Үткәннәргә кайтып булса әгәр... Туган авылымнан киткәнгә дә шактый гомер вакыт үткән икән. Авыл урамнарын урап узулар, һай, әллә кайларда адашып калган... Дөрес, әти-әнине мәңгелеккә сыендырган зират капкасын елына әллә ничә тапкыр ачып, аларның кабере янында дога кылып, чардуганын, ташларын төзәткәләп, чәчәкләр утыртып, матурлап тотабыз. Менә бүген дә, гадәтләнгән йолаларны үтәп, зират капкасын ябып чыкканда, авыл башында мәңге агып ятучы гомер чишмәсен барлап килергә уйладым. Адәм баласы, еллар узган саен, үткәннәргә борылып карый. Чирәм түшәлгән сукмаклардан, еракта калган сабый чагымны табар булып, аяк киемнәремне кулга тотып, яланаяклап үткәннәргә кайтып барыш... Һәрберебезнең үз гомер юлы, үз хатирәләре. Әйтерсең лә нәкъ менә шушы балачак сукмаклары сине үткәнеңә алып кайтыр да гомер чишмәсе юып шомарткан ташлар, чишмәнең гөнаһсыз күзләре сине янә сабый чагыңда сәяхәт иттерер сыман. Юкка гына адәм баласы, алга барыр юлы кыскарган саен, артына борылып карамыйдыр... Үзем авыл урамы буйлап чишмәгә таба барам, ә колагымда әниемнең оя-оя казлары аваз сала сыман. Кыйгак-кыйгак!.. Күпме еллар узган, ә аларның күңелгә мәңгегә сеңеп калган каңгылдаулары әле бүген дә җанны әйдәкләп, чишмә юлына дәшеп торалар сыман. Мине янә бала чагыма кайтарып, безне онытма, дияләр сыман... Ел башында ук дөньяга килгәнмен. Кендек әбием ызан күршемдә генә. Әниемнең тугыз баласын да бу якты дөньяга килгәндә, кендек әбием каршылаган, ә мин әти- әниемнең җиденче баласы. Ак биләүгә биләп, түрдә матчага эленгән сиртмә бишеккә салгач та, җиде тапкыр бер-бер артлы теләк теләнгән. "Әти-әниеңә Яңа ел бүләге булып тудың син", - дия торган иде кендек әбием. Инде тәпиләп киткәч, уйнарга чыккан саен, күлмәк кесәсеннән алып, кәнфите, җимеше белән сыйлый да: Бәхетле була күр, балам", - дия-дия, башымнан сыйпый иде кендек әбием. Рәхмәт инде аңа. Үзем дә аны еш искә алам, белгән догаларымнан калдырмаска тырышам. И-и, туган якның мәңгелек тарту көче. Безнең буын хәтерле әле. Туган туфрак, кендек каны тамган нигез һәрчак дәшеп тора үзебезне. Юкка гына җан тартмаса, кан тарта димиләрдер. Очар кошларны да җиде диңгез артларыннан туган туфрак тартып кайтара бит. Язмыш җилләре кая гына илтеп адаштырмасын, һәркемгә туган җире, кендек каны тамган нигезе, тәпи йөреп киткән сукмаклары кадерле. Шуңадыр да без дә каз-үрдәкләр саклап үскән инеш-чишмә буйларын, җиләкле урман аланнарын, чәчәкле болыннарны сагынып яшибез. Туган ягым, гамьле бала итеп үстергән авылым да минем өчен бик кадерле һәм якын. Авылымны икегә бүлеп агучы сай гына елга ярларында авылым кешеләренең үткәне яңара кебек. Анда күпме истәлекләр, хатирәләр уелып калган. Агымсу да әйтерсең лә еракта калган сабый чак истәлекләрен, авылым тарихын җанландыра сыман. Су хәтере мәңгелек бит ул. Агымга карап, халкымның сагыш-моңын ишеткәндәй булам. Кичке уенда уйнап җырлаган көйләр, тальян моңнары яңара. Еллар узган саен, без дә, хәтеребезне чарлап, нәсел җепләребезне барлап, туган якка сәҗдә кылабыз. Туган якның киңлеге, иркенлеге, чиксез күкләрнең биеклеге сабый чагыма алып кайта да бәбкә үләне арасыннан йөгертә. Инеш буендагы таллыкта сайраган сандугачлар моңы әле дә күңелемнән җуелмаган. Без үскәндә, авыл өйләре дә ничектер җылырак елмая иде кебек. Бүген авыл шәһәрләшә бара, дисәм ялгышмамдыр. Тарихи чыганакларга күз салсак, минем туган авылым Олы Тиләҗегә XVIII йөз башларында нигез салынган дип фаразлана. Теләченең "Туган якны өйрәнү" музеенда авылымның 1873 елда төшерелгән картасын күреп куануларымны язып тормыйм. Бу картадан күренгәнчә, авылым аңарчы ук зур янгынга дучар булган икән, бу мәгълүмат нык тетрәндерде. Заманында минем бабайлар да хәлле гаилә булган. Әниемнең әйтеп калдырган сүзләре әле дә истә. "Бабаңнар бай нәселдән иде, ике катлы йортлары булган. Аскы катта кибет тотканнар", - дип сөйли иде әнием. Урыннары оҗмахта булсын... Авылым Мишә елгасының уң кушылдыгы буенда урнашкан. Ә аның бихисап күп чишмәләре ничә буын балаларын саф суы белән сыйлап, үзен шушы чишмәләргә гашыйк итте икән?! Шул чишмәләрнең берсен мин әнием чишмәсе дип атадым. Аңа багышлап җырлар, хикәяләр иҗат иттем. Һәм күпме еллар үтеп, инде үзем гомер йомгагымның очына чыгар булып сүтеп килгәндә дә, авылым чишмәләренең гөнаһсыз күзләре белән очрашам да аларның моңын тыңлап туя алмыйм. Назлы җырыңнан, хәтфә ярыңнан Мәхрүм итмә син, ятим итмә син. Синдә уянды, синдә сафланды, Тәүге сөюнең ядкяре калды, Гомер чишмәсе, әй изге чишмәм. Әлеге шигырь юлларын мин нәкъ менә әнием чишмәсенә багышлап язган идем. Үзешчән композитор Мансур Хәсәнов аны узган гасырның туксанынчы елларында ук көйгә салып, "Гомер чишмәсе" дигән җыр туган иде. Ул җыр танылган җырчы Айдар Фәйзрахманов башкаруында бүген дә радио дулкыннары аша яңгырый әле. Менә шул җыр тәэсирендә ялантәпи йөргән сукмактан кабат чишмәгә килешем. Авылымның югары очында, чишмә башындагы йорт нигезе безгә җылы бишмәтләр тегеп кидерүче, тирә-як авылларның да атаклы тегүчесенә әйләнгән Дәүли бабайларныкы иде. Хәзер ул нигездә башка кешеләр йорт тергезгән инде. Дәүли бабай теккән бишмәт җылысын әле бүген дә тоям сыман. Урыны оҗмахта була күрсен!.. Гомер агышы да чишмә агышы сыман. Кеше гомеренең чикле булуы гына күңелгә бераз моңсулык өсти. Нихәл итмәк кирәк, үзеңнең артыңнан оныкларың буй җиткереп килгәндә, Ходай биргән гомереңнең истәлекле мизгелләре белән куанырга гына кала... Балачак хатирәләренең күңелдән китеп торганы да юк бугай. Болын-тугайларда көтү көткән, "уфалла" арбасы белән, әнигә ияреп, урманнан печән ташыган, җиләккә, чикләвеккә йөргән чаклар истән чыга димени?! Әллә кайлардан танып, кешнәп каршыма йөгерүче әтием атының тояк тавышы бүген дә хәтеремнән китми. Безнең авыл юл өсте, шәһәрдән кайтучы юлаучыларны авылларына кадәр озатып куярга атын әтием миңа гына ышанып бирә иде. Ул чакларда үзем дә үсмер бала гына идем бит әле. Ә кире авылга кайтканда, бөтен дөньяга мин хуҗа. Арбага аягүрә басам да, дилбегәне болгый-болгый, җыр сузам. И-и-и, хыялый чаклар!.. Бер елны күрше авыл Сабан туенда ат чабышында да катнаштым әле. Үзем ише малайлар арасында мин бердәнбер кыз бала. Баштарак ярышка кертмәскә дә уйлаганнар иде, үземне танып белүче абыйлар ярдәмгә килде. Шунда әтием аты белән беренчелекне алуым әле дә хәтеремдә. Тәүге тапкыр бүләккә чигүле сөлге дә эләкте әле!.. Сорамыйча гына атын алып киткән өчен, өйгә кайткач, шәп кенә әтием шелтәләде үземне. Шулай да әтием күңеле белән минем өчен горур иде. Юкка гына үземне авылда калдырырга теләмәгәндер. Мәктәпне тәмамлаганда, ветеринария институтына районнан юллама да алып кайткан иде. Ләкин мин башка юлдан киттем. Адәм баласын язмышы озата йөридер. Калада төпләнеп, авылны сагынып яшәсен, дигәндер. Соңрак атлар минем әдәби әсәрләремдә һәм рәсем сәнгате аша картиналарымда яңарды. Мин аларны чабышкы итеп тә, Мишә елгасында су керүләрен дә, болын-тугайларда утлап йөрүләрен дә, колыннарының әнкәсенә сыенган чакларын да әллә ничә дистәләп ак киндергә төшерә тордым. Атлар, атлар... Үземне белә башлаганнан бирле гашыйк мин аларга. Әй ул бахбайларның тояк тавышлары!.. Кече елгада ат саклаулар, Мишә буендагы болында җилдән җитез җилдерүләр, тәүге тапкыр абыйлар белән ат иярләүләр... Болар үсмер чакның күңел түренә кереп оялаган кайбер мизгелләре генә әле. Бүген менә үземнең сабый чагыма гомер сукмаклары буйлап атлар кешнәгән кайтавазлар тәэсирендә үткәннәргә кайтып килеш. Балачакта без һәммәбез дә рәсем ясарга яратабыз. Без үскәндә, төсле буяулар бик эләкмәде дә бугай. Авыл балалары ич. Шулай да табигатьнең гади күз белән күрә алмаган төсләрен, аяк табаннарын кытыклап үскән чирәм исенең тәмен бары тик авыл баласы гына илаһи итеп тоядыр, мөгаен. Без, хәтта күктәге болытларны да ниндидер җәнлекҗанварларга охшатып, аларга кул изи идек. Ак кәгазь бите белән төсле карандашлар кулга эләксә, тизрәк шуларны дәфтәр битендә җанландырырга ашыктык. Хәтта ясаган рәсемнәребездә чәчкәләр исен, җиләкләр тәмен дә татып була иде бугай. Рәсем сәнгате рухи үсешебезгә ярдәм иткәндер, дип уйлыйм. Бүген дә бу сәнгатьнең тәрбияви көченә ышанам мин. Юкка гына борынгы грек рәссамнары рәсем ясауны белем бирү һәм тәрбияви яктан да мөһим дип уйламаганнардыр. Чыннан да, рәсем төшерү логик фикерләүне, күзәтүчәнлекне, фантазияне үстерә. Ул хәтта үз-үзеңә ышанычны да арттыра. Мин боларны үз тормыш тәҗрибәмнән чыгып та дәлиллим. Үземнең рәсем сәнгатенә килүемне дә очраклы дип санамыйм. Бала чагымдагы үтә күзәтүчәнлегем, кызыксынуым да сәбәп булгандыр. Кызганыч, без үскәндә, авыл җирендә рәсем ясарга өйрәтә торган түгәрәкләр дә, сәнгать мәктәпләре дә юк иде. Бәлки, район үзәкләрендә булгандыр алар. Анысын мин хәтерләмим. Мәктәпне тәмамлап, калада яши башлагач, кесәмдә бераз акча булса, күргәзмә залларында йөрергә ярата идем, хәзер дә шулай. Шундагы сәнгать әсәрләре мине чын мәгънәсендә тылсымлы сихри көче белән үзенә бөтереп ала, бу халәт бүген дә шулай. Балачакта андый күргәзмәләрдә йөрү эләкмәде шул. Кайчакларда мин үземне шул картиналарның эчендә йөзгәндәй хис итәм. Еш кына буяулар, киндерләр сатыла торган кибетләргә керәм дә андагы күз явын алырлык матур буяуларга озаклап карап торам. Күп очракта сәгатьләр буе кызыгып күзәтеп торып та бер генә буяу да алмыйча чыгып китәргә туры килә иде. Һай, ул чактагы кесәнең такырлыгы!.. Шөкер, хәзер андый вакытларны еракта калган яшьлек хатирәсе итеп кенә искә алам. Бүген исә тормыш та, мөмкинлекләр дә башкачарак, вакытың гына булсын, рәхәтләнеп иҗат ит. Ә инде минем әлеге шөгылемне күреп, үземә киңәш-фикерләре белән ярдәм иткән остазларымны телгә алганда, иң беренче Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, халык рәссамы Илдар абый Зариповка, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы Рәшит абый Имашевкә һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Газиз Гобәйдуллинга олы рәхмәтлемен. Остазларым минем беренче шәхси күргәзмәләремне оештырып, аларны ачу тантаналарында да катнаштылар. Аларның хәер-фатихасы белән рәсем сәнгате нигезләрен тирәнтенрәк үзләштереп, бүген дә аларның әйткән киңәшләрен истә тотып иҗат итәм. Кызганыч, Илдар абый белән Рәшит абыйлар мәрхүмнәр инде, ләкин аларның мәңгелек иҗатлары мине һәрчак рухландырып тора. Авыл баласына табигать якын инде ул. Табигать үзе дә сабый бала кебек саф, үсмер кызлар сыман нәфис һәм гомер йөген сабыр гына иңнәрендә күтәрә алган өлкәннәр төсле акыллы да бит ул. Туган ягымның искиткеч гүзәл табигатен, чишмә буйларын, бормаланып аккан инешемне күпме тапкырлар киндергә төшерсәм дә, аның барлык бизәкләрен сурәтләп бетерә алмадым шикелле. Әнә чишмә сукмагы әле дә булса балачак эзләребезнең җылысын саклый сыман. Туган җиремнең туфрагы да үз баласын, әллә кайлардан танып алгандай, елмаеп каршылый, күктән кояш нурларын сибә, шаян җилләр иңнәремә кагылып үтә, әйтерсең лә әнкәм куллары!.. Чишмә башына килеп җитүгә, авылым урамына янә күз салам. Үзгәргәнсең, авылым, без сабый чактагы авыл түгел инде син... Безне читкә очырганнан соң төзелгән йортлар арасында мин үземне ятим бала итеп тоям. Үземне битәрләп тә алам шунда, юләр дә инде мин, әле һаман да ялантәпи йөгереп үскән чирәмлекләрне, челтәрле тәрәз йөзлекләрен, чигүле-кашагалы өйләрне эзлим... Авылга кереп, урам буйлап чишмәгә кадәр күпме юл үтеп тә, капка төпләрендә бер авыл кешесе дә очрамасын әле!.. Элегрәк олы юлдан ук авылга кергән кешене ак яулыклы әби-апалар, кулларын каш өстенә куеп, каршы алалар иде. Ә бүген... бүген авыл тып-тын. Авыл картлары да хәзер урамга чыгып, гәп корып утырмый. Әйтерсең лә кошлар кебек авыл балаларын ерак-еракларга очырып җибәргән дә аларның кабаттан әйләнеп кайтуларын көтә. Ярый әле, кайберәүләребез эчәр суларыбызны сагынып, балачак сукмакларын урап киләбез. Сер түгел, инде гомерләре өзелеп, мәңгелеккә китеп барганнары да шактый. Урыннары оҗмахта була күрсен, берүк. Ә инде үзем, каланы әллә кайчан үз итсәм дә, уйларым авылга кагылдымы, таң тынлыгын ярып кычкырган әтәчләрне, яшел чирәм өстендә сары йомгаклар булып тәгәрәшкән каз бәбкәләрен искә төшерәм. Хатирәләр хуш ис бөркеп чәчкәгә күмелгән алмагачлары, шомырт, чия үскән туган нигезгә алып кайта. Урам артындагы басудан чикерткә сайравы, төннәрен йокы аралаш ат пошкырган тавышлар үзенә бертөрле шомлы да, сихри дә булып күңелне айкый. Яшелле-сарылы дулкыннар йөгерешкән басу-кырларым, инеш-елгаларым, челтерәп аккан чишмәм, көзге муллыкның амбарлар ягыннан килгән бөртек исе - һәммәсе дә хәтер экраны аша үтә тора. Үз җиреңнең шифасы иңгән тәмле чишмә суы белән сыйлану олы бәхет түгелмени? Мин әнкәм чишмәсенә үзем дә: "Адашып калган бала чагымны эзләп килдем сиңа", - дип дәшәм. Кешеләр генә түгел, чишмә дә үзе белән күзгәкүз очрашканны көтеп тора сыман. Чишмәнең гөнаһсыз күзләре хәтеребезне барлый. Ә менә бүген авыл халкы торбадан килгән суга шулкадәр ияләшеп китте ки, алар өчен, чиләк-көянтә асып, суга бару искелек калдыгы сыман тоела бугай. Кыз-кыркын су тәмен татырга өлгерми калган, ә өлкәннәрне тормыш мәшәкате баскан. Чишмәнең гөнаһсыз күзләре чиксез күкне күзли бүген. Алар яшь парларның вәгъдә бирешкән мизгелләрен сагына. Авылда әниләре чишмәдән алып кайткан сабыйларны да очратмассың. Кендек әбиләре юк бит хәзер, шуңадыр чишмәдән бәби алып кайтмыйлар бугай. Әллә Теләче базарында бизәкле көянтәләр сатучылар юк микән? Чишмә юлын күптәннән оныткан авылдашлар. Әнә яр буйлары, чишмәгә илтүче сукмак ничәмә-ничә тапкыр ишелеп төшкән дә текә, кыяны хәтерләтеп, җанны сыкрата. Чишмә суының шифасы турында оныттыгызмыни, дип аваз саласы килә. Югыйсә аның җаның-тәнеңне сафландыра торган үзенә генә хас сихри көче, шифасы әйтеп бетергесез ләбаса!.. Без, читтә яшәсәк тә, еш кына туган җиребезнең дә безне сагынып-юксынып торуына өметләнеп яшибез. Туган җир җылысы безне һәрчак яшәүгә өметләндереп тора. Авыл халкының мондый кичерешләргә бирелеп утырырга вакыты юк, күрәсең... ...Әнә кояш ерак офыкка иңеп бара. Мин дә, үземнең юлга кузгаласымны искә төшереп, янә чишмә күзләре белән очрашам да күңелемне бушатам... Минем хәтер болыннарым, ак болытлы офыклар, мәтәлчек атынып та кинәнеп туя алмаган киңлекләрем - балачак хатирәләрем сандыгында сакланган туган төбәгемдә табигатьнең үзе шикелле гадел карашлы кешеләр белән аралашып үсүемне олы бәхетем дип саныйм. Нинди генә вакыйгалар булса да, сабый чак барыбер үзенең кабатланмас мизгелләре белән истә. Күз алдымнан алкалы юкәләр арасыннан җете зәңгәр күктә пәрәвезләр күренеп китә. Күңел хисләренең дә пәрәвез җебе кебек нечкәргән мәле бу. И-и, гомернең санаулы көннәре!.. Күз ачып йомганчы үтә дә китә. Көн ачкычы - таң баскычы астында, диләр бит. Нәкъ шушы мәлдә гомер дисбесенең тагын бер төймәсен артка таба шудырып куясың. Гомер таҗыннан сибелеп калган санаулы көннәрнең берсе булган бу көннең узганыннан да кадерлерәк икәнен тоясың... Балачак сукмакларым, кендек каны тамган газиз нигезем, яр буенда үскән тал-тирәкләрем, рәнҗеп кала күрмәгез, зинһар! Мин бүген янә сезнең янда сабыйлыкка кайттым да, кабат сезне калдырып, шаулы, бөркү калага китеп барам. Күк белән җирне тоташтыргандай кояш нурлары сибелгән табигатьнең шушы тылсымы кемнәрне генә битараф калдырыр икән?.. Адәм балаларының да кичерешләре без яшәгән җирлеккә генә сыеша алмыйдыр, алар, шушы кояш нурларына үрелеп, күкләргә дә ашадыр сыман. Югыйсә җылы яңгырдан соң, җир белән күкне тоташтырып, салават күпере сузылмас иде. Моны мин үземчә күкләрнең безне күзәтүе һәм безнең халәт-кичерешләрне үзләре белән бүлешеп хәбәрләшүенә юрыйм. Төннәрен йолдызлар атылуы да бер могҗиза ич!.. Менә шундый уйлар белән китәр юлга кузгалам. Үткәннәргә кайтып булса әгәр, дигән уем озата килә... Дания Гайнетдинова Мәхәббәт җәмал теләмәс, Сукырдыр аның күзе. Утка да салыр, суга да Бәгырьдән чыккан сүзе. Авыл иртәсе (Повесть) Мәктәпнең актлар залын тутырып утырган укучылар Мидхәт Фәезханов сөйләвен бирелеп тыңлыйлар, сорау бирәләр, җавап алалар иде. Сынлы сәнгать музеенда оештырылган күргәзмәдә моннан ике ел элек Суриков исемендәге институтны тәмамлап кайткан Мидхәтнең дистәгә якын картинасы куелган булса да, ни сәбәптәндер сүз башлыча рәссамның быел гына язып бетергән "Авыл иртәсе" дигән картинасы тирәсендә куерды. Ул полотно, күрәсең, авторның иң уңышлы хезмәте иде. Студент елларында иҗат иткән рәсемнәре дә күпләрнең дикъкатен тарткан иде югыйсә. Укучылар һәм педагоглар исеменнән рәссамны шушы очрашуга чакыра барган унынчы сыйныф җитәкчесе Мәрзия Сәмәрханова Мидхәтнең һәр сүзен күңел түренә сала торды, сорауларга биргән җаваплардан нәрсәне дә булса абайламый калмыйм дип, бар ихласын җикте. Мәрзиянең бөтен булдыгы белән йотлыгып утыруына читтән күз салучы булса, минуты-мизгеле белән төшенер иде: бөтен дөньясы белән гашыйк бу кунак рәссамга! Үрмәкүч пәрәвезенә килеп эләккән чебендәй, Мидхәт әсирлегендә туташ. Моңарчы үтә тыйнак булган Мәрзия күңелендә озак еллар йоклап яткан гыйшык вулканы уянган иде бугай. Студент елларында да үтә сабыр-салмак иде ул, укыта башлагач та, әүвәлге тынычлыгын саклый иде кебек. Бүген менә, бөтен дөньясына кул селтәп, "мәхәббәт диңгезе"нә чумарга батырчылык иткән. Тәвәккәлләгән! Мәрзия, барыннан да битәр, рәссамның озын, төз буй-сынын ошатты шикелле, күңеленнән генә аның янәшәсенә басып-басып та карады: җилкәсеннән генә... Мидхәтнең карасу йөзен, чын ирләрчә ныклык галәмәтен дә бик килештерде туташ. Куе кара кашлар, зур коңгырт күзләр. Аларны куе озын керфекләр камаган. Төз борын, кырыслык сиздереп торган иреннәр, ихтыяр көчен искәртүче ияк. Әгәр тормышта тышкы чибәрлек хәлиткеч нәрсә була алса, Мәрзия дә рәссамга тиң матурлыкка ия. Озынчарак йөз, багалмадай алсуланган бит очлары аның йөзен нурландырып тора. Күзләре зәңгәр. Иреннәре пешеп тулышкан чиядәй. Чәч дулкыннары күңелен биләп алган рухи халәтенә ишарә диярсең. Чигә бөдрәләре теләсә кем йөрәген урап алырлардыр кебек. Сөйләшүе чишмә чылтыравын хәтерләтә. Кешеләргә мөнәсәбәтенең бик мөлаем, үтә нәзакәтле булуы сокландыра. Ә бит матурлыкны саклар өчен дә гашыйклык дәрте, үзеңнең кемгәдер кирәклегеңне тою, үзеңне бәхетле хис итү сорала... Мидхәт "Авыл иртәсе"нә кагылышлы сорауларга җавап тота. - Бу картина хыялымда күптән йөри иде инде. - Рәссам тоныграк тавыш белән һәр сүзне аермачык әйтеп сөйли, җөмләләрдә мәгънәви басымны дөрес итеп куя. - Авылны яратудан туды ул. Шәһәрдә туып үссәм дә авылда әниемнең туганнарында еш була идем. "Идем" дип, хәзер дә мин әледән-әле кайтып торам Мишә буйларына. Авылның урманын, болыннарын, иген үскән басуларын, инешләрен, халкын яратам. Гадиләр, ярдәмчелләр, гаҗәеп эшчәннәр, туры сүзлеләр, җор теллеләр. Кирәгендә төрткеле дә була беләләр. Әкияткә бик һәвәс кешеләр, җыр яраталар. Араларында шәп җырчылар да байтак. Авыл егетенең җәйге таңда җырлап кайтуын бер тыңлау да дәртләндергеч илһам бирә. Үз авылларына мәхәббәтләрен төчеләнеп түгел, матур җыр белән, осталыклары белән раслыйлар. Авыл халкы арасында шундый осталар бар, аларны рәссам дими мөмкин түгел. Мин кайта торган авылда йортларның шактые агач челтәргә төренгән. Алтын куллы авыл агайлары шулай бизи аларны! Шундый йортларның икесен, аларның тәрәзә йөзлекләрен, капкаларының, ишек-баскычларының бизәлү үрнәген сез минем картинада да күрдегез. Авыл осталарының күңел балкышы булган ул бизәкләрне мин офыктан күтәрелеп кенә килә торган кояш балкышы белән бергә янәшә күрсәтергә теләдем. - Мидхәт, азга гына сүзсез калып, залны күздән кичерде. Әйткәннәрем барып ирешерме, дип каравы иде, күрәсең. - Урамның киңлегенә игътибар иткәнсездер?! Чулпан авылының урамнары чыннан да киң, якты. Мин исә моны басым ясабрак та сурәтләдем. Төшенәсездер дип уйлыйм, урам киңлеген һәм матурлыгын мин кешеләрнең җан иркенлегенә, күңел киңлегенә, рухи матурлыгына параллель куярга телим. Олы җанлы кешеләрне күрсәтүдә бер тәңгәллек эзләвем бу. Олы җанлылар дип авыз тутырып әйтәм, ник дигәндә, алар туган туфракка тугрылыклы, авылларны саклап тоту өчен җан аталар. Безнең халык туган туфракның кадерен бик белә, кендек каны тамган нигезен күз карасыдай саклый. Татар авыллары бөтен, төзек, чиста. Картинада вакытның бик иртә икәнлеге дә аңлашыладыр. Кояш чыгып кына килә. Эш өсте. Уракка төшкән көннәр. Көтү инде чыгып киткән. Ферма савымчылары - җәйләүгә, механизаторлар комбайннары янына китеп баралар. Мин ни дәрәҗәдә хаклымындыр, әмма картинамда Чулпан авылының чын кешеләрен чагылдырдым. Алар үзләрен таныдылар, рәхмәт, диделәр. Фотографиягә тартым булмыймы диючеләр табылыр. Минемчә, юк, булмый. Чөнки бу кешеләрне типиклаштырып торасы юк, һәркайсы - бик күркәм шәхес. Тормыш дөреслегенә дә, сәнгать чынлыгына да хилафлык кылмадым, дип уйлыйм. Композициянең ике планлы булуын да искәргәнсездер. Алгы планда - кешеләр, алар көн күрә торган йортлар, каралты-кура, бакчалар. Икенче планда - шушы хезмәт, иминлек, мәхәббәт дөньясын кочып алган биек, саф күк йөзе, ерактан томанланып күренгән урманлы елга яры... - Портретлар ясау белән күптән шөгыльләнәсезме? "Әнием" портретын язганда, нинди хисләр кичердегез? Авыр булдымы аны ясау? Мидхәтнең җавабы бик гади идее: - Рәссамлык юлым портретлардан башланды да бугай. Сәнгать мәктәбенә йөргәндә үк, сыйныфташларымның, хәтта укытучыларымның рәсемнәрен ясый идем. Шуннан китте... "Әнием Тәгъзимә Фәезханова" - портретның тулы аталышы шулай - институтта укыганда ук язылды. Ике елга сузылды ул. Каникулларга бик сагынып кайта идем әнием янына. Ул ике апама һәм миңа бөтен гомерен багышлады. Лаеклы ялга чыкканчы, гомере буе производствода эшләде, шәһәрне су басудан саклау оешмасында. Әтием дә шунда йөзмә кран машинисты иде. Иделдә көчле давыл вакытында кран авып һәлак булды. Мин җиде яшьтә генә идем әле. Безне әнием ялгызы үстерде. Шуңа да аңа ихтирамым зур... Кеше үз әнисен бик якыннан һәм бик яхшы белә бит инде. Менә шул хәл портрет язуны кыенлаштыра да икән. Парадокс кебек, әйеме? Күп белү комачау итә булып чыга. Тормыш материалы останың хыялын чикли дип әйтимме?.. Мин әгәр дә болай дисәм гаҗәпләнмәссез бит: безнең дәүләт хатын-кызларның һәр буынына конкрет бер вакытта үзе өчен генә файдалы урынны һәм рольне биреп килде. Егерменче елларда, хезмәт мәйданында эшче куллар җитәрлек чагында, гаилә мәшәкатьләренә генә чумып яшәүче хуҗабикә хөрмәттә булган. Аннары бишьеллыклар төзелешләрендә бетон изү өчен эшче кулларның кирәге тугач, кызыл кыекча бәйләгән хатын-кызларны алга чыгарганнар. Хатын-кыз - тракторчы, хатын-кыз - ташчы, хатынкыз - юл ремонтлаучы... Өйдә генә мәшгульләргә кимсетеп карау башланган. Югары квалификацияле кадрларга зарурият булмаганда, кызларны югары уку йортларына алуны да чикләгәннәр. Инженерларга зур хаҗәт тугач, хатын-кызларның укуын хуплау нык сизелгән. Ул еллардагы плакатларда култык астына китаплар кыстырган кызлар елмаеп тора. Тора-бара бездә казна эше белән гаилә, өй мәшәкатьләрен үреп алып баручы хатын-кызга мәдхия җырлау гадәте керде. Бүген дә шулай әле. Ә менә базар мөнәсәбәтләре дигән нәрсәгә күчү җәһәтеннән эшсезлек үзен сиздерә башлагач, тагын өйдә генә мәшгуль хуҗабикәләрне хуплау китәчәк... Мин әнием портретын язганда, производствода да сынатмаган, шул ук вакытта гаиләдә дә бик өлгер затны күрсәтергә теләдем. Аннан соң бит сәнгать ул әле иҗтимагый трибуна гына түгел, аның тамашачы җанына һәм уйларына килеп тоташучы хасиятләре бар. Аннары яшьләр Мидхәтнең бүгеннәрдә нинди картина язуы белән кызыксындылар. - Соңгы айларымда бүгенге көн темасыннан чигенеп торам әле, - дип җавап бирде рәссам. - Үткәннәргә кайттым. Үткән чордагы мәхәббәт темасына. Бәхетсез сөешү, фаҗигале гыйшык темасы тынгы бирми башлаган иде. Сез беләсез инде, дөнья әдәбияты мәхәббәт трагедияләрен күп тасвирлый. Ромео белән Джульетта, Таһир - Зөһрә, Кузы Күрпәч белән Баян-сылу, Нарспи белән Сетнер... Безнең татарда исә Галиябану белән Хәлил. Менә мин шул темага "Атылган мәхәббәт" дигән картина язып бетереп киләм. Шуңа ясалган эскизларның берничәсен монда да алып килдем... Рәссам укучыларга берничә эскиз таратты. Алар кулдан кулга, рәттән рәткә киттеләр. Егетләр-кызлар рәсемнәрне караган арада, Мидхәт мәктәп директоры белән нидер сөйләшеп алырга өлгерде. Эскизлар кире әйләнеп кайткач, укучылардан берсе сорап куйды: - Мидхәт абый, тәмамланып бетмәгән булса да, менә бүгенге хәлендә "Атылган мәхәббәт"не карарга рөхсәт итмәссезме? - диде. Мидхәт көлемсерәп җавап бирде: - Рәхим итегез. Хәрби сер түгел ләбаса. Минем остаханәм, әнә Мәрзия апагыз белә, Зур Кызыл урамында. Рәссамның үз исемен телгә алуы Мәрзияне ялкын урагандай итте. Аның бит урталары янып чыкты, тыны кысылгандай булды. Үз халәтен укучыларга сиздермәскә тырышып, башын тәрәзә ягына борды. Ә үзенә бик рәхәт иде, "Мәрзия апагыз" дигәннең сихри ләззәте бар төсле тоелды. Очрашу тәмамланып кайтырга кузгалгач, Мидхәт белән Мәрзиянең юллары бер тарафка булып чыкты. Рәссам - Фатих Әмирхан урамында, укытучы туташ Рәшит Мусин урамында тора икән. Тимер юл вокзалыннан бергәләп кайттылар. Мәрзия белән Мидхәт бер тукталышта төште. Бераз җәяү генә үтәрмен, һава сулавым шул булыр, диде Мидхәт. Һәм, әлбәттә инде, әдәп йөзеннән кызны үз өйләренә тикле озата китте. - Мин очрашуда бөтен биографиямне диярлек сөйләп бетердем шикелле, - дип көлемсерәде Мидхәт. - Гел шулай туры килә. Сертотмас Үрдәк шикелле... - Аннары ул тиз генә сорауларга күчәсе итте. - Сез кемнәр белән яшисез, Мәрзия? Әтиегезнең исеме белән эндәшкәләделәр, хәтерләп кала алмадым... - Мирфатыйх кызы, диләр... Тик, зинһар, исемем белән генә әйтегез... - Килештек. - Әти күптән түгел генә вафат. Бик иртә китте. Чернобыль катастрофасы нәтиҗәләрен бетерешергә дип җибәргәннәр иде. Ихтыяри-мәҗбүри... Дүртенче блокка саркофаг катнашты. Радиация зәхмәте нык суккан булып чыкты. Тик бер ел үттеме икән, сырхаулады. Сулды, кипте. Кан рагы алып та китте үзен... Хәзер әнием белән икәү. Ул да яңарак кына пенсиягә чыкты. Һөнәре - акушерка... Абыем бар. Инженер. Әүвәлге исеме белән әйтсәк, Нижний Новгородта... Шулай да сезнең иптәшегез белгече буенча кем, сер булмаса? Дөресен әйткәндә, бу сорауны ишетәсе килми торган чагы җитте инде Мидхәтнең. Гомер юлындагы баганаларның егерме җидесен санап узды, һаман буйдак әле. Тик кызыксынган кешенең соравын гаепкә алмады, уенын-чынын бергә үреп җавап бирде: - Хатынымның кем буласын, нинди һөнәргә ия адәм икәнлеген күрәзәче генә әйтмәсә, Мәрзия, үзем бихәбәр кеше бит әле мин. Өйләнергә вакыт таба алганым юк... Мәрзия чаялана төште: - Бик сайлаучан, димәк, сез. Тиңегезне таба алмый интегәсездер. - Алай дию бик үк дөрес булмастыр, мөгаен. Шулай да бер-береңә туры килеп бетмәү очрагы баштан узды. Институтны тәмамлар алдыннан... - Анда торып калырга ризалашмадыгызмы? Казанны, Татарстанны бик яратам, дисез бит. Аның Казан килене булып провинциягә кайтасы килмәгәндер. - Мәсьәлә тирәндәрәк иде, Мәрзия. Ул рус кызы иде. - Тәгъзимә апа бик каршы килдеме? - Әни күңел эчкәресеннән риза-бәхил булмаса да, кистереп каршы төшмәс иде. Мин димәгән сулышы юк аның. Кызның әти-әнисе якын да килмәделәр. Мәрзиянең йөзенә көтелмәгәндә кырыслык чыкты. Чибәрлеген артка тибәрә язарлык кырыслык. Гаҗәеп җитди итеп, бүтән фикергә урын калдырмаслык төстә әйтеп тә салды: - Бик дөрес эшләгәннәр. Минемчә, катнаш гаилә - пешмәгән борчак боткасы ул. Һәммә милләт вәкилен чын күңелдән ихтирам итәргә кирәк, әмма өйләнешеп түгел. Һәр халыкның үз каны, үз сүле, үз рухы. Аларны кушып, винегрет ясауның азагы хәерле булып бетми... - Мин хәзер үзем дә шул карашта ныгып барам төсле. Кызның чыраена янә яктылык сирпелде. Алар тагын күрешергә сүз куешып аерылыштылар. Очрашу теләген һәм көнен Мидхәт башлап әйтте. "Атылган мәхәббәт"не карарга теләгән егет белән килегез, диде. Бу кадәресе бик бәләкәй генә дипломатия иде бугай. Мидхәт белән саубуллашып киткәч тә, Мәрзия капыл гына өйгә кермәде, тугыз катлы йортның ишегалдындагы бакчада эскәмияләрнең берсенә барып утырды. Җыйнак күн сумкасыннан блокнотын алып, бүгенге очрашуда Мидхәт сөйләгәннәрдән теркәп куйган юлларны күздән кичерде. Ике ел элек кенә педагогия институтының филология факультетын тәмамлап чыккан яшь педагог өчен искитәрлек яңалык юк иде анда. Әмма аларны ул әйтте бит, ул! Хатын-кызларның һәр буынына урын һәм роль биргәндә, дәүләтнең үз мәнфәгатен генә күздә тотуы турында бик дөрес әйтте ич! Бүгеннән Мәрзиянең тойгыларын биләп алган рәссам үткәннәргә дә, киләчәккә дә үзенчә карый... Май азагы көннәренең берсе үтеп бара. Кояш, баерга җыенып, аксыл-зәңгәр болытлар артында калды. Көн сүнәр тараф алсуланып тора башлады. Шул алсулык Мәрзиягә яңа көн тугандагы манзара булып тоелды. Хикмәтле бит ул кеше йөрәге дигәнең, кичне иртә итеп күрергә дә күп сорамый. Мондый минутларда, Такташ бабагыз әйтмешли, җенеснең канда уйнавы, нәселнең канда хәрәкәте, канның омтылышы... дулавы башлана. Яшь юкәләргә дә һичкайчан булмаганча сөеп карады Мәрзия. Алардагы сыек яшел яфракчыкларның һәркайсын аерым-аерым сөясе килде. Азрак тынычланган төсле булгач, эскәмиядән салмак кына күтәрелде, киемнәренә туры китереп сайланган туфлиләренә карап куйды һәм вак адымнар белән үзләренең подъездына юнәлде. Дүртенче каттагы, үз фатирларына күтәрелде. Лифтка кереп тормады. Анда басып, ябылып торган секундлар аның җанында бөтерелгән якты хисләрне кыерсытырлар төсле тоелды. Әнисе Зөлхиҗә ханым кызындагы эчке бер януны шундук абайлады. - Берәр шатлыклы хәбәр алып кайттыңмы әллә, кызым? Җаның бәйрәм итә кебек күренә, - диде. - Шатлыгым шул: танылып баручы рәссам белән очрашу үткәрдек. Мидхәт Фәезханов дигән егет. Очрашу бик әйбәт үтте. Укучылар да, укытучылар да канәгать булды. Директорның да күңеле түгәрәкләнде, җиренә җиткереп оештырдың, рәхмәт, Мәрзия Фатыйховна, рәхмәт, сеңлем, - диде. - Ярар, бик әйбәт булган. Ахыры да хәерле булсын! Ашым әзер, юын да утыр. - Әлегә ашыйсым бер дә килми, әни. Бер чынаяк чәй генә эчәм дә... Шуннан ни эшлисен әйтмәде, ник дигәндә, үзе дә белми иде. Алай гынамы! Үзенең мондый хәлдә калуын да аңлый алмады. Унҗидедә чагы түгел лә инде! Егерме дүртен тутырып килә. Үз-үзенә икърар кыласы килмәсә дә, сазаган кызлар сафына күчеп баруын бик чамалый һәм шуңа күрә тымызык бер көенү белән көенә иде. Менә шундый чакта килеп чыкты бит әле Мидхәт дигән егет асылы... Мәрзия шәбәеп киткән уй-хыялларны тезгенләргә дә маташты. Йә, күрде ди ул Мидхәт Фәезханов дигән рәссамны. Ул иптәш аны өенә чаклы озата да килде, тәмләп сөйләште дә, ди. Янә күрешергә дә вәгъдәләштеләр, ди. Шуннан? Мәрзиянең еракка китәрдәй планисәп корырга җирлеге бармы соң әле?! Рәссам егет үзе Мәрзияне якын да итте, ди. Улы дип сулыш алмаган Тәгъзимә ханым нинди күз белән карар бит әле?! Баласын дөнья тоткасына чутлаган аналар еш кына яшьләрнең юлына таш булып ятмыйлармыни?! Шундый уйлар зилзиләсе эчендә ул үзенең ятагы һәм эш өстәле торган икенче бүлмәгә узды, артыннан ишекне ябып ук куйды. Электр төймәсенә басты. Люстра гөлт итеп кабынды, хәтта Мәрзиянең күзләре чагылып алгандай булды. Шул җәһәттән ул кинәт башын селкеп куйды, әйтерсең лә шик-шөбһәле ябышкак уйлардан бер селтәнүдә арынырга тели иде. Әйе, тели иде, өзми дә куймый авыз эченнән сөйләнә бирде: - Юк, юк, шомлы фикерләр ябырыла күрмәсен! Мидхәт мәхәббәтен әйтми калмас, мине Тәгъзимә ханымга күрсәтү җаен да табар. Гомерендә ачыны да, төчене дә байтак татыган Тәгъзимә апа мине ошатыр. "Хуш киләсез, сеңлем!" - дияр. Ә аннары... ае, көне, сәгате җиткәч: "Төкле аягың белән, киленкәем! Кызым кебек булырсың", - дип куандырыр. Ике әни килешеп китәрләр. Су белән дә аера алмаслык кодагыйлар булырлар. Шатлыклары уртакка әверелер. Берсе улы өстенә - кызлы, икенчесе кызы янәшәсенә уллы буласы ич!.. Әйе, шулай. Фәкать шулай. Май аенда кабынган бәхет йолдызы сүнмәскә тиеш! Май - яз ае. Аннары - җәй, табигатьнең иң күркәм чагы. Язгы чибәрлек чигенгәч, ямьле җәй мәйдан били. Алда - аның муллык тулы көзе. Ә гомеренең кышы турындагы шыксыз уйларга бүген күңелдә бөтенләй урын юк... Мәрзия һәм аның быел унынчы сыйныфны тәмамлаучы укучысы җомга көнне өйләдән соң рәссам остаханәсенә килделәр. Һәр икесе дә үзләренчә шат иде. Мидхәт аларны эш урынын булдыра алганча җыештырып, тәртипкә китереп каршылады. Электр чәйнегендә чәй кайнаткан һәм ирләрчә генә сый-хөрмәт тә әмәлләгән иде. Укучы егет мәктәптә очрашу вакытындагы киемнәреннән булса, Мәрзия баштанаяк актан киенгән иде. Хәтта колак алкалары да ак җирлектә кызыл ташлы. Болай киенү уе аңарда иртән Идел аръягындагы дачаларыннан кайтканда туды. Бу иртәдә яшеллеккә чумган ярлар каймалаган киң Иделгә аклык яуган иде. Аяз күк зәңгәрлеге дәрьяга төшкән. Суда - аккош мамыгыдай өрфия болытлар, самолёт сызып калдырган ак юл, мәгърур йөзеп баручы ак теплоходлар. Аннары... акчарлаклар. Үзе белгәннән бирле, ул бу кошларны горурлык ияләре дип йөри иде, аларның кыйгач канатларын дулкыннар иркендәге ак җилкәннәргә тиңли иде. Баксаң, алар азык өчен талашалар икән! Һәй, юк ла, юк! Каян күңелгә килеп тора шундый котсыз чагыштыру?! Юк, Мәрзиягә акчарлаклар горурлыгы турындагы хыялыннан чигенергә иде, бизәргә дә ярамый!.. Кунаклар тыйнак булып чыктылар, чәй янында