- Апа... - ди бу мескен, елак тавыш белән. - Син әнигә минем монда икәнне әйтмә, яме... Минем үләсем килми... Мин пырхылдап көлеп җибәрдем: - Алайса, ачтан үлгәнчегә хәтле утыр инде шунда! Әмма яшисе килү ашыйсы килүне басты бугай, Гөлкәй тәки урыныннан кузгалмады. Әни кайткач, әлбәттә инде, аның иң беренче соравы "Гөлкәй кайда?" булды. Мин кулым белән карават астына төртеп күрсәттем. Әни ачулы иде, карават янына тезләнде дә: - Чык аннан, тискәре бала! Акылга утыртам хәзер мин сине! Теләсә кайда качып йөрмиләр аны. Тәмам котыбызны алдың, җәфа капчыгы! - дип тиргәнә-тиргәнә, Гөлкәйне өстерәп чыгарырга маташты. Әмма почмакка ук сыенып утырган сеңлемнең тыны да чыкмый. Ахыр чиге үзебез караватны күчердек. - Булсаң да булырсың икән! Качып миңгерәтүең җитмәгән, сүз тыңламыйча да җанга тиясең! - диде әни. Башын, тезләрен кочып, бер йомгак булып утырган Гөлкәйне тартып торгызырга теләгән иде, тик шулчак көтелмәгән хәл килеп чыкты: сеңлем шапылдап идәнгә ауды да аңын югалтты. И шунда әнинең куркулары! Сулар сибеп, битенә суккалап, Гөлкәйне, ниһаять, һушка китергәч, ул инде аны орышмады, кочаклап елый-елый: - Әй, кызым, башка безне болай куркытма, зинһар. Ни уйларга да белмәдек бит. Кая баруыңны әйтеп йөрергә кирәк, - дип җайлап кына кисәтте. Тик барыбер... Тик барыбер шул көннән соң Гөлкәй тотлыга торган булып калды... * * * ...Автобус әкрен генә алга бара. Юл озын әле. Яртауга җитәргә ике сәгатьләп вакыт бар. Гөлкәй яшәгән Яртау шәһәре белән Шынталы арасы ике йөз чакрым чамасы. Бүгенге заман өчен әллә ни зур ара да түгел югыйсә. Әмма Гөлкәй белән безнең ара гел ерак булды. Һәм моңа мин үзем, бары үзем гаепле идем. Их, Гөлкәй, Гөлкәй!.. Югыйсә мине бик ярата, гел миңа тартыла иде бит ул. Уйнарга чыгарга җыена башласам: "Апа, мин дә синең белән барыйм әле", - дип ялына иде. Ә мин зур кыз, янәсе, бала-чага ияртеп йөримме соң?! Кичләрен дә миңа килеп сыена: "Апа, икәү бергә ятыйк әле, берүзем куркам". Тик мин аны тагын янымнан куам... Безнең гаиләдә һәркемнең үз тормышы иде. Ул кадәр туганлык, бер-беребезгә тартылу булмады да кебек. Борчаклар кебек төрлебез төрле якка тәгәрәшеп яшәдек. Хәтта әни белән әти арасында да әллә ни якынлык, җылы хисләр юк иде шикелле. Әти оста итеп гармунда уйный, бик матур җырлый иде. Аны әледән-әле туйларга, төрле мәҗлесләргә чакыралар, һәм ул анда һәрвакыт ялгыз йөри. Шулай бәйрәм итеп йөри торгач, әти тәмам эчүгә сабышты. Горбачёв заманында илдә аракы кытлыгы башлангач, ниндидер суррогат эчеп, түбән оч Салихҗан абый белән икесе бер көндә агуланып үлделәр. Ике атнадан минем туй буласы иде... Әтинең нинди кеше икәнен дә, аның күңелендә нинди уйлар бөтерелгәнен дә мин аңламый, белми калдым. Аның дөньясы безнең өчен ябык иде. Менә хәзер уйлыйм, Гөлкәй холкы белән әтигә охшаган бугай, ул да үзенә бер аерым, йомык күңелле, серле зат. Әниебез ифрат чибәр, авылда бер иде. Үзем шаһит, кибеткә тәмәкедер, аракыдыр алырга кергән абыйлар аны әллә нинди матур сүзләр әйтеп мактыйлар иде. Иртәнге чыкка манылган карлыгандай кара күзләре гел йөгереп, дәртле нур сибеп торалар. Гәүдәсе кызларныкы кебек ыспай, җыйнак. Олыгайгач та матурлыгын югалтмады ул. Тик теге начар чир, яман шеш дигән нәрсә генә ул матурлыкны бер ел эчендә ашап-ялап бетерде... Әле әти исән чакта ук авылда аның турында төрле имеш-мимешләр йөри иде. Имеш, колхоз рәисе Лотфулла абый белән яшерен мәхәббәтләре бар, имеш, кибеттә бикләнеп яталар... Лотфулла абыйның хатынын паралич суккан, ул урамга да чыга алмый өендә чирләп ята иде. Бәлки, бу сүзләрдә дөреслек тә булгандыр. Чөнки Лотфулла абый безнең гаиләгә гел ярдәм итеп торды. Әни авыргач, аны Казанга алып барырга үз машинасын да биргән иде. Абый, авылның данлыклы сугыш чукмары, армиядән кайтып та тормыйча, хезмәт иткән җирендә, дөнья читендә үк, Камчаткада яшәп калды. Хәтта әтине җирләргә дә кайта алмаган иде. Әни авыргач, хәл белергә кайтты кайтуын, тик бу соңгы кайтуы булды. Унҗиде ел эчендә абыйдан бары өч хат килде. Шул кыска гына, чын мәгънәсендә уч төбе хәтле генә ул хатлардан без абыйның өйләнүен, аннары улы тууын һәм ахыр чиге аның ошбу гаиләсе белән аерылып, кабат өйләнүен белдек. Абыйның калган тормышы безгә билгесез булып, Камчатканың серле томаннарына төрелгән иде. Гаиләбезнең шундый таркау, туганлык җепләре белән беркетелмәгән булуында әти һәм әни арасындагы салкынлык сәбәп булмадымы икән? Алар, бер-берсеннән ирекле булып, һәркайсы үз тормышы белән яшәргә омтылды бугай. Дөрес, аларның мондый мөнәсәбәтләренә минем ул чакта исем дә китми иде. Чөнки уйланып, боегып утырырга вакыт юк, яшьлек дәрте кергән кызның үз дөньясы, мәхәббәт дигән серле, татлы хиснең ни икәнен яңа белә башлаган чак. Башта күңел ачу кайгысы гына, иптәш кызлар белән очрашабыз да, колак исләре чыгара-чыгара, егетләр турында ләчтит сатабыз. Көндезләрен, мәктәптә чакта, кулдан-кулга хатлар йөри, кичләрен тугайда свидание. Беренче тапкыр егетләр белән кочаклашып, беренче үбешүләр... Әй, кем башыннан гына узмаган инде яшьлекнең бу самими, гүзәл мизгелләре. Шундый чакта синдә энең яки сеңлең кайгысымы? Ә Гөлкәй, үч иткәндәй, һаман минем итәккә ябышкан: "Апа, синең белән барыйм әле..." Ялгыз иде шул ул, бигрәк ялгыз иде. Тотлыгуы аркасында дуслары да булмады бугай... Тотлыккан кешене тыңлап бетерергә олы кешенең дә сабырлыгы җитми әле, ә бала-чаганы әйтәсе дә юк инде. Үзенең уйчанлыгы, җитдилеге белән дә Гөлкәй башкалардан аерылып тора, шуңа күрә яшьтәшләренә аның белән аралашу, уйнау күңелсез дә тоелгандыр, мөгаен. Үзе яшь булса да, күңеле әллә ничек карт иде сыман аның, сөйләшүе дә балаларча түгел, олыларча җитди иде. Сеңлемнең беркайчан артык сүз сөйләшмәвен, аңа сөйләгән сернең мәңге дөньяга чыкмаячагын яхшы белгәнгә, мин кайчакта аңа күңелемне бушата идем. Чөнки кичләрен, егетләр белән очрашып кайткач, күңелдәге хисләрне тыеп торып булмый, кем беләндер бүлешәсе килә. Ә иртәгәгә хәтле түзеп торыр чама юк. Андый чакта Гөлкәй мине тын да алмый тыңлый, әллә аңлый, әллә юк. Хәер, анысы минем өчен ул кадәр мөһим дә түгел. Сөйләшү гел бер яклы гына булмасын өчен, бервакыт мин аннан, болай юри генә, сүз булмаганнан сүз булсын дип кенә: - Гөлкәй, ә сиңа берәрсе ошыймы соң?- дип сорадым. Җавап бөтенләй мин көтмәгәнчә булды. - Ошый... - диде Гөлкәй. Кызыксынуым, түземсезлегем хәттин ашты: - Кем ул, кем? - Ә син беркемгә дә әйтмисеңме соң? - Юк инде, нишләп әйтим ди. Гөлкәй шактый гына дәшми торды, аннары кабат сорады: - Чынлап та, апа, беркемгә дә әйтмисеңме? Мин аның йөрәк серен мәңге чишмәскә ант иттем. - Сигезенче класста укучы Зиннурны яратам мин, апа. Аның белән сөйләшәсем килә. Тик оялам. Хат язсам, көләр дип куркам. Нишлим икән, апа? - Йөрәгеңә мәхәббәт кошы кунса, шулай ул, әллә нинди телсезләрне дә сандугачтай сайрата. Димәк, бу кызыйның да хисләре тәмам тулып ташкан, кемгә бушатырга белми аптырап, йөдәп йөргән чагы. Апасы белән киңәшми, тагы кемгә дәшсен? Мин Гөлкәйдән биш яшькә олы. Мәхәббәт, егетләр мәсьәләсендә шактый шомарган унҗиде яшьлек, әни әйтмешли, "бүгеннән тотып кияүгә бирерлек" кыз. Шуңа күрә тамак кырып, бик эшлекле кыяфәт белән акыл өйрәтергә керештем: - Ә ул сиңа берәр нинди игътибар күрсәтәме соң? Синең белән сөйләшкәне бармы? Гөлкәй уйланып торды. - Сөйләшкәне юк та... Тик ул тәнәфестә гел миңа карый. Мин көлеп җибәрдем: - Анысы чүп кенә лә, сиңа шулай тоела гына. Әгәр ул сине ошатса, хат язар, очрашырга теләр иде. Син аның өчен бала-чага гына бит әле. Юк, сеңлем, үзең беренче хат язып, кеше көлдермә. Бу кырыс сүзләрдән соң Гөлкәй ни кичергәндер, белмим. Чөнки аның йөзен күрмим, өйдә ут сүнгән, икебез дә юрган астында ятабыз. Хәер, унике яшьлек баланың күңел халәте мине кызыксындырмады. Ул үзе дә сүз башлавына үкенде, ахры. Байтак кына дәшми торгач: "Апа, бу турыда беркемгә дә әйтмә, яме", - дип тагын кабатлады. - Курыкма, әйтмәм, - дидем мин. Һәм икенче көнне үк көлә-көлә дус кызларым Сәрия белән Әнисәгә сеңлемнең йөрәк серләрен түктем: - Безнең Гөлкәй дә гашыйк булган икән! Мыштым гына йөри, уйламассың да! Вәт, кызлар, хәзерге яшьләрдә уку кайгысы юк. Без аның кебек чагында башны бәрәбәрә укый идек, әйе бит?! Кызлар кычкырып көлде. Чөнки өчебезнең беребез әлифбадан башка китап укыган кеше түгел, дәресләргә әзерләнүнең ни икәнен дә белмичә, өлгерүчеләр сафына чак-чак эләгеп торучылар идек. Мәктәпнең отличниклары, күзләрен йома-йома шигырь ятлаганда, хатын-кызга тормышта мәңге кирәге чыкмаячак мәсьәләләр чишеп утырганда, без урамда, укытучыбыз Луиза апа әйтмешли, "трай типтек", егетләр белән үбештек. Алга китеп булса да әйтим, өчебезгә адәм рәтле бер диплом кисәге булмаса да, беребез дә бу дөньяда югалып калмады. Чөнки дөньяга безнең заман, әрсезләр заманы килде! Серен сатуым турында Гөлкәй икенче көнне үк белде. Теге ачык авызлар, сер тотмас үрдәкләр үчекләргә уйлаганнар бит моны. Гөлкәй кизләүгә суга төшеп барганда, капка турыларында көнбагыш чиртеп утыручы Сәрия белән Әнисә аны туктатканнар да болай дигәннәр: - Гөлкәй, сөенче сиңа!.. Хәзер генә Зиннур үтеп китте, сине сорады, килсен, су буенда көтәм, диде. Бар, йөгер! Китеп бармасын тагын. Әйтеп кенә калсалар бер хәл, пырхылдап көлгәннәр дә бит әле юньсезләр. Ә Гөлкәй үзеннән көлгәнне болай да ифрат авыр кичерә, тотлыгуы аркасында да гел ирештереп, үртәп торалар бит. Бик гарьләнгән, үртәлгән, су буена төшеп тә тормыйча, буш чиләкләрен күтәреп кире кайтып киткән... Гөлкәй миңа берни дә әйтмәде. Бу турыда, авыз ерып, кызлар үзләре сөйләде: - Комач кызыл булды Гөлкәең, оялудан суга баруын да онытып, өегезгә сыпыртты! Шулай ул гыйшык-мыйшык хәлләре! Мин бу вакыйгага әллә ни игътибар бирмәдем. Гөлкәйнең яшерен мәхәббәте дә, тәнәфесләрдә аңа караучы Зиннур исемле малай да минем өчен вак мәсьәлә иде. Үз хәлем хәл, яңа армиядән кайтып төшкән дөньяда бер чибәр егет Ярулла белән мәхәббәт куерткан көннәрем. Башкалар ник шунда әйләнеп капланмый. Гөлкәйдәге үзгәрешләрне бары берничә көннән соң гына сизә башладым. Ул минем белән сөйләшми икән бит! "Апа" дип яныма килеп ятмый, артымнан иярми, соравыма җавап бирми. Әйтерсең мин юк! Болай да аз сүзле Гөлкәй бөтенләй йомылды. Шунда гына сиздем, аңладым, бик авыр хәл икән ул сине кешегә санламаулары! Тегеләй дә дәшеп карыйм Гөлкәемә, болай да... Юк, иренен кыса да, ишетмәмешкә салышып китеп бара. Ул үзенә бикләнде, күңелен миңа да, башкага да түгел, көндәлеккә бушата башлады. Мин ул көндәлекне Гөлкәй өйдә юк чакта урлап укыдым, тик үзем өчен бернинди кызык тапмадым. Зиннур турында да, башка егетләр турында да бер сүз юк иде анда. Гөлкәй күбрәк үзе турында язган, уйларын, хыялларын түккән. Миңа рәнҗүен дә сиздереп куйган: "Үз апаң да саткач, кемгә ышанырга?! Мин аны мәңге гафу итмәячәкмен", - дигән. Бу сүзләрне уку авыр булды, ләкин инде нишләсәм дә Гөлкәйнең ышанычын кайтара алмый идем. Сеңлем белән без гүя читләр идек... Байтак еллар үткәч, кечкенә улымны алып, авылга иптәш кызым Әнисәләргә кунакка кайтканда, мин бер егетне очраттым. Безнең авылга олы юлдан өч-дүрт чакрым керәсе бар. Автобустан төшеп калып юл чатында басып тора идем, бәхетемә безнең якка таба бер җиңел машина борылды. Кул күтәрмәсәм дә, яныма килеп туктады. Безнең авыл кешеләре юлчыны юлда бастырып калдырмый. Бер машинада хәтта унлап кеше утырып кайткан чаклар да булды. Андый вакытта уңайлы-уңайсыз дип сырланып тормыйсың инде, ишәккә атланырга да риза буласың. Ә бу юлы заказ биреп чакырткан кебек килеп чыкты. Йомшак утыргычлы иркен, җылы машина эчендә хуҗа үзе генә, утырып түгел, ятып кайтсаң да сүз әйтүче юк. - Рәхмәт... кем диим... Безнең авылныкыдыр бит? - дип сүз башладым мин. - Әйе. - Яшьләрне танып та бетереп булмый. Мәктәпне тәмамлауга авылдан киттем бит мин. - Руль артында утырган киң җилкәле, куе кара чәчле егет чынлап та миңа таныш түгел иде. - Ә мин сезне таныйм, - диде егет. - Сез Гөлкәйнең апасы. - Бергә укыган идегезме әллә? - Шулайрак. Егет башка дәшмәде, үз уйларына чумды, авылга килеп җиткәндә генә: - Гөлкәйгә сәлам әйтегез, - диде. - Кемнән дияргә соң? - Зиннурдан диярсез, әгәр онытмаган булса. Зиннур... Мин аны искә төшердем. Кайчандыр Гөлкәй яраткан егет шушы икән. Ул да аңа битараф булмаган, димәк. Әнә бит ни гомер узгач та онытмаган. - Беләм, беләм, - дидем. - Гөлкәй сиңа гашыйк иде бит. Ул чакта ук сер сатканны, хәзер ярый да ярый инде. Шул сүзләрне әйтүем булды, егет тормозга китереп тә басты. Машина кинәт туктаудан улым белән икебез дә алга сөрлегеп киттек. Кисәк кенә безгә таба борылган Зиннур белән чак кына маңгайга-маңгай сөзешмәдек. Шул арада мин аның куе зәңгәр күзләрен, тулы иреннәрен күрергә өлгердем. Чибәр иде Гөлкәйнең яраткан егете, һай чибәр иде! Шундый егетне онытып, ничек теге юньсезгә кияүгә чыккан диген?! Зиннур кебекләр өчен утка-суга керерсең. - Сез чынлап әйтәсезме, Нурсинә апа? - Әйе инде, нишләп алдашып торыйм. Үз туганымны беләм бит инде мин. Аның белән синең хакта байтак серләштек, - дидем мин, бераз чытлыкланып. Үземнең Атласымны үлеп яратсам да, яшьлектәге гадәт үзенекен итә, чибәррәк ир-ат заты күрдем исә, авыз үзеннән үзе ерыла, күз уйный башлый. Минем сүзләр Зиннурны уйга салды бугай, карашын басу ягына төбәп, үрмәкүч тәпиләредәй озын, сирәк керфекләрен күбәләк канатыдай каккалап торды да, башын чайкап: - Белмәдем! Мин бит Гөлкәйгә дәшү түгел, якын килергә дә курка идем. Бигрәк горур иде бит ул. Аның өчен йөрәк байтак янды инде. Яратканын сиздергән булса соң... "Әле хәзер дә соң түгел, Гөлкәй ялгыз", - димәкче идем, тик, Зиннурның уң кулындагы алтын балдакны күреп алып, телемне тешләдем. Әйе, Гөлкәй ул чакта иреннән аерылган, ялгыз иде. Аның кияүгә чыгуы да сәер булды. Әни Гөлкәйне сорарга кайтасыларын әйткәч, мин башта ышана алмый тордым. Чөнки Гөлкәй өй чебие булып гел өйдә утыра, ни клубка, ни кичәләргә, ни очрашуларга йөрми. Гомере буе карт кыз булып, ялгыз яшәргә тиеш кебек иде ул. Мин аның кем белән булса да яратышып, очрашып йөрүен, йә булмаса, хат алышканын хәтерләмим. Шуңа күрә, Гөлкәйне сорарга киләләр, дигәч бер аптырашта калсам, булачак кияүне күргәч, артыма ук утыра яздым. Килешә-килешми дип тормыйча, Гөлкәйнең йөзенә бәреп әйттем ул чакта: - Кайдан таптың бу мунча пәриен? - дидем. Гөлкәй дәшмәде. - Ичмасам, яратасыңмы соң син бу адәм кисәген? Шул чакта Гөлкәй кеше ышанмаслык дәлил китерде: - Аның әнисе яхшы, без бергә эшлибез, - диде. Мин кияүгә чыкканда, булачак иремнең анасын да, атасын да, туганнарын да тикшереп тормадым, Атластан башкалар мине борчымый иде. Атласның берсе-берсе бишкә торырлык дүрт кыз туганы үзләренең барлыкларын соңрак белдерделәр. Әмма алар бишкә торса, мин берүзем унга торырлык идем, тәмле телем, мең төрле хәйләм белән Атласымны да үз ягыма аударгач, көрәш минем файдага тәмамланды. Чөнки мәхәббәтне җиңәрлек көч әле дөньяга тумаган. Мин ир белән торуның ни икәнен яхшы белә идем, шуңа күрә Гөлкәйнең акылсыз сүзләре ачуымны китерде: - Төнлә анасын кочаклап ятарсыңмы?- дидем. - Әйтте диярсең, тора алмыйсың син моның белән, барыбер аерыласың. Мәхәббәттән башка яшәп булмый ул, сеңлем! Минем сүзләр дөрескә чыкты. Гөлкәй, чынлап та, аерылды. Әни авыргач, эшеннән китеп, аны карарга авылга кайтты да, шуннан соң инде кире китмәде. Ире янына гына түгел, хәтта Әлмәткә дә кайтмыйча, Яртауга барып урнашты. Мин аның яшьлек мәхәббәтен күргәндә, Гөлкәй, чынлап та, ялгыз, тик инде Зиннур башканыкы иде. * * * Яртауда мине беркем дә каршы алмады, каршы алырга тиеш тә түгел иде. Чөнки Гөлкәй мин киләсен белми. Гаиләмне, бөтен эшемне ташлап, ерак юлга чыгуымның сәбәбе дә сеңлем хакында инде ничә айлар буе хәбәрсез булуымда иде. Аһ-ваһ килешеп, еш очрашып, аралашып яшәмәсәк тә, барыбер бер беребезнең исәнлеген белешеп тора идек. Гадәттә, Гөлкәй үзе шалтырата, хат язмаса да, бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә котлаулар җибәреп тора. Иң гаҗәбе дә шул булды, ни минем туган көндә, ни хатын-кызлар бәйрәмендә Гөлкәйдән бер хәбәр килмәде. Җитмәсә, җомгага каршы бик яман төш күрдем. Имеш, әни өйгә кайткан да, кисәк-кисәк ит тозлый. Мин аптырап: "Нигә шулай күп тозлыйсың?" - дип сорыйм икән. Әни ашыга-ашыга җавап бирә: "Үзем белән алып китәм. Безгә хәзер ит күп кирәк, озакламый Гөлкәй дә килә, ул бит ит ярата", - ди. Шабыр тиргә батып уяндым. Бу төшне берничек тә хәерлегә юрап булмасын яхшы аңлап, мин икенче көнне үк, Атласның сукрануына да карап тормый, төенчекләремне төйнәдем дә юлга кузгалдым. Җаным тыныч түгел, күкрәгемә гүя боз тулган, бөтен эчемне өшетеп, калтыратып тора иде. Автобустан төшкәч, шәһәр үзәгенә, Гөлкәй торган йортка ашыктым. Биш катлы кирпеч йортның беренче катындагы бер бүлмәле фатирны без бергәләп сатып алган идек. Ни өчен шулай дим, чөнки әни авыргач, Гөлкәй аны карарга авылга кайтты. Һәм шул кайтуыннан ире янына башка китмәде. Әнинең елын үткәргәч, без йортны саттык һәм шул акчага Яртаудан Гөлкәйгә кечкенә генә булса да фатир алып бирдек. Абый бу мәшәкатьләргә бөтенләй катнашмады, ризалыгын белдереп, хат кына язды. Ә минем тормышым җитеш, өемдә муллык, шуңа күрә истәлеккә әнинең мамык шәле белән тегү машинасын гына алдым да, калган бөтен әйберне Гөлкәйгә илтеп бушаттык. Сеңлемнең тормышы начар түгел, тик һаман сыңар канат булып яшәве генә эчне пошыра иде. Кыңгырауга күпме бассам да, ишек ачучы булмады. "Гөлкәй, сеңлем, бу мин, апаң, ач!" - дип ялвардым. Тик миңа шомлы тынлык кына җавап бирде. Аптырагач, күршеләренең ишеген шакыдым. Колга буе бер ябык карт чыкты да: "Её уже давно не видно, может в больнице, а может и померла", - дип котымны алды. Әйберләремне ишек төбендә калдырып урамга чыктым. Гөлкәйнең фатир тәрәзәләре ишегалдына карый, тик пәрдәләр ябык, берни күренми. Шулай да, җирдән бер таяк алып, тәрәзәгә кактым. Бу инде аптыраганнан, чарасызлыктан гына эшләнгән эш иде. Шулчак, йа Ходайның рәхмәте, пәрдәләр тирбәлеп куйды, һәм мин тонык тәрәзәдә сеңлемнең аксыл ябык йөзен күрдем. Ул ниндидер буш, битараф караш белән миңа карап торды да кабат пәрдә артына кереп югалды. Гөлкәйнең мондый битарафлыгы эчемне пошырса да, исән-имин күрүемә сөенә-сөенә, ишеккә йөгердем. Ул ачык иде. Тик Гөлкәй үзе каршыламады, мин кергәндә, ул урында ята иде инде. Алып килгән әйберләремне урнаштырып та тормыйча, янына йөгереп килдем: - Исәнме, Гөлкәй! Ни булды сиңа? Авырыйсыңмы әллә? Ул дәшмәде, буш карашын стенага төбәп ятуында булды. Мин аның йөзенең ябыклыгына, сарылыгына аптырап карап тордым. Мондый ябыклык, мондый сарылык миңа таныш иде... Йөрәгем жу-у итеп китте: "әни чире..." - Гөлкәй, кай җирең авырта, сеңлем? Аның төссез иреннәре кыймылдап куйды: - Хәлем юк... - Тавышы үтә дә көчсез, зәгыйфь иде. Куркыныч төш юкка гына кермәгән икән шул... Йөрәгемә шом үрләде, күзләремә яшь тулды. Гаҗиз карашымны, кая төбәргә белмичә, бүлмә буйлап йөгерттем. Шунда гына фатирдагы үзгәрешләрне абайлап алдым. Гаҗәпләнүемнең чиге булмады. Чөнки монда Гөлкәй яткан карават белән түгәрәк өстәлдән башка берни калмаган, бүлмә шып-шыр, буш иде. Ни булган монда? Йа Рабби, ни булган?! - Гөлкәй, кайда синең әйберләрең? Телевизорың, диваның, шкафларың кайда? Ниһаять, сеңлем миңа таба борылды, нидер исенә төшерергә теләгәндәй, кашларын җыерып уйланып торды-торды да: - Минем скрипканы урладылар, - диде. Шул сүзе белән гүя болай да миңгерәгән башыма китереп сукты. Аны акылыннан язган дип уйларга тулы нигез бар иде... Ә сеңлем ифрат тыныч, битараф карашын миңа төбәгән дә, мыскыллаган кебек сүзен дәвам итә: - Мин инде скрипкада уйнарга өйрәнгән идем... Аның белән сөйләшүнең файдасызлыгын аңлап: - Әйдә бергәләп чәй эчәбез, - дидем. Чынлап та, юлдан соң тамагым кипкән иде. - Минем ашыйсым килә, - диде сеңлем. - Хәзер берәр нәрсә әзерләрбез. Ярый әле сумка тутырып азык-төлек алып килгәнмен, югыйсә бу йортта, ачка үләм дисәң дә, бер кабым ризык калмаган иде. Ничек җан асраган Гөлкәй? Чәй әзерләгәч, аны табынга дәштем. Сеңлем урыныннан кузгалды... Һәм минем каршымда... тире белән сөяктән генә торган бер җан иясе пәйда булды. Торып баскач та, ул кинәт чайкалып китте, аннары кабат урынына авып, хәлсез тавыш белән: - Монда гына алып кил, - диде. Әни дә шулай ябык, көчсез иде... Китергән тәм-томны кабаланып ашарга керешкәч кенә, мин сеңлемнең ни дәрәҗәдә ач булуын аңладым. Авыру кешеләр болай ашамый. Шул уй күңелемә җылы кертеп җибәрде. Гөлкәйнең: - Апа, минем ит ашыйсым килә, - дигән сүзләрен дә ишеткәч, күңелемдәге шомлы, авыр уйлар таралып киткәндәй булды. Болай булгач, өмет бар! Өмет бар! Икенче көнне, өйдәгеләргә хәбәр бирергә дип, иртүк шәһәрара сөйләшү пунктына киттем. Гөлкәйне ташлап китә алмавымны, тиз генә кайтып булмасын әйтергә кирәк иде. Билгеле, Атлас ризасызлык белдерде, йорт тулы мал-туар, аларны кем карый, дип сукранды. Алай авыргач, Гөлкәйне үзебезгә алып кайт, монда карарсың, диде. Гөлкәйнең безгә кайту түгел, ишегалдына да чыгарлык хәле юк икәнен ничек аңлатасың аңа? Кеше ышанырлык хәлмени?! Ярар, исән кешеләр яшәр ничек тә, Атлас янында ике малай бар. Мәктәптә генә укып йөрсәләр дә, эш рәтен беләләр. Ә мин монда, сеңлемә кирәк. Миннән башка аның беркеме юк. Тукта, нишләп булмасын ди әле? Ул бит эшли иде. Эштәгеләре ник хәл белергә килмәгән? Кеше ачтан үлеп ята, ник берсе килеп карасын! Гөлкәйнең үзәк почтада эшләвен белә идем. Халидә исемле дус кызы бар икәнен дә белә идем. Кереп сораштырып карарга булдым. Ни булган Гөлкәйгә? Сәламәтлеге ташып торган япь-яшь кеше нигә мондый хәлгә төшкән? Сөйләшү пунктыннан чыгуга, почтага юнәлдем. Бер тәрәзә янында беркем юк иде, шунда утырган калын кашлы апага мөрәҗәгать итеп: - Гөлкәй Ризванованы чакырыгыз әле, - дидем. - Кем ул? - Кассирмы инде, контролёрмы шунда... - Бездә андый кеше юк. - Ә Халидә? - Фамилиясе ничек? - Белмим. - Белгәч килерсез. Монда справочный түгел. Эчке бүлмәләргә илтә торган ишеккә юнәлгән идем, өстенә куе зәңгәр төстәге костюм-чалбар кигән, күкрәк кесәсенә "охрана" дип язылган бер кырыс ханым юлыма аркылы төште: - Посторонним вход воспрещён! Күрмисеңмени, акка кара белән язылган. Әмма Ходай бар икән. Бирим дигән колына чыгарып куя юлына. Нәкъ шулчак урам яктагы ишектән ябык озын буйлы, сары курткалы бер кыз йөгереп керде дә, бая гына мин сөйләшеп торган тәрәзәгә капланып: - Дамира апа, шалтыратыгыз әле Халидә Мирзовнага, тизрәк чыксын. Банкка барырга машина килде, - диде. Шуннан соң инде миңа Халидәнең чыкканын көтәсе генә калды. Күп тә үтмәде, тыюлы ишектә җыйнак гәүдәле, утыз-утыз биш яшьләрдәге бер сөйкемле ханым пәйда булды. Бу һичшиксез Халидә булырга тиеш иде. Чынлап та, ул үз исемен ишетүгә, миңа борылып карады, танымавына бермәл аптырап та калды бугай. Аның ашыкканын белгәнгә, вакытны сузмыйча, сүземне әйтеп калырга тырыштым: - Нишләттегез Гөлкәйне? Халидәнең йөзенә курку, аптырау галәмәте чыкты, күзләрен зур ачып: - Ни булды аңа? Кайда ул? - дип сорады. - Өендә, ачлыкка интегеп ята. Ник хәлен белмисез? Сездә эшли бит ул! Шулчак Халидә яныма ук килеп колагыма пышылдады: - Ул монда эшләми. Мин үзем дә Гөлкәйне югалттым. Өенә әллә ничә бардым, ишек ачучы булмады. - Ничек инде эшләми?! Халидә соравыма сорау белән җавап бирде: - Сез аның кеме? - Апасы! - Алайса, бүген кич белән мин сезгә киләм. Ул сүзендә торды, килде. Әмма Гөлкәй никтер Халидә белән сөйләшергә теләмәде. Бер сүзгә катнашмыйча, Халидәнең сорауларына җавап бирмичә, ниндидер чит кеше сыман утырды да, кисәк кенә урынына барып ауды һәм үксеп-үксеп елый башлады. Мин аңа тынычландыра торган дару бирдем. Күзләрендә яшьләре дә кипмәгән килеш, Гөлкәй ничектер бик тиз йоклап та китте. Халидә исә, гаепле кеше сыман башын иеп, уйга батып утырды. Аннары миңа карамыйча гына сөйли башлады: - Гөлкәй безне гаепли. Ләкин нишлик соң, Нурсинә апа?! Барыбызга да яшәргә кирәк бит! Розаның кызы түләүледә укый, иренә бернәрсә кирәкми, эчә дә эчә генә. Галяның чирле улын армиягә алырга торалар, көч-хәл белән майлап-җайлап йөри. Зәкиянең кредит түлисе бар. Барысының да койрыгы бозга каткан... Дөреслек артыннан чаба башласаң, үзең генә батасың... Заманасы нинди бит аның. Ярый ла Гөлкәй берүзе... Аңа да кирәкми иде. Ни үзгәрә соң? Чебен дулап тәрәзә ватамы? Чүп кенә бит без алар өчен, бет кенә... Сыталар да китәләр. Халидәнең бер олау сөйләп ташлавыннан мин бернәрсә дә аңламадым. Ул болай да билгесезлектән телгәләнгән күңелемә яңа сораулар гына өстәп китеп барды... Тавык шулпалары, сөт ризыклары килеште Гөлкәйгә, йөзенә бераз төс керде. Ул инде элеккечә хәлсез түгел, йөгереп йөрмәсә дә, сөйләшә башлады. Аның сөйләвеннән мин шуны аңладым, чынлап та Гөлкәйнең скрипкасы булган, ул хәтта бер танышыннан дәресләр алып йөргән. Яхшы гына уйный да башлаган. Ә диван белән шкафны, эшсез, акчасыз калгач, үзе саткан икән. Калганнарын, шул исәптән скрипканы да урлап чыкканнар. Көпә-көндез. Гөлкәй ишеген бикләргә оныткан булган. Шул арада кайсыдыр күреп, кереп өлгергән. Тик үзенең нигә эшсез калуын Гөлкәйнең әйтәсе килмәде, сорауларымны җавапсыз калдырды. Гомумән, аңардан ни дә булса сорашу, төпченү файдасыз, ул бары тик үзе теләгәнне генә сөйли, әңгәмәнең дилбегәсе тулаем аның кулында иде. Минем көнем ашарга пешереп, аны карап, өйдә җыештырынып, кибетләрдә йөреп үтте. Икенче көнне Халидә тагы килде, бу юлы буш кул белән түгел иде. - Кызлар бирде, - дип, өстәлгә азык-төлек тулы зур гына пакет китереп куйды. Ул килгәндә Гөлкәй йоклый иде, шуңа күрә без шыпырт кына кухняда сөйләшеп утырдык. - Нурсинә апа, Гөлкәйне үзегез белән алып китегез. Калдырмагыз берүзен, - диде Халидә. - Аңа хәзер санаторий кирәк. Нервылары какшаган аның. - Ни булды соң аңа? Ник эшсез калды ул? - Кирәк булса, үзе сөйләр, миннән сорамагыз, - диде Халидә. - Мин Гөлкәйне алып китәрмен. Тик фатирына күз-колак булып торырга кирәк. Әнә бит бөтен әйберен урлап чыкканнар. Үзе булмаганда, Алла сакласын, кереп тә утырырлар. - Аның фатирын берәрсенә тапшырырга кирәк. Акчасы да була, түләп-карап та торырлар, - диде Халидә. - И-и, аның белән йөрергә вакыт бармы? Монда ай буе ятып булмас бит. Халидә бераз уйланып торды да: - Әгәр ышансагыз, бу эшне миңа тапшырыгыз, - диде. Ничек инде ышанмыйсың ди? Шулай сөйләштек тә. Халидәгә адресымны, өй телефонын бирдем. Ул Гөлкәй фатирының ачкычын үзе белән алып китте, иртәгә ясатып китерәм, диде. Икенче көнне Гөлкәйнең әйберләрен сумкаларга тутырырга керештем. Тартмалардагы киемнәр арасыннан зәңгәр тышлы ике калын дәфтәр килеп чыкты. Ачып карамасам да аңлашыла, бу Гөлкәйнең көндәлекләре иде. Димәк, һаман яза, серләрен бары кәгазьгә генә ышанып тапшыра. Шулай да кызыксынуым җиңде, дәфтәрнең берсен алып, актарып карадым. Дәфтәр канатларындагы вак, тигез җөмләләр Гөлкәй күңелендәге бик күп серне ача ала иде. Тик боларны укып торырга әлегә вакыт та юк, аннары Гөлкәй күреп алса, үпкәләячәк тә. Шулай да мин соңгы биткә күз салырга өлгердем. Ул биттәге язуны күрми мөмкин дә түгел иде. Чөнки ак битне тутырып зур, исерек хәрефләр белән бары ике генә сүз язылган: "Нишләттегез Гөлкәйне?!" Укыдым да сискәнеп киттем. Шул ук сорауны мин Халидәгә дә биргән идем. Тик ул миңа берни әйтә алмады. Сорауның җавабы кемдә? Гөлкәй үзе аны кемгә атаган? Сеңлемнең бу хәлгә төшүенә кем гаепле? Көндәлекләрне укысам, бәлки, күп нәрсә ачыкланыр иде. Төнлә, Гөлкәй йокыга киткәч, укырга булыр, дип уйладым мин. Ләкин ниятем чынга аша алмады. Гөлкәй төне буе йокламыйча бәргәләнеп чыкты. Үксеп-үксеп елады, "Үләсем килә!" дип өзгәләнде. Мин ни эшләргә белмәдем, биргән даруларымның да ярдәме тимәгәч, "ашыгыч ярдәм" машинасын чакырырга туры килде. Өстенә ак халат кигән яшь кыз илтифатсыз гына Гөлкәйне карады да ниндидер укол кадап китеп барды. Бу нинди чир, дип сораган идем, иңнәрен сикертеп: "Витафобия", - диде. Мин берни аңламадым, андый чир турында гомеремдә ишеткәнем юк иде. Гөлкәй йокыга киткәч тә көндәлек уку дәрте калмады - мин дә урынга барып аудым... Фатирны Халидә карамагына калдырып, икенче көнне без Шынталыга кайтып киттек. Гөлкәй юл буе сөйләшмичә, тәрәзәгә карап барды. Хәер, бер сүз әйтте, җәй килгән икән, диде. Күрәсең, күптән урамга чыкканы булмаган. Тере мәет шундый буладыр инде... Ә мин сеңлемнең көн яктысында тагы да төссезрәк, ябыграк күренгән боек йөзенә карап, аны кызганып, үземне битәрләп кайттым. Шул гомер үз туганыңның хәлен белми яшә инде. Әгәр (Алла сакласын), үлгән булса... Гомерлек үкенеч бит. Юк, Гөлкәйне үземнең яннан башка беркая да җибәрмим. Фатирын сатарбыз да, Шынталыга кайтып урнашыр. Хисапчы эшен кайда да табып була. Бергә яшәргә кирәк. Кайгыда да, шатлыкта да бергә. Халидә бер айдан соң шалтыратты. Фатирга бер яшь гаилә керткән, акчасын бер елга алып куйган. Санаторийлар хакында да белешкән икән. Нәкъ менә нервы-йөрәк чирләрен дәвалый торган бик әйбәт "Хыял" шифаханәсенә юлламалар бар, шул акчага сыешып була, диде. Гөлкәй бездә бераз хәлләнеп китте китүен, тәненә - ит, йөзенә нур кунды. Әмма аның күңел халәте әллә ни үзгәрмәде. Үз уйларына батып, күләгә кебек йөри, авызыннан "әйе", "юк"тан башка сүз чыкмый. Ичмасам, бер көлеп, елмаеп караса! Ул еш кына урамга, капка төбенә чыгып баса да, карашын күккә төбәп, нидер пышылдый. Шыпырт кына артыннан килеп сүзләренә колак салган идем, сеңлемне кызганудан елыйсыларым килеп китте. - Әй, болытлар, ак болытлар, алып китегез минем сагышларымны, үзегез белән еракларга-еракларга алып китегез. Күңелемә тынычлык килсен, өшегән йөрәгемә кояш нурлары тулсын. Агымсулар белән бөтен борчуларым агып китсен, җылы җилләр җаныма өмет бирсен, минем бу җирдә яшисем килсен! Ярдәм итегез миңа! И Ходаем, рәхим-шәфкатеңнән ташлама! Җирне ничек яңартсаң, минем җанымны да шулай яңарт, яшәргә көч бир! "Яшисем килә" димәде Гөлкәй, "Яшисем килсен!" диде. Нигә шулхәтле тормыштан, якты дөньядан бизгән соң ул? Мин моны берничек тә аңлый алмадым. Санаторийга барырга ризалашырмы икән дип шикләнгән идем, Гөлкәй берсүзсез күнеп, әйберләрен җыя башлады. "Барасың киләме соң?" - дип сорагач, "Миңа хәзер кайда да барыбер", - диде. Бөтен нәрсәгә битараф булуны медицина телендә депрессия диләр. Кайберәүләр еллар буена бу халәттән чыга алмыйча, җансыз кеше кебек яши, ди. Мондый чакта яшәү урынын алмаштырырга, яңа кешеләр белән аралашырга кирәк икән. Эштәгеләр миңа шулай диделәр. Шуңа күрә мин Гөлкәйне санаторийга җибәрү ягында идем. Гөлкәй киткәч, гәрчә аның барлыгы әллә ни сизелмәсә дә, миңа ямансу булып калды. Ничектер ул гел өйдә кебек, әле бер, әле икенче бүлмәдән килеп чыгар кебек тоелды. Чөнки тавышсыз-тынсыз гына, бары тик һавадан гына торган җан иясе кебек йөри иде ул. Сеңлем китеп берничә көн үткәч, мин аның көндәлекләре турында искә төшердем. Гөлкәйнең караваты астындагы сумкада булгач, әлегә кадәр аларга берничек тә кагыла алмый идем. Инде иркенләп актара башладым. Көндәлекләрне Гөлкәй үзе белән алмаган, алар шунда, киемнәр арасында калган иде. Вак хәрефләрдән төзелгән тигез юллар әкияттәге йомгак җебедәй мине Гөлкәйнең серле, караңгы тормышына алып кереп китте... 7 август, 1989 Мин зәңгәр төсне яратам. Дөнья үзе дә гел зәңгәр төстән тора бит. Күк тә зәңгәр, йолдызлар да, диңгез дә... Зәңгәр чәчәкләр бар, тагы... зәңгәр күзләр бар. Аның да күзләре зәңгәр иде. Тик ул күзләргә мин туйганчы карый да алмадым. Әгәр карасам, кереп баткан булыр идем. Әгәр без бергә булсак, мин гомерем буе зәңгәр томан эчендә яшәр идем. Исерек кеше кебек. Мәхәббәттән исереп. Кадерлем!.. Ул да сине минем кебек яратамы? Әгәр шулай икән, мин бик бәхетле. Юк, ничек инде бәхетле булыйм ди? Ничек инде мин синсез бәхетле булыйм ди?! Әмма нишләргә соң? Шулкадәр озын гомерне синсез, мәхәббәтсез ничек яшәп бетәрмен? Синсез яшисем килми!!! Синең туең көнне мин бөтен көндәлекләремне яндырдым. Сезнең очта төн буе гармун тавышлары, җыр-көлүләр яңгырап торды, ә мин, мунчага барып, мич кабыздым. Төне буе шунда ак хыялларымны яндырып утырдым. Җидегән йолдыз җиде була, җиде әйтсәң, савап була... Мин сине җиде ел беләм икән. Җидене серле сан, диләр. Серледер шул... Җиде елга җиде көндәлек. Җиденче август. Синең туең... Ә мунча мичендә минем мәхәббәтем, ак өметләрем, якты хыялларым яна. Утка барыбер. Ул минем хисләремне комсызланып йота. Минем хыялларым аңа туеныр ризык кына шул. Мунча ишеген яптым бит югыйсә, йөрәгемне телә торган бу дәртле, шат көйләр кайдан гына саркып керә соң?! Син бәхетледер бүген. Аны үбәсеңдер. Ә ул нинди бәхетледер! Аннан да бәхетле кеше дөньяда юктыр да. Ул синең зәңгәр күзләреңә карый-карый көләдер... Ә мин бүген үләм. Әкияттәге су кызы кебек күбеккә әйләнәсе иде... Җиденче август - Гөлкәйнең үлгән көне. Белегез: бу җирдә Гөлкәй дигән кеше юк. Бүген Гөлкәй үзенең җанын югалтты. Ул бүген үзенең җанын аның кәләшенә - безнең авыл балаларына биология укытырга килгән Сарман кызына бирде. Сарман кызы минем өчен яшәячәк. Чөнки ул аның белән. 