Табигать белән ата-анасы авызына көмеш кашык каптырып тудырсалар да, аңа да, иң гадәти адәми затлар шикелле, тормыш баскычларын, язмыш сынауларын тулысы белән үтәргә туры килә. 1930 елның 1 декабрендә Арча вилаятенең Гөберчәк исемле матур табигатьле, нибары кырык-илле йортлы татар авылында кендек каны тамган Сөнгатулла мулла улы Мөхәммәткә тормыш тулпары җиңел генә сыртына ияр салдыртмый, авызлык кидертми. Җиһанда үзенә тәгаенләнгән урын өчен шактый көрәшергә туры килә аңа. КЕМ КИЯВЕ ИКӘН МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВ? 1960 елның көзендә Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасында төз гәүдәле, кулларын як-якка җәебрәк йөрүче, чем-кара чәчле, үткен күзле бер егет пәйда була. Ул елларда татар теле һәм әдәбияты бүлегенә һәр курска егерме биш кеше генә алыну сәбәпле, студентлар, укытучылар бер гаилә кебек яшиләр иде. Ягъни берберебез белән таныш идек. Химия факультеты бинасының дүртенче катында (бүлек шунда урнашкан иде) күренгән һәр кеше ир-ат заты тарафыннан бер төрле, кызлар ягыннан икенче төрлерәк өйрәнелә, инә күзеннән үткәрелә. Ул чорда кесә телефоны, Интернет булмаса да, сарафан радиосы яңа кеше турында мәгълүматны тиз китереп җиткерә. "Аның кем булуы турында сиңа гына әйтәм, берәүгә дә ычкындырма" уены, Тукай әйтмешли, "мискиннең" үзенә килеп ирешкәнче дәвам итә. Шул рәвешле, югарыда телгә алынган чибәр егетнең Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиев икәне, профессор Хатип Госманга аспирантурага кергәнлеге, утыз яшен тутырганлыгы мәгълүм булды. Ошбу биографик белешмә янына яңалары да өстәлә торды: аспирант, Арча педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, бер-ничә ел мәктәптә укыткач, дүрт ел флотта хезмәт иткән, Казан педагогия институтының тарих бүлегендә (үзе "мин Болак буенда гына белем алдым" дип җибәрә иде) читтән торып укыганда янәдән мәктәптә эшләп, завуч дәрәҗәсенә күтәрелгән икән. Соңрак аның моряклыгына аерым статус бирүе, әллә "сез кем дә абзагыз кем" диебрәк ассызыклавы булдымы, ул, күлмәк якаларын пиджак өстеннән чыгарып, тельняшкасын күрсәтеп тә йөреп алды. Мәһдиев шаянлыгы, тиз аралашучан холкы һәм беренче ел тулай торакта берүзе яшәве белән бишенче курс кызларының күңелендә өмет чаткылары уятып, йөрәк шәрифләрен иләсләндерде. Мәгәр яңа килеп җиткән хәбәр аларның киләчәккә юраган фаразларын чәлпәрәмә китерде: булачак галим өйләнгән, баласы да бар, хатыны күренекле татар язучысы Гомәр Бәширов кызы Лилия ханым икән. Дөнья бизәкләренең хыяллары салкын суга эләккән утлы күмер кебек сүнсә дә, Сталин премиясе лауреаты, татар әдәбияты классигы, "Сиваш", "Намус" кебек әсәрләр авторы Бәшировның кызын "кулга төшергән" дигән хәбәр егетләр каршында Мәһдиевнең абруен тагын да күтәреп җибәрде. "Вәт маладис" дип, телләрне шартлата-шартлата хуплап, астыртын гына көнләшеп тә куйдык. Гомәр абыйны без - студентлар - һәрдаим түрдә, президиумда, олы түрәләр тирәсендә генә күрергә, ягъни буй җитмәслек биеклектә тотарга өйрәнгәнбез. Тәнәфес вакытында сәхнәдән язучылар арасына төшкәндә "җанлы һәйкәл" тирәсендә әйләнеп, якын килергә куркып, битендәге кызарыбрак торган чокырларны, пеләш баш, туры арканы, як-якка карамыйча, каударланмыйча, һәр адымының кадерен белеп атлауны, сүзен иреннәрен берберсеннән аз гына аерып чыгаруны бөекләргә тумыштан бирелгән чалымнар дип табынып йөргән шәхесебез иде. Яшьлегендә аның да безнең шикелле үк көлтә чәчле "Г. Разин" булып йөрүен күз алдына да китермәдек. Мәһдиевкә ихтирамыбызны арттырган сәбәпләрнең берсе - аның, татар халкының йоласына тугрылыклы калып, бабасының өч бүлмәле фатирына күчмәве иде. Элек-электән ир-атның йортка керүе яисә хатын өенә күчүе иң хурлыклы гамәлләрнең берсе саналган. Әле үткән гасырның алтмышынчы-җитмешенче елларында да хатын өендә яшәгән ирләргә, ул ир-егет түгел, диебрәк төртеп күрсәтәләр иде. Бу йоланың нигезендә кемнең өйдә хуҗа булуы, тамак төбен кырып сөйләшә алуы (хәзер исә телевизор пультының кем кулында булуы) күздә тотыла торгандыр. Соңрак озын колаклар шулхәтлесен дә ачыклады: Гомәр абый университетның биология факультетын тәмамлаган кызын, ела-та-елата, Казан артына авылга укытучы итеп җибәрә. Ата кеше, үзе дә ахыргача аңлап җиткермичә, ике көймәнең койрыгын тота: партия һәм хөкүмәт каршындагы бурычын да үти (авылны югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү) һәм кияүле дә була. Яшь чибәр хатыны белән Казанда пәйда булган Мөхәммәт өчен иң отышлы юл аспирантура булып чыга. Мәһдиевнең тарихны яхшы белүен дә исәпкә алып булса кирәк, аңа егерменче-утызынчы еллар тәнкыйте һәм әдәбият белеме үсешен өйрәнүне кандидатлык диссертациясе темасы буларак билгелиләр. Фәнни җитәкчесе итеп татар әдәбияты тарихы кафедрасы мөдире профессор Хатип Госман раслана. Татар шигыренең олы белгече, ихласи Хатип абый марксизм-ленинизм тәгълиматына табынган, хакимияткә тугрылыклы шәхесләрнең берсе булып, шәкертләреннән дә шуны таләп итте. Егерменче еллар тәнкыйте эзләнүләр төрлелеге белән аерылып торса, утызынчы елларда социалистик реализм догмасы аны тар култыкка куып кертә. Мәһдиев тиз арада бүлектә, факультетта үз кеше булып китте. Исеме - пәйгамбәребезнеке, шуның өстенә Бәширов кияве булса да, үзен бик гади тотты, студентлар белән чәй, мәй эчеп алудан да баш тартмады. Ул чорда Мәһдиев фамилиясе берни дә сөйләми, аның безне көнләштергән "казанышы" Бәширов кызына өйләнүе һәм аспирантурада укуы гына иде. Араларында саф мәхәббәт уты кабынып, бер-берсенә гашыйк булып өйләнешүләре турында соңрак ишетеп, матур, ипле, бер-берсен рәнҗетмичә, үрнәк гаилә итеп яшәүләрен үз күзебез белән күргәч, янә бер сөендек. Коңгырт куе чәчле, төз гәүдәле, тулган ай кебек түгәрәк битле, зур кара күзле Лилияне Мөхәммәт эшләгән мәктәпкә Ходай Тәгалә үзе җибәргәндер. Кем белә бит, тылы нык, үзен аңлап, кадерләп тотучы якыны булмаса, Мөхәммәтне язмыш нинди сукмакка алып кергән булыр иде. Лилия мәктәп бусагасын атлап керүгә, авылда буйдак егетләрнең шактый булуын исәпкә алып, кичен әллә кайда "буталып" йөрмәсен дип, завуч биология дәресләрен дәҗҗалга иң соңгылары итеп куя һәм көзге караңгы, яңгырлы кичләрдә, җаваплы кеше буларак, кызны фатир төшкән әби өенә үзе озатып куярга "мәҗбүр" була. Егеткә телен чарларга, тарихтан белемен күрсәтергә чикләнмәгән мөмкинлекләр туа. Бу очрашу-озатышулар яңа гаилә кору, шул ук авылда язылышу белән тәмамлана. Лилия ханым белән якыннанрак аралашу мөмкинлеге тугач, Мөхәммәтнең зәвыгын, ул моңа мохтаҗ булмаса да, хупладык. Дустыбызның хәләле, артисткалар шикелле чибәр булуы өстенә, үзен бик итагатьле, хәтта гади тота белгән киң күңелле, ачык йөз-ле, бай рухлы ханым булып чыкты. Беркайчан да кем кызы булуы белән масаймады. Фикерем буш сүз булып кына кабул ителмәсен өчен, "беренчел чыганакка" мөрәҗәгать итеп, Лилия ханымның "Таһир-Зөһрә" газетасында (1999, 20 декабрь) басылган "Алтын канат ирем бар иде" мәкаләсеннән бер өзек китерәсем килә. "Мөхәммәтнең искиткеч бер сыйфаты бар иде. Аның энергиясе янындагы кешеләргә дә күчә, аның янында кеше күңелсез эшне дә яратып эшли иде. Ул ярдәмгә мохтаҗ бер генә кешегә дә битараф калмады: студентларга тулай торактан урын алып бирү дисеңме, студентның акчасы бетсә, үзенең барлы-юклы мөмкинлегеннән чыгып ярдәм итү, укып бетергәч, эш урыны табып бирү дисеңме - болар Мөхәммәткә хас сыйфатлар, аның яшәү рәвеше иде. Мөхәммәт керсез күңелле, гали рухлы, әдәпле, шул ук вакытта сабый җанлы кеше иде. Аны бер сүз белән әйтеп бирүе дә кыен. Балалар, сөйләшеп утырганда: "И-и, әти нинди чиста кеше иде безнең!.. - дип, гел искә алалар. Аны сагынмаган, искә төшермәгән мизгелебез бар микән?.." Мөстәкыйль фикерле, җиңел аралашучан, төрле һөнәр, белем кешеләре белән дусларча мөгамәлә урнаштыра алган Мөхәммәт турында күбрәк беләсебез килү дә табигый иде. Югары белемне тарих белгечлеге буенча алса да, аның татар әдәбиятына килүе, аспирантурага керүе очраклы хәл булмаган икән. Табигатькә мөкиббәнлеге аны яшьтән серле сәнгать дөньясына якынайта. Аның алга киткән Көнбатыш әдәбияты үрнәкләре белән яхшы таныш булуы, Көнчыгыш шигъриятенә мәхәббәте, укыган әсәренең яңачалыгын сиземләү сәләте күпләр өчен үрнәк булырлык иде. Мәһдиевнең, мөмкинлеге булган саен, әдәби әсәрләрне, агымдагы казанышларны укып барырга тырышуы үзен "син тарихчы гына бит" дип битәрләүләрдән саклану чарасы да иде бугай. "Тел-әдәбият белгечлегендә укыган кайберәүләр, "минем белемем югары, дөнья әдәбиятыннан имтиханнар тапшырдым" дип масаеп йөреп, укымыйлар, артта калалар", - дип әйтергә ярата иде Мәһдиев. Үзенең "Ачы тәҗрибә"сендә, башка язмаларында, әдәби әсәрләрендә йотлыгып укыган язучыларын атый-саный китсәң, искитмәле... И. Бунин, А. Чехов, М. Горький, төрки нәселле А. Куприн белән М. Булгаков, Л. Толстойлар, А. Грин янәшәсенә Т. Манн, Э. Хемингуэй, Д. Стейнбек, Т. Драйзер, У. Фолкнер исемнәре өстәлә. Аңа "авыл прозасы"н күтәреп чыккан Ф. Абрамов, В. Астафьев, В. Распутин, Г. Владимов, В. Белов, В. Солоухин иҗатлары рухлары, сүнә барган әдәп-әхлак кагыйдәләрен яклап язган әсәрләре белән якын. Рус телле шагыйрьләрдән С. Есенин, А. Ахматова, А. Твардовский иҗатларын югары бәяли. Татар әдәбиятыннан Ш. Камал, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, М. Галәү әсәрләрен бирелеп укуы, өлкәнрәк буын әдипләре, чордашлары белән киңәшә-киңәшә, ярыша-ярыша язулары турында да әдип фикерләрен әйтеп калдыра. Татар тарихчыларының хезмәтләренә уңай бәя бирсә дә, аның кумиры булып татар-төрки халкының тарихына, пассионарлык көченә гадел һәм югары бәя биргән Л. Гумилёв торуы гаҗәп түгел. Публицистикасында һәр укыган әсәренә, исемгә төгәл бәя бирүе аның фикерләрен алтын бәясенә күтәрә, хатирәләре, мөһер сугуны укучыга калдырган очракларда да, уйланулар юлына алып чыга. АЛМА АЛМАГАЧТАН ЕРАК ТӨШМИ... Нәсел-нәсәбе, килеп чыгышы турында кешенең тышкы кыяфәте, үз-үзен тотышы, хәтта күз карашы буенча ук гөман корып була, диләр. Озын, килешле муенга утыртылган зур башлы, ялгыз үскән нарат агачы кебек төз гәүдәле, кыйммәтле булмаса да, зәвык белән киенгән, як-якка каранып баруны әдәпсезлек дип санап, коридорның нәкъ уртасыннан җиңел атлап яныңнан үтеп киткән Мәһдиевнең ерактан килгән затлы нәсел "алмасы" булуына шигең калмый. Аны ошатырга, көнчелегеңне йөгәнли алмыйча, тешеңне шыгырдатырга мөмкин, мәгәр аңа нисбәтән битараф кала, аны күрмәмешкә салышып яныннан узып китә алмыйсың. "Мәшәкатьле һөнәр" мәкаләсендә Мәһдиев, педагогика фәненең өйрәтүләренә таянып, шәхесне формалаштыруда мөһим өч факторны аерып куя. "Болар - нәселдән килгән сыйфатлар, тирәлек һәм тәрбия. Зур ачыш бу!" Кешенең холкын-фигылен, психологик халәтен калыплаштыруда беренче урын нәселгә, килеп чыгуга бирелә. Чынлыкта бу өч компонентны бер-берсеннән аерып карау бөтенләй үк дөрес түгелдер. Адәм баласы тәүге тәрбияне гаиләдә ала, тирәлекне дә беренче мәлдә ата-анасы, туганнары даирәсе тәшкил итә. Шуңа күрә "Мәһдиев феномены"ның асылын аңлау өчен аның шәҗәрәсенә мөрәҗәгать итү кирәктер. Мәһдиевләрнең ерактан килгән укымышлы, хәлле нәсел булуы хакында күршеләре, туганнары, аерым алганда, туган авыллары - Гөберчәк кешесе, филология фәннәре кандидаты, КФУның журналистика бүлеге доценты, нигездә әдип иҗатын үзәккә алган диссертация авторы Илһам Фәттахов бик тәфсилле һәм ышандырырлык итеп яза. "Минем фикеремчә, - ди ул "М. Мәһдиев дөньясына бер караш" исемле язмасында, - биш гасыр буе якты киләчәккә яңа өметләр баглап яшәүче халкымның пассионарлык көче М. Мәһдиевтә ургылып торды, чөнки ул чыгышы белән ХIХ гасыр ахыры - ХХ гасыр башы ак муллалар нәселеннән иде. Шуңа күрә иҗатыннан затлы нәселләргә генә хас затлылык, татарча фәлсәфи фикерләү, милли моң бөркелә". Башка чыганакларда Мәһдиевләр нәселенең элек-электән мөхтәрәм, укымышлы, хезмәт сөючән булуларына ишарә ясыйлар. Мөхәммәтнең үз истәлекләре буенча да, әтисе Сөнгатулла агайның, бабасы Бәдретдиннең үз чорлары өчен шактый белем-ле, зыялы шәхесләр булуына дәлилләр җитәрлек. Мәһдиевләр ХIХ гасыр ахыры - ХХ гасыр башында, хәләл җегәрләрен түгеп, матди хәлләрен шактый ныгытуга ирешәләр. Тирә-якның танылган, указлы мулласы Сөнгатулла хәзрәт Октябрь инкыйлабыннан соң, яңа сәясәтнең акыллы, зыялы затларга каршы юнәлтелгән асылын вакытында аңлап, укытучылык эшенә күчә, иген игә, балалар үстерә. Әмма алдан күрүчән зирәклеге дә аны фаҗигадән коткара алмый. Табигый агышлы тормыш тәртипләрен пыран-заран китергән зилзиләле 1917 ел инкыйлабы Мәһдиевләр шикелле таза тормышлы, укымышлы гаиләләргә китереп суга. БАЛА АТАДАН ЯШЬ КАЛА... Сөнгат абыйның белемле булуы, өенең затлырак бүрәнәдән салынуы, гомумән хәллерәк яшәве эш сөймәгән хөрәсәннәрнең саруын кайната, көнчелек имзаны куярга "оныткан" кәгазьгә төшә, сизгерләрнең ымын көтеп кенә торган җәзалау оешмасына- шул гына кирәк тә була. Калганы, кем әйтмешли, "техник" гамәл. Хакимиятне кулларына төшергән коммунистларга М. Булгаковның "Собачье сердце" әсәрендә сурәтләнгән кешелексез Швондер, эттән кешегә әверелдерелгән, эчкече, бозык Шариков кебекләр, ил белән идарә итәргә чакырылган "кухаркалар" зыялы, аңлы затлардан кирәгрәк булалар. Яңа идеологиянең "безнең илдә бар кеше дә бертигез булырга, ярлыга-байга бүленергә тиеш түгел" дигән демагогик сафсатасы ялкауларның көнчелек, хөсетлек, булган кешеләрне күрә алмау кебек аң төпкелендә пыскып яткан иң түбән инстинктларын уята. Җиде-сигез яшьлек хисчән Мөхәммәт караңгы төндә сөекле әтисен алып киткәнне авыр кичерә. Әлеге гаделсезлек аның хәтеренә, рәнҗүчән зиһененә сеңеп кала, һәм бу шаһитлык һәр-нәрсәгә сизгер бала күңелендә тетрәндергеч, мәңге сүнмәс утлы яра, каны саркып яткан җәрәхәт булып яши. Гайбәтнең явыз теле аның газиз әтисен "халык дошманы" дип мәсхәрәли. Табигате белән шук, шаян малай берни аңламый, әтисенең намуслы, иленә, халкына, милләтенә тугрылыклы шәхес булуында шикләнми ул. Аның җанына хакимияттән, тирәлектән курку хисе кереп кала. Бу шом озак саклана. Соңрак та ул үзен, иҗади шәхес буларак, тулы көчкә ачып, актарып сала алмыйча интегә, күзгә эленми торган кара көч мәктәптә укыганда да, флотта хезмәт иткәндә дә, комсомолга, партиягә әгъза булып кергәндә дә, чабуыннан тартып, "малай, әтиеңнең кем икәнен онытма" дип, исенә-хисенә төшереп тора. Шәхес культын фашлау, аның йогынтысыннан арына бару кебек шифалы, савыктыргыч гамәлләрне сөенә-сөенә кабул итүе, дәртләнеп язарга керешүе аңлашыла булыр. Әтисе "эзсез" югалгач, булачак язучының төп терәге булып шулай ук затлы нәсел баласы - әнисе Бибирабига Мөхәммәтса-фа кызы кала. Әнисе Мөхәммәтнең балачактан әдәбиятны, матурлыкны яратып, аңлап үсүенә, гомумән, рухи дөньясы бай булып формалашуына хәлиткеч тәэсир ясый. "Торналар төшкән җирдә" лирикдокументаль бәянында ул әнисенең кышкы озын кичләрдә, күрше карчыкларын җыеп, "Кыйссаи Йосыф" китабын көйләп укуын искә ала. Мондый "утырышлар" баланың, үсмернең кичерешләр дөньясы баюга, тормышны тирәнрәк аңлавына ярдәм итәләр. Мәһдиев иҗатын өйрәнүгә шактый өлеш керткән И. Фәттахов Рабига апа турында, авылдашларыннан, өлкән буыннан ишетеп калганнарына таянып, болай дип яза: "Язучының әнисе Рабига 1928 елга кадәр Гөберчәктә - абыстай, ә аның ире Сөнгатулла мулла булып торган, шуңа күрә Рабига әбине безнең авылда хөрмәт йөзеннән "абыстай" дип йөрткәннәр, әлбәттә, ул күпне белгән, укымышлы булган". Аңлашылса кирәк, "халык дошманы" гаиләсенә тормыш алып баруы, дөресен белмәгән авылдашларының кырын карашын тоеп яшәве икеләтә-өчләтә кыен булгандыр. Ир-атка тиешле йөкне үз өстенә алырга мәҗбүр Рабига апа, зарланмыйча, балаларына сиздермичә, тешен кысып булса да чыдаган. Мәһдиев әдәби әсәрләрендә, көндәлек язмаларында тормышларында иң хәтәр авыр чор булып калган матавыклар турында эч-ке серләрен яшермичә кәгазьгә төшереп калдыра. Истәлекләрдән, фәлсәфи уйланулардан торган "Бәхилләшү" лирик бәянында сурәтләнгән (бу төр әсәрләрне әдәбият белемендә "исповедальная повесть" дип атыйлар), керсезлеге, тетрәндергеч дөреслеге белән сугыш алды чоры авырлыкларын күз алдына бастырган бу юлларны дулкынланмыйча уку мөмкин түгел. "Ач вакытта, гадәт буенча, озын тәнәфестә өйгә йөгереп кайттым. 2 нче класс-та укыйм. Әти - төрмәдә, әни дүрт-биш баланы туйдырырга тиеш. Беркем эшләми. Фашистик алым белән безне изәләр. Әни әҗәткә он эзләп чыгып киткән икән дә кайтып керде. Мин ишек янында сөялеп торам. Шунда әни мине кочаклап елады, и бала, сиңа нәрсә ашатыйм инде мин, дип. Мин дә еладым да мәктәп-кә кереп киттем. Башка көнне озын тәнәфестә өйгә кайтмадым. Проклятие Сталину! Кабахәт, иблис". Гаиләләрен әтисез калдыру гына җитмәгән, шул фаҗигагә коточкыч авырлыклары белән ике тиран башлаган сугыш килеп өстәлә. Шул чорда күргән авырлыклары турында Мәһдиев истәлекләрендә язмыйча кала алмый, әлбәттә. "1943 елгы Арча - Күпербаш юлын язарга. Телефон баганалары ничек сызгыралар. Без әни белән печән сатарга килдек, чана тартып. Зәйнәпбикә апаларда ничек кундык, базарда чүмеч ала яздык. Кайтышлый Күпербашка кереп чәй эчтек. Юл буе телефон чыбыклары сызгырды, андый җил әле дә бармы? Шуны ишеткәнем юк..." Сугыш чоры михнәтләре яшүсмерне чынбарлыкны төрле яктан бәяләргә өйрәтә, холкын ныгыта, горурлык хисе тәрбияли. "1944 ел җәйнең чирәмле Чөмә елгасы ындыр арты. Мин әтинең башына җиткән председательнең өенә кермим, яшьтәш, кереп, катык ашап чыга. Мине кыстап карый - мин ач көе шул чирәмдә ятып торам. Керсәм, мине дә ашатырлар иде. Әмма мин ач, горур калдым. Шул вакытта минем ачлыкны теге явыз күрмәде, мин аны җиңдем". Әлбәттә, бүгенге аң үсеше күзлегеннән караганда бик вак күренгән вакыйгада (катык ашау-ашамау) һәм аңа мөнәсәбәттә үсмер егетнең әлеге хәлгә аек карашы, горурлыгын саклый алуы, шәхес буларак җитлегеп килүе сизелә. Шикаять хат белән әтисенең башына кем җиткәнне белсә дә, ул чорда бу хакта ачыктан-ачык әйтү, сөйләшү мөмкин түгел иде. Яла мәктүпнең авторы, әтисенең һәм башка авылдашларының кайчан атылуы турында Мәһдиев Сталин үлеп, шәхес культы фаш ителгәннән соң гына беләчәк. "Теге" чорда Мөхәммәт эчке горурлыгын саклап кала алган. Шулхәтлесен дә онытмыйк: үсәр өчен ризыкның иң кирәк вакыты, ашыйсы килә, ә өйдә тагын әллә ничә бала ач утыра. Мәгәр ул нәфесен авызлыклый алуы белән явыздан рухи өстенлеген раслый. Әлегә ул шуннан зуррак батырлык кыла алмый. Сатлык җаннарны хурлык тактасына кадаклауны Мәһдиев әдәби әсәрләрендә, публицистикасында башкарачак, әмма кабихләр-нең балаларын, оныкларын рәнҗетү, үч алу юлына басмаячак. Бу мәсьәләдә дә Мөхәммәт үз биеклегендә кала алды. Зыялы, дини әтисенә, иң кыен шартларда да балаларына тормыш авырлыгын күрсәтмәскә тырышкан әнисенә олы мәхәббәтен, рәхмәт хисен истәлек язмаларында, әдәби әсәрләрендә күңелләрдә уелып калырдай итеп әйтә алды Мөхәммәт хәзрәтләре ("Безнең әни бөтен кешенең серен үзенә сеңдереп дөньядан китте"). Җыеп кына әйткәндә, әнисенең нәселдән килгән үҗәтлеге, иренә карата булган гаделсезлеккә эчке нәфрәте балаларын тормыш төбендә югалып калудан коткара. Һәркайсына гаилә тәрбиясе һәм белем бирергә тырышып, ул арысландай ике малай, сандугачтай ягымлы, күркәм кызлар үстереп бирә татар халкына. Авылдашлары хәтерендә акыллы, зиһенле, йомшак җанлы кеше булып саклана Мөхәммәтнең әнисе. Мәһдиевнең биографлары нәсел агачын өйрәнүне фәнни нигездә, архив чыганакларына таянып язарлар дип ышанам. Минем бурычым - Мәһдиев кебек олы әдипнең, галимнең, укы-тучының, үз йолдызлыгын кабызган, өслүб мәктәбен тудырган шәхеснең буш урында, бер дә юктан тумаганлыгын искә төшерү. Әтисенең укымышлы, дингә бирелгән нәселе, әнисенең җырга, моңга, ямьле сүзгә хирыс кавеме гасырлар буена җыя, туплый килгән пассионарлык көчләрен Мөхәммәт исемле дәвамчылары йөзендә дөньяга чыгарырга булганнар. Шуның өстенә катлаулы, авыр чор, милләтенең ачы язмышы Мәһдиевнең холкын чыныктырган, үзенең дә бик гади, гадәти булмаган биографиясе аның фикерләү офыгын киңәйткән, сиземләү сәләтен арттырган. Язучы М. Мәһдиевнең тормыш юлы, иҗат баганалары "Әдип-ләребез" (2009) китабында шактый тәфсилле бәян ителгән. Би-редә язмышында хәлиткеч борылыш ясаган берничә моментка гына игътибарны юнәлтәсе килә. Ятимлек хәлләре, җитешмәүчелек булачак әдипкә, яшьтәшләре шикелле, урта мәктәпне тыныч кына тәмамлап, югары уку йортына юл тоту мөмкинлеген бирми. Таба төбе мисле* тигез юлдан гына бара алса, бәлки, ул башка белгечлек сайлар, инженер, геолог, юрист, икътисадчы булыр иде. Мөхәммәт авылларына иң якында урнашкан Арча педагогия училищесына юл тота. Форсаттан файдаланып, бу уку йортының татар мәдәниятен саклауга, үстерүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез зур булуын ассызыклап үтәсем килә. Татар мәктәпләре өчен меңләгән укытучылар әзерләү белән беррәттән аның диварларыннан дистәләгән язучылар, галимнәр чыкты. Үзем эшләгән югары уку йортларында Арча көллиятен тәмамлап килгән студентлар булса, аларның татар, рус телләрен һәм әдәбиятларын яхшы белүләрендә, грамоталылыкларында беркайчан да шигем булмады. Һәм ялгышмадым. Мөхәммәт бу уку йортында төпле белем алу өстенә киләчәктә язылачак әсәре - "Без - кырык беренче ел балалары" өчен зәмин-җирлек таба, уку йорты тормышын күңеленә сеңдерә һәм, "Фронтовиклар" романының каһарманнарын "эзләп", мәктәпкә укытучы булып китә. Яше җитеп, лаеклы ялга чыкканчы (дөрес, язучы беркайчан да эшсез кала алмый), язмышын укучы балалар яисә студентларны укыту белән бәйли. Җелекне суыра, төн йокыларын качыра, төшләргә кереп интектерә торган белгечлек булса да, Мөхәммәт укытучылык эшен яратып, ихластан башкара, зарланмый гына түгел, үзгә язмышны теләми дә иде. Бәлки, минем алдарак әйткән башка белгечлек турында юравым хакыйкатькә туры да килми торгандыр. Флотта хезмәт итеп кайтып, Казан дәүләт педагогия инсти-тутының тарих факультетын читтән торып тәмамлаганнан соң да Мөхәммәт гаилә корырга, буйдак тормышы белән хушлашырга ашыкмый. Әнисенең: "Мин исән чакта өйлән, улым, фани дөньядан тынычлап китим", - диюенә, апасы Равиянең кыставына да карамыйча, Мөхәммәт ашыкмый, язмыштан ниндидер могҗиза көтә. Ул укыткан биш авылда күз төшәрлек чибәр кызлары да, төз гәүдәле, киң маңгайлы, карчыга күзле, ат ялыдай җилфердәп торган куе кара чәчле егетне ошатып, яшертенорынтын яратып йөрүчеләре, мәхәббәтен сиздерүчеләре дә аз булмагандыр. Яшь егетнең дә мәхәббәт маҗаралары туып торгандыр. Ул һаман үз ярын, үз парын көткән. Халкыбызның "Иш ишкә тартыла" дигән әйтеме юктан гына тумагандыр. Әйтелгәнчә, Мөхәммәт завуч булып эшләгән авылга яңа, яшь укытучы килеп төшә, һәм тиз арада Мөхәммәт башлы-күзле була да куя. Ирен яратып, авызына карап, үзе әйтмешли, гомере буена "кубызына биеп" яшәүдән тәм тапкан Лилия ханым Гәүһәр белән Искәндәрне дөньяга китерә. Исемнәрнең Мөхәммәт тәкъдиме белән кушылуында шигем юк. Белүемчә, Лилия гаиләдә иргә каршы тавыш күтәрү гөнаһ, татар хатынының өе чиста һәм аннан тәмле ризык исе килеп торырга тиеш дигән иманда торды. Әнисе Кәримә ханым шундый яшәешнең (Гомәр Бәширов "мәктәбе") үрнәген күрсәтеп, кызына да гасырлар дәвамында сыналган әхлак-тәртип кагыйдәләрен сеңдерергә тырышкан. Мөхәммәт һәр баласының тууына, беренче адымнар ясавына, "әттә-әннә" дип сөйләшә башлауларына, тормыш баскычларына сөенеп, борчылып яши, истәлекләрендә һәммәсен теркәп калдыра. Балаларына язган хатларыннан ата мәхәббәте ургылып тора. Ул Искәндәренең үзе шикелле флотта хезмәт итүен тели һәм, бөтен көчен биреп, танышлыкларын файдаланып, шуңа ирешә дә. Балалар әдәбиятына кешелекле юмор алып килгән, әдәбият фәнендә тиешле бәясен алмаган хикәяләрен Мәһдиев үз балаларын үстергәндә иҗат итә, кошларын ояларыннан очырып җибәргәч, бу юнәлештән читләшә. Гәүһәр белән Искәндәр университетның филология факультетын тәмамлап, үз көннәрен үзләре күрә башлагач та, ул алар турында кайгыртудан туймады. Төрле дәрәҗәдәге ике фактны искә төшерәм. Миңа язган хатларының берсендә ул, нәкъ Мәһдичә, кызының аяк киеме турында кайгырта: "...ике ел инде университетта яланаяк укып йөри... сапожки таба алмыйбыз. Заграничный, ди. Агай-эне шуны белешсен әле... 13.ХI.78". Гәүһәр кандидатлык диссертациясен тәмамлагач, ата кешенең борчылып йөрүе әле дә хәтердә. Улы Искәндәр әтисенең хыялларына бәрабәр эшчәнлек алып бара алдымы-юкмы, аңа бәя бирергә минем хакым чикле. Бер тапкыр бирелә торган, җырда әйтелгәнчә, бер мизгел гомеренә һәркем үзе хуҗа, һәм берәү дә Искәндәр Мәһдиевнең Америкадан татар тарихын һәм әдәбиятын өйрәнергә килгән кызга гашыйк булып, яшәргә шунда чыгып китүенә дәгъва белдерә алмый. Русия Федерациясеннән чит илләрдә яшәү өчен һәр елны йөз мең кеше чыгып китә икән (рөхсәт ала алсалар, бу сан ике йөз-өч йөз меңгә җитәр иде, диләр), нигә әле шулар арасында үз бәхетен эзләп талпынган Искәндәр булмаска тиеш. Безнең илдә яшәү шартларының бөтен "ләззәтен" татыган Мөхәммәт улының бу карарына каршы килмәс иде кебек. Ә үзенә башка илдә яшәп калырга тәкъдим итсәләр, риза булыр идеме икән? Җавапны ул әсәрләрендә бик ачык биреп калдырган дип саныйм. "Миңа да яшәү һәм иҗат итү өчен авылым суы, авылым һавасы кирәк. Шул авыл басуларының исе кирәк. Миңа көзен сентябрь кояшы астында моңсу камыл басуында тезелеп утырган салам эскертләре кирәк. Шул эскертләрнең баш әйләндергеч исе кирәк". Моңсулыгы, самими ихласлыгы белән күңелнең иң нечкә кылларын хәрәкәткә китерә алган, табигать тормышын бөтен күркәмлеге белән күз алдына бастырган һәм инде классик мисал булып киткән Масра басуын тасвирлауны искә төшерик: "...Масра басуы тын, бик тын. Шундый тын, дөньяның зыңлаган тавышы ишетелә, дөнья сабырлык, акыл чәчә, кызыл шар инде күмелеп бара, җир әйләнә, ә мин шул мәһабәт тынлык уртасында, торналар төшкән җирдә берүзем басып торам. Бу - минем туган җирем". Кабатлау аша (тын) кечтеки бер басуны олы төшенчә белән (Масра кыры һәм дөнья) янәшә куеп, лирик геройның хисси халәтен ачып салган юлларын югары шигърият димичә кара! Масра басуын Франциянең Елисей кырларына да алыштырмас иде Мөхәммәт! "Патриотизм", "Ватанга мәхәббәт" дигән төшенчәләрнең асыл мәгънәсе Масра басуында түгелме соң? "ТӘКЪДИРДӘ ШУЛАЙ ЯЗЫЛГАНДЫР..." Шаян телле, аралашучан кеше булса да, Мөхәммәт еш кына үз эченә бикләнә, күзләре ниндидер кыйммәтле әйберен югалткан кешенекедәй моңсуланып китә торган иде. Хакимияттән, тирәлектән, хөсетле күршеләреннән, погонлы, мылтыклы кешеләрдән курку хисе йөрәгенә әрнү булып утыра. Хисчән, төшеп уалырга торган бәллүр савыт кебек шигъри җанга барысы да аның килеп чыгышы, мулла токымы икәнен беләләр, шул хакта гына уйлыйлар, сөйлиләр кебек тоела. Вакыт адәм баласының мәнфәгатьләренә битараф, ул гына да түгел, рәхимсез, шәфкатьсез. Сөнгат аганың төпчеге озак еллар дәвамында ишеккә арка куеп, онытылып иҗат итә алмый. "Ашыгыч ярдәм" аның артыннан да килеп керергә мөмкин иде. Безнең илдә теләсә нинди башбаштаклык "тәртипнең" бер як тәртәсе икәнне яхшы белә ул. Аның иҗтимагый эштә бик ачылып китмәве дә шуның белән аңлатыла дип уйлыйм. Мәсәлән, М. Мәһдиев, бик теләсә, милли хәрәкәтнең лидеры була алыр иде. Ул азатлыкны яклап сөрән салган җыеннарда катнашты, әмма мөнбәргә менеп нәгърәләр ору, йодрык белән һаваны кисү юлын өнәмәде. - Мин трибун түгел. Тавышым йомшак. Мөстәкыйльлекне әсәрләрем, публицистикам белән яклыйм. Гасырлар дәвамында буйсынып яшәп, безнең халык сынган, буыны йомшарган. Әмер үтәүгә өйрәнгән. Еш кына аның батырлыгы да шуннан килә. Көнчелек, бер-береңне батыру кебек әшәке гадәтләр бердәмлеккә зарар китерә. Бүгенге татар мәктәпләрендә, гимназияләрендә укучы яңа буын күтәрелеп җитмичә, халкым дәүләтчелеген кайтара алмас. Төшенкелеккә бирелергә ярамый, көрәшергә кирәк, - ди торган иде. - Мин халкым мәнфәгатьләрен иҗатым белән яклыйм. Милләтне уятырга, коллык психологиясен җиңәргә өйрәтергә кирәк. Кыскасы, М. Мәһдиевнең аяк терәп сөйләшәсе килгәндә нечкә дипломатия саклавы, сәяси темаларга сөйләшүдән читләшүе характерының үтә сак һәм сизгер булуыннан килгәндер. Бәгырендә яман төер, кара кайрак булып утырган авыр йөк шәхес культы фаш ителеп, илленче еллар ахырында КГБ архивында әтисенең һәм шул ук көнне кулга алынган сигез кешенең бер-ике атна узуга атылганлыкларын белеп, Сөнгат абый тулысынча аклангач кына, мәңгелек әрнүен калдырып, сулыш юлларын беркадәр җиңеләйтеп җибәрә. Әмма ул гаделсезлекне күтәрә алмый, гафу итми, эчке дөньясына сирәк кешене кертә торган нәзберек зат булып кала. Игътибар итик: көр күңел җимешләре - юмористик хикәяләрен, үзен әдәбиятыбыз түренә алып кергән, ярларына сыеша алмыйча ташып чыккан язгы елганы хәтерләт-кән ярсу яшьлек, мәхәббәт рухы аңкып торган "Без - кырык беренче ел балалары" бәянын әтисеннән "халык дошманы" ярлыгы алып ташлангач кына иҗат итә. Күбрәк үз-үзен ышандыру, эчке тынычлык өчен булса кирәк, 1961 елда коммунистлар партиясенә әгъза булып керә. Шуннан башка диссертациясен яклавы да, тормыш-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүе дә кыен буласын гаилә башлыгы тәгаен күзаллый. Гаиләләренең ачы язмышы турында җәелеп сөйләргә яратмады Мөхәммәт. Моңсу елмаеп: "Тәкъдирдә шулай язылгандыр, - дип кенә куя да, алда әйтеләчәк сүзеннән күңеле бераз бушанып киткәндәй була: - Әти өстеннән шикаять язган кешеләрнең берсе дә бәхеткә тармаган. Балалары да юньсез булып чыкты. Мәчет манарасын кискән адәмнәрнеке шикелле, нәселләре корыды. Күз яше төшми калмый ул". Алтмышынчы еллар башында, Мәһдиев белән танышлык кабынып кына килгән чорда, биографиясенең бу якларыннан хәбәрдар түгел идем, үзе дә бу хакта ләм-мим сүз әйтмәде. Әлегә ул безнең өчен "Бәширов кияве" иде, соңрак кына "Мәһди", ягъни якын, үз итеп эндәшә торган кеше булып китте. Яшьлектә кабул ителгән, беркадәр фамильяр күренгән аралашуны ул Тукай бүләген алгач та, халык язучысы булгач та үзгәртмәдек. Татар - факультетында ул үзенә күрә бер егетлек, ирлек, бөек гадилек символы кебек кабул ителде. - Мәһдине күрмәдеңме? - Мәһди бүген киләме икән? - Мәһдинең хәзерге татарлар арасында чын зыялылар юк дип раслап чыккан мәкаләсен укыдыңмы? Күп телләр белгән ХХ йөз башы айдыннарын үрнәк итеп алып, үзләрен зыялы санап йөргән түрәләргә, профессорларга шактый эләктергән. - Мәһдине союздан, радиокомитеттан эзләп килгәннәр иде. Нәрсә әйтергә? - Мәһди абыйдан диплом эше яза идем. Киңәшәсе бар. Кая күреп булыр икән үзен? - Мин күрше факультеттан. Лекциясендә утырасым килгәние. Кертер микән? Мөхәммәт дөньяны үзенчә күрә, яңача фикерли торган шәхес иде. Теләсә нинди затлы мәҗлестә аңа беренчеләрдән булып сүз бирелә: - Мәһди, фикер! Мәһди, берәр сүз әйтеп җибәрмисеңме? Бу сораулар үзләре генә дә Мәһдиевнең укытучы, иптәш, дус, педагог буларак популярлыгы турында сөйләсә, алдарак аны язучы шөһрәте көтә иде. Алтмышынчы еллар уртасында язмыш, шарлавыкка тарган йомычка кебек бөтереп алып, мине Алабуга якларына, педагогия институтына илтеп ташлады. Мөхәммәт белән янәдән аралаша башлавыбыз мин эшли торган уку йортында булды. Татар бүлекләре ябыла, аралашу чарасы булып рус теле генә калдырыла килгән җитмешенче елларда (нәкъ ХХI гасыр башындагы кебек) әүвәл проректор, аннан соң ректор булып эшли башлагач, яшьләрдә милли рухны саклау, үз мәдәни казанышларыбыз белән таныштыру ихтыяҗын аңлап, бик мәшәкатьле шөгыль булса да (хәзерге юллар, машиналар, күперләр юк), Казаннан язучыларны, композиторлар, артистларны даими чакыра башладым. Ул чордагы язучылар идарәсе рәисләре Зәки Нури, бигрәк тә Гариф Ахунов, Туфан Миңнуллин минем ашкынуны бишкуллап хупладылар. Ә бу эшнең мөһимлеген иң әүвәл Сибгат Хәким аңлады һәм, бер чакыруымны да аяк астына салмыйча, үзе белән Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев, Ринат Мөхәммәдиев, Рөстәм Мингалимов кебек язучыларны, композитор Җәүдәт Фәйзи, җырчы Вафирә Гыйззәтуллина һ. б. олы затларыбызны алып килә башлады. Әмирхан Еники белән профессор Ибраһим Нуруллин да Алабуга студентларын очрашуга килеп бәхетле иттеләр. Сибгат абыйның аеруча үзе белән еш юлга алып чыга торган язучылары Мөхәммәт Мәһдиев, Фарваз Миңнуллин һәм, Мәскәүгә, әүвәл Югары әдәби курсларга китеп, шунда эшкә урнашып калганчы, Гәрәй Рәхим-нәр булды. Бу урында үткән гасырның алтмышынчы-сиксәненче елларының гаярь тәнкыйтьчесе Фарваз Миңнуллинның мине Мәһдиев белән якынлаштыруда беренче кылны уйнаганын искәртеп үтү кирәктер. Икесе дә Казан артында, табигатебезнең ямьле бер почмагында туып үскәннәр, төрле елларда булса да, икесе дә Арча педагогия көллиятен тәмамлаганнар, туган телебезгә мәхәббәтне бер үк укытучылардан күңелләренә сеңдергәннәр. Университетта миннән ике елга иртәрәк укыган, фәнни-әдәби түгәрәк старостасы Фарваз иҗатка тартылып торган егет-кыз-ларны, барлап, үз тирәсеннән җибәрмәде. Диплом яклаганнан соң, шул ук профессор Хатип Госман зәвыклы, әдәби сүзгә сизгер Ф. Миңнуллинны аспирантурада калдыра. Әмма соңгысының холкы катлаулырак булып чыга. Башбирмәс Фарвазга "марксизмны тирәнрәк үзләштерү лазем*" кебегрәк дәгъва белдергәч, җитәкчесе белән әчелешкә кермичә генә араларын өзеп, әзер диссертациясен ярты юлда калдырып, гамәли эшкә күчә. Гаиләсе алдында җаваплылык Мәһдиевне андый кискен адымнан саклап калды, ягъни ул түземлерәк булып чыкты, фәннәр кандидаты да булды, доцент таныклыгын да алды. Алабугада булганда, Мөхәммәт үз башыннан үткәннәр белән якыннанрак таныштырды. Ә инде чын-чынлап дуслашып китүебез мин янәдән Казанга әйләнеп кайткач, икебез дә университетта эшләгән чорда булды. Бу хакта "Мөхәммәт Мәһдиев турында истәлекләрем" исемле мәкаләсендә якташы Тәбриз Мөбарәков болай дип искә ала: "Алабуга пединститутының элеккеге ректоры Тәлгат Галиуллин да аэропортта һава ачылганны көтеп, аны озата килгән Мөхәммәт Мәһдиев белән төн уздыруларын сөйләгән иде... Ә Т. Галиуллин Казанга кайтып эшли башлагач, Мөхәммәтнең соңгы көненәчә алар дус булып калдылар". Чыннан да, без аның белән сер сыярдай, фикердәш кешеләр булып, күп ноктада уртак тел табып яшәдек. ЕГЕТЛЕК ФЛОТТА СЫНАЛА... Иҗат кешесе - табигать баласы. Аның тирән сере дә эчендә йозакка озакка утыртылмый, тышка бүселеп чыга. Үзара аралашканда, егет кешенең армия сынавын узарга тиешлеге турында сүз чыкканда, түрә балаларының аталары ышыгында калырга тырышуларын "фаш" иткәндә, Мәһдиев түзми, үзенең "флотын" таяныч ноктасы итеп кыстырып куя. Шул мәүзугъка** кереп киттеме, аны тиз генә туктату турындагы хыялыңны авызлыклаудан башка чараң калмый. - Флот ул - үзенә бер мөстәкыйль дөнья. Анда физик яктан таза, кеше әйберенә кызыкмый, бер-берсен рәнҗетми торган әхлакый тотнаклы кешеләр генә хезмәт итә ала. Ниндидер җитешсезлеге булса да, аны тирәлек, һич югында, матросларның таза йодрыгы иманга китерә. Андый бердәм коллективта үзеңне башкача тотып булмый, хәзергечә әйтсәк, "төзәлми", карашыңны үзгәртми хәлең юк. Кем чанасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың, диме әле халкыбыз. - Чанасына карап җыры да төрле була, - дип, сүзгә кысылуга тырышып карауны да үз файдасына авыштырып куя. - Нәкъ шулай. Флот чанасында, ягъни тимер әрҗәдә - корабта - диңгез киңлекләрен айкаганда, үзеңне бәхетнең иң югары таҗына күтәрелгәндәй тоясың. Тирә-ягыңда аерым тамчылардан оешкан иксез-чиксез су дәрьясы; шул мизгелдә үзеңне олы дөньяның бер кыйпылчыгы итеп тоясың, күңелеңдә барча терек-лекне ярату, бары тик яхшылык, изгелек кылу теләге генә кала. Бер-береңә ярдәм итүдән тәм табу, кем өчендер яшәү хисе бөтен барлыгыңны били. Синең аста җәйрәп яткан дәрья Раббыбыз нурын үзенә җыеп алган да безне дә шул җылылыкта коендыра. Бүлдермичә, канәгатьсезлеген сиздермичә тыңлаучы булганда, флот тормышы, үзенең андагы хезмәте турында, чын диңгезче романтикасына бирелеп, Мөхәммәт сәгатьләр буена сөйли ала. Бәянын вакытсыз бүлдерсәң, "минуточку" сүзен ишетә аласың. Сюжетка тирәнрәк кереп киткән очракларда яныңда ак өстенә аркылыга куе зәңгәр сызыклар төшерелгән тельняшка, башына койрыклы түгәрәк кәпәч кигән моряк утыргандай тоела башлый. Галлюцинация дигән зәхмәтләре шулдыр инде, дип тә уйлап куясың. Мәһдиевнең язучы халкына мөнәсәбәте еш кына флот "кен-дегенә" бәйле булып чыга. Миргазиян Юныс белән дуслыгының серен аның да диңгезче булуы белән аңлата, үсеп килүче улы Искәндәрне дә флот хезмәте аша уздыру турындагы хыялы белән уртаклашуны да артык булмас дип саный. Шул сөйләүләр "коткысына" бирелеп булса кирәк, мин дә "Замана балалары" китабымда "Өмет бухтасы" исемле юмореска язган идем. Шуннан бер өзек китерми калалмыйм: "...көннәрнең берсендә татар прозаиклары, "Дәрдемәнд" корабына төялеп, Ибраһимов диңгезенә таба сәяхәткә чыгып киттеләр. Офык чиста, еракта, үзенә тартып, Толстой, Достоевский, Чехов һәм тагын әллә нинди олы океаннар күренеп тора. М. Мәһдиев, С. Сабиров, И. Низамовлар шактый уңган, искергән, үзләре белән бергә "картайган" булса да, диңгезчеләргә мөнәсәбәте әле сизелеп торган майкаларда палуба буйлап, үзләрен башкалардан эрерәк тотып, бик һавалы йөриләр". Мөхәммәт бу шаян язмага бәясен елмаюы эченә генә яшерде. Ә минем һавалы моряк буласым килеп китте. Мөхәммәт флот чорының яхшы якларын беркадәр күпертебрәк бәяли, чынлыкта монда да аны "кара сакалы" эзләп таба. Әтисенең язмышы турында белешәсе килеп Ворошиловка хат язгач, аны контрразведка бүлмәсенә чакырталар. "- Әтиеңнең язмышын беләсең киләме? - Так точно! - Әтиең 1938 елның башында атылган. - Сорау бирергә мөмкинме? - Әйе, мөмкин. - Белергә рөхсәт итегез: ни өчен атылган? - Контрреволюцион эш алып барган өчен... - Мин кече офицерлар курсында укыйм. Миңа звание биреләчәкме? - дидем. - Вряд ли сезгә флот офицеры званиесе бирелер. - Миңа берәр киңәш бирсәгез иде. Минем ул званиене аласым килә. Аны алсам, мине запаска чыгарырлар. Кайтасым, институтны тәмамлыйсым килә. - Сез фамилиягезне алыштыра аласыз. Мин шатланып киттем: иртәгә үк фамилиямне алыштырам". Мөхәммәт, үзенә төрле фамилияләр "үлчәп", киләчәккә хыяллар корып каштан аллеясыннан атлаганда, кинәт күз алдына әтисе килеп баскандай, аның тавышын ишеткәндәй була. "- И улым, улым, син дә саттыңмыни инде мине?.. Мин айнып киттем. Күңелем җиңеләйде. Кычкырасым килде: - Юк, әти, юк! Синең исемеңне-фамилияңне сатсам, җирдә яшәү миңа харам булсын!" Сөнгатулла мәхдүм улы Мөхәммәт, дөрестән дә, чын сынауны флотта узган икән. Әгәренки кече лейтенант дәрәҗәсен алып, тормышын җи-ңеләйтү ниятеннән егет шул мизгелдә күңеленнән уздырган Хәйруллин, Галимуллин, Заһидуллин һ. б. фамилияләрне исеменә такса, олы шәхес, бөек прозаик була алыр идеме икән? "Кеше китә - җыры кала" бәянының бер каһарманы әйтмешли, "едва ли". Һәрхәлдә, хәзер без яраткан Мәһдиев булмас иде ул. М. Мәһдиевнең флотта хезмәт итүе әдәби язмаларында диңгезгә бәйле риваятьләргә игътибарлы булуына алып килә. "Корбан сораучы балык" (1976), "Сәяхәт итүче шәүлә-кораблар" (1979) кебек ярым популяр, ярым фәнни әсәрләрендә зур сулар- белән бәйле кешеләр арасында киң таралган мифларны тәфсилләп өйрәнә. Бу мәкаләләрендә үз шәхси ачышлары булмаса да, һәр шәйгә, һәр истәлеккә, хорафатка игътибарлылык, мәгълүм төшенчәләрне дә шулай матур тел бизәкләре ярдәмендә төрле катлау укучысына җиткерә алу сәләте сокландыра. "Корбан сораучы балык" мәүзугы белән иртәрәк "очрашырга" туры килгән иде. Тукай энциклопедиясен әзерләү барышында миңа шагыйрьнең бик күп шигырьләрен анализларга насыйп булды. Арада аның атаклы "Милләтчеләр" әсәре дә бар иде. Тирән мәгънәле, халык язмышы, киләчәге турында сызланып язылган бу фәлсәфи шигырендә Тукай "милләт, милләт" дип чат саен кычкырынып йөрүче бушбугазларга ышанмаска чакыра. Авыру милләтне терелтү өчен мөрәүвәтле, ягъни егетлек, батырлык сыйфатларына ия олы җанлы көрәшчеләр, үзләрен "йота торган балыкка" фида кылырга әзер шәхесләр булуы лазем, милләтне - бата торган көймәне - алар гына коткарып калырга мөмкин, ди. "Йота торган балык" метафорасын ачыклау нияте белән төрле китапларны, сүзлекләрне актардым, мәгәр соңрак юлыккан Мәһдиев язмаларыннан да ачыграк, төгәлрәк аңлатманы тапмадым. "Корбан сораучы балык" мәкаләсен автор Галимҗан Ибраһимовның "Диңгездә" хикәясендә Фәрраш Нурый сөйләгән куркыныч риваятьне искә алудан башлый. Аның кыскача эчтәлеге моннан гыйбарәт. Ватаннарына кайтып баручы хаҗилар утырган корабны корбан сораучы балык туктата, әҗәле җиткән кешене бирмәсәләр, барысы да һәлак булачаклар икән. Хаҗилар шобага салалар. Шобага сөйләүченең әтисе Гаптулла хаҗига чыга, һушын югалткан бәхетсезне кәфенлиләр дә суга ташлыйлар, башкалар исән кала. Халык арасында таралган берничә мифны искә алганнан соң, Мәһдиев мондый сөален калкытып куя: "Диңгез һәм андагы куркыныч балык турындагы мифлар ни өчен татар әдәбиятына, халык иҗатына тирән үтеп кергәннәр? Бу хәл Г. Ибраһимовның хикәясендә генә булса, әллә ни иркенләп сөйләшеп торуның кирәге дә булмас иде. Ләкин шул ук күренеш белән без Г. Тукайда да, Дәрдемәндтә дә очрашабыз", - дип, язучы Тукайның "Милләтчеләр", Дәрдемәнднең "Кораб" шигырьләренә анализ ясый, корбан сораучы балык турындагы риваятьнең тууына, нинди максат белән кулланылышына кагыла. Галим явыз балык турындагы имеш-мимешләрнең туу тарихына тукталып, нигез чыганакларын искә алып, теләсә нинди мифның уйдырма гына булмыйча, реаль нигезе яшәвен исбатлый. 1979 елда язылган "Сәяхәт итүче шәүлә-кораблар" мәкаләсе Мәһдиевнең язучы буларак туктаусыз эзләнүчән, кызыксынучан һәм һәр мифта эчке мәгънә, халык тормышында булган хәлләрне тирәнрәк төшенергә омтылучан рухын аңларга ярдәм итә. Диңгездә очраган могҗизалы хәлләрне сурәтләгән мифларның нигез сәбәпләрен татар халкының ерак тарихыннан эзләргә, Кубрат хан торгызган иң борынгы дәүләтебезнең яшәеше, сәүдә юлларыбыз белән аңлатырга кирәктер, ди әдип. Халык иҗатының иң борынгы, анимистик чорда ук туган ышанулары, им-том белән бәйле коллектив аң калдыкларын заманча шәрехләргә тырышуы ошбу язмаларында ачык күренә. Мәһдиевнең диңгез могҗизалары, саннарның шундый ук сихри көчкә ия булуы турындагы фикерләре, бер яктан, мантыйкый кырлары белән җәлеп итсәләр, икенче тарафтан, аның төрле өлкә гыйлемнәре белән кызыксынучан шәхес булуына, таланты "магик реализм"га тартылып торуына да ишарә ясыйлар. "БАБАЙ"НЫ ЯЗМЫШЫҢ САЙЛЫЙ... Язмыш безне сайламыйча, үзебез аңа хуҗа була алсак, Мәһдиев хатынының атасы - бабай итеп, бәлки, үзе кебек үткен, йөгерек телле, очрашуларны, мәҗлесләрне мәгъкуль күргән алдынгырак, яшьләрчә әйтсәк, "продвинутый" кешене сайлап алыр иде. Ә аның көмешенә тәртәгә типми, алны-артны уйлап яши торган "президиум кешесе" - Г. Бәширов насыйп булды. Ике язучы - бабай белән кияү арасындагы мөнәсәбәт турында берни белми идек, аның хаҗәте дә юк иде кебек. Көтелмәгәндә килеп чыккан вакыйга күп нәрсәне ачыклады да куйды. Җәйнең ямьле көннәренең берсендә бер иптәшебезнең (кем икәне хәтердә калмаган, арада баянчы Курамшин, Фарваз, минем энекәш Әфхәт һ. б. булуы истә) туган көнен табигать кочагында, Аккош күле буенда билгеләп үттек. Шактый гына кызып алганнан соң, Мөхәммәт, кыюланып китеп, безне бабасының дачасына кереп чәйләп алырга чакырды. "Әйдәгез әле, егетләр, иптәш Бәшировның хәлен белеп чыгыйк, шунда булса" дигән шигарь-чакыру ташлаган игелек теләүченең кәеф-сихәтләрен бозарга җөрьәт итмичә ризалаштык. Барыбызга да шактый "кыю рух" кергән иде. Ә ни өчен әле тере классигыбызның урмандагы өен, үзен күреп чыкмаска? Мондый бәхет тагын кайчан тәтер әле. "Бәширов дачасы" дигәнебез язучылар ял йортының урта бер җирендә урнашкан, тигез бүрәнәләрдән өелгән сөйкемле генә йорт булып чыкты. Хәзерге байларның, түрәләрнең купшы йортлары белән чагыштырганда тыйнак кына булса да, ике бүлмәдән торган өй безгә яшәү, иҗат итү өчен бик уңайлы тоелды. Бакчада иң кирәкле җиләкҗимешләр, чәчәкләр үсеп утыра. Гомәр абый шунда иде. Ишектән керүгә сул якка, диварга терәтеп куелган биек өстәлдә әдәбиятыбызның җанлы бүгенгесе аягүрә чираттагы әсәрен иҗат итеп тора имди. Мәһабәт залларда һәркайчан галстуктан, түрдә сын булып утырган, аралашканда да һавалы сөйләшү үрнәкләрен биргән бөегебезне, затлы булса да, җиңелчә киемнәрдән күрү безне "шокка" салды. Гомәр абыйның шактый кызмача ир-егетләрне, көтеп алган-дай, җылы каршылавы безнең өчен янә бер ачыш булды. Тормышның төрле "кыяфәтләрен" күргән хуҗа башын иеп исән-ләште дә, янында тыныч кына йөргән хатынына мөрәҗәгать итеп: - Кәримә, егетләрнең чәй эчәсе килгән булырга охшый. Тиз генә самоварны дөрләтеп җибәрик әле, - диде. Сүзләрен иреннәрен ачар-ачмас кына, тавышын да күтәр-мичә генә чыгарды. Йөзендәге, гәүдәсендәге бер мускулы хәрәкәтләнмәде. Без - яшьрәк буын - йомшак урындыкта озак утырудан кан тамырларының, нерв үзәкләренең кысылып, арка, бил, муен авыртуын татымаган, гомумән исәнлекнең иң зур байлык икәнен аңлау дәрәҗәсенә күтәрелмәгән әле. Шуңар да, нишләп мөхтәрәм әдип үлемсез әсәрләрен рәхәтләнеп, затлы кәнәфигә җәелеп утырып язмый икән, дип уйлап куйдык. Аллаһы Тәгалә Г. Бәширов, И. Салахов, Н. Арслан, Х. Туфан, Ә. Еники кебек исән-лекләрен халык байлыгы дип саклап тота белгән затларга гына озын гомер бирә икән шул. Ашыгып дөнья көткән, юк-бардан олы фаҗига ясаганнарны, каударланып, эч пошырып йөрмәсеннәр, дип, үз янына тизрәк ала, күрәсең. Аккош күле буендагы өйдә без мәхлукларны икенче ачыш та "сагалап" торган булып чыкты. Болында утырганда беребезгә дә авыз ачарга ирек бирмичә, "минуточку" дип, сөйгәнен очрашуга чакырган саескан кебек сайраган, йомры җөмләләрне уңга-сулга бушлай сибеп, мәзәк сөйләп, үртәшеп утырган Мөхәммәт авызына су капкан, хәтта дәресен әзерләмичә килгән пишкадәм* малай кебек, читкәрәк китеп утыргандай тоелды. Бераздан пәйгамбәр исемен йөртүчебез, исенә-ятенә килеп, "дәү әти" (минем хәтердә "әти", "әткәй" дип эндәшкәндәй калган, бусы - Мөхәммәтнең кызы Гәүһәр төзәтмәсе), егетләр белән бу тирәгә килеп чыккач, Гомәр абый белән исәнләшеп чыгыйк, дигән уртак фикергә килдек, диде. Мөхәммәтнең бабасына "дәү әти", "әткәй" дип эндәшүен, бер яктан, тирән хөрмәт билгесе дип бәяләсәк, икенчедән, үз атасы белән туйганчы аралаша алмау нәтиҗәсе - ятимлек кәсафәте** дип тә фаразладык. Гомәр ага, күрәсең, Мөхәммәт өчен абруй гына түгел, хистойгыларын сафландыра, чистарта, аек акыл иңдерә торган бер зат тадыр кебек уй узды башыбыздан. Бала - атаны, яшьләр өлкәннәрне санга сугу сирәгәйгән, һәркем үз мәшәкатьләре белән чиләнгән чорда кияү белән бабай арасындагы җылы мөнәсәбәт ахыр безне таң калдырды. Чөнки тиздән Гомәр абыйның Мөхәммәткә уңай, туганнарча мөнәсәбәтен сиздек. Дустыбызны остаз янындагы шәкерт дип кенә күрәсе килмичә, кызганыбрак куюыбыз берьяклы булуына инандык. "Мөхәммәт, син минем янгарак утыр", "Тәлгатнең чәшкәсен алып бир әле" дип ифрат якын күреп эндәшүендә, киявенең исемен әйткәндә иркәләүгә тартым үз итү төсмерен сизеп, тирләп пешеп сөтле чәй эчәргә керештек. Гомәр абыйның киявенә карата мондый мөнәсәбәте кызын- тиңе күреп, яратып яшәгән өчен генә түгел, ә Мөхәммәтне шәхес, сүз остасы буларак хөрмәт итүеннән дә икәнлеге тавыш интонациясеннән ук сизелеп торды. Чәй яныннан күтәрелеп, бакчага чыккач, әдәби процесс, яшь көчләр турында бик озаклап сөйләшеп утырдык. Керүебез үзенә күрә әхлак дәресләре алу да иде. Мәһдиев бабасыннан иртәрәк вафат булды. Кияве җир куенына кереп ятуга, берничә ай узгач, Г. Бәширов "Аны бик сагынабыз" исемле мәкалә белән чыкты. "Якын кешең хакында ни дә булса язу шактый ук кыен шөгыль, дияр идем. Чөнки андый очракта, үзең дә сизмичә, хискә бирелеп, хакыйкатьтән читкә тайпылуың да бик ихтимал. Әмма Мөхәммәт Мәһдиев хакында фикер йөрткәндә, минемчә, андый хәл янамый. Ни сәбәпле дигәндә, аның турында язганда "арттырып җибәрү" мөмкин түгел кебек. Ул бик тә үзенчәлекле шәхес иде. Фәнни хезмәтләрен яки әдәби әсәрләрен иҗат иткәндә, ул нәкъ үзенә генә хас стильдә, фәкать үзенчә генә язды". Укытучы Мәһдиевнең затлы Бәшировлар нәселе белән якынлашуы, туганлашуы очраклы булмаган, язмышта язылган тәкъдирдер, дип уйлыйм. Гомәр ага белән Мөхәммәт Мәһдиев арасындагы сүзнең яхшы мәгънәсендәге иҗади ярыш, бәхәс икесенә дә уңай тәэсир ясый, эзләнүләренә этәргеч бирә. Бу киеренке бердәмлектән татар сүз сәнгате ота гына. Мәһдиев тормышында, язмышында җитди урын тоткан Г. Бәширов иҗаты белән якыннанрак танышып үтү дә кирәктер дип саныйм. КАБАЛАНЫП ЯШӘМӘДЕ, АШЫГЫП ЭШЛӘМӘДЕ Гомәр абыйны сәхнә өстәле янында, ягъни президиумда, мәр-мәрдән ясалган сын кебек селкенмичә, мөнбәрдән сөйләүченең фикеренә мөнәсәбәтен тыштан берничек тә сиздермичә утыруын, терекөмеш кебек хәрәкәтчән, тырма телле Фатих Хөснинең, бәйләнмәгән көлтә кебек як-якка сибелгән чәчләрен урыннарына утыртуны да кирәк тапмыйча, трибуна тактасына кага-кага: "Безгә олы язмышлы кешеләрне сурәтләргә кирәк, вагаеп барабыз", - диюенә Әмирхан Еникинең: "Син, кем, Фатих, кызма әле, Ходай Тәгалә яшәргә тиеш дип тапкан кешеләрнең һәммәсенә без игътибарлы булырга тиешбез", - дип чыгыш ясауларын ишетеп, күреп калуым белән үземне бәхетле саныйм. Алтмышынчы-җитмешенче елларда абруе дәррәү үсеп китеп, шигърият түренә күтәрелгән Сибгат Хәкимнең сүзне соңрак, пар чыгып беткәч алып, пиджак иңнәреннән булмаган чүпләрне җыйганнан соң, энҗе сүзен күңеленнән эзләп шактый көттереп: "Без, җәмәгать, кемне, ничек сурәтләүдә кыенлык туганда, Тукай белән киңәшик, аны күңел биреп укыйк, шул чакта иң дөрес юлны табарбыз", - дигән сүзләре һәм тавышы колакта, күңелдә. Әлбәттә инде, Сталин премиясе лауреаты "бала-чага" бәхәсенә кысылмый, сирәк кенә сүз алса да, әдәбиятның халык әхлагын сакларга тиешлеге турында искә төшерә, яшьләргә игътибарлырак булырга чакыра. Өлкәннәр исән-имин чорда язучы халкын изгеләштерү, зурлау, күңелләрдә пайтәхетләргә күтәреп кую рухы яши иде. Каләм осталары белән очрашуларга яшьләр, студентлар өерелеп йөри, аларның һәр сүзен, анасыннан ризык көтеп алган кош баласы кебек, авызны ачып тыңлый торган идек. Дарелфөнүндә укып йөргәндә дә, укыту белән шөгыльләнгәндә дә партия өлкә комитетының сәркатипләрен, Министрлар Кабинеты кешеләрен белми (аларга ихтыяҗ да юк иде кебек), ә Гомәр Бәшировның "Сиваш", "Намус", "Туган ягым - яшел бишек" кебек әсәрләрен йотлыгып укый, киңәшә, бәхәсләшә торган идек. Әле ул чорда Г. Разин булып йөргән язучының илдәшләр арасындагы дәһшәтле сугышны бөтен киеренкелеге, фаҗигасе белән билдән су ерып, бар михнәтләрне күреп, җиңеп чыккан кызылларны сурәтләгән "Сиваш"ын йотлыгып укымый мөмкин түгел иде. Соңрак без бәянның каһарманы Шәмси образына нигез-әсас итеп язучының үзен алганлыгын белдек. Өч инкыйлаб шаһиты Г. Бәширов ХХ гасырның шатлыклы һәм тетрәнүле вакыйгаларының күбесен үз башыннан кичергән икән. Казан артында туып үскән авыл егетен - мөгаллимлек итеп, балалар укытып йөргән Гомәрне - 1920 елда армиягә алалар. Кулына мылтык тотып, ул әүвәл Көнбатыш, аннары Көньяк фронтының хәрби хәрәкәтләрендә, атаклы Сиваш-Перекоп операциясендә катнаша. Шул чор вакыйга-хәлләрне сурәтләү әсәрнең сюжет канвасын тәшкил итә. "Сиваш" кебек әдәби яктан җитлеккән әсәр тиктомалдан, буш урында гына тумый, әлбәттә. Бу әсәренә алынганчы, ул төрле әзерлек курсларында белемен күтәрә, милиционер, судья вазифаларын башкара, "Канлы бармаклар", "Сөлек", "Әни", "Соңгы сугышу" кебек хикәяләрен язып, каләм көчен сынаганнан соң, утызынчы еллар ахыры татар прозасының гүзәл әсәрләренең берсен иҗат итә. "Сиваш" бәяны белән Г. Бәширов үзен шәхси өслүбе, бай, назик теле булган, халык язмышын хәл иткән олы иҗтимагый темаларга алынырга сәләтле сүз остасы итеп танытты. Бу әсәрендә бөтен иҗатына ышандыру көче, җылылык, ихласи самимилек биреп торган төп бер үзенчәлеге ачыла. Ул - автор образының үзәктә торуы, вакыйга-хәлләрнең аның - табигать баласының кабул итүендә, бәясендә бирелүе. "Туган ягым - яшел бишек" (1967), "Җидегән чишмә" (1976), хәтта тәмамланмыйча калган "Гыйбрәт" (1999) романнарын искә төшерик. Аларның мәгънәви эчтәлеген, яңгырашын, структурасын автордан килгән яктылык нурыннан башка кабул итүе дә, аңлавы да кыен. Хәтта Шәмси, Гомәр образлары кебек үз шәхесен үзәккә алмаган, "объективлашкан" каһарманнарны сурәтләгәндә дә, талгын, салмак, тәфсилле, тормышкөнитеш ваклыкларына, детальләргә игътибарлы, Толстойныкы шикелле, саллы кушма җөмләсе артында, пеләш башын елтыратып, көлемсерәп, җылылык сирпеп торган автор образын сиземләве кыен түгел. Асылын аңлап та җитмәгән, үз теләгеннән башка сугышта катнашырга мәҗбүр булган Шәмси туган ягын, туып үскән авылын, аның кешеләрен сагына, шулардан рухи таяныч алып яши. Туган җир рухы, көнкүрешне күзгә бәрелеп тормаган, тарихыбызга барып тоташкан нечкәлекләре белән сурәтләү - Г. Бәширов иҗатының икенче олы сыйфаты - өслүбенә бетмәс-төкәнмәс оптимизм һәм миллилек рухы бөркеп торучы чыганак. Нәкъ менә шуңа күрә "Сиваш", "Намус" әсәрләре, социалистик реализм таләпләрен сакласалар да, гуманистик, кешелек кыйммәтләрен раслаулары, туган җирне олылаулары белән хөрмәт уяталар һәм заманча яңгырыйлар. Халык теләсә нинди авыр шартларда да яши, түзә, гореф-гадәтләрен, телен, шәҗәрәсен җанында йөртә. Сугыш елларында языла башлап, 1947 елда тәмамланган "Нәфисә" романында Г. Бәшировның бер-берсен тулыландырып килгән образлар галереясын тудыру осталыгы күренә. Картайса да өлгерлеген югалтмаган, саран, мәгәр саллы сүзле Айтуган, ярсуын көчкә тыеп яшәүче Тимери, күп сүзле, бераз катып калган, әмма ихласи күңелле парторг