхәммәт шул төбәктән чыккан, туып-үскән туфракка садә мәхәббәт ихтирамнарын гел сиздереп, әйтеп-язып торган якташ-язучыларыннан аермалы буларак, туган вилаятеннән яптьли чыгып китми. Арча педучилшцесында укый, мәктәптә эшли, флот хезмәтен тутырганнан соң да, туган ягына, әнисе янына кайтып, уку-укыту эшләре буенча урта мәктәп директор урынбасары вазифаларын башкара. Алда әйткәнебезчә, Казанга күчеп киткәнче, Арча ипиен ашавын, һавасын сулавын, якташларының күңел энҗеләрен, әхлакый мәгънәләрен күңеленә сеңдерүен дәвам итә. Бу байлык бөтен иҗатын тукландырып, нур бөркеп, эчке ышаныч биреп тора. Язучының ачышларын андау, фәлсәфәсенә төшенү өчен туып-үскән туфрагына аяк басу, туыпүскән йортын күрү кирәк, диләр. Укучылар белән очрашулар вакытында, ул туган ягы каһарманнарының прототиплары, гаиләсе турында сорауларны көтеп ала торган иде. Җавапны юмор белән башлап җибәрә. - Әле унбиш ел элек кенә "Мөхәммәт абый, сез өйләнгәнме, гаиләгез бармы?" кебегрәк сораулар борчый иде укучыларымны. Хәзер "Ничә балагыз бар, алар кайларда эшлиләр, укыйлар?" кебек язмалар күбрәк килә. Чәчләрнең аклыгы, тешләрнең юклыгы яшьне сата шул, - дин шаярта да, рәхәтләнеп, җәелеп, хатыны, балалары хакында сөйләп китә. Аның өчен иң зур сөенеч - варисларының татарча белүе, тар, кысан кухня ларында ана телендә аралашулары турында бәян итү. Җан кисәкләрен куенына алып, үзе уйлап чыгарган әкиятне, Тукай шигырьләрен укуы турында сөйләү аңа чын ләззәт бирә иде. Миллилекнең таянычы тел икәнлекне искә төшерергә ярата иде Мөхәммәт Мәһдиев. Ул туган телнең төрле катламнарын, көч-куәсен, сыгылмалы байлыгын сиземләве, аһәңен, моңын тоюы белән горурланып яшәде, шул байлыкка сокланып иҗат итте. Яңарак бер сүз, җөмлә, шаян очкын ишетсә, шунда ук язып алып, әсәрләрендә кулланып, татар әдәби теле үсешенә, аны баетуга үз өлешен кертте. Кыска-кыска җөмләләрне янәшә тезә дә читкәрәк китеп карый. Каһарманнары да җөмләсенә охшаган: офыкта көтмәгәндә пәйда булалар, үзләрен күрсәтәләр, олы дөнья белән бәйләнешкә керәләр, ачылалар, фикерләрен әйткәч, комсызлык күрсәтмичә, урынны башкаларга бирәләр. Бер кешене икенчесе, өченчесе алыштыра, сүзгә дүртенчесе кушылып китә, бишенчесе ата сүзе - мәкаль кыстыра... Яр буендагы чуерташлар төсле гаҗәеп бай һәм төрле аның кешеләр токымы. Язучының бай һәм тырнаклы хәтере үзен бушатырга, күргән-белгәнен кәгазьдә ныгытып калдырырга ашыга. Бер үк кешене тууыннан алып үлеменә чаклы һәрьяклап сурәтләргә аның вакыты юк. Биограф дәрәҗәсе аны канәгатьләндерми. Кешенең күңел түрен бушатып, эш-хәрәкәтен, кыланууйлану рәвешен ачып, гаиләсе, балалары белән котласа, аңа артыгы кирәкми. Адәм баласы җирдә эз калдырды дигән сүз. Иҗат юлы - таба асты мисле шома, тигез була алмый. Язучыга зиһен хәзинәсен тирәнрәк ачу, әсәрләрен бастырып чыгару, үзен раслау өчен берөзлексез көрәшергә туры килә. Ә гомер исә, шаһрен каешыдай һәр көнне кими, кыскара бара. Халык Мәһдиевне рухына, җанына үткәреп, яраткан язучысы итеп кабул кылганнан соң да, байтак вакыт узгач кына аңа рәсми танылу килде. Сәбәпләре төрле. Холкы-фигыле дә, тегермән канаты төсле, җил искән якка кыйбласын үзгәртеп торуны өнәми. Үзен тәкәбберлек дәрәҗәсендә горур тотуы, кемгәдер ялагайлану, мәдхия яудыру юлына төшмәве, дөресе, булдыра алмавы, Мәһдиевнең тормышын кыенлаштыра. Мәгәр үзе булып калырга мөмкинлек бирә. Соңгы елларда, бигрәк тә төненә яман чир үтеп кергәч, Мөхәммәт буй-сыны, чандырлыгы, туры аркасы, ап-ак чәче, тирәнгә урнашкан акыллы, мәгънәле күзләре, киләчәк кешесе булуы белән Хәсән Туфанга охшый барса, эчке бәйсезлеге, буйсынмас, баш бирмәс менәзе белән урысның бөек язучысы Иван Бунинны хәтерләтте. Әсәрләренең төзелеше, тел-сурәт байлыгы, табигатькә якынлык, хатын-кызга мөнәсәбәт җәһәтеннән ике сүз остасы арасындагы якынлыкны өйрәнү, чагыштыру киләчәк эше. Әлбәттә, татар язучысы үз илендә рәнҗетү, кыерсыту күрсә дә, урыс морзасы үрнәгендә, җиңел генә чит илгә чыгып китеп, гомерен Парижда үткәрү мөмкинлегеннән мәхрүм иде. Үз җирендә эчке мөстәкыйльлегеңне саклап калуы кыенрактыр да әле. Кем белсен? Җитлеккән әдәби әсәр чорны, аның мең тармаклы тормышын хикәяләү белән генә чикләнми, язучының рухи дөньясын, холкын, уй-кичерешләрен, фәлсәфәсен эченә ала. М.Мәһдиев әсәрләре - иҗатчы белән аның каләменнән төшкән каһарманнар арасындагы якынлыкның бер үрнәге. Язучы үз геройларының язмышына нисбәтән беркайчан да битараф була алмады, ул аларның уңышларына сөенә, хаталарына көенә. Тормыш буйлап, кулга кул тотынып, җилкәгә җилкә терәп янәшә атлый. Ат кешнәве, эт елавы, арышның серкәгә утыруы, яфрак лепердәве, сабан бәйрәме турыңда язсынмы, кешенең фани дөньядагы урыны турында уйлансынмы, һәммәсе артында язучының үзен, шәхси кабул итүен күрәсең, нечкә күңелен сизәсең. Үзәктә - кеше җаны. Ул аның һәр борылышына игътибарлы. Меңъеллык тирән тамырлы имән агачы кебек, бу иҗат халыкның бәгыренә, күңеленә барып тоташкан, ул аннан көч, дәрт, дәрман алып, һәр яңа буынга бәллүр савыт төсле, төрледәнтөрле нурлар балкышын уйнатып, үзгәдән-үзгә яклары белән ачыла бара! Хәерле юл сиңа, бөек Мәһдиевнең бөек иҗаты. Бу рухи байлык җил-яңгырларга, давылларга бирешмичә, галәмгә татар кешесенең ихласлыгы, олылыгы, эчке матурлыгы, дуслыкка тугрылыгы, киләчәк белән туачак буыннар өчен яшәве турында армый-талмый сөйләр. Дуслары, якыннары өчен гайре табигый хәл булды бу: көтмәгәндә, уйламаганда Мөхәммәт Мәһдиев фани дөньяны ташлап китте. Тормышка, табигатькә, яшәешнең һәр күзәнәгенә гашыйк, һәркайсыбызга бары тик бәхет теләгән, көр күңелле, җор телле язучыбыз яшәргә дә, яшәргә тиеш иде әле... Ниһаять, кешеләрчә көн итәрлек фатиры булып, оныгы Зөһрә тугач кына ул безне ятим итте. Вөҗүде кырында бәхилләшү сүзен әйтмәскә дип әйтеп калдырды. Миңа юнәткән васыятьнамәсендә мондый теләк-боерыклар бар иде. "Синең белән әйбәт, дус яшәдек, сиңа рәхмәт. Васыятем: 1. Мине озатырга дип, укытучылар, студентлар алып килә күрмә. 2. Мине бик шыпырт кына үземнең авылга озатачаклар". Гәүдәсе янында әйтәсе килгән берише фикерләремне хәзер кәгазьгә төшерергә булдым. Мәһдиевнең иҗатын яхшы беләм дин саныйм. Әсәрләре, каһарманнары, яшен ташыдай чагыштырулары, энҗе-мәрҗәннәр белән чигелгән теле хәтердә, йө рәктә, күз алдында. Биредәге кәлимәм аның имән агачыдай тирән тамырлы шәхесе турында гына. М.Мәһдиев XX гасырның икенче яртысында татар халкы бирә алган олы затларның олпатлысы иде. Ул рухи, мәдәни, хәтта физик яктан да нык, көчле, әмма Октябрь фетнәсе нәтиҗәсендә шактый бәла-казага тарган, тукмалган, кимсетелгән, укымышлы, зыялы нәселдән чыга. Кайсыдыр бабасының читтән, Кырым, Хәзәр якларыннан күчеп килгәнлеге тышкы кыяфәтеннән үк күренеп тора. Озын, төз гәүдәле, үткен, горур борынлы, япан төсле киң, чыгынты маңгайлы, зур үткен күзле кешеләр Арча кавемнәре арасында сирәк очрый. Шуның өстенә акыл казанының тирәнлеге, хәтеренең үзенә эләккәнне читкә җибәрми торган капкындай булуы Мөхәммәтне затлы шәхес итеп, тирәлектән аерып тора иде. Хисле, хыялый рухлы җиде-сигез яшьлек малайның күз алдында әтисен - укымышлы мулланы, укытучы, игенче Сөнгатулла Мәһдиевне зинданга алып китәләр. Бала, яшли ятимлекне тоеп, "халык дошманы" дигән кара мөһернең хурлыгын гомере буенча җилкәсендә күтәреп бара. Кулга алынган елында ук атылган әтисенең эзләрен ул, азатлык җилләре исә башлагач, 80 нче еллар ахырында гына, КГБ архивларыннан эзләп таба: "Әти өстеннән шикаять язган кешеләрнең берсе дә бәхеткә тармаган. Балалары да юньсез адәмнәр", - дип сөйләгәне хәтердә калган. Әтисенә олы мәхәббәтен, ихтирамын Мөхәммәт әнисенә күчерде, соңгысына җил-яңгыр тидермәскә тырышты. Инде мәрхүмә әнисе дә үз чоры өчен алдынгы кеше була, балаларын ким-хур итми, һәркайсына гаилә тәрбиясе һәм белем бирергә тырыша; халкына ике арысландай ул, сандугачтай күркәм, ягымлы кызлар бүләк итә. Кешеләр хәтерендә акыллы, зиһенле, йомшак җанлы кеше булып кала Мөхәммәтнең әнисе. Бәшировлар нәселе белән якынлашуы да очраклы хәл түгелдер. Гомәр ага Бәширов белән Мөхәммәт Мәһдиев арасындагы сүзнең яхшы мәгънәсендәге көнчелек, дөресе, иҗади бәхәс икесенә дә уңай тәэсир ясый, эзләнүләренә этәргеч бирә. Бу киеренке бердәмлектән татар әдәбияты отты гына. Мөхәммәтнең тормыш иптәше, Гомәр аганың бердәнбер кызы Дилия акыллы, хисле һәм һәр җәһәттән сәләтле ханым ике арадагы рухи якынлыкны җылытып торды. Ике "сабыйны" да тигез күреп тәрбияләде, берсен дә рәнҗетмәскә тырышты. Ул хатынкыз чибәрлеген һәм әхлакый тарту көчен саклый һәм үз балалары Гәүһәр белән Искәндәргә дә сеңдерә алды. Бу гаиләдә җор, шаян сүз, җиңелчә төрттерү артында яшеренгән үзара ышану, чын күңеллелек һәм башкаларга карата да мөлаемлык, ягымлылык, садәлек хөкем сөрде. Мөхәммәтнең якыннары, балалары белән мөнәсәбәте зәвыклы гадилек, нурлы нечкәлек һәм шәхесне ихтирам итә белүгә корылган иде. Гаиләсе аның иҗа ди үсешенә нык ярдәм итте, ышанычлы кальгасы булып торды, дип раслый алам. Ике баласына да классик филологик белем бирде язучы. Кызы Гәүһәр - филология фәннәре кандидаты. Сүз остасының, иркәләнеп, зарланганы хәтердә: "Кыз үтерә, малай, тәнкыйтьләп. Әтием, син сюжет төзи белмисең. Әсәрләреңнең ни башы, ни ахыры юк. Син тарихчы шул, әдәбият кануннарын белмисең. Әдәбият белеменә багышланган китаплар укыштыр". Үзе зарлана, үзе шунда ук сюжет, композиция турындагы хезмәтләрне өйрәнергә керешә. Ленинның кырык биш томыннан торган әсәрләрен сатып алып, тулысынча укып чыккан бердәнбер татар язучысы булгадыр әле ул. Марксизм тәгълиматын да ул бусагадан кире какмады. "Марксизм дигән фәндә Маркс юк, аның өйрәтүләрен бозып, сәясәткә буйсындырып, примитивлаштырып бетергәннәр", - дип әйтә торгание. Кызы, әлбәттә, Мәһдиев әсәрләренең көче, куәсе, милли үзенчәлеге нәкъ эчке һәм тышкы иреклектә, көчәнешсез агылышта икәнне чамалый иде. Шөһрәтенең үренә күтәрелгән Мөхәммәтне башка берәүнең дә аңа бу сүзне әйтә алмасын чамалап, тәнкыйть - кирәкле шәйдер, дигән фикердә тора иде Гәүһәр. Кияве, Саба ягы егете Илдар Хәсәновны Мәһдиевләр гаиләсе яратып, җиңел кабул итте. Кыскасы, мондый эчкерсез гаилә мөнәсәбәтләре татар зыялылары арасында 1917 ел инкыйлабына чаклы гына була алгандыр. "Хрущевка" фатирлары да күңел көрлегенә, хис муллыгына зарар китерә алмады. Бу өйдә без - татар галимнәре, язучылары күп булдык. Дилия ханымның иренмичә, яратып ясаган, авызда эри торган кечкенә өчпочмкаларын, пәрәмәчләрен, токмачларын шактый тәмләдек. Байтак татар зыялылары бу йортта, үзләре дә сизмичә, әхлак тәрбиясе алды. - Мөхәммәт шундый инде ул. Өйдә рәтле-юньле ризык булмаган вакытны көтеп ала да кунак алып кайта, - дип, тәртип өчен зарланып алырга ярата иде хуҗабикә, өстәле нинди генә әгъләдән булса да. Мөхәммәтнең беркайчан да "осечка" бирми торган үз чарасы бар. Гротескка кул биргән күпертү алымы. Яратып арттыру ысулы. - Егетләр. Бәширов кызының бер йомшак ягы бар. Без чәйнәүдән шып туктап калабыз. Адәм баласында гайбәткә һәрвакыт урын бар, "фаш итүләргә" һәрвакыт хирыслык яши аның зиһенендә. - Кәстрүл ярата, кәстрүл җыя минем хатын, һәр зарплаттан бер кәстрүл күтәреп кайтмаса, күңеле китек кала. Иренмичә кереп санап карагыз, мин үзем кырыкка җитеп саташтым... - Юкны сөйләп, гомерең узды инде, Мөхәммәт, - дип, — ~ Лилия ханым, ире ягына җылы карашын ташлап, сүзне "кәстрүл мәсьәләсеннән" читкә алып китүне мәгъкуль күрә. Мәһдиев күңеле, җаны белән яшьләргә тартылып яшәде. Ә.Еники, Г.Ахунов, А.Гыйләҗев, М.Юныс кебек үзеннән өлкәнрәкләр белән дустанә яшәсә дә, "кулга су салырга ярый башлаган малай-шалай" янында ул үзен иркенрәк сизә, өстенлеген сиздермичә аралаша... Коммунистик әхлакның, шикаять-шөбһәнең котырынган чорында тәрбия алган минем буын кырысрак, ябыгырак, ахыргача ачылып-актарылып китүдән курка. Шуңар да ул М.Галиев, Р.Мөхәммәдиев, Н.Әхмәдиев, И.Гыйләҗев, Л.Зөлкарнәй, Г.Морат, Р.Зәйдулла кебек яшьрәк буын вәкилләре белән аралашырга яратты, аларны үзенә тиң күреп сөйләште, киңәште. Табигый сәләттән мәхрүм килеш әдәбият түренә үрләгән әрсезләрне яратмады. Яшьләр белән дуслыгын ул бик гади фәлсәфәгә салып аңлата: - Рухым калсын аларда. Аннан килеп, күмәргә дә кеше кирәк бит әле. Мәһдиев парадокслар кешесе иде. Соңгы юлга озатырга күп кеше кирәк тә булмады. Күпләр белми-сизми дә калды. Әйткәнемчә, тантаналы, купшы күмүдән баш тартты. Гади генә, тыйнак кына, әмма тирән мәгънә белән, саф татарча, мөселманча әнисе янына җиргә кереп ятты сөеклебез. Мөхәммәт дөньяны үзенчә күрә, яңача фикерли торган шәхес иде. Теләсә нинди затлы мәҗлестә аңа беренчеләрдән булып сүз бирелә. - Мәһди, фикер! Мәһди, берәр сүз әйтеп җибәрмисеңме? Аралашучан, теләсә нинди катлау кешеләре белән уртак тел таба белүчән шәхес буларак, аның дус аркадашлары, танышлары күп иде. Кешеләр аңа сусап, ихтыяҗ күреп яшәде. Язарына азыкны эзләп тә интекмәде ул. Татар авылының халәтен, язмышын, фаҗигале сөенечен аңардан да яхшы белгән, шулчаклы тирән тасвирлаган башка язучы юктыр хәзерге чорда. Р.Төхвәтуллин, А.Гыйләҗевләр белән авылның соңгы философларының берсе, соңгы могиканнарыннан иде ул. Татар иле башка Мәһдиевне тиз генә бирә алмас. Чөнки Мөхәммәтне бүләк иткән авыл инде юк. Шәһәрдә яшәсә дә, кала тормышын, анда урнашкан ясалма мөнәсәбәтләрне кабул итә алмады. Беркадәр вакыт районга чыкмый, туган авылы Гөберчәгенә кайтмый торса, чирли: "һава җитми, кала бугаздан ала", - дип зарлана башлый һәм көтмәгәндә чыгып югала иде. Авылыннан кайтканда, кәефе ашлык басуын "сугып" кайткан малныкыннан да әйбәт, иң надан студентка да сорап та тормыйча бишле "чәпәрлек" була иде. М.Мәһдиевнең әдәби-нәфис могҗизаларына мөкиббән киткән хәлдә дә, без аның олы галим, авызында сандугач сайрат кан укытучы-лектор, ачы телле тәнкыйтьче булуын истән чыгармыйк. XX гасыр бантында яшәгән һәм эшләгән бик күп олы шәхесләрне, сәясәтчеләрне, иҗтимагый эшмәкәрләрне ул ачты, аклады, укучыга алып кайтты. Ул алар турында кайбер галимнәр кебек укып булмаслык корама, ясалма, тәрҗемә тел белән язмады, биредә дә сурәтле фикерләүгә, сыгылмалы телгә өстенлек бирде. Егерменче гасыр башы әдәби хәрәкәтен өйрәнүдә тарихилык һәм миллилек принципларына таянды. Баганаларны дөрес һәм урынлы утырткан, дөньяга карашына, үз принципларына турылыклы калган өчен аңа әзер докторлык диссертациясен якларга бирмәделәр. Әүвәл тиешле кешеләр аның хезмәте тирәсендә бәхәс, тавыш куптардылар. Ул-бу килеп чыкмасын дип, ике куллап кәнәфиенә ябышып утырган адәмнәргә шул вәсвәсә җитә калды. Өстән төшкән әмерне үтәргә өйрәтелгән йомык бөерле, йомшак бавырлы галим-голәма Мәһдиевне "батыруга" булыша. Хәер, барысы да андый булмагандыр... Аны андаганнары, яклаганнары да булуы безгә мәгълүм. Университетның тарих факультеты деканы, профессор Рәмзи Вәлиев искә ала: "Бервакыт Мөхәммәтнең кафедра мөдире мине, яшь ассистентны үзенә чакырып алды. Ул чорда тарихчылар, филологлар, татар теле һәм әдәбияты бүлеге бер зур факультет идек. Олы абзый мине янына утыртты, эчтәге сулышын кысып чыгарып, борынын чистартып: "Мәһдиевнең менә шул эшен укып, тарихчы буларак объектив бәя бир әле", - диде. Юнәлешне "күрсәтте": "Мәһдиев марксистик методология мәсьәләләрендә ике аякка да аксый. Шул якка игътибарлырак булсагыз иде". Мәһдиев белән якын дуслар булмасак та, аралашып яши идек. Прозасына гашыйк идем. Фәнни хезмәте дә бик нык ошады, бернинди аксау, туксау, чатанлык галәмәтләре күрмәдем. Тарихны яхшы белүе, әдәби әсәрләргә бәя бирү маһирлыгы сокландырды. Кыскасы, кемгәдер ошарга тырышып, намусыма каршы бара алмадым, уңай рецензия язып, әдәбият кафедрасына кертеп бирдем. Мине утырышка чакырмадылар. Кирәкле "бәяләмә" яза алмагач, миңа ихтыяҗ бетте". Докторлык эшен уздырмагач, Мөхәммәт фән өлкәсеннән читләшә һәм "Ут чәчәге" повестен яза башлый. Шул мавыгуы аңа төшенкелек упкынына тәгәрәмичә, үзен саклап калырга мөмкинлек бирә. М.Мәһдиев кешеләргә биоҗегәр бирүгә сәләтле, аралашу, гәп корып, сөйләшеп утыру өчен җайлы кеше иде. Тел, әдәбият кафедралары әгъзалары белән генә түгел, Индус Таһиров, Рәмзи Вәлиев, Җәмил Сафиуллин, Флорид Әгъзамов, Азат Әхмәдуллин, Хатыйп Миңнегулов, Әзһәр Мөхәммәдиев, Равил Фәхретдинов, Риф Хәйретдинов кебек төрле белгечле галимнәр белән, үзе әйтмешли, әвәрә килеп, дустанә яшәде, һәркайсы белән әңгәмә өчен сүз, уртак тел таба белде. Милләтнең җаны, көче - аның телеңдә дигән иманда яшәде Мөхәммәт. Аныңча, тел - милли интеллектның югары казанышы, тарихи аң җимеше. Ул, рәсми диннәр иңгәнче үк, барлыкка килгән. Соңрак алар бер-берсенә таянып, ярдәм итешеп яшәгәннәр, үскәннәр. Татар теленең кардәш төрки лөгатьләр арасында ихтирамлы аралашу чарасы, бай һәм тирән тамырлы әдәбиятлы булуы белән горурлана иде. Телне гасырлар тудыра, ә аны юк итү өчен берничә буын да җитә икән. Тел яшәсә генә, халык яттти. "Телсез" халыкның дөнья базарыңда урыны юк. Халыкның теле аралашу чарасы буларак үзе бер могҗиза, милләтне яшәтү чарасы. Мөхәммәт татар теленең байлыгын яхшы белеп, сурәтлелек көчен тирәнтен сизеп, әсәрләрендә аның берәү дә игътибар итмәгән раушан нурларын балкытып иҗат итсә дә, яңа сүзгә, яңа гыйбарәгә ифрат игътибарлы булды. Ул яңарак сүз-бөртекне ишетүгә, теләсә нинди кәгазь кисәгенә язып куярга ашыга яисә үткен хәтере - компьютерына салып куя. "Калдык көн" дигән гыйбарәне ишеткәч, "калдык көн нинди була икән, калган аш саруны кайната... калдык көн керәшен татарлары атнасының соңгы көне була торгандыр инде ул" дип, сүзнең сурәти офыгын, мәгънәсен ача, үстерә, җәя торган гадәте бар иде. Халыктан колагына иңгән сүз озак та үтми аның әсәрләреңдә, яңа мохиттә, энҗе-гәүһәр кебек ялтырап ачыла. Укучылары белән очрашу - Мөхәммәтнең яшәү рәвеше иде. Бик тәмләп, иренмичә сорауларга җавап бирә дә үзенең яраткан төбәгенә кереп китә. - Миңа бик күп чит илләрдә булырга туры килде, - дип башлап китеп, Рим, Парижлар матурлыгына тукталып, шунда ук халыкны, милли телне, милли йөзне саклау мәсьәләләренә килеп чыга, балаларын ана теленә өйрәтә белгән фин татарларын үрнәк-өлге итеп искә алып тәмамлый иде чыгышын. Күзе үткен, чая, зиһене тырнаклы булуы ярдәм итә иде аңа чыгышларында. М.Мәһдиев бик теләсә милли хәрәкәтнең лидеры була алыр иде. Ул азатлыкны яклап сөрән салган җыеннарда катнашты, әмма мөнбәргә менеп нәгърәләр ору, йодрык белән һаваны кисү юлына басмады, өнәмәде. - Мин - трибун түгел. Тавышым йомшак. Мөстәкыйльлекне әсәрләрем, публицистикам белән яклыйм. Гасырлар дәвамында буйсынып яшәп, безнең халык сынган, буыны йомшарган. Әмер үтәүгә өйрәнгән. Еш кына аның "батырлыгы" да шуннан килә. Көнчелек, бер-береңне батыру кебек әшәке гадәтләр бердәмлеккә зарар китерә. Бүгенге татар мәктәпләреңдә, гимназияләрендә укучы яңа буын күтәрелеп җитмичә, халкым дәү ләтчелеген кайтара алмас. Төшенкелеккә бирелергә ярамый, көрәшергә кирәк! - ди торган иде. Халкыбызның киләчәген ул Русиядә демократик көчләрнең җиңүе белән бәйләде. Шунда да СССР дигән империянең капыл таркалуы гражданнар сугышына китереп чыгарыр дип курыкты. "Тегермән ташы арасына аз санлы халыклар эләгә, 100 миллионлы милләткә зарары тими аның", - дип, чын-чынлап борчыла, уйлана иде халык язучысы. Гаяз Исхакый турында без ләм-мим берни белмәгән, ишетмәгән чорда ук, ул аның рәсемен шәхси өстәлендә, каршысында тотты. Әдипнең иҗатына югары бәя биреп, тиз генә дәүләтчелекне торгызу мөмкинлегенә ышануын хыялый, утопик икәнлеген искәрткәне хәтердә. Шунда да милләтенең киләчәгенә, кешелеклелеккә, гадел мөнәсәбәтләрнең ахыр җиңәсенә ышанып яшәде Мәһдиев, Гаяз Исхакый кебек үк. Җиһанда матурлык, гаделлек урнашуны көтте. Бөтен холкы, яшәү рәвеше белән демократ булса да, ул эшче сыйныфына табынмады. Пролетариат, шәһәр авылны, табигатьне юкка чыгара, татар авылы белән бергә халкыбызның милли рухы, әдәп-әхлак гадәтләре, тормыш итү фәлсәфәсе юкка чыга дигән иманда торды ул. Бу яктан ул урыс язучылары С.Есенин, И.Бунин, В.Астафьев, В.Распутин кебек сүз осталарына якын иде. ВШукшин хикәяләрен аеруча югары бәяләде. Әлбәттә инде, аның өчен иң олы шәхес, иҗатына мөкиббән киткән язучысы Габдулла Тукай булды. Остазының мирасын яхшы белә, шигырьләрен илһамланып яттан сөйли, аның һәр юлын күз карасыдай саклый. Сүзнең кадерен, тәмен белгән кеше буларак, ул Тукайның берәр җөмләсен, сүзен бозганны, алыштырып куйганны сизсә, ишетсә, җен ачулары чыга торгание. Дингә хөрмәте, ихтирамы зур булып, Коръәннән өзекләрне күп белсә дә, аны диндар кеше дип булмый. Шулай да бер тәнкыйтьченең Аллага, дингә тел-теш тидерүен ишеткәч, бик нык ачуланганы хәтердә: "Кеше имансыз яши алмый. Андый адәмнәр авыр үлә". Ә үзе фани дөньяны, әйтәсе васыятьләрен әйтеп, теләк-ниятләрен язып, җиңел ташлап китте. Рухы күкләргә, тәне оҗмахка иңде. Татар халкы биш елдан артык Мөхәммәт Мәһдиевтән башка яши. Күңелләрдә талгын моңсулык. Сагыну хисе аның әсәрләрендә... Гәүдәсе, йөреше күз алдында. Менә ул киң кара чалбардан, куены ачык вельвет пинжәктән университетның мәрмәр багана сафлары тезмәсе яныннан, тирә-юньне пакьләндергеч көч белән, хуҗаларча эре-эре атлап бара. Тулы ай кичке караңгылыкны ерып, моңсу гына аның артыннан күзәтеп килә. Аларның юлы - мәңгелек. 1996-2002 Чын шәхес иде Олы шәхес дип һәр тарафтан җитлеккән, мәгънәле, милләтенә, нәселенә, гаиләсенә бирелгән камил кешегә әйтәләр. Гариф Ахунов турында сүз чыкканда, аны искә алганда, менә шул билгеләмә телгә килә. Мәсәлән, мин аның кебек төрле буын, язмыш, холык кешеләре белән тиз мөгамәлә урнаштыра, уртак тел таба алган, тиз арада "үз кеше" булып китә белгән башка язучыны хәтерләмим. Беренче шигырен, хикәясен күтәреп килгән каләм тирбәтүче, әле генә лаеклы ялга чыккан полковник, хәйләкәр авыл игенчесе, шахтадан туган ягына кайтып килүче күмер чабучы, үз ялганына үзе ышанган балыкчы дисеңме, Гариф абый һәммәсенең күңеленә ачкыч табар, хәлен сорашыр, шаяртып алыр, кирәк чакта юату җөмләсен кыстырып кую әмәлен табар. Җиңел адымлы, терекөмеш кебек хәрәкәтчән, яңгыравык тавышлы Ахунов дигән дустыбызның арабыздан китүенә һич кенә ышанасы килми. Аның җанлы сыны күз алдында, күңелдә, хәтердә. Менә ул җыелышта сикереп торыр да, як-якка тирбәлеп төшкән, артык мөстәкыйльлеккә чыккан чәчләрен тәртипкә китергәннән соң: - Егетләр, дуслар, миндә башкачарак фикер бар бит әле, - дип сүзен башлап, уен, ниятен дәлилләп, ачыклап бирер, кызмыйча, берәүне дә рәнҗетмичә, үз фикерен үткәрергә тырышыр иде. Аның уңай сыйфатларын атый-саный китсәң, калын бер китап язарга кирәк булыр. Иң әүвәл аның каләмдәшләренә булган олы мөнәсәбәтен генә алыйк. Кулына бәяләү өчен йомшак, зәгыйфь әсәр килеп керсә дә, Гариф абый, каләм иясенең түшәмен, сәләт дәрәҗәсен чамалап, күтәрелеп бәрелмәс, авторның күңелен җәрәхәтләмәс. Җайлап, ипләп кенә дөньяда башка һөнәрләр барлыгын, файдалыгын искә төшерер. Әдәби эзләнүдә кызыклы фикер, борылыш, гомумән, үсеп китәрдәй оеткы тапса, ул кызганмыйча киңәшләрен бирер, ярдәм кулын сузар. Әсәрен бастырып чыгарырга ярдәм итәр. Әдәбият бусагасын атлаган сәләтлерәк кеше әйберен ашык-пошык әвәләп китерсә, ул Гариф абый кулына килеп керсә, яхшы сүз көтмә дә, үпкәләмә дә. - Карале, дускаем, әсәрең әйбәт кенә буласы икән, ашыккансың! Вакыйгаларыңның очы-очка ятмый. Сүзләрнекарлыгачларны уйлап бетермичә очыргансың, - дип тезеп китә. - Ат дагалаганда бака ботын кыстыра димә, менә мин, "Тын Дон"ны тәрҗемә иткәндә, Шолоховның бер җөмләсе белән ике көн утырдым. Мәгънәсен биреп кенә булмый бит. Эчтәлеге килеп чыкса, сәнгатьчә матурлыгы югала. Ә син кабалангансың, — ~ алай килешми. Салкында тунны төймәләгәндә генә ашыгу килешә. Гариф абыйның тәнкыйте ничек кенә җайсыз, усал булып, автор эчтән генә сыкранса да, риза була, аек дәлилләре белән килешә. Чөнки ихластан, изге ният белән булсын, татар әдәбиятының олы абруен төшермәслек әсәр өстәлсен, дип әйтелгән тәнкыйть ул май чүлмәге кебек, тышыннан күренеп тора. Иҗат әһеле тәнкыйтьнең йөрәктән, әсәрне яхшырту өчен әйтелгәнен, кешенең рухын сындыру өчен, ачу белән чыгарылганыннан тиз аера. Гариф абыйны тормышында, иҗатыңда башка берәү белән бутау мөмкин түгел, һәр очракта ул кабатланмас шәхес булып кала алды. Әдәби очрашуларда, кичәләрдә аларны - өч дусны - Г.Ахунов, М.Мәһдиев, А.Гыйләҗев - бергә еш күрергә мөмкин иде. Бу - табигый. Талант һәрвакыт үз ишенә тартыла. Алтмышынчы еллардан алып бу өч сүз остасы татар прозасының, өлешчә драматургиясенең дә әйдәп баручы, йөзен билгеләүче язучылар буларак танылдылар, һәркайсы авыр, кабатланмас тормыш юлы узган, какканны-сукканны җитәрлек татыган. Ә инде И.Гази, М.Әмир, Г.Әпсәләмов, А.Расих, Ф.Хөсни кебек олы затларыбыз дөньяны ташлап киткәч, әдәбият дилбегәсе алар кулына күчә. Иҗатлары да, үзләре дә бер-берсенә охшамаган, әмма уртак максат, рухи бөеклеккә омтылыш, милләт киләчәге өчен җан атып яшәү каләм ияләрен якынлаштыра. Миңа алар өчесе бергә туры килгән очракларда юлдаш булгаларга туры килде. Бу хакта язып чыкканым да булды. Гадәти, шул ук вакытта мәгънәле, дустанә һәм кинаяле сөйләшүләр, башкалар өчен сәеррәк тоелырга мөмкин булган төрттерүләр. Аларны якыннан белмәгән кеше берни аңламый. Менә алар, җилкәләрен чәкештереп, мәҗлестә утыралар. - Гарифҗан, бер пирог кисәген алып бирче, сиңа тарелка якын. - Шаяртма, парин, анысы минем өчен артык зур. Хәзрәт малаена, Мәһдигә калдыр. Мөхәммәт ишетеп ала. - Егетләр, мин иң аз ашаучы бу дөньяда. Халык белә. Гариф, мине кочкан булып, пиджакка кулларыңны сылама әле, зинһар. Аларны районга чакыралар. Дирижер Ахунов. Дусларына телефон аша ым сала. - Сабага дәшәләр. Әллә чыгып, укучылар белән аралашып алабызмы? - Шаһидә сине җибәрәме соң, Гарифҗан? - Син, абзый, Нәкыяң белән сөйләш, Шаһидә апагызны көйләүне-җайлауны үз өстемә алам. Бер-ике көн салпы ягына салам кыстырсаң, юлга бер коньяк та төреп тыгар әле. Минем Шаһидә алай кысмырлардан түгел. - Анысы ук булмас, парин, шыттырма! - Аяз, "Яра" повестыңны сөреп чыктым. Мавыгып китеп, сәгать икедә генә ятылган. Яхшы әсәр язгансың, рәхмәт. Миңа "Өч аршын җир"ең күбрәк ошый. Монысына психологик эчтәлек җитеп бетмиме шунда, әллә мифологик фикерләүгә өстенлек бирәсеңме, өздереп әйтә алмыйм. - Парин, син дә хакчысың, һәр елны бер үк дәрәҗәдәге әсәр биреп булмый икән. Мәһди каядыр ашыга. Язып бетерәсе әйбере бардыр әле. һәр елны бер повесть йә роман биреп бара. Берсеннән-берсе затлы әсәрләр. - Син, Аяз, Мәһдине тоташ мәдхиягә чумдырып аздырма. Аңа да әйтәсе теләкләрем бар. - Ахун, башыбызны катырма әле. Кара портфелеңне онытма. Шаһидәбану, чыннан да, синең сайрауга ышанып, берәр тәмле әйбер кыстырмаганмы? Татар халкы тудырган бу өч олы шәхеснең үзара аралашуындагы ихласлыкка, кешелеклелеккә, тулы ышануга, бер-берсен чеметкәләп, сәнгатьчә камиллек үрләренә әйдәп бара белүләренә сокланмый мөмкин түгел. Бераз шаяртып, җиңелчә көлешеп, күңелләрен ял иттереп, рухларын тазартып алганнан соң, халкыбыз тарихын дөрес өйрәнү, бәяләү, әдәбият мәйданының халәте, яшь көчләр турындагы югары кимәлле, җитди сөйләшүләр башлана. Өчесен дә бер үк дәрәҗәдә татар халкының яшәү рәвеше, үз язмышына битарафлыгы, киләчәге, туган тел язмышы борчый. Гариф абый, урамнарга ташып чыгып, шигарләр күтәреп кычкырышып йөрмәсә дә, милләте өчен кайгыра, аның уңай якларын күреп шатлана, үзен тиешле югарылыкка куя белмәве өчен борчыла, гарьләнә иде. Ул татар халкының олы әдәбиятына гашыйк, аңа бирелгән, нәфис сүзнең кешене рухи сәламәтләндерә алырлык көченә инанып яттти иде, һәм, депутат буларак та, Язучылар оешмасының җитәкчесе вакытында да, әдәбият әһелләренең матди хәлен күпмедер рәтләү өчен барысын да эшләргә тырышты. Ә иңде яңа темага керешү, әсәр язу аның өчен шатлык, сөенеч чыганагы гына түгел, ә яшәү рәвеше, терелткеч дару да иде. Аның күңеле, сизгер сейсмограф кебек, тормыш җилләрен, замана кыйбласын сизеп, шатлану, тетрәнүләрен тоеп тора. Чынлыкка дөрес бәя бирә белгән кеше буларак, милли аңның, бердәмлекнең хәзерге дәрәҗәсендә тулы азатлыкны сугышып алып булмасын аңлый иде. Явызлыкны акыл, фәлсәфи, әхлакый өстенлек белән генә алдырып буласын ул сиземли. Шуңар да ул яшьләрне туктаусыз укырга, эзләнергә, кыюрак булырга чакырып торды. Демократия җилләре исеп һәм фикер иреге чоры килгәч, Г.Ахунов иҗаты тирәсендә бәхәсләр дә булып алды. Әдәбият дөньясында бу табигый хәл. Сүз сәнгате фикер төрлелегеннән башка яши дә, үсә дә алмый. Язучылар оешмасы коридорында, төрле редакцияләрдә, үзара аралашуларда моңдыйрак сораулар ишетелде: "Кара алтын табучылар турында, аларның хезмәтен романтик бөеклеккә күтәреп, болай илһамланып, "Хәзинә", "Хуҗалар" кебек романнарны язу кирәк булдымы икән? "Идел кызы" романы исемен аклыймы? Аның каһарманы мондый яңгыравык атамага лаекмы?" Төрле суларны айкаган, көфер фикерләрне чайкаган дулкыннар ярларына кайтып, аек акыл өстенлек ала башлагач, мондый сорауларны бирүчеләр азайды. Гариф Ахуновның тирән уйлар, җитлеккән тойгы-кичерешләр белән иҗат ителгән әсәрләренең алга карап, замана сулышын тоеп язылган икәнлеге вакыт чигенгән саен тулырак ачыла бара, һәр әдәби әсәрнең үз вакыты, үз сәгате була. Әйтик, бүген Мирсәет Ардуанов турында да, нефть чыгаручылар хакында да Ахунов әсәрләрендәгечә язып булмый. Хәзергәчә яшәсә, әлеге хәлләр, вакыйгалар, батырлыклар турында Гариф абый да башкачарак язар иде. Ләкин сәнгатьчә югарылыкта иҗат ителгән әсәр, үзәккә алынган вакыйгаларга караш, мөнәсәбәт, кыйбла үзгәрү белән үзенең кыйммәтен югалтмый, һәр чор әдәби әсәрне үз сәнгатьчә әзерлегеннән, иҗтимагый ихтыяҗыннан, сәяси тоемыннан чыгып бәяләргә тиеш. Әдәбият үзенчәлеге дә шуннан гыйбарәт. Татарстан нефте гөрләп аккан чорда олы каһарманнар, фидакарь шәхесләр туа; тетрәнүләр, шатлыклар, фаҗигаләр, бәхетләр - һәммәсе аяк астында. Күпмедер вакыт узганнан соң, ул чорда яшәгән кешеләрнең батырлыгы урынсыз, үзләрен аямыйча эшкә бирелүләре елмаю уятыр, булсын дип үрсәләнүләре көлке тудырыр. Ләкин укучы үзен шул чорга куя белергә тиеш. Әйтик, Г.Ибраһимов белән Г.Исхакыйның гасыр башында язылган әсәрләрендә хәзерге яшәешебез белән чагыштырганда сәерлекләр азмыни? Зыя хәзрәтнең мунчада скрипка уйнаулары, ирнең өч хатын берлә интегүләре сәер, гаҗәп түгелмени? Мәсьәләгә икенче яктан килик. Берзаман кара алтын катламнары суырылып бетәр, табигатьнең кояш җылысы, ай нуры, битум кебек байлыкларын эшкә җиккән адәм балалары Татарстан нефте, шул чорда яшәгән ихласлы һәм дуамал кешеләр турында мәгълүматны шул китаплардан гына алыр. Татарстан нефте, башка мөстәкыйль илләрдәге кебек, төп халыкка әллә ни бәхет алып килмәде, тирә-юньне пычратты, табигатьне начар якка үзгәртте дин әйтүчеләр табылыр. Бу сүзләрдә хаклык барын таныган хәлдә, шуны искәртәсе килә: юллар төзелде, яңа калалар күтәрелде һәм кемнәрдер (шул исәптән әлеге эш белән шөгыльләнүчеләр) нефть акчаларының рәхәтен бик яхшы татыды, нишлисең, Ходай Тәгалә адәм балаларын тигез яратмаган шул. Ә "Хәзинә", "Хуҗалар" һәм "Идел кызы" романнары әдәбият тарихында калачак әсәрләр. Соңгы роман — ~ ның төп каһарманнарыннан берсе шактый үзенчәлекле, кабатланмас шәхес булып чыкты. Сүз Габбас мулла хакында бара. Ясалма күннән эшләнгән кара кепкасын бастырып кигән Гариф абыйның җыйнак гәүдәсе офыкта күренүгә, Язучылар йорты тирәсендәге берсе, сүзне башкалар авызыннан тартып алып, хәбәр бирә: - Җәмәгать, шауламагыз, Габбас мулла килә. Шул кушамат Ахуновка чәер кебек ябышты. Чөнки Габбас мулла "Идел кызы"ның бер герое гына булмыйча, Гариф Ахунов прозасының ачышларыннан берсе иде. Язучы еш кына әдәбият тарихына бер әсәре, бер образы белән кереп кала. Гариф абый каләменнән төшкән башка характерларны да кимсетмәстән, Габбас мулла образының үзенчәлекле, кабатланмас кеше булуын искәртәсе килә. Ул үз сыйныфы кысаларына кабул ителгән, күнегелгән күзаллауларга, кагыйдәләргә сыешып бетмәгән хәзрәт булып чыкты. Татар әдәбиятында, бигрәк тә динсез совет чорында, руханиларны артта калган, томана, үз мәнфәгатьләреннән башканы белмәгән, еш кына җенси азгын, комик затлар, шымчылар итеп сурәтләү модага кергән иде. Без шул гадәткә, дөресрәге, гадәтсезлеккә күнеккән идек иңде. Дин әһеле милләтне артка сөйрәүче, мәдәниятне санга сукмаучы, ач күзле булырга тиеш. Аның барлык кайгысы корсак тутыру. Гариф абый каләме тудырган Габбас мулла бөтенләй башка калыптан сугылган. Ул дин хезмәтчеләренә мөнәсәбәтне үзгәртеп, офыгыбызны киңәйтеп җибәрде. Габбас хәзрәт дөньяга карашы, үзен тотуы, хакимият даирәләренә мөнәсәбәте белән әзер кысаларга сыймый, еш кына үз сыйныфында кабул ителгән кагыйдә-тәртипләрне боза, чыгымчы ат кебек, ватып-җимереп чыга. Аңа җәмгыятьнең катгый кануннары тар: яңа хакимият шартларына җайлаша алмыйча бәргәләнә, тәртәгә тибә, чыгырдан чыга. Ул баш иеп, мескен кеше булып, һәрнәрсә белән килешеп яшәргә теләми, аның гыйсъян йөрәге, тынгысыз җаны ирек, мөстәкыйльлек таләп итә. Әлбәттә иңде, кешене почмакка куып керткән, тулы буйсынуны таләп иткән совет җәмгыяте, шул исәптән якын кешеләре андый бунтарь, үзсүзле, үзфикерле кешене кабул итмиләр, аны рәнҗетәләр, җәберлиләр. Җәмгыять белән баш имәс шәхес арасындагы конфликтның кем файдасына хәл ителәчәге мәгълүм иде. Шәхес ватыла, сытыла, имгәтелә, юкка чыгарыла. Башка мохиттән булса да, совет җәмгыяте өчен җайсыз кешене Б.Пастернак доктор Живаго образында тудырды, шул әсәре өчен, акчасын алып, рәхәтен күрмәсә дә, әдәбият өлкәсендәге Нобель исемеңдәге халыкара бүләккә лаек булды. Гариф Ахунов Габбас мулла образына җир йөзеңдәге тәртип, шәхес иреге, уйлы кеше белән өстән көчләп тагылган кануннар, кыскасы, җәмгыять белән аның бер әгъзасы арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр турындагы уйлануларын салган дигән тойгы-хис кала. Шигърияткә гашыйк, үзе дә иҗатка хирыс Живаго образында тәнкыйтьчеләр Борис Пастернакның үзе белән уртак чалымнар тапсалар, ни өчен Габбас мулла образына Гариф абый күңелендә йөрткән кайбер "көфер" фикерләрен салмаска тиеш иде. Бәлки әле Гариф ага үзе дә Габбас мулла кыйбласында торып, аның белән килешеп, хәтта үзенең җәмгыятькә мөнәсәбәтен, сәясәтне бәяләвен каһарманына йөкләгәндер, үз уй-хисләрен аның авызына, язмышына салгандыр. Әдәбият дөньясында андый хәлләр дә булып тора. 1999 елның сентябрь урталарында мине көтмәгәндә авыр чир аяктан екты. Сәламәтлекнең артык кадерен белмичә, көнетөне эшләп, дөнья куып йөрүнең очы күренде, бер елга якын әдәби хәрәкәттән, яраткан укыту эшемнән, дусларымнан аерылып тордым. Инде аякка басып, Язучылар йортында күптән күрешмәгән каләмдәшләрем белән беррәттән Гариф абыйны да очраттым. - Тәлгат, нихәлләр, - дип кочаклап алды, авызын киң итеп җәеп. - Чирләп алдыңмы? Борчылма, чират җиткәндер, берәүне дә калдырмый, барыбызны да вакыт-вакыт тикшереп тора Ходай Тәгалә. - Булды шул, Гариф абый, - дим, гаепле кеше сыман. - Үз төсеңә кайтып барасың. Элеккеге бюрократ Галиуллинны хәтерләтәсең инде. Тик аякта калган бугай. Бетәр анысы. - Анысын үзем сорап алдым. Алтмышны узгач, безнең нәселгә бераз аксамый килешми. Галиулла бабам беренче герман сугышыннан аягына төзәлмәс яра алып кайткан. Әги Нәбиулла карт икенче герман сугышыннан чатанлап хатыны янына иңгән, берничә елдан соң аяксыз калган. Миңа да бик төз булып, уклау йоткандай арка катырып йөрү килешмәс, дин герман ботинкасы - саламандер алып кидем дә, ул аякны кырды, - дин шомартам. Минем шаяртуның бәясен аңлаган Гариф абый, коридорны тутырып шаркылдап көлде дә, аркадан сөеп: "Молодец, терел, син әле безгә кирәк", - дип, үзен зарыгып көтеп торган яшь шагыйрьләр янына юл алды. Тәнкыйтьче Фәрваз Миңнуллин авызыннан "иң юмарт язучы" дигән бәяне алып калган Гариф абыйны кесәләре һәрвакыт Фантомас башы кебек такыр яшь каләм тибрәтүчеләр түземсезләнеп көтеп алалар һәм беркайчан да ялгышмыйлар. Гариф абыйлары бу юлы да аларны хурлыклы үлемнән коткарып кала. Гариф абый, аңлавымча, гомере буенча табигатьнең әлегә иң югары казанышын - кеше дигән затны аңларга тырышып яшәде. Аның каләме тудырган әсәрләрне, аларның каһарманнарын гына күз алдына китерик. Күбесе үз көнен үз хәләл көче белән күрә торган хезмәт кешесе. Шул ук Ардуан батырны алыйк. Бу затның физик һәм рухи җегәре ачы лып, актарылып китүдә режимның катнашы зур түгел, ди автор. Хакимият тик кешегә үзен кызганмыйча эшләү өчен шартлар гына тудыра, дуамалларны ирештереп, җелекләрен суырып тора. Әлмәт якларында нефть бәреп чыгып, иҗади хезмәт өчен мөмкинлекләр ачылгач, Гариф абый шул тарафларга юл тота. Андагы алдынгылар турында илһамланып язса да, ул халкының җир байлыгын ерткычларча суыруны хупламады, кеше дигән затны олылады, башкарган бөек эшләре белән соклануын яшермәде. Бу соклануы татар теленең нәфис сәнгати чаралары ярдәмендә укучыга җиткерелде. Гариф Ахунов тел бизәкләренә ифрат сизгер шәхес иде. Берәр матур сүз, яңарак чагыштыру ишетсә, шуны көннәр буе кабатлап йөрер иде. Иҗатында ул купшы, нәфис сүзләр эзләми. Халык телендәге иң гадәти сүзләрдән яңа гыйбарә-сынландырулар үреп, аларны тәсбих төймәләрен тезгәндәй, матур, пөхтә җөмләләргә үстерә. Аларның нәфис бизәкләренә сокланып, читкәрәк китеп, озын-озак итеп карап, тәэсирләнеп тора. Шундый олы зат булып ул күңелдә мәңгегә урнашып калган. Киләчәк кешесе Аяз Гыйләҗев турында уйланганда, әсәрләрен укыганда, ул бәгырьләрне тетрәндерерлек дәрәҗәдә якын булып күз алдына баса. Шул ук вакытта ул буй һәм хыял җитмәс еракта, биеклектә торгандай. Ачык төнне күктәге йолдызлар шулай күренә, кулыңны суз да үзеңә ошаганын тартып ал. Булмый шул, адәм баласы күпме омтылса да, әкиятләрендә, җырларында, ягъни сәнгать әсәрләрендә, хыялый метафорада гына күк җисемнәренә барып җитә алган. Аяз ага да ерактагы якын йолдыз кебек. Мин бу хисне ике сүз белән - Рухи Камиллек дип атар идем. Ошбу каршылыклы тойгылар, күрәсең, аның тормышчан гадилегеннән, үз чорын тирәннән сөреп, андап, киләчәкне тоемлап, иҗатында шуның чаткыларын чагылдырып кала алу сәләтеннән килә торгандыр. Уйлый, саный, искә төшерә китсәң, аның белән күп тапкырлар очрашылган, сөйләшелгән, мәҗлесләр уртаклашылган икән, һәр күрешү тарихи ук булмаса да, күбесе турында озынозак итеп сөйләп, китаплар язып булыр иде. Жанр таләбенә буйсынып, шуларның берничәсенә генә тукталып, иҗаты хакында кайбер күзәтүләремне укучы колагына сеңдереп үтәсем килә. Аяз ага белән тәүге танышуыбыз узган гасырның илленче елларының икенче яртысында булды. Сәбәпчесе - сыйныфташыбыз Нәкыя туташ. Чем-кара озын толымнары, бит алмаларына иннек-кершәнсез дә алсулык йөгергән түгәрәк йөзле, ки — ~ лепше гәүдәсе белән малай-шалайны кызыктырып, чапкынлап йөрде дә беренче курсны тәмамламас борын белдерү ясады: - Җәмәгать, мин кияүгә чыгам. - Кемгә? - дигән сорау берничә авыздан көзге яфрактай өзелеп төште. - Безнең бүлектә, өченче курста укый. Аяз Гыйләҗев дигән егет. Төркемнән Нәкыя нибары өч кешене - комсорг Шәүкәт Сәйфетдиневне, озак еллар татар радиосында диктор, баш мөхәррир булып эшләгән Рим Кәримовны һәм бу язмаларның авторын гына туена чакырды. Мәҗлес Аяз аганың туганнарындамы, ул яши торган фатирдамы булды. Истә калганы шул: без утырган бүлмә артык зурдан булмаса да, салкынча чоланы, ишегалды бар иде. Иркен, тыныч, аскы-өске катлардан "шауламагыз" дип кычкыручы, хәзерге кебек аракы сорап читтән бәреп керүче юк. Чакырылган кунаклар шактый булып, күбесе студент яшьләр, кияүнең сыйныфташлары, дуслары, туганнары иде. "Җизни" (без аңа шулай дин дәшкәндә үпкәләми иде) укыган группа егетләргә бай, арада армиядән кайтканнар, офицерлар, фирка хезмәткәрләре бар. Мидхәт Минтпин, Фәрваз Миңнуллин, Мөкатдәс Юсупов кебек киләчәктә көчле мәдәният, әдәбият хезмәткәрләре, ягъни милләтнең асыл затлары чыгачак төркем. Мәҗлес тәэсирле булып истә калган: туйда тукмак та бии дигәндәй, биедек тә, җырладык та, бөтен шартын китердек. Мәҗчес барышында "җизни" күзәтү үзәгендә торды, ул җитезлеге, һәркемгә игътибарлы булуы, хәрәкәтчәнлеге белән ошады. Әмма артык кырыс, кемгәдер, нәрсәгәдер ачулы, үпкәле тоелды. Усал иргә тарды бугай, дип, Нәкыяне кызганыбрак та куйганбыз, төркемнең чибәрен эләктерде, аңа ни кирәк тагы, дин тә уйлаганбыздыр. Соңрак без Аяз аганың ул чорда кичергән рухи халәтен тирәнрәк аңладык. Аның башыннан узганнарны Ходай Тәгалә берәүгә дә күрсәтмәсен. Дарелфөнүндә белем эстәп, киләчәктә язучы булырга хыялланып, антик дөнья, гарәп, кытай фәлсәфәләренең серенә төшенеп, дөнья матурлыгына сокланып яшәгәндә, сине төнлә, җылы ятагыңнан тартып төшереп, тузга язмаган гаепләр тагып, судсыз-нисез, дөресрәге, ясалма мәхкәмә белән салкын Караганда ягына озатсыннар, ди. Холкың, фигылең, дөньяга карашың үзгәрер бу кычкырып торган гаделсезлектән. Усалланырсың! Аяз агага үтәргә туры килгән тормыш баскычлары, күмер "приискалары" турында мәгълүмат безгә соңрак иреште. Ил, ыңгыраша-шыгырдый булса да, ике адым алга, берне артка атлап, сталинизм чорын узып бара. Азмы-күпме фикерләү, сүз иреге килде, пәрдәнең бер чите күтәрелде. Әмма күптән түгел булып узган кыргый хәлләр хакында ачыктан-ачык, әйтик, "Иәгез, бер дога" романындагы кебек бәян итү куркыныч. Күсәк башындагы тәмуг уты пыскып янган вакыт узмаган иде әле. Ә туй көннәрендә аның күңелендә әрнүле газап, тоз сипкән ярадай сызлап, бантыннан узган хәлләрнең сынлы сурәте күз алдында торгандыр. Студент туе өстәле бик әгъладан булмагандыр, мәгәр төрле-төрле аракыларның муллыгы һәм ниндидер тәмле, сәер эчемлекнең елгадай акканы хәтердә. Оста кулыннан узган бу "куылган" сыекча бик ошады, әмма тамакны иркәләп төшеп, төп башына утырта торган булып чыкты. Студентның боламыктай сыек гәүдәсенә, ярым ач корсагына күп кирәкме? Мәҗлес башында әтәчләнеп утырган гаярь егетләр берәм-берәм бәдән ныклыгын югалта тордылар. Хуҗа буларак үзен саклаган "җизни", ачуы килеп, тез аслары йомшарган агай-энене чоланга чыгарып, кайсын андагы диванга, кайсын авыл келәме җәелгән идәнгә әрдәнәләп өя торды. Гәүдәнең көчен алса да, исемсез эчемлек телләрне ачып җибәрде. Күбесе, даһилыкка ук булмаса да, җәмгыятьтә мактаулы урынга, язучылыкка дәгъва итә башлады. Мәҗлес кызган саен, Аяз ага кулы аша узган "чолан классиклары" арта барды. Берәү дә авылга гади укытучы булып барырга теләк белдермәде. Беренче курста гына укысак та, Нәкыянең йөзенә кызыллык китермәс өчен (бала-чага чакырган), эчү мәсьәләсендә өлкәннәрдән калышмаска тырыштык. Ярый әле туй узган урыннан ерак яшәмибез икән, Киров урамына сызылып таңнар атканда, саба җилләре искәндә кайтып җиткәнбез. Аң төпкелендә ул чорда чая, чибәр, татар бүлеген утлы табада биеткән Диләрә Тумашеваның "Тел белеменә кереш" лекциясенә барсаң шәп булыр иде дигән уй-ният яши. Әмма батнны калкытуга, җиңел эчелгән сыекча уянып, иңнәрдән басып яткыра. Без дәрескә бармаганнан гына тел белеменә зур зыян килмәс дип, кичкә чаклы ятакларны бизәдек. Студент елларыбызда Аяз абыйга ихтирамыбыз арта, мөнәсәбәтебез гел яхшы якка үсә торды. Хөрмәтне сатып алып та, ялварып сорап та, дәгъвалап та булмый. Ул, акча кебек, йә бар, йә юк. "Җизни" исә гамәли эшләре белән безнең күңелләргә якыная барды. Гаилә башлыгы буларак, җаваплылык тоеп, читтән торып уку бүлегенә күчте һәм "Чаян" журнал ында эшли башлады. Нәкыя ханымга инде ике бала анасы булгач та, көндезге бүлектә укып, диплом алып чыгарга мөмкинлек бирде. Аяз аганың тылы нык булды, тормыш иптәше төпле, сабыр, җитди ханым булып чыкты. Үзе белем эстәгән төркем белән дус яшәде. Сез кем дә, мин кем дип, язучы хатыны булып кәперәеп, эреләнеп йөрмәде. Стипендия тота белми торган егетләргә әҗәткә акча биргәләде. - Нәкыя ханым, татар милләтен ятим калдырасың килмәсә, биш сум биреп торчы. - Нәкыя, мине җирләп, группага мәшәкать чыгарасың килмәсә, ун сумыңны кызганма. Күмү кыйммәткәрәк төшәргә мөмкин. Нәкыя ханым "туйдым сез хәерчеләрдән" дип, зарланып ала да сумкасына үрелә. Укуын тәмамлагач та, Аяз аганың җәмәгате җылы, тыныч урын эзләтеп маташмады, озак еллар дәвамында, язучының һәр җәһәттән ышанычлы ярдәмчесе, терәге булу өстенә, мәктәптә укытучы булып эшләде, татар телен гамәлгә ашыру өчен, терсәкләрен каната-каната көрәште. Кыскасы, гаиләсендә Аяз ага бик бәхетле булды. Милләткә эшчән, булдыклы, һәркайсы җәмгыятьтә үз урынын тапкан өч ир-егет бүләк иткән башка татар язучысы юк. Туй мәҗлесендәге тәүге танышлык, бездән тормаган сәбәпләр аркасында, даими аралашуга күчеп китә алмады. Университетны тәмамлап, берничә ел Казанда яшәп-укып алганнан соң, миңа егерме ел тирәсе Алабугада дөнья көтәргә туры килде. Ул чорда "җизни" белән еш күрешеп булмады, һәркемнең көндәлек мәшәкатьләре, язу өстәле үзенә җиткән. Мин җитәкчелек иткән дәвердә Алабуга педагогия институтына язучылар, шагыйрьләр, җырчылар, көйчеләр гел килеп-китеп йөрсәләр дә, Аяз ага бу исемлекне бизәмәде. Вакытны бушка сарыф итү дип санаганмы, язучыларның Мәскәү янындагы иҗат йортларына еш йөрергә туры килеп, гаиләсеннән аерылып торырга теләмәгәнгәме, рәтле-юньле чакыруыбыз булмагандырмы, хәзер кистереп әйтүе кыен. Аннан килеп, Аяз Мирсәет улы теләсә кем белән изүне чишеп, галахланып, кочаклашып, дуслашып йөри торган арзанлы кеше түгел иде. Ул рухына, интеллектына туры килгән, гамәли эше белән милләтенә хезмәт иткән кешеләрне генә таныды, шулар белән генә аралашты. Ул яраткан язучылар, театр әһелләре күбебезгә мәгълүм. Мине дә ул Алабуга пединституты ректоры булганым өчен түгел, ә татар шигърияте буенча дистәгә якын китап чыгаргач, проза хакында мәкаләләрем басылгач кына үз итте һәм туган ягы Зәй төбәге тарафындагы якын дусты, өченче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, төрле җаваплы урыннар биләгән Фалис Вәлиев белән бер авылдан чыгып, бергә мәктәп юлларын таптаганны күңеленә алгач кына якын күрә башлады шикелле. Теләсә кем яныңда урам сүзләрен мул кулланырга яраткан, шуннан ләззәт тапкан, теләсә кайсы дәрәҗә әһеле белән үзен бәйсез тоткан Фалис, Аяз абый белән очрашканда, саф әдәби телгә күчеп (анысын да яхшы белә, заманында КДУның татар теле бүлеген тәмамлаган), холкын уңай якка үзгәртә дә куя. Бу - язучыга хөрмәт, аның белән санлашу, тирәлеккә ярашу дигән сүз иде. Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың, дияр идең, гадәттә, "арба" - Фалисныкы, әмма дилбегә Аяз абый кулында була. Аяз Мирсәет улы белән соңгы күрешүебез дә Фалис Әхәт улының фатирында - депутатлар яттти торган йорт та булды. Әшәке чир хәлен алып, кәефен кырса да, рәтләп ашыйэчә алмаса да, Аяз абый очрашуга килде, берни сиздермәскә тырышып, сүзгә катнашып, моңсу гына елмаеп утырды. Акыллы гына зарланып алганы хәтердә: - Егетләр, күзләрем арыды, колакларым ишетүдән туйды, кан тамырларым кысылды. Әмма яшәүдән гайрәтем кайтмады. Әлбәттә, бер әдәбият казанында кайнагач, А.Гыйләҗев белән "Казан утлары" журналы редколлегиясе, яшь язучыларны Берлеккә кабул итү коллегиясе (ул озак еллар аның рәисе булды, һәр дәгъвачыны җиз иләк аша үткәрде), Язучылар союзының идарә утырышларында, башка рәсми җыеннарда һәм "мальчишник"ларда утырырга насыйп булды. Аяз ага һәрвакытта игътибар үзәгендә торыр, "алай түгел, болай ул, парин" дип, үз сүзен һәр җәһәттән өздереп әйтә, ышандыра белер. Юморны, шаяртуны кабул итәр, кирәк булса, тәгаен җавабын табардай зат иде. Үз башыннан узган, ишеткән мәзәк хәлләрне сөйләп, урыны-вакыты белән күпкә арттырып, яшьрәк буынның, аерым алганда, Иделне йөзеп чыга алган спортчы Равил Фәйзуллинның киң маңгаеннан учы белән көнләшү тирләрен җыйдырган чаклары булгалады. А.Гыйләҗев үз бәясен белеп, төрле хәл-әхвәлләрдә вәкарьлеген саклый алды, һичшиксез, ул Гомәр Бәширов, Хәсән Туфан, Әмирхан Еники, Сибгат Хәким, Салих Баттал кебек өлкәннәрне хөрмәт итә. Мөхәммәт Мәһдиев, Гариф Ахунов, Гамил Афзал кебек талант ияләренә, яшьтәшләренә хөрмәт белән дусларча карый. Үртәшә, көлә, җитди итеп милли мәсьәләләр, әдәбиятның үсеш үзенчәлекләре хакында фикерләре белән уртаклаша. Әңгәмәдәшен җиңел генә бәхәскә тартып кертә. Яшьләргә алмаш дип, җитди итеп, таләпчән карый һәм, аның уенча, өметле дип санаганнарына ярдәм кулын суза, талантлы дип тапканнарына фатихасын бирә. Иң кирәкле вакытта тиешле фикерен әйтеп, кереш сүзен яза. Аның каләменнән төшкән башлам яисә соңгы сүздә фикерләү киңлеге, әдәбиятка хуҗаларча карап, аның көчләрен барлап, юнәлеш биреп, киләчәк үсеш юлларын тамгалап баруы искитмәле. Ул, әлбәттә, теләсә нинди әрсезнең китабына кереш язмый, каләмле кешене генә хуплый, күтәреп ала. Мин аның урта кул язучы белән аралашып, дуслашып йөргәнен хәтерләмим. Язмышын дөрес билгеләмәгән, һөнәрен ялгыш сайлаган бәндәләрне ул үзенә якын китермәде, әдәбиятны алардан сакларга тырышты. Хәер, соңгылары үзләре дә аның таләпчән, кырыс холкын белеп, Аяз абыйның күзенә чалынмаска тырыштылар. Иҗади концепциясен, үз әсәрләренең фәлсәфи юнәлешен аңлап, бәяләп, тәфсилләп бирә алмаган өчен булса кирәк, ул тәнкыйтьчеләрне бигүк өнәп бетермәде. Үзе принципиаль, үтә та ләпчән тәнкыйть мәкаләләре авторы буларак, күрәсең, бу өлкәгә югары критерийлар яссылыгыннан килгәндер, иҗатының асылын андаган тәнкыйть турында хыяллангандыр. А.Гыйләҗев - әлегә чын-чынлап, тирәнтен өйрәнелмәгән, әзер кысаларга, кабул ителгән атамаларга сыешып бетми торган зур иҗат мирасы калдырган язучы. Аның проза, драматургия, публицистика, әдәби тәнкыйть өлкәләренә керткән яңачалыгын бәяләү, аңлау һәм аңлату хәзерге әдәбият фәне алдында торган изге бурычларның берсе. Әлегә аның иҗаты турында бер кандидатлык диссертациясе якланды, шуның нигезендә эшләнгән китабы чыкты. Аерым мәкаләләр генә язучының фәлсәфи концепциясен, фикерләү рәвешен, сурәтлелек байлыгын ачып җиткермиләр. А.Гыйләҗевнең иҗат юлы шомартуга, бизәүгә мохтаҗ түгел. Ул көчен төрле өлкәләрдә сынап карады. Документаль нигезгә утыртылган әсәрләр дә язды. Роман жанры үсешенә өлеш кертте, геройларын сәхнәгә күтәрде. Хикәя, публицистика, мемуар кебек "вак-төяк" жанрлардан да йөз чөермәде. Эзләнәуйлана торгач, үзе өчен күңеленә бер хакыйкатьне ныгытып куйды булса кирәк: аның динамик фикерләве, характерларны психологик нечкәлекләре белән тирәнтен, күңел борылышлары аша кинәт ачып куя алу сәләте, рухи дөньяга диалог һәм автор монологы аша үтеп керә белү сыйфаты һәм, гомумән, сурәтле фикерләве өчен иң кулае повесть икән. А.Гыйләҗевнең повестьсыз калган елы юк диярлек, һәркайсы үзенчә, кабатланмас. Классиклар иҗатын һәр чор үзенчә, заман вазгыятенә бәйле, рухи таләпләргә ятышлы укыган төсле, А.Гыйләҗевнең иҗади каһарманлыгы туачак көннәрдә тулырак, тирәнрәк ачылыр. Милләтен бәхетле итү, коллык, мескенлек психолгиясеннән арындыра барып, камил инсан турындагы хыяллары тормышка аша барган саен, иҗатының тирәнлеге, сәнгати камиллеге, эшкәртелгән алмаздай, яңа сыйфатлары белән балкый барыр. Тормышның әшәке, кешене корт кебек кимерә, түбәнәйтә торган сыйфатларын әйләнеп үтмәсә дә (әйтик, "Әтәч менгән читәнгә" повесте), ул милләтенә үрнәк-өлге булырдай шәхесләрне күбрәк тудырды. Илһамы якты чырайлы кешеләрне тасвирлаганда, каләме хакыйкый көмештәй ялтырап китте. Җөмләдән, татар хатын-кызларына хас күркәм сыйфатларны үзенә туплаган, сөттән ак, агым судан пакь, намуслылык, җаваплылык үрнәге - Бибинур карчыкны ("Җомга көн кич белән") искә төшерик. Җайга салынып барган шәхси тормышыннан, йөргән егетеннән, үзгә уңайлыклардан баш тартып, аналарыннан ятим калган өч баланы кызганып, яшь кыз килеш тол иргә кияүгә чыга. Аның белән дә яшәп кала алмый, атаны сугыш тегермәне үзенә тартып ала. Бибинур ятим балаларны интернатларга та ратса да, аны кешелексезлектә гаепләп булмас иде. Үз газиз балаларын урамга чыгарып таптаган ата-аналар Җир шарында җитәрлек. Тумыштан намуслы, итагатьле Бибинур, көннәр буе колхоз эшендә чиләнеп, төннәр дәвамында чит балаларны карый, кеше арасында ким-хур булып, рәнҗеп, ятимлекләрен сизеп, күңелләре кителмәсен дип, ул аларны үз балаларыннан да игътибарлырак тәрбияли, мәктәптә укытып кына калмый, һәммәсенә мәктәптән тыш белем бирә. Аңа дөньяви хисләр дә ят түгел. Җиһангирга булган олы, бөтен барлыгын биләгән мәхәббәте соңарып, кояш баер алдыннан килә. Бөтен көчен, дәртен, яшьлеген кеше балаларына биргән Бибинур иңде картайган, матурлыгын югалткан. Ә кешенең рухи дөньясы байлыгы тирәнлеген, самимилеген кем аңлаган, кемгә хаҗәт ул? Бөтен җегәрен алган, җелеген суырган, үзләре ятимлек газапларын күрмичә үскән балалар үз гаиләләрен корып, шәһәрдә урнашып калалар һәм үги аналарын бөтенләйгә оныталар. Нәкъ "ит яхшылык, көт явызлык" дигән татар мәкалендәгечә. Әллә үги аналары бар, әллә юк алар өчен. Язучы, Бибинур язмышын сурәтләп, миһербанлылык, рәхмәтлелек, гуманизм проблемаларын калкытып куя. Балаларның шундый мәрхәмәтсез булып чыгуында кем гаепле соң? Күрәсең, бу очракта нәсел орлыгы һәм шәһәр мохите тәэсире кешелеклелек төшенчәсеннән көчлерәк булып чыгалар. Иң гаҗәбе шунда: Бибинур карчык аларга үпкәләми, рәнҗеми. Эшләре күптер, вакытлары юктыр, үзләре генә бәхетле булсыннар, дип, тел-теш тидертми. Каян килә аңа мондый илаһи пәйгамбәрлек бөеклеге, киң күңеллелек? Тәрбиядән, ислам дине кануннарыннан, татар гаиләләрендә борын-борыннан килгән бала, киләчәк өчен яшәү фәлсәфәсеннән иңә торгандыр мондый аскетизм, дәрвишлек. Бибинур өчен тамгалы көн - җомга. Чөнки бу көнне намазлар укыла, өйләрдә борыннарны кытыклап тәмле исле ризыклар пешә, утлар гадәттәгедән яктырак яна, халык шау-гөр килә, күрешә, сөйләшә, көлешә. Чөнки һәр йортка каладан туганнары, балалары кайта, һич югында, хатлар, телеграммалар, күчтәнәчләр килә. Елдан-ел җиргә сеңеп, тузып, таушалып барган Бибинур карчык өендә генә мәет чыккандай тынлык, ул йортка беркем керми, чыкмый, хат ташучы да аяк басмый. Шул авыр тәүлекләрнең берсендә изге карчык фани дөньяны да ташлап китә. Язучының мәхәббәте кем ягында икәне бәхәс уятмый. Биредә симпатия дә, миһербансызлыкны кабул итмәү дә, Аяз Гыйләҗевчә, төгәл, ачык, ярым тоннарсыз, томанлы кинаясез бирелгән. Укучыда шундый сорау туу табигый: бу образ җәмгыять өчен хасмы, типикмы? Чит-ят кеше бәхете, киләчәге өчен үзен корбан иткән, шул хәлне табигый дип санаган Бибинур кебек — ~ олы җанлы кешеләр күпме? Әлбәттә, мондый ялангач, үтә күренмәле фидакарьләр әдәбиятта да, Җир шарында да күп табылмас. Капиталистик мөнәсәбәтләр андый миһербанлыкка юл калдырмас. Шулкадәрле ихласлылыктан бармак төртеп күрсәтеп көләрләр генә. Бу очракта бит тормыштан күтәрелебрәк, калкыбрак торган язучының хыялы, олы мөнәсәбәтләргә, биеккә, яктыга омтылган идеалы бар. Идеал - караңгы, түбән тормышны алга әйдәп баручы изге көч. А.Гыйләҗев үткән, бик борынгы, мәҗүси чорларда яшәгән кешеләр арасындагы яшәеш кануннары һәм киләчәктә тууы мөмкин булган мөнәсәбәтләрне үзенең хыялы белән берләштереп, шуларның синтезы итеп, татар прозасының иң уңай каһарманнарыннан берсен - Акъәбине - Бибинурны иҗат иткән. Башка әсәр язмаса да, "Җомга көн кич белән" повесте белән генә дә А.Гыйләҗев татар әдәбияты тарихында калыр иде. Әйтергә кирәк, язучының һәр әсәрендә диярлек каһарманнар ачык һәм калку, рельефлы тасвирлана. Урталыкта буталып калган, камыры пешеп җитмәгән (аморф) затларны ул өнәми, сурәтләгәндә дә сатира боҗрасына ала. Геройларының фигыле, менәзе авторның үз холкыннан, дөньяны һәм рухи халәтне шәхси андавыннан юл ала торгандыр. Заманында сыкранып кабул ителгән, мәгәр гасыр элпесе сынавын үтеп, татар әдәбиятының алтын фондына кергән, XX гасыр татар прозасының йөзек кашларыннан берсе булган "Өч аршын җир" повестен алыйк. Тарихка Хрущев "җепшеклеге" дин кереп калган алдаучан елларда язылган (1962), шул чорда олы бәхәсләр уяткан әсәрләрнең калкуы булгандыр. Авторны кулакны яклап, аңа ышаныч белдерүдә, үлем фәлсәфәсен (теләсә кемгә ахыр чиктә өч аршын җир җитә) алга сөрүдә, пессимизмда һәм башка "изм"нарда гаепләделәр. Яла ягуларның, сәяси кысуларның, ышанычсызлык белдерүләрнең бәясен тәгаен белгән автор бу фикерләрне авыр кичергәндер. Вакыт, олы чүкеч сыман, барысын үз урынына утыртты. Әсәрнең сәяси новаторлыгы, психологик анализ тирәнлеге, телстиль байлыгы елдан-ел тирәнрәк ачыла бара. "Өч аршын җир"дә психологик сюжет яшәү мәгънәсенең серен, үзеңә җан өргән һәм кабул итәчәк туфракка якынлыкны физик һәм рухи сиземләргә мөмкинлек бирүе белән киң катлау укучының мәхәббәтен яулады. Әсәрнең үзәк герое Мирвәли - катлалулы, йөрәге күкрәгенә сыймаган шәхес. Көчләп күмәкләштерү белән килешмичә, дөресрәге, ата-бабасыннан мирас булып калган мал-мөлкәтне ярлы-ябага кулына бирергә теләмичә, бар байлыгын, мал-туарны юкка чыгарып, юлыннан кире әйләнеп кайтып, затлы йортына ут үрләтә. Кыргыйрак гамәлләре белән (бер очтан авылның шактый йорты яна) үзен һәм яра тып, атасының каршы килүенә карамастан, хатыны Шәмсегаянны да бәхетсез итеп, иртә гүргә керткән Мирвәли бу ягы яхшы, уңай, әлеге сыйфаты начар дип кенә бәяләп котылырлык шәхес түгел. Ул иҗтимагый һәм шәхси каршылыклар бердәмлегеннән тора һәм социалистик реализмның герой турындагы кысасына сыймый. Аңарда теләсә кемнән таләп ителә торган төп сыйфат бар. Мирвәли - хезмәт кешесе, теләсә нинди эштән дә чирканып тормый. Тир түгеп табылган нәсел байлыгы аңа газиз һәм кадерле. Аның уйлавынча, шәхси милекне тартып алырга берәүнең, шул исәптән хакимиятне кулларына төшергән адәмнәрнең хакы юк. Иҗтимагый катаклизмнар килеп чыкмаса, Мирвәлинең бәхетле булырга бөтен мөмкинлекләре бар: йорт-җире яхшы, җире бар, яраткан хатыны янында һ.б. Менә шул изге төшенчәләрне яклап, аның бунтарьлыгы, гыйсъянчылыгы калкып чыга. Үз-үзен хуҗа итеп сизеп, бәйсез тотуы, дуамал холкы аны шул чор өчен хәтәр юлга бастыра. Ул шәхси милекне талап, кешене сыта, изә торган тәртипсезлекләр урнаштырган иҗтимагый стройга каршы күтәрелә. Әлбәттә, аның бунты файдасыз, үзенә һәм гаиләсенә бәхетсезлектән башка нәрсә алып килми. Мәгәр Мирвәли, юаш ат кебек, теләсә кемгә баш биреп, йөгән кидертеп яттти алмый. Ул гаделсезлекләргә чакыру ташлый. Сугыш ача. Көчләр тигез түгел. Ул җиңелә һәм җиңүчеләрдән үзенә өч аршын җир сорап килергә мәҗбүр була. Мирвәлине, дуамалланып, авылдашларына китергән бәлаказа өчен гафу игеп булмаса да, хосусый милек яшәешен аклаган яңа чор аның хаклыгын раслады, язучының тарихи сиземләвенең дөреслеген исбатлады. Язучы Мирвәлинең барлык гамәлләрен хуп күрмәсә дә, симпатиясе кискен холыклы, көтелмәгән хәрәкәтләргә һәм хакыйкатьне раслауга үзен кызганмаган шәхес ягында икәнлеген тоемлау авыр түгел. Композицион борылышлар, тирән психологик анализ, табигать күренешләре авторның дөньяга һәм каһарманнарына мөнәсәбәтен аңларга ярдәм игә. Әгәр без татар әдәбиятында, әле социалистик реализм сәясәтне үз кулында тотканда, аның кысаларына сыймаган, хәтта кайбер кагыйдәләрен кире каккан, дөреслекне, тормыш хакыйкатен алга сөргән яңа реализм туа килгән икән дисәк, аны А.Гыйләҗевнең "Өч аршын җир"е кебек әсәрләрдән эзләргә кирәктер. Үҗәт тәнкыйть А.Гыйләҗев повестеның соңында каһарманын тәүбәгә кигерә, "төзәтә", гафу үтендереп диярлек, колхоз рәисенә үтенеч белән алып килә, димәк, социалистик реализмның тискәре герое хаталарын аңлап, дөрес юлга басарга тиеш дигән таләпләренә җавап бирә, дияргә мөмкин. Мирвәлинең бу адымын татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәтләре, әдәпәхлак кагыйдәләре белән аңлатып, аклап була. Туган җир тарта. Авылдашлары алдында Мирвәли гаепле (шуны теләмәсә дә, өйләрен яндыра), һәм гадәти әхлак, дин кануннары буенча да, үз гөнаһларын танып, авылдашларыннан һәм Ходайдан гафу итүне сорарга тиеш. "Теге дөнья" мәшәкатьләре турында уйларга вакыт җитеп килә. Әсәрнең кайсы чорда язылганын онытмыйк. Язучы шундыйрак "реверанс" ясап, каһарманын "аз-маз" төзәтмәсә, повесть шул чорда дөнья күрмәс һәм иҗтимагый аң үсешенә тиешле тәэсирен иңдерә алмас иде. А.Гыйләҗевнең "Өч аршын җир"е һәм социалистик реализм "күлмәгенә" сыймый торган татар әдәбиятының үзгә уңышлы әсәрләре турында сүз алып барганда, совет әдәбияты үсешеннән бер моңсу мисал китерәсе килә. Әгәр Чыңгыз Айтматов союздаш республика вәкиле булмаса, һәм, "Җәмилә" повесте француз язучысы Луи Арагонга тәкъдим ителеп, чит телгә тәрҗемә ителмәсә, тәрҗемәче махсус мәкаләсендә әсәргә игътибарны юнәлтмәсә, бәлки, ул нәүбәттәге кыргыз язучысы булып калыр иде. Каләм иясен вакытында күреп алу - аның үз-үзенә ышанычын арттыра, өстәмә көч, кыюлык бирә, каләмен чыныктыра. Татар язучыларын шулай күтәреп алучылар офыкта күренмәде. Халыкка автомат рәвештә түбән сортлылык мөһере суккан автономия дип аталуның янә бер әшәкелеге иде бу. Үзәк "талантларны" күбрәк союздаш республикалардан эзләде һәм Луи Арагоннарга биреп торды. Ике гасыр кул бирешкән елларда (XX һәм XXI), әдәбиятта реализмның тышындарак калган яисә аның мөмкинлекләрен киңрәк аңлаган эзләнүләргә игътибар үсү табигый. Модернизм, яңа модернизм, акмеизм, импрессионизм кебек хәзерге дөнья әдәбиятларына хас күренешләрнең тамырларын халыкның анимистик чордагы фикерләвеннән, мифологиядән эзләү кызыклы. Г.Гыйльмановньщ "Албастылар" исемле шул юнәлештәге әсәрен укыгач, А.Гыйләҗевнең әдәбиятка кыю, эзләнүчән, яңача фикерләүгә сәләтле яшьләр килә, дип шатланганы хәтердә. Бу төр экспериментларга, әдәбиятның югары дәрәҗәсе хакында кайгыртып, аның барыр юллары, тормышның үзе кебек үк, бай һәм төрле булырга тиеш дин уйлаган әдипнең сүз сәнгатенең үсеш юлларын киңрәк күзаллаган әсәрләргә җылы карашы аңлашыла. Чөнки үзе "Яра" әсәрендә мәхәббәтнең кеше ышанмаслык батырлыклар кылуын үзәккә ала. Ул кыю гамәлләрнең әссасын-нигезен мифологик фикерләүдән, халык ышануларыннан эзләргә кирәклекне раслап, нигезләп чыга. Аның бу әсәре тар аңланган реализмнан ерак тора. Аяз ага - җаны-тәне белән милләтенә бирелгән, аның тарихи фаҗигасен, һаман да кыерсытыла килүен андаган, холкының, гореф-гадәтләренең иң тирән катламнарын күзаллап, әсәрләрендә чагылдырган кеше. Татарның бәхетле милләтләр сафында атлавын теләп, шуның өчен көрәш, аң, белем, мәгърифәт югарылык лары кирәклеген туктаусыз тәкрарлап торган әдипләрнең берсе иде. Азатлык, бәйсезлек проблемалары, кешелеклелек, милли идея, милли аң үсеше турында уйланулары белән уртаклашкан соңгы еллар публицистикасы хәзерге татар иҗтимагый фикерләвенең югары таләпләренә җавап бирә. Аларны җентекләп өйрәнәсе, гамәли тормышыбызга таяныч итеп аласы бар. А.Гыйләҗевнең хакимият белән мөнәсәбәтләре гади һәм гадәти булмады. Бер яктан, аны Зәй, Чаллы, Арча кебек төбәкләрнең хакимият хуҗалары якын иттеләр. Сабан туйларына, башка милли бәйрәмнәргә чакырып тордылар. Икенче яктан, мөстәкыйль холкы, дөньяга бәйсез карашы нәтиҗәсендә, ул җөмһүрият хуҗаларының сөйкемле сөяге булмады. Үзе дә түрәлеккә, мул тормышлы депутатлыкка омтылмады. Студент елларында Сталин иярченнәреннән күргән җәберзолымны, нахакка рәнҗетүләрне ул барыбер ахыргача гафу итә алмагандыр. Күңел ярасы тән ярасыннан тирәнрәк була һәм озак төзәлә шул. Ул әдәбиятка килгән, шәхес буларак формалашкан елларда идарә башында битлеген генә алыштырган шул ук чиновниклар утырганын күреп белә. Беркадәр эченә бикләнә. Мәгәр, олы шәхес буларак, үз үпкәсен, рәнҗүен әсәрләренә кертмәскә, тараймаска тырыша. А.Гыйләҗев - үзе белән көрәшеп, үзен җиңгән шәхес. Шуңа күрә мин аны, әсәрләрендә чагылган идеал, омтылыш, ният, рух олылыгын истә тотып, Киләчәк кешесе дип атар идем. Кабатланмас холыклы шәхес Дөнья мәшәкатьләрен, яшәешне, тирәлекне үзенчә күрә, кабул итә торган шәхесләр була. Яфрак лепердәвендә ул тормышның дәвамын сиземли, сандугач җырында халкының моңын, зарын, шатлыгын ишетә. Бөтнек исе аның өчен иң затлы француз хушбуйларыннан кыйммәтрәк. Кайберәүләр фаразынча, алар кыланмый, нәүмизләнми, Ходай Тәгалә, табигать шулай яраткан андый затларны. Халык үтә сизгер, ихлас, шул ук вакытта тормыш ваклыкларыннан өскәрәк күтәрелеп торган кешеләрне хыялый, фәнничәрәк әйткәндә, романтиклар дип атый. С.Рәмиев, һ.Такташ, И.Юзеев, Р.Гаташлар чынбарлыкны яңабаштан корып язылган әсәрләре белән XX йөз татар шигърияте үсешенә мөһим өлеш керттеләр, яңа бер агым өстәделәр. Озак еллар дәвамында татар радиокомитетының әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире булып эшләгән Рим Котдус улы Кәримов - нәкъ менә шундый хыял-өметләре артыннан теләсә кая бара торган үзенчәлекле шәхес иде. "Хыялый-романтик" кебек төшенчә ләрне дәрвишлек, сәрхушлек, булдыксызлык белән бутарга ярамый. Киресенчә, бу төр затларны максатчанлык, алынган эшен җиренә җиткерә белү һәм үзенчә фикерләү бизи. Рим үзен белгән, аралашкан кешеләрнең күңелендә бары тик үзенә генә охшаган, башка берәүне дә кабатламаган кеше булып калды. Аның тормыш юлы - холык-фигыленең күчермәсе иде. Ялгышлыкка меңләгән юллар илтсә дә, дөреслеккә исә берәү генә алып бара, диләр. Ырынбур өлкәсенең Абдулла районы Габдрахман авылында туып-үскән Рим Кәримов Казан каласына ачык, тәгаен максат белән килә. Чыннан да, ниңди хистойгы, ният-омтылыш китерә соң аны Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә? Әлбәттә инде, язучы, дөресрәге, шагыйрь булу хыялы алып килә аны ап-ак баганалы изге гыйлем йортына. Җыйнаклык, ихтыяр көче җитсә, бар сәләтен, җегәрен бер ноктага тупласа, ул шагыйрь дә булып китәр иде. Өметле шигырьләре һаман да хәтердә. Мәгәр табигать аңа һәр тарафтан сәләтне шулчаклы мул биргән ки, Римгә теге яки бу өлкәне сайлау җиңел булмый. Ул - артист, диктор, тәнкыйтьче, оештыручы, оста мәзәкче, тагын әллә кемнәр... Бездән алданрак укыган татар теле һәм әдәбияты бүлеге төркемнәрендә егетләр өстенлек итсә, без группада нибары җиде бөртек булып чыктык. Табигать ир-затларны фани дөньяда озак яшәтми, җир-ана аларны үзенә чакыра тора. Белүемчә, безнең белән укып чыккан егерме хатын-кызның барысы да исәнимин, оныклар үстерә. Группа егетләребез Әфган, Чичән сугышларында катнашмыйча да кырылып бетте, өчебез генә - филология фәннәре докторы, профессор Фәрит Иосыпов, Зеленодол районы Муллаиле авылы урта мәктәбе директоры Равил Сәйфетдинов һәм мин күк астында йөрибез. Ай күрде, кояш алды замандашларымны. Соңгылары арасында яшәргә дә, яшәргә лаеклы олы җанлы, матурлыкка сизгер, кешелекле Рим Котдус улы Кәримов та бар иде. Теләсәң теләмәсәң дә яшьлек хатирәләре күңелдә бүгенгедәй булып калка. Конкурсларны узып, студент дигән исемгә лаек булуга без - группадаш егетләр - Рим Кәримов, Шәүкәт Сәйфетдинов һәм бу хәлләрнең бердәнбер җанлы шаһиты мин бик тиз уртак тел таптык, дуслашып киттек. Уртачадан аз гына калкурак буйлы, тыгыз тәнле, гел кояшлы якта яшәгән кешенекедәй карасу тиреле, уртасында өскә кабарып торган очлы борынлы, куе күгелҗем күзле, тәэсири хисле Рим безне тормышка аек карашы белән шаклар катырды. - Группаны кулга алырга кирәк, - диде ул, борынын өскәрәк чөеп. - Аннан факультетны... - Ничек, ни рәвешле? Ни пычагыма? - Шәүкәт группаның комсоргы булыр, син - профорг. Кемнеңдер табаны астында яшәгәнче, үзебез хуҗа булыйк. - Сине староста итик, - дидек бертавыштан, бездән генә торган нәрсә турында сүз баргандай. - Юк, булмый, егетләр. Староста ул деканатның шымчысы. Шпион буласым килми. Группаның беренче җыелышында ук Рим Кәримов унсигез яше өчен шактый акыллы гына, фикер җебен эзлекле ачып, Шәүкәтне комсорг, мине төркемнең профсоюз җитәкчесе итеп сайлатып куюга иреште. Шәүкәт Сәйфетдинов Октябрь районы Яңа Әлмәт урта мәктәбенең комсомол сәркатибе булып эшләп килгән, ә минем арка терәгем нык - бер ел Уралда, заводта алюминий эреттем. Ә Рим, рәсми урындык биләмичә, безнең белән җитәкчелек итәргә тиеш иде. Рим белән миңа тулай торакта урын җитмәде. Киттек тору урыны эзләп. Киров урамындагы, мәчет чатында ук урнашкан почмак йортта Фатыйма апа икебезгә киң тимер караватын "сатты". Миннән аермалы буларак Казанда Римнең туганнары күп икән. Ике апасы, ераграк кардәшләре кече энекәшләренә игътибарлы булдылар. Егетнең рухи өлгерешенә, тормышта үз ызанын табуына, минем аңлавымча, җизнәсе, күренекле журналист, егермебишмеңче колхоз рәисе, озак еллар дәвамында Татарстан китап нәшрияты директоры булып эшләгән, милләтпәрвәр Гарәф Шәрәфетдинов тирән һәм уңай тәэсир итте. Мине дә үз канаты астына алды. Ярты елдан соң Котдус агайның төпчек малае Казанда үз йортларын җитештергән Сәйдә апасы белән җизнәсе янына күчеп китте. Университетта укуының беренче көннәреннән үк Рим соңыннан олы тәнкыйтьче булып киткән Фәрваз Миңнуллин оештырган әдәби түгәрәккә йөри, группа кызлары белән мәхәббәттә аңлаша, шигырь яза, яттан әсәрләр укый. Хәтере шайтан төкергән, уку аңа җиңел бирелә. Әгәр инде берәр фәнне яратмаса, кабул итмәсә, укымый. Мәзәк хәлләр аяк астында. Такташ иҗаты буенча профессор Хатип Госман махсус курс укый. Романтик шагыйрьнең мирасын Рим Кәримов кебек яхшы белгән, яраткан кеше группада юк. "Алсу", "Мокамай"ларны яттан өздерә. Егетебез әллә галим белән үз башына бәхәскә кергәнме, каршы әйткәнме, артыграк белүе ярамаганмы, Хатип Госман аңа зачет куймады, артыннан шактый йөретте. Горур Рим, табигый ки, гарьләнде. Безгә - бәйрәм. Тычканга - үлем, мәчегә - көлке. Беренче курсны тәмамлагач, Римнең җизнәсе Гриша дәдәйашханә мөдире - безне ашханә өчен сарай салырга яллады. Җәй буе балта осталары, ташчылар булып эшләдек. Шактый акча кулга керде. Рим Шәүкәт белән миңа: "Беренче сентябрь көнне университетка такси белән барып төшәбез", - ди. Без кысылабыз, тартылабыз, "нигә акча әрәм итәргә" дип, ык-мык килеп карыйбыз. - Саранланмагыз, бу фани дөньяда бер тапкыр ятнибез. Рим үзенекен итте. Ул гына да түгел, элек тарих-филология факультеты урнашкан химкорпус янында группаның берәр кызы күреп, аның белән исәнләшкәнче, машинадан чыкмады. Шул мәлдә Римнең эре, тәкәббер, иреннәрендә горурлык нурлары сикерә иде. Күзләреннән "сез кем дә, без кем" дигән җөмләне уку өчен хәреф тануыңның кирәге юк. Нобель премиясе тапшыручы швед королең яисә шул бүләккә лаек булган эре, тәкәббер Иван Буниның бер якта торсын. Шул кышны Рим Кәримовны үзгә мавыгу биләп алды. Ул - сәхнәгә менде. Хәер, Ырынбур егете беренче көннән үк оста мәзәкче, башка кеше рәвешенә кереп сөйләүгә ия юморист буларак танылган иде. Аның алты килолы җәен балыгын авырлык белән судан чыгарып, бер әчмуха тәмәкегә алыштырган чуаш карты Тәбук, Ленин башы төшерелгән тимер тәңкәсен, сдача сорагач, кире ташлаган үзбәк, базар сатучысы булып кыланулары - үзләре бер сәнгать иде. Хәзер ул зурдан купты. Муса Җәлил образын гәүдәләндерде. Егет барлык группаны диярлек сәхнәгә тартты. Мин дә Җәлилнең дусты Абдулла Алишны уйнарга тиеш икәнмен. Артистлык сәләтем юклыгын тәгаен беләм, әмма Римнең коткысына бирелеп, Рәшидә апа Җиһаншинаның түгәрәгенә йөрим. Күренекле артист Нәҗип Гайнуллин да безнең белән әвәрә килә. Татар халкын милләт булып яшәткән, саклаган бу йолалар, ни кызганыч, юкка чыкты. Хәзер артистлар студент халкы дәрәҗәсенә төшмиләр, вакытлары юк, акча эшлиләр. Спектакльне Татар академия театры бинасында куйдык, ул матбугатта югары бәя алгач, Римне артист булырга да димләделәр, һичшиксез, аңардан югары сыйныфлы артист чыгар иде. Ул бу тәкъдимнән баш тартты, чөнки аның бөтен барлыгын яңа өлкә - радио биләп алган иде инде. Дүртенче-бишенче курсларда укыганда ул иңде танылган диктор, һәр иртән, кичен Котдус агай улының бай тембрлы, тыгыз мәгънәле тавышы халкыбызның колагын иркәли, рухын җылыта. - Радионың мөмкинлеге чиксез. Аны сукырлар да тындый, - ди егетебез, үзенең мавыгуын аклап. Без, уенын-чынын бергә кушып, аны атаклы диктор Левиганга тиндибез. Ул - киң күңелле, каршы килеп, ризасызлык белдереп ваклашмый. "Рим Кәримов үзен тапты, радиода калыр" дигән фаразыбыз акланмады. Көтмәгәндә, уйламаганда, булган китапларын, алмаш киемнәрен биштәренә тутырып, Алабуга якларына, педагогия институтына татар әдәбиятын укытырга китеп барды. Тавышы яхшы, белеме бар, яшь, чибәр, нәкъ менә шундый кешеләр укытырга тиеш тә безнең инсафлы, югары әхлаклы татар әдәбиятын, дин озатып калдык. Кышкы каникулга Рим Кәримов Казанга кунакка кайтты. Элеккеге курсташларын апаларына, Себер трактындагы йортларына җыеп алды. Егет бик нык үзгәргән, үзен байларча вәкарь тота, бераз җылынып алгач, ишекле-түрле йөренеп, "гавамны" тәрбияләргә керешә. Безне фольклор экспедицияләренә алып йөрткән Илбарис Надиров шәкертенең шулай үзгәрүенә шаклар катып утыра. Ярты ел эчендә олыгаеп, җитлегеп, бөтенләй башка кеше булган Римебезне җеннәр "алыштырган" диярсең. Җиңел мавыгучан, ышанучан егетебез Алабуга педагогия институтында үзенә табыныр кешеләр, кумирлар тапкан. Алар - өлкәнрәк яшьтәге математика укытучысы, соңгы берничә елда әдәби әсәрләре белән чыгыш ясаган, мәрхүм Тәбриз Мөбәрәков белән шулай ук төгәл фәннәр әһеле Гаяз Сәләхиев булып чыкты. Безне ул артта калуда, мещанлык сазлыгына батып, сөрсеп ятуда гаепләде, чын ир-егетләрне Алабугада гына табуы хакында кызып-кызып, йөренә-йөренә сөйләде. - Безнең арада акча санау, бу - минеке, бусысы - синеке дин бүленеш, бурычны кире сорап алу юк. Сезгә дә шулай, кешечә яшәргә өйрәнергә вакыт җитте, - диде "тәрбиячебез". Дөрес, соңрак Алабугада яшәгәндә үк, ул бу мавыгуларының вакытлы уен, гайре табигый, беркатлы булуын андады. Гаилә корып гадәги көнитешнең тавык чүпләп бетерә алмастай вак мәшәкатьләре җилкәсенә өелгәч, "акча санамау, бурычны кире сорамау" мәсьәләләренә, "мещанлыкка" башкачарак карарга мәҗбүр иде. Буйдаклык язмышын сайлаган Алабуга егетләреннән читләште, мәгәр барыбер үзең өчен генә яшәү фәлсәфәсен кабул итмәде. "Замана балалары" (1993) китабымда тулырак бәян иткән әлеге хәл-әхвәлләрне искә алуымның сәбәбе - Рим Кәримовның кеше буларак җитлегә килүен, кабатланмас холкын, фигылен күрсәтү. Ул мәхәббәтендә дә, кемнедер, нәрсәнедер кабул итмәвендә дә максималист иде. Гомере буенча Рим үзенең матур, идеал, кристалл кебек саф кеше турындагы хыялына җавап бирердәй үрнәкөлге эзли, күзаллавына якын килгән берәр затны тапса, аны бай рухи дөньясы белән тулыландыра, бизи. Ялгыша, үкенә, әмма эзләнүдән туктамый. Берничә елдан соң, язмыш минем үземне дә Алабугага, шул ук педагогия институтына алып килде. Үзбәкстанда туып-үскән, чем-кара, озын толымлы, яшь, чибәр Гөлшат белән бик тату гына яшәп ята Рим дус. Хәзер үзе дә ата кеше - малайлары - Илдарлары туган. Романтигыбыз җиргә төшкәң Алабуга егетләрен дә элеккегедәй мөкиббән китеп мактамый. Мәдәни мәркәзебез Казанны, театрларны, язучы халкын сагына. Педагогия институтында татар теле бүлегенә студентлар кабул итү туктатылган. Римгә биредә тар, кысан. Казаннан чыгып китүләре җиңел булса да, кире кайтулары ай-һай авыр шул. Анда сине берәү дә көтми, син бе рәүгә дә кирәк түгел. Ләкин Рим үзе өчен карарны җөпләп куйган. Ул Казанда яшәргә тиеш. Әйләнеп кайтуның бердәнбер ышанычлы юлы - аспирантура. Рим Кәримов Баян Гыйззәт җитәкчелегендә "Нәкый Исәнбәт комедияләрендә конфликт" дигәнрәк темага кандидатлык диссертациясе язарга әзерләнә. Журналда шул темага багышланган тирән эчтәлекле, җырлап торган телле мәкаләсе басылып чыкты. Мәгәр Рим урындыкка кадакланып, чалбар төбен туздырып утыра торган кеше түгел. Аның тынгысыз рухлы, эзләнүчән холкына батмый мондый эш. - Тарихи романнар укыйм әле, малай. Яңа бер дөнья, - дип каршы ала мине дустым киң ятагында. - Диссертацияң ни хәлдә? - Голубцы пешерергә өйрәндем. Пылауны үзбәгеңнән ким әзерләмим. Хатын мактый. Димәк, Рим диссертация белән чиләнергә уйламый. Аның диссертация язу чорына караган ике кызык хәл-әхвәл зиһенгә сеңеп калган. Римнең үзе сөйләгәне: - Нәкый Исәнбәткә телефоннан шалтыратып, өенә киңәшкә киттем. Ап-ак, зыялы чырайлы абзый икән. Җылы кабул итте. Кайсы комедияләренә тукталу кирәклеген ачыклагач, хезмәтнең проблемасы турында киңәшергә булдым. Комедиядә конфликтның үзәгендә нәрсә ята? Бу төр драма әсәрләренең эчке пружинасы нидән гыйбарәт? Абзыйның ифрат укымышлы зат булуын белгәнгә, бөтенләй оятка калмас өчен, фәнни әдәбиятны укыштырып килгән идем. Белдеклелекне дә күрсәтеп аласы килә. Комедиянең үзәгендә кешенең тышкы кыяфәте, үз-үзен тотышы белән эчке дөньясы арасындагы каршылык яга, шул нигездә комик ситуация, көлке туа, әмма мин бу төшенчәне ахыргача күз алдына китерә алмыйм, дим. Абзый хәйләкәр, җавап бирергә, бәхәскә керергә ашыкмый, җиңсез җылы күлмәген сыйпап, агач артлы урындыгында утыра бирә. Кинәт ул, нәрсәнедер исенә төшергәндәй, уянып китте, болай да кысык күзләрен тагы да йома төшеп, берни белмәгәндәй сорап куйды: "Энем, синең фәнниме, гыйльмиме җитәкчең кем әле?" Шактый аптырашта калып (чөнки ул бу хакта миннән мәгълүмат алган иде иңде), Баян Гыйззәт, дим. - Комедиядәге конфликтның, көлкенең классик мисалы синең җитәкчең була инде, энем, баш катырып торасың юк, - дин, миңа кулын сузды. Янәсе, безгә таралышырга вакыт җитте. Нәкый Исәнбәтнең тәнкыйтьче, драматургия белгече Баян Гыйззәтне кабул итмәве иде бу. Рим фәнни җитәкчесен, диссертация өстендә тир түгеп эшләве белән сөендерә алмаса да, аның белән гел дустанә яшәде. Гайбәткә сусаган халык шундый кызык хәлне яратып, тәмләп сөйли иде шул чорда. Аспирант Рим Кәримов радиога кабат эшкә чакырылгач, җитәкчесен эзләп китә. Кешечә аерылышасы була. Баян Гыйззәт белән "Заря" ресторанында бик матур гына тамакны "чылаталар", андашалар, күңелләре тула, аерылышасылары килми. Сөйләшә-сөйләшә Горький паркы каршындагы мәйданчыкка барып чыгалар. Бер-берсенә такмак әйтеп, бии башлыйлар. Табаннарыннан очкын чыга. Бөтен галәм аларга кушылып бии. Ике метрлы әзмәвер ир янында җиңел сөякле Рим орчык кебек бөтерелә. Гөнаһ шомлыгына каршы, сыбызгылы милиционер килеп җитә. Рим югалып калмый: - Азат илемдә теләсә ни кыйланам. Парк яныңда да биемәгәч, кая биик соң без? Ул чорда милициясендә дә акыллы кешеләр булган күрәсең, документларын тикшереп, биючеләрне ипләп кенә трамвайга утыртып җибәрәләр. Ул инде диктор түгел, әдәбият-сәнгать бүлегенең мөхәррире. Тапшыруларны үзе алып бара. Егетебез яшәреп китте, җилкәләре турайды, радионың көндәлек эше, өлгер тормышы аның бөтен барлыгын биләп алды. Тиздән ул әдәбият-сәнгать бүлегенең баш мөхәррире итеп билгеләнә. Менә шунда яңалыкка сизгер холкы, дөнья әдәбиятын, татар мәдәнияте тарихын яхшы белүе ярдәмгә килә. Югары зәвыгы аны татар радиокомитетының алыштыргысыз хезмәткәре дәрәҗәсенә күтәрә. Ул үз янына әдәбиятны, сәнгатьне ихластан яраткан яшьләрне туплый, язучы, журналист халкын эшкә тарта, яңа рубрикалар ача, бик күп тапшыруларны үзе иҗат итә. Күбесе әлегәчә хәтердә, зиһендә. Рим Котдус улы үзен радиода тапты. Аның күпкырлы табигый сәләте нәкъ менә шул синтетик жанрда, кояш нурында уянган чәчәк кебек, ялтырап ачылып китте. Рим үз хыялында туган, ал төсләргә манчылган романтик дөньяда яшәде. Шуңар да аның рухи халәте, эчке яшәеше бай, тулы иде. Ул берәүгә дә аңчы рәвештә начарлык эшләмәде, киресенчә, халкын, җиһанның һәр кешесен бәхетле, тигез итеп күрү хыялы белән яшәде. Әлбәттә, коммунистик режимның сәяси, әхлакый тәрбиясе, матбугатка куелган катгый таләпләре, кысулары аның җанын бимазалый. Ул - бәргәләнә, үз фикерен уздыру өчен төрле әдәби алымнар, шартлы сурәтләр эзли һәм таба. Рим бу эшен яратып, чын күңелдән башкарды дию бик аз. Ул үз хезмәтен халыкка, аның киләчәгенә иң кирәкле, иң файдалы шөгыль дип санады. Шул ышанычы аның иң гадәти саналган тапшыруларын да мөстәкыйль, нәфис сәнгать әсәре дәрәҗәсенә күтәрде. Аларны туплап нәшер итсәң дә, укучы теләп кабул итәр иде. Аның әдәби-тәнкыйть мирасы да өйрәнүчесен көтеп ята. Дустым Римнең гомере озын булмады. Татар мәдәнияте күгендә якты йолдыз булып янды да, үзе аңчаганча, үзе белгәнчә милләтенә юлны яктыртты да, сүнде Рим Кәримов йолдызы. Әмма ул безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр! Андый шәхес онытылмый! II БҮЛЕК БҮГЕНГЕЛӘРНЕҢ КАДЕРЕН БЕЛ... Тынгысыз каләмнең үлемсез шигърияте Чал үткәнле татар поэзиясе тарихында Гамил Афзал кебек үзенчәлекле, сикәлтәле тормыш юлы узган һәм фаҗигале, һәм ахыр бәхетле язмышлы шагыйрьләр күп түгелдер. Кемдер әйтер: "Ә Сталинның үлем элмәгенә тарган язучылар, Хәсән Туфан язмышы, Муса Җәлил, Абдулла Алиш кебек бөекләребезнең хәлләре җиңелрәк булганмы?" Алар да хаклы. Язмыш татар шагыйрьләрен ныклыкка, җитлеккәнлеккә сынап, хәтәр сынамышларын җибәреп кенә тора. Язгы гөрләвектәй күңелләргә тормыш шатлыгы сирпеп торган, елмаюлы, шартлап көлүле шигырьләре белән таныш, әмма үзен белмәгән укучы Г.Афзалны таза, төз гәүдәле, беркадәр мут, гомере буена туп тәгәрәтеп, сәламәтлеге турында кайгыртучы яисә урман эчендә умарталыкта саф һава сулап яшәүче әзмәвердәй ир итеп күз алдына бастырырга мөмкин. Бер шигырь җыентыгын ул "Имәннәр шаулый" дип атый. Ә имән - ныклык, тазалык, нигезлек символы. Чынлыкта Г.Афзал шигъри һәм кешелек батырлыгы белән олы затыбыз Фәнис Яруллин белән янәшә торган, аның кебек үк табигать тарафыннан рәнҗетелгән шәхесләребезнең берсе. Тик ул Казаннан читтә, Әлмәт каласында яшәп һәм үзенә игътибар таләп итеп, әрсезләнеп, искә-ятькә төшереп йөрмәве сәбәпле, еш кына иркәләү-назлаулардан читтәрәк кала. Басылып чыккан китаплары да шүрлекләрдә сатыла алмыйча тузан җыеп ятмый. Бәлки, аның бөеклеге нәкъ менә шундадыр. Татарстан республикасының булачак халык шагыйре, Тукай бүләге лауреаты Гамил Гыймазетдин улы Афзалов 1921 елның 23 маенда Актаныш районы Такталачык авылында туа. Көчләп күмәкләштерү башлангач, урта хәлле игенче әтисе, гаиләсен ияртеп, Урал якларына, татарлар күпләп күчеп килгән Магнитогорск шәһәренә килеп төпләнә. Гамил бераздан Троицк педтехникумына укырга керә, әдәбият дөньясына чума. Алтынчы сыйныфта ук шигырьләр язып, "Габдулла Тукай булырга" ни ятләгән үсмер каршына язмыш беренче сынавын чыгарып куя. Аяклары сызлавына түзә алмыйча, ул укуын ташлый. Татар кешесе тик тора алмый. Егет Магнитогорск корыч кою заводына эшкә керә, сугышчыларга корал ясый һәм шунда исәнлеген тәмам югалтып, шактый вакыт хастаханәләрдә ятып, инвалидлыкка чыга. Тукайның авыр мизгелләрдә барып сыенырдай Саҗидә апасы булган кебек, Гамилне дә Башкортостанда яшәүче апасы үз янына алдыра. Ифрат матур табигатьле, җылы җиләс һавалы Шәрип һәм Заболотский авылларында ул нәкъ ун ел яттти, сәламәтлеген ныгыту белән бергә, чын-чынлап иҗат эшенә керешә, "төннәр буе кич утырып, чумып-йөзеп" шигырь яза. 36 яшен тутырган көннәрдә "Кар сулары" (1957) исемле беренче юка гына җыентыгы дөнья күрә. Ә бер елдан инде "Вөҗдан сүзе" исемле, лирик һәм юмористик шигырьләрдән торган, кешенең эчке кичерешләренә, самими хис-тойгыларына тирән үтеп кергән, нәфис сәнгать үрләре дәрәҗәсендә уелган яңа китабын тәкъдир итә. Менә шул җыентыклардан башлана да инде без белгән, яраткан, баш бирмәс, балавыз сыкмас Гамил Афзал - XX гасыр татар шигъриятенең горурлыгы. Г.Афзал иҗатын янәдән күздән кичереп утырганда, гаҗәеп бер күзәтү ясадым. Аның иҗаты тышкы җил-яңгыр басымына артык бирешмичә, үз эчке хасияте белән үсеп бара икән. Аның күңел һәм хис биографиясе (ул, әлбәттә, тышкы дөнья басымына да бәйле) бөтен иҗатына юнәлеш биреп тора. Шул җәһәттән чыгып караганда, аның поэзиясе берничә чорга бүленә. Рәнҗетелгән күңел сагышы (50-60 нчы еллар). Авылда яшәп иҗат иткән дәвердә Гамил күбрәк үзенең авыр язмышы, имгәтелгән тәне, юкка сарыф ителгән яшьлеге, авыруы турында яза. "Күзләремнең нурын, Йөрәгемнең моңын Кураема салып җыр итәм. Бәхет балкыр заман, ә мин ятып язам... Күпме сагыш килде өелеп!" дип яза ул "Үзем турында" шигырендә. Рәнҗүен, язмышка үпкәләвен аңлап була. Яшьтәшләре төрле хезмәтләрдә дан алып, сөеклеләре куенында рәхәттә, ләззәттә яшәгәндә, ул урыныннан көч-хәл белән кузгалып, аягын сөйрәп кенә хәрәкәтләнә ала. Шигырьләренә кара авыру белән көрәш, сызлану, әрнү мотивлары үтеп керә: Үлем белән сугышып кем ул ята Мамык мендәренә капланып? Кара сүзләр сөйләп, кара шәүлә, Аяк атлап кермә йортыма! - дип яза ул бер шигырендә. Шунда ирексездән С.Есенинның үлем каны белән язылган "Черный человек" поэмасы искә төшә. Үлем шәүләсе ут ялкынында кешене ирештереп бии. Гамилнең Есенин шикелле, үзе теләп, дөньяны ташлап китәсе килми. Шунда ул, аяк-куллары хәрәкәтсез, күзләре төссез килеш түшәгендә аунап ятып, үзен кулга алган, ихтыярын эшкә җигә белгән Николай Островскийны искә төшерә: "Ятиь көрәшче ята түшәгендә". Бу чорда аның иҗатына тирәнтен үрләгән, адәм баласына хас рәнҗү, әрнү, сыктау, сызлану, авырту, шуларның нәтиҗәсе булган кара сагыш хисләрен җиңәргә ике көч ярдәм итә. Берсе - корычтай нык ихтыяр, әхлакый бөтенлек, икенчесе - поэзиягә мәхәббәт, шул яссылыкта үзенең кемгәдер кирәклеген тою, ихтыяҗ, ашкынулы юлларга күчеп, чакматашларыдай очкыннар чыгара, алары ялкын тудыра. Поэзия, сиңа багышладым Изге минутларын гомернең, Синең белән таңнар каршыладым, Синең өчен үлеп терелдем. Яшәешкә фәлсәфи караш, тормыш һәм язмыш турыңда уйлану Г.Афзалны үз шәхси кичерешләре боҗрасыннан арындырып, киң шигъри мәйданга алып чыга. Күңел көрлеге сагышы (60-70 нче еллар). Ун ел авылда яшәгәннән соң, бу мохит аңа тар тоела башлый, ул гөрләп үсеп килгән Әлмәт шәһәренә юл тота. Татар язучысын беркая да көтеп алмыйлар. Фатирлы булганчы, гаилә корып җибәргәнче мәшәкатьләр, низаглар шактый булгандыр. Әмма Әлмәттә ул иҗатының яңа чорына керә. Үзенең имгәтелгән язмышы, буш ятакка сарыф ителгән яшьлеге турыңда әрнеп-сыктап язылган шигырьләре, балавыз сыгулар бу чорда инде юк диярлек. Аның каләменнән юмор, сатира чәчрәп чыга. Әйтерсең лә җир катламы күмеп яткан тирән чишмәне кемсәдер тазартып җибәрә дә аннан як-якны сихәтләңдерә торган саф, салкын, вакыты белән кайнар су чәчрәп чыга. Шагыйрь юмор һәм сатираны кешенең табигатенә хас иң күркәм күренешләрнең берсе дип саный. Алар - яхшылыкка юлдаш, тупаслыкка, түбәнлеккә дошман булып Җир шары буйлап сәяхәт итәләр. Бу дөньядан кемнәр китәр, кемнәр килер, - Көлә-көлә юмор яшәр гомер-гомер. "Тәнкыйть сүзе", "Әсмабикә, җаным ахирәт", "Йотып җибәр, апаем", "Минем хатын түрә булган", "Карчык белән без икәү", "Мыек борам", "Өф-өф итеп", "Сайладым, их, сайладым", "Ярый, карчык..." кебек халыкчан юмор белән сугарыл ган һәм үткен сатирик әсәрләре татар һөҗү сәнгатенә яңа бер җылы агым булып килеп кушыла. Бу елларда татар кешесе әлеге шигырьләрне тыңлап, жанр, ситуация байлыгына сокланып үсте. Араларында сатирик парча, кыска күләмле поэма, бәет, баллада, әкият, мәсәл янәшәсендә үк гыйбрәтле эпиграмма, кинаяле пародия яши. Нигездә, уңай кеше булып та, кызыклы сәерлекләре, хәйлә-мәкерләре, йомшак яклары белән кояш яктысына тартып чыгарылган урта буын һәм өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашкач, иске таныш-беленшәреңне күргәндәй буласың. Г.