Менә шул укытучылар, тәрбиячеләр, хезмәткәрләр, әти-әниләр, балалар, күмәк хуҗалык, авыл Советы эшчеләре, гомумән, шушы салалар халкы турында бик тә яратып язам. Кемнеңдер сәер яклары, шуклыклары бар икән, гаҗәп түгел. Әнә шул үзенчәлекләре белән аерыла да инде адәм баласы бер-берсеннән. Бу кешеләрнең бабалары, Мамадыш җирендә агач төпләп, урманнан яулап алынган басуларда иген икте, мал асрады. Бер сүз белән әйткәндә - яшәде. Җирнең куәте аз монда. Чөнки бу авыллар һәм басулар субүләр биеклеккә урнашкан. Ул сырттан Шыя, Гомәр (Омар), Ушмы, Бөрсет, Кирмән, Сон елгалары, йөзләгән чишмәләр башлана. Язгы, көзге сулар уңдырышлы туфракны агыза. Бу басулар, хәтта авыл урамнары да, эреле-ваклы ерганаклар белән бүлгәләнгән. Беренче өч адымың тигез җирдә булса, калганы авышлыкка, чокыр-чакырга туры килә. Ләкин монда яшәүче халыкның холкы чокыр-чакырлы түгел. Күпне күргән, күпне кичергән кавем яши бу җирләрдә. Монда ашаган икмәгеңнән май тәме килә, чөнки җиңел түгел бу уңдырышсыз җирләрдә икмәк үстерү. Болыннар да 50-60 чакрымда, Нократ, Чулман буйларында. Дым да җитми. Яңгыр болытларын зур сулар тарта, алардан парга әйләнгән су да шул тирәгә ява. Бу - хакыйкать. Ә бит шулай да әйбәт яши халык Кирмән төбәгендә! Башкалардан ким яшәми. Чөнки сабыйларны әби-бабасы, әти-әнисе, абый-апасы, туганнары белән бергә Кирмән Башы мәктәбенең данлы укытучылары тәрбияли: белем бирә, яшәргә өйрәтә. Бу әсәр - Мамадыш, Кирмән укытучыларына, тәрбиячеләренә, техник хезмәткәрләренә меңәрләгән укучыларыннан олы рәхмәт ул... БӘЯННАР Авылдашларыма багышлыйм АЧЫК ТӘРӘЗӘЛӘР Уалма бәрәңге Өченче көн инде яңгыр ява. Бер ай буе яңгыр күрмәгән Җир-ана дымга кинәнә. Кичә, яңгыр туктап торган арада, бәрәңге күмелде. Бер җирдә дә коры балчык юк. Аллага шөкер! Дымлы бакчада бәрәңге күмү бик авыр булса да, халык сөенде генә! Туфракның өске уңдырышлы катламына сеңгән дым җир асты чишмәләре, елгалары дымы белән тоташкан. Димәк, бәрәңге, игеннәр, яшелчә, җиләк-җимеш үссен өчен шартлар бар. Сугара үсемлекләрне туклыклы изге туфрак. Тамырлар тармаклана, көчәя. Сабыйлар да шулай. Туа. Әби-бабасы, әти-әнисе, туганнары аның өчен өзелеп тора. Ак җәймәләргә генә салалар. Юып-сөрткәләп кенә торалар. Сабый булган җирдә тирә-юнь чип-чиста, һава саф, өй җылы. Сөйләшүләр дә ягымлы. Ул йоклаганда, хәтта сәгатьләр дә туктатыла. Ә ул тешсез авызын ерып елмаеп җибәрсә, олыларга бүтән берни дә кирәк түгел! Бу өйдә хәзер һәр көнне Сабантуй. Барлык өлкәннәр шул нарасыйга һөнәрен күрсәтә: җырлый, бии, шигырь сөйли, сандугач булып сайрый, аның бишеге тирәли күбәләк булып очына. Әйе, ханнарны да биеткән ди шул нәни Кеше... Өлкәннәрнең бар борчуларын оныттыра бу елак онык. Ул елый башласамы?! Әнисен күз ачып йомганчы таптыралар, сагынган нәрсәсен каптыралар. Ашап туйганын көтеп торалар да, тагын китә киңәш итү: табибка күрсәтикме, әллә шәфкать туташын дәшикме, тагын, тагын әллә нәрсәләр. Менә шулай, дөнья шулай яратылган. Бу гаилә дә, Җир шарындагы мең-мең гаиләләр кебек, шушы нәни Кеше хакына бар тормышын көйли, җайлаша, күп кенә гадәтләрдән тыела. Аллаһ та иң беренче Сабый дия, кешелек дөньясы сабыйлар хакына яши! * * * 1971 елның август уртасында, уку-укыту бүлеге мөдире фәрманын алгач, Зөлфәтнең җәйге ялы өзелде. Уку елы якынлаша. Мәктәпнең еллык эш планы, дәрес үткәрү тәртибе, укытучыларга фәннәре буенча атналык дәресләр бирү кебек мәгариф йортының иксезчиксез мәшәкатьләре аны бөтереп алды. Ярый әле, мәктәп директоры Мостафин Батырша Мостафа улы - тәҗрибәле кеше. Бергәләп, киңәшеп эшләделәр. Август киңәшмәсе якынлаша. Кирмән Башы мәктәбендә тәҗрибәле укытучылар бар. Фәннәр буенча узачак утырышларда Фәүзия Фәез кызына тарихтан, Шамил Нургали улына математикадан, Мария Фёдоровнага рус теленнән, Рәшидә Гариф кызына татар теленнән чыгышлар әзерлисе. Язган докладлар белән директор, бигрәк тә завуч янына керүләр ешайды. Директор хуҗалык эшенә чумды, чөнки мәктәптә ремонт эшләрен төгәллисе бар. Ул һәрвакыт эш урынында. Халык та аның янына агылды. Биш ел буе контроль эшләр, рефератлар, курс эшләре язган, инде хәзер диплом темасы алган, район, республика матбугатында мәкаләләре, әдәби әсәрләре басылып торган кеше буларак, ул ясалачак һәр чыгышның үзенчәлекләрен чамалый. Укытучыларны да: "Үз фәнегез нечкәлеген Сездән дә әйбәтрәк белүче юк инде аны, - дип юата. - Кирмән төбәге тарихы, күмәк хуҗалыгы, мәктәбе тормышы турында хикәяләүче мисаллар белән баетсак, тагын да шәбрәк булыр, - ди. - Безнең төбәк юньле кешеләргә гаҗәп тә бай булуын яхшы беләсез: 7 кеше Татарстанның төрле районнарында райкомның беренче секретарьлары, райисполком рәисләре - Юнысов Гаян, Ахунҗанов Җиһанша һ. б., Миннекаев Гаян - районның беренче Ленин ордены иясе, Гафият Нигъмәтуллин - Татарстанның беренче Советлар Союзы Герое. Ил язмышы кыл өстендә торган Курск дугасындагы җиңүдән соң Казанда Сабан туе уздырыла. Шунда кем җиңгән дип уйлыйсыз, Фәүзия апа? Шәйдуллин Рәхимулла абый - Сабан туеның баш батыры! 18 яшьлек Кече Кирмән егете! Йөгерештә Кече Кирмән авылы ир-аты Миңнеголов Вагыйзь абый җиңә! Аның инде бу вакытта 1939 елда туган Тәбрис һәм 1943 елда туган Кавис исемле малайлары бар, аларны авылда хатыны Нурҗидә үстерә. Ә дистәләгән еллар тракторда эшләгән Мотыйгова Наҗия, Сәләхова Нуридә, Имамиева Мәрфуга, Мөбарәкшина Разия, Морзаханова Зәйтүнә, Сәгыйтова Мөкәрләмә апаларның фидакяр хезмәтен дә искә алу кирәк. Йә сугыш чорында урак тотып иген уруда алдынгылыкны бирмәгән Насыйбуллина Сылубикә, Хәйруллина Нурлы, Газизова Мәгъсүмбикә апаларны да хөрмәтләп язу бик хуп булыр". Август киңәшмәсеннән соң узган директорлар җыелышында район мәгариф бүлеге мөдире Кирмән Башы сигезьеллык мәктәбе укытучыларының чыгышлары аеруча яхшы әзерләнүен, бигрәк тә төбәк тормышы белән бәйле булуын, беркемгә билгеле булмаган, хәтта идеология эшләре буенча икенче секретарь Ганиев Нәҗип Шәкүр улы белмәгән тарихи фактлар ачылуын билгеләп үткән. Чыгыш ясаган укытучыларга, шәхси эшләренә язып, рәхмәт белдерелде. Ә укытучылар завучка кереп рәхмәт әйттеләр. Инде сыйныф җитәкчеләренә сыйныф бүлмәләре бирелде. Авыл Советы рәисе, директор, завуч, профсоюз рәисе, хуҗалык мөдире бергәләп мәктәп ремонтын кабул иттеләр. "Парта буяулары киемне буярлык түгелме?" - дип, кулы белән тотып-капшап карады авыл Советы рәисе. Чыннан да, парталар әле генә буялган кебек. Тәрәзәләр, ишекләр, сайгаклар, уку әсбаплары, дәреслекләр, көндәлек, дәфтәрләр, галстук, значоклар тикшерелде. Өч мәчетне сүтеп җыелган мәктәп диварлары тузган, инде аларны мүкләп, сипләп тә рәткә китерерлек түгел. Беркем бу турыда әйтмәсә дә, барысы да моны бик яхшы аңладылар. Нарат бүрәнәләрнең тышкы кабыгы гына тора. Кышкы салкыннарда бинада җылы саклау икеле. Намуслы техник хезмәткәрләр бик иртә мичкә якканда, бүлмәләр суыначак. Җитмәсә, сыйныф бүлмәләре икенче катта, биектә, җил оясында. Ә соңрак томаласаң, балаларга ис тиюе дә бар. Мәктәпне яңа уку елына әзерләү канәгатьләнерлек дип табылды. Акт язылды, ул мәгариф бүлегенә тапшырылачак. Утын ишегалдына ташып куелган, сыйган кадәресе утын сараена өелгән. 500 кубометр утын. Укытучы, тәрбиячеләргә утын кайтарылган. Мәктәптә укыячак балалар сыйныф җитәкчеләре тарафыннан өйләренә кереп барланган: дәреслекләре, көндәлекләре, ручка, карандашлары, пенал, бетергеч, линейкалары, галстук, значоклары, өс-баш киеме бар. Мәктәп кадрлар белән тәэмин ителгән. 1 сентябрьдәге Белем бәйрәменең көн тәртибен Зөлфәт иптәшләргә күрсәтте. Хәерле сәгатьтә! Әмма беренче кыңгырау чыңлавы мәктәп ташкынын белем дәрьясына кертеп җибәрүгә күмәк хуҗалыкның бәрәңге басуы аркылы төште. Һава хәле әйбәт торганда, бәрәңгене тизрәк җыеп алу белән һәркем кызыксына, чөнки бәрәңге бөртеклеләрдән кала икенче икмәк санала. Һәр күмәк хуҗалык кайсыдыр шәһәргә яки аның меңнәрчә кеше эшли торган завод-фабрикасына, оешмасына беркетелгән, аларга фәлән йөз тонна бәрәңге сатарга тиеш, аннан үз районының кулланучылар җәмгыятенә, спиртзаводка тапшырырга кирәк, колхозның үз ашханәсенә дә ел әйләнәсе җитәрлек бәрәңге калдыру зарур. Аннан балалар бакчасына, мәктәпләргә ташыйсы, тагын, киләсе ел утыртыр өчен, орлыкка саласы. Бер сүз белән әйткәндә, көннәр матур торганда, бәрәңгене тизрәк эш итәсе иде. Кояшлы көннәрдә казыгычлар да бәрәңге буразнасын җиңел актара, машина-тракторлар җитез йөри. Дәресләр дә аз югала, ә бит басуда йөреп укылмый калган дәресләрне укытучыларга өстәмә рәвештә үткәрергә кирәк булачак, ә аның өчен аларга түләнми, бәрәңге басуында йөргән өчен дә аларга хезмәт хакы каралмаган. Мәктәптә кәгазь-документларга чумып утырган Зөлфәт басуларны әйләнеп кайтырга да вакыт таба, шушы ягы белән бигрәк тә ошый Батырша абыйсына. Иң кырыйдагы сыйныфтан эшне барлый да соңгы кишәрлеккә кадәр җитез генә әйләнеп чыга. Бәрәңге алуның нечкәлекләрен ул белми, кем белсен? Укучы буларак мәктәп белән 6 ел бәрәңге алды, 6 ел сыйныф җитәкчесе булды, менә 12 ел. Ә аңа кадәр 8 ел өендә бәрәңге алды. Менә 20 ел! Инде 4 яшендә ике беләгенә куеп җибәргән бәрәңгеләрне базга ташыган авыл малае ул! Шуңа эшнең оештырылышындагы җитешмәгән якны хәзер үк күреп ала. Иң элек һәр укучыга эшне адымлап бүлеп бирү кирәк, бу очракта баланың үзен эшләргә этәрәсең. Авыз ачып, йоклап йөрсә, казыгыч артыннан җитешмәячәк. Иптәшләренең булышуын оештыру кирәк анысы. Ләкин сыйныфташларыңның сөйкемсез сөягенә әйләнүең бар. Аннан Зөлфәт һәр укучының үзен генә түгел, әти-әнисен дә, нәсел-нәсәбен дә белә. Бу сыйныфта кемнең атаман икәнен дә чамалый. Шул атаман белән бер-ике минут сөйләшә дә: "Сиңа ышанам!" - дип китеп бара. Гөрли "Кызыл Партизан" колхозы басуында эшләр. Конвейер хәрәкәттә: казыгыч йөреп тора, машина-трактор паркында икенчесе төзекләндерелә, анысы иртәгә колхозчыларга казый башлый. Шакирҗанов Гаяз абыйсы: "Әле өченчесен дә эшкә әзерлибез, белеп булмый, әзер торсын", - диде. Транспорт әрҗәләре капчыклар белән тула, тырыш-җитез өлкән сыйныф егетләре грузчик булу өчен талашып тора. Тулган машина әрҗәсе өстенә кунаклаган егетләр, авылга кайтып, подвалда капчыкларны бушатып киләләр. Уннар тирәсендә көндезге аш китерәләр, ярты сәгатьлек ял игълан ителә. Их, күңелле дә соң чирәмгә кырын-ярын ятып ашаулары! Уен-көлке авазлары! Ризыкның хуш исе! Менә шунда үзеңне олы халыкның - кирмәнлеләрнең - бер кирәкле бәндәсе итеп тоясың да инде! Рәис тә, партоешма секретаре да, авыл Советы рәисе, агроном, бригадир да, кайбер көннәрдә хәл белергә килгән партия райкомының беренче секретаре, райисполком рәисе, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы да рәхмәт әйтергә онытмыйлар. Әле ризыкларны кабып карый район җитәкчеләре. Ошамаса эләгә барысына да. Бигрәк тә Ганиев Нәҗип Шәкүрович бик таләпчән. Ул Кирмән Башыннан аерылып чыккан Хәсәншада туган икән, димәк, үзебезнеке. Һәркемне белгән кебек сораштыра. Районның уңдырышлылык буенча күрсәткече (бонитеты) иң түбән булган туфракта игенбәрәңге үстерүче Кирмән Башы, Югары Яке, Норма, Су-Елга, Норма урманчылыгы авыллары халкының балалары гаҗәп тырыш. Аларга, үрнәк алу өчен, әллә кая барып өйрәнәсе, үрнәк аласы түгел. Әби-бабалары, әти-әниләре, абый-апалары, күршеләре шундый. Менә шуңа бәрәңге тиз алыначак. "Аллаһ көннәрен генә бирсен", - дип уйлады Зөлфәт, басудан кире мәктәпкә кайтканда. Ул беркайчан да машинага утырып йөрми, йөгерешче бит. 2-3 чакрым ара - аның өчен чүп кенә! Дәресләр расписаниесен көйләү - үтә җаваплы эш: беренчедән, укучыларның мәнфәгатен онытмаска: кайсы фән кайчан укытылырга тиеш, кайсы дәрестән соң кайсы фәнне куйсаң, үзләштерелеш яхшырак булыр? Тел, математика, химия, физика, биология, тарих, әдәбият, хезмәт, физкультура, рәсем! Укытучыларга да һәр сәгатьтә дәрес куйсаң әйбәт буласы икән. Дөрес, алар укытучылар бүлмәсендә эш таба, дәрес планы төзи, дәфтәр тикшерә, тәрбия эшләре, үз өстендә эшләү планнары белән мәшгуль. Әле көндәлекләр тикшерәсе, стенгазета, отряд сборы, шефлык эшләре бар. Сыйныфлар арасында уку, чисталык, тәртип, җәмгыятькә файдалы эш, шефлык буенча күрсәткечләрне пионервожатыйдан сорашасы бар, аннан тимер-томыр, чүпрәк-кәгазь, көл җыюда аның укучылары ничек икән? Эш җитәрлек укытучыга! Бәрәңге алу төгәлләнде. Шөкер, көннәр әйбәт торды. Әбиләр чуагы урман кырыендагы басуда эшләгәннәргә гүзәл күренешләр, алтын яфраклы кыштырдавык келәмнәр бүләк итте. Көннәр җылы торгач, өс-баш, аяк киемнәре дә җиңел, йөгерек иде. Мәктәпне Уңыш бәйрәме уздырганда бизәү өчен, укучылар китап битенә сыймаслык сарылы-кызыллы, тагын әллә нинди чуар бизәкле яфраклар җыйды. Һәр яфрак бер гомер кичергән бит. Язгы кояш җылысында өрәңге бөреләнгән, аның тәне буйлап каен суына караганда да татлырак чишмәләр йөгергән. Аннан бөреләр яралган, чәчәк таҗы кебек ачылган, яшел кочагын якты дөньяга җәйгән. Кирмәннең нәзберек җилләре, аның яшел кочагында иркәләнеп, агач очларына күтәрелгән, күккә ашкан. Сәгать саен, көн саен зурая, калыная барган яфраклар бишегендә тирбәлгән җилләр зәңгәр күккә ашкынган. Шифалы яңгырлар яуган. Яфрак кәсәләренә тамчылар тулган, бу бәрәкәтле тылсым ияләре, кәсәдән кәсәгә тамып, җиргә сикергән һәм өрәңге яфракларын үстерүче газиз туфракка сеңеп рәхмәт әйткән, серле дога укыган, мәдхия көйләгән: тып та тып, тып та тып. "Һәр яфрагын әрекмән яфрагы зурлыгында үстерү өчен, ай-һай, күп тырышырга туры килгәндер әни-өрәңгегә", - дип уйлап куйды Зөлфәт, Кависның әдәбият дәреслегеннән елмаеп торган өрәңге яфрагын күреп. Алтын көз, 1971 елның гүзәл көзе амбарларга игене, подвалларга, базларга бәрәңгесе, банкаларга яшелчәсе, кайнатмасы, гөмбәсе белән тулса, чоланнарда, келәтләрдә дару үләннәре булып урнашты, бәрәннәргә дип җәен хәстәрләгән юкә бәйләмнәре, мунчада күптөрле авырудан терелтерлек каен себеркеләренә әверелеп, аркылы колгаларга эленде. Һәр йорт тирәсендә алма исе аңкый, юкә себеркесе хуш исе бөркелә. Алмагачка баскыч сөяп куеп, йон бияләй киеп кенә җыйган Кирмән алмалары, йон оекбаш, бияләй, киез итек кунычларына тутырылып, бүлмә-чолан шүрлекләренә куелган яки сайгак шомартканда чыккан бөтәркәле йомычкалар түшәлгән тартмаларга тезелгән: бер рәт алма, аннан йомычка, аннан тагын алма. Ә бакчачы кулында - һаман да йон бияләй. Уңыш бәйрәмен уздыра беләләр бу мәктәптә. Колхоз рәисе, агрономы, партоешма секретаре, авыл Советы рәисе кунакка киләләр. Кая барсыннар?! Аларның күп көч сорый торган мәшәкатьләрдән коткаручы фәрештәләре мәктәптә бит! Өй саен йөреп, көйләпчөйләп, сыйпап эшкә әйтәсе юк, һәр кеше белән озаклап сөйләшеп торасы юк. Мәктәп директоры белән колхоз рәисе идарә бинасында киңәшәләр дә, фәлән дистә яки фәлән йөз кеше басугамы, амбаргамы, фермагамы яисә машина-трактор паркынамы эшкә юнәлә. Бу бигрәк тә күмәк хуҗалыкта "семинар" дигән зәхмәт булса. Тамаша күрше колхоз белән чиктән башлана. "Кызыл Партизан" дип язып, юл читенә куелган күрсәтмә такта бар бит. Ул тактаны дөнья каршына чыгарып куюың һәр минутта һәр юлчыны кояшка караганда да ачык чырай белән хуҗалыкка дәшеп торуыңны белдерә. Аның тирә-юнендә бер чүп үләне дә шытмаска тиеш. Берничә чакрымга сузылган юл читләре чабыла, "үтүкләнә". Әгәр дә юлдан узучыга электр йә телефон баганалары күренә икән, аның төбендә дә чүп үләне үсмәскә, орлыгын иген басуына таратмаска, багана төбе кара җир итеп казылган булырга тиеш. Соңрак ул баганаларны 1 м да 20 см биеклектә акка буйый да башладылар. Менә шул шәп юлдан барасың күмәк хуҗалык идарәсенә, үзәк авылга. Иген басуы читендәге чүпле иген бер алым киңлеге чабыла, янәсе, ферма малларына кирәк, семинар булган өчен түгел. Ул ферма мәйданы үзе генә дә ничә гектар, үзе генә дә ничә корпус! Әле моннан бер атна элек кенә котырып үскән алабута, тигәнәк, кычыткан, шайтан таягы өстеннән фермаларның түбәсе генә күренә иде, ә бүген семинарга килүчеләрне тәрәзәләре юылган, диварлары акшарланган, күгәне дә, тоткасы да, тагын әллә нәрсәләре - һәрберсе үз урынында булган чәчәк-чук биналар каршы ала. Бер алабута, бер тигәнәк, бер кычыткан, бер шайтан таягы юк. Булса да, ферма территориясендә түгел, янәшәдәге шәхси хуҗалыкта. Ул терлекчеләр өен кара! Эчендә дә, тышында да укытучы, тәрбиячеләр, мәдәният хезмәткәрләре сырлаган шәп сүзләр: "Күтәрик, куып җитик, узып китик!" Ферма эченә керсәң, пычкы чүбе сибелгән сукмактан керәсең. Бигрәк тәмле шушы усак агачы исе, шуны иснәү өчен киләдер семинарга бу кунаклар. Терлекчеләр дә әйбәт киенгән бүген. Болар бар да шулай булырга тиеш. Укытучы-тәрбиячеләр юган сыерлар да чистарган, хет бүген кияүгә бир. Бозаулар фермасын нарат ботаклары бизи, һавасы да сулап туйгысыз. Яшь бозаулар кунакларга күзләрен мөлдерәтеп карый, аны-моны белмәгәннәре идәнне юешләвен дәвам итә, идәнгә җәелгән пычкы чүбен агыза. Моның белән генә шаккатырып булмый кунакларны, андый номерны гына күргәннәре бар. "Ә шулай да бозаулары матур! Күз тимәсен!" - дип куялар. Уңыш бәйрәменә авыл җитәкчеләре семинарны әзерләүдә, ашату-эчертүдә, концерт-мазар күрсәтүдә хуҗалык хезмәтчәннәре белән бергә кайнашкан мәктәп кешеләренә олы рәхмәтләрен әйтергә килә. Билгеле, колхоз рәисе белән мәктәп директоры тату, аңлашып эшләгәндә, бер-берсен хөрмәт иткәндә генә була мондый күренеш. Ә башкача булырга да тиеш түгел... Чакырылган кунаклар мәктәпкә керә торган олы капка янына җыела. Урамда инде. Сулда - Исмәгыйль бай салдырган кирпеч өй. Заманында, Октябрь инкыйлабына кадәр, хан сарае саналган йорт ике яклы итеп салынган, бер ишектән керешле булган. Беренче бүлмәнең эчке үлчәме 6 га 6 адымлы. Ул бүлмәдән сулга борылган эчке ишек икенче бүлмәгә дәшә, ул бүлмәнең үлчәме 6 га 7 адым булгандыр. Моны Зөлфәт яхшы белә, чөнки бу бүлмәләрдә Кирмән Башы мәктәбенә Хәсәнша, Өләүкә, Су-Елга авылларыннан укырга килгән кызлар торды. Зөлфәтнең бу бүлмәгә стенгазета чыгаручы Сүрия чирләп ятканда кергәне бар, шуннан белә. Түшәмнәре дә биек түгел, җитмәсә, 1 метрлап дивары җиргә сеңдереп ясалган, тәрәзә тупсаларындагы чүлмәкле гөлләр, урамда рәшәткә эчендәге гөлләр белән тигез биеклектә. Уйлап тора Зөлфәт: шушындый йорты бар, бай, фәлән-фәсмәтән дип, тырыш авыл кешеләрен ничек кенә җәзаламаган комиссарлар. Югыйсә комы да, кызыл балчыгы да, аларны болгатып, калыплап яндырган кирпече дә авылдашларының сөялле кулында биегән, күз нурларында яктырган, йөрәк тибешләрендә тирбәлгән, Чегән чишмәсе суы белән сихәтләнгән. Әтәмән урманыннан алып төшкән түгәрәк имәннәр, хәзер "кәҗә" дип йөртелүче дүртаякларга күтәреп салып, озын кул пычкылары белән түшәмгә дә, ишектәрәзә борысларына да ярылган. Шул озын пычкыны хәзерге кешенең кулына тоттырып, озынлыгы 3 м лы, диаметры 60-80 см лы имән бүрәнәне яр дип бирсәң, ул мәңге ярылмаячак, ә ир-ат аптырап калачак... Кече Кирмәннең йөзек кашы булган затлы тырышлары Әхмәт, Исмәгыйль, Әхмәтсафа менә шулай салган йортларын. Җиң сызганып, балчык-тузанга батып, гаиләдәге балачаганы да эшләтеп. Ә хәзерге авыл тырышлары салган йортларга исә Кирмән Башының бар халкы сыеп, тугарылып яшәрлек... Болар өчен Себергә дә сөрмиләр, Ак диңгез утрауларына да озатмыйлар... * * * Узган гасырның 80 нче еллары башында өч мәчеттән корыштырган иске мәктәпкә дә чират җитте. Җимерделәр, таркаттылар, тараттылар. Әле колхозның дөбердәп яшәгән чагы, аңа да нәрсәдер эләкте бугай. Төзү - авыр эш, безгә сүтәргә куш инде син. Шушы мәктәптә укыган, аңа иксез-чиксез рәхмәтле булырга тиешле, инде үз хуҗалыгы белән гөрләтеп яшәүче авылдашлар "эшкә" кереште: кем нәрсә эләктерә ала?! Ишегалдындагы икенче, башлангычлар сабак алган бина, урыныннан кымшанды һәм, элеккеге үлчәмнәренә караганда күпкә кечерәеп, Норма авылы дуңгыз фермасында пәйда булды. Авыл клубы да булып халыкны сөендергән таш бина күмәк хуҗалыкның складына әйләндерелде. Аның тимер ишеге, тимер капкачлы үтә дә затлы тәрәзәләре дә аякланды. Шушы складта әйбер саклаучы колхоз завхозына бу хәл бик тә кулай булып чыкты. Ул Алабуга, Казаннан кайткан туганнарына боты-боты белән итне, башкасын озатып бетерә дә, складның тәрәзәсеннән кемдер кергән һәм ... теге итләр, буяу, кадакларны урлаган дигән хәбәр тарата. Хәтта мүк тә түтүт, ул югыйсә тәрәзәдән сыймый да, олы шакмаклы. "Капчыкка тутырганнардыр", - ди баһадир гәүдәле хатын, ә хуҗалык мөдирендә "о" хәрефе дә юк. Чират Исмәгыйль бай яшәгән йортка да җитте. Ташыдылар түшәм-сайгагын, өрлекләрен, борысларын. Иштеләр диварларын, соңгы кирпечкә кадәр аякланды. Чират мичкә җитте. Плитәсенә кәстрүлләр, чәйнекләр тезеп, торак кызлары ашарга пешергән мәрхәмәтле мич! Мич нигезен актарган Хәбыйк Миннемулласының ломы савыт-саба ваткан тавыш чыгарып, куышка төшеп китте. Чокырга кирпеч ватыклары, балчык коелды. Чүп-чарны як-якка көрәгәч, күзгә аянычлы хәл ачылды: затлы фарфор тәлинкәләр, җилпуч сыман фарфор савытлар чәлпәрәмә килгән. Кытай фарфоры! Миннемулла: "Барысы да ватылган", - дип сөйләп йөрде. Ә халык: "Исән калганнарын җимерүчеләр бүлешкәннәр", - диде. Халык әйтсә, хак әйтә. Сүз Исмәгыйль байның Комазан урманчылыгында гомер сөрүче малае Мәлик абзыйга да барып җиткәч, ул: "Белә идем мин аны, букланасы килмәде", - дигән. Урамның уң ягында Сәгыйдә абыстай яшәгән йортның тәрәзә йөзлекләренә, кәрнизенә мең сандугач оялаган. Осталар бу челтәрле моңны ак чыршыдан ясаган. Бу йортның бер ягында хатыны Мәликә апа белән намуслы хезмәте өчен Ленин орденына лаек булган химия-биология укытучысы, мәктәп директоры Мәгъсүмов Мөнип абый яшәде. Ул Алан авылыннан иде, шунда җирләнде дә. Сәгыйдә абыстай хәер-фатихасын калдырып киткәнгәме, бу йорт мәктәп китапханәсе, буфет, ашханә дә булды, кечкенә ягында колхозчы Хәлимә апа да яшәде. Алга китеп, шуны да әйтик: авыл җирлеге башлыгы ниндидер хезмәтләре өчен бинаны бер төзелеш бригадасына бүләк иткән. Ә тегеләр ике-өч көн эчендә түшәм-сайгак, бүрәнәләрен, өрлекләрен утынга өләшеп бәйрәм иткәннәр. Төзәтсәң, рәтләсәң, түбәсен алыштырсаң, авыл музее оештырырлык, нечкә зәвык белән эшләнгән тәрәзә йөзлекләре, кәрнизләре белән күз карашын җәлеп итәрлек тарихи йорт иде ләбаса. Кемгә төшәр икән Сәгыйдә абыстай рәнҗеше?! Ә төшәсенә бер дә шикләнми Зөлфәт!.. Чакырылган кунаклар җыелгач, мәктәп капкалары шыгырдап ачыла. Мәктәпнең икенче катына менүче агач баскычка кадәр утыз адымлап бардыр. Сукмакка, юлга ярты метр калынлыкта яфрак җәелгән. Кунаклар, шаккатып, яфрак келәменә басарга кыймыйча торгач, мәктәп директоры Батырша Мостафиевич үзе ырып-ерып керә һәм хөрмәтле кунакларны ике куллап алга дәшә. Кунакларны затлы ризыклар, эчемлекләр, җанны эретүче сүз белән дә хөрмәтләп була. Ә менә табигый яфрак келәме аша уздыру гомер күрелмәгән олылау иде! Әле бит тирәюньдә тиңе булмаган гармунчы, ике күзе тумыштан дөм сукыр, ике аягы да аксак, пар култык таягы белән һәр көнне мәктәпкә эшкә йөрүче, бер адым да ялгышмыйча, мәктәпнең кече капкасыннан кереп, икенче катка күтәрелеп, "Исәннәрмесез!" дип сәлам бирүче Зөфәр Салих улы Закиров тальянда Кирмән Башы көен уйный. Ике яклап тезелгән, мәктәп формасы кигән, дөньяны яктыртучы чибәр кызлар-егетләр җырлап тора: Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген! Нәрсәдән бу? - Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! "Гади генә тормышны да ничек балкыта белә бу укытучы халкы! - дип гаҗәпләнә күршедә генә гомер итүче агроном Хөсәен Хәбибуллин. - Бернәрсә сиздермәделәр бит". Баскыч култыксалары төрле төстәге яфрак, миләш, балан тәлгәшләре уралган ямьле сукмакка әйләнгән. "Моннан бер тапкыр узган кеше бу тамашаны гомере буе оныта алмаячак. Бу мәктәптән бер генә начар укучы да чыкмаячак икән, - дип уйлап бара колхоз рәисе Абрар Васыйл улы Мәрданов. - Хатыны укытучы, ә абыйсы шушы мәктәпнең завхозы, көнгә ничә тапкыр очрашалар. Берсе дә бу хикмәт турында ләм-мим. Әсирлеккә эләккән партизаннар кебек. Шулай булмыйча соң, колхозыбызның исеме дә "Кызыл Партизан" бит. Их, булдырганнар, их, молодцы!" Авыл Советы рәисе Гөлчирә Мөхәммәтхан кызы авызын гел җыеп ала алмый. "Үләм! Үләм!" - дип кенә бот чәбәкли иде. Идәндә бер кәгазь кисәге табылса да, барысы да ахвах килә торган мәктәп коридорында халык бүген көзге гүзәл урманда йөри. Яфрак, җимеш, башаклар белән бизәлгән стенгазеталар үзенә чакырып тора. Һәр сыйныф бүлмәсенең ишеге ачык, өстәл өсләрендә көзге уңыш балкый. Алма, карлыган, крыжовник, гөмбә, миләш, балан, чикләвек, кыяр, кишер, помидор, кабак, башы белән куелган көнбагыш дисеңме, затлы чөгендер катыгы авыздан сулар китерә. "Әти-әниләр кулы да уйнаган", - дип елмая агроном Миннехамис Мөхәммәди улы Вәлиев, югыйсә дучмак, кыстыбый, бөккән, дәвешләмә, төш, бәлешләр пәйда булыр иде микән бу бүлмәләрдә?! Монда бит 1-8 нче сыйныф балалары гына укый. Компот, чәй, гөмбә суына кадәр бар! Барысы да табынга дәшә. Бу хөрмәткә күңелләр тула. Ул түгәрәк ипиләре! Авыл пекарнясында Хамис Гаян улы Мөбарәкшин җитәкләгән икмәк пешерүче Равия, Илһамия, Сания апалары Мамадышка авыл хуҗалыгы алдынгылары җыенына күмәч пешерә торган формада махсус әзерләгәннәрдер бу ипекәйләрне. Кунаклар икенче каттагы биш сыйныф бүлмәсендә ризыклар капкалап чыккач, башлангыч сыйныфлар һәм 5-6 нчылар үпкәли икән. Алар янәшәдәге ике бинада укыйлар. Китте кунаклар шыгыр-шыгыр икенче кат баскычыннан төшеп, яфрак сөйләштереп. Анда да тамаша! Кунаклар күренүгә, ике бинадан да шыпын-шыпын әни-апалар чыгып сызды. Шунда гына торсалар, нәрсә булган инде. Юк, янәсе, табыннарны кызлары-уллары сыйныф җитәкчеләре белән әзерләгән. Шул ук яфрак туе! Шул ук көзге муллыктан сыгылып торган табыннар! Әле башлангычлар уздырган да! Зәйтүнә Шакир кызы Йосыпова кызлары такыя кисә, Клара Газизҗан кызы Әхмәтова кызлары бантик урынына яфраклар, чәчәкләр куйганнар, ә Эльвира Закир кызы Саттарова кызлары күкрәкләренә миләш тәлгәше чиккәннәр. 5-6 нчы сыйныф бүлмәләрендә дә тамаша инде! Ризыкларын татып карамасаң үпкәлиләр. Токмач, коймак, катлама, күзикмәк, өчпочмак, әйрән, куас та эләкте кунакларга. - Синең табыныңа утырып та булмас инде, Батырша абый, - дип, шаулап көлеп җибәрде Гөлчирә апа. - Аш ашка - урыны башка, - дип җавап кайтарды директор. - Ничекләр әзерләп бетергәннәр, кабактан кеше башлары ясап, эченә шәмнәр дә яндырып куйганнар бит, ул шигъри язмалар, ул рәсемнәр! - дип зурлады Хөсәен Хәбибуллин. - Шагыйребез бар, - директор янәшәдә атлаган уку-укыту бүлеге мөдире Зөлфәтнең иңбашына кагылды. - Рәссамыбыз бар, - дип, Гамилә Хаҗи кызы Шәмсетдиновага күрсәтте. - Укытучылар, тәрбиячеләр, әти-әниләр, хезмәткәрләр тырыш, шулар хезмәте. Иртәнге нәрәдкә колхоз идарәсенә төшкәч, мәктәпне караштырып чыктым, бер җиргә дә Уңыш бәйрәменең шаукымы тимәгән иде әле. Нәрәдтә бер сәгать булдым, өйгә кайтып, мал тәрбияләп, юынып, ашап-эчеп төшсәм, бөтен җир кыштыр-мыштыр, Каф тау артыннан юньле җеннәр килеп тамаша ясаган. - Рәхмәт, - диде Абрар Васыйлович. - Искиткеч! Яңа елга гына түгел, язгы чәчүгә кадәр көч-дәрт бирергә җитә безгә бу! Математик язмышы Кирмән Башы сигезьеллык мәктәбендә математика дәресе бара. Бәхете бар укучыларның, аларны данлыклы Мамадыш педучилищесында белем алган, бергә укыган иптәшләре алдында дәресләр биргән, сыйныфтан тыш чаралар әзерләгән һәм уздырган мөгаллим укыта. Педучилищеда уздырган дәрестәге һәр сүзеңә, хәрәкәтеңә, киемеңә, тавыш тирбәнешеңә дистәләрчә күз карап тора һәм дәрес тәмамланганнан соң, машина моторын сүткән кебек, дәресеңне сүтәләр, аннан җыялар. Болай эшләсәң, тагын да шәп була дип, яңача эшләү юлларын тәкъдим итәләр. Бераз вакыт узгач, син тагын шәһәр мәктәбендә ачык дәрес бирәсең. Сыйныф бүлмәсенең арткы рәттәге утыргычларында тагын 25-30 пар күз сине бораулый, дәфтәрләргә нидер яза, шайтан белсен. Инде бу дәрестә син алда уздырган дәресеңдәге кимчелекләрне төзәтеп кенә калмыйсың, уку-укытудагы алдынгы методиканы да күрсәтергә тиеш. Гаҗәп тә көчле уку йорты иде Мамадыш педучилищесы. Анда гаять көчле укытучылар әзерләнде. Бу уку йортын ябу - Мамадышның олы фаҗигасе. Аның артыннан Казан кешеләрен дә шаккатырырлык шәһәр музее ябылды. Экспонатлар таралды, бу да фаҗига иде. Менә шушы педучилищеның сират күперен кичкән, аннан соң Алабуга институтының физмат бүлегендә белем алган Шамил Нургали улы дәрес бирә. Мәсьәләләр, мисаллар чишәләр, тизлек югары, дәрестәге эшләр беткән. Менә шунда башлана да инде. - Сөнгатов Хәлим, такта янына чык! - Минме, абый? - дип торып баса Сөнгатов. Класс шаулап көлә. Юк, укытучы ачуланмый, бу бит көнаралаш кабатлана. - Юк, син түгел, Хәлим, Пифагор чыксын, - дип, тагын да күңеллелек өсти Нургалиевич. - Яз тактага. Хәлим укытучы әйткәнне акбур белән яза. - Сез бу мисалны әле генә чиштегез. Ләкин, хөрмәтле математикларым, бу мисалны чишүнең тагын әллә ничә төрле юлы бар. Эзләгез сез дә, Хәлим дә. Миндә "5"леләр бер капчык, "4"леләр ике капчык. "3"леләр, "2"леләр бөтенләй юк, бигрәк тә Хәлим Тәхиятуллович өчен, чөнки аның бүген туган көне, әйдә, алкышлыйк әле шуны. - Абый, минме?! - ди борын очы тирләп чыккан Хәлим. - Мин бит аны үзем дә онытканмын, кая анда әни белән әти, ни Ләйлә, ни Наилә, ни Зөлфия котламады. - Йә, әйдә, Хәлим Тәхиятуллович, мисалга тотын, бер батырлык эшлә әле туган көнеңдә. Төрле чишелешләрен тапсаң, менә бу ручканы күрәсеңме? Синеке! Туган көн бүләге булыр. Шамил абыйсының тәмәке исе сеңгән авторучкасын учлап, кош тоткандай сөенеп кайтканда әйтте ди Хәлим: "Мин Шамил абый кебек укытучы була алмам, тракторчы булырмын, ләкин Ләйлә, Наилә, Зөлфияне үзем эшләп укытырмын". Фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килгәндер, кызлар укыдылар, ә араларында Ләйлә белән Зөлфия укытучы булдылар. Математика укытуның бөтен нечкәлекләрен үзләштергән Нургалиев, чыннан да, районның иң көчле мөгаллимнәреннән иде. Ул башкалар кебек өй салып, ишле мал асрап, кыш буе яуган карны көрәп азапланмады. Капкасына өелгән карны олы киез итекләре белән ачкалап уза да, киң-киң атлап, каршыда яшәүче Сәхипкамал апаның көрәлгән сукмагына килеп чыга. "Йа Алла, коткардың!" дигән шикелле, дежур хезмәткәр, көрәп куйган сукмактан атлап, бәләкәй капкадан мәктәп ишегалдына керә, укытучылар бүлмәсенә юнәлә. Агач баскычтан шыгыр-шыгыр менгәннән соң, уңга тайпылып, ишекне ача да: "Исәннәрмесез, коллегалар!" - дип күрешә. Укыды башта Шамил Нургалиев. Шәп укыды. Башта педучилищеда, аннан институтта. Энеләре Камил белән Шәмгунны да югары белемле итте, алар үзләре дә тырыш булды. Ләкин төп нигезне исән-имин тоту-бөтәйтү Шамил өстендә иде. Дөрес, Шамилнең кулы балта эшен дә, башкасын да белми. Ул бит - югары белемле педагог. Менә акча җыяр да яхшы өй сатып алыр. Энеләре дә югары белем алды, өйләнделәр дә, ә үзе Башкортстанына кайтып киткән колхоз рәисе Баймиевның өен сатып алды. Ә еллар үтә торды. Инде аның яшьтәшләренең гаиләләре ишле. Чордаш кызлар күптән кияүдә. Ә гади кызларны ул үзенә тиң санамады. Ә еллар үтә торды. Теләгенә дә иреште. Дусты, район мәгариф бүлеге мөдире аңа укуукыту бүлеге мөдире итеп кую турындагы боерыкны тоттырды. Мәктәп директоры Мәхмүт Васыйлов каршы иде, билгеле. Бигрәк тә аның хатыны Кәшифә Абдулловна. Аннан колхоз рәисе белән борчаклары пешмәгән директор Татар Омарына сөрелде. Шамил директор бүлмәсенә күчте. Социал-демократ Васыйлов дилбегәне бик иреккә җибәргән иде, хәзер күрсәтәчәк ул эшләп тә, эшләтеп тә! Дәресләрендә тирән белем биргән Шамил Нургалиевич сыйныф җитәкчесе дә булган иде, әмма әллә ни эш майтара алмады. Ни газета чыгаруда, ни концерт куюда, ни спорт ярышларында, ни колхоз басуында эшләгәндә, карт-корыларга, фермаларга шефлык иткәндә дә, гел артта булды аның сыйныфы. Укытучы буларак, тәрбия эше, үз өстендә эшләү планнарын да кем вакытында тапшырмаган дисәң, Нургалиев булыр иде. Укучыларының тикшерелмәгән дәфтәрләре дә тау-тау өелде. Ул аларны укучысы Илсур Газизовтан тикшертте. Ә менә завуч, бигрәк тә директор булгач, үзе башкармаган мондый эшләрне бугаздан буып таләп итә башлады. Кабинетка чакырулар, анда кырыс сөйләшүләр ешайды. Педсоветлар өчәр-дүртәр сәгатькә сузылды. Яңа хуҗа анда укытучыларның юылмаган гамашларына кадәр барып җитте. Педсоветтан беренче булып директор чыгып китте, аның артыннан Габделхәй Васыйлович, чөнки ул да тәмәкече, озак тартмыйча торгач, бик тилмергән иде. Ул бүлмәдән бүселеп килеп чыккан хатын-кызларга: - Тагын бер эшегез артты, юасыз инде революциягә кадәр кигән гамашларыгызны, - дип авыз ерды. - Син дә чирле кеше сүзен сөйләп торма әле, - дип ысылдады тарих укытучысы Фәүзия Фәезовна. Ул, чыннан да, хаклы булган икән. Директор укытучыларның яшәү шартларын, шәхси китапханәләрен тикшерә. Кичке тугызларда, уннарда өеңә килеп керә. Зөлфәтләргә төнге унбердә керде. Авыл инде күптән ял итә, бары дәрескә әзерләнүче укытучылар гына йокламый. Әнисе чәй куйды, малаеның хуҗасы кунакка кергән бит. Маен, катыгын, турасын өстәлгә тезде. Дык итеп, шешә чыгарып утыртты директор. Үзе салды, үзе эчте. Спорт белән шөгыльләнгән күршесенең эчмәгәнен белә, шуңа кыстамый да. Сүз элекке Мамадыш педучилищесы бинасында урнашкан 2 нче мәктәпне көмеш медальгә тәмамлап, хәзер Казан дәүләт университетының физика факультетында укучы энесе Илсур турында барды. - Анда да гел "5"кә укый икән минем шәкерт, - дип, горурланып куйды Нургалиев. - Син өйләнергә җыенмыйсыңмы әле? Хөснурый апага авыр бит. - Университетны бетергәч, Шамил абый. Ә Бикә апага җиңелме? - Кая җиңел булсын инде?! Мин бит хәерчелек корбаны. Әти сугышта һәлак булды. Өч малай калдык ятим. Мин олысы. Әни гади колхозчы, таякка эшләп йөрде. Ачлык, ялангачлык. Мин 1935 елгы дип язылган, дөресе 1934 елгыдыр, мөгаен. Камил - 36, Шәмгун да Фин сугышына кадәр туган малай. Сугыш чорында көчкә исән калдык бит. Әле сугыштан соң тагын да авыррак иде. Үсә башладык, организм сорый, ашарга юк. Ә налоглар. Әтиең Шәкүр абый Мамадыш РайФОсының финагенты иде. Айның билгеле бер көнендә килеп керә өйгә. Әни көне буе тагын түләп булмый инде дип кайгыра, әрле-бирле йөри. Менә, ниһаять, Шәкүр абый килеп керә. Керми хәле юк. Обязан. Сталин вакыты бит. Әни белән икесе офтанып сөйләшеп утыралар. Ә без өч малай, нәрсәне алып чыгып китәр дип дер калтырап, сәкедә ятабыз. Алып чыгып китми Шәкүр абый. Әйтә: "Ярар, Бикә апа, тапкан ризыгыңны малайларыңа ашат, алар - сугыш ятимнәре. Ә мин белермен кемнән алырга икәнен". Күзләреннән яшь агызып озатып кала әни Шәкүр абыйны, рәхмәтләр укый. Аннан безгә, йә Алла, дия-дия чәй эчертә. Менә, Хөснурый апа, Зөлфәт, шуңа рәхмәт әйтергә кердем. Кырыс директорның күзеннән яшь тама... Кеше рәтенә керик, өйгә тиеник, аннан гаилә корып кешечә яши башларбыз дип, яшь гомер үтте дә китте, күрше. Менә хәзер өебез дә нарат, эшем дә дәрәҗәле, хезмәт хакым да әйбәт, тик әни авыру, 3-4 ел яшәрме, юкмы? Ә үземә 34 яшь. Теләсә кемгә өйләнәм дип, төтен җибәреп йөрим дә, фактта бит алай түгел, парень. Фәкыйрьлек корбаны мин. Шулай кичләрен, кесәсенә шешәләр кыстырып, хезмәттәшләренең хәлен белеп йөргән директор татар теле укытучысы фатирына сугыла. Чәйлиләр, мәйлиләр кияүдән аерылган чибәр хезмәттәше белән. Ямьле генә башланган мәҗлес ямьсез төгәлләнә. Хатын-кыз милиция чакырта. Мамадыштан килгән наряд, директорның кулларын боргычлап, машинага ыргыта. Теле тик тормаган хулиганны акылга утырталар. Үзенең гаепсез икәнен очынып яклаган директорны кешелектән чыгарганчы изә данлыклы Мамадыш милициясе. Математик үз-үзен белештермәслек хәлгә китерелә һәм... Казан психбольницасына озатыла. Учлап дару ашату, көчле уколлар, хастаханәдә шашынып йөрүче авырулар, үзенең шундый җиргә килеп эләгүенә хурлану Шамил абыйны чынлап торып чирлегә әйләндергәндер. Энем Илсур белән без аның хәлен белергә килгәләдек. Коридорда йөрүче әсәрләнгән шәрә халыкны ачык ишектән генә күрсә дә, кеше чирләргә мөмкин ул сары йортта. Алла сакласын. Шамил абыйны да бу йорт изде, тәмам чирләшкәгә әйләндерде. Яз көннәрендә, авыруы көчәйгәч, аны дусты Хөсәен әллә ничә тапкыр Казан больницасына салды. Аруланып кайткач, мәктәптә математика укытты. Өйләнде. Хатыны Фатыйма белән ике ул үстерделәр: Азат белән Айратны. 1973 елның 15 февралендә Бикә апаны җирләделәр. Һәйкәл куярлык, өч улына да югары белем биргән ана иде Бикә апа. Андый гаиләләр бик сирәк. Урыны җәннәттә булсын... * * * 1969 елның җәе. Зөлфәт ялда. Мамадыш шәһәренең Ялкаулар чатында Мостафин Батырша абыйсы очрады. Ул - Вахит сигезьеллык мәктәбе директоры, аның авылдашы. - Хәлләр ничек, Зөлфәт? - Әйбәт, Батырша абый. - Бик әйбәт түгел икән бит әле, Шамил чирләгән икән. - Әйе, анысы шулай. Мостафин миңа безнең мәктәпкә директор итеп билгеләнүен әйтүне кирәк санамады. Ә мин инде бу хәбәрне ишеткән идем. Яңа директорның Вахит авылындагы өен сүттек, машиналарга төяп, туган авылына алып кайттык, өмә ясап күтәреп тә бирдек. Калган эшен балта осталары төгәлләде. Эшләү тәҗрибәсе булган Батырша Мостафиевич байтак эш майтарды: Алан авылындагы урманчылар барагын сүтеп, авыл кибете янына алып кайтып кордык. Бүрәнәләр буталмасын өчен, билгеләү белән мәктәп хезмәткәре Шаһиев Кәримулла, хезмәт укытучысы Васыйлов Габделхәй абыйлар шөгыльләнде. Бу дүрт бүлмәле баракның ике башына да тактадан янкорма эшләнде. Бер башында - малайлар, икенчесендә кызлар тора. Алар СуЕлга, Норма урманчылыгы, Югары Якедән килеп укый, торакта яшиләр. Югары очка менүче урамга тагын бер барак күчерелде. Анда малайлар яши, ул да торак. Мостафин үзе рус теле һәм әдәбияты укытты, агитколлектив җитәкчесе. Математика укытучылары өчәү мәктәптә: хатыны Газизә Хаҗиповна, Сәвия Хәйровна, Шамил Нургалиевич. Әлбәттә, Нургалиев төп математик санала, чөнки физмат тәмамлаган, ә Газизә, Сәвия апалар педфак белеме белән, алар түбән сыйныфларда укыта. Дәресләр җитәрлек, параллель сыйныфлар күп. Сәвия белән Газизә гаилә дуслары, кунакка йөрешәләр. Шулай беркөнне Сәвияләрдә мунчага керә ике ахирәт, әйбәт кенә юыналар. Берничә тапкыр ахирәтенең аякларына күзе төшкән Хаҗиповнаның тормозы ычкына: "Кара, Сәвия, куш тез икәнсең бит син", - дип ычкындыра. Кара коелган Сәвия исә тәнендәге күбекне дә юып тормый, киенә дә чыгып китә... Бер ел сөйләшми ахирәте белән Сәвия Хәйровна. И өзгәләнә Хаҗиповна! Тегеңә дә, моңа да сөйләп офтана. Юк шул инде, телеңне тыярга кирәк иде. Бар күргән әйберне сөйләп йөрмиләр аны. Әнә бит Зәйтүнә Бакировна һәр кешегә сөйләп йөрмәде күргәнен. Кыска тәнәфес иде. Укытучылар бәдрәфенә томырылып килде дә ишеген каерып ачты гына: анда бар байлыгы белән ялтырап, тугарылган директор Мәхмүт Васыйлович утыра. Исәнләште Зәйтүнә җиренә җиткереп, сез нәрсә, әллә исәнләшмәгән дә дип уйлыйсызмы?! Һәм... Хаҗиповна кебек сөйләшеп тә йөрмәде... Иптәш Мостафинны иң кызыксындырган, йокыларын качырган кеше күрше авылда, 8 чакрымда, урман аша гына иде. Ул да булса, аның кебек үк Мамадыш педучилищесын бетергән, аның кебек үк рус теле һәм әдәбияты укытучысы булган, буй белән дә, чибәрлек белән дә Батыршадан өстен булмаган Ирек Әһлиевич. Ярар, Батырша сары чәчле, сары кашлы, кызгылт чырайлы, сизелер-сизелмәс камыт аяклы булса, Ирек Әһлиевич тә шундый ук камыт аяклы тиңдәше иде, бары тик ул кара чәчле, кара кашлы. Үзеннән әйбәтрәк укытадыр дип тә уйламый Гыйлаҗетдиновны Батырша, ә шулай да бүгенгесе көндә Ирек Әһлиевич Гыйлаҗетдинов - районда гына түгел, Татарстанда танылган "Спартак" колхозының дан казанган рәисе, ягъни, урысча җибәрсәң, "председатель колхоза". Бөтен якташлары аның күзенә карап тора, янына гозер белән килә. Теленнән тагын нинди сүз очып чыгар икән дип сабырсызланып көтә. Ә сабакташы Мостафин кем? Данлыклы, 50 еллык тарихы булган туган мәктәбендә директор. Дөрес, төзелеш эшләре дә алып бара. Дөрес, авылда дәрәҗәсе бар, көтүче Мостафа малае түгел инде ул хәзер. Ләкин өч шәхси хуҗалык җире кадәр мәйданы булган мәктәп биләмәсе белән 4-5 мең гектарны кочаклап утырган Гыйлаҗетдинов патшалыгы бер түгел. Меңләгән баш терлекләр, дистәләгән куәтле техника, йөзләгән эшчеләре, тагын ул санамаган иксез-чиксез байлыклары бар! Дөбердәтә Гыйлаҗетдинов. Гармунда да уйный, җырлый да, бии дә. Һәм... үзе генә түгел. Колхоз рәисе көч-дәрт биреп оештырган, чәчәкле-чуклы, түбәтәйле-калфаклы, каюлы читекле, алтын-көмеш җепләр белән чигелгән балитәкле күлмәкле, затлы камзуллар кигән Югары Сон Мәдәният йорты төркеме Татарстан Республикасы төзелүгә 50 ел тулу уңаеннан үткәрелгән район конкурсында җиңү яулады. Яулады гына түгел, шаккатырды! Тамаша вакытында Ирек Әһлиевич Гыйлаҗетдинов үзе баянда уйный, үзе җырлый, сәхнә уртасында чүгә-чүгә бии. Менә шундыйлары да бар ул рус теле укытучыларының, то есть колхоз рәисләренең!.. Ә Мостафин аннан ким мәллә?! Балалайкада Газизә Хаҗиповна белән әйттерепмеәйттерәләр. Читек кунычларына көрәктәй кулы белән суга-суга биюче дә Батырша үзе. Әле ул - Байкал аръягы хәрби округының чаңгыда 30 чакрымга узышу буенча чемпионы да. Тагын әллә нинди өстен сыйфатлар тапты үзенең биографиясендә Мостафиевич. Ә барыбер колхоз рәисе түгел. Яна аның күкрәгендә үпкә, рәнҗү. Дөрес, аның мәктәбендә эшләүче гармунчы Зөфәр Закиров та җиңде район конкурсында. Физкультура укытучы шагыйрь егет Зөлфәт Газизов та "Татарстаным" шигыре белән нәфис сүз буенча Алабугага зона конкурсына бара. Укучы Рәсидә Әхмәтшина да: Нинди тәмле алма, Пешкән икән кайда, Әллә бездә, әллә Кытайда?! - дип җырлап, Кирмән Башы мәктәбенең данын күтәрде. Ләкин бу да, хәтта район партактивында Мостафин исеме макталу да йөрәгендә янган утны сүндерә алмады. Ни өчен Ирек Әһлиевич Гыйлаҗетдинов колхоз рәисе, ә Мостафин Батырша Мостафиевич мәктәп директоры гына?! Җае да чыгып тора. Мәрданов Абрар Васыйлович башта авыл Советы рәисе булды. Ул - мәктәп директоры. Аннан Абрар - колхоз рәисе. Партоешма секретаре, агроном Хәбибуллин Хөсәенне авыл Советына куйдылар да, Батырша мәктәп директоры эшен дә, партоешма эшен дә тарта. Менә физкультура укыткан, аннан үзе татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп күчерәсе Зөлфәт Шәкүр улын уку-укыту бүлеге мөдире булырга димлим дип, өенә төшеп бара әле. Ике-өч тапкыр сүз катып караган иде дә, егет каты тора. "Университетны тәмамлыйсым бар", - ди. Бераз эләктерер җире дә бар. Чөнки физкультура буенча берьеллык курс бетергән, Зөлфәткә дус булып йөргән күршесе, беркем белән киңәшмичә, физкультура укытырга боерык алып кайткан аның мәктәбенә. Менә сиңа дус! Әгәр дә Мостафин дәресләр табып бирмәсә, Зөлфәт эшсез бүгенге көндә. Физкультура укытучысы ул спортчы һәм шәп спортчы булырга тиеш. Ә боерык алып кайткан бәндә - спортчы түгел, спорт тирәсендә йөрүче генә. Зөлфәт беләме соң дигәч, юк дип, авыз ерып тора. "Башта әнисе белән сөйләшергә кирәк, - дип уйлый Мостафин. - Ул - дөньяны, тормышны аңлый торган кеше. Аны үз ягына аударса, эш пешәчәк". Чәйләр эчеп, озаклап сөйләшеп утырдылар Хөснурый апасы белән. Биш ел физкультура укытты, мәктәп командасы бер елны да беренчелекне бирмәде бит районда. Үзе дә 5 нче сыйныфта ук 2 чакрымга чаңгыда узышуда район чемпионы иде. Авыр кичерер хәбәрне. Юк, авыр кичермәде Зөлфәт яңалыкны. Чөнки инде бу хәбәр яңалык түгел иде. Дусты Дөлкәфил: "Теге дуңгыз синең урынга боерык алды", - диде. Гаҗәпләнмәде Зөлфәт, ул малайда иман юк икәнен күптән белә. Озак үгетләде Батырша абыйсы. - Сиңа белгечлегең буенча сәгатьләр җитми бит, менә завуч булсаң, 10-12 сәгать кенә дәрес рөхсәт ителә. Аның кадәр дәрес бар, әйдә, риза бул, Зөлфәт, бергә эшлик. Бир бишне, - диде. Соңгы уен картасын да чыгарып салды Зөлфәт: - Батырша абый, ышанычың өчен зур рәхмәт. Ярар, сентябрь-октябрь колхозда бәрәңге, чөгендер алып үтте дә ди. 1 гыйнвардан - 6 ай дәвамында сессия, шуның дүрт ае - диплом язу. Ярты ел мәктәп эшеннән гел азат ителәм бит. - Риза, түзәрмен, - дип, Батырша абыйсы аның кулларын кысты. 1971 елның 15 августыннан ул - уку-укыту бүлеге мөдире. Ике ел җитәкчелек иткән сыйныфыннан аерылу җиңел булмады, билгеле. * * * Сыйныф җитәкчесе булган елларын гомере буе сагынып яши Зөлфәт. Бары 6 ел гына тәтеде аңа бу мәшәкатьле бәхет. Менә көз көне бәрәңге алуны гына ал син! Бер яктан караганда, дәресләр югала. Ә кая барасың?! 1 сентябрьдә кыңгырау чыңлатасың да, сыйныфыңа керәсең, укучыларның парта артында кемнең кем белән утырасын хәл итәсең. "Аның белән утырмыйм, моның белән утырам", - дип әйтеп кара, аннан гомер буе котыртачаклар. Ә Кависка исә барлык кызлар да матур. Иңбашларындагы күлмәкләре ап-ак күбәләк канаты кебек җилпенеп тора. Зөлфәт абыйсы кем белән утыртса, шуңа риза Кавис. Ул белмичә эшләмәс. Укытучы абый бөтенләй йокламый, ахры. Бик сәер. Кавис арып-талчыгып йокларга ятканда да, аның тәрәзәсендә әле ут балкый. - Университетта укый бит, - ди әнисе Әлфинур. - Молодец, - дип җибәрә әтисе Хамис. - Бер унбиш ел бар инде, ачуым килмәгәе, әнисенең, көянтә асып, Чегән чишмәсенә суга төшмәгәненә. Зөлфәт ташый да куя, көянтә күтәрүдән оялмый. Башта котыртып караган идек, исе дә китмәде. Менә егет кеше шундый була ул, Кавис улым. Сиңа да су ташырга кирәк Зөлфәт абыең белән. Мин бәләкәй көянтә ясап бирермен, кибеттән бәләкәй чиләкләр алырмын, ярыймы? - Ярар, әти. Иртә белән күзен ертып тора гына Кавис, каршы яктагы укытучы абыйсы яшәгән өйгә күз сала. Әле урамда караңгы. Ут яктысында тәрәзәдән Зөлфәт абыйсының гантельләр белән уйнаганы күренә. Димәк, инде йөгереп кайткан. Кависка оят булып китә, ә ул йоклый да йоклый. - Әни, суга төшеп менимме әллә? - Булмаганны, - ди әнисе. Мәктәпкә соңга каласың, кайткач, Зөлфәт абыең белән бергә ташырсың, күңеллерәк тә булыр. - Ярар, әти бәләкәй чиләкләр апкайттымы соң? - Инде бишбылтыр бит, бүлмәдә сине көтеп торалар. Өйалдындагы чиләкләрне күреп шаккатты Кавис. Ну, матурлар инде, малай! Котыртсын малайлар "килен!" дип, ул барыбер бүген өйләдән соң Зөлфәт абыйсы белән су ташыр! Көннәрдән бер көнне колхоз рәисләрен, партоешма секретарен, авыл Советы рәисен, мәктәп директорын райкомга җыялар. Мәктәптә инде белеп торалар: бәрәңге алырга кушарлар. Колхозда бәрәңге басуы җитәрлек. Кайсы елны 200, 250 гектарга җитә. Бәрәңге алырга чыгарлык, төрле эштә йөрүче апалар күп түгел. Клубта, медпунктта, почтада, авыл Советында да эшләүчеләр берән-сәрән генә. Төп көч мәктәптә, билгеле. Оешкан коллектив. Дистәләгән укытучы, хезмәткәрләр, йөзләгән укучы бер әйтүгә чыга. Авылларның сау чагы. Яшьләр авылда. Параллель сыйныфлар күп. Норма, Кирмән Башы, Су-Елга, Норма урманчылыгы, Югары Яке авылы балалары барысы да крәстиән хезмәтендә чыныгып үскән. Авыр физик хезмәттән азат ителгәннәр бәрәңге алырга чыкмый. Күзләрендә моңсулык. Иле белән кузгала мәктәп. Колхоз идарәсендә иртәнге 5 тә үткәрелгән нәрәдтә инде мәктәп директоры булган. Колхоз рәисе, бригадир, механик, агрономнар белән бәрәңге казыгычлар, балаларны басуга алып барасы машиналар, бәрәңге ташучы арбалы тракторлар турында да, ашату мәсьәләләрен дә сөйләшкәннәр, киңәшкәннәр. Мәктәп пешекчеләре ашатачак. Абрар Васыйл улы Мәрданов колхозның хуҗалык мөдиренә: "Мәктәптә укыячак башлангычларны һәм 5 нчеләрне дә ашатырлык ризык бир, - дип боера. - Колхоз аннан гына бөлмәс тә, үлмәс тә. Бәрәңгене көннәр матур чакта алып, урнаштырып куйсак, чыгымнар бише белән капланачак. Аллага тапшырыйк. Техника куркынычсызлыгы журналына кул куйдырыгыз, берүк, берүк". Басуда бәрәңге алу - белем эстәүнең, бигрәк тә тәрбия бирүнең дәвамы ул. Мәктәптә, нигездә, белемең тикшерелсә, басуда исә, гомумән, кешелегең, кемлегең, бу Җир йөзендә фәлән ел яшәп, гаиләдә һәм мәктәбеңдә нәрсәгә өйрәнүең - барысы да сынала: эшләгәндә казыгыч артыннан җитешеп барасыңмы, капчыкка чиләгеңне тутырып саласыңмы? Чиләгең олымы, бәләкәйме, уртачамы? Аны сыйныф җитәкчең ничә килограммнан язарга тиеш була? Артта калган иптәшеңә булышасыңмы, чүпләгән бәрәңгене үзеңә яздырасыңмы, әллә иптәшеңәме?! Өеңнән чиләгеңә салып алып килгән ризыгыңны качапоса үзең генә ашыйсыңмы, әллә чирәм өстенә җәелгән япма өстенә бөтенләй бушатасыңмы? Кызларда кәнфит, перәнник, печенье, алма булса, малайларда пешкән йомырка, тоз, әллә ничә телем ипи, кыяр, помидор, хәтта суган да күренә. "Фу" дип борын җыера кызлар, суган күргәч. Хамистан берсе дә уздыра алмый малайларның. Суганны авызына капкач та чәйнәмичә тора малай, берзаман кетер-кетер ашый башлый, аннан соң гына ипи каба. Чырайларын сытып карап торган кызларга борыла да Хамис: "Бүген ашасам да була, Фирдәүсә укуда", - дип җибәрә. Алар күршесендә яшәүче Наилә чишә серне: "Әй, абыйсы Наилнең сүзләрен кабатлый, абыйсы Фирдәүсә апа белән йөри бит". - "Нәрсә, кызлар янына барганда, суган ашарга ярамыймыни?" - дип, сүзгә кушыла Фәргать. "Кәҗә тәкәсе янында басып торамыни сиңа кызлар?! Алардан бит хушбуй исе килә. Әнә безнең апа, вечерга чыгар алдыннан, ничек кенә бизәнә-ясана әле", - дигән җавап яңгырый аңа. Бер сәгать эшләп алгач, әндри әбәде вакытында сөйләшкән сүзләр бу. Бәрәңге казыгычтан яп-якты бәрәңге ява. Басу озын, чакрым гына түгел. Җирне укытучылары адымлап бүлгән. Ике кеше арасында чик буенча аңлашылмаучанлык чыккалый. Зөлфәт абыйлары тагын адымлый. Җир тигез булырга тиеш. Кимесә, чүпләгән бәрәңгең аз була, акчаны аз аласың, артык булса, күршеңнең өлешенә керәсең. Җитә, ниһаять, иң күңелле чак. Авыл ягыннан хуҗалык мөдире Хөсәен абыйларының аты күренә. Янына пешекче Закирә апалары кунаклаган. Иң башта минут саен авыл ягына каерылып карый башлаган 6 нчы сыйныфларга бүленә аш. Тәлинкәләр, калаклар чылтырый. Норма почмагындагы буй урманда Сабан туе диярсең. - Сыерчык балалары, - дип, гел бер сүзне кабатлый Закирә апалары. - Пешә күрмәгез, ипи алырга оныттың, Фәргать. Аннан алюмин кружкалар белән чәй эчәләр. Юк, пешерми, басуга менеп җиткәнче, инде ул бераз суынган була. Ашагач, балалар: - Рәхмәт, Закирә апа, тәмле булды, - диләр. - Дәү үсегез, - ди апалары. - Рәхмәт, Хөсәен абый. - Ярар, - дип куя Хөсәен абыйлары. Аннан 7 нчеләр, 8 нчеләр "табын"га утыра, ә соңыннан укытучылар ашый. Иң беренче булып тамак ялгаган тракторчы Дамир абыйлары инде бер әйләнеш ясаган була, димәк, инде ике рәт бәрәңгене чүпләргә кирәк. - Әйдә, Аллага тапшырдык, - ди Зөлфәт абыйлары. Тамаклары туйган, ял иткән балалар эшкә керешә. Ашаганнан соң бераз авыррак инде. Әмма тиздән кызып-кызып йөгерешә дә башларлар. - Синең ничә чиләк булды, минем - 7, - дип аваз сала Рәсилә. Быел көз гаҗәп шәп килде. Шулай гына була күрсен, әгәр дә яңгырлар башланса, эш өзеләчәк. Ә бәрәңге алу барыбер мәктәп өстендә. "Бер көн укып, бер көн эшләп, юл тиресләп йөри башласаң, ни эше, ни укуы инде аның", - дип уйлый Зөлфәт. Ул капчык авызы тотып тора. Кәгазьгә укучыларының чиләк санын яза. Эш ахырында ничә капчык чүпләгәннәрен исәпли, шуннан укучының хезмәт хакын исәпләп чыгаралар. Өлкән сыйныф малайлары грузчик булырга тели, билгеле. Ыбыр-чыбыр, кызлар арасында йөрмәсләр бит инде. Алар тулган капчыкларны машиналарга, трактор арбаларына төйиләр дә авылга, подвалга бушатырга кайталар. Их, капчыкларга кырын-ярын яткан килеш, кызлар яныннан узып китүләре ни тора! Елмаеп, сокланып карап кала чибәркәйләр. Йөк төяүче эше авыр, ләкин, кызлар яныннан менә шулай выжлап узу өчен, гомер буе грузчик булырга да риза Кирмән Башы егетләре! Сез, бәрәңге алган чакта, иң рәхәте Закирә апа пешергән ризыкны яшел чирәмгә кырын ятып, кул яссуы кадәр кара ипи белән сыпырту, шопырдатып чәй чөмерү дип уйлыйсыздыр? Дөрес анысы да! Яки йөк машинасына төялгән капчыкларга кырын ятып, бәрәңге чүпләүче кызлар яныннан чыжлатып узып китү дисезме? Бу да дөрес! Яки, бәрәңге алып бетергәннән соң, колхоз кассирының мәктәпкә килеп, йә үзең идарәгә барып, учлап хезмәт хакы алу, ди торгансыздыр. Монысы да хак! Аннан, Мәдәният йортында колхозның гомуми җыелышы барганда, 300 кешенең җылы карашын тоеп, якты елмаюына коенып, алкышлавына рухланып, сәхнәгә чыгып бүләк алганда, дисезме? Бик дөрес чамалыйсыз! Ләкин бу шушы хозурлыклар арасында хәтердә тирән уелып калганы - ул да булса, чиләк тутырып, учакка каплап, янына күмер өеп пешергән басу бәрәңгесе! Моннан да затлы ризык юк һәм... булмас та! Читтән кунаклар кайтканда, банан, мандарин, апельсин да эләккәли иде анысы. Аларны ашыйсың да, бер-ике атна малайлар-кызлар белән сөйләшкәндә мактанып аласың, бигрәк тә параллель сыйныфтагылар арасында. Аннары онытыла. Ә менә яз көне колхоз подвалында бәрәңге чүпләүдә катнашсаң, аны яшел чирәмгә алып чыгып таратсаң, чөмгергәч, машина әрҗәсенә төясәң. Көз көне сыйныфташларың белән ай буе йөгерә-чаба чүпләсәң, бәрәңге инде теге банан, апельсин, мандарин гына түгел! Күпкә кадерлерәккә, затлырак, тәмлерәккә әйләнә. Закирә апасы ашаткан ризыклар коела башлагач, 6 нчыларның елтыр күзе Зөлфәт тирәсендә бөтерелә башлый. Кавис бер сүз әйтми, ләкин сыйныф җитәкчесе белеп тора: бу бәндә - бәрәңге пешерергә рөхсәт сорарга җибәрелгән дипломат. Аның миссиясе АКШтан СССРга килгән дипломатныкыннан җаваплырак һәм әһәмиятлерәк. Теге дипломат, ай буе сөйләшеп тә, буш кайтып китәргә мөмкин. Ә Кависка алай рөхсәт ителми. Инде өйдән килгән запасы - нуль, Закирә апа ашатканы нульгә якынлаша. Запаста бәләкәй савытларга йә кәгазьгә төреп алып киленгән тоз һәм... калын гына бер телем ипи. Инде кайберәүләр аны да кимерә башлаган. Эш - яман. - Йә Хамисыч, нишлибез? - Кавис, ике чиләк белән пешерик, бүген бигрәк тә шәп эшләдегез. Колхоз рәисе Абрар Васыйлович та мактап китте үзегезне. Аннан кичә бер чиләк бәрәңге пешергән идең, азрак булды түгелме соң? - Абый, миңа гына аз калды бит ул! - Син дә кеше, сиңа да җитсен, ашаганнан соң артып та калсын, анысы кошларга булыр. Тагы да артса, күрше сыйныфларны кунакка дәшәрбез, алар синең кебек тәмле пешерә алмый бит. - Абый, бәрәңге тутырабыз, алайса. - Кавис, уртача зурлыктагы түп-түгәрәк бәрәңгеләрне җыеп бирсен кызлар. Алар бәрәңгенең рәтен белә. Чиләкләрне тутыргач әйтерсең, кичәге урында ягарбыз учакны, куркынычсыз, ышык урын, янәшәдә су да бар. Аннан кичәгедән калган күмере дә шәп. Үзем әйләндереп каплармын чиләкләрне. - Чаптым, абый. Гаять җитезлек белән чабып китте Кавис. Тиздән аның кызлар янына барып, кулларын болгый-болгый, боерык бирүен карап торды да: - Командир булыр, - дип куйды Зөлфәт. Кависның ярдәмчеләре учак янына корыган чикләвек куаклары, туйра ботаклары ташыды. Ике чиләк бәрәңге әзер. Учак кабызды Зөлфәт абыйлары. Юк, ул учак кабызу эшен Кависка тапшырды, чөнки бөтен иптәшләре бәрәңге чүпләүдән бүленеп карап торуын күрде. Нәзек кенә сыек төтен күренеп алды, аннан учак ялкын әләмен җилфердәтеп яши башлады. Учак янында Кавис кына калды. Ә ул чүплисе бәрәңгене классташлары җыештыра да чиләген Кависка яздыралар. Шулай дөрес була, ди малайлар. Учак дөрли башлагач, эш тагын да дәртлерәк китте. Әллә 26 пар күз дөрләтеп торганга, тиз төште күмере учакның, кичәгедән калган күмере дә бар бит. Кавис чатыр-чотыр килеп тә җитте: - Абый, чиләкләрне каплыйсы иде. - Әйдә, киттек, шеф-повар. Күмерне кырыйга таратып, учакның уртасын чистарттылар, көл генә калды. Чиләкләрне Зөлфәт күз ачып йомган тизлек белән учак уртасына каплады, ник бер бәрәңгесе читкә тәгәрәсен. "Ух!" дип куйды Кавис сокланудан. Калган эш тагын Кависка. Ул чиләкләрне һәрьяклап күмер белән күмде. Ә Зөлфәт абыйсы иптәшләре янына китте, аңа бит чиләк санын язарга, капчыклар өләшергә, бәхәс чыкса, кишәрлекләрне яңадан адымлап бүләргә кирәк. Тиздән дөньядагы һәртөрле хуш истән дә затлырак, беркайчан да җексендермәгән ризык исе таралды. "Абый, пеште!" - дип кычкырды 24 бала. Ә 25 нчесенең, учак янындагысының, әле кул болгап чакырганы юк. Тиздән чирек сәгатьлек ялга туктарлар. Әй, шәп буласы ул ял дигәннәре! "Ял", - дип әйтүе булды директорның, Кавис кул болгады. Укучылар Зөлфәт абыйларына карадылар. Зөлфәт аларны үз янына дәште дә: "Ачка үлә торган кеше кебек кыланмыйк, әйдә, әкрен генә барыйк", - диде. Мотоцикл бияләе кигән Зөлфәт абыйлары чиләкнең берсен җәлт кенә әйләндерде дә бәрәңгеләрне кәгазь җәймәгә бушатты. Ә анда тамаша инде! Ефәкләнеп күтәрелгән пар эченнән тамагы ачкан кешене яшел чирәмгә тәгәрәтерлек хуш ис бәреп чыкты. Кабыклары ярылып әрчелгән уалма бәрәңгегә үрелделәр балалар. Пешкән чакта исе авыл урамын тутыра торган чын арыш ипиен кабып, ярмалы бәрәңге өстенә эре тоз сибеп ашаучы кешедән дә бәхетле бәндә юктыр Җир шарында! Пешә-пешә, бер кулдан икенче кулга күчерә-күчерә кабасың, авызда эрегән кебек була уалма бәрәңге. Күз ачып йомганчы, бер чиләк бәрәңге юк та була! Икенче чиләкне әйләндерә Зөлфәт абыйлары. - Әйдә, ярты чиләк бәрәңгене А сыйныфына күчтәнәч итеп бирик, - ди Фәргать Гаянов. Шулай эшлиләр дә. Директор абыйлары Батырша Мостафиевич та авыз итә затлы ризыктан. Күпме уйласа, исәпләсә дә, серенә төшенә алмый Зөлфәт басу бәрәңгесе тәмлелегенең. Өйдә дә пешерәсең бәрәңгене. Ит бәлешендә, өчпочмакта, бөккән, дучмакта, дәвешләмәдә дә тәмле инде югыйсә. Ашта да, табада пешерелгәне, мичкә тәгәрәткәне дә тәмле. Ләкин, ләкин. Басуда чиләк каплап пешерелгәненә җитми берсе дә. Әллә уттамы хикмәт? Әллә эшләп арудамы? Һава, киңлек икенчеме? Башта бүтән бер уй юк, йөрәктә бернинди борчу юк. Менә бүген дә бик матур эшләделәр. Аннан Туган җир булу. Туган авыллары тарихын, бу басу өчен Норма халкы белән Кирмән Башы кешеләренең сәнәкләр тотып сугышканын абыйлары әдәбият дәресендә сөйләр әле аларга. Кирмән Башында 440 йортны, аннары 168 йортны көл иткән янгыннар турында да. Хатын-кыз инженер төзеткән Казыган тау юлы хакында да. Татарстанның беренче Советлар Союзы Герое Гафият Нигъмәтуллинны, Бөек Ватан сугышы барганда Казанда уздырылган Сабан туе һәм аның баш батыры 18 яшьлек Рәхимулла солдатны, шул Сабан туенда йөгерештә беренче килгән авылдашлары Миңнеголов Вагыйзь солдатны да искә алыр. Әле уку елы башланды гына. Бәрәңгедән башланды. Әйбәт башланды. Мондый бәрәңге бары Татарстанның Мамадыш районы "Кызыл Партизан" колхозының Кирмән Башы авылында гына үсә ала. Рәхимулла Чаттан юыртып төшкән ат, хуҗасының дилбегә кагуыннан кызуланып, урамга дөбердәп килеп керде дә алда торган тирән чокыр аркылы сикерде. Арба, чалыш-чолыш уйнаклап, чокырны ни могҗиза белән чыккандыр, бер Алла гына белә. Ә менә арбадагы хуш исле печән исенәме, әллә Югары Сон халкының өй чиратыннан кунак итүенәме йомшаган Рәхимулла 1 метр биеклектәге арбадан 2 метр ярым тирәнлектәге канауга очып төште. Бәрелүдәнме, әллә ике тәүлек буена туган авылы Кирмән Башына кайтмый йөрүдән талчыгуданмы, гырлап йоклап та китте. Арымаслык та түгел шул. Ике таң, ике көн, ике кич, ике төн табыннан табынга... Анда бит чәй белән катык кына куймыйлар. Тегене чемченәсең, моны тоткалыйсың. Хуҗалар авыл тулы, ризык күп, ә Рәхимулла берәү генә. Аннан 8 чакрым юл аның күзәтүендә булган урман аша үтә. Андагы матурлык! Иң кызыктырганы - печән билдән! Халык печән дип агылачак быел аның янына. Ул югалып йөргән арада, югары оч урамында, өйләргә су кертү өчен, экскаватор тирән канау казыды. Озынлыгы 1 чакрым бардыр. Ат та, Рәхимулла да моны каян белсен?! Җәйнең иң эссе көннәре булса да, төнлә барыбер җылылык кими. Бигрәк тә гәүдәңнән мул сеңгән аракы пары чыгып бетсә һәм... 2 метр тирәнлектә дымлы кызыл балчыкта ятсаң. Калтыранып уянып киткән Рәхимулла дөм караңгыда берни күрмәде. Уң якны капшады: юеш балчык стена, сул якны капшады - юеш балчык стена! Шашынып китте, коты очты: кабердә ята мәллә? Нәкир белән Мөнкир фәрештәләрнең әллә сорау алырга килгәннәрен көтәме? Елап җибәрде урманчы, бирәләр инде кирәкне! Оеган аягын кымшатып куймакчы иде, авып китте. Капшады: ян-якта стена юк, икенче якта да стена юк! Кабердә түгел икән бит! Торып басты да, стеналарга тотына-тотына, сулга китте, 50-60 метр баргач шикләнә башлады. Дөрес китмәде бугай, үргә менә. Кире борылып, түбән таба атлап китте. Бара да бара, стеналарга сөялә. Күпме баргандыр? Тагын шиккә калды. Туктады. Кычкырып карарга булды. Бер кычкырды, ике кычкырды. Җиденче кычкыруында алдарак саңгырау гына тавыш ишетелде. Сөенеченнән нишләргә белмәгән Рәхимулла аваз салды, адымнарын тизләтте, егылды-торды, егылды-торды. Ниһаять, ике кычкыручы очрашты. - Син кем? - диде Рәхимулла, шикләнеп. - Шәһәр Рәфәгате. Сөенеченнән нишләргә белмәгән Рәхимулла исә Шәһәрне кочагына кысты да җилкәсеннән дөпелдәтә башлады. - Без кайда? - Су кертергә дип, экскаватор канау казыды бит, шунда без. - Син ничек эләктең монда, Шәһәр? - Менә кибетче Миңнур апага йомыш белән керүем иде. Баш эшләми. Онытканмын чокыр казыганнарын, караңгы, болытлы төн бит. Дөмберт... Ә син, Рәхимулла абый?! - Мин, кәкә, чокыр казыганнарын гел белмим бит, ике тәүлек буе Югары Сонда сыйланып кайтып киләм, арбадан төшеп калганмындыр инде. Йә нишлибез соң, ничек чыгабыз, Шәһәр? - Син тегеннән өстән төштең, мин урамны аркылы чыкканда мәтәлдем. Әйдә, минем арттан. Канауны Кәҗә баткан күпере яныннан казый башлаганнар иде, шуннан чыгарбыз. Канаудан килеп чыгуларына әле һаман да ышанмаган ике ир балчык өстенә янәшә утырдылар. Алар, үзләрен теге дөньядан кайткандай хис итеп, тормыш мәшәкатьләрен кайгырта башлаганнар иде: - Әйдә, Шәһәр, минем арбадагы тартмада рәт бар. Меник әле. Аннан печән чабып киптергәч, минем янга атың белән менәрсең. Мин сиңа бер ат йөге кипкән печән бирермен... - диде Рәхимулла. * * * Була бит авылның үз иткән, яраткан кешеләре: ул холыксыз гына түгел, сүгенеп тә җибәрергә мөмкин, ләкин бик ихлас, кирелекне дә үзенчә эшли. Татар ир-атын, нигездә, нәселендә йөзләгән буын эчмәгән урыс аракысы боза, бәла-казаларга батыра. Чөнки татарның аракыдан саклаучы иммунитеты юк. Партия һәм хөкүмәтнең, авыл эшчәннәренә бирү өчен, печән чәчеп үстерергә җир тапмаган еллары иде. Күрсәтмә булмагач, колхоз рәисләре дә печән бирергә ашыкмый. Ферма терлекләре дә бик күп бит. Силос, сенаж сал, печән кибәннәре өй басуларда. Әле Нократ, Чулман аръягындагы ике болынны да чабасы бар. Авыл кешесенең терлек-туары булмаса, аның табынына ит-сөт каян килсен?! Сөт, сыер мае салып пешермәсәң, ризыгы тәмле булмый инде аның. Ит турында әйткән дә юк. Бәрәңге бит алып барса да кайтарып җиткерә алмый. Яз, җәй, көз айларында авылда эш тә эш: җир, печән, икмәк, төзелеш эшләре. Димәк, күсәге белән ит кирәк. 