Айсылу, эшлеклелеге өстенә аек акыллы Мәүлихә, мул мәхәббәт иясе, дуамал Әпипә, җитез ихтыярлы Зәйнәпбану, үзен бөтереп алган хисләрен шигырьгә күчерергә хыялланган Карлыгач, төзәлмәс романтик Хәйдәр-ләр - һәммәсе төп каһарман Нәфисә образының эчке бөеклеген, тышкы матурлыгын, хезмәттәге батырлыгын ачуга буйсыналар. Әлбәттә, автор бөтен җегәрен Нәфисә образын олы җанлы, тере, шул ук вакытта сугыш чорына хас кырыслыкны да җыеп алган шәхес итеп сурәтләүгә бирә. Алман теленә тәрҗемә иткәндә романның "Нәфисә" дип аталуы да аңлашыла. Хәзерге укучыга "Намус" шактый төче, сузынкы, үгет-нәсыйхәтле, ә кайбер персонажлары ап-ачык хакыйкатьләр рупоры, социалистик идеал җимешләре (әйтик, колхоз системасын идеаллаштыру, Нәфисәнең яралы Зиннәткә киңәш биргән хаты, Айсылу белән Мансуровның пропагандистик чыгышлары) булып кабул ителәләр. Заманында мин үзем дә Г. Бәшировны социалистик реализм кануннарын артык төгәл үтәргә тырышуда гаепләгән идем. Әмма без шуны оныта-быз икән: романда сурәтләнгән буын шулай тәрбияләнгән, язучының да шул чордагы кеше һәм бәхет турындагы карашларына туры килә. "Намус"та, автобиографик характердагы "Туган ягым - яшел бишек" әсәрендәге шикелле, автор үз шәхесен алга чыгармый, ул күзәтүче, юнәлеш биреп торучы гына кебек. Әмма бу әсәрендә дә табигать күренешләрен яратып, белеп сурәтләүдә, матурлык белән соклануда, вакыйгаларга бәя биргән эчке сөйләмнәрдә автор "тавышын" сиземләве кыен түгел. "Тормыш арбасында ваемсыз бер пассажир булып утырырга ул ничек риза булсын? Бөтен дөньяда сугыш, шәһәрләр җимерелә, кешеләр кырыла. Ә ул! Юк, булмый, болай ярамый" мисле Нәфисәнең уйлануларында автор позициясен сиземләве кыен түгел. Башка телләргә тәрҗемә ителүе ягыннан "Намус"тан гына калышкан "Туган ягым - яшел бишек" бәянының төрле буын укучылары арасындагы югары абруе булачак язучының эчке дөньясын, табигатьне, кешеләр арасындагы тигезсезлекне, хокуксызлыкны аңлавын типик хәлләр аша тасвирлап, Гомәрне үз милләтенең баласы итеп сурәтләү осталыгында дип уйлыйм. "Җидегән чишмә" романы татар әдәбиятында табигатьне, мохитне саклауның кешеләр турында кайгырту кебек үк әһәмиятле икәнлекне калкытып куюы белән үзенчәлекле булды. Яшь егет Гайнан, язучы Камил Дусай, умартачы карт Минһаҗ, журналист Дәрҗия, нефтьче Харис кебек шәхесләрнең һәркайсы роман үзәгендә яткан проблеманы үзенчә аңлый, аң үсеше дәрәҗәсенә бәйле рәвештә хәл итә, мөнәсәбәтен белдерә. Реалистик әсәрне ифрат җылы итеп, яратып сурәтләгән Гайнан белән Шәүрә арасындагы романтик мәхәббәт бизи. Соңрак чорда язылган, аерым кеше язмышын милләтнең киләчәгенә бәйләп сурәтләгән "И язмыш, язмыш...", "Сарут" әсәрләре өчен 1993 елда Г. Исхакый исемендәге әдәби, 1996 елда Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә, "Татарстанның халык язучысы" дигән югары исемгә (1986 елда ук) лаек була. Г. Бәширов иҗаты тәнкыйтьнең, әдәбият белеменең игътибарыннан читтә калды дип булмый. М. Әмир, Ф. Хөсни, Г. Ахунов, С. Баруздин кебек күренекле язучылар, галимнәрдән М. Гайнуллин, М. Җәләлиева, Ф. Хатипов, М. Әхмәтҗанов, С. Поварисов, И. Бәширова һ. б. прозабыз аксакалы, үз мәктәбен тудырган сүз остасы турында үзе исән-имин чакта ук фикерләрен иңдерә тордылар. Гомәр абыйга җылы мөнәсәбәтемне, рухын рәнҗетмәскә тырышып, җиңелчә юмор белән кияве Мөхәммәт Мәһдиев иҗа-тына багышланган мәкаләләремдә сиздергән идем. Гомере буена халык мәзәкләрен өйрәнеп, матбугатта бастырып яшәгән Бәширов үз әсәрләренә юмор кертмәде диярлек. Ә иҗатын өйрәнүгә катнашып китүем уйламаганда, көтмәгәндә килеп чыкты. Татар әдәбияты дәреслекләре программасы авторы, күренек-ле галим А. Әхмәдуллин (рәхмәт төшкере!) бу эшкә мине бик хәйләкәр алып керде. "Мәһдиевкә багышланган бүлекне син язганны белгәч, бабасы үпкәләр, анысы да үзебезнең кеше бит, рәнҗетмик инде үзен, әйдә алын", - дип, бик матур итеп кодалады. Әлегәчә матбугатта Г. Бәширов иҗаты турында ләм-мим сүз әйткәнем юк иде. Шул чорда "мин - шигърият тәнкыйтьчесе" дип баш тарткан булсам, хәзер бу мәкаләмне яза алмас, аңа хакым да булмас иде. Үзем дә проза әсәрләре язу белән мавыга башлаган идем, файдасы ул яктан да тими калмас дип тәвәккәлләдем. Дәреслек исә камилләштерелә, "Намус"ка да бәяләр үзгәрә барып, кат-кат басылып чыкты. Димәк, минем бүлекне укучы да, укытучы да кабул иткән булып чыга. Язучының тууына 100 ел тулу (98 яшендә вафат булды) уңа-еннан уздырылган фәнни җыелышта "Гомәр Бәшир иҗатында чор проблемаларының чагылышы" дигән мәүзугъка нотык тоттым. Ул фәнни җыентыкта да, "Шәхесне гасырлар тудыра" (2003) исемле китабымда да урын алды. Алдагы елларда да язмыш мине Гомәр абыйның әдәби мохитеннән аерырга теләмәде. Хикмәт шунда: әдип утызынчы еллардан алып гомеренең соңгы көннәренә чаклы көндәлекләр алып барган. Һәр көнне диярлек күргәнен, ишеткәнен аңлат-малары, шәхси бәясе, кичерешләре белән шул язмаларында тер-кәгән. "Теркәп бару" гыйбарәсе бу очракта туры да килмидер. Ул - регистратор, хәтта документалист кына да түгел, үз бәясен, фикерен кистереп әйтмәсә дә, олы әдип каләме сизелеп торган матур телле "сәяхәтнамәче". Гомәр абыйның улы, күренекле фотограф Зөфәр, бу язмаларны "Казан утлары"на тапшырган, ә аларны укып, журналга тәкъдим итүне баш мөхәррир Р. Фәй-зуллин, редколлегия әгъзасы буларак, миңа йөкләде. Көндәлекләр илебез үткән сәяси фазаларны гаять төгәл чагылдыралар. Сталинизм чоры - язмалар "ябык" - бардым, күрдем, сайладык, кайттым; "җепшеклек" чоры - форточка яртылаш ачык, фикер алыштык, әйттем, милли мәсьәләдә ленинизм принциплары бозыла; милли күтәрелеш чоры - ишекләрдән бик алынган, мәгәр гомер узып бара, аралашу даирәләре кысыла, яңа хәбәрләр азая бара. Әлбәттә, һәр әдәби язмадан күбрәкне, сенсация үк булмаса да, йөрәген, зиһен капкачын ачуны көтәсең, шуларны тапмагач, көрсенеп куясың. Ошбу язмаларда татар әдәби мохите, Гомәр абыйның холкы-фигыле, дөньяга карашы тулы чагылыш таба. Үз фикерен, бәясен көчләп такмас, сүзен катгый фигыль шәкелендә әйтмәс! Сталин репрессияләре чорында яшәгәннәрдән без һәрвакыт ниндидер көтелмәгән яңалык, шымчы-әләкчеләрне фаш итүне көтәбез. Ә алар, шул исәптән Гомәр абый да, "ачышлары" белән шаккатырырга ашыкмый. Аның көндәлекләрендә без теләгән дөреслек ачылып бет-мәсә дә, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, РСФСРныкында - сәркатип, СССРныкында идарә әгъзасы вазифаларын башкаруы, ике мәртәбә илнең Югары Советына депутат булып сайлануы, ягъни актив җәмәгать эшлеклесе булуы фикерләү киңлегендә сизелеп тора. Бу язмаларында чорыбыз, яшәешебез турында әйтеп бетерә алмаган фикерләрен иң соңгы, тәмамланмыйча калган "Гыйб-рәт" романында чагылдырып калырга омтылу рухы, дөнья барышына, тарих сабакларына яңачарак караш сизелә. Бу юнәлеш романның төп каһарманы, яшь мөгаллим Фәһим белән интернационализмны яклап, милли мәнфәгатьләр турында кайгыртуны тарлык санаган карт большевик Ибраһим Волков арасындагы бәхәстә күренә. Автор шул ике образ аша эчендә кайнаган кай-гы-хәсрәтен дә, ХХ гасырның каршылыкларын да, киләчәккә хыялларын да әйтеп калдырырга ашыга. Бу - Герценның "Былое и думы", Гётеның "Фауст"ы кебек публицистикфәлсәфи роман, аксакалның гомер сөземтәсе, васыятьнамәсе. Г. Бәшировның мирасын янәдән күздән кичергәндә, аның берәү белән дә алыштырып, бутап булмаслык, дәвамлыклы иҗат юлында туктаусыз эзләнүен, үсүен, халкына бирелгән кальбенә турылыклы калуын күрәсең. Ул - фани дөньяны иртә ташлап киткән беришебез кебек кабаланып яшәмәгән, ашыгып язмаган. Шул сыйфатлары аны үстергән, күтәргән. Гомәр Бәширов чынбарлыкны кабул итү, сурәтләү үзенчәлекләре, халкының авыз иҗатын, гореф-гадәтләрен, холкын, психологиясен тирәнтен аңлавы һәм шуларны нәзакәтле, мул- сулы елга талгынлыгы белән сокландыргыч матур тел ярдәмендә әсәрләрендә чагылдыра алуы җәһәтеннән иң милли язучыларыбызның берсе иде. "ДӨНЬЯНЫ МИН НИЧЕК КҮРДЕМ?" Бу китап туган илне сагыну, аны ярату турында. М. Мәһдиев "Филология фәннәре кандидаты" дигән дәрәҗә алып, әдәби җыентыкларына матбугатта юл ачылып, матди якны бераз ныгыткач, тынгысыз Мәһдиев олы дөнья белән таныша башларга вакыт дигән карарын күңеленә беркетеп куя. Шәхес культы фаш ителеп, коммунистлар корган тимер койманың бер кырые- кителә башлагач, бик нык тикшерүләр, мыскыл итүләр, тентүләр белән булса да, туристларны чит илләргә чыгара башлыйлар. Бу мөмкинлекне кулдан ычкындырамы соң Мәһдиев? Әлбәттә, юк. Үткән гасырның алтмышынчы-җитмешенче елларында ул шактый илләрне күреп кайту бәхетенә ирешә. 1968 елда өч атна Аурупа һәм Африка тарафларына сәфәр кыла. 1973 елда исә бер төркем Мәскәү һәм Себер язучыларыннан торган делегация сос-тавында Цейлон утравында урнашкан Шри-Ланкада һәм Һиндстанда була. Теге яки бу илгә сәяхәткә чыкканчы, ул һәр төбәкнең тарихын, мәдәниятен өйрәнә һәм тәфсилле көндәлекләр алып бара. Юл тәэсирләре язучының "Җир йөзендә алты кыйтга..." исемле эчтәлеге, жанр үзенчәлеге ягыннан өр-яңа китабының нигезенә ята. Гаҗәеп төгәл күзәтүләргә, чагыштыру-нәтиҗәләргә, тарихи экскурсларга бай бу әсәр, күргән-ишеткәннәр һәммәсе хәтердә яңа чакта ук язылса да, ни сәбәптәндер шактый вакыт узганнан соң, 1992 елда гына Татарстан китап нәшриятын-да басылып чыга. Язучы ил, җәмгыять үсешендә туачак үзгәрешләрне алдан сизенеп, җылы җилләр исүне көткәнме, әллә шул ук "бәйләнчек цензор" аяк чалганмы, хәзер җаваплылыкны өстеңә алып, кистереп әйтүе кыен. Чит илләрдән алган тәэссоратлар яңа жанр төре - сәяхәтнамә нигезенә яталар. Дөрес, татар әдәбияты тарихында сәяхәтнамә - "сакаллы" жанр. Аның асылын юл йөрүләр, төрле мәмләкәтләр белән аралашулар вакытында күргән чит яшәешләр, гыйбрәтле хәлләр тудырган күзаллаулар, шәхси бәяләр тәшкил итә. Кызыксынучан, тынгысыз табигатьле, бигрәк тә язу-сызуга һәвәс кешеләр юл матавыкларын, ишеткән-белгәннәрен теркәп, һич югында, сөйләп калдырырга тырышканнар. Татар кавеме элек-электән күчмә тормышка тартылган, аңа сәүдә шөгыле белән йөрү, белемен арттырырга чыгып китү, яшәү урынын алыштыру бер тиенгә дә тормаган. Юл башы XVIII гасырга ук тоташкан беренче сәяхәтнамәләрнең сюжет сызыгын хаҗга бару авырлык-ларын, юл газапларын сурәтләү тәшкил итә. Мәдинә, Мәккә шәһәрләренә килеп егылганчы, бик күп илләрне үтәргә, төрле юл чараларында интегергә туры килә мосафирларга. Документальлек белән шәхси башлангычны бер иткән сәяхәтнамә, әдәбиятыбызның мөстәкыйль төре буларак, ХIХ гасыр ахыры - ХХ йөз башында формалаша. Үткән гасырның ахырында танып-белүгә ихтыяҗларны канәгатьләндерүгә җавап буларак туган бу әдәби төрнең офыгын, мөмкинлекләрен киңәйтеп җибәргән әсәрләр күпләп языла. Шуларның берничәсен генә искә төшереп үтик. Мирза Мәхмүтовның "Һиндстан юлларында" (1963), Равил Фәйзуллинның "Оҗмах баскычлары" (1981), "Хуш, Италия! Исәнме, Ватан!" (1986), Тәлгат Галиуллинның "Австрия республикасына сәяхәт" (1976), "Хаҗга зыярәт шәхси эшме?" (1993) һ. б. юлъязмаларда олы дөньяны тирәнрәк аңларга омтылыш сизелә. Сәяхәтнамә жанры үсешенә Тәүфикъ Әйди белән Мөхәммәт Мәһдиев яңа сулыш өрделәр. Фикерләү киңлеге, һәр шәйне милли яңарыш күзлегеннән килеп бәяләү әдәби осталык-ны, жанр кысаларын баетуны таләп итте. Беренчесенең "Йөртә безне язмышлар" (1999), "Оҗмах утравы", "Кардәшләр кочагында" (2000) һ. б. күпсанлы юлъязмаларында читтә яшәүче мил-ләттәшләребез язмышын, тормышкөнкүрешен, яшәү өчен көрәшен сурәтләү татар милләтенең киләчәге турында борчылу, җан ату белән үрелеп бара. Бу әсәрләр Мәһдиев юлъязмаларының яңа шартлардагы дәвамы кебек кабул ителәләр. Ике сәяхәтнамәченең язмаларында да чит мәмләкәтләрдә күргәннәрне үз яшәеше-без белән чагыштырып, үсешләрендә алгарак киткән халыклардан үрнәк алырга, шул ук вакытта үзебезне кимсетмәскә, милли йөзебезне югалтмаска чакыру ята. Үзенең язмаларында Мәһдиев чит дәүләтләрнең дә үсеш, тормыш дәрәҗәсе төрле булуга игътибар итә. Табигатьнең бай, яшәү өчен уңайлы бер кыйтгасында урнашып, демократиягә, үзаңлы яшәүгә ирешкән Италия, Испания кебек илләр белән беррәттән артта калган, буйсынган яисә бәйсезлекне күптән түгел генә яулап алган мәмләкәтләр дә күп икән. "Алдынгы илләрнең тарихлары да бай булу өстенә әдәбиятны, сәнгатьне үстерү өчен мөмкинлекләре чиксез", - ди Мәһдиев. Италия - "шагыйрь Овидий, галим Өлкән Плиний һәм философ Лукреций Кар иле. Бу - Джузеппе Гарибальди Италиясе... Мин аның Неапольдәге һәйкәле алдында дөньямны онытып басып тордым... Ә Италияне берләштерү өчен Гарибальди күпме көч куйган". Мәһдиев - гаҗәеп төгәл бәяләр остасы. "Испаннар - матур кешеләр. Гади, пөхтә киенгәннәр... Мальорка утравы - Испаниянең чит ил туристларына күрсәтерлек бер почмагы. Син әгәр дөньяның кырыс прозасыннан ваз кичеп, үзеңнең хисләреңне, хыялыңны шушы сихри дөньяга кертеп, йөгәненнән ычкындыра аласың икән, монда - беткәнче шигърият". Хәзер шәхес иреген алгы нәүбәткә чыгарып яши белгән алдынгы, демократик илләр дә сугыш, үзара ызгыш, хакимиятне кулга төшерү өчен көрәш кебек низагны, фаҗигале хәлләрне башларыннан кичергәннәр. Берәү дә бу халыкларга ирекле тормышны читтән китереп бирмәгән. Бәхетнең нигезендә шул ук хезмәт ята, ди автор. Алга киткән илләр тормышын өйрәнүдән Мәһдиев шундый нәтиҗәгә килә - "башым гыйбрәт алды". Авторны аеруча Сүрия, Мисыр, Алжир, Һиндстан кебек күптән түгел мөстәкыйльлек алган илләр кызыксындыра. Беренче өчесендә мөселман дине өстенлек итсә, Һиндстанда яшәүчеләр үз диннәрен тоталар. Тарихлары бик борынгы, колонизаторлар басып алганчы, мәдәниятләре бик нык алга киткән илләр булган. Аерым алганда, Мисыр пирамидалары грек, Рим корылмалары туганчы ук төзелгәннәр. Хәзер аларның матди, мәдәни хәлләре аяныч; автор Сүриянең хәзерге яшәеше өчен чын гуманистларча көенеп яза. "Китмән белән басу эшкәртү, хәер сорашу, фәкыйрьлек, пычраклык, авырулар - колонизаторлардан калган мирас шул". Сүриядәге бүгенге хәлләрне - илдәшләр сугышын белсә, мөселман кардәшләр өчен борчылыр иде. Һәр шәйгә игътибарлы, кызыксынучан, мәгълүматлы язучы, күргәннәрен, ишеткәннәрен кәгазьгә төшерү юлына гына басмыйча, лирик чигенешләр, тарихи искәрмәләр аша һәр илнең диярлек тарихи үткәненә, этнографик, этник үзенчәлекләренә туктала. Аналитик фикер табигать күренешләрен, үзе булган илдә яшәүчеләрнең төсләрен, холыкларын тасвирлау, еш кына хисси бәя белән кушылып китә. Җиде бүлекнең берсен ул күңелендә иң тирән тәэсирләр калдырган Һиндстанга, аның үзе булган шәһәрләренә багышлый ("Һиндстан дәфтәреннән"). Филләр иле хәерчелегеннән, артталыгыннан тиз генә котыла алмаса да, мөстәкыйль тормышның матди-мәдәни җимешләрен татый башлаган. Аңа халыкның рухи дөньясы аеруча газиз һәм якын. "...Риваятьләрдән башка тормыш күңелсез. Риваятьләр кешенең рухи тормышын баеталар, яшәүне кызыклы итәләр", - дип, гаҗәеп бай халык иҗатын, эпос-дастаннарын искә алганнан соң, Мәһдиев һинд халкына гына хас ике үзенчәлеккә - дингә һәм йоглар сәнгатенә туктала. "...Һиндстанның күптөрле диннәреннән зурысы - джайнитлар... Джайнизм - Һиндстанда безнең эрага кадәр VI гасырда туган дини-фәлсәфи тәгълимат. Нигездә, ул шул туган җирендә калган, дөньяның башка өлкәләренә таралмаган. Джайнитларның төп таләпләре - җир йөзендәге бер генә җан иясенә дә зарар салмау". Һинд халкының җиһанны сәламәтләндерү, рухи дөньяның өстенлеген тәэмин итү юлындагы иң зур өлеше - йог дәресләре. "Һиндстан ул, беренче чиратта, йоглар иле. Адәм баласы бик күп өлкәләрдә мәгълүматлы, әмма ул әле үзен, үзенең эчке мөмкинлекләрен белеп бетерми. Ул үз ресурсларын белми. Йоглар Аллага табынмыйлар. Үзүзеңә хуҗа булу, үз хисләреңне акылыңа буйсындыра белү - йогларның дине менә шул". Һиндстан юлларында сәяхәт иткәндә, М. Мәһдиев әледән-әле һинд халкының бөек улы, көрәшче язучы Рабиндранат Тагорны, аның әсәрләрен искә төшерә. Сәяхәтнамә "Һиндстан халкының горурлыгы, мәһабәт Тагор картның" гаять мәгънәле, күп илләрнең, халыкларның яшәешенә кагылышлы сүзләре белән тәмамлана: "Безнең киләчәгебез - җирдә кешенең кешене һәм милләтнең милләтне эксплуатацияләвенә чик куярга ашкынучы көчләр белән үз көчебезне берләштерә алуыбыздан гыйбарәт". Мәһдиев сәяхәтнамәсенең эчке концепциясе шуңа кайтып кала: кайсы гына ямьле, сокландыргыч илдә булмасын, чәчәкләргә күмелеп утырган Кипр утравы, бөек полководец Александр (Искәндәр) Македонский нигез салган Александрия, Рим, грек һәйкәлләре белән хозурланмасын, Ватикан тәртипләренә тиешле бәясен бирмәсен, язучы бер генә мизгелгә дә туган илен, аның сихри матурлыгын исеннән чыгармый, әдәбиятның тәрбияви вазифасы турында онытмый. Һәр халыкка үз туган иле газиз, матур. Шуңар да ул яшь буынга, укучысына мөрәҗәгать итеп, дөньяда яхшы илләр, ямьле җирләр күп, әмма "син туган, син яшәгән җир иң матуры" дип искә төшереп, кабатлап торудан туймый. Аның ихласлылыгына ышанасың. Мәгърифәти, патриотик фикерләрен ул арзанлы үгет-нәсыйхәт дәрәҗәсенә төшерми. Монда аңа әдәби осталыгы, күргәннәрен кызык итеп һәм күз алдына китерерлек дәрәҗәдә сурәтләү сәләтенә ия булуы ярдәмгә килә. Һәр детальне ул төп максатына буйсындыра белә: "Ни әйтсәң дә, теплоход - газиз Ватанның кечкенә бер кисәге". Мәһдиев "Җир йөзендә алты кыйтга..." әсәрендә, тарихи, сәяси, мәдәни аңлатмалар таләп иткәнчә, бик күп чит шәһәрләрне, шәхесләрне, галим-язучыларны, вакыйгаларны, иң ерак, экзотик илләр тормышын югары кимәлле, саф татар әдәби телендә бәян итә. Сыгылмалы өслүб, кыска җөмләләр, урынлы чагыштырулар белән язылган әсәр җиңел укыла, хәтердә кала. Аның сәяхәтнамәсе - татар кешесенең дөньяга карашын киңәйтүгә хезмәт итә торган әдәби-документаль эссе, Мәһдиев талантының тылсымлы көчен, белеменең тирәнлеген раслап торучы ядкяр. "Җир йөзендә алты кыйтга..." тикшеренүчеләр игътибарыннан да читтә калмады. Галимә Ә. Алиева "Сәяхәтнамәләр жанры үсешендә Мөхәммәт Мәһдиев юлъязмалары һәм аларның сәнгатьчә эшләнеше" (Әдәби мирас һәм текстология. 2008) исемле шактый тәфсилле хезмәтен язып чыкты. Әлбәттә, М. Мәһдиевнең башка әдәби, гыйльми, тәнкыйди, публицистик әсәрләре шикелле, "Җир йөзендә алты кыйтга..." сәяхәтнамәсе киләсе буын фән әһелләренең һәм тәнкыйтьчеләрнең игътибарыннан да читтә калмас. Ул - шуңа лаек әсәр. "ИҖАТ ЭШЕ - ЗУР БӘХЕТ" Мәһдиев үзенең матур әдәбиятка килүен кандидатлык дис-сертациясенең эшен бетергәннән соң, Кавказда ял йортында "Казан утлары"ның шул чордагы баш мөхәррире Рафаэль Мостафин белән очрашуга бәйләп аңлата. Янәсе, ул тәнкыйтьчегә авыл, үзе эшләгән мәктәпләр тормышыннан, таныш-белешләре язмышыннан гыйбрәтле вә кызыклы хәлләрне сөйләгән дә, тегесе аңа барчасын хикәя итеп кәгазьгә төшерергә киңәш биргән. Журналга үзем тәкъдим итәрмен, дип тә өстәгән. Әлбәттә, иҗат шикелле нечкә, артык шәхси, башкаларның "кысылуын" яратмый торган шөгыльдә дә вакыты, урыны белән бирелгән акыллы киңәшнең ярдәме булырга мөмкин. Шул ук вакытта Мөхәммәт үзенең әдәби әсәрләр яза башлавының нигез сәбәбен, мишәрең әйтмешли, "берцәк" гадиләштерә, бөек башлангычны гали садәлек белән бизи. Аның Гагра иҗат йортына алдан ук әзер уй-ният илә килүе, каләмен, кәгазен әзерләп, туган халкының үткәне, бүгенгесе, киләчәк язмышы, башка милләтләр арасындагы тарихи урыны турында киеренке уйланулар белән тулы "Сократ маңгаен бушату" теләге белән баруы бәхәссез. Вулкан, язгы ташу кебек тышка бәреп чыгарга әзер көчне ул дөнья мәшәкатьләре белән әлегәчә көчкә тыеп яшәгән. Ошбу ялкын иреккә чыгып, әүвәл хикәяләргә, аннан соң повесть-романнарга яшәү көче биреп, чиксезлеккә күтәрелү мизгелен көткән. "Галиябану", "Ахири", "Алла бармы?", "Тормыш дулкыннары", "Соңгы теләк", "Берни дә кирәкми" һ. б. хикәяләре 1967 елда "Казан утлары"нда басылып чыгалар. Күбесен тамак төбендә туган касмак тавышы белән автор радиодан үзе укып укучыларга ирештерә. Ә инде алдагы чорларда язылган әсәрләрен укучыга җиткерүне ул профессиональ артистларга, аерым алганда, Ирек Баһмановка ышанып тапшырачак. 1968 елны Мәһдиев ике олы вакыйга белән каршылый. Бердән, Казан дәүләт университетының доценты дәрәҗәсенә лаек булса, икенчедән, "Без - кырык беренче ел балалары" повесте белән, берәүдән дә рөхсәт-мазар сорап тормыйча, әдәбият "ишеген" үзе ачып, түргә үтә. Әсәр шунда ук кабул ителә. Халык аны дәррәү кубып, яшьлекләре Ватан сугышы чорына туры килгән буын, вакыйгаларны йөрәктән кичереп, шул афәттән исән-имин калуына сөенә-сөенә укый, фикер туплый; "Казан утлары" нөсхәләре кулдан-кулга күчеп йөри. Авторның үзенә исә мондый ук җылы кабул итү "ошап бетми". "Минем проза өлкәсенә керүемә Рафаэльдән (Р. Мостафин. - Т. Г.) башка берәү дә шатланмады. Бигрәк тә өлкәннәр гвардиясе каршы торды". Анысы да аңлашыла: автор, сугыштан соңгы прозада тамыр җибәргән озынлык, чәйнәп бирү, тасвирчылык кебек йолаларга "хыянәт" итеп, метафора белән су өсте күбекләре кебек чәчрәп торган юморга өстенлек биреп, сәхнәгә җанлы типларны, сугыш шартларында да югалып калмаган яшьләрне күтәрә. Бериш татар зыялылары, үзара очрашкач, сүзне шуннан башлыйлар: - Мәһдиевнең "Без - кырык беренче ел балалары"н укый алдыңмы? - Арча педучилищесы укучылары турындагы әсәрнеме? Укымыйча, гаҗәеп кызыклы повесть, дөньяны үзенчә күрә, көлдерә дә, елата да. - Авторы ниндирәк кеше икән? Бер дә күзгә чалынган исем түгел. Белдеклесе ярып сала: - Университетта укыта. Гомәр Бәширов кияве. Йөзенә чыккан көнчелеген баса алмаган, кулыннан рәтле эш килмәгән "акыллы" башы "нәтиҗәсен" ясарга ашыга: - Тогда понятно. Юлны бабасы күрсәткән. Язып та бирмәгән булса әле. "Тихий Дон"ны Шолохов үзе язмаган, кулъязмасын урлаганмы, тапканмы, диләр ич. Безнең мохит өчен табигый имеш-мимеш, шик-шөбһә, астыртын сөйләшүләр, кинаяләр чоры үтеп китте. М. Мәһдиев "Фронтовиклар", "Ут чәчәге", "Кеше китә - җыры кала", "Торналар төшкән җирдә" кебек җитди иҗтимагый-фәлсәфи, әхлакый мәсьәләләрне калкытып куйган гүзәл әсәрләре белән гайбәтнең бүкәнен бәреп төшерде, "Бәширов теориясе"н алга сөрүчеләрне телсез калдырды. Ике язучының фикерләү рәвеше арасындагы кискен аерманы шәйләү өчен әдәбият белгече булуның кирәге юк иде. Татар әдәбияты аксакалының талгын, тәфсилле, салмак, тормыш-көнитеш ваклыкларына, әдәп-әхлак мәсьәләләренә игътибарлы, саллы җөмләсе белән Мәһдиевнең йөгерек метафоралы, шаян, шук, җор һәм шул ук вакытта итагатьле өслүбен бутау мөмкин түгел иде. М. Мәһдиев мәзәк, кызык хәлләр ярата, берсе артыннан икенчесен тәсбих төймәләредәй тезеп бара. Һәр күңелле һәм аянычлы хәлдә эчке мәгънә, сәбәплелек бәйләнеше эзли. Аның бу юнәлештәге кыюлыгын инкяр итеп булмый. Әдәбиятның көче, яме, киләчәге - төрлелектә. Тарих чалымнарында гына түгел, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә дә эчке сәбәплелек бәйләнеше, күзгә бәрелеп тормаган очраклылык еш кына адәм язмышын көтелмәгән якка бора да куя. Өслүбләре бер-берсеннән күзгә күренеп аерылып торса да, ике әдип иҗатларын якынлаштырган бер үзәк бар иде. Ул - тормышчанлыкны, миллилекне тәэмин иткән, әсәрләренә ышандыру көче биргән шәхси-лирик башлангыч, үз биографияләрен, тормыш юлларын әдәби әсәрләренә нигез-өлге итеп алу. ХХ гасыр татар прозасының сөенечле ачышларыннан бер-се - "Без - кырык беренче ел балалары" повесте дөнья күргән 1968 елда авторга инде утыз сигез яшь иде. Тукай, Бабич, Лермонтов, Есениннар турында әйтеп тә торасы юк, Пушкин да иҗат һәм тормыш юлын тәмамлаган инде бу яшьтә. Җегәрен, вакытын әдәбият тарихын, иҗтимагый фикер үсешен, халык җырларын "артык" заманча, фәнни өйрәнеп, кадерле елларын заяга уздырмадымы икән кебегрәк җәмгыяви сорау туарга мөмкин. Мондый шик-шөбһә бусагадан кире кагылырга тиеш дип уйлыйм. Бердән, әдәбият тарихы иҗатка Мәһдиев "яшен" узганнан соң килеп, күренекле язучы булып киткән мисалларны да хәтерли (татар фамилияле С. Аксаков тәүге әсәрен илле алты яшендә иҗат итә). Икенчедән, Габделмәннан Рахманколый, Таиб Яхин, атаклы уку йортына нигез салган Гобәйдулла һәм Габдулла Бубилардай татар мәгърифәтчеләре, Габдрахман Сәгъди, Гали Рәхим, Гомәр Гали, Галимҗан Нигъмәти кебек галимнәр, тәнкыйтьчеләр эшчәнлеге турында архив, вакытлы матбугат чыганакларын фәнни әйләнешкә кертеп, катлаулы әдәби-фәлсәфи төшенчәләр турында Мәһдиев мисле ачык, төгәл тел белән саллы фәнни хезмәтләрне башка берәү дә бәян итә алмас иде шикелле. Дәүләтчелеген югалткан халык өчен мәгърифәтнең өмет уты милләтне саклау чыганагы икәнлекне аңлап эш итә галим. Мәһдиевнең гыйльми тикшеренүләре ак тапларны бетерү, татар зыялыларының фаҗигасен ачу юлында бәяләп бетергесез терәк була алалар. Нәзари яктан ифрат әзерлекле, киң эрудицияле булу әдәби әсәрләрендә дә (шул ук "Без - кырык беренче ел балалары"нда, "Бәхилләшү", "Ачы тәҗрибә" кебек истәлек-кыйссаларында) астан бәреп тора: катлаулы, четерекле мәсьәләләрне иркен, кыю рәвештә калкытып куярга мөмкинлек бирә. Белем мәгарәсе тирән, арка терәге нык иде Мәһдиевнең. Ватан төшенчәсенең асылын тәшкил иткән туган җир, авыл, табигать М. Мәһдиев прозасының фәлсәфи, әхлакый асылын тәшкил итә. Ул әдәбиятка туган ягының чын патриоты, аның кешеләренә, үткәненә, бүгенгесенә гашыйк, киләчәге турында- хафаланып яшәүче шәхес буларак килә. Туып үскән төбәген матурларга, бизәргә килгән буынның соңгы могиканнарының берсе иде ул. Шул рәвешле, олы тарих өчен кыска гына вакыт аралыгында татар әдәбиятында Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы кабынды. ТУГАН ҖИРНЕҢ МӘРХӘМӘТЕН ТОЕП... М. Мәһдиевнең әдәби әсәрләре уңдырышлы туфракка, дымсу җиргә төште. Укучы йөгерек телле, табигый фикерле, үзеннән-үзе агышлы әсәрләргә сусаган иде. Сугыштан соңгы чорда татар прозасы төгәл вакыйгалы, күп геройлы, кара урман төсле чытырманлы эпик әсәрләргә кереп батты. М. Әмир, И. Гази, К. Нәҗми, Г. Бәширов, Ш. Маннур, А. Расих кебек өлкән буын язучылар тарихи-революцион, биографик, истәлек-хатирә романнар язу белән мәшгуль иделәр. Менә шунда Мәһдиев кебек берәү, кара таракан низагларын, томаулы гыйшыкны, борын асты кипмәгән наян малай-шалайны әдәбият сәхнәсенә алып менеп, буыннары "катып барган" татар әдәбиятына җылы агым өстәргә җөрьәт итте. Бу бурычны ул чордашлары Р. Төхфәтуллин, А. Гыйләҗев, Г. Ахунов, Н. Фәттах, Х. Сарьяннар белән бергә югары дәрәҗәдә башкарды. "Без - кырык беренче ел балалары"н журналда укыган бәхетле буын инде гомеренең соңгы өлешенә кереп бара, ә повесть картаймый, аның елмаюлы, көләч кояшлы теле, ачлыкны, фаҗигане яшь үтәли булса да көлеп, шаярып уздыра белгән Гыйззәтуллин, Зарифуллин, Әркәшә, Баязитова, Нина, Әлтафи-ләре һаман унҗиде яшьтә. Чор таләбенә җавап буларак туган сәнгатьчә нәфис әсәр вакыт басымына бирешми, тарих бизмәнендә үлчәнә торган могҗиза икәнлегенә инандыра бу бәян. "Без - кырык беренче ел балалары" әсәрендә үк Мәһдиев прозасының асыл сыйфатлары тулы көчкә ачыла. Әсәрнең уңы-шын сугыш чоры кыенлыкларын, шәхес культының халыкның зыялы улларын зәһәр кыруын, татар милләтенең һәрьяктан кысылуын реалистик сурәтләве генә билгеләмәде. Язучы инсаниятне борчыган, чәчләрен агарткан кыен, четерекле төеннәрне табигый һәм бай тел канатында, кабатланмас язмышлар аша тасвирлау осталыгына ирешә, тормышны үзе ничек күргән, аңлаган, таныган кыяфәтендә, бизәмичә, сипләмичә күрсәтә, шул ук вакытта бернәрсәдән дә төзәтеп булмаслык фаҗига ясамый. Үсмерләрне эзәрлекләгән ачлыкны ул "тәрбияви" чара итеп бәяли, һәркемгә киләчәк үлемне бер төрдән икенче рәвешкә, мәңгелеккә күчү дип кабул итә. Көр күңелле язучы ике явызлыкны кире кага: ятимлек һәм ялгызлык. Бу ике өрәк - аның җан дошманнары. Мәһдиев иҗатында үз эчке хәсрәте, чыгымсыз уйлану-сызланулары саз-лыгына кереп баткан, ялгызлыктан тәм, ләззәт тапкан каһарманны күрмәссең. Һәрхәлдә, ул андый шәхесләрне идеаллаштырмый, мөнбәргә күтәрми. Чынбарлыкны, хәтта сугыш кебек гайре табигый хәлне дә вакытлы, узачак газап итеп бәяләвенә аның якты, изге, хакыйкый табигый башлангычларның җиңеп чыгуына ышанычы ярдәм итә. Шул иманы әсәрләренең бөтен тукымакүзәнәкләренә өмет нуры, ышаныч бөрки. Язучының бөтен иҗаты өстендә бервакытта да офык артына төшеп югалмый торган мәңгелек кояш нуры балкып тора диярсең. Мәһдиевнең беренче зур әсәренә һәм гомумән иҗатына иң образлы бәяне чордашы, дусты А. Гыйләҗев бирде: "Бу повесть ("Без - кырык беренче ел балалары". - Т. Г.) ачылып киткән офыкта ялтыраган яшен булды... Безнеңчә, аның үзенчәлеге шунда иде ки, әдәбиятыбызга татарча яза алучы, татар халкының моңын аңлаучы татар язучысы килде". Мәһдиев иҗатының каләмдәше санап киткән сыйфатлары үзгә әсәрләрендә саклана, үстерелә. Мәктәп дәреслекләренә кер-телгән "Кеше китә - җыры кала" повесте - шуның бер үрнәге. Бу әсәрендә бөтен иҗатына, фикерләү рәвешенә хас, дөнья әдәбиятларында чынбарлыкны сурәтләүнең үзенчәлекле юнәлеше буларак урнашкан "новеллизм" ысулы тулы чагылышын таба. Үзәктә - Кара Чыршы исемле, табигатьнең матур бер җире-нә кереп оялаган гадәти татар авылы. Аның тормышында, язмышында бөтен ил кичергән олы һәм кечкенә, шатлыклы һәм фаҗигале вакыйгалар чагыла, аерым кеше язмышлары аша уза. М. Мәһдиев "югалган" вакытны эзләми, аны төрле буын кешеләрен якынлаштыручы, бәйләүче ачык һәм төгәл берәмлек дип кабул итә. Каһарманнары табигый җирлектә, гаилә эчендә, күршеләре, авылдашлары, җитәкчеләре белән мөнәсәбәттә һәм хезмәттә ачыла. Язучы тормышның кырыс реализмы белән романтик күтәренкелекне үреп алып китүгә ирешә. Колхоз тормышын читләтеп үтә алмый язучы. Соңгы елларда халыкка заманында көчләп тагылган бу хуҗалыкларны хурлау, юкка чыгару модага керде. М. Мәһдиев колхозларның яхшы якларын да күрә һәм сурәтли алган. Чөнки, яхшымы-яманмы, күмәк хуҗалык чорында хәзерге эшсезлек, чарасызлык юк иде. Сугыш алды авылы кешеләре бер-берсенә ярдәм итешеп, барыннан канәгать булып, язмышларын колхоз белән бәйләп, матур итеп тормыш коруга омтылганнар. Идарә итүче режимның, хакимиятне кулына алып, халыкның алдынгы өлешен юкка чыгаруында Тимерхан, Шәяхмәт, Васфикамалларның гаебе юк. Алар иген үстерә, бала тәрбияли, табигатьне, халкын, туган телен яратып яши. Кыскасы, биредә сүз халыкның изге гореф-гадәтләре, холкы-фигыле, үз-үзен һәм тирәлекне аңлавы, аны мөстәкыйль милләт итеп таныткан төшенчәләр турында бара. Үзәктә тарихны чал сакалыннан тотып барырдай мәшһүр каһарман да, олы язмышлы шәхес тә юк кебек. Әсәрне татар кешесенә генә хас, күзгә, зиһенгә бәрелеп, мөгез төсле алга чыгып тормаган, бөртекләп җыйналган үзенчәлекләрне, гасырлар түрендә бөреләнгән сый-фатбилгеләрне туплап, саклап, безгә китереп җиткергән олы җанлы, гадәти кешеләр бизи. Шундый әхлакый, рухи мираска бай халыкның башка мәмләкәтләр эчендә эреп, чимал булып югалып, телсез, динсез, өнсез билгесезлектә калырга хакы юк, дигән фикер уздыра автор. Повестьның һәр бүлеге, һәр җөмләсе, күзәнәге, сүзе, тыныш билгесе татар халкына, аның яшәү, фикер-ләү рәвешенә олуг мәхәббәт белән сугарылган. Милләтенең дөньяга карашына, яшәеш фәлсәфәсенә турылыклы калу, татар авылы тормышын утызынчы-илленче еллар дәвамында иңләргә омтылу, таза, гаярь ирләрне сугышның аждаһадай суырып алуы, Гитлерны үз оясында тар-мар итеп кайтканнан соң да, ачлык, хәерчелек кебек зәхмәтләрнең татар җилкәсеннән төшмәвен хикәяләү ихтыяҗы аны гомумиләштерү, халык язмышын иңләбрәк тасвирлау юлына алып чыга. Сугыш алды чорына аеруча игътибарлы язучы. Күпчелеге авылда яшәгән татар халкын бетерү, тарату, шахталарга, Урта Азиягә күчеп китәргә мәҗбүр итү җәһәтеннән сугыш алды унъеллыгы безнең милләт өчен иң каһәрле аралык булды. Ул гына да түгел, Мөхәммәтнең шәхси язмышында да дәһшәтле, куркыныч, шомлы утызынчы еллар тирән эз калдыра. Үзәгенә үткән, бәгыренә яман төер, кара кайрак булып утырган, ахыр чиктә гомерен кыскарткан утызынчы елларга Мәһдиев иҗатындагы аерым урын, үзгә мөнәсәбәт аңлашыла булыр. Бу имансыз дәвергә хәтер канатында булса да әйләнеп кайтмаган әсәре юктыр... Йогышлы чиргә бирешкән малай киң сәкедә аунап ята, тәне - домна миче, өй бүрәнәсенең агачлары бии, күктән төшкән озын баскыч аны өскә, югарыга күтәрелергә димли... Ул ятимә әнисен, үзе төсле үк кызышып, тәгәрәшеп яткан апаларын ташлап китә алмый. "Бәхилләшү" кыйссасында шундый юлларны укыйбыз: "Истәлек шул: барыбыз да идәндә, сәкедә тәгәрәп ятабыз. Ба-рыбызның да башы эссе. Берөзлексез чәй эчәсе килә. Самавыр чәе. Ләкин андый мөмкинлек юк. Самавырны кичә генә "алып чыгып киттеләр". Ул елларда шундый сүз бар иде. Ягъни вакытында түләнмәгән налог өчен авыл җитәкчеләре фәлән әйберне алып чыгып китәләр дә шуны "торги"га куеп саталар һәм синең налогыңа акча кертәләр. Җыры да бар иде: Торги була, торги була, Торги була яшьләргә. Торгидан калган яшьләргә - Мәҗбүри эш эшләргә. "Мәҗбүри эш" шулай ук хәтәр сүз иде. Налогын вакытында түли алмаган кешеләрне әнә шул "мәҗбүри эш" эшләргә ерак җирләргә озаталар иде". Халык башына төшкән олы фаҗигане язучы ике күзәтү аша күз алдына бастыра да куя. Режимны әрләп, сүгеп, каһәрләп торуның кирәге юк. Укучы яхшы белә, тиз арада Сталин илдә социализмның беренче чоры төзелеп бетте дип игълан итәргә һәм үз халкына дөньяда "иң демократик" конституцияне сылар-га җыена. Ике фон, ике төс һәммә нәрсәне үз урынына куя. "Кеше китә - җыры кала" повестенда М. Мәһдиев шау-шулы, ыгы-зыгылы тормышны сурәтләүдә гаҗәеп осталыкка ирешә. Мондый кисәкләрдә күпертү, сүз уйнату, шартлылык өстенлек итә. Ирләрне сугышка, күбесен үлемгә озату вакыйгасын язучы искиткеч маһирлык, мәңгегә күңелдә сакланырлык итеп, фаҗиганең олылыгын искәртеп яза: "...Тальян, шөлдер тавышына эт заты чыдый алмый. Койрыкларын җиргә терәп утыралар да капка төбеннән китмичә генә күккә карап елыйлар. Бу тавыш күңелләргә шом сала. Нәрсәдер бар, дөньяның кай төшендәдер гаделсезлек бар... Эт күңеле сизгер, ул зрәгә генә алай шыңшымый... Чыннан да, бу сугыш дигәннәре әллә нинди куркыныч нәрсә икән! Хатын-кыз елаша башлады, атлар тыпырчынды..." Ил өстенә килгән фаҗига - 1941-1945 еллар сугышы - кешеләрне кыл икегә бүлә. Берәүләр, илбасарларны шәхси дош-маннары күреп, фронтка ыргылалар. Шәяхмәт карт кебек өлкән буын, хатын-кыз, бала-чага "җаннарын фида кылып тырышалар", сугышчыларга азык-төлек, җылы киемнәр озаталар. Алары - күпчелек. Һәр кеше үзенә бәяне гамәли эше буенча ала. Тәне, теше, күзе таза, Казан арты базарын тоткан ат карагы Заһри, Хәбирә карчык биргән черек гөмбә суын колагына салып, тәмәке төнәтмәсен эчеп, үз тизәген ашауга барып җитеп, сугыштан кала. Авылдашлары аның ялганын гафу итмиләр, вак-төяктә дә аркылы киләләр, фаш итәләр. "Шул көннән башлап халык белән Заһри арасында ниндидер салкын сугыш башлана, мөмкин кадәр аның белән очрашмаска, сәламләшмәскә тырышалар". "Үлем" атлы ачы галәмәт адәм балаларын тигезли. Заһри күпме генә тырышса да, башкалардан озаграк яши алмый. Унсигезенче елда авыл халкы тарафыннан комбед (ярлылар комитеты) рәисе итеп сайланган, совет эшенә ихлас бирелгән изге җан Шәяхмәт икенче улын артык иркә үстерә. Нургалинең кулына яшьли акча керә, авызына затлы папирос, конфет менә, зоотехник курсларын ошатмый һәм ахыр чиктә, ФЗӨдән качып, үзе әйтмешли, ерткыч җәнлек хәлендә урманда яши. Язучы беренче рәткә Шәяхмәтнең эчке кичерешләрен чыгара, куе буяуларга мөрәҗәгать итә: "Шул төн эчендә Шәяхмәт ун еллыгын картайды. Йөзенә сары коелды. Яңак сөякләре очлаеп калды". Ата өчен иң яман нәрсә - баланың гайре табигый тәрти-бе, кешеләр, авылдашлар каршында хурлану, гарьләнү. Бу - мең еллар дәвамында сынала, чарлана килгән халык әхлагының чагылышы. Нургали Рәмзия исемле читтән килгән кызны әрәм итеп, тегесе туачак баласы белән бергә үлә, ата-ана башына кайгы-хәсрәтне болай да аз китермәгән була егет. Инде бу хәтлесе генә җитмәгән... "...Табигать ул көнне көне буе дулады. Ул нәрсәгәдер риза түгел. Кешеләрдән нәрсәдер сорый кебек". Язмыш Нургалине гафу итми. Ул, сугышка китеп, батыр-лыклар күрсәтсә дә, күрше Атҗабар станциясендә поезд астына эләгеп һәлак була. Атасы күз алдында соңгы сулышын ала. Бу олы фаҗиганең тирәнлеген янәдән табигать сурәте ачып сала: "Кинәт... күк йөзендәге кояш дерелдәп китте. Менә ул икегә бүленде, аннан ул кисәкләр тагын балаладылар. Күк йөзе вак кояш белән тулды". М. Мәһдиев күптөрле яшәү ысулларын үзәккә ала. Кызып, кабынып китүчән, усал телле кешеләрне "яратып" тасвирлый. Андыйларның ул тышкы кыяфәтенә бик игътибарлы: "икенче бер чөгендер борынлы кеше кызыл башлы шырпы сата", "кызыл битле", "йөзләре чөгендердәй кып-кызыл" кебек бизәкләрдә шәхси мөнәсәбәт ачык сизелә. Болары авторның яратмаган, яшәеш рәвешләрен кабул итмәгән кешеләре булыр. Алдарак искәртелгәнчә, ул татар прозасын вакыйга агышы-на имчәк баласы мисле тагылып йөргән геройлы, эзмәэз эчтәлекле традицион канвадан "коткару, азат итү" юлына алып чыкты. Башын укыганда ахыры күренеп, катнашучылары уңай һәм тискәрегә шакмаклы шикәр төсле бүленеп куелган әсәр-ләрдә тәрбияләнгән укучы өчен мондый юнәлеш яңалык иде. Ул һәр вакыйганы, язмышны аерым бүлекчәгә чыгара, аңа, эчтәлектән чыгып, исем бирә. Беренче мәлне аның киштәле, новеллистик прозасын кабул итмәүчеләр дә булгандыр. Классик филологик белем алган кызы Гәүһәрдән сүз остасының иркәләнеп зарланганы хәтердә: - Кыз үтерә, малай, тәнкыйтьләп. "Әти, син сюжет төзи алмыйсың. Әсәрләреңнең ни башы, ни ахыры юк. Син тарихчы шул, әдәбият кануннарын белмисең. Әдәбият белеменә багышланган китаплар укыштыр", - дип теңкәгә тия. Кызы, әлбәттә, Мәһдиев әсәрләренең көче, куәсе, милли үзенчәлеге нәкъ менә эчке һәм тышкы иреклектә, көчәнешсез агылышта икәнне аңлап яшәгән. Мәһдиев кызы бит. Артык тәкәбберләнеп, "бозылып" китмәсен дип, әтисен юри ирештерүе дә булгандыр. Мәһдиев әсәрләренең үзәгендә рухи-хисси дөнья, һәр аерым кешенең олы яшәеш һәм табигать белән бердәмлеген тәкрарлау ята. Шәхеснең уй-кичерешләрен ул иҗтимагый тормышка, сыйнфый көрәшкә бәйләп карамый, гадәти яшәешне алгы рәткә чыгара. Шул исәптән каһарманнарының мәхәббәт маҗараларын сурәтләүгә Мәһдиев зур урын бирә. Бу "четерекле" мәсьәләгә аның үз дөньяви-фәлсәфи карашы бар. Ярату, җенси тартылу - барлык адәми затлар башыннан үтә торган татлы-сагышлы кичереш. Бу хис бай белән ярлыны, коммунист белән ат карагын тигезли. Сөенеч-көенеч, ачы нәфрәт белән яна, шашып сөя, сөелә белгән шәхесне язучы олылап, сокланып данлый. Чал тарихлы татар әдәбиятында хатын-кыз образы, дөнья сүз сәнгатендәге шикелле үк, гаять мөһим урын били. Халык җырларының гүзәл үрнәкләреннән, Кол Гали, Сәйф Сараи, Кандалыйлардан алып хатын-кыз илаһи зат, матурлык, гүзәллек күрке, яшәеш чыганагы буларак сурәтләнә. Татар халкы үз дәүләтчелеген югалткач, бигрәк тә сыйнфый җәмгыять шартларында, табигать, дөнья бизәкләренә мөнәсәбәт кискен үзгәрә. Г. Тукай, Г. Исхакый, Г. Ибраһимов, Ф. Әмирхан, М. Гафури, М. Фәйзиләр иҗатында хатын-кыз буйсынган, кимсе-телгән, кыерсытылган, матурлыгы тиешле бәясен алмаган шәхес буларак тасвирлана, бик сирәк очракларда үз бәхете, азатлыгы өчен көрәшүче дәрәҗәсенә күтәрелә. Шул чор татар әдәбиятының вакыт сынавын үткән үрнәкләрендә караңгылык артында таң элпәсе күзгә чалына, эңгер-меңгерне шәмдәлләрдән төшкән нур балкыта. Социалистик реализм әдәбиятында хатын-кызны ирләр белән һәр җәһәттән тигез хокуклы, алдынгы эшче, оештыручы, механизатор рәвешендә сурәтләү матурлык кануннарын кысрыклап чыгарды. Андый образлардан тимер салкынлыгы бәреп тора. Мәһдиев хатын-кызның рухи дөньясын, тышкы матурлыгын, табигый гүзәллеген, сынын, рәвешен, холкын яратып, дәртләнеп тасвирлый. Ул инсаниятнең икенче яртысында яшәеш чыганагы, серлелек тантанасы, алиһәлек, мәңгелек чишмәсенең юл башын күреп, тоеп иҗат итә. Аның каләменнән төшкән хатын-кыз заты балавыз сыгып, алманың авызына төшкәнен көтеп утыра торган, җебеп калган шәхес түгел. Ул - җанлы, канлы, үз бәясен, дәрәҗәсен белеп яши торган зат. "Кеше китә - җыры кала" повестеның үзәгендә урын алган- образлар хатын-кызга карашны яңартып, тулыландырып җибәрәләр. Ике явызның берсе - теленә шайтан төкергән, әмма уңган, чибәр, тормышчан Васфикамал, кешеләргә җылы мөнәсәбәтен тышкы тупаслык, дорфалык, рәсми маддә битлеге астына яшергән Улибаева - "бозау" ирләрен ташлап китүдән фаҗига ясамаган, усал, үзхолыклы, шул ук вакытта йомшак күңелле, шәфкатьле була белгән хатын-кызны автор тәмләп, сокланып сурәтли. Дөрес, хикәяләрендә, "Без - кырык беренче ел балалары", "Фронтовиклар" әсәрләрендә гыйшык утында янып, көлгә әйләнеп, төн йокламыйча, тамактан калып интегүчеләре, ярдәм сорап, айга, йолдызларга, аккан суга, сандугачка мөрәҗәгать итүчеләре дә бар. Бер әсәреннән икенчесенә күчә-күчә килгән хатын-кыз образлары, иркә, тал бөресе кебек назлы, йомшак, серле тарту көченә ия булу белән беррәттән, хәятның авыр йөген тартып баручы, ыруны саклаудагы олуг бурычларын үтәүчеләр буларак сурәтләнәләр. Уңышсыз мәхәббәттән фаҗига ясауны мәгъкуль күрми Мәһдиев. "Кеше китә - җыры кала"ның беренче җөмләләре үк Шәяхмәт һәм аның улы Хәкимулланың өйләнү, хатынлы булу юлындагы әкәмәт һәм сәер хәлләрен искә алудан башланып китә. Өйләнүнең бәла-казасы "Шәяхмәт агайның нигезеннән килә". Нәсел хуҗасы үзе дә, улы Хәкимулла, оныгы Нәриман да гаилә корып җибәргәнче, шактый мәшәкатьләр күрәләр, күрше-күлән алдында көлкегә калып бетәләр, әмма үз бәхетләрен табалар. Тәүге хатыны ташлап киткәннән соң, Шәяхмәтнең өлгергән хөрмә кебек күзле, мул күкрәкле, тыгыз тәнле, мөлаемсөйкемле солдаткага күңеле төшә. Нияте - өйләнү. Мәгәр замана "бюрократы" - хәзрәт - сәдакалы урыннан колак кагудан шөлләп, иренең үлгәнлегенә кәгазь юк, дип, никах укудан баш тарта. Улы Хәкимулла да әтисеннән әллә ни ерак китә алмый. Аны да тавышлы җиз кыңгырау төн пәрие төсле сагалап торган икән. Миңлебикәгә өйләнү турында хыялланган Хәкимулла икенче бер чибәрне - Васфикамалны урлап кайта, бу хәлдән фаҗига ясап, мөгез чыгарып тормый, алдакчы кызны куып чыгармый. Кулы-аягы исән, күзләре чая ялкын, эшкә уңган хатын белән рәхәтләнеп яшәп китә. Хатынның усал, шырпы теленә дә "дару" табыла. Шул ук вакытта язучы бу изге тойгыны гадиләштерми, аны көнкүреш вакыйгалары белән чикләми. Милиционер Нәбиуллин Васфикамалның саф мәхәббәтеннән ат карагы Заһри кызы булганы өчен баш тарткан икән. Кыз, яраткан кешесенең шәһәрдән хатын алып кайтканын белгәч, бик гарьләнә, әрни. Аның тирән кичереше турында сөйләми автор. Психологик күзәтү алымына мөрәҗәгать итә: "Васфикамал сыек май кыздырган табасын ялгыш әйләндереп, чуен плитә өстенә аударды. Кухняны зәңгәр май исе басты... Васфикамалның кайнар мәхәббәте, башка беркемгә карата да, беркайчан да уянмаячак кайнар хисләре плитә өстендәге сыек май кебек бергә чыжлап яндылар". Соң, безнең сүз остабыз: "Егетләр, кызлар, мәхәббәт дигән нәрсә - кырык беренче ел балалары уйлап тапкан бер уйдырма, аяк чылангач, борынга күчеп, бик тиз уза торган томау ул, юк белән башыгызны катырмагыз, сөюегез җавап хисләре уятмаса, фаҗига ясамагыз, тормышыгызны башка хатын-кыз белән корып җибәрегез", - дип әйтергә теләмиме? Мәһдиевне алдан "санап чыгарып" булмый, ул теләсә ни әйтер, дип гөман корабызмы? Юк шул! Бер карашка гайре табигый күренгән, чынында тормышчан вакыйга-хәлләрнең асылында тирән фәлсәфә ята. Әйе, мәхәббәт олы илаһи кичереш, ул кешенең яшәешенә нур сирпи, мәгънә бөрки. Ләкин чынбарлыкта үзгә төшенчәләр, йөгенеш-ләр* дә бар икән. Ул - җирдә нәсел-нәсәбәңне, бала-чагаңны, каныңны, әхлагыңны, телеңне, динеңне яңа буынга тапшырып калдыру. Ләйлә-Мәҗнүн, Таһир-Зөһрә, Ромео-Джульетталарның олуг мәхәббәтләреннән нәрсә калган? Зәңгәр томанга төрелгән риваять, миф, фаҗигаләренең аянычы гына безгә килеп җиткән. Һәммә кеше бөек хисләр дулкынында чайкалып, үз мәнфәгатьләре, тойгы-кичерешләре колы булып кына калса, ул үзенең изге максатын - нәсел, ыру тәрбияләп калдыру бурычын үти алмас, җир халкы Атлантида утравыдай юкка чыгар иде. Шуңар да М. Мәһдиев мәхәббәт шаукымын, романтик-хыялый шагыйрьләрдән аермалы буларак, күпертеп, томанлы күк-ләргә чөеп сурәтләми, олы тойгыны тормышның табигый дәвамы, кеше яшәешенең бер чагылышы, сөземтәсе, җанлы боҗрасы буларак аңларга тырыша. Мәхәббәт бар. Әмма авыл кешесенә хатын-кыз, беренче чиратта, исемен дәвам иттерү, нәсел калды-ру, йортны алып бару өчен кирәк. Балалары-сөенечләре үзләре турында хәбәр салып, агач идәнгә тупылдап баскач, Шәяхмәт тә, Хәкимулла да хыялый- каһарманнардан кайтыш яратмыйлар икенче яртыларын. Хәкимулла белән Васфикамалның үзләренә йорт өлгертеп, ирнең сугышка китү алдыннан соңгы төннәрен ничек уздыруларын укып карагыз! Анда ялангач оятсызлык галәмәтенең эзе дә юк. Ә никадәр кайнар дәрт, олы мәхәббәт хисе генә тудыра алган, ясалмалыктан ерак җылылык, серле аңлашу, төнге хыялый әңгәмә... Язучы "милләтне, халыкны гаилә саклый" дигән иманда, ышанычта яши. Һәр гаилә - мөстәкыйль бакча түтәле. Кишер, чөгендер, шалкан, сарымсак, суган, бөтнек түтәлләре һәркайсы үзенчә үсә, үз тормышы белән яши. Язмышлары, холыклары төрле-төрле. Әмма барысы да берүк кояш җылысы астында үсә, уртак туфрак - җирдә, шул ук яңгырдан шифа алып шыта, югарыга тартыла. Якынлык һич кенә дә үзгәлекне, аерманы, кабатланмасны инкяр итми, юкка чыгармый. ОСТАЛЫК НИГЕЗЛӘРЕ Мәһдиев, үзе әйткәнчә, "язарына азыкны" таныш-белешләре арасыннан, туып үскән ягыннан "чокып" ала, хыял уены белән баета, тулыландыра. Тәнкыйтьче Фарваз Миңнуллин аны "яшьлеген сагынып яшәүче, туган ягының үткәненә, табигатенә гашыйк язучы" дип атаган иде. Чыннан да, Мәһдиев иҗатында Арча ягы сагыш-моң, шатлыкбәхет белән тулы шигъри төбәк дәрәҗәсенә күтәрелә. Туган авылы Гөберчәкне, яшьлеге узган Казанбашны ул Париж, Берлин, Мәскәү, Кырлай кебек әдәби образлар дәрәҗәсенә күтәрә. Бу - табигый. Мөхәммәт шул төбәктән чыгып, туып үскән туфрагына садә ихтирамын гел сиздереп яши, шул як язучыларыннан аермалы буларак, туган вилаятеннән яшьли чыгып китми. Казанга күчеп киткәнче, Арча ипиен ашавын, һавасын сулавын, якташларының күңел энҗеләрен, әхлакый мәгънәләрен күңеленә сеңдерүен дәвам итә. Бу байлык бөтен иҗат гомеренә җитеп, аны тукландырып, нур бөркеп, эчке ышаныч биреп тора. Язучының ачышларын аңлау, фәлсәфәсенә төшенү өчен туып үскән туфрагына аяк басу, туып үскән йортын күрү кирәк, диләр. Мөхәммәт Мәһдиев мисалы шуны тулысы белән раслый. Җитлеккән әдәби әсәр чорны, аның мең тармаклы тормышын хикәяләү белән генә чикләнми, язучының рухи дөньясын, холкын, уй-кичерешләрен, фәлсәфәсен эченә ала. М. Мәһдиев әсәрләре - иҗатчы белән аның каләменнән төшкән каһарман-нар арасындагы якынлыкның бер үрнәге. Язучы үз геройларына нисбәтән беркайчан да битараф була алмады, ул аларның уңышларына сөенә, хаталарына көенә. Тормыш буйлап, кулга-кул тотынып, җилкәгәҗилкә терәп, янәшә атлый. Ат кешнәве, эт елавы, арышның серкәгә утыруы, яфрак лепердәве, сабан бәйрәме турында язсынмы, кешенең олы дөньядагы урыны турында уйлансынмы - һәммәсе артында язучының үзен, шәхси кабул итүен күрәсең, нечкә күңелен сизәсең. Үзәктә - кеше җаны. Ул аның һәр борылышына игътибарлы. Мең еллык, тирән тамырлы имән агачы кебек бу иҗат халыкның бәгыренә, күңеленә барып тоташкан, ул аннан көч, дәрт, дәрман алып, һәр яңа буынга, бәллүр савыт төсле төрледән-төрле нурлар балкышын уйнатып, үзгәдән-үзгә яклары белән ачыла бара! Миллилекнең һәм әдәби осталыкның төп күрсәткече тел икәнлекне тирәнтен аңлап иҗат итә язучы. "Мөхәммәт Мәһдиевнең теле, - дип яза А. Гыйләҗев "Сайланып чыккан сүзләр" мәкаләсендә, - Илһам Шакировның мәгърур тавышы, Рөстәм Яхинның музыкаль фантазиясе кебек сирәк очрый торган милли байлыгыбыз". Ул туган телнең төрле катламнарын, көч-куәсен, сыгылмалы байлыгын сиземләве, аһәңен, моңын тоюы белән горурланып яшәде, шул байлыкка сокланып иҗат итте. Әйтерсең лә ул кыска-кыска җөмләләрне янәшә тезә дә читкәрәк китеп карый. Каһарманнары да җөмләсенә охшаган: офыкта көтмәгәндә пәйда булалар, үзләрен күрсәтәләр, олы дөнья белән бәйләнешкә керәләр, ачылалар, фикерләрен әйткәч, комсызлык күрсәтмичә, урынны башкаларга бирәләр. Бер кешене икенчесе, өченчесе алыштыра, сүзгә дүртенчесе кушылып китә, бишенчесе ата сүзе - мәкаль кыстыра... Яр буендагы чуерташлар төсле гаҗәеп бай һәм төрле аның кешеләр токымы. Язучының бай һәм тырнаклы хәтере үзен бушатырга, күргән-белгәнен кәгазьдә ныгытып калдырырга ашыга. Бер үк кешене тууыннан алып үлеменә чаклы һәрьяклап сурәтләп торырга вакыты юк. Биограф дәрәҗәсе аны канәгатьләндерми. Кешенең күңел түрен бушатып, эш-хәрәкәтен, кылану-уйлану рәвешен ачып, гаиләсе, балалары белән котласа, аңа артыгы кирәкми. Адәм баласы җирдә эз калдырды дигән сүз. Иҗат юлы таба асты мисле шома, тигез була алмый. Язучыга зиһен хәзинәсен тирәнрәк ачу, әсәрләрен бастырып чыгару, үзен раслау өчен берөзлексез көрәшергә туры килә. Ә гомер исә, шаһрен каешыдай, һәр көнне кими, кыскара бара. Халык Мәһдиевне рухына, җанына үткәреп, яраткан язучысы итеп кабул кылганнан соң да, байтак вакыт узгач кына аңа рәсми танылу килде. Сәбәпләре төрле. Холкы-фигыле дә, тегермән канаты төсле, җил искән якка кыйбласын үзгәртеп торуны өнәми. Үзен тәкәбберлек дәрәҗәсендә горур тотуы, кемгәдер ялагайлану, мәдхия яудыру юлына төшмәве, дөресе, булдыра алмавы, Мәһдиевнең тормышын кыенлаштыра. Мәгәр үзе булып калырга мөмкинлек бирә. Бу - язучы өчен иң олы казаныш. Мәһдиев әсәрләренең исемнәре тирән мәгънәле, күбесе көйле яңгырашлы. Ул еш кына әсәрнең эчтәлегенә, каһарманнарның язмышына ("Кеше китә - җыры кала"), ахыр чиктә авторның биографиясенә барып тоташа ("Торналар төшкән җирдә"), рухи дөньясын, шатлыгын-кайгысын, милләтенең киләчәге өчен җан атып йөрүен аңларга булыша ("Бәхилләшү"). Лирик-романтик чигенешләргә маһир булса да, Мәһдиев чынбарлыкны үзе күр-гәнчә, аңлаганча, реалистик алымнар белән сурәтләде, кечкенә генә күренеш-вакыйга детальдә олы мәгънә сизеп, гомумиләш-терә белде. Әйтик, авыл һәм шәһәр хатыннарын чагыштырып сурәтләвендә дөреслек тә, арттыру да, берсен якын итү дә, икенчесен артык хупламау да бар. "Авыл хатыннары белән сөйләшеп утырырга яратам мин. Алар тәкәллефсез була. Аларның күрешкән вакытта күлмәкләрен дә, чәчләрен дә, кыяфәтләрен дә мактау мәҗбүри түгел. Ә шәһәр хатынына шул мактау сүзләрен әйтмичә кара. Бигрәк тә авылдан килеп шәһәрләшкәненә, һәр адымында дама-ханым булу сыйфатына берәр зыян килмәсен тагы дип, һәр сулышын контроль астында тотып газапланып яшәүчегә. Авыл хатынының җилдә, кояшта янган беләк-муеннары да "загар"га керми, шуңа күрә аны телгә аласы түгел. Шәһәр "ханымы"ның "загар"ын әйтмичә кара! Мәңгегә дошман итәчәк". Авыл халкының ерактан килгән гореф-гадәтләрен оныта барып, Көнбатыштан иңгән мәдәният йогынтысына бирелеп, үзенә генә хас үзенчәлекләрен югалта баруы өчен аның күңеле әрни. "Бәхилләшү" әсәрендә шәһәргә күчеп киткән кешеләрнең авылча (димәк, татарча) яшәвен, киенүен, уйлавын искелек санап, исемнәренә хәтле үзгәртүен сурәтли. Ана телендәге матур яңгырашлы исемнәрне заманчалаштырып, милли рухыбызга ят атамалар алдылар, руслаштылар. Шул рәвешле диненнән, теленнән, халкыннан аерылган маңкортлар буыны күтәрелде. Балаларга милли тәрбия бирү, ата-баба һөнәренә, йола кагый-дәләренә, халыкның рухи бөеклегенә өйрәтү сүнеп бара, татар милләте дигән "сөтнең" майлылыгы кими. Югарыда телгә алынган үзенчәлекләр янына иҗатының нигезенә, бөтен әсәрләренә якты нур сирпеп, күпчелек метафораларының, сынландыруларының үзәгендә торган табигать күренешләре белән бәйле ягына гына дикъкатьне юнәлтәсе килә. Аның өчен дөнья сурәте - табигать сурәте. Дөнья бөтенлеге - табигать бөтенлеге. М. Мәһдиев әйләнә-тирәнең матурлыгын, табигатьнең эчке сулышын җаны белән тоеп, кадерен белеп яшәүче шәхес иде. "Кистем каен, кистем каен" язмасында ул болай ди: "Агачлар кешеләр кебек җанлы. Алар безне таныйлар, күрәләр, аңлыйлар. Тик табигать аларга тел генә бирмәгән. Хәер, үзара аңлашалар, сөйләшәләр алар, әмма безнең телне белмиләр. Алар елыйлар, көләләр, рәнҗиләр, үч алалар. Алар авырыйлар, балаларын башка чыгаралар, картаялар, үләләр. Аларга күз дә тия. Алар... Без бала вакытта картлар әйтә иде: - Агачны рәнҗетмәгез, аңа яра ясамагыз, аның тәне авырта". Биредә табигатькә табынуның анимистик чорыннан килгән ышану да, агачларны әдәби образ дәрәҗәсенә күтәрү дә, яшьрәк буынга әдәп-әхлак дәресе бирү дә бар. "Җир йөзендә алты кыйтга..." сәяхәтнамәсендә ул Афинада стоик фәлсәфи мәктәбенә нигез салган Зенонга таянып болай дип яза: "Кеше никадәр табигатькә якынрак булса, аның серләрен никадәр нечкәләбрәк өйрәнсә, шулкадәр әхлаклы була". Мәһдиевнең язучылык кодрәтен "ачуда" туган як табигате иң төп кылны уйнаганлыгы бәхәссез. М. Мәһдиев иҗатының сурәтле фикерләү чаралары бай һәм төрле булуына карамастан, аларның күпчелеге, язучының рухи дөньясын, кешенең психологиясен ачу юлында иң еш кулланылганнары табигать дөньясын сынландыруга нигезләнгәннәр. Аларны системалы рәвештә өйрәнү - махсус фәнни хезмәт бурычы. Табигать күренешләре белән бәйле образлар системасын таркатып караганда, күбесенең халык иҗатына, татар сүз сәнгатенең иң гүзәл кыйммәтләренә барып тоташкан традицион сурәтләр икәнлегенә инанасың. Ул аларны вакыйга агышына, рухани халәткә бәйле рәвештә үзгәртә, яңарта, үстерә. ҖИЛНЕҢ ҖАНЫ БАРМЫ? Мәһдиевнең, булсын прозасында, булсын публицистикасында, аеруча еш һәм төрле мәгънәви, хисси контекстларда кулланылган традицион образларның берсе - җил. Бу сурәт, иҗатының буеннан-буена сузылып, гаҗәеп төрле вазифалар үти. Дөрес, җил символы татар әдәбиятында, аеруча шигърияттә күптәннән яши. Ул - халык җырларына, иң борынгы шагыйребез Кол Гали әсәренә эчке яктылык, нур сирпеп торучы образ. "Кыйссаи Йосыф" әсәрендә ул риторик эндәш, җавапсыз серләрне җиткерү чарасы: Акрын искел, сабых йиле, нә үтәрсәм, Сән исәли бән мөфәррәх улдым имди. ХIХ гасыр ахырының бөек шагыйре Г. Кандалый иҗатында "саба җиле" лирик каһарманның сердәше дә, аның иң татлы хисләрен Сәхибҗәмал абыстайга җиткерүче дә. Җил мәгълүм күләмдә кешегә хас (арадашчы) сыйфатларны да үзенә ала: Саба йиле, исәр булсаң, Парау атлыйк нәфис җайга, Сәламемне тииргәй сән Сәхибҗәмал абыстайга! Мәһдиевнең мөкиббән китеп яраткан шагыйрьләре Тукай белән Дәрдемәнд иҗатларында җилнең мәгънәви офыгы киңәя, иҗтимагый-сәяси тормыш борылышларын чагылдыру чарасы булып китә: Исте җилләр ил эченнән, Иртә-кич салдым колак. Җил-җиләсләрнең моңыннан Зәүкы әлхан алмадым. (Дәрдемәнд. "Бүзләрем маналмадым") Нечкә зәвыклы шагыйрьнең ил язмышын, киләчәген берничә юлга сыйдырган "Кораб" шигыренең "Диңгез шаулый, Җил өрәдер", "Чыкты җилләр, Купты дулкын, Ил корабын җил сөрә" кебек тәшвишле, шомлы юлларын белмәүче татар сирәктер. Тукайның "Көзге җилләр"ендә образның иҗтимагый мәгънәсе тагын да тирәнәя, киләчәк афәт куркынычына ишарә итүче, кисәтүче символ дәрәҗәсенә күтәрелә: Көзге төн. Мин йоклый алмыйм. Өй түрендә җил җылый; Җил җыламый, ач үлемнең куркусыннан ил җылый. (Г. Тукай. "Көзге җилләр") Югарыда аталган әсәрләрне Мәһдиев җае чыккан саен кабатлый, үзе дә табигатьнең бу серле күренешен аңларга омтыла, җилгә мәҗүсиләрчә табынуын яшерми. Совет чоры шагыйрьләреннән ул Такташ иҗатына, бигрәк тә аның җил образын көчле хисси экспрессия аша сурәтләвенә мөкиббән китеп, "ә җил, морҗа сандугачы", "җил - дус кеше", "ә җир инде - безнең анабыз" ("Бүгенге матурлык") кебек чагыштыруларына соклануын тәкрарлаудан туймады. Үз иҗатында да Мәһдиев җил сурәтен яратып, төрле мәгънәви вә стилистик максатларда кулланды. Аның әсәрләренә җил көтмәгәндә, уйламаганда, нәкъ Такташ әсәрләрендәге шикелле, кинәт килеп кереп, фикер сөрешенә, хис агымына юнәлеш бирүче ачкыч - сүз булып китә. Ике пьесасы-ның берсен ул "Әгәр җил очырса..." (1983) дип атый һәм вакыйга "серен" ачу юлында шул атаманың метафорик мәгънәсе турында бер мизгелгә дә онытмый. "Без - кырык беренче ел балалары" әсәрен гомумирәк рух белән тәмамлауга да җил образы мөмкинлек бирә. Ул - бүгенге белән үтеп киткән яшьлек арасында арадашчы. "Ах син, җил! Син һич агачларны селкетмисең. Син бары тик телеграф чыбыкларына гына кагыласың да шомлы итеп сызгырасың. Аязга булса да, яңгырга булса да сызгырасың. Син миңа яшьлегемне сөйлисең..." Иң соңгы юлларына килеп кергән җил образы "Ут чәчәге" повестеның яңгыраш офыгын киңәйтеп җибәрә. Салмак кына исә башлаган җил акрынлап табигать тормышына яңа бер агым булып килеп кереп, лирик затның зиһен күзәнәкләрен уятып җибәрә. "Кинәт дымлы җил исеп китте, күк йөзенең урман белән тоташкан ягыннан шомлы гөрелдәү ишетелде, яңгыр җиле, уйнаклап, күл кырыендагы сары иңкүлекне бөтерә башлады... Тукта, исмә, җил, син, җил, болын исе алып киләсең дә тын юлларын кытыклыйсың, хәтерне тирәнәйтәсең... Чү! Тукта, җил..." Бер әсәрендә җил авторның вакыйга-хәлләргә шәхси мөнәсәбәтен, бәясен шәрехләү, үз эчке дөньясын ачу алымы булса, икенчесендә ул каһарманның рухи халәтенә үтеп керү максатына буйсына. Такташның нечкә билле март җиле "Мәңгелек яз" романының үзәк герое Ахиярга да "тынгы бирми". "Март җиле председатель Ахиярны тәмам исәрләткән иде". Кыскасы, бөтен иҗаты буйлап энҗе бөртекләредәй сибелгән җил образы махсус фәнни хезмәтнең нигезен тәшкил итә алыр, традицион образның яңа тормыш белән яшәвен күрсәтү дә булыр иде. Иҗатының сәнгатьчә үзенчәлекләренә багышланган бүлекне мин Мәһдиев үзе исән-имин вакытта ук яза башлаган һәм "Ни өчен татар язучылары, бигрәк тә шагыйрьләр иҗатында җил сурәте, образы шундый зур урын тота?" дигән соравыма мондыйрак җавап биргән иде: - Җил - иң серле күренешләрнең берсе. Ул - иң демократ, бәйсез, әллә нинди дәһшәтле тираннарга да баш бирми торган көч. Үзе турында хәбәр биреп торганда да, аны тотып карап, "башыннан сыйпап" яисә юнәлешен үзгәртеп булмый. Мин, юри генә аны бүлдереп, сорап куйган булам: - Ул Чыңгыз хан, Македонский, Аксак Тимер, Гитлер, Сталин кебекләрне дә кешегә санамадымы икән? - Тукта инде, сорау биргәнсең икән, җавапны тыңларга да өйрән. Җепнең очын югалттырасың. - Булды, булды, гафу ит. Башка бүлдермәскә сүз бирәм. - Җил үзе, күзгә күренмәсә дә, кешеләргә хас ягымлылык, җылылык, усаллык, явызлык, мәкер һ. б. төрле сыйфатларны чагылдыра. Сызгыра, үкерә, улый, җырлый белә ул. Берәүне җил иркәләп чәчләреннән сыйпаса, бит очларын-нан пәп итеп алса, икенчеләренең баш киемен алып китә, кем-нәрнеңдер суыгы белән җелегенә төшә. Образлылык системасын тудырганда, кеше белән табигать, җиһан арасындагы якынлыкны сурәтләгәндә, тормышның көзгесе булган әдәбият бу күренешне һич кенә дә читләтеп үтә алмый. С. Хәким "Сусау" шигырендә "Кырларың өстеннән искән Җилләргә хәтле сусыйм" дип тикмәгә генә язмагандыр. Мин аны татар шигъриятенең иң ихласи, самими һәм эчкерсез шагыйрьләренең берсе дип саныйм. - Бүген арабызда яшәп иҗат итүче шагыйрьләр арасында җил образының күптөрле ягын әдәби персонаж дәрәҗәсенә күтәргән шагыйрь бармы? - Җил күренешен читләтеп үткән шагыйрьне белмим. Аны син әйткән мәгънәдә кулланган шагыйрь Равил Фәйзуллин дип уйлыйм. Шигырьләренең исемен хәтерләмим, мин шуның өстендә утырган тәнкыйтьче түгел, - дип, миңа "нечкә" генә төрттереп дәвам итте: - әмма бу сурәтне төрле борылышларында мул кулланганын тәгаен беләм. Р. Фәйзуллин иҗатын яхшы күзалласам да, бу яссылыктан килеп бәяләмәгәч, шигырьләрендә җил образының кулланышы даирәсен хәтерләми идем. Сайланмаларының беренче томын кулыма алуга, 1970 елда язылган "Җилләр уйный - триумф! Җилләргә ни - шаша" дигән җөмләгә тап булам. Бу юллардан җилнең дөньяга тулы хуҗа булуын, аңа ни кыйланса да килешә, муенына берәүдән дә элмәк, бау салдыртмый дигән мәгънә табам. Үткән гасырның алтмышынчы елларында әхлак кодексы кебек кабул ителгән, яшәү мәгънәсенең кодрәтен ачып биргән, кеше җанындагы бөеклек белән түбәнлек, ак һәм кара көчләр арасындагы тартышны бер дискурска төйнәгән, фәлсәфи эчтәлекле "Җаныңның ваклыгын сылтама заманга..." шигыре бик мәгънәле эпиграф-юллама белән башланып китә: "Ишетәсеңме, әллә җил бу?" Һәр юлы "җилләр" һәм "җил" сүзләре белән башланып китеп, нибары сигез юлдан торган парчасында Р. Фәйзуллин ошбу табигать күренешенең берәүгә дә баш бирми, тез чүкми торган тынгысыз, "гыйсъян" холкын төрле семантик һәм функциональ җирлектә ачып бирүгә ирешә. Мин ул шигырьне Мәһдиевнең дә исенә төшердем, укучыны таныштырсам да, юкка вакыт уздырдым дип үкенмәсенә ышанам. Чөнки ул - халык шагыйренең мәҗүсилеге белән гүзәл әсәрләренең берсе. Җилләр шатлык алып киләләр. Җилләр картлык алып киләләр. Җилләр диннәр алып киләләр. Җилләр чирләр алып киләләр... Җилләр алар шундый: теләсәләр - әллә ниләр алып киләләр! Җил - Вакыт ул, белми тынычлык! Җил тамырын кисәр кылыч юк! ("Җил - Вакыт ул...") Шигырьне игътибар белән тыңласа да, Мәһдиев минем "ачышымны" сикереп төшеп кабул итмәде. - Хәзер исемә төште, "Мәңгелек яз" романын иҗат иткәндә, мин Равилнең студент елларында ук язган (мин аспирантураның соңгы курсында укый идем) бу шигырен янәдән кулыма алып, үзем дә төп каһарманым Ахиярның рухи дөньясын, үз кыйбласын эзләп бәргәләнүләрен ачуда җил образын төп кылларның берсе итеп үстердем. Син алдарак китергән мисал да шул хактарак сөйли. Башымны җүләргә салыбрак, янә бер сорау бирергә җөрьәт иттем: - Ничек уйлыйсың, хәзрәт, җилнең җаны бармы? - Син миңа бик катлаулы сорау бирәсең! Әнә бит үзләрен фәйләсуфлар дип йөртүче "акыллы башлар" бар, шуларның миен черет. Мин бит гади татар язучысы, әзрәк галим. Ә шулай да Аллаһы Тәгаләбез яраткан һәр күренешнең җаны бар дип саныйм! Иң тирән рухи тамырлары белән җиргә якын авыл кешесе булса да, Мәһдиев фикерләү рәвеше белән "көнбатышлашкан", сурәтләү чаралары, композиция (тартмалы) төзү алымнары буенча модернистик, экспрессионистик, төртмәле телле кабатланмас шәхес иде. Белем тәҗрибәсе, татар, рус әдәбиятларын яхшы белүе, дөнья сүз сәнгатеннән хәбәрдарлыгы аңа, бал корты кебек, бер чәчәктән икенчесенә җиңел күчеп йөрергә мөмкинлек бирә. "Язучының иҗат лабораториясеннән" язмасын ул: "В. Со-лоухинның "Капля росы" дигән романын укыйм", - дип башлап җибәрә. Рус авылының тирән серләрен яхшы белгән, халкының сулышын тоеп, шуларга бәрабәр өслүб таба алган В. Солоухин аңа рухы белән иң якын язучыларның берсе. Бу әсәр белән танышу барышында М. Мәһдиев үз авылын искә төшерә, аналогия, чагыштыру эзли, роман турында бөтенләй "онытып", читкә калдырып, күңеленә сеңеп калган авылдашларының үзенчәлекле, кабатланмас сыйфатларын барлый башлый. Берничә сызык аша һәркайсының килеш-килбәтен, холкын, рәсемгә төшергәндәй, шактый кешене, авыл өчен мөһим үзгәрешләрне сурәтләп бирә. "2. Гатият абзый, затлы рәвеш, Уральск тормышын сөйли, суыкта эскерт салганда үрдәк кыздырып ашау турында тәмләп сөйли, авызга егып салалар, ди. Тәкә сөзгәнне тәмләп сөйли... 5. Хадичәтти. Артистка, Мәгъсумне мәче алырга чыгара... Мансур белән без көнбагыш башын урлагач, әни янына кереп... Ике малайсыз калды..." Берничә җөмлә, штрих белән кешенең матурлыгын да, фаҗигасен дә искә төшерә. Һәркайсында хикәялек оеткысы җәйрәп ята. Табигый хасияте белән философ, тарихчы, көрәшче, лирик-моңсу җанлы шәхес буларак, Мәһдиев татар әдәбиятында барган эзләнүләр рухын алдан сиземләп, кешенең аң төпкелендә яткан катламнарга үтеп, яшәешнең гомумсимволик мәгънәләрен ачу юлларын күрсәтеп, сызымлап калдырган икән ләбаса. Татар әдәбиятының гүзәл казанышларына таянып, ул про-забызны гаҗәеп матур образлар, камил сурәтләр белән баетты. Чал тарихлы татар сүз сәнгатенә үз биеклеген тудырган олы сүз остасы булып кереп калды. ЮМОР - ТАБИГАТЬ БҮЛӘГЕ Бу дөньядан кемнәр китәр, кемнәр килер, Көлә-көлә юмор яшәр гомер-гомер. Г. Афзал Юмор хисе - тумыштан бирелә торган табигать, ата-ана, Аллаһ бүләге. Ул, акча кебек, йә бар, йә юк. Сәләтле язучы, үзен көчләп яисә кемнәндер үрнәк-өлге алып булса да, көлкеле сюжетлы әсәр тудырырга мөмкин, ләкин "агач көрәк белән карандаш очлап булмаган" (М. Мәһдиев) шикелле, аңардан юморист чыкмаячак. Көлү хисе белән туган кешеләрдән, гадәти аралашкан вакытта да, шаянлык, ироник караш белән чынбарлыкны бизәбрәк яшәргә омтылыш бөркелеп тора. Әйтик, арабызда яшәп иҗат итүче Марсель Галиев, Камил Кәримов, Алмаз Хәмзин, Ләбиб Лероннар белән күрешкәндә үк, алар әле сиңа берни әйтмәсә дә, автоматка көйләнгән җиһаздай, авыз синең әмерне көтеп тормыйча җәелә башлый. Батулла елмаюын, җылы сүзен очрашкан кешесенә мөнәсәбәте ачыклангач кына чыгарса, Фәнзаман Баттал исә ироник карашын, бәясен кара эшләпәсе сытылганрак чыраена төшергән шәүлә астына яшерә дә, "теге" тынычлангач, көтмәгәндә чагып- ала. Ә инде юмор, сатира төренә караган әсәрләрендә көлү осталарыбыз яшәешебезне, кеше холкын, сөйләшү-аралашу алымнарын үзләренчә яңгыратып, көлдерәләр, уйландыралар, башкачарак яшәүгә рухландыралар. Алда әйтелгәнчә, җитди язучылар "ширкәтендә" дә кинәт юмор капусы ачылып, әдәби хәзинәбез тутыкмас әсәрләргә баеп куйган очраклар да була. Мисал эзләп күршегә керәсе түгел. Коммунистлар хакимиятен, ул чор тәртипләрен сагынуын яшермәгән, тышкы кыяфәте белән җитдилекнең аргы ягына чыккан, кыскасы, җиз һәйкәл урынына гына бастырып куярлык Фоат Садриев каләменнән чәчрәп тор-ган сатирик, гротесклы "Адәм әүлиясы" повесте төште, дисәң, хәтта Мәһдиев тә, "едва ли" дип әйтмәсә дә, "кем уйлаган" мәгънәсендә озак итеп башын селкеп торыр иде кебек. Юморист саналуга дәгъва итеп тә, әсәрләренә көлдерү рухы җитешеп бетмәгән мисаллар да бар. Шагыйрь Зәки Нури (урыны җәннәттә булсын!) гадәти аралашканда җор телле, һәр күренеш-вакыйгадан, сүздән кызык табып, кәмит ясап яши белүче шәхес иде. Ә чәнечкеле, төртмәле, көлкеле дип тәкъдим ителгән шигырьләре иреннәргә елмаю күбәләген сирәк кундыралар. Зәки абыйның тапкырлыгы, чичәнлеге, үткен сүзе ник шигырьләренә кунакка булса да керми икән, дип, кемдер эпиграмма да язган иде. Ошбу шәхес турында сүз чыккач, шуны искәртәсе килә: Зәки Нури - Татарстан Югары Советы депутаты, Язучылар берлеге рәисе вазифаларын башкарган түрәләр арасында (тәнкыйтьче-галим Ф. Галимуллинны санамаганда) Тукай бүләген алмый калган бердәнбер язучы. Бу аның шәхесенә хөрмәт уятмый кала алмый. Ялагайлар сүзенә ышанмыйча, үз иҗатыңа объектив бәя бирә белү юмор хисең булу-булмауга да бәйле, дип уйлыйм. Ул - әхлак шикелле үк, нәселдән килә торган хасият. Халыкның тормыш тәҗрибәсен, тапкырлыгын "тәненә" сеңдергән мәкаль-әйтемнәрдә, мәзәкләрдә, чәнечкеле җырларда күптәннән яшәсә дә, язма әдәбиятка юмор, сатира соңрак үтеп керә, ә инде ХIХ гасыр ахырында, бигрәк тә ХХ йөз башында поэзиябез алдынгы дөнья әдәбиятлары дәрәҗәсендә торган көлү үрнәкләрен бирә. Акмулла, Г. Тукай, Ш. Бабич, драматургиядә Г. Камал кебек олы шәхесләребез юмористик, сатирик әсәрләрен-дә шул чор татар җәмгыятенең үсешенә аяк чалып торган тискәре күренешләрне, искелек калдыкларын, Печән базары мөртәтләрен, надан руханиларны кояш яктысына тартып чыгаралар. "Үткән белән көлә-көлә саубуллашып кына киләчәккә барып була" дигән фикерне уздыралар "Чикерткә", "Ялт-йолт", "Яшен" кебек сатирик журналларыбыз. Юмор белән сатира дулкыны прозага соңрак һәм авыррак үтеп керә. Сатира өслүбенең җитди казанышы, беренче карлыгачы булып саналырга лаеклы әсәре - Шакир Мөхәммәдовның 1905 елда иҗат ителгән "Япун сугышы, яхуд Доброволец Батыргали агай" повесте. Юмористик юнәлеш, үзе турында "кычкырып" хәбәр бирмичә, нечкә һәм кычыткан кебек көтмәгәндә чагып алып, Ф. Әмирхан, Г. Гобәйдуллин, Ш. Камал (аның "Депу-тат"ы әлегәчә заманча яңгырый) хикәяләрендә реалистик төпке белән тулыландырылып, баетылып тора. ХХ йөз башында иҗат ителгән хикәяләрендә Ф. Әмирханның көлүе, яңа гаиләгә әле генә төшкән оялчан килен кебек, "холкын", киләчәктә өйдә кем хуҗа буласын сиздермичә яши. Язучының интеллект көче, сурәтләгән кешеләренә ахыр җылы карашы (Салихҗан кари, Сәмигулла абзый һ. б.) сатира угын чыгарудан тыебрак тора. 1924 елда ук язылып та, бары тик 1991 елда гына укучыга барып ирешкән "Шәфигулла агай"да язучы, атабабалардан калган гореф-гадәтләрдән, милли йолалардан баш тартып, яңа хакимият штампларын, шигарьләрен уйламыйча, мәгънәсенә төшенмичә кабатлап, тере мәеткә әйләнгән типтан каһкаһә белән, сатира чараларының чикләнмәгән мөмкинлекләреннән файдаланып көлә. Шул ук егерменче елларда иҗат ителгән "Собачье сердце" әсәрендә М. Булгаков, эттән кеше ясап, гротеск - чиктән тыш күпертү алымы белән замана галәмәтләрен икенче яктан фаш итә. Сталинизм чорында, әдәбиятның сакалыннан социалистик реализмның корыч кулы тотып торган елларда, сатира белән юморның әллә ни мантый алмавы аңлашыла булыр. Борынгылыктан, комсыз хәзрәтләрдән, уңмаган колхозчылардан көлеп кенә бу төрнең зур уңышларга ирешә алмавы көн кебек ачык иде. Шәхес культы фаш ителеп, "Хрущёв җепшеклеге" безләргә дә килеп җиткән алтмышынчы елларда гына юмор белән сатира иркенрәк сулап куйдылар. Көлү капкаларын каерып ачып, олы юлга чыгу мөмкинлекләренең чиксезлеген күрсәтеп, ике талант күтәрелә: шигърияттә Гамил Афзал (аның "Өф-өф итеп" шигырьләр җыентыгы 1968 елда нәшер ителә), прозада юморис-тик хикәяләре һәм "Без - кырык беренче ел балалары" (1968) белән Мөхәммәт Мәһдиев. Әйтерсең лә җир катламы күмеп торган чишмәне кемсәдер тазартып куя да, аннан тынчу һаваны таратып, тирә-якны сихәтләндереп җибәргән саф, салкын, вакыты белән кайнар су бәреп чыга. Шул чорда М. Әмирнең "Балыкчы ялганнары", "Мыжык карт", Батулланың юмористик хикәяләре, чак кына башына җитмәгән сатирик әкиятләре, Ф. Батталның шул юнәлештәге тәҗрибәләре күренә. Бу әсәрләр яхшылыкка юлдаш, тупаслыкка, түбәнлеккә, артталыкка, наданлыкка дош-ман булып, татар дөньясын уяту максаты белән юлга чыгалар. Г. Афзал иҗатында куырып, көйдереп алырдай сатира алга чыкса, М. Мәһдиевтә юмор, җитешсезлекләрдән җылы һәм яратып көлү өстенлек итә. Сатирага ул соңрак язылачак әсәрләрендә, бигрәк тә "Ачы тәҗрибә" истәлекләр китабында, публицистикасында мөрәҗәгать итәчәк. М. Мәһдиев фикеренчә, юмор икейөзлелекне, ялагайлануны кабул итми. Бер олы түрәнең дә бу жанрны үзенә хезмәт иттерә алганы юк кебек. Законнан өстен көлү күңеле киң, рухы бай кешеләр өчен яши. Дөнья әдәбиятын - С. Сервантесның "Дон Кихот", Лопе де Вега комедияләреннән, совет чорын - И. Ильф һәм Е. Петровның "Двенадцать стульев", "Золотой телёнок", татар көлү сәнгатен Тукайның "Кисекбаш..."ыннан, М. Мәһдиевнең "Без - кырык беренче ел балалары" кебек әсәрләреннән мәхрүм итсәң, ул таланган өй, басылган бакча кебек шыксызланып калыр иде. Газиз Мөхәммәтшин, Фаил Шәфигуллин һәм югарыда аталган башка юмористларның уңышларын-ачышларын инкяр итмәстән, яңача фикерләү, тормыш низагларын шаярту, сүз уйнату аша уздырып җибәрә белү Мәһдиев исеме белән бәйле булуы бәхәс уятмый кебек. Ул халык иҗатының, классик әдәбиятның бай йолаларына таянып, көлү боҗрасына алынган типларның үз-үзләрен фаш итүен (эчке, яшертен), иҗатчының үз бәясе, шәхси мөнәсәбәте, карашы (тышкы, ачыктан-ачык) белән кушып алып баруга, диалогларның әһәмиятен арттыруга ирешә. Бу әсәренең үзенчәлекләре, мәгънәсе, яңгырашы турында фикерләр алдагы бүлекләрдә әйтелгәләгән иде, И. Фәттаховның "Көлә белеп көлә иде" (М. Мәһдиев әсәрләрендә юмор // Мәгариф. - 1999. - № 4) мәкаләсенең күпчелек мисаллары "Без - кырык беренче ел балалары" белән "Ачы тәҗрибә" китабыннан алынганнар. Ил тарихындагы фаҗигале елларны тасвирлаган, укучы яшүсмерләрнең тормышын бизәмичә, көлкеле ситуацияләр, кызыклы алымнар белән сурәтләгән бу әсәр композицион җыйнаклыгы, бәяләренең төгәллеге белән укучылар һәм әдәби тәнкыйть тарафыннан үз чорында ук уңай бәяләнде. Әлбәттә, аның төп ачышы - бай һәм җор теле, сыгылмалы өслүбе, үзен-нән җибәрми торган чәчрәп торган юморы. "Без - кырык беренче ел балалары"ның беренче юллары ук сине иң җитди вакыйгаларны да җиңел итеп, җылы юмор белән кабул итүгә әзерли кебек. "Коридорга чабата тузаны аркылы ("чабата" тәрәзә урынына куелган диярсең. - Т. Г.) көлтә-көлтә булып кояш нурлары сузылган иде. Менә дөньяның рәхәте кайда икән. Әле кичә генә без колхоз басуында көлтә кертә, бәрәңге ташый идек. Үгезне туарып тәртә арасыннан этеп чыгарганга әле тәүлек тә тулмаган... Миләр катып калган, аларны кыймылдатмаганга өч-дүрт ай". Мәһдиев каләме кагылган укучы яшьләрнең, укытучыларның, шул төбәктә гомер итүчеләрнең күбесе сөйләшү, уйлану, үз-үзләрен тоту рәвешләре, көлкеле вә сөйкемле сыйфатлары белән һәркайсы кабатланмас шәхес буларак күңелдә калалар. Шуларның берсен - "сәхнәдә" аеруча еш күренгән, мыскыллап көлеп, ахыр чиктә ихласи яратып сурәтләнгән Гыйззәтуллинны искә төшерик. "Гыйззәтуллин, питон авызына үз ихтыяры белән кереп барган гипнозланган куян шикелле, берни аңламыйча артыннан кабатлый" чагыштыруы егетнең югалып калуын күрсәтә; алдагы өзек аңардан көлүне тагын да югарырак "дәрәҗәгә" күтәрә: "Гыйззәтуллин теге коры яшен чатнаган вакытта авызын ачып калган иде, берничә секунд буенча шуны яба алмыйча катып торды. Бите ап-ак булды (автор егетнең шул халәтен үзе күреп торган диярсең. Бу алым әдәбиятның ышандыру көченең бер чыганагы. - Т. Г.). Ләкин сары күлмәкле, нигездә, мәрхәмәтле кеше (исеме әйтелмичә, тышкы күренеше, бу очракта киеменең төсе белән генә тамгаланган кеше өлешчә генә яхшы була ала. - Т. Г.). Ул, Гыйззәтуллинның битенә кызыл таплар чыккач кына, яңадан дәште: - Кабатла минем арттан, - диде. Аның тавышы, һәр сүзе чырт-чырт итеп чатнап чыга иде". Сугыш чоры яшәешенә җайлаша алмаган, укуы да авырлык белән бирелгән каһарманын тасвирлауны автор күптөрле алымнар кулланып дәвам итә. Аны искә-телгә алганда да, фамильярлык өстенлек итә: Гыйззәтуллин һәм бетте-китте. Үзен яратмаган, аңларга теләмәгән укытучылар белән тарткалашып, егет тәмам бетерешә: "Гыйззәтуллин биреште. Тавышы теткәләнде, вак-вак кисәкләргә таркалды, берөзлексез борыныннан акты. "Якынаячакмын" сүзен әйтеп бетерә алмыйча, кинәт кенә урталай сынып, партага ауды". Теләсә нинди тискәре, аумакай кешедә, бигрәк тә яңа гына тормыш юлына атлаган үсмердә хәтердә калырдай ях-шы сыйфатлар да булмыйча калмый, ди кебек автор алдарак. Сирәк эләгә торган мунчада юынган укучы ямьсез малай түгел икән. "- Апа, Гыйззәтуллинга яңа колак куйганнар! - дип кычкыра берсе". Ул "алсу яңаклы, матур кызгылт колаклы чип-чиста бер мөлаем малай булып класска килеп керә". Шаян арттырулы бәяләрендә кырысрак булганы өчен автор каһарманын инде бизәп сурәтли. "Мунчада юыну" кешенең матур киләчәгенә киная - символ, чистарыну - катарсис дәрәҗәсенә күтәрелә. Уналты-унҗиде яшьлек үсмерләрнең һәр шәйгә үз бәяләре, ачык ярылып яткан мөнәсәбәтләре булуны ассызыкларга онытмый Мәһдиев. "Без тынып калдык. Мөрәле малае Әлтафи миңа борылып пышылдап кына болай диде: - Чукынды, малай, монда ат печүчеләр әзерлиләр икән, укытучылар түгел". Әлтафи - үз сүзен өздереп әйтә белә, бәягә кесәгә керми торган колоритлы укучыларның берсе. Менә яшьләргә рәсем укы-тучысының килеп чыгышы турында хәбәр килә: "Әтисе потомственный дворянин булган икән. Моны ишетүгә, безнең колаклар торды. Әлтафи, һич тә риза булмыйча, бөтен класска ишетелерлек итеп татарча: - Череп таркалган сыйныф, - диде. Әркәшә дә, моңа кушылып: - Алайса, безне алпавыт калдыгы укыта икәд, - дип куйды. Әркәшәнең һәрвакыт борыны тыгылган була, һәм ул бервакытта да борын авазларын әйтеп мәшәкатьләнми иде". Бу юллар, көлкеле эффект тудыру белән беррәттән, сугыш алды балаларының аңы шул чор сәясәте - сыйнфыйлык белән агуланган булуны да искә төшерә. Яшь каһарманнарының белем, төрле фәннәрне үзләштерү дәрәҗәләрен ачканда, авторның төп таянычы - юмор. Шул ук Әлтафи икенче бер очракта бөтенләй башка яктан "ачылып" куя. "Әлтафи, дык-дык басып (ул зур-зур эш ботинкалары киеп йөри иде), кыю рәвештә карта янына барып басты, күрсәткеч таягын алып, аны Канадага төртте дә сөйли үк башлады. - Гренландия бик зур җир кисәге, - дип алып китте ул, - андый зур җир кисәге бик сирәк очрый. Анда бик суык, анда аюлар, жирафлар, кыр кәҗәләре һәм моржлар яши...". Укытучы, әлбәттә, дөньясын онытып, үз уйдырмасына үзе ышанып сөйләгән Әл-тафине, "Гренландияме ул" дип бүлдереп, ачуланып ташлый. Мәһдиевнең Әлтафи, Әркәшә, Зарифуллин, Гыйззәтуллин кебек яшьләрдән башка үзе ифрат яхшы белгән, дөньясын онытып көлгән кавем - укытучылар. Инде классик мисал булып киткән, укытучылардан көлгән кисәкләрне искә төшерик. Сүз әүвәл автор исеменнән бара. "Зоология укытучысы, куенына кереп, озак кына актарынды да чынаяк зурлыгындагы сәгатен тартып чыгарган булды". Чынаяк зурлыгындагы сәгатьнең эчке кесәгә сыймаганын белсәк тә, бәянчыга ышангандай булабыз. Колакны икенче күзәтү торгыза. Мөгаллим сәгатьне кулына алмый, ә "тартып чыгаргандай" була. Иң гадәти мантыйк буенча да, шик белән әйтелгән фикернең аңлатмасы булырга тиеш. Бәяне укытучысының эш-хәрәкәтен инә күзеннән уздырып утырган укучы гына бирә ала. "Узган төн генә йокы алдыннан Әлтафи сөйләнеп яткан иде: имеш, зоология укытучысына корчаңгы йоккан, имеш, шуңа күрә дәрес вакытында сәгать караган булып бер кашынып ала икән". Рус теле укытучысын шулай сәер итеп тасвирлавында иҗатчының авыл тормышын нечкәлекләре белән белүе ярдәмгә килә. "Күзлеген салгач, бу кеше бөтенләй хәтәр булып тоелды. Гел йөгән белән күреп ияләнгән ат янына йөгәнен салгач барырга куркасың. Ул әллә нинди талый торган ат күк тоела". Күзлексез мөгаллим янына йөгәнен салган, "талый торган" атны бары тик Мәһдиев кенә бастырып куя ала. Монда инде көләргә дә, еларга да белмисең! Укытучыларга шаян, төртмәле бәясендә иҗатчы һәркайчан яшьләр ягында, аң-белем бирүчеләргә алар "күзлеген киеп", аң төпкелләренә төшеп бәяли. Укучылар берсенең тышкы кыяфәтен хупламасалар, икенчесенең тел чатаклыкларын көлү үзәгенә алалар. Биредә автор олуг галим М. Бахтинның Ф. Рабле иҗатында ачкан "мәйдан көлү"не - арттыруны соң чиккәчә җиткерү алымын куллана. Башка җитешсезлекләре өстенә "укытучы - нечкә аяклы, чандыр яңаклы (биредә эчке рифма - "аяклы - яңаклы" - эффектны көчәйтә), шүрәле бармагыдай озын нәзек бармаклы ир уртасы бер кеше". Берсе икенчесен тулыландырып килгән эпитетлар (нечкә, чандыр, нәзек) укучыларның аны сөйкемсез, шыксыз бер адәм итеп күз алдына китерүләрен хуплау бурычын үтәп, табигать шулчаклы рәнҗеткән кешене кызгандырып та куйдыралар. География укытучысының сакаулыгыннан көлү авторга да, укучыларга да чын ләззәт бирә. "- Уҗган дәречтә беҗ Гренландия турында укыдык, - дип сүз башлады ул, янчыклы кесәсенә кулын тыккан килеш. - Кем җавап бирергә тели?". Гренландия белән Канаданы бутаган Әлтафигә аның җен ачулары чыга. "- Чин нәрчә, - дип бүлдерде аны укытучы, - әллә күҗен чыкканмы?" Өлкәнрәк буын вәкилләре дә яшүсмерләр кебек үк ярата, сөя, борчыла белә икән. Концертлар оештырып йөрүче Галиев Гадиләне ошатып йөри һәм, мәхәббәттә аңлашу нияте белән, үзенә чакыртып ала. Менә ул "Күзләрен йомып, кашларын җыерды һәм башын артка ташлады. - Хәсбиева! - диде ул театраль тавыш белән. - Мин сезне сөям. Гадилә, әлбәттә, берни дә аңламады. - Нәрсә дисез, Галиев абый? - Мин сезне сөям, - диде артка ташланган баш. - Әйе, мин сезне... Бу хәлгә шатланасымы, кайгырасымы икәнен Гадилә, әлбәт-тә, белмәде. Иң беренче эш итеп ул елап җибәрде". Мәһдиев "Без - кырык беренче ел балалары" әсәрендә, укучы белән укытучы арасындагы мөнәсәбәтне, мәгарифкә бәйле мәсьәләләрне яктырту белән беррәттән, концертлар оештыру, әдәбият белән сәнгатьнең кеше тормышындагы урыны турында да үз фикерләрен, теләкләрен әйтеп калдыра. Катлаулы, гомуми фәлсәфи мәүзугъларны аңлаешлы, хәтергә сеңеп калырлык итеп аңлатуда аңа шул ук Троя аты - юмор ярдәмгә килә. Әй-тик, сәнгатьнең асылын ачарга омтылган дистәләгән тәкъдим-нәр, нәзари уйланулар яши. Мәһдиев, берәүне дә кабатламыйча, сәнгатьне җиңел генә матди дөньядан өскәрәк күтәрә дә куя. "Сәнгатьнең тамак туклыгы яки ачлыгы белән бернинди уртаклыгы юк. Сәнгать - мөстәкыйль, ул ашказаны, корсак фәлсәфәсен-нән югары. Сәнгать ягылмаган бүлмәләрне, чишенмичә йоклауларны исәпкә алып вакланмый... Аның законнары мөстәкыйль, ул, теләсә, суыкны да, ачлыкны да буйсындыра. Чөнки ул - йөрәк эше". "Без - кырык беренче ел балалары"ның юмор бәпчекләре сурәткә ялтырап килеп кермәгән битен табуы кыен. Гомумән, аның әсәрләренең яратып укылуының сере фикер-ләү табигыйлегендә, теленең халыкчанлыгында, яшәешебезнең иң караңгы күренгән почмакларында да яктылык таба белүдә һәм кешелекле юмор хисендә дип уйлыйм. Бөтен иҗатына хас шул үзенчәлекләре каһарманнарын тере, җанлы, үтә күренмәле һәм бер күрешүдә үк онытылмаслык итеп сурәтләргә мөмкинлек бирә. Әйтик, педучилище тормышына багышланган әсәрнең Әркәшә, Гыйззәтуллин, Әлтафи, Зарифуллин, Баязитова, Ни-на кебек укучыларын, аларга сабак бирүчеләрне, мәхәббәт маҗа-раларын, су коенгандагы "ачышларын", концерт куюларын, ата кара тараканның кан әйләнеше турындагы Мәһдиевтән башка берәүнең дә башына килә алмаган, тузга язылмаган сөйләкләрне бик теләсәң дә онытып булмый. Иҗатына иң төгәл бәяне Аяз Гыйләҗев биреп калдырган иде. "Мәһдиев ни хакында, кем хакында гына язмасын, ул дөньяның иң каршылыклы вакыйгаларына да моңсу, йомшак юмор, якты күз белән карады. Мәһдиевтәге моңсу, җиңел юмор - сирәк очрый торган табигать бүләге ул" ("Сайланып чыккан сүзләр"). КЫРЫС ЧЫНБАРЛЫК Роман, хикәя, бәян кебек проза жанрының серләренә төшенеп, тәнкыйть мәкаләсе, иҗади портрет, сәяхәтнамә, брошюра, монография кебек төрләрне иярләгәч, һәркайсының үсешендә үз чалымнарын калдыргач, Мәһдиев драматургия дип аталган өлкәдә көчен сынап карарга була. Русларның "Не боги горшки обжигают" дигән мәкаленә таянгандай, тиз арада "Хәсрәтле өч көн" (Борчу катыш комедия, 1982), "Әгәр җилләр очырса..." (Драматик повесть, 1983) исемле ике пьеса язып ташлый. Тәүге хикәяләрен, "Без - кырык беренче ел балалары"н, "Фронтовиклар"ын "Казан утлары"ның баш мөхәррирләре (Р. Мостафин, Г. Ахунов) күтәреп алып, тиз генә бастырып чыгарудан, укучының, тәнкыйтьнең "ура"га кабул итүеннән "башы әйләнгән" Мәһдиев, пьесалары да шундый ук уңышка ирешер дип хыялланып, хәтта шулай булуына шикләнмичә, режиссёрларның, театр әһелләренең күңел ишекләренә "шакый" башлый. Әсәрләрне укыйлар, ара-тирә мактаган булалар, әмма берсе дә сәхнәләштерергә алынмый. Аеруча Татар күчмә театрының режиссёры Р. Тумашев теше-тырнагы белән каршы төшә, Мәһдиев пьесаларына уңай бәя биргән артистларны наданлыкта гаепли. Үзе мөкиббән китеп изгеләштереп йөргән, Уфада эшләүче күренекле режиссёр Р. Исрафилов та әүвәл фикерен, бәясен әйтмичә интектерә, кат-кат хат язгач кына, тискәре мөнәсәбәтен җиткерә. Әсәрен сәхнәдә кую артыннан йөреп, автор күп вакытын югалта, нервыларын бетерә, ә шул чорның күренекле режиссёрлары "Мәһдиев - драматург" турында ишетергә дә теләмиләр. Обкомда да теләктәшлек таба алмый. Мәдәният бүлеге мөдире М. Мусин: "Всё это не ново, понимаешь, в чём суть", - дип кенә җибәрә. Тәнкыйтьтә дә яклау сизел-ми, киресенчә, якын дусты, рухи кардәше Ф. Миңнуллин: "Бу инде пустяк әйбер, моны тәнкыйть иткәнгә әйбер әйтмә", - ди һәм драматург, шагыйрь Р. Мингалимовның шундый ук фикердә торуына басым ясый. Камал театры җитәкчеләре Мәһдиев пьесаларын бусагадан кире кагалар, замандаш драматурглар да: "Әйдә, безнең түгәрәккә рәхим ит", - дип чакырып тормыйлар. Бу "чабулары", үзен аңларга теләмәүләре турында Мәһдиев "Мин драматург булам" мәкаләсендә тәфсилле һәм үтемле итеп язып та чыкты. "Тырышкан табар, ташка кадак кагар" дигәндәй, Мәһдиев күчмә театрның шул чордагы директоры Мансур Шиһапов ярдәмендә бер пьесасын сәхнәдә куйдыруга ирешә. "Хәсрәтле өч көн" комедиясе, - дип яза автор югарыда аталган мәкаләсен-дә, - КамАЗда, Түбән Камада сигезәр йөз урынлы залларда шаулап узды. Дус-ишне мин үзебез яши торган микрорайонга - Төзүчеләр сараена чакырдым. Зал монда да тулы иде. Ахырдан, бер-ике көннән, бу турыда сүз булды. Халык бик карый. Бик ярата, дип сөйләделәр". Татарстанның халык артисты, пантомима остасы Нуретдин Нәҗмиев тә "Хәсрәтле өч көн" комедиясенә уңай бәя бирде: "Пьеса Мөхәммәт абыйның прозасы дәрәҗәсендә тормаса да, халык аны яхшы кабул итте. Без заманында ул пьесаны Мәскәүгә дә, Петербургка да алып бардык", - диде (2011, 30 август). Тамашачы карый, кабул итә, матбугат авызына су капкандай дәшми, башка театрлар Мәһдиев пьесалары турында ишетергә дә теләмиләр, үз "хәсрәтләре" үзләренә җиткән. Театр сәнгатендә яңа исемне кабул итмәүдә күпмедер дәрәҗәдә субъектив момент та булгандыр, бәлки, аңа Аяз Гыйләҗев усаллыгы, үҗәтлеге җитмәгәндер. Театр дөньясына артык якын кеше булмагач, өздереп раслый яисә киресен исбатлый алмыйм. Мәгәр сәхнә тирәсендә конкуренциянең ифрат көчле булуы турында төрле кешеләрдән ишеткәнем бар. Белүемчә, Мәһдиев пьесалары драматургия белгечләре, тән-кыйтьчеләр игътибарыннан да читтәрәк калдылар. Мактамадылар да, күтәрелеп-бәрелеп сүкмәделәр дә. Күрәсең, Мәһдиев - прозаик, Мәһдиев - галим абруе чабуларыннан тартып торгандыр. Драма жанры белгече, Мөхәммәтнең якын иткән кешесе, дусты, профессор Азат Әхмәдуллиннан: "Мәһдиев пьесаларын ничегрәк бәялисең?" - дип сорагач, туры җавап бирмичә: "Мин аның прозасын бик яратам, публицистикасын югары бәялим, шәп укытучы иде", - дип котылды, судан юешләнмичә генә чыкты (2011, июль). Белгеч булмасам да, юл уңаенда пьесаларга үз карашымны да әйтеп үтим. Укыла торган әсәрләр. Драматургиянең төп кануннары да үтәлгән. Фикерләү рәвеше, тормышның төрле кыйтгаларын ирония белән кабул итә белүе, каһарманнарын сөйләштерә алуы күз алдында. Шулай да драма жанры аңа баш бирми, биленә ияр салдыртмый. Хикмәт шунда дип уйлыйм: автор динамика, тоташ хәрәкәт турында онытып җибәрә дә, әсәр (монологлар) озынга китә, җөмләләр арасында булырга тиешле ачыкламышларны үзара сөйләштерү аша чагылдыру ихтыяҗы турында "онытып", характерларны ачып бетерә алмый, арада "чи җирләр" кала. Язучы үзе аңлаганны тамашачыга җиткерә алмый. Сискәнү эффекты югала. "Хәсрәтле өч көн" комедиясеннән бер күренешкә генә тукталыйк. Әнисе үлгәч, башка хатынга өйләнгән өчен әтисенә үпкәләп, шабашкага чыгып киткән Сирин аның секретаре янына, Дина бүлмәсенә килеп керә. Кыз, әлбәттә инде, таныш булмаган, шапшак киемле адәмне хуҗасы - әтисе янына кертми. Егет: "Дөньяны матурлатырга дип туганыгыз өчен сезнең әти-әниегезгә рәхмәт!" - дип, авызында кош сайратып, кызны мактарга керешә. Дина шунда ук: "Юкка матур сүз сөйлисез. Минем кешем бар инде. Занята! - дип ярып сала һәм сөяркәсенең кем икәнен, ягъни иң тирән йөрәк серен өч дәкыйка элек кенә танышкан "бульдозерчы" (ул аны шулай бәяли) йолкышка ачып сала: - Улмы? Ул - зур начальник. Персональ машинасы, өч бүлмәле квартирасы. Дачасы... Кызганычка каршы, өйләнгән. Һәм икенче тапкыр". Мондый мөнәсәбәтләрне кабул итмәгән "тунеядец" (кыз бәясе) мещанлыкка, акчага сатылуга каршы монолог тота. "Мин бу дөньядагы бөтен мещанлыкны, актарып, бульдозерым белән упкынга төртеп төшерермен. Мин сезне, үземнең бульдозер пычагына утыртып, ул сазлыктан алып чыгармын". Кыскасы, аның пьесалары җиңел укылса да, анда сәер эпизодлар, персонажның эчке мантыйгы белән акланмаган, прозаик "аңлатмаларын" таләп иткән урыннар шактый. "Без - кырык беренче ел балалары", юмористик хикәяләре биеклегеннән фикер йөрткәндә, Мәһдиев Камалларны, Исәнбәт-Туфаннарны бәйгегә чакырырлык, эчләрне катырып көлдерерлек комедия остасы булып күтәрелергә тиеш иде кебек. Беренче кабул итмәүләрдән үк кулын салындырмыйча, борынын төшермичә драма әсәрләрен язуын дәвам иттерсә, бәлки, шул югарылыкларга күтәрелгән дә булыр иде. Бәлки, акыллы кеше буларак, үзенең потенциаль мөмкинлеген дөрес бәяләп, жанрны артык "борчымаска" булгандыр. Гөнаһысын өстемә алып, ике пьесасының нигезенә салынган сюжетларны повесть-роман кысаларында "җәеп" салса, татар прозасы янә ике "шедеврга" баеган булыр иде, дип тә уйлап куйдым. Кем белә... Барысы да Ходай Тәгаләбез кулында... Кырыс чынбарлык шундый... ЗАМАНДАШЛАРЫ МӘҺДИЕВ ХОЗУРЫНДА "Ачы тәҗрибә" китабында, төрле очраклар белән язылган мәкаләләрендә, хатларында үзе белән бер чорда, күбесе бер үк мохиттә яшәгән шәхесләргә Мәһдиев гаҗәеп төгәл бәя бирүе белән таң калдыра. Тарих, киләчәк өчен әдәби нәфис әсәрләре белән беррәттән аның мемуарлары да кыйммәтле чыганак булачаклары бәхәссез. Әдипнең каләм очына эләккән кешеләр берни-чә төркем тәшкил итәләр: язучылар, каләмдәшләре, университет укытучылары, дуслары, туганнары... Безгә таныш яисә бөтенләй белмәгән кешеләрнең холкын, фигылен, сөйләү рәвешен, психологик халәтен ул берничә җөмләгә, сүзгә сыйдыра (рус халык мәкалендәгечә, "Не в бровь, а в глаз"). Менә ул бер төркем язучылар белән Актанышта әдәбият-сәнгать көннәрендә катнаша. Яшьрәк язучылар төркемен "шыгырдавык идәнле, моңсу, тарихи-иске мәктәп-интернатына урнаштырдылар. Анда - мин, шигъри җанлы Рим Кәримов, кая барса, шунда кемгә бәйләним, дип, мәңге мәшәкать эчендә газап белән яшәп ятучы Марсель Галиев, исәпле егет Мөсәгыйт Хәбибуллин" ("Таныш өянкеләр моңы"). Үзе шикелле үк табигать баласы, ифрат ямьле, бәрхет тавышлы радио дикторы Римнең елына бер булса да, авылына кайтып, яңа костюмын пычратудан курыкмыйча, туфракка, чирәмгә ятып аунавын, колхоз атына атланып йөрүен шигъри югарылыкка күтәреп, сокланып сурәтли, шул күзәтүләре аша егетнең романтик холкын ачып бирә. Авторның ул чорда яшь язучы М. Галиев шәхесенә битараф түгеллеге алдагы өзектә тагын да ныграк күренә. Каләмдәш дустын ул елмаеп, көлеп, иркәләп, хәтта шул самимилегеннән көн-ләшеп, арттырып, күпертеп тасвирлый. Мәһдиев укучысын аны яратырга, һич югында, аның белән "санлашырга" мәҗбүр итә, башың ике булса, бәйлән М. Галиев белән, ди кебек автор. "Кайсыдыр чоланнанмы, тәрәзә астыннанмы зең-зең тавыш яңгырый, белеп торабыз инде - Марсель Галиев. Актаныш культура бүлегендә эшләгән бер кечкенә гәүдәле егеткә кич-тән кадалган иде. Үрмәкүч белән чебен бәрелешкәндә көрәш ничек тыгыз, киеренке булса, монда да шулайрак иде. Болай гына аерылу юк. Юк, вәссәлам! Шаярма син, М. Галиев булган җирдә андый скандалсыз була алмый. Татарга да бер Ноздрёв кирәк..." Мәһдиевкә үпкәләп булмый. Чөнки үзе дә үткен телле юморист М. Галиевне үзенә кызык табып, тормышны бизәп яши белгәне өчен берка-дәр көнләшеп сурәтләве сизелеп тора. Иҗатка үзеннән соңрак килгән буынның кумиры (мәсәлән, Р. Зәйдулла, Г. Морат, Л. Лерон, З. Хөсниярлар аңа, Марсель Баянович, ни боерасыз, нәрсә кабасыз, дигән кебегрәк, ихтирам белән күзенә карап торалар) М. Галиев үзе дә теләсә кемгә бәяне яхшы җилем белән ябыштыргандай чәпәп куя белә. Эзоп теле, төрттерү, киная белән әйтелгән, язылган җөмләсенең мәгънәсенә төшенү өчен акыл шәрифләрен эшкә җигү кирәк була. Яраткан язучысы, остазы (аларның сурәтле фикерләүләре арасында якынлыкны сиземләве кыен түгел) Мәһдиевнең шаяртып "чеметкәләп" алуын гафу итәргәме, юкмы, дип озак уйланып йөргәннән соң, Марсель "бурычны" өлешчә кайтарырга була. Юкса мөридләре аны дөрес аңламас. Үзара сөйләшкәндә, төксе тавыш белән тыныч кына әйтеп куйды: - Мөхәммәт абыйны лектор буларак мактауларында күпер-тү юк түгел. Аның тавышы йоклата торган, монотонныйрак иде. Мәгәр М. Галиев үз дәрәҗәсендә кала алды. М. Мәһдиев безне ташлап киткәч язган "Әйа, агач, яшең күпме?" мәкаләсендә "монотонныйрак" тавышның прозасына югары һәм иң төгәл бәяләрнең берсен бирде. Дистәгә якын тарихи романнар авторы М. Хәбибуллинга нис-бәтән юл уңаенда гына әйткән сүзнең ("исәпле") даһилыгына, үземне "төп башына" утырткач, тулысынча ышандым. Бер әдәби җыелыштамы, юбилей кичәсендәме Мөсәгыйт кулыма "Атилла" романының русчасы җыелган флешка тоттырды. - Тәлгат туган, үз вакытың белән, эчең пошканда, романны укып кара әле. Өеңдә йә эшеңдә компьютер бардыр бит? Синең тарихи әсәрләр турында язганың да, сөйләгәнең дә бар. Мин Мөсәгыйт каләмдәшемне татар тарихын яхшы белгәне, һәрвакыт ачык йөзле, пөхтә киемле, җиңел хәрәкәтле булуы өчен хөрмәт итә идем һәм "Атилла"сын, берничә кич утырып, кызыксынып, романның тулаем яхшы тәэсир калдыруын, тик авторның вакыт-вакыт, онытылып китеп, борынгы әби-бабайларыбызга хәзерге чор кешеләре чалымнарын "сеңдереп" язуын хупламыйча, кыскасы, уңай вә йомшаграк якларын күңелемә беркетеп укып чыктым. Бераз вакыт узганнан соң, ул миннән язманы кайтарып бирүне сорады. Гел күрешеп торуы мөмкин булмый дип, мин аны пиджак кесәсендә йөртә башладым. Янәдән очрашкач: - Ну ничек, укып чыга алдыңмы? - Әлбәттә, күптәннән танышып чыктым. - Ошадымы соң, укырлыкмы? - Бу олы тарихи шәхесебезне күтәргән өчен рәхмәт! Атилла-ның үлемен дә, алман язучы-галимнәренең үз милләт вәкилләрен күтәргән версиясе шаукымына бирелмичә, үзеңчә аңлаткансың, - дип, романчы яныннан тиз генә китмәкче идем, барып чыкмады. Ипле генә култыктан алып, Мөсәгыйт төп фикерен алга чыгарды: - Беләсеңме, Тәлгат, миңа, аны бастырып чыгару өчен, берәр белгечтән толковый тәкъдим кирәк, диделәр нәшриятта. Роман белән танышуың бушка китмәсен, бер-ике битлек кенә рецензия язып бир инде. Русча. Да, бу иптәш, чыннан да, һәр адымын алдан исәпләп яши икән, мәкерле тозагына каптырды бит. Әгәр башта ук: "Фике-реңне язып бирү өчен укып чык әле", - дисә, үземнең фәнни эшләрем күп, Тукайның 125 еллыгына әллә ничә мәкалә язасы бар, КДУның татфагын бетерәләр, кәеф тә юк, дип, мең дә бер сәбәп табып, баш тартыр идем. Бу очракта миңа кәҗәләнеп торырлык хут калдырылмаган иде. Бәяләмәмне язып, өенә чылтыратуга, ак костюмнан, галстуктан ялтырап килеп тә керде татар тарихы белгече. Үзе рульдә. Йә, кайсы оятсызы бу "пижонга" сиксән өч яшь бирер, дип уйлап куйдым. Чынлыкта, татар язучыларына яшәү үрнәге күрсәткән өчен генә дә бәяләмәмне барыбер сырлап биргән булыр идем Мөсәгыйт дуска. Гадәттә, язучы фикерен гел аралашып, үзе яхшы белгән, мәҗлесләр бүлешкән кешеләр турында әйтеп калдыра. Мәһдиевнең күрешеп, үзе әйтмешли, әвәрә килеп яшәгән каләм-дәшләре, якын дуслары Аяз Гыйләҗев, Гариф Ахунов, Фарваз Миңнуллиннар икәнлеген язмаларында, әсәрләрендә бу мөхтәрәм шәхесләрнең исемнәрен даими телгә алып торуыннан күренә. Әлеге затлардан аерып карасаң, Мәһдиевнең үз портреты да тулы булмас иде шикелле. Мөхәммәт "Ачы тәҗрибә" китабында Аяз дустының ялган сәясәт корбаны булуын, фаҗигасен, йөрәк сыкрануын, гаделсезлекне кискен кире кагуында гаярь шәхес, егет булуын ассызыклап, хәтта соклануын яшермичә, без (мин) алай ук булдыра алмыйбыз, дигәнрәк аһәң белән яза. Сибгат Хәкимнең кеше илә табигатьнең мәңгелек бердәмлеген моңга күмеп биргән, гадәти агачларны әдәби образ дәрәҗәсенә күтәргән, соңыннан популяр җыр булып киткән "Таныш өянкеләр" әсәрен Рафаэль Сәхәбиев башкаруында тыңлаганда, Аяз абый суырылып, куырылып төшә һәм, тыела алмыйча, үкси-үкси елый башлый. Мәһдиев аның бу мизгелдәге рухи халәтен, өзгәләнүен гаҗәеп садә тирәнлек белән ачып сала. Автор әүвәл А. Гыйләҗевнең нотыгын тәкъдим итә. "Менә мин елыйм, мин. Күрдегезме? Ник күрмисез? Мин бит бывший зек! Минем бит аркамда номер бар иде. Мин бит "1-Г-732"ле кеше. Фамилиям юк иде! Күрәсезме, Сибгат Хәкимнең бу җырыннан мин нинди хәлгә киләм?" Елаучының сыкрануына, сорауларына Мәһдиев аңлатма бирә. Әлбәттә, бераз арттырып, шул мизгелдә чистарыну (катарсис) кичергән кешенең эчке хәлен, андый вакытта көчле хисси тәэсир алган заттан төрлесен көтәргә мөмкин булуны да искәртеп яза. "Күрмәгән кешенең эш хәтәр. Шуңа күрергә тырышалар. Чөнки әлеге иптәш - Аяз Гыйләҗев. Әйе, нәкъ үзе. Кушылып еламыйча кара - ил-умач итеп шунда ук изеп ташлар. Һәм аңа кушылып елыйбыз". Мәһдиев фикеренчә, Аяз Мирсәет улы үзен кырыс тотарга, кальбенә балавыз кебек җебеп төшәргә ирек бирмәскә тырыша, эмоциясен ачы теленә чыгарып, үзен "бушата белә". А. Гыйләҗев белән бергә катнашкан икенче вакыйганы сурәт-ләгәндә, каләмдәшенең гаделсезлекне, кимсетүне кискен кире кагуы үзәккә алына. Ул Каракалпакстанда Татарстанның әдәбият-сәнгать көннәре узу белән бәйле. Ифрат купшы, тантаналы төсмердә, күп акчалар түгелеп узган бу тамашаны Мәһдиев "Ачы тәҗрибә" мәҗмугасында аңа гына хас күзәтүчәнлек, юмор белән бәян итә. Биредә авторның бу вакыйгага нисбәтән гомуми бәясен һәм Аяз абыйга кагылган өлешен генә китерәм. "Җитмешенче елларда язучылар арасында ничектер бик нык градация уздырылды... Моңа иң зур анализ ясаучы Аяз Гыйләҗев булды. Без - Рафаэль Мостафин, Равил Фәйзуллин һәм мин зарланмадык, опера, филармония артистлары белән аралашу безгә күңелле иде, аннан соң без гел су коенырга йөрдек, күп кеше белән аралаштык. Аяз - Жан Вальжан - гел сүгенде: - Үземнең нуль икәнемне шушында килгәч кенә белдем. Әйе, ярар, аңласын. Теге беренче категориялеләр аны еш кына үз максатларында гаубица урынына файдаланалар. Атар өчен ул кирәк, әмма категориягә килгәндә инде - гафу итәсең, Аяз энекәш! Нукус шәһәреннән, бәлки, ул шунысын да аңлап кайткандыр. Категорияләр бүләк алганда да сизелде. Кемгә чапан-бүрек, кемгә күлмәк-галстук, кемгә тагын нәрсә... Мин "Аяз Гыйләҗев галстугына асылынып үлмәсә ярар иде" дип курыктым. Аның бу сыйфатын белгәннәр, бүләк ителгән сары каракүл пальтоларын, чапаннарын киеп, безне үртиләр иде. Аяз, бичара, гел сүгенде. Гаделсезлекне яратмый ул". Бу өзеккә өстәмә аңлатма кирәк түгел дип саныйм. Тыныш билгеләре тиешле урынга куелган. Якын дуслар, якташлар арасында да мөнәсәбәт гел ал да гөл булып тора алмый икән шул. Мәһдиев белән Ахунов якташлар, икесе дә Арча төбәгеннән, бер үк көллияттә бер үк укытучылардан белем, әхлак дәресләре алсалар да, иҗади ярыш вазгыяте араларына караңгы шәүләсен төшереп, болытны куертып алгалаган икән. Дустының бер яхшылыгын уңай бәяләп, рәхмәтен әйтеп, Мәһдиев икенче очрактагы, көнчелек тудырган "этле-ген" башкачарак сурәтли. "Гариф, "Казан утлары"ның редакто-ры булып эшләгәндә, мең авырлыкны җиңеп, минем беренче романымны ("Фронтовиклар". - Т. Г.) басты. Өлкә комитетында утырган татар милләтенә дошман түрәләр (татар түрәләр) мине сытып ашап бетерергә тешләрен шыгырдатып утырган чор иде - 1972 ел. Гариф шунда егетлек эшләде, тегеләрнең әшәкелеген җиңә алды. Мин аңа рәхмәтле". Шул ук "Ачы тәҗрибә" китабында Мәһдиев сүзен дәвам итә: "Гомерләр узды, сиксәненче еллар башында минем бер повес-темны ике ел рәттән Тукай премиясенә тәкъдим итеп карадылар - һәр икесендә дә шуны миңа бирдертмәс өчен иң нык чабып йөргән кеше Гариф Ахунов булды. Һәм теләгенә иреште дә. Мин инде моның өчен аңа кан дошман булырга тиеш идем, ләкин була алмыйм... Гариф белән без һаман бергә, сөйләшеп, киңәшеп яшибез". Кешеләрнең күпчелегенә хас бу психологик халәтне үзенең көндәлекләрендә Ф. Яруллин гаять төгәл ачып бирә: "Арадагы мөнәсәбәтләр бозылмасын дип, үз принципларыңа каршы килеп булса да, аралашып йөргән кешеләрнең чын йөзләрен дөньяга фаш итмисең... Шунысы да бар: сиңа начарлык эшләгән кешенең башка берәүгә яхшылык кылуы мөмкин" ("Казан утлары". - 2011. - № 1). Мәһдиев "Кеше китә - җыры кала", "Торналар төшкән җирдә", "Бәхилләшү" повестьлары өчен 1990 елда Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Аның Тукай бүләген алу юлында үзен егетләрчә тотуы, эчке горурлыгын, намусын саклый алуы турында легендалар йөрде. 1984 елда үзен премиягә тәкъдим итәргә йөрүләрен ишеткәч, ул: "Әмирхан Еники алмыйча торып, миңа аны көчләп бирсәгез дә баш тартачакмын", - дип әйткән, имеш. 1990 елда шуңа якын хәл кабатлана. "Миңа караганда, бу бүләккә ГУЛАГ тоткыны Ибраһим Салахов лаеклырак", - дип, аркасын куна такта йоткандай туры тотып, идарә утырышыннан чыгып ук киткән, дип сөйлиләр озын телләр. Шул елны Тукай премиясен икесенә дә - И. Салаховка да, М. Мәһдиевкә дә бирәләр. 