Афзал сатирасының уңышлы ягы халык иҗатына, Тукай ачышларына, татар теленең сыгылмалы көченә, сүз-сурәт байлыгы катламына тирәнтен үтеп кереп, аларны үзенчә яңгырата белүендә. Сатирасының гөрләп чәчәк атып үсеп китүенә төп сәбәп - Әлмәткә килеп урнашкач, күңеле күтәрелеп, үзенең кирәклеген сиземләү булса, бу хәлнең икенче бер сәбәбе дә бар иде. Г.Афзал кара алтын табучылар башкаласында яши башлагач, аңардан нефть осталары, төзүчеләр турында язылган нурлы, ялтыравык мәдхияви әсәрләр көтәләр. Ул бу мохитне бик белми, табигатьне юкка чыгаруны күтәрелеп мактый да алмый. Мәгарәдән чыгу ишеге: теләсә кайсы һөнәр кешеләрен берләштерә, көлдерә, уйлата торган уртак жанр табыла. Хәзерге күзлектән чыгып караганда, Г.Афзалның ул чор сатирасында кайбер мәзәкләре искергән, әхлаксыз тоелырга мөмкин. Әйтик, тәүфыйклы әбине тәһарәтсез калдырганчы мыскыл итәргә кирәк идеме икән? Әби печән-салам урласа да, үз көнен үзе күрә, үз малының сөтен эчә, урамда хәер сорашып утырмый. Рәтле җәмгыятьтә андый ялгыз карчыкларга, аларны мондый хурлыкка төшермичә, печәнне китереп бирәләр яисә кирәген сатып алырлык пенсиясен түлиләр. Бәлки, автор да, әбидән көлгән булып (өлкәннәрдән көлү үзе язык), җәмгыятьнең китек якларына төрттерә торгандыр. Көтмәгәндә, уйламаганда ул сатирадан читләшә. Темасы бетәме, каләме чарланмыймы? Юк, шагыйрь җитдиләнә. Милләт вәкилләренең җитешсезлекләреннән көлеп кенә яшәп булмый, аның аңы уянуга ярдәм итәргә, көрәшенә кушылып китәргә кирәклеккә инана. Тарихи аң сагышы (80 иче еллар). Дөньяда гаделсезлек, янып бетмәгән утлы кисәү кебек, башын гел калкытып тора. Ә инде бу гаделсезлек синең халкыңның үткәненә, тарихына кагылса, күңел түрендә канәгатьсезлек уянып, ул сүнмәс сагышка әверелә. Г.Афзал туган халкының язмышы, узган олы юлы турында туктаусыз уйлана, җаны әрнеп сызлана. "Сарматлар", "Тарих мең дә...", "Кол Гали", "Салават батыр", "Болгарлар" кебек шигырьләрендә ул ерак тарихны, аның сәхифәләрен бүгенге көн югарылыгыннан килеп бәяли; шундый мәшһүр тарихы булган, Кол Гали, Сөембикә, Колшәриф кебек бөек шәхес ләрне биргән халык эзсез югала алмый, ди шагыйрь. Үткән тарихыбыз турында сүз барса да, хәзерге яшәешкә, әхлаксызлыкка, рәнҗетүләргә киная шигырьләрнең һәр юлыннан аңкып, сизелеп тора. Кайда сез, сарматлар, скифлар, Кем улы кемнәрдән ятсына? - дип сорый ул "Сарматлар" исемле шигырендә. Без бөтен башбаштаклыкны, хаксызлыкны мафиягә бәйләп аңлатырга, авыр тормышны аларга сылап калдырырга өйрәнгәнбез. Г .Афзалның бу мәсьәләгә үз карашы бар икән: Мафия дә юк, карурман да Бүреләр тулы карурман... ("Кире кайтабыз") Вакыт һәм олы тарих белән чагыштырганда байлык та, шөһрәт тә, хәтта матурлык та бер мизгел, бер алдавыч кына икән. Ә мәңгелеккә нәрсә ядкәр булып кала соң? Бу сорауга ул "Тарих мең дә..." шигырендә җавап бирә: Дөнья янган, Патша төшкән, Байлар беткән, Китап калган. Татар тарихына багышланган "Болгар бәете", "Дәште кыпчак", "Хәтер диваны", "Тарих юлы - кара урмандыр ул" кебек шигырьләрендә ул, көтелмәгән чагыштырулар, детальләр, борылышлар аша, шул чорны кинодагы төсле күз алдына бастыруга ирешә. Бәхетле, бай тормыш белән көн күреп яткан болгар иле өстенә афәт ябырыла: "Үләксә козгыны - Аксак Тимер килә". "Морзаларың юха, муллаларың куштан, Кемдә ил кайгысы" дип, ул Сөембикәнең фаҗигасен, чарасызлыгын бөтен тулылыгы белән ачып бирә. Шул ук фашлау мотивын ул "Иманын онытса халык" шигырендә дәвам иттерә. Шул олы тарих янына халкыбызның батыр уллары язмышы килеп өстәлә: "Күз алдына Муса килә", "Тукайны сагыну", "Мусалар токымы", "Габделҗаббар Кандалыйга", "Нәкый Исәнбәткә", "Кол Гали", "Тарих мең дә...", "Салават батыр", "Дәште кыпчак", "Сарматлар", "Болгар бәете", "Болгарлар", "Сөембикә сылу" кебек шигырьләрендә ул ерак үткәнне, аның сәхифәләрен бүгенге югарылыктан килеп бәяли. Суларга ага, кайда Сувар, Болгар. Сирәгәеп калган урманлык. Биек булмаса да таулары бар. Шагыйрь тарихыбызны иңләп, бәяләп килә дә бүгенге халәтебез турында хөкем йөртә башлый. Тарих белән хәзерге көнебез бер үк чылбырның боҗралары икән, һәр боҗрада - кеше язмышы. Фәлсәфи уйланулар сагышы (90 нчы еллар). Г.Афзал иҗатының яңа чорын фәлсәфи өлгергәнлек, җәмгыятебез үсешен, кешене рухи камил шәхес итеп күрү теләге тудыра. Иң әүвәл ул, демократия җилләре исеп, социалистик үткәннең кара чапанын күтәргәч, бөтен тулылыгы белән ачылган башбаштаклыкка, икейөзлелеккә, алдау-хәрәмләүгә каршы чыга, шуларны фаш итә. Шагыйрьнең һәрнәрсәгә хакы барлыкны искә алып, ул, пәйгамбәр шикелле, азатлыкны, ирекне яклап күтәрелә. "Ә чынлыкта, ул сәясәт, иркәм, Сине көчләү өчен кирәк икән", ди ул "Сәясәт" шигырендә. Бер төрле сөйләп, гамәлләрендә бөтенләй икенче төрле кыланган большевикларның, советларның йөзләрен ачуга ул көчен кызганмый. Искелек белән шулай кискен рәвештә араны өзмичә, алга барып булмасын Г.Афзал яхшы аңлый: Большевиклар искелекне җиңде, Яңа юлга чыгып шат булдык. Яңа юлдан барган идек инде, Колымага килеп тап булдык. ("Яңа юл") Әлбәттә, Г.Афзалның фәлсәфи аңы, гыйлем көче үткәнне сүтү белән генә чикләнми. Аның поэзиясе яңа сыйфатларга байый, лирик миннең рухи дөньясы катлаулана бара. "Ак болытлар ага", "Сүрелде күзләр, сүрелде", "Яңгырлы көн", "Җитмеш ел табынган алланы", "Саба җиле", "Реформалар", "Тиран", "Кара таплар" кебек, фәлсәфи аң сагышы буларак туган шигырьләрендә мәхәббәт - нәфрәт, яктылык - караңгылык, яшәү - үлем арасындагы һәр чорда үзенчә яңгыраган, үзенчә хәл ителгән көрәшнең мәгънәсен ачуга омтылыш ята. Аның төп дошманы - рухи зәгыйфьлек һәм битарафлык. Шагыйрьнең фәлсәфи лирикасы ифрат бай һәм төрле. Туган җиребезнең тыйнак матурлыгын, сихәтле көчен, фәлсәфи моңын ачуга багышланган шигырьләрен искә төшерик. "Кышкы иртә", "Моң", "Урман сукмагы", "Өянкеләр моңы", "Карт имән", "Авыл яме", "Зирек җырлый", "Ялгыз нарат", "Саба җиле" кебек шигырьләрендә ул кеше рухына табигать сурәте аша юл ала, ил һәм халык язмышы турында уйлана. Аның лирик каһарманы ялкынлы йөрәкле, көчле ихтыярлы шәхес. "Могҗизалар чоры", "Дөнья матур, дөнья киң", "Татарстан", "Татарстан таңнары", "Татар халкын яратам" шигырьләренә фикерләү киңлеге, ирешелгән уңышларга сөенә белү, аларны күңел күзе белән иңләү хас. Ул йомшап-җебеп, авырлыклар каршында югалып калучыларны өнәми. Ә инде кешенең асылын билгеләүче сыйфат - халкына, милләтенә һәм ирекле хезмәткә мөнәсәбәт. Анда да матди һәм рухи батырлыкның конкрет чагылышын сурәтләүдән бигрәк, шагыйрь игътибары - гамәли эшнең нәтиҗәсен, гомуми шатлыгын, тарихи алгырдагы әһәмиятен ачу. "Көрәш белән, хезмәт белән еллар үтә, уйлый Кеше, эшли Кеше, иҗат итә", дип язган иде ул элегрәк "Дөнья көлсен" шигырендә. Әлбәттә, югарыда тәкъдим ителгән күңел эзләнүләре белән бәйле рәвештә чорларга, төрләргә бүленеш бик шартлы. Аларның үзара керешүе табигый. Тулаем алганда, ГАфзал эчтәлеккә бәрабәр шигъри калыплар, сүз байлыкларына үтеп керү алымнарын яңарту, кешенең катлаулы рухи дөньясын сурәтләүнең яңа юлларын эзләвен дәвам итә. "Минем 100 яшь тулгач язачак җырым"ны ул болай тәмамлый: Йөрәгем яшь, күңелем шук икән, Әллә миңа үлем юк микән? Яптәсен әле шагыйрь, үлемсез юллары белән йөрәкләребезне җылытсын! Сибгат Хәким "Кайдан татар шагыйрьләре" исемле сигезьюллыгында Тукайның Өчиле авылын, Бабичның Дүртилесен атап үткәннән соң, Гамил Афзалның сәер исемле туган авылын искә төшерә: Кайдан татар шагыйрьләре Котлап, мактап мин кул чабам: Талантлылар, ә үзләре Такталачык, Дүртмунчадан. Игътибар итегез: автор Тукай, Бабичлар белән рәттән Г.Афзалны атый. Бу тикмәгә түгелдер. Татар поэзиясе исемнәргә-атамаларга бай. Гамил Афзал халык тормышына, яшәешенә, тарихына, кешенең иң газиз эчке серләренә, кичерешләр дөньясына тирән үтеп керүе, бай һәм сыгылмалы теле белән Тукайга якын торса, шаян юморы, үткен кылычлы, иҗтимагый сатирасы белән "эпиграммалар короле" Ш.Бабич юлыннан атлый. Шул исемдәге аналитик, фәлсәфи рухлы шигырьләренең берсен ул Шәехзадә Бабичка багышлый. Юмористик һәм лирик шигырьләре, җырлары белән укучыга яхшы таныш Г.Афзал остазларын кабатламый, олы традицияләрне үзенчә, заманча, Афзалча дәвам иттерә. Г.Афзал иҗатының төп сыйфаты - туктаусыз эзләнү, уйлану. "Канәгатьсезлек хисе" дип аталган шигыре шуның бер үрнәге: Күз алдымда көзләр, язлар төсе, Тирә-ягым болын, гөлләр исе: Ә күңелдә таш гасырдан калган Иске канәгатьсезлек хисе. Бүгенге көндә Г.Афзал татар поэзиясенең мактанычы, горурлыгы, иң абруйлы, өлкән шагыйрьләренең берсе. Шагыйрь дистәләрчә еллар дәвамыңда татар әдәбиятына намус белән хезмәт итә; ул утызлап китап авторы. 60 нчы елларда нечкә хисле лирик буларак танылып, шул ук чорда, бигрәк тә 70 нче елларда үткен телле, кыю тематикалы сатирик буларак дан алса, сәхнәләргә менсә, 80 нче елларда аның иҗатыңда тарихилык рухы, халыкның шанлы үткәнен иңләү аша аның бәйсезлек, мөстәкыйльлек өчен көрәшенә ярдәм итү рухы көчәйсә, 90 нчы елларда халыкны миңгетеп, үсешен чикләп килгән большевизм режимын фаш итү, милли үзаңны уяту, фәлсәфи-әхлакый агым, сәяси тоем көчәя. Шул ук вакытта Г.Афзалның уйчан һәм шаян, фәлсәфи һәм хәрәкәтчән поэзиясе бербөтен. Аның әйдәп баручы көче - туган халкының иминлеге һәм бәхете. артында таулар бар... Ак чишмәм, тик сине сагына йөрәгем! Ак чишмәм, туфрагың-рухым, җанымдыр! 1942 елның җилле-буранлы, карлы-болытлы феврале. Ватан сугышының тәүлеге елына торырлык, ил язмышы кыл өстендә тирбәлгән авыр, фаҗигале көннәре. Татар һәм башка милләтләрнең чибәр, назга мохтаҗ хатыннарны, буй җиткән, әмма каһәр орыш нәтиҗәсендә гаилә кора алмыйча калган Гөлҗамалларны, меңнәрчә балаларны ятим иткән өчпочмаклы, кара мөһерле хатларның еш килгән һәм шулай да иңде немец фельдмаршалы Паулюс армиясенең Идел буенда билен какшаткан сөенечле дә вакыт. Авыр сынау мизгелләреңдә дә мәңгелек тереклектә өзеклек була алмый, хәят, берни белән санашмыйча, үз кануннарын куа, дөньяга көрәшчеләрнең дәвамчыларын китереп, кендек каннарын җиргә тамыза тора. Әйтик, 1941 ел татар поэзиясе өчен аеруча уңдырышлы булды (Р.Гаташ, Г.Рәхим, Р.Харис, Рәшит Әхмәтҗанов кебек үзенчәлекле шагыйрьләр дөньяга килде). "Без - кырык икенче ел балалары" дип, авыз тутырып әйтерлек күп булмасалар да, сугышның икенче елы да татар әдәбиятына миһербанлы булды, берничә иҗади шәхесне бүләк итте. Айның беренче көннәрендә (икенче февральдә) Мамадыш төбәгенең Ак Читттмә авылында, соңрак мулла Әхмәт дип исем кушкан бала дөньяга килә. Нинди шигъри атама; көмеш күбекләрен өскә чәчә-чәчә чылтырап аккан чишмә, әле үзе, җитмәсә, Хозыр Ильяс сакалы кеби ап-ак. Караңгылык пәрдәсен ерып таң атканда, шәрран ярып, үзе турында җиһанга хәбәр биргән малай исә чүл гарәбе кебек чем-кара. Ак янында Кара... Башка төсләр шуларның төрлечә кушылмасыннан хасил була, диләр. Ак Чишмә кырында кара малай. Шундый нәзберек исемле авылдан сүз остасы чыкмаса, гаҗәп булыр, мантыйкның бер абруе калмас иде. Алгарак китеп булса да, шуны искәртәсе килә: Әхмәт Гадел кушаматлы шагыйрьгә, язучы иҗатына хас чуар төсләр уены, көйгә, моңга күчкән чишмә тавышы, адашкан бураннар шәүләсе, яшерен серлелек, контрастлар уены, көтелмәгән аллегорик нәтиҗәләр шуннан килә торгандыр, бәлки. Осталыкның серен "балачактан эзлә" дип юкка гына әйтмәгәннәрдер безгә чаклы яшәгәннәр. Кем уйлаган инде, заманалар узгач, бөтерчек хәтле малайдан ирләрчә тулырак йөзле, беркадәр астан карый торган җылы, мәгънәле, кара-коңгырт күзле, аерылган кара болыт кисәгедәй озын кашлы, борчак коймагыдай калын иренле, олпат гәүдәле ир, шагыйрь, прозаик, драматург, кино либретточысы, тәрҗемәче Әхмәт Гадел үсеп чыгар дип. Әхмәтнең әтисе җиңел сөякле, көчле, нык иманлы Һади абый туры мәгънәсендәге көрәшче була, әле фронттан яраланып кайтканнан соң да, күп тапкырлар сабан туйларында батыр кала. "Бу бәйгеләргә, - ди Әхмәт, - әти март аеннан ук, чабыш алдыннан тыпырчынган ат кебек, үзен әзерли башлый. Үз эченә бикләнә, аз сөйләшә, вак гадәтләрне ташлый. Туктаусыз әстерхан һәм урман чикләвекләре ашый торган иде". Атасы ягыннан Кырым татарлары нәселеннән чыккан Әхмәткә анасы Казан арты - Әтнә төбәгенең моңын, назын, рухын сеңдерә. Рәнҗетелгән, кимсетелгән, әмма горурлыгын, киләчәккә өметен җуймаган халыкларның ике нәселеннән чумырып ала Әхмәт сәләтне һәм хаксызлыкка нәфрәтне, үзенең олы дөньядагы урыны өчен көрәшә белү рухын. Әнисе гаиләсен, нужа бабай арбасына утыртып, шигъри исемле авылдан алып китәргә мәҗбүр була. 1946 елда исә җиңүчеләр рәтендә кайткан әтисе урман белгече буларак, Саба районының Әбде урман хуҗалыгына күчерелә. Урманчыларны (башка һөнәр ияләрен дә, мәсәлән, укытучыларны, табибларны) ул елларда, тамыр җибәреп өлгермәсеннәр диптер иңде, гел урыннан урынга күчереп торганнар. Саба, Тәкәнеш, Түбән Кама, Алексеевски районнары, булачак иҗатына илһам биргән Шомыртбаш авыллары пәйда була. Сугыш яралары дөньядан иртә алып киткән әтисенең күчмә тормышка тартым холкын Әхмәт үзенә сеңдерә һәм ил буйлап сәяхәтен дәвам иттерә. Ул "бәхетле иткән" олы төбәкләрне генә атап үтик: Германия, Ташкент, Кырым, Түбән Кама, Тольятти, Казан, Мәскәү... Ә инде хезмәт иткән урыннарын, һөнәри белгечлекләрен атый-саный калсаң, искитмәле, төрле гамәли хезмәтләр башкара алулары, күченеп йөрүләре белән һаваланып алырга яраткан урыс язучылары М.Горький, А.Куприн кебекләрнең "хезмәт кенәгәләре" Әхмәт Гаделнеке яныңда мескенәеп, тоныкланып кала. Малай чакта урыс һәм татар телләрендә мәктәп белеме ала, әтисенә ихтирам йөзеннән, Лубян урман техникумын тәмамлый, шуннан китә хезмәт дастаны: район гәзите хәбәрчесе, мәктәптә немец теле укытучысы, производство гимнастикасы инструкторы, слесарь-монтажчы, тракторчы, компрессорчы, Казан радиотелевидениесе тәрҗемәчесе, халык иҗаты йорты хезмәткәре; унбер ел дәвамында мәдәният министрлыгында әүвәл инструктор, аннан бүлек мөдире, "Социалистик Татарстан" гәзите хәбәрчесе, Татарстан кинокомитетының баш мөхәррире. Язучылар берлеге дә аның ярдәменә мохтаҗ: әүвәл ул әдәби фонд директоры, аннан рәиснең беренче урынбасары була, хәзер ул - яңа чыга башлаган "Татарстан хәбәрләре"нең хезмәткәре... Туктаусыз эш, дөнья куу, яшәү мәнфәгатьләрен кайгырту, һәр очракта йокы һәм ял сәгатьләрен алган иҗади хезмәт беренче урында тора: татар, кырым татар һәм урыс телләрендә басылган дистәләгән шигырь китаплары авторы ул хәзер. Дөрес, аның бәйсез иҗаты мактаулардан, игътибардан үксез бала кебегрәк читтәрәк кала. Мәгәр тәнкыйть Әхмәт Гаделне бөтенләй әйләнеп үтте дию дөреслеккә хилафлык булыр иде. Заманында Н.Юзиев, Р.Мостафин, Р.Миңнуллин, Ф.Сафин, Г.Морат, В.Цыбин аның лирикасы турында дәртле, уңай мәкаләләре белән чыкты, иҗатына җылы карашларын Х.Туфан, С.Хәким, Н.Арслан, Г.Ахунов кебек сүз осталары даими сиздереп, әйтеп, рухландырып торды. Ләкин аның гаҗәеп бай, катлаулы, үзенчәлекле иҗатын индәгән яисә шуңа омтылган хезмәтнең әлегәчә күренгәне, Казан дәүләт университетында ике диплом эше язудан узылганы юк. Әхмәт Гаделнең нәзберек күбәләктәй тыйнак җан очышыннан башланган тылсымлы шигърият чишмәсе акрынлап туарылып, ишелеп аккан олы дөньяга барып тоташа, татар әдәбиятының бер игелекле тармагын тәшкил итә. Сүз остасының таланты, табигый сәләте, кагыйдә буларак, әдәбиятның билгеле бер жанрында ачыла, җәелә, үсә; йә сүз остасы шигырь-поэмалары, җырлары белән күңел түрендә урын ала, йә яшәеш тирәнлекләрен, халкыбыз үткәнне айкаган саллы проза әсәрләре белән укучы йөрәгенә юл яра, яисә тамаша жанры - драмада үзен таба, тәнкыйди-публицистик уйланулары аша үзен раслый. Мисаллар китереп торуның хаҗәте юктыр. Әмма әдәбият тарихы һәм аның бүгенгесе Аристотель, Буало, Гегель ләрдән килгән барча жанрларны якын итеп, чынбарлыкның үзе кебек күпьяклы, киң кырлы талант ияләрен белә. Нәкый Исәнбәт, Әхмәт Фәйзи, Салих Батталлар исемен атау да күп нәрсә турында сөйли булыр. Алар "иярләмәгән" әдәби төр-жанр юк кебек. Тулылыкка дәгъва итмәгән бу исемлеккә тагын бер Әхмәтне, Әхмәт Гаделне өстисе килә. Аның тынгысыз каләме, хәятны мөмкин чаклы киңрәк индәргә омтылган фикер уты, җаны, гел яңага аттткынып торган холкы үзен бер жанрда гына ачып бетерә алмый, төрлелекне таләп итә һәм Әхмәт әлегә билгеле барлык әдәби төрләрдә эз калдырып бара. Җөмләдән, ул урыс, татар, кырым татар телләрендә дөнья күргән дистәләгән шигырь китаплары, берничә поэма, дүрт повесть, күпсанлы хикәя, нәсер, очерк, публицистик мәкаләләр, кинолибреттолар, тарихи-лингвистик, татар тарихына багышланган, кызганычка каршы, күбесе укучыга барып ирешмәгән әсәрләр авторы. Башка жанрлар үсешенә керткән өлешен таныган хәлдә, Ә.Гаделнең таланты поэзиядә тулырак ачыла кебек. Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылы мәктәбендә укыганда, сабакташы (хәзер күренекле шагыйрь) Равил Фәйзуллин белән ярыша-ярыша, рус телендә язган Әхмәт тә "аңардан үрнәк алып" ана телендә шигырьләр яза башлый. Бу мавыгуы гомерлеккә кала. Чынында, ул чит илдә, армиядә хезмәт иткәндә ачылып китә. Солдат тормышы үзенең катгый таләпләре, кырыс чикләре белән күпләрнең рухи үсешен туктатып торса, Әхмәт менә шундый кырыс һәм кыргый шартларда шашынып-шашынып каләмен чарлый. Иҗат кешесенең холкын, фикерләү рәвешен, кайчан, ничек үзен тотасын аңлавы кыен, серле дөнья, ачылып бетмәгән континент. Потстдам шәһәрендә "Совет Армиясе" нәшриятында 1963 елда 21 яшьлек татар укчысының "Поиск" исемле саллы гына шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Әхмәтнең 50 мең тираж белән җыелган китабы туган җирләреннән, туганнарыннан, сөйгән ярларыннан читтә яшәргә мәҗбүр булган чордашларының юлдашы, сердәше, киңәшчесе булып китә. Синең белән күрше ятакта аунаган, сигнал белән бергә сикереп торган, таңга чаклы янәшәңдә кизүдә утырган һәм шуның өстенә синең уй-хисеңне, сереңне матур-матур шигырьләрендә әйтеп бирә белгән иптәшеңне ничек хөрмәт итмисең дә, ыспай юлларын кабатлый-кабатлый яттан өйрәнмисең ди инде. Игорь Цеховский дигән тәнкыйтьче Әхмәт шигырьләрен хуплап, рухи-әхлакый өлгерешне, солдат йөрәгендә туа килгән тойгы-кичерешне, күңел тәрәзәсеннән иңгән самимилекне, сурәтләү чаралары төрлелеген күреп ала һәм "Советская Армия" (15 март, 1964) гәзитендә төпле анализ ясалган мәкаләсе белән чыга. "Безнең гәзитә Татарстаннан килгән яшь шагыйрь Әхмәт Гаязовның әсәрләре турында язып чыккан иде инде. Аның шигырьләре башкаларныкыннан уңай якка отышлы аерылып торалар. Совет солдаты иҗатында дөрес юлны тота һәм шул ук вакытта үзенә генә хасны, кабатланмасны таба... Совет әдәбиятына яңа шагыйрь килде, яңа исем яңгырады", - дин яза һәм фикерләрен раслау нияте белән мисаллар китерә. "Бәхетле солдат" тормышын, халыклар дуслыгын данлаудан башланган иҗат үсә, тирәнәя бара. Рәсми сәясәт күңелләргә сеңдерә килгән халыклар арасындагы тигезлек идеяләренең сабын куыгы, алдавыч икәнен Әхмәт читтә йөргәндә ныграк андый. Халык хәсрәте аның шәхси кайгысына әверелә, шагыйрь тынычлыгын югалта, әрни, сызлана. Романтик рухлы, яңага һәвәс Әхмәт, армия хезмәтен уңышлы тутыргач, шул чорда шаулап-гөрләп күтәрелә килгән Түбән Кама нефтехимия төзелешенә юл тота. Анда аны беркем көтми, урманчы белгечлегенә ихтыяҗ юк. Солдатта алган һөнәрләре ярдәмгә килә. Язудан туктамый: аны күреп алалар һәм шәһәр гәзитенә, аннан радиога эшкә чакыралар. Җитди иҗат өчен белеменең саерак булуын сизенгән егет, 1970 елда Мәскәү әдәбият институтына укырга керә һәм Булат Сөләйман, Эдуард Мостафин, Разил Вәлиевләр белән бервакыттарак укый, төрле илләрдән шул ук изге максат белән уку йортына килгән Балтыйк буе, алман, болгар, маҗар, серб, монгол, гарәп, кавказ, Урта Азия егетләре белән аралаша, аларның әсәрләрен тәрҗемә итә. Төннәр буе шигырь уку, язу, аны семинарларда тикшерү, гаҗәеп иҗади атмосфера. Гаилә кешесе Ә.Гадел читтән торып уку бүлегенә күчеп, "Нижнекамнефтехим" берләшмәсе гәзитендә җаваплы сәркатиб булып эшли башлый һәм Мәскәүдә алган тәҗрибәсенә таянып, яшь шәһәрдә әдәби берләшмәнең нигез ташларын салып җибәрә. Шул оешмадан Айдар Хәлим, Фәннур Сафин, Рахмай Хисмәтуллин, Разил Вәлиев кебек танылган язучылар, җәмәгать эшлеклеләре, милләтпәрвәр егетләр үсеп чыга, күбесе хәзер дә татар әдәбиятына, халкына намус белән хезмәт итәләр. 60-70 нче елларда Әхмәт Гадел ике телдә язуын дәвам^итә. Урысча басылып чыккан "Чам", "Кыз куу бәйрәме", "Йолдызлар", "Мәйданда", "Шомыртбаш урманында көз" кебек башка милләт укучыларын татар халкының рухи дөньясына, көнитеш хасиятләренә алып кергән киң карашлы шигырьләре үзәк матбугатның игътибарыннан читтә калмый. Аерым алганда, совет дәверенең күренекле шагыйре В.Цыбин аның киеренке эзләнүләренә югары бәя бирә. "Әхмәт Гаделнең шигырьләре - һәрвакытта диярлек хисләрнең текә, кыю, кискен алышынуы, бер-берсенә капма-каршы торган ритмнар гаммасы, буйсынмас төсләр уены, сүзнең ниндидер самими сизгерлеге - барысы да тормышны тирәннән, җирдән сиземләүдән килә" (Литальманах, 1972. - стр.75. Тверской бульвар, 25.). Үзен шундый җылы кабул итү тәэсирендә шагыйрь, форсаттан файдаланып, бер-бер артлы китапларын нәшер итеп, урыс телендә иҗат итүче, торгынлык елларында уч төбендә йөртелгән әдипләр шеренгасына басарга тиеш иде кебек. Олы сәясәт шул юлга этәрә, үз туган телен онытканнарны, өйрәнергә теләмәгәннәрне хуплап торган маңкортлар заманасы... Мәгәр бишек җыры, чишмә чыңы илә бала чагыннан йөрәгенә, канына сеңеп калган милли хис аңа башка юнәлеш бирә, үз халкының тарихын, бүгенгесен өйрәнергә өнди, үз кыйбласын эзләү юлына чыгара. Күпмедер вакыт Урта Азиядә яшәп, эшләп, иҗат итеп яши. "Күгәрченнәр", "Чам" кебек шигырь китаплары (1971, 1978) Үзбәк китап нәшриятында басылып чыга. Яраткан шагыйре Хәсән Туфан үрнәгендә, биштәрен аркасына асып, дөньяның мин күрмәгән, мин белмәгән җирләре күп бит әле, дип, ил буйлап сәяхәт кыла, туктап, юллык, яшәрлек акча юнәтеп ала да тынгысыз Җаны аны тагын юлга чакыра. Шул чорда түбәндәге хисси юллар йөрәгеннән агыла: Мин китәмен бу җирләрдән, Үз илемә ят илләрдән Сәламен алырым җилләрдән. Хуш, бергенәм, сау бул инде. Берничә елдан бу шигырь М.Шәмсетдинованы көй язуга илһамландырыр. Җыр Кырым, Үзбәкстан, Төркия киңлекләренә барып ирешә һәм ул як халкы тарафыннан үз моңнарыдай кабул ителә. Төрле төбәкләрдә яшәгәндә дә Әхмәт Гадел, коры җиргә эләккән су кебек сеңми, югалып калмый, үзбәкләр, каракалпаклар, әтисенең шул якларга сөрелгән кан кардәшләре белән аралаша, уртак тел таба, шивәләрен өйрәнә. Аерым алганда, күренекле сүз осталары белән дуслык мөгамәләсе урнаштыра. Алар арасында: Җәүдәт Ильясов, Абдулла Каххар, Хәмид Голәм, Рәим Фәрһади, Рәүф Парфи, кореяле Борис Пак, Кырым татар язучылары Рәтпид Морад, Юсуф Болат, Шамил Аләдин, Сәет Гомәр Әмин, Әнвәр Сәламәт, Риза Фазыл һ.б. белән дуслыкта яши. Иҗатының яңа, җитлеккән чорын ачып җибәргән "Чам" шигыре (кырымтатар телендә нарат агачы) Әхмәт Гаделне киң таныта, олы әдәбиятка алып керә. Хикмәт шунда: "Чам" әсәрендә шагыйрь халыкның фаҗигасен һәм ахыр мәңгелеген, туган җиренә берегеп үсүен шул әрсез агач образы аша символлаштыра, аллегория ярдәмендә аның илаһи көчен, туган җиргә, ил язмышына береккәнлеген метафора белән сынландыра. Шигырьне тәнкыйтьчеләр, әдәбият белгечләре өчен һаман каты чикләвек булып калган Дәрдемәнднең "Кораб"ы белән янәшә куям, хәтта шуның дәвамы итеп кабул итәм. Тамырлары белән туфракка тирән үтеп, Кыяларны кочып, Ташларга сарылып үсә, Ялгызы үсә, Кәкре нарат - Кырым чамы! Ботаклары күк гөмбәзен тотып тора, Алып батыр куллары кебек. һәркем туган җирен сөйсен иде шулай, Ташлы тауның батыр чамы кебек... ("Чам") Шигырьнең әлеге варианты 1978 елда чыккан "Яшьлек урамы" җыентыгында бирелә. "Кыяларны кочып", "ташларга үрелеп үскән Кырым чамы" шул ук. Әмма биредә инде ул ике халыкны якынлаштырган уртак җепләргә, язмышларга ишарә итеп, татар дастаны батыры Алыпны алып керә. Давыл-җилләргә бирешмичә үскән чам һәм Алып батыр... Беренче варианттагы "кыяларның ярыкларына ябышып", "башка үсемлекләр үсә алмаган җирдә үсә" кебек ваклыклар төшереп калдырыла, шигырь камилләшә, чарлана һәм гомумирәк төсмер ала. Шагыйрь үзенә, иҗатына таләпчәнлекне арттыра бара. Шул эзләнүләр нәтиҗәсендә "Кеше", "Моң" "Юмарт татар", "Казан", "Болгар" кебек һәркайсы халкыбызның мәшһүр үткәнен яисә холкының бер асыл сыйфатын калкытып куйган, бик күп шагыйрьнең "Сайланма"сын бизи алырлык әсәрләрен иҗат итә, йөрәгендәген, җанындагын көчәнмичә шигъри юлларга күчерә. Аның җырлары да "Татарстан", "Тормыш түгел алсу алма", "Саубуллашу", "Аккан сулар", "Ватаным", "Авылым" һәм башкалар күп очракта тормышның низаглык тауларын җиңгән, тулпарны иярләгән өлкән буынның зыялы, белемле катламын күз уңында тотып язылган әсәрләр. "Әхмәт Гадел җир-су, нигез-туфрак, буыннар язмышына багышланган әсәрләрендә көчле. Шагыйрь иркенләп яза, үзенең табигый халәтенә кайта, әрнү-борчулары сине уйландыра, ул хисләр - синең хисләр, синең борчуларга әйләнә. Кыскасы, шагыйрь укучы алдында җанын ачып сала. Бернәрсәне дә яшерми", - дин язган иде Сибгат Хәким әле 1985 елда ук, Ә.Гаделнең "Яшьлегем былбыллары" исемле җыентыгына язган кереш сүзендә. Бу китап олы юлның "башына әйләнсен иде" дигән теләген дә әйтә поэзия метры. Иманым камил: Әхмәт Гадел Сибгат Хәким фатихасын алганнан соң, тагын да кыюрак, җитдирәк эшли башлады. Поэзия - сүзнең кадерен белеп эш итүгә, эчке җегәрен ачуга омтылган, металогик (күчерелмә мәгънә) сәнгать. Шул ук вакытта ул кешелекле, реаль эчтәлектән башка яттти алмый. Ә.Гадел шигърияте шуның ачык мисалы. "Туган нигез", "Алабуга", "Язгы моң", "Көзге шигырь" һәм публицистик рухны, гомумиләштерү хасиятен эченә алган "Бу туфрак", "Булыр идем", "Чаң" кебек төрле елларда иҗат ителгән шигырьләрендә ул яшәешнең барышы, кешенең шул агыштагы урыны турында җитди итеп уйлана, нәтиҗәләр чыгара. Бу шигырьләргә сурәтнең ачык гадилеге аша сынландырылган мәгънәлелек һәм нәфис аһәңчелек хас. Әхмәт Гадел шигырьләренең иң уңышлыларына фәлсәфи сөземтә, тормышның гадәти күренгән вакыйга-хәлләрендә эчке мәгънә, сәбәплелек бәйләнешен күрү хас. "Ачылу", "Шомыртбаш урманында көз" шигырьләрендә ул туган илнең кадерен белү, эчке моңын аңчау фикерен уздыра. Беренче әсәрдә автор Казанга мәхәббәте, аны сагынуы, юксынуы турында уйлана, чөнки ул шәһәрдә "Язлар улы - чал чәчле Туфан" яттти, лирик зат еракларга аерылып китсә, таңнар атканчы күзенә йокы керми, "Күрмәгәнне ачык күрә", "Яратканын ныграк ярата" башлый, Казанда ул булмаганда "Моңсу булып атар сыман таңнар..." Тантаналы, бөек сүзләр кулланмыйча, күкрәккә сукмыйча гына шагыйрь мәркәзенә булган мәхәббәтен әйтеп бирүгә ирешә. "Шомыртбаш урманында көз" шигырендә хис-фикерне автор табигать сурәтен сынга күчерү, шуның аша ерак тарихка үтү юлын сайлый, тирәлекнең мәңгелеккә шаһитлыгына дан җырлый. ("Кинәт ишетәм: Ата-бабаларым чекердәшә газиз телемдә"), хыялый киңчекләргә сәфәр кылырга мөмкинлек бирә ("Бабам белән зәңгәр күктә очып, Сәйран кылам, җаным, эзләмә"). Киләчәк турында хыялланганда, халыкның "кылдан нечкә, кылычтан үткен" әйтеме килеп керүе табигый яңгырый. "Кул чайкавын күзлим учакның" сынландыруы кешегә хас гамәлләрне табигатькә күчерү үрнәге булса, "Аягыма җылышып җил ята" кеше белән табигать арасындагы ярашуны күзаллау алымы буларак кызыклы. "Ярар иде, онык мең елдан соң учак ягып мине җылытса", - юллары гасырлар катламы аша киләчәкне ерып барган хыял утын дөрләтә. "Әллә дәрья суларына моң чәчкән болгар бабай?" - ди автор, "Борынгы көйләребезгә" шигырендә уйлануларын дәвам итеп. "Казан урамнары", "Киң Иделнең ярларында" шигырьләрендә дә тарихи сиземләү, аң төпкелендә яткан үткәнне тоемлау рухы өстенлек итә. Ә.Гадел шигырьне тормышка, тарихка һәм киләчәккә якынайту юнәлешендә әдәби осталыкны баету, яңа сурәтләр, аһәңнәр, ритмик буыннар эзләвен дәвам итә, классик поэзия казанышларын үзләшгерә-үзләшгерә үзе яңа юллар барлый. Әхмәт халкының азатлыгы, иминлеге, бәйсезлеге өчен көрәшкә каләмен күтәреп чыга. Әлегә Җир шарында сүз көчен җиңә алган коралның уйлап табылганы юк. Иншалла, шәт, табылмас та. Шул ук вакытта шагыйрь тавышын ясалма көчәйтми, барабаннар какмый, ә туган иленә мәхәббәтен энҗедәй нечкәлек, самимилек ярдәмендә ачып сала. Мәсәлән, "Син" (1990) шигыре ватанпәрвәрлек, гражданлык пафосы белән чолганып-сарылып акса да, ул Әхмәткә генә хас моңга, сагышка төрелгән. Бу лирик парчаны тулысы белән китереп үтәсе килә: Син минем ярты йөрәгем, Син минем ике күзем. Син миңа шундый кирәксең, Беләсең микән үзең? Эссе көндә сирин җилем, Салкында җылы кояш. Бертөсле авыр тормышның Рәсемен, әйдә, буяш! Син минем гади арышым, Зәңгәр күгемдә тургай. Мин синсез якты дөньяда Яши дә алмам бугай. Син миңа, җаным, кирәксең, Терәгем син, булышчым. Үлгәндә саклап калдырган Иң кирәкле сулышым. Бер генә матур илгә дә Китә алмыйм мин синнән. Син минем туган туфрагым, Мин синдә үскән имән! Беренче юлларын укыганда, шигырьне мәхәббәт лирикасының үрнәге дин кабул итәсең. Көнчыгыш поэзиясеннән килгән романтик күпертү күз алдында: "Син минем ярты йөрәгем, Син минем ике күзем". Алдагы юлларда "Син" һәртөрле табигый чагыштырулар, сынландырулар аша күтәрелә, үстерелә ("Эссе көндә сирин җилем", "Зәңгәр күгемдә тургай"). Янә илаһи арттыру шигъри тукымага ярып керә ("Үлгәндә саклап калдырган Иң кирәкле сулышым"). Бу хәтле җылы, кешенең рухын, җанын, вөҗүден агулаган мәхәббәт булыр икән, дин сокланып укыганда, соңгы куплетта кичереш сөреше бөтенләй икенче ягы белән борылып куя. Сүз туган ил, газиз туфрак турында бара, ә лирик зат шул уңдырышлы җирдә үскән нык имән икән. Уналты юлдан соң, көтмәгәндә ясалган борылыш, ярсып аккан елга аша сикерү гаҗәеп фикерләү сәләте түгелме? Тормыш матурлыгын күрә, шуңа сөенә белгән шагыйрь, язарына азыкны һәр адымда таба. Чөнки матурлык үзеннән-үзе мөстәкыйль яши һәм шагыйрьнең илһам кылларын хәрәкәткә китереп, яңа матурлык иҗат итәргә булыша, ягъни тормыш матурлыгы шигъри юлларга күчкәч, ул янәдән мәңгелеккә кешегә әйләнеп кайта, аның белән кала, юлдашына, киңәшчесенә әверелә. Менә аның "Атлар килә" исемле һәр татар кешесенә якын ат бәйгесен сурәтләгән шигыре. Әсәр илаһи хисләрне уятып, романтик биеклектә башланып китә: "Атлар килә... Дөп-дөп итә йөрәкләр, Канатлана колгадагы сөлгеләр". Чабышның нәтиҗәсенә берәү дә алдан фаразлык итә алмый, кем беренче килер, кайсы егеткә "кайсы гүзәл чиккән" сөлге эләгер? Шагыйрь күргәнне кәгазьгә, мизгелне сурәткә алучы гади күзәтүче түгел. Бердән, йөрәк кагышына тиң дөп-дөп иткән тояклар көмештән, икенчедән, алар кайчандыр бабаларыбыз гомер сөргән "Ерак дала ягыннан" икән. Мәгәр шигырь әле шәхеснең килеп керүен, кичерешләрнең ачылып-актарылып китүен көтә. Шагыйрь хыялы вакыйга типкеленә нинди юнәлеш бирер икән? Бетем кызыклы һәм көтелмәгәнчә: Кайбер юрга кебек азак китеп без Иң элгәре, бәлки, әле килербез! Шигырьнең офыгы, мәгънәсе киңәеп, гомумән, кешенең тормыштагы урыны, яшәешнең гел бәйге булуы, күп нәрсә шәхеснең үзеннән торуы хакында уйланулар боҗрасына алып чыга. "Гитара" парчасы да сагыш, моң белән өртелгән статик халәтне күз алдына бастыру белән башлана. "Кулымда серле гитара. Кара төн, якты учак". Лирик зат үзе генә түгел: шөкер иткән канәгать якташлары аны башларын иеп тыңлап утыралар. Ни өчен гитара "серле", ник тыңлаучыларның башлары салынган? Чөнки гитара - үзенчәлекле уен коралы: "Өздерә татар көен: Әй газиз туган илем". Читтә яшәгәндә йөрәк түрендә туган ил рухын саклаган адәм баласы туган як турындагы нәзберек көйне башкача тыңлый да алмый. Төрле төсле, коелган яфраклар моңы сеңгән "Менә көз дә җитте инде", тарихи аң төпкелләренә иңү рухы белән язылган "Болгарда", "Соңгы буран", метафора җәюгә корылган "Күл буенда", "Куркыныч шәһәр", мәгънәсенә барып җитү өчен интеллект әзерлеге таләп иткән "Әйдә", "Ташка язу" шигырьләре заманча яңгырашлары, темпераментлары, төзелешләре, кафияләре, аваз уйнатулары белән күңелгә сеңеп калалар. "Кияүгә чыга татар", "Бакчада асылган кош зары", "Ана телем", "Милләтемнең якты йолдызлары" шигырьләрендә тирәнгә сирпелгән эчке, тарихи үкенеч, моңсу аһәң өстенлек итә. Аларның чыганагы тирәндә, тарих катламнарында ята. Бу - олы милләтләр аңламый, аларда була, туа алмый торган гаҗәеп серле моң. Булмаганны югалтмаган халыкларда мондый сагыш бөреләнә алмый. Җан ярасына дәва юк, тик үткәннән, киләчәктән таяныч кына эзләп була. Ә инде ике халык кичерешләрен, моңын бер йөрәккә туплаган Әхмәт Гаделдә алар аеруча тирән һәм дәвамлы. Ул тормышны бөтен катлаулылыгында һәм фәлсәфи кабул итә дигән идек. Җөмләдән, "Вакыт" шигырен искә алмыйча үтә алмыйм. Хәзерге татар поэзиясендә вакыт дигән фәлсәфи төшенчә турында язмаган, аның белән бил алышмаган шагыйрь юктыр. Ә.Гадел берәүне дә кабатламыйча, Вакытны хәрәкәтчән, үтүчән олы дөнья белән янәшә, хәтта аңардан өстен куя. Бар нәрсә фани дөньяда. Вакыт - үлемсез!!! - ди, автор, фикернең ахырында сорау түгел, ә өч өндәү билгесе куеп. Газиз җиребез һәрдаим авыр сынауларга дучар, туктаусыз аның байлыкларын, җелеген суырып торабыз, ә тереклек аңардан башка яши алмый, ә Вакыт, галиҗанәп Вакыт - мәңгелек. Ул - үлемсез, бәлки, без табынырга тиешле илаһи көчләрнең берсе вакыттыр, дигән сорауны куя шагыйрь. "Кабырчыклар" шигыре фәлсәфи янәшәлекне кичереш үзәгенә салып, табигать сурәте аша кеше күңеле тирәнлекләренә үтеп керү үрнәге. Ул - табигатьнең кулыңны тидерергә, тавыш белән сискәндерергә ярамый торган бер халәтен күз алдына китерүдән башлана: Уйчан таулар. Телсез калган гүя диңгез Чыкмас кебек бүтән дулап ярларыннан. Салкын төште. Кипарислар арасыннан Әкрен генә, уйчан гына ялгыз барам... Алдагы юлларда диңгез образын күңелләргә якынайтып, сеңдереп алган чагыштыру туа: "Энекәемнең күзләредәй моңлы диңгез". Менә шул сихри матурлыкны (диңгез - ана күзләре) бозып, чәлперәмә китереп юан хатынның тавышы ишетелә ("Таш аткандай күкрәгемә тавыш ата"), ул шулай диңгез җанын - кабырчыкларны сата икән. ...Хатын сата тәсбих итеп диңгез җанын, Кабырчыкның бәгырендә чорлар ярсый... "Язгы моң", "Кичке шигырь", "Соңгы буран", "Куркыныч шәһәр", "Сакланыгыз" кебек өмет һәм борчылу, дәрт һәм сагыш тулы шигырьләрендә хакыйкать эзли, тормышның алга барышын киеренке кичерешләре аша уздыра. Яшәеш агышы турында фәлсәфи уйлану - Ә.Гадел әсәренең тоткасы, умыртка баганасы. "Кеше - шәм" парчасы шуның үрнәге. Кешенең болай да кыска гомерен елларның усал уты, җилле, карлы, сазлы юллары туктаусыз суырып, шәм кебек яндыра тора. Без, кешеләр, бу дөньяда - янган шәм: Әкрен генә, салмак кына сызабыз. Акрынлап шагыйрьнең хыялы өскә калка: гади шәм булсак та, үч булып янмыйк, якты йолдыз булырга тырышыйк. Ә.Гадел шигырьләрен фәлсәфи-әхлакый, тормышчан мәгънәле афористик юллар белән төгәлләргә ярата. Бер үлчәүдә намусың һәм Урланган алтын. ("Бер Ватандашка сорау") Таңнарның саф, гүзәл булуын Тәгаен аңлыйбыз кич кенә. ("Туган нигез") Шактый кискен сәяси эчтәлекле беренче шигырьдә автор исемсез ватандашына мөрәҗәгать итеп, аңа "Синме, халкым, диеп, биек тауга менүче?", "Синме юллар уртасында оран салучы?", "Илем, диеп, халкым, диеп, эшсез калучы?!" кебек авыр сорауларны биреп, әңгәмәдәшенең милли хисләрен сыный, җиз иләк аша үткәрә һәм иң соңыннан аңа чат баганасыннан үз юлын үзенә сайларга куша. "Туган нигез" шигыре - Кадыйр Сибгатуллинның "Авыл урыны" кебек үк хисси киеренке, тәэсирле. Мал тулы каралтылар, ашлыкка татланып утырган амбарлар, гөрләп чәчәк аткан алма, чия бакчалары ташландык хәлгә килгән. Буш өйдә моңсулык. Яшьлегенә хыялыңда кайткан кешенең "сагыну хисләре Саф кизләү суыдай" ургый, юксына, төшендә ул шул йортка кайтып, өйне бизәп, җылытып торган ап-ак зур мичкә сөялә. Гүзәллекне вакытында бәяләп, кадерләп бетерә алмыйбыз. Ярсып ташыган кичерешләр өермәсе югарыда әйтелгән афористик юлларга алып чыга, таңның гүзәллеген кичке эңгер галәмгә кара чапанын япкач кына андыйбыз шул. Әхмәт Гадел мәхәббәт пакьлеге, ир-хатын, кыз-егет мөнәсәбәтләрендә сафлык, вөҗдан, намуслылык мәсьәләләрен дә еш күтәрә. Ул милләтебезнең киң күңелле, башка халыклар белән яшәү күперләрен, үзара мөнәсәбәтләрне матур итеп кора белә торган, тырыш, эш сөючән, батыр, фидакяр халык икәнлеген исбат итү рухы белән яши. Кыскасы, олы дөнья турында фәлсәфи фикер йөртү, милләт язмышы кебек мөһим төшенчәләр белән эш итү, сыкранып уйланулар Әхмәт Гаделне гади мәхәббәт, бәхет, ялгызлык, сагыну кебек һәр кеше башыннан уза торган тормыш-көнитеш мәсьәләләреннән читкә алып китми. Позага басып, өч бармакны жилет кесәсенә, каеш төененә тыгып кына яшәп булмасын аңлап эш итә. Аның җәмгысе ике йөздән артып киткән җырлары - яшәеш җепселләре белән якынлыгын раслаучы мисаллар. Бирсә, Хак Тәгаләбез талантны кызганмыйча бирә икән адәм баласына. Җырларының илледән артыгына көйне автор - Әхмәт Гадел үзе язган, үзе тудырган, уңышлылары җырчыларыбызның теленнән төшми. Исеме үк җырлап торган "Ак болытлар ага"ны Миңгол Галиев яратып башкара. Символик мәгънәле "Көзге җил" Гүзәл Маликова, Эмиль Җәләлетдиновлар башкаруында колакларны, җанны иркәли. Салават Фәтхетдинов үзенә фәлсәфи эчтәлекле "Алсу алма", "Гомер - мизгел" җырларын сайлап алган. Бу әсәрләрендә шигъри фикерләүне, шул ук шәхеснең музыкаль фикерләве тулыландыра. Тавыш һәм сүз... Алар арасында ярашу, тәңгәллек булганда гына укучы җырны кабул итә. Ә.Гаделнең тирән, самими лиризм, кешелекле моң белән сугарылган шигырьләре композиторларыбыз Сара Садыйкова ("Салават", "Аптыраш"), Әнвәр Бакиров ("Үпкәлисең нигә?"), Фасил Әхмәтов ("Ватан кояшы") заманында Ә.Гадел шигырьләрен күреп алып, үлмәс әсәрләрен биреп калдырдылар. Көй чыгаручы мәңгелек мәүзугның эчтәлеген, кыйбласын, сүзләр, сурәтләр бизәклеген яңача яңгырата белгән текстларны гына сайлап ала. Ә.Гаделнең шигырьләре Әнвәр Бакиров, Фәүзи Алиев, Мәсгудә Шәмсетдинова, Резеда Әхиярова, Мәсгут Имашев, Рәшит Кәлимуллин, Сафьян Ибраһимов, Ганс Сәйфуллин, Фәрит Хатипов, Мәмәт Арсланов, Илфат Дәүләтшин, Әхмәт Кәрим кебек дистәләгән көйчеләрнең илһам күзәнәкләрен уятып, җыр язуга дәрт бирәләр. Әхмәт Гадел, нигездә, тирән кичерешле шигырьләр авторы, нечкә хисле, хыялга бай табигатьле, сурәтлелек чараларына нәзберекле лирик булса да, олы лиро-эпик әсәрләр язудан тайчынып тормый, зур шигъри төрдә эзлекле тәҗрибәләр алып бара. Ул "Ата җыры", "Өммегөлсем", "Минзәлә", "Вәхи", "Ут-ялкын", "Варис", "Ялтада зәңгәр яңгырлар" поэмалары авторы. Күләмле әсәрләрне иҗатчының тынгысыз, эзләнүчән шәхесе якынлаштыра, тәсбих төймәләре кебек бер җепкә тезә. Барысында да диярлек хәзерге көнүзәк мәсьәләләргә автор тарих аша килә, һәр детальдә милләте узган авыр үткән өмет чаткылары яктылыгында күзәтелә. Мәсәлән, "Минзәлә" поэмасында автор шул өязнең тарихына, дөресрәге, аның азатлык сөюче бик күпләрне интектергән, азаплаган зинданнары тарихына күз сала, аннан бүгенге көненә әйләнеп кайта, хыяллары белән уртаклаша. Дөрес, тарихка сәяхәтне тагын да көчәйтеп, тирәнәйтеп була, дигән тойгы җибәрми поэманың соңгы юлларын укыгач. Үткән гасырның соңгы чирегендә шигырьнең фикер, кичереш җегәрен кискенрәк, җетерәк чагылдыру юлында тыгызлана, күләме белән кыскара баруы турында күп яздык. Бу юлда Равил Фәйзуллинның бер, ике, өч, дүрт юллыклардан торган "Нюанслар иле" олы юл чатындагы күрсәткеч баганасы ролен үтәде. Беркемгә иярмичә, берәүне кабатламыйча, тәнкыйть игътибарыннан читтәрәк калган Әхмәт Гадел шул юнәлештә кыю эзләнүләр алып бара икән. Аның "Балан тәлгәшләре" исемле бәйләме нәкъ шундый кыска, тыгыз фикерле, тирән хисле шигырьләрдән тора. "Тәүбә", "Киная", "Яшьләргә бер киңәш", "Берәү" кебек берничә юллы шигырьләрендә автор хәятның, кеше холкының бер мизгелен алып, очкыннан ялкын чыгара, фәлсәфи нәтиҗәсен ясый. Менә берничә мисал: Акыл - күз кабагы яшермәгән тынгысыз күз. ("Акыл") Әгәр ул күкне сөйсә, Кояш туар! ("Гашыйк") Кайсыдыр бабамның җәясеннән ычкынып очкан ук. һаман көтәбез: Әле килеп җитмәде. ("Өмет") Авызы бар - сүзе юк. Шәүләсе бар - үзе юк. ("Берәү") Бу юлларда чынбарлыкны сурәт-образлар белән күрә белү сәләте авторга мәхәббәтнең илаһилыгына дан җырларга, үз шәүләсеннән, сүзеннән куркып яшәгән адәмне кояш яктысына тартып чыгарырга һәм олы тарихыбызның кайбер буыннары безгә килеп җитмәгәнлеккә ишарә ясарга, үкенеч хисе тудырырга мөмкинлек бирә. Җәелеп сөйләүнең, озын-озак аңлатмалар биреп торуның хаҗәте калмый. XX гасырда татар шигыре үзгәрде, төрле төсмер-мәгънәләргә генә түгел, шәкли эзләнүләргә баеды, ак шигырь, тоник шигырь, Маяковский, бездә Такташ шигыре, Туфан бишьюллыгы кебек төшенчәләр туды. АХәлим, К .Латыйп иҗатын нигез-өлге итеп алып, ак, рифмасыз шигырьнең хәзерге поэзиядә үги бала булмавын, яшәргә лаеклы, кайбер тарафларда тормышны, рухи дөньяны иңләүдә үтемлерәк икәнлеген раслады. Ә.Гадел традицион шагыйрь саналса да, иҗатында эзләнүләрдән, ялгау, күчерү, кыскартулардан, Такташ үрнәгендә, строфаны билгеләү-кыскартулардан баш тартмый. Югарыда телгә алынган кафиясез кыска шигырьләр, "Карт һәм каска" - шуның үрнәге. Дәһшәтле көннәрне искәртеп, Тирәкләр астында, Чирәмдә күмелгән бер сукмакта, Көрәштә, Солдатның башыннан Төшкән каска ята. ("Карт һәм каска") Рифма-кафия өлкәсендә шагыйрь үзен ирекле тота: гади һәм катнаш, ачык һәм ябык иҗекләргә корылган аваздашлык алымнарына киң таяна. "Күгәрченнәр" шигыренең кафияләре Ә.Гаделнең бөтен иҗаты өчен хас: барышым-кагылышы, кочагында-оча гына, талмас-югалмас һ.б. Өстәлемдә тык-тәк игә сәгатем. Тәрәзә артында йөзә зәңгәр төн. "Боерык" шигыреннән алынган бу юлларда тормыш, яшәеш агышының үз эчке ритмы күз алдына килеп баса. Йоклаган җилләрнең таҗында Яшереп калдырган язьм бар, - юллары кеше гомеренең илаһи бер мизгелен - яшьлеген күз уңында тота. Адәм баласы олыгайган саен "җилләр таҗында" калган үткәнен сагына ("Түбән Камада язылган шигырь"). Әлеге үтемле ике юллыклар, нәкъ сонеттагы төсле, аерылып торалар һәм төп мәгънәви йөкне өсләренә алалар, шагыйрьнең уйлануларына нәтиҗә ясыйлар. Шул рәвешле, Ә.