хуҗаның күңеле булсынга гына утырдылар да остаханәне, картиналарны карарга керештеләр. Сүзнең кендеге, мәгълүм инде, "Атылган мәхәббәт" иде. Көн сүрелгәч, остаханәдән китәргә торганда, күпне белергә теләүче егет Мидхәткә соңгы соравын бирде: - Бу картинагыздан соң ниләр ясарга уйлыйсыз, Мидхәт абый? Рәссам гадәтенчә елмаеп кына сөйләп китте: - Планнар бар инде ул, энем. Ап-ачык калыплана башлаганы, әлегә шартлы исем белән атасак, "Гражданин солдат" дигән картина булырдыр кебек. Диптих, бер мәгънә белән береккән ике картина... Күпме вакыт кирәк булыр аңа, бүген әйтүе кыен. Бөек Ватан сугышы башлануның җитмеш биш еллыгына өлгертергә кирәк иде аны. Алда берничә ел вакыт бар әле... Мәрзия укучысының шултикле кызыксынуына сөенде дә, борчылды да. Борчылуы үзенең битараф тамашачы булып калуыннан иде. Шул бичаралыктан котылырга талпынып, сорап куярга булды: - Ул картиналарында рәссам безгә ниләр әйтергә җыена инде? Мидхәт гүя бу сөальне бик көтә иде. Кинәнеп сөйләргә кереште: - Беренче картинада - разведчиклар ялда. Алар сугышчан заданиедән кайтканнар. Юллары уңган, күрәсең. Кәефләре әйбәт. Үзәктә төп персонажым - сержант, татар егете. Аның аша, коралдашлары аша мондый фикер уздырмакчы булам: сугышта безнең кешеләр үзләрен чын мәгънәсендә гражданин итеп тойганнар. Ватан язмышы үз кулларында икәнен тирәнтен аңлаганнар. Үзгәртеп кору дигәнебез гражданлык хисләрен янә уяткан, көчәйткән кебек иде. Хәзер инде бу тойгы кимеп, югалып бара. Кемнәрдер халыкны тагын чатка бастырырга итә, битарафлыкка этәрә, тормышның зур агымыннан читкә куа. Икенче картинада картайган сержант-ветеран тасвирланачак. Ул сугышта төшкән фотосурәтен тотып уйга талган. Карашында "Шушы көннәргә калыр өчен кан койдыкмыни соң без? Җиңелгән илләр безгә караганда йөз тапкыр яхшырак яшиләр ләбаса!" дигән мәгънә. Һәммәсенә моңсу, күңелсез булып кала. Шулай да, саубуллашканда, йөзләренә елмаю әйләнеп кайткан иде... Мидхәт белән Мәрзия еш очраштылар, сынаулы-сак карашлар үз кешеләрчә мөнәсәбәткә күчә барды, "сез" дип түгел, "син" дип сөйләшергә килештеләр. Егет Мәрзияне үзенең әнисе белән таныштыру җаен да тапты. Мәскәүдән гастрольгә килгән атаклы җырчы концертына өчесенә дә билет алып кайтты. Турысын гына әйткәндә, Тәгъзимә ханым даны илгә таралган җырчы дип егылып китүчеләрдән түгел иде. Югары сәнгать белән эшче хатын арасында шактый ара барлыгын икърар итми хәл юк. Әмма ул бу концертка бик теләп барды. Өстенә ниләр кияргә дигәндә дә, улы әйткәннәргә күнеп, риза булып торды, җаны тарсынмады. Ни генә димә, кыз карарга баруы иде лә! Бик ихтимал, улының күзе төшкән, күңеле яткан шул кыз бала килене булып куяр. Боерган булса, Мидхәт шуның белән гаилә корып җибәрер. Тәгъзимә белән Мәрзия бик җылы күрештеләр дә бер-берсен ошатып, килешеп тә киттеләр. Егет бу хәлгә бик шат булды. Мәрзия эченнән уйлап куйды: "Мидхәт әнисенә охшаган икән. Төсе белән анага тарткан ир бала бәхетле, диләр. Шулай гына була күрсен, Мидхәт бәхете - минем бәхетем дигән сүз ич ул". Тәгъзимә дә күңел түренә төшерде: "Төскә-биткә күз генә тимәсен, дия торган. Ире белән кем хозурына да барырлык. Холкы да сабыр-тыйнак кына күренә. Үзе тәмле телле, җан җылысы сизелеп тора". Әлбәттә, булачак каенана - күпне күргән кеше, тәүге тәэсиргә алданмаска да тырышты: "Алдагысын бер Ходай гына белә инде. Раббым хәерле кыла күрсен. Кызлар барысы да, иргә чыкканчы, Бохара ефәге булалар. Егетне бер эләктереп алгач, бака ефәге икәнлекләрен дә яшереп тормаслык итеп батыраялар..." Тәгъзимә апасы Мәрзияне концерттан соң үзләренә өндәде. Кыз моны бөтенләй көтмәгән иде, рәхмәт әйтә-әйтә баш тартты. Мидхәт тә ныгытып кыстарга кереште. Мәрзия, рәхмәтләр укып, өенә кайтырга талпынды. Шулчак Тәгъзимә беренче тапкыр кырыслыгын күрсәтеп карады. - Ихластан чакыруга алай киреләнү килешкән эш түгел, сеңлем. Без бит сине ни җитте урынга өндәмибез. Безнең кайда яшәгәнне күреп китәрсез. Аннары инде, бәлкем, атап чакырмыйча да килә торган булырсыз, - диде. Педагог кызның күнүдән гайре чарасы калмады. Соңыннан исә Мидхәтләрдә булуына сөенеп бетә алмады. Тәгъзимә апасын тәмам якын итеп кайтты. Мәрзияне Фәезхановлар фатирындагы пөхтәлек сокландырды. Һәрнәрсә үз урынында, бүлмәләр зәвык белән җиһазланган. Мидхәтнең китапханәсе бай гына икән. Күбрәк сынлы сәнгатькә караган китаплар. Матур әдәбият та байтак... Чөкердәшеп чәй эчтеләр. Тәгъзимә апасы таба ашлары остасы булса кирәк, өстәлгә сыйның менә дигәннәрен куйды. Өстәл янында ул Мәрзиядән гаилә хәлләрен сорашты, Зөлхиҗә ханым белән очрашыр җай да чыгарына өмете барын әйтте. Ике пенсионер, ике тол хатынның серләре сыешыр, дигән фараз белдерде. Аннары Мидхәт кызны озата китте. Тәгъзимә кунак белән бик мөлаем саубуллашты, килеп йөрегез, дип калды. Урамга чыккач, Мәрзия балаларча беркатлылык белән әйтеп куйды: - Сират күпере дигәннәре ниндирәк була торгандыр, мин бүген шуны кичтем бугай, - диде. - Минем әни менә шундый инде, Мәрзия Мирфатыйховна. - Егетнең бүгенге кичтән канәгатьлеге йөзенә дә, теленә дә чыккан иде. Мәрзия дә аныңчарак җавап кайтарды: - Әниең белән танышуыма сөенәм, Мидхәт Галимҗан улы... Инде сине минем әни белән күрештерәсем бар. - Мин синең кебек аяк терәп тормам, чакырмыйча ук барып керермен. Киләсе атнада менә. Сишәмбедә... - Рәссам мәсьәләне кырт итеп куйды. Әниеңә хәбәр сал, үзең дә исеңдә тот, диюе иде бугай. Чыннан да, Зөлхиҗә апасын күреп танышу теләге уянган иде аңарда. Иртәме-соңмы, бер күрешергә туры киләчәк ич инде. Тимерне кызуында сугуың хәерле! Мидхәт сүзендә торды, сишәмбедә Мәрзияләргә килде. Аны көтеп алулары һәрнәрсәдә сизелеп тора иде. Җыештырганнар, аш-су хәстәрләгәннәр, кием-салымның яңаларын, затлыларын кигәннәр. Егетнең куанычына, Зөлхиҗә апасы бик тере, сүзгә юмарт, дөньяга бик аек карый торган хатын булып чыкты. Мидхәт белән уртак телне тиз таптылар. Нишләгән диген Зөлхиҗәне?! Татарстан рәссамнарының күргәзмә залына барган, Мидхәт Фәезханов дигән останың барча хезмәтләрен карап кайткан. Сүзне шуннан башлап та җибәрде. Рәссам егет хуҗабикәнең сәнгатькә кагылышлы мәсьәләләрдә хәбәрдар булуын тиз чамалады. Бу өйдә дә танышу чәен эчтеләр. Гомерен медицина дөньясында уздырган Зөлхиҗә, әллә ни тартынып тормастан, өстәлгә хәмер-шәраб куяр җае барын да әйтте. Сүз генә булып калмасын дип, табынга да китереп куйды. Тик Мидхәт, әдәп саклап, эчемлектән баш тартты. - Бүгенгә чәй белән генә чикләник әле, - диде ул. - Кем белсен, мәйгә кагылган чаклар да булыр әле... Байтак сөйләшеп утырдылар, телевизордан татарча концерт карадылар. Хуҗабикә дә, кунак егет тә танышуларына бик шат иделәр... Ә берничә көннән, бакча түтәлләрендә җир җиләге пешә башлагач, Зөлхиҗә белән Мәрзия Мидхәтне әнисе белән бергә дачага, Идел аръягына кунакка чакырдылар. Бакчада ял иткәндә, Тәгъзимә ханым Казан Сабан туена туган авылыннан энесе, килене һәм аларның кызлары киләсен әйтте. Сүз уңаеннан җаен китереп кенә, Мәрзияне киләсе кунакларга сый хәстәрләшергә чакырды. Бу гозергә каршы килү мөмкин түгел иде, кыз ризалашты. Мәрзия белеп торды: Тәгъзимә апасы булачак киленнең аш-суга булганлыгын сынап карамакчы... Иртәгә Сабан туе дигән көнне Мидхәтләргә Тәгъзимәнең бертуган энесенең хатыны белән кызы килеп төштеләр. Йорт башы Хакимә апасын һәм аның кызы Айсылуны Мәрзия белән таныштырды. Хакимә апасы да, кызы Айсылу да бик гадиләр, ачыклар иде. Бәйрәм чәен шартын китереп эчтеләр. Мидхәт кайдан ничек юнәткәндер, табынга Казанда күптән күзгә-башка күренмәгән бик әйбәт шәраб та куйды. Бәллүр рюмкаларга бүлеп, Мәрзия белән Айсылуга тәкъдим итте, үзенә дә салды. Әнисенең дә, Хакимә апасының да лимонадтан кала бүтәнне эчмәгәннәрен белә иде. - Сабан туе хөрмәтенә, танышу шәрәфенә! -диде хуҗа. Колхозда сыер савучы булып эшләүче Айсылу, Мидхәт абыйсына рәхмәт әйтеп, рюмканы түнтәреп җибәрде. Өлкәннәр бер-берсенә карашып алдылар. Хакимәнең чыраеннан "Шулай, шулай, Тәгъзимә апа җаным, ферма кызлары хәзер "эһ" тә дими агын да күтәреп куялар. Нихәлләр генә итик соң, каланыкылардан өйрәндек бугай..." дигәнне аңлап була иде. Инде һәммәсе Мәрзиягә карадылар. Сынаулы гына түгел, җәзалы да иде ул карашлар. - Рәхмәт, мин эчмим, эчкәнем юк, - диде кыз һәм нәфис бармаклары белән рюмканы эчкәрәк этәрде. Мидхәт һичнинди мәкер-риясыз тост күтәрүнең гаебе юклыгын искәртәсе итте: - Тотып куйыйк, Мәрзия! Айсылуга иш булыйк! - Юк, рәхмәт, булдыра алмыйм. - Мәрзия, сүземнең соңгысын әйттем дигән кебек, баш чайкады. - Ярар, алайса, сеңелнең союзнигы мин булыйм. - Рәссам шәраб йотып куйды һәм рюмкаларны кабат мөлдерәмә итте. - Йә, барыннан авыз итегез... - Тәгъзимә кунакларны кыстый башлады. - Белеп татыгыз, Мәрзия кулыннан үткән ризыклар... Укытучы туташ кыенсынып китте, бу турыда авыл кунакларына әйтмәскә дә була иде бит инде югыйсә. Мактавы идеме Тәгъзимә апасының, Мәрзиянең булачак килен икәнен чамалап торган туганнары алдында горурлануы булдымы, әллә бәяләгез инде менә улым күңеленә нур салган кешенең осталыгын диюе идеме? Мәрзия анык кына аңлый алмады. Керфек кагышлары белән генә аңлашып, Мидхәт белән Айсылу шәрабны тагын эчтеләр. Авыл чибәре рюмкаларның өченчесеннән дә, дүртенчесеннән дә баш тартмады. Шәраб гайрәте каныннан башына күчкәч, Мәрзиягә дәгъва белдерүдән дә тайчанмады. - Ялесәнә инде, Мәрзия, елына бер килгән Сабан туе хакына бер йотым кызыл капмаска! Изгеләрдән булып утырмыйксана!.. - Эчкәнем юк, Айсылу, гафу итегез. Миңа игътибар бирмәгез, мин бик шәпләп чәйлим менә... "Эчкәнем юк" дип тәкрарларга мәҗбүр итә бит бу сылу. Теленнән шул сүз чыккан саен, Мәрзиянең бәгыренә кан сава. Эчкәне бар шул аның, бар. Исереп бәлагә тарыганы бар. Хәзер менә алдашу газабыннан каны агулана... Башына китеп алган Айсылуның җырлыйсы килә башлады. - Бер җырлап биримме үзегезгә? - дип сүз куертты ул. - Мин артист түгел, ну, бәйрәм чәендә бер җырлыйсым килә. - Бик хуп! - Моны Мидхәт әйтте. - Ярый, ярый, - диештеләр өлкәннәр. - Җырлагыз соң... - Мәрзия дә куәт өстәде. Айсылу чөеп мактарлык та, салып ташларлык та түгел тавышы белән җыр башлады: Сахраларда ялгыз йөргән чакта Яратам мин чәчәк исләрен. Бүләк итәм, бәгърем, Ал, тартынма, ал син Яшьлегемнең кайнар хисләрен... Мәгълүм җырның өч куплетын да җырлап чыкты ул, өстәл тирәсендәгеләр аны хупладылар. - Юк, баян уйнап торучы булмагач, не то... - Айсылу нигәдер аклану эзли иде. - Авылда булса, Ислам баянына кушылып, бүтәнчәрәк әйттереп була моны. - Аннары ул Мәрзиянең җырлавын сорый башлады. Үтенү генә түгел иде бу, бугазга басып даулау иде. Мәрзия Айсылудан котылу юлын чамалады һәм торып басты. - Җырлап карыйм соң, алай бик сорагач, - диде ул һәм "Рәйхан"ны сузып җибәрде. Укытучының җырлавын чын-чынлап яраттылар. - Һай, рәхмәт! - диде Хакимә. - Булдырдың, Мәрзия! Тавышыңа күз тимәсен, балакаем! - Монысын Тәгъзимә әйтте һәм шундук улына караш ташлады. Мидхәт ихластан рәхәтлек кичерә иде. Айсылу бер сүз дә эндәшмәде. Тәгъзимә күңелен исә шундук гаҗәп бер чуарлык басып алырга өлгерде. "Сандугач булып сайравы үзе бер хәзинә инде, әйтерең бармы?! - дип фикер йөртте ул. - Кеше хозурында нинди күркәмлек! Тик... тик мондый сандугачларга күз атучылары да табылып торучан бит аның. Менә шул ягы балам өчен бәлагә әйләнмәсме? Хатын-кызның һәр адымын, һәр шөгылен каравыллап бетерә аласыңмыни?! Баласын иренә тоттырып, концертларга юырта башласа ни диярсең?.. Тфү, тфү, әйттем исә кайттым, уйлап кына бактым. Шайтан вәсвәсәседер, Ходаем. Бер гөнаһсыз кыз бала хакында ниләр уйлап утырам, өстемә язык алам түгелме? Тәүбә, тәүбә..." Иртәгесен җөмһүрият башкаласы Сабан туена бер төркем булып чыктылар: Тәгъзимә, булачак кодагый Зөлхиҗә, Хакимә, Айсылу, Мәрзия белән Мидхәт. Күңелләре булып, арып-талып кайттылар. Кәефләре бәйрәмчә иде... * * * Июльнең береннән Мәрзия җәйге ялга чыкты. Укытучы халкы бу көннәрне сулышы белән тартып китерердәй булып көтә. Педагогларның бар сөенгәннәре дә шул: яллары озын. Быелгы ял Мәрзия Сәмәрханова өчен үзенә бертөрле. Куанычлы, мәшәкатьле дә, шомлы да. Алар, никахлашуга теркәүне сорап, бүген-иртәгә гариза бирәчәкләр. Мидхәт өзеп әйтте, сузмыйбыз, вакыт җитеп узган, диде. Менә шулай кырт кисәр сәгатьләр җитү Мәрзияне сискәндереп җибәрде. Айлар буе эчтән сызып йөрү яңа халәткә күчте. Йә нык шартлау булачак та, һәммәсе зир-зәбәр киләчәк, йә кыска, әмма матур дуслык парлы тормыш рәвешендә үзенең дәвамын табачак. Шуларның кайсы булырын ачыклар өчен, Мәрзиянең Мидхәт белән, күзгә-күз карашып, хәлиткеч бер сөйләшү кирәк. Укытучы туташ шул эшкә базмый йөрде. Аның эчке газапларын берәү дә белмәде, сизмәде. Ниһаять, ул барысын дәррәү аныклау юлына басты. Иртәгә гариза бирәсе дигән көнне Мидхәткә сүз кушты. - Тыңла әле мине дикъкать белән, - диде ул, моңа кадәр беркайчан да булмаганча җитди итеп. - Тыңла, төшен, хөкемеңне чыгар, карар кабул ит. Бөтенесе синең кулыңда... Мидхәт мондый җил исүен аңлап җиткермәде. Гадәттәгечә, Мәрзияне назлап юатырга кереште: - Нәрсә, кәефең юкмы? Бөтенесе дә икебезнең ихтыярыбызда, икебезнең дүрт кулында, аппагым! Әлеге сөйләшү Мәрзияләр йорты ишегалдындагы бакчада, төнге тынлыкта, Мидхәт укытучы туташны кинодан озатып кайткач булды. - Юк, бары тик синең кулда безнең киләчәк. - Мәрзиянең тавышы ярым пышылдаулы иде, шулай да аның нык ачыргаланып сөйләве аңлашылып торды. - Син хәзер шушы минутта мине бөтенләйгә ташлап китә аласың. Әйе, әйе. Мин бу хакта бүген әйтергә тиешмен, аннары соң булыр. Ташлап китүеңә ачулана да, рәнҗи дә алмам. Хакым юк. Тик, зинһар, дим, Мидхәт, сүзләремне акланырга теләп мескенләнә, ялварып җирдә ауный дип кабул итә күрмә. Түзәрмен, үзе егылган җыламас. - Мәрзия! Нишләвең бу? Әллә пәриләр алмаштырып куйдымы үзеңне? Мәрзия каршысында басып, иңнәренә кул очлары белән орынып торган егетне, сизелерсизелмәс кенә тартып, янәшәсенә утыртты һәм, аның колагына якын ук килеп, сүзен дәвам итте: - Мин - гыйффәт җуйган кыз, Мидхәт. Моны сер иткән булып синең язмышыңны ботарлыйсым килми... Егет шул мизгелдә дертләп китте һәм, үзенә хисап бирмәстән, Мәрзиядән читкәрәк шуышып утырды. Тик шундук күз ачып йомганчы якынлашты, шулай ук исәп-хисап биреп тормыйча, Мәрзияне кочаклап алды. Әйтерсең лә, мондый хәбәр әйткән өчен, кызларны назлап-кочып мактыйлар! Кочаклавы аңлап түгел иде. Ул, Мәрзиядән шул җөмләне ишеткәч, акылыннан ычкынган хәлдә калды. Билгеле инде, замана кызларының гыйффәтсезләре байтак икәнен ул белә иде, тик Мәрзиянең дә шул язмышка дучарлыгын уена да китерергә теләми, теләсә дә булдыра алмый иде. Һәм менә сиңа мә! Юкәдә икән чикләвек!.. Мидхәт телсез калды, өнсез утырды. Шул рәвешле күпме вакыт узгандыр, Мәрзиягә ул минутлар мәңгелеккә тиң тоелды. Егет мәхәббәт күбәләген кочагыннан җибәрде, күкрәк читлегенең эчкәресеннән алып тирән, бик тирән итеп сулады да сөйгәне көтмәгән сорауны бирде: - Бу хакта тагын кем белә? - Дөньяда ике генә кеше - мин дә ул. Хәзер менә син беләсең. Мидхәт тавышында ярсыну чагылып ките: - Аның кемлеген сорар дип уйлыйсыңмы? - Сорамасаң да сөйлим. Эчемдә гомерлек яра, ачуташ булып калмасын. - Көчләмәгәндер ич? - Сорау үтергеч иде. Мәрзия мондый мыскылга чыдарга тиешлеген аңлап сөйләде: - Ничек аңлатсам, иң хагын төшендерермен икән? Юк, көчләмәде. Алдашасым да, аны гына гаепле итәсем дә килми. Ул - мин хәзер укыта торган мәктәбебездә укыган егет. Хәрби училище тәмамлап, лейтенант булып ялга кайтты. Мәктәптә үзешчән сәнгатьтә бергә кайнаша идек. Шуннан яхшы таныш. Мине үзләренең Васильеводан ерак түгел генә бакчаларына алып китте. Кунак итте, сыйландык. Гомеремдә беренче һәм соңгы тапкыр исерүем шунда булды. Нәтиҗәсе... мәңгелек үкенеч, кабергәчә җәза, ирең була калса да, гомерлек кимсенү тоеп көн итү... - Хәзер дә элемтәгез бармы? - Бернинди бәйләнешем дә юк. Шул көннән соң минем аны күргәнем дә булмады. Ул минем белән булган хәлен әллә бик гадәти санады, әллә акылына килеп, бик каты куркып калды, ләм-мим эндәшкәне булмады. Җиде еллап гомер үткән бит инде... Мин үз эчемә бикләндем. Якты дөньяның нуры калмады минем өчен. Яшәргә хокукымны югалткан бәндәгә чутлап йөрдем үземне. Мәхәббәтсез шундый гамәл кылганыма үз-үземнән җирәндем. Ир-атлардан уттан качкандай читләшүчән булып калдым. Һични белмәгән хатын-кыз танышларым: "Син нигә бу тикле йомык? Бик астыртын, мәкерле җанмы соң әллә син?" - диләр иде. Дөньяга шәрран ярыр, сөрән салыр хәлмени? Тешемне кысып, иренемне чәйнәп түздем, җан асрадым. Кияүгә чыгуны уема да китермәдем. Быел менә, сине очраткач, җаным язгы ташудай актарылды-айкалды. Азагы имин очланыр дип ышанмасам да, сиңа гашыйк булдым. Синең белән якын дуслыкта үткән санаулы көннәр - минем йолдызлы көннәрем. Алар өчен сиңа рәхмәтлемен... Инде барысын да үзең хәл ит. Әле соң түгел, загска гариза илтмәгән... Мидхәт тып-тын торды. Мәрзия тып-тын көтте. Ул шундый халәт кичерә иде: суга салсалар да, утка ташласалар да барыбер. Тиешле җәзасын алучы булачак. Рәнҗер хакы юк. Җәза бер килми калмый ул... - Мин пионервожатый түгел, син пионерга керүче сабый түгел, - дип телгә килде тораторып Мидхәт. Ул эскәмиядән күтәрелде һәм Мәрзиянең каршына басты: - Тантаналы вәгъдә итүеңне көтмим... Шулай да бер сорау: киләчәгеңдә иреңә намуслы булып яшәреңә какшамас ышанычың бармы? Шундый ант бирә аласыңмы? - Карганыйммы? - Мәрзия тавышына калтырау керде. Елап җибәрәсе шиксез иде. - Ни дип карганыйм? Ике күзем дипме, алдагы гомерем дипме? Газиз анам белән ант итимме, олы икмәк хакы беләнме? - Түземе төкәнде, ихтыярсыздан күз яшьләре акты. Мәрзия кызганыч булып китте егеткә. Ул аны иңнәреннән алды. Ә тавышындагы кырыслык бөртек тә кимемәгән иде. - Син карганма да, аппагым, җылама да. Каргануны мин кабул итә алмыйм. Соңгы чиктә әйтә торган сүзләр тезмәсе дип беләм. Күз яшьләре бернигә дә дәлил була алмый, дип уйлыйм. - Көчләп тагылмыйм, тагыла алмыйм. Арада тырнак очы кадәр дә сер булмасын дип, языгымны сөйләдем, Мидхәт. Әгәр йөрәгеңне - нәфрәт, күңелеңне болгану басып китмәгән булса, ышанып кара, бир миңа тугрылыгымны расларга мөмкинлек... Үземне бәхетле итү аша синең дә тормышыңны бизәрлек көч табармын дип ышанасы килә... Тагын шомлы тынлык. Тагын билгесезлек, бушлык. Мидхәт тагын уйда. Ниләр уйлыйдыр ул, нинди хатирәләр яңартадыр, нәрсәләрне үлчәп, чагыштырып, төбенә тоз коеп карыйдыр - бер үзе генә белә. Үсмер чагыннан алып бүгенгесенә тикле сәяхәт кылып чыктымы, әллә моңарчы гомер юлында торган берәр вакыйгага тукталып уйландымы, үз язмышын Мәрзия язмышына тәңгәл куеп карадымы, фәлсәфәгә бирелеп, күрәзәлек кылып бактымы - болар укытучы туташ өчен караңгы иде. Егет ахырдан үзе генә сөйләмәсә, аның төн чыбылдыгы астында кичергәннәре-уйлаганнары Мәрзия өчен гомергә сертабышмак булып каласы... Икесе дә тораташтай катып калганнар иде. Берсе - аягүрә, икенчесе - утырган килеш. Кымшанмадылар да. Төн суыгы үтә башлады тәннәренә. Аны да искәрмәгәндәй тордылар. Аннары... аннары гына Мидхәт: - Иртәгә унда. Син өстеңә беркөн теге егет белән остаханәгә килгәндәгечә аклыдан киен, яме?! - диде. Мәрзия өчен төн уртасы якынлашканда, кояш чыкты. Соң чиккә җитеп киерелгән җәядән ычкынган ук сыман иде ул. Сикереп торды, үрелеп, Мидхәтнең муеныннан кочаклады, тәүге тапкыр үзе башлап үбеп алды, аннары егетнең кочагына эләкте... ...Мидхәт нишләгәндер, Мәрзия таңны йокысыз аттырды. Утны бер кабызды, бер сүндерде. Балконга чыгып басып торды. Шәһәр чагыштырмача тыныч иде. Хәрәкәт монда, гомумән, сүнеп-тынып тора алмый. Әнә икмәк заводыннан "Икмәк" дип язылган автофургон чыга. Ул да түгел, түбәсендәге утларын балкытып, "ашыгыч ярдәм" машинасы бире якка үтте. Аннары озак та тормады, полиция патруль машинасы выжлап узып китте. Әнисе изрәп йоклый иде. Мәрзия, әнисен борчымаска дип, аяк очларына гына басып, бүлмәсенә узды, язу өстәленә терсәкләрен кадап, ике учы белән башын тотты. Бер минутта аның шатланасы, җырлыйсы, хәтта биеп китәсе килә, ләкин ул да булмый, бик ямансу булып кала һәм күзләрен яшь пәрдәсе каплый, тамагына кайнар төер утыра иде. Тормыш юлындагы борылышлар шунсыз гына үтмидер дә шул инде. Ул әнисенә Мидхәтнең язылышу хакындагы тәкъдимен ирештергән иде. Шуны көткән, шуның чынга ашасына шикләнмәгән ана бу хәбәрне табигый кабул итте һәм үзенең риза-бәхиллеген, хәер-фатихасын бирде. Загска китәр алдыннан үз әнисеннән хәер-дога алган Мидхәт Зөлхиҗә апасының да ризалыгын алып чыгачак. Тәгъзимә улын гына хәерле сәгатьтә дип озатып калса, Зөлхиҗә ханым кызын да, тиз көндә кияве булачак егетне дә озатып җибәрергә тиеш. Бу чамадагысы - мәсьәләнең йола ягы. Шунсыз ярамый, шартын китерергә кирәк. Асылда, хәлләрнең үрелешен бик сизгер күзәтеп торган аналар - булачак кодагыйлар - туй хәстәрен күрә башлаганнар иде инде. Аларның берсе дә сынатырга теләми иде. Икесе дә төпчек балаларын башлы-күзле итәләр бит. Саранланып торыр хәл юк, туй чыгымнарын күздә тотып, Тәгъзимә дә, Зөлхиҗә дә көтелмәгән хәлләргә мая булып торсын әле дигән суммаларын кузгатасы иттеләр. Тегесен карыйсы бар, бусын җитеш итәсе. Туй аркасында тун тегелә, дип әйткәннәр борынгылар. Мәрзия дә әнисенең акрын-тыныч кына хәстәрен күреп йөргәнен сизә һәм шик-шөбһә, икеләнү аралаш шуңа нык бәргәләнә дә иде. Ник дигәндә, Мидхәт белән әле үтеп кенә бара торган төнге сөйләшүгә тикле ул газиз кешесенә өзеп кенә берни дә әйтә алмый иде ич. Әнисе, йокысыннан торып, иртәнге чәйне көйләп йөргәндә, Мәрзия тагын бер үтенечен җиткерде: - Әни, без бүген загска никахлашу турында гариза илтергә булдык, тиздән безгә Мидхәт килер, тагын бер кат риза-бәхиллегеңне әйтерсең инде. Билгеле нәрсә: бик матур итеп дуслашып йөрүләре күз алдында булды. Әллә ни гомер үтмәсә дә, Мидхәткә дә тиз ияләштеләр. Өйләнешерләрме дигән сагаю юк иде. Һәр икесенең дә тормыш корып җибәрер чаклары бик җиткән. Мидхәтнең дә ни малай, ни егет чагы түгел, укыйсын укыган, җир җимертеп эшләп тора. Мәрзия дә, шөкер, һөнәре бар, гаилә кешесе булырга бик тә вакыт. Тагын да соңарсаң, яме дә, тәме дә китәсе дигәндәй. Шулар барчасы мәгълүм була торып та, кызының өеннән китәр көннәрен күз алдына китерү Зөлхиҗәнең күңелен нечкәртә иде бугай шул. Ул җанында әллә нинди тулышу тойды. Җәйге кояшлы яңгырга охшап, аның елмаюлы йөзе буйлап яшь тамчылары гөрләде, иреннәре мимылдашты. - Хәерле сәгатьтә булсын, балам! Әүвәле-азагы хәерлегә ашсын, кызым. Ходай тарафыннан сәгате сугылгач, кош та баласын очыра. Синнән генә калган эш түгел. Атабыз Адәм белән анабыз Хавадан килгән эш... Пар күгәрченнәрдәй яшәрсез, Алла кушса, Мидхәт тә төпле күренә. Акылы-фигыле сөбханалла, килер гомерегездә дә шундый илтифатлы да, кайгыртучан да була күрсен, берүк... Тәртипле-низамлы гаиләдә үскән, алма агачыннан ерак төшмәс, иншалла! Сиңа ни диим, балам? Иләс-миләс яшьтә түгелсең, күреп-аңлап торасың, иңнәреңә ир хатыны дигән зур йөк кабул итәсең. Шуны акылыңа киртләп куй, иргә игелекле булсаң, гомерең буе рәхәт күрерсең. Башта иреңне кайгырта торган бул, ул сине үзеннән артык кайгыртыр. Кыек басудан бер Ходай үзе сакласын! Күңел эчкәремнән иң соңгысын әйтим: кияү йорты бусагасын атлап кергәннән алып ләхетеңә кадәр иреңә тугры бул, намусыңны сакла. Әнкәй мәрхүмә әйтә торган иде, хатыннар - кәрәчингә манган мамык, чит-ят ирләр - ут, дип. Моны бел генә түгел, шуны һәр көн иманың итеп яңарт. Әнисенең шул сүзләре Мәрзияне рухи яктан суйды. Хак әйтә, өзгәләнеп сөйли. Баласын бары тик яхшылык кына теләп үгетли. Тик ул вәгазь барыбер кызының йөрәгенә хәнҗәрдәй кадала. Ана белми бит, белмичә җәзалый... * * * Туй матур үтте. Татарда гадәткә кергәнчә, иртәгесен кодагыйлар: "Алланың биргәненә мең шөкер, өстәлдән ялгышып сыңар бал калагы да төшмәде. Яшь кияү белән яшь киленгә тыныч-имин гомер кичерергә булыр!" - диделәр. Туй мәҗлесенә кияү ягыннан апалары-җизниләре һәм, авылдагы туган-тумачалардан тыш, хезмәттәшләре дә килгән иде. Мәрзия дә мәктәп коллективыннан берничә кешене һәм үзенең дус кызларын чакырды. Өстәлләр ике бүлмәне бер итеп тоташтырган булуга карамастан, кысынрак булса да, туйдагылар күңелләрен бик иркен тоттылар. Кырыктан артык кеше кинәнеп бәйрәм итте. Җыр, бию, музыка өзелеп тормады, мәзәк сүзнең чуты юк иде. Котлау сүзләрен берсеннән-берсе уздырып, тәэсирлерәк, җоррак сөйләргә тырыштылар. Соңгы ярты гасырда татарның туй тантанасына ишек җимереп кергән бер гадәткә генә урын булмады: яшьләрне бөтен халык алдында үбешергә көчләп, "Әче! Әче!" дип каравыл салмадылар. Чакырулы кунаклар дустанә генә итеп алдан кисәтелгән иде. Моны Тәгъзимә ханым теләге дип аңларга кирәк. Бүләкләр дә мул булды. Мидхәтнең түбәсен күккә тидергән бүләкне Мәрзиянең танышы, медицина институтының соңгы курсында укый башлаган студентка Миләүшә Фәхриева китергән иде. Ул килешен китереп бар мәҗлескә бүләкне күрсәткәннән соң, Мидхәткә унтугызынчы гасыр азагы - егерменче гасырның беренче чирегендә иҗат ителгән һәм күчмә күргәзмәчеләр дип йөртелгән атаклы рәссамнарның иҗат үрнәкләреннән торган калын альбом бүләк итте. Күп еллар буена рухландыручылары һәм җитәкчеләре Иван Крамской булган ширкәткә кергән Репин, Суриков, Васнецов, Перов, Шишкин, Савицкий, Маковский, Левитан, Серов һәм башкаларның иҗат энҗеләреннән төзелгән бу альбом чит илдә басылган икән. Кәгазе дисеңме, буявы дисеңме - күз нурыңны ала торган! Бу бүләккә - Мидхәт аның кыйммәтенә тиң юк дип исәпли! - кияү егетенең шатлану чамасын тасвирлавы кыен. Рәссам Миләүшәне үзенә тартып, суырып үпкәнен дә тоймый калды бугай. Барысы бергә шатланыштылар, кул чаптылар, хуплау сүзләре яңгырады. Миләүшә кияүнең кочагына сыенырга әзер иде диярсең. Мидхәтнең кулын кысканда, күзләренә шундый томырылып бакты, ул караш автоген утына тиң иде. Чаткы төшеп ява башлавыннан курыккандай, яшь кияү күзләрен читкә алды. Кулында әйтеп бетерә алмаслык җылылык калды. Сихерле, тылсымлы җылылык!.. Тын алырга, һава суларга дип, өстәлләр артыннан торгач, Мидхәт Миләүшәнең бу затлы бүләкне каян кулга төшерүен сорашты. - Әтием чит илдән алып кайтты. Ул аграрниклар делегациясе белән чит дәүләтләрдә булгалый, - дип җавап бирде кыз. - Күргәзмәдәге картиналарыгыз белән танышкач, туегызда шуны бүләк итим әле дигән уйга килдем. Мәрзия алып барган иде. - Рәхмәт! Бик зур рәхмәт, Миләүшә! Гафу итегез, әтиегез кайда, кем булып эшли? - Колхоз рәисе ул. Аны республикада беләләр, - дип дәвам итте студент кыз. Туй мәҗлесе шау-гөр килеп дәвам итте. Көзге таң атарга җыенганда гына таралыштылар. Мәрзия белән Мидхәт Фәезхановларга аксөякләрчә итеп ширбәтле ай сәяхәте кылырга туры килмәде. Туй үткәннең икенче атнасында ук Тау ягындагы бик мәгълүм "Ватан" колхозы рәисе Бәхтияр Фәхриев рәссам Мидхәт Фәезхановны үзе эзләп килде. Күрешеп таныштылар. - Сезнең хакта, энем, ишетә торабыз, - диде. - Соңгы араларда газеталардан да хәтсез укыштыргаладым. Беркөнне телевизордан мактыйлар иде. Шуларның барысы өстәвенә кызым кайтып мактап китте. Аны беләсез, туегызда булган. Шуннан бер уй килде башка. Безгә бит, мәйтәм, өлгереп килә торган Мәдәният-спорт сараен заманча бизи торган художник кирәк. Бу егетне карап кайтсак, дим. Үзең генә алынасыңмы, команда туплыйсыңмы? Әлеге тәкъдим Мидхәтнең күктән көткәненең җирдән калкып чыгуы иде. Ул моңа куануын яшерергә тырышса да булдыра алмады, сөенеч хисе йөзендә чагылды. - Кайчан башларга дисез? Күмәк хуҗалык җитәкчесе шундук төшенде: егет риза, бик теләп эшләячәк, хакы дип тә артыгын әрсезләнмәстер. - Төзелештә эчке эшләр калып килә инде. Җылылык үткәрәләр. Спорт залын да көйләп җиткерәселәре бар. Ә син, озын-озакка сузмыйча, безгә килерсең, энем. Комплексны җентекләп карарсың, кайда нәрсә кирәген ачыкларсың. Эскизларын ясап, безнең колхоз активына күрсәтерсең, фикер алышырбыз, аннары килешү төзербез. Син - үз бәяңне, без - үзебезнекен. - Бәхтияр абзасы хәйләкәр елмаеп куйды һәм ым кагып кына чәркәләргә кагылыйк дигәнне аңлатты. - Зур эш, җаваплы эш, ерып чыгарсың бит? - Чыгармын дип уйлыйм. Андый масштабта, андый характерда беренче эшем булачак, шулай да башкарып чыгарыма иманым камил. - Мидхәтнең бу атаклы агай алдында малайсынып каласы килми иде. Өздереп сөйләшәсе итте. - Ярдәмгә берәр иптәшне алырга туры килер. Батырып эшли торган егетләр бар безнең. - Сөйләштек, алайса. Сине кайчан көтик? Мин иртәгә монда булам әле. Берсекөнгә рәхим ит, ә? Корылы йөрү булмасын, буш, дим, кирәге чыгасы әйберләреңне дә ала кил. - Килештек, Бәхтияр абый. Шундый эшне, ышанып, миңа тапшырырга җыенуыгыз өчен рәхмәт! - Без дә рәхмәт әйтерлек булсын иде дим инде мин. Алда безнең тагын планнар бар әле. Ул тиклесе аннары. Әйтик, почётлы колхозчыларның, атказанган игенчеләрнең, терлекчеләрнең портретларын ясап, бөтен бер галерея оештыру... Иртәгә күргәзмә залыгызга кереп чыгарга да вакыт урлыйсы иде. Синең "Авыл иртәсе" дигән картинаңны телдән төшермиләр. Бик ошатсак, мәйтәм, яңа дворецка сатып алып куярбыз, бәясеннән тормабыз... Бәхтияр Фәхриев киткәч, гаиләдә сөенеч уртаклашып алдылар. "Ватан" колхозында эш кимендә ике-өч айга сузылачак. Эскизларны гына эшләү дә байтак вакытны алыр. Аларны Мидхәт ялгызы башкарырга тиеш. Аның каравы тияре әйтүле булачак. Яңа гына гаилә корып җибәргән кешеләргә шунысы үтә тансык, шунысы терәк булачак. Әгәр инде "Авыл иртәсе"н дә ала калсалар, эшләр бер җайга төшәр иде. Юкса татар рәссамы, татар композиторы, язучысы үз әсәрләреннән килгән акчага гына карап торса, кайчан бөтәя ала?.. Мәрзия шатлык аралаш пошынып куйды: - Ике-өч ай!.. Мидхәт аның ни әйтергә җыенуын аңлап алды да хатынын: - Ял көннәрендә килгәләп йөрерсең, - дип юатасы булды. - Аларның кунакханәләре шәп, диләр. Аерым бүлмә алырмын. Бер якшәмбедә син килерсең, икенче атнада мин кайтырмын. Ул якка тәүлегенә дүрт-биш поезд йөри. Дүрт сәгатьлек юл. Яшьләрнең сүзенә колак салып торган Тәгъзимә катнашмый чыдый алмады. - Көн элгәре ямансулап торма, килен. - Каенана шундый чеметтерүле сүз кыстырды. - Кемдер әйткән бит, әле ярый аерылу бар, ул булмаса, сагынышып күрешүләр дә булмас иде, дигән. Кул сузымы җиргә эшкә китү - бәйрәм генә ул. Мәрзия каенанасына ләм-мим каршы әйтмәде, аның алдында саксыз сүз ычкындырганы өчен, үзен тиргәде, тик күңелдәгесен телдән төшереп өлгергән иде шул инде. Иртәгесен мәктәптән кайткач, Мәрзия ирен юлга хәстәрләде. Киеп китәчәк киемнәрен барлады, алмашка дигәннәрен, сабын-сөлгесен, теш пастасын куйды. Кырыну кирәкяракларын, ислемаен оныттырмаска тырышты. Кәгазь-карандашларын иренең исенә төшерде һәм: - Ашарыңа ниләр аласың? - дип сорады. - Берни дә алып мәшәкатьләнмим, Мәрзия. Өйләдә анда булам ич инде. Бәхтияр агай колхозында ач тотмаслар дип ышанам. - Запаслы ат армас, ди торган иде безнең әткәй. Юлда ук карының ачуы бар. Тәгъзимә белеп-аңлап тора: бик дөрес борчыла килене. Шулай да каенана күңелен тырнап-тырнап ала Мәрзиянең кайгыртучанлыгы. Әллә ниткән көнләшү галәмәте борынларга азаплана. Әле кайчан гына каникуллардан укырга киткәндә, эшли башлагач, командировкаларга барганда, Мидхәтен ул үзе әзерләп-җыештырып озата иде. Инде менә бу вазифаларны бүтән кеше башкара. Көннәр үтә торыр, аның газиз улына акрын-акрын гына хатын йогынтысы иңәр. Алла мәрхәмәтеннән ташламасын, балаңның үзеңнән бизүе дә мөмкин. Берүк, шул көннәргә калдыра күрмә, Ходам!.. Тәгъзимә, шомга батарлык һични югын белсә дә, кара уйга төшүен шул минутта ук гаепләп ташлый, тик барыбер хәерсез шөбһә корты астыртын гына кимерә, каһәрең!.. "Ватан" колхозында Мидхәтне, чыннан да, аш-су белән каршыладылар. Колхоз рәисе үзе чакырып китергән кеше булгач, рәис - монда берәү дә каршы төшмәс абруйлы зат! Тау ягының кыр ягы булып киткән төбәгенә урнашкан Җидегән авылы. Зур авыл, колхозның төп утары. Монда авыл Советы, сельпо, участок хастаханәсе, урта мәктәп. Авыл төз, чиста, яшел дә. Җидегәннең тырыш кешеләре шулай яшелләндергән. Югыйсә монда табигатьнең мәрхәмәте белән үскән урманнарның эзе дә юк. Якын дигән урман кырык-илле чакрымда, Чувашстан җирендә. Дөрес, басу саклагыч полосалар инде бик шәп үсеп киткәннәр, барып сыенырлыклар. Мәдәният-спорт сарае авылның күрке булып калкып чыккан, ерактан ямь биреп тора. Ул ак кирпечтән салынган. Аның директоры белән бергәләп бу бинаның һәр почмагын карап йөри торгач, кичне җиткерделәр. Кичен кунакханәгә Бәхтияр агай Фәхриев үзе килде. Кичке аш янында бик озаклап, җентекләп, һәммә шартын китереп әңгәмә кордылар. Ниләр майтарырга кирәклеген бәйнә-бәйнә, кайта-кайта сөйләштеләр. Эш күп буласы икәне ачык иде. Мидхәт иртәгә комплексны үзе генә янә бер тапкыр карап чыгасын, эскиз-кәгазьләргә тиешле масштабларда күчерәсе итеп үлчәүләр аласын әйтте. Сәхнә бизәүнең үзе бер сәнгать булуын яхшылап аңлатты. Кашагасындагы өндәү-тәбрик сүзләреннән алып даими артбизәк булып торасы полотнога, ян-яктагы порталларга кадәр фикер дә, зәвык та кирәген төшендерде. Эшнең бөтен колачын күзаллаганда, бер мәлгә үзе дә имәнү хисе кичерде. Әмма мәлҗерәп калырга, сер сынатырга ярамый иде. Кул пары итеп худфондтан мондый эшләрдә каешланып өлгергән бер агайны чакырырга карар итте. Фойеда үлчәүләр алганда, залга керү ишекләре өстендәге мәйданга ясалачак картина берьюлы ике вариантта күз алдына килде: авыл Сабан туе күренеше исә үзәк утарның - Җидегән авылының панорамасы. Кайсын