1990 елның 8 апрелендә Рафаэль Сибатка язган хатында пре-миягә мөнәсәбәтен Мәһдиев болай шәрехли: "Ишетүемә караганда, миңа премия (Тукай исемендәге) бирергә җыеналар икән. Ләкин ул хәл - бирү-бирмәү - минем тормышымда бернинди роль уйнамый. Мин аңа шатланмыйм да, кайгырмыйм да". Ике тапкыр тәкъдим ителеп тә, бүләкне бирмәүләре өчен күңел түрендә үпкәсе ятса да, Мәһдиев яраткан шагыйренең исемен йөрткән премиягә, әлбәттә, сөенгәндер. Чытыкланмыйча: "Мине, ниһаять, премиягә лаек дип табуларына чиксез шатланам", - дисә, ул Мәһдиев тә булмас иде. Мөхәммәтнең юкка шикләнүчән, шөбһәләнүчән, үпкәчел холкын белгәнгә, Г. Ахуновның талантлы якташына премия бир-дертмәс өчен "чабып" йөрүенә ышанып ук бетмим. Г. Ахунов бу вакытка бүләкне үзе алган, "җиргә төшәсе дә" ерак калмаган, идарә рәисе, "татар халык шофёры"ның хуҗасы булып соңгы елын эшли, Мәһдиев аңа бер тарафтан да (идарә рәисе итеп сайламаулары да көн кебек ачык, Т. Миңнуллин белән бәйгегә чыкмаячак) көндәш була алмый, ни өчен реалист Ахунов аның белән булышып йөрсен икән? Хәер, кем белсен, иҗат кешеләренең эчке дөньясы төпсез кое, офыксыз чиксезлек, диләр түгелме соң? Тукай премиясе тирәсендә бәхәсләр, фикер төрлелеге элек тә туа торган, киләчәктә дә булыр дип уйлыйм. Мәһдиев кебек талант иясенә дә, Язучылар берлегендә рәсми урын биләмәгәч, депутат булмагач, бүләкне алуы ансат булмаган икән. Җәмәгатьчелек Тукай премиясенең абруе елдан-ел төшүне күреп, сыкра-нып торса да, берни кыла алмый. Тукай премиясен тәкъдир комиссиясе татар телен, әдәбиятын, сәнгатен яхшы белгән, объектив карашлы кешеләрдән торырга тиеш. Бу хакта тагын да җитдирәк дәлилләрем булса да, үзенә премия бирмәгән өчен үпкәсен чыгара дип уйламасыннар өчен дәвам итмим. Сүземез Мәһдиев иҗатында, тормышында замандашлары сурәте турында бара ич. Үзенең язмаларында каләм очына эләккән бик күп татар язучыларыннан ул янә берсен "аерып" куя. Ул - Роберт Батуллин (Рабит Батулла). "Ачы тәҗрибә"сендә Мөхәммәт сүзне аның үзенә "бирә": "- Без, Зәй яклары, гадәти түгел. Без - тормышта гел артист. Без маска киеп яшибез. Без кешеләрне, тормышны өйрәнәбез, кешеләрнең кайвакыт бөек, кайвакыт бик түбән булуларын күзәтәбез. Бөтен хикмәт шунда: кешеләр безнең чын йөзебезне аңлап бетермиләр. Зәй якларыбыз шулай". Әйтергә кирәк, М. Мәһдиев истәлек язмаларында Батулланың "кыланышларын" юмор, ирония белән сурәтләүгә шактый урын бирә. Күпьяклы талант ияләренә, тормышны бизәп яши белүчеләргә Мәһдиев кызыгып карады, яратып сурәтләде. Батулла хәзер дә, җәйнең иң эссе көннәрендә дә түгәрәк, җылы кышкы чечен бүреген салмыйча, килешле сакалын үзеннән "калдырмыйча", яңадан-яңа мәзәкләр табып, Мәһдиев тудырган образга турылыклы калып яши бирә. "Бар шундый бер Батулла..." (1988) исемле мәкаләсендә Р. Фәйзуллин да аның тумыштан килгән артистлыгына басым ясый: "Батуллага мәйдан кирәк, халык кирәк. Бу сыйфат аңа эчтә яткан асылы - артистлыгыннан килә булса кирәк". Язучыларның иҗат йортларында очраткан башка милләт язучылары, бөекләр янында чәбәләнгән уртакул каләм ияләре дә игътибарга лаек, файдалы Мәһдиев өчен. "Тере көе мин күргән шәхесләрдән берсе - Самуил Маршак. Кызык инде: Ялта, кемнәрне генә очраштырмыйсың? Сугыш вакытында Маршак сатирасын укып, ятлап, фашистларга нәфрәт кайнатып яшәдек без... Савва Галаванивский - украин халкының шагыйре, драма-тургы һәм прозаигы. Үз машинасында - теге, беренче марка, ышанычлы нык тимерле "Волга"да килгән, ишегалдында күләгәдә тора, кешеләр шакката: үз "Волга"сы белән! Тагын берәү - Семён Бабаевский. Такыр, ялтыравыклы баш, ишегалдына ул чыкканда, Ялта кояшы ике була! - көт тә тор! Безне яшьлегебездә "Кавалер Золотой Звезды" дигән әсәре белән алдаган, бөтен бер буынны адаштырган язучы... алдавыч романы өчен Сталин премиясе алган кеше". Язмаларында артык телгә алмаса да, минем белүемчә, озак еллар дәвамында Мәһдиев күренекле язучы, үткен телле, милли рухлы публицист, дәрьяларны аркылыга-буйга иңләгән Миргазиян Юныс белән тыгыз аралашып яшәде. Араларын бәйләп торучы җепнең бер очы икесенең дә талантлы прозаик булуларына барып тоташса, икенче кырые икесенең дә диңгезгә мәхәббәтләрендә иде. Торгынлык елларында Мөхәммәтнең Миргазиян җибәргән күчтәнәчләр артыннан Мәскәү - Казан поездын каршыларга төшкәләгәнлеге дә хәтердә. Ул елларда еш сөйләнелә торган мәзәкне ишетмәгән кеше булмагандыр. Чит ил кунагы урамда бер абзыйны туктатып сорый, имеш: - Сездә азык-төлек белән тәэмин ителү ничек тора? - Бик ныклап уйланылган. Үзәкләштерелгән. Әүвәл бөтен Союздан ашамлыкларны Мәскәүгә ташыйбыз, тегеләр туйгач, кибетләр аша кире алып кайтабыз. Мөхәммәтнең җирдәге тормышының соңгы елларында, үз-ләрендә гаеп булдымы, читтән "ярдәм" килдеме, ике бөек язучыбызның ашларына кара таракан төште. Мәгәр алар үз үр-ләрендә кала алдылар: бер-берсе хакында матбугатта да, аерым сөйләшүләрдә дә ямьсез сүз әйтешмәделәр, "мәхәббәтләре" узса да, кеше булып калдылар. Әдәби әсәрләрендәге шикелле үк, публицистикасында да Мәһдиев тулы бер төркемнең, бу очракта язучы халкының психологиясен нечкә тоемлы күзәтү, деталь аша ачып бирү осталыгына ия иде. "Язучының иҗат кичәсе була. Ахырдан банкеты да була. Әнә шунда калучылар хатыннары белән башкаларга, киенеп, кайтырга җыенучыларга, мыскыллы елмаю белән карап басып торалар. Язучы үзе дә кыенсына... Аһ, тегене чакырасы калган икән... Аһ, моны". Юбилей кичәләре уздырган кешеләр башыннан узган халәтне автор берничә юлга сыйдырган. Банкет дип аталган галәмәткә каласы да килми, тамак та тук, яшь вакыттагы кебек эчеп тә булмый. Мәгәр шунда чакырылмасаң, барыбер үпкәлисең. Үзең дә кемгәдер "соңыннан кал" дип ым какмасаң, "дошманнар" сафын арттырасың. Мәҗлесеңдә утырганы "мәрхәмәтеңне" тиз оныта, ә чакырылмаганы үпкәсен, "мине кешегә санамады" дип, гомеренә исендә тота. Кеше хәтеренең шул гадәте бар шул. Каләмдәшләре янына еш кына үз образын китереп бастырырга ярата "Ачы тәҗрибә" авторы. Мәһдиевнең үз шәхесен җиңелчә көлү белән бәяләве, хәтта тәнкыйди мөнәсәбәте турында онытып, аның һәр җөмләсен туры мәгънәсендә кабул итсәң, аптырап, югалып калуың да ихтимал. Мәсәлән, мин аның "Узган гомер - калган хәтер" мәкаләсендә урын алган әлеге җөмләсе турында шактый уйланып утырдым: "Дөньяда исәр кешеләр күп булмый. Сәламәт акыллылар, эшлеклеләр күпчелек. Мин - исәрләрнең иң алдынгы сафында". Моңа хәтле әле бер сәрхушнең дә, эчкеченең дә үзләренә тискәре бәя биргәннәрен хәтерләмим. Ә Мәһдиев үзен "исәр-ләрнең" әйдәп баручы рәтенә чыгара да куя. Үз ихтыяры белән. Бу аның чытлыклануымы, юри-мырый кыйлануымы, үзен "табышмак" шәхес итеп чыгарып, оригинальлеккә дәгъва итүеме? Бәлки, ошбу алым шикләнүчән, шомланучан холкын "тынычландыру" ысулы гынадыр. Дөресен әйткәндә, вакыйга-хәлләргә, эчке халәтенә артык ихласи бәясе белән ул үзен йомшаклыкта, куркаклыкта гаепләргә дә урын калдыра. Әйдәгез, миннән көлегез, мине рәхәтләнеп үртәгез, сезнең иреннәрдә елмаю бәпчекләре биюен күрү минем өчен зур бәхет, ди кебек тә, бахыр. Шәһәр фатиры янына утыртылган өрәңге агачы бик тиз үсеп китеп, яшенле-яңгырлы көнне аның балкон тәрәзәсенә үк сыланып, күңеленә шом сала. Кисеп ташлыйсы килсә дә, ахыр "нәтиҗәсе" кулыннан тотып тора. "Мин курка калдым: доцент Фәләнов йорт янындагы агачны кискән өчен штрафка тартылды, дип, парткомга кәгазь килсәме? Беттем диген". Шул ике "тануында" Мәһдиев нәкъ үзе, аны, бик теләсәң дә, башка берәү белән бутап булмый. Мәһдиевнең фән әһелләренә игътибары гомере буена диярлек шул катлау кешеләре илә аралашып яшәве белән аңлатыла. Бу даирә белән якыннан таныша башлавы өйләнеп, авыл мәктәбен калдырып, аспирантурага керү имтиханнарын бирү чорыннан ук килә. "Аспирантурага керер өчен татар әдәбиятын тапшырганда, комиссиядә Х. Госман, Я. Агишев, З. Мәҗитов иде. Тегеләрен танысам да, З. Мәҗитовны белми идем. Бу нинди малай-шалай миңа сорау биреп утыра соң, дип, ачудан тешләремне кысып җавап бирдем". Белгечлеге буенча тарихчы булса да, Арча училищесында алган төпле белеме, әдәбиятка мәхәббәте сизелү комиссияне канәгатьләндерә - һәр кешегә хәерхаһлы, ярдәмчел шәхес, Тукай иҗатын өйрәнүгә зур көч салган доцент Я. Агишев тәкъдиме белән аңа "бишле" куялар. М. Мәһдиевнең публицистикасында, прозасында тарихыбызда, иҗтимагый тормышыбызда, әдәби дөньябызда эз калдырган, ялтырап күренеп алган кемнәр генә искә алынмый, үткен каләм очына эләкми? Ирекле агышлы, тар кануннарга буйсынмаган, үз эчке рәвеше белән яшәгән өслүбе авторның "исенә төшкән", үзәктәге вакыйгага азмыкүпме мөнәсәбәте булган теләсә кайсы кешене сурәт мәйданына алып керергә мөмкинлек бирә. Аерым алганда, Мәһдиевнең фән әһелләрен "урнаштырган" киштәсе ифрат бай һәм чуар. "Буржуаз язучылар", юлдашлар рәтендә типкәләп йөртелгән асыл затларыбызны кайтаруга бик күп көч куйган, үзенә күрә кыюлык, каһарманлык үрнәге күрсәткән, татар әдәбият белеменең беренче профессорларыннан Мөхәммәт Гайнуллинның фидакярлеге алдында Мәһдиев баш ия, аның рус сүзләрен, фамилияләрен аңламас дәрәҗәдә бозуында (Рәсүл Гамзатовларга килешә ич) "милли колорит" күрә. "Аның ярдәмчеллеге, киң күңеллелеге күп татар балаларының фәннәр кандидаты, докторы булуына юл ачты. Аның урынында тар эчле башка берәү булсамы, хәзергесе көндә татар белеменә хезмәт итүче күпләр тиешле дәрәҗәләрен алмый йөрерләр иде" дигән фикерен ассызыклый Мәһдиев. Татар журналистикасын фәнни нигездә өйрәнә башлаганы һәм бигрәк тә якын дусты Муса Җәлил исемен "халык дошма-ны", "сатлыкҗан" дип авыз чайкаган заманда да гайбәтләргә ышанмаган, аның акланасына, пакьлегенә, намусына, үзенә авырлык китереп булса да, шикләнмәгән, дөреслекнең тантанасына инанган, агач аягын шыгырдата-шыгырдата химкорпусның өске катына студентлары янына ашыккан Гази Кашшафка соклануын белдерә, рәхмәтен иңдерә Мәһдиев. Аның хөрмәт иткән кешеләренең берсе - ХХ гасыр башы әдәбияты белгече, бик күп дәреслекләр авторы, профессор Ибраһим Нуруллин. Башы "тәнкыйди реализм" белән чуалган- Ибраһим ага бик еш кына "өченче аягын" татар бүлеге урнашкан дүртенче катта онытып калдыра. Җиргә төшеп җитүгә, "ярдәмчесе" искә төшә. Галим "ы... е... ы..." дип ыңгыраша башлауга, "Мөхәммәт, таякны алып төш инде" җөмләсе үзенә килеп җиткәнче үк, дәүләт доценты өскә менеп китә. "Таяк ташучының" иркәләнеп зарланганы һаман колакта тора: "Яшь гомерем Ибраһим абыйның оныткан әйберләре артыннан йөгереп узды". Араларында чын дуслык яшәде. Күренекле тел галиме, профессор Латыйф Җәләйне Мәһдиев "галимнәрнең галиме", "үзенчәлекле шәхес" дип атый, аның кешегә зыяны тимәгән сәерлекләрен, авыруы белән бәйле тотышын ифрат яратып сурәтли. Профессор Әнвәр Ахунҗанов "киенү моделе" дип тәкъдим ителә. Отелло ролен уйнаучы артистларны хәтерләткән кара йөзле, бөдрә чәчле, тәгәрәп төшәм дип торган зур күзле, мәһабәт гәүдәле шагыйрь, фарсы теле белгече Мостафа Ногман, үзен гел карап, Казан галимнәре арасында иң пөхтә һәм заманча киенеп йөрүче фольклорчы Хәмит Ярми образлары янәшәсендә Мәһдиевкә "аяк чалудан" башка бер шөгыльләре булмаган обком секретаре М. Вәлиев, мәдәният бүлеге мөдире М. Мусин күренеп китәләр, лаеклы бәяләрен алалар. Алдагы елларда Мәһдиев белән турыдан-туры аралашкан, җилкәгә җилкә терәп эшләгән кешеләрдән аеруча ике зат - татар әдәбияты кафедрасы мөдирләре Хатип Госман һәм аны алыштырган филология фәннәре кандидаты Альберт Яхин еш телгә алыналар. Сикереп төшеп мактау юк: йә зарлану, йә юмор... Татар шигырь төзелешенең зур белгече, марксизм-ленинизмга ихластан ышанган, укучыларыннан да шуны таләп иткән Х. Госманга Мәһдиевнең мөнәсәбәте ике яклы. Бер тарафтан, таләпчәнлеге, бигрәк тә архив, вакытлы матбугат чыганаклары белән эшләргә өйрәтүе, эстетлыгы (матурлыкка игътибар ягы) өчен ул аңа рәхмәтле булса, икенче яктан, партия кушканны, марксизмны ортодоксларча татар сүз сәнгатен бәяләүдә төп бизмән берәмлеге итеп алуы һәм бигрәк тә проза әсәрләрен яза башлавын кабул итмәве өчен аңа үпкәсен белдерә, рәнҗүен яшерми. Марксизм тәгълиматы дигәннән, М. Мәһдиев Маркс китапларын бусагадан кире какмый. "Марксизм" дигән фәндә Маркс юк, аның өйрәтүләрен бозып, сәясәткә буйсындырып, примитивлаштырып бетерделәр", - ди иде ул. Җае чыкканда шуны да искәртик: "Без - кырык беренче ел балалары" повесте авторы Ленинның илле биш томнан торган әсәрләрен сатып алып, тулысынча укып чыга. Башка андый татар язучысы бармы икән? Профессорга дәгъвасы шуңа бәйле. Фәнни җитәкчесе, үзенең шәкерте янәдән доцентлыкка сайланган вакытта, "докторлык диссертациясе язам" дип ял алган Мәһдиевнең роман-повестьлар иҗат итү белән мавыгып, вакытын уздырганда, Совет хөкүмәтенә күпме зарар китерүен санап чыгаруы, шуны мөһим мәсьәлә итеп күтәрүе күңеленә тия. Х. Госманның чыгышыннан автор мондый өзекне китерә: "1972 елның 1 январеннан 1974 елның 1 январена кадәр фәнни хезмәткәр (сүз Мәһдиев турында. - Т. Г.). Докторлык диссертациясен язу өчен бөтен эшләрдән азат ителгән. Аена 250 сум хезмәт хакы сакланган. Аның нагрузкасы кафед-ра членнары арасында бүленгән. Диссертация материаллары белән эшләгәндә ул кыенлыклар кичерде, марксизм эстетикасын белүендә кимчелекләр ачылды... Менә шуннан нәтиҗә: ике ел буена Мәһдиев хезмәт хакы фондыннан 6000 мең сум акча алды". Күренекле галим Х. Госман, доцент Мәһдиев "фәнни хезмәт язу өчен биргән вакытны әдәби әсәрләр иҗат итүгә тотты" дип, укучысын гаепләвендә иҗат процессының бер үзенчәлеген искә алмый кебек. Күңелеңне, миеңне, бөтен барлыгыңны кайнар табада биеткән уй-ният, төн йокыларыңны качыра-качыра, барыбер үзенең вакытын таба. Мәһдиев инде кандидатлык диссертациясен язганда ук, укыту эшләре белән мәшгуль чорда, әллә ничә юмористик хикәя, "Без - кырык беренче ел балалары" бәянын, "Фронтовиклар" романын иҗат итә. Шул елларда дистәләгән фәнни мәкаләләрен бастыра. Шуңа күрә әсәрләр иҗат итү өчен махсус вакыт кирәкми. Алдарак профессор Мәһдиевнең төп җитешсезлеге итеп әдәбиятны марксистик-ленинчыл эстетикадан аерып өйрәнүдә күрә, бу карашның башкаларга да начар йогынты ясавын искәртә (1989, гыйнвар). Гадәтенчә, Мәһдиев нәтиҗәсен гомумиләштереп бирә: "Мин менә шушындый флюгер белән утыз елга якын эшләдем. Без, татарлар, әнә шундый. Әнә шундый булганга күрә, утыз җиденче елларда безнең зыялыларның барысы да диярлек берсен берсе кырып бетергән. Пастернак, Булгаковлар калган. Тихонов, Леоновлар, А. Толстойлар калган". Дөрес, М. Мәһдиев үзе дә Х. Госманга "битараф" түгел, җае чыккан саен (үзе табып), аны "чеметеп" кенә тора. Галим 60 еллык юбилеен "Парус" исемле иң нәзакәтле ресторанда уздыра икән: "колактан колакка сөйләделәр: калькуляциясен Әмирхан Еники төзегән", ә ул "череп таркалган дүәрән - морзалар нәселеннән". Мәһдиевнең тел төбеннән бернәрсә аңлашыла: чын марксист мондый мещанлык базына тәгәрәмәскә, башкаларга гына түгел, үзеңә нисбәтән дә кырысрак булырга тиеш икән. Ә монда иң затлы ресторанда калькуляцияне "дүәрән" токымы үзе төзи... Холкы-фигыле белән үпкәләүчән, рәнҗүчән булып, кечкенә генә бәхәсне дә авыр кичереп, һәркайсы йөрәгендә, бәгырендә тамгасын калдырса да, Мәһдиев тиз кайтып төшүчән, олы шәхесләргә хас булганча, гафу итүчән иде. Ул ике генә кешене кичермәде кебек. Берсе - Сталин, икенчесе - Х. Госман. Үләренә берничә ай кала, ул үзен шактый кыерсыткан А. Яхинның өенә чылтыратып аңлашуы турында, сөенеп диярлек, миңа да хәбәр салган иде. Бәлки, Х. Госманга үпкәләвендә М. Мәһдиев бөтенләй үк хаклы да түгелдер. Мәгәр фәнни җитәкчесенә олы дәгъвасын ул әлеге язмаларында гына түгел, ә шәхси сөйләшүләрдә дә тук-таусыз искә төшереп, тәкрарлап торды. Шуңа күрә бу мәүзугъ (докторлык мәсьәләсе) алдагы бүлекләрдә дә калкып чыгачак. Ике татар зыялысы, ике талант (Х. Госман, М. Мәһдиев) арасында чыккан низагның төбендә начар мәгънәсендәге "татар-лык" - көнчелек, күңел тарлыгы яткандыр, дип уйлыйм. Советларга Мәһдиев китергән матди зарар өчен ихластан борчыламы профессор, әллә аның чын коммунист икәнлеген шымчылар парткомга кереп әйтсен өчен күзгә төтен җибәрәме? Татар әдәбиятының алтын фондына керәчәк әсәрләргә иң дөрес, хакыйкый бәяне бирергә тиешле профессор аларны укымаганмы, әллә күзләрен кызыл каплап аңламаганмы? Бу сорауларга хәзер берәү дә җавап бирә алмас инде. Мәһдиев иңгә-иң терәп эшләгән, һәр көнне күрешеп торган кафедра әгъзаларын да аңлый, алар белән дустанә яши белде. "Ачы тәҗрибә" китабын күренекле фольклорчы, шигырь белгече Бакировка түбәндәге юллама белән бүләк итә: "Марсель! Син бик чибәр егет, бик тә әзерлекле галим. Минем кебек фән дөньясына очраклы рәвештә килеп кергән "заочник" түгел. Мин сиңа карап утыз ел буе "матур көнләшү" хисләре белән яшәдем. Инде бүген мин шат: сиңа да алтмыш тулган! Әле гел эчем пошып йөри идем: нишләп миңа гына тулды бу алтмыш яшь, нишләп Бакировка тулмый ул! дип... Тәбрик итәм. Сине ихтирам итеп, М. М. 10. 12. 93". Бу юллардан Мәһдиевнең үзен юри кимсетебрәк (янәсе, ул "заочно" гына укыган) кую аша чын галимлекне бәяли белүе, юмор, шаярту белән аркадашына җылы мөнәсәбәтен сиздерүе, гали шәхес булуы, башкаларны олыласаң, үзең дә зураерсың мантыйгы белән яшәве күренә. Фән әһелләрен сурәтләгәндә, Мәһдиев үрнәк алып яшәргә лаеклы рус галимнәренә дә үз бәясен биреп уза: "Ул елларда- университетта үз эшенә фанатикларча бирелгән "иске тип" профессорлар байтак иде. 1966 - 1969 елларда университетның берләштерелгән профкомы председателе булып эшләгәндә, мин болар белән шактый аралашу бәхетенә ирештем. Болар - математиклар Б. Л. Лаптев, А. П. Норден, биолог В. М. Марков, Н. А. Ливанов, юрист А. Т. Бажанов һ. б.". Шул ук "Ачы тәҗрибә" китабының башка бүлегендә автор дәвам итә: "Университетның рус галимнәре исә бик кызыклы, үзенчәлекле шәхесләр иде... Боларны тыңлаганда, мин бик бәхетле минутлар кичерә идем". Философия кафедрасы мөдире Д. Г. Морозовның иң бөек материяләр, "субстанцияләр" турындагы лекцияләреннән мөкиббән китүе дә тикмәгә түгел. "Озак еллардан соң боларны искә төшереп уйлап йөрим: их, булсын иде бүген Зыя Камали, Һ. Ат-ласи, Ш. Мәрҗани, Җ. Вәлиди, Г. Гобәйдуллин кебек философларыбыз, тарихчыларыбыз", - дип уфтануы аңлашыла. СӨЯКСЕЗ ТЕЛ Яшәсен! ирләрнең көчле булып та, сабыйлыгын җуймаганы. Р. Фәйзуллин Җан дуслары күп булмаса да, Мәһдиев үз эченә бикләнеп, кешеләр белән аралашмыйча яшәүне күз алдына китерә алмады. Табигате белән ачык йөзле, туры сүзле, рухы камил, хөсетсез Мөхәммәтнең очрашып, фикер алышып яшәгән, киң күңелендә урын табылган затлар шактый иде. Тарихчылар арасында да аркадашлары, фикердәшләре күп иде Мәһдиевнең. Аерым алганда, бер үк чорда аспирантурада укып, соңыннан даими аралашып, белемнәре өчен хөрмәт итешеп яшәгән кешеләрнең берсе академик, язучы Миркасыйм Госманов иде. Аларны татар тарихын, чыганакларны яңача өйрәнү, дөрес бәяләү мәсьәләләре якынлаштырды. Гадәти аралашуда Миркасыйм кәпрәеп алырга яратучан, четерекле холыклы булса да, Мәһдиев аңа да "ачкыч" таба белде. Кечтеки генә күренсә дә, һәркайсының холкын, психологиясен ачып салган бер вакыйга шаян күзәнәкчекләре белән күз алдында тора. Әлмәт районында булган бер очрашуданмы, конференциядән-ме соң Казанга кайтырга чыктык. Машина колхоз рәисе, милли- рухлы шагыйрь, гаҗәеп дәрәҗәдә булган егет Илдус Гыйләҗевнеке. Ул Мөхәммәт абыйсының - укытучысының - буш "әрҗәгә" утырып йөрергә яратмаганын яхшы үзләштергән. Берәр сәгать кайткач, тукталып, капкалап, авызны чылатып алырга булдык. Табигать баласы Мәһдиев урман аланын, чишмә янын, елга буен күреп ала да йөртүчегә туктарга куша. Икенче "привал" вакытында ук Миркасыйм чыраен сытып, иреннәрен бөрештереп: "Мине табынга чакырмагыз, артык ашамыйм да, эчмим дә", - дип әйтеп салмасынмы. Без дастархан янында утырганда, читкәрәк китеп, яңакларын уйнатып, тәмәке суырды. Юлдашыбызның ашау-эчүдән баш тартуы булды, алда утырган Мәһдиев машинаны юри ешрак "ял иттерә" башлады, миңа: "Миркасыймны утырырга чакырма", - дип пышылдады, үзе дә эндәшмәс булды. Шуннан соң инде "төтен эчүчене" кытайлар гына уйлап таба алган алым (ул үзе дә шунда туып үскән) белән "җәзалау" башлана. Сөяксез тел эшкә керешә. "Тәмәкече" ераккарак киткән саен, "монотонный" тавыш көчлерәк чыга: - Карале, тавыкны безнең якта башкачарак тутыралар, болай тамакка ятышлырак икән. Кичә, мәҗлестә, ат итенә җитешмәгән идем, авызда эреп тора, малай. Безнең бабайлар, салкында юлга чыкканда, майлы ат калҗасы ашаганнар, кулга да сөрткәннәр, бер дә өшетми, ди. Камыр әйберләре бигрәк тәмле, испан зәйтүн маенда пешкәнлекләре сизелеп тора. Кичә игътибар итмәгән идем, аракысы Мәскәүнең "Кристалл" заводында эшләнгән икән. Шуны күпме эчсәң дә, иртән баш авыртмый... Реклама алымы белән ризыкларны мондый мактауларга тәнендә җаны булган адәм баласы түзеп торамы соң?! Өч-дүрт тукталыштан соң безнең янга утырудан баш тарткан кеше машина тирәсен әйләнеп чыкты да: - Җитте сезгә мине мыскыл итәргә, салыгыз миңа да! - диде. Мөхәммәт: - Күптән шулай кирәк иде, инде бу вакытта өйгә дә кайтып җиткән булыр идек, - дип, тулы рюмканы академикның кулына тоттырды. Татар әдәбияты тарихын, бигрәк тә ХХ йөз башы феноменын бәяләүдә аларның фикерләре туры килә иде. Мәһдиев күңеле, җаны белән яшьләргә тартылып яшәде. Ә. Еники, Ф. Хөсни, Г. Бәширов, С. Хәким, Х. Туфан, И. Салахов, М. Әмир, А. Расих кебек үзеннән өлкәнрәкләр белән дустанә яшәсә дә, "кулга су салырга ярый башлаган" малай-шалай янында ул үзен иркенрәк сизә, өстенлеген сиздермичә аралаша... Мәһдиевнең һәрвакыт аралашуга ымсынып торган холкына минем энекәшләр - медицина фәннәре докторы, профессор Әфхәт Галиуллин, авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ул чорда Түбән Кама авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Әсхәт Галиуллин, минем авылдашлар, олы җанлы, физик яктан да, рухлары белән дә таза егетләр Марат белән Мансур Әхмәтвәлиевләр күңеленә хуш килделәр дип уйлыйм. Һәркайсы, хәлләреннән килгәнчә, Мөхәммәт абыйларының тормыш-яшәешен җиңеләйтергә, мөмкин булганча ярдәм итәргә тырышып яшәделәр. Мәһдиев белән аралашуны, аның мәзәкләрен, бәяләрен, үртәвен, ирештерүен үзләре өчен мәртәбә санап, елмаеп кабул иттеләр. Ә аңа ни әйтсә дә килешә, кешенең горурлыгына, намусына кагылмаган шаяртуга үпкәләп тә, рәнҗеп тә булмый. Мәһдиевкә якыннарына, дусларына бирелгәнлек, риясызлык хас иде. Теле - усал, күзәтүчәнлеге куырып алырлык булса да (иң төгәл кушамат, билгеләмә бирүдә аның белән ярыша алырлык кешене белмим), аңа дәгъва белдереп булмый. Бердән, ул тач, анык, үткен бәя бирә, икенчедән, аның төрттерүе, чәнчеп алуы усал, явыз түгел. Чичәннәр шулай алар, чакмадан ут чыгара да юлын дәвам иттерә, аның арасы юк, офыкка җитәсе бар. Ә ул, шайтан, гомер кыскарган саен ерагая бара... Дусларын, танышларын искә алганда, янә бер кешене онытсам, Мөхәммәт мине "гафу итмәс" иде. Ул - ифрат киң күңелле, кунакчыл, Бауман районы (хәзерге Вахитов) администрациясе хезмәткәре, керәшен татары Николай Егорович Мышев. Бу егет Горбачёвның "коры законы" чорында бик күп татар язучыларын, шул исәптән ошбу китапның төп каһарманнарын мәрхәмәтеннән ташламады, кирәк чакта, эшкә урнаштыру мәсьәләсендә дә ярдәмен күрсәтә белде. Студентлар аудиториясендә лекция уку, нотык тоту капчык ташу кебек авыр хезмәт булмаса да, алҗыта, җелекне суыра, нер-выларны какшата. Яшь тыңлаучыга бит синең даһи язучы, зур галим, профессор булуың кирәк түгел, сөйләгәннәрең мәгънәле, тыңларлык булсын, фәнне үзләштерергә ярдәм итсен. Лекциябез тәмамлануга аһ-ваһ килгән булабыз да, Мөхәм-мәт белән күз карашыбыз белән генә аңлашып, "Югарочның (Егоровичның "татарчасы") хәлен белеп кайтыйк әле" дигән катгый фикергә киләбез. Ниятләр изге: ни өчен әле без якын танышыбызның исәнлеге турында белешмәскә тиешбез. Максатыбызны бер-беребезгә дә танырга тарсынып, Островский урамына төшәбез (барырга якын булуы да безнең файдага). Без юк-бар турында сөйләшеп утырган арада, бүлмәгә "билгесез ният" белән Фарваз Миңнуллин, Мансур Вәлиев кебек язучылар, бүлмә хуҗасының күпсанлы, университетта, Саратов партия мәктәбендә бергә укыган танышлары килеп керә. Арадан берсе, безнең "күңел китабын" укыгандай, хәмергә бирелгән талонга да галәмәт чиратлар аркасында бернәрсә алып булмау, "эче пошу" турында тәмләп зарланып ала. Өч диплом иясе (Лаеш авыл хуҗалыгы техникумыннан башлап), "мискин" үлеп күрсәткәнче, ашыгыч чаралар күрә. Әлбәт-тә, тиз генә бөтен серне ачып салмый. Партия мәктәбен узган кеше гидай була алмый. - Энта... энта... Атнаның калдык көнендә (җомга була инде ул. - Т. Г.) дуслар керми калмас дип, берне алып куйган идем, - дип сөйләнә-сөйләнә, урындыкка басып, шкаф башыннан "бер-дәнберен" алганда, теге шайтан алгырысы иптәшләренә үзе турында хәбәр салып саубуллашырга була. Шешәләрнең "холкы" шундыйрак шул, ник мине алмыйсың, аны сайладың дигәндәй, безнең иреннәрдә бәхет нурлары балкытып, тавыш чыгарып алалар. Килгән кешеләр арасында капкалау әйберләре кыстырып килгәннәре дә була, яшьрәге җәһәт кенә ипигә чыгып керә. Ни генә әйтсәгез дә, ир-ат халкына алдан чакырылып, киенеп-ясанып, күчтәнәчен кыстырып килү мәҗбүри булган, һәртөрле салат, шулпа исләре белән тулган бүлмәдә бер-береңә ясалма мәдхия яудырып утыру мәҗлесләренә караганда, стихиячел оешкан, ирекле очрашулар күбрәк ошый төшә. Соңгысының үзенчәлеге шунда: нәрсә тапсаң, шуны аша, ни салсалар, шуны эч, беркем сине "монысын ал, тегесен кап" дип теңкәңә тиеп, кыстап аптыратмый. Сөйләшү ирекле, офыклар киң. Биредә, Р. Фәйзуллинның изге бүлмәсендәге шикелле, гел әдәбият турында гына сөйләшү дә мәҗбүри түгел. Эчкә җылы кергәч, Мәһдиев хәйләкәр елмая башладымы, мәҗлесне илһамланды-рып җибәрердәй яңалык көт тә тор. - Егетләр, зинһарлап сорыйм, миңа бүген күп салмагыз, якын-тирәмнән суганны да алып куегыз... (Пауза.) Бүген бер матур апагыз белән күрешәсе бар. Үбешергә туры килмәгәе дип куркам... Хатын-кыз суган исен бер дә яратмый. Иң соңгы кәлимәнең егетлек абруен, бәясен күтәрү өчен әйтелгәнен тавышы басынкырак чыгудан ук сизенсәк тә, ышанган булып утырабыз. Тикшереп булмаган ялганнан барыбызга да рәхәт. Бер-ике дәкыйка узуга, Мәһдиев суганын да уртлый, салучы әйләнеп узмасын дип, буш савытын да суза. Аның өчен иң мөһиме - сенсация ясап, шаккатырып, андый мөмкинлеге булмаганнарны көнләштереп алу. Максатка ирешелде, хәзер үзеңне "кешечә" тотсаң да була. Әгәр дә сез, Мәһдиев өстәл тирәсендә утыручыларга уйланыр, көнләшер өчен бер җим ташлады да тынычланып калды, дип уйласагыз, бик нык ялгышасыз. Аның әле тагын җитдирәк "заготовкасы" барын сиземләп, көтебрәк утырабыз. Янә бер "әхлак" дәресе алабыз. "Югарочның" шкаф башына чираттагы үрелүен көтеп тора да яңа "үгетнәсыйхәтен" кызышкан колак-ларга сеңдерә башлый: - Хатыннан бер нәрсәне дә яшерергә ярамый, егетләр. Гел дөресен сөйләргә кирәк. Ялган барыбер бер килеп чыга ул. Бу хакыйкатькә мине бер танышым, кстати, халык депутаты ышандырды. Тынлык. Көтәбез. Ул, Альберт Яхин үрнәгендә, аны ирештер-гәндәй, кыска, "койрыгы" киселгән җөмләләр белән дәвам итә: - Теге танышым сөйли. Өйгә төнге уникеләрдә кайтам. Ишекне ачам. Керәм. Хатын тәрәзә төбендә. Йокламаган. Көткән. Кы-зыл җиләкләр төшерелгән халаттан, чырае сытык. Күзләре дым-лы. "Кая йөрисең төн ката? Борчылып утырам". Мин нәкъ булганча сөйләп бирәм. "Ак чәчле, зәңгәр күзле, озын сыйраклы марҗа килеп керде кулга. Тиз генә аерылышып булмады, хатын", - дим. Хуҗабикәм саплы тимер таба яисә үтүк күтәреп өстемә килер дип көткән абзагыз ни күрә?! Хатынның кабартмадай иреннәре, ихтыярларын җуеп, елмаеп, колак янына ук менеп киттеләр. "Чукынчык, ялганчы. Сиңа тагын! Карт исерекбаш миннән башка кемгә кирәк булсын! Әйдә, тизрәк чишен дә ят!" Нәкъ булганын түкми-чәчми сөйләгәндә, хатын беркайчан да ышанмады. Ә инде, төлке кебек койрык болгап, Шәймиевнең ярдәмчесе, профсоюз комитетыннан юрист, тикшерүче килгәние, дип шомарта башласаң, тотылуыңа йөз дә бер процент гарантия. Яныңа килеп иснәнә башлый. Чит ислемай исе килә, ди. Миннән васыять шул. Хатыныгызның исәнлеге турында кайгыртсагыз, тотыласыгыз килмәсә, ялан дөресен бәрегез! Бу - халык сайлап куйган иң югары оешма кешесе - депутат фикере, егетләр. Җир шарының барча гаиләле ирләре өчен "файдалы" бу киңәшне Мәһдиев танышыннан ишеткәнме, әллә, мәҗлестәш-ләренең бәхетле тормышка өметен уяту нияте белән, үзе уйлап чыгарганмы, хәзер кистереп әйтүе кыен, үзләреннән дә сорап булмый. Мондый әхлакый хикәятне сайлаучыларын алдау өчен үз ялганына үзе ышанган депутаттан да көтеп була, уйлап чыгарырга дигәндә, барон Мюнхаузенны да уздыра алган Мәһдиевнең үз иҗат җимешедер дип тә фаразларга мөмкин. Бигайбә. Мөхәммәт өчен иң мөһиме - очкын сүз, көтелмәгән мантыйк-лы җавап, яңа мәгънәви борылыш. Аның төртмәле шук теле, гадәти әйбердән көлкеле мәгънә табып (юмористик хикәяләренә, "Без - кырык беренче ел балалары"на һәм башка әсәрләренә җылылык, ышандыру көче иңдергән ироник караш), һәртөрле сорауга, алда күргәнебезчә, тиз җавап бирүе сокландыра иде. Ул һәр шәйдән кызык, ямь табып, тормышның авыр мизгелләрен бизәп яши белде. Утыз ел дәвамында студент халкы белән генә аралашып яшәү җитмәгән, алда әйтелгәнчә, М. Галиев, Ә. Гаффар, Р. Низами, Р. Зәйдулла, З. Хөснияр, Г. Морат, Л. Лерон кебек ул чорда әле яшь язучылар белән әвәрә килеп, киңәшеп, үртәшеп көн күрде. Ул тыныч, ипле, тук тормыш, комфорт яратса да, беркайчан да Татарстанның иң ерак почмагына укучылары белән очрашуга барудан баш тартмады. Әлбәттә инде, югарырак дәрәҗәле кешеләр җиңел машина белән алып килеп, хатыныннан аркасын кашытып озаттырып куеп, очрашудан соң кире өенә китереп куюларын яратты. М. Галиев, К. Кәримов, Г. Морат кебек юмористлар Мәһдиевнең "Волга" машинасының (ул чорда әле чит ил арбалары иң олы түрәләрдә генә иде) алгы утыргычына кунаклап, һава торышына карамыйча, тәрәзәне тутырып ачып, терсәкне чыгарып барырга яратуы турында тел чарладылар. Күрәсең, бөеклек белән сабыйлык, сиам игезәкләре шикелле, һәрдаим бергә йөриләрдер. Мөхәммәтнең мәзәкләргә мөнәсәбәте үзенчәлекле иде. Ул аларны тыңлый белсә дә, билдән түбән тозлыборычлыларын яратмый, хәтта читкәрәк китеп тора. Үзе сөйләгән мәзәкләре тормышчан, мәгънәле иде. Менә шундыйларының берничәсе истә дә калган. Халык белән шыгрым тулы трамвай бара. Чыгу ишегенә таба ышкыла-төртелә хәрәкәт иткән абзый алдында торган гре-надердай таза адәмнән: "Сез киләсе тукталышта төшәсезме?" - дип сорый. Тегесе: "Төшәм", - ди. "Ә сезнең алда торган егет тә чыгамы?" - "Ул да чыга, әлегә бу хакта үзе генә белми", - дигән җавап ала. Янә берсе: Америка резиденты белән очрашуга шпион килеп төшә. Ул, тиешле фатирны табып, ишеккә чылтыратып, "Космоска моннан җибәрәләрме?" дигән парольне әйтергә тиеш була. Әмма матур киенгән, ыспай гәүдәле шпион, өйнең катын бутап, башка фатирга эләгә. Аннан әзмәвердәй таза гәүдәле, кара майкалы ир килеп чыга. Тегенең, бөгелә-сыгыла: "Космоска моннан җибәрәләрме?" - дигән соравына: "Моннан теге дөньяга олактыралар, ә сезнең шпионыгыз бер этаж астарак яши", - ди. Өченчесе: советлар чорында бер ир Алманиядән "Абыегыз чукракланды, берни ишетми, байлыгын сиңа яздырды, килеп ал" дигән өметле телеграмма ала. Үзегез беләсез, ул заманда чит илгә, бигрәк тә мирас алуга чыгу өчен әллә ничә түрәдә булып, бер кочак кәгазьгә кул тамгасы салдырасы, иң авыры КГБ рөхсәтен алу була. Шунда утыручы җаваплы полковник иргә "акыллы" киңәшен бирә: "Абыеңның байлыгын СССРга күчерүне үтенеп хат яз, бездән генә алырсың, интегеп йөрмә". Безнең илдә фәлән проценттан артыгын алып булмасын яхшы белгән ир: "Иптәш полковник, телеграмманы дөрес аңламагансыз, ул бит ычкынмаган, чукракланган гына", - дип җавап бирә. Аралашучан, теләсә нинди катлау кешеләре белән уртак тел таба белүчән шәхес буларак, Мәһдиевнең аркадашлары, танышлары күп иде. Кешеләр аңа сусап, ихтыяҗ күреп яшәде. Мәгәр аның якын дуслары берничә кеше генә иде. Сүземез шулар хакында. "ӨЧ БАҺАДИР" ҺӘМ БЕР ТӘНКЫЙТЬЧЕ ТУРЫНДА РИВАЯТЬ Кешенең үз гомере буена тапкан иң зур табышы - тугрылыклы дуслары. К. Насыйри Әле дә яхшы хәтерлим, 1994 елда татар матбугатында таныл-ган фото остасы Мидхәт Шакирҗановның ифрат кызыклы бер рәсеме пәйда булды. Рус былина каһарманнарына охшатыпмы, әллә бездә дә хөрмәткә лаеклы олы шәхесләр бихисап, дип бәхәсләшепме төшерелгән рәсем берничә ел дәвамында Татарстан Язучылар берлегенең болын чаклы кабул итү бүлмәсенең диварында эленеп торды. Астына "Өч баһадир" дип язылган сурәттә ХХ гасырның икенче яртысы татар прозасының, бу сүзне авыз тутырып әйтәм, бөекләре төшерелгән иде: Гариф Ахунов, Аяз Гыйләҗев һәм Мөхәммәт Мәһдиев. Бу истәлекле рәсем язучыларның альбомнарында, аерым алганда, М. Мәһдиевнең "Кеше китә - җыры кала" җыентыгында да урын ала. Буйга дусларыннан калкурак, гәүдәгә тулырак Мәһдиев, нәкъ рус халык иҗаты узаманы Илья Муромец кебек, уң кулын маңгаена куеп, әдәби офыкны күзәтә. Язучылар берлегендә булганда, шул фотога карап, сокланып, булган бит сүз сәнгатебезнең илаһи затлары, дип уйланып кайтучы бер мин генә булмаганмындыр. Баһадирларыбыз үз вакыты белән берәм-берәм мәңгелеккә күчкәч, бу рәсемне кемдер, ошатмыйча, дивардан алдыртты. Аның хәзер кая икәнлеге дә билгесез. Ник туганыңа үкенәсең килмәсә, керән кебек ачы, яхшы пычак кебек үткен телле Аяз әкә исән чакта кагылып кара идең бу рәсемгә. "Үзе юкның - күзе юк" дигән шул халкыбыз. "Ни өчен нәкъ шул каләм ияләре сынга алынып, "Өч баһадир" дип аталганнар соң?" дигән сөальнең тууы да табигый. "Талантлы язучылар" дип кенә котылыр идең, татар прозасы бер чорда да талантларга кытлык кичермәде, җитмәсә әле, татар хатыннары башка милләтләргә Чыңгыз Айтматов кебек даһиларны бүләк итте. Үткән гасырның икенче яртысында гына да Г. Бәширов, Ф. Хөсни, М. Әмир, Ә. Еники, И. Гази, А. Расих, И. Салахов кебек өлкәннәр ышыгында Н. Фәттах, Х. Камалов, Р. Төхфәтуллин, Х. Сарьян, М. Хәбибуллин, Ә. Баянов кебек теләсә кайсы алга киткән әдәбиятның йөзенә кызыллык китермәслек сүз осталары күтәрелә. Соңгылар белән бер чорда яисә үкчәләренә басып килгән М. Әмирханов, З. Зәйнуллин, А. Хәлим, Ф. Бәйрәмова, Ф. Садриев, М. Маликова, Р. Мөхәммәдиев, Ә. Гадел, М. Галиев, Н. Гыйматдинова, Ә. Гаффар, К. Кәримов, Ф. Яруллин, Р. Низами, Н. Әхмәдиев, З. Хөснияр, Р. Зәйдулла, Г. Гыйльманов, Р. Галиул-лин һ. б. төрле буын сүз осталары хәзерге прозабызның горурлыгын тәшкил итәләр. Әдәбиятыбызны төптән тартып баручыларын гына саный китсәң дә, кулаяк бармаклары җитми, энҗе-мәрҗәннәрдәй җемелдәп үзләренә чакырып торган әсәр-ләрен уку рухыңны баета, татар халкының киләчәгенә өмет уята. Әле бит сүз сәнгатенең шигърият дигән илаһи төре, театр тоткан драматургиясе, вакыт-вакыт түрәләрне сискәндереп алган пуб-лицистикасы бар. Аларны да рәнҗетәсе килми. Шулай да рәсемгә өч язучыбыз дөрес сайлап алынган дип саныйм. Әдәби очрашуларда, кичәләрдә әлеге өч дусны - Г. Ахунов, М. Мәһдиев, А. Гыйләҗевне - бергә еш күрергә мөмкин иде. Бу - табигый. Талант һәрвакыт үз ишенә тартыла. Алтмышынчы еллардан алып бу өч сүз остасы татар прозасының, өлешчә драматургиясенең дә әйдәп баручы, йөзен билгеләүче язучылар буларак танылдылар. Ә инде И. Гази, М. Әмир, Г. Әпсәләмов, А. Расих, Ф. Хөсни кебек олы затларыбыз дөньяны ташлап кит-кәч, әдәбият дилбегәсе алар кулына күчә. Иҗатлары да, үзләре дә бер-берсенә охшамаган, әмма уртак максат, рухи бөеклеккә - омтылыш, милләтнең киләчәге өчен җан атып яшәү каләм ияләрен якынлаштыра. Үткән гасырның икенче яртысында татар әдәбиятында барган үзгәреш-яңарышлар, рухи дөньябызның яңа кыйтгаларына үтеп керүләр, татар милләтен үзаңлы, кабатланмас үзенчәлекле, ямьле һәм мәгърур сыгылмалы телле, шуңарга мәңге яшәргә лаеклы халык буларак миллилекнең фәлсәфи расланышы нәкъ менә алар иҗатында тулы гәүдәләнешен тапты. Социалистик реализм методы тантана иткән чорда тәнкыйди реализмны яңа югарылыкта "терелтүчеләр", җан өрүчеләр нәкъ менә шул каләмдәшләребез, бигрәк тә Аяз Гыйләҗев белән Мөхәммәт Мәһдиев булды. Алар кальбеннән өзелеп төшкән роман-хикәяләр, бәян-драмалар, публицистик, тәнкыйди әсәрләр, истәлекләр, вакыт узган саен, яңа сыйфатлары, беренче танышуда күзгә бәрелеп тормаган гүзәллекләре, икенче, өченче мәгънәви тирәнлекләре белән ачы-ла баралар. Бу өч затны бер рәсемгә туплаган икенче сәбәп - аларның ихласи дуслыклары, дидек. Халкыбызның йөзек кашларыдай йөртелергә лаеклы ошбу шәхесләребез бер-берсенә таләпчән, иҗатларына нисбәтән кырыс та була белгән аркадашлар иде. Ягъни әлеге якынлыкның нигезендә әдәбият үсеше өчен җаваплылык, рухи теләктәшлек ятса да, алар, буш ләббәйкә яудыру дәрәҗәсенә төшмичә, һәр яңа әсәргә (шул исәптән үз иҗат җимешләренә нисбәтән дә), сыйфатына карап, бәя бирергә тырыштылар. Миңа алар өчесе бергә туры килгән очракларда юлдаш булгаларга туры килде. Бу хакта язып чыкканым да булды. Гадәти, шул ук вакытта мәгънәле, дустанә һәм кинаяле сөйләшүләр, башкалар өчен сәеррәк тоелырга мөмкин булган төрттерүләр. Аларны якыннан белмәгән кеше берни аңламый. Менә алар, җилкәләрен "чәкештереп", мәҗлестә утыралар. - Гарифҗан, бер пирог кисәген алып бирче, сиңа тарелка якын. - Шаяртма, парин, анысы минем өчен артык зур. Хәзрәт малаена - Мәһдигә калдыр. Мөхәммәт ишетеп ала. - Егетләр, мин язучылар арасында иң аз ашаучы. Халык белә. Гариф, мине кочкан булып, пиджакка кулларыңны сылама әле, зинһар. Аларны районга чакыралар. Дирижёр - Ахунов. Дусларына телефон аша ым сала: - Сабага дәшәләр. Әллә, чыгып, укучылар белән аралашып алабызмы? - Шәһидә сине җибәрәме соң, Гарифҗан? - Син, абзый, Нәкыяң белән сөйләш, Шәһидә апагызны көй-ләүне-җайлауны үз өстемә алам. Бер-ике көн салпы ягына салам кыстырсаң, юлга бер коньяк та төреп тыгар әле. Минем Шәһидә алай кысмырлардан түгел. - Анысы ук булмас, парин, шыттырма! - Аяз, "Яра" повестеңны сөреп чыктым. Мавыгып китеп, сәгать икедә генә ятылган. Яхшы әсәр язгансың, рәхмәт. Миңа "Өч аршын җир"ең күбрәк ошый. Монысына психологик эчтәлек җитеп бетмиме шунда, әллә мифологик фикерләүгә өстенлек бирәсеңме, өздереп әйтә алмыйм. - Парин, син дә хаклысың, һәр елны бер үк дәрәҗәдәге әсәр биреп булмый икән. Мәһди каядыр ашыга. Язып бетерәсе әйбере бардыр әле. Һәр елны бер повесть йә роман биреп бара. Берсеннән-берсе затлы әсәрләр. - Син, Аяз, Мәһдине тоташ мәдхиягә чумдырып аздырма. Аңа да әйтәсе теләкләрем бар. Үзара очрашканда, төрттерү, үртәшү-көлешү, сүз белән чеметеп алу җитәрлек була иде. Усал, үткен телле А. Гыйләҗев: - Мөхәммәт, дөресен әйт әле, синең әтиең, урыны оҗмах түрендә булсын, чыннан да мулла идеме? Тегесе, мәкерне аңламыйча: - Ни өчен сорыйсың? Шикләнергә нигез бармы әллә? - Бар шул, парин. Характерың йомшаграк. Мәзин малаена охшабрак торасың. - Мин сезнең белән генә шулай, кырыс таләпчәнлегем турында студентларымнан сора, - дигән җавап белән генә дусты Аяздан котылып булмасын чамалаган Мөхәммәт ва-банк бара: - Мин бит явызлыкка Караганда шахтасында өйрәнеп кайтмадым. Мин - куркытылган нәсел баласы. Шуннан соң инде икәүләшеп Ахуновка "күчәләр". - Гариф, син ар телен беләсеңме? - ди Аяз әкә. - Белмим. Миңа удмурт теле ни пычагыма кирәк. - Әдәбиятларының классигы булып түрдә генә утырыр идең, - дип өсти Мөхәммәт. - Килеш-килбәтең, йөреш-гадәтең белән син койган да куйган удмурт инде, - ди "Өч аршын җир" авторы. - Ярый, күпсенмәгез. Бөек татар әдәбияты классигы булып йөрим әле, - ди Ахунов, сүзгә кесәгә кереп тормыйча. Таныш-белешләре, якыннары күп булса да, ахыргача ачылып китә, серләрен уртаклаша торган дуслары күп түгел иде "өч баһадир"ның, талант талантка тартылу өстенә рухи якынлык та аларны берләштерә. Ә инде әдәби мәйданда алар рухына туры килмәгән, тәртәгә тибә торган берәр зат килеп чыкса (мәсәлән, Ф. Мусин А. Гыйләҗев әсәрләренә берьяклырак бәя бирде), "тегене" урынына утыртуда бердәмлек үрнәге күрсәтә белделәр. М. Мәһдиевнең иҗат юнәлешен иң тирән аңлап, татар сүз сәнгатенә алып килгән яңачалыгын ачкан мәкаләләр А. Гыйләҗев ("Сайланып чыккан сүзләр") һәм Г. Ахунов ("Авыл пәйгамбәре") каләмнәреннән төште. Прозабыз баһадирларын якынлаштырган, анысы инде үзләреннән тормаган тагын бер тарихи сәбәп бар иде. Өчесе дә тоталитар режим камчысын, изүен татыган шәхесләр. Ачлыктан үлем хәленә җиткән гаиләсен саклап калу өчен бер күтәрәм бәрәңге урлап, Гариф Ахунов төрмәдә утырып чыга. Үз башыннан узган хәлләрне тасвирлаган "Йәгез, бер дога!" авторы кызлар култыклап йөрисе биш елын Караганда якларында уздыруга мәҗбүр ителә. Мөхәммәтне "халык дошманы" баласы исеме гомер буена диярлек эзәрлекли. Миңа алар белән 1994 елның көзендә Питрәч районының Күн авылында еллык урып-җыюны тәмамлау бәйрәмендә катнашырга насыйп булды. Көннең бик яңгырлы, салкынча булуына карамас-тан, олуг затларыбыз белән аралашу үзе бер бәхет иде. Бу сәфәр турында "Өлкәннәр" исемле язмамны да бастырган идем. Шуннан соң унбиш елга якын вакыт узган булса да, кире кайтарып булмаслык ул көннәр һаман күз алдында. Ник дип әле шул очрашу-аралашу вакытында игътибарлырак булынмаган, яшәешебез кыйбласы, татар милләтенең кабатланмас үзенчәлекләре, әдәби барышыбызга, аның аерым шәхесләренә бәяләре турында сораштырмадым икән, дип үкенеп утырган чакларым аз булмады. Инде өчесе дә оҗмах кошлары. Мөхәммәт 1995 елда кинәт китеп барды. Кешенең гомере, халык җырындагыча әйтсәк, һай, бик кыс-ка шул. Әнә козгыннарның ике йөз илле ел яшәгәннәре дә бар, диләр. Әле шул кыска гына тормыш аралыгында Ходай Тәгалә адәм баласына бихисап сынаулар җибәрә. Мин бу шәхесләрнең өчесе белән дә, булсын "Казан утлары"ның редколлегия утырышында, булсын кабул итү коллегиясендә, гел аралашып, фикерләшеп яшәдем. Рәсми сөйләшүләр беткәч тә, гадәттә, өч дус өйләренә ашыкмыйлар. Гариф абый кемгәдер телефоннан чылтырата, Аяз Гыйләҗев бүлмәдәге китапларның тышлыгын өйрәнә, Мөхәммәт, бүреген угалап, кара кыска мутон тунының кесәсенә кулын тыгып, тәрәзәдән карап торган булып, баш мөхәррир Равил Фәйзуллиннан тәкъдим көтә. - Абзыйлар, ашыкмагыз әле! Берәр чынаяк чәй эчеп алырбыз. Сөйләшеп тә бетермәдек кебек әле. Бүлмә хуҗасының ымын көткән "абзыйлар" шул мизгелдә үк, туарылып китеп, портфельләренә үреләләр. Тиз арада өстәл шоколад, чикләвек, су, коньяк ише ир-ат ризыгы белән бизәлә. Бүлмә хуҗасын кара ялтыравык өстәленең чиста калуы борчый, аңа тап төшеп, матурлыгы бозылмасын! Ник дисәң, редколлегия әгъзалары, аңа газиз терсәкләрен терәп куеп, татар әдәбиятының сыйфатын, киләчәген билгелиләр. Һәркайсыбызның алдына кәгазь, плакат, үткән елгы календарь ише әйберләр җәелә. Аз-маз капкалап, тамак кытыгын бастырып алганнан соң, китә протоколсыз аралашу, сөйләшү; фикер алышуның киңлеге галәм чикләренә дә сыймас дәрәҗәгә җитә. Шул чорда вак-төяк күренгән сөйләшүләр, бер-берсенә теләк теләүләрдән алган тәэсирләр озак саклана, истәлек булып күңелдә яши. Шул мизгелдә әйтелгән фикерләр мәңгегә күңелдә калыр дип инансаң да, кеше хәтере бар нәрсәне саклый алмый шул. Язын мәңге яшелләнеп торырдай яфраклар көзен шыбырдап коелган шикелле, бик мәгънәле сүзләр, фикерләр дә хәтердән төшеп кала икән. Сүзне, гадәттә, әүвәл рәсми кеше буларак, соңрак "йогып" калган гадәт буенча, "мин болайрак уйлыйм" дип, Гариф абый башлап җибәрә, Мөхәммәт белән мин дәвам иттерәбез, аннан инде дилбегәне кулына алып, авызыннан саесканны Аяз абый очыра, сүзне "Өч аршын җир", "Җомга көн, кич белән...", "Яра", "Әтәч менгән читәнгә" кебек укыла торган әсәрләренең туу, язылу, басылу, бәя алу тарихыннан башлап яшь чактагы егетлекләренә чаклы барып җитә. Сөйләүченең, берәр чәркә капкач, арттырып, камырга чүпрәне өсти торып, күпертеп сөйләргә яратканын барыбыз да яхшы беләбез, шуңа күрә аның берише бәяннарын халык иҗаты үрнәге кебек кабул итеп, елмаеп-көлеп, "алай ук булмагандыр", "бераз арттырасыңдыр" кебек шик белдергәндәй, башларны селкеп, нотыкчыны кыздырып, канына тоз сибеп утырабыз. Арабызда барыбыздан да, миннән дә яшь, Иделне аркылыга йөзеп чыккан, шигыренә дә, яшәешенә дә узышчы холкы салынган Равилнең утырганын онытабыз. "Әйдәгез, теләгәнчә шыттырыгыз, абзыйлар, бу өстәл янында демократия", - ди иде кебек аның күз уйнатуы. Күпертүләр гиперболага юл бирә башлагач, аның да тәкате корый. - Аяз абый, бер үк вакытта өч гүзәл кыз артымнан бәйләнеп йөрде, дип арттырасыңдыр инде?! Сөйләүче, бүлмә хуҗасының сүзен бүлдерүенә исе китмичә, борын очына якынлашып килгән күзлеген күтәребрәк куя: - Соң, парин, без монда ни өчен җыелдык соң? Бераз өстәп күңелне күтәрмәгәч тә. Бу хәл минем белән булмаса, берәр каһарманым шундый бәхеткә тарыган булырга мөмкин. Шул рәвешле, елына бер яки ике була торган мондый очрашуларның "гаепле" кешесе талантларны таный, өлкәннәрне олылый белгән күренекле шагыйрь, "Казан утлары"ның баш мөхәррире Равил Фәйзуллин дигән идек. Аяз әкәнең сөйләшүләр-гә юнәлеш бирүчән теле, Мәһдиевнең йомшакка утырткан булып катыга төшерүе, Ахуновның урыныннан сикереп торып, як-якка сибелгән чәчләрен тәртипкә чакырып чәчрәп чыгуы бүгенгедәй күз алдында. Шул очрашулар барышында бер-беребезне аңлап, күктән эзләгәнне җирдән таптык. Тыштан караганда, безнең арада уртак нокталар да юк кебек. Равилнең бөтен барлыгын "шигырь җене" биләгән, мин шагыйрьләр иҗаты белән мәш киләм, публицистика белән шөгыльләнәм, алар исә татар прозасының умыртка баганасын тәшкил итәләр. Мәгәр тиздән барыбызны якынлаштырган уртак мәүзугъларның шактый булуы ачыклана. Рус зыялыларының "литературные посиделки", "телешевские среды", ХХ йөз башында "Шәрык клубы"ндагы очрашуларны (халык әдәбияты турындагы нәзари-гамәли чыгышын Тукай шунда ясаган) хәтерләтеп тора иде безнең күрешүләр, рәсми статуска дәгъва итмәсә дә. Көнлектә, редколлегия утырышында алынган киеренкелектән котылгач, дивар буена тезелгән урындыкларга ук күчеп утырып, иҗади бәхәсләргә кереп китә торган идек. Иҗат кешесенең кәеф сихәтләре каләм җимеше матбугатта басылып чыгып, җәмәгатьчелекнең бәясенә, ничек кабул ителүе-нә, дөрес аңлауларына бәйле. Мин аларның әсәрләрен тәнкыйть күтәреп алган чорда, күтәренке күңелле чакларында күрдем. Сирәк булса да шатлыклары кителгән чаклары да булгалады. Үзләре арабызда яшәгән чорда прозабызның горурлыгы саналган язучыларыбызның әсәрләре дә гел "ура"га кабул ителмәде. Һәр чорда үзгәрә торган, татарча тәгаен тәрҗемәсе табылмаган "конъюнктура" аларны да читләтеп үтмәде. Демократия җилләре исеп, фикер иреге чоры килгәч, Г. Ахунов иҗаты тирәсендә дә бәхәсләр булып алды. Әдәбият дөньясында бу табигый хәл. Сүз сәнгате фикер төрлелегеннән башка- яши дә, үсә дә алмый. Язучылар оешмасы коридорында, төрле редакцияләрдә, үзара аралашуларда мондыйрак сораулар ише-телгәләде: "Кара алтын табучылар турында, аларның хезмәтен романтик бөеклеккә күтәреп, болай ук илһамланып "Хәзинә", "Хуҗалар" кебек романнарны язу кирәк булдымы икән?", "Идел кызы" романы исемен аклыймы?", "Аның каһарманы мондый яңгыравык атамага лаекмы?". Төрле суларны айкаган, көфер фикерләрне чайкаган дулкыннар ярларына кайтып, аек акыл өстенлек ала башлагач, мондый сорауларны бирүчеләр азайды. Гариф Ахуновның тирән уйлар, җитлеккән тойгы-кичерешләр белән иҗат ителгән әсәрләренең алга карап, замана сулышын тоеп язылган икәнлеге вакыт чигенгән саен тулырак ачыла бара. Һәр әдәби әсәрнең үз вакыты, үз сәгате була. Әйтик, бүген Мирсәет Ардуанов турында да, нефть чыгаручылар хакында да Ахунов әсәрләрендәгечә язып булмый. Хәзергәчә яшәсә, әлеге хәлләр, вакыйгалар, батырлыклар турында Гариф абый да башкачарак бәян итәр иде. Ләкин сәнгатьчә югарылыкта иҗат ителгән әсәр, үзәккә алынган вакыйгаларга караш, мөнәсәбәт, кыйбла үзгәрү белән, үзенең кыйммәтен югалтмый. Һәр чор әдәби әсәрне үзенең сәнгатьчә әзерлегеннән, иҗтимагый ихтыяҗыннан, сәяси тоемыннан чыгып бәяләргә тиеш. Әдәбиятның үзенчәлеге дә шуннан гыйбарәт. Татарстан нефте гөрләп аккан чорда олы каһарманнар, фидакяр шәхесләр туа; тетрәнүләр, шатлыклар, фаҗигаләр, бәхетләр - һәммәсе аяк астында. Күпмедер вакыт узганнан соң, ул чорда- яшәгән кешеләрнең батырлыгы урынсыз, үзләрен аямыйча эшкә бирелүләре елмаю уятыр, булсын дип үрсәләнүләре көлке тудырыр. Ләкин укучы үзен шул чорга куя белергә тиеш. Әйтик, Г. Ибраһимов белән Г. Исхакыйның гасыр башында язылган әсәр-ләрендә, хәзерге яшәешебез белән чагыштырганда, сәерлекләр азмыни? Зыя хәзрәтнең мунчада скрипка уйнаулары, ирнең өч хатын берлә интегүләре сәер, гаҗәеп түгелмени? Мәсьәләгә икенче яктан килик. Берзаман кара алтын катламнары суырылып бетәр, табигатьнең кояш җылысы, ай нуры, битум кебек байлыкларын эшкә җиккән адәм балалары Татарстан нефте, шул чорда яшәгән ихласи һәм дуамал кешеләр турында мәгълүматны әлеге китаплардан гына алыр. Татарстан нефте, башка мөстәкыйль илләрдәге кебек, төп халыкка әллә ни бәхет алып килмәде, тирә-юньне пычратты, табигатьне начар якка үзгәртте, дип әйтүчеләр табылыр. Бу сүзләрдә хаклык барын таныган хәлдә, шуны искәртәсе килә: юллар төзелде, яңа калалар күтәрелде һәм кемнәрдер (шул эш белән шөгыльләнүчеләр) нефть акчаларының рәхәтен бик яхшы татыды, нишлисең, Ходай Тәгалә адәм балаларын тигез яратмаган шул. Ә "Хәзинә", "Хуҗалар" һәм "Идел кызы" романнары - әдәбият тарихында калачак әсәрләр. Соңгы романның төп каһарманнарыннан берсе шактый үзенчәлекле, кабатланмас шәхес булып чыкты. Сүз Габбас мулла хакында бара. Ясалма күннән эшләнгән кара кепкасын бастырып кигән Гариф абыйның җыйнак гәүдәсе офыкта күренүгә, язучылар йорты тирәсендәге берсе, сүзне башкалар авызыннан тартып алып, хәбәр бирә: - Җәмәгать, шауламагыз! Габбас мулла килә. Шул кушамат Ахуновка чәер кебек ябышты. Чөнки Габбас мулла, "Идел кызы"ның бер герое гына булмыйча, Гариф Ахунов прозасының ачышларыннан берсе иде. Язучы еш кына әдәбият тарихына бер әсәре, бер образы белән кереп кала. Гариф абый каләменнән төшкән башка характерларны да кимсетмәстән, Габбас мулла образының үзенчәлекле, кабатланмас кеше булуын искәртәсе килә. Ул үз сыйныфы кысаларына, кабул ителгән, күнегелгән күзаллауларга, кагыйдәләргә сыешып бетмәгән хәзрәт булып чыкты. Татар әдәбиятында, бигрәк тә динсез совет чорында, руханиларны артта калган, томана, үз мәнфәгатьләреннән башканы белмәгән, еш кына җенси азгын комик затлар, шымчылар итеп сурәтләү модага кергән иде. Без шул гадәткә, дөресрәге, гадәтсезлеккә күнеккән идек инде. Дин әһеле милләтне артка сөйрәүче, мәдәниятне санга сукмаучы, ач күзле булырга тиеш. Аның бар кайгысы - корсак тутыру. Гариф абый каләме тудырган Габбас мулла бөтенләй башка калыпта сугылган. Ул, дин хезмәтчеләренә мөнәсәбәтне үзгәртеп, офыгыбызны киңәйтеп җибәрде. Габбас хәзрәт дөньяга карашы, үзен тотуы, хакимият даирәләренә мөнәсәбәте белән әзер кысаларга сыймый, еш кына үз сыйныфында кабул ителгән кагыйдәтәртипләрне боза, чыгымчы ат кебек, тәртәне ватып-җимереп чыга. Аңа җәмгыятьнең катгый кануннары тар: яңа хакимият шартларына җайлаша алмыйча бәргәләнә, өзгәләнә. Ул баш иеп, мескен кеше булып, һәрнәрсә белән килешеп яшәргә теләми, аның гыйсъян йөрәге, тынгысыз җаны ирек, мөстәкыйльлек таләп итә. Әлбәттә инде, кешене почмакка куып керткән, тулы буйсынуны таләп иткән совет җәмгыяте, шул исәптән якын кешеләре андый бунтарь, үзсүзле, үзфикерле кешене кабул итмиләр, аны рәнҗетәләр, җәберлиләр. Җәмгыять белән башимәс, гыйсъян шәхес арасындагы кон-фликтның кем файдасына хәл ителәчәге мәгълүм иде. Шәхес ватыла, сытыла, имгәтелә, юкка чыгарыла. Башка мохиттән булса да, совет җәмгыяте өчен җайсыз кешене Б. Пастернак доктор Живаго образында тудырды, шул әсәре ("Доктор Живаго") өчен, акчасын алып, рәхәтен күрмәсә дә, әдәбият өлкәсендәге Нобель исемендәге Халыкара бүләккә лаек булды. Габбас мулла образына Г. Ахунов җир йөзендәге тәртип, шәхес иреге, уйлы кеше белән өстән көчләп тагылган кануннар, кыскасы, җәмгыять белән аның бер әгъзасы арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр турындагы фәлсәфәсен салган дигән тойгы-хис кала. Шигърияткә гашыйк, үзе дә иҗатка хирыс Живаго образында тәнкыйтьчеләр Борис Пастернакның үзе белән уртак чалымнар тапсалар, ни өчен Габбас мулла образына Гариф абый күңеле тирәнлегендә йөрткән кайбер "көфер" фикерләрен салмаска тиеш иде. Бәлки, Гариф ага үзе дә Габбас мулла кыйбласында торып, аның белән килешеп, хәтта үзенең җәмгыятькә мөнәсәбәтен, сәясәтне бәяләвен каһарманына йөкләгәндер, үз уй-хисләрен аның авызына, язмышына салгандыр. Әдәбият дөньясы андый хәлләрне күпләп белә. "Ерак сәфәрләрдән" кайтып, гаилә корып, дөнья барышын үзгәрәк бәяләү сәләте ачылган А. Гыйләҗев социалистик реализм методы кысаларына сыймаган (икенче яктан яңа методны "шыпырт" кына таркату эшенә Ә. Еники керешә - "Саз чәчәге", 1955; "Рәшә", 1962), дөресрәге, тәнкыйди реализмны яңа эчтәлек, мәгънә, сурәтләү алымнары белән баеткан "Өч аршын җир" (1962) повестен иҗат итә. А. Гыйләҗевне колхозлашу елларын караңгы төсләрдә, димәк ки, совет чынбарлыгын бозып, берьяклы сурәтләүдә, адәм баласы фани дөньяда нинди генә байлыкка, дәрәҗәгә ия булмасын, аңа ахыр чиктә өч аршын җир җитә, дигән фикердә үлем фәлсәфәсен, фатальлекне алга сөрүдә гаеплиләр (К. Фасеев). Тәнкыйтьнең ачысын-төчесен шактый татып, үзен дөрес аңламаулары өчен гарьләнгән А. Гыйләҗев, кабихләрнең күзенә чалынмау хәерлерәк булыр, дип, арткы рәтнең почмагында посыбрак утыруны мәгъкульрәк күрә, үз сәгате сукканны көтебрәк яши, яңа әсәрләр иҗат итә, балалар үстерә. Борынгылар, дөнья куласа, бер әйләнә, бер баса, дип, юкка гына әйтмәгәннәрдер. Үткән гасырның соңгы чирегендә демок-ратия җилләре исеп, мәңгелек саналган кыйммәтләр бәяләрен югалтып, дөньяга, шул исәптән әдәбият үсешенә үзгәрәк күз-лектән карау вакыты суга. Совет чорын, җитәкчеләрен мактауга багышланган, йөзек кашы кебек кадерләп йөртелгән әсәрләр әйләнеп торган көпчәктән төшеп калган тиен хәлендә калалар. Каһәрләнгән, типкәләп йөртелгән иҗат җимешләре, киресенчә, яңа, күп очракта дөресрәк бәяләрен алалар. Аерым алганда, кеше мәңгелеккә кереп ятарга тиешле өч аршын җирне олылаган, дип, берьяклы бәяләнә килгән "Өч аршын җир" ХХ гасыр татар прозасының казанышы, әдәбиятның яңа үсеш юлларын барлаган энҗесе дип табылды. Үз хакыйкатенә инанган, дөреслекнең ахыр җиңәсенә ышанган А. Гыйләҗев үзен соңарган ләббәйкәләргә, мактауларга исе китмәгәндәй тотса да, алдагы рәткәрәк күчеп утырды, озак еллар дәвамында Язучылар берлегенә кабул итү коллегиясенең рәисе вазифасын башкарды. "Өч баһадир" минем күңелемдә бер мизгелгә дә онытылмас затлар, иҗат олимпының түренә күтәрелгән каләм осталары, тормыш ияләре булып яшәүләрен дәвам итәләр. Дөнья барышының даими алышынып, үзгәреп торган матавыкларына, сөенечне куа килгән көенечләренә баш бирмичә, үз шәхси тормышларын, иҗатларын татар халкы язмышы белән үреп бирү сәләтенә ия шәхесләр, барына мәэмүн-канәгать булып, ясалма мөнәсәбәтне араларына кертмичә яшәү үрнәге калдырып киттеләр. Өчесе дә бары бер тәнкыйтьчене генә танып, аны гадел һәм әдәби әсәрнең эчтәлеген сөйләүгә караганда, эчке яңгырашын, теленең матурлыгын бәяли белә дип санадылар. Ул шул чорның бердәнбер (ул заманда, нигездә, рус телендә язган Р. Мостафинны санамаганда) профессиональ тәнкыйтьчесе, югары зәвыклы, мәкаләләрен әдәби әсәр дәрәҗәсенә күтәрә алган Фарваз Миңнуллин иде. Мактау сүзен азау тешен суырып, авызын кыйшайтып, дегетен тамызып кына чыгарса да, аны хөрмәт итәләр, фикеренә колак салалар, табигать баласы, ихласи җан Фарвазга ни әйтсә дә, ничек бәяләсә дә килешә. "Бу әсәрең йомшак, каһарманыңның үзенә хас билгесе табылмаган", - дип ычкындырганда да, аңа үпкә белдереп, табын яныннан торып китүче булмады. Фикерен үзләренә өздереп әйтсә дә, вак-төякне матбугатка чыгармады. Мәһдиевнең колхоз тормышына багышланган "Мәңгелек яз" романының әле генә машинкадан чыккан вариантын Фарваз- үзе дә җентекләп укыды, бәяләмә өчен (Татарстан китап нәш-риятында эшли иде) миңа да бирде. Якын дустыбыз булса да, Мөхәммәткә романның буш сурәтләүләр, диалоглар исәбенә озынгарак китүен, колхоз рәисен артык бизәп күрсәтүен, юк конфликтны бар итеп, аны ясалма тизлек белән чишүен искәрттек, башка сюжет чатаклыкларына игътибар иттек. Ният-мак-сатыбыз изге иде: Мәһдиев кыска җөмләдә төгәлләнгән фикер әйтә алган, дөньяны ироник бәяли белгән югары кимәлле сүз остасы итеп таныткан әсәрләре үрендә калырга тиеш. Фарвазның телдән әйткән фикерен тыңлап, минем язмамны карап чыккач, авторыбыз, аркасын туры тотып, озынча тар бүлмәнең ишеге белән түре арасында йөреп алгач, горурлыгын җиңеп (без кем дә ул кемсә), тәнкыйтьне өлешчә кабул итеп, чынында әсәрен шактый кыскартып, үзгәртеп бастырды. Колхоз рәисләренә мөкиббән китеп, аларны җирнең кендеге итеп сурәтләгән кайбер прозаикларыбыз әсәрләре белән чагыштырганда "шедевр" бул-са да, минемчә, "Мәңгелек яз" - Мәһдиев мирасының иң йомшак әсәре. Язучылык шөһрәтенең югары үренә күтәрелә килгән Мәһдиев безнең белән килешкәндәй булса да, матбугатта романын яклап, үзенең дөреслеген исбатлап чыгарга булды. "Актаныш районы "Чишмә" колхозы рәисе Ясәви агай "сөйләгәннәрнең йөздән берен генә файдаланып", мин "Мәңгелек яз" дигән роман яздым. Нигәдер әдәбиятчылар (Ф. Миңнуллин белән Т. Галиуллинны күз-дә тота дип уйлыйм. Тәрбияле кеше буларак әйтми. - Т. Г.) минем бу әсәремне кабул итмәделәр. Кайберәүләр "Мәһдиев колхоз тормышын белми, төп героеның гаилә, шәхси дөньясында гына казына" дип язып та чыктылар (Г. Ахунов, мәсәлән, мәшһүр колхоз рәисе Фәйзи Галиев фикерен китереп, "Казан утлары"нда шулай язды)". Язучының иҗат җимеше үзенә баласы кебек якын була. М. Мәһдиев тә әсәрен аклау юлын сайлый. "Болар хаклы, әйе, мин бүгенге агротехниканы, ветеринария, селекцияне, механизацияне белмим, комбайннарның маркасын аермыйм. Ләкин бит врачлар турында роман язучылар да медицинаны белмиләр. Әдәбият бит - кеше турындагы фән (курсив аныкы. - Т. Г.)". Автор бу очракта аңлы рәвештә укучыны читкә алып китә. Берәү дә аңардан югарыда санаган фәннәрне белүне таләп итми. Сүз конфликтның ясалма булуы, социалистик реализм схемасы буенча бик тиз хәл ителүе, колхоз тормышын, бигрәк тә рәисен бизәп сурәтләү һәм акланмаган озынлык турында бара. Ниһаять, алдынгы кеше турында заказ белән язылган берәр әсәрнең уңышлы чыкканын хәтерләмим. Гомерләре прототип гомереннән озын булмый. Мәһдиев әсәре генә гомуми чыгармадан искәрмә була алмый. Мәһдиевнең "классик сюжет" кора белмәвенә, дөресрәге, кирәк санамавына күпләр игътибар итә. Ф. Яруллин истәлекләрендә болай дип теркәп куйган (1984, 7 июль): "Казан утлары"ның 6 санын укып чыктым. М. Мәһдиевнең "Мәңгелек яз" романы ике санда килде. Искитәрлек түгел. Теле шәп. Ләкин әсәрләрен бер сюжетка кора белми. Ахырыннан укысаң да барыбер. Сюжетсыз, конфликтсыз әсәр әсәр түгел инде ул. Автор әйтерсең укучы алдында бер зур агачны тотып юна башлый. Ахырга таба ул агачтан йомычкадан башка берни дә калмый. Әсәр башындагы геройларны онытып, башка персонажларга күчә. Теленең җорлыгы, халыкчанлыгы укучыны тотып тора. Бәлки, сюжетсыз әсәрләр дә кирәктер. Халык укый бит... Бу жанрны төрләндерүнең бер ысулыдыр, бәлки" (Казан утлары. - 2011. - № 9). Мәһдиевне "сюжетсызлыкта" гаепләп, тәҗрибәле язучы соңгы җөмләсе белән "Мәңгелек яз" авторын да, гомумән, соңгы елларда вакыйга җебенә ябышып ятудан бигрәк, кешенең психологик халәтен, рухи эзләнүләрен сурәтләүгә, мохит белән катлаулы бәйләнешләренә, аң төпкелендә яткан бәргәләнү-сызлануларга өстенлек биргән прозада барган "төрләндерүгә" омтылышны аклый да куя. Фәнни яктан бәяләгәндә, "Торналар төшкән җирдә", "Бәхилләшү" кебек иҗат җимешләре белән чагыштырганда, "Мәңгелек яз" - Мәһдиевнең "сюжетлы", үзәк каһарманлы романы. Классик кануннарга җавап биргән әсәрләрне "таркаулыкта" гаепләү очраклары да бар бит әле. Мәктәп дәреслекләренә кергән язучыларны пәйгамбәр дәрәҗәсенә күтәреп йөри, әсәрләренә тел-теш тидерүне, тәнкыйтьне күз алдына да китерә алмый, булса, аны изге кое суын пычраткандай кабул итә идек китап сүзенә ышанып яшәгән чорда. "Хождение по мукам", "Пётр I" кебек төгәл эпик вакыйгалы, анык сюжетлы романнар авторы Алексей Толстой бер мәкаләсендә "Анна Каренина" романының төзелешенә каты бәрелә. Янәсе, Л. Толстой әсәренең бүлекчәләрен, карта бутаган шикелле, урыннарын алыштырып укысаң да, берни югалтмыйсың, мәгънәсе дә, яңгырашы да шул ук кала. Әдәби кануннарга тәгаен җавап бирү яссылыгыннан гына килеп бәяләгәндә, А. Толстой, әлбәттә, хаклы. Шул ук вакытта Лев Толстойның бөеклеге әсәрен тормышның үзе шикелле каршылыклы катлаулылыгында, сикәлтәле итеп сурәтли, төп игътибарын җан диалектикасын ачу алымнарын төрләндерүгә юнәлтүендә түгелме соң? Мәһдиевнең, чәчәктән чәчәккә сикергән бал корты кебек, бер вакыйганы бәян итүне төгәлләмичә икенчесенә күчүе, бер каһарманының "эшен бетермичә" икенчесе белән мавыгып китүе аның ачышы, заман таләбе түгелме? Дөньяны бу рәвешле сурәтләүнең дә яшәргә тиешлеген, иҗат иреге дигән төшенчәгә җавап бирүен Мәһдиев иҗатына, өслүбенә мөкиббән китеп яшәгән шактый укымышлы, төрле һөнәр укучылар фикере дә раслый. Байтак кешеләрдән (мәсәлән, "Корстон" сәүдә һәм күңел ачу үзәге генераль директоры Рәис Мөбарәкҗанов, Казан аграр университеты ректоры Җәүдәт Фәйзрахманов, элеккеге мәгариф министры урынбасары Гаднан Садриев һ. б.) мондыйрак сүзне ишеткәнем бар: эч пошканда, үзеңне кая куярга белмичә бәргәләнгәндә, Мәһдиев томын кулыңа алып, теләсә кайсы битен күз йомып ачып, берни-чә җөмләсен укуга, бик эссе көнне салкын су белән коенгандай, иркенәеп, сихәтләнеп, "яңа дөньяда" яшәп алгандай уңайланып китәсең. Димәк, бу мизгелдә адәм баласына сюжетың да, төгәллән-гән вакыйгаң да кирәк түгел. Аны Мәһдиевнең сүзе, җөмләсе, шулар аша күңелен әсир иткән моңы, сагышы, фәлсәфәсе, табигатькә мәҗүсиләрчә табынуы, тормышны бизәмичә, иннек-кершән якмыйча сурәтләве, нечкә күзәтүе - "йомычкасы", милләтнең бәхетле киләчәгенә ышануы әсир итә. Бу инде югары поэзия дигән сүз. Шигырьнең шул чордагы хисси халәтеңә туры килгәнен генә табып укыйсың ич. Кайсы вакыт сайлап, эзләнеп тормыйча... Мәһдиев феноменын ачу, әдәбият һәм кешелек кануннары буенча шәрехләү киләчәк эше дип саныйм. Аның иҗатына иң гадел бәяне вакыт галиҗәнаплары бирер. Кеше - цивилизация тоткыны - табигатьтән, табигый яшәештән ераклашкан саен, күңел тыпырчынуын бастыру "даруын" Мәһдиев һәм башка элгәрләребезнең әсәрләреннән эзләр дип уйлыйм. Мондый фаразга нигез җитәрлек. Читкәрәк китүем өчен укучыдан гафу үтенеп, янәдән Фарваз Миңнуллинга әйләнеп кайтыйк. Якташы Ф. Миңнуллинны, әсәрләренә тәнкыйть сүзе белән кагылса да, ни кыйланса да кыйлансын, тик еламасын гына дигәндәй, Мәһдиев гафу итә. Фарваз үзенә булган җылы мөнәсәбәттән, биләгән урыннарыннан кирәгеннән арттырыбрак та файдалана иде бугай вакыты белән. Гадәттә, тәнкыйтьче төрттереп, җанга тиярлек сүз әйтүгә әзерләнгәнен авыз, бит торышын үзгәртүдән, ягъни, хәрбиләрчә әйтсәк, "арт" әзерлектән башлый. Әүвәл салпы якка салам кыс-тырган була да шунда ук ачысын тамызып куя. - Мәһди, син бөек язучы, хәзерге татар прозасының макта-нычы... Тик син кеше буларак "незрелый". Мөхәммәт, беренче җөмләне ишетүгә "кабынган" елмаюын сүндерә алмыйча, авызын ерып утыра бирә. Шулай да бу гаепләмәне җавапсыз калдырсаң, тәнкыйтьче, аякларын салындырып, муеныңа менеп атланырга мөмкин. Дус дигәч тә... - Дәлилләрең кая? Бу бит теләсә кемгә әйтелерлек коры гаепләү. Фарваз, юан бармагын бөкләп, "дәлилен" китерә: - Мәсәлән, син саранлык чүтеннән Әмирхан Еникидән генә калышасың. Хәтта Туфан Миңнуллин да синнән соң килә (әле генә Язучылар берлеге рәисе итеп сайланган драматургка үпкәләп йөргән вакыты иде). Мөхәммәтнең теле усал, күзәтүчәнлеге хәтәр, бәясе куырып алырлык булса да, Фарвазга нисбәтән мәрхәмәтле, риясыз, гафу итүчән, дидек. Яшьлегендә, бигрәк тә аспирант елларында акчага кытлык кичергән Мәһдиев саранлык, юмартлык турында сөйләшүләр-не авыр, үртәлеп кабул итә, ә бу мәүзугъ якташының яраткан "хоббие", форсат чыккан саен, язучыларны шул яссылыктан- төркемнәргә бүлә башлый. Мөхәммәтнең кысмырлыкта гаепләгәнне өнәмәгәнен дә яхшы белә. Авырткан тешне кармалап торган тел кебек, Фарваз гел шул якка каера. Мөхәммәт бу шаяртуны чынга ала. Юморист үзенә кагылмаган көлкене генә аңлый шул. - Фарваз ахири, син хаклы түгел. Янымда акчам булганда, мин дуслар өчен кызганып, саранланып тормыйм. - Син бу сүзеңнең хаклыгын хәзер үк исбат итә аласың, - ди Фарваз, уенны дәвам итеп. Сез инде, Мәһдиев югалып, ыкы-мыкы килеп калгандыр, дип уйласагыз, бик нык ялгышасыз. Юк шул, сез Мөхәммәтнең холкын "ничурта" да белмисез икән. Аркасын уклау йоткандай туры тотып, мәгърур атлап, прозаигыбыз кибеткә чыгып та китте, ун-унбиш минуттан коньяк күтәреп, лимон тотып кайтып та керде. Фарваз шешәне кулына алып, селкетеп, тышындагы язуны укып, азау тешен суырып алды. - Классик вә доцент башың белән өч йолдызлы коньяк күтәреп кайткансың. Биш, һич югында, дүрт йолдызлыны аласы идең. Акчаң җитмәгәндер, - дип мырлый-мырлый, миңа күз кысып, стаканга үрелде. Мөхәммәт Мәһдиев прозасының яңачалыгын, илаһи матурлыгын, халкыбызның моң-зарын, хатын-кыз психологиясен иң белеп сурәтләгән, ямьле, тәмле, җиләкле, мамыклы тел иясе булуын ачып биргән тәнкыйтьчегалим нәкъ менә Фарваз Миңнул-лин булды. "...