Гаделнең шигъри дөньясы бай һәм хәзерге поэзиябез абруена тап төшерерлек түгел. Ул иҗатка сугыш алды, сугыштан соңгы елларда туган буыннар кебек төркем-төркем килмәү, яшьлеге чит-ят җирләрдә үтү сәбәпле, обоймага эләкмичә, тәнкыйть игътибарыннан читтәрәк калган. Әлбәттә, Ә.Гадел поэзиясе камиллекнең үренә күтәрелгән дип раслау дөрес үк булмас иде. Ул юлда иҗатында "Чам" кебек милләт язмышының фаҗигале буыннарын аңлап, киләчәк өчен көрәшү ихтыяҗы уятырлык, гүзәллек тойгысы, әхлакый бөтенлеккә омтылыш рухы тәрбияли алырдай шигырьләре күбрәк булсын иде. Тышкы калыплары төзек, ыспай шигырьләренә кичереш киеренкелеге, драматик моң, әрнү, сагыш җитенкерәми. Шул сыйфатларга сайлык аның шигырьләренә горур Нарат (Чам) агачыдай калкып чыгарга, вакыйга булырга мөмкинлек бирми. Гомумән, хәзерге поэзиябездә аерым күңел даирәсен милли идеаллар рухында тәрбияләү бурычлары куелсын иде. Татарга хас булганча, тыйнакланып, эре вакыйга-образлардан курку, вак темалар тирәсендә чайкалып сан артыннан куу бар. Матур гына ясалган шигырьгә бәйләнеп тә булмый, күңелгә сеңеп калырлык кичереше дә юк. Ә.Гадел әлегә прозаик буларак азрак танылган, чөнки бу төр әсәрләрен туплаган җыентыкның хәзергәчә дөнья күргәне юк. "Мирас", "Казан утлары" журналларында, төрле гәзитәләрдә басылган хикәяләре аның дөньяны, кешене үзенчә күрә белгән прозаик икәнлеген раслыйлар, матбугатта күренгән "Шакир кода", "Ялгыз аккош", "Сәер затлар", "Мәхәббәт газабы", "Бәхет" әсәрләре Әхмәтнең шактый мәгънәле хикәяче, нәсерче, шигърият белән проза казанышларын үреп баруга сәләтле язучы икәнлеген исбатлый алалар. Белүемчә, "Еракта, томаннар артында..." дип исемләргә ниятләгән китабын автор калыплап куйган. Ягъни үзеннән торганын ул эшләгән. Кайсы нәшрият яисә оешма бу изге эшкә алыныр - билгесез, хыяллар "томаннар артында". Ул үзенең хикәяләреңдә вакыйганы ерактан, күктән эзләми, ифрат кызыклы, гади, әмма рухлары белән бай кешеләрне арабыздан күреп, табып ала белә. Әйтик, "Ялгыз аккош", "Баһадур", "Җәза", "Очрашу" хикәяләренең геройлары, В.Шукншн, М.Мәһдиев әсәрләрендәге кебек, Ходай бирмеш һәр көнгә шатланып, үз табигый тормышлары белән яшиләр, яраталар, нәфрәтләнәләр, дөнья куалар, вакыты җиткәч, фани тормышны ташлап, мәңгелек хозурларына күчәләр. "Яшьлек хатирәсе"ндә шәхес булып өлгереп җитмәгән ханым, тар күңеллелек, куркаклык, яхшысынмау кебек хисләргә бирелеп, яшь баласын ташлап китә. Балалар йортында, интернатларда тәрбияләнеп, бөтен барлыгы белән әнисен сагынып яшәгән Илгиз, белем алып, мөхтәрәм инженер дәрәҗәсенә күтәрелә, күңелендә юылмас төен калса да, соңыннан, миһербанлылык үрнәге күрсәтеп, әнисен гафу итә. "Сәер затлар"да Халисә, Зөбәйдә, Исмәгыйль образлары аша табигать тарафыннан илаһи көчкә ия, гадәти кешеләр булдыра алмаган могҗизалар тудыруга сәләтле шәхесләр дә яшәргә хаклы, ди автор. Аларда хис, кичереш киеренкерәк, күз алдында адәм ышанмаслык эшләр, гамәлләр башкарып ташлыйлар. Ошбу затларның ниятләре һәрвакыт изге, ярдәмчел, үзләренә дөньяви омтылыш-ниятләр ят түгел. Хастаханәдә бала табу бүлегендә эшләүче Халисәнең гашыйк буласы, сөеләсе, башка хатыннардай бәби китерәсе килә. "Аның бала табучы хатыннар кебек еландай боргаланасы-сыргаланасы, үзәк өзгеч итеп кычкырасы, әнисен ярдәмгә чакырасы килде. Бала табуның сызланычлы ләззәтен татып карау теләге уянды анда кинәт". Язучының күзәтүчәнлегенә, хатын-кыз психологиясен төгәл эпитетлар аша сынландыруына сокланмый мөмкин түгел. Ә.Гаделнең табигать сурәтләре, чагыштырулары ачык һәм тасвирланачак вакыйгага фон биреп тора. "Кыздыра июль кояпты. Таш һәм асфальтның бөркүеннән сулышка каба, тын кысыла" ("Очрашу"). Шул ук хикәяне бизәгән "кызыл битле помидор", "бакча сафлыгы бөркелеп торган кыяр", "кызыл-зәңгәр бакыр төсле бит" кебек сынландырулар күңелгә сарылып кала. Неологизмнарны кертүдән, онытылыбрак торган сүзләрне ялтыратып алудан да тартынып тормый Әхмәт Гадел. "Сәер затлар"да кулланылган нәбат (пульс), агым (ток), фөзә (космос), Һәмширә (медсестра) кебек сүзләр тел "сафлыгын" сакларга алынган һәвәскәрләрне авыр хәлгә куярга мөмкин. Берничә биттән генә торган "Күрешү" хикәясе бер үк вакытта бик гади һәм кеше тормышында көтелмәгән хәл-әхвәлләрнең әһәмияткә ия булуын раслауга мисал булып тора ала. "Күз явын алырлык яктычыкта, кояш нурларын шыплап тутырган мәйдан буйлап, чия төсендәге кызыл бинага таба бер кеше бара. Сул кулында аның чәчәкләр, уң кулында миләш төсендәге зур портфель. Ә чак кына артка ыргылган башындагы шәмәхә береты гөрләп торган кечкенә очак аланы - аэродромга охшаган". Мондый саллы, модернистик (шәмәхә берет = аэродром) башламнан соң олы вакыйгалар, киеренке хәлләр җәелеп китәргә мөмкин. "Кеше куанып елмая" һәм аның җитди сәбәбе бар икән: ул биш ел бергә укыган, хәзер Мәскәүдә яшәүче, күптәннән күрешмәгән дустын каршы алырга төшкән. Мәйданны чыкканда ул турист капчыгы аскан, кулына авыр чемодан тоткан карчыкны очрата һәм аны таксига тикле озатып куярга була һәм шунда күтәрелеп караса, әбекәй дигәнебез аның үз әнисе булып чыга. Ана, улы чәчәкләр белән үзен каршы алырга килгән дин, самими сорап куя: - Минем кайтасын каян белдең? Телеграмма да сукмадым ич. Зыялы кешегә аңлашу-алдашу берни тормый. Ул ананың шул ялганга ышанасын чамалый. Улы: - Белдем, әни, белдем! - дин җавап бирә. Хикәядә чит-ят кешеләрне каршыларга вакыт, мөмкинлек табып та, иң газиз кешесен - анасын оныткан адәмнәрне бик авырттырмыйча гына чеметеп алу, кинаяле тәнкыйть сизелә. "Исемсез яр", "Тортка чират торганда" хикәяләренең үзәгендә шулай ук тормышның үзәненнән алынган вакыйга-хәлләр иҗатчыга мәгънә тирәнлеген яктыртып җибәрү өчен фон ролен генә уйныйлар. Хикәяче җирне Кояш системасы тирәсендә әйләндереп торган күчәренең ныклыгы турында баш ватмый. Аны кешене кеше иткән хис-кичерешләр, явызлыкның, саранлыкның нигезләре, яшәешне рәнҗеткән, имгәткән, бер карауда әһәмиятсез күренгән, әмма шулар күңел бөтенлеген, матурлыгын тәэмин иткән төшенчәләргә барып тоташалар. Язучы экспрессиягә, төс һәм бизәкләргә саранлык күрсәтмәсә дә, нигездә, сүзнең кадерен белеп, образларны төгәл һәм ачык тасвирлап бирә, поэзиясендәге кебек үк, тар мәйданда җитди фикер калкытып куюга омтыла. Проза өлкәсендәге кызыклы эзләнүләрен хуплаган хәлдә, Ә.Гаделгә фикерләү киндеге җитмәвен, вакыты белән көнкүреш ваклыкларына кереп батуын, очраган бер яшәеш күзәнәкләренә игътибарлы булуын искәртәсе килә. Сәер күренешләрне, вак хыял-омтылышлары белән яшәгән кешеләрне, хәлләрне үзгә, олырак проблемалары хәл ителгән, аерым алганда, үз дәүләтчелеге булган, халкы ирекле, үз иленә, җиренә, байлыгына хуҗа булган милләт язучыларына күбрәк килешә. Безнең әдәбият үзәгендә көрәшчел рух, гасырлар дәвамында сеңдерелә килгән коллык, буйсынучанлык психологиясенә каршылык ятарга тиеш. Ә бу халәтне драматик, хәтта фаҗигале-трагик ситуацияләрне үзәккә алмыйча, шәхеснең вак-төяк җитешсезлекләренә төрттереп, үртәп-көлеп кенә сурәтләп булмый. Үзгә борылыш, башка буяулар, күңел рәнҗүен үзәккә алу лазем. Бу таләп бер Ә.Гаделгә генә карамый, ул һәммәбезгә кагыла. Дөрес, андый әсәрләре әле матбугатта бик күренмәсә дә, Ә.Га дел тарихи үткәнебезгә битараф түгел, олы юлда бабаларыбыз ирешкән бөеклекләр күңелен күтәрсә, җибәргән хаталары әрнү, сызлану уята икән. Шул рух белән, кайберәүләр ясалма әсәр дип санаган, борынгы төрки шагыйрь Микәил Габделлаһ ибен Шәме әт Тәбир әл Болгариның "Шан кызы" дастанын тәрҗемә кыла. Халык бәхете, милләт язмышы өчен хәләл канын койган Морад, Батырша, Сәет, Акай кебек үк фидакарь батырны күтәреп, "Фазыл" исемле роман иҗат итә. Әлегә әсәр язучының өстәл тартмасында ята, шуңар да аңа бәя бирүе кыен. Укучыга барып җитмәгән әсәрләр исемлеген тагын да аттырып булыр иде. Күрәсең, Ә.Гаделгә каләменә таләпчәнлекне арттырып, проза әсәрләренең җәмәгатьчелеккә барып җитүенә ирешергә кирәктер. Ә.Гаделнең язганнары белән танышканда, тагын бер нәрсә күзгә ташлана: ул ирешкәннәр белән канәгатьләнми, яуланган үрләр артында таулар барлыгын аңчан эш итә, чыжлап табадан төшкән ризыкны шундук өстәлгә бирми, ягъни әсәрен матбугатка күтәреп китми, хисләргә суынырга ирек куя, кат-кат эшкәртә, һәр җөмләсен җиз иләк аша уздыра. Ә.Гаделнең хикәяләре антология төзүчеләр тарафыннан да вакытында шәйләнмәделәр һәм җыентыкка кертелмәделәр. Үзе дә "мине күрерләр, бәяләрләр" дип, дөньяда дөреслек, объектив бәя барына ышанып йөри бугай. Әйтик, аның шәхси архивында, шкафында, язу өстәлендә югарыда аталган әсәрләрдән тыш "безнекеләр булдыра" дип әйтерлек, урыс телендә язылган ике-өч томлык шигырьләре җәйрәп ята. Заманында Фаил Шәфигуллин, Гариф Ахунов Ә.Гаделнең кулъязмалары белән танышкач, бу байлыкка исләре-акыллары китеп, олы бәя биргәннәр иде. Татарстан кинокомитетының баш мөхәррире булып эшләгәндә, Ә.Гадел халкының нәфис фильмнар студиясен тудыру хыялы белән янып йөри. Бу олы нияте тормышка ашмасын аңлагач, тар кысаларда булса да, республиканың уңышларын, асыл затларын мәңгеләштереп калу шөгыленә керешә. Кино сәнгатенең үзенә генә хас үтемле үзенчәлекләренә үтеп керә алу нәтиҗәсендә, документларга нигезләнгән нәфис фильмнарга тартым әсәрләр иҗат итә. Аның "Татарстан. Гасырлар һәм минутлар", "Мәйданда", "Бар илләрнең байраклары безгә килер кунакка", "Кешеләрне яратам", "Шәрык - серләр, тылсымнар" Һ.6., бигрәк тә, "Татар халкының бөек уллары һәм кызлары" сериясеннән чыгарылган вәвикави (документаль) фильмнары үзләренең нәфислеге, публицистиклыгы белән аерылып торалар. Бер-бер артлы Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники, Рөстәм Яхин, Гариф Ахунов һ.б. мәдәният әһелләре, асыл затларыбыз турында үлемсез тасмалар туа. Ул шәхесләрнең күбесе фани дөньяны ташлап китте. Сәнгати образлары, сыннары, фикерләү рәвешләре, тавышлары яңа буыннар өчен киноязмаларда калды. Әхмәт аларның хәрәкәтләнүче җанлы сурәтләрен тудыруга ирешә. Символларны, нисби төшенчәләрне, метафораларны, ялгау, кыскартуларны тасвирга алып керә. Ә.Гадел - бу әсәрләрне үзе язган, ул әңгәмәче, алып баручы, шигырьләр, көйләр авторы. Аның киноалымнарын хәтта сюжетларын хәзер бик күп кинодокументалистлар, бигрәк тә телефильмнар төшерүчеләр киң куллана. Тагын шуны да онытмыйк, Әхмәт Гадел беренче татар мультфильмы авторы, тәрҗемәче һәм редакторы да бит әле. Бүгенге көндә ул "Төлке хаҗи" дигән анимацион фильм сценарие язып тапшырды. һәр каләм иясенең әсәрләре артыннан аның шәхесе күтәрелә. Әхмәт Гадел аралашу,^мәсьәләләр хәл итү, киңәштабыш өчен бик җайлы кеше. Йомшак, ипле холкы белән ул үзенә тартып тора, һәрвакыт мәгънәле итеп, ихластан сөйли, үзе яраткан яисә кабул итмәгән күренешләргә анык бәясен бирә. Ихласлык - аның төп сыйфаты. Үз мәнфәгатьләре турында уйлап яши торган кеше түгел. Ул, киресенчә, үзенә игътибарсыз. Тормыш-яшәеш ваклыкларыннан Әхмәт өстен: галстугының дөрес төенләнешенә, күлмәк якасының тәгаен ятуына, кәстүм сәдәпләренең төймәләнеп бетүенә игътибар итмәс. Мондый лирик тәртипсезлек аңа килешеп тора, Әхмәтне Әхмәт итә, чын иҗат кешесе башкалардан аерылып тора, сәеррәк була. Вакыты белән вәгъдәгә юмартланып ташлавы бар: теге яки бу шөгыльнең аңардан гына тормаганлыгын бәяләп, шәйләп җиткерми. Татар киносын булдыру хыялы белән птаптытт, чиновниклар белән сугышып йөргәне хәтердә. Нәтиҗә - аны инфаркт белән хастаханәгә салдылар. Шагыйрьнең тәрҗемә өлкәсендәге эшчәнлеге искитмәле. Корея, кытай, вьетнам, венгр, македония, албан шагыйрьләрен татар телендә яңгыраткан әдип тә Әхмәт Гадел. Язучының күпьяклы иҗаты, нигездә, үз халкының тарихын иңләүгә, дөрес яктыруга, Җир шарында яшәүче һәр халык лаеклы булган азат тормышка омтылышын хуплауга, колониаль изүгә алган халык җитәкчеләре, галимнәре яккан карадан, кердән, милләтенә гасырлар дәвамында сеңдерелә килгән коллык психологиясеннән арындыру, чордашының, оныгының чыраенда елмаю күрү - аның яшәү сөенече, бәхете, шатлыгы. Аның югарыда мин бәян иткән сыйфатлары хакында танылган прозаик-романист Гариф Ахунов бик мәгънәле итеп әйтеп калдырган икән: "Тирән белемле, эрудит, тиз аралашучан, ягымлы Әхмәт Гаделнең иҗаты белән танышкач, мин бер фикергә килдем. Талантка зур постлар биләп утыру кирәк түгел икән. Әхмәт Гаделнең иҗатындагы олы җанлылык, рәхим-шәфкатьлелек аның күңелендә тумыштан ята икән!" Әхмәт Гадел кем ул, бер җөмләгә туплап бәя биреп кара әле, дип сорасагыз, болайрак дияр идем. Татарстанның ләтыйф табигате кочагында туып, олы дөньяны аркылыга-буйга индәп, халкының тарихи фаҗигасен андап, ихласи йөрәге, җаны аша уздырып, һәр шәхесне бәхетле, азат күрү, милләтен богаулап килгән коллык психологиясеннән коткару рухы белән яшәгән, гомерен туып-үскән туфрагында тәмамлап, туачак буынга энҗе бөртегедәй матур, гүзәл әсәрләрен мирас итеп калдырырга җыенган зат, әлегә лаеклы бәясен алмаган язучы, диебрәк җавап бирер идем. Замана һәм шагыйрь Әгәр әти шигырь яза белсә, Нәрсә язар икән минем турыда, ә? ("Әти турында куп яздым") Шагыйрь, Тукай бүләге иясе, татар, урыс телләрендә ЗОдан артык шигъри җыентык, дистәләгән поэма, җырлар, романслар, либреттолар авторы Ренат Харис - XX гасыр тудырган үзенчәлекле, кабатланмас шәхесләрнең берсе. Күрше Ульян өлкәсенең Зирекле Күл авылында укытучы гаиләсендә туып, балачагы һәм мәктәп еллары Буа шәһәрендә узган Ренат Мәгъсүм улы Харисовның тормыш юлы гел җәмәгатьчелек күркеңдә узып бара. Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соң, нинди генә эш-хезмәтләр башкармый хәзерге Татарстан Дәүләт Советы депутаты: Арча педагогия училищесында рус теле һәм әдәбияты укытучысы, "Татарстан яшьләре", "Ятнь ленинчы" гәзитләрендә әдәби хезмәткәр дисеңме, үзе оештырган "Татарстан хәбәрләре"нең баш мөхәррире, Язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе, Мәдәният министрының урынбасары, "Казан утлары"ның баш мөхәррире һәм Татарстанның Дәүләт Советы рәисенең беренче урынбасары - атый-саный китсәң, искитмәле! Биләгән рәсми хезмәт урыннары күбрәк үзен раслау, гаиләсен матди тәэмин итү, кешечә яшәү өчен булса, җанын, тәнен багышлаган язучылык хезмәте, шигърият үсешенә керткән өлеше халкы, милләте өчен иде. Р.Харис поэзиягә алтмышынчы елларда килә һәм тиз арада үз стилен, үзенчәлекле сурәтләү алымнарын эзләүче, фәлсәфи юнәлешле, кыю шагыйрь буларак таныла. 1968 елда "Беренче карлыгачлар", "Җир һәм кеше" исемле җыентыгы, алдагы елларда "Кайтаваз", "Яңа көн", "Уйлы туйра", "Замана эзләре", "Хисемнең исеме", "Тоткасыз ишек" һ.б. шигъри китаплары дөнья күрә. Р.Харис - кичереш белән бергә акыл, фикер эшчәнлеген ачуга, заманның әхлакый, рухи проблемаларын тарихи үткәннәр аша үзенчәлекле тел бизәкләре, кыю метафоралар ярдәмендә, тормышны фәлсәфи катлаулыклары белән ачуга омтылучы шагыйрьләрнең берсе. Кеше - үз чорының, әйләнә-тирә мохитнең җимеше, диләр. Чыннан да, яшәгән дәвереңнең гадәт-әхлак тәртипләреннән, иҗтимагый кануннарыннан сикереп чыгып булмый, һәркемгә табигать биргән акыл һәм тойгы үзен чор калыпларында раслый, яисә, алар белән килешмичә, үз "минен", үз өмет хыялларын, теләкләрен алга сөрергә омтыла. Чын иҗат үзен менә шул каршылыклар бердәмлегендә раслый. Хөкүмәт оешмаларында җаваплы урыннар биләгән Р.Харис "сарай шагыйре" булып, гел аның тегермәненә су коеп, аның сәясәтенә ләббәйкә яудырып торырга тиеш иде кебек. Ул ничектер бу серле боҗрадан чыгу, тозакларны әйләнеп үтү юлларын таба, югары дәрәҗәләр биләгәндә дә, үзе булып кала ала. Хисле, заманча уйлары, теләк-ниятләре белән шагыйрь тарихны, бүгенгене һәм киләчәкне бәйләп алып барырга омтыла: "Тәгәрәп китте йомгагым, дәверләр, чорлар атна. Үткәннәр әкрен генә йөрәгемә тоташа", - дин яза ул. Гаҗәеп катлаулы һәм мәгънәле Р.Харис поэзиясе. Ул теләсә кемгә эчке серләрен ачып салмаска да мөмкин. Мәгарә ишекләре җиз тупсаларга утыртылган. Чорыбызның ифрат катлаулы төеннәрен үзәккә алган Г.Тукай, Ш.Бабич, Ә.Фәйзиләрнең шул рухтагы поэмалары белән янәшә куярлык сатирик һәм метафорик "һарут белән Марут" поэмасы күпчелек әсәрләре кебек үк сискәндерә һәм уйландыра. Шигырьдән ул бер-берсе белән уртак җир һәм кояш, шифалы яңгыр белән тоташкан түтәлләр төзеп барырга ярата, олуг шәхесләр турында шигъри бәйләмнәр тудыра. "Вакыт - җеп, мин - энә... үтәли йөрим мин Җир белән Күк арасын", - ди шагыйрь ("Чигешем, тегешем"). Р.Харисның Хәйям, Сәгъди, Кандалый, Дәрдемәнд традицияләрен дәвам итеп, татар поэзиясенә алып килгән бер яңачалыгы - мәхәббәт лирикасы. Җан белән тәннең бердәмлеге, аларның язгы сулардай ташулары, күкрәүләре, яшеннәре мәхәббәт дигән бөек, тетрәндергеч хис уята. Берәресе генә ялгышса яисә мәхәббәт акылга гына буйсынса, "Өченче фәрештә" ваклана, уала, җенси тойгыга гына кайтып кала. Чын мәхәббәт - ул газап, саташу, сагыш, ләкин иң ләззәтле, татлы сагыш, ди шагыйрь. Чын бер көнләшү хакына Мин мең газапка риза. ("Көнлә шул әр") Гашыйк чагымны күрәсегез килсә, Нәфрәтем эченә кертеп җибәрәм. ("Беркайчан да сезгә...") Мәхәббәт - ул зиһен белән аңлап бетерә алмаслык күктән иңгән бәхет, сөенеч, шатлык, аны саклый белергә дә кирәк, ди шагыйрь. Аның иҗаты укучыдан рухи һәм әхлакый әзерлек таләп итә. Безнең арабызда шундый нәзберекле, тирән тоемлы элитар шагыйрь булу - татар поэзиясенең бәхете һәм, дөнья бизмәненнән килеп, үсеш дәрәҗәсен билгеләүче бер үр. Р.Харис каләме тудырган шигъри портретлардан җитди күргәзмә оештырырлык: Б.Урманче, Г.Бәширов, С.Хәким, Ә.Еники, Н.Җиһанов, Р.Яхин, С.Садыйкова... кебек татар мәдәниятенең сүнмәс йолдызлары турында уйлана, һәр шәхеснең кабатланмас үзенчәлекләрен эзли, очрашу-күрешү мизгелләрен яңарта. Әйтик, композитор Нәҗип Җиһанов белән "терсәкләнеп ак рояльгә ике яклап" туган көнен билгеләп торганда, "татар җиле тәрәз" кага. Нәрсә ул, нинди ул татар җиле дигән сораулар туа, шуңа җавап эзләгәндә, яңа көй иҗат ителә һәм аңлатма да табыла: - Йә, нәрсә соң татар җиле? һәм син әйттең: - Кичтем еллар, кичтем илләр, бөекләрен өскә чөя башка җилләр... Көйченең кинаяле, төртмәле фәлсәфи җавабында дөньяны яхшы ук танып-белүе хакында хәбәр, аз-маз рәнҗү катыш үпкә дә бар. Иҗат кешесе дә гадәти шәхес һәм һәрнәрсәдән канәгать була алмый. Р .Харисны турыдан-туры Тукай мәктәбенә якын шагыйрьләр рәтендә атап булмый. Фикерләү рәвеше буенча ул Дәрдемәнд, Ә.Фәйзи, ӘДавыдов, Ш.Анак кебек сүз осталарына якынрак тора, әмма аңа Тукайның граҗданлык позициясе, иҗтимагый-фәлсәфи эзләнүләре, тел-өслүб байлыгы, ирониясе якын. Тукайдан алган "Китмибез без, безгә анда..." эпиграфы белән башланып киткән "Китмибез!" шигыре шуның ачык үрнәге. Тукайның шул ук исемдәге шигыре 1907 елда кайбер татар милләтчеләре һәм Дума депутатлары арасында "татарларны Төркиягә күчерергә кирәк" дигән мәкерле фикергә җавап рәвешендә язылган. РХарис шигыренә нигез-өлге итеп Тукай фикерен ала һәм туган илнең, туган җирнең изгелеген, мәңгелеген раслап чыга. Ул, Тукай кебек үк, үз халкының тарихы белән горурлану хисен үстерә, шигырьдәге кичерешне, фикерне ачуга буйсындыра. Милли аһәң, шәхси бәхет, халык мәнфәгатьләре турында уйлану белән кушылып китә. Тукай дошманнарына "китмибез" дин кистереп әйтсә дә, фани дөньядан бик яшьли кигә. Ләкин аның катгый һәм мәгърур "китмибез!" сүзе күңелләрдә кала. Ә шагыйрь үзе иҗаты белән кешеләргә язгы шатлык, яңару рухы алып килә торган ләйсән яңгыры булып кайта. Алдагы юлларда Тукайның "китмибез" сүзе киң гомумиләштерүгә ия символик мәгънәгә төренә. Ул изге авазны Казанны фетнәчеләрдән яклаганда Мулланур Вахитов, 1941-1945 еллар сугышы батыры Газинур, башка фидакарьләр үзләре өчен таяныч, терәк итеп алалар. Аддарак Р.Харис киңрәк фикерләүгә күчеп, туган нигезнең, сулап яшәгән һаваның изгелеге турында уйлана. Үз илендә "яшел аланы", "сөт читттмәсе" агып торган халык башка җиргә күчеп китеп, бәхетле була алмый. "Башка нигез - безгә чит нигез", - ди шагыйрь катгый рәвештә. Тукайның ватандарлык пафосын куәтләп, Р.Харис туган илгә бирелгәнлекне раслап килгән беренче куплетны, аз гына үзгәртеп, янәдән кабатлый. Тукай сүзләре кичереш үзәгенә алынып, шигъри композициянең нигезенә яталар. Соңгы юлларда сурәтнең офыгы тагын да киңәеп китә: Һәр күңелдә мең мәгънәле булып, "Кигмибез"е яши яңгырап. "Китмибез!" сүзе бер очракта "күк гөлдерәвенә" тиңләнсә, икенче урында "ташка сеңә", йөрәкләрдән окопларга күчә, өченче рәттә сәяси терәккә, коралга әверелеп, "Азат Европа"ның һәртөрле тозак-алдавычларына каршы куела. Р.Харис шигырьнең композициясен, авазлар яңгырашын төрләндерүгә, интонациясен баетуга зур көч куя, сүзен остазын олылаудан башлап, тасвирлау алымына күчә, уртага "безнең сүз" рәвешеңдә шагыйрьнең дәртле эчке монологы килеп керә. Өч тапкыр кабатланган ярым тәңгәл рифма ("яңгыра - яңгырап"), "китмибез!" сүзенең мәгънәви яңгырашын көчәйтә, киңәйтә. "Шигырь турында ншгырь"дә Р.Харис тезмә әсәрләрне бары тик күңел чәчәгенә, ләззәт бирүче уенчыкка тиңләүгә кискен каршы чыга. Чын шигырь халыкның рухи-әхлакый дөньясында, яшәешеңдә зур урын тота, ди ул. Фикерен раслаучы дәлилләрен китерә. Олы сүз осталарының берсен дә язмыш кызганмаган, иркәләмәгән. Рудаки, Гарсия Лорка, Хикмәт тормышлары шуңа мисал. Тукай биографиясе дә шул хакыйкатьне раслый: шигырь күңел бизәге генә булса, "Тукай ишеген, Газраилдан узып, Жандармнар какмас иде". Пушкинның гомере дә "алтын бөркетле гайбәт" аркасында дуэльдә өзелә. Шуннан иңде төп нәтиҗә үзеннән-үзе соралып тора: Чәчәк өчен Җирдә беркемне дә Беркайчан да үтергәнне тарих белми. Күләме белән зур булмаган, әмма тыгыз эчтәлекле, "атмас иде - тартмас иде", "какмас иде - ятмас иде" кебек рифмалар белән бизәлгән юлларны, фикерне бер җепкә тезгән шигырь Тукайны һәм Җир шарының башка бөек шагыйрьләрен олылау, мәдхия булып кабул ителә Р.Харисның "Нурлы Казан" шигырендә. Тукайның "Пар ат"ында башкалабызны олылаган "И Казан! Дәртле Казан! Монды Казан! Нурлы Казан!" дигән тарихи җөмләсен үзәккә алып, шигырьнең һәр куплетын бер эпитет белән башлап, шул сыйфатламышның мәгънәсен замана алып килгән үзгәрешләр яктылыгында ача: "Нурлы Казан! ...Моңлы Казан! ...һәм Казан, Казан!" Безнең көннәр шагыйре Тукайның мәркәзебез белән сокланып ләззәтләнүен, рухлануын дәвам иттерә. Ирекле ритмика, битпле юл санын кулланып, 10-9 иҗеген үзәккә алып, кирәккәндә аны үзгәртеп (6 - 9 - 9), Р.Харис остазының гасыр башында кичергән хис-тойгыларын безнең көннәр рухы белән баетуга омтыла. Р.Харисның егет белән кызның шаярышып гәпләшүен, диалогын үзәккә алган "Сөйләшү" шигыре Тукайның ирониягә, якын кешенең җитешсезлекләреннән җиңелчә көлүгә корылган "Егет илә кыз" шигырен хәтерләтә. Турыдан-туры кабатлау яисә тәкълит итеп язу хакында сүз бармый. Әмма кайбер нокталарда әсәрләр кисешәләр: кыз белән егетнең кара-каршы сөйләшүе, наянлык, тапкырлык, тискәренең уңай ягын, гүзәллеген таба белү - ике әсәрне якынлаштыра. Шул рәвешле Р.Харис эзләнүләрендә Тукайның шигъри ачышларына таяна, ул тудырган образ-сурәтләрне заманча яңгыратуга омтыла, күп очракта шуңа ирешә. Р.Харисның тематик һәм хәтер киңлеге елдан-ел офыкларын җәя, тирәнәя бара. Бу даими үзгәреш аның лирикасына да, җырларына һәм либреттоларына да хас. Сыйфат үсешенә алып килгән эзләнүләр киңлеге аның поэмаларында бигрәк ачык чагыла. Тышкы үзгәрешләр аша эчке динамик, иҗтимагый һәм сәнгати яңалыкларга алып килгән эчке процесста берничә тенденция ачык күзәтелә. Заманында бәхәсләр уяткан "Рәссам", "Ат иярләү" поэмаларында тормышны ике яссылыкта күрергә һәм сурәтләргә мөмкинлек биргән психологик анализ, рухи дөньяны, чынбарлыкны кабул итүнең гаять катлаулы, һәрвакытта шәхес теләгәнчә генә булмавын сынландырган, тормышны яңадан кору өстенлек итсә, әйтелгәнчә "һарут белән Марут"та сатирик гомумиләштерү алга чыкса, "Чехов базары" поэмасында инде тормыш "төбендә" олы сәясәтнең, безне упкынга йомычкадай үзенә тартып алган алыш-биреш, ягъни базар мөнәсәбәтләрендә илнең реаль тормышын, хәл-әхвәле чагылышын күрү ята. "Өч үбешү" кебек әсәрләрендә Р.Харис җанын ял иттерә дә, ерак тарихи үткәнгә - Йосыф белән Зөләйха, Идегәй белән Туктамыш яшәгән шанлы һәм үтеп китүләре белән аянычлы чорларга юл ала, анда хәзерге дәвер сулышын үзгәрткән борылышларның башын эзли. Р.Харис каләменнән төшкән каһарманнар урнашкан киштәгә күз салу кызыклы. Элек анда Камил Якубов, Мулланур Вахитов, Ленин кебек Октябрь фетнәсен оештырган, шуңа ихластан хезмәт иткән шәхесләр өстенлек итсә, хәзер анда татар халкы тарихында мөһим роль уйнаган затларга түрдән урын бирелә. Бу юнәлештәге эзләнүләре аны әүвәл Җәлил һәм җәлилчеләр, Ф.Кәрим кебек фаҗигале язмышлы шагыйрьләр турында уйлануларга алып килсә, ул чорда әле Р.Харис ошбу шәхесләрнең батырлыгын хупласа, сокланса, соңрак инде ул һәр вакыйганың икенче, өченче мәгънәләрендә яткан һәм күб рәк татар халкының үз язмышы белән бәйле төшенчәләр турында уйлана башлады. Әйтик, башка милләт язучылары кебек, татарның да Җәлил, Кәрим, Кутуй, Алиигтай олы сүз осталары тылда калдырылырга лаеклы түгелләр идеме? Яисә аларның батырлыгы татар халкының шөһрәтенә яңа дан төсмерләре өстәсә дә, аның мөстәкыйльлеккә, бәйсезлеккә ирешүенә булыштымы? Изелгән халыклар олы җиңүдән соң да шул ук хәлләрендә калмадылармы? Бу хакта киеренке уйлануларга Р .Харис соңрак, татар, аерым алганда, Казан ханлыгы тарихын объектив тасвирлаган галим Худяковка багышланган шул исемдәге поэмасында килә. Тарихчылар, иҗтимагый фән белгечләре Михаил Худяковның "Очерки по истории Казанского ханства" дип тыйнак кына аталган хезмәтенә объектив югары бәя бирсәләр дә, татар әдәбияты рус кешесе каршында бурычлы иде. Ш.Мәрҗани, Г.Гобәйдуллин, Р.Фәхретдин, Г.Исхакый, Һ.Атласи кебек үз милләтебез галимнәренең Казан чорына югары бәя бирүләре, татарлар һәм, гомумән, төркиләр арасында бердәмлек булмау сәбәпле юкка чыгарылган Казан дәүләте тарихын торгызулары, аның яшәргә тиешле булганлыгын раслаулары бер хәл. Башка милләт әһеленең Казан ханлыгының бөеклегенә ышанып һәм фәнни дәлилләп язуы өчен корбан булуы, фаҗигасен сизенә торып бу фидакарьлеккә баруы башкарак гамәл. "Худяков" поэмасында Р.Харис галимне олылый, аның тиңсез батырлыгы алдында баш ия һәм бөтен татар кавеме исеменнән аңа олы рәхмәтен яудыра. Сәяси киеренке чорыбызда ни-нәрсә турында язсаң да, халәте рухиябезгә, киләчәкне сиземләргә омтылуыбызга бәя бирмичә булмый. Замана сейсмографы - шагыйрь йөрәге бигрәк тә. Казан шәһәренең уртасына оялаган, күбрәк түрәләрне, депутатларны, "яңа рус" белән "иске татарларны" тукландыра торган Чехов базары үзгә алып-сату урыннарыннан аерылып тормый кебек. "Тукай базары", "Дәрвишләр базары", "Кош-корт базары" һ.б. шул ук ыгы-зыгы, берәү алдый, икенчесе алдана, өченчесе сата, дүртенчесе ала, бишенчесе тамаша карый... Шагыйрь сатып алучы буларак үзенә таныттт базарны үзәккә алса да ("Дәрдемәнд күк, мин базарга чыгам"), аның җыелма, гомумиләшгерелгән образын тудыруга ирешә: Мич капкачы, юшка сата Сократ, Кадак сата - Хуҗа Насретдин. Ауропа белән Азия акыл ияләре янына Әфләтуннар, Наполеоннар, Чыңгыз хан һәм Батыйлар, Маэстро һәм Бисквитлар килеп өстәлә. Әлеге тарихи шәхесләр турында җитди игеп сөйли автор, алар белән чәйләр-мәйләр эчә, тиз арада оешкан мәҗлесләрдә катнаша. Заманында дөнья тетрәткән, шәһәр-авылларны көлгә әйләндергән, бөтен бер халыкларны юкка чыгар ган шәхесләрдән курыкмыйсың, мыскыл итү дип тә уйламыйсың, чөнки алар безнең арада яшәгән майор, биохимик, кандидат, күзен йомып юк-бар белән сату иткән доцент, рәссам булып чыгалар, һәркайсының үз кушаматы, башкалардан аерып торган "йөзе" бар. Тәхәллүсне олыдан, истә калырлык итеп бирәләр. Шагыйрь чәчәк эзли. Голландиядән килгәне ясалма чәчәк, ифрат матур иссез икән, туган як гөленә, чәчәгенә ни җитә. "Тел" эзләү вакыйгасын сүз остасы сәяси дәрәҗәгә күтәрә. Мөселман кешесе суйган ризык - тел эзләү, татар теленең акчалар суккан, калалар тоткан бөеклеге, бүгенге матурлыгы, нәзакәтлеге турында уйлануларга алып килә. Милли телебез "базар теле" генә булып калмасын, "базарлы тел" дәрәҗәсенә күтәрелсен иде. Сүз уйнату кебек күренгән "базар теле" һәм "базарлы тел" мәгънәви төсмерләре белән бер-берсеннән нык аерылалар. Поэманың үзәк мәгънәсе түбәндәге гыйбарәдә ачыла: Башка илләр - дәүләт, ә Россия, Ә Россия - Чехов базары... Шагыйрь Россиягә бәясен геройларының берсеннән әйттерә. Россиянең уртасында урнашкан Татарстан өлкән агасыннан кайсы ягы, нәрсәсе белән аерыла соң? Биредә дә акыл ияләреннән килгән хәйлә коткара: Татарстан нәрсә - әйтә алмыйм, Мин техникум гына бетердем. Татарстан Дәүләт Советы депутаты үзе яшәгән төбәкне хурлый алмый, ә мактанырлык нәрсә, Россиядән кискен аерылып торган үзгәлекне табуы кыен. Кыскасы, композицион һәм сурәтле фикерләү ягыннан шактый уйланылган "Чехов базары" Р.Харис һәм хәзерге татар поэмасының казанышы саналырга лаеклы. Дөрес, мин укучы буларак поэмага мәшһүр язучы - Чехов образы килеп керер, ул үз исемен таккан базар белән йә гарьләнер, йә мактаныр һәм, һәрхәлдә, гаять акыллы, реалист кеше буларак "үз базарына" шәхси бәясен бирер дин көткән идем. Р.Харисның "Идегәй" дастанына, татар халкының язмышы сыналган, киләчәге кыл өстеңдә торган көннәргә мөрәҗәгать итүе очраклы түгелдер. Чөнки халыкның сүз һәм фикер кодрәте тудырган бу әсәрнең нигезендә бер чорда да искерми, тутыкмый торган сөземтә-хакыйкать ята. Ул - халык, туган җир язмышы һәм шул төшенчәләргә хезмәт итәргә тиеш булып та, үзенең тар мәнфәгатьләре белән мавыгып, ил турында кайгыртасы урынга бер-берсеннән үч алу турында гына уйлап, милләтләрен бәхетсез иткән ханнар һәм түрәкәйләр турында. "Идегәй"нең күптармаклы вакыйгалы сюжетын эзмә-эз бәян итү юлына басмыйча, шагыйрь үзәккә Туктамыш һәм Идегәй әмир сы зыгын ала. Ханның Идегәйнең атасын бер дә юкка (лачын баласы өчен) үтертүе турында хәбәрне думбрачы карт хәтерли, серне чишә, шуның аркасында ике көчле шәхес арасында мөнәсәбәт киеренкеләнә, үзара кылыч аша "аңлашу" дәрәҗәсенә барып җитә, соңыннан җырчы Субра үкенә, хаталарны "Кылыч төзәтә алмас, кылыч үзе кәкере" дип карый, мәгәр эш узган, төзәтә алмаслык хәлгә килгән була. Үч алу дәрте кабынган Идегәй улы Норадын белән ил өстенә Шаһтимер гаскәрен алып килә һәм хан Туктамышны тәхетеннән куып җибәрә. Үз иленә яу чапкан кеше беркайчан бәхетле була алмый: улы белән аралары бозыла, үзен яраткан кыз Җаникәне үтерәләр, шул ук Субра аңа иң хак сүзләрне әйтә: "Мондый чакта исән калу, Идегәй, бәхет түгел..." Иҗтимагый колизияләр янына поэмада мәхәббәт тирәсендә барган каршылыклар килеп өстәлә. Хан кызы Идегәйгә гашыйк, әмма бу мәхәббәтнең уңышлы була алуы тикле. Җаникәне, атасын үтерер дәрәҗәгә җитеп, Норадын ярата, мәкер үзәге, буталчык Вәзир дә аңа гашыйк һәм үзе белән качарга өнди. Горур Җаникә мәхәббәтенә турылыклы кала һәм Көнчыгыш поэзиясенең романтик калыплары буенча, үлемен таба. Җаникәнең олы мәхәббәтен сурәтләү юлында Р.Харис табигать символларына мөрәҗәгать итә: кыя, таш-тау, ак бәхет, лачын, ак бүре, болыт образлары тукымага килеп керә. Җаникәнең Идегәйне очраткач әйткән монологы тоташ шундый куе төсле романтик буяуларга манчылган: Мин сине шундый көттем! Кара дулкын арасыннан ап-ак аккош көткәндәй, Кара таулар арасыннан ак лачынны көткәндәй. Килерең белеп көттем, тилереп тилмереп көттем - ак бәхет өмет иттем. Мондый олы мәхәббәт, тирә-юньне мәкер, хәйлә, явызлык чолгап алганда, бәхетле була, яттти алмый. Үлеп яткан Җаникәне кулына алган Идегәй теленә кайгылы, караңгы образлар килеп керә: "Таралды алсу болыт, Каралды кара болыт, Башым кара болытта..." Шул рәвешле Р.Харис "Идегәй" дастанының төп фәлсәфиәхлакый юнәлешен, әйдәп баручы образларын, конфликтын укучының исенә төшерә, аның нигез концепциясен үзе күргәнчә, аңлаганча яңгырата. Р.Харисны хис, кичереш һәм гүзәл гамь - мәхәббәт сакчысы, юлдашы дип кенә бәяләү берьяклы булыр иде. Ул татарның үткәнен, исемен, хәзергесен яклап күтәрелүче шагыйрьләрнең берсе: "Татарлар", "Татар иле", "Төрки телләр", "Татарстаным минем". Р.Харис күнегелгән, гадәти кысалар шагыйре тү гел. Ул көтелмәгән, уйламаган чагыштыру метафоралары белән сискәндереп җибәрә. Яңа сурәт миеңә сеңгәч, аның ифрат тормышчан күзәтү, бары тик чын шагыйрь генә таба алырлык ачык, якты, вакыты белән әрнүле сынландыру икәненә инанасың. Ул - сиңа сеңә, җаныңны, рухыңны баета: "Күзләремә чумасың да Күңелемне буйлыйсың" ("Көнләшүләр"), "Язмышын, буйлап өрәктәй утлы үкенеч йөрер" ("Кисәтү"), "Мин дә җирдә бер күбәләк кенә, Нишлисең бит - язмыш ертылды" ("Нишләттең?"), "Идел акчарлагы күзе аша исеп үткән җил", "Күз серле коедыр" ("Өч үбешү"). Кыскасы, бай тарихлы татар поэзиясендә Ренат Харисның берәү белән дә бутап, алыштырып булмаслык лаеклы үз урыны бар. - Бер аягын зуррак атлау Килешә юлга чыккан иргә... -Нигә? - Хисләре адашканда да Әйләнеп кайтыр туган җиргә! ("Бабам сүзе") Ренат Харис һәрвакыт юлда, һәр яңа шигыре белән туган җиренә якыная, аның сихәтен, җылысын, олылыгын иҗатында тулырак чагылдыра бара. Дөньяны сүз җиңәр... Күптән түгел җитмешен ваклаган әдәби тәрҗемә шаһы, "Бакый" романы авторы һәм сәнгатькәр Кыям Миндебаев замана кырыслыгына, җил-давылларга бирешмәскә, базар пычрагын җанына үткәрмәскә тырышып яши. Ул һаман да терекөмеш кебек хәрәкәтчән, аралашучан, өлгергән башаклары як-якка салынып төшкән көлтәдәй чәчләре сирәгәйсә дә, элеккеге көязлеген югалтмаган. Дөрес, йөзендәге нурлы елмаюы кебек үк, өстендәге кәчтүмнәре, бүрек-эшләпәләре, кыска кара туны болгавыр чордан элегрәк юнәтелгән кыйммәтләр, яшьлек хатирәләре. Әйе, гомерләрен халык мәнфәгатьләренә багышлаган бик күп зыялыларыбызны аяусыз вә имансыз дәвер тормышның аргы ягына чыгарып ташлады. Сер бирмәскә, эчке әрнүне күрсәтмәскә, дошманны шатландырмаска дигән милли-рухи таяныч кына аларны яшәтә, арканы туры тотарга мөмкинлек бирә. Әдәби тәрҗемә эшен шигъри югарылыкка күтәргән Кыям ага Миндебаев шундыйларның берсе. Ачтан, гарьләнүдән җан тәслим кылса да, тәнендә ургылып аккан кыпчак каны аны почмакта симәнкә сатып утыру дәрәҗәсенә төшермәс. Шул хикмәтләр турында уйлан ганда, аны яратып "дәрвиш" дип атыйсым килде. Бу сүзнең ике мәгънәсе бар икән. Бер очракта ул фәкыйрь, ярлы адәм төшенчәсен бирсә, икенче урында бер шәйгә дә исе китмичә, тормышяшәеш ваклыклары дәрәҗәсенә төшмичә, югары дөньяви, дини, нисби хыяллар белән яттти белгән кешене атыйлар. Хыялый-дәрвипш дөньяда сәяхәт итә белүе Кыям Миндебаевның төп таянычы, рухи мәркәзе. Фаразымның янәдән бер раславы бар. Кыяметдин Сәләхетдин улы Миндебаев Татарстанның Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында туып-үссә дә, унбер яшендә әти-әнисе белән ул чорда Казанның ерак бер почмагында урнашкан Дәрвишләр-Дербышка калавылына күчеп килә, шунда җидееллык мәктәпне тәмамлый, Кабан күле буендагы 12 нче татар урта мәктәбенә йөреп укый. Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан соң, ике ел Сарман урта мәктәбеңдә урыс теле укыта һәм Казанга кайтып, Татарстан китап нәшриятына эшкә урнаша, кырык елга якын шунда хезмәт итә. Тиз арада яшь, җилле, тырыш егет күңеленә аеруча хуш килгән әсәрләрне башка телләрдән тәрҗемә итү белән мавыгып китә һәм әдәбиятыбызны бөтен җиһанга танылган 20-30 китап исәбенә баету бәхетенә ирешә. "Дәрвиш" булмаган кеше шулчаклы әсәрләрне, дөнья классикасын үз ана телендә яңгырата алыр идеме? Исемнәрне, әсәрләрне саный, атый башласаң, исең-акылың китмәле. Дөньяны бары тик сүз белән яулап буласын андап эш иткән Сәләхетдин абзый улы. Тәрҗемә иҗатының башында әкиятләр, маҗаралы, балалар, яшьләр өчен язылган, җиңел укыла торган әсәрләр тора: П.Цвирка "Сандугач", Т.Семушкин "Айвам маҗаралары". Ул бу эшен ихластан башкара, ә күзе, зиһен угы дөнья әдәбияты бөекләре ягында. Беренче булып аның каләменә Лев Толстойның автобиографик трилогиясе килеп эләгә, һәр елны бер повесть тәрҗемә ителә, басылып чыга ("Балачак", 1955; "Үсмерчак", 1956; "Егетчак", 1957), тәҗрибәле язучы Мәхмүд Максудның югары бәясенә лаек була. Бу әсәрләрендә үк тәрҗемәченең ике телне дә нечкәлекләре белән үзләштерүе, иҗади дәрте, киләчәктә ачылып китәчәк язучылык сәләте ачык күренә. Өлкән каләмдәшенең башыннан сыйпап, җылы сүз әйтүен көтеп торгандай, Кыям Сәләхетдин улы урыс әдәбиятының иң мәшһүр, ифрат катлаулы, кара урман кебек адаштыргыч сюжетлы, көтелмәгән борылышлы, телнең бөтен байлыгын, куәтен үзенә алган В.Шишковның "Угрюм река" романына алына. Тәрҗемәче ифрат тәңгәл, хәтта оригиналдан да төгәлрәк эчтәлекле исем таба ("Хәсрәт дәрьясы"), каһарманнарның телен, кырыс табигатьле, кешелексез дөньяны саф татарча яңгырата. Тәрҗемә өлкәсендә аңа чаклы хөкем сөргән калька, сүзгә-сүз әйләндерү алымына чик куела. Ул чорда үзе дә тәрҗемә белән шөгыльләнеп, МШолоховның башка телдә яңгырату өчен шундый ук катлаулы "Тын Дон" эпопеясын татарчага "күчереп" яткан ГАхунов чордашының уңышына сөенеп, юл уңаенда тәрҗемә шөгыленең торышына киң тукталып, бәясен биреп, "Хәсрәт дәрьясы"ның татарчасы һәм тәрҗемә практикабыз турында" исемле мәкалә белән чыга. Утыз мең данә белән басылган "Хәсрәт дәрьясы" тиз арада таралып бетә. Катлаулы психологик роман белән мавыгып китсә дә, К.Миңлебаев балалар һәм үсмерләр мәнфәгатен онытмый. Бер-бер артлы В.Катаевның шул чорда ифрат танылган "Ялгыз җилкән", Н.Носовның "Белмәмеш" ("Незнайка") турындагы өч китаптан торган әкияг-повестьлары туган телебездә басылып чыга. Бу әсәрләрнең югары сыйфатта тәрҗемә ителүе шул өлкәнең белгече, галим Рүзәл Юсуповны "Белмәмеш татарча сөйләшә" исемле фәнни күзәтү язуга этәрә. К.Миндебаевның теш кайрап, үзен шуңа әзерләп йөргән, димәк ки, рухына, фикерләү рәвешенә якын тагын бер язучы бар икән. Ул - совет чорының күренекле сүз остасы, граф Алексей Толстой. Әүвәл ул аның "Инженер Гаринның гиперболоиды" исемле туа килгән фашизмны фашлаган хыялый әсәрен татарча яңгырата. Язучының төп әсәре, өч калын-калын китаптан торган "Хоҗдение по мукам" ("Михнәтле заман") эпосына өч ел гомер китә. Тәрҗемәнең югары кимәле телгә ифрат таләпчән Х.Сарьянны да битараф калдыра алмый, кулына каләм алып, "Алексей Толстой татарчада" дигән төпле бәя бирүгә рухландыра. Нигездә, урыс язучыларын тәрҗемә итсә дә, марксизм сәясәтенә җавап бирүе сәбәпле, заманында шактый күпертеп макталган Э.Войничның "Кигәвен" романы белән дә татар укучысы танышырга тиеш дин саный. Латин Америкасы әдәбияты да игътибардан читтә калмый. Нобель премиясе лауреатлары Габриэль Гарсия Маркесның "Ялгызлык", Жорже Амадоның "Габриэланың гыйтпкы" исемле мәшһүр романнары татарча яңгырый. К.Миңлебаев фикерләү рәвешләре, дөньяга карашлары җәһәтеннән, сурәт-күренеш, тел үзенчәлекләре төрле-төрле сүз осталарын бер үк дәрәҗәдә, сыйфат кимәленә хиласлык китермичә тәрҗемә итә. Авторның фикри кыйбласын, кабатланмас үзенчәлекләрен, ачышларын саклаган хәлдә, ул әсәрне татар телендә мөмкин чаклы табигый яңгырату тарафдары. Тәрҗемә аның өчен көнлекчеләр һөнәре түгел, илаһилыкны, йөрәк җылысын, күңел хуплавын таләп иткән сәнгать. Ул тәрҗемә нәзарәтенә һәм гамәленә кагылышлы күпсанлы мәкаләләр, бәяләмәләр язу белән чикләнми, озак еллар дәвамында журналистика бүлегендә студентлар белән дәресләр, фәнни-әдәби түгәрәкләр алып бара, Татарстан язучылар берлеге каршында тәрҗемәчеләр остаханәсе белән җитәкчелек итә. Матбугатны, әдәбиятны үстерү өлкәсендәге фидакарь хезмәте өчен Язучылар берлегенә әгъза итеп алына, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек була. Кыям Миндебаевның гомере буенча йөрәк түрендә йөрткән икенче сере дә була. Анысы - сынлы сәнгатькә мәхәббәте. Ул бу катлаулы, күпләрнең теше үтми торган өлкәгә багышланган язмаларында татар рәссамнарын күтәрә, аларның казанышын халыкка ирештерү рухы белән яттти. 1982 елда Кыям ага татар халкының бөек улы, мактанычы, таянычы, гали зат Бакый Урманченың сынлы сәнгать, нәкыш, графика өлкәсендәге казанышларын яктырткан төсле альбом эшли, аңа тәфсилле кереш сүз яза. Остазының, өлкән дустының иҗатына булган олы хөрмәте аны язучылык юлына алып чыга. Олуг рәссамның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган "Бакый" романы туа. Әсәрдә татар теленең төрле катламнарын, эчке куәтен, сурәтлелек мөмкинлекләрен яхшы белүе өстенә, кешенең рух дөньясын, аң төпкелен ачуда урыс һәм дөнья әдәбиятлары тәҗрибәсен яхшы үзләштерүе сизелеп тора. Бу - интеллектуаль роман үрнәге. Нечкә зәвыклы, тылсымлы өслүб белән язылган бу әсәр матбугатта төрле фикерләр уятты. Берәүләр аны Урманченың якты истәлегенә багышланган эчтәлекле, психологизм алымнарына киң таянган әсәр дип бәяләсә, икенчеләре аңда бөек рәссам образын бозып күрсәтү күреп, каһарманны тормыш-көнкүреш ваклыклары эчендә "эретеш) калдыруда гаепләделәр. Тәнкыйтьнең күп өлеше нигезсез, дәлилсез һәм шәхси иде. Мин каләмдәшем өчен гарьләнеп: "Нигә җавап бирмисең, аңлатмыйсың", - дигәч, "Алар минем игътибарыма лаеклы кешеләр түгел", - дип кырт кисте. Мин аның хаклы икәнен соңрак аңладым. Иҗаттан бөтенләй ерак яисә әдәбият тирәсендә шуышып йөргән үчле, көнче бәндәләрнең коткысына бирелеп, үземне буш, файдасыз бәхәсләргә тартып кертергә мөмкинлек биргән идем заманында. К.Миңлебаев үзенең оппонентларына мондый юл калдырмады. Бу үзе акыллылык билгесе иде. Романга килсәк, иң мөһиме шул: ул даһи Бакый Урманчены яратып, үзе ничек аңлаганча, күңел күзе ни рәвешле күргәнчә сурәтли. Әмма аның мәхәббәте уйдырма, төче түгел, ихласлы, вакыты белән тәнкыйди. "Бакый" әсәреңдә аның дәрвишлегенең илаһи, хыялый канаты чагылды. Кыям Миндебаев сәнгатькә, гомумән, матурлыкка мөкиббән шәхес. Шунда аның көче, шунда аның Ахиллес табаны. Урманче кебек күпьяклы, гаҗәеп сихри талант иясенең төгәлләнгән образын бер әсәрдән, бер иҗади заттан гына таләп итү шулай ук дөрес түгелдер. Тукаебыз турында дәрья хәтле әдәбият яттти. Мәгәр халык шагыйренең тәрҗемәи хәле, иҗаты һәрьяклап ачылды дип раслауга җөрьәт итүче табылмас. "Бакый" романы К.Миңлебаевның иҗат казанышы, Урманче шәхесен ачу юлыңда беренче җитди адым. Менә шундый ул Дәрвишләр Дәрвише Дәрвишанә Кыям Миндебаев. Озын, бәхетле, иҗади гомер телик аңа. Ул шуңа лаеклы. Син безгә кирәк Сиксәненче еллар уртасында дөнья күргән саллы проза җыентыгын Марсель Галиев "Сиңа мин кирәк" дип атаган иде. Кемгәдер кирәк булу яшәүнең мәгънәсенә эчке нур сирпи, рухи ышанычны арттыра торган фал. Җыентыкта шул исемдәге хикәя бар. Аның вакыйга кысасы бик гадәти күренсә дә, үзәгендә бер генә адәм баласын әйләнеп үтми торган, И.Тургенев белән Ф.