15 сентябрь, 1997 Мин Яртауда, үземнең фатирымда тәртип урнаштырып маташам. Минем үз оям бар. Тик бу ояда мин япа-ялгызым яшәячәкмен. Җыештырганда, китаплар арасыннан зәңгәр тышлы дәфтәрем килеп чыкты. Мин аның турында бөтенләй оныткан идем. Чүп-чар белән бергә чыгарып ташларга уйлаган идем дә, тик никтер кызганыч булып китте. Мин хәзер тормышка башкачарак карый башладым бугай. Менә кеше. Ул бар, ул синең яныңда, сөйләшә, көлә, йөри. Ул бар. Тик синең аның барлыгына исең китми, шулай булырга тиеш кебек, ул мәңге булыр кебек. Кеше яши, ул синең янәшәңдә йөри, монда гаҗәпләнерлек берни дә юк. Аның никадәрле кадерле, газиз зат икәнен син әле аңламыйсың да. Кай чагында аны күрмисең, ишетмисең, тыңламыйсың. Ә көннәрдән бер көнне ул юкка чыга. Син аны сагынасың, эзлисең, тавышын ишетәсе, йөзен күрәсе, күзләренә карыйсы килә. Ләкин ул юк... Дөньяларны актарып эзләсәң дә, аны инде башка күрә алмыйсың, әйтер сүзләреңне җиткерә алмыйсың. Хәтта ул бик якында, аяк астыңда гына булса да... Чөнки ул кеше белән сине үлем аера. Ул кеше синнән мәңгелеккә киткән, башка очрашулар юк. Юк... Әнине югалтканнан соң, үзем дә упкынга төшеп киткән кебек булдым. Әтинең үлеме болай ук авыр тоелмаган иде кебек. Чөнки туган йортыбыз, әниебез бар иде. Апага да шулай авырмы икән? Аның янында, ичмасам, ире - Атлас абый бар, ике улы - Ленары белән Илнары бар. Ә минем беркемем юк. Мин япа-ялгызым. Өч ел ир белән яшәп балам да булмады. Бала булмагач, ник яшәргә, тормышның ни яме бар? Барыбер яратмыйм ич мин аны. Шуңа күрә Әлмәткә кире кайтасым да килмәде. Апа белән җизни әйберләрне алып килештеләр, урнаштырыштылар да кайтып киттеләр. Алар киткәч, берни эшли алмыйча, тиле кебек тәрәзәгә, минем өчен әлегә ят булган шәһәрнең урамнарына, шул урамда йөрүче бөтенләй чит кешеләргә карап утырдым. Ник килдем инде мин монда? Нәрсә эзләп, нәрсә көтеп? Нәкъ менә шунда ашкындым бит. Әллә бәхетем, мәхәббәтем шушы шәһәрдә көтәме? Бөтен дөньяны, хәсрәткайгыларны онытып, гашыйк буласы иде! Яраткач, яшисе дә килер иде. Күңелдә бу кадәр бушлык булмас иде. Мәхәббәт, дөньяда Гөлкәй исемле бер хыялый җан бар икәнен онытма, кил син миңа, күңел күгемдә аккош булып оч, йөрәгемә очкын булып төш тә, учак ягып, туңган җанымны җылыт. Кил, мәхәббәт, читләп үтмә мине! 20 сентябрь, 2002 Исәнме, зәңгәр дәфтәр! Таныйсыңмы син мине? Таныйсыңмы? Күрәсеңме, нинди сәер бүген синең хуҗаң? Урамда - көз, ә минем күңелемдә гөлләр чәчәк ата, сандугачлар сайрый! Бүген Гөлкәйнең күзләреннән бәхет нуры түгелә. Бүгенге көн кичәге көнгә бөтенләй, бөтенләй охшамаган! Юк, кичә белән бүгенне бутыйм бугай мин. Сәгать төнге ике бит инде. Шулай булгач, мин инде ике көн бәхетле, ике көн! Бу бит шундый күп! Кайчагында бер мизгел дә бөтен тормышыңны яктыртырга җитә. Ә монда ике көн! Рәхмәт, язмышым, рәхмәт сиңа! Син аны юлыма чыгардың, син мине ул үтәсе сукмактан алып киттең. Әгәр без очрашмаган булсак... уйларга да куркыныч, әгәр мин башка урамнан киткән булсам... Бу бит коточкыч югалту була иде. Югалту да түгел, бу тапмау була иде. Һәм минем бүгенге көнемдә шатлык кояшы балкымый иде. Бу кояш төнемне якты, кышларымны җылы итәчәк. Аңлыйсыңмы син мине, дәфтәркәем-сердәшем? Барысы да шундый сәер булды. Бәлки, могҗизадыр? Мин бит аны төшемдә күрдем. Шундый ачык итеп, нәкъ өндәге итеп. Имеш, ниндидер җыелыш бара икән. Кеше күп. Түрдә өстәл артында берничә ир утыра. Шуларның берсе никтер миңа төбәлгән. Мин башта әле игътибар итмим, аннары безнең карашлар очраша. Шулчак бөтен дөнья югала, бар нәрсәне томан төреп ала, бары тик без икәү, ул да мин генә калабыз. Аның карашы шундый назлы, җылы, бу караш йөрәгемә үтеп керә. Мин үземә төбәлгән зәңгәр күзләргә карап сихерләнеп, оеп утырам. Менә ягымлы ир, урыныннан торып, каршыма килеп баса да, миңа кулын суза. Без, кулга-кул тотышып, бүлмәдән чыгып китәбез. Ишек төбендә ап-ак "Волга" машинасы тора икән. Ир миңа ишекне ача, аннары үзе рульгә утыра. Һәм без китәбез. Каядыр тауга таба менәбез, йөзебезгә батып барган кояшның алсу нурлары төшә. Кая барабыз, мин белмим, ләкин миңа шундый рәхәт, шундый тыныч. Күңелем тулы шатлык икән. Үзем уйлыйм: без икәү, без бергә! Менә шундый матур төш күрдем мин, дәфтәркәем. Уянгач та озак айный алмыйча яттым әле. Күз алдымда миңа шундый яратып, назлап караучы һаман шул ягымлы ир булды. Мин аңа төшемдә генә түгел, өнемдә дә гашыйк булдым. Аның карашы мине көне буе озатып йөрде, ул көнне мин гомердә булмаганча шат идем, көләч идем. Хәтта эштәгеләр сәерсенеп карадылар. Сөйләп кара син аларга, төшемдә күргән егеткә гашыйк булдым дип, кычкырып көләчәкләр. Шул төшем, шул матур төшем чынга ашар дип хыялланырга да кыймаган идем югыйсә. Бу чынлап та бер могҗиза булды! Без эштән гел Халидә белән бергә кайтабыз. Ул бу арада гүя вулкан өстендә яши, җанын кая куярга белми. Чөнки иренең мәхәббәте суынган, каядыр читтә йөри. Кайбер төннәрдә бөтенләй кайтмый икән. Халидә әрнү-сагышларын миңа бушата. Мин аңа бернинди киңәш бирә алмыйм, бары тыңлыйм гына. Мохтарның да соңга калып та, кунып та кайтканы бар иде, тик миңа барыбер иде. Мин көнләшүнең нәрсә икәнен белмәдәм. Ә Халидә ирен бик ярата. Чөнки алар яшьтән үк яратышып, йөрешеп өйләнешкәннәр. Кичә дә без бергә кайттык. Безнең йорт турысына җиткәч, Халидәнең никтер миннән аерыласы килмәде. Ялгыз каласым килми, әйдә әзрәк урамда йөрик әле, диде. Мин аңа каршы килә алмадым, һәм без паркка таба юнәлдек. Быел көз бик матур килде. Аяз, якты. Аяк астына алтын яфраклар сибелгән. Шундый тәмле, чиста һава, сулап туймалы түгел. Әкрен генә барабыз. Шулчак каршыбызга әллә кайдан гына кара күн курткалы таза бер ир килеп чыкты да безгә эндәште: - Кызлар, туктагыз әле, сезгә сүзем бар, - диде. Без туктадык. - Мин сезне семинарга чакырам, бик кызыклы тема. Күңелсез булмас, үзегез өчен ни дә булса алырсыз. Бүгенге заманда укымышлы, хәбәрдар булу кирәк. Без, билгеле, аптырап калдык, бик сәер булып тоелды аның сүзләре. Мөгаен, берәр товарга реклама ясамакчыдыр, дип уйладым мин. Бу сәер бәйләнчек бәндәдән тизрәк котылмакчы булып, кул селтәп китеп барасы идек... Шулчак... Шулчак каршы йорт почмагыннан аксыл плащлы, озын буйлы тагы берәү йөгереп чыкты: - Фидаил, әйдә, башлыйбыз, - дип кычкырды. Бу ул иде... Мин аны шундук таныдым, бу бит ул, төшемә кергән ир иде! Бермәл чокырга төшеп киткәндәй миңгерәп, югалып калдым. Халидә мине җиңемнән тарта, ә мин селкенә дә алмыйм. - Менә, кунаклар чакырам да, ялындыралар, кермиләр әле, - диде Фидаил атлысы. Аксыл плащлы ирнең кызыксынучан һәм зәңгәр нур белән тулы ифрат ягымлы карашы безгә күчте: - Кызлар, әйдәгез, акыллы сүз тыңлап чыгыгыз, үкенмәссез. Һәм мин сихерләнгән кебек аңа иярдем. Халидә нәрсәдер кычкырды, әмма ул әйткән сүзләр, акылыма барып җитмичә, сукмакка сибелеп калды... Шулай итеп, мин аңа таба атладым. Әгәр ул шул чакта тәмугка чакырса да, мин барыбер берсүзсез аңа иярә идем. Без таш йортның таш баскычлары буйлап икенче катка күтәрелдек. Ниндидер бүлмәгә кердек. Анда байтак кеше җыелган, тик аларның барысы да ир-ат затыннан иде. Кызык инде, ир-атлар күп булган җирдә гел караңгы төсләр хуҗа була. Ә хатын-кызлар җыелса, гүя гөлбакчага килеп керәсең, нинди генә төсләр булмый анда. Мин аптырап, каушап калдым. Бу хәтле ир-ат арасында берьялгызым нишләп йөрим әле? Шулчак, бәлки, борылып чыгып китәсе булгандыр. Ләкин минем китәсем килмәде. Чөнки шул кара төсләр арасында үзенең ак плащы белән аерылып балкып торган ир-егет күңелемне ымсындырып, үртәп тора иде. Юкка гына кермәгәндер ич ул минем төшемә? Шулчак түрдә, өстәл артында утыручыларның берсе торып басты да: - Башлыйбыз, иптәшләр, утырышыгыз, - диде. Мин ишек кырындагы артсыз урындыкка утырган идем, мине үзе белән ияртеп кергән ак плащлы ир нәкъ каршымда булып чыкты, ул күзләремә туры карап, бик якын, үз итеп елмаеп куйды. Шул елмаюдан бөтен җаным-тәнем балкып-җылынып китте, гүя ниндидер серле көч ике күңел арасында күзгә күренмәс күпер сала башлады... - Җыелышны башлыйбыз, иптәшләр, - дип кабатлады түрдәге ир. Ул нидер сөйләргә кереште. Мин аны тыңларга, сүзләрен тотып, башыма салырга күпме тырышсам да, барып чыкмады, чөнки күңелемдә бөтенләй башка уйлар бөтерелә иде. Төшемдә күргән ягымлы затның җылы карашы астында оеп, бар дөньямны онытып, мәрткә китеп утырдым. Калганнары барысы да томан эчендә иде. Кыюланып, әллә ничә тапкыр карашымны аңа күчердем. Аның зәңгәр күзләре туп-туры миңа, бары миңа гына төбәлгән иде... Шул ягымлы караштан бөтен тәнемә ут йөгерде, йөрәгем ярсып типте, үсмер чагымдагы кебек зәңгәр тирән күлләргә кереп батарга, шунда бөтенләйгә төшеп югалырга да әзер идем. Шундый күркәм ирнең игътибарыннан, җылы карашыннан бәхетнең җиденче катында канатсыз очып йөрдем. Шулчак ул урыныннан кузгалды, түргә таба атлады һәм, өстәл янына килеп басып: - Гамир Зәкиевич белән килешмим мин, - диде. - Нишләп әле без эшмәкәрләр белән генә эш итәргә тиеш? Әйе, алар бай, безгә матди ярдәм күрсәтә алалар. Ләкин алар аз бит. Безгә гади халыкны, эшчеләрне, авыл кешеләрен үзебезнең сафка тартырга кирәк. Әгъзаларыбыз күбрәк булган саен, массалар белән ешрак аралашкан, очрашкан саен, партиябез идеологиясе дә киңрәк таралачак. Сайлаучыларның төп өлеше гади халык, шуңа күрә иң беренче очракта аларның ышанычын яулау кирәк. Мин айнып киткәндәй булдым. Нинди җыелыш соң бу? Нинди партия? Мин үз гомеремдә сәясәт белән кызыксынган кеше түгел. Телевизорда иң өнәмәгән тапшыруым да яңалыклар. Тегендә атканнар, монда шартлатканнар... Яшәргә куркырсың. Бер яхшы хәбәр юк. Бер үк кешеләрнең акыл сатулары да туйдырды инде. Сөйлиләр дә сөйлиләр. Аларның матур сүзләренә, алтынга манган вәгъдәләренә гади халык ышанмый, бернәрсә өмет итми, тик дөньялар тыныч булсын, Чечнядагы кебек сугышлар кичерергә язмасын, дип кенә тели. Ә ул әнә нәрсә ди... Димәк, ул минем кебек дөньясын онытып утырмаган, тыңлаган. Мин исә хыял дәрьясына чумып, кемнәрнең нәрсә әйтүен түгел, хәтта кемнәр сөйләгәнен дә искәрми калганмын. Чөнки аңардан башка мине беркем, берни кызыксындырмады. Һәм бу сәер җыелышта мин бары тик төш белән өнне кавыштырырга теләп кенә утырдым... Башкаларны тыңлыйсым килмәсә дә, аның һәр сүзен йотылып тыңладым. Һәм тыңлаган саен, үзем өчен якын, кадерле була башлаган бу сөйкемле затның акыллылыгына, шулай оста итеп, ышандырып, аңлатып сөйли алуына сокландым. Тотлыкканга күрәме, бу кадәр кеше алдында чыгыш ясау түгел, хәтта үз иптәшләрем алдында да артык сүз әйтергә уңайсызланам, каушыйм мин. Минем өчен сөйләү гомер-гомергә үтә дә газаплы бер эш булды. Ә ул үзен шундый иркен тота, сүзләрен кистереп әйтә: - Партияләр күп, берсе дә начарны вәгъдә итми. Сайлау алдыннан барысы да сандугач булып сайрый. Халык андый буш вәгъдәләргә ышанмый инде хәзер. Конкрет эшләр, нигезле сүзләр кирәк. Бүген халыкны ни борчый? Иң беренче, әлбәттә, эш мәсьләсе. - Дөрес әйтәсең, энем, - дип хуплап куйды шулчак кемдер. - Бөтен җирдә бетерү дә кыскарту. Халыкка кая барыргадыр. Башны тора салып элмәккә тыгып булмый бит. Барыбызга да яшәргә кирәк. - Шулай, хәлләр һич тә мактанырлык түгел. Безнең кечкенә генә шәһәрдә дә ике завод ябылды, меңләгән кеше эшсез калды. Ә ил буйлап күпме? Әлбәттә, кәгазьгә матур сүзләрне күп язып була, һәркемне эш белән тәкъдим итәбез, дип, алтын вәгъдәләр бирергә була... Тик моңа халык ышанырмы? Кешеләрне үз артыбыздан ияртер өчен, дәлилле сүзләр кирәк. Партиягә көчләп, куып кертеп булмый. Саныбыз аз булса да, нигезебез нык булсын, таянырлык ышанычлы, җиң сызганып эшләрлек кешеләребез булсын. Мин үз партиямнән, "Гаделлек" партиясеннән, нәкъ шуны, конкрет эшләрне өмет итәм. Һәм үзем дә бу партиягә эшләргә, халыкка хезмәт итәргә дип кердем. - Илзат, син алай ашыкма әле. Бу сүзләрне кем әйтте, мин хәтерләми дә калдым, колагымда, тылсымлы бер җыр булып, шул исем генә яңгырап калды. Нинди матур ягымлы исем! Илзат! Илзат!.. - Без барысын да чәйнәп бирсәк, бар ниятләребезне ачып салсак, безнең бөтен идеяләрне башкалар урлаячак бит. - Өстәл артында утырган пеләш башлы кеше шулай диде. - Урласыннар! Без бит партия өчен тырышып йөрмибез, халык тормышын яхшыртырга омтылабыз. Кем эшләсә дә, иң мөһиме, нәтиҗәсе уңай булсын. Шулай түгелмени? - Шулай, шулай. Дөрес сөйлисең, - диеште залдагылар. Пеләш баш тамак кырып куйды: - Сүзең беттеме, Илзат? Фикерең аңлашылды, теркәп куярбыз. Дулкынлануданмы, эчке ярсуыннанмы, Илзатның яңаклары алсуланган, киң маңгаена тирләр бәреп чыккан. Ул шундый сөйкемле, аның йөзеннән генә түгел, бөтен барлыгыннан гүя ниндидер нур бөркелә. Бу кешенең эче-тышы балкый иде. Минем аңа караган саен карыйсым килә. Мин инде аңа муеннан гашыйк. Мин инде җаным-тәнем белән бу кешегә бәйләнгән. Әгәр аны бүтән күрмәсәм, сагыштан үләчәкмен. Хәлем шундый иде, бу җыелыш төнгә кадәр барса да бер сүзем юк, тик ул гына монда, күз алдымда булсын. Ләкин җыелыш бетте. Ир-атлар, гөрләшә-гөрләшә, урыннарыннан кузгалды. Мин дә исерек кеше сыман ишеккә юнәлдем. Бик кадерле нәрсәм монда кала кебек, бик кадерле нәрсәнедер мәңгегә югалтам кебек... Урамга чыккач та, аның белән очраштырган җирдән китәсе килмичә, таптанып тордым. Ни көтәм, үзем дә белмим. Шулчак... Йа Алла, бу төш түгелме?! - Әйдәгез, мин сезне машина белән илтеп куям. Ерак торасызмы? Ни кызганыч, якын торам шул мин, бик якын торам... Урам аша гына чыгасы. Нигә шулай якын торам икән?! Ә нигә дөресен әйтергә әле? - Ерак. - Аллага шөкер, тотлыкмыйча әйтә алдым. - Әйдәгез, алайса, утырыгыз. Илзат, кызу-кызу атлап, ак машинага таба юнәлде. Машина да төшнең дәвамы - ак төстәге җиңел машина иде... Бу - язмыш, дип уйладым мин. Кемнәндер кайчандыр, бу дөньяда бернинди очраклылык юк, барысы да ниндидер канунга буйсына, дип ишеткән идем. Әгәр шулай икән, без, бәлки, кемнеңдер ифрат күләмле, укып бетермәслек зур бер әсәренең геройларыдыр. Шул әсәрне язучы мине Илзат исемле серле зат белән очраштырган икән, аның дәвамы, ахыры да бардыр... Беләсе иде, нинди икән ул? Илзат, машинаның алгы ишеген ачып, миңа урын тәкъдим итте. Аннары үзе утырды. Без артык якын, янәшә идек. Һәм шулчак гаҗәп хисләр кичереп алдым: без гүя күптәнге танышлар, бер-беребезгә бик кадерле җаннар икән! Аңа килеп сыенудан, башымны киң җилкәсенә салудан үземне чак тыеп калдым. Нигә шулай якын миңа бу кеше? Әллә, чынлап та, без җирдә бер генә тормыш яшәмибезме һәм теге тормышыбызда Илзат белән бер тән, бер җан булганбызмы? - Сезне кая илтергә? Кая дисәм ераграк булыр икән? - Боеклыга. - Анда торасызмыни? - Әйе. - Шуннан йөреп эшлисезме? - Әйе. - Авырдыр ич. - Юк. - Унбиш чакрым аз ара түгел. - Түгел. - Авылда эш юктыр. - Юк. - Бөтен ил таралып бара. Гөрләп торган тормышны җимерделәр. Мин дәшмәдем. - Сез минем белән килешәсездер бит? - Әйе. - Сез бик сүзчән булдыгыз әле... - Әйе... - Шулай дидем дә төртелеп калдым. Чү, нишлим мин, тутый кош кебек, бер сүзне такмаклап барам лабаса. Илзат минем хакта ни уйлар? Җитеп бетми моңа, дип уйламаса ярый ла... Их, шул тотлыгуларым булмаса! Нәрсәгә өметләнәм, кем турында хыялланам мин?! Миңамы соң инде шундый егетнең сөйгәне булу?! Менә инде шәһәрне дә чыктык. Машина тиз бара, Боеклыга да җитәрбез... Һәм безнең юллар мәңгегә аерылыр... - Кайда эшлисез соң сез? - Почтада. - Кем булып? - Кассир. - Акча санау - әйбәт эш. Тик дөрес санарга кирәк, әйеме? - Әйе. - Җыелыштан нинди фикерләр белән чыктыгыз соң? Бу сорауга "әйе", "юк" белән генә котыла торган түгел инде... - Сез... - Мин тотлыкмас өчен тирән итеп сулап куйдым. - Бик әйбәт сөйләдегез. - Сөйләргә була ла анысы, эш күрсәтергә кирәк. Безнең халык кызык бит, барысы да зарлана, түрәләрне, хөкүмәтне сүгә. Ә үзенең кыл да кыймылдатасы килми, һаман башкалар эшләгәнне көтә. Бергәләп тотынсак кына уңышка ирешеп була лабаса. Нигә дәшмим соң әле мин? Әйтер сүзем бар бит югыйсә. Надан, буш кеше түгел ич мин. Их, шул тотлыгуым булмаса... Әй лә, надан булып күренгәнче... Минем Илзатка күршем Анна апа турында сөйлисем килде. Анна апа заводта инженер булып эшли, һәм аңа барысы да Анна Михайловна дип дәшә иде. Эшсез калгач, базарда сату итә башлады. Аяк-куллары сызлап бик интегә. Базарда чүпрәк сатар өчен институтларда укып йөрдеммени мин, дип сукрана. Ул элекке елларны сагына. Барыбыз да тигез, бердәм идек, акчаны вакытында алып, бер-беребезгә кунакка йөрешеп, күңелле итеп яши идек, ди. Базарда безнекеләр күп. Ярый ла мин, завод ябылгач, хисапчылар курсында укып, почтага урнаша алдым. Чөнки яшь идем. Ә кырыктан узганнар берсе дә юньле эшкә урнаша алмады. Өлкән яшьтәгеләрне батып баручы корабтан иң беренче чыгарып ташладылар... Мин Илзатка шуларны сөйлисем килде. Ярый ла вакытында тукталып калдым. Нинди завод, нинди Анна Михайловна ди?! Мин Боеклы кызы лабаса... Менә инде кайтып та җиттек. Юл чатындагы тукталышка җиткәч: - Шунда төшерегез, - дидем. Илзат гаҗәпләнде: - Нигә монда? Мин сезне йортыгызга ук илтеп куям. - Юк-юк... Кирәкми, - дидем мин. - Ярый, алайса... - Илзат машинасын шәһәр ягына таба борып, нәкъ тукталыш янына килеп туктады. Кай арада төшеп, миңа ишек тә ачты. Ир-атлар тарафыннан мондый игътибарны беренче күрүем бугай. Бу, чынлап та, төш белән өн арасындагы ниндидер саташу, ахры... Без кара-каршы басып торабыз. Илзат миңа төбәлгән. Никтер китәргә ашыкмый. - Без танышмадык та бугай. Мин Илзат булам. Сезне кем дип белик? - Гөлкәй. - Гөлкәй... Матур исем. Беренче ишетүем. Кайсы йорт сезнеке була инде, Гөлкәй? Бәлки, кунакка килергә туры килер? - Илзат, күзләрен кыса төшеп, кызыксынучан карашын моннан уч төбендә кебек күренеп торган авылга таба юнәлтте. - Әнә, - дидем мин, күземә беренче чалынган йортка төртеп. - Яшел түбәле йортмы? - Әйе. - Яшел төсне яратам мин, тормыш төсе... - диде Илзат. - Йә, ярый, алайса, Гөлкәй, бүгенгә саубуллашыйк. Кабат күрешербез дип өметләнәм. Безнең җыелышлар һәр атнада җомга көнне, шул ук урында, шул ук вакытта үткәрелә. Килегез. Мин аның зәңгәр нур сирпеп торган якты күзләренә туры карап елмайдым. Илзатка сөйкемле булып күренәсем килде. Онытмасын иде ул мине, мәхәббәт, соклану тулы карашымны онытмасын иде. Никтер бик рәхәт иде миңа аның янында. Бу ягымлы кешедән аерыласы һич тә килми иде. Әллә алдаганымны әйтеп, кире утырып китимме икән, дип тә уйладым. Ләкин аның алдында алдакчы булып та каласым килмәде. Илзат хушлашырга дип кулын сузгач, кулымны аның зур учына салдым. Аның кулы җылы, йомшак иде. Ул үз итеп минем бармакларымны җиңелчә генә кысып куйды: - Очрашканга кадәр, алайса, Гөлкәй. Машина кузгалып китте. Мин Боеклы авылы тукталышында япа-ялгызым басып калдым... Дөньяда миннән бәхетле кеше юк иде. Менә шундый хәлләр, дәфтәркәем... Бәхетемнән исереп йөрим хәзер. Үлсәм дә үкенмәм төсле. Юк, үләсем килми! Аны тапкач кына ник әле үләргә ди?! Дөнья шундый якты, шундый матур, чөнки анда ул бар!!! Мин бит әле аны кабат күрәчәкмен. Менә җомга көн генә җитсен, җыелышка очып барачакмын. Ул ни кушса, шуны эшлиячәкмен, кая чакырса, шунда йөгерәчәкмен! 27 сентябрь Дәфтәркәем... Ул югалды... Юк ул, юк... Җомга көнен ничек көтеп алганымны үзем генә беләм. Мәңге җитмәс кебек тоелган иде. Кадерлем белән очрашыр мизгелләрне сәгатьләп түгел, минутлап санадым. Ә ул җыелышка килмәде!!! Утырдым инде дивана кебек. Бер килгәч, ничек китәсең. Башыма берни кермәде. Теге пеләш абзый барыбызга да ниндидер кәгазьләр таратты. Аннары җыелышта катнашучыларның фамилияләрен язып алдылар: кем кайда эшли, кайда тора. Мин башта әйтергә теләмәгән идем, тик Илзат мине эзли калса, ничек табар, дип уйладым да эш телефонымны биреп калдырдым. Күңелдә ниндидер өмет бар иде. Мин аның белән очрашуыма ышанам, барыбер ышанам! Юкка гына кермәде ич ул минем төшемә, әйе бит, дәфтәркәем? Ичмасам, син юат мине! Әй, юк шул, син тыңлый гына беләсең... Кемгә сөйлим серләремне, кемгә түгим сагышымны?! Сагынам бит мин аны, са-гы-нам!!! 7 октябрь Бүген минем өчен кояш чыкты! Нинди могҗиза, нинди бәхет! Ул миңа шалтыратты! Ярый әле, теге чакта акылым җитеп, телефон номерымны биргәнмен. Мин ул җыелышка башка бармадым. Әгәр ул анда юк икән, нишләп йөрим? Ә ул килгән, минем юклыкны сизгән, көткән, эзләгән! Үзе шулай диде. Мин сагыштан үләргә җитеп йөрим, ә ул мине эзли икән! Дүшәмбе көнне иртүк шалтыратты. Телефон трубкасын Галя алган иде, "Надо же, нашу Гульку мужчина спрашивает!" дип көлә. Мин үзем дә аптырап калдым: кем булыр икән?! Әллә апа белән бер-бер хәл булып, җизни шалтыратамы, дип тә уйладым. Ә баксаң... Аның тавышын мин шундук таныдым. Беренче сүзен ишетүгә үк, кайнар учакка эләккән кургаш кебек эредем дә төштем. Бүлектәге хатыннар, колакларын тырпайтып, безне тыңлыйлар. Ничек каушамыйсың? - Гөлкәй, хәлләрегез ничек? - Яхшы... - Авырмыйсыздыр бит? - Юк... - Ә мин сезне югалттым, Гөлкәй. Нигә җыелышка килмәдегез? Безне ташларга булдыгызмыни? - Юк... - Бу җомга килерсез бит? Йа Алла, сорап тора тагын! Ничек инде килмим ди?! Ул гына булсын! - Килермен. - Алайса, җомгага кадәр, Гөлкәй. Мин сезне көтәм. - Ярар... - Сау булыгыз. Мин дә трубканы куйдым. Үземә төбәлгән өч пар күз астында, исерек кеше сыман чайкала-чайкала, өстәлем артына барып утырдым. Эшләү сәләтемне тулаем югалткан идем. Бу халәттә мин түшәмгә карап хыялланып кына ята алам. Алда тагы дүрт көн. Шул дүрт көнне дүрт диңгез кичкәндәй кичәсе бар. Нидер эшлисе бар. Керәм, чыгам... Кассирның башы һәрчак айнык булырга тиеш. Ә мин мәхәббәт шәрабы эчтем һәм тиз генә айный да алмам кебек... Менә шундый хәлләр, кадерле дәфтәркәем... Синең хуҗаң и-се-рек... Ил-за-а-а-ат, нишләттең син мине?! Нишләттең син Гөлкәйне?! 11 октябрь Бүген тагы Боеклыда булып кайттым әле. Вәт тиле, үз теләгем белән нужа куып йөрим. Ул минем тотлыгуымны сизде инде. Никадәр тырышсам да, барыбер тотлыктым шул. Сөйләшәсе килә бит. Телсез кебек баш кагып кына утырасы килми. Ул шундый акыллы. Бу юлы да чыгып сөйләде. Бу юлы кешеләр дә күбрәк килгән иде. Түрдә утыручы теге пеләш абый Илзатка иркенләп сөйләргә ирек бирмичә, җитте, аңлашылды, дип, никтер гел бүлдереп торды. Дөрес сөйли бит югыйсә Илзат. - Һәр кешенең дә бай яшәргә, бәхетле булырга хакы бар. Байлык җитәрлек безнең илдә, тик аңа халык түгел, намуссыз бәндәләр хуҗа булырга маташа. Менә нефтьне генә алыйк. Аны сатудан кергән табыштан һәр кешегә өлеш чыгарсалар, безнең халык мохтаҗлыкның ни икәнен дә белмәс иде. Туган җиребез байлыгына үзебез хуҗа булырга тиеш! Шул нефть аркасында суыбыз, һавабыз пычрана, басуларыбыз таптала, безнең халык майга бата-чума аны җир астыннан чыгара, ә рәхәтен халык түгел, әллә кемнәр... бәлки әле, тамчы да тир тамызмаган әрәмтамаклар күрә. Минем, мәсәлән, кеше хокуклары бозылмаган илдә, гадел җәмгыятьтә яшисем килә. Гадел законнар тантана иткән илдә! Һәм шуның өчен көрәшәчәкмен дә! Закон алдында һәркем тигез булырга тиеш! - Илзат, сабыр ит, кызма. - Кызам әле! Минем кебек барысы да кызсын иде әле ул! Дәшмичә яхшы буласыңмы? Дәшмәгән саен таптыйлар. Әрлән кебек ояңда посып утырып кына үзгәрми ул дөнья. Үз сүзеңне әйтүдән курыкмаска кирәк. Әгәр һәр кеше үз хокукларын, гаделлекне яклап көрәшә башласа, оятсыз түрәләр, бурлар бу кадәр азмас, адым саен закон бозулар булмас иде! Күзгә карап халыкны, илне талыйлар. Ә без, сабырлар, дәшмибез. Нидән куркабыз? Безне бөтен дөнья күзәтә, бөтен дөнья, Россиядә кеше хокуклары бозыла, дип чаң кага. Алар килеп якласынмы безне? Чечняны гына алыйк... - Илзат, аңлашылды. Башкаларга сүз бирик. Илзат ачуы килгән, үртәлгән кешедәй кул селтәде дә урынына барып утырды. Әмма ул туктады дип кенә, берәү дә сөйләргә атылып чыкмады. Теләсә нишләгез, безгә барыбер дигән кыяфәттә утыручылар күпчелек иде. Минем Илзатның сүзләрен хуплап, ул дөрес сөйли, дип әйтәсем, аны башкалар алдында зурлыйсым, күтәрәсем килде. Тик һаман да шул тотлыгу итәгемнән тотып калды. Илзаттан соң пеләш башлы ир сүз алды: - Сайлауларга вакыт аз калып бара, иптәшләр. Безгә үз членнарыбызны арттырырга кирәк. Дусларыгызны, туганнарыгызны партиягә тартыгыз. Халык арасында безнең партия турында сөйләгез. Халыкны үзебезнең якка аударырга кирәк. Өлкәннәр көнен йоклап уздырдык, хәерле булсын. Озакламый әнә Яңа ел бәйрәме җитә. Менә шунда үзебезне күрсәтеп калырга кирәк. Белсен халык шундый партия барын. Бүләкләргә акча кызганмаска кирәк. Балалар йортына барып, берәр бәйрәм оештырып кайтсак та зыян итмәс. Бүләген-мазарын таратып дигәндәй. Менә шул хакта ныклап уйлашырга кирәк. Пиар - акция дигән нәрсә дә бар. Бездән генә калмаган. Әнә Жириновский үзен күрсәтер өчен ил буйлап маймылланып йөри. Алардан үрнәк аласы бар. Һәр сайлауда Госдумага шулар кереп утыра. Кәмитчеләрне яраталар бездә. Реклама өчен нинди ысул да бара. - Бер маймыл булгач, җиткән инде. Күпкә китсә, кызыгы бетә аның, - дип куйды кемдер. Көлешеп-гөрләшеп Жириновский турында мәзәкләр сөйли башладылар. Җыелышның җитдилеге бетте. Өстәл өстендә өеме белән ниндидер кәгазьләр тора иде, бер ир-ат шуларны үзебез белән алып, халыкка таратырга кушты да, җыелышны ябык дип белдерде. - Нишлисез соң, Гөлкәй, керәсезме безнең партиягә? - дип сорады миннән Илзат, кайтканда. Ул инде миңа күптәнге танышы итеп карый. Җыелыштан чыгуга, яныма килеп: "Боеклыга барырга теләүчеләр юкмы?" - дип елмайды. Мин дә, нәкъ шулай тиеш кебек, берсүзсез ак машина эченә чумдым. Бу юлы күңелем тыныч, чөнки Боеклы аша шәһәргә кайтучы автобус бар икәнен һәм аның кичке сигездән соң гына икәнен беләм. Илзатның соравына, хисләремне яшерми, "Синең артыңнан җир читенә дә барырга риза" дип җавап бирәсем килде. Тик алай әйтмәдем. - Миннән ни... ф-ф-ф-айда инде? - дидем. Тотлыгуыма оялудан, битемә гүя ут капты. - Безнең сафта һәр кеше кирәк һәм кадерле, - диде Илзат. - Тик сукырларча иярүчеләр түгел, чын көрәшчеләр кирәк. - Мин... к-к-көрәшче түгел... Шулчак Илзат машинаны юл кырына чыгарып туктатты да карашын миңа төбәде: - Гөлкәй, дустым, күрмисең, аңламыйсыңмыни соң син илдәге хәлләрне?! Гади халыкның ничек интегеп яшәвен күрмисеңмени? Безнең байлар, күпчелек түрәләр үзләре өчен генә яши бит. Илнең киләчәге турында, халык турында кайгырткан намуслы җитәкчеләр бик аз. Яшь буынны алда ни көтә?! Аларга ни калдырабыз? Бу турыда беркем уйламый... - Ул башын чайкап, авыр сулап куйды: - Ник шулчаклы битараф сез, аңламыйм. Мин дә Илзатны аңламадым. Ни булган соң әле ул кадәр? Нигә шулчаклы өзгәләнә, баш вата ул?! - Ярый, Гөлкәй, болай булгач, акны карадан аермагач, буталып та йөрмә инде син безнең җыелышларда. Никтер мин сине башка төрле күзаллаган идем. Мине аңлардай кеше булып тоелдың. Хыялымдагы ярым... Көлсәң көл, мин бит сине башта төштә күрдем. Менә шулай икәү машинага утырып, тауга таба, якты офыкка таба киттек. Өнемдә дә очраткач шаккаттым. Юкка түгелдер бит бу очрашу... Ә без бөтенләй ят, чит кешеләр икән... Мин Илзатны гаҗәпләнеп тыңладым. Бөтен тәнем буйлап салкын дулкын йөгерде. Бу нинди могҗиза?! Без икебез дә бер үк төшне күргәнбез! Менә ни өчен ул миңа карап елмайган, менә ни өчен ул беренче күрүдә үк бик якын, кадерле кешем булып тоелган икән! Минем һич тә Илзатның күңелен төшерәсем килмәде. - Әгәр син т-т-телисең икән, мин... "Гаделлек" па-партиясенә керермен... - дидем. - Их, Гөлкәй, андамыни хикмәт?! Партиягә керүең түгел, мине аңлавың кирәк! Дустым, фикердәшем булуың кирәк. - Мин с-с-синең дустың... бу-лыр-мын... - Дуслыкны сорап алмыйлар. Кичер, Гөлкәй, башыңны бутадым. Әйдә мин сине илтеп куйыйм да хушлашыйк. Сәясәт хатын-кыз эше түгелдер инде ул. Жанналар мең елга бер генә туадыр. Илдә иратлар тәртип урнаштырырга тиеш. Шулай бит?! - Әйе. - Килештек, алайса. - Мин дә... сине төшемдә... к-күргән идем... Илзат миңа төбәлеп сүзсез калды. Карашы уйчан иде. Ул әкрен генә: - Алайса, бу, чынлап та, язмыштыр... - дип куйды. - Язмышны үпкәләтергә ярамый, Гөлкәй! Боеклыга килеп җиткәч, тукталышта бер-беребезгә сыенып диярлек, байтак кына сөйләшеп басып тордык. Мин Илзатның үземә кагылуын, кочаклавын көттем, аңа сыенасым, иркәләнәсем килде. Тик ул никтер җитди иде, миннән авыл турында сорашты. Ничә йорт бар, күпмерәк кеше яши, мәктәптә ничә бала укый, яшьләр авылда каламы... Аның сорауларына җавап бирә-бирә тәмам гаҗиз булдым. Мин ялган диңгезенә батканнан-бата барам, бер ялганга икенчеләре өстәлә. Кайчан котылырмын бу газаптан? Ник кенә алдадым икән?! Автобус килер вакыт якынлашкач, мин Илзатны куып диярлек җибәрдем. Арыдым, әни борчыладыр, дидем. Хушлашканда, ул кулымны озак кына җибәрми торды... Менә шундый хәлләр, дәфтәркәем. Мин хәзер бу дөньяда ялгыз түгел, минем якын кешем, яраткан кешем, кадерлем бар. Әгәр аның белән очрашмаган булсам, тормышымның никадәр буш, мәгънәсез икәнен дә белми калыр идем. Кояшны күрми караңгы базда яшәгән дә яшәгән булыр идем. Бу яшәү дә булмас иде әле, бары җан асрау гына булыр иде. Ә хәзер... Ә хәзер миннән бәхетле кеше юк! Мәхәббәт бөтен тормышыма нур сибә, миңа гүя канатлар үсте, атлап йөрмим, ә очам! Халидә аптырый, ни булды сиңа, Гөлкәй, ди. Мин аңа берни дә сөйләмим. Сиңа гына сөйлим, дәфтәрем, кешеләргә сөйләсәм, шатлыгыма күз тидерерләр дип куркам. 25 октябрь Мин бүген, гариза язып, "Гаделлек" партиясенә кердем... Илзат миңа беренче "партия бурычы" да йөкләде инде. Боеклыга илтеп куйгач, кулыма бер кочак газета тоттырып, менә шуларны авылдашларыңа таратып чык әле, укысыннар, танышсыннар, кешеләрнең күзләре ачылсын, диде. Мин, ни дияргә белмичә, югалып калдым. Җитмәсә, бу юлы Илзат мине тукталышта гына калдырып китмәде, фермалар янына, авыл очына ук китереп куйды. Газеталарымны кочаклап, япа-ялгызым шунда басып калдым. Боларны таратып йөрсәм, соңгы автобуска өлгермисем көн кебек ачык иде. Нишләргә? Илзат кушкан эшне дә үтәми ярамый. Күзенә ничек карармын? Ул бит миңа ышана. Әллә соң боларны берәр кая яшереп кенә калдырыйммы? Мин, багана яктысына килеп, газетаның берсен укып карадым. Анда "Гаделлек" партиясенең программасы басылган иде. Бу газеталарны ташлап калдыру кызганыч та һәм уңайсыз да иде. Илзатка, аның дусларына хыянәт итү була ич бу. Алар халыкка хезмәт итәләр, бар кешегә яхшы булсын дип тырышалар, гаделлек өчен көрәшәләр. Ә мин шул кечкенә генә эшне дә башкара алмыйм. Шулай уйладым да, тәвәккәләп, авыл ягына киттем. Ярый әле караңгы төшкән, мине күрүче юк. Шәһәрнең асфальт урамнарында гына киеп йөри торган ботинкаларым белән саз-пычрак ерып, йорттан йортка йөри-йөри, почта әрҗәләренә газеталар салдым. Инде мин бер урамны иңләп узган, инде кулымдагы йөк шактый кимегән иде. Шулчак бөтен урамны балкытып, каршыма бер машина килеп чыкты. Мин көчле фаралар яктысында сәхнә уртасында берьялгызы басып калган артист хәлендә идем. Алар мине күрәләр, ә мин - юк. "УАЗ" машинасы минем яныма ук килеп туктады, аннан алып гәүдәле бер ир-ат чыкты: - Кем син? Нишләп йөрисең монда? Тавышы бик кырыс иде. Мин ни дияргә дә белмәдем. Бер сүз дәшми телсез сыман басып торам шулай. - Утыр машинага, тиз бул. Курыксам да, батыр булып кыландым: - Утырмыйм! Теләсә кем машинасына утырып китәргә башыма тай типмәгән. - Курыкма, урманга алып китмим. Идарәгә барабыз, шунда сөйләшербез, - диде усал абый. Идарәдә идән юып йөрүче хатыннан башка кеше дә юк иде. Мине ияртеп килгән ир, юеш идәндә зурзур пычрак эзләр калдырып, ишек каршындагы бүлмәгә кереп китте. Зур куллары белән кочагына җыеп, мине дә үзеннән калдырмады: - Әйдә-әйдә, тизрәк атла. Бар җиһазы өстәл белән урындыклардан гына торган иркен бүлмәгә килеп кердек. Абзый телефонлы өстәл артына барып утырды да, кулы белән ишарәләп, миңа да урын күрсәтте. Бүлмәдәге бердәнбер лампочка яктысында абыйның йөзе сары булып күренә, маңгае гүя нәкъ урталай ярылган, куе кашлар уртасыннан чәч төбенә хәтле туп-туры тирән буразна сызылган иде. Күрәсең, кашларын гел җыерып йөрүче бик кырыс кешедер. - Йә, сөйлә. Нинди коткы таратып йөрисең монда? - Б-б-бернинди дә к-к-коткы таратмыйм... - Таратмыйсыңмыни? Ә кулыңда нәрсә? Кая, бир әле... Мин карышып тормадым, бер сүз дәшмичә, газеталарны өстәлгә китереп куйдым. Абый аларның берсен кулына алды да йөзенә үк китереп укый башлады: - Балаларга бушлай белем бирү... Тәк-тәк... Бушка медицина хезмәте күрсәтү... Шәп-шәп... Яңа эш урыннары булдыру, тиешенчә хезмәт хакы түләү... Бусы тагы да яхшы... Бюрократия, коррупция белән кискен көрәш... Бусы бусыннан да яхшы! Оҗмахта яшиселәр бар икән әле. Их, сеңел, синең дә башыңны катыралармыни? Ышанасыңмы шуларга? Моның кебек сүз боткасы белән дөнья тулган бит хәзер. Халык грамотный, бар да укый-яза белә. Сиптерәләр генә борчакны. Булганын бетермәскә иде! Ни пычагыма дип килеп тыгылдың инде син бу аферистлар арасына? Башка эшең беткәнме?! Иреңә бәлеш пешереп, өйдә утырасы урында... Абыйның сүзләре мине рәнҗетте. Үзем өчен түгел, Илзат өчен үртәлеп куйдым. Нишләп Илзат аферист булсын ди?! Ул үз эшенең хаклыгына, кешеләргә кирәклегенә чын күңелдән ышана, аның күңелендә бер начар уй да юк. Ә бу абый минем яратканымнан, аның эшеннән, изге максатхыялларыннан көлеп утыра. - Күпме таратырга өлгердең? - Белмим... - Ярар, хәерле булсын. Боларын мичкә атарбыз. Партизанка Зоя булдым дисең инде. Син, сеңел, шуны аңла: синең белән миңа ул Дума дигән җылы ояда кем утырса да барыбер. Синең белән миңа эшләргә, халыкны ашатырга кирәк. Әкият сөйләп кенә бармый ул дөнья... Үзең кайда эшлисең соң? - Эшләмим. - Алай икән... Хуш, андый хәлләр дә булгалый. Эш белән проблема, канишны. Эшсез бәндә ашсыз бәндә инде ул. Ирең эшлиме? - Әйе. - Менә анысы шәп. Ә син юкны бушка аударып йөрисең инде... Кыяфәтеңә караганда, шәһәрдән, ахры, үзең. - Әйе. - Бу минем бердәнбер дөрес җавабым иде. - Күпме түлиләр инде? - Нәрсә өчен? - Боларны тараткан өчен. Түлиләрдер бит? Төн уртасында бушка саз ерып йөрмисеңдер. - Бушка... - Алай булгач, казаның бик үк тулы түгелдер инде... Ну-у шту-у-ж, тилегә ут та юк, суд та юк. Бар, юлыңда бул. Бүтән күземә чалынма түлке. Дөнья болгатучылар синнән башка да җитәрлек. Мин урынымнан кузгалмадым. Кая барыйм? Япа-ялгызым төнге юлга чыгып басмам бит. - Абый, шунда гына куныйм әле мин. Иртүк китәрмен. - Соң, балакаем, керереңнән алда чыгарыңны уйларга кирәк иде. Муеның тулы баш бит. Кунуын кунарсың да, менә иреңә ни диярсең?! Безнең сүзне тыңлап торган, ахры, шулчак кайдандыр почмактан хатын-кыз тавышы ишетелде: - Салих шәһәргә барам, дигән иде. Китмәгән булса. - Бу вакыттамы? - Аңа кая ашыгырга? - Шалтырат, белеш әле, Зөһрә. Булмаса, шунда, синең янда кунар инде. Үз башларына бәла эзләп йөрүчеләр бар бит, әй. Бәхетенә мин туры килдем, Шамил булса, ике дә сөйләшми, милициягә илтеп атар иде. Абый, газеталарны култык астына кыстырып, урыныннан кузгалды, миңа карап, кырыс кына әйтеп куйды: - Сеңел, син абыеңны тыңла, мин начарга әйтмим. Как-никак синнән күбрәк яшәгән, күбрәк күргән. Ул чыгып киткәч, Зөһрә апа телефоннан шалтыратып кем беләндер сөйләште, минем турында әйтте, кереп алырга кушты. Идән юучы хатынның шулай эшлекле кылануы мине бик гаҗәпләндерде. - Син дә коммунист түгелдер бит? - дип сорады ул миннән. - Юк. - Ә безнең персидәтел коммунист. Яхшы кеше ул. Андыйлар райунда бүтән юк та. Безнекеләр акчаны да айныкын айга алып тора. Бөтен авыл белән аңа исәнлек телибез. Эшләсен генә берүк, пенсиягә генә озатмасыннар үзен. Яшьләр бик яман, чөнки нужа күргәннәре юк. Түрә булып киләләр дә, халык канын эчә башлыйлар. Әнә Өчтирәкләр персидәтелләреннән зар елыйлар, кешеләрне кыйный икән. Мафия белән дә бәйләнгән, ди. Булыр да! Ике ел эшләмәде, үзенә клуб хәтле йорт төзеп куйды. Халык акчасыз интегә, ә бу ни кыланырга белми. Кешегә бирмәс өчен акчасын җилгә сибә, кабахәт! Тоталар бит шуны. Элек булса... И-и, элек бөтенләй башка тормыш иде. Бөтенесе дәүләткә, халыкка иде. Ә Хафиз, менә бу абыеңны, персидәтелебезне әйтәм, дөньяда бер чисный кеше ул. Колхозның энәсенә дә тимәде. Мин Зөһрә апаны дәшми генә тыңлап утырдым. Дөресен әйткәндә, күңелем бу кешеләрне якын итте. Хафиз абый да, Зөһрә апа да миңа начарлык теләми иде. Авыл кешеләрен яратам мин, чөнки алар гади, эчкерсез була. - Кая, кемне алып китәргә? Бу көр, куе тавыш безнең сөйләшүне бүлде. Мин артыма борылып карадым. Ишек төбендә түгәрәк тулы битле, кечкенә юантык гәүдәле кырык-илле яшьләр тирәсендәге ир басып тора иде. - Әйдә, сеңел, такси килде, - дип гөрелдәп көлде ул. Мин, Зөһрә апа белән саубуллашып, аңа иярдем. Салих абый бик сүзчән булып чыкты. Үзе сөйли, үзе гөр-гөр көлә. Шундый шат, бар нәрсәдән канәгать кешене очратканым юк иде әле. Шәһәргә килеп җиткәндә, мин аның турында барысын да белә идем инде. Йорт турыбызга җитеп, машинасыннан төшкәндә, Салих абый тагы кычкырып көлеп җибәрде: - Вәт бит әй, нинди чибәр шәһәр кызын утыртып кайттым, таныша да алмый калдым. Буйдак бит абзаң, яхшы хатын кирәк миңа. Исемеңне булса да әйт әле. Ләкин исемемне әйтәсем килмәде: - Минем ирем бар! - дип кырт кистем. - Алай булгач, пас, сеңел. Кеше ярларына тимибез, - диде Салих абый. Икенче көнне иртүк Илзат шалтыратты. Мин аңа артыгын сөйләп тормадым: - Барысын да тараттым, - дию белән генә чикләндем. - Рәхмәт, Гөлкәй! Син молодец! Без синең белән таулар актарабыз әле, - диде Илзат. Тик аның сүзе миндә әллә ни шатлык уята алмады. Боеклы мине үзгәрткән, күңел күземне каплап алган алсу томан бераз тарала төшкән иде... Мин беренче тапкыр Илзат белән каушамыйча, дулкынланмыйча сөйләшә алдым. Мин беренче тапкыр Илзатның хаклыгына шикләнеп карадым. Боеклы рәисе үзенең кырыс, тупас сүзләре белән күңелемдәге нурның бер өлешен сүндергән иде... 1 ноябрь Бүген җомга. Минем өчен бәйрәм көн. Аның белән очраша торган көн. Тик мин Илзатны бик күрәсем килсә дә, җыелышка бармадым. Чөнки ул мине тагы Боеклыга алып китәчәк. Ә миңа анда барырга, күренергә ярамый. Элек әле иркенләп йөри ала идем, ә хәзер юк. Мине Боеклы авылының өч кешесе таный: Хафиз абый, Зөһрә апа һәм Салих абый. Бүген урамда да бер дә ямьле түгел, коеп яңгыр ява. Ноябрьнең беренче көне. Яратмыйм шул айны, караңгы, салкын ай. Үзем өйдә утырсам да, күңелем Илзат янында. Эзли, көтәме икән ул мине? Юксынамы икән? Өстендә һаман ак плащтыр... Бигрәк килешә инде ул аңа. Илзатым күз алдына килеп басуга, бөтен күңелемне рәхәт бер дулкын биләп ала. Шатлыгым бит ул минем! Бүген дә ялкынланып, илһамланып чыгыш ясыйдыр... Минем хакта да онытмасын иде. Дүшәмбе шалтыратырмы икән? Ни дияр? Берәр җылы сүз әйтерме? Ах, бу сагынулар, көтүләр... Ярый әле сагыныр, көтәр кешем бар! 11 ноябрь Юк, шалтыратмады... Көне буе телефоннан күземне алмый, аннан хәбәр көттем. Кулдан эш китте. Тик мине чакыручы булмады. Илзат югалды... Ә мин аның адресын да, телефон номерын да белмим. Белсәм дә, эзләп йөрмәс идем. Мин эзләгәннән генә ни файда? Ил-за-а-а-ат! Кайда син? Ник оныттың Гөлкәеңне? 12 ноябрь Бүген дә шалтыратмады... Мин аңа газета таратыр өчен генә кирәк булганмындыр инде. Йомышы үтәлгәч, Гөлкәй кирәкмидер... Нигә шулай беркатлы икән мин? Нигә ышандым аңа? Хәзер үзенә башка авыл кызын тапкандыр, газеталарын аңа тоттыргандыр... 13 ноябрь Ул бүген дә шалтыратмады... Көн шундый озак үтә. Һәр минуты көтү газабы белән тулган. Башымда, күңелемдә ул гына. Телефон шалтыраган саен сискәнеп куям. Кабынам да сүнәм, кабынам да сүнәм. Миңа түгел икәнен белгәч, җанымны бушлык тырный башлый, күңелем елый. Дөньяда иң авыр газап, телефон өстенә карап, үзеңне чакыруларын көтү икән... 15 ноябрь Бүген җомга. Көне буе, җыелышка барыйммы-юкмы, дип икеләнеп йөрдем. Шулхәтле аны күрәсем, аңлашасым килде. Тик горурлык та бар. Ул башлап үзе хәбәр бирергә тиештер ич. Әгәр мине оныткан икән, җыелышка барып кимсенеп йөрүдән ни файда, яңа яра гына өстәп кайтырсың. Бармыйм дигән идем дә, түзмәдем, эштән соң туп-туры шунда киттем. Ишегалды караңгы иде, агачлар арасындагы бер эскәмиягә утырдым да шымчы кебек урамны күзәтә башладым. Кешеләр берәмләп тә, төркемләп тә килә тора, подъездга кереп югала тора. Минем аларда эшем юк, мин таныш шәүләне, таныш адымнарны көтәм. Тик ул күренмәде. Алданрак килгәндер, эчтә утырадыр дияр идең, машинасы да күренмәде. Шулчак подъезддан берәү йөгереп чыкты да туп-туры миңа таба килә башлады. Мин, урынымнан кузгалып, ашыга-ашыга каршы яктагы йортка таба киттем. Качапоса йөрүләрем бушка гына булды. Мин Илзатымны күрмәдем... Мин аны югалттым. Без аның белән бары өч тапкыр очрашып калдык. Ләкин өч минем сан түгел бит. Минем саным җиде. Илзатны башка беркайчан күрмәсемә ышанмыйм мин, барыбер ышанмыйм! Әле безнең бергәләп тауга менәсебез бар! Әйе бит, дәфтәрем. 20 ноябрь Мин аптырашта. Ни булды икән аңа? Бүген эштән кайтып килә идем, бер абый туктатып дәште. Вакыт сорыйдыр дип, сәгатемә карый башлаган идем, бу әйтә: "Син, сеңел, безнең партия кешесе түгелме соң? Ник җыелышларга йөрмисең?" - ди. Коелдым да төштем. Мине әллә кемнәр таный икән. Илзат булмагач, ниемә кирәк миңа ул җыелышлар. Бармыйм да мин анда бүтән. Алай димәдем инде, "авырыйм" дип алдадым. "Сез парлашып югалдыгыз әле, теге кайнар башлы егет тә күренми. Ул булмагач, кызык та түгел", - диде абый. Кайнар башлы егетнең Илзат булуына бер шигем юк иде. Әллә нишләп киттем. Ни булган Илзатка? Бәлки, ул авырыйдыр? Күңелемә шом керде. Мин аңа үпкәләп йөрим тагын. Әгәр инде җыелышка килмәгән икән, сәбәпләре җитдидер. Ул бит партиягә шулхәтле бирелгән кеше, аягында йөрерлек булса, үрмәләп булса да килеп җитәр иде. Ни булды икән аңа?! Кайдан эзлим, кайдан табыйм кадерлемне, ничек хәлләрен белим?! 