Без Мөхәммәт Мәһдиев белән байтак еллар дуслар булып яшәдек. Танышлар уртак иде, серләр уртак иде. Миңа аның бөтен тормыш юлы, туганнары, нәсел-нәсәбе таныш", - дигән юллар ("Яшьлекне сагыну" мәкаләсеннән) Фарвазның алдарак китерелгән шаяртуларын аклый да куя. Мөхәммәт тә "бурычны" өстендә калдыра торган шәхес түгел иде. Саранлык-юмартлык "уеныннан" берничә ай үткәч, Фарваз, грипп авыруы белән чирләп, хастаханәгә эләкте. Мөхәммәт белән хаста янына киттек, бүлеген дә, бүлмәсен дә белмибез. Кечкенә тәрәзәгә шакып, аннан ак халатлы, зур кара күзле кыз күренүгә, Мөхәммәт телгә килде: - Карале, сеңлем, сезнең бульнистә тозлы кәбестә суы кебек аксыл чырайлы, рәсемдә ифрат матур чыга торган бер абзый ятарга тиеш. Палатасын белмибез. - Фарваз Миңнуллин абыйдыр. Ул 18 нче бүлмәдә, 3 нче катта. Тик анда кертмибез. Карантин. Мәһдиев теге вакыттагы коньяк алдырып үртәүнең үчен минем алда гына булса да чыгарды тәки, дип уйлап куйдым. Фарваз үзе безнең янга төште. Якташлар аркаларына сукка-лый-төрткәли күрештеләр, бер-берсенә теләкләрен әйтештеләр. Сүз күбрәк әдәбият, нәшриятта (ул чорда тәнкыйтьчебез аның баш редакторы иде) басыла алмыйча яткан кулъязмалар турында барды. Икесе дә чын дуслыкның кадерен беләләр, дип, мин читтәнрәк күзәтеп утырдым. Фарвазның төртмәле теле Г. Ахунов белән А. Гыйләҗев әсәр-ләрен дә чагып алгалады. Корт тешләгән шикелле көтмәгәндә, уйламаганда. Беренчесен яшәешнең гел якты, матур якларын гына сурәтләүдә гаепләсә (бигрәк тә документаль нигезле әсәр-ләрен күздә тотып), А. Гыйләҗевне иң мактаулы әсәрләренең берсе - "Җомга көн, кич белән..." повестеның каһарманы, яшьлегендә ут уйнаткан Бибинурның, карт көнендә артык мескен, салынып төшкән, бөтен барлыгын, саулыгын биреп үстергән балалардан күктән иңгәндәй мәрхәмәт көтеп ятуы, гафу итүе дөреслеккә туры килми, дип тәнкыйтьләде. Аяз абый да үз ышанычыннан тиз генә кайта торган зат түгел иде. - Бибинур образында мин татар хатыннарына хас олы җанлылыкны, динебез өйрәткәнчә, йомшаклыкларны кичерә белүне, авырлыкларга тешен сындырып булса да түзә алуны, хәтта корбанчылыкны күрсәтергә теләдем. Син, парин, бу язмышка берьяклырак киләсең! Фарвазыңда үҗәтлек ун кешегә җитәрлек. Урыныннан сикереп торып, үз бәясен якларга керешә: - Бу образың барыбер ясалма. Кешенең изгелеге җир суалчаны кебек тапталырга, сытылырга тиеш түгел. Үзебез белгән кешеләр арасыннан шундыйрак берәр мисал китерә аласыңмы? - Бибинур - җыелма образ. Гадәти бәяләрдән өстен торган, идеаллаштырылган шәхес. Грамоталы тәнкыйтьче буларак, син әдәби әсәрнең тормышны нәкъ булганча сурәтләве мәҗбүри түгел, язучының хыял җимеше турында да хәтерлисеңдер, дип уйлыйм. Дөреслек өчен шуны да искәртергә кирәк: хәзерге тәнкыйтьтә әдәби әсәрләр халкыбызны көрәшкә дәртләндереп, үз хокук-ларын яклый белүгә чакырып торырга тиеш, ә Бибинур язмышка буйсынып яшәүгә, мескенлеккә генә өйрәтә, дигән фикерләр дә әйтелә (мәсәлән, Яр Чаллы тәнкыйтьчесе Гомәр Даутов). Хәзер дә, сирәгрәк булса да, без Равил Файзуллин белән очрашып, аралашып, традицияләрне сакларга тырышып яшибез. Баш мөхәррирнең җәелеп аркасын кашырга да вакыты юк шул. Үз иҗатын, журналның тиражын кайгыртасы, пырдымсыз авторларны тынычландырасы, түрәләр белән мөнәсәбәтне билгеле бер дәрәҗәдә тотасы һ. б. бик күп хәсрәтләре бар. Шул ук рек-лама кәгазьләре җәелгән ялтыравык өстәл янына утырып, хәл-әхвәлләрне, гаилә тәртипләрен белешкәннән соң, алтын чорыбызны - Мәһдиевнең шук телен, урынлы кыстырган төрттерүен, Аяз абыйның ачы миләш кебек витаминлы сүзен, "парин"ын, Ахуновның "мин башкачарак уйлыйм" дип сикереп торуын искә төшерәбез. Күрәсең, үткәннәрне сагыну, элгәрләрне күтәрү - буыннарны бәйләп килүче, кешелекнең асылын билгеләүче җанлы җептер, хәтерне яңартып торучы иң камил, иң мөкатдәс хис-тер. С. Хәким М. Җәлилләрне юксынып яшәве турында күп язган. Г. Бәширов та үзеннән иртәрәк киткән Х. Туфан, Ф. Хөсни, И. Гази, М. Әмир кебек аркадашларын сагынып картаюы турын-да истәлекләрендә бик үтемле әйтеп калдырган. Менә без дә Габдрахман абый улы белән бик "булдыклы" гына зарланып алабыз. - Киңәшеп, туарылып, эчеңне бушатып утырырдай кешеләре дә азая бара. Әхлак нигезләре үзгәргән чорда йөрәк серең белән уртаклашу кебек "сантиментлар" яшәеш тәртәсенә сыймый торгандыр шул. Ә инде саубуллашканда: "Сагыну хисен саклый алсак кына кешелек сыйфатларын югалтып бетермәс идек, кичерешләр сафлыгы җанның үлчәү берәмлеге булуын онытмасак иде", - дип тә уфтанып куябыз, болары инде берәүгә дә кирәк булмаса да. "Өч баһадир" һәм бер тәнкыйтьченең инде берсе дә арабызда юк. Бу олы шәхесләрнең гомер йомгакларында шунысы сөенечле: алар үзләреннән соң үлмәс, тутыкмас мирас калдырып, әдәбият күгебездә һәркайсы үз йолдызлыгын кабызып, сәламәт акыл, аек психологик халәт белән исәннәргә хәер-фатиха биреп, озын гомер теләп, мәңгелек хозурына күчтеләр. Алдагы бүлекчәләрдә сүз ошбу шәхесләрнең минем күңелдә калган холыкфигыльләре, менәзләре*, кешелек сыйфатлары турында барачак. ГАРИФ АБЫЙ! Яшәсен! егетләрнең бик түбәннән күтәрелеп дан алганы. Р. Фәйзуллин "Өч баһадир"ыбызның берсе - Гариф Ахунов, үткән гасыр-ның икенче яртысында Олимп тавының югары үренә күтәрелә, татар язучысы ирешә алган барлык регалийларны, депутатлыкның төрле дәрәҗәләрен ала, китаплары, Казанда, Мәскәүдә, Уфада, башка телләрдә дә чыгып, уңай бәя ала торалар. Әлмәт Язучылар оешмасын дөрләтеп эшләтеп җибәргәннән соң, Татарстан Язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе (1968 - 1972), 1972 - 1974 елларда "Казан утлары"ның баш мөхәррире, ун елдан артык (1974 - 1984) Язучылар идарәсенең рәисе вазифаларын башкару дисеңме, саный-атый китсәң - искитмәле... Ул обком, кабмин ишекләренең кайсы якка ачылганын тәгаен белеп яшәде, иң мәртәбәле мәҗлесләрнең тамадасы булды, Сергей Михалков, Юрий Бондарёв, Фёдор Абрамов, Юрий Проскурин, Егор Исаев кебек "замана пәйгамбәрләре" белән аралашып, киңәшеп яшәде, кыскасы, ХХ гасыр ахыры - яңа йөз башы "иркәсе" Туфан Миңнуллин кебек өф-өф итеп, уч төбендә генә йөртелде. Җиңел аралашучан холкы, сүзгә җорлыгы, һәр очракта әзер мәзәге, җыры табылуы, нәкъ кирәк җирендә "мин сезнеке" дип елмая белүе аның гомерен озайтты, яшәвен җиңеләйтте, дисәк тә зур хата булмастыр. Күренекле драматург Т. Миңнуллин "Татарстан яшьләре"ндә (2001, 29 март) басылган мәкаләсенә "Ансыз күңелсез" дип ифрат төгәл исем биргән. "Олы шәхес" дип, һәр тарафтан җитлеккән, мәгънәле, мил-ләтенә, нәселенә, гаиләсенә бирелгән камил кешегә әйтәләр. Гариф Ахунов турында сүз чыкканда, аны искә алганда, нәкъ менә шул билгеләмә телгә килә. Мәсәлән, мин аның кебек төрле буын, язмыш, холык кешеләре белән тиз мөгамәлә урнаштыра, уртак тел таба алган, тиз арада "үз кеше" булып китә алган башка язучыны хәтерләмим. Беренче шигырен йә хикәясен күтәреп килгән каләм тибрәтүче, әле генә лаеклы ялга чыккан полковник, хәйләкәр авыл игенчесе, шахтадан туган ягына кайтып килүче күмер чабучы, ялганына үзе ышанган балыкчы дисеңме - Гариф абый һәммәсенең күңеленә ачкыч табар, хәлен сорашыр, шаяртып алыр, кирәк чакта, юату җөмләсен кыстырып кую әмәлен табар. Җиңел адымлы, терекөмеш кебек хәрәкәтчән, яңгыравык тавышлы Ахуновның төрле очрак белән оешкан мәҗлесләрнең җаны булуы, сүзгә осталыгы холкының комплекссызлыгы белән аңлатыла булса кирәк. Гариф абыйның һәр мәҗлестә кабатлый торган "көмеш билбауларын", "клише" җөмләләрен аның белән аралашып калу бәхетенә ирешкән кешеләр әле дә булса хәтерлиләр. Мин белгән идарә рәисләре арасында иң гадие (примитив мәгънәсендә түгел), ачыклыгы, сафлыгы белән аерылып торды Гариф абый. Иң югары оешмаларда әгъза, депутат булып торганда да, кәпрәеп, һаваланып йөрмәде, "сез кем дә мин кем" дип төрттерүне белмәде. Шул сыйфаты белән үзен хөрмәт иттерә алды. Милли автоном республикалар арасында иң саллы, абруйлы Язучылар оешмасының җитәкчесе булуы Г. Ахуновка башка төбәкләрнең күренекле сүз осталары белән якыннан аралашу мөмкинлеген бирде. "СССР һәм РСФСР язучыларының пленумнарында, күчмә утырышларында, әдәбият көннәрендә, конференцияләрендә һәм симпозиумнарда ул үзбәк һәм якут, башкорт һәм Дагстан, Төньяк Кавказ һәм Урта Азия әдәбиятлары турында чыгышлар ясады. Монда бер нәрсәне онытырга ярамый: боларның барысы да Татарстан Язучылар союзы аппаратында зур эшләр алып барган кеше (Г. Ахунов. - Т. Г.) тарафыннан эшләнде бит", - дип яза Р. Фәйзуллин "Егет әдип" мәкаләсендә. Җае чыккан саен, ә ул аны таба белде, Г. Ахунов үзенең Чыңгыз Айтматов, Кайсын Кулиев, Давыт Көгелтдинов, Мостай Кәрим кебек СССР сәясәте тудырган бөекләр белән дуслыклары турында сөйләргә яратты. Өлкәннәрнең Мәскәү залларында берсен берсе күкләргә чөеп, мактап, күтәреп яши белүләре турындагы бәяннары яшьләр өчен "белем күтәрү", сабак алу мәктәбе дә иде. Рәсүл Гамзатовка җылы мөнәсәбәте турында сөйләкне шул чорда ишетми калган язучы, әдип булмагандыр. - Мин бер күрешүдә Гамзатовка: "Рәсүл агай, сез ифрат халыкчан талантка ия шагыйрь, үзегезнең "Мой Дагестан" китабыгыз белән халкыгызны дөньяга таныттыгыз. Сез - бөек гуманист шәхес!" - дип дәртләнеп мактарга керешкән идем, ул, мине бүлдереп: "Гариф дорогой, я и так знаю, что я великий, зачем ты это мне говоришь, ты об этом с трибуны скажи", - дип әйтеп салмасынмы. Шып туктап калдым, малай. Бөекләр бездәй гидайларны шулай утырта беләләр. Үзебезнең язучылар белән аралашканда килеп чыккан көлке-ле, мәзәк хәлләр турында сөйләү мөмкинлеген дә ычкындырмый иде Гариф абый. - Бер мәҗлестә өстәлгә урман чикләвеге куйдылар. Урыныбыз шагыйрь Мәхмүт Хөсәен белән янәшә туры килде. Мин торып басып сүземне әйткән арада, теге, шайтан таягы, үзенең чикләвек кабыкларын минекеләр янына кушуы гына җитмәгән, шунда ук, авызын ерып, "җәмәгать, игътибар итегез, өстәлдәге чикләвекнең яртысын Гариф ашап бетергән" дип, мине хур итмәсенме? Үзе, көлә-көлә, чүп өеменә төртеп күрсәтә. Бу яланы җавапсыз калдырырга ярамаганны сиземләп, башны эшләтергә керештем. Җавап белән сузарга да ярамый. "Җәмәгать, Мәхмүт Хөсәен чикләвекне кабыгы белән йота икән. Чирләп китеп, бәласе безгә булмасын, чикләвекне алдыннан алып куегыз!" - дидем. Яшьрәк буынны шаккатырырга исәп тоткан бер "табышы" бар иде Гариф абыйның. - Егетләр, абзагызны яшь кызлар бик ярата. Артымнан калмыйча эзәрлекләп аптыраталар. Сүзен чынга алыргамы-юкмы, дип шикләнеп торучыларның берсе: - Соң, алар төшемле рәислегеңне, "Волга" машинаңны хөр-мәт итәләрдер, - дип куя. Гариф абый бәйләнмәгән салам көлтәсе кебек як-якка салынып төшкән чәчләрен "тәртипкә чакыра" да, башын арткарак чөеп, эре ак тешләрен ялтыратып көлеп туйганнан соң: - Миннән ком коелып бара. Кызлар, бозда таеп егылмас өчен, миңа якынаебрак барырга тырышалар, - ди. Күңелдә калган вакыйгаларның төрлесе була: беришесе авырткан теш кебек туктаусыз борчып, бимазалап торса, кай-берсе күңелне күтәреп, тыныч җәйге кичтәге ай нурыдай балкып, бөтен барлыгыңа сөенеч иңдереп торалар. Гариф абыйга нисбәтән сөйләкләрнең күбесе көнчеләр, үзләре ярата белмәгән мескеннәр тарафыннан, аның хатыны Шәһидә апага Көнчыгыш романтик шигърияте дәрәҗәсендә мәхәббәте, җылы мөнәсәбәте турында чыгарылганнары иде. "Өч баһадир" да яратып өйләнгән хатыннары илә бәхетле тормыш кичерделәр. Кайгыны яшереп, "эчкә куып" булса да, бәхет күзгә, йөзгә, гәүдәгә чыга, диләр. Гомәр абый кызы Лилия мөстәкыйль холыклы булса да, Мөхәммәтенең һәр теләген алдан сизеп, үтәп яшәде. Нәкыя ханым Аяз абыйны өрмәгән җиргә дә утыртмады. Гариф абый белән Шәһидә апаларның яратышуы бөтенләй башка дәрәҗәдә, "гаиләдә мин хуҗа" дип борын күтәреп йөргән агай-эне башына сыймас кимәлдә иде. Гариф Ахуновның хатынына булган кешелекле, кечелекле, җырларда гына җырлана торган мәхәббәте турында легендалар йөрде, Фәрхад белән Ширин, Ләйлә белән Мәҗнүн, Джульетта белән Ромео кушыла алып, бергә картайсалар, барыбер Гариф белән Шәһидә кебек тату итеп яши алмаслар иде, дип җибәрүчеләре дә булды. Ярату хисе генә җиңә алмаганда, акылны ярдәмгә чакырып, бер-берсен шәхес буларак хөрмәт итеп, юл куеша белгәннәрдер, дип уйлыйм, студент елларында ук табышкан, сөешкән, аңлашкан ике яшь йөрәк. Бу урында Г. Ахуновның язучы тормышын, хезмәтен, үзара мөнәсәбәтләрен үзәккә алган "Йолдызлар калка" (1980) исемле истәлекләр китабыннан замандашларының һәм үзенең мәхәббәтенә, гаилә коруларына багышланган өзекне китереп китәсем килә. "Тора-бара, әкрен-әкрен егет-кызларыбызның үзара мөнәсәбәтләре ачыклана башлады. Иң башлап Ибраһим Нуруллин белән Розалина Сабирова бер-берсен таптылар. Ибраһим - рәхмәт яугыры! - безнең группада ике ел рәттән агитатор булып йөргән иде, юкка йөрмәгән икән. Бәйрәмнәрдә гел безнең белән бергә булуы да юкка түгел икән. Озакламый алар өйләнешеп тә куйдылар. Мәхмүт Хөсәен Казанның педагогия институтыннан Дания исемле бер чибәрне эләктереп алып кайтты. Озакламый аларның кызлары туды, һәм без аңа, барыбыз бергә җыйнаулашып, Йолдыз дип исем куштык. Рус халык җырында "А потом как по маслу пойдёт" дигән хикмәтле сүз бар. Мәхмүттән соң Яхъя Хали-тов белән Сания Сибгатуллинаның өйләнешергә сүз куешканы билгеле булды. Безнең зур калын толымлы, алсу-ак битле Резедабызга төзүчеләр институтыннан Фәршад исемле бер егет ияләште. Озын буйлы, кызлар кебек чибәр һәм оялчан ул егет безнең мәҗлесләр-дә дә катнаша, әдәби кичәләрне дә калдырмый иде. Ләйләсенә гашыйк булган Мәҗнүн кебек, ул мәгъшукасыннан күзен дә алмый иде. Мине озак вакытлар санга сукмый йөргән Шәһидә Максудованың да көннәрдән бер көнне күңел гөле бөреләрен ачты. Ул хәл өченче курсны тәмамлагандарак булды шикелле. Май бәйрәменә атап үткәрелгән бәйрәмебездә Шәһидә Фатих Кәрим-нең "Кемгә сөйлим серләремне?" дигән шигырен сөйләде. Шактый ук каушап, дулкынланып сөйләде ул аны. Ә без фәкыйрегез: Кемгә сөйлим серләремне, Йөрәгем ялкын кебек. Ялкынланган йөрәгемә Берәү бик якын кебек, - дигән сүзләрне үз исәбенә алып куймасынмы! Кичен, мәҗлестән таралгач, тулай торакның аулаграк бер почмагында, тәрәзә буена сөялеп, чын ахмак хәленә калып каушап, Гариф дигән егетебез үзенең кайчандыр Шәһидә дигән кызга муеннан гашыйк булганын әйтеп салды да тирән итеп, өстеннән тау төшкән кебек итеп сулыш алды. Әнә шуннан башланды аларның бер-берсен күргәч каушаулары, семинарларда сөйләгән чакта бер-берсе өчен ут йотып утырулары". Гомерләре буена бер түбә астында яшәсәләр дә, язучы Г. Ахунов басылып чыккан һәр китабының беренче нөсхәсен багышлама белән хатынына бүләк итә торган булган. Матбугатта дөнья күргән китабың, гадәттә, үзеңә кадерле була. Аны күтәреп кайтып, гаилә әгъзаларыңа күрсәтеп, бер-ике көн мендәр астына салып йоклаганнан соң, китап киштәсенә куясың. Кем тели, шуннан алып, мишәрең әйтмешли, теләгәнчә бага, укый ала. Китабыңны хатыныңа язып бирүне әсәреңне үзеңә бүләк итү кебегрәк бер фал дип саный идек. Төптәнрәк уйлап карасаң, Гариф абыйның бу адымында ул үзе дә эчтәлегенә бәя биреп җиткермәгән җете әхлакый мәгънә ята. Ул - гади ялагайлану гына түгел, якын кешеңә мөнәсәбәтеңне "рәсми" белдерү, язма сүз аша аны кеше итеп тану. Уйлабрак карасаң, мондый юлламаларның тирәндәрәк яткан икенче символик эчтәлеге дә шәйләнә. Бу очракта Гариф абый фани дөньяны иртәрәк ташлап киткәч, Шәһидә ханым (хәзер ул да вафат) кышкы озын кичләрдә, җил сызгыруын, бураннар улавын тыңлап, өстәл лампасы яктысында юлламаларны кат-кат укып, кадерле кешесе белән уздырган тормышын, ләззәтле мизгелләрен яңартып, рухи таяныч, күңел тынычлыгы тапкандыр, итагатьле, игътибарлы иренең сулышын тоеп, ялгызлык хисләрен җиңүгә өстәмә көч алгандыр. Күпне күргән, күпне татыган Гариф абый автографларга мәгънә сала белә иде. Бездә шулай бит: гаиләңдә тәртип булмаса да телгә керәсең, артык дус, тату яшәсәң, "хатын табаны астында көн күрә" дигән бәягә лаек буласың. Көнчеләр, бигрәк тә үзләре матур гаилә кора алмаганнары, Ахуновлар яшәешендә урнашкан мөнәсәбәтне ироник яссылыкка күчереп, тел чарладылар. Язу өстәле артында аркасын катырып утырудан арып, "иреккә чыккан" каләм әһелләренең булмаган җирдә кызык табып, үзләрен юатып, тормышларын бизәп яшәргә тырышулары дәүләт сере түгел. Әлбәттә, күбесенең күңелендә усал ният, явызлык юк. Яратып шаярту... Ә шулай да... Юл бирешеп, күңел көрлегенә ирешеп яшәү начармы? Язучылар берлегенең коридорында туган мәзәкләр арасында кызыклары, ышандырырлыклары булган шикелле, чүптән чүмәлә ясаганнары да җитәрлек иде. Соңгыларының нигезендә Гариф-Шәһидә мөнәсәбәтенең югары эчтәлеген күрмичә, аңларга көч куймыйча, олы мәхәббәтне көнитеш яссылыгына күчереп калдырырга тырышу ятты. Материал эзләп, ерак кыйтгаларга сәфәр чыгасы юк, төгәлләнгән сюжет кул астында, Г. Ахунов - Берлекнең идарә рәисе, Шәһидә апа шундагы китапханә мөдире, ягъни гашыйклар өйдә дә бергә, эштә дә янәшә. Көннәрдән бер көнне Гариф абый гадилеге белән, уйлабрак җиткермичә: "Бу мәсьәлә турында, китапханәгә кереп, Шәһидә апагыз белән киңәшеп алыгыз әле", - дип ычкындырганын сизми дә кала. Ошбу җөмләсен ул кайчан, ни өчен әйткән - анысы беркемне борчымый. Юмористларның хыял дәрьясына төшкән орлык, шытып чыгып, мул "уңыш" бирә. Язучылар берлегенең коридорын "җылытып" торган төр-кемнән берсе зарланып ала: - Егетләр, фатир ягым бик хөрти әле. Түбәсеннән су саркып торган почмак өчен илле сум түләп торам. Гариф Ахуновка ярдәм сорап керергә җыенам. Икенче акыллысы киңәше белән ашыга: - Ә син, кортлы баш, әүвәл, китапханәгә кереп, Шәһидә апа белән киңәш. Төкерегеңне сөртеп булса да, күзләреңнән яшь чыгар, яшәр хутыбыз калмады, балабыз чирдән чыкмый, дип тә өстә. - Нишләп әле мин китапханәгә Шәһидә ханым янына керим ди. Миңа китап түгел, ә квартира кирәк, - дигән була тегесе, берни аңламыйча. Тәмәке төпчеген сүндереп өлгергән өченчесе сүзгә кушыла: - Юкка син мишәр дустыңны тыңламыйсың. Ахун (үзе юкта аны шулай гына "зурладылар") сине барыбер аның янына кертеп җибәрәчәк. "Акыллым, Шәһидә апаң янына кереп, барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бир. Ул нәрсә әйтер?! Соңыннан, өйдә, минем искә төшерер" диячәге ике икең - дүрт, Төркиядә төрекләр яши дигән кебек ачык. - Минем дә Ахунга керәсе бар әле. Икенче малай туды. Ярдәм сорарга исәп. Күптәннән гонорар алган юк. Аңа да, яңа китабын чыгарырга булышуны үтенергә җыен-ганына да китапханә тарафларына күрсәтәләр. "Син шул ишекне, тәүфыйклы песи кебек, тыйнаклык үрнәге күрсәтеп ачып кер һәм гозереңне Шәһидә апага сөйләп бир. Ахун сине барыбер шунда җибәрәчәк". Иншалла, татар сүз сәнгате бер чорда да талантларга да, шаяннарга да кытлык кичермәде. Гариф-Шәһидә мәсьәләсе ачыкланып, нокталы өтер куелгач, арадан берсе яңа тәкъдим белән чыга. Бер үз күчәренә утырса, хыял дәрьясын туктатам димә... Арадан икенчесе, рәсми сүз алмыйча гына, фикерен бушабрак калган башларга "төшерә": - Җәмәгать, бездә "халык язучысы", "халык шагыйре" дигән исемнәр бар. Арада, лаеклысы янында, титулны тәк кенә эләктергән әрсезләре дә җитәрлек. Барыбыз да яхшы белгән, йомышыбыз төшкәләп торган, берәүгә дә отказ бирмәгән рәисебезнең йөртүчесе Тәлгатне яхшы беләсез. Буе-сыны гренадерский, хатыны - шагыйрә, муенны катырып тота белә. Әгәренки "татар халык шофёры" дигән югары исем кертелсә, ул аңа, һичшиксез, лаек булыр иде. Андый бүләк юк шул. Тәлгатнең машинаны яхшы йөртүен, тәртиптә тотуын бел-гән шаяннарга бу фикер ошады. Совет чоры колхозы җыелыш-ларындагы шикелле шаулаша ук башладылар: - Андый исем булмаса ни? Нигә аны үзебезгә кертмәскә? Кем безне тыя ала? Мәсьәләне чишүне озакка сузмыйча, Тәлгаткә "татар халык шофёры" дигән исем бирү турында бертавыштан карар чыгаралар һәм "әдәби киңәшчегә" бу хакта Тәлгаткә җиткерүне йөклиләр. Теге бу уенны җитди кабул итә, "язучылар фикере минем өчен закун, рәхмәт сезгә" дип, икенче көнне эшкә яңа статуста чыга. Дөрес, кайберәүләргә бу ашыгыч "юмартлыклары" өчен үкенергә туры килә. Шул көннән башлап Язучылар берлеге рәисенең йөртүчесен алмаштырып куйдылар диярсең. Ул җитдиләнә, "тегендә барып кайтыйк, моннан әйләнеп килик" кебек үтенечләрне кабул итми, йә "ишетми", йә борылып ук китә. "Татар халык шофёры" дигән "бөек" исемне Тәлгаткә кушуда Мәһдиевнең катнашы булганмы-юкмы, гөнаһысын өстемә ала алмыйм. Мәгәр бу уенның бер "нәтиҗәсе" турында "Без - кырык беренче ел балалары" авторының үз авызыннан ишеткәнне кәгазьгә төшерәм. Язучылар берлегенең китапханәсендә Шәһидә апаның туган көнен билгеләп үтәләр. Хатынын ихластан яраткан, хөрмәт иткән Гарифҗан өстәлне әгъләдән әзерләтә. Мәскәү өстәлләрен күп күргән Гариф абый ризыкларның рәтен нәзберек М. Галиевтән ким белми. Ф. Миңнуллин бәясендә "иң юмарт язучы" исемен алган Г. Ахунов затлы ризыкларга, эчемлекләргә акчаны кызганмый. Мәҗлестә кеше аз була, өстәлдә нигъмәтләр өелеп кала. Барчасын җыештырып, алып килгән чанталарына- тутырып, таралышырга җыеналар. Ишегалдында "Волга" машинасының газ биреп, "татар халык шофёры"ның эчке утны кабызып, җыр тыңлап утырганын белгән Мәһдиев тә өйләренә бергә, машинада кайтырга хыяллана. Ни күрсен: идарә хуҗасы ике кулына авыр сумкаларын тотып машинасы ягына бармый, ә чыгу капкасына таба юнәлә. - Гариф, кая китүең, машинаң теге якта, сине көтеп тора, - ди хыялый Мәһдиев. - Ул бүген, "машинаны карыйсы бар" дип, ял алды. Шуңа ялынып йөрисем генә җитмәгән. Горький урамына чыгып, троллейбуска утырам да рәхәтләнеп кайтам. Безнең йорт янында диярлек туктый. Җаным тыныч. Шәһидә, соңрак кайтам, бүлмәне җыештырам, дип калды әле. Аптыраган Мәһдиев машина ягына моңлы карашын ташлый да ("демократ" рәиснең сумкаларын күтәреп кайтасы килмәүдән дип уйлыйм), онытып җибәрә язганмын, бүген университетта "Әллүки" берләшмәсе утырышы буласы, мин шунда йөгердем, дип, башка якка юл ала. Әлбәттә, Мәһдиев кызык эзләп сызгырттырмаган булса, Г. Ахунов шәхси шофёрын гына тәртипкә чакыра алыр иде. Идарә хезмәткәрләреннән дә тиешле сәгатьтә утыруларын таләп итеп интектерми. Иҗат кешесе андый ваклыклардан өстен торырга, һәркем үз вазифасын, әйтмичә дә, җиренә җиткереп үтәр-гә тиеш дип санады бугай совет чоры әхлагы баласы. Гариф Ахуновның хәтере мәче тырнагы кебек үткен, кечке-нә, әһәмиятсез күренгән вакыйгаларны да күңелендә калдыра, теленә күчерә белә, дигән идек. Миңа мөнәсәбәтле бер хәлне ул еллар буена искә төшереп, көлдереп сөйләп йөрде. Тормышымда башка әһәмиятле вакыйгалар күп булу сәбәпле, шәхсән үзем анысын хәтер казаныннан күптәннән сызып ташлаган идем. Үткән гасырның җитмешенче еллары азагында, үзебездә докторлык - диссертациясен яклау Советы булмау сәбәпле, татар теле, әдәбияты галимнәре, әзер эшләрен күчтәнәчләр арасына кыстырып, әле кайчан гына Акмуллаларыбыз уку-язуга, әлпи-тисигә өйрәтеп йөргән Урта Азия, Кавказ халыкларына баш иеп, тез чүгеп барырга мәҗбүр идек. Шул шөгыль белән миңа да кат-кат Алма-Атага очарга туры килде. Казакъ, үзбәк, азәрбайҗан кардәшләр татар фәненең күп алга китүен сүздә таныган тәкъдирдә дә, хезмәтне яклауга чыгару вакыты якынлашкач, астыртын гына аяк чалу, сузу әмәлен таба белделәр. Шуңа күрә миңа АлмаАтага җәмгысы алты тапкыр сәфәр кылырга насыйп булды. Үз исәбемә дә, төрле оешмалардан (аерым алганда, үзем эшләгән Алабуга педагогия институтыннан) командировка алгалап та бардым. Шул чорда идарә әгъзасы булуымны да истә тотып, Язучылар берлеге рәисе Г. Ахуновка юлны түләүне сорап мөрәҗәгать иттем. Алга таба вакыйганың ни рәвешле үсүен ул үзе бәян итеп бирде. - Язгы ямьле көннәрнең берсендә син Алма-Атага командировкага җибәрүне сорап кердең. Сәбәбен аңлатып бирдең. Бераз уйлап торгач, мин болай дидем: без иҗтимагый оешма, юл ерак, шактый акча кирәк, мәсьәләне үзем генә хәл итә алмыйм, берсекөнгә идарә утырышы була, шунда карарбыз, иптәшләр каршы килмәсәләр, ышанам, синең үтенеч кире кагылмас, дидем. Син, капылт кына урыныңнан күтәрелеп, бүлмәдән чыга-чыгышлый: "Гариф абый, борчуым өчен гафу ит, идарәгә чыгарырлык булгач, командировкагыз кирәкмәс", - дип кырт кистең. Мин дә, ялгыш җибәргәнемне аңлап, корт чаккандай сикереп торып, шулай тынычрак булыр, дип кенә әйтүем иде, хәзер үк бухгалтериягә шалтыратам, командировочныеңны кереп ал, син дә Фарваздан күреп усаллана башладың, дип өстәмәкче идем дә, тыелып калдым. Гариф абый, очрашкан саен шул вакыйганы искә алып, үзенең кайтып төшә алуына сөенеп, детальләрне арттыра, тулыландыра барудан тәм, эчке ләззәт табып сөйләвен белде. 1999 елның сентябрь урталарында мине көтмәгәндә авыр чир аяктан екты. Сәламәтлекнең артык кадерен белмичә, көне-төне эшләп, дөнья куып йөрүнең очы күренде, бер елга якын әдәби хәрәкәттән, яраткан укыту эшемнән, дусларымнан аерылып тордым. Инде аякка басып, Язучылар йортында күптән күрешмәгән каләмдәшләрем белән беррәттән Гариф абыйны да очраттым. - Тәлгат, нихәлләр, - дип кочаклап алды, авызын киң итеп җәеп. - Чирләп алдыңмы? Борчылма, чират җиткәндер, берәүне дә калдырмый, барыбызны да вакыт-вакыт тикшереп тора Ходай Тәгаләбез. - Булды шул, Гариф абый, - дим гаепле кеше сыман. - Үз төсеңә кайтып барасың. Элеккеге бюрократ Галиуллинны хәтерләтәсең инде. Тик аякта калган бугай. Бетәр анысы. - Анысын үзем сорап алдым. Алтмышны узгач, безнең нәсел кешесенә бераз аксамыйча килешми. Галиулла бабам беренче герман сугышыннан аягына төзәлмәс яра алып кайткан. Әтием Нәбиулла карт икенче герман сугышыннан чатанлап хатыны янына иңгән, берничә елдан соң аягын алдырган. Миңа да артык төз булып, арка катырып йөрү килешмәс дип, герман ботинка-сы - "саламандра" алып кидем дә, ул аякны кырды, - дип шомартам. Минем шаяртуның бәясен аңлаган Гариф абый коридорны тутырып шаркылдап көлде дә, аркадан сөеп: - Молодец, терел, син әле безгә кирәк, - дип, үзеннән бигрәк акча янчыгын зарыгып көтеп торган яшь шагыйрьләр янына титаклады. Иҗат мәсьәләләренә, яшьләр белән эшләүгә Г. Ахунов вакытын кызганмады, һәр яңа әсәргә игътибарлы булырга тырышты. Шул чордан истә калган бер мисалны гына китерәм. Шагыйрь Г. Латыйпның илдәшләр сугышы чорына багышланган шактый бәхәсле "Кызыл яр" исемле поэмасы басылып чыккач, ул, мине Алабугадан махсус чакыртып, идарәдә (дөресрәге, ул секциянең киңәйтелгән утырышы булгандыр) әсәргә анализ ясатты. Автор үзе дә катнашкан бу сөйләшү бер әсәрне тикшерүгә генә кайтып калмыйча, поэманың барыр юллары турында җитди фикер алышуга әверелде. Г. Ахунов кулына йомшак, зәгыйфь әсәр килеп керсә дә, каләм иясенең түшәмен, сәләт дәрәҗәсен чамалап, күтәрелеп бәрелмәс, авторның күңелен җәрәхәтләмәс. Җайлап, ипләп кенә дөньяда башка һөнәрләр барлыгын, кызыклыгын искә төшерер. Әдәби эзләнүдә киләчәкле фикри борылыш, гомумән үсеп китәрдәй оеткы тапса, ул киңәшләрен бирер, ярдәм кулын сузар. Әдәбият бусагасын атлаган сәләтлерәк кеше әйберен ашык-пошык әвәләп китерсә, һәм ул Гариф абый кулына килеп керсә, яхшы сүз көтмә дә, үпкәләмә дә. - Карале, дускаем, әсәрең әйбәт кенә буласы икән, ашыккан-сың! Вакыйгаларыңның очы очка ятмый. Сүзләрне - карлыгачларны - уйлап бетермичә очыргансың, - дип тезеп китә. - Ат дагалаганда бака ботын кыстыра димәсәң, менә мин, "Тын Дон"ны тәрҗемә иткәндә, Шолоховның бер җөмләсе белән ике көн утырдым. Мәгънәсен биреп кенә булмый бит. Эчтәлеге килеп чыкса, сәнгатьчә матурлыгы югала. Ә син кабалангансың, алай килешми. Салкында тунны төймәләгәндә генә ашыгу килешә. Гариф абыйның тәнкыйте ничек кенә җайсыз, усал булып күренеп, автор, эчтән генә сыкранса да, риза була, аек дәлилләре белән килешә. Чөнки ихластан, изге ният булсын, татар әдәбиятының олы абруен төшермәслек әсәр өстәлсен, дип әйтелгән тәнкыйть ул, май чүлмәге кебек, тышыннан күренеп тора. Иҗат әһеле тәнкыйтьнең йөрәктән, әсәрне яхшырту өчен әйтелгәнен, кешенең рухын сындыру өчен, ачу белән чыгарылганыннан тиз аера. Гариф абыйның, аңлавымча, гомере буенча табигатьнең иң югары казанышы - кеше дигән затны аңларга тырышып яшәве. Аның каләме тудырган әсәрләрне, аларның каһарманнарын гына күз алдына китерик. Күбесе - үз көнен үз хәләл көче белән күрә торган хезмәт кешесе. Гариф Ахунов тел бизәкләренә ифрат сизгер шәхес иде. Бе-рәр матур сүз, яңарак чагыштыру ишетсә, шуны көннәр буенча кабатлап йөрер. Иҗатында ул купшы, нәфис сүзләр эзләми. Ха-лык телендәге иң гадәти сүзләрдән яңа гыйбарә-сынландырулар үреп, аларны, тәсбих төймәләрен тезгәндәй, матур, пөхтә җөм-ләләргә үстерер. Аларның нәфис бизәкләренә сокланып, читкәрәк китеп, озын-озак итеп карап, тәэсирләнеп торыр. Шундый олы зат булып ул күңелдә мәңгегә урнашып калган. Гариф абый, урамнарга ташып чыгып, шигарьләр күтәреп кычкырышып йөрмәсә дә, милләте өчен кайгыра, аның уңай якларын күреп шатлана, үзен тиешле югарылыкка куя белмәве өчен борчыла, гарьләнә иде. Аның күңеле, сизгер сейсмограф кебек, тормыш җилләрен, замана кыйбласын сизеп, шатлану, тетрәнүләрен тоеп, үзе аша уздыра белде. Гариф абыйны тормышында, иҗатында башка берәү белән бутау мөмкин түгел, ул күңелләрдә кабатланмас шәхес булып кала алды. Күренекле шагыйрь Р. Фәйзуллин Г. Ахуновка багышланган бер уйлануын "Егет әдип" (1985) дип атаса, вафаты уңае белән язылганына "Зураеп калу" (2000) дигән символик мәгънәле исем бирә. "Ни-нәрсәдән мәхрүм калганыңны югалткач кына аңлыйсың. Исән чакта, теге дә, ул да, мин дә дигәндәй, кайчандыр бер-беребездән мәңгегә аерылачакны белсәк тә, ул вакытта хис-тойгы әле шактый томанлы, абстракт, югалтуның ачы хәсрәте сәгате суккач кына йөрәккә төшә икән. Гариф абый Ахунов үлемен ишеткәч тә шулай булды... Һәм, әйтергә кирәк, Бөек Күчештән соң аның исеме, рухы фани дөньялыкта зураеп, үсеп калды" ("Зураеп калу"). АЯЗ АГА! Кемгә ничектер, миңа "Аяз Мирсәет улы" дигән рәсми мөрәҗәгатькә караганда, "Аяз ага" дип эндәшү, күренекле сүз остасын олылау белән беррәттән, ниндидер рухи якынлыкны, хөрмәтне тулырак чагылдыра, җылырак яңгырый кебек. Холкының кырыслыгын бер мизгелгә дә онытмыйча, кәефе яхшы вакытта үзенә дә шулай мөрәҗәгать итә, ә инде хатыны Нәкыя янында булганда, "җизни" дип тә ычкындыргалый идем. Соңгысына кечтеки генә хакым да бар иде шикелле. Чөнки мин аның гомерлек турылыклы юлдашы, шулай ук туган халкының язмышы, теле өчен җан атып яшәгән Нәкыя ханым белән Казан дарелфөнүненең татар теле һәм әдәбияты бүлегендә биш ел бергә сабак алдым. Аяз ага, нахак яла аркасында яшьлегенең иң матур чорын урлаган сөргендә булып кайтканнан соң, безнең төркемнең чибәр, акыллы, сабыр кызларыннан берсен - Нәкыяне - оста мәргән кебек "чиертеп" алды. Төркемебездә аны иң матуры иде дип расларга алынмыйм, бердән, һәркемнең үз зәвыгы булса, икенчедән, бу "урынга", әтисе ишек төбен саклаучы гына булса да, "мин военком кызы" дип төтен җибәрүдән ләззәт тапкан Галия белән каратут йөзле, кара күзле, "кыргый" матурлыкка ия Римма да дәгъва итеп йөрделәр. Чебешләрне көзен саныйлар дигәндәй, төркем кызларының берсе дә хатын-кыз вазифасын, Нәкыя кебек, шундый күркәмлек белән үти алмады, дисәм, зур ялгыш булмастыр. Нәкыя белән дуслашып, безнең төркемгә кергәләп йөргәндә, Аяз ага күңелгә җитез хәрәкәтле, фикерен берәүдән дә курык-мыйча өздереп әйтә белүче тәҗрибәле вә хакыйкатькә турылык-лы зат булып кереп калган. Ул чорда әле аның тормыш юлын, дөньяның ачысын-төчесен һәрьяклап татыган кеше икәнен бөтен тулылыгында белми идек. Шәхес культы фаш ителгән булса да, аның коточкыч начар яклары турында тулы тавышка, ачыктан-ачык сөйләшү сәгате сукмаган иде әле. Төркемебезнең тулы ай кебек түгәрәк битле, чем-кара озын чәчле, сабыр холыклы, укуга һәвәс кызы Нәкыя белән Аяз абый, электән таныш булып, хат алышып торганнар икән. "Тегеннән" кайткач, группабызның булачак кияве күпмедер вакыт көндезге бүлектә "бала-чага" белән буталып йөрде дә, читтән торып уку бүлегенә күчеп, "Чаян" журналында эшли башлады. Аның инде гаилә корып, балалар үстереп яшәү вакыты җиткән иде. Социологлар фикеренчә, утызның өске ягына чыккан ир-ат, буйдак тормышның "тәмен" татыгач, үзенә тиң ярын табу, гаилә мәшәкатьләрен җилкәсенә салу мәсьәләләрендә шикләнә, икеләнә, аны җаваплылык, шәхси иреген югалту куркыта башлый. Аяз абый тимерне кызуында суга торган егет булып чыкты. Нәкыя дә, өлешемә тигән көмешем, дип, артык кыстатып тормыйча, кыз-кыркын тормышы белән хушлашырга булды. Көндезге бүлектә укуын ташламыйча, дипломын безнең белән бергә алып, Аяз абыйның "текә" холкына җайлашып, кирәк чакта салпы ягына салам кыстырып, шул ук вакытта тормыш-көнитеш дилбегәсен кулыннан ычкындырмыйча, минем белүемчә, үрнәк гаилә корып, төп көчен улларын тәрбияләүгә бирде. Килен кешенең тәкъдиме беләндер дип уйлыйм, безнең төркемнән Аяз абый туйларына өч егетне чакырды: соңыннан радио дикторы, шунда ук әдәби-музыкаль тапшыруларның баш мөхәррире, Оренбург егете Рим Кәримов, группаның комсоргы, "Татарстан" журналының редактор урынбасары Шәүкәт Сәйфетдинов һәм ошбу юлларны язучы шундый бәхеткә тарыган затлар булдык. Мәҗлес Островский урамында, "Татарстан" кунакханәсе янында диярлек урнашкан йортта, кайсыныңдыр ерак туганнарының фатирында узды (ул йортларны инде күп-тәннән "җир йотты"). Ике якның да туганнары, Аяз абыйның үзе көндез укып алган төркем егетләре, кызлары чакырулы иде. Шул чор өчен өстәл шактый әгъләдән әзерләнгән булып чыкты, графиннарга, шешәләргә салып куелган "шайтан суы", җемелдәп "күз кысып", әллә нинди сөенечле вәгъдәләр биреп, ялт-йолт итеп үзенә чакырып тора. Без томшыклары ныгып кына килә башлаган чебешләр - беренче курс студентлары - мондый кичәләрдә үзеңне ничек тотарга икәнен белмибез, шуңа күрә, салганны эчеп, алда торганны ашап, кушканны үтәп, тәмам сәлперәеп төш-кәнебезне сизми дә калганбыз. "Җемелдәп" утырган савытлардагы эчемлек, тәмле булып, җиңел эчелсә дә, аякларны, билләрне мамык белән тутырылган хәлгә китерүгә "сәләтле" булып чыкты. Аяз җизнинең сабакташлары, күбесе соңыннан күренекле язучылар, журналистлар, фирка хезмәткәрләре - Хәмзә Зарипов, Әхмәт Рәшитов, Мөкатдәс Юсупов, Минвәгыйз Зәйнетдинов, Фаяз Хисмәтуллин (Дунай), Мидхәт Миншин, Фарваз Миңнул-лин, Кояш Тимбикова кебек, шул чорда ук үзләре турында югары фикердә торган гаярь егетләр-кызлар иде. Теге серле эчемлек аларның кулларын, телләрен "чишеп" җибәрде. Беришесе ата-анасының дәрәҗәсенә сылтама ясаса, икенчесе шагыйрьлеге, вакытлы матбугатта басылуы белән мактана, төрлечә туарыла, шаулаша башладылар, сөйләүчене бүлдерү ешайды. Туйның фәлән еллардагы барысы бергә сөйләгән колхоз җыелышына әверелү куркынычы туды. Мәҗлеснең ямен җибәрүчеләр күбәюгә, кияү, дилбегәне үз кулына алып, үзенең холкын күрсәтә, тәртип бозучыларны, мактанчыкларны, чоланга алып чыгып, әрдәнә итеп өеп куя, беришесенең ипи шүрлегенә дә менеп төшә башлады. Аның җитез гәүдәсе, елгыр йодрыгы әле бер почмактагы кабыргада, әле икенче яктагы арт санда ялтырап-ялтырап күренеп ала башлады. Берничә дәкыйка эчендә ул өйдә дә, чоланда да тәртип урнаштырды. Ярдәмчеләре дә бар иде бугай. Үзе туктаусыз бер үк җөмләне кабатлый: - Фукалар (соңыннан без аның "с" хәрефен безгә фарсыдан кергән "ф" белән алыштыруына төшендек), мин сезне, якын итеп, җан дуслар күреп, шатлыгымны уртаклашырга чакырдым. Ә сез җәнҗал, тавыш чыгарып ятасыз. Бөек буласыгыз килсә, төрмә тоткасын имеп кайтыгыз, фукалар! Баш хәрефе алышынган сүзне кат-кат әйтсә дә, Аяз җизнинең йөзендә җиңүче кыяфәте юк. Чырай чытыклыгына караганда, аның бу "эшне" мәҗбүри башкаруы сизелә иде. Ул бары тик туйның тыныч, тәртипле узуын теләде кебек. Ә беренче сыйныф балаларының, ягъни безнең, тавыш чыгарырлык түгел, сөйләшерлек тә дәрманыбыз юк, почмактан тамаша шаһитлары булып утыру өчен генә ярарлык идек. Аяз белән Нәкыянең туйларында булган хәлләр турында- матбугатта да беркадәр фикер әйтелде, бигрәк тә мәҗлестә катнашучыларның үзара очрашуларында сүзләр, бәяләр шактый булды. Үзләренә җилдәй җитез йодрык эләккәннәре бу хакта сүз куертуны бер дә өнәмәделәр. Аяз абыйның чүкеч йодрыгы эләкмәгәннәре, чүпрәне өсти торып, вакыйгалар агышын елдан-ел арттыра, куерта, детальләрне өсти тордылар. Күренекле публицист, шагыйрь Мидхәт Миншин А. Гыйләҗевнең үзен "дөмбәсләвен" искә төшерүне аеруча авыр кабул итә иде. - Ничек инде без, шундый таза егетләр, кеп-кечкенә Аяздан кыйнатып торыйк ди. Тузга язмаганны сөйләп йөрмәсәгез, - ди торган иде ул, ачулы күзләрен уйнатып. Инде янәдән мәҗлескә әйләнеп кайтсак, без "чебешләрнең" үз хәле хәл. Аяклар зиһен шәрифләренә буйсынмый, буыннар боламык кебек изелеп төшкән. Ярый әле шул тирәдә генә, Киров урамының (хәзерге Московская) башында гына, ике катлы агач йортта фатирда тора идек. Шәүкәтнең дә Гадел Кутуй урамына, тулай торакка кайтырлык хуты калмаган иде, безгә иярде. Икенче көнне иң таләпчән укытучыбыз профессор Диләрә Тумашеваның лекциясенә дә бара алмадык. Ә туйда алган истәлекләр һаман да күңелдә, хәтердә. Мәҗлестә катнашкан, дәрт чүлмәкләре ташып торган егетләр һәркайсы кабатланмас чалымнары, сөйләшү манералары белән һаман күз алдында торалар. Күбесе инде гүр ияләре. Туйда катнашкан ике сабакташым - дусларым Шәүкәт белән Рим дә җир куенында. Татар мәдәнияте үсешендә һәркайсы үз үрен калдырган бу егетләрне тезеп бастырасы, янә бер кат Аяз абыйдан "тәртипкә" чакыртасы иде дә, үткәннәргә хәтер канатында гына кайтып була шул. Кичә булган хәлләр онытыла барса да, яшьлек хатирәләре күңелдән китми икән. Шактый вакыт узгач, истәлекләргә бирелеп утырганда, мин тәнкыйтьче, туйның түрендә кияү егетенең дусты булып утырган Фарваз Миңнуллиннан: - Ни өчен Аяз абый шулай чыгырдан чыкты, сабакташларын тукмап ташлады икән? - дип сорагач, уйланып торгандай булды да: - Мин Аязны аңладым һәм гафу иттем. Мидхәт Миншиннан башкалары аны-моны әйтмәде, үпкәләмәделәр кебек. "Каядыр бәрелгәнмен бугай. Кабыргалар кара янып чыккан" дип зарланучылары булды анысы. Күбесе хәтерләми дә. Мин, шешәләрдәге самогонның, чуваш кардәшләрнең аңкаласының* көчен бәяләп, су гына эчеп утырдым, - диде. - Аяз абыйның болай кыйланышын ничек аңларга инде? Һәрнәрсәдә тәртип, тимер мантыйк тарафдары Фарваз, уң кулының бармакларын берәм-берәм учына яткыраяткыра, иренмичә санап китте: - Беренчедән, Нәкыянең мәртәбәле туганнары алдында- сабакташларының исерешеп тәртип бозуларын күрсәтәсе кил-мәде Аязның. Исеңә төшер (шуны аңларлык хәлдә булуыңа шикләнәм дигән мәгънәдәрәк күзен уйнатып алды): табында утыручылар сизми калсын дип, ул әүвәл чоланга чыгу ишеген ябып куйды. Икенчедән, үзе дә бераз салмыш иде. Аяз күңелен тырнаган хисләренә ирек бирде. Өченчедән, һәм иң мөһиме, димәк, сөргендә утырганда надзирательләр үзен дә шул ук сүзне әйтә-әйтә кыйнаганнар. Тирәндә, аң төпкелендә утырган ачу, үпкә хисе кайнаган май шикелле өскә чәчрәп чыккан. Билгесез көчләрдән үч алып, йөрәген тынычландырды. Гарьләнүе, рәнҗүе белән бүлеште. - Соң бит алар аның дуслары, сабакташлары, - дип үҗәт-ләнүемә дә Фарвазның исе китмәде. Чыраен сытып алды да: - Ул мизгелдә Аяз өчен барыбер иде. Кызып киткән вакытта кеше үзен төрлечә тотарга мөмкин, тик кул астына гына эләкмә. Кыйнаганда надзиратель дә берсенең дә фамилиясен сорап тормагандыр дип уйлыйм. Сүгенү сүзләре дә шул чорныкы, - диде. Соңгы җөмләнең мәгънәсен аңлап җиткермәсәм дә, ачыклап торуга җөрьәт итмәдем. Адәм баласының психологик халәтендә ни ятканын, вулканның кайчан тышка бәреп чыгасын фаразлап булмый күрәсең, дип кенә нәтиҗә ясадым. Соңыннан Аяз абыйның кемгәдер кул күтәргәнен (шул исәп-тән хатынына), якасыннан алганын күрмәдем, ишетмәдем, гөнаһысына керә алмыйм. Туры сүзнең тәэсире йодрыктан көчлерәк икәнлекне кем генә белми икән. Сәләте чикле, дәгъвасы хәттин ашкан каләм тибрәтүчеләр арасында, Аяз Гыйләҗевнең ачы, нигездә, гадел теленә эләккәнче, берне тондырсын гына иде, дип уйлаучылары да аз булмагандыр. Ул абруйлы, мәртәбәле, исемле язучыларның әсәрләренә бәясендә дә дөресен, уйлаганын әйтүдән куркып тормый иде. "Йәгез, бер дога!" романын язганчы, А. Гыйләҗев лагерь тормышы турында сөйләргә, җанын җәрәхәтләп искә алырга яратмады. Ибраһим Салахов, Гурий Тавлин, иң соңыннан Аяз Гыйләҗевнең Сталин лагерьлары турындагы югары кимәлле әсәрләре белән танышканнан соң да, ул чор турында тагын ишетәсе, шул җәфа-михнәтләрне кичергән кешеләрнең башларыннан үткәннәр турында күбрәк беләсе килә иде. Аяз абый, бик теләмәсә дә, тоткынлык чоры турында бер тапкыр үз фикерләре белән бүлеште. - Ни өчен Сталин һәм аның сатраплары күбрәк зыялыларны, аеруча язучыларны юкка чыгарырга омтылганнар? - дигән примитив соравыма, иренмичә, аңлатмасын бирде: - Һәр милләтнең рухын саклаучы, уйландыручы, яшәү мәгънәсен билгеләүче, күңелләрдә өмет рухы кабызучы алдынгы, изге затлары була. Шуларның алгы рәтендә язучылар - кеше аңына сүз аша тәэсир итүчеләр тора. Өстә утыручылар каләм осталары юкка чыгарыла барган саен, халык милли йөзен, телен югалта, зәгыйфьләнә, каршы тору рухы (оппозиция) сүнә, сүрелә килүне аңлыйлар. Татарның билгесез мәнфәгатьләрне яклап "батырлык" үрнәкләре күрсәтүе буйсынучанлыктан, хәтта куркаклыктан килә. (Искә төшерегез: безнең хәзерге милли халәтебезне Мәһдиев тә шулайрак бәяләгән иде.) Буйсынган милләтләрнең 1941-1945 еллар сугышына мөнәсәбәтен чагылдырган мәзәк тә бик урынлы китерелде. - Командир, окопта яткан солдатларына атакага күтәрелергә әмер биреп: "Орлы, вперёд!" - дип кычкыра. Урыс, татар, чуваш һәм башка милләт вәкилләре алга ыргыла. Күбесе сугыш кырында ятып кала. Яһүдләр траншеяда качып калалар. "Сез ник атакага бармадыгыз?" - дип сорагач: "Мы ведь не орлы, а львы, а львам команды не было", - дип аңлаталар. Фикерен "нәзари" яктан раслаганнан соң, ул беркадәр "тегендә" күргәннәренә тукталып китте. Ниләр генә кичермәгән, нинди генә түбәнлекләргә дучар ителмәгән икән татар язучысы. Аяз ага ачылып китә дә ашыгыч эше исенә төшкәндәй туктап кала: "Чыдадык, түздек, барысын җиңеп чыгарга мәҗбүр булдык", - дип, сүзне җиңелрәк мәүзугъка күчерә. Гәпләшүебез барыбер күбрәк милләт, әдәбият, сәнгать елгасына килеп чыга. - Башка милләткә буйсынып яшәгәндә, халыкның рухы зәгыйфьләнә, әдәбиятның биле сына, - диде ул минем "Безнең әдәбиятка нинди тышкы сәбәпләр үсәргә ирек бирми?" дигән соравыма. - Ни өчен шундый көчле, дөньяны дер селкетеп торган коммунистлар партиясе юкка чыкты? Бу сөалемә ул шаяртып җавап бирде: - Партияне мактауда яңа җөмләләр, чагыштырулар табуы кыенлашкан иде. Шуңар да ул мәтәлде. - Нәрсә ул патриотизм? - Ул үзеңне, рухыңны, аннан соң якыннарыңны ярату дигән сүз. Ләкин аның мәгънәсен, эчтәлеген боздылар. - Туган илне ярату түгелме соң инде ул? - Аны яратмаска өйрәттеләр. Ә туып үскән, тәпи-тәпи йөргән җирне яратмый мөмкин түгел. Туксанынчы еллар ахырында, яңа гасыр башында үзәктән иңгән сәясәтнең мәгънәсен, асылын ул тәгаен ачып бирде. - Иманыбызга, динебезгә, телебезгә каршы бик астыртын, мәкерле, әйтергә кирәк, акыллы сәясәт алып барыла. Аны әүвәл тиле-миле булып кыланган, чынлыкта хәйләкәр Жириновский кебек "рупорлар" авызыннан әйттерәләр, аннан соң тормышка ашыра башлыйлар. Аяз абыйның иҗади дуслары белән беррәттән бакчачы, балыкчы, бергә ял иткән аркадашлары да җитәрлек иде. Җитмешенче еллар башында Идел буена гына урнашкан, Займище дип аталган төбәктән зыялыларга бакча урыннары бүлеп бир-деләр. Шундый бәхеткә тарыган кешеләр арасында драматург Т. Миңнуллин, Татарстан китап нәшрияты директоры Г. Шәрәфетдинов, "Чаян" журналының баш мөхәррире А. Яхин һәм А. Гыйләҗевләр дә була. Бу шәхесләрне уртак кайгылар, уртак шатлыклар һәм үзенең балыклары белән Идел елгасы якынлаштыра. Балык тотуларының мәзәкләре турында А. Гыйләҗев тә, Т. Миңнуллин да язып чыктылар. Идел буенда йөргәндә, көймәдә йөзгәндә генә түгел, башка җәһәтләрдән дә Аяз абыйның "мин берәүдән дә ким түгел, була да алмыйм" дигән үҗәт, көнче холкыннан юмористлар бик оста кызык хәлләр китереп чыгаргаладылар. Шуларның берсен А. Яхин уйлап таба. Әле бакчаларда кыяр өлгереп җитәргә иртәрәк бервакытта базардан сатып алып кайта да, иренмичә, һәр кыярын сабакларга бик нечкә җеп белән бәйләп куя һәм күршесенең "хәлен белергә" юнәлә. - Хәлләрең ничек, Аяз? - Аллага шөкер, парин, озак еллар шулай булып торсын! - Кичке ашыңны ашадыңмы әле? Өлгермәгән булсаң, миңа сугылыйк. Күрсәтәсе әйберем дә бар, - ди юморист, борынын ике тапкыр тартып, кул янтаулары белән чалбарын күтәреп алганнан соң. Сөйләшә-сөйләшә А. Яхинның бакчасына керәләр. Хуҗа кеше, җәһәт кенә бөгелеп: "Күршене яңа өлгергән кыяр белән кунак итик әле", - дип сөйләнә-сөйләнә, күрсәтә-күрсәтә, бакча нигъмәтләрен "өзеп-өзеп" ала. Шуны карап торган кунак бер кызара, бер карала. Альберт кулыннан кыярларның берсен тартып алып, йөгерә-атлый үз дачасына таба китә. Бакчасына керә-керешкә, Аяз ага күтәрелеп бәрелеп дулаган, хатыны белән әнисен: "Сез икәүләп җәй буе бакчада ятасыз, кешенең әнә кыяры өлгергән, сезнең бер нәрсәгез дә үсми", - дип, кич буе, тамаша авторы кереп тынычландырганчы дулаган, ди. Үләренә берничә ай кала, А. Гыйләҗев белән соңгы тапкыр Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Фалис Вәлиевнең фатирында, тар мәҗлестә күрешеп калырга насыйп булды. Хәле бик авыр булып, Нәкыя ханымга таянып кына йөрсә дә, дустының чакыруын кабул итеп, үзен җиңеп, очрашуга килгән иде. Минем анда булуымның сәбәбен әйтеп китү дә кирәктер. Без Фалис Әхәт улы белән якташлар, Норлат районының Кычытканлы дигән сәер исемле авылда туып үстек, бергә мәктәптә укыдык, ул комбайнда эшләп, армия сафларын бизәп, университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кергәндә, мин шул ук уку йортында ассистент вазифаларын башкарып йөри идем инде. Югары белем алганнан соң, аның карьера үсеше гаҗәеп тизлек белән барды: әүвәл Зәй районы Югары Пенәче авылында гади укытучы, шул ук мәктәпнең директоры, шунда урнашкан колхоз рәисе, районда партия контроле җитәкчесе, райисполком рәисе, берничә чакырылыш халык депутаты, атаклы "Зәй" сов-хозы директоры. Һәр эшендә үзеннән соң изге гамәлләр: ике катлы мәктәп бинасы, заманча фермалар, йортлар төзеп калдырды Фалис дус! Сайлаучыларының теләсә нинди катлаулы сорауларын канәгатьләндергән өчен рәхмәттән башканы таләп итми. "Фатих Әмирхан иреннәре" арасыннан "кешеләргә ярдәм итү - депутатның, җитәкченең бурычы" дип кую һәм зәңгәрсу-соргылт күзләрендә хәйләкәр елмаю биетү белән чикләнә. Эше һәрдаим муеннан булып, көне-төне кырда чабу, кешеләрнең гозерләрен үтәү белән шөгыльләнү сәбәпле, агымдагы татар әдәбиятын гел укып бара алмаса да, аның әйдәп баручы олы шәхесләренә Фалис һәрдаим игътибарлы булды. Җөмләдән, олуг язучыларыбыз Мөхәммәт Мәһдиев белән Аяз Гыйләҗевкә ихтирамын яшермәде. Әлеге затлар Тукай премиясен алгач та, "Татарстанның халык язучысы" дигән исемгә лаек булгач та, - аларны бүләге һәм тәмле сүзе белән, Зәйдә яшәсә дә, беренче-ләрдән булып Ф. Вәлиев котлады. Аяз аганың элегрәк сөйләгәне кырмавык кебек хәтердә ябышып калган. - Яшәү өчен Зәйгә күченеп килгәч, күңелсез булыр, дип уйлаган идем, парин. Фалис Әхәтович моңланып, Казанымны сагынып утырырга бирмәде. Рухи бушлыкны, Туфанны, Мәһдине, Гарифны сагынуларымны игътибары, юморы, көлүе белән бер-үзе тутырды. Суыткычны буш тотмады. Иртән эшкә барганда, хәлне белеп сугылыр, кичен, "шайтан сулы" шешәсен кысты-рып, иркенләп гәпләшеп утырырга килеп керер. Аяз ага Казанга әйләнеп кайткач, Фалис та даими депутат эшенә Казанга күчте. Биредә дә, Аяз абыйның фани дөньядагы соңгы көннәренә чаклы алар аралашып, дустанә яшәделәр. Сөйләшендә урам сүзләрен, тозлы-борычлы юморны кыстырып сөйләргә яраткан Фалис өлкән дусты янында тәртипле, итагать-ле кешегә әйләнә дә куя, КДУның татар бүлеген әле генә "тәмамлаган" пишкадәм диярсең. Мөхәммәт Мәһдиевкә мөнәсәбәте шулай ук игелекле һәм җылы булды. Мөгаллиме белән якыннан аралашып яшәүне Фалис үзе өчен мәртәбә санады, аңа төрлечә, бигрәк тә матди ярдәм итеп яшәргә тырышты. Соңгы очрашу вакытында Аяз абый ашамады да, эчмәде дә, тирәнгә баткан моңсу күзләре белән карап, без шау-гөр килгәнне тыңлап кына утырды. Аяз Мирсәет улы турындагы истәлекләр зиһендә өзек-өзек кенә саклана шул. Аның төрле елларда, төрле дәрәҗәдә очрашуларда әйткән сүзләре, фикерләре заманында кәгазьгә теркәлеп барылмаган, онытылганнары әһәмиятсез, икенче, өченче дәрәҗәдәгеләре булгандыр, дип кенә үзеңне юатырга кала. Аяз Гыйләҗев үзеннән соң төрле жанрларга караган гаҗәеп зур әдәби мирас калдырды. Бу байлык әле чын-чынлап өйрәнелмәгән. Бу очракта аның тормышының икенче бер күркәм сыйфатына игътибар юнәлтү мөһим. Ул бериш сәнгать әһелләре, шул исәптән язучылар кебек, "гаиләләребез тулы, балаларыбыз күп булса гына, милләтне саклап була" дип акыл сатып кына йөрмәде, шәхси яшәеше белән үрнәк күрсәтеп, милли җанлы, һәркайсы үз өлкәсен сөреп барырлык өч ир-егет, өч бөркет үстереп калдырды. Аларны да рәсемгә төшереп, өч әдибебез үрнәгендә, "өч баһадир" дип атап булыр иде. Нәкыя ханым КДУның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем өстәп йөргәндә туган олы улы Искәндәр - хәзер тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең әгъзамөхбире. Икенче улы Мансур - драматург, "Бичура", "Баскетболист", "Казан егетләре" һ. б. заманча фикерләүле, үзенчәлекле әсәрләр авторы. Аны тамашачы да, укучы да үз өслүбен, үз иҗат алымнарын тудырган язучы дип бәяли. Өченче улы белән танышлыгыма мактана алмасам да, анысын шактый уңышлы эшмәкәр дип ишетеп беләм. Шактый гыйбрәтле туйдан башланган гаилә мул уңышы белән дә сөендерде. Балаларына хас талант, дәрт, куәт, иҗади эшкә сәләт Аяз абыйдан килсә, тәрбия, әхлак, халкыңа мәхәббәт, тормышны алып баруга, татар һәм башка телләрне өйрәтү Нәкыя ханым җилкәсенә төшә. Төп игътибарын балаларына һәм иренә бирсә дә, бергә укырга кергән көндезге төркемнән аерылмыйча, хәтта "хәерче" студентларга матди ярдәм күрсәтеп, бурычка акча да биреп торып, өлгерештә дә калышмыйча, әйткәнемчә, безнең белән бергә дипломын да алды Нәкыя ханым. Ир белән хатын үзара туган лөгатьләрендә аралашса гына, балалары шул ук телдә сөйләшә. Икенең берсе татарчаны ярымйорты белеп, араларны "ачыкларга" туры килгәндә, русчага күчкән гаиләләрдән татар теленең нечкәлекләрен белгән, халкына турылыклы кеше сирәк чыга, милли әхлак, көнкүреш үзенчәлекләре, өлкәннәргә ихтирам, ата-ана алдындагы бурыч кебек сыйфатлар күңеленә сеңми. Аяз ага, карлыкканрак тавышы белән "милләткә өч егет үстереп бирәм" дип, Ахунов, Мәһдиев, Фәйзуллин кебек дуслары янында күкрәк кагып утырганда, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, тыйнак Нәкыя ханым, балаларына Тукайның "Туган тел"ен җырларга өйрәтеп, "Су анасы" белән "Шүрәле"не укып, аталарының абруен күтәреп, улларын бакты, өй эшләрен башкарды. Нәкыя ханым теләсә кайсы редакциядә журналист, мөхәррир, тагын әллә кем булып менә дигән итеп эшли алыр иде. Мәгәр ул мәктәпне ташламады, татар телен, әдәбиятын укыту методикасын камилләштерүгә багышланган үткен-үткен мәкаләләр дә бастырды. Моның төп сәбәпләреннән берсе - укытудан алган тәҗрибәсен үз гаиләсе әгъзаларына сеңдерү, балаларына рухи яктан да якынрак булуга омтылу дип аңлатыр идем. Татар милләте төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә сан ягыннан кими, телен югалта барган киеренке чорда үз халкының язмышы өчен җан атып йөргән өч бала тәрбияләп үстергән өчен генә дә Аяз абый белән Нәкыя ханым мактауга вә соклануга лаеклы олы затлар. Язучы үзе үлгәннән соң, мирасы турында кайгыртучылары булганда гына, аның исеме, даны яши. Язучының исеме әйләнештән төшеп калмау талантына, варисларының игътибарына, җәмгыятьнең үсеш дәрәҗәсенә бәйле. Аяз ага бу яктан да бәхетле булып чыкты. Кадерле ирен югалтканнан соң, Нәкыя ханым чын-чынлап А. Гыйләҗевнең мирасын, бигрәк тә публицистикасын, әдәби тәнкыйтен барлау, өйрәнү, популярлаштыру шөгыленә керешә, туктаусыз мәкаләләрен бастыра, мәктәптә музей ача. Язучы үзе исән чакта басылмаган язмаларын, хатларын җәмәгатьчелеккә ирештерә. Фәнни әдәби аңлатмалары чын биб-лиограф, тәнкыйтьче дәрәҗәсендә башкарылган булулары белән сокландыралар. Безгә, укучыларга, Аяз Гыйләҗев язмышыннан яхшы мәгънәсендәге көнләшүдән башка нәрсә калмый. ОНЫТМАДЫК СИНЕ, ФАРВАЗ ДУС! Үткән гасырның алтмышынчы-сиксәненче елларында әдәбият мәйданында ут уйнаткан гаярь тәнкыйтьче Фарваз Миңнуллинга 2009 елның 5 августында җитмеш биш яшь тулган булыр иде*. Мәңгелек хозурына күчкәненә дә байтак вакыт узса да, аның арабызда юклыгына күңел ышанмый, мондый хаксызлыкны җан кабул итми. Әдәбиятыбыз турында сүз барганда, ак йөзле, коңгырт чәчле, соры күзле, килешле гәүдәле Фарваз түзә алмыйча капылт урыныннан сикереп торыр да, учын учка сугып, "җәмәгать, мин сезне аңламыйм, ничек инде шундый уртакул әсәрне хәзерге сүз сәнгатебезнең казанышына кертә аласыз" дип ярып салыр, "әдәби тәҗрибәгә бәя биргәндә, эчтәлекнең сәнгатьчә бирелешенә игътибар итмисез" кебегрәк фикерен дә өстәп куяр иде. Вакыт галиҗәнаплары ул яшәгән, иҗат иткән елларны ераккарак алып киткән саен, аның юклыгы көчлерәк сизелә, юксыну хисе арта бара. Бу шәхси кыбырсыну гына түгел. Вакытлы матбугатта аның имзасы куелган җыйнак күләмле, әмма фәһемле эчтәлекле, нечкә зәвыклы тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләр алтмышынчы еллар башында күренә башлый. Тиздән аның кыю, тәвәккәл, үзләрен тәнкыйди сүздән өстен санап йөргән абруйлар иҗатына да яңача, вакыты-урыны белән кискен бәясен курыкмыйча, шул ук вакытта шәхесне рәнҗетмичә язылган мәкаләләре, әдәби портретлары, мирасыбызга багышланган чыгышлары даими басыла. Алдагы унъеллыкта Ф. Миңнуллин сәнгатьчә фикерләү үзенчәлекләрен бәяләү сәләтенә ия ачык, аналитик фикерле, тәэсирле телле профессиональ тәнкыйтьче буларак үсеп җитә. Татар тәнкыйтенә Җ. Вәлиди, Г. Галиләр рухы кайткандай тоела. Ф. Миңнуллин феноменын аңлау өчен, шул чорның иҗтимагый-әдәби атмосферасына күз салу һәм әдәбиятның үсеш халәтенә бәйле хасиятен искә төшерү лаземдер. Сүз сәнгате иҗтимагый тормышка бәйле, аның көзгесе булса да, әдәбиятның берәү белән дә "санлашмый", баш бирми торган эчке кануннары бар. Үсешенең яңа үренә менгән, сыйфат сикереше ясаган чорларда әдәбиятны аңлатучы, шәрехләүче, бәя бирүче, укучыга аның әхлакый-сәнгати көчен җиткерүче юлдашы - тәнкыйть тә күтәрелә. Мисал эзләп еракка барасы яисә күршегә керәсе түгел. ХХ йөз башы бөекләре Тукай, Исхакый, Ибраһимов һ. б. иҗатының яңачалыгын, татар әдәбияты үсешенең алтын чорына керүен аңлап, аңлатып бирердәй Җ. Вәлиди, Г. Рәхим, Г. Сәгъди, соңрак Г. Нигъмәти, Г. Галиләргә ихтыяҗ туа. Үткән гасырның алтмышынчы елларында әдәби барышта яңа тенденцияләр хасил була, беренче чиратта, үткәнебезгә һәм хәзерге рухи халәтебезгә бәя бирү омтылышы тудырган тәнкыйди рух көчәя. "Хрущёв җепшеклеге" тәэсирендә СССР дип аталган ясалма империя төпкелендә яшәүче халыкларның зыялылары, уңай үзгәрешләрдән файдаланып, милли мәнфәгатьләрне кай-гырту, мәдәниятләрен үстерү турында җитди уйлана башлыйлар. Тормышны аек бәяләү рухы, тәнкыйди караш яңа бер дулкын булып Ә. Еники, Р. Төхфәтуллин, Н. Фәттах, Х. Сарьян, А. Гыйләҗев, Г. Ахунов, М. Мәһдиев, Ф. Шәфигуллин, Ф. Баттал иҗатларына өстәмә көч бирә. Сугыштан соңгы чорда әдәбиятка үтеп кергән ясалма, идеаль, хыялый каһарманнар, ялган мохит, барабаннар кагуны хәтерләткән гимннар кире кагылып, халыкта өмет, көрәш дәрте уятырдай әсәрләргә ихтыяҗ туа. Яңартылган тәнкыйди реализмның беренче карлыгачларыннан, совет режимының башбаштаклыкларына бәя бирү яссылыгыннан караганда, һичшиксез, А. Гыйләҗевнең "Өч аршын җир" повесте аталырга лаеклы. Язучы яшәеш вә табигать кануннарын ихтыяр белән генә үзгәртеп булмавын, кеше гомеренең фанилыгын, күпме генә сикеренсәң дә, өч аршын җирнең һәммәбезне тигезләвен, бәлки, үзе дә аңлап җитмәстән, бөтен гаҗизлеге белән искә төшерде. Алтмышынчы елларда барлыкка килгән әдәби "шартлау"ны (М. Кәрим сүзе) бәяләрлек тәнкыйтьчеләр кирәклеге сизелә. Шул ихтыяҗ Казан арты егете, Арча педагогия училищесын (шул атаклы уку йортында Г. Ахунов, М. Мәһдиевләр белем ала), Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлаган Фарваз Миңнуллинны эзләп таба. Дөрес, ул чорда татар әдәбияты тәнкыйтьчеләргә бай була. Бер үк чорда диярлек һәркайсы үз урынында Н. Юзиев, З. Мәҗитов, Р. Мостафин, Р. Сверигин, М. Вәлиев, Р. Мөхәммәдиев, бераз соңрак Р. Кукушкин (Рахмани), М. Вәлиев, Ә. Мәхмүдов кебек әдәби сүзгә сизгер көчләр килә, "саф" әдәбият галимнәре Н. Хисамов, Ф. Галимуллин, А. Әхмәдуллин, Ш. Садретдинов, Р. Ганиева, Ф. Хатипов, М. Бакиров, Х. Миңнегуловлар да, тәнкыйтьнең "кирәкле шәй-дер" икәнен танып, агымдагы әдәби барышка катнашып китәргә "мәҗбүр" булалар. Тәнкыйтьчеләрне үз артыннан ияртеп, әйдәп баручысы, әдәбиятның бу авыр төренә аяк баскан яшьләрне хуплап, хәлдин килгәнчә ярдәм итеп яшәүчесе Ф. Миңнуллин була. Хезмәт урыннары да жанр үсеше өчен җаваплылыкны тудыра кебек. Әүвәл ул "Казан утлары" журналының тәнкыйть бүлеген җитәкли, шактый еллар дәвамында Язучылар берлеге рәисенең иҗат эшләре буенча урынбасары, Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият бүлеге мөдире, шул ук оешманың директоры урынбасары (баш мөхәррире)... Язучылар, тәнкыйтьчеләр ничек кенә "уфтанмасыннар", аны сикереп үтә алмыйлар, һәммәсе күз уңында... Проза белән шигърият үсешен күзәтеп, җитәкләп барырдай затлар җитәрлек, тәнкыйть үзе дә кайгыртуга, игътибарга мохтаҗ дип саный гыйззәтле Фарваз әфәнде. Тәнкыйтьчеләр арасыннан рус һәм татар телләрендә югары дәрәҗәдә язу сәләтенә ия, бигрәк тә Җәлилне дөньяга танытуга зур өлеш керткән Р. Мостафинны күтәреп куюы Ф. Миңнуллинның акны карадан аера белүе турында сөйли. Әйтерсең лә Р. Мостафин соңрак түгел, ә Фарваз яшәгән чорда ук Тукай бүләгенә лаек булган ("Тәнкыйтьче бәхете"). Үз чорында иҗатка килгән һәр тәнкыйтьченең Ф. Миңнуллин кабатланмас, аңа гына хас үзенчәлеген эзли ("Әдәби тәнкыйтьнең яңа көчләре"): "Р. Кукушкин... мәкаләләрен фәнни, салмак стиль белән яза. Чәчелми, таралмый, бер генә өлкәдә басылып эшләргә ярата"; "Мансур Вәлиев - эмоциональ тәнкыйть тарафдары. Дәлилләп бирүдән, анализдан бигрәк, ул еш кына хис белән, кайнарлык белән алдыра" (ул аның соңрак прозаик булып китүен аклаган сыман). М. Вәлиевне үзе үстергән, тәнкыйть дилбегәсен кулына тапшырырга лаеклы алмаш санап, Фарваз горурланып, тышкы охшашлыкны да исәпкә алып, уенын-чынын бергә ялгап, "татарның Белинские" дип тә җибәргәли иде. (Дөрес, соңгы вакытта "пәйгамбәр" шагыйрьләр, "белинскийлар" күбәебрәк китте. Монда да Ф. Миңнуллинның тормадай ачы теле җитмәве сизелә.) Шагыйрь, тәнкыйтьче, нашир М. Вәлиевкә биргән бәясе дә хәзергәчә иң төгәле булып кала. "Мөдәррис Вәлиевнең күпчелек мәкаләләре әдәби әсәр кебек укыла. Ул... чын мәгънәсендә сәнгатьчә тәнкыйть тарафдары". Агымдагы тәнкыйтькә багышланган мәкаләсенең соңгы юл-лары хәзергәчә заманча яңгырый һәм уйландыра. "Язучы хез-мәте - авыр хезмәт. Тәнкыйтьче хезмәте - тагын да авыррак. Әдәбиятны уртакул язучылар һәм уртакул әсәрләр басып кит-мәсен өчен, кыю һәм принципиаль тәнкыйтьчеләр кирәк". Бу таләп безнең көннәрдә, чүп үләннәре кебек үскән үзешчән нәш-риятларда, үзешчән такмакчылар чыгарган китаплар дөньяны басып киткәндә аеруча актуаль яңгырый. Хәзерге тәнкыйтьтә дә әле һаман Ф. Миңнуллинның чордашлары, аның фатихасын алып калган шәхесләр әйдәп баручы көч булып калалар. Дөрес, кайбер яшь әдәбият галимнәре, бигрәк тә хатынкызлар, ул-бу булмасын дип, оялып, яшеренеп, як-якка каранып кына тән-кыйтькә кереп чыккалыйлар (Й. Нигъмәтуллина, Д. Заһидуллина, Н. Йосыпова, Г. Гайнуллина һ. б.). Агымдагы тәнкыйтьтә хәзер комплиментарлык, чама белмичә мактау рухы өстенлек итә. Бу биг-рәк тә "син - миңа, мин - сиңа" принцибыннан чыгып язылган, бер-берсен мактауга, тәкъдир итүгә корылган язучылар тәнкыйтендә өстенлек итә. Дөрес, Х. Бәдыйги, Ә. Закирҗанов, И. Вәлиулла, мәрхүм Ф. Бәширов кебек, Ф. Миңнуллин юлын дәвам иттерүчеләр күренгәли. Кызганычка каршы, талантлы, фәлсәфи фикерле И. Вәлиулла иҗатында мажор төсләр, мәдхия өстенлек итә. Ул һәр шагыйрьдән "дәрья" ясап, тынычландырып, сугышчан рухны, эзләнүләр киңлеген тарайтуга гына этәрә. Иманым камил: Фарваз абыйсы аңа мондый киңәшен бирер иде: "Энем, көмеш талантыңны әрәм-шәрәм итмә, мактау бер көнлек, туры сүз - мәңгелек". Ф. Миңнуллинга С. Хәкимнең дә, шигъриятеннән бигрәк, тән-кыйть өлкәсендәге эзләнүләре якын ("Чишмәләргә юл ачык..."). Тәнкыйтьче Сибгат аганың Тукай иҗатының, шәхесенең берәү дә игътибар итмәгән якларын ачуы, өлкән шагыйрьнең өметле яшьләрне вакытында күреп, танып алуы, ярдәм кулын сузуы, көч-куәтен дөрес бәяләп, юнәлеш бирүе, юл күрсәтүе сокландыра. Моннан әле "Ф. Миңнуллин тәнкыйть вә проза турында гына язып, шигърияткә битараф булган" дигән фикер калырга тиеш түгел. Ул ифрат самими, шигъри җанлы шәхес иде. Матур, ямьле табигате белән без ишетеп, укып белгән Швейцарияне хәтерләткән Арча районына кергән Ишнарат авылында бары тик шагыйрьләр генә туарга тиеш кебек. Шагыйрьлек матурлыкны, табигыйлекне, ипле яктылыкны, миһербанлылыкны эченә алган төшенчә, һәм ул шигырь язудан киңрәк мәгънәгә ия. Кызы Йолдызның үзенчәлекле шагыйрә булып үсеп килүендә әнисенең (Асия Минһаҗева) яшьлегендә шигырьләр язуы гына түгел, ә әтисенең сизгер йөрәкле, югары интеллектлы, мәгърифәтле шәхес булуы да тәэсир иткәндер. Тик талантлы кызыбызга, М. Цветаеваның артык элитар булып кыйланган шигърияте йогынтысыннан арынып, ясалма юлдаш хәлендә калмас өчен, милли нигезләргә якынлашу турында уйлыйсы бар кебек. Атасы өчен бердәнбер якты маяк та, шатлык вә кайгы чыганагы да халык язмышы иде бит. Ф. Миңнуллин сүз сәнгатенең бу төре турында язганда белеп, аңлап, олы шагыйрьләр алдында баш иеп, үрнәк алып фикер йөртте. "Җыр йөрәктә туа..." мәкаләсендә ул Х. Туфанны үзәккә ала һәм игътибарын шагыйрь иҗатының әхлакый сафлыгын, хисси тирәнлеген ачуга юнәлтә. Нәтиҗәсе катгый һәм ачык: "Тукай, Такташлардан соң Туфан безнең поэзиянең байрагы булып барды. Җир шарын учына тотып сөйләшә алырлык бүтән шагыйрьне безнең поэзия хәзергә белми". Берничә битлек мәкаләнең язылу чоры итеп 1966 -1983 еллар куелу да Фарвазның фикерен үзгәртмәве, әхлакый пафосыннан читкә чыкмавы турында сөйли. Ф. Миңнуллин мирасының иң зур өлеше прозага, аның шанлы тарихына һәм хәзерге торышына багышланган. "Якты юллар" исемле ХХ гасыр татар прозасының үсеш чорларын тәфсилләүгә багышланган күләмле мәкаләсендә әдәбиятыбызның иң күркәм сыйфатлары итеп миллилекне, матурлыкка соклана белүне, миһербанлы, изге күңелле, әкиятләргә ышанучан, һәр вакыйга-хәлгә фәлсәфи бәя бирүгә сәләтле кешене алга чыгаруны, телебезнең матурлыгын, сыгылмалы көчен саклый, үстерә белүне саный. Әдипне татар әдәбиятында хатын-кызларыбызның тыйнаклык, эш сөю, бөтен барлыгын гаиләсенә, балаларын үстерүгә багышлаган образлар тудыра белүе әсир итә. "Безнең әдәбият үтә ягымлы, тулы канлы, һәркемгә үрнәк булырлык хатын-кыз образларына бай. Г. Кутуйның Галиясе, Г. Бәшировның Нәфисәсе, Р. Төхфәтуллинның Гөлзифасы... Күп алар... Минемчә, безнең әдәбияттагы бу мөлаем, тулы канлы образлар галереясын башлап җибәрүчеләр Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимовлар булды. "Акчарлаклар"дагы Газизәсе, "Матур туганда" романындагы Мәдинәсе белән Ш. Камал булды". Ул, аеруча яратып, белеп, тирәнгә төшеп, И. Гази, Г. Бәширов, Г. Әпсәләмов, К. Нәҗми кебек өлкән буын прозаиклары иҗатын тикшерә. Ә. Еникигә багышлаган мәкаләләренең исемнәре үк тәнкыйтьченең зәвыгы, язучы иҗатының төп үзенчәлекләрен сиземләп алуы турында сөйли: "Намус эше" (1964 -1983), "Затлылык" (1989). Татар дәүләт гуманитар педагогика университеты уздырган фәнни-гамәли конференциядә дә, Милли китапханәдә узган искә алу кичәсендә дә (язучының тууына 100 ел тулу уңае белән) бик күп чыгыш ясаучылар Ә. Еники прозасына, публи-цистикасына хас төп сыйфат итеп "затлылык"ны атадылар. Ф. Миңнуллин Х. Камалов, Р. Төхфәтуллин, М. Мәһдиев, А. Гыйләҗев, Ә. Баянов кебек шул чор татар прозасын җигелеп тартучы чордашларының әдәби портретларын тудыра, яшьләргә дә төпле киңәшләрен биреп бара. Тәнкыйтьче бер мәкаләсендә дә тоташ мактау, мәдхия яудыру юлына басмый, уңышлы якларны күрү белән беррәттән, җитешсез, килешеп бетмәгән тарафларга игътибар иткәндә, автор киләчәктә тагын да камилрәк әсәрләр тудыра алсын дигән ният белән яза. Җөмләдән, Ә. Баяновның "Яшьлегемне эзлим", "Аязучан болытлы һава", "Дүрт монолог", "Тавыш - табигать бүләге" кебек повестьларына тулаем уңай бәя биреп, "Әхсән Баянов - тормыштагы, әдәбияттагы яңалыкларга аеруча сизгер язучыларның берсе... Ул заманча уйларга, алай гына да түгел, заманча яшәргә... ярата" дип яза да, "Ә. Баянов әсәрләренең ышандыру көче йомшаграк булуын да әйтеп узарга кирәк. Ул үз геройларының эш-хәрәкәтләрен, бер халәттән икенче халәткә күчүләрен мотивлаштыруга тиешле игътибар биреп җиткерми" дип өсти дә, "Яшьлегемне эзлим" повестеның төп герое Әнис Бәдигинны кабул итмәгән каләмдәшләре белән бәхәскә керә: "...повестьның төп герое, М. Маликова һәм А. Гыйләҗевләр уйлаганча ук, беткән кеше түгел. Аның күңелгә ятышлы эшләре, уңай сыйфатлары байтак". Мәкалә 1983 елда язылган. Үткен пәкедәй кистереп ала торган теле һәм язучылык абруе белән шөһрәтенең үренә күтәрелә килгән чорында Аяз абыйга каршы сүз әйтергә җөрьәт иткән, аның белән килешмәгән башка затны хәтерләмим. Ә Фарваз өчен төп үлчәү берәмлеге үзенең сиземләве, үз аршыны иде. Икенчедән, ул берәүгә дә ярарга тырышмады, лакей түбәнлегенә төшмәде. Икенче мисал да гыйбрәтле. Х. Камаловның 1941-1945 еллар сугышын тасвирлауга багышланган әсәрләре шул чорда "ура"га кабул ителмәде, "бытовизм һәм натурализм" артык урын алган, дип чыгучылары да табылды. Ф. Миңнуллин, ике зур дәүләт арасында барган тартышу героикадан һәм романтик батырлыклардан гына тормады, бу сугышны белорус язучысы В. Быков, В. Некрасов, В. Гроссман кебек бөтен фаҗигале дөреслеге белән сурәтләү вакыты җитте, дип, авторны полемик дәрт белән яклап, мактап чыкты. Кыскасы, тәнкыйтьче замана таләпләренә җавап биргән, үзенә ошаган әсәрләрне рәнҗетүгә юл куймады. Күренекле тел галиме, әдәби процесста актив катнашкан профессор Латыйф Җәләй А. Расихның "Ике буйдак", Н. Фәттахның "Бала күңеле далада", Э. Касыймовның "Гомер ике килми" әсәрләрен "романның киртәсенә керү түгел, хәтта ул киртәнең янына да килмәслек" чәчмәләр дип бәяли (Казан утлары. - 1969. - № 11). Ф. Миңнул-лин исә өчесен дә "прозабыз үсешендә күпмедер эз калдырган әсәрләр, "Ике буйдак"ны әле хәзер дә әдәбиятыбызның бер казанышы дип йөртәбез" дип, үз сүзен әйтеп, тәнкыйтьче "фикерләрен иплерәк итеп" тә әйтә ала иде дигән теләк белдерә. Ә инде роман жанрының гомуми үсеш дәрәҗәсе аны тәш-вишкә сала. "60 нчы елларда егерме бишләп роман язылган булса, 70 нче елларда чыккан романнарның саны да шулчаклы ук. Иң нык борчыган мәсьәлә - аларның сыйфаты... Татар романы акрын гына, сиздерми генә тарая, сыегая, ваклана бара" дип яза һәм сокланырлык әсәр итеп Н. Фәттахның "Сызгыра торган уклар" романын "халык әкиятләре кебек мавыгып укыла торган шәп роман булып чыккан. Калганнары турында җылы сүз әйтүе кыен" ди. Ә бит сүз А. Расихның "Ямашев" (1982), М. Хәсәновның "Шөгеревлар" (1980), Ш. Бикчуринның "Тирән катлам" (1981), М. Хәбибуллинның "Сулар үргә акса да" (1982), М. Маликованың "Ак давылда тал бөресе" (1983), Ә. Баяновның "Таш китап" (1983) кебек XXI гасыр башында да укыла, беришесе әдәбият дәреслекләрендә урын алган әсәрләр турында бара. Ф. Миңнуллин сыйфат бизмәнен бик югары күтәреп куя, татар әдәбиятының бөтен төрки, Идел-Урал буе халыклары өчен кайчандыр үрнәк-өлге булып торган чорыннан кайтышрак үсмәвен тели, шуны таләп итә. Ул әдәби әсәрләргә бәя биргәндә әшнәлек, мәҗлестәшлек, мәсләктәшлек кебек хисләрне рухына үткәрми, ягъни аны "сатып алып" булмый иде. Гел бергә аралашып, дуслашып, соңгы тиеннәренә чаклы бүлешеп яшәгән Г. Ахунов, А. Гыйләҗев, М. Мәһдиевләрнең яңа әсәрләренә дөрес бәяне, матбугатка чыгармаган очракта да, күзләренә карап әйтүдән тартынып тормады. Иреннәрен бераз кыйшайтып, азау тешен суырдымы, "күк күкрәвен" көт тә тор. Шул ук вакытта Фарваз чын дуслыкның кадерен белә торган, таяныч, терәк булырдай шәхес иде. Тәнкыйтьченең мирасы күләмле була алмый. Үзе исән чакта нибары дүрт җыентыгын чыгарып кала алды. "Балта явызлар кулында" исемле соңгы китабына (исемне А. Гыйләҗевнең "Балта кем кулында?" исемле романына җавап рәвешендәрәк алган) миннән кереш сүз язуны сорады. Мин, әлбәттә, мондый тәкъдимне үземә мәртәбә, ышаныч санап ризалаштым. "Озын итеп, артык фәнниләштереп язма, яме, мәҗлестә тост әйткән шикелле генә булсын" дисә дә, аның иҗатын берничә җөмләгә сыйдырып булмавы көн кебек ачык иде. (Мәҗлес яратучылар тостны да сәгатькә сузарга мөмкин.) Мәкалә озынрак чыкса да, күңеленә хуш килде кебек. Китабын үзе күреп калды, әмма имзасын куеп бирә алмады. Башка җыентыкларын дустанә сүзләр белән бүләк итә килде. 1984 елда басылган "Талантлар юлы" китабын түбәндәге юллама белән тапшырган иде: "Тәлгат! Без начар яшәмәдек. Гомернең калган өлешен дә шулай яши алсак иде, дигән өмет һәм теләк белән Фарваз. 7.02.85". Бу шәхси язмадан да тәнкыйтьченең тормышыннан канәгать булуын, байлыкка, сарайларга дәгъва итмәвен, рухи торгынлык- кичермәвен сиземләп була. Фарваз матди кыенлыкларны аз күрмәде. Икенче гаилә коргач (үзәктәге фатирын, тыйнак кына бакчасын, булган җиһазларын беренче хатынына бәхәссез, дәгъвасыз калдырып чыкты. Чын егетлек үрнәге!), кеше өендә дә түләп яшәде, әмма беркайчан зарланмады, сорамады, ялынмады. Немецлар Фарвазны "характер нордический" дип бәяләрләр иде. Кырыс булырга тырышып караса да, эчке дөньясы, җаны гаять ихласи вә кешелекле иде. Аның туганнарына, энесе Маликка, балаларына җылы, кайгыртучан мөнәсәбәте күбебезгә үрнәк булырлык. Бу яктан ул чын татар баласы иде. Шул ук вакытта ул курыкмыйча, түрәләр алдында тез чүкмичә, ышанычыннан чигенмичә яши белә торган үҗәт вә күпмедер дәрәҗәдә "бесшабашный" гайрәтле шәхес булып күңелдә калды. Иң кыен хәлләрдә, обкомга "келәмгә" чакырылганда (Язучылар берлеге рәисе Г. Ахунов, обкомның бүлек мөдире яисә секретарь "ми юарга" дәшкәндә, юмалап Фарвазны җибәрә торган иде), хәтәр сөйләшүләр вакытында да "минлеген" югалтмыйча, мөстәкыйльлеген сатмыйча, үзе булып кала алды. Чөнки ул халкының, бигрәк тә язучыларның мәнфәгате, ихтыяҗы белән яшәде, иң югары мөнбәрләрдә дә үз сүзен бирмәде. Шул чорда мәдәният җитәкчеләренең котын алып торган иң хәтәр цензор, обкомның культура бүлеге мөдире Мусинга: "Мөдәррис Мусинович, сез бу әсәрнең юнәлешен, автор фикеренең тирәнлеген дөрес аңламагансыз", - дип, бары тик куш йөрәкле Фарваз гына әйтә ала иде. Аның өчен иң мөһиме милләт гаме, аерым кеше, каләм иясе кадере иде. Шул иманы аңа көч, куәт, дәрт биреп торды. Тәнкыйтьченең, нигездә, социалистик реализм кануннары өстенлек иткән чорда язылган мәкаләләре, бәяләре, фәлсәфи-эстетик карашлары искермәдеме, шул чор истәлеге булып калмадымы дигәнрәк сорауның тууы да ихтимал. Үзе дә "тәнкыйть - тиз искерүчән жанр" дип ычкындырды. Шуны онытмыйк: вакыт сынавын үткән талантлы хезмәт үз чорының догмаларыннан өстен тора, вакыт сынавына бирешми, карашлар үзгәрүгә карап искерми. Аристотельның "Поэтика"сын, Буало, Гегельләрнең әдәби төрләр һәм жанрлар турындагы өйрәтмәләрен искә алып тормастан, В. Белинскийның, Җ. Вәлиди, Х. Госман, И. Нуруллин, Н. Юзиевләрнең әдәби барышка, мирасыбыз тарихына ясаган сәяхәтләре, шигырь төзелешенә багышланган хезмәтләре искерде дип расларга кемнең теле әйләнер. Дөрес, Ф. Миңнуллин мәкаләләрендә бинар оппозиция, экзистенциализм, интертекстуальлек, мегатекстуальлек, дискурс, нарратив, хәтта герменевтика кебек Көнбатыштан иңеп, рус әдәбияты белеме аша безгә кергән атамаларны тапмассың. Мәгәр игътибар белән укысаң, әлеге терминнарның эчтәлеген, мәгънәсен кешечә, саф татар телендә аңлатып бирүен чамалау кыен түгел. Аның реализм, романтизм, натурализм кебек төшенчәләргә, өслүбләр төрлелегенә, эчтәлек белән сәнгатьчә фикерләү алымнарының ярашуына биргән бәяләре ХХI гасыр башында да заманча яңгырый. Купшы җөмләләрне, буш сүзләрне, томан җибәрүне яратмады Фарваз. Ул ачык фикер, төгәл сүз тарафдары иде. Ф. Миңнуллин безнең көннәргәчә яшәсә, хәзерге прозага нин-дирәк бәя бирер иде икән, дип, озак уйланып утырдым. Әлбәттә, ул М. Галәү, Н. Фәттахлар сызган ызанны дәвам итеп, халкыбызның фаҗигале тарихын дөрес яктыртуга алынган М. Хәбибуллин, Р. Батулла, Ф. Латыйфи, В. Имамов эзләнүләрен хуплар, өлкән буын прозаикларыннан М. Әмирханов, З. Зәйнуллиннарның кыюлыкларын бәяләр, урта һәм яшьрәк буыннан А. Хәлим, Г. Гыйльманов, М. Галиев, К. Кәримов, Ә. Гадел, З. Хөснияр, Р. Зәйдуллаларны аерып куяр, хатын-кызларыбызның ирләр кызыгырлык кыю эзләнүләрен хуплар иде кебек. Ә инде ике аяклы, җанлы, мөлаем кешеләребезне әдәби сәхнәдән кысып чыгара барган албастылар, убырлы карчыклар, канатсыз акчарлаклар, оча торган кешеләр, бичуралар, сары йортлар даирәсе азау тешне суыртмый калдырмас: "Егетләр, безнең арабызда тере кешеләр калмадымы, дөньябызны хәшәрәтләр бастымы?!" - дип өстәп куюдан да тартынып тормас иде. Чөнки ул иҗади гомере буенча татар прозасыннан халкыбызның гасырлар буена чарлана килгән милли үзенчәлекләрне, кояш нурларын үзенә сеңдергән чәчәкләр кебек җыеп алган, үрнәк-өлге булырдай тулы канлы геройлар эзләде, үз чорында ук уй-өметләре көнкүреш ыгы-зыгысын, гаилә низагларын сурәтләүдән өскә күтәрелә алмаган, зәвыксыз укучының кытыгында уйнаган әсәрләрне кабул итмәде, куркак, ялагай, басынкы, буйсынучан, кол халәтенә риза булып яшәгән язучыны да, әдәби персонажны да бусагадан кире какты. Фарваз кебек, табигать биргән сәләтен иҗтимагый тирә-җирлектән таптатмыйча, үз позициясен бирмәгән хәлдә (марксизм теориясенә артык мөкиббән китмәүдә гаепләгән профессор Х. Госман белән бәхәскә керүе, шуның аркасында ярым әзер диссертациясен тәмамламыйча аспирантурадан китүе дә мәгълүм. Мондый кыю адымны да Фарваз гына ясый ала) сайлаган юлыңнан үсә белү сирәкләргә бирелә. Г. Тукай, "Мөхәрриргә" шигырендә Г. Исхакыйга мөрәҗәгать итеп, татар җәмгыяте "Алты ел торды чупансыз (җитәкчесез, көтүчесез. - Т. Г.), аерылышты яшь көтү, Карт бүре күк, бары корган аерым-аерым бер оя" дип яза. Татар тәнкыйте инде унбиш елдан артык "чупансыз", җитәкчесез яши. Берәү дә бу авыр йөкне иңенә салырга җыенмый. Фарваз тормышының соңгы елларында аеруча бер үҗәтлек белән эшләде. Үзе дә күп язды, татар теленә берничә роман да тәрҗемә итте, нәшриятта эчтәлеге буенча уңай бәя алмыйча тоткарланган бик күп әсәрләрне (Х. Сарьян, Н. Фәттах, С. Баттал, Ф. Шәфигуллин һ. б.) халыкка ирештерде. "Ник шулай ашыгасың?" дигәч, "безнең нәселдә алтмыштан узып яшәгән ир-ат булмаган, эшләп калырга кирәк" кебек сүзләре шомлы кисәтү булып һаман колакта тора. Җанның иң тирән катламыннан сыгылып чыккан юксыну хисе, якты моңга уралып әйләнеп кайтып, йөрәкне яралый. Без сине онытмадык, онытмабыз, Фарваз дус! Эшләгән эшләрең, изге гамәлләрең дога булып барсын! ТАТАРДА ЗЫЯЛЫЛАР БАРМЫ? Туган халкының мәгърифәте, әдәбияты, үзаңы башка мил-ләтләр дәрәҗәсеннән калышмаска тиеш дип янып-көеп яшәгән Мәһдиев, кимчелекләребезне дә яшермичә, рухи халәтебезгә анык бәя бирергә омтылды; иҗтимагый фикерне уятып, болгатып, бер-беребезне "селкетеп" алу ихтыяҗын сизеп яшәде. Бу җәһәттән аның шул чорда күп чыш-пышлар уяткан, кемнеңдер авырткан сөяленә баскан, авторны берьяклылыкта, дөреслекне бозып күрсәтүдә, уңай үзгәрешләрне күрмәмешкә салышуда гаепләүләргә хәтле җиткергән "Татар зыялысы... Ул - кем?" мәкаләсе булды (Казан утлары. - 1993. - № 10). Автор үзенә таяныч ноктасы итеп Тукайның "Бәгъзе зыялыларыбыз" исемле шигырен ала. "Татар халкы арасында" зыялыларыбыз "хисапсыз күп" булса да, вөҗданлы, кешелекле, хыялый (намуслы) затлар бик аз, дигән фикер уздыра бөек шагыйребез. Мәһдиев остазы белән тулысынча килешеп кенә калмый, хәвефле соравына җавап эзләп, арттырып та җибәрә: "Бүген татар зыялысы юк". Үзләрен айдынга санап йөргән кемсәләрнедер рәнҗетүдән, җайсыз хәлгә куюдан курыкмыйча, кыю һәм кискен итеп ясаган нәтиҗәсенең эчтәлеген Мәһдиев үзе үк ачып бирә. Юк, сүз аерым шәхесләрне тырышмауда, ялкаулыкта, булганы белән канәгатьләнеп яшәүдә гаепләү турында бармый. Җавапны ул фаҗигале, алдынгы затларыбызны, морзаларыбызны юкка чыгаруга корылган тарихи үткәнебездән эзли. Русиягә көчләп кушылган милләтләрнең алдынгы, белемле, нәселле катлавы сис-темалы рәвештә юкка чыгарыла барган. Чөнки алар империянең яшәешенә зарарлы саналганнар. Бары тик ХХ гасыр башында, беренче рус революциясе нәтиҗәсендә генә татар җәмгыятендә яңа зыялылар катлавы күтәрелә. Күренекле дин әһелләре, аларның балалары, укымышлырак кешеләр яңа туган мөмкинлектән файдаланып калырга ашыкканнар. Сәүдәчелекнең, эшмәкәрлекнең киң колач алуы мәгърифәт-нең көчен, кадерен белүче байларны күтәргән. Әмма 1917 ел Октябрь инкыйлабы хакимияткә китергән коммунистлар, патша самодержавиесеннән дә уздырып, хәлле, аңлы, зыялы кешеләрне, дин әһелләрен физик юк итү, рухи имгәтү шөгыленә керешәләр. Татарның шактый югарылыкка ирешкән камил мәгърифәт сис-темасы тар-мар ителә, сытыла, җимерелә. Мөмкинлекләре бул-ган укымышлылар чит илләргә чыгып китү ягын караганнар. Мөһаҗирлек язмышын сайлаган Г. Исхакый, Й. Акчура, С. Максуди, Г. Баттал-Таймаслар рус, төрек, француз, алман, инглиз, гарәп, фарсы телләрен белгәннәр. Аларны М. Мәһдиев чын зыялылар дип атый. Туган илләрендә калган Г. Гобәйдуллин, Г. Сәгъди, тарихи романнарын үзе тәрҗемә итеп, Мәскәүдә генә бастырып чыгара алган М. Галәү шикелле зыялыларыбызны Совет хөкүмәте физик юк итә яисә кимсетә, изә, кешечә яшәргә бирми. Мәһдиевнең кырыс җиз иләге аша күренекле татар прозаигы Г. Ибраһимов та үтә, ягъни зыялылыкка куелган таләпләргә җавап бирә алмый. Үзе табынган коммунистлар режимы тарафыннан юкка чыгарылган әдип татар халкының үзаңы уяна, үсә килгән чорда милли яңарыш байрагы Г. Тукайга аяк чала, шигъриятенең әһәмиятен кимсетеп күрсәтә, Г. Гобәйдуллинга, бигрәк тә Г. Исхакыйга каршы ямьсез мәкаләләре белән чыга. Туган халкының алдынгы шәхесләренә күсәк күтәргән адәм интеллигент дигән югары исемгә лаек була алмый. Бу сынауны "үтү" хәтта Тукайга да җиңел булмый. Яшьлегендә сатирик журналларда Фатих Кәрими, Габдерәшит Ибраһимов, Исмәгыйль Гаспринский кебек мәгърифәт йолдызларын, халкыбызның бөек улларын чеметкәләп алгалаган өчен, ул Тукайны да тәнкыйтьли. Дөрес, тормышны, җәмгыяви мөнәсәбәтләрне тирәнрәк аңлый барган саен, Тукайга "прозрение" (күз ачылу) килә. Иҗатларын таныган тәкъдирдә дә, җибәргән хаталары өчен К. Тинчурин, Г. Камалларга да зыялылар киштәсендә урын табылмый. Интеллигентлыкны рус кешесе төшенчәсе белән тәңгәл-ләштерүне дә автор кабул итми һәм бу фикерен раслаучы дәлилләрен китерә. "Татарны канга батырып, чукындырып йөргән православие миссионерлары интеллигент булганмы? Юк, интел-лигент ул - кешене, аның динен, телен, гореф-гадәтләрен ихтирам итүче кеше... интеллигент татарда гына түгел, русның үзендә дә юк" дигән катгый карарга килә автор. Хәзергесе көндә зыялылыкка тулы җавап биргән затны эзли башлагач, аңа ифрат югары таләпләр куйган авторның бөтенләй кәефе кырыла. Үз чорыбыздан ул айдын дип атарлык шәхесне тапмый. "Безнең буында булмады инде ул зыялылар". Кискен, кыю, утны үз өстенә алуга исәп тоткан бәянең күпләргә ошамасын, дошманнарын арттырасын белеп, үҗәтләнеп яза Мәһдиев. Үзләрен татарның алдынгы затлары дип санап йөргән бериш профессорлар, язучылар, журналистлар, "яла ягучыга" фикерләрен җиткерүгә ышанып, "Мухаммат глубоко не прав", "булганны күрә белми, уңышларны күрергә теләми" дип, канәгатьсезлекләрен бел-дерергә ашыктылар. Мәкаләсен хуплау белән беррәттән, төрле-чәрәк бәяләрнең булуын ишеткәч, Мәһдиевнең сөенеченнән кулларын чәбәкләп, авызын җыя алмыйча шатланганын күрсәгез иде! Искәндәре флот хезмәтеннән исән-имин кайткач кына шулай түбәсе күккә тигәндер. - Димәк, мәкалә вакытлы язылган, тәнкыйть урынлы. Һава-ланып, борын чөереп, "мин кем" дип йөреп кенә интеллигент булып булмый. Черчилльның бер сүзен онытмасыннар иде иптәш-әфәнделәр: зыялы дип аталыр өчен синең бабаң, атаң һәм үзең Сорбонна йә Кембридж университетын тәмамлаган булырга тиеш. - Англиянең бөек шәхесе бөтенләй үзгә мохиттә яшәгән, аның күзаллавы, таләпләре безгә килеп бетми торгандыр? Ә чит телләрне, дөнья мәдәнияте казанышларын үзләштерә алмаган, мөмкинлеге булмаган татар кешесенә ничек зыялы буласы? - дигән соравыма ул тиз генә җавап бирмәде. Моңсуланып калган күзләрен зәңгәр офыкның бер читенә төбәгән Мөхәммәт минем "янда" түгел иде. "Әллә инде күкләр белән киңәшә?" дип уйлау гөнаһысына керә яздым. - Язмышыннан канәгать булып яши белгән, үз өстендә туктаусыз эшләгән кеше зыялы санала ала. Бу сөалемнең артыклыгын аңлаган хәлемдә дә тыела алмадым: - Син үзеңне зыялы кеше саныйсыңмы? - Мин киттем. Ярты сәгатьтән дәресем башлана. Соравыма вакыт тулы җавап бирде дип саныйм. Мәкаләсенең ахырында интеллигентлык төшенчәсен Мәһдиев олы сәясәт, милләтнең язмышы белән бәйли: "...милләтебез киләчәктә бу катлауны эшләп чыгарырга тиеш. Зыялылары булмаган көе Татарстан дәүләте яши алмаячак". Мәһдиев татар халкының киләчәгенә, дәүләтчелеген өлешчә булса да кайтара алуына ышанычын югалтмыйча арабыздан китте. Вакыт аның зыялылар катлавын булдыру өчен чаң кагуының урынлы һәм кирәкле булуын раслады. Акыллы, белемле көрәш-челәр, зыялы җитәкчеләр җитешмәү нәтиҗәсендә (әлбәттә, сәбәпләре күп) без туксанынчы еллар башында ирешкән милли казанышларыбызны югалттык, мөстәкыйльлек учакларыбызны сүндердек. "Татар зыялысы... Ул - кем?" мәкаләсе янә бер тапкыр Мәһдиевнең "коеп куйган прозаик" кына булмыйча, гражданин, ватандар, сәясәтче икәнлеген раслады. Үләренә берничә ай кала, ул, күпкырлы иҗатына мәгълүм бер йомгак ясагандай, болай дип язган иде: "Өендә гел язып кына утырган язучы минем хәтле язмый. Минем бигрәк тә соңгы елларда газета-журналларда 80 - 88 - 90 мәкаләм чыга барган. Ул кадәр күләмдә сирәк журналист яза. Шулай итеп, 65 елда бер журналист гомерен кичергәнмен. Без белгән күп кенә кешеләр, бернинди фәнне эшләмичә, бернинди әсәр язмыйча, бер доцент гомерен кичерделәр. Өчесен бергә кушсаң, 195 ел килеп чыга... Шулардан тора минем гомерем" ("Миңа 195 яшь (М. Мәһдиев үзе турында"). М. Мәһдиевнең ирониясенә, бериш коллегаларына нечкә итеп төрттерүенә "скидка" ясаган хәлдә дә, аның публицистик һәм фәнни эшчәнлегенең гаять тирән һәм күпкырлы булуына сокланмыйча булмый. Аны М. Горькийның татар әдәбиятын бәяләве, йогынтысы борчый ("Давыл хәбәрчесе - Иделдә" (М. Горькийның тууына 120 ел), чит илләрдә татар халкына, фольклорына мөнәсәбәт кызыксындыра ("Европа - безнең хакта"). М. Мәһдиев кем-нәрсә турында гына язмасын, кыйбласына тугрылыклы, халкыбызда ирекле яшәү рухын тергезү, коллык психологиясеннән арындыру, телен саклау өчен мәгърифәтле, олы җанлы зыялылар кирәклек үзәктә тора. Аның "Ачы тәҗрибә" истәлекләр китабында, хатларында, әдәби әсәрләрендәге чигенешләрендә әледән-әле З. Камали, Һ. Атласи, Ш. Мәрҗани, Җ. Вәлиди, Г. Гобәйдуллин кебек бөекләребезне сагынып, юксынып язуыннан хәзерге галимнәребез, язучыларыбыз арасыннан милләтне үз артыннан ияртеп барырлык зыялылар катлавын күтәрү турындагы хыялы калкып чыга. М. Мәһдиев "Татар зыялысы... Ул - кем?" мәкаләсен бастырып, фикер, бәя төрлелеген ишетеп, киләчәктә халкыбызның йөзек кашы булырдай укымышлы катлауның үсеп чыгасына шикләнмичә, нәкъ ике елдан соң фани дөньяны ятим итте. Чыннан да, үткән гасырның соңгы унъеллыгында телебезне, әдәбиятыбызны яхшы белгән, дөнья мәдәниятеннән хәбәрдар, чит лөгатьләрне үзләштергән, татарны милләт буларак тотып калган горефгадәтләребезне, әдәп-әхлак, гаилә кагыйдәләрен күз карасыдай саклый алырлык айдыннар үсеп чыгасына ышанырлык нигез нык иде. Сәхнәдән ана телебездә нотык тотарлык Президентыбыз бар, Дәүләт Советы рәисе тырыша-тырмаша татарча өйрәнә, татар-төрек көллиятләре, шәһәрләрдә дә үз телебездә укыткан мәктәпләр эшләп килә, бөтен фәннәрне диярлек татарча алып барган, тарихыбызда беренче югары уку йор-ты - гуманитар институт тернәкләнеп килә, тиздән данлыклы Казан дәүләт педагогия университетына, яшен яшьнәп алырлык вакытка гына булса да, баш хәреф белән "Татар" сүзе өстәләчәк. Татар теле, әдәбияты, гомумән филологиясе факультетлары, бүлекләре Казанда, Алабугада, Яр Чаллыда гына түгел, Уфа, Төмән, Тобол, Ижевск шәһәрләрендә югары белемле укытучылар, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре әзерләүгә керешәләр... Арча, Минзәлә, Тәтеш, Чистай төбәкләрендә эшләп яткан пед-училищелар турында әйтеп тә тормыйм. Татар теле, әдәбияты белемнәренең байракчысы, милли кадрларның сыеныр урыны буларак таныла килгән, шул чорда Казан дәүләт университетының иң зур факультетларының берсе - татар филологиясе, тарихы һәм Көнчыгыш телләре факультеты, күңелләргә өмет яктысы, нур сирпеп, икенче уку бинасының 11 нче, 13 нче катларында мәш килеп, үсеп, яшәп ята. Динебез, борынгы мәдәни мирасыбыз буенча безгә якын гарәп белгечлеге янына кытай теле өстәлә. Чиннар иленнән килгән укытучылар безнең дә олы тарихлы халык икәнебезне аңлый, дөге янына бәрәңге куя башлагач кына, бер "акыллысы" татар факультетына Көнчыгыш катламы күбрәк, дип, көнләшеп булса кирәк, заманында Казан дарелфөнүнендә "восточный разряд" яшәгән, аны Петербург университетына күчергәннәр, бу юнәлешне янәдән торгызырга вакыт, дигән сылтау белән, бөтен коллектив җаны-тәне илә тырышып, иркәләп үстергән бүлекне, студентлары, укытучылары белән, безнең белән киңәшеп тә тормыйча, "башка" чыгардылар. Сезнең факультетта студентлар санын кыскартмаячакбыз, дисәләр дә, ректор Ю. Г. Коноплёв та шундыйрак вәгъдә бирсә дә, "факультетыгызга конкурс зур түгел, укырга керүчеләрнең белем дәрәҗәсе түбән" дигән сылтау белән кабул ителүчеләр санын елдан-ел кыскарта бардылар. Бик күп көч куеп, рус телле укытучылар белән төрле "дәрәҗәдә" эш алып барып, ректорыбыз урынына үзебезнең татар кешесен сайлап куюдан да бер кәррә дә файда күрмәдек. "Сез милли якны кысасыз, монда шовинизм чаткылары күрәм" дип куркытып, һич югында, "сезнең кебек бөек халык улына моны хәл итү чикләвек ватудан да җиңелрәк" дип, салпы ягына салам кыс-тырып булса да, рус ректорлары белән факультет мәсьәләләрен ансатрак хәл итә идем. Кәгазьдә татар саналган хуҗаны мондый "җим" белән дә алдырып булмавы көн кебек ачыкланды. Көнчыгыш телләре бүлеген бездән аерып алуны, газиз кызыбызны мәҗбүри читкә кияүгә бирү кебек үк, сыкранып, гаделсезлек (ул конкурска да китереп бәрде) дип кабул иттек. Борынгы әдәбиятыбызны, Коръән поэтикасына барып тоташкан сюжет-мотивларны, уртак мифологияне шәрехләү өчен генә дә гарәп-фарсы, төрек телләрен сукалау лазем. Берише гарәп илләре, бигрәк тә Төркия белән гамәли бәйләнешләр тернәкләнеп ята иде. Гарәп, фарсы, төрек телләрен өйрәнүне Көнчыгыш белән якынаюда җитди адым дип санаган М. Мәһдиев, бу бүлекне татар мохитеннән аерып алуның шаһиты булса, ихластан ачыныр иде. Без исә "үткән эшкә салават, балавыз сыгып утырудан бәрәкәт юк, килеп туган хәлдән файдалы якны табарга кирәк" дигән карарга килдек. Йөкне бергәрәк тартырбыз дигән хыялыбызга нигез дә бар иде кебек. Ник дисәгез, яңа институтның хуҗасы итеп хезмәт юлын безнең факультетта гади укытучыдан башлап Көнчыгыш телләре кафедрасы мөдире дәрәҗәсенә күтәрелгән, 1989 елдан эшләп килүче диссертацияләр Советында докторлык дәрәҗәсен яклаган Җәмил Зәйнуллинның билгеләнүе күңелләрдә өмет чаткысын уятты. Кызганыч ки, бу ышанычыбыз бер тамчы да акланмады, чаткы ялкынга күтәрелә алмыйча сүнде... Ә бит кайчандыр бүлегебезнең факультет статусын алуын бөтен татар җәмәгатьчелеге, озакка сузылган корылыктан соң килеп яуган яңгыр кебек, ифрат шатланып кабул итте. Методик, гыйльми, оештыру ярдәме сорап төрле өлкәләрдән, республикалардан мөрәҗәгать итүләр, чакырулар гадәти хәл булып китте. Татар телен, әдәбиятын уку-укыту программаларын төзү, укытучыларның белемен күтәрү курсларын оештыруны сораган кәгазьләрнең берсе Төмәннән килде. Халык җырындагыча, Себер үзебезнеке, дип, ректорат Төмән каласына бик абруйлы укытучыларны - доцентлар М. Мәһдиев белән Җ. Зәйнуллинны һәм профессор Т. Галиуллинны җибәрергә булды. Без Төмәндә, бер атнага якын яшәп, татар теле, әдәбияты, тарихы укытучылары, хезмәткәрләре белән очрашып, белем күтәрү курслары оештырып, тау хәтле эшләр башкардык. Иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, әгъзалары белән аралашып, татарча чыга торган газета редакциясендә булып, интервьюлар бирдек, мәкаләләр яздык. Казанга кайткач, Себер татарлары, зыялылары турында берничә язма бастырдык. Мөхәммәт Мәһдиев татар факультетын бүлгәләүне, бигрәк тә 1944 елгы бүлек дәрәҗәсенә төшерүне, университетның төп биналарыннан читкәрәк тибәрүне, һәртөрле кыскартулар хурлыгын күрмичә гүр иясе булды. Яратып укыткан, табынып яшәгән газиз факультетының эреп югалуын күрсә, әйткәнемчә, күңеле әрнеп сызланыр, рәнҗер, маңгаенда бер тирән сыр артыр иде. Мөхәммәт янәшәмдә исән-имин килеш басып торса да, соңгы сүзе итеп: "Чын татар зыялыларын әзерләү кичектерелә бугай шул", - дип нәтиҗә чыгарып куяр иде кебек. Өметсез шайтан дигәндәй, барыбер хыялыбызны җуймаска тырышып, киләчәктә ал таңнарның атачагына ышанып яшибез. "СИННӘН БАШКА ХАТ ЯЗАР КЕШЕМ ЮК ИКӘН" Кадерең барда - кадерлән. Кадерең беткәч, кабереңә әзерлән. М. Мәһдиев Бу гаять тирән мәгънәле, яшәеш фаҗигасен чагылдырган- гыйбарәне Мәһдиев каядыр ишеткәнме, укыганмы, әллә үз күзәтүләренә нәтиҗә ясаганмы, анысы артык мөһим түгел. Халык мәкальләре фәлсәфәсен эченә алган бу җөмләне аерым бүлекчә итеп язып куюы бу сүзләргә җитди каравы, үз шәхси аңлавын салуы турында сөйли. Таркатып җыю (структур) методикасы белән тикшерсәң, тормыш тәҗрибәсен, гасырлар гакылын, әхлагын ике юлга сыйдырган ошбу афоризмнан бик күп юнәлешләр аерып чыгарып булыр иде. Гаиләңнең, башкарган хезмәтеңнең, дуслыкның кадерен белеп, тормышыңа шатланып яшәүне, рухи көрлекне дә эченә ала ике халәтне капма-каршы куйган бу җанны тетрәткеч сөземтә. Кешенең фани дөньяда кунак кына булуын истә тотып, Мәһдиев гаиләсенә шатланып, язучылык эшенә сөенеп, дуслыкның кадерен белеп яшәде. Танышлар, мәҗлестәшләр, фикердәш-ләр табылып торса да, ышанычлы дуслар артык күп булмый, дип яшәде Мөхәммәт. Мин аңа якташы, әдәби-нәфис әсәрләренә иң гадел, төпле бәя бирүче Фарваз Миңнуллин дәрәҗәсендә үк якын булмасам да, бер-беребезне хөрмәт итеп, дустанә гомер кичердек, дип әйтә алам. Шәхси архивымда кадерләп сакланган, мин Алабугада яшәгәндә (Казанга күчкәч, күбрәк телефон аша аралаштык) язган хатлары, җибәргән китапларындагы юлламалары күп нәрсә турында сөйлиләр. "Тәлгать! Сәламнәр һәм изге теләкләр. Сездән башка яшәү бик авыр... Сиңа гел мәшәкать тудырабыз, ләкин әлегә оялмыйбыз, чөнки әлегә син безнең өчен бик файдалы, игелекле егетләр-нең беренчесе булып киләсең. Повестем чыкты 11 нче санда, үземә бик ошады, сезгә дә ошасын иде дигән теләктә калам. Толстой томнары бөтенләй килеп беткәч, уптым гына акча бирермен дип торам. Сәлам белән (имза). 13.ХI.78". Тагын да мәгънәлерәк икенче сакланган хаты 1981 елның 28 февралендә язылган. "Тәлгат Нәбиевич! Сездән алып кайткан финский кәгазьгә хат язып карыйм әле. Минем синнән башка хат язар кешем юк икән, дип уйлап та куйдым әле... Мин 15 февральдән повышениедә, филиалга беркетелдем дә, өч айга алган заданиене бер айда үтәп, 18 марттан Дубултыга яки Переделкинога китәргә уйлап торам". Кайсы килүендә (Сибгат Хәким Алабуга пединституты сту-дентлары белән очрашуларга М. Мәһдиев, Ф. Миңнуллин, Г. Рәхимнәр "экипажы" илә килергә ярата, дигән идек) Мөхәммәткә Суоми агачыннан ясалган кәгазьне биреп җибәргәнемне хәтер-ләмим, ә язучы өчен затлы кәгазь белән җайлы каләмнән дә кадерле нәрсәнең булмавын чамалап эш иткәнмен, күрәсең. Күрше Яр Чаллы каласында автогигант төзелә башлагач, институт ихтыяҗларына да файдасы күп тиде, шактый кирәкле, дефицит әйберләргә, шул исәптән фин кәгазьләренә дә мантып калдык. Әлбәттә инде, хәл-әхвәл сорашу өчен генә хат язып тормыйлар, чикләвекнең төше булган шикелле, "Истанбул мәктүпләре"нең хикмәте, эчке бер мәгънәсе каядыр посып торырга тиеш. Чит ил һәм үзебездә эшләнгән кирәкяраклар белән кибет киштәләре бүселеп торган безнең көннәрдә Мәһдиевнең гозерләре көлке булып тоелырга мөмкин. Совет хөкүмәте кешене рәнҗетә, түбәнсетә, сыта белде шул. "Җиңгәңнең (ягъни хәләл җефете Лилия ханымның. - Т. Г.) һаман сиңа үтенече булып тора. Минем непрактичный икәнемне белә инде ул. Безгә шушы айларда ике әйбер кирәк буласы иде. Андагы югары агай-энеләргә шундый список бирә алмассыңмы? 1) Китап шкафы - 2 данә; 2) Софа (бәясе 250 - 300) ......................................... менә шулар". Берәр әйбергә ихтыяҗы туса да, Мөхәммәт аны болай гына сорамый, ә аның кирәклеген исбат итә, шуңардан башка яшәү мөмкин түгеллеген дәлилли. Аңа ни өчен ике китап шкафы кирәк булган икән, дип уйлыйсың инде, кадерле укучым. Юк, ул аны һич кенә дә үз шәхси мәнфәгатьләре өчен сорамый икән. "Син миңа барлыгы дүрт китабыңны бүләк иткәнсең икән, шуларны кадерләп тотарлык шкафыбыз юк... Перспективаны әйтеп бер чылтыратып алырсың әле, эшең күптер инде защита белән, мин изге теләктә. Сәлам белән (имза). 28. II. 81". Ул чорда дуслардан, таныш-белешләрдән, туганнардан үтенечләр шактый килеп торса да, ректор кәнәфие биргән мөмкинлекләрдән файдаланып, мин барысына да ярдәм итәргә тырыштым. Мөхәммәтнең гозерен үтәү белән шөгыльләнгән мәлдә, язгы матур көннәрнең берсендә, ул үзе килеп төшмәсенме! Кабул итүче итәкләрен җыештырып, чәйләрен кайната торсын, дип, үзенең юлга чыгуы турында алдан хәбәр җибәреп йөрергә ярата иде Мәһдиев. Әле генә университетның татар әдәбияты кафедрасына мөдир итеп чакырылган әдәбият галиме, драматургия белгече А. Әхмәдуллин "Волга" машинасы сатып алган икән дә, алар икәүләп кенә Чаллы, Алабуга якларын иңләп кайтырга булганнар. Янында Мәһдиев утырганда, йөртүчегә беркайчан да йокыга китү куркынычы янамый. Сөйләр әйбере бетсә (анысы да зур сорау астында), тәрәзә аша табигать күренешләренә бәя бирергә, аны кеше тормышы мизгелләре белән чагыштырырга керешер (барысы да бушлай). Килешү буенча, Казан кунакларын институтның ишегалдында каршы алдым. Кул бирешеп күрешеп, юл хәлләрен сорашып алганнан соң, алдан әзерләнеп куйгандай, Мәһдиев аралашуны булган хәл - хәзер "тарихи статус" алган мәзәкне искә төшерүдән башлады: - Күренекле шагыйрь Мостай Кәримне юбилее белән котларга Уфага Рәсүл Гамзатов килә. Дуслар туйганчы сөйләшеп, кунак булып алганнан соң, хуҗа Гамзатовка кичке Уфаны күрсәтеп кайтырга ниятли. Теләк изге, кәеф яхшы, машина яңа, ажгырып тора. Мостай Кәримнең туган көненә Башкортстан хөкүмәте "Волга" бүләк иткән була. Ике классик сөйләшә-гәпләшә бара торгач, Мостай ага, онытылып китеп, обком каршындагы чәчәк бакчасының уртасына килеп керә. Машина тып итеп сүнә. Сакта торучы сержант йөгереп килеп тә җитә, сыбызгысын ачы итеп сызгырта, сүгенә, документларын таләп итә башлый. Алгы рәттә утырган Гамзатов: - Слушай, дорогой. Посмотри на грудь моего водителя. Раз у меня водитель депутат Верховного Совета Башкирии, ты должен догадаться, кто может быть его начальником? - ди. Шул арада яннарына килеп бөялгән ГАИ майоры мосафирларны танып алып, үзе рульгә утырып, өйләренә озатып куйган. Бер мәзәген дә юкка сөйләмәгән Мәһдиев үзенә файдалы нәтиҗәсен дә ясап куя: - Йөртүчем император университеты кафедрасы мөдире булгач, мин пүчтәк кеше була аламмы инде, иптәш ректор? Ашханәдә чәйләп, машина янына чыккач, Мөхәммәт мине, култыктан тотып, читкәрәк алып китте. - Иптәш ректор, синең болонья плащың белән нейлон күлмәгең бармы? - Юк, минем андый синтетик киемнәргә бик исем китми, - дим. - Синең фәнни җитәкчең аларны күптәннән кия инде. - Ул бит Хәмит Ярми, Казанның иң көяз кешеләреннән. Бик каты чирли дип ишеткән идем. Хәлен белеп килергә иде дип йөрим. - Әйдә, без дә синең белән, Әхсән Баяннарның күзен кыздырып, плащы ук булмаса да, ап-ак нейлон күлмәк, кара галстук тагып, Бауман урамын бер әйләник әле. Кунакларны озатканның икенче көнендә Мөхәммәтнең "заданиесен" үтәү шөгыленә керештем. Тормышны тирәнрәк иңләү өчен файдасы тиде, дип уйлыйм. Сирәк табыла, итәк астыннан гына сатыла торган товарларны ул елларда гади кеше өчен җиде йозак эленгән райпо (районное потребительское общество) складларында гына табып була иде. Һәртөрле гозерләрне үтәү, шул исәптән плащ, нейлон күлмәк белән кара галстук эзләү барышында сәүдә хезмәткәрләрен сай-лап алу, "тәрбияләү" эшенең гаҗәеп югары кимәлдә куелганлы-гына хәзергәчә шаклар катып яшим. Тирә-юнь вилаятьләренең райпо рәисләре белән дә таныш идем. Күбесе урта яшьләрдәге татар кешеләре, һәммәсе диярлек гармунда уйный, күпме эчсә дә исерми, гәүдә тулы, чырай кызыл, гел уйнап торган күзләрнең төсен билгеләве кыен. Һәркайчан ачык йөз белән каршы алалар, склад мөдирен чакыртып китерәләр яисә алдында яткан төрле төсле пасталы ручка белән имза куялар. Кызыл булса - берни бирмәскә, яшел - бер өлешен канәгатьләндерергә, карасы - үзең кара, бу эшкә мине бутама, дигәнне аңлата. Имза зәңгәр кара белән куелса, син алтын балык тоткандай бәхетле. Бер райпо рәисенең улы чит телләр факультетында укыганда, институт кешеләренә зәңгәр кара белән куелган рөхсәтләр шактый эләкте. Баллы-майлы айлар тиз үтеп китә шул. Әлбәттә, ректорны рәис һәрвакытта "шатланып" каршы ала, хәл-әхвәлне белешкәннән соң, төче тавыш, пәрәвез мамыгы белән чорнагандай, сине изге ниятенә ышандыра. Бүлмәдә тиз арада склад мөдире пәйда була. Ул инде - хуҗаның җиз иләге аша үткәрелгән ышанычлы кешесе. Ирләр күзе төшмәслек булса, нур өстенә нур. - Матурым, безнең хөрмәтле ректорыбызга болонья плащ белән нейлон күлмәк кирәк икән. Синдә беткәндер инде алар?.. Утыз яшен биш-алты ел элек кенә тутырган, иңе-буе бер диярлек, кара халатлы ханым сөйләшүгә өйрәтелгән. Мохтар кебек сүзсез тыңлаучан, күзләрен түбәнгә төшереп, кара туфлиенең очлы башы белән идәндә түгәрәк ясый да, гаепле, әмма гөнаһсыз кешедәй: - Кичә соңгысын биреп җибәрдем шул... - ди. Тамаша дәвам итә. Рәис, урыныннан күтәрелеп, мае эчтән саркып торган бармагын һавада уйнатып, кискен "әмерен" төшерә: - Менә нәрсә. Иртәгә үк "Татпотребсоюз"га машина җибәрегез. Алып кайтуга, ректорга ничә кирәк, шулчаклы бирегез. Минем якка борылып гафу үтенүләр, вәгъдәләр... Әлбәттә инде, ул плащ миңа эләкмәде. Әхсән Баяннарның күзләрен кыздырып йөри алмадык тәки Мәһдиев белән. Башка дефицит товарлар белән дә, гадәттә, шулай була. Затлы әйберләр, алтын-көмеш кайткан көнне райпо йорты кара "Волга"лар белән тула. Райком секретарьларының, райисполком рәисенең, хокук саклау оешмалары җитәкчеләренең хатыннары акчасын соңрак китерү шарты белән төянеп китәләр. Ә төнлә ул складларда пожар чыга, гаепле табылмый. Мөхәммәтнең олы рухы мине бу фаразым өчен гафу итсен, язучылык, фән кебек төшемсез шөгыльгә кереп китмәгән булса, Мәһдиевтән менә дигән райпо рәисе чыгар, Санияләр, Фираялар: "Мөхәммәт Сөнгатович, ни боерасыз, чәйләп алмыйсызмы?" - дип, янында орчыктай бөтерелеп йөрерләр иде. "Без - кырык беренче ел балалары" бәянында алыш-бирешкә, сату-алуга маһир егетләрне яратып сурәтләве шул гөманым тегермәненә су коя түгелме? Гафу, гафу, шаяртып кына әйтәм, ул булса, миңа гел зәңгәр паста белән кул куяр иде, дип хыяллануым нәтиҗәсе генә. Мин Казанга күчеп килгәнче гел күрешеп, сөйләшеп яши алмасак та, бер-беребезгә җылы мөнәсәбәтебезне хатлар, телефон, яңа басылып чыккан китапларыбыз, шуларга язылган автографлар аша сиздереп яшәдек. Әсәрләребезнең язмышына да битараф була алмадык. "Фронтовиклар" романына Татарстан китап нәшрияты соравы буенча эчке рецензияне мин яздым. Әлбәттә инде, хуплап, соклануымны яшерә алмыйча... Әмма үзенә романның исемен ошатмавымны, эчтәлеккә туры килмәгәнлеге турында әйттем. Әсәрнең русчага тәрҗемәчесе, атаманың вакыйгалар агышын тулы чагылдырмавын сиземләп, аны Мәскәүдә "Большая земля под крылом" (1974) дигән исем белән бастырып чыгара (дөрес, монысын да колакка ятышлы дип булмый). Романга исем биргәндә, күрәсең, автор "сугыш михнәтләрен җилкәләрен-дә алып чыккан егетләр мәктәп кебек четерекле "фронтта" да сынатмыйлар" дигән фикерен ассызыкларга теләгәндер. Үз иҗат җимешен автор теләсә ничек атарга хаклы. Жанрын да үзе билгели. Мәһдиев укытучылар тормышына багышланган романының исемен үзгәртүне кирәк тапмады. Аңа без дә күнектек, хәтта ошый ук башлады. Хәзер, "Фронтовиклар" атамасы чор идеологиясе тегермәненә су койган, үзен аклау (защитная реакция) алымы булгандыр, дип уйлыйм. "Фронтовиклар" романы аерым китап булып басылып чыгуга, аны миңа мондый юллама белән бүләк итеп җибәрде: "Бу китапның язмышына иң актив катнашкан мишәр дуска - асубынни зур ихтирам билгесе (имза). 1. ХI. 73". Табадан төшкән һәр яңа китабыбыз элемтәләрне ныгыта барып, Казан - Алабуга маршруты белән "йөреп торды". 1979 елда "Современник" нәшриятында Юрий Галкин тәр-җемәсендә "Летят гуси" исемле мәҗмугасы басылып чыгуга, М. Мәһдиев аны кызыл кара белән язылган түбәндәге юллама белән җибәрде: "Молодому цветущему учёному Талгату Гали-уллину от старого писателя с чувством благодарности (имза). 21. ХI. 79". Ул чорда әле иллесен дә тутырмаган Мәһдиев, иркәләнеп, чытлыкланып, үзен "карт язучы" дип атый. Мөхәммәт гомере буе-на мөкиббән китеп, табынып яшәгән ХХ йөз башында, күрәсең, Тукайның яшьли үлемен бизмән итеп алып, М. Гафури, Г. Исхакый, Г. Камал һ. б. үзләрен "карт язучы" (үзенә күрә мактану да булгандыр) дип йөртергә яратканнар. Ә инде 50 еллык юбилее уңаеннан чыккан "Ут чәчәге" (1980) китабына, акланмыйча, ифрат мәгънәле, фәлсәфи рухлы сүзләр язган иде. Миңа бик кадерле юллама белән укучыны да таныштырасы килә. "Тәлгать туган! Бер-беребезне сөендереп яшәсәк иде киләчәктә. Киләчәк бик кызыклы да, гаҗәеп тә була, гадәттә. Сине яратып (исем, фамилия). 