сайлауны колхоз җитәкчеләре ихтыярына куясы иде, әлбәттә. Гомумән, һәр бизәк аларның фикере аша сөзелеп чыгарга тиеш. Тәкъдим итү - Мидхәттән, кабул итү - хуҗалардан. Ян-як диварлар да фантазияне уйнатырга, хыял канатларын җәяргә җай бирә. Авыл китапханәсе дә шушы бинада. Аны бизәү өстәмә уйлану сораячак. Ул, Мәдәният сараеннан - фойесы, тамаша залы, сәхнә арты бүлмәләреннән - һәм спорт залыннан аермалы буларак, үзенчәлекле бизәү таләп итәчәк... Иңнәренә тау кадәр йөк төяп, Мидхәт өч көннән Казанга кайтты. Җидегәндә башкарып чыгарга тиешле эшләр байтак гомерен суырасына ышанган иде инде ул. Шулай булгач, "Атылган мәхәббәт"не тәмамлау чигенеп торачак. Ни кылырың бар?! Башыңнан чумып төп иҗатың белән генә шөгыльләнер идең дә соң, ата-бабаңнар миллионер булып мирас калдырмаганнар бит!.. Безнең зыялылар тормышында кырыктартмачылар котылгысыз күренештер инде ул... Үзең теләп төрле жанрда иҗат итү - бер нәрсә, михнәт бабай камчысына күндәмлек күрсәтергә мәҗбүр булуың - бүтән әттәхият. Шунысы реаль: хезмәттәш табарга да - эшкә! Сәнгать мәктәбендә - дүрт ел, училищеда - биш, институтта алты ел белем алуыңның әҗерен читтә-чатта эшләштергәләп тә чыгарырга туры килә шул!.. Уйлана торгач, Мидхәт үзенә кул пары итеп торгынлык чоры дигән авыр елларда Татарстанның күп районнарында мәдәният сарайларын бизәүдә катнашкан өлкән рәссам Колбарины чакырып багарга булды. Шул ният белән кайткан көннең икенче яртысында худфондка китте. Колбари анда булып чыкты. - Әле дә ницек куригын тота алдың Колбари әбзәңнең? - диде ул, һәрвакыттагыча шат, күңелле күрешеп. - Мин икенце ай пенсиядә. Миңа ни-нәстә йомышың төште? Пенсионер димәссең, берәү дә алтмышны бирми әле аңа. Таза, нык бәдәнле, аякларын асфальтта эз калдырам дигәндәй баса. Иң әйбәте - гомере буена оптимист. Андый кеше белән гәпләшүе рәхәт. Мидхәт аңа хәлне сөйләп аңлатты. - Булды! Пионер кебек хәзер! Сәмән ягы берсәк булыр дисең. Үзем ацка тәгәрәмәм, совет пенсиясенә дә ян асрап була, кажется. Ну бит минем әле күке балалары бар... Мидхәт белә: күке балалары дип, Колбари абыйсы икенче хатынның кызларын әйтә. Яратып сөйләве шулайрак килеп чыга аның. - Выт пенсиягә генә карап төртенмәскә бер выход табып килгәнсең. Барам, брат, шөгыльгә ябышабыз. - Рәхмәт, Колбари абый, сүзне кире какмадың. Атна-ун көннән юлга чыгарбыз, - диде Мидхәт. - Әзерләнеп өлгерерсеңдер бит? - Һи-и, раз-два, замат хәстәрен күрәбез аның!.. - И оптимист та соң үзең, Колбари абзый! Рәхәт синең белән, билләһи! Мидхәт өйгә юлым уңды дип кайтты. Эскизларны ерып чыккач, Колбари белән парлашып, Җидегәнгә юл тоттылар. * * * Яңа өйләнешкән кешеләрнең бер-берсен күреп туймаулары һич гаҗәп түгел. Алар, магнитланган кебек, берсе икенчесенә тартылып яшиләр. Андый чакта аерым көн итүнең атналары түгел, сәгатьләре дә бик озак тоела, гүя вакыт туктап кала да терәлеп тора. Тормыш дигәнеңнең көндәлек мәшәкатьләре дә аяу-мәрхәмәт белми. Алар, берсе өстенә икенчесе өелеп, чабудан тарта, аякны тышаулый, кулга богау салгандай итә. Үтәми генә котылыр хәл юк, һәммәсе дә казна эше йә гаилә зарурияте белән ычкынмаслык бәйләнгән була. Кыскасы, фани дөнья бимазалары сагыну, зарыгу, күрешергә тилмерү дигән төшенчәләрне санга сугарга ашыгып тормый. Мәрзия дә, күпме җилкенмәсен-талпынмасын, ял көннәрендә өйдән арынып чыгып, Җидегән авылына бара алмады. Ноябрьнең Халыкара бердәмлек көне бәйрәменә көзге каникул көннәрендә Мидхәтнең кайтуын көтеп сабыр итәргә мәҗбүр булды. Ире дә, өч-дүрт көн саен хәбәрләшеп торганда, ноябрьнең дүртләреннән калмый кайтырын хәбәр итә иде. Тик ул дүрте көнне дә, бишендә дә кайта алмады, алтысында Казанда булам, ашыгыч эш белән тоткарландым, дигән хәбәре дә килде. Бәйрәмгә җәмәгать биналарын бизәүне үтенгәч, рәссамнар җитәкче гозерен кире кага алмады. Бу тиклесе хак. Шулай да бишенче ноябрь көнне тоткарлануга төп сәбәп ул түгел иде. Бише Бәхтиярнең төпчеге - Миләүшәнең туган көне булып чыкты. Дүрт малайдан соң бер кыз икән ул Миләүшә. Шуңадырмы аны бик тансык итеп кадерләргә күнеккәннәр. Дүртендә үк туган авылына кайтып җиткән студентка Мидхәтнең дә, Колбари абыйсының да үз бәйрәме мәҗлесендә катнашуларын бик үтенде. Бик! Әлеге тәкъдимне кире кагу мөмкин түгел иде. Тантанадан баш тарту туташны рәнҗетү генә булып калмаячак, Бәхтияр Фәхриевне дә санга сукмау төсле килеп чыгачак. Мидхәт тә, Колбари да Миләүшәнең бәйрәменә киләселәрен белдерделәр һәм, чакыруыңа рәхмәт, диделәр. Мидхәт уйный-көлә генә бүләк дигән нәрсәне дә искә төшерде: - Барабыз! Монысы - бертавыштан кабул ителгән карар. Язылмаган канун буенча, мондый мәҗлескә юбилярның кәефенә ятардай сувенир-мазар да алып килү гадәте бар бит әле. Әйтегезче, Миләүшә, без Җидегән авылы шартларында сезгә нәрсә алып килә алабыз? Монысы - яхшы таныш кешедән киңәш сорау... Миләүшә, мондый сүзнең чыгуына гаҗәпләнгәндәй, шомырт кара күзләрен зур ачып карап торды, аннары, берни дә алып килмисез дигәнне төшендереп, баш чайкады һәм: - Сез - үзегез бүләк, - дип кырт кисте. Аның гаҗәпләнгән булып торуы да, баш чайкавы да шултикле килешле иде, хәтта әйткән сүзләре дә, үз-үзен үтә нәзакәтле тотышы белән чагыштырганда, алай ук тәэсирле ишетелмәде. - Шылай да... шылай да әтеп карагыз әле, сеңлем, без нәстә эшли алабыз? - Сүзгә Колбари да кушылды. - Мин сезне бүләк өметләнеп чакыраммыни? - Миләүшә үпкәли язды, озын кара керфекләрен еш-еш сирпеп, юка нәфис иреннәрен бөрештереп куйды. - Туган көнемдә өй түребездә сәнгать әһелләре булуын телим мин! - Без дә, буш кул белән барып, йола каршында бурычлы калырга теләмибез. - Мидхәт сүзне янә куертты. - Алайса, шул... - Миләүшә энҗе тешләрен ялтыратып елмайды. - Мидхәт абый, хәтерегезгә салып куегыз, минем портретымны ясарсыз. Гомерлек бүләк шул булыр. Колбари зур учларын шапылдатып куйды: - Выт мынысы ярый! Шәп әйттегез, сеңлем, шәп! Йә, брат, синең сүзең ницек булыр? Мондый чакта, каршыңда җир фәрештәсе басып торган минутта, ирмен дигән ир-егет сер бирерме дә югалып калырмы?! - Килештек! Вәгъдә! - дип кисеп салды Мидхәт. Вәгъдә алырын алдан ук өметләнмәгән Миләүшә кинәт балкып китте, дулкынлануы йөзенә бәреп чыкты. Туң җанлы бәндәләрне дә аңына китерерлек итеп елмайды да: - Сез шаһит булыгыз, Колбари абый, Мидхәт абый рәссам вәгъдәсе бирде! - дип, бу хактагы сүзгә нокта куймакчы булды. - Шаһит, шаһит! - Колбари тагын учларын шапылдатып куйды. - Алай гына да түгел, портретның рамын үзем ясап бирәм. Анысы минем кулдан килә, наят итәрмен... - Менә рәхмәт икегезгә дә! - Миләүшә ай-кояштай балкый иде. - Инде тагын бер үтенеч: бу карарыгызны дуслар җыелгач, аларга да ирештерерсез, яме? - Була! - Мөмкин! - диештеләр ирләр. Мәҗлес Фәхриевләрчә колач, Фәхриевләрчә муллык һәм заманча зәвык белән узды. Кич җиде тулганда башланып киткән тантана көзге таңгача диярлек бик күңелле, бик әдәпле дәвам итте. Миләүшәнең өч абыйсы кайткан иде. Икесе район үзәгендә икәннәр: берсе - район авыл хуҗалыгы идарәсендә агроном, икенчесе - районның хирургы. Өченче ир туганы Казаннан кайтып төште. Анысы - авыл хуҗалыгы институты аспиранты. Дүртенче абыйсы кайта алмаган, котлау телеграммасы сугу белән чикләнгән. Ул абыйсы хәрби кеше, инде майор дәрәҗәсенә ирешкән иптәш икән. - Минем егетләр барысы да авыл халкына хезмәт итә дияргә була, - дип сөйләде кичә Бәхтияр хуҗа. - Агрономы да, хирургы да. Аспиранты фән аша авыл хуҗалыгына булышачак. Ә майор ил сагында. Алар да бик кирәк. Хәзер армиягә бераз өстәнрәк карарга ниятләүчеләр бар, ялгышалар алар! Миләүшәбез шәһәрдә калыр, ахры... Башкалабызга баргач, кунакханәләрдә урын эзләп интегүләрне бетерергә кирәк. - Бәхтияр, мәгълүм ләбаса, юри генә мескенләнгән булып алды, атаклы колхоз башлыгының, депутат җитәкченең кунакханәдә урын көтеп тилмергәнен берәү дә күз алдына китерә алмый иде. Кунакханә түрләре каршында бүрек салу - гади түр ияләренең өлешенә тигән көмеш инде ул. - Бераз алдан әйтү булса да, бүген мондагы дусларга хәбәр салып кую да артык түгелдер. Яңа елда Миләүшәнең яңа фатирына өй туена рәхим итегез. Персонально өндәү булачак, билгеле... - Монысы инде йорт башының беркадәр киберләнеп куюы иде шикелле. Тик ул дөресен әйтте. Казанда, икенче Горкида, Миләүшәгә дигән фатир өлгереп килә иде. - Ә бүгенгә, мөхтәрәм мәҗлестәшләрем, бердәнбер кызыма иминлек, киләчәгендә дә бәхет теләп, шушы путалы чәркәләрне күтәрикче! - Бәхтияр уйнап торган күзләрен өстәл тирәли кунакларга төбәде. - Ягез, аш булсын!.. Путалы чәркәләр кат-кат күтәрелде. Тәбрик соңы булып та, тәбриксез генә дә. Кунакларда җырлау теләге артты, бию дәрте уянды. Телеп йоткандай утырганнар да җорланып китте. Тарсыну-тартыну әллә кая җуелды. Һәммәсе дә җанга якын, сөйкемлегә әйләнде. Бәйрәм рухы аларны бер даирәгә бериш итеп берләштергән иде. Колбариның нижгарларча җырлавын барысы да бик яраттылар. Аш төрләндергән сыман булды. Рәссам агай: Җидегән йолдызның ла, ай, куригы Таң ягына таба алянган; Синең серцай минем серцай Бичевкалар белән бәләнгән... - дип җырлап бирде. Бу аның кыстаган саен башкара торган җыры иде. Төнге унберләр тирәсендә, мәҗлес халкы сулу алырга туктагач, Мидхәт җайлап кына Бәхтияр абзасы янына килде һәм үзләрен төнге икедә буласы поездга озаттырып куюларын үтенде. Ул уйлары белән күптән Казанда, Мәрзия янында иде инде. Бәхтияр аның иңенә җиңелчә генә кагылып әйтте: - Озатабыз, сүз дә юк, - диде. - Тик төнге күләгәләр кебек йөрергә киңәшем юк, Мидхәт энем. Утырыгыз әле, кинәнеп бәйрәм итегез. Иртән сигездәге поездга чыгарырбыз. "Волга" белән илтерләр. Станциягә, кассага шалтыратырмын. Билет тоткарлыгы булмас. Ә, әйе, хәтеремдә чагында әйтим әле... - Колхоз рәисе, рәссам ишетсен өчен, тыныч сөйләп китте: - Гаиләләрегезгә күчтәнәчләр куярга куштым. Балын, итен. Бәйрәмне яхшылап уздырыгыз. Мидхәт рәхмәт әйтеп ризалашты. Икенче бер тәнәфес сыман арада ул Миләүшә белән сөйләшеп алды. - Беләсезме, Миләүшә, - диде рәссам, уенда укмашкан ниятен белдереп, - портретыгызны бүләк итү өчен, иң кулае өй туегыз булачак. Ара бик тар икәнен аңлыйсыздыр. Мин дә сезнең авылда эш кешесе. Шулай да безгә еш очрашырга кирәк. Сез миңа позировать итәргә тиеш буласыз. Якшәмбеләрегезне шуңа багышламый булдыра алмассыз. Югары курс студенткасының вакытын урлау килеп чыга, тик... Мидхәтнең кыска гына тыныш ясавыннан файдаланып, кыз гәп тезгенен үзенә алды. - Анысы өчен хафаланмагыз, Мидхәт абый. Вакыт бюджетым - үз кулымда. Әйткән көнне мин сезнең хозурыгызда булырмын. - Миләүшәнең үзен портретта күрү теләге бик зур иде. Яшьлек максимализмыдыр, күрәсең. Язылачак сурәте хакына ул бүтән шөгыльләрен артка тибәреп торырга әзер иде. - Ясагыз гына. Минем сез иҗат иткән портретым белән горурланасым килә... Мәсьәлә ачык иде. Моннан да тулырак әйтеп булмый ич инде. Үзенең вәгъдәсе, Миләүшәнең тыелгысыз теләге турында, Казанга кайткач, Мидхәт Мәрзиягә сөйләде. Дус кызының сурәтен ясарга алынуын хатыны ихластан хуплады. Ул, нарасыйларча итеп: - Өй туена бик ятышлы була инде ул! Бүләкнең истәлеклесе, затлысы, гомерлеге. Балаларына кала торганы, - диде. - Син ясагач, барып чыгасына ышанам мин... Бәйрәм көннәре, төштә күргән кебек, бик тиз үтеп китте. Тәгъзимәнең "Зөлхиҗә кодагыйга да күчтәнәчләр илтик!" дип, килен өенә бару да, кодагыйның үзен алып килеп кунак итү дә, яшьләрнең опера театрында зур концертта булып кайтулары да - һәммәсе бер җепкә тезелгән хатирәле хәлләр булды. Утыз көн уразаның да гаете бер генә көн дигәндәй үтеп китте. Бәйрәмнән соң җиң сызганып эшкә алынмый чара юк иде. Мәрзия - мәктәпкә, Мидхәт белән Колбари Җидегәнгә юл алды. Рәссамнар баш күтәрми эшләде. Бер саплам көн, тоймый да каласың, үтеп китә. Алар, электр яктысында эшләп, төн урталарын җиткерәләр иде. Рәхмәт колхозның тәэминатчысына, бизәү өчен кирәкләрне - киндерен, хәтфәсен, һәртөрле буяуларын, пумаласын - җир астыннан дигәндәй табып кайта торды, буын язып ятарга ара калдырмады. Һәрнәрсәгә кытлык башланган бу заманда бар ихтыяҗ түгәрәкләнеп торуда Бәхтияр абзый тылсымының кодрәте барлыгы бәхәссез иде. Мәдәният-спорт комплексында кайнашкан эш арасында үзгәлек өстәп, Миләүшә белән очрашулар башланып китте. Студент кызның туган авылына бәйрәмнән соң тәүге кайтуында Мидхәт портретта аның ничегрәк сурәтләнәсе килүен сорады. - Бил тиңентен эшләсәгез икән, Мидхәт абый... - Миләүшәнең шомырт күзләрендә сихри нур балкыды. Энҗедәй ак тешләрен күрсәтеп, җанга рәхәт елмайды. - Беләсезме, мин шәмәхә ефәк кофтаны кияргә итәм. Миләүшә икән - миләүшә төс булсын. - Ху-уш, шуннан? - Кулымдагы фирүзә кашлы йөзекне - әтием бүләген карап торган чагым, ди... Колак алкаларым йөзеккә пар ташлы. Болары - әнкәй бүләге... Мидхәт, карашы белән ымлап кына, кызның сүзен бүлде: - Кулларыгызның нәфислеген, әти-әниегезнең сезгә мәхәббәтен күрсәтү зарурлыгы аңлашылды. - Рәссам сиздерми генә студентканың йөзенә күз салды. Болай әйткәнгә рәнҗемәдеме, янәсе. Юк, Миләүшә ул сүзләрне бик тыныч кабул итте. - Тик менә күз карашы йөзеккә төбәлгән булмастыр. Юк, булмастыр. Беренчедән, бүләк йөзек белән мавыгу килеп чыкмасын. Ни дисәк тә, бизәнү предметының бәясе кеше матурлыгы каршында бик кечкенә. Икенчеләй килеп, банальлек булса да әйтим, күзләр күңел көзгесе дибез икән, портреттагы зат үзен тамаша кылучыга тутырып карап торса отышлырак. Күзләр кадәр күпне сөйләгән әгъза юк кеше йөзендә. Аннан соң... толымыгыз күкрәк өстендәме? Кыз тагын Мидхәткә өздереп карады. - Моның да берәр мәгънәсе бармы? - Ничек итеп әйтим? Бар. Бар, билгеле. Сезнекедәй толым үстерүче татар кызлары имгәтомга калып бара. Толым, - беләсегез килсә, хатын-кыздагы табигый матурлыкның аерылгысыз билгесе... Ул инде бизәнү кыйммәтләре генә түгел. Дөрес, бизәнү әйберләре дә шәхеснең зәвыгы, сайлап ала белү сәләте, тирә-юнь мохиткә бербөтен булып кушыла алу кабилияте турында сөйли... Мидхәт тәвәккәлләп эш башлады. Портреттагы шәхесне абстракт фонда сурәтләргә кирәк дигән карарга килгән иде. Таң аткач, көнчыгышта хакимлек иткән буяулар кушылмасы фонында. Яшьлек - кеше гомеренең таңы, көн башы ич... Миләүшә беренче эскизны декабрь башында карады. Бик бирелеп, җентекләп. Үзенең рәссам хыялы аша кәгазьгә күчүен күрүе аңа кызык та, рәхәт тә иде. Алда әле камиллек, өметләнү сөенече аның күңелен туптай сикертте. Шулай да, озаклап карый торгач, рәссамга дәгъвасы барын әйтте: - Иреннәрем үземнеке үк түгел бит, Мидхәт абый. Яңа Мәдәният сараеның электр нурына чумган бер бүлмәсендә, кызга комачау кылмыйм дип, бер читтәрәк утырган Мидхәт, урыныннан торып, Миләүшә янына килде, эскизга текәлде, аннары, томырылып, кызга карады. - Шулай дисезме? - Шулай дим. Үзегез дә сизмәстән, Мәрзия иреннәренә охшаткансыз! Мидхәт әүвәл бик белеп тә әллә ни гомер бөтенләй онытып йөргәнен исенә төшергән кеше хәленә килде һәм баягы сүзен кабатлады: - Шулай дисезме? - Әйе, әйе. - Миләүшә рәссамның хәтерен калдырмаска тырышып көлеп куйды. - Ярату кешене сукырайта дигәннәре хактыр, күрәсең. Минем рәсемемне ясаганда да, күз алдыгызда Мәрзия торган булып чыга. - Һе, карасана! - Мидхәт, гаеп эш кылганда фаш булган адәм сыман, уңайсызланып калды. Шулай да югалып торуын үзе үк килештермәде һәм: - Ягез әле, иреннәрегезгә мең дә беренче тапкыр карыйм әле, - диде. Миләүшә җитдиләнеп аңа текәлде, ләкин бу кыяфәттә озак тора алмады, бәгырьне айкарлык итеп елмайды. - Сиздегезме инде аерманы? - Тоеп алдым шикелле... Алар аңлашып беткәндә, ишекне шакымый гына бүлмәгә бер карт килеп керде. Өстенә карага каткан тун, башына колакчынлы зур бүрек, кулларына тире бияләйләр, аякларына калын итеп төп салган киез итекләр кигән. Кулында - шомарып беткән таяк. Сөйләшкәндә, бер дә кирәкмәгәнгә дә таягын биетеп ала икән. - Әссәламегаләйкем! - дип аваз салды ул. - Керергә ярый торгандыр бит? - Әйдәгез, абзый, әйдәгез! - Мидхәт картны бүлмә түренә өндәде. -Узып утырыгыз. Миләүшә дә көтелмәгән кунакны бик ачык каршылады. - Әйдә, Әфләтун бабай, хуш килдең! - Аннары кыз шыпыртлап кына Мидхәткә аңлатты: - Акылга чаграк карт бу. Күршедә генә тора. Яшьләрнең җылы мөгамәләсе карт күңеленә сары май булды бугай. Ул түргә узды, стена буеннан артлы урындык алып утырды, бүреген салып өстәлгә куйды, түбәтәен рәтләде, тун төймәләрен чишеп җибәрде. Таягына ике куллап тотынды да тирә-юньгә күз салып сорады: - Осталарның картрагы кайда соң әле? Миңа ул кирәк иде... - Аңа йомышыгыз бар идемени? - Мидхәт сәхнәдә эшләп йөрүче агайга кычкырды: - Колбари абый, сине сагынып килгәннәр! Кулларын зәңгәр халатына сөртә-сөртә килүче Колбари күренде. - Сагынганнарга сагыныцлы сәлам! - диде ул керә-керешкә. -Исәнмесез, Миләүшә сеңлем! Сау гынамы, абзыкаем? - Ул карт белән кушучлап күреште. - Ни йомыш иде? - Йомышым юк минем, иптәш-товарищ... - Карт кеткелдәп көлеп җибәрде һәм таягы белән идәнгә шакыды. - Соравым бар ие. - Ул тамак кырды, уйланып торган кебек булды. - Син Алланың бирмеш һәр иртәсендә уен мәйданына чыгып ник шапылдыйсың? Нинәрсә өркетүеңме, җен-пәри кууыңмы? - Беркемне дә өркетмим, абзыкаем. Җеннәр, шайтаннар белән дә уртагым юк. Гадәткә кергән шулай. Дөньяга кул чабам... - Шатлыгың шулхәтле күпме? - Төрле цагы була, абзыкаем. - Кем өйрәтте үзеңне бу һөнәргә? Миләүшә Әфләтун бабасының сәерлекләрен белә, шуңа күрә дә исе китми генә тыңлады, Мидхәт дивананың сүзләренә игътибар итеп тормады, уй сөрешендә бер дә акылга таманлык искәрмәде. Колбари Әфләтунның кемлеген чамалап өлгерде дә карт белән гәп сугу комарына бирелде. - Дөньябыз үзе өйрәтте, абзыкаем. Минем гомер шундый заманга туры килде. Башта Сталинны алкышладык, аннары Никита агайны, Леонид абзыйны, Черненконы... - Хәзер? - Хазер кул цапмасаң да, сүз әтмиләр әтүен, но эрәнелгән гадәт буенца бара... Карт көтмәгәндә сикереп торды да бүреген алып чыгып китте. Канәгать идеме ул Колбари җавабыннан, аңа рәнҗеп чыгып китүе идеме, кем белсен. Күңелләргә юшкын утыргандай булды. - Ул шундый инде, - диде Миләүшә. - Берәр сорау исенә төшсә, җавап эзләп йөри. Кәнсәләргә дә килә, район үзәгенә дә китеп бара... Студентканың аңлатуы да рәссамнарны тынычландырып ук җиткермәде. Колбари белән Мидхәтнең кәефенә кышкы җил бәргән төсле булды... Бәндә сагышлый, Ходай багышлый, диләрме? Бәхтияр тикле Бәхтиярнең шактый алдан хәбәр салып куюына карамастан, бердәнбер кызына дигән фатир Яңа елга өлгермәде. Миләүшә анда февральдә генә күченде. Өй туен да шулай ай азагында гына ясадылар. Һәммә шарты килгән иде инде. Ул тантананың кичегүе Мидхәт Фәезханов файдасына булды. Декабрьнең соңгы көненә Миләүшәнең портретын, мөгаен, өлгертә алмаган булыр иде. Ә февраль башында Казанга кайткач язып бетерде ул аны. Колхозда эшләрен тәмам кылып, бизәү-ясауларын халык ошаткач, исәп-хисапны да мулдан иткәч, кәефенең дә ал да гөл чагы иде. Өй бәйрәмендә бу портретны туган-тумачага бүләк иткән җиһаздан, кыйммәтле сервизлар, келәмнәрдән алда куеп мактадылар. Мидхәт белән Мәрзияне, портретка бик килешле кыса ясаган Колбарины һәм хәләл җефетен өрмәгән җиргә дә утыртмадылар. Шәраб кодрәтеннәнме, туганнар, дус-ишләр, якыннар карашында хөрмәт күрсәтү тәэсиреннәнме бик дулкынланган Миләүшә, мәҗлес агышында җаен-вакытын туры китереп, Мидхәтнең үзенә генә: - Бурычымны ни рәвешле түлим икән сезгә? - диде. Хисләрнең акылдан өстенлек алган мизгеле идеме бу? * * * Җәй - ел күрке, яшеллек, чәчәкләр хакимлеге. Шуның белән бергә, җәй - чәчәкләрдән җимешкә күчеш фасылы, өметләрнең чынга әверелер чагы. Җәйләр җәйләргә охшап килми. Әмма аларның барысына да хас бер күренеш бар. Ул - яшенле, күк күкрәүле яңгырлар. Бу манзараның үз матурлыгы. Шомы да юк түгел. Тик ничек кенә булмасын, яшен чыбыркылары уйнаклаган һәм күк гөлдерәгән көннәрне күңел көтеп ала. Шәхси тормышта берәү дә яшенле давыллар көтми. Алай да Мидхәт белән Мәрзиянең тормыш күгендә яман яшен ялтырамый калмады. Мәрзияләр мәктәбендә чыгарылыш кичәсе иде. Язылмаган канун буенча бу кичәгә мәктәпне алдагы елларда тәмамлап чыгучыларның да беришесе килүчән. Вакыты, җае булганнары, дөнья мәшәкатьләреннән арына алганнары. Анда капитан Әнвәр Шәмсиев тә чираттагы ялына кайткан һәм кичәгә килгән икән. Җәйге көн башланып киткән сәгатьтә Мидхәт хатынын каршыларга дип килде һәм Мәрзиянең чибәр капитан белән сөйләшеп торуын күрде. Хәрби иптәшнең кемлеген ачыклау кирәкми иде, Мидхәт шундук төшенде. Бу - ул! Мәрзия Мидхәтне көтмәгән идеме, ирен күрүгә коелып төште. Бер мизгелгә төче ялагайланып та алды сыман. Ирләрне таныштырды. Капитан үзен бик гади тотты, Мидхәт кызучан холкын җиңә алмады. Ул Мәрзиягә ниндидер кискен сүз әйтте дә кырт борылып кайтып китте. Яшь ханым да, офицер да үтә читенсенеп калдылар. Мидхәтне дә аңлап буладыр. Ул бу кешене Мәрзияне гөлчәчәк дәверендә алдаган адәмгә хисаплый иде. Ирмен дигән ир кешене нәфрәтләндерә торган тойгы бу... Әлеге күңелсезлектән соң аерылышып китмәделәр алар. Бергә яшәделәр әле. Тик үзара мөнәсәбәтләр дигән гаять четерекле дөньяда нидер сүтелде, күңелләрдә ниндидер шәм сүнеп калды. Шундый көннәрнең берендә шешәгә сыенып терәк табарга өметләнгән Мидхәт Миләүшә кочагына барып эләкте. Туп-туры мәгънәсендә. Хәмер биргән ялган батырлыкка студент кызның мөлаем мөнәсәбәте дә куәт өстәде. Бу хәлгә төрле кешенең төрлечә карашта булуы бик ихтимал, мәгәр рәссамны көнләшү буа, тилертә иде. Көнчелек дигәнең, - мәгълүм инде, хәтәр киңәшче, куркыныч юлдаш... Миләүшә өчен исә шул юлдашның Мидхәттән аерылмый йөрүе кирәк иде. Егет-җилән илтифатыннан читтә калган зат булмаса да, булачак табиб Мидхәтнең "һәм башкалар" җөмләсеннән генә түгелен чамалый иде. Һәрхәлдә, Мидхәт исеменең үз исеме янәшәсендә торуы аңа абруй гына өстәвен белә иде. Үзе өмет баглаган кеше белән аның никахлысы арасында хасил булган упкынга шат иде. Ямьсез куану белән шат иде, дию кирәктер. Яшерен тантана итә иде ул, ләкин уй-ниятләренең очына чыга алмый иде. Рәссамның үз ятагына килеп юлыгуы аңа хыялларын ачыграк төсмерле итәргә булышты. Шулай да әлеге көннәрдә Миләүшә кеше бәхетсезлегенә корылган иминлекнең ныклы була алмавын башына да китереп карамады. Әмма язмыш дигәнең рәхимсез. Тәкъдир яшь хатынны өнсез генә ерактан кисәтә иде инде. Хәер, аны гына идеме икән? Тик бәла якадан килеп алмый торып, адәм баласы аның бөтен ачысын тоеп җиткерми бит әле. Андый бәхетсезлек кайдадыр еракта бүтән кемнедер сагалап йөридер төсле тоела. Баксаң-күрсәң, ул инде ошбу бәндәнең бусагасында икән. Керимме дип рөхсәт сорап тормаган. Миләүшәнең мондый нәрсәләрне уена кертеп чыгарасы да килми иде әле... Ничек булса булды, танышып китүләренә ике ел, өйләнешүләренә ел ярым дигәндә, Мидхәт белән Мәрзия аерылыштылар. Әлеге адымны атларга карар кылу турында сүз кузгату рәссамга җиңел булмады. Моңа төпле сәбәп: кире каккысыз дәлил юклыгы аны коралсыз итә иде. Әнвәр Шәмсиевкә бәйле мотивларның кискен адым өчен терәк түгеллеген ап-ачык белеп-тоеп торды ул. Миләүшәгә булган хисләренең Мәрзия фикерендә, таныш-белешләр күзендә, хәтта әнисе уенда да тотнаксызлык булып саналуын төшенә иде. Шуңа күрә дә, әле бу дәгъваны куярга ашыгу кирәкмәсен белгәне хәлендә, бала юклыкны сәбәп итте ул. Олыгаеп барабыз, янәсе, болай да соң өйләнешкән кешеләр, ә гаиләне гаилә итәрдәй, ир белән хатынны беркетердәй җан иясе юк. Күңелдән күңелгә күпер булмавы бик аяныч. Аның зарурлыгы бәхәссез. Милли сынлы сәнгатьнең тарихына керерлек әсәрләр иҗат итүең ихтимал, нәселеңнең дәвамчысы булмаса, аларның ни мәгънәсе?! Мидхәтнең аерылышу котылгысызлыгы турында сүзен ишетү Мәрзияне ток бәргәндәй итте. Ул укучыларның дәфтәрләрен тикшереп утыра иде. Кулындагы ручкасы төшеп китте, аны күтәреп алмады, дәфтәрләрне өстәл эченәрәк этәрде, хак ишетәмме соң дигән төсле, урындыгы артына басып торган Мидхәткә таба кырт борылды, башын артка чөеп, иренең йөзенә текәлде. Тегесенең чибәр чыраенда катгый карардан гайре төсмер юк иде. Мәрзиянең мөлдерәшеп торган зәңгәр күзләре бу минутта нур белән дә, сер белән дә түгел, әрнүле сорау белән тулы иде. - Шулай... Бүтәнчә булмый... Бер-беребезне кол итеп, богаулап тормаганыбыз хәерле... Мәрзия урыныннан тормакчы булып талпынды, ләкин тез буыннары тотмады, кабат урындыгына сыланды. Аңлап түгел, тыны кыса башлаудан арынырга теләп, куе зәңгәр төстәге костюм-күлмәгенең изү төймәләрен ычкындырды, беләкләрен өстәлгә салып, аларга йөзе белән капланды. Күпмедер вакыт тып-тын торды, аннары җан өзгеч аваз салды. Аның тавышына күрше бүлмәдән каенанасы атылып керде. - Нишләвегез, балалар? - Коты алынган Тәгъзимә ханым шулай диде дә бүлмә бусагасында катып калды. - Безнең үз сүзебез, әнкәй... - Мидхәтнең туры җаваптан тайпылуы иде бу. Әнисен мондый томанлы сүзләр канәгатьләндермәве гаҗәп түгел. Ул Мәрзиягә эндәште: - Ни булды, килен? Гаеп эшең юктыр лабаса? - Каенана тавышында теләктәшлеккә охшаган саклык сизелә иде. Йөрәк тибешенә тәэсир иткән үксү Мәрзиянең сөйләшүенә дә бәргән иде инде. Ул өзектөтек, көрсенә-сулкылдый җавап кайтарды: - Барысын да... Мидхәт... үзе аңлатсын, әнкәй. Минем... тырнак очы кадәр дә... гөнаһым юк... Ул тагын күз яшенә төелде. Авыр көннәр, шомлы көннәр килде бу гаиләгә. Алар өчен кояш болыт астына керде, ай тотылды. Мәрзия үзенчә газапланды, Мидхәтнең дә хәле мактанырлык түгел иде. Тәгъзимә ханым үзенчә өзгәләнде. Килененә ияләшкән, күңелендә аңа карата хөрмәт тойгылары тамырланып килә иде. Шомга уралып кына яшәп булмасын акылы белән нечкәләп аңлаган Мидхәт әнисенә аерылышырга җыенуының төп сәбәбен аңлатты. Ана кеше бу җәһәттән улы белән килешмәде. - Насыйбы җитмәгәндер, сабырсызланмаска кирәк, - диде. Әмма улын сабырсызландыручы көч мөнәсәбәтләр мәйданында дулый иде шул инде. Алар аерылыштылар. Ир белән хатынның бу хәлен ни рәвешле кичерүләрен сөйләп тормаска да мөмкиндер. Кодагыйлар бик газаплы кабул итте моны, бик! Икенче киленне Тәгъзимә ханым йөрәгенә якын итә алмады. Миләүшәгә исә барыбер. "Әнкәй ялгызы гына үзе дигәнчә яшәсен. Без аның янына барып йөрербез, кирәгеннән өзмәбез. Минем фатирымны төп йорт итик", - диде ул Мидхәткә. Шулай эшләделәр. Улының йортка керүен әнисе тәмуг газабына тиң күрде, тик сөекле улына тәмам каты бәрелмәде, "бала-бәгырь" дигәне үзенекен итте. Елга якын яшәгәч, көннәрнең берендә Мидхәт Миләүшәгә әллә ниткән бүтән күз белән бакты. Сәерлегеме, мәзәгеме шунда, рәссам шул көнне яшүсмер чагында Мишә буендагы авылга кайтуларының берсен хәтерләде. Әлеге кайтуы аның исендә онытылмаслык булып хәтердә калган иде. Шул чагында ул ат җигәргә өйрәнгән иде. Авыл малайлары шәһәр яшүсмерләреннән бу эштә имтихан алырга яратучаннар. Сынатсаң - беттең, бу якларда бүтән күренмәвең хәерле, күзеңне дә ачырмаячаклар, көләчәкләр, кимсетәчәкләр, мыскыл хәлгә калдырачаклар. Борынгыда ук халыкта "Ат тугарып җигә белми, кызлар сайлаган була" дигән җырның тууы да юкка гына булмагандыр. Егетләрнең ир канаты-атка багланышлы карау гомер-гомердән килгән. Әнисенең бертуган энесе, Айсылуның әтисе - Нурулла абыйсы өйрәтте Мидхәткә ирегеткә беренче нәүбәттә фарыз бу эшне: тәртә арасына кертәсе атны ничек камытлыйсын, ыңгырчакны ничек тагасын, камыт бавын кайсы яктан дугалый башлыйсын, чөелдерекне ничек тартып бәйлисен, тезген очын дуга алкасы аша ни рәвешле үткәрәсен, аркалыкны күпмегә күтәрәсен, дилбегәне ничек тагасын... Ат җигә белү генә дә җитми, нидән башлап тугара белү дә кирәк. Бер елны, Мидхәтнең шул истәлекле кайтуыннан элегрәк, Мәскәүдән авылга кунак егете кайткан булган. Аны да ат җигәргә өйрәткәннәр. Тегенең карап-өйрәнеп торуы чамалы булган, күрәсең. Үзе мөстәкыйль җигә башлагач, дилбегә башы эләктергечләрен йөгән алкаларына түгел, аркалыкка эләктереп куйган икән. Яшь, дәртле ат кузгалып киткәч, шәһәр егете ни уңга, ни сулга бара да, тартып туктата да алмый, ди. Ярый, бәхеткә, арбада авыл егете булып, сикереп төшкән дә бахбайның башыннан тоткан. Мидхәт гаилә тормышын бер мәртәбә җикте, туарды да. Икенче кат җиккәндә, "дилбегә"не аркалыкка такмадымы? Парлы тормыш дигәндә, арбага утырган авыл егете ярдәмгә килә алмый бит инде... Икенче никахында "дилбегә"не кай тирәгә тагу хакындагы уйлар аның башында әледәнәле бөтерелә торды. Моңа сәбәп үзенең авызлыклануын тоя башлау иде. Елга якын гомер узгач, сөеклесе бик ипле генә итеп, бәгырь җылысы белән өртеп кенә Мидхәтне табиблар хозурына тикшеренергә барырга күндерде. Шуннан кышкы зәмһәрир суыкта җәйге челләдәгечә күк күкрәгәндәй, яшен аткандай булды. Мәрзияне бала табарга сәләтсезлектә гаепләгән рәссамның үзенә ата була алмый торган ир икәнен әйттеләр! Шулай да яшь табиб белән ярыйсы ук танылып өлгергән сәнгать әһеле өендә һичнинди өермә купмады. Миләүшәнең ирен берәүгә дә бирәсе дә, читкә тибәрәсе дә килми иде. "Петербургка барыйк!" - диде ул, өздереп. - Икебез күңеле өчен дә кулай вариант". Мидхәт күнде, артындагы күперләр янган иде бит инде. Петербургта табиблар белемен камилләштерү институтында баласызлыкка дучар кешеләрне бәхетле итү алымнарын беләләр, профессор Давыдов җитәкчелегендә уңышлы гына тәҗрибәләр уздыралар икән. Алар да бәхетләрен сынап карарга ният итте. Миләүшә Семён Наумович Давыдов шәкертләре ярдәмендә Мидхәтенә ул бүләк итте. Бала дөньяга килгән көн бәхет кошының каурыен табуга тиң булды. Бәби туена кунаклар җыелды. Ризалык биргәне хәлендә, Мидхәт кенә бу хәлгә чын-чынлап сөенмәде. Сөенә алмады. Миләүшәгә карата кабергәчә ихтирамлы булырдай йөргән ир - алыштырып куйдылар диярсең! - суынды да калды. Ай үтте, ике, өч ай, ярты ел, рәссамның рухи халәте уңайга авышмады. Ул инде үз гомерендә икенче кат ирләрнең асылына бик үк хас булмаган адым ясады. Мәрзия белән очрашып сөйләште, үкенүен икърар итте, ялынды. "Мин кемнәндер яралган баланы үз итә алмавыма тәмам ышандым. Балабыз булмаса да, бергә булыйк!" - диде. Тик Мәрзия күңеленең котыбын басып алган бозлар эрерлек түгел иде инде. "Атылган мәхәббәт" өч кешене бәхетсез ясады булып чыга түгелме? Җырда җырланганча: "Аны, мине, үзеңне дә бәхетсез итәсең бит", - димичә, ни диярсең?! Хикәяләр Тальян моңы (Хикәя) Алар басу башына чыгып җиткәндә, төн пәрдәсе җир өстенә төшеп өлгергән иде инде. Атлар да ялга тукталасын сизенгәндәй пошкырып куйды. - Бүгенгә җитәр, - диде Миңгәрәй, маңгай тирләрен җиңе белән сыпырып. - Атлар кызганыч, көчкә басып торалар бичаракайлар!.. Тирә-юнь тып-тын иде. Төн пәрдәсен ертып, еракта бер ачыргаланган аваз яңгырап алды. - Һай, бигрәк үзәк өзгеч тавышы, - дип әйтеп куйды Нургаян. - Әллә бер-бер хәл булды микән?.. - Төш күреп, саташып кычкыргандыр, - дип, сүзгә кушылды Гали. - Кешеләр дә төш аралаш саташып алгалый ич, кош-кортларда да андый халәт була торгандыр, дөнья ич бу!.. Шулай гәпләшә-гәпләшә, малайлар атларны туарып, тышаулап чирәмлеккә җибәрделәр. - Туйганчы сыйланыгыз, бахбайлар. Сезгә үлән җитәрлек! Иртән кабат эшкә тотынасыбыз бар, бөтен ышаныч сездә, - дип, атларга рәхмәтен белдергәндәй куәтләп җибәрде Миңгәрәй. Сукачы малайлар арасында иң өлкәне дә Миңгәрәй иде. Көзгә унбишен тутырырга җыена. Шуңа күрәдер эшнең рәтен, сүзнең кадерен белүче дә улдыр, мөгаен. Аның һәр әйткәне - яшьтәшләре өчен закон. Күктә берәм-берәм йолдызлар кабынды, ай калыкты. Үлән арасыннан анда-санда чикерткәләр тавышы ишетелеп ала. Мөгаен, алар да йокы алдыннан бер-берсенә аваз салып алалардыр. Тере җаннар ич, үзләренчә аралашуларыдыр, күрәсең. Малайлар тирә-юньнән чыбык-чабык җыеп китерде. Шулардан Миңгәрәй, учак ясап, ут тергезде. - Учак-учак, якты ян, Бүре-фәлән килмәсен. Синең янда - җиде җан, Исән-имин сакла син!.. - дип такмаклап та куйды ул. - Әллә үзең чыгардыңмы бу такмакны? - дип, сүз катты малайларның берсе. - Һи-и, нәрсәсе бар инде аның, минем әби андыйга бик маһир. Аның һәр сүзе такмаклап әйтелә, миңа да әбидән күчкәндер, - дигән булды Миңгәрәй. - Беләсегез килсә, Гитлер капут булгач, безнең әтиләр сугыштан кайтыр да кыр эшләрен үзләре башкарыр, иеме? - дип, сүзгә кушылды сукачы малайларның иң кечесе Зариф. Минем әти дә, әтинең ике энесе дә, сугышка киткәнче үк, игенчеләр булган. Әни әйтә, дәү абыйларың белән әтиең көнне төнгә ялгап эшлиләр иде, ди. Без дә шулай ич, әйеме, малайлар!.. - Дөрес әйтәсең, Зариф! - дип, аркасыннан кагып куйды Миңгәрәй. - Әтиләрнең җиңеп кайтачагына шигебез юк, - дип, сүзгә кушылды тын гына утыручы Мирхәйдәр. - Минем дә бөтен ир туганнарым сугышта. Әтием дә... Аларның исән-сау җиңеп кайтасына иманым камил минем. Сугыш кына тизрәк бетсен иде... - Әтиләр кайткач, безгә эш табылыр микән, малайлар? - дип, сүзгә кушылды Гали, учакка чыбык-чабык өстәп. - Әтиләр кайтсамы... әтиләр кайтса, әниләр дә еламас иде, әйме? - дип өстәп куйды Зариф. - Йә, ярый, малайлар, әйдә, хыялларны читкәрәк куеп, черем итеп алыйк, - дип, әлеге сөйләшүгә Миңгәрәй нокта куйды. Барысы да бик арыган иде инде. Малайларның сүзгә кушылмаганнары шундук күзләрен йомып черемгә китте. Миңгәрәй генә, учак утының сүнүеннән шүрләп булса кирәк, якынтирәдән коры ботак-санак җыештыргалап учакка өстәде. Учак чертләп, кабат ялкынланып алды. "И-и-и әти, тизрәк кайта күр инде, сине тальяның да көтә. Мин дә шактый җитезләнә барам. Әнием сүз саен, әтиең кебек моңлы итеп уйныйсың, дип мактый үземне, - дип, үзалдына сөйләнеп алды ул. - Гармунчы булсаң, кызларның барысы да синеке булыр, улым, өйрән", - дия торган ие әти, дип