Әмирхан кебек язучыларны әдәбият тарихларына кертеп утырткан, классиклар дәрәҗәсен алып биргән "аталар һәм балалар" темасын үзенчә калкытып куйган икән. Беренче юллары белән үк автор укучыны ымсындырып, кызыксыну бизләрен хәрәкәткә китерә: "Тагын мин дигәнчә булмады... Шундый үкенечле уй белән бергә йокысын аралап кергән яктылыкның торган саен көчәя баруыннан ул сискәнеп уянды". Ун елдан артык күрмәгән, башка төбәктә яшәгән кызы Сөембикәне каршы алырга җыенган ата йоклап калган икән. Аэропортта шактый утырып та, өч-дүрт көн буе пыскып сибәләгән яңгыр аркасында, һава очкычы вакытында килә алмау сәбәпле, ата кеше арып, гаҗиз булып өенә кайтып егылган икән дә, кызы шул арада килеп тә төшкән. Бәхетсезгә җил гел каршы була, диләр. Болай да тартылган кыл шикелле киеренке мөнәсәбәтләр тагын да кырыслана. Ата белән ананың дөньяга бала китереп тә, торып китә алмауларында сабыйның гаебе юк. Тапкансыз икән, үстерегез, карагыз, тәрбияләгез. Хәлегездән килми икән, мине бу фани дөньяга чакырмагыз. Кечтеки генә җиз мыекка сыенган, сизелер-сизелмәс кенә тәкәбберлек нурында җылытылган Марсель Галиев иреннәрендә менә шул фикер укыла кебек. Ләкин тормыш без һәм Сөембикә уйлаганча гына акмый икән шул. Сөембикә әтисе белән аралашып, аның рухи дөньясына, фикерләү рәвешенә үтеп кергән саен, булган үпкәсен җыеп ала, гафу итә һәм үз гаебен үзе белеп, "сиңа мин кирәк" дигән хөкемен чыгара. Инде еллар узып, форсаты чыгып Марсель Галиев иҗаты турында фикер әйтергә ниятләгәч, югарыда телгә алынган җыентыкны янәдән кулыма алгач, шул чордагы уй-хисләр уянды. Төп фикер шул иде: әдәбиятыбызга җирдән шуышып баручы эмпиризмны кабул итмичә, тормышның матур якларын күрә, сүзнең кадерен, тәмен белүче прозаик килгән икән. Татар әдәбиятының, дөнья сүз сәнгатенең гүзәл йолаларын үзенчә дәвам итәргә әзер язучыбыз бар икән. М.Галиевнең шигъри талантын инде элегрәк, "Еллар чалымы" дигән беренче мөстәкыйль җыентыгы чыккач ук таныган, сөенгән идем. Поэзиябездә бушлык юк, җитмешенче елларда әдәбият бусагысын атлаган буын үз тавышы, дөньяны үз анда вы белән килә, 60 нчы еллардагы тпикелле шартлау, күкрәү, шаккатыру юк, әмма яңа буын вәкилләре күңел серләренә тирәнрәк үтеп керүләре, телнең сыгылмалы көчен, яклауга мохтаҗлыгын андаулары, дөньяның кайсы якка үзгәрә килүен сиземләүләре белән алдыралар икән дигән иманга килдем. М.Галиев сүзнең, җөмләнең, синтагманың кадерен, кыйммәтен, телләрдә, иреннәрдә кала торган тәмен белеп куллана, гадәти сүзләрне җанлы бер җепкә, тәсбихка тезә, күңелгә сихри, хисси дулкын йөгертә. Ул шигырьдә, үзе тапкан образда яши, сүз белән сихерли. Бөтен иҗатын, фикерләү рәвешен, чынбарлыкны, кешене аңлау, сурәтләү үзенчәлекләрен күздә тотып, мәкаләмне дә "Сихерче" дип атамакчы идем. Үземне зур авырлык белән җиңеп, иң гади, әмма ихласлы мөрәҗәгатьтә тукталырга булдым: Марсель, Син безгә, укучыларыңа, татар әдәбиятына ифрат та кирәкле шәхес. Марсель Галиев кебек язучысы булган әдәбият яши, үсә һәм яшәргә тиеш тә. Хәер, аның иҗатын күренекле сүз осталарыбыз шунда ук күреп, якын иттеләр. Шигырьләр җыентыгына Р.Фәйзуллин җылы кереш яза. М.Галиевнең әдәбияттагы адымнарын Ф.Хөсни, Ф.Зөлкарнәев, Р.Низамиев, Р.Вәлиев, Ф.Галимуллин кебек шәхесләребез хуплауны кирәк табалар. М.Галиев 70-80 нче елларда ук, булсын поэзиясендә, булсын прозасында берәүне дә кабатламаган үз язу стиле, заманча фикерләве, үз хасияте булган, үз сурәтләү манерасына ия сүз остасы буларак чыгыш ясый. Фатих ага Хөсни кебек татар телен иң тирән нечкәлекләре, бизәк-рәсемнәре белән тоеп иҗат иткән, учында ут уйнаткан сүз остасы теләсә кем турында мәкалә язучылардан түгел иде. Соңгы елларда гына ул яңа мода китте: автор экраннарыбызны басып киткән арзанлы "сабынлы опералардан" бурычка алынган вакыйга канвасы үзәктә яткан әсәрен төрле юллар белән бастырып чыгара да уңай бәяләр җыю шөгыленә керешә. Рецензия сырлаучының исеме дә, фамилиясе дә билгесез, гомерендә беренче мәкалә яза, яисә әзергә имзасын куя. Шуннан инде, Ә.Фәйзи әйтмешли, карусель әйләнә дә болгана, болгана да туглана. Әйткәнемчә, М.Галиевкә хәтта яшьлегендә дә уңай мәкалә язучы эзләп, интегеп йөрүләр кирәк булмады. Аның иҗаты, яраткан Чатыр тавы кебек, ерактан күренеп, үзенә тартып тора. Үткән гасырның соңгы унъеллыгында ул укучысын "Догалы еллар" исемле ярымавтобиографик, ярымпублицистик эссесе белән шатландырды. Бу әсәрендә әдипнең таланты тазартып, чистартып җибәргән алтын бөртекләре, зөбәрҗәт кисәкләре кебек ялтырап, ачылып китте. Аның фәлсәфи, әхлакый, тарихи эчтәлеге гаять тирән һәм төрле. Тормышның, зыялылар яшәешенең кайсы ягына кагылмасын, әдәбият, сәнгать әһел ләре эшчәнлегенә, җитәкчелеккә бәя биреп үтми автор. Әсәрнең теле гаҗәеп бай: салават күпередәй төрле төсле бизәк чагыштыруларны иҗатчы көтелмәгән янәшәлекләргә алып керә, урыннарын алыштыра, гадәти яшәештән калкыбрак торган илаһи камиллек эзли. Аның өчен телдән, нәзберек сынландырудан, урынында кулланылган эпитеттан да олы бөеклек юк. Аңа теләсә кемне "нечкә юмор белән елмаю диварына кадаклау" да килешә. Юмор, ирония - аның яшәү рәвеше. Бер җыентыгын ул "Сүзләр эзлим" (1980-1989) дип атаса, икенчесенә "Сабыйлыкка ни җитә?" (1980-1986) дигән исем бирә. М.Галиев күңел кыңгырауларын хәрәкәткә китерә, бәгырьнең иң нечкә күзәнәкләренә үтеп керердәй сүз энҗеләрен барлаганда да, дөньяга сабыйларча карый белә. Үзе булып кала ала. "Ерак урман авазы" романын, "Ул чакта", "Нигез", "Алтын тотка" кебек повестьларын, лирик парчаларын, көлкеле хикәяләрен укып карагыз! Сабыйлык белән югары интеллект, нәзберек күзәтү белән җитди нәтиҗә, затлы чигеш белән фәлсәфи тирәнлек үрелеп, яңа синтез хасил итәләр. Яисә төрле хисси агымда язылган "Безнең буын", "Син дә кайт мәхәббәт ярына", "Кайту" кебек җырларын искә төшерик. Газиз әнисенә, әтисенә багышланган җырлары турында әйтеп тә тормыйм, һәркайсының үзәгендә сихри моңга төрелгән кешелекле кичерешнең эзлекле үсеше ята. М.Галиев берәүгә дә ярарга, охшарга тырышмый, остазлары арасында үз урыны, яшьләр мәркәзендә абруе бар. Шигырьләрне нәзберекләтеп, сүзнең ямен, тәмен белеп язуында, мөстәкыйль тотышында, фәлсәфи фикер йөртә алуы, дөньяга аек бәя бирүе белән ул Дәрдемәндкә якын юлдан атлый. Үткән гасыр башында яшәгән каләмдәшеннән аермалы буларак, алтын приискалары, мал ишелеп төшәр мөмкинлекләре булмаса да, Марсель акчасын, нәшриятын табып китапларын, сайланмаларын чыгарырга да өлгерә. Базар мөнәсәбәтләре, әхлаксызлык, башбаштаклык заманында да милләтпәрвәр егетләр табыла. Бу язучының китапларын форсат барында чыгарып калырга кирәктер дигән олы затлар бар әле, күрәсең?! М.Галиев хәзерге татар әдәбиятында тарихыбызны җентекләп белгән, төрки-татар үткәнендә исемен йөрәк каны белән язып калдырган шәхесләрне хәтеренә төенләп куйган язучыларның берсе. Михаил Худяков, Лев Гумилев, Абдрахман Авторханов, Каратай, Аккоф Рассел, Мурад Аджи кебек объектив тарихчылар аның кумирлары, укытучылары. Аларның әсәрләрен М.Галиев иренмичә, яратып тәрҗемә кыла, җае чыккан саен фикерләрен укучысына ирештерергә тырыша. Кыскасы, Марсель Галиев татар кебек кысылган, изелгән, әмма талантын, үҗәтлеген, тырышлыгын, керсезлеген югалтмаган халкыбыз бирә алган затлы язучыларыбызның берсе. Ташларны барлар вакыт (Р.Фәйзутин "Сайланмалар"ының 5 нче томы басылып чыкты) "Телибезме, юкмы, язмыш тарафыннан бүген татар дип йөртелә торган халыкның Дөнья буйлап сибелгән балалары без. Гыйбрәтле, озын тарихы, заманында шанлы Дәүләте булган борынгы бер кавемнең варислары. Без әле, шөкер, бүген дә исән-сау, һәм, киләчәккә йөз тотып, Кояш астыңда мәңге яшәү нияте белән хәят кичереп ятабыз". Үткән олы тарихыбызга, бүгенге халәтебезгә, киләчәккә өмет-хыялларыбызга гаять төгәл, анык күзәтү, хәтта нәтиҗә ясаган бу юллар Равил Фәйзуллинның "Иман безне ташламасын" мәкаләсеннән алынды. Ул исә, шагыйрьнең әдәбипублицистик уйлануларын, иҗат портретларын, әңгәмәләрен, эссе-уйлануларын туплаган, яңа гасырның беренче елында дөнья күргән "Сайланма әсәрләр"енең бишенче томында урын алган. Равил Фәйзуллин исеме өстәмә андатмалар бирүгә, иҗат юлы, биографиясе, татар әдәбиятына, мәдәниятенә керткән өлеше өстәмә тәкъдимгә, мактау-бизәүләргә мохтаҗ түгел дип уйлым. Татарстанның халык шагыйре, М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт премияләре иясе Р.Фәйзуллин 40 елга якын татар әдәбиятына хезмәт итә, татар һәм рус телләрендә басылып чыккан иллегә якын китап авторы. Татарстан китап нәшрияты үткән гасырның туксанынчы еллар башында шагыйрьнең "Сайланма әсәрләр"ен бастырып чыгару шөгыленә керешкән иде һәм ошбу мөкатдәс эшен дәвам итеп, бишенче томны укучысына ирештерде. Р.Фәйзуллинның бишенче томы, үзгәрәк жанрларны эченә алса да, рухы, сәяси эчтәлеге, әхлакый хасиятләре, күләме, төсе, бизәлеш рәвеше белән әлегерәк дөнья күргән китапларының дәвамы, борчылу-сөенечләренең яңачарак әйтелеше буларак кабул ителә. Басманың үзәгендә туган халкының гадәти булмаган язмышы, барча зыялыларның күз уңында торырга тиешле көнүзәк мәсьәләләр турында уйланулар, олы язмышлы шәхесләрнең эшчәнлегенә аналитик бәяләр, иҗат портретлары тора. Алгарак китеп булса да, шуны искәртәсе килә: китап дәлилләргә, конкрет шәхси күзәтүләргә корылган булуы һәм соңгы сүз булуга дәгъва итмәве белән үзенчәлекле, һәр мәкалә артында шагыйрь шәхесе, аның дөньяны, әдәбиятны, гомумән, мәдәниятне аңлавы җылы агым кебек бөркелеп тора. Нинди проблема-низаглар борчый соң халык шагыйрен? Ниләр хакында уйлана "Казан утлары" журналының баш мөхәррире? Ни өчен ул публицистика кебек өлгер һәм җәһәт жанрга өстенлек бирә башлады? Шигырь язудан туеп, поэзиядән читләшүе түгелме? Соңгы елларда нәшер ителгән шигъри уйланулары аның үзен күтәргән, үстергән жанрга хилафлык итмәве, үзе яулаган үрне бирмәве турында сөйли. Равил Фәйзуллинның публицистикага дәррәү килүе табигый. Илдә барган вазгыяткә, поэзия, әдәбият үсешенә битараф булырга һәм кулны артка, каеш астына кыстырып, читтән карап торырга җыенмавы турында ул 1984 елда ук "Җырларда - ил гаме" китабында ачык белдергән иде. Туксанынчы еллар башында ил, Татарстан язмышында, Равилнең үз биографиясендә җитди үзгәрешләр барлыкка килә. Милли бәйсезлек өчен халыкны күтәргән шашкын еллар аңа тәэсир итми калмый; шул чорда ул татарына ирек даулаган, мирасыбызны, тарихыбызны күтәргән, борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне сакларга, олы шәхесләребезне зурларга чакырган мәкаләләр, интервьюлар, әңгәмәләр белән чыга башлый. Тормыш тәҗрибәсе, фикерләү офыгы киңәйгән саен (җаваплы эшләр башкару, халык депутаты булу), күңелен бимазалаган уй-фикерләре поэзиягә сыймый башлый, каләм прозага тартыла. Икенче яктан, Р.Фәйзуллинның шигъри иҗатында публицистик аһәң, фикерләүдә гомумиләштерүгә омтылу көчле бер агым булып яши. "Гадиләргә гимн", "Көрәшчеләр кирәк" поэмаларын, югары пафослы сәясииҗтимагый лирикасын искә төшерик. Публицистикасында да ул тезмә әсәрләрендә чарланган төзек телгә, ритмик буыннарга турылыклы кала, публицистикасына дәлилне еш кына шигырьләреннән ала. Нәрсә турында гына язмасын, кемне генә сүз-фикер мөнбәренә күтәрмәсен, әдипнең йокысын качырган, бәгырен өзгәләгән төп проблема берәү. Ул - туган халкының язмышы, аның киләчәге. Шагыйрь соңгы ун елда иҗат иткән публицистикасын һәркайсысын үз мәгънәви юнәлеше, йөзе булган биш төгәл, галимнәрчә әйтсәк, структур бүлеккә туплап биргән. "Ватан була бер генә" дин аталган, китапны ачып җибәргән нәзари-теоретик башлам уен коралында башкарылачак олы көйнең беренче аккордын чиертү яисә эпиграф ролен үти. Биредә әйтелгән уй-фикерләр, хисләр алдагы бүлекчәләрдә тулыландырыла, ачыла, аерым шәхесләр эшчәнлегендә дәлилләнә. Сүз татарны милләт, халык буларак таныткан, яшәткән төшенчәләр хакында бара, Татарстанның бәйсезлеге өчен көрәш, бер оттырган бөеклекне алу өчен тартышның ифрат авырлыгы, чарасызлыктан туган гаҗизлек, шул ук вакытта төшенкелеккә бирелмичә, "битараф рәхәтлектә оеп" утырмыйча, тез чүкмичә халык мәнфәгате белән яшәүгә өндәү, аның киләчәге наменә көчен, табигый сәләтен бирүчеләр белән соклану, шуңа чакыру ята. ("Бер муенга ике камыт", "Яңача хуҗа булып яши", "Хәлиткеч көннәр", "Битараф кала алмыйбыз" һ.б.) Бөтен китапка тәнкыйди, уйланучан борчулы юнәлеш биргән "Яна меңъеллыкка күчкәндә" исемле яшәүчеләргә, киләчәк буыннарга мөрәҗәгать итеп язылган берничә мәктүбендә автор үтеп киткән гасырга, аның татар дин аталган, бастырыксыз салам кибәнедәй дөнья буйлап таралган халык язмышында, әдәбиятында уйнаган көмешенә бәяне кискен, әмма үз фикерен көчләп такмыйча бирә, соңгы елларда үзгәрә барган тотрыксыз сәяси вазгыяттән чыгып, XXI гасырда татар халкының киләчәге өчен борчылуын, сискәнүгә урын барлыгын калкытып куя. Гомумән, ошбу бүлектә ул фикер-бәясен өздереп, кискен итеп әйтергә тырыша. Хәл итәсе мәсьәләләр җитәрлек, чөнки шагыйрь һәр шәй өчен үзен җаваплы саный, киләчәк каршында һәрдаим сынау тота. Дөрес, бүлеккә мәҗбүри булмаган, аның югары пафосын, нәзари дәрәҗәсен төшергән "Якташларым өчен горурмын!", "Ул җәйдән бер хатирә" кебек мәкаләләр килеп кергән. Китап 10—15 биткә юкарак булса, мәгънәви форсаттан отар гына иде. Р.Фәйзуллин ике гасыр әдибе, төрле сәяси системаларда тәрбия алган, яшәгән, поэзия тарихыбызда үткен, туры фикерле шагыйрь буларак танылган шәхес. Коммунистлар чорын мөкиббән китеп мактамаса да, кайберәүләр кебек үткәнне нәгърәләр орып хурламый, һәр чорга лаеклы объектив бәя бирергә омтыла. "Үткәнне мактыйммы? һич юк..." "Ә хәзерге халәтебез ниндирәк, ...матбугат турында сүз чыкса, әйтерләр, Татарстанда гына йөзләгән нәшрият бар... Читләрдән караганда, чыннан да, милли аспект турында уйламасаң яки аны инкар итсәң, без фәкать тәрәккыят аванпостында гына торабыз диярсең". Ә чынлыкта, "Татар китабының, матбугатының бүгенге хәле күңелне күгәртерлек дәрәҗәдә мөшкел. Китап кирәксез товарга әйләнде". Р.Фәйзуллин халыкны милләт иткән фәлсәфи-сәяси аспектларны, өлешләрне бербөтен иткән компонентларны ачуга омтылыш ясый. "Ул - туган ил язмышы, ул - милли тарих, ул - мәгариф системасы, ул - дин тәгълиматы..." (Курсив авторныкы. - /'./'.) Әлбәттә, милли идеяне әлеге категорияләр белән генә чикләми автор. Туган телне саклау киңрәк категория эченә кертелсә (мәгариф), икътисади якны, җир нигъмәтләренең төп халыкка эләгү, эләкмәү кебек мәсьәләнең матди ягы хакында онытмый. "Сер түгел - дөнья тоткан ил - дәүләтләр белән чагыштырганда, без, кызганыч ки, милли байлыкка ия халык түгел". Безгә җәмгысе бер миллион яисә шуннан аз гына артык булган эстон, латыш яисә көтмәгәндә күктән иңгән бәхеткә ия булган, дәүләтчелек традицияләре булмау сәбәпле, мөстәкыйльне, ирекне ничек кулланырга белми интеккән кыргыз, төрекмән, таҗик язмышы ярап торыр иде. Нишлисең, тарих безне кыерсытуын, үги баласы төсле каккалавын-суккалавын дәвам итә, туксанынчы еллар башында азатлык балына мыеклар чыланды, ә бал авызга эләкмәде. Әдип ничәмә-ничә гасырлар халыкны саклап килгән дингә, эчке иманга югары бәя биреп, "милли мәктәпләрне үстерүдә соңгы еллардагы күтәрелеш беркадәр өметне уята уятуын" дигән сөенечен белдерсә дә, аның бу фикеренә кушылып булмый. Татар мәктәп-гимназияләребезнең саны да, сыйфаты да канәгатьләндерми, күп очракта күз буяу, үзебезне алдау фарсыннан уза алмый. Шәһәрләрдә, хәтта авылларда мәктәп хуҗалары, укытучылар татар мәктәпләренә балаларны зур авырлык белән җыялар, тагын да зуррак тырышлык илә саклап тоталар. Әлбәттә, моның төп сәбәбе итеп Мәскәүне атыйбыз (анысы да хак), үзебезнең 90 нчы еллар башында бирелгән форсаттан файдаланып кала алмавыбыз, мәңге шулай иркенлек булыр дин авыз ачып йөрүебез турында онытабыз. Шул елларда татарларны башка төбәкләрдән кайтарырга, милли университетны ачып, яшәп килүче югары уку йортларында татарча укытуны кертеп, ректорлар сафын төп милләт вәкилләре исәбенә баетып була иде кебек. Яшерен-батырын түгел, барчабызда, гомумән, татар журналистикасында дәваланмый торган бер үк чир: Мәскәүне татар телендә "утлы табада" биеткәндә, без кыю, ә иңде үзебезнең хәлләр турында бәян итәр вакыт җиткәч, артка борылып карыйбыз һәм анда, Р.Фәйзуллин әйтмешли, "тере күләгәләр күреп", чабуыбыздан тартып куябыз һәм сүзне башка агымга кертеп җибәрәбез. Әлбәттә, шагыйрьдән хәтта публицистикасында да коеп куйган сәясәтче булуын таләп итү дөрес түгелдер. Үзенә якын әдәбият өлкәсендә ул үткен тәнкыйтьче, дирижер, уңышка сөенә, җитешсезлеккә көенә торган, кибәктән бөртекне аерырга өйрәтүче шәхес. Менә ул татар әдәбиятының үткәнен инди: "һәр әдәбият, шул исәптән аның казанышы да, тарихи фактор белән бәйле. Безнең әдәбият - зур әдәбият, меңъеллык тарихлы әдәбият. Бу үзе - халыкның тарихи казанышы". Әдип укучыда горурлык хисе тәрбияли. Менә ул хәзерге әдәби торышыбызны бәяли: "Аяныч, бездә Язучылар берлеге әгъзалары илтле булса да, заманга лаек әдипләр санаулы". Биредә шагыйрь аяусыз тәнкыйтьче. Хәер, авторның соңгы дәлиле белән бәхәсләшергә мөмкин: бәлки, "үткәнне нигезле анализлый" алмаучы, "киләчәкне тарихи перспективада күреп җиткермәүче" әдипләрне замана үзе тудыра торгандыр. Башы нинди, бүреге шундый, диләрме әле? Әмма әдипнең язма-басма сүз язмышы өчен ачынып борчылуы тикмәгә түгел, мондый уфтану күбебезнең аң төпкелләрендә яткан уйлануларга туры килә. Икенче бүлек авторның күңеленә, рухына иң якыны, газизе булырга тиеш, чөнки сүз поэзия хакында, аның үсешендә эз калдырган, хәзер аны иңнәрендә күтәреп барган "элгәргеләр, бүгенгеләр" турында бара. Автор әдәби мирасның кадерен белү мәсьәләләрен күтәрә, поэзиябез тарихында лирик-шәхси аһәнде поэзия тарафдары шагыйрь Яков Емельянов иҗатына туктала ("Шагыйрь, поп һәм якташ"), хәзерге шигъриятебезнең Р.Харис, Ф.Яруллин, башкорт шагыйре Р.Бикбай иҗатларьша төпле, һәркайсьшьщ үзенә генә хас үзенчәлекләрен барлаган анализ ясый, затлыны уртачадан, сорыдан аерырга өйрәтә. "Элгәргеләр, бүгенгеләр" бүлегенең шактый өлешен кыска рецензияләр алып тора; яңа дөнья күргән китапларны анык бәяләр белән тәкъдир итүләр хәзерге әдәби процессны күзалларга булышалар. "Чын андашу - китаплар аша" дигән бүлектә сүз И.Юзеевның "Уйлый күңелем төрлесен", татар-башкорт шагыйре Н.Нәҗминең "Кем уйлаган", чордашы Р.Мингалимнең "Сайланмалар"ы, З.Мансуровның "Яшәү үзәне", М.Шабай тәрҗемәсендә Уолт Уитменның "Үлән яфраклары", әдәби тәнкыйть игътибарыннан читтәрәк торган, романтик пафоска, хисси-эмоциональ өслүбкә өстенлек бирүче Р.Хисмәтуллинның "Тәүбә" китапларына күләмнәре белән зур булмаган, әмма һәркайсының аңны уятырлык сыйфатын тотып алган мәкаләләр бирелгән. Әдип гомуми характеристика-бәя белән чикләнмичә, шагыйрьләрнең фикерләү рәвешенә үтеп керергә, тел-сурәт үзенчәлекләрен ачып салырга омтыла. Аерым алганда, ул З.Мансуров иҗатына гына хас үзенчәлекләрне калкытып куюга ирешкән. "Зиннур Мансуровның бу китабын уку миндә шактый хисләр уятты. Яхшы шигырьләр язган, молодец!" Алдарак автор хисси бәясенең эчтәлеген ачарга омтыла. "...Зиннурда Ходай биргән поэтик ТОЕМ бар... Зиннур Мансуровта яхшы мәгънәдәге ГАМЬ бар... Өченчедән, авторда ЧАМА хисен нечкә тоя алу һәм образлы, төгәл, халыкчан тел бар. Шигырьләр - кыска, җыйнак". И.Юзеевның "Соңгы сынау", "Тынлык белән сөйләшү" кебек поэмалары турында сүз алып барганда, шагыйрь татар поэзиясенең гомуми үсеш дәрәҗәсе өчен шатлана ("Безнең шагыйрьләр дә Мефистофельләр белән бәхәсләшә алалар хәзер. Куанычлы хәл бу! Поэзиябезнең үсешенә бер дәлил бу!"). Әсәрләрнең фәлсәфи эчтәлеген, кешелекне борчыган яшәү белән үлем, явызлык белән яхшылык, тарих белән киләчәк кебек олы категорияләрнең мәгънәсенә тирәнтен үтеп керү ысулларын бирә, Җәлил кебек шәхесләрнең мәңгелегенә дан җырлый. Рәссамнар, композиторлар, артистлар образын боҗрага алган "Кемнәр бар да, кемнәр юк" исемле өченче бүлек авторның киң күңеллелегенә, үзен татар сәнгатенең, гомумән, мәдәниятенең һәр тармагы, тарафы өчен җаваплы тоеп, уңышларына сөенеп, хаталарына көенеп яшәүче шәхес итеп танытса, "Китап булыр гүргәчә"дә ул шундый ук тынгысызлык белән язма-басма китапчылык тарихыбызны инди, шул өлкәне фәнни югарылыкка күтәргән көрәшче-галим Әбрар Кәримуллиның фидакарь эшчәнлегенә бәя бирә, укучыны китап басылу тарихын бергәләп иңләргә, үткәнебез белән горурланырга чакыра, кайбер халыклар мондый олы мирасы булса, үзләрен ничегрәк тотарлар иде дип күрәзәлек итәргә, кадерен белергә өнди. Соңгы ике бүлектә ав тор татар мәдәниятенең нигезен тәшкил иткән һөнәрләргә туктала, шуларны төпкә җигелеп тартып баручы олы затларны җанлы ваклыкларда сурәтләп, җылы һәм үтемле сүзе белән аларга һәйкәл торгыза бара. Бары тик бер тармак әһелләре генә ни өчендер әйләнеп узыла. Алар - әдәбият фәнен өйрәнүче галимнәр һәм тәнкыйтьчеләр. Белүемчә, Р.Фәйзуллин татар әдәбият гыйлеменең кыйбласын ачыклап яшәгән Г.Халит, Х.Госман, И.Нуруллин, Н.Юзиев кебек шәхесләр белән азмы-күпме аралашып торган, бер ишесендә укыган, уртак тәнкыйди мәшәкатьләр белән яшәгән. Аларның эзләнүләре әдипкә кайбер рәссамнарның, көйчеләрнең рухи дөньяларына караганда якынрак булырга тиеш иде кебек. Китап авторын тар күңеллелектә, шәхси үпкәдә гаепләргә ашыкмыйк. Иншалла, исән булсак, Р.Фәйзуллинның алтынчы, җиденче томнары да булыр әле. Үзе әйтмешли, ташларны җыю, барлау дәвам итә. Дөрес, әдип әдәбият белгечләренә шактый якын ике шәхесне олылап искә ала; авторның аларга аерым мөнәсәбәте үзгә гамәлләрендә сизелеп тора. Берсе - тарихчы һәм бигрәк тә татар шигъриятенең борынгы катламнарын, сирәк кулъязмаларны өйрәнүче, аңлатмалар, комментарийлар остасы М.Госманов ("Аның яшәү рәвеше"), икенчесе - халык иҗаты, бигрәк тә җыр жанры белгече И.Надиров. Беренчесен студент елларында ук хөрмәт игеп килсә, һаман аралашып яшәсә, И.Надиров җитәкчелегендә Равил аспирантура узган икән. Үзе әйтүенчә, диссертация язып азапланмаса да, шагыйрь вакытын заяга уздырмаган, укыган, эзләнгән, үзенә чаклы ирешелгән фәлсәфи, рухи мирас чишмәсеннән мәгълүматларны иренмичә үзләштергән; кыскасы, аның эрудициясе, күп өлкәләрдән хәбәрдарлыгы үзен сиздереп тора. Әлбәттә, белем китаптан гына килми, күп очракта шәхси сиземчелеккә, аралашу һәм күңел киңчегенә бәйле. Әлеге бүлектә автор атаклы рәссам Б.Урманче һәм С.Сәйдәш, Җ.Фәйзи, Н.Җиһанов кебек күренекле композиторларның якты образларын иҗат итә. "Сәйдәш" поэмасының язылуы һәм кабул ителүе кебек мизгелләрне искә ала. Яшьрәк буын сәнгать әһелләренең шәхесләре һәм хезмәтләре белән таныштыра. Проблемалы төшенчәләр хакында катлаулы, корама тел белән тар белгечләр өчен гыйльми трактатлар иҗат итми, киң катлау укучыларны онытмыйча, хисси өслүб, бизәкле-нәзберек тел белән, теләсә кем аңчардай итеп язарга тырыша. "Сайланмалар"ының дүртенче томында әдип поэзия, шагыйрь дуслары, укытучылары турындагы язмаларга өстенлек бирсә, чираттагы китабында ул сәнгатьнең башка, аралаш төрләренә игътибарлырак: төгәлрәк фәннәрне тартып баручы шәхесләрнең эшчәнлеген дә аңчарга тырыша. Җөмләдән, тел тарихын, стилистиканы өйрәнүче галим профессор Вахит Хаковка багышланган "Тел сагында тора солдат" мәкаләсе шуның үрнәге. Әдип әүвәл тел гыйлеменең үзенчәлекләренә туктала ("...тел гыйлеме шактый кат лаулы һәм четерекле фән. һәр телнең үз фонетик закончалыклары, морфологик үзенчәлекләре, җөмлә төзелеше ысуллары, стиль күренешләре...") һәм тел белгеченең тәфсилле, шактый җентекле биографиясе белән беррәтгән аның фәнни хезмәтләренә шактый төпле анализ ясый: "Тел сагында тора солдат". Биредә "солдат" сүзе туры һәм күчерелмә мәгънәләрне бирә. Вахит абый яшьли ятим кала, болын-тугайларның чирәмендә чапкынлап уйнап йөргән үсмер килеш аяусыз сугыш тегермәненә эләгә, аның михнәтләрен иңендә татый, җиңүче булып кайтып, эшкә урнаша һәм читтән торып Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген кызыл дипломга тәмамлый. Бу көннәрдә 75 яшен тутырган солдат хәзер татар теле сакчысы, тел тарихы, стилистика буенча хезмәтләр авторы, радиодан лөгатебезнең матурлыгын, байлыгын, сыгылмалы сурәтлелеген халыкка андату, җиткерү шөгыле белән беррәттән, студентларны, укытучыларны латин графикасына өйрәтүгә армый-талмый хезмәт итә. Чөнки бары тик тел ярдәмендә "халыкның фикерләү рәвешен, психологиясен, әхлагын, эстетик тоемын, икенче төрле әйткәндә, аның җанлы рухи портретын белергә була". "Солдат, галим, граҗданин" Вахит Хөҗҗәт улы Хаков телнең менә шул үзенчәлекләрен халкына ирештерү рухы белән яттти, эшли, укыта. "Еракка яңгырасын безнең җыр" дигән соңгы бүлек беренчесе белән аһәңдәш, хәзерге вазгыятебезнең алдарак күтәрелгән четерекле мәсьәләләрен журналист яисә язучы белән әңгәмә, диалог, сорауларга җавап аша дәвам иттерә, үстерә. Чыгышларның күбесе заманында СССР әдәбиятларының барометрлары булган "Новый мир", "Дружба народов", "Литературная газета" кебек әтрафлы басмаларда чыкканнар. Аларны автор "ул чакта нинди телдә басылган булса, шул телдә, ягъни рус телендә" тәкъдим иткән. Блок, Маяковский кебек шагыйрьләр иҗатының агымдагы әдәби мохиткә тәэсире турында уйланган, үз иҗат тәҗрибәсеннән чыгып, төпле фикерләрен әйткән, аталы-уллы Гадел һәм Рөстәм Кутуйлар иҗатына җылы мөнәсәбәтен белдергән, Е.Гинзбург, И.Сәлахов, А.Гыйләҗев кебек нахакка рәнҗетелгән, әмма сынмаган, сыгылмаган, баш бирмәгән язучыларны олылаган. Бүлекнең күпчелек мәкаләләре халкыбызны борчыган, уйландырган, йокыларны качырган сорауларга җаваплар эзләү рәвешен алган, әйтик, "Что нас тревожит?" кебек четерекле сөальгә андату эзләгәндә, шагыйрьдә борчулы, аналитик уйланучан, битарафлыкны кабул итмәгән шәхес уяна. Аны үкчәгә баса килгән үзгә мөһим мәсьәләләр белән беррәттән, һәм аеруча "безнең илдәге милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләр һәм халыкның рухи культурасы" елдан-ел түбәнәя баруы борчый. СССР таркалгач, үз хокуклары өчен акыл белән көрәшә алган Балтыйк буе илләре бәйсезлек алгач, Урта Азия мәмләкәтләре аерылып чыккач, федераль үзәк, мәче белән тычкан уеныннан туйгач, гомуми киеренкелекне кө чәйтте, державачыл хисләрне уятты, икенче яктан, матди хәлнең начараюы, авырлашуы рухи халәтнең ярлылавына алып килде ("девальвация духовности"). Мәскәүнең Русия эчендә калган милләтләрне кысу юнәлешендәге сәясәтен, һәрьяклап хокукларын чикләүгә омтылуын әдип китапны тәмамлап куйган "Логика или слезы - чему повериг Москва в XXI веке" исемле әңгәмәсендә кискен итеп куя, мондый юлның яхшыга алып бармасын искәртә. Яңа гасырга авыр хисләр, төшенке тоемнар белән керәбез, халкыбызны янә нинди сынаулар, авырлыклар көтәсен әйтүе кыен дигән борчулы, низаглы уй мәкаләнең буеннан-буена сузыла. Шагыйрьне татар милләтен бер йодрыкка укмаштырырлык үзәк идеянең, идеалның булмавы, кирәк чакта бердәмлекнең җитмәве, буйсынучанлык психологиясенең, рухи изелүнең көчле булуы, китап тирәсендәге буш шаушу, затлы әсәрләрнең чүп-чар арасында югалып калуы, яңа басмаларның аз таралуы, укылмавы борчый. Бу кыю әңгәмәнең 2001 елның башында - февраль аенда гына басылганын искәртәсе килә. Китаптагы рәсемнәр, аның эчтәлегенә туры килеп, укучыны арабыздан киткән яисә әле мәдәниятебезгә хезмәт иткән олы шәхесләр белән якыннан таныштыру максатын үтиләр. Мәкаләләренең атамаларын әдип исеме җисеменә туры килсен дип, нәзберекләнеп сайлап куйган. Теге яки бу затның яшәеш асылын, мәгънәви һәм һөнәри юнәлешен, иҗтимагый-сәяси дөньяда тоткан урынын нәкъ шул исем тулы чагылдыра дип уйлап куясың. "Горурлыгыбыз" (Бакый Урманчега 90 яшь), "Сагындыра торган шәхес" (Салих Сәйдәшев), "Ак рояль хуҗасы" (Нәҗип Җиһанов), "Мәңгелеккә калсын мизгелләр" (фотохудожник Р.Якупов) һ.б. Арабыздан иргә киткән, әмма татар поэзиясе тарихына тирән кичерешләргә бай шигырьләре һәм халкының бәйсезлеге өчен үзен кызганмыйча көрәшкән шәхес, милләтче, патриот булып кереп калган Рәшит Әхмәтҗанов эшчәнлегенең мәгънәсен, сүтен бер җөмләгә сыйдырып буламы? Уйлансаң, була икән: "Нечкә хисле, батыр йөрәкле". Барлык жанрларда нәтиҗәле иҗат итүче, кыю рухлы, сыгылмас ихтыярлы Ф.Яруллинны ничек иңчәргә? "Җиңәргә яратылган" дигән тезмә шәхеснең асыл эчтәлеген чагылдыра. Дөрес, кайбер атамалар белән бик теләсәң бәхәсләшергә мөмкин. Әйтик, "Салмак уйлы шагыйрь" ТТТ.Анак поэзиясенең төп сыйфатын чагылдырамы? Поэзияне һәркемнең үз аңчавы бар. Татарстаннан читтә яшәүче, югары интеллектка ия шагыйребезнең тормышыбыз кебек катлаулы, асфальтны тишеп чыккан үләндәй яшәүгә омтылышлы, эчке җегәрле, дәртле шигъриятен "салмак уйлы" димәс идем. Әлбәттә, бер мәкаләдә заманча рухлы, йөгерек тел белән язылган 395 битлек китапның мәгънәви эчтәлеген, сәнгати юнәлешен тулысынча ачып бирү мөмкин түгел. Йомгак ясап шуны әйтәсе килә: әдипнең яңа басмасы мәдәният фәненең, әдәби тәнкыйтьнең үсеш дәрәҗәсен, барыр юлларын билгеләүче бер үр, фәлсәфи-әхлакый фикернең тәрәккыяткә хәрәкәтендә җитди чыганак, эзләнүләргә, мәдәният тарихын өйрәнүчеләргә таяныч буларак бәяләнергә хаклы. Кулыгыздагы китапта олы шагыйрь иҗат серләренең җиз капкаларын ачу юлларына өйрәтә, халык язмышы турында уйлана, сызлана, эзләнә. Фикердәш Күренекле тел галиме, укытучы-педагог, профессор Вахит Хаков турында уйланганда, бер караганда бигүк мөһим күренмәгән, әмма кешене бәяләргә мөмкинлек биргән шактый вакыйгалар искә төшә. Күбесе калабызның уртасында йөзек кашы кебек балкып торган Казан дәүләт университеты белән бәйле. Вахит абый шул югары уку йортына, татар теле һәм әдәбияты белгечләрен тәрбияләүгә 40 елдан артык гомерен биргән, тууына 75 ел тулган көннәрдә дә, аның җитез, хәрәкәтчән гәүдәсен дарелфөнүн аудиторияләрендә, коридорларында, аңа алып килгән юлларда күрергә була әле. Мин дә аның белән 1960 елда ук, иңде тарих-филология факультетының дүртенче курсында укып ятканда ук якыннан танышканмын икән. Вахит абыйның тел белеме галиме Латыйф Җәләй кул астында аспирантура тәмамлап йөргән көннәре. Алдагы елларда университетта укыта башларга тиеш икән. Вахит абыйга икенче трамвай юлы буйлап, кайсыдыр иске таш йорттан, аның да ярымподвалында фатир бирделәр. Тулай торактан шул бүлмәгә күчерешергә дип, ул безне - татар теле һәм әдәбияты бүлегенең дүртенче курс студентларын чакырды. Гадәттә, аспирант кеше өлкән курс студентларына, диплом сырлаучыларга якын була. Без өч егет - Рим Кәримов, Шәүкәт Сәйфетдинов һәм мин мондый игътибардан мәэмүн булып, өстәл, комод, шифоньер итне бигүк яңадан һәм ялтыравыктан булмаган әйберләрне, капчык-капчык китапларны җилтерәтеп күчереп тә куйдык. Сеткаларга, мендәр тышлыкларына тутырылган кулъязмаларны, сирәк китапларны әле язма әдәбиятның кадерен белмәгән яшь җилкәнчәкләр "ни пычагыма инде болар барысы" дигәнрәк ваемсыз йөз белән идәнгә өеп куйдык. "Яңа фатир" хуҗабикәсе Хөррия апа безне ашатмыйча-эчертмичә җибәрмәде. Безнең карышып маташуыбыз да шулчаклы гына булгандыр инде. Студентның һәрвакыт - язын да, көзен дә, көнен дә, төнен дә - ашыйсы килә. Без дә оялып кына алда торган ризыкны рәнҗетмәдек, рюмкаларга да сәлам би реп алдык. Чөнки инде өчебез дә дөньяны аз-маз күргән, заводта, колхозда, комсомол эшендә чыныгып килгән егетләр идек. Бәлки, Вахит абый безне булышырга чакырганда, биографиябезнең шул ягын да исәпкә алгандыр. Шул вакыйга безне якынлаштырып, рухи бәйләп куйды. Без "теге вакытта" үзебез ташыган китапларның булачак галимгә никадәр кадерле булганын соңрак, шул рухи мирас дөньясына килеп кергәч кенә аңладык. Анда XIX гасыр ахырында XX гасыр башында нәшер ителгән Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, Г.Тукай, Ф.Әмирхан кебек күренекле шәхесләребезнең китаплары янәшәсендә, "Әльислах", "Карчыга", "Яшен", "Вакыт", "Уклар" кебек гәзит-журналлар булган икән. Шул басмалар аңа мәктәптә укыганда гына түгел, сугыш һәм чынбарлык мәшәкатьләрен җиңеп, галимлек биеклекләрен яулаганда ярдәм иткәннәрдер. 1961 елда ул XIX йөз ахырында һәм XX йөз башында татар әдәби теленең формалашуына һәм үсүенә багышланган кандидатлык диссертациясен, ә 1971 елда, нәкъ ун ел үткәч, үзебездә ул чорда яклау советлары булмау сәбәпле, Алматыда "Татар милли әдәби теленең барлыкка килүе һәм аның стильләре үсеше" дигән темага докторлык диссертациясен яклый. Гаттим берсе артыннан берсен: тел тарихы, стилистика буенча саллы китапларын, йөзләгән мәкаләләрен халыкка ирештерә тора. Болары ял, йокы исәбенә эшләнгән хезмәтләр. Аның шөгыле университетта студентларга лекцияләр уку, гамәли дәресләр уздыру, аспирантлар белән җитәкчелек итү, аларны яклауга әзерләү, методик кулланмалар язу, программалар төзү. Вахит абыйның кабатланмас үз сөйләү, үзен тоту манерасы бар. Уртачадан бераз калкурак төз гәүдәсенә, беркадәр бөдрәлек йөгергән коңгырт чәчләренә ирләрчә каратут тиресе, уңышлы чыккан борчак коймагыдай кабарынкы иреннәре, яклаучы, саклаучы эзләгәндәй эчкәрәк баткан күзләре, авызыннан ашыкмыйча очарга өйрәнгән кош кебек, теләр-теләмәс чыккан сүзләрен хуплап баручы скрипач бармаклары - барысы да аныкы, профессор Хаковныкы. Ул башкача була алмый, аны кабатлап булмый, бу адәм баласы нәкъ шулай, шундый гына булырга тиеш, дин уйлыйсың. Аның гәүдәсенә, йөзенә, мул кашларына тыныч, салмак табигате, ашыкмыйча, сүз кадерен белгән бай, образлы сөйләме холкына ятышып, табигатьтә гармония, илаһи иплелек барлыкка ышандырып тора. Чехов кешенең һәрьягы - эче дә, тышы да, матур булырга тиеш, дигән. Вахит абый шул таләпләргә җавап рәвешендә туган, калыплашкан диярсең. Вахит абыйга имтихан бирү кыен түгел. Үзен таләпчән укытучылар рәтенә куеп, "абруен" арттыруга мохтаҗлыгы юк аның. Ул, кагыйдә буларак, үзе лекциядә, гамәли дәрестә узганны яисә күпсанлы хезмәтләрендә язылганны үзләштерүне генә таләп итә, артыгын сорамый. Шул ук вакытта үз фәннәре нең төп юнәлешләрен, кагыйдә-тәртипләрен белүне имтиханда шарт итеп куя, төгәллек таләп итә. Студент тормышының иң начар ягы шул - ул бик тиз уза да китә. Менә без дә бишенче курска килеп җиткәнне сизми дә калганбыз. Диплом язып, шуны яклыйсы гына калган икән. Бишенче курста укыганда төркем егетләренең күбесе эшли башлаганнар иде. Рим Кәримов татар Левитаны - диктор булып китте. Шәүкәт Сәйфетдинов комсомол эшенә кереп чумды. Мин дә Татарстан радиокомитетының соңгы хәбәрләр бүлегендә әүвәл штаттан тыш, аннан күренекле журналистлар Мәгъсүм Гәрәев белән Наил Гыйззәтуллиннарның ярдәмчесе булып эшли башладым. Яңа шөгыль белән ихластан мавыгып китеп, укып бетерәсе, шуның өчен диплом язасы барлыгын онытып җибәргәнмен. Бүленеш Ауропадагы чикләр кебек үк шартлы булса да, мин үземне булачак әдәбиятчы диебрәк хис итә идем, киләчәктә үземне ошбу өлкәгәрәк багышлармын дин йөри идем. Әдәбияттан темалар алынып беткән, мин соңга калган булып чыктым. Рим Кәримов Нәкый Исәнбәт комедияләрен өйрәнүне максат итеп алган, Баян Гыйззәт дигән, чорның гаярь тәнкыйтьчесен җитәкче булырга күндергән икән. Каңгырып йөргәндә, Вахит абый очрады, мин аңа моң-зарымны сөйләп биргәч: - Кайгырма, Тәлгат, тема табарбыз. Әдәбият белән тел арасында торганрак тема сайларбыз, - диде. Шул ук көнне стилистикага һәм укыту методикасына караган тема бирде, юнәлешләрен, әдәбиятны күрсәтте. Эзләнә, язгалый, уйлана торгач, язга таба диплом эше дә пәйда булды. Хезмәтне (шулай зурлап әйтик инде) язу вакытында Вахит абыйны борчымаска тырыштым. Диплом эшен ул җитди шөгыльгә саный һәм шуңа бик дикъкать белән укып чыкты һәм очрашкач, кабаланмыйча, пафоска бирелмичә, кулы белән әйтелгән сүзенә куәт биреп, нәтиҗә чыгарып куйды: - Эшең артык теоретик булган. Мәктәпләр өчен кыенрак булыр (Әйтерсең лә мәктәпләр минем диплом эшен гамәлгә кертергә көтеп утыралар.). Тулаем, кызыклы гына. Булган. Диплом эшен яклаганнан соң, мин татар теле белгече булып, кафедрада укытырга калдырылдым, җитмәсә, тел белеменә кереш, әдәби тел тарихы кебек фәннәрне алып барырга туры килде. Бер елдан соң Тел, әдәбият һәм тарих институтына күчтем. Аннан дөнья куып Алабуга педагогия институтына китеп бардым. Вахит абый белән юллар вакытлыча аерылышты. Әлбәттә, аның белән күрешкәләп тордык, берничә тапкыр ул Алабуга педагогия институтына, аның ул чордагы Чаллы филиалына чыгарылыш Дәүләт комиссиясе рәисе итеп чакырылды. Ярдәм итүдән беркайчан баш тартмады. Инде мин Казанга кайттым, яңа оешкан татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультеты деканы итеп сайлангач, бигрәк тә ул татар теле кафед расы мөдире булып эшләгән елларда, аралашуыбыз ешайды. Вахит абый ул чорда үзен тыйнак, әмма таләпчән җитәкче, ышанычлы иптәш итеп танытты. Шунда гына аның яшьли ятим калуы, 17 яше тулыр-тулмас армиягә алынып, Ерак Көнчыгышта хезмәт итүе, Монголиягә хас ком-буранннарыннан, аяусыз җилләреннән җәфа күрүе, Япониягә каршы сугышта катнашып яралануы, батырлыклар эшләве турында белдем. Армиядән кайтканнан соң да аны мул һәм рәхәт тормыш көтмәгән. Эшкә урнашып, үз көнен үзе күреп, югары белемне читтән торып алырга туры килгән. Солдат биредә дә сынатмаган, тарих-филология факультетын бик яхшыга тәмамлап аспирантурага тәкъдим ителгән. Мәҗүсилекне хәтерләткән тыйнаклыгы аркасында ул үзе турында, башыннан узган хәл-әхвәлләр хакында, гомумән, шәхесе турында сөйләргә, мактанырга яратмый. Вахит Хаков ирләрчә дуслыкның, рухи якынлыкның кадерен, кыйммәтен белә торган шәхес. Мин аның күренекле прозаик, әдәбият белгече Мөхәммәт Мәһдиев белән дуслыкларына соклана идем. Бер йортта, бер подъездда, төрле катларда яшиләр. Күрше хакы - Тәңре хакы булган өчен генә тату яшәмәделәр алар. Рухи омтылышлары, дөньяга карашлары туры килә, фигыль-холыклары белән бер-берсен тулыландыралар иде. Мәһдиев Хаковны кыстырып, төрле мәзәкләр сөйләргә, кызык хәлләр уйлап чыгарырга ярата. Вахит абый үпкәләми, бала кем белән шаярса да, җыламасын гына дигәндәй, "Мөхәммәт арттырырга, өстәргә ярата инде ул" дип, сүлпән генә елмаеп, кулы белән һаваны кистереп ала. Мәсәлән, Мәһдиев кичләрен халык дружинасында йөргән вакытларын искә төшерә: - Вахит бервакыт юлда өч сум акча тапты. Минем якка борылып киңәш-табыш итә башлады. Янәсе, бу хуҗасыз акчаны нишләтәбез. Мин тәкъдим кертәм. Кизүебез беткәч, табылдык акчаны кибеткә тапшырып, бер ярты алабыз (ул заманда "зәмзәм суының" берсе ике сум егерме тиен тора иде) һәм кайткач, тәмләп, хуҗасының исәнлегенә салабыз. Минем өйдә тозлы кыяр булырга тиеш. Вахит шунда чыгырыннан чыкты, дулады, ярсыды, ничек инде ул кеше акчасын эчәсең, ди. Гөнаһысын кая куярбыз, ди. Ахыр чиктә, табылдык өч тәңкәне университетның партбюросына кертеп тапшырдык. Кемдер аны кибеткә илткәндер, әмма инде без түгел. Мәһдиевнең бу төр сөйләкләре бик күп иде. Менә шул кечкенә генә бер эпизод та Вахит абыйның нинди намуслы, югары әхлаклы булуына яхшы мисал була ала. Кыскасы, Вахит Хаковны алыштырып та, үзгәртеп тә булмый. Ул - үзенә охшаган шәхес, дус, фикердәш, олы галим. Милләтенең язмышы, киләчәге өчен җан атып йөрүче тынгысыз зат. III БҮЛЕК Х И К Ә ЯЛ Ә Р Тыныч йокы, дустым! Кәрим үз шәхесенә игътибар җитешмәүгә һич кенә дә зарлана алмый. "Люкс" дип аталган кыр чаклы палатада түшәмне берүзе күзләп ята. Энәсен өскә күтәреп, даруын сиптерә-сиптерә, кошлар уянганчы ук бүлмәгә килеп кергән шәфкать туташы яңа көн исәбен ваклап җибәрә. Аның аягы, гадәттә, җиңел була. Кәримнең хәлен белергә бүлмәгә агылган ак халатлы дуситттнең, эштән килгән ярдәмчеләрнең, туган-тумачаның саны чутсыз. Аракы кибетендәге озын чират шикелле, халык алышынып кына тора биредә. Ә бит чирле кешебез искитмәле олы портфель яисә кул җитмәслек биек кәнәфи хуҗасы да түгел. Юк, юк, ялгышасыз. Ул торгынлык елларының шук хикәяләрендәге мәҗбүри бизәк булган сәүдә хезмәткәре дә, дефицит әйберле база мөдире дә түгел. Кәрим электрон санау машиналары белән эш итә. Көтмәгәндә, уйламаганда чирләп киткән Кәримне үз куенына алган хастаханәнең техникага бик мөкиббән баш табибы яңа авыруны, үзенә Ходай Тәгалә кылган изгелекләре өчен җибәргән рәхмәте дип кабул итте. Дөрес, оста саный белүче машиналар хуҗасына анык диагноз куюы, авыруның тәгаен исемен атавы җиңел булмады, һәрхәлдә, Кәрим ага үзе юраган чир белән табиблар билгеләгән сырхау якынча да туры килми иде. Ак халат ияләре төркем-төркем өелешеп бүлмәгә кереп, кытай иероглифлары шикелле кәкре-бөкре сырлар төшерелгән тар инде кәгазьләрен селкә-селкә: "Сездә обширный инфаркт булган, аннан соң да йөрәк тирәсендә шактый үзгәрешләр барлыкка килгән", - диләр һәм, серле итеп, бер-берсенә карашып, туктап калалар. Шуннан соң инде авызларыннан тешләрен сүс җеп белән суырып чыгарсаң да, ләм-мим сүз ала алмассың. Василь Быков партизаннары диярсең! Нинди үзгәреш? Нәрсә булган? Йөрәккә ни җитешми? Сораулар һавада асылынып кала. Хәзерге медицинаның үзенә ышанычны, ихтирамны сакла та алган төп көче - вакытында тукталып кала белү, уен карталарын ахыргача ачып бетермәү һәм, бабайлар әйтмешли, күзгә төтен җибәрү түгелме икән? Ә Кәримгә килсәк, табиблар куйган диагноз аны һич кенә дә ышандырмый. Дөресрәге, аның күңеленә ятышмый, дөньяга карашына, тормышка олы мәхәббәтенә туры килми. Ул үзен ифрат яхшы хис итә, һәр иртән салкын су белән коена, табиблардан кача-поса булса да туктаусыз хәрәкәттә: йөреп тора. Төз аяклы чибәрләрне күз иңенә алырга да вакыт һәм көч таба, һәр җирдә, хәтта хастаханә кебек изге урында да тулып яткан шымчылар Кәримнең тыйгысызлыгын хупламыйлар, һәр кыланышын тиешле җирләргә ирештерә торалар. Ә Кәримне "тик ятмасаң, үзенә үпкәлә", "эшеңә хәбәр итәм" дин тә куркытып булмый. Чыгар да китәр. Ә хастаханә өчен ул бик зур танышлык аша табылган чит ил даруы төсле кадерле. Табибларда шулай да хыял уены көчле икән. Уйлана-эзләнә торгач болар Кәримне урында яткыруның берничә әмәлен уйлап таптылар. Иртәнге чәйдән соң палатага озын буйлы, чәчсез йомры башлы, зур, көчле куллы массажист килеп керә торган булды. Олы, тигез сәке төсле махсус станга җәеп салып, ике-өч сәгать интектерә Кәримне татар фамилияле абзаң. Без бит массажны сөяк шыгырдату, ачык җиргә шап-шоп бәрү, көтмәгәндә авырттырып чеметеп алу, соңыннан "тәмле" иттереп сыйпаштырып кую дин кенә күз алдына китерәбез. Ай-Һай, җәфалауның төрләре дә, алымнары да, "моно", "инди", "кытай терапиясе" шикелле сәер атамалары да күп икән. Алар турында сөйләү озынозакка китәр иде. Иң мөһиме: бөтен тәнгә ясалган мондый күнегүләрдән соң, ике сәгатьләп тыныч кына ятып тору тиешле икән. Шунда инде төшке аш, аңа тоташып көндезге йокы вакыты килеп җитә. Баксаң, Кәримгә бер коридорны ике итеп йөрергә вакыт та калмый. Ә инде көзге саран кояш хастаханә бинасының артына төшеп, тәрбиясез эңгер-меңгер үзен фани дөньяга хуҗа итеп таныта башлагач, палатада психиатр пәйда була. Үзе башка адәми затлардан бер ягы белән дә аерылып тормый тникелле. Колагы колак, борыны нәкъ борын төсле. Ияге дә, илаһи ихтыярын күрсәтеп, Али баба талаучылары сакалы төсле алга чыгып тормый. Ә инде менә тавышы... Кәрәзле чәчәк балы төсле татлы, яраткан кызлар карашы кебек ягымлы, билгесез киләчәк кебек үзенә чакырып тора. Психиатр дигәнебез башлап Кәримне урынына яткыра, үзе йомшак креслога җайлап утыра да гомуми хәл-әхвәл, чирнең гомуми агышы, ашказанына кабул ителгән даруларның күңелгә хуш килү-килмәве турында тәфсилле итеп сораштырырга керешә. Утыз сигез яшьлек гап-гади соры күзләрен, мишәр әйт мепши, потолокка багьш, сәрхуш җимнәрен, оста балыкчы төсле, Кәримнең инфарктлы йөрәгенә, санау, хисап машиналары буыннары белән тулы миенә юнәлтә. - Сезнең