30. I. 81. Казан". Мөхәммәт белән арабызда урнашкан җылы мөнәсәбәт минем туганнарны якын итүгә дә күчте дип раслый алам. Сүз остабыз берничә тапкыр Норлат районының бер читендә, урман уртасында урнашкан минем сәер исемле туган авылым Кычытканлыда да булды. Мөхәммәт авыл кешеләре, бигрәк тә Ленинград блокадасында аягына төзәлмәс яра алып, аны соңрак кистерергә мәҗбүр булган, җор, үткен телле, сөйләшергә маһир әтием - Нәбиулла карт белән озак итеп әңгәмә корырга ярата иде. Бәхәснең төбендә дөньяга караш, вакыйга-хәлләргә бәя төрлелеге ятты. Минем әти коммунистлар партиясенә керүдән катгый рәвештә баш тартса да (мин ул хакта "Гомер тәлгәшләре" исемле истәлекләр китабымда язып та чыккан идем), Совет хакимиятенә, Сталинга ышанычында корыч кебек нык тора. Әлбәттә инде, әтисен Сталин режимы юкка чыгарган, озак еллар дәвамында "халык дошманы баласы" исемен күтәреп йөрергә мәҗбүр булган Мөхәммәт "халыклар атасына" мөнәсәбәтен яшерми, үткәнне ярсый-ярсый сүгә. Әти агач аягын идәннең калкыбрак калган җиренә ныгытыбрак терәп куя да бүгенге азгынлыкны, кадерсезлекне, бозык-лыкны әрләп, үткәнне үрнәк итеп китерә: - Элек ничек кенә начар яшәсәк тә, хет тәртип барые. Шәһәр-дә дә курыкмыйча урамда йөри ала идең. Сталин берәүне дә үзе атмаган, аның исеменнән кылган явызлыкларның күбесен ул белмәгән дә. Әлбәттә инде, Мөхәммәтнең, тиран илдә урнаштырган сәяси система, зыялы, аңлы кешеләрне юк итүгә корылган алымнар турында сөйләп торуның файдасы юклыгын аңлап, шулай да әңгәмәне дәвам итүдән кызык табып (һәр кеше - табышмак), шайтан Мефистофель кебек, юри, тузга язмаган дәлилләр китереп, әтинең "совет влачына" ышанычын какшатырга тырышкандай булып, Нәбиулла картның аның юрамаларын чынга алып, чәпчеп чыгуын (әйтерсең лә базарда алучы белән сатучы якалаша) читтән карап, тыңлап утыруы үзе бер дөнья. Кулак кызы әни дә, гадәти эшләрен башкарган арада, сөйләшүләргә колак салып, ирләрнең шулай вакытны "бушка" уздыруларына гаҗизләнеп, көлемсерәп куя да, "чәйне яңартып керим әле" дип, "үз ягына" - кухняга кереп китә. Мөхәммәткә әтинең үз сүзендә торуы, кыйбласын, тегермән канаты кебек, җил авышкан якка үзгәртмәве ошый да, кызык та. Кеше, кем беләндер очрашкан-сөйләшкән саен фикерен, бәясен алыштырып, кыйбласын үзгәртеп торса, аның үзен шәхес дип атарга хакы юк. Ә монда гадәти өстәл, гадилекләре белән тәмле хуш исләр чыгарып утырган пәрәмәчләр янында, аң үсешләре аерылып торса да, ике шәхес утыра, бәхәсләшә, аннан берсен берсе мактап тост әйтешә. М. Мәһдиев соңрак, миңа да әйтмичә, Галиуллин Нәбиулла турында "Картайма әле, ветеран" дигән мәгънәле очеркын язып, вакытлы матбугатта бастырып та чыгарды. Әни, өстәлләрне җыештырып, бик соң ятса да, без торган җиргә бәрәңге пәрәмәчен дә (кайсы яктадыр аны "шәңгә" диләр), эченә ит кыстырып ясалган кечкенә түгәрәк вак бәлешен дә пешереп өлгерткән иде. Инде алтмышын тутырып килсә дә, ун бала табып, сигезен үстереп өлгергән, кухня белән зал арасында орчык кебек бөтерелеп йөрүдән, мич эссесеннән һәм балаларының дуслары белән кайтудан килгән шатлыктан бит алмалары алсуланып киткән Исламия апага карап, Мөхәммәт нәтиҗәсен дә ясап куя: - Әниләр шулай яратылган инде. Балалары, оныклары кайтуы, пешергән ризыкларын яратып ашаулары алар өчен чын бәйрәм. Шул көнне чирләре дә борчымый. Иртәнге чәй вакытында төп йортта әти-әнине карарга калган, ул чорда агроном булып эшләгән Әхәткә дә чират җитә. Кичен олы дөнья, илдә тәртип, үткәнгә мөнәсәбәт, Сталин режимына бәя кебек глобаль мәсьәләләрне хәл иткәндә, яшь кешенең вазифасы рюмкаларның "күңелен" күрүдән узмый. Хәзер җиргә төшсәң дә була. Язучы кавеме үзен һәр өлкәдә, булсын авыл хуҗалыгында, булсын табиблык, булсын бала тәрбияләү өлкәсендә, белгеч санап, һәр тарафтан хәбәрдар булуын ассызыклау мөмкинлеген ычкындырмаган шикелле, Мөхәммәт тә, бик эш-лекле кыяфәт белән, колхозда ничә гектар җир барлыгы, нәрсәне кая чәчү, кайсының уңышы ничек булу кебек сораулар яудыра, җавапны Арча кырларыннан алынган уңыш белән чагыштырып утыра. Зурдан кубып бәяләнгәндә, "Татарстан" колхозының бодайдан, арыштан, арпадан, борчактан, чөгендердән күпме уңыш алуыннан язучы Мөхәммәткә файдасы булмаган кебек, зарары да юк. Ә энекәш, кетердәп торган вак бәлеш капкан ерык авызын җыя, канәгатьлеген яшерә алмыйча, Мөхәммәтнең һәр сөаленә, үзәктән килгән надан тикшерүчегә аңлаткан кебек, тәфсилле итеп җавабын биреп утыра. Бездән бер адым да калмаска тырышып яшәгән, Мөхәммәт-нең үзен дә, иҗатын да берсүзсез кабул иткән, хәзер медицина профессоры, ул чорда Мәскәү районы башкарма комитетының сәламәтлек саклау бүлеге мөдире Әфхәт энекәш кичен сүзгә кушылырга җай эзләп йоклап китсә дә, хәзер аңа да үзен күрсәтергә форсат чыга. Ул да бит Нәбиулла малае. Үги бала түгел. Аны шулай якын күрүебезнең кешегә бик ычкындырырга ярамаган сере бар. Әфхәтнең, әллә нинди күз явын алырлык ялтыравык булмаса да, һәрдаим кул астында дүрт көпчәкле машинасы бар. Ә Мөхәммәт Сөнгат улының, авыр туфрагы җиңел булсын, иҗтимагый транспортта йөрүне кальбе күтәрми иде. Язучының әсәрләренә дә, үзенә дә мөкиббән китеп яшәгән Әфхәт өчен Мөхәммәтнең һәр "капризы" закон дәрәҗәсендә йөрде. Коймак Гөберчәктә дә, Масрада да, Кизләүдә дә шул ук инде ул дигәндәй, без Кычытканлыга кайтуыбызны бушка уздырмаска тырыша идек. Әүвәл очрашуны мәктәптә уздырабыз. Аннан балалар бакчасына керәбез. Мөхәммәт, ботка ашап утырган нәниләрнең башларыннан сыйпап, санап, "милләт яши икән әле" дип сөенгән иде. Егерме бер бала йөри икән бакчага. Ике йөз илле йортлы авыл өчен күп түгел. Бер тәрбияче: "Элекке елларда Нәбиулла әзи белән аның сеңлесе Зәйнәп апада шулчаклы бала үсә иде", - дип шаяртып ала. Мөхәммәт, мондый борылышны кабул итеп: - Татар авылларына ут кертеп хата эшләделәр шул, авылларны каһәр суккан цивилизация бетерә, - дип өсти. Берничә ел элек кенә дөрләп эшләп килгән Кычытканлы урта мәктәбе глобальләштерү шаукымына эләкте, балалар бакчасында да элеккеге шау-шуны, авылны яңгыратып, нур сирпеп торган тавышларны ишетмәссең. Боткаларында да элеккеге тәм юк, балалар бакчасына йөрүчеләрне санарга кул бармаклары да җитә. "Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы" әсәремә аның каләменнән төшкән очеркны да тулысынча китерергә булдым, минем газиз әтиемә багышланган өчен генә түгел, ә сүз тылсымчысының кешеләрне яратуын, ихласи гуманист икәнен ачкан бер язма буларак китерәм "Картайма әле, ветеран"ны. Картайма әле, ветеран Моннан өч ел элек, декабрь ахырында, буранлы бер кичтә, без Татарстанның үзәктән иң ерак бер авылына, Самара өлкәсе чигенә килеп чыктык. Машина бер ишегалдына кереп туктап, фараларын сүндергәндә, безнең алда ялт итеп чолан өстендәге электр уты кабынды, һәм каршыбызга гадәти эш курткасы кигән агач аяклы бер абзый чыгып басты. Һәм, кырыс-хәйләкәр елмаеп, миңа бер картон кәгазе сузды. Мин моны шул ук фонарь яктысында укыдым. Минем визит карточкам икән. Абзыйга моннан ун еллар элек Казанда бер мәҗлестә язып биргән булганмын. Визитка байтак таушалган. "Бөек Ватан сугышы ветераны, хөрмәтле Нәби ага, Сезгә истәлегем булсын..." Минем юлга чыкканымны ул белә иде, һәм ул әлеге кәгазь кисәген юри алдан әзерләп куйган. - Киемнең дә юри шундый таушалганын киеп куйган, - диде мине бу нигезгә Казаннан алып килгән малае Тәлгат. - Юри шулай: янәсе, язучыларны, профессорларны гына күргән бар, нигә әле ул кадәр ис китеп каршы алырга? "Үзгәртеп кору" дигән мавыктыргыч идеологиянең иң югары ноктага күтәрелеп барган көннәре иде, без Октябрь Норлаты районында халыкның "күзен ачып", Сталинга табынучылар белән төрле-төрле аудиторияләрдә бәхәсләшеп лекция укып йөрибез. Безнең "акцентлар" Нәби агайга ишетелгән, һәм ул, юри таушалган куртка киеп, "сез малакасуслар нәрсә беләсез соң?" дигән позага басып, агач аягын алга чыгарып идәнгә басты да хәл-әхвәл сорашкан арада әйтеп куйды: - Сталин бер кешене дә үтермәде. Кешеләр үзләре бер-берсен бетерделәр. Сталин кабинетта гына утырды, - диде. Олы малае, фәннәр докторы Тәлгат тә, мин дә дәшмәдек - каршыбызда Ленинград блокадасын узган тәҗрибәле абзый басып тора иде... Чәй янында, мишәр пәрәмәчен ашап, мишәрләрнең туры ярып сөйләшүенә сокланып утырганда, мин блокнотыма байтак информация туплаганмын. Нәбиулла агай 1911 елда туган. Әтисен әйләнә-тирәдә "Писарь Галиулла" дип йөрткәннәр. Сәбәбе гади: Галиулла солдат Беренче империалистик сугышта әсирлеккә төшкән һәм Франциядә яшәп алган. Русча укырга-язарга маһир булган, туган иленә кайткач, авыл Советында секретарь, поч-тальон булып эшләгән. И язмыш, язмыш... Аның да, нәкъ улы Нәбиулланыкы кебек, нәкъ шул аягы яраланган. Анысы - Николай патшага, Нәбиулласы Сталинга дип хезмәт итеп аксап калалар. Ләкин юк! Алай түгел! Икесе дә Ватан өчен дип сугышып кан коялар. Ватан бит бер генә... Галиулла писарь җиде бала тәрбияләп үстерә, кече малае Хәбибулланың Бөек Ватан сугышында үлгәнен, олы улы Нәбиулланың Ленинград блокадасында аягы яраланып, ачлык патшалык иткән госпитальдән кайтканын күреп, сугыш тәмамланыр елны дөнья куя... Сүзебез Нәбиулла агай турында бит әле... Ул авылда мәк-тәп тәмамлый, 1940 елда аны, хәрби хезмәткә алып, Алабуга шәһәрендәге сержантлар мәктәбенә китерәләр, һәм тагын бер мәртәбә "и язмыш, язмыш..." дияргә кала: "сержантлар мәктәбе" урнашкан бинада (сугыштан соң монда Алабуга педагогия институты була) Нәбиулла солдатның өлкән улы Тәлгат дүрт ел буе институтның проректоры, унбиш ел буе ректоры булып эшли. Әзер сержантны әзер сугыш көтә: Нәбиулла фин кампаниясендә катнаша, аннан исән-имин кайта, ул арада кырык беренче ел гарасаты килеп җитә. Ленинград блокадасы... Ике сугышчыга бер винтовка, өч патрон, аның да берсе - сигнальный. Батальон, нигездә, мөселман халкыннан. Ачлык. Утырган җирдән үләләр. Ул арада Совет хөкүмәтенең белдерүе: Ленинградта фәлән вакытка җитәрлек азык-төлек бар, болар складларда саклана. Шул ук көнне бомбёжка: немецлар бомбаны нәкъ складлар өстенә салалар. Нәбиулла агай инвалид булып 1943 елның башында кайта. Иске йорт, тузган хуҗалык, "бу дөнья нәрсә әле соң?" дип аптырап йөргән биш яшьлек малае. Әтисен сагынган, таный. Исламия җиңги - авылның иң хәлле, таш кибетләр тоткан, утызынчы елларда яхшы яшәгәне өчен Себергә сөрелгән, шунда һәлак булган Шәфигулла агайның чибәр, сабыр холыклы кызы да бераз югалып калган. Малаен итәгенә кыскан да аксак Нәбиуллага сагынып, яратып, мөлдерәтеп карап тора: - И Нәбиулла, Нәбиулла... Тормышны ничек кенә рәткә салырга?.. Нәбиулла солдат - мишәр бит - югалып калмый. Аның тормыш тәҗрибәсе бар: сугышка кадәр ул бухгалтерхисапчылар курсын тәмамлаган була - эш табылыр. Беркадәр авылдагы мәктәптә эшли, аннан сәүдә системасына күчә. Еллар уза, балалар туа тора, яралы аяк сызлавы да арта бара. Сугыштан соң ун ел узгач, аның уң аягына ампутация ясыйлар. Татар халкында "ампутация" дигән сүз юк, бездә - "аягын кискәннәр". Аңа бушлай протез бирәләр - әле дә шулай. Әмма безнең илдә эшләнгән протез - металл, резина, күн, тагын әллә ниләр - бик авыр. Нәбиулла ага җыйнак гәүдәле кеше, моның авырлыгы ярты пот булыр, ди. Шуңа күрә ул, җиңел булсын дип, агач аякта йөри. Агач - үзебезнеке, ул җиңел, аны - агач аякны - үзең дә ясый аласың... Әнә, Америкада протезның авырлыгы кило ярым, диләр. Ләкин Америка без барып кергән әлеге авылдан байтак ерак булса кирәк... - Тәк... - ди Нәбиулла агай, яши торгач. - Димәк, болай итәбез. Олы малай үз көнен үзе күрсен, үз тамагын үзе туйдырсын... - Һәм ул иң өлкән малаен Свердловск (Екатеринбург) шәһәренә заводка җибәрә. Алюминий заводында эшләгән малаен һич тә киләчәктә Казан университетының беренче татар факультетында декан булып эшләр дип уйламый әле ул. Өйдә, татарларча, "командующий" бер генә кеше - Нәбиулла солдат. Олы улы алюминий заводыннан Казанга укырга киткәндә, ул аңа йөз егерме сум акча бирә. Калган ягын үзең кара, миннән акча сорама. Аннан соңгы улы Әфхәт тә (анысы да хәзер Казан медицина институтында кафедра мөдире, профессор) әтисеннән йөз егерме сум акча алып чыгып китә. Беренче елны укырга керә алмый. Әмма гаилә законы көчле: үз көнегезне үзегез күрергә өйрәнегез! Мин сезне тудырдым, үстердем. Унсигез яшегез тулгач - "будьте добры" - үзегезне үзегез кайгыртыгыз. Булачак медицина профессоры бер ел төзелештә эшли. Абыйлар артыннан куа килеп, сеңелләр, энеләр унынчыны тәмамлый торалар. Сәгъдия шәфкать туташы булырга укый, Лилия, Сәрия физика-математика факультетында укып педагог булалар, Сөлма Казан мәдәният институтын тәмамлый, Әсхәт, Казан ветеринария институтын тәмамлап, Мамадыш районындагы иң эре хуҗалык - "Пятилетка" совхозына җитәкчелек итә. Иң соңгысы - Габделәхәт - үз авылларында колхозның баш агрономы булып эшли, төп йортта әтисе-әнисе белән яши, нигезне саклый. Ә нигез кирәк: Нәбиулла агай белән чиста йөзле мөлаем Исламия апа янына әледән-әле балалары - уллары-киленнәре, кызлары-кияүләре бер күч оныклар төяп кайтып торалар. Өмә ясап печән-утын хәзерләү, бәрәңге алу дисеңме, Сабантуй дисеңме... Бөтенесе җыелгач, балалар арасында ике профессор улларын күргәч, Нәбиулла агай алар алдында үзен бераз түбәнрәк куеп сөйләшер дисезме? Юк, юк... Аның характерын белергә кирәк. Ул һаман әле "командующий". Ул әле һаман балаларына команда бирә, өйрәтә, ачулана, кисәтү ясый. Ләкин балалары белеп торалар инде: күпме генә сүкмәсен, акыл өйрәтмәсен балаларына бу кырыс фронтовик, бөтенесен әни кеше, шыпырт, ипле, ярым хәйләкәр, мөлаем Исламия апа алып бара. Нәби солдат командасын бирер дә, шуның белән бетәр, ә төп линияне Шәфигулла бай кызы Исламия алып барыр. Моны барысы да беләләр, аңлыйлар - әмма һәр җыелыш бәйрәм, гаилә, нәсел шатлыгына әйләнә дә кала... Чәй янында, нигездә, Нәбиулла агай белән бераз сөйләшкәч, иңгә туннарны салып, ишегалдына чыктык. Буран басылган, Тукай әйткәнчә, "кар арасыннан карый да ай көлә" иде. Нәбиулла агай белән кышкы төндә шаулап утырган өч карт наратка карап сөйләшеп торабыз. Бу сөйләшү исә минем өчен тарихи иде. - Нәби ага, бу авыл элек кая керә иде? - "Элек" дигәнең нәрсә? Революциягә кадәрме? - Әйе инде, әйе... - Революциягә кадәр бу авыл Бөгелмә өязенә керә иде. Сама-ра губернасы. - Ә бу тирәдә "Кычытканлы" дигән авыл бар идеме? - Менә шушы авыл инде ул Кычытканлы. - Алайса әйтегез әле, бу авылда Бикчуриннар булганмы? Нәби ага, миңа өстән генә караш ташлап, ай һәм чолан түбәсендәге электр фонаре яктысында елмайды: - Син, энекәш, шул Бикчуриннар нигезендә басып торасың, - диде һәм күккә иңеп шаулаган карт өч нарат гөмбәзенә ишарәләде: - Әнә алар, Бикчуриннарның әтисе утырткан агачлар, - диде. - Нәкъ унбиш көн генә элек Норлатта Бикчуриннарның соңгысы дөнья куйды. Ә без шуларның нигезенә килеп йорт салдык. Сигез баламны да шул нигездә үстердем. Бу наратлар - мәшһүр Бикчуриннар утырткан агачлар... Мин күземне йомдым: Г. Ибраһимовның "Безнең көннәр" романында, Г. Тукай, М. Галәү әсәрләрендә телгә алынган Кизләү авылы, Кизләү ишан, Кулбай-Мораса авылы, аннан чыккан әдәбият әһелләре - барысы да әлеге айлы төндә минем янда икән. Нәбиулла солдат белән без татар тарихының бер ләүхәсенә якын гына басып торабыз икән. Бу авылда мулла гаиләсендә туып үскән Исхак заманында татар иҗтимагый хәрәкәтендә, журналистикада зур роль уйнаган, Тукайның иң якын дусларыннан булган. Тукай үлеп ике атна үтүгә, Исхак үз-үзен үтергән. Исхак - катлаулы шәхес. Бәхәсле. Үлеме дә бәхәсле. Мин Исхакка кагылышлы бик күп матбугат материаллары, архив документлары белән таныш. Бу - татар тарихындагы "тирән тамырлар". Язган мәкаләләремдә, бер-ике монографиямдә Исхак Бикчурин еш телгә алына. Ул документларда И. Бикчурин "житель деревни Кчетканлы Бугульминского уезда" дип телгә алына... Шактый вакыт тын торгач, Нәбиулла агай миңа борылып кабат әйтте: - Сталинны гына гаепләп лекция укып йөрмәгез. Кешеләрне Сталин гына үтермәде. Ул аларга бер-берсен үтерергә хут куйды. Кешеләр шуны эшләделәр. Сез шуны аңлагыз. ...Безнең Норлатка китеш иде. Машинага кереп утырдык. Нәбиулла агайның агач аягы, чыкырт-чыкырт килеп, карга бата иде. Машина кузгалыр алдыннан гына җыйнак гәүдәле Исламия апа, кабина янына килеп, ачык тәрәзәгә кулын тыкты да өйләнмәгән улы Әсхәтнең яңагына яратып, сөеп ике-өч тапкыр сукты: - Өйләнәсеңме-юкмы? - диде... Агач аягында ярты гасырга якын басып яшәп сигез бала үстергән Нәбиулла агай кырыс кыяфәт белән карап калды. Сигез баласының җидесен Татарстан җөмһүрияте почмакларына очырган ул. Эшләсеннәр, халыкка, милләтебезгә хезмәт итсеннәр, агрономмы ул, директормы, профессормы аның очырган кошлары - тик бер генә таләп: эшлекле, халыкка игелекле булсыннар. Ватан сугышы инвалиды, бер аяклы Нәбиулла солдатның балаларына моны таләп итәргә хакы бар. Ә аның взводы зур: ун оныгы, тагын бер оныгының нәние бар. Күптән түгел миңа хәбәр иттеләр: Нәбиулла агайга 80 яшь тулган икән. Туган көнең белән, солдат агай! Язмыш өч нарат шавын тыңлап яшәү өчен сиңа озын гомер бирсен. Картаймыйк әле, ветеран! Әле бит оныкларыңның балаларына командалык итәсең, аларны да тәрбиялисең бар... * * * Мин Казанга кайтып, аякка басканчы, Мәһдиев, минем язмышка хәерхаһ булып, киләчәгемне кайгыртып, мине янәдән "ияргә утырту" хыялы белән яшәде. Бу очракта мин инде "Замана балалары" китабымда искә алып узган гыйбрәтле бер вакыйганы яңартып үтү Мөхәммәтнең холкын, менәзен тирәнрәк күзаллау өчен дә кыйммәтле дип уйлыйм. Вакыйга агышы аның яңарак бер сыйфатын аңлауга ачкыч була ала. 1990 елның ямьле бер язгы иртәсендә өйдә телефон чылтырады. Авторы Мөхәммәт Мәһдиев икән. Хатыннар, балалар кайсы эшкә, кайсы укуга таралышкач, телефон аша булса да сөйләшеп, хәл-әхвәлләрне сорашып, дарелфөнүндә кемнең кайчан дәресе барлыгын ачыклап куя торган гадәтебез бар иде. Мәгәр бу юлы, мин уйлаганча, исәнлекне белешү, консультация сәгатьләрен ачыклау, язучыларның дивар газетасындагы соңгы сандагы юмореска турында да сүз куермады. Хәтта Мәскәүдә һәм Казанда утыручы Татарстан депутатларын, шулчаклы уңайлыклар, умырып акча алып та, авызларына су капкандай, залда тып-тын утырулары өчен "әрләргә" дә өлгерә алмый калдык. - Тәлгат, сәлам, сәлам! Безгә тиз генә күрешеп алырга кирәк. Кызыклы гына хәбәр бар. - Ни "хәбәр" тагын? - дидем мин, сагаеп. - Туйган инде ул "дуслар" җибәргән сәламнәрдән. - Сиңа мөнәсәбәтле. - Нәрсә булды? - Телефоннан сөйләшә торган сүз түгел. Эшкә барышлый миңа сугыл әле. Өйдә үзем генә. Юк кына вакыйгага да зур әһәмият, яңгыраш, уйламаган төсмер бирергә, шуның өстенә серлелек томаны җибәрергә яратканын белә идем Мәһдиевнең. Иҗатында да, яшәешендә дә ул бер үк. Бүген тавышында уен, кылану сизмәдем. Интонациясендә ниндидер эчке борчылумы, дулкынланумы бар иде. Минем, үҗәтләнеп: - Телефоннан гына әйтмәссеңме? - дигән сүземне санга сукмыйча, коры чыбык сындырган шикелле кырт кисте: - Ярамый. Минем телефон күптәннән тыңлана. Үзең чамаларга тиеш. Әдәби персонажлары шикелле үк, табигать баласы Мәһдиев үпкәне дә, ачуны да, иң тирән серне дә эчендә озак саклый алмаганын тәгаен беләм. Яңалыкны вакытында әйтмичә, эчендә озак тотса, мишәрең әйтмешли, микъдары кәми, чирли башлый. Бу юлы Мәһдиевнең яңалыгы җитди булмаса, тимерчыбык аша ул аның бер очын уйлана торырга миңа тоттырган булыр иде. Димәк, дөньялар тыныч түгел... Ярты сәгатьтән Мәһдиевнең бер кеше генә сыярлык тар коридорлы, лилипутлар өчен дә кечкенә уенчык кухнялы, тыйнак җиһазлы, мәгәр һәрвакыт пөхтә җыештырылган фатирында идем. Ишек йозакларының биген кат-кат тикшереп, форточкалардан ераккарак утыргач (салкын бәрүдән курку хикмәте түгел, озын колаклар серне белеп алмасын), сүзен куллары белән дәлилли барып, сөйләп китте: - Миңа бүген сине яхшы белгән, хөрмәт иткән бер районнан звонок булды. Үземдә укыган, хәзер җаваплы урында утыручы егет икән. "Галиуллин дигән кешене яхшы беләсезме? Сез бергә эшлисез бугай", - ди. "Менә дигән, ышанычлы мишәр", - дип, җавапны кыска тоттым. Әле бит эшнең нәрсәдә икәнен белмим. "Алабугадан Казанга ничегрәк кайтты?" - ди теге. "Минемчә, нормально кайтты. Анда инде озак эшләдең, җитте, башкаларга да үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бир, дип, Казанга күчердек. Педта бер ел рус әдәбияты укытты, хәзер университетта яңа факультет, докторлык яклау Советы оештырып йөри", - дим. "Аны өстәмә урынга районнан депутатлыкка кандидат итеп тәкъдим итәргә уйлыйбыз. Галиуллинны белгән, аңарда укыган кешеләр район мәгарифендә күп икән. Иптәшләр белән тагын бер киңәшкәч, сезгә хәбәр бирермен", - дип, бик җылы саубуллашты. Язлар да узды, көзләр дә җитте, әлеге серле сөйләшүнең эзе комга сеңгән су шикелле югалды. Үз илендә һәркем пәйгамбәр дигән шикелле, нәкъ мин фараз кылганча булды нәтиҗәсе. Буш сүз - юк сүз. Җиденче тоемым белән Мәһдиевнең мине, үземә караганда да, тырышыбрак депутат ясыйсы килүе, шуның өчен барысын да эшләгәнен сизеп торам. Соңга калып кайткан ир кебек, урынында таптанып алды да: - Күңелеңә авыр алма инде, Тәлгат. Теге егет: "Эшебез барып чыкмады, Казаннан башка кешене тәкъдим иттеләр, аннан соң Алабугадан да Галиуллинны бик мактамаган звонок булды, бигайбә", - дип, күптәннән хәбәр салган иде, синең кәефеңне төшермәс өчен әйтми йөрдем. - Тынычлан, Мөхәммәт дус. Мин аның шулай буласын сразы сизенгән идем. Борчылып йөрүең өчен рәхмәт, - дип, сүзгә нокта куймакчы идем дә, җаваплы кешенең нәтиҗәсе калган икән: - Да, малай. Депутат булу повесть язу гына түгел икән шул! Төшемле урын. Теләүчеләре табыла тора. Мәһдиев белән аралашу турындагы истәлекләрне, иҗатына нисбәтән фикерләргә, нәзари тарафларга кереп китмәсәң дә, бер мәкалә, хәтта бер китапка да сыйдыруы кыен. Хәзер бу язмаларга алынуымның төп сәбәбен ачу вакыты да җитте кебек. Мөхәммәтнең вафатыннан соң берничә ел үткәч, мин төшем-дә аны Горький урамындагы троллейбус тукталышында күрдем. Ап-ачык. Өстендә яраткан, буйга-аркылыга сызыклар төшерелгән аксыл пиджак, кара чалбар. Без, элеккеге политбюро әгъзалары шикелле, чапы-чопы үбешмәсәк тә, кул бирешеп, ирләрчә кочак-лашып, аркадан каккалап ала торган гадәтебез бар иде. Бу юлы да шулайрак күрешербез дип уйладым. Мин аның янына йөгереп килә башлауга, ул, ике кулын боксёрларча аркылы куеп, мине якын китермәде, кулын да бирмәде. Үз янына алмады, яшәргә рөхсәт итте. Шул "очрашудан" соң минем күңелемдә истәлекләр язу теләге уянды. Аларның бер өлеше "Идел" журналында, "Мәдәни җомга"да басылып чыгып, уңай бәя алгач, шулар нигезендә М. Мәһдиев һәм аның дуслары турында китап язу ихтыяҗы сизелде. Сезгә тәкъдим ителә торган язмалар - шул төнге "магик күрешү" җимеше. ХАЛЫК МӘХӘББӘТЕН БИЗМӘНДӘ ҮЛЧӘП БУЛАМЫ, ЯКИ ЯРТЫ БАНКА КАЙМАК КЫЙССАСЫ Халык тормышын, аның яшәеш рәвешен, психологик халәтен, рухани көчен, милли бизәкләрен белеп, аңлап, яратып, ямьле, мамыклы тел белән сурәтләү үрнәкләрен биреп калдырган Мөхәммәт Мәһдиев, үзе арабызда яшәгәндә үк, иң популяр, яратып укыла торган язучыларыбызның берсе иде. Миңа сиксәненче еллар азагында, бигрәк тә туксанынчы елларның беренче яртысында, аның белән күп тапкырлар сәфәр чыккаларга насыйп булды. Мәһдиевнең очрашуларга авырсынмыйча йөрүе, киресенчә, укучылар белән теләп аралашуы турында алдагы бүлекләрдә кайбер фикерләр әйтелгән иде. Урыннарда кабул итүләрнең дәрәҗәләре төрле булуны да искәртәсе килә. Кайбыч, Апас, Мама-дыш, Сарман, Мөслим, Азнакай кебек татарлар күпчелекне тәш-кил иткән төбәкләрдә язучыларны һәрдаим олылап (иренмичә килсеннәр генә), кадерләп кабул иттеләр. Без берничә тапкыр булган Теләче районының ул чордагы фирка оешмасының беренчесе, аннан соң хакимият башлыгы, әдәбиятка, бигрәк тә Мәһдиев иҗатына мөкиббән Илдар Низамов һәрвакыт үзе очрашуда катнашып, чыгыш ясап, озатып йөрде. Үзләре бихисап язучылар, сәнгать әһелләре биргән Арча, Балык Бистәсе кебек вилаятьләрдә "язучылар килгән икән" дип, башны ташка бәреп сикереп төшмәсәләр дә, куып та җибәрмәделәр. Хәтта Югары Ослан, Алабуга, Бөгелмә, Алексеевск кебек татарлар азчылык тәшкил иткән якларда да Мәһдиевне, мине таныган кешеләр җитәрлек, аларның милли хисләре кайнаррак та тоелды. Хакимият башлыкларының язучыларга, гомумән рәсми урын биләмәгән затларга мөнәсәбәте төрлечә булуы гаҗәеп кызыклы, маҗаралы сюжет. Хәзергәчә бер шәхесне яратып, хәтта сокланып искә алам. Берничә район белән уңышлы гына җитәкчелек иткән Рәшит Хәмәдиев белән телефоннан сөйләшкәндә, аңардан да игелекле, кунакчыл, мәрхәмәтле, язучыларга җанын ярып бирердәй башка кеше юктыр, дигән тәэсир кала иде. Тамак төбендә оешып чыккан назлы, куе тавыш сине әсир итә дә куя. Вәгъдәнең иң саллысын биргәндә, җырчы Салават үрнәгендә, тавышына борын төбендә оешкан касмакны да кушып җибәрсә, аның изге ниятендә шигең бер кәррә дә калмый. "Зинһар, килә күрегез, бәлеше дә, мунчасы да булыр" дигән вәгъдәгә очынып, канатланып, хыял диңгезендә йөзеп барып төшәсең! Ә Рәшит Сәет улын беркая да очрата алмыйсың. Урыны оҗмахта булсын, йә аны каядыр чакырып алганнар, йә ватылган комбайн янына киткән, йә, беркемгә берни әйтмичә, билгесезлеккә чыгып гаип булган очрагын да баштан уздырдык. Чаллы педагогия институтының ректоры Зиннур Шәрәфетдинов вафат булганнан соң, аның урынына башка кандидатура турында сөйләшеп тә, әзерлексез кызын китереп куеп, институтны да, баласын да ифрат авыр хәлгә куюы хакимият җитәкчеләренең халык биргән вәкаләтләрен дөрес аңламаулары нәтиҗәседер, дип уйлыйм. Алдакчыларны, сүзендә тора алмаганнарны берәү дә яратмый. Ә Мәһдиевнең ачудан җене чыга иде: "Егетләр, вакытым юк, сезнең белән күрешә алмыйм, гафу итегез, дисә, нәрсә була инде, без аны аңлар идек", - дип зарлануына, гарьләнүенә мин, канына тоз сибеп: "Ул шомартып дөрес эшләде, без менә ничә көн, тиздән хакимият башлыгы үзе кабул итә, дип шатланып, бәхет нурында коенып яшәдек", - дип шаяртуыма җавап бирүне кирәк тапмый иде. Алдан килешеп тә, без килеп төшкән мәлгә чыгып качу очраклары түбәнрәк дәрәҗәдәге кешеләр арасында да булгалады. Артык ихласи сөйләшүләрнең азагы начар бетә икән, дигән уйлар да килгәләде башка. Шулхәтлесе дә бар: үзеңне төп башына утыртып калдырган мәлдә авызлар салынып төшсә дә, очрашуны уздырып, суынгач, барыбыз да бертөсле булсак, яшәве ничек күңелсез булыр иде, дип куясың. Мөхәммәт, үзен, иҗатын ихтирам иткән һәр олы язучы кебек, район үзәгендә, зур, якты, халык белән шыгрым тулы залларда кабул иткәнне ярата. Мин иҗатын тәкъдир иткәндә, өстәлгә терсәкләрен куеп, үткен күзләре белән булачак әңгәмәдәшләрен өйрәнә, трибунага чыккач, күбрәк урынында калып, сүзен миңа ялгап алып китә: - Филология фәннәре докторы, профессор Тәлгат дус минем хәзерге әдәбиятыбыз үсешенә керткән өлешемә арттырыбрак бәя бирсә дә, үзеңне мактаганны тыңлау ифрат күңелле икән. Сезнең белән очрашуга килгәндә дә, хәзер дә бер нәрсәне уйлап утырдым. Безнең уңган, тырыш, мәрхәмәтле, акыллы халкыбыз, күп гасырлар дәвамында кыерсытылуына карамастан, киләчәккә ышанычын югалтмыйча, үз йөзен саклап яши белә. Шул сыйфатлары белән ул үлемсез. Шуннан соң ул үзенең иҗатка кайчан, ничек килүе, чит илләр-дә күргән-ишеткәннәре, балаларына милли тәрбия бирергә тырышуы, аның авырлыгы турында сөйли-сөйли залны, сиздермичә генә, бәхәскә, сөйләшүгә әзерли. Сораулары, фикерләре белән уртаклашучылар саны кими башлагач, ул элекке очрашуларны искә төшерә. "Апрельнең бер иртәсе" дигән мәкаләсендә ул бу хакта язып та калдырган. "Укучылар белән очрашу конференцияләрендә миннән еш кына: "Әсәрләрегез өчен материалны каян аласыз?" - дип сорыйлар. Каян булсын инде? Әнә бит тормыш минем аяк астында, әйләнә-тирәмдә җәйрәп ята..." Шул фикерен дәвам иткәндәй, залга карап: - Мин сезнең йөзегезгә, күзләрегезгә карап, фикерләрегезне тыңлап, гыйбрәт алдым, язарыма азык таптым. Рәхмәт сезгә! - дип тәмамлый чыгышын. Татарның үз телендә сөйләшүче шәһәрләре булмау сәбәпле, укучылар белән очрашуларның күбесе авылларда узды. Сала клублары, залда утырган кешеләре кебек үк, бер-берсенә охшаганнар. Ир-ат андый очрашуларга йөрми диярлек, ул өендә телевизор карый йә вакытын кибет, пожарка кырында уздыра. Язучыны бирелеп, учын колагына куеп, дөньясын онытып тыңлаучылар арасында оныгын ияртеп килгән (күбрәк кыз баланы), җилкәсенә йә башына яраткан шәлен салган, беренче рәттә утыручы өлкән буын - әбиләр булыр. Гадилеге белән кадерле сорауларның да күбесе алар теленнән төшәр. Икенче рәтне авылның зыялы катлавы - укытучылар, авыл Советы, почта хезмәткәрләре бизи. Алар арасына ышыкланып, танышлары, көндәшләре белән рәхәтләнеп аралашу уе белән килгән сыер савучылар, мал караучылар, ашлык белән эш итүчеләр, ягъни безне тукландыручылар утыра. Аннан соң килгән рәтләрдә ирләреннән бер-ике сәгатькә рөхсәт алып килгән яшь һәм карт киленнәр, аларның җан дошманнары - тол хатыннар, күрше авыллардан, шәһәрдән кунакка кайткан затлар, кичен егете белән озаграк озатышып йөреп, йокысы туймаган, авызын учы белән капларга онытып, иснәнеп утырган берничә чибәркәй дә шулар арасына кунакларга мөмкин. Соңгыларның бер күзе сәхнәдә булса, икенчесе - керүчыгу ишеге ягында кизүдә: егете, башын тыгып, күрми калмасын. Иң арткы утыргычларда укытучыларыннан куркып кына килгән, дәрт чүлмәкләре тынгы бирмәгән үсмерләр үзара үртәшеп, төрткәләшеп утыралар. Аларга Мәһдиевең ни дә Шәймиевең ни... Берсе дә ошатып йөргән кыз белән аңлашырга ярдәм итмәячәк. Очрашуга килмичә кала алмаган ир-ат затының күбесе безнең янда, сәхнәдә утыра. Мәктәп директоры (ул чорда араларында ир затлары да бар иде), авыл Советы хуҗасы, сирәк кенә колхоз рәисе катнашырга мөмкин. Аларның хәле икеләтә авыр булуны да без аңлап утырабыз. Бер яктан, җаваплылар мәҗбүрият белән катнашуларын сиздермәскә тиешләр, икенчедән, кызылга котырган үгез шикелле, усал карашлары белән сорау бирүчеләрнең санын азайтып, тизрәк мәҗлескә төшү турындагы хыялларын тормышка ашырып, күңелләрендәге изге таләпләрен башка өстәл янында безләргә ирештерү. Алга киткәнрәк авылларда клублар бизәлгән, идән-тәрәзә-түшәмнәре каралган булса, бериш мәдәният үзәкләре шыксыз, салкын биналарда көннәрен күрә. "Без - кырык беренче ел балалары"нда, Мәһдиев язганча, "салкын клубларның зәңгәр-яшькелт боз каткан тәрәзәләрен, йолдызланып торган стеналарны" да, ярым буш залларны да (халык баш миен кыймылдатуны таләп итмәгән җырлы-биюле очрашуларга гына өерелеп йөри) күрдек, мәгәр Мәһдиев беркайчан "зерә вакыт уздырып йөрибез" дип зарланмады. Иң гадәти очрашулардан да ул үзенә сабак ала, халкыбызның яшәеше, үзаңы турында мәгълүмат җыя белде. Очрашуның рәсми өлешеннән соң "гаепле кеше" залга төшә яисә бер төркем хатын-кыз безнең янга менә. Эчкерсез сөй-ләшүләр дәвам итә. - Иптәш Мәһдиев, "Бәхилләшү" китабыгызны каян табып була? Үзегез белән юкмы, акчасын бирер идем. - Сезгә рәхмәт, Мәһдиев абый, "Торналар төшкән җирдә" әсәрегездә безне күрсәткән өчен! - Мөхәммәт энем, мине танымыйсыңмы? Картайдым шул инде. Арча педагогия училищесында синнән бер елга гына иртәрәк укыган идем. - Мөхәммәт абый, "Без - кырык беренче ел балалары"ның күп өлешен яттан беләм. Теләсәгез хәзер укып күрсәтә алам. - Мин сездән университетта дәресләр алган кеше. Читтән торып укыдым. Утыз ел дәвамында әүвәл мәктәптә, аннан югары уку йортында татар әдәбиятын укыткан кешенең укучылары күп булуы табигый. Мәһдиевнең төрле елларда басылып чыккан китапларын юнәткәннәр култамгасын алып калырга ашыгалар. Автографлар сырлап утырганда, Мәһдиевнең аркасы тагын да турая, йөзен, иреннәрен горурлыкка манчылган йөгерек елмаю бизи. Туган халкыңның үзеңә, башкарган хезмәтеңә эрегән балавыздай җылы мөнәсәбәтеннән дә кадерле бүләк бармы икән язучы, гомумән, иҗат кешесе өчен? Мәһдиевнең хатын-кыз психологиясен, рухи дөньясын, эчке халәтен, кешелекнең икенче яртысының кабатланмас үзенчәлекләрен тирәнтен, гаҗәеп осталык белән, шул ук вакытта, үзләре арасыннан күтәрелгән автор-лар кебек, арзанлы сентиментализм дәрәҗәсенә төшмичә сурәт-ли алган сүз остасы икәнлеге сер түгел. Ягымлы мөнәсәбәтне аңлаган, үзләрен "таныган" галәм бизәкләре, язучы янында үзләрен бәхетле сизеп, бер урында таптаналар... Мәгәр шуннан уза алмыйлар, күбесе өенә ашыга (ире рөхсәт иткән вакыт чыгып бара), кыюрак тол хатынның матди ягы сыеграк булса, хәллерәгенең кеше сүзенә керәсе килми. (Мәһдиевнең муенына асылынган, дигән хәбәр таралса, гомеренә ярык тагарак янында берүзе утырып калачак.) Брифинг (бу сүзне Мәһдиев бик ярата иде) мәктәп бинасында узса - директор, авыл клубында барса, җирле Совет рәисе тыйнак кына чәй мәҗлесе әзерләткән була. Берәрсенең кадерлесе без эшләгән уку йортында белем өстәп ятып, начаррак укыса, өстәлләр - мул, ризыклар эстет Марсель Галиевнең авыз суларын китерер дәрәҗәдә әгъләдән була. Урысның "За всё надо платить" дигән әйтеме бар. Бу очракта да казылык, уылдык, каклаган каз, тутырган тавык кисәкләрен чәйнәп йотып җибәрәм генә дигәндә, алып баручы иркә тавышы белән бу затлы нигъмәтләрне кем әзерләткәнен искә төшерәчәк. Шул мәлдә фәлән профессор, фәлән доцент янына сорау-үтенеч белән барасы искә төшеп, ризык тамак төбендә терәлә дә кала. Шуннан соң әле тыйнаклыгы, башкалар кебек шпаргалкадан күчереп яза алмаган өчен начар билге алган укучының исеме, фамилиясе, аңа гына каныккан укытучы атала. Шундый җыелышлардан кайтканда, фикер җебе, халык мәхәббәте нәрсә ул, аны ничек бәяләп була, бизмәнгә салып үлчәү мөмкинме, кебек сораулар тирәсендә әйләнә. Язучының абруе хөкүмәт биргән бүләкләр буенча гына бәяләнми, әсәрләренең укылуы, халык рухында яшәве белән ачыклана кебек уйлар башка килә. Ә бит шундый язылмаган закончалык та бар: сүз остасы рәсми шөһрәткә күмелеп, бигрәк тә Язучылар берлегендә түләүле урын биләсә, фикердәшләрен, С. Хәким әйтмешли, төрткәләп торучыларын югалтырга да мөмкин. Бу күренешкә Мәһдиевнең үз аңлатмасы булып чыкты. - Мин каядыр ишеткән идемме, укыган идемме: шөһрәтнең даими юлдашы - ялгызлык. Ә фани дөньяда ялгызлыктан да хәтәр нәрсә юк. Әйләнә-тирәңдә кеше күп, ә син бушлыкта, бер-үзең. Сүздә арзанлы мәдхия чүбендә коендырсалар да, аларның күбесе сиңа битараф. Мөхәммәтне аның белән сирәк була торган төшенке халәттән чыгару нияте белән, уен коралының иң нечкә кылларын чиртеп алырга булдым. - Һәрхәлдә, Арча ягы, үзең эшләп киткән авыллар, элеккеге укучыларың сине онытмыйлар, хөрмәт итәләр, яраталар. Ул, минем салпы якка салам кыстыруны көлемсерәп кенә бәяләп, үз аңлатмасын бирә: - Мин университетның берләштерелгән профком рәисе булып эшләгән чорда, балаларын укырга кертергә кирәк булганда, бөтен факультетларга да тешем үткән чорда якташларым мине аеруча якын иттеләр, юл уңаенда әсәрләремне дә мактадылар. Миннән дә яхшы кеше юк иде. - Аның каравы ул елларда син балда-майда йөзеп калгансың, - дигән арзанлы шаяртуыма әүвәл җитди итеп, аннан соң, нәкъ Мәһдиевчә, уенын-чынын катыштырып җавап бирде: - Үзләре шул мохиттә кайнашучылар (укы: балда-майда йөзүчеләр) арасында синең кебек уйлаучыларның шактый булуында шигем юк. Арча ягы мәгърифәтле, бай рухлы булса да, аның халкы матди яктан ярлы. Кешелекне җир өсте туендырса да, байлык аскы катламда ята, безнең якта казылма байлыкларның әлегә табылганы юк. Кулларында хакимият малын уйнатканнары минем дәрәҗәгә төшмәделәр, өстә утыручылар белән эш иттеләр. - Карчыганыкыдай очлы күзләрендә яшен яшьнәтеп ала да дәвам итә: - Синнән яшерен-батырын түгел, Арча тимер юлы станциясе янында ашламалар склады бар. Йомышы төшеп мине озатырга килгән кешеләр белән шунда бераз капкалап та алынгалады. Берсен алар кыстырып килсә, икенчесе минем дипломаттан чыга торган иде. Сез мишәрләрдә ничектер, бездә шулай кабул ителгән: кунак ашы - кара-каршы. Капкаларга кемнең бакчасында нәрсә үсә, өендә ни бар, шуны эләктереп киләләр. Бик кызыклы очрашулар да булгалады. Бер очракны, дөресрәге, бер абзыйны искә төшергән саен, Шүрәле кытыклаган яисә ычкынган кеше сыманрак кычкырып көләргә тотынам. - Мәһдиевне бәхетле итәрлек нинди абзый булды соң ул? Берәр үзешчән сәнгать кешеседер инде, биегәндер, җырлагандыр, әсәрләреңне мактагандыр. - Юк шул. Иң гади колхозчы агай турында сүз бара. Арчаның Әтнә ягында ук урнашкан авылдан бер агай-эне, алдан ук үзе турында хәбәр биреп, мине озатырга килгән иде. Иң күңеллесе: соравы юк. Кабул итү имтиханнарын алганда, кызына "бишле" куйганмын икән. Читкәрәк китеп, чирәмгә утырдык. Тастымалын җәеп, ипи, помидор, пешкән ит, йомырка шикелле ризыкларын чыгарып куйды. Ярты литрлы банкасын ачты. Анда сөт өсте икән, дөресрәге, - сепарат каймагы. Минем яртылаш кына тулы савытка игътибар белән карап торуымны күргәч, озата килүчем уңайсызланып китте, ярамаган эштә тотылган бала кебек кызарынды, бүртенде дә тот-лыга-тотлыга аңлатырга кереште: "Карале... Мөхәммәт энем, ачулана күрмә инде... Хатын бан-кага каймакны тутырып салган иде. Автобус остановкасында озак торырга туры килде. Туңып беттем. Шунда, ипигә ягып, каймакның яртысын ашап куйдым. Шундый җитешсезлегем бар, аракыга да бик исем китми, ну сепараттан агып чыккан җылы сөт өстен үлеп яратам. Хатын каймагын миннән яшереп әллә кайларга куйса да, азгын мәче кебек, барыбер табам. Сезнең өлешкә кергәнемне белсә, Васфикамалым мине үтерәчәк". Абзыйны йокымсырап кына тыңлап утырган җиремнән кигәвен тешләгән шикелле сискәнеп, уянып киттем. Стоп! Каймак колы, үзе дә сизмәстән, минем иҗат лабораториямне баетып ята түгелме соң? "Кеше китә - җыры кала" әсәремдә ирен майсыз кызган табага ташланган борчак хәленә төшереп биеткән, куырып ала торган ачы телле Васфикамалны мин хыялымда тудырган идем. Шундый ук Васфикамал тормышта да бар икән. Синең кебек галимнәр, типик образ тудыргансың, дип тә куярлар әле, шул хәлләрне белсәләр. Безнең якта сирәк очрый торган исемнең, каты холкының, ирен кулда тотуының шулай туры килүен әйт әле син! Бу минем өчен сөенечле ачыш булды. Озатырга килүчем юлда каймакны тәмләп куймаган булса, хатыны турында да сөйләмәгән булыр иде. Икенче ачышым да игътибарга лаеклы: мин хәмерне эзләп, урлап эчкән ирләрне беләм. Ә каймакка фанатикларча бирелгән ирне беренче күрәм. Бу - чын әзер тип. "Бик зур рәхмәт сиңа!" - дип, авызымны ерып кулын кысуыма абзый аптырап карап торды. Аның өчен иң гаҗәбе, ә бәлки, сөенечлеседер, минем каймакка кагылмавым булды, дип уйладым. Эчке бер канәгатьләнү белән мин аның шул ук автобус тукталышында каймакка ипиен мана-мана ашап, савытын ялап куеп, өенә кайтып керүгә: "Васфикамалым, Мөхәммәт абыең каймагыңны бик яратып, тәмләп ашап куйды", - дип әйтүен күз алдыма китердем. Тавышы колак төбемдә әлегәчә яңгырап тора. Каймакка битараф кеше өчен зур күчтәнәч - якташларымның җылы карашы, язганнарымны, иҗатымны хуплавы, ихласи рәхмәте. Син төрттергән бал-май, сөт өсте ашала да бетә, бернинди бизмән дә күтәрә алмаган тәмле сүз мәңгегә йөрәктә кала, җанда яши. Бөек Мәрҗани белән даһи Тукайларны биргән Арча төбәгенең, туган ягының, соңгы еллардагы булсын ашлык, яшелчә үстерүдәге, булсын төзелеш, мәдәният өлкәсендәге уңышларын, үзләренә куелган һәйкәлләрен күрсә, Мөхәммәт, кулын чәбәкләп: "Мин якташларымның беркайчан ким-хур булмасына бер кәррә дә шикләнмәдем", - дияр иде кебек. Һәм ул хаклы булыр иде. "МИНЕ ЯРАТМАУЧЫЛАР БЕЛӘН КӨНЛӘШҮЧЕЛӘР ДӘ БАР БИТ ӘЛЕ..." Теләчедәнме, әллә Югары Осланнанмы очрашудан кайтып килгәндә Мәһдиевнең юл уңаенда гына әйткән бу сүзләренә әүвәл артык игътибар итмәдем, чытлыклана, мактау көтә, дип кенә уйлап: - Сине, Мөхәммәт, бу дөньяда яратмаган кеше юктыр. Менә дигән хатының бар, ике балаң аякка басып килә. Булмаган дош-манны эзләү сиңа килешми, - дип, мәсьәләне ачылмас борын ябарга тырышкан идем дә, барып чыкмады. Сүзенең дәвамы бар икән. - Менә син доктор. - Ә син классик. - Шаяртма әле, Тәлгат дус, үзеңнең белүеңчә, мин фәнни эзләнүләремә нигез итеп ХХ йөз башы эстетик фикеренең үсешен өйрәнүне алдым. Яңа роман язасы урынга күпме вакытымны архивларда чокчынуга, вакытлы матбугат битләрен актаруга, Дәрдемәнд белән Фатих Кәрими, Риза Фәхретдиннәрнең "Шура" журналын, "Вакыт"ны, Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Камаллар язышкан газеталарны өйрәнүгә бирдем; мәгърифәтебез күгендә ялтыраган, онытылган исемнәрне күтәрдем, тәхәллүсләрен ачтым, шуларга таянып, татар, рус телләрендә ике фәнни китап, әллә ничә мәкалә бастырдым. Төптәнрәк уйлап караганда, ул хаклы иде. Егерменче-уты-зынчы еллар тәнкыйтен өйрәнү аша М. Мәһдиев, үз күңел тартуы беләнме, кемнеңдер киңәшен тотыпмы, фәнни фикерен татар мәдәнияте үсешенең алтын чорын - XX гасыр башын өйрәнүгә юнәлтә. Анда да галим проза үсешен яисә мәҗүсиләрчә табынган, һәр сүзен, җөмләсен, шигырен дога кебек изгеләштереп кабатлап йөргән Тукай иҗатын тикшерүгә алынмый. Игътибарын чорның әдәбитәнкыйди мирасын, иҗтимагый-сәяси, педагогик фикер үсешен аерым шәхесләр язмышына бәйләп өйрәнүгә юнәлтә. Хезмәтләрендә ХХ гасыр башы әдәбият галимнәренең, тарихчыларының иҗатын милли гыйлемебез үсешенә керткән яңалыклары ноктасыннан чыгып бәяли. М. Гафури, Ф. Әмирхан иҗатлары белән рус телле укучыларны таныштыра. Гомеренең соңгы көннәренә чаклы әдип бу чорның фикер ияләрен, язучыларын олылап яшәде. "Бу юнәлештәге эшчәнлегемне бәяләп җиткермиләр" дигән күңел рәнҗүен аңлап, тынычландырырга тырыштым. - Соң, шул хезмәтләре белән иптәш Мәһдиев татар әдәбият белеме фәненә ныклап кереп калды, ни кирәк тагы? - дим. - Хатип Госман докторлык диссертациясен тәки яклатмады. "Марксистик методологияң аксый" дип, кат-кат тикшертте, тарихилык принцибы сакланганны бәяләү өчен тарих бүлегеннән дә кешеләр чакырды. Барысы да уңай бәя бирделәр, ә "яклауга чыгарырга ярый" дигән карар чыкмады. Борчып, агач корты кебек үзен эчтән кимереп торган мәүзугътан читкәрәк алып китеп булмасмы дип, янәдән шаярткан булам: - Синең бит илдә чикләнгән булса да демократия урнашуга турыдан-туры катнашың бар. Оппозициягә үзең дә бәяләп бетермәгән олуг ярдәмең тиде, дустым. Ул, сагаеп, минем якка борылды. - Фикерне ачыграк әйтсәк? - Докторский язам дип әдәби әсәрләр иҗат итеп, зур акчалар алып ятып, син Совет хөкүмәтенең икътисади хәленә ифрат зур зарар китергәнсең. Синең "корткычлык" нәтиҗәсендә СССР дип аталган империянең таркалудан башка чарасы калмады. Үзең язганча, профессор Хатип Госман сине шуның өчен "фаш итте". - Мин сиңа декан, яклау Советы рәисе буларак үземнең моң-зарымны сөйләп барам. Син һаман уен-көлкегә борасың. Киләчәк буын минем күпме тырышып та фәннәр докторы була алмый калуымның серен, сәбәбен белергә тиештер дип уйлыйм. Хатип Госман үрдәк кебек күлгә арты белән керсә керде, әмма хәйлә, мәкер илә эшемне яклауга чыгармады. Чынлыкта, кафедраның күпчелек әгъзалары (И. Нуруллин, М. Бакиров, Х. Миңнегулов һ. б.), тарихчы-галимнәр аның хез-мәтен докторлык диссертациясе таләпләренә җавап бирә дип тапканнар икән. Университетның тарих факультетының элеккеге деканы, профессор Рәмзи Вәлиев искә ала: "Бервакыт Мөхәммәтнең кафедра мөдире мине, яшь ассистентны, үзенә чакырып алды. Ул чорда бер зур факультет идек. Олы абзый мине янына утыртты, эчтәге сулышын кысып чыгарып, борынын чистартып: "Мәһдиевнең менә шул эшен укып, тарихчы буларак, объектив бәя бир әле", - диде. Юнәлешне "күрсәтте": "Мәһдиев марксистик методология мәсьәләләрендә ике аякка да аксый. Шул якка игътибарлырак булсагыз иде". Мәһдиев белән якын дуслар булмасак та, аралашып яшәдек. Прозасына гашыйк идем. Фәнни хезмәте дә бик нык ошады, бернинди аксау, туксау, чатанлык галәмәтләре күрмәдем. Тарихны яхшы белүе, әдәби әсәрләргә бәя бирү маһирлыгы сок-ландырды. Кыскасы, кемгәдер ошарга тырышып, намусыма каршы бара алмадым, уңай рецензия язып, әдәбият кафедрасына кертеп бирдем. Мине утырышка чакырмадылар. Кирәкле "бәяләмә" яза алмагач, миңа ихтыяҗ бетте" (2010, март). Докторлык эшен уздырмагач, Мөхәммәт фән өлкәсеннән чит-ләшә һәм, ярсый-ярсый, "Ут чәчәге" повестен яза башлый. - Гали Халит, "доктор - тик тор" сүзләрен кушып ясалган, ди бит. Доктор булсаң, шундый югары кимәлле әдәби әсәрләр яза алмас идең, ялкауланыр, халтура юлына басар идең, - дип карыйм. Мондый арзанлы шомартуым да кабул ителми. - Менә шул иҗади эшемнең уңышлы чыгуы кайберәүләрнең көнчелек кытыкларын уятты да бугай. - Хатип абый зур галим, синнән көнләшеп маташмагандыр инде. - Ул бит үзе генә бушлыкны тутырмый, аның танышлары, белешләре, факультет кешеләре барын онытма. Һәммәсе дә мине ярата дип уйламыйм! Соңыннан Хатип абый, гомумән, эшемне кафедрага чыгармады. Коридорда очратып сорасаң, кашларын җыерып, муенга нык утыртылган башын селкеп, үземне үк ачу-ланып ташлый башлады: "Иптәш Мәһдиев, сез бит коммунист, Мозамбикта безнең хәлләр мөшкелләнеп бара. Провокацияләр ешая. Шундый вакытта диссертация белән чиләнеп ятып буламы соң? Шуңа Уганда, Әфганстандагы хәтәр хәлләр килеп өстәлә, Бабрак Кәрмалны, Нәҗибулланы үтерүләрне дә авыр кабул итәбез". Аннан соң үземә дә оят булып китә, - дип, чыны белән ироник мөнәсәбәтен бергә кушып җибәрә. Бу очракта, дөрес күзаллау тусын өчен, шуны искәртәсе килә. Фәнни хезмәтең җиренә җиткерелеп эшләнгән булса, басылган хезмәтләрең эчтәлеген чагылдырса, яклауга берәү дә комачау итә алмый. Казанда диссертация Советы булмаганда, элеккеге союз-даш республикаларның күбесендә андый мөмкинлек бар иде. Алма-Атада, Ташкентта, Бакуда Казаннан килгән эшләрне теләп кабул иттеләр, югарыда әйтелгәнчә, авырлык белән булса да яклаттылар. Хәзерге тел, әдәбият докторларыбызның күбесе, шул исәптән мин үзем дә, Алма-Атада яклап "кеше" булдык. 1990 елдан Казан университетында төрки телләр һәм әдәбиятлар буенча докторлык яклау Советы гөрләп эшләп килә. Шунда яклаган дистәләгән докторлар, йөзләгән кандидатлар илнең төрле поч-макларында, уку йортларында халкыбызга хезмәт итәләр. Үзе докторлык диссертациясенең төгәлләнгән булуы турын-да ("дусларын" ирештермәс өчен) сөйләргә яратмаса да, гаилә әгъзаларының, аерым алганда, кызы Гәүһәр раславынча, Мөхәм-мәт, кафедраның хөкемен көткән мәлдә, хезмәтен яклау таләп-ләренә туры китереп, әзерләп куйган булган икән. Хәзер ул әдипнең шәхси архивында саклана. Тик "диссертацияне якларга чыгарырга" дигән әмер килми, кафед-рада хуплау кәгазе дә язылмый. Ләкин ул, "филология фәннәре докторы" дигән дәрәҗәле исемне йөртмичә дә, һәркайсы буенча докторлык диссертациясе язарлык әдәби энҗеләрен иҗат итеп калдырды. Күренекле галим Хатип Госманнан соң капылт кына әдәбият кафедрасы мөдире итеп филология фәннәре кандидаты Альберт Яхинның билгеләнүе күпләр өчен аяз көнне боз яугандай була. Әмма Мөхәммәтнең А. Яхинга "ул мине беренче көннән үк кысрыклады" дигәнрәк үпкәсен дә мин иркә баланың (укы: танылып килгән язучының) үзен күбрәк яраттыруга дәгъвасы гына дип уйлыйм. Дөрес, яңа мөдир кафедраның бер әгъзасы белән дә уртак тел таба алмады кебек. Күренекле әдәбият галиме, профессор И. Нуруллин башка кафедрага күчәргә мәҗбүр булды. Хикмәт шунда иде: "Чаян" журналының элеккеге мөхәррире университетның демократик яшәешен аңлый, кабул итә алмый, кафедраның барча әгъзалары да, сатирик басмадагы шикелле, хуҗаның авызына карап, аның кубызына гына биергә, барлык укытучы да уртак фәнни юнәлеш белән шөгыльләнергә тиеш дигән карарга килә. Күбесен профессор Йолдыз Нигъмәтуллина алга сөргән юнәлешкә тартып, әсәрләрне өлеш-кисәкләргә таркатып, икенче төрле - структур-системалы анализга өстенлек бирүгә мәҗбүр итә. Беренче мәлне илләм зур ачыш, яңалык булып күренгән, хәзер акрынлап онытыла барган альтернатив дәреслекләрнең нигезендә дә шул ысул ята. А. Яхин кафедраның өйрәнү объекты итеп халык иҗатын ала. Бар галимнәр диярлек тиз арада "фольклорчы" булып китә. Мәһдиевкә "яңача алым" белән халык җырларын өйрәнү бурычы йөкләнә. Урыслар әйтмешли, нет худа без добра, шул чорда А. Яхин - мәкальләр, әйтемнәр, мәзәкләр, М. Мәһдиев - җырлар, М. Бакиров дастаннар, бәетләр турында шактый үзенчәлекле хез-мәтләрен язып, бастырып калдырдылар. Мәһдиевнең фәнни тикшеренүе өчен җыр жанрын сайлавы- бик табигый. Галимә Д. Заһидуллина бик хаклы язганча, "М. Мәһдиевнең әдәби әсәрләрендә халык җырлары аерым бер урын тота... Мәһдиев - язучы - психологизм остасы, җыр ярдәмендә кеше кичерешләрен бик үтемле аңлауга ирешә... җыр ярдәмендә укучыга тәэсир итә, аның җан дулкыннарына кагыла... Кайбер әсәрләрендә, мәсәлән, "Бәхилләшү"ендә язучы җырлар хакында, трактат язгандай, күңел биреп сөйли. Мөхәммәт абыйның җыр жанрына кагылышлы фәнни эзләнүләре дә бар (Яхин А. Г., Мәһдиев М. С. Табышмак, җырлар. 1982). Бу хезмәттә бик борынгы заманнарда җырның ничек барлыкка килүе хакында сүз алып барыла, иҗат процессына табигатьнең тәэсире, ихтыяҗ булып туган-үскән йола фольклоры, ритм аның состав өлешләре кебек тәкъдим ителә" ("Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиев". 2003). Шул ук китапта Мәһдиев "халык җырларын өйрәнүдә К. Насыйри, Г. Тукайлар башлаган эшне дәвам иттерүчеләрнең берсе" буларак бәяләнә. Нәтиҗәдә татар фольклористика фәне алга бер җитди ыргылыш ясап алды. Иҗат кешесе Мөхәммәтнең "кара эш" белән шөгыльләнәсе килмәвен дә аңлыйм. - Яхин минем очрашуларга чыгып йөрүемне яратмый. Дәрес-ләрне уздырып, алыштырып бер-ике көнгә районга чыкканда да, гариза яздыртып интектерә иде, - дип зарланганы әле дә хәтердә. "Завкаф"ның Мәһдиевне өнәп бетермәгәнен башка гамәлләре буенча да сиземләп була иде. Җөмләдән, ул үзенең әдәбият буенча мәктәп дәреслекләренә дә, язучыларның тапкыр, хик-мәтле сүзләреннән төзегән җыентыкларына да Мәһдиев иҗатын якын китермәде. Ә бит язучы да, укытучы шикелле үк, җылы сүзгә, иң гади, гадәти игътибарга сусап яши. Аның пәрәвез җебедәй нечкә хисләрне, замананың иҗтимагый яшәешен, кешенең татлы хыялларын, өмет-ышанычларын сыйдырган йөрәге аңлауга мохтаҗ. Сүз остасы нинди генә биеклекләргә ирешмәсен, ул мәхәббәт һәм нәфрәт, ләззәт һәм кайгы кебек мең төрле кичерешләрне, гаилә бәхете, бала хәсрәте мисле бөек һәм гамәли хәлләрне башыннан уздыра. Шуңа күрә инде танылган язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең "докторлык диссертациямне юри, көнләшеп яклатмадылар" дип үпкәсен түгүен дә аңлап була. Теләсә кайсы талантлы шәхескә, яланаяк вак ташлар өстеннән баргандай, үкчәләрен каната-каната, үзен расларга туры килә. Кемгә кирәк инде Мәһдиевнең көтмәгәндәуйламаганда әдәбият күгендә якты йолдыз булып кабынуы. Көнләшмичә соң! "Мине яратмыйлар, көнләшәләр, аяк чалалар" дигән фикере, сөйләшүләр дәрәҗәсендә генә калмыйча, аның публицистик язмаларына, уйлануларына да үтеп керә. Шигъри җанлы шәхес буларак, Мәһдиев һәр шәйне үтә нечкә итеп, иркәләнебрәк, арттырыбрак кабул итә. Кемгә зарлана соң ул? Остазы Тукай кебек, туган милләтеннән жәлләү, яклау көтә Мәһдиев. "1970 ел башыннан мине бик каты кыйный башладылар. Бер мәкаләм өчен. Шуннан мин неблагонадёжный исемлегенә кердем (хәзер ул мәкаләне рәхәтләнеп цитировать итәләр). Шул елны әни бик каты авырый башлады... Саташа башлады... Шул чорда мин "Фронтовиклар" дигән роман яздым. Хәзер шуның икенче изданиесен әзерләп утырам. Шаккатарлык! Ничек яздым икән? Әгәр тормыш мине шулай кыйнамаган булса, мин аны яза алыр идемме икән?.." ("Язучының иҗат лабораториясеннән".) Мәһдиев "Фронтовиклар" романының язылу-язылмавына шик белдереп хәйләли, ыкыш-мыкыш китерә. Җәмгысы "биш авылда укытучы булып" эшләү тәҗрибәсеннән "качып котыла" алмас, яңгыр урынына боз түгел, таш яуса да, ул әлеге романын барыбер иҗат итәр иде. "Фронтовиклар" әсәренең язылу тарихына мөнәсәбәтен-шиген ул 1979 елның февралендә, аны "кыйный башлауга" шактый вакыт, тугыз ел узганнан соң гына истәлекләр дәфтәренә язып куя. Игътибар иткәнсездер: Мәһдиев үзе исән чакта матбугатка тәкъдим итү турында уйламаган-хыялланмаган язмасында да үтә сак эш итә, "кыйнаучыларның" кем икәнен, мәкаләсенең исемен дә әйтми. Хыялың мөмкинлек биргән тәкъдирдә үзең чамала! Мәһдиев "Совет мәктәбе" журналында (1967. - № 3) Октябрь инкыйлабына чаклы Уфада эшләгән, бик күп татартөрки зыялыларын, күренекле язучыларыбызны тәрбияләп чыгарган атаклы "Галия" мәдрәсәсенә багышланган мәкаләсен ("Галия" мәдрәсәсендә") бастырып чыгара. Мәдрәсәләрне динне пропагандалау, халыкның аңын агулау үзәге дип бәяләгән рәсми сәясәт Мәһдиевнең "Галия"не югары белем бирүче уку йорты дип бәяләвен дә хупламаска мөмкин иде, әмма җылы кәнәфиләрен югалтудан курыккан түрәләрне Буби мәдрәсәсенә багышланган мәкаләсе (Казан утлары. - 1969. - № 12) ярсытты, ярларыннан чыгарды бугай. Беренче мәкаләдә сүз күбрәк мәдрәсәдә укыткан яисә шуннан күтәрелгән язучылар турында барса, икенчесендә Буби уку йорты мисалында инкыйлабка чаклы дөрләп эшләп килгән мәгърифәт учаклары, татар халкының үзаңын күтәрүгә хезмәт иткән үз укыту системасы булу, аны саклау ихтыяҗы, шул эшкә гомерләрен багышлаган фидаи затлар турында бара. "Иж-Буби мәдрәсәсенең тарихын өйрәнүгә мин бик очраклы килеп кердем. Бу минем өлкәм түгел иде. Гыйльми җитәкчем мәрхүм Хатип Госман миннән мондый буталчык тарихны түгел, марксизм-ленинизмның әдәбият-сәнгать теориясен таләп итә иде". Архив материаллары нигезендә язылган, тыелган мәүзугъны фәнни югарылыкка күтәргән "Буби" мәдрәсәсе" мәкаләсенең басылып чыгуы өчен "Казан утлары"ның "яңалыкны яратучы" баш мөхәррире Р. Мостафин һәм тәнкыйть бүлеге мөдире Ф. Миңнуллиннар күп көч куялар. Татар зыялылары, язучылар-ның күпчелеге галимнең бу адымын хупласалар да, рәсми оешмалар мәкаләне уңай бәяләргә ашыкмыйлар. Бубиларны күтәрүгә каршы чыккан К. Фасеев, Х. Хәсәновларны автор "карагруһчы"лар, концепциясен аңламаган К. Гыйззәтов, М. Әмирләрне үзенә "суктырып" узучылар дип атый. Шул чорда гадәти хәл булган нәзари семинарларның берсендә иң олы түрәләрнең берсе С. Батыев та мәкаләгә "тибеп" уза. Мәһдиевне, җаваплы кешеләр бәясеннән бигрәк, татар зыялыларының аңламавы, яклап күтәрелмәве рәнҗетә. Менә ул урамда "Совет мәктәбе" (хәзерге "Мәгариф") журналы хезмәткәре Вакыйф Зыятдиновны очрата. Ул, "минем белән күрешкәндә бөтен мәһабәт буена, битенә елмаеп, "почти" шатланып, болай диде: - Ну, малай, Батыев кирәгеңне бирде... Ну яндың да инде! - Вакыйф шулкадәр шат, бәхетле иде". Холкы белән сак, аннан да бигрәк арттырып, күпертеп сөй-ләргә маһир Мәһдиев шул хәлләрнең уртасында кайнаган, бәхәсләрнең шаһиты, соңрак аралары кискен бозылган, "Чаян" журналының баш мөхәррире А. Яхинның бәясен болай сурәтли: "- Болай. Значит, болай, Батыев әйтте. Болай диде, Батыев- әйтә, мин, ди, "Казан утлары"нда "Буби мәдрәсәсе" дигән мәкаләне укыдым. Яшь галим язган. Шәп мәкалә. Кызыклы. Авторы да яшь, талантлы. Ләкин бер хата киткән. Мәһдиев анда Буби мәдрәсәсен тәмамлаучылар арасында Юныс Вәлидов (җир эшләре наркомы. - М. М.) исемен телгә ала. Юныс Вәлидов бит - солтангалиевче. Альберт шуннан башка берни дә әйтмәде" ("Каһәрләнгән хәрәкәт, каһәрләнгән тема"). Хәттин борчылгандай күренергә тырышып, А. Яхинның сүз-ләрен ифрат җитди кабул иткән рәвешен китерсә дә, Мәһдиев-сәясәтчене Мәһдиев-художник җиңә. Бу очракта аның өчен иң мөһиме - кыска, өтек җөмләләр белән кискен итеп сөйләшүче әңгәмәдәше турында күзаллау, аның образын тудыру. Әлбәттә, Мәһдиев архив материалларына, вакытлы матбугат биргән дәлилләргә таянып, халкыбызның 1917 ел инкыйлабына чаклы үз мәгариф системасы булуны, шул эш өчен җаннарын, малларын кызганмыйча хезмәт итүче мөрәүвәтле фидакяр шәхесләре күтәрелүне ачып салган мәкаләсенең башкачарак кабул ителүен, җитди бәяләнүен көткәндер. Минем шәхси күзәтүләрем шундый нәтиҗәгә алып киләләр: мәкаләсенең төрлечәрәк фикер уятуы, "кыйналуы" турында үзе үк куертып йөрмәсә, бәлки, татар мәктәп-мәдрәсәләре язмышы-на игътибар уянып, шулчаклы фәнни (А. Мәхмүтова, И. Таһиров, М. Госманов, Я. Ханбеков һ. б.) тикшеренүләр дә тумас иде. Мәһдиевнең мәдрәсәләр тарихын яңачарак яктыртырга омтылуын хәзерге чор галимәсе Д. Заһидуллина болай бәяли: "...