бәхетле көннәрен учак ялкынына сөйләде Миңгәрәй. Әтисенең әлеге гармун белән булган тарихны - иң беренче Теләче базарында танышкан вакытын сөйләгәне әле дә хәтерендә Миңгәрәйнең. Заманында күрше-тирә авылрайоннарның гына түгел, шәһәрләрнең дә алып- сатарларын үзенә җыя торган Теләче базарына барган саен, гармун уйнап утыручы картны еш очрата ул. Әлеге карт белән исәнлек-саулык сорашкач, аның каршысына утыра да бабайның гармун уйнап җырлавына хәйран калып тыңлый торган була. Тальян телләрендә бабайның бармаклары биеп кенә тора, ә моң... ничекләр сыйгандыр шул кечкенә генә гармун эченә, агылыпмы-агыла инде, билләһи, дип сөйләп китә иде әти. Шулай бервакыт, әтием әлеге бабайдан: - Абзый, бигрәкләр дә моңлы итеп уйныйсың инде, җырларың да елата торган, син әллә артистмы? - дип сорап куя. - Һэм-м, нәмә дип әйтим икән соң, энекәш, - ди әлеге бабай. - "Нәмә" дип торма, әйт инде, ничек бар, шулай әйт, - ди әти. - Миннән тормыш үзе артист ясады, җәфасын да, газабын да күрсәтте. Күңелле-бәхетле чаклар да булмады түгел, тик алары күз ачып йомган арада юк та булдылар, дип сөйләп киткән әлеге бабай. - Гражданнар сугышында әти ятып калган, мин дә татыдым сугыш газабын. Японнар белән Хәсән күле янында сугышырга туры килде. Тик мин әйләнеп кайтканда, әни дә, башка туганнар да якты дөньядан киткәннәр иде инде... Менә шулай япа-ялгызым калдым мин, энекәш. Бүген дә шушы гармуным белән икәүдән-икәү... Әти аның сөйләгәннәрен тыңлап-тыңлап тора да: "Әйдә безгә, үзебездә яшәрсең. Минем дә әтием яу кырында ятып калды. Үз әтием кебек кадерле кешем булырсың", - ди. Бабай бермәл өнсез кала. Гармунын коча да өзгәләнеп елап ук җибәрә. Әти аның җилкәләреннән кочып, аңа кушылып үзе дә сулкылдап-сулкылдап елый. Күпме шулай утырганнардыр, анысы билгесез. Ләкин атна-ун көн дигәндә, әти әлеге бабайны өйгә алып кайта. Ул вакытта мин сабый гына идем әле. Әтинең дә яшь чагы. Бабай бездә ике елга якын яшәп мәңгелек йортка күченде. Үләр алдыннан тальянын әтиемә васыять итеп калдырды. Бабайга әлеге гармун сугышчан дустыннан калган булган. Менә шундый хатирәләр... Буыннан-буынга күчкән тальян хәзер минем дә аерылгысыз дустыма әйләнеп бара. Сабантуйларында әтием гармуны белән шактый кешеләрне биетте, җырлатты, моңландырды. Өлкән яшьтәгеләр, күзләр генә тия күрмәсен, берүк, кулларыңнан куан, дия торганнар иде. Һай, шул чактагы күңелле вакытлар!.. Шуңа күрәдер дә әтием гармуны белән мине дә сихерләде бугай. Бәлки, мине оста гармунчы итеп күрәсе килгәндер. Мин аның өметен аклармын, ләкин әле бүген гармун икенче пландарак тора. Беренче урында, әниләрнең өметен аклап, сука башы тотасы бар. Әтиләрнең үзләрен алмаштыручы малайлар бит без!.. Миңгәрәй, хатирәләренә уралып, тагын күпме утырган булыр иде, белмим, күктән, тау өстеннән иренеп кенә яктылык күтәрелә башлады. Малайлар да, күзләрен уа-уа, черем итүдән уяндылар. Йокылы-уяулы Зариф Миңгәрәйнең әле дә учак янында утыруын күреп сорап куйды: - Әллә черем дә итмәдең инде, һаман шунда утырасың, сука башын ничек тотарсың икән? - Минем өчен борчылма, Зариф, мин бит монда иң өлкәне, әти урынына калган егет. Андыйлар сер бирә димени? - дип җаваплады. Барысы да уянып беткәч, атларны елгага су эчерергә алып төштеләр, үзләре дә иртәнге нурлар белән өртелгән суда битләрен юып, йокыларын куды. Һәммәсенең авызында бер сүз: их-х, тизрәк сугышлар гына бетсен иде дә, әтиләребез исән-сау әйләнеп кайтсын иде!.. Сугыш бетеп, әтиләр кайткач та, аларга булышыр идек, дип хыялландылар алар. Кечкенә Зариф та: "Нәрсә җитми инде бу Гитлерга", - дип, эчке әрнүен чыгарды... Кояш күк гөмбәзеннән шактый үрмәләгән иде инде. Табигать уянып килә. Үлән чыкларын кояш нурлары үбеп алды, чикерткәләр, берсен берсе уздырып, көй сузды. Әйтерсең лә тулы бер оркестр!.. Дөньяга яңа көн туды. Унөч-ундүрт яшьлек малайлар җилкәсенә төшкән тормыш йөге, яңа туган көн саен, үз мәшәкатьләрен өя торды. Ярый ла, әтиләре исән-сау кайта алса!.. Әле, шөкер, сирәк кенә булса да, яу кырыннан исәнлекне белдерүче өчпочмаклы хатлар килеп тора. Менә өченче ел инде әниләрнең уң кулы - ярдәмчеләре булып шушы малайлар калды... Беркөнне Миңгәрәй әтисенең тальян гармунын әнисеннән сорап үзе белән басуга алып барды. Малайларга куәт, көч өстәгәндәй, Миңгәрәй, суканы җиргә батырганчы, әтисеннән өйрәнгән озын көйне сузып җибәрде. Моңлы гармун тавышына атлар да тын калды. Көй туктагач, Зариф эчке бер өзгәләнү белән: "Миңгәрәй, тагын, тагын уйна әле, мин дә әтиемне бик сагындым, ул да матур итеп җырларга ярата иде", - дип елап ук җибәрде. Миңгәрәй, бераз тын алгач, арада иң өлкәне буларак: "Яшьтиләр, сукага керешик, караңгы төшкәч, төн безнеке булыр", - дип, эшкә тотынырга кирәклеген искәртте. Малайлар, алны-ялны белмичә, җир сукалады, бахбайлар да, аларны аңлагандай, бер дә карышмый гына җир кишәрлекләрендә тирән эз калдырып, сука тартуларын белде. Төн уртасына кадәр диярлек барысы да шулай тырыша-тырмаша эшләделәр... Бер-берсенә һәм Җир-анага рәхмәт әйтешеп, әтиләренең исән- сау булулары өчен барысы да, басу читенә утырып, белгәннәрен укып алды... Бүгенгә эш бетте, күктә кабат төн хуҗа булып алды. Малайлар, җиңел сулап, күктәге йолдызларга күз салды. Аннан атларны, туарып, кабат җәйләүгә, сусыл үлән белән сыйланырга җибәрделәр. Гадәттәгечә, учак тергезелде. Учак янындагы түмгәккә утырып, Миңгәрәй әтисенең төсен саклаган тальян гармунын кулына алып әкрен генә уйнап җибәрде. Хәзер инде уйнап җырласаң да ярый дигәндәй, эчтән генә гармун моңына кушылып, җыр да сузды. Көй уйналып беткәч, Гәрәй сүз алды: - Син бит коеп куйган артист икәнсең, Миңгәрәй!.. Кара син аны, уйнау гына түгел, матур итеп җырлыйсың да икән ич!.. Сиңа сука сабы тотып йөрү килешеп бетми, яшьти, - дип тә өстәде. - Йә, арттырма, Гәрәй. Без барыбыз да оста. Син дә әллә нинди сыннар ясап куясың ич, чын осталар көнләшерлек, - дип куйды. Зариф та кыяр-кыймас кына: - Миңгәрәй, әйдә, тагын берәрне сыздыр әле, Гитлерның үзен егарлык итеп дип өстәде. - Ярый, әйдә, синеңчә булсын, дип тальян телләреннән бармакларын йөгертеп узды Миңгәрәй. - Әйдә, егетләр, сез дә миңа кушылыгыз, булгач булсын инде дип, әтиләре сугышка киткәндә җырлап урам әйләнгән җырны сузып җибәрде. Бу җыр бөтен басу буйлап йөгерде, тугайларга таралды, йолдызларга таба агылды. Атлар да, колакларын торгызып, җыр яңгыраган якка борылып басты. Күктәге ай да моң агылганны тын гына күзәтә иде сыман. Сукачы малайлар бермәл утырган җирләреннән торып ук басты. Иңгәиң тотынышып, учак янында әйләнеп җырлый бирделәр, урам әйләнәләрмени?!.. Бу үсмер малайларның җыр-моңнары әйтерсең лә әтиләренең сугыштан җиңеп кайтуларын каршылау маршы иде. Төн пәрдәсен ертып, малайларның тавышы, гармун моңына кушылып, күкләрне иңләде, арыганнарны оныттырды... Көтмәгәндә ат кешнәп куйды. Малайлар сагаеп калды... Җитәр сезгә, малайлар, дия сыман иде сизгер ат, иманыгызга килегез, әле сугыш тәмамланмаган, әтиләрегез яудан кайтмаган, кебегрәк кисәтү булды бугай бу кешнәү. Малайлар бермәл җитдиләнеп, олыгаеп киттеләр сыман. Бу халәт тагын күпме дәвам иткән булыр иде икән, белмим, аларны офыктан күтәрелеп килгән кояш тормышның чынбарлыгына кайтарды. Гармунын җиргә куйды да Миңгәрәй көн кызуына чаклы сукалыйсы җирне тәмамларга кирәклеген искәртте. Атларны сукага җиккәнче, су эчереп алдылар. Зариф елый-елый кызарып беткән күзләрен иртәнге кояш нурлары төшкән су белән юып алды. Сүз саен: "И-и, әтием исән-сау кайтсын иде", - дип сөйләнә-сөйләнә, өлкәнрәк малайлар артыннан иярде ул. Йокысыз үткән төннең кадерле мизгелләре үсмер малайларны, чыннан да, олыгайтып җибәрде. Һәркайсы үз эшен белеп сукага ябышты. Бу төн әйтерсең лә Җиңү көне иде, алар, нәкъ менә бүген соңгы кишәрлекләрен чыгып, эшләрен төгәлләп, зурларча күтәренке күңел белән өйләренә таралыша. Дөньяда ни генә булса да авырлыкларны бергәләшеп күтәрешергә, ярдәмләшеп яшәргә вәгъдә бирештеләр алар. Бу сугыш бетәргә елдан артыграк калган көннәр иде. Алда егетләрнең төрлесен төрле язмыш көтеп тора, алары турында соңрак... Ә бүгенгә күңелне тальян моңы биләп алган. Моң барысын да вакытлыча гына булса да оныттыра иде... * * * Миңгәрәй кулындагы гармунын читкәрәк алып куйды да тәрәзә аша урамга күз салды. Майның бересе иде, инде яз килүе сизелеп тора. Ул нәрсәнедер исенә төшерергә азапланып, үткәннәрне яңартмакчы булып, хәтер экраны аша ялантәпиле чагына кайтты. Күз алдыннан 14-15 яшьлек үсмер чагы йөгереп узды. Көнне төнгә ялгап, җиде яшьтәше белән җир сукалаган чаклары яңарды... Җиде яшьтәш... җиде язмыш... Инде күпме еллар узып бу кадәр үк уйланганы юк иде сыман. Бүген әллә нәрсә булды үзенә... Дөрес, эштән арынган вакытларда, тальянын алып моңланып утырганда, барысын да берәм-берәм хәтердән уздыра иде анысы. Ә бүген... бүген башкачарак. Нигәдер күңеле тулып, бик үк рәхәт булмаса да, шул сука башы тоткан, ач-хәерче чакны кире кайтарасы килеп китте. Тәрәзә аша ерак чиксезлеккә күзен төбәп күпме шулай хыялланып торган булыр иде икән, аның уйларын бүлеп, хатыны Әсмабикә, чәйләп алабыз дип, аш бүлмәсенә дәште. Тыптын сүз катмый гына гомер иткән хатыны белән чәйләп алдылар. Чынаяк-тәлинкә юган арада, Әсмабикә капылт кына сорап куйды: - Әллә дим, Миңгәрәй, авырмыйсыңдыр ич? Миңгәрәй дәшмәде. Ул эчтән генә сызып елый иде... Хатыны, якынрак килде дә терсәгенә кагылып: "Әллә ишетмәдең инде, картым, авырмыйсыңдыр ич?" - дип, соравын кабатлады Әсмабикә. - Җаным сыза, ни дип әйтергә дә белмим, берни сорама, берүк, - дип, кабат тәрәзә янына килеп басты Миңгәрәй... Берникадәр вакыт үткәч әйтеп куйды: - Хатын, мин авылга кайтып килергә булдым әле. Әнинең каберен караштырып, дога кылып килермен, - диде. Әсмабикә ни дип җавапларга да белмәде. Шулай да Миңгәрәенең уен хуплады ул. Инде күпме еллар үтеп, туган-үскән туфрагына аяк басканы юк иде ич. Дөрес, әнисен соңгы юлга озатканда кайтты анысы, аңа да бер кеше гомере вакыт үткән ич инде. Балалар да үсеп башлы-күзле булды, һәрберсенең тормышы җайланган- көйләнгән. Үземне дә эш көтеп тормый, дип уйлады ул. Икенче көнне Миңгәрәй, тимер юл вокзалына төшеп, билет алып менде. Кичтән тальянын, җәймәгә төреп, юл сумкасына җайлап салды. Иртәгә таңнан торып юлга кузгаласы... Таң атканчы йокы кермәде аның күзенә. Төне буе төрле уйларга чумып чыкты ул. Иртән иртүк Әсмабикәсе белән чәй эчеп алдылар. Хатыны кичтән үк юлга дип ризыклар хәстәрләп куйган иде. Бисмиллаларын укып, төенчеген ипләп, гармун кырыена юл сумкасына урнаштырды Әсмабикә. - Хәерле юллар була күрсен, берүк, исән-имин әйләнеп кайта күр, Миңгәрәй, - дип, теләк теләде Әсмабикәсе. - Мин вокзалга ук төшеп йөрмәм инде, йөгең авыр түгел, үпкәләмәссең, - дип, йорт башыннан озатып калды. Свердловскидан кузгалып киткән поезд Казанга иртә таңнан килеп төште. Вокзалдагы буш эскәмияләрнең берсенә утырып, Миңгәрәй хатынының юлга дип төйнәгән төенчеген чыгарып, тамак ялгап алды. Буфетчы хатыннан бер стакан чәй алып эчте. Тамак тук, өс бөтен, дип сөйләнеп алды ул үзалдына. Хәзер автовокзалга төшеп авылга кайтучы автобуска билет юнәтәсе бар. Атна уртасы булгангадыр, күрәсең, кассага чират юк диярлек. Тынкүлгә бер билет алды. Автобус кузгалырга сәгатьтән артык вакыт бар иде әле. Миңгәрәй шундагы киосктан күчтәнәчләр алды. "Кемгәдер тукталасы булыр ич, коры кул белән керү килешмәс", - дип сөйләнде ул үзалдына. Автобус үз вакытында килеп туктады. Миңгәрәй юл буе күзен тәрәзәдән алмады. Үткәнен күз алдыннан уздырып, уйларына уелып кайтты ул. Авылга кергәндә, көтү кайткан, малтуар абзарларга кереп урнашкан иде инде. Авылның кичке тынлыкка чумган мәле. Ул урам буйлап атлый бирде... Ташландык йортлар, нигезе дә юкка чыккан буш урыннарны күреп йөрәге кысылды. Ара-тирә тормыш дәвам иткән хуҗалыклар да юк түгел. Алары өчен нык сөенде ул. Менә үзләренең йорт урыны... Миңгәрәй шушы нигезнең кайчандыр тулы тормышлы вакытын, әтисен сугышка озаткан чакларын искә төшерде. Кендек каны тамган туфракка тезләнеп дога кылды. Нигез буш иде... Йорт урынын алабута, кычыткан ише үлән баскан. Аның бөтен тәне куырылып килде, күз яшьләре бәреп чыкты... Пышылдап кына: "Кичерә күр, берүк, рәнҗемә", - дип, кушучы белән җирдән туфрак алды. Учлары белән шул туфракның җылысын тойды. Аннары туфракны кулъяулыгына төрде. Эчтән генә нидер укып, төргәкне юл сумкасына салды. Аннан, уйларыннан арынырга теләп, як-ягына күз салды. Урамда беркем күренми, һәммәсе дә үз эше белән мәшгульдер дип, Миңгәрәй Зарифларга таба атлады... Капка төбенә җиткәч, сумкасыннан тальянын чыгарды да әкрен генә озын көй сузды... Бераздан тальян моңына үзе дә кушылды... Күпме шулай утырыр иде икән, капка келәсенең әкрен генә күтәрелүен ишетеп тын калды. Эчке яктан инде шактый олыгая төшкән Зариф күренде. - Һай-й, Миңгәрәй, син түгелме соң бу? - дип, Миңгәрәйне кочып алды Зариф. - Әллә саташаммы икән, каян килә икән бу моң дип, үз-үземә ышанмый гына чыктым, гармун тавышын ишетмәгәнгә инде... һай, рәхмәтләр яугыры... - дип сөйләнә-сөйләнә, көтелмәгән бу очрашуга куанганын белдерде Зариф. - Яшьти, әйдә, өйгә керик, нигә монда торабыз әле, - дип, Миңгәрәйне өйгә дәште. Почмак яктан Зарифның хатыны күренде, чын татар хатыннарыча, бераз уңайсызланыбрак ул кунак белән күреште, хәл-әхвәл белеште. Аннан почмак якка чыгып, самавырын җырлатып җибәрде. Самавыр табынга менеп кунаклагач, Зариф Миңгәрәйне хатыны Хәлимә белән таныштырды. "Менә икәүдән-икәү шушы нигездә яшәп ятабыз, яшьти, балалар төрлесе-төрле якка таралышты", - диде ул. "Хәзер авылда калмый яшьләр, укып бетерүгә таю ягын карый, заманы шул инде", - дип көрсенеп куйды. Миңгәрәй белән Зариф төне буе үткәннәрне искә төшереп, күңел бушатып, бүгенге тормышлары турында гәп сатып чыктылар. Бергә сука тартып, әтиләрен алыштырып, әниләренә терәк булган җиде яшьтәшнең алтысы әтиләрен сугыштан көтеп ала алмады. Араларында иң кечесе Зарифның гына әтисе сугыш бетәр алдыннан бер аягын калдырып исән кайтты. Галинең әтисе турында военкомнан килгән язу - "Геройларча һәлак булды" дигән хәбәр - җиде яшьтәшенең беренче югалтуы булды. Җиде яшьтәш ул чакта җиргә ятып елады. Мирхәйдәрнең әтисе дә Сталинград янындагы каты бәрелештә һәлак булган. Аның да хәсрәтен бергә бүлештеләр алар. Хафиз белән Хәйдәрнең дә әтиләре турында үле хәбәре килде. Аларның кайгысын да бергә уртаклашты яшьтәшләр. Ә менә Миңгәрәйнең әтисе билгесез югалганнар исемлегендә. Бәлки, кайтып керер, дип ул аны гомере буе көтте. Әтисен искә төшереп, тальянын сузып җибәрер иде дә, ул өйрәткән көйләрне яңгыратыр иде... Кайларда ятып калгандыр да, җаны әле дә урын таба алмый адашып йөридер сыман... Шушы уйлардан арынгач, Миңгәрәй Зарифтан яшьтәшләре турында сорап куйды: - Яшьти, монда син генә инде барыбыз өчен дә ышанычлы кеше. Үскәндә җиде яшьти арасында син иң кечесе идең, авылда гомер иткәч, калганнарыбыз турында да хәбәрдарсыңдыр, мөгаен, - диде ул. - Бу бик авыр сорау, яшьти. Безнең җидебезнең дә язмышлары җиде якта инде, - дип авыр сулады Зариф. - Галине ишеткән булгансыңдыр инде, әтисенең геройларча һәлак булган хәбәре килгәч, ул озак та тормады, Донбасс якларына китеп барды. Шунда бер ел эшләргә өлгердеме икән, шахтада таш басып үтерде, дигән хәбәре килгән иде. Аны шунда җирләгәннәр. Күп тә үтмәде, аның артыннан йөрәк белән әнисе дөнья куйды. Үзем җирләдем, зиратка баргач, каберен күрсәтермен. Сукада бер дә сүзгә кушылмый торган Хәйдәрне хәтерлисең булыр. Алар да Хафиз яшьтәш белән Чиләбе якларына трактор заводына дип эшкә киткәннәр иде. Икесе дә гаилә корырга да өлгермичә, яшьли дөнья куйдылар. Заводта авария булып янып үлде, дигән ачы язмышлы хәбәрләрен ишетеп бөтен авыл зар елады. Икесенең дә әнкәйләре мәрхүмнәр инде. Аларны да үземә җирләргә язды. Тагын Нургаян яшьти бар иде бит. Ул да, әтисе сугыштан кайтмагач, кайгысына түзә алмыйча, Себергә китеп барды. Төмәннән ерак түгел бер авылда яшәп, иллесен дә тутырмыйча якты дөньядан китеп барган. Сагынуына түзә алмыйча эчтән сызып үлде, диделәр. Аның әнисе дә ни ирен, ни улын күрә алмыйча, җан бирде. Хәдичә җиңгине дә үзем озаттым, Аллага шөкер. Урыны оҗмахта булсын. Мирхәйдәр исән-сау, зур кеше булган диләр, дөрес булса, генерал, ди. Аның ике улы да, әтисе кебек, хәрби дип ишеттем. Ул бер елны әнисен үзе белән яшәргә дип алып киткән иде, ялгышмасам, Калининград тирәсенә бугай. Әнисе Гайниҗамал, сагынуына түзә алмыйча, кире авылыбызга кайтты. Өйләре тузган иде инде, тишектошык, карт кешегә уңайсыз да ич ялгызы, аны үзебезгә алып кайттык. Шөкер, алты елга якын бик тату гомер иттек. Хәзер ул да вафат инде, аны да үз кулларым белән зурлап озаттым. Гайниҗамал апа, үләр алдыннан, улына хәбәр итеп тормаска кушты: "Эш кешесе, юлы ерак, хезмәтеннән бүлә күрмә" - диде. Менә синең белән мин әлегә исән-сау, яшьти, - дип, авыр сулап куйды Зариф. - Әйдә, син дә үзең турында сөйләп җибәр булмаса, мин шактый сөйләдем кебек, - диде. - Нәрсә дим инде, без карчыгым белән өч кыз үстердек. Хәзер икәүдән-икәү яшәп ятабыз. Балаларның берәрсе малай булса, тальянда уйнарга өйрәтермен дигән идем дә, син уйлаганча гына түгел ич. Бер оныгым малай үзе, ләкин хәзергеләргә синең тальяның тансык димени, исе дә китмәде. Хәзерге яшьләр моң дигән нәрсәне бар дип тә белмиләр, нишләмәк кирәк инде, бер Ходай үзе генә беләдер, Аллага тапшырдык, яшьти. Тальянымны васыять итеп калдырыр кешем дә юк. Үзем белән китәр инде ул, - дип, үз тормышы турындагы сүзгә нокта куйды Миңгәрәй. Алар шулай, сөйләшә-сөйләшә, таңны аттырды. Бу сөйләшү моннан күп еллар элек сукага чыгып, ялга туктагач, учак тергезеп, җиде яшьтәшнең гәпләшеп утырган чагын хәтерләтте. Тик ул чакта әтиләренең җиңеп, исән-сау кайтырына өмет бар иде. Ә бүген... бүген җиде яшьтәшнең дә бары өчесе генә исән, алары да менә шулай тәмләп, хатирәләрне яңартып утырырга җай тапмый. Миңгәрәй белән Зарифның да бу күрешүләре - көтмәгәндә-уйламаганда тәтегән бәхет. Икенче көнне Миңгәрәйне Зариф зиратка алып төште. Иң элек ул үзенең әти-әнисе кабере янына килеп дога кылды. "Менә, Миңгәрәй, монда минем әти-әнием ята. Алар, әти сугыштан кайткач, унбиш елга якын бик тату яшәп дөнья куйдылар. Оныкларын күрү бәхете дә тиде үзләренә. Аралары бер атна, - диде Зариф. - Икесе бер чардуган эчендә, әтием шулай васыять иткән иде". Икесенең дә ташларына ай сурәте төшерелгән, туган, вафат булган еллары язылган. Бик матур итеп буялган тимер чардуган эчендә пар миләш үсеп утыра. - Менә монысы - синең әниең Гөлҗамал апа кабере. Мин аңа таш куйдырдым, чардуган ясатып зәңгәр төскә буядым. Аңа да миләш утырттым, ачуланмассыңдыр ич, яшьти, - диде Зариф. Миңгәрәй ни дип тә җавап бирергә уңайсызланды. Бу эшләрне ул үзе башкарырга тиеш иде дә бит, шулай килеп чыкты инде... Зарифны иңнәреннән кочты да рәхмәт, яшьти, дип, аннан күз яшьләрен яшерде. Алар икәүләп, үзләре белгәнчә, Гөлҗамал апа рухына дога кылдылар. - Ә менә монысында Мирхәйдәрнең әнисе ята. Үзем җирләгәч, аны да кадерләп карап торам. Әнә миләше, яфрак ярам дип, бөреләрен тулыштырган, рәхмәт төшкере. Яшел төсне ярата иде Мирхәйдәрнең әнисе Гайниҗамал апа. Чардуганын ел да яшелгә буйыйм, рухы шат булсын... - Менә бу - Галинең әнисе - Җәмилә апа кабере. Узган ел гына ташын яңартып җибәрдем, карап тормасаң, таш та төсен җуя бит. Яшьтәшләребез арасында Гали дә, әнисе дә бу якты дөньядан иң алдан китеп бардылар, риза- бәхил булып кына ятсыннар инде, берүк... - Нургаянның әнисе - Хәдичә апа әле дә хәтеремдә, мине кемнәр озатыр инде соңгы юлга, дип елый иде мәрхүмәкәй. Аллага шөкер, бик матурлап, зурлап озаттык үзен. Бу кабердә Хәдичә апа ята. Күк төсен ярата иде, чардуганын ел да ачык зәңгәргә буйыйм, риза-бәхил була күрсен инде... - Бу яшелгә буялган чардуганда Хафизның әнисе Сөмбел апа ята. - Әнә тегесе... әйдә, якынрак килик әле, Миңгәрәй, монысы - Хәйдәрнең әнисе - Газзә апа кабере. Аңа да миләш утырттым. Аның рәте бар яшьти, әниләр рәхәт күрмичә, ачы күз яшьләре белән сугыштан ирләрен көтте. Көтеп-көтеп тә кайта алмадылар шул. Бала хәсрәте дә җиткәндер инде башларына, яшьли киттеләр... Менә шул күз яшьләрен миләш ачысы белән тиңләдем, әгәр дөрес эшләмәгән булсам гафу итсеннәр, берүк... Урыннары оҗмахта булсын иде һәрберсенең дә, - дип куйды Зариф. Бу бик авыр сөйләшү иде. Зират капкасын чыккач, ике дус инеш буена юнәлде. Бәлки, күңелдә булган авыр уйлардан арынырга, гомер юшкыннарын агымсуга ияртеп җибәрергә теләгәннәрдер. Анысы мәгълүм түгел, һәрхәлдә, су - адәм баласының күңелен бушату өчен менә дигән урын. Аңа эч-сереңне дә сөйләп була, теләгеңне дә җиткерә аласың. Су хәтере кеше хәтере генә түгел инде ул!.. Шулай сүзсез генә агымсуга текәлеп шактый утырылды. Миңгәрәй Зарифның кылган изгелекләрен дә күз уңыннан уздырды. Берникадәр шулай утырганнан соң, Зариф: - Миңгәрәй, син минем әтинең сугыштан исән кайтканына миңа ачу сакламыйсыңдыр ич? - дип сорап куйды. Миңгәрәй көтелмәгән әлеге сораудан сискәнеп үк китте, аннан, Зарифка күтәрелеп карады да: - Син ничек шундый сорау бирәсең, Зариф, без барыбыз да, әтиең кайткач, ничек сөенгәнне белсәң иде!.. Син бит безнең арада иң нечкә күңелле, самими, гөнаһсыз сабый идең... - Ә мин, әти кайткач, сезнең күзгә күренергә күпме вакытлар уңайсызланып йөрдем, үземне гаепле кеше итеп санап, урамга чыгарга кыймый идем, - диде Зариф, күз яшьләрен сөртеп. - Әле дә шул хис белән яшәдем. Рәхмәт, җилкәмнән йөк төште сыман... - И-и җүләр, кешенең шатлыгыннан көнләшәләр димени? Син әле дә бала булып калгансың икән, Зариф, - дип, инде олыгайган яшьтәшенең иңнәренә кагылып алды Миңгәрәй. - Арабызда иң кечесе булсаң да, иң мәрхәмәтлесе син икәнсең бит. Кара инде, һәрберебезнең әниләре яткан каберләрне ничек карап, кадерләп торасың икән, рәхмәт инде сиңа. - Соң, без бит ни генә булса да бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәргә сүз куешкан идек, мин шул вәгъдәгә тугрылыкны гына саклыйм. Миннән башка кем карасын ди аларны, мин бит шушы туган авылыбызда гомер итеп ятам. Көчем барда, Ходай гомер бирсә, барысы да тәртиптә булыр, - диде Зариф. Өйдә аларны Зарифның хатыны Хәлимә бәлеш пешереп каршы алды. "Озакладыгыз, бәлеш суынмагае дип борчылдым", - диде. Ашап-чәйләп алгач, ике яшьтәш, ишегалдына чыгып, болдырга утырдылар. Миңгәрәй тальянын сыздырып җибәрде. Гармун моңына кушылып, алар җыр сузды. Аннан торып ук бастылар да малай чакта җырлаган җырларын бер-бер артлы яңгырата тордылар. Әйтерсең лә еллар урлаган яшь чаклары кайткан... Басуда, учак янында, кочаклашып, җиде яшьтәш җыр сузамыни?! Күпме шулай дәвам иткән булыр иде икән бу күренеш, Миңгәрәй ишек яңагына сөялеп, күз яшьләрен сөртеп торган Хәлимәне күреп, уңайсызланып тын калды. - Җырлагыз, җырла, - диде Хәлимә, күзләрен алъяпкыч итәге белән сөртеп. - Мондый бәхет гел килмәс, күңелләрегез бушанып калсын, үзегезгә дә җиңел булыр. ...Гармун тавышы тынды. Чыннан да, ике яшьтәш шулай күпме еллар үзләре белән йөрткән авыр йөкне иңнәреннән төшерделәрмени, икесенә дә җиңел булып китте. - Син мине ачуланма инде, Зариф, - диде Миңгәрәй. - Минем болай рәхәтләнеп ачылганым юк иде әле. Әйтерсең лә мин бу якты дөньяга тәүге тапкыр аваз салдым. Шундый рәхәт булып китте, мең рәхмәт сиңа. Исән булмаган яшьтиләребез өчен дә әйтәм рәхмәтне, аларның да рухлары шат булсын иде... Иртәгесе көнне Миңгәрәй юлга кузгалды. Бу авыр аерылышу иде. Олы юлга кадәр озата төште Зариф. Автобус килгәнче дип, саубуллашу хөрмәтенә Миңгәрәй әтиләрен сугышка озатканда җырлаган көйне уйнап, җырлап җибәрде. - Бәлки, бу соңгы күрешүдер, ни генә булса да риза-бәхил бул, Зариф, - диде Миңгәрәй, күз яшьләрен яшерергә тырышып. - Ни сөйлисең, Миңгәрәй, юлны беләсең, ишек һәрчак ачык, тагын кайта күр, яме, - дип кенә әйтеп өлгерде. Шул арада автобус килеп җитте дә Миңгәрәйне утыртып кузгалып та китте. Бу аларның сугыш тәмамланганнан соң беренче һәм соңгы күрешүләре иде. Күпмедер вакыттан соң авылга Миңгәрәйнең вафаты турындагы хәбәр килеп иреште. Авыр сугыш газапларын иңгә-иң куеп сука тоткан җиде яшьтәшнең бүген бары икесе исән-сау. Берсе - карчыгы Хәлимә әйтмешли, җир читендә - Калининград тирәсендә булса, Зариф, әлеге бергәлекне туган җир белән бәйләп, Тынкүлдә гомер хатирәләрен саклап яшәп ята. Ялгыз таган Ул күпме шулай атынган булыр иде икән, кинәт таган чылбырына кемдер кагылып, сискәндереп җибәрде. Аның бөтен тәне чымырдап, куырылып килде. Кем булыр бу? Мизгел эчендә күңеленнән мең төрле уй йөгереп үтте... Моңарчы әле беркемнең дә аңа игътибар иткәне юк иде ич. Курку катыш күзләр бер мәлгә таган чылбырына кагылган кулларга төште. Уйларыннан арыныр булып, ул берни булмагандай аяк очлары белән генә җирдән этенеп, таганны кабат хәрәкәтләндереп җибәрде. - Бу кадәр әче таңнан атынмасаң? - диде аңа әлеге таныш булмаган куллар хуҗасы. Ул дәшмәде. Дөресен әйткәндә, көтелмәгән әлеге сорауга ни дип җавап кайтарырга да белмәде ул. - Ник дәшмисең, чукрак түгелсеңдер ич... Ни атлы син?.. Таң йокысыннан да татлы ни бар адәм баласына, туйганчы йоклар идең... көн дә таган, көн дә таган... - Таныш булмаган әлеге кеше шундый өзек-өзек сорауларын яудыра торды. Тик бу сорауларның барысы да җавапсыз гына таң сызыгында эленеп калды. Әллә куркудан, әллә еракта калган сабый чагы хатирәләренең серен ачарга кыймады ул. Күзләр ирексездән чиксез күккә төбәлде. Әлеге кеше тагын берәр сүз әйтсә, мөлдерәгән күзләр тулып ташар сыман иде. Ике арада тынлык урнашты. Таган чылбырына кагылган куллар әкрен генә шуып төште дә күз уңыннан югалды. Әлеге кеше уен мәйданчыгындагы эскәмиягә барып утырды. Аны да уйлары бимазалый иде. Ни өчен инде балалык яшеннән чыккан ир-ат һәр таңда таган атына, кем ул, әллә яшәр урыны юкмы? Әлеге сораулар инде шактый вакыт күңелен бимазалап килә. Менә бүген, көн дә үзен борчуга салган сорауларга җавап алыр өчен, аның янына чыгарга җөрьәт иткән иде ич... Курку катыш сораулар кабат җавапсыз калыр микәнни? Кайчаннан бирле йокысын качырган бу сораулар аның җанын бораулый, бимазалый, талый иде. Юк, юк, бу гади генә кызыксыну түгел, язмышлар чылбырын сүтәргә тырышу иде бугай. Таганда утыручы капюшонын күзләренә кадәр төшереп кигән дә әкрен генә атынуын дәвам иттерә. Кинәт ишегалдындагы машинаның чыелдап җибәргән тавышы икесен дә сискәндереп, сагайтып алды. Күзләр шул якка төбәлде. Машина астыннан бер эт шуышып чыкты. Күрәсең, әлеге хәрәкәт машина сигналына тәэсир иткәндер. Кала шундый инде ул, ишегалды тулы машина, урамда иясез этләр, җиһанда билгесез язмышлар... Шаулы каланың уянып кына килгән чагы. Авыл җире булса таң атуын әтәчләр хәбәр итәр иде. Урманда булсаң, кошлар аваз салыр. Калада ни, беркемнең бернидә гаме юк... Тагандагы ир-ат тагын шулай күпме утырыр иде икән, теге кеше, эскәмиядән торып, янә таган чылбырына кагылып, аны туктатты. - Йә, ярый, сөйләшәсең килмәсә дәшмә... Мин бит сизеп торам: акыллы кеше таң атканчы таганга чыгып утырмый, синең яшең дә атынудан узган лабаса, - дип көрсенеп куйды. Бу сүзләр таганда утыручыга нык тәэсир итте булса кирәк, ул бермәл, пышылдап диярлек кенә: - Мин сабыйлыктан китәргә җыенмыйм да, - дип җаваплады. - Иләсләндең мәллә , әллә йортсыз-җирсезме син? - Аллага шөкер, торыр җирем бар, шушы йортта яшим мин, - диде ул, таган чылбырларын кочаклап диярлек. - Әйдә, төш инде таганыңнан, әзрәк сөйләшеп утырыйк булмаса. Мин әнә теге каршы йортта гына яшим, күршеләр дә икәнбез бит... Сүзгә-сүз ялганмады. Ике арада шундый өзек-өзек кенә җөмләләр ишетелеп алды. Таганда утыручы капыл гына кул сәгатенә күз төшереп алды да берни дәшми генә подъездга таба атлады... - Иртәгә сөйләшеп бетерербез яме, мин Бибиҗамал апаң булам, синең янга тагын чыгармын, - дип, артыннан кычкырып калды ул, аннан үзе дә өенә таба юнәлде... ...Таган икенче көнне дә, өченче көнне дә, тагын әллә ничә көннәр ялгыз гына атынучы дустын көтте. Ә ул һаман күренмәде. Бибиҗамал апа да инде ничә көн үз-үзен битәрли. Нигә дип чыктым да, нигә дип юк-бар сораулар белән башын катырдым икән балакайның? Көн дә атына иде бит, куркыттым микән әллә? Авырып китмәгәндер ич?.. дигән мең сорау игәүли иде аның җанын. Ул шулай, авыруга сабышып, һәр таңны ялгыз таганнан күзен алмады. Инде җәйнең көзгә авышкан чагы иде. Иртә-кичен көз киләсен сиздергәндәй, салкынча җил искәли, көтмәгәндә яңгыр сибәләп үтә. Көнне төнгә ялгый-ялгый, Бибиҗамал һәр иртәдә таган атынучыны көтте... Менә, ниһаять, көннәрдән бер көнне таң алдыннан таган ыңгырашкан тавышка сискәнеп, күзен янә уен мәйданчыгына төбәде ул. Әйе, әйе, элеккеге танышы, исе китмәгәндәй, таганда атына ич!.. Сөбханалла! Рәхмәт төшкере, дип сөйләнеп алды да, тиз генә ишеген бикләп, җитез адымнар белән уен мәйданчыгына таба атлады. Килә-килешкә: - Кайларда югалып тордың син, әй? Авырмагансыңдыр ич, - дип кабалана-кабалана, ярым пышылдау белән сорауларын яудырырга кереште. Ир-ат, исе китмәгәндәй, атынуын дәвам иттерде. Шулай да сорау бирүчене җавапсыз калдырырга кыймадымы, әллә кызганыпмы: - Әни янында ялда идем, - дип, кырыс кына җаваплады. - Әниең кайда соң синең, әллә авылдамы? - диде Бибиҗамал. - Әйе, авылда. Күптән мәрхүм инде... Бибиҗамал бермәл сүзсез калды. Аннан, ничек инде әни янында булдым дисең? Күптән мәрхүм булгач, әни янында булалар димени? - Минем өчен мәңге тере ул. Мин җәйге ялларымны әни янында зиратта уздырам. Аның белән рәхәтләнеп сөйләшәм. Сезнең өчен минем тормыш кызык булмас, мине аңламассыз, - диде дә оча-оча атынуын дәвам итте. Әйтерсең лә таган җиле аның уй-кичерешләрен, борчу-сагышларын куа, гөнаһсыз сабый чагының бәхетле мизгелләренә алып кайта иде... ...Таганда атынучы көтмәгәндә шып итеп җиргә аякларын тидерде, таган туктап калды... Хатирәләр яңарып, аның уйларын кинәт башка төрле хисләр биләп алды. Артыннан йөгерәләрмени!.. Бермәл аның тыны кысылды, бөтен дөньясын курку басты... Күз алдыннан әле әнисе исән чакта урманда көн күргән сабый чагы чалынып узды. Яфрак кыштырдаган тавышка да курку катыш җылы эзләп әнисенә сыенган чаклар хәтер экраны аша бәгырьне телеп, шом салып, куырып алды. Ир-атның шулай әле кызулап атынуыннан, әле тынып калуыннан сагаеп булса кирәк, Бибиҗамал җәһәт кенә таган чылбырына ябышты. - Нишлисең син, малай актыгы, иманың бармы синең, туктат таганыңны!.. - дип кычкырып җибәрүен сизми дә калды ул. ...