1 Кәкә (диал.) - үзеңнән кечерәк кешегә эндәшү сүзе. Күмәк хуҗалык печәнен дә, саламын да бирмәгәч, бердәнбер юл кала: урманчыга подсобный печәнен чабып, киптереп, төяп, хөкүмәткә тапшырырга булышасың да, ул сиңа чабып алырга печән кишәрлеге - делянка бирә. Ә Кирмән Башы авылын чорнаган урманнарның печән шәп үскән аланнары белән дан тотканы Рәхимулла урманчы биләмәсендә. Рәхимулла тәҗрибәле, күптән эшли. Оештыру сәләте бар. Алдан планлаштыра, кирәкле кешеләрне күрә. Югары Соннан Раифны старшо'й итеп куя, ә Раиф - эшлекле, каты куллы, аек акыллы ир, халык аны тыңлый. Йөзләгән чалгычы берничә көндә хөкүмәт җирләрен чаба, тарата, әйләндерә, киптерә. Монысына хатыннар, яшүсмер малайлар, кызлар да кулай. Ирләр кипкән печәнне ат белән юл кырыендагы аланлыкка чыгара. Таза егетләр кибәнгә өя. Монда инде Гыйлаҗев Һашим тавышы күбрәк яңгырый. Күмәкләп эшләп йөрүче халыкның күбесенең озак еллар файдалана торган кишәрлеге булса да, чабарга Рәхимулладан рөхсәт юк. Чөнки кибәннәрдәге печәнне, машина, тракторларга төяп, Норма урманчылыгына чыгарып өясе бар. Язгы Сабан туеннан соң икенче бәйрәм инде ул урманда печәнгә төшү. Кызлар, егетләр шунда таныша. Китә шуннан егетләрнең әле Югары Сонга, әле Кирмән Башына җәяүләп, сәпидтә, мотоциклда кызлар янына чабулары. Аннан туйлар башлана. Рәхимуллага, печәнгә төшкән көнне үк, иркен аланда зур оя коралар. Яңгыр чиләкләп яуса да, су үткәрми торган, хуш исле, киң күңелле шалаш олы тормыш белән яши башлый. Монда патша тәхете генә җитми. Баш урманчы, мәктәп директорлары, печән өстендә төп йорттагыларга булышырга кайткан галимнәр, шәһәрдә төрле җаваплы эшләр майтаручы вак түрәләр, укытучылар, колхозчылар - кемнәр генә узмый бу сихерле оя аша. Колхоз рәисе генә килми, чөнки урманчы аның эшенә аяк чала. Колхозчылары эш ташлап урманга китә. Үзе печән бирмәгәч, ныгытып тыя да алмый. Ләкин бер аерма бар. Һәр кунак белән бу ояга берсеннән-берсе затлы ризыклар һәм... хәмер агыла. Шалашның печән стенасы дистәләгән җирдән кесәләнгән була, һәм һәр кесәдә төрледән-төрле шешәләр утыра. Авыр Рәхимулланың эше: барысы белән дә сөйләш, аша, эч. Алайса, санламаган кебек. Бераз черем дә итеп алгалый, ләкин кеше өзелми, иртә юк, көн юк, кич юк, хәтта төнлә дә буш түгел. Үзен зурлаудан башы әйләнәме Рәхимулланың, мактауга чыдый алмыймы, буе озынайганнан-озыная бара. Әллә ябыга гынамы? Ул, черем итә-итә, иртәне, кичне бутый башлый. Оясыннан килеп кенә чыга, каршыда тагын берәү басып тора. Холык уйный башлый: - Син кем? Нишләп торасың син монда?! - Мин әле бу, Рәхимулла абый. Сөйләшәсе иде. - Сиңа печән юк! Рәхимулла елт итеп кире ояга кереп китә. Аның тырт-пырт холкын яхшы белгән кеше кире борылып китү турында уйламый да. Төп башына йә арбага барып утыра. Ике-өч минут вакыт үтми, тамашачы карап тормагач, үзенең бөеклеген раслый алмаган патша оя тишегеннән башын тыга да: - Нишләп утырасың анда, тау башында торган Ризван каены кебек, кер, әйдә. Ял иткән Рәхимулланың да карыны ачкан. Суган кыягы белән салкын бәрәңге дә үтә. Кунакның катыгы да сөт өсте белән болгатылган икән. Язгы ташкын тынганнан соң үз ярларына әйләнеп кайткан инеш кебек сабыр, акыллы урманчы белән кунак гөр-гөр сөйләшәләр, оядан көлгән авазлар, пыяла чыңлаган тавышлары ишетелә. - Син өч көннән шушында мен. Хәзер сиңа кишәрлек күрсәтеп йөрсәм, халык нәрсә уйлар? Иртәгә үк менеп булышкалап йөрсәң, гел шәп буласы. Килештекме, кәкә? - Менәм, Рәхимулла абый, син әйткәч бетте-китте инде ул. Сау булып тор. Исәнлектә. Кунак, дәртле атлап, Кирмән Башы юлына борыла. * * * Ниһаять, сәгать 10 да соңгы печән кибәне машинага төяп озатылды. Рәхимулла халыкка рәхмәт әйтте: "Хәзер үзегезнекен эш итегез, Ходай көнен бирсен", - диде. Үзе конторга чыгып, печән тапшыруны барлап, баш урманчы белән күрешеп килде. Әлбәттә, иң күп печән аның күзәтүендә булган урманнан чыгарылган иде. Бу һәр елны шулай. Горурланырлыгы да бар шул. Ояга кайтса, аны унлап кеше көтә иде. Болар арасында быелгы печәндә булышучылар да, бүген генә күренгәннәр дә бар икән. "Әйдәгез, - диде дә, кишәрлекләр күрсәтеп, адымлап бүлеп, - буе менә монда кадәр, аркылысы моннан, бер-берегезнең җиренә кереп, талашып ятмагыз, матур түгел, урман бу", - дип, берәм-берәм калдыра барды. "Рәхмәт, Рәхимулла абый", - дип, чикләрне чаба да башлады егетләр. Үз терлекләренә бит! Оя янында аны көтеп торган 6-7 кеше белән чәйләп-мәйләп алдылар. Күреп торды: кешеләр талчыккан, ачыккан. Өйдән алып килгән затлы ризыклар белән аны хөрмәтләргә җыенганнарын белә. "Әйдәгез, егетләр, уртак табынга", - дип, үзе дә печән кесәсеннән бер шешәне җәймә өстенә тәгәрәтте. Берсе дә рәхәттән йөрми инде, сыерсыз өй - сыйсыз өй дип, бабайлар белмичә әйтмәгән. Ашап-эчеп, матур гына утырдылар. Рәхимулла шулай да яңа кешеләргә яңа кишәрлекләр биреп килде. Сулышына кабып, укытучы егет Зөлфәт килеп җитте: - Рәхимулла абый, син минем җирне Заһит абыйларга биргәнсең бит. Инде кичәлебүгенле яртысын малайлары белән чабып та бетергәннәр. - Кавис, - дип, гаскәрбаш сыман, кулын Зөлфәт кишәрлеге ягына төзәде урманчы. Кавис белән Зөлфәт печәнлеккә йөгерделәр. Чыннан да, Зөлфәт печәнлегенең иң шәп аланлыкларын абзый малайлары белән чапкан икән. "Рәхимулла абый бирде", - дип, чартлатып әйтеп тора. - Киттек Рәхимулла абый янына. - Абый, техника табып бирәм, тегеләрнең чапкан печәнен төйибез дә, өегезгә алып төшеп китәсең, - диде Кавис. Ләкин иң аянычлысы оя янында булды. Анда ун-унбишләп кеше җыелган, кызлар да бар. Рәхимулла абый "тәхеттә", ул шактый кызган иде. Ашкынып килгән Кавис: - Абый, син кишәрлекне Заһит абыйга биргәнсең, инде чабып бетереп киләләр, - диде. Бирмәдем, димәде урманчы. Киресенчә, Зөлфәтне урманнан куа башлады. Кызлар карап тора, бөтен кешенең күзе Зөлфәттә. Әле Зөлфәтнең бер генә сүз дә әйткәне юк бит. - Үкенмәссеңме соң?! Моны болай гына калдырмыйм, Рәхимулла абый, мин ярты ай эшләдем сиңа, түләрсең, - диде Зөлфәт. Өйгә төшеп, әнисе белән киңәш итте. Әнисе: - Улым, йөрмә, тыгылсын шул бер йөк печәне белән, илдә чыпчык үлмәс, - диде. - Юк, әни, ул һәр елны күпме кешене мыскыллап куып төшерә бит, моңа чик куярга кирәк. Шеш тулды. Аның бит хурлыгы, әни. Без дә бит кеше. Зөлфәт төне буе Мамадыш урман хуҗалыгы директоры Арсентьев исеменә хат язды да Мамадышка китте. Хатта урманда 15 көн эшләгән өчен аңа һәм анда эшләгән барлык кешегә ничә мең сум акча түлисе дә исәпләп чыгарылган иде. Урманчының, һәр ел саен дистәләгән кешеләрне халык алдында мәсхәрәләве, хөкүмәт урманында үзенең бәрәңге бакчасындагы кебек кылануы дәлилләнгән иде. Барып керде Зөлфәт Александр Дмитриевич Арсентьев кабинетына. Ул Зөлфәтне дә, әнисен дә белә. Укып чыкты хатны. - Бу беренче очрак кына түгел инде аның белән, - диде Зөлфәт. - Кешеләр белән уйный. Чара күрмәсәгез, югарырак органнарга мөрәҗәгать итәм, ачуланмагыз, Александр Дмитриевич. Сүз печән турында бармый. Мин ятим үскән малай, ул мине шакшыга салып таптады. Борчуым өчен гафу итегез. Рәхмәт. - Тикшерербез. Чарасын күрербез. Җавап бирербез, - диде директор. * * * Заһит абыйлар чапкан печән ишегалдына, түбәләргә таратылды. Урманда киптереп алып төшсәң, мәшәкатьсез була иде, нишләтәсең. Өйләренә Кавис килеп керде. Зөлфәт элек аның сыйныф җитәкчесе иде. - Зөлфәт абый, сине урманга Рәхимулла абый чакыра, - диде. - Менмим, Кавис, ул мине шулкадәр хурлады. Син үзең менәр идеңме соң? - Юк, абый, менмәс идем. Минем тәртә зиректән. Син, абый, минем сүзне тыңлап менсәң генә инде. Бүген яңгыр да төшкәләде, халык оя янында, шунда аңлашсак, мин дә тынычлар идем. Миңа да бик читен булды. Ир кешеләр бит, менеп киттеләр. Оя янында халык күп. Кичә аны куган чакта шаһит булган Югары Сон кызлары, егетләре Зөлфәткә текәлде. Кавис, мотоциклдан төшеп, ояга кереп китте. Оядан Кавис, Раиф, Рәхимулла абыйлар чыктылар да, урманчы: - Егетләр, сез таегыз әле оядан, кунак бар, - дип, Зөлфәтне җилкәсеннән кочып алды. - Хасим абый, Садыйка апа, әйдәгез, Зөлфәт белән дүртәү чәйләп алыйк әле. Кавис, чәй китерт әле, мине борчымагыз, - дип, аларны ояга чакырды. Югары Сонның хөрмәтле укытучылары белән алар бер-берсен беләләр. Әңгәмә уңай бара. Өлкәннәр, Рәхимулла абый сүзен җөпләп, яңа биеклеккә күтәреп утыралар. Бәлки, Хасим абзый белән Садыйка апа кичәге хәлдән хәбәрдар түгелдер яки сиздермиләр генәдер. Даими мактау яңадан патша тәхетенә күтәрдеме, әллә эчелгән рюмкалар саны арттымы, урманчы: "Бу минем өстән Арсентьевка язган бит, кичә урманнан куып төшергән өчен", - дип ычкындырды. Хасим абзый белән Садыйка апа Зөлфәткә карап каттылар. Бу югарысонлылар тарафыннан урманчыга карата мәңге эшләнмәслек гамәл бит! - Әле мин синең өстеңнән тагын язам, чара күрмәсәләр. Көлмә кешеләрдән, алар берсе дә синнән ким түгел, - дидем. - Менә, менә, менә!.. - дип, өч тапкыр ике кулын сузып, Зөлфәткә күрсәтүдән уза алмады Рәхимулла абый. Оядан чыгып, мотоцикл янына озата килгән Рәхимулла абый: - Ну, каты кеше икәнсең. Мине нишләтәләр инде хәзер? - дип сорады. - Соңгы сүзне миннән сорарлар, Рәхимулла абый. Ул минем караш астында күзләрен читкә алды да: - Сау бул, - дип, ояга кереп китте. Кичкырын колхоз идарәсенә чакырдылар. Мендем. Арсентьев Александр Дмитриевич килгән икән. - Йә, нишләтәбез, Зөлфәт, лесникны? Пенсиясенә дә ерак калмый икән. - Мин беләм аның 27 нче елгы икәнен, - дип, абзыйның хәйләкәр сүзен кире какты Зөлфәт. - Эшләсен, бүген без аның белән аңлаштык, ахры. Урманга да чакырды, печән белән дә ачыклык. Бирегез хатны, булмады дип саныйк, гыйбрәт алгандыр, акылсыз кеше түгел ул. - Сине яңа эшкә кодалап торалар әле анда, Нәҗип Шәкүрович чакырмадымы? - Юк, дәшмәделәр әле. - Урманчыларга булыш инде, синең мәктәп иң зур сигезьеллык, йөзләгән балаң бар. - Ярар, Ходай насыйп итсә, бергә эшләрбез, Александр Дмитриевич. Рәхмәт сезгә, олы башыгызны кече итеп, мине һәм Рәхимулла абыйны зурлап йөргәнегез өчен. Мамадыш леспромхозының бик тә кешелекле, булдыклы директоры, депутатлары белән җылы саубуллаштылар. Ә бу вакытта ул салдырган Су-Елга, Норма, Югары Яке клубларында кичке уен башланган иде! * * * Югары очка кызлар озата менгәндә, Зөлфәткә өч яшүсмер очрады. Әле генә мәктәп тәмамлаган егетләр: Рафаил, Фәргать, Рәмзил. - Исәнмесез, абый. - Исәнмесез, егетләр. - Абый, безне иртәгә милиция эләктерер инде. - Нишләп икән? - Әтисенә ягылган сыйныфташны ярдык әле, абый, - диде Рәмзил. - Әйбәт булмаган, егетләр. Ә шулай да милициягә әйтмәс ул. Атасына кул ягылдыруын фаш итмәс. Ул безнең авылда гомергә җинаять саналды. Андый бәндәне халык кешегә санамады. - Шулай дисезме? - Ләкин сез ул егетне дә аңлагыз. Кем турында әйткәнегезне чамалыйм. Сезнең гаиләләрдә эчеп тавыш чыгаручы, әниегезгә, үзегезгә кул күтәрүче, өйдән куып чыгаручы юк. Ә ул егетнең өендә мондый хәл көн саен йә көнаралаш кабатланып тора. Мин аны акламыйм, ләкин аңларга тырышыгыз. - Кабат кыйнамаса тимибез, абый, - диде Рафаил. - Менә вечерга төшеп бара идек. Капкаларыннан Рәхимулла абый килеп чыкты. Йөзе күгәргән, борыныннан кан ага. Фәргать яктырткач, кесә фонаре әйбәт күрсәтте. Утырып калды абзый утыргычта. - Әйдә, ярабыз тегене, бүтәнчә нишләтәсең инде, малайлар арасында шулай бит инде ул. Көтеп утырдык күрше өйнең утыргычында. Ярты сәгатьтән ару гына киенгән сыйныфташ безнең белән тигезләште. Таныды, каушап китте. Бер сүз эндәшмичә, бәргәләп ташладык моны. Йөзенә әйбәт эләктердек. Вечерга чыга алмасын. Бер аваз чыгармады ул да, без дә. Киттек вечерга төшеп. Җанда җиңеллек. "Ә кабат милициягә әйтсә", - дип, Рафаил күңелгә коткы салды. Ярый әле, сез очрадыгыз, - диде Рәмзил. - Ярый, егетләр, сау булыгыз. Мине көтәләр. - Сау булыгыз, абый, рәхмәт. Көннәр, айлар үтте. Норма урманчылыгының иң шәп урманчысы эчүен ташламады. Йодрык аның йөзенә дәһшәтле бәрелешләрнең аянычлы сурәтен язуын дәвам итте. Авыл кешеләре дә, башкалар да тырышкандыр. Югары очка кызлар озатып менеп киләм. Утыргычта Рәхимулла абый утыра. Урамның икенче ягыннан атласам да дәшеп алды: - Кәкә, кил әле монда. Килдем. Абзыйның уң як бите каралып күгәргән, күзе бөтенләй томаланган иде. - Менә нишләтте! - Батыр ярасыз йөрмәс. Урманыңнан бер-ике әйләнеп кайтсаң, су белән юган шикелле була ул, Рәхимулла абый. Абзый озын кулын урамның каршы ягындагы өй тирәсеннән әйләндереп китерде дә: - Ә монысына ямаса, - дип, сул күзенә төртеп күрсәтте. - Бөтен бәлабез эчүдән бит, Рәхимулла абый. Син миңа әти кебек кеше бит, җитмәсә, җизни дә тиешле әле син миңа. Ләбибә апа миңа туган, син моны да белмисең, эчеп йөреп. Ә мин синең алда малай-шалай гына булсам да беләм. - Шулаймы? - дип, нык кына уңайсызлану кичереп алды абзый. - Урманнан мин туганымны куып төшергән булам инде, алайса. - Ташла эчүне, Рәхимулла абый, әллә нинди бәлаләр килеп чыгар гаиләңдә. Гаиләң ишле. Укытасы, киендерәсе. Малаең, кызларың бер дигән. - Шулаймы?! - Сау бул, Рәхимулла абый. - Ярый, кәкә. Рәхмәт. Синең белән сөйләшкәч җиңеләеп киттем. Әтиең искә төште, алтын кеше иде. Ярый, сәндерәгә генә менеп ятыйм әле мин. Шайтанның кешене эчү белән юк итүе - бик тә мәкерле гамәл. Аннан тиз генә котылам димә. 2 Ягылу (диал.) - кул күтәрү. Рәхимулла абый барыбер малае армиядән кайтканчы да начар гадәтен ташламады. Үзе кешеләргә дә булыша, җитәкчеләр белән дә уртак тел таба, халык белән дә. Хөкүмәт боерган бар эшне җимертеп эшләтә, урманчылар ярышында алгы сафта. Ләкин шул гадәте... Армия сафларында хезмәт итеп кайтуын билгеләп үтәргә җыенган малай әтисен күтәреп ала да кызган мич плитәсенә утырта. Тәмам аптыраган, йөдәгән егетнең бүтән чарасы калмаган, күрәсең. Өйгә көйгән чүпрәк исе тарала. Тагын капка төбенә чыгып утыра урманчы. Тагын Рафаил, Фәргать һәм Рәмзил Каюмов урамнан вечерга төшеп баралар. - Менә нишләтте! - дип, шәрә артын күрсәтә абзый, ыштан төбе янып беткән, арт сан кып-кызыл, янган-көйгән. Каешын биленнән салып сугышырга килеп чыгуы була солдатның, өчәүләп эләктереп алалар да ярыпмы-яралар тегене. Шушы вакыйгадан соң егет әтисенә башка бервакыт кул күтәрми. Ә Рәхимулла абый иркенәеп яшәвен әле дәвам итә. * * * Рәхимулла абый турында Рәмзил, ул чорларны сагынып, менә шулай искә ала: - Көннәрдән бер көнне Илнурларга менеп килә идем, капка төбендә Рәхимулла абый утыра. Бераз чирткән бу. - Рәмзил, кәкә, мине үтерәләр бит Миңлегалинең малайлары. Әтиләре асылынып үлүне миннән күрәләр. Миңлегали бит печәнлегендә ут ягыпмы, төпчек ташлапмы, янгын чыгарды. Күпме печән, утырткан үсентеләр, делянкалар янды. Әйттем моңа, курыксын дип: "Утыртам", - дидем. Ә бу төшә дә баскычка асылынып үлә, менә балалары мине үтерә хәзер. - Болай итик, Рәхимулла абый. Әйдә, күрше авылга барып кайтыйк. Әлфәт абыйның "Днепр" мотоциклы белән. Николайны, Рафаилне алыйк. Акчаң бармы? - Акча җитәрлек. Менә. Абзый кесәсеннән бер төргәк акча алып болгый. - Кая бер шешәлек бир. Кызыксындырыйм егетләрне, аннан арурак киемнәр дә киик. Син дә, мин дә. Үзем ырып-ерып чыгармын, борчылма. Югары оч егетләре бер-берсен ярты сүздән аңлаганга, үгетләү дә кирәк булмады. Бу чиста күңелле абзыйны без бик хөрмәт итә идек. Аның кискен, сәрсән хәрәкәтләре, атта патша тәхетендә утырган кебек йөрүләре, сөйләшү үзенчәлекләре, беркайчан да аты-юлы белән сүгенмәве соклану уята иде. Әлфәт абый рульдә. Николай, Рафаил дә урын таптылар. Ә мин - старшой - арткы утыргычта. Мотоцикл бишегенә Рәхимулла абый кунаклады, "тәхеттә" диярсең. Басуда да, урманда да юлларны, борылышларны даһи юлбашчыларга хас кул хәрәкәтләре белән күрсәтеп бара. Килеп туктадык мәрхүмнең өе янына. Барып кердек ишегалдына. Апа килеп чыкты. Мин, үземне Казаннан килгән тикшерүче дип таныштырып, авылдан ук әзерләп килгән папканы тартып чыгардым, апага сораулар бирә башладым. Язам, сызам. Теге фаҗига булган баскычны да кереп карадык. - Апа, малайларың лесник Рәхимулла абыйны гаеплиләр икән, үтерәбез, дип янаганнар, свидетельләр бар. Нишлибез? Дело ачыйммы? - Балакаем, Рәхимулла абый төшеп эшләмәгән бит инде аны. Әйтер инде, урманны яндыргач. Үлгән артыннан үлеп булмый. Әзрәк булышса ярар иде дә. Хәзер үзе дә юк, утыны да юк. - Нәрсә, Рәхимулла Яруллин, булышасыңмы кайгы килгән гаиләгә? - Өч машина имән утыны төшерәм иртәгә үк, нихәл итәсең, - дип, ике якка кулын җәйде урманчы. - Апа, ярар, тагын бер тапкыр кайгыңны уртаклашабыз, Ходай бүтән бәла-каза, кайгыхәсрәт китермәсен. Ә Яруллинның вәгъдәсендә тору-тормавын мин контрольдә тотармын, - дип, папканы чартлатып ябып саубуллаштык. Йөзенә нур төшкән Рәхимулла абый дәһшәтле кулын кибеткә таба ыргытты. Килеп туктадык кибеткә. Бу авылда урманчы Рәхимулла бигрәк тә хөрмәттә, хәтта күмәк хуҗалык җитәкчеләрен дә халык алай зурламый. Күп тә үтмәде, кибет яны ир-ат белән тулды. Әлфәт абый әйттеме, заправщик, 20 литрлы савыт алып, бензинга китте. Рәхимулла абзыйны тегесе дә, монысы да кунакка дәшә. Ә абзый очсызланмый: ярар да дип әйтми, юк та дими. Ләкин кул ишарәсе ясый. Бу - сабыррахман дигән сүз. Кердек кибетләренә. Ике чибәр кыз эшли икән. Берсе белән танышып та киттем. Мин бит следователь, шәп киенгән, кулдан папканы калдырган юк. - Теге миңа килешер микән, Гаязыч?- диде Рәхимулла абзый, кибет киштәсендәге эшләпәгә төртеп күрсәтеп. - Киеп кара, Рәхимулла абый. Кызлар алып биргән эшләпәне кигәч, мин баш бармагымны күккә чөйдем. Абзый кулындагы фуражкасын прилавканың эчке ягына, идәнгә атып бәрде дә: - Ә теге ботинка миңа ничек булыр икән, кызым? 8 сумлык аяк киеме дә абзыйга атап теккән кебек иде. Шартлатып акча түләгән һәм акчаны, башын югары чөеп, гаять тә ваемсыз рәвештә өстәлгә ташлаган бөек авылдашны күрү миндә зур горурлык хисләре уятты. Ике кунычлы галош та фуражка янына очты. Җылы гына саубуллашып, урамга чыктык. Әлфәт абый мотоциклына бензин сала. Заправщик безне үзенә чәйгә дәште. Табында табагы белән тозлы ит. Без - Әлфәт абый, мин, Николай, Рафаил урабыз гына. Ә иң кирәкле һәм төп кунак Рәхимулла абзый: "Мин тозлы ит ашамыйм", - дип утырыпмыутыра. Рәхмәт әйтеп, саубуллашып, кире кибет янына барып туктадык. Тамак тук, өс бөтен. Көн матур. Рәхимулла абыйны тагын кайсыдыр кунакка дәште. Көтәбез. Берзаман урамнан Рәхимулла Яруллин күренде. Башта эшләпә юк, аякта яңа ботинкалар юк. Күз төбе күгәргән. - Киттек. Рәхимулла абый безнең авыл ягына кулын даһиларча томырды. Мин кибеттән аның фуражкасы белән галошларын алып чыгып киерткәч, ул яңадан мотоцикл бишегенә кунаклады. Дүрт-биш чакрым бер-сүз сөйләшмичә чаптык. Ә юк, онытып торам икән. Югары Сон урамнарыннан выжлап узган чакта, капка төбе саен апалар, әбиләр урманчыларын зурлап, хуплап, алкышлап озатып калды, әйтерсең лә авылга Юрий Гагарин килгән дә эскорт белән узып бара! Яруллинның гәүдәсе турайганнан-турая барды. Күрәсезме дигән сыман, ул безгә борылып-борылып карады. Башта иске фуражка, аягында кунычлы галош. Урманны аркылы чыгуга, шып туктатты абзый. Заправщик тәлинкәгә тутырып җибәргән тозлы ит, туралган ипи дә бик ярап куйды. Рәхимулла абый тозлы итне сыпырта гына. Югары Сонда булган хәлләр турында ләм-мим. Сүз артыннан сүз чыга бит ул. Ике холыксыз: Рафаил белән Николай бәргәләшә дә башладылар. Эш зурга китмәгәе дип куркыпмы, сау күзен саклапмы, Рәхимулла абый юк булды. Теге ике холыксыз, бер-бер артлы, җәяүләп, авылга төшеп тә киттеләр. Әлфәт абый белән Рәхимулла абыйны эзли башладык, кычкырып та карыйбыз. Юк. Аннан авылга төшеп киттек, бер-ике чакрым бардыр инде. Мин бит "следователь". Әлфәт абый өйгә китереп куйды, әйбер тутырылган тартманы да миндә калдырды. Кич белән ишегалдын себереп йөри идем, койма ярыгыннан Рәхимулла абый дәшә: - Рәхмәт, улым, син мине коткардың, Миңлегали өчен бик борчылган идем. Кем уйлаган аны, ул да минем кебек җиңел холыклы булган, ахры. Теге пропан белән йөрүеңне дә кичерәм. "Пропан" дигәннән. Фәйзерахман җизни шофёр, "30-72" машинасында йөри, пропан ташый, газ. Машинасы ишегенә "пропан" дип язылган. Кайчакта җизни машинасын кабызам да урманга печәнгә менәм. Кайдан туры килә, шуннан чабам. Ә Рәхимулла абый, печәнгә төшкәнче, беркемгә дә ни подсобный җиренә, ни кеше печәнлегенә кул ягылдырмады. Бик кырыс һәм гадел булды. Ә мин тәртипсез. Чабам, төйим. Рәхимулла абыйның арбасы белән дөбер-шатыр чабып килүен ишетүгә, машинаны кабызам да газга басам. Печән белән өйгә кайтмыйм, әле Рифат абыйга, әле апаларга бушатам. Эшне бетергәндә, Рәхимулла абый машинаны эзләп таба да, ике арада "әңгәмә" булып ала: - Кая Фәйзерахман? - ди. - Эчкән, диләр. Син түгел идеңме рульдә? - Юк, мин бит йөртә белмим. - Нинди хәл бу? Тегендә дә пропан, монда да пропан, - дип, Рәхимулла абый кузгалып китә. Бер елны Николай белән мин урманда печән каравылында. Рәхимулла абый оя эчендә кемнәр беләндер кәефләнеп утыра. Югарысонлылар хәбәре килеп ирешә: "Наил атына печән төяп бетерде". Киттек. Наил абый атына дугадан киң итеп кипкән печән төягән дә кайтырга кузгалган. - Бушат! - дип кычкырды Рәхимулла абый, атны йөгәннән тотып алып. - Юк, бушатмыйм! Шул нәрсә, бу нәрсә! - Бушат, соңгы тапкыр әйтәм. Николай тел әрәм итеп маташмады. Сәнәк белән кирәмәйләп биреп, Наил абыйны йөктән сугып төшерде. Печәнен оя янына илтеп бушаттык. Минем җир Кардон авылы белән янәшә иде. Мин, каравылчы булгач, кич белән генә оя янына барам. Иртән һәм көндез тырыша торгач, үземнең кишәрлекне чабып та бетердем. Әле бер кеше үз җирен чапмый бит. Ә без Николай белән, кеше чабарга керешкәнче үк чабып, киптереп, теге пропан машинасы белән алып кайтып, бер йөк мал ризыгын сәндерәгә өеп тә куйдык. Әни әзсенә: "Ай буе, унбиш көн буе йөреп", - ди. Менеп киттек беркөнне Николай белән, машинага утырып. Икебез дә каравылчы, урмандагы эш торышын беләбез. Хөкүмәткә печән тапшырылып бетте. Ике печән оясы калды. Анысын Рәхимулла абый йә үзенә алып төшә, йә бер очраклы килмешәккә бирә. Ә без бит ничә атна буе каравылда торган, аны да, печәнен дә саклаган кешеләр. Күрдек. Рәхимулла абый оясы эчендә йоклап ята, салмыш. Икенче оя шактый еракта. Оя печәнен, барып, машинага ипләп кенә төядек. Үзебез ясаган оя, аңа кергән печән инде, калын итеп өйгән идек Николай белән. Шәп бер йөк булды бу. Алып төшеп сәндерәгә өйдек тә, чәйләр эчкәндә, Николай әйтте: "Күңелдәгечә булды бу, Рәмзил малай, каравыллаган өчен безгә шымытыр иде, ну, башың да эшли инде", - диде. Ә минем башка даһи фикер килде. - Әйдә, меник, Николай. Абзый нәрсә дип уйлар икән?! - Әйдә соң. Без менгәндә, Рәхимулла абый кемнәр беләндер кәефләнеп утыра иде. - Теге оя янына туктаган идек, кемгә бирдең син аның печәнен, шыр таяклар гына калган, Рәхимулла абый? - дибез. - Чынмы, әйдә әле, - ди бу, аптырап. Машинадан мәче җитезлеге белән сикереп төшкән Рәхимулла абзый сөялгән колгалардан торган шәрә шалашны өч-дүрт әйләнеп чыкты да: - Сиңа дигән печән иде бит бу, Рәмзил! - дип, миңа карап катып калды. Ә тегесе Николайга иде. - Ярар, тегесен Николайга алып төшик. Миңа утын гына бирерсең бер-ике машина, Рәхимулла абый, - дип, миңа Ходай тел ачкычы бирде. Николайга төяп алып төштек теге печәнне. Шуның белән ул елдагы печән кыйссасы тәмам булды. Ә миңа ике машина имән утыны да бирде рәхимле Рәхимулла абый. Соңгы елларда эчүен ташлады ул. Акыллы, сабыр, әйткән сүзендә нык торучы чын татар иде. Элекке маҗаралы, томанлы тормыш турында искә төшергәндә: - Их, Рәмзил, югалып йөргән чаклар булган ул. Малайда да, гаиләдә дә, халыкта да бер гаеп булмаган, үзебездә, үзебездә. Эшне аны юләр дә эшли. Рәнҗемәсләр микән инде миңа? Авырып та торам, - диде, офтанып. - Юк, берүк, алай уйлама, Рәхимулла абый. Синең эчең чиста булды бит. Кесәңдәге хезмәт хакың белән кеше сыйлап йөрдең. Бура бурарга иң әйбәт агачларны бирдең кешегә, утыныңа тел-теш тидерерлек булмады. Халык аңлый. - Бик канә дә, аңласа, - диде абзый моңсу гына. * * * Абзый бакыйлыкка күчте. Ул чын урманчы иде. Аның урамнан ат юыртып узып китүе үзе бер вакыйга иде. Аның кебек гәүдәсен төз тотып, үзенең кем икәнен раслап баручы атчы бүтән инде булмас та. Аны озатырга халык иле белән килде. Аның җәсәден күтәреп өйдән алып чыкканны, саубуллашканны капка төбенә чыгарылган һәм йөгәненнән Гыйлаҗев Һашим абый тоткан аты җиңелчә генә кешнәп-ыңгырашып озатып калды. Бу аның "Атым мине шулай озатып калсын" дигән соңгы васыятенең чынга ашуы иде. Хатын-кызлар елады. Ирләрнең күзләре дымланды. Атның да күзеннән яшь тамганын күрүчеләр булган. Ул хуҗасын күтәреп киткән кешеләрдән күзен алмады. Таптангалады, көрсенде, дерелдәде... Дип әйтеп әйткән Камал апа Тормыш дәвам итә... Әле иртә. Дәресләр башланырга шактый вакыт бар. Дүшәмбе. Башлангыч сыйныф укытучысы Камал апа бер өем дәфтәр тикшерә. Ишектән килеп кергән һәр укучы иң башта сөекле апалары белән исәнләшә дә аңа шимбә һәм ял көнендә гаиләсендә, урамнарында, тагын әллә кайларда булган яңалыкларны тезә: - Апа, безнең песи шунд-ы-ы-ы-й олы тычкан тотты, аны күрсәгез!!! Апалары, эштән аерылмый гына: - Әйбәт булган. - Апа, безнең сыер бозаулады. Бозавыбызның матурлыгы! Маңгаенда агы бар, аяк буыннары да ак, ә гәүдәсе кара. Аның матурлыгы, аның матурлыгы! - Әйбәт булган. - Апа, безнең силосыбыз бар. Сыерыбыз силосны умыра гына. - Юк, балалар, Зәки дөрес әйтми, колхоз сыерлары гына силос ашый. - Юк, апа, безнең сыер да ашый, әти фермадан ат чанасына төяп алып кайта. - Юк, балалар, тагын әйтәм, колхоз сыерлары гына. Зәки кычкырып елап җибәрә. - Ярар, Зәки, әйбәт булган. Һәр бала яңалыкларны сибә торды. Җавап: "Әйбәт булган". Иң соңыннан Куян Миннәхмәте килде, исәнләшергә дә онытып: - Апа, безнең әти әнине кыйнады, - диде. - Әйбәт булган... Шулай итеп, Кирмән Башы җидееллык мәктәбендә чираттагы атна башланды. Камал апа белән Мәсгудә апа дәфтәр тикшерәләр. Башлангыч укытучылары татар теле, рус теле, арифметика, җыр, рәсем дәресләрен дә үзләре укыткач, дәфтәр өеме тау кадәр, җитмәсә, әле аларны көн саен тикшерергә кирәк. Урта һәм өлкән сыйныфлардагы кебек, төрле мөгаллимнәр укытып, арага буш көннәр керми, ярлы кесәсендә йөреп ялтыраган биш тиен кебек, көн дә балалар каршына апалары кереп баса. Башлангыч укытучысының хезмәте әкәмәт җаваплы. Күбесе бер хәреф танымаган, укый-яза белмәгән адәм балаларына белем биреп, аларны урта өлешкә күтәрергә кирәк һәм... аннан соң да урта, югары өлештә укытучы иптәшләр баланың укуында аз гына кыенлык туса да: "Кем укыткан соң моны башлангычта?" - дип, күңел тәрәзәңә таш, җаныңа пычрак ыргытырлык булмасын. Балаларың әйбәт укыса, ләм-мим. Ул чакта инде алар заслугасы, Камал апаларын искә алу юк. Бер Нургалиев кенә: "Шәп укыткан математиканы Камал апа башлангычта", - дип әйтте. Һәйкәл куяр иде Камал апа Нургалиев Шамилгә, көченнән килсә. Борынын җиңенә сөртүче малайларны дүрт ел буена әдәпкә өйрәтә Камал апалары. Кул күтәрү әдәбеннән исәнләшү әдәбенә күчәләр. Әби-бабайлар, апа-абыйлар, укытучылар, яшьтәшләр, нәниләр белән ничә адым кала исәнләшәсе? Кулны болгыйсымы, башны иясеме? Кычкырып исәнләшәсеме, пышылдапмы, уртача тавыш беләнме? Әгәр дә әбибабай ишетмәсә? Малайлар баш киемен салып исәнләшергә тиешме? Исәнләшкәч йөгереп китсәң ярыймы? Елмаеп исәнләшәсеме, ачык йөз беләнме, әллә җитди кыяфәт беләнме? Камал апалары иртәнге әңгәмә вакытында малайлар белән малайларны, кызлар белән малайларны кара каршы очраштыра, исәнләштерә. Аннан Миннелут - бабай, Рәмзил әби була да алар белән барысы да урамда очрашкандагыдай исәнләшеп чыга. Бик таләпчән Камал апалары. Ул дәрестә кул күтәрүнең дә, сыйныф бүлмәсеннән чыгу-керүнең дә үз тәртибе бар икән, парта өстеннән карандашың төшеп китсә дә, ападан кул күтәреп рөхсәт сорап кына аласы, анда да парта капкачларын дөбердәтәсе түгел. Юньле баланың карандашы идәнгә коелмый икән ул. Камал апалары һәрберсенең киемен энәсеннән-җебенә кадәр тикшерә. Юк, яңа кием сорамый, чиста булсын, ди. Кирәк чакта салып өлгерү өчен, малайлар будыргычлы чалбар кияргә тиеш. Һәр җирдә сәдәбең булсын, күлмәктә дә, кәчтүмдә дә, җиңдә дә. "Гел коелып, ватылып тора ул сәдәпләр, нигә аны тимердән эшләмиләр дә, киемгә болт белән беркетмиләр икән?" - дип офтана Миннегаяз Борһанов. Аннан ашауның да тәртибе бар икән. Чаштыр-шоштыр, хап-хоп, кап-йот түгел икән шул. Ипине кайсы кулга, калакны кайсы кулга тотуга барып җиткәнче, юынырга, сөртенергә, өстәлгә ничек килеп утырырга, табын артында утыручыларга нәрсә дип әйтергә икәнен өч көн өйрәнделәр. - Исәнмесез! - диде Хәлим Шәйдуллин. - Көне буе күрешеп йөргән әти-әниеңә, туганнарыңа, әби-бабаңа ничек инде "исәнмесез"? - диде Вакыйф Сабирҗанов. - Ай-һай! - дип авыр сулады Сәвия Васыйлова. - Ашларыгыз тәмле булсын! - дип әйтеп шаккатырыйк әле бүген әби-бабагыз, әтиәниегез, туганнарыгызны. Менә ничек үскән безнең Илдусыбыз дип шаклар катсын әле Васыйл абый белән Минзифа апа, - дип, башыннан сыйпады Камал апалары Мөһәммәдиев Илдусның. Ә ашаганда ничек тота үзен әдәпле кыз белән әдәпле малай? Монысы инде бөтенләй хәтәр икән. Кычкырып сөйләшмәскә! Ничек инде күргән-белгәнне сөйләшмичә түзеп торасың?! Юк икән шул, өлкәннәр сорашса гына, анда да әкрен генә сөйлисе, чөнки алай да барысы да ишетә икән. Аннан ашны шопырдатып ашамаска. Калакны шакылдатмаска, урындыкны шыгырдатмаска, янәшәдәге кешегә комачауламаска. Ипи валчыгын коймаска. Чәйне дә шопырдатып эчмәскә. Ашагач, савыт-сабаны юа торган урынга илтәсе икән. Әле рәхмәт тә әйтәсе. Алга тастымал куясы, ашагач, авызны, кулларны юасы, сөртәсе. Өстәлдән ризык алганда, башкаларга да калу-калмауны да уйлыйсы икән. - Болай булгач, кабат ашап булмас! - диде Гасыймов Миннәхмәт. * * * Шулай итеп, Камал апа белән Мәсгудә апа укытучылар бүлмәсендә дәфтәр тикшерәләр. Шул чагында Камал апа, башын Мәсгудә апага бормыйча гына, бер сүз әйтә. Бу кәлимә белән чагыштырганда колхоз рәисе Мортазин Зәкәр Хәбибулловичның атыюлы белән ыргытылган сүзе бөтенләй юк-бар, чебен-черки генә. "Печән бирмим, саламикмәк бирмим" дигән була ул, тагын әллә нәрсәләр әйтә. Һәм барысын да бирә. Яки менә АКШның фәләненче президенты Ричард Никсон СССРны болай итәм, тегеләй итәм, дип ычкындыргалый. Аның сүзе дә Америка байлары басым ясаганга гына әйтелгәне билгеле. СССР бит ул тегеләй-болай итәргә президентның хатыны түгел. Аннан хатыннар бөтерә ирләрне, президент та ир-ат лабаса. Яки Куба дәүләте башлыгы Фидель Кастро нәрсә дип әйткән, АКШ яный башлагач. Яки менә бульдозерчы Рәхимша абый Гаделшин? Ул колхоз рәисе кушкан эшне оныткан. Дөресен әйткәндә, өлгермәгән, чөнки колхоз эшен үтәүгә, сине кунакка дәшмиләр. Ә менә шәхси хуҗалык эшен башкарсаң, үзеңә файда... Шактый кеше эшен эшләп, зур савап җыеп, машина-трактор паркына кайтып туктавы була Рәхимшаның, алачык янындагы койма ярыгыннан Зәкәр, дөресе Зәһәрдер аның, Хәбибуллович атылып килеп тә керә, Рәхимша абыйсын сугып та ега: - Рәхмәт әйт сугып екканга, милиция чакыртып төятеп җибәрмәгәнгә! - ди. Нишләп сугып ега инде ул Рәхимша абыйсын, гусеницага сөялеп тормаса, болай да ава бит инде ул Рәхимша. Хәтере калган Рәхимша соңгы тамчы көчен җыеп тора да яңадан гусеницага сөялә һәм бер сүз әйтә: - Син дә миңа бер кирәк булырсың әле!.. - Ничек, ничек? - дип сорыйлар механизаторлар. Йөзенә мең ерткычның усаллыгын чыгарырга азапланган кыяфәт белән Рәхимша абый теге сүзне кысып чыгара: - Син дә миңа бер кирәк булырсың әле!.. Камал апаны теге бер сүзне әйтергә нәрсә мәҗбүр иткән соң?! Мәктәптә өлгереш, чисталык, тәртип, җәмгыятькә файдалы эш, шефлык буенча сыйныфлар арасында ярыш бара. 1 нче, 2 нче, 3 нче, 4 нче сыйныфлар арасында җиңеп чыкканы Мамадыш шәһәренә экскурсиягә барачак. Мәктәп дирекциясе, аларга колхоздан автобус алып, бензин салачак, ашарга-эчәргә акча бирәчәк. Соңгы атналарда Камал апа укыткан сыйныф башкаларны шактый артта калдырды. Бу чиратлап дежур торучы урта һәм югары сыйныф укучылары өчен барыбер булса да, башлангычта укучы бүтән сыйныф укучылары өчен барыбер түгел, чөнки иртәнге әңгәмә вакытында һәр көнне сыйныф җитәкчеләре оялта: - Әнә Камал апагыз укучыларыннан үрнәк алыгыз! Шулар барачак быел Мамадышка, алар коеначак Нократ суында, алар эчәчәк, 3 тиен акча салып, автоматтан баллы суларны. Алар күрәчәк музыка яңгыратып узып баручы пароходларны. Янәшә бүлмәдә Мәсгудә апалары укыткан балалар алар укыган йортка төп бинадан дежур торучы укучылар төшүгә әләкләргә тотына икән: - Камал апа сыйныфында мич артында чүп бар, әйдәгез, күрсәтәбез. - Аларның сыйныф тактасы чиста түгел. - Миннегаяз Борһановның, турникта уйнаганда, сәдәбе төшкән. Ә бит такта чиста, Миннегаязның сәдәбе төшкән булса да, мәктәп белән янәшә яшәгәнлектән, озын тәнәфестә әнисе Кафияттидән сәдәбен тактырып кергән. Ә мич артыннан бер бит кәгазь килеп чыкты шул. Аһ-ваһ килүләренә карамады дежурлар, "4"ле куеп чыгып киттеләр. - Шуны да алмаганыгыз, их сезне! - диде Наил абыйлары һәм кәгазьне, кулында йомарлап, Миннелут кулына тоттырды. Кизүләр чыгып китүгә аңга килеп, кәгазьне кем ташлаганын тикшерсәләр, Мәсгудә апалары сыйныфында укучы малайның исеме язылган дәфтәр тышы булып чыкты. Кизүләр янына йөгереп менсәләр дә, инде мәктәп буенча нәтиҗә ясалып, пионервожатыйга бирелгән икән. Мондый хәл берничә тапкыр кабатланып, Мәсгудә апаларын Камал апалары кисәтеп тә хәл үзгәрмәгәч әйтте теге сүзне Камал апа. Юк, сез нәрсә, сүгенмәде, утырган урындыгы да шыгырдамады. Торып та басмады, кулларын Юныс оста ясаган имән өстәлдән дә алмады, хәтта дәфтәр тикшерүеннән дә туктамады. Керфеге дә селкенмәде, авызына җыелган селәгәйне дә йотмады, тирән итеп суламады да, тавышын да күтәрмәде. Әмма Мәсгудә апагыз һәм дә Дөнья ишетте аны: - Мәсгудә, син минем күземә елан булып күренәсең... Шулай да була Мокат уязы урманнан башлана. Дөрес, ул анда бераз гына сизелә, ләкин барыбер, уяз булгач уяз инде, сөзәк кенә авышлыкта булса да, яуган карлар эресә, сибәләгән яңгырлар гөрләвеккә әйләнсә, шушы уйсулыктан ага, шуңа күрә дә монда печән тигез урыннардан куерак та, биегрәк тә. Печәнлекне биргәндә, урманчы Рәхимулла абый Яруллин әйтте: - Монда эш күп, биредә кешеләр өй төзергә усак кисте, тишелгән яшь үрентеләре күп, аларны кырасы була. Аннан кешегә ышанып бирәсең: "Агачын алгач, ботак-сатагын чистартып, казык арасына өеп кит", - дип, юк чистартмый, яки аннан-моннан эшли. Ләкин, кәкә, бу җирне иманга китерсәң, бер елны да алдатмый, хәтта коры елны да, әллә су тамыры да якын инде. Йә, нишлисең? - Ярар, алам, рәхмәт, Рәхимулла абый. Зөлфәт, урман буеннан керүгә, аркылысы 10 метр чамасы түгәрәк аланы булган җир кишәрлегендә басып калды, мотоциклыннан балта алды, ризык тутырган биштәрен күләгәгә урнаштырды. Китте шуннан усак үсентеләрен, куак төпләрен кырып. Яшел Үзән шәһәреннән кунакка кайткан Габделбәр абыйсы белән дә менделәр. Алан, озынчаланып, урман куенына керә барды. Җир өстеннән дә түбәнрәк кырдылар куакларны, кайсыларын көрәк белән казып тамырладылар да. Чөнки чалгы белән чапканда, агач эләгергә тиеш түгел. Аннан куакны кыек та чабарга ярамый, чөнки ул аяк киемен, машина-трактор тәгәрмәчен тишә торган сөңгегә әверелә, әле бала-чага да менә бит монда, Рузил дә, Алсу да, Алла сакласын. Өч ел буе, дистәләрчә тапкыр менеп эшләү нәтиҗәсендә, буралык агач алган кешеләрдән калган ботак-сатак та, һәр елны тишелеп, печәнлекне чуарлаучы үсентеләр дә, куак, башка кирәкмәс агачлар да чабылды, ә юкә, шомырт, өрәңге, миләш, каен сыман төз агачларның аскы ботаклары чабылды. Агачлар җыйнакланды, өскә тизрәк үсә башладылар. Печәнлектә хуҗа бар икәне ялт итеп күренеп тора. Чыннан да, һәр елны ике машина печән биреп барды Мокат уязындагы кишәрлек, Рәхимулла абый белеп әйткән икән. Ә быел баш урманчы Илдус, әйтми-нитми, янәсе, урман аныкы, ничә ел буе әкәмәт тә зур көч куйган аланлыкны трактор белән ердырып, нарат, чыршылар утырттырды. Сука тезәнлекләп, куак кырып ясаган сәнгати аланны вәхшиләрчә ермаклаган, кәсләрен янәшәдәге җирләргә каплаган иде. Елыйсылары килде Зөлфәт гаиләсенең, бу хәлне күреп. Менә шул печәнлектән мал ризыгын чабып, әйләндереп, киптереп, алып төшеп сәндерәгә өйгәненә бер атна гына әле Зөлфәтнең. Ә кичә гаиләсе белән трактор ертмачлаган аланлыкны карап төшкәннәр иде. Ничә ел тырышып агач кырган печәнлекне. Туп сугалар, Зөлфәтнең кәефе юк. Теге ертмачланган алан аның якасыннан алган да сулышын кыса. Клуб каршындагы өйдән колхозның партоешма секретаре Батырша абый һәм су асты көймәсендә мичман булып түләүле хезмәткә калган Наил чыкты. Урам яктан гына эндәште Батырша Мостафиевич: - Зөлфәт, килеп кит әле. Менә нәрсә, Наил белән Земфира өйләнешергә сөйләшкәннәр. Мин баш кода булырмын. Ә син - кече кода. Әйдә, кереп чыгыйк әле. Земфираның өе дә янәшәдә. 3 Уяз (диал.) - коры елга. - Тирләп беткән бит мин Батырша абый, - дисә дә, ай-ваена карамыйча, алып кереп китте болар аны. Безне Земфираның гаиләсе бик яхшы каршы алды: табын дисеңме, ачык чырай дисеңме. Иманлы йорт иманлы йорт инде. Наилләрдә үк кайнарланып чыккан, тел белән тамак туйдырган партоешма секретаре "а" хәрефеннән башлады, "я" хәрефенә һәм "ярар" сүзенә барып җитте. Никах укыттылар микән, белмим, яшь гаилә Мурманскига китеп барган. Юлда барганда, кияү: "Минем хатыным бар анда", - дип, кәләшне чираттагы тукталышта Казанга озаткан. Бу хәл Зөлфәткә шулкадәр начар тәэсир итте, яшен суккан кебек булды. Ничек?! Ничек?! Ничек?! Кәләшнең гаиләсе белән гомер буе бер-берсен шулкадәр дә якын итеп яшәделәр, хәтта аның әнисе белән Земфираның, абыйсы Фәргатьнең әти-әниләре ахирәт дуслар кебек. Ә нәрсә килеп чыкты?! Батырша абыйсының хәле ничектер, ә ул бетте. Кабат кодалап йөрмәскә ант итте. Ә бит Зөлфәт авылда дистәләгән яшьләрне кавыштырды, моңа кадәр берсенең дә аерылышканы юк иде. Кода булып йөрүнең тамырына балта чабылды. * * * Хәзер инде язмы, көзме икәнен дә хәтерләми. Аның кайсы фасылда булуы әһәмиятле дә түгел. Мәктәптән кайтты гына, әнисе чәй эчәргә дәште, шаулап-гөрләп ашап утыралар өчәү. Өченчесе - улым Илһам, нәни егет. Ишек шакып, якын туганыбыз Харис абый килеп керде. Без инде аны табынга чакырабыз. Ул баш тарта. - Әйдә, чыгып керик әле, - дип, мине ишегалдына дәшә. - Ашыгабыз, ачуланма, апа, - ди әнигә. Күренеп тора: кәефе шәп, нык дулкынланган абый. Ишегалдына чыксак, улы Илшат та бар икән. Күрештек. Харис абый сүз башлады: - Менә, энекәш, бүтән балалар башлы-күзле булып бетте, төпчегебезне өйләндерәсе бар, әйдә, барысы да сөйләшенгән, Югары Якегә кыз сорарга барып кайтыйк әле. Бөтен өмет синдә, мин анда малайны мактап, яклап сөйли алмыйм, йоласы андый түгел, энекәш. - Бара алмыйм, Харис абый, - диде ул, үткен балта белән тал чыбыгын чапкан сыман. Харис абый колхоз рәисе, авыл Советы рәисе булган кеше, шунда ук аңлады, аның ике сөйләшмәгәнен белә, кырт борылып чыгып китте болар. Йөзләре үзгәрде инде якын туганнар- ның. Зөлфәтнең аларга теге моряк белән булган фаҗигале хәлне сөйләргә дә, шуннан соң җанына тынгы тапмаганын да, нәзер әйткәнен дә аңлатырга вакыты булмады. Илшат туенда түрдә утыру насыйп булмады аңа, туйга әйтеп тә тормадылар. Харис абый озак яшәмәде, берничә елдан Ходай хозурына күчте. Язмышы шулай булгандыр. Кичерешләре дә зурдан иде. Беренчедән, ул күрше авылда күмәк хуҗалык рәисе булганда, шикаять язып, җанын ашадылар, язганнары расланмаса да, гомерен кыскарткандыр. Икенчедән, ул эшләгән авыл йөзләгән кәҗә асрады, мамыгыннан шәл бәйләде. Татарстанны, күрше төбәк хатын-кызларын кәҗә мамыгыннан бәйләгән затлы шәлләр белән сөендерде. Район хуҗасыннан башлап, аның тирәсендә йөрүче эреле-ваклы түрәләр дә, Харис Фатыйховичтан шәл таптырдылар, үз хатыннарына, кызларына, оныкларына гына түгел, сөяркәләренә дә. Үзе алып барып биргән шәлләрне чибәр кызлар башында күреп, "Уф!" дип, бер генә ухылдамады рәис. Анысы чёрт с ним! Эреле-ваклы түрәләр барысы да - авыл хуҗалыгына, димәк, аның колхозына да, кай яктандыр бәйле адәмнәр. Хөкүмәт биргәнне бүлүдә катнашалар, янәсе, булышучылар. Килеп-китеп йөриләр. Бик аптыраткан, инде ярты шәһәр урамына шәл җәйгән өченче хуҗаның чираттагы гозерен үти алмады Харис. Ә теге үз этлеген эшләде. Көннәрнең берсендә Харисны Олы хуҗа дәште. Кулына банк счёты тоттырды һәм, кырык үгезне тапшырып, акчасын шул исәпкә күчерергә кушты. Сөйләшүдә өченче хуҗа да катнашты. Харис барысын да аңлады. Чөнки өченче хуҗаның күзләрендә өмет итеп тә алынмый калган шәлне күрде. - Бабайлар да ачка үлмәгән әле, егерме беренче елда да, - диде Харис. Ике атна буе аның колхозында җиң сызганып эшләгән ревизия, көн саен хуҗаларга җепкенләп отчёт ясап торса да, "финанс нарушениесен табарга" дигән күрсәтмәне үти алмады. Ә Харис туган авылына, әти-әнисе өенә кайтып китте. Югары партия мәктәбен тәмамлаган Харисны Кирмән Башындагы күмәк хуҗалык рәисе дә, партоешма секретаре дә шатланып, кочаклап каршы алмады. Көндәш иде ул аларга. Менә дигән җитәкче иде. Бераз авыл Советы рәисе итеп йомышка йөртмәкче булдылар да, болай яманлап, тегеләй каккалап-суккалап, ялкау дигән ялган дан чыгарып, яшелчә бакчасы бригадиры вазифасына ыргыттылар. Өендә шаулап торган җиләк-җимеш бакчасы үстергән Фатыйх малае, гомер буе күзне иркәли торган симез яшелчәләр үстергән Хәдичә улы биредә дә үзен талантлы оештыручы, агроном, табигатьне аңлый, сизә, аның белән дус яшәүче хезмәтчән итеп танытты. Районның яртысын һәм шәһәрне шыгырдап сөйләшә торган кәбестә белән тәэмин итте. Әле күпме аяк чалдылар. Күпме түзәргә була. Китеп тә барды. Аны каккан-сукканнарның берсе дә рәхәт күрмәде, ләкин андый кешеләргә Аллаһ үзләренә килгән бәла-казаларның нәрсә өчен килгәнен аңларлык акыл, сизгерлек бирми. * * * Нәсел бер, гаиләләр аерым безнең. Еллар үтте. Инде Илшатның малае да, Норма башлангыч мәктәбен "5" легә тәмамлап, урта мәктәпкә менде. Бу вакытта Зөлфәт тарих, җәмгыять белеме укыта иде. Директорга дәрес сәгатьләре күп бирелми, аның җитәкчелек, хуҗалык эше исәпсез. Тарихтан да язма эшләр уздыра Зөлфәт. Илшат малае инде 9 нчы сыйныфта иде. Өчәр сорауга җавап язалар, егет бик күп яза, белеме бар. Ләкин үгезне мөгезеннән дигән әйтемне төгәл үтәми, шуңа да сорауга төгәл җавап бирми. Бер кисәтте Зөлфәт, ике, өч кисәтте. Үзгәреш юк, аннан язма эшләренә "4"леләр куйды, егетнең бер чирегенә "4"ле чыгарды. Бу хәл аларның гаиләсендә фаҗига итеп кабул ителгән, хәтта апасы өйгә шылтыратып, "4"легә укучы сыйныфташларының исемнәрен әйтеп, шулар кадәр генә беләмени инде ул дип кытырдата башлады. 9 нчыны бетерүгә, егет шәһәр мәктәбенә күчте, сыйныфташлары үпкәләгән диде. Зөлфәт моңа үзе дә ышанды, чөнки егет Норма Сабан туенда туганын, укытучысын күрмәмешкә салышып үтте, кая анда исәнләшү. Ә башкалар Зөлфәт абыйлары белән килеп күреште, хәлләрен сорады. Гаиләдә баланы бөек укучы итеп тәрбияләү кирәк микән?! * * * Өченче суыну болай булды. Аңа 50 яшь тулганда, туганы Рәмзил Гаяз улы Каюмов 3110 модельле "Волга" машинасы бүләк итте. Шофёры Рузил белән арткы утыргычларны салдырдылар, бәрәңге, бал төяделәр, тагын әллә нәрсәләр. Казанда укучы, яшәүче балаларына да, бүтән җиргә дә. Трактор алу артыннан чаба Зөлфәт - МТЗ-82не. Мәктәпкә андый трактор бирелми, Т-40 кына, ә аласы килә. Чаллы - Казан юлына чыкканда, Илшат очрап утырды. "Күрәсең, Рузил әйткәндер, - дип уйлады директор, - икесе дә Нормадан, туганнар, авылда туган булмаган кеше юк та". Олы юлга чыктылар. - Бәрәңге тутырган тузанлы капчыклар өстендә шәп киеме белән аунап бармасын, аннан ГАИ туктатса, правосыз калабыз, Мәгариф министрлыгына сәгать 8 гә җитешмәсәк, трактор түтүт, баш бухгалтер белән замминистр янына керәсе бар, - диде Зөлфәт. Рузил чыгып әйтте. Алар киттеләр. Үземә чыгып аңлатасы иде дип, Казанга кадәр борчылып барды Зөлфәт. Юл уңды, Аллага шөкер, мәктәп МТЗ-82 тракторлы булды. Харис абыйның башка балалары, Зөлфәтне күрүгә, ашыгып килеп җитәләр, күрешәләр, кочаклашалар. Илшат әлегә ашыкмый... Буяу Мәктәптә эшләгән беренче елының җәйге ялында Зөлфәт койма тота иде, янына Мәгафрүз апасы төште дә: - Зөлфәт, сине Мәхмүт абыең чакыра, - диде. - Ярар, нәрсәгә икән, Мәгафрүз апа? - Белмим шул, әйтмәде, чакыр гына диде. Өс киемен алыштырып чыкты да менеп китте Зөлфәт. Менеп китте дип инде. Югары Зираттан Чегән тавына кадәр дүрт урамны тоташтыручы чат төшә, Зөлфәтләр өе астан икенче урамда, ике генә атлыйсың да кечкенә капкадан мәктәпнең спорт мәйданына керәсең. Монда юан имән баганадан ясалган "п" хәрефе сыман корылма бар. Аның янына турник баганасы утыртылган. Ә биек өлешенә юан бау асылган, алдыртып менә торган шома колга беркетелгән. Волейбол мәйданчыгы аша үтәсең, сул якта озынлыкка сикергәндә очып төшә торган комлы чокыр, йөгерү юллары күренде. Ял итә корылмалар, каникул бит. Мәхмүт Васыйл улы бик ачылып каршы алды. Сизенде Зөлфәт, ниндидер бер хикмәтле эш бардыр. - Йә, хәлләр ничек, Зөлфәт? Әниең ни хәлдә? Энекәшең? - Әни, авыл Советыннан эшен ташлап төшкәннән соң, өйдә кыймылдый. Энекәш Петропавловск-Камчатский шәһәренә студотряд белән киткән иде, әле хаты юк. Үзем койма тотам. - Алай икән. Мин сиңа бик тә җаваплы эш кушмакчы идем. Нишләрбез икән? Теге әниеңне эштән чыгарган председатель мәктәпкә машина бирми, Алла каргаган. Егерме көннән яңа уку елы башлана, ә парта, өстәлләр буялмаган, яшел буяу алып кайтасы бар. Ә ул Мамадышта юк, Алабугада бар икән, белештем. Беренчедән, үзем чыгып китә алмыйм, Вафин райкомга әләкли, икенчедән, Мамадыш авторотасының өч машинасы Казаннан кайтышлый безгә керер дә, мәктәпкә өчәр-дүртәр юл утын кайтарырбыз дигән идек. Завхоз да, үзем дә шунда кирәк. Мин сиңа акчадан һәм буяу банкалары тутырырлык буш капчыктан башка берни бирә алмыйм. Кызганыч иде директорның кыяфәте. Әле әти-әнисенең гаилә дуслары булганнар. Аның кызы белән Зөлфәт бер-берсенең колакларын тешләгәннәр, алга таба гомергә бергә булырлар, янәсе. - Ярар, Мәхмүт абый, акча белән капчыкны бирегез дә, үземнең парталар да ала-тилә булып беткән. - Тырыш инде, Зөлфәт, үзем дә бик читенсенеп кенә кушам. Чамала, мәктәпкә буяу никадәр күбрәк булса, шулкадәр шәп. Син үзеңне уйла, күтәреп тә йөрергә туры киләчәк. Хәерле юл. - Рәхмәт, Мәхмүт абый. Әле сәгать иртәнге 8 генә. Төшеп чәй эчте. 20 сумга сатып алган кәчтүмен эләктерде. Кесәгә паспортын тыкты, башына киде. Чегән тавыннан йөгереп төшеп, Кирмән инешен сикереп чыкты, Каршы тауга үрмәләде. Җиләкләр кипкән, шулай да берничә җир җиләген өзеп капты. Быел ел килеште үсемлекләргә: ул бәрәңгеләрне кара син: үзе юан сабаклы, үзе ямь-яшел яфраклы. Тау битендәге печән дә биек, куе, ә бит югыйсә мал-туар ишле, гел кыркып тора. Вакытында яуган шифалы яңгырлар, көннәрнең гаҗәп тә җылы торуы үләннәрне, куакларны, агачларны да тиз үстерә. Менә бу әрекмәнне генә кара син, яфрагын хатын-кызның баш яулыгы итеп ябынырга була. Җиләкләр эре, сусыл. Зөлфәт кая гына бармасын, кайдан гына кайтмасын, аның бер үзгәрмәүчән гадәте бар. Ничек кенә ашыкмасын, аңа тау түбәсендә туктап, туган авылы Кирмән Башына күз ташлап алырга кирәк. Бу - йөзләрчә, меңнәрчә кабатланган вакыйга. Кечкенәдән шулай. Чаңгы, чана шуасыңмы, Каршы тауданмы, Урыс юлыннанмы, Ризван каеннары яныннанмы, Күҗәкәдән, Аргы яктанмы - ирексездән аны нидер туктата, хәрәкәтсез калдыра. Тау астында калганнар кычкыра: "Әйдә, эз сал, аннан, син егылмасаң, без дә чамаларбыз". Ә Зөлфәт аларны әллә ишетә, әллә юк. Бу - җандагы канун. Гасырларны нәни калкулыклар итеп тезгән Түбәнге һәм Борынгы, Югары һәм Яңа зиратлар. Алар ямь-яшел түгәрәк мендәрләр сыман. Шул нәни яшел мендәр астында мәңгегә йокыга талган ничәмә-ничә буын бабайлар, әбиләр, әти-әниләр, туганнар, күршеләр. Авыл зирәк акыл, олы тәҗрибәгә таянып төзелгән. Чакрымлы урамнар, озын тыкрыклар. Моңа ирешү өчен, халкыбызга ничә гасыр кирәк булгандыр. Һәр хуҗалыкны, анда яшәүчеләрне бик яхшы белә Зөлфәт. Язмыш уртак, туган тел челтери, эчкән су, ашаган ризык хәләл көч белән тир түгеп, күмәкләшеп табыла. Авыл кешеләре - бер гаилә балалары. Зөлфәткә сәфәренә җитәрлек көч-куәт өстәлде. Авылына бер-ике күз сирпеп алуга, сәгать 10 нчыларга иске Казан юлында була, Алла боерса. Юлда очраган машиналарның берәрсе утыртса, Мамадышка юл алыр. Аннан шәһәр аша пристаньга килер. Паром җайлы туры килсә, аңа төялеп чыгучы берәр автобусмы, йөк машинасымы утыртса, Алабугага юнәлер. Нәкъ шулай булды да. Уңган юлга чыккан, ахры. Алабугада беренче тапкыр булуы, ләкин эзли торгач, хуҗалык сатыклары кибетен тапты. Сорау туды. Ничә банка алырга икән? Сатучыга аңа товары гына үтсен. Өч килограммлы банкалар. Мәхмүт абыйсының күбрәк алып кайт дип әйтергә кыюлыгы җитмәде инде дә, ләкин байтак кирәк инде ул мәктәпкә. Ак алъяпкыч, ак күлмәк кигән балаларның яшел төскә буялган матур парта өстенә кулларын тәртипле генә куйганнарын күз алдына китерде дә: - Унике банка, - дип ычкындырганын сизми дә калды. Уй яшен тизлегендә үтте башыннан - 36 кг буяу, әле банкалар һәм капчык авырлыгы, 40 кг бар инде. Ничек йөртер?! Сатучының анда эше юк, банкаларны бирде, накладной язды, кул куйды, мөһерен сукты. Әле хәерле юл теләргә дә онытмады. Банкалары ике рәт итеп тезелгән капчыкны күтәреп, Зөлфәт автобус тукталышына китте, ә ул якын түгел. Барып җитте дә тукталышка, ухылдап, капчыгын утыргычка төшерде. Җилкәне шактый каезлаган иде калай банкалар, ярый әле, кәчтүме калын. Бераз сулыш алды, ичмасам. Автобус идәненә кертеп куйды да автовокзалга барып җитте. Халык, ашыгып-кабаланып, автобустан төште, капчыктагы берничә банканы бәреп төшерделәр. Зөлфәт капчыкны таш мәйданчыкка төшереп куйды да күтәреп китте генә, җилкәсендә юешлек тоеп, йөген вокзал алдындагы утыргычка төшерсә - күрде: бер банканың капкачы ачылган, буявы агып, бүтән банкаларны буяган, капчык аша кәчтүмгә сеңгән, күлмәкне пычраткан, чалбарга да өлеш чыккан. Киосктан газеталар алып сөрткән-чистарткан кебек итсә дә кеше күзенә чалына торган яшел төсне тиз генә чистартып булмый икән, бу инде чирәмгә тезләнгәч чалбарда калган үлән төсе генә түгел. Буяу сыйфатлы һәм искиткеч җете төстә иде. Ләкин бу Зөлфәткә куаныч китермәде. Кассадан билет алып, ярый әле бар иде, утырып китте. Әле аңа кадәр банка капкачларын тикшереп чыкты. Яңа агызылган буяу, калай капкачлар ябышып катмаган, теләсә кайсы секундта ачылып китәргә мөмкин! Йа Алла, тагын нәрсәләр күрәсе бардыр?! Паром җайлы туры килде. Мамадыш үзебезнеке инде, хәзер өйдә, дип сөенсә дә, әле күрәчәкләр алда иде. Дөрес, ул бу шәһәрдә өч ел укыды, яшәде, күп җирен белә. Дөньяда шушы шәһәрне генә башкала дип саный. Пузанка тавында күп тапкыр булганы, Чулман белән Нократ кушылган Сукүл тарафына, аның янәшәсендәге Гәрәйхан авылына күзеннән яшь чыкканчы карап торганы бар. Бөек тарих ята алдыңда, егет, дип, үзен искәрткәне дә бар. 4 Сатык (диал.) - товар. Юкка гына Пузанка тавы дип атамаган бит инде аны бабайлар: күз яше, кан агызучы тау дигән сүз. Ә бит бабайлар бик тә акыллы булганнар, Аллаһ әмере белән яшәгәч, зыялы, белемле һәм дини булган татар халкы. Бу Мәмәдиш картның авыл өчен урын сайлавыннан ук аңлашыла. Мамадыш төньяк җилләреннән Пузанка тавы белән ныклап ышыкланган, сипләнгән. Табигатьнең изге Кояшы җылыткан, шифалы яңгырлар сугарган мәрхәмәтле Җир-ананың уч төпләренә күкләрдән очып төшкән ак күгәрчен ул Мамадыш. Күрегез сез аның Нократка су керергә йөгерүче каеннарын, зәңгәр күккә сузылган, чишмә булып агучы тауларын. Фонтаннарыннан җыр, моң, якты нур чөюче яр буйларын! Нократ аръягында дистәләрчә күлләре белән ялтыраучы, култыклар белән чигелгән гүзәл болыннарын! Шушы болыннарны тиешенчә файдаланса адәм баласы, меңләгән-меңләгән мал-туарга җитәрлек хуш исле печән дәрьясы бит бу! Болыннарның киңлеге 2-5 чакрым. Белә Зөлфәт: ничәмә-ничә тапкыр чаңгы ярышына барганы бар шул болыннар аша. Бу - шигърият! Ә менә проза бар бит әле. Автовокзалдан шәһәрдә йөрүче автобуска утырып, Чура Тау авылына төште. Тагын бер банка мәтәлеп эшне бозды. Тагын капчык буялды, киемнәргә дә өлеш чыкты. Сөрткәләде, ышкыды, чистарынды егет, ләкин чистарынган саен буяла гына барды. Саркый да килеп чыга буяу. Йөк машинасы тартмасына утырып кайтты да Иске Завод турында төшеп калды. Ике аккан банканы тотып атса да ярар иде дә, гамәлдән чыгарганда, акт язарга кирәк булыр дип, бу уеннан баш тартты. Инде буласы булган, буявы сеңгән. Әле якты. Алты чакрым тәпилисе бар. Йөк ике поттан артык. Чыда, Зөлфәт! Чыдасын банкалар каезлаган җилкәң! Урман борылышындагы машка кадәр өч тапкыр туктап ял итте. Биегрәк җиргә төшерә капчыгын. Маш янында озакка туктады. Ярый әле, башы эшләде: Мамадышта әйбәтләп ашаган иде. Урманны аркылы чыккач, Рәхимулла чүннигендә, аннары, Саурыш елгасын чыккач, Хәбир җизнәсе утырткан каенлыкта туктады. Казыган тау башына җиткәнче, ике тапкыр туктап алды. Арыганлык баса, хәзер ешрак туктала Зөлфәт. Озак утырды Алмагач чишмәсе янында, юынып та алды, су эчәргә ярамый, шунда ук суык тиячәк, моны гына белә, йөгерешче бит. Ике тукталыш ясап, Каршы тау түбәсенә менеп җитте. Инде, беренчедән, күзләр әлҗемөлҗе килә, икенчедән, эңгер-меңгер төшә. Бу хәлдә кеше күзенә күренмәү хәерле иде. Ауган җире тирәсеннән бер-ике уч кузак җыйды. Чү, сабыр ит, Зөлфәт, инде күп калмады. Каршы таудан исән-имин төшә алсаң, Чегән тавыннан егылмыйча менсәң, 300 метрдан мәктәп складына кайтып җитәрсең, Алла боерса. Ләкин таудан төшү менүгә караганда да хәтәррәк. Көн дә иртән һәм кичен йөгереп менә торган кыек сукмактан Шәмсурый әбисе өйрәткән догаларны укып төште Зөлфәт. Бар теләге кеше-мазар очрамасын да, калган ун банка ачылмасын. Аллаһы Тәгалә бар икән! Кечкенә капкадан бәргәләнеп-суккаланып керде дә җиргә чүгәләп туктап калды. Озак утырды. Аяклангач, капчыкны җилкәсенә селтәп сала алмады. Күчерә-күчерә 60-70 метр алып барып, складның тимер ишегенә сөялде. Бераз хәл җыйгач, кымшанып китеп, мәктәпнең агач баскычыннан көчкә күтәрелеп, укытучылар бүлмәсенә, аннан ут янган директор бүлмәсенә керде, накладнойны Мәхмүт абыйсы өстәленә куйды да чыгып китте. Мәхмүт абыйсы нәрсәләрдер сөйләшеп калды. Зөлфәт аны ишетерлек хәлдә түгел иде. 5 Маш (тарихи) - манара кебек корылма. 6 Чүнник (диал.) - умарталык. Ул, абына-сөртенә, мәктәп ишегалдыннан төште. Авыш җирдән төшү бермә-бер кыен икән, аяк сынып-сынып китә. Кечкенә капкадан узды. Өйләре 30-40 адымда гына югыйсә, ә шул араны үтү иң авыры булды. Чөнки ул бүген эшләргә тиешле мәшәкатен җилкәсеннән төшергән, бушанган, искиткеч арыган, үзен белештермәслек хәлгә килгән иде. Яшел буяуга манчылган хәлсез улына өзгәләнеп карап торган әнисенә елмайгалап куйган Зөлфәт, 2-3 чокыр җылымса чәй эчкәннән соң, урынга ауды. Туган авылының шифалы төне алар өенә дә ефәк юрганын япты, күктә Изге аен кабызды. Бу егет бүген зур батырлык, саваплы гамәл кылды. Күпме парта гаҗәп тә матур яшел төскә буялачак, аларга берсеннән-берсе тәртипле, әле беренче тапкыр укырга килгән сабыйлар, аның авылдашлары утырачак. Кием табылыр, җилкә төзәлер. Мондый сынау үтү дә кирәк ир-атка. Йокласын бу егет, ял итсен... Тормыш дәвам итә Мамадыш өязендә совет власте урнашкач, байларга, хәлле кешеләргә көн бетте. Исмәгыйль байның да таш йорты, келәтләре, ат сарайлары, башка каралты-курасы тартып алынды. 1918 елдан башлангыч уку йорты булган Кирмән Башы мәктәбе укучылары Васыйл мулла мәчетендә, Югары зират мәхәлләсе мәчетендә, Югары оч күпере янындагы мәчеттә, Түбән оч мәчетендә, Әхмәт бай өендә белем алдылар. Укучылар күп иде шул. Заманында 33 саланы канат астына җыйган олыс үзәге булган бу авылда 3 мең чамасы халык яшәгән. Беренче уку елы башланып, ике ай гына үткән иде, мәктәп зур фаҗига кичерде. Мамадыштан Кирмән Башына укытучы итеп җибәрелгән Баязитов үтерелде. Авыл Советының кара айгыры белән туган авылына ялга кайтырга чыккан укытучыны Урманчы авылында имәнгә асылган килеш тапканнар, ә айгыр юкка чыккан. Баязитов абыйсы укыткан Әгъзәм Хөснетдинов гомер буе сөйләде: "Әти белән ак он тегермәненә төшәбез, чанада икмәк тулы капчыклар. Без биш авылдаш биш атта барабыз. Урманчыга җитсәк, авылны милиция чолгап алган. Һәр кешене үзләре белән алып китәләр дә бер мунча ишегалдында яткан кешене күрсәтәләр. "Таныйсызмы, бу кем?" - дип сорыйлар. Өлкәннәр авыз ачканчы, мин: "Укытучы абыем!" - дип кычкырдым һәм елап та җибәрдем. Миңа 10 яшь иде. Әрәм булды Баязитов абый, бик әйбәт укытучы иде, урыны җәннәттә булсын". Кирмәнбашлары үзләренә белем биргән Ясәвиев абыйларын һәм аның хатыны Әлфинур апаны, аннан 1935 елда мәктәп җидееллыкка әйләнгәч укыткан Смирнов абыйны, аның улы Иванны (соңрак Иван да кайдадыр мәктәп директоры булды, аны армиягә алмадылар, күзе зәгыйфь иде) бик яхшы хәтерлиләр. Смирнов абыйдан соң мәктәпне Хаҗип абый Хисамов җитәкләде һәм Бөек Ватан сугышына да Кирмән Башыннан китте. Без аның исемен дә 30-40 елдан соң гына белдек, чөнки аңа халык "Хисамов абый" дип дәшә иде. Сугышка ирләр китеп беткәч, мәктәп Понкина апа кулына күчте. Ул елларны әйтмә дә, сөйләмә дә инде син, күрде халык. Футбол тубы кебек типкәләде инде ачлыгы да, авыр эше дә, ачы суыгы да, кара кайгысы да. Хөкүмәт шул чорда да мәктәпне онытмады: балаларны ашатты, укытучыларга паёк бирде. Менә ни өчен зур иде авторитеты хөкүмәтнең, властьның. Сугышның соңгы елларында укытучыларны фронттан мәктәпләргә укытырга кайтардылар, уйлап кара син! Менә ни өчен укытучыларның абруе тагын да артты. Менә берзаман мәктәпкә Мәгъсүмов Мөнип абыйны китерделәр. Фронтовик. Бер аягы бот төбеннән өзелгән. Ике култык таягы белән йөри, үзебезнең Алан авылыннан. Хатыны Мәликә исемле, ул да авыру. Беркөнне Чегән чишмәсе тавыннан көянтә белән су алып менгәндә туктап кала, еш-еш сулый. Чиләкләрен чат уртасына кадәр алып менә укучы кызлар. Аннан Мәликә апабыз: "Тукта, кызым, кеше күрсә нәрсә әйтер?" - дип, көянтәсен үзе күтәрә дә зәгыйфь-сәер адымнар белән теркелди. Менә кемнәр эшләде бездә! Узган гасырның 30 нчы еллары уртасында өч мәхәлләнең мәчетләрен сүттеләр дә Исмәгыйль байның кирпеч өе, таш келәте өстенә икенче кат итеп күтәрделәр. Укытучылар һәм сыйныф бүлмәләре, остаханә, ашханә, ат, утын сарайлары калыкты. Мөнип Мәгъсүмов мәктәп яны тәҗрибә бакчасы булдыруга күп көч куйды. Байдан калган кар базы күмелде, ташландык хуҗалык корылмалары сүтелде, җыештырылды, җир кул белән казылды. Койма белән әйләндереп алынды, алмагач, карлыган үсентеләре алып кайтып утырттылар. Көннәр буе култык таяклары белән әсәрләнеп йөргән Мөнип аганың төне буе ыңгырашып чыгуын Мәликәсе һәм ... фатир диварлары ишетте. Мәликәсе беркемгә дә сөйләмәде, ә диварларның теле юк иде... Әүвәле Кирмән Башында унлап кына хуҗалыкта җиләк-җимеш бакчасы бар иде. Мөнип абыйлары укучыларына карлыган ботаклары өләште, чия, алмагач үсентеләре алып кайтты. Намуслы хезмәте өчен Ленин орденына лаек булды. Ул үсентеләр алып кайтып яшәтеп җибәргән бакчалар яши авылда. Абзый инде күптән бакыйлыкка күчсә дә, авыл халкы аны онытмый. Зөлфәт тә, Мамадышка барганда һәм кайтканда, догасыннан калдырмый. Иң гыйбрәтлесе Мөнип аганың кыш көнендә Мамадышка хезмәт хакына баруы булгандыр. Директор хуҗалык мөдире Васыйл абыйсына: "Печәнне атка күпме ашый ала шулкадәр бир, солыны да кызганма, бер атнадан олы сәфәргә, шәһәрне шыгырдатып кайтыйк әле. Ат елкылдап торсын, Арташ зираты янындагы чокырдан сырты күренеп торсын арташларга", - дип нәрәд бирә... Тәрбияли атны Васыйл, булмаганны да таба, чөнки хуҗа - юньле кеше. Елкылдап торган, сырты Арташ зираты янындагы чокырдан да халыкка күренгән ат белән мәктәп ишегалдыннан томырылып чыктылар. Хәдичә, Мөслимә апалар капканы яба калды. Тәрәзәгә ябырылган укытучылар, укучылар җиңел сулыш алды, чөнки директор 2-3 көн эш артыннан йөреячәк иде. Капкадан чыгып, сулга борылу уңайлырак булса да, чөнки андагы юл турырак һәм аулаграк, Васыйлның аннан китү хокукы юк! Ул авылның иң шәп йортлы, иң шәп юллы, иң шәп "тамашачылар" яши торган урамнарыннан юыртырга тиеш. Директор ак күлмәктән, галстуктан, шәп пәлтәдән, затлы кәчтүмнән. Чана түренә җәелгән толып эчендә солтан тәхетендә утырган сыман бара! Уңга борылмый, сулга борылмый. Белеп бара, халык - тәрәзәдә, кайбер сабырсыз апалар, капка төбенә чыгып, кул болгый. Директорның керфеге дә селкенми. Ә йөзендә зур канәгатьлек! Тантана! Менә Әхмәт бай өе дә, авыл Советы рәисе Гыймазов Вагыйзь йорты да артка йөгерде. Таудан төшеп, күперне шаулатып, Аргы якка керделәр. Тау буенда Куян Сәхиләре, Хәсәнов Вәккас, Шакирҗанов Гаяз, Сәетов Таһир өйләре, ә уң яклап Зыятдинов Мәганәви, Фазылов Миргазиз, Хөснетдинов Әгъзәметдин, Чираев Исмәгыйль, Насыйбуллин Сөнгатулла, Газизов Каюм, Шәмсетдинов Хаҗи, Сабирҗанова Шәмсеямал, Мәрфуга апа һәм Сафин Хуҗи өйләре дә артта калды. Таудан төшеп, инеш кичеп, итәгендә киндер фабрикасы урыны шәйләнгән Урыс юлы тавына күтәрелә башладылар. Васыйл янәшә теркелди. Тау башына менеп җитүгә, атны туктатты Мөнип Мәгъсүмов. - Бер күз салыйк әле, Васыйл абый, Кирмән Башына да, Нормасына да. Теге сөргеннән качып кайткан, туган авылына ут төрткән Күчи Кашабы исән микән, Васыйл абый? - Исән, диләр. Сугыштан соң яңгырлы төндә кайткан да бер чынаяк чәй дә эчмичә китеп барган. Тау башындагы Ризван каеннарын кочып үксегән, диләр. Чөнки ике кара-каршы йортлы урамнарга ут төрткәч, Ризван каеннары яныннан качып барганда: "Куырылыгыз, колхоз этләре!" - дип кычкырган. Ике урам, 168 хуҗалык көлгә әйләнгән. - Хәзер дә зур әле Кирмән Башы. Әйдә, кузгалыйк. Саурыш елгасын кичтеләр, урман почмагыннан Арташка юнәлделәр. Юл зират янындагы тирән чокыр аша үтә. Басудан өермә ясап килгән җил, чокырга җитүгә, карларыннан арына да юлчыларны җемелдәвек ярмага коендыра. Кояш нурлары белән кисешеп, гүзәл манзара тудыра. Арташ морҗаларыннан төтен чыга. Тормыш дәвам итә. Морҗадан төтен чыкса, өмет бар. Арташ урманының сөйкемле юлы Демьян авылына алып чыкты. Монда да кирмәнбашлары яши: Фатыйх белән Хәнифә. Юл 10 чакрымлы Озын басуга ялганды. Монда һәрвакыт көчле җил, Нократтан, Чулман буйларыннан тизләнеп килә дә юлаучыларны очыртып алып китмәкче була. Очыртмый торсын әле. Алар ике ир-ат, икесенә өч аяк, ике култык таягы, атна буе затлы тәрбиядә торган юньле ат. Шушы Озын басуга чыккач, Мөнип хатирәләргә бирелә. Васыйл абыйсы да бер сүз дәшми, чөнки белә: директор аны ишетмәячәк, йә чыраена ризасызлык чыгарып, кашын җыерачак. Әйдә, уйлансын, бушансын. Бер аяк, ике култык таягы белән таза-сау ирләрдән күбрәк эшли, гаҗәп тынгысыз бәндә. Җитмәсә, бик таза да, бу килеш тә центнер гына түгел әле ул, ә сугышка кадәр центнер ярым булгандыр. Әллә уколлар аркасында тазарды микән? Бер дә сугыш турында сөйләшми. Ә менә Мөнип нәкъ сугыш турында уйлап бара иде: "Фронтта барыбер җиңелрәк булган икән. Йөзләгән-меңләгән кеше берьюлы атакага күтәреләсең. Үлсәң үләсең, калсаң каласың. Ашаганда - бергә, йоклаганда - бергә, госпитальдә аунаганда да - бергә. Ә менә аягыңны кискәч, өеңә кайтарып куйгач, дөнья белән бергә-бер, ялгыз. "Әллә бербер хәл кылыйм микән", - дигән чаклары да булды. Фронтта ул берни түгел, гел үлем арасында йөрдек. Госпиталь тулы кулсыз, аяксыз, күзсезләр иде. Ә монда... Дин алып калды. Мин бит Коръән-Кәримне тыңлаган кеше. Ярый, менә Мәликә бар, мин бит кер юа, үтүкли, ашарга пешерә, идән юа алмыйм. Белем бар анысы, кешеләрне беләм, чөнки фронтның бер дәһшәтле көне мең, 10 мең кеше гомере торадыр. Кая алай гына?! Мине бер йодрык кадәр кыз өстерәп чыкмаган булса, шунда кала идем, кан агып бетә иде, аяк бит, бармак кына түгел. Соңыннан гына белдем: училищедан килеп, взвод командиры итеп куелган лейтенантларның гомере сугышта бер тәүлек, ә медсестраларның 40 секунд булган. Ныклап уйлап, төшенеп кара әле. Сау кеше җитез генә эшли торган эш тә миңа авыр бирелә, ә аның каравы, ул эшне җиңгәч, ике аякта басып торган кебек булам. Менә мәктәпне бакчалы итәм дә директор эшен тапшырырга кирәк. Йосыпов та бик ашкына. Ләкин Йосыпов хезмәт биографиясен әйбәт бетермәячәк, күңелем сизә. Беркайчан да бабайлар мең еллар буе ныгыткан кешелеклелек чиген үтәргә ярамый. Ахыры әйбәт булмый. Дөрес, Йосыпов та әрсезлеге, әләкләве, черәшлеге аркасында уңышка ирешәчәк, ләкин рәнҗеткән кешеләр, Аллаһ та аны кичермәячәк". Ташлы авылында руслар яши. Сукмаклар гына. Шәһәргә якынлашалар. Спиртзавод, МТС торбаларыннан төтен чыга. Димәк, шәһәр яши. Фатирга төштеләр. Ат тугарылды, алдына печән салынды. Әле су эчерергә ярамый, аягына су төшәргә мөмкин. Васыйл гына түгел, Мөнип тә моны белә. Фатир хуҗасына авыл күчтәнәчләрен тапшырды, эреп китте хуҗалар. Чөкердәшеп чәй эчтеләр, Мөнип табын түренә Васыйл абыйсын утыртты, аның ай-ваена карамады. "Кирмән Башында мондый кеше берәү генә, аннан минем икенче аягым да ул", - дип, шаулап көлде. Рәхәт иде үз ишләрең белән утыру. Хуҗа да - фронтовик, яшәүнең кадерен белгән кеше. Сөйләшүе дә төгәл, кыска, мәгънәле иде. Атны тәрбияләп, яңадан җигеп чыгып киттеләр. Мәктәп кирәгенең бетәсе юк икән: кирпеч, кадак, керосин, акбур, пыяла, такта, бүрәнә, утын, уку әсбаплары, дәреслекләр һәм башкалар. Юклык еллар иде. Ләкин һәркайда мәктәп мохтаҗлыгын аңлау сизелә. Бигрәк тә ике култык таяклы, бер аяклы фронтовик идән сайгакларын шыгырдатып килеп кергәч, җанлану арта. Мөнипне аерым игътибар белән тыңлыйлар. Ул бирүченең бугазыннан алмый. "Менә шулай бит әле эшләр, иптәш Астыраханов, ни хәлләр итәрбез икән? - дип сөзәкли. - Бөтен Кирмән Башы Сезне үзебезнең кеше, ди. Астыраханов булышмыйча калмас, өмет бар, ди. Әле финагент Шәкүр Газизов Сезгә сәлам әйтте, иртәгә киләм, өйдә була микән, дип белешергә кушты", - дип юмалагач, мәрхәмәтле оешманың мәрхәмәтле кешесе яныннан чыкканда, Мөнип Мәгъсүмовның кулында бик тә мәрхәмәтле кәгазьләр була. Ул кергән чакта, усал, кырыс шыгырдаган сайгаклар да тавыш чыгармый. Таяк белән түгел, канат белән чыга директор. Чана түренә - печән арасына эреле-ваклы тартмалар оялый: акбурдыр, кадактыр, китаптыр... Утынны, бүрәнәне, кирпечне, пыяланы, башка кирәк-яракны каян аласы, кайчан аласы, нәрсә белән аласыларны оештырып йөреп, көндезге аш та онытылган, эңгер-меңгер төшкән, өйләрдә ут алганнар. Эт булып арысалар да, бик шат иде Мөнип белән Васыйл. Котаячак, Алла боерса, мәктәпләре. Шактый нәрсә эләктерделәр. Исән-имин алып кайтасы, эшләтәсе, укучыларга, укытучыларга эш шартларын яхшыртасы иде. Кибеткә дә сугылдылар. Фронттагыча булсын дип, ризык салынган тартмага бер-ике шешә дә оялады. Хуҗалар балкып каршы алды, өйгә аш исе таралды. Балыкчы Мирзаян абыйның табасында балыклар чыжлады. Мирзаян да Кирмән Башыннан. Ул - Ризван карт улы. Авыл каршындагы тау башында өч каен бар. Әтисе белән утырткан каеннар. Шуңа күрә аларны Ризван каеннары дип әйтәләр дә. Ризван картның йорты да тау башында булган. Утырып та күрсәттеләр инде! Гармун да чыңлады, татар халык көйләре, фронт җырлары дисеңме, берсе дә калмады. Мирзаянның да Мөнипнең дә күзләре мөлдерәмә тула, ләкин кабат кая китә ул мөлдерәмәләр, күзләреннән яшь чыкмый. Сугыш аларны елау бәхетеннән дә мәхрүм иткән, ахрысы. Мирзаян почмыякка чыга, үзе юнып ясаган, каеш белән биленә беркеткән агач аяк белән тукылдап атлый, әле гөмбә, әле балык, әле ипи чыгара, кайнар шулпа өсти. Мирзаян Васыйл абыйсыннан бар туганнарын сорашып бетерде. - Хөҗҗәтуллин Мөхлис ничек яши? Фәрхуллина Шәмсурый, Хөснурый, Сөнгатулла, Ләйлибәдәр, Хәдичәләр исән-саумы? Ярар, сәлам әйтерсең, Васыйл абый. Бер әйләнермен дип торам әле. - Менә әле генә бергә фашизмга каршы сугыштык бит америкалылар, французлар, инглизләр белән, хәзер тәртәгә тибә башладылар. Без икән хәзер дошманнары, Мирзаян дус. - Әйтмә дә инде, Мөнип абый, яшьлегебезне шунда калдырдык, аякларны күмеп кайттык. Әле без бит исән! Ә һәлак булган сугыш шәһитләре мең-меңнәр. Алланың әче каһәре төшсә икән ул сугыш белән уйнаучыларга! Ил тулы ятимнәр, гарип-гораба белән. - Тормышы да бик авыр бит аның. Авыл кешесенә акча да түләнми. Ярый, менә безнең пенсия бар инде. Әле мин укытам, акча түлиләр. Ә башкалар, туйдыручыларын югалткан гаиләләр: әтисен, улларын. Яндырылган Рәсәй, Украина, Белоруссия, Молдавия шәһәрләре, авыллары. Шартлатылган завод-фабрикалар, күперләр, тар-мар ителгән колхоз-совхозлар. Уйласаң, башың китәрлек. Сугыштан кайтмаганнар өчен дә эшләргә туры килә безгә, Мирзаян дус. Шундый гаиләләргә карлыган үсентеләре булса да бирергә кирәк, бераз онытып торырлар ятим, тол икәннәрен. Мирзаян Мөнип абыйсын сәкегә яткырды. Васыйл абыйсы белән үзләре идәнгә тәгәрәделәр. Озак боргаланды фронтовиклар, йоклап китә алмыйча. * * * Таң атканда ат җигелгән, ашатылган-эчертелгән иде. Чәйләп алгач, Мөнип Мәгъсүмов белән Васыйл Ганиев мәгариф бүлегенә юнәлделәр. 7 Почмыяк, почмак як, почмак (диал.) - авыл өйләрендә мич торган, такта белән бүлеп алынган урын, кухня. Анда да күпчелек хезмәттәшләре фронтовик, кайсы гимнастёркасын да салмаган, орден такканнары да бар. Ә Мөнипнең орденнары - ике култык таягы. Ашханәдә очрашырга сөйләштеләр дә хезмәт хакын юллап алу эшенә керештеләр. Мөнип алган акчаны Васыйл абыйсына тапшырды: "Күз карасы кебек сакла, тиененә дә кагылмадым, ашап-эчәргә өйдән алып килгән акча җитә, - диде. - Гел үзең белән йөрт. Әйдә, ашханәгә барып, тамак ялгап алыйк әле". Ашханәдә бүген мәктәп директорлары көне икән. Һәр өстәл Мөнипне үзенә чакыра, чөнки ул - эчкерсез әңгәмәдәш, акчаны кызганмаучы табындаш, зыялы да. Ризыкны да, сыраны, башкасын да мулдан китерттеләр. Туган телнең бер чыңламаган авазы калды микән?! Мәктәптәге хуҗалык эшләре, укытутәрбия мәсьәләләре дә сүтелеп җыелды, мәзәк белән бизәлде. Гаиләләр, сугышчан дуслар, генерал, маршалларны искә алдылар. Тыелган тема берәү - сәясәт. Иң зур колакның ашханә, буфет, ресторан, кабакларда икәнен яхшы белә һәр фронтовик. Ике-өч сәгать сизелмичә дә үткән дә киткән. Бер-берсенә исәнлек-саулык теләп, җылы гына саубуллаштылар. Аерылып китәселәре килми. Утны-суны кичкән, мең үлемне күргән кешеләр бик тә якын була икән. Дөньяны да бертөрлерәк аңлыйлар. Госпитальләрдә аунаган, әле хәзер дә тәнендә тимер ярчыгы йөртүче ир-атлар бер-берсенә тартыла, әллә тәннәрендәге ярчыклар тартыламы?.. Мөнип Васыйл абыйсына акча бирде дә ике шешә, күчтәнәчләр, кабымлыклар алдырды. Киттеләр кайтып Чура Тау авылы урамыннан Кирмән Башына. - Монда туктау юк, - диде Мәгъсүмов. Берәр чакрым юырткач, Ташлы авылына керделәр. - Монда туктау юк, - диде Мәгъсүмов. 10 чакрым озынлыктагы Озын басу буйлап урманга күтәрелә башладылар. Демьян авылы урман читендә генә, әнә утлары да җемелди. - Монда туктыйбыз, - диде Мәгъсүмов, - Шәкүр дусның туганы Хәнифә белән аның ире Фатыйх иптәшне сөендерик. Фатыйх гаиләсе Мөнип һәм Васыйл абыйларын ипи-чәй, якты чырай белән каршы алды. Чөнки һәр айның шушы көнендә, эңгер-меңгер төшкәндә, бу юлаучылар чәй эчәргә керә. Аларның күчтәнәчләре табынга сыймый. Ә Хәнифә белән Фатыйхтан - чәй, уалма бәрәңге, коймак. Бар булганы шул. Утырышалар бертугандай. Ул Мөнип абыйның пешкән ризыкларны, хуҗабикәне эчкерсез мактавына сары май булып эреп агарлык. Әз-мәз тоткалап та куялар, ләкин сүз дә ялгышмый, йөз дә үзгәрми. Табын тулы күчтәнәч кала. Хәнифә җыештырып бирмәкче дә була. Мөнип абыйсы әйтә: "Син Шәкүр Газизовның якын туганы. Бетте-китте. Безне рәнҗетмә". Хәнифә белән Фатыйх рәхмәтләр әйтеп, моңаешып туган авыллары Кирмән Башы кочагына ашкынучы юлаучыларны озатып кала. Авыр еллар, һәр кабым ризык исәптә. Табында аларга бер айга җитәрлек тәгам калдырып китте Мөнип абыйлары, хәлләрен белеп калдыра бит. Әле һәр керүендә өй ишеге алдында янчык белән йә он, йә шикәр, йә кәнфит, йә перәнник табып алалар. Бүген тагын нәрсә калдырды икән инде бу изге зат?! Бераз гына киткәннәр иде, ат юырта да башлады. Табындагы ризык тәме телләренә чыккан ир-атлар, әңгәмә колмагына чорналып, моңа игътибар да итмәделәр. 15-20 минуттан Арташ утлары күренде. Ләкин бу Арташ түгел иде. - Оп-па! - диде Мөнип Мәгъсүмов. Ат бездән башлырак һәм мәгънәлерәк! Минем туган авылым Алан бит бу! Шәп бит ә, Васыйл абый! Тагын бер айдан мин Аланга төшә аламмы әле, юкмы? Давление орып бәрмәсә, яки күкрәктәге осколок нәрсә әйтә бит әле анда?! Әйдә, агай-энеләрне дә сөендерик, күчтәнәч җитәрлек әле безнең. Аланның горурлыгы булган Мөнип абыйларын табыннан табынга йөртә авылдашлары. Директор бераз җылына да башлаган, ахры. Гадәттәгедән күбрәк шыркылдый, хатын-кызларның да иңбашыннан кага. Ат тугарулы, алдында солы, печән, хәле зарланырлык түгел. Төн буе сайрашып чыккан туганнарда бер дә йончу сизелми. Авылдашлар Мәгъсүмовны чәй куеп, кайнар шулпа эчереп озаталар. - Күрешергә язсын, туганнар, - ди Мөнип. - Амин, шулай гына була күрсен, агайне, - ди аланлылар. Арташка кил дә аның даһи кибетчесе Садрый абзыйны күрмичә кит, ди. Булмаганны. Ярты район Арташ кибетенә агыла. Бу ир-ат кибет киштәләре сыгылып торган сатыкны каян таба, каян ала, ничек кайтара диген син?! Башка җирдә мондый хәл юк бит. Кибет янында капка баганасы боҗрасына бәйләнгән ат печән кетердәтә. Ике тапкыр ризык күтәреп чыкты Васыйл. Ул Садрыйны озак тыңлап торсаң, хезмәт хакы түлисе акчаңа да товар сатып аласыңны көт тә тор. Җылы саубуллаштылар. - Әйдә, булгач булсын, айны дугага кыңгырау итеп тагыйк, Норма аша кайт, теге куаклар яныннан. Арташ кешеләренә генә дога укырга димәгән, Норма зираты яныннан да узып китик. Норма кибетендә дә чирттереп алдылар. Инде уңга, сулга кереп китәргә җай юк, бер чакрымда Кирмән Башы иде. Акча өләшүчегә хезмәт хакын тиенгә-тиен тапшырган Мәгъсүмовның кайтуына сәмәнне өзелеп көткән мөгаллимнәр дә, дәрес саен укытучылар бүлмәсенә барып, акбур сораучы дежур укучылар да, мәктәпнең керосины беткәнгә коргаксыган лампалары да, кадак булмаганга җирдә яткан койма такталары да бик шат иде, җаваплы сәфәрдән исән-имин кайткан, күтәренке кәефле ирен күргән Мәликә ханымны инде әйткән дә юк! Дөрес, Мөнип мөгаллимнең биологиядән бер укучыга "1" ле куйганын һәм өч минут буе "Бер!", Бер!", Бер!" дип кычкырып торганын ишектән балаларның әниләре һәм дә, дәрес әзерләмичә килгәнгә, почмакка бастырылган һәм Мөнип абыйсының култык таягының җиргә кадалып йөрүче очын тәнәфескә кадәр иснәргә мәҗбүр булган малайларның әниләре: "Мамадышка акча алырга баргач, Мөнип явыз чалуда өч тапкыр чанадан тәгәрәп төшеп калган, салган булганга, Васыйл абыкай күтәреп сала алмыйча тилмергән, центнер бит", - дип, чышын-пышын килсәләр дә, монысы инде - халык авыз иҗаты. Каян беләсез, бәлки, чана авышкандыр, йә бер генә төшеп калгандыр. Мәсгуть Мәсгуть Юнысов, Мамадыш педучилищесында укыганда, иң шук ташбашлардан иде. Дежур торганда, сыйныф тактасын бер тапкыр да чүпрәк белән сөртмәде ул. Кулны пычратып торамы соң?! Әле аны юасы да була. Ул тактаны киез итек белән сөртә иде: сикереп тә, укытучы өстәлен тартып китереп аңа менеп тә, хәтта аягыннан итеген салып та. Әтисе Кирмән Башының булдыклы балта остасы, борыс кадәр борыс утыртучысы булгач, Мәсгуть гел әтисе тирәсендә кайнашты: кисте, юнды, шомартты, тиште, хәтта туган авылының җидееллык мәктәбен тәмамлаганда инде борысны ясый да, утырта да ала иде. Бу булдыклылыгы аны гомер буе эзәрлекләде, гомер буе аның эштә күтәрелүенә аяк чалды. Сыйныф тактасына сикергәндә дә, ул акбур белән язганнарны шулкадәр төгәл сөртә, парта артында утыручылар, хәзер бу сүзне, хәзер тегесен сөрт дип, теләкләрен дә җиткерәләр иде. Шуңа малайның кушаматы да Мәче иде. 1927 елда туган егет педучилищены тәмамлаганда, сугыш та бетте. Аңа 18 яшь. Туган авылына эшкә урнаша алды. Мәгъсүмов Мөнип абый кебек фронтовик директор кул астында укытып, тәрбия серләренә өйрәнде. Берничә ел эшләгәч, аны директор эшенә кодалый башладылар, чөнки Мөнип абыйсына җитәкче булып эшләүнең никадәр үтергеч авыр икәнен үз җилкәсендә татыганы бар. Җәйге ял чорында ун көн генә директор урынына калдырганнар иде. Ничә җыелышта 8 Чалу - кышкы юлның авыш урыны. катнашты, утын кисүчеләр янына урманга барып, делянкада йөрде. Басу-кырларга, фермаларга сугылып арып-талып кайтты, мәктәптә ремонт эшенә җитәкчелек итте. Һәр бирмеш көнне өенә кайтып ауды. Ял да юк, чурт та юк. Ун көн эчендә мәктәп эшчеләре дә, авылда балта тотып йөрүчеләр дә егетнең төзелеш эшен шәп белүен үз җилкәләрендә татыдылар. Кайсыдыр эшләрне яңадан башкарырга туры килде. Мәгариф бүлегеннән килгән инспекторга да Мәсгутьтән зарландылар. Инспектор мәгариф бүлеге мөдиренә җиткерде. 