22 ноябрь Бүген беренче кар яуды. Дөнья яктырып китте. Урамда шундый матур. Шул карлы сукмакларда Илзат белән җитәкләшеп йөрисе иде. Минем шундый яратасым, яратыласым килә. Илзатны сагынам. Күрсәм, кулымны аның йөрәгенә куяр идем дә, бер сүз дәшми күзләренә карап утырыр идем. Сагынуыма түзә алмыйча, мин аңа хат яздым. Исәнме, матурым, бердәнберем, яратканым, җан атканым! Төнге йокыларымнан, җан тынычлыгымнан мәхрүм итүчем, яшәвемнең мәгънәсенә әйләнгән ягымлы кешем минем! Син бар, димәк, мин дә яшим. Син йөргән урамнарда йөрим, син сокланган зәңгәр күккә, серле йолдызларга, ак карлы дөньяга мин дә сокланам. Тик мин сине күрү бәхетеннән мәхрүм. Мин сине югалттым, кадерлем. Безнең карашлар ерак йолдызларда гына очраша. Сине һәр көн күрүчеләр, зәңгәр күзләреңә багучылар, һәр көнне йомшак, назлы тавышыңны ишетүче бәхетле җаннар бардыр. Очар кош булып, бар дөньяны айкап, сине эзләп табасым, тәрәзәңә кунып сиңа туйганчы карыйсым килә! Яратканым, газизем минем! Синең өчен күңелемдә иң назлы, иң кайнар сүзләремне саклыйм, чәчләреңнән иркәли-иркәли аларны сиңа әйтәсем килә. Сине күргәннән соң йөрәгемдә дөрләп кабынган мәхәббәт учагы көннән-көн көчлерәк яна. Аның ялкынында, иге-чиге булмаган сагыш утларында мин дә янам. Янам, янам, янам... Нинди генә газаплы булса да, мин ул ялкынның сүнүен теләмим. 27 ноябрь Мин инде бу халәтемә, көн-төн сагынуларга, аны югалтуыма, өметсезлеккә күнгән, йөрәк ярсуларым да басылган, җаным бу коточкыч бушлыкка ияләшкән иде. Гомеремнең өч бәхетле көнен кат-кат искә төшереп, юксынып, шул көннәрнең балкышы, җылысы белән юанып, шуңа да риза булып яши идем. Тыныч көннәремә буран булып кабат ул килеп керде. Эш сәгате тәмамланып килә иде инде, мине телефонга дәштеләр. "Ападыр" дип уйладым. Тик Галя, мәгънәле елмаеп: "Мужчина! Такой приятный голос", - диде. Бу ул - Илзат иде... - Исәнме, Гөлкәй... Аның йөрәгемә сеңгән йомшак, ягымлы тавышын ишеткәч, бөтен тәнем тетрәнеп куйды. Тавышым да калтырап чыкты: - Исәнме... сез!.. - Ә нигә "сез"?! Без дуслар түгелмени? - ... - Гөлкәй, ник дәшмисең? Нәрсә диим?! Мин тәмам аптырашта. - Гөлкәй, мин сине урамда көтәм. Көтелмәгән шатлыктан башым әйләнеп китеп, чак егылмадым. Бер минут көтәргә дә сабырлыгым юк иде, тиз-тиз генә пәлтәмне элдем дә урамга очтым, чынлап, очтым. Кай арада, ничек төшеп җиткәнемне үзем дә сизми калганмын. Урамга чыгуга, ишек төбендә үк таныш "Жигули"ны күреп алдым. Менә аның ишеге ачылды, аннан Илзат чыкты да елмая-елмая каршыма атлады. Аны күрүгә бөтен үпкәләрем җилгә очты... - Әйдә, утыр, Гөлкәй. Минем сиңа әйтер сүзләрем күп. Кузгалып киттек. Мин әле һаман авыз ачып бер сүз әйталмыйм. Уянып китәрмен дә, машина да, Илзат та юкка чыгар кебек. Ул үзе дә дәшми. Кая барабыз, мин белмим, миңа барыбер. Тик туктамасын, бу матур төш кенә өзелмәсен... - Син мине югалттыңмы, Гөлкәй? Сорап тора тагын! - Юк... - Мин сиңа шалтырата алмадым шул, гафу ит. Укырга җибәрделәр бит. Бер ай Мәскәүдә булып кайттым. Иртәдән кичкә кадәр дәресләр. Алай да, бер-ике тапкыр шалтыратып карадым, тик сине "юк" диделәр. - Берәр кая чыккан булганмындыр. Шундый сихри, шундый гүзәл төш һәм шундый гади сөйләшү... Җаным күкләрне иңли, ә үзем җирдә. Ә урамда бөтерелеп-бөтерелеп кар ява. Машина уты яктысында алар тоташ булып күренә. Без күрешкәнгә сөенгәндәй, өстебезгә көмеш тәңкәләр коела... Кая барабыз икән без? Шәһәр кырына, шәхси йортлар ягына таба борылдык. Карлы урамнар буйлап бара торгач, кызыл кирпечтән төзелгән мансардалы бер йорт янына килеп туктадык. Йортның тәрәзәләре караңгы иде. Илзат, машинасыннан төшеп, тимер капканы ачты. Мин дә төштем. Күңелем тулы сорау булса да, бер сүз дәшмәдем. Илзат мине мондый матур йортка түгел, хәтта җир читенә, ялкын эченә, карурманнарга алып китсә дә, бер сүз дәшмәс идем, "кая" дип, "нигә" дип сорап та тормый, аңа иярер идем. Иң мөһиме, ул минем янда. Мәхәббәттә мин кол, бары кол гына... Чү! Хәтеремнән дә чыккан: мин Боеклы кызы лабаса! Өйдә мине "әни көтә" бит... Моны онытмаска кирәк. Ләкин бу карлы-буранлы көндә һич кенә дә Боеклы тукталышында басып каласы килми... Өйгә керүгә, мин Илзатка: "Әниләргә хәбәр итәсе иде, кайтмасам, борчылырлар", - дидем. - Минем сотовыйдан шалтыратсаң гына инде. Монда телефон юк. Кесә телефоннары белән эш иткәнем юк иде, Илзат хәлемне аңлап ярдәмгә килде: - Номерларын әйт, үзем җыям. Мин Халидәнең өй телефонын бирдем. - Сөйләшеп бетергәч, менә бу кнопкага басарсың, - дип, Илзат уч кадәрле телефонын миңа сузды. Миңа тагы алдашырга туры килде. Халидә "алло, алло" дип берничә тапкыр кычкырды да, трубканы куйды, ә мин, киресенчә, "сөйләшергә" тотындым: - Әни, бу мин әле, Гөлкәй. Мин бүген кайтып тормыйм, Халидәләрдә кунам. Аның бүген туган көне. Борчылмагыз, яме. Шуннан соң гына күңел тынычлап, үзебез кергән өй эченә күз салдым. Монда салкынча иде. Бу йорт әле өр-яңа, биредә тормыш сулышы сизелми, кемдер яши дип әйтә торган да түгел. Бүлмә уртасына ук, камин каршына куелган ике кәнәфине, диван һәм газета-журнал куя торган кечкенә өстәлне санамаганда, бүлмә буш диярлек иде. - Монда берәү дә тормый, - дип җөпләде минем уйларымны Илзат. - Газны аз гына, торбалар туңмаслык кына ягалар, шуңа салкынча. Хәзер мичкә ягып җибәрәбез. Ул өстендәге саргылт кыска тунын салып, йон свитердан гына калды. Каршыма басып, иңемнән кочты: - Син әлегә чишенми тор, Гөлкәй. Йә салкын тидерерсең. Аннары ишек янындагы элгечтән кара куртка алып киде дә, урамга чыгып китте, бер кочак утын күтәреп керде. - Бу йорт минеке түгел, бик якын бер дустымныкы. Бер кичкә сорап тордым. Иркенләп синең белән сөйләшәсем килә, Гөлкәй. Сагындым үзеңне. Мин кәнәфидә утырам, Илзат миңа арты белән тора. Ул идәнгә тезләнгән дә мичкә утыннар ташлый. Мин аның күзләрен күрмим, сүзләре генә килеп ирешә. Ул сүзләр йөрәгемне сыйпап узса да, күңелдә ниндидер ризасызлык, ышанмау, үртәлү бар. Мондый сүзләрне сагынган кешеңә артыңны куеп әйтмиләрдер инде... Күзләренә карап әйтәләрдер. Ниһаять, мич кабынды, ялкын телләре комсызланып агачларны ялый башлады. Илзат курткасын салып, минем янәшәдәге икенче кәнәфигә утырды. - Яратам утка карарга. Күңел тынычланып китә. Әллә нинди сер, кыргый көч бар утта, - диде ул, карашын мичтән аермый гына. - Кояш та ут бит, зур бер учак, - дидем мин. - Әгәр кояш җирдән ерагайса, без барыбыз да туңып үләчәкбез. Әгәр якынайса, янып көл булабыз. Җирдәге тормышка кояш хуҗа. Кояш мәхәббәт кебек ул... Илзат миңа сәерсенеп карап куйды. Аннары, елмаеп: - Син дә шулай сөйләшерсең икән! Мин синең балык кебек дәшми йөрүеңә күнгән идем инде, - диде. - Синең туган көнең кайчан соң, Гөлкәй? - Җиденче мартта. - Кара, чынлап та, балык икәнсең бит. Су кызы, Русалка... Беләсеңме шундый әкиятне? - Беләм. Мин Андерсенның бөтен әкиятен беләм. Әллә ничә кат укыдым инде. Русалка булсам, мин, диңгеземне ташлап, кешеләр янына чыкмас идем. - Ник? - Кешеләр бер-берсенә бик күп авыр сүзләр әйтәләр. Авыр сүз ишеткәч, йөрәк авырта... - Алай димә инде, матур сүзләр дә күп ич. - Матур сүзләрне әйтергә оялалар. Дөньяда нихәтле җылы, матур сүз, ә барыбер ямьсезләрен, начарларын сайлыйлар... - Кем рәнҗетте сине, Гөлкәй? - Булды инде... - Мин сиңа беркайчан да авыр сүз әйтмәм, беркайчан да рәнҗетмәм. - Илзат минем каршыма килеп чүгәләде дә кулларымны җылы учларына алды: - Синең күңелең тулы кояш, Гөлкәй. Шуны үзең беләсеңме? - Илзат, син миннән көлмисеңме? - Нигә? Мин бер сүз дәшми аның күзләренә карыйм. Ул үзе аңласын иде... Аңласын иде ул мине! - Тотлыкканың өченме? Аның өчен генә түгел, әлбәттә. Менә шулай җиңел генә, аңа ияреп шул буш йортка килгәнем өчен. Мин бит беләм, монда юкка гына килмәдек. Ләкин минем китәсем килми. Аның янында буласым, якты күзләренә туйганчы карыйсым, ягымлы назлы тавышын тыңлыйсым, киң күкрәгенә сыенып иркәләнәсем килә. Аңлыймы икән ул, үзенең минем өчен никадәрле якын, кадерле зат икәнен. Минем аңардан башка бер көн дә, бер сәгать тә яшисем килмәгәнне аңлыймы икән?! Юктыр. Югыйсә бу кадәр газапламас, бер күрергә тилмертмәс иде... - Ышанасыңмы, Гөлкәй, тотлыгуың сиңа сабыйлык бирә, сине ничектер... тагы да назлырак, сөйкемлерәк итә димме... Чынлап та шулай. Сине яклыйсы, саклыйсы килә башлый. Үзеңнең хисләреңне сынар өчен еракка китеп карау кирәк икән. Мин сине бик сагындым, Гөлкәй, бик-бик сагындым! Илзат мине кочагына ала, битемә аның кайнар сулышы килеп ягыла, яңак-муеннарымны кайнар иреннәре яндырып үтә. Мин тоташ ялкын эчендә калам. Бар дөньямны онытып назланасым, иркәләнәсем килә. Үзем дә аны кочып, күкрәгенә сыенам. Иреннәр иренгә кушыла... - Балык салкын була, диләр тагын... Тоташ ялкын бит син, Гөлкәем-бәгырькәем! Йөрәгемә хәтле пешерәсең! Мин елмайдым гына, кичерешләремнән, гомеремдә беренче тапкыр татыган бу татлы хисләрдән тәмам исергән идем. Менә нинди була икән ул мәхәббәт! Менә ни өчен ирләр, хатын-кызлар берберсеннән башка яши алмый икән! Мин хәзер Илзатка җаным-тәнем белән бәйләнгән, әгәр ул мине ташласа, Халидә кебек тәгәри-тәгәри елаячакмын. Илзаттан башка бер көн дә яши алмаячакмын. Минем гел аның белән буласым килә, минем бары аныкы гына буласым килә. Илзатның китүеннән, югалуыннан курыккандай, мин аңа тагы да ныграк сыенам, башымны күкрәгенә салып, йөрәк тибешен тыңлыйм. Җир йөзендә минем өчен шушы кешедән дә кадерлерәк, газизрәк зат юк. Йа Ходаем, аерма мине аннан! Уйларымны сизеп, юатырга теләгән кебек, Илзат мине чәчләремнән иркәли, маңгаемнан үбә. - Өшемисеңме? - Юк. - Әйдә, алайса, торып, ашап алыйк. Бүген төн безнеке, бары безнеке генә, - диде Илзат. - Син мич каршында, җылыда утыр, барысын да үзем әзерлим. Ул торып киткәч тә, мин урынымнан кузгалмыйча мичкә карап ятам. Шул арада ут утыннарны "ашап" та бетергән, мичтә йолдызлар кебек күмерләр генә җемелди. Кайчандыр җирдән, судан, һавадан көч алып, күкләргә омтылган агачлардан бары көл генә калачак... Никтер яшьлегем, августның йолдызлы бер төнендә мунча мичендә үткәннәрне яндырып утыруым искә төшә... Ул чакта миңа киләчәк юк кебек тоелган иде. Ә язмыш миңа нинди зур бүләк әзерләгән икән! Тормыш шундый кызык әйбер, көннәрне, айларны, елларны сүтә-сүтә, ни көткәнен үзең дә белми, һаман алга барасың. Сабыр итә, көтә белергә генә кирәк икән. Бүген минем иң бәхетле көнем. Мин бүген үземнең хатын-кыз икәнемне белдем. Хатын-кыз булу, яраткан кешеңнән яратылу бик зур бәхет икәнен белдем. Элек мин, бер бичара теләнче кебек, мәхәббәт бакчасының капкасына гына сөялеп торганмын икән, шул серле бакчада яңгыраган шат, бәхетле авазларны тыңлап, бакчадагыларның нигә көлешкәннәрен, сөенешкәнен аңларга, белергә теләп, койма ярыгыннан күзәткәнмен. Бүген Илзат мине җитәкләп шул гүзәл бакчага алып керде, хуш исле, әллә ничә төсләр белән балкыган мәхәббәт гөлләрен бүләк итте. Мохтар белән яшәгән елларымны тормышымнан бөтенләй сызып атсам да, мин берни югалтмас идем. Мохтар назлы хисләрдән мәхрүм бәндә иде шул. Яратуның нәрсә икәнен үзе дә белмәде, миңа да берни бирмәде... Юлымда Илзат очрамаса, мин гомерем буе җансыз кешедәй, тере мәет булып яшәр идем дә яшәр идем... А-а-а, нинди бәхетле мин хәзер! Бәхетле! Шатлыктан бөтен эчем кытыклана, күкрәгемә генә сыймаган бу олы бәхеттән кычкырып көләсем, бөтерелеп биисем, канатланып очасым килә! Тик мин оялам. Оялам... - Тор, тор, ялкауланып ятма! Әйдә мин сине бик шәп шәраб белән сыйлыйм. Кавышу көнен билгеләп үтәргәдер бит инде, әйеме, Гөлкәй-бәгырькәй! Илзат яныма килеп, иреннәремнән суырып үбә: - Әллә күтәреп кенә илтимме үзеңне? - Шулай ди дә өстемдәге юрганны ачып җибәрә. Мин чырыйлап кычкырып, аны үземә тартам. - И ояла берәү... Үземнеке булды да, хәзер оялган була. - Көлмә миннән. - Кызык син. Мәхәббәттән кем көлә инде?! Табигать үзе шулай кушкан бит. Бер-берсен яратсыннар дип, кешеләрне парлы итеп яраткан. Бездән генә калмаган. Син бик матур, Гөлкәй! Бер оялыр җирең дә юк, кадерлем. Алай оялгач, әйдә киендерим әле үзеңне. - Кирәкми. Мин үзем. - Ярый, алайса, син киенә тор. Мин утын алып кереп, мичкә өстим әле, - диде Илзат. Төне буе урамда җил сызгырды, төне буе җир белән күкне тоташтырып карлар бөтерелде. Төне буе мин Мәхәббәт диңгезендә коендым. Әгәр бу төн гомеремнең соңгы төне булса да, әгәр иртән күзләремне мәңгелеккә йомсам да, якты дөньяга бернинди үпкәм, үкенечем калмас иде... Илзат белән үткәргән шул төндә мин әллә ничә гомер яшәдем. Аның һәр минуты елга торырлык, һәр минуты бәхет нурына уралган иде. Менә шулай, дәфтәркәем. Мин әле һаман айный алмыйм. Мин әле һаман Илзатның назлы кочагында тирбәләм... 28 ноябрь Сәер, ул шалтыратмады... Шундый төннән соң да... Хәлемне дә белмәде... Шулай буламыни?! Әллә соң мин аның өчен бер мавыгу гына булдыммы? Үзенекен алды да киттеме? Безнең бүлектәге хатыннар шулай диләр бит, ирләргә бер генә нәрсә кирәк, алар хайван кебек, җан дигән нәрсә юк аларда, диләр. Илзатны очратканчы мин дә шулай уйлый идем. Ләкин Илзат бөтенләй башка! Кичә ул тулаем минеке, бары минеке иде. Аның сөю тулы күзләре җаныма төбәлгән, ягымлы карашы йөрәгемдә җылы учак яккан иде. Ә назлары... Һәр кагылуы сүзсез соклану, якын итү, чиксез ярату... Без бер тән, бер җан идек. Мин моны бар күңелем белән тойдым. Юк-юк, көлмәгәндер ул миннән. Ә көлсә? Үкенер идеммени? Мин аны үзем яраттым, үзем теләдем! Аның янында күпме бәхетле мизгелләр кичердем! Шуның өчен үкенимме? Юк, үкенмим. Яшерен мәхәббәт күңелне җылытмый, беркемне шатландырмый. Миңа әти шулай дигән иде. Яратасың икән, хисләреңне сөйгәнеңнән яшермә, бар дөньяга кычкыр, кайнар мәхәббәтең үзеңне дә, башкаларны да җылытсын, дигән иде. Вакытында ачылмаган йөрәк дөрләп яна алмый, пыскый-пыскый кара күмергә әйләнә, дигән иде. Мин Зиннур турында сөйләгәч, шулай дигән иде ул. Ә мин аны тыңламадым, бәгыремне өтеп алырлык кайнар хисләремне куенымда сакладым да сакладым һәм алар, чынлап та, көлгә әйләнде... Мин әтинең ялгышын кабатладым. Ул да шулай берәүне өзелеп сөйгән булган. Мәхәббәтен белгертергә кыюлыгы җитмичә, эчтән генә янып-сызып йөргән дә йөргән. Килгән шундый көн, бөтенесен берьюлы түккән, күз яшьләре белән бергә ничә еллар буе йөрәгендә саклаган мәхәббәтен бушаткан. Тик сөйгәненә түгел, аның каберенә... "Ул да сине яраткан, көткән иде бит", - дигәннәр әтигә. - Шулай, кызым, гомер үтә дә китә ул. Мәхәббәтне үзең белән кабергә алып китеп, туфракка күмәргә түгел, җирдәгеләргә - исәннәргә бүләк итәргә кирәк, - дигән иде әтием. - Син шуңа гел моңлы җырлар уйныйсың, аны сагынасың, әйе бит, әтием? - дип сорадым мин. - Йөрәктәге ул моңнарны түгәр өчен гармун гына җитми шул, кызым, скрипка кирәк. Мәхәббәт артык нечкә хис ул. Гомерем буе скрипкада уйнарга кызыктым. Ичмасам, син өйрән, кызым, миңа уйнар, күңелемне юатыр идең. Мин скрипкада уйнарга өйрәнә алмадым, әтиемнең үтенече һавада эленеп калды... Шуларны искә төшердем дә никтер, чынлап та, скрипкада уйныйсым килеп китте. Әллә тәвәккәлләргәме, ә, дәфтәрем? Өйрәнсәм, әтинең кабере өстендә уйнар идем, рухы булса да тыңлап сөенер иде. Илзатка да уйнар идем. Күңелем сизә, ул мине ташламаячак, юк, ташламаячак! 5 декабрь - Саумы, Гөлкәй! Бу ул. Тавышын ишетүгә, тәнемә ялкын капты. - Исәнме!.. Мин телефоннан сөйләшергә яратмыйм. Миңа кешенең йөзен, күзләрен күрү кирәк. Ни гаҗәп, телефоннан әйтелгән сүзләрнең мәгънәсе авырлык белән килеп ирешә. Шуңа күрә сөйләшүемнең рәте-чираты да юк. - Хәлләр ничек? - Яхшы. - Иртәгә җыелыш, онытмадыңмы? Килерсең бит? Оныттым, әлбәттә, оныттым. Ниемә кирәк соң миңа ул җыелыш? Әгәр Илзатны болай да күрә алам икән, нигә миңа анда тилмереп утырырга? Илзат та... бигрәк инде... харап эшлекле сөйләшә. Мин озак дәшми торгач, Илзат, кырыс итеп әйтеп куйды: - Син - безнең партия әгъзасы, килергә кирәк. Шул гынамы? Шуны әйтер өчен генә шалтыратканмы? Өстемә бозлы су сиптеләрмени, катып калдым. Ничә көннәр буе күңелемне җылытып торган хисләр гүя җилгә очты. Дөнья буш һәм шыксыз булып калды... Менә аптырап утырам хәзер, барыргамы ул җыелышка, юкмы? Киңәш бирче миңа, зәңгәр күзле акыллы дәфтәрем. 6 декабрь Бардым. Күрдем. Озатты... Боеклы тукталышында өшеп басып калдым. Ашыгып кына битемнән үпте дә китеп барды. Әйтерсең безнең арада берни дә булмаган. Әйтерсең төне буе миңа назлы сүзләр пышылдамаган. Әллә чынлап та бу ирләрдә йөрәк, җан дигән нәрсә юкмы?! Минем бәхетем шулай кыска гомерле булдымыни? И Ходаем, бу бушлыкны ни белән генә тутырырга? Скрипка алам! Скрипкада уйнарга өйрәнәм. Барсына да үч итеп! Менә шул. 7 декабрь Илзат тагы свиданиегә чакырды... Бигрәк йомшак холыклы шул мин. Каршы килалмадым, ризалаштым. Аның белән машинага утырып киткәнемне Халидә дә күреп калды. Без тагы шул йортка кайттык. Өй учагында йолдызлар биеде. Шулар яктысында мин кадерлемне иркәләдем, үзем дә наз бишегендә тирбәлдем. Мин мәхәббәт колына әйләндем, Илзатның аяк астындагы туфракка әйләндем. Югыйсә горур буласым, ялындырасым, аны бераз газаплыйсым килгән иде. Юк, миннән булмый икән. Яратам шул мин аны, өзелеп-өзелеп, үләр дәрәҗәгә җитеп яратам. Ничек инде яратканымның назларыннан баш тартыйм? Кем инде үзенең бәхетеннән баш тарта? Кем инде мәхәббәттән туя?! Наз-бәхет тулы татлы-гүзәл төн тагы кабатланды. Бәхет беркайчан да артык булмый икән ул. Күпме булса да, баштан ашса да, беркем дә "булды, җитте" димидер, бәхеттән баш тартмыйдыр... Мин һаман куркам. Аңардан берни сорамыйм. Ә ул үзе сөйләми. Мин бит белмим дә, кем ул Илзат? Ялгыз кешеме, әллә өйләнгәнме? Минем белән ник очраша? Бу очрашуларның ахыры ни белән бетәр? Мин аның бердәнбереме, әллә... Әллә бишнең яки унның береме? Кая югала ул, кайдан кабат пәйда була? Мин сорамыйм. Чөнки аның ачуланып китүеннән, бәхетемне мәңгегә югалтуымнан куркам. Шул сирәк очрашулар да миңа күпме шатлык, яшәү көче бирә! Илзат миңа кирәк, бик кирәк! Ул минем сулар һавама, эчәр суыма, тормышымның мәгънәсенә әйләнде. ...Таң атты. - Мин сине эшеңә илтеп куям, - диде Илзат. - Кирәкми. - Кешеләр күрер дип куркасыңмы? - Без бит ир белән хатын түгел. - Башкалар фикере синең өчен шулай әһәмиятлеме? Син аларга ярарга тырышып яшисеңмени? - Юк та... Әллә ничек бит... - Мин сине барыбер илтәм әле. Чөнки сиңа бер эш бар. - Нинди эш? - Чыккач әйтермен. Урамга чыккач, ул миңа ике төргәк тоттырды. - Менә безнең партиянең өндәмәләре кайтты. Шуларны таратырга кирәк. Мин сискәнеп куйдым. Юк инде, мондый эшләр белән башка мәңге шөгыльләнәсем юк. Тәүбә иттем, җиткән. Дәшми торуымны күреп, Илзат кашларын җыерды: - Куркасыңмы әллә? Куркам, диясем килмәде, хәйләләргә булдым. Ярар, алырмын да җилгә сибәрмен. Кем күрә дә кем белә? - Боларны Боеклыда таратыргамы? - Юк, шәһәрдә. Газеталар эченә тыгасыз да җибәрәсез. - Алай булмый. Безне тикшереп торалар. Җыелышта да бик каты кисәттеләр. Юк, мин мондый эшкә алынмыйм. Илзат каршыма килеп басты да иңнәремнән кысты: - Гөлкәй! Мин, аның күзләренә туп-туры карап, баш чайкадым. Илзатның канәгатьсезлеге йөзенә чыкты: - Шуңа да ярамагач, ни дип кердең син безнең партиягә? - Синең өчен! Сине күрер өчен! Сине яратканга! - Тиле! Партиягә кемнедер яраткан өчен түгел, инанып керәләр. Йөрәк белән түгел, баш белән уйлап! Аның тупаслыгына хәтерем калса да, сүз көрәштереп торасым килмәде: - Ярар, таратырмын, - дидем. - Күптән шулай диләр аны, Гөлкәем-бәгырькәем! - Илзат, шатланып, мине күкрәгенә кысты, мин дә, хисләнеп китеп, аны яңагыннан, иреннәреннән үбеп алдым. Кадалып китсен партияләре, миңа мәхәббәт, бары мәхәббәт кирәк! Шул мәхәббәтемне югалтмас өчен, хатын-кыз башым белән юкны бушка аударучылар арасында уралып йөрим. Ниемә кирәк ул көрәшләр, минем яшисем килә! Яратасым, яратыласым килә! Илзат мине эшемә илтеп куйды. Ике кулыма ике төргәк күтәреп кереп киттем. Алар белән нишлисемне үзем дә белмим әле. Кием шкафына кертеп куйдым, торалар шунда. Азазлап үзем таратып йөрсәм генә инде. Газеталар эченә тыгып тарату турында сүз дә юк. 14 декабрь Кызык инде, чебеш тавыкны өйрәтә. Халидәнең кызы музыка мәктәбенә йөри, скрипкада уйный. Ял көннәрендә мин аның янына барып дәресләр алам. Көйгә охшаш тавышлар чыгара башладым инде. Скрипка бигрәк нәфис корал. Нечкә билле, сылу кызлар кебек. Тавышы да шундый иркә, нәфис. Илсөяр ярыйсы ук оста уйный, бишенче ел укый бит, концертларда да катнашканы бар. Минем Яңа ел җиткәнче аз булса да өйрәнәсем килә. Яңа елны, бәлки, Илзат белән каршы алырбыз. Мин аңа скрипкада уйнап күрсәтер, мактаныр идем. Илзатның миңа үпкәләрлеге юк. Мин ул биргән өндәмәләрнең беразын тараттым инде. Һәр кич саен, аз-азлап, үзебезнең тирәдәге йортларга кереп, кача-поса почта әрҗәләренә салып йөрим. Күрсәләр, Боеклыдагы кебек читен хәлдә калырмын дип куркам. Ярый ла анда ансат кына котылдым. Ә шәһәрдә хәлләрнең катлаулырак та булып куюы бар. Бер өлешен посёлокта почтальон булып эшләүче Надяга бирдем. Әйбәт хатын ул. Бер килгәч, үзе "Гаделлек" партиясе, иренең шул халык арасында буталуы турында сөйләп утырган иде, мин аңа өндәмәләрне күрсәттем. Алды, таратырмын, диде. Ә Яңа елга бары ике атна вакыт калды. Элеккеләрен гел берүзем каршылый идем. Дус-танышлар чакырса да, беркемгә бармыйм. Парлылар арасында буталып йөрергә кыенсынам. Еллар алышынган төндә үзем яраткан, җаным теләгән ризыклар белән сыйланып, телевизор карап утырам. Минем бәйрәмнәр шулай үтә... Бу Яңа елны Илзат белән каршылыйсым килә. Аның белән каршыласак, бәлки, бергә булырбыз. Болай шундый авыр. Сагынам! Ә ул алай түгел, ахры. Сирәк кенә шалтырата. Анда да бары җыелышка чакырып кына... Дәфтәркәем, сиңа язарлык бер шатлыклы хәбәр, бер күңелле яңалык юк әлегә. 18 декабрь Бүген эштә кызык хәл булды. Бүлек башлыгыбыз Зинаида Петровна барыбызны җыйды да, анкеталар таратып, шуны тутырырга кушты. Мин яза башлаган идем, карыйм, бу гариза икән. "Уртак Ватан" партиясенә керү турында гариза. Кызлар бер сүз дәшми тутыра башладылар, ә мин буш анкетаны кабат Зинаида Петровнага суздым. - В чём дело? - диде ул. - Мин берьюлы ике партиядә тора алмыйм. Чөнки "Гаделлек" партиясенә кергән идем. Җитәкчемнең күзе шар булды: - Что?! - Нигә, бездә демократия бит, кайсына телисең, шунда керәсең, - дидем мин, ике дә уйламыйча. - Оныт, ул партия турында искә дә алма. Ничек кергәнсең, шулай чыгарсың. Яз гариза, тутыр анкетаны. Барыбыз да "Уртак Ватан" партиясе әгъзасы булырга тиеш. - Мин алай итә алмыйм. Бу алдашу була. - Милочка, безнең бөтен тормышыбыз алдашу. Нигә кирәк сиңа проблемалар? Теге партиядә булдың ни дә, монысында ни... Нинди аерма? Юләрләнмә, монда эшлисең бар бит әле. Шулчак Галина әйтеп куйды: - Аңа барыбер түгел, ул "Гаделлек"кә керергә чакырып листовкалар таратып йөри. Алар ай буе безнең шкафта ята инде. Ышанмасагыз, үзегез карагыз, Зинаида Петровна. Зинаида Петровнаның йөзе күгәреп чыкты. - Ятмасын, чүплеккә чыгарып яндырыгыз, эзе дә булмасын, - диде.- Болай булгач, милочка, сиңа не завидую. Бердәнбер шанс безнең партиягә керү. Ул чагында бөтен юләрлекләреңне онытырбыз, кичерербез. Аңларга була, бик катлаулы заманда яшибез. Һәркем ялгышырга мөмкин. Шулчак күз алдыма Илзат килеп басты. Ул миңа рәнҗеп, гаепләп карыйдыр төсле тоелды. Партияне алдау минем өчен бер тиен тормаса да, Илзатны, яраткан кешемне алдый, аңа хыянәт итә алмый идем, шуңа күрә "юк" диеп баш чайкадым... 20 декабрь Яңа елны үз фатирымда каршылыйсым килә. Илзат белән. Әйтермен, көн саен авылга кайтып йөрмәс өчен, фатирга кердем диярмен. Аның белән әле сөйләшмәгән, ә мин инде ду килеп бәйрәмгә әзерләнәм. Өемне җыештырып чыктым, кечкенә генә чыршы да алып кайтып бизәдем. Скрипканы тәки алдым. Илзатыма үземнең иң яраткан көемне уйнармын. Хәер, башкасын белмим дә әле, шуны гына өйрәндем. Яңа ел төнендә мин иң матур күлмәгемне киеп, кадерлем каршына басармын, бары аның өчен "Минем иркә, назлы җанварым" киносындагы вальсны уйнармын... "Минем иркә, назлы җанварым" - Илзатым август аенда, Арыслан йолдызлыгы астында туган икән. Бер очрашуда безнең арада шундый кызык сөйләшү булды. - Син - балык, мин - арыслан. Алар бергә була аламы икән? - диде Илзат, көлеп. - Була ала. Әгәр арыслан су кырында йөрсә, ә балык ярга бик якын йөзсә, - дидем мин. - Бик якын булгач, арыслан балыкны тотып ашамасмы икән соң? - Арыслан балык ашыймыни?.. - Ач булса ашый. Шуңа күрә син ярга бик алай якын килмә әле, минем алтын балыккаем. Саграк бул. - Балыкка кызыгып арысланның да суга батуы бар. - Ярый, алайса, су кырында гына йөрербез. Шулай диде дә Илзат мине кочагына алды. Шулчак, бөтен батырлыгымны җыеп, беренче тапкыр сорадым: - Илзат!.. Ә син мине яратасыңмы? - Сорап торасың тагын! - Юк, син турысын әйт. - Яратам. Яратмасам, бу очрашулар булмас иде. - Ә син мине ташламассыңмы? - Яраткан кешене ташлыйлар димени?! Бу сүзләрне ишеткәч, күңелемдәге шикле уйлар эреп юкка чыкты, йөрәгемә кояш булып шатлык тулды. - Гөлкәй, синеңчә ничек, ут көчлеме, әллә сумы?- дип сорады никтер Илзат. - Су! Ул утны сүндерә. - Ут та суны киптерә ала. - Диңгезне барыбер киптерә алмый, диңгез зур ул. - Ә кояш? Син бит кояшны зур учак, ут дигән идең. Кояш җиргә төшсә, диңгезең парга әйләнә. - Бөтен җирдә ут кына каламы? Алай кызык түгел. - Ярар, алайса, диңгезгә дә, балыкка да тимәбез. Яшәсеннәр, - диде Илзат. Мин аның шаярып сөйләшкәнен яратам. Җитди чагында ул миннән ерагая кебек. Җитди чагында ул ничектер тупас. Карашы да, сүзләре дә авыр. Җыелышларда да гел ярсып, кемгәдер ачуы-нәфрәте бар кебек сөйли. Минем ул җыелышларга гел барасым килми. Илзатны ачулы итеп күрәсем килми. Ул "минем иркә, назлы җанваркаем" гына булсын иде. Ул партиянеке дә, башкаларныкы да түгел, бары минеке генә булсын иде! 23 декабрь Ни булды миңа, ни булды?! Мәсхәрәгә калдым... Нигә шулай булды соң? Күп тә эчмәдем бит югыйсә, берничә йотым гына каптым. Зинаида Петровна туган көнен үткәрде. Имеш тә, юбилей, кырык биш тулган, имеш тә, кабат җиләк булып пешкән чагы. Кызлар йөгерешеп табын корды, төштән соң бөтен эшне ташлап бәйрәм ясап утырдык. Мин эчмим, дигән идем, үгетләү, үпкәләүләр китте. Бәйләнмәсеннәр дип, кызыл шәраб кабып куйдым. Шуннан мине никтер башлыгыбыз чакырды. Нигә нәкъ мине?! Моны белергә өлгермәдем, чөнки Илгизәр Госмановичның икенче каттагы кабинетына барып җитә алмыйча, баскычта егылдым. Кинәт башым әйләнеп китте дә гүя упкынга очтым... Миңа "ашыгыч ярдәм" чакырганнар, больницага алып киткәннәр... Томан аша кемнеңдер: "Пить надо меньше, алкашка!" - дип, бик ямьсез кычкырганын ишеттем. Ярамаган, килешмәгән миңа ул шәраб, кан басымы күтәрелгән. Гомеремдә бер эчтем, анда да адәм көлкесенә калдым... Больницада ашказанын юдырдылар, төнем шунда үтте. Йоклый алмадым, бу хурлыктан, ялгышымнан үкенеп, үземне кызганып та, битәрләп тә елап яттым. Кулыма "Отравление алькоголем" дигән справка тоттырып, икенче көнне өйгә чыгарып җибәрделәр... Баш иеп, йөз ертып, оятымнан җир тишегенә кереп китәрдәй булып эшкә килдем. Ә анда хәл сораучы да юк, мине инде эштән чыгарып та куйганнар икән. "Үз теләгем белән..." дип гариза язасы гына калган... Яздырдылар, югыйсә статья белән китәсең, диделәр. Документларымны алганда да, ышана алмыйча сорадым әле: "Ник? Нәрсә өчен?" Эш урынында исерек булганмын һәм сәбәпсез эшкә килмәгәнмен - менә шуның өчен икән... Нишләп исердем соң мин?! Нигә башкалар ап-айнык, ә мин егылганмын? Нинди хурлык! Нинди хурлык! Илзат күзенә ничек күренермен? Ничекләр генә яшәрмен?! Тизрәк, тизрәк ерагаясы иде бу көннән. Аны башка көннәр, бары тик шатлык, мәхәббәт, бәхет тулы көннәр күмеп китсен иде. Бу ямьсез, күңелсез көн иң аста, вакыт туфрагы астында күмелеп калсын, бөтенләй онытылсын иде. Бу көн минем йөрәгемне үтмәс пычак белән телә, җанымны каезлый. Миңа шундый авыр! Ятасы иде дә, иртәгә уянмаслык булып, мәңгелек йокыга китәсе иде. Шулай тиз генә югаласы иде... 2 гыйнвар Яңа елда берүзем утырдым. Илзаттан качам. Ул эшкә шалтыраткандыр, аңа әйткәннәрдер... Мин аның күзенә күренә алмыйм. Оят, оят, оят! И Аллам, мин дә шундый көнгә калырмын икән... Нинди эчкече булыйм ди инде мин?! Яңа елда хәтта шампан шәрабы да капмадым. Табын да кормадым, төне буе телевизор карап утырдым. Телевизордагы кешеләр бик шат, бәхетле иделәр. Җырлыйлар да бииләр, сөйлиләр дә көләләр... Ә мин еладым... Яңа елда мине ни көтә? Кая барырга? Ничек яшәргә? Башым тулы сорау, ә йөрәк әрнеп-әрнеп авырта. Бернинди дару ярдәм итми. Мин бөтенесен берьюлы югалттым. Илзатымны да, эшемне дә, киләчәгемне дә. Яңа елга мин шәп-шәрә керәм, җаным тулы бушлык белән. 3 гыйнвар Эч пошуга, ялгызлыкка түзә алмыйча, Халидәләргә киттем. Илсөярдән көйләр уйнаттым. Сагышланып, моңга күмелеп тыңладым. Күзләремнән яшь таммаса да, җаным үкереп елый иде. Халидә мине ничек юатырга белми. Үз хәле хәл, Данияры сөяркәсе янына күчеп киткән. - Башы-күзе тонган, безне күрми дә, - ди Халидә. - Син, Гөлкәй, ялгыз башың ничек тә яшәрсең әле, ә минем өстә ике бала. Китүе бер хәл, акчасын да безгә бирми, теге албастысына ташый бит. Әллә бозганнар инде, шулхәтле бизмәс иде бездән... - Халидә, син дә шунда идең бит, син дә эчтең, ник мин генә исердем соң? - дип, һаман үземнекен сөйлим. - Без үзебез дә аптырадык моңа. Әллә берәр нәрсә салып бутадылармы икән? Сине барыбер ничек тә эштән чыгарасылар иде инде, Гөлкәй... Белеп, ишетеп тордык, үзеңә генә сиздермәдек. Барыбер берничек булыша алмый идек. Ник кенә бәйләндең син ул кирәкмәгән партияләр белән?! Өстәгеләр кушканны үтәргә кирәк, безгә соң ни аерма? Аларның берсе дә халык өчен тырышмый, барсына да власть кына кирәк. Власть булгач, майлы бәлеш тә була, - ди Халидә. Мин аның сүзләре белән килешмим. Илзатка майлы бәлеш, власть кирәкми, ул, чынлап та, халыкка җиңеллек булсын өчен тырышып йөри, гаделлек өчен көрәшә. Мин моңа ышанам. Тик бу турыда Халидәгә сөйләп тормыйм. Ул Илзат турында белмәскә тиеш. - Бардыр инде араларында, бәлки, яхшылары да бардыр, - ди Халидә. - Хәзер кемгә ышанырга да белмәссең. Кайсын тыңласаң да, дөрес сөйли кебек. Үзгәртеп, төзәтеп бетерә торган булмады инде бу. Ельцин вакытында рәхәтләнеп таладылар. Без генә авыз ачып карап калдык. Хәзер менә хәерчелектән баш чыкмый. Ә син кая барырга уйлыйсың инде, Гөлкәй? - Бәйрәмнәр үткәч, эш эзли башлармын инде... Ни булса да табылыр әле, - дим мин. 11 гыйнвар Булыр әле, дигән идем дә, бик булмады шул... Гаҗәп икән бездә хәлләр. Бер белдерү күреп барасың, анда инде егермеләп кеше өметләнеп килеп баскан була. Мал сайлаган кебек сайлыйлар кешеләрне. Күңел кимсенеп кенә кайта. Сораулары белән үзәккә үтәләр. Минем кебек курс бетерүчеләргә сан да юк, югары белем кирәк, диләр. Эш эзләп килүчеләрне шулай сортларга аералар, исемлеккә кертеп өметләндерәләр дә, аннары танышлык белән бөтенләй бүтәннәрне, үз кешеләрен алалар икән. Йөри торгач, байтак нәрсә белдем мин. Тик белүем яхшы эш табу өметен сүндерә генә барды. Минем урынга Галинаның сеңлесе кереп утырган бит әнә. Алар да башта "конкурс" дигән булып, сайлау үткәргәннәр, тик килүчеләрнең берсен дә алмаганнар. Ник кеше өметләндерергә? Ике атна шулай бер нәтиҗәсез, аяк киеме туздырып йөреп үтте дә китте. Хезмәт стажым өзелмәсен өчен эшсезләр биржасына барып бастым. Андагы кеше! Бөтен шәһәр эшсез диярсең. Илзат дөрес әйткән икән шул. Чиратта торганда гел зар-моң гына ишеттем. Эшкә урнаша алмыйча айлар гына түгел, еллар буе йөрүчеләр бар. Мине кочак җәеп каршылаучы булмады, документларымны тикшереп баш катырдылар. Ник эштән киттегез, имеш. Ирекле көннән кем эш ташлый? Минем хакта почтага шалтыратып сорашканнардыр да әле... Урамда карак кебек кача-поса диярлек йөрим. Ак "Жигули" күрсәм, котым алына. Илзатны очратудан куркам. Күзенә күренергә оялам, ә үзем аны өзелеп сагынам, күкрәгенә капланып елыйсым, күңелемне бушатасым килә. Аңлар идеме икән ул мине? Юк-юк, бу хурлыкларны аңа мәңге белдерәсем юк. Ә кичә тагы теге абыйны күрдем. Ул безнең каршыдагы йортта тора икән. "Хәлләр ничек, сеңел?" - дип дәшкәч, күңелем йомшарып китте, сөйләп бирдем. Минем хәлне белүче түгел, кызыксынучы да юк бит. Бигрәк ялгыз икән мин бу шәһәрдә. Менә шул абый әйтте: "Ә партия нәрсә өчен? Үз кешеләренә дә булышмагач. Җыелышка кил, хәлләреңне аңлат, эш табарга ярдәм итсеннәр. Безнең кеше бит син". Миңа рәхәт булып китте. Чынлап та, минем үз партиям бар ич. Мин аларга көчемнән килгәнчә булышмадыммыни, кушкан эшләрен намус белән башкармадыммы? Ләкин... Ләкин бит анда Илзат бар... 17 гыйнвар Үзәккә билгеләнергә барган идем, эш тәкъдим иттеләр. Ишеткәч, аптырап та калдым. Нишләп һаман Боеклы тирәсендә әйләнәм мин? Шул хуҗалыкка кассир кирәк икән. "Барасыңмы?" - дип сорадылар миннән. Шатланып, "барам" дидем. Чынлап та, шатландым. Бердән, шәһәрдән чыгып китеп, Илзат белән очрашмаячакмын, икенчедән, анда минем танышлар бар! Берәр әбигә урнашырмын да яшәрмен тыныч кына. Үзәктән туп-туры вокзалга юнәлдем. Боеклы аша әллә ничә автобус йөри. Утырдым да киттем. Тукталышта төшеп калгач, кызык булып куйды, "үземнең" яшел түбәле йортны эзләп таптым. Ничә тапкыр шул йортка карый-карый, менә шунда Илзат белән басып сөйләшеп тордык. Кызык, кемнәр яши икән ул серле йортта? Ә бит Илзатның анда мине эзләп килүе дә бар... Һәм минем ялганым беленәчәк, сөйгәнем каршында дәрәҗәм төшәчәк. Машинасы булган, теләгән кешегә монда килергә дә, мине табарга да була, әлбәттә. Тик табарга телиме икән соң ул, эзлиме икән?! Эзләсә күңеллерәк булыр иде... Читтән генә булса да бер карыйсы иде үзенә. Идарәгә җиткәнче уйларым гел аның турында булды, очрашуыбызны күз алдына китереп хыялланып бардым. Каршыма килеп чыкса, кочагына атылыр идем! Сагынам бит мин аны, үлеп сагынам! Икебез дә исән, икебез дә бер үк җирдә яшибез, бер үк сукмалардан йөрибез югыйсә... Иң кадерле кешеңне бер күрергә тилмереп яшә, имеш. Авыр да соң ансыз! Күкрәгем тулы салкын боз кебек... Авылда кар шундый чиста, шундый ак. Шул аклыктан хәтта күзләр чагыла. Рәхәт булыр иде монда яшәргә. Илзат белән бергә... Саф һава, илаһи тынычлык, иркенлек. Янәшәңдә яраткан кешең булса гына дөнья ямьле, яшәү күңелле. Мәхәббәттән башка тормыш юк, ул үзе иң зур бәхеттер, мөгаен. ...Идарәгә ашкынып бардым. Ишегенә "Ватан" күмәк хуҗалыгы рәисе" дип язылган, теге кичтә Хафиз абый белән сөйләшеп утырган бүлмәдә бөтенләй башка кеше хуҗа булып чыкты. Олы гәүдәсе белән бөтен кәнәфине тутырып утырган кырык-илле яшьләрдәге шакмак башлы, калын муенлы үгез кебек бер ир бугаз киереп акыра-бакыра телефоннан сөйләшә иде, ике сүз саен сүгенү. Мин ишек төбендәге урындыкта аның шул "матур" чыгышын тыңлап утырырга мәҗбүр булдым. Ул трубканы куйгач кына, каршына басып, йомышымны әйттем. - Син йөзенчесе, - диде ир, тәмәкесен кабызып. - Валлаһи, син йөзенчесе! - Аннары тәмәке төтенен туп-туры миңа өреп җибәрде дә өстәп куйды: - Нинди ахмаклар утыра соң анда?! Көн саен кеше җибәрәләр. Казан базарымыни монда?! Бернинди кассир кирәкми безгә. Чаптырып килгәнче, башта шалтыратып сорыйлар аны. Бар, бар, сеңлем, вакыт үткәреп йөрмә. Бернинди эш тә юк бездә. Теләсәң, дуңгыз караучы итеп куям үзеңне. Әгәр аның урынында Хафиз абый булса, дуңгыз карарга да ризалашыр идем. Тик бу тупас, тәкәббер кеше янында эшләү түгел, бер минут та тоткарланасым килмәде. - Юк, теләмим, - дидем. - Шул шул! Теләмисең! Барыгызга да чиста эш кирәк. Ашарга яратасыз үзегез. Мин аның белән сүз көрәштереп тормадым, үзәктән бирелгән кәгазьгә кул куйдырдым да башымны иеп чыгып киттем. Шулчак нәкъ каршымда сулы чиләк күтәргән Зөһрә апа пәйда булды. Ул мине танымады. Исәнләшкәч кенә, йөземә текәлеп карап торды да хәтеренә төшерде: - И-и, синмени әле бу? Тагы гәҗит таратырга килдеңме? - Юк, башка эш белән. Ә Хафиз абый кайда соң? - Китте ул, сеңлем. Төтенсез авылга китте. Яхшы кешеләр анда да кирәк шул... Хафиз абый миңа беркем булмаса да, никтер бик кызганыч, ямансу булып китте. Алай карт та түгел иде бит әле ул. Күңелдә коточкыч бушлык. Бик авыр икән ул эшсез йөрүләре. Исәнлегең булсын, яшьлегең булсын, ә синең көчең дә, сәләтең дә беркемгә кирәк булмасын ди. Шулай ук артык, бер кирәксез кешемени соң мин бу илдә?! 6 февраль Бу юлы кирпеч заводына җибәрделәр. Андагы гыйбрәт... Ул кызуда, ул тузанда ничек эшлиләр, ничек түзәләрдер. Юк, бармыйм мин анда. Баш тарттым. Эшсезлек буенча пособие һаман юк та юк. Кешеләр әллә ниләр сөйли, ышану да авыр. Имеш, безгә тиешле ул акчаларны юри кулга бирмичә торалар икән. Банкка салып куялар да, шунда ята торгач, процентлар җыела, имеш. Аннары шул күктән төшкән табышны кемнәрдер кесәләренә шуыта, имеш... Белмим инде, дөрестерме? Ә кешеләр нишләргә тиеш? Ә кешеләрдә беркемнең дә эше юк... Мин баедым бит әле, базарда эшләүче үзбәкләргә диван белән шкафны сатып җибәрдем. Кулга акча керде. Шул шатлыктан үземне ит белән сыйладым. Нишләптер күңел болганып тора, гел ит сорый. Пешкән ит күз алдыма килсә дә, авыздан сулар ага башлый... 