эшләр, Кәрим ага, көннән-көн алга бара. Авыру сезнең нык ихтыяр, халыкчан характер, яшәүгә дәртегез белән ярыша алмыйча артка чигенә. Дөрес, чирегез артык җитди түгел болай, бераз каранып, төзәнеп алу өчен сәбәп кенә дияргә дә була. Бераздан йөгереп эшкә дә чыгып китәрсез, тиз арада йөзгә дә җитәрсез! Башкача мөмкин дә түгел: сылу хатыныгыз сезне бик нык ярата, җанын ярып бирергә әзер тора... Ә дөнья нинди матур, нинди киң, ямьле, ятписе дә яшисе, - ди психиатр, кулларын очып китәргә әзерләнгән бөркет төсле җилпеп. - Дөнья бит ул күрә, андый белсәң, Иран осталары чиккән келәм төсле чәчәкле, затлы. Дөрес, безнең күңелдә яз булса да, чынбарлыкта хәзер көз, чәчәкләр безнең кебек үк йокыга китеп бара. (Психиатр, кинаяле чагыштыруыннан ифрат канәгать калып, Кәримнең тышкы басымны көчкә күтәреп торган күзенә, керфекләренә сөйкемле караш ташлый.) Табигать үзен язгы яңа тормышка әзерли, туачак дәртле мәхәббәт сагышын төяп ялга китә. Көзен чәчәкне болыт алыштыра. Чәчәктән аермалы буларак, болыт - үлемсез, болыт - мәңгелек. Кеше зиһененең тирәнлеге, сыгылмалылыгы, мәңгелеге хас болытларга. Аларның характеры да нәкъ кешенеке төсле тыйнак, кырыс, сүнмәс хис белән тулы. Минем ышануымча, кеше нәкъ менә болыттан яралган да иңде. (Кәрим күңеле белән бу олы идеягә ытттанып та куйды. Әмма үзен борчыган һәм киләчәктә дә бимазалаячак бер сөальне наданлыкта гаепләнүдән куркып бирмәде: самолетлар, ракеталар булмаган заманда кеше, ничек кулын-аягын сындырмыйча, болытлар югарылыгыннан җиргә төшә алды икән, әллә әкият паласын эшкә җиккәнме соң?) Шул ук вакытта болыт төрле ихтыярларны тәненә сеңдергән җылы, шадра диңгез чалымнарын да үзенә җыеп алган. Менә ул тозлы диңгез дулкыннары рәвешенә кереп, безгә якынлаша, тәрәзә, ишек ярыкларыннан бүлмәгә иңә, безнең тәнгә, мигә, йөрәккә сеңә... Болыт әле генә туган бозау төсле җылы, якын, газиз, кулыңны да тидермәслек йомшак, назлы... Ул бездә кала. Безне саклап, гырылдамый гына йокыга тала... Психиатр өмет, ышаныч белән тулы түгәрәк соры күзләрен Кәримгә юнәлтә. Күктән җиргә иңгән шадра болыт көчен күтәрә алмаган озын керфекләр күзне каплаганнар, җылы болытны үзенә сеңдергән акыл ялга туктаган. Психиатр, үз-үзеннән канәгать калып, ваемсыз кошка якынлашкан мәчедәй сак кына урыныннан тора да, палата ишегенә чүпрәк кыстырып, чыгып китә. Коридорда аны, гадәттәгечә, бер төркем авыру көтә. Кә римне йоклату алар өчен Шерлок Холмс турындагы нәфис фильмнан да кызыклырак. - Йә, ничек? Сеңдеме? Озаккамы? һәркем сорау кыстырып калуны үзенең изге бурычы саный. Психиатр үзен әйләндереп алган авыруларның күбесеннән буйга кыскарак булса да, күз карашын ничектер гавам өстеннәнрәк йөртүгә ирешеп: - Ике сәгатьлек гарантияле йокы! Йокламаска бик тырышып карады. Ә без... Бармакны шартлата-шартлата, ул китеп тә барды. Палата янына җыелган халык психиатр хәбәрен төкерек белән йотып, авызны табигый хәленә җыярга да өлгермәде, ишеккә кыстырылган соры чүпрәк шап итеп идәнгә төште, аннан гомерендә йокы заты күрмәгәндәй ачык, шат йөзле Кәримнең башы, аннары бераз тниңә башлаган корсагы күренде. Авыруларның нинди сорау бирәсен алдан сизепме (укыган кеше укыган кеше иңде ул), берәүне дә интектермичә, затлы дару өләшкәндәй әйтеп салды: - Йокларга исәбем дә булмады. Тизрәк олаксын дип кенә күзне чемердәтеп йомдым һәм иҗтимагый тигезлек хакына берике кавым гырлап та куйдым. Ул да гап-гади кеше ич, аның да кешечә ятписе килә. Тук итеп! һәм, нигәдер кызып китеп: "Башка кешеләрдән бер аермасы да юк. Хәтта аяклары да йонлачтыр дип уйлыйм", - дип өстәп куя. Озын коридорның аргы башына җитеп килгән һәм, нидер сизенеп, адымнарын тизләткән психиатр ягына карап, санау машиналарының клавишларына баскандай кулын изәде дә, тагын өстәп куйды Кәрим: - Тыныч йокы, дустым! Урман хуҗасы Алабуга каласының иң затлы залы халык белән шыгрым тулы. Туң йөрәкчеләр тын алырга да куркып утыра. Күзләр сәхнәдә. Шәһәр партия оешмасының хисап җыелышы бара. Районның иң мөхтәрәм кешеләре президиумны бизи. Үз-үзенә ифрат гашыйк, Чистай ягыннан килгән беренче сәркатип, киң күкрәген мөнбәр өстенә үк куеп, көр тавышы белән чыгышын укый. Доклад күптәннән язылып куелып, бер сөйкемле сөяге Казанга алып китеп, тикшерткән, өстәткән иде. Кичә үзе карап чыгарга да вакыт тапты. Укылган битне яңасы алыштыра. Барысы да бирелеп тыңчаган чырай белән утыра. Нотыкчының талканы коры икәнлеге һәммәсе нә мәгълүм. Бер куштаны Фәлән Фәләнович сөйләшеп утырды яисә кирәкле урында тиешенчә кул чапмады дип җиткерсә, синең алда оҗмах ишекләренең сигезе дә шап итеп ябылачак. Беренченең эчтәлектә дә, залда да кайгысы юк. Тормыш арбасына җигелеп күп тартты иңде, җитте. Башында үзгә уй, башка хәсрәт. Бүген олы хуҗа кунакка киләсе. Иртүк барып, кабул итәсе йортны, сый-хөрмәтне, суыткычтагы әйберләрне үзе барлап кайтты. Ит бәлеше, кабак бәлеше, тутырган тавык, балык, каклаган каз, чөгендерле катык, кымыз кебек нәрсәләр барысы да уйланылган. Ул аның зәвыгын белә. Кискән, туралган салатларны яратмый. Помидор, кыяр, суган шул килеш тәлинкәдә ятарга тиеш. Үзе алып, шытырдатып, уртлап кабарга ярата. Без дә хәзер шулай уртларга өйрәнеп киләбез, дип уйлап куйды ул, елмаеп җибәргәнен сизмичә дә калып. Залда утыручы ахмаклар ни өчен кәефе яхшырып китүен аңламыйлар. Ә бит ул Яңа Менделеевск заводын төзүчеләрне кискен тәнкыйтьли, күреләчәк чаралар белән куркыта. Юк, аны өстәл муллыгы, очрашуның тиешле дәрәҗәдә булачагы борчымый. Бар да о'кэй булыр. Шул бәхетле мизгелне тизрәк якынайтасы, элек әйткәннәрне кабатламыйча, хуҗаны төплерәк мактыйсы, кызыклырак тост әйтәсе иде. Башка бер рәтле фикер килми, шайтан алгыры. Язгы чәчүгә әзерлек мәсьәләләрен яктырткан бүлеккә килеп җиткәч, мөнбәргә, укып яткан бит өстенә, кәгазь кисәге китереп салдылар. Анда өч сүз язылган иде: "Урман йорты янган". Сакалына чал кереп, башына акыл кермәгән кеше мондый язмадан югалып, тотлыгып калыр иде. Ул барысын да аңлады, йортның януы, сәбәбе, максаты аны артык борчымады, тикшерербез, ачыкларбыз, җәзасын бирербез. Иң мөһиме башкада иде: димәк, хуҗаны анда кабул итеп булмый. Нәкъ менә шул минутларда ул Казаннан машина белән чыгарга тиеш, өч сәгатьләп вакыт бар. Шул арада кунак өстәлен башка җирдә көйләп, хуҗаны юлда тотып аласы булыр. Туп-туры утлы кисәүләр янына барып төшсә, нишләрсең?! Беренченең аркасына тир бәреп чыкты, җиденче трестның төзелеш планнарын туктаусыз өзүе турындагы бүлекне ул шырыйлап кычкырып укыды. Зал шым калды. Димәк, бу идарә начальнигының язмышы хәл ителгән. Юк, бу чүп-чарны укып, кадерле вакытны уздырырга ярамый. Залга туры карап: - Мине срочно Мәскәү телефонга чакыра. Докладны икенче секретарь Дамир Ягъфаров укып бетерер һәм активны дәвам иттерер. Гафу итегез! Шунда ук беренче рәттә утырган нефть идарәсе начальнигының колагына нидер әйтте дә чыгып китте, залда башкача күренмәде. Фирка җитәкчеләренең теләсә ни кыйлана алуына кү неккән зал, Беренченең җаваплы җыелышны ташлап китүенә, керфек тә какмады. Җир мае хуҗасын үзе белән алуы да гаҗәп түгел. Акча, мунча, катер, вертолет аның карамагында. Әйтик, аңа өе биек, өйрәсе сыек институт ректорының ни пычагыма кирәге бар. Бу оешманың барлыгы турында язгы чәчү, печән әзерләү, бәрәңге, чөгендер җыю вакытында гына искә төшерәләр. Чур, алдыйм. Кабул итү имтиханнары вакытында фирка хуҗалары безгә игътибарлы. Залда калганнар докладны тындап бетерде, аны тикшерүдә катнашырга теләк белдергән унтугыз фиркачының унберен тындагач, урыннан килгән тәкъдим нигезендә, фикер алышу тәмамланды, алдан әзерләп куелган карарлар кабул ителде. Мул буфетлардан алынган ашау-эчү әйберләрен култык астына кыстырып, һәркем дусише, якыннары белән машиналарга утырып таралышты, активны югарырак дәрәҗәдә башка урында дәвам иттерде. Бу гадәти хәл онытылды. Берничә көннән соң, пединститутның спорт лагерена барырга туры килде. Безнең коймадан йөзйөз илле метр чамасы ераклыкта әле яңа гына төз, игезәк балалардай бер-берсенә охшаган, шыгырдап, балавыз сыгып торган нарат бүрәнәләрдән авыл клубы хәтле йорт корып куйганнар иде. Мөслим, Актаныш якларыннан килгән балта осталары җәй буена өйне бик матурлап эшләделәр. Читтән карап торсаң да, күзне иркәли, кеше кулының көченә сокландыра торган йорт иде. Эченә керергә насыйп булмады. Менә шул мәһабәт бинаны, сәнгать әсәрен каһәр суккан ут йотып алган. Урынында кара күсәкләр калган һәм ямьсез, ялгыз теш шикелле морҗасы гына тырпаен тора. Хәер, сер тотмас үрдәкләр "горком дачасы" янган икән, дигән хәбәрне шәһәргә китереп җиткергәннәр иде инде. Шунда ял итүче хуҗалар беркайчан да бу урынны үз исеме белән атамыйча, "кордон", "урман хуҗалыгы", "Урал йорты" кебек төрле һәм серле исемнәр белән әш-мәш китерсәләр дә, халык телендә аның билгеләмәсе бер генә булды - "горком дачасы". Колак ишетү бер хәл, үз күзең белән күрү бөтенләй икенче нәрсә икән. Янгын урынында инде сүндерүчеләр дә, борчылучылар да күренми. Тик урман хуҗасы Урал гына йорт урыны тирәли йөренеп тора. - Менә бит нәрсә булды әле. Янгын шундый йортны сыер теле белән ялагандай, ярты сәгатьтә юкка чыгарды. Тез астына китереп сукты, малай, - дин каршы алды ул мине. - Нәрсәдән чыкты соң янгын? Урал як-ягына каранып, тирә-юньдә шымчылар күренмәвен тикшереп алды да сүзен дәвам иттерде: - Тез астына китереп сукты, малай. Ул көнне бит Табеев киләсе ие. Бар нәрсә әзер. Электриклар чоланга ут уздырдылар да китеп бардылар. Ике сәгатьтән йортны ут чорнап алды... Замыкание булган диме шунда. Күршем пәһлеван кулларын, һавадагы бөркет төсле, як-якка җәеп, сөйләвен дәвам итте. Сокланып карап торам үзенә. Ә исемне мулла белеп кушкан. Нәкъ Урал таулары шикелле олы гәүдә, түгәрәк табак бит, хислелек, дәртлелек билгесе булган калын иреннәре, шуларны ким-хур итмәс борыны, тырпаен торган колаклары, ун ел мәдрәсәдә интеккән шәкерт беләкләре юанлыгындагы бармаклары - барысы килешеп тора. Холкы сабыр, әтрафлы, беркайчан да йөгереп, кабаланып китмәс, чебенгә чукмар күтәрмәс, җил-буран уйнатмыйча гына, тирә-як урманга тулы хуҗа булып йөрер. Шул ук вакытта Урал торгынлык заманасы кешесе. Үзен ни өчен биредә тотканнарын белеп яши. Югары дәрәҗәле түрәләр күңеленә хуш килердәй кешеләрдән бер генә нәрсә таләп ителә иде ул чорда - сер саклый, телне бәйдән азат итәсе килгәндә дә, хәбәрне ифрат кызыклы булганда да, теш арасында калдыра белү. Бу яктан Урал үрнәк, өлгер сакчы иде. Әйтик, хуҗаларның анда ял итүен белүе кыен түгел. Тамак төбе гел кымырҗып торган Уралның "зәмзәм суы"н капмыш дәрәҗәсе буенча чамалап була. Болай да ашказанында начар микроблар үрчергә ирек бирмәгән күрше, кордонга кунаклар төшкән көнне артыграк кызмача булыр һәм беркем белән дә артык гәпләшеп, ваклашып, чумарага катык катып утырмас. Симерүе җитүдән, эреләнүдән түгел, ә берәр артык сүз ычкындырудан курка урман хуҗасы. һәрнәрсәдән хәбәрдар булырга яратучан, шул тирәдә ял итүче укытучы халкы, күршедәге сәяси, икътисади хәлләр белән кызыксына башласа, аның җавабы әзер: - Мин бернәрсә белмим, беркемне күрмәдем, монда кем дә юк. Көннәрдән бер көнне Уралга йомыш төште. Институтның ял базасына беркетелгән автобусның суыткычын әйләндерүче резинасы өзелә. Күршедә аның барлыгы мәгълүм. Урманда саесканнар күп, сер тотуы кыен. Гадәттәгедән артыграк салмыш Урал безнең койма янына ук килеп, төз наратка сөялеп, затлы тәмәке төтәтә. Җөен-җөйгә китереп, сәлам бирдем. Керфекләрне күтәрүгә хәләл көчен әрәм итмәде күрше. Әмма калын иреннәр ачылып, яраткан сүзләрне кысып чыгарды: - Мин бенәрсә белмим... - Тукта әле, Урал. Миңа беркем дә кирәкми. Үз хәсрәтләрең үзеңә булсын. - Мин бернәрсә белмим, беркемне күрмәдем... - Урал, мине таныйсыңмы? - Танымаска, мине дурак дип белдеңме әллә. Син институт ректоры Тәлгат Нәбиевич. - Соң, шулай булгач, тында әле. - Мин бернәрсә белмим... - Урал, автобус радиаторының түгәрәк резинасы өзелгән, ул синдә бар, диләр. Бурычка биреп торчы. Җавап шул ук. Уралның "син белгәнне мин казык башына элгән, миңа бүген бәйләнмәгез" диюе иде. Шул көнне аңардан башка сүз алып булмады. Кирәк әйбер турында әйтеп тә торасы юк. Икенче көнне иртән, кунак хуҗалар таралышкач, автобус йөртүчегә резинаны үзе китереп биргән. Шикаять, имзасыз хатлар котырынган, сәясәт гайбәткә корылган заманда Урал кебек авызына йозак сала белгән кешеләр югары бәяләнде. Хәзерге фитрәт хәсрәте генә "җитди" кешеләрнең кыйммәтен җуйды. Кунак ашы кара-каршы дигәндәй, хуҗалары өчен җанын фида кылырга әзер Уралга да малны кызганмадылар. Урманда да һава белән туенып торып булмый. Аның табигатькә мөнәсәбәте нәкъ Гамил Афзал язганча иде: "Адәм улы кисә торыр, урман һаман үсә торыр". Балаларына Чаллыда фатир юнәтү, мебель, машина алу кебек тормыш-көнкүреш мәшәкатьләрен дә онытмады Урал. Муллыкның беренче билгесе - юмор хисе. Урман хуҗасына өр-яңа, соңгы марка "Запорожец" алып бирделәр. Әлеге машина "үпмичә, сәламләмичә" узган нарат калмагандыр юл өстендә. Уралны яньчелгән машина борчымый. - Гаеп миндә түгел. Бабайлар агачны дөрес утыртмаган, читкәрәк алырга иде. Машина жалко дисеңме? Тимер бит ул. Шайтан бирде, Ходай алды. Сирәк тешләрен күрсәтеп, чын күңелдән көлә Урал. Урманда хатыны белән генә яши алар. Чын исемен хәтерләмим, барысы да аңа яратып, Рая апа, дип эндәшәләр. Балык төсле тыныч, сүз-тавыш чыгармас шундый хатын-кызны башка күргәнем юк. Дөньяви бурычларын дөрес аңлап алган. Уралдан балалар тудырып, үстереп биргән. Хәзер аның төп вазифалары: иренең йокысын саклау, шәүлә төсле аның артыннан йөрү, каршы сүз әйтмәү, вакытында ашату. Ул өстәл янында торырга тиешле урындык кебек. Шул тормышыннан канәгать, беркайчан зарланмас, үзе утырган ботакка балта чапмас. Урман хуҗасын тавыш-гауга, җәнҗал белән алдырып булмасын чамалый хәләл җефете. Бүген Урал янган кисәүләр арасында беркадәр югалып калгандай күренә. Кешедән, Аркадий Райкин шикелле, "ну, ничек янды, көчле яндымы, яхшы яндымы" дин сорап булмый ич. Күршенең хәтер сандыгын бушатасы килгәне күренеп тора. Сүз катуны да көтмичә, башлап китте: - Пожарныйларга хәбәр иттем дә йөгердем йорт янына. Ишекне тибеп төшердем дә эчкә үттем. Төтен баскан. Идәннәргә бик шәп иран, төрек, таҗик келәмнәре түшәгәннәр иде. Шу ларның берсен эләктереп алып, урамга, чирәм өстенә чыгарып ташладым. Шундый матур, менә бу болындагы чәчәкләр төсле, чуар, йомшак. Икенчесе артыннан йөгереп керергә җыенганда, маңгайга бер уй төште. "Туктале, Урал, ни пычагыма син аларны чыгарып, чиләнергә тиеш әле. Соңгы бушлатың белән кашларыңны көйдерә-көйдерә ташысаң да, алар сиңа тәтемәячәк. Нишләп әле тиленең акчасын торна итеп кычкыртырга". Йөгереп килдем холодильниклар янына. Икәү, җилкәгә арка терәп утыралар. - Нәрсә, суыткычларны чыгарырга булдыңмы? Минем беркатлы соравымны колакка да элмәде Урал. - Икесе дә имән агачы утында пешерелгән колбаса, һәртөрле әзер итләр, "Золотое кольцо", "Столичная", "Посольская" кебек ак аракы, әрмән, дагыстан коньяклары, кызыл, кара икра, балык консервлары белән дыңгычлап тутырылган. Ә ут иңде түбәдә уйный, бүрәнә араларындагы мүкләр яна, бернәрсә күренми. Холодильник янындагы тәрәзне аяк белән бәреп төшердем дә андагы затлы ризыкларны үләннәр, куаклар арасына ыргыта башладым. Җирдән көткәнне, Аллам күктән бирде. Урал кыска гына тукталыш ясап, дәвам иттерде: - Рәхмәт әле архитекторга. Йортны күлгә каратып, комлы яр буена ук китереп салган. Мамадыш, грузин, абхаз "малайлары" комнан шуышып төшеп кенә торалар. Йкесе генә ватылган. Аның да берсе, хатын-кыз өчен китерелгәне, сухой. Суыткычларны бушатып өлгердем. Өстәлләрдәге нигъмәтләр шул килеш ут астында калды. Тын алу кыенлашты. Үземә дә тәрәзәдән шылырга туры килде. - Келәмнәр шунда калдымы? - дип, сүз кыстырырга җөрьәт иттем. - Конешно, тегесен дә райпо хуҗасы машинасына салып алып китте. Өенә бушата иңде ул аны. Ут сүндерүчеләр килеп җиткәндә, йортның язмышы хәл ителгән иде. Ниндидер актлар төзеп, кул куйдырмакчылар иде дә, "мин бернәрсә белмим, беркемне күрмәдем, монда кем дә юк" дип, куып чыгардым үзләрен. - Хуҗаны ул көнне кая кабул иттеләр икән соң? - дигән сөальнең авыздан чыкканын сизми дә калдым. Әмма Уралның җәясе нык тартылган булып чыкты. Сыртка төшмәде. - Мин бернәрсә белмим... Ул берни булмагандай, өзелгән сүзен ялгап китте: - Менә шуннан бирле оҗмахта яшим. Үлән, ком, куак арасыннан эзләгән саен нәрсәдер килеп чыга, табам да кабам, кабам да, тагын табам. Барысы да боргычлы, пробкалы шешәләр. Ишеткәнең бармы икән шундый мәзәкне. Брежневка ветераннар зарланып хат язганнар, янәсе шешәләрне тимер колакча сыз чыгара башладылар, мәшәкате күп, пычаксыз ачып булмый, тешләр юк. Колакча куйдыр. Брежнев бабай өенә кайтып, суыткычыннан яртыны алган да пробканы шартлатып борып ачкан. "Нәрсәгә моңа тагын колакча кирәк икән, вәт җүләрләр, бордың да ачтың", дин әйткән ди. Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмичә, диләрме әле. Вәт шул. Сирәк тешләрен күрсәтеп, рәхәтләнеп бер көлде дә, артыграк сөйләп ташлаганын андап, "безнең арада калсын", дин кисәтүне кирәк тапты. Сезгә, зыялыларга, артык ышанырга ярамый, телегез сөяксез, янәсе. Урал хаклы. Минем җавапны көтеп, вакытын заяга уздырып тормастан, ул "мин бернәрсә белмим..."ен халык көенә шыңшый-шыңшый китеп барды. Исемен аклый бит урман хуҗасы. Ерактан ул Урал тавының табигый бер дәвамы кебек күренә иде. Сәмруг кош Апае ягыннан килгән колга буйлы егет, җәтмәгә эләккән балык кебек, авызыннан ләм-мим сүз чыгармыйча күзләрен елтыратып тик утырса да, доцент Мифтах Сәләхетдинов аңа "өчле" куйды. Керү имтиханнарын алучыларга өстән, егетләрне кире бормаска, дигән катгый әмер төшерелгән иде. Начар билге алган авыл кызлары, ачы язмышларына ризалашып, укытучыга ни өчендер рәхмәтләр әйтеп, җылыйҗылый чыгып китәләр. Шәһәрнекеләр үзләрен башкачарак тота. Әнә җыйнак гәүдәле, гыйнвар кары кебек ап-ак чырайлы Казан кызы, кабырга астына энәсен төртеп, Мифтахның кәефен бозып чыкты. - Мин риза түгел. Рәтләп тыңламадыгыз, өстәмә сораулар бирмәдегез. Апелляциягә язам, барыбер укырга керәм, - дип тузынып сөйләште. Нишләмәк кирәк, укырга керүчеләрне имтиханчы сайлап алмый. Кайда янгын - шунда җибәрелгән янгын сүндерүче кебек, укытучы да гариза биргән яшь адәми затны сыный, тикшерә, бәясен куя, киләчәгенә язмыш мөһерен суга. Бүген соңгы көн. Ниһаять, котылдылар авыр җәзадан. Мифтах, иркен сулап, өстәлдәге кәгазьләрен арткарак шудырып, кулларын өскә күтәреп, рәхәтләнеп киерелде, оешкан кан күзәнәкләрен уятып җибәрде. Бәхетле мизгелне, елак бала тавышы чыгарып, интек ачылу бүлде. Бүлмәдә бер ир пәйда булды. Күңеле нидер сизенгән Мифтах, керүчегә игътибар бирмичә, кәгазьләрен җыештыруны дәвам итте. - Сулешерга керек иде. Бик важно. Үз телен оныткан татар шивәсе аһәңе килгән якка карамыйча гына: - Хуш. Тыңлыйм сезне, - дип, шөгылен дәвам иттерде доцент. - Мин - минбыттан. Ибатулин Илдар булам. Максудович. Яратып, иркәләп әйтә. Әйтерсең лә элеккеге фирка исеменнән эшче халкына затлы бүләкләр өләшә. - Мин двойка алган Шафикова Ләйсән турында. Ул - миңа никто. Ятим бала. Соседлар без. Мифтах рөхсәт сорап та тормыйча, янәшәдәге урындыкка оялаган әрсез зат ягына борылып карады. Имәнеп китте. Мондый кыяфәтле бәндәне яныңда түгел, урамда да очратканы булмагандыр аның. Юк, гарип-гораба дип булмый аны. Буе да уртачадан калкурак. Чандыр гәүдәне эченә алган соргылт-яшел куртканы элеккеге СССРның бүлгәләгән картасы шикеллерәк шакмаклы аксыл чалбар дәвам итә. Ә менә йөзе... Аны хәтергә кадаклап кую өчен ике кат күрешүнең хаҗәте юк. Көл сипкәндәй аксыл чырай. Бите шулчаклы кечкенә... Күзне, йөзнең яртысын каплаган калын пыялалы олы күзлек астыннан кош томшыгы кебек бәләкәй борын чыгып тора. Нечкә иренле, агач кашык та сыймаслык җыйнак авызны түбәнгә таба бөтенләй юкка чыккан аскы ияк тәмамлый. Уртача йодрык хәтле генә башны йомшак кәзирүкле кепканы хәтерләткән кәпәч томалаган. Йөзе кемнедер, нәрсәнедер, ниндидер җан иясен искә төшерә. Мифтах аны бүре, мәче белән чагыштырып карады. Юк, берсе дә батмый. Олы кошка якынлыгы бәхәссез. Мәгәр ниңди очар затка охшаганлыгын тәгаенли алмады. Сәер тойгы калдырды күңелеңдә чакырылмаган кунак. Ихтыяҗ чыкканда, кырыс сөйләшә белү осталыгына ия иде Мифтах Нәфис улы. Якыннан белмәгән кешенең аркасыннан чымырчык суык үтәрлек иде аны тындагаңда. - Мин сезне белмим, кем иптәш. Дөресен әйткәндә, белергә дә теләмим. Минбыт белән бүрәнәләрем бүленгән. Гафу итегез, бәя куелган, эш беткән. Кыз ифрат йомшак, әзерлеге юк. Аңа ничек тартсаң да, "икеле"дән артык куеп булмый иде. Гаҗәеп хәл, кошбитнең кырыс тавышка кечтеки иягеңдәге йоны да селкенмәде. - Оценка дөрес куелган. Понимаете, ятим кыз. Соседлар. Әтисе үлде, пьяница иде. Әнисе - медсестра. Миңа алар никто. Ну, мин помогу! Жалко ведь баланы. Китте-китте сөйләнеп, бер үк нәрсәләрне кабатлый. Җитмәсә, авызыңда ботка пешерә. Тәкате корыган Мифтах кайчы белән бау өзгәндәй кырт кисте: - Минем белән сөйләшү файдасыз. Заяга вакыт уздыру гына. Миннән хәзер берни тормый. Хушыгыз! Үзенчә кискен, катгый итеп әйтте кебек. Теге бәндә аны әллә ишетте, әллә юк, һәрхәлдә, җитди кабул итмәве күренеп тора. - Понимаете, минем өченге ул кем де тегел. Кыз жалко. Мин үзем Сахалинда туып-үскен. Казанда биш ел гына живу. Минбытта эшлим. Министр здравоохранениены яхшы беләм. Нового. Финанс-экономическийда знакомый профессорларым күп. Кыз жалко. Апелляциягә бирик әле. Минбытта эшлим мин. - Анысы сезнең хокукыгыз. Апелляциягә дә бирә аласыз, жалоба да яза аласыз. - Юк, мин андый человек тегел. Мине ул кыз кем де тегел. Минбытта эшлим. Кирәк булырмын. Сөйләшүдән тәмам алҗыган, үзен гарык иткән бу афәттән ничек булса да котылу турында гына хыялланган Мифтах кулын селтәде: - Барыгыз, сөйләшегез, мин каршы түгел. Сахалин якларында үскән озын кулларын селти-селти, "кош" очып та китте. Кемнәрнең башын катыргандыр, нәрсәләр вәгъдә иткәндер, анысын Алла белсен. Кабул итү комиссиясенә чакырылган Мифтахтан, "икеле"не "өчле"гә тәки төзәттерделәр. Башка фәннәрен яхшы тапшырган кызга мәктәп укучысы статусын яңага алыштыру өчен бик җиткән иде бу. Ярым ятим икәнен дә искә алганнар, күрәсең. Өлкән имтиханчы буларак, Мифтах студентлыкка дәгъва итүгә хакы булган яшьләр белән әңгәмә уздырырга тиеш. Бу сөйләшүнең бер тиенлек файдасы булмаган кебек, әллә ни зарары да юк иде. Шулай кабул ителгән. Иң соңыннан Илдар Ибатулин белән бәхетле кыз керделәр. - Зур авырлык белән үттегез институтка, - дип башлады сүзне җаваплы кеше. - Кадерен белергә кирәк. Тырышып укыгыз. Белемегез әллә ни түгел. Үзегез дә чамалыйсыз булыр... Укырга керүченең ата-анасы, гаилә хәле турында сораштыру кабул ителгән. - Әниегез кем булып эшли? - Медсестра. - Әтиегез? Ак чырайлы кыз сискәнеп уянып киткәндәй булды. Йөзенә кызыллык йөгерде. Ян белән утырган Илдар ягына төртеп күрсәтте. Янәсе, әттәсе биредә утыра. Башка берәү булса, сорашыр, төпченер иде. Мәсьәләнең шактый катлаулы икәнен шәйләгән Мифтах елмаеп кына куйды. Минбыт әһеле кызның хәрәкәтен күрмәмешкә салышты. Ләйсәнне чыгарып җибәрделәр. - Сез миңа понравились. Я не такой человек. Яхшылык эшлисем киле, - дип сүз башлады Ибатулин. - Рәхмәт. Рәхмәт. Миңа берни кирәк түгел. - Сез дөрес тегел атесез! Менә без живем. Мин үзем Саха линнан. Татарча начар сулим. Аракы эчәбез, хатыннар белән йоклыйбыз, сатабыз, сатылабыз. Кемнедер... үтерәбез. Дураками прикидываемся. Шул халебезге привыкли. Бер уянып китесен... На тебе кемнендер взгляды. Кем ул? Син узенме, другой человекмы? Юк, ул синең долг, ничек әле Казанча, бурычын. Мин бурычлы кала алмыйм. Мин минбытга эшлим. Мин... Илдар үзенә бер дәрт, көч белән илһамланып, онытылып, сүзләрне бутый-бутый, урта бармагына күгәрчен башы хәтле алтын балдак кигән кулын һавада болгап сөйли. Аңа ышанасы килеп китте доцентның. Эчкерсез, ихласлы күренә бит. - Соң нинди изгелек эшли алырсыз икән соң инде миңа? Болай гына соравым. - Машинагыз бармы? Автомобилегез? - Каян килсен ди ул. Окладта утырам. Хатын - балалар врачы. Ике малай үстерәбез. Әнә хәзер бәяләр нинди? Машина безнең өчен - тилеләр хыялы. Илдар Максуд улы, Сахалин татары, урыннан сикереп торып, бүлмә буйлап йөренеп алды. Йөзе тагын да тартылды, кечерәйде, куллары озынаеп, тезләрен узып китте. - Можно сделать. Машинаны атэм. - Ничек итеп? Миндә андый акча юк, - диде тавышы өметсезлек, чарасызлык белән тулы хуҗа. - Оештырып була. Москвада бер фирма есть. Машинаны бик дешевога алып була. Мин минбыт егетләренә, финанс-экономическийның ике профессорына сделал. Мифтах ышанырга да, ышанмаска да белми утыра. Дон-Кихотмы, Хлестаковмы, әллә үзебезнең милли Саламторханмы бу? һәр адәм баласында җиңел тормыш ягына үгетләп яткан сары шайтан утыра. Бәлки... Доцентның яңа танышы шул арада күпсанлы кесәләреннән кәгазь белән ручка чыгарып язарга, санарга ук кереште. - Акчаны анларга сдаем. Каждый месяцка 200 процент чиста прирост. Биш-алты айда новый машина алып була. Гамәл нияттән тора. Йөзенә искитмәүлек, илләм битарафлык пәрдәсе төшерергә тырышса да, эчен пәри тырнады, кабих комсызлык кытыгын уятты. Аннан бәйсез төстә сорап куйды: - Арзанын ничә айда оештырып була, дисең инде? - "Таврия", - диде Илдар тантаналы рәвештә. - Андыйны ике-уч месяцта можно организовать. Каз каңгылдар һәр җирдә, ир абыныр тар җирдә, диләр шул. Танышы Барыйның "Таврия" маркалы машинасына кызыкканы исенә төшеп, бәгырен телгәләп үтте. Әче дару капкан баладай төкереген көчкә йотты. - "Таврия"нең ишеге икәү генә инде аның. Җайсыз, - дигән булды, үзенең машина тануына сокланып. - Хазыр дурт ишекчене выпускают. Может шундые попадется. Хыялы чүпрәле камыр төсле уянды доцентның. Менә өйләре каршында затлы ат кебек борынын өскә чөереп, ап-ак матттина тора. Мифтах абзагыз уң як ишекне ача да, йомшак җирләрен чәбәкләп, малайларын артка төйи. Машинаны беренче күрүдә, хатынының авызы таҗрая, өнсез кала. Ә ул исе китмичә генә ишекне ача, табигать бизәген алга утырта. Үзе ишекне яба, юк, менә бу хәтлесе ярамас. Эш хакым синекеннән артыграк, дип болай да муенга атланып бара. Хикмәт акчада гынамыни? Абруең булсын, сүзең үтсен, кеше бул! Шуннан, гәүдәсенә мөмкин кадәр җиңеллек биреп, алгы утыргычка үзен ташлый да чалбарын аска тартып куйгандай итә. Аңлаган кеше кебек, алдындагы аллы-яшелле саннарга, рәсемнәргә баккан була, шуннан соң гына ачкычны бора. Машина, хуҗасының кулы кагылуын көтеп кенә торгандай, тавышсыз гына кабына һәм, урыннан кисәк кузгалып китү өчен, газ биргәнне көтә. Чукча турыңдагы мәзәктә әйтелгәнчә, Мифтах дурак түгел. Ашыкмый. Йөрәген тиешенчә җылытасы бар машинаның. Ул, хатынкыз кебек, үзенә иркә мөгамәләне ярата. Каударланма, абзый, ди. Автомобиль - бик якын, шәхси әйбер. Аның холкын-фигылен яхшы беләсе. Үзенең уйлануларыннан бик мәмнүн-канәгать калды доцент. Шул арада Илдар тәрәзә буена барып басты. Уйчан һәм эшлекле кыяфәткә керде. Мифтах тәрәзәдән иңгән яшеллек шәүләсендә яңа мөхлисенең олы уйлар, саф, изге ниятләр белән яшәвенә ышанырга тиеш иде. Гайре мәгъкуль фикерне аның хуплыйсы килде. - Мин яңа марка "Москвич" алырга предлагаю. Биш ай, ну полгода кутерге туры килер. Предварительный взнос ике миллион. Бер өлеше яшел булуы желательно. Аныпгып җитмәдеме, әллә инде башын җүләргә салырга булдымы, Мифтах сорау бирде: - Нинди яшел? - Доллар иңли. Мин Сахалинда туып-үскән. Кешеләргә добро делать яратам. Счастливый итесем киле. Финанско-экономический профессорына машина бирдем. Яңа минздрав министрын беләм... Таныттт нотыкны янәдән тындап бетерергә хәле җитмәде доцентның. - Күпме кирәк була инде дисез? - Ике миллион, минимум. Пятьсоты зелененькие. Нечкә иреннәрен түгәрәккә бөкләде дә, күзлек аша борын очына карап, дәвам итте: - Минем бер друг бар. Майор милиция. Сорыйдыр: "Син аклар яклымы, кызыллар яклымы?" Мин атэм: "Яшелне яратам". Шуннан не пристает. Яшел цвет тынычлата. Иргә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас, дин тәвәк кәлләде Сәләхетдинов. Гөнаһлы җәмгыятьнең берәр төрле нурлы ягы булырга тиенггер ич. Максуд абзый малае дилбегәне үз кулына алып, акча юнәтергә ун көн вакыт бирде дә гаип булды. Эзләгән корт бал табар, эзләгән ир мал табар, дин юкка гына әйтмиләр икән. Тегеләй итте, болай әйләндерде, саклык кассасында хатыныннан яшереп тоткан акчасын (күпме алып кайтсаң да, юкка-барга туздырып бетерә) алды, бурычка чумды. Көтмәгәндә, уйламаганда машиналы булып кую өмете нишләтми икән адәм баласын. Кызган табага эләккән борчактай сикеренде, зык купты. Машиналы булса, хатыны "доцентик" дин мыскыллавыннан туктар иде хет. Ибатулин бераз соңарып, 17 сентябрь көнне офыкта пәйда булды. Офык дигәнебез институт коридоры иде. Югалып торуын җиңел генә, егетләрчә андатгы: - Машина куаладым. Москвадан. Үземә. Хазыр тошып багабыз. Доцентның җавабын, ниятен көтеп тә тормастан, җиңеннән тотып, аска алып китте. Әнә бераз читкәрәк куелган табышы мәгърур басып тора. Юеш ком төсендә. "Москвин" атлы арабаның иң соңгы казанышын кулына төшергән. - Моның пять скоростей, - диде Сахалин татары. - Москвадан чыккач, мафия хвостка басты. 200 мең акча требуют. Теге гора башында бирермен, дидем. Скоростька чыктым^ газга нажал, "девятка"лары белен хур булып артта калдылар. Йөртеп карыйсызмы? Юктырмы, ладно тогда, свой йөртерсез. Машина эченә утырдылар. Илдар арабасын кабызып җибәрде. Йөзендә нәүмиз салмаклык. Теләгенә ирешкән бит егет. Арзан бәягә кулына нинди затлы машина төшергән. "Волга"дан аермасы юк диярлек. - Минем идеалым бар. - Нинди? - дин сорап куйганын сизми дә калды доцент. - Ботен кешегә помогать итү, всех бәхетле ясау. Дөньяда иң ачы нәрсә дә, иң төче нәрсә дә тел, дип дөрес әйтәләр икән. Гарип телле Сахалин татарының шул сүзләреннән Мифтах коры чыбык төсле шартлап сынды. Хатыны гомере буена "син каты бәгырьле, миһербансыз", дин битәрләп йөрткән дәүләт доцентының күңеле тулды, соры күзләренә тозлы төерләр килеп бөялде. Кырында утырган битсез, чырайсыз, күзлек белән күп кесәле курткадан гына торган кешегә булган рәхмәт хисләре җылы агым булып, эретелгән бәлзәм, сары май төсле баш мие, лепелдәвен ешайткан йөрәге, тәненең барча уылдыгы аша үтеп, салкын үкчәсенә төште. Котып тавын да җылытты. Кытыршы теле белән сихерләде дә куйды үзен. Сәләхетдинов дулкынлануыннан, каушавыннан күршесенең кулын гына кыса алды. Ә куллары нык иде Сахалин татарының. - Акчагыз азырмы? - Бераз җитми әле. - Сузарга нельзя. Мин поехал. Шул күрешүдән соң Илдар кайнар тәнгә ябышкан каен себерекесе яфрагы булып китте: телефоннан шалтырата, кафедрага сугыла, бинадан чыгып барганда очрата. Кара кайрак ташы кебек, тынгы бирми. - Ашыгик! Вахыт уходит! Мифтахны өмете хәлиткеч адымга этәрде. Урыс акчасын, долларларны аерым-аерым ак фин кәгазенә төреп, үзе өчен зур байлыкны Илдар кулына тоттырды. Фәлән иптәштән фәлән чаклы бурычка акча алдым, дип ышаныч кәгазе яздырмакчы иде, машинада булган сөйләшүдән соң, шул кәгазьне сорарга оялды. Сүз кодрәтенә буйсынды. Шундый риясыз, гөнаһлыларга җанын бирергә, бөтен татар халкына бәхет өстәргә омтылып торган, яралы йөрәгеңне кулы белән бәйләргә әзер әүлия кешегә ничек ышанмыйсың да, ниндидер намә яздырып, ничек кәефен бозасың?! Илдар акчаларны каударланмыйча гына алды, иркенләп санады вә кәгазьләрдән арындырып, күпсанлы кесәләренә бүлеп куйды. Михнәт белән җыйган хәзинәсен карашы белән чит кесәләргә озатканда, ни өчендер Мифтахка моңсу булып китте. Әмма үзен бик тиз кулга алды: - Рәхмәт иңде сезгә, яхшылыгыгыз өчен. - Без ведь татарлар. Татар кешесе щедрый и доверчивый ул. Мин - Сахалин татары. Кешегә долгка бир, курыкма, ышан, не торгуйся. Сиңа уннан бере кире вернется, яхшы. Спасибо ать. Ошбу сүзләрнең асыл мәгънәсенә төшенеп тә җитмәстән, Мифтах күңелен биләгән җылы тойгыдан һаман да арына алмыйча: - Рәхмәт, рәхмәт, Илдар дус, - дин кенә әйтә алды. - Сез артык стеснительный, ничек әле, оялчан. Күзләрегез... - Мин хатын-кыз түгел лә, - дигән булды Мифтах. Үзенә рәхәт иде. - Ярый, мин побежал. Көтмәгәндә бөтен булган, бурычка алган акчаларын җиде ятка тапшырган хөкүмәт доценты егеткә нәрсәдер әйтергә тиеш иде. - Кайчан күрешәбез? - Бурчылмагыз. Я Вас найду. Мин яңа министр здравоохранения белән бер йортта тора идем... - Адресыгызны да белмим. Телефоныгыз да юк. Каян табармын сезне? - Мин сам найду. Волноваться итмәгез! Туры һәм күчерелмә мәгънәсендә җиңеләеп калган Мифтах, кулын изәп, уку бинасына кереп китте. Милләтнең менә шундый изге, кешелекле балалары читтә каңгырып йөри... Көндәлек мәшәкатьләр белән үзең аша узган вакытны сизми дә каласың. Сәгате көнне, тәүлеге айны алыштыра, адәм баласының гомере шулай үтә дә китә. Мифтах Нәфис улы Яңа елны өендә генә каршы алды. Сахалин татарыннан хәбәр юк. Илдарның теге вакытта санап күрсәтүенә ышанганда, "Таврия"лек акча иңде декабрь уртасына ук җыелган булырга тиеш иде. Күрәсең, егет үзенә тиң итеп, "Москвин" алып бирергә уйлагандыр. Хәбәр тотып алса, ярыйсы иде дә. Гел күренеп йөрү дә кирәк түгел иңде анысы. Дустан дошман күп дигәндәй... Яңа ел алдыннан Мифтахка салкын тиде. Дуңгыз елының икенче көненә кергәндә, тәне кызышты, температурасы күтәрелде. Гомерендә беренче тапкыр диярлек кырынмады да. Өйләдән соң телефон шалтырады. Кемгә нәрсә кирәк икән, дип, Мифтах үзе алды трубканы... - Это - Ибатулин Илдар. Күрешергә надо. Ашыга-ашыга сөйләве нәкъ аныкы. Илдар үзе. Ура! Машина... Остап Бендер нәрсә әйткән әле? Машина - не роскошь, а средство передвижения, дигәнме? - Соң, өйгә килегез. Адрес сездә бар бит. - Юк, телефон только дали. Мифтах ничек килергә кирәклекне өйрәтте. "Бер частан сезде булам", - диде Сахалин татары. Аш-су бүлмәсендә кайнашкан хатыны сорашмыйча түзә алмады. - Кем борчый анда? - Бер мафиозник, - диде Мифтах тәкәббер генә. Мафия белән аралашуның гавам арасында бик абруйда икәнлекне чамалый иде хуҗа. Шулар белән танышлыгыңны әйтеп, теләсә кемне бәреп егып була. - Нәрсә кирәк аңа? - Соңрак белерсең, белгәч, йөгереп килеп үбәрсең. Мин әле кыйланган булырмын, кирәкми, дигән булырмын. Тәк. Димәк, машинага чират җиткән. Аны Мәскәүдән үз хуты белән алып кайтырга туры килер, дигән иде Илдарчик. Әгәр бүген, йә иртәгә үк юлга чыгарга кирәк булса. Шоферлык таныклыгы булса да, йөртүе әллә кем түгел. Юл ерак, һәр яңа машинаны мафия каравыллап тора, ди тукран борын. Юк, юк, башка аны ямьсез исем белән хурламас. Пәрәмәч кебек тулы биткә, кыпчакның бәрәңге борынына өйрәнгәнсең. Димәк, ул үскән Сахалинның дымлы, сулы, юеш һавасы, чит җир мохите киңәергә, җәелергә ирек бирмәгән. Тукта, берәр тәҗрибәле кешене үзе белән машинаны алып кайтырга кодалыйсы булыр. Теләсә кемгә серне чишәргә дә ярамый бит әле. Карга авызлар җитәрлек. Хатынының энесе оста шофер лабаса. Ул шуңа хәбәр салды. Ләкин тегесе тиз генә килешмәде: - Жизни, минем бер дә вакыт юк. Үземнең машинаны карыйсы бар. - Ярый, ялындырасы булсаң, кеше табармын. Бердәнбер җизнәсе, институт укытучысы белән бәхәскә кереп торуның төшемсез икәнен чамалап (ике кызы үсеп килә, укырга кертәсе була), тавыш кыйбласын үзгәртте: - Ничек әйтсәң, шулай булыр, җизнәкәй. Бер сәгатьтән әзер. Команда көтәм! Мифтахның кәеф-сихәтләре күтәрелеп китте, кырынып ташлады, тәненең ясалма кызулыгы да кимегәндәй тоелды аңа. Кешене сөенеч яшәтә икән. Илдарга ишекне үзе ачты, бик якын вә көтеп алган газиз кардәшен каршылагандай, ике куллап күреште, аркасыннан сыйпап, залга алып керде, ишекне яхшылап япты. Күрәсең, дуңгыз елы аңа бәхет алып килергә чамалый. Күпме мөмкин мескен булып, ятлардан миһербанлык көтеп яшәргә?! Чичәннәрчә шигырь әйтеп җибәрә язды. Ибатулинның өстендә шул ук куртка. Юан пыяла артына, тирәнгә кереп урнашкан хөсетсез күзләре берни сиздерми. Кунак, Яңа ел белән тәбрикләп, вакыт уздырып торуны кирәк тапмады. Үгезне мөгезеннән алды. - Мифтах Нефисевич, аз гына осечка булды. Бурчылмагыз! Все будет о'кэй. Фирма прогорела. Сволочь БХСС килеп счетларын арестовать иткән. "Москвич" везде 22 миллион тора, а монда шестка йиберелер. Ничек, почему? Лавочканы закрыли. Февральде мин тагы еду. Булыр. Пока акчаны китердем әле. Мифтах берни андамый. Колаклары ишетмәс булды. Ни сөйли бу кош битле инсан, аңа нәрсә кирәк? Әйтерсең лә кызышкан тәненә чиләге белән бозлы су тондырдылар. Шул арада Сахалин татары курткасының сансыз кесәләренең берсеннән әзер кәгазь кисәге, каләм тартып чыгарды. Туктаусыз сөйләнә-сөйләнә, язды, сызды, санады. Сүз белән фикер бердәмлегенең нәтиҗәсен - доцент колагына тукыды. Дөресе, үтә күренмәле пакетка төргән акчаларны сабый хәлендә утырган Мифтахның сәлперәйгән кулына төртеп кертте. - Сезге ике миллион акча. Считайте! В сентябрьдә долларның курсы низкий иде. Җитми иде. 200 тысяч үземне добавил. Әни говориг, кеше ренҗеп утырыр. Отнеси, бехилен ал, дир. Какса-сукса да замана, ятним әле, егетләр дигәндәй, Сәләхетдинов озын кулларын туктаусыз хәрәкәтләндергән, каршысында утырган затка күтәрелеп карарга үзендә көч тапты. Туң балыкныкы төсле бер урында катып калган күзләренең төсен билгеләве кыен. Суы кипкән күл төбе төсле. Аскы ияге бөтенләй юкка чыккан. Шулай да кыяфәтендә, үз-үзен тотышында хәйләкәрлек, этлек сизелми сыман. Күктән бер гөнаһсызга сөрелгән фәрештә диярсең үзен. Температурасы янәдән чикерткә төсле өскә сикерде Мифтахның. Ул иңде санны санга кушарлык хәлдә түгел иде. Төп башы на утыртуның ни икәненә ул соңрак төшенәчәк. Акчаны санап алырлык мөмкинлеге дә юк хәтта. Ишекнең теге ягында, эш кылган булып, хатыны кыштырдый. Колаклары нәселле этнекедәй үрә торгандыр инде. Ясалма кеше - робот төсле төргәкне чалбар кесәсенә шудырды. Сахалин татары каршысында таштан уелган сындай басып торган Мифтахны, сатлык Иуда төсле кочаклап үпте дә сөяксез телен әйләндерүен дәвам итте: - Скоро Китай мин барам. Несте нужно - привезу! Ну, пока! Бу фани дөньяда Илдар Ибатулин белән соңгы күрешүе турында хәбәрдар түгел иде әле, тышкы ишекне ябып, "лып" итеп кәнәфигә барып утырган дәүләт доценты. Аның ялгыз каласы, ташка төшкән бәллүр пыяладай уалган зиһенен, ватылган тәнен җыясы, нәтиҗәләр ясыйсы килә. Кичен бик каты салган кешенекедәй башы чатный. Кая инде ул безнең илдә шәхес иреге дигән нәрсә була алсын ди? Кайгыхәсрәтең белән күзгә-күз карашып калырга кем ирек бирсен, ди инде сиңа? Чуар халатыннан йомры тез башларын алга ташлый-ташлый, Мифтахның хәләл җефете керде. Янына килеп кунаклады. - Кем иде ул? Нәрсә кирәк аңа? Ник чәйгә утыртмадың? Хатын-кыз сорау бирә башласа, бер белән генә чикләнмәс. Башка вакытта югалып, каушап калуның ни икәнен белмәгән, сыртка салдырмаган мәче кебек, гел аякка төшкән Мифтах нәрсәдер уйлап чыгарырлык, ялганларлык хәлдә түгел иде. - Беләсеңме, Мөршидә, бу мафия малае миңа арзанрак бәягә машина юнәтеп бирермен дигәнне... Кызы керде укырга... Мин бераз ярдәм иткәнием. Мөршидә ханым борча җитезлеге белән урыныннан сикереп торды. - Ой, шәп булыр иде ул... Иеме? Барып чыгар диме соң мафияң? - Юк шул. Без өйләнгәч, төн кыска, диләрме әле. Фирма янган. Пожар булган бик көчле. - Нигә ул хакта миңа әйтми йөрдең? Темнила! - Иргә кычкырган әтәчнең башы авырта. Сюрприз ясамакчы идем. Мөршидәнең сөмсере коелды. Олы кунаклар киләсе көнне мичтә бәлеше янган диярсең. - Нишләп эч пошырып йөри, алайса? Хәбәрен телефоннан гына әйтсә... Хуҗа кеше тавышына төрттерүле, кинаяле юмор чаткылары үрләтергә тырышты: - Мафия бит. Серлелек төсмере, төтен, томан кирәк аларга. - Булдыксыз алып-сатулар белән аралашмасаң тагын... Мафия мондый үләт булмый. Әйткәнендә тора. Хатыны белән килешкән хәлдә дә, Мифтах матурының тизрәк бүлмәне калдыруын теләде. Аның кайгысы башкада иде. Уң як чалбар кесәсендә бүлтәеп, бүселеп яткан акча беленмәсен. Киң учын куеп, аягын аяк өстенә ташлап карый, урыныннан торып, бердәнберенә ян белән басып, Наполеон позасын кабатлый. Ә агач акча бәйләменең күләме вакыт узган саен зурая баргандай тоела. Исәп-хисап бурычларын түләгәч, ул калганын, әлбәттә инде, хуҗабикәсенә кайтарып бирер. Кая илтсен ул аны. Каты-котыда утырмаса да, түләүле сөяркәсе юк. - Мин азрак ятып торыйм әле, хатын. Температурам күтәрелә бугай. - Йоклап китмә! Тиздән ашарга утырабыз. Фән әһеленең хәле чыннан да мөшкел иде. Шул ятудан чын-чынлап хасталанып китте Сәләхетдинов. Авыруга китергән көчле кичерешләр дулкынының каян килгәнлеген үзе генә белә. Үпкә, рәнҗү хисе, эчтән януы, гарьләнүе аны аяктан екты. Җаны үксеп-үксеп елады. Акчаларын санап карагач, аскы ияксез мөһәҗирнең үзен кычкыртып "печеп" киткәнен андады. Ул акчаны кайтарган көнне бер долларның кимәле дүрт меңгә менгән иде. Димәк ки, аның 500 тәңкә яшеле үзе генә дә Илдар тантаналы тапшырган акчага тора. 700 меңе дә өч ай эчендә шактый үскән булырга тиеш иде. Иш янына куш дигәндәй, икенче көнне бичәсе эштән тагын бер "яңалык" төреп кайтты. "Ялган акчалар күп таралу сәбәпле, 50 мендекләр алышына, юкка чыгарыла икән. Бер иллелегем бар иде, көчкә алыштырдым, дип, үзе дә сизмәстән, иренең йөрәгенә үткен без белән кадап алды. Чөнки Ибатулин калдырган акчаларның барысы да диярлек иллелекләр иде. Аңлашылды. Акча белән уйнау ихтималын ишеткән озын колак, бурычын ашыга-кабалана китереп аударган. Бер өлешен... Кырык бишен тутырган доцент Сәләхетдинов үзенең шундый ахмак хәлдә калганын хәтерләми. Беркатлы һәм йомшак күңелле, хәерче галим-голәма халкын алдауның, сүз белән эретүнең җаен тапкан бит бер балаклы маңкорт. Ул еш телгә алган хисап институты укытучылары да шулай ук муеннан нәҗестә утырмыйлармы икән? Хезмәттәшләре? Гарьләнүдән йокысы качты. Әллә нинди кабахәт төшләр күрде, албасты, Ширин бабайлар, юха еланнар, шайтаннар белән булашты, шабыр тиргә батып, куркып уяна торган булып китте. Юк-бар өчен акылдан язарсың, дин шөлли калды. Үзен теләсә нинди җисемле сынландыруны кулланудан тартынып тормыйча әрләде: шыр тиле, дивана, ахмак, надан, кем иңде сиңа тиктомалдан чирек бәясенә машина китереп тоттырсын. Аның максаты долларлар суырып алу булган. Шул кәсеп белән тамак туйдыручы шакал икәнен сиземләве кыен идемени? Йөзеннән, үзен тотышыннан, теленнән күренеп, эчкеченең авызыннан бәреп торган махмыр исе тиихелле аңкып тора бит аның нинди нәселдән икәнлеге... Алдакчыны тозлап-борычлап әвәләгәч, бераз җиңеләеп киткәндәй булды. Мәгәр йомшак ятакта иркәләнеп, чирләп ята торган вакыт түгел иде. Хәрәкәт итәсе, акчаны каядыр урнаштырасы... Долларга алыштыру ниятен сайлады акылы. Бәяләр кискен күтәрелү, имеш-мименшәр таралу сәбәпле, акча алыштыру нокталарының күбесе ябык булып чыкты. Шөкер, "Совет" кунакханәсендә эшли икән. Таныш-белеш юкмы икән дип, як-ягына карана-карана, чиратка басты. Табигый ки, ул кассага килеп җиткәнче, долларлар сатылып бетте. Бу гамәл барып чыкмагач, бурычларын өләшергә булды доцентыбыз. Өенә соң гына, арып, хәлдән таеп кайтты. Эңгер-меңгер халәтендә теге мафия кешесен күрде. Каты итеп әрләде үзен: "Егетем, сез, абзый берни аңышмый калды дип фараз кылсагыз, нык ялгышасыз. Кәсепче икәнегезне беренче күрүдә үк сиземләдем, - диде доцент үзен күтәребрәк куюны кирәк санап. - Бу кешедә намус заты аз-маз гына калмадымы икән, дип сынап карарга булдым. Иманыгызны сары шайтанга, нәфескә саткан кеше булып чыктыгыз... Жаль... Артык акчаларым югын беләсез. Сез сораганны байтак вакыт җыйдым. Югары уку йорты укытучысы башым белән базарга чыгып, җилдә җилфердәтеп хатын-кыз эчке киемен сатып утыра алмыйм ич. Сезнең хакта фикеремне ачыктан-ачык әйтимме? Кемнәндер ишетергә тиеш сез аны. Беренче очрашуда ук сезнең вак жулик, проходимец, шулер, прохиндей икәнегезне андадым. Бу төшенчәләрне татар телендә дә андатып була. Тик сез аны татарча аңламассыз... Минем каргышым төшәр, балаларымның өлеше тотар! Гомеремдә беренче кат чын күңелдән рәнҗим мин. Тамагыңа балык сөяге булып кадалсын миннән урлап үзләштергән акчалар..." Шулай берничә көн саташып, нотыгын үз-үзенә сөйләп һәм һавага өреп йөргәннән соң, бераз тынычлангандай булды мөгаллим әфәнде. Алдакчыны эзләп тә карады. Исем-фамилиясен хәтерләсә дә, эшләгән, яшәгән урыннарын белми иде. Еш телгә алынган "минбытга" андый кеше табылмады, һәрхәлдә, кадрлар бүлеге аша үтмәгән. Шунда апелляция белән укырга керергә ярдәм иткән кызый исенә төште. Эзләп тапты кәгазьләре арасыннан. Шәфикова Ләйсән икән. Аны табып сөйләшүнең файдасы булмастыр. Әтисенә кайтып әйтер дә, теге "кош" кояш чыгышы якларына очып та китәр. Бердәнбер әмәл кала: кыз беренче имтиханын бирергә тиешле укытучыны табып, "ярдәмен" сорарга. Җиңел шөгыль түгел бу. Гадәттә, кемгәдер уңай бәя куюны, билгене күтәрүне сорыйлар. Ә биредә шуның киресен эшләүне үтенәсе була. Сынау алучыга: "Арзан бәягә машиналы буласым килгән иде дә, бу абзагызны ыштанын салдырып, кырмыска оясына утырттылар, җәзасын гөнаһсыз сабыйдан алырга булдым", - дип, дөресен әйтәсеңме? Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә шулай җиңел андашу, дөресен ярып бирү алымы яшәсә, шәп булыр иде дә. Юк шул, без анды тормышыбызның күп өлешен алдау, ялганлау, шомарту, хәйлә белән уздырабыз. Хакыйкать ачы, аны әйтергә кыюлыгыбыз, тыныбыз җитми. Ояла белү сәләтен ахыргача җуеп бетермәгән Нәфис агай малае, соравын түләүле уку өчен кертелмәгән акчалар, ялган документлар белән бәйләп, буталып бетте. Гозер белән мөрәҗәгать иткән танышы егет кеше булып чыкты. - Аңлатып торма. Син сорагач... Вуз укытучысының бөтен байлыгы - "бишле"дә, көче - "икеле"дә. Шәфикова беренче имтиханын бирә алмады... Калганнары өчен кимсенеп сорап торасы да булмады. Югары уку йортында студентның язмышын тәүге сынау хәл итә. Беренче фәннән эт койрыклы билге алса, бу - туачак бәхетсезлекнең ныклы нигезе. Түбәнге баскычта ук сөрлеккән талип-талибәнең якты киләчәгенә, ил гыйлеменә өлеш кертүенә кем ышансын да, үзен хөрмәт иткән мөгаллим беренче билгене чыгарган, дөресе, берни дә куймаган коллегасына ышанмыйча, күзле бүкәнне, шыр наданны тыңлап, заяга вакытын уздырып утырсын ди. Фәннәр, наданлык шикелле үк, үзара бәйле тормыш чылбырының боҗралары. Үрмәкүч пәрәвезне үрә тора. Кыскасы, икенче укытучы элек куелмаган тамгага тулы ышаныч белдереп, алдында калтыранып утырган адәм баласына мондыйрак нәтиҗәсен ирештерә: - Мин сезгә уңай билге куя алмыйм. Имтиханга әзерләнмәгәнсез... Лекцияләрне калдыргалагансыз... Болай ярамый... Теләгегез булса, тагын бер кереп карый аласыз! Тик, белмим... Өченче имтиханны алучы мөгаллимнең эше бөтенләй җиңел. Аның мәчесе куян тота. Вөҗдан атлы әкәм-төкәмнең борчылырга да әхлакый хакы юк. Ике фәнне "аударган" студент ничек инде ул алып барган иң катлаулы, авыр һәм иң кирәкле предметны беренче керүдә үк уңай бәягә тапшыра алсын ди. Тузга язмаганны. Үз фәненең бәһасен, абруен төшерүгә юл куймас! Менә шул мантыйк кануннары иләгенә эләгеп, Сахалин татарының күрше кызы өч сынауның берсеннән дә уңай нәтиҗәгә лаек була алмый. Әрсезлек бар икән үзендә. Доцент Сәләхетдиновны эзләп таба. - Исәнмесез! Мин Шәфикова Ләйсән булам. - Хәтерләмим. Безнең авыл кызы мәллә? - Юк ла. Миңа апелляция белән институтка үтәргә ярдәм иткән идегез. - Искә төшергәндәй булам. Шул ук ап-ак чырай, тар, арык җилкәгә сибелгән соры чәч. Тагын да ябыгып, кечерәеп, кәҗә бәтие хәтле генә калган. Имтиханнарын тапшыра алмаганга борчылганга охшый. - Соң, тыңлыйм сезне. Миннән тагын ни кирәк? - диде доцент, кызның әлеге бичара хәлгә төшүенә өлеш кертмәгән кешедәй, шактый дорфа итеп. Шәфикованың хәле мөшкел булудан хәбәрдар булса да, зарыгып көткән кешесе бу бәләкәч түгел иде. Шәриф Камалның депутаты кебек, алдан әзерләп куйган нотыгын күңелеңдә каткат әйләндереп, тегенең үпкәсенә, бавырына, бәгыренә төшәрлек итеп чарлап (аның уенча), үзен шулай туктаусыз чыбыркылап, кыздырып, ул аскы ияксез ни бәндә, ни кош булган җан иясе белән очрашуга өмет иткән иде. Менә теге килеп керә бүлмәгә. Берни булмагандай "лып" итеп урындыкка утыра. Ләйсән турыңда сүз катуга, үтенечен әйтүгә, Мифтах бармакларын уйнатып әйтеп куя: - Иптәш, әүвәл минем биш йөз яшелне өстәлгә чыгарып сал! Сәясәтчеләр әйтмешли, шул алшарт үтәлсә, әңгәмәбезне дәвам иттерербез. Тегесе куртка кесәләреннән әллә ниңди квитанцияләр, кәгазьләр чыгарып саный, сөйләнә, күзгә Сахалин томаны җибәрә башлый. Мифтах иңде ирлек мәктәбен узган кеше. Бу юлы җиңел генә алдатмас! Доцентның бу хыялы да чынбарлыкның явыз матурлыгына бәрелеп чәлпәрәмә килде. Кыз кулындагы кечтеки кулъяулыгын угалый-угалый сүзен дәвам итте: - Мин өч фәнемне дә тапшыра алмадым. Бик яхшы беләм дин масая алмыйм, әмма башкалардан, һәрхәлдә, "өчле" билгесе алганнардан ким-хур сөйләмәдем. "Мин бит сездә эшләмим. Ул факультетка катнашым юк", - дип, үткен пычак белән ак май аша гына үтмәкче иде дә, ялкынсынган мие, зиһене теленә ачкыч бирде, сорау тартып чыгарды. - Теге ир кеше... Кем әле... Илдармы? Ул кайда хәзер? Кызый һич көтелмәгәнчә, читлеккә эләккән бүре баласыдай күзләрен зәһәр уйнатып, кистереп җавап бирде: - Ул юк. Юкка чыкты. Кыска җавап доцентның яралы җанына тоз сибү белән бер булды. Аның әльгазиз яшел яфраклары да мәңгелеккә, галәм киңлекләренә очып киттеләр дигән сүз иде бу. - Ничек иңде ул юкка чыкты? Ләйсән бу юлы сүзне тагын да кыскарак тотты. Кулларын якякка җәйде дә авызын сабый балаларча бөрештереп: "Тю-тю!.." - диде. Мифтахның бәлеш төбенә үк төшәсе, беләсе, ачыклыйсы килүе табигый иде. Шәфикованы сөйләтте, ачы хакыйкатькә барып җитте. Ибатулин, Сахалиннан кайткач, нәкъ менә алар яши торган катта бер бүлмәле фатир сатып алган. Ләйсән исә әнисе белән өч бүлмәледә яшәгән булган. - Ни өчен яшәгән идек дип, үткән заманда әйттең әле. - Фатирыбызны бүлдек. - Әтиегез аерым яшиме? Ул аерылып... чыктымы? Кыз Мифтах ягына бу юлы күзләрен мөлдерәтеп, әрнеп, үрсәләнеп карады. Бу абыйга барысын да сөйләргәме, юкмы икән, дип, үзен борчып алгач, алдында утырган кешенең кызыксынып тыңлавын күреп, фикерен дәвам иттерергә булды. Эчендәгесен җитди кешегә сөйләп, бушанасы да килгән иде аның. - Юк ла! Теге абзый. Сез белгән Ибатулин фатирыбызны бүлде. Әтием үткән ел вафат иде. Сезгә әйткән идек кебек. Ләйсәннең дулкынлану катыш борчылып сөйләвеннән Мифтах шуны аңышты. Сахалин татары күршесе Хикмәтулланың, ягъни Ләйсән әтисенең салырга яратканын сизеп алган да кичләрен гел үзенә "капкаларга" чакыру йоласын керткән. Бер ящик "Рояль" атлы спирт алып кайткан. Ашамыйча эчү гадәте әтисенең бавырын, бөерен череткән, соңрак йөрәге тоткан. Агуланган, дигәннәр. Ярып, тикшереп тормаганнар. Салкын чишмә суы капкандай тешләре камашты Мифтахның. - Ибатулин безгә күчте, - дип дәвам итте кыз. - Мин аны "папа" дип атарга тиеш булдым. - Үз фатирын нишләтте? - Җавабы әзер иде. "Минеке түгел иде ул", - диде. Безгә пропискага керде, тулы хуҗа булып алды. Бер ел чамасы узгач, әнигә, миңа көне-төне бәйләнде дә фатирыбызны бүлде. Безгә ике бүлмәле "хрущевка", аңа кирпеч йорттан бер бүлмәле эләкте. - Әниең авыр кабул иткәндер. - Ул әти белән дә интеккән иде. Тик мондый явыз, хәйләкәр, гасаби кешене күргәнем юк иде әле, ди. Байтак кеше безгә аның машина алып бирәм, дин алдалап алган бурычларын сорап килде. Куркытучы, янаучылары да булды. Безгә акча каян килсен! Менә шул. Дөрес, мондый мәшәкатьләр белән рәтләп укый да алмадым. Әмма "өчле"лек беләм мин, абый... Фикерен тәмамлады да Сәләхетдинов ягына олыларча үпкә катыш җитди караш ташлады, тагын нидер өстәргә иткән иде дә, кулын селтәп, тиз-тиз чыгып китте. Кызый бәян кылган хәлләр аңа ифрат авыр тәэсир итте. "Йөзем ак, күңелем пакь" дип, үзен тынычландырырга тырышса да, барып чыкмады. Бер дустының яраткан гыйбарәсе колагыңда чыңлый: ир-ат гомерен ачы телле, көнче хатын белән ашамыйча эчкән хәмер генә бетерми, үпкәләү белән ваклашу күбрәк кыскарта. Доцент Сәләхетдинов ваклашты, кара чәүкә үчен чыпчыктан алды. Кызыйга эшләгән этлеге исенә төшкән саен, җаны үтәли җилгә эләккән яфрак кебек лепелдәде, йөрәге парә-парә килеп телгәләнде. Кызга ничектер ярдәм итәсе булыр дигән фикерне күңеленә беркетеп куйды. Машинага^мөнәсәбәттә фикере үзгәрде. Ахмак бер хыял булган икән ул. Йөртү тәҗрибәсе дә килделе-киттеле кешегә андый пырдымсыз аргамакның пиемә хаҗәте бар. Берәр җиргә китереп сыларсың, тырышып җыйган малың бер мизгелдә күккә очар. Әле үзең исән калсаң! Арабасы булса, куярга урыны, гаражы кирәк. Өй яныңда тотсаң, угрылардан саклап, үзеңә тышта кунасы була. Машиналы булу - баш авыртуы эзләү, теш сызлавы алу гына ул. Гомумән, ни чуртыма кирәге бар миңа матпииаиың. Эшли торган җиремә астыннан тимер тәртәләрен суыра-суыра тимер әрҗә-трамвай унбиш дәкыйкадә илтеп җиткерә, бакчага поезд дигәннәре алып бара. Машинасыз - кайгы-хәсрәтсез, вакыт-аргамакны үземә буйсындырып, үз җаема гына яшим әле рәхәтләнеп. Әмма машина җене, дөресе, түләнеп бетмәгән бурычлары аны үз җәтмәсеннән тиз генә ычкындырмады. Әле хуҗасына долларларны кайтарасы бар иде. ...Хәзер доцент Сәләхетдинов туган анасына да дөресен әйтә алмас: ул чын-чынлап йокыга талган идеме, әллә изрәп, боламыкланып киткән вакыты гына булдымы? Акылы ком сәгате кебек эшли, һәрнәрсәне ап-ачык хәтерли. Бермәлне йокы бүлмәсенең урамга чыккан почмагы машина капоты кебек ачылып китте. Аннан, кабык түшәмне күтәреп, әнисенең яшереп куйган тәмле ризыгын чәлдерергә келәткә кергән малайдай, бер җан иясе төште. Доцентның язу өстәленә аягымы, кулымы белән таянды да идәнгә, аксыл келәмгә төшеп басты. Сәләхетдинов башын күтәрде, ике кулы белән мендәренә ябышты. Коты очудан бигрәк, чакырылмаган кунакны яхшырак күрәсе килде. "Бу йә Әҗәл, йә Язмыш минем арттан килгән. Берсе җанымны теге дөньяга алып китсә, икенчесе сары йортка тапшырыр" кебегрәк ямьсез уйлар өермәсе миен көйдереп узды. Әүвәл иң борынгы мәҗүси зат - маймылның бер төренә охшаган җан иясенең куллары канат булып чыкты. Калын күзлекле кечкенә йөзен очлы, озынча томшык алыштырды. Канатларын җәеп, җилпенеп куйды. Фәнни мәкаләнең язу өстәлендә яткан битләре, давылга юлыккан йомычкалардай, бүлмә буйлап очып йөри башлады. "Болай да язылып бетмәгән гыйльми хезмәтем, шайтан алгыры, заведующий өшкерәчәк" дигән ямьсез уй зиһенен игәүләп үтте. Шул арада түшәмнән иңгән зат телгә килде: - Әй син, суалчан, Сахалин татары синарга бурычлымы? - Әйе. 500 доллар тиеш ул миңа, - диде Сәләхетдинов. Үз тавышын үзе ишетмәде. - Ренҗеп ятасыңмы? Уйларга бер минут та вакыт бирелмәгән. Канатлар җилпенә, язу өстәлендәге кәгазьләр тишектән очып чыгып китә тора. - Рәнҗүдән ни файда? Бурычка алганием... Түлисе була... Шунда сөйләсәң кеше ышанмаслык хәл булды. Кош томшыгы белән саргылт-яшел курткасының күпсанлы кесәләрен актарырга кереште. Алардан мөселманнар байрагы төсле куе яшел йөзлекләрне алып, Мифтах ягына ата башлады. Унны ташлады. Үзе мыскыллап, явыз итеп ыржайды. Бу хәлдән таң калган доцент мәрхәмәтле кошка исем эзләп зиһенен болгатты. Ләкләкме? Ул ак төстә бугай. Әниләре каргышы төшеп, күрешә алмыйча саргайган Сак белән Сокларның берсеме? Халык иҗатында могҗизалы, беркем күрмәгән әкияти Сәмруг кош бар түгелме әле? Шул үзе микән әллә, мур кыргыры? Кош янә телгә килде: - Танысынмы, свой долларларны? - Таныйм дип. Алар бар да бертөсле. - Берн, алар синеке! Томшыгы белән җыеп алып, Мифтахның йонлы күкрәген каплаган ак җәймәле юрган кырыена ук кигереп куйды. Мифтах кулларына алды. Әйләндереп-тулгандырып карады, кат-кат санады. Барысы да Сәмруг кош әйткәнчә. Бурычын кире алуга тәмам өметен өзгәч, көтмәгәндә акчаларының ике тапкыр артып кире кайтуыннан өнсез калган доцент иске сумала кебек каткан иреннәре аша көч-хәл белән берничә сүз кысып чыгара алды: - Сезне кем дин белик? - Мин - Сәмруг кош. Алла колы. Ишеткәнен бар? Мин беркемне обижайт итмим. Тавышында, әллә каян, балачактан килгән бераз үзгә, бераз таныттт чалымнар ишетелгәндәй булды. Тик хәтерли алмады. - Әни сказала, - диде дә, нәрсәнедер исенә төшергәндәй, канатларын җыеп алды һәм түшәмдәге тишеккә кереп китте. Капот шап итеп ябылды. Күңеленә исәп төште доцентның. Тиз генә долларның бер өлешен Рәсәй акчаларына алыштырырга кирәк. Калганы бурыч түләүгә китәр. Суыткычлары, юыртып барган мәлгә чыгымчы аттай, тукталып калды. Түбән Кама тарафларыннан энесе җибәргән тана боты йомшап, сүлен агызып ята. Яңаны - чиг илдә эшләгәнен алып, шатландырыйм әле хатынны бер. Болай булгач, отты биг әле абзагыз. Ниязга бурычын да чыгарып сала, яңа суыткычлы да була. Өстенә зәңгәрсу күлмәген, иске коңгырт кәчтүмен, пальтосын киде дә атылып урамга чыкты. Акчаларны чалбар кесәсенә тыкты, сул кулын да шунда калдырды. Берәрсе долларга кызыкса, теләсә нинди Гали батырны, урам мафиясен бәреп егарга әзер булып, уң кулын чытырдатып йомарлады. Эт чаба дип, бет чаба дигәндәй, ашыкты, "Совет" кунакханәсенә ничек барып җиткәнен хәтерләми. Касса ачык. Сап-сары чәчле, озын кара керфекле кызга эре генә биш данә "яшел"не сузды. - Тиз генә алыштырып бирегез әле. Кыз акчаларны алды. Утка күтәреп карады, сәмәнне каядыр тыкты, аннан түгәрәк ак төймәгә басты. Шул арада күрше бүлмәдән килеп чыккан ала-кола киемле ике кораллы егет безнең доцентны култыклап алдылар. - Киттек, абзыкай! Без сине күптәннән көтәбез. Берничә банкны утырткан идең. Үзең дә яхшы каптың. Мифтах кулларын, гәүдәсен ычкындырырга тырышып карады. Кымшана да алмады. - Җибәрегез мине! Акчамны аласым бар. Жалоба бирәм. Мин - дәүләт доценты, - дип кычкырды ул. - Әһә, әле доцент башың белән ялган акчалар ясап, шуларны таратып йөрисең икән! - диде омончыларның берсе. - Бөтен хикмәт шул укыган кешеләрдән чыга. Тикшерерләр, ачыкларлар. - Мин беркая да бармыйм. Акчамны аласым бар. - Менә алар синең акчаларың, фалынивомонетчик! Шунда гына доцент үзен ялган долларлар тапшыруда гаепләүләрен аңлады. Үкенечле сагыш тулы күз карашы белән әле генә кулында тоткан "яшел"ләрне сыйпап үтте. Иа Хода, бар икән күрәселәрем! Юк, боларга андатырга, акланырга кирәк. - Мин чын акчалар тапшырдым. Әнә президент башы ярылып ята. - Президент башында эшең булмасын. Акчалар ясалма. Каян алдыгыз аны? Дөресен ярып салмыйча, болардан ычкынып булмасын бөтен тәне, ашказаны белән сизенгән доцент Сәләхетдинов мәсьәләгә ачыклык кертте. - Миңа аларны... аларны... бурычымны кош алып килде. Калдырып китте. - Нинди кош? Сез ни лыгырдыйсыз? - Сәмруг кош! Омончылар, сары чәчле кыз, чиратта торучылар бер-берсенә сәерсенеп карашып алдылар. Кулга алучыларның өлкәне зур җиңү яулаган Америка иңдеепдары кебек шатлыклы авазлар чыгарды: - Без ул Сәмруг кошны күптәннән эзлибез! Бу кушамат безгә яхшы таныш. Ниһаять, ялган акча сугучыны да тоттык, дөньякүләм наркобизнес белән бәйле кешене дә эләктердек. Ике көймәнең койрыгын тоттык. Ходай биргән нинди бәхетле көн! Икенчесе аны куәтләде: - Киттек, киттек, абзыкай, син безнең өчен кадерле кунак. Иң югары хуҗалар зарыгып көтәләр сине! Мифтахны ике яктан култыклап, җилтерәтеп алып киттеләр. Ул карышты, тыпырчынды, үзе Сәмруг кош кыяфәтле Ибатулинга охшатып, туктаусыз сөйләнде. - Мифтах, дим! Мифтах! Сиңа ни булды? Бастырыласың түгелме? Ул таныттт тавышны ишетеп, авырлык белән генә уянып китте. Кара болыт төшкән күз кабакларын көчкә күтәрде. Фирәзәдәй яшел таш күзле хатыны Мөршидә төрткәли икән. Доцент тонык күзләрен түшәмгә юнәлтте. Күк капусы ачылмаган. Бераз күтәрелә төшеп, өстәлгә күз салды, һәммә нәрсә үз урынында. Ярый әле, барысы да төшендә генә булган икән. Чәнчелеп китсен лә, Әмерикә президентының пеләш башы төшерелгән акчалары. Безгә бәхетне алар китермәс, мафия әһелләре дә алып бирмәс, ахрысы. Башка вакытта уятса, йокларга бирмисең, дип мыгырданырга яраткан доцент Сәләхетдинов бүген хатынына рәхмәтле иде. Сөеклесенең ачык тезенә ялган акчалардан котылган кайнар кулын салды. Әмма Мифтах хатынын ялгыш андаган булып чыкты. - Сиңа килгәннәр анда. - Нәрсә? Кемнәр? - Сине сорыйлар. Нияз диме шунда. Долларлар алып торгание, срочно үземә кирәк, ди. Бар, үзең андаш! Өйләнү Гомергә кояш нурын күрмәгәндәй ап-ак чырайлы егет, авырлык белән күз кабакларын күтәрде, шуннан соң тимер караватының башына ике куллап ябышып, гәүдәсен селкетергә тырышып карады. Ниятен гамәлгә ашырырлык көч-куәт табылмады. Башын вак пыяла, йә агач чүбе белән дыңгычлап тутырган нармыни, кымшата да алмый. - Иа Ходаем... Ярдәмеңнән ташлама, - дип, ыңгырашып, сыкранып алды да сул ягына күз салды. Янтавы ниндидер җылылыкка тарган иде. Песи мазардыр дип юраган иде, адәм баласы икән. Ятакның кыл уртасында, артын аңа терәп, өлгергән кабак кебек түгәрәк битле, сумаладай кара чәчле, үпкәләгән балаларныкыдай турсайган иренле хатын-кыз утыра, кайнарлык шуннан иңә икән. Егетнең уянуын зарыгып көтеп алган, күрәсең, өлгергән карлыгыңдай күзләреннән раушан нурлары чәчеп елмайды да җан иясе телгә килде: - Уяндыңмы? Хәлләрең ничек? Бигүк яхшыдан түгелдер? - Бик шәп. Барысы да ал да гөл, - дигән булды ак йөзле егет, үзенә орынып, ягылган мич төсле эсселек бөркеп утырган кыз затын исенә төшерергә азапланып. Юк, ул аны хәтерләми, белми. Хәтта тавышы да таныш түгел. Күңеленә сагыш, билгесез курку, шөбһә төште. Сер бирмәскә, балавыздай изелеп китмәскә булды. - Сәгать ничәләр хет? Башны мендәрдән аерып булмый. Көчле магнит белән тарттырып куйганнар диярсең. - Бәлки, Тукайның Карәхмәтен чакырырга кирәктер? Ул - ярдәм итәр, - дип шаяртырга итте кыз. - "Кисекбаш..." турындагы докладыңның беренче урын алуын онытмагансыңдыр? Мин Нәгыймә булам. Мине Надя, Надюша дип интектердең кичәгенәк, - дип дәвам итте сүзен, егетнең буш һәм битараф карашын тотарга тырышып. - Сиңа әзрәк салып биримме әллә? Минем көрәшче абыйлар, "бүкәндәге чөйне чөй белән генә бәреп чыгарып була", диләр. - Юк, юк! Тузга язмаганны. Хәмернең исен дә, исемен дә ишетәсем килми. Бүген исән калсам, эчүне ташлыйм. Фани дөньяны ятим итүең бар. Ул зәгыйфьләнеп калган куларына күзен төшерде. Читлектәге кенәри кошы кебек калтыраналар, мескенкәйләрем. Бәйләп куярлык дип, акылына буйсынырга теләмәгән гәүдәсен кызганып куйды. Үзе һаман йомшак артын аңа терәп, ышкып, аркасын турайтып, хуҗаларча иркенләп, җәелеп утырган юан кызны исенә-ятенә төшерергә тырышты. Атсалар да, хәтерләми. Акны карадан аермаслык булып миңкегән идемени соң? Бүлмәгә күз салды. Башка караватлар буш. Күпертеп, почмагын тырпайтып куелган мендәрләргә, чиккән япмаларга, тәрәзә төбендәге үрмә гөлләргә, пөхтәлеккә карап үзенең кызлар бүлмәсендә ятканын чамалады. Карашы почмактагы өстәлгә тезелгән шешәләрне тотып алды. Арада берничә шампан шәрабы да бар иде. "Ничек, ни рәвешле бу бүлмәгә килеп эләккән? Бу ямьсез кыздан "үз итеп" кенә сорыйсы булыр". - Мин банкетта үземне ничегерәк тоттым? Бик начар кыланмадыммы? Гомеремдә беренче тапкыр шулай исерүем. - Үзең әйткәндәй, барысы да ал да гөл булды. Син бик күңелле кеше икәнсең. Обществоны гел үзеңә каратып тордың. - Аңлашыла, - дип сузды егет, кара карлыган күзләрдә мәкерле елмаю чаткыларын шәйләп. - Күз алдыма китерәм. Чистый кәмит ясаганмын икән. Берни хәтерләмим. - Юкка борчылма! Халыкның күңелен күрдең. Теге, Мәлик Рәхимов дигәне генә, "минем доклад барыбер яхшырак иде, беренче урынны ялагайланып, Казан студентына бирделәр, беренче диплом үзебездә, Чаллыда калырга тиеш иде" дип, маймылланган булды. Беткә үч итеп, тунны мичкә яккандай, мине юри танцыга чакырган булды. Син аңа: "Минем кызга якын киләсе булсаң, үтерәм", - дип кычкырдың. Синең йодрыкның бә дәнен күргәч шым булды малаең. Бик кирәге бар иде миңа ул мишәр килмешәгенең. Икенче курста ук миңа кармак салып маташкан иде, от ворот поворот бирдем үзенә. Отшила. Иң кәмите шунда булды: син минем группадашым, кыланчык Зифаны танцыга чакырып, тегене катырак кыса башлагач, аның сәнәктән көрәк булган егете - Равиле җилкәңә китереп төртте. Син җавап бирергә өлгермәдең. Егетләр аердылар. - Кем соң ул Зифа дигәнегез? Мин аңа чынлап торып бәйләндемме? - Зифамы? Үзен әллә кемгә куеп йөри торган курнос борын шунда. "Мин - военком кызы" дип кәперәеп йөргән иде. Тикшердек. Военкоматта дежур торучы сержант икән әтисе. Син бөтен зал ишетерлек итеп, "дура" дип, бик дөрес бәя бирдең үзенә. Егетнең тел төбендә, "Син үзең кем соң әле ул хәтле, табак бит, турсайган ирен" кебек ямьсез сүзләр кымырҗып торса да, "йа Аллам" дип кабатлаудан уза алмады. Кыз дәвам итте: - Өстәл янына утыргач, син Зифаның ап-ак күлмәгенә бер стакан карлыган согын сибеп җибәрдең. Күптән кирәк иде. Карлыган табын бетереп карасын, хи-хи! - Күз алдыма китерәм, - дип, чарасыздан килеште егет. - Гыйнвар кары төсле ак күлмәк кырмызый төскә керә. Мин нишләргә тиеш инде хәзер? Үзен табып, гафу үтенергә генә кала. Кыз аның ниятен хупламады. - Соңгы күлмәге түгелдер әле. Башыңны катырма. Әтисе аның может чыннан да военкомдыр. Бер күлмәклек кенә акча юнәтер. - Тагын ниләр майтардым инде мин? - диде егет, эчендәге гарьләнү, үкенү сөремен бастырырга тырышып. - Барысы да ал да гөл булды, үзең әйткәндәй, - диде кыз, аерым бер күтәренкелек белән. - Тик артык каты кычкырып җырлый башлагач кына, тулай торакның коменданты кереп: "Куып чыгарам барыгызны да", - дип җикеренде, хәчтерүш. Синең җыруың аңа ник ошамагандыр, хәзергәчә андый алмыйм. Көнләште бугай. - Соң бит... Мин бөтенләй җырлый белмим. Көем дә, тавышым да юк. Колагыма аю баскан, диләр. - Син бер җырудан икенчесенә күчә торган иттең. Аңларлык түгел иде, - диде кыз, кыска, таза бармаклы кулларын егетнең шәрә иңбашына батырып. - Берсен башлыйсың, икенчесе белән бетерәсең. Никрут җырларың ни тора! Үзе бер дөнья. Дөясенә атланып, дала буйлап думбра чиртеп барган казахтан да уздырдың. Без синнән: "Бераз ял ит инде, арыгансың", - дип, бергәләп үтенеп карадык. Ну син ишетергә дә теләмәдең. Шундый көлке идең. Авызың бушаган арада, берәр нәрсә каптырып карарга тырыштым. - Ашадыммы соң? - Бер тамчы ризык та капмадың. - Кәмит ясаганмын икән тәки. Ояты ни тора. Тагын ниләр булды? - диде егет, көчле куллардан иңбашын азат итәргә тырышып. Барып чыкмады. "Язмыштан узмыш юк", - дип, тыныч кына ятарга булды. - Барысы да ал да гөл булды, үзең әйткәндәй. Каршыңда утырган егетнең галстугына бәйләндең. Бу юлы сугышка барып җитмәде. Сине урамга алып чыктык. - Кемнәр белән? - Ике абыем, мин. Иптәш кызларым иярде. Абыйларының студентларның фәнни җыелышында ни эш кырып йөрүләрен сорыйсы килеп теле кычытса да, вакытында тыелып кала алды. Аның ни эше бар. Кулбашларын азат итеп булса, шәп булыр иде дә, хәле юк. - Шуннан. - Утырып шуган, - дип, кыз, эре, дымлы тешләрен күрсәтеп, рәхәтләнеп көлде. - Без бит өченче катта гуляйт иттек. Төшкәндә баскычта егылдың. Кулымнан ычкынып, шап итеп килеп төштең. Ул вакытта әле син миңа беркем түгел идең. Барыбер бик жәлләдем үзеңне. Бәла-каза кеше башыннан йөри. - Менә ни өчен аркам белән аякларым шулай авырта, сызлый икән. "Бәлки, башым белән бәрелеп бу туташка берәр нәрсә вәгъдә иткәнмен. Мин аның белән йокламадыммы икән?" - дигән ямьсез уй миен игәүләп үтте. Теленә үзгә сорау килде: - Мине бу бүлмәгә кем кертеп яткырды? - дип сөйләнәсөйләнә, гәүдәсен кызның кайнар тәненнән аерып алырга, иңбашларын көчле куллардан азат итәргә ымсынып карады. Кыз аның хәрәкәтләнүен үзенчә бәяләп, көчле кулын егетнең сирәк йонлы күкрәгенә күчерде. - Ят тыныч кына. Өлгерерсең. Килеп керүләре бар. Пырдымсызланма. Мин соңгы сулышыма чаклы синеке. Мәсьәләнең куелышын аңлый башлаган егетнең үзен кәрлә итеп күрәсе, эреп юкка чыгасы килде. Косасы килүен басарга тырышып: "Мин монда үзем төшеп яттыммы?" - дип, соравын кабатлаудан уза алмады. - Ибраһим, син чынлап та берни хәтерләмисеңме? Баскычтан егылгач, фәнни докладыңны укыгандагы төсле, җитдиләнеп киттең. Калганын сөйләмим. Зинһар, дим, исеңә төшер ни булганны? Болай да татлыгымнан яныңа ятып үләргә әзер торам. Йөрәгем читлеккә сыеша алмаган кош тпнкелле тилереп тибә. Чырае яңа акшарланган мич төсенә кергән кунак егете зиһен шәрифләрен эшкә җигәргә тырышып, калтыранган куллары белән маңгаен уып, песи баласы юынгандай, битен сыйпап алды. - Юк, берни искә төшми, - диде, бик нык ачуы килгәндә генә чыга торган салкын, тонык тавыш белән. - Без әле урмага чыктык. Ай нурында коенып, бакчада бик озаклап кәеф-сафа корып йөрдек. Син шундый матур, татлы сүзләр сөйләдең, авызыңда сандугачлар сайраттың. Тукай сатирасы турындагы докладында да андый матур җөмләләр юк иде. Миңа үз гомеремдә иң бәхетле кичне... аннан иң рәхәт төнне... бүләк иттең. Син шундый көчле икәнсең... Кызның кабартмадай бит очлары эчтән кабынгандай, алланып, яктырып китте. Егетнең күңеле болганды, болай да тотырыгын югалткан буыннары мәлҗеп төште. Күз аллары караңгыланып китте. Авызыннан: "Берни хәтерләмим. Кем соң сез?" - дигән ике җөмлә генә кысып чыгара алды. - Фу, мәхәббәтсез. Сез дигән була тагын. Мин сине, әни әйтмешли, тәүге күрүдә үк юньле кешегә юрадым, чыгышыңны тындаганда, гашыйк булып, үземне кая куярга белми, күлмәгемә сыеша алмыйча утырдым. Сиңа булган олы мәхәббәтем турында бөтен дөньяга сөйлисем килде. Син бакчада икебезнең йөрәк серебезне әйттең дә салдың. Серле сандык ачкандай. Бу юлы егет үзен ялгыш капкынга эләккән кыр куяныдай хис итте. Күңеле ниндидер олы фаҗиганең якынлашып килүен сизде. Йөзе тозлы кәбестә суы төсенә керде. - Соң бит сине... Сезне мин бөтенләй белмим. Беренче күрәм. Исерек баштан нәрсәдер лыкылдаган, вәгъдә иткән булсам, ачуланама, гафу ит. - Ибраһимчик, минем бер күрүдә гашыйк булуыма ышанмыйсыңмы әллә? Гомерлеккә бергә булырга вәгъдәләр бирешүебезнең, минем бу бүлмәдә, синең янында йоклап калуымның шаһитлары бар. Минем абыйларым, дус кызым Зифа... Минем бар дөньяга үземнең шатлыгым, мәхәббәтем турында сөйлисем килә... - Аракы салып бир әле. Дару урынына. Кыз, кискен борылып, егетнең битенә иелде. Карлыган күзләрдә аҗаган биеде. - Юк инде, егетем, анысы булмас! Тагын онытылмакчы, зиһенеңне җуймакчы буласыңмы? Минем белән такие шутки не пройдут. - Мин берни аңламыйм, ниткән кәмит бу? Туйдыра башлады. Хет хәзер үк Казанга җәяүләп чыгып кит. Бераз уйланып торганнан соң, шаярткандай итте: "Тукайны әнә пар атта илтеп куйганнар. Мулла малае булгач". - Ахмаккаем, бәгырькәем! Миннән кая китәсең ди хәзер. Казаныңа, үзең әйткәндәй, парлап кайтып төшәрбез. Абыйлар машинада илтеп куярлар. Кыз бу юлы, кискен иелеп, егетнең кансыз иреннәреннән суырып үпте. Сулышын өрде. - Төне буе тәнемнең аклыгын, гәүдәмнең сылулыгын, күк рәгемнең муллыгын мактап чыктың, менә моннан, онытылып китеп, тешләп тә алдың, - дип, чәчәкле халатын ачып җибәрде. Кызның мул тәнендә башка кием юк иде. Егетнең буш вә битараф күзләре нәрсәнедер шәйләп өлгергәнче, Нәгыймә кыр кәҗәләренә хас җитезлек белән аягына басты, киемен каптыракаптыра, бүлмәдән үк чыгып китте. Егет кызны нәфрәт тулы күз карашы илә озатып калды, башын чайкады, юеш яңагын беләгенә салды. - Иа Ходам! Үзең коткар! Шул мәлдә ишек ачылды. Нәгыймә артыннан бүлмәгә бер төркем яшьләр кереп бөялде. Ибраһимның "кәләшенә" охшаган симез битле, таза ир почмактагы өстәлдән шампан шәрабы алып ачты, күбеген түшәмгә сиптерде. Башкалары, өйрәтелгән тутый кошлар кебек, бертавышган кычкыра, бакыра башладылар: - Котлыйбыз! С законным браком. Ачы, горько. Төче... Үзен үрмәкүч җәтмәсе эчендә калган чебен хәлендә сизгән кунак егете Ибраһим гына бу уртак шатлыкка кушылмады. Хәер, моның кирәге дә юк иде. Нәгыймәнең: "Үземә кирәге булмаса да, чит-ятларга бирмәскә иттем әле", - дигән сүзләре колагына кереп калды. Шул ук көнне кичен Чаллы-Казан автобусына утырып, егетебез мәркәзенә кайтып китте. Вакыт барлык чиргә дә шифа, диләр. Ибраһим да, укуы белән мавыгып, әлеге ахыр заман хәлләре турында оныта башлаган иде инде. Нәгыймәдән уртак уллары вә кызлары туу хәбәре язылган телеграмма килеп төште. Байны мал, ярлыны бала басар дигәндәй, түгәрәк битле ханым игезәкләр китергән булып чыкты. Тулай торакта яшәүче барча студент халкы танышканнан соң, өченче елгы мунчала хәленә килгәч кенә, телеграмма Ибраһим кулына килеп керә. Нарасыйларын бөтенләй күрмәсә дә, ап-ак чырайлы егетебез, еллар ызанын ашый-ашый, төп-төгәл унсигез санә алимент түләде. Кемгәдер балаларын үстереп бирде. Җир алмасы Төне буе урынында боргаланып ятканнан соң, иртәнге якта Габделгазиз йокымсырап китте һәм соры, тозсыз тормышына кискен борылыш алып килгән гаҗәеп төш күрде. Аның янына ап-ак сакаллы, тездән түбән ап-ак күлмәкле, чандыр гәүдәле карт килде, ирнең колагына иелеп, кайнар сулышы белән сүзләрен бутый-бутый пышылдады: - Газиз улым, ничә йөз еллар күңелемдә, канымда йөрткән серемне сиңа чиптәм. Бу изге яшерен-орынтын хакыйкатемне бер тапкыр батыр улыбыз Атиллага, икенче кат Искәндәр Македонлыга әйткән идем. Ничек күтәрелделәр, дөньяны тетрәттеләр. Ә балалары, оныклары бабаларының юлын дәвам иттерә алмады, чөнки серне югалттылар. Татар халкы минем ярдәмнән башка күтәрелә алмаячак... Габделгазизнең тамагына әчкелтем-төчкелтем төер килеп тыгылды. Йөрәге читлектәге коштай талпынды. Сулыш алудан туктады. Соңгы җегәрен төйнәп, сорарга җөрьәт итте: - Бабай, син соң кем буласың? Алдакчылар заманасы бит. - Мин авыр хәлдә калган, адашкан балаларыма алсу таңнарда юл күрсәтергә чыккан изге Хозыр Ильяс булам. Танымавың белән рәнҗеттең мине. Картның үпкәсен җитдигә алмыйча, ир үзеннән янә өч сүз кысып чыгара алды: - Бабакай, әйтче сереңне? - Җир алмасы булыр ул, яңача исемен белмим. Син шуны чәчеп, халкыңа ашатырга тиешсең. Бу - изге вә бөек бурычың... Таң ата, әтәчләр уяна. Миңа китәргә вакыт. Сакалымның очын сыйпап кал, шуннан сиңа көч вә акыл иңәр. Габделгазиз, кулының калтыравын басарга тырышып, сакалга үрелде. - Кит әле моннан, исерекбаш, - дигән бөтенләй башка тавышка уянып китте, төш шарт итеп өзелде. Ул хатынының юрганнан бүлтәеп чыккан иңбашын сыйпап ята икән. Хәләл җефетенең пырдымсызлануы гына Габделгазизнең кәефен җимерә алмады. Иреннәреңдә серле елмаю биеде, бөтен тәне, җаны, күз керфекләре яңа фикер һәм илһам белән тулы иде. Ул татар халкын янәдән бөек мәмләкәтләр белән бер рәткә куярлык әмәлне, милләтен артта калдырган сәбәпне белә. Ачкыч - аның ышанычлы кулларында. Төшендә күргән серле хәлләр йогынтысында кәефе күтәрелгән Габделгазиз, сызгырына-сызгырына юынды, берничә чынаяк чәй эчеп, авыл хуҗалыгы буенча сүзлекләр, китаплар актарырга кереште. Алынган мәгълүматлардан канәгать калып, җаваплы очрашуга яисә яраткан кызы белән күрешүгә ашыккан егеттәй пөхтә итеп киенә башлады. Бәләкәй генә хезмәт хакына өч бала белән күптәннән беркайда эшләмәгән ырҗыктай ирне атттатып тоткан хуҗабикә Габделгазизнең көзге каршында көязләнеп торуын һич кенә дә хупламады. - Соңгы кәчтүмеңне сатып эчәргә чыгып барышыңмы? Җитдилектән ерак сорау белән генә Габделгазизнең кояштай балкулы, тулы айдай бәхетле йөзенә кара шәүлә төшереп булмый иде. Бичара хатынына астан-өскә карады да: - Өлкәннәр сезнең турыда тикмәгә генә чәче озын, акылы кыска, дип әйтмәгәннәрдер. Хәзер сөйрәп йөрерлек чәчегез дә калмады, кистереп бетердегез. Син миндәге үзгәрешне, яңадан тууымны күрмисеңмени? Иренең квадратны хәтерләткән чыраена күтәрелеп тә карамыйча, хатын коңгырт төскә яшел туры сызыклар йөгерткән кәчтүмнең җиңенә килеп ябышты. - Ничә ел ашатып ятканның рәхмәте шулмы? Мыскыл итәргә булдыңмы, оятсыз җан. Синең яңадан тууларыңнан менә болай гарык булган, - дип сөйләнә-сөйләнә, җиңне ычкындырып, тычкан артыннан сикергән җитез мәче кебек, аш-су бүлмәсенә атылып керде һәм әбисе ядкәре - агач саплы чуен табаны күтәреп чыгып, бердәнберенең өстенә китте. Әзмәвердәй ир кечкенә буйлы, арык гәүдәле хатыныннан курыкмаса да, шундый илаһи ниятләр белән олы юлга чыгып барганда, хуҗабикә белән сугышуның үзен бизәмәгәнен чамалап, кулларын боксерларча өскә ташлап (кем белә, Алла сакланганны саклармын дигән), тавышына ышандырырлык төсмер-аһәңнәр өстәргә тырышып, аңлатма бирүне кирәк тапты: - Хатын, син кызма әле! Минем бик зур планнар белән чыгып барыш. Тиздән син калабызның иң бай хатыннарыннан берсе булырсың! Алтын-көмеш, энҗе-мәрҗәннәрдән бармакларың Агыйдел камышы кебек сыгылып торыр. Ашаганың бал, төкергәнең май булыр. Олы кызыбызны Америка телен өйрәнергә җибәрәм. Җитте аңа Болак сасысын иснәп ятарга. Шул сүзләр ханымның башына барып җитте. Пешерүдән башка бурычны үти алмый калган, күпне күргән чуен таба бот буена төште. Иң явыз хатынның да ялганга ышанасы килә. Кешене өмет нуры, киләчәк чаткысы яшәтә. Бәлки, шаяртмый торгандыр... Бик җитди күренә. Өметсез шайтан, ди. Габделгазиз исә, булдыклы ефрейтор кеби, кара туфлиенең үкчәләрен шакы-шыкы китереп, бер-берсенә бәреп алды да, аркасын уклау йоткан кешедәй катырып, эре генә чыгып китте. Ак сакалы биленә төшкән картның гозерен үтәү өчен аның җанын аңлардай миһербанлы, акчалы кеше кирәк. Габделгазизнең сәмән дип аталган төсле зәхмәтне күрмәгәненә бишбылтыр. Заманында, олы кәнәфи биләгәндә, аякка басып калган туганнан туганы Сәйфидә шактый акчаның эшсез ятканы аңа мәгълүм. Ике бакчасын, гаражын, бер машинасын яхшы бәяләргә озата алды. Үзендә чит илдә ясалган җиңел арбасы калды. Мәсьәләләрне тиз хәл итү өчен автомобиль аларга бик тә лазем аралашу чарасы булачак. Сәйфинең кысмырлыгы мәгълүм. Яңалыкны авыр кабул итә. Мие корыган. Милли хисләре башлангыч хәлендә калган, илаһилыктан ерак, бөеклеккә омтылмаган, җирдән шуышып йөрүдән канәгать ирнең туң йөрәген халык мәнфәгатьләре белән яшәүгә чакыру аша гына эретеп булмас. "Мин татарны болай да яратам" дип, акча капчыгын кочаклап, икенче ягына борылып, гырылдап йокыга китәр. Габделгазиз милләттәшләрен ике төргә генә бүлә. Беренчесе - хәерче, икенчесе, хәллерәге - кысмыр. Сәйфи, нигездә, икенче төргә керә. Мәгәр агач корты кебек һәр адәми затның эчендә утырган комсызлык дип аталган иблискә каршы торырлык көч табып була. Эзли белергә генә кирәк. Бәхете бар икән, Сәйфи гаҗәпләнүдән туймаган зур күзләрен челәйтеп өендә утыра. Габделгазизнең атналар буена салмыш хәлендә йөрүеннән хәбәрдар хуҗа, бурычка акча сорап килгәндер, дип, фараз кылып, йөзенә шатлыклы төсмерләр чыгарырга ашыкмады. Кунакның исе китмәде: "Акчаны көрәп ала башлагач, кәефе үзгәрер. Габделгазиз абый, гафу ит, сине бәяләп җиткермәгәнмен", - дип, үрмәләп килеп җитәр. Исәнлек-саулык турында сөйләшеп, һава торышын белешүгә вакытны сарыф итмичә, Сәйфине урамда йөреп керергә чакырды. - Бик җитди сүз бар, - диде, чәчләренә кырау иңә башлаган энекәшенең күзләренә өмет, ышаныч, ялвару һәм тантана белән карап. Сәйфи аны үзенчә аңлады. - Мин бүген ураза. Шайтан суын тотмыйм. Үзе турында шулай вак уйлаганы өчен ихластан рәнҗеп, Габделгазиз кискен итеп кулын селтәде. - Юк ла. Вагайтма син мине. Сәйфи буйдаклык программасын тулысынча үтәп, бик соңарып өйләнү сәбәпле, талчыбыгыдай нечкә билле, яшь хатыны иренә каршы әйтү, бигрәк тә ярдәмгә чуен таба чакыру дәрәҗәсенә күтәрелмәгән иде әле. Анысы - якын киләчәк. Иренә шөбһәле, аянычлы караш ташлау белән чикләнде. Кышкы ямьле көннәрнең берсе иде. Аккош мамыгы кебек ак кар бөртекләре талпынып-талпынып биткә, иренгә, күзгә сылана, шунда эреп юкка чыга. Алмашка башкалары очып килеп җитә. Ятнь агачлар утыртылган кечкенә бер бакчага кереп, арлы-бирле йөренә башладылар. Габделгазиз сүзне ерактан башлады. - Сәйфи туган, без күпсанлы, көчле, тиешле бәясен алмаган нәсел балалары, һаман аякка баса алмыйбыз. Беребез дә пирамиданың түбәсенә, симез хөкүмәт калҗасы бүленә торган урынга менеп җитә алмады. Юк кына йолкыш малайлар охранылы коттеджларда яши, "мерседес", "линкольн", "джип"ларда чаба, иң чибәр кызлар белән үзе теләгән вакытта чит илләрдә, диңгез буйларында кәеф-сафа кора. Безнең гомер заяга узып бара. Күпме тырышып, маймыл кебек мәтәлчек атып та әллә ни майтара алганыбыз юк. Яклау булмагач, син дә югары урынны озак бизи алмадың. Кәнәфиең башка, олы түрәләргә якынрак кешегә кирәк булды. Бүген, менә шундый кышкы ямьле көндә, без кемнән ким соң дигән сорауны куясым килә. Ошбу туры сүзләр үзен рәнҗетелгән, тиешле бәясен алмаган затлар рәтенә керткән Сәйфинең җанына барып тиде, авырткан сөяленә без булып кадалды. - Дөрес әйтәсең, брат. Көнче сорылар безгә эшләргә, үзебезне күрсәтергә мөмкинлек бирмиләр, - диде, үпкәчел, моңсу тавыш белән. - Безгә янәдән күтәрелү булмас инде. Гомумән, Сәйфи холкы-фигыле белән хыялый, ышанучан рухлы, нечкә күңелле һәм алдану өчен яратылган инсафлы, әтрафлы бала иде. Карт көнебездә азык-төлек мәсьәләсендә, бәлки, ярдәме тияр дип, үз мәнфәгатьләрен алга сөргән мәртәбәле һәм беркатлы абыйларын тындап кына авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган иде. Әүвәл эшләре гөрләп барды. Аягында нык басып торган колхоз белән җитәкчелек итте, хакимият башлыгы урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелде. Арттан төртеп баручы терәк булмагач, көннәрдән бер көнне аны шәмнең яктылык иңми торган өлешенә - төбенә төртеп төшерделәр. Югарыга рәсми үрмәләү юллары ябылды. - Бизнеска кереп китәсе иде, - диде Сәйфи, Габделгазизнең тәнкыйди пафосына бирелеп. - Яңарак, тапталмаган юнәлеш кирәк. Бу сүзләр өлкән туганның йөрәгенә сары май кебек ятты, йөрәге узыштан кайткан атныкы кебек котырынып тибә башлады. Тимерне кызуында сугып калырга кирәк иде. - Туганкаем, мин таптым бит аны. Син әйткән яңаны, - диде, тавышына төпсез кое тирәнлеге салырга тырышып. - Чынлапмы? Әйтеп кара әле, - диде Сәйфи, шатлыктан балаларча кулларын чәбәкләп. Бу мизгелдә ул ихласлык үрнәге иде. - Минем әлегәчә берәүнең дә башына килмәгән бик көчле идеям бар. Ул - саф татар бизнесы, безне, нәселне күтәрәчәк тармак булачак, - диде Габделгазиз, бу юлы тавыш аһәңенә тантаналы вә серле төсмерләр иңдереп. Вәләкин күңелендәген ачып салырга ашыкмады. Тимерне суга тыгып, янәдән эссе күмердә көереп аласы итте. - Эзләгән корт бал табар, эшләгән кул мал табар, диләрме әле. Бу шулчаклы алыш-биреш булачак, без, тиз арада аякка басып, чит илләр белән сәүдә итү юлына чыгачакбыз, - дип яскана-яскана сөйләде. Сәйфи, сөйләүченең көчле ихтыярына буйсынса да, үзендә сорау ^бирерлек көч тапты. - Йә, көттермә! Фикереңне уртага сал! Габделгазиз ашыкмады. Озын ак сакаллы карт калдырган җиде йозаклы сандыкны ачарга иртәрәк иде әле. - Мин бу эшне әүвәл үзем генә башлап җибәрергә уйлаган идем. Бу эгоизм булыр. Үзең беләсең, мин андый кеше түгел. Туганнар өчен йөрәгем һәрвакыт ачык. Нәсел күтәрелсен, токым шауласын! Мондый артык гомуми сүзләрдән Сәйфинең түзем кыллары шартлар, өзелер дәрәҗәгә җиткереп тартылган скрипка хәленә килде. - Габделгазиз абый, сузма, фикереңне уртага сал. Мин эшсезлектән үземне кая куярга белмичә интегәм. Мин нәселем, туган халкым өчен тырышам, дип, ир балдакны янәдән бармак тирәсендә йөртмәкче иде дә, тәкате корыган Сәйфи аны кискен бүлдерде: - Мине пайга ал. Булган акчамны кертәм. Соңыннан бу вәгъдәне ашыгыбрак ычкындырганы өчен үкенсә дә, әйткән сүз - аткан ук иде. Егет сүзе бер була. - Әлбәттә, анысы да кирәк булыр, - дип, туганын җөпләп, Габделгазиз сүзен дәвам иттерде. - Акча иң мөһиме түгел. Юлга чыгып бер сызгырсам, бай, надан мафиозник малайлар мине әрсез көзге чебеннәр кебек сырып алачак, акчага күмәчәк. Безнең заманда иң кыйммәтле нәрсә - яңа идея. Әнә милләтчеләр, уртак фикер эзләп, тыз-быз киләләр, ниләр генә кыйланмыйлар, үзара сугышып, талашып бетәләр, - дип, Андромеда томанлыгына кереп китәргә ниятләгән иде, яңа "кредиторы" аны кискен бүлдерде. - Җитте сиңа, абзый, буш сафсата сатма. Нишлибез? - Җир грушасы, фәнчә, топинамбур дигән шалкан, чөгендер, кишер кебек туфракта, аста үсә торган ризык турында ишеткәнең бармы? Без аны җир алмасы дип атарбыз. Груша әллә ничек, татар сүзе түгел. Аңарда файдалы витаминнар да күп түгел, диләр. Сәйфи мондый сәер исемле үсемлек турында беренче кат ишетсә дә, сер бирәсе килмәде. - Тәмләп караганым бар бугай. Соң? Причем монда җир алмасы - тапихамбор. - Дөньяда адәм баласы җиңеп чыга алмаган эш юк. Әнә айга мендек, Марска сәлам бирдек. Без шул үсемлекне үстерә башлыйбыз. Малакаем, син андагы файдалы витаминнарның күплеген белсәң! Йөрәк авыруы, кан басымы, шикәр, бавыр ялкынсынуы кебек барча чирләргә дару ул. Бу әлегәчә берәүнең дә ике ятып бер төшенә кермәгән яңа, татар бизнесы булачак. Язын, күрше районнан 30 гектар җир алып, чәчеп җибәрәбез. Киләсе елга чәчү мәйданын 100 гә җиткерәбез. Шуңа өр-яңа типтагы, XXI гасыр каласы, әйтик, Яңа Карамалы, Яңа Шәрбән салабыз, күпме ярлы-ябагага эш бирәбез. Тик бу фикерне берәр әрсезе эләктереп алмасын! Габделгазиз, тирән хөкүмәт серен саклаучылар үрнәгендә, күрсәткеч бармагын иреннәренә куйды: - Чуаш кардәшләр әйтмешли, аңкышкыр. Дөрес, Сәйфи күңеле белән чит илдән куып кайтарылган автомобильләр сату, Якутиядә урланган алтынны эшкәртү, һич югында, читтән бушлай кайткан даруларны кулга төшереп, яңа бәягә ычкындыру, Таҗикстаннан килгән яфрак - тузаннар белән шаярып алу кебегрәк бизнесларны күз алдына китергән иде. Габделгазизнең тәкъдиме кызыклы, әмма күп хезмәт сорый торган шул. Байлыкны адәм баласына җирнең тирәндәрәк яткан катламнары бирә. Шулай да абыйсының кайнар диңгез дулкыныдай көчле йогынтысы, дәрте, аурасы аның миен агулап өлгергән иде. - Эшне башлап җибәрергә шактый акча кирәк булыр. Берәр банктан кредит-мазар алып булмасмы? Үзе уйлап тапкан рольгә тәмам кереп беткән Габделгазиз яныңда Саламторхан, барон Мюнхгаузен, Хлестаков, Остап Бендер, Искәндәр кебек дөнья ялганчылары икенчел, чүп булып калырлар иде. Ул Сәйфинең акча кебек вак-төяк турындагы сафсатасын тырпайган колакларына алмады. - Тәвәккәл таш ярган, күп уйлаган буш калган, ди торган иде минем әти. Беренче уңыштан тегермән салабыз. Калада ике заправка ачып җибәрәбез. - Тавышын акрынайта барып, пышылдауга күчереп өстәде: - Җир алмасының беренче уңышын җыр һәм бию ансамбленә илтәбез. - Андамадым. Синең анда күз атып йөргән матур апаң бармы әллә? - Юк ла. Тагын да шәбрәк биесеннәр, Мәхмүт Эсенбаевтан югарырак сикерсеннәр. Президентыбызга да авыз иттерербез. Аның да кан басымы уйный, диләр. - Бантлап җибәрергә күпмерәк акча кирәк булыр? - дип сорарга җөрьәт итте тәмам ихтыяры сынган Сәйфи. - Ваклашмыйк, Сәйфи туган. Ни барын минем коңгырт папкага салырбыз да кирәк кадәренчә генә туздырырбыз. Синең чыгымнарны тиз каплыйбыз. Миңа инде Әрмәнстаннан заявка килде. Ул халык файдалы ризыкның кадерен белә. Израиль белән элемтәдә торам. Менә шул тарихи көннән башлап, гыйнвар карыдай ап-ак күлмәкләр кигән, ялтыравык галстуклар таккан, култык асларына юан папкалар кыстырган ике дусны төрле министрлыкларда, җаваплы оешмаларда, хакимият башлыклары янында күрергә мөмкин булыр иде. - Топинамбур... Безгә кредит кирәк. - Топинамбур... XXI гасыр ашы... Татар милләтенең киләчәге. - Сез артта калган кеше, берни аңламыйсыз. Берәүнең дә "артта калган кешеләр" исемлеген бизисе килмәде, мыек астыннан елмаеп, ярдәм иткән булдылар, кәгазьләренә кул куйдылар, мөһер суктылар. Тик акча бирүчесе генә офыкта күренмәде. Сәйфинең яшь хатыны гына, "артта калганнар" рәтенә керүдән курыкмыйча, иренең юк эш белән шөгыльләнүенә җылый-җылый карышып карады. - Бәйләнмә шул Габделгазиз белән. Аз эшең, авыртмас башың. Тыныч кына биш-алты ел яшәрлек акчабыз бар. Ул абзыйның бер файдалы эш майтара алганы юк. Төрле дәрәҗәләр биләп карады, эчеп-тузып йөрүдән, булганны җилгә очырудан уза алмады. Әмма миенә Габделгазиз ут үрләткән Сәйфине туктата алырдай көч юк иде дөньяда. Каһәр суккан чыгымнар исә шактый булып чыкты. Әүвәл акчаны аз-азлап, җиз иләк аша үткәреп кенә чыгарырга тырышса, бер хәл-әхвәлдән соң, Сәйфи топинамбур һәм үз киләчәкләренә тирәнтен ышанып, акчаны кызганмый тота башлады. Сыкранып, сагышланып карлар эреде, кителеп-кителеп бозлар акты. Күп тә үтми язгы гөрләвекләр шаулап акты, кояшлы тау битләрендә яшел тереклек ияләре, урыны-урыны белән умырзая күренә башлады. Шундый көннәрнең берсендә, ап-ак күлмәк, көяз әтәч кикригедәй чуар галстуклар таккан ике дус бер вилаятьнең хакимият башлыгы кабинетыңда пәйда булдылар. Олы гәүдәле, зур башлы, коңгырт бөдрә чәчле бүлмә хуҗасы, каты холыклы, кырыс булса да, татар җанлы кеше икән. - Егетләр, вакытым тар. Ни йомыш? - Сездән арендага 30 гектар җир сорап килгәниек. Колхозларны таратып, җирне теләсә кемгә, уңга-сулга тарату сәясәте котырынган чор иде. - Нет вопросов.