15 августтан Юнысов Мәсгуть Кирмән Башы авылының җидееллык мәктәбенә директор итеп тәгаенләнде. Өч мәчетне сүтеп, Исмәгыйль байның кирпеч йорты, таш склады өстенә икенче кат итеп күтәрелгән мәктәп бинасының һәр тәрәзәсе, ишеге, баскычы, капкалары яңадан эшләнде, ныгытылды, җылытылды. Авылның бер дигән остасы Мәсгутьнең әтисе Юныс һәр мөгаллимгә затлы өстәл ясады. Өстәлнең ян-якка тартып ачыла торган тартмалары китап, дәфтәрләр, шәхси әйберләрне сакларга гаҗәп тә җайлы иде. Директор, уку бүлеге мөдире бүлмәләренә дә тумбалы затлы өстәлләр ясалды. Үзенең яңа өен төзегәндә дә, халыкны гаҗәпкә калдырды яшь директор. Кәрнизне ул әйткәнчә төрмәгән осталарга тулысынча сүттереп, яңадан эшләтте. Ә бит сүтелгән кәрниз дә авылда иң матуры иде югыйсә. Тагын бер гамәле белән истә калды яшь директор, мәктәп торагындагы иске тимер караватларны гамәлдән чыгардылар. Ире үлгән, ике ятим малаен үстерүче хатынга: "Хөснурый, балаларың идәндә йоклаганын беләм, ал, менә бу ике тимер караватны, Васыйл абый төшереп бирер, берүк, каршы килеп, мине рәнҗетмә", - дип китеп барды. Юклык заман иде шул. Озак тотмадылар булдыклы директорны, Түбән Ушмы урта мәктәбенә күчерделәр. "Аяк бер дә тартмый", - дип китте Юнысов. Дөрес тартмаган икән. Түбән Ушмы урта мәктәбендә күп кенә үзгәрешләр ясап, аркылыны буйга салып бетерә язганда, "янды" төзүче директор. Моның ике сәбәбе бар иде: беренчедән, аңа кадәр эшләгән гаять кешелекле, хезмәттәшләренә карата йомшаграк та булган Хан абыйга мәктәптә эш табылмады. Ул Югары Ушмы мәктәбенә менеп эшләп йөрде. Хан абыйны искиткеч хөрмәт иткән түбәнушмылылар моны йөрәккә таш итеп салып куйды. Ә аның укучылары район оешмаларында җитәрлек иде. Мәктәп бинасын рәтләп-көйләп бетергән директорның энергиясе мәктәп янындагы мәйданга ташып чыкты. Җилләр уйнап, малайлар пәке белән кызлар ягы такталарын тишеп бетергән бәдрәфләргә китереп бәрде. Такта корылмалар бу ташкыннан чәчелеп очты. Кем керсә дә үзен кеше итеп, уңайлык тоеп чыгардай бәдрәфнең сызымы-проекты төзүчеләргә тапшырылды. Кирпеч, цемент, ком, таш, тәрәзә, ишекләр, кадак, пыяла, күгән, тагын нәрсә кирәк булса, шуны тапты, кулга китереп тоттырды Мәсгуть. Эш кызу һәм шәп барды. Бәдрәф замананы 30-40 елга узып киткән, зурлыгы кайбер башлангыч мәктәпләр кадәр бар иде. Министр килсә дә оялырлык түгел, куст үзәге, база мәктәбе дип сөенеп йөргән булдыклы төзүчене эшеннән алдылар. Ул бюджет акчасын максатчан файдаланмаган икән. Мәгариф бүлегенә инспектор булып кайткан Мәсгуть Юнысов, берничә ел каңгырып йөргәннән соң, Ленино-Кокушкино мәктәбендә эшләде. Соңгы эш урыны милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары иде. Кайсыдыр елны, Казан шәһәрендә директорлар курсында укыганда, Зөлфәтләрне ЛениноКокушкино мәктәбенең эш тәҗрибәсен өйрәнергә алып бардылар. Мәсгуть агалары бик җылы күреште Мамадыш мөгаллимнәре белән. Җыелыштан соң, аларның ай-ваена карамыйча, фатирына алып китте. Хатыны Әминә апа табын әзерләгән, өстәлләр сыгылып тора. Сорашмаган кешесен калдырмады Мәсгуть абыйлары. Ул җиңел гәүдәле, ап-ак чәчле, бик ыспай киенгән иде. Якташларны озата чыккач, икәү генә калгач, Зөлфәт аңа әйтте: "Мәсгуть абый, син списать итеп, әнигә биргән тимер караватта йоклап үскән малай бит мин, шуңа менә хәзер рәхмәт әйтәм", - дидем. Мәсгуть абыйның ике күзеннән дә яшь бәреп чыкты, керфекләрендә эленеп калды. Ул мине кочаклап алды да: "Әй, булгандыр инде, халыклар белмәсә, балыклар белер дип, юкка әйтмиләрдер", - диде. - Мин шат синең өчен, Мәсгуть абый. Күренекле мәктәптә эшлисең, кирәкле кеше, асфальтка басып йөрисең, фатирың менә дигән, Әминә апа яныңда, балаларың исән-сау, Ходай тигезлектән аермасын да, балалар, оныклар кайгы-хәсрәте күрсәтмәсен. - Амин. Анысы шулай, Зөлфәт. Ләкин монда югары оч башындагы Кәҗә баткан күпернең сазы җитми шул, - дип, мине шаккатырды. Кысып кочаклады да, яшьле күзләрен күрсәтмәскә тырышып, өйләренә таба китте. Гәүдәсе дә кечерәйгән, моңсуланган иде... Гыйлем эстәү Җәйге сессия ахырына якынлаша. Алар төркеме гаҗәп тырыш булып чыкты. Арчадан Радик абый Фәизов, Балтачтан Рәфыйк абый Шәрәфиев, Төмәннән Илдус абый Җаббаров - өлкәннәр. Балык Бистәсеннән Раиф Газизов, Борбаштан Рәшит, Чүпрәледән Харис, Сәмига Сәүбанова, Камилова - кайда икән сез сабакташлар?! Сезне бик сагына Зөлфәт. Соңгы елларда Рәшит Галимов, Шаһинур Мостафин, Рәфыйк абый Шәрәфиев белән генә аралашты ул. Аңа Радик абый Фәизов, уңышлары белән котлап, хатлар язды, урыны җәннәттә булсын. Ә менә бүген соңгы имтихан. Тапшырсалар, тәмамланмаган югары белемгә ия буласылар. Тапшырдылар. Буфетта чәй эчтеләр, ярты елга аерылыштылар. Өч курсны бетергәнгә белешмә, дәреслекләр, күчтәнәчләр аласы бар. Һаман шул ашыгу инде авыл кешесенең, печән өстенә кайталар бит. Үзәк почтамтка кереп, китапларны ике төргәк итеп үз адресына салды да трамвай белән автовокзалга китте Зөлфәт. Ул гәүдәдәге җиңеллек, ул җандагы рәхәтлек. Трамвай тәрәзәсеннән чыгып очасы да Казан күген айкап-чайкап киләсе, яңадан трамвайга утырасы иде. Ни арада узды диген син алты сессия, өч уку елы?! Шулкадәр авыр чаклар була, читтән торып укыганда, матди яктан да, язу-сызу, имтиханнарга әзерләнү ягыннан да. Контроль эшләр җибәрәсе, рефератлар язасы, марксизм классикларын, галимнәр хезмәтләрен конспектлыйсы. Күп эшлисе, аз йоклыйсы. Юкка гына читтән торып укуны бетле тун димәгәннәр икән! Ә менә тулы булмаган югары белем турында белешмәң зачётка эченә чумгач, ул мәшәкатьләр, ул борчулар булмаган да кебек. Олы шатлык фәрештә кулы кебек башыңнан сыпырып бара... Әле билет булса ярый. Җәй көне бит. Халык хәрәкәте көчәя, кунаклар, солдатлар, студентлар, базарчы авыл кешеләре, шәһәр күрергә, театр, цирк карарга килгән ял итүчеләр, сәяхәтчеләр... Бәхетле студентның бәхете бар икән. - Сез минем баштан сыйпамассыз микән, сеңлем? - дигән иде билет сатучыга, көне буена бер җылы сүзгә мохтаҗ булып утырган апа: - И котсыз, мин синнән ике тапкыр өлкәнрәк бит. Кайда? - дип, челтерәп көлеп җибәрде. - Мамадышка. Югары Ушмыга кадәр. - Яшәртеп сөйләшсәң файдалырак икән, менә билет та таптыгыз. Исән-сау эшләгез, сеңлем, - дип, баш иде Зөлфәт. Киттеләр кузгалып. Халык шыгрым тулы. Көн матур, кояшлы. Казан авыл кешесенә дә мәрхәмәтле. Һәр урам чатында авылдан килгән булдыклы, тырыш апалар катык, сөт, каймак, йомырка, йомарламлы май саталар. Ничек саклыйлардыр бу эсседә. Бар җирдә халык ташкыны. Плакатлар шәһәрдәге һәр кешене юлбашчының 100 еллык бәйрәмен, шул исәптән Татарстан төзелүнең 50 еллыгын да лаеклы каршыларга чакыра. Пушкин һәйкәле торган урамдагы чәчәкле сәгать көндезге 1 не күрсәтә. 5 сәгать автобуста кайтсак, Теләчедә ярты сәгать ашасак, ял итсәк, авылга 1 сәгать тәпиләсәм, көн яктысында өйдә булам, Алла боерса, дип исәп-хисап итте Зөлфәт. Кадерле Казан шәһәре Зөлфәткә. Халкыбызның тарихи ядкярләрен, күп санлы татар һәм башка милләт зыялылары каберләрен саклый бу кала. Монда театрлар, музейлар эшли, архитектура истәлекләре, һәйкәлләр үзләренә җәлеп итә, әлбәттә, дистәләгән уку йортлары белән дә данлыклы ул Казан. Бераз булса да миллилек ягына борыла башлаган урам исемнәре дә күңелгә хуш килә. Әтиләренең бертуган Равил абыйсы хатыны Роза апа белән бу калада яши, ике кыз үстерә. Туганы Шәмсегаләм апа Ильясованың улы Илдус, кызы Наилә дә биредә гомер кичерә. Яраткан язучылары, җырчылары, артистлары да биредә яши. Якташ язучы Тулбай авылы кешесе Шәйхи Маннурның Ленин бакчасында шахмат уйнаганын, диетик ашханәдә ашап, газета укып утырганын читтән генә күргәне бар. Кая инде ул барып исәнләшү. Шәһәр аны мәртәбәле уку йортына кабул итте, сессияләр вакытында кунакханәләрендә урын таба. Сау бул, башкалам Казан! Алда безне Ленино-Кокушкино көтә, аннан Пановка төрмәсен узачаклар. Алла сакласын! 2-3 сәгать таш юлда дөбердәгәннән соң, Теләченең кунакчыл ашханәсенә керәсе бар. Авыл ашханәсендә өйдә пешерелгән ризык тәме искә төшә, күрәсең, ит, яшелчә, ярма салгангадыр да, авыл кешеләре авылча әзерләгәнгәдер. Чәйләп алгач, кем тәмәке тартты, кем ике-өч кибеттән юыртып килде. Ятрак әйбер тапканнары сатып та алгалаган. Мишә елгасы күперен дөбердәтеп, Әбде урманнарына җилдерде автобус. Юл дулкын-дулкын, чокырлары упкын-упкын. Тизлек сәгатькә 20 чакрымнан узмый. Юл кырыена утыртылган буй урманнар, зират каеннары ялкау гына артка йөгерә. Әбде урманы әле сау, делянкалар юк диярлек. Зифа, озын буйлары белән шаккатырган юкәләр дә исән-имин. Сәлам, гүзәлкәйләр! Бигрәк тә җанга, тәнгә ятышлы ул юкә агачы. Ул яшь үсентеләре дисеңме, ул үсмер юкәләрен әйтәсеңме, бал кортлары бал җыярлык булып чәчәк аткач та сабыр, үзләре тыныч, үзләре йомшак! Автобус, урман кочагыннан чыгып, Мамадыш кырларына юл алды. Әнә Шыя Башы да күренә, уяздан күтәрелүгә, авыл йортлары каршылый. Урамда бала-чага кул болгый. Әле авылларның сау чагы. Кайтып җитүчеләр авыл саен төшеп кала, мәгънәлесе хәерле юл тели, рәхмәт әйтә. Уңда Сәртек шәйләнә, ул эчтәрәк. Ишки авылының сыра сата, тамакны туйдыра торган ашханәсенә дә йөгереп керә, кызарып чыга ир-атлар. Хатын-кызлар, шул булыр инде аларның дип, сөекле дошманнары бакчасына таш томыра. Киттек кымшанып. Уң якта, урман буенда, чишмәле тирән уяз бар. Урман кырыена сары ташлар сибелгән. Бу - борынгы авыл урыны, Зөлфәтләрнең бабалары, Болгар тар-мар ителгәч, башта Түбән Ушмы янындагы Ырыс елгасы башына авыл корганнар. Ушкуйниклар даими рәвештә талап-борчып торгач, күп тә үтми, бирегә күченгәннәр. Әҗмәк (Явыз Иван яраннары чукындыргач - Васильево) авылы төзегәннәр, Тау Иле, Чаксуга нигез салганнар. Үзләре тагын да аулакка, куе урман һәм йөзләгән чишмәле җиргә урнашканнар, Казаннан күчеп килүчеләр белән кушылып, Кирмән Башы (совет чорында Кече Кирмән) авылында учаклар кабызганнар. Изге җирләр, сигез гасыр дәвамында күргән кайгы-хәсрәт, шатлык-сөенечләр - авыл халкының очсыз-кырыйсыз мәшәкатенә шаһит кырлар, урманнар, юллар, үрләр, уязлар. Хәсәншага да җиттек. Ни эш майтара икән сыйныфташлар Гыйниятулла белән Рафаил, янәшәдәге Су-Елга (Чытыр) авылындагы Габденур белән Роза, Норма урманчылыгындагы Семён белән Хикмәтулла? Бергә укыдылар. Алкин, Иске Завод, Акчишмә авылларын узгач, ул буй каен урманы янында төште, саубуллашты, хәерле юл теләде. Сагындырган туган җир! Бу җир Казанның таш җәйгән, мең ел мең-мең кешеләр тарафыннан тапталган, дистәләгән янгыннарда көйгән, каешланган туфрак түгел. Йомшак, аякны җиңелчә генә тибрәтә дә этеп җибәрә, ашыктыра, ашкындыра. Менә бит. Хәзер инде ул белгеч санала, тулы булмаган югары белеме бар, укытучылар институтын бетергән кебек. Гомуми урта белемле генә түгел. Теләсә нинди калдыкпостык сәгатьләр җыеп, сәгатьләр саны җитмәсә дә ярый дип, кул селти алмыйлар. Дөрес, Зөлфәт бер кешенең дә дәресен тартып алмаячак. Нихәл, урман буендагы агач манара? Әле һаман да исән һәм нык син! Менә миңа да синең кебек булырга кирәк. Кайткач, печән хәстәрлисе, утын кайтарасы, хуҗалыкны кышка әзерлисе бар. Урам тулы буе белән өстерәтелгән агач. Җәй көне 6 га 6 лы һәм 6 га 4 ле буралар күтәрәсе, түшәм, сайгак, өрлекләр кайгыртасы, өй нигезенә таш хәстәрлисе бар. Агач кайчылыкларга, шикмәлекләргә, калай астына кадаклыйсы тактага да җитә. Өй кыегын һәм кәрнизләрне төрергә юкә тактасы шәп тә инде. Өйнең ишек, тәрәзә борысларына дигән имәннәре лапас артындагы тирескә күмелгән, шулай эшләсәң ярылмый, пешеп тора икән. Комазан урманчылыгының баш хисапчысы Хәлим абый: "Түшәм, сайгак, ишекләргә, тәрәзә рамнарына нарат агачы алып бирәм, миннән ярдәм шул булыр", - диде. Ул әйттеме - үти. Фронтовик. Дөнья акыллысы инде. Абруй зур. Кадак, пыяла, капкага тимер торбалар, цемент, кирпеч, мүк кебек очсыз-кырыйсыз исемлек тә куркытмый. Үзе дә акча ала, хәзер хезмәт хакы да артачак. Әнисе дә авыл Советында эшли. Өй салырга ниятләгәч, җыйган маялары да бар. Әнисенең энесе Сөнгатулла абыйсы - бик туган җанлы, акыллы, эш рәте белә торган кеше. Авылдашлар бик ярдәмчел. Туганнары Рәфыйк Ахунов урманнан Т-40 тракторы белән, бар агачны дип әйтерлек өстерәтте. Балта осталары Вагыйзов Вакыйф, Васыйлов Әсгать, Сафин Хәниф, Исмәгыйлов Хәсән: "Эшлибез аны, кәкә", - дип кенә торалар. Күршедәге Әгъзам, Агмал, Тәхиятулла, Гарәфетдин абыйлары дәррәү ярдәм итәчәк. Тоткадыр, күгәндер, келәдер, мич әйберләрен ясауны һәм калай белән түбә ябуны Барый абый: "Үзем ырып-ерып чыгам, Алла боерса", - дип торганда, нигә кайгырырга! Йөгерергә дә йөгерергә инде Зөлфәткә, шунсыз булмый. Әле алай да таманга киләчәк. Исеме өй бит аның, өй дә өй! Менә нинди уйлар биләде егетнең күңелен, авылга йөгертүче юлдан атлаганда. Рәхимулла чүнниге, Саурыш елгасы да артта калды. Казыган тауның маңгаена утырып, Норма авылына, кырларга күз салды. Туган авылы, өйләре моннан күренми. Әле СуЕлгадан агып төшүче инешне кичәсе, аны кичкәнче Алмагач чишмәсенә тукталасы булыр. Алайса, рәнҗер дус чишмәсе. Гомер буе аңа сәлам биреп яшәде, кагылып узды, дистәләрчә тапкыр көтүгә чыкты, инешкә балык тотарга төште. Казыган тау тамчы да үзгәрмәгән. Һаман эштә икән, иңнәрендә тузан. Әле тузан япмасы калынаячак та, чөнки урманга да, кырларга да печән чабарга төшәчәкләр: техника, ат, кешеләр агымы көчәячәк. Бабайлар көрәк белән казыган, атка төяп, балчык ташыган, тигезләгән, сипләгән, кысалаган, ыспайлап ясаган озын тау юлы кадерен югалта бара. Уртадан су ташкыны аркылыга ерым ясаса да, читән тоту, агач утырту юк. Басудан агучы язгы суларны башка тарафка бормыйбыз. Чөнки бульдозерлар, һәр елны тау куенын киңәйтеп, юлны тигезлиләр. Ишкән балчык яңгыр яугач та, язгы кар сулары белән дә ага да китә. Тагын җимереп агызабыз, тагын. Алмагач чишмәсенең чиләк өшетерлек суын эчте, юынды, саубуллашты Зөлфәт. 1 ай буе җанны борчыган җәйге сессия ыгы-зыгысы чишмә дулкыннарында агып китте. Кирмән тавы түбәсенә кайтып утырды Зөлфәт. Бу инде Илһам Шакиров җырын тыңлаган кебек, бу инде Харис Якупов картиналары, бу инде Айрат Арслановның шигырь укуы, бу инде Нормадагы җизнәсе - сугыштан соң Казанда уздырылган гармунчылар бәйгесе җиңүчесе - Хәсән Якуповның тальянда уйнавы, бу инде Кирмән Башының йөз чишмәсе чыңлаган симфония иде! 9 Шикмәлек (диал.) - кайчыларны тоташтыручы арата. Туган авылыңны күрү өчен генә булса да, июль аенда тиңдәшсез гүзәл чагында күрү өчен туарга кирәк икән бу якты дөньяга! Өйдәге шатлыкның иге-чиге булмады. Күршедән Гарәфетдин абый белән Нуридә апаны да дәштеләр, гөрләтеп чәй эчтеләр. "Өйне дә салабыз, балакай, - диде Мәтә Гарәфе. - Өй салуның нәрсәсе бар аның, мүклисе дә чүклисе". Әнисенә, Нуридә апага, Гарәфетдин абыйга мәгънәле бүләкләрен дә тапшыргач, Зөлфәтнең дә, әнисенең һәм күршеләренең дә башлары түшәмгә тигән иде! Клуб янында яшьләрнең иге-чиге юк. Әле егетләр, малайлар, ирләр генә күренә. 7 яшәр юлдан кайтса, 70 яшәр хәл белер дип, Зөлфәт янына җыелдылар. Волейбол уены да туктады. - О, Зөлфәт кайткан икән! - Нихәл, кордый? - Исәнме, кәкә! - Нихәл, яшьти? - Исәнме, күрше! - Сәлам, сыйныфташ! - Сәлам түбән очларга! - Исәнме, абый! - болары инде быел 8 нче сыйныфны тәмамлаган, ул җитәкләгән сыйныф егетләре: Борһанов Вакыйф, Вагыйзов Рафаил, Сафин Миннәхмәт, Хәбибуллин Нурулла, Зәйнуллин Зөлфәт. - Йә, ничек хәлләр, егетләр? Имтиханнар уңышлы үтте инде. Алга таба нишләргә уйлыйсыз? - Абый, сез нәрсә әйтәсез соң? - диде Миннәхмәт. - Мин ничек тә урта белем алырга кирәк дип саныйм. Ул тормыш итүнең нигезе бит хәзер, аннан карарсыз кайсы юнәлештә китәргә. Армиядә дә урта белемлеләргә икенче караш икән, ишетеп торасыз. - Урта Кирмән белән ике арадагы печән чүмәләләрендә китап-дәфтәр калдырып укып йөриләр инде башкалар. Безнең мәктәптә алган белем укымасаң да җитә анда урта белем алырга дип шаярталар. Шунда төшәрбез инде, абый, - диде барысы өчен дә Миннәхмәт. Рәхәт иде туган авылда, туган халкың кочагында. Волейбол уйнадылар, ни эшләргә телисең, шуны эшләп йөрү, иркенлек сагындырган иде. Чөнки Казанда өч-дүрт пар лекция, һәр пары 80 минут, аннан йә имтихан, йә зачёт бирәсе, йә китапханәгә кереп, китаплар караштырасы, конспектлыйсы, чираттагы сынауларга әзерләнәсе. Иркен сулыш алырга мөмкинлек юк. Ә монда авылда сахра, башны, җанны ял иттерә торган эшләр, ягымлы йөзләр, шифалы яңгырлар, сихәтле сүзләр. Вечер уйнадылар. Дусты Дөлкәфил гел янәшәдә. Сагынганнар күрәсең бер-берсен. - Сиңа киләсе җәйгә өй күтәрергә әзерләнәсе була инде, малай, - диде Дөлкәфил. - Әйе, печән өсте узуга, бура буратабыз, өй салырга исәп бар. - Бездә балта осталары җитәрлек бит: Куян Вакыйфы, Васыйлов Әсгать, Исмәгыйлов Хәсән, Әскәров Нурислам абый бурап бирә инде аны. Агачың күп, иң шәпләрен бурага сайлап алырлар. Кайчы, ишеккә дә җитә, түбә тактасына ярдырырга да җитә. Ләкин быел ярдыр, малай, көзен, кышын кибә торыр такта. Өй нигезенә өяргә ташын да ташып куйдың. Таш өстенә җәяргә түлең дә бар. Бура астына салырга шәм кебек имәннәр өстерәгәнсең, өрлеккә туйралар да юнәткәнсең. Хәзер сиңа түшәм-сайгак, пыяла-кадак, кыекка, тәрәзә йөзлекләренә юкә тактасы, мүк, түбәлек калай яисә шифер кирәк. Тәрәзәишек борысына имән ярдырасың, мичкә кирпеч, нигезгә измә ясарга цемент табасың бар... - Ярты сәгать саныйсың бит инде, башлар әйләнә башлады. Әле верандага нарат такталар, өй, веранда тәрәзә рамнарына, өч ишеккә материал һәм башкалар. Мүк, ә мүкне санадың бугай, анысы да өч-дүрт төргәк кирәк әле аның. Ничә төрле кадак кына аласы. - Табасың, Алла боерса, - дип, сүзен тәмамлады Дөлкәфил. 10 Туйра (диал.) - яшь имән. * * * Колхоз идарәсе рөхсәте белән эшкә тотынган балта осталары бураларны коеп та куйдылар. Әнисе әзерләгән аш-суны мактап бетерә алмадылар. Сынатмаска, сер бирмәскә дип яши әнисе. Ирсез хатын, сыңар канат дип тормасыннар, иң шәбе эшчегә, килгән кунакка. Әнисенең энесе Сөнгатулла абый белән калган агачларның турасын утынга турадылар, кайчылыгын, шикмәлеген аерып өйделәр. Тактага ярдырасы усак бүрәнәләрен, трактор арбасына төяп, борыска ярдырасы имәннәрне өстерәтеп, колхоз пилорамасына алып менеп урнаштырдылар. Бухгалтериядә акча түләгән кәгазь белән килгәч, Әскәров Нурислам абыйсы агачларын тактага да, борыска да ярып бирде. Төз, әйбәт чыкты такталар да, борыслар да. Пропельлер түгел. Бурадан чыккан йомычканы, агач башларын утын сараена керткәндә күрде Зөлфәт: яңа өйне салып чыгуга, Алла боерса, яңа лапас, мал өе, мунча саласы була. Ничә ел күрше мунчасына йөриләр, әйбәт түгел. Инде, Аллага шөкер, аякка басып киләләр. Аңа - 22, энесенә 19 яшь. Гаиләдә ике ир-ат. Җәе әйбер хәстәрләп үтте Зөлфәтнең. Өч төргәк мүк табып алып кайтты, тартмасы белән пыяла, ничәмә-ничә төрле кадак, рубероид юнәтте. Акчаң булса, бар да бар, өеңә китереп бирә торган муллык чоры түгел иде. Райплан аша кирпеч алды. Калай белеште. Агач буенча киңәшләрне Сөнгатулла абыйсы бирсә, тимер кирәк-ярак буенча Барый абыйдан да шәп белгеч авылда юк иде. "Тоткаларны, күгәннәрне, келә һәм мич тимерләрен барысын да үзем ясап бирәм, кәкә, - диде ул. - Калайны да түбәңә миннән башка алма, бергә сайларбыз, үзе йомшак, үзе калын булырга тиеш ул. Комазан урманчылыгының баш хисапчысы Хәлим абыйга барды Зөлфәт, туганы бит. - Түшәм-сайгаклык, ишеклек, тәрәзә-рамлык нарат агачы кирәк, абый, булыша алмассыңмы? - Булышам: төпләп ике нарат алам, аударып пилорамга алып кайтып туратам. Өеңнең үлчәмен әйт әле. - 6м 6м, янкорма 6м 4м, веранда 2,5м 5м, Хәлим абый. - Сайгак чыккан җире сайгакка алына да кырыена түбә тактасы чыгарырлык пычкы куела. Аннан агач очлары тактага ярыла, шул җитә синең верандага, анда бит гел тәрәзә була. Энекәш, барысы да документ белән була, борчылып йөрмә, үзем ярдырам, пилорамда булышучыларны үзем бәхилләтәм. Син өч көннән әйләнеп кит әле, бураннар котырганчы, декабрь азагында хәл итик, Аллага тапшырып, - дип, озатып калды туганы. Өч көннән чаңгы белән Комазан урманчылыгына җилдерде Зөлфәт. Физкультура укытучысына 10 чакрым ара юлмыни ул?! Ә дөньяның матурлыгын кара син! Хәлим абый өйдә иде. Зурлап кунак итте. - Энекәш, агачлар ярдырырга әзер. Кистереп өеп куйдырдым. Иртәгә эштән соң ярып бирә егетләр. Чаналы ДТ тракторы белән килә алырсың микән? - Кайтуга, колхоз рәисен күреп, чаналы трактор сорыйм, Хәлим абый. Болай безгә әйберне тотмыйлар иде. Миннән тагын нәрсә кирәк була соң? Акчадыр? - Авызыңны да ачма. Минем ярдәмем булыр. Болай да ничә еллар баш хисапчы булып эшлим, бер әйбер белән булышканым юк, оят. Үзегез дә сорамыйсыз. Сөнгатулла абыең ничек анда, Шәмсурый түтиләр, әниең, энең? - Барыбыз да өй салабыз. Ничекләр бәхилләтермен инде сине, Хәлим абый? - диде Зөлфәт калтыранган тавыш белән. - Мине Ходай бәхилләтте, Зөлфәт, сугыштан исән-сау кайттым. Бер оя балалар үстереп ятабыз Мандума җиңгәчәң белән. Эшем бар, ашым бар. Кешеләр тыңлый. Курорттагыдай яшәп ятабыз урман кочагында. Ярар, иртәгә кичке өчләргә килеп җит, алайса. Хәлим абыйның хөрмәтләп кунак итүе, акыллы, ягымлы, ипле сөйләшүе, агачларны кистереп, өстерәтеп, турап ярдырырга хәстәрләп куюы, иртәгә ярабыз, Алла боерса, дип торуы аның иңенә дә җанына да канатлар куйгандыр. Ничек кайтып җитүен сизмәде дә. Казыган тау башына кайтып туктагач кына ул: "Бар бит дөньяда Хәлим абый шикелле алтын кешеләр, Алмагач чишмәсе!" - дип, чишмәгә аваз салды. Колхоз рәисе трактор бирде. Чана кырыендагы тимер торбаларга түгәрәк агачлар утырттылар, алтылы, сигезле тимерчыбыклар, ломнар, балта хәстәрләделәр. Чананың алгы өлешенә такталар куеп үстерделәр. Техника йөк төяргә әзер иде. Тәхиятулла абый тракторын тагын бер тапкыр карап, тикшереп чыкты. Иртәгесен, дәресләрен алга күчереп укытканнан соң, күрше Тәхиятулла абзый белән Комазан урманчылыгына кузгалдылар. Кузгалганчы, Зөлфәт күрше Газдә әбигә хәер итеп бер бөтен ипи бирде. Аллага тапшырдылар. Көн шәп. Кәеф шәп. Тамак тук. Өс бөтен. Аннан Тәхиятулла абый бик ачык кеше, гел елмаеп кына тора. Трактор кабинасында ышык. Әле кар бик күп яумаган. Аргы як, Каршы тауны, Сәләхи, Казыган тауларны да келтер-келтер генә уздылар. Саурыш елгасы, Вәли Рәхимулласы чүнниге дә артка йөгерде. Туры планнан Югары Ушмы басуы күренеп тора. Урманның калынлыгы 300 метрлап кына, ахры. План буендагы ул очына менеп фуражка очырткан агач маш та безне үрә катып озатып калды. Пилорам янына килеп туктауга, контордан Хәлим абый чыкты, аларның ай-ваена карамыйча: "Әле иртә килдегез, шәп булды, бер сәгатьтән смена бетә. Эшчеләр капкалап алыр да, керешәбез, Аллага тапшырып. Ә без җылынып килербез, Мандума көтәдер анда", - диде. Җиңгәчәй безне үтә бер мөлаемлык белән каршы алды, инде укытып кайткан башлангычларын. Берничә тапкыр гына булса да, Сөнгатулла абый белән кергәнебез бар, бу өй миңа үз өем кебек якын иде. Диварларында безнең нәсел кешеләренең сурәтләре булгангамы, шәмаилләр күренгәнгәме, Хәлим абый үз куллары белән ясаган шкаф, шүрлек, карават, өстәл, урындыклар килешеп торгангамы, хуҗаларның эчкерсезлегеме тарсыну, оялу, читенсенү кебек уңайсызлыклардан коткара, ахры. Бәлки, җанга сары май булып яткан ана теледер, бәлки, әнә теге өстәл өстенә кунаклаган затлы тальяндыр. Хәлим абый безнең авылның затлы гармунчысы да әле. Дога кылып, рәхмәт әйтеп, җиңгәчәй белән саубуллаштык. Пилорам ерак түгел, киттек өчәүләп наратлык сукмагыннан. Эшчеләр конторда тамак ялгыйлар иде. Күрешеп чыктык. 30-35 яшьләрдәге таза-таза ирләр. "Ярар, Хәлим абый, була ул, Хәлим абый", - дип кенә торалар. Тәхиятулла абый Зөлфәткә ым кага, менә ничек икән монда, дип искәртеп тора. Туганын шулай хөрмәт итү Зөлфәткә дә рәхәтлек бирә. Тотындылар эшкә. Зөлфәт тә араларына кереп буталмакчы була. "Юк, рәхмәт", - диләр. Чөнки алар оешкан төркем, шомарганнар. Бер артык хәрәкәт, кирәкмәскә көч сарыф итү юк. Колач җитмәс бүрәнәләрне уйнатып кына йөртәләр. Рамга сыймаган җирен төгәл итеп юнып төшерәләр. Агачлар пычкы аша чыгуга, тимер арбаларны тәгәрәтеп алып китәләр дә Тәхиятулла абый җайлап куйган чанага төяп тә куялар. - Автомат икән болар. Болардагы куәт, сайлап җыйганнар, ахры, бу йоп-йомры мужикларны, - ди Тәхиятулла абый. - Су урынына агып тора бит агачлар, исән-имин генә эшләсеннәр инде, пилорам гына ватылмасын, Тәхиятулла абый. - Без андый начар кешеләр түгел, бигрәк тә Хәлим абый, ватылмас, Алла боерса, - ди күршесе. Өемдәге түгәрәк агачлар саны кимегәннән-кими барса, чанадагы сайгак өеме үскәннәнүсте генә. Соңыннан пычкыларны түбә тактасы яруга көйләп, агач очларын ярдылар. Алардан такта ишелде генә. Чанага төялгән сайгак, такта өеме янга бастырган агачтан да биегәйде. Ирләр йөкне тимерчыбыклар белән бәйләделәр, лом белән борып будылар һәм: "Бездән истәлек булыр", - дип, ломын да йөк өстендә калдырдылар. Зөлфәт абзыйларга олы рәхмәтләрен әйтте. Аңа Хәлим абый ни авылдан алып килгән шешәләрне, ризыкларны бирдермәде. "Әле сиңа күп кирәк булыр алар, энекәш", - диде. Рәхмәт әйтеп, Хәлим абыйны кочаклады да, агач яручы абзыйларга кул болгап, кабинага кереп утырдылар. Инде дөм караңгы. Көннәрнең иң кыска чагы. Бер атнадан Яңа ел. Кузгалып киттеләр. Күңелдә олы шатлык. Әле өй күтәрелмәгән, инде аның сайгак-түшәмнәре кайтып килә. "Тактасы верандага да җитә, борчылма, күрше, мондый туганың барда саласың да саласың өйне", - дип җибәрә Тәхиятулла абый. 12 чакрым ерак арамы инде ул дәртләнеп эшләгән тракторга?! - Тауларда этмәс микән дип кенә шикләнәм, йөк бик шәп булды. Мондый киң сайгаклар авылда беркемдә дә юк әле ул, игелеге булсын инде, күрше. - Үзем дә сөенеп туя алмыйм, Тәхиятулла абый. Хәлим абыйның авторитеты бик зур икән, Ходай исән-имин эшләргә насыйп итсен инде аңа. - Безгә Ходай хәерле юл насыйп иткәндер, Казыган тауда да чана тракторны этеп шудырмады бит, кабина ишеген ике яктан да ачкан идек ачуын, сикерәсе булса дип. - Аңа калса, юк инде ул Тәхиятулла абый, Ходай саклагандыр. Өй салучыны ташламый, диләр бит. Авылны дөбердәтеп кайтып туктадык өйгә. Әни йөгереп чыкты, Тәхиятулласын күрергә Җәмилә апа йөгереп керде. И сөенештек инде. Бергәләп чөкердәшеп чәй эчкәч, Тәхиятулла абый чанасын өзде, тракторын гаражга куярга менеп китте. - Тиз генә чана кирәк түгел әле, иртәгә егетләр белән бушатып, өеп, өстен шәп итеп каплап куй, күрше. Сайгак араларына нәкъ бер калынлыкта такта кыстыр, үзгәрмәсен, бигрәк тә шәп материал алып кайттык, берүк, кадерен белә күр. Беренче рәтнең астына аркылы салынган бүрәнәләрең дә тип-тигез булсын, кереп карармын, чамала аны, малай, - дип көлеп җибәрде Тәхиятулла абый. - Ярар. Олы рәхмәтләрем сиңа, күрше, - дип саубуллаштык. Әнисе белән яңадан берәр чокыр чәй эчтеләр, Хәлим абый биреп җибәргән кәрәзле бал кабып, билгеле. Бүген аларда олы бәйрәм иде. Шуңадырмы, Зөлфәт төне буе йоклый алмады. Ләкин иртә белән бер уңайсызлык та сизмәде. Иртәнге нәрәдтәгеләр таралган, күмәк хуҗалык рәисе үзе генә калган иде. Кереп, ихлас күңелдән рәхмәт әйтеп чыкты. "Тагын булышырбыз, кирәк чакта кил", - дип калды күңеле булган хуҗа. Дүрт сәгать физкультура дәресләре уздыргач, сәгать 2дә генә өйгә кайтты Зөлфәт, чөнки аның дәресләре соңгы сәгатьләргә куела. Сөнгатулла абый, Дөлкәфил дус, сөенә-шатланыша, такта өю өчен урын көйләделәр. Такыл куеп тигезләтте узып баручы Агмал абый, ул - Дөлкәфилнең әтисе. Арасына кыстырырга рәшәткәгә дип ярылган юка такта табылды. Зөлфәт сайгакны култыкка кыстырып алып кермәкче була, кул җитми. Шуннан Сөнгатулла абый белән Дөлкәфил алдан тактаны күсәк белән, Зөлфәт арттан үзе генә тотып ташый башладылар. Гаҗәп тә таза, саллылар, искиткеч тәмле сагыз исе дә килә иде идән такталарыннан! Тәмәкечеләр тартырга туктаганда, ял итеп тә алгаладылар. Үсте такта өеме, кимеде чанадагы йөк. Сайгаклыкны аерым, түбә тактасын аерым өйделәр. - Җитә, энекәш, сайгак-түшәмгә дә, ишекләргә дә, башкасына да. Верандага да җитә, аста буе белән 5-6 такта тәрәзә өстенә дә буе белән 2 такта куела, калганына турала. - Такталарның шәплеген әйт син аның, Сөнгатулла абый, - дип хуплап куя Дөлкәфил. - Хәлим абыйга рәхмәт инде, - дип, сүзгә кушыла чәй ясаучы әни. 11 Такыл (диал.) - туры такта. - Өстен шифер белән капладык. Нәрсә яуса да үтәрлек түгел. Җил үтәли йөри, җилли, кибә, апа. Яз көне өй күтәрүгә кибеп беткән булырлар, Алла боерса. * * * Читтән торып укучы булса да, Зөлфәткә сентябрь аенда яңа сыйныф биреп, җитәкче иткәннәр иде. Чыршы тирәсендәге чыгышлар буенча бәйге бара. Аның бишенчеләре дә шәп кенә чыгыш ясадылар. Бигрәк тә Кавис исемле күрше малае, элек җитәкләгән сыйныфындагы Миннәхмәт кебек, гел аңа тагылып йөри, әйдәман иде. Абыйлары аларга да "Мексиканец", "Букет алых роз", "Двадцать тысяч лье под водой" китапларын укый. Укый дип, русчадан ирекле тәрҗемә ясап бара. Ут яна малайларның күзе. Алар үзләрен "Мексиканец"та - боксчы, "Букет алых роз"да - немец шпионын тота алмыйча азапланучы совет чекисты, ә "Двадцать тысяч лье под водой"да капитан Немо итеп тоялардыр. Кызык чиста күңелле балалар белән. Уртак сөенечләр, куанычлар берләштерә. Уку, тәртип, чисталык, шефлык, җәмгыятькә файдалы эш буенча ярыш бара. Мәктәптә кизү торалар. Клубта куелган кинофильмнарны карарга да сыйныф белән баралар, бергә утырып карыйлар. Иртәгәсен дәрес алдыннан була торган сөйләшүдә фикер алышалар. Ул стенгазеталарны чыгару дисеңме?! Ул хатын-кыз тракторчылар Мотыйгова Наҗия, Сәләхова Нуридә, Имамиева Мәрфуга, Мөбарәкшина Разия апалар белән очрашулар! 16 ел тракторда эшләп кара син! Сугыш чорында ирләр фронтта чакта үзләре генә бит. Әнә Наҗия апалары нәрсә сөйләде: "Норма урманчылыгы кырыендагы басуда, ул авылны халык "Мех" дип йөртә, җир сөрәм. Ат белән авыл Советы рәисе килеп җитте, менә шушы Разия апагызны утырткан. "Әйдә, - ди, - Мамадышка, сессиягә, әле генә шылтыраттылар", - ди. Мин әйтәм: "Киемне кара син, кит, куллар, гәүдә майга буялып беткән бит". "Боерык үтәлергә тиеш, сугыш вакыты, үзең беләсең Мотыйгова", - диде дә утырып киттек. Депутат бит мин, нишлим. Кулларымны, битләрне яфрак белән сөртәм. Алла рәхмәте белән барып кердек райисполкомга. Бара сессия, башланган. Дежурдагы кеше бүлмәгә кертте, райисполком рәисе утырырга куша, утыра гына алмыйм бит. Тукыма белән төрелгән чип-чиста, күркәм урындык китереп бирделәр, ә минем күлмәк итәге гел салидол гына. Елыйм да елыйм. Хәлне аңлап, бер төргәк газета алып килеп җәйделәр, шуннан соң гына утырдым. Менә сез ничек киенәсез, балалар, укыйсыз, укытучылар, әти-әниегез сезнең өчен өзелеп тора, тамагыгыз тук, кадерен белегез..." Ике тапкыр: түбән һәм югары сыйныфлар белән бәйрәм уздырып, кабат укытучы, тәрбиячеләр белән Яңа елны каршылагач, кышкы сессиягә китте Зөлфәт. Контроль эшләр җибәрелгән, конспектлар әзер, имтиханнарга ныклап әзерләнгәч, аның күңеле тыныч иде. Җитмәсә, такта ярдырып кайтты. Өй салу өчен байтак әйбер юнәтте. Өч курс бетергән, "койрыгы" булмаган студентлар инде бөтенләй башка кеше. Шулай булмый ни! Инде кабул ителүдән соң үткәрелгәнен дә исәпләсәң, җиде сессия иләген узган. Укытучылар белән шактый гына танышкан, аларга контроль эшләр, курсовойлар тапшырып хуплау алган, практик дәресләрдә әйбәт җаваплар биреп, күзгә сеңгән, зачётлар тапшырган, коридорда берничә дистә тапкыр исәнләшкән, бигрәк тә имтихан йә зачёт вакытында Сезнең фәлән елны чыккан гаять тә әһәмиятле, яшел тышлы китабыгызны дип телгә дә алган булсаң... Бигрәк тә син укытучының әле генә басылып чыккан, буявы борыныңны ярган һәм студент кесәсеннән шүрәле бармаклары кебек сузылган брошюрасын лекциягә алып килсәң... Бигрәк тә ул брошюраны укытучыңнан алып, бергә укучы иптәшләреңә сатып, акчасын мөгаллимеңә тапшырсаң, сатылмаса, үз акчаңны бирсәң... Бигрәк тә зачёт йә имтихан вакытында укытучың укыткан фәндә бик зур ачышлар ясаган иң күренекле галимнән соң синең каршыңда утырган кешенең исемен табигый рәвештә атасаң, сине инде диплом тапшырачак тантананың ишекләре күптән зарыгып көтә, әле синең ул дипломны барып алырга вакытың гына юк, балалар укытасың бар, йә Галимов Рәшит кебек гәҗит чыгарасың бар, йә комсомолда эшләрең күп... "Планны үтәп, белешмә алып, зур дәрт белән өй саласы, Ленин бабайның 100, Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының 50 еллыгын бәйрәм итәсе елга кердек", - дип уйланып кайтты Зөлфәт, самолётта очканда. Колхозда чәчү тәмамлангач, әле печәнгә төшкәнче, силос, сенаж сала башлаганчы, бераз иркен вакыт була, нәкъ менә шул чорны кулдан ычкындырмаска иде. Ә аңа кадәр цементтыр, кадактыр, калайдыр кайгыртасы булыр. Калай дигәннән... энесе Илнур узган җәйдә Казан дәүләт университетының физфак студентлары төзү төркеме белән Петропавловск-Камчатский шәһәренә барып эшләде. Исән-сау кайткач: "Монысы өй салырга миннән", - дип, 1500 сум акча бирде. Бу зур ярдәм булды. Барый абыйсы белән үзе калын, үзе бик җайлы бөгелә торган калай алдылар: "Өй түбәсенә һичшиксез, җитә, Зөлфәт кәкә, - дип, аннан да бигрәк сөенде Барый абый. - Үзем ябып бирәм, Алла боерса". Бүген көн матур. Самолётны җилләр дә чайкамый, һава бушлыклары да суырмый. Шуңа дөнья мәшәкатьләре турында уйлата да. * * * Авылга кайтуның икенче көнендә үк эшкә чыкты, чөнки сессия мәктәпләрдәге каникул чорына туры килә. Пединститутның биология факультетында укучы Габдулла һәм Рифкать абыйлар да кайткан. Рифкать абый бик аз сүзле, аннан сүз алганчы, имәннән кадак суыруы җиңелрәк. Габдулла абый, сессиядә булган хәлләрне сөйләп, инде сөенче алган, ул барысын да тапшырган, ә менә иптәшенең койрыгы калган. Быел диплом алмаска мөмкин икән. Чөнки алар бер-берсенә көндәш, ахры. Беренчедән, икесе дә химбиолог. Икенчедән, Рифкать абый Үрнәк авылыннан килгән, һәм аны Габдулла абый яратып бетермәүче мәктәп директоры Мәхмүт Васыйлович алып кайткан. Аннан соң Габдулла абыйның кайбер кешегә теше дә үтми. Менә Васыйлов Габделхәйгә, хезмәт укытучысына сүз әйт син, ул шунда ук хәл итәргә мөмкин. Ят аннан соң бер атна манный боткасы суырып. Яшьләр дә пырдымсыз. Ару гына салып һәм кызып, Вакыйфка бәйләнгән иде, анысы Габделхәй кебек салып җибәрмәде, арттан килеп кочаклады да берничә минут күтәреп кысып торды. Ни сулыш алып булмый, ни тыпырчынып булмый, ел буе кеше була алмады, кая анда көненә әллә ничә тапкыр тавышлану. Әле бөтен коллектив Вакыйфка рәхмәт әйткән. Габдулла, әгәр дә сессиясен үтәп кайтмаса, иртәгә үк эшкә чыгасы, директор шулай төзи отпуск графигын. Менә нәрсәгә сөйми аны Габдулла. Авылда беренче булып югары белем алдым дигәч тә. Мәктәп директорыннан риза булмаган Габдулла көненә берничә тапкыр тавыш чыгара, дөреслек эзли иде. Хатыны татар теле һәм әдәбияты укытучысы әдәпле Мөршидә апага бик тә уңайсыз: - Ярар инде, Габдулла, - дип тә карый. - Ярамый торсын әле, - дип, тагын да ныграк дулый дөреслек эзләүче. Ул, гадәттә, мәктәп директоры өйдә булмаганда тавышланып, йөрәген баса иде. Дәресләре соңгы сәгатьләрдә булган Габделхәй абый, биологның укытучылар бүлмәсендәге өстәл өстенә матурлап өеп куйган дәреслек һәм дәфтәрләрен кыеклый да: "Менә күрерсез", - дип, мастерскойга төшеп китә. Дәрестән чыгуына чалышайган китап-дәфтәрләрен күргән биолог элеп алып китә: "Бу мәктәптә беркайчан тәртип булмады һәм булмаячак та", - дип тузына. Ишегалдындагы башлангыч сыйныфлар укый торган бинадан директор хатыны Кәшифә Абдулловна менүгә, биолог туктап тора, башлангычлар тәнәфес бетәр алдыннан үзләренә төшеп китүгә, биологның тавышы яңадан тәрәзәләрне зеңләтә. Биологның икенче сөймәгән бәндәсе мәктәпнең хуҗалык мөдире Хөсәен иде. Анысы, гомумән, җинаятьче. Биолог җиләк-җимеш бакчасында тәртип тота. Иң нык сакланган һәм тәрбияләнгән җир - 1 метрга 3 метрлы кыяр түтәле. Андагы һәр кыяр катгый исәптә. Әгәр кем дә булса берәр кыяр алса, директордан, завхоздан башлап дөньядагы һәр кеше каһәрләнә иде. Математик - өйләнмәгән карт егет Шамил Нургалиевич - гел әйтә иде: "Нишләп аны, Габдулла, зур мәйданда үстермисең? Синең ул түтәл Сәхипкамал апаның арт ягы кадәр дә юк бит". Бу - Шамил Нургалиевичның төп үлчәү берәмлеге. Ә Сәхипкамал апа - аның күршесе. Мәктәпнең хуҗалык мөдире Хөсәен, авыл осталары белән төзелгән килешүләр нигезендә, мәктәптә күптөрле эш эшләтә. Койма кою дисеңме, гел ватылып торган пыяла куйдыру, урманнан утын ташу, идәннәр, ишекләрне көйләү - барысы да җәй көне кыяр өлгергән чакка туры килә. Һәр уңышлы эшне ил белән юа торган Брежнев бабай чоры. Мәктәп эшен эшләгән кешене бәхилләтү өчен, Мәрдән Хөсәене керә дә ала түтәлдән мәктәп кыярын. Ә һәр кыярны санап-барлап торган биолог тагын бер комедия ясап ала. Юк, сез нәрсә, ул Хөсәен барда дуламый. Хөсәеннең бер сүз әйтмичә дә яңакка чалтыратып китә торган гадәтен белә. Әле бер атна элек кенә Габделхәй дустына да чалтыраткан, ни өчен икәнен Габделхәй аңламаган, ә сорарга уңайсыз. Тегенең: "Тагын кирәк мәллә?" - дип кабатлый торган гадәте бар. Ниһаять, математик Шамил мәктәп хуҗасы булды. Бик авырлык белән үстеләр алар. Гаиләдә өч малай: Камил, Шәмгун, ә олылары Шамил инде. "Колхоз Шәвәли" дигән кушаматлары бар. Күмәк хуҗалык төзү, аны күтәрү өчен җан атып йөргән бабалары бүләге ул. Гадәттә, күмәк эш өчен янып-көеп йөргән кешеләргә намусы үзе турында уйларга вакыт калдырмый. Шәвәли дә нәкъ шундый иде. Колхозга кергәндә тапшырган мал-мөлкәте туфракка тамган яңгыр тамчысы кебек эри дә юкка чыга. Шәвәли карттан улы Нургалигә мираска шәрә каралты-кура белән кыегайган йорт кына кала. Улы да Колхоз Нургали була. Көне-төне эштә, хезмәт алдынгысы, йорты турында уйларга вакыт тими. Бер 1938 елны гына туя тамаклары икмәккә. Басуларда иген шулкадәр дә уңа. Җитмәсә, көзе дә гаҗәп шәп килә. Халыкның кәефе искиткеч күтәренке. Кулак дип авылдан сөрелгән 56 гаиләнең ах-зары инде ишетелми. Дәһшәтле янгында көл булган 168 хуҗалыкның нигезләре, сөрелеп, иген кырына әйләнгән, ә кешеләре Урал, Себер, Тула, Донбасс шахталарына терәү булган. Уракка дәррәү төшәләр. Хәйруллина Нурлы, Насыйбуллина Сылубикә, Газизова Мәгъсүмбикә беренчелекне беркемгә дә бирмиләр. Беркөнне берсе җиңсә, икенче көнне икенчесе. Хөкүмәткә дә өч план күләмендә тапшыралар. Дистәләгән атлар кызыл олаулар белән чыгып китәләр. Дугаларга кызыл башлы сөлгеләр уралган, кыңгыраулар тагылган. Сталинга, партиягә мактау сүзләре язылган. Авылның иң шәп тальянчылары сыздырып гармун уйный, Точка Хуҗасы җырлый. Башта җитәкчеләр җыелыш ясап алалар, сөйләшәләр. "Дошманнарга - безнең җавап! Хәерле сәгатьтә!" - дип кузгалырга әмер бирәләр. Китә олаулар кузгалып, беренче атлар Аргы яктан чыгып, Урыс юлы тавыннан менгәндә, артка тезелгән олаулар әле урыныннан кымшанмаган да була. Берзаман икмәкне районга да алмый башлыйлар. Урын юк, имеш, баржалар да җитми икән. Күпме генә сыя инде ул байлардан, кулаклардан калган келәтләргә, амбарларга. Хезмәт көненә өләшергә рөхсәт иткәннәр. Башта 4 әр килодан. Өйдә булган капчыклар, савытлар тула. Бөтен җирдә икмәк. Кабат яңадан 4 әр кило өстәп өләшәләр. Халык аптырый, кая куярга белми. Ат арбасына олы лар куелган атлар ишегалдына керә, ларны әйләндереп каплый да чыгып китә. Чөнки атлының тагын әллә ничә хуҗалыкка икмәк кайтарасы бар. Икмәк белән аптыраш. "Кашың кара, күзең кара, үз җаеңны үзең кара", - дип кенә такмаклый колхоз рәисләре, авылда ике колхоз бит. 12 Лар - икмәк саклагыч зур агач тартма. Халык сарык малларын ишәйтәсе бар дип тә уйлана. Юк, икмәк ашатып түгел. Малга икмәк ашатсаң, алып китәргә дә күп сорамаслар. Икмәк җилгәргәндә калган әрбәсе, вакланган бөртекләре, капчык какканда коелган нәрсәне генә ашаталар. Тегермәнгә чират та су буе сузылыр инде. Аннан кайткан көрпәдер-мазардыр ярап тора ул тавыкка, казга, үрдәккә, кәҗәгә. Ул туйлар гөрли Кирмән Башында, шуңа да 1939 елда дистәләгән-дистәләгән сабыйлар дөньяга аваз сала. Һәр авылда үтә дә зиһенле карт-карчыклар була. Бигрәк тә Аллаһы Тәгалә бала тудыру бөеклеген насыйп иткән хатын-кызлар, тормышның ачысын-төчесен татыган, җаны-тәне белән Галәм тирбәнешен тоючы, Җир-ананың йөрәк тибешен ишетүче Ак әбиләр. Булган Зөлфәтләр авылында да Миңлеҗамал карчык: - Балалар, Йосыф китабындагы 7 ел иген уңар, аннан 7 ел ачлык килер дигән хикәят сыман булыр тормышыгыз. Алган икмәкне исраф итмәгез, бик саклагыз. Миңа хәбәр итүләренчә, алда бик зур афәтләр көтә ил-көнне. Көнчыгышта булып алыр, кан агар, төньякта булыр, кан агар. Аннан Дәҗҗал көнбатыштан килер, кан агар. Ачлык, михнәт күрербез, икмәкләрегезне еллап бүлеп куегыз, - дип кисәткән. Кем колак салсын әллә йөзне узган, әллә йөзгә якынлашучы карчыкка. Аларга бит инде сабый акылы кергән. Аннан бигрәк, тук кеше тыңламый башкалар сүзен, аның ашказаны башына да күчкән була. Хәсән күлендәге бәрелешне дә, фин һәм Бөек Ватан сугышларын да алдан күргән икән Изге карчык. Аның сүзенә колак салган, догалы, намазлы гаилә башлыклары 19411942 елгы ачлыкны 1938 ел икмәге белән җиңелрәк уздырып җибәрәләр. Дөрес, 39, 40 нчы елларда хезмәт көненә бирелгән икмәк кладовойга урнаштырыла, ә 38 нче елгысын тоталар. Бөтен тормыш авырлыгы Бикәгә кала. Әткәсе Шәвәли карт олыгая, колхоз-колхоз дип янып-көеп йөреп туза, бетәшә. Улы Нургалинең сугышка алынуы да картны тетрәтә. Теләсә нинди тавышка да коты чыга торган куянга әйләнә дә кала. Әле өйдә 4-5 яшьлек Шамил белән Камил, 2 яше дә тулмаган Шәмгун бар. Тормыш авырая. Исенә төшә Бикәнең Миңлеҗамал карчык сөйләгәннәр, ләкин инде соң шул. Ирләрне сугыш суырып бетерә. Бер күзле Йосыф, бер куллы Төхфәт абыйлар, яраланып кайткан Кыяметдин бар. Бикә - хатын-кызлар бригадиры. Икмәкне фронтка да фронтка дип сыпырып алып бетерәләр. Ярарга тырышкан үтә патриот рәисләр колхозчысына да бик аз өләшә. Кыяметдин, хәйләкәр, бирә анысы. Ләкин әздән генә янмый кала. Эш болай була. Кырчылык бригадиры Әхмәтҗанов Зиннур абыйсы белән киңәш-табыш итәләр дә амбарда хезмәт көненә өстәмә итеп бирергә икмәк калдыралар. Көнаралаш Мамадыштан уполномоченный килә, амбарларны ачтыра, тикшерә, төпченә, эзләнә. Фронтка икмәк кирәк! Бер бөртек - дошманга атылган бер ядрә! Шәһәр вәкиленә эш күрсәтергә кирәк, алайса, фронтка да олактырырлар. Яшереп саклый торган икмәк инде ун гына тапкыр урынын алмаштырмагандыр. Ничек тә сакларга, хезмәт көненә йөзәр грамм булса да бирсәң, кышның ач, салкын айлары аша үтеп, гомер үсентесе язгы кычыткан сабагына уралыр иде. Язмаган икән шул. Зиннур абыйның күркәм гәүдәсе, мөлаем йөзе, юньле холкына гашыйк булып йөрүче бер гүзәл хатын бар Кирмән Башында. Бай кызы. Ятим. Авылның беренче комсомолкасы. Кыз үстерә. Гаилә тормышы барып чыкмый. Үзе бик чибәр. Укый-яза белми, гәҗитне кирегә әйләндереп тотып: "Бәтәч, пуезд капланган бит!" - дип, дан чыгарган активистка. Зиннур абыйсына үлеп гашыйк. Инде яшереп калдырган икмәк өеменә этеп егып, Зиннурга бәйләнеп тә карый. Иманлы ир Мисырдагы Йосыф кебек нык тора, шуңа да Кирмән Башы гүзәле корбанына әйләнә. Табалар ашлыкны, өем өстенә ачыргаланып барып яткан Зиннурны аягыннан сөйрәп ташлыйлар, кулга алалар, икмәк Мамадышка озатыла. Сугыш елларында гомер җебе әздән генә өзелми калган малай ул Шамил. Җидееллык мәктәптән соң Мамадышның данлы педучилищесында укый. Укуы җиңел аңа, әмма ачлык, кием кытлыгы теңкәгә тия. Стипендия саклап кала. Кая, әнисе бик тырыш булса да, колхозчыга түләнмәде. Сугышта һәлак булган әтиләренең пенсиясе дә бик ярап куя. Екмый хөкүмәт ятимнәрне. Педучилищены тәмамлагач, Алабуга пединститутының физматына керә. Шәп укый. Ул тышкы кыяфәте белән дә Николай Лобачевскийга бик охшаган иде. Укытучысы аны институтта эшкә, укырга калырга да бик кыстый. Апасының үзен ошатуын сизә, нишләп сизмәсен Шамил. Ике энесе бар. Камиле инде институтны бетереп килә, әле Шәмгуны бар, аңа да югары белем кирәк. Ул эшләргә тиеш. Өйләре иске, әнисе картая. Хуҗалыкны бөтәйтү Шамилгә калмагае. Камил дә, Шәмгун да, авылда калмыйбыз, диләр. Шәмгуны, нефтьче инженер булам, ди. Авыл халкы 50 нче елларның урталарына гына бераз иркен сулыш ала анысы. Бура бурарга - агач, мич чыгарырга кирпеч алырга була. Читтә шахтада, завод-фабрикаларда эшләүчеләр, авылдагы нигезенә яңа йорт салу өчен, акча да алып кайталар. Ике дистәләгән яңа йорт калка авылда. Моны Шамил күрми мәллә? Күрә генә түгел, әнисе белән киңәшеп, акча да җыя башлыйлар. Өй салу гаҗәп тә авыр эш, аннан Шамил бик эшләргә дә яратмый, ул көрәк-сәнәк, балта тотып эшләүне түбәнлек дип саный. "Кар көрәгән кеше дә, көрәмәгән кеше дә бер сукмактан йөри, - дип, үзенең ялкаулыгын акларга тырыша иде. - Менә акча җыйсыннар әле, аннан берәр яхшы өйне сатып кына алырлар. Тик гади укытучының хезмәт хакы аз, менә завуч булсаң, йә инде директор", - дип хыяллана Шамил. Дусты Наил Хәбибуллин "өйлән" дә "өйлән" ди. "Ничек иске өйгә килен алып кайтасың?! Аннан Шамил кебек белемле егеткә достоин кыз бармы икән авылда? Юк, билгеле". Еллар үтә тора, Бикә апа белән Шамил абый акча җыялар. Киенү, ашау кысыла. Ә телдә Шамил бик әйбәт ашый: "Менә 1 кило колбасаны табага турап саласың да өстенә 20 йомырка сытасың", - дип җиффәргән егетнең сүзен Габделхәй Васыйлович дәвам итә иде: "Һәм бер атна ашыйсың..." Үзе каршы сүз әйтми Шамил, ләкин авызыннан тамган селәгәйне дә тотып кала алмый иде. Наил дусты мәгариф бүлеге мөдире булгач, уку-укыту мөдире урыны бушый. Колхоз рәисе өстеннән язган хакыйкать хаты аркасында, икенче мәктәпкә директор итеп сөрелгән Мәхмүт Васыйлович урынына кунаклаган Шамил, боерык алып кайткан көнне үк, хезмәттәшләрен һәм аңа эндәшкән Зөлфәтне үз урынына куя: - Нинди "син" ул, минем сезнең белән дуңгыз көткәнем юк, Норма елгасында... - ди. Шушы һәм башка гамәлләре көчле укытучы булган, шуңа хөрмәт ителгән математикны әкренләп сөйкемсез сөяккә әверелдерә. "Кызыл Партизан" колхозының партоешма секретаре Зәкәр Хәбибулла улы белән бигрәк тә якыная директор. Секретарь аны, көчле укытучы булганы, укытучыларны каты йодрыкта тота башлаганы өчен, аеруча хөрмәтли. Һәр кичне парткабинетта очрашалар да ике җитәкче агитколлективның эш планнары, фермаларда ир укытучыларның төнге кизү торуы, балаларның сыйныфлап фермаларга төшүе, урып-җыю барышы, көзге чәчүгә җир сөрү планнары, йә директорның, йә партоешманың өстәлгә шешә куюы, кабымлык чыгаруы белән дәвам итә. Урамнан үтеп-сүтеп йөргәннәрдән саклану чаралары күреп хәл итәләр урыс малаен. Аннан Зәкәр Хәбибуллович "Днепр" мотоциклын кабыза да, икесе басудагы эшне барларга, җилләргә чыгып китәләр. Бу һәр кичне шулай. Үзгәрә Шамил Нургалиевич. Көннәрдән бер көнне эштән кайта директор. Әнисе өстәлгә гөжләп торган самавырны китереп утырта. Кәчтрүлдән ярмалы аш алып килә. Этеп кенә җибәрә тәлинкәне Нургалиев өстәл түренә: - Директор мондый аш ашамый! Очраган кешегә ай буе сөйләп йөрде бу вакыйганы Бикә апа. Үзе шырык-шырык көлә, йөзендә тантана, малае белән горурлану мең кешегә җитәрлек. Чөнки инде алар элекке авыр тормышлы гаилә түгел. Ю-у-ук, үтте ул чорлар! Колхоз рәисе Баймиев Башкортстанга кайтып киткәч, ул яшәгән өйне сатып алдылар. Дөрес, өмә белән эшләнгән колхоз өенең караштырасы җирләре байтак. Бүрәнәсе дә нечкәрәк булган, ләкин аның каравы нарат агачыннан салынган яңа өй аларда гына. Өйдә сагыз исе борыннарны ярып керә дә горурлык уята. Менә малаен директор, хуҗа иттеләр. Хезмәт хакы шәп. Өч малае да югары белемле. Җир тырмашты инде Бикә үзе дә, малайлары да. Һәр баласы югары белем алган бер гаилә дә юк әле авылда. "Этеп җибәрсен аш тәлинкәсен, директор бит! Менә өйләнмәве генә. Акча җыеп, яңа өй алгач, аякка баскач дип йөргән иде һаваланып, 35 не узды. Камил, Шәмгун гаиләле, балалары да бар, ә Шамилнең юк шул менә. Үзем дә авыртам, тиздән китеп тә барырмын, бу бала берүзе калачак нарат өйләрдә". Тирән итеп офтанды Бикә карчык, йөрәк тагын чәнчеп алды. Һәр төн партоешма Зәкәр мотоциклы белән кайтара да Нормасына төшеп китә. Шамил гел кызмача кайта. "Алкажулик!" - дип сүгә әнисе. Каршы дәшми, ләкин саулыгы чамалы, башында нәрсәдер бар, вакыт-вакыт эләктереп ала, кешегә генә сиздерми Бикә. Әле өйләнмәгән егет бит Шамиле. Менә хәзер өйләнер инде, Алла боерса, мәктәп директоры булды, авторитеты бар. Шул партоешма Зәкәр чукынчык белән көн дә мотоциклда йөрүе генә эчне пошыра. Безнең як кышының сәер гадәтләре бар. Кышлар сау чакта инде октябрь азакларында кар ята иде! Бу әле кыш дигән чор түгелдер дә, ләкин инде көне-көне белән беркем аяк басмаган урамнан мәктәпкә укырга балалар агыла. Үзләре шулкадәр шат. Туры юлдан гына атламыйча, чыркылдашып, бер-берсен куышып, әллә кайлардан урап киләләр. Күккә кар чөяләр. Кар шулкадәр дә ак. Әле мәктәптә дә, клубта да, колхоз идарәсендә дә, кеше өйләрендә дә кирпеч мичләр, аларга утын ягыла. Кояш нурлары да, карның аклыгына сокланып, алтын учлары белән кар юрганын сыпыралар. Яктылык, кире кайтарылып, рәшәткәләрдә уйный. Багана башына кунаклаган мәченең күзләрен чагылдыра. Песи, аңа кар сипкән малай-шалайдан качып, ишегалдына сикерә дә күздән югала. Юк, бу кар бетми иде кыш сау елларда. Инде Октябрь бәйрәменә маллар чалына, чөнки дөнья чиста, җир бер чирек кар белән капланган. Көннәр аяз, җир каткач яуган кар аңа ябышкан. Малларны эш иткән чакта, ит балчыкка буялмый. Суыклык 8-10 градус бар, бу итне карга салып саркытып, туңдырып алырга да җитә. Әле сугымчыларның кул-аяклары өшерлек тә түгел. Бисмилләһир-рахмәнир-рахим, диләр дә эш башлыйлар. Шулай тиеш мөселман кешесенә, хәләл ит ашасын өчен... Аннан авыл кешесе читтә яшәүче туганнарына барырга җыена. Кунак ашы кара-каршы дигәндәй. Чөнки тормышлар рәтләнеп килә. Беренчедән, колхозда да хезмәт көненә акча түлиләр. Акмаса да тама. Икенчедән, механизаторларның, бигрәк тә сыер савучыларның хезмәт хакы ярыйсы гына түгел, әйбәт тә. Өченчедән, авыл кешесенә дә пенсия түләнә башлады. Башта 12 сум иде, аннан 20 сум булды. Дөрес, күп дип булмый. Ләкин авылда ишле гаиләләр байтак әле. Бер гаиләдә механизаторы да, сыер савучысы, пенсионеры да бар. Иш урынына куш дигәндәй. Хуҗалыгыңда сыерың булганда, табының төрледән-төрле ризыктан бушамый ул. Өйнең сые - сыер белән, диләр бит. Тана, бозау, сарыклар, каз-үрдәкләр, тавыклар асрый ишле гаилә. Бакчасын тутырып, бәрәңгесен утырта, тәрбияли. Ишелеп уңа бездә бәрәңге, андый уалма, андый ярмалы бәрәңге дөньяда бер җирдә дә юк! Зөлфәт моны яхшы белә. Чиста, чын ризык ашап үскәнгә, шәһәргә баргач эчкән суның да, кафе, ашханәләрдәге ризыкның да аермасын тоя. Кирмән Башында берничә ел мулла булган, Яшел Үзән шәһәреннән кайткан Акрам җизнәсе әйткәнчә: "Материалыннан ул, материалыннан". Менә шул хәлле гаиләләрдәге малай белән килен, туганнары Сабантуйга кайткач, ихлас күңелдән чакыруны хөрмәтләп, юлга җыена. Каз-үрдәген дә сыйдыра чемоданга, тана, бозау итен дә. Билгеле инде, бу чемоданны ир-ат күтәреп йөрергә тиеш була, әгәр дә хатыны хәтерен калдырмаса. Әнә Фазлый абыең нишли: Ханиясенә ачуы килгәч, Уралдагы туганнарына барып җиткәнче, Кукмара вокзалыннан башлап: "Тот, Хания гөлкәем, чемоданны", - дип, хатыныннан үч алган. Туганлыкны саклаган, әби-бабайлардан килгән гореф-гадәтләргә тугры кешеләр җитәрлек әле авылда. Яңа елны туганнар белән каршылауга ни җитә соң?! Хәзер кышлары әллә нишләде бит. Октябрь азагында ике-өч бөртек кар төшә дә эри. Бер айдан кар ята икән дип чамалыйсың, ята да. Әмма тагын җылыта, теге кар эреп бетә. Китә бозлавык. Кул-аяк сындырган, чатнаткан кеше белән Мамадыш больницасы тула. Декабрь азагы, ә Кыш бабай ясарга кар юк, кая анда чаңгы шуарга?! Кәгазьдән ясалган кар бөртекләре сибеп кенә яудырып булмый ул карны. Гыйнварда кабат җылытып җибәрә, яңгыр коя, менә сиңа кыш! Хәтта тау битләре чыга, ычкынды күгәннән табигать тә. Кышкы каникулда чаңгы-чана шуарга кар юк! * * * Беренче чирек тәмамланды. Чирек ахырында эш күп һәм ыгы-зыгылы була. Чөнки беренче чирек күмәк хуҗалыкта бәрәңге алу, чөгендер йолку белән үтә. Октябрь аенда гына укытып, укучыларның белемен дөрес бәялим димә. Билгеләр аз, бигрәк тә атнага бер-ике генә керә торган фәннәрдән. Сыйныф журналында ким дигәндә дүрт-биш билге булмаса, чиреккә билге гадел куелмый. Укучының ике "3"лесе, ике "4"лесе бар, ничә чыгарасың, яки ике "4"ле, бер "5"ле. Бәлки, чираттагы билгесе тагын "5"ле булыр иде. Бар фәннән дә мөстәкыйль эш, контроль эш эшләтәләр. Бер дәрестә телдән кемнән генә сорыйсың? Өч-дүрт укучыдан инде. Әле бит яңа тема да үтәсе бар. Кайсы укытучы ничек чыга билге кытлыгыннан - үзе генә белә. Өстәмә дәресләр уздырыла. Чөнки колхоз басуларында җилләнеп йөргәнгә, программа материалы артка калган. Сыйныф җитәкчеләре укучыларының өлгереш ведомостен төзи, кайбер фән укытучылары билге чыгаруны суза. Ә сыйныф җитәкчесенең, уку-укыту мөдире янына кереп, исәпхисап тотасы бар. Килеп керә завуч бүлмәсенә сыйныф җитәкчесе. Карыйлар: өлгереш проценты ничек, барысы да өлгерәме? Яхшы укучылар ничә, бу ничә өлешне тәшкил итә? Гел "5"кә генә өлгерүче бармы? Берничә "3"ле, берничә "4"ле белән калучылар кемнәр? "Икенче чирек дәвамында бу укучы, аның әти-әнисе, фән укытучысы белән ныклап эшлисе", - ди завуч. Аннан йөреш, дәрес калдыру, сәбәплесе, сәбәпсезе. Сәбәплесе булса, "Кая табиб биргән белешмәләр?" дигән җавап ала уку-укыту мөдире. Сыйныф җитәкчесенең тәрбия эше планы бар, раслый, үз өстендә эшләү планын раслый. Аңлашып саубуллашалар. Кирмән Башы сигезьеллык мәктәбе укучылары тырышып укый. Бу - зыялы төбәк. Октябрь инкыйлабына кадәр үк "мең душалы сала" дип даны чыккан авылда дүрт мәчет һәрдаим азан яңгыраткан. Хәзрәтләр, абыстайлар авыл балаларын хөкүмәттән хезмәт хакы алмаган килеш тә укытканнар, эзәрлекләнгән хәлдә дә мәгърифәт нуры чәчкәннәр газиз халкының газиз сабыйларына. Бүген мәктәптә белем бирүче мөгаллимнәр дә - шул изге хәзрәтләр, абыстайларның эшен дәвам итүчеләр. Аннан совет хакимияте елларында укытучылар түләгән эшкә караганда түләмәгәнен күбрәк эшләде. 1918 елдан башлап мәктәп яшенә кергән балаларны: кечкенәләрен көндезгә кадәр, олы яшьтәге мәктәп балаларын төштән соң, ә кич белән наданлыкка каршы көрәш кысаларында өлкән яшьтәге апа-абыйларны укыталар. Укытучы яшь Совет хөкүмәтенең авылдагы мәгариф комиссары була. Партия, хөкүмәт үткәргән белем, икътисад, җәмгыять сәясәтен халыкка ул җиткерә. Ул гына авылда махсус белемле кадр иде. Укытучыларыбызның 20 нче еллардагы индустрияләштерү, 30 нчы еллардагы авыл хуҗалыгын күмәкләштерү, культура революциясе елларындагы хезмәте лаеклы бәяләнә - алар халык хөрмәтен, халык мәхәббәтен яулыйлар. Шәхес культы чалгысына эләкмәгәннәре, чирек гасыр, аннан да күбрәк, фидакяр хезмәт иткәннәре Ленин орденына лаек була. Бар андый укытучы алар мәктәбендә: Мәгъсүмов Мөнип абый - химия-биология укытучысы, мәктәп директоры, фронтовик, бер аягы бот төбеннән юк мөгаллим. Дөрес, халык: "Эшләгәнне кыйныйлар, эшләгәнгә эләгә", - ди. Белемле кеше күп белә, белемсезләргә шуның белән "комачаулый" да. Октябрьдән соң да авылда укыган кеше чукынган кеше санала! "Ә менә мин укымаган, ә синнән шәп яшим!" - дип, наданлыгы белән масаючы, элек тә эшләп кинәндермәгән, колхозга кергәч тә кинәндермәүче, ләкин көр тамаклы, биш-алты партия чакыруыннан һәр уңай мизгелдә ботка пешерүче бушбугазлар укытучыны сөйми дә сөйми инде ул. Бигрәк тә үзенең хәерчелеге, ярлыябагайлыгын абруй итеп күрсәтүчеләр, комсомол, партия сафларына үрмәләгәч, әләкчәләк очырып, шикаять язып, авыл Советы телефоныннан шылтыратып, шактый авылдашларының башына җитә. 56 гаиләгә кулак мөһере сугыла, илдән сөрелә. Зөлфәт бу тарихлар белән бераз таныш, авыл Советында эшләүче әнисе, бигрәк тә әбисе, әңгәмә колмагы бу чорларга уралса, әллә нинди гыйбрәтле хәлләр сөйлиләр. Менә Әхмәт карт тарихын гына ал син. Бер кеше ялламыйча, кирпеч йорт сала. Кирпечне гаиләсе белән суга, яндыра. Нигезенә ташны югары оч башындагы басуыннан җыя. Кирпечне ишле гаиләсе белән бергә өяләр, түбәсен, кыекларын үзләре төрәләр. Сайгагын-түшәмен үзе җәя, туфраксаны үзләре сала. Ишекләрне, тәрәзә рамнарын үзе ясый Әхмәт карт. Пыяласын үзе сала. Мичне үзе чыгара, үзе йомычкага тәүге очкын дөрләтә... Һәм, күмәк хуҗалыклар төзү башлангач, халыкны көтүе белән шунда кугач, кулакларны илдән сөрү башлангач, Әхмәт карт кара исемлектә, чөнки кирпеч өе бар. Сөрелә. Югыйсә хезмәтче тотмый. Ул аңа кирәк тә түгел, чөнки гомере буе һәр эшне, чикләвек төшеннән чәйнәгән саен май чыгарган кебек, тәмен-ләззәтен үзе тоеп эшли, яши. Уллары-кызлары күп, эшне әйләндерәләр дә салалар. Әхмәт карттан да иртәрәк басуына эшкә кузгалучы игенче Кирмән Башында юк. Әле, башкалар ишетмәсен өчен, ат тоякларын чүпрәк белән бәйли. Капкасы да, арба күчәрләре дә майланган була. Узган гасырның 90 нчы елында Зөлфәт Тула өлкәсенең Богородицк шәһәренә барды. Эш болай булды. СССР Язучылар берлегенең Иҗат йорты урнашкан Переделкинода, егерме көн язганнан соң, ул нык арыды, кулга каләм алмаслык хәлгә килде. Көндезге аштан соң, Иҗат йорты сукмакларында йөри торган гадәте буенча, җәйнең якты, гүзәл табигате белән хозурланып атлап китте. Юлына бер атна элек танышкан ир-ат очрады. Ул - яһүд, Тула шәһәренең башкарма комитеты рәисе урынбасары. Акыллы, чибәр, итагатьле. Зөлфәтне үзенә кунакка дәшә: - Иртәгә мине алырга машина килә, әйдә, тәвәккәллик. - Ярар, мин риза, рәхмәт, Богородицкига да барасым бар, шәп булыр! - Ничек инде Богородицкига, безнең шәһәргәме? - Әйе, чөнки анда туганнарым яши, егерме биш гаилә. - Шаккаткыч, әйдә, тәвәккәллик, машина көндездән соң сәгать 2 гә килә, менә бу мәйданга туктый. Җылы гына саубуллашалар. Тагын кайчан җай чыга туганнар белән күрешергә, шәп булды әле бу, дип сөенде ул. Нәкъ танышы әйткәнчә була, ялт-йолт итеп торган кара "Волга" машинасына утырып, сәгать 2 дә Мәскәүгә җилдерәләр, башкаланы әйләнеп узып, Мәскәү - Симферополь юлыннан баралар. Иркен, әдәпле сөйләшүләр матур көнне тагын да бизи. Каеннар, инешләр, урман кишәрлекләре артка йөгерә. 