Таган ыңгырашып туктады. Ир-ат күзләрен күккә төбәде. Аның бит алмалары буйлап яшьләр тәгәри иде... - Гафу итә күр, катырак дәштем бугай... - диде Бибиҗамал. Мин сине ай буе диярлек көттем. Авыруга сабыштым, үземне көн дә битәрләдем. Ә син берни булмагандай кыланасың... Ир-ат таганнан төште дә, башын аска игән килеш, эскәмиягә барып утырды. Бибиҗамал, бер-бер хәл булмагае дип, аның каршысына чүгәләде. - Сөйлә, бала, борчуың бармы әллә, бәлки, берәр ярдәм кирәктер, - диде ул. Ир-ат өзек-өзек җөмләләр белән таган белән бәйле тормышының бер читен ачты... - Галихан минем исемем. Сабыйлыктан узгансың, дип әйтә күрмәгез, зинһар. Сабый чагым истәлеге ул таган, әнинең кул җылысын эзлим... Таган минем өчен изге ул... - Сиңа ничә яшь соң, улым, - диде Бибиҗамал, аның калтыранган тезләренә кагылып. - Утыз бишнең теге ягында инде. Яшь бара ул, аның эше шул. - Шактый олы күренәсең, улым. Әтиең юкмыни? - Юк... Булган инде, әтисез бала була димени, тик барлыгыбызны гына белмәгән... - Ничек алай, аерылышканнар диген. - Алай гына да түгел шул. Әни аның җәберләвенә түзә алмыйча качып киткән. Ул чакта миңа биш ай тирәсе генә булган әле. Менә шул... Әни үзе дә ятимлектә үскән, балалар йортында. Эшкә урнашкач, әти буласы кеше урлап диярлек алып кайткан аны, шулай яши башлаганнар. Әти нык эчкән. Исерек килеш әнине гел җәберләгән. Инде мин тугач та, гел кулы уйнаган. Көннәрдән бер көнне әни, түземлеге бетеп, мине күтәргән дә чыгып качкан. Күпмедер шулай урманда, җир куышында яшәгәнбез. Ул вакытларны мин бик томанлы гына хәтерлим. Әнинең моңсу һәм яшьле күзләре белән җылы кочагы гына мәңге истә... Бервакыт әни мине ияртеп урманда гөмбә җыеп йөргәндә, бер бабай, туктатып, аннан: "Сабый бала белән нигә ялгызың йөрисең", - дип сораштыра. Әни бәгырем, мине дә кызгангандыр инде, барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирә. Бабай сүзсез генә тыңлаптыңлап тора да безне үзенең каравылчы өенә алып кайта. Һәм без шунда яшәп калганбыз. Бибиҗамал, тын да алмыйча, аның сүзләрен, бугазына килеп төялгән төеннәре белән йота бара. Һай, бу тормыш... - Калага ничек килеп урнаштың соң, улым? - дип, кабат бүлдерде аны Бибиҗамал. - Мин беренче сыйныфка да тугыз яшем тулганда гына кердем. Бер елда ике сыйныфны тәмамладым. Әни бик зиһенле иде. Мине укырга-язарга да әнием өйрәтте. Мин укыган мәктәп ун чакрым ераклыкта иде. Мәктәпкә каравылчы бабай йөртте. Әни соңгы елларда бик авырды. Мин җидедә укыганда дөнья куйды. Каравылчы бабай белән авылга илтеп җирләдек. Бабай авылы иде ул. Аның да җәмәгате шунда җирләнгән. Балалары булмаган аларның. Ялга чыккач та ияләнгән урманында яшәп калган Гаделша бабай... Аннан соң ул мине һөнәр училищесына урнаштырды. Аны тәмамлагач, танышлары аша заводка эшкә кертте. Иске генә йорттан бер бүлмә алып бирде. "Бу сиңа минем бүләгем булыр, улым, хәзер мин бу дөньядан тынычлап китә дә алам", - дигән иде Гаделша бабай ул чакта. Әлеге сүзләрнең мәгънәсенә еллар узгач кына төшендем мин. Хәзер ул да мәрхүм инде, урыны оҗмахта булсын. Аны үзем хатыны янына алып кайтып җирләдем. Менә күптән түгел, иске йортны сүтеп, өр-яңа йорттан бер бүлмәле фатир бирделәр. Әниемә дә, Гаделша бабайга да гомерем буе рәхмәтле мин, алар алдында мәңге бурычлы... - Ни өчен таң атканчы торып чыгасың соң, йокың туяр иде дим, балам. - Йокым туя минем. Мин бит көнемне юк-бар белән уздырмыйм. Кичләрен иртәрәк ятарга тырышам. Төн бераз таңга авышкач, көн дә әни төшемә керә дә миннән: "Тамагың тукмы, улым, туңмыйсыңмы?" - дип сорый. - Тамагым да тук, өстем дә җылы, әни, - дип кенә җавап кайтарып өлгерәм. Әнине күргәч, йокы бөтенләй кача. Чәйләп алам да, әнине искә төшереп, кабат таганга чыгам. Әнием ясап биргән таганны хәтерләтә ул, аның кул җылысын тояр булам... Менә шул гына... - Рәхмәт төшкере, исән-сау гына була күр, улым. Мин дә ялгызым гына яшим, авыр чакта, эч-сереңне бушатыр булсаң, миңа кереп утыр, - дип, Бибиҗамал Галиханның аркасыннан сыйпап алды. - Мин әни белән дә сөйләшеп йөрим, ул һәрчак минем янәшәмдә кебек, ятсам-торсам да аның киңәшләрен ишетәм... - Рәхмәт инде, балакаем, гомерле генә була күр. Әлеге сөйләшү тагын күпме дәвам иткән булыр иде әле, Галихан сәгатенә күз төшереп алды да, эшкә барырга вакыт җитеп килә икән дип, урыныннан кузгалып, өенә кереп китте. Бибиҗамал Галихан сөйләгәннәрдән айный алмый шактый утырды әле. Аннан, кеше-кара күрмәгәе дип, ул да өенә таба атлады. Тәненә суык йөгергәнен дә әле өйгә кергәч кенә тойды. Тиз генә аш бүлмәсенә кереп чәй яңартты. Галихан сөйләгәннәрне кабат күңеле аша уздырып, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, озаклап чәй эчте. Җиһанда таң атып килә. Табигатьтә көз килүен хәбәр иткәндәй кызыл- сары яфраклар тирбәлә... Әлеге сөйләшүләргә тоташ яңгырлы көннәр кушылып китте. Бибиҗамал, урамга чыгарга да базмыйча, инде ничә көн тәрәзәгә төбәлеп өйдә утыра, кәефе дә юк иде бугай. Ә ишегалдындагы таган җил-яңгырга карамый әкрен генә тирбәлүен белә. Сабый чак хатирәләрен яңартып, әнисенең кул җылысын тояр булып, Галихан да һәр таңын таганда каршылавын дәвам иттерә. Җавапсыз хатлар Самат йөрәге кысылып, сискәнеп уянды. Әйтерсең лә май аеның шомырт чәчәкләре бөре ачкан да хуш-исе өйгә тулган. Ә ул шушы матурлыкны күрми йоклап ята, имеш. Ул юрганын шудырып төшерде дә, урыныннан торып, тәрәзәгә күз салды. Тәрәз артында яңгырлы кара көз иде. Аяк атлап йөрмәслек пычрак. Әнә, кемдер таеп, лыҗырдаган пычракка килеп төште. Шәп кенә сүгенеп тә алды бугай... Саматның күз алдына ерактагы якын дусты - Гөлҗамалы килеп басты. Ул да тәрәзә каршында моңсу көзне күзәтәдер сыман. - Нигә минем бер генә хатыма да җавап бирмисең, Гөлҗамалым? - диде ул ишетелеришетелмәс кенә. Ләкин аның бу борчу катыш соравын Гөлҗамалы ишетмәде шул. Ул да, нәкъ менә шулай көн дә тәрәзә каршына килеп, Саматның үзен көтте. Көнаралаш килеп торган хатлар аның җанын җылытмады, күңелен күтәрмәде. Төннәр буе кайнар күз яшьләрен мендәренә сеңдерә барды ул. "Бүген булмаса, иртәгә Гөлҗамалым янына кайтып киләм", - дип, үз-үзенә сүз бирде Самат... Ноябрь урталары иде... Җир бераз пычракны үзенә сеңдергән, иртә-кичләрен шактый салкынайткан чак иде. Көн уртасында гына аяк асты бераз лыҗырдап ала. Әйтерсең лә көзге пычрак берни түгел ул, күңелең пакь булсын, дия сыман. Саматны хатирәләре моннан шактый еллар элек, Гөлҗамалы белән таныштырган ямьле җәй иленә алып кайтты. Шәһәрдә институтта укыган чагы иде. Бер төркем студент яшьләрне каладан шактый ерактагы Тынкүл дигән татар авылына төзелешкә җибәрделәр. Кичке уенга чыккач, тәүге тапкыр озата кайтты ул Гөлҗамалны. Авылда таң атуын да беренче тапкыр шулчакта күргән иде. Шундый матур тын иртә... Ерактан, басу ягыннан тургайлар тавышы килә. Сулап туймаслык саф һава!.. Җанны иркәли торган мондый сихри табигатьне кала җирендә күреп буламыни?! Әлеге уйларын бераз читкәрәк куеп, бүгенге чынбарлык белән япа-ялгыз калды Самат. "Бүген үк юлга кузгалам", - дип, үз-үзенә сүз бирде ул. Һәм шул сүзендә торды да. Алда, билгесезлек эчендә озын юл... Әйе, шактый вакыт үткән икән шул. Автобуста үткән өч сәгатьләп юл айлар-еллардай озын тоелды. Автобустан төшкәч, берничә чакрым араны җәяүләп үтәсе бар. Ул, күзен Гөлҗамалларга алып кайта торган юлга төбәп, тукталыштагы ялгыз ташка утырды. Нигәдер аяклары атларга теләмәде. Инде эңгер төшә башлагач, яхшы гына туңуын да сизенгәч, әкрен генә атлап китте... Авыл урамында аңа беркем дә очрамады. Ул Гөлҗамалларга илтүче тыкрыкка борылды. Аларның тәрәзәләрен эзләде. Тәрәзәләр Гөлҗамалның күзләре кебек аны көтәдер сыман тоелды... Менә аларның йорты. Яртылаш ачык капкадан ишегалдына үтте. Йортның ватык тәрәзәләрен күреп, Самат бер мәлгә өнсез калды. - Йа Аллам! Бу йорт - безнең керсез мәхәббәтебез шаһиты ич, - дип, баскыч болдырына маңгае белән орынып елап җибәрде... Йортның шыр ачык тәрәзәләре шомландырып, куырып алды. Бу халәттә ул үзен шактый картайган, гомеренең соңгы көннәре якынлашкан авыл карты итеп тойды. Хәтере аша ерактагы сабый чагы йөгереп үтте... Ул хәлсезләнгән буыннарын көчкә тыеп, әлҗе-мөлҗе килгән күзләрен бер ачып, бер ябып ишек тоткасына үрелде. Шундый таныш иде ул аңа. Ишек бикле түгел иде. Әйдә кер, түрдән уз, дия сыман иде аның шыгырдап ачылуы. Самат әкрен генә эчкә узды. Һәрчак пөхтә итеп җыелган өй эче ятим иде... Түр башында элеккеге өстәл, уң якта Гөлҗамалның әти-әнисе йоклый торган таныш карават. Күпереп торган мендәрләр күренми, тимер карават шыр ялангач иде. Бу бушлык аны янә куырып алды... Көзнең усал җиле тәрәзә аша кереп хуҗа булып алган. Идәндә ул туздырган кәгазьләр әледән-әле хәрәкәтләнеп ала. Самат иелеп идәннән бер конвертны алды. Аның эчендә Гөлҗамалның иптәш кызы Саимәдән килгән хат: "Гөлҗамал, җаным, Камилем белән арабыз өзелде бит. Ул безне ташлап каядыр китеп югалды. Эзләп-эзләп тә тапмагач, бөтенләйгә онытырга булдым. Син дә өзгәләнмә, яратса, килеп хәлеңне белер иде..." Самат әлеге хатны ахыргача укый алмады. Аның йөзе буйлап күз яшьләре тәгәрәде. Ул, хатны калтыранган кулы белән өстәл читенә куеп, идәннән икенчесен алды. Бу - таныш кул... аның Гөлҗамалга язган соңгы хаты... Самат хатны күкрәгенә кысты, әйтерсең лә аның кочагында Гөлҗамал үзе иде... Самат хатны әкрен генә укый башлады. Тыны кысылды, күз аллары караңгыланды, тамагы чатнады. Бер генә тамчы су булса иде, дигән уй йөгереп үтте. Тамагына килеп төелгән төерне йотарга азапланды ул. Бераз тын алгач, хатны тагын кат-кат укыды. Хатта язылган сүзләрнең мәгънәсенә төшенергә тырышты. Хатта: "Гөлҗамалым, бәгырем, әйдә, без ике арадагы сагышлы мәхәббәтне өзик. Сак-Сок кебек яшәгәнче, күңелдәге хисләребезне хәтер сандыгына салыйк та, болай газапланмабыз. Икебезнең дә күңеле тыныч булыр, җаным..." Самат хатның әлеге юлларын гына укый алды. Әйтерсең лә аны ул язмаган, шушы җан өзгеч сүзләре белән Гөлҗамалның бәгырен телгәләмәгән... Ул чакта Самат, Гөлҗамалның керсез мәхәббәтен аклый алмам, гомер буе таянычлы ире була алмам, дип уйлаган иде бит. Бу хатны язганда, Самат әллә үзенең чын яратуына ышанып җитмәдеме, әллә Гөлҗамалның өметләрен аклап, гомере буе терәк була алуына шикләндеме? Самат ул вакыттагы халәтен бүген дә аңлый алмый. Гөлҗамал бу хатны, бәлки, укымагандыр да әле?.. Әллә укып та Саматының үзенә тиң булмаслыгын аңлап, мәхәббәт дигән олы хисне аяк астына салып таптадымы?.. Саматның йөрәге чәнчеп алды. Ул үз-үзен ни беләндер тынычландырырга уйлады. Бәлки, мин хаклыдыр?.. Ләкин мине Гөлҗамал аңламас шул. Чөнки... чөнки... чөнки... Ул, үз-үзен аклау өчен, күңел сандыгыннан сүзләр эзләде. Ләкин... ләкин... Әйе, ул курыкты. Ир-ат башы белән!.. Иңнәренә тормыш йөген күтәрергә курыкты... Ират башы белән... Куркак мин... Самат, Гөлҗамалның берәр адресы килеп чыкмас микән дип, идәнгә тезләнеп, кабаланакабалана, аунап яткан кәгазьләрне актара башлады. Һәм менә аның әти-әнисенә язган соңгы хаты килеп чыкты. "Әти, әни! Мин әйбәт кенә килеп урнаштым. Бераздан сезне дә кайтып алырмын. Йортны кемгә дә булса бирегез, аның хәзер кирәге чыкмас. Кайтыр алдыннан, хәбәр салырмын, җыена торыгыз. Кызыгыз". Самат әлеге хатны укыгач әллә нишләп китте. Әйтерсең лә ул, әле кайчан гына бик якын булып, хәзер бөтенләй бер чит кешенең яшерен серен ача. Конверт тышындагы мөһердән күренгәнчә, Гөлҗамалның әти-әниләре бу йортны быел җәй башында гына калдырып киткән булса кирәк. Самат үзен ятим баладай хис итте. Җанына урын таба алмады. Бу йорт аның Гөлҗамалына булган мәхәббәтен саклый иде бит... Аңа бу йортта берничә тапкыр куна калырга да туры килде. Ул чакларда Гөлҗамал әнисе янына ятып йоклый иде. Саматның урыны идәндә. Шул вакыттагы хисләрнең сафлыгы!.. ...Бервакыт тәрәзәдән кергән хуш искә уянып китте ул. Төнлә җылы яңгыр явып үткән. Ачык калган тәрәзәдән яңгыр исе белән ап-ак шомырт чәчәкләренең хуш исе бөркелеп керә. Ул, тиз генә торып, тәрәзәдән ярты гәүдәсе белән урамга үрелеп, йотлыга-йотлыга, шомыртлар исен йотты. Аның исәрләнеп торганын күреп, Гөлҗамал аяк очларына гына басып килде дә касыгына төртеп, сискәндереп җибәрде. - Әй, шундый рәхәт!.. - Уйларыңны сиздем, - диде Гөлҗамал. - Синең хакта инде, - диде Самат һәм Гөлҗамалын кочаклап маңгаеннан чупылдатып үбеп алды. ...Самат хатирәләренә чумып, Гөлҗамалның соңгы хатындагы адресын алды да, үзен аклар өчен булса кирәк, аңа берничә сүз белән генә хат юлларга булды. "Безнең мәхәббәт хатирәләрен саклаган ялгыз өйдә җил минем сиңа язган хисле хатларымны укып йөри. Миңа бик ямансу... Сине яратып, Саматың..." Ярты гасыр ара "Юлларыңа ак энҗеләр сиптем, Акка басып кына үт әле. Таң җилләре белән килермен бер, Бәгырькәем, мине көт, яме". Почта тартмасыннан алынган хатның әлеге шигырь юлларын укыгач, бермәл өнсез калды Зөбәрҗәт. Язуы да таныш кебек. ...Юк, юк, булмас ла. Конвертлы хат алыр заманмыни?! Егерме беренче гасырда яшибез ләбаса, техника заманы... Хатның беренче битен кат-кат укып чыкты да аннан конвертка күз салды. Ул совет заманыннан калган булса да, мөһере заманча. Куш биттән торган хатны тиз генә укып чыгу мөмкин түгел иде. Аның соңгы юлларын эзләде ул. "Бу хатым сиңа барып ирешерме, юкмы, ләкин күңел тулы хисләремне җилләргә генә ияртеп җибәрергә кыенсындым. Җилләр түгеп-чәчеп бетерер сыман тоелды. Ап-ак дәфтәр битен көйдерерлек хисләр тулы хатым сине дә җылытсын әле дип, яшьлектән адашып калган конвертка салып җибәрәм. Бәлки, синең мондый хатларга исең дә китмәс. Ялкынлы саф мәхәббәт арасында ярты гасыр вакыт ята бит. Үткәннәргә юллар ябыктыр... Синең хыялый Газизҗаның..." ...Әйе, әйе, адәм балаларын адашып калган хыялы гомере буе озата килә диләр. Янукөюләр, сагыну-сагышлар янәшәдә генә кебек тә... Юк икән лә. Бәхет дигән нәрсә, ымсындыра-ымсындыра, синнән читтәрәк атлый икән шул... Куш бит тутырып язылган хатны укуын дәвам итте Зөбәрҗәт. "Хәтерлисеңме, ап-ак кышның ямьле яз белән кулга-кул тотынган мәле иде. Без дә ике исәр, язның тәүге чәчкәләре - умырзаялар баш калкытмадымы икән дип, урман аланына йөгердек... Ап-ак кар өстендәге чәчкәләрне күреп хәйран калдык. Алар да, безне күрәсезме дигәндәй, йөнтәс керфекләрен ачып безгә елмаялар иде. Һай, шул чактагы сөенүләребез!.. Мин, егетлегемне искәрткәндәй, сак кына бер умырзаяны өздем дә бөдрә чәчеңә кададым. Шул чактагы хыялый, саф һәм самими чакны сагынып яшим әле мин, Зөбәрҗәтем. Мин бүген дә унҗидедә бугай ла. Юкса арада ярты гасыр вакыт ятса да, хисләр әле дә кайнар булмас иде. Мин ул хиснең кайнарлыгын бүген бары дәфтәр битләренә генә төшерә алам. Алар да бу хисләрдән ялкынланып-дөрләп китәр сыман. Мин сине бүген нәкъ элеккечә сагынып яшим бит..." ...Зөбәрҗәт хатны ахыргача укый алмады. Әле күкрәгенә кысты, әле көзге яфрак итеп, учларыннан җиргә очырып төшерде. Аяк астындагы кызыл-сары яфраклар белән бөтерелә-бөтерелә биеде хат. Еракта калган елларны якынайтырга тели сыман иде ул. Юкка гына адәм балаларын сабый чагы, яшьлек еллары озата килмидер. Алдагы көнеңдә Тәкъдирең нинди сынаулар әзерләп куйганын беркем дә белми шул. Зөбәрҗәт, Газизҗан белән соңгы саубуллашкан көнен яңартырга теләп, хәтер сандыгын барлады... "Минем сулмас чәчкәм, якты кояшым, тәүге мәхәббәтем! Өч ел узар да китәр, мине көт, бәгырем, яме", - дигән иде ул, армия хезмәтенә киткәндә. Тик Газизҗан өч елдан соң да, дүрт елдан соң да, аннан соң да күренмәде. Исәнлеген белдергән бер генә хәбәре дә килмәде. Әйтерсең лә суга төште дә юк булды. Арада ярты гасыр вакыт... Кайларда йөрдең соң син шул гомер, дип үзалдына сөйләнеп алды Зөбәрҗәт һәм хатны кызыл-сары яфраклар арасыннан үрелеп алды да, яулык чите белән сөрткәләп, укуын дәвам итте. "...Зөбәрҗәтем, син мине ишетәсеңме, искән җилләргә дә колак сал әле. Сүзләрем шушы дәфтәр битенә төшсә дә, җилләр аша да аваз салам сиңа. Белсәң иде, мин үземне җиде юл чатында ялгызы калган кош итеп сизәм. Очып кайтыр идем дә канатым каерылган, талпынудан ары китә алмыйм. Язмыш безне ни өчен шулай аерды икән?.. Хәтерлисең булыр, соңгы саубуллашуымда мин сиңа өч елдан кайтып җитәрмен, көт мине, яме, дигән идем... Алай тиз генә кайтыр хәлдә түгел идем шул. Шактый еллар хәтерем җуеп, кем булуымны, кайдан килүемне аңышмыйча яшәлгән. Армия хезмәте фаҗигасе ул. Шөкер, менә бүген барысы да үз хәленә кайтты. Сабый чагымны да, керсез мәхәббәт хисләре белән янып, синең белән үткәргән онытылмас елларымны да сагынып искә алу бәхете тиде. Дөньяда һәрчак яшәү белән үлем янәшә йөри, димиләрдер. Бүген мин синең белән очрашкан вакытларны, бөдрә чәчеңә кадаган язгы умырзаяларны сагынып яшим. Кар суында көймә йөздереп, әллә нинди хыялларга чумып, ялкынланып йөргән чакларны сагынам..." ...Зөбәрҗәт яшьлектә адашып калган Газизҗаннан килгән хатны ахыргача укып бетерә алмады. Битләреннән яшьләр тәгәрәде, тамагына төер утырды. Нигә дип үзем эзләп бармадым икән шул вакытларда, хәбәре нигә юк икән, дип белешмәдем икән дия-дия үзүзен битәрләде. Газизҗаның ничә еллар хәбәр-хәтере ишетелмәгәч, төннәрен елап уздыра иде. Нигә язмыш безгә шулкадәр каты бәгырьле булды соң?.. Менә хәзер ярты гасыр аралыгында күз яшьләре дә кипте, күңел дә шактый кырысланды кебек иде. Менә бу хат еллар арасында катып калган ташны эретеп җибәрде сыман. Ни өчен язмыш безгә шулкадәр кырыс булды икән лә, дия-дия Зөбәрҗәт яшьлек елларын яңартты. Әйе, бер генә адәм баласының да сандыгы буш түгел бу дөньяда. Аны һәрчак кайгысагышы, борчу-газабы, хәтер-хатирәләре озата килә. Ялгызлык үзе дә чир сыман, ятсаңторсаң да, артыңнан ияреп, сине эчтән таркатып, бимазалап тора. Атыла-сугыла кая барып бәрелергә белмәгән вакытларыңда җаныңа тынгылык таба алмыйча изаланасың. Их, шул чакларда эч-сереңне бушатырдай киңәшчең, үзеңне аңлаучы дустың булса икән!.. Синең әле бу дөньяда кирәклегеңне искә төшерердәй дустың булу, бу инде бәхетнең иң зурысы булыр иде. Зөбәрҗәт, күз яшьләрен сөртеп, әлеге уйларыннан арынырга теләп, кабат хатка үрелде. "...Хәтерлисеңме, Зөбәрҗәт, син миннән бервакыт: "Бәхет нәрсә ул?" - дип сораган идең. Мин гади генә: "Үзеңне аңлар кешең булу", - дигән идем. Бүген дә әлеге сорау белән каршымда басып торасың сыман. Еллар аерып торган бушлыкны алып ташлар идем дә йөрәк түремдә әле дә сүрелмәгән җылылыкны, кайнар хисләремне, иркә-назымны, яшьлектә калган тәүге мәхәббәтем бары сиңа гына бирер идем. Әйе, дөньяда миндәй ялгызаклар бихисаптыр. Кайчагында мин куркып, сискәнеп китәм. Минем кебек, беркемгә дә кирәксезләр минем янәшәмдә генә атлыйдыр сыман. Бу ялгызлыкны миңа нинди язмышлар юрады икән лә? Әллә Ходайның сынавы микән бу?.. Менә шушы уйларыма чумып язуым бу хатымны, Зөбәрҗәтем. Минем кебек ялгызлыктан төннәр буе каңгырып йөрүчеләр меңәрләгәндер, бәлки. Аларны мин күрмим бугай. Бер уйласаң, парлы ялгызлар да җитәрлек бит әле бу дөньяда!.. Хәтерлисең булыр, мин солдатка киткәндә, син миңа кулъяулык чигеп бүләк иткән идең. "Истәлеккә - бүләгем" дип, пар күгәрченнәр чигелгән иде анда. Хәтерем югалып, күпме еллар каңгырып йөргәндә дә, шул кулъяулык исән-сау сакланып калган. Бәлки, әлеге кулъяулыкны кулына алса, хәтере яңармасмы, дигәннәрдер. Рәхмәт инде ак халатлы туташ-ханымнарга. Мин гомерем буе олы җанлы, киң күңелле шәфкать туташлары, табибларга рәхмәт укыйм. Алар күпме еллар минем хәтерне яңартуымны, үз-үземне табуымны көттеләр. Дәвалары тиде, шөкер, бу - мин - Газизҗан!.. Яшьлек елларын югалткан, тәүге мәхәббәтен еллар урлаган Газизҗан мин!.." Зөбәрҗәт кабат күз яшьләренә тулышты. "Рәхмәт сиңа, Газизҗан. Мин сине оныткан идем инде. Юк, юк, югалткан идем... Күпме еллар үпкә саклап йөрелде. Ләкин тормыш мәшәкатьләре, еллар агышы үпкәләрне күптән юган иде инде. Безгә Тәкъдир шулай язгандыр. Бәлки, еллар узган саен, яшьлектә калган мәхәббәт җылысы белән яшәү рәхәтрәктер дә!.. Янәшәңдә сөйгән кешең булмау әле ул дөньяда хиссез-моңсыз яшәү дигән сүз түгел. Юк икән, ул аны эзли, һич югы, хыялында тудыра. Икәү генә тапкан умырзаялар, челтерәп аккан кар сулары әллә кайда еракта калган. Табигатьтә бүген алтын көз ләбаса!.. Мин дә сине күпме еллар хыялымда йөрттем. Хәтта, сиңа тиң түгелмендер, шуңа китеп югалгансыңдыр дип, үземне битәрли идем. Сине хыялымда тудырган бер юләрмен дип, үз-үземнән көлгән чаклар да булмады түгел. Ә тормышта бар да үзгә икән шул. Юкка гына, ялгызлык бирмәсен, Ходаем, дип сорамыйлардыр. Сыңар канат белән кош та оча алмый. Адәм баласы берьялгызы ничекләр гомер кичерсен соң?.. Гомер шулкадәр кыска, яшәү белән үлем арасы - бары бер мизгел! Төннәрен күккә төбәләсең дә, үз йолдызыңны эзлисең. Кинәт, йолдыз атылуын күреп, үз бәхетеңә юрап, кабат ымсынасың... Үз уйларыннан арыныр булып, Зөбәрҗәт укылып бетмәгән хатның соңгы битенә күчте. "...Мин сине, Зөбәрҗәтем, кыш белән яз җитәкләшкән мизгелдән эзлим. Менә-менә без бергәләп кар суында агызып уйнаган көймәгә утырып килерсең сыман. Бөдрә чәчләреңә кадарга умырзаяны мин алтын көздә дә табармын. Адәм баласына Ходай Сабырлык белән Өмет дигән нәрсә биргән. Мин сабыр гына очрашулар көтеп яшим. Бәлки, син минем кебек ялгыз түгелсеңдер. Мин артык бәхеткә өметләнмим дә. Бары бер күрешү, күзләреңә карап, үткәннәрне искә төшерү, хәтер яңарту. Күпме еллар хәтерен җуеп яшәгән кеше өчен болар аеруча кадерле!.. Очрашуга өметләнеп, яшьлек дустың Газизҗан..." Зөбәрҗәт хатның соңгы юлларын укыды да, очрашырга насыйп итә күр дип, хатны кадерләп конвертына салды. Минем дә сөйлисе сүзләрем бихисап, алар дәфтәр битенә генә сыймастыр, чиксез галәм үзе шаһит. Серең сөйләр кешең булмау - зур бәхетсезлек ул. Ә мин сине бәхетсез итәргә хакым юк, дип сөйләнә-сөйләнә, сары-кызыл яфраклар түшәлгән көзге сукмактан насыйбы көткән көннәргә таба атлады Зөбәрҗәт... Әллә?! Завод капкасы төбендә сезне бер карчык көтә дигән хәбәрне ишетүгә, Фәрһадның йөрәге чәнчеп алды, зиһене чуалды, күз аллары караңгыланды. Беравык шулай әсәрләнеп басып торганнан соң, тиз генә пропускын күкрәк кесәсенә салып чыгу юлына атлады ул. Кем булыр икән? Көтәр кешесе дә юк иде ич? Әллә?! Аның күңеленнән йөз төрле уй-сорау узды. Каравылчы бүлмәсе ишек төбендә йөзгә-биткә яшен төгәл генә билгеләп булмаслык бер карчык басып торуын күргәч, үзен янә куырып алгандай тәне чымырдап алды. Карчык, Фәрһадны күрүгә, кулындагы төенчеген күкрәгенә кысты, күзләрен аска иеп: - Нихәл, улым!.. - дип җайсыз гына исәнләште. Фәрһад ни дип тә җавап кайтара алмый сүзсез калды. Карчык шулкадәр бетеренгән ки, йөзендәге бәрелү-сугылудан калган җөйләр аны тагын да шыксыз итә. Авыр күз кабаклары астыннан төссез күзләре тагын да тоныклана бара кебек иде... - Әллә танымадың инде, улым?! Бу мин... Карчык сүзен дәвам итә алмады, әле тамагындагы төерне йотып җибәрә алмый азапланды, әле әйтер сүзе тиз генә табылмады. Аннан төенчеген җиргә куеп, үзе дә шунда чүгәләде. - Мин, мин, зур гөнаһлы синең алда, улым, кичермәссең шул инде... - дип, Фәрһадның балтырларына чытырдап ябышты. - Торыгыз, тизрәк, кеше көлдермәгез, - диде Фәрһад. Карчык мүкәли-мүкәли торды. Иңбашлары авыр йөк күтәргән кебек суырылып төшкән, арка бөкресе дә үткән тормышының бик үк балдан-майдан булмаганын әйтеп тора сыман. Менә алар, бер-берсен утыз елга якын күрмәгән ана белән бала, ниһаять, күзгә-күз очрашты... Фәрһад, нидер хәтер яңартырга теләп, күтәрелеп күккә карады. Баш очында гына бер кош тавыш биреп алды. Нидер искәртә сыман иде ул. Күк йөзе зәп-зәңгәр. Ләкин аның зәңгәрлеген Фәрһад кына күрде бугай... Карчык калтыранып, яргаланып беткән куллары белән улының кулына үрелде. Мин... мин... улым килә алмадым шул. Алдакчы булдым. Көткәнеңне дә белдем, соңардым, улым... Карчык үзалдына сөйләнә дә сөйләнә. Фәрһад аның өзек-өзек җөмләләрен ишетә дә кебек, ләкин йөрәк кабул итә алмый. Әнисе ташлап киткәндә, аңа нибары өч яшь иде. И-и елады да елады ул. Әни, әни дип, көне-төне елады. Шулай да, берникадәр вакыттан соң килеп, "Мин сине өйгә алып кайтырмын, улым, көт, яме" дигән сүзе ничә еллар ымсындырып торды. Күз яшьләренә буыла-буыла, көннәр-төннәр, айлар-еллар елады Фәрһад. Нәфрәт-ачу сакламады, бүген булмаса иртәгә килер дип, тоташ ун ел көтте. Ун ел буе сабый күзен тәрәзәдән алмады. Һай, бик күп гомер иде бит ул аның өчен!.. Әлеге уй-кичерешләре Фәрһадны еракта калган үткәннәргә алып кайтты... Карчык та тагын ни дип сүз башларга да белмичә, дәшми генә үз уйларына бикләнде. Аның җанын, үткәннәрнең барысын да сызып ташларга иде, дигән халәт биләп алды. Сызып ташларга иде шул вакытны, балам... Тормышны өр-яңадан, чиста биттән башларга иде дә бит... Булмады. Үткәннәрне кайтарып булмый. Үзем гаепле, үзем... Тәкъдиремә шулай язылгандыр инде, дип мыгырданды карчык. Фәрһад сабый чакларын кабат күз алдыннан үткәрде. Әнисе белән аерылышкан көннән башлап һәр көнне үзе генә белгән җиргә берәр вак таш куеп бара иде. Әнисеннән аерым яшәлгән көннәрен ташлар саный барды. Ә инде укый-яза башлагач, әнисенә әйтәсе сүзләрен көндәлекләргә теркәп барды ул. Аларны беркемгә дә күрсәтмәде, уйларын берәү белән дә бүлешмәде. Унөч яшен тутырасы көнне авыр төш күреп уянганы әле дә күңелен тырнап тора. Әнисе үлгән, имеш. Аның үле гәүдәсен кочаклый-кочаклый елады да елады Фәрһад. Тәрбияче апалары иртәнге ашка чакырып кергәндә дә, сулык-сулык килеп, күргән төшеннән аерыла алмыйча азаплана иде. Юынып, табын янына иртәнге ашка утыргач, биредә тәрбияләнүче балалар алдында аны туган көне белән котладылар. Истәлеккә кул сәгате дә бүләк иттеләр әле үзенә. Аннан кайсы кая үз шөгыле белән таралышкач, Фәрһад, тәрбияче апасы янына килеп, күргән төшен сөйләде. Ун ел буе үзе генә кичергән эч серләрен бушатты. Берәмтекләп җыйган вак ташларын, көндәлекләрен иң якын кешесе итеп санаган тәрбияче апасына күрсәтеп, елап алды. Тәрбияче апасы моны күреп хәйран калды. - Нигә миңа моңарчы сөйләмәдең боларны, - диде дә, Фәрһадны кочаклап, үзе дә аңа кушылып елады. Аннан соң Фәрһад: - Апа, мин үз әниемне башка көтмәячәкмен, бүгеннән ары аны күңелемнән сызып атам, ул минем өчен үлде инде, - диде. - Ләкин минем дә әни дип дәшәсем килә. Миңа да әни кирәк, дип кабат елап җибәрде. - Телисеңме, мин синең әниең булам, бездә яшәрсең, мин сине үз улым кебек яратырмын, - диде тәрбияче апасы ул чагында. Чыннан да, хәл ителәсе кәгазьләрне тутырып, эшләрне җайлагач, Фәрһад тәрбияче апасы йортына күченде. Беренче көннән үк аңа әни дип эндәште. Икесенә дә шундый рәхәт иде. Фәрһад тырышып укыды, тәртибе дә чын егетләрчә булды аның. Мәктәпне тәмамлагач, югары уку йортына керде. Менә бүген заводта инженер булып эшли. Әнисе белән шатлык-куанычларын уртаклашып, бер-берсен хөрмәт итеп яшәп яткан көннәре. Фәрһад үткәннәрне оныткан иде инде. Сабый чактагы яраларны яңартасы килми иде. - Ник килдең син? Ник?.. Минем өчен син юк инде. Минем күңелдә син күптән үлдең, - диде Фәрһад, ачыргаланып. - Мин исән бит, улым. Син мине исән булганым өчен битәрлисеңме, - диде карчык. - Әйе, битәрлим!.. Син мине сабыйлыктан мәхрүм иттең. Өч яшьлек сабыеңны ташлап калдырганда, ничекләр күтәрде икән сине җир!.. Әнием, кил, мин сине көтәм бит, дип күпме яшь түктем мин. Шул вакытларда кайларда йөрдең дә, ничекләр кеше күзенә күренергә курыкмадың икән?! Завод капкасы алдындагы эскәмиядә янәшә утырган карчык Фәрһадының әлеге сүзләреннән соң улына күтәрелеп карый алмады. Турысын әйткәч аңлады булса кирәк. Шушы вакытта җир ярылса, шунда кереп югалыр иде дә бит, аңлашасы бар. Янәшә утырган ана белән бала арасы шулкадәр ерак булып тоелды ки, әйтерсең лә ике арада чакрымнар ята. Элегрәк, сабый чакта булсамы, муенына сарылыр иде дә килдеңме, әни, дип иркәләнер иде. Ә хәзер... ике арада бозлы тау. Аның каршысында бөтенләй башка - ят карчык. - Син мине оныт, минем әнием бар, ул мине авыр чакларымда күкрәгенә кысып юатты, мине чын ир-ат итеп тәрбияләде. Минем өчен бары бер генә әни бар - миңа наз биргән, юаткан, авыр чакларымда киңәшчем, бүген дә таянычым булган әнием генә әни миңа. Минем өчен ул гына иң-иңнәрнең берсе, - диде Фәрһад. Карчык: "Син мине гафу ит, моннан соң борчымам", - дип, авыр адымнар белән китеп югалды... Ялгышмы, язмышмы? Кышның язга таба борылган чагы. Көн үзәгендә әледән-әле кояш елмаеп, күзләрне чагылдырып ала. Үтәли җилләре белән буран туздырган көннәре дә булгалый. Әйтерсең лә нәкъ кеше кичерешләре, аның эчке халәте табигатьтә чагыла диярсең. Фәрит күңелендә дә әле кышкы җилле буран уйный, әле яз кояшы елмая. Бүген аеруча дөньясы кайный, үзенә тынычлык таба алмыйча газапланды ул. Әле япа-ялгызы, урам буйлап үзалдына сөйләнә-сөйләнә, күңелен бушатты, әле бала-чага шуып уйный торган таудан сумкасына утырып шуып төште... Җанын кая куярга белми аптырап йөргән көннәре иде бу. И-и, әтисе исән булса, болай ялгызы каңгырып йөрер идемени ул?.. Юк шул, тормыш син теләгәнчә генә бармый икән. Адәм баласын сынап кына тора язмыш дигәннәре. Бу минутларда әгәр дә аны аңларга тырышучы берәрсе очраса, күңелендәге бөтен уйларын, эчке кичерешләрен ачып салырга әзер иде ул. Тик аны бу халәттә бары тик дәү әнисе генә аңлар сыман. Улын аңларга үз әнисенең вакыты да, мөмкинлеге дә юк бугай. Өйдә яшь әти хуҗа хәзер. Әнисенең бөтен мәшәкате аның белән бәйле. Фәритнең үз әтисе моннан берничә ел элек җинаятьчеләрне кулга алганда һәлак булды. Вафатыннан соң бирелгән "Батырлык өчен" медален, әнисе белән бергәләп баргач, Фәрит кулына тапшырганнар иде ич... "Әтиең чын батырлык эшләде, син дә аның кебек кыю бул!" - дигән иде полиция полковнигы, медаль тапшырганда. Бу сүзләр аны, мөгаен, гомере буе озата килер. Тик әнисе генә тиз онытты бугай ирен. Вафатына өч ел дигәндә, берәүне йортка кертте. Ә ул, тиз арада барысына да баш булып, чит гаиләдә үз кагыйдәләрен урнаштырды... Әлеге уйларыннан арынырга теләп, Фәрит дәү әнисе яшәгән урамга борылды. Тамагы да бик ачкан иде. Иртәдән бирле тәгам ризык капмаган килеш каңгырып йөрүе ич... Дәү әнисе Фәритне ачык йөз, кайнар чәй белән каршылады. Әйтерсең лә аның килерен сизенгән диярсең. Фәритне күрүгә, кочаклап елап та алды. "Бигрәкләр дә әтиеңә охшагансың инде син, улым, төс-кыяфәтең дә, атлауларың да әтиеңнеке инде менә, - диядия, табын хәстәрен күрде дәү әнисе. Фәритнең тикмәгә генә килеп кермәвен сизенә иде карчык. Ул килене Зәйтүнәнең дә, яшь әтинең дә хәлләрен сорашып тормады. Чыбыксыз телефон кебек күңелсез хәбәр тиз тарала бит ул. Килен йортында булган ыгы-зыгыны дәү әнисе Бибигайшәгә көне-сәгате белән ишеттереп торалар. Чәйләп алгач, Фәритнең аркасына кагылып: - Эх-х, әтиең исән булса, улым дәү үсте инде дип, ничекләр шатланыр иде, балакаем. Тәүфыйклы гына була күр, әтиең исеменә тап төшерә күрмә, - дия-дия, дәү әнисе күңелен бушатып алды. - Әйе, балакаем, әниең ялгышты бугай ла. Нигә кирәк иде аңа өч баласын ятим калдырып чыгып киткән Хафиз? Әниең үзе дә яшь-җилкенчәк түгел лә... Син дә кул арасына керерлек булдың бит инде. Бер елдан мәктәпне тәмамлыйсың. Укырга кермәсәң, берәр һөнәр сайларсың. Эшче һөнәрләр дә кирәк хәзер. Ходай ярдәменнән ташламас, балам, дип, әлеге сөйләшүгә нокта куйды Бибигайшә. Әйе, килене үз рәхәтен күрүне артыграк санады бугай шул. Балалар күңелен рәнҗетермен дип уйласа, болай эшләмәс иде дә. Өстең бөтен, тамагың тук булу гына җитми шул әле, күңел дигән нәрсә тиз уалучан, аз гына саксыз кагылдың исә, нарасыйларың китек күңелле булып үсәчәк. Фәрит үзе бала гына булса да, моны яшь әти бусагадан атлап керүгә үк тойды бугай... Ул еш кына дуслары белән бәйрәм итеп утыргалый. Ә бала күңеле, бигрәк тә андый ямьсезлекне күрми үскән сабый, мондыйны кичерә алмый шул... Андый чакларда Фәритне якалап урамга куып чыгарулар да ешайды, күпне күрмә, янәсе. Мондый вакытта үз әнисеннән дә яклау тапмагач, Фәрит, кая барып бәрелергә, кемгә сыенырга белмичә, җылы эзләп, дәү әнисенә киткәли иде. Алдагы көндә дә шул мәхшәрдән арынып, дәү әнисенә килеп сыенды ул. Рәхмәт инде аңа. Әнә әнисе дә, күпне күрмә, бар, күздән югал, дип әрләде ич үзен. Фәрит, күз яшьләрен әнисеннән яшереп, минем ни гаебем бар соң, әни, дия-дия, яшертен генә елады. Әтисе исән булса, мондый рәнҗетүләр алмас иде дә, өйдән дә куып чыгармаслар иде... Фәритнең сабый чагы дәү әнисе янында үтте. Әле бүген дә хәтерли, дәү әнисе аны балалар бакчасына илтә иде, аннан соң да ишегалды мәйданчыгында итәк чабуына тагылып качышлы уйнавы, тагын әллә нинди матур хатирәләре әледән-әле искә төшеп, күңелен җилкендереп тора. Дәү әнисе сөйләгән әкиятләрне әйткән дә юк. Тиз генә йоклап китә алмаган чакларда, дәү әнисе аңа үзе дә әллә нинди әкиятләр уйлап чыгара иде. Әйе, гаиләнең бөтен чакларында дәү әнисе Бибигайшә дә, бары шушы сабыйларым бәхетле булсын дип, аз тырышмады югыйсә. Язмыштан узмыш юктыр шул. Киленен дә үз кызы кебек якын итте, яратты бит. Бар булганын алар белән бүлешеп, игелекле гомер тели торган иде. Улының бу дөньядан вакытсыз китеп баруын авыр кичерде Бибигайшә, ләкин киленен, оныкларын элеккечә якын күрде. Кичә Фәритнең өйдәге хәлләрдән соң дәү әнисенә килеп сыенуы аны кабат тетрәндерде, йөрәген әрнү алды. Әйтерсең лә улының үлеме сызган ярага учлап-учлап тоз сиптеләрмени!.. - Адәм көлкесе!.. Бу кадәр оятсыз булыр дип көтмәгән идем. Җирбит!.. Бибигайшә әрнүеннән тагын да олыгаеп киткәндәй булды. Йөзендәге җыерчыклары тирәнәеп, ишәеп, күзләре моңаеп калды. Фәрит дәү әнисен тынычландырырга теләп, аны яшь баладай кочаклап алды. - Үтәр, үтәр бу мәхшәр, һәрнәрсәнең ахыры була, - дип тынычландырырга тырышты. * * * Иртәгесен Фәрит мәктәпкә дәү әнисе өеннән килде. Дәрескә дә бераз соңарды. Күңеле күтәренке булмаса да, үги әтисенең якасыннан җилтерәтеп урамга атуы кебек түгел иде инде бу. Дәү әнисенең җылы карашын, кайнар чәен бернинди бәхеткә дә алыштырып булмый. Шунысына бик шат иде ул. Партадашы Ләйсән дә аны-моны сораштырмады. Фәритнең соңгы вакытлардагы тынычсызлыгын сизенә иде. Авырткан җиренә кагылмыйм дигәндәй, тезенә сак кына орынып, укытучы биргән күнегүне эшләргә кирәклеген әйтте. Ләйсән Фәритнең бу арада өенә кайтмавын белгәнгә күрә, артык төпченүне кирәк тапмады. Дәресләр тәмамлангач, мәктәп ишегалдыннан бергәләп чыктылар да таныш урам буйлап, өзек-өзек сүзләр белән генә аңлашып атлый бирделәр. Аларны әле кышкы йокыдан уянып җитмәгән сәрви куаклары озатып калды. Яз белән җәй кулга-кул тотынган бер мәлдә алар яшел кулчатырлар сыман матур булып үсеп утырырлар. Ә хәзергә сарытүшләрне шәрә ботакларына сыендырып, җылы язны көтеп утыра алар. Фәритнең ачылып китмәсен сизенеп булса кирәк, Ләйсән, капыл гына аның каршысына басып, җилкәсенә кулларын куйды. - Йә, ярый, артык хафаланма, барысы да үз урынына кайтыр. Әниеңә дә үпкә саклама дип, Фәритнең күзләренә төбәлде. Әлеге сүзләрдән Фәритнең күңеле тулды, тамагына килеп тыгылган төерне, ни әйтергә дә белмичә, көч-хәл белән йотып җибәрде дә: - Минем ни гаебем бар соң, Ләйсән?.. Якадан җилтерәтеп урамга куып чыгарырга аның ни хакы бар?.. Үзенең өч баласын ятим калдырып чыгып киткән исерек баш бит ул. Балаларын тәрбияләр иде ичмасам, дип күңел түрендәген әйтеп салды. Ләйсән дәшмәде... - Аферист ул. Әзергә бәзер дигәндәй, кеше куышына кереп, тынычлык эзләп йөри, ояты булса, балаларына яхшы әти булу ягын уйлар иде, - дип өстәде Фәрит. - Көн-төн эчеп әнигә дә тынычлык күрсәтми ул. Әнигә рәхәт дип беләсеңме әллә син, ике ут арасында бит ул. Куып чыгарсаң әҗәлең минем кулдан булыр, дип кисәтә тагын. Ничекләр җир күтәреп торадыр үзен!.. Шулай эчке әрнүләренә түзмичә, сөйләнә-сөйләнә, Фәритләр өе түренә килеп җиткәннәрен сизми дә калдылар. - Колак сал әле, Ләйсән, әнә бүген дә капкорсактай, кем беләндер чөмереп утыралар, тавышлары урамга кадәр ишетелеп тора, - диде Фәрит. Ләйсән, Фәрит әйтмәсә дә, өй эченең тыныч түгеллеген сизә иде. - Син кермә, әйдә, безгә киттек, - дип, Фәритне үзләренә әйдәкләде. Фәрит тә, аны хуплагандай, киттек дип, тиз генә юлларын дәвам иттеләр. - Дәү әни дә көтәдер, - диде Фәрит. - Туры үземә кайт, дип калган иде, - дип өстәде. * * * Көн артыннан көн үтте. Язның килүен хәбәр иткәндәй, кояш җылысыннан карлар йомшарып, көн үзәгендә өй түбәләреннән тып-тып тамчылар тама башлады. Димәк, елгада бик тиздән боз китүен күзәтеп булачак. Язгы ташу вакытында олысы-кечесе елга буена агылып, табигатьнең үзенә генә хас гүзәл күренешләрен