^Гариза языгыз. Тик сез ул җир белән нитттләмәкче буласыз? Йорт салырга уйлыйсызмы? Авыл тирәсеннәнрәк кирәктер андый уегыз булса. Габделгазиз, дулкынлануын басарга тырышып, йомшак келәмнән йөренеп алды. - Без анда җир алмасы - топинамбур чәчәбез. - Шалкан шикеллерәк бер нәмәстәкәйме? - дин сорады бүлмә хуҗасы, ап-ак күлмәкле егетләргә сәерсенеп карап. Ул аз сүзле эш кешесе иде. - Фарук Махмутович, бу бөтенләй яңа юнәлеш, татар бизнесы булачак. Бу үсемлектәге файдалы матдәләр халкыбызга күтәрелергә, коллык богауларын алып ташларга ярдәм итәчәк, илаһи көч иңдерәчәк. - Кызык, - дин кенә сүз кыстырып куюдан узмады хәйләкәр бүлмә хуҗасы. - Ни өчен милләтебез һаман аңгы-миңге хәлендә йөри? Чеченнәр, Югославия мөселманнары, Косово албаннары, көрдләр күтәрелә, чаң суга. Ә татар һаман кушканны үтәп, башка халыклар кубызына биеп йөри бирә. Безнең бабаларыбыз бөек халык булган, Алып, Чура, Гали кебек батырларны биргән, Атилла, Кубрат хан кебек даһи оештыручыларны күтәргән. Алтын Урда атлары тоягыннан яшен ташыдай очып чыккан кантарлар Альп таулары итәгенә барып җиткән. Казанын югалтканнан соң, татар халкы тәки күтәрелә алмый. Ни өчен? Габделгазиз, тавышын бизи төшеп, фикерен дәвам итте: - Аңа көч, куәт иңдерерлек витамин җитми. Аның миен, буыннарын бәрәңге кәлҗемәсе сыегайткан. Халыкны бары тик җир алмасы - топинамбур гына күтәрә алачак. Үзләренә көчләп бәрәңге ашата башлаганчы, безнең бабаларыбыз нинди куәтле булган. Минем исәпләүләремә караганда, элек халкыбыз бәрәңге урынына җир алмасы чәчкән, шуннан бетмәс-төкәнмәс көч, дәрт алган... Габделгазиз, сөйләгәннәренә үзе ышана барып, янәдән халыкның зәңгәр томаннарга уралып еракта калган данлы тарихи үткәнен искә алып, француз, алман, һич югында, чех, фин, швед халыклары белән бер рәттәге киләчәгенә кыю караш ташлады. - һәр татар кешесе канын яңарту, югалган пассионарлык җегәрен уяту өчен елына кимендә бер чиләк без үстергән җир алмасы ашарга тиеш. Әлегә без Татарстанда яшәүче ике миллионга якын татарны гына күздә тотабыз. Читтә яшәүче кардәшләргә ярдәм соңрак килер! Габделгазизгә тәмам ышанып, гашыйк булып, дулкынланудан бер колагы кызыл, икенчесе ак төскә кереп, иреннәре солы чүпләгән атныкы кебек сәер кыймылдый башлаган Сәйфи, күзеннән шартлап бәреп чыккан тозлы суны сөртеп алуны кирәк тапмыйча, өстәп куйды: - Катнаш никахта торучыларны да ашатырга туры килер. Тәрәзәгә карап утырган хакимият башлыгының ни-нәрсә турында уйлаганын ачыклавы кыен иде. - Исеме бик сәер. Топинамбур. Ул яңа үсемлек бугай? Безнең бабаларыбызга мәгълүм булдымы икән? Мин аларга көч ат ите белән кымыздан килгән дип йөри идем. Карале син аны? Без бөтенләй надан икәнбез, - дигән булды бүлмә хуҗасы. Ул шаяртамы, ихластан сөйлиме, өздереп әйтеп булмаслык иде. - Соң, җир алмасы ат итенә килешеп, тач ятып тора. Иш янына куш. Топинамбур нигез тамыры белән татар сүзе булырга охшый. Тәпиләп бар. Ягъни көчеңне кая куярга белмичә, гел алга ашкын! Хакимият башлыгы төерем иреннәрен җәеп, кычкырып көлеп җибәрде. - Ярый, егетләр, сезгә җирнең иң яхшысын, кара туфракчысын, бала тапкан хатын-кыз күкрәге кебек үзеннән-үзе кабарып торганын бирәм. Уңган кеше кулында туфрак алтынга әйләнер, диләр. Тик сүздә генә калмагыз. Шул көннән башлап, Сәйфинең күңеле аҗагандай ялтырап ачылды. Ул бар акчасын, мал-мөлкәтен, көчен шул изге гамәлгә юнәлтергә карар кылды. Элеккеге шик-шөбһәләре, акчаны кысып тотуы өчен аңа үз алдында оят иде. Габделгазиз Мәскәүдә яңа башлангычларны, бигрәк тә экологик чиста азык-төлек эшләп чыгаруны яклаучы, бушлай ярдәм итүче үзәк барлыгын ачыклый. Шунда үзе барып кайтырга ниятли. Бүләк-күчтәнәчсез, буш кул белән сәфәр чыгу килешмәс. Мәскәүлеләр Татарстаннан норка бүрек, Чистай сәгате, Яшел алан пыяласы, чәкчәк, бал ише әйберләрне яратып кабул итәләр икән. Туннарын соңрак, җылы мөнәсәбәтләре ачыклангач алып барырга мөмкин булыр. Сәйфи Һәдияләрне тапты, сатып алды, әйбәтләп төреп, "Татарстан" поездына алып төште. Билеты арзанрак плацкарт вагонда бару фикерен Габделгазиз бусагадан кире какты: - Мин, Сәйфи туган, вагон башында, тамбурда бара алам. Әмма купе - минем өчен аралашу үзәге. Күпме кеше белән танышасың, аралашасың. Безгә топинамбур яклы, изге ниятебезне андаган һәр кеше кадерле. Андыйлар, абзыкаем, плацкартта йөрми инде. Сәйфигә саранлыгы вә җитдилектән ерак тәкъдиме өчен оялудан башка чара калмады. Габделгазиз Мәскәүдә, затлы кунакханәдә бер атнага якын яшәде. Заманында берничә ел башкалада укыган кеше өчен яшьлек хатирәләре, Кызыл мәйдан, хәгга Ленин бабай мавзолее - барысы да якын һәм газиз иде. Топинамбур орлыклары турыңда да белетпте. "Баш катырып йөрмәгез әле, башка эшегез юкмыни?" дип, аны тиз генә озату ягын карадылар. Ә норка бүрекнең, татар балына манчып ясалган, авызда эри торган чәкчәкнең файдасы тимәдеме дигән сорауның тууы табигый. Алары сөекле кызын Америкага укырга җибәрү хәстәренә китте. Чит илләр белән эшләүче министрлыкта да татар күчтәнәчләренә уңай караш урнашты. Бу үзе бер җиңү иде. Сәйфи Габделгазизне поезддан үзе каршы алды. Чантасын машинасына күтәреп барды. Сәфәрче йөзеннән берни укып булмый, маска кигән фатир талаучы диярсең. Тәртип өчен тынлык саклап барганнан соң, Сәйфи түзмәде, йомшак, тулы иреннәреннән сорау кысып чыгарды: - Ну, ничек анда? Уңышлар бармы? Габделгазиз үз бәясен белеп, көттереп кенә җавап кайтарды: - Бару бик файдалы булды. Селекция үзәгендә бер карт еврей белән якыннан таныттым. Орлык белән ярдәм итәрмен, диде. Топинамбурның киләчәгенә ышандым. Орелдан бер мужик әлеге яһүдигә тун күтәреп килгән. Костромадан зур агач сәгать бүләк иттеләр. Конкуренция зур булачак. Алырмын дигән - алдан кергән. Без - беренче. - Барысы да топинамбур чәчәргә уйлыйлармы? Без өйләнгәч, төн кыска дип, юкка гына әйтмәгәннәрдер. Инде нишлибез? - Хәзер ресторанга кереп, тәмләп ашап алыйк. Шунда барысын да бәйнә-бәйнә сөйләрмен. Бару файдалы булды. Пушкин фондында эшләүче Аделия Чикбизова дигән ярым татар хатыны белән таныттым. Мәдәният министрлыгыннан хат алып килегез, доллар белән ярдәм итәрмен, диде. - Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан түгелме? - дип, Сәйфи ачыкламыш кертергә булды. - Каян да ярый. Яман эше ярты юлда калыр. Икенче атнада миңа тагын Мәскәүгә барасы. Теге карт еврей янына. Аделия Чикбизовага да шул хатны ирештерермен. Ак күлмәкләренә асфальт тузаны иңә башлаган ике дус, тагын да ныграк бүлтәйгән папкаларын култык асларына кыстырып, оешмадан оешмага йөрүләрен дәвам иттеләр. Шул арада Габделгазиз, Сәйфи исәбенә, тагын да мулрак бүләкләр алып, ике тапкыр Мәскәүгә барып кайтты. Олы калага өченче зыярәтендә кызын ярты елга укырга Америкага озатуга иреште. Туганыннан топинамбур орлыгына дин алган акчалар шунда китте. Сәйфи аны һәр кайтуында машинасы белән каршы алды, ресторанга алып кереп ашатты. Шуннан соң гына хәл-әхвәлләр сорарга җөрьәт итте. - Ничек анда хәлләр? Тиздән чәчүгә төшәргә вакыт. Мин җирне сөрдереп кайттым. - Җир сөрелер, - диде Габделгазиз, төксе тавыш белән. - Теге татар марҗасы Германиягә киткән. Ярты елдан соң гына кайта, ди. Карт еврей шулчаклы хәйләкәр булып чыкты, алдап йөртте-йөртте дә, быелга орлык булмый, диде. - Инде нишлибез? Күпме акча түктек. - Бәрәңге чәчеп торырбыз. Үзең беләсең, татар шул ризыктан башка яши алмый. Киләсе елга ул орлыкны барыбер кулга төшерәбез. Әйдә, миңа тагын йөз илле грамм салып җибәр әле. Сәйфинең Габделгазизне соңгы күрүе булды. Бер атна баш күтәрми эчеп йөргән, диделәр. Шуннан соң ул суга төшкән балтадай бөтенләй юкка чыкты. Өй телефоны җавап бирми. Ишекләрен ачмыйлар. Ике атнадан Сәйфиләргә түгәрәк сакаллы, күзлекле ир килеп керде. - Исәнмесез! - Хуш киләсез, ни йомыш? - Йомыш дип, бурычны кайтарырга вакыт. Мин - банк вәкиле. - Нинди бурыч ул тагын? - диде Сәйфи, кызыксынуына түзә алмыйча кызын күтәреп чыккан хатынына күзе белән аш-су бүмәсенә ымлап. - Сезнең ширкәткә мин өч ай эчендә түләү шарты белән илле миллион, яңача илле мең акча биргән идем. Биредә кул куелган, печать сезнеке. - Минем кул юк. Габделгазиз Саубанов имзасы тора ич! - Дөрес. Әмма ширкәтнең рәисе сез. Печать сезнеке. Саубановны табып булмый. Рәхим итеп түләгез. Эшне судка җиткермик. Икенче көнне шул ук тарих кабатланды. Ишекне шакып, заманында алыш-биреш итешкән, таныш склад мөдире килеп керде. Иңе белән буе бер, судагы үрдәк төсле як-якка чайкалып йөри торган Әсмабикә-Асяның, һавадан акча ясап, баеп беткә не Сәйфигә мәгълүм иде. Тавышы тук күгәрченнеке шикелле, тамак төбеннән гүләп чыга. - Фатирыгыз матур икән. Сөбханалла. Тигез гомер итегез. Ничә балагыз? Икәүме? Хуш. Сәйфи, үзеңне бик борчымаска идем дә, кызым икенчегә кияүгә чыга. Беренче туен акча жәлләп, ни ылтара, ни пылтара гына ясаган идем, тормадылар. Монысын гөрләтеп, шаулатып, затлы ресторанда уздырмасам, исемем Әсмабикә булмасын. Хуҗа бу бай хатын, ниндидер мәкер белән бурычка акча сорарга килгән дип уйлап, кунакның күңелен рәнҗетмәскә тырышып, ипләп кенә хәленең хөртиләнеп китүен аңлатырга тырышты. - Энем, әллә мине әҗәткә акча сорап килгән дип уйлыйсыңмы? Аллам сакласын. Мыскыл итмә, мин андый көнгә калган хатын түгел. Алган бурычыңны бир! Сәйфи аның сүзләрен шаяртуга, ялгышуга юрап, җитди кабул итмәде. - Минем сине, Әсмабикә җаным, ике-өч ел күргәнем юк. Нинди әҗәт турында сүз алып барасың? Усал шаяртасың! Кара юморлы ахырзаман җитәме әллә? - Синең исемнән Габделгазиз Саубановың ун меңне алып китте. Ике ай элек. Сәйфи үзе кертеп бирер, диде. Көтәм - юк, көтәм - юк. Аптырагач, үзем килдем. - Бурычыңны биргән кешеңнән сора, - диде Сәйфи, ярсуын авырлык белән тыеп. - Соң сез бит итәк белән җиң кебек гел бергә йөрдегез. Вәт акчаны бурычка синең өчен алам дигән распискасы. Барысы да законлы. Миңа кайсыгыз түләсә дә ярый. Ул ата хөрәсәнне каян табасың. Әйдә, Сәйфи, куала ун меңне. Юкса процент үрләтә бантлыйм. Сәйфинең җен ачулары чыкты. - Чыгып кит минем өемнән. Бет ачуын туннан алмыйлар. Ирнең җикеренүенә ханымның иягендәге йоны да селкенмәде. - Их, Сәйфи, Сәйфи... Үзең акыллы адәмгә охшап торасың. Шалкан чәчеп баеган кешене күргәнең бармы? Киңәш-табыш итәргә кирәк иде. Җитә алмасны кума, дип дөрес әйткәннәр. Киләсе атнада акчага керермен. Әзерләп куй. Эшне судка җиткермик. Ул көч-хәл белән бәйләнчек хатынны озатты. Ишекне тагын шакыдылар. Күзчәдән тышка карап, хуҗа имәнеп китте. Ишек төбендә кыска күн курткалардан өч таза ир-егет басып тора иде. Сәйфи бармакларын ике яклап чәченә батырып, "топинамбур" дип кычкырып, диванга ауды. Безнең сүз түгел икән шул. Нигезе "тотти" - батыр булырга тиеш. Шуннан соң инде тәпиләп китәсең! Үзең бара алмасаң, тиешле җиргә озатып куярлар. 1999-2001 Тимерче бабай Ярулла карт - безнең авылда берәү белән дә тиңләп, янәшә куеп булмастай, аерым исәптәге кеше иде. Аны истә, зиһендә, күңелдә калдыру өчен ике тапкыр күрүнең ихтыяҗы юк. Мамонт төсле эре, киң сөякле, тырпаен торган җилкәле, чөйне хәтерләткән тар, Хозыр Ильясныкы төсле ап-ак сакаллы бу затны олы таштан ясалган диярсең. Гәүдәсе тупасрак, мәгәр яратып уелган. Балалар көрәге хәтле олы куллары тезенә чаклы җиткән. Яшь чагында аны көчәнмичә, гади эш башкаргандай гына теләсә нинди йөк атын иңе белән күтәрә алган, бәйгеле уеннарны бик өнәмәсә дә, татар көрәшендә аңа тиң зат тирәюньдә табылмаган, диләр. Шагыйрь Шамил Маннаповның туган төбәге, Болгар дәвереннән үк мәгълүм бик борынгы тарихи, Алпар авылы куәтле егетләре, җиңелмәс батырлары белән танылган. Сабан туйлары башландымы, ауга чыккан арысланнар төсле, аның көрәшчеләре дан даулап төрле төбәкләргә таралышкан. Бер-ике атна эчендә йортларда маллар саны, батырлар алып кайткан тәкәләр исәбенә икеләтә арткан. Хәзер генә ул өстен чыккан кеше саен машина өләшү гадәте китте. Халык акыллы хәл иткән мәсьәләне: табигать биргән тиле көчкә тиле тәкә тиеш. Ат та, үгез дә түгел, ә тәкә. Тирән мәгънә бар бу ата-бабадан килгән соңгы елларда сакланмаган йолада. Менә шул. Алпарның бер баһадиры урман куенына качып утырган Кычытканлы тарафларына килеп чыга, көрәшә башлый, бер-ике егетне үзе аркага ятып, баш аркылы тондыра һәм яшел чирәмле хәтфә мәйданда үзен хуҗа итеп сизә, эре генә йөренеп тора. Халык шаулый, гарьләнә... Ничек була инде ул, Алпар килмешәге өстен чыксын, язмышын сизенеп, бәйләнгән баганасы тирәсендә тыпырчынган, кәкре мөгезле олы тәкә, көчләп кияүгә бирелгән яшь килен төсле, чит авылга озатылсын, ди. - Былай ярамый. Тузга язмаганны. - Хатын-кыз янында барыгыз да әтәч. - Тиз бул, касың чыга. - Алпар мишәре кинап китсен ди инде. Тәкәдән яхшы тегел. - Пазур, хурлык, - дип, өлкәннәр тәмам котырына, дулый, беришесе түбәтәен башыннан алып җиргә ташлый. Сабан туенда көнне уздыруны вакытны заяга сарыф итү дин санаган яшь егет Ярулла алачыкка төшеп бара имди. Аягында озын кунычлы тула оек, үзе үргән кәттә чабата, киндер күлмәк. Алпар егетенең мәкер, хәйлә, хәтта хәрәмләү исәбенә безнекеләрне "юешкә" утыртуын күреп, авылын кызганып, кулындагы ачкычларын бер иргә тоттыра да мәйданга чыга. Тегенең янына килеп, мактанчык колакка ягымлы гына: "Ахири, сөлгеләр җыйдың, килүең бушка тегел, ычкын моннан", - ди. Алпар көрәшчесе сыртын тырпайта, күркәләнә: - Мин батыр калам! Сине дә бәрәм. - Син хәрәмлисең. - Юк, чиста бәрдем. Бездә шылай көрәшәләр, - ди, көченә ышанган Алпар мишәре. - Ал сөлге, - ди Ярулла. - Гарип калсаң, рәнҗештән булмасын. Мин әйттем. Билләренә чибәрләр кулыннан үткән ак сөлгеләрне салып, аркаларын катырып, сөзешергә әзерләнеп, күзләренә кызыл төшкән үгезләрдәй, аякларын җиргә иңдереп көч, куәт Шәрифләрен кулга төшерәләр. Кунакның тизлек, җәһәтлек, саллылык белән алдырганын Ярулла шәйләп калган була: теге бер тезне җәһәт кенә чирәмгә чәнчүгә, көндәш каушап кала, тигезлеген югалта, шул мәлне алпарлы бар дәрманын беләгенә күчереп, көндәшен аудара яисә, үзе кинәт аркага ятып, мәхлукны үзе аша тондыра, яисә янга сала. Бу юлы да оста көрәшче тезләнә, дошмани билне үзенә тартып карый, теге тирән тамыр җибәргән имән кебек, урыннан да селкенми. Шул арада, кинәт әллә каян килеп чыккан урагандай тиле көч чакырылмаган кунакны җирдән суырып ала, һавада әйләндерә дә, гөрселдәтеп җиргә ташлый. Көрәшче аңын югалтып, өнсез ята. Ярулла көндәшенә кулын биреп торгыза, өенә алып кереп, чәй эчертеп, алпарлыны "зурлап" озатып җибәрә. Ярулла солдатка алынганчы, башка авыллардан Сабантуй батыры калуга дәгъвачылар Кычытканлыга аяк та басмаган, диләр. Үзе дә артык көрәшергә чыкмаган. Бака ботын дагалаганда, ат аягын тыгып йөрмәс ич. Мин әбинең энесе Ярулла картны танып белгәндә, ул инде өлкән яшьтәге сакаллы сабый, "ат күтәрү", көрәшү кебек "нәни шаярулар" дәрәҗәсенә төшми торган мөхтәрәм шәхес иде. Шактый зур авылның карап торган бердәнбер алачыгының хуҗасы. Челләдә дә сырган чалбарын, кара тәлпәген киеп, көннең көнендә авыл читендә, инеш буенда урнашкан алачыгына төшәр Ярулла бабай. Аның алачыкка килгән, төшке ашка, эңгер "чиртә" башлагач, ахшамга кайткан вакыты буенча сәгатьне дөресләп була. Нәкъ бер вакытта урамга ял итәргә чыгуы белән дөнья гайбәтчеләрен шаккатырган алман фәлсәфәчесе Кантың бер якта торсын. Ифрат төгәл кеше иде Ярулла бабай. Бер мизгел дә эшсез тора алмас, олы гәүдәсендә әллә каян иңгән җиңеллек, тынгы белмәүчелек. Без, малай-шалай, тырма, көрәк, пәке, самавыр яматырга һәрдаим алачыкка төшәбез. Шыпырт кына чиратыбызны көтәбез. Кычкырып сөйләшергә ярамый. Ул кемнең кайчан, кем артыннан килгәнен күз кырые белән генә карап зиһененә сеңдереп куя. Берәр юеш борынлысы, әрсезләнеп, тырмасын алданрак сузса, сүз әйтмичә генә, әүвәлрәк килгән малайның пычкысын үрелеп ала. Археолог табылма тикшергәндәй, эш коралын әйләндереп, тугландырып бик озаклап өйрәнә дә төзәтә, ямый, сипли баш лый. Аның тимер-томырны "сихерләве" үзе бер дөнья, сәнгать әсәре, һәрвакыт янып торган олы мичне күрек белән отыры өрдереп, тимерне эссе көнне баеган коянггай кызыл хәлгә җиткерә дә, крокодил авызыдай олы каргага катырып, бүкәнгә куя, бала башы хәтле кувалданы кулында уенчык чүкеч төсле генә биетеп, әйбергә бәргәли-суккалый башлый. Җимерек, ватык, сынык коралны үзенә кирәкле, дөресе, тиешле хәлгә китергәнче тукмый. Ни хикмәт, теләсә нинди каты тимер, корыч аңа күндәм кол төсле буйсына, тындый, ыңгырашмый, сыктанмый гына тимерченең теләген үти, ниятенә, хәтта хыялына буйсына. Аның кызган тимергә кувалда белән китереп "тондыруы" гадәти генә түгел. Әүвәл ул күн алъяпкыч белән ябылган күкрәгенә, олы гәүдәсенә алачыкка басудан ыргылып кереп торган һаваны "вич" суырып ала да, олы чүкечне бүкән өстенә төшергәндә, эшкәртелгән кислородны "кычкыртып" чыгара, бөтен тән тукымаларын "эшләнгән" һавадан азат итә. Сулышы гүләп, күрек белән өрдергәндәй, көч белән бәреп чыга. Бу хәрәкәт, һава алышыну туктаусыз шулай кабатлана. Бу яктан ул соңрак килеп чыккан робот, хәтта терминаторларны хәтерләтә. Ярулла бабайга ярдәмчеләр түзми. Атна саен диярлек алышынып торалар. Ул аларны ачуланмыйча, олыларча озата, "улым, бер-ике елдан, үскәчрәк килерсең", "энем, сән иртәгә калхуз эшенә чык" (монысы колхоз эше түгел диярсең), "сән иртәгә алачыкка төшмә, яме, прсидәтел башка кеше җибәрсен". Колхозның чәчү, печән чабу, урып-җыю әсбапларын әзерләү аның өчен изге, беренчел гамәл. Ул рәсми хезмәттә тора, тамагы шуннан туя. Төп бурычларын үтәгәч кенә, ул аерым кешеләргә ярдәм итә, анда да ире сугышта үлгән тол хатыннарга, күп балалы кешеләргә, туган-тумачага (авылда яшәүчеләр кайсы тарафтандыр, ботак очы гына булса да, бер-берсенә кардәш булмый калмый) булыша, аннан инде чират буенча китә. Берәүне дә ярдәменнән мәхрүм итми. Түләү, нигездә, бер үк сәманда: "Рәхмәт инде, Ярулла бабай, аяк-кулларың сызлаусыз булсын", "зур рәхмәт инде сиңа, күрше, Аллаһы Тәгалә исәнлек бирсен". Шуның белән вәссәлам. Сугыштан соңгы авыл кешесенең бар байлыгы - тәмле тел. Алачык хуҗасы ярлы авылдашларының хәлен аңлый. Рәхмәт әйтә белгән адәм баласы өметсез түгел. Шул мизгелдә аның көлү, елмаю, җырлау, җылый белми торган калын иреннәре мимылдап селкенеп куя. Бу инде изгелек күргән бичараның теләген, рәхмәтен кабул итү дигән сүз. Сөйләшеп, аңлашып, озынозак кул кысышып торуны вакытны бушка уздыруга санап, шунда ук эшенә ябыша. Тәмәке тарту, хәмер эчү кебек шөгыльләрне җитдигә санамый. Салмыш ирләр аңардан курка. Шуңар да алачык, мәчеттән кала, икенче изге урын дәрәҗәсендә йөри. Аның кылган гамәлләре безгә ул чорда могҗиза булып күренә иде. Тол хатын ике тешле тырмасын алып төшә. Ярты сәгатьтән инде ул тугыз тешле тырманы күкрәгенә кысып, рәхмәтен әйтә-әйтә кайтып китә. Корыч чалгысының утырткычы кителгән агай-эне Ярулла бабай кулыннан узган "өр-яңа" коралын капшый-капшый, сөенеченнән шүкрән-рәхмәтен әйтергә онытып, печән аланына ашыга. Янәдән тормыш җырын көйли башлаган самавыр, ямалган көрәк, матыйк, сәнәкләрнең саны бихисап. Ут күршебез, якын кардәшебез Ярулла картның тимер, агач эшләренә осталыгы, халык әйткәнчә, алтын куллы булуы атабабадан килгәндер. Нәселнеке янына ачы тормыш тәҗрибәсе, аның да саллысы килеп өстәлгән. Аңа заманында олы дөнья - Ауропа белән аралашырга, аларның, хәзерге тел белән әйткәндә, алдынгы технологиясе белән танышып кайтырга насыйп булган. Безгә исемен фамилия итеп калдырган Галиулла бабам шикелле үк, аның каенише, ягъни мәсәлән, Ярулла 1914 елгы урысалман сугышына алына һәм әсирлек язмышын татый. Җизнәсеннән үзгә буларак, тел чарлауга, бигрәк тә чит лөгатьләрне өйрәнүгә маһирлыгы булмый. Сәләт юкта теләк тумый, тоткын бу өлкәгә әһәмият тә бирми. Татарчасын белә, урысчаны ипилек-тозлык сукалый, башкасы ни пычагыма... Иң мәзәге шунда: Ярулла үзенең ике елдан артык тоткынлыкта кайсы илдә, нинди мәмләкәт җилкәсендә уздырганын белми, әйтә алмый. Өлкәннәр, укымышлырак кешеләр аңардан каткат сорап карыйлар: - Кайсы илдә утырдың соң, Ярулла абзый? - Кем белә иңде аны. Барыбер тегелмени? Начар яшәтмәделәр. Белдеклерәге Ауропа илләрен тәсбихка тезә: - Германиядәме, Австриядәме, Венгриядәме? Алачык хуҗасы иңде үзе сорау бирә: - Ул якта тагы нинди илләр бар әле? - Ну, анда илләр күп, Чехословакия, Болгария... Тимерче кара тәлпәкле башын чайкау белән килешмәвен белдерә, янәсе алар түгел. - Францияме әллә? - дигәч, уйланып тора, истәлекләр дөньясына кереп чыккандай була. - Шылдыр, сән атькән илдер. Йә германдыр. - Сөйлә әле, Ярулла абзый, шул хакта, - дип ялына башлагач, тәртип өчен, чираттагы бер эш коралын ямый да, кулларын олы мичкәдәге суда юып, чөйдә эленеп торган кызылга чиккән тастымалга сөртеп, ишек янындагы бүкәнгә чүмешеп, безгә таныттт хикәясен кабатлый. Берәр яңалык та өстәлә. - Коллыкка төшмәдек, үзебез теләп пленга бирелмәдек. Безне янараллар тапшырды. Тегеләрнең пленныйларына алыштырдылар. Винтуфкаларны, дакументларны алдылар да, кояш Алып тавы артына чумганчы җәяү алып барып, бер станцыда вагун нарга утырттылар. Рилсылары тар икән. Минем колач хәтле генә. Вагуннары да кечкенә. ТТТында ике көн тоттылар, консерва, печеньҗә, хәлвә ашаттылар. Кайсыдыр стансыда вагунга менә синең чәчең кебек чем-кара кәчтүмле, җирән мыеклы бер абзый керде. Эшләпәдән. Вагунны йөреп чыкты. Суярга көтүдән симез сарык эзли диярсең. Минем янга килеп туктады. Аягыма торып басарга да белмим, утырып торырга да куркам. Минем баш бармакны кечкенә, ак, авыр эш белән ватылмаган хатынкызныкы кебек йомшак кулы белән тотып карады, аннан акрын гына күкрәгемә китереп төртте. Мине сайлавы булган икән. Тагын бер урыс, бер мукшы малаен алды. Грузовой машинада алып китте. Үзе кабинада утыра. Без - кузовта. - Ә ник сикереп төшеп калмадыгыз? Минем җитдилектән ерак сорау, кирәксез бау төсле, һавада асылынып калды. - Хуҗабыз Барон исемле икән. Фамилиясе дә, атасының исеме дә шул ук. Безне ванный кертте, эчке киемнәре миңа ярамады, барысы да кечкенә. Җәй уртасы иде. Минем алачык хәтле зур балкунында урын түшәп бирде. Безне иртән ашатып, бричкага утыртып, кырына алып китте. Печән чаптык. Үләннәре бездәге кебек үк, чәчәкләре генә башкарак, исләре адикалун кебек борынны кытыклый. Ну бака күп. Бакалары зур, симез, кыр тавыгы чаклы. Бакалар чалгыга эләгә. Барон безнең арттан аларны кара күн сумкасына җыеп йөри. Бака итен яратып ашыйлар икән алар. Диликатус тиме шунда, ди. - Син ашап карадыңмы, Ярулла абзый? - Безгә әрәм итмәде. Кадерле кунакка гына тоталар, ди. Выт шыл. Беренче көнне үк уенчык чалгылары ватылды. Берсенең сабы сынды, икенчесенең чөе бүлтәеп чыкты, өченчесе шунда ук тупасланды. Каерылмаганнар. Барон башын чайкап тәк басып тора. Аралашуыбыз, чукраклар мисле, тегендә тертеп, монда күрсәтеп. Мин аңа малаток, бер тимер бир, дим. Барысы да бер арбасында икән. Бер-ике сәгать эчендә чалгыларын ялт иттереп, төзәтеп, ямап, ялман бирдем. Шуннан ул мине бака ботын кисеп йөрүдән коткарып, мастерскоенда, безнеңчә, алачыгында калдырды. ТТТында мин, малайлар, ике елга якын эшләп яттым. Күп һөнәргә үрәндем. Ну андагы пурядок. Тәртипкә дә птыпда үрәндем. Туган илгә ырвалютсиядән соң, Линин бабай кайтартты безне. Сорау биргәнне, каршы әйткәнне төнәмәгәнен, холкының кырыслыгын белсәк тә, бу фани дөньяда малай-шалай кызыксынудан туктата алырлык көч юктыр. - Ярулла бабай, пленда кайсы илдә булдың соң? Германиядәме, Франциядәме? Ялганлый, шаярта белмәгән карт, бик җитди итеп, үзе безгә задание бирә. - Кайсысында кыр тавыгы хәтле зур бакалар яши икән? Белешегез әле. Мин тыңла былган былырмын. Адәм баласы үзендә җитмәгәнне күршедән эзли дигәндәй, мин алачыкта булганда (шунда төшеп, карап утырырга ярата идем), Ярулла бабайның сугыштан соңгы авыр тормыш мөмкинлек биргәнчә, кырт итеп киенгән, төзәтенеп, гәүдәсенең төрле рәвешләрен күрсәтеп алырга яраткан чая хатыннарның эш коралларын яратыбрак төзәтеп бирүенә игътибар иттем. Юк, ниндидер ният, максат белән түгелдер. Бәлки, ирләре сугыштан кайтмый калган, табигать биргән дәртләрен ихтыяр көче белән бастырып интеккән Сылукайлар аның мут ир-егет чагын исенә-ятенә төшергәннәрдер? Бәлки, туемсыз нәфесле хаким сыйныфларның байлык, җир-су бүлешүе аркасында тоткынлыкта узган, җитәрлек сөя-сөелә алмый калган яшьлеген юксынуы булгандыр? Ул чакта без корычтай нык, тимер-томырдан башка әйбер белән алыш-биреше булмаган Ярулла карт күңелендә мәхәббәт сагышы, өмет, өмсенү тугланып ята алу мөмкинлеген күз алдына да китерә алмадык. Бәлки, йөрәгендә сүндерер суы табылмаган мәхәббәт уты янгандыр. Тик ул берсенә дә тел катмады, кулын салмады. Горургарьчел, әхлакый тотнаклы кеше иде Ярулла карт. Кеше күңеле - төпсез кое. Ә без, яшь җилкәнчәкләр, хыялый дөньядан ерак, көндәлек мәшәкатьләр эченә кереп чумган кешенең дә сагышы, хәтта төшендә саташулары да була алуын күз алдына да китерә алмаганбыз. Тимерче картның баскан урынында эз калдырып, биеп торган хатын-кызга сөйкемле карашын уяткан тагын бер сәбәп бар иде. Ярулла бабайның хәләл җефете Мөнирә апа иренең нәкъ киресе, дөнья мәхлугы. Ул - пошмас дәрәҗәдә сабыр, тыныч, әкрен хатын. Беркайчан ашыкмас, каударланмас. Ярулла бабай самавыр төсле кайный, тыпырчына, үзенә мәңге бер каршы сүз әйтмәс Мөнирәсенә кычкыра, ә тегесе, иренең дулавын, ярсуын, тавыш күтәрүен ишетмәгәндәй, акрын гына коймак туглый, камыр изә, бәрәңге әрчи. Сафура бураннары уйнатса да, Ярулла бабай хатынына кул күтәрми, сукмый, тиз кайтып төшә. Күрәсең, Мөнирә апаны үзгәртеп булмасын аңлагандыр. Йортта Ярулла бабай хуҗа. Ике йөз илле йортлы Кычытканлы авылында шундый чиста, пөхтә йортны хәтерләмим. Хәзер дә юк андый хуҗалык. Анда чүп-чар, тирес әсәре, җирдә аунап яткан агач-мазар күрмәссең. Чарланган эш кораллары махсус урында, яратып, ипләп куелган. Балта, көрәк, сәнәк ише йорт коралы сорап керсәң, ул үтенечеңне кире какмас. Тик, гадәтенчә, ике шартын калкытып куяр: үткен балта белән кадак кисмәскә, алган әйбереңне әйтелгән көнгә, хәтта сәгатькә урынына кайтарып куярга. Килешүнең вакыты чыгуга басынкы, әмма кырыс тавыш илә бу рычыңны исеңә-ятеңә төшерер, әгәренки шуннан соң да кичексәң, башка вакытта аңа әйбер сорап якын киләсе булма. Аның кальгасына ялгыш кына күрше-күләннең эте, тавыгы, үрдәге керү турында сүз дә була алмый. Бердән, аның тыгыз итеп, тактасы тактага куылган, җирдән үсеп чыккан коймасыннан, өстән үрмәләмәсә, мәче узарлык тишек тапмассың, икенчедән, аның йортына эләккән эт ник туганына үкенер, әтәч, каз ише ахмаклар күрше чыбыгының "тәмен" татыр, һәркайда тәртип булырга тиеш. Турысын ярып салыр, әмма мәкер, астыртын явызлык, икейөзлелек, гайбәт кебек тирес төшенчәләрне белми иде тимерче карт. Язмыш димә инде: менә шундый төгәл, пөхтә, җыйнак, һәрьяктан оешкан иргә он белән эш иткәндә... башаяк акка батмый, янып торган мичне бутаганда алъяпкычына күмер очыртмый, кабартма майлаганда түшенә май тамызмый калмас хатын туры килгән. Ифрат изге, ярдәмчел, Хода бәндәсе Мөнирә апа ут янар Ярулланың үзе белән интегүен сизә, андый, күпме тырышса да, иренә ярый алмый, чөнки ул барыбер бердәнберенең яраткан чынаягын идәнгә төшереп ватачак, чүп чиләген вакытында бушатырга онытачак, бу хакта тәрбияви сөйләшүнең ничәмә-ничә кат булуына карамастан, казанга бер бәрәңгесен кабыгы белән салачак, кәвешкатасының сул аякка киелергә тиешлесенә уң аягын тыгачак. Ире, "әй, сән, ялгыш киясең" дигәч, кабалана-кабалана алыштырачак, мәгәр өйләреннән чыгып киткәндә, мич юшкынын ябарга онытачак, кайтып кергәндә өйләре таракан катырырлык булачак... Ярулла бабайның яшьтәшләренә хатыныннан кыскача гына зарланып алганы, язмыш биргән сөеклесен салкынлыкта, аумакайлыкта гаепләгәне хәтердә. Ул чорда күп нәрсәне андамаганбыз. Бәлки, тимерченең җаны ялгызлыкта интеккәндер, бар дәртен, көчен тимер эшенә сарыф иткәндер? Шулай да хәзерге гаиләләрне, җенесләр арасындагы әллә ниткән сәер мөнәсәбәтләрне күргәч, Ярулла белән Мөнирә берберсен тулыландырып, яратышып яшәгәннәр дигән нәтиҗәгә киләм. Табигать-анабыз нишләргә кирәген үзе белә, тискәре янына уңайны, плюс янына минусны китереп утырта, тын гына саркып яткан инеш янында дөрләтеп утын яндыра. Мөнирә әби кебек ташбакадай әкрен, беркатлы, әмма ифрат нечкә җанлы, балаларга ризык таратуда андый юмарт затлар күп түгелдер. Күңеле боз булып каткан кешелек җәмгыятен бизи андый шәхесләр. Ярулла бабайның яраткан мәүзугы бар. Ул - хуҗа мәсьәләсе. Аның өчен бу фани дөньяда ике олы шәхес бар: берсе - чит ил Бароны, икенчесе - колхоз рәисе. Бака итен яратучы - еракта, ә колхоз хуҗасы - янәшәдә, көн саен кирәк. Ул Ярулла карт өчен югары үлчәм берәмлеге. Аңардан өстенрәк бер кеше бар барын, ләкин ул - еракта, Сталин бөтен галәменә берәү генә. Ярулла карт Хрущев "җеп шеклеге", хәтта берничә ел Брежнев торгынлыгы чорында да яшәде. Ләкин радио тыңламый, гәзит укымый, алачык эшеннән башка шөгыльне санламый торган карт югары дәрәҗәдәге үзгәрешләрдән хәбәрдар булмагандыр. Татарстан белән җитәкчелек иткән Батыев, Табеев, Репеев, Япеевләрнең кем икәнлекләрен белмичә гүр иясе булгандыр дин фараз кылам. Туганнарын, энекәшләрен белә, таный, якын итә, шул җитмәгәнмени? Студент чакта, инде Тел, әдәбият, тарих институтында, Алабугада эшләгәндә дә авылга кайткан көннең икенче иртәсендә, кабул ителгән тәртип буенча, күрше бабай безне коймак белән чәй эчәргә чакыра. Энекәш Әфхәт тә кайткан мәл иде. Икебез бергә кердек. Түр башында җиз самавыр җырлый. Пакьлек, сәламәтлек, төгәллек үрнәге Ярулла бабай аның яныңда, үз кулы белән ясаган урындыкта утыра. Безнең әти шикелле үк, чәйне үзе ясый, ихластан, сихәтле бер эчемлек агызгандай, карап торып коя. Чәйгә ихтирам ата-бабадан калган гадәт. Алдыңа чәйле чынаяк куелгач кына, коймакка үрелергә ярый. Ялга кайткан шәһәр халкы өчен йокының тәмле вакыты. Хуҗабыз сәгать җидедә алачыкта эшен башлап җибәрергә тиеш. Кунакның кадере - иртәнге якта. Йокыдан уяныр-уянмас кына килеп керсәк тә, тамаклар затлы коймакны биз тиз үз итә. Мөнирә апа ике таба белән мичтә пешереп, майлап китереп тора, без аны юкка чыгара барабыз. Бүрәнәләре мунчала белән юылган, чиста, кинолардагы теремок кебек матур өйдә утыруы үзе бер рәхәт. Эссе мич янында кайнашудан битендәге миңенә чаклы кыздырылган кукуруз бөртеге төсенә кергән Мөнирә апа, иренә күз салганда каушап ала да, безнең яратып ашавыбызга сөенеп, янәдән үз почмагына ашыга. Дөресе, ашыккандай итә... Юк-бар турында сөйләшә-сөйләшә өченче чәшкәне бушаткач, Ярулла бабабыз, ашаудан туктап, җилкәсен кашып алды, безнең якка нөктәле карашын ташлады. Бу аның җитди сүзгә әзерләнүе иде. Тимерченең иреннәреннән безгә таныттт ел саен бирелә торган сөаль төште: - Сән, Тәлгат, хазер кем соң инде? Кая эшлисең? - Академия наукта, Тел, әдәбият институтында фәнни хезмәткәр. - Әфхәт, сән? - диде, сораудагы сүзләр санын кыскартып. - Мин медицина институтында укыйм. Врач булырга исәп. Карт ап-ак сакалын киң учына батырды. Озак итеп уйланып торганнан соң телгә килде: - Энекәшләр, мин сезгә өмет баглаган идем, кеше булырсыз дигән идем. Колхоз предсидателе була алмадыгыз. Кәефе кырылып, сүзләрен ихластан әйткәне күренеп тора. Шул ук вакытта ул үз кадерен, бәясен белә. Ауропа "тәрбиясе" сизелә. Түбәндәге вакыйга хәтердә уелып калган. Колхоз рәисе булып читтән килеп, әмма гаиләсе белән ямьле, хәлле Кычытканчыда урнашып калган Мәгъсүм абый белән булган "аралашуы" һаман да күз алдында. Аның йөртүчесе, ягъни мәсәлән, кучеры тарантасының рессорларын яматырга алачыкка төшә. Эшне тәмамлагач, Ярулла карт аңа: "Энем, әйт әле прсидателеңә, бүген алачыкка кагылсын әле. Йомыш барые". Егет гаҗәпләнүдән каш-керфекләрен сикертсә дә, каршы сүз катарга курка. Гаепнең кемдәлеген әйтүе кыен. Әллә кучер кисәтергә онытканмы, рәиснең вакыты булмаганмы, алачыкчы дәрәҗәсенә төшеп вакланасы килмәгәнме, хәзер "третей" казые булуы кыен, икенче көнне карт алачыгына килми. Ватылган чәчү машинасын, теше сынган тырманы алачыкка алып киләләр, ә анда нәселле эт башы чаклы йозак эленеп тора. Бу хакта хәбәр рәис Мәгъсүм Хамматовка барып җитә. Ярулланың өенә йомышчысын җибәрә, карт капканы да ачмый. Аптырагач, кичә тимерче кулыннан узган тарантаска утырып, рәис үзе килеп төшә. Хуҗаларга игътибарлы карт аны чиста йортында каршы ала. - Нәрсә булды, Ярулла абзый? Чирләп киттеңме әллә? - Берни булмады. Иншалла. - Эшкә чыкмагансың. Чәчү өсте, пнимаешь, син саботаж оештыргансың. - Алай сүләшсәң, энем, капканың келәсен теге яктан төшер. Миңа алтмыш ике яшь. Мә ачкычларны, тап алачыкчы! Рәис Ярулла картка алмаш табып булмасын белә. Талканының корылыгы мәгълүм. Әйтте - бетте. - Алай сөйләшмик әле, кем, Ярулла абзый. Син бит сознательный колхозник. - Минем, энем, корсагым сузнательный булып чыкмады шул. Ашарга сорый. Баронга хезмәт иткәндә, көненә өч тапкыр канарь ашка үрәнгән. Итем бетте, прсидатель белергә тиеш. Алачык эше трантаска утырып, айгыр койрыгына карап йөрү тегел, көне бу кизәнәсе бар. Картның соңгы сүзе тәкәббер рәиснең кытыгына тия. - Ачкычларны китер, кеше табарбыз. Дөнья кендеге түгелсең. Алачыкка берничә кешене куеп карыйлар. Әмма берсе дә Барон укучысына җиткерә алмый, ялганган тимер бер сәгатьтән килә дә чыга. Алачык янында оста кулны көтеп яткан техника җыела. Колхоз рәисе, үгезен суйдырып, итнең иң затлы өлеше белән алачык ачкычларын картка үзе китереп тапшыра... Талгын, җылы кичләрдә уйнап, эшләп арыгач, алачык миченә, "терминатор" Ярулла картның эшләвенә карап утырырга ярата идем. Кеше акылына буйсынган ут дөрли. Ул булган җирдә яшәү, тереклек бар, димәк. Соңгы елларда бабай ябыкты, өшәнде. Алачыгын ташлагач, озак тормады. Җиңел холыклы иренә өйрәнгән Мөнирә апа да бу дөньяда артык юаныр нәрсә тапмады, ригая-кайгысына бирелеп, фани яшәешне ташлап китте. Еллар узган саен, Ярулла бабайга соклануым арта бара. Чөнки аңардан да оешкан, төгәл, ачык, почмаклары киртләнгән кешене очратканым булмады, аңа тиң әдәби образны хәтерләмим, аның була алуына ышанмыйм. Чөнки Ярулланы табигать, татар халкы шундый итеп яраткан, немецлармы, французлармы аның яхшы сыйфатларын үстергән, калыплаган. Әдәби каһарман ул аерым бер шәхеснең иҗат җимеше генә. Бик күп әдәби образлар күз алдында, мәгәр барыбер Ярулла карт белән ярыша алырлыгын таба алмыйм. Аның берише сыйфатларын мин "Тәүбә" һәм "Элмәк" романнарында Әхмәдиша карт образында бирергә тырышкан идем. Тонык сурәтчәсен булса да. Ихтирамым билгесе итеп. Караңгыда алачык учагы күңелдә шәфкатьле уйлар уята. Кояштан да яктырак ут көлтәләре янында Ярулла картның мәһабәт гәүдәсе тагын да саллырак күренә. Инде берсе дә - алачыгы да, Ярулласы да юк. Яңадан-яңа техникага өйрәнеп беткән халык искене ямый, сипли, төзәтә белми, зарлану, кемнедер каһәрләү белән чикләнә. Алачыкларны торгызу чоры килеп җитмәс димә. Урам тулы ватык машина... Алачыгы булыр, тик Ярулла кебек изге, фидакарь, берүзе ат дагалый торган терминатор-тимерчеләре табылырмы икән, ә? Ибрай Гаязы Хәтер тәрәзәсенә күз салам. Анда аермачык булып, эре тешләрен елтыратып, әрекмән колагын тырпайтып, кабартма иреннәрен ерып, атаклы урманчы Ибраһим карт улы Гаяз, дөресе, Ибрай Гаязы шәүләсе күренә. Юк, шәүлә түгел, үзе икән. Кытыршы кулын биреп исәнләшә. "Мине онытмадыңмы, энем, абзаң сиңа ерак булса да, туган тиешле, тимерче Ярулланың кияве мин, бердәнбер кияве. Гайшә апаңның ире булам. Выт шыл, азып-тузып, эчеп тә йөрдем, өтөрмә тоткасының кайсы яктан ачылганын да беләм. Син, каениш, язучы булып киттең, диләр. Нишлисең, башка эшкә ярамагач, синнән лесник чыкмый, урманда тиз адашасың, машина төзәтә белмисең, балта эшенә кулың ятып тормый, пич чыгара белмисең. Яз, әйдә, яз, ышкылган таш шомарыр, ди. Мине дә кыстыр тпыңда, тик оныкларымны көлдерерлек итеп яз". Бу карт тагын әллә ниләр исенә төшереп, үземне адәм хуры итәр дип, читкәрәк китәм. Аның сәер гадәтләрен кем генә белми. Гаяз агай катнашында булган шундый хәл күңелгә кырмавыктай сарылып калган. Көпчәкле трактор тегермән күперен чыкканда, тайпылып китеп, аска, тирән сазлыкка мәтәлә. Җәен инеш корыса да, чокырларында суы, ләме саклана. Ярый әле, кабинасы артсыз булган йөртүче егет җәһәт кенә ярга сикереп төшкән. Пычрак сулы тирән упкын тимер арбаны суырганнан-суыра, түбәсе күмелә, тазарак ярга эләгеп калган арты гына чыгып тора. Тракторчы нишләргә белми, арлы-бирле йөгерүдән уза алмый, шул тирәгә килеп чыккан хатын-кызга, малай-шалайга илләм кызык, кәмит килгән диярсең. Ир-ат арасында Гаяз да бар. Шырпыны заяга сарыф итмәс өчен, тәмәке төпчегеннән яңасын элдерә дә вакыйгага үз мөһерен суга: - Бу тракторның язмышы халь ителгән. Аңа шунда калырга язган. Шынсы факыт. Шул арада олы көпчәкле трактор табып алып киләләр. Бәлагә тарган малай сылашкак пычракка бата-чума тракторга тимер чылбыр элә. Коткару эшенә алынганы тарта башлый, пошкыра, көчәнә, зарлана, мәгәр баскан урыныңда пыр-пыр килеп тәгәрмәчләре астыннан корырак пычрак атудан ерак китә алмый. Тракторны сазлы чокыр, якыны күреп, үзенә мәңгелеккә суырып алганмыни, һич кенә ычкындырасы килми, хәерчегә җил каршы дигәндәй, җитмәсә, күңелләргә шом салып, ямьсез, саргылт яңгыры сибәли башлый. Чокырдагы суны азсынган, күрәсең, кара болыт ярдәмгә ашыккан. Яңа тәмәкесенә ут үрләтеп алган Ибрай Гаязы гына күптәннән хыялланган морадына ирешкәндәй кылана. - Тык атьтем мин сезләргә. Бы тракторның будущее халь ителгән. Аста шайтан упкыны. Ничәмә кешене йотты инде ул. Корбан сорап тора. Трактор тында калачак. Кешене йотканчы, может тамагы тыгылыр. Шул арада җир җимертеп танк көпчәкле трактор килеп җитә. Аумакай малай, янә пычракка чумып, үз тракторына калынрак тимер чылбыр тага. Тегесе бар көчен җыеп, урынында бии, йөген сөйри башлый. Тешләре явызланып җиргә кереп бата. Елгадагы трактор, иреккә чыгарга каршы түгеллеген сиздереп, урынында талпына башлый. Коткаручы янә бер көчәнә, шул арада тимер чылбыр шырт итеп өзелә. Гаяз, тәмәкесен авызыннан алмыйча гына, җиңүче кыяфәте белән йөренеп ала. - Тык, атьтем мин сезләргә, тракторга тпыңда каласы. Язмышы шыл. Упкындагы тимер әрҗәнең түбәсен күрү бәхетенә ирешкән коткаручылар бирешергә уйламый. Яңа чылбырлар юнәтеп, икеөч кат итеп тагалар. Олы трактор янәдән эшкә ябыша, дию пәрие кебек төрле тавышлар чыгара, төкеренә, усал үкерә, уры нында бии, калтырана. Упкындагы мәхлук тагын түбәсен күрсәтә, артын күтәрә һәм сазлыктан чыгып, яр буена үрмәли башлый. Дуңгыз баласы кебек тоташ балчыкка чумган мескенне корыга чыгарып куялар. Кызык бетте, халык таралыша башлый. Гаяз дус авыр хәлдә калды дип фарыз кылсагыз, бик нык ялгышасыз булыр. Аны сыртка салуы кыен, ата мәче кебек. - һы, мин сезгә сразы атьтем. Сәвит дурак тегел. Шындый яхшы эшләп торган тракторны сазлыкта калдырырга. Сәвит влачындагы көч дисеңме, әллә нәрсәңне тартып чыгарыр. Фашистның да билен сындырды. Төпчегеннән яңа тәмәкесенә ут үрләтә дә, җиңүче, тәҗрибәле фаразчы кыяфәте белән китеп тә бара. Ашын ашаган, яшен яшәгән Гаяз ага, җиде дистәне тутыргач, йончый, бетәшә, начар күрә башлый, һәрхәлдә, үзе шуны раслый, зарлана, шуңа ышандырырга үрсәләнә. - Энем, рәхәт тормышка таргач кына, сукырайдым да куйдым әле. Берни күрмим. Берничә көннән соң киң урамның икенче ягыннан узып барыш иде. Гаяз ага киң учын маңгаена терәп куя да дәшә: - Нихәл анда, Исламия апа малае, ник картларга сәлам бирмисең? Эреләнүең җитте. Язучы булдым дигәч тә... Безләрне кешегә дә санамыйсың. Тәнкыйть сүзе сине үтәли өшетә. Янына чыгып кулыңны бирәсең, ул үзенекен сузмый. Үпкәләгән икән картлач, дип уйлап, аның таза, киң учына тар кулыңны тыгасың. Сискәнеп киткәндәй була. Дуамал көче сизелеп тора. Сөаль ташлый: - Син кем малае буласың әле? - Соң мин Исламия малае булам, Казанда ятттим. Туганнарның хәлен белергә кайтканием. Мине танып чакырдың бит, Гаяз абый, - дигән буласың. - Мин былай, кеңел күзе белән, чамалап кына атькән идем. Син чыннан да Нәбиулла әзи белән Исламия апа малае буласыңмы? Ул шаяртамы, кызык табамы, мәсхәрәлиме, өздереп әйтүе кыен. Бер бөеге, тормыш - театр, без барыбыз шуның уенчылары, дип, юкка гына кисәтмәгәндер. - Колакларым картайды, күзләрем талчыкты. Тамак кына бирешми, гел нәрсәдер сорап тора. Энем, кибет янында машина тора. Шыннан чыккан кара кәчтүмле, акмы, сарымы күлмәкле кеше Шомырт Нәгыйм малае тегелме? Ерактан мин чыннан да начар күрәм. - Танымыйм, Гаяз абый, - дим. - Мин, энем, шыларны тану тегел, бөтенләй күрмим. Абзый тагын берәр нәрсә уйлап тапмасын дип, тиз генә хушлашып, урамның аргы ягына чыгу хәстәрен күрәм.