150 чакрым юл үтеп, ни сөрелгән, ни иген үскән басу күрмәү генә хәтерендә калган авыл малаеның. Килеп керәләр Тулага, танышы үзендә бер кич булса да кунак булырга кыстый. Зөлфәт итагатьле генә баш тарта, туганнар күп, барысын да әйләнеп чыгарга берничә тәүлек вакыт кирәк, дип дәлилли. Ахырда ризалаша танышы. Алар бик җылы саубуллашалар. Ул шофёрына Зөлфәтне автовокзалга илтеп куярга, билет алып озатырга куша. Нәкъ ул әйткәнчә була. Шофёр аны кул болгап озатып кала. Богородицкига юл 70 чакрым икән. Барып җитте. Аңа өченче микрорайон кирәк. Сумкасында күчтәнәчләр, ләкин авыр дип зарланырлык түгел. Ниһаять, Асия апа яши торган йортны тапты. Фатиры бикле. Урамга чыгып, ике ападан сорады. "Беләбез: ул безнең молодец! Депутатыбыз, орденнар кавалеры, фабрикада эшли", - диделәр. Берсе: "Хәзер, дус хатынындадыр Ася", - дип йөгереп тә китте, апасын җилтерәтеп алып та кайтты. Кочаклашып күрештеләр туганы белән. Күрешмәгәнгә ничә дистә ел узган. Ә бит Асия апасы тирәсендә көтүе белән урыс егетләре йөрүен күргәч, әтиләре аны туган авылы Кирмән Башына кайтарып җибәргән иде. Өч-дүрт ел бездә торды, авыл Советында бухгалтер булып эшләде, чөнки ул Зөлфәтнең әнисе чакыруы буенча кайткан иде. Аннан Нәҗип абыйга кияүгә чыгып, бездә туйларын уздырып, кире Богородицкига кайтып киттеләр. Инде Нәҗип җизни дә исән түгел, ә кызы Мәскәүдә кияүдә икән. Кердек фатирга, бирелде күчтәнәчләр. Зөлфәт эшне бик коры тотты, чөнки Асия апасы минуттан минутка телефонга тотына. Сөенче ала. Кунакның озакка әсирлеккә төшү куркынычы артканнан-арта бара. - Апа, минем вакыт бик кысан. Казанга билет алынган. Болай итик. Хәзер инде караңгы төшә. Бүген килгәннәре белән синдә күрешербез, аннан кая барасын киңәшербез. Рәүф, Канәфи абыйлар бар, әтинең бертуган апасы малайлары, алар нәрсә әйтер, балаларына өстерәрләр. Шуның белән шул. Шәһәрегезне дә күрәсе иде, бер килгәч килгәч инде. Аннан Переделкинодан Туланың башкарма комитеты рәисе урынбасары белән килдек. Ул сезгә Чернобыль болыты төшкәнен дә ычкындырды. Халык, үзләрен чернобыльчеләр дип танып, акча түләтү өчен дә көрәшә икән. Борчуы күп икән халыкның, минем өчен дә борчылмыйк, апа, сүз бер булсын. Бүген кунам, иртәгә туганнар белән күрешеп, шәһәр буйлап җәяү генә йөреп танышам да берсекөнгә иртүк Мәскәүгә - әллүк! Менә шулай килешик. Асия апа фатирына туганнар килеп тулды. Тальян гармун да эләктергән Канәфи абый белән Сәрия апа шау-гөр килеп бәреп керделәр дә кочакка состылар. Ашыйбыз-эчәбез, җырлыйбыз. Ике сүзнең берендә: "Авыл ничек?" - ди абый. Рәүф абый белән Нәсимә апа килде. Сорамаган бер кеше, бер урам, бер чат, бер чишмә калмады. Казыган, Ат сикерткән, Күҗәкә, Сәләхи, Урыс юлы, Кантур тауларына да мендек. Кәҗә баткан, Аргы як, Кантур күперләреннән дә дөбердәп чыктык. Трайт, Доха, Бакырчы, Чегән, Таз Минни, Хубый, Алмагач, Ак Яр, Әхмәт, Саурыш чишмәләренең дә суын чайпалдырдык. Авылны кеше иткән ат, сыер малкайларны да очкылык тоткандыр, мөгаен. Иртүк чәй эчкәннән соң, шәһәр урамнары буйлап киттек. Өй яны, шәһәрне каймалаган совхоз бакчаларында чәйнек-чәйнек алмалар авырлыгыннан агачлар аерылган, сынган, ботарланган. Алмаларны җыймыйлар, чөнки ашарга ярамый, Чернобыль болыты агулаган. Алмагачларның, груша, чияләрнең бу кыяфәтен күрү бигрәк тә аяныч икән. Рәүф абый, Нәсимә апаларда чәй эчеп, шәһәр белән танышуны дәвам итәләр. Екатерина II нең законсыз никахтан туган улы граф Алексей Григорьевич йортының шәһәрне күзәтү мәйданчыгына менделәр. Богородицк шәһәре уч төбендә кебек, гүзәл шәһәр, һәр урамы граф өеннән башлана, әйтерсең кояш нурлары. Бу чыннан да шулай икән! Әнисе Екатерина II кунакка килгәч, улы шәһәрне ничек төзетү турында киңәш сораган. Патшабикә кулындагы җилпәзәне горизонталь куеп күрсәткән. Шуңа гаять тә үзенчәлекле төзелеш үрнәге бу кала. Тауда урнашкан биләмәләрендә граф тугыз буадан торган баскычлы сугару системасы төзетә, билгеле, балыгы да булгандыр. Зөлфәт анда барган заманда шәһәр җитәкчеләре буадагы суны җибәреп чистарту эшләре белән шөгыльләнә. Буа төбендәге уңдырышлы ләм кешеләргә сатыла иде. Канәфи абыйларга керделәр Асия апасы белән. Алар шәһәрнең үзәк мәйданында, икенче катта яшиләр икән. - Менә, энекәш, мин шахтёр бит, хәзер пенсиядә. Бөтен нәрсәбез бар. Малай да, кыз да гаиләле, үз өйләре белән яшиләр, сөенеп туймаслык, оныклар үстерәләр безгә. Аллага мең шөкер. Үзем, халык соравы буенча, мулла вазифасын үтим. Тик шунысы аяныч: соңгы вакытта гына ничә шахтёр иптәшне күмдек. Бәрде Чернобыль йөрәккә. Шахтёрлар җир астыннан саулык алып чыкмый инде ул. Җитмәсә, бу афәте тагын. Менә биш көн элек Иванны күрдем, янәшә эшләдек забойда. Ике метрлы баһадир егет иде. Аның ачыклыгы, кешелеклелеге. Кичә ишеттем, күмгәннәр. Урамда барган җиреннән егылган да үлгән. Шау-гөр килеп чәй эчкәч, Канәфи абый белән Сәрия апаның җырлавына кушылып кәефләнделәр, моңландылар. Зөлфәт үтенече буенча зиратка киттеләр. Анда Рәүф, Канәфи абыйның һәм дә Кирмән Башында күмелгән Шамил абыйның, авылда яшәүче Зәйтүнә апаларның әнисе Галия апа күмелгән. Әтисенең бертуган апасы, 1905 елгы. Зират юлының бер ягына татарлар, икенчесенә башка милләт кешеләре җирләнгән. Каберләрне тәрбияләп торалар икән. Искиткеч туган җанлы, ачык, кунакчыл, тырыш апасы белән догалар укып, изге сүзләр әйтеп саубуллашты ул. Сәгать 4 ләрдә Канәфи абый белән Сәрия апасының уллары гаиләсендә кунак булдылар. Күчтәнәчләр бирелде, чәйләр эчелде. Әйбәт яши Хәлим энекәш, тәртипле яши. Хатыны да ачык чырайлы, йөгереп йөри. Монда да култамгалы китапларын бүләк итте. Анда Татарстанның Мамадыш төбәгендәге Кирмән Башы авылыннан кайнар сәламнәр, изге теләкләр, кунакка чакыру язылган иде. Зур рәхмәтләр әйтеп, Мәйсәрәләргә киттеләр. Ашыйлар, эчәләр. Кая барадыр?! Чөнки якын туганнарың кочагында яшәү - җан рәхәте. Биредә яшәгән егерме биш гаилә туганнары, Кирмән Башы тумаларыннан бер Мәликә апа гына өйдә юк икән, ә башкалары аны кунакка чакыра. Юк дип кистереп әйтмичә генә, алар Асия апа фатирына юнәлделәр, инде караңгылана иде. Бөтен туганнар да өйле, фатирлы, эшле, ашлы, Аллага шөкер. Зөлфәтне горурлык хисләре биләде, ашкынып атлады. Апасы белән төне буе сөйләшеп чыктылар. Ул Мәскәүдәге кызының телефонын, адресын да бирде. Иртән чәй эчтеләр, апасы биргән күчтәнәчләрне төяп, тимер юл вокзалына төштеләр. Аларны бертөркем туганнары каршы алды. Кочаклашып саубуллаштылар, өлкәннәрнең күзендә яшь иде. "Бәлки, соңгы очрашудыр", - диде Рәүф абыйсы. Тормыш аның хаклы икәнен раслады шул. Китте озатуга сөенеп, Богородицк шәһәре кадәр сагышны җанга салып. Әхмәт бай дигәннән. Сөрелгән Әхмәт картның ике малае, урау юллар белән кайтып, Богородицкида урнашканнар, авылдашларының күп булуы да тарткандыр. Асия апаның әтисе Шәфыйк абый чакырган икән, диләр. Ике егет тә шахтада эшләгәннәр, ничек кенә эшләгәннәр әле. Икесенә дә шәп таш өйләр җиткергәннәр, башка милләт кешеләренә менә шулай, татарлар кебек эшләгез, төзегез дип әйтү кирәк тә түгел, болай да аңлашыла. Өйләре янындагы "Бакырчы" һәм басулары янәшәсендәге елгада кысалап, чистартып торганга, халык "Әхмәт" исеме биргән чишмәләренең сихәтле суын эчкәч, үзе җиң сызганып, тир агызып үстергән туган җир икмәген имезлек итеп суырган хөрмәтле авылдашыбыз, фидакяр игенче Әхмәт картның уллары алдына барып баш иясе, рәхмәт әйтәсе килде. Ләкин ул Богородицкида булганчы, алар инде мәңгелеккә күчкән икән. Ак өйләре генә аларга һәйкәл булып балкый. * * * Шулай итеп, беренче чирек тәмамланды. Көзге каникуллар башланды. Ялы - балаларга. Мәктәп җитәкчелегенә укытучылар киңәшмәсе әзерлисе, Урта Кирмәнгә куст җыелышына төшеп, директорлары Әлфәт Гаяновичның җитез, сәрсән хәрәкәтләренә сокланасы, акыллашасы, борчак ашы ашап менәселәре бар. Уку елының иң кыска чиреге дә юыртып алып китте. Инде Яңа ел бәйрәменең кайнар сулышы уку-тәрбия барышына серле дуамаллыгы белән бәреп керде. Һәр сыйныф, тирән серлелек шартларында чыршы тирәсендә күрсәтәчәк тамашасы өчен мәктәп, сыйныф тормышында булган хәлләрне сурәтләп, әкият, мәсәл, шигырь, хикәя әзерли. Элек куелганнар кызык түгел, яңасы шаккатырсын. Ә каян табасың аны шаккатыргычны?! Атна саен уздырыла торган линейкада әйтте директор Батырша Мостафиевич: "Уку нәтиҗәләре куандырса гына, бәйрәм күңелле була, икенче чирекне уңышлы тәмамлыйк, бу безгә - укытучы, тәрбиячеләргә дә, әти-әниләргә дә һәм бигрәк тә сезгә кагыла, балалар. Аңлаштыкмы?" Икенче чирек нәтиҗәләре чыннан да куандырды. Мәгариф бүлеге, Урта Кирмән куст җитәкчелеге тарафыннан сыйфатны күтәрү турында беркайчан да басым тоймаган, көчле укытучы һәм тәрбиячеләрне туплаган мәктәп, үз вазифаларын намус белән башкаруына куанып, Яңа ел бәйрәме мәшәкатьләренә чумды. Кыш килде. Каршы яктагы Кирмән тавы үзенең аклыгы белән күк гөмбәзен өскә этәрә сыман. Нәни песи балалары сыман бөтерелеп йөргән буран ни арада тау түбәсенә кар эшләпәләре кидергән диген син. Ташлы үзәннән йөгерә-йөгерә тау башына менгәндә, ак куян мамыгыннан бәйләнгән нәфис бияләй эченә кергән сыман буласың. Йөгергән сукмагың ак, үзәннең ике яры да ап-ак, күктә ак болытлар. Гаҗәп тә матур кышкы иртәләр. Тып-тын. Аз гына тавыш булса да, хәтта коры куак шартлап сынса да, тау түбәсендәге кар эшләпәләре аска тәгәрәр, ә чиксез аклык ташаяк тәлинкә сыман чәлпәрәмә килер кебек. Ташлы үзәннең дә исеме генә калды хәзер. Ике ел буе таш чыгарды моннан Зөлфәт. Беренчедән, өй нигезенә, икенчедән, ишегалдына. Капка төбеннән үк авышып китә, ишегаллары, туфрагы чем-кара, ике тамчы яңгыр төшсә, сазламыкка әйләнергә тора. Менә шул бәладән котылу өчен, өч катлам таш җәяргә туры килде дә, бер катламының калынлыгы 15-20 сантиметр. Хәзер ишегаллары тип-тигез, машина-трактор керсә дә үзгәрми. Азапланды инде таш чыгарганда. Берүзе. Колхоз рәисеннән бульдозер сорады. Үзән эченә юл ачып керү өчен дә, таш төялгән трактор арбасын өй янына алып менеп бушату өчен дә, арбаны үзәнгә төшереп чыгарган ташны төяп кую өчен дә трактор кирәк, билгеле. Килә, тагалар, өйгә менеп бушаталар, аннан арбаны үзәнгә төшереп өзеп калдыралар. Кичкә Зөлфәт арбаны төяп куя, тагын таш чыгара. Эштән соң Бульдозер арбаны өй янына алып менә, ләкин бушатмый. "Ашыгам, ачуланма", - дип китеп бара. Арба иртән генә бушатыла. Әйбәт кенә барган эшкә хатын-кызлар мырлавы да өстәлде. Бульдозер машина-трактор паркы мөдирен, бүтән механизаторларны, ягулык сорап, Зөлфәтләр өенә командировкага җибәрә башлады. Түзде гаилә, аның каравы таш белән урамнар тулды, җитәрлек булды. Зөлфәтләр өе каршысында кубометрлап өеп куелган таш өемнәренең күплегеннән башы әйләнгән Чегән Хамисы: "Мин бу егетне болай ук дип белмәгән идем", - дип әйтте, ди. Зөлфәт хуҗалыгы ташлы булды, ә үзәннең исемендә генә Таш калды - Ташлы үзән. Кайгырма, Ташлы үзән! Киләсе язгы ташкыннар балчыкны агызгач, ярларыңдагы ташлар түбәнгә тәгәрәп, тагын агартыр бормалы сукмагыңны! Менә нәрсәләрне хәтерләде Зөлфәт үзәннән йөгереп менгән чакта. Беренче булып эз салып бару җиңел булмаса да, ул зур канәгатьлек бирә. Әнә дүрт юл чаты. Ак яр. Тәпәчлек. Астарак Кырым сугышы алдыннан, XIX гасырның беренче яртысында, тауны кисеп ясалган озын, искиткеч төгәл, тигез эшләнгән тау юлы. Бабайлар хезмәтенә - һәйкәл, җитәкчелек иткән хатын-кыз инженерга да! Хәсән чүнниге почмагындагы агачлар да шәйләнә, чөнки һава искиткеч саф, әллә кайдагы урманга кул сузсаң, бармакларың Пётр патша чорларын хәтерләгән баһадир имәннең кытыршы кайрысын сыйпар сыман. Лашманчылар атлар белән Мамадыш пристанена ташыган Кирмән, Катмыш урманының затлы имәннәре! Кораб булып йөзгән туган як имәннәре! Туган җирдән умырып алынган имәннәр... Иртән 12 чакрымны йөгереп кайтты, юынды, чәйләде дә эшкә китте Зөлфәт. Бүген чыршы бәйрәме. Сабыйларның Кыш бабай, Кар кызының күзенә карап хикмәт көткән минутлары, сәгатьләре. Өлгереш, йөреш буенча исәп-хисап ясалган. Уку елының ике чиреге җилкәдән мәтәлеп төшкән. Нигә дип сөенмәскә әле укытучыга?! Юк икән шул! Әле сыйныф җитәкчеләренең иңбашыннан авыр йөк төшмәгән, чөнки укучыларының дирекция, комиссия, әти-әниләр, авылга кайткан кунаклар, укытучылар, укучылар алдында өчәр тамаша белән чыгыш ясыйсы бар. Авыл кешеләре - туп-туры пошёл. Төхфәт Гыйнияте: "Менә булды бу, юньнем", - дисә - шәп! Хәбыйк Миннемулласы: "Юк, булмады бу, әйе, эке", - дип сүгенеп чыгып китсә - егыл да үл! Бу инде комиссия хөкеме генә түгел. Номер барганда, китапханәче Нурфыйга апалары: "Әй булдыралар, үләм! Үләм!" - дип хупласа, Мәрдән Саниясе көрәк кадәр кулы белән бот чапса, иллә дә шәп буласы инде! Әле бит һәр укучы битлектән буласы. Әгәр дә сыйныфташларың, укытучың, әти-әниеңнән башкалар синең кем икәнеңне танымасалар, менә шунда инде җиңү! Зөлфәт янына Кавис Мөбарәкшин да әллә ничә килеп китте: - Абый, сез карап торыгыз безнең чыгышны, яме, - ди. Халык егылып көлде, алар чыгыш ясаганда, чөнки укучылар авыл кешеләре белән булган мәзәк хәлләрне күрсәттеләр. Җырлый Кавис: Хәсәннәрнең бакчасы, Бакчасында мунчасы, Ипи эченнән килеп чыккан Илле тәңкә акчасы. Ничек көлмисең, әле быел гына ду китереп илле тәңкә акча эзләде Хәсән абый белән Миңнур апа, күршеләренә дә зарландылар һәм бозау кыстырырга төшкән ветврач Фәргатькә дә. Теге югалып, зар-интизар иткән акча, ветврачка чәй эчерткәндә, ипи эченнән өстәлгә кыштырдап килеп төшкәч, Фәргать Гайфуллин җырлап та биргән: Кердем утлы мичләренә Мин ипи эчләрендә, Хәсән, Миңнурны сагындым Иртәсен-кичләрен дә... Кавис, Зөлфәт абыйсы кебек киенеп, су ташыды, таныдылар, көлештеләр. - Өйләндерегез инде, Батырша, тилмермәсен, - дип, салпы якка салам кыстырды кибетче Миңнур апа, җәзаланмасын, бер ун ел ташый бит инде көянтә белән. Аягына йон оекбаш кигән, чыршы тирәли өч-дүрт әйләнгән, халыкны үзенә генә хас әдәплелек илә Яңа ел белән котлаган ир-атны күреп, халык егыла-егыла көлде. Сөйләшүе үзенчәлекле булган абзый Су-Елга авылының Мөгри Мансуры иде! Авылдашлары булып йөреп тә күрсәттеләр малайлар, таныдылар, һәр кешене әйтә бардылар. Атлаганда, уң иңбашын тәбәнәгәйтүче, җирне чумырып алучы экскаватор сыман атлаучы кешедә колхозның алдынгы комбайнчысы Сафин Хәнифне таныдылар. Үлән очына гына басып, җитез, җил хәрәкәтләр белән чыршы тирәли теркелдәгән һәм, "Бетәбез бит, Әлфәрит, ярый әле, колхозда синең белән мин бар!" дип җибәрүгә, югары оч урамында яшәүче төзү бригадиры Минһачев Гыйлаҗетдинне танып, тагын стеналарга авып шаркылдады халык. "Вообщем, вообщем" сүзен әйтү белән, баш агроном Хәбибуллин Хөсәенне, "Кош тизәге, көл җыярга кирәк" диюгә һәм сүгенгәндә "Чукыш!" дигән сүздән башканы белмәгән өлкән коммунист Гыймазов Вагыйзь абыйны танып, гөрләтеп кул чапты зал. Иң кыйммәтле бүләкне кем сыйныфы аласы хәл ителде, күрәсең. Кичен мәктәптә укытучылар, тәрбиячеләр белән күңел ачтылар, ял иттеләр. Икенче катның коридоры идәнендә генә түгел, ничектер стенага да сикергән кебек биеп, бөтен карап торучыны дәртләндергән бәндәләр икәү: биология укытучысы Габделхак Һадиев һәм Зөлфәт иде. Исәнме, яңа 1972 ел?! Сау бул, 1971 ел! * * * 30 декабрь көнне клубта узган кичке уен барышында Дөлкәфил, Хөсәен, Хәниф, Зөлфәт янына, ике рәтле гармунын күтәреп, Ахунҗанов Миннегаяз килде. Мөхәммәдиев Рифатларның бәрәңге бакчасы башындагы урамда яшәгәнгә һәм дә Миннегаязлар авылда күп булганга, аерырга җиңел булсын өчен, "Бакчабаш" кушаматы тагылган егет ул. Килә килешкә өздереп уйнап та җибәрде. Иң башта: Тимер чана карлар яра, Бу йөрәгем ник яна шул, Бу йөрәгем ник яна? Бу йөрәгем белеп яна, җаныем-бәгърем, Сөйгәнем ятка кала! Залны әйләнеп килде дә, күрше Норма авылы егете Якупов Илнур да җырны күтәреп алды. Ул күзлекле, шуңа да кушаматы - Немец. Аннан "Күбәләгем" яңгырады: Күбәләк гөлләргә кунса, Гөлләр тибрәнә микән? Ул да мине сагынганда, Күбәләгем, түгәрәгем, Асыл кошым, сандугачым, Җырлап җибәрә микән? Әлбәттә инде: Без андый малай түгел, Без мондый малай түгел, Кая барсак та ярыйбыз, Күгәргән калай түгел, - такмагы да онытылмады. Соңыннан Зөлфәтнең иң яраткан җыры "Сарман"ны суздылар: Сарман буйларында яшел алан, Печәннәре җитәр берзаман шул, Печәннәре җитәр берзаман. Бергә яшәүләре бик күңелле, Әмма аерылышу бик яман. Бу авыл, яшьләр, кичке уеннар белән беразга саубуллашу җырыдыр... * * * Җыелганнар сабакташлар. Төмәннән Илдус абый Җаббаров, Арчадан Радик абый Фәизов, Балтачтан Рәшит дусты Галимов, Рәфыйк абый Шәрәфиев, Балык Бистәсеннән Раиф абый Газизов, Чүпрәледән Харис Алтынбаев һәм Мамадыш районының Арташ авылыннан Шаһинур Мостафин. Арташ Кирмән Башыннан ике чакрымда гына. Шаһинур, өч ел көндезге бүлектә укыганнан соң, читтән торып белем алуга күчте, алар төркеменә кушылды. Кочаклаштылар, сөйләштеләр, серләштеләр. Ләкин вакыт бик чамалы, иркенәергә көн саен 3-4 пар куелган лекцияләр, китапханәдәге уку залларында караштырасы китаплар, фәнни мәкаләләр, конспектлыйсы әйберләр, тапшырасы зачётларга, имтиханнарга әзерләнү комачаулый иде. Ләкин болар инде университетка кабул ителгәч тә, ун көнгә сессиягә чакырылган 1966 елның сентябрь чебешләре түгел, ә җиз иләктән иләнгән, дистәләгән, йөзләгән сынаулар аша үткән, хәйләгә дә, сабырлыкка да өйрәнгән, шомарып беткән, профессор, доцентларның, фән докторлары, фән кандидатларының нәрсәгә игътибар итәсен, нәрсә сорыйсын гына түгел, аннан соң нәрсә таптырып тинтерәтәсен төгәл чамалау дәрәҗәсенә күтәрелгән күрәзәчеләр. Боларны тиз генә каптырырмын димә. Алар инде мөгаллимнәренең кайсы язучы иҗатын хөрмәтләгәнен, меңьеллык татар әдәбияты тарихының кайсы чорын өйрәнеп, мәкаләләр язганын, китаплар чыгарганын да, укытучы соравына җавапны беренче сүзендә үк ничек итеп чалулатасын да, остазның фәндәге зур хезмәтләренә борып алып кереп, аны эретәсен дә белә. Ә мактауга беркем дә чыдый алмый. Остаз иң беренче биргән соравын да оныта, сүз күпкә китсә, студентны туктату хокукына гына ия. Ә туктатасы килми, сандугачлар булып сайрый шәкерте, кайлардан белә ул остазы турында бу кадәр дип шакката профессор, доцент, фән докторы, фән кандидаты?! Соңгы сессия кырык көн бара. Өлгерергә тиешләр. Имтихан, зачётларны тапшыр, IV-VI курслардагы барлык курс эшләре, контроль эшләр, конспектлар белән исәп-хисапны өз. Шуннан соң инде сиңа диплом җитәкчесе билгеләнә. Аның белән бергә тема сайлыйсың икән. Биш ел ярым дәвамында чыныккан староста Харис Алтынбаев төркеме, сирәкләнмичә, югалтуларга дучар булмыйча, соңгы сынауга килеп җитте. Кем диплом яза, ул дәүләт имтиханнарыннан азат ителә. Әллә ничә имтихан калтырануы аша үткәнче, ни булса, шул булыр дип, диплом якларга булды Зөлфәт. Аңа җитәкче итеп доцент Зәет Мәҗитовны беркеттеләр. Белә: Зәет абыйсы шагыйрь, китаплары бар, Фатих Кәрим иҗатын тирәнтен өйрәнә торган галим. Тема сайлый башладылар һәм "Кави Нәҗминең Бөек Ватан сугышы чорындагы иҗаты" дигәнгә тукталдылар. План төзеделәр һәм: "Бер айдан минем янга килеп, язганнарыңны күрсәтерсең", - диде Зәет абый. Беренче эш итеп Зөлфәт, университет китапханәсенә кереп, берничә диплом эше сорап алды. Аларны укып-өйрәнеп чыкты. "Диплом" дигән төшенчә бераз ачыклангандай булды. Кереш, төп өлеш үзе бүлекләрдән тора, ахырда йомгаклау икән. Авылга алып кайтырга К. Нәҗми китапларын алды. Аның иҗаты турында язылган тәнкыйть мәкаләләрен укыды, конспектлады. Язучы турында белешмә китапларында, энциклопедияләрдә язылганнарны укыды, өйрәнде, конспектлады. Менә шунда бик тә ярап куйды контроль, курсовой эшләр, конспектлар язганда, фәнни аппаратны күрсәтергә өйрәнүләр: авторы, хезмәтнең исеме, кайдан алынган, кайчан кайда басылган, ничәнче бит дип, кәгазь битенең аскы өлешенә язган сырлаган күнекмәләр. Дусты Галимов Рәшит белән гел бергә булдылар. Әле алар тарихи тамырлары борынгы Кирмән Башы авылына тоташканын белмиләр. Ә бит Кирмән Башы, 1391 елны Аксак Тимер ут һәм кылыч аша үткәргән Кирмән ханлыгының төньяк-көнбатыштагы крепосте, кирмәне. Ә Рәшит туган һәм яшәгән Балтач районының Борбаш авылына кирмәнбашлары - борынгы бабаларыбыз нигез салган. Бу салалар икесе дә Мамадыш өязенә кергән. Зөлфәт, диплом язу сәбәпле, дүрт айга мәктәп эшләреннән азат ителде. Февраль аенда ул дипломның караламасын язып та бетерде. Тикшерде, акка күчерде, машинкада бастырды да Казанга китте. Самолётта очканда, аңа шулкадәр рәхәт иде. Юк, кукурузникның зырылдавы тигез булганга, йокыга оеганга түгел. Көн әйбәт булганга дип әйтәсездер. Анысы да бардыр. Туган авылы өстеннән очканда, түгәрәк тәрәзәдән кул болгап киткәнгә дип уйлыйсыздыр. Юк, ул үзеннән канәгать иде. 4 яшьтән тәртә арасына җигелде, авыл тормышының бар авырлыгын, мәшәкатен үз җилкәсендә татыды, бар гүзәллеген, эрелеваклы көенеч-сөенечләрен җаны аша уздырып яшәде. Әтисез үскән балага нужа да күп эләгә, ул башкарган эшләр дә күп була. Аннан, өйрәтеп, күрсәтеп, көйләп торучы әтиең булмагач, мөстәкыйльлеккә дә өйрәнәсеңдер. Ә үҗәтлек, башка гаиләләрдән ким яшәмик дип тырышу әнисендә ун кешегә җитәрлек иде. Аннан спорт белән даими шөгыльләнү тимер кысаларда тотты, ихтыяр көче тәрбияләде. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында йокы, ял белән исәпләшмичә, теләгән-теләмәгән эшен башкара, юлга чыгып китә ала. Менә шуңа да, унбиш тәүлек эчендә армый-талмый эшләп, диплом эшен язып ташлады. Зәет абыйсы нәрсә әйтер тагын? Аэродромга салмак кына төшеп кунды самолёт. Әле аэропорт Казан шәһәренең кырыенда, Мамадыш тарафында иде. Китте троллейбус белән шәһәр үзәгенә. Рәхәт кулыңдагы йөгең җиңел булганда. Куйбышев мәйданыннан университетның төп бинасына күтәрелде. Яшь Володя Ульянов һәйкәле янындагы утыргычка кунаклады. Дусты Рәшит белән, университет колонналарына хозурланып, шактый утыргаладылар алар биредә. Алты ел үткән дә киткән. Кузгалды, Республика китапханәсе, Лобачевский һәйкәле яныннан узды да, урам аша чыгып, химиклар укый торган бинага керде. Зәет Мәҗитов лекциядә иде. Аллага шөкер, урынында икән. Студентлар буфетына төшеп чәйләп тә менде. Шау-гөр килеп буфетта чират торган кадерле мизгелләр искә төште, елмаеп җибәрде. Бар иде бит яшь чаклар... Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы янындагы коридорда туктады, көтәргә булды. Менә таныш тәрәзә төбе. Ул монда Яшел Үзән шәһәре хуҗасының кызын җәлт кенә күтәреп утырткан иде дә, кара-каршы утырганнар иде. Хатип Госман килгәнне күргәч, җәлт кенә сикереп төшеп, кызны, биленнән күтәреп, идәнгә бастырган иде. Татар шигырен тикшерү буенча зур көч куйган, китаплар бастырган профессор ныклы, авыр адымнар белән узганда исәнләшеп калганнар иде. Кая икән ул искиткеч чибәр, чип-чиста татарча сөйләшүче, милли тәрбиясе һәр хәрәкәтендә сизелеп торган гүзәлкәй?! Бик җылы күрештеләр Зәет абыйсы белән. Остазның мөлаемлыгы, тәмле сөйләшүе, үзенә тиң күрүе күңелгә ятышлы иде. Ул диплом кыяфәтенә китереп эшләнгән, тышланган, саллы эшне кулына алып үлчәгәндәй селкеп торды да: - Ярар, бер унбиш көннән килерсең, укып, тикшереп чыгармын, аннан соң эшне дәвам итәрсең, - дип саубуллашты. Эш шулкадәр тиз булды ки, хәтта аптырашта калды Зөлфәт. Ул хәзер бергә утырып укырлар, тикшерерләр һәм остазы үзгәрткән җирләрне авылда төзәтеп алып килермен дип исәп тоткан иде. Университет каршындагы Үзәк китапханәгә керде, Кави Нәҗминең Бөек Ватан сугышы чорындагы эшчәнлеген төгәлрәк белү өчен, китаплар яздырып алды. Үзе чамалый алмас та иде, китапханәче кызлар бик тә игътибарлы, диплом темасын әйткәч, күз ачып йомганчы, белешмә тартмаларын өстәленә китереп тә куйдылар. Карточкаларны зырылдатып, тиешле китапларны табып та бирделәр, Зөлфәт сораган китаплар исемлеген кәгазьгә тутырып тапшыруга, кулга да тоттырдылар, рәхмәт аларга. Укыды, конспектлады. Урамга чыкты, Кремльгә таба атлап, таныш кафеда тамак ялгады. Яңадан уку залына керде. Мәгарәдә утыру рәхәт тә, серле дә иде. Халык аз, ни өчен икәнен ачыклый алмады. Күрәсең, сессиядән соң студент халкы ял итә. Бераз утырган иде, караңгы төшкәнен сизми дә калган. Китапларны рәхмәт әйтеп тапшырды да урамга чыкты. Кышкы салкын һаваны күкрәк тутырып сулап куйды, ялыктырган өстәл артында озак утыру. Инде нишләргә? Кибеттән күчтәнәчләр төяп, әтиләре бертуган булган Равил абыйларына кереп куна ала, бу булды бер, "Совет"мы, башкамы кунакханәгә урнаша ала, паспорты, акчасы бар. Мамадыш автобусына өлгерә, ләкин Иске Завод тукталышында төнге 12 ләрдә төшеп калсаң, буранлап тора. Әйдә, кит, Зөлфәт, Яшел Үзән шәһәренә, әтиләрегез бертуган булган Габделбәр абыйларыңа. Хатыны Рәйсә апа да бик шат сине күрергә. Тимер юл вокзалына барган уңайга, кибеттән күчтәнәчләр дә алды. Аннан автобуска утырды. Автобус күп йөри ике шәһәр арасында. 40 чакрым юл тиз үтелә, юл начар түгел, Уфа - Казан - Горький - Мәскәү юлы бит, әһәмиятле, карап торалар. Бик матур, кайчан да матур Яшел Үзән шәһәре! Чисталык, тәртип, яшелләндерү буенча Татарстан, Россия күләмендә җиңүләр яулаган кала. Барып керде абыйларына. Якты чырай, такта чәй генә түгел, аны монда гомергә зурладылар. Тормышлары бөтен, мул абыйсы Габделбәрнең. Мәскәү артында сигез ел шахтада эшләгәч, Яшел Үзәнгә кайтып урнашты, өйләнде. Кызы Фирдәүсә, улы Васыйл үсә. Үзе 14 хуҗалык кибетенә җитәкчелек итә. Үзәк кибете Ленин урамында. Шәһәр урамыннан Габделбәр абыйсы белән атлавы да күңелле булды аңа. Һәр очрашкан кеше дип әйтерлек хөрмәтләп исәнләшә абыйсы белән, күпләре туктап күрешә, хәл-әхвәл сораша. Төнге 12 ләргә кадәр сөйләшеп утырдылар. Абыйсы әйтте: - Диплом язарга монда киләсең, авылда сиңа мәктәп директоры да, "Комсомол прожекторы"ң да, колхоз рәисең дә тынгылык бирмәячәк. Менә фатир, мин төнлә кайтам, Рәйсә апаң сәгать 3 ләрдә генә борынлый. Фабрикасыннан соң кичке мәктәптә укыта. Ашарга бар, Аллага шөкер, бернәрсә сатып алмыйсың, син безнең малай хәзер. Авылга кайтып, Хөснурый апага аңлатып кил, әле берәр атна-ун көн карлар көрәп, маллар карап юан да Зәет абыең чакырган вакытта кил, диплом эшеңне шомартырга үзебезгә киләсең, сөйләштекме? - Сөйләштек. Иртәгәсен мин башта Казанга, аннан аэропортка бардым, билет алып, Мамадышка очтым. Көндезге ашны Мамадышның Ялкаулар чатындагы ашханәсендә ашагач, колхоз бензовозына утырып, өйгә кайттым. Их, юньле шофёр ул Норма авылы егете Вәкил Шакиров! Ул шулкадәр ипле, үз сүзенә шулкадәр дә ышанып сөйләшә, тавышы көчле! Зарланмый, эшеннән дә, гаиләсеннән дә, авылда яшәвеннән дә ул шулкадәр канәгать. Була бит шундый кешеләр, комлыкта җемелдәп киткән энҗе бөртеге сыман. Вәкил һәрнәрсәгә шөкер итә. - Менә шулай бит ул, абый, син минем укытучы, мин синең чаңгы командасында идем, Мамадышка елына 3-4 тапкыр ярышка бардык, һәр баруда чемпион булып кайттык. Әй тәмле ашата идең син безне, ул командировочный акчасы гына булмагандыр. 1 тәңкәгә сикереп булмый. Менә сезне күргән саен, шәһәр ашханәсендә ашаган ят ризыклар тәме сизелә авызда. Мин: - Булгандыр инде, - дип куям. Бу Вәкилнең сөйләү ялкынына бензин сипкән кебек буламы, ул тагын да дәртләнебрәк дәвам итә: - Абый, быел сыер өстенә тана да калдырдым әле, иш урынына куш булыр, өйдә төзелеш эшләре планлаштырам. Капка-коймамы, яңа бурамы - күз күрер, Ходай саулыктан аермасын. Менә мине гади бензовоз шофёры дип уйлый инде халык. Юк, мин гади түгел, әллә ниләр кайный минем башта һәм йөрәктә. Авылга мәчет кирәк, бүтәнчә кешене тәрбияләү, йөгәнләү авыр булачак. Дөрес, Кирмән Башы мәктәбе районда көчле мәктәп, ләкин аны урта мәктәп итәргә кирәк. Алайса, Урта Кирмәнгә йөргән укучыларның көндәлекләрен, дәреслек, дәфтәрләрен чираттан мал көтәргә чыгучы халык салам өемнәреннән таба башлады. Менә нәрсәләр яндыра минем йөрәкне, ә үзем бензовоз шофёры, алга таба укып булмады, кая, авыр тормыш, әти иртә үлде, ишле гаилә. Ярый, сезнең өчен сөенәм, бетереп маташасыз икән университетны, хәерле булсын. Абый, менә машина, кая барасың, кайчан кайтасың - синеке, яме. Өйдә әнисенең сөенгәнен күрсәгез сез! Ул Габделбәр абый, Рәйсә апа биреп җибәргән лимон, әфлисун, мандаринны биргәч дисеңме?! Алар бит авылда түгел, Мамадышта да юк ул елларда. Ул алган шәһәр күмәчләре, как, кәнфитләр! Чөкердәшеп чәй эчкәч, күзе сәгатькә төшкән иде: әле сәгать 3 кенә. Менә бит ул уңган юлга чыккач! Яшел Үзәннән Казанга 40 чакрым, аэропортка 10 бардыр, самолёт белән 45 минутта 150 чакрым кайтты, аннан 35 чакрым авылга. Әле шәһәрләрдә анда-монда йөрүләрне санасаң, 250 чакрым бардыр. Авыл кешесе өчен хикмәт бит бу! Менә сиңа мә! Сәгать 3 тә инде җылы өендә, әнисе пешергән уалма бәрәңгене катык белән сыптыртасың гына! Хикмәти Хода! Чәй эчкәндә, Вәкил белән кайтуын әйткәч, әнисе: - Ике акыллы кешенең берсе инде ул Зифа апа, Вәкилнең әнисе, - диде. Норма авылында ике акыллы кеше булса, шуның берсеме, әллә районда, Татарстанда, йә инде гел дөньяда дип әйтергә теләдеме, ул аңламады. Ләкин бу Шакиров Вәкилгә бирелгән иң югары бәя иде... * * * Атна-ун көн буена ул кар көрәде. Әле иртә булса да, өй, мал сарайлары әйләнәсен кардан чистартты, бер ай ягарлык утынны ярды, урнаштырды. Сарай артындагы тиресләрне шакмаклап өйде. Су кисмәкләрен мөлдерәтеп тутырды. Сәндерәдән печән-саламны төшерде, малга салырга ансат булсын. Фураж бар. Билгеле, китапханәдә язып алган мәгълүматны диплом эшенә өстәде, язды, шактый гына баетты. Үтте дә китте Зәет абыйсы әйткән вакыт, ул Казанга җыенды. Мамадышка барды, самолётка билет алды, башкалага очты. Ходаем, исән-имин йөрт! Өйдән чыгып барганда, Шәмсурый әбисенең мыгырдавын хәтерләп елмаеп җибәрде. Әби бүлмәдә булган икән. Ул: "Мәгънәсез, юл хәере бирмәгән килеш юлга чыга, саран тәре", - дип сукрана иде. Зөлфәт эндәшмәде, чыгып йөгерде, чөнки әбине түбән очка өенә төшеп киткән икән дип, аңа дигән хәерне әнисенә калдырган иде. Укыгандыр әнисе дә, әбисе Шәмсурый да догаларын. Тагын туган авыл өстеннән очалар. Әнә өйләре, янәшәдә ике катлы агач мәктәп, мәчет урынында 5-6 нчы сыйныфлар белем эсти торган йорт, спорт мәйданчыгы. Түбәнге һәм Югары зиратлар. Клуб, колхоз идарәсе, терлекчелек фермалары. Урманнар, печән әзерләгән Саурыш, Бурсык, Яке буйлары, Мокат уязы башындагы үзләре ясаган аланлык. Югарыдан барыгыз да бер карауда күренәсез икән. Сәлам сезгә! Сәлам - иминлек дигән сүз. Бергә рәхәтләнеп яшәргә язсын. Менә диплом эше белән исәп-хисапны өзеп кайта да. Дерт кенә итеп төшеп утырды очкыч Казан аэродромына. Буфетта эшне бетереп, троллейбус белән Куйбышев мәйданына төште, җәяүләп, университетның төп дивары каршына менде. Кулда Габделбәр абыйларына дигән күчтәнәчләр генә. Аның, китап тутырган тонналы биштәрләрне күтәреп, Иске Заводтан Кирмән Башына кайтканы бар, бу чүп кенә. Гадәттәгечә, яшь юлбашчы һәйкәле янындагы эскәмиягә утырды, сулыш алды. Шәһәрнең үзәк мәйданыннан күтәрелгән урам үргә таба шул, ә ул беркайчан да әкрен йөри белми. Бу юлы Зәет абыйсын шактый көтәргә туры килде. Алдан көнен-сәгатен сөйләшмәгәч, бу табигый иде. Кремльгә кадәр җәяүләп барып килде, Җәлилгә баш иеп, Сөембикә манарасына иминлек теләп. Каланың һәр карышы, тарихы канга буялган: 1552 елдагы вакыйгаларны әйтәсеңме, милли-азатлык хәрәкәте белән бәйләнешле чорга тукталасыңмы, инкыйлаб, Гражданнар сугышы елларын барлыйсыңмы, яки Пләтән төрмәсенә күз саласыңмы?! Юкәле урамнан атлау рәхәт, март аеның кары шактый каралган. Ләкин җыештырылган, сыпырылган-сыйпалган тротуарлардан атлау җиңел-йөгерек. Таныш кафеда көндезге аш көтә иде. Яңадан татар теле, әдәбияты бүлегенә күтәрелде, әле Зәет Мәҗитов килмәгән иде. Атлап китте лекция тыңлаган бүлмәләрне барлап, анда дәресләр бара. Хатип Госманның, Ибраһим Нуруллинның, Диләрә Тумашеваның тавышы яңгырый. Көндезге бүлектә укучы студентлар лекция яза. Таныш гамәлләр, таныш лекторлар, таныш кичерешләр. Бу халәт инде аның җилкәсеннән, җаныннан төшкәненә куана, елмаеп куя. Һәркемнең үз картасы, тешли-тешли тартасы. Ниһаять, килде Зәет абыйсы, бик җылы күрештеләр. Зөлфәт өстәмә язганнарын күрсәтте, кайсы бүлекләргә кертәсен әйтте. Диплом эшендә кулланган әдәбият исемлегенә яңа авторларны кертү, еш кабатланучы берничә сүзнең кулланылышын киметү буенча киңәш бирде остаз. Диплом эшен башыннан ахырына кадәр актарып чыктылар, карандаш тигән берничә җирдән башка анда төзәтмәләр юк иде. Аңлаштылар. Рәхмәт әйтеп саубуллашты Зөлфәт. Остаз: "Унбиш көннән күренерсең", - дип калды. Эш күп түгел, төп өлешен эшләгәнне, монысын гына язар, Алла боерса. Бауман урамына төште. Матбугат йортының беренче катындагы китап кибетенә сугылды. Ошый Зөлфәткә кибет шүрлекләрендәге затлы авторларның затлы китапларын карап йөрү, кулга алып, эчтәлеген, тиражын барлау. Үзенчәлекле энергия агыла сыман бу китаплардан. Халкыбызның меңьеллык казанышы булып иҗат ителә бит ул хикәяләр, бәяннар, романнар. Шул ук Кави Нәҗминең "Язгы җилләр"ен аласыңмы, Гомәр Бәшировның "Намус"ы, Галимҗан Ибраһимовның "Тирән тамырлар"ы, Шәриф Камал романнары. Халык, тарих барышында күргән-кичергәннәрен, кайгы-хәсрәтен, фаҗигасен, шатлыксөенечләрен, үзенең дөньяда бар икәнен сиздерүче, дәлилләүче, раслаучы җан авазы итеп, язучысын дөньяга тудыра. Ашата, тәрбияли, укыта һәм кулына каләм тоттыра да: "Без тир һәм кан койдык, бөек дәүләтләребезне төзедек, безнең атларыбызның тояк тавышыннан дөнья дер калтырап торды. Безнең гаскәр чабып үткәндә, ат тоягыннан чәчрәгән очкыннан дала янып кала иде. Әллә баһадирларның күзеннән сибелде микән ул очкын, әллә чарпалашкан кылычлардан, әллә... Дүрт-биш гасыр кол булып та яшәдек, юк, сарык кебек башны иеп түгел, көрәшеп яшәдек, меңләгән гаярь татар ир-атлары газапланды дошман төрмәләрендә, дар агачларында тыпырчынды, бүкәннән башлары тәгәрәде. Без - көрәшче халык, барысын да күрдек: җиңүен дә, хыянәтен дә, коллыгын да, мең алдауларны да. Ә менә синең кулыңа каләм тоттырабыз, синең вазифаң шул: дөрес итеп яз безнең үткәнне, төзегәнне, сүткәнне. Бүгенгә һәм киләчәккә гыйбрәте булсын, файда китерсен язганнарың. Йә, егет, бер дога!.." - ди. Әле китап кибете киштәләренә беренче китабы кунаклыйсы көнгә унөч ел вакыт бар иде. * * * Китте Болак буендагы урамнан теркелдәп тимер юл вокзалына. Яшел Үзәнгә йөрүче автобусларның тукталышы шунда. Автобус яңа гына киткән, йөрү аралыгы 10-20 минутлап. Алган китапларны караштырганда, автобус килде, урнаштылар. Шыгрым тулы автобусларның үз авазлары бар: билет алган чакта, тимер акчалар да чыңлый, шофёр автобус радиосын тыныч, талгын көй агылучы каналга көйләсә, ул да ишетелә, малайшалай транзисторлы радиоалгычын сөйрәп керсә, җанга ятышсыз акыру-бакыруга тартым авазлар да колакка һөҗүм ясый. Бу тормыш авазын пассажирларның күрешү-исәнләшү авазлары, сәясәт, базардагы-кибеттәге бәяләр турындагы фикерләр ишетелә, кышкы бураннарның әле мартта гына түгел, апрель башында да үзләрен күрсәтәчәге искә төшерелә. - Дачаңа барып карадыңмы, таламаганнармы? - Менә минем йозакны күгәне-ние белән алып киткәннәр. - Юк, алып китмиләр аны, тотып болгыйлар гына, кар беткәч чыгар әле, - ди бер белдеклесе. - Нәрсә карый хөкүмәт, ул дача авылларына аерым участковый милиционер кирәк, йөзләгән-меңләгән йортлар бит анда. - Юк, дөрес әйтмисең, кордаш, минем юлдан нәрсә тапсам шуннан әмәлләгән эт оясы кебек карачкы өем белән завод директорының дача йорты бер түгел инде. - Менә шуңа да байлар аерым җиргә сала башлады дача йортларын. Автобус шофёры ишекләрне япты да: "Кузгалдыкмы?" - диде. Киттек Казансу аша салынган тимер юл күперенә таба. Җәелгән Идел, ГЭС төзегәннән соң, Казансу елгасы да хәйран гына киңәйгән. Казанны алган чакта үлгән Явыз Иван басып алучылары хөрмәтенә күтәрелгән корылма җанны сызлата. Ә Казанны саклаучыларга һәйкәл юк. Бу гаделсезлек йөрәкне әрнетеп куя, рәнҗеп яталардыр, Казан ханлыгы сәете Кол Шәриф тә, аның шәкертләре дә, яугирләр дә... Бормалы урамнарны шактый буйлаганнан соң, автобус Горький шоссесы җәддәсеннән урман кочагына ыргылды. Урман урман инде. Күңел ял итә, тән ял итә. Тимер юлны аркылы чыкканда туктап торулар да сине ялыктырмый, борчымый. Карап утырасың күккә сузылып үскән гүзәл агачларга, төз наратлар бар да бер-берсенә охшаган кебек. Юк, нәкъ менә алай түгел шул, ул игътибарсыз караганга гына. Кешеләр дә шулай. Әйтәләр дә Җир йөзендә бер-берсенә тач охшаган кеше бар дип, Зөлфәт моңа ышанмый. Аермасы бардыр. Үзенең дә алданганы булды. Моннан ике еллап элек, матур җәй аенда, Бауман урамында, Тула өлкәсенең Богородицк шәһәрендә яшәүче Рәүф абыйсы Зыятдиновка охшатып, бер абзый артыннан ярты сәгать ияреп барганы булды. Абзый кибеткә керә, Зөлфәт тә каршысына килеп баса, ул игътибар итми. Абзый, китап кибетенә кереп, сатучыдан әкәмәт тә калын тавыш белән шүрлектәге китапны сорагач кына аңлады Зөлфәт. Мондый күк күкрәгән, тимер торба эченә башыңны тыгып кычкыргандай тавышны аларга Ходай бирмәгән дә бирмәгән. Җырчылар нәселендә андый сандалда чүкелмәгән тавыш буламыни?! Урман аръягы (Залесный) бистәсенә чыкканда, меңләгән яшүсмер каен урманы тезмәсе бар. Андагы пакьлек, андагы аклык татар өендәге агартылган мич сыман. Юкка гына ак алъяпкычлы татар кызларын каенга тиңләмиләр шул. Безнең кызларның дин-шәригать кануннары буенча яшәве дә каен сафлыкларына бик тә туры килә. Туктап, һәр каенга кулың белән кагылып, бөтергәләнеп әйләнеп чыксаң икән бу аклык дәрьясын! Тәгәри тәгәрмәчләр. Халык авыл саен төшеп кала, яңа кешеләр өстәлә, урыннар тулы. "Обсерватория", "Грузинка", "Раифа" язулары җемелдәде. Менә инде "Әйшә", "Гайшә" түгел. Яшелчә үстереп көн күрүче "Яшелчәче" совхозы. Автобус бераз гына сулга тайпылып, түбәнгә таба төште дә Яшел Үзән шәһәренә керүче бистәгә омтылды. Инде монда биш катлы өйләр дә бар, алар кымшанып китсәләр дип шомланган, тирә-юньнәренә сибелгән бер катлы чияле-алмагачлы өйләр, Яшел Үзән заводында агачны фанерга кырып алганнан соң, үзәген урталай ярып рәшәткә ясалган коймалары белән каерылып әзмәверләргә карагандай, башларын борганнар, йә язмышларына буйсынып башларын игәннәр. Тиздән чират аларга да җитәр. Шәһәр йортына караганда аны төзү өчен кирәк булган җир мәйданы кыйбатрак дигән сүзләр йөри. Бу зур шәһәрләрдә һәм шәһәр үзәгендә шулай икән. Таудан төшеп, таудан менгәч, аерым хуҗалык булып яшәүче, 1932 елда, моннан кырык ел элек салынган өйләр тезелгән. Бер-берсенә охшашлар да, түгел дә. Яз көне килегез сез бу шәһәргә, чияләр чәчәк атканда. Җир йөзендә чирек гасырга якын яшәсә дә, мондый матур урамнарны, шәһәр эчендә бәйләм-бәйләм томырылып утырган чия бакчаларын күргәне юк әле Зөлфәтнең. Йә көзгә табарак, йә июль аенда барасың өйләр янындагы сукмактан, иңнәреңә кызыл, кара-кучкыл, тагын әллә нинди төсмерле чияләр бәрелә. Кая аларга үрелү, монда алай кабул ителмәгән, базар тулы чия, кибет тулы чия, очсыз гына. Кәгазь очлымга салалар да бирәләр, аша, үзең дә чиягә әйләнгәнче. Йөртүчегә рәхмәт әйтеп төшеп калды, күңеле булды абзыйның, зур күпчелек рәхмәт әйтә белми: акча түләгән, янәсе, не должен. Вакыт күп, базарны тамаша кылырга, кибетләргә сугылырга да, Габделбәр абыйсының үзәк кибетендәге эш бүлмәсенә кереп чыгарга да җитәрлек. Яңа җирнең сулышын тоярга ярата әздән генә журналист булмый калган Зөлфәт. Моннан 40 ел элек кенә төзелгәнгә, яшь шәһәрдә төзелеш сәнгатенең соңгы казанышлары күзәтелә. Үлчәп, исәпләп салынган кварталлар. Урамнарның киң булуы, олы юл белән тротуарлар арасына утыртылган агачлар, куаклар, җәй көне чәчәк үсәчәк түтәлләр күзгә ташлана. Юкәле юллары, зәңгәр чыршыларының көмеше затландырган үзәк урам купшылыгы белән аеруча сокландыра. Аның авылдашларының, туганнарының да өлеше бар бу матурлыкта. Менә Габделбәр абыйсы, Кирмән Башыннан 1923 елда аерылып чыккан Хәсәнша авылы тумасы булган Рәйсә апасы. Тагын бертуган кардәшләре Фәүзия апасы, Шамил, Вакыйф, Нәкыйф абыйлары, аларның ирләре, хатыннары, балалары. Менә шуңа да ят кеше итеп тоймый Зөлфәт үзен бу шәһәрдә. Аннан шәһәрдә тәртип нык, каты. Әллә ике хәрби завод булгангамы икән? Дөрес, ул заводлар гади кешеләргә көнкүреш кирәк-ярагы да чыгара, күзгә сөрмә тартырлык булса да. Мәсәлән, "Свияга" суыткычларын искиткеч яратып ала халык. Алар Габделбәр абыйсы кибетендә сатыла. Тагын берничә төрле сатык җитештерә заводлар: су трамвайлары, метеорлар. Ә су асты көймәләре, хәрби катерлар, корабльләр турында биредә сөйләшергә яратмыйлар. Дөрес, бер продукцияне яшереп булмый, шәһәрдән ничә чакрымдадыр мари урманнарында хәрби полигон бар, ди. Шунда көне-төне снаряд, патрон сыныйлар, бик әйбәт ишетелеп тора Зөлфәткә, бер көнне дә, бер сәгатькә дә туктамый дөбердәү, шартлау. Күрәсең, шәһәрдә яшәүчеләр моны ишетми, телгә дә алмый, кирәк тә түгел. Шәһәр кырыеннан чәнечкеле тимерчыбык койма бара, анда куркыныч язулы рәсемнәр бар - керү тыелган. Юләргә сабышып кергәннәргә күрмәгәнен күрсәтәләр. Гадәттә, солдатлар, алып чыгып, борыны белән теге дәһшәтле язуга төртәләр, аннан арт шәрифенә кирза итек йә калын табанлы, миллион кешегә типсәң дә үзгәрмәячәк, алмаздан да катырак ботинка белән китереп тибәләр. Кемнең бәхете итектән, ә кемнең ботинкадан инде. Шәһәр җитештергән сатыгын менә шулай, төннәрен, үзе генә белгән тимер юл, су каналлары, Идел елгасы аша озата. Шыгырдый кар Зөлфәт кигән кышкы ботинка табаннарыннан. Әнисе, әбисе, Насыйбуллина Вәфия апасы бәйләгән йон оекбашларны кия ул. Монысы бигрәк җыйнак, җайлы, җылы - Вәфия апа бәйләгәндер. Габделбәр абый елга буендагы складта икән. Яшел Үзән шәһәре тау башына салынган, биектә, ә тимер юл елга ярыннан уза, Идел аша күпер дә шунда, ул Зөя шәһәре белән Яшел Үзәнне тоташтыра. СССРның төрле төбәкләреннән шәһәргә килә торган әйберләр тимер юл станциясендә бушатыла, рельслар эреле-ваклы завод-фабрикалар, оешмалар, складлар ишегалларына кереп югала. Хуҗалык товарлары кибетләренә кайткан сатык та склад янына вагон белән килә, бик тиз генә бушатырга кирәк, тоткарласаң түләргә туры киләчәк, дип сөйләгән иде Габделбәр абыйсы. Вагон бушаттырмый микән әле абыйсы? "Юк, - диде сатучы кыз, - товарга төшеп китте, бер сәгатьтән була". Яңадан шәһәр үзәгенә барды, вакыт үткәрергә кирәк бит. Почмактагы өй диварында "Зеленодольская правда" газетасы дигән беркетмә тактаны күргәч кереп чыгарга исәпләде. Таныштылар, редакция хезмәткәре мөлаем ханым татарча да чыгарабыз дигәч, шигырьләрен калдырды. Җылы гына саубуллаштылар. "Кергәләп йөрегез, гәҗит киоскларда да сатыла, караштырыгыз, озак тотмам, бастырырбыз", - диде. Алга китеп, шуны да әйтик: бер атна-ун көннән ул шигырьләр басылды, шул көннән инде туганнары өчен ул шагыйрь иде. Дәртле адымнар белән Ленин урамын яңгыратып атлаганда, аяк тавышы, көмеш чыршыларда чыңлап, аның колагына дәртле көй булып ишетелгәндә, ул иңендә канатлар булуга ихлас ышанган иде. Габделбәр абый инде менгән, йөк төяүчеләр машинаны бушаталар, ә аның янында ике шәп киенгән ир-ат нәрсәдер сорый иде. Кибеттән әйләнәсе итте Зөлфәт. Монда аны беләләр, исәнләшү, хәл сорашу, ул якынаюга, сатучы кызларның йөзе балкып китү, затлы әдәплелеге Габделбәр абыйсына булган хөрмәт иде. Тышкы кыяфәте дә хөрмәт иттерерлек шул абыйсының: ап-ак чәч, түп-түгәрәк, бар үлчәме дә дөрес булган йөз, каштыр, күздер, борын-авыздыр һәм дөньяны икегә бүлеп куйган тирән ияк чокыры. Акыллы күзләр, мөлаем елмаю. Киң җилкә, затлы кием. Уртача буй, ләкин саналган сыйфатлары һәм кыяфәт аны уртачадан биек итеп күрсәтә, һәрхәлдә, тәбәнәк, бәләкәй гәүдәле дип әйтергә, бигрәк тә тегенди-мондый кимсетүле сүз очырырга мөмкинлек бирми. Аннан ул һәр кешене бүлдерми тыңлый, өс-башына, кыяфәтенә, кайда, кем булып эшләвенә карамый, җавабын өздереп әйтә. Чөнки бу шахтёр сигез ел буе Җир шарының йөрәк тибешен тыңлаган һәм, шахта җимерелгәндә, ике тапкыр үлемнән калган, коткарганнарын берничә тәүлек көткән һәм өченчесендә инде котылу булмас дип, иптәш шахтёрлары әйткәнгә, Татарстанга, Яшел Үзән шәһәренә кайткан гыйбрәтле хакыйкатьнең үзе иде. Аның кибетендәге товар авыл кешесенең, бигрәк тә хатын-кызларның һушын алырлык иде. Ул төрле чәчәкләр төшерелгән ташаяк тәлинкәләрнең нинди зурлыктагылары гына, нинди тирәнлектәгеләре генә юк! Ул чокыр һәм җәйләүләр, сабый бала уч төбе кадәрледән алып, бер литр чәй сыйдыра торганына кадәр бар. Менә әйбәт буласы 8-10 чынаяк чәй эчә торган авыл әбиләренә. Ул самавыр башына кунаклый торган, хатын-кыз мөкиббән китәрлек ташаяк чәйнекләр. Нинди тоткычлы, нинди борынлылары кирәк. Ул тимер чәйнекләр, чәй пешерә торган һәм кайната торганнары да ялт-йолт итеп тора. Ул электр чәйнекләре! Ул металл чәй калаклары: кош теле кадәрдән башлана, әз генә аш кашыгына тиңләшмәгәннәре дә бар. Ул очсызлары, ул кыйбатлары. Ул аш калаклары! Ул табалар! Бөтен дөньяга җитәрлектер. Себеркедер, соскычтыр, затлы ишек такталары, гомер күзгә чалынмаган, нәкышле ишек, тәрәзә, форточка күгәннәре. Әле генә яңа өй салган, хәзер шәп мал сарае, мунча, машина гаражы салырга йөргән Зөлфәтнең һушын алырлык иде. Ул люстралар, яктырткычлар! Әйе, хәрби заказлар үтәүче ике, союзкүләм әһәмияте Серго һәм Горький исемендәге заводлары булгангамы, әллә халкы йөз меңгә якынлашканга, әллә сәүдә оешмасы шәп эшләгәнгә, кибеттә товар байлыгы һәм төрлелеге гаҗәп иде. Сатып алучы да күп, сөенеп чыгып китә халык, кыяфәтләренә чыккан. Сатучы хатын-кызлар да ихлас рәхмәтләр ишетә, күп йөгерергә туры килсә дә чыдыйлар, канәгатьләр иде. Иркенләп карамый булмас бу кибетне дип, Габделбәр абыйсы бүлмәсенә юнәлде Зөлфәт. Инде ул бушаган, кочаклашып күрештеләр. Бераз ял итмичә булмас, бүген озак йөрелде, тәэсирләр дә күптин-күп, чуктин-чук. Габделбәр абыйсы кайткач, тагын төнге 12 ләргә кадәр сөйләшеп утырачаклар. Ул калдырмас үзе уйнап үскән Кантур тавын да, Зират, Трайт, Доха, Утар, Алмагач, Ак яр, Бурсык чишмәләрен дә, Ибрай аланын, Хәсән чүнниген, Казыган, Сәләхи, Урыс юлы, Ат сикерткән, Күҗәкә тауларын да. Аргы якта яшәүче Сафин Вәккас, Хәниф, Рәфәгатьтән, Шәмсетдинов Фазлыйәхмәттән башлар, югары очта Күкәр Нигъмәте, Саттаров Хәсән белән тәмамлар. Билгеле инде, күршеләре Фәрхуллин Сөнгатулла, Вагыйзов Вакыйф, Гасыймов Сәхипзада абыйларны барлар, Насыйбуллина Сылубикә апа, Шәйдуллина Халисә апаларны белешер. Әле бу өч урамда яшәүчеләр генә, аларның да кайберләре. Ә бит Кирмән Башында урамнар өчәү генә түгел, аннан сыйныфташлар, туганнар, плугарь булып эшләгән чагындагы тракторчы Хөҗҗәтуллин Мөхлис абыйсын җепкенләр. Китап алып, диванга ятты, бераз караштырыр да. Яшел Үзән урамында да әллә ничә чакрым йөрелде шул, йокымсырап та киткән. Нәкъ Зөлфәт фаразлаганча булды: Габделбәр абыйсы кайткач, кич булуга карамастан, көн яңадан башланды. Утырып та, сөйләшеп тә күрсәттеләр инде туганнар! Өч тапкыр чәй кайнаткан Рәйсә апа, арып-талып, бүлмәсенә кереп ятканда, Габделбәр абыйсы белән ул Кәҗә баткан күперен генә чыгып баралар, әле югары оч урамына кермәгәннәр иде. * * * Иртә белән авылдагыча йөгереп кайта, ул яшәгән өйнең артында ук тау, Яшел Үзән тимер юл станциясе бистәсенә төшә, анда сукмаклар җитәрлек. Шәһәр салганда, тау битендәге агачлар киселмәгән, күләгәле, җиләс мохит. Иртәнге саф һава үпкәләргә тула, кышкы, инде язга таба дип әйтергә дә ярыйдыр, чөнки март азагы, иртәнге салкынлык тәнгә көч бирә. Йөгерү рәхәт, дәртле, аннан иртән нык йөгерергә дә ярамый. Мари урманнарыннан нарат сагызы исе агыла, кар, боз белән капланган Идел киңлекләре 13 Җәйләү (диал.) - чәй тәлинкәсе. агачлар арасыннан күренеп-күренеп китә. Поездлар уза, вагон тәгәрмәчләре, без дә бар әле, без дә бар әле дип тукылдап, тимер юлчыларга дан җырлый. Әкренәеп туктады, шактый җирне җәяү кайтканнан соң, фатирга керде. Юынды, ашады һәм өстәл артына утырды. Йа Алла, эшләремне уң ит дип дога укырга куша Шәмсурый әбисе. Кендек әбисе булган Миңлеҗамал әби өйрәткән доганы да онытмады әле ул. Тапшырдык Ходайның Үзенә! Иң башта кереш өстендә эшләде, яңа чыганакларда булган күренекле язучы Кави Нәҗминең Бөек Ватан сугышы чорындагы эшчәнлеге, иҗаты турында укыды. "Көрәшергә чын сөю, чын яз өчен!" дип иҗат итә башлаган шагыйрь зур көрәш һәм иҗат юлы үтә, Махно бандаларына каршы сугыша, Татар-башкорт мәктәбе комиссары да, "Кызылармеец" газетасы, "Совет әдәбияты" журналы редакторы, 1934 елда СССР Совет язучыларының I съездында татар матур әдәбияты турында доклад белән чыгыш ясый һәм шул ук елда Татарстан Совет язучылары берлеге идарәсе рәисе итеп сайлана, бер үк вакытта ул СССР Совет язучылары берлегенең идарә әгъзасы да. 1941 ел. Татарстан радиокомитетында эшләү. 1947-1957 елларда Татарстан Югары Советы депутаты. Ул үз гомерендә, 1901-1957 елларда, актив җәмәгать эше алып бару өстенә, 46 җыентык бастыра. Хөкүмәтебез язучы эшчәнлеген югары бәяли. Ул Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, "Хезмәттәге батырлык өчен", "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакяр хезмәт өчен" медальләренә лаек була һәм 1951 елда "Язгы җилләр" романы өчен Дәүләт премиясе белән бүләкләнә. Менә бу зур шәхеснең җәмәгать һәм иҗат эшчәнлегенә гомуми тасвирламаны, бәяне дипломның кереш өлешенә урнаштырды Зөлфәт. Басылып чыгу тәртибендә "Кыйтга", "Кызыл бәйрәм", "Чабатаңны кемгә тукыйсың?", "Ант", "Унөч", "Эш симфониясе" шигырьләренә, җыентыкларына тукталды, Һади Такташның Кави Нәҗми иҗатына биргән югары бәясен һәм шул ук вакытта аның форма белән артык мавыгуын тәнкыйтьләвен күрсәтте. Сугышка кадәр иҗат ителгән шигырьләрен халык яттан белүе күп нәрсә турында сөйли. Аннан язучы "Чыныгу", "Шобага", "Иң соңгысы" хикәяләрен яза. Аның геройлары - гади солдат, эшчеләр, алар милли характер сыйфатларына ия. Әдәби тәнкыйть Кави Нәҗми прозасына да югары бәя бирә. Гали Халит, Мөхәммәт Гайнуллин, Максим Горький биргән бәһа шул турыда сөйли. Язучы Бөек Ватан сугышы башланган көнгә зур тәҗрибә белән килә. Ул 1943 елга кадәр радиокомитетта эшли, аннан - профессиональ язучы. Сугыш чорының үз таләпләре булуын, язучының вакыйгаларга тиз җавап бирә торган поэзия, публицистика жанрында иҗат итүен ассызыклады Зөлфәт. 23 шигырь, 20 мәкалә иҗат иткән бу дәһшәтле чорда Кави Нәҗми. Ул татар халкының фронтовик улларына язган хатын төзүдә дә зур өлеш кертә. "Бу хат зур мобилизацион роль уйнады", - дип күрсәтә галим Нур Гыйззәтуллин. Язучы проза өлкәсендә аз эшли. Шартлар да, мөмкинчелекләр дә икенче була. "Тупчы Сөләйман", "Таныш урын" хикәяләре, өч очеркы һәм "Юлбасар оясында" исемле политик памфлеты шушы чорга карый. Аның каравы Кави Нәҗми Татарстанда туган Советлар Союзы Геройлары турындагы 56 очеркны берләштергән "Батырлар китабы"ның төзүчесе һәм редакторы да була. Тәрҗемәче буларак уңышлы эшләвен дә дәлилләде Зөлфәт. Язучы СССР гимнын, рус һәм чит ил шагыйрьләре әсәрләрен татарчага тәрҗемә итүче, балалар әдәбиятын баетучы буларак та күренде Зөлфәт язмаларында. Сугыш чорында К. Нәҗми "Атакага", "Фәридә" исемле шигырь һәм поэмалар, "Таныш урын" исемле хикәя җыентыкларын бастыра. Алдагы елларда язылган әсәрләре аны иҗатының иң югары ноктасына "Язгы җилләр" романын иҗат итү биеклегенә күтәрә. Ә ул роман татар әдәбиятының яңа уңышы булып әверелә. Менә нәрсәләр сырлады керешкә Зөлфәт. Аннан язучы иҗатын өйрәнүнең ничек торуын яктыртты. Кави Нәҗми иҗаты турында мәкаләләр, чыккан китаплар, якланган диссертацияләр дә бар. "Ләкин язучының Бөек Ватан сугышы чорындагы иҗатын махсус өйрәнү юк, менә шуңа да бу чорга аерым игътибар юнәлтүне максат итеп куйдык, - дип төгәлләде дә, - Кави Нәҗминең Бөек Ватан сугышы чорында язылган публицистик мәкаләләренең, "Фәридә" поэмасының бүгенге көндә әһәмияте бар", - дип, нокта куйды Зөлфәт. Билгеле, кереш өстендә берничә көн эшләде Зөлфәт, чөнки "Эш ничек башлана, шулай бетә" дигән әйтем бар. Ашыгасы түгел, арыса, шәһәр урамнарына чыгып, һава сулап керә. Ә анда яз кояшы, түбәләрдән тамчылар тама, чыпчыклар чыркылдаша, кешеләр кышкы киемне салган, җиңелчә юыртып атлыйлар. Апрель килде, Алдау көнендә адәмнәр бер-берсен шаяртып маташсалар да, табигать шаярмый. Түбәләрдән салынып торган боз сөңгеләре тротуарга төшеп челпәрәмә килә, сискәнеп киткән кешеләр, куркып, читкә тайпылалар да елмаеп җибәрәләр, елмайта торган ай шул ул апрель. Ул чыпчыкларның кошлардан тукылган келәм кебек очуларын әйт син, нинди генә борылыш, җилпенү ясамыйлар да кайда гына кунмыйлар, бер-ике тапкыр юлдан җим чүплиләр дә яңадан пырхылдап күккә күтәреләләр. Ул каеннарны, юкәләрне сарган песнәк челтәрләре ничек кенә җилфердәми дә ничек кенә чыркылдамый! Гүзәл Яшел Үзән шәһәрендә апрель тантана итә. Урамнан кергәч, яңадан язу өстәленә таянды Зөлфәт. Алда диплом эшенең беренче бүлеге, Кави Нәҗминең Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясе. Ул инде язылган, өстәмәләр кертеп баетасы да акка күчерәсе бар. Әйе, илнең меңнән артык язучысы фронтка киткән, биш йөзе орденнар, медальләр белән бүләкләнгән, 18 кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән, 275 язучы сугыш кырыннан әйләнеп кайтмаган. Муса Җәлил һәм җәлилчеләр үзләре генә дә ни тора! Йөрәк авыруы борчыган Кави Нәҗми фронтка алынмый. Иҗаты, хезмәте белән дошманга каршы көрәшә. 1941 елның 24 июнендә "Кызыл Татарстан" газетасында басылган беренче шигырендә үк Җиңүнең безнең якта булырына тирән ышанып яза шагыйрь: ...ләкин бу сугыш Үз башына булыр ул этнең! Фашизмга үлем - бу сугыш! Күзләрен кан баскан палачларның Җилгә очырыр көлен бу сугыш! Ул сугыш елларында күп иҗат итә. Сугышчыларны, тыл хезмәтчәннәрен тәрбияләгәндә дә, партия Кави Нәҗми шигырьләреннән актив файдалана. Фронтта чыгыш ясаучы агитбригада артистлары да, кыр станнарында агитаторлар да аның шигырьләрен, ялкынланып, халыкка җиткерәләр. Зөлфәт Кави Нәҗми иҗатын Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Шәйхи Маннур, Сибгат Хәким, Константин Симонов, Алексей Сурков, Александр Твардовский шигырьләре белән чагыштырып язды. "Шагыйрь "Хәят апа" (1941), "Сагыну хаты" (1942), "Снайпер Мәрдан" (1943) һәм "Фәридә" (1943-1944) поэмалары язды. Һәрберсендә совет кешеләренең героик образларын тудырды", - дип ассызыклады Зөлфәт. Тыл һәм фронт берлеген-бердәмлеген күрсәтте. Иң уңышлы әсәр зур күләмле "Фәридә" драматик поэмасы, билгеле. Аңа Ленинград композиторы М. А. Юдин опера яза. Ул Татар дәүләт опера театрында куела. Өч тәүлек шигърият бүлеге өстендә эшләгәннән соң, Зөлфәт болай дип төгәлләде: "Кави Нәҗми гомере буе шигырьләр язды, ләкин аның Бөек Ватан сугышы чорындагы иҗаты поэзиясенең иң югары ноктасы санала һәм татар поэзиясендә үзенчәлекле урын тота". * * * 100 биттән артык кулъязмасын алып, Казанга китте Зөлфәт. Университетта Зәет Мәҗитовны тапты, җитәкче бүген үк карап чыгарга тырышырмын дигәч, кичке 6 да яңадан очрашырга булдылар. Казан инде чишенә башлаган. Университет тау башына урнашканлыктан, монда тигез урын юк кебек, гөрләвекләр Болакка, Черек күлгә таба да йөгерә, тагын әллә кайсы тарафларга. Хатын-кызлар бер урында туктап тормаслык итеп киенгәннәр. Туктаса туңаөши башлый. Чибәр шәһәр кызлары, бар кимчелеген яшереп киенә белә, бизәнә белә. Аннан хатын-кызда кимчелек булмыйдыр да. Йөгерә гөрләвекләр. Дипломын, аны язуны, яклауны онытып, гөрләвектәге кәгазь көймә сыман агасы, уку мәшәкатьләрен көймәгә төяп җибәрәсе иде. Ярар, диплом кулъязмасының зур өлеше әзер, тагын 40-50 бит язылса, аннан әдәбият исемлеге, анысы төзелгән, әзер. Димәк, проза һәм публицистикасы турында инде язылганны тулыландырса, сипләсә, тагын бер Зәет абыйсына тикшертсә, машинисткага биреп, китап итеп төплисе ике данәдә бастырасы була, берсе университетта кала, берсе үзенә, истәлеккә. Аннан, эшенең каймагын җыеп алып, диплом яклаганда укырга, сөйләргә ун-унике битле реферат әзерлисе бар, Үзәк китапханәдә китапларга, диссертациягә карточка тутырып бирде дә мәгарәгә кереп сулыш алды. Ясый да, бизи дә белгәннәр инде элекке осталар! Ишеген кара да бишеген кара! Биредә саф һава, җитди чырайлы студентлар, өлкәнрәкләр дә бар. Юк, галим-голәмә түгел, аларның үз залы. Байлар кызларына нинди сарайлар бүләк иткәннәр элек. Төзесәң, кемгә булса да хезмәт итә инде, кеше үзе белән алып китми. Кичке 6 да Зәет абый белән очраштылар. Остаз эштән канәгать булуын әйтте, бер-ике вак кимчелекне күрсәтте: "Проза-публицистикасы һәм библиографияне төгәлләгәч күрсәтеп алырсың", - диде. Ипле кеше Зәет абый, ярый әле, җитәкчесе ул булды. Рәхмәт әйтеп саубуллашты остазы белән, җилкәдән тау төшкәндәй булды, мәрмәр баскычлардан көй чыгарып йөгереп төште дә тимер юл вокзалы янындагы автобус тукталышына ашкынды. Әллә инде 10 минут та атламады, барып та җитте, кузгалырга торган автобуска утырып та китте. Хәлне сөйләп биргәч, Рәйсә апасы да, Габделбәр абыйсы да сөенделәр, үзләре диплом яза диярсең! Проза, публицистика бүлеге өстендә эшләү авыр булмады, берничә көн вакытны алды алуын ләкин һәр цитата, фикер җайлы эшләнгән ишек кебек үз урынын тапты, тупсасына кереп утыра барды. Нур өстенә нур булып шәһәр газетасында шигырьләре басылды, әй сөенде инде Габделбәр абыйсы, эштәге татар кызларына гына түгел, марҗаларга да күрсәтеп шатланды. Хәзер кибеттә Зөлфәтне шагыйрь дип тә каршылыйлар. Икенче бүлекне, библиографияне язып, төзеп бетергәч, тагын Казанга сәфәр чыкты. Әйбәт булды Габделбәр абыйсының бездә язасың дипломыңны дип тәкъдим итүе, бер сәгать эчендә Казанда буласың, ун-унбиш минут тәпиләүгә - университетта. Тагын шул ук көнне карап бирде Зәет Мәҗитов 50- 60 битле кулъязманы. Шәһәрнең Үзәк почтамтының сөйләшү бүлмәсенә кереп, Габделбәр абыйсына шылтыратты: - Габделбәр абый, хәлләр әйбәт, диплом эшен җитәкчем мактады, машинисткага бастырырга бирдек. Бер атнадан әзер булыр, диде. Аллага шөкер. Мине югалтмагыз. Күчтәнәчләр җыям да авылга кайтып, әнигә булышып киләм. Су басып ятмый микән анда?! Бәрәңге базының да өстен ачасы, түбәләрдән кар да төшерәсе, тирес дә өясе бардыр. Чөнки энекәш тә дәүләт имтиханнарына әзерләнә, университетның физика факультетында укуын уңышлы тәмамларга тырыша. - Ярар, хәерле юл, сәлам әйт апайларга, туганнарга, авылдашларга, чишмәләргә, Ризван каеннарына, Контор каеннарына. Рәхмәт шылтыратуыңа. Аэропортта билет юнәтеп, самолёт белән Мамадышка очканда, ул бик бәхетле иде. Шулай булмый ни, әле апрель башы гына, инде диплом язылып беткән, бастырырга бирелгән, ә яклау бит июнь урталарында гына буласы. Дөрес, төп әйберләргә игътибар итеп, реферат язасы бар, ул диплом эшенең йөрәге буладыр инде, әллә башы микән? Рәхәт болытсыз күк йөзеннән җирдәге тормышны күзәтү. Белә, авыл язгы чәчүгә әзерләнә: кар тотуы кышын башкарыла аның, хәзер язгы кар сулары ага, кешеләр буаларны барлыйдыр, чөнки сугарулы басулар бар. Чәчүлек орлыкны тикшертәләрдер, барлыйлардыр, агулыйлардыр. Техника ремонты: тракторлар, сабан, культиватор, чәчкечләр, тырма агрегатлары, катоклар тагын бер тикшерелеп чыга. Чәчү агрегатлары туплана, техника белән дә, кешеләр белән дә. Колхоз-совхозларның үз саклагычларына солярка, бензин, май кебек ягулык ташып куела. Иң кыска вакытта язгы кыр эшләрен башкарасы килә бар хуҗалыкның. Әле һава хәле нәрсә әйтә, яз ничек килә бит?! Аш пешерүчеләрнең иң шәпләре колхоз ашханәсендә эшләргә тиеш бу чорда, игенчеләр рәнҗерлек булмасын, мактап ашасыннар, шалт-шолт эшләсеннәр. Авыл кешеләре авыл җанлы шул, менә нәрсәләр керә бит күңелгә, дип елмаеп куя Зөлфәт. Бу инде самолётларның соңгы очышларыдыр, аэродром җебеп китсә, туктар рейслар. Нократ өстеннән зур түгәрәк ясап, Пузанка тавы өстеннән әйләнеп төшеп утырды очкыч. Исәнме, башкалам Мамадыш! Кечкенәдән Зөлфәт Мамадышны иң зур шәһәр дип кабул итте, әле укырга кергәнче үк шәһәргә алып барды әниләре энесе белән икесен. Шулкадәр дә хәтердә калган ул көн! Зөлфәт хәзер дә күргәннәрен бер-бер артлы сөйләп бирә ала сезгә. Ул беренче тапкыр Нократ иделен, пароходларны күрүләре, ул пароходлар җырлап йөзә икән, җырламаса йөрми икән дип ихлас ышанулары! Ул Мамадыш малайларының пристаньда ялт-йолт җемелдәтеп балык каптырулары! Ул 3 тиенлек баллы сулар! Ул Мамадыш музеена килеп керүгә сине түшәмгә чөяргә теләгәндәй басып торучы поши, ат белән аларны шәһәргә алып килгән Васыйл абыйларына бүредән шүрләп сыенулар! Кылычлар, пистолетлар, калканнар, шлемнар, байраклар, киемнәр, тагын борынгы эш кораллары, акчалар. Барысын да сөйләп аңлатучы мөлаем апалар! Күзләре ут янды энесе Илсурның да! Ул ашханәдәге өйдә пешерелми торган кәтлитләрнең тәмлелеге! Икешәр стакан компот эчүләр! Хәзер дә Зөлфәт башкала дип Мамадышны саный. Туган як башкаласы! Нефтебазага төште генә, заказ буенча чакырылганмыни, аны Вәкил машинасы көтә иде. - Әйттем бит мин сезгә, абый, хәбәр итегез, дип, машина сезне алып кайтырга әзер, - дип, шаулап-гөрләп күреште шофёр егет. - Ярый әле, син бар, Вәкил, Чура тау башына чыгып, кул күтәреп торасы идем. Киттек кайтып. Вәкил язгы чәчүгә ягулык ташый, әле аласылары шактый икән. - Йә, ничек соң чәчүгә хәзерлекләр "Кызыл Партизан"да? - Әйбәт, абый, әкренләп оешып, тупланып бетәбез. Механик Шакирҗанов Гаяз абый да запчасть ташый, сельхозтехникадан да китерәләр. Тәкәнеш, Мамадыш сельхозтехникаларыннан ДТлар, "Беларусь"ларны төзәтеп кайттылар. Хәзер эш барышында кирәк буласы көндәлек запчастьлар - ремень, подшипник, камера, покрышкалар кайгырта Гаяз абый да, автомеханик Илнур абый Якупов та. Менә мин дә шушы көннәрдә солярка, бензин, майны алып бетерәм дә, агрегатлар чыгуга, аларны басуларда йөреп ягулык белән тәэмин итәчәкмен. - Бездә җир Түбән Ушмыларга караганда атна-ун көн соң җитешә шул. Башта район җитәкчелеге үпкәсен дә белдерә. Ә бер киткәч, партизанлылар эшләп күрсәтә аннан соң, вакытында төгәлләп тә куялар. - Механизаторлар көчле бездә, абый. Ул Вәлишин Хәсбәтулла, Мөхәммәтҗанов Миннехан, Зәйнуллин Шәйдулла, Шәйдуллин Рәхмәтулла, Галимов Дәүләтхан, Миннекәев Гыйльфан, Насыйбуллин Вәккас, Мөхәммәтҗанов Мөбарәкҗан, Хөҗҗәтов Тәхиятулла, Дөлмиев Равил абыйларны әйтәсеңме, ул Сафиннар нәселе! Ә шофёрларны әйткән дә юк, үзең беләсең! Чура тау, Үрнәк, Түбән Ушмы, Хафиз, Югары Ушмы, Иске Завод, Ак Чишмә, Алкин авыллары, ак каеннарын яктыртып, безгә хәерле юл теләде. Кирмән Башыннан бүленеп чыккан Хәсәнша, Өләүкә, Су-Елга авыллары сәламләде. Ниһаять, горизонтта Ризван бабай каеннары күренде. Йөрәк тибешләре ешайды. Сабан туе якынлашкан саен, чабышкылар үзләрен шулай хис итә икән. Вәкил дә моны сизде бугай. - Ничә көнләп югалып тордыгыз, абый? - Бик күп кебек тоела, Вәкил, дипломны язып бетереп кайтам, Аллага шөкер. - Мәктәптә Алланы телгә алып укытмадыгыз, әле дингә каршы лекция дә укыдыгыз бугай. - Булды, Вәкил, андый хәлләр дә, агитатор булу мәҗбүр итә. - Ходай кичерер, абый, минем әни, Ходайдан да мәрхәмәтле, киң күңелле зат юк, ди. Югары оч тавыннан газиз туган авылым Кирмән Башы күренде. Дисбегә тезгән өйләре, язгы гөрләвекләре белән җем-җем итүче урамнар, күлләвекләр. Әле урамнарда асфальт түгел, вак таш җәелмәгән, урыны-урыны белән сазламык, ә шулай да шулкадәр якын син, Туган җир! Шәһәрдә шактый торып кайткан кеше синдә һаваның да икенче, искиткеч саф икәнен тоя. Һәр карышыңнан җанга җылылык бәрә, нур сирпелә, һәр очраган әйбер мең күзе белән сине таный, сәламли, ә исән-сау икәнсең, менә тагын күрешү насыйп булды, дип каршы ала сыман. Вәкилгә китап бүләк иттем, рәхмәтләр әйтеп саубуллаштык. Ул - заправкага, мин авылга төшеп киттем. Ашкындыра авылым юллары. Кешеләр күрешә, хәл-әхвәл сорашабыз. Авылда әле ул елларда һәр кеше бер-берсенең тормышын белеп яши иде. Беләләр минем укуны тәмамларга йөргәнне дә, ничәдер көннәр кайтмаганны да. "Әниең сөенер инде", - диләр. Авыл Советына сугылмады, ул клуб янында, читтәрәк. Туган өйгә кайтып, күчтәнәчләрне өстәлгә тезеп, әни эштән төшкәнче чәйләр куеп торсын әле. Дөрес, инде биш-алты бәндә сөенче алачак, олы улың кайтты, дип. Аны күрүгә, авыл Советына элдертте Мотыйгова Наҗия апа, ул сугышның башыннан 1958 елга кадәр тракторда эшләгән фидакяр, ике ордены бар. Аны мәктәпкә чакырып очрашулар үткәргәне бар Зөлфәтнең. Әнисе эштән төшүгә, табын әзер иде. Зөлфәт сагынган, кашык белән китеп ала торган катык та, җемелдәп утыручы тура һәм каймак та, Казаннан кайткан күчтәнәчләр белән аралашып, матур күренеш хасил иткән, ал да гөл иде табын. Әлбәттә, өстәл түрендә үз авыллары пекарнясында пешерелгән икмәк табынның таҗы иде. Сөйләшеп туймады ана белән бала. Ул әнисенең сөенүләре һәр хәрәкәтендә сизелә, инде сөйләшүен әйткән дә юк. 25 яшеннән ике улын, яшь ярымлык Илсурын, 4 яшьлек Зөлфәтен кочаклап тол калган хатын ул. Иренең фаҗигале үлеме, кайгы-хәсрәт тәэсирендә озак чирләде, аннан кул, аягының көче җитмәсә, теше белән ябышты тормыш арканына, аңкаулары канап беткәндер. Өйләрне дә сипләделәр, яңа өй дә салдылар, алтыпочмаклы, ул затлы тәрәзә йөзлекләре белән балкып тора! Минһаҗев Гыйлаҗетдин абыйсы ясады тәрәзә йөзлекләрен чәчәкләп, чуклап. Ике малае да быел университет тәмамларга тиеш, Алла боерса. Бик тә сөенечле көннәре Хөснурыйның. Түзә ялгыз яшәүгә, олы малае кайтты бит әле менә, бер атна өйдә булам, ди. Иртәгә үк бөтен эшне сыпыра да сала ул. Түбәдәге карларын да төшерә, канауларын да ача. Тиресләрне дә, сарайдан тышка атып, шакмаклап өеп куячак. Бәрәңге базының өстен ачасы булыр, калын балчык инде аның өстендә, туң балчык. Бүген карын көрәп атса, иртәгә җеби торыр иде туңы, иң беренче шуны эшләсен әле малае. Сәндерәдә печәннәре-саламнары җитә, башак бирергә мал оны бар, мал тозы бар. Утыннары ике елга җитәрлек, өй төзегәндәге йомычканы, бүкән башларын, ботаксатакны да ничәмә-ничә әрдәнәгә өйгәннәр иде шул. Сүтелгән өйнең бүрәнәләре дә утынга туралды, кайчысы, өрлеге, ишеге дигәндәй. Түшәм-сайгагы гына, лапастагы мал өенә кирәк булыр дип, хәстәрләп өеп куелды. Әле бит мунча да саласылары бар, читенсенә малайлары күршеләр мунчасына керергә. Булыр, Аллага шөкер, аякка басты хәзер уллары! Тукта, коймак пешерсен әле. Зөлфәт кайтканны ишетеп, әбисе дә менеп җитәр, энесе Сөнгатулланың да сугылып чыгуы бар. Табынны тиз генә җыештырып, аннан-моннан каплады да коймак пешерү хәстәренә тотынды Хөснурый. Табадан сикереп төшеп кенә торачаклар тәлинкәләргә! Зөлфәт Актүш белән тагын бер тапкыр кочаклашканнан соң, икәүләп бәрәңге бакчасының башындагы баз өстенә төшеп киттеләр. Балталы лом, кувалда, тимер чөй, көрәк-сәнәк эләктерде. Белеп булмый дөнья хәлен, туң нинди тирәнлеккә киткәндер? Ул бит баз өстенә балчыкны калын өя, туң төшеп бәрәңгене өшетмәсен өчен. Әле бит бәрәңге өстенә дә, баз авызына да салам, иске киемнәр тутырылган. Калын ул катлам да, чөнки саклаганны саклармын, ди. Кимерүчеләр тишсә, ул тишектән су төшсә, аннан әрлән дигән явыз бар, юан беләкле, әкәмәт тә булдыклы җир казучы, ләкин аның булдыклылыгы кешеләр файдасына түгел. Башта көрәк белән баз өстендәге карны ераккарак ыргытып чыкты, янәшәдәге күршесе Гарәфетдин абыйлары баз өстен дә көрәде. Аның кайтканын ишетсәләр, барыбер кереп җитә алар, инде кермәгән булсалар. Коймак пешкәч, үзе дә кереп ала әле ул Нуридә апасы белән Гарәфетдин абыйсын, чөкердәшеп чәй эчәргә. Балчык нык туңган, сукканда доң-доң итә, бөтен баз өсте селкенә, түбәтәйләп өйгән туфракка тимер чөй кага торгач биреште тагын туң катламы, ике-өч шакмакны китеп алуга, кувалда белән китереп сугуга, бер чирек калынлыктагы катлам кителә башлады. Була болай булгач. Кулы белән кантарларны читкә ташлый торды. Йомшак балчык кына калгач, көрәк белән читкә сипте. Ниһаять, баз өстенә ташланган аркылы-торкылы такталар күренде, аларны җыештырып, баз түбәсе өстенә куйды, җилләсеннәр. Аннан саламны сәнәк белән алып читкә өйде, җил таратып пыран-заран китермәсен өчен, өстенә такталар бастырды. Иске киемнәрне алуга, баз капкачы күренде. Тактасыннан алып күтәрде дә читкә алып куйды. Әле базга иелергә дә, төшәргә дә ярамый, ул моны белә. Анда бәрәңге сулаганда бүленеп чыккан газ җыелган була. Ачуга, базга төшеп, агуланып үлгән кешеләр дә бар, диләр. Чыксын газ, ул бераз сулыш алыр. Баздагы бәрәңге өстендәге саламнарны кулы белән ачты Зөлфәт, бераз куркыта. Шөкер, бәрәңге үрмәгән дә, черемәгән дә, ялт итеп яктырып ята иде! Өстенә аягы белән басып та карады, чөнки астагы бәрәңгеләр череп, баз өстенең убылып төшкән еллары да була. Юк, бәрәңге исән-имин! Бу бик зур сөенеч иде! Баз авызын аннан-моннан каплады да, чөй, кувалданы алып, өйгә йөгерде. Әнидән сөенче аласы бар, чөнки атна буе бөккән, дәвешләмә, дучмак, кыстыбый, итле бәрәңге, мич бәрәңгесе, таба бәрәңгесе пешереп, мәш киләчәк инде ул. Бөккән пешерү өчен, орлыкны Нуридә апа кертәчәк, билгеле. Бәрәңге күтәреп менгәндә, аларда Шәмсурый әбисе, Нуридә апасы чөкердәшеп утыралар иде инде. Коймак күптән пешкән. Күрештеләр, сөенештеләр. Гарәф абыйга да дәшим әле дип, Зөлфәт чыгып китте. Сөнгатулла абыйсы да кушылгач, табын түгәрәкләнде. Юка, үтә күренмәле коймак тавы кимегәннән-кимеде, әнисе икенче тәлинкәне утыртты. Эчкерсез туганлык, тугры күршелек майга манылган коймак кебек затлы иде. Дөнья хәлләре дә калмады, балалар да, эшлисе эшләр дә, язгы чәчү дә, әлбәттә инде, бакча эшләре, бәрәңге кыйссасы. - Иртәгә баз өстеңне бергәләп ачарбыз, Гарәф абый. Безнеке бик әйбәт сакланган, сезнеке дә шулай булса ярар иде. - Ярар, безгә шул сезнең баздагы бәрәңге дә җитәр, күрше. - Юрап утырма юньсезгә, карт, безнеке дә исән булсын, дип әйт. - Монысы Нуридә апа иде. Коймакны мактап, күчтәнәчләргә рәхмәт әйтеп таралыштылар. Күршеләр өй янындагы бакча аша гына чыгып китте, ә әбисе белән абыйсын капка төбенә чыгып озатып куйды Зөлфәт. Ай шулкадәр яктырта. Китап укырлык, урамның икенче ягыннан барган кешене танып, исеме белән эндәшерлек сирәк төннәрнең берсе иде бу. Мин кайту хөрмәтенәдер дип юрады һәм елмаеп җибәрде Зөлфәт. Иртәгә, урамда канау ачканда, эштән көндезге ашка төшеп килүче якын дусты Дөлкәфил килде. Күрештеләр, кочаклаштылар. Хәл сораштылар. Дусты - машина-трактор паркы мөдире. Язгы чәчүгә хәзерлекне сөйләде. "Ашыгам, кич белән иркенләп сөйләшербез, сельхозтехникадан запчастьлар төягән машина килгәнче, чәйләп меним генә дип ычкынган идем бәйдән", - дип, ашыгып китеп барды Дөлкәфил. Канаулар да ачылды. Эшкә бик сусаган иде Зөлфәт. Сессия, аннан диплом язу мәшәкатьләре бөтереп алды. Гомер буе эштән чыныккан мускуллар хәрәкәт сорыйдыр шул. Аннан тирес белән маташа башлады. Сәнәк белән тирес тишегеннән атып бетерде, бигрәк тә сарыклар астындагы тирес такта чәй сыман тыгызланган иде. Юка катламнар белән куба. Тирәнрәк кадасаң, йә сәнәк җәбе, йә сап сына. Әнисе эштә, дөрес, көндезге ашны бергә ашадылар. Бүген дучмак эләкте Зөлфәткә. Әнисе политик Зөлфәтнең: ир-атны һәр минут мактап торырга кирәк икәнен бик яхшы белә, ял ит дип түгәрәкли дә, артыннан ук эшләгән эшләрен санап мактый башлый. "Ир-ат дурак бит ул, син аны макта гына, эшләп үләчәк, - дип, гел кабатларга ярата Гарәфетдин абыйсы. - Менә безнең Нуридә шәп белә моны. Элек тавыкларга үләнне-кычытканны ул турый иде. Тегеләй-болай боргаланган булып, Хөснурый чакырды дип, сезгә кереп китте. Кабат белдем, дурак, каян аны Хөснурый чакырсын, анаң бит авыл Советында утыра. Сезнең өй кайда да, авыл Советы кайда? Берзаман килеп чыкты бу, әллә инде сезнең яктан койма ярыгыннан гына карап торган. Мактый да мактый мин тураган кычытканны. Өйдә дә сандугач кебек сайрады. Ике-өч көн сайрап-сырпаланып йөрде дә миңа шап ябышты да калды, бер сәгатьлек мәҗбүри эш шул хәзер минем. Ләкин, күрше, хатын-кыз мактаса, шәп инде анысы! Әгәр дә ир-атка аның эшен күрә, мактый торган хатын туры килмәсә, беттем диген. Бер кызыгы юк бу тормышның. Кабыгы салдырылган агач кебек яшәүнең бер кызыгы юк. Менә мин сиңа шуны әйтәм, сер итеп кенә. Бөккән белән дәвешләмәне дә мичкә табалар белән үзем тыгам, үзем алам. Синең кебек булдыра алмыйм, дип, колдун Нуридә апаң миңа такты анысын да. Картым, дип, янымда бии башласа, шикләнәм хәзер, бала табуны да миңа такмасын дип..." Тагын бер тапкыр әйләнеп кайтты Зөлфәт шул фикергә: иренең аз гына эшен дә бәяләмәгән, игътибарсыз калдырган, мактап, аны яңа батырлыкларга дәртләндермәгән хатын үзе дә бик оттыра. Яңадан-яңа уңышларга ирешәсе ир сүрелә, ваемсызга әйләнә, ахыргы исәптә ялкаулар санын арттырырга мөмкин. Хезмәтендә дә күтәрелми, хезмәт хакы да артмый. Менә хәзер яз, ире бер сыерчык оясы гына ясасын ди, әгәр хатыны чыгып, аның сыерчык түгел, йолкыш чыпчык та кермәс сәер корамасын мактаса, биш оя, юк, ун оя ясый мужигы. Менә шулчакта чагыштырып карасын инде хатын беренче ясаган сыерчык оясы белән сәнгать әсәре булырлык унынчысын! Менә бит ул мактау нишләтә! Әнисе, эштән төшеп, сыер сауды, тегесен-монысын эшләде. Тиресне чыгарып бетергәнне күреп мактады, билгеле. Бар да тәртиптә хатын-кызлы, ир-атлы йортта. Бик яхшылап юынды Зөлфәт. Аннан өсте кызарып, елкылдап торган дучмак белән чәй эчтеләр. Дөлкәфил дә эләктерде дучмак сыныкларын, киттеләр менеп клубка. - Исәнме, Зөлфәт. - Яхшы, Фәргать абый, үзеңнең хәлләр ничек? - Без шул мал арасында инде, ветврач булгач. - Син мәзәк кенә сөйләп йөрисең бит, Фәргать абый, эшеңнең авырлыгы да сизелмидер. - Төрле чак була, энекәш. - Исәнме, Зөлфәт. - Исәнме, Зәки. Син кунакка кайттыңмыни? Шахтада эшлисең дигән иде Нәҗип абый. - Әйе, Дания сеңелкәшне дә Хәниф, Хаҗип абыйлар янына алып китәм. Үзеңнең хәлләр ничек? Ишеттем, укуыңны бетерәсең икән. Хәерле булсын. - Әйе, диплом яклыйсы бар. Зәкинең әнисе белән минем әти - икенче буын туганнар. - Исәнме, Зөлфәт. - Сәлам, сәлам, Бакчабаш. - Казанда йөрсәң дә, минем кушаматны төшереп калдырмагансың әле син, ха-ха-ха! - дип шаркылдады Ахунҗанов Миннегаяз, икенче төрле әйтсәң, Сад-Голова Миннегаяз. Очраша, исәнләшә, күрешә, хәл-әхвәл сораша тордылар сыйныфташлар, күршеләр, абыйапалар, бер җылы сүз белән әйткәндә, авылдашлар. Фермадан кайткан, юынган, ашаганэчкән, бизәнгән-төзәтенгән кызлар җыелуга, авылның агач клубы тагын да ямьләнде, эчке, рухи җылылык белән өртелде. Болгар тар-мар ителгәннән соң күчкән, Казан тарафыннан агылган халык белән бергә укмашып нигезләнгән сала бит ул Кирмән Башы. Моны белми бу яшь җилкенчәкләр. Аларның гаебе юк, мәктәптә бу тарих укытылмый. Ярый инде Зөлфәткә университетта укытучы галимнәрнең: "Ә, Кирмәннәнмени?! Анда Болгардан, Казаннан күчеп килгән затлы халык яши", - дигәнне ишеткәне бар. Борынгы татар әдәбияты курсында да "Кирмән" сүзе еш телгә алынды. Биеделәр, түгәрәк уенда җырладылар. Дөлкәфил Гәүһәриясен, Зөлфәт Рәсимәсен озатып куйды. Сагынышканнармы, нәрсә сөйләштеләр, кочаклаштылармы, үбештеләрме - сер булып калсын. Мәхәббәт серлелекне ярата. Сөйләшү буенча Дөлкәфилләргә кайттылар. Әгъмалетдин абый белән өчәүләп хоккей карыйлар. Һаҗәр апаның сукрануы да аларга нуль бөтен миллионнан нуль! Тәки җиңдерделәр бит безнекеләрне! Күршеләрдән чыкканда, күк йөзе яктыра башлаган иде. Шактый йоклый алмый ятты Зөлфәт. Шәһәрдәге кызы кияүгә чыкканга да дүрт ел вакыт узган. Теге кызны озаткан булды Зөлфәт, бу чибәркәйне озатып куйган булды кичке уеннан соң. Форма өчен булса да, нәрсәдер сөйләшкәннәрдер. Ул кызларның күбесе кунакка кайткан гүзәлләр иде. Менә шулай үтте ике-өч ел. Аннан сыйныфташ дусты Мидхәтнең сеңлесенә күзе төште. Хат ташучы иде ул кыз. Көн туса, авыр сумкасын күтәреп, газета-журнал өләшә. Гаиләләре ишле, сигез бала. Дөрес, Рәфәгать абыйсы, Рәйсә апасы - сугышка кадәр туган балалар, алар Уралда үз тормышлары белән яшиләр. Мидхәт хәрби-диңгез флотында хезмәт итеп кайтты, әле урнашып кына йөри, Әлфәт армиядә. Өйдә Илсур белән Рәсиләне укытасы бар. Әти-әнисе - колхозчы, гаиләгә тере акча кайтаручы Рәсимә иде. "4"кә, "5"кә укыса да, башкалар кебек урта мәктәпкә күрше авылга төшә алмады, Кирмән Башындагы кичке мәктәптә урта белем алды, тырышып укыды. Шул кыз белән йөреп маташа Зөлфәт, хәерлегә булсын. Икенче көнне, дөресрәге, өченче көнне, сарай артындагы тиресләрне шакмаклап өйде Зөлфәт. Сарык тиресе көндезгә кадәр җитсә, сыер абзарыннан атылганы кичкә тартты. Аның каравы сарай артында үлчәмнәре төгәл, матур өемнәр барлыкка килде. - Сәгать, - диде Гарәфетдин абыйсы. Ул үзенә ошаган әйбергә гел шулай, ди. Югыйсә сәгать белән бу шакмаклап шактый биек итеп өелгән тирес өемнәре арасында охшашлык та юк. - Менә, бала, кайтканыңа ике көн, ә күпме эшне майтарып ташладың бит, моны мин бер атна эшлим. - Салпы якка салам кыстырасың, күрше, син эшкә әкәмәт каты кеше бит! - Юк, бала, мин синең кебек канау ача алмыйм. Аяк юк, аксак, аннан яшь чакта эт булып арыгач, бер чынаяк чәйне каплавың була, арыганлык бетә. Ә картайгач, менә минем дөрес әйткәнемә ышанырсың әле, хәл җыярга ярты көн кирәк, әле ятып алсаң да ярый. - Бардыр, Гарәф абый. Кая, базны кайчан ачабыз? - Әйдә иртәгә, күрше, бүген арыгансың. Ничә тонна тирес әйләндергәнсең бит. Үтерә ул сарык тиресе, асраган бар, Норма урманчылыгында яшәгәндә. Энекәшең Илсурның укуы ничек икән? - Дәүләт имтиханнарына әзерләнә. - Бирер, гел "5"кә генә укыды, бездә дә, Мамадышта да медаль алды. - Шулай гына була күрсен, Гарәф абый, безнең арттан йөрүчебез юк. - Кирәк тә түгел, Шәкүр кордаш кебек чос егетләр сез. Әниегезне әйткән дә юк. Безнең ише биш-алты мужикны бер якка куя! - Рәхмәт, Гарәф абый, әйдә, башта дучмак ашыйк... * * * Иртәнге якта өй түбәсенең караңгы ягыннан карны озын саплы көрәк белән чөшкеләп төшереп бетергән иде. Ишектә Гарәф абый күренде. - Исәнме, Гарәф абый. Ике ир-атка бер баз чыдыймы соң инде?! Дерелдәттеләр, дөбердәттеләр базны. Бергә күмгән баз бит! Сөенечкә, Гарәфетдин абыйларның бәрәңгесе дә шалкан кебек иде. Аксак Гарәф абыйны газаплап йөртмим дип, бер чиләк бәрәңгене йөгертеп кенә Нуридә апага менгереп тә бирде. Аллага шөкер, дип, ничә тапкыр әйткәндер Нуридә апа. Санамады, Гарәфетдин абыйга булышырга чапты Зөлфәт. - Озакламый пешә бөккәннәрем, тәмәке белән маташып, дөнья сасытып ятмасын анда картлач, - дип кычкырып калды Нуридә апа. - Нәрсә, пешә дип әйттеме? - Әйе, озакламагыз, ди. - Беләм, минем тәмәкегә бәйләнгәндер әле, - дип көлеп җибәрде күрше. Баздан тагын бер чиләк бәрәңге алдык та бик шәпләп томаладык, күмеп куйдык. - Болай булгач яшибез. Миңнурга, Вакыйфка, Хамиска да җиппәрәсе була, ә Харисы үзебезнең янда әле, - дип, балаларын барлады абзый. - Орлыкка да җитә, билгеле. Нуридә апаның тәмле бөккәнен өтәләнә-пешә ашадык һәм берне генә дә түгел. - Хөснурыйга биреп тә чыгарам. Әле эшеннән төшүгә, яңадан пешереп тә кертәм, анысы бәрәңге әйбәт торган дип сөенче алуың өчен булыр, - диде уңган-булган апа. Рәхәт мондый күршеләр белән яшәве. Тамак тук, өс бөтен. Яраткан шагыйре Һади Такташның: Дөнья матур! Шуның өчен дә бит Сүгенә-сүгенә кайтам салкыннан; - дигән юлларын яңгыратып, мәчеләрен сискәндерде Зөлфәт. Көндезге ашка кайткан әнисенә алдан пешкән бөккән дә, әле генә табадан төшкәне дә эләкте. Көндездән соң сарай, кар базы, утын сарае түбәләрендәге карны төшерде, аннан төшкән карларны ерып, канаулар ачты. Кил син, яз, хәерең белән кил! Зөлфәтләр хуҗалыгы сине лаеклы каршыларга әзер. Менә син гөрләвек агызачак канаулар, менә сукалаячак бакча, ә базда - утыртачак бәрәңге. Зөлфәт Казанга киткәнче һәм дә әнисе эштән бушаган ял көнендә аны орлыкка салачаклар, бер җылы көнне, билгеле. Ә иртәгә ул сыерчык оялары ясар. Биш сыерчык оясына такталар әзерләгәч, мәктәбенә менеп китте Зөлфәт. Кайтканын ишеткәннәрдер, ярамас. Директоры Батырша Мостафиеч та яратмас. Килеп кереп озак та үтмәде, озын тәнәфескә кыңгырау чылтырады. Җыелды бар коллектив. Китте күрешү, хәл-әхвәл сорашу. Хезмәт һәм сызым укытучысы Габделхәй Васыйл улы һаман да мөнбәрдә икән: - Менә, ичмасам, Мария Фёдоровна аягын аяк дисәң дә ярый, двигательдәге пешкәк диярсең, резина итек кунычларын тутырып йөри, артыннан ымсындырып алып бара, чышпыш, чыш-пыш. Ул, мин сиңа әйтим, кыска, җитез, нәфис адымнар белән җилдерүен күрсәң Мария Фёдоровнаның, югары очка менәсеңне онытып, түбән очка төшеп китәсең, ияреп. Әнә колхоз рәисе иптәш Сафин юкка гына ул яшәгән урамнан йөрмәде әллә ничә ел буена... Ә безнең Клара Газизҗановнаның эрҗин итек киеп атлап баруын кара син, балтыры әле төньякка бәрелә, әле көньякка, әле адашып көнчыгышка йә көнбатышка чалыша, стаканда карандаш шалтыр-шолтыр йөргән кебек. Менә шундый кешеләр кирәк коллективка, дип уйлый Зөлфәт. Шау-гөр килеп, көлешеп, дәрескә кереп киткән укытучы үзен бик бәхетле сизә, дәртләнеп укыта, Клара Газизҗановнаның эрҗин итек кунычында адашып йөргән балтырларын күзаллап елмаеп куя. Үтерә бу Габделхәй Васыйлович! * * * Кирмән Башы мәктәбе укучылары бәхетле иде, чөнки аларны озак еллар рус теле һәм әдәбиятыннан чын марҗа укытты. Унсигез ел буе. Егорова Мария Фёдоровна. Мария апа. Бөек Пушкин телен яратырга өйрәткән апалары татар телен дә шәп белә, дәресләрдә хикәядәге, шигырьдәге четерекле урыннарны тәрҗемә итә, татар язучылары әсәрләрен дә телгә ала, чөнки татарча чыккан газета-журналларны да укып бара. Зәвык белән киенә. Кирмән Башы урамыннан атлап барган Мария Фёдоровнага беркем дә ваемсыз кала алмый. Уртачадан биегрәк гәүдә, хәтта озын гәүдәле дияргә була. Аның ваквак атлап килүләре, бер генә хатын-кыз да аның кебек килештерә алмый. Ул күлмәкләре: барысын да үзе теккән. Шуңа күрә андый күлмәкләрне каяндыр сатып алам дип өметләнмә дә. Әйе, ул - шәп тегүче дә. Кирмән Башындагы хатын-кызлар күлмәк тектерергә аңа йөри. Беренче чиратта, мәктәптә эшләүче хезмәттәшләре, билгеле. Коя да куя инде, малай. Зөлфәтне дә Мария апа укытты. 