14 февраль Бер килгәнгә килә икән инде... Әрнү-үртәлүемә түзә алмыйча, үкси-үкси еладым. Кызганучы гына булмады. Бу караклар ник һаман көчсезләрне дә мескеннәрне генә талый икән. Череп баеганнарга тимиләр, ә хәерченең соңгы күлмәген алып китәләр. Үзем дә гаепледер... Башымны уй баскач, бик таркауга әйләндем шул бу арада. Белдерү буенча эш белешергә киткән идем, ашыгуым белән ишекне бикләргә онытканмын. Эш тә булмады, кайткан җиремә менә шундый сюрприз... Телевизорны, скрипкамны, күн курткамны урлаганнар. Башка алыр нәрсә дә юк инде миндә. Мин аларны соңгы чиктә сатармын дигән идем. Караклар миннән өлгеррәк булып чыкты. Утырам хәзер шыр буш бүлмәдә, күңелемне юатырга скрипкам да юк... Илзатыма яраткан көемне бер тапкыр да уйнап күрсәтә алмадым. Мин аны башка күрмәм дә инде... 15 март Без аның белән барыбер очраштык... Бер шәһәрдә яшәгәч очрашасың икән. Кибеттән кайтып барышым иде. Юл аша чыкканда, чак машина астына барып кермәдем. Шундый инде мин хәзер, уйларыма кереп батам да дөньямны онытам. Мине чак кына таптамый калган машина Илзатныкы булып чыкты. Тик ак түгел, куе яшел төстәге "Жигули". Яшел төсне яратам, дигән иде бит, үзе теләгәнне алган икән. Бәлки, элеккесен буяткан гынадыр. Ә мин ак машиналардан качып йөрим... - Гөлкәй! Син кайда югалдың? - Илзатның иң беренче сүзе шул булды. Көтмәгәндә аны очратуымнан тәмам каушап калган идем, хәтта тавышым чыкмады. - Югалмадым... - дип пышылдадым. - Әйдәле, утыр машинага. Синең белән сөйләшәсе бар. Мин, аның күзләре белән очрашмас өчен, алга түгел, арткы утыргычка утырдым да куркак куян кебек почмакка сыендым. Юл буе дәшмәдем, аның киң аркасына, алкаланып торган коңгырт чәчләренә карап, тиле кебек: "Бу ул бит! Ул!!!" - дип сөенеп бардым. Илзат мине тагы теге йортка алып китте. Монда бу юлы тагын да салкын иде. Кышкы җилләр, салкыннар үзенекен иткән, таш йортны эчтән дә, тыштан да суыткан. Мин, Илзат бирәчәк сораулардан алдан ук куркып, куырылып, бер сүз дәшми, бүлмә уртасында басып торам. Ә ул миңа шундый якын, каршыма ук килеп басты, күзләремә төбәлде: - Ни булды сиңа? Төсләрең гел калмаган. Ябыккансың. Авырмыйсыңдыр бит? Шул чакта аның күкрәгенә капланып, елый-елый бөтен зар-моңымны түгәсем килсә дә, тыелып калдым. - Юк. - Әйдә, утырып сөйләшик әле. - Ул мине кочаклап диярлек диванга үз янына утыртты. - Мин бит сине бөтен дөньяны айкап эзләдем, Гөлкәй. Туган көнең белән тәбриклисем килгән иде. Аптырагач, Боеклыга бардым. Бөтен авылны ду китереп сине таптырдым. Яшел түбәле йортта беләсеңме кем яши? Япа-ялгыз бер ир-ат. Хатыны үлгәч, фатирын улына калдырган да, авылга күчеп кайткан. Их син, Гөлкәй! Шулай алдыйлармыни? Нишләп кенә йөрдең соң син анда? Төнгә каршы шунда басып кала идең бит. Башыма сыймый, ничек шулай алдарга була?! - Гафу ит. Шулай килеп чыкты инде... - Анысы шулай да булсын ди. Ә эштән ник киттең? Нәрсә диим мин аңа, оялмыйча ничек дөресен әйтим? Карашымны яшереп, алдашырга мәҗбүр булдым: - Белемең юк дип кыскарттылар. - Хәзер кайда инде? - Өйдә. - Торыр урының бармы соң, ичмасам? - Бар. Фатирым бар. Илзат гаҗәпләнеп баш чайкады: - Фатирың бар?! Ну, Гөлкәй... Син мине тәмам аптыраттың, дускаем! Шул гомер алдап, яшереп йөрергә кирәк бит, ә! Мин хәзер сиңа ничек ышаныйм, Гөлкәй?! Ул миңа таба борылып ике кулы белән битемне учлады. - Үзгәргәнсең син. Ни булды? Тәмам суырылгансың. Ни кайгың бар, яшермә миннән. - Миңа эш кирәк. - Эзләп карадыңмы? - Әйе. - Табалмадың, әйеме? - Әйе. - Моның сере бар, Гөлкәй. Без барыбыз да кара исемлектә бугай. Син монда җүнле эш таба алмассың, мөгаен. Базарга чыгып бассаң гына. - Нишләргә соң? - Китәргә кирәк. Мин үзем Мәскәүгә күчмәкче булам. Анда бездәге кебек кысулар юк. Мәскәү демократияне күреп калды. - Нигә "калды"? - Демократия безнең ил өчен артык зур күлмәк булып чыкты. Безгә кысан киемнәр күбрәк килешә бугай... Әллә ничек сөйләшә бу Илзат, аңлый алмыйм мин аны. - Минем өстә дә болытлар куера, эшләр яхшыга бармый, Гөлкәй. Көрәш бик кискен. Кемнәрдер безнең штабны актарып-басып чыккан. Компьютер, принтер, ксерокс - берсе дә юк... Бөтен документлар идәнгә сибелеп тапталган. Кысалар, куркыталар. Безнекеләрнең кайберләре "Гаделлек"тән чыгып, "Уртак Ватан"га күчте. Һәркемгә яшәргә кирәк. Бер караганда ул партия дә начарлык теләми кебек, сүзләре бик дөрес, вәгъдәләре алтын. Тик анда үз мәнфәгатен кайгыртучылар тупланган. Аларга власть кирәк. Ил байлыгына халык түгел, олигархлар, түрәләр, бандитлар хуҗа. Шуңа күрә барысы да өскә, югарыга үрмәли. Нигә сөйли боларны миңа Илзат? Миңа болар кызык түгел. Мине үз язмышым, үз киләчәгем борчый. Әгәр Илзат Мәскәүгә китеп бара икән, миңа нишләргә? Ул мине ташлый буламы? Ник бер сүз дә әйтми ул? Кем мин аңа? Нихәтле җавапсыз сорау... Боларга Илзаттан башка беркем дә җавап бирә алмый. - Син кайгырма, Гөлкәй. Үзем барып урнашкач та, мин сине кайтып алырмын. Алып китәм мин сине, калдырмыйм монда. Илзат минем уйларны укыймы әллә?! Аның сүзләреннән соң бөтен күңелем яктырып китте. Елмаюмны сизми дә калдым. - Сине менә шулай гел елмайтып кына торасы иде, Гөлкәем! Кызларга елмаю бигрәк килешә инде. Илзат мине кочып үбеп алды. Мин дә, әнисенә сарылган сабыйдай, аңа сыендым. Миңа шундый рәхәт иде, күңелем тулы җыр иде. Гүя бөтен кайгы-борчуларым иңемнән шуып төште. Зиһенем яктырып китте. Бу мизгелдә киләчәгем миңа ал нурларга күмелгән таң балкышы булып күренде. Сөенечтән күзләремә яшь тулды. - Син миңа адресыңны бир, Гөлкәй. Башка югалтышмыйк инде без. - Илзат, әйдә миңа барабыз. Мин Яңа елны синең белән каршыларга теләгән идем... - Барыбер барып чыкмас иде, әни авырды. Мин аның янында булдым. - Ә мин берүзем моңаеп утырдым. - Син кайгырма. Алда Яңа еллар тагын булыр. Аларын инде бергәләп каршыларбыз. Мин чакырсам да, Илзат миңа барудан баш тартты, адресымны гына сорап алды. Ул мичкә ягып җибәрде. Ялкын телләре, нидер пышылдый-пышылдый, карлы, салкын утыннарны, үз кочагына алып, җылытырга, назларга кереште... ...Бу юлы без анда кунмадык. - Үпкәләмә, Гөлкәй, миңа кайтырга кирәк. Әни авыру. Инсульттан соң һич җайга килә алмый, - диде Илзат. Ул мине подъезд төбенә үк китереп куйды. Үрелеп яңагымнан үпте дә: - Эшләмәгәч, акча якларың кыендыр, мин сиңа бераз булышыйм әле, - дип, кесәсеннән кошелёк чыгарып, акча сузды. Әллә нишләп киттем. Әйтерсең мин бер фахишә, тән сатып көн күрүче. Беләм, аңлыйм югыйсә, Илзат күңелендә бернинди начар уй юктыр, нияте дә изгедер. Ләкин аның кулыннан акча алырга никтер кимсендем. - Рәхмәт, минем акчам бар, туганнарым булыша. - Кирәксә әйт, кыенсынма, - диде Илзат. - Мин иртәгә кичен сиңа кагылырмын. Өйдә буласыңмы? - Әйе. - Ярый, алайса, иртәгәгә кадәр, кадерлем. Тыныч төннәр, матур төшләр сиңа. Илзат, машинасыннан төшеп, карашы белән мине озатып калды. Бүген төнем шундый якты, шундый тыныч. Башымдагы бөтен авыр уйлар гүя мичтәге утыннар белән янып бетте. Күңелемдә илаһи бер тынычлык. Бернәрсә турында уйламыйча онытылып, изрәп, матур төшләр күрә-күрә рәхәтләнеп йоклыйсым килә. Минем яклаучым, терәгем - Илзатым бар! 28 март Ул юк... Инде ничә көннәр юк. Югыйсә мине эзләргә кирәкми. Мин гел үз өемдә, көннәр буе, төннәр буе аны көтәм. Ләкин ул юк... Нигә алдады ул мине? Киләм, диде бит! Ышандырды бит! Ул килә дип, мин тәмле ризыклар алып куйдым. Аның ярдәменә, мине ташламасына ышанып, пособиемне рәхәтләнеп туздырдым. Итегемнең замогы ватылган иде, аны алыштырдым. Фатир өчен өч айлык бурычымны түләдем. Базарга барып рәхәтләнеп ит сайладым. Бер айга җиткерәсе акчамны атна эчендә туздырдым да бетердем... Ә ул юк та юк. Ни булды икән аңа? Әллә чирле әнисен калдырып китә алмыймы? Әйтсә, мин аңа шатлана-шатлана булышыр, әнисен карашыр идем. Үземнең дә хәлем яхшы түгел әле. Баш әйләнә, күңел болгана, хәлем юк. Әни белән дә шулай булган иде. Әллә мин дә авырыйммы икән? Бигрәк авыр бу билгесезлек. Әллә апаларга кайтып китәргәме? Алай да булмый. Ул чагында Илзат белән тагы бер-беребезне югалтачакбыз. Өметемне өзмим, көтәм мин аны, барыбер көтәм. Ташламас ул мине, юк, ташламас! Әйе бит, дәфтәрем. Илзат намуслы, әйбәт кеше ул. Аңа да ышанмагач, тагы кемгә ышанырга соң?! 2 апрель Бүген төшемдә Илзатны күрдем. Имеш, аның белән икәү кулга-кул тотынышып урманда йөрибез икән. Тар гына сукмактан атлап барабыз. Урман шундый куе, инде караңгы төшеп килә. Тик мин курыкмыйм, чөнки янымда Илзатым бар. Мин аңа сыенып диярлек атлыйм. "Җиләк ашыйсың киләме?"- ди Илзат. "Килә, - дим мин. - Тик караңгы бит, берни күренми". "Алда бер болын бар, анда җиләк күп. Ай булганда, төн дә якты". - Илзат шулай ди дә, кулын минекеннән ычкындырып, кызукызу алга китеп бара. Мин аның артыннан чак-чак өлгерәм. "Ашыкма, калдырма мине! Мин куркам!" - дип ялварам. Тик Илзат аның саен кызурак атлый, ул инде күренми дә, бары тик ак күлмәге генә караңгылык эчендә балкый, аннары ул да ерагайганнан-ерагая һәм куе булып үскән агач-куаклар арасына кереп югала. Ләкин Илзат бар әле, ерак булса да, мин аның барлыгын тоям, шуңа һаман аңа дәшәм, аны чакырам. Тик җан авазым кайтаваз булып кире үземә кайта: "...за-а-ат! ...за-а-ат!! ...за-аат!!!" Мин гүя бушлыкка дәшәм. Инде сукмак та күренми, берни күренми. Бар дөньяны караңгылык баса. Мин, кай тарафка атларга белмичә, караңгыдан, ялгызлыктан куркып, Илзат китеп барган сукмакны табарга теләп, агачлар арасында бәргәләнәм... һәм куркып, шабыр тиргә батып уянып китәм. Их, дәфтәркәем, болай булгач, бернинди өмет юк инде. Без бергә булмаячакбыз... Ташлый ул мине, ташлый... Бигрәк сәер сүз. Кешене ташлап буламыни?! Ничек инде үзеңне яраткан, Алласы урынына күреп табынган, һәр сүзеңә гөнаһсыз сабыйдай ышанган кешене ташларга була? Кешенең җаны бар бит! Бу йөрәккә ничек түзәргә соң?! Кайлардан гына көч, сабырлыклар алыйм икән?! 22 апрель Мине эшсезләр биржасыннан "куып чыгардылар" - исәптән төшерделәр. Чөнки алар тәкъдим иткән урыннарга бармадым. Әгәр исәнлегем булса, кибетчелеккә ризалашкан булыр идем дә, аяк өсте эшләү авыр шул, никтер башым әйләнә. Мин эшли алырлык хәлдә түгел хәзер, көннән-көн хәлсезләнә барам, әллә чынлап та авырыйм инде... Биржа юлын таптаучыларны билгеләп-теркәп торучы апага шулай дигән идем, өстемә кычкырды: "Монда инвалидлар пансионаты түгел! Эшлисең килмәсә, өеңдә утыр, безнең вакытны әрәм итеп йөрмә!" Әллә соң тикшеренеп караргамы, бәлки, чынлап та инвалид группасы бирерләр, ул чагында ипилек-сөтлек булса да пенсия эләгер иде. Ничекләр яшим соң мин, акчам юк дип егылып та үлә алмыйм ич... Инде яшисем килмәсә дә үлә алмыйм... Җан биргәнгә Ходай җүн бирә диләр дә, бер дә күренми әле ул җүн дигәннәре... 28 апрель Ит ашыйсым килә! Умырып-умырып майлы сарык ите ашыйсым килә! Ник кенә теге чакта Илзат биргән акчаны алмадым икән?! Ул китте дә югалды. Хәзер көтмим дә инде. Көтү, өметләнү бик авыр. Башка берни турында уйлап булмый. Бөтен җаның-тәнең көтү газабы белән тула. Тамактан аш үтми, йокың йокы булмый, кулдан эш китә. Мин көтмәскә булдым. Үземә шундый боерык бирдем: "Ул килми, көтмә!" - дидем. Үземне аның килмәвенә ышандыргач, күңелдәге өметне сүндергәч, дөньям бушап калгандай булды. Акылым аны югалтуга күнде бугай... Җылының ни икәнен белгән-аңлаган йөрәк кенә бу коточкыч салкын ялгызлыкка ияләшә алмый, әрнеп-сулкылдап Илзатны, аның кайнар сулышын, җылы карашын көтә. Ничек яшәп бетәргә соң бу гомерне?! Ничекләр түзеп бетәргә?! 30 апрель Мин больница юлында йөрмәскә булдым... Барыбер беркемгә дә кирәк булмагач, нигә яшәргә соң? Әгәр ашамыйча торсаң, көчең бетә, әкрен-әкрен генә үләсең икән. Сугыш турында язылган бер китаптан укыган идем, кеше хәлсезләнеп ята-ята да, мәңгелек йокыга тала, үлгәнен сизми дә кала. Мин беркемгә ишек ачмаячакмын. Чөнки беркемне күрәсем килми! Хәтта аны да! Ул миңа карата искиткеч рәхимсез булды. "Киләм" диеп алдап китеп барды. Дөрләп янган учакка бозлы су китереп салды. Сүнде инде ул учак. Мәхәббәтнең очкыны да калмады. Шундый көчле учак та сүнәр икән... Үзең сүндергән учактан ялкын теләнмиләр. Хәер, теләнүче дә юк әле. Илзат хәзер күкрәк киереп Мәскәүдә йөридер, дөньяда минем барлыкны бөтенләй оныткандыр... Көтмим мин Илзатны, көтмим! Бары аны - үлемне генә көтәм. Ул килер дә мине үзе белән мәңгелек тынычлык иленә алып китәр... Минем юклыгымны беркем дә сизмәс. Югыйсә миңа бу җирдә күп тә кирәкми иде. Мин бик азга да канәгать идем. Дөньяның матурлыгын күреп, үз хезмәтем белән акча табып, тыныч кына яшисем килгән иде. Яратасым, яратыласым килгән иде. Яраткан кешемнән балалар табып үстерәсем килгән иде. Мин кечкенә генә бер кеше, гади генә бер хатын, бу дөньяда зур урын дәгъваламадым, азга да риза, азга да канәгать идем. Нәни генә шатлыкка да сөенә белдем, нәни генә бәхетне дә кояштай күреп кабул иттем. Ник соң мине күпсенде бу тормыш?! Ник сыймадым мин аңа, ник соң үз илемдә дә шулай артык, үги баладай кирәксез, кадерсез булдым?! Мин бу җиргә гариза биреп килмәдем һәм гариза биреп китмәм дә. Мәңгелек иленнән килеп алганнарын сабыр гына көтәчәкмен. Мин мордар түгел, ә корбан. Мине сарык бәрәнедәй корбан итеп чалдылар. Рәнҗеттеләр, алдадылар, кактылар да суктылар. Минем яшисем килми! Минем өчен кысан, салкын, караңгы булган дөньядан тыныч кына югаласым килә. Елга суына төшкән кош каурыедай талгын гына йөзә-йөзә, мәңгелек диңгезенә китеп югаласым килә... Әй кешеләр, мине күрмичә, читкә тибәреп, таптап, кимсетеп киткән каты бәгырьле кешеләр! Сезгә бары бер соравым кала: нишләттегез сез мине? Нишләттегез Гөлкәйне?! * * * Көндәлекнең соңгы битен яптым да уйга калдым. Нигә шулай булды? Иң авыр, мохтаҗ көннәрендә дә Гөлкәй миңа берни хәбәр итмәгән, ярдәм сорамаган. Һаман ялгыз булган. Туган апасына шулкадәр дә ышанычы юк микәнни? Ә мин? Мин үзем соң... Сеңлемнән бернинди хәбәр булмаса да, аның язмышы турында борчылмаганмын, хәлен белмәгәнмен. Бер ата, бер ана балалары җиде ят булып, икебез ике якта яшәп ятабыз. Нигә шулай нечкә, чыдамсыз булды соң әле безнең туганлык җепләре? Әллә соң барыбызны бергә җыеп торучы әти-әниле туган йортыбыз булмаганлыктанмы? Белмим, белмим... Гөлкәйнең язмышы мине тетрәндерде. Ни генә күрмәгән, ниләр генә кичермәгән балакай. Әмма зарланмаган, безгә кайтып егылмаган, үз тормышын үзе җайга салырга тырышкан. Эше дә, мәхәббәте дә башваткыч мәсьәлә түгел анысы, мине иң борчыганы сеңлемнең исәнлеге иде. Санаторийда аны тикшерми, күзәтми булмаслар. Дөрес диагноз куеп дәваласалар, бик яхшы булыр иде дә бит. Берүк терелеп кенә кайтсын, калганы җайланыр. Сеңлемнең йөрәк серләрен үз эченә алган зәңгәр дәфтәрләрне кабат урынына куйдым. Алып укыганны сизә күрмәсен берүк. Гомерлеккә рәнҗер, инде ялгана башлаган туганлык җепләре кабат шытырдап өзелер. Миңа Гөлкәйне югалтырга ярамый. Үткәннәрне кайтарып та, төзәтеп тә булмый, әмма калган гомерне без бергә үтәргә тиеш. Бер-беребезгә бик якын апа-сеңел булып. Гөлкәй кайтырга атналап вакыт бар иде әле, беркөнне Яртаудан Халидә шалтыратты. Хәләхвәлләрне сорашты да: - Нурсинә апа, Гөлкәйне сорап бер ир-ат шалтыратты. Мин әйттем инде сезгә киткәнен. Адресыгызны, телефоныгызны бирдем, ачуланмыйсызмы?- диде. - Исеме ничек соң аның? - Сорамадым шул. Бик ягымлы, яшь тавыш. Гөлкәйнең очрашып йөргән кешесе бугай ул. Бу Илзат булырга тиеш, дип уйладым мин. - Әйтеп дөрес эшләгәнсең. Киләм, дидеме? - Алай сорагач, исәбе бардыр инде, юкка гына белешмәгәндер. - Ярар, алайса, көтәрбез кунакны. Бу хәбәргә, чынлап та, шатландым мин. Гөлкәй өчен искиткеч зур бәхет булачак бит бу! Яраткан кешесе белән очрашкач, терелеп, күңеле күтәрелеп китәр, яшисе килә башлар. Мәхәббәт әллә нинди авыруларны да аякка бастыра ул! Гөлкәй кайтты, тик ялгыз түгел. Аны ниндидер бер ят ир-ат машина белән китереп куйды. Өйгә дә, Гөлкәйнең сумкаларын күтәреп башта ул, бөтен җире түгәрәк булган ни матур, ни ямьсез түгел ир гөрелдәп килеп керде. Аның артыннан гына кәтүк буе Гөлкәйнең бөдрә башы күренде. - Менә, апасы, кызыгызны исән-имин кайтарып җиткердем. Пернимат итеп алыгыз, - дип, бөтен өйне яңгыратып көлде таныш түгел кунак. Аннан соң гына Гөлкәйнең нечкә, йомшак тавышы ишетелде: - Апа, бу Салих абый була, минем танышым. - Нинди таныш ди, киявем диген! Сөйләштек, килештек бит инде. Кыз сорарга кайттым мин, бирәсезме сеңелне? Бу кадәр көтелмәгән хәбәрдән миңгерәп калдым. Гөлкәйгә әти булырлык бу абзый нинди кияү булсын ди? Мин сораулы карашымны сеңлемә күчердем. Ул җавап урынына, тегенең сүзләрен җөпләп, баш кына какты. Кунакларны ишек төбендә бастырып тоту килешми иде, түргә чакырдым. Үзем тизрәк табын корырга керештем. Гөлкәй дә өс киемнәрен алыштырып минем янга чыкты. - Нәрсә эшлим, апа, булышыйммы? Ачуланырга әзерләнеп, бәрәңге әрчегән җиремнән аңа төбәлгән идем, аптырап киттем. Минем алда эче-тышы балкыган бәхетле хатын басып тора иде. Гөлкәйне гүя алмаштырып куйганнар. Әгәр бу түгәрәк ир сеңлемне шулай шат күңелле итә алган икән, нигә әле мин аны ачуланыйм ди. Шуңа күрә әйтергә теләгән сүзләрне эчемә йоттым да: - Суган белән кишер чистарт, - дидем. Табын әзер булгач, бик вакытлы гына Атлас та кайтып керде. Ир-ат кунак янына ир-ат хуҗа кирәк шул. Салих абый харап сүзчән кеше булып чыкты, әллә көлгәндә сөйли, әллә сөйләгәндә көлә, аера торган түгел, барысы бергә: - Туганнар, ул бит болай. Насыйп ризык тешеңне сындырып керер, диләр. Менә бу чибәр сеңелкәшне берчак шулай машинама утыртып кайткан идем. Ну күз төште, кызыктым бит моңа. Ирем бар дигәч, бөтен өмет өзелгән иде. Их, мәйтәм, миңа да шундый хатын белән гомер итәсе иде, дим. Ишеткән бит Ходай! Очраштык та, аңлаштык та, икәү бергәләп кайтып та төштек менә. Сез борчылмагыз, туганнар, Гөлкәйне абижат итмәм. Минем тормыш яхшы. Сеңлегез нужа күрмәс. Бөтен нәрсәм бар. Йорт тулы мал. Патша кызы кебек яшәтәм мин аны! Бу кешенең әллә нинди сөйкемле сөяге бар. Үзенә тартып тора. Гел көлеп, барсыннан разый булып торган, шат күңелле кешеләр янында җанга рәхәт, җиңел. Гөлкәйгә, бәлки, нәкъ шундый ир кирәктер. Әнә бит ничек балкып, үзалдына елмаеп утыра. Гомеремдә дә мондый Гөлкәйне күргән юк иде. Бу кеше тәмам сихерләгән бугай аны. Әллә Илзатын бөтенләй оныткан да инде? Илзат дигәч, Халидәнең сүзләре искә төште. Шуңа күрә, ирләр ишегалдына тәмәке көйрәтергә чыгып киткәч, Гөлкәй белән ачыктан-ачык сөйләшергә булдым: - Яратасыңмы бу кешене? Гөлкәй мине тагын аптырашта калдырды, бөтенләй чит кеше язмышы турында сүз баргандай битараф кына: - Юк, - дип әйтеп куйды. - Мәхәббәтсез яшәп карадың бит инде. Ни икәнен беләсең. Бер утка ике тапкыр кермиләр. Яратмагач, нигә барасың? - Яратканым үзем белән, апа. Ул гомер буе минем белән булачак. Гөлкәй серле елмаеп, кулларын, кемнедер иркәләгән сыман, үзенең эч турысына куйды. - Бала көтәм мин. Мин ах иттем: менә нинди чир булган икән Гөлкәйдә! Шулай да белмәмешкә салышып сораган булдым: - Салих абыйданмы?! - Юк, яраткан кешемнән... - Кайда соң ул синең яраткан кешең? Гөлкәйнең йөзенә сагыш кунды. - Анысы хәзер мөһим түгел инде... Минем балам ачлыкның, хәерчелекнең ни икәнен белмәскә тиеш. Ә Салих абый бай. Аның яшел түбәле йорты бар... Аның бөтен нәрсәсе бар. Ул мине ярата, шулай булгач, баламны да яратыр. Ә мин аңа яхшы хатын булырмын. Без авылда тыныч кына яшәрбез... Мин шулай телим. Гөлкәй гомердә булмаганча сүзчән иде. Үзе генә белгән биниһая олы шатлыгы, сөйгәненнән бала табу бәхете, ана булу өмете гүя аның моңарчы әллә ничә йозакка бикләп куелган күңел тәрәзәләрен якты дөньяга киереп ачкан иде. Ул бераз дәшми уйланып торды да, ниндидер мөһим эш башкарырга җыенган кешедәй, кинәт әйтеп куйды: - Апа, мунча ягыйк әле, мунча керәсем килә! - Соң бит инде. - Булсын, төнлә керербез. - Алайса, бар, ут төртеп җибәр. Утыннары мичтә, суы керткән. Иртәгә иртүк ягып җибәрергә дип әзерләп куйган идем. Бераздан мин дә, аулакта иркенләп сөйләшербез дип, аның артыннан киттем. Ни күрим, Гөлкәй мич алдына тезләнгән дә, кулындагы дәфтәрне умыра-умыра мичкә кәгазь битләре ташлый. Мин ул зәңгәр тышлы дәфтәрнең ни икәнен белә идем инде. Шулай итеп, Гөлкәй кабат үзенең үткәннәре белән хушлаша. Аларны утта яндырып, өр-яңадан тумакчы, яңа тормыш белән яшәмәкче була. Әйтергәме Илзат турында, юкмы? - Гөлкәй, син Салих абый белән китмисеңдер бит әле, каласыңдыр. - Китәм. Хәзер китмәсәм, аннары китә алмам дип куркам. - Дөрес эшлисеңме икән инде, ялгышмыйсыңмы? - Дөрес эшлим. - Ә мәхәббәт? - Мәхәббәт акылны томалый, яшәргә комаучаулый. Кирәкми миңа ул. Арыдым инде... Тыныч кына яшисем килә. - Гөлкәй, сине бер кеше эзләгән. Халидә шалтыратты. Гөлкәй сагайды. Йөзенә ут капты, күзләренә курку тулды. Бераз дәшми торганнан соң: - Кем ул? - дип сорады. - Кем икәнен белмим, бер ир-ат, диде. Көндәлек битләрен умыручы куллар һавада асылынып калды. Уй тулы сагышлы карашы мичтә биешкән ялкын телләрендә катып калган иде. Аңладым: Гөлкәйнең хыялында Салих белән икесе өчен тырыша-тырмаша төзегән ком сарае мизгел эчендә убылып, ишелеп төште. Ул, күңелендә бөтерелгән хис-кичерешләрен миннән яшерергә теләгәндәй, куллары белән йөзен каплады. Мин исә, аңа карата рәхимсез булуымны аңласам да, һаман үземнекен сөйләдем: - Халидә аңа безнең адресны, телефонны биргән. Ул, мөгаен, килер. Уйла, туганым, ялгышма. Китмә бу кеше белән. Яратмаган ир янында сулып-саргаеп яшәгәнче, ялгыз булуың мең артык. Гомер бер генә ул. Мин үрелеп Гөлкәй алдында тузгып яткан дәфтәр битләренең берсен алдым һәм кычкырып андагы сүзләрне укый башладым: "Янәшәңдә яраткан кешең булса гына дөнья ямьле, яшәү күңелле. Мәхәббәттән башка тормыш юк, ул үзе иң зур бәхеттер, мөгаен". Гөлкәй сискәнеп китте, кулларын йөзеннән алып, чык тамчыларына манылган карлыгандай дымлы күзләрен миңа төбәде: - Моны мин язган идем. Ун гасыр элек... Ул, йокыдан уянырга, икеле-микеле уйларын берьюлы коеп төшерергә теләгәндәй, кисәк кенә башын чайкап алды да әкрен генә, пышылдап диярлек әйтеп куйды: - Мин калам, апа... Мин аны көтәм... Соңгы сорау - Кызым, син бәхетлеме? Ания сискәнеп китте. Шулхәтле урынсыз һәм вакытсыз сорау иде бу... Кыз аны җавапсыз калдырды. Чөнки бу мизгелдә әлеге сорауга җавап юк иде... Ания ...Аны мәктәптә никтер үз итә алмадылар. Була бит шундый көтүдән аерым ак каргалар. Аларны хәтта үз ишләре читкә этә, җай килгән саен чукып тора. Ания укырга кергәндә, мәктәпләр әле аккарага бүленмәгән иде. Гади кеше баласы белән түрәнеке бер сукмактан йөрде, бер үк төрле парталар артында утырды. Һәммәсендә бертөсле форма булгач, бае-ярлысы бер чама күренә, кагыйдәталәпләр дә тигез иде. Туксанынчы елларда, җиде юл чатында "җилфердәп" торган илне төрле көчләр төрле яклап йолка башлагач, шәһәр үзәгендәге мәктәпләр "зур кешеләр" кулына күчте. Аларга бай абзыйларның юмартлыгы белән шәп ремонтлар ясалды, класс-кабинетларга заманча җиһазлар кереп урнашты. Эче-тышы гөлдәй балкыган "элитный" дип аталучы ул затлы мәктәпләргә "ситсы күлмәклеләр" ансат кына эләгә алмый иде инде. Заман үзгәрде, вакыт салмак кына аккан Сарлан да йөзен көнбатышка борды. Аның халкына комсызлык зәхмәте йокты, бу чир үтә дә җитез, әрсез булып чыкты. Килде бер көн, адәм баласына бәя, акыл-холкына, белем-сәләтенә карап түгел, торган йортына, йөрткән машинасына, өстендәге чүпрәк-чапракка карап бирелә башлады. Затлы кием кисәң, син затлы... Кем кулында акча - шул хаклы... Дамираларның ике катлы яңа йорты шәһәр читенә урнашкан иде. Әлеге дә баягы шул туксанынчы елларда каенлык белән ике арада яткан буш җирләрне халыкка шәхси төзелешләр өчен бүлеп бирделәр. Ике-өч җәй эчендә калага терәлеп үк торган яңа посёлок үсеп чыкты. Купшы йортлар ишәя торды, урамнар зурайды. Элек ак ромашкалар хозурланып тирбәлгән болын "Байлар бистәсе"нә әйләнде. Никтер шулай булды, биредә, чынлап та, гел урынлы-дәрәҗәле затлар гына йорт салган булып чыкты. Ләкин берничә ел эчендә калкып чыккан әлеге яңа бистә ни купшы, бай булса да, аның ни кибетләре, ни мәктәбе юк иде әле, шуңа күрә Дамираның балалары үзләренә якын булган гади бер мәктәпкә йөрделәр. Югыйсә машиналары кул астында, Илдар белән Анияне үзәктәге затлы мәктәпкә дә урнаштырып булыр иде. Тик Дамира моны кирәксенмәде. Башлары булса, кайда да югалмаслар диебрәк фикер йөртте. Зур дәрәҗәгә ирешсә дә, күңеле белән ул гади авыл баласы булып калды, тәкәбберлек чире аңа йокмады. Илдар белән Ания дә үзләрен башкалардан аерым, өстен сизмәделәр. Ләкин аларны менә шул башкалар үзләре аерды! Илдар ниндидер юллар белән иптәшләре арасына кереп китә алды әле, ә Ания - юк. Аны "начальник баласы, буржуйка" дип гел читкә эттеләр. Югыйсә кыз байлыгы белән мактанмады, мәктәпкә алар кебек үк җәяү йөрде, ләкин барыбер үз кеше була алмады. Хәтта укытучыларның кайберләре бөтен класс алдында, түрә кызы, дип тормам, беләм мин сезнең халык талап баеганыгызны, дип кимсетергә дә озак сорамый иде. Ул чакта илдә демократиянең үги улы үзенә юл салып маташа иде... Әгәр Ания бу хакта әнисенә кайтып сөйләсә, Дамира, әлбәттә, бер-бер чарасын күреп, кызын башка мәктәпкә күчерер дә иде, ләкин кыз дәшмәде, зарланмады. Анияне ул чакта чибәр дип булмый, ул әле өлгереп җитмәгән, үз әчесеннән үзе бөрешә торган кыргый бер җимеш иде. Классташ кызлары аның матур киемнәреннән, яхшы укуыннан, бай тормышта яшәвеннән, түрә баласы булуыннан көнләштеләр дә бугай. Шуңа адым саен чеметергә тырыштылар. Ания исә кимсенеп, үзен башкалардан яхшы яшәгәне өчен гаепле сизеп йөрде. Аның беренче мәхәббәт тарихы да бик күңелсез тәмамланды. Классташы Максим Корниловка гашыйк иде ул. Хисләрен күпме яшерергә теләсә дә, үткен күзле үсмерләр моны бик тиз сизеп алдылар. Теле әйтмәсә дә, саф, самими хисләре Максимга сокланып төбәлгән карашыннан, күзләреннән түгелә иде шул. Үзе дә сизмичә, шул малай йөргән тарафка онытылып төбәлә иде бит. Аның үзеннән дә яшергән йөрәк серен сизеп алган "керпе телләр" Анияне үртәргә, хисләреннән көләргә тотынды. Кыз моны бик авыр кичерде. Ә Максим аңа хат язды. "Аня, ты очень красивая и умная, но чужая. Я презираю буржуев", - диелгән иде анда... Әгәр йомры башлы, үткен күзле бу малай башкалар кебек үк гади бер укучы булса, Ания әлеге сүзләргә әллә ни хурланмас та иде, бәлки. Ләкин Максим мәктәпнең йолдызы иде. Искиткеч акыллы, талантлы малай иде ул. Тарих белән кызыксына, үткәннәр турында әллә ниләр белә, хәтта укытучылар белән оста итеп бәхәсләшә. Максимның оста итеп баскетбол, волейбол уйнаганын кызлар тын да алмый, сокланып күзәтә, һәрберсе аңа гашыйк иде. Ләкин Аниягә бу егеткә күз салырга ярамады, түрә кызы аның өчен дә ят, чит булып чыкты. Бу вакыйгадан соң кызның яшисе килмәде. Максимнан җавап алган көнне өйгә кайтмыйча, җанын пешереп торган шул хатны учына кысып, урамда йөрде. Яшь йөрәк өчен артык зур иде бу кайгы. Аның мәхәббәтен кире кактылар... Ул яратуга хаклы түгел... Аны инде беркем яратмаячак... Үзен кызганып, бар күңеле белән елап, әрнеп-сыкрап йөрде дә юлында очраган беренче аптекага керде. Бу хурлыктан котылуның иң җиңел юлы шул булып тоелды: күп итеп йокы даруы эчәргә дә үзен кимсеткән кешеләрне ташлап мәңгегә китеп барырга. Ә калганнар үкенеп еласыннар. Еласыннар! Кинодагы кызлар да шулай итә, аннары аларны рәнҗетүчеләр үкенәләр, елыйлар. Ләкин инде соң була... Шулай дип сорады да: - Миңа йокы даруы бирегез, - диде. Дару сатучы хатын Аниягә сынап-шикләнеп карап торды: - Исемен әйтеп сора. Сиңа кайсы кирәк? Алар бит әллә ничә төрле. Кем өчен аласың? - Әбиемә, - дип алдады аның хәйләсенә төшенмәгән кыз. Юраганы юш булды, шул көнне аларга әбисе белән Клара апасы килеп төштеләр. Әбисе кызны кочагына алып сөйде: "Сөбханалла, Аниямне танырлык түгел! Бигрәк матур булып үскәнсең! Бәхетең була күрсен, кызым! Әле дә ярый сез алтыннарым бар, сагындым да соң үзегезне!" - диде. Аниянең үзен шулай ихластан яратучы әбисен борчыйсы килми иде. Алып кайткан төймәләрен (ә алар чынлыкта йокы даруы да түгел иде) шул ук кичне унитазга агызды... * * * Әмма Максимның үзен кимсетеп язган хатын алганнан соң, кыз нык үзгәрде. Ул үз эченә йомылды. Җир өстендә җаны тартып алынган гәүдә генә йөри иде. Ания беркем белән аралашмас, үзләренең купшы йортларын, ваемсыз, бай гаиләсен күралмас булды. Аның өйгә кайтасы килми иде. Ул бернинди максатсыз урамда йөри башлады. Атлый да атлый шулай, кая килеп чыга, аңа барыбер. Әле паркта йөри, әле Түгәрәк күл буена төшеп китә, әле берәр ишегалдындагы эскәмиягә барып утыра. Кич җитә, караңгы төшә. Ләкин кыз кайтырга ашыкмый. Аның болай югалып йөрүен өйдә баштарак сизмәделәр. Чөнки әтисе дә, әнисе дә эштә. Икесе дә соңарып кайта. Илдар да өйдә сирәк була. Хәер, өйдә булса да, ул үз эше белән мәшгуль, компьютерга кереп чума да дөньясын оныта. Беркөнне Ания көтелмәгән маҗарага юлыкты. Паркның алтын яфраклар түшәлгән тар сукмагыннан салмак кына атлап барганда, куаклар арасыннан каршына баштанаяк карадан киенгән өч кыз килеп чыкты. Икесе курткадан, берсенең өстендә бәйләгән свитер гына. Кызларның колакларында иңнәренә хәтле салынып төшкән чылбыр-алкалар чыңлый, күз-керфек тирәләрен астан да, өстән дә мул итеп сөрмәләп куйганнар, шуңа күзләре гайре табигый, түгәрәк, зур булып тоела. Болар кыяфәтләре белән үк башкалардан аерылып тора иде. Аниянең эченә шом йөгерде, ул өрәк-кызларга юл бирергә теләп читкә тайпылды. Ләкин тегеләр үтеп китмәде, кинәт өчесе өч яктан Анияне уратып алдылар. - Эләктеңме? Без сине күптән эзлибез! - диде берсе. Аниянең бу кызларны гомерендә беренче тапкыр күрүе иде. Гаҗәпләнеп: - Сез? Мине эзлисез? Нигә? - дип сорады. - Кара син моңа, юләр булып кылана! Оят түгелме сиңа, апаем?! - Аңламыйм?! - Аңламаганга сабышасыңмы? Хәйләкәр елан! Өстеңдә кеше курткасы икәнен оныттың, да? Кайтар куртканы! Бу - минем куртка! - дип кычкырды чем-кара чәчләрен баш түбәсенә фонтан сыман таратып куйган кыз... - Юк, - дип акланып маташты бу хәлдән югалып-куркып калган Ания. - Бу минем куртка... Минем кеше әйберсенә тигәнем юк... - Кызлар, әйтегез, бу кемнең курткасы? - дип сорады Фонтан. - Синеке, әлбәттә, синеке! - диеште калган ике кыз. - Ә син, кисуля, нигә кеше әйберенә тиясең? Таня аны эскәмиядә онытып калдырган иде. Синнән башка аннан беркем үтмәде. Син алдың, син урладың! Куртканы кайтармасаң, милиция чакырабыз. Сиңа түгел, безгә, өч шаһитка ышаначаклар. Даның бөтен шәһәргә таралачак! - диеште кызлар. Алар, бер-берсен бүлә-бүлдерә чинашып, Аниягә ябырылдылар. - Мин урламадым... Бу минем куртка, үземнеке... Әмма аның мескен тавышын тыңлап торучы булмады. Кай арада килеп тә ябыштылар, өчәүләп курткасын салдырып алып, күздән дә югалдылар... Ания тораташтай катып калды. Юк, аңа, гәрчә кыйбатлы, затлы булса да, курткасы кызганыч түгел иде, Ания беркайчан киемгә аптырамады. Ләкин бу кадәр гаделсезлек, оятсызлык, күзгә карап алдау аны тәмам аптырашта калдырган иде. Ул бу минутта урамның да тыныч түгелен, дөньяның кырыс һәм рәхимсез икәнен аңлап алды. Үзенең көчсезлегеннән, яклаучысы булмаганнан йөрәге әрнеде. Аңа яшәү бик куркыныч булып тоелды. Ания үзенең йомшаклыгына, кыюсызлыгына хурланды, аның да теге кызлар кебек оятсыз, батыр, усал буласы килде. Усаллардан куркалар һәм хөрмәт итәләр. Йомшаклык - көчсезләр холкы, дип уйлады ул. * * * Ләкин ни генә булмасын, шул серле, караңгы, билгесезлек томанына төрелгән яңа тормышы белән урам аны барыбер үзенә тарта иде. Ания үз йортларыннан, үзләренеке кебек үк катлы-катлы затлы хан сарайлары тезелгән байлар урамыннан ераграк йөрергә тырышты. Йөргән саен, язмышына яңа маҗаралар өстәлә торды. Берсендә аны чал чәчле, сары йөзле бер агай кафега алып кереп сыйлады. Ания аңа үзен ятим дип, балалар йортында яшим дип алдаган иде. Агай кызмача иде, шул сүз җитә калды, күзенә яшь бәреп чыкты. Анияне кафега алып керде дә алдына төрледән-төрле сый тезде. - Менә, кызым, аша, рәхәтләнеп сыйлан. Мин үзем дә синең кебек ятим бит, балам. Детдомның ни икәнен беләм, аның сыек боткасын шактый ашадым. Тамагыма аркылы килә иде. Казна ашыннан гарык! Шул чакта, их бер генә тапкыр булса да үзем теләгән ризыкны ашыйсы иде, дип тели идем. Беләсеңме, урлаштык бит без. Хәер дә теләндек. Кызганалар, бирәләр иде. Безнең халык йомшак ул, ятим бала дисәң, соңгысын чыгарып бирә... Шул акчаларга кибеткә кереп ризык сайлый идек. Үзең теләгән ризык кына тәмле була. Аша, балам, ни телисең, шуны аша. Курыкма, бусы урлаган акча түгел, үзем эшләп алган... Ярый әле агай сөйләшергә ярата торган зат булды, Аниядән берни сорашмады, үз балачагына өряңадан кайтып төшеп сөйләде дә сөйләде... Аннары аркасыннан сөеп, кызганып карап калды... Ялгыз йөрүче үсмерне бозык-азгын кызлар белән бутап, машинага утыртырга теләүчеләр дә булды. Берсе, Аниянең каршылыгына да карамый, күтәреп үк китмәкче иде, ярый әле шул чакта яхшы кешеләр очрады. Аннары ул кабат теге алдакчы, угры кызларга юлыкты. Алар утырган эскәмия яныннан бер гамьсез үтеп бара иде: - Э-э-й, детка, чё скучаешь?! Айда к нам! - дип, үзләре чакырып алдылар. Ания ялт итеп алар тарафына карады, бераз икеләнеп басып торды да, төркем янына килде. Анда "таныш" кызлардан башка тагы өч ят егет бар иде. Аниянең курткасын минеке дип дәгъвалап тартып алган Фонтан - Таня гына күренмәде. - Тебя обидели что ли, вечно на улице шляешься? Али из дома выгнали? - дип сорады кызларның берсе. Ания аның соравына туры җавап бирә алмады, чөнки күңел халәтен аңлатырлык хәлдә түгел иде. Юк, аны өйдән кумадылар... Үпкәләтмәделәр дә, рәнҗетмәделәр дә... Бары үтерделәр генә... - Если от скуки маешься, с нами не пропадёшь, да, братцы-кролики?! - диде керпе чәчле, кара күзлекле бер егет. Аннары: - Мә, авыз ит, кәефең күтәрелер, - дип, Аниягә шешәсе белән сыра сузды. Аниянең сер бирәсе килмәде, әчкелтем эчемлекне тегеләр сыман шешә авызыннан берничә йотым капкан булды. Тартасыңмы, дип, сигарет та сузмакчылар иде, анысына баш чайкады, башка кыстаучы булмады. - Бу куртканы кайдан чәлдердең? - дип сорады берсе. - Чәлдермәдем, минем кеше әйберсенә тигәнем юк, - диде Ания. - Ладно, не обижайся. Ә син клёвая, теге чакта беркемгә әләкләмәдең, милициягә чапмадың. Безгә шундый дуслар ошый. Әйдә безнең белән дискотекага. А то Виктор скучает, Танькасы бүген дурдом изоляторын саклый. - Дурдом?! - дип гаҗәпләнде Ания. - Бездә ул бармыни? Аның бу сүзеннән бик тупас хихылдашып алдылар, әмма җавап бирмәделәр. - Виктор, күрен, яңа кәләшең белән таныш. Башлыгын күзенә хәтле төшереп кигән, нечкә иренле, очлы иякле бер егет, муенын сузып, баш какты, берни әйтмәде, сагызын чәйни-чәйни, Аниягә маңгай астыннан сөзеп-сынап карап торды. - Исемең ничек? - дип сорады кара күзлекле егет. - Ания. - Значит, Аня булырсың. Бергәләп яшьләр бинасына юнәлделәр. Анияне ике яктан ике кыз җитәкләп алды. Исемнәрен әйттеләр. Рита белән Катя икән. Аниягә Виктор да, яңа дуслары да ошамады. Ләкин барыбер аларга иярде. Чөнки ул болар кебек усал, оятсыз, кыю булырга тели иде. Аның бу бинага әле беренче тапкыр гына аяк басуы. Дискотекадагы халык боткасын күреп шаккатты. Биредә ярым караңгы, тынчу, кысан, баш очында тәмәке төтененнән хасил булган зәңгәр болытлар йөзә. Кызлар-егетләр шул төтенгә уралып, ифрат көчле яңгыраган тупас музыкага кушылып сикерәләр, боргаланалар. Виктор кич буе Ания янында бөтерелде, тәненә артык якын килде, сыра-тәмәке исләре бөркеп сыланды-ышкынды. Бу хәлгә көчкә түзсә дә, Ания сер бирмәде, йөзенә шат кыяфәт чыгарып, елмайган булды. Виктор аны озата кайтты. Тик Ания эзне бутап, үзләре яшәгән урамга түгел, бөтенләй башка тарафка атлады. Биш катлы бер йортның ишек төбенә туктады да, мин шунда яшим, диде. - Кайсы катта? - дип сорады Виктор. - Өчтә. - Әйдә озатып куям. - Кирәкми, әниләр күрер. - Син шундый куркакмы? Күрсәләр ни була? Мин нормаль кеше, розысктагы бандит түгел! Паспортымны күрсәтимме? - Кирәкми. Мин сине бандит димәдем. - Ну ладно, проехали. Иртәгә киләсеңме? - Кая? - Шул урынга. Без гел шунда очрашабыз. - Белмим, - диде Ания. Ул Викторның тизрәк китүен тели, бу аз сүзле, кырыс карашлы егет күңелендә курку хисе уята иде. Шуңа тизрәк хушлашырга ашыкты, йөгереп диярлек таныш түгел йортның өченче катына менеп китте. Шунда биш-ун минут таптанып торды да кабат урамга чыкты. Чыгуга, аның каршында кабат Виктор пәйда булды, мыскыллы елмаеп кызны беләгеннән кысып тотты: - Әйдә, үз хоромнарыңа кайтыйк, принцесса. Монда сиңа делать нечего! * * * Аниягә алдарга ярамый икән... Теге агайга үзен балалар йортында тәрбияләнүче ятим кыз дип алдаган иде. Инде язмыш аны шундыйлар белән очраштырды. Яңа дуслары барысы да казна йортында үскән булып чыкты. Рита, Виктор, Илшат, Катя балалар йортыннан чыгып, һөнәри училищеда укыйлар, тулай торакта яшиләр, ә Таня белән Юра әле һаман шунда интегеп ята икән. Икесе дә әйләнгән саен аннан качалар, ләкин аларга шундук ау оештырыла, барыбер кабат тотып, шул йортка илтеп тыгалар. Балалар йортында һәр бала исәптә, алар өчен дер калтырап торалар, көне-төне саклыйлар икән. Чөнки бер-бер хәл булса, тәрбиячеләр үзләре җавап бирә. Бу