карап, рәхәтләнеп, ел буена җитәрлек ләззәт алып кала. Мондый тантанадан алар да читтә калмас. Әлбәттә, партадашы Ләйсән белән бергәләп. * * * Менә боз кузгалыр вакыт килеп тә җитте. Елга, ярларыннан чыгып, диңгездәй киңәеп җәелгән. Бүген боз китүнең беренче генә көне. Әнә вак кына бозлар әкрен генә кузгалды да үзләре артыннан эрерәкләрен иярттеләр. Шулай берсе артыннан икенчеләре әкрен генә агымга кушыла барды. Бераз баргач, бер-берсенә бәрелешеп, елгага гына сыеша алмыйча, бөтен тирә-якка диңгез сыман су ташып чыга. Юлда очраган агачларга бәрелеп бөялгән боз ватылып чәрдәкләнә. Ташу белән килгән бозлар әллә нинди тавышлар чыгарып, әйләнә-әйләнә тагы үз юллары белән китеп баралар. Мондый матурлыкны бары тик шушы вакытта гына күреп кала аласың. Яше-карты, бала-чагасы ел да язгы ташуны күтәренке күңел белән каршылый. Бар табигать уянган, канатланган. Кешеләр дә, әнә кичке кояшның алтынсу-сары нурларыннан иркәләнеп, яр буендагы могҗизаны күзәтә. Агымсуга карап ләззәтләнү үзе генә дә әллә нигә тора бит! Бөтен уй-кичерешләрең онытылып, күңел түрендә йөргән борчуларың тарала, дөнья мәшәкатьләрең онытыла. Фәрит тә, Ләйсәннең кулларыннан алып, елга буйлап югарыга, болынга таба атлады. Әнә күрәсеңме, Ләйсән, әйдә, теге бозларга басып, елганың аргы ягына чыгабыз, - диде Фәрит, ике дә уйламыйча. - Юләрме әллә син, Фәрит, күрмисеңмени, агым көчәйгәннән-көчәя генә ич. - Булса соң, - диде дә Фәрит җитез генә яр кырыендагы бозга сикерде. Ләйсән, әллә ялгызы калудан курыктымы, әллә кыюлыгын дәлилләр өченме, Фәрит артыннан ук аңа иярде дә, егылудан куркып, тиз генә чүгәләде. Алар, шулай бер-берсенә сер бирмичә бер боздан икенчесенә күченә-күченә, елганың уртасына ук килеп җиттеләр. Аннан соң, куяннар шикелле сикергәли-сикергәли, янә яр буена чыктылар. Шулай боз киткәнен күзәтә-күзәтә, вакытның узганын да сизми калдылар. Боз киткәнен күзәтергә килгән халык инде таралышып беткән иде. Алар, кулга-кул тотынышып, бүгенге рәхәт тамашаны искә төшерә-төшерә, кайтыр юлга кузгалдылар. Ләйсән әкрен генә: - Алда язлар, язда назлар, Бала күңелен кемнәр аңлар... - дип, җыр сузды. Фәрит бермәл сүзсез калды. Аннан: - Ләйсән, җырла әле, җырла, бөтен дөнья ишетсен. Бәлки, гамьсезләрнең күңеле дә язгы ташу белән бергә ачылып, гамь белән тулыр, - дип, Ләйсәннең күзләренә текәлде. Ләйсән җырны дәвам итә алмады, алар, бер-берсен каты итеп кочаклап, икесе дә елап җибәрде. Күпме шулай торган булырлар иде икән, ерактан ике шәүлә абайланды. Алар, җитәкләшеп, ашыга-ашыга атлый иде. Ләйсән, бу манзараны күреп, Фәриткә елыша төште. Шушы минутта аларга таба юл буеннан килүче шәүлә якынайганнан-якыная барды. Алар тәмам үзләре янына килеп җиткәндә, Фәритнең бөтен гәүдәсен ток суккандай куырып алды. Тыны кысылды. Күңелендәге уйлар бөтерелеп-бөтерелеп кайный башлады, ул бер мәлгә сискәнеп, сәерсенеп калды. "Ничек алай?.. Нигә?" дигән уйлар йөгереп узды. Чөнки аларга каршы килүчеләр аның әнисе Зәйтүнә белән сеңлесе Кафия иде. Фәрит ни уйларга, ни дияргә дә белми катып калды. Әнисенең кайчан да булса аны эзләп килерен уена да китерә алмый иде ул. - Бар, югал күз алдымнан,- дигән сүзе әле дә күңелен җәрәхәтләп тора иде ич... Тик аннан соңгысын Фәрит бик үк белми иде әле. Әнисе Зәйтүнәнең төннәр буе ут йотып, улыннан гафу үтенүләре аңа мәгълүм түгел иде. Фәритнең уйлары чуалды. Ләйсән бераз читкәрәк китеп басты да Кафияне үз янына дәшеп алды. Зәйтүнә улының кулларын калтыранган учларына алды да өйдә булган хәлләрнең бик азын, ләкин иң кирәклесен улына әйтеп калырга ашыкты. - Улым, теге мәлгуньне кулга алдылар. Шешәдәшенә пычак белән кадаган. Анысы хастаханәдә авыр хәлдә ята. Мине дә ничә ел куркытып яшәде, пычагы һәрвакыт мендәр астында булды. Оят миңа, кичерә алсаң кичерә күр, дип улын кочагына алып үкси-үкси елады ана. Әйдә, кайтыйк, улым, миңа Кафия белән синнән башка беркем дә кирәкми. Дәү әниең дә бездә яшәр, улым, үтенеп-ялварып сорыйм, - дип, такмаклый-такмаклый елады Зәйтүнә. Инде сызылып таң да атып килә иде. Бу манзараның шаһиты булып, күктә кошлар аваз салды. - Рәхмәт, әни, - диде Фәрит. - Син дә котылгансың... Дүрт аяклы ат та абына, адәм баласы да абынмый гына яши алмыйдыр шул... Әлеге минутларда Фәрит белән Ләйсән дә, Зәйтүнә белән Кафия дә, язгы уянуны бәхеткә юрап, өйләренә таба атладылар. Аларның юлына кояшның тәүге нурлары сибелеп калды. Моннан да зуррак бәхетнең булуы мөмкинме соң?.. Әни күзләре Үз уйларыма уралып, кибеттән кайтып килеш. Кулымдагы сумкамның авырлыгы да сизелми. Өйгә кердем дә иң элек сумкам тулы мандариннарны бүлмә идәненә таратып җибәрдем. Сөбханалла, нинди матурлар, хуш ислеләр!.. Мандариннар янына мин дә идәнгә төшеп кунакладым. Татлы җимешләрнең һәрберсеннән миңа әнием күзләре карап тора кебек... Мин аларга сак кына кагылып алам. И, татлы көньяк җимешләре, сез элек тә шулай мул булып үскәнсездер ич, ни өчен бик тә тансык идегез икән?! Көз белән кыш кулга-кул тотынган бер мәлдә мин һәр ел саен күтәрә алган кадәр бу татлы җимешләрне алып кайтам да бүгенгедәй алар белән рәхәтләнеп сөйләшәм, эч-серемне бушатам. Хатирәләр мине моннан күп еллар элек, әти белән әнинең тулы тормыш белән яшәгән чагына алып кайта. Ул вакытта мин дә мәктәпне тәмамлап калага китеп яшәп яткан чак. Чираттагы ял көненә каршы әти-әни янына авылга кайтып килеш. Машинадан төштем дә, олы юл чатында тукталып, ай нуры яктысында зиратка төбәлдем дә, чүгәләп, иң әүвәл белгәннәремне укыдым. Аннан җир сулышына колак салдым. Аның сулышын ишетердәй булып, сабый чактан күңелгә сеңгән авылым авазларын яңартырга азапландым. Төн якынлаша иде инде, авыл йокыда. Мин әкрен генә күтәрелдем дә ай яктысында таныш урам буйлап юлымны дәвам иттем. Шактый салкынайткан, кар яткан инде. Әнә безнең йорт. Кече яктагы бүлмәдән тонык кына ут шәйләнә. Әни йокламый, күрәсең. Ул, мөгаен, балаларның берәрсе кайтып кермәсме, дип безне көтәдер... И газиз йортым, исәнме, мин кайттым. Син дә безне көтәсеңдер?.. Әкрен генә капка келәсенә кагылып, ишегалдына узам. Бар да таныш, изге... Болдырга утырып, аяктан карларны сыпырып төшерәм, ә үзем һаман үткәннәрне барлыйм. Сабый чагымның күпме хатирәләре саклана синдә, и туган йорт!.. Сине калдырып киткәнгә рәнҗемә, берүк. Мин шулай кайткалап йөрермен, яме?! Рәхмәт сиңа. Кайткан саен тарту көчең нидә икәнен аңлар булып, аның серенә төшенмәк булам. Иң элек әти-әниемнең исән-сау һәм тигез булуында, әлбәттә. Аннан соң аның сере, мөгаен, кендек каны тамган нигездәдер... Шушы уйлар белән болдыр баскычыннан әкрен генә ишеккә атлыйм. Әти йоклыйдыр, күрәсең, сөйләшкән тавыш ишетелми. Бусагадан атлап керә-керешкә, аягүрә басып, әнием каршы ала. - Рәхмәт, кызым, кайтырсың дип көткән идем, самавырым да җырлап утыра, рәхмәт яугыры, - дип, иңнәремнән кочып ала. Күчтәнәчләремне табынга куеп, әни белән икәүдән-икәү төнге чәй белән сыйланабыз. Ә күчтәнәчнең иң кадерлесе - хуш исләр бөркеп торган сап-сары мандариннар!.. Аларны күрүгә, әниемнең күзләре очкынлана, сабыйларча елмая. Бу татлы җимешне калада да еш сатмыйлар шул. Кибеткә мандарин килгән дигән хәбәрне ишетүгә, мин шундук чыгып йөгерәм. Су буе чират, бер кулга ике килодан артыгын бирү юк. Чиратың җиткәч, тиешлесен сумкаңа саласың да кабат, урам ягына чыгып, чиратка басасың. Заманы шундый иде. Бүгенге балалар бу хәлгә беркайчан да ышанмаячак, әлбәттә. Әни белән сөйләшеп таң аттырабыз. Әнием кыенсынгандай әйтеп куя: - Беркөнне хәлем начарланган иде әле. Шкаф тартмасында берәр мандарин яшеренеп калмаганмы икән, дип бөтен тартмаларны актарып чыктым. Аны ашасам рәтләнермен дип уйладым. Ходай рәхмәте белән, эзләнә торгач, бер мандарин табылды бит!.. Шулай диде дә әнием тынып калды. Күзләре мөлдерәмә яшь иде. Аннан сөйләвен дәвам итте: - Шуны учларыма алдым, озаклап рәхмәтләр укыдым. Елый-елый мандаринны кабыгыннан арчыдым да, бер кисәген авызыма кабып, тәме белән озаклап ләззәтләндем. И-и, рәхмәт сиңа, кызым, бу татлы җимешең белән минем гомеремне озайтасың бугай син. Рәхмәт төшкере, шул яшеренеп калган бер мандарин мине сихәтләндерде бит, ышанасыңмы шуңа, кызым, - дип, бик озаклап татлы җимеш турында тормыш хикәятен сөйләде әнием. Галимнәр юкка гына, мандаринның төсе генә дә организмны тынычландыра, дигән нәтиҗә ясамагандыр, мөгаен. Мандарин бигрәк тә көзге-кышкы чорда файдалы. Ул йөрәк авыруын дәвалый, йөрәк-кан тамырларын ныгыта, ди галимнәр. Менә шуңа күрә дә әниемә бер мандарин авыр чагында сихәт биргәндер... И газиз туган йорт, әти-әниле, тулы гаиләле рәхәт чаклар!.. Капка төбеннән үк зур ябалдашлы өрәңгеләр каршы алган гөнаһсыз чаклар... Өрәңгеләрне без сабый чакта ук әтием утырткан иде. Шундый матур булып үстеләр алар. Аларга туган якның болынәрәмәләре, гүзәл тугайлары да аваздаш иде. Әйе, адәм баласы биләүдән үк табигатькә сыена. Гомерләр үткән саен, кеше үзенең туган табигатенә тартыла, тәүге тапкыр тәпи баскан бәбкә үләнен, болын чәчәкләрен, йомшак җилләрен берни белән дә алыштырып булмый, ул синең җаныңа сеңгән, ул бары синеке генә. Читән кырыйларында, су буйларында үскән кычытканнары да сихәтле. Әле дә хәтеремдә, бер елны кыш уртасында әнием нык авырып урын өстенә ятты. Әниемне терелтер өчен, җанымны ярып бирергә әзер чаклар... Шулай әкрен генә сорап куям: - Әнием, ашыйсы килгән берәр нәрсәң юкмы, бәлки, рәтләнеп китәр идең, - дим. - Кычыткан белән юыныр идем, кызым, - ди әнием. Мин кош тоткандай, тиз генә киенеп, су буена йөгердем. Кыш уртасы иде. Ул елны кышын бик карлы булды. Үзем йөгерәм, билдән кар көртенә кереп чумам. Беләм: су буенда җәйдән калган кычытканнар булырга тиеш... Менә, ниһаять, су буена якынлаштым, биредә кышын беркем дә йөрми. Күрәм: кар көртләре астыннан берән-сәрән кычыткан башлары тырпаешып утыра. Яфракларын күптән көзге җилләр урлап киткән. Ии, сөенүләрем!.. Кулларымны көрт эченә батырам да кычыткан сабакларын тартып чыгарам. Үзем елыйм, үзем, шул сабакларны өзеп алган саен, аларга рәхмәт укыйм. Чыбыктай тырпаешкан кычыткан сабакларын кочагыма җыеп, мин кабат өйгә йөгердем. Мин өйгә кайтып кергәч, әтием мич тергезеп җибәрде. Чиләккә су салып, кычытканны кайнар суда пешекләп алдым. Җылы мич каршында әниемне кычыткан төнәтмәсе белән юындырып, мәтрүшкәле сөтле чәй белән сыйлап, төреп яткырдым. Ходайның рәхмәте белән әнием терелде бит!.. Шул вакыттан бирле әтием һәр җәйне кычыткан җыеп киптерә торган булды... И гомер, синең үткәннәрең саный-саный, балачакка кайтып барыш. Хатирәләр аша шулай балачакны сагынабыз. Авылның исе дә, тавышы да бик-бик якын. Иртән иртүк авыл апаларының чиләк чыңы, сыерлар мөгрәве, каз-үрдәкләр тавышы, тагын әллә ниләр... Ишегалдыннан урамга яңа гына савылган сөт исе, морҗалардан аш-су тәме тарала... Авыл уңганнарына рәхмәт укып, үзеңнең дә шушы туфрактан булуыңа кабаттан сөенеп куясың. И күңелнең кылдан нечкә, нарасый чаклары!.. Адәм баласы үзенең ялантәпи атлап киткән хәтфә чирәмнәрен, хуш исле печән исен, йөгерек елгаларын, көмеш сулы чишмәләрен оныта димени?! Туган нигезеннән ерагайган саен, кешене кендек каны тамган нигезе чакырып тора лабаса. Тал-тирәкләр шавы, чишмәләр агышы, елга-күлләрнең сихри зәңгәрлеге күңелдән чыгып та тормый бугай, алар мәңге янәшә атлый сыман. Моннан күп еллар элек шаулап торган нигезне сагына-сагына, авыл урамыннан узам. Бүген әти-әни дә, безнең хәтерне саклаган йорт та юк инде. Хәтта нигез урыны да коймалап алынган. Шулай да ул безнең гөрләп яшәгән чакларның хатирәсен саклыйдыр сыман. Нигез безнең бөтен яшәешебезнең серләрен үзенә алып калгандыр да бүген исә, биек койма аша булса да пышылдап, миңа җиткерәдер сыман. Рәхмәт сиңа, хатирәләр тулы газиз нигез!.. Парчалар Су хәтере "Су синең артыңнан бармаса, син суның артыннан бар" дигән әйтем бар халыкта. Борынгы бабаларыбыз да үз авыл-шәһәрләрен гомер-гомергә су буйларына корганнар, суның кадерен яхшы аңлаганнар алар. Тормышта бер йотым суга тилмергән чаклар да була. Ә без аның кадерен беләбезме соң? Изге чишмәләребез бүгенге көндә дә безнең ярдәмгә мохтаҗ. Тикмәгә генә халкыбыз гомер-гомергә чишмәләргә табынмаган да чишмә күзләренә текәлеп теләк теләмәгәндер. Су хәтере мәңгелек ул. Шуңадыр да без, кайгыхәсрәт, авыру-сырхау килгәндә, суга табынабыз, аның дәвасын тоябыз. Чишмәләребез - рух көзгесе, сихәт чыганагы. Эчәр суларыбызга карап, күңелебезне сафландырыйк та аңа рәхмәтебезне белдерергә онытмыйк әле, дуслар. Игенчене олылыйк "Әгәр язын бил бөкмәсәң, кышын эчең җилкәңә ябышыр", - дигән борынгылар. Ә без, яртышар күмәч икмәкне чүплеккә чыгарып ташлаганда, ул икмәкне үстерүчеләр хакында уйлыйбызмы икән?! Икмәк беркайчан да җиңел табыла торган байлык булмаган. Ул һәрвакыт игенчедән авыр хезмәт таләп итә. Шуңа күрә аның кадерен игенче генә белә. Ә без, бүгенге чор кешеләре, төн йокыларын калдырып, тир түгеп үстергән икмәк кадерен беләбезме, игенченең хезмәтен олылыйбыз микән?! Елларның авыр килгән чаклары, тулышкан башакларны җыеп алырга насыйп булмаган корылык яки бик явымлы еллар да булгалый. Андый вакытларда Җир-ана белән бергә елый игенче. Икмәкнең кадерен белеп, игенченең хезмәтен хөрмәтләп яшик әле, дуслар!.. Рәхмәт сезгә, мөгаллимнәр! И гыйлем иясе, хөрмәтле мөгаллим! Синең эчке дөньяңны аңлый беләбезме без, борчушатлыкларың белән уртаклашабызмы? Төннәр буе сабый куллары белән язылган дәфтәрләрне тикшергәндә, син алардан хата эзләмисең дә. Аларның һәр хәрефе, сүзе сиңа сабыйларның холык-фигылен, эчкерсез дөньясын сөйлиләр бугай. Инде ярты төнне уздырып, һәр эшкә үз бәһаңне биреп билге төшергәч тә, дәфтәрләрне алдыңа тезеп куясың да тагын бер кат алар белән киңәшкәндәй итәсең. Бу сабыйларыңның гадел булып үсүләренә шикләнмисең син. Синдәй мөгаллимнәр тәрбияләгән балалар начар була димени?! Мең рәхмәт сезгә, хөрмәтле мөгаллимнәребез!.. Алтын көзем Рәхмәт сиңа, алтын көз!.. Табын тулы сый-нигъмәтләрең, берни белән чагыштыргысыз алтын-кызыл төсләрең өчен рәхмәт. Безгә иң беренчеләрдән булып көз хәбәрен каеннарның кояш "үбеп" төсе уңган яфраклары китерде. Әнә куаклар арасына әвернәле үрмәкүч ятьмә үргән. Ул җепләргә әйтерсең лә чык тамчыларыннан энҗе-мәрҗән алкалар эленгән, шундый матурлар!.. Һич көтмәгәндә җил исеп, болытларга җитәр булып үскән агач башларын тибрәтеп җибәрә. Яфраклар өстендә кояш нурлары уйнаклап ала. Әкрен искән җилгә кушылып, әйтерсең лә агачлар бииләр сыман. Колакка моңлы курай тавышы ишетелгәндәй була. Җил туган як һавасын, кырлар-болыннар исен алып килә. Нинди матур алтын көз!.. Җылы якларга юлга кузгалучы кошлар төркеме учларыңа каурый салып китә. Шул арада ерактан күк күкрәве ишетелгәндәй итеп ала. Эре яңгыр тамчылары бәрелеп, үлән өсләренә тәгәрәп төшә. Җир-ананы сыйлый ул яңгыр. Ә безнең "алтын сукмак" буйлап көз иленә кереп барыш. Рәхмәт сиңа, көз иле!.. Соклана белик И газиз кешем! Эш-мәшәкатеңне аз гына читкәрәк куеп, бу җиһанның гүзәллегенә күз салыйк әле!.. Безне чолгап алган мохитнең илаһилыгын күрәсеңме син?! Әнә офыктан алсуланып таң атуын күреп калыйк. Баш очындагы кояшка күтәрелеп карыйк та аның алтынсу нурлары җылысында иркәләник. Җиргә яктылык сирпүче айны күзәтик... Чиксез күкне, андагы бихисап йолдызларның бары безгә генә күз кысуын күзлик. Никадәр матурлык, илаһи серле дөнья бу!.. Шушы гүзәллекне сәнгать аша күзәтергә өйрәник. Җыр-моңнарыбыз, сәнгать үрнәкләре, әдәби китаплар аша матурлык дөньясына сәяхәт итик. Тормыш дигән нәрсә хәрәкәтне ярата. Һәр туган көнебез якты, атлаган адымыбыз алдагысыннан да биегрәк булсын. Матурлыкка сокланып яшик әле. Тормыш ике килми ләбаса!.. И гомер... И гомер, кая шулай ашыгасың?! Үткәннәрең мәңгелекнең бер мизгеле. Еллар кочагына сыенып калган гомернең йомгак башы безне бермәл сискәндереп ала да кояш баешы ягына юнәлтә. Ә анда - ерак офыкта, илаһи нурлар кочагында - һәркайсыбызны үз язмышы көтә. Искән җилләр, аккан сулар, көзге яңгыр күлләвекләренә өзелеп төшкән соңгы яфрак... - барысы да, сау булыгыз, дип пышылдый сыман. Табигатьнең үз кануннары булган шикелле, безнең яшәешебез дә шуңарга охшаш. Мизгел эчендә ымсындырып ала да юкка чыга. И гомер агышлары!.. Их, син яшьлек! Яшьлек - кеше гомеренең кабатланмый торган гүзәл чоры. Ул безне сандугачлы бакчалары, ал таңнары, бәхетле мизгелләре белән үзенә тартып, ымсындырып тора. Һай, гүзәл яшьлек утында янып, тормышның кырыс чынбарлыгы белән күзгә-күз очрашкан вакытлар... Очсыз-кырыйсыз тоелган яшьлекнең вакыты санаулы, аның гомере - күз ачып йомган ара... Их, син бәхетле яшьлек!.. Офыкларның - киң, күкләрнең - биек, ниятләрнең - саф, уйларның якты чагы. Хыялларның җиде кат күкләрне кочкан, бар нәрсәнең парлы-парлы мәле бары синдә генә, и гөнаһсыз яшьлек! Бәхетле картлык Рәхмәт сиңа, имин картлык! Гомер көзләре сиздерми генә килеп тә җиткән икән ич, рәхим итә күр, урын түрдән сиңа! Ак әби, Ак бабай яшенә исән-имин килеп керү - үзе үк олы бәхет ләбаса! Шөкер, бала-оныкларыбыз игелекле. Дөньяда олы ихтирамга ата-анадан да лаеклырак беркем дә юк, дип тикмәгә генә әйтмиләрдер шул. Тормыш йөген балаларың иңенә салып, кадер-хөрмәттә гомер кичерүе бәхетнең иң татлысыдыр! Үткәннәргә уфтанмыйк әле, бәрәкәтле үткән гомергә сөеник. Бик еракта булып тоелган картлык иленә керә алуыбыз - үзе үк зур шатлык ич! Барыбыз да бәхетле картлыкка лаек булсак иде! Газиздән газизем И газиз туган җир!.. Синдә, мөгаен, мәңгелек могҗиза, серләр бардыр. Адәм балаларын гына түгел, очар кошларны да җиде диңгез артларыннан адаштырмый гына үзеңә тартып кайтаралмас идең. Кайларда гына яшәсәк-торсак та безнең тамырлар синдә, газиз туган җиребез. Син безне җил-яңгыр тидерми гомер буе озата киләсең. Тәүге тәпи баскан туфрагың җылысы гомерләр буе җанны җылытып, иркәләп тора. Йә, әйтегез әле, кайсыгыз гына сабый чагында, кар астына су төшкәч, урамда кәгазь көймәләр йөздереп уйнаган чагын хәтерләми икән? Күккә багып, ак болытларны кочкан чак әле генә иде кебек. Үги ана яфраклары белән каймаланган изге чишмәгә суга йөрүләр, таң тынлыгын ярып кычкырган әтәч тавышлары, сәрви куакларының чәчәкләрендә ширбәт ләззәтеннән оеп безелдәгән бал кортларының гөжелдәве - болар барысы да туган якның онытылмас бизәкләре. Туган җиребез безнең балачак хатирәләренең барысын да үзенең күңел сандыгында саклый. Әнә, әнә, авыз суларын китереп, болында әнис, балтырган, кузгалак белән сыйланган чаклар. Мондый тәмле болын нигъмәтләре белән бары тик үзеңнең туган-үскән җирең генә сыйлый аладыр. Рәхмәт инде сиңа. Бөтен яшәешебезнең җылысын саклыйсың ич син, туган җир! Адәм баласын гомере буена туган туфрагы, нигез-оясы озата бара. Еллар узган саен, кадерледән кадерле шул туфрак җылысын тоеп, әле дә бу дөньяда якташларың белән очрашу мөмкинлегең барына куанып яшисең. Бу тойгы алдагы көннәргә өметләндерә. Туган нигезең дәшеп торганда бигрәк тә. Шуннан да олырак бәхетнең булуы мөмкинме соң!.. Безнең яклар биек таулары, диңгезләре белән мактана алмаса да, Бай тавында үскән баланмиләшләре, шомырт-чикләвекләре белән кемнәр генә сыйланмагандыр да, Мишә елгасында, инешләрендә кемнәр генә су кереп, балык тотып куанмагандыр. Язмышыбыз кайларга гына илтеп ташласа да онытмыйбыз сине газиз туган туфрак! Монда безнең ата-баба рухы, күңел түренә кереп урнашкан гореф-гадәтләребез саклана. Бары синдә генә сабый чактан калган әрем, бөтнек, мәтрүшкәләр исе... Шуңадыр да туган туфракның тарту көче безне үзенә дәшеп торадыр да. И туган якның алтын кешеләре!.. Еракта калган сабый чакның кадерле мизгелләре, балачакның чыклы иртәләре сезнең күзләрдә чагыла сыман. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә! Һәммәбезнең дә туган туфракка булган җирсүе саф чишмә күзләре сыман безне көтәләр сыман. "Туган җир", "туган туфрак", "туган нигез" дигән төшенчәләрнең кадере яшәгән саен арта гына бара. Ярый әле, кендек каны тамган җир - туган як - авылдашларны, якташларны җыеп очраштыра. Безнең һәммәбезнең дә тамырларыбыз монда бәйләнгән ич. Без дә туган җиребезгә баш ияргә дип кайтабыз. Мең рәхмәт сиңа, газиз туган як!.. Мәхәббәт Мәхәббәт - күңел түрендәге иң изге хисләрнең берсе. Һәрбер йөрәк аны үзенчә аңлый, үзенчә сизенә, үзенчә кабул итә. Аны күрү, сурәтләп бирү дә мөмкин түгелдер, мөгаен. Ул бары синең үзеңнеке генә һәм аны тасвирлап бирергә гади генә сүзләр дә җитми торгандыр. Шуңа күрәдер дә әле моңа кадәр мәхәббәт дигән төшенчәнең төгәл формуласы, кагыйдәсе уйлап табылмаган. Ул хис сине күкләргә дә алып менә, диңгезләрдә дә йөздерә, яндыра, көйдерә, сөйдерә... Мәхәббәттә яшь чиге юк, ул сине үсмер чорда да, чәчләреңә чал кергәндә дә бөтереп алырга мөмкин. Гомере буе ул адәм баласын йөгертә-чаптыра, абындыра-сөртендерә, елата-елмайта... Мәхәббәткә кемнең кем булуы мөһим түгел, ул - бөек хисләр күгендә туган гаҗәеп тойгы. Мәхәббәт дигән шушы сихри хисне саклый да белик әле! Бүләгем - Саумы, Кояш! - дип каршылады Хәят сызылып аткан таңда сибелгән тәүге алтынсу нурларны. - Рәхмәт сиңа, якты таңым! Ул, күңеле белән үрелеп дигәндәй, кояшның бер алтынсу нурын нәфис бармаклары белән сак кына алды да чиксез галәм күгенә үзе генә күрә алган сурәт төшерде. - Бу - сезгә бүләгем, - дип пышылдады Хәят. Күктә йөзгән ак болытлар, аны ишеткәндәй, җәһәт кенә хәрәкәтләнеп алдылар да әлеге сурәтне үзләре белән ияртеп, әллә-ә-ә кайларга алып киттеләр. - Рәхмәт сезгә, болыткайлар. Бүләгемне кабул иткәнегез өчен, мең-мең рәхмәт, - дип, ялантәпиләп, кырлар-болыннар буйлап йөгерде ул. Аяк табаннарын бәбкә үләннәре үбеп калды. - Йөгер-йөгер, - диештеләр аңа чәчкә-гөлләр. - Сурәтеңә безнең төсләрне дә куш-ш-ш... Чишмәләр исә: "Безнең моңнарны да иңдер", - дип пышылдады. Елга-инешләр: "Безне дә, безне дә", - диеште... Хәят Идел ярындагы алтынсу комга тезләнде. Йөзтүбән ятып, аны кочты да бугай әле... Киң Иделнең җылы комында иҗат ителгән сурәтләрен ул иң гүзәлләрдән санады. Тик әледән-әле су агымы ясалып та бетмәгән әсәрләрен юа-юа урлый торды. Хәят янә, дулкыннар ярга якынлашканчы дип, ашыга-ашыга, җир-суларыбызның гүзәллеген, җәйрәп яткан фирүзәдәй Иделне, үзенең күңел халәтен дә кушып, сурәтләп калырга ашыкты. - Монысы да сезгә, - дип аваз салды Хәят, зәңгәр күккә карап. - Безгә дә, - дип, ярларын үбеп алды Идел һәм, ак дулкыннарын уйната-уйната, аның ясаганнарын берәм-берәм юып, үзләре белән алып китә торды. Һай, бу бәхетле мизгел!.. Аңа, иҗатын күрү өчен, тамашачы кирәкми дә... Күкләр, җирсуларыбыз шаһит ич!.. Шуннан да зуррак тамашачы булуы мөмкинме соң?.. Сәнгать үзе дә - Кеше дигән бөек затның Табигатькә сихри кагылуыннан туган илаһи көч, гүзәл манзара лабаса!.. Гүзәл әсәрләрне бары тик шушы табигать хозурында, җир сулышын, чишмә суларыбызның тәмен, халкыңның яшәү халәтен тойганда гына сурәтләп буладыр... Без үзебез дә - шушы Табигать-ана балалары ич. Мөлдерәгән күзләрдән әйтерсең лә якты моң саркый. Җиһанда бихисап төсләрдән агылган илаһи моң, күңелнең иң нечкә кылларына кагылып, күкләргә атыла... Хәят янә ак болытларга күтәрелеп карады. Анда сабый чакта җиләк җыйган урман аланнары, тәүге тапкыр гашыйк булган чишмә күзләре, тагын әллә ниләр чагылып үтте... Әйтерсең лә ул үзенең тамашачысы хозурына әлегә барып ирешмәгән сурәтләре аша табигатьнең моңарчы гади күз белән генә күреп булмый торган яшерен серләрен, кодрәтен, илаһилыгын ачып, мизгел эчендә ак болытлар хозурына ияртеп җибәрә дә инеш-елга, чишмә сулары хәтерен яңарта, шушы матурлык, моң белән өртелгән рәсемнәрен шаян җилләргә бүләк итә... - Бу - минем үзем генә тудыра алган иң гүзәл сәнгать әсәрләрем, зинһар, бүләгемне кабул итә күрегез, - дип пышылдады Хәят янә. Ул ышана булыр, аның ак болытларга ияреп киткән, яңгыр тамчылары юган, дулкыннар ялмаган сурәтләре Табигать-ана тарафыннан хупланыр. Ә иҗатчы өчен шуннан да зуррак бәяләмә булуы мөмкинме соң?! Әнә ул кабат зәп-зәңгәр күк читенә үзенең биләүдә чагындагы сиртмә бишеген элде, кендек каны тамган нигезен, эчеп туймаслык тәмле сулы чишмәләр сурәтен төшерде. Кулъяулык читендәге чигеш сыман зәңгәр күк читенә, "Миннән Сиңа" дип, кешелек дөньясына мәхәббәтен, ихтирамын имзалап куйды. Табигатьтә яралган яфрак-үләннәр төсе, яңгыр эзе, ком-ташларга иңгән тормыш гаме туачак буыннарга мирас булып калсын!.. - Ишетәсезме, әле минем сезгә ирештерәсе нәкыш-сурәтләрем бихисап. Ялантәпи уйнап үскән малай-кызлар шаянлыгын, иңнәренә чиләк-көянтә аскан яшь киленнәр җитезлеген, колыннарның чабышып уйнавын күрәсегез киләдер бит?! - Җиһанның меңләгән төсеннән очкынланып торган мөлдерәмә күзләрегезне бер мизгелгә генә зәңгәр күк йөзенә юнәлтегез әле. Күрәсезме, анда минем күңелемдә әле генә яңарган сурәтләр дә бар, - дип пышылдады Хәят. Ә күкләр аңа күкрәү белән җавап кайтарды. Бу мизгелдә кабат яңа әсәр туды... Күктә генә булса да!.. Иҗат портретлары Моңлы рәссам Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык рәссамы Илдар Зарипов белән шактый аралашып яшәдек. Остаханәсендә булып, иҗат турында сөйләшеп утырганда. аның күзләре очкынланып ала да, күңел эчкәргесендәге хатирәләрне сөйләп китә. Искиткеч җайлы әңгәмәдәш иде Илдар абый. Шуңадыр да картиналары да безне балачак дөньясына алып кайта кебек. Аларга самимилек хас. Аның картиналарында, ап-ак кар бөртекләренә күмелеп, авыл өйләре каршылый, якты бөркеп торган тәрәзәләр, самавырлы мул табын һәм, әлбәттә, татар апалары елмая. "Калада туып үссә дә, шулкадәр нечкә сиземләү каян килә икән?" дип уйлап куясың. Чынлыкта исә, Илдар абый аны болайрак аңлата иде: "Әйе, мин шәһәрдә туып үстем, шулай да без үз йортыбызда яшәдек бит. Анда сыер, тавык, үрдәк, куяннар да бар иде. Әтинең үзе җиткергән йорт иде ул, Ягодный бистәсендә, без җиде бала шунда үстек. Шуннан киләдер инде тамырлар, авыл колориты, авыл моңы, - ди Илдар абый. - Аннары мин җәйгә әни туган авылга - Дөбьяз районындагы Яңавылга, әти туган авылга - Зур Көеккә кайта идем. Шул да биргәндер инде моңны. Авыл кешеләрен бик яратам, авыл табигатен, авылның тәмле исен", - ди әңгәмәдәшем. Үзенең 70 яшьлек юбилее алдыннан, остаханәсен төзекләндереп, стеналарын картиналары белән бизәгән иде. Алардан әйтерсең лә алма агачлары арасында гүзәл туташлар карап тора сыман, кайберләре исә алмага үрелгәндәй елмая. "Сиңа ошыймы, Даниякәй, - ди ул. - Бик гүзәлләр, - дим. - Рәхмәт. Башкалар да ошатты", - ди ул. Илдар абый Зариповның картиналарыннан ачык алтынсу төсләр бөркеп тора. "Икмәк", "Арыш басуы", "Туган авылда" һәм башка картиналарыннан төсләр балкышы гына түгел, аларның тәмле исен дә тоясың кебек. Ул төсләрне Илдар абый Ходай Тәгалә иңдергән җылылык белән тиңли иде. Бу төсләр аның халәтенә дә туры килгәндер, мөгаен. Шулай бервакыт Татар сәнгать музееның күргәзмәләр залында "Казан экспозициясе" күргәзмәсе ачылган иде. Анда Илдар абый үзенең "Яшәсен социализм" дигән эшен куйды. Бер карашка, әлеге картинаны "Уракта" дип атарга да булыр иде. Ул эше турында үзеннән сорагач, Илдар абый ялкынланып китте. "Әйе, социализм - кеше турында уйланган сүз бит ул, мәсәлән, социаль яклау, - ди. - Чит илләргә генә кара син, бездә алай ук яхшы димәс идем, бездә социализм юк әле, әйтмим бөтен нәрсә дә начар дип. Әкрен генә чыгарга кирәк иде безгә, кытайларча, яхшырак та торган булыр идек", - дип тә өстәп куйды. Илдар абый Зариповның шактый иҗатын хатын-кыз һәм атлар образлары алып тора. Ул үзе дә, хатын-кыз беренче урында торса, атлар икенче урында, дияргә ярата иде. "Алар минем иҗатымда туташ-ханымнар белән гел янәшә бара", - ди торган иде. Заманында, шәрә хатын-кызларны ясаган өчен, обкомга идеология бүлегенә чакырып шактый шелтә дә бирәләр үзенә. "Ходай Тәгалә иңдергән матурлыкны ничек ясамыйсың инде. Хатынкызларны матур чәчкәгә тиңлим. Алар мине иҗатка рухландыра, илһам бирә, дөньяны алар тудыра ич", - дия иде ул. Илдар абый чын мәгънәсендә ирекле рәссам иде, күңеленә ни-нәрсә якын, шуларны киндергә төшерә торды, хәтта совет заманында да ул үз-үзенә тугры кала алды. Иҗат кешеләре арасында бу - бик сирәк күренеш". 1970 елларда берара рәсем сәнгатеннән китеп тә тора ул, кинематография белән мавыгып ала. "Калина красная" фильмын караганнан соң, режиссёр булам дип, 500 сумга "Красногорск" дигән камера сатып ала. Улы белән сюжетлар төшерә башлый. Ләкин ул вакытта тасмалар кытлыгы Илдар абыйны бу мавыгуын туктатырга мәҗбүр итә. "Төшергән сюжетларым әле дә саклана, хәзерге видеотехника булсамы, ул чакта мин режиссёр булган булыр идем. Миңа Туфан Миңнуллин әсәрләре ошый", - ди әңгәмәдәшем. Татар җырларын, "Татарстан" радиосын яратып тыңлый ул. Остаханәсендә радио сөйләп тора. "Татарстан" радиосында эшләүчеләрнең һәммәсен дә белә, алар турында сораша, гармунда уйнап, үзе җырлый да иде. "Әйе, мин "Татарстан" радиосын тыңлап үстем, әтиәни дә яратып тыңлый иде. Кара тәлинкәләр заманыннан бирле үз иттем. Патефон да бар иде өйдә. Әти дә йә җырчы, йә рәссам булыр иде кебек, мичтән күмер ала да шундук тактага берәр ат рәсеме ясап куя, әйтерсең лә алар хәрәкәтләнә кебек иде. Мөмкинлеге чикле булган, әни ун бала тапкан, аларны тәрбияләп үстерергә кирәк булган шул. Балта остасы иде әти", - ди Илдар абый. Сәнгать училищесында укыганда, акварель белән дә рәсемнәр төшергән ул. Аннан соң майлы буяуларны үз итә. Төрле комбинацияләр кушып җибәрә, дәү әнисе чулпысындагыча, гүзәл ханымнар толымына акчалар ябыштырып картиналарына төрле фактура, колорит, үзенчәлекле форма кертеп җибәрергә ярата. Киндерләрен дә гел үзе тарттырып эшләде. Аларның кат-кат буялганын, иске киндерләрне үз итте ул. Аларга берничә кат буяу сеңгәненә ясау ошый иде аңа. "Аларның үзенчә биокыры бар, үземнең энергетика сеңгән, җылылык бөркелеп тора, аңлап бетермәслек могҗиза бар анда", - ди торган иде. Берьюлы берничә эшкә тотына, берсеннән арыса, икенчесен, өченчесен ясый башлый. Шул арада үз-үзеннән ниндидер хата эзли, төзәткәләп куя, аягы белән этеп тә җибәрергә күп сорап тормый. Бер утыруда мең төрлегә әйләнергә мөмкин ул. Көне буе шулай җил-давыл куптарып иҗат итә. Аның бер генә дә алдан планлаштырып эшләү гадәте юк иде. Гадәттә, көннең икенче яртысында гына эшкә тотына да кичкә кадәр әллә ниләр эшләп ташлый. Картинаның тәмамлануын эчке сиземләвем аша тоям, ди торган иде. Үз иҗат җимеше аны канәгатьләндерсә, көннәр буе аңа карап, сокланып та утырырга мөмкин иде рәссам. Ул аларны тере җан итеп хис итә иде булса кирәк, югыйсә шулкадәр ихластан алар белән сөйләшеп утырмас иде. Чын мәгънәсендә Олы талант иясе иде Илдар абый. Тырышлык белән генә сәнгать әсәре тудырып булмаганын аңлап, Ходай биргән талантның зур нәрсә икәнен яхшы аңлый иде. Иҗатташ дусларының хезмәтләрен дә күзәтеп, бәһаләп бара. Сәнгать кешеләренә һич кенә дә битараф түгел иде. "Сәнгать - зур көч ул, олы сәнгатьне аңлаучылар күбрәк булсын иде", - ди торган иде. Үзе исә Н. Фешин, Б. Урманче иҗатларына гашыйк иде. Илдар абый майлы буяуларны үз итсә дә, аның тушь, фломастер, карандаш белән ясаган иҗат җимешләре дә шактый. Алар остаханә стеналарын да бизәп торды. "Мин гадилекне үз итәм. Авыл кешеләре кебек ипи ашарга яратам, шуннан көч алам, авыл табигате мине илһамландыра, рухландыра", - дияргә ярата иде. 2004 елда Казанда галереясы ачылу тантаналары узгач, кабат шалтыратып: - Даниякәй, шау-шу узды, иркенләп сөйләшеп утырыйк әле, - дип чакырды. - Бик матур узды ачылыш тантанасы, картиналарың да гаҗәп бай, - дим. - Зариповичныкы бит ул!- дип елмаеп куя. Аның белән бер сөйләшеп утыру бер гомергә тиң иде. Шундый ихлас рәссам искиткеч югары сәнгать әсәрләре тудыра алган! Бу бары тик Илдар Зариповка гына хастыр, мөгаен. Аның картиналарын Казан, Киев, Чабаксар, Ижау, Пермь, Красноярск, Тамбов шәһәрләренең музейлары һәм галереялары сатып ала. Аның хезмәтләре шулай ук Германия, Израиль, Франция, Англия, Италия, Америка, Канада, Кытай музейларында һәм шәхси коллекционерларда саклана. Авторның 70 яшьлек юбилее алдыннан Мәскәүдә Рәссамнарның үзәк йортында шәхси күргәзмәсе ачылганнан соң, ул картиналарының шул залда бик матур күренгәне турында дәртләнеп сөйләгән иде. "Мәскәүдә галерея зур, биек, минем картиналарыма, чыннан да, иркенлек кирәк икән", - диде ул. Чыннан да, бөек иҗат җимешләре биеклекне, иркенлекне ярата. Аның һәр әсәреннән татар моңы саркый кебек, бу - бары тик безнең милләткә генә хас сыйфаттыр. Шунысын да әйтеп узу кирәктер: 2003 елда Илдар Зарипов, кешелекнең мәдәни мирасына саллы өлеш керткән өчен, "Гасыр кешесе" дип табыла. Мондый олы танылу - иҗатчыга гына түгел, гомумән, татар милләте өчен дә олы дәрәҗә. Бүген дә остаханә ишеге ачылыр да, елмаеп, Илдар абый каршы алыр сыман. Олы иҗатың өчен мең рәхмәт сиңа, рәссам! Әхсән абыйның "Вөҗдан баганалары" "Кеше җир өстендә бик аз яши. Аның мәңгелек өе - кышын ак кар, җәен - яшел үлән белән капланган җир асты. Зират - җәмгыять тормышының бер өлеше. Бу - фикерләр җыелган изге җир. Монда кеше җанын чистарта, уйлана, сагына, гөнаһларыннан арына. Зиратта кеше үзенең буыннар алдындагы шәхси җаваплылыгын тоя. Бер генә җирдә дә безнең илдәге кебек зур, дистәләрчә чакрымнарга сузылган, исем-атамасыз, кешесе мәгълүм булмаган каберлекләр юк. Зиратка карап, җәмгыять турында фикер йөртеп була". Әлеге юлларның авторы Татарстанның халык рәссамы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, сынчы-рәссам Әхсән Фәтхетдиновны без бүген үзен искә алып, аның иҗаты алдында кабат баш иябез. Әле күптән түгел генә вакытсыз арабыздан китеп барган олпат рәссам күпләрнең күңел түренә кабатланмас шәхес булып кереп урнашкандыр, мөгаен. Әхсән абый белән шактый аралашкан, хәл-әхвәл белешеп, иҗаты турында фикерләрен уртаклашып яшәгән бер мәлдә аны югалту минем үземә дә һәм иҗатташ дуслары өчен дә шактый авыр булды. Аны мәңгелек йортка озаткан көнне күңелдә туган шигъри юллар бүген дә кабатланмас Останың рухын шат итсен иде. Китеп бардың... Дөньялыкта исемең калды. Истәлеккә агачларга уеп салган сыннар калды. Кулың тигән киндерләрдә яралды җан, "Хәтер баганалары"нда "Моң"нар калды. Үзең киттең, мәңгелеккә эшең калды. Сукмакларда озата барган эзең калды. Елатырга, моңсу уйлар уйлатырга, Яшәү мәгънәсен сеңдергән сүзең калды. Үзең киттең, мәңгелеккә мирас булып Калды җирдә үзең куйган "Баганалар". Олы юлдан "хәтер" аша эзләп бара "Моң"га сусап, еламсырап "Тәрәздәге атлар" . Әхсән абый шигъри сүзгә, моңлы көйгә, борынгы җырларыбызга гашыйк иде. Ул үзе дә күңеле тулышкан чакларда җыр суза иде. Инде без оныта төшкән, бүгенге яшьләрнең төшенә дә керми торган, бәгыреннән чыккан җырларны көйләп йөрергә ярата иде ул. Әле күптән түгел генә Халыклар дуслыгы йортында Әхсән Фәтхетдиновның күргәзмәсен ачу һәм аны искә алу кичәсе булып узды. Әлеге очрашуга рәссамның иҗатташ дуслары, якташлары, туганнары җыелган иде. Чыгыш ясаучыларның барысы да рәссамның "Вөҗдан баганалары"н хәтерләткән күпкырлы иҗаты турында сөйләде. Искә алу кичәсен рәссам белән дусларча аралашып яшәгән, аның иҗатын өйрәнгән сәнгать белгече Розалина Шаһиева ачып, рәссам тормышының шома гына үтмәгәнен, күпләрне шаккатырган әсәрләрен кайчакларда аңлап та бетермәүләре турында сөйләде, истәлекләре белән уртаклашты. Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, рәссамны шәхсән күреп белмәсә дә, биредә ачылган күргәзмә белән горурлануын әйтте. Әхсән Фәтхетдиновның "Ияләрен" тудырган Түбән Кама каласыннан да кунаклар катнашты. Шуларның берсе - шәһәрнең мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Мөбарәкшина, рәссам иҗатын мәңгеләштерү җәһәтеннән, аның музеен булдыру кирәклеге турында әйтте. Чыннан да, "Казанда күргәзмә ачу - минем өчен зур бәхет", - дигән иде ул үзе исән чакта үткән күргәзмәсендә. Бүген дә Халыклар дуслыгы йортында ачылган күргәзмәгә рухы шаттыр. Сәнгать ул - Кеше дигән бөек затның Табигатькә сихри кагылуыннан туган илаһи көч, гүзәл манзара, дигәннәр борынгылар. Ә күренекле рәссам Әхсән абый үзе бу һөнәргә килүен болайрак әйткән иде: - Ул һөнәргә тартылуым миңа тормыш бүләк иткән әти белән әнидән. Эш сөюем, тырышлыгым - бу дөньядан бик иртә киткән әнием Мәгъмүрәдән, ә рәсем ясау сәләте - урманчы, умартачы, балта остасы, бакчачы һәм башка бик күп һөнәрләр иясе әтием Саримнан. Рәссам гади генә баганаларны да, безне уйлансын өчен, "Вөҗдан баганалары" дип атый. "Баганалар кеше күңелендә яши, сөйли, көйли. Аларга карап кеше туган җирен, авылын искә төшерә. Баганалар - хәтер сакчысы", - дигән иде Әхсән абый үзенең соңгы әңгәмәсендә. Күргәзмәдә рәссамның мөлдерәгән күзле атлары безне кабат уйга сала, бер-беребезне аңлап, тормыш йөген бергәләп күтәрергә дәшә сыман. Әхсән абый үзе соңгы әңгәмәсендә атлар хакында мондыйрак аңлатма биргән иде: "Атларны халык язмышы белән тиңлим. Алар - газаплы елларда бөтен авырлыкны үз җилкәләрендә күтәргән җан ияләре. Ерак офыкларга караганда миңа гел атлар карап тора кебек. Атларның күзләренә карагыз, аларда нинди моң, сагыш... Кешеләр атларга якынрак булса, аларның вөҗданнары уяныр иде". Күргәзмәдә рәссамның агач һәм рәсем сәнгате белән үрелеп эшләнгән әсәрләренә карап хозурланасың. Сәнгатьнең мондый берлеген Әхсән абый үзе исән чакта гади генә итеп болай аңлаткан иде: "Минем өчен бары тик рәсем сәнгате бар. Майлы буяу белән агачның кушылуы ул аларның синтезы кебек. Мин агачны аеруча яратам. Агачны аңлаган кешенең бәгыре саф була. Агачлар да, кешеләр кебек, еллар узгач үлә, юкка чыга. Мин аларны кеше язмышына тиңлим". "Ияләр үлемсез... Алар кешелекне бертуктаусыз озата баралар, кабат-кабат әхлакка чакыралар". Әхсән абый "Ияләр" шәлкемен дә Түбән Кама каласында иҗат итә. Ул аның ачышы, иҗади җиңүе, яшәү мәгънәсе иде. "Ияләргә алынуда миңа язучы-шагыйрьләр иҗаты тәэсир итте", - дигән иде ул. Татар халык фольклоры буенча, безнең әйләнә-тирәбездәге һәммә нәрсәнең иясе, сакчысы, хуҗасы бар. Ияләр ташларны - ватылмасын, суларны - пычранмасын, тауларны җимерелмәсен өчен саклый. Мәҗүсилек чорында кешеләр агачларга, ташларга, күлләргә табынган, димәк, алар табигатьне саклаганнар. Күргәзмәгә куелган эшләр исә бүген, Әхсән абыйның истәлеген саклап, безне дә дөньядагы һәммә нәрсәгә сак карарга өнди кебек. Күп еллар буе кеше кулы тимәгән, моңсуланып торган иске киртәләр, баганаларга гашыйк иде Әхсән абый. Ул аларны тере итеп күрә, алар белән сөйләшә, серләшә, аларның телен аңлый иде. Рәссам, соңгы елдагы иҗатын вакыт поезды белән чагыштырып, аңа үзенчә нокта куярга омтылды. Әлеге тукталыш аның сүзләре белән болайрак тасвирлана: "Үземне шушы яшемдә рәссам дип саныйм. Бу мизгелем вакыт поездында барган кебек. Кайсы тукталышта төшеп калырымны белеп булмый. Туганнан алып бу дөньядан китүгә кадәр яшәгән чорымда минем менә шушы хезмәтләрем кала. Ул хезмәтләрне ничек итеп бәяләрләр, ни рәвештә сакларлар, болар - алар вөҗданында", - дигән иде ул соңгы сөйләшүебездә. Аның күңел түрендә йөрткән эчке кичерешләрен, уй-хыялларын, теләкфикерләрен магнитофон тасмасына яздырып калуым белән мин үземне дә бәхетле саныйм. Чөнки вакытлар узу белән, яңа буыннарның хәтере саегырга мөмкин. Ә олуг рәссамның безгә әйтеп калдырган фикерләре, вакытлар узу белән дә, кыйммәтен җуймас. Әйе, "Ияләр", "Баганалар", күз яшьләре тулышкан атлар, бүген Әхсән абый Фәтхетдиновның кул җылысын, күз нурын, күңел кичерешләрен үзләренә иңдереп: "Үлем - яшәүнең ахыры түгел, бары тик тәннең рух рәвешенә әверелүе генә", - дияләр сыман. Бүгенге һәм киләчәк буыннар да рәссам кулы белән өртелгән олы сәнгать әсәрләренең кыйммәтен аңлап, бар мирасын саклап, аның чын йөрәктән әйтелгән эчкерсез фикерләрен күңелләрендә йөртерләр дигән өметтә калабыз. Мәңгелек йортка күченгәндә, ул безгә "Хәтер баганалары"н, "Моң", "Ияләре"н калдырып китте. Шулар аша без аның үзен дә иҗаты аша хәтер түрендә саклыйк. Сагынабыз сине, остаз Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы Рәшит абый Имашның фани дөньядан китүенә дә шактый вакыт узган. Миңа ул бүген дә елга порты ягындагы остаханәсендә иҗат итеп утырадыр кебек. Ни кызганыч, җир җимертеп, зур иҗат дәрте белән янып йөргән Рәшит абый үзенең 70 яшен дә тутырмый арабыздан китеп барды. Мин аңа үзе исән чакта ук остазым дип дәшә идем. Рәшит абый миңа сәнгать юлымда кечкенә генә иҗатымны олылап, үзенең бәясен бирергә өлгергән остазым иде. Татарстанда узган барлык күргәзмәләремне ачуда да, Россия төбәкләрендә үткән күмәк күргәзмәләргә эшләремне сайлауда да ул миңа зур таяныч булды. Әллә хатыны Тәнзилә апаның минем якташым булуына мине шулай якын итте инде, ул миңа гел "матурым" дип дәшә иде. Рәшит абыйның остаханәсендә еш була идем мин. Ул үзенең яңа эшләрен күрсәтеп, аларга карата минем фикерләремне тыңларга да ярата иде. Рәшит абый Имашның таланты аеруча тарихи шәхесләребезне сурәтләп бирә алуында күбрәк чагылыш тапкандыр, мөгаен. Бервакыт мин аның Габдулла Тукай музеенда портретлардан гына торган күргәзмәсен карап хәйран калган идем. Ул портретларда Тукаебызның бөеклеге дә, Җәлилнең ачы-фаҗигале язмышы да, Хәсән Туфанның шигъри осталыгы да нечкә тоемлау аша, алар яшәгән чорны, яшәешне күз алдына китереп бастыра. Үзенең беренче адымнарыннан ук кеше психологиясен өйрәнеп, эчке хисләрен ачып бирергә сәләтле булып формалашкан рәссам өчен бу, бәлки, күнегелгән хезмәт кебек кенә саналгандыр, анысын әйтүе кыен. Казан сәнгать училищесын тәмамлаганда, үзенең диплом эшен дә гади генә авыл укытучысын сурәтләп бирергә алынган ул. Сәнгать аша кешенең күңел нечкәлекләрен, яшәү мәгънәсен, тормыш гамен ачып бирә алган чын оста иде Рәшит абый. Ул шулай ук В. Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать институтын да тәмамлый. Мәктәп елларыннан ук рәсемнәре "Азат хатын", "Сәнәк", "Детский мир", "Юность" журналларында басыла. Ул рәсем сәнгате, газета-журнал графикасы остасы иде. Рәшит Имашның әсәрләре Россия һәм чит ил галереяларын бизи. Ул Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Х. Туфан, С. Сәйдәшев, Ф. Хемингуэй, Ф. Кастро һәм башка билгеле шәхесләр портретларын чын осталарча иҗат итә. Татарстан белән Башкортстан президентлары портретларын да, язгы табигатьтә сурәтләп, икесенә дә бүләк иткән иде ул. Ә Акмулла портретларын язганда, берничә тапкыр дәште ул мине. "Акмулла премиясен тапшырырга үземне Башкортстаннан килеп алалар, Акмулланы бүләк итеп алып кайтам", - дип, шатлыгын уртаклашкан иде остазым. Бигрәк эчкерсез иде инде Рәшит абый! Мәскәүдәге Суриков исемендәге Сәнгать уку йортын тәмамлап, Казанга кайткач та, киндер тукымада пейзажлар, гүзәл сыннар, татар язучылары портретлары һәм башка бик күп эшләре белән таныла. Мәскәүдәге "Балалар әдәбияты", Татарстан китап нәшрияты, газета-журналлар өчен иллюстрацияләр эшли. Аның иҗаты күпкырлы. Сатирик әсәрләр иҗат итүче дә, күп кенә бөек шәхесләребез турында истәлекләр язган каләм остасы да иде ул. Шул истәлекләр китабын остаханәсендә дә саклады. Алдагы көннәргә планнар корып яшәгәндә, ни кызганыч, өмет-хыялларын да үзе белән мәңгелеккә алып китеп барды. Шуларның барысыннан да калкурак итеп, мин аның кешелеклелек сыйфатын әйтер идем. Без дустанә аралашып яшәдек. Телефон аша да хәл-әхвәл белешеп торды Рәшит абый. "Тәнзилә апаң тәмле ашлар белән сыйлады, ул да сиңа сәлам әйтә", - дип, гади тормыш мизгелләрен дә сөйләп ала иде. Бервакыт мин аңардан: "Рәшит абый, син үзеңне башкорт дипме, әллә татар дипме саныйсың?" - дип сорадым. "И матурым, мин Башкортстанда -башкорт, Татарстанда - татармын. Ике республиканың да үз улы мин", - дигән иде ул. Әлеге җавабы белән хаклы да булгандыр. Иҗат кешесе өчен монысы, бәлки, бик үк мөһим дә түгелдер. Шулай да ул Казанда үзен үз кеше итеп тоя иде сыман. Тәнзилә апа пешергән тәмле аш исе таралган фатирына, үз өемә кайтам, дип кайтып керә иде бит. Моннан да зуррак бәхетнең булуы мөмкинме соң? Рәшит абый вафатыннан соң да мин шактый күргәзмәләремне үткәрдем. Дус-ишләр, таныш-белешләр дә җыела. Ләкин Рәшит абыйны юксыну, сагыну хисе, аның үтемле сүзләре, фикер-киңәшләре җитми. Аның көчле тавышы, көләч йөзе, эчкерсез шат авазы сагындыра бүген. Остазымның мәңгелек иҗаты, рухы алдында башым иеп, аның тормышын бөтен итеп саклаган, иҗатка рухландырып яшәгән хатыны, якташым Тәнзилә апага да олы ихтирамымны җиткерәсем килә. Рәшит абый - иҗади үрләргә үз таланты белән күтәрелгән талант иясе. Фатих Кәрим, Мифтахетдин Акмулла исемендәге премияләр лауреаты. Без аны бүген дә оптимистик рухта, көләч һәм якын дустыбыз, фикердәшебез итеп искә алабыз, иҗатын барлыйбыз. Еллар узып, яңа язлар җиткән саен, Рәшит абый Имаш мәңгелек иҗаты аша безнең каршыга елмаеп чыгар сыман... Гамьле рәссам Чиксезлекне берәү дә күз алдына китерә алмый. Очсыз-кырыйсыз дөньяны биниһая көчле сәнгать кенә колачлый ала. Табигатьнең чиге булмаган шикелле, сәнгатьнең дә чиге юк, дип язган иде күренекле язучы Адлер Тимергалин. Ә без исә, илһам - күңелнең канаты, сәнгать әһелләре нәкъ менә шул канатлар талпынуына ияреп безне дә биеклеккә дәшәләр, диярбез. Дөньяның матурлыгын күреп, аны төрле буяулар белән киндергә иңдерүче кылкаләм осталары, шөкер, шактый. Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев шундыйлардан. Тынгысыз, эзләнүчән һәм куйган максатына омтылучан иҗат остасы Мөдәррис Минһаҗев - гүзәл табигатькә, андагы һәр тереклек иясенә, гасырлар хәтерен саклаучы тау-ташларга гашыйк рәссам. Вакыт дигән тылсымлы дәрьяны чорлар аша бүгенгесе белән тоташтыра ул. Югыйсә изге Болгар хатирәләрен үз картиналарында яңарта алыр иде микән? Әлбәттә, тарихи китаплар актарыла, хәтер аша әллә ничә гасыр үткәнгә кайтып иман яңартыла һәм шул туфракка ялантәпи басып картиналар иҗат ителә. Болгарда пленарда булганда тулы бер "Болгар сериясе" туа. Зур күләмле унлап эш - иҗатчының тынгысыз хезмәт җимеше. "Болгар кызы - Айсолтан", "Бөек Болгар җирендә", "Багышлау" триптихы, "Болгар капкасы", "Болгар кунагы" һәм башка картиналарында үткән тарих белән бүгенге яшәеш чагылыш ала. Картиналарында автор үткән тарихыбызга алып кайта, уйланырга чакыра. Аларда халкыбыз рухы, үткәне, тарих сулышы... Аларның җылысын, кайтаваз аһәңен рәссамның эшләрендә тоемлап була. Юл йөргәндә, этюднигын үзеннән калдырмаска тырыша ул. Дөньяның матурлыгы киндергә күчми калыр да, башка бик күпләр бу матурлыкны күрми калыр сыман. Шуңадыр да ул, кылкаләмен табигатьнең кабатланмас төсләренә манып, шул сихри гүзәллекне ак киндергә иңдерә бара. Олы иҗаты белән тамашачыларын матурлык дөньясына алып керә рәссам. Чыннан да, дөньяны матурлык коткарыр, дип юкка гына әйтмиләрдер. Рәссам Мөдәррис Минһаҗевның таланты соңгы елларда бигрәк тә тарихи жанрда тулырак ачыла кебек. "Иҗатымны татар халкының тарихын яктыртуга багышлавым юктан гына түгел, изге Болгар җирләре минем дөньяга карашымны, иҗатымны яңабаштан барлап чыгарга этәрде. Болгар ташларына кагылып, изге туфракка басып иҗат итү - минем өчен әйтеп бетергесез бәхет", - ди кылкаләм остасы. Чыннан да, син, рәссам миссиясен үтәр өчен, дөньяга килгәнсең икән, гомерең буе Сәнгать дигән бөек могҗизага хезмәт итәргә мәҗбүрсең. Мөдәррис Минһаҗев та күңел күзе генә күрә алган табигатьнең яшерен серләрен, тын гүзәллеген, әйләнә-тирәдәгеләрнең эчке кичерешләрен, тоемлап, берәм-берәм киндергә иңдерә бара. Ул олы иҗаты белән заманның бертуктаусыз үзгәреп торган вакыйгаларның асылына төшенергә, үткән белән киләчәкне тоташтыручы җеп очын ялгарга омтыла. Шунсыз биеклеккә омтылу мөмкин дә түгелдер, мөгаен. Рәссам булу теләге М. Минһаҗевка туган як табигатенең башка берни белән дә алыштыргысыз гүзәллеген сабы й чагында ук күңел күзе белән күрә белүеннән, матурлыкка соклана белүеннәндер, мөгаен. 1953 елда Татарстанның Шәмәрдән эшчеләр бистәсендә дөньяга аваз салган Мөдәррис Минһаҗев, мәктәпне тәмамлаганнан соң, Ижау каласына юл тота. 1976 елда Ижау дәүләт университетының сәнгать-графика факультетын тәмамлый һәм армия хезмәтенә алына. Армия хезмәтеннән кайткач, Арчада сәнгать остаханәсен оештырып җибәрә. Соңрак, 1978 елда, ул Түбән Кама каласына күченеп килә һәм анда сәнгать студиясе ача. Һәрдаим камиллеккә омтылучы рәссам анда шәһәр диварларын, урам мәйданнарын һәм башка билгеле биналарны бизәүдә катнаша, Кызыл Чишмәдә мәчет бизәүгә алына һәм даими рәвештә күргәзмәләрдә катнаша башлый. Иҗатчының күңеле һәрдаим эзләнүдә, яңа образлар тудыруда. Ул әле моңарчы кеше күзе күрмәгән тын табигатьне, сабый чагында әби-бабасы сөйләгән шанлы үткәнебез, чишмә моңнарын, буй җитмәслек кыя тауларны эзләп кабат юлга кузгала. Бу юлы аны Лениногорск каласы үзенә сыендыра. 1998 елдан бүгенгәчә Мөдәррис Мөхетдин улы әлеге калада яшәп иҗат итә. Шул еллар дәвамында кылкаләмен шактый чарлый һәм чын рәссам булып җитлегә ул. Аның әледән-әле оештырылып килә торган күргәзмәләре, Зәй, Яшел Үзән, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Ижау калаларын узып, башкалабыз Казанны яулап ала. Башкортстан, Казахстан кебек тугандаш республикаларда яшәүче халыклар да кылкаләм остасының гүзәл иҗат әсәрләре белән хозурлана алды. Рәссамның иҗатында дөньяны үзенчә күзаллавын, фәлсәфи фикер йөртүен тоемлыйбыз. Үткән тарихыбызны барлау, милли хис-тойгылар, рух бөеклеге, татар милләтенә генә хас нур, моң киндергә үзенчә җете төсләргә төрелеп иңдерелә. Һәр әсәрендә останың гармоник сиземләвен тоясың. "Туган йорт истәлеге", "Чалгы белән натюрморт", "Ак ат" картиналары исемнәре белән гадәти тоелса да, аларда халык язмышы, истәлек-хатирәләр, авыл халкы өчен кадерле булган эш кораллары янәшәсендә, сусавыңны басар өчен, авыл киленнәренең иртән генә савып чүлмәккә салынган сыер сөте, яшь кызлар җыеп китергән җиләкләрне күреп хозурланасың. Рәссамның "Ак ат"ын авыл осталары ясаган дугакамытлары, бизәкле йөгәннәре көтеп тора. "1000 еллык Казан", "Болгар тамгалары", "Изге урыннар" кебек әсәрләрдә иҗатчы милли үзаң тәрбияләү, ватанпәрвәрлек кебек олы хисләрне иңдерүне максат итеп куя. М. Минһаҗев иҗатында милли бизәкләр, шәмаилләр дә зур урын алып тора. Мөгаен, ул аның авыл өендә, әби-бабай нигезендә сабый чагында күңеленә, рухына сеңеп калган хатирәләреннән киләдер. Гарәби язу алымын ул үзенең гади генә тоелган "Натюрморт", "Тукайга чәчәк бәйләме", "Түбән Кенә авылы өлкәннәре" һәм башка бик күп картиналарында да бизәк итеп кертеп җибәрә. "Чишмәләр" темасы аеруча игътибарга лаек. Анда челтерәп аккан саф сулы чишмәләрнең моңын ишетәсең, тәмен тоясың, аның янәшәсендә ак ашъяулыкка куелган көнкүреш кирәк-яраклары, савыт-сабалар, бизәнү әйберләрен күреп сөенәсең. Бу - иҗатчының олы табышы. Рәссамның пейзажлары, туган як болыннарында утлап йөргән атлары, колыннары, су буенда бәбкә үләне чемченеп йөргән каз-үрдәкләре кемнәрне генә сокландырмагандыр да күңел кылларын тибрәтеп уйландырмагандыр... Иҗатчының һәр картинасы киләчәккә якты өмет, күтәренке хис, яшәү шатлыгы белән сугарылган. Автор шушы гүзәл табигать кочагында, иҗатына тугры калып, халкым рухын саклап, киләчәккә якты өмет-хыяллар белән яши. Чын мәгънәсендә татарлыгыбызны, аның мәнфәгатен кайгыртып, милләт, дәүләт хакында уйланып, сәнгать дөньясында нык адымнар белән иҗат итүче, Ш. Бикчурин исемендәге премия лауреаты, Россия Гуманитар фәннәр академиясе академигы, халык рәссамы ул. Кояш әле офыкка күтәрелеп кенә килә, ә иҗатчы күптән инде мольберты янында. Ул, күңеле белән үрелеп дигәндәй, кояш нурына кагылып, кылкаләмен нурга мана да ак киндергә чиксез галәм күген сурәткә төшерә. Һай, бу гүзәллек!.. Аның үзенчәлекле, күз явын алырдай гаҗәеп табигать күренешләре, майлы буяулар белән генә иңдерә алганча, тормышның чынбарлыгын сурәтләп бирә. Рәссамның үткер тойгысы, тормышның син моңарчы күрми йөргән бер парчасын күз алдына китереп, күңел кылларына кагылып үтә. Бөтен барлыгың белән останың сурәтләре аша сәяхәт итәсең. Иҗат юлында күп өйрәнергә, эзләнергә, тәҗрибә-сынаулар аша үтәргә туры килә рәссамга. Бер карашка, бу кадәр төсләр балкышын, бер мизгел эчендә туган хисләрне бер полотнога салу мөмкин дә түгел кебек. Табигатьтән алынган картиналарда үзгә бер садәлек, сафлык бөркелеп тора. Чорлар белән чорлар, буыннар белән буыннар очрашуы, күз карашы белән генә аңлашу, фикер алышу, кайдадыр өзелеп калган кылны бүгенгегә ялгау... тагын әллә ниләр... Төрле жанрда, төрле техника белән иҗат ителгән пейзажларда туган як табигате яктыртылса, төрле чор кешеләренең уйчан да, мөлаем да йөзләрендә күреп туймаслык гамь, моң яшеренгән. Мөдәррис Минһаҗевның әсәрләре - татар мәдәниятенә саллы өлеш кертә һәм дөньякүләм заман сәнгатенең хәзинәсе булып саналырлык гүзәлләр. Рәссамның Җирдә кешенең иҗади хезмәтен, туган як табигатенең матурлыгын данлаучы эшләре шигъри аһәң һәм мәхәббәт белән сугарылган. Аларны үз күзләрең белән күреп, сокланып, хозурланып калу кирәктер. Чишмәләр, җир-суларыбыз да аңа рәхмәтледер, югыйсә картиналарда аларның агышын, җырын, моңын тоемлап булмас иде. Су буеннан кайтып килгән казлар да бер-берләренә аваз салгандай каңгылдашалар сыман. Әйтерсең лә бу гүзәл картиналар сине табигатьнең үзенә сәяхәткә алып чыгалар!.. Һай, бу бәхетле мизгел... Әйтерсең лә ул үзенең тамашачысы хозурына әлегә барып ирешмәгән сурәтләре аша табигатьнең моңарчы гади күз белән генә күреп булмый торган яшерен серләрен, кодрәтен, илаһилыгын ачып, мизгел эчендә ак болытлар хозурына ияртеп җибәрә, инеш-елга, чишмә сулары хәтерен яңарта, шушы матурлык, моң белән өртелгән әсәрләрен шаян җилләргә бүләк итә. Аның ак болытларга ияреп киткән, яңгыр тамчылары юган, дулкыннар ялмаган сурәтләре, Табигать-ана тарафыннан хупланып, тамашачы хозурына барып ирешә. Ә иҗатчы өчен шуннан да зуррак бәхет булуы мөмкинме соң?! Гомер уза, еллар үтә. Тарих тәгәрмәче алга тәгәри. Кешелек, ашыга-ашыга, киләчәккә атлый. Тик бер генә мизгелгә артка борылып карыйсы, халкыбыз үткән дәвер, чорлар аша еракта калган хатирәләрне барлыйсы килә. Рәссам Мөдәррис Минһаҗев картиналары да безне хәтер яңартырга өнди сыман. Идел-йортның төсле аһәңнәре Танылган рәссам, акварельләр остасы, СССР, Россия һәм Татарстан Рәссамнаәр берлеге әгъзасы Рәшит Әскәр улы Госманов бу көннәрдә үзенең 75 яшьлек юбилеен каршылый. Рәшит Госманов 1937 елның 4 августында Казан каласында туа. Әтисе тау ягы Тәтеш районы Торма авылыннан, Ватан сугышы башлану белән фронтка китә һәм әсирлектә һәлак була. Рәшит, әнисе тәрбиясендә калып, сугыш елларында һәм аннан соңгы елларда ятимлек ачысын күреп үсә. Әнисенең, исән чагында, укы балам дигән сүзләрен тормыш маягы итеп алып, белемгә омтыла. 1952 елда ул Казан сынлы сәнгать училищесына укырга керә. Ләкин укуын 1958 елда гына Чабаксар художество училищесында тәмамлый. Беренче иҗат әсәрләре 1960 елларда төрле күргәзмәләрдә күренә башлый. Кылкаләм остасы Рәшит Госманов, гомере буе сынлы сәнгатькә тугры калып, бөтен барлыгы белән иҗат дөньясына чума. Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә дә зур танылу алган акварельләр остасының сынлы сәнгатьнең нәкъ менә әлеге төрен аеруча үз итүе тормыш кысанлыгы белән дә бәйле. Ул үзе моны заманында тар гына, уңайлыклары булмаган фатирда яшәүләре белән аңлата. "Майлы буяулар белән иҗат итү мөмкинлеге чикле, чөнки аның исе күршеләргә ошамаска мөмкин иде, ә акварель белән андый кыенлык юк, - ди Рәшит абый. - Шуңа күрә мин акварель буяуларны күбрәк үз иттем. Акварельләр белән эшләгәндә, иң нечкә хисләрне дә биреп була", - дип өсти автор. Бүгенге көндә Рәшит абыйның 4 бүлмәле фатиры бихисап зур остаханәне хәтерләтә. Һәр бүлмәдә үзенчәлекле, күз явын алырдай гаҗәеп табигать күренешләре. Акварельләр остасы дип әйтеп үтсәк тә, ул майлы буяулар белән дә бер үк дәрәҗәдә оста эш итә. Кылкаләм остасының картиналары тормышның чынбарлыгын сурәтләп бирә. Сурәтченең үткер тойгысы, тормышның син моңарчы күрми йөргән гаҗәеп матурлыгын күз алдына китереп, күңел кылларына кагылып үтә. Бөтен барлыгың белән рәссамның күңел күзе аша сәяхәт итәсең. Без дә берәмтекләп Рәшит абый белән картиналарны барлыйбыз... "Камада таң ату", "Моабит дәфтәрләре", "Болгарлар", "Киң Идел" сериясе, "Чал Казан", "Печән өсте" һәм башка бихисап картиналары уйландыра да, рухландыра да, сокландыра да. Рәшит абыйның изге Болгарга багышланган картиналары гына да 50 дән артык. Без рәссамның яңадан-яңа эшләре белән танышкан саен, бүлмә киңәя, яктыра бара сыман. Останың картиналары безне ерак тарихыбызга алып кайта, халкыбыз язмышы белән күзгә-күз очраштыра. Борынгы Болгар, Иске Казан күренешләре, "Киң Идел" серияләре буйлап үткәннән бүгенгегә сәяхәт кылабыз. Бик күпләргә илһам чыганагы булган киң Идел рәссам Рәшит абый Госмановка гади генә елга түгел, ул - бербөтен тормыш - яр итәгендәге тереклек тә, Болгар хәрабәләре дә, КамАЗлары белән дөньяга танылган Чаллысы да, сихри табигатьле Алабугасы, хәтта су спорты да... Болар һәммәсе дә бербөтен Идел күренешләре булып ак кәгазь битенә һәм киндергә төшә тора. Иҗатташ дусты, бөек сынчыбыз Бакый ага Урманче, заманында рәссамның картиналарына сокланып, үзенең истәлекләрендә (Баки Урманче и татарская культура. - Казань : Изд-во "Фэн" Академии наук РТ, 2005) болай дип яза: "Рәшит белән күптән инде якын дус булып яшибез. Без якташлар, тау ягы әһелләреннән. Гомумән, тау ягы халкы - салмак, сабыр, тыйнак халык. Болардан Мәрҗаниләр, Тукайлар, Курсавилар чыкмаган. Ләкин Шәрәфләр, Кандалыйлар, Җамал Вәлидиләр, Фәезханов, Бурнашлар чыккан. Боларның урыннары нык. Рәшит бөтен гомерен Идел буенда уздыра. Ничек алай дип сорау бирергә мөмкин. Менә болай ул. Аның бик кечкенә, әмма бик иркен кимәсе бар. Ул глиссер, яисә башкача, тиз ургылып йөри торган спорт кимәсе түгел. Бик салмак, Рәшитнең үзе кебек ашыкмыйчан йөри торган моторлы, су өстендә бик мәһабәт-басынкы утыра торган корпуслы, борынгырак кыяфәтле такта кимә. Анда, озаграк яшәр өчен, бөтен әйбер хәстәрләнгән. Ике-өч кеше йокларлык чатыр корылган. Савыт-саба һәм дә, азык-төлек саклар өчен, тартмалар, аш пешерү, чәй кайнату өчен примус-фәлән. Бу юлларны язучы ул кимәдә бер-ике рәхәт көн уздырган иде. Менә шул кимә белән Рәшит Идел тармакларының күбесен гизеп, ягъни кунак булып чыккан. Шуның өчен, сулы күренешләрне язган вакытта, аның үз туган табигатен сизәсең. Мәсәлән, "Идел", "Айлы кич", "Чулманда", "Алабуга пристане" дигән һәм башка әсәрләре. Боларның күбесе - гади пейзаж. Ләкин бу күренешләрнең һәммәсе иҗат күзе белән күрелгән һәм оста сәнгать кулы белән ясалган". Күренекле шагыйрь Разил Вәлиев тә "Идел бит ул - киң бит ул" (Ялкын. - 1974. - № 7) дигән бәяләмәсендә Рәшит абый Госмановның әлеге картиналар сериясенә сокланып мондый бәяләмә бирә: "Чыннан да, Иделнең сурәтен ничәмә-ничә рәссам ясамаган! Ә Рәшит абыйның акварельләрендә мәһабәт елга бөтенләй башка ягы белән ачыла. Елга өстендәге кичке шәфәкътә, иртәнге тынлыкта, кара-кучкыл дулкыннарда да нәфислек күрә ул. Әнә җилкәнле көймә Идел дулкыны белән көч сынаша. Әнә "КамАЗ" утлары... Боларның барысын да берьюлы күрү өчен, чыннан да, могҗиза кирәк бит, рәссам таланты дигән могҗиза!" Әмма рәссамның иҗаты Идел белән генә чикләнми, Кырым, Кавказ, Себер, Кара диңгез буйлары сурәтләнгән картиналары да бихисап аның. - Без ул якларга иҗади сәфәрләргә чыга идек, - ди Рәшит абый. - Элегрәк андый иҗат сәфәрләре еш була иде, алар яшь рәссамнар өчен нык ярдәм итә. Мин дә шундый бәхетлеләрдән булып, күп тапкыр дөнья буйлап сәяхәт кылдым. Шунда башкарган иҗат эшләрем Россия күләмендә уздырылган күргәзмәләрдә урын алды. Рәшит абый Госманов Америкада да бер ел иҗат итеп кайткан. Анда машина-йортта яшәдем, дип истәлеккә төшкән фотосын да күрсәтеп алды. Сан-Францискода аның кызы яши икән. Шунда барган җирендә машина-йорт сатып алып, ел дәвамында 107 картина иҗат итә, шәхси күргәзмәләрен дә оештыра. Рәссамның кайбер эшләрен Сан-Францисконың "Грановски" галереясы да сатып ала. Күп өйрәнергә, эзләнергә, тәҗрибә-сынаулар аша үтәргә туры килә рәссамга. Аның күмәкләнгән нәкыш алымнары серле романтик тойгылар уята, күп вакыт бер мизгел эчендә туган хисләрне бер полотнога салу мөмкин дә түгел кебек. Табигатьтән алынган картиналарда үзгә бер садәлек, сафлык бөркелеп тора. Ниндирәк осталардан үрнәк алды икән Рәшит абый, дисәк, ул, гади генә итеп: - Мин бит музейларда да еш йөрдем, Мәскәүдәге Пушкин исемендәге сынлы сәнгать музеенда, Третьяков галереясында һәм күп кенә башка музейларда булып, осталарның иҗатын өйрәндем, аларны күңелемә сеңдереп бардым, - ди рәссам. - Сезгә, иҗат итү өчен, көннең кайсы вакыты уңайлырак? - дигән сорауга Рәшит абый: - Иртән һәм кич белән, - дип җавап бирә. - Көндезен кояш төсләрне йота сыман, шуңа күрә мин һәрвакыт иртән иртүк һәм кичен иҗат итәргә яратам... Гомумән, Рәшит Госмановның картиналарын Россиянең төрле музейларында, Америкада, Англия, Япония, Франция, Германия, Мексика һәм башка бик күп ерак чит илләрдә шәхси тупланмаларда очратырга була. Без танылган рәссам Рәшит абый Госмановка киләчәктә дә иҗат дәртенең сүрелмәвен, яңадан-яңа әсәрләре белән сөендерүен теләп калабыз. Кояшлы рәссам Кеше гомере - диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыска гына вакыт эчендә кеше зур-зур планнар кора. Барлык уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең эзен калдырырга, үзен мәңгеләштерергә тели һәм гомере буе шуңа омтыла. Татарстанның халык рәссамы Мәдияр Хаҗиев та - шундый илаһи затларның берсе. Аның олы иҗаты безне галәм киңлекләренә сәяхәткә дәшә сыман. Ходай аңа сәләтне мулдан биргән. Аның рәсемнәренә карап сокланмаска мөмкин түгел: һәркайсы пакьлек, табигатьнең үзе кебек үк, чын, тыйнак, матурлык нурлары чәчеп тора. Аның мул, җылы буяулар белән сурәтләнгән картиналарына дөньяның әллә нинди гамьгыйбрәтләре, сабыйларча самимилек, үзәк өзгеч моң-сагыш сыйган. Мәдияр Хаҗиев тумышы белән Саба районы Керәнле авылыннан. 