4 нче сыйныфны тәмамлап, 5 нчедә укый башладылар. 22 бала. Хәсәншадан Гыйниятулла белән Рафаил. Су-Елгадан Габделнур белән Рауза. Норма урманчылыгыннан Хикмәтулла белән Семён. Норма Кардоныннан Люция, Нормадан Акрам, Миннулла, Илсур, Кирмән Башыннан Мидхәт, Илфат, Зөлфәт, Мәхмүт, Ринат, Илсөяр, Дания, Илвира, Нәсимә, Минненур, Сания, Харис. Декабрь башында алга утыртылган Илфатның ручкасы партадан идәнгә тәгәри. Билгеле инде, Кыямич, ручканы эзләп, парта астына төшә. Ручканы да таба малаең, әле башка нәрсәләр дә күрә. Укытучы өстәле артындагы урындыкка утырган Мария апасы яшел ыштан кигән икән. Яңалык эчендә вулкан сыман атарга торган малай тәнәфесне көчкә көтеп ала һәм дусты Рафаилне коридордагы ишек артына өстерәп кергәч шәрран яра: - Мария апа яшел ыштан кигән! - Шуннан. - Шундый матур ыштаны, ни әнинең, ни Рәмзия, ни Әминә апаның андый ыштаны юк! - Бүтән кешегә әйтмә, Мария апага ишетелер. - Әй, сиңа әйткән мин юләр! - дип кул селтәде дә ишек артыннан чыгып та чапты дусты Илфат. Икенче көнне, рус теле дәресендә, өч малайның ручкасы чылтырап идәнгә төште. Коридордагы ишек ишетте: ыштаны зәңгәр. Өченче көнне дүрт малайның ручкасы төште. Коридордагы ишек ишетте: бүген сары ыштан кигән. Дүртенче көнне биш малайның ручкасы төште. Ишек ишетте: алсу төстә ыштаны. Бишенче көнне ун малайның ручкасы төште. Ишетте ишек: ак төстәге ыштанын кигән апа. Алтынчы көнне унөч малайның ручкасы идәнгә тәгәрәде. Ишетте ишек. Төсен аерып булмый апа ыштанының. Ләкин ишек кенә ишетмәгән шул, Дания дә ишеткән. Ул - директор кызы. Аңлап та алган: "Тагын берегезнең ручкасы төшсә, апага әйтәм", - дигән. "Әйтер", - диде Илфат. Бетте шуннан төс аерып азапланулар. - Кайгырмагыз, - диде беркайчан да ручкасын парта өстеннән идәнгә төшермәүче, аннан "Кем булырга?" дигән темага инша язганда, мин колхоз председателе булам, дип язган Сөнгатуллин Гыйниятулла, - мин сезгә абый Казаннан апкайткан кино артистлары открыткаларын алып килермен. Туктады шуннан алар сыйныфында ручка яңгыры. Укытучылар бүлмәсендә менә шул вакыйганы хәтерләде Зөлфәт. Алар өчәү: Мария апасы дәфтәр тикшерә, Габделхәй абыйсы сыйныф журналын алды да Мария Фёдоровнага: - Мария Фёдоровна, Мамадышта бер урыс үлгән бит әле. Бер атна инде күмә алмыйлар, ди. - Нишләп икән, Габделхәй Васыйлович?! - Гроб капкачын яба алмыйлар икән, Мария Фёдоровна. - Ничек инде? - Калган шулай, рабочий состояниедә... Инде Мария Фёдоровнаның Кирмән Башыннан Мамадышка күчеп киткәненә дә ничә дистә еллардыр, ләкин телдән төшми апаларының исеме. Ә инде Мамадышта берәрсе Мария Фёдоровнаны очратса, алар укытучысы белән аның базар чатындагы өендә чәй эчкән була. Икенче тапкыр шәһәргә барганчы: "Һаман да яшь, көләч, булса да була бит шундый кешеләр! - дип сөйләп йөри аның белән очрашуы турында. * * * Батырша Мостафиевич Мамадышта икән. Өенә кузгалды Зөлфәт, саубуллашты укытучылар бүлмәсендә калган ике-өч кеше белән. Аны ишегалдында мәктәпнең техник хезмәткәрләре Закирә, Мәгафрүз, Нурсама, Мисылу, Рауза, Вәфия апалары чорнап алды. Икенче катның текә, шыгырдавык баскычыннан ирләр күтәрә алмас утын бәйләмен дистә еллар ташыган, чырасын телгән, төнлә ягып, томалап, укытучылар һәм укучыларга эшләү, уку шартлары булдырган фидакяр апалар болар! Гади хезмәт кешеләре белән аралашу бигрәк тә самими була. Үзенең укуы турында да сөйләде, һәркайсының хәле, гаиләсе, балалары турында да сорашып чыкты Зөлфәт. Алар - бик якын кешеләр. Менә Закирә апасының ире Миннулла абыйсы аларның бакчасын сукалый, печәнен-саламын алып кайтып бирә. Бөек Атчы ул! Ул башкарган эштә һәрвакыт тәртип була, малайлары Зөлфәт сыйныфында укыды, ул шаянны әнисе белән Зөлфәт бергәләп эзгә керткәндә дә таманга килә, ә Миннулла абыйга әйтергә ярамый. Аның талканы коры, ул уч төбе янындагы буыны тораташ булып каткан кулы белән бер генә сылый, аннан малаең бер ай кеше булалмый. Куркыныч! Менә Мәгафрүз апа, күршеләре. Аның олы малае Нургаян өч ел Совет армиясендә хезмәт итте һәм Зөлфәт абыйсы белән хат алышты. Гел шигырь белән язды аңа хатларын укытучы абыйсы. Менә Вәфия апа әнисенең күршесе Шаһиев Кәримуллага кияүгә чыкты, бар баласын Зөлфәт укыта, яхшы укыйлар кызлары. Менә Нурсама апа - дусты Бакчабаш Миннегаязның бертуган апасы. Бер секунд та тик тора белми, шулай яратылган, аңа гел кычкырып кына тора техничкалар, эчне пошырма әле, бәйләп ташлыйбыз, дип. Менә Мәдинә апасы. Шәһәр кызы дип назланып тормый, авыл тормышына тәмам ияләнеп килә. Сыерын да саварга, мал карарга да, авыл хатын-кызының мең мәшәкатенә дә күнегеп килә, тракторда эшләүче Мөбарәкҗаны гына бар булсын да сау булсын! Менә Мисылу апа. Ул инде - иң өлкәне. Аның улы Хәлим белән Зөлфәтнең энесе Илсур, тагын Галәү Миннегаязы бик дуслар. Хәлим университетның география факультетында, Миннегаяз ветеринария институтында укыдылар. Авылга каникулга кайткач, болар кешечә йөрмәс! Беркөнне Илсурның әнисенә нәрсәдер пешертә бу хәйләкәрләр, икенче көнне Миннегаязның әнисе Кафиятти бии мич тирәсендә, өченче көнне Мисылу апага чират, ул юырта аш-су тирәсендә. Аннан яңадан Хөснурый апа, Кафия апа, Мисылу апа, тагын, тагын... Әле өч студент көлешә: ашау шулкадәр шәп икән монда, акча да бетми. Рауза апа - 16 ел тракторда эшләгән Наҗия апаның сеңлесе - үзе генә улы Әлфәтне, кызы Наиләне тәрбияли. Зөлфәтнең әнисе Хөснурый кебек. Аның ире каядыр читтә яшәп калган. Елмаеп кына тора Рауза апасы. Нәфис буй-сыны белән, авыр тормыш йөгенә сыгылмыйча, ялгызлыкка бирешмичә, улын да, кызын да укыта, тәрбияли. Аңа уңышлар теләп калды апалары. Зөлфәт көндезге аштан соң шакылдарга, пычкы белән чыжылдарга кереште, болай да соңга калды инде оя ясарга. Шомартты, кош кереп-чыгып йөри торган түгәрәген ясау гына мәшәкатьле булды. Мәктәптә укыганда, Наил абыйлары Хәбибуллин да сыерчык оясын сызымнар белән ясаткан иде. Аннан соң Мамадыш мәктәбендә укыган елларында берничә оя ясады. Бүген ике-өчне ясарга өлгерер әле, дөрес, мәшәкате бар инде. Төгәл китерергә кирәк янякларын да, төбен дә, түбәсен дә. Җил уйнап торырга, яңгыр үтәргә тиеш түгел сыерчык балаларына. Кичкә ике сыерчык оясын озын колга башына беркетте, алма бакчасы коймасының имән баганаларына кадаклап куйды. Яктырып китте әле каралып утырган алма бакчасы. Яңа яңа инде. Ояласын гына кошкайлар! Сөенде әнисе! Бу иң зур мактау ир-атка! Аларның өч кешедән сыер-сарыклардан, бозау галиҗәнапларыннан, Актүш исемле эттән, Шаян исемле песикәйдән торган гаиләсе тиздән ишәер, аңа биш пар сыерчык өстәлер, аннан дөньяны йотардай булып авызлары ачылган сыерчык балалары чыгар. Икенче көнне тагын өч сыерчык оясы ясап элде Зөлфәт. Маллар карады. Чегән чишмәсеннән көянтә белән су ташыды. Аңа гаҗәпләнмәделәр, чөнки унунбиш ел ташый бит инде ул Чегән чишмәсеннән суны. Иртәгә зиратларны әйләнәсе булыр, китәр вакыт та җитә. Зираттан менгәч, печәнсаламнар төшереп, утын хәстәрләп, тегене-моны каккалап, көн үтеп китәчәк. Зиратта әтисенең, аннары әтисенең бертуганы Галия апаның улы Шамил абый Зыятдиновның каберләрен чистартып, тирә-юньдәге корыган үлән сабакларын йолкыштырып менде. Моңсу зиратта, башка әллә нинди уйлар килә. Кемнәр генә ятмый монда, кайберләре бигрәк яшь. Менә Хөснетдинова Гөлдәүсә 16 яшендә машина һәлакәтендә үлде, Мамадышта укый гына башлаган иде, бичаракай. Аның булганлыгы. Ул украин кызлары биюен башкаруы! Бер елны клубта килгән артистлар украин биюен башкарганда, Гөлдәүсәнең әнисе Һаҗәр апа йөрәк авазы белән кычкырып егылды, аңын югалтты, ярый фельдшер кыз янәшә булып алып калды. Киткән иде Һаҗәр апа кызы Гөлдәүсә янына. Берничә көнлек печән-салам төшерде, бер атналык утын ваклады ярылмаган бүкәннәрдән. Әрдәнәләп өеп куйганы да запас торсын әле, ул ярганны яксын әнисе. Нәрсә генә пешереп ашатмады ул малаена, икенче әйләнешкә киткәнче, Казанга, аннан Яшел Үзәнгә сыпыртасы булыр. Иртән әнисе белән саубуллашып чыгып китте, әбисе Шәмсурыйга хәер калдырып, бисмилласын әйтте. Киттеләр ачык чырайлы, тәмле телле шофёр егет Вәкил белән. Әле ул, Вәкил кинәт кенә авырып үлеп киткәч, бик газапланасын, аңа "Юлбишек" поэмасын язасын да белми. Каян белсен?! Балчык булса да, дамба кипкән, такыраеп каткан юлның һәр чокырын җаны-тәне белән тойган шофёр автоматка әйләнгән, үзе дәртләнеп баздагы бәрәңгеләренең шикәр кебек саклануын кычкырып сөйли, Зөлфәт абыйсы ягына борылып ала, үзе тормозга да басарга өлгерә. Шәп баралар, таулардан выжлап төшәләр, үрләргә җиңел менәләр, колакларда язгы тыгыз һава шаулый. "Инде Түбән Ушмы басуларында агрегатлар эшли, иртәгә безнекеләр чыга", - дип сөенче ала Вәкил. - Хәерле сәгатьтә булсын! - Абый, мин сине автовокзалга менгезеп куям, ачуланма, яме. - Ачуланам, ничек кенә ачуланам әле, - ди сөенеченнән нишләргә белмәгән Зөлфәт. Мәктәп чаңгы командасында ярышларга йөргәндә, чаңгысын тапшырмыйча, Нормага төшеп киткән иде Вәкил, иң шәп чаңгы иде ул мәктәптә. Сындырган чаңгыны. Ике көннән ярышка барасы. Мәктәп директоры Мәхмүт абыйга ишетелсә түләтә дә түләтә инде. Әтиләре үлгән ишле гаилә. Чаңгы да бик кызганыч, аның белән ярышкан кешенең җиңәсе билгеле. Әле бит бу чаңгыда берничә кеше ярышасы иде. Үтерде бу Вәкил! Нишләргә?! Икенче көнне Вәкил менгән дә: - Абый, әни бәясен белеп төшәргә кушты, - дип еламсырап тора. Бер сүз әйтмәде Зөлфәт, чаңгыларны алып, складның аулак почмагына яшереп куйды. Вәкилгә үзе шуа торган чаңгыларны бирде. Кымшаналмый торды малай. Зөлфәт складны бикләп, укытучылар бүлмәсенә менеп киткәндә дә шул хәлдә иде Вәкил. Икенче кат тәрәзәсеннән караганда, малайның җилкәләре дерелди, яшьләрен җиңе белән сөртә-сөртә, спорт мәйданчыгына төшеп китте, Нормага төшә торган туры урамга борылса, кеше очрап елаганын күрер дигәндер. - Хәерле юл, абый! - дип саубуллашты Вәкил Шакиров. - Рәхмәт. Үзеңә дә! Исән-имин йөр, Вәкил. Менә уңган юлга чыксаң, бисмиллалы юлга чыксаң, шулай була ул, самолётка да билет бар икән! Әле очып киткәнче, тәпиләп килергә дә өлгерәчәк. Үзләре яшәгән тулай торак яныннан да узачак. Хәзер һәр колхоз үзәгендә урта мәктәп ачыла башлагач, кирәге калмаган алар торагының, анда гаиләләр яши. Ә шулай да сагындыра торакташ дуслар: Салихҗан Вагыйзов, Равил Габдрахманов, Нургаян Әгъләмов, Гатин Рифкать, Ибраһимов Рәүф - Иске Комазан егетләре. Муллахмәтов Нурмый, Талипов Рәшит, Рәим Гобәев, Алмаз Әһлиев, Мансур Талипов Яңа Комазаннан, Гаяз Сәләхов, Хәнәфи Кадыйров, Әлфәт Шәяхмәтов Урта Кирмәннән, Камил Хисмәтов Комазан урманчылыгыннан. Дөлкәфил үзебездән. Самолёт күккә күтәрелде. Көн матур. Юлдагы машиналар, кырлардагы тракторлар кырмыскалар кебек кыймылдыйлар. Тиздән Нократта боз кузгалыр, чөнки көннәр әйбәт тора. Табигать үзенекен итә. Хәерле, икмәкле, бәрәңгеле, печәнле, җиләк-җимешле, яшелчәле язлар булса икән. Игенченең дә, алар гаиләсенең дә эшләре җитәрлек. Уку елы да тәмамланып килә. Мәктәптә имтиханнарга әзерлек бара. Ә аны диплом яклау көтә. * * * 12 пассажирлы самолёт аэродромга җайлы гына төшеп утырды. Таныш юллар белән университетка китте Зөлфәт. Утыргычта сулыш алганнан соң, факультетка сугылды. Диплом эшен машинкада баскан өчен, рәхмәт әйтте, хакын түләде, әле диплом яклаган көнне чыгыш ясыйсы рефератны да бастырып алырга сөйләште. Тышлык киертеп, ефәк тасма белән бәйләнгән ике диплом эшен алды да Зәет абыйны эзләп китте. Ул шушы бинада лекциядә икән. - Булган бу. Безнең кызлар сыйфатлы баса, ләкин шулай да тикшереп чык, комиссиядәгеләр караштырганда, күзгә төртелмәсен. - Ярар, ә реферат белән нишләрмен икән, Зәет абый? - Яз, син аның нинди эш икәнен чамалыйсың бит инде, диплом эчтәлегенең каймагын күрсәтә, аның, чыннан да, кирәкле тикшеренү, фән юлына бер адым икәнен исбатлый торган булсын. Менә шуны җыйнак, мәгънәле, матур итеп фәнни һәм әдәби телдә язып кил әле. Син аны гына булдырасың, мин сиңа ышанам. Диплом эшеңне тиз яздың, афәрин. Бер атнадан килерсең. Мин бу арада Казанда булам әле. - Рәхмәт, Зәет абый, киттем мин, алайса. Таныш кафеда тамак ялгап алгач, ике дипломга авырайган биштәрен җилкәсенә киеп, тимер юл вокзалына юл алды Зөлфәт. Шәһәр урамнары, тротуарлар кибеп беткән диярлек, чокырлы урыннарда гына күлләвекләр ялтырый, мөгаен, кайдадыр күләгәле урыннардагы кар эридер. Шәһәрнең йөз-кыяфәтен кышкы чүп-чардан, корымнан чистарту өчен, йөгерек гөрләвекле яңгырлар кирәк. Булыр, хәзер көннәр җылы, Идел янәшә, күлләр җитәрлек, Кабаннан да су парга күп әйләнер, Казансу да кушылыр, язгы шифалы яңгырлар да явар. Кемнәр шулай җайлады икән Казан белән Яшел Үзән арасындагы автобус элемтәсен?! Йөри дә тора инде тиешле вакытында. Киләсең дә, бераз көтәсең дә утырып та китәсең. Үз ачкычы белән ачып керде фатирны. Монда бар да элеккечә, шул ук чисталык, пөхтәлек, җайлылык. Күчтәнәчләрне - суыткычка, дипломнарны - өстәлгә, Казаннан сатып алган китапларын киштәгә куйды. Кочаклашып күрештеләр ике туган. Фамилия бер, кан бер. Бер авылдан, әнисе туган йортка янәшә күршеләр. Аралашып яшиләр, елга берничә тапкыр Габделбәр абый Кирмән Башында яшәүче әнисе янына кайта, Зөлфәтләрдә кунак булалар. Зиратларда йөриләр, кабер өсләрен чистарталар, чардуганнар буйыйлар. Бер җәйне Габделбәр абыйсы Мокат уязындагы кишәрлеккә печән чабышырга менде. Энекәше Илсур, Габделбәр абый, Зөлфәт кишәрлекне чабып бетерделәр, печәнне тараттылар. Янәшә генә өч хатын-кыз печән чабып маташа. Чалгыларына ир-ат кулы тимәгән, ни сабы, ни чалгысы дигәндәй. Болар белән сәрдә чапсаң гына инде. - Энекәш, әллә бирикме синең өч чалгыны, бигрәк азапланалар бит, болай печәне дә чыкмый инде боларның. - Ярар. Өч күз карасыдай чалгыны сыдырып, янап илтеп бирде. Сапларын элмә тактасын шакмаклап телеп, Әсгать абый Васыйловтан ясаткан, көйләткән иде. Шулкадәр дә җиңел, җайлы чалгылар. Чалгыларын Нократ Аланына (Вятские Поляны) махсус барып алып кайтты. Эш беткәнгә һәм дә саваплы гамәл кылганга сөенеп, авылга төшеп киттеләр. Иртәгә көндездән соң печән әйләндерергә менсәләр, Зөлфәтне күрүгә, өч хатын-кыз да елый башлады. Өч чалгыны да урлатканнар иде. Их, читенсенде инде Габделбәр абыйсы. - Энекәш, гаеп миндә! Мин бирдердем бит! Чалгылар безнең кибетләрдә тулып ята, ихма! Саплары шулкадәр җайлы, кулга үзләре елышып торалар иде. Хараплар иттем. Миңа шулкадәр авыр булса да: - Ярар, Габделбәр абый, ничек тә котылырбыз бу бәладән, - дидем. Өч хатын-кыз да: - Менә шул гына йөрде, - дип, бер кешенең исемен чатнатып әйтеп торалар. Бу сүзгә ышанырлык та иде, чөнки ул бәндә күршесенә кереп утыра, чәй эчә, сөйләшә. Озатып чыкмасаң, өй алдындагы йә ишегалдындагы бер нәрсәңне: йә чүкечне, йә өтергене, йә балтаны, йә безне булса да кыстырып чыгып китә. Тотылмаган - карак түгел. Күз ачып йомганчы хәтереннән шул чалгы вакыйгасы үтте Зөлфәтнең, әйтерсең лә яшен яшьнәде. Ашап утырганда, сүзне Аргы яктан Доха чишмәсе суы белән башладылар, югары очтагы Әхмәт чишмәсе челтерәве белән тәмамладылар. Бик сагынып яши Габделбәр абыйсы туган авылын! - Кайтып булмый. Ике дача бар Атлашкинода. Кечкенә генә мәйданлы булсалар да, бер көн барасың, бер көн кайтасың дигәндәй. Рәйсә апаңа авыр. Ара ерак, барырга, кайтырга кирәк, җыйган әйбереңне күтәрергә, поездга утырырга, төшәргә. Аннан станциядән шәһәргә күтәрелү бик авыр, сукмаклары текә, адым саен агач тамырлары. Дөрес, фатир таудан менүгә үк, - дип тезә абыйсы. - Менә Мәликә апа малайлары кунакка кайта, бергәләп дачага барып ял итәрбез, инде чирәмнәр яшелләнә башлаган. Равил абыеңны да чакырырбыз Казаннан. * * * Реферат яза Зөлфәт. Диплом эшенең керешеннән төп фикерләрне эләктерде, әлеге теманы яктырту кирәклеген дәлилләде. Беренче бүлектә Кави Нәҗми поэзиясенең татар, рус, чит ил шагыйрьләре иҗаты белән аваздаш булуын ассызыклады, образлылык, жанр төрлелегенә тукталды. Поэмаларын яктыртуга зуррак урын бирде. Чыннан да, дүрт поэма язу һәм аларның сәнгати югарылыгы, тәнкыйтьчеләр тарафыннан югары бәяләнүе Зөлфәткә шагыйрь иҗатын тиешенчә зурларга мөмкинлек бирде. Публицистика һәм проза бүлегендә Кави Нәҗминең хикәяләре, повесте, мәкаләләре СССР халыклары әдипләре иҗаты белән чагыштырып яктыртылды. Татар халкының фронттагы ул-кызларына юлланган хатны язудагы Кави Нәҗминең фидакяр тырышлыгы, "Батырлар китабы"н төзеп бастырудагы зур хезмәтенә тукталды. Билгеле, диплом эше азагында кулланылган әдәбият та яктыртылды. Реферат язу җиңел түгел икән. "Кыскалыкта - осталык" әйтеменә туры килерлек булырга тиеш шул язмаң. Зәет абыйсы әйткән атна үтеп китте. Зөлфәт кабат Казанга китте. Энесе Илсурны да күрәсе иде, дәүләт имтиханнарына ничек әзерләнә икән? Ул да июнь аенда Казан дәүләт университетының физика факультетын тәмамлыйсы. Укып арыган иде Илнур, чыгып, Кремль урамындагы кафеда иркенләп тамак туйдырдылар, бераз урамда йөрделәр. Авыл хәлләрен сөйләде Зөлфәт, акча ягы белән кызыксынды. Югары стипендия алып укучы энесенең әлегә мохтаҗлыгы юк икән: - Чыгарылыш, соңгы имтиханны биргән көнне кирәк булса гына инде, абый, ярар, әле синең яклау көнең дә билгесез, минем имтихан да. Кабат киңәшербез. - Ярар, уңышлар сиңа, энекәш, сау бул, киттем мин Яшел Үзәнгә, иртәгә килермен. Баумандагы китап кибетенә кагылып узды. Бөдрә чәчле чибәр егет тә китап сайлый иде. Танышып киттеләр. - Зөлфәт. Мөслимнән. Яңа Сәет авылыннан. - Зөлфәт. Мамадыштан. Кирмән Башыннан. - Мөхәммәди авылыннан, алайса, - диде егет. - Ринат - Озын авылыннан. - Әйе, ул - бездә туган егет, кабат гаиләләре Кама урман хуҗалыгына күченделәр, Ринат 6 нчыны бетергәч бугай. - Бергә укыдык университетта. - Танышуга бик шат, гел бездәгечә сөйләшәсең, бабайларның без Мамадыштан күчкән халык диюе дөрес, ахры. Беднең кыдыл бодау седдә дә кыдыл икән, - диде Мөслим Зөлфәте. Күңелгә якты нур салды бу егет. Киләчәктә нык аралашачак, гаилә дуслары, остазы булачак Яңа Сәет егете белән менә шушы китап кибете таныштырды аны. Бер борчуы, олы мәшәкате булмаган кеше бик тә бәхетле икән бу дөньяда. Менә бит! Рефератны басачаклар, энесен күреп сөйләште, аның укуында да тәртип. Ул шулай булырга тиеш тә. Илсур бәләкәй чагында шигырьне бер генә укый һәм яттан сөйләп тә бирә иде. Физика шигырь түгел, ләкин шул юнәлешне сайлаган икән, күңеленә ятышлыдыр. Китте Уңъяк Болак урамы буйлап. Чистарган урамнар. Өмә үткәрүләрнең дә файдасы. Шәһәрдә ишегалды себерүчеләр дә бар, җыештыралардыр. Өмә дигәннән, ике ел элек өйләрен күтәргәндәге өмә тагын исенә төште. Әнисе, әнисенең энесе Сөнгатулла абый, күршесе Гарәфетдин абый белән киңәшкәч, 25 кешегә әйткән иде Зөлфәт, 53 кеше килде. Биш-алты авыл халкын 20 ел буе көйләп-тәрбияләп яшәтә инде әнисе. Халык, нинди кәгазь яздырырга кирәк булса да, туса да, язылышса да, үлсә дә, китсә-кайтса да, авыл Советы секретаре янына килә. Чит-ят җирләрдән, тиешле кәгазьне сорап, хатлар да ала әнисе. Белешмә кирәк кешеләргә. Өйне дә уен-көлке һәм Хуҗа абыйның такмаклары белән күтәреп тә бетерделәр. Өч трактор арбасы чүп түктеләр, нигезгә өяргә су буеннан өч юл таш төяп алып менеп аудардылар. Урамнар ялт итте. Чүп тә калмады, аннан яңа өйнең диварлары яп-якты итеп шомартылган иде. Ашарга, эчәргә дә вакыт җитте. Точка Хуҗасының иң яраткан җыры яңгырады: Әй Мәрфуга, барсаң суга, Сөйләшербез барысын да. Менә ничекләр хөрмәт итмисең ди шундый кешеләрне, алар яшәгән, үзең дә алар белән кайнашкан туган якны, Кирмән буйларын. Йөз чишмәсе белән чыңлап моңланучы Кирмән Башын! Кайтып керде Яшел Үзәндәге фатирга, өстәлгә Казан күчтәнәче чәкчәкне куйды. - Кайтып дөрес эшләгәнсең, Зөлфәт. Ияләнмәгән җирдә йоклый да алмыйм мин үзем, дөрес, яшь тә бара инде. - Минем дә Равил абыйларны борчыйсы килмәде. Роза апа нәрсә әзерлим дип аптырар. Шәһәр кешесенең бар чагы бар, юк чагы бар. - Габделбәр абыең да борчылыр иде, кайттымы энекәш дип шылтыратты инде. Ай, ярата ул сине. Үзе ун яшькә өлкән булса да, сине нык хөрмәт итә, эшкә бик каты, ди. Үзе нәзек кенә гәүдәле, ул күтәргән бүрәнәләргә мин барып тотынырга куркып торам. Бер баштан Илсур белән мин аркылы күсәк белән күтәреп ташыдык өй салган елларында, ә Зөлфәт бүрәнәнең икенче башыннан берүзе, әле сөйләшеп шаярып бара. Илсур да эре сөякле, мин дә төптән юан, ә Зөлфәт җыйнак, матур гәүдәле. Яшьтән авыл эшендә чыныгып үскәнгәдер, гаиләләрендә ир-ат эше аңа, олы балага эләкте дип сөйләшеп утырды син авылда чакта Габделбәр абыең. - Туры килде инде Рәйсә апа, 9 яшьтә малай булып, 16 да егет, 23 тә самай булып, өч өй җиткерергә туры килде әни белән, Аллага шөкер. - Әнә абыең да кайта, ахры, чәемне яңартыйм әле. Ишектә Габделбәр абый күренде. Ашадык-эчтек, Казан хәлләрен белештек тә йөреп кайтырга чыктык. Рәхәт ап-ак чәче белән урамны яктыртып барган ир-ат янәшәсеннән атлау. Тротуарны тутырып барабыз. Үзәк урам. Зәңгәр чыршылар, баганада утлар яна. Инде чәчәк үстерәсе түтәлләрне тырмалый, казый башлаганнар. Май бәйрәмнәре килеп җитте. 1 Май да, 9 Май да! 9 Май күңелгә аеруча якын. Габделбәр абыйның әтисе Фазыл сугышта һәлак булган, ә минем әти, өч тапкыр танкта янып, тән җәрәхәте генә түгел, акыл җәрәхәте дә алып, 1951 елда якты дөньядан китеп барган. Без - Бөек Ватан сугышы батырларының ятим балалары. Әти үлгәндә, миңа 4 яшь булса, әтисе Фазыл абый сугышка киткәндә, Габделбәр абыйга 4 яшь була. Бер елга 2070 га җир сөреп, Татарстанда җиңү яулаган тракторчы булган әтисе Фазыл. "Коммунист бригадирга Ленин ордены, коммунист тракторчыга Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, ә әтигә Мактау кәгазе", - дип, хәтере калып искә ала Габделбәр абый бу Җиңүне. Йөреп кергәч, гөрләшеп, чәй эчтеләр дә, Зөлфәт үз бүлмәсенә узды. Икенче көнне бик ашыкмады Зөлфәт. Иртәнге ашны бергәләп ашагач, Габделбәр абыйсы белән Рәйсә апасы эшкә китте, ә ул Яшел Үзән тимер юл станциясенә төште. Поезд белән барсын әле ул бүген, автобус белән күп йөрде. Билет алды, утырып киттеләр. Поездда баруның үз шигърияте җәлеп итә. Текелди тәгәрмәчләр. Тимер юл буендагы агачлар йөгерә. Казанга якынлашкан саен, пассажирлар күбәйгәннән-күбәя, поезд минут саен туктаган кебек тоела, чөнки ул шәһәр яны поезды, шуның өчен җибәрелгән дә. Халык чуар, уен-көлке. Газета-журнал, китап укучылар да бар. Маңгайларына "студент" дип язылганнары да җитәрлек. Казандагы югары уку йортлары, техникум-училищеларның исәбе-хисабы юктыр шул. Поезддан коелган халык ташкыны шәһәр урамнарына агылып, автобус, троллейбус, трамвай, такси тукталышларына юнәлеп саега, күпмедере Зөлфәт кебек үз тарафына тәпили. Реферат басылган, кәгазе шәп. Олы рәхмәтләрен әйтеп саубуллаштылар машинистка кыз белән. - Дипломыгыз да, рефератыгыз да әйбәт эшләнгән, әйбәт укыгансыз, Казанга күчәргә исәбегез юкмы? - Сез дә чакыргач уйлап карармын. Нил Гафурович Юзиев та тәкъдим иткән иде. Сау булыгыз, күрешкәнгә кадәр. Зәет абыйсын коридорда көтәргә булды Зөлфәт. Эшләп утыручы кызлар янында тору уңайсыз иде. - Майның 20 ләрендә әйләнерсең, инде ул чакта диплом яклау вакытлары да билгеле булыр. - Ярар. Рәхмәт, Зәет абый, барысы өчен дә. - Миңа нәрсә өчен, син бит үзең яздың, синең кебек студентның миңа туры килүе лотереяда оту ул, сау бул. Кайтып, әниеңә бакча эшләрендә булыш, авылда эш кайный башлагандыр. 14 Самай (диал.) - җитлеккән егет. Кул биреп саубуллаштылар. Коңгырт төстәге портфелен җиңелчә генә селкеп атлаган укытучысы артыннан шактый карап торды Зөлфәт. Акыллының акыллысы инде. Чын зыялы. Яшел Үзәнгә поезд белән кайтты. Юдино, Васильево аша уздылар. Вакыт-вакыт әле яфраклары ачылып бетмәгән агач ботаклары арасыннан Идел киңлекләре күренә. Аның боздан арчылганына байтак инде. Пароходлар, баржалар, катерлар, көймәләр ыгы-зыгы килә. Идел эшли. Ил йөген җилкәсенә күтәргән. Йөгергәндәй менде шәһәргә. Габделбәр абыйсының эшенә сугылды. Рәхмәт әйтте, саубуллашты. * * * Клубта Дөлкәфил килеп кочаклап алды, математик Йосыпов Хәниф, малайлар торагы тәрбиячесе Исмәгыйлов Вакыйф, Бакчабаш Миннегаяз, Нәҗметдинов Хөсәен, Куян Миннәхмәте, аннан элекке сыйныф җитәкчеләре янына Миннәхмәт, Нурулла, Вакыйф җыелды. Сәетгалиев Раданис килде. - Хәлләр әйбәт, егетләр. Диплом язылып бетте, реферат әзер. 20 майдан соң яклау көне июньнең ничәсенә билгеләнгәнне белергә барам. Шуннан яклап карарбыз, Алла бирса. - Син дә якламасаң, - диде Раданис, - язучы була торып, әдәбияттан. - Яклыйсың, күпкә түзгәнне бер-ике айга гына чыдыйсың, күрше, - диде Дөлкәфил. Биеделәр, җырладылар... Рәсимә күренмәде. Мин кайтканны белмидер, шуңа төшмәгән. Күршесе Гәүһәрияне кертеп чакырып чыгарасы булыр, йокы чүлмәген. Вечердан соң менеп киттеләр югары очка. Алып чыкты Гәүһәрия Рәсимәне. - Кайтканыңны белмәдем. - Сизәргә тиеш идең, йөрәгең юк икән. - Соң бит инде, менмәсәң, иртәгә күрешкән булыр идек, яңгыр ява. - Таш яуса да менәм, - дип, ялгышрак ычкындырды шулчакта Зөлфәт. Менә инде бергә яшәүләренә 42 ел, шул сүзне китерә дә әйтә хатыны. - Юк, әйтмәгәнемдер, - дип кире кага Зөлфәт. Икесе көлешәләр. Иртәгесен койма-киртәләрне төзәтте Зөлфәт, чөнки урамга сарык, кәҗә чыга башлый. Алмагачларны шулардан сакларга кирәк. Аннан алмагачларның төпләрен акшарлады. Көндезге аштан соң акшар кипкән, бизәгән җирләр яп-якты. Менә инде хәзер алмагач төпләрен казырга да була, кояштан нур сибелү тәртибендә, тамырлар таралу уңаена. Көн ахырында чүп-чарны, корыган ботакларны җыйды. Бакчаны тырмалады. Ә чүпчарны, җил таратмасын дип, такта белән кысалады, өстенә балчык салды. Өстенә сулар да сипкәч, бер ике елда черемәгә әйләнә ул, түгеп тә йөрисе юк. Юынтык су түгәргә дә урын. Кичен Шәмсурый әбисе янына төште. Әбисе Сөнгатулла улы гаиләсендә яши. Сөнгатулла абый машина-трактор паркында эшли, слесарь-көйләүче. Килене Равия апа авыл пекарнясында ипи пешерә. Әле декрет ялында, алтынчы баласын тудырмакчы. Гаиләдә биш малай, өчесе укый: Газинур, Габденур, Илшат. Әле Рәис белән Рифат өйдә, әбиләре тәрбиясендә. Үзем карыйм дип, чат ябыша әбиләре, балалар бакчасына бирдерми. Бозалар, ди. Гаилә акчасы Шәмсурый әбисе кулында. Ул - финансист. Шахта җирендә Хәлимә, Минниса исемле кызларын җирләп, улы Сөнгатулланың игезәге Хикмәтулланы күмеп кайта Шәмсурый. Йогышлы чир кыра балаларын. Әле аның белән генә бетмәгән икән күрәчәк. 1934 елда шахтада таш баса Әһлиулласын. Исән, алып менәләр дә атчы белән үзәк больницага озаталар. Ник озатучы фельдшер бирмәгәннәр икән?! Буран башланган. Унике сәгать адашып йөргәннәр, барып җиткәндә, Әһлиулласы үлгән булган инде. Кайта Шәмсурый Кирмән Башына кызы Хөснурый, улы Сөнгатулла белән, әле Миннеямал әби дә бар. Колхозда рәт юк. Җәй көне кечкенә арба, кышын чана тартып, алыпсатар булып йөри. Әле Казанга, Кукмарага, Киров якларына, инде Мамадыш, Алабуга, Бондюгларны әйткән дә юк. Күп күрде, төрле кешесен дә, бүресен дә, әллә ничә тапкыр үлемнән калды, ләкин ике баласын, Миннеямал карчыкны, үзен ачка үтермәде. Кәсеп итте. Менә шуңа рәтен дә белә, товарны да таный. Зөлфәт күреште башта әбисе белән, күчтәнәчләрен тапшырды, хәер бирде. Балкып китте әбисе. - Укырмын, улым. Ходай насыйплар, Алла боерса, дипломыңны да якларсың. Ходай ташламасын, Ходай ташламаса, бәндәләр ташлыйм дисә дә ташлый алмый. Әйбәт булган язып бетерүләрең. Аннан Сөнгатулла абыйсын мал өеннән эзләп тапты, такта юнып ята иде. Чыктылар ишегалдына, хәл-әхвәл сораштылар. Әбисеннән дә бигрәк сөенде абыйсы. - Безнең нәселдән беренче югары белемлеләр буласыз Илсур белән икегез, Алла боерса. Дөрес, Фатыйхов Харис бар Нормадан, якын туган, ул Югары партия мәктәбен бетергән. Шәкүр җизнинең Каюм абыйсы малае Вәзит югары белемле, ул Ульяновскида. Алар исәпләнми. Менә Фәрхуллиннар - Газизовлар ягыннан, дим, мин. Өйнең ачык тәрәзәсеннән күрше Халисә апа тавышы ишетелә: - Монысы кыз була, Шәмсурый апакаем, биш малай алып кайтты бит инде Равия, кыз була, апакаем. - Юк, корсагы андыйга охшамаган иде, тагын малай алып кайта. - Балаларның инде аның малае нәрсә күрсәтә дә, кызы нәрсә күрсәтә, Шәмсурый апакаем? - Шулай дисең дә син, Халисә. Алай түгел. Менә оныкларны алып, өскә чөеп иркәли генә башлыймын, учыма күкәйләре шап итеп килә дә төшә. Монысы кыз булсын иде дә. Юк, бүксәсе андыйга охшамаган иде... - Боларның көн дә шушы хәл инде. Равия исән-сау котылса ярар иде дип Ходайдан сорыйсы урынга. - Әйдә, мал өенә керик, ичмаса. Абый тәрәзә йөзлекләре ясый икән. Шәп килеп чыга! - Мин озак эшлим, Куян Вакыйфы, Гыйләҗетдин абыйлар тиз маташтыралардыр. Ә мин сирәк тотам, аннан, көне буе тимер-томыр белән маташкач, куллар тупасланган, агачны, инструментны бик тоеп бетерми. - Шәп чыга, Сөнгатулла абый, артыңнан куучы юк. Әкрен генә кыймылда шунда. Ярар, мин меним инде, абый, клубка да чыгармын дигән идем. Армый эшлә, Сөнгатулла абый. - Рәхмәт, энекәш. Капка төбенә чыгып озатып калды Сөнгатулла абый. Иртәгә яшелчә, кыяр, кишер, чөгендер чәчәсе, помидор, суган утыртасы түтәлләргә җир казып, кайсын кысалап үтте көне. Помидорга әле иртә, шулай да казыкларны барлады, үзгәргәннәре бар. Матаен кабызып, урманга менде. Куак таяклары җыйды. "Иж-Юпитер" бишегенә төяде, бәйләде. Дөбердәп-таралып төшмәсеннәр әле. Җәймә белән төреп куйды. Көн шулай үтте дә китте. Әле кыяр өчен түтәл кысалады. Балчыгын алып, астына черемәгән тирес салды да өстенә алынган балчыкны кире җәйде. Тирес яна-яна, утырткан кыяр кәлшәләренә җылы бирәчәк һәм аларны өшүдән саклаячак, ашлаячак та. Мул итеп су сипте. Аннан парник өстен ат дугасы шикелле ярым түгәрәк тимерләр белән каплыйсың, өстенә полиэтилен плёнка ябасың. Алары соңрак куела, әле иртәрәк. Клуб янындагы бакчада волейбол уйнадылар. Кино карадылар. Рәсимә белән югары оч башына менеп киттеләр. Рәсимәнең олы абыйсы - Уралда шахтёр. Рәйсә апасы да шунда эшли, кияүдә. Алар Бөек Ватан сугышына кадәр туганнар - 1936, 1938 елгылар. Минем дус һәм сыйныфташ Мидхәт хәрби-диңгез флотында хезмәт итеп кайтты да милициягә урнашты, Алабуга милиция мәктәбендә дә укый. Әлфәт абыйсы - тракторчы, шофёр, комбайнчы. Мөбарәкшин Хамис абый да комбайнчы ярдәмчесе. Черәш. Кешедән алда комбайнның бар агрегатын майлап чыккан була, бора, ныгыта. Чык кипкәч, Хамис абый берничә әйләнеп килә дә галәмәт олы кишәрлекне бүлеп ала, штурвалны Әлфәткә тапшыра. Көне буе, кичен, төнлә, салам юешләнеп уралып, комбайнны тыгылдырганчы 15 Черәш (диал.) - тырыш, максатчан. эшли Әлфәт. Ул елны алар Татарстан комбайнчылары ярышында беренче урынны алдылар. - Сиңа Әлфәт алып бирде аны, - дип, бугаз киерә башка комбайнчылар. Бүләге - сиңа, эше Әлфәткә булды. Син күләгәдә Дию Хамисы белән ашап-эчеп яттың. - Ә Әлфәтне ярдәмче итеп кем алды? Мин. Сез кеше белән кешене аера белмисез. Мин достуен кешене эшкә алдым, аңа үзен күрсәтергә мөмкинлек бирдем. Ә кем ремонтлап кайтты комбайнны Мамадыш сельхозтехникасында, каз муеннары. Мин комбайнның алдыннан башак кебек кердем, бар җирен көйләп, копнительгә салам булып чыктым. Ә сез башак булып кердегез, таяк булып чыктыгыз. Кем достоен җиңүгә?! Әлбәттә, мин! Әле мин, бүләк алгач, сезгә чәй эчертергә дип уйлаган идем, шымытыр сезгә. Әлфәт белән икәү генә сыйланабыз. Әнә ул кычкырмый бит, мин алып бирдем Хамис абыйга беренчелекне дип. Ә бит сез ярдәмчеләрегезгә штурвалны бирергә куркасыз. Янәсе, ватмагае. Мин бирәм. Ватса, бергә төзәтәбез! * * * Әлфәттән соң Рәсимә туган. Әле Илсур энесе, Рәсилә сеңлесе мәктәптә укыйлар. Нигъмәтулла абый ат җигә, Сара апа төрле эштә йөри - колхозчылар. Сабырлык - Сара ападан, күкертлек - Күкәр Нигъмәте ягыннан. Нәкъ менә дөрт итеп кабына торган булганга, бабаларын Күкерт Зәйнулла дип йөрткәннәр дә. Тора-яши Күкерт Күкәргә әйләнгән. Яшь чагында инсафлы кыз белән егет нәрсә эшли ала капка төбендә шуларны эшләде яшьләр. Җылы гына саубуллаштылар. Төшеп китте Зөлфәт. Йөз метрлап төшкән иде, борынына төтен исе кергән кебек булды. Юк, бу хәтерләүдән генә, ахры. Узган ел шулай кыз озатып төшеп бара иде. Нурлы апа өеннән ялкын, төтен бәреп чыкты. Югары очка кыз озатырга менгән су асты көймәсендә мичман булып хезмәт итүче Барый белән янгынны сүндерергә тотындылар. Өйне саклап калып булмады, әмма җыелган халык белән башка йортларны коткарып калдылар. Бетте яңа ботинкалар, күлмәк, чалбар. Кәчтүмгә дә шәп эләккән иде корымдыр, саздыр, төсен югалтты. Тегеләй диделәр, болай диделәр. Ә бит ут төртүче Әхмәт мичман Барый белән аның кызы янына килеп чыккан, аны таныганнар, ләкин ул чакта беркемгә бер сүз әйтмәделәр. Әти белән йөри дип, ут төрткән теге имансыз. Хәзер инде исән түгел, җавабын бирәдер Аллаһы каршында. Акылдан язып, буранда юл кырыенда катып үлде, бичара. Шул вакыйганы хәтерләгәч, төтен исе килгән сыман булган, бернинди ут-мазар юк. Хуҗалыктагы язгы эшләрне җиңде Зөлфәт. Көндәлек мал-туар тәрбияләү, су ташу, утын кертү сыман мәшәкатьләр генә калды. Ярар, Аллага тапшырган инде. * * * Зөлфәтнең шатлыгы чиксез иде, чөнки бакча сукалыйсы, бәрәңге утыртасы дип, күпме уйлар бөтерелде башында. Шалт! Ярты көн сукаланды, ярты көн утыртылды. Туганнарың, ярдәмчел туганнарың булу - зур бәхет! Бәрәңге базының түбәсен карыйсы бар. Рубероиды тишелгән, су үтәчәк, аннан түбәне тотып торучы дүрт багананы алыштырасы. Сүтәм дип шакылдый гына башлады, тагын төшеп җитте Гарәфетдин абыйсы. Дүрт имән багана утырттылар, өч яктан җепсәләп тоташтырдылар. Түбәгә яңа такта кадаклап, яңа рубероид ябып, өстеннән такталар белән бастырдылар, шәп килеп чыкты. Уен-көлке сөйләшеп, вакытның узганы сизелми дә калды. Базлары янәшә. - Әйдә, синең базның да түбәсен алыштырабыз, Гарәф абый, моның баганалары исән, чыңлап тора. - Минем рубероид юк бит, бала. - Миндә рубероид та, түбәсенә такта да бар. - Ярар, алайса, бер кызгач инде. Кичкә ике баз өсте дә фуражка козырёкларын горур рәвештә күккә чөеп кигән егет кебек балкып утыралар иде. - Туктале, бала, торып тор. Прокурорларны алып төшәм. Аксап-туксап җәлт-җәлт менеп киткән Гарәф абый Нуридәсе белән әнине ияртеп төшеп тә җитте. - Менә бит, карт, кулыңнан килә синең, тагын йөз ел торачак бу түбә, бер кайгыбыз булмый алдагы йөз ел гомеребездә, - дип кеткелдәде Нуридә апа. Шул сүздән соң Гарәфетдин абый сау аягында гына басып тора башлады, биегәйде, озынайды, ә йөзендәге нур якты дөньяны төнлә яктыртырлык иде. - Ничекләр эшләп өлгердегез? - дип алып китте әни. Бәрәңге утырткач, кайдадыр ял итәсез дип уйладык. Бер көнгә нинди олы эшләр: бәрәңге дә утыртылды, елы килешеп исән-сау үссен генә инде. Базлар да әзер. - Үсә, бала, базлары әзер булгач үсми кая барыр?! Белә безнең бәрәңгеләр яшәү тәртибен. Мал иясенә охшар, ди бит халык. - Әйдәгез, күршеләр, безне дучмак көтә. - Шәп булган, карт, булдыргансың! - Мин түгел, Зөлфәт шакылдагач кына төштем. Табынга күктәге кояш кебек янып торган дучмак килгәч, катык, тура, каймак, шикәр, конфет, күпереп пешкән икмәк телемнәре дә куелгач, авыл яшәешенең яме булган самавыр да гөрләп килеп кунаклагач түгәрәкләнде дөньялары. Утырып та күрсәттеләр инде! Әгәр дә җанга якын эчкерсез кешеләр белән бергә ашасаң, шулкадәр дә тәмле була бит ул ризыклар! Кичен клубка, билгеле. Дөлкәфил белән волейбол суктылар. Яшьләр генә түгел, Абрар, Хәмәт абыйлар, күршедәге урта мәктәптә һәм үзләрендә укучы 7-8 нче сыйныф егетләре дә уйный. Җиңелгәннәрне алыштырырга алты кешелек төркемнәр әзер тора. Берсе судьялык итә. Рәхәт Зөлфәткә, җаны тыныч булгач. Танцыдан соң Рәсимәне югары очка озата китте. Рәхәт якын кешең белән янәшә барулар, бер сүз дә эндәшмичә кочаклашып торулар. Хәл-әхвәл сорашулар. Алар икесе дә - авыл балалары, тормыш тәҗрибәсе, яшәеш тә охшаш. Көлешеп тә алдылар. Рәсимә хат өләшеп йөргәндә, шахтада эшләп ялга чыккач кына туган авылына кайткан Габделхак бабай капка төбендә утыра икән. Араларында сөйләшү булып ала: - Кызым, кил әле, миңа да хат юкмы? - Юк бит әле, Габделхак бабай, кайдан килергә тиеш иде соң? - Теге дөньядан, кызым, теге дөньядан. Габделхак бабайны авылда Считай бабай дип йөртәләр, аның шул фамилиясе Гыймазов икәнен беләләр дә шахтёр икәнен генә. Ә исемен юк. Чөнки дөнья бабайны исәп-хисап белән яшәргә өйрәткән. Нинди генә темага сөйләшсәләр дә, аның сүзе болай тәмамлана: - Менә считай син шуннан, Зөлфәт. Зөлфәтләрнең өстәмәсе Габделхак бабайлар бакчасыннан түбәнрәк, чөнки болар читтән күптән түгел генә кайтып, өй сатып алдылар да янәшәдәге 10-12 сутый җиргә бәрәңге утырталар. Бакчалары авыш. Язын гөрләвек акканда, яңгырлар яуганда, кара балчык Зөлфәтләр өстәмәсенә ага дип борчыла бабай: "Менә считай", - дип кенә җибәрә. Зөлфәтләр өстәмәсендә бәрәңге күп чыга, чөнки ул инешкә якын, коры елларда да, чык белән дә әйбәт үсә бәрәңге. Бәрәңге алганда тутырылган капчыкларны санап буталып бетә Габделхак карт, чөнки чүпләгән саен арта бара алар. "Считай! - дип җиффәрә бабай. - Фәлән йөз сумлык менә бу капчыкларда". Авыл тормышыннан бизгән карт белән карчык бәрәңгене утыртканда да, китмәнләгәндә дә, эшне җиренә җиткерергә тырышсалар да, хәлләре чамалы, ә чамалы хәл уңышны киметә. "Миңа җир аз калган", - дип, ел саен түбәнгә таба төшә башлады Считай бабай, инде үзәндәге тигезлеккә үк төшеп җитте, балчык агар авышлык калмады, ә үзе авыш җирдә йөри дә алмый. Ул Зөлфәтне, эшне каерып-умырып эшләгәнгә, трактор дип йөртә, әнисе очраганда да: "Кая тракторың?" - дип сорый икән. Считай бабайның карчыгы су буеннан каз мамыгы җыя, мендәр ясый иде. Саулыкларын читтә калдырып кайткан чип-чиста татарча сөйләшүче бу изге җаннарның ике сүзләре генә урысча: "Считай, трактор!" Китте саубуллашып Рәсимә белән, иртәгә дә очрашасы бит әле. Югары очта тырыш халык яши. Ишле мал тоталар. Кирмән елгасының бер тармагы Норма урманчылыгындагы чишмәләрдән башланса да, кояш яндырган эссе җәйләрдә инеш кибеп, өзелеп тә куя. Дөрес, авыл янындагы инеш үзәнендә әллә ничә чишмә бар, шулардан файдалана халык. Әхмәт чишмәсеннән нәни инеш төшә. Елга үзәне киң, иркен түгел, бөтен якта - иген басулары. Мал асрау авыр булса да тырышалар. Колхоздан алган хезмәт хакы белән генә тормыш итү җиңел түгел, балаларны укытасы бар. Ә югары очта гаиләләр ишле. Менә Рәсимәләр сигез бала, Гыйләҗетдин абыйларда да аннан ким түгел, Сабировлар, Сафиннар, Яруллиннар, Гаяновлар, Имамиевлар, Кәримовлар, Фәйзуллиннар, Газизовлар, Мөхәммәтҗановлар да ишле бала үстерәләр. Ел саен берсе укырга керә дигәндәй. Сыер асрамасаң - беттең! Кәҗә баткан күпере дә артта калды. Аскы урамнан гына төшә Зөлфәт. Авыл йоклый, бәрәңге утыртып, балчык чөеп арган халык ял итә. Иртәгә яңадан бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләр көтә авыл кешесен. Бәрәңгеләр тигез тишелде, инде юл-юл булып, авыл кешесенә тук тормыш вәгъдә итәләр, яшел светофорлар булып балкып торалар. Түтәлләп-түтәлләп утыртылган бәрәңгеләр. Менә бер түтәл әмерхан бәрәңгесе, кирмәнбашлары аны бик тә ярата, үзе уалма, тиз пешә, һәр елны уңышы мул була. Менә Лорх сорты, менә кызыл Катмыш сорты, райондагы Катмыш авылыннан алып кайтып утырткан орлык, бәлки, исеме икенчедер бу кызыл кабыклы бәрәңгенең. Үсентеләр бер чирек чамасы булуга, китмәнли башлады Зөлфәт. Диплом яклыйсы көн якынлаша, Казанга киткәнче, бәрәңгенең эшен бетереп китәргә кирәк. Берүзе китмәнләп чыкты. Әнисе авыл Советында эштә. Әле җиде сутый өстәмәне дә эшкәртте. Шәмсурый әбисенә хәер биреп, 11 июнь көнне Казанга китте Зөлфәт. Зәет Мәҗитовны - остазын күрде. Бернинди үзгәреш юк, ул сәгать 10 да дәүләт комиссиясе каршында сыналачак. - Иртәнге 8 ләргә кил, бүлмәне әзерләрсез иптәшләрең белән, - диде галим. Зөлфәт диплом эшен берничә тапкыр яңадан укып, карап чыкты. Рефератны кат-кат укыды. Өтерне өтер урынына, ноктасын нокта урынына куеп, өндәвен өндәү шартына китереп. Комиссия нинди сораулар бирер икән? Әдәби әсәрләрен, публицистик мәкаләләрен җентекләде, әдәбият исемлегенә кертелгән йөз егерме китап, журнал, газетаны да укып чыкты. Сорауга нәрсәдер әйтәсенә ышана. Ләкин кем белә фән докторлары һәм кандидатларының нәрсә сорыйсын?! Андый чакта дусты Имамиев Илфатның әтисе Кыяметдин абый: "Менә бит этнең башы кая күмелгән", - ди. Ярар, Аллага тапшырган инде. Комиссия өстәленә утыртырга дип, Зөлфәт затлы чәчәк бәйләме сатып алды, вазасы кафедрада бардыр әле. Ул тыныч иде, чөнки рефератны яттан дип әйтерлек белә, бүлдереп бутасалар гына инде. Тынычлыкның диплом яклау комиссиясе алдына керүгә югаласын да белә. Эчендә җаны булган кешедә ул нәкъ шулай булырга тиеш тә. Кеше тормышында әнә шундый җаваплы мизгелләрне дә кичерә. Бөтен яшәлгән гомереңне күз алдына китереп уйланасың андый чакларда. Аңа 25 яшь, шуның 17 елын укыды, 1 ел эшләде. Дөрес, университетта ул эшләп укыды, мәктәптә укытылган производствога өйрәтү дәресләре бик файдалы булды. Аңа "Слесарь по монтажу и оборудованию животноводческих ферм" дигән таныклык бирделәр. Аларны бу һөнәргә Фарель Фәхретдинович Хисаметдинов өйрәтте. Югары Ушмы авылында ике фермага су уздырдылар, малларга су эчергечләр куйдылар. СМУ-1 дән җибәрелгән өч слесарь, маңгайларыннан тып-тып тир тамызып, ухылдап утырырлар иде. Авыл малайлары Рәүф, Салихҗан, Расих, Райнур, Мәүлетҗан һәм Зөлфәт эшне сыпырып-ялтыратып эшлиләр. Безгә кызык. Ә рус сыйныфында укучы шәһәр малайлары эштән таю һәм кайтып китәсе вакытка гына тып итеп пәйда булу ягын карыйлар. Аптырагач, бер көнне Фарель Фәхретдинович тегеләргә лом белән томырды. Шуннан соң гына гайка бора башлады шәһәр ялкаулары. - Фарель Фәхретдинович, теге торбаны бөкрәйткән ломыгыз тисә, беткән иде Потеряхин, - дидем мин. - Аны чамалап ыргытам инде мин, Зөлфәт, йөрәк чыдамый бит, - ди укытучы. Шәп кеше Фарель абыйлары! Яңадан татар теле һәм әдәбияты кафедрасына китте Зөлфәт. Диплом яклаучы сабакташлар җыела башлаган икән. Комиссия утыру өчен, затлы өстәлләрне, урындыкларны урнаштырдылар. Өстәл өсләренә җәймәләр җәелде. Графин белән су, вазага чәчәк бәйләме куелды. Кәгазь, ручка, карандашлар таратылды. Кафедра читкәрәк куелды. Зәет абыйсы бүлмәне карагач канәгать калды: "Чәчәге бик затлы. Афәрин!" - диде. Башланды... Беренче булып диплом яклаган егет коридорга очып чыкты. Аның өстеннән Һималай тавы төшкән, нәрсә сөйләгәнен, нишләгәнен белерлек түгел иде. - Булды, ахры, шулай иттем, болай иттем, - диде ул. - Мин буфетка! - Сорау бирделәрме? - Күмделәр! Шулай да ырдым-ердым бугай! Күп сөйләшергә вакыт бирмәделәр. Бүлмәгә Зөлфәтне дәштеләр. Исәнләште Зөлфәт. Комиссия уртасында халкыбызның күренекле галимнәре арасында Мөхәммәт Гайнуллин утыра, фән докторы, профессор, әллә академик та инде. Аяклар йомшарды. Кулларның дулкынлануы кафедра яңакларына таянуга тынып калды. Әллә имән такта ныклыгы, аның салкыны тәэсир иттеме? - Тыңлыйбыз. Комиссия әгъзаларына карап сөйләп китте Зөлфәт. Үзе дә танкист, фронтовик малае булгангамы, диплом эше Бөек Ватан сугышы чорын яктырткангамы, үз көче белән язып күп тырышлык куйгангамы, Аллаһы аңа тел ачкычлары бирде, күңел тынычлыгы насыйп итте. Рефератка күз дә салмыйча ашкынып сөйләве өстәл артындагыларны ыгы-зыгыдан туктатты, тыңларга мәҗбүр итте. Аннан коңгырт портфель тотып туган һәм әле дә янәшәсендә шул портфельнең барлыгына, яктысына оеп утырган Зәет Мәҗитов, яклаучысы җәелебрәк сөйләгән саен, арткарак авыша барып, инде урындыгыннан егылып төшәр дәрәҗәгә җиткән: - Менә күрдегезме, белдегезме ничек әзерлиләр студентны диплом яклауга, - дип шатлана иде. - Бетте дәмени? - Әйе. - Йә, кемнәрнең сораулары бар? - Шәп. Менә әйт әле, Шәрәф Мөдәррис лирикасы көчлерәкме, әллә Әхмәт Фәйзинекеме? Зөлфәт җавап биргәч, Хатип Госман Шәрәф Мөдәррис шигыреннән бер юл укып күрсәтте: Бәхет бар ул, бар ул, бар!.. Икенче сорауны Нил абыйсы тондырды: - Ни өчен Кави Нәҗминең "Фәридә" поэмасы чын халыкчан поэма дәрәҗәсенә җитмәгән? Зөлфәт җавап биргәч, комиссия әгъзалары Зәет Мәҗитовка хуплау сүзләре әйттеләр. Ишек ярыгыннан диплом яклау тамашасын күзләп торган сабакташлары ул чыгу белән кочаклап алдылар. Зәет абыйсы чыгып, җилкәсеннән кагып: "Мөхәммәт абый бик ошатты, өметле", - дигәч кенә тынычланды Зөлфәт. Дусты Рәшит Муллагали улы Галимов белән буфетка төшеп чәй эчтеләр. Инде нинди билге куйганнарын беләсе генә калды. - Ә беләсеңме, Рәшит? Диплом язу боларның өстәмә сораулары белән чагыштырганда бермә-бер җиңел. Йә, менә әйт әле, Шәрәф Мөдәррис лирикасы көчлеме, әллә Әхмәт Фәйзинекеме? - Таптың сорау бирер кеше, мин бит китап укыган кеше түгел. - Йә, менә "Ни өчен Кави Нәҗминең "Фәридә" поэмасы Шәйхи Маннурның "Гайҗан бабай", Муса Җәлилнең "Хат ташучы", Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун"ы кебек чын халыкчан поэма дәрәҗәсенә җитмәгән?" - Әйдә, башны катырма, алты ел буе меңләгән китап белән төйгәннән соң, сандалдан да болайрак кыйнап миңгерәүләтелгән баш инде ул. Җиңелрәк кара тормышка. Тибеп аудардыкмы юлыбызда торган каршылыкны? Аудардык. Әйдә, стадионга! Бүген "Рубин" футбол уйный, кичке сәгать 6 да. Мурад Задикашвилиның уйнаганын карарга барабыз, билетны үзем алам, ничек сөйләгәнеңне күреп тордым, әллә миңа караганда да ныграк болгадың инде йодрыгыңны! - Нәрсә, әле йодрык та болгадыммыни?! - Ничек кенә әле! Кафедрадан очып китеп, комиссия өстәленә җитеп, ваза белән графинны аудара дип котым очты! Шаулашып-гөрләшеп, Кремль урамыннан очып барган ике егет, Җәлил һәйкәленә баш иеп, стадионга төштеләр. Чыннан да, үз акчасына алды билетны Рәшит. Ул Зөлфәткә кыш көне хоккей, җәй көне футбол чире йоктырган иде. Алар университетка әйләнеп кайткач та әле, берничә сабакташлары диплом яклады. Котлаштылар, кызларның йөзендә яшь тә күренгәләде. Шулай булмый ни! Аларның кайберләре инде әни кеше! Ир көйләп, каенана, мәктәп, бала үстереп, университетны юмалап-сыпыргалап мәшәкатьләнгән бичаралар. Ничек сөенмәсеннәр! Мөхәммәт Гайнуллин җитәкләгән дәүләт имтихан комиссиясе Рәшиткә дә, Зөлфәткә дә бик тә мәрхәмәтле, аларның хезмәте "5"легә бәяләнгән иде. Хәзер футбол карарга да, Мурад Задикашвилиның көндәшләрен аптырашта калдырган җитез йөгерүенә дә сокланырга була. Бүген "Рубин" җиңәргә тиеш! Көне шундый. Ә шулай да Үзәк почтамтка кереп, әнисенә, Габделбәр абыйларына шылтыратырга кирәк. Шулай эшләде дә. Сөенечнең чиге юк. Диплом алуны Казанның ул чакта иң дәрәҗәле "Татарстан" кунакханәсе ресторанында билгеләп үтү турында да сөйләштеләр. Әлегә диплом алу көне билгеле түгел. Футбол карау алты ел буе университетта укыганда җыелган ару-талуны юды да төшерде. Меңләгән кешенең, шыр юләр кебек, урыныннан сикереп торып акыруы, бер тән, бер йөрәккә әверелүе гаҗәп иде. Көндәшләрен 2:0 белән тар-мар иткән "Рубин" җанатарлары Үзәк стадион капкаларыннан томырылып, ургылып чыкканда, әле якты иде. Әллә җиңү яктысы микән?! Рәшит белән стадион янында саубуллаштылар. Диплом тапшыру тантанасы турында йә телефоннан, йә телеграмма сугып хәбәрләшергә сүз бирделәр. Тантана 20 сеннән соң буласы билгеле иде. Зөлфәт диплом яклау шатлыгын Яшел Үзәндәге абыйсына барып уртаклашырга, аларга олы рәхмәтләрен әйтергә дә өлгерде. Автобус шәһәрне икегә аерган Татарстан урамы буйлап кузгалып китте. Хәзергә сау бул, Казан. Кергәндәгесен дә санасаң - 13 сессия. Соңгысы - 4 ай, диплом язу. Йөзләгән имтихан, зачётлар, курс эшләре, контроль эшләр, марксизм-ленинизм классикларын, съезд материалларын конспектлаган калын дәфтәрләр. Кыштыр-мыштыр килеп, дүртәр пар лекциягә чыдаулар. "Инде еракта калдыгыз, күздән дә сез югалдыгыз". Әгәр дә җаныңда тантана булса, автобуста сикергәләп кайту да бәйрәм икән! Туган авыл дигән бер олы дөнья бар бит әле. Аның каршында йөзе ак, күңеле пакь Зөлфәтнең. Сынатмады. Шуңа ашкынып кайта. Дөрес, әнисенә телефоннан хәбәр итте, инде барысы да беләдер. Авыл бит ул! Анда кешеләр күренми торган җепләр белән тоташкан. Бераз печәнгә төшү комачауласа гына инде. Юктыр, әле бит Сабан туе уздырасы, йөгерештә катнашасы, биеклеккә сикерәсе бар. Билгеле инде, җизнәсе, авыл Советы рәисе Хөсәен Хәбибуллин һәм агитколлектив җитәкчесе, мәктәп директоры Батырша Мостафин Сабан туен алып барырга кодалаячаклар... Гөрләде берничә гасыр элек бакыр рудасы чыгарган тау итәгендәге мәйдан. Мәйдан хөрмәтенә хуш исле бөтнекләрен җилдә җилфердәтеп, Бакырчы чишмәсе челтерәде. Нинди хикмәттер, Кирмән Башында Сабан туе көнне һәрвакыт яңгыр ява. Юк, ул мәйданны бозмый, аны тагын да ямьләндерә, җиңел сөякле авыл кешесе басып йөри торган чирәмнәре кабарта, күпертә генә. Көрәшчеләргә тагын да әйбәтрәк, бәбкә үләнле келәмдә бил алышалар ич! Йөгерештә җиңү яулады Зөлфәт. Ул бит Яшел Үзән шәһәрендә диплом язганда да, туган авылында да тренировкаларны калдырмады. Мәйданны алып бару да аңа авыр түгел. Ярышларда, уеннарда катнашучы кешеләрнең нәсел-нәсәбен яхшы белә, сугыш, хезмәт ветеранымы, орден-медаль иясеме? Ул кешенең тормышында булган мәзәк хәлләр дә телгә алына. Бүген бәйрәм, беркем дә үпкәләми. Әнә таяк тартышырга Сәетова Вәзилә чыкты. Берсен суырып алды, икенчесен күтәреп очырды. Ә Зөлфәт сыер фермасындагы вакыйганы сөйләде: - Көннәрдән бер көнне фермада бер сыер суүткәргеч торбага эленеп кала. Баш зоотехник Илдус Мөхәммәдиев, завферма Фәтхулла Шәфыйков, ветврач Фәргать Гайфуллин әйләнеп йөриләр сыер тирәсендә: "Монда крансыз булмый, наным", - дип җибәргәли Илдус Васыйловичка Фәтхулла абый. Ярты сәгатьләп киңәшкәч, сыерны берничә дистә тапкыр урагач, фермага эшкә менгән Вәзилә Сәетова да күрә бичара малны. Күрә, сыер астына керә, күтәрә дә ата малкайны. Менә сиңа бодай камыры, менә сиңа имән тамыры! Булдымы шундый хәл, җәмәгать? - Булды! - дип кычкыра мәйдан. - Булдымы шундый хәл, Фәтхулла абый? - Әллә тагы, - ди имән тамыры. Мәйдан бөгелә-сыгыла көлә, хатын-кызлар бот чаба. Сабан туенда һәр уен кызык, мәгънәле, тамашачының күңелен яуларлык. Менә су тулы пар чиләкне көянтәгә элеп йөгерүне генә ал син. Алдагы елларда бу ярышта гел кызлар, хатыннар гына катнаша иде. Ирләр көянтә белән су ташуга хатын-кыз эше дип караганнардыр. Ә хәзер егетләр, ирләр, хатын-кызлар бергә ярыша. Ирләрнең шыр сөяктән торган иңбашы көянтә каезлауга түзә алмагач, кайберсе көянтәне кулына гына тотып чаба, бу алымның үз җайсызлыгы бар икән, су чайкала, түгелә һәм... алдан килсәң дә, сиңа хөкемдар беренче бүләкне бирми. Мөлдерәмә чиләкләрне иң башында оетып кына килгән гүзәл, җитез, якты йөзле Кирмән сылуларын узып кара син! Бер Зөлфәт кенә уза аларны, чөнки аның көянтә белән су ташуына быел инде унбиш ел. "Син барма инде безнең белән, икенче төркемдә барырсың!" - дип ялына Дания Фатыйхова. Алар туганнар, Даниянең әнисе ягыннан бабасы Юныс белән Зөлфәтнең әтисе ягыннан бабасы Газиз бертуганнар. - Ярар, икенче булып килермен. Ярыша башлагач, вәгъдәләр онытыла икән шул. Әллә үпкәләде инде Дания. Яшьләр өчен иң кызыгы: Сабан туе мәйданында шаулап-гөрләп узучы кичке уеннар. Инде мәйдан тәмамланган. Батыр тәкәсен алган, көрәшчеләр белән шашлык кыздырадыр, өйләргә таралышып, ашап-эчеп төшкән яшьләр яңадан Бакырчы чишмәсе тугаена агыла. Сихри кич. Ай, йолдызлар. Талгын искән җил кызларның өрфия күлмәк итәген лепелдәтеп ала. Матур аяклар ай яктысында җем-җем итеп алышына. Серле аклык балкып китә. Егетләргә җир өстеннән атлап түгел, очып йөрү өчен шул җитә. Алар нәрсә сөйләшкәннәрен дә, кемнәр белән аралашканнарын да, кем белән биегәннәрен дә белештерми. Кинәт! Кыйбла яктан ике акай күз күренә. Берсе - күктәге Ай! Икенчесе - озатып йөргән кызы Гәүһәриянең сул күзе! Кырын гына карап тора, малай, күз агы белән генә. Өстенә бер чиләк салкын су җиффәргән сыман була Дөлкәфил! "Ах!" - дип куя. Ә шуның артыннан ук - бер чиләк кайнар су! Әле генә бергә биегән шәһәр кызы Дөлкәфилне дамский вальска чакыра! Монысына да чыкса, Гәүһәриянең Г хәрефен дә күрәчәк бәндә түгел ул! - Хәзер! - ди дә Бакырчы чишмәсенә элдертә Дөлкәфил, ятып, чишмәгә башын тыгып, пошкыргалап ала. Һәм... Гәүһәрия янына килеп баса. - Әллә кая йөрисең?! - Син үзең шәһәр кызына сагыз кебек ябышкан әле анда. Чибәр дә инде шәһәр кызлары! Нәрсә, минем кара чәч ярамыймыни? Сары чәчле кирәк инде хәзер. Туй көнен билгеләмәгәнсездер бит әле?! - Йә, чәпчемә, Зөлфәт кызы ул, шуның тирәсендә бөтерелә. - Ә, Зөлфәтнекемени? - Хәзер Рәсимәсенә җиткерим әле. - Юк, тукта әле, чәпчемә, бәлки, Зөлфәтнеке дә түгелдер. Бер тапкыр да биемәделәр ич. - Ә син ике тапкыр биедең. - Сине таба алмаганга гына ич. Әйдә, киттек биергә. Яшьләр гаҗәп тә күп. Яшьлектән артык ерак китмәгән, өйләнешүләренә берничә генә ел булган, матур яшәүче парлар да кушылгач, үзләрен һаман да яшь дип исәпләүче Исмәгыйлов Хәсән белән Миңнур апа, Мөхәммәтҗанов Миннехан абый белән Саҗидә апа, Насыйбуллин Нурулла абый белән Мөсфирә апа, Һадиуллин Хәмәт абый белән Римма апа да кергәч, зурлап әйләнүче түгәрәк уен тагын да ямьләнә, бөтен Сабан туе мәйданын колачлый. Күбәләк гөлләргә кунса, Гөлләр тибрәнә микән? Ул да мине сагынганда, Күбәләгем, түгәрәгем, Асыл кошым, сандугачым, Җырлап җибәрә микән? Йөзләгән кеше көчәйткән җыр Кирмән инешен шаулата, авыл ягындагы таудан Бакырчы чишмәсе ургылган тауга кире кайтарылып яңгырый. Бөтнекләрне тибрәткән нәфис җил канатларына кунып, еракларга тарала, ефәк затлылыгы белән авыл өйләрен, туган җирнең яшәү егәрлеге тулып көн-төн үскән, авыл кешесенең төп ризыгы булган бәрәңге түтәлләрен, йомрыланып, ботаклардан салынган ямь-яшел алмаларны, басуларда ай яктысында көмешләнеп аккан игеннәрне сыйпап уза да Әтәмән урманы ешлыкларына кереп югала, эри, ял итә. Сугыш, Бөек Ватан сугышы тәмамланганга да 27 ел. Кирмән Башы авылыннан, авылның нәкъ үзеннән генә, Мамадыш хәрби комиссариаты аша сугышка 220 кеше җибәрелгән. 142 се фронтта, 216 кеше авылда ачлыктан, авыр хезмәттән, бер сүз белән әйткәндә, сугыш михнәтеннән һәлак булган: барлыгы 358 кеше. Авылда иген үстереп тә, ачтан кырылган кешеләрнең үлеме өчен тарих партияне дә, хөкүмәтне дә кичерергә тиеш түгел! Урта мәктәпнең чыгарылыш кичәсеннән, Сабан туе мәйданыннан сугышка китеп һәлак булган егетләр, кызлар нәкъ менә безнең кебек җырлап йөргәннәрдер дип хәсрәтле уйларга бирелгән Зөлфәтне Дөлкәфил дөньялыкка кайтарды: - Малай, эшләр шәптән түгел бит әле. - Нишләп, күрше? - Ике тапкыр биергә чыгып яндым бит, теге Мамадыштан кайткан Наилә белән. Гәүһәрия күреп торган. Җитмәсә, Наиләне синең кыз дип ычкындырдым. Аптыраудан нәрсә әйтергә белмәгәч. Гәүһәрия, Рәсимәгә әйтәм дип, синекен эзләп китте хәзер. - Аптырама, Дөлкәфил дус, минем Рәсимә синең Гәүһәрия түгел ул, шәһәргә китеп үзгәреп кайтмаган. Авылда яши, авылда эшли, авылдан беркая да китәргә җыенмый. Әйе, синең катлаулырак, киләсе елга өйләнәсең бугай. - Шулай шул. - Бар, Гәүһәрияне дә, Рәсимәне дә монда алып кил. Бергәләп биербез. Шунда онытылыр да. Минем кунагым бар бит. Куян Хөсәеннәренә Гыйльманов Мансур кайтты. Бергә уйнап үскән Мамадыш егете, аны ташлап китеп булмый диген. Алып килде кызларны Дөлкәфил. Биедек, җырладык, онытылды үпкәләр. Без барыбыз да Бакырчы чишмәсе йөгерткән су агымында үскән чыңлы бөтнекләр идек. Кичке уеннан менгән яшьләр ташкыны Кирмән Башы урамнарына таралды. Бәхетле кызларның озатучы егете, бәхетле егетләрнең янәшә атлаучы кызы бар. Төн тыныч. Айлы. Йолдызлы. Саф һавалы. Җәйнең мең-мең чәчәгеннән таралган хуш истән әсәрләнгән иде. * * * Әле печән чабарга иртәрәк. Көтүдән кайткан сыерга, аны томырылып көтеп торган бозауга, мә-мә-ә-ә дип аваз салучы сарыкларга, аларның җитез, сәрсән бәрәннәренә ашатырга Зөлфәт ерганаклардан яшел үлән чаба да матай белән ташып куя. Бүген берничә тапкыр барып кайтты, чөнки иртәгә Казанга. Диплом тапшырачаклар. Рәшит дусты телефоннан әнисенә, авыл Советына хәбәр итте. Моны да күрәсе көннәр бар икән! Әнисе энесе Илсурга, Габделбәр абыйсы белән Рәйсә апасына күчтәнәчләр әзерли. Каймак, тура, май, хәтта ике тавык та суыткычка туңдырырга куелган. Барып җитешер, Алла боерса, чөнки диплом тапшыру көндездән соң. Оештыручылар Казанга килү һәм кайту мәшәкатьләрен уйлаган, күрәсең. Ике-өч битле, каты тышлы шушы документка йөзләгән университет мөгаллимнәренең, хезмәткәрләре һәм китапханәчеләрнең, үзең белән укыган сабакташларның, уку йортын яктыртучы, җылытучы, җыештыручы кешеләрнең йөрәк кайнарлыгы, акылы салынган, җылы кулы кагылган. Менә шуңа мәгънәсе зур тантананың. Мамадышка кире якка барасы итмәде. Иртән Дөлкәфил Хөснетдинов иске Казан юлына, урман буена чыгарып куйды. Бер дә каршылыкка кергәннәре юк Дөлкәфил дусты белән. Аларның буйлары да, авырлыклары да, ябыклыклары да бер чама. Мәктәптә бергә эшлиләр, кинода - бергә, волейболда - бергә. Кызлар озатканда аерым, ә аннан кайткач, төне буе телевизор караганда да бергә. Ничек туйгандыр аларның йокылары? Менә хәзер дә, автобуска утыртып җибәргәнче, авылга кайтып китмәде Дөлкәфил. - Хәерле юл. - Рәхмәт. Иртәгә сәгать 3 кә чык, көндездән соң кайтып җитәрмен, Алла боерса. - Ярар, исән-сау. - Рәхмәт, күрше. Иске Завод, Акчишмә йортлары артка йөгереп калды. Алкин юлдан күренми. Кыз урманына, алпавыт Алкинның кызына бүләк иткән урманга, сыенып утырган ӨләүкәИгенче, Хәсәнша авылларын сәламләп, автобус Әҗмәк, Ишки басуларыннан кисеп узучы күтәрелгән юлдан элдертә. Ишкидә туктамадылар, әле ашханәдә ризыклар да пешмәгән, чөнки ул 10 да гына эшли башлый. Димәк, сыра сату да юк. Ир-атлар уфтанудан узмады, Теләчегә кадәр сабыр рахман. Зөлфәтнең кәеф күтәренке. Тау иле, Чаксы, Нагаш тарафына карап, Сәртек ягына күз аткалап бара, елмая. Шыя Башына җитәләр. Ул Мамадыш районның иң биек ноктасы Әҗмәк урманы уртасында, Десятинә дигән аланда, диңгез өстеннән 216 метр биеклектә урнашкан. Субүләр биеклек. Шыя Башы, икенче исеме Никифор, артка йөгерде дә, автобус уязга төшеп-менеп, Әбде урманына керде. Сәлам наратларга биргесез зифа юкәләргә! Җанга бик тә якын юкә агачы. Юкә агачыннан буралган мунчага тиң юынусихәтләнү сарае дөньяда юк! Урман эчендә юл ватылган, ә шулай да юкәләргә сокланып барган кешегә бу көйсезлек сизелми дә. Урманны чыгуга, юлчыларны сугыштан соң утыртылган Сталин полосалары - буй каен урманнары каршылый, озата бара. Бу Мишә елгасына кадәр дәвам итә. Автобус, таш күпердән дөбердәп чыккач, мәрхәмәтле Теләчегә килеп керәсең, аның ашханәсе ишекләрен бөтен дөнья сыярлык итеп киереп ачкан да Мамадыш юлчыларын зарыгып көтә. Яшелчә ашы, чын иттән ясалган кәтлит, җимеше мулдан салынган салкын, тәмле компот, чын авыл ипие белән ризыкланган мосафирларга Ленино-Кокушкино асфальтына кадәрге 38 чакрым ара чүп кенә. Ә Кокушкинодан Казанга илтүче 40 чакрым ара булмаган да кебек. Бөтен хикмәт Теләче кәтлитләрендә һәм анда алты ел буе Зөлфәтне ризыкландырган уңган-булган Теләче пешекчеләрендә! Гел риза-бәхил булды Зөлфәт ул ризыклардан. Киттеләр яшь Володя балык тоткан Үшнә инеше буйларына таба, дөбердәп. Автобус җилле генә элдертә. Каршыга меңьеллык тарихы булган, данга һәм канга коенган Казан ашыга. Кабан күлләрен, Казансу елгасын, дистәләгән инеш-чишмәләрен, мәшһүр Иделен сулкылдатып-лыпылдатып, миллион йөрәген дөпелдәтеп-дөрләтеп, йөзләгән завод-фабрикаларын ухылдатып-уфылдатып, меңләгән машиналарын гүелдәтепвыжлатып, трамвай тәгәрмәчләрен тыкылдатып, троллейбус дугаларыннан очкын очыртып, олы бер дөнья сыман сулый, уйлый, яши шәһәр. Сөембикә манарасы һәрчак сакта. Муса Җәлилнең 1 Май мәйданы уртасына күтәрелгәненә инде 6 ел. Шәһәргә Тукай һәйкәлләре, урамы гына җитми, йөзләгән күренекле татар уллары, кызлары исеме җир белән күк арасында әрле-бирле очып бәргәләнә. Урамнарны, тыкрыкларны да шулар исеме белән мәңгеләштерәсе иде. Әле Казан, Татарстан башкаласы булса да, татар халкы шәһәре түгел. Ул Володя Ульянов һәйкәле янына менеп җиткәндә, сабакташлар җыела башлаган иде. Күрше Арташ авылы егете - булачак эзтабар-журналист, Бөек Ватан сугышы тарихын, аерым алганда матросовчы каһарманнарны ачыклау белән шөгыльләнгән язучы Шаһинур Мостафин. Балтач район газетасында эшләүче тәнкыйтьче биеклегенә ирешәчәк Рәфыйк абый Шәрәфиев, Төмән өлкәсеннән Илдус абый Җаббаров, Арчадан язучы Радик абый Фәизов, Чүпрәле район газетасында хезмәт юлын башлап, Балтачта комсомолның беренче секретаре, Арча районы башкарма комитеты рәисе, Президент Аппаратында эшкә билгеләү, бүләкләү бүлеге мөдире, соңрак Татарстанның социаль иминият фонды директоры Балтач районының Борбаш авылы егете Рәшит Муллагали улы Галимов, Чүпрәле Мәдәният йорты директоры, старостабыз Харис Алтынбаев, Балык Бистәсе партия райкомының оештыру бүлеге мөдире Раиф абый Газизов, кызлардан язучы Сәмига Сәүбанова, Равия Шәрәфиева, Нәйрә, күп идек инде без диплом алырга килүчеләр. Сөйләшеп сүзебез бетмәде, кафега кергәч, эчәргә чәебез җитмәде дигәндәй. Дулкынландыра диплом тапшырырга чакырган мизгел. Каршыда кафедра җитәкчесе, профессор, фән докторы Хатип ага Госман, искиткеч эрудуциягә ия Ибраһим ага Нуруллин, язучы, тәнкыйтьче, галим, сабыр, акыллы Нил Юзиев, фәнгә һәм әдәбиятка томырылып килеп кергән, матур гәүдәле, аһәңле тавышлы, сөйләгәндә тавыш төсмерләре белән оста эш итүче, сине фольклорның алтын канатына утыртып, биек күкләргә алып менеп китүче, яшен атылган тизлектә җиргә ташлап, акбүз атның ялына ябыштырып, чираттагы манзаралы мәзәккә очыртып алып керүче Мөхәммәт Мәһдиев, фән докторы, профессор Диләрә Гариф кызы Тумашева, искиткеч мөлаем яшь галимә Флёра Сафиуллина, зыялылыкның үрнәге булган Гомәр Саттаров, әлбәттә инде, минем фәнни җитәкчем, монда кергәндә дә үзенең коңгырт сумкасын үзеннән калдырмаган шагыйрь, галим, доцент Зәет Мәҗитов. Һәр диплом алучыга җылы сүз тапты мөгаллимнәребез. Рәшит Галимов белән Зөлфәткә укуларын дәвам итәргә кирәклеген дә сиздерделәр. Итәрләрме-юкмы, анысы Алла кулында, ә читтән торып укучы егетләр өчен мондый тәкъдим зур ышаныч иде. Остазларына рәхмәт әйтеп, һәркайсысын ресторанга дәшсәләр дә, ике генә кеше килде: берсе, - Зөлфәт бик үтенгәч, Зәет Мәҗитов, икенчесе аспирант Рим Кәримов иде. Табын түрендә утыручы Зәет абыйлары үзен бик тыйнак тотты: аз ашады, эчмәде диярлек. Мөлаем, тәрбияле галим. Мәҗлестә кызлар бөтенләй катнашмады. Татар кызлары нәкъ шундый булырга тиеш тә. Аларның инде күбесе гаиләле, иреннән башка ничек эчемлекле табынга барсын. Аннан өйләренә бүген үк кайтып җитәселәре дә бар. Зәет абыйны өенә озатып куйдылар, җылы саубуллаштылар. - Зөлфәт, Рәшит, сез иртәгә кафедрага килегез, киңәшәсе бар. - Ярар, сау булыгыз, Зәет абый. - Барысы өчен дә зур рәхмәт! - Сау булыгыз, егетләр, очрашырга язсын, онытып бетермәгез. Харис, группаңны кисәт, - дип, Алтынбаевка аерым эндәште мөгаллимебез. - Җиткерермен, Зәет абый, - дип ышандырды Харис Алтынбаев. "Хәбәрләшеп торыйк, аралашып яшик", - дип кочаклашып аерылыштылар. 