йортта яши-яши эт каешына әйләнгән үсмерләр үз хокукларын бик яхшы белә, тегеләрне үртәп, нервыларында уйнап, яман кыланмышлары белән куркытып торалар икән. Бу компания белән аралаша торгач, Ания күп нәрсә белде. Балалар йортында тәрбияләнгән алты танышы арасында бары Рита гына чын ятим булып чыкты. Калганнарының әнисе, ә Викторның хәтта әтисе дә бар! Шулай булса да алар үз өйләрендә түгел, казна йортында яшиләр. Сәбәбен бик гади итеп аңлаттылар: "Мы дети лишённых". Бу алар өчен гадәти нәрсә, әни бар, ул баласы янына кунакка килеп йөри, болар да кайчакта үз өйләренә кайтып киләләр. Ләкин бөтенләйгә түгел, анда озаграк торсаң, ачтан катуың бар. Тамак ягы детдомда күпкә яхшырак, ди, шмоткаларны да яңартып торалар. Анда барысы да бар, тик ирек кенә юк. Һәр көнең минут-сәгатьләргә бүленгән, режимны бозарга ярамый. Шуңа качалар, бераз иректә җилләнеп йөриләр дә, тамаклары ачкач, башларын иеп, кабат шул йортка кайтып авалар. Шунысы сәер: боларның кайсын тыңласаң да, үзенә җылы түбә, ризык биргән йортны, анда эшләүчеләрне хурлый, әниләрен хокукларыннан мәхрүм итүчеләрне гаепли. Һәркайсының үз язмышы, һәркайсы үзенчә бәхетсез. Үзләрен тудырган, аннары көчек урынына урамга ташлаган ата-аналарына гына түгел, бар дөньяга ачулы, нәфрәтле, үчле иде алар. Бер йодрык булып укмашкан бу әниле-әтиле ятимнәр арасына урамны туган йортыннан якынрак күрүче Ания дә килеп эләкте... Шуннан башланды инде. Кара төнгә кадәр урамда йөрүләр, шешәсе белән сыра эчүләр, көпә-көндез базарда урлашулар, кичләрен кеше талаулар, подвалда кунулар... Урланган әйберләр юк-бар бәягә сатыла да, ул акча ризык-эчемлек, кәеф-бәйрәмнәр өчен тотыла. Ания юмартланып, үз йортыннан да тәм-том ташый. Кайчакта әле әтисенең, әле әнисенең кесә-янчыкларыннан акча шудыра. Аларныкы саналмаган, берничә йөз юкка чыкканын сизми дә калалар. Әйе, шундый каршылыклы, авыр холыклы, ни теләгәнне үзе дә белми торган сәер кыз иде Ания. Ләкин бу холкы аның үзенә ошамый, ул якыннарын борчылырга мәҗбүр иткәне өчен кайчакта җан газаплары кичерә, төзәлергә, дөрес юлга басарга сүз бирә, ләкин булдыра алмый. Бүген беркая бармыйм, өйдә генә утырам дип, яхшы ниятләр кора да, кич җитү белән аяклары үзеннән-үзе паркка таба атлый. Әйтерсең аны ниндидер шайтан изге ниятләренең гел киресен эшләргә котырта, яманлык эшләргә өндәп тора. Бу маҗаралар ни белән тәмамланыр иде, билгесез. Әмма көннәрдән бер көнне алар төркеме милиция кулына эләкте. Анияләр күршесендәге йортны басканнар иде. Йортны күрсәтүче, шайканы анда озатып куючы Ания үзе булды. Башта хуҗалар кайчан өйдә була, кайчан йорт буш - белешеп торды. Аулак вакытта тәрәзә аша кереп, шуннан вак-төяк урлап чыктылар. Кызлар үзләренә алтын-көмеш әйберләре, затлырак кием-салым эләктерде, егетләр магнитофон, коньякхәмер тота чыкты. Угрыларны озак эзләп интегәсе булмады, чөнки хуҗалар күзәтү камералары куйган булган. Әй шул чакта Аниягә эләкте дә соң! Мәктәпкә дә җибәрми, гаражда бикләп тоттылар. Әнисе, аны суд каршына китереп бастырмас өчен, байтак бусагаларны таптады. Аниянең әшнәләрен колониягә озаттылар... Ирекле урам тормышы шулай тәмамланды. Урам Анияне алдашырга, сүгенергә, сыра эчәргә, ямьсез итеп көләргә, оятсызлыкка, дорфалыкка өйрәтте. Ләкин ялгызлык, курку хисеннән аралый алмады... Дима Әйе, ул чакта аны яман дуслардан, урамнан аралап алдылар, тик алмашка берни бирә алмадылар. Ания беркайда үзенә ямь-юаныч таба алмый, агым уңаена акты. Укырга кирәк иде - укыды. Өйдә булырга куштылар - ул үз бүлмәсендә бикләнеп утырды. Дөресен әйткәндә, ул урамга чыгарга курка да иде. Чөнки анда Дима бар. Дима - Анияне көчләгән егет... Яз көне иде ул. Катяның туган көне иде. Анияне тулай торакка кунакка чакырдылар. Егетләр юк иде, өчәүләп бәйрәм иттеләр. Ания күчтәнәчкә шәраб тотып килгән иде, шуны салып куйдылар. Кәефләр күтәрелеп китте. Күңел түрендә яшеренеп яткан серләр түгелә башлады. Рита балалар йортында яшәгән чакта, үзен зур кызлар ияртеп ниндидер фатирга алып барулары, шунда кыстый-кыстый аракы эчереп, иптәш егетләре астына салулары турында елый-елый сөйли башлады. - Алар мине сатты... Миңа шундый авыр булды... Кычкырдым, тик беркем ишетмәде, ярдәмгә килмәде. Анда бөтен кызларны шулай итәләр... Миңа унөч кенә яшь иде. Өчәүләп көчләделәр. - Ә мине лагерьда чакта, агачлар арасына алып кереп... - диде Катя. - Мин кычкырмадым, карышмадым. Чөнки ярата идем. Шуннан соң ул мине ташлады... - Юрамы? - Юк, Лёша. Ул чакта Юра юк иде. Лёша хәзер төрмәдә утыра. Хат та язмый. Миннән соң да булды инде аның... Рита, хәтерлисеңме, Зәйдән килгән Наташа бар иде. Ул бит Лёшадан малай тапты. Малае да детдомда хәзер... Наташа рәхәтләнеп типтерә, атна саен ир алыштыра. Ә бит әйтә иде: "Мин үз баламны никогда, ни за что ташламыйм!" Ташлаган менә... Барысы да ташлый. Беркем кешечә яши алмый. Ник шулай ул, Рита?! Светаның кызы да детдомда. Нас бросили, и мы бросаем... Каргалган без, башкача яши алмыйбыз. Неужели без дә шундый булырбыз?! Ирина авырлы йөри, корсагындагы баласын кыйный. Кирәкми ул аңа, Артёмга да кирәкми. Егетләр бүген синең белән, иртәгә башканы таптый... Ирина үзе дә шундый, беркемгә отказ бирми. Аларга бала кирәкми. Кирәкмәгәч, ник табарга, аборт кына ясатасы бит. Мин инде дүрт тапкыр аборт ясаттым... - Мин бер генә бардым. Хәзер сакланам. Минем бала табасым килә, - диде Рита. - Ә син, Ания, ничәне төшердең? Бу көтелмәгән сораудан Ания бермәл каушап калды, шәрабтан соң болай да алсуланган йөзе тагы да кызарып китте. - Мин бит кыз әле... Юк... Беркем белән йоклаганым юк... - диде. - Син - кыз?! Ба-а! Уналты яшьтә кыз! Әкият сөйләмә, кем ышансын моңа? - дип, аптыраудан күзләрен шарландырды Катя. - Бәхетле син... - дип моңсу гына әйтеп куйды Рита. - Мин сафлыгымны туйга кадәр саклыйсым килә. Үз иремә, - диде Ания. Бәлки, аңа бу сүзләрне әйтергә кирәкмәгәндер... Катя белән Рита бер-берсенә кинаяле карашып алдылар да тартырга чыгып киттеләр. Аннары ул килеп керде. Есенинга охшаган сары көдрә чәчле, алсу йөзле бик чибәр егет. Ания, аның шулай кинәт пәйда булуына гаҗәпләнеп: - Сезгә ни кирәк? - дип сорады. - Син! - диде егет һәм Анияне кочагына җыеп алды. ...Ания карышып, көрәшеп карады. Кычкырырга азапланды, ләкин егет аның авызын зур учы белән томалаган иде... Егет үз эшен бетерде дә канәгать елмаеп сорады: - Теләсәң, тагы очрашабыз. Ания сүз әйтерлек хәлдә түгел иде, дәшмәде. - Киявеңә сәлам әйт, аңа эш калмады, - дип ыржайды чибәр егет һәм хуҗаларча дөп-дөп басып чыгып китте. Аннары кызлар керде. Хурлыгыннан мендәргә капланып, үкси-үкси елаган кызны: - Менә хәзер син дә безнең кебек. Ничава, барысы да шул юлны үтә, - дип юаттылар. - Безгә рәхмәт әйт, егетнең шәбен бүләк иттек. Дима турында хыялланмаган кыз юк. Ул бу эштә остарып беткән. Шатланасы урынга елап ятасың, - дип гаепләделәр дә. Шуннан соң Дима аны сагалый башлады. Берничә тапкыр урамда очратып, стенага кысты. Син миңа ошыйсың, бергә булыйк, дип бәйләнде. Ләкин Ания аннан качты, сөйләшергә теләмәде. Ул Димадан курка, чиркана, шул сары чәчле егеттән үзен мыскыл иттергәне өчен бик нык хурлана иде. * * * Саф, чиста мәхәббәт турында хыялланган иде ул. Әмма хыялын көтеп җиткерә алмады, язмышы сукмагында сукыр юлчы сыман адашып йөрде дә сазлыкка кереп батты. Тәне генә түгел, җаны да пычранды. Ул пычракны инде бернинди сулар белән дә юып төшереп булмый. Калган гомерне шул кер белән үтәсе. Хыяллары җимерелгәч, Ания өчен дөнья тагы да караңгыланып калды. Мәхәббәтен кире кагып, үзен кимсетеп язылган теге хатны алгач та, яшисе килмәгән иде. Анысы искитәрлек кайгы да булмаган икән, яңа фаҗига белән чагыштырганда чүп кенә. Юкка гына ул чакта шулай янды-газапланды, үзүзен ашады, юкка гына тормыш белән бәхилләшергә теләде. Ул чакта бәхетле булган, чөнки тәне дә, җаны да саф иде, Максим күзенә туры карап, горур үтә ала иде. Ә бу хәлдән соң, шундый мыскыллаулардан соң ничек яшәмәк кирәк?! Ания беркемгә берни әйтмәде, бу адымының ният-сәбәпләрен язып-аңлатып тормады. Теләсә ни уйласыннар. Ул көнне аларда чираттагы мәҗлес иде. Өй тулы кунак. Көләләр, гөр килеп сөйләшәләр. Аларга кызык... Аниянең чыгып китүен беркем абайламый калды. Ул туп-туры мунчага юнәлде, башта әйбәтләп юынды, аннары идәнгә сузылып ятты да, чак кына бүртеп торган зәңгәрсу кан тамырына үткен лезвие белән сызып җибәрде. Бернинди авырту тоймады. Сызылган җирдән кан саркып чыкты. Ап-ак беләктә кып-кызыл кан. Ания, бу күренештән үзе үк куркып, йөзен стенага борды. Тәненнән тормыш китә башлавын тоеп-сизеп ятты. Ләкин тормыш бик үҗәт нәрсә икән, ансат кына сүнәргә теләмәде... Аны коткардылар. Шул вакытта мунчага әтисе килеп кергән... Үзе генә түгел, кунак хатыны белән. Башкалардан качып, бер-берсен иркәләргә аулак урын эзләп килгәннәр. Бу хакта, әлбәттә, беркем белми калды, берсенең - хатыны, икенчесенең ире бар, шуңа телләрен тешләделәр. Канга батып яткан кызны күрүгә, чит ир назы, яңа хисләр тансыклаган хатын чырыйлап чыгып качты, Марс "ашыгыч ярдәм" чакырды... Анияне хастаханәгә салдылар. Анда ул биниһая ябык, үтә күренмәле диярлек бер чирле кыз белән танышты. Төссез ак чырайлы, карап торышка ун-унбер яшьлек бу балага әнисе мескен-кызганыч тавыш белән "бәбекәем" дип дәшә иде. Ул һәр көнне килә. Әмма әтисе күренми. Ул, бәлки, юктыр да. Гөлнараның дуслары да юк бугай, чөнки ул алар белән уйный алмый, гел өйдә утыра икән. Авыру кешеләр янында күңелсез, алар яныннан тизрәк китәргә ашыгалар. Олылар икейөзләнеп маташса да, балалар хәтер саклап тормый. Алар көчле, шат күңелле дусларны гына ярата. Ания дә шат күңелле түгел. Аның янына да бары әнисе генә килә. Ул гел ашыга-кабалана, алып килгән әйберләрен тиз генә кызына тапшыра да эшенә йөгерә. Аның әле киңәшмә, әле тикшерү, әле отчёт, әле командировка... Ни өчен бу гамәлне кылды - беркем сорамый, кызыксынмый, бары дәвалыйлар гына. Ания үзе дә сөйләшергә атлыгып тормый. Кайчакта аның әнисе күкрәгенә капланып елый-елый күңелен бушатасы, җанын каезлап торган кайгыларын түгәсе килә. Шулай итсә, җиңелрәк булыр кебек. Берни үзгәрмәячәк, әлбәттә. Сафлык акчага сатыла торган әйбер түгел, бер югалткач, аны кайтарып булмый. Сәер, аның барлыгы турында элек Ания уйламый да иде. Югалткач кына бик кадерле, кыйммәтле булуы аңлашылды. Шул сафлыгы аңа калкан булган, фәрештәсе кебек саклагандыр кебек тоела. Инде саклаучысы калмаячак. Бу тән шакшы куллар өчен ачык... Пычрак савыт эчендә яралы җан бәргәләнә... Шуның белән яшисе... Ания үзенчә, Гөлнара үзенчә боек. Берсенең тәне, икенчесенең җаны авыру. Көннәр буе урында сызланып ятса да, Гөлнара аңардан бәхетлерәк, чөнки җаны тыныч. Саф әле аның җаны. Ул рәсем ясарга ярата. Кичкә таба тумбочка өстендә шактый рәсем җыела. Әнисе килгәч, аларны җыеп алып китә. Аниянең ул рәсемнәрне күрәсе килә. Ни ясый икән ул? Мөгаен, кояштыр. Балачакта Ания дә гел кояш ясый иде. Яшел чирәм, аллы-гөлле чәчәкләр, ак мендәр болытлар йөзгән күк һәм алтын нурлар чәчүче түгәрәк кояш... Тагы кешеләр ясый иде. Әнисе, әтисе, уртада - ул үзе. Аниянең бер кулыннан - әнисе, икенчесеннән әтисе тоткан. Ләкин бу күренеш рәсемдә генә калды... Чынлыкта алар беркайчан да янәшә атламадылар. Әнисе - бер якка, әтисе икенче якка йөгерде. Кояшлы аланда ул берүзе басып калды. Хәер, кояш та юк инде ул аланда... Болытлар каралган, яңгыр ява, салкын җил исә, чәчәкләр тапталган... Ә бу кызчык ни ясый икән? Аны әнисе бик ярата бит, гел иркәләп-назлап тора. Бер дә китәргә ашыкмый, баласы янында озаклап кайнаша. Әнисе яраткач, Гөлнараның дөньясы кояшлыдыр... Беркөнне Ания кызның рәсемнәрен сорап алды. Ялгышмаган, Гөлнара да чәчәккә күмелгән кояшлы аланнар ясый икән... - Минем тереләсем, урамда йөгерәсем, болынга чыгып, чәчәкләр җыясым килә. Мин кышны да яратам, ап-ак карларның тирбәлә-тирбәлә җиргә төшүен тәрәзәдән гел күзәтәм. Минем дә кар бабай ясыйсым, чана шуасым килә... Тагы әниемә булышасым килә. Ул шундый арый. Аңа бик авыр. Кызганам мин аны. Тик ярдәм итә алмыйм, минем аякларым авырта. Мин беркайчан терелмәм инде... Мөгаен, үләрмен... - диде беркөн аңа кыз. - Ә минем шундый яшисем килә! Үлем бигрәк куркыныч, кап-кара, мин куркам аннан. Анда берни юк, кояш та, чәчәкләр дә... Караңгылык кына... Ания, син шундый бәхетле, чөнки рәхәтләнеп йөрисең. Бик зур бәхеттер ул... үзең теләгән җиргә... үзең теләгән вакытта... үз аягың белән бару... әйе бит?.. - Әйе, - диде Ания. - Үзең теләгән җиргә үз аягың белән бару зур бәхет... Һәм шунда уйлап куйды: "Менә мин дә бардым... Һәм килеп җиттем..." Хастаханәдән чыккач, әнисе аны җилтерәтеп Казанга алып китте. Карадылар, тикшерделәр. Үзенә берни әйтмәделәр. Гинеколог яныннан әнисе кара коелып чыкты. Сүзе генә түгел, нәфрәт тулы карашы, тавышы белән үк Анияне сытарлык, җир йөзеннән юк итәрлек итеп әйтте: - Син мине үтерер өчен тугансың икән! Бөтен Татарстанга мәсхәрә иттең! Әнисе Аниянең хәл-халәте өчен түгел, үз абруе өчен борчыла иде. Кызның моңа бик хәтере калды, яшенә буылып: - Тапмаска иде! Мин сорамадым! - дип кычкырды. * * * Дима мәктәп капкасы төбендә аның чыкканын көтеп тора иде. Ания һәрвакыттагыча аны күрмәмешкә салышып үтәргә теләде. Тик шул чакта, артта Максим тавышын ишетеп, борылып карады. Әйе, аның артыннан, көлешә-көлешә, Максим һәм аның очрашып йөргән кызы Зөлфия атлый иде. Ания, уеннан кире кайтып, Дима каршына килеп басты: - Сәлам! Тыңлыйм сине... - Сәлам! Ания, мине армиягә алалар. Саубуллашырга килдем. Ания күз кырые белән генә яннарыннан үтеп баручы парга карап алды. Максим да, Зөлфия дә, кызыксынып, алар ягына төбәлгән иде. Ания Диманы култыклап алды да теге пар яныннан ыспай гына үтеп китте. - Мин гел синең хакта уйлыйм, Ания. Ә син? Мин бит синең беренче егетең, неужели бер дә мине уйламыйсың? Син бит дусларың кебек азгын, бозык түгел... Син бит чиста. Белгән булсам, мин кагылмый идем. Мин татар кызларын хөрмәт итәм. Минем әти дә татар, шулай булгач, мин дә татар. Әбием миңа Дамир, ди. Теләсәң, син дә шулай дәш. Әйдә, бергә булыйк, Ания. Озатырга кил, яме. Хат яз. Мин синең хат язуыңны телим. Язарсыңмы? Аниягә никтер бу егет кызганыч булып китте. Чынлап та, кемнән ким ул? Буй-сыны менә дигән, үзе чибәр. Әйттеләр бит теге чакта, бөтен кызларның хыялы дип. Башкалар хыяллана, ут йота, ә Дима Анияне саклый, аның өчен өзгәләнә. - Ания, син миннән бала табар идеңме? Әйдә язылышабыз. Менә хәзер керәбез дә язылышабыз, ә?! Безнекеләр каршы булмас. Син ризамы? Ризамы? Юк, әлбәттә, юк! Ләкин бу сүзләрне Димага ничек әйтергә? Күңеле төшәчәк бит. Матур итеп аерылышасы иде. - Минем әле укыйсым бар. Мин сиңа хат язармын... Язармын. - Син мине гафу иттеңме? Мин бит ул чакта айнык түгел идем. Айнык булсам кагылмый идем, валлаһи, кагылмый идем. Мин бит үзләре теләгәннәрне генә... Үзләре арттан чаба бит. Сине дә шундый дип уйладым. Дусларың шундый булгач. Син бүтән икән, мин бит белмәдем. Син булсаң, миңа башка беркем кирәкми. Ышанасыңмы миңа? Ышанасыңмы? Мин сине күтәреп кенә йөртәчәкмен! Син бит минеке генә. Көтәрсеңме мине, көтәрсеңме? Ике ел бит... Ике ел эчендә ни булмас... Ничек вәгъдә итәсе? Вәгъдә биргәч үтәргә кирәк. Шуңа Ания, икеләнеп кенә: - Белмим... - диде. - Озатырга килерсеңме? Бу сорауга да анык итеп җавап бирә алмады: - Белмим... - Сәер син. Шундый сәер... Ә мин сине яратам! Шулай диде дә, урам уртасында Анияне кочагына җыеп, кайнарланып үбә дә башлады. Кыз шул арада күз кырые белән сукмакка карап алырга өлгерде. Максим белән Зөлфия, әкрен генә атлап, алар артыннан килә иде. Аларны күргәч, Ания карышмады, Димага сарылды... Күрегез, аны да яраталар! Мәхәббәттән нәфрәткә бер адым, диләр. Нәфрәт белән мәхәббәт арасы артык кыска бугай... ...Кайчандыр үзен кимсетеп, хисләрен таптап үткән классташына үч итеп кенә сарылган иде ул Димага. Ләкин егеттән аерылгач та, Аниянең уйлары никтер гел аның тирәсендә бөтерелде, бергә үткәргән шул кыска мизгелләр кат-кат исенә төште. Диманың яратып, якын итеп кочып алуы, кайнар итеп үбүе, серле итеп: "Син минеке..." - дип, назлы, сузып пышылдавы... Ул аның белән очрашыр, чакыруын кире какмастыр, мөгаен... Әйе, шулай... Әле бер ай элек кенә үзен кан елатып мыскыл иткән егет белән Ания кабат очрашырга каршы түгел. * * * Ләкин Дима Ания уйлаганча гади егет түгел иде. Ул артык тыйнак, юк белән бар арасында эленеп торган мохтаҗ гаиләдә үсте. Әнисе үтә дә саран, кысмыр, һәр тиен өчен дер калтырап торучы бер хатын иде. Акчаны үзеннән дә, балаларыннан да кызганды. Әтисе ике урында эшләде, өйгә кайтып кермәде. Ләкин әнисе һаман риза түгел, аның алып кайткан акчасын азсына иде. Әтисен эшсезлектә гаепли, шул татарга чыгып әрәм иткән яшьлеген кызгана. Гаиләдә атага бернинди ихтирам булмады, әнисенең туганнары аңа, твой татарин, дип кенә дәшәләр иде. Паспорт алганда, Дима әнисенең фамилиясенә язылды, милләтен урыс дип күрсәтте. Мәктәпне тәмамлауга, илдә һөнәрле үлми, үзеңне туйдырырлык акчаң булыр дип, Диманы училищега озаттылар. Эретеп ябыштыручылар бүлегенә. Беренче практика вакытында ук Дима аңлады: бу эш аныкы түгел. Гомере буе "лох" булып, көчәнеп тир түгеп яшәргә аның бернинди теләге юк иде. Аның кебекләр инде иномаркаларда җилдерә, төнге клубларда күңел ача. "Бир!" дигән саен учына акча салып торучысы булмагач, егет башка юлларны эзләде. Акылны Каф тавы артыннан барып аласы юк, телевизор, Интернет җиңел яшәүнең төрле юлларын көне-төне күрсәтеп, аңлатып тора. Олыгаеп барган бай, тәти түтәйләр күңел ачарга гайрәтле яшь егетләр кирәксенә икән, рәхим итегез, Дима сезнең карамакта! Кая барырга икәне күрсәтелгән, үзең теләгән адрес-телефонны сайлап ал да кунакка кит. Анда сине мул табын, назга сусаган леди-ханымнар көтә... Дима үз шәһәрендә балкырга теләмәде, җир маенда үрчегән "гөлҗимешләр" янына юнәлде. Хәер, түтәйләр дә бик яшерен эш итәләр иде. Дима кулдан-кулга китте, акча мулдан түләнде. Улларының кайларда югалып йөргәнен өйдәгеләр белми иде. Чөнки ул әле укуда, әле практикада. Практикалары өчен яхшы түлиләр икән, Дима кай арада киемнәрен яңартты, үзенә, тотылган булса да, машина алып җибәрде. Ата-ана шат иде, уллары кул арасына керә, үз ипиен үзе таба. "Абыстайлар"ыннан туйган чакта, Дима тулай торакка юнәлә. Чибәр егеткә ишекләр дә, кочаклар да ачык. Егет үзенең хатын-кыз халкына ошавын белә, шуңа борын югары чөелгән, сайланыпялындырып кына эш итә. Кайсыларыннан түләү дә сорый. Ания янына керергә аны Катя белән Рита кыстады. Шактый кызган кызлар бүлмәдә утырып калган дусларын хурларга-кимсетергә тотындылар: - Тоже мне принцесса! "Кыз" дип мактанып утыра, киявемә саклыйм, имеш! - Что син! Ул бит безнең кебек саз бакасы түгел, патша кызы! Әнисе администрациядә эшли, байлар! Йортлары сарай хәтле. Бер барган идек, шаккаттык. - Да ну?! - дип гаҗәпләнде Дима. - Ничек сезнең арага килеп эләкте соң ул? - Урамда йөри иде, тотып алдык. Файдасы бар, спонсор ул безнең. Башы булса, башка компания табар иде. Но она тупая, натуральная дура! Мин - целка, дип масаеп утыра. Тапкан мактаныр нәрсә! - Бүген целка, иртәгә юк! Анысы минутлык эш, - диде Дима, мыскыллы елмаеп. - Кыз булуына ышанмыйм, борчак сибәдер. Хәзер саф кызлар роддомда булса гына. - Әйдә бәхәсләшәбез! Кыз булса, синнән штука! - Килештек, - диде Дима һәм, кулларын уа-уа, күкрәк киереп, Ания янына кереп китте. Керде. Күрде. Кыз аңа ошамады. Егылып китәрлек чибәр түгел. Казахка тартым каратут түгәрәк йөзле, күмер күзле бер кыз. Карсак буйлы, кыска аяклы икәнен утырган килеш тә чамалап була. Бу кызыйның бөтен горурлыгы атасының байлыгы да шул беркем кагылмаган җиләгедер. Дима шулай уйлады, шуңа күрә хәтер саклап тормыйча, үзеннән бернинди явызлык көтмәгән кыз өстенә ерткычларча кинәт ябырылып, беркем кагылмаган саф тәнне кыргый, тупас көч белән яулады... Бүлмәдән чыгуга, аның каршында Катя белән Рита пәйда булды: - Гони штуку! - Хо-хо! Дудки! Товарыгыз брак, кыз түгел ул! - диде Дима. Теш арасыннан лачкылдатып төкерде дә баскычтан төшеп китте. * * * Әлбәттә, ул Аниягә гашыйк түгел иде. Ләкин аңа өйләнергә, бу бай, җитеш гаиләнең кияве булырга теләве хак иде. Ике катлы сарай-йортта аңа да урын табылыр. Диманың моңа тулы хакы бар, чөнки Ания аныкы. Ләкин, ни гаҗәп, кыз башкалар сыман аның кочагына атылмады, аны күргәч эреп төшәргә ашыкмады. Гел качты, читләште, сөйләшергә теләмәде. Әгәр авырлы булса өметләнер идең. Бер очрашуда гына бу мөмкин түгел, кыз ул чакта нык курыккан иде. Бу кыргый җәнлекне ничек тә кулга ияләштерергә һәм үзенә бәйле итәргә кирәк. Ничек тә затлы гаиләгә үз кеше булып керергә дә Фазлыевлар кияве булып күкрәк киереп яшәргә. Үзенең шундый ниятләрен тормышка ашырып чапкан көннәрдә, Димага армиягә чакыру кәгазе китереп тоттырдылар. Үгез кебек таза егеткә анда юл ачык та ачык инде. Ләкин гомеренең иң матур көннәрен ике ел казармада үткәрү егетнең планнарына һич тә керми иде. Армиядән кем ничек булдыра, шулай тая. Диманың коткаручысы бары Ания генә. Аның әнисе зур кеше, өстәгеләр арасында бутала, бу эшне җайлый ала. Шуңа Дима мәктәпкә йөгереп килде, бөтен тәкәбберлеген онытып, Ания алдында сандугач булып сайрады. Кызны кочагына алгач сизде: өмет бар, кыз үзе теләп аңа тартылды. Дима һәр көнне Ания янында булды. Телендә - бал да ширбәт, кочагында боз таулары эрерлек иде. Бер кичне ул Анияне буш фатирга алып килде. Бу юлы кыз карышмады, егетнең назларына наз белән җавап бирде. Бәлки, авырга калыр дип өметләнде Дима, шул нияте чынга ашсын өчен назын кызганмады, кызны кочагында эретте. Үзеннән шактый олы хатыннар белән мәхәббәт уеннары уйный торгач, бу өлкәдә шактый шомарган, остарган иде ул. Кемне нинди канат белән, кай уңайга сыпырасын яхшы белә. - Кадерлем син минем, назлыкаем, бердәнберем... Мин синсез бер көн дә... юк бер минут та яши алмыйм, - дип, борчак сипте ул яшь кызга. - Сихерләдең син мине, Аниякәй. Моңарчы беркемне болай яратканым юк иде. Хәзер сине уйламаган секунд юк. Озакка сузмыйк, өйләнешик, бәгърем! Минем сине югалтасым килми. Хатыным булып көтеп ал мине. Бәлки, балабыз да булыр. Ания сискәнеп китте: бала?! Ул бит әле мәктәп укучысы гына. Нинди бала булуы мөмкин? Юк-юк... - Димочка, сабыр итик. Мин сине көтәрмен. Ышан, чынлап көтәчәкмен. Аннары өйләнешербез. - Минем сине ташлап китәсем килми. Ике ел синсез ничек түзәрмен, кояшым бит син минем. Ания, өйләнешик! - Юк, миңа бит уналты гына яшь. Син армиядән кайтканда унсигез булачак. Ул чакта мәктәпне тәмамлармын. Менә шунда өйләнешербез. - Озак шул, бәгърем, бик озак шул! Ике ел буе көтмәссең син мине. Син бит шундый чибәр. Сиңа башкалар кызыгыр. Сөйләшеп кара әле әниең белән, бәлки, мине алып калырлар, ә? Һич тә сине ташлап китәсем килми, бәгырькәем. Дима бал-ширбәтле сүзен дә, кайнар назын да кызганмый. Кыз йөрәге чыдасын гына. Ләкин Ания бирешми: - Юк, Дима! Син армиягә барырга тиеш. Ике ел бер-беребезне сагынып яшәрбез, хат язышырбыз. Мәхәббәтебез ныгыр. Беләсеңме, очрашу ничек күңелле булачак! Это так романтично! Шулай итеп, Диманың тырыша-тырмаша кызны көйләүләре бушка булды. Ания барыбер үз сүзендә торды. Диманы армиягә озату кичәсенә килгәч, егетнең шактый салган әтисе аңа шундый сүзләр әйтте: - Ялгышкансың, сандугач! Синең урының карга оясында түгел! ...Аниядәге үзгәрешләрне Марс та, Дамира да түгел, бер-ике атнага кунакка килгән әбисе сизде. Шикләрен кызына белдерде: - Аниягә нидер булган, чирли бугай ул. Ашавының рәте юк, күңеле болгана, коса. Тикшертегез әле сез аны. Соңгы арада ябыгып та китте. Дамира барысын да аңлап алды. Анияне кабат Казанга алып китте. Ике уйларга урын калдырмыйча: - Тапмыйсың. Төшерәсең! - диде. - Бу - минем балам! Яраткан кешемнән! Бармыйм абортка, бармыйм! Аның әтисе бар! Ул миңа өйләнә. Мин баламның тууын телим! - дип җан талашты, аяк терәп карышты Ания. Ләкин аныңча түгел, әнисе теләгәнчә булды. Укол кадап, операция бүлмәсенә кертеп җибәрделәр. Дима орлыгыннан яралган ике айлык олан шундагы ак тазда, кан эчендә калды... Ания бу хәлгә бәргәләнеп елады, тумый калган баласын кызганды, Дима алдында үзен гаепле тойды. Еракта, кайдадыр Кавказ ягында хезмәт итүче сөйгәненнән кичерү сорады. Ул аны сагына иде. Ләкин Димадан чәчәкле-чуклы өч кенә хат килде дә, аннары элемтә бөтенләй өзелде... Яраткан кешесеннән туасы баланы юк иттергәне өчен, Ания әнисенә үпкәле генә түгел, нәфрәтле дә иде. Аңа үч итеп, ул кабат урам кочагына, иске дуслары янына китте, төннәр буе югалып йөрде, өйгә кайтмый аптыратты. Ә бервакыт, өйдә беркем булмаган чакта, кәкре куллы әшнәләрен үзләренә җыеп килде дә, ашаганнары тамакларыннан кире килгәнче, затлы ризыклар, тәм-том белән сыйлады. Мондый тормышны төшләрендә дә күрмәгән кавем йортны аркылыга-буйга актарып чыкты. Алар өчен барысы да кызык, яңа иде. Өйдә тотып-иснәп карамаган әйбер калмады, кайбер вак-төякләр кунаклар кесәсенә шуды. Мондый визитлар тагы берничә тапкыр кабатланды. Соңгысында бергәләп күршеләрен бастылар. Шул вакыйга Аниянең маҗараларына нокта куйды. Үзе әйткәнчә, "йомшак җиренә урын таба алмаган" оныгын сакларга Кәшифә әби килде. Әбисе үзләрендә булганда Аниягә бернинди тыюлар, чикләүләр кирәкми, аңа өйдә дә бик рәхәт иде. Кирәксә-кирәкмәсә дә, ул гел әбисе янында кайнаша, аның һәр сүзен үтәргә әзер булып йөри. Әбисе янәшә булганда, Аниягә игътибар, җылы сүз, назлы караш мулдан эләгә. Әбисе авызыннан чыккан һәр сүз, һәр киңәш кыз күңеленә бал-май булып ягыла. Ә аннары әниләре чирләп китте... Бөтен игътибар аңа күчте... Без, без, без идек... - Кызым, син бәхетлеме? Ания сискәнеп китте. Шулхәтле урынсыз һәм вакытсыз сорау иде бу. "Әйе" дисә, моңа кем ышаныр?! Әнисе үлем ятагында соңгы сулышын алып ятканда кайсы бала, авыз тутырып, "Әйе, мин бәхетле!" дия ала?! "Юк, мин бәхетле түгел..." дисә, бер аягы белән гүрдә басып торган әнисе мәңгелеккә рәнҗеп китмәсме? Бер ана да баласының бәхетсез булуын теләми ләбаса. Ания, дөрес җавап эзләп, ярдәм өметләнеп, караватның икенче ягында утырган Клара апасына күтәрелеп карады. Ләкин ул карашта аңлау да, юату да күрмәде. Күмер төсендәге кысынкы күзләр аңа бары сынап һәм гаепләп карый иде. Артык кырыс һәм салкын иде бу караш. Ания Клара апасыннан һәрчак шүрләп яшәде. Ул кунакка килгәндә, аның тирәсендә буталмаска тырышты. Күбрәк урамда йөрде, кайткач та тизрәк үз бүлмәсенә үтеп, шунда бикләнеп утырды. Ярый әле өйләре зур, һәркемнең аерым бүлмәсе бар. Кызым, тамагың ачкандыр, дип, әбисе аңа ашарга кертеп бирә иде... Ләкин Клара апасының үткен күзләре аны барыбер эзләп таба, башкалар белән бергә утырып ашамавына ачулана, юк-барга кисәтү ясый, акыл өйрәтүләре белән үзәккә үтә. Клара апасы үзләрендә кунак булган вакыт Ания өчен гомеренең иң күңелсез көннәренә әйләнә. Үзе өчен һич тә тансык булмаган бу кунакның әле монда, әле тегендә яңгыраган таләпчән тавышыннан, нәсыйхәт укуларыннан, бертуктамый кисәтү ясап торуларыннан гарык булып, кыз аның тизрәк китүен, күз алдыннан югалуын тели иде. - Синең әниең усал! - дигән иде Ания Русланга. - Аның каравы гадел! - дип, әнисен яклаган иде туганнан туган абыйсы. Руслан аз сүзле, артык җитди егет булып үсте, Аниягә аның белән аралашу рәхәт түгел иде. Бар кыяфәте белән әтисенә охшаса да, әнисе сыман, үзен мәңге какшамас кагыйдәләр кысасына куып керткән, тәртибе һәрчак үрнәк булган бу егет күп укый, күп белә һәм Аниянең наданлыгыннан көләргә ярата иде... - Бәхетлеме син? - дип кабатлады ана. Ания, бар батырлыгын җыеп, әнисенең саргаеп кипкән йөзенә, үзенә төбәлгән тонык күзләренә карады. Урында ятучы хатын аның әнисенә бөтенләй охшамаган иде. Ят иде ул, чит иде, якты, шат тормыштан артык ерагаеп, шомлы һәм билгесез томан эчендә эреп-югалып бара иде... Кыз авыруның соравын җавапсыз калдырды. Чөнки бу сорауга җавап юк иде... Ания иренен тешләп кисәк кенә сикереп торды, артына борылып та карамыйча, бүлмәдән йөгереп диярлек чыгып китте. Күзләренә генә түгел, бәгыренә яшь тулган иде. Шулай да түзде, еламады. Абыйсының бүлмәсенә атылып керде дә: - Синдә бар, мин беләм. Бир бер тамчы гына! - диде. Илдар компьютерга төбәлеп дөньясын оныткан иде, сеңлесенең кергәнен сизмәде, ни әйткәнен аңламады. - Миңа авыр, невыносимо, авыр, аңлыйсыңмы? Онытыласым килә! Берни күрмичә, ишетмичә, барысын онытасым килә! Синдә бар, зинһар, бир! Мин беләм! Синдә гел бар. - Ни сөйлисең, башсыз?! Кайчан күргәнең бар? - Ә син ник кыланасың? Бар ич, бар! Илдар ярсып сикереп торды да Анияне җилтерәтеп бүлмәсеннән төртеп чыгарды, аннары ишеген бикләп үк куйды. - Хәзер, сиңа тагы... - дип мыгырданып, кабат компьютер каршына утырды. Ания аш-су бүлмәсенә төшеп китте. Суыткычны ачты, әтисенең башланган коньягы урынында иде. Кыз әчкелтем эчемлекне шешә авызыннан гына берничә йотым кабып куйды. Ләкин бу гына аз булып тоелды, тагы өстәде. Бу минутта утлы эчемлекне төбенә төшкәнче дә эчәргә риза иде, ләкин әтисе аның кимегәнен сизмәскә тиеш. Ания бүлмәсенә кереп бикләнде. Коньяк үзенекен итте. Бөтен тәнен рәхәтлек биләп алды. Үлем кочагында газапланып яткан әнисе, кайгы-хәсрәтле чынбарлык томан эченә кереп китте... Төш кенә, барысы да төш кенә... Бер кайгысыз, татлы, рәхәт дөньядан аны Илдар тартып чыгарды: - Тор! Тор! Әни үлде, ишетәсеңме, әни үлде! Ания күзләрен ачты, елмайды: - Үлдемени? Хы! Шулай диде дә кычкырып көлеп җибәрде. Бәргәләнеп-бәргәләнеп көлде. Башта караватында аунап, аннары идәндә тәгәри-тәгәри көлде. Бары тик Илдар яңагына китереп суккач кына айнып китте һәм сулкылдап елап җибәрде... * * * - Ания, тынычландыңмы инде? Ания, ашаган җиреннән туктап калып, сорау килгән якка борылып карады. Клара апасының күмер күзләре туп-туры аңа төбәлгән, алар һәрвакыттагыча кырыс һәм энәле иде. Кыз кисәк кенә урыныннан кузгалды: - Рәхмәт, мин туйдым! Ләкин таләпчән тавыш юлын бүлде: - Утыр! Беркем дә ризыктан өстен түгел. Алдыңа салганны ашап бетер! Кыз боерыкка буйсынмады, әмма чыгып та китмәде. Туктап калды да, нишлим икән дигән сыман, икеләнеп-уйланып басып торды. - Утыр, кызым, аша. Ризыкны әрәм итмик, - дип, йомшак кына дәште әбисе. Ания никтер әбисенә каршы килә алмады. Кабат үз урынына утырды, башын иеп, ашавын дәвам итте. Ләкин шул чакта аннан берәрсе "Ни ашыйсың, тәмлеме бу ризык?" дип сораса, ул җавап бирә алмас иде. Чөнки, ни чәйнәгәнен, ни йотканын белмичә, ташкурчак кебек утырды. Клара апасы да башка берни дәшмәде. Әтисе эштән кайткач, кыз аның янына керде: - Әти, нигә Клара апалар һаман китми? Ник алар бездә яши? - Башта әниеңнең җидесен үткәрик. Әбиеңнең монда булуы яхшы, җанга тынычлык бирә. Ул дога укып торгач, әниеңнең рухы да шаттыр. - Әбием калсын. Ә Клара апа китсен! Аның монда булуын теләмим. - Клара апаң инде ничә айлар әниеңне карады. Ул булмаса, нишләр идек? Аңа рәхмәттән башка сүз юк. - Ну и что?! Аның үз өе бар, китсен үзенә. Җидесен үткәрүгә китсен. - Олылар тормышына кысылма син, кызым! Өебез иркен, һәркемгә урын җитәрлек... Сыймыйсыңмыни? Ни җитми сиңа? Әле кичә әниеңне төштә күрдем, беләсеңме ни әйтте? Миңа тынычлык кирәк, диде. Күрәсең, анда да бик тыныч түгел... Без борчылгач, ул да борчыла. - Ой, әтием, юкны сөйләмә, үлгән кешегә барыбер. Ә миңа барыбер түгел! Менә миңа тынычлык кирәк! - Кызым, син бәләкәй чагында бик ягымлы, мәрхәмәтле идең. Ни булды сиңа? Ник шулай явызландың син? - Мин үземә бәйләнгән кешеләрне яратмыйм. Кысылмасын минем тормышыма, акыл өйрәтмәсен. Это моя жизнь, как хочу, так и буду жить. Это моя жизнь! * * * Кларага бу йортта авыр иде. Шундый зур, иркен йорт аңа коточкыч тар булып тоелды. Әнисе белән икесенә аерым бүлмә булса да, үзенә урын таба алмаган сыман иде. Бердәнбер туганы, авыру сеңлесен карарга дип килгән иде ул монда. Көне-төне Дамира янында булды. Кияү гел эшкә китеп югала иде. Эш вакыты бетсә дә, өенә кайтырга ашыкмады, кайдадыр күңел юатып йөрде. Күрәсең, чирле хатынын тансыклап тормагандыр. Айларга-елларга сузылган, кешенең җелеген суырып ала торган бу куркыныч авыру беркемне дә аямый шул. Дөньяда бер чибәр, һәрьяклап килгән, балкып торган хатын иде бит аның сеңлесе. Клара аның янында бер шәүлә, күләгә генә иде. Кая гына бармасыннар, барысы да Дамирага карап соклана, аңа мактау сүзләре яудыра. Әти-әнисе дә төпчек кызларын бик яраттылар. Аерып яраттылар. Аларның мәхәббәте апалы-сеңелле ике бөртек балага тигез бүленмәде. Тик Клара моңа көнләшмәде, шулай тиеш дип кабул итте. Чөнки үзе дә сеңлесен бик ярата иде. Тик шулай да аны үзе белән ияртеп йөрмәскә тырышты, чөнки Дамира артык иркә, елак бала булып үсте. Бер җәйдә, көннәр буе су буенда яланаяк чаба торгач, икесенең дә аяклары чебиләп чыкты. Кичләрен әнисе кызларны юындырып, чебиле урыннарга вазелин сөртә иде. И шул чакта Дамираның чырыйлап кычкырулары! Тавышы икенче урамга кадәр ишетелгән хәтта. Шул чакта әнисе: "Кызым, елама инде шулкадәр, сабыр бул. Әнә апаң түзә бит", - дигән иде. Тик Дамира анда да акланыр сәбәп тапты: "Апаныкы алай авыртмый ла! Минеке катырак авырта!" Авыртмыймы соң, анысын үзе генә белде Клара, тик, әнисен борчымас өчен, тешен кысып түзде. "Апалар көчле булырга тиеш", - дип уйлый иде ул. Әйе, елак иде Дамира. Кем уйлаган шул иркә кызыйдан шундый зур кеше үсеп чыгар дип. Мәхәббәт кочагында үскән балаларның тормышы үзгә була шул. Алар һәркайда үзләрен кирәкле, кадерле итеп тоеп, үз көчләренә, хаклыкларына ышанып яшиләр. Шул ышаныч белән үрләр яулыйлар. Дамира математика белән дус булды, шуңа күрә мәктәпне бишлегә тәмамлап, Казан финанс институтына укырга керде. Клара бу вакытта университетта укый иде. Башкала юлын бергә таптадылар, берберсенә иптәш-терәк булдылар. Шулай гөр килеп яшәгәндә, кинәт кенә әтиләре дөнья куйды. Әниләренең саулыгы чамалы, шуңа беркайда эшләми иде. Нишләргә?! Клара, укуын ташлап, әнисе янына Урманайга кайтты, эшкә урнашты. Сеңлесен ничек кирәк алай укытып чыгардылар. Дамира укуны кызыл дипломга тәмамлады һәм Сарландагы зур бер оешмага экономист булып урнашты. Тырыш, булдыклы кызны күреп алдылар, бәяләделәр, күп тә үтмәде, районның финанс идарәсе җитәкчесе итеп билгеләп куйдылар. Дәрәҗәле, абруйлы кеше иде Дамира. Эшен дә, гаиләсен дә тартты. Менә бу зур йорт та аның көче-тырышлыгы белән төзелде. Марс монда сыңар кадак та каккан кеше түгел. Ул, гомумән, хатын күләгәсендә җил-яңгыр күрми, үзен, саулыгын бик саклап яшәүче көяз, нәзберек бер кеше иде. * * * - Бәлки, кырыгына хәтле монда торырсың? - дип сорады ул Кларадан. - Сез биредә булганда, Дамирам да исән кебек. Сез миңа бик якын. Киләчәктә дә туганлашып яшәрбез дип өметләнәм. Клара дәшмәде. Ни көчле хатын булса да, соңгы вакытта ул аптырашта калган иде. Дамираның авыруы, шулай вакытсыз китеп баруы әллә ничә язмышны упкын кырына китереп бастырды. Беренчедән, Илдар. Ул инде ничә еллар наркотиклар белән мавыга. Аны бу зәхмәттән коткару өчен Дамира күпме көч түкте, күпме көрәште! Әмма юкка. Илдар һаман шул юлда йөри бирә. Укуын ташлады, беркайда эшләми. Әлегәчә әти-әни җилкәсендә утырды, әнисеннән акча суырды. Аны инде Клара гына җиңәрлек түгел. Ә Марс улына күптән кул селтәгән. Ул гомумән проблемалар яратмый торган кеше. Аларны кем ярата?! Ләкин барыбер кемдер үз җилкәсенә салырга тиеш, башны комга яшереп кенә үзе качмый ул, киресенчә, артыңа китереп тибүе бар. Икенче борчу - Ания. Бу кыз якыннарына никадәр җан газабы китерүен үзе дә белми-аңламый яши. Бик үзсүзле, тәкәббер бала. Ул һәрчак хаклы. Ул беркайчан гаепле түгел. Аныкы гел дөрес. Дәресен калдырса да, ул хаклы, икеле алса да, ул хаклы. Төнге бергә кадәр әллә нинди клубларда йөрсә дә, ул хаклы. Чөнки бу аның тормышы, һәм беркемнең дә бу тормышка кысылырга хакы юк. Әгәр кысылалар икән, димәк, аңламыйлар. Димәк, Аниягә начарлык телиләр. Ания хәзер бала-чага түгел, аңа инде унҗиде яшь! Яшь вакытта аның уйнап-көлеп, күңел ачып каласы килә. Өч елдан аңа егерме тулачак, һәм инде яшьлек үтте дип исәплә. Ә егерме яшь ул картлык инде. Картлар яшьләрне беркайчан аңламый, чөнки аларга бүгенге рәхәтләр эләкмәгән. Алар "отстой". Белмиләр, ә тыгылалар, өйрәтәләр. Ания шулай уйлый. Һәм ни уйлый, шуны әйтә. Бернинди киртәгә сыймаслык дорфалыгын, рәхимсезлеген гадел, туры сүзле булам дип аклый. Анияне аңлап була, аның шундый кытыршы, энәле чагы, бер-ике ел сабыр итеп, ипләп кенә тәртәгә кертә алсалар, бәлки, басылыр... Өченчедән, Марс. Ул беркайчан мөстәкыйль булмады, үз өстенә бернинди йөк, бурыч алмады, әзергә бәзер булып яшәде. Ләкин үзенә чәй дә ясап эчә алмаган бу ир хатын-кызлар белән шаярырга ярата иде. Дамира вафат булгач, аның юлдан язып китүе, теләсә кем белән бәйләнүе бар. Ул чагында бу йортка ниндидер чәчбикә хуҗа булачак, һәм балаларга урын калмаячак... Шуңа күрә, озакка сузмыйча, Марсны әйбәт, ышанычлы кулларга тапшырырга кирәк. Ул бар да кебек. Марс хатын-кыз күзе төшмәслек түгел, киресенчә, назлы затларны бер карашы белән кол итүчеләрдән. Сәриягә ошарга тиеш. Сәрия үзе дә бик килешле, ыспай хатын, тәртипле. Ире үлгәннән соң, улы белән матур гына яшәп яталар. Икесе дә тырыш, булдыклы, тормышлары җитеш, базарда үз