татарларга революция генә мәгърифәт алып килде, дип тукылдаган, иске мәдрәсәләр фәкать тискәре яктан, дини схоластика белән балаларның аңын томалаучы итеп кенә телгә алынган бер заманда яшь галимнең киресен исбатларлык дәлилләрне дөньяга чыгаруы зур батырлык була. Габдулла һәм Гобәйдулла Бубилар, Р. Фәхретдин, З. Камали, Г. Баруди, Ф. Кәрими кебек шәхесләр Мәһдиевне сокландыра, аларның хезмәтләре кызыксыну уята". Тыелган теманы күтәреп чыгуы өчен заманында күңелсезлекләргә юлыкса да, Мәһдиев мәдрәсәләребез тормышына, фидакяр мәгърифәтчеләрнең язмышына суынмый. 1992 елда аның идеясе һәм ярдәме белән Р. Мәһдиев "Мәдрәсәләрдә китап киштәсе" исемле җыентык бастырып чыгара. Табигать яшәешендә, җәмгыять тормышында кабатланулар даими рәвештә булып торган шикелле, Мәһдиевне "рәнҗетүнең" дә бу соңгысы булмаган икән. Янәдән "Көндәлек битләреннән" язмасына күз салыйк. "1978 ел, 5 май көнне, өлкә комитетына чакырып, минем монографиягә суд ясадылар, шуның белән аның язмышы хәл ителде. Цензор бөтен галимнәрне сүгеп чыгыш ясады. Судта минем монография эчендә ни барын да белмәгән кешеләр утыра иде. Минем һәм И. Нуруллин (фәнни редактор) адресына күп гаеп ташладылар... ...Без матбугат көнен әнә шулай билгеләп үттек. Фәннең, әдәбиятның әлеге цензор кебек наданнар кулына калуы бик кызганыч, әлбәттә". Мәһдиевнең галимлеген раслаган, ХХ гасыр башы әдәбиятын, эстетикасын, фәлсәфи фикер үсешен яктырткан "Әдәбият һәм чынбарлык: ХХ йөз башы татар әдәбиятына яңа материаллар" исемле китабы 1987 елда, "Реализмга таба: ХХ йөз башы татар әдәбиятында чынбарлыкның чагылышы мәсьәләләре" хез-мәте, беренчесенең дәвамы буларак, 1989 елда басылып чыга. Татар әдәбиятының алтын чорын вакытлы матбугат, елъязма чыганаклар аша яңача бәяли галим бу хезмәтләрендә. Әдәби әсәрләр язмыйча, әлеге фәнни хезмәтләре белән генә дә Мәһдиев әдәбият тарихында калыр иде. Тарихчы буларак, Мәһдиев фәнни эзләнүләренә таяныч, нигез өлге итеп документларны ала, расланган фактларга гына таяна. Вакытлы матбугат сәхифәләренә фәнни бәясен бирә. Киң карашлы кеше булуы милли яшәешне белеммәгълүмат үсеше яссылыгыннан килеп аңлавында да ачык күренә. Мөхәммәт докторлыгының очына чыга алмаса да, профессор дәрәҗәсендә йөргән әзерлекле доцент иде. Ул ифрат эрудицияле укытучы, чорга бәясендә төгәллеккә омтылучы, әдәби фактларны күңелендә тота һәм кирәк җирендә файдалана белүче галим, студентларның яраткан лекторы. Кыяфәт - рәхим ит, йөрү - горур, тавыш - көр, төп таяныч - белем. ХХ гасыр башы татар иҗтимагый фикере, әдәбияты үсешенә багышланган, заманасы өчен ифрат кыю, яңача карашлы хез-мәтләрен нәшер итәргә, ноктасы куелган докторлык диссертациясен якларга чыгартмаган өчен гарьләнүле нөктәсен яшермәсә дә, кемгәдер (Х. Госманны еш телгә алса да) шәхсән үч тотмады. Кем белә: Мәскәү, Алма-Ата, Ташкент, Баку кебек шәһәрләр юлын таптап, диссертация яклау мәшәкатьләренә кереп батса яисә, үз кабырчыгына бикләнеп, эчке көчәнеш - каршылыклары, әхла-кый кысалары тәэсирендә калса, хәзер татар кешесенең күңел түрендә урын алган берише әсәрләрен иҗат итүгә җитешә алмаган булыр иде Мәһдиев. "ЯЛГА ЧЫГУ ГАЕП ТҮГЕЛДЕР" 1990 елның көзендә Мөхәммәт Мәһдиев, тыныш билгеләрен урыннарына куеп, ягъни катгый карары турында барыбызга да хәбәр салып, алтмышы тулуга, укыту эшеннән китте. Ул бу хакта бик җылы, бәгырьләрне телгәләрлек итеп язып та чыкты: "Мин үз университетым белән саубуллашам. Рәхмәт сиңа, гали уку йорты! Син миңа тормыш мәктәбен, яшәү тәҗрибәсен бирдең. Синдә минем фәнни телем ачылды. Мин синдә яңадан тудым...". Югары уку йортыннан үзе теләп китүләр сирәк була. Мөхәм-мәт әле көчендә, студентларга әйтер сүзе бар, шуңарга аның бу адымы сәеррәк тоелды. - Язу-сызу белән шөгыльләнеп, укучыларым белән ешрак- очрашып, теләгән җиремә барып, калган гомеремне үземә, гаи-ләмә багышлыйсым килә. Пенсия яшеңне тутыргач, ялга чыгу гаеп түгелдер, шәт, - дип аңлатты бу адымын. Актёрлар йорты кафесында чәй эчү оештырып, рәхәтләнеп аралашып, теләкләребезне иңдереп, дустыбызны бөтен татар факультеты белән зурлап, кадерләп озаттык. Күңелле булырга тырышсак та, җыр-биюләргә өлеш чыгарсак та, моңсу хисне җиңә алмадык. Университет - югары кимәлле лекторын, студентлар - яраткан остазын, коллегалары - тормышны сүзе белән бизәп, үзенә бер мохит тудыра белгән иптәшен, кемдер бик якын кешесен югалтты. Очрашып яшәргә, ташлашмаска вәгъдәләр бирешсәк тә, элеккеге кебек һәр тәнәфес, буш сәгать вакытында аралашуларның булмавын, аның акыллы, шаян киңәшләрен һәр көнне ишетеп тора алмавыбызны аңлау йөрәкләрне әрнетте. Мөхәммәт хыялында тудырган "ирекле" дөньясына чумды. Мин аны игътибарсыз калдырмаска, очрашулар оештыру, "малайлар мәҗлесләре"нә чакыру турында онытмаска тырыштым. - Хөкүмәт эшеннән киткән кешене бер дә кызганмыйлар икән. Мәкалә язуны, радио-телевидениедән чыгыш ясауны үтенеп кенә торалар, үземә бер дәкыйка вакытым калмый, - дип зарланып алуында университетны сагынуын сиземләп, "иртәрәк, ашыгыбрак киттең шул, хәзрәт" диюемә ул аңлатма кертте: - Миннән үрнәк алып, А. Яхин, С. Ибраһимов кебек алтмышларын тутырган фән кандидатлары да урыннарын яшьләргә бушатырлар, дип уйлаган идем. Ә аларның, юк, мыеклары аз гына да селкенмәде, һаман укытып йөриләр. Ир-атка һәр көнне эшкә йөрү сәламәтлеге өчен бик кирәк фал икән шул. Кемнәргәдер кирәклегеңне тоеп яшәү иң файдалы дару икән бу дөньяда. Мин, аның халәтен аңлап, декан, кафедра мөдире булуымнан файдаланып, үзе яхшы белгән XX йөз башы әдәбияты һәм иҗтимагый фикер үсеше буенча махсус курс укырга тәкъдим иттем. Бик теләп риза булган иде дә, бераздан, үзе әйтмешли, "артык тамак булып селкенеп йөрүдән" баш тартты. Чөнки шул арада нәрсәдер үзгәргән, яңа кешеләр килгән, кискән икмәк кире ябышмаган шикелле, ул үзен факультетта ятсыныбрак тотты. Университетка тулаем эшкә кайту тәкъдимен кабул итмәде: "Ашарына җитмәгән, дип, кешедән көлдереп йөрмим әле". Бу карары характерының горур, четерекле, нәзберек һәм үз бәясен белүе турында сөйли иде. Мәһдиев бер елгага икенче кат керергә теләмәде. Әлбәттә, аны укытучылар да, студентлар да бик теләп, рәхмәтле булып кабул итәрләр иде. Бигрәк тә бу чорда әдәбият кафедрасы мөдире булып Мөхәммәтнең иҗатын югары бәяләгән дусты, ипле, чын галим, профессор А. Әхмәдуллин эшләгәнне дә исәпкә алсак. Утыз елдан артык гомерен студентларга биргән тәҗрибәле укытучының белемен үзендә тотарга хакы юклыгын исәпкә алып, аның белән Яр Чаллы педагогия институтына лекцияләр белән йөри башладык. Туксанынчы еллар башы - Кама-Чулман буенда урнашкан, яңа оешкан уку йортының гөрләп үсеп киткән, милләткә хезмәт иткән чоры иде. Ул елларда ректор булып эшләгән Зиннур Шәрәфетдинов һәр белгечлек буенча студентларның яртысын саф татар телендә генә укыта торган итте. Русча белем алганнарның да илле проценты милләт балалары иде. Минем энекәш, Мәһдиевнең иҗатына гашыйк, милли җанлы ректор, алдан сөйләшеп куеп, безне Чаллы санаториеларында яшәтте, "Волга"сында гына йөртте. Шунда Мөхәммәтнең лекцияләрен тыңлау мөмкинлеге тугач, университетның нинди әзерлекле, хисле, бай телле укытучысын югалтканын аңладым. Ул һәр чыгышына, аудиториягә беренче кергәндәй әзерләнеп, дулкынланып, үзен бер йодрыкка төйнәп керә торган иде. Аның фәнни әзерлеге, эрудициясе һәр җөмләсеннән сизелеп тора, бай теле (ул русча да яхшы белә иде) иң четерекле төшенчәләрне талиб-талибәләр аңларлык итеп ачарга мөмкинлек бирә. Дәлил кирәк булганда, ул нәзари фикернең асыл баганалары Сократ белән Мәрҗани, Гегель белән Белинский, Веселовский белән Җ. Вәлиди фикерләрен "ярдәмгә" чакырудан да тартынып тормады. Хәзерге татар галимнәре М. Мәһдиевнең хезмәтләрен, аның тәҗрибәсен әйләнеп үтә алмасалар да, фән өлкәсендә ул турыдан-туры шәкертләр әзерләп калдырырга өлгермәде. Ул чорда аспирантурага урыннарны аз һәм докторларга гына бирәләр иде. Дөрес, аның җитәкчелегендә язылган диплом эшләре иң кырыс таләпләргә җавап бирерлек, һәм дипломчылары аны хәзер дә онытмыйлар, сагынып искә алалар. Бүлекне тәмамлаган яшьләр арасыннан Мөхәммәт киләчәге өметлеләрне күреп ала белде, үсешләренә ярдәм итәргә тырышты. Беренче аспирантым Дания Заһидуллинаны да: "Бу кызның сүз тоемы бар, шигырьләр дә яза, киләчәге өметле", - дип, миңа ул тәкъдим итте. Күренекле язучы, Г. Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы исеменә лаек булгач та, М. Мәһдиев фән дөньясына ихтирамын киметмәде. "...Фәннәр академиясенең Ка-зан филиалына мин әле дә кереп йөрим. Анда мине өнәп бетермәгән галимнәр бар, үземнең элеккеге укучыларым да байтак. Ул укучыларымның күбесе инде фән кандидатлары. Гыйлем йортын бик яратам мин, шундагы тар коридорларда кыштыр-кыштыр килеп профсоюз эше эшләп йөргән мәҗнүн яшь кызларны, дөньяда миннән дә акыллы кеше юк, дип ышанып, үз фәненнән башка бөтен нәрсәгә пүчтәк дип карап йөргән тел, әдәбият, тарих галимнәрен - үземнең кичәге укучыларымны яратам", - дип яза ул "Хәмит Ярми" исемле мәкаләсендә. Турыдан-туры үзендә лекцияләр тыңлап, гамәли иҗат дәрес-ләрен "Әллүки" әдәби оешмасында алып, татар әдәбиятына хезмәт иткән шәкертләрен дә бәяли алды Мәһдиев. Р. Сибатка язган хатында ул, горурлыгын, кәпрәюен яшерүне кирәк тапмыйча, болай дип яза: "Үземнең элеккеге студентларым арасында син, Нур Әхмәдиев, Рашат Низамиев, Шәмсия Җиһангирова, Җәүдәт Дәрзаман, Газинур Моратов һ. б. бик күпләр булуы белән горурланам" (1982, сентябрь). Чыннан да, Мәһдиев яратып атаган каләм осталары - хәзерге татар сүз сәнгатенең төбенә җигелеп тартучы, горурлыгын тәэмин итүче мөхтәрәм язучылар. "БӘШИРОВ КЫЗЫ КЕМ БЕЛӘН ТОРГАНЫН БЕЛЕП ЯШӘСЕН ӘЛЕ!.." Казанга безне Чаллы педагогия институты ректоры зурлап, күчтәнәчләрен "кыстырып", йоласына туры китереп озата, ә Мөхәммәт игътибарлылыкны бәяли, рәхмәтен сеңдереп әйтә белә торган зат иде. Тәртип өчен кулларын боксёрларча аркылы куеп: "Зиннур энекәш, алай ук кирәкмәс, без бит ревизорлар түгел", - дигән булса да, бәхетле ихласи елмаюын яшерә алмый. Теләсә кайсы адәм баласы кебек, ул да кешелекле мөнәсәбәткә мохтаҗ. Мәһдиев холкының янә бер шаян сыйфаты әлеге дә баягы Чаллыга сәфәр белән бәйле рәвештә ачылды. Казанга җыелышка баручылар белән өч машина юлга бергә чыктык. Мәркәзебезгә җитәрәк ясалган бер тукталышта Мөхәммәт шундый үтенеч белдерде: - Егетләр, мине өч "Волга" белән өемә чаклы озатып куегыз әле. Юл өстендә генә яшим, җәһәннәмгә кереп торасы түгел. Мәһдиевнең көтелмәгәнчәрәк борылышлы тәкъдимнәренә күнеккән булсак та: - Ни өчен мондый тамаша? - дигән булдык. Ул, серне чишәргәме, әллә җавапсыз калдырыргамы, дип уйланып торганнан соң: - Бу акция, егетләр, миңа бик кирәк. Мин бит пенсионер. Бәширов кызы кем икәнемне, һаман да дусларым күплекне, кем белән торганын белеп яшәсен әле! - диде. Янә бераз икеләнеп алганнан соң өстәп куйды: - Дөрес, безнең мөнәсәбәтләр әйбәт. Мин читкә чыгып китсәм, бик борчылып яши. Көннәр буена тәрәзә яныннан китмичә көтеп утыра. "Лилия сине ир-егет буларак ярата, язучы итеп таный, хөр-мәт итә, сиңа нигә кирәк мондый арзанлы спектакль?!" - дип кәефен бозып тормыйча, өлкән дустыбызның кәпризен үтисе булдык, һәм өч "Волга" Совет мәйданы янында, Галиев урамында урнашкан биш катлы өй янына килеп бөялде. Бу йортның укытучылар өчен Мәһдиев бөтен университетның профком рәисе булып эшләгән чорда төзелгәнен һәм анда Вахит Хаков, Гомәр Саттаров, Сәгадәт Ибраһимов, Альта Мәхмүтова кебек татар факультеты укытучылары яшәгәнне мин генә тәгаен белә идем. Табигый сорау һәм шунда ук аңа җавап туа. Ни өчен әле Мөхәммәтнең өйдәшләре, бериш көндәшләре аның пенсиядә дә нинди дәрәҗәдә яшәвен, эскорт белән кайтып төшүен күрмәскә тиешләр. "Бөеклектән" сер ясау вакыты узып, демократия җилләре куенга керә башлаган чорда яшибез ич! Бер төркем ак, кара, яшел машиналарның Мәһдиевләр йорты янына килеп туктавы белән кәмит тәмам дип уйласагыз, ялгышасыз булыр. Сценарий авторы хыялга ифрат бай адәм иде шул. Подъезд янына килеп төртелмәс борын, Мөхәммәт үзе утырып кайткан машинаның йөртүчесенә каты итеп сигнал бирергә кушты, тавыш тынартынмас мизгелдә балконда Лилия ханымның елмаюлы ак түгәрәк йөзе күренде. Беришебез Мәһдиевнең тулы бәхетеннән көнләшеп тә куйганбыз. Ирен зар-интизар булып, юлдан күзен алмыйча, көннәр буена шулай көтеп алучы дөнья бизәкләре күп булмаганны беләбез. Андый хатынны төшендә күрмәгән ир сирәктер. Шул арада Мөхәммәт, машинадан чыкмыйча гына: - Хатын, күчтәнәчләрне төшеп ал! - дигән әмерен төшерде. Аның "күчтәнәч" дигәне кытлык заманда татар халкы мөкиб-бән киткән, тышына фил рәсеме төшерелгән бишалты кап чәй һәм бер-ике шешә коньяк була инде. Без Мәһди бәхетеннән туйганчы көнләшергә дә өлгермәдек, шул арада Лилия ханым җитез генә төшеп тә җитте. Мөхәммәт, вәкарь генә машинадан чыгып, әүвәл тук кыр казлары кебек тезелешеп торган машиналар ягына үзе генә аңлаган ым ясады, багажникны ачтырып, коробканы култык астына кыстырганнан соң, безне чәйгә чакырды. Лилия ханым безнең белән исәнләште дә: - Ярый әле Мөхәммәтнең яхшы гадәте бар. Алдан чылтыратып, сәгать өчләргә кайтып җитәм, чыгып китмә, өйдә көтеп утыр, дип кисәтеп куя. Шуңар да бәйләп куйган кебек көтәргә мәҗбүр булам, барасы җирләрем дә күп иде. - Безне "тынычландырып" куйган белдерү ясаганнан соң, Мөхәммәтне хуплап: - Әйдәгез, безнең каморканы күреп чыгарсыз. Кичкә пәрәмәч тә пешерермен. Без рәхмәтләр әйтеп баш тарткач, дустыбыз, буш кулын изәп, үзен көтеп торган Лилиясе белән подъездга кереп югалды. Хаты-нының Мөхәммәтнең катмарлы сюжетлы уенын аңлап җиткермәве табигый, ул бит язучы түгел, аның тормыш иптәше генә. Язучы хатыннары, Мәһдиев әйтмешли, "особый кавем". Аларга хокуклар күбрәк бирелмәсә дә, башка һөнәр ияләренең хәләл җефетләренә караганда, вазифаларның күбрәк йөкләнгән-леге сер түгел. Алар, һәр хатын-кыз үтәргә тиешле бурычларны да өсләреннән төшермичә: "Өстәл янында утыруыңнан, аркаңа карап туйдым, әйдәле, дөньяга чыгып керик", - дип зарланмыйча, беренчеләрдән булып язучы иренең әсәрен укып, бәясен дә бирергә тиеш (нигездә, мактарга) була. Шуңа күрә С. Хәкимнең - Мөршидәсенә, Аяз "җизнинең" - Нәкыясенә, М. Әгъләмнең - Нәҗибәсенә, авыру ирләрен кадерләп карап торган Ф. Яруллин, Р. Мингалим, Ф. Латыйфи, Җ. Дәрзаман хатыннарына рәхмәттән башка нәрсә әйтәсең! Гариф Ахуновның инде үзе дә фани дөньяны ташлап киткән Шәһидә апага мәхәббәте, җылы, кечелекле, кешелекле мөнәсәбәте турында риваятьләр йөрүе турында алдарак сүз булган иде. Мөхәммәт Лилиясен яратып яшәсә дә, Язучылар берлеге коридорында кызык эзләп йөрүчеләрнең теленә азык бирмәс өчен, хатынына кеше алдында кырысрак булырга, хәтта үзе үк шаяртып алырга да җаен таба иде. - Минем хатынның бер җитди кимчелеге бар, - ди торган иде ул, мәҗлес кызып киткәч кенә. Кызыклы хәбәр көткән авызлар ризык чәйнәүдән туктый, күзләр хәтәр ялтырый. Озын-озак күренгән паузадан соң гына абзый: - Кәстрүл җыярга ярата Лилия апагыз. Һәр зарплатадан өйгә яңа бер кәстрүл күтәреп кайтмаса, хатын йокыдан, тамактан кала. Лилия ханым, иренә мәрхәмәтле караш ташлап: - Мөхәммәтнең миннән көлеп гомере уза инде. - Ул да бит язучы хатыны. Кеше алдында үзен болай "фаш итүне" коры калдыра алмый. - Кәстрүлләрнең кирәге гел чыгып тора аның. Мөхәммәтнең, алдан кисәтеп куймыйча, кунаклар ияртеп кайта торган гадәте бар. Шуңа өйрәнә алмыйм. - Күпчелек ирләргә хас бер сыйфат инде ул. Иптәшләр алдында хатынның киң күңеллелеге белән мактанасыбыз килә, - дип кыстырам, ул көнне чакырылмаган кунаклар рәтенә кергән кеше буларак. Лилия ханым бирешми, аяк терәп сөйләшүне яңа деталь белән баета: - Анысы гына җитмәгән, Мөхәммәт үзе кичә ашаган тозлы кыярны таптыра. Ярый ла, сезнең кебек гаепләми торган кешеләр белән генә кайтса. Төрлесе була. Хуҗага, озын телен аркылыга бөкләп, сүзне башкага күчерүдән башка хут калмый. Анысы да аңа килешә. "Утны" үзеннән күчерә белә иде Мәһдиев. Фикерләү рәвешенең бу сыйфаты төрле дәрәҗәдәге очрашулар вакытында, сорауларга җаваплар биргәндә тирәнрәк ачыла. Мөхәммәт үзенә элегрәк бирелгән бер сорауны исенә төшереп, канәгать елмаюын яшерүне кирәк тапмый. Бу очрашу турында еш искә ала иде. - Теләчеме, Сабамы районының бер авылында җыелыш вакытында өченче рәттә утыручы кечкенә бер кыз, буйсынына караганда, күп булса икенче сыйныфта укучыдыр, кулын күтәрде. Булачак соравының җитдилегеннәндер инде, нечкә кулы калтыранып тора. Үзе аягүрә дә рәтләр арасыннан чак-чак кына күренә. "Минем бер соравым бар иде, абый?" - "Рәхим ит, сеңлем", - дим. "Абый, сез өйләнгәнме?" Зал шартлап көлеп җибәрде. Очрашуга килүчеләр белән ике арада җылы мөнәсәбәт урнашты. Мин баланың соравына җитди итеп җавап бирергә тырыштым. Кызым Гәүһәр, университетта укучы улым Искәндәр, гаиләм турында сөйләп киттем. Соңыннан сорау биргән кызга бәхет теләдем. Юмор Мәһдиевкә катлаулырак, четереклерәк хәлләрдән дә чыгарга ярдәм итүче бер таяныч иде. Чөнки өлкән курс студентлары, аспирантлар, укытучылар белән аралашу вакытында юри мәкерле сөальләр дә бирелә. Студент: - Мөхәммәт абый, кайсыдыр ялагае сезне "тере классик" дип атаган иде. Мондый бәя белән килешәсезме? Мәһдиев: - Энем, илле-алтмыш елдан соң мине күрергә тырыш! Сине чиратсыз кабул итеп, бу мәсьәләгә ачыклык кертербез. Аспирант: - Бер тәнкыйтьче сезне "элитар өслүб язучысы" дисә, икенчесе сүнеп барган авыл җырчысы - "деревенщик" дип атый. Кайсын дөрес дип саныйсыз? - "Элитар" төшенчәсен ничек аңлыйсың бит. Элитар - "иле тар" сүзләрен кушып ясалган түгелме әле? Минем татар илем кечкенә булса да, тар димәс идем. "Авыл язучысы" дигән бил-геләмә минем өчен зур бәя. Безнең татарлыгыбызны авыл саклаган, әхлагыбыз, фәлсәфәбез, гүзәл җырларыбыз шунда туган. Талантларны авыл бирә. Шул ук тынгысыз аспирант: - Иҗатыгызның төп үзенчәлеге нәрсәдә дип саныйсыз? Мөхәммәт җитдиләнеп китә: - Тормышчан детальдә булса кирәк. Сайлап, иләктән үткәреп алынган деталь һәрнәрсәдән өстен. Аннан башка әсәр буш. Бу мин ачкан хакыйкать түгел. Шул ук фикер Тургеневта да бар бугай. Әдәбият тарихы укытучысы буларак, мин аның фикере турында күп уйландым. Әдәби әсәрдә, әлбәттә, җыйнак ком-позициянең, өслүбнең, башка бик күп хасиятләренең әһәмияте зур. Мәгәр һәр олы язучыга өстенлек биргән, аның кабатланмас үзенчәлеген билгеләгән аһәңе була. Үземә аралашырга насыйп булган каләм ияләре арасында детальгә, аерым сүзгә Мөхәммәт мисле игътибарлы язучыны очратканым булмады. Яңа бер сүзне, гыйбарәне ишеттеме, кая гына, кем белән генә утырмасын, кесәсеннән, Жванецкий кебек, үзеннән беркайчан калдырмый торган дипломатыннан блокнотын чыгарып, һич югында, өстәлгә кул сөртү өчен куелган кәгазьгә ишеткәнен теркәп куя. Ул бу язмаларын соңыннан әсәрләрендә файдаланганмы-юкмы - әйтә алмыйм. Әмма Мәһдиевнең һәр ишеткән яңа сүзгә, гыйбарәгә игътибарлылыгы, хуҗаларча мөнәсәбәте сокландырмый калдырмый иде. Күбебез, кеше алдында яхшы түгел, дип, йә оялабыз, йә хәтергә ышанабыз. Ә соңгысы еш кына иң кирәклесен "коеп" калдыра. Үз халкының тарихына, рухи тамырларына, яшәешенә гашыйк кеше генә аның һәр сүзенә шулай игътибарлы була ала. Тәнкыйтьче Ф. Миңнуллин да Мәһдиев иҗатының нәкъ шул сыйфатына югары бәя биргән икән. "М. Мәһдиев үзенчәлекле бер деталь, бер-ике отышлы эпизод аша геройның тулы характерын, бөтен тормышын күз алдына бастыра ала. Ул бер битлек, бит ярымлык мәйданга зур бер хикәялек материал сыйдыра". ЯЗУЧЫ ҺӘМ ГАЛИМ М. МӘҺДИЕВ МИРАСЫН БАРЛАУ ЮЛЫНДА Мөхәммәт Мәһдиевнең гомере буена сокланып, мөкиббән китеп яшәгән, аның һәр җөмләсенә, сүзенә игътибарлы булган, яраткан шагыйре Тукай булуы гаҗәп түгел. Мәҗүсилек дәрәҗәсенә җиткән бу илаһи мөнәсәбәт озак еллар дәвамында Казан дәүләт университетында ХХ гасыр башы татар әдәбиятын укыту нәтиҗәсе булгандырмы, әллә бөек шагыйребезнең авыр язмышы, милләтнең киләчәге турында борчылып, җан атып яшәве, өмет-хыялларын сәнгати югарылыкта әйтеп калдыра алуы рухына туры килгәнме, шәт, бу сорауларга үзе дә җавап бирә алмас иде. Шигырьләрен яттан күп белсә дә, җае чыккан саен, ул Тукайның "Хөрмәтле Хөсәен ядкяре" мәрсиясенең соңгы юлларын аерым бер басым ясап кабатларга ярата иде: Бармыни бездә, гомумән, чын кеше кадрен белү?! Без аны кайдан белик, мискин үлеп күрсәтмәгәч?! Бу гыйбарәгә мөкиббән китүе әдипнең әтисен яла шикаятькә таянып, 1937 елда кулга алып, шул чорда ук атылса да, дөреслекне үткән гасырның илленче еллары ахырында гына белүенә рәнҗүеме, озак еллар дәвамында архивларда, вакытлы матбугат битләрендә чокчынып, Таиб Яхин, Габделмәннан Рахманколый, Габдулла һәм Гобәйдулла Бубилар, Гали Рәхим, Газиз Гобәйдуллин кебек каһарман шәхесләребезне "кирәгеннән артык" күтәреп, марксизм тәгълиматыннан читләшкән, дип, докторлык диссертациясен кат-кат тикшереп тә, яклауга чыгармаганнары өчен үпкәләве булдымы - анысын да инде хәзер тәгаенләп раславы кыен. Мәһдиевнең Язучылар берлеген, җәмәгатьчелекне әдәби иҗатына илтифатсызлыкта гаепләргә нигезе юк кебек. Замандашларыннан бераз соңарыбрак булса да, 1990 елда ул Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була, 1993 елда "Татарстан Республикасының халык язучысы" дигән мактаулы исем бирелә, "кеше кадерен" белмәү нәтиҗәсендә, шул олы бүләкләрне алгач кына, яңа, затлы фатирга күченә. Проза һәм фәнни-тәнкыйди әсәрләре аерым басмаларда укучыга даими- ирешә торды, иҗатына, шәхесенә багышланган утыздан артык мәкалә дөнья күрде. Авторлар арасында Т. Миңнуллин, А. Гыйләҗев, Ф. Миңнуллин, Ф. Галимуллин, М. Әхмәтҗанов, М. Галиев, Ә. Гаффар кебек, фикерләрен уйлап, сүзләрен өздереп әйтә белгән затлар булуны ассызыклап үтәсе килә. Адәм баласының күңеле төпсез кое, диләр. Мәһдиевнең, үзе белән бер чорда иҗатка килгән каләмдәшләреннән аермалы буларак, сайланма әсәрләре тупланмасын чыгара алмый калуына үпкәсе булгандыр дип уйлыйм. Өчтомлыгын нәшриятка әзерләп тапшырса да, бу басма язучы мәңгелеккә күчкәч (1995, 14 июнь), 1995 -1996 елларда гына нәшер ителде. (Хәер, беренче томын кулына алып өлгерде.) Ниһаять, куанычлы хәл. 2009 елның ахырында әдипнең кызы, филология фәннәре кандидаты Гәүһәр Хәсәнова төзегән бик затлы, төсе, бизәлеше белән академик басмага торырлык Мөхәммәт Мәһдиевнең биштомлыгы басылып чыкты. Язучы, тәнкыйтьче Р. Зәйдулланың кыска, мәгәр сыйдырышлы, әтрафлы сүз башы (Ркаилнең файдасыз яисә кальбе кабул итмәгән кешеләр иҗаты тирәсендә каләмен чуалтырга яратмаганы мәгълүм) белән чыккан бу басма Татарстан китап нәшриятының язучының 2009 елның соңгы аенда тулган 80 еллыгына бүләге дип фаразлыйм. Шулхәтлесе дә бар бит әле: Арча педагогия училищесын, Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлап, берничә ел тарих укытучысы, завуч, КДУда утыз елдан артык талиб-талибәләргә татар сүз сәнгатенең илаһи көчен, матурлыгын аңларга өйрәткән Мөхәммәт үзен беренче нәүбәттә укытучы дип санады, шул һөнәре белән горурланып йөрде. Бүгенгесе көнне гөрләп эшләп килә торган, укытучыларның яраткан газетасы "Мәгърифәт"нең беренче саннарын чыгаруда, матбугат дөньясында үз урынын табуда ярдәм итүен исәпкә алып, аның беренче мөхәррире, "Идел" яшьләр журналы баш редакторы булып эшләп алган Рифат Фәттахов М. Мәһдиев исемендәге (язучылар, укытучылар өчен) махсус премия дә булдырган иде. Аның турында якташлары, дуслары кайгыртсын дип булса кирәк, газетадан китү сәбәпле, ул игътибарын төбәктәше җырчы Рәшит Ваһапов галиҗәнапларын зурлауга юнәлтте, фондын булдырды. Мәһдиевнең биштомлыгын китап кибетеннән алып кайтып, янәдән укый башлагач, үзе белән аралашкан, сөйләшкән, яшәеш турында киңәш-табыш иткәндәй булдым: сокландырды да, уйга да салды. Күптомлыклар белән, иҗаты шуңа лаек булса, кешене мескенләндереп, кемнәргәдер ялындырып артыннан йөртмичә, авторы арабызда яшәгәндә сөендерсәк иде. Иншалла, үзләре исән-имин чакта мәдәниятебезгә, халкыбызга хезмәт итеп йөргән Ш. Галиев, Ә. Баянов, Т. Миңнуллин, Х. Камалов, М. Юныс, Р. Фәйзуллин, Р. Харис, Р. Вәлиев, Р. Миңнуллин һ. б. мөхтәрәм каләм ияләребезнең сайланмалары, басылып, мәктәпләргә таратылды. Исемнәре аталган әдипләр - көчле, үз сүзләрен өздереп әйтә торган, арка терәкләре нык, күкрәкләре премияләр, мәртәбәле исемнәр белән бизәлгән шәхесләр. Ә арабыздан киткән каләм ияләренең иҗатларын бастырып чыгару турында кем кайгыртырга тиеш? Андый берәр оешма яисә җаваплы кеше бармы? Ярый ла М. Мәһдиевнең әдәби дөньяга якын булган белемле кызы бар. Икътисади торгынлык чорында биштомлыкның шулай тиз (безгә, бәлки, шулай тоела торгандыр) басылып чыгуы җиңел түгеллеген чамалыйбыз. Аты яхшы булса да, аңа юнәлеш биреп торучысы да кирәк шул. Моңа мисалларны әдәбият тарихыбыз бик күп бирә. Җөмләдән, заманында Әхмәт Фәйзи белән Әхмәт Ерикәй Мәскәүдә яшәп, шунда иҗат иттеләр, Казанда һәрдаим кадерле кунаклар булдылар. Ә. Фәйзи адашына (Ерикәйгә) караганда киңрәк колачлы әдип, "Тукай" романының авторы, Г. Тукай исемендәге премия иясе булса да, Мәскәүдә акрынлап онытыла барды, ә Ә. Ерикәйнең кияве - яхшы тәрҗемәче, әдәбият галиме Вил Ганеев - үзе исән чакта, бабасының җыентыкларын төрле Мәскәү нәшриятларында чыгару әмәлен таба белде. Хәзер икесе дә исәннәрнең намусында торып калды. 2010 елда Татарстан, Башкортстан җәмәгатьчелеге Шәехзадә Бабичның тууына 115 еллыгын зурлап уздыра икән; Тукай музеенда очрашулар оештырып, шагыйрь исемен мәңгеләштереп йөрүче зат бар. Ул - Бабичның авылдашы, шагыйрь, прозаик, җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Гыйльманов. Совет чорын күпме генә каһәрләсәк тә, анда берәүне дә (яхшысын да, идеологик тәртәгә сыймаганын да) күз уңыннан төшерми торган өлкә - партия комитетының мәдәният, фән һәм уку йортлары бүлекләре бар иде. Анда белемле, үткен күзле, "сак акыллы", тәҗрибәле егетләр-кызлар утырды. Шуларның күз-колак күзәтүендә Мәдәният министрлыгы да җиң сызганып эшләргә мәҗбүр булды. Цензура дигән оешманың әгъзалары да йокы даруы капкалап, мәрткә китеп утырмадылар. Сагызымны сытуның сере бер генә: Мәдәният министрлыгында, урынбасар дәрәҗәсендә, әдәбият тарихын, бүгенгесен, кешеләрен яхшы белгән, КДУның татар филологиясе факультетын тәмамлаган (хәзер ул да юкка чыгарылды) белемле, объектив бер зат, куратор кирәклек сизелә. 2011 елда мәдәният министры итеп татар телен, аның тарихын белгән кеше билгеләнүе киләчәктә бу юнәлештә дә үзгәрешләр булуга өмет уята. Шундый бер җаваплы, мөрәүвәтле шәхес дәүләттә утырса, ул, Тукай йортын җимерү, "Мәгариф" нәшриятын туздыру белән ашыкмыйк әле, әфәнделәр, дип исбатлый алган булыр иде, бәлки. Мәһдиевнең биштомлыгын кочаклап утырганда, башыма "вакытсыз уйлар" (М. Горькийның "несвоевременные мысли" дигәне кебегрәк) килде, кәгазьгә төште. Китап артыннан китап укып, кәгазь кыштырдатып тыныч кына утырасы да бит. Булмый шул. Нишләп әле Мәһдиевнең биштомлыгы белән балага тәти уенчык күрсәткәндәй кызыктырып, ымсындырып, һаман үзәнгә төшмисең, дисәләр дә хак булыр. Алдан ук кисәтеп үтәм: яңа басманың мәгънәви, сәнгати байлыгы, психологик тирәнлеге, тормышчанлыгы, сыгылмалы теле турындагы уй-фикерләрне тиз генә анализлау, үзе әйтмешли, "едва ли" мөмкиндер. Киләчәктә дә бу сайланмаларга, гомумән аның иҗатына ешрак ишек шакырбыз дип уйлыйм. Биредә сүз гомуми танышу турында гына бара. Алгарак китеп шуны искәртәсе килә: биштомлыкның структурасы шактый уйланылган. Тәүге китапны, табигый, Мәһдиевкә танылу алып килгән "Без - кырык беренче ел балалары" һәм авторны укытучы халкы арасында шөһрәткә күмгән "Фронтовиклар" романы бизи. Беренче әсәрдә авыр сугыш шартларында, ачлы-туклы яшәп, колхоз эшеннән, мендәрдән бет чүпләүдән башлары чыкмаган, мәгәр һәммәсен яшьлек дәрте, уен-көлке, кешелекле юмор белән уздыру җаен тапкан, тәүге мәхәббәт нурында коенган уналты-унҗиде яшьлек укучы балалар хәяты тасвирлана. Күпме еллар узса да (реаль шәхесләре инде арабызда юк), алардан илаһи сафлык, гүзәллек, тормышка мәхәббәт рухы бөркелеп, яшәүнең ямен, тәмен белүгә чакыру иңеп тора. Татар прозасында училище тормышын, аны бизәгән яшьләрне шулай яратып, белеп тасвирлаган башка бәян юк кебек. Икенче әсәрдә фронт михнәтләрен, яра сызлауларын оныттырып, каһарманнарны мәктәп вазгыяте бөтереп ала, үзара аңлашу, көнләшү, балалар дөньясына үтеп керергә тырышу, чынбарлыктан артта калган, укытучыны картайту өчен урын биләгән, корыган каен агачы кебек катып калган роно хезмәткәрләре белән каршылыклар, шул ук вакытта бер низагны да ахырзаман мәхшәре дәрәҗәсенә күтәрмичә, барысын да вакыт шәрифләре юа, дигән фәлсәфи карашлары, тормышны җиңелчә юмор белән уздыра алган Гата, Рушад, Хәкимҗан, чибәр кыз Нәркис образлары һәркайсы кабатланмас холыкфигыльләре белән күңелләребездә калды. Әдәбиятка мәктәп мәүзугы белән килеп керсә дә, Мәһдиев шул чорның бик күп каләм әһелләрен борчыган татар авылы язмышы, үткәне, киләчәге турында уйланулардан читтә кала алмады. Өлкән буын вәкилләре М. Әмир, И. Гази, Ф. Хөсни, Г. Бәширов, Ә. Еники, А. Расихлар колхозларның гөрләп яшәгән чорын күреп, сурәтләп дан алсалар, Р. Төхфәтуллин, А. Гыйләҗев, Х. Сарьян, Б. Камалов, В. Нуруллин кебек икенче буын "авыл җырчылары" ("деревенщики") югары әхлагы, дине, дене, кунак- өчен саклап тоткан такта чәе, түр башында чыжлап утырган самавыры, көрәк куллы агае, көлгәндә дә аккан суда чайкаган ак яулык очы белән авызын капларга онытмаган түгәрәк битле, карлыгач койрыгыдай кыйгач кашлы сөйкемле апайлары белән үткәндә кала барган авылны сагыналар, алар урынын били барган йә маңкорт, йә өйләнә алмыйча картайган мәхлуклар күбәюгә әрнү хисеннән арына алмыйлар. Шул чорның күренек-ле тәнкыйтьчесе Ф. Миңнуллин Мәһдиевне "яшьлеген сагынучы" дип атаган иде. Юк, ул үз яшьлеген генә түгел, халкының үткәнен, авылның ямьле, нурлы чорын юксына, милләтенең дөнья киңлекләрендә ат уйнаткан дәверләрен эзли... Кыскасы, М. Мәһдиевне сүнеп барган авылның соңгы фәйләсуфы, моңы-сагышы дип таныткан "Кеше китә - җыры кала", "Ут чәчәге" повестьлары, "Каз канаты" романы сайланмаларның икенче томын бизиләр. Рухы белән шул бәйләмгә якын "Торналар төшкән җирдә" әсәре өченче томда тәкъдим ителгән. Басылып чыккан мәлдә үк төп конфликты, фабула канвасы табылмаган дип төртмәле сүзләрне дә "ишеткән" "Мәңгелек яз" романы да шул томда урын алган. Мәһдиев әсәрләренең теленә, каһарманнарның холкын, рухи дөньясын сурәтләү үзенчәлекләренә, психологияне ачу алымнарына "бәйләнә" алмагач, аның роман-бәяннары новеллалардан тора дип йөрүчеләр, аерым алганда, коллегалары сөйләшүләрендә ишетелгәләде. Әсәрнең буеннан-буена кызыктыру, укучының игътибарын тоту чарасы буларак килгән сюжет сызыгы берәр гөнаһны ачуга багышланган маҗаралыдетектив әсәрләрдә генә мәҗбүри. Дөнья әдәбияты новеллалар җыелма-сын (мәсәлән, Д. Боккаччо. "Декамерон") тәкъдир итүдән баш-ланган һәм ХIХ гасыр ахыры - ХХ гасыр башы француз, рус модернистлары сюжетның әсәрдә гомумән булуы мәҗбүри түгеллеген, ул фикерләү иреген, кичереш офыгын чикли, бәйләп куя, дип раслап чыктылар. Әлбәттә, Мәһдиев бервакытта да сюжет кирәкми дип күтәрелеп бәрелмәде, шулай да: "Нишлим соң, егетләр, мин бит филолог түгел, тарихчы, күбрәк әсәрләремә ялган килеп сарылмасын, ихласлы булсын дип тырышам", - дигәндә, аның иреннәрендә тантаналы киная уйный иде. Мәһдиев сюжетның бер вакыйганы үзәккә алып, төп каһарманнар язмышын эзмә-эз сурәтләгән юнәлешен үстерүгә омтылмый. Тормыш әзер канун буенча гына бармый, һәр кешенең яшәеш моделе үзенчә, борылмалы-сыгылмалы авыл инеше кебек. Мәгәр Мәһдиевнең һәр мотивы, детале, җөмләсе әсәрдә телгә алынган кешеләрнең кичерешләрен, уй-фикерләрен, шатлык-кайгыларын, сөенеч-сагышларын чагылдырган мөстәкыйль "сюжет". Әдәбият белемендә "тартмалы композиция" дип аталган алым авторга бер чордан икенчесенә, бер вакыйгадан башкасына күчәргә, бер фикерне икенчесенә ялгап, җиңел хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирә. Сайланмаларының дүртенче томына кергән ирекле уйлануларга, чигенешләргә, әңгәмәләргә корылган "Бәхилләшү" роман-эссесы халкыбызның асыл сыйфатларын, телен сакларга өндәү кебек кабул ителә. Ул бигрәк тә җаваплы кешеләрне, зыялыларны саклыкка, бердәмлеккә чакыра, кисәтә, сискәндерә. Шул ук томда урын алган "Җир йөзендә алты кыйтга..." юлъязмалары татар халкының дөнья харитасында тоткан урыны турында уйланулардан, күзәтүләрдән, этюдлардан тора. Соңгы әсәрендә язучы, гадәтенчә, Рим, Тәһран, Карачи, Истанбул кебек шәһәрләрне иңләп йөрүе белән "масаеп" ала да, исенә төшеп, төп нәтиҗәсен ясый. "Чит дөньяның иң эре башкаласында, иң зур урамның уртасында син - ком бөртеге, син - нуль. Ватан дигән газиз җирне әнә шунда бөтен нечкәлеге белән аңлый башлыйсың... Чын сагыну үзен шунда танытты". Бишенче томда Мәһдиевнең тәүге юмористик хикәяләре, язмалары һәм инде танылган прозаикның, күренекле әдәбият галименең, университет укытучысының әдәбият һәм тормыш, әхлак һәм мәгыйшәт турында уйланулары, ягъни иҗатының чишмә башы һәм инешнең олы, тозлы диңгезгә килеп кушылган мизгелләре белән танышабыз. Үлеменә бер ел кала каләменнән төшкән "Без үскәндә" мәкаләсенә экзистенциаль югарылыкка күтәрелгән әрнү, сызлану хисе, аңа буйсынмыйча, тышка бәреп чыга. "Коллыкның иң югары ноктасындагы бер җыр белән бу язмамны тәмамлыйм: СССРның Төп Законын Үзе язган Сталин. Син яшәсәң, без яшибез, Мәңге яшә, Сталин! Без менә шулай үстек. Без бик нык имгәтелгән буын..." Теләсә кайсы вакыйга-хәлләргә нисбәтән аның үз уе, үз бәясе бар. Автор бер вакыйгага да читтән карап, битараф мөнәсәбәттә кала алмый. Бәлки, аның бөтен иҗатына хас лиризм, шигърилек, шәхси башлангычның гольфстрим кебек көчле агым булып яшәвеннән килә торгандыр. Ул, әсәренең теләсә кайсы өлешенә үтеп кереп, кинәт килеп яуган яңгыр кебек, үз кичереше, вакыйга-хәлләргә мөнәсәбәтен белдерә. Менә яшь егетнең күзенә кино куелу турында белдерү чагыла. Кичен яңа фильмны карау күз алдына килгәч, "...шатлыктан тын кысылды. Минем гел шулай, сирәк кенә эләккән шатлыктан гел тын кысыла. Шатлык аз эләккәнгәдер инде". Безнең алда самимилекнең ар ягына чыккан ихласи үсмер. Берничә юлдан соң ул дөньяның барышына, олы сәясәткә бәя бирә алырдай ир-егет. Ул чәчрәп чыгучы пуб-лицист түгел. Әмма бәясе төгәл, башкача уйлауга урын калдырмый. Сугыш чоры баласы бу афәткә мондый мөһерен суга. "Сугышны, гадәттә, эчке хәле рәтләнеп киткән, куәт, дәрт алган дәүләтләр башлаганнар. Россия дә, Германия дә, Франция дә шулай эшләгәннәр. СССР да шулай: аз гына хәле юньлеләнеп киттеме - шундук басып алу сугышы башлый: йә Балтика җитми аңа, йә Бессарабия, йә Әфганстан". "Мәһдиевнең биштомлыгы иҗатын бар тарафтан да иңләгәнме?" дигән сорауның тууы табигый. Үзем дә фәннитәнкыйди һәм әдәби иҗатка бүленеп (ике "мин"гә) яшәгән кеше буларак, Мөхәммәтнең югары сәнгати һәм иҗтимагый яңгырашка, мил-лилекне яңача аңлау юлына күтәрелгән ХХ йөз башы әдәбияты тарихын тәфсилләгән хезмәтләре дә миңа кадерле, күренекле әдәбият галимнәре, тарихчы язучылар иҗатына багышланган мәкаләләре янәдән дөнья күрүгә лаеклы. Беренче татар профессоры (аны Г. Ибраһимов шулай дип атый) Г. Гобәйдуллинга багышланган мәкаләсен ул "Соңгы могикан" дип исемли (Идел. - 1994. - № 1). Бу урында Мәһдиевнең фәнни мәкаләләре дә анализ тирәнлегенә хилафлык китермичә, йөгерек, сурәтле тел белән язылган булуларын гына искәртәсе килә. Әлбәттә, биштомлыкка аның төп истәлекләр китабы "Ачы тәҗрибә" кермәве бигрәк тә кызганыч. Мәһдиевнең язу өслүбен, фикерләү манерасын берәү белән дә бутап булмый, дип исбатларга тырыштык. Аның иҗатын бер юнәлеш яисә агым белән чикләве кыен: кырыс реализмны самими юмор бизәп җибәрә, драматизм ихласлылык белән җиңеләйтелә, ирония, киная, җорлык, тапкырлык кебек халыкның олы рухында туган алымнар лирик талгынлык белән кушыла. Мәкаль-әйтемнәрдән килгән метафорик фикерләү алымы - Мәһдиев өслүбенең төп үзенчәлекләреннән берсе. Әйтик, "Кеше китә - җыры кала" повестеның (исеме үк ни тора!) "Бәхетеңне сыер сөзсә - көтү көткән акчаңны да ала алмассың, диләр" җөмләсе егерменче-утызынчы еллар тормышын, сугыш чорын, аннан соңгы елларны башларыннан кичергән татар гаиләләренең берничә буынының язмышын (аны әсәрне уку барышында аңлыйсың) күз алдына бастыра да куя. Бу җөмлә башка каләмнән төшсә, тәнкыйть "ничек инде ул бәхетне сыер сөзә алсын, бу хәлне күз алдына китереп булмый, сыердан сөздерерлек бәхет бәхетмени ул, бу бит чеп-чи натурализм" дип бәйләнергә мөмкин иде. Бу - саф Мәһдиев җөмләсе. Аңа барысы да килешә. Башкача аның фикерләү рәвешен, өслүбен күз алдына да китереп булмый. Атаклы уку йортында әдәбият кануннарын яшь буынның мие-нә "дыңгычлаучы" Мәһдиев үзенең әсәрләрендә, уйлануларында хронотоп, типология, герменевтика таләпләрен үтәү турында уйламый, эчпошыргыч эзлеклелекне, мантыйк кагыйдәләрен бар дип тә белми. Шул мизгелдә күңеленә, рухына нинди манзара, хис якын, шуны тәсбих җебенә терки дә куя. Бәлки, ул хаклыдыр. Аның ачык структуралы әдәби әсәрләре нәзари фикерләү үсешенә дә этәргеч бирер дип уйлыйм. Халкыбызның рухи дөньясын ачу юлындагы эзләнүләре, явызлык - явызлык, яхшылык яхшылык булып кайта дигән фәлсәфи концепциясе, белеме, киң эрудициясе Мәһдиев иҗатына битараф булмаганнарны эзләнүләр юлына чыгарыр дип ышанып калам! М. Мәһдиевнең тууына 80 яшь тулуны аның гомере буена мөкиббән китеп яшәгән Казан дәүләт университеты да, әдәби җәмәгатьчелек тә хәлдән килгәнчә билгеләп үт-теләр. Ул эшләгән татар филологиясе һәм тарихы факультеты студентлары, язучының тормыш иптәше Лилия ханымны, кызы Гәүһәрне түргә утыртып, чәчәкләргә күмеп, фән-ни конференция уздырдылар. Татар радиосыннан, телевидение-дән төрле кимәлдәге тапшырулар шактый булды, вакытлы матбугатта Мәһдиев турында истәлекләр, күзәтүләр, уйланулар әлегәчә чыгып тора. Тантананың иң олысы 2010 елның апрель аенда К. Тинчурин исемендәге театрның яңартылган мәһабәт бинасында узды. Зал шыгрым тулы иде. Тамашачыларга аеруча шул театрның яшь артистлары башкарган "Без - кырык беренче ел балалары" әсәре буенча эшләнгән театральләштерелгән күренеш ошады. Сәхнәдән чыгыш ясаган халык язучысы, күренекле драматург Т. Миңнуллин Мәһдиев иҗатының төп үзенчәлеге итеп миллилекне атады, татарның сагышын, моңын чагылдыра алуына һәм югары әдәби осталыкка самими гадилек аша ирешүенә басым ясады. Аны Әмирхан Еники белән янәшә куйды. - Бер караганда, ул кыска җөмләләр белән, көндәлек тормышта аралашкан шикелле яза, күктән йолдыз чүпләми, бөеклекне җирдән, арыш басуыннан эзли. Һәркем шулай яза алыр кебек тоела. Кулыңа каләм алып, Мәһдиевчә язып карыйсың, килеп чыкмый. Җөмлә катламындагы, сүз тәмендәге гаҗәеп серлелек югала. Мәһдиев татар прозасында берәү генә, андый шәхесләр фил йә арыслан балалары шикелле сирәк туа. Юбилеена биштомлыгы чыгу бик яхшы. Ләкин монда аның "Ачы тәҗрибә" әсәренә, тәнкыйди, гыйльми хезмәтләренә урын җитмәгән. Аның сайланмаларын кимендә сигез том итеп чыгарырга кирәк. Мин үземнең телевидениегә яздырган, сәхнәдән сөйләгән чыгышымда Мәһдиевнең иҗатына, холкына, талантлы педагог булуына тукталып, язучының исемен пропагандалау, мәңгеләштерү юлында берничә тәкъдим керттем. Аерым алганда, Мәһдиевләр гаиләсе утыз елдан артык яшәгән Галиев исемен йөрткән урамга (аның кем хөрмәтенә бирелгәнен беркем белми, һәрхәлдә, бу атамага күренекле татар сүз осталары Шәүкәт белән Марсель Галиевләрнең катнашы юк, диләр) Мәһдиев исемен бирү, аның соңгы елында яшәгән фатирында музей ясау кебек тәкъдимнәр керттем. М. Мәһдиев иҗаты, шәхесе җәмәгатьчелек игътибарыннан читтә калды, дип раслау дөрес булмас иде. Аның тәүге юморис-тик хикәяләрен, бигрәк тә "Без - кырык беренче ел балалары" бәянын һәм аның артыннан килгән әдәби әсәрләрен язучылар- үзләре, тәнкыйть дәррәү күтәреп алды. Әмма Мәһдиевнең әдәбиятта беренче адымнарын галим, тикшерүче, кыскасы, фән кешесе буларак ясаганын онытырга ярамый. Инде танылган прозаик булып күтәрелгәч тә, ул бу өлкәне ташламады, ХХ гасыр башы сүз сәнгате, фәлсәфәсе, мәгърифәте турында матбу-гатта чыгуын дәвам итте. Аның гыйльми иҗаты академик Д. За-һидуллинаның Казан дәүләт университетының 200 еллыгы уңае белән күренекле галимнәр сериясендә чыккан, югарыда телгә алынган "Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиев" дип аталган брошюрасында шактый эзлекле, күләм мөмкинлек биргән тәкъдирдә эзлекле өйрәнелә. Аның "Фәндә беренче адымнар", "Гасыр башы - "и, кая китте ул көннәр...", "Җыр, туган җир, халык", "Иҗатчыны ни борчый..." дип аталган бүлекләре М. Мәһдиевнең беренче фәнни мәкаләләреннән алып шактый үзенчәлекле, халыкчантелле, шул ук вакытта һәр детальгә, исемгә игътибарлы галим булып җитешүен күз алдына бастыралар. Галимә китабының соңгы җөмләсе М. Мәһдиев хезмәтләренең иң мөһим сыйфатын ачып бирә кебек: "Күрәсең, фәнни язмаларда да кеше күңеленә кагылырлык кыллар таба белгән галим..." Д. Заһидуллина Мәһдиевнең фәнни мирасын тикшерсә, Ә. За-кирҗанов "Мөхәммәт Мәһдиев - тәнкыйтьче" ("Рухи таяныч". 2011) исемле язмасында төп игътибарын Мәһдиевнең агымдагы әдәби процесс белән бәйләнешен үзәккә ала, аның үз чоры өчен үткен каләмле, киң карашлы тәнкыйтьче булуын күрсәтә. Өлкәнрәк буын каләменнән төшкән мәкаләләрнең абруена- да тап төшермәстән (алдагы бүлекләрдә алар турында сүз булды), ике яшь галимнең М. Мәһдиев иҗатын өйрәнү юнәлешендәге уңышларын ассызыклап үтәсе килә. Аларның берсе - М. Мәһдиев бәяннарының милли рухын, эчке матурлыгын, психологик анализ тирәнлеген ачу юлында җитди адым ясаган Илһам Фәттахов ("Язучы-публицист осталыгы серләре"), икенчесе - язучының иҗатында шәхеснең урынын, автор белән каһарман-нар бердәмлегенең серен ачуга омтылган, үзе дә оста каләмле Рәшит Фәтхерахманов ("Тормыштан килгән геройлар (Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләренең өчтомлылыгы чыгу уңаеннан". 1996). М. Мәһдиев иҗатын аңлап, осталыгының тирән эчке серләренә үтеп керүгә омтылган әдәбият галимәсе - А. Шамсутова. Аның "Мәһдиев иҗатына бер караш" мәкаләсе (Казан утлары. - 2003. - № 12) язучы мирасын гомумтатар әдәбияты үсеше яссылыгыннан килеп бәяләве белән үзенчәлекле. Юбилей елында башка авторларның, бигрәк тә аның укучыларының шактый кызыклы эчтәлекле, ихласи мәкаләләре күп басылды. Көн тәртибендә М. Мәһдиев иҗатын комплекслы, монографик планда өйрәнү бурычы тора. Ул аңа лаек, дигән идек. БӘХИЛЛӘШҮ СҮЗЕ Кайбер кешеләр, дөньядан кит-кәндә, үзләре белән бөтен бер халәт-яшәешен алып китәләр, ул кеше яшәгән тирәлек озак еллар буена ятим кала. М. Мәһдиев Җанга якын җаннар китә тора. Р. Фәйзуллин Гомеренең соңгы баскычында да Мөхәммәт, көтелмәгәнчәрәк "элемтә чарасын" кулланып, үзе булып калды. Бер шәһәрдә яшәп, телефон аша аралашып торсак та, Тукайлардан килгән йолага тугрылык саклап, ул миңа бәхилләшү сүзен хат аша җиткерде. Бердән, телефоннар тыңлана, ә хатны, ачсалар да, күп кеше укымый, икенчедән, мәктүпне кат-кат төзәтеп, җиде кат үлчәп, сүзеңне һәрьяктан уйлап кәгазьгә төшерергә була, дип уйлаган күрәсең акыл иясе. Әйткән сүз кош мисле оча да китә, чис-та биткә төшерелгән кәлимә, каккан кадак кебек, озакка кала, аны авторын юксынган саен алып укып та була. Мөхәммәтнең 1995 елның февраль азагында миңа атап язган хатын шулайрак кабул иттем. Мөрәҗәгатенең соңгы җөмләсе монда язылганнардан сер ясамаска кирәклекне искәрткән иде. "Коллективка минем бу бәхилләшүемне уч. советта белдер (ул чорда мин татфакның деканы идем. - Т. Г.). Күчтәнәч, билгеле". Урында яткан хәлендә дә үзендә шаярырга көч табуы һәм инде биш ел факультеттан читләшкән, ул аралашкан чор коллективы яңа әгъзалар исәбенә шактый яңарган булса да, Мөхәммәтнең үзен һаман татар филологиясе, тарихы һәм Көнчыгыш телләре берлеге укытучысы дип санавы, деканнан хатының бер өлеше белән таныштыруны соравы аның бөеклеген, киң күңеллелеген күрсәтүче бер дәлил дип таптым мин. Бу хат миңа атап язылган булса да, бу очракта аны тулысынча китерү лазем дип саныйм. "Хөрмәтле Тәлгат дус! Март аенда мин теге дөньяга китеп барам. Врачлар килде, консилиум булды. Синең белән әйбәт, дус яшәдек, сиңа рәхмәт. Васыятем: 1. Мине озатырга дип укытучылар, студентлар алып килә күрмә. 2. Мине бик шыпырт кына үземнең авылга озатачаклар. 3. Транспорт-фәлән мәсьәләсен Р. Мөхәммәдиев (ул чорда Язучылар берлеге рәисе. - Т. Г.), Арча, Н. Мостафин (укучысы, бизнесмен. - Т. Г.) хәл итәр дип уйлыйм. 4. Ренат Мөхәммәдиев белән сөйләшсәң, мин бик теләр идем (кабердә инде нигә ул!) некрологка университетның бүгенге ректорының да кул куюын (Р. М. бу турыда белә). 5. Бөтен коллективка минем ихтирамымны тапшыр, соңгы сәламемне әйт. Минем балаларым сиңа йомыш белән килсә - ярдәм ит. Хуш, бәхил бул! (Имза)". Мәһдиевчә төгәллек, уйланылганлык таң калдырырлык. Сүз-ләрне гаять ачык итеп, хәрефләрне элеккеге күчереп язучылар (хәттатлар) кебек чыгарган, хатны укыгач, күздән ирексездән яшь атылып чыкты. Телефоннан чылтыратып тормыйча, Чехов базары янындагы яңа фатирына юл тоттым. Ишекне Лилия Гомәр кызы ачты. Борчылуы йөзенә, кара тап булып күз төпләренә чыккан. - Менә шундый хәлләр бит әле, Тәлгат. Якын туганнардан- башка бер кешене дә кертмәскә кушты. Танышбелешнең, дус-ларның күңелендә чибәр, сәламәт Мәһди булып каласым, чир-ләшкә килеш күренәсем, дошманнарны шатландырасым килми, ди. Мөхәммәтнең холкын беләсең инде. Сиңа каршы килмәс. Сез якын дуслар бит. Шул арада күрше бүлмәдән, акрын гына атлап, үзе килеп чыкты. Өстендә соры төскә кызыл тасмалар төшерелгән җылы күлмәк, җиңел чалбар, аягында йомшак өй чүәкләре. Берничә атна күрешмичә торган идек. Ябыккан, яңак сөякләре алга чыккан, күз карашы элеккеге кебек ут уйнатып тормаса да, җанлы, ягымлы, йомшак. - Нәрсә, хәзрәт, чын-чынлап чирләргә булдыңмы әллә? Ул минем сорауны җитдигә санамыйча, туры җавап бирмичә, кулы белән ишарә ясап, кабинетына алып кереп, диванга утыртты. - Минем хатны алдыңмы? - Алдым. Шуның өчен йөгереп килеп җиттем. Бераз артты-расың бугай. Әле безгә яшисе дә яшисе. Минем бу сүзләрне дә колак яныннан уздырып, хатына сыймаган фикерен әйтеп калырга ашыкты: - Мин, Тәлгат дус, үз хәлемне үзем беләм. Гаҗәп бит: әҗәлем якынлашкан саен, мин үлемнән курыкмый башладым. Минем әни, кешеләргә начарлык эшләмәсәң, кешенекенә тимәсәң, Ходай Тәгалә җиңел үлем җибәрә, ди торганые. Мин бәхетле, ә бәхетле кеше вакытында үлә. Гел яхшылык эшләп тору кулымнан килмәсә дә, аңлы рәвештә берәүгә дә начарлык кылмадым. Сиңа исән-сау яшәргә, эшләргә! Шуннан соң да аның янында берничә тапкыр булдым. Хәле начарайганнан-начарая барды. Бик нык ябыкса да, рухы белән матур, мөлаем, олы кеше булып калды. Ул, табиблар фаразы буенча, мартта түгел, ә июнь уртасында фани дөньяны ташлап китте. Мәһдиев парадокслар кешесе иде. Соңгы юлга озатырга күп кеше кирәк тә булмады. Күпләр белми-сизми дә калды. Әйткәнемчә, тантаналы, купшы күмүдән баш тартты. Гади генә, тыйнак кына, әмма тирән мәгънә белән, саф татарча, мөселманча әнисе янына җир куенына кереп ятты сөеклебез. Тормышка, табигатькә, матурлыкка, яшәешнең һәр күзәнәгенә гашыйк, һәр җан иясенә бары тик бәхет теләгән көр күңелле, җор телле сүз остабыз яшәргә дә яшәргә тиеш иде әле... Ниһаять, кешеләрчә көн итәрлек фатиры булып, оныгы Зөһрә тугач кына, ул, картлыгын күрмичә, безне ташлап китте. Каләмдәше Аяз Гыйләҗев "Мөхәммәт Мәһдиев күмелгән-нән соң, Гөберчәк зиратының статусы үзгәрде" дип язып чыкты. Күмүдә катнашудан мәхрүм язучылар, укытучылар, күпсанлы шәкертләре каберенә җәй буе агылдылар. 2000 елда Мәһдиевнең туган авылында югары кимәлле музей ачылды. Аны ул вакытта Арча леспромхозы директоры, хәзер район хакимияте башлыгы Алмас Нәзиров төзетте. Язучының күпсанлы укучылары исеменнән аңа мең рәхмәт, саулык-сәламәтлек, озын гомер теләп калабыз. Җәсәде янында әйтәсе килгән берише фикерләремне хәзер кәгазьгә төшерергә булдым. Мәһдиевнең үзен һәм иҗатын яхшы беләм дип саныйм, бу истәлек-хатирәләр китабында шул хакта әйтергә дә тырыштым. Әсәрләре, каһарманнары, яшен ташыдай чагыштырулары, энҗе-мәрҗәннәр белән чигелгән теле хәтердә, йөрәктә, күз алдында. Биредәге саубуллашу кәлимәм аның имән агачыдай тирән тамырлы шәхесе турында гына. М. Мәһдиев ХХ гасырның икенче яртысында татар халкы бирә алган олы затларның олпатлысы иде. Ул рухи, мәдәни, хәтта физик яктан да нык, көчле, әмма Октябрь фетнәсе нәтиҗәсендә шактый бәла-казага тарыган, тукмалган, кимсетелгән укымышлы, зыялы нәселдән. Акыл казанының тирәнлеге, хәтеренең үзенә эләккәнне читкә җибәрми торган капкындай булуы Мөхәммәтне затлы шәхес итеп тирәлектән аерып тора иде. М. Мәһдиевнең әдәби-нәфис могҗизаларына мөкиббән кит-кән хәлдә дә, без аның олы галим, авызында былбыл сайраткан укытучы-лектор, ачы телле тәнкыйтьче булуын истән чыгармыйк. ХХ гасыр башында яшәгән һәм эшләгән бик күп олы шәхесләрне, сәясәтчеләрне, иҗтимагый эшмәкәрләрне ул ачты, аклады, укучыга алып кайтты. Ул алар турында кайбер галимнәр кебек укып булмаслык корама, ясалма, тәрҗемә лөгать белән язмады, биредә дә сурәтле фикерләүгә, сыгылмалы телгә өстенлек бирде. XX гасыр башы әдәби хәрәкәтен өйрәнүдә тарихилык һәм миллилек принципларына таянды. Баганаларны дөрес һәм урынлы утырткан, дөньяга карашына, үз принципларына турылыклы калган өчен, аңа әзер докторлык диссертациясен якларга бирмәделәр. Әүвәл тиешле кешеләр аның хезмәте тирәсендә бәхәс, тавыш күтәрделәр. Ул-бу килеп чыкмасын дип, ике куллап кәнәфиенә ябышып утырган адәмнәргә шул вәсвәсә җитә калды. Өстән төшкән әмерне үтәргә өйрәтелгән йомык бөерле, йомшак бавырлы галим-голәмә Мәһдиевне "батыруга" булыша. Хәер, барысы да андый булмагандыр... Аны аңлаганнары, яклаганнары да булуы безгә мәгълүм. М. Мәһдиев кешеләргә биоҗегәр бирүгә сәләтле, аралашу, гәп корып, сөйләшеп утыру өчен җайлы кеше иде. Тукай иҗатын өйрәнү белән бәйле бер сәяхәт нигезендә аның бу сыйфаты турында Р. Мөхәммәдиев "Мәһдиев иленә сәяхәт" истәлек-мәкаләсендә бик гамьле итеп язып чыккан иде. Язучының замандашларына мөнәсәбәтен ачуга багышланган бүлектә аның барча таныш-белешләрен атап булмады. Ул үзе эшләгән университет деканнарының да якын сердәше (Индус Таһиров, Рәмзи Вәлиев, Җәмил Сафиуллин, Флорид Әгъзамов), үзе белән бергә әдәбият фәненә хезмәт иткән галимнәрнең (Азат Әхмәдуллин, Хатыйп Миңнегулов, Марсель Бакиров), күренекле тарихчы-ларның (Әзһәр Мөхәммәдиев, Риф Хәйретдинов, Равил Фәх-ретдинов, Равил Әмирханов) киңәшчесе иде. Ул аларның һәркайсы белән уртак тел таба алды, дустанә яшәде. Милләтнең җаны, көче - аның телендә, дигән иманда торды Мөхәммәт. Аныңча, тел - милли интеллект-ның югары казанышы, тарихи аң җимеше. Ул рәсми диннәр туганчы ук барлыкка килгән. Соңрак алар бер-берсенә таянып, ярдәм итешеп яшәгәннәр, үскәннәр. Ул татар теленең кардәш төрки лөгатьләр арасында ихтирамлы аралашу чарасы, бай һәм тирән тамырлы әдәбиятлы булуы белән горурлана иде. Телне гасырлар тудыра, ә аны юк итү өчен берничә буын да җитә икән. Тел яшәсә генә, халык яши. "Телсез" халыкның дөнья базарында урыны юк. Халыкның теле - аралашу чарасы буларак үзе бер могҗиза, милләтне яшәтү чарасы. Мөхәммәт татар теленең байлыгын яхшы белеп, сурәтлелек көчен тирәнтен сизеп, әсәрләрендә аның берәү дә игътибар итмәгән раушан нурларын балкытып иҗат итсә дә, һәр яңа сүзгә, яңа гыйбарәгә ифрат игътибарлы булды. Халыктан колагына иңгән сүз, озак та үтми, аның әсәрләрендә, яңа мохиттә, энҗе-гәүһәр кебек ялтырап ачыла.