44 ел вакыт үтте. Шаһинур Мостафин, Рәфыйк ага Шәрәфиев, Сәмига Сәүбанова белән съездларда, әдәби ел йомгакларында, шигырь бәйрәмнәрендә очрашып яшәделәр, якын дусты Рәшит Галимов белән иң тыгыз элемтәдә торды. Үткән-сүткәндә, Рәшит Кирмән Башына кагылды, Казанга килгәч, Зөлфәт Президент сараена, социаль-иминият фондына кергәләде. Телефоннан сөйләшеп, туган көннәр, юбилейлар белән котлашып яшәүне бүген дә дәвам итәләр, Аллага шөкер. Раиф абый Газизов белән моннан өч ел элек, Мамадыш районының Акчишмә авылында туган һәм Балык Бистәсенең Мәшләк авылы зиратында әтисе янына җирләнгән язучы Әхмәт Гаделне - Әхмәт абый Гаязовны күмгәндә күрештеләр. Сөенде Зөлфәт, Раиф абыйсы егәрендә иде. Менә шул, вакытка- кол. Әйдә, җыелыйк, очрашыйк дип йөрүче олы йөрәкле кеше үсмәгән икән араларында. Бәлки, университет тәмамлауга 45 яисә 50 ел уңаеннан күрешерләр. Инде Радик абый Фәизов та бакыйлыкка күчте. Аның белән язучылар съездында, әдәби ел йомгакларында очрашалар иде. Зөлфәт Кытайның көньяк провинциясе Макаодан кайткач, 168 ил кергән, штабквартирасы Швейцариянең Базель шәһәрендә урнашкан, балалар һәм яшүсмерләр әдәбиятын берләштерүче, ике елга бер дөньякүләм конгресслар уздыручы Ай-Би-Би оешмасының утызынчы, юбилей бәйрәмендә аңа Һанс Кристиан Андерсен исемендәге бүләк тапшырылуын ишетеп, Радик абый нык сөенгән һәм гаҗәп җылы, эчкерсез, сокланулы хат юллаган иде. "Бүләгем" китабындагы шигырьләрең өчен бирелгәнен белгәч, бигрәк тә сөендем. Бу - татар балалар һәм яшүсмерләр әдәбиятын дөньяның тануы бит!" - дигән юллар бар иде хатта. Ни кызганыч! Радик абыйсын күмүдә катнаша алмады. Белми калды. Әйләнәсе бар әле Арчалардан. Остазлары Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев каберләрен дә зиярәт кылыр. * * * Иртәгә кафедрага килгәч, аларны Нил Юзиев, Зәет Мәҗитов кабул итте. Бер бәләкәй генә кыенлык бар икән аспирантурада укый башларга. Ул да булса Рәшитнең дә, Зөлфәтнең дә психологиядән билгеләре "3"ле. - Тарихын беләбез, - диде Нил Гафурович. - Өч лекциягә килмәгән укытучыга эче пошып старостагыз Алтынбаев кафедрага кереп аваз салган иде дә, Хатип агадан укытучы шелтә алды. Шуңа барыгызга да "3"ле тезде мөгаллим. Әйдә, ике көн әзерләнегез дә, яңадан тапшырырсыз, бернинди тоткарлык булмас, психология укытучысы белән сөйләшенгән. Мин аңа сезнең диплом кушымтасын күрсәткән идем. "Минем гаеп, әңгәмә ясарбыз, болай шәп укыган егетләр бирә дә бирә имтиханны", - диде. Аның әнисен хастаханәгә салган булганнар, шуңа лекцияләргә килә алмаган, ә әйтеп җибәргән кешесе миңа хәбәр итмәгән. Менә шуннан килеп чыккан ул сезнең "3"ле. - Ярар, рәхмәт, уйлашырбыз Рәшит белән. Зәет абыйга мин хәбәр итәрмен. - Нил абый, минем гаилә хәле турында Илдар абый Юзеев аша яхшы беләсез. Әле энекәш тә, өйләнеп, Үзбәкстанга китәргә йөри. Әни ялгыз кала, хуҗалык зур. Җитмәсә, мәктәпне муенга камыт итеп киертмәкче булалар. Шуңа риза булмасам ачуланмассыз, Нил Гафурович. - Ярар, без өметләнәбез, егетләр. - Сау булыгыз, ышанычыгыз өчен мең рәхмәт! Кремль урамындагы кафега кереп утырдык Рәшит белән. - Мине партия райкомы үз аппаратына аласы, авыл хуҗалыгы буенча укырга кирәк техникумда булса да, диләр, аннан Саратовтагы югары партия мәктәбен телгә алдылар. Менә минем киләчәк гомер кайда үтәчәк. Аннан, безнең Борбаш көрәшчеләр авылы, шундый җилкә белән менә шушындый өтер өйрәнергәме? - Рәшит баш бармагын янәшәдәге бармагы очына китерде дә: - Юк, миннән булмас. Әле өйдә, әкәмәт тә кырыс әти бар, Муллагали карт. Ул олы, күренеп торган хезмәтне генә эшкә саный. Аңа сүз башлап әйтергә дә куркам. Юк, юк, булмаганны! - дип, урындыкка шап итеп утырды. - Минем дә шундый хәл бит, Рәшит. Әле 70 нче елда гына яңа өй җиткердем. Яңа сарайлар төзедем. Яңа мунча саласы бар. Кем сала аны? Әнигә, пенсиягә чыгу өчен, тагын сигез ел бар. Ничек асрасын ул бер көтү малын, ничек әзерләсен печәнен, утынын, саламын. Болын кадәр бәрәңге бакчасы, яшелчә, җиләк-җимеш бакчасы бар. Җитмәсә, мәктәбебез байлар йортларыннан, мәчетләрдән җыештырган, корыштырган каралты гына. Бүрәнә арасыннан урам күренеп тора. Куышланган нарат бүрәнәләр эчендә кимерүчеләр чабыша. Райком кысса, аспирантураңнан да чыгара. Дөрес, партиягә кер, дип райкомның икенче секретаре әйтсә дә, тегеләй-болай дип суза килдем. Кайтуга беренче сүз: "Мәктәпне кабул ит, чөнки директорың эштән азат ителгән партоешма секретаре була". Икенче сүз: "Гариза яз, партиягә керерсең. Районда мәктәп директорлары барысы да партия членнары, коммунистлар". Кайтыйк та китик, Рәшит. Өйдән Зәет абыйга шылтыратырмын. Телефоны бар. Аңлар. Көндезгедә укып диплом алганнар бик ыргыла аспирантурага, шулар укыр. - Әйдә, хат алышып яшик, Зөлфәт. Башта мин язармын. Әниеңә, энеңә сәлам. - Син дә абыең Тәнвиргә, аннан Казансу буенда без кунак булган миллиционер абыеңа, әтиеңә сәлам әйт. Бик җылы саубуллаштык. Моңсу иде. Энем Илсурны диплом алуы белән котладым, күчтәнәчләр тапшырдым. Энемнең исәбе - өйләнү. Өйләнү һәм дә Үзбәкстанга эшкә китү, Фирганә үзәненә, Коканд шәһәренә. Энем - радиофизик. Үзбәкстанда инженер радиофизикларга кытлык бар икән. Кәләше Розаның күп санлы туганнары Кокандта, Ташкентта эш вәгъдә итәләр. Барысы да көйләнгән, чөйләнгән. Әни дә, мин дә яшьләр теләгенә каршы килмәдек. Туйдан соң алар Кокандка киттеләр. Хат аша аралашу башланды. * * * Авылда Зөлфәтне котламаган кеше сирәк калды. Халкының якын итүен ачык тойды йөрәк. Әтисе һәм әнисен хөрмәт иткәнгә дип кабул итте. Аннан тормышның бар авырлыгын бергәләп күтәрә бит ул авыл кешесе. Өмә белән өй күтәрүдән башлап. Өй өмәсенә 25 кешегә әйт тә син, 53 кеше килсен әле! Бу түгелме аларга хөрмәт! Гомер буе онытмады бу зурлауны Зөлфәт. Әнисе авыл Советында йомыш белән килгән һәр кеше өчен өзелеп тора. Су-Елга, Норма урманчылыгы, Югары Яке авылларыннан кеше, хөкүмәт эшеннән бушап, ял көне генә килә ала. Читенсенеп кенә төшәләр Хөснурый апалары өенә. Аңа да бер ял көне бит инде ул, өй җыештырасы, мал карыйсы, бакчада эшлисе юкмы авыл Советы секретареның, ирсез хатынның? Бар, билгеле. Бер генә кешене дә кире борып җибәргәнен хәтерләми Зөлфәт әнисенең, хәтта караңгы чырай күрсәткәнен дә. Менә кемнән үрнәк алып үсте бит ул! Шуңа үзе дә шундый. "Безотказный! - ди күрше Гарәфетдин абый. - Арткы скоросы юк". Печән хәстәренә кереште Зөлфәт. Хәзер инде энесе дә юк. Ләкин аның юклыгы сизелми кебек, чөнки күңелендә бәйрәм, җилкәсеннән университет кадәр университет йөге төште. Сәрдәхуш елгасы буена барып, армый-талмый печән чапты. Көче җитәрлек, иртүк китә, чыклы үлән яхшы чабыла. Кипкәч, бер машина булыр! Таратканда, шулай чамалады. Игелекле ризык булсын малларга. Җан тынычлыгы белән ашатырга язсын. Таратылган печән бер көн ята әле кояш астында, әйләндерергә кирәк булмас. Димәк, иртәгә Хәсән чүнниге янындагы елга башында, иртәнге өчләрдә мотоцикл белән барып, печән кыркырга кирәк. Анысын көн эсселәнеп, чык кипкәч таратыр да Сәрдәхуштагы, Су-Елга авылы янындагы чапкан печәнен кабартырга барыр. Кичкә таба, көн сүрелгәч чабарга да була. Нәкъ шулай эшләде дә. Бер атна буе ике елга арасында бәргәләнеп йөрсә йөрде, ләкин аның каравы колхоз эшеннән бушаган машина белән ике йөк кипкән печәнне алып кайтып сәндерәгә өйделәр. Үзе генә түгел, сез нәрсә? Булыштылар, кулга да тидермәде авылдашлар. Әле урманчы печәнгә төшмәгән, ә аның инде сәндерәсендә җил уйнамый. Әле урмандагы кишәрлегеннән тагын бер машина чыкса. Эт эчәгеле бәрәңге сабагын киптерергә әвенгә куйса. Аннан салам гына кайгыртасы була. Шөкер, бик тә хәерле килә бит бу җәйләр. Мотоцикл белән көне буе печән ташый Зөлфәт. Авыш сөялгән колгаларга салды, өй, лапас түбәләренә ыргыта, ишегалдына тарата. Хәтта урамга да чыга кайсы көнне печән дулкыннары. Көннәр гаҗәп эссе тора. Печән өсте нәкъ шулай булырга тиеш тә! Иртән тараткан печәнең кич белән сәндерәгә атарлык була. Чөнки өйалды түбәләре калай, таратасың да ике-өч сәгатьтән әйләндерәсең. Табада куырган борчак сыман дертләп тора печән. Ишегалдына тырма белән тартып төшерәсең дә сәндерәгә атасың. Инде калай түбәгә чираттагы йөк ыргытыла, таратыла. Печән әзерләү ыгы-зыгысы берөзлексез эшли. Сәндерә матурайганнан-матурая. Ике ягыннан да тулып килә. Әнисенең дә сөенече тулып ташый. - Быел, үзеңә генә калгач, бик авыр булыр дигән идем. Авырын авырдыр, улым, ләкин болай тиз һәм күп итеп печән әзерләгән елны бер дә хәтерләмим бит, - ди. - Шулай, әни, игелеге генә булсын. Әле урмандагы печәнне дә эш итсәк җитәрлек булачак, әни, мал ризыгы. Әле көннәре дә гел болай тормас, печәнгә төшүгә, яңгыр башланган еллар да була. Быел да авыл картлары, кышка охшап килсә, тиздән һава бозылыр, диләр. Көтелмәгәнчә шәп эш булды инде, әни, Ходай бәрәкәтен насыйп итсен. Печәннән бушаган көнне басу-кырларны әйләнеп кайтты Зөлфәт. Комбайннар печән чаба, фермалар янына кибәннәр өелә. Кайсы басудагысы сенаж итеп салына. Силос базлары чистартылган, алар меңләгән тонна печән, кукуруз массасын йотарга әзер, авызлары шар ачык килеш күккә баккан. Мөлдерәмә төялгән хәзинә белән агыла гына машина, трактор ташкыны. ДТ тракторлары баздагы массаны таптый, бульдозер да шунда кайнаша. Печән чабуда беренчелек Хәниф абый Сафинда, аның үкчәсенә басып Мостафин Мәсгуть абый бара. Ул бөтенләй утыргычка утырып йөрми икән, нәрсә күзәтә икән соң ул ургыч алдындагы басуга күзләрен төбәп? Чир китә, гадәт кала, диюләре шушыдыр. Әле Мәсгуть абый үзе дә Сафин булырга тиеш бит, чөнки Сафин Мостафа малае. Әтисенең исемен фамилия итеп алган. Туктале, ничә Сафин комбайн йөртә соң безнең Кирмән Башында?! Сафин Вәккас - бер, Сафин Хәниф ике булдымы? Сафин Миннехан - өч, Сафин Мәсгуть - дүрт, әле аларның ярдәмчеләре: Сафин Наил, Сафин Фаил, Сафин Рәис, СафинМостафин Илдар. Тиздән аларның бу малайлары үзләре чын комбайнчылар булды. Сафин Наил, Сафин Фаил, Сафин Хәлим, Сафин Вәрис, хәтта Сафин Миннәхмәт тә! Комсомол прожекторын Сафиннарга багышлап чыгарды Зөлфәт. Гел шигырь белән. Кирмән Башы басулары, чишмәләре челтерәде багышламаларда. Халык "Комсомол прожекторы" янына җыелды. Бухгалтерия хезмәткәрләре, клуб, китапханә эшчеләре, паркта ашлык сугарга комбайннарын көйләүчеләр, үткән-сүткәннәр, кибеткә азык-төлек алырга чыккан хатын-кызлар, каникулдагы укучылар, авылга кунакка кайткан малай-кызлар. Үчтеки Миннехан Зөлфәтнең кулын кысты да: "Котлыйм дипломың белән, ярты ел "Комсомол прожекторы" сүнгән иде бит, кабызгансың, молодец!" - диде. Парткабинет бүлмәсе тәрәзәсеннән күргән, ахры, "Кызыл Партизан" күмәк хуҗалыгында партоешма секретаре булып эшләүче Батырша Мостафиевич Мостафин чыкты. Ә моның өчен Мостафинга мәктәп директоры камытын киертергә кирәк. Комсомол прожекторы өчен мактаганнан соң, Батырша абыйсы Зөлфәтне парткабинетка дәште. - Партоешма секретаре штаты тотарга коммунистлар саны җитә икән. Миңа шул вазифаны йөкли партия райкомы. Синең турыда да сүз булды. Мәктәп директоры итеп сине куярга тели райком, июль ахырында чакырачаклар. - Мин тарта алырмынмы соң, Батырша Мостафиевич?! - Нинди тартмаган. Җиде ел хезмәт стажың бар, шуның бер елы завуч. Югары белемең бар, шәп укыдыгыз. Тормышның әчесен-төчесен татыдың, әтисез үстең, чыныгып. Холкың бар. Хәтерлисеңме, өченче ел Ибрай аланы артындагы делянкадан 800 кубометр утын ташыганны? Мин Дөлкәфил белән сиңа, утын яра торган тукмак ясаган өчен, бар халык алдында нетактичный кисәтү ясаган идем. Гаеп миндә иде, таныйм. Югыйсә бит, Дөлкәфил, Вакыйф һәм синнән торган төркем арбаларын иң тиз төяүче булдыгыз, шуңа буш вакытыгыз да күп кала, кызганычмыни инде тукмак ясау өчен өч метровой каен. Кисәтүне Дөлкәфил белән Вакыйф йотты. Ә син тукмакны күтәрдең дә 4 чакрымны җәяүләп кайтып киттең, эшчеләрне килеп аласы машинаны да көтмәдең. Дөрес эшләдең, үзең ялда килеш, утын ташуның беренче көненнән соңгы көненә кадәр булыштың, әле бушка бит. Өеңнән ташыган ризыкны ашап. 20 яшьлек башың белән миңа, 40 яшьлек дуракка, акыл бирдең. Онытмадым, Зөлфәт, сабагыңны. Әйдә, бергәләп эшлик, туган авыл, туган мәктәп, туган колхоз бит. - Әле өстәгеләр нәрсә дияр? Ышандыра алмыйм, мәктәп, бүген булмаса, киләсе елга ишелергә тора анда. Кем директор була, шул чабачак яңа мәктәп төзү артыннан. Беләсез, Батырша абый, Кирмән Башында яңа мәктәп төзү планда юк. - Әйе, сүзләрең дөрес. Ярар, бер-беребезне аңладык бугай, шундый тәкъдим ясаячаклар, белеп тор. Печән, утын әзерлә, эшлисе эшләреңне караштыр. Яңа билгеләнүләр, эшкә алулар мәгариф системасында 15 августларда була. - Ышанычыгыз өчен рәхмәт, Батырша абый. Сау булыгыз. * * * Урманчыга хөкүмәт печәнен чабып, әйләндереп, кибәннәргә куеп, ташып биргәннән соң, халык үз кишәрлекләренә таралды. Яңгыр сибәләп торганга, печән чапкан халык бераз борчылды, билгеле. Кем белә алда нәрсә буласын?! Хәзер Галәветдинов Кәрам абыйның әйткәненә дә ышанмый бәндә. Кәрам абый дигәннән, бүгенгесе көндә "Кызыл Партизан" күмәк хуҗалыгында рәис йөген Мәрданов Абрар Васыйл улы тарта, Кирмән Башының үз кешесе. Ә аңа кадәр шушы хуҗалыкка керүче Норма авылыннан Мортазин Зәкәрия Хәбибулла улы эшләде. Энергиясе ташып торучы 30 яшьлек ир-ат, югары белемле зоотехник. Районның беткән, тезләнгән "Кызыл Партизан" колхозын аякка бастырган, алай гына да түгел, алдынгылыкка чыгарган, чиста табышы гына да бер көтү "Волга" машинасы алырлык булган күмәк хуҗалык рәисе Сафин Закир Сафа улының тәрбия мәктәбен үткән. Ходай оештыру сәләтен дә кызганмаган Зәкәр Хәбибулловичка һәм зәһәрлекне дә. Мамадыш районы авыл хуҗалыгы эшләре өчен бик нәзберек зонага керә. Әгәр дә кояшлы матур көннәрнең берсен генә нәтиҗәле файдаланмасаң да, басулардагы игенне югалтусыз җыеп алам димә. Йә башагын җиргә кадап егыла иген, йә тезмәдә чери. Йә юеш килеш сугасың да, югалту күп була. Ничек тә көен табып булмый игенче хезмәтенең. Яңгыр яугалап торган җәй иде ул елны. Ә һава торышын Зәкәр Хәбибуллович Закир Сафин абыйсыннан калган барометрдан карап чамалый. Соңгы көннәрдә барометрның дәрәҗәле чаклары. Хәтта Закир абыйсыннан да чая Разия сеңлесенең: - Әйт әле, Закир абый, теге нәрсәң корыда торамы, әллә юештәме? - дип соравын мәзәккә әйләндереп, бизәкләп бетергәннәр иде. Теге нәрсәгә дә ышаныч калмагач, гомер буе һава торышын калын дәфтәргә язып барган Кәрам картка өметләнеп, киңәшкә килә иптәш Мортазин. - Кәрам абыкаем, арышны быел бик күп чәчкән идек, ике агроном да, үзем дә аптырашта. Екмыйча сукканы фуражга гына ярый, үзең беләсең. Сезгә чәчүлек орлык кирәк, көзге чәчүе бар бит. Нишлик икән, бир бер киңәшеңне, Кәрам абыкаем. - Иртәгә генә ява да, ун-унбиш көн чалт аяз буласы, кыш белән туры килсә, шулай күренә, иптәш председатель. Берсекөнгә егуга көйләнгән комбайннар кәрваны арыш басуына юнәлде, игеннәрне тезмәләргә салды. 300-400 гектар арыш егылды. Ул чакта комбайннар әкәмәт күп иде "Кызыл Партизан"да. Шуннан соң ун-унбиш көн яңгыр койды. Кара кайгыдан ашханәдә шактый күләмдә такта чәй эчкән колхоз рәисе, "Днепр" мотоциклы белән чалулый-чалулый, Нормасына элдертә. Саз ябышып, тәгәрмәчләр йөрмәслек хәлгә килсә, матаен юлда ташлап та калдыра. Һәм ничек булса да иртәнге сәгать 4 тә инде ул Кәрам картның өй каршында пәйда була һәм: "Калын дәфтәреңне, үзеңне", - дип, иптәш Галәветдиновка кайнар мәхәббәтен аңлата, олы хөрмәтен сиздерә иде. Йөрәген басканнан соң гына, колхоз идарәсенә нәрәдкә юнәлә. Анда да нәрәд башыннан Памир, Тянь-Шань, Кавказ, Альп, Һималай, Анд тауларының иң биек түбәләреннән дә биегрәк чөя иде Кәрам картны, бичараны. Колхоз рәисе вазифасыннан да бик фаҗигале һәм мәзәк китеп барды Зәкәр Хәбибуллович. Чәчүгәме, урып-җыюгамы булышу өчен, райком колхозга вәкил беркетә. Кайчагында игенче, терлекче хезмәтенең асылын, нечкәлеген, серләрен белмәгән вәкил буразнада туган-үскән, чәч агарткан колхоз рәисен, белгечләрне райком биргән вәкаләтеннән файдаланып өйрәтә, мәҗбүр итә, кылны кырыкка ярырдай чакта, буш сүз сөйләп җанына тия. Ике сүзнең берендә: Шәүкәт Абдуллович Нәфыйков - безнең хөрмәтле беренче секретаребыз - болай эшләргә куша, тегеләй эшләргә куша дип, көйле генә барган урыпҗыю эшен таркатырга маташа. Бер әйтә Зәкәр Хәбибуллович, ике әйтә, биш әйтә. Чөнки иптәш Нәфыйков "Кызыл Партизан" колхозы басуларындагы урып-җыю конвейерын килеп күрмәгән. Вәкил исә судья, прокурор белән яный. Соңгы атналарда ике-өч сәгать кенә черем иткән, янган-көйгән, такта чәй эчкән рәис менә монысына чыдамый инде: - Мин монда судья да, прокурор да, тагын әллә кем дә! - дип хаталана. Вәкил Мамадышка элдертә. Иптәш Нәфыйков янына керә: - Мин монда судья, прокурор да, Нәфыйков та. Мин туйдырам судьяны, прокурорны да, Нәфыйковны да, дип кычкырды халык каршында, - дип докладывать итә. - Милиция машинасы килеп колхоз рәисен кулга ала, Мамадышка алып китә. Ә бит колхоз рәисе Мортазин Зәкәрия Хәбибулла улы дөрес әйткән. Нәрсә өчен аны эшеннән алырга? Шуның өчен төзелгән оешма икән бит ул күмәк хуҗалык, бүген барыбыз да беләбез. Шул китүдән кабат "Кызыл Партизан"га кайтмый иптәш Мортазин. Шәһәр янәшәсендәге "Мамадыш" совхозында баш зоотехник була һәм ташып торган энергиясен үз колхозы мәйданыннан берничә мәртәбә зуррак булган хуҗалык басуларына сала. Оста оештыручы, марафон дистанциясен буйсындырган йөгерешче иде Зәкәр абый, урыны җәннәттә булсын. * * * Мокат уязы урманнан башлана. Менә шул ике-өч метр җир уйгылланып тора, дым саклый. Көчле яңгырлар яуганда, гөрләвек ага, кышын кар катламы да гадәти җирдән икеөч метр калынрак була. Тирә-юньдәге кар эресә дә, суы, Зөлфәтләр печәнлегеннән агып, басуга йөгерә. Нинди коры елда да печән бирә бу кишәрлек. Бер елны күбрәк, икенче елны бераз кимрәк кенә була. Ә мондый яңгырлы елны ике тапкыр алып төштеләр печәнне, әйләндереп, тулгандырып, киптереп, билгеле. Габделбәр абыйсы белән Рәйсә апасы да кайтты. Шау-гөр килеп йөрделәр. Ибрай аланы, Рәхимулла, Хәсән чүнникләреннән җәяүләп Бурсык елгасына таба әйләнделәр. Рәхәт тә, саваплы да туганнарны хөрмәт итү! Мотоциклы да бар югыйсә, бишекле. Уфалла арбасы тарткан Урыс юлы, Казыган тау, Сәләхи тавы, Саурыш елгаларын барып күрәсе килүе бик тә табигый Габделбәр абыйсының. "Сәләхи тавы текә иде, Хәләмгөл сеңелкәш этә арбаны, арыгач, тәгәрмәчләргә таш кыстырабыз, тәртәне җиргә куеп ял итәбез. Үзебез ач, ә сыер асрамасак, ачка үләсебез көн кебек ачык. Сугыш беткәндә, миңа - 8, Хәләмгөлгә - 6, Равил энемә 4 яшь иде. Әнигә эләкте инде бар авырлык, әле колхозның иң алдынгы уракчыларының берсе бит Насыйбуллина Сылубикә, Хәйруллина Нурлы апа белән. Бригадир Зиннур абый: "Мәгъсүмбикә, бирешмик, Фазылың 1933 елда Татарстанда җир сөрү буенча җиңде бит, бер елга 2070 гектар җир сөрде, орденнарын гына башкаларга бирделәр", - дип үсендереп тә җибәрсә, үлә-бетә эшли иде әнисе. Шуңа хәзер авырый ул. Туя ашап эшләсәң ярар иде дә, кая сугыш вакытында тәрбия?! Ә авылда 216 кеше ачка үлде!" Рәхәт Габделбәр абый белән аның яшьлек эзләре буйлап йөрү. Ул исәнләшеп йөри таныш сукмаклар, таулар, үзәннәр, урманнар белән. Иртәгә Яшел Үзәнгә китәселәре бар, тагын кайчан кайтыр туган авылына?! * * * Июль ахырларында аларга югары очта яшәүче Мостафин Батырша Мостафиевич төште, аңа үз урынына мәктәп директоры табарга кирәк, Зөлфәтне ризалаштыру өчен, аның әнисен үгетләргә төшкән. Мәктәпне 15 августта акт белән тапшыра да шул көнне "Кызыл Партизан" колхозы коммунистларының җитәкчесе итеп сайлана икән. Озак кына сөйләшеп, чәйләр эчеп, матур гына аерылыштылар. Тиздән Зөлфәтне район мәгариф бүлеге мөдире үзенә дәште. Хәл-әхвәл сорашкач, райкомга керделәр. Аларны икенче секретарь булган Нәҗип Шәкүр улы кабул итте. Урыпҗыю, азык базасы булдыру турында сөйләшүләр тиздән мәктәп бусагасына килеп абынды. - Мостафин Батырша Мостафиевич, мәктәбен тапшыргач, освобождённый партоешма секретаре була, район җитәкчелегенең сезне сигезьеллык мәктәп директоры вазифасына тәгаенләргә дигән фикере бар. Мәктәп районда иң зур сигезьеллык мәктәпләр исәбендә. Эш җиңел булмас, ләкин сез яшь, энергияле, югары белемле. Әниегезне дә, тормышыгызны да бик яхшы беләбез, безнең Хәсәнша авылы да - 1923 елда Кирмән Башыннан аерылып чыккан авыл. Мине мәктәптә укыганда кыерсыткан Хөснетдинов Әгъмал абыең ничек анда? - Исән-сау, Нәҗип Шәкүрович, Мамадыш төзү-монтаж идарәсенең төзүчеләр бригадасын җитәкли. - Бик яхшы, төзү-монтаж идарәсенең җитәкчесе Илгиз Хәбибуллович Мөбарәкҗанов та сезнең авылдан. Мәктәбегез өстегезгә ишелеп төшкәнче, яңа мәктәп төзүне кайгыртырга кирәк. Тоткарлык ясамагыз яшь директорга. Укытучылары күп, укытсыннар. Төзелеш район планында түгел, керттермиләр. Әле проектлау документларын эшләтү артыннан да озак йөрергә туры килер. Район күләмендә төзелешләр өчен бүленгән акчадан тегеләйболай йолкып, һәр елны акрынлап төзелер. Ә закон нигезендә башкарсаң, Кирмән Башында ике катлы таш мәктәп 1980 елда гына төзелә башларга тиеш, иптәш мәгариф бүлеге мөдире. Әле аңа кадәр сигез ел вакыт бар. Кем генә эшләсә дә, кем генә җитәкчелек итсә дә, бу Илгиз абыеңның, синең, минем дә изге бурычыбыз дип кабул итик, чөнки без дә бер авыл кешеләре. Өчебез дә - Кирмән Башының Исмәгыйль бай нигезендәге мәчетләрне сүтеп корыштырган мәктәбендә белем алып кеше булган бәндәләр. Ә дүртенче мәчет торамы әле анда кыйблага карап сезнең өй каршында? Дөрес, манарасы юк инде аның, киселгән. - Тора, Нәҗип Шәкүрович, элек бит мәңгелек итеп төзегәннәр осталар. - Син партия членымы әле безнең? - Юк, комсомол. - Батырша абыеңа әйтермен, беренче секретарь Шәүкәт Абдуллович Нәфыйков янына кергәнче, гаризаң язылган булсын, кара аны! - Сөйләштек, алайса, хәерле сәгатьтә, 15 еннән эшкә. - Ике сөйләшерлек итми Ганиев Нәҗип Шәкүрович. Акыллы күзләрен күзеңнән алмый, боргаланырга урын калдырмый. Төпле, тәҗрибәле җитәкче. Кешене тәмам өйрәнеп бетермичә, үз янына чакырмый, диләр. Хәйләләп кара син аны. Энекәше Илсурның Кокандка киткәненә кадәр белә. "Хат язалармы?" - дип сорый, җитмәсә. 15 августта, директорлар киңәшмәсенә җыйган көнне, Зөлфәткә боерык яздылар. Шәхси эшен мәгариф бүлегенә алып килеп тапшырасын аңлаттылар. Киңәшмә укытучыларның август конференциясенә әзерлек мәсьәләләренә багышланды. Өч көн барачак конференциянең көн тәртибе тикшерелде. Директорлар блокнотларына барысын да теркәде. Беренче көнне пленар утырышка кемнәрне алып киләсе? Кайсы мәктәп вәкилләре һәм кайсы колхоз рәисе, совхоз директоры президиумда утырасы? Яшь, быел гына институт, педучилище тәмамлап, район мәктәпләренә эшкә кайткан мөгаллимнәргә ветераннардан кем хәерле эш тели дә, кайсы яшь укытучы җавап сүзе әйтә? Кемнәр сәхнәгә менеп бүләк ала, барысы да исән-иминме, киләчәкме пленар утырышка? Икенче көндә нәрсәләр була, сәгать ничәдән, кайда? Кемнәр чакырыла? Өченче көндә нәрсәләр планлаштырыла? Кемнәр куна кала да кайда йоклаячак? Ярдәмче мәктәптә, шәһәр мәктәпләре тулай торагында, кем туганнарында? Итен иткә, сөяген сөяккә аерып чыгалар август конференциясенең. Киңәшмә тәмамлангач, Илгиз Хәбибулла улы Мөбарәкҗановны күрәсе итте Зөлфәт. Ул төзелеш мәсьәләләренең рәтен белми калмас, эшендә булса гына ярар иде. Сүз башлауга, Илгиз абыйсы: - Нәҗип Шәкүрович әйткән иде аны. Безнең башкарма комитетта капиталь төзелеш бүлеге бар, ОКС русчасы, җитәкчесе - Скачков Анатолий Алексеевич. Шуны күрерсең. Ул, башлангыч документларны туплап, проект институтына йә турыдан-туры Казанга, яки гадәттәгечә, шул ук институтның Түбән Кама шәһәрендәге бүлегенә мөрәҗәгать итәр. Институтта чират әкәмәт тә күп, аннан мөстәкыйль проект төзергә рөхсәт 1980 ел алдыннан гына буласы. Районда 320 урынлы берничә мәктәп төзелә башлый. Бер әзер проектны алып, Кирмән Башындагы мәктәп саласы урынга бәйләсәк кенә инде. Әле моңа да күп вакыт үтәчәк, өстәмә эш башкарачак проектлаучы инженерларны колхоз җитәкчесе белән кызыксындыра алсагыз гына. Чөнки институттагы хәлләр белән мин таныш, эшләре ырып-ерып чыгарлык түгел. Төзелеш киң колач белән башланды Татарстанда, һәр колхоз үзәгендә урта мәктәп булырга тиеш. Кергәләп йөр. Без төзелешне башлыйбыз, документлар булса, акча бүленсә. - Рәхмәт, Илгиз абый, аңлатуыгызга, кергәләп йөрермен. Сау булыгыз. - Сау бул, авылдаш. Шаулап-гөрләп үткән август конференцияләреннән соң 1 сентябрь дә килеп җитте. Колхоз рәисе Мәрданов Абрар Васыйл улы, авыл Советы рәисе Гөлчирә Мөхәммәтхан кызы Гаффарова, партоешма секретаре Мостафин Батырша Мостафиевич яңа уку елы белән тәбрикләделәр. Җәйге каникул чорында "Кызыл Партизан" күмәк хуҗалыгында комбайнчы ярдәмчеләре, көтүче, ындыр табагында эшкә йөргән малайларга, кызларга акчалата бүләк бирелде, мактау сүзләре әйтте колхоз рәисе. Ашык-пошык кына бер чынаяк чәй эчкән җитәкчеләрнең кайсы урып-җыю гөрләгән басуларга, кайберләре фермага, ә кемнәрдер көзге сукага төшкән тракторчылар янына ашыкты. Ә авыл Советы рәисе ындыр табагына юнәлде, чөнки урып-җыю чорында колхоз идарәсе партоешма тарафыннан шунда беркетелгән. Авыл активистлары - клуб, китапханә хезмәткәрләре, почта, медпунктта эшләүчеләр - график буенча кырлардан кайткан икмәкне җилгәрә, машиналарга төяп, сушилкага кертә. Аннан икмәк йә хөкүмәткә озатыла, амбарларга урнаша. Коры килеш амбарларга кертеп урнаштыра алсаң, барысына да җитәр. Ә менә яңгырга китсә... Әле тиздән 150 гектар бәрәңге аласы бар, мал чөгендере дә күкрәп утыра. Көзге чәчү уздырасы, фермаларны, гаражларны кышка әзерлисе... Тавык та чүпләп бетерә алмас бу тормыш мәшәкатьләрен. Бер уйласаң, исән-сау кешегә һәр елны шул хәл инде авылда. Сентябрьнең уннарында райком район активын җыйды. Беренче секретарь Нәфыйков Шәүкәт Абдуллович, икенчесе Ганиев Нәҗип Шәкүрович, өченчесе Ильин Борис Григорьевич түрдәге өстәлләргә кунаклады. Залда чебен очкан тавыш та ишетелерлек, чебене дә керми бит әле аның монда. Теләсә кайсы мизгелдә залдагы теләсә кемне яшен сугарга мөмкин. Колхоз председательләре, партоешма секретарьлары, авыл Советы рәисләренең һәрберсенең кулында - үзләре җитәкләгән оешмадагы эш күрсәткечләре язылган шпаргалкалар. Куллар тавык оясыннан күкәй урлаганда тотылган малай куллары сыман хәтәр калтырый, йөзләр үзгәреп тора. Кемнән башлар да Шәүкәт Абдуллович, кемне беренче булып яшен сугар? Мамадыш шәһәренең Ялкаулар чатындагы салкын сыра сата торган ашханәгә дөбердәп кереп, өстәл артындагы урындыкка ишелеп төшкәнче, чәчең дә биш тапкыр агарырга, маңгайдан йөгерүче тирләрең дә биш кат агып, биш кат кибәргә мөмкин әле. Бер дә рәхәт җир түгел партия райкомының утырышлар залы. Ниһаять!!! Шәүкәт Абдуллович бөркет карашын залга юнәлтте. Залдагылар, йа Алла, ниләр күрәсе бар икән дип, утыргычка сеңде һәм ярты метрга тәбәнәкләнеп китте. Районда урып-җыю, икмәк тапшыру, көзге сөрү, чәчү, терлекләрне җәйге лагерьдан кайтару эшләренә кыска, төгәл, тирән эчтәлекле тасвирлама биргәннән соң, беренче орлык салуга аерым басым ясады. Шәүкәт Абдуллович аннан көнлек савымга күчте. "Хәзер мине бастыра", - дип пышылдавы булды Абрар абыйның, шалт: - "Кызыл Партизан". Торып басты иптәш Мәрданов. - Сөт күрсәткечең начар түгел, ләкин кимү ягына сикергән, һәр сыердан 300 граммга. - Сводканы дөрес бирмәгәннәр, Шәүкәт Абдуллович. - Хуҗа дөрес булган җирдә эше дә, сводкасы да дөрес була, Абрар Васыйлович. Син Нәҗип Шәкүровичны кызартма, ул тәкъдим итте бит рәислеккә үзеңне. - Ярар, Шәүкәт Абдуллович. - Утыр. - Болай җиңел котылгач, исән-имин кайтсам, Тәскирә апага хәер төшермичә булмас, - дип, минем касыкка төртте Абрар Васыйлович. Аның йөзенә нур, иреннәренә елмаю, теленә сүз әйләнеп кайткан иде. - Ике тапкыр бастырмый ул, менә хәзер карап утырыйм әле мин башкаларны ничек өшкергәнен Первыйның. Алайса, мин басуга, барысы да җиңел сулап җибәрде. Давыл Кирмән Башы өстеннән шулай исән-имин генә үтте, калганының кызыгы шулкадәр генә иде. Җилкәләреннән баржадан күтәреп чыккан алты потлы капчыкны машина әрҗәсенә ташлаган йөк бушатучы кебек җиңеләйгән, Ялкаулар чатындагы ашханәдә борчак ашы сыпырып кәефләнгән активистлар, кибеттән кирәк-ярак алып, рәис машинасы янына җыелдылар. "Тәскирә апага!" - дип, ак күмәч белән такта чәй эләктергән Абрар Васыйлович алдагы утыргычка кунаклауга, УАЗ машинасы, шәһәрнең мәшәкатьле тормышы ыгы-зыгысын икегә ярып, суда йөзгән катер сыман, Кирмән Башына элдертте. Анда көзге иксез-чиксез мәшәкатьләр, әле бер төбе дә казылмаган 150 гектар бәрәңге, җилгәрәсе икмәк, өеләсе йөзләгән салам кибәннәре, сөреләсе җирләр, җәйләүләрдән фермага кайтасы сыерлар, таналар, ашлык өләшкән көн бәйрәме, ягулык, запчасть, яңа сортлы чәчүлек орлык эзләп чабасы юллар, Кирмән Башының чыңлы йөз чишмәсе, тымызык, серле кичләре көтә иде... Атна ярым укуга, райком күрсәтмәсен үтәп, мәктәп бәрәңге алырга кереште. Көннәр ару торганда, бу олы мәшәкатьтән ничек тә тизрәк котылырга кирәк иде. Зөлфәт боерык язды. Кырда эшләгәндә техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү турында сыйныф җитәкчеләре укучылардан журналга кул куйдырдылар. Азмы-күпме җаваплылык тойсыннар. Бигрәк тә казыгыч эшләгәндә, аның янына якынаймау кирәк, шулай ук бәрәңге ташучы машиналар, тракторлар куркыныч, басуга барганда, кайтканда этешептөртешеп, бортка утырып йөрүче шук малайларны да тыю зарур. Басудагы эшне өч көн әйбәтләп оештырганнан соң, хезмәт укытучысы Васыйлов Габделхәй абыйсын җаваплы кеше итеп калдырып, ОКС җитәкчесе янына китте Зөлфәт. Барып керде бүлмәсенә. Анатолий Алексеевичны әрмәннәр сырып алган. Аның вакыты юк. Ләкин Зөлфәтнең чыгып китмәгәненә эче пошыпмы сорады: - Что тебе? - Я по поводу строительства новой школы в Малых Кирменях. - А я знаю. Видишь, у меня нет времени, вот строители жмут, даже кости трещат. Приходи на следующей неделе в этот же день. - Но знайте, я не отстану. - Похоже. До свидания. Зөлфәт корыны бушка аударып кайтып китте. Киләсе атнада ОКС җитәкчесе әйткән көндә Анатолий Алексеевичны табып булмады. Сентябрь ахырында, ниһаять, ОКС җитәкчесе белән очрашу бәхете елмайды. Мәктәп директорының аңлатуын ярты юлда өзеп, Анатолий Алексеевич: - Сезгә Түбән Кама шәһәренә барасы, вокзал янында проект институтының филиалы бар, хәерле юл, - дип, әрмән егетләре белән Ялкаулар чатына менеп китте. Түбән Кама шәһәрендә төзелеш институты филиалындагы инженер Зөлфәтне бүлдермичә тыңлады һәм әйтте: - Иптәш директор, Анатолий Алексеевич үзе килергә тиеш безгә, берничә документны папкага салып. - Рәхмәт. Сау булыгыз. Мамадышка кайткач, проект ясаучы инженерның җавабын ОКС җитәкчесенә җиткерде. - Ярар, киләсе атнага күрен, шушы көндә, - диде дә абзый, әрмәннәр белән сөйләшеп, ферма проектлары өстенә иелде. Яшь авыл гыйбады булган егетне ОКС җитәкчесе Яңа елга кадәр тагын өч тапкыр Түбән Камадан әйләндерде. Бишенче баруында филиал җитәкчесе: - Егет, дәресеңне укыт, Скачковның үзен китерү җаен кара, үзгәргән икән ул, алайса, бик аккуратный иптәш иде, - диде. Иртәнге сәгать 6 да, кичә генә алтынчы тапкыр Түбән Камадан куылып кайткан Зөлфәт район башкарма комитеты урнашкан, Мамадышта йорт янында, кышкы ботинкалары аша тәнгә үрмәләгән зәһәр салкыннан котылырга теләп, йөргәләп тора иде. Кинәт аңа исеме белән эндәштеләр: - Зөлфәт, нишләп аптырап торасың иртүк? - Исәнмесез, Нәҗип Шәкүрович. Менә Анатолий Алексеевичны көтә идем, яңа мәктәп төзү буенча. Мине Түбән Камадагы төзелеш институты филиалына җибәрә дә җибәрә. Тегендә дәресеңне укыт дип куып кайтаралар. - Әйдә әле райкомга, минем кабинетка керик әле. - Бер шылтыратуга алды телефонын ОКС начальнигы, әллә бүлмәсендә кунган микән? Сөйләшү болайрак булды: - Зачем ты посылаешь директора Малокирменской школы в Нижнекамск? Скачков нәрсәдер мыгырдый трубкага. Икенче секретарьның тавышындагы корыч авазлар ныграк яңгырый: - Ты думаешь, Анатолий, я ничего не знаю про твои дела с армянами?! Глубоко ошибаешься. Зайди ко мне через 5 минут со всеми документами, которые ты должен передать в Нижнекамский филиал. - Бар, ОКСка чык та, бергә керегез. Мин ОКС бүлмәсенә кергәндә, Анатолий Алексеевич өстәлендә таралып яткан кәгазьләр арасыннан кирәкле документларны аерым папкага туплый, ә үзе үпкә сүзләре яудыра: - Зачем ты зашёл к Назип Шакуровичу? - Я не зашёл, на улице встретились и он меня пригласил к себе. - Он же меня убьёт. Не надо было так поступать! - А вы зачем шесть раз посылали меня в Нижнекамск? Сегодня бы послали седьмой раз. Вот сейчас ваши друзья из Еревана ждут и не дождутся вас. - Ладно, пошли. Будь что будет. Без Нәҗип Шәкүрович бүлмәсенә кергәч, икенче секретарь: "Соңрак керерсең", - дип, минем чыгып торуымны сорады. Кабат бүлмәдә яшен яшьнәде, күк күкрәде, мебель дөбердәде. Аннан сәркатип кыз, коридорга чыгып, мине чакырды. Нәҗип Шәкүрович: - Сам поедешь в Нижнекамск сегодня и сейчас. Как приедешь обратно, сразу зайдёшь. Решим твою судьбу, Анатолий Алексеевич, это моя родная школа, с огнём играешь. Идите. По приезду зайдёте с директором школы. - Зульфат, задержись. Ярар, син аның кайтканын көтеп торма, болай гына әйттем. Мәктәптә эшләр ничек? - Әйбәт, Нәҗип Шәкүрович, менә яңа мәктәп төзү эше кымшанмаганга бик борчыла идем, зур рәхмәт! Илгиз Хәбибуллович белән дә күрешеп торабыз. - Башланган эш- беткән эш. Бүген Скачков тәгәрәтеп җибәрә кәгазь эшен, үзем контрольдә тотармын. Сау бул. - Сау булыгыз, Нәҗип Шәкүрович, тагын бер тапкыр рәхмәт. Урамда Скачков мине көтеп тора иде. - Ладно ещё с работы не снял. Зачем не сказал, что это его родная школа. Из вашей деревни что ли? - Да, его родная деревня Хасаншино в 1923 году отделилась, там тоже наши односельчане живут. - Ладно, я не в обиде, Зульфат, сам виноват, извини уж, закрутили эти южане, сам не рад. До свидания. - До свидания. Счастливого пути, Анатолий Алексеевич. - Спасибо. Мәктәп эшләре белән бераз юанганнан соң, Ялкаулар чатындагы ашханәдә борчак ашы чөмерде, Кирмән Башына барда ташучы йөк машинасын спирт заводы янында эзләп тапты да яңа мәктәп төзелеше документлары хәрәкәткә килә хәзер дип чиксез сөенгән Зөлфәт юл буе Шәйхетдинов Нургаян абыйсы белән сөйләшеп кайтты, күршеләр бит. Зөлфәт белән энесе Илсурны эшкә өйрәткән, хуҗалыкларын бөтәйткән дуслары фронтовик Барый абый Габдрахмановның бертуган энесе Нургаян абый. Аның улы Маратның сыйныф җитәкчесе дә булды әле Зөлфәт. Нургаян абый - машина йөртүчеләр арасында колхозда бердәнбер беренче класслы шофёр. Ипле, сабыр, акыллы. Ничек кайтып җиткәннәрен дә сизмәделәр. Нургаян Шәйхетдинов Зөлфәтнең әтисе туган нигезгә өй салды. Барый абыйсы һәм әнисе Камәртидән аерылып башка чыкты. Хатыны Югары Яке тумасы, сыер сава. Балалары бер көтү. Аргы якны гөрләтеп яшәп яталар. Анда берничә өй, тау ягында бер өй дә юк. Мал асрарга, каз-үрдәк үрчетергә сахра инде менә. Утар инеше белән Норма урманчылыгыннан төшүче Кирмән инеше алар бакча башында кушыла. Доха, Трайт чишмәләренең шифалы суын эчәләр, каршыдагы Кирмән, Сәләхи, Казыган, Урыс юлы тау битләреннән җиләк җыялар җәйләрен. Каен һәм кура җиләкләре дисәң, шулай ук ерак түгел: Бурсык урманына, Саурыш елгасына, Рәхимулла, Хәсән чүнникләренә, Ибрай аланына йөгерәләр. Искиткеч иркенлек, хозурлык Аргы якта! Балыкны бакча башындагы Мәндер тугаеннан тоталар. Тырыш, кәсеп иткән кешегә әле тагы Тегермән алды, Ибрай тугайлары, Сәләхи тавы тугайларында да кызылканатлар, сары сыртлы яссы балыклар җитәрлек. Нургаян абыйның машинада эшләве авылда яшәүче гаиләгә бик тә файдалы. Мал асрап көн күрә бит халык. Ә малга печән, салам, фураж шушы машинада кайта. Аннан, яшерен-батырын түгел, колхозга нәрсә ташыйлар, барысы да өйгә ияреп кайта. Шөкер. Яз көне. Өлкән сыйныф малайлары белән Норма һәм Кирмән Башы арасындагы басуда яңа мәктәпкә урын билгеләп йөрделәр, казыклар кактылар. Урын тип-тигез, шәп иде. Ике гектарда җиләк-җимеш, яшелчә бакчасы була, спорт мәйданчыгы төзеләчәк, башка авыллардан килеп белем алучыларга ике катлы торак бинасы салу да күз уңында тотыла икән. Авылларны тоташтыручы юлның аскы һәм өске якларына ун-унике яшь гаилә йорт төзеячәк тә, ике сала тоташачак. Планнар зурдан. Югары очта яшәүче кирмәнбашлары гына бераз ризасызлык белдерә, чөнки иртән дә, өйләдән соң да 2,5 чакрым, мәктәпкә чакырсалар, тагын, төшеп-менеп, 5 чакрым йөгерергә кәҗүнни аяклар юк монда, диләр. Ә план барып чыкса, Норма балаларына бик тә җайлы булачак. Җитмәсә, мәктәп төзеләчәк мәйдан көнчыгыш яктан Кирмән инеше тугайларына тоташа. "Инештән су суыртып яшелчә, җиләк-җимеш бакчаларын сугарырбыз", - ди колхоз рәисе Абрар абый. Мәктәпкә төзелеш документлары эшләү, проектны Кирмән Башы җиренә бәйләү артыннан Зөлфәт көн-төн чапты. Аңа кирәк иде бу төзелеш. Ә калганнарга турыдан-туры кагылмый, аларның үз эше дә муеннан. Берзаман мәктәп төзеләсе урын үзгәртелде, китте яңадан документацияне үзгәртү-төзәтү. Төзелеш мәйданы Кирмән Башы авылының көньяк-көнбатышына, авыл белән Югары зират арасына тәгаенләнде. Көйсезлеге шунда: ул Хуҗиәхмәтов Нуриәхмәт абзыйның бакчасын, өй урынын тулысынча йотты, ә мәктәпнең техник хезмәткәре Ахунҗанова Нурсама апаны бәрәңге бакчасыз калдырып, бик зур борчуга салды. Гомер иткән нигезне югалту авыр икәнен аңлады Зөлфәт тә. Халык, колхоз рәисе һәм партоешма секретарен гаепләп, икесенең дә хатыны укытучы булганга, юри шулай эшләделәр дип, итәк астыннан ут йөртте. Ераграк салсалар, хатыннарына эшкә йөрергә ерак була, имеш. Ай чапты, ел чапты директор. Йөгереш белән даими шөгыльләнү дә өзелде. Түбән Камадагы һәм Казандагы Химиклар мәдәният сарае янындагы проект институтында инде ул үз кеше. Авыл кешесе буш кул белән килми, ярый әле, колхоз рәисе Абрар Васыйл улы хәлен аңлый, күчтәнәчсез җибәрми. Ил белән өелешеп эчкән чорда, директор да төзүче инженерлар белән хәмердән авыз итте. Инде аның авылдагы дуслары: Дөлкәфил, Хәниф, Вакыйф, Миннелут күптән әз-мәз чеметкәләсәләр дә, әле аның эчеп караганы юк иде. 1974 елның башында йөргән кызы Рәсимәне килен итеп төшерде Зөлфәт. Сөнгатулла абыйсы белән кыз сорарга менделәр. Каушап калдылар Зәйнуллиннар, чыш-пыш килделәр. Саланың очсыз-кырыйсыз мәшәкатьләрен ырып-ерып яшәп китте ике авыл баласы. Уңга карасаң да, сулга карасаң да - туганнар, күршеләр, авылдашлар. Хатыны авылларында элемтә бүлеген җитәкли. Зөлфәт - мәктәп директоры, агитколлектив җитәкчесе. Мәктәп белән почта эшен бергә алып баралар. Төп мәсьәлә - халыкны газета-журналга яздыру. Кирмән Башы кешеләре, тар-мар ителгән Болгардан һәм Казаннан күчеп килгән кавемнәрдән кушылып оешкан халык буларак, белемгә омтылышы, зыялылыгы белән аерылып тора. Туйны өч көн ясадылар. Беренче көнне хезмәттәшләр: укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр, шулай ук колхоз рәисе, партоешма секретаре, авыл Советы рәисе, чөнки икесенең дә хатыннары - укытучы. Шәп утырдылар. Икенче көнне - туганнар. Өченче көнне, булгач булсын дип, аларны котларга яшьләр җыелды. Фотолар хәзер дә ул шатлыклы мизгелләрне саклый. Өч көнне дә бөек гармунчы, тумыштан сукыр, дусты Зөфәр Салих улы Закиров армый-талмый гармун уйнады. Мәктәп коллективы тырыш, тыңлаулы. Өлкән укытучылардан Бөек Ватан сугышы ветераны, орденлы офицер, географ Мәхмүт Васыйл улы Васыйлов; башлангыч сыйныфлар укытучысы Васыйлова Кәшифә Абдулловна; тарих укытучысы, Акман авылы мулласы кызы Фәүзия Фәез кызы Миннеханова; Дегетле авылында туган, чеп-чи марҗа булса да, татар телен шәп белүче рус теле укытучысы Егорова Мария Фёдоровна; тәмәке тартканга кулы әйбәт кенә калтырап торса да, сызым дәресендә һәм остаханәдә кара тактага сызымнарны акбур белән сызганда, линейка, метрдан башка да гаҗәп туры сызучы хезмәт укытучысы Васыйлов Габделхәй Васыйл улы, Түбән Ушмыдан килен булып төшкән, ана теленә мәхәббәт тәрбияләүче Һадиева Рәшидә Гариф кызы, аның ире биолог Һадиев Габделхак Һадиулла улы. Башлангыч сыйныф укытучылары Зәйтүнә Шакир кызы Йосыпова; Клара Газизҗан кызы Әхмәтова; аның ире, Үрнәк авылында Ленин орденлы укытучы Фазыл Әхмәтов гаиләсендә үскән химик Рифкать Фазыл улы Әхмәтов; районның иң көчле математика укытучыларының берсе Нургалиев Шамил Нургали улы һәм аннан үрнәк алып, тырышып эшләүче Хаҗипова Газизә Хаҗип кызы, Мәрданова Миннесәвия Миннехәер кызы; татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайфуллина Нүрҗидә Мөхәммәтсафа кызы. Бу - өлкән һәм урта буын мөгаллимнәр Кирмән Башы мәктәбенең бәя биргесез зур байлыгы иде. Мәктәптә эшләүчеләр алышынып тора, пенсиягә чыга. Башка мәктәпләргә күчә, кияүгә китә. Тормыш бу. Кемдер телгә алынмаган икән, үпкәләмәсен. Аллаһ алга таба кәгазь битенә аларның исемен дә яздырыр әле. Татар теле һәм рәсем укытучысы, сыйныфтан тыш эшләрне оештыручы Гамилә Хаҗи кызы Шәмсетдинова, башлангыч сыйныф укытучысы Эльвира Закир кызы Саттарова, тарих һәм производствога өйрәтүче мөгаллим Дөлкәфил Агмал улы Хөснетдинов, физкультурник Ринат Закир улы Шакиров, рус теле һәм әдәбияты укытучылары Нурзия Кәримулла кызы Каюмова, Елизавета Михайловна Зәйнуллина, өлкән пионервожатый Тәнзилә Гайнан кызы Вәлиева, математика укытучысы, лаборант Хәниф Ибраһим улы Йосыпов төрле елларда, инде кайсылары районның башка мәктәпләрендә эшләгәч, ә кайсылары, Арча педучилищесын тәмамлап, башка республикаларда укытканнан соң, кайберләре, Мамадышта берьеллык физкультура, математика курсларын тәмамлагач, туган авылларына эшкә кайтачак. Тормыш бу. Яңа уку елы башланды гына, өлкән сыйныфлар һәм дә укытучы-тәрбиячеләр бәрәңге басуына бер айлык командировкага китте. Ә Зөлфәтне ике айга директорлар курсына җибәрделәр. Һәр көнне лекцияләр күп була, кайбер көннәрдә шәһәр мәктәпләренә дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар күрергә йөриләр, аларга бергәләп анализ да ясыйлар. Ашаталар-эчертәләр, зарланырлык түгел. Өйдәгеләр кайтып йөрмәскә әйтсә дә, күңел тыныч түгел. Хатыны ялда, беренче балаларын көтәләр. Октябрь бәйрәменә кайтып төште. 4 ноябрь, әле сәгать 11 генә. Өйдә беркемнең дә булмавы гаҗәпләндерде Зөлфәтне. Ишегалдына чыгып, аптырап басып тора иде, капкадан авызы колагына җиткән Дөлкәфил дусты очып керде: - Әти кеше булуың белән котлыйм! - дип кочып та алды, бөтерә дә башлады. Зөлфәтнең каушап-аптырабрак торуын абайлап: - Малаең бар, юарга кирәк! - дип тә җиффәрде. Вакыйга болай булган. Элек кышлар сау-сәламәт иде, инде ноябрь башына кар яткан, буранлап, Су-Елга юлын күмгән. Шуңа күрә өйдә бала табарга чирли башлаган хатынын, дусты Дөлкәфил белән мәктәптә хуҗалык мөдире булып эшләүче Хөсәен Васыйл улы Мәрданов, ул Рәсимәнең җизнәсе дә әле, "Беларусь" тракторына утыртып, олы юлга алып чыгып киткәннәр. "Ашыгыч ярдәм" машинасы Алкин турына килеп көтеп торган да Рәсимәне Мамадыш хастаханәсенең бала тудыру бүлегенә алып киткән, рәхмәт төшкере, ни тракторда барганда, ни машинада ул-бу булмаган. - Аллага шөкер, Хөсәен абый, утыртып җибәрдек Рәсимәне, - дигән дә сыгыла-бөгелә көлә башлаган Дөлкәфил. - Юләрләндеңме әллә син, малай?! - ди икән аптырап Хөсәен абый. - Сал әле, Хөсәен абый, фуфайкаңны, - дип пырх-пырх килгән Дөлкәфил. Хөсәен абыйсы фуфайканы сала. Ә анда хикмәт: кабина утыргычлары артындагы ике куллы пычкы, чүпрәккә төреп, өскә каратып куелган булган икән. Тешләре Хөсәен Мәрдановның беренче тапкыр кигән фуфайкасын кисеп-телеп бетергәннәр. - Әйтәм кабинадан төшкәч, суык өрә, - дип шаркылдап көлә Хөсәен абый. - Бер фуфайка гына жәл түгел. Кайткач, хуҗа яңаны бирер әле, Рәсимә һәм туачак сабый исән-сау булсын. Әйе, истә калырлык хәлләр булган. Әнисе дә эштән төште, чәй эчтеләр. Шуннан Зөлфәт, күчтәнәчләр төяп, идарәгә менеп китте, Абрар Васыйлович Вәкил Шакиров йөрткән машиналарны бирде, кайтышлый ягулык апкайт, диде. Киттеләр икесе дә сөйләшергә яратучы, җаннары якын кешеләр Мамадышка. Инде СуЕлга яклап юл ачылган, көн салкынча, машина моторына эшләү җиңел, җитмәсә, машина мичкәсе дә буш. Сагынганнар бер-берсен Вәкил белән Зөлфәт. - Абыкаем, үзең кебек спортчы булсын, төгәл тәне сау булсын! Рәсимә апага сәлам әйт, без армиядә хезмәт иткәндә, хатларыбыз аның кулыннан үтте бит. - Мин, нефтебазага төшеп, бензин алырмын да кабат шәһәргә менәрмен. Сыйлыйм әле мин сине, абый, бүген. Уртак сөенеч булсын улың тууы! Хатыны Рәсимәне күрде, рәхмәт әйтте, йөри башлаган әкрен генә. Уллары исән-сау, Аллага шөкер. - Өйдәге бар эшне үзем эшләргә тырышканга, бераз авырлык килгән, шуңа бер атнага алдан туды. Болай алга таба тәэсире булмас, диләр. Малайлар туганда йомшаграк, хәлсезрәк була икән. Ә безнеке имә болай, гәүдәсе бәләкәй дип тормый. - Миңа күрсәтмиләрме инде улымны? - Юк, аерым күзәтүдә әле ул. Бәлки, икенче тапкыр килгәндә күрсәтерләр. - Ярар, карчык, менә ризыклар. Ашарга тырыш, хәзер син ике кеше өчен ашыйсың. Ярар, бар, өзлекмә. Рәхмәт сиңа, сау бул. Кайчан чыгасыңны хәбәр ит, авылда булсам да, Казанда булсам да. Улыбызны тиешенчә каршы алырга кирәк. Вәкил инде менеп тә җиткән. Беренче ашханәгә кереп ашадылар, чәй эчтеләр. Акчаны, чынлап та, Вәкил түләде. Тегеләй дә, болай да боргаланып карады Зөлфәт. - Абый, рәнҗетмә. Мин болай да гомер буе бурычлы сиңа. Тренерым да булдың, аннан мин дә иртә әтисез калдым бит, язмышлар бертөсле, абыкаем. Менә сиңа чәй эчерткәч, сиңа дигәнгә ачуланма инде, авылча, якын итеп әйтәм, бер атна кая басканымны да белми йөрим мин. Бер атнадан тагын бер саваплы эш эшлим, тагы сөенеп йөрим, гел шулай яшәргә язсын. Әйе, Норма авылының изге туфрагы арыш, бодайлар гына үстерми, Вәкил сыман якты күңелле кешеләрне дә тудыра. Нәсел дәвамчысы булып туган малай шатлыгын уртаклашырга теләүчеләр туганнар, дуслар, танышлар, хезмәттәшләр арасында да җитәрлек иде. - Яңа мәктәп төзелешен башларга район җитәкчелегеннән рөхсәт бар, көне-төне чабуыңның нәтиҗәсе булды, - диде Абрар Васыйл улы, - менә Горький шәһәренә хат җибәргән идең бит әле, Идел буе геология идарәсенә, шуннан җавап килгәнне көтәбез. Төзелеш мәйданы астында файдалы казылма байлык юк, төзи башларга рөхсәт дисәләр, ноябрь азагында өмә оештырып, кул белән казытам, авыл халкын җыеп. Экскаватор юк бит. Әле Мәдәният йорты, яңа идарә, гаражлар, фермалар төзисе бар шушы халык белән. Мәктәптән башлыйбыз. Ярар, исән-сау гына укып кайт. Тагын бер тапкыр улың туу белән котлыйм. Аңлыйм хәлеңне, минем өчәү бит - Фәрит, Фәнис, Әнисә. - Рәхмәт, Абрар Васыйлович. Исән-сау эшләгез. Күрешкәнгә кадәр. 7 нче ноябрьгә кадәр бәхетле әти-әни бала тудыру йортында тагын очраштылар, кая кочаклашсыннар инде, авыл тәрбиясе якадан тота. Иң әһәмиятлесе: улын күрсәттеләр, уч төбе кадәр генә йөзле нәни малай иреннәрен мыймылдатып йоклый иде. - Йә, нинди исем сайладың соң? - Рузил куйсак, ничек булыр икән? - Әйбәт бит, ул исем бик күп кешедә дә түгел әле. Исән-сау гына булсын. Кайчан чыгарырлар икән? - Әле ул вакытта син Казаннан кайткан булырсың. Казанда курсларда укыганда, ул укытучылар белемен күтәрү институтының тулай торагында чуваш кешесе Афанасий Петрович белән бер бүлмәдә яшәде. - Рузил куйма, әйдә, Рузвельт куйыйк! - дип, ун мәртәбә генә әйтмәгәндер тарих укытучысы, мәктәп директоры. Курсларны тәмамлап кайтуга, хастаханәдән улы белән хатыны Рәсимәне алып кайтты. Тормыш тагын да ямьләнеп китте. Ниһаять, 1974 елның 16 ноябрендә, иртәнге 5 тә башланган нәрәдтә, авыл ир-атларын көрәк, лом, кәйлә, "Дружба" пычкылары белән китереп, яңа мәктәпнең 60 метр озынлыктагы нигезен казу өмәсе игълан ителде. Көннәр суык тора. Җир туңган, шуңа күрә бригадир Хөснетдинов Агмал абый егетләре, кичтән үк, бөтен фундамент буенча, берничә машина утын, иске-москы ягып, төне буе кизү торды. Ә Зөлфәтне Казанга проектлау институтына шушы урында төзеләчәк мәктәп проектын алырга җибәрделәр. Көрәк тотып, бар халык белән янәшә эшләргә теләсә дә китте Зөлфәт. Ике ел да өч ай чапты инде шушы төзелешне башлау өчен. Шул көннән яңа мәктәп төзелеше башланды. Бу төзелеш җиде ел буена Кирмән Башы яшүсмерләре өчен таш-агач эшенә өйрәнү мәктәбе булды. Урта мәктәп тәмамлаган егетләр армиягә киткәнче, мәктәп яшендәгеләр җәйге каникулда Агмал абыйларына килеп баш иделәр. Ярдәмче эшчеләргә әйләнделәр: измә изделәр, кирпеч ташыдылар, туфракса салдылар. Ә бригаданың төп эшчеләре Гаделшин Рәхимша, Сафин Нурулла, Борһанов Вакыйф, Мөгътәсимов Рашим, Шаһиев Миннәхмәт, Сәләхов Гыйльмулла булды. Төзелеш авыр һәм озак барды, чөнки ул район планындагы төзелеш түгел, аңа хөкүмәт тарафыннан акча бүленмәде. Райкомның икенче секретаре Ганиев Нәҗип Шәкүр улы, СМУ начальнигы Мөбарәкҗанов Илгиз Хәбибулла улы акча һәм төзелеш материаллары юнәтергә юл тапса, "Кызыл Партизан" колхозы рәисе бульдозер бирсә, таш һәм кирпеч, цемент, ком ташырга транспорт бүлсә, төзелеш барды. Әле эшчеләргә хезмәт хакы да түлисе бар бит. Төзелешкә эшкә килгән кешегә иң беренче кушамат тагалар. Аннан эшкә урнашу фатихасын алган егет, сөенеченнән нишләргә белмичә, кибеттән әйләнеп килә. Бригаданың патшасы Агмал абыйсы, вәзирләр Рәхимша, Миннемулла абзыйлар белән мөгәричлиләр. - Йә, нинди кушамат чәпик бу асыл егеткә? - ди патша. Беркайчан да сүз эзләп кеше кесәсенә керми торган Кара Рәхимша "Шүрәле" дип җиффәрә. Бригадага эшкә алыну куркынычы булган егетнең күз чокырлары яшь белән мөлдерәмә тулганын күргән патша: - Син бигрәк инде. Потап булсын! - ди. - Ул урыс Мамадышта берничә ел Сабан туе батыры булды, 140 килолы. Мин дә өч ел баш батыр калдым Мамадышта, авырлыгым 73 килограмм иде. Кешене өч бармак калынлыгы күтәрсәм, җилкәсенә салдым. Ярар, Потап булсын. Бар, Рашим эш кушар сиңа. Йөгереп түгел, чабып китә төзелеш мәйданы буйлап егетебез. Өйдәгеләр сөенәчәк инде. Әле хезмәт хакы да алып кайтып бирсә! Күп тә үтмәде, колхоз рәисе алышынды. Мамадыш РайПОсында эшләгән Альфред Гасыймхановичны тәгаенләделәр гомуми җыелышта. - Эшебез нинди, ашыбыз шундый булыр, - диде яңа хуҗа. Тире җыючыдан башлаган, сәүдә системасының шактый баскычларын узган ир-ат эш рәтен белә, бигрәк тә исәп-хисапны, бигрәк тә акча табу юлларын. Район тулы, шәһәр тулы дус-ишләре. Хатыны Сөембикә Газизовна югары белемле рус теле укытучысы икән, мәктәпкә эшкә урнашты. Бик тә тәрбияле, затлы нәселдән, Кече Сонның Мөхәммәтҗанов Газизҗан кызы икән. Башта мәктәптә, соңыннан балалар бакчасы мөдире булганда да, авыл халкы аның колхоз рәисе хатыны икәнен, эреләнүен, тавыш күтәрүен сизмәде. Була бит шундый кешеләр! Балалар бакчасыннан улы Рузил: "Мине Сөембикә апа кыйнады", - дип кайткан. Әнисе Рәсимә бу хәлне Сөембикә Газизовнага сөйләгән. - Әйдә әле, ничек кыйнадым икән? - дип, Рузилне чакырганнар. Өч яшьлек малай, үз кулын өскә күтәреп, бармагын янаган да: - Тагын балалар бакчасы капкасы астыннан чыгып качсаң, әниеңә әйтермен! - дигән. Менә бөтен кыйнау шул икән. Энергиясе ташып торган колхоз рәисенең аяк табаннары яргаланып беткән, ул сандалын беркайчан да эләктерми, аның перәшкә тимерләре челтер-челтер килә, колхоз идарәсе идәннәренә, урамдагы бетон юлга бәрелә, үзенчәлекле чыңлау чыгара. Музыкаль иде хуҗа. Ул сүзгә гаҗәп оста, берөзлексез мәзәк сөйли, мәкальләр сибә, бер сүз белән әйткәндә, чын сәүдә кешесе иде. Һәр җиргә җитешә: кырларга да, фермаларга да, умарталыкка да. Иртән Нурулла Хәбибуллин белән "Кызыл Партизан" күмәк хуҗалыгы буйлап чыгып китә, өйләгә инде авырайган, арган шофёры өенә кереп ава. Колхоз рәисе икенче шофёры Вәлиәхмәтов Фәйзерахман белән чыгып китә. Кичкырын машина Фәйзерахман капкасы янында туктый. Аяклары белән печән чапкан Фәйзерахман да өенә кереп ава. Альфред Гасыймханович машинадан төшә дә, сандалларын челтерәтеп, машина-трактор паркына юнәлә. Механиктан ремонттагы бер шофёрны үзенә ала да чыгып чаба тагын каядыр. Эшләү дәверендә Гасыймханов 33 корылма төзетте һәм барысы да агачтан. Беркөнне рәис хуҗалыкны барларга Шәрифуллин Гарифулла машинасына утырып чыгып китә. Кичкырын чабылган печән басуына туктата да: - Әйдә, бала, өскә менимме, астан биримме? Сыер бит ул ашатсаң гына бирә сөтне, - дип, кузовтан сәнәк алып, печәнне машинага төйи дә башлый. Үз гомерендә мондый хуҗа күрмәгән Гарифулла башта беравык кымшанмыйча тора, аннан: "Тир таммаган бер җир дә калмады, җәт-җәт кенә эшләп алдык хуҗа белән, - дип җиффәрә. Алтын кеше, тормышны тирәнтен аңлый торган. Өйгә буш кузов белән шалтырап кайтып керү ярамаганын яхшы белә ул". Зөлфәт белән дә тиз дуслашты Гасыймханович, мөмкинлек туган саен үз янына, колхоз ашханәсенә чакыра башлады. Бар җирдә дә табында хәмер мулдан иде. Хуҗа, сәүдә системасында эшләгәнлектән, чаманы да белә, берөзлексез мәзәк сөйли һәм умырып ашый иде. Шуңа да исерми. Аны беркем дә исерек хәлдә күрмәде, йөз һәрвакыт кып-кызыл, сандаллар челтер-челтер, үзеннән беркайчан да аракы исе килми, чөнки ул табыннан лавр яфрагы йә канәфер чәйнәп кымшана, йә кәнфит суыра иде. Колхозчымы, интиллегенция яки читтән килгән кеше аннан нәрсә дә булса сораса, җавап бертөрле була: - Бар ул, бала, әнә хирург төшкәндер, кибет ачыктыр. Хирург дигәне Кирмән Башының гына түгел, бөтен Мамадыш РайПОсының горурлыгы булган сатучы Каюмова Миңнур Төхвәтулла кызы була инде. Һәр бәндә кибеткә барып, галифе чалбар киеп килә дә, колхоз ашханәсендә чәй эчеп алалар. Мәктәпкә әйбер күп кирәк шул: транспорт, фураж, төзү материаллары, торак балаларын ашату өчен ит дисеңме... Ә сүз һаман шул бер: - Бала, хирург төшкәндер, кибет ачыктыр. Спорт белән шөгыльләнеп, бер дә эчмәгән Зөлфәт өчен бу бик тә килешмәс шөгыль иде. Әле, җитмәсә, шигырьләр дә яза торган нечкә күңелле кешегә. Тиздән бөер, бавырлар барлыгы сизелә башлады. Яшел Үзән шәһәренә барып тикшерелеп тә кайтты. Сакланырга әйтәләр инде врачлар. 1975 елның җәендә ялга китте Зөлфәт. Геленджик шәһәрендәге "Черноморец" ял йортына. Бер бүлмәдә өч мөселман егете тордылар. Ибраһим - виноград үстерә торган совхозда тракторчы, Нухбәк - атаклы авар шагыйре Рәсүл Гамзатовның авылдашы, рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Ибраһим бик аз сөйләшә, тыңларга ярата, бәлки, ике укытучыга гәпләшергә юл куеп, әдәп тә саклагандыр. Гел бергә йөрибез, хәл-әхвәл сорашабыз. Иң башта Зөлфәт авыл тормышын сөйләде. Ибраһим дәшмәгәч, Нухбәк сүзгә кереште: - Әтиләре үлгән, әниләре исән. Алар - дүрт иртуган, Нухбәк иң кечесе, төп йортта ул яши икән, ә абыйлары башка чыккан дип аңлады Зөлфәт, ләкин шул ук авылда көн күрәләр. 50 ләп сыерлары, шул чама таналары бар, ә бозауларның санын белми. 100-150 баш сарык, бәрәннәрнең саны билгесез. Җиләк-җимеш бакчалары зур, гектар гына түгел. Малларны иртән куып чыгаралар, кичен үзләре кайталар. Сөттән сыр ясыйлар, үзәнлеккә төшереп саталар, ит белән дә, йон белән дә, тиреләр белән дә шулай, җайга салынган. Бөтен эш белән өлкән абыйсы җитәкчелек итә икән. Ул әтисе урынына калган, аның сүзе - закон. Кайчан йон кыркасын, виноград җыясын, күпме сыр ясап, үзәндә яшәүчеләргә төшереп бирәсен дә өлкән туган хәл итә. Бөтен акча аның кулында. Нухбәкнең хезмәт хакы аның кесә акчасы санала, теләгәнчә тота ала, анда беркемнең эше юк. Кемнең йортында нинди төзелеш эше, кемне укытасы, киендерәсе, ялга җибәрәсе, фатир аласы, бергә киңәшәләр туганнар, ләкин хәлиткеч сүз - өлкән абыйда. Ул каршы килсә, бер эш тә эшләнми. Гомумән, алар авылында өлкән кеше сүзенә каршы килгәннәр авылдан чыгып китә. "Авылда исерек кеше юк. Мәктәптә укытучылар бүлмәсендә графин белән вино тора, бер стакан эчеп кереп китәбез дәрескә, аның бернәрсәсе юк, исертми", - ди Нухбәк. Олы абыйсы төпчек энесенә, иркенләп ял итеп кайт дип, җиңел машина сатып алырлык акча биргән. - Монда акча кирәк түгел, кая тотыйм инде мин аны? Кире кайтарып бирәм. Үземнең берничә айлык хезмәт хакын да алып килгән идем. Менә рөхсәт итсәгез, сез кардәшләрне сыйлыйсым бар, - дип төгәлләде сүзен Нухбәк. - Без дә яшибез инде, тормыш әйбәт, имеш, - дип, офтанып, авыр сулады Зөлфәт. Шәһәрдә күңел ачып йөргәндә дә, 26 чакрымдагы герой-шәһәр Новороссийскига экскурсиягә барганда да, өчебез бергә идек һәм Нухбәк безне гел сыйларга теләде. Бик тә тәртипле иде бу егетләр. Совет шампан шәрабының ватаны - Абрау-Дюрсода дегустация ясаганда да, "Кече җир" музее буйлап диңгез култыгы ярында йөргәндә дә, снаряд-мина кыйпылчыклары белән тишкәләнеп-умырылып беткән тимер юл вагонын караганда да, Кавказ егетләре хисләрен ташытмады, үз-үзләрен тыйнак, тотанаклы тоту белән башкалардан аерылып тордылар. Таулар шулай тәрбияли мәллә аларны? Геленджикка кайткач, диңгез кырыенда уза торган кичке уенга чыктык. Милли киемнәре папаха, җилән кигән, билләренә кинжал таккан тау егетләре теттереп бииләр тау кызлары тирәсендә. Кызлар җитез биесәләр дә, диңгезнең тымызык чагын хәтерләтә гәүдә тотышлары, оеп бииләр дип әйтер иде Зөлфәт. Искиткеч тамаша! Җиңәрсең бу халыкны! Күзләре янып тора, гәүдәләре коеп куйган, алардан таулар горурлыгы бәреп тора, хәрәкәтләренә күз иярми. Ике чечен егете бигрәк тә очынып биеде. Иртәгә шул ике егетне сырага чиратта торганда күрде Зөлфәт. Аны Нухбәк белән Ибраһим чиратта торгызмый, үзләренчә хөрмәт итүләре инде. Иң ахырга килеп бастылар әдәпле генә, шул ук милли киемнән, ничек эсселәми алар?! Каяндыр бер таза гына яшь ир килеп чыкты да сыра сатучыга якынлашкан танышлары янына керде. Чечен егетенең берсе аңа кисәтү ясады: - Вставай в очередь. Теге чиратсыз кергән бәндә ыжламады да. Икенче чечен егете әдәпле генә эндәште: - Вставай в очередь, брат. Әрсез бәндә селкенми дә, һаман танышлары белән кычкырып сөйләшә, инде менә сыра кружкасына тотынырга тора. Ике чечен егете тегене чираттан суырып алдылар да җилтерәтеп алып та киттеләр, шап иттереп аягына бастырдылар. Мин ап-ачык ишеттем: - На ночь останешься, зарежем! * * * Альфред Гасыймханович бригадирының - ат җигүче булганда да амбардан арбасына, чанасына бер-ике капчыкны елкылдата торган абзыйның - Яке урамында ялгыз яшәүче Фәер карчыкның олы гәүдәле сарыкларына күзе кызган. Хуҗага да тишкән. - Әйдә, үзең кара. Мин күрмәдем, мин белмәдем, - дигән бәхетсезлегенә күрә Альфред Гасыймханович. Фәйрүзә карчыкны кан елаткан сарыклар урлану вакыйгасы колхоздан районга җитәсен, хәтта Түбән Кама шәһәрендә мәҗлесне чайпалдырасын челтерәп йөрүче рәис белмәгәндер дә, уйламагандыр да. Түбән Камада якыннары-танышлары аны ашка чакыралар. Ашап-эчеп алалар, китә мәзәк сөйләү тәнәфестә. Китә туган якларны, булган, эшләгән җирләрне искә алу. Чират "Кызыл Партизан"га җитә. - Без анда ут шулай иттереп, Фәер карчыкның сарыгын да ашадык әле бригадир белән... - дип әйтергә өлгерә Гасыймханович, инде башкасына өлгерми. - Әле синмени ул минем әни карчыкны кан җылатучы, сарыкларны урлап ашап? - дип, Фәйрүзә карчыкның улы бывший күмәк хуҗалык рәисен буып та ала, баскыч мәйданына чалтыратып та сала. Ярсудан буып та үтерер иде, кунаклар ирек бирми. Менә Аллаһы Тәгалә кайчан китереп чыгара, Такташ әйтмешли, "шушы шаярулар"ын абзыйның. Шуннан яшәп кара син шул шәһәрдә Фәйрүзә карчык малае белән. "Кызыл Партизан" колхозына рәис итеп Норма авылындагы дуңгыз фермасы мөдире, ВДНХ, ягъни Бөтенсоюз халык хуҗалыгы күргәзмәсе медальләренә ия булган Мәснәви Мәүләви улы Гаффаровны сайлап куйды колхозчылар. Тракторда чирәм җирләр сөргән, ат җиккән, фермада яхшы, үрнәк тәртип булдырып, район семинарлары уздырып эш күрсәткән, булдыклылыгын раслаган җирле кадр ул. Нәҗип Шәкүровичның күзе очлы, күреп алган бу данлыклы егетне. Дөрес, партоешма секретаре Батырша Мостафиевичның да өмете зурдан иде. Әнә "Спартак" колхозында, урман аша гына бит, аның коллегасы, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ирек Әһли улы Гыйләҗетдинов рәхәтләнеп эшләп ята. Бернәрсәне оныта иде секретарь, беренчедән, Ирек Гыйләҗетдиновның җитәкчелек итү таланты зурдан, икенчедән, ул - райкомның икенче секретареның кияве дә. Ә бу - һәр заманда бик тә кирәкле шарт. "Тагын очты бәхет кошы", - дип, шап итеп парткабинеттагы җыелыш беркетмәләре дәфтәренә сукты секретарь. Әйбәт эшләп киттеләр Мәснәви абыйсы белән Зөлфәт. Рәис аңа әтисенең исеме белән генә эндәште. Сораган әйберен бирде, бер сүз белән әйткәндә, хөрмәт итте. Монда утыз елга якын авыл Советы секретаре булып эшләгән әнисенең йогынтысы да булмый калмагандыр. Колхоз рәисенең хатыны Гөлчирә апаны да, авыл Советына рәис итеп сайлангач, әнисе эшкә өйрәтте бит. Мәктәп төзелеше әкренләп күтәрелә, кирәкле проект сызымнарын институт инженерлары аз-азлап эшләп биреп тора. Аларның да вакыты булмагандыр, аннан соң, шәһәр кешеләренә Октябрь бәйрәме алдыннанмы, Яңа ел якынлашкандамы ит, бал, бәрәңге, эчемлек төяп, авылның мәгънәле кешесе әйләнеп китсә, бу инде нур өстенә нур була. Мәктәп төзелеше артыннан күп йөрүен дә, мәктәпнең әйбәт эшләвен дә искә алып, мәгариф бүлеге мөдире, Татарстанның атказанган укытучысы, мөгаллимнәрнең Бөтенсоюз съезды делегаты, Мамадыш төбәгенең легендар шәхесе Гыйлаев Дәүләтҗан Шакирҗан улы аңа "Трускавец" шифаханәсенә путёвка бирдерде. Казанга автобуста, Мәскәүгә, аннан Киев аша Львов шәһәренә, дөнья күреп, поезд белән, ә Львовтан Трускавецка автобуста барды Зөлфәт. Әле автобуска утырып киткәнче, Львов шәһәренең данлы разведчик Николай Кузнецов турында кино төшерелгән затлы урамында йөрде. Монда юллар гаҗәп тә тигез һәм карап туймаслык иркен икән, асфальт юлның ике ягында да алмагачлар утыртылган, әллә дүрт, әллә алты рәт. Алмалары эре, затлы, өлгергән, ботаклар көчкә күтәреп тора. Чит ил кешеләренә дип төзелгән бинага урнаштырдылар. Ике кешелек бүлмә. ИваноФранковскидан Николай исемле электрик егет белән яшиләр. Николай тугыз яшькә өлкән. Аның инде монда беренче генә булуы түгел. Шулай ук бавыры авырта, шифалы су эчәргә килә икән. Ашханәдә ашап чыктылар да Николай Зөлфәтне курорт белән таныштырырга һәм "Нафтуся" дигән бик файдалы суны татып карарга чакырды. Гаҗәп икән бу курорт. Бар урамы да таулардан үзәк мәйданга төшә, тротуарлар баскычлап эшләнгән. Урам буйлап тезелгән йортлар тирәсендәге алмагачлар ботакларын тротуарга сузган, алмалар тып-тып тама, авыш юллардан үзәккә тәгәри, базар мәйданына ашыга. "Нафтуся" эчәргә борынлы савытлар алдылар. - Зөлфәт, тешеңә тидермичә эч суны, алайса, бозыла башлаган тешләрне ашап бетерә. Юкка гына бөердәге, бавырдагы ташларны ватмый бит инде ул, - ди Николай. Күп эчәргә дә киңәш ителми икән суны, көнгә өч тапкыр, табиб билгеләгән вакытларда гына. Теләгән кеше бүлмәсенә дә алып кайтып эчә ала, сине беркем чикләми. Базар аша үттеләр, помидор, алма, слива, тагын әллә нинди җимешләрнең тиен генә торуына бик гаҗәпләнде Зөлфәт. - Бу бит Көнбатыш Украина. Степан Бандера советларга каршы көрәшкән җирләр, - ди Николай, - немецлар корал складлары да яшереп калдырган Карпат тауларында, Буковина урманнарында. Иң гаҗәбе шул: украин егете Николай бандеровчылар көрәшен милли азатлык хәрәкәте дип саный, урысларны "москаль" дип кенә сөйләшә иде. Интернациональ тәрбия алган, алган гына түгел, шул тәрбияне һәр дәресендә, дәрестән тыш чараларда бирүче укытучы буларак, бик тә сәер иде Николай сөйләгәннәр Зөлфәткә. "Корал Дрогобыч шәһәрендәге кара базарда сатыла, нәрсә кирәк: пистолетмы, штыкмы, мылтыкмы", - дип җибәргәч, бик тә гаҗәпләнде Татарстан егете. Дрогобыч шәһәрендәге кара базар аша да үттеләр Зөлфәт белән Николай. Өч-дүрт чакрымга сузылган ыгы-зыгы эчендә сәүдә кайный. - Бер сүз дә сөйләшмә, син украинча да, полякча да белмисең, үзем генә сөйләшәм, карап кына йөр, - ди Николай. Ә Зөлфәтнең бар бурычы бүлмәдәшен күздән ычкындырмау, адашмау иде. Сатучылар халатмы шунда, җилән дип әйтимме кигән, кесәләрендә, муенга асылган каешка эләктерелгән кобураларында җаның теләгән пистолетлар: немецныкы да, безнеке дә, тагын әллә кемнеке. Йөз тирләде, йөз туңды Зөлфәт, инде бу базарга барырга риза булганына үкенеп тә куйды. Базар бит незаконный, ят кеше икәнеңне белсәләр, эчеңә кинжал белән кадап та китәрләр, беркем таба алмас кем чәнчегәнен. Ниһаять, базарның икенче башына барып чыктылар. - Йа Алла! - диде Зөлфәт. - Нәрсә дисең? - дип аваз салды Николай. - Әйдә, дустым, киттек моннан, чәй эчеп алмыйча булмас. - Нәрсә, курыктыңмы әллә, төсең киткән? - дип шаярта тагын үзе. - Рәхмәт, бәхәсне син оттың, әйдә, ашап-эчү минем хисапка булыр. - Юк, син бит безнең Украинада, кунак, мин сыйлыйм. - Әйе, совет власте юк икән сезнең монда, ә милиция нәрсә карый? - Бу базарга кергән милиция исән чыкмый, аннан бу җирләрдә яши дә алмый, аны юк итәләр, - дип, башка кувалда белән суккандай итә Николай. - Атнаның шимбә-ял көннәрендә Польша белән чик ачык, безнекеләр анда барып товар ташый, үзебездә сату өчен. Әнә сезнең хатын-кызлар көн саен, тәрәзә челтәрләре тутырып, посылка сала бит, Польшадан чыккан тюль ул. Зөлфәт, кафега кереп, салкын соклар эчеп чыккач кына, бераз тынычланды. Алар, ниһаять, 8 чакрымдагы Трускавецка кайтып киттеләр. Әйбәт дәваланып, ял итеп авылга кайтты, мәктәпне яңа уку елына укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр белән бергәләп әзерләделәр: буядылар, мүкләделәр, ватык тәрәзә пыялалары алышынды. Бердәм коллектив тау күчерә. * * * 1978 елның көзе яңгырлы килде, ноябрь - декабрь ае дәвамында мәктәп укытучылары, тәрбиячеләре, активлар тезмәдә бозланып каткан бодай, арпаны комбайннар суга алсын өчен сәнәк белән кубарды. Салкын җил басуда эшләүчеләрне үтәли узып туңдыра иде. Карсыз елда бигрәк тә көчле ул кышкы җилләр. Кулдагы бодай тезмәләрен җирдән каеручы сәнәкләр кәкрәйде, сынды. Бозлы теземнәрне сугып азапланучы комбайннар ватылып бетте. Чүп өстенә чүмәлә, авырткан башка тимер таяк дигәндәй, "Мәгариф" журналыннан килгән ап-ак чәчле, квадрат гәүдәле журналистны ияртеп, район мәгариф бүлеге җитәкчесе күренде. Мәктәп директоры өстеннән шикаять язылган. Ул биологиядән зачёт бирмәгән ике кешегә урта белем турында аттестат тапшырган. Ә вакыйга болай булды. Бераз иркенләбрәк сөйләргә рөхсәт ит, киң күңелле укучым. Совет хөкүмәте мәҗбүри гомуми урта белемне мәктәп укучыларына гына кертмәде. Тормыш авырлыгы, чирләү, гаилә мәшәкатьләре, башка сәбәпләр аркасында яшь чагында урта белем ала алмаган халыкка да белемен күтәрергә юл ачты. Иң кулае эштән соң кичке мәктәптә укып аттестат алу иде. Иң элек мәктәп бинасында мөгаллимнәр Норма, Кирмән Башы механизаторларын, сыер савучыларын, төрле вазифа башкаручы яшьләрне, урта яшьтәге авылдашларын укытты. Аннан Су-Елга авылына йөреп белем бирделәр. Ниһаять, чират Югары Яке авылына да җитте. Ул 9 чакрымда. Көзге, язгы пычракта, ат, техника йөри алмаганда җәяүләп тә укытып йөрде фидакяр мөгаллимнәр. Еллар үткәч, артка әйләнеп карадылар, шактый күп кеше аттестат алган. Өлкән яшьтәге кешеләр, шул исәптән Бөек Ватан сугышы ветераны Габдерахманов Барый абыйлары да, "4"кә, "5"кә генә тәмамлады урта мәктәпне. Зөлфәтнең әнисе дә өч ел укыды кичкедә. Бер минут соңга калмыйча җыелыр иде укучылар, клубка концерт килсә дә сорарга кыенсынып утыралар иде. Шикаять Югары Якедәге кичке 11 нче сыйныфта булган хәл уңаеннан сырланган иде. Бардылар комиссия белән имтихан алырга, 9 чакрым кар ерып, саз ерып. Укучылар сынауны уңышлы бирделәр. Биологиядән билге куелмый торган зачёт иде, аны да бирделәр. Ләкин башмаклы тракторда эшләүче ике механизаторны ферма мөдире Мамадышка бардага җибәргән, чөнки сыерлар ач кала, сөт кими, тавыш чыга. Ә бит билге куелган ведомостьларны, протоколларны район мәгариф бүлегенә илтәсе, боерыклар язып, аттестат алып, кичке мәктәпне тәмамлаучыларга тапшырасы бар. Директор биологка: "Ат бирәм, трактор белән җибәрәм", - дип, өч тапкыр әйтте. "Юк, мин бардым, үзләре килсеннәр хәзер", - дип тәкәбберләнде мөгаллим. Һәр көнне барда ташыган тракторчылар: - Ярар, Зөлфәт, үзенә булсын аттестаты абыйның, Кече Кирмәнгә барырга мөмкинлегебез юк, - диделәр. Зөлфәт мәгариф бүлегенә китте, Дәүләтҗан Шакирҗанович янына керде. Хәлне аңлатты. - Юк, отчётта бу ике кешегез дә аттестат алган булып тора, санын киметәсе түгел, - диде роно мөдире. "Укытучысы бик тавыш-гаугалы, ахыры әйбәт бетмәс", - дип кисәтсә дә, мөдир зачётларын куйдырды. Ниһаять, биолог сырлаган хат буенча килгән журналист биология укытучысын директор бүлмәсенә чакырды. Сөенечен көчкә тыеп торган, хаклык аның ягында булудан бөркет булып күк гөмбәзенә күтәрелгән мөгаллим: - Юк, зачётларын бирмәделәр, ул көнне китеп барганнар бардага, Мамадышка, - диде. - Ә башка вакытта, Югары Якегә барып, ни өчен зачёт алмадыгыз? Транспорт бирмәдегез мәллә? - дип, Зөлфәткә төбәлде журналист. - Өч тапкыр әйттем, үзләре килсеннәр, мин бардым инде, дип, баш тартты мөгаллим, - диде Зөлфәт. - Знать не знаю! Мин зачёт куймадым! - дип, сүзен тәмамлады мөгаллим. Зөлфәт бар авырлыкны үзенә алды. Җитмәсә, мәгариф бүлеге мөдире дә журналист янында: "Да, әйбәт түгел", - дип тора. Үзе куйдырды бит инде биологиядән зачётны. Тикшерүчеләр китте. Зөлфәт урын өстенә егылды. Колхоз рәисе Мәснәви абый да хәл белергә төште. Әнисе Яшел Үзәндәге Габделбәр абыйсына хәбәр иткән дә, ул кайтып төште. - Болай юкка чыгасың, энекәш. Врачларга күреник. Шулай эшләнде дә. * * * 2 гыйнварда Яшел Үзән хастаханәсенә салынган Зөлфәткә боерык язылган, ул мәктәп директоры вазифаларыннан азат ителгән иде. Хастаханәдә уйланырга мөмкинлек күп. Алты ел да дүрт ай яңа мәктәп төзү артыннан чапты, арыды, тузды, хәмер тирәсендә дә чуала башлады, дуслардан артык эчмәсә дә, организмы күтәрмәде. Күңелендә моң булган кешегә хәмер аеруча катгый тыела икән - бу беренче нәтиҗә иде. Икенчесе: ир кеше ничек кенә чирләмәсен, хет аяк бармагының тырнагы төшеп ятсын, йә чәче коелсын - барыбер эчүгә сылтыйлар. Димәк, кабат эчү юк! Өченчесе: аны хәзер күпләр чуттан төшеп калган кешегә исәпли, сөенүчеләр дә бардыр. Андыйлар һәр кешенең дә була. Ул, савыгып кайтып, үзенең гадәти кеше, нәкъ элекке Зөлфәт икәнен исбатларга тиеш. Моның өчен нәтиҗәле эш белән күрсәтергә тиеш үзен. Дүртенчесе: йөгереш белән даими шөгыльләнергә, кышын чаңгыда чыгарга. Бишенчесе: 1975 елны аның янына бөек якташы, язучы Шәйхи Маннур килеп, район газетасы уздырган очрашуларга килмәгәне, шигырь язуны ташлаганы өчен, эт итеп сүгеп киткән иде. Директор булмагач, вакыты иркен, шигырь яза башларга. Хастаханәдә үк башларга. Алтынчысы: ул, татар теле, әдәбияты укытучысы булса да, тарих укыта. Шуңа күрә педагогика институтының тарих бүлегенә кереп белем алырга, тарихны өйрәнергә. Язучылыкка да ярдәм итәр. Җиденчесе: малае үсеп килә, бишенче яше белән бара, аның белән ишегалдына чыгып туп та типкәне юк. Әнисе ике айдан пенсиягә чыга икән. Хатыны белән дә биш ел яшәп, бер рәхәт күрсәтте микән аңа? Габделбәр абыйсы биргән блокнотка язылган җиде шарттан торган киләчәк яшәү программасын язып куйды Зөлфәт. Аны каршыларга хатыны, каенесе килгән иде. Биектауда яшәүче Рәйсә апаларга кайтып кундылар. Йокларга яткач, ха- тынына әйтте Зөлфәт: - Шикләнмә, карчык, барысы да тәртиптә булыр. * * * Яшәп киттеләр шулай. Ул тарих укыта, өстәвенә "Кызыл Партизан" колхозының халык контроле группасы рәисе дә. Аны күмәк хуҗалык рәисе Гаффаров Мәснәви Мәүләвиевич гел үз тирәсендә йөртә, фермаларны, амбарларны, умарталыкларны тикшерәсеме - аны җибәрә. Бал аертканда да, ул барды контрольгә. Яз көне биш кешелек бригада оештырды Зөлфәт. Өч кат рубероид белән мәктәпнең коридор, остаханә, спортзал түбәләрен япты. Гыйльмулла белән Нурулла Сәләховлар, Рәмзил Шаһиев, Илсур Миннеханов зур тимер савытта сумала кайнаталар. Кайнап утырган сумаланы чиләк белән чумыралар да бау белән түбәгә күтәрәләр. Шлак туфраксаны каплап җәйгән бетон япмага аударып, тарткылар белән тараталар да рубероид ябыштыралар. Шулай өч кат рубероид ябыла, тигезләнә, түбә кырыйларына плинтуслар кагыла, алар да сумалалана. Ничә чалбар бетерсәләр бетерделәр, ләкин җәй ахырына йомшак япмалы түбә эшләнеп бетте. Егетләргә үпкәләрлек итмәде Зөлфәт. Бригадир Хөснетдинов Агмал абый янына бара да: - Күрше, нәрәд ябар вакыт җитте, әйдә, хезмәт хакын шәп чыгарыйк әле, ди. - Шулаймы? - ди гаять тә җор һәм булдыклы бригадир. - Менә бу ручка нәрсә әйтә инде? - Бу ручка: "Өч тапкыр Мамадыш Сабан туеның баш батыры Агмалетдин абыең кеше күзенә чүп сала торган кеше түгел ул!" - дип әйтә. - Минме, Агмалмы?! - ди инде кәефләнеп алган Хөснетдинов. - Күрше, ничә чалбарны сумалага катырып атканны чамалыйсыңдыр? - Син үзең дә чәүчәләк, күрше, кырыйдан карап торсаң да була югыйсә. Әнә яңа директор җәй буена бер килде, анда да төзүчеләр янына менмәде траптан. Кара кәчтүмнән, галстуктан кукраеп торды да китеп барды. Егетләр сине сагыналар: "Зөлфәт абый папироска кадәр үзе алып килә иде", - дип искә алалар. - Агмал абый, егетләрне ял көннәрендә дә ял иттермәдем, рәнҗетмә берүк, миңа язмасаң да, аларга кызганма хезмәт хакын. - Минме, Агмалмы?! Син күршене онытаммы? Борчылма! Минем йөрәккә язылган ул. Баш инженер Раиф Шириязданович Сафин яки начальник Илгиз Хәбибуллович Мөбарәкҗанов килсә, күрсәтерлек нәтиҗә бар. Йомшак материал белән ябыласы түбә готово! Йөзем ак! Премия эләгә синең аркада! Сүзендә тора иде Агмалетдин абый. Егетләрнең кәефе шәп, алар хәзер мәктәп баскычын ясыйлар. Таш, кирпеч өяләр, измә белән катыралар, тимер почмаклар белән кысалыйлар иде. 8 нче сыйныфны тәмамлап таныклык алган балалар 1979 елның 1 сентябрендә үз мәктәпләрендә 9 нчыда укуларын дәвам иттеләр. Сөенечнең иге-чиге юк. Киләсе елга яңа мәктәпләре дә ишеген ачар. Төзелештә дә сөенечле хәл бар. Өч катлы рубероид ябылган мәктәп түбәсен райкомның икенче секретаре Нәҗип Шәкүрович күгәрми торган калай белән ябу мәсьәләсен ырыперып чыккан, акчасын да юллаган иде. Мәктәп ишегалдына калай чорналган күп тонналы төргәкләр бушатылды. Түбә ябарга өлкән калайчы булып Югары Соннан Галәветдин оста һәм Зөлфәтнең орынып торган күршесе, ун балалы ата Хөҗҗәтов Тәхиятулла абый алынды. Мәктәп түбәсе ак калай белән төрелгән саен, Кирмән Башы авылы балкып яктыра башлады. Колхоз рәисе белән мәктәп директорының борчаклары пешми. Югыйсә колхоз рәисе куйган кеше бит инде ул, ә инде онытты. Мәктәптән ярдәм сораганда да, рәискә мәгариф бүлеге мөдиреннән рөхсәт алырга куша. Ә бертөркем укучыларның фермада нәрсәдер эшләп алуын ронодан сорау колхоз рәисен кимсетә. Урында хәл итәсе чүп кенә эш бит югыйсә. Колхоз рәисе өстеннән аноним жалобалар языла башлады. Ә ул, аларны тикшертеп, кем язганын таба торды. Хатыны ягыннан туганы сыер савучы хатынга, аның механизатор иренә колхоз өй салып бирде дип сырлаган хат та яздылар. Югыйсә бу эшләр райком тарафыннан хуплана. - Кайчан синең белән эшли башларбыз инде? - диде рәис, офтанып. Мәктәпкә чираттагы ревизия килде. Лаборант Хәнифнең кыйммәтле магнитофоны җитмәде. Ул: "Магнитофонны мәктәп директоры алды, сорап-сорап карадым, бирмәде", - дип аңлатма язды. Мәктәп директоры: "Минем лаборанттан магнитофон алганым юк", - дип антлар итсә дә, аңа беркем дә ышанмады. Чөнки Хәнифнең кем икәнен беләләр иде. Китте шикаятьләр директор өстеннән. Җитмәсә, авылны тетрәткән хәл булды. Кичтән хезмәт укытучысы белән хуҗалык мөдире бергә кәефләнәләр. Малайлар торагы почмагында сөйләшеп торганда, мәктәп директоры килеп чыга да, хуҗалык мөдире белән эләгешәләр. Өенә төшеп җитә дә хуҗалык мөдире урамдагы утыргычка утырып җан тәслим кыла. Икенче көнне хуҗа белән мәрхүмнең энесе мәетне Алабугага ярырга алып китәләр. Анда, моргта, таныш Ишки кешесе эшли. - Йөрәк тап-таза, үпкә-бавыр тап-таза, нишләп үлгән? - дип сөйләп торды директор. Күмделәр мәктәпнең тырыш, оештыру сәләтенә ия, намуслы хуҗалык мөдирен, урыны җәннәттә булсын! Икенче көнне завхозның мәктәп складына менгән хатыны авып китә язды, склад шыпшыр калган иде. Бар әйберне мәрхүм үзе белән алып китте. Кунак ашы - кара-каршы дип, рәистән транспорт та ала алмый башлады мәктәп. Ә бер ел эчендә яңа мәктәпкә бүленгән мебельне, җиһазны ташырга кирәк иде. Дистә меңнәрчә сумлык кирәк-ярак алынмыйча калды. Олимпия уеннары узачак 1980 елның 1 сентябрендә яңа мәктәп ачылды. Ә Зөлфәт бу тантанада, күңелен яраламас өчен, Яшел Үзән шәһәренә китте. Шушы тантанага кайткан туры сүзле, баһадир гәүдәле, олы йөрәкле танылган язучы Ринат Мөхәммәдиев: "Шәхсән минем үзем өчен дә, район җитәкчелеге өчен дә бу мәктәп Зөлфәт мәктәбе, ул әйбер дә урламады, ә мәктәп төзелеше артыннан көн-төн чапты, әле рубероидлы түбәләрен дә үз кулы белән япкан икән, без басып торган баскычларны да эшләгән. Район җитәкчеләренә, колхоз, СМУ җитәкчеләренә, төзүчеләргә рәхмәт әйтү белән бергә, аңа да рәхмәт әйтергә кирәк", - дип сөйләгән. Үзен бик тәкәббер тоткан, күп кеше белән каршылыкка кергән җитәкче өстеннән шикаятьләр күбәя, халык арасында имеш-мимеш тарала. Татар теле белән башлангыч сыйныф укытучылары учительскаяда дәфтәр тикшереп утыралар. - Бигрәкләр дә бернәрсә дә белми бит, бичара. - Наданның да наданы. - Ул өйрәткәнчә дәрес бирсәң соң? Хезмәттәшләренең сөйләшүен тыңлап, бүлмәсендә бикләнеп яткан хуҗа ишектән бәреп чыга да: - Күрсәтермен мин сезгә наданны! - дип, учительская ишеген атып-бәреп чыгып китә. * * * Көйләнде тормышы Зөлфәтнең. Беренчедән, ризыкның тәмен тоеп ашый, чишмә суы эчә. Икенчедән, Аллага шөкер, җир җимертеп эшли, сау-сәламәт. Өченчедән, җиде юнәлештә дә эшли: эчми, йөгерә, кышын чаңгыда чаба. Шигырьләре район газетасында даими басылып тора. Ә эш болай булды: 1980 елның җәендә Шәйхи Маннур үлде. Зөлфәттән шагыйрь чыгар дип, зур өметләр баглап, газетада мәкаләләр язган остаз аңа рәнҗеп киткәндер. Намусы җәфаланган Зөлфәт төне буе йоклый алмады һәм "Шагыйрь мәңгелеккә китеп бара" балладасын язды. Китте шуннан кымшанып. Алга таба "Татарстан яшьләре"ндә өч шигыре басылды. Матбугат йортында аңа Мөхәммәт Шәйхи очрады һәм: - Өч шигырь бастыру әле ул шагыйрь дигән сүз түгел, - дип, аның күкрәгенә ике бармагы белән төртте дә китеп барды. Байтак еллар узгач кына, Зөлфәт аның үзенең якташы, Еники-Чишмә авылыннан икәнен беләчәк, ул вакытта инде Мөхәммәт Шәйхи мәрхүм иде. Мамадышта яшәп иҗат итүче шагыйрь Сәяф Шәйхи белән танышканнан соң гына, Сәяф абыйсының Мөхәммәтнең бертуганы икәнен белде. Пединститутка керүне дә белеште. Берничә имтихан тапшырса, университет белән институт һәм белгечлек белән белгечлек арасындагы аерманы капласа, өченче курска, тагын да тырышса, дүртенчене дә куып тотарга мөмкин, чөнки билгеләре шәп икән. - Юк, мине беренче курска алсагыз икән, мин тәмен сеңдереп кенә укырга телим, - дигәч, декан көлде-көлде дә: - Безгә әле болай мөрәҗәгать итүче юк иде, - диде. - Мин ашыкмыйм, авылда инешләр дә, тормыш та әкрен ага, өлгерермен. Исәп-хисап болай иде: мәктәптә эшләсәң, аннан газета-журнал редакцияләренә, ә инде китап бастырам дисәң, нәшриятка чыгып китә алмыйсың да алмыйсың. Ә монда сессия, укы да йөрисе җиреңә дә чап - барысы да законлы. Чөнки университетта укыганда инде ул күп имтиханнарны биргән, алар автомат рәвештә бара, димәк, кеше өч-дүрт имтихан тапшырганда, Зөлфәт бер-икене генә бирә, аның вакыты күп булачак. * * * Улы Рузил белән футбол уйный, чана шуа әтисе. Малайның шатлыгының иге-чиге юк. Көннәрдән бер көнне Габделбәр абый белән Рәйсә апа кунакка кайтты. Рәйсә апа Рузилгә - "Мин перәнник ашамыйм, аш ашыйм", - дигән җөмлә яздырды. Яза малай. - Булдырыр бу, шушы яшьтән укый-яза белгәч, - дип, барысын да сөендерде әле Габделбәр абыйсы. Тормышларының - ямьле, ризыкларының тәмле икәнен күреп, туганнары сөенеп китте. 1980 елның сентябрендә бер гыйбрәтле хәлгә очрады Зөлфәт. Онытырлык түгел. Әнисенә 55 яшь тула, совет җәмгыятендә гадәткә кергән тәртип буенча бу бәйрәмне билгеләп үтмичә булмый, гаеплиләр. Билгеле инде, табын түрендә аракы мул булырга тиеш, ә кибеттә ирекле сатуда юк, авыл Советы рәисе соравы буенча гына кайтарыла һәм блат буенча сатыла. Башта кибеткә сугылды Зөлфәт. - Сеңлем, менә шундый хәл, нишләрбез икән? Кибетче - ул укыткан бик тә тәрбияле кыз Нурания: - Абый, аракы бар, җитәрлек. Ләкин авыл Советы рәисе рөхсәте белән генә бирелә. Сезгә күпме кирәк соң? - Бишәү булса җитәр ул. - Бирмичә калмас, әниегез 30 ел буе авыл Советында секретарь бит. Әйдә, барыйк әле колхоз идарәсенә. Киттек. Нураниянең яшьтәше идарә болдырында очрады. - Юк, юк, беркемгә дә бирмим. - Әнигә 55 яшь тула, туганнар белән утырып аласы иде бит. - Юк, андый очракта бирелми ул. Менә Нурания белән сезне өйләндерсәм генә инде, - дип, авыл Советы рәисе бармагында ачкычларын әйләндерә калды. Без кибетче кыз белән урамга чыгып киттек. Ул - кибеткә, мин - өйгә. Авыл Советы рәисе итеп куелган бу хатынның әти-әнисе минем мәрхүм әти һәм әнинең ашка йөрешкән ахирәте булган, Зөлфәт моны яхшы белә. Комсомолда эшләгән кеше басымы белән ул аны мәктәпкә алды, заводта эшләгән җиреннән, вожатый итеп. Ә үзе эшкә аласы кыз Зөлфәтне гомер буе ялганчы дип яши инде хәзер. Ул бу авыл Советы рәисен үзенең туганына сорап төште, кавыштырды, килештерде. Әйе, хәзер Зөлфәт директор түгел, бу хатын моны нык сиздерде. Нишләргә? Зөлфәт "Урал" мотоциклын кабызды, каскасын киде дә Мамадышка китте. РайПОга барып керде, директорны күреп сөйләшергә исәбе. Ишегалдында Шәйдуллин Кавис очрады. Ачык, әдәпле, ул укыткан егет. - Нишләп йөрү, абый? Эче янган, әле мыскыллау тәэсире йөрәгеннән чыгып бетмәгән Зөлфәт Кависка идарә болдырында булган хәлне сөйләп бирде. - Әйдә, абый, ничә шешә кирәк? - Бишәү. - Юк, тартмасы белән ал, акчаң булмаса, үзем түлим. Алайса, мотоцикл куып шәһәргә килүең үзен акламас. Дөньясы шундый, хәзер бер эш тә аракыдан башка эшләнми, хуҗалыгыңда кирәк булыр, абый. Газета белән капланган тартманы Кавис мотоцикл бишегенә алып чыгып утыртты. - Абый, түләдем. Акчаны авылга кайткач бирерсең. - Рәхмәт, Кавис Галиуллович! Бәйрәм тоткарланмады, үз вакытында гөрләп үтте. - Әни, бик арыдың да, таушалдың да. Мәгънәсез кешеләр белән эшләгәнче, өйдә Рузилне тәрбияләрсең, - дип, пенсиягә чыгарды әнисен Зөлфәт. Акчасын да түләде, кунак ашы кара-каршы дигәндәй, Кависка яхшылыгын да кире кайтарды Зөлфәт. Җәйге ялда колхоз рәисе Фазылҗан абыйсы янына "Нива" машинасы белән Кече Сон авылына китте. Чакырган иде, Казанда язучы Ринат Мөхәммәдиев аша нәрсәнедер хәл итәсе бар икән. Чаллы - Казан юлыннан Түбән Сонга борылды гына - ГАИ экипажы тора икән, туктаттылар. Алтылы-бишле сөйләшүче бер сержант, ни исәнләшмичә, ни үзе белән таныштырмыйча: - Син свидетель буласың! - дип, таягы белән Зөлфәтнең күкрәгенә төртте. Гомергә гаделсезлекне, тупаслыкны сөймәгән, башына кигән бәрхет түбәтәй көч биреп торган Зөлфәттә бу сержант кушканга буйсынмау, каршы тору көче уянды. Җитмәсә, күрде: ГАИ хезмәткәрләре Мамадыш РайПОсында эшләүче егетләр Кавис белән Мәхмүтне эләктергән икән. Дөрес, Кавис та, Мәхмүт тә кәефле, күренеп тора. Аларның максаты Түбән, Урта, Кече, Югары Сон авылларындагы РайПО кибетләрен тикшереп кайту икән. - Җибәрегез инде, егетләр. Урман аша Кирмән Башына кайтып йоклыйбыз, кабат Чаллы - Казан юлына чыкмыйбыз, - дип тә карыйлар. - Юк. Әйдә, абзый, беркетмәгә кул куй. - Юк, энем, сез минем белән бик тупас кыландыгыз. Үзегез белән дә таныштырмадыгыз. Аннан бу егетләр аек та. Кая аек булсын инде тегеләр, инспектор белән сөйләшкәндә, сагыз кебек сыланалар. Инспектор машинадагы иптәше янына киткән арада, мин Кависка: - Праваларыгызны алдылармы? - дидем. - Юк, - ди бу. - Алайса, мин инспектор белән сөйләшкән арада, машинагызга утырыгыз да шыпырт кына сызыгыз. ГАИ хезмәткәре, брошюра күтәреп килеп, миңа юлда туктатылган шофёрның шаһит булырга тиешлеген тукый башлаган иде, теге кәефле егетләр китеп тә барган. - Шаһит булмыйсыз икән, без сезне җаваплылыкка тартабыз, абзый. - Тартырсыз. Әйдә, языгыз. Без ГАИ машинасы янына киттек. Машинада мин бик яхшы белгән инспектор утыра иде. - Языгыз, - дидем мин. - Урта мәктәп директоры, язучы, депутат, лауреат, фәлән, фәлән... - Каян телгә килеп тора диген син?! - Ярар инде, Зөлфәт абый, ачуланма. Бу тумран сөйләшә белми инде ул, зурлап йөрмә. Безнең хуҗага әйтмә, ул синең туганың икәнен дә беләм. - Аннан гаеплеләрдән дә җилләр искән бит, егетләр. - Ярар, шайтаныма олаксыннар, сау бул, Зөлфәт абый, ачуланма. Машина йөртү хокукы биргән документын алдырмаганга, Мәхмүт очраган саен рәхмәт әйтә иде. * * * Ә мәктәп директорының көннәре санаулы иде. Тәкәбберлек - аның беренче дошманы. Ревизиягә килгән райФО мөдире урынбасарына: "Без сине нишләтергә белербез!" - дип әйтүе аның соңгы ялгышы һәм тәкәбберлеге булды. Аны суд юлларында озак йөрттеләр. 1981 елның җәендә Зөлфәтне райкомга чакырдылар. Нәҗип Шәкүрович аны беренче секретарь янына алып керде. - Менә, Атлас Миннехәерович, Кече Кирмән урта мәктәбенә директор итеп тәкъдим ителәсе кеше. Чирләп йөрде, хәзер гыйбрәт алгандыр. - Менә аңа тагын чирләсә, - дип, түрдәге өстәлдән йодрык күрсәтте Беренче. - Хәерфатиха. Колхоз рәисе дә булыша дип мактый үзен. Тарих укытучылары конкурсында да җиңгәнсең, әле язасың да икән. Сөйләштек, барысын да беләм синең турында. Эшлә, һәрберебезнең дә дусты да, дошманы да җитәрлек, алдыңа-артыңа карап эшлә. Сау булыгыз, үзең төзегән мәктәптә эшләүдә уңышлар телим. Эшне тапшырганда, элекке директор төртмә-үпкә сүзләр әйтмәде, мөһерне, сейфтагы документларны санап тапшырды да: - Бу сумканы алыйм әле, - дип, коңгырт сумкага үрелде. * * * Килеп керүгә, берәүне дә эшеннән чыгарасы килмәде Зөлфәтнең. Мәктәпне яңа уку елына бик яхшылап әзерләделәр. Укыту, тәрбия планнары төзегәндә, хезмәт алдынгылары, үзебезнең геройлар, ветераннар, авылдан чыккан күренекле кешеләр белән, татар халкының язучылары, рәссамнары, композиторлары, артистлары белән очрашулар оештырып, аларның тормыш юлын, батырлыгын балаларга җиткерергә кирәклеген әйтте Зөлфәт. - Еракка китәсе түгел. Менә башлангыч сыйныф укытучысы Клара Газизҗанованың әтисе - 1934 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән тракторчы. Ә менә Газизҗан Әхмәтҗановның бригадиры Миннекәев Гаян абый 1934 елда районда беренче булып Ленин орденына лаек була. Дөрес, Мамадыш МТСының политбүлек җитәкчесе Смолов белән алалар орденны. Ә Татарстанның беренче Советлар Союзы Герое Гафият Нигъмәтуллин - бүген мәктәп партасында утыручы балаларыбызның туганы. Артык дәвам итеп тормыйм, иптәшләр, әле безнең 16 ел тракторда эшләгән апаларыбыз да бар. Әнә бездә хезмәт укыткан Габделхәй абый сугыш вакытында биштәрләп орлык ташыган яшүсмер, сугыш башланганда, аңа 11 яшь булган. Укытучыбыз Мәхмүт Васыйлович орденлы фронтовик, лейтенант булып кайта сугыштан, хәзер дә башында мина ярчыгы йөртә. Мин түгәрәклим. Сыйныф җитәкчеләренең тәрбия эше планнарын да, Гамилә Хаҗиевна, сез минем тәрбия эшләре буенча урынбасарым, шушы күзлектән карап тикшерегез, күз салырмын. Мәктәп туган якның табигатенә, теленә, тарихына, гореф-гадәтләренә якынаеп китте. Икенче кат коридоры зал сыман эшләнгән. Шунда укучылар, укытучылар, әти-әниләр районда дан казанган комбайнчы Сафиннар белән очрашты. Президиумда Вәккас, Хәниф, Миннехан, Муллахмәт, Миннәхмәт, Наил, Хәлим, Рәис - болары комбайн йөртүчеләр. Алар янәшәсендә - баш агроном, мәктәп директоры, авыл Советы рәисе. Берзаман комбайнёр ярдәмчеләре Сафиннарны бастырдылар: алары да 8. Сафиннар хөрмәтенә җырлады, сөйләде мәктәп бу көнне. Фотограф абыйлары сурәткә төшереп йөрде. Аннан Уңыш бәйрәме хөрмәтенә әзерләгән табыннарга утырып, бергәләп чәй эчтеләр. Әтиәниләр дә нәрсә генә әзерләмәгән, пешермәгән иде. Ничек онытасың мондый очрашуны. Утыз ел үтсә дә, бүгенгедәй күз алдында тора. Зөлфәт капка төбенә кадәр чыгып, озатып калды Сафиннарны. Быел бәрәңге, чөгендер алу да кыска вакытта төгәлләнде. Колхоз рәисе белән аңлашыпкилешеп эшлиләр. Күмәк хуҗалыкка килгән кунакларны бергә каршы алалар, бергә озаталар. Мәктәптә булган очрашуларга, бәйрәмнәргә дә хуҗаны чакыра Зөлфәт. Дөрес, ул күбесенә килә алмый, ләкин эш андамыни?! Белеп тора, хөрмәт иткәнне тоя рәис: "Берәр ярдәм кирәк түгелме?" - дип сорый. Гаиләсендә дә төрле хәлләр була Зөлфәтнең. Шатлыгы да, борчуы да. 1979 елда бала тудыру йортына китте Рәсимәсе. Авыр тапты. Туганда куллары, аяклары сынган кызы өч тәүлек елап ятты да үлде. Кеше була алмас, диделәр. Авыл зиратына алып кайтып күмде кызын Зөлфәт. Каен утыртты, чардуган куйды. Күңелдә каберләр саны бергә күбәйде. Ике елдан хатыны кыз алып кайтты. Җитез кыз булды ул, җиде айдан туды. Авырлыгы артканчы, шактый яшәделәр хастаханәдә әни белән кызчык. Кызга Алсу исеме куштылар. Билгеле, иң нык сөенгән кеше уллары Рузил иде. Ул 6 яшендә абый булды, бөтерелеп кенә йөри бишек тирәсендә. Инде ул газета-журналларны да укый, шигырьләр сөйли. Хәтта география картасын да белә икән. Тарих дәресе бара иде. Англияне үтәләр, тактага тарих картасы да, Европаның физик картасы да эленгән. Җавап бирергә чыккан Хамис күрсәткеч таяк белән картада адашып йөри. Озак азапланды, бичара. Малайлар, рөхсәт сорамыйча гына, улы Рузилне арткы партага утыртканнар да күренмәскә кушканнар. Хамисны кызганганмы, качырганнарын онытып: - Әнә бит инде яшеле! - дип кычкырып җибәрде берзаман малае. Их, көлделәр инде укучылар. Хамис нишләргә дә белмәде. - Ярар, икенче дәрестә без өйрәнгән дәүләтләрнең барысын да күрсәтерсең, өй эшенә менә шул сиңа, егет, - диде. Әни өйдә торгач, гаиләнең хәле шәп хәзер. Ашарга әзер, өй җылы. Балалар караулы, тамаклары тук, өс-башлары чиста. Кинәт кенә райкомның икенче секретаре Ганиев Нәҗип Шәкүрович үлеп китте. Исән чагында аның белән очрашкалап тордылар. "Кызыл Партизан" күмәк хуҗалыгында районда беренче булып арочный ашлама склады төзегәндә килгәләде Нәҗип абыйсы. СуЕлга, Норма, Югары Яке авылларына клуб төзегәндә, Мамадыш леспромхозының булдыклы директоры, депутатыбыз Арсентьев Александр Дмитриевич белән әйләнгәләп китәләр иде. Аннан төзелеш планына Кирмән Башында Мәдәният йорты төзелешен кертте. Каны да, җаны да тартты Нәҗип Шәкүровичны әби-бабаларының туган авылына. Ә үзе туган Хәсәнша авылына кадәр асфальт та җәйдерде әле, Мамадыштан иске Казан юлы буйлап. Колхоз рәисе Гаффаров Мәснәви Мәүләвиевич та икенче секретарьны хөрмәт итә иде. Хәл итәсе нинди мәсьәлә булса да, Ганиев янына чапты. Булышты Нәҗип абыйсы, нык булышты. Хәтта аның өстеннән шикаять сырлаучы партоешма секретарен да кара-каршы утыртып, утлы табага бастырды. Иң соңгы матур очрашу Хәсән чүнниге янындагы сыерлар лагеренда булды. Бу лагерьны район семинарына әзерләделәр. Урман почмагы. Балта осталары карданы яңартып тота, терлекчеләр өе, чакыру язулары яңартыла. Юллар бульдозер белән тигезләнә. Лагерь урнашкан җир матур. Нәҗип абый, урман буенда сөйләшеп торганда, җирдән бер чирек кенә күтәрелеп торган чикләвек куагы тармагын күреп алды. Үзе кыска гына, ә кәшәнкәләре күп. Әле чикләвеге өлгермәгән. - Ярар, көз көне тагын киләсе була икән монда, - дип елмаеп җибәргән иде секретарь. Тиздән ул авырый башлады. Зөлфәт Нәҗип абыйның хәлен белергә барды. Таныды, сөйләштеләр. Йөзе сап-сары иде. Аны, васыяте буенча, туган авылы Хәсәнша зиратына күмделәр. Бөтен ил белән. 25 чакрымдагы Хәсәншага барып кергәндә, озатучылар, ахыргы машиналар әле Мамадыштадыр сыман тоелды Зөлфәткә. Ганиев идеология секретаре булып авыр чорда эшләде. Коръән, никах укытканны да, сөннәткә утыртканны да исәпкә алдырып, югарыга мәгълүмат бирелә иде. Дингә каршы лекцияләр уку таләп ителә, ә мәчетләрне төзү түгел, эшләтергә дә ярамый. Кайдадыр, дини бәйрәмнәрдә җыелып, кемнеңдер өендә Коръән укыганнармы, зиратка барып дога кылганнармы, минуты-сәгате белән райкомга җиткерелергә тиеш иде. Җиткерделәр дә. Зөлфәт - тарих, җәмгыять белеме укытучысы, агитколлектив җитәкчесе. Дингә каршы лекция укучы табылмады, партоешма секретаре үзен укырга мәҗбүр итте. Ә Зөлфәт эшне ярты-йорты итеп эшли белми. Бик күп мисаллар китереп, дәлилләп башкарып чыкты чыгышын. Колхозда мал врачы булып эшләүче Гайфуллин Фәргать абыйның хөкем иткән, гаепләгән күз карашын 35 ел үткәч тә онытмый. Ә партоешма секретаре килеп кулын кысты, рәхмәт әйткән иде. Шулай беркөнне пропаганда бүлеге мөдире Рәшит Габделхәй улы Мерзинга Казаннан шылтыраталар, бирелгән сорауга җавап бирү өчен, ул кичекмәстән Нәҗип Шәкүровичны күрергә тиеш. Өенә кайтып киткәнен күрмәгән дежур кыз. Мерзин ишекне шакымый гына килеп керсә, Нәҗип Шәкүрович намазлык өстендә. Кул хәрәкәте белән урындыкка утырта, укып бетерә. - Син, Рәшит Габделхәевич, нәрсә күрдең, бу бүлмәгә кергәч? - Бернәрсә дә күрмәдем, Нәҗип Шәкүрович. - Җавап дөрес, дәвамы булмасын. Йә, нәрсә иде синең? Ул гына түгел, күпләр шулай яшәде ул елларда. Ә шулай да халык иманын саклап калды. * * * Кинәт районга яңа хуҗа килде. Сибәгатуллин Фатыйх Сәүбан улы, Балтачтан. Баһадир гәүдәле, көрәшче. Килгәненең икенче көнендә үк ул мамадышлыларга сабак бирә башлады. Әле аны гади кеше бөтенләй танымый иде. Килеп керә РайПО кибетенә Сибәгатуллин, перәнник үлчәтә. Сатучыларда ризыкны төреп бирергә пакет та, хәтта газета да юк. Салдыра перәнникне фуражкасына. Шул фуражкасын ике куллап тотып, РайПО рәисе кабинетына килеп керә, фуражканы район сәүдә җитәкчесенең башына киертә. Шул атнада ук Мамадыш төбәгендәге кибетчеләр, елмаерга өйрәнеп, көзге каршында репетиция ясый башлый. Өс киемнәре үзгәрә, мул күкрәкләр өстенә сатучының исеме язылган кәгазьләр кунаклый. Җил искән чактагы ефәк сыман уйнаклап тора гәүдәләре. Телләреннән бал тамызырга тырышалар, бигрәк тә ят кеше алдында. Ә кем белә, ул, бәлки, теге усал хуҗадыр?! Хезмәткәрләр Казанга, Чаллыга чыгып чаба, пакетлар, тартмалар, букча сыманнары да кирәк. Аннан витриналар бизәлә, товар киштәләре тәртипкә китерелә, әйбер бәяләре язып куела. Мамадыш РайПОсының булдыклы җитәкчеләре үзгәртү-җайлануны тиз хәл итә. Чират колхоз, оешма җитәкчеләренә җитә. Әйткән сүзне аңламаган, үтәмәгән кешеләр эштән алына. Чират "Чулпан" колхозының данлы рәисе Галимҗан Җиһаншинга да җитә. Ул да эшеннән алынгач инде, башкалар: "Беттек!" - ди. "Таң" колхозы рәисе Һадиуллин Зәйнулла Шәйхуллович та кәнәфиендә лыпылдап ала. Мәскәүдә кешесе бар, тамыры нык икән дип кул селти дә Беренче, тынычлыкта калдыра ветеранны. "Кызыл Партизан" колхозы рәисенә дә чират җитә. Казаннан журналистлар килеп, башта аны азат итү өчен җирлек әзерлиләр. Колхозның отчёт-сайлау җыелышында "Кызыл Партизан"га яңа рәис - Гәрәев Раушан Баязитович тәкъдим ителде. Ә аның ярдәмчесе итеп Зөлфәтләр күршесе Әкбәров Хамис Гаянович аталды. Ни арада үсеп китте бу шофёр егет?! Дөрес, аның Нургаян абыйсы Казан эчке эшләр идарәсендә эшли. Сәерлек шунда иде: Әкбәров Хамис бер генә документка да кул куймый, хәтта колхоз рәисе дә аңа кул куйдыра алмый. Тора-бара сере ачылды тагы: Балтач авыл хуҗалыгы техникасы оешмасында экономист булып эшләгәндә бәлагә баткан рәисне Хамисның абыйсы коткарган, имеш. Яңа хуҗаны кармакка эләктерү эшен мәктәптәге укытучы, телгә оста механизатор, медпункттагы фельдшер башлап җибәрде. Районда барган кадрлар сәясәте Кирмән Башына да килеп җитте. Колхоз рәисенең хатыны медпунктта фельдшер хәзер. Хатыны аша элекке колхоз рәисенә һәм аның туганнарына каршы киң сәясәт җәелдерелде. Авыл Советы рәисе элекке хуҗаның туганы булганга куелган иде, аны очырту һәм үзе тәхеткә менү өчен күп тырышты медпункттагы чибәр апа. Зөлфәтне кайчандыр кибеттән кире борып чыгарган авыл Советы рәисе, бик күпкә кечерәеп, мәктәпкә кайтып төште. Кыяфәт кызыгырлык түгел. Медпункт мөдире урынына да кызыгып йөргән чибәр апа авыл Советына сайланды. Ул фельдшер булып начар эшләмәде, ә җитәкче булгач нишләр? Кешенең кемлеген беләсең килсә, байлык бир дә хакимлек бир, ди китап. Колхоз рәисе Хаҗиәхмәт абыйларда фатирда торды, аның малае Разатны шофёр итеп алды. Районга да күп чапты рәис, күмәк хуҗалыкка техника, ягулык, запчастьлар, ашлама, яңа сортлы орлык төягән олаулар агылды. Язгы чәчү алдыннан ашлама күп кертелде җир куенына. Ел да килеште, 1985 елда һәр гектардан уртача 25 центнер уңыш җыелды. Бөтен район буенча да уңыш югары булды. Заготзерноның саклагычлары гына түгел, автотранспорт предприятиесенең иркен ишегаллары да 3-4 метр биеклектәге ашлык белән тулды. Бу кадәр уңышка республика да, районнар да, колхозлар да әзер түгел иде. Ашлык бозылды, аны бульдозерлар белән Нократ иделенә сөздерделәр, халыкка җитәкчеләрне яманларга сүз булды. Ашлык кабул итү предприятиесен, спиртзаводны да күренмәслек итеп күмәрлек уңыш ал да кая куясың инде аны?! Салыр урын да юк, хөкүмәт тарафыннан да оештырылмаган. Партизаннарны икмәк үстерергә өйрәттем дип мактанырлыгы бар иде шул рәис Раушан Баязитович Гәрәевнең. Һәр эшнең ике ягы бар дигәндәй, беренче секретарьны да ашлык киптерү, эшкәртү хуҗалыгын яңартуга, көчәйтүгә, заманча техника эзләргә, табарга, сатып алырга этәрде мул уңышлы ел. Ашлык кабул итү оешмасына, колхоз-совхозларга да Көнбатыш илләрендә эшләнгән киптергечләр кайтты. Балтачтан килгән бригада аларны монтажлый башлады. Алар белән Беренче үзе җитәкчелек итте, кайсы колхозга җибәрү аның карамагында иде. "Кызыл Партизан" күмәк хуҗалыгына да килде ул кадерле бригада. Польшада эшләнгән киптерү җайланмасын ындыр табагына кору башланды. Сөенде авыл халкы. Зөлфәтнең дә хыялы бар иде. Ел саен мәктәп яны тәҗрибә бакчасында кыяр, помидор, суган, ашханә чөгендере үстерәләр. Кәбестә уңа. Колхоз да, балалар хезмәтенә натуралата түләп, мәктәп ашханәсенә шактый күләмдә бәрәңге кайтара. Ә махсус саклагыч юк. Мәктәп директоры бүлмәсе астында һава камерасы бар, анда электр щитлары урнашкан, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозып булса да, яшелчәләрне дә, бәрәңгене дә шунда саклап азапланалар. Анда җылы, җилләткеч куюдан да файда аз. Ризык бозыла, берзаман черки баса коридорны. Укытучы ир-атлар, техник хезмәткәрләр белән таш чыгарды Зөлфәт, комын ташытты. Экскаватор белән чокырын казытты. Исәбе 12х6 метрлы яшелчә саклагыч төзү иде. Түшәм плитәләрен һәм ишек урынына 3 метрлыларын да янәшәгә ташыячак. Эшчеләргә түләргә акча тапты. Колхоз рәисе янына китте Зөлфәт. - Раушан Баязитович, киңәшәсе әйбер бар, мәктәп ишегалдыннан әйләнеп килергә вакыт тапмассыз микән? - Әйдәгез. Киттеләр, карадылар, киңәштеләр. - Монда бар әйбер дә әзер бит инде, болай булгач. Ә ташчылар белән нишлибез? Буш кешеләр юк бит. - Раушан Баязитович, чит ил киптергечен монтажлаучы бригадир белән сөйләшеп торган идек амбарда, әле күрше колхозга киптергеч җиһазлары кайтып җитмәгән, ике-өч көн буш вакытлары буласы икән. Сездән рөхсәт кирәк. - Ә акча, алар бит шабашниклар. - Акча бар. Сез рөхсәт итсәгез, бүген үк колхоз исәбенә күчерәм. - Эшлим дип йөргән кешегә ничек булышмыйсың, ди. Әйдәгез, эшләрен дә карарбыз, киңәшербез дә. Бардык, бригада белән сөйләштек, барысы да риза. Бүген эшләре бетә. Иртәгә яшелчә саклагычка тотыналар, димәк. - Түләү минем аша була, борчылмагыз, бүген директор колхоз исәбенә акча күчерә. - Сез өеп бетерүгә, түшәм плитәләрен алып кайтам, Киров колхозыннан автокран алып менеп, машинадан бушаткан уңайга түшәм итеп салып торырбыз, егетләр. Әйдә, иптәш бригадир, яшелчә саклагычны карап килик, булмаса. Сез бит төзүче, бәлки, яңалыклар кертерсез? Кайда ишек була, төшү ничек эшләнә? Стена калынлыгы күпме буласын, түшәм плитәләре үлчәмен, озынлыгын, киңлеген, барысын да әйтеп бирде бригадир һәм цемент турында сорады. - Складта сезне көтеп тора, измә болгатырга савыты да шунда. Менә 3 тонналы су тулы мичкә, аны шланг сузып тутырып та була. Ком, гравий янәшә. Көрәктер, мастероклар завхоз складында. Тарттырырга җеп, асма да бар. Завхоз мәктәп төзелешендә эшләгән егет, хәстәрләп куйды. Носилка, ломнар да бар. Кирәк икән, вак таш та кайтардык, - дип тезде Зөлфәт. - Ничек эшләмисең мондый хуҗаның эшен, - диде колхоз рәисе. Барысы да сөйләшенгәнчә булды, Урта Кирмәннән кран да менде, төзү-монтаж идарәсеннән кайткан плитәләрне алып кайтып куйдылар. Бүген инде туфраксага мәктәп кочегаркасыннан чыккан шлак салына, аны измә белән өстән каплап, сылап та куячаклар. Кипкәч, һәр катламны сумала белән ябыштырып, берничә кат рубероид ябачаклар. Аннан электр кертерләр, җилләткечләр урнаштырырлар. Шуннан соң кыш буе ашап чыгасы яшелчәне, бәрәңгене, тозлаган яшелчә, кәбестә тутырылган банкаларны, мичкәләрне шүрлекләргә, киштәләргә, идәнгә тезәрләр. Әле бер җирдә юк мондый җиренә җиткереп эшләнгән яшелчә саклагыч! Әйе, яшелчә саклагычны мәктәп директорларын, биологларны алып килеп күрсәттеләр. Якты, һавасы саф, коры, салкынча иде анда. Колхоз рәисе белән директор арасын бозарга маташучылар да тик ятмады. Колхоз рәисенә бер литрлы банка белән ачы бал ташучы да табылды. Кичкырын рәис хатыны Флүрә авыл Советы рәисләреннән чыгып килә икән, бикле капка төбендә, пакет күтәреп, теге бәндә тора. - Сәлам, сәлам, Флүрә... - Каян әтисенең исемен белгәндер. Отчество белән эндәшә. - Раушан Баязитович сораган иде. Сау булыгыз. - Тотып кереп китә банканы авыл Советы рәисенә. Ишегалдында ире Фәйзерахман очрый. - Менә теге бәндә тагын алып менгән банка белән. Раушанны харап итмәс микән, дим, куркам. - Кая әле, нәрсә икән? Фәйзерахман авыз итәм дип керешә дә банканы каплап та куя һәм: - Анламадым! - ди. Чөнки рус мохитендә, шахтёрлар арасында яшәгәч, русча укыгач, ул "ң" авазын әйтеп азапланмый иде. Беркөнне колхоз рәисе Зөлфәтне идарәгә чакырды. - Сездә бик шәп магнитофон бар икән, берәрсен нитеп булмыймы аның? Олы абзыйга бүләк итәр идем. Шунда ук башына сукты Зөлфәтнең, моны теге банка белән әче бал ташучы котырткан. Чөнки директор лаборанттан алып юк иткән иде магнитофонны. - Эшләп була торган эш түгел бит, ачуланмагыз, ул магнитофон ревизиядә килеп чыгып, элекке директор вакытында актларга язылды. Сүз шуның белән бетте. Әйбәт кенә аерылыштылар. Ләкин шайтан да йоклап ятмый бит. Идарәдән чыкты гына, баҗасы очрады, партоешма секретаре. Әйтә куйды Зөлфәт: - Хуҗа мәктәп магнитофонын сорый, теге брага ташучы котырткан, ахры. Идарәгә кереп киткән баҗай колхоз рәисенә керә дә: - Нинди магнитофон турында сөйли ул мәктәп директоры? - ди. Моның ачуын колхоз рәисе болай чыгарды. Мәктәп янында 5 гектарлы җир бар иде. Аны электр баганалары чуарлаган, югары көчәнешле линия дә үтә. Кергән комбайннар, электрга эләгеп, чыбыкларны да өзде, ул басуда тезмәләр дә янганы бар. Шунда печән чәчеп, мәктәптә эшләүчеләргә печән үстерергә уйлады директор. Шул җиргә чәчү өчен, колхоз рәисеннән иртәнге нәрәдтә 120 кг люцерна орлыгы сорады. Колхоз белән мәктәп арасында исәп-хисап бара, алган әйбер өчен авыл Советы бухгалтериясе аша акча күчерелә. - Бирәм. Алырсыз. Үзем өйдә булмыйм, Латыйп Салихович, накладнойга син кул куярсың. Зөлфәт орлыкны сөенә-сөенә алды. Басуны эшкәртеп, чәчеп тә куйдылар. Ләкин иртәрәк сөенгән икән. Иртәнге нәрәдтә Зөлфәткә колхоз рәисенә олы рәхмәтен әйтергә чират җитмәде. - Минем рөхсәттән башка люцерна орлыгы алып, колхозга хуҗа булып, килмешәк мәллә мин монда? - дип, коточкыч ямьсез кыяфәткә кереп, җиде яшькә яшьрәк хуҗа Зөлфәткә җикерде. Сикереп торды Зөлфәт. - Үзегез рөхсәт иттегез, үзегез өйдә булмагач, Латыйп Салиховичка накладнойга кул куярга куштыгыз. Урлап алмадым. Дөресме, Латыйп Салихович? Дөресме, Хөсәен Хәбибуллович? Мин мөрәҗәгать иткән ир-атлар ләм-мим дәшмәде. - Җыен телсез, ялагайны җыеп алдыгыз яныгызга, мин директорлыктан бер чыктым, тагын чыгармын, ләкин мин килмешәк түгел, үз авылымда яшим. Басуыгыз үзегезгә булсын! Люцернагызга акча түләдем! - диде дә шап итеп ишекне ябып чыгып китте Зөлфәт. Идарә янындагы бакчада миләшкә тотынды гына, нәрәдтә пешеп утырган иратлар килеп чыкты. - Ничек шулай әйтә алдың син аңа курыкмыйча? - дип ухылдады 2 метрлы баш агроном Хөсәен Хәбибуллин. Эш нәрсә белән беткән булыр иде? Тагын шул алты авызлы баҗасыннан ишетте Зөлфәт. Колхоз рәисе райкомның беренче секретарена кергән дә мәктәп директоры турында сүз башлаган: - Буйсынмый. Менә әле люцерна орлыгы белән... - Люцерна орлыгы нәрсәгә мәктәп директорына? - Укытучыларга печән бирү өчен чәчте. - Шуннан. Урлаганмы? - Юк. - Син андый директорны күтәреп йөрергә тиеш, кем котырта икән сине анда, авыл Советымы, партоешмамы, тагын кемнәрең бар? Белмәсәң бел. Моннан берничә ай элек Казаннан күренекле язучылар килде. Очраштык, араларында синең мәктәп директоры да бар иде. Язучылар берлеге рәисе әйтә: "Беренче китабын чыгарды инде Зөлфәт, икенчесе белән нишләрбез икән, Фатыйх Сәүбанович?" - ди. "Бернинди каршылыгым юк, чыгарыгыз", - дидем. Әле проза да яза икән. "Син безнең "Чаян"га эләккәнне телисеңме? Авылда син конфликтка кермәскә тиешле бердәнбер кеше ул!" - дип очырып чыгарган Фатыйх Сәүбанович. Хәзер нәрәдкә йөрми Зөлфәт, аңа ник йөрмисең дип әйтүче дә юк. Колхозга ярдәм кирәк булганда, баш зоотехник, агроном, инженер-механик Миннегаян Каюм улы Миннегалиев чаба. Район финанс бүлегендә Гайнуллин Гомәр Бикмуллович ачык чырай белән каршы ала, ул монда хуҗаның ярдәмчесе, хуҗа янына да бергә керәләр, беләләр, юкка йөрми егет. Мәгариф бүлеге мөдире Гыйлаев Дәүләтҗан Шакирҗанович, аннан соң Рифат Ибраһим улы Сәйфетдинов белән дә шәп эшләделәр. Беркөнне директор кабинетына Раушан Баязитович үзе килеп керде. Ачык. Тик күзгә генә туры карый алмый. Яшелчә саклагычтагы яшелчәләрдән әзерләгән ризыкларны табынга тезделәр. Камыр ризыкларын да шәп пешерә мәктәп пешекчеләре. - Сезнең ярдәм белән яшелчә саклагычлы булдык, шуңа җәй башында да таза хәлдә бу ризыклар, Раушан Баязитович, рәхмәт сезгә. - Бер киңәш белән килдем бит әле. Җәйләр, көзләр юньле килеп, эшләрне матур төгәлләсәк, урам концертлары оештырып булмасмы? Урам белән урам ярышып. Менә, әйтик, без яши торган Яке урамы беренче булып чыгыш ясый. Аннан югары очлар, аннан сезнең түбән оч. - Шәп булыр, оештырабыз аны. Түбән оч концертына сценарийны үзем язам, тарих катламнарын актарып. - Сөйләштек, алайса. Әйдәгез, яшелчә саклагычыгызны да карап килик инде. Карадык. - Ә люцерна тишелде микән? - Тишелгән, капкач кебек. - Польша киптергечен дә бергәләп карап килик әле. Әлеге сөйләшүдән соң озакламый шаулап-гөрләп урам концертлары узды. Талантлы шул авылдашлар. Үз гомерендә сәхнәгә аяк басмаган өлкән яшьтәге әби-бабайлар, сугыш, хезмәт ветераннары, балалар бакчасы "артистлары" да катнашты. Йомгаклау концерты ахырында алып баручы Зөлфәт игълан итте: - Хәзер, хөрмәтле тамашачылар, ел буе барыбызны да тирләтеп эшләтүче кешенең үзен сәхнәгә чакырабыз. Хәзер ул эшләячәк! Җырлый "Кызыл Партизан" күмәк хуҗалыгы рәисе Раушан Гәрәев! Шәп җырлый рәис, артистлар бер якта торсын! Аның тавышы Әлфис Кыямов тавышына охшаш икән, күңелнең кермәгән почмагын, борылышын калдырмый. Китте берзаман колхозларда кышкы Сабан туйлары уздыру. Районның кышкы Сабан туе Кирмән Башында гөрләде. Колхоз-совхозлар командаларыннан тыш Татарстанның чаңгы командасы спортчылары да ярышты биредә. Аларның тизлегенә шаккатарлык, техникаларына сокланырлык иде. Көрәшнең финалы Мәдәният йорты сәхнәсендә булды. Баш батыр калыр өчен, 140 килограммлы Кукмара пәһлеваны һәм авылдашлары Әлфәт Шәйдуллин көрәштеләр. Аның авырлыгы 70 кенә килограмм. Кысылды йөрәкләр, сыгылды сайгаклар, йодрыкка төйнәлгән бармаклар күгәреп бетте. Юк, җиңә алмады Әлфәт Шәйдуллинны Кукмара баһадиры. Ул, билгеле, Әлфәтнең әтисе Рәхмәтулланың егерме ел авылда батыр калганын да, абыйсы Рәхимулла Шәйдуллинның Бөек Ватан сугышы чорында Казанда уздырылган тарихи Сабан туеның Баш батыры икәнен дә белми. Авылда аны ике кеше генә белә. Беренчесе - шул Сабан туенда йөгерештә җиңү яулаган сугыш ветераны Миннеголов Вагыйзь абый, икенчесе - бу Сабан туе турында каяндыр белеп алган Зөлфәт. Тиздән Әлфәт Шәйдуллин татар-башкорт көрәше буенча берничә тапкыр Россия, Татарстан чемпионы булачак. Һәр елны мәгариф хезмәткәрләре арасында чаңгы, мылтыктан ату, таяк тартышу, башка спорт төрләре буенча ярышлар даими уздырыла башлады. Чаңгы ярышы яшь буенча төркемнәргә бүленеп үткәрелде. Үз төркемендә Вәлиева Тәнзилә Гайнановна, икенче төркемдә Газизов Рафаил Шәкүрович, өченче төркемдә Шәмсетдинова Гамилә Хаҗиевна һәр елны район чемпионы булдылар. Ә бер елны Газизов мылтыктан атуда да җиңү яулады. Гер күтәрүдә, таяк тартышуда мәктәп данын Исмәгыйлов Вакыйф Хөсәенович уңышлы яклый иде. Мәктәпләр арасында гомуми урын да чыгарыла. Озак еллар дәвамында җиңү яулады Кирмән Башы мәктәбе укытучылары. Мәктәптә стенгазеталар чыгару буенча гына ярыш бармады, әдәби түгәрәк тә эшләде. Төрле елларда Илсур, Рафаил Газизовлар, Самат Насыйбуллин, Зөлфия Исрафилова, Гыйльмулла Сәләховлар "Яшь ленинчы" газетасында, "Ялкын" журналында, районның "Коммунистик хезмәт өчен", соңрак "Нократ" газетасында шигырьләр, парчалар, хикәяләр бастырдылар, конкурсларда җиңү яуладылар. Зөлфәт 1981 елда Казан дәүләт педагогия институтының тарих факультетында читтән торып укый башлады. Уку авыр түгел, ел буе татарча гына сөйләшкән авыл кешесенә сессия вакытында рус телендә сөйләү, язу, татарча уйлап, русча җавап бирү генә бераз уңайсызлык тудыра. Күп лекцияләргә йөрми, чөнки ул фәннәрдән, университетта укыганда, зачёт, имтиханнар тапшырылган. "Яшь ленинчы" газетасы редакциясенә керә, анда Зөлфәт Маликов, Госман Садә белән очраша, шигырьләр калдыра. Аннан "Ялкын" журналына кагыла, анда Хәйдәр Гайнетдинов белән гәп куерталар. Аннан "Ватаным Татарстан"га, анда Мамадыш район газетасында бер-ике ел эшләп алган Сәмигулла Хәйретдинов елмаеп каршы ала, авыл, колхоз тормышын чагылдырган, аерым алганда халык контроле группасы эше турында газетка мәкалә язарга үгетли. Беренче курс бетте, икенче курс, өченче курс, шагыйрь дусты Зөлфәт Маликов аның шигырьләрен бик ошата иде. Ул, хәтта газета-журнал редакцияләре коридорында Мөдәррис Әгъләмгә, Госман Садә, Хәйдәр Гайнетдинов, Роберт Миңнуллин, Шамил Маннаповка шигырьләрен укып, сынау да үткәрде: - Авторы кем? Кемне генә атамый хезмәттәшләре, ләкин барысы да күренекле шагыйрьләр исемен әйтә. Бер Шамил Маннапов кына: - Белмим шул, образлары бик тыгыз, - ди. Серне кабат Зөлфәт Маликов ача: - Бу Мамадыш Зөлфәтенеке! Менә шулай зурлады дусты аның иҗатын, ә шигырьләрен "Яшь ленинчы"да, "Ялкын", "Татарстан яшьләре", "Ватаным Татарстан"да бастырырга бирде. "Беренче җыентыгыңны әзерлә, Язучылар берлегенең шигърият бүлегендә тикшертеп, нәшриятка тәкъдим итәрбез", - диде. Китапка исем табу, бүлекләргә бүлү, эчтәлек тезү аңа кыен булды, кереш сүзне дусты Зөлфәт Маликов үзе язды. Ә бүген Язучылар берлегендә шигърият секциясендә утырыш. Равил Фәйзуллин, Рөстәм Мингалим, Әхмәт Гадел, Роберт Миңнуллин, Мөдәррис Әгъләм, Фәннур Сафин, Госман Садә, Рәдиф Гаташ, Хәйдәр Гайнетдинов, Зөлфәт Маликов, Зиннур Мансуров аның шигырьләренә уңай бәя бирделәр. Соңгы сүзне аксакал Сибгат Хәким әйтте: - Каршы түгел, нәшриятка яшь шагыйрьнең беренче китабы итеп тапшырыйк. Бу гаҗәеп зур сөенеч иде авыл кешесенә! Татарстан Язучылар берлегенең юлламасы белән нәшриятка кулъязма тапшырды ул. 1986 ел планына керер, диләр. Әле 1-2 ел бар. Нәшрият коридорында ах-ух килеп йөрүче укытучысы, профессор, тарих фәннәре докторы Юзеф Геннадиевич Трунскийны очратты Зөлфәт. Зарланды абзый. Ул олы яшьтә, зур гәүдәле, таза, аңа монда килеп йөрергә дә авыр! Ә йөрми кая барсын?! "Французская деревня XVIII века" исемле кирпеч калынлыгы китабын һаман бастыра алмый икән. - Редакторы кем соң, Юзеф Геннадиевич? Галим Зөлфәткә яхшы таныш язучыны атады. - Юзеф Геннадиевич, Сез менә монда утырып торыгыз, мин ул редактор белән сөйләшеп чыгам. Керде, сөйләште Зөлфәт. - Ул бабакай кемең соң синең? - диде каләмдәше. - Укытучым, профессор, мин бит тарих бүлегендә укыйм, киләсе елга дәүләт имтиханнары. Игътибарлырак була алмассыңмы, дустым? - Ярар, синең хакка. Мәктәбеңдә укучылар, укытучылар, әти-әниләр белән очрашуда минем иҗатны да бик зурлаган кешегә каршы килеп булмас, китабыма автограф сала-сала, кулга кан сауды ул көнне. Күпме китабым сатылды. Тынычландыр бабайны, кабат килеп йөрмәсен уфылдап, басарга җибәрәбез, аның документлары да, кулъязмасы да тәртиптә. - Болай булгач, тагын мәктәпкә дәшми булмый инде сине. - Тиздән яңа китабым чыга, иншаллаһ, шуннан соң. Кабул итү бүлмәсендә көрсенгәләп утыра иде профессор. Коридорда мин аңа хәлне аңлаттым: "Китабыгыз бастырырга төшеп китәчәк, котлыйм!" Аптыраган галим һава җитмәгән кеше сыман уңга-сулга кулларын селтәп алды да: - У Вас как насчёт времени? - Я свободен, Юзеф Геннадиевич, у меня же свободное посещение лекций. - Молодой человек, в этот праздничный для меня день я приглашаю Вас к себе домой. Отказ не принимается. Обрадуем мою старуху. Зөлфәт юл уңаенда Бауман урамындагы кибеттән чәкчәк эләктерде. Кайтып керделәр фатирга. Зөлфәт белән бер яшьтә, әллә яшьрәк тә микән, чибәр хатынкыз каршы алды профессорны. Кызы дип уйлаган иде Зөлфәт, "старуха"сы булып чыкты. - Моя жена, Елена Прекрасная! - дип таныштырды Трунский. Профессорның хатыны үзеннән ике тапкыр яшьрәк икән. Фатирлары иркен, зәвык белән җиһазланган. Бер артык әйбер юк. Ә галимнең эш бүлмәсе тулы китап. Хатыны чәй өстәле әзерләгәнче, кабинетта сөйләшеп утырдылар. - Нас двое профессоров: Геннадий Михайлович Ременников и я. Молодёжь говорит, что мы преподаём старым методом. А сами не могут защитить докторскую, не могут стать профессорами, - дип кеткелдәде галим. - Пока силы есть, преподаю, вот книга выйдет, посмотрим, решим со старухой, как быть. А вы зачем ходите в издательство? - Я печатаю свою книгу, Юзеф Геннадиевич. Вы не беспокойтесь, я сейчас часто буду ходить к своему редактору и каждый раз загляну к знакомому, руководителю отдела научно-технической литературы, и каҗдый раз буду Вам докладывать. - Отлично! Спасибо, мой юный друг. Сессия барышында алар профессор белән очрашып тордылар, ә җәйге сессиягә килгәч, Зөлфәт аның кулына "Французская деревня XVIII века" дигән китабын тоттырды. Көне буе күтәреп йөрде китабын галим, лекциясенә дә алып керде. Әле, нәшрияттан күпләп алгач, Зөлфәт аңа китабын студентларга сатарга да булышты. Үзенең китабы да озак көттермәде. Чираттагы сессиядә редактор шагыйрә Резеда Вәлиева аның кулына искиткеч кадерле бүләкне - "Бөре керфекләре" шигырьләр җыентыгын тоттырды. Теге вакытта китабын кулына алган Юзеф Геннадиевич Трунскийның хәлен ул шунда гына аңлады. Китап басу турында нәшрият белән килешү төзүгә, китапның 60 процент гонорарын бирделәр. Бу кадәр акчаны күргәне юк дисә, ялганчы булыр, чөнки укытучытәрбиячеләрнең хезмәт хакын, мәгариф бүлеге бухгалтериясеннән алып кайтып, секретарьга тапшыра иде. Ул өләшә. Ә монысы бит башка. Аның Каләм хакы. Китап чыккач, гонорарның 40 процентын да бирделәр. Беренче алган акчага, тимер торбалар утыртып, такта белән төреп, биек капка ясатты. Түбәсен нарат тактасы белән кәрнизләп, башларын нәкышьләп, күгәрми торган калай белән яптырды. Яңа өй яңа капка белән тагын да балкып китте. Капкадан артып калды акча. Ә ике тапкыр алган каләм акчасын кушсаң, яңа "Запорожец" машинасы алырлык булган икән. Дөрес, "Жигули"га җитми. Җитмәсә соң? Ул бит коймак калынлыгы китап өчен! Халыкны тәрбияләүгә хезмәт итә торган китаплар элек менә ничек кирәк булган. Зөлфәтнең китабы чыгуын ишеткән Трунский, алар группасы алдында да, түбәнге курсларда лекция укыганда да: "Минем бишенче курста укучы яшь дустым бар, без аның белән нәшриятта китаплар чыгарабыз", - дип сөйли икән. 1986 елның җәендә дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, диплом алды Зөлфәт. Ул хәзер тулы хокуклы тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булды. Татарстанда "Идел" яшьләр лагере бар иде алдагы елларда. Анда Франция һәм СССР кызлары, егетләре дә бергәләп ял итә, аралаша иде. Шунда бер елны республиканың талантлы яшьләрен җыйдылар. Зөлфәтне дә чакырдылар. Билгеле инде, анда язучылар гына түгел, композиторлар, рәссамнар, артистлар, җырчылар, галимнәр дә бар иде. Мөдәррис Әгъләм, Харрас Әюпов, Фәез Зөлкарнәй, Госман Садә, Роберт Миңнуллин, Равил Кукушкин, Фәннур Сафин, Хәйдәр Гайнетдинов һәм, әлбәттә инде, Зөлфәт Маликов бар яшьләрдән. Өлкән язучылар, рәссамнар, артистлар, тагын әллә кемнәр белән очрашулар, әсәрләрне тикшерүләр, күмәкләп ял итүләр белән хәтергә уелып калды, яңа иҗат дәрте өстәде "Идел". Район мәгариф бүлеге тарих укытучылары арасында язма олимпиада үткәрде. Һәр мәктәпкә күп сораулар язылган хат килде. Бер генә сорауга да турыдан-туры җавап бирә торган түгел. Китапханәләрдә, архивларда казынсаң гына, җавап табасың, әле таба алсаң. Бер сорауга гына җавап эзләп карыйк әле: 1913 елда Россиядә Романовлар нәселенең 300 еллыгы бәйрәм ителә. Император Николай II Казанга килә. Халык белән очрашканда, сәүдәгәр Ишморатов патшага нәрсә бүләк итә һәм, Николай II аңа җавап бүләге бирмәкче булганда, данлыклы сәүдәгәр Ишморатов нинди үтенеч белән мөрәҗәгать итә? Китте Казанга Зөлфәт. Республика Үзәк китапханәсендә, университет, пединститут китапханәләрендә, архивта эшләп, олимпиаданың бар соравына да җавап тапты. Әдәби, тарихи телдә төгәл җаваплар язды. Ә Ишморатов исеме белән бәйле сорауга җавап болай. Данлыклы аргамаклар үрчетүче, күргәзмәләрдә алтын медальләр алган, Россия күләмендәге ат чабышларында җиңгән атлар хуҗасы Ишморатов, әлбәттә, Николай II гә сокландыргыч чабышкы бүләк иткән. Шуның белән ул патшаның аңа ат бүләк итү мөмкинлеген юкка чыгарган. - Миңа да җавапсыз калырга ярамый, Сезгә нәрсә эшли алам? - ди патша. - Кечкенә генә бер үтенеч, галиҗәнап! - ди Рәсәйдә чәй сату дилбегәсен дә кулында тотучы Ишморатов. - Безгә, татарларга, ат дугасына кыңгырау тагып йөрергә рөхсәт итсәгез икән! Кая барсын император?! Ишморатовның Казан җәмәгатьчелеге исеменнән бирелгән аргамагы карап туйгысыз! Җитмәсә, йөзләгән күз һәм колак җавап көтә. Ай, хәйләкәр һәм акыллы бу кенәз! Каян мизгелен туры китерә бит! - Рөхсәт итәм, Ишморатов әфәнде! - ди патша. - Халкыбыз исеменнән олы рәхмәтебезне кабул итегез, - дип, бил бөгә Ишморатов. Ә бит аңа кадәр юлларда руслар кыңгырауларын чыңлатып йөргән, әллә кайдан ишетелеп торган кыңгырау тавышы. Каршы очраганнар юл кырыена чыга, баш киемен сала, русларга бил бөгеп кала. Димәк, бөтен татар халкына да ат дугасына кыңгырау тагарга, үзен кеше итеп тоярга хокук яулый Ишморатов. Бу сорауга җавап Балтач районындагы Почта элемтәсе музеенда бар икән. Укучылар арасында да шундый олимпиадалар үткәрелде. 6-10 сыйныфлар арасында да Зөлфәт укучылары районда беренче урынны алды. 1988 елның август конференциясендә Зөлфәт күкрәгенә Россия мәгариф отличнигы значогы тактылар. Бу аның тормышындагы якты сәхифә иде. Ә 1987 елда кара сәхифәгә дә дучар булды. Инде унбиш ел энесе Ташкентка кунакка чакыра. Үзбәкстан башкаласында кунак булып кайткан авылдашы Илдус Морзаханов та андагы матурлыкны, муллыкны, бигрәк тә җиләк-җимеш, яшелчә, кавын-карбыз, виноград белән бәйләнешле кыйссаларны тәмләп, авызын чапылдатып сөйләргә ярата. Илдусның бертуган абыйсы Мөдәррис Ташкентта яши, автосервиста машиналар төзәтә, шәп яши. Ниһаять, Зөлфәт тә тәвәккәлләргә булды. Тиз генә бер атнага барып кайтырга кирәк, чөнки хатыны авырлы, аңа климат алыштыру файдага булмас. Күчтәнәчләр төяп киттеләр өйдән чыгып. Башта күршесе "Нива" машинасы белән Чаллы - Казан юлына чыгарып куйды. Автобус белән Казанга элдерделәр. Табигатьнең гаҗәп матур чагы, июль ае. Ул июль аенда гына ялга чыга. Директор бит. Имтиханнар бар, мәктәп яны тәҗрибә бакчасында яшелчәләрне чәчәсе, рәт араларын эшкәртеп, тәртиптә тотасы. Аннан мәктәпне яңа уку елына әзерләп бетерәсе бар. Әгәр дә моны июнь аенда, әле укытучылар, техник хезмәткәрләр ялга киткәнче башкарсаң, җан тыныч. Барып чыкты бу планы да, буяу, пумалалар, кадак, пыяла кебек кирәк-яракны май аенда ук ташып кую шәп булды. Сыйныф җитәкчеләре бүлмәләренә беркетелгән техник хезмәткәрләр, укучылар, әти-әниләр белән эшләде, хезмәт укытучысы, хуҗалык мөдире көйләгән тәрәзә рамнарын, ишекләрне, сайгакларны буядылар. Стена да берәр метр биеклектә буяла бит. Ә парта, өстәлләрне ишегалдында буядылар, тизрәк тә кибә, исе дә мәктәп һавасын агуламый. Татар теле бүлмәсенең бер стенасын Габдулла Тукайның Шүрәле белән Былтыры бизәде. Рус теле бүлмәсендә табигать күренешен сурәтләгән рәсем, ә тарихта еллар исәбен күрсәткән таблица һәм тарихны өйрәнүнең әһәмияте турындагы язу эленде. Укытучыларга 5 гектарлы күпьеллык печән басуы жирәбә белән бүленде. Шәп чыкты печән, рәхмәт әйтүче күп булды, бушка бит. Ә биолог абзыйга, тавыш чыгару өчен, тагын җай чыкты, чөнки аңа тигән җирдә ике тигәнәк үскән икән. Гомер буе гаделлек өчен көрәшәм дип тавышланып яшәгән бу кешенең холкын Зөлфәт 2016 елны Миннәхмәт Кашаповның "Язмышым сукмагы буйлап" исемле китабында язылган кешеләр холыклары буенча дүрт төркемгә бүленәләр дигән урынын укыгач аңлады. Ул претензионист (дәгъвачы) икән. Алар җаваплы эшләр дә башкарырга каршы түгел, ризалашалар. Дәгъвачылар һәр кешедән, һәр җирдә һәм һәр урында гаеп һәм кимчелекләр табарга тырышалар, табалар да. Элегрәк андый кешеләрне партия һәм халык контроле органнарында, ревизия комиссияләрендә һәм башка тикшерү органнарында файдаланганнар, шикаятьләрне дә шундый кешеләр күбрәк яза торгандыр. Дулаучының сүзләрен җитди кабул итүче инде юк. Көләләр генә, ә бу аның ачуын кабарта иде. Мәшләк авылы янындагы люцерна басуын күргәч исенә төште бу вакыйга Зөлфәтнең. Ул ир кешенең тавышланып йөрүен, гомумән, аңламый. Хатын-кыз чәпчесен дә ди инде, аңа килешә дә, тагын да чибәрләнә, зәһәрләнгәндә. Дөрес, мәктәптә дулаучыны шунда ук туктата торган кешеләр дә бар. Берсе - Габделхәй абый. Дулаучы, янында кем барын абайламаган килеш, бер-ике җөмлә әйтеп өлгерә, өченчесен әйтергә өлгерә алмый кала, чөнки яңагыңа чалтыраталар йә буып алалар. Ә менә Исмәгыйлов Вакыйф алай сәрсәнләнми, берничә минут күкрәгеннән анаконда сыман буып тора. Бер уку елы буе дулый алмый абзый, тавышын күтәрмәкче була, күкрәк үтереп чәнчи. Дирекция сөенеп бетә алмый. Укытучылар, техник хезмәткәрләр һәм укучыларны әйткән дә юк. Юашланды абыйлары. Хезмәттәшләренең сәламәтлеген кайгыртам дип, иске мәктәптә аш пешертә башлады директор. Аз-маз гына акча җыялар, чөнки бәрәңгесе, яшелчәсе, колхоздан алган борчагы бушка. Акча ит алу өчен генә кирәк. Өйдән майлы дучмак, бөккән, кыстыбый, кем нәрсә пешереп алып килә инде, алар да өстәлгә куела. Кергән кешеләр хуш ис бөркеп торган кайнар аш ашыйлар. Тагын тавыш чыгарды абзый, соңыннан ашаучыга ите аз кала икән. 16 Кашапов М. К. Язмышым сукмагы буйлап. - Казан : Ихлас, 2016. - 83-84 б. - Нәрсәгә маташасың, өйләреннән алып килеп ашарлар, әле санэпидстанция табиблары үзеңә штраф та салмагае, - диде ата-аналар комитетын җитәкләүче колхоз рәисе. Тормыш үзен дә кызык итә дөреслек эзләүченең. Ул мәктәптән ат сорый, тирес түгә, печән алып кайта. Елгадан кипкән печән алып кайтырга трактор да алды абзый. Төяп кайталар, йөк шәп. - Капкага сыймый, - ди Вакыйф Хөсәенович, ул йөртә тракторны. - Син беләсеңме, минме?! Урамнан ташытмакчы буласыңмы? Артка чигенгәндә, берни күрми Хөсәенич, чөнки йөк зур, киңнән төялгән. Арбаны лапаска якынайтып туктата да кабинадан сикереп төшә. Караса, печән йөге өстендә абзыйның өч баганалы зур капкасы эленеп тора. Аптыраш... Казанга керүгә, Космонавтлар урамына якын гына аэропорт. Аларның билеты алынган, җаннары тыныч, тик менә Рәсимә ничек кичерер очышны. Дөрес, самолёты зур. Очкыч һава чокырларын да сизми. Күтәрелү, төшүне дә очучы оста булса тоймыйсың да икән. Көтү залында утыручы әңгәмәдәшләр самолётны Мамадышка очучы кукурузник түгел, диләр. Буфетта ашап, чәй эчеп алдылар. Хатыны белән беренче тапкыр парлап ерак сәфәргә чыгулары бит. Хатын-кызга бик рәхәттер ул әзер ризыкны ашау. Самолётка утыртуны игълан иттеләр. Аэропорт зур, чиста. Күк йөзе аяз, кайнар һава дулкыны бетон юл өстендә ефәк сыман җилферди. Багаж тапшырылган, кулда газета-журналлар. Йә, Аллага тапшырдык. Дингә каршы лекция укучыга да, самолётка утырганда, дога укыта тормыш. Рәсимәгә бар да яңа. Аның беренче тапкыр самолётка утыруы. Курка да бугай, агарынып киткән. "Борчылма, берни булмас, без өчәү бит", - дигәч, Рәсимә сүрән генә елмаеп куя. Каешларны эләктереп, утыргычка сеңделәр. Инде самолёт моторлары эшли, стюардессалар пассажирларның каеш эләктергәнен барлый. Ниһаять, самолёт кымшанды, йөгерү юлына юнәлде, бетон плитә ялганган урыннарда дертләп киткәне сизелә. Мин Рәсимәнең кулын тоттым, борчыла хатын. Самолёт җайлы гына күтәрелеп тә китте, очучысы оста иде. Зөлфәтнең урыны тәрәзә янында, авылларны, шәһәрләрне, урманнарны, елгаларны карап бара. - Менә курыккан идең. Бернәрсәсе юк аның. Әле үзеңне геройларча тотуың хөрмәтенә, кәнфитләр, чәй, соклар, хәтта ашарга да китерерләр. - Әле генә ашадык бит. - Тәртибе шулай. Күтәрелеп киткәч, кеше тынычлана, аппетиты уйный башлый. Әнә теге ике ир-ат шахмат алып уйный да башлады, әйтерсең берничә километр биеклектә түгел без. Монда барысы да җайлы. Утыргыч артындагы бу нәмәрсә өстәлгә әйләнә. Калаклар, чәнечкеләрне тәгәрмәчле арбаларда стюардессалар алып чыга. Черем итеп алам дисәң, утыргычыңны авыштырам. - Юк, карап барам әле. - Әле дүрт сәгать ярым очасы Ташкентка, барысына да өлгерерсең. Ял ит. Күктә, берничә чакрым биеклектә, адәм үзен җирнеке генә түгел, Галәм кешесе итеп тә тоя икән. Җиңелчә генә гөрелте белән эшләгән очкыч талгын гына тибрәлеп бара да бара. Монда гына үзең яшәгән илнең гаять тә зур, иксез-чиксез икәнен тоясың. Бу инде күрсәткеч таягын ике шудыруга, Мурманскидан - Бакуга, Бакудан - Владивостокка, Владивостоктан Казанга сикереп була торган география картасы түгел. Монда масштаб башка, соргылт таулар, күз туктап ял итәрлек бер уч урман булмаган шәрә далалар. Дөрес, ниндидер ерганакларда куак-мазар бар икән. Нинди генә бөгелешләр, сыгылышлар ясап акмый инешләр, елгалар. Ә чүлләре. Самолёттан күргәндә дә, комы аякны пешерә сыман. Ул яктан караганда, безнең Мамадыш җирен ал син! Хөрмәтле укучым! Безнең туган ягыбыз Мамадышка якынаясың, ди. Әле район чигенә берничә чакрым кала синең игътибарыңны яшел нарат урманын түбәтәй итеп башына чәпегән тау җәлеп итәр. Син белмәсәң дә, мин беләм: бу Пузанка тавы, борынгы төрки телдән тәрҗемә итсәң, күз яше, кан агызучы дигән сүз. Булгандыр, аккандыр бу таудан күз яше дә, каны да. Чишмәләре дә ургылып ага. Тауның уртасында, әнисе итәгенә утырган сабыйлар кебек, берничә йорт кунаклаган. Гүзәл Нократ болыннарын, елга аша салынган мәһабәт күперне, салмак борылышлы, мул сулы Нократ иделеннән пароходлар, баржалар узганын бакчаңнан, өй тәрәзәсеннән күзәтү, әй, шәп тә соң! Алардан яңгыраган музыка авазлары бу өйләрнең алмагачларына урала. Ап-ак чәчәктә утырган агачлардан берәнсәрән генә чәчәк керфекләре коела. Ә түбәндәрәк, Нократтан чыгып үргә таба тезелеп киткән йортлары, корылмалары белән Ак шәһәр балкый. Бәлки, Мамадыш үзе дә таудагы ап-ак алмагачларның ак чәчәгеннән чәчрәп киткән каладыр?! Кинәт "Мамадыш районы" дип язылган урынга очрыйсың да, күзләрең челт-мелт килә, күңел тула. Күпер янындагы авылның сул һәм уң канатында урман каплаган таулар, әрәмәле авышлыкларны күзләргә өлгермисең, машина таудан елга үзәненә, могҗизалы Нократ болынына ыргыла. Берничә чакрымга сузылган чәчәкле алан, талгын җилдә ниндидер дәртле көйгә биеп, җилкенеп, күккә ашарга омтылучы таллар, лебердәүче усаклар, су көмеше белән шаян малай-кызлар күзенә кояш төшергән түгәрәк көзге сыман ялтыраучы якты күлләр. Синең барысын да күрергә, хәтереңдә калдырырга, туктап фотога төшерергә, аяк-кулыңны язып, бер җилкенеп килергә вакытың юк. Әле районга керүгә, "Сак бул, пошилар очравы мөмкин!" дигән билгегә дә игътибарлы кеше син, хөрмәтле укучым. Поши да очрарга мөмкин, бәрелешә күрмәгез. Ә менә алмалы боланнар гаиләсе еш кына юлны аркылы чыга, ул гүзәлләрне таптый күрмә, юл янындагы баганага төртелмә, кырыйга очма, башка машинага бәрелмә, Алла сакласын! Машина җилендә сулкылдап утыручы юл корылмаларын, агачларны җемелдәтеп, күпергә керәсең. Менә шушы инде ул Европаның иң чиста елгасы Нократ! Киң, салмак. Үзенең Европа конкурсында җиңү яулаганын, алтынлы-асылташлы таҗ кигәнен, иңбашы аша "Мисс-Европа" дигән затлы тасма асканын белгәнгә, шундый горур ул! Ә сез нинди булыр идегез аның урынында булсагыз?! Нократтан уздырып та җибәрер идегез әле. Нократ суы Татарстан мәйданы буйлап 50 чакрым юл үтә. Күпчелек Мамадыш җирләре аша. Кояшта мең йолдызга чәчелеп, су җемелди, гүя мең-мең шук малай мең-мең көзгесе белән синең күзгә кояш төшерә! Хәтта ачуың килә башлый бу хәлгә! Ләкин юкка гына! Юл "Пятилетка" дип язылган сала кырыеннан тауга күтәрелә. Уңда зур асфальт заводы корылмалары. Заманча төзелеш, сәнгать әсәре диярсең, балкып тора. Әле генә син күперне гөжләтеп узган идең, хәзер инде син барган юл өстендәге күпер очрый, аннан выжлап машиналар чаба. Җәяүлеләр берьяклы юлларны хәвеф-хәтәрсез кичеп чыксыннар өчен, пыяла белән төрелгән күчеш корылмасы бар. Моннан бер-ике ел элек кенә күрсәң иде син. "Чулпан" сәүдә үзәге тирәсенә ташлы балчык кайтаручы әрмән егете күптонналы йөк машинасын бушата, әмма самосвал тартмасын төшерергә оныта һәм бетон плитәләр җәелгән, пыяла белән төрелгән күчешне бәрдерә. Таралып төшә корылма. 15 миллионлык зыян! Бераз торды шул хәлдә хәрабә. Ләкин әрмәннәр бердәм халык, үзара акча җыешып, корылманы ясатып куйдылар, коткардылар милләттәшләрен. "Чулпан"да сезне ашханә, кафелар, берничә сервис, ике ягулык салу урыны, берничә кунакханә мунчаларын ягып, ашкынып көтеп тора. Рәхим ит, юлаучы. Машинаңны төзәтәләр, пыяла куялар. Ашаталар-эчертәләр, мунчада чабалар, Мамадыш турында җырлар тыңлаталар. Әгәр дә син мөселман икән, әнә "Хәләл" кафе. Әнә Галиулла мәчете! Мамадыш шәһәренә борыла торган юл чатында мосафирларга бүген бөтен шартлар да бар. "Сукыр эчәк" дип йөртелүче биш чакрымлы юлдан уңга китсәң, "Хәләл" кафеда лагман, пылау, манты ашап, чәй, каһвә эчеп, салат капкаларсың, сине "Трудовик" җәмгыятенең бер чүп үләне үсмәгән басуы каршылар. Чынлап та, басудагы эре бөртекле башаклар бер-берсенә кагылгалап зең-зең итә, ләкин бу моңны авыл җанлы, кендеге туфракка береккән Фәргать Рәфәгать улы Гаянов кебек бәндәләр генә ишетә. Юл түбәнгә таба йөгерә. Әгәр дә син, юл түгәрәген узып, асфальт юлдан уңга төшеп борылсаң, балчык юлдан Алабуга тарафына китсәң, биек тау түбәсенә килеп чыгасың. Нократ үзе, аның гүзәл болыннары, кырмыска кебек чапкан машиналарны ярдан ярга озата торган мәһабәт күпере, Алабуга киңлекләре, Түбән Кама шәһәре, Европада иң зур химия комбинаты әсир итә. Ә тау битендәге зәңгәр мәтрүшкәләр диңгезе, таудан Нократ суына чумган һәм икенче ярда килеп чыгып, офыкка кадәр сузылган әрәмәләр, нарат урманнары, соңгы елларда чисталыгы, яшеллеге, чәчәкләре, фонтаннары, Нократ янәшәсендәге сокландыргыч яр буе белән Россия күләмендә кече шәһәрләр арасындагы бәйгедә җиңү яулаган Ак кала әсир итә! Мәтрүшкәләреңне кочып, сулыш алырга куркып басып торасың тау башында - нинди гүзәл җирдә яши икән бу Мамадыш халкы! Үзе белә микән? Әгәр инде син Казаннан кайтасың икән, асфальт юл, Мәшләкне узып, урманга күтәрелә. Уң якта сине Мамадыш районының олы картасы каршы ала. Сиңа кайсы авыл кирәк яки шәһәр үземе - чамала! Үзе белән юлда капкаларга ризык алган кешеләр урман буенда туктап ял итә. Боларның Мамадыш төбәгенә беренче тапкыр аяк басуы әллә каян күренеп тора! Болар Мамадыш төбәгенең визит карточкасы булган Сайкичүне, өчпочмак патшалыгын белмиләр. Аны белгән кеше монда коры-сары белән юанамыни?! Үсәли урманчылыгы биләмәләре эченнән, асфальт юлдан выжлап барасың. Сулда Үсәлигә юл китә, Тукай бүләге алган шәмаилче, рәссам, каллиграф Нәҗип Нәккаш авылы. Йөгертә юл! Уңда Катмыш - Татарстанның халык артисты Хәлил Мәхмүтов туган авыл. Сулда Баскан, юл буенда якты кирпечтән салынган мәчет, кунакханә, ягулык салу урыннары. Эшмәкәр Илнур Йосыпов биләмәләре. Үрдән берәр чакрым төшәсең, табигать һәйкәле булган гүзәл Бөрсет елгасы аша салынган таш күпердән күтәрелүгә, сулдагы юл күрсәткече Сон авылларына дәшә. Түбән Сон, Урта Сон, Югары Сон. Билгеле, Кече Сон да бар. Әйе, дөньяга өч бөек композитор биргән гаилә яшәгән авыл ул. Беләсез. Әтиләре Заһидулла, уллары Фәрит һәм Мирсәет Яруллиннар! "Тукай маршы"н әтиләре, "Кеше" ораториясен Мирсәет, кече малай, ә дөнья сәхнәләрендә мәйдан тотучы "Шүрәле" балетын Фәрит Яруллин иҗат иткән. Бар Кече Сонда тынгысыз йөрәклеләр. Шуларның берсе авыл җирлеге башлыгы Мансур Фәрвәзетдин улы Сәләхов. Гаиләсе, туганнары, якташлары, авылдашлары, район башлыгы Иванов Анатолий Петрович ярдәмендә, "Хәтер" фонды директоры Рафаил Газизов белән дә киңәштә булып, җимерелгән, 300 еллык тарихы булган данлыклы мәдрәсә бинасын торгызып, күркәм хәлгә китереп, анда Фәрит Яруллин музее ачты Мансур әфәнде. Кереп чык, юлаучы, өч бөек композитор рухына дога укып, Заһидулла Яруллин каберен зиярәт кылып. Шушы гамәлне кылырга күңел байлыгың җитсә, гомер буе исән-сау йөрерсең юлларда. Менәсең тауга, тагын гүзәл Кама урман хуҗалыгы биләмәләре. Юл күрсәткече уңга, Рәхмәтулла аланына дәшә. Тиздән сине өчпочмак патшалыгы Сайкичү каршы алачак. Юлчылар борыннарын мыймылдата башлады түгелме?! Шулай шул! Бу инде Сон, Катмыш, Еники Чишмә, Бөрсет, Урманчы, Колышчы, Түбән һәм Югары Яке авыллары халкы үзе үстергән хәләл терлек итен салып, үзе үстергән бәрәңгесен, суганын, яшелчәсен кушып, яңа сауган сөттә камыр изеп, сылап, майлап, җайлап, чын кирпеч мичләрдә пешерелгән, җан җылысын сеңдергән өчпочмаклар, бәлешләр, гөбәдияләр, кыстыбыйлар, дучмаклар, пәрәмәчләр. Эремчектән әзерләгән ризыклары да ничә төрле! Нәрсә икәнен белү өчен генә булса да алырсың... Монда, бәлки, шәһәр рестораннарындагы затлы өстәлләр, кәнәфиләр, люстралар, музыка җитмидер. Бу бит урман эче, табигать үзе көйләрен уйнап тора, кеше ыгы-зыгысы, машиналар гөрелтесе, Рәхмәт мәчетенең изге аеннан сибелгән нур. Сатучы кызларның ягымлы чакырулары. Балык Бистәсенең булдыклы ир-аты Вәкилнең ике катлы ашханәкунакханәсенең ачык ишеге дә кунакларны үзенә чакыра, монда инде яңа гына пешерелгән ашлар, гарнирлы ит ризыклары, төрле тәмләткечләр салып кайнатылган чәй, ымсындыргыч каһвә, кунып ял итеп чыгарга теләсәң, җыйнак-җайлы кунакханә, кайнар, төрледән-төрле себеркеләре белән тәнеңне сихәтләүче чын мунча көтә! Рәхим ит, мосафир. Кичә мең чакрым чаптың бит машинаң белән. Ял кирәк. Ә рульдә йоклап китсәң? Аннан соң инде бернәрсә дә кирәк түгел. Алла сакласын! Ул Европаның иң чиста елгасы булган Нократтан, Чулманнан сатучылар үзләре ясаган буаларда үрчетеп, тотып алып килгән балыклары гына ни тора! Ниндие генә юк! Рәхим ит Мамадышның затлы балыгыннан! Машинаңны рәтлисе бармы - әнә сервис. Ягулыкмы? Әнә заправка! Мәчете - җанга сихәт. Әнә сувенирлар. Әнә чишмә, елга үзәненә төшеп, безнең туган якның шифалы суыннан авыз ит! Сез яшәгән җирдә юк та әле ул. Булса да мондый саф сулы, сихәтле, чыңлы түгел! Мондыйлар бары Мамадышта гына! Әле күрәсе чишмәләрегез алда сезнең! Киттегез Сайкичү белән саубуллашып, кеше кыяфәтенә кердегез. Тамак тук, өс бөтен. Ял да иттегез. Урманны чыгуга, юл түбән таба йөгерә. Сулда Югары, уңда Түбән Яке авыллары. Иң борынгы кабер ташы Түбән Якедә - 1310 елда куелган. Уйлап кына карагыз, моннан 700 ел элек! Югары Якедә озак еллар данлы Мамадыш педучилищесын тәмамлаган Хәсәнша авылы егете Сафин Йосыф Мифтах улы эшләде, ул гомере буе башлангыч сыйныфларны укытты. Фатыйма исемле кызга өйләнде, бер оя кызлар, малай алып кайттылар. Укытты да укытты Йосыф мөгаллим. Ни мәгариф бүлеге мөдирләренең, ни урта мәктәп директорларының, шул исәптән аның, Зөлфәтнең дә, аның фидакяр хезмәтен бәяләп, дәүләт бүләкләренә тәкъдим итәргә башына килмәде. Ә бит бу авылның язмышы, киләчәге шушы тәбәнәк кенә, мөлаем укытучы кулында булды. Ул укыткан, тәрбияләгән йөзләгән кызлар, малайлар алдынгы игенчеләр, терлекчеләр, яхшы әти-әни булдылар. Ә менә аның укучысы Әлфәт Мәгъсүмҗан улы Закирҗанов - фән докторы, профессор, Казан (Идел буе) федераль университетында кафедра мөдире. Югыйсә Йосыф мөгаллимнең абыйсы Урал тауларына кунаклаган Буланаш җирлегендә шахтёр, Социалистик Хезмәт Герое, әллә ничә Ленин ордены алган данлыклы кеше иде. Зөлфәт мәктәп янына һәйкәл куйгач кына белде моны халык. Йосыф абыйсы, минем брат Герой дип, беркайчан да әйтмәде бит. Менә шундый тыйнак алар Мамадыш мөгаллимнәре. Тауга күтәреләсең, урман эченнән барып, тау сыртын узасың да, юл тагын түбәнгә томырыла. Юл күрсәткече Урта Кирмән, Кече Кирмән авылларына ишарәли. Белә Зөлфәт: Кирмән инешенең сул кушылдыгы Алан инеше - бер чакрымда гына, ә урман эчендә баһадир юкәләре белән шаккатыра торган Алан авылы урнашкан. Анда җәй көнендә генә яши авылдашлар. Бу гүзәл тирәлектә әллә ничә умарталык, буа бар. Алан зиратында Бөек Ватан сугышы ветераны, бер аягы бот төбеннән киселсә дә, пар аяклыларны, сау-сәламәт яшь буынны гыйлемгә әйдәп барган, хезмәте өчен Ленин ордены алган Мөнип Мәгъсүмов күмелгән. Химбиолог. Урыны җәннәттә булсын Мамадыш мөгаллименең. Чит илдә күмеп калдырган аягың өчен теге дөньяда да һаман борчыласың микән, якташ? Уң ягында изге зират. Казан - Чаллы юлын төзегән чакта, бульдозерлар белән каберләргә кагылу бик кыйммәткә төште кешеләргә. Шушы тирәләрдә йөзләгән автоһәлакәт булды, дистәләгән кешенең гомере өзелде. Кирмән тавы өстеннән төнлә дә күрсәтә торган җайланма белән карап торган ГАИ хезмәткәрләре, Ханнар зиратыннан чыгып, борынгы Кирмән шәһәре урнашкан тауга таба юнәлгән кеше скелетларын күреп шомланганнар, кизү тору урынын алышканнар, догалар басылган нәни китапларын куен кесәсеннән алып, фара яктысында укып азапланганнар, тешләре тешкә тиеп шакылдаган... 