кибетләре бар. Бер очрашуда, улым өйләнсә, япа-ялгызым ничек яшәрмен, берәр яхшы иптәш табасы иде, дип, Кларага серен ачкан иде. Таныштырырга да бу икәүне кавыштырырга кирәк. Дамира үз теле белән әйтте: "Апа, Марсны үзең урнаштырырсың инде, теләсә кемгә юлыкмасын. Мин сиңа ышанам", - диде. Марс әле яшь, ялгыз яши алмас. Балаларга да хатын-кыз тәрбиясе, күз-колак кирәк. Ә Сәрия төпле, белемле кеше, Клара белгәннән бирле даруханәдә эшли. Аның белән Камил авырып ятканда танышканнар иде. Язмышлары уртак булып чыкты. Сәриянең ире дә, җиләк кебек хатынын тол калдырып, тормыштан иртә китеп барган. Сәрия улын ялгызы үстерә. Бик пөхтә, җитди, горур хатын. Марска тиң булырлык яр. * * * Клара шулай уйлады. Ул ике гаиләне кайгырта-тарта алмаячак. Быел, ике йорт арасында йөреп, нык талчыкты, йончыды. Үзе турында да уйлыйсы бар, бераз хәл җыярга, ял итәргә кирәк. Сеңлесе кебек җитеш, бай тормышта яшәмәсә дә, Клара Дамирадан бәхетлерәк булып чыкты. Чөнки менә дигән ул үстерде. Руслан аларга бернинди борчу китермәде. Әйбәт укыды, институт тәмамлады, яхшы эшкә урнашты, күрше кызы белән кешеләр сокланып көнләшерлек гаилә корды. Булганына шөкер итеп яшәделәр. Камиле дә киң холыклы, яхшы күңелле кеше иде, Кәшифә апаны үз әниседәй якын күрде. Ул чакта, Урманайдагы йортны сатып, Айтүбәгә күчкәннәр иде. Килешеп, матур гомер иттеләр. Дамира еш кына әнисен, бездә иркен, рәхәтләнеп үз иркеңдә яшәрсең, дип, үзләренә алып китә. Ләкин атна да үтми, әби инде сагына, "кайтам" дия башлый. - Аптырыйм мин, ник сезне шулкадәр ярата әни? Ник бездә торасы килми? - дип үпкәли иде Дамира. - Безнең йортта да бөтен уңайлыклар бар, урамга чыгып йөрисе түгел. Берүзенә кыр хәтле бүлмә, беркем комачауламый. Ни тели, шуны эшли, муллык җитәрлек. - Безнең белән яшәргә ияләшкән инде ул, ничә ел бергә бит, - дигән була Клара. Ләкин үзе бик яхшы белә: Дамираның бай, купшы йортында җан тынычлыгы җитми, күңел рәхәтлеге җитми. Төпчек кызыннан кайтып керүгә, әнисе, андагы шау-шудан зарланып, шул тынгысыз тормышта яшәүче Дамираны кызганып сөйли иде. Салкын йорт иде бу. Дамира исән вакытта да салкын иде. Монда кунаклар еш килде, шашлыклар кыздырып, ашап-эчеп, мунчалар кереп, куна-төнә яталар иде. Клара, бу хәлләргә бик гаҗәпләнеп, атна саен бәйрәм оештыруларны өнәмичә, сеңлесен ачулана да иде. Йортыңа чит кешеләр ияләштерү кайчакта бәла булып кайта, дип кисәткән чаклары да булды. Кирәкле кешеләр бит, бергә эшлисе, дияр иде Дамира. Һәм аяк табаннары янганчы кеше көйләп чаба иде. Менә шул әрсез кунаклар аркасында үз балаларына, иренә игътибар аз эләкте дә инде. Һәм алар әкрен генә кайсы кай якка авышып, үзләренең серле тормышлары белән яши башладылар. Марс эшенә китеп югалса, Илдар белән Ания, адашкан җаннар сыман, әллә нинди шикле юлларда, лабиринтта буталып йөриләр. Ләкин икесенең дә юлы яхшыга илтә торган түгел. Әгәр туктатучы, кулларыннан тотып дөрес юлга бастыручы булмаса, ахыр чиге упкынга барып чыгачаклар... Боларны бер учка җыеп торырга Сәриянең көче җитсә ярый ла. * * * - Миңа башка кеше кирәкми, - диде Марс. - Дамираның үлгәненә ай да юк, син инде миңа шундый тәкъдим ясыйсың. Аннары, теләсәм, мин үзем дә хатын таба алам. Ләкин теләмим. Беләсеңме ни өчен? Чөнки миңа башка кеше кирәкми! - Ялгызың балаларны карый алырсыңмы? Аларга бит хәзер күз дә күз кирәк. Икегез дә эш дип чабып, җаныгызны дәүләткә сатып, Илдарны кулдан ычкындырдыгыз. Хәзер менә Ания кайдадыр буталып йөри. Юк, Марс, бу кадәр йортны ялгыз ир-ат тарта алмый, тәртипле, ышанычлы бер хатынкыз кирәк. - Андый хатын-кыз бар. Ерактан эзләп йөрисе түгел. - Шулаймыни? Алайса, таныштыр. Мин шат кына булырмын. Марс елмаеп куйды. - Танышыгыз. Көзгегә генә карыйсы. Клара, аның сүзләренә буйсынып, ялт итеп көзгегә борылып карады. Анда бернинди сурәт күрмәде. Көмеш күлдән чегән хатынына охшаган кара дулкын чәчле, күмер күзле Клара гына карап тора иде... - Әйе, син, - диде Марс бу көтелмәгән сүзләрдән үтә дә гаҗәпләнеп, каушап калган хатынга. Әлеге фикер ир башына яңа гына килмәгәнгә охшый, чөнки аның дөреслегенә бик ышанып, кистереп әйтә. - Курыкма, мин сиңа бергә йоклыйк димим. Анысы өчен хатын-кыз табылыр. Ләкин шунда, шушы йортта бер гаилә булып яшәргә тәкъдим итәм. Синнән дә кулай кеше булмаячак, Клара. Балаларны беләсең, алар сине хөрмәт итә. Син дә ялгыз, мин дә ялгыз, моның бер гаебен дә күрмим. Әби дә, син дә миңа бик якын. Сез - акыллы, ышанычлы кешеләр. Баҗайны ничек тәрбияләп озатканыңны беләм, ир җанлы, тугры хатын син. Миңа синең кебек иптәш кирәк. Киңәш-табыш итәргә, тормыш алып барырга. Янымда булсагыз, җаным тыныч булыр. Чынлап әйтәм, Клара, минем сезне җибәрәсем килми. Клара бу сүзләрне сеңдерергә дә авыз ачып бер кәлимә сүз әйтергә өлгермәде, бүлмәгә Ания атылып килеп керде: - Юк, мәңге юк! Мин Клара апаны яратмыйм, аның белән яшәргә теләмим! Китегез безнең йорттан. И вообще, башка монда килеп күренеп тә йөрмәгез. Әни юк, сез миңа беркем түгел! Я вас ненавижу! * * * Үгетли торгач, Марс Сәрия белән очрашырга ризалашты. Айтүбәгә үз машинасы белән килеп төште. Клара мул итеп табын корган иде, кунакларын кара-каршы утыртты, үзе зал белән кухня арасында йөгереп йөрде. Тәүге тапкыр күрешкән ир белән хатын, бер-берсенә сынашып карый-карый, әңгәмә коргандай иттеләр. Шактый гомер кичеп, үз парларын югалткан, йөрәкләрен өшеткән бу кешеләр бик сак иде. Күңелләрендә ни кайнавын тышка чыгармадылар, хисләрен сиздермәделәр. Гадәти кунаклар кебек, сабыр гына сөйләшеп утырдылар. Ике кешенең кушылып, гаилә коруның никадәр җаваплы эш икәнен егерме яшьлек егет-кызлар гына белми. Яшь чак - тиле чак, кызу кан белән хәл итәләр дә куялар. Кырыктан узганнарны тиз генә кавыштырам димә. Марс Сәрияне озата киткәч, Клара ни булыр дип баш ватмады, Аллага тапшырган инде, үзләре хәл итсеннәр, диде дә табын җыярга кереште. Сәриянең үзен шулай тыйнак, сабыр тотуы аңа ошады. Марс чибәр ир, кызыкмаслык түгел. Белә Клара, аз күрмәде: Дамираның дус хатыннары, оялып та тормыйча, Марс алдында чытлыкланалар, бераз салып куйгач, оятны бөтенләй онытып, иргә килеп ябышырга, хатыны алдында кочып үбәргә дә күп сорамыйлар иде. Ә Сәрия Марска бик ышанып бетми бугай, шуңа әллә ни ачылып та китмәде, кая анда күз уйнату... Марс ике сәгатьтән соң гына кайтты. Йөзендә елмаю иде. Клараның соравын да көтмичә: - Килештек бугай... - диде. * * * - Мин куркам... Клара, чынлап әйтәм, куркам... - Сәриянең карашында аптырау, икеләнү галәмәте чагыла иде. - Кинәт кенә шулай тормышыңны үзгәрт, имеш... шул яшьтә... Клара дәшмәде. Ул аны бик яхшы аңлый иде. - Шулай да тәвәккәлләргә кирәктер инде. Ялгыз картлыкның әллә ни шатлыгы, яме булмас, әйеме, Клара? - Марс сине ошаткан. - Мин дә аны ошаттым. Тыныч, ипле кеше. Ул гына булса икән... Анда бит тагы икәү бар. Кечкенә балалар белән ничек тә уртак тел табар идең. Ә бу яшьтә... Мин беләм: үсмерләр рәхимсез, кыргый була. Алардан ни көтәргә белмисең... Сизеп торам: сеңлеңнең балалары мин килгәнгә кул чапмаячак, энәләрен тырпайтачак... Белмим, сабырлыгым җитәрме... - Сәрия, баш чайкап, моңсу елмаеп куйды. Клара аны юаткандай итте: - Аларның үз тормышы. Беркем дә синнән ана мәхәббәте көтми. Әни бер генә була. Алыштыргысыз. Иң мөһиме, икегез килешкәнсез. - Син миңа ярдәм итәрсең бит, ташламассың? - Кулдан килгәнчә. - Клара, сиңа үтенечем: беренче көннәрдә булса да, мин бераз ияләшкәнче, безнең янда булсаң иде. Син акыллы хатын, балаларны яхшы беләсең. Минем өчен ят җир, ят оя бит. - Тырышырмын, Сәрия. Мин бара алмасам, әни анда торыр. - Сезнең ярдәмгә өметләнеп, Аллага тапшырам инде, алайса. Язмаган эш булмас әле. Туганнар булып, аралашып яшик, Клара. Никахны монда, үзебездә укытасым килә. Каршы булмассыз бит? - Юк, әлбәттә. Ихтыярың, - диде Клара. Сәрия китте. Клара аның артыннан кызганып карап калды. Ул яхшы аңлый иде: бу хатынны, тыныч тормышыннан йолкып алып, ут эченә, күкрәге белән ялкын капларга озата... Ахыры хәерле булсын. * * * Ял көне Клараның туган көне иде. Табын корып, дусларын җыйды. Бу калада аның утыз елдан артык гомере үтте. Һәм шул утыз ел эчендә ул бары өч ышанычлы дус тапты. Тапты һәм шуннан артыгын эзләмәде, кирәксенмәде. Дуслар күп булмый. Якынаерга теләүчеләрне үзеннән оста гына читләштерә белде. Мөнәсәбәтләре танышлыктан узмаганнарны тормышына якын китермәде. Сак, йомык, кырыс кеше иде Клара. Ләкин чын дуслыкны аңлый-бәяли һәм кадерли белүче зат иде. Шул өч бөртек дусты өчен ялкынга ташланырга әзер булып яшәде. Утлар-сулар кичкән, сыналган, ныгыган, эчкерсез дуслык иде бу. Бергә үткән еллар эчендә уртак җырлар шактый җыелган бу бердәм квартетка читләр түгел, җил дә керерлек түгел иде. Туган көненә дә һәрвакыттагыча өч кунак килде. Клара төче сүзләрне өнәми иде. Йөзенә карап мактаганны беркайчан яратмады. Янына куштаннарны ияләштермәде, туры сүзле кешеләрне хөрмәт итте. Дуслары моны яхшы белә. Шуңа күрә тыйнак кына тост-теләкләр әйтелде дә, мәҗлеснең калган өлеше яңалыклар бүлешеп, фикер алышып, күрешми торган арада җыелган серләрне уртаклашып үтте. - Мин сеңлемнең ирен өйләндердем, - диде Клара. - Үзем белгән бер хатын белән таныштырдым. "Алтынчәч" кибете хуҗасы Сәрия Шакировна. Бәлки, сезгә дә таныштыр. Киләсе атнада никахлары була. Дуслар берара тын калды. Клара сеңлесенең соңгы елда авыр чир белән көрәшеп, интегеп ятуларын, күптән түгел мәңгелеккә китеп баруын, сарай кебек мәһабәт йортта моңарчы хатыны ышыгында иркәләнеп яшәүче ир, наркоман малай һәм дөньяда үзенә урын таба алмыйча бәргәләнеп йөрүче авыр холыклы үсмер кыз калганын да беләләр иде. Яңалыкны күңелләренә сеңдергәннән соң, дуслар арасында менә шундый сөйләшү булып алды: - Шулай тизме? - дип сорады Асия. - Тиз түгел, Дамира киткәнгә ике ай узды. - Ир-атлар озак ялгыз тора алмый шул, - диде Илсөяр. Ә Гөлгенә кистереп әйтте: - Ояга чит кешене кертү кирәкме икән, Клара? Миңа калса, син ялгышкансың! - Нишләргә соң? Марс беркайчан да кайгыртучан, яхшы әти була алмады. Балаларга күз-колак кирәк. - Ул хатынга кеше баласы тансыкмы? Балалар аны кабул итәрме? - Һәрхәлдә, өйдә хатын-кыз булачак. - Клара, нигә кирәк булды сезгә ул Сәрия?! Әзер байлыкка хуҗа булырга теләүчеләр табылыр ул. Син ялгыз, ул ялгыз, сезгә Марс белән кушыласы да торасы. Моның бер гаебе юк. Ни бары бергә, бер ояда булыр иде. Балалар өчен дә синнән кулай кеше табылмас. - Дөрес фикер, - дип, Гөлгенәне хуплады Асия. - Ашыккансың син, Клара. - Юк, кызлар. Сезнең белән килешмим. Ире белән яшәсәм, Дамираның рухы рәнҗер, минем Камил дә риза-бәхил булмас... Килешә торган эш түгел. Сәрия тәртипле хатын, барысы да әйбәт булырга тиеш. - Мин Сәрияне бераз беләм. Бер ун еллар элек больницада бергә яткан идек. Анда, үзегез беләсез, хәл белүче өзелми, күчтәнәч ташып кына торалар. Ни барын уртага салып сыйлана идек. Ә Сәрия беркайчан безнең янга утырмады, ялгызы гына ашый, беркем белән берни бүлешми иде. Әллә үзе шулай саран, әллә кеше ризыгыннан шикләндеме шунда. Гел аерым, читтә йөрде. Сәер хатын. Ышанырга ашыкма әле, - дип кисәтте Илсөяр. - Һәркемнең бер сәер ягы була инде, кеше кешегә охшамый. Ярый, хәерле булсын. Хәзер артка юл юк. Таныштылар, бер-берсен ошаттылар. Үз башлары бар. Мин алар тормышына кысылмаячакмын, - дип, Клара бу темага нокта куйды. * * * Кәшифә апа, Дамираны соңгы юлга озатканнан соң, кияве янында яшәп калды. Марс та, Клара да шулай теләделәр. Гәрчә әбекәйгә монда бик авыр иде. Үтә дә авыр. Әбинең җаны елый иде. Бу олы йортның һәр почмагыннан ул Дамирасын эзләде. Менә-менә болыт чәчләрен туздырып, кояштай балкып, кызы килеп керер төсле иде. Мәңгелеккә киткән кешенең башка беркайчан кайтмасын белә торып өзгәләнеп сагыну коточкыч авыр газап. Күземә чалынмасын, югалту хәсрәтен һаман саен искә төшереп тормасын дип, Кәшифә кызының киемнәрен, пакетка тутырып, чормага ук менгереп куйды. Сау-сәламәт вакытындагы кебек күп түгел иде алар. Чөнки авырып ятканда ук Дамира артык-портык киемнәрен, затлы әйберләрен Кларага тапшырды. Хәер, исән чагында да яңа күлмәкләрен бер-ике генә кия дә туганнарга, дусларына тарата иде. Мул яшәде кызы, иркен, җитеш тормышта яшәде. Артык әйбер алма, кызым, алар өчен җавап бирәсе бар, дия иде Кәшифә. Зур кешеләр арасында эшләгәч кирәк шул, әни, башкалардан калышып булмый. Бер үк киемне кат-кат кию бездә дәрәҗә саналмый, дип аклана иде Дамира. Кайчакта бу шау-шулы, тынгысыз тормышыннан үзе дә туеп, урман эченә китеп яшисем килә дә бит, булмый, койрык бәйләнгән, дип зарлангалап та ала иде. Арый иде бугай ул. Тик сиздерми иде, эшеннән, тормышыннан канәгать сыман, гел елмаеп йөри иде. Әмма елмайганда да күзләре сагышлы-боек иде. Кәшифә әби хәсрәттән өзгәләнде, йөрәге әрнеп, кызын сагынды, җанына урын тапмады. Йокысызлыктан интекте, авызыннан ризык үтмәде. Шулай да түзде. Аллаһыдан сабырлык сорап, авыр уйлардан арыну өчен бер минут тик тормады. Эш аның өчен юаныч иде. Хезмәтчеләр тотмаган зур йортта, шөкер, эш җитәрлек. Кәшифә апа көннәрне санады, төннәрне санады, бу йорттан китү мизгелләрен көтте. Соңгы юанычы Кларасы янына кайтып, каршына утырып, Дамира турында сөйләшәсе, күңелен бушатасы килә иде. Бу кадәр авыр кайгыны ялгызың ничек күтәрмәк кирәк?! Ә бу йортта аны аңлардай, хәсрәтле җанын юатырдай кеше юк иде. Бу йорт коточкыч салкын иде. Кәшифә апа гаҗәпләнеп киявен, оныкларын күзәтте. Аларның йөзләрендә, күзләрендә сагышның әсәре дә булмавына рәнҗеде. Дамира турында авыз ачып сүз әйткән, юксынып искә алучы кеше юк монда. Гүя ул булмаган да. Бу йорт хуҗалары йоклыйлар, торалар, юыналар, әзер табынга килеп утырып, тиз-тиз кабаланып ашыйлар, аннары өчесе өч якка чыгып йөгерәләр. Кайткач тагы дәшми, сөйләшми генә ашыйлар да үз бүлмәләренә кереп бикләнәләр... "Хәлең ничек, әби?" дип сораучы да юк. Әби алар өчен гүя урамнан кергән хезмәтче генә. Ярый кияү ашагач рәхмәт әйтә, ә тегеләрдән бер сүз тартып ала алмыйсың. Кәшифә кызын элек тә ачулана иде: - Балаларыңны эшкә өйрәт, гомер буе артларыннан җыеп йөри алмассың. Тик Дамира аның белән килешми: - И әни, юкка борчылма әле. Вакыты җиткәч өйрәнерләр. Хәзердән үк эшкә җигелмәсәләр дә ярый, - ди. Менә, җигелмиләр... Артларыннан әбиләре җыештырып йөри... * * * Ләкин анысы ярты бәла. Саулыгың булганда эш шатлык кына ла ул. Кәшифә апа өстенә тагы да зур, тагы да җаваплы эш йөкләнгән иде. Инде ничә көн бурыч булып өстендә тора. Әмма ул аңа берничек тә тотына алмады. Күңеленнән әйтер сүзләрен кат-кат барлады, ләкин тәвәккәлләргә әллә ни комачаулый иде. Әллә ни түгел, куркаклык бу, кыюсызлык һәм үз күңелендәге каршылык. Бу эшнең кирәклеген, мөһимлеген бар күңеле белән аңласа да, эчендәге икенче берәү моңа теше-тырнагы белән каршы иде. Менә шул көрәш иртән дә, кичтән дә тынмады. Кичтән, ярый, мин моны иртәгә башкарырмын, дип ниятләп ята да тагы икеләнеп кала, ниятеннән кире чигенә. Иртәнге ният кичкә күчә. Бер йомарлам бурыч көннән көнгә тәгәри тора, әмма сүтелми... Һай авыр бурыч йөкләделәр аңа! - Синнән башка тагы кем?! - диделәр. - Син иң олы кеше, синең сүз үтә, - диделәр. Һай, балалар... Дамиракаем, бәгырь җимешем, ник шулай иртә киттең, балам? Ник хәсрәт утларына салдың безне? Сиксән яшьлек әниең җир өстендә йөри, ә син гүрдә ятасың. Гадел хәлмени бу?! Үз балаңны соңгы юлга озатудан да олырак газап юктыр бу дөньяда... Күргәннәргә Ходай сабырлык бирсен, күрмәгәннәргә күрергә язмасын! Шулай дип үз-үзе белән сөйләшеп йөри Кәшифә. Ә Клара инде ничәнче кат шалтырата: - Әйттеңме, әни? Сөйләштеңме? - Юк... - дип җавап бирә Кәшифә апа гаепле тавыш белән. - Юк шул әле... - Әни, сузма инде. Барыбер бер әйтәсе. Яшереп эшләнә торган эш түгел. Марс та бер кичтә әйтеп куйды: - Әби, сүзеңне әйт инде, сузмыйк. * * * Марска еш шалтыраталар. Кәшифә апаны саңгырау дип уйлаучылар нык ялгыша. Ул кычкырып сөйләшкәнне генә ишетми. Ә пышылдашкан тавышлар аңа ап-ачык булып килеп ирешә. Ә Марс гел пышылдап сөйләшә. Хәзер шундый заман: дөнья ялгыз хатын белән тулы. Барысының да бәхетле буласы, көчле иңгә, кайгыртучы иргә ышыкланып, назланып яшисе килә. Марсның кылын тартып караучылар шактый бугай. Чөнки исемнәр төрле. Кәшифә апа колагына әле Сөммия, әле Гөлия исемнәре килеп ирешә. Таныш исемнәр. Кайчандыр шушы өйдә, Дамира янында кунак булып яткан чытлык хатыннар. Бәлки, кызы исән чакта ук кияү белән шаяра торган булганнардыр. Марс тик торучылардан түгел, хатын-кыз игътибарын ярата. Ләкин Кәшифә апа шуны да сизә: бу арада кияү тынып-басылып калды. Чөнки аңа күңел ачар, шаярыр өчен түгел, барча борчу-мәшәкатьләрне итәк астына яшереп, үзен иңнәренә утыртып, тормышын тартучы көчле хатын кирәк. Клараның юк-бар кешене тәкъдим итмәвен белә, менә шул ышанычны югалтудан курка. Һәм шалтыратучы чәчбиләр белән, бернинди өметкә урын калдырмыйча, коры гына сөйләшә. Шулай да тегеләр өметләрен өзми, шалтыраталар. Рәхмәт, өйгә килеп йөдәтүче юк. Хәл белергә килүче дә юк... Сарай хәтле йорт, кайчандыр гөрләп торган киң күңелле йорт шыксызланып, бушап калды, хәзер монда да кабер тынлыгы... * * * Йа Ходаем, үзеңә тапшырдым, диде Кәшифә. Башка чарасы юк иде. Клара иртән тагын шалтыратты: - Әни, сузма! Бүген үк сөйләш. Марс та янәшә басып тора иде, чөнки Клара әүвәл аның белән сөйләште, сүзнең ни турыда барганын белә. - Минем янда түгел. Мин юкта сөйләшерсез, - дип чыгып китте. Хәер, аның бу сүзләрне беренче тапкыр әйтүе түгел, бары кабат исенә төшерүе генә. Сиксән яшьлек карчыкның хәтеренә ышанып бетмәведер. Кәшифәнең хәтере Аллага шөкер дә анысы, кайгыборчулардан теткәләнеп беткән йөрәгенә генә өч тиенлек тә ышаныч юк. Чак кына дулкынланды исә, күкрәккә сыймый дулый, кулларына хәтле калтырана башлый. Шулай да ул бүген тәвәккәлләргә булды. Күпме сузарга була?! Бурычны салыр башка иңнәр юк. Клара еракта, ә Марстан булмый, ул гомергә җитди сөйләшүләрдән, җаваплы эшләрдән качты. Үлем түшәгендә яткан хатыны янына кереп, кулыннан тотып юата да алмады. Кызганам, алдында елаудан куркам, имеш... Чирдән, үлемнән коты оча Марсның, аның үзенә дә көннәрдән бер көнне киләсен белә, ләкин кеше үлеменә кагыласы килми, йөрәген саклый. Иреннән бер ярдәм-таяныч булмаганга, Дамираны карау, больницаларда йөртү тулаем Клара өстенә төште дә инде. Киявенә үпкә-дәгъвалары күп Кәшифәнең, әмма түзә, дәшми. Тавышланып-бозылышып яшәүнең яме юк, сабыр итәргә кала. * * * Кәшифә Ания белән Илдарның кайда, нишләп йөрүләрен белми. Ул бары шуңа рәхмәтле иде, балаларның икесе дә кичке аш вакытында өйдә булалар. Әниләре исән чакта төн уртасыз кайтмыйлар иде. Кәшифә гел әйтеп-кисәтеп тора: - Мине борчымагыз, вакытында кайтыгыз. Югыйсә китәм дә барам. Миннән башка нишләрсез? Белә ул: оныкларының аны җибәрәсе килми. Оныклары әбиләрен ярата. Ләкин бу мәхәббәтне сүз белән дә, наз белән дә белдермичә, аның һәр сүзенә, үтенеченә дәшми генә буйсынулары белән дәлиллиләр. Кичке ашта балалар өйдә була. Аннары Илдар чыгып китә. Әмма әбисенә әйтеп китә: - Әбекәй, борчылма, мин унда өйдә булам. Сүзендә тора, сәгать нәкъ унны суккан чакта тышкы ишек ачыла, Илдарның адымнары ишетелә. Дамира исән чакта бу баланы милиция белән эзләтәләр иде... Бу балалар әйтерсең лә Дамираның бөтен тынычлыгын алыр өчен туган затлар иде. Дамира зур-зур кешеләр алдында дәрәҗәле булды, дус-әшнәләре бихисап иде. Юбилеен бөтен районны гөрләтеп үткәрделәр, купшы-купшы котлаулар газета битләренә сыймады. Өйгә олау-олау бүләк ташыдылар. "Их, әтисе, күрмәдең кызыбызның нинди олы кеше булганын", - дип, ул чакта Кәшифә йомшап та алган иде. Бик күп кешеләргә ярый белде Дамира, әмма үз балалары күңеленә юл таба алмады... Сәрия - Балалар, сезгә сүзем бар, кузгалмый торыгыз әле... Кичке аштан соң шулай диде Кәшифә. Марс ул көнне эшендә махсус озаграк тоткарланды. Ания тынгысыз карашын әбисенә төбәде: - Әби, әллә китәсең? Зинһар, китмә! Китмә, әбием! - Юк, кызым, әлегә китмим... - Беркайчан да китмә, әбием, бездә генә яшә. Гел-гел безнең янда бул. Минем сине беркая җибәрәсем килми! - Аниянең карашында куркулы ялвару иде. - И балам... Гел-гел сезнең белән яши алмам шул. Карт бит инде мин... Ания дәшмәде, аңлыйм дигән сыман, олыларча авыр гына уфтанып куйды. Соңгы ике елда Дамираның бар тынычлыгын урлаган бу үзсүзле тискәре оныгы Кәшифәгә бик кызганыч булып китте. Ул кыз янына килде, аркасыннан назлап сөйде. Ания, шуны гына көткәндәй, аңа сыенды, әбисен кочып алды, кечкенә вакытындагы сыман, бик ихлас итеп: - Әбием, мин сине яратам, - диде. Күзләрендә яшь иде. Анияне кочаклаган килеш, Кәшифә апа Илдарга төбәлде: - Әтиегез өйләнмәкче була, балалар. Үтенечем шул: каршы килмәгез. Йортка хатын-кыз кирәк. Хатынкызсыз йорт тарала. Ания куырылып-сискәнеп китте. Моны хәтта Кәшифә апа да тойды, куенында гүя салкыннан калтыранган каз бәбкәсе иде. Ә Илдар битараф һәм тыныч иде. Керфеге дә селкенмәде. Бу хәбәр аңа бөтенләй кагылмагандай, халәтен сүзләре белән дә раслап куйды: - Мне без разницы, - диде. Егерме яшьлек егетнең үз тормышы, ул инде шактый нәрсә белә. Өйләнмәгән очракта да әтисенең хатын-кызсыз тора алмавын аңлый. Теләсә кайда буталып йөргәнче, әйдә өйләнсен. Илдар бу йортта барыбер озак тоткарланмаячак. Ә Аниянең йөзенә курку кунды. Борчулы карашын әбисенә күтәреп, өметләнеп сорады: - Әби, син китмисеңдер бит? Син бездә каласыңдыр? Кәшифә апа өчен бу коточкыч авыр сорау иде. Оныкларын өзелеп яратса да, аның бу йортта каласы килми. Шулай да алдады: - Калырмын, кызым, мин сезнең янда калырмын... Өйдә зилзилә купмасын, ниятләгән эшләр тыныч кына хәл ителсен өчен, бу ялган кирәк иде. Йа Аллам, аптыраганнан алдашкан-ялгышкан бәндәңне гафу кыл. * * * Никах мәҗлесенә алар Марс белән икәү генә киттеләр. Марсның бердәнбер кыз туганы барудан баш тартты. Ә Кәшифә, җаны тартмаса да, матур күлмәген киеп, ак яулыгын бөркәнеп, кияве белән юлга чыкты. Чөнки Клара телефоннан кистереп әйтте: "Әни, син киләсең! Без никахта катнашырга тиеш!" Менә шулай, кызы белән икәүләп кияү өйләндереп йөриләр, хәерлегә булсын... Бер дә күңелле хәл түгел, бу мәҗлеснең һичбер шатлыгы юк. И-и-и... күрәчәкләр диген... Кызын-балакаен кияүгә биргәндә шундый язмыш турында уйлаган идемени ул?! Туйларында һәр кунак: "Тигез гомер итегез!" - дип теләде ләса. Йөрәктән чыккан ул изге теләкләр, ияләренә барып җитмичә, бушлыкка гына оча микәнни? Таза, нык бала иде бит Дамира, салкын тиюнең, баш авыртуның ни икәнен белми иде. Каян гына килеп эләкте бу зәхмәт, әллә күз тидеме икән? Әллә бозым-фәләнгә эләктеме? Әҗәл дигәнең җиләк кебек хатынны бозлы кочагына суырып алды да, исәннәрне хәсрәткә күмеп, караңгылыкка алып китте. Кызы гүрдә ята, сиксән яшьлек анасы кияү өйләндереп йөри... Рәнҗемә, кызым, әниеңне язмыш йөртә шулай. Балалар хакы дип, йорт тузмасын дип, иреңнең никахына бара менә. Кәшифә апаның йөрәге чәнчеп куйды. Бу арада бик борчый әле ул, күкрәк белән аркасын үтәли бораулый, эчтән үтмәс пычак белән кыралармыни. Карчык кесәсеннән валидол алып капты. Сулышы җиңеләеп киткәндәй булды, ләкин йөрәк әрнүе басылмады. Киявенең хатыны белән танышканда, ул үзен бик киеренке тотты. Булачак килен беренче карашка ягымлы, ипле күренә иде. Ләкин Кәшифә апа, үзе дә сизмичә, аннан гаеп-җитешсезлекләр эзли башлады. Дамира урынын аласы хатын аның кызыннан һич тә өстен булырга тиеш түгел! Әмма Марс кияү Сәриядән күзен алмый... Аның карашында кадерлесен югалту сагышы түгел, яңа бәхетенә ашкыну тантана итә. Сәрия кунак каршылау, табын кору мәшәкатьләре белән мәшгуль иде, карчыкның үзен сынаптикшереп утыруын сизмәде. Кәшифәне түргә, көрәк сакаллы, киң күкрәкле мулла янына утырттылар. Табын мул, ризыклары тәмле иде. Тик бавырсак кына пычак белән дә каерып алмаслык итеп катырылган булып чыкты. Әгәр никахлашучылар яшь егет-кыз булса, бер-берсеннән аерып алмалы түгел, нык ябышканнар дип шаяртырлар иде. Ләкин бүгенге табында андый сүзләр урынсыз, килешми. Мәҗлес матур гына үтте. Кияү, килен ягыннан килүче туган-тумача бер-берсе белән танышты. Дамираны искә алучы булмады... Аның булганын, Марс тормышында моңарчы зур урын алып торганын һәркайсы белсә дә, яра яңартып исемен әйтергә кыенсынды. Кайтырга кичке якта гына кузгалдылар. Кунакларны озатып, табын җыеп шактый вакыт үтте. Сәрия алып китәсе әйберләрен хәстәрләп бетермәгән булып чыкты. Кәшифә апа никтер тынгысыз иде, каядыр ашыккан-кабаланган сыман, әледән-әле тәрәзәгә күз салды, калтыранган кулларына урын таба алмагандай, әле кәнәфи тоткасын, әле күлмәген, әле ияген сыпырды. Ниһаять, җыенып бетеп, юлга кузгалдылар. Марс янына Сәрия утырды, Клара белән Кәшифә артта. Айтүбәне узып ярты юлны үткәч, карчык кинәт кенә: - Юл уңае Урманайга кагылып чыгыйк әле, - дип куйды. - Бабагызга әйтер сүзем бар. Клара каршы төште: - Кирәкмәстер, әни. Башка вакытта. Болай да соңга калдык. - Башка вакыт кайчан була? Теләгемне үтәсәгез иде лә... - Ярый, ерак юл түгел, кагылып чыгыйк. Бабайның да ризалыгын алыйк, - дип килеште Марс. Урманайга җиткәндә, әби, йокымсырап китеп, башын кырын салган иде. Клара, аның беләгенә сак кына кагылып: - Әни, килеп җиттек, - диде. Тик Кәшифә апа күзен ачмады... * * * Больницага кереп ятуы турында Клара беркемгә хәбәр итмәде. Җан дусларына да, улына да әйтеп тормады. Аңа тынычлык кирәк иде. Беркем белән сөйләшми-аралашмый, көннәр буе йөзен стенага борып ятты да ятты. Җан җил әсиренә эләккән ялкын теледәй бәргәләнде, ярсыган дулкыннар кочагындагы чәчкә сыман кыйналды, өзгәләнде, елады. Ул җанны тынычландырырлык дару юк бу дөньяда. Төрле уколлар кадый торгач, тән авыруы чигенде, әмма җан сызлана, әрни иде. Дамираның үлеме Клара өчен бу кадәр авыр булмады. Чөнки Дамира озак сүнде, өметләр тамчылап кимеде. Хушлашуга әкренләп әзерләнделәр, ахыр чиге, бу хәсрәтнең котылгысыз булуын аңлап, югалтуга күнделәр дә. Ул көтелгән үлем иде. Хәтта сеңлесе түзә алмаслык авыртугазаплардан ыңгырашып, бәргәләнеп ятканда, кызганып, озак интекмәсә ярар иде, дип теләгән чаклары да булды. Сеңлесен озатканда Клара ялгыз түгел, аның янында әнисе бар иде. Әнисенең үзе өчен нинди зур таяныч булганын аны югалткач кына аңлады Клара. Аның шулай кинәт китеп баруы йөрәгенә бәрде, бу хәсрәттән ул катып калды. Әнисен Урманайда җирләделәр. Ул гомере буе Урманайны сагынып яшәгән иде. Ире белән гомер иткән нигездән беркая китәсе килмәгән иде. Ләкин Клара белән Камил аны, үгетли-үгетли, китәргә күндерделәр. Ул чакта Клара әнисе турында түгел, күбрәк үзе турында уйлады. Чөнки үз гаиләсе Айтүбәдә, әнисе авылда ялгыз, ике арада чабу эшләгән кеше өчен авыр иде. Әнисенең бакчасы бар, сыер, сарыклар асрый, каралты-кураны да гел карап торырга кирәк. Дамира муеннан эшкә баткан, айга бер кайта алса да рәхмәт. Туган йортны, әнисен карау-кайгырту тулаем Клара белән Камил өстендә булды. Бу йөктән алар әкренләп котылдылар. Әүвәл малларны бетерделәр, аннары бакчаның яртысын күршегә бирделәр. Аннары йортны ук саттылар да әниләрен үзләренең өч бүлмәле фатирына, дүрт стена арасына китереп утырттылар. Әмма бирегә Кәшифә апаның тәне генә күчте, җаны Урманайда калды. Үз йортыннан йолкып алып киткән өчен ул Кларага рәнҗи иде, рәнҗегәнен сиздереп тә куя иде. Менә шуларны уйлап ята Клара, Дамира вафатыннан соң аны мәҗбүриләп диярлек Марс янында калдыруына, соңгы көннәрендә бергә була алмауларына, әнисенә карата шулай кырыслыгына, хәтерендә яңарган һәр ялгыш сүзе-гамәленә, тагы әллә нәрсәләргә үзен гаепле тоеп, әнисен тиешенчә кадерли алмавына үкенеп ята. Җаны шуңа сызланаәрни иде. * * * Шулай да Сәрия аны эзләп тапты. Ул Марс янына күчеп китмәгән, һаман Айтүбәдә яшәп ята икән. Клараның бу хәлгә гаҗәпләнүенә: - Тормышымны кайгыдан башлыйсым килми, - диде. - Кире уйламагансыңдыр бит? - Юк ла. Марс белән атна саен күрешеп торабыз. Ял көннәрен гел монда, минем янда үткәрә. - Ә балалар? - И Клара... нинди балалар инде?! Берсен бүгеннән өйләндерерлек, икенчесен кияүгә бирерлек. Сабый түгел ич алар! Үпкәләмә дә, гаепләмә дә, белмәгән, күрмәгән балалар өчен мин борчыла алмыйм. Үземнең улым өйләнергә җыена, квартирны аның исеменә күчереп йөрим. Белсәң, бөтен җирдә кот очмалы волокита, көннәрем чират саклап үтә. Очына чыкканчы, синең кебек егылмасам ярый ла. Карале, мин бит сине көчкә эзләп таптым. Ник беркемгә әйтмәдең? Клара берни аңлатып тормыйча, коры гына: - Шулай кирәк, - диде. Сәрия шомланып сорады: - Иярә торган чир түгелдер ич? - Курыкма, иярми. Иярә торган булса, башка җирдә ятар идем. Сәрия Клараның хәлләрен сорашты, тизрәк терелеп чык инде, дип теләде. Бар эшен ташлап монда, Клара янына килүе аның өчен авыр бурыч үтәү шикелле тоелды. Ул ашыга иде, алып килгән күчтәнәчләрен сузганда: - Палатада ничә кеше соң? - дип сорады. - Бишәү, - дигәч: - Мин ризыкны үзеңә генә исәпләп алып килгән идем шул, - дип уңайсызланды. - Монда ачлык янамый, ризык җитәрлек. Һәркем янына якыннары килеп тора, ашаудан бушамыйбыз, - дигән булды Клара. Никтер шулчак Илсөярнең туган көндә әйткән сүзләре искә төште. - Әйтергә дә онытып торам, Илдарга повестка килгән анда, 25ендә китәчәк. Син озатырга килә аласыңмы? Бу хәбәр Клараны аптырашта калдырды. Менә сиңа мә, Илдар армиягә китә... Әнисе исән булса, бу хәбәргә ут йотар иде. Илдар башсыз малай түгел, әмма мәктәптә яхшы укымады, тырышмады, чөнки теләге булмады. Шулай да Дамира аны үзе укып чыккан институтка этә-төртә булса да керткән иде. Былтыр җәй Илдар, имтиханнарын бирә алмыйча, укуын ташлап кайтты. Дамира авырып яткач, җайлап-майлап йөрер кеше булмады. Дамира улын армиядән алып калыр иде дә бит, юк шул. Димәк, Илдарга ике ел солдат боткасы ашарга туры киләчәк. Барлыкта-муллыкта иркәләнеп үскән малайга җиңел булмас. Соңгы елларда армия дигәннәре дә әллә нигә әйләнеп куйды, хезмәттәге уллары өчен аналарның котлары очып тора... - Барырга тырышырмын, сорап булса да чыгармын, - диде Клара. - Мин пенсиядәге кеше, больничный көтеп ятасым юк. - Яхшы булыр иде. Мин дә синең белән кайтыр идем. Чирканчык алуым шул булыр, - дип шатланды Сәрия. Киткәндә Клараның беләгеннән тотып елмайды: - Марс белән таныштыруың өчен рәхмәт сиңа! Өр-яңадан яшьлегемә кайткандай булдым. Бу яшьтә дә шундый кайнар хисләр буладыр дип уйламый идем. Сәрия чынлап та яшәреп, чибәрләнеп киткән, йөзенә нур кунган, күзләре көлә иде. Кемгә - югалту, кемгә - табыш... Берәүнең кайгысы икенче берәүләргә бәхет китерә ала икән... Ания - Өстең бөтен, тамагың тук! Тагы ни җитми сиңа?! Бу сүзләрне, гадәттә, балаларга әйтәләр яки артык олы кешегә. Аниягә дә эләгә иде алар. Холыксызлана, киреләнә башласа, әнисе аңа бик кырыс итеп шулай әйтеп куя иде. Ни җитми иде соң аңа? Ания үзе дә бу хакта шактый уйлана иде. Үсмер чак адәм баласының иң уйлана, баш вата торган чорыдыр ул, мөгаен. Балачакта кеше ваемсыз, гамьсез була, аның өчен атаанасы уйлый, яшьлек исә яңа дуслар, ачыш-яңалыклар, гыйшык-сөюләр белән янып-дөрләп үтеп китә. Урта яшьтә кеше эш, гаилә дип чаба, уйланып утырырга аның вакыты да калмый. Олыгайгач, инде уйланасы уйланган, эшләнәсе эшләнгән була... Иң катлаулы сораулар, кайчакта җавапсыз да сораулар үсмер чакта җанны кыйный. Әнисенең "Тагы ни җитми сиңа?!" дигән соравы Аниянең үзен дә күптән борчый иде инде. Ни җитми соң аңа? Чынлап та, барысы да бар ич. Баш өстендә түбәсе, табын тулы ризыгы, көн саен алыштырып торсаң да җитәрлек кием-салымы... Әти-әнисе исән. Үзе сау-сәламәт. Тагы ни кирәк? Ләкин нидер кирәк, нидер җитми. Ни җитмәгәнен Ания үзе дә аңламый, шуны аңлыйсы килә. Күңелендә әллә нинди аңлаешсыз моң-сагыш ята. Яшәүнең яме, мәгънәсе юк кебек тоела. "Ни җитми миңа?" - дип язып куйган иде ул көндәлегенә. Һәм бу сорау шул биттә җавапсыз, берьялгызы тырпаеп басып калган иде... Әбисен югалткач, кыз үзенә ни җитмәгәнен аңлады: аңа әбисе җитмәгән икән! Әбисе үзләрендә торган чакта, ул бит өйгә йөгереп кайта иде. Әбисе булганда бу йортта рәхәт, күңелле була иде. Чөнки әбисе Ания өчен яктылык, җылылык, шатлык, мәхәббәт иде. Ләкин бу шатлыклы көннәр бик аз булды. Әбисе аларда яшәргә теләмәде, ул гел олы кызы янына ашыкты. Әбисен тартып алган өчен, Ания Клара апасын дошман күрде. Әбисенең бары үзенеке генә булуын, гел янәшә булуын тели иде. Чөнки аны шулай эчкерсез яратучы, юатучы, аңа мәхәббәт-наз бирүче кеше башка юк та кебек иде. Әбисе Ания күңелендә йомарланып яткан курку-шомнарны, өметсезлекне җиңә алучы бердәнбер кеше иде. Инде менә ул юк. Ания бу дөньяда япа-ялгызы. Аңа шундый куркыныч. Тик бу турыда беркем белми... * * * Ания Сәрияне кабул итмәс, дошман күрер дип, юкка гына борчылдылар. Кыз тыныч иде. Әбисе үлгәннән соң, аңа бу йортта инде кем йөрсә дә барыбер. Бу йортта чит кешеләрнең һәрчак күп булуына ул инде күптән өйрәнгән. Бу йортта гына түгел, инде бар дөньясында үзе өчен газиз, кадерле, иң кирәкле кеше калмаган икән, тузынудан ни файда?! Инде берни үзгәрмәячәк, югалганнар табылмаячак... Аны яратучы кеше башка юк. Монда да, башка җирдә дә. Юк... Әмма битарафлык диңгезендә дулкын җаена тирбәлүче кызның берни дәшми, энәләрен тырпайтмый, сабыр гына йөрүен астыртынлык, күләгәгә поскан мәкер дип кабул иттеләр. Ания Клара апасының сак, сынаулы карашын гел тоеп-сизеп торды. Хәер, ул теле белән дә әйтте: - Сәрия апаңа хөрмәтле бул. Сезгә хәзер бергә яшисе. Әтиеңне дә гаепләмә, аларны юк-барга борчыма. Әтисе үзе дә кисәтте: - Кызым, Сәрия апаңа караңгы чырай күрсәтмә, ул хәзер минем хатыным, безнең гаилә әгъзасы. Әниеңне алыштыра алмаса да, синең турында кайгыртучы кеше. Беркем дә сиңа начарлык теләми. Апасы да, әтисе дә ни өчендер Сәрияне Аниядән өстен күреп, якларга-сакларга тырышты, ә киресенчә түгел. Бу сәер иде. Әле яңа гына балигъ булып, тормыш карурманына кереп баручы кызга да яклау, җылы сүз кирәктер, ул ялгызлыктан куркып куырылган баладыр дип берсенең дә башына килмәде. Гомер юлларын кичә-кичә, шатлык-кайгы суларын эчә-эчә, ныклап аякта басып торган, шактый шомарган, үзен яклап утка-суга ташланырлык көчле хатынны канатлары ныгымаган бәбкәбаладан саклау үзе бер гаделсезлек иде. Үсмер кыз бу хәлләрне аңлый-бәяли алмады, бары тик бу йортта иң кадерле кеше ул да, Илдар да түгел, Сәрия икән дигән нәтиҗә ясап куйды. Һәм йомылды. Ул сүзнең яхшысын да, яманын да дәшмәс булды. * * * Илдар озату мәҗлесен үзләрендә үткәрергә теләмәде. Без дуслар белән кафеда утырачакбыз, диде. Иртән әйберләрне алырга, сезнең белән хушлашырга кагылырмын, диде. "Ник?" дигән сорауларга, үгетләүләргә җавап биреп мәшәкатьләнмичә, чыкты да югалды. Сәрия моңа борчылмады, ул, киресенчә, шат кына иде. Ләкин Марс белән Клара үзләрен гаепле сизеп, уңайсызланып калдылар. Ания исә эченнән генә абыйсына кул чапты. Дөрес эшли, монда нишләп утырсын ул?! Илдарның кайчан кайтканын Ания сизмәде. Аны Клара апасы уятты: - Абыеңны озатырга барасыңмы? Барсаң, тор да җыен. Военкоматка җәяү генә юнәлделәр. Алдан Илдар һәм таныш түгел бер кыз атлады, алардан чак кына калышып Ания белән Клара, Марс белән Сәрия култыклашып үз җайларына арттан бардылар. Әле артык иртә, офык алланып кына килә иде. Көзнең томанлы, дымлы, салкынча иртәсе. Ә военкомат яны гөжләп тора, китүчеләр, озатучылар - барысы буталган, кайсы кычкыра, кайсы җырлый, кайсы елый... Килеп җитүгә, Илдарны дуслары чолгап алды. Шау-гөр иттеләр, Илдарны, күтәреп алып, күккә чөйделәр. Барсыннан да сыра, тәмәке исе килә иде. Бервакыт китүче егетләрне фамилияләп чакыра башладылар. Илдар, дусларыннан аерылып, туганнары янына килде, һәркайсын кочаклагандай итте. Иң соңыннан Анияне кочты, якын итеп, кадерләп, күкрәгенә кысты. Һәм пышылдады: - Бирешмә, сеңлем! Үзеңне сакла! Хат яз, барысын да язып тор, абыең сине беркемнән рәнҗеттермәс. Аннары, үзен озата килгән кызны кочагына алып, военкомат капкасына юнәлде. Ания бер-берсенә сыенган бу икәүгә кызганып, моңаеп карап торды. Илдар кызны үбеп хушлашты да, тагы бер кат борылып, туганнарына кул болгады. Ул капкадан кереп югалырга торганда, Ания, кинәт ыргылып, абыйсының күкрәгенә барып сыенды. - Бирешмә! - дип кабатлады Илдар һәм елмаеп күз кысты. Ания шунда бар йөрәге белән тоеп-аңлап алды: абыйсы аны ярата! Ләкин аны яраткан кешеләр гел китәләр... Анияне ташлап китәләр... * * * Өйгә кайткач, олылар чәй эчәргә утырды. Ания баш тартты, бүлмәсенә кереп китте. Аны бүген артык иртә уяттылар, йокысы туймаган иде. Шуңа бераз йоклап алмакчы булды, тик йоклый алмады. Күз алдында һаман Илдар торды. Аның яратып кочаклавы, күз кысып елмаюы, хушлашканда әйткән сүзләре... Туганы бит ул аның, бердәнбер туганы! Бер әни, бер әти балалары, бер нигездә яшәгән, бер үк язмыш кичергән, бер үк вакыйгаларның шаһитлары булган абый һәм сеңел. Үткәннәрнең кайсы көненә күз салсаң да, анда Илдар бар. Ләкин бер йортта яшәгән бу ике бөртек туган моңарчы бер-берсенә никтер якын була алмадылар. Ания абыйсына сыенырга, якынаерга теләсә дә, Илдар аны читкә этте, үз тормышына якын җибәрмәде, балачагага санады. Җитмәсә, адым саен кисәтү ясап, тәнкыйтьләп тә тора иде. Ания моңа бик кимсенә, Илдар да мине яратмый, чөнки мин начар сеңел, дип уйлый иде. Бүген, көзнең