1976 елда, Казан сәнгать көллиятен тәмамлагач, Чаллыга эшкә юллама ала. Шул елдан бирле ул бүгенге көндә дә әлеге каладагы сәнгать мәктәбендә балаларга рәсем сәнгате буенча белем бирә. Яшь буында гүзәллеккә мәхәббәт тәрбияләүче рәссам, ислам декоратив сәнгате үрнәкләрен заманча нәфис-эстетик йолалары белән бәйләп, этник авангард стилендә иҗат итә. Кояшлы рәссам үз иҗатында халык фольклорына, милли йолаларыбызга еш мөрәҗәгать итә. Туган ягына булган мәхәббәтен Мәдияр Хаҗиев табигать һәм кеше образлары аша сурәтли. Аның шулай ук тарихи үткәнебез, төрки дөнья һәм, әлбәттә, Габдулла Тукай шәхесенә кагылышлы эшләре дә гаҗәеп бай итеп сурәтләнгән. Кеше гомере буе бәхеткә омтылып яши. Кемгәдер ул җиңел генә бирелә, ә икенче берәүләр аңа олы хезмәт аша ирешә. Рәссам Мәдияр Хаҗиев аны тормышы, иҗаты белән раслый. Рәссамның туган-үскән, гомер кичергән җирләренә рәхмәте олы иҗатында чагыла. Ул һичкайчан бүгенге яшәешкә, кешеләр язмышына битараф түгел. Һәр яңалык, һәр вакыйга аның күз уңында, табигатьтәге һәр төс, матурлык ак киндергә якты образ булып иңә бара. Мәдияр Хаҗиев - хәзерге заман татар рәсем сәнгатен халыкка танытуга йөз тоткан "Тамга" иҗат берләшмәсенең дистә елдан артык иң актив әгъзасы. "Бирегә йөреп чын рәссам булып танылдым", - ди автор үзе. Шул ук вакытта иҗаттан аерылмыйча кырык елга якын Чаллының 1 нче балалар сәнгать мәктәбендә яшь буынны матурлык серләренә өйрәтә. Укучыларым - минем иң беренче тәнкыйтьчеләрем, дияргә ярата рәссам. "Авыл табигате, авыл тематикасы, үзебезгә генә хас милли төсләр - барысы да келәм, намазлыклардан, ашъяулык, күлмәк бизәкләреннән яңара. Мондый үзенчәлекле милли төсләр танылган рәссам Бакый ага Урманчеда бик мулдан. Аның иҗаты һәрчак яктылыкка өндәп тора", - ди кылкаләм остасы. Үзенең остазы итеп иң элек Бакый ага Урманчены атый ул. Рәссам төрле темаларга иҗат итә. Ул мәңгелек кыйммәтләрнең югалуына, кеше гомеренең кадерсезлегенә, күңелләрнең торган саен тупаслана баруына борчыла. Кешеләрне үз гамәлләре турында уйланырга мәҗбүр итә. Сабый чакта тәпи йөргән чирәмлекләр, бәрәңге бакчалары, челтер чишмәләр, нурлы авыл өйләре күңелдән китеп тә тормый. Әйе, кеше табигать белән гел бергә. Ул, табигатьтән төсләр җыя-җыя, гүзәллеккә омтыла, сабырлыкка өйрәнә. Табигать - кешене, ә кеше исә дөньяны бизи. Син дә, кылкаләм остасы, шушы бергәлекне тулыландырып, иҗат җимешләрең белән тамашачы күңелендә матурлык хисләре уятасың. Ялантәпи йөргән чирәмнәр төсен, әле генә чапкан печәннәрнең хуш исен оныттырмыйча, туган як табигатенең кадерен белергә, көмеш сулы елгалар, күлләр, саф сулы чишмәләрне яратырга өндисең. Олы иҗатың өчен рәхмәт сиңа!.. Майлы буяулар белән иҗат итәргә яраткан кылкаләм остасының үзебезгә генә хас шәмаил техникасында нәкыш сәнгатенә якынайтып иҗат иткән эшләре дә күп. Тамашачыны иман нуры белән дә нурландыра, матурлык дөньясына алып керә ул. Һай, нинди тылсым, нинди серләр яшеренгән аларда! Игътибар белән күзәтә генә бел!.. Ә инде шигърият патшасына - Габдулла Тукайга багышланган тулы бер картиналар циклын иҗат иткәндә, автор үзен дә шул чорда итеп хис итә булса кирәк. Аның "Очрашу", "Тукай һәм без", "Тукайның бала чагы" һәм башка картиналарына карап кемнәр генә сокланмагандыр да, кайсыларыбыз шул чорга әйләнеп кайтмагандыр. Тикмәгә генә автор: "Тукай - безнең өчен ачылып бетмәгән якты образ, иҗат иткәндә, мин үземне икенче галәмдә итеп хис итәм", - димидер. Рәхмәт сиңа, рәссам, кул җылың белән генә түгел, уй-фикерләрең, әйткән сүзләрең белән дә, күңел кылларына кагылып, безне гамь дөньясына алып керәсең. Рәссамның шагыйранә күңеле, чынбарлыктан аерылып, хис-хыяллар илендә яшәүче иҗади зат буларак, һәрчак эзләнүчән, ашкынучан. Аның тормышында илһамлы мизгелләр кабатланып тора. Ул хисси тойгылар кайчак яшен кебек бер балкып ала да күздән югала, ә кайчак кояшның үзе кебек күңел күгендә байтак эленеп тора. Аңа инде күнегәсең, тиз генә сүнмәсен аңлыйсың, хыялны чынга ашыру өчен, вакыт чиксез кебек тоела. Кылкаләм остасы Мәдияр Хаҗиевның иҗатында кояш нурлары мәңгелек бугай. "Кояшлы иртә", "Авыл читендә", "Моң", "Әбиемә", "Болгарда яз" кебек иҗат үрнәкләре һәммәбезне дә иркәләп назлый, ерак гасырларга дәшә сыман. Җылы бөркеп торган авыл өен кайсыбыз гына сагынып искә алмый икән? Кояш нурлары кочак-кочак булып ачык тәрәзәләрдән, ишек, капкалардан өйгә агыла. Син, шушы мизгелдә әлеге картиналарда сурәтләнгән кояш нурлары аша үрелеп, чиксез күккә багасың. Анда сине, тагын да ымсындырып, рәссам күзе генә күрә алган гүзәлдән гүзәл дөнья каршылый. И серле рәссам, "Авыл читендә" дигән картинаңа мин үземчә "Әнием кайтты" дип исем куштым. Гафу итә күр, ул миңа газиз әниемне хәтерләтте. Әйтерсең лә ул мал-туарын авыл башындагы чирәмлеккә алып чыккан да аларны Табигать-ананың яшел-сусыл нигъмәтләре белән сыйлый сыман. Син сурәтләгән озынчалап ябылган ак яулыклы карчык миңа әниемнең яшь чагын кайтарды. Рәхмәт сиңа, рәссам!.. Юкка гына халык рәссамы, Чаллы шәһәренең шәрәфле гражданины исемен йөртмисең син. Бер мәктәптән чыккан ике иҗатчының халык рәссамы исемен йөртүе дә - сирәк күренеш. Сез дустың Мөдәррис Минһаҗев белән Саба районының уңдырышлы туфрагында туып үскән ике олпат иҗатчыбыз бит. Син юкка гына, Сабаның табигате дә, кешеләре дә ихласлар, туган як табигате, аның бәрәңге бакчалары әле дә төшкә кереп йөдәтә, димисеңдер шул. Әйе, безгә туган як еракка киткәч сагындырыр өчен, олыгая башлагач сабый чакка кайтыр өчен кирәк тә!.. Рәссамның һәр әсәре образларның тулылыгы, төсләрнең бай булуы, композициянең төгәллеге, эшләрнең камиллеге белән тамашачыны сокландыра, уйландыра, тетрәндерә дә. Иҗатчының шактый эшләре Татарстан сәнгать музеенда, "Хәзинә" галереясында, Казандагы Габдулла Тукай, Максим Горький музейларында һәм башка бик күп музейгалереяларда саклана. Төркия, Италия, Алмания, Америка, Канада кебек илләрдә шәхси тупланмаларда да аның иҗат эшләре шактый. Ә бүләк иткән эшләре әллә ничә дистәләр белән исәпләнә. Кулларыңнан куан дими, ни диярсең мондый юмарт, ихлас иҗатчыга!.. Син тамашачыңны заманадан алгарак карый белергә, гади күз белән күрә алмаганны таный белергә, күзәтергә өндисең. Ә минем "Татарстанның халык рәссамы", "Чаллы каласының шәрәфле гражданины" дигән мактаулы исемнәргә лаек булган рәссам Мәдияр Хаҗиев иҗатына сәяхәтемне шигъри юллар белән тәмамлыйсым килә. Рәссам җаны һәрчак тынгысыз ул, Гомере буе уйлый, эзләнә. Таптым, диеп куана да бер чак, Туган якка кайтып тезләнә. Рәссам җаны, дөнья гамен җыеп, Ак киндергә барысын иңдерә. Җиде төндә җиде сискәндереп, Иҗат дәрьясында гиздерә. Рәссам җаны очсыз-кырыйсыз ул, - Колачлыйсы килә барысын. Синең дә бит тарих аша безне Киләчәккә әйдәп барышың. Юкка гына кояшлы оста дип Әйтмиләрдер сине Мәдияр. Иҗатыңа күпләр гашыйк синең, Галәм үзе сиңа баш ияр. Останың остаханәсендә сәяхәт Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, халык рәссамы Рифкать Вахитов остаханәсенә чираттагы сәяхәтем табигать уянган, бөреләр тулышкан чакка туры килде. Рифкать абый мольберт артында үзенең эскизларын карап утыра. "Казаныбызны татар шәһәре итеп танытырлык милли һәйкәлләр юк, башкалада атлы монументаль иҗат әсәре урнаштырылса, хәл яхшыга үзгәрер иде, дип борчылып утырам әле, - дип каршылады ул мине. - Менә бу Казан ханлыгына нигез салучы Олуг Мөхәммәд ханга һәйкәл эскизы иде, шуны күз уңымнан уздырып ятам. Казанның татарлыгы нәрсәдә чагыла? Ул гомер бакый атта йөргән, тормышын ат белән бәйләгән татарның үз башкаласында бүгенге көндә атка яки җайдакка багышланган бер генә һәйкәле дә юк. Хәзер вакыт җитте, моңа бары тик сәяси тәвәккәллек кенә кирәк,- ди әлеге проект авторы Рифкать Вахитов. - Олуг Мөхәммәд - татарның иң көчле, билгеле, данлы ханы. Ул Кырым, Касыйм, Казан ханлыкларын төзүдә зур роль уйный. Аны урыс тарихчылары да бәяли, олылап яза. Атлы һәйкәлләр, мисал өчен, Петербургта Пётр Беренчегә, Уфада Салават Юлаевка куелган. Без моны булдыра алмый торган милләтмени? - дип, борчылып утыра рәссам. Әлеге уфтануларыннан бераз бүленеп, Рифкать абыйның остаханәсендә сәяхәт итеп, иҗатка килүе һәм рәссамның кайбер эшләре турында сөйләшеп алабыз. Шунысын искәртеп үтү кирәктер: Рифкать абый тумышы белән Удмуртия Республикасының Ижау каласыннан. Казан сәнгать училищесын тәмамлый. Аннан соң укытучылары киңәше белән, Харьков сәнгать институтында белем ала. Аны тәмамлаганда, диплом эше итеп татар кызларын сурәтләгән "Чишмә буенда" дигән картина иҗат итә. Әлеге картина Мәскәүдә, Санкт-Петербургта Бөтенсоюз күргәзмәләрендә дә катнаша. Харьков сәнгать институтын тәмамлагач, рәссам Ижауга кайтып сәнгать фондында эшли башлый. Шул елларда, остаханә күршесе - Франциядә туган, Санкт-Петербургта белем алган рәссам - монументалист Пётр Жарский белән танышып, монументаль сәнгать серләрен үзләштерә. Шушы шөгыле аны, Ташкентка күченеп иҗат итә башлагач та, зур эшләргә рухландыра. Анда "Динамо" стадионын, "Ләззәт" кафесын һәм хөкүмәт аэропортын бизи. Бөтенсоюз төзелешләре башлангач, рәссам Чаллыга кайтып урнаша. Шул елларда аңа Чаллыдагы "Татарстан" кунакханәсен бизәү эшен тапшыралар. Әлеге эше шул елларда сәнгать белгечләре тарафыннан югары бәяләнеп, татар монументаль-декоратив юнәлешендәге күренекле әсәр дип таныла. "Кызганыч, хәзер архитектурада яңа юнәлеш, яңа стиль. Шуңа күрә монументаль әсәрләргә шәһәрдә урын калмады. Бу юнәлеш тукталып тора", - ди оста. Рифкать Вахитов, - чыннан да, үзенең натюрморт һәм пейзажлары, портретлары белән танылу алган рәссам. Аның портретлары да психологик чынлыгы, ышандырырлык образлары белән аерылып тора. Бүген кылкаләм остасы тарихи әсәрләргә еш мөрәҗәгать итә. Шулардан "Болгар иленә мәдхия" триптихы, "Татарнамә" пятиптихын гына да әйтү дә җитәдер. Аның тарихи темага кереп китүендә Үзбәкстанда яшәп иҗат итүе һәм Шәрык мәдәнияте, сәнгате белән танышу да этәргеч биргәндер, тәэсире булмый калмагандыр. "Минем иҗатым, чыннан да, Шәрык дөньясы, Шәрык стиле белән аерылып тора", - ди Рифкать абый. Соңгы елларда портретлар иҗат итү белән мәшгуль оста. Салих Сәйдәшев, Илһам Шакиров, Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукай, Рудольф Нуриев, Лев Гумилёв, Антон Макаренко һәм башка күренекле шәхесләр портретларын гына да әйтеп үтү җитәдер. ...Остаханәдә йөрибез. "Мин сөйләргә оста түгел, рәссам буларак эчке уй-кичерешләремне рәсем аша күрсәтергә тырышам, - ди автор. - Күңел биреп эшләсәң, эш җиңел бирелә. Остаханәмдә дә эшемне иртән башларга яратам". Үзе мольберт артында иҗат итә, үзе җыр-музыка тыңлый. Халкыбыз җырлары тәэсирендә иҗат та җырлап бара, ди ул. Остаханәсендә "Татарстан" радиосы сөйләп тора. Аны һәр көн тыңлап барам, андый матур сөйләүче радиолар хәзер юк инде, үтемле, аңлаешлы һәм күңелгә барып җитәрлек итеп "Татарстан" радиосы гына сөйли, ди Рифкать абый. Рифкать абый остазы буларак Бакый ага Урманчены еш искә ала. Ул олуг оста Бакый ага белән иңгә-иң куеп бер остаханәдә эшли. Г. Тукай музее диварына сурәт төшергәндә, Бакый ага монументалист буларак Рифкать абыйга мөрәҗәгать итә. Шунда эскизларны бергәләп эшләдек, ди ул. Бакый аганың портретын ул исән чагында ук натурадан эшләгән була. Шул вакытта ук ул аңа: "Күңелгә хуш килә, яңадан үзгәртмә", - дип, хәерфатихасын биреп калдыра. Бүген дә танылган рәссам Рифкать Вахитов киң колач белән иҗат итә. Тукай образын яңадан яңарту уе белән дә яши оста. Шуңадыр да остаханә өстәлендә Тукай китапларын күреп шатланасың. Иҗат белән бергә яшь буынга сәнгать серләрен дә өйрәтә ул. Казан (Идел буе) федераль университетының сынлы сәнгать һәм дизайн кафедрасында эшли. Ару-талуны белми, иҗат дөньясында яши ул. Иҗатчының, остаханәсе дә күргәзмәләр залын хәтерләтеп, һәр әсәре образлары аша шул дөньяда сәяхәт иттерә. Мольбертындагы Казан ханлыгына нигез салучы Олуг Мөхәммәднең ат өстендәге горур картинасындагы атның күзләрендә әйтерсең лә яшәү догасы чалынып калды. Уй-хыялларың, олы иҗатың өчен мең рәхмәт сиңа, Рифкать абый, кулларыңнан куан дип, остаханәдәге сәяхәткә бүгенгә нокта куям. Илһам - күңел канаты Мин тауларга гашыйк, алар мине Иңнәренә кадәр күтәрде. Тауларыма булган мәхәббәтем, Сагынуым, белмим, бетәрме? Ерак Себердә дә үз иттеләр, Шөгердә дә таулар янәшә. Горур таулар миңа илһам өсти, Кыя таулар мине яшәртә. Торган җирем, газиз Шөгер җире, Таулар белән җилләр ярәшә. Кылкаләмем, шөкер, кулларымда, Мине бары иҗат яшәтә. Әлеге шигырь юллары Шөгердә яшәп иҗат итүче рәссам Мансур Закировның күңел халәтен, яшәешен һәм иҗат дөньясын берникадәр күзалларга мөмкинлек бирә сыман. Шөгердә туып, бүгенге көндә дә шунда яшәп иҗат итүче рәссам Мансур Салих улы Закиров - Лениногорск каласындагы музыка-сәнгать педагогика училищесын тәмамлап, бүгенге көндә дә үз туган ягына тугры калып иҗат итүче рәссамнар арасында, ихтимал, бердәнбердер. Дөрес, заманында ул ерак Себердә, Чукотка, Магадан, Хабаровскида да яшәп ала. Акча кытлыгы гына түгел, Рокуэлл Кент картиналарында һәм Джек Лондон хикәяләрендә тасвирланганча, ерак төньяк тынлыгы, ап-ак, чиксез киңлекләр, зәһәр өермәләр, куе томаннар дәшә рәссамны. Шул кырыс табигатьне күрәсе килү уе әйдәкли аны Себер якларына. Диңгез ярында дулкыннар шаулавын, акчарлаклар тавышын тыңларга ярата ул. Табигатьнең күз ачып йомган арада әллә ничә төскә кереп үзгәрүен тизрәк ап-ак киндергә иңдереп калыйм, дип кулыннан кылкаләмен төшерми Мансур абый. Төньякның, башлыча Чукотканың табигатен, гади күз белән күреп булмаган әкияти гүзәллеген, шул мохит экзотикасын оста, сәнгатьле, ачык итеп сурәтли ул. Шунда иҗат иткән әсәрләрен беренче тапкыр 1982 елда Анадырь шәһәрендә шәхси күргәзмәсендә Себер халкына тәкъдим итә. Ә 1985 елда исә Владивосток шәһәрендә "Ерак Көнчыгыш" дигән төбәкара күргәзмәдә катнаша. Мәгърур тауларның көч-куәте, рәссамның кылкаләме аша гәүдәләнеп, тамашачының күңеленә үтеп керерлек итеп иҗат ителгән. "Анадырь култыгы өстендә иртә", "Колыма көзе", "Диңгез киңлекләре" кебек картиналар нәкъ менә шундыйлардан. 1989 елда Мансур Закиров туган ягы Шөгергә әйләнеп кайта һәм үз әсәрләрендә туган як табигатенең матурлыгын тасвирлый башлый. Ел фасылларының гүзәл бизәкләре, мәһабәт таулар, урман, болыннар, су буенда балыкчы картны көткән көймәләр, төнге ай, офыктан күтәрелеп килүче кояш һәм башка бик күп образлар һәммәсе дә җанлы, тереләр... Әйтерсең лә алар тамашачыга нидер пышылдый, сер сөйли сыман. Һәр иҗат эше үзенә тартып тора. Авторның үз иҗатына, Табигать-анага һәм тормышка гашыйк икәнлеген тоемлыйсың. Рәссамның туган як табигатенә мәхәббәт белән өртелгән сәнгать әсәрләре берничә тапкыр "Зур Идел" күргәзмәләрендә дә катнаша. Күп кенә әсәрләрен Чукоткадагы Анадырь төбәк музее, Владимир-Суздаль музей тыюлыгы, "Казан" милли мәдәният үзәге сатып ала. Байтак картиналары Канада, Аляска, Югославия, Германия, Италия кебек илләрдә шәхси коллекцияләрдә саклана. "Кышкы томан", "Тын иртә", "Язгы кар илендә", "Туган як күренешләре", "Шөгердә аяз көн" кебек картиналары исә үз туган табигатенә дан җырлавын дәлилли сыман. Әйе, кылкаләм остасы Мансур Закиров гомере буе тауларга гашыйк. Ул хәтта альпинистлар төркеме белән берничә тапкыр Памир тавына да күтәрелә. Тауларны тасвирлау аның иҗатының зур өлешен тәшкил итә. Шуларда ул таң атуын, кояш баюын, күк гөмбәзенең чиксезлеген киндергә иңдереп калырга җай да таба. Рәссамның кичке шәфәкъне, томанлы көнне тасвирлаган картиналары күңелне аеруча иркәли. "Мин үзем иң нәзек кылкаләм белән эшләргә яратам", - ди Мансур абый үзе. Шуңадыр да аның эшләрендә элеккеге осталарның иҗат чалымнарын тоемларга була. Мансур Закиров иҗатында төп урынны пейзаж алып тора. Табигатьне сурәткә төшерү гаҗәеп осталык һәм сабырлык сорый. Ул картиналарын үзенчәлекле, таулар, елгаларны чынбарлык итеп иҗат итә. Боларның һәрберсендә кабатланмас осталык, фикер һәм рәссамның күңел җылысын тоясың. Майлы буяу белән иҗат ителгән әсәрләр тамашачыларны гына түгел, сәнгать белгечләрен дә сокландыра. Аларда авторның рух ныклыгын, туган як табигатенә булган сак карашын тоясың. Очсыз-кырыйсыз дөньяны биниһая көчле сәнгате белән колачлый алган рәссам ул Мансур абый. Табигать-анага җан өрә алу - үзе зур осталык! Башкалабыздан еракта, бигрәк тә авыл җирендә яшәп иҗат итүче сәнгать әһелләребез безнең игътибарыбызны да җитәрлек тоймый торгандыр. Аларның эшләре белән иҗат берлекләре дә аз кызыксынадыр кебек. Шөгернең тауларга гашыйк рәссамы - чын мәгънәсендә олы мактауга лаек, очсызкырыйсыз дөньяны кабатланмас әсәрләре белән колачлый алган иҗатчы ул. Аның киңкырлы гүзәл әсәрләренә карап, кылкаләм остасының эчке кичерешләрен үз күңелем аша уздырып, әлеге язманы шигырь юллары белән тәмамлыйсы килә. Йокысыз төннәр дә була, Исәбен җуйдым бугай. Иҗат дәрясында шулай Адашып йөрим бугай. Йолдызлар, җем-җем килгәләп, Серләрен ача сыман. Кочагына ала мине Ефәктәй зәңгәр томан. Иҗат дәрьясында кемдер Эндәшә, соңга калма! Таулар офыкка сыена, Төннәрем адашканда. Япа-ялгыз әнә шулай Дөньядан төсләр җыям. Кылкаләмем, моңга манып, Ак киндергә иңдерәм. Шөгер-таудан аваз салам: Саумысез, җирдәшләрем! Рәхмәтем зур, бары сездән Илһам алып яшәдем!.. Иҗатчының төсләр балкышы Халкыбыз үзенең иҗат әһелләре белән чын-чынлап горурлана ала. Бүген без шуларның берсе - рәссам, реставратор Айдар Хисамов иҗаты белән танышырбыз. Айдар тумышы белән хәзерге Ютазы районы Кәрәкәшле авылыннан. Ул - рәссам Нияз Хисамовның игезәге. Икесе дә, Казан сәнгать училищесын тәмамлап, югары белемне Санкт-Петербургтагы И. Репин исемендәге сәнгать академиясендә ала. Соңрак танылган рәссам Харис Якупов җитәкчелегендә аспирантура тәмамлыйлар. Хәзер Нияз Алманиядә яшәп иҗат итә. Ә бу юлы без кылкаләм осталарының берсе -Айдар Хисамов һәм аның иҗатына күбрәк тукталырбыз. Бер карашка, гади генә булып тоелган картиналар безне туган як табигатенә алып керә дә аның ихлас кешеләре, бөек шәхесләребез белән кабаттан очраштыра. Ел фасылларының алышынып торган гүзәл бизәкләре, урман, таулар, елгалар, сукмаклы юллар... Боларның һәрберсендә дә кабатланмас осталык, рәссамның күңел җылысы сизелеп тора. Болар - чынбарлыктан алынган иҗат җимешләре. Туган як табигате һәм эчкерсез гади авыл картлары образлары аша туган сихри могҗиза... Айдарның картиналары аша без аның татар сынлы сәнгатен дәвам итүче оста һәм дөньяны үзенчә күрә алуын да абайлыйбыз. Рәссамның һәрбер сурәтендә авылның үзенә генә хас авазларын тоемлыйбыз, йокымсырап торган тын елгалары белән хозурланабыз, каз-үрдәкләрнең канат кагуын күреп, күкләргә омтылабыз, җиләкле-чәчкәле тауларына сокланабыз. Бер карашка, болар - һәрбер милләткә дә хас кебек күренешләр, ләкин алар Айдар Хисамов әсәрләрендә бары тик татарныкы гына сыман тоела. Моны рәссамның эзләнүе нәтиҗәсендә туган тылсымы, иҗат җимеше дими ни диярсең?! Айдар белән аның иҗат остаханәсендә картиналары хозурында сәнгать юлына беренче адымнары турында әңгәмәләшеп утырабыз. - Кечкенә чактан ук игезәк сыңарым Нияз белән рәсем ясарга омтылыш бар иде. Менә шул табигый омтылыш икебезне дә Казан сәнгать училищесына алып килде. Аны тәмамлагач, армия хезмәтеннән соң Санкт-Петербургның И. Репин исемендәге Сәнгать академиясенә укырга кердек. Зур профессорлардан ныклы белем алып, андагы Эрмитажга, башка музейларга йөреп, бөек рәссамнарның әсәрләреннән күчермәләр ясый идек. Аларның ясау техникасын өйрәнү безнең сәнгать үсешенә зур йогынты ясады, - ди Айдар. Айдарның төп белгечлеге дә реставратор. Ул бүген дә аерым кешеләргә реставрация эшендә ярдәм итә. Шулай да күңеле күбрәк рәсем сәнгатенә тартылганга, нәкыш, майлы буяулар белән башкарылган картина, портретлар аша ул безне әлеге сәнгать төре нигезендә уйланырга, күңел күзе аша дөньяны танып белергә дәшә сыман. Табигатьне тасвирлаганда да, ул элеккеге осталарның бай традицияләренә таяна. Төсләр галәме, аларның колачлылыгы һәм миллилеге аша авторның күңел байлыгын, ихласлылыгын тоясың. - Һәр рәссам милли булырга тиеш. Минем үземә туган як табигате аеруча тәэсир итә. Безнең туып үскән Азнакай яклары, Кәрәкәшле, әтинең туган ягы - Чүпрәле төбәге - һәрчак иҗатка дәрт биреп тора, - ди Айдар. - Без күңелебезгә шул матурлыкны сеңдереп үстек. Авыл картлары, ак яулыклы әбиләр, туган як табигате, аның гүзәл кешеләре - алар барысы да бердәй күңел түренә кереп урнашкан. Шушы матурлыклардан башка иҗатымны күз алдына да китерә алмыйм. Айдар Хисамовның тарихи темаларга да карашы анык. Татар халкының мәдәни, рухи байлыгы саналган иҗат әһелләребез портретларын да зур осталык белән иҗат итә ул. - Мин Тукай, Мөхәммәдьяр, Дәрдемәнд протретларын иҗат иттем. Аларның иҗаты мине әсир итте. Киң колачлы Тукай әсәрләре белән рухланмый мөмкинме соң?! Ә Мөхәммәдьяр исә - безнең бүгенге чор шигъриятенә якынрак, аңлаешлырак шагыйрь. Аның һәр сүзе, афоризмнары искиткеч тәэсирле. Андагы зирәклек, акыл байлыгы бер генә иҗатчыны да битараф калдырмастыр. Кол Галине еш укыйм. "Идегәй" эпосын яратам. Без үзебез дә поэзия, әдәбият мохитендә үскәнгә, үзем дә рәсем сәнгате аша аларның образларына мөрәҗәгать итәргә булдым. Тукай, Дәрдемәнд, Мөхәммәдьяр һәм башка даһиларыбыз иҗатыма илһам биреп тора. Шулай ук авыл чибәрләре портретларын да ясарга туры килде, - ди Айдар. - Игезәк сыңарым Нияз Алманиядә Саксония гүзәлләрен эшләгән иде. Аңа 12 Саксония гүзәлен ясавын үтенеп, махсус мөрәҗәгать иттеләр. Мин үзем дә 12 татар гүзәле сериясен ясарга ниятлим. Моңа мине татар халык иҗатында еш сурәтләнә торган 12 кыз образы да этәрә. Ә менә кылкаләм остасы Рәшит Имаш портретын ясау уе аны бик кызык типаж буларак җәлеп иткән. Рәшит абый аңа үзе исән чагында ук югары бәясен һәм хәер-фатихасын биргән. Бу да - иҗат кешесе өчен зур ышаныч. Айдар белән Нияз һәрчак үсешкә, югары сәнгатькә омтылып яшиләр. Күренекле рәссам Харис ага Якупов остаханәсендә эшләп, аспирантура тәмамлауларына да шактый вакыт үтеп киткән инде. "Олуг останың киңәш-тәкъдимнәре, төпле фикерләре иҗади үсеш өчен зур ярдәм итте, бүген дә аның әйткәннәрен еш искә алам", - ди Айдар. Бездә бер дәрәҗәдә танылу алган игезәк рәссамнар юк кебек. Ә менә Ниязның иҗатына килсәк, ике останың аерымлыклары нидә чагыла икән? - Ясау техникасында әллә ни аерма юк диярлек. Нияз күбесенчә контрастрак ясарга ярата. Иске осталар - Караваджо, Веласкес, Рембрандт, Франс Ханс кебегрәк, төсләрне караңгырак тонда бирергә ярата ул, - ди Айдар. - Ә мин күбрәк импрессионистик рухта иҗат итәм. Анда төсләр уйнавы, ассоциатив тойгылар... Шул стильдә эшләргә яратам. Нияз пластиканы, форманы нечкә итеп бирергә, җентекле эшләргә тырыша. Төп аерма шунда гына. Айдар үзе татар рәссамнары арасында Бакый Урманченың иҗатын өлге итеп саный. Андагы төсләр шулкадәр киң ки, алар пейзажда булсын, портретта булсын, һәр әсәрен тирән итеп сурәтләгән. Аның иҗаты - һәркем өчен зур мәктәп, дип саный Айдар. Ә урыс рәссамнарыннан, пейзажчы буларак, Исаак Левитанны күбрәк үз итә. Чөнки Левитан картиналарында табигать күренеше беркем сурәтли алмаслык итеп тасвирланган. Андый осталыкка башка рәссамнарның әлегә ирешә алганнары юк, дип саный ул. Шулай ук Куинджи, Верещагин, Суриков әсәрләре дә рухландыра аны. - Гомер буе биеклеккә омтылу, туган як пейзажларын, аның эпик киңлекләрен, матурлыкларын чагылдыру теләге яши бездә, - ди Айдар Хисамов. Портретларда да шул ук хәл. Портрет аеруча осталыкны, төгәллекне ярата. Ул пейзажларга караганда катлаулырак та. Колоритлы портретлар эшләргә яратам. Киләчәктә Татарстаныбызның күренекле шәхесләрен киндердә чагылдырып каласым килә. Миңа ул иҗатым өчен бер биеклек кебек. Нияз өчен дә, үзем өчен дә сәнгать дөньясында камиллекнең очы-кырые юк . Без шуңа омтылабыз гына. Әйе, чиксезлекне берәү дә күз алдына китерә алмый. Очсыз-кырыйсыз дөньяны гүзәл сәнгать кенә колачлый ала. Табигатьнең чиге булмаган кебек, сәнгатьнең дә чиге юк. Айдарча әйтсәк, аңа бары омтылырга гына була. Ә без иҗатчы әсәрләрендә образларының тулылыгын, композицияләренең төгәллеген, җете, саф төсләрнең бай булуын күреп сокланабыз. Туган якның гүзәллеген тасвирлаган пейзаж авторлары, авыл күренешләрен, кеше образларын сурәтләүче төгәл портретлар осталары Айдар белән Нияз Хисамовларга без киләчәктә дә иҗат уңышлары теләп калабыз. Тынгысыз җан Һәр иҗат кешесенең тормышта куйган максаты, ирешәсе бер биеклеге була. Бу биек ноктаның нәрсәдән гыйбарәт икәнен тәгаен генә әйтүе дә читендер. Уеңда фикер туа башлавымы, җанның үзенә бертөрле тынычланып калып, зиһеннең тышкы тәэсирләрдән вакытлыча котылып, бөтен игътибарны иң кирәкле, шушы минутта бердәнбер мөһим уйга туплануымы яки бүтән бер нәрсәме - менә шул тәгаенләнгән бер нокта табылса, эш җайга китә. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать белгече һәм шагыйрә Розалина Шаһиева гомере буе шул биек ноктага омтылып яшидер кебек. Югыйсә тынгысыз күңеле музей һәм күргәзмә залларында рәссамнар иҗатын барлап, аларның иҗатына тиешле бәһасен үз вакытында ирештереп, киңкүләм тамашачы һәм укучыларга җиткерү белән шөгыльләнмәгән булыр иде. Күп вакытларда үз әдәби иҗатын читкәрәк куеп торырга да туры килә аңа. Ул - киң колачлы, югары профессионализмга ия, гадәти булмаган тынгысыз кеше. Иҗатның төрле өлкәләрен барлап, автор сәнгать дөньясында, үзе күзаллаганча, яңа төр жанрлар - әдәби-сәнгати очерк, эссе, иҗат портретлары һәм кайбер очракларда рәссамнар тормышының моңарчы ачылмаган якларын фәнни эзләнүләр аша гәүдәләндерүгә омтыла. "Бакый Урманче", "Әхсән Фәтхетдинов", "Фирдинат Халиков", "Абрек Абзгильдин", "Тукайга мәхәббәт белән", "Шүрәле иле" кебек альбомнар сәнгать белгеченең шундый фәнни хезмәтләреннән саналырга хаклы. Бакый Урманче иҗатына бәя биреп, ул: "Бакый Урманче чын мәгънәсендә академик иде. Ул - белем чишмәсе, кешелеклелек чишмәсе, шигърият чишмәсе һәм гаҗәеп оазис", - ди. Танылган рәссамның 1987, 1989 һәм 2012 елларда чыккан альбомнарда сәнгать белгече Розалина ханымның бәяләмәсендә һәр эшенә аерым-аерым анализы, эзләнүләре, үзе генә күрә алган сәнгать ачышларын укып хәйран каласың. Әхсән Фәтхетдинов иҗаты аерым игътибарга лаек, ди Розалина ханым. Заманында рәссамның иҗатын танымаучылар да булды. Аны халыкчан сәнгать әсәрләреннән саналган "Шүрәлеләр"е, "Тукай шигырьләре", "Тукай Ватаны" нәкышләре кабатланмас шәхес югарылыгына күтәрде, ди Розалина Шаһиева. Ул рәссамның башлангыч чорыннан алып соңгы иҗатына кадәр тәфсилле итеп анализлый. Рәссамның кешелекне бертуктаусыз озатып баручы, кабат-кабат әхлакка чакыручы "Ияләр" сериясендә автор көчле рухлы шәхесләр тәрбияләү проблемасын куя, ди. "Тукайга мәхәббәт илә" скульптуралар циклы бик иртә ятим калган кечкенә Апуш тормышының күңелләрне яралый, җаннарны өшетә торган тәкъдиренә язылган авырлыкларның халык теленә мөнәҗәтләр булып күчкән вакыйгаларын сурәтләп бирү генә түгел, авторлар шагыйрьнең бала чагын аналарча күзалларга мөмкинлек ачкан гаҗәеп эпос тудыра алган", - дип яза сәнгать белгече. "Тукай шигырьләрендә тирән йөзгән кеше аның һәрвакыт шатлык бөркеп торучы роза гөлләре белән бизәлмәгән, ә кайвакыт шактый үпкәле, иронияле, кайгылы-юморлы шигъри метрлары белән күзгә-күз очраша. Бу катлаулы шигърият безне XX гасыр дәвамында җитәкләп алып барды. Шул стихия эчендә без уңышлы рәвештә яңа меңьеллык чикләренә дә үтеп кердек. Үткән юлыбызда безне күп тапкырлар төрле утопия һәм катаклизмнар йөдәтте, күзләрне сукрайтты, колакларны тондырды. Заманында барлык халыкларның рухын, телләрен һәм мәдәниятен бер вәзенгә, бертөслелеккә, бер калыпка салырга омтылдык. Мондый чакларда Тукай, дөньяның мәшһүр язучысы М. Метерлинкның "Сукырлар" пьесасындагы бердәнбер якты дөньяны күрүче бала төсле, үзенең шыңшуы һәм сыктавы белән күпләрнең хакыйкый мәйданына чыгарды". Табигатьтә без күзебез күнеккән зәңгәр, яшел, кызыл төсләрне ешрак очратабыз. Ә калган төсләр шуларның кушылуыннан килеп чыга. Адәм баласы - нинди даһи бит, ул шушы берничә төстән меңгә якын төс һәм төсмер иҗат итә ала. Менә шундый даһи рәссамнарның тагын берсе Татарстанның халык рәссамы Абрек Абзгильдин иҗатына югары бәя биреп Розалина Шаһиева болай яза: "Рәссам Абрек Абзгильдин татар сынлы сәнгатенең ХХ йөзнең 70 нче еллары башында дөнья халыкларының мәдәни мирасын үзләштерүдән туган бай һәм үтемле теле, Яңарыш чоры сәнгатькярләре иҗатыдай фәлсәфи, тирән, күләмле зур паннолары белән килеп керде. Ул, татар сынлы сәнгатенең ислахчысы буларак, Татарстанның традицион "сөйләү" - сурәтләү сәнгатенә үрнәкләре тәэсирендә туган символик тирәлек, парадоксальлек, акыл хикмәтләре өрде, шулай итеп, үз чоры рәсем сәнгатенең яңарышы өндәүчесенә һәм бу миссияне башкаручыларның берсенә әверелде". Болар - Розалина Шаһиеваның сәнгатькә багышланган иҗатының бер кисәге генә. Алар артында сәнгатькә кагылышлы йөзләрчә мәкаләләр - "Илдар Зарипов", "Ш. Шәйдуллин", "В. Анютин", "Р. Заһидуллин" һәм башка иҗади шәхесләргә караган сәнгать җәүһәрләре. Боларга тагын аның татар кул һөнәре сәнгатенә багышланган ("Татар келәме", "Татар каюлы күне", "Милли зәркәнчелек", "Татар шәмаилләре") фәнни басмаларын, Татарстанда һәм аннан читтә яшәүче рәссамнар иҗатын яктыртучы күп санлы эзләнүләрен өстәргә кирәктер. Бу - "В. Маликов", "В. Акимов", "Ш. Нигъмәтуллин", "Ә. Ильясова", "В. Попов" каталогларына язылган мөкаддимәләр; Г. Сөләйманова-Вәлиева белән язылган "Декоративно-прикладное искусство казанских татар" (1991) альбомы. Ә инде Казанның меңьеллыгы алдыннан Д. Вәлиева белән бергә башкарган күләмле "Художники Татарстана" (1985-2005) дигән альбомы дөнья күрде. Аның "Сөембикә", "Казан", "Казан утлары" журналларында басылган мәкаләләре аша без шулай ук Татарстан һәм татар диаспорасы тудырган "тат-арт" төркеменең 1990 еллар авангардын, чит төбәк татар рәссамнары К. Мулашев (Казахстан), Ч. Әхәров (Үзбәкстан), Кадим Җәмит (Мәскәү) һәм башкалар иҗатын күзаллыйбыз. Ә белгечнең татар мәдәнияте, Казан тарихына караган "Казан ханнары тәхете", "Казан таҗы", "Сөембикә Үтәмешгәрәй белән" парсунасы, "Кол Шәриф мәчете нинди булган" мәкаләләре чын мәгънәсендә сенсация тудырды. Розалина Шаһиева - музей фидакяре дә, чит илләргә - Венгрия (Будапешт), Төркия (Истанбул), Берләшкән Гарәп Әмирлекләре (Абу-Даби), Франция (Париж), Финляндия (Хельсинки) - татар сәнгатен таныту юлында күп хезмәт күрсәткән кеше дә. Татар сәнгате, дип җан атучы сәнгатькяр Милли мәдәният музеен оештыру процессының башында торды. Һәм хәзер дә халкыбызның тарихи һәм мәдәни мирасын саклап калуда һәм халыкка җиткерүдә армый-талмый хезмәт итә. 2012 ел ахырында Татарстан китап нәшриятында ике телдә басылып чыккан "Мәдәният әһрамы" ("Сокровищница татарской культуры") альбом-каталогы, журнал-газеталар, фәнни җыентыклардагы даими язмалары (Мәскәүдә чыккан "Шүрәле иле" мәҗмугасындагы инглиз-рус телендәге гаҗәп оригиналь мәкалә) - моның ачык дәлиле. Аның һәрбер хезмәтендә яңа күзаллауны, гади тамашачы күрә алмаган сәнгать дөньясы ачышларын тоемларга була. Ул үзе дә: "Мин рәссамның бүгенге сәнгатен генә түгел, аның киләчәктә тудырасы иҗатын фаразларга омтылам", - ди. Бу урында: "Чиксезлекне берәү дә күз алдына китерә алмый. Очсыз-кырыйсыз дөньяны биниһая көчле сәнгать кенә колачлый ала. Табигатьнең чиге булмаган шикелле, сәнгатьнең дә чиге юк", - дигән сүзләр урынлы булыр. Бакый ага Урманчены сагыну Яшьлек еллары хатирәләрен искә төшереп, шул еллардагы фотосурәтләрне актарып утырганда, Бакый ага Урманченың Идел буенда, учак тергезеп, уха пешергән чагын объективка алган фоторәсем килеп чыкты. Уң кулында икмәк кисәге, сул кулы кесәдә, ә күзләре ни турындадыр уйланып учакка төбәлгән. Янәшәдә Идел өстендә моторлы көймә тибрәлә. Бу күренеш - үзе бер иҗат әсәре!.. Ни турында уйланасың, Бакый ага, дип дәшәсе килә. Мөгаен, яшәеш, иҗат, туасы көннәр хакында уйланып баккандыр ул. Моннан ярты гасырга якын элек төшкән әлеге фото, - бераз төсен үзгәртсә дә, гаҗәеп ихлас фотосурәт. Бәлки, аның Күл Черкенен, авылының гүзәл табигатен исенә төшереп уйланып торган мәледер бу? Ирексездән, күңелдә аның үзе язган шигырь юллары яңара: Черкендә ындырыбыз, Зөя буенда, Салтыкта ишегалдында Иген сугу дүртләп-алтылап. Кайда син, бәхетле сабыйлык, Күл Черкене урамыннан Яланаяк күл буена йөгергән чаклар?.. Әйе, Татарстанның һәм РСФСРның халык рәссамы, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Бакый Урманче - татар рәсем һәм сынлы сәнгатен профессиональ дәрәҗәгә күтәргән зур осталарның берсе. Ул Татарстанның Буа районы (элеккеге Тәтеш өязе) Күл Черкене авылында 1897 елның 22 февралендә дөньяга аваз сала. Әнисе Мәхҗүбә абыстай белән әтисе Идрис хәзрәт Урманчелар аңа игелекле гомер теләп Бакый исемен юкка гына сайламаганнардыр. Гомер бакый татар дөньясында билгеле шәхес булып, халкына хезмәт итсен һәм аның үзен дә милләте онытмас дип юраганнардыр, мөгаен. Күл Черкененең шифалы тәмле суы, гүзәл табигате аны сабый чагыннан ук иҗатка илһамландырган: Комлык. Туплауда кара-терлек Җылы су коена, Без уйныйбыз комда кабык сикереш... Чибәр кызлар, киленчәкләр Аллы-гөлле гүзәл киемнәрдән Басмадан гел суын алалар. Йомшак су чәйгә яхшы икән, Шундый судан чәй эчәләр әби-апалар... Бакый аганың әлеге шигырь юлларын ятлый-ятлый, аның үткәнен барлыйбыз. Ун яшьлек сабыен ничә чакрымнарга Казанга - "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенә укырга илткәндә, Идрис хәзрәт ниләр турында уйланды икән?.. Кем белгән, әтисе әлеге мәдрәсәгә укырга бирмәгән булса, Бакый ага, бәлки, Г. Тукайны якыннан ук күрми дә калган булыр иде. Дөрес, ул Тукайны узып барышлый күргәләгән, очраштыргалаган булган. "Ул аралашырга бик яратмый иде бугай", - дип, сөйләгән язмасы бүген дә радиобыз фондында саклана. Бәхеткә, аңа, 1913 елның салкын апрель төнендә дус шәкертләре белән бергәләп, Клячкин хастаханәсендә шагыйрьнең баш очында Коръән хәтем итү, ягъни Коръән чыгу насыйп була. Әлеге чыгышында Бакый ага ул турыда да искә ала. Шул чагында яшүсмер Бакый шагыйрьнең йөз чалымнарын, күңеле тулы шигырь уты янып торган яшь Тукайның сүнә баруын эчке дөньясына кадәр йөрәк түренә сеңдереп куйган булгандыр. Югыйсә, күпме еллар үткәннән соң, шагыйрьнең скульптур портретын мәрмәрдән мәңгеләштермәс иде. Төмәндә иҗат сәфәрендә булганда, мин аның безгә билгеле булмаган тагын бер эшен күреп кабат сөендем. Анда шул төбәктә яшәп иҗат итүче журналист, Бакый агаларның гаилә дусты Бибинур Сабирова сурәте. "Мин Бакый абый белән Флора ханымнарда еш кунак була идем. Көзге көннәрнең берсендә кабат Казанга Бакый агаларга килдем, - дип башлады Бибинур апа әлеге картина турындагы хатирәсен. - Килгән саен бәйләү алып киләм. Бу юлы Бакый агага җылы свитер бәйләп утырам. Бакый ага каршыма утырды да: "Син бәйләвеңне бел, миңа игътибар итмә", - дип, мине рәсемгә төшерә. Бу рәсем миндә генә саклана", - диде әңгәмәдәшем. Рәсемдә сурәтләнгән Бибинур апаның җылы мамык свитерын Бакый ага өстендә күпләр күргәндер дә әле. Тәне-җаны җылыга сусаган чакларда, Флора апага: "Бибинур"ны китер әле", - дип, шул мамык свитерны киеп куя торган булган. Кабат аның 1972 елда Идел буенда төшкән фотосына күз салам... Көймәдә йөзәргә дә ярата иде Бакый ага. Югыйсә үзе дә бер картинасын "Җилкәнле көймәдә" дип атамас иде. Идел аның өчен диңгезгә тиң елгаларның берсе булгандыр. Идел генә микән, Зөя елгасын да никадәр зурлап, йомшак суы чәйгә яхшы икән, дип язмаган булыр иде. Ничә еллар шулай агасың, Бормаланып, ярып татар саласын. Бер ягыңда калдырасың, никтер, Тау ягының Буа каласын... Бакый аганың, Беренче бөтендөнья сугышы чорында армиягә алынып, андагы Австрия хәрби әсирләреннән рәсем сәнгатенә өйрәнүе дә - бер гаҗәеп күренеш. Гимнастёрка һәм кырыс солдат тормышы аның иҗатка булган омтылышын сүндермәгән, ә бәлки аңа иҗат дәрте өстәгән дияргә җирлек бар. Бакый ага Урманче башта Казанда художество училищесында укый, аннары Мәскәүдә Югары художество-техник остаханәгә кереп, белемен камилләштерә. Аңа, мөгаен, әнисенең кул эшенә, чигү-тегүгә осталыгы да берникадәр этәргеч биргәндер. Ә бәлки бабасы Хәсән Урманченың буяучы булуы тәэсир иткәндер. Сабый чагыннан ук гаиләдә туку, чигү кебек халык иҗатының якынлыгы ярдәм итми калмагандыр. Бала чагында ук рәсем ясап, әвәләп төрле уенчыклар эшләү аның күңел таләбе булгандыр, мөгаен. Язмыш аны Мәскәүгә, Донбасска да илтә, Алма-Ата, Сәмәрканд, Ташкентта да яшәтә, кабат Казанга да алып кайта. Кайда гына яшәп иҗат итсә дә, аның әсәрләре үзебезнең татар дөньясына алып керә дә көй-моң дәрьясында йөздерә, хәтта сагыну-сагышта уйландыра. Аның "Самавыр янында" яисә "Сепарат янында" дигән картиналарын гына күрегез, чын татар авылы өенә килеп кергән кебек буласың. Ә "Сагыш" әсәре безне уйга сала, тетрәндерә, бәгырьләрне айкый. Бакый ага - шушы әсәре белән генә дә тарихта үз урынын алган олы шәхес. Бу әсәрдә тулы бер роман язарлык образ бар. "Ибн Фадланның Болгарга килүе" әсәрендә дә нинди тирән мәгънә ята. Аның тарихи шәхесләребез, әдәбият-сәнгать әһелләре, ялкынлы революционерларга багышланган скульптур портретларын иҗат итүе, шәмаилләре халкыбызның рухи байлыгын һәм илаһилыгын, кыюлыгын тасвирлый. Бакый ага илебездә иҗат кешесенә бераз чикләүләр булган заманда да шул чор идеологиясенә каршы тору чарасын таба. Киң күләмле пейзаж, натюрмортлары, портретлары аша туган ил табигатен, халкын зурлый, милли үзаңыбызны уятырлык әсәрләр иҗат итә. Бакый ага - татар халкының иҗат дөньясында киңкырлы, талантлы, олы шәхес. Аның, скрипка кылларын тартып, халкыбыз җырларын, бәет, дастаннарын җырлап утыруы - үзе бер дөнья. Ул аларны башкарып кына калмыйча, ак кәгазь битенә теркәп тә барган. Ә үзе иҗат иткән тирән мәгънәле шигырьләре кемнәрне генә битараф калдырыр икән?! Гомере буе үзе кичергән, күргән-белгәннәрен бөртекләп, көндәлеккә теркәп бару бәхете бик сирәкләргә генә биреләдер. Безнең Татарстан радиосы алтын фондында аның турында эшләнгән тапшырулар һәм останың үз тавышы да саклана. Сагынган чакларда, без аңа еш мөрәҗәгать итәбез. Идел буенда уха пешереп уйланып торган чагы сурәтләнгән фоторәсем дә аның милләт язмышы турында борчылуы турында бер дәлил сыман. Сагынабыз сине, Бакый ага, сагынабыз, олы иҗатыңа табынабыз дими, ни диярсең...