1391елда Аксак Тимер кисәүгә калдырган, җир белән тигезләгән изге Кирмән шәһәре онытылмый. Бабайлар рухы зиратта каеннар булып шаулый, серле кабер ташлары булып яши, ә җәйләүдә Җиде изге чишмә чурлый, Кирмән инеше булып ага, Кирмән таулары булып торып баса, җир күкрәгеннән нефть булып ургый, мәңгелек ут сыман ялкынлана, төнлә ургый-ургый яна, хәтер яңартырга чакыра. Күпердән дыркылдап чыгасың да, без күпер өлешләрен беркайчан да тигез итеп ялгарга өйрәнмәдек инде, тауга күтәрелә машиналар, тау юлы озын, түбәсенә менгәч, моторлар иркен сулап куя, җиңел эшли башлый. Ике чакрымнар узасың, уңда мәшһүр җырчы Вафирә Гыйззәтуллина машина һәлакәтендә харап булган җир. Чардуган тора. Урының җәннәттә булсын, милләтнең көрәшче кызы. Бераздан Омар авылына борылыш. Дөресе - Гомәр авылы. Анда хәзер руслар яши. Ничә гасыр элек су буеннан 40 чакрымга куылган халкыбыз авылларына баскаклар урнаша. Керәшен, Рус Пакшины дигән күрсәтмә такталар артка йөгерә! Ниһаять, без, хөрмәтле укучым, инде Казан ягыннан кайтып, борынгы Мамадыш шәһәре борылышына килеп җиттек. Бәлки, кунакка керерсез. Бар, дүрт мәчетебез бар, бишенчесе төзелә Чура тау бистәсендә, иншаллаһ, төгәлләрбез. Изге Ксения чиркәве эшли, чәсәүнә, Изге су чыганагы бар, 1883 елда сәүдәгәр Щербаков эшләтеп җибәргән спирт заводы да суны торбалар белән шуннан төшергән. Шәһәр музее эшли, дистәләгән тарихи биналар, архитектура һәйкәлләре дә исән. Төсле ике фонтаныбыз, парклар, скверлар күз явын алырлык. Гүзәл Мамадышның кунакчыл кешеләре сезне сөенеп каршылаячак. Иң алда район башлыгы Анатолий Петрович Иванов, янында ипи-тоз, чәкчәк тоткан чибәр кызлар, мөхтәсиб Илһам хәзрәт һәм отец Дмитрий. Бездә һәрвакыт шулай, ике дин дә хөрмәт ителә. Пузанкага да алып менәрбез. Анда хакимиятнең кунак йорты да бар әле. Күрерсез. Әйдәгез, мосафирлар! Икеле-микеле тормагыз. Көтә сезне изге туган ягым - Мамадыш! И туган як! Ташкентка очканда да, күңелдә син! Чишмәләрең чурлый, инеш-елгаларың дулкын кага, шаян малай кулындагы көзге кыйпылчыгы булып күзгә кояшны юнәлтә. Күңел бакчасында мең төрле агачлар, куаклар. Һәр ботагына былбыл кунган. Кырларың өстендә ап-аяз күк, мең-мең тургай игенчеләреңә мәдхия багышлый. Урман ешлыкларында көч-куәт бирә торган дымлы салкын һава. Ә туган авыл?! Һәр адымы мең-мең истәлекләр, хатирәләр, җанга кадерле йөзәрләгән кешеләрне искә төшерә. Аның ялан тәпиеңне кытыклаган туфрагы, үләннәре! Инде балтырыңны йөз кат өтәләгән явыз кычытканнарына да үпкәләү юк! Ул күршеләр! Ул яшьтәшләр! Ул "Чебенле", "Бәлдүкле", "Кыршаулы", "Чапайлы", "Качышлы" уйнап, әвеш-түеш килеп, балчык туфракта коенып үскән түбән оч малайлары! Ул сыйныфташлар! Ул хезмәттәшләр! Ничек йокымсырый ала пассажирлар?! Ярар инде, аның хатыны черем итсен дә ди, аның хәле шундый. Менә исән-имин генә барып кайтсалар кунакка, эшлисе эшләр мең дә бер әле! Дүрт сәгать ярым очканнан соң, йомшак кына төшеп утырдылар аэродромга. Халык, экипажга рәхмәт йөзеннән, шаулатып кул чапты. Аларны энесе Илсур каршы алды, Роза табын хәстәрләп калган икән, пылау пешерә. Багажны көтеп алганнан соң, шәһәргә сокланып, хәл-әхвәл сораша-сораша, шаулапгөрләп, энесе фатирына юнәлделәр. Килеп керүгә, Роза кочаклап алды. Урнаштылар, күчтәнәчләрне тапшырдылар, татарда ансыз буламыни?! Сәламнәр тапшырдылар. Кодагыйның, балаларның, туган-тумачаның, авылдаш Морзаханов Мөдәррис абыйның исән-иминлеген сорап чәй эчәләр, тел йотарлык пылау ашыйлар. Сарымсакны башы белән салып пешергән Роза, ул итенең тәмлелеге, ул дөгесенең йомшаклыгы! Өч бүлмәле иркен фатирга тиенгәннәр. Энесен Коканд шәһәреннән Ташкентка эшкә чакырганнар, фатир биргәннәр. Билгеле, Розаның Ташкентта туганнары күп, алар ярдәменнән башка булмагандыр. Йосыф кода, - урыны җәннәттә булсын, Үзбәкстанда билгеле тарихчы, кодагый - Бөек Ватан сугышы ветераны, шәфкать туташы. Энесе Ташкенттан ерак булмаган Паркент шәһәрчегендә эшли, анда гектарлы көзгеләр кояш нурын җыялар да, бер ноктага юнәлтеп, мәгъдән-руда эретәләр, ракета-самолётлар төзегәндә кулланыла торган чиста металл шушы юл белән табыла икән. Белмәссең бу дөньяның хикмәтләрен. Сөйләшеп сүзләре бетмәде, Роза сәгать саен чәй куйды, ни хикмәт, эчтеләр дә эчтеләр пыялага яртылаш кына коелган затлы эчемлекне. Тәме дә икенче монда чәйнең. Хатын-кызлар иркенләп сөйләшсен дип, балконга чыкты ике туган. Икенче катны узып киткән чияне күреп гаҗәпкә калды Зөлфәт. Бу Кирмән Башындагы чия куагы түгел, агач иде. Ә чиясенең иге-чиге юк. - Бу ике төп чия безнеке, менә бергәләп җыеп та алырбыз әле. - Агач булып үсә икән бит монда чияләр. Әйе, суы булгач үсә, җылы бар. Сорты да башкадыр, бәлки. - Иртәгә эшкәме? - Әйе, бүген дә сезне каршылау өчен генә сорап кайттым. Бик тә катлаулы, җаваплы җайланманы эшләтәм, сәламәтлеккә зыянлы да әле. Радиофизик, лазерщик булгач эшлибез инде. Монда милли кадрлар җитми бит әле. Үзбәкстанның заводфабрикаларында, домналарында, шахталарында, төзелешләрендә татарлар, руслар, украиннар бергәләп эшләп ятабыз. Җирле халыкның ир-атлары базарда, урамнарда, кибетләрдә сәүдә итә. Ә үзбәк кызлары, хатыннары өй тирәсендә. Шәһәргә чыккач күрерсез әле. Әйдә, хәзер ял итик, йоклыйк, соң инде, юлдан килеп арыгансыздыр. Иркен бүлмә безнең карамакта, урынга яткач та, күргән һәм игътибарны җәлеп иткән хәлләр турында гәпләштеләр әле. Иртәгә аларны меңнәрчә еллык тарихы, мәдәнияте, дөньякүләм танылган шагыйрьләре, галимнәре, зыялылары булган Үзбәкстан иленең башкаласы, үзгә бер дөнья - Ташкент каласы көтә иде. Инде энесе эшкә киткән, иртә кузгала икән. Зөлфәт юынды, кырынды. Татар халкын чибәр, чиста, җыйнак итеп күрсәтергә кирәк мондагы туганнарга, үзбәк кардәшләргә. Ике килендәш аш бүлмәсендә, сөйләшә-сөйләшә, чәй табыны әзерлиләр. Авылда, йокыдан торуга, мал-туар тәрбияләп керә торган Зөлфәткә монда бер эш тә юк. Өйдә ыгы-зыгы, гел ашыгуга ияләнгән бәндәгә бу бик тә сәер иде. Балконга чыгып, шәһәргә карап юанды. Нигездә, ике катлы, бер катлы өйләрдән торган шәһәргә гаҗәпләнмәде. 1966 елда булган коточкыч җир тетрәүдән соң биек йортлар салу тыеладыр да. Өйләр чия, алмагач, груша, тагын ниндидер агачлар, куаклар кочагында утыра. Шулай булмаса, ничек түзәсең 40 градустан югары эссегә. Чәйләр эчеп алгач, аларга Роза шәһәр күрсәтеп кайтырга булды. Гаҗәпләндергәне шул иде: 20-30 метр саен халык урамнарда үзе пешергән ризык сата. Кибеттә дә, базарда да, урамда да ир-атлар гына: җиләк-җимеш, яшелчә, бигрәк тә виноградның ниндие генә юк. Виноград сатучылар рәте буйлап баралар, ул ничә чакрымга сузыладыр. Бәяләрдәге аерма гаҗәпләндерә Зөлфәтне. Аның өчен бер үк төрле тоелган татлы җимешнең бәясендәге аерма бик зур иде. Ул моны Розадан сорарга мәҗбүр булды. Хикмәт, беренчедән, сортында, икенчедән, нәрсәгә кулланылуында икән. Өченчедән, бу базарда ярлыраклар, урта хәллеләр, байлар өчен товарлар төрле урында сатыла. Үзең кара, син кайсы урыннан аласың товарны. Йөри торгач, тамаклары кипте. Роза чәйханәгә кереп чыгарга тәкъдим итсә дә, баш тартты Зөлфәт, чөнки өч тиен акчага сироп эчә торган автоматны күреп алды. Ул аның чылтырап төшкән музыкасын һәм дә стаканга пошкырып су агызуын ярата. Мондый татлы сиропны үз гомерендә эчкәне юк икән Зөлфәтнең! Казанда сиропны сыегайталар, ахры. Роза белән Рәсимәгә эчерткәч, тагын 3 тиенен салды. Шундый ук тәмле иде сироп. Үзәк базарның бер почмагы гел татарча сөйләшә иде. Гаҗәп тә рәхәт булып китте аңа. Бу - Мамадыш шәһәренең Ялкаулар чатына җыелган халык төркеме сыман. Монда агачтан ясалган посылка тартмалары саталар икән. Нинди генә тартма юк! Зурлыклары да, рәвешләре дә, ясаган материалы да төрледән-төрле - җаның ниндиен тели! Үзбәкләр агач эшен белми, шуңа да сәүдә урманлы Татарстанда үскән тырыш татарлар, йә Ташкентта туса да, бабай һәм әтиләреннән һөнәргә өйрәнеп калган татар балалары, оныклары, оныкчыклары кулында икән. Зөлфәтне дә бөтереп алмакчы иде дә тартмачылар. - Абзыйлар, берәр атнадан килермен, миңа менә мондый тоткалысы, ян-яклары тишелгәне кирәк булыр. - Ярар, туган, үзең кайдан? - Татарстаннан, Мамадыштан. - Әй Рәхимулла, йөгер, синең якташ килгән монда. Исәнләштек, кочаклаштык. Сөйләштек. - Озакламый кайтасы булыр туган якка, җитте, арыдым. Аннан безне яратмау да көчәя төште, Рәшидов үлгәч. Татбригада басмачыларны нык туздырган монда, безне аларның балалары, оныклары дип карыйлар. Без бик җылы саубуллаштык. Бер тоткалы тартма ясап куярга вәгъдә бирде Рәхимулла. Сорамадым, үзе тәкъдим итте. - Монда килгән кеше җиләк-җимешсез китми. Кайтыр алдыннан кил, якташ, чәчәклечуклы, йомры тоткалы күчтәнәч тартмасын үзем бүләк итәм. - Рәхмәт, якташ, сәүдәләрең уңышлы, тормышың имин булсын. Алга китеп әйтим: бүләк итте якташ ул тартманы. Ә менә без кабат очрашмадык. Инде 29 ел үткән. Килеп чыкса икән каршыга Мамадышның бер йөгерек тыкрыгыннан Ташкент базарының көмеш кыңгыравы булган татар. Рәсимәгә ял кирәк дип, чәйханәгә дә кереп утырдылар. Чәй дә китерттеләр. Тәбәнәк өстәлләр янына җәелгән затлы келәм өстенә аяк бөкләп утырган, кырын-ярын яткан сакаллы үзбәкләр гәпләшәләр, пыялалардан чәй утлап куялар. Чәйханәче, өстәлдәге чәйнекнең бушаганын да көтми, яңа чәйнек китерә. Без дә бик тәмләп үзбәк чәе эчтек. - Әйдә, кайтабызмы инде? - дим. - Күп йөрдек, чамалагыз. - Әле бер-ике чүпрәк-чапрак кибетен күрсәтәсе идем Рәсимәгә, - ди Роза. Хатын-кыз кибеткә кергәч, минем "чамалагыз"ны колагына да элми инде ул! Шунысы әйбәт: мондагы 40 градус эсселек сизелми дә. Бездә 40 градус булса - бетәсең. Бездә дымлы эссе. Ә монда коры эсселек, җиңел кичерелә. Арып-талып кайттык. Чәй эчкәч, пылау ашагач, базардан алган виноград, карбыз, кавыннан авыз иткәч, хәлләр яхшырып китте. Мин китап укырга керештем. Килендәшләр аш бүлмәсендә әвәрә килә. Нәрсәдер пешерәләрдер, күрәсең. Аннан Илсурның эштән кайтасы да бар. Беркөнне киленнең бертуганы Шамилләрдә кунак булдык, икенче көнне Равилләрдә. Аларда көн буе булдык, кияүләре үзбәк егете икән. Ташкенттан Кокандка йөртүче автобуста эшли. Ялда икән. Зөлфәтне, "Жигули"ена утыртып, шәһәр күрсәтергә алып чыгып китте. Килеп җиттеләр чатка. Алда түп-түгәрәк итеп эшләнгән юл ята, түгәрәккә кереп әйләнгәннән соң, теләгән якка китәсең дә барасың. Юк шул, үзбәк кияү әйләнмәде. Юл читенә чыгып, җиренә җиткереп туктады, төште. Китте атлап түгәрәк юл кырыенда басып торган милиционер янына. Күрештеләр, ике-өч сүз алыштылар. Үзбәк кияү милиционерның түш кесәсенә үрелде һәм кире Зөлфәт утырган машинасына теркелдәде. Киттеләр түгәрәккә кереп, барасы юнәлешкә борылдылар. Зөлфәтне ни өчен туктады, ни өчен түш кесәсенә үрелде дигән сорау борчый гына бит. Бирде соравын. - Әгәр дә мохтаҗлыгы булмаса, бездә милиция юл кырыена чыгып басмый. Ә инде янына туктамыйча узып китсәң, кабат Ташкент урамына чыга алмыйсың. Рәшидов әкә үлгәннән соң, Ташкентта 200 кешелек Мәскәү комиссиясе эшли, шуңа милициянең күптәннән күренгәне юк, бу бичараның хәле хәлдер. Йә тикшерүчеләрне көйлисе бардыр. Бик хәтәр кыланалар икән. Татарстанда мондый хәл булмаганга, бик тә сәер тоелды бу күренеш Зөлфәткә. - Бездә һәрнәрсәгә өстәп түләү бар. Телевизорга фәлән, келәмгә төгән, фарфор, алтынга тагын үз өстәмәсе. Хәзергә басылдылар әле. Сабыр итәләр. Эләгүдән куркалар. Күбесенчә, ул товарлар юк дип боргаланалар. Зөлфәт Ленин мемориалына кереп чыкты. Үзбәк кияү кирәк санамады, машинасын каратырга автосервиска китте. Бу мемориалдагы затлылык, юлбашчыны, коммунистлар партиясен зурлау югары дәрәҗәдә иде. Урта Азиядә иң шәп мемориал икән. Үзбәкстанның горурлыгы! Сервистан машинасын каратып, үзбәк кияү дә килеп җитте. - Юашланганнар. Һәр машинаны зурлап каршылыйлар. Күзләре ялт та йолт, мәскәүләр җибәргән кеше түгел микән дип шикләнәләр икән, танышым әйтте: "Взятка да алмыйлар. Каратасы җирләрең булса, шушы арада төзәттер", - ди. Киң күңелле егет берничә зур кибеткә дә алып керде. Зөлфәт андагы кырык төрле чаңгы, "Дружба" пычкыларына игътибар итте. Ни кыш карлы түгел, ни кисәргә урманың булмасын. Ул туннар, җылы курткалар, тундрада кия торган бүрекләр. Нәрсәгә икән болар монда? Ә бит Татарстанда бу товарларга кытлык шулкадәр зур. Мамадыш РайПОсына биш-алты бүрек кайтса, әй бүлешәләр инде шуны, тавыш чыгып бетә. Ә монда кая куярга белмиләр икән. Чөнки чаңгының да, котыпта гына кия торган полярник курткасының да, туннар-толыпларның да халыкка кирәге юк. Ул хоккей формалары, тимераяклар, кәшәкәләр, шайбалар бөтен СССРга җитәрлек. Кайттылар Равил кодаларга. Хуҗа төзүче-инженер, әйбәт яшиләр. Элемтәләре күп. Чөнки Акчуриннар - затлы нәсел. Генерал-полковник Рәсим Акчуринның энесе Ренат Акчурин Б. Н. Ельцинның йөрәгенә операция ясап исән калдырган. Аларның әтисе Сөләйман белән килен Розаның әтисе Йосыф бертуганнар. Аннан гына да түгел, үзләре бик тырыш, зыялы. Русчасын да, үзбәкчәсен дә, татарчасын да белә торган кешеләр. Эчкерсезләр, берсе өчен берсе үлеп торалар. Кунакчыллар. Зөлфәт өчен Ташкентта иң кирәклесе: "Нива" машинасына биш тәгәрмәч сатып алу иде. Бар, сервисларда да, кибетләрдә дә, ләкин сатмыйлар, чөнки Зөлфәт Үзбәкстан кешесе түгел, пропискасы юк. Покрышкалар күзне кыздыра. Энесенә дә әйтеп карады. Аның җае килмәде. Беренче үкенеч шул булды. Ә икенчесе алдында монысы чүп кенә. Ике-өч көн кибетләрдә йөрде Роза белән Рәсимә. Зөлфәт Үзбәкстан компартиясе беренче секретаре Рәшидов күмелгән паркта да булды. Дөрес, кара балчыклы урын гына калган, кайдадыр күчереп җирләгәннәр икән дәүләт җитәкчесен! Аннан Ташкентның фонтаннары шаккатырды. Булса да булыр икән мондый гүзәл су чөелеше. Нинди төстәге балкыш кына юк тамчылар биюендә! Күп йөрү ярамадымы, климат килешмәдеме, төнлә чирләгән Рәсимәне ашыгыч ярдәм машинасы ТашМИга, шәһәрнең үзәк хастаханәсенә алып китте. Икенче көнне вакытыннан алда бала тапты хатыны. Өченче көнне Зөлфәткә баланы хастаханәдән алырга рөхсәт иттеләр, ә Рәсимә ятып калды. Кәфенләнгән малайның йөзен ачып күрсәтте шәфкать туташы. Чем-кара бөдрә чәчле иде сабый. Йөрәгенә мәргән ядрәсе эләккән ата улын күтәреп китте. Янәшәдән энесе атлый. Автобустагылар да аңлагандыр нинди эш белән йөргәннәрен. Шәһәр читендәге Ишангүзәр зиратындагы комлыкка кабер казып күмеп куйдылар сабыен. Мөхәммәтшакир исеме белән дога кылды үзбәк мулласы. Хәерләр бирелде. Озак басып торган абыйсын җилкәсеннән кочып, үзенә ияртте Илсур. Фатирга кайттылар. Роза да хастаханәдән кайтып керде: "Иртәгә чыгаралар Рәсимәне, барып алырбыз, хәле яхшыра инде", - диде. Ике-өч көн хатынының рәтләнгәнен көтте, туганнарына олы рәхмәтләрен әйтте. Үзәк базарга барды, Рәхимулла бүләк иткән затлы агач тартмага көньяк күчтәнәчләре төяде, әзерләнеп-хәстәрләнеп, аэропортка киттеләр. "Нива" тәгәрмәчләре дә онытылды, гүзәл башкаланың сучөярләре дә, чәчәкләре дә күзгә күренмәде. Казан ягымлы каршылады, автобус белән кайтып, Кирмән тукталышында төштеләр. Аларны үз машинасы белән хатынының абыйсы Әлфәт Зәйнуллин көтә иде. * * * Укытучыларга, өй салу өчен, акча бирә икән хөкүмәт. Хезмәттәшләренә әйтсә дә, теләк белдерүче табылмады. Хөкүмәт дурак түгел ул, энәсеннән җебенә кадәр тикшерәчәкләр, гаеп тапсалар, җавап бирәсе бар. Акча тотылышына исәп-хисап ясау, таләп ителгән вакытка төзелеш эшләрен башкару да күз уңында. - Әкәмәт тә булдыклы кеше генә алына ала бу эшкә, - диде район финанс бүлеге җитәкчесе урынбасары Гомәр Бикмуллович. - Алырга куркалар шул акчаны. - Әйдә, үзең алын, өч балаң бар, гаиләңдә алты кеше. Әниең безнең системада 40 ел эшләде. Әтиең безнең инспектор иде. - Ничәмә-ничә ел бер дә тынгылык булмаячак бит, Гомәр абый, хөкүмәт биргәнне көтеп торып та булмас, бер тотынгач, аныкыннан күбрәк үз акчаң кереп китәчәк. - Анысы шулай, ләкин хөкүмәтнең андый программасы бар икән, безнең район укытучылары да төзергә тиеш. Әйдә, тәвәккәллик. Төзелеш оешмасы белән сөйләш, акча килгәч, шунда күчерербез. - Раиф Шириязданович Сафин белән сөйләшсәм инде. - Шәп булыр, ул әйттеме - эшли. Риза булды төзелеш оешмасы җитәкчесе, чөнки бергәләп Кирмән Башында мәктәп төзеделәр. Икесе дә әйткән сүзендә торды. Проект сайлап алдылар. Аның үлчәмнәре яшәгән нигезгә сыймады. Шуңа бәрәңге бакчасының түбәнге өлешенә нигез казытты. Төзелешнең нигез ташлары кызыл балчыкка кертеп салынса гына нык була. Ә бу җирдә кызыл балчык ике метрдан соң гына чыкты. Димәк, өйнең асты тоташ подвал булачак. Подвал икегә бүленә дә 6 һәм 3 метрлы плитә белән ябылачак. Ташны каян гына ташымады Зөлфәт. Кирмән Башы елгаларыннан да, анда беткәч, Грахан (Гәрәй хан) карьерыннан да, Отаркадан да ташыды. Шофёры Илсур, аның әтисе Мостафа кодасы да булышты. Нәрсә булса булды, нигезләр күтәрелде, идән асты бетон плитәләр белән ябылды. Гаиләнең бар кереме: әнисенең пенсиясе, хатыны белән үзенең хезмәт хакы төзелешкә тотылды. Стеналарның эче Мамадышның кызыл кирпече белән күтәрелсә, ак кирпеч белән төрелде. Башкортстанның Дуван хуҗалыгында директор булган туганыннан акча күчерү кәгазе алып, борыслы бура, түшәм-сайгак әзерләвен сорады. Акча күчерде дә, ике КамАЗ алып, шунда китте. Миннефәргать Мөхәммәди улы Вәлиев зурлап каршылады, кунак итте. Аның леспромхозындагы чисталыкны, тәртипне, матурлыкны күреп шаккатты Мамадыш егетләре. Рамлы пычкылары, цехлардагы станоклар, төягечләр, краннар - барысы да Финляндиядә эшләнгән. 7 метрлы борысларны башыннан кысып ала да тентлы КамАЗга кертеп куя төягеч. Сайгаклар, түбә такталары да тиз һәм җайлы төялде. Йөк зур, саллы агачтан сагыз исе бәреп тора. Булдыклы Кирмән Башы егете авылдашларын ашханәләрендә сыйлады. Андагы чисталык рестораннардагыча, ризыклар тәмле, ашханә эшчеләре мөлаем. Аннары җиңел машинасына утыртып озата барды. Ул төзеткән Урманчылар урамын карап үттеләр. Агач өйләр күркәм, күңелгә йогынышлылар, туктап, бәләкәй капкаларыннан үтеп, өйләр эченә дә кереп чыгасы килә. Зур горурлык кичерде туганы Фәргать өчен Зөлфәт. Цехлары да, рамлы пычкылары да, җитештергән товарлары да илгә үрнәк булырлык. Финляндия белән килешүләр төзеп, эшләп яталар. Эшчеләре Фәргать Мөхәммәдиевич дип өзелеп тора. Килгән юлларына чыккач, кочаклашып саубуллаштылар. - Туганнарга, дусларга, авылдашларга, якташларга сәлам әйт. - Әйтермен. Зур рәхмәт, Миннефәргать Мөхәммәдиевич, исән-сау эшлә. Тиздән Вәлиев Миннефәргать Мөхәммәдиевичне Дуван районына хакимият башлыгы итеп билгеләделәр. Аннан Башкортстанның Пенсия фонды рәисе булды. Өй төзелешенә Зөлфәтнең акчасы бермә-бер күбрәк керде. Ул һәр эшне эшчеләр белән килешү төзеп, эш төгәлләнгәч, акт язып, хезмәт хакы түләгәндә, кул куйдырып башкарды. Беренчедән, шикаять язарга мөмкиннәр, икенчедән, түләгәнне исбатлау була, өченчедән, хөкүмәт акча бирсә, бу чыгымнарны кире кайтарасы иде. Барып чыкмады бу исәп-хисап. Акча Зөлфәт исеменә максатчан килсә дә, мәгариф бүлеге мөдире аны 3 кешегә бүлеп бирде. Кыш көне Мамадыш районының Дүсмәт авылы янындагы урманга бүрәнәгә бару нык истә калды. Кәрим Усманов күрсәткән агачларны аудардылар, ДТ тракторы белән өстерәделәр, тиешле үлчәмгә турадылар да торба табанлы чанага төяделәр. Шөкер. Капкалап алдылар. Киттеләр кайтып. Дүсмәтне үттеләр, авыр йөк төягән чана табаннары Иске Комазан тавында асфальтны эретеп ябышты да, трактор таудан менә алмый гына бит. Нишләргә?! Сыйныфташы Салихҗан авылы бит, ул - монда мәктәп директоры. Эзләп китте өен, тапты. - Хәзер, кордый. Чәй эчмисеңме? - Кая, Салихҗан, рәхмәт. Иптәшләр көтә. Урманда капкалап алган идек, аннан ашау кайгысымыни?! - Аптырама, кордый, Африкада түгел. Күп тә үтмәде, Салихҗан трактор белән килеп тә җитте. Ике трактор, чананы җилтерәтеп, тау башына менгереп тә куйдылар. Бу кеше Мамадышның 2 нче мәктәбендә өч ел бергә укыган, бергә тулай торакта яшәгән дустым, сыйныфташым, Иске Комазан мәктәбе директоры Салихҗан Миргазиз улы Вагыйзов иде. Әйе, Салихҗан гына түгел, яхшы кешеләр күп очрады Зөлфәткә. Ул белә: дөньяда әйбәт кешеләр күбрәк. Зөлфәтнең үзенең дә күңел тәрәзәләре шәрран ачык. Аның эчендәгесе - тышында. Ихлас. Аңа яшәү дә җиңел, күңелендә мәкер юк, кер юк. Бар тапканы үз хезмәте белән, шуңа да дөп-дөп басып йөри, кеше күзенә туры карап сөйләшә. * * * Хөрмәтле укучым! Син "Тәрәзәләр"нең беренче китабын укыдың инде, анда Зөлфәткә 20яшь иде. Ә хәзер "Ачык тәрәзәләр"не укыйсың. Зөлфәткә дә инде 40 яшь. Ил буйлап 1987 ел атлый. Зөлфәт нәрсәгә иреште, нәрсә майтарды? Шуны барлыйк. Кеше вакыт-вакыт артка да борылып карарга тиеш. Университет, институт тәмамлады. Курсларда укыды. Бай шәхси китапханә туплады. Кайда барса да, китап ташый. Даими укый. Газета һәм журналларга да язылып тора. 9 яшьлек малай чагында, 16 яшьлек яшүсмер булгач, 23 тә егет булып җитешкәч, өч өй салдылар. 25 тә мәктәп төзелешенә тотынды. 40 яшендә дүртенче өен төзи. Остазы Шәйхи Маннур үзе исән чагында ук музее турында кайгыртканын белә, шуңа өйне ике катлы итеп сала, бәлки, музей булыр... Аннан гаилә дә ишәя. Әнисе, хатыны, улы, кызы, үзе. Ә тиздән, ул моны сезгә сер итеп кенә әйтә, Аллаһ аларга баһадир егет бүләк итәр, бөек җырчы хөрмәтенә Илһам дип исем куярлар. Ул егетнең буе 2 метр, авырлыгы 6 поттан артыр... Күп сынаулар аша үтте Зөлфәт. Мамадыш, Кирмән Башы халкы белән бергә 22 ел энә белән кое казыды. 1979 елда кызын, 1987 елда улын күмде. Каберләре Кирмән Башы, Ташкент зиратларында, аннан күңелендә. 22 ел укыту дәверендә 1 ел уку-укыту бүлеге мөдире, 13 ел мәктәп директоры булып торды. Мәктәбе алдынгылыкны бирмәде, чөнки анда эшләүче укытучылар, тәрбиячеләр, хезмәткәрләр - намуслы кешеләр. Укучылары тырыш, әти-әниләре мәгънәле, тәрбияле кешеләр. Аллаһ аның кулына каләм тоттырды. Шигырьләр, поэмалар яздыра. Беренче китабы 1985 елда чыкса, калганнары да уңышлы басылып тора. Аның сүзләренә Вәсим Әхмәтшин көй язган "Тәрәзәләр - Әни күзләре" җыры да сәхнәләрдә еш яңгырый. Аллага шөкер, җаны хәвеф-хәтәрләрдән тыныч бүген. Алдагысын бер Аллаһ белә. Әле тагын утыз еллык гомерен ак кәгазьгә төшерәсе, йөзләгән укытучыларның, якташларның якты исемен балкытасы, халык хәтеренә яңадан кайтарасы бар Зөлфәтнең. Ә бу - бик тә четерекле, ләкин бик тә саваплы эш... Аллаһ аңа бу эшен насыйп итсен. ЯЛГЫШ Моңа кадәр кешеләр бура буратамы, агач каезлыймы, такта читләтәме - кышлык утынны шуннан чыккан йомычкасын, кайрысын, ботак-сатагын ташып хәстәрләгән Гыйльменисәттәйнең эшләре гөрләп барды. Авыл халкы бу гамәлгә ияләнгән, беренче балта тавышы яңгыравы була, икенче булып Гыйльменисәттәйнең "кыһым, кыһым" дип тамак кырганы ишетелә. Йә кечкенә уфалла арбасын теркелдәтеп, йә чанасын чыжылдатып төзелеш янына килеп тә җитә. "Алла хәерле итсен! Ходай бу нигезне хәвеф-хәтәрдән сакласын!" дигән изге теләкләрен дисбегә тезүче, тәмле телле, кеше өмәгә чакырмаса да, иң беренче булып килеп җитүче, таң әтәчләреннән дә алда тәрәзәсендә ут балкытып, табасында коймак чыжылдатучы, берәр егет армиягә китсә, авылның иң авыр тормышлы карчыгы икәнлегенә төкереп биреп, солдат кесәсенә чикләвек коючы, кайсысына йон оекбаш, нәни тастымал китерүче, биштәренә сабындыр, шырпыдыр шудыручы бу изге карчыкка кем авыр сүз әйтсен дә, кем аны йомычкасыз борып җибәрсен! Авыр күз карашы ташларга да читенсенә Көмеш Чишмә халкы Гыйльменисәттәйләренә. Карчыкның төзелеш барган җиргә килүе була, балта осталары да: - Менә бу тирәдән алмыйсыңмы, Гыйльменисәттәй? Йомычканың кәттәсе бу тирәдә, - дип өзелепләр тора. Өй хуҗасы, йомычкаларның бик кирәк икәнен белсә дә, уфалладагы йә кечкенә чанадагы йөкне ныгытып бәйли, карчыкның рәхмәтләр әйтеп укыган догасына "Амин" дип озатып кала. Сугышта ирен, улын югалткан, аларның изге рухына тугрылык саклап кияүгә чыкмыйча картайган бу искиткеч чибәр, нурлы, өе янындагы бәбкә үләненә дә көненә әллә ничә тапкыр су сибүче изге затка авыр сүз ычкындырырлык мәгънәсез түгел шул инде Көмеш Чишмә авылы кешеләре. Ә шулай да Гыйльменисәттәйгә иң күп утын, араталык, куптарылган иске-москы сайгакмы, коймамы колхоздан тама иде. Ат җигүчеләр, ире белән бергә сугышка киткән Печән Гаязы, Күкәр Нигъмәте арбага салып кайталар да ишегалдына бушатып чыгып китәләр, өйгә дә кермиләр. Өзгәләнеп тә карый Гыйльмениса, кермиләр шул коймак ашарга. "Ризыктан олы буласызмыни?" - дип тә алдырып карый. Тегеләрнең җавабы бер: "Ходай безне соңгы көнебезгә кадәр бәхилләтте, сугыштан исән-имин кайтарды, Аллага шөкер! Яхшы сүзеңә рәхмәт". Аңлый инде аларны Гыйльмениса: үзләренчә савап җыюлары. Атналар, айлар, еллар үтте. Көйле генә аккан тормыш көннәрдән бер көнне үзгәреп китте. Кышлык утын әзерләүләре ай-һай авыр булмагае быел! Чөнки "Кызыл көч" күмәк хуҗалыгына яңа рәис сайланды. Үзебезнең район кешесе кешесен дә... Яңа хуҗага кадәр җитәкчелек иткән Байкиев колхозчыларга игелекле булды. Печән-салам ташыйлармы, силос эләктерәләрме, күрмәмешкә салышты. Мал күп асрауны партия чикли дип авыз чайкамады. Ә бу чорда райондагы бер колхозда да кеше терлегенә салам да, печән дә таратмадылар, "фураж ашату" дигән төшенчә кулланылыштан бөтенләй төшеп калган иде. "Кызыл көч" колхозчыларының сыерларына акмаса да тама иде шул. Ул елларда мал шактый үрчеде. Бу - иптәш Байкиевның зыялы укытучы булуыннан һәм хатыны сүзенә дә колак салуыннан килгәндер. Асия ханым да мөгаллимә иде. Ләкин колхоз рәисенең кешелеклелегеннән узынып киткән хезмәтчәннәр эшне шактый аксаттылар. Эш чираттан тыш отчёт-сайлау җыелышына барып җитте. Хуҗалыкка яңа рәис сайланды. Көмешчишмәлеләрнең күңелендә иптәш Байкиевның: "Инде колхозчыларның тормышын ничек кенә яхшыртмадым, җыелышта бер рәхмәт әйтүче дә булмады", - дигән рәнҗеше озак вакытлар яңгырап торды. Ә үзләре Байкиевны елап озаттылар авылдан. Рәис килгәндәгегә караганда ярлырак хәлдә китте... Яңа себерке зурдан купты, идарә төзергә буйлы агач өстерәтте. Урамнар тулды инде менә. "Мондагы утын, мондагы йомычка эләксәме?! Ике кышка җитәчәк, Алла боерса", - дип, якты хыял пыскытып йөргән Гыйльменисәттәйгә ферма өйләренә, паркка атларга төяп ташылган йомычка, бүрәнә башларын, ботак-сатак, кайры олауларын тәрәзә аша гына күзәтергә калды. Килеп баса яңа хуҗа төзелеш мәйданына, балта осталарына карап торып агач юндыра, юндыра гынамы соң, шунда ук атлар килеп тора, йомычканың дөньяны яктыртып балтадан очуы була, ат арбасына менеп кунаклавы була. Шырпы да калдыртмый мөртәт! Ул гынамы әле?! Яңа рәиснең гамәлләрен акылы белән аңласа да, җаны белән кабул итми Гыйльмениса. Чөнки радиодан нәрәд бирүче колхоз рәисенең кыланмышына рәнҗеше дә зур. Сабан туе якынлаша. Авылга читтән кунаклар кайта. Авыл гармун күреге кебек ачыла. Кайткан кунаклар язгы чәчү дип тормый, чәчәкле-чуклы күлмәкләрен киеп, Сабан туе колгасына чибәрләп эленгән сөлге шикелле җилфердәтеп, яулыгын чөя дә туганнан - туганга, ахиридән - ахиригә, якыннан - якынга, түбән очтан югары очка чәйләп йөри. Алар шуңа кайткан ич, кайсы ун-унбиш елга бер, кайсы чирек гасырга бер тәвәккәлләгән. Самавырларда су әллә ничә тапкыр бетә, аларның сүзләре бетми. Күчтәнәчкә яулык, шәл-мазар, олыдан купса, күлмәклек алган, авыл кешесенең ирененә сыларга, теш арасына кыстырырга берәр ят ризык та алып кайткан, урам тулып йөргән эшсез кешеләр көтүен күрә дә колхоз рәисенең кунакларны яратуы чайпала башлый. Чайпала гынамы соң әле, колхоз радиосыннан ташып та чыга: - Язгы чәчү өстендә, уңайсызланмыйча, урам тулып, көтү-көтү булып йөргән кунакларны оятсыз дими ни дисең?! Шул әрәмтамак кунакларга дучмак, кыстыбый, коймак дип көнаралаш эштән каласыз. Башыгыз бармы соң сезнең, колхозчы иптәшләр?! Өч тиенлек яулык алып кайтып, ике-өч сарыгыгызны ашап китә бит ул оятсызлар... Ә өйләрдә, кунаклар тезелгән табында, озакка сузылган авыр тынлык урнаша. Дучмак, кыстыбый, коймак тамакка тыгыла. Кулында сарык ите калҗасы булган кунакның хәле тагын да авыррак. Ни ашый, ни табакка кире ташлый алмый... "Менә мөртәт, менә килмешәк!" дигән сүзләрне радиодан нәрәд бирүче рәис ишетми, шуңа төкереп тә бирми. Нотыгын төгәлли: - Куыгыз сез ул әрәмтамакларны. Намусы булганы үзе китәр... Менә сиңа татар халкының олы бәйрәме белән котлау! Гыйльменисәттәйгә дә сөекле, мәрхүм иренең сеңлесе кунакка кайткан иде. Майлы сарык итенә тончыгып, әздән генә үлмичә калды. Нәкъ йоткан чакта туры килүен әйт син аның, каһәре! Үләсең булса, күркә талап үтерә, диләр бит. Менә көз дә бусагада тора. Кая китсен инде ул? Болытларыннан яңгыр сибеп, җаныңны телгәли, урып-җыю авыр бара. Көн саен нәрәд бирә торгач, рәис тәмам шомарды. Ул гынамы соң?! Бригадир Мөгътәс тә кичә эшкә чыкмаган әтисен радиодан тиргәде, хәтер калдырырлык сүзләр ычкындырды. Әле үзе әти-әнисе белән бер йортта тора. Менә хуҗага ярау, эт койрыгы булу нишләтә! Бригадир артыннан түбән оч мулласы Фатыйх абзый радиодан мәкам белән җырлап та җибәрде: Кызыл-кызыл балчыклар, Җыелыгыз, карчыклар... Фатыйх мулла үз командасын Бакырчы чишмәсе янындагы бакчага кишер йолкырга дәшә иде. "Тагын ниләр күрәсе бардыр?" - дип офтанып, радионың колагын борды да Гыйльменисәттәй табын җыештыра башлады. Рәис Бәкернең таралган хуҗалыкны җыярга килгән кеше булуын колхозчылар һәрдаим үз җилкәләрендә татыды. Бу инде җай чыккан саен куак күләгәсендә үзен мактатып, салган бер стаканны әйләндереп каплаучы кое чиләге түгел иде. Ике ел дәвамында ул иртәнге нәрәдкә бары бүген генә һәм биш минутка гына соңга калды. Сәгать алтынчы биш минут иде. Анда да: "Егетләр, кичә хуҗа белән артыграк тотылган, гафу итегез. Эш пешсен дип, күбрәк чөмерелгән", - диде. Нәрәд вакытындагы бу вакыйганы ирләр, легендага әйләндереп: "Бу инде элеккесе түгел, эчкәне дә беленми, биш кенә минутка соңга калды, шунда да гафу үтенде", - дип, һәр морҗага сөйләп йөрделәр. Авыл халкының зур күпчелеге Бәкернең колхозчыга бер уч салам, печән бирмәвенә нәфрәт белән янды. Хәтта кукуруз арасыннан эт эчәгесе дә җыйдырмый. Ничек яшәргә кирәк?! Партия әйтер ул, кушар ул. Ә бит авылда бер генә юлбашчы - ул да булса сине сөтле, катыклы итүче Сыер Галиҗәнаплары! Бакчаңа тирес тә юк, ул мәрхәмәтен салмаса! Төнлә генә, ул да булса унбиш көнгә бер, күрше авыл килмешәге булган рәис гаиләсе янына кайтып киткәндә генә, биштәрләп урланган салам ниемә генә җитсен соң ул?! Күзләре атылып чыгар хәлгә җитәрлек салам күтәргән Сания бичаракайны тотканнар. Партоешма секретаре, агроном, халык контроле рәисе арбага күтәреп сала алмаганнар. Стогомёт көчкә күтәреп салган бәйләмне. Колхоз рәисенә булган нәфрәт көннәрдән бер көнне ул фатирда торган Мирзаян мулла тәрәзәсеннән бер потлы таш булып очып та керде. Чәлпәрәмә килгән пыяла кыйпылчыгы милиция начальнигы өстәленә дә сибелгәндер, таң атуга, колхоз идарәсе, эт башы да сыймаслык булып, милиция белән тулды. Хуҗага баш бирмичә, кешелеген таптатмыйча яшәүче Артиллерист Гаязны беренче булып идарәгә дәштеләр. Сталинград мәхшәрен үткән, Курск дугаларын турайткан, Днепрны кичкән, күкрәгенә ике Кызыл Йолдыз ордены, "Батырлык өчен" медале тагып килеп кергән баһадир фронтовикны күреп, милиционерлар сискәнеп куйды. - Мин тупчы, диде Гаяз, - прямой наводка белән атам. Бу метр ярымлы председательне таш атмыйча да хәл итәм, күп кырдым мин адәм актыкларын - фашистларны! Исбатлый алсагыз утыртырсыз, ләкин мин утырып кайткач, бу председательне кая куярсыз икән?! Бер потлы ташны борчак урынына чөярлек кеше Югары очта шушы гына инде, дип торсалар да, милиционерлар Мамадышка бер нәтиҗәсез кайтып китте. Көмеш Чишмә кешеләрендә хәлдән таеп егылганчы эшләү кебек беркатлылык та һәм үзенчәлекле үч алу да бар иде. Өйләнер вакыты җиткән, капка-койманы яңартырга исәп иткән Рагун Бәкердән бер ат йөге такта сорап керде. Пилорамда такта күп иде. Кайда җибәрсәң дә, өч кеше кадәр ашый, биш кеше кадәр эшли торган егетне кире борды рәис. Рагун бер потлы таш күтәреп азапланмады. Биш тәлинкә борчак ашы ашады, хуҗа бүлмәсенә кереп, олы йомышын йомышлады да газеталарга төреп, өстәл тартмасына тыкты. Икенче көнне нәрәд идарәнең баскыч төбендә генә бирелде. Ә автор, печән кибәне куярга дигән сылтау табып, 50 чакрымдагы Вандовка болынына кыяклаган иде... Белделәр белүен. Сәхи кодасы саткан, мондый олы бәлешне Рагун ашказаны гына пешерә алуына бригадир шаһит булган иде шул. "Рагун эше генә бу, иптәш Вафин", - дигән. Рагунга берни дә булмады. Әле болында дистәләгән кибән куеп менгән егетне фермага төнге каравылга кодалады иптәш Вафин. Гаиләсен, хатынын алып килмәгән рәиснең төнлә кайчан, нинди һәм кем сукмагыннан илһам җыеп кайтуын, кайчан йокларга ятуын, иртәнге нәрәдкә кадәр кай җирләрне барлап килүен, кәгазьгә язып, бер ай дәвамында җентекләп өйрәнгән Рагун фермадан кул чанасы белән салам, печән, силос, фураж ташуны югары фәнни дәрәҗәдә җайлады. Фураж оны тутыра торган, фермадан чәлдергән тактадан ясалган ларына ат тарантасы да сыя иде. Ике ел каравылда торып, мал-туарны шактый арттырып, кышларны дөбердәтеп чыгучы Рагунны да ферма каравылы тәмам гарык итте, ахры. Өченче кыш та каравыл торырга дәшкәч, Рагун дөресен әйтте: - Быел да төне буе салам, печән, силос урлап, бүлнискә кереп ятасым юк. Алла хакы өчен кыстама, Бәкер абый! Бу җавапның төбенә төшкәнче, өстәлен өч тапкыр әйләнде Бәкер, аннан туарылып көлеп җибәрде. Бу да кешелеккә кайта мәллә, председатель дә көлә белә икән дип шаккатты Рагун. Ул Рагун бәлешеннән авыз итүен дә оныткан, күрәсең. Рәис, гаҗәп киң күңеллелек күрсәтеп, аңа фураж тегермәнен тапшырды. Урлыйсын белә инде, нишләп белмәсен? Кирәк икән, биш тәүлек буе йокламыйча фураж тартасын да белә. Эчкәч исермәвен дә чамалый. Бер табак аш чөмерә торган Рагунны исертү өчен, бер чиләк аракы кирәген дә белә. Ә авылда хезмәт көненә тиенләп кенә түләнә. Көн саен Рагунга кайтачак бер капчык фуражга гына калганмыни алар колхозы? Дөрес, Рагун ике кыш дәвамында туган фермасы белән туган өе сукмагын шомартуы сәбәпле, шәп кенә ишәйгән мал-туарга көн саен урлаган бер капчык фураж мулрак булса да, лардан ташып, ишегалдына бүселеп чыгарлык түгел. Лар яныннан үткәндә, Рагун гел бер сүзне кабатлый: "Кайсы комсызы ясады икән бу ларны, аты коргыры?!" Яңа хуҗага ияреп, Көмеш Чишмә авылына көтү-көтү карга килде. Хрущёв бабайның үзенең пеләш башыннан бүтән бөтен җиргә кукуруз чәчтергән еллары иде. Хрущёвның кушуы бер хәл, каргалар нәрсә әйтә бит әле анда? Ә ул чукынганнар кукуруз үсентесенә ваемсыз түгел икән. Борынлап чыгуы була, томшыкларына бөтереп тыгулары була. Басу тулы карга, чәчкәннәр диярсең. Кошлар - безнең дусларыбыз дип, биология дәресендә Фәүзия апалары авыз суы корытса да, колхоз рәисе кошларны, бигрәк тә каргаларны "враг №1" дип тамгалый. Аларның тамырына балта чабу өчен теш кайрый. Авылның иң гайрәтле малайлары Түбәнге зираттагы агач башыннан төшми. Кошларның озак хәстәрләп ясаган җылы ояларын җиргә ыргыта, йомыркаларын вата. Авыл Советы рәисе, участок милиционеры, клуб мөдире һәр туздырылган оя өчен патрон өләшә, вак калибрлы мылтыктан аттыра. Зиратта чын сугыш бара, күк йөзендә фашист самолётлары сыман, карга өермәсе бөтерелә, алар хәвефле тавыш белән каркылдый. Кошларга мылтыктан аталар. Каберләрне таптап-изеп йөргән бәндәләр әрвахларны рәнҗетәбез дип уйлап та карамый. Председатель кушкан - шуны үти куштан. Клубта атна саен дингә каршы лекцияләр укыта торган заман иде. Һәр көнне колхоз идарәсенә нәрәдкә йөрергә мәҗбүр ителгән мәктәп директоры: "Карга оясы туздырабыз дип, берәр укучыны агачтан егып харап итмәсәк ярар иде", - дип ычкындыруы булды, шунда ук үзе Карга генералына әйләнде. Ул гынамы соң?! Колхоз рәисенең шактый эшләренә кул куймый иде директор. Ул бит - килмешәк түгел, монда туган, буй урманнарны утырткан, олысын-кечесен укыткан, шушы җирне саклап, сугышта кан койган кеше. Ирләр бер төрле уйлап, икенче төрле эшли алмый лабаса. Берничә тапкыр әдәпле генә итеп: "Ике колхоз чигендә үскән 300 метр киңлектәге каен урманын кисмик, чәчүлек җир булырлыгы да юк, ерымнар, чишмәләр, сазлык, дип әйтеп карады. - Андагы сандугачлар сайравына гына да әллә нәрсә бирерсең, Бәкер туган", - диде. Рәис тешен дә агартмады. Икенче көнне үк тракторлар пилорам ишегалдына буе белән каен өстери башлады. Ә пилорам директор өенең тәрәз каршында гына иде. Мал йөртергә болай да табигый көтүлеге булмаган авылга, яңа рәис килгәч, бөтенләй кыенлашты: тау битләре яр кырыена кадәр сөрелде. Элек киерелеп печән чаба торган уентыклардагы җиләклекләр, кош оялары, кукы, кузгалаклар әйләндереп капланды. География укыткан мәктәп директоры өчен бу зур фаҗига, тату эшләп булмаячагына ишарә иде. Өстәмә җирләрне сөреп, колхоз бары бер ел гына отты. Бер гектардан чыккан уңыш югары иде. Бәкергә орденны да шуңа биргәннәрдер, дип юрады халык. Икенче елны җир үлчәүчеләр килеп, яңа җирләрне колхозның сөрүлек җиренә теркәде. Тау битләре, ерым тирәләре, авыш урыннар юньле уңыш бирәмени?! Аны бабайлар сөргән булыр иде, алар күпкә акыллы бит. Яңа ерымнар ясалу, басуларның туфрагы агуишелү көчәйде генә. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, көннәрнең берендә директорның пилорам янына чирәм ашарга чыгарылган аркандагы сыерына өстерәтелгән каен очы бәрде. Мал басуга дулап чапкан. Бәкер күргән, нәрәдтә өргән. Директор эндәшмәгән, чөнки гаеп үзендә шул. Икенче тапкыр, өйдә яткан сыерга ашатырга кукуруз арасыннан эт эчәгесе җыйганда очраган директор малаен, "Волга"сын яман кычкыртып, озаклап куып барды Бәкер. Кечкенә яшьтәге малай астына җибәрде. Озак кына чирләп ятты. Менә монысына түзмәде инде сугыштан офицер булып кайткан, орден алган мәктәп директоры. Туган җиреңне мәсхәрәләгән, малаеңны мыскыллаган килмешәкне кемдер туктатырга тиештер ләбаса. Нәрсә эшләргә икән? Рәиснең узынуы юкка түгел икәнен дә белә. Орден бирделәр. Моның белән фронтовик Мирзәхмәт алдында мактана алмый, чөнки сугышка бармаган. Ә Мирзәхмәтнең ике абыйсы һәлак булды. Үзе һәм энесе ничәмә тапкыр яраланып, госпитальләрдә аунап, көчкә генә исән кайтты. Алар үлем арасында йөргәндә, хатыннар өстендә тыпырчынган эт балыгына мыскыл иттерү чираттагы фашист белән очрашу кебек иде директорга. Хатыннар дигәннән, рәис аның мәктәбендәге укытучы белән дә типтерә. Авыл халкына берсеннән-берсе матур, яңа күлмәкләр тегеп бирүче, нинди гозер белән килсәң дә кире бормаучы бу искиткеч кешелекле хатынга тел-теш тидерерлек түгел. Ул чибәрлек, ул гәүдәсенең матурлыгын әйтәсеңме? Ханым гаҗәп тирән белемле дә бит әле. Үзе тол хатын, йөрсә дә бер гаебе юк дисәң генә инде... Күрше авылдагы тол хатыннарга да төшкәли рәис... Монысына да исе китмәс иде директорның. Сугышта өч тапкыр танкта янып, акылына зыян килгән фронтовик дусты Шәрипнең елгада печән чабучы ике бәләкәй малаеның уфалла арбасын ваткан, тәгәрмәчләрен тарантасына салып алып киткән, чалгыларын сындырган. Ул малайларның үлгән әтисе рәиснең сыйныфташы бит әле... Малайларның әниләрен эзәрлекли, авылның керсез намусы булган хатын эшен ташлый. Менә боларын инде кичереп булмас. Дөрес, ул үзенең отылачагын да сизә... Районда ике генә кеше "Волга"да җилдерә. Берсе - райкомның беренче секретаре, икенчесе - нәкъ менә "Кызыл көч" күмәк хуҗалыгы рәисе Бәкер. Эш йөртә белә шул Бәкер. Менә райисполком председателе Семёновны гына ничек кадерли. Ашау чире бар бу кешедә. Көмеш Чишмәгә еш чакыра аны хуҗа. Абзый яраткан токмачлы аш, катыккаймак, төрлечә кыйландырылган итләрне мөлдерәтә дә куя. Махсус фатирга төшерә, андый кешесе дә бар. Барысы да көйләнә, чөйләнә. Киткән чакта да Анатолий Васильевичның машинасы таудан авыр менә... Безнең юлларда йөрергә уңайсыз дип, "Волга"ны сатып та җибәрделәр. Туры сүзле Күкәр Нигъмәте җыелышта берне тондырды: "Ничә сумга сатканыгызны ни өчен халыкка әйтмисез?" - дип, рәис белән әчелешле булды. Быел "Кызыл көч" колхозы районда иң зур чиста табыш алды: 68 мең сум. Сугыштан соң гел артта сөйрәлгән колхозның эшчеләренә акча өләшүе, икмәккә кинәндерүе, әле шуның өстенә бер көтү "Волга" машинасы алырлык акчасы кассада яту беренче чиратта хуҗалык рәисен бик абруйлы итә иде. "Су буенда тал да үсми бит ул "Кызыл көч"нең, ничек уңыш алмак кирәк?" - дип уфтанганнары булды инде. Көннәрдән бер көнне таш биналар салу кирәклеге иң мөһим мәсьәләгә әйләнде. Бульдозер төзү бригадирына беркетелде. Тау итәкләрен сөздереп карадылар, таш күренгән инеш буйлары актарылды. Язгы ташу шәрәләгән ярларда күренгән, инеш төпләрендә ялтыраган ташларны атчылар машина-трактор паркына ташыды, һәр йөк үлчәү аша үтте, атчылар көн азагында шытырдап торган кәгазь акчалар алды. Комсызлары авылдашларының инештән өй нигезенә дип чыгарылган ташын да төяргә күп сорамады. Нәрсә булса булды. Машина-трактор паркында ике таш бина калыкты. Берсенә авылга электр тогы бирүче дизель моторы, кыру станогы урнашты. Әле аңа, саман кирпеч сугып, алачык та өстәделәр. Икенчесендә тракторлар төзәтү мастерское урнашты. Парк янындагы чатта партоешма, медпункт, почта ояларлык ташпулат күтәрелде. Районнан төзүчеләр чакырылмады, барысын да колхозчылар үзләре маташтырды. Ташчылары ирләр булса, ярдәмче эшчеләре төрле эштә йөрүче хатын-кызлар, яшүсмерләр иде. Тырышты инде Бәкер. Кемгә каршы барасын чамалый иде Мирзәхмәт. Минем җанны күп кимерде, колхозчыга да иркенләп яшәргә ирек бирми, әзрәк тыелмас микән, мәктәпкә һәрдаим аяк чалудан туктамас микән дип фикер йөртте. Райкомның беренче секретаре обкомнан әйләнеп кайткан хатны Бәкернең үз кулына тоттырды. Райүзәктән уйланып кайтты Бәкер. Хатта язганнар бары да дөрес, моны танымый мөмкин түгел. Мин-минлекләнеп, дуамалланып, кешеләрне нык рәнҗетте. Хатын-кыз мәсьәләсендә дә нәфесен тыймады. Сихерле шул ул хатын-кыз дигән чишмә. Бер иелдеңме - беттең дип исәплә. Ярар, үткән эшкә салават. Кем язган моны? Кулы да таныш сыман. Бик грамотный язган, дәлилләп. Стенага терәп атарга бастырган җинаятьче итеп сизде үзен Бәкер. Кем язсын инде, укытучылардыр. Мәктәпкә утын, буяу ташырга машина бирмәгәненә дә бер генә ел түгел... Ярар, эзлибез. Иң дөресе, укытучыларның үзләреннән таптырабыз. Председатель кадәр председатель чакыргач, бигрәк тә усаллыгы белән азу ярган, мәктәп бакчасына җае чыккан саен таш томыручы Бәкер дәшкәч, Илһамия белән Җәмил дертләп куйды. Ярый әле, мәктәптән кайткач, йомышка йөрүче Мәүлия килеп әйтте. Бөтен кеше сорап тинтерәтерлек түгел. Гомер булмаганча балкып каршы алды иптәш рәис, өстәленә янәшә утыртты. Ул хәләхвәлне белешү дисеңме, ул берәр ярдәм кирәк түгелме дип юмалау дисеңме - барысы да югары дәрәҗәдә, аңа хас булмаган итагатьлелек белән эшләнде. Уку-укыту турында да җәелеп сорашкан колхоз рәисе оҗмах кошы иде. Гаиләләрендәге бер сорашмаган кеше, мал-туар калмады. Мәктәп бакчасындагы алмагачларга сүз уралганда, укытучыларга Бәкердән дә якынрак, туганрак кеше бөтен Советлар Союзында да булмагандыр. Рәис турында яманлап сөйләшүләр бөтенләй ялган икән, һәр җитәкчене шулай сүтеп җыярга ярата инде халык дип, күңеленә салып та куйды Илһамия. Председатель: "Сезне туган көннәр белән котлыйсылар алда әле", - дип тә җибәргәч, күзләренә яшь тулгач, алларына райкомнан биреп кайтарган шикаятьне шудырды. - Менә газетага бик шәп мәкалә язганнар, Табигать-ананы яклап. Тик автор исемен куймаган, шуңа баса алмыйбыз дип кире кайтарганнар. Авторның исемен беләсе дә дөньялыкка чыгарасы иде бит бу җан авазын, - диде Бәкер. Күз салуга ук, кем язганын белде Җәмил. Бу, әлбәттә, мәктәп директоры язган әйбер, ләкин, Бәкер абыйсы әйткәнчә, мәкалә түгел. Бөгештермәсен! Шикаять икәне күренеп тора. Тикшерү аша үткән, номер сугылган, җавап бирергә дип кул да куелган. Барысын да күрде егет һәм шунда ук Мирзәхмәт абыйсын эштән очыртасыларын да, үзенә, ким дигәндә, завуч булырга юл ачыласын да бик шәп чамалады. Аның сәгате сугар чак та җитәр икән! Йә Пифагорым! - Белмим шул, белмим шул. Илһамия, син дә күз сал әле, - дип икейөзлеләнде Җәмил. Рәиснең кунакчыллыгыннан сабый хәленә кайткан Илһамия самими сөенеч белән кычкырып та җибәрде: - Бәтәч, Мирзәхмәт абый язган бит моны! - Каяле, каяле? - дигән булды Җәмил, - әйтәм аны таныш тоелган иде... Хәзер инде бу бәндәләрнең Бәкергә бер тиенгә дә кирәге юк иде. Ул элекке тупаслыгына, усаллыгына, явызлыгына әйләнеп кайтты. Аның очрашуны төгәлләгән соңгы сүзе: "Ашка төшкән тараканнар!" - булды. Илһамия белан Җәмил аның өчен инде дөньяда юк, моны аңлап, алар ишеккә кыеклады. * * * Көмеш Чишмәдә Бәкерне бар дип тә белмәгән кешеләрнең берсе Фидаил иде. Аның әнисе - Бөек Ватан сугышы чорында күмәк хуҗалыкның иң алдынгы уракчысы, ә әтисе сугышта һәлак булган. 1941 елга кадәр Гаян абыйсы күрше районда райкомның беренче секретаре иде. Аңа тырыш хезмәте өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены бирәләр. Үзе теләп фронтка китә дә Кызыл Йолдыз ордены ала. Ләкин гаярь ир-ат озакламый һәлак була. Үзе белән кешечә мөнәсәбәтне генә кабул итә иде Фидаил. Бәкернең һәр кешене колхозның дуңгыз тагарагы итеп каравына кискен каршы чыкты ул. Рәис, кәнәфие артында торган партиягә таянып, Фидаилгә җыен юк-бар эшкә әйттерә йә атналар буе эш бирдерми. Ә эшкә әйткәнне көтеп ятучылар йөзләгән иде. Үзен зур спортка багышлаган авыл егете гомер күрмәгәнне кыланды. Иртән, көндез, кичен ерак араларга йөгерде. Гимнастика, гер спорты, штанга, гантельләр белән шөгыльләнде. Даими рәвештә сәгатьләр буе суда йөзде. Малайлар аннан бер адым да калмаска тырышты, ияреп йөрделәр. Ибрай аланыннан җыеп, җир җиләге ашаттылар. Искиткеч чибәр, мөлаем иде Фидаил абыйлары. Тегермән алды тугаенда су коенганда, ул берәр малайның башына кулы белән басып китә дә, теге малай су төбеннән көчкә чыга иде. Ул гәүдәсендәге мускуллар сырлы-сырлы булып эчен, иңбашларын, кулларын йомбырылый. Ул аякларындагы мускулларын, кул һәм күкрәкләрен киереп басканда, сынчы кызыл мәрмәрдән шомартып-кырып ясаган баһадирга әйләнә, хәтта аның тере кеше икәненә ышанып булмый. Без Фидаил абыйга сокланып кына түгел, илаһи зат итеп карый идек. Ике потлы герләрне җилкә тигезлегендә тотып торганда, аның йөзендәге бер мускулы да селкенми. Ул герләрне болгап күтәрсә дә, салмак күтәрсә дә санап бетереп булмый, хәтта бәхәсләшеп, сугышып киткән чаклар да була. Әйе, шул Фидаил инде. Ике потлы герне ишегалдыннан түбәле капка аша ата да җиргә төшкәнче, урамга чыгып тота. Өеннән чыга да йөгергән уңайга зират коймасын сикереп үтә. Әллә бар аңа ул биек койма, әллә юк. Малайлар белән сүзгә килеп караган кеше буларак әйтәм сезгә моны. Шыттырмыйм. Армиягә киткәндә, тавык та суйдырмады Фидаил абый. "Кызганыч, кагылмагыз!" - диде. Бәкер быелгы Сабантуйга Фидаилне күпме генә кертмәскә маташса да, мәкере барып чыкмады. Усалланды халык. Озак еллар мәйдан тоткан тракторчы Рәхимулла абыйның да җилкәсе чирәмгә буялыр көннәр бар икән. Рәхимулла абыйга бер дошманлыгыбыз булмаса да, "ур-ра!" кычкырдык. Чөнки Фидаил абый - түбән очтан, ә Рәхимулла абый - югары очтан! Менә бит хикмәт нәрсәдә! Аннан, чәбәләнеп, борча шикелле тыз-быз килгән рәиснең борчагы пешмәвенә иксез-чиксез шат идек. Кукуруз арасыннан эт эчәгесе, йомшак үлән, зәңгәр тәтәй дә җыйдырмый бит ул. Алабуга тәресе кебек, тарантасына баса да безне куалап йөри. Фидаил абый белән без дә рәисне җиңдек, беләсегез килсә. Район Сабан туена да барды Фидаил абый, барырга да тиеш, чөнки авыл Сабан туенда батыр калды. Ләкин колхоз рәисе Бәкер райкомның беренче секретарена, райисполком председателенә әйтеп, аны мәйданга керттермәде, исемлеккә яздырмады. Кызыл төстәге көрәшче киеме кигән Фидаил абый район Сабан туе мәйданына чыкты. - Мин озак еллар район батыры булган Потапов белән генә көрәшәм, чыксын чын көрәшче булса, - дип, уртада озак кына басып торды. - Бүләгегез дә кирәк түгел! - диде. Халык: - Чык көрәшкә, Потап! - дип кычкырса да, урыс мәйданга чыкмады. Мәйдан уртасында искиткеч матур гәүдәле, район тарихында беренче булып көрәшче киеме киеп чыккан спортчыны күрү мәйданның иң киеренке, иң дулкынландыргыч мизгеле булды. 130 килолы Потап чыкмагач, шактый халык кул селтәп кайтып китте. Барыбер теләгенә ирешмәде Бәкер. Чөнки, ярты гасыр узгач та, бу вакыйганың шаһиты булган малайларның үз улларына сөйлисен каян белсен соң ул бичаракай. Ул бит ятим малайларның уфалла арбасын ватучы, бавын тураклаучы, тәгәрмәчләрен тарантаска төяп китүче, чалгыларын сындыручы җинаятьче булып тарихка керде. Чоры нинди - эте шундый дип аклап булмый аны. Бар коммунист та андый булмады. Әрәмтамакларга карата чыгарылган закон нигезендә, Фидаилне Себергә сөрде Бәкер. Иркутск өлкәсендә тимерче булып эшләүче егетнең бар гаебе аңа спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә торган эш сорау иде. Ул колхозда төнге каравылчы булырга да риза иде, Бәкер риза булмады. Тоткан җирдән сындырам дип эш итте. Чөнки ул авыл кешесенә рәхимсез булган чорның бичара җитәкчесе иде. Үзе дә аңламыйча, теләмичә, Фидаил баһадирга зур ярдәм күрсәтте, буй җитмәс хыялын тормышка ашырды. Күп тә үтмәде, Көмеш Чишмәгә Иркутскидан хатлар ява башлады. Алар калын булулары белән гаҗәпләндерде. Рафил исемле малайга җибәрелгән бу хатлар эчендә Иркутскида, башка шәһәрләрдә, Мәскәүдә, тагын әллә кайларда басылган газета-журнал битләре, мәкаләләр, фоторәсемнәр була. Малай аларны авылдашларына, малайларга күрсәтә, мәктәпкә дә алып менә. Рәсемнәрдән муенына алтын, көмеш, бронза медальләр таккан, кубоклар тоткан Фидаил абыйсы елмая. Ул гер, штанга, көрәш буенча Россия күләмендә җиңүләр яулый. Иркутскидагы ике авылдашлары - Фидаил һәм Николай Гыймазов абыйлары кебек булу һәр малайның хыялына әйләнә. Озак еллар үткәч, туган авылына кайтты Фидаил абыйлары. Сабантуйлары карап, чишмә сулары эчеп, Себердә йокылардан йолкып уята торган бөтнек исләре иснәп хозурланып йөрделәр. Сагындырган иде Фидаил баһадир түбән оч малайларын. * * * Көмеш Чишмәдә Бәкернең тагын бер дошманы артты. Колхоз көтүен шәхси хуҗалык маллары йөргән елгага кертәм, тамырларына балта чабыйм әле дип мәкерләнеп йөргән колхоз рәисе елганы карап кайтырга ниятләде. Көтү кертсәң, маллар игенгә борын сузарлык тар елга тармагында бер таза егет печән чаба иде. Меңнәрчә тапкыр кабатланган алым белән очып кунмакчы булган иде дә егеткә - барып чыкмады. - Мин үзебезнең җирдә печән чабам, - диде егет, - монда бабайның умарталыгы торган. Ә бу басуларны сугышта һәлак булган әти сөргән. Җайлы-җайсыз торсаң, арбага чәкүшкә итеп тыгып куярмын. Энекәшләрнең уфалла арбасын ватарга ничек оялмадың, ыштыр бит?! Менә минем чалгыга кагыл син, мин сине, юкә телгән шикелле, телем-телем турыйм. Нәрәдтә кеше малы йөргән елгага колхоз көтүен кертәм дигәнсең, алай итсәң, клевер басуының уртасына кереп печән чабам, анысы да безнең җир. Кертеп кара! Бәкергә кырт борылып, атын чаптырып китүдән башка юл калмады. "Иягендәге чокырына да кашык сыя, иманы юктыр, аннан урман буе. Җилкәсе киң, бит табак, күкрәк кабак, урыны аулак..." - дип ярсыды ул. Елгага көтү кертте Бәкер. Шуннан теге егет печәнне басу уртасында чаба башлады. Колхоз рәисе күренүгә, клеверны тагын да киңрәк алдыра башлый икән. Әле мыскыл итеп, кил монда дип, кул изи. Бригадирга да әйтте Бәкер: "Тый!" - диде. Тегесе: "Кара-каршы күрше, вакыт тапса, өй почмагын күтәреп кереп тә суеп чыгып китә. Җитмәсә, спортсмен Фидаиле дә ян күрше. Тәмугта яшим инде, сират күпере өстендә тирбәлеп кенә торам. Зинһар, бу йомышны кушмагыз!" - диде. Ничекләр үч аласы бу чокырлы ияктән дип, баш ватты Бәкер. Армиягә китәр вакыты җиткән икән бит егетебезнең. Ә йөргән кызы авырга узган да түгәрәкләнеп килә. Егетнең өйләнеп китәсе килә дә, әнисе каты тора: - Ир-ат эт кебек ул, багана төбе саен туктый, андый кызга өйләндермим, - дип кырт кисә. Парлап кайтып кергән яшьләрне өйдән куып чыгара. Шулай итеп, туачак оныгын да, гаҗәп уңган киленен дә мәңгегә югалта. Егете армиягә киткәч малай тапкан, тагын да чибәрләнгән яшь хатын фермада сыер савуын дәвам итә. Яшь хатынга сылана башлый Бәкер. Хәмидәне каптыра алмасын да белә. Андамыни хикмәт? Гайбәт тараттырып, армиядәге егеттән үч аласы бар. Аның мир үгезе икәнен беләләрдер. Җиде кат җир астыннан шуышкан еланны да күрәләр авылда. Бер гөнаһысы булмаган Хәмидәнең гомер буе тол булып яшәвенә шушы гайбәт сәбәпче булгандыр да. Никахсыз булса да хатынын, законсыз булса да улын сагынып кайткан солдатның әнисе авызын да ачтырмады, гайбәт белән авызын томалый да куя. "Бер гөнаһым да юк бит минем!" - дип өзгәләнгән Хәмидәнең ялваруы да бер-берсен өзелеп сөйгән парны кавыштырмый, әтисенә бер тамчы су кебек охшаш булган сабыйны ятим итә. Әнисе солдат улын өеннән куып чыгаргандай озата. Сүзе һаман бертөрлерәк: "Ирләр эт кебек алар, урамдагы һәр баганага аяк чөя. Мир үгезе сикергән сыердан..." Башкалада гаилә корган егеткә Ходай кабат малай бирмәде, кадер-хөрмәттә, гаугасыз яшәү насыйп итмәде. Янган йөрәген, җимерелгән бәхетен төенчекләргә төйнәп, Хәмидә дә Урта Азиягә китеп барды. Үчен кайтарды Бәкер. Кулларын угалап, Миңнисәтти китереп куйган ашны капкан иде, авызы пешеп, сискәнеп башын күтәрде. Ишек өстендәге укалы чәй кәгазе белән каймаланган Аятелкөрсигә күзе төшеп сискәнеп китте, Ходай бар бит әле, Ул Бәкергә нәрсә язгандыр? * * * Партия беркайчан да колхоз рәисен мәктәп директорына алмаштырмады. Мирзәхмәтнең язмышы хәл ителгән иде. Ләкин мәгариф бүлеге мөдире Бәкернең дә кем икәнен шәп белә. Директорны үзенә чакырды да: - Болай булмый, иптәш фронтовик, райкомга да гел әләкли, чөй кага. Алар да теш агарта башлады, әйдә, Татар Гомәре авылына күч, нараттан яңа мәктәп салырсың, ичмасам, җаның тыныч булыр, - диде. - Булышу - безнең эш. Кымшанасы иттеләр. - Мәңге безнең колхозда тормас әле. Кайтырбыз туган авылга! - диде абыстае да. Бер кымшансаң кителә икән ул еракларга. Ике авылда ике мәктәп төзеде Мирзәхмәт. Казан аръягындагы урман авылында да күп михнәтләр күрде. Ләкин Бәкердән үч алуны беркайчан да исеннән чыгармады. Үз-үзен хөрмәт итүче ир-егет, авылда югары белем алган беренче кеше, коммунист, орденлы офицер бит ул. Элек тә партия, әтисен халык дошманы дип, Казан төрмәсендә кылыч белән тураклады, үзен мулла малае дип, педучилищега да алмаска маташты. Менә тагын райком, дөреслек тулысынча аның ягында булса да, сөргендә йөртә. Ул да коммунист бит югыйсә. Сугыштан да качып калмаган. Аның улын чирләшкәгә әйләндергән адәм актыгын үз урынына утыртмагач, нинди ата соң ул?! Аның ялгышы бер генә: шикаятькә үз исемен куярга иде. Әтисе нигезе дә рәнҗидер. Әллә нигә гади укытучы булып калмады. Нишләп сатлык җан Җәмил кул астында эшләргә тиеш соң әле ул?! Районда эшләгәндә, авылга кайтып йөрделәр. Бер үк урамда яшәүче колхоз бухгалтерының да нәрсә кыланганын белә. Бухгалтерны буярга була, рәисне нишләтәсе? Ул бит кырыйда калырга мөмкин. Колхоз яхшы хуҗалыклар рәтендә йөрсә дә, аннан гади колхозчыга әллә ни таммый, мал асрау мөмкинлеге дә бик чикле. Тормыш итү һаман да шул урлашуга, төнлә йокламыйча караклашуга кайтып кала. Ходай куштымы, шайтан котырттымы? Колхоз рәисенең тәхетен дә яшен сугарга мөмкин! Эчмәгән, яки эчсә күләмен, урынын, вакытын, кем белән эчүен белгән, хуҗалык эше өчен чабып йөргән рәис хатын-кыз мәсьәләсендә һаман да сабырсыз иде. Күрше авылның сугыш чукмары, өе каршыннан кызурак үтеп баручы машинаның капотына лом белән тондыручы, алтынчы тапкырмы шунда, төрмәдә утыручы Хәбибулла хатыны янына төшә икән дигән хәбәр таралды. "Менә председательдән котылу юлы! Эврика!" - дип кенә кычкырмады директор. Хәбибулла төрмәгә киткәч дөньяга килгән малай сары чәчен җилфердәтеп туды. Бәкернең дә чәче сары иде, Аллага шөкер. Дөрес, тора-бара ул җитез малай тач әтисе булыр, чәче дә үзгәрер, холкы да суйган да каплаган әтисе булыр. Андамыни хикмәт? Хикмәт - бурычны түләүдә. Гайбәтне төрмәдән кайткан Хәбибуллага да җиткерделәр. I группа сугыш инвалиды, аркылысы да, буе да метр ярым булган гайрәтле ирнең нервлары беткән, матчага кәтүк җебе белән элгән куык шикелле җилфердәп тора, ә итек кунычында һәрвакыт кайралган пычак йөри иде. Киңәш иттеләр: "Идарәгә кереп тавышлансаң, тагын утырталар гына, болай ярамый. Райкомга барып, Хаҗип янына кер син, ул - райком партиянең икенче секретаре. Аңлат: йә урыныннан аласыз, йә суям!" - диген. Райкомга гына түгел, Мәскәү Кремленә дә керерлек кыю булган, генерал Батовны үлемнән коткарган Хәбибулла шомарган таш иде. Ул законнарны статьялап белә, нәрсә эшләсә, ничә ел бирәселәрен чартлатып әйтеп сала. Бер секунд та урынында басып тора алмаган бу кешегә райкомда бик гаҗәпләнделәр. Ул утырып та тора алмый, чөнки утыра торган җирендәге сугыш ярасыннан сүл агып тора, ярасы төзәлми иде. Шәп киенгән, медальләрен таккан, башына гомер кунакламаган түбәтәй чәпегән Хәбибулла икенче секретарьга да барып керде. Алай гына да түгел: - Әгәр дә минем хатынга бала ясаган ул мир үгезегезне "Кызыл көч" колхозыннан алмасагыз - суям! - дип, итек кунычыннан пычакны тартып та чыгарды, секретарь өстәленә китереп тә кадады. Агарынган-күгәренгән секретарь аңына килгәнче, сәрсән Хәбибулладан җилләр исте. Инде ул Ялкаулар чатындагы пивнойда сыра чөмерә, кочегар Әбелҗәмил белән шарыкшорык көлешә иде. Райкомның өч секретаре һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе киңәшкә җыелды. - Төрмәгә утыртудан файда юк, I группа инвалид. Батовка шалтырата да иртәгә кайтаралар, чөнки генерал Батовны үлемнән коткарган батыр сугышчы. Икенчедән, колхоз рәисенең гулять итүе обкомга язылган шикаятьләрдә дә ярылып ята. ЧП килә дә чыга районда. Бәкерне райүзәккә, төзелеш оешмасына, ниндидер эшкә кемдер итеп күчерделәр. Беткән, тезәнлекләгән "Кызыл көч" колхозын районда алдынгылар рәтенә чыгарган, амбарлар, фермалар төзеткән председатель белән бергәләп казганган белгечләр, гади колхозчылар Бәкерне гомергә сагынырлар инде. Ә хуҗалык беркайчан да ул дәрәҗәсенә күтәрелә алмас. Бәкер китте, каргалар калды. Хәзер инде аларны пыран-заран туздырып йөрүче малайлар да 50не узды. Чардуганнарны, кабер ташларын каргалар пычратуга эче пошкан авыл кешеләре генә: "Каберләргә куак кына утыртыйк та, карга ояламас, аннан тәбәнәк кенә чардуганнар корыйк", - диләр. Ә каргалар Бәкерне оныттырмый. Көне-төне "Бәкер, Бәкер!" дип кычкыралар бугай. Чөнки алар тавышын ишетүгә, 50 яшьлек "малайлар"ның төшенә кукуруз басуына печәнгә менүләре, аларны тарантаска басып куа килгән Бәкер керә дә, шабыр тиргә батып, сискәнеп уяналар. Туган авылына кайткан, укытучы, аннан яңадан директор булган Мирзәхмәтнең эшләре әйбәт бара. Завуч итеп кемне куясы икән? Тәгаенләгән кешесе бар, үзе акыллы, үзе тугрылыклы да. Директор райүзәккә барып, ярдәмчесенә боерык алып кайтырга йөргәндә, математик үзенә боерык алган да кайткан, мин завуч дип кукраеп йөри. Үзе турында бик югары фикердә булган, җитәкче булырга шашкан егетнең, шушы уч төбе кадәр боерык кәгазе белән 180 градуска борылуын күреп, директор да, укытучылар да гаҗәпкә калды. Дөресен әйткәндә, Мирзәхмәт гаҗәпләнмәде, ул математикның кем икәнен күптән белә, ләкин бу кадәр үк тупас кыланыр дип уйламаган иде. Китте тарткалашу, китте тынычсызлык. Китте уку-укыту мөдиренең укытучыларга ваклануы, бәйләнүе, акыл өйрәтүе. Математик үзе шәп укытты, аны балалар да ярата. Ләкин үзе укытучы һәм сыйныф җитәкчесе чакта шомартып кына башкарган эшләрне янәшә эшләгән укытучының бугазыннан буып таләп итә башлагач, хезмәттәшләре аннан нык читләште. Мәктәп директорының бәхетсезлегенә күрә, авылга тарих укытучысы килде. Каян килгәндер инде ул киң җилкәле, мөлаем йөзле, йомшак тавышлы ир-ат. Гаиләсе дә юк. Аның эрудициясе, итагатьлелеге, йөрәккә май булып ята торган бәрхет тавышы үлгән чебенне дә терелтерлек иде. Җиңү көнендә һәйкәл янында кулында печтек кадәр дә кәгазе булмау, генерал-маршал, геройларның исемен чартлатып әйтеп баруы, саннар белән иркен эш итүе авыл халкының һушын алды. "Менә бу ичмаса кеше! Моны мәктәпкә кертеп, дәрес бирдереп җәфаламасаң да була, һәйкәл янында гына сөйләтерлек", - диделәр. Ә һәйкәл кибет янында гына. Менә шул харап итте дә бугай. Һәр иртәдә завуч Җәмил расписание янында мырлап тора да директор янына кереп тузына. Тарих укытучысы тагын эшкә килмәгән! - Нишләп килмәсен, иртә белән безнең тәрәзә турыннан үтеп китте бит! - ди Илһамия. Ләкин Гайфулла Бикмуллыч кибеттән үзенә кирәкле әйберне ала да кире фатирына кайтып китә. Гомер буе тәртипле эчкән директорны бу чыгырыннан чыгара. Завуч коткысына бирелеп, боерыклар яза. Җәмилнең төнлә белән тарихчы фатирына бер литр аракы кыстырып менеп йөргәнен белми бит ул, бичара... Шулай сүз иярә сүз чыгып әйткән аңа Гайфулла Бикмуллыч: "Апа республиканың ревизия идарәсендә эшли, любой җитәкчене эшеннән очырта, мәктәп директорын подавно!" - дигән. Җәмил моны күңеленә салган, Мирзәхмәт абыйсының көннәре санаулы икәнен тойган, сөенгән иде. Күп чакны безгә сабырлык җитми шул. Мирзәхмәт тә нәкъ безнең кебек. Үзе дә китәр иде тарихчы, ә ул аны куган сыман булды. Ачуы чыгып, әйберләрен төяп олы юлга чыгарга ат бирмәде. Башкасын гафу да итәр иде ревизор апа, энесенең дуңгыз икәнен яхшы белә, ләкин ат бирмәвен кичерә алмады директорның. Ревизия килеп, нечкә иләктән иләгәч, балаларга ашатырга дип суелган сыерның исәпкә алынмаган тиресенә килеп төртелде. Райисполкомда: "Кая куйдың ул тирене?" - дип сораган райисполком рәисенә нервысы бик нык какшаган директор: "Өстемә ябындым, күрмисезмени?!" - дип җавап кайтарды. Бу аны эшеннән азат итү өчен артыгы белән җиткән һәм авыл Советы бухгалтериясе тарафыннан ваемсызлык күрсәтелеп, актка кертелмичә мәктәп складында яткан тире сыман, бөтереп-бөкләп тыккан иде. Тиздән Җәмилне мәктәп директоры итеп тәгаенләделәр... ХИКӘЯЛӘР ЯРТЫ КАПЧЫК КАДАК Мамадыштан туган авылым Кирмән Башына кайтырга чыктым. Кәеф шәп. Әле июль башы гына булса да, инде мәктәбем уку елына әзер: буялган, бизәлгән, яңа җиһазлар да кайтардык. Укытучылар, тәрбиячеләр, эшчеләр җитәрлек. Мамадыш үреннән Чаллы - Казан юлына менәм. Шәһәр белән олы юл арасын халык "сукыр эчәге" дип йөртә. Кәеф җырлап җибәрерлек. Чулпан борылышы, Галиулла мәчете дә, дога канатына кунып, артта калды. Үзенең гайрәтле егетләре белән Чулман елгасын, аның болыннарын, авылларын үз канаты белән каплап, фәрештәдәй саклап торган Гомәр баһадир исемен йөртүче авыл борылышына якынлашам. Сала олы юлдан 20 чакрым эчтә булса да, исеме чыгып баскан - Омар. Ятлар килгәч, ул шулай атала. Гомәр бәхетле. Аның рухына әле бүген дә дога юллаучы бар. Менә мәшһүр җырчыбыз Вафирә Гыйззәтуллинаның бездән китеп барган борылышы. Чардуган артка таба йөгерә. Юл читендәге чәчәкләр, буй урман агымына утырткан сиреньнәр таҗларын болгый. Бераз төшерелгән тәрәзәдән ургылган җил машина эчендә июль аеның хуш исле ефәген җилфердәтә, кызлар чигеп бүләк иткән кулъяулык диярсең. Кирмән тавыннан төшәм. Менә күпер. Гөрелдәп чыгабыз. Туган авыл чишмәләреннән яшәү алган нәни инеш егәргә тиенгән. Һавада аның елтыр агымыннан күчкән сафлык сизелә. Мин җәйге ялда. Борынгы Кирмән шәһәре урнашкан тау итәгеннән ургып чыккан җиде чишмәнең хәлен белеп, дәваланып чыгарга исәп. Беренчесе - Күз чишмәсе. Дога укыйм. Кулларымны, битне, күзләремне юып рәхәтләнәм. Савытка су тутырам. Күзләрне өйгә кайткач та дәвалыйсы бар. Тулган савытны алырга иелүем булды, кәчтүм кесәсендәге алтын төсендәге күзлек савыты бултыйх чишмәгә һәм... мин басып торган басма астына агып кереп тә китте. Менә сиңа кирәк булса!!! Иелеп карыйм - күренми. Ә басманың озынлыгы өч метр бардыр. Кадерле күзлек иде. Кәшәкәле таяк алып, басма астын чөшкели башладым. Андагы ботак-сатак, чуерташлар, адәм балалары калдырган чүпрәк-чапрак, полиэтилен каплар, бихисап икән. Кәчтүмне салдым, 3-4 метрлы чикләвек куагы алып, басма астын чөшкели башладым. Аннан күпме яфрак, агач, ташлар чыкты. Чишмә суы чистарганнан-чистара барды. Аскарак төшеп, бөгелгән чүп-чарны елга үзәненә кадәр кырыйга көрәдем, су агымын иреккә чыгардым. Эшли торгач, моның саваплы икәненә төшендерде Аллаһ. Теләсә кемгә насыйпланмаган бит! Нәрсә ул күзлек?! Барыбер табам мин аны! Бер авторучка да килеп чыкты. Аңа да сөенүем! Мин генә түгел икән ачык авыз! Басма астында яп-якты чуерташлар гына калгач, күзлек савытын да табарга насыйп булды. Кагынып, юынып, кәчтүмне киеп, чишмә белән саубуллаштым да, су савытын алып, инеш аша салынган серле басма аша машина янына чыктым. Әле минем күрәселәр алда булган. Олы юлга чыгуга, мине Ханнар зираты каршылады. Тизлекне киметәм. Иннә лилләһи, иннә иләйһи рәҗигун. Борынгы, изге, Ханнар зиратына күмелгән бәндәләреңнең урыннары җәннәттә булсын, газиз Аллам. Безгә, исәннәргә, бәрәкәтле гомер бир, бәлаказаларны насыйп итмә, юл фәрештәләреңне, машина ияләреңне мәрхәмәтле ит. Балалар, оныклар кайгы-хәсрәте насыйплама, газиз Аллам. Барлыгыңа, Берлегеңә ышанам. Кайсы хәерле, шуны насыйп ит. Бүгенгесе көнгә кадәр бәндәчелек белән белеп һәм белмичә кылган гөнаһларымны кичер. Амин. Олы юлдан авылга борылдым гына, авылдашым Илсур кул күтәреп тора. Ул Алабугадамы, Чаллыдамы яши. Китте хәл-әхвәл сорашу, теге дә бу. Әле 13 чакрым юл бар өйгә кадәр, сөйләшергә була. Илсур җөмләсен башлый да тәмамламый. Нәрсәдер касыгына төртә моның. Әллә ничә тапкыр сүзе кырт өзелде. - Абый, туктале. - Нәрсә, Илсур, авыртасыңмы әллә? - Хуже. Тыңла әле, абый, мине: - Без синдә утын сарае, мал сарае, гараж төзедек. Шулай бит. Дүрт кеше идек, берсе - старший. Тырышып эшләдек, анысына сүз юк. Башта сөйләшү буенча акча бик күп чыга торган булды. Эшче көненә түләүдән өч тапкыр артык. Мин, килешми, дип тә карадым. Ләкин тыңламадылар. Без дүртебез дә синең укучылар, абый. Миңа бик читен булды. Әле минем Нәҗип абыйда синең якын туганың Асия апа. Мин ул көнне сиңа артык акчаны кайтарып бирә алмадым, иптәшләр алдында да сатлык җан булыр идем. Аннан шәһәргә китеп бардым. Көн артыннан көн, болыт артыннан болыт агылды. Менә бу ничәнче җәй икән ул лапасларны корганнан соң? Шәһәрдәме, күрше авыллардагы халыкка эшли генә башлыйм, исәп-хисап ясаганда, синнән алган акча чалт итеп искә төшә. Хөснурый апа белән Рәсимә апа шулкадәр дә шәп ашаттылар, тәрбияләделәр бит әле, шуның өстенә, биргәннең битенә карама дип, рәнҗешле акча да ал. Синнән бер үпкә сүз дә ишетелмәде анысы. Син ир кеше, абый. Хатын-кыз чәпчегән инде. Менә, абый, мин сиңа бер сүз әйтәм хәзер. Берүк, каршы килмә. Мин күп акча белән кайтып киләм, эшләп алдым, Аллага шөкер, хәләл акча. Синең дә биш тапкыр намаз укыганыңны беләм, чөнки минем әти Куян Вакыйфы белән дус яшисез. Агач эшләренә гел әтигә әйтәсең икән, әтине кирәкле кеше итеп яшәтәсең, тиешлесен түлисең. Рәхмәт. Син шуны аңла, абый, теге синнән алган артык акча минем эчне гел яндыра. Мин дә ир кеше, тыныч яшисем килә, башка иптәшләрдә минем эшем юк. Абый, мин сиңа хәзер теге акчаңның артыгын кайтарам, Алла хакы өчен ал! Ул еллардагы акча инде хәзер нык очсызланды, абый, син болай да нык оттырдың. Алмасаң рәнҗим. - Илсур кулында әвәләп бетергән акчаларын машина бардачогына салды. Аның йөзе кып-кызыл. Аның да, минем дә күзләрдә яшь иде. Без ирләрчә кочаклаштык. Миңа шулкадәр җиңел булып китте. Менә бит, нинди кешеләр яши безнең Кирмән Башында! - Тагын бер эчне яндырган әйберне әйтәм. Берүк, әләкли дип уйлама. Без эшне бетерәсе көнне, көндезге ашны ашагач, син Мамадышка җыенып чыктың гына. Теге: "Кадак кирәк", - диде. Без бер-беребезгә караштык, чөнки кадак белән эшләрлек эш юк иде. Ләкин эндәшмәдек. Син подвалдан ярты капчык кадакны алып чыгып бирдең, көчкә күтәреп. 90лы кадак иде. Синең кузгалып китүең булды, теге күршең, өйне барлап төшәм дип, кадаклы капчыкны күтәреп китте. Берүк, бу кадак өчен безгә рәнҗемә, абый. Үз гөнаһысы үзенә булсын, иптәшләргә дә күләгәсе төшмәсен. Өченчесе, сарай түбәңнең иң өске өлешендә кайчылар ята торган бүрәнәләрне дөрес ялгамадык. Аерылып, салынып беткәндер инде. - Илсур, мин аны төзәттем. Башта тимерчыбык урап, сәнәк теше белән бордым, аннан, тагын да ышанычлырак булсын дип, чылбыр урап, болт белән тарттырдым. Рәхмәт сиңа. Без кузгалып киттек. Икебез дә шулкадәр дулкынланган идек, сөйләшмәдек. Туган авылга кырт борылып төшә торган юлга җитәрәк мин туктадым. Машинадан чыктык. - Илсур, кайда туктаганыбызны беләсеңме? - дидем мин. - Уңда - колхозның машина-трактор паркы, сулда - Югары зират һәм заправка. - Дөрес, Илсур, ләкин алай гына түгел. Юлның сул ягындагы таллык - авылыбызның дүртенче мәчете урыны. Ә менә уң якта, парк почмагында, су кипми торган чокыр - мәчет коесы урыны. Әйдә, дога багышлыйк барысына да: зиратта күмелгән бәндәләргә дә, сугыш шәһитләренә дә, дин әһелләренә дә, мәчетләребезгә, коега да... Җомга көнне без зиратларга төшеп, зиярәт кылабыз. Дога укыйбыз. Үзебезнекеләрнең каберләре янында дога кылганнан соң, мин тагын бер чардуган янына киләм. Ул - Илсур Вакыйф улы Вагыйзов кабере. Ул да үзебезнеке... ИЛСУР