томанлы иртәсендә, абыйсы белән хушлашкан мизгелдә ул аңлады: ачулымы ул, шатмы, усалмы, ягымлымы, нинди булса да, ул бит Аниянең бердәнбер туганы! Һәм ул Анияне ярата, бик якын итә булып чыкты! Илдар аның өчен борчыла, ул аны ташламаячак. Әтисе аларны ташлады, аңа хәзер Ания дә, Илдар да кирәкми, ул гел яңа хатыны янында бөтерелә, күзенә генә карап тора. Ә Сәриягә Ания кирәкми дә кирәкми инде. Бу дөньяда Аниянең иң якын, ышанычлы кешесе булып Илдар гына кала түгелме соң?! Кичә генә ул өйдә иде, шунда, күз алдында йөрде. Ник шул чакта Ания аның янына кереп, рәхәтләнеп сөйләшеп утырмады икән? Аларның бит иркенләп, ачыктан-ачык сөйләшкәннәре, киңәшкәннәре дә булмады. Ник иң кирәкле, мөһим сүзләр соңгы мизгелгә калды да, аларны әйтергә вакыт җитмәде? Илдар армиядән кайткач башкача булыр, алар иң якын туганнар булып яшәрләр. Илдар кайткач... Кыз күңеленә шулчак коточкыч уй үрмәләде: әгәр абыйсы кайтмаса, әгәр аны үтерсәләр?! Бу куркыныч үлем Анияне яраткан кешеләрне берәм-берәм чүпләп кенә тора түгелме соң?! Ник соң әле ул Илдарның үзе өчен шундый кадерле, газиз кеше икәнен аерылышкан мизгелдә генә аңлады?! Әгәр ул кайтмаса, югалса, үлсә?! Кыз шуларны уйлап, үксеп елый башлады... * * * Ниһаять, Клара апасы аңа да игътибар итте. Югыйсә гел Сәрия янында йөргән иде. Ике хатынның гөрләшкәне зур йортның әле бер, әле икенче почмагында ишетелеп торды. Клара апасы яңа киленне хуҗалык белән таныштырып, киңәшләр, күрсәтмәләр биреп йөрде. Аш-су бүлмәсендә дә алар гел бергә маташтылар. Кичен Марс кайткач, өчәү гөрелдәштеләр. Аларның тормышы Аниягә гүя кагылмый иде. Ания үзен фатирда торучы чит кеше итеп тойды. Бу көннәрдә аңа бернинди игътибар булмады... Бары китәсе көнне генә Клара апасы аның янына кереп утырды. Каршысына утырды да, һәр сүзенә басып ясап, таләпчән тавыш белән акыл өйрәтә башлады: - Ания, быел мәктәптә соңгы елың. Уен-муеннарны, күңел ачуларны онытып торырга туры килер. Бар игътибар укуга булырга тиеш! Аңлыйсыңмы шуны? Бүгеннән үк үзеңә максат куеп, ныклап әзерләнә башла. Әниең синең медицина институтына керүеңне теләгән иде. Үзеңнең исәпләр ничек соң? - Белмим... Әле уйламадым. - Уйларга кирәк. Кая барасы, нинди имтиханнар бирәсе - барысын да алдан белешеп, шул фәннәргә ныграк басым яса. Әгәр медицина икән - химия, биологиягә. Бәлки, репетитор ялларбыз. Хәзер мәктәп белеме белән генә алдырып булмый. - Мин химияне яратмыйм... - диде Ания. - Кайсы фәнне ныграк яратасың соң? - Әдәбиятны. - Сеңлем, хәзер әдәбият белән ерак китеп булмый. Хыялланып йөри торган заманнар үтте. Үзем гомер буе укытучы булып эшләдем, ни икәнен беләм. Сиңа педка барырга киңәш итмәс идем. Ике юл: йә экономист, йә врач. Ания уйга калды. Кем булу турында ул моңарчы бер дә уйланмаган да икән шул. Көн белән төн арасында буталып йөрүче болыт кебек хис итә үзен. Ни беркая кунмый, ни таралып югалмый, җил уңаена йөзә дә йөзә шулай... Гомумән, аның киләчәге бик томанлы әле. Ул юк та кебек... Соңгы елларда аның укуы нык начарланды. Элек дүртле дә сирәк күренгән көндәлегендә өчлеләр генә түгел, икелеләр дә куна башлады, ләкин бу хакта Клара апасы белми. Хәер, әтисе дә белми. Аниянең ничек укуы соңгы вакытта беркемне дә кызыксындырмый. Ләкин барысы да районның бөтен акчасы белән идарә иткән Дамира Наримановна кызының урыны һичшиксез югары уку йортында булырга тиеш дип уйлый. Ә Аниянең күңеле гел дә укуда түгел. Дәрес вакытында башка кирәкмәгән уйлар килә. Кайда утырганын онытып, күңеле белән әллә кайларга китеп бара. Шул чакта укытучы сорау бирсә, җавапны түгел, сорауның үзен дә аңламый җәфалана. Уйлары, борчак кебек, теләсә кая тәгәри дә китә. Имтиханнарын ничек бирер, бу хакта уйларга да куркыныч. Аңа кадәр чуалган акылы тәртипкә килерме, җаны тынычлык табармы? - Иртәгә мин китәм, - диде Клара апасы. - Син озакка сузма, ныклап уйла, бер фикергә кил. Аннары бергәләп шул юнәлештә эшли башларбыз. Аңладыңмы мине? Йоклап йөрмә, әзерләнә башла! Ания күндәм генә җавап бирде: - Ярар... * * * - Син Дамира кызы бит әле? Ания сискәнеп китте. Тавыш килгән якка борылып карады. Таныш йөзне күрде. Әйе, бу апа аларда еш кунак була иде. Көлә торган апа, дия иде аны Ания. Чөнки гел көлә-көлә сөйләшә иде ул. Менә тагы елмая. Күзләре дә елмая. Әллә чынлап, әллә юри. - Ания, балакаем! Хәлләрегез ничек? Илдардан хат киләме? Кайда хезмәт итә? Ания ашыга иде. Ашыкмаса да, бу апа белән сөйләшәсе килмәс иде. Аның барча соравына: - Яхшы, - дип кенә китеп барырга теләгән иде, хатын аның беләгеннән тотып алды: - Әтиеңнең хатыны ничегрәк? Килешеп яшисезме? Рәнҗетмиме сине? Аниягә бу сорау ошамады. Ул гомумән беркайчан да, беркем белән дә үги анасы турында сөйләшмәде. Ни яхшысын, ни яманын. Бу аның өчен ябык тема иде. Хәтта Илдарга да берни язмады. Шуңа җавабы кыска булды: - Юк. - Мин Дамираны бик ярата идем. И-и, әйбәт тә кеше иде, мәрхүмкәем. Кызганам инде үзеңне, бик авырдыр әнисез, бәбкәем. Шул яшьтән ятим булып яшәүләре, җитмәсә, үги ана белән. Ходай ярдәм бирсен. Кунакка кил безгә, бер сөйләшеп утырырбыз. Дамира белән якын дуслар, сердәшләр идек без. Үги ана үги инде ул, аның янында әллә ни җылы юктыр. Кайчан телисең, шунда кил, бәбкәем, кыенсынып торма, яме. - Ярар, - диде Ания. Алдады, әлбәттә. Бу хатын янына ул мәңге бармаячак, урамда күрсә дә әйләнеп узачак. Төпченүчеләр дә, кызганучылар да, юатучылар да күп булды. Ания берсе янында да тукталып тормады. Бу кызның серләре, кичерешләре җиде кат йозак астына яшеренгән иде. Аңлый бит ул, күпме еласаң, зарлансаң да, әнисе дә, әбисе дә кайтмый... Беркем дә аның тормышын үзгәртә алмый. Бар сабырлыкны җыеп түзәргә һәм бу йорттан китеп барырга. Еракка. Казанга ук. Ә монда ул беркайчан да бәхетле була алмаячак. Бу кала сукмакларында аның керле эзе ята... Соңгы мизгелдә генә бар һаваны сулап бетерә алмыйсың дигәндәй, ни тырышса да, Ания укуда әллә ни алга китә алмады. Җене сөймәгән математика аңа барыбер теш үтмәс бер башваткыч булып калды. Әлбәттә, ул институтка керә алмады. Беренче имтиханнан ук очты. Ул документларын һөнәри училищега илтеп тапшырды. Анда, иң мөһиме, торыр урын, стипендия бирәләр иде, Ания шунысына кызыкты. Алдагысын киләчәк күрсәтер. * * * Телисеңме-юкмы, әмма каникулда туган йортка кайтырга туры килә. Кайта Ания. Сәрия апасына ул тәки якыная алмады. Киресенчә, бу хатын аннан ерагайганнан-ерагая бара иде. Үзе белән әтисен дә ияртте... Өйдә Сәрия хуҗа, мондагы тормыш ул теләгәнчә бара. Әтисе тулаем шул хатынга буйсынып яши, аның сүзеннән чыкмый. Алар уенча, Ания инде зур кыз, үз проблемаларын үзе хәл итәргә тиеш. Кулына акча биреп торалар, ә калганын инде әйдә үзең кара, җилкәңдә башың бар. Бала-чага түгел, сиңа унҗиде яшь! Өйгә кайткан саен, Ания нәүмизләнеп Илдар бүлмәсенең бикле ишегенә карый. Кайчакта шул ишеккә барып сыена да ерактагы абыйсы белән сөйләшеп ала: "Илдар, мин сине сагынам, син миңа шундый кирәк! Миңа монда шундый авыр! Белсәң иде сине ничек көткәнемне?! Син кайтсаң, без икәү булыр идек. Беркем белми, мин бит шундый ялгыз..." Шул чакта Аниянең күзләренә яшь төелә. Күңеленнән абыйсы белән шулай ачылып, хисләнеп сөйләшсә дә, аңа язган хатлары кыска, коры. Артык бер сүз юк анда. Үзенең вакыйгаларга, яңалыкларга үтә дә ярлы булган бертөрле тормышы хакында берничә сүз яза да калган ярты биткә сораулар тезә. Илдар аннары шаярып җавап бирә: "Сеңлем, су буйлык хатыңны көчкә укып чыктым, бик күңелле яшисез икән, бу кадәр яңалыкны кайдан табып бетердең?!" Яңалык юк та шул. Яшьлек, яшьлек, диләр, ул шулай күңелсез була микәнни? Алайса, ник шулхәтле сагыналар соң аны? Укы да моңай, имеш. Тулай торакта да кызык юк. Этаж саен кызлар көтүе. Дәрес әзерлиләр, китап укыйлар, гайбәт сөйлиләр... Кайчакта, ял итү бүлмәсенә төшеп, телевизор карыйлар. Бертөсле күңелсез тормыш. Ә егет халкы Анияне бөтенләй кызыксындырмый, күңелендә яңа мәхәббәт учагына урын юк. Йөрәге вакытсыз арыды, иртә картайды бугай. Өйдә дә ямь юк. Әтисе белән Сәрия, карт булсалар да, гөр килеп яшиләр әнә, кызыгырсың да. Култыклашып кунакка, концертларга йөриләр, ял йортына парлашып китеп баралар. Алардагы мәхәббәткә шаккатарлык! Кочаклашып, үбешеп кенә торалар. Ә Ания ялгыз. Аниягә күңелсез... Илдар, Әминә Сәрия әлегә беркайда эшләми, көннәр буе өйдә. Аның гел күз алдында булуы Аниянең эчен пошыра. Бу хатын, әтисенә бик кадерле булса да, Ания өчен җиде ят кеше. Үги ананың үзен өнәмәвен ул җаны-тәне белән сизеп тора. Бу хатынның биредә йөрүе болын хәтле йортны да тарайта, кысан итә. Кай тарафка юнәлсәң дә, караңгы чырайлы шул ят хатын килеп чыгар төсле. Үз өендә ямь табалмыйча, Ания урамга чыгып китте... Казан белән чагыштырганда, Сарлан бигрәк бәләкәй, тыныч икән. Машиналар да, кешеләр дә аз. Шәһәрне аркылыга-буйга җәяү йөреп чыгып була. Ә бит бәләкәй чагында Ания шунда да адашкан иде. Ул чакта биш катлы таш йортта, ике бүлмәле фатирда яшиләр иде. Әнисе Анияне үзе белән базарга ияртеп алып барды. Менә шунда халык арасында буталып, әнисен югалткан иде ул. Тирә-ягында кешеләр күп булса да, кыз үзен коточкыч ялгыз хис итте. Бик курыкканы, базар буйлап үксеп елап йөргәне хәтердә. Аннары аны бер абый җилкәсенә атландырды да: "Кем баласы бу?" - дип кычкырды. Шул чакта кайдандыр әнисе килеп чыкты, Анияне кочып алды. Шуннан соң башка алай кочканы, иркәләгәне дә булмады бугай... Ник алай икән? Яратып, кочып алыр өчен дә кешене башта югалтып карарга кирәкме икән?! Олылар бала күңелен аңламый шул... Шулчак Таня сөйләгән бер вакыйга исенә төште. Балалар йортына төрмәдән кайткан ике хатын килә. Шуларның берсе, минем кызым монда, күрсәтегез, ди. Ничә елдан соң кинәт пәйда булган ананы сынар өчен, аның каршына берне түгел, ике бала китереп бастыралар. Маша белән Таняны. Хатыннан сорыйлар: "Кайсысы сезнеке?" Теге төртеп күрсәтә, ләкин ялгыша. Үз баласын танымый. Югыйсә бутарлык та түгел, үз кызы Таня каратут йөзле, кара чәчле, ә Маша ак чырайлы, сары чәчле. Бөтенләй капма-каршы затлар. Тик хатын барыбер ялгыша. Инде Танядан сорыйлар: "Кайсысы синең әни?" "Белмим, - ди Таня. - Бу апа Машаның әнисе булгач, икенчесе минекедер", - ди. "Юк", - диләр. Шуннан Таняны әнисе белән калдырмакчы булалар. "Кирәкми, теләмим! - дип ялвара Таня. - Бу апаны мин белмим. Ул ят кеше!" Теге хатын тагы килә, тик Таня аның белән очрашырга теләми. Ул чакта аңа әле тугыз гына яшь була. "Хәзер булса нишләр идең?" - дип сораган иде аннан Рита. "Үз баласын танымаган кеше нинди әни булсын ди?! Алдадылар мине... Чит кеше иде ул, минем әни түгел!" - дип кырт кисте Таня. Кайда икән алар хәзер? Теге чакта йорт басканнары өчен өч ел биргәннәр иде бит. Паркның карлы сукмагы буйлап үткәннәре турында уйлана-уйлана атлый торгач, Ания күл буена килеп чыкты. Күл өстен дә ак юрган каплаган, бормалы-бормалы булып, балыкчылар сукмагы гына сузылып ята. - Сәлам, Ания! Тавышка буйсынып, Ания артына борылып карады. Каршында Илдарны армиягә озатып калган кыз басып тора иде. Ялгыз түгел, балалар арбасы белән. Үзе Аниягә карый, үзе ипләп кенә шул зәңгәр арбаны тирбәтә. Аниянең башыннан әллә ничә төрле уй йөгереп узды: "Илдарны көтми... кияүгә чыккан... инде баласы бар... шулай тиз... Илдар беләме икән? Ә бәлки үзенеке дә түгелдер, берәр туганының баласын урамга алып чыккандыр..." Аның уйларын сиздеме, кыз арбадагы сабыйга ишарәләп елмайды: - Таныш бул, абыеңның улы. Менә кара. Ания гаҗәпләнеп сабыйга күз салды. Юрганга төрелгән баланың уч кадәрле йөзе генә күренеп тора. Иреннәрен бөрештереп йоклап ята. Моның кай җирен карыйсың, бигрәк нәни әле. - Илдар беләме соң? - дип сорады ул. - Әлбәттә, аны озатканда авырлы идем. Сәер, Аниянең язмышы да бу кызныкына охшаш. Тик Ания сабыен саклый алмады, төшерде. Ә бу саклаган, тудырган, Илдарын якты йөз белән көтә. Илдарның улы бар... Үзе еракта, Уссурийскида йөри, ә монда улы үсә. Кайткан җиренә әзер малай. Илдар - әти... Әти булырлыкмыни ул, бигрәк яшь бит әле... Ә бу кыз Илдарның хатыны, Аниянең җиңгәсе буламы инде?! Ышанасы да килми... Алар шулай картайдымыни?! - Ә мин синең исемеңне дә белмим. - Әминә мин. - Ә аныкы? - Ания арбадагы сабыйга ымлады. - Илназ. Илдар үзе кушты. - Матур исем. - Әйе. Ул гел Илдар инде. Безнең якка бөтенләй охшамаган. Кайтыр юлга бергә борылдылар. Әминә үзе турында сөйләде. Ул әлегә әнисе янында яши икән. Улына биш ай булуга эшкә чыккан, баланы әнисе карый. Башкача булмый, чөнки акча кирәк. Илдар белән язылышырга өлгермәгәннәр. Ул Әминәләргә килеп йөргән, әти-әнисе белән таныш. Армиядән кайткач язылышырлар, фатирга чыгып, аерым яшәрләр. Күп калмады инде, ярты ел гына. - Безнекеләр берни белми... - диде Ания. Әминә уфтанып куйды: - Белми шул... Белергә дә теләмәсләр. Без бит сезгә тиң гаилә түгел, гади халык. Әнисез авырдыр, әйеме, Ания? Мин әнине югалтудан бик куркам. Аннан башка яшәүне күз алдына да китерә алмыйм. Ания бермәл уйланып торды: - Мин әбиемне ныграк сагынам. Ул мине ярата иде... * * * Илдарның улы бар! Бу шатлыкны кем белән уртаклашасы?! Кем белән?! Беркем белән... Шатлык уртаклашыр кеше юк та икән... Шул ук кичне Ания Илдарга хат язды. Җанына тулган яңа шатлыгын шул хатка түкте. Абыйсын улы белән котлады. Ул бик матур, сиңа охшаган, дип язды. Әминәне мактады. Ул сине сагынып көтә, диде. Очрашып сөйләшүләрен бәйнә-бәйнә тасвирлады. Үзе турында да язды. Дима турында, югалткан баласы турында... Беркайчан беркемгә сөйләгәне юк иде, ә бүген никтер күңел бушатасы итте. Бу дөньяда син минем иң якын кешем, башка беркемем юк, исән-сау кайта күр, дип язды. Хат озын һәм бик җылы килеп чыкты. Аны укып чыккач, Ания бик канәгать калды. Аңа рәхәт булып китте, хатны кадерләп китап эченә тыкты да йокларга ятты. Илдарның җавап хаты озак көттермәде. Бу юлы ачылып китеп, күп итеп язган. "Сәлам, Ания! Хатыңны алдым. Язып та куйгансың... Көтмәгән идем. Әминә белән танышуыңа шат. Әйе, яхшы кеше ул. Минем өчен бик кадерле. Без аның белән ярты ел гына очрашып калдык, шулай да аңладым: бу кыз минеке! Әминә минем тормышны үзгәртте. Яхшы якка. Соңгы вакытта мин бит почти аларда яшәдем. Рәхәт кешеләр. Жәл, әтиләре иртә үлгән, бабай белән чәкешеп утырулар насыйп булмады. Әнисе өчпочмаклар белән сыйлый иде. Вәт тәмле, их, хәзер дә күз алдында тора, м-м-м! Сиңа язганда да авыздан сулар килә. Бар иде бит бәхетле чаклар! Монда гел бертөрле ризык: ботка, кәбестә, борчак. Туйдырды инде. Кичә акча бирделәр. Безнең дә үзенә күрә зарплата бар. Шәһәрдә булсак, бер чыгып сыйланыр идек. Конфет-шоколад ашыйсы килә. Монда бит тайга гына, язган идем. Әни исән булса, посылка салыр иде. Әйтергә онытканмын: Яңа елда Клара апа белән Русланнан посылка килеп төште, вәт бәйрәм булды! Әтинең вакыты юктыр инде. Әминәне борчыйсым килми. Алар болай да тыгын яши. Ания, 23 енә, безнең "закунный" бәйрәмгә оештыр әле берәр нәрсә, корсакка да бәйрәм булыр иде. Монда посылкаларны яраталар, кемгә килсә дә, чебен кебек сырып алабыз. Бөтен нәрсә уртак. Тәмле ашыйсы килә. Кайтыр көннәрне санап ятабыз хәзер. Әминә Илназның фотоларын салган иде, малай минеке, кәнишне. Ну тотып карамыйча ышанып булмый. Әтисен күрми үсә инде. Мин дә Әминәгә әйткән идем, үзеңә кара, дидем. Ә ул "табам" диде. Ә синеке жәл, ну син бик яшь бит, Ания. Бәлки, шулай булуы яхшырактыр. Әни белми эшләмәс. Ул чакта без берни белми калдык. Син кайгырма, яратса, Дима сине аңлар. Барысы да алда, сиңа дигәне табылыр. Дөресен әйткәндә, урыс малайлары белән бәйләнмәсәң иде. Бездә ни хәлләр соң? Яңа мамаша ниләр майтарып йөри? Әтине биетәме? Сиңа җиңел түгелдер. Кара аны, бирешмә! Әминә белән ешрак аралаш, әйтәм бит, яхшы, ышанычлы кеше ул. Яхшы кешеләр аз хәзер. Ания, син әтидән акча сорый алмыйсыңмы? Үзеңә дип сора, сиңа бирәләрдер. Минекеләргә бераз ярдәм итәсе иде. Әминә зарланмый, ну мин беләм, авыр аларга. Бер получкага өч кеше ничек яшәсен. Тырышып кара әле, бәлки, арттырыр. Әтинең исе китми инде, ул минем тормышка гел битараф булды... Ну шулай да сөйләшеп карале, яме. Их, әни исән булса икән, менә ул аңлар иде. Ярый, сеңлем, исән булдык. Покеда! До встречи!" Ания абыйсының үтенечен аяк астында калдырмады. Үзенә дип бирелгән акчадан Илдар гаиләсенә дә өлеш чыгара торды. Алдады, хәйләләде, кайчакта шыпырт кына урлады, әмма үзенекен итте. Шул акчага Әминә белән бергәләп абыйсына мул итеп посылка җыеп салдылар. Аннары абыйсы язды: "Әллә кайчан сиңа әйтәсе калган икән. Рәхмәттән башка сүз юк. Син - супер сеңел!" ...Көзнең кояшлы салкын бер көнендә Ания үзенең күңел дусты - куен дәфтәренә: "Илдар кайтты!!! Уррраааааааа!!!" - дип язып куйды. Ул кайтканга өйдә аннан да күбрәк сөенүче дә булмады бугай. Ания абыйсының артыннан калмый, эзенә басып йөрде, гомердә булмаганча сөйләде, көлде. Әмма Илдар өйдә озак юанмады, Әминәсе янына китте... Илдар Аниянеке түгел, Әминәнеке иде. Аниянең борыны салынды... Нәкъ теге Карлсон әкиятендәге кебек, һәркемнең кемедер бар, ә Ания ялгыз. Менә бит ничек, Илдар армиядә чакта Аниянең якын дусты-сердәше Әминә бар иде. Һәм тагы үзенә җылы хатлар язып, боек күңелен юатып торучы абыйсы бар иде. Бу икәү бер-берсеннән еракта чакта, аерым булганда Аниягә бик якын иделәр. Инде кушылдылар, ерагайдылар... һәм Ания тагы читтә калды... Кызның күңелен көнләшү корты кимерде. Ул абыйсын - Әминәдән, Әминәне абыйсыннан көнли иде... * * * Илдар кайткач, Дамира үлгәннән бирле укмаша алмаган гаилә бергә җыелгандай булды. Өйгә җан керде. Тик бик азга. Чөнки Ания кабат Казанга, ә Илдар Әминәсе янына китте. Аны якты чырай белән каршы алдылар, урынны түрдән бирделәр. Ләкин Илдар аңлый, ике бүлмәле бу иске фатирда ике гаилә яши алмый. Яшь ир белән хатынга аулак почмак кирәк. Беренче атнада әби кеше, аларны бергә калдырып, танышларында-туганнарында кунып йөрде. Ләкин мәңге болай дәвам итә алмый. Илдар әтисе белән сөйләшеп карарга булды: - Әти, минем гаиләм бар. Без язылыштык. - Кайчан? Нишләп мин бу хакта белмим? Илдар барысын аңлатып сөйләп бирде. - Хәзер шулай өйләнәләрмени? Башта бергә йоклыйлар, бала табалар, аннары язылашалар. Ә әтиәни белән киңәшләшеп тору юк. Аңламыйм, бу безне кешегә санамаумы? Илдар башын иде. Әтисенең сүзләрендә хаклык бар иде. - Гафу ит, әти, шулай килеп чыкты. Рөхсәт итсәң, хатыным, улым белән таныштырам. - Кем ул? Нинди гаилә? Илдар кыскача гына сөйләп бирде. - Ярый, хәерле булсын. Алып кил, таныштыр. Карарбыз, бәяләрбез. Улың синеке булуы хакмы соң, кәкре каенга терәтү түгелме? Кеше баласын үстереп ят тагын. - Әминә - намуслы, тугры хатын. Мин аңа ышанам. - Хатын-кызга сукырларча ышану тилелек. Алар елан белән бер. Илдар, аның бу сүзен килештермичә: - Әни дә елан идеме? - дип сорады. - Үлгән кешегә кагылмыйк. Ял көнне танышу мәҗлесе оештырдылар. Очрашу бик салкын үтте. Сәрия кодагыен да, киленне дә өнәмәде. Икесе дә артык гади, кыюсыз кешеләр. Ниндидер гаепләре бар сыман, куркып-оялып кына сөйләшәләр. Табында киеренкелек булды. Әминә артык дулкынланды. Әнисе кызының шул хәлдә килен булып төшүенә уңайсызланды, үзен гаепле сизде. Илдар белән Анияне үз итсә дә, бу гаилә, бу ир белән хатын аңа ошамады. Артык тәкәббер, кырыс кешеләр булып тоелдылар. Эченнән генә, үз ишләрең белән кушылырга кирәк шул, монда кызыма сан булмас, дип борчылып утырды. Хәзер бит кешегә акылына карап түгел, кием-салымына, кесәсенә карап бәя бирәләр. Югыйсә аңа бу байлык бернигә кирәкми, исәнлек белән җан тынычлыгы булса, калганы табыла аның. - Ярый, өйләнештегез. Анысы озак түгел. Инде нинди планнар? Кайда яшәргә уйлыйсыз? Бу сорауны әтисе бирсә гаҗәпләнмәс иде Илдар. Юк шул, әтисеннән узып, Сәрия апасы сорады шулай. Ачуын эченә кысып, Илдар кистереп җавап бирде: - Мин эшкә урнаштым гына. Үз квартирыбыз тиз генә булмаячак. Әбиләрдә кысан, ике гаилә яши алмый. Шуңа күрә монда, үзебездә яшәргә ниятлибез. Бу йортта минем дә өлеш бар, урын җитәрлек, сыярбыз дип уйлыйм. Шөкер, әтисе аны хуплады: - Шулай дөрес булыр. Йортка керү ир-атны бизәми. Бергә яшәрбез. Сәрия дәшмәде. * * * Күңелең тар булса, дөньяның киңлеге дә, иркенлеге дә күренми. Яшь гаилә төп йортка бик шатланып күчеп килде, әби йортындагы кысанлык, җайсызлык арыткан иде. Бер-берсенә игезәктәй охшаган ул таш йортлар адәм баласына рәхәтләнеп, үзе теләгәнчә яшәр өчен түгел, әйтерсең эштән бушаган арада кайтып тын алыр, төн үткәрер өчен генә төзелгән. Уйлап баксаң, чынлап та шулай бит, бу илдә яшәүчеләрнең ярты гомере үз оясында түгел, җан асрар өчен мән эзләп, эштә, хөкүмәт йортында үтә. Дамираның күңел җылысын, киләчәккә якты өметләрен салып төзеткән йортта хөррият иде, икенче кат тулаем Илдар белән Әминә карамагында. Шунда ук бәдрәфе, юыну бүлмәсе бар. Йокы бүлмәсе дә үзләренә аерым, аерым телевизор дигәндәй. Йорт иркен. Ләкин шунда яшь килен өчен бер салкын почмак - уртак кухня бар... Сәрия белән Әминәнең юллары шунда кисешә. Сәрия башта ук таләп куйды: ашау аерым булачак. Баласы яшь булгач, Әминәгә көн буе диярлек кухняда бөтерелергә туры килә. Ә Сәрия тәртип, чисталык ярата. Бу мәсьәләдә ул үтә дә нәзберек. Әминәнең, елак баласын асып, гел аяк астында буталуы Сәрия оештырган камил тәртипне боза. Хатынның шуңа саруы кайный. Ризасызлыгын башта кырыс карашы, дәшмәве белән сиздерсә, соңрак Әминәгә кимсетерлек сүзләр белән дә кагыла башлады: "Һай, шапшак икәнсең! Әниең эшкә өйрәтмәгән". Өстәлдә калган ипи валчыгы, стенага чәчрәгән су тамчысы, плитәгә тамган май, урыныннан күчкән кәстрүл - барысы-барысы өчен Әминә өстенә "утлы ядрә" яуды. Һәр көне арыслан читлегендәге куян халәтендә, куркып-куырылып узды. Аңа бик авыр иде. Әминә, әнисен, эшен ташлап, монда күчеп килгәненә үкенә башлады. Кысан булса да, җан иркенлеге белән үзе теләгәнчә яшәгән үз квартирларын сагынды. Аны инде бу йортның иркенлеге дә, матурлыгы да шатландырмый иде. Шулай да иренә берни сиздермәде, тешен кысып түзде. Ләкин иң авыры җанына юк-бар өчен кадалып торган энәләр түгел, баласына булган салкын мөнәсәбәт иде. Ә бит үз улы килгәч, Сәрия Исхаковнаны танырлык түгел. Яннарында биеп йөри, йөзенә кояш куна, оныгын кулдан төшерми... Илназны исә кулга алып сөю түгел, аның барлыгын да танырга теләмиләр. Еласа да начар, көлсә дә... Каенанасыннан зарланмаган килен юктыр ул. Ләкин күпчелек каенаналар киленне ят итсә дә, улы, оныклары өчен өзелеп тора. Монда хәл бөтенләй башкача, бер йортта гүя чит кешеләр яши. Хәтта үз әтисе дә Илдарның улына карата шулкадәр битараф, бернинди җан җылысы юк. Өстеннән атлап үтсә үтә, борылып та карамый. Ни Илдар, ни Әминә, ни гөнаһсыз сабый бу кешеләргә якын, кадерле түгел... Шуларны тоеп, Әминә бик рәнҗи. Сәрия Исхаковнаның чираттагы кимсетүеннән соң аның сабырлыгы бетте. Ике хатын да плитәгә шулпа куйган иде. Әминә дөгесен ялгыш Сәрия кәстрүленә китереп салды. Баш бәласе түгел югыйсә. Ләкин хуҗабикә өчен бу зур фаҗига булды. Һәрвакыттагыча зәһәр, таләпчән тавышы белән киленне игәүләргә тотынды: - Бар икән! Балакаем! Әниең сине бер дә тәрбияләмәдемени соң? Ай, туйдым да соң мин сездән! Гомер буе шулай яшәсәң, акылдан язарсың! ...Әминә Илдарны яшьле күз белән каршы алды. Үтә дә кәефсез, боек иде. - Ни булды? - дип сорады ир. - Илдар, мин монда яшәргә теләмим. - Ник? - Миңа монда бик авыр. - Нәрсә булды? Әминә сәбәпне ничек аңлатырга да белмәде. Сөйли башласаң, барысы да шундый вак, юк-бар гына бит. Ә шул вак-төяк җанны көннән-көн кимерә, кояшны томалый. Ирләр андый ыгы-зыгыларга әллә ни әһәмият бирмиләр, шуңа күрә Илдар аны дөрес аңламас та иде. - Сәрия Исхаковна мине бик кага... - Әй, исең китмәсен лә! Игътибар да итмә син аңа. Хатын-кыз мырлар да басылыр. Бел, бу синең үз йортың! - Китик моннан, Илдар... - Кая? Кабат сезгәме? Юк инде! - Берәр фатирга керик. - Юк, Әминә, беркая китмибез! Китсәк, кабат кайта алмаячакбыз. Аңлыйсыңмы шуны? Бу минем йортым. Димәк, синеке дә. Беркая китмибез. Сыймаса да сыймас икән. Әни аның өчен салдымы бу йортны? Куркып утырма, хуҗа булып йөр. - Тырыштым, Илдар... Булмый... Олы кешегә каршы дәшәргә өйрәнмәгән мин. Ә ул ни тели, шуны әйтә. Кимсетә ул мине. Юк, башка түзә алмыйм. Миңа тынычлык кадерлерәк, ач тамагым, тыныч колагым... - Әминә, сабыр итик. Безнең башка барып төртелер урын юк. Бу йортта минем дә, синең дә өлеш бар. Без үз өебездә яшибез! - Шулай диде дә Илдар кисәк кенә аскы катка төшеп китте. Сәрия белән әтисе чәй эчеп утыра иде. Илдар алар каршына килеп басты. Үги анасының күзенә туптуры карап әйтте: - Сәрия Исхаковна! Минем хатынымны кимсетергә Сезнең бер хакыгыз да юк! Без үз йортыбызда яшибез! Сәрия авызына китергән чәен йотмыйча өстәлгә куйды. Илдарның каршында кинәт пәйда булуына, ачу белән йөзенә аткан сүзләренә башта аптырап калды. Тик озакка түгел, үзен кулга алды. Берни булмагандай, иңнәрен сикертеп елмайды: - Аңа сүз әйткән кеше юк ла. Бигрәк чебен тимәс чер итәр иркә икән... - Аннары карашын Марска күчерде. - Тәмсезләнмик, бүген җомга көн бит. Әйдәгез, бергәләп чәй эчик әле. Менә тәмле итеп кыстыбый пешергән идем. Чакыр Әминәне, - диде. Шул елмаюы, шул сүзләре белән Илдарны сүзсез калдырды... - Юаштан юан чыга, диләр. Әләкләшеп йөрисеңмени? Безнең араны бозмакчы буласыңмы? Сүз ташу, гауга чыгару гөнаһ икәнен беләсеңдер. Әниең өйрәткәндер. Әллә юкмы? Иртән кухняга төшкәч, Әминә шундый сүзләр ишетте. Кичәгенәк Илдарның Сәрияне кисәтүен ул белми иде. Әллә безне тыңлап торган, дип шикләнде. Шуңа ни дип җавап бирергә дә аптырады, энәле сүзләрне дәшми үткәрүне кулай күрде. - Эшләр болай барса, бу өйдә тынычлык бетә инде. Әйтәләр бит, бер буклы сыер бөтен абзарны пычрата, дип. Әминә бу сүзләрне дә дәшми үткәрде. Аның дәшмәве Сәриянең мин-минлегенә тиде: - Төн эчендә телеңне йотмагансыңдыр бит? Баласына әзерләгән ботканы уттан алды да, хатынның соравын да җавапсыз калдырып, Әминә үз бүлмәләренә менеп китте. "Илдар дөрес әйтә, дәшмәскә кирәк. Өрер-өрер дә туктар әле", - дип уйлады ул. Марс Марс кызын улына караганда ныграк яратты. Илдар туганда, ул әле егетлектән чыгып бетмәгән, әти булырга әзер түгел иде. Җитмәсә, Илдар бик елак малай булды. Төннәр буе улап чыга иде. Марсны бу тавыш ярсыта, кайчакта сабырлыгы бетеп, улын балконнан атар дәрәҗәгә җитә иде. "Тый инде ул баланы! Акыртма шулкадәр!" - дип, Дамирага кычкырган чаклары да булды. Дамираның никтер имезергә үз сөте җитмәде, бала ризыгын талон белән сөт кухнясыннан ташыды. Ул чакта илнең болганган еллары, бөтен нәрсәгә кытлык. Кибетләрдә шар тәгәрәтеп уйнарлык, ит ризыкларына гына түгел, шикәр-сөткә дә су буе чират. Берсендә Дамира бик озак тоткарланды. Ач малай шешенеп беткәнче елады да елады. Марс аны төрлечә тыеп карады, ләкин тегесе турыга катып акыруында булды. Ирнең түземлеге бетте, көрәк кадәр куллары белән берничә тапкыр улының артына шапылдатты. Каты эләкте, ахры, Илдар кинәт тынып калды, йөзе агарып, иреннәре күгәреп чыкты. Шул чакта Марс үзе дә бик нык курыккан иде. Шөкер, зыянсыз үтте. Әмма бала шул көннән соң әтисенә якын да килми, чырыйлап кача башлады. Ә кызын яратты Марс. Ания бик тыныч, назлы бала булды. Кешегә ягылып тора иде. Марс аны рәхәтләнеп иркәләде. Ни сорый, ни тели - шуны кулына кайтарып тоттырды. Кызының "Әтием!" дип каршына йөгереп чыгуы, муенына сарылып, яңакларын иркәләве иргә шатлык-рәхәтлек бирә иде. Ләкин Ания үсә төшеп, мәктәп сукмагын таптый башлагач, бу эчкерсез дуслыкка чик куелды. Чөнки шул елларда бер нечкә бил Марсның башын әйләндерә башлаган иде. Җитмәсә, ул чибәркәй, гашыйк күңелне ымсындырып-үртәп, гел күз алдында буталды. Марс Зилә дип шашты, тирән кое сыман төпсез кара күзләргә, үбеп туймаслык сусыл иреннәргә карап онытылды. Шул кызның җиле кагылып узса да, һушын җуяр хәлгә җитә иде. Хатын да, балалар да онытылды. Дөньяда шул гүзәл зат кына калды. Дамирага карата андый хисләр кичермәгән иде Марс. Мәхәббәт дип шашмыйча, бер-берсен аңлап, дусларча, абыйлы-сеңелле кешеләр сыман гына кушылды алар. Икесенең дә яшьләре җиткән, таныштылар да, гыйшык-мыйшык уеннары уйнап тормыйча, никах та укыттылар. Алар арасында баш югалтып йөрерлек кайнар хисләр булмады. Ә бу кыз Марсны акылдан яздырды. Ул, хатынын, улын, кызын ташлап, гомерен мәңгегә аның белән бәйләргә риза иде. Ләкин кыз ризалашмады. Гаиләле ирнең шашкын мәхәббәтеннән, эзәрлекләвеннән качып, йөдәтүләреннән арып, эштән генә түгел, көннәрдән бер көнне Марсның күз алдыннан бөтенләйгә югалды. Ир бу хәлгә аптырады, җанына урын таба алмыйча, сөйгәнен юксынды, эзләде. Эзли торгач белде: Зилә шәһәрдән үк китеп барган иде... Марс өчен гүя кояш сүнде... Күзенә берни күренмәс булды, ни эштә, ни өйдә ямь тапмады. Беркем белән дә бүлешә алмаган сагышыннан өзгәләнеп йөрде-йөрде дә йөрәген тотып больницага кереп ятты. Бу җавапсыз мәхәббәт, төнге яшен кебек, йөрәгенә сугып калды. Хәлләр яман иде... "Бусы беренчесе генә әле, тагы кабатланса, теге дөньяга китеп баруың да бар, сакланыгыз!" - дип кисәтте аны дәвалаучы табиб. Шуннан соң Марс барча чирдән коты очып курка башлады. Исәнлеген кайгыртты, ял йортларына, санаторийларга ешлады. Җәйләрен парк сукмакларын иңләде, кышын чаңгыга басты. Эш дип тә, йорт дип тә ватылмады. Теге чактагы күңел ярасын, бәхетсез мәхәббәт чирен башка юанычлар табып дәвалады. Ялгызы малай үстерүче Валентина исемле чуваш хатыны белән очраша башлады, тегесе аны үзенә бәйләргә теләп мәш килде. Иргә бер минут тынычлык бирмәде. Эшенә шалтыратты, юлына чыкты, гел очрашу эзләде. Шул чакта танышы Марска яхшы киңәш бирде: "Син ялгыз хатыннар белән бәйләнмә. Алар муеныңа бер атланса, сөлек кебек кадала, йолкып та төшерә алмыйсың. Типтерер өчен ирле хатыннар кулай, аларның тыны да чыкмый", - диде. Шуннан соң Марсның тормышында Гөлсинә пәйда булды. Ания әйткәнчә, "көлә торган апа". Моңардан да кулай сөяркә таба да алмас идең. Үзе Дамираның дусты, үзенең ир кисәге бар, шуңа авызы йозакта, теле тешләнгән. Бик сак, хәйләкәр, шома хатын. Ирен бармак очында биетә. Кайчан килеп керсә дә, Гөлсинәдән бу өйдә беркем шикләнми. Чөнки гаилә дусты, үз кеше. Марс Гөлсинәнең ире белән дусларча кул биреп күрешә, үзе эчтән генә тантана итә. Һәр ир-атның бу мәсьәләдә башкалардан өстен буласы килә, көндәшенең башына мөгез утырту оятсызлык түгел, батырлык санала. Гөлсинәнең мут, шаян карашы, әллә ниләр вәгъдә итеп, үзенә тарта. Очрашу-кавышуларның үз өендә, ир-хатын алдында диярлек булуы бу мөнәсәбәтләрне тагы да бизи, кичерешләрне, эчтәлекне баета иде. Дамира Казан больницасында ятканда да, Гөлсинә хәл белергә дигән булып килгәләп йөрде. Ания укуда иде, аулакта рәхәтләнделәр. Дамира үлгәч, Гөлсинә ирен ташлап бу йортка килергә дә бик риза иде. Ләкин Марс араны өзде. Сәрия белән кушылганнан соң, читтә йөрүләренә нокта куйды ул. Чөнки бу хатынның холкын аңлапчамалап бетерә алмый иде. Дамира ирен беркайчан, беркемнән көнләшмәде. Артыннан күзәтеп, тикшереп тә йөрмәде. Ләкин ышанмады да. Марс өметләнеп янына килгән чакта, әрнүле көлемсерәп, иренең күзләренә төбәлә дә дәшми иде. Хәләле белән бер түшәккә ятмас өчен мең дә бер сәбәп тапты. Әмма беркайчан көнләшеп-гаепләп тавыш чыгармады. Ә Сәрия ни кыланыр - билгесез. Балалар алдында хур итеп ташлавы бар. Шуңа Марс бик тәртипле генә йөрде. Вакытында эшенә чыгып китте, эш сәгате бетүгә өенә ашыкты. Ләкин ул бу хатынны яратмый иде. Ул өзелеп Дамираны сагына иде... * * * Башта алай булмады. Дамираның чирләве, айлар буе хастаханә юлында йөрүе, аннары өйдә ыңгырашып ятуы Марсның эчен пошырды, тынычлыгын бозды. Баш очында эленеп торган ул кара болыт гүя кояшны каплады, хәтта урлап алынган шатлыкларның да яме-тәме югалды. Ул җанын каезлап торган бу тоташ кайгыборчуларның тормышыннан тизрәк китеп, кабат тигез, тыныч көннәргә кайтырга теләде. Ир күңеленең бер яшерен почмагында шул әрнү-газапларның, тоташ хәсрәтнең сәбәпчесе булган Дамираның тизрәк үлүен теләүче бер оятсыз уй да ята иде. Тормышларына шул чирне, тынгысызлыкны алып килгән, үзен шундый гөнаһлы уй йөртергә этәргән өчен Дамирага үпкәле иде ул. Элеккеләр белми әйтмәгәндер, миндә генә түгелдер бу килешсез, ямьсез уйлар, дип, ир чирле хатынына карата бу рәхимсезлеген "чакырып кунагың килмәсә, чирләп хатының үлмәсә" дигән халык мәкале белән акларга тырышты. Ниһаять, Дамира китте... Өйдә үз аякларында йөрүче, көлә-шатлана белүче сәламәт кешеләр генә калды. Дөрес, алар әлегә боек иде. Ләкин бу үтәчәк. Хәзер инде елмайган өчен үзеңне гаепле сизәсе юк. Тынгысызлык сәбәпчесе күз алдыннан мәңгегә югалды. Озакламый баш очыннан кара болытлар таралыр, күңелгә кабат кояш нурлары төшәр. Төпле акыллы, сабыр Клара белән кешене җылы карашы белән үк юатырга сәләтле олы йөрәкле Кәшифә апа яннарында булгангамы, ул көннәрдә Марс әллә ни хәсрәтләнмәде. Аның карашы үткәннәргә түгел, киләчәккә юнәлгән иде. Ул исән, сау-сәламәт, аңа әле яшисе дә яшисе. Алда яңа тормыш көтә. Кайгы-борчулар артта калды, алар чирле тән белән җиргә күмелде... Аннары Марсның тормышына Сәрия килеп керде. Сәламәт, таза хатын. Җиргә нык басып, үз аягында йөри. Тәнендә дә, җанында да яшәү дәрте ташып тора. Чир-үлемнәр еракта әле. Алар турында уйлыйсы да килми. Айтүбәгә очрашуга барып йөрүләр, яңа хатын серләрен ачу беренче мәлләрдә Марсның тормышына шатлыклы бер яңалык өстәде. Ул үзен яшь, көчле итеп тойды. Дамира онытылды. Аннары Сәрия аларга күчеп килде. Элек Дамира хуҗа булган йортта ят кеше пәйда булды. Биредә күп нәрсә үзгәрде. Әйберләр үз урыннарыннан күчте. Йортка көннән-көн яңа үзгәрешләр керә торды. Дамираны хәтерләткән һәрнәрсә ераккарак җыеп куелды. Аңа биредә урын да калмаган иде кебек. Ләкин никтер шул чакта, Сәрия үзе янына күчеп килгәч, Марс өзелеп Дамираны сагына башлады. Берчак, күптәнге гаилә дусты белән кафеда кәефләнеп утырганда, исерек баштан ул ачылып китте, хәтта күңеле нечкәреп елап та алды. - Аңлыйм, дускай! Дамираны онытырлык түгел шул. Ул бит бриллиант иде! Аңа кызыгучылар байтак булды, ну берсенең дә төше үтмәде. Королева иде ул! Горур хатын иде, беркемне якын китермәде. Ачылмаган гөл, серле, гүзәл бер чәчәк булып китте... Бу сүзләрне ишеткәч, Марс шаккатуыннан өнсез калды. Әмма туры әйткән туганына ярамый, Марс, кызып китеп: - Син дәме? Син дә кызыктыңмы? - дип, танышына бәйләнә башлады. - Кызыктым шул! - диде тегесе. - Андый акыллы, гүзәл хатын-кызга кызыкмый мөмкин түгел! Бу алып кайтканың аның янында чүп. Явыз ул синең, явыз! Күзләреннән күренеп тора. Теш арасыннан сөйләшә. Их, Марс, беренче беренче инде ул, аны беркем алыштыра алмый. Беренчесе, җен булса да, йөрәккә якын. Ә Дамира бриллиант иде! Упкынга төшеп югалган Дамира кабат Марс тормышына кайтты. Аның чирләп-интегеп яткан чаклары онытылды. Көлеп торган, сау-сәламәт, яшь, чибәр хатын булып күңеленә, көннәренә килеп керде. Ул гел Марс янында иде. Хәтта Сәрияне кочып ятканда да... Марска үткән гомере коточкыч кызганыч, үкенечле булып тоелды. Әллә кемнәр кызыккан, хыялланган ханбикәдәй асыл хатын аның янәшәсендә булган, куенында яткан, ә Марс - кисәү агачы! - аны күрмичә, тилгән сыман, "үләксә белән туенып" йөргән. Дамира беркемнеке дә булмаган! Аныкы да булмаган... Марс Дамираны күрми яшәгән. Күз алдыңда ялтырап яткан асылташны күрми пыялага ташланучы ир-ат сукырмы ул, әллә юләрме? Марс сукыр юләр булган икән. Бары аңа насыйп, аныкы гына булырга тиешле бриллиант хәзер җир астында ята... Сәрияне белгән саен, Марс аннан ныграк бизә барды. Ләкин сиздермәде. Кеше көлдереп нидер үзгәртергә соң иде инде. Ул бары тик Кларага гына үпкәләде. Ник ашыктырды ул Марсны? Ник бу хатын белән таныштырды? Кирәк булмаган. Ялгыз да яшәр иде Марс. Ә хәзер йортта җиде ят кеше йөри. Аны Марс та, Илдар да, Ания дә якын итми. Һәм ул үзе дә беркемне дә якын итми. Бу хатынның дөньяда барлыгын белми яшәсәләр, күпкә хәерле булыр иде. Ансыз көннәр сагындыра, Дамира исән чаклар... * * * Ания институтка керә алмагач, Марс аны, сорамый-киңәшми барып кергән һөнәр училищесыннан йолкып алып, техникумга, түләүле бүлеккә керткән иде. Кулына диплом алып кайту белән, ул кызын үз янына урнаштырды. Марс төзелеш оешмасында бүлек мөдире булып эшли иде. Кызының гел янында, күз алдында булуы, эшкә бергә кайтып-китеп йөрүләр Марста аталык хисләрен тергезеп җибәрде, ике арада шактый җылы мөнәсәбәтләр урнашты. Ания, кечкенә вакытындагы кебек, әтисенә тартылды. Ания икенче каттагы бүлмәдә яши, күбрәк Илдар, Әминә белән аралаша. Йомышлары булмаса, аларның берсе дә аскы катка төшеп йөрми. Шуңа күрә Марс үзе аның бүлмәсенә менә. Ания янында сөйләшми утыру да рәхәт иде. Бу бала Марсны Дамира нәселе белән бәйләүче бер җеп иде. Ания Дамиралар ягына тарткан, ләкин әнисенә түгел, Клара апасына охшаган, шундый ук каратут йөзле, күмер күзле. Ә Дамира озын буйлы, аксыл йөзле, саргылт чәчле, зәңгәр күзле иде. Ике бертуган апасеңел бер-берсенә гел капма-каршы. Чөнки берсе - әнисенә, икенчесе әтисенә охшап туган. Ә Илдар Марс ягына тарткан, бу куе кашлар, нык ияк, төз борын аларныкы. Шулай булса да, Марс аңа түгел, кызына тартыла. Дамирага бирә алмаган мәхәббәтне Аниягә бирәсе, шуның белән хатыны алдындагы гаепләрен юып ук төшереп булмаса да, киметәсе килә. Кем белә, бәлки, җан дигәнең чынлап та үлмидер, барысын күреп-белеп торадыр. Кызы турында кайгыртуын күргәч, Дамираның рухы сөенер, Марсның хыянәт-гаепләрен кичерер... Ания әтисенең җылы карашын сизеп, аңа үз тормышының кайбер серләрен дә ачты. Максим дигән егетнең бөгәрләнеп беткән хатын күрсәтте. Андагы сүзләрне укыгач, Марс көлемсерәп куйды. И беркатлы бала-чага... - Әти, без буржуйлармыни? - дип сорады Ания. - Ул чакта дөньялар бик буталган иде шул, кызым. Киләчәктә аны гражданнар сугышы дип атаулары да бар. Бер яктан милләтләр күтәрелә, икенче яктан - халык. Ә өченчеләре, шуннан файдаланып, ил байлыгын бүлә. Бәяләр айлап түгел, көн саен үзгәреп тора. Кичә биш булганы иртәгә унга әйләнә. Юк, кызым, без буржуй түгел. Менә шул болгавыр заманда кредит алучылар бик нык отты. Акчаның кыйммәте кими, ун елга алган егерме меңне ярты елда түләп бетереп була иде. Мең сумнар миллионга әйләнде. Галәмәт еллар иде ул. Башы булган кеше череп баеп калды. Законнар эшләми, илдә анархия. Бу үзгәрешләр турында өстәгеләр алданрак белде, шуңа алар уңды. Әниең дә ул чакта, үз урыныннан файдаланып, җир участогы, кредит алган иде. Безнең буржуйлык шул инде ул, кызым. Кеше өлешен урлап алган мал түгел. Ә бу егет хәзер кайда инде? Күргәнең бармы? Бәлки, хәзер гел башкача уйлыйдыр. - Казанда ул. Институтта укый. Мин аны Интернеттан эзләп таптым. Аның курс эшен журналда бастырганнар. Бик башлы иде ул. Мөгаен, профессор булыр. - Әйдә, булсын, Сарланнан да профессорлар чыгарга тиеш. Ә син һаман аны уйлыйсыңмыни? - Юк... - диде Ания моңсу гына. Аның әтисеннән яшергән башка сере бар иде бугай. Шуны сизмәгәе дигән сыман, башын тизрәк аска иеп, күзләрен яшерде. - Кызым, һәркемнең үз тиңе, үз насыйбы була. Менә шул ярның кадерен белергә кирәк. Ә мин әниеңне күрми дә калдым кебек. - Әти, син Сәрия апаны яратасыңмы? Марс кызына төбәлеп торды да авыр сулап куйды. Ни дисен? Алдыйсы да, дөресен дә әйтәсе килми. Хатын күлмәк түгел, ошамый, яратмыйм дип, урамга чыгарып ата алмыйсың... Әтисе дәшмәгәч, Ания әйтеп салды: - Ә мин яратмыйм! - Әниеңне сагынасыңмы? - Юк... Әнием мине яратмый иде... Әгәр Марс урынында сизгер йөрәкле, акыллы, зирәк ата булса, ул кызының бу сүзләренә каршы килеп, әнисенең аны бик нык яратуы турында әллә ничә дәлил китерер һәм әйтер иде. "Ялгышасың, кызым, әниең сезне бик ярата иде, ул сезнең өчен яшәде. Сез бәхетле булсын өчен барысын да эшләде", - дияр иде. Чөнки Аниягә бу мизгелдә нәкъ шундый сүзләр кирәк иде. Ләкин Марс, Дамираның гел каядыр ашыгуларын, кабаланып чабуларын, бик еш кәефсез булуын, үзен һаман саен читкә кагуларын искә төшереп, кызының сүзләрен үз файдасына борды: - Әниеңә эше кадерлерәк булды шул, кызым. Аның каравы мин сине бик яратам! Шулай дип, Анияне киң кочагына алды. Үз орлыгыннан яралган бу җан иясенең үзенеке генә булуы белән ата кеше бик горур, канәгать иде. Тик Ания, кыенсынып, аннан читләште: - Әбиемне сагынам мин... Марс бу юлы тиешле эзгә төшеп, кирәкле юнәлешне алды: - Мин дә аларны бик сагынам, кызым. Яхшы яшәдек без. Бәхет кенә кыскарак булды... - Әти, ирләр чынлап та ярата беләме? "Яратам" дип алдамыйлармы? Марс кызының яңагыннан сөеп көлеп куйды: - Яраталар, кызым! Әле ничек кенә яраталар! Шул чакта күз алдына кабат Зилә килеп басты. Юксынудан йөрәге сыкрап куйды. Ләкин тормышында якты да, моңсу да эз калдырган ул мәхәббәте турында Марс кызына сөйли алмый иде. Кайларда йөри икән ул гүзәлкәй? * * * Ул аны кабат күрергә хыялланмаган да иде. Могҗиза дими ни дисең, Марсның тормышында кабат Зилә пәйда булды! Көтмәгәндә-уйламаганда зилзилә булып килеп керде. Үзе шалтыратты. Йөрәк түренә күмелгән газиз тавышны ишеткәч, Марсның тыны капланды, башта дәшә алмыйча торды. - Марс абый... - ... - Бу сезме? Марс абый, кайгыгызны уртаклашам. Зилә бу, хәтерлисезме? Бергә эшләгән идек. Хәтерли, әлбәттә. Әле ничек кенә! - Зилә... Җиләгем... Синмени бу? - Әйе, Марс абый. Мин дә бит былтыр иремне югалттым. Хәлегезне бик яхшы аңлыйм, коточкыч зур хәсрәт, Ходай сабырлык бирсен... Сезгә дә, миңа да... Марс, тавышны югалтудан курыккандай, кабаланып сорады: - Зилә, син кайда? Кайда син?! Зилә бераз дәшми торды, аннары серле генә: - Бик якында... - дип куйды. Марсның күңел кояшы кабат Сарланда, аның янында! Аны күреп, ишетеп булачак! Шул мизгелдә, ир йөрәгенә кунып, бәхет кошы сайрый башлады. - Озаккамы? Киткәнче сине күреп булырмы? - Әле күреп туярсыз да... Ирен югалтканнан соң, Зилә квартирын сатып, бөтенләйгә бу якларга, әнисе янына кайткан, әмма кулай эш таба алмый йөри икән, ярдәм итмәссезме, диде. Ничек баш тартсын ди Марс?! Әлбәттә, ярдәм итәчәк! Кадерле тавышны тыңлаган саен, аның йөрәге ярсып типте, тәненә ут капты, көл астында калып сүнгән хисләр дөрләп кабынды. Ирнең шул мизгелдә үк Зилә каршына чыгып йөгерәсе, тизрәк аны күрәсе килде. Үзен көчкә тыеп, Зиләгә рәхмәт әйтте, булышырга тырышырмын, дип ышандырды. Телефонны куюга, әле бер, әле икенче танышына шалтыратып, Зиләгә эш эзләргә кереште. Шул ук кичне аңа очрашу билгеләде, эш сәгате бетүгә шунда ашыкты. Хәтта Анияне кисәтергә онытты... Ул кичне өйгә бик соңлап кайтты ул. Ярый әле бәхеттән балкыган йөзен күрүче булмады. Бары юынып, йокы бүлмәсенә кергәч кенә, ялт итеп ут кабынды. Сәрия һаман ятмаган, креслога утырып, аны көтә иде... Ир йөрәгенә кереп тулган яңа шатлыкны төксе чырае, нәфрәтле карашы, әрем ачысы саркып торган тәмсез сүзләр белән сытып үтергәч кенә тынычланды ул. Соңгы сүзе исә котны алырлык иде: - Бу кыланмышың тагы бер тапкыр кабатланса, мин сине үтерәм! - диде ул. Бернинди шик калдырмаслык итеп әйтте. * * * Зилә аңа өмет биргән иде. Алар бик озак сөйләштеләр. Теге чакларны искә алдылар. - Ул чакта яшь идем, миңа андый ярсулы хисләр таныш түгел иде, - диде Зилә. - Шуңа сезне аңламадым, мәхәббәтегезгә ышанмадым. Мыскыл итәрсез дә ташларсыз, дип уйлый идем. Аннары... Дамира Наримановна белән икегез арасына да керәсем килмәде. Мин бит аны бик хөрмәт итә идем. Ул искиткеч акыллы, булдыклы, соклангыч кеше иде, урыны җәннәттә булсын... Мин аңа көндәш булырлыкмыни?! Шуңа качтым. Юкса битараф та түгел идем кебек. Сез бик сөйкемле бит, Марс абый. Әллә шуңамы, сезгә охшаган кешегә кияүгә чыктым. Бик яхшы кеше иде мескенкәем. Машинасы белән бәрелеп һәлак булды. Бик куркыныч үлем, Алла сакласын... Сез, бәлки, миңа караганда бәхетлерәктер, чөнки хатыныгыз кулыгызда җан биргән. Үләсен белеп торгансыз, шуңа күрә кулдан килгәнне эшләгәнсез, кайгырткансыздыр. Үкенечле булмаган. Ә минем югалту бик үкенечле булды, Марс абый. Чөнки сүзгә килгән идек. Ул ярсып чыгып китте... Ничек газапланганымны белсәгез. Ул бит мине бик ярата иде. Барысын да синең өчен эшлим, үземә берни кирәкми, дия иде. Хатыны да, баласы да мин булдым. Иркәләде ул мине, артык иркәләде. Алай ярамый икән. Хатын-кызны алай бозарга кирәкми, азабыз без. Мин дә артыгын кыландым. Их, Марс абый, белсәгез үкенгәннәремне! - Миндә дә шундый ук хисләр бит, Зилә. Мин дә үкенечләр белән яшим, - диде Марс һәм соңгы вакыттагы кичерешләрен ачыктан-ачык сөйләп бирде. Шул чакта Зилә башын Марсның җилкәсенә салды. Чәчләр кушылды, тыннар, иреннәр... - Өйләнми торсагыз соң... - диде Зилә. Марс аны назлап үбә-үбә җавап бирде: - Белмәдем бит, бәгърем... Синең табыласыңны, мине эзләп киләсеңне белмәдем. Юкса көтә идем... Алар Түгәрәк күл буенда машина эчендә утыра иделәр. Яннарыннан тәрәзәгә карый-карый Ания үтеп киткәнен Марс та, Зилә дә күрми-сизми калды... Шулай итеп, Ания бу дөньяда әтисе белән икесе арасына баскан тагы бер хатын-кыз барын белде. Ул аларны караңгы төшкәнче күзәтте. Әтисенең бу гамәлен аңлый алмый аптырады. Соң бит, әле кайчан гына Сәрия дип өзгәләнде, аның янында биеп торды. Кыланмышлары искитәрлек иде, гүя берсеннән башка икенчесе яши дә алмый. Олы кешеләр шулай оста алдый икән... Хәтта әтиеңә дә ышанырга ярамый икән... Сәрия алдында бертөсле, ә бусаганы теге якка атлап чыккач гел башка. Машина эчендәге чибәр хатын Марсны Сәриядән генә түгел, үзеннән дә тартып алачагын Ания аңлый иде. Аңа инде унбиш яшь түгел... Ул бик үртәлеп кайтты. - Ни булды? - дип сорады каршына чыккан Әминә. - Берни дә булмады, арыдым... - дип җавап бирде Ания. Ашап-эчеп тә тормый йокларга ятты. Авыр иде аңа, бик тә ямансу иде. Үзенә кабат коточкыч ялгызлык якынайганын күңеле гүя сизә иде. Ләкин бу вакыйгадан соң ике ай да үтмәде, Марс үзен яраткан, үзен бүлешә алмаган өч хатын-кызны да ташлап китте. Бөтенләйгә. Кинәт. Өйдә газета укып утырган җиреннән сыгылып төште дә тынды. Чакыруга килеп җиткән "ашыгыч ярдәм" табибы, чарасызлыгын аңлатып, баш чайкады: - Йөрәк... Марсның соңгы соравы Зилә күңелендә эленеп калды: - Әллә соң, бөтенесен ташлап, икәүләп Каф тавы артына качыйкмы?! Ә Сәриянең соңгы сүзләрен ул үзе белән алып китте... Йорт - Сез моннан китәргә тиеш, - диде Илдар. - Сезне монда берни тотмыйдыр дип уйлыйм. Ул көнне, әтисе рухына багышлап, коръән ашы үткәрделәр. Кунаклар таралышкач, Илдар барысын да борчып торган сорауга, йорт-җирне бүлү мәсьәләсенә күчте. Әгәр әтисе юк икән, бу хатын монда артык, алар өчен беркем түгел, җиде ят кеше. Шуңа күрә фикерен кистереп әйтте. - Китмим, - диде Сәрия. - Мин - әтиегезнең хатыны. Биш ел монда яшәдем. Бу йортта минем хезмәтем дә, өлешем дә бар. Моны һәр суд раслаячак. - Ни кирәк соң сезгә? Алыгыз. - Алырмын. Сездән түгел, суд аша. Миңа бу йортның өчтән бер өлеше тиеш. Табында бермәл тынлык урнашты. Барысы да аңлый иде: Сәрия хаклы... Әгәр болай нык торса, йортны сатарга һәм акчасын бүләргә кала. Ләкин сатасы килми. Туган йортны өзгәли-бүлгәли башласаң, ни була инде ул? Әниләре төзегән йорт бит бу! Ах, бу гаделсез законнар... Биш ел гына шунда торган бер килмешәк хатынга йортыңны бүл дә бир, имеш... Илдар ачудан тешен кысып куйды: - Белүемчә, Айтүбәдә сезнең квартирыгыз бар. - Бар. Шуннан ни? Анда улым тора. Гаиләсе белән. Мин хәзер аны куып чыгарыйммы? Миңа үз почмагым кирәк. Үз өлешемне бирегез! - Ләкин без йортны сатарга теләмибез. - Алайса, шунда бергә яшәрбез. Минем барыр җирем юк. Сөйләшү бик коры һәм рәсми тонда барды. Гүя инде йорт бүлешү өчен хөкем башланган да... Шулай итеп, бер түбә астында яшәп калдылар. Аскы кат элеккечә тулаем Сәриянеке иде. Ул хәзер көннәр буе өйдә утырмый, аптекага эшкә урнашты. Әминә улын бакчага йөртә башлады. Болын хәтле өйдә ялгыз утырасым килми дип, ул да эшкә чыкты. Тормыш күңелсез, көйсез генә дәвам итте... Ә бервакыт өйдә ят бер карчык пәйда булды. Моңарчы аны күргәннәре юк иде. Бу җирдә күпме яшәгәнен бер Ходай гына белгән мунчала йөзле, тонык карашлы бу бөкре карчык, бер урында ни утырып, ни ятып тормыйча, өрәк сыман йөри, көндез дә, төнлә дә кухняда нидер эшләп кайнаша. Дәшкәнне ишетми, сорауга җавап бирми. Карчыкның кем икәне икенче төркем кунаклар килеп төшкәч кенә аңлашылды. Серне Әминә белде. Бу карчык Сәрия килененең әбисе икән. Әби авылда ялгыз яшәгән, үзен карарлык хәлдә түгел. Шуңа аны монда алып килгәннәр. Карчык та, кунаклар да Фазлыевларда озак тоткарландылар. Сәриянең улы Ришат белән килене Флёра эшкә урнашкач кына билгеле булды: китәргә җыенучы юк та икән... Боларның исәбе, Айтүбәдәге үз квартирларын арендага биреп торып, бераз акча эшләргә. Әлегә биредә яшәп торачаклар, ә нигә, иркен бит, урын җитәрлек. Бу хакта Әминәгә Сәрия килене әйтте. Әминә шул ук кичне, Илдар белән Анияне янына утыртып, күңелдәге шикләрен сөйләде: - Сәрия Исхаковнаның бу кыланмышлары юкка түгел. Ул сезне йортсыз калдырмагае... - Юкны сөйләмә, закон бар бит әле, - диде Илдар. - Закон юк! - диде Әминә. - Мин моны күптән беләм. Сез әниегез кырында иркәләнеп үстегез, мин тормышны сездән яхшырак беләм. Илдар, иртәгә үк юристка бар! Югыйсә авыз ачып урамда калуыбыз ихтимал. Ләкин Илдар холкы белән атасына охшаган иде. Өстенә мәшәкать аласы килмәде. - Юкка шикләнәсең. Юристка бармасак та, бу йорт безнеке. Икенче көнне Әминә яңа хәбәрләр алып кайтты: - Мин БТИда булдым. Анда безнең туган эшли. Шаккатмалы хәлләр... Сәрия Исхаковна улын, киленен, оныгын сезнең йортка пропискага кертеп куйган! Әти исән чакта ук, ике ел элек! Ә без анда юк, Илдар, син дә юк, улым да, мин дә... Без һавада эленеп калганбыз. Исәптә бар, санда юк. Вәт ышанып йөр һавадагы торнага. - Ә Ания? - Ул бар. Ул ничектер эләгеп калган әле. Кияүгә чыгар да китәр дигәндер. Вәт исәрләр, уйламадык та. Йорт бүлешә башласаң, безгә өлеш чыгармы? Илдар, йоклап йөрмә! Адвокат ялла, судка бир! Бу хатын безне артка утыртып калдыра, әйтте диярсез. - Ярар инде... Кеше көлдермик. Беркем дә безне куарга җыенмый. Яшик шунда тыныч кына, - диде Илдар. - Син мине шушы елан оясында яшәтмәкче буласыңмы? Күпме түзәргә була?! Илдар, ник син сеңлеңне, үз гаиләңне яклап берни кылмыйсың? Болай яшәп булмый бит. Син бит ир-ат! Без нишли алабыз? - Өйрәтмәсәң иде. Ошамый икән - яшәмә! Анаң янына кит тә тор! - Илдар?! Әминә, иренен тешләп, берара Илдарга рәнҗеп-гаепләп карап торды. Аннары, күңеленнән генә фикерләрен барлап, кисәк әйтеп салды: - Әйтмәмен дигән идем... Беләсеңме нинди сүз йөри? Сәрия Исхаковна әтине агулап үтергән, имеш... Шундый дару бар икән, көн дә тамчылап бирәсең дә, кеше инфаркт белән китеп бара. Беркем шикләнми... Табигый үлем кебек килеп чыга. Ни генә юк хәзер... Аның бу сүзләре ут өстенә ялкын булды. Илдар ярсып китте: - Урам гайбәтен сөйләмә миңа! Алар яхшы яшәделәр! Әтидә йөрәк чире иде. Сәрия Исхаковна ник үтерергә тиеш аны? Икенче бу хакта авыз да ачма!!! - Никме?! Чөнки әтиең башка хатын белән бутала иде, ул Сәрияне ташламакчы иде. Ышанмасаң, үзеннән барып сора, Зилә исемле ул! - Дура! Ни әйткәнеңне чамала! - дип кычкырды Илдар. Аннары бар ачуы белән Әминәнең яңагына китереп сукты... Ания сүзгә кушылмады. Шом тулы тынгысыз карашы әле Илдарга, әле Әминәгә төбәлде. Аңа авыр, бик авыр иде. Үзе өчен ифрат якын, кадерле булган ике затның ызгышуы йөрәгенә утлы күмер булып төште. Бу әйткәләшүләрнең ахыры яхшы тәмамланмасын күңеле шул мизгелдә сизгән иде. Йорттан беренче булып, баласын күтәреп, Әминә чыгып китте... Шулай да аның сүзләре Илдар күңеленә шик салып калдырды. Сәрия өйдә юк чакта ул тартмадагы бар даруны өстәлгә таратып салды да һәркайсының аңлатма язуын укый башлады. Аптекада эшләүчеләр дару фанаты була, кирәкме-кирәкмиме, өйгә дару ташый. Әнисеннән калган даруларны чыгарып атканнар иде. Мондагылар - Сәрия җыйганнар. Илдар бу мәсьәләдә надан иде. Шуңа бу тикшереп-казынып утыруларның файдасыз икәнен аңлап кул селтәде дә даруларны кабат тартмага тутырды. Бәлки, Әминә хаклыдыр, дип уйлады ул. Гафу үтенеп янына барса, Әминә Илдарны кабул итәчәк. Әбисе кияве өчен үлеп тора, бергә яшәп тә булыр иде. Аларның күңеле киң. Тик менә Анияне бу бүре оясында ничек ялгызын калдырасы? Ашап бетерәчәкләр бит аны... Шуңа Илдар әлегә сабыр итәргә, үз йортында яшәргә булды. Исәбе, җил-бураннар бераз басылгач, хатыны белән улын кабат алып кайту иде. * * * Аниянең күңелендә нәфрәт кайный. Ул Әминәнең сүзләрен ишетеп торды. Һәм ышанды. Чөнки ул әтисенең тормышында Зиләнең барлыгын белә иде. Димәк, Сәрия дә белгән. Бәлки, әтисен чынлап та ул үтергәндер? Моны болай калдырырга ярамый. Әминә әйтте, хәзер законнар юк, диде. Закон булмаса булмас, үч алуның башка юллары да җитәрлек. Аниянең дуслары бар. Әле беркөнне генә ул Катяны күргән иде. Берни булмагандай, Анияне үз итеп сөйләшеп торды. Танышларының хәлләрен сөйләде. Виктор асылынган икән. Катя бу хакта шулкадәр тыныч, битараф тавыш белән хәбәр итте. Аниянең шаккатып калуына, кызганып уфтануына гаҗәпләнгәндәй: - Әй, исең китмәсен лә!.. Ул гына түгел. Безнекеләрнең күбесе шулай итә. Яшиселәре килми чөнки. А чё хорошего?! Мин дә асылыныр идем, ну куркыта. Имеш, теге дөньяда асылынганнарга хана икән... Рита кияүгә чыккан, бер алкаш белән тора икән. Сугышмаган көннәре юк. Катя моны да үзенчә җиңел генә аңлатып куйды: - Да все они такие, козлы! Тагы кем? Ә, Танька. Ул югалган. Бер сөяркәсе белән диңгезгә китеп барган да шуннан кайтмаган. Әллә исән, әллә юк. Аны кем эзләсен? Атасы юк, әнисе дә үлгән. Юра тегесеннән кайтуга кабат төрмәгә эләккән, машина урлап тотылган. Илшат эшкә урнашып, Якутия ягына китеп барган... - Ә син кайда эшлисең? - дип сорады Ания. Катя кул селтәде: - Ой, көлдермә! Мин ишәк түгел лә... ник ватылыйм?! Эшләмичә дә яшәп була! Дураклар сөрелсен! - Урлашасыңмы? - Да, кайберәүләр белән бүлешергә туры килә. Кемдәдер артык әйбер бар, кая куярга белмиләр. Шул чакта - бац! Ярдәмгә мин килеп җитәм. - Шулай диде дә Катя кычкырып көлеп җибәрде. - Тотсалар? - Тотсыннар! Знаешь, анда да яшәп була. Там тоже люди. Бер крутойны табасың, и сиңа башка беркем кагылмый. А чё?! Ашаталар, киендерәләр. Баш өстендә түбә бар. Яшәп була! Бу очрашудан файдаланып, Ания үзен күптән кызыксындырган сорауга җавап ишетергә теләде: - Катя, Диманы күргәнең юкмы? Исәнме ул, армиядән кайттымы? Ул бит миңа хат язган иде, аннары югалды... Катя хихылдап көлде: - Охо, кызыксынасың! Сагындың, да? Ну-ну, беренче бит! Курыкма, исән синең Димкаң! Майлы түтәйләр басып йөри. Мальчик по вызову. Сарлан Тарзаны! Да аңа барыбер, лишь бы түләсеннәр. Кайчак, юмартланып, безне дә сыпырып уза, хи-хи. Сладкий мальчик! Ой, Анька! Не суди, да несудимым будешь... Кем ничек булдыра, шулай выкручивается инде. Если честно, лучше бы нас не родили! Хренова штука это жизнь!!! Катя әйткәннәр Аниянең башына тиз генә барып җитә алмады. Бу сүзләрнең чынлыгына ышана алмады ул. Арттырадыр Катя, юри үч итеп шулай сөйлидер... Ания Диманы уйламый да, сагынмый да хәзер. Ләкин кайчандыр үзен кочып яткан, назлы хатлар язган кешенең шул дәрәҗәдә пычрак булуына, түбән тәгәрәвенә ышанасы килми. Дима бит аңа беренче кагылган ир-егет... Анияне башка шулай яратучы-назлаучы булмады. Хәер, гомумән, аңа башка кагылучы да булмады. Беркеме юк... Балалар йортында, гел күзәтү астында тәрбияләнгән балалар мәче кебек сизгер, төлке сыман хәйләкәр, елгыр булып үсә. Катя Аниядәге үзгәрешләрне мизгел эчендә сизеп алды: - Ой, Анька, оныт син аны! Димкадан хәзер нормаль ир чыкмаячак, бозык бәндә ул. Ания аның белән килешүен белгертеп баш какты, Катяның сүзен хуплап: - Күптән оныттым инде... - диде. Үзен кулга алып, сүзне башкага борды. Өйдәге хәлләрне сөйләде, үги анасыннан зарланып алды. - Өйрәтеп алыйкмы соң үзен? Кирәк булса сызгыр гына! - диде Катя. Ул чакта Ания, Катяның ярдәменнән баш тартып, "юк" дигән иде. Ә бәлки, чынлап та... Бераз куркытып алыргадыр? * * * Бер йортта биш оя кайнаша. Әкияттәге теремоктан ким түгел. Берсе Сәрия - ике ирен югалткан ялгыз хатын. Аның улы, килене, оныгы - үзе бер оя. Инде беркемгә дә кирәге калмаган, җаны әллә кайчан тәнен ташлап качкан хәтерсез карчык та кеше саны булып санала. Ул үзенә аерым бер дөньяда яши. Мыгыр-мыгыр килеп, эченнән генә җеннәре белән сөйләшеп йөри. Хатыны белән улы ташлап китсә дә, гаиләле булып саналган Илдар да үз тормышы белән яшәп ята. Соңгы вакытта хәтта Ания белән дә аралашмый, эштән кайта да бүлмәсенә кереп бикләнә. Ания абыйсы белән сөйләшмәкче, аңа сыенмакчы була да бит, тик тегесенең энәләре тырпайган, шуңа борчырга базмый. Күреп тора: Илдарның күңеле тыныч түгел. Шуңа еш кына салмыш та була. Баштагы мәлләрдә өйдә бикләнеп ятты да аннары кайдадыр югалып йөри башлады. Әминә янындадыр дип өметләнде Ания. Шулай булуына ышанасы килде. Чөнки кыз Әминәне туган апасы урынына күреп ярата, аларны бик юксына иде, тик барып ишекләрен шакырга кыенсынды. Урамда ялгышып булса да очрамаслармы дип, эштән кайтышлый шул тирәләрне урап йөри, Илназ йөргән бакча сукмагын таптый. Аларны күрәсе, хәлләрен беләсе килә. Илдардан сорап карый да, тегесе: "Син безнең тормышка кысылма!" - дип кырт кисә. Әллә нишләде ул, кырысланды, холыксызланды. Бердәнбер абыең да гел читкә тибәргәч, кайлардан гына җылы табасы да бу өметсезлеккә ничекләр түзеп бетәсе?! Бик авыр Аниягә бу йортта, күңелсез, кабер суыгы монда. Кеше өстендә яшәүче квартирант итеп сизә үзен. Ә тегеләр зарланмый, күңел төшерми, гел бергә кайнаша. Сәриянең килене Флёра Анияне никтер бөтенләй өнәми, ниндидер үче, ачуы бар сыман, гел каш астыннан сөзеп, яратмыйча, сынап карый. Аңа ни начарлыгы тигәндер. Уллары да үзенә күрә түгел, бармак буе булса да, бик усал булып чыкты. Бу ике яшьлек разбойник кулына ни эләксә, шуның белән өскә бәрә, кит моннан, дип кычкыра. Әллә махсус котырталар инде. Әгәр юлына берәр егет очрап, әйдә миңа чык кияүгә дисә, Ания бернигә карамый ияреп китәр иде. Яратамы ул аны, юкмы, анысы мөһим түгел, алып кына китсен. Чөнки бу йортта бер көн дә торасы килми. Ания бу арада дөньяда бердәнбер якын туганы булып калган Клара апасын еш искә төшерә. Бер гаепли аны, бер сүгә, бер сагына. Никләр генә әтисен Сәрия белән таныштырды да йортларына ияртеп китерде икән ул? Беләме икән мондагы хәлләрне? Аз булса да сеңлесенең ятим кызы турында уйлыймы икән?! Әллә инде Илдарны да, аны да тормышыннан, күңеленнән бөтенләй сызып ташладымы? Әтисенә хатын булып Клара апасы килсә, бәлки, гел башкача булыр иде... Ә бит бар иде шундый мөмкинлек, әтисенең дә теләге бар иде. Тик ул чакта Ания ике арага калкан булып басты. Тегеләре дә инде... Ике олы кешегә ник бала-чага сүзенә карап торырга, тотасы да үзләренчә хәл итәсе бит. * * * Йөри торгач, тәки очратты ул Әминәне. Ашыга-ашыга, эштән кайтып барышы иде. Анияне күргәч шатланды үзе. Икәү бергә бакчага, Илназны алырга киттеләр. Юл уңае Әминә үз хәлләрен сөйләп алды. Үзем эшлим, әнинең пенсиясе бар, Аллага шөкер, акчага аптырамыйбыз, барына канәгать, безгә бит күп кирәкми, беркайчан байлыкта коенмадык, азны җиткерергә өйрәнгән, дигән булды. Тик тавышы тигез, тыныч түгел, күңел төбендә әллә үпкә, әллә үкенеч-сагыш ята иде. Илдарга бай кәләш кирәк, мин аңа тиң дә түгел идем, аңа чыгып ялгышканмын, диде. Без башка кушылмабыз инде, Илназны ничек тә үстерермен, әни генә исән булсын, ә Илдарның үз юлы, диде. Гел кирегә сөйләде. Ания аптырашта калды. Абыйсының соңгы вакытта кайдадыр югалып, кайчакта хәтта кунып йөрүләрен искә төшереп: - Ул бит киләдер, булышадыр? - дип сорады. - Булыша... Кая ул... Ни белән булышсын?! Үзенә җитәме диген... Аларга күп кирәк бит... - Кемнәргә? - дип сорады Ания. - Ату белмисең... Шулчак Әминә, барган җиреннән капыл гына туктап, хәлсезләнеп, юл кырындагы каенга барып сөялде. Карашын җиргә төбәп, бертын дәшми торды. Күңеленнән генә нидер сүтте-җыйды. Аннары, куллары белән йөзен каплап, сулкылдап елап җибәрде. Сүзләре өзелеп-өзелеп чыкты: - Мин аны яратам бит... кызганам шундый... ул әрәм булачак... мин беләм... күңелем сизә... ул бит яхшы үзе... шундый кызганыч... әрәм булачак ул... Нишлим?! Ничек коткарыйм... шундый авыр... миңа шундый авыр... Булдыралсаң коткар абыеңны, Ания! Минем көчем юк... Башка беркемгә кирәкми ул... Их, Дамира апа, Марс абый... Ник сакламадылар Илдарны?! Икесе дә зур кеше иде. Алар бит аны коткара ала иде!!! Инде Ания дә аңлады. Барысын аңлады. Димәк, Илдар кабат теге юлга баскан. Бәлки, ул аннан чыкмаган да булгандыр. Моны Әминә үзе генә белгәндер. Үзенчә көрәшкәндер, түзгәндер, тырышкандыр. Инде көчсезлеген тоеп, кул селтәгәндер. Ләкин үзе Илдарны ярата, кызгана. - Сез очрашасызмы соң? - дип сорады Ания. - Ул акча сорап кына килә... Аннары... ул үзе әйтте... Аның яшисе килми... күңелем сизә: ул китәчәк... Үзе теләп китәчәк. Ә мин берни эшли алмыйм... * * * Чынлап та, китте Илдар... Тик кая киткәнен беркем белми калды. Көннәрдән бер көнне әйберләрен юл сумкасына тутырды да чыгып китте. Ания белән саубуллашырга керде үзе. Бик боек иде. Күзләре кызарган, керфекләре чыланган иде. Кергәч тә, соңгы тапкыр күргәндәй, Аниягә туп-туры төбәлеп, бертын дәшми торды. Аннары: - Сеңлем, мин китәм... Үпкәләп калма, - диде. Тавышы калтыранып чыкты. Ания ни дә булса аңларга, сорарга өлгергәнче, ашыгып тезеп китте: - Мин яхшы эш таптым. Дуслар белән китәбез. Ел эчендә квартирлык акча җыеп була икән. Барысы да мин дигәнчә булса, квартир алам. Тик монда түгел, Сургутта. Үземнекеләрне дә алып китәм. Өзәм, монда барысын да өзәм. Яңа тормыш башлыйм! Әйтерсең Әминәгә, мине көтсен... Көтсен! - Ә мин? - диде Ания, рәнҗеп-үпкәләп. Шулай буламыни, тот та кач, имеш. Ә Ания монда ялгызы нишләргә тиеш?! - Син дә кит, - диде Илдар. - Клара апа янына кит. Кумас әле, сыйдырыр. - Йортны ташлыйбызмы? - Юк, алып китәбез. Кесәгә салабыз да алып китәбез... - дип, ачы елмайды Илдар. - Ташлыйбыз, кәнишне, тагы нишләтик. Чукынышып бетсеннәр. Алар да бер катыр әле. Син дә кит моннан, аңладыңмы? Кит! Аниянең йөрәгенә тагы шом кереп тулды, ул абыйсының күкрәгенә капланып еларга ук тотынды. Аның шулай озакка, еракка китәсенә ышанасы килми иде. - Ярар, исән булыйк! Шулай диде дә Илдар кисәк борылып чыгып китте. Ания аның артыннан ташланды, тик баскычтан йөгереп төшкән уңайга Ришат кочагына килеп капты. Ир исерек һәм аның шаярыр исәбе бар иде. Ул, кызның юлын бүлеп, борын төбендә бармакларын уйнатып, ку-ку, дип үрти башлады. Ания ачуыннан аны этеп җибәрде. Сәрхуш ир бераз чайкалып торды да, тигезлеген югалтып, артка чүгеп китте... Баскычта аунап яткан ир аша сикереп, Ания урамга атылды. Үзенең оекчан икәнен дә онытып, карлы сукмак буйлап йөгерде. Җан авазы белән кычкырды: - Илдар! Илдар!!! Абыйсы борылып карады да елмаеп кул болгады. Капка төбендә аны шикәр кебек ак, көяз "Газель" көтә иде. Илдар шуның эченә кереп чумды. Машина кузгалып китте... Ания ул киткән якка төбәлеп, чарасыз басып торганда, капка төбенә "ашыгыч ярдәм" машинасы килеп туктады. Ришат артыннан килгән икән, анасы чакырган булып чыкты. Бәхеткә, аның ничек егылуын тикшереп торучы булмады. Исереклегенә сылтадылар да дәваларга алып киттеләр... Илдарның китүен, Ришатның егылуын гына көткәндәй, икенче көнне теге сәер карчык та тонык күзләрен мәңгегә йомды. Йорт буйлап өрәктәй өстерәлеп йөрүче бу әбидән Аниягә ни зыян, ни файда булмаса да, ул эченнән генә кул чапты: "Кимиләр!" * * * "Кит" диде абыйсы. Ләкин кая? Сарланда аның өйрәнгән яхшы эше, торыр урыны бар. Өйдәге хәлләргә дә үзенчә җайлашты инде ул. Берсе белән дә аралашмый, сөйләшми. Аңа да сүз катучы юк. Бер түбә астында яшәүче чит кешеләр. Ришатның гына кайбер кыланмышлары гайрәтне чигереп куя. Ялгыш аулак урында очрашсалар, тәки шул гадәтен куа, юлын бүлә дә авызын ерып, күз кыса. Ә салмыш булса, беләгеннән кысып йә яңагыннан үбеп ала. Аниянең моңа җен ачулары чыга, ләкин кемгә сөйләсен дә кемгә зарлансын? Тешен кысып, йөзен чытып үтеп китүдән башка чара юк. Илдар киткәч, ул Әминәләргә кереп чыккан иде. Абыйсының акча эшләргә китүен, квартир алырга ниятләвен, гаиләсен ташларга җыенмавын бер сөенеч итеп Әминәгә хәбәр итте. Ләкин җиңгәсе моңа шатланмады. - Миңа берни әйтмәде ул. Хушлашырга да килмәде. Юкка әллә кемнәргә ияреп киткән. Зур акчалар белән алдап кешеләрне эшкә чакыралар да... аннары... Алла сакласын! Ания сагайды: - Ник алай дисең? Күпме кеше Себердә эшләп йөри. Баеп кайтучылар бар бит. Алдан ук кайгырып торма. - Мин аңа шалтыраткан идем. Телефоны дәшми, элемтә юк. Никтер күңелем тыныч түгел, Ания. Дөресен әйтәм. Әгәр белгән булсам, мин аны беркая җибәрми идем. Мин байлык артыннан куучы түгел, азны да бәрәкәтле итеп тота алам. Акчада түгел бәхет. Дөрес эшләмәде ул. Ерагаячак ул бездән, ерагаячак... Озак күрми торгач, Илназ да аннан бизәчәк. Әминәнең борчуы Аниягә дә күчте. Елмаеп кул болгаган Илдар гел күз алдында торды. Абыйсының гаиләсе белән араны өзәсе килми иде, шуңа бу йортка килүләре ешайды. Җылы, рәхәт иде бу өйдә. Хәтта китәсе дә килми иде. Әминә дә, әнисе дә аны аңлап, хәленә кереп сөйләшәләр. Сәрияне гаеплиләр. Ләкин аңа ни дип бәйләнәсең, Сәрия бит Анияне өйдән кумый, тормышына кысылмый. Гаепләр урын да юк кебек... * * * Курыккан, шикләнгән, Әминә дә кисәткән күңелсез хәл барыбер булды. Флёра чирле улы белән хастаханәгә кереп яткан иде. Ә икенче кичне Ришат Ания бүлмәсенә килеп керде... Айнык түгел иде. Ания шундук мәче тизлеге белән ишеккә ташланды. Тик Ришатның көчле куллары аны эләктереп алды. - Кыланма, кызый, фәрештә түгел икәнеңне күптән беләбез. Сарланда җилләр үтәли йөри. Миңа биргәннән генә укаң коелмас. Нишләргә? Әгәр разбой салып кычкырса, кем аңа ярдәмгә килә? Сәриядән башка бу йортта башка җан иясе юк. Ә ул килсә дә, Анияне түгел, улын яклаячак. Үзең гаепле, тәртипле, инсафлы кызларга беркем бәйләнми, диячәк... Ания, ирне яман ниятеннән чигерергә теләп, йөзенә, тавышына кырыслык салып: - Кагылып кына кара, барысын да хатыныңа сөйләп бирәм! - диде. Ир мыскыллы елмайды: - Ой, курыктык! Ишеккә юл ябылгач, Ания тәрәзә янына чигенде, аның ике канатын ачып җибәреп, тәрәзә төбенә менеп басты. - Якын килмә! Кагылсаң сикерәм! Ләкин Ришатның моңа да исе китмәде. - Ой, куркыттың, - дип кабатлады. - Мин дә сикерермен. Ерак ара түгел. Кар өстендә тагы да забавно булыр. Ания, аска иелеп, кай тирәгә сикерәсен чамалады. Әгәр алмагач ботакларына эләгеп калмаса, кар көртенә килеп төшәчәк. Аннары йөгереп өйгә керер, Сәриягә әләкләр. Белсен малаеның ниләр кыланып йөргәнен, азгын малаен тыйсын бераз. Шулай исәпләде кыз, шулай итте дә. Ләкин Ришат та үз ниятеннән чигенүче түгел икән. Ул тиле баш та Ания артыннан ук сикерде. Өйгә алар, карга батып, кагына-кагына, парлашып килеп керделәр. "Тиле! Хайван!" - дип дулады Ания. Тегесе көлде генә, алай гынамы, кызның изүенә бер йомарлам кар китереп салды. Тәне буйлап йөгергән бозлы судан дер калтырап, кыз чырыйлап кычкырып җибәрде. Аларның тарткалашуын, ыгы-зыгысын ишетеп, каршыларына Сәрия йөгереп чыкты. Кашларын җыерып: - Бу ни хәл? - дип сорады. - Менә бераз шаярдык, - дип хихылдады Ришат. Сәриянең ачулы карашы Аниягә төбәлде: - Үзең азган гына җитмәгән, инде кеше ирләрен аздырып йөрисеңме? Ания дәшмәде. Әйткәләшүнең файдасы да юк иде. Гарьләнү-үртәлүләрен эченә йотып, бүлмәсенә менеп китте. Ишеген бикләп куйды да кабат тәрәзә янына килде. Аста, кар өстендә, әле генә булып узган тарткалашуның бер дәлиле булып ике гәүдә эзе сузылып ята иде. Берсе җыйнак кына, икенчесе аюныкыннан һич ким түгел. "Ярый әле өстемә төшмәде, юкса сытып үтерә иде бит", - дип уйлады Ания. Ришат аның артыннан ук сикерде бит. Каны кызган, башы да кайнар, аңа маҗара кирәк. Ә анасы бер юкка Анияне гаепләп маташа. Үзен шулай кимсеткән, җәберләгән кешеләргә берәр мәкерлек, явызлык эшлисе, барысы өчен дә үч аласы килде кызның. Бәлки, чынлап та, уенны дәвам итеп, Ришат белән Флёра арасын бозып ташларгадыр? Юк, бу ният барып чыкмас. Чөнки Ришатта Аниягә карата бернинди ярату, үз итү хисе юк, болай кыланулары, адым саен бәйләнүләре аның бозыклыгыннан гына. Барыбер Анияне гаепләп, оятка калдырырлар. Юк шул, Аниянең боларга көче җитми... Ул монда башка кала алмый. Бердәнбер юл, Илдар әйткәнчә, барысына да кул селтәп, бу йорттан чыгып китү. * * * Ял көнне ул Айтүбәгә китеп барды. Әтисен соңгы юлга озаткан көннәрдән бирле Клара апасын күргәне юк иде. Аннан соң елдан артык вакыт үтеп китте. Ул чакта Клара апасы аларда атна-ун көн торды. Гел Сәрия янында булды, ниләр сөйләшеп беткәннәрдер... Башка килмәде, Ания белән Илдар да очрашырга атлыгып тормадылар. Туганлык җепләре өзелгәндәй тоелды. Русланны күрмәгәнгә дә ни гомер... Менә бүген аптыраганнан аның бусагасына килеп басты. Аниянең башка сөйләшер-киңәшләшер кешесе юк. Ни дияр Клара апасы?.. Куркып-икеләнеп кенә шакыды ишекне. Алдан хәбәр итмәде, өйдә булса ярар иде. Эчке яктан аяк тавышлары ишетелде. Ишек ачылды. Ания каршында ак яулыклы, озын күлмәкле бер мөслимә хатын пәйда булды. Бу Клара иде... Анияне күргәч, ул бермәл аптырап калды. Аннары, бу күрешүгә шатлыгын яшермичә, кунакны түргә чакырды: - Яңа гына кайтып кердем. Укуда идем. Мәчеткә йөрим бит, дин юлына басмакчы булам. Картаябыз, сеңлем, - дип сөйләнде... Кич буе сөйләштеләр. Клараның тормышында шактый үзгәрешләр булган. Аяксыз калып яткан икән. Врачтан врачка йөреп, хастаханә юлын шактый таптаган, тик ярдәм тапмаган. Аптырагач, имче карчыкка киткән. Тегесе, Аллаһыдан гафу сора, намазга бас, дигән. - Ышанмасам да тыңладым. Аякка басасы килә бит. Башыңа төшсә нишлисең, саламга да ябышасың. Ялгызыңа бик кыен икән ул, сеңлем, үләм дисәң, тамчы су бирүче дә юк. Бар өмет үзеңдә. Балаларны борчыйсым килмәде. Аларның үз мәшәкатьләре җитәрлек. Бастым намазга. Ходайның рәхмәте, әкрен генә җайландым бит. Кояшны күрә башладым, юкса инде өметемне өзгән идем. Кара бөдрә чәчләрен ак яулык астына җыеп куйгач, Клараның каратут йөзе дә яктырып, нурланып киткән сыман. Элеккеге кырыслык кимегән. Бәлки, олыгаю, авыру да холкын йомшарткандыр. Сөйләшә торгач, үз тормышлары турында да шактый яңалык белде Ания. Сәрияләр мондагы кибетләрен, квартирларын сатканнар икән. Акчасына Илдарларга яхшы квартир юнәтергә йөри, имеш. Эзлиләр, әлегә яхшы вариант юк икән... Шулай итеп, Илдарның үз куышы булачак. Анияне дә онытмаган икән Сәрия, аның исеменә ярты миллион акча салып куйган. Ания кияүгә чыкканчы, ул акча банкта үрчеп-балалап ятачак. Туйга менә дигән бүләк булачак. Сәрия ятим балаларны ташларга җыенмый, алар өлешен тиененә кадәр бүлеп бирәчәк. Үзе улы, килене белән Дамира йортында калырга исәпли. Клара апасы бу хәбәрләргә бик шатланган, балаларны кайгыртуы өчен, Сәриягә бик рәхмәтле икән... Сирәк булса да телефоннан аралаша торгач, Кларага менә шундый куанычлы хәбәрләр килеп ирешкән. Ә чынлыкта... Клара Аниянең сүзләренә ышанырга да ышанмаска да белмәде. Ялганлый дип шикләнде. Илдарның еракка китеп баруына, аның белән хәбәрләшеп булмавына уфтанды. Ул кирәк безгә хәзер, ансыз берни хәл итеп булмый, диде. Әгәр әйткәннәрең дөрес булса, болай калдырмыйм, судка бирәм, диде. - Ә мин анда нишлим? Мин анда башка тора алмыйм, - диде Ания, еларга җитешеп. Ләкин Клараның карары катгый иде: - Беркая китмисең, торасың! Ул синең йортың. Шуннан соң Ришат белән булган вакыйганы сөйләп бирергә калды. - Болай булса, синең белән барам! - диде Клара. - Әллә кайчан килергә иде аны. Илдарга да чыгып качмаска иде. Болай калдырмыйбыз, юк! Иртәгә үк икәү китәбез! Сәрия белән ачыктан-ачык сөйләшмичә булмый, нидер эшләргә кирәк... Пәйгамбәребез дә гаделлек, хаклык өчен көрәшергә, рәнҗетелгәннәрне якларга кушкан. Әгәр сөйләшеп тә берни чыкмаса, ышанычлы яхшы адвокат яллыйсы булыр. Синең акча хәлләрең ничек соң? - Үземә җитә... - Туктале, миндә бит әниең калдырган байлык та бар. Клара, урыныннан кузгалып, икенче бүлмәгә чыгып китте, кулына җыйнак кына тартма күтәреп керде. Аны ачып, җырлы шкатулка чыгарды. - Менә кара, сеңлем, боларны әниең миңа тапшырып калдырды. Бусы - алтын муенса, айлы кулон, алтын балдак, йөзек-алкалар, көмеш беләзек... Болар барысы да әниеңнеке иде. Күп иде аның. Кеше арасында йөргәндә кирәк, башкалардан калышып булмый, дия иде. Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың бит. Тегендә киткәндә берни кирәкми, менә барысын да миңа тапшырып калдырды. Кияүгә чыкканда, Аниягә бирерсең, диде. Ания кыйммәтле бизәнү әйберләренә гаҗәпләнеп карап торды. Һәрберсен кулына алып сыпырды, иснәп карады: - Әнием исе килә... Тартмадан көрән төстәге калын дәфтәр килеп чыкты. - Ә бусы ни? - Көндәлек ул. Әниең соңгы көннәрдә язган. Дөресен әйткәндә, мин аны укый алмадым, сеңлем. Алып ачам да кабат ябам... Юк, укый алмыйм. Йөрәгем калтырый башлый. Син әле яшь, көчлерәк, бәлки, укырсың. Үзеңә кара. Дамира аны миңа бирде инде бирүен... Тик берни әйтмәде. Яндырырга кызгандым, укый да алмыйм. Үзең кара, сеңлем... Соңгы сорау Ания төн буе әнисенең көндәлеген укыды... Гомерендә беренче тапкыр Ания әнисе белән күзгә-күз карап сөйләште. Гомерендә беренче тапкыр сабырлык белән әнисен тыңлады... Моңарчы көндәлек язганым булмады. Хәтта хат язарга да иренә идем. Менә хәзер никтер язасым килә. Күңелдә уйлар күп. Кемгә сөйләргә? Тән генә түгел, уйлар, хыяллар, өметләр - барысы да җиргә күмеләчәк бит. Кулларым каләм тоталганда язам әле. Мәктәптә укыганда, классташ кызларның күңел дәфтәре бар иде. Чәчәкләр ясыйлар, үзләренә ошаган шигырьләрне язып куялар, бер-берсенә төче теләкләр телиләр иде. Мәхәббәт серләрен шунда түгәләр. Мин аларга кушылмый идем, көндәлек язуларны юк-бар эшкә чутлый идем. Менә хәзер язарга булдым. Кемдер яшьлектә, кемдер картлыкта, үлем түшәгендә күңел серләрен дәфтәргә бушата... Вакыт күп. Элек вакыт җитми иде. Ә хәзер ул артык күп. Сәер хәл. Мин үземнең үләсемне беләм. Әҗәл дигәнең, бәлки, янәшәдә генә мине күзәтеп торадыр. Кайчакта йөземә аның бозлы сулышы килеп кагыла кебек. Сулар һава, эчәр сулар бик аз калган, ә вакыт күп. Көннәр шундый озын. Төнне әйткән дә юк. Элек алар артык кыска тоела иде. Гел вакыт җитми иде. Көн озынлыгы үзгәрмәгәндер ул. Хәзер дә шул уктыр. Ләкин сәер, бик кыска вакыт артык озак үтә... Ник шулай икән? Вакыт күп шул хәзер. Тик аның миңа кирәге дә шуның хәтле генә. Нишлим мин аның белән? Берни эшли алмыйм. Уйга батып ятам да ятам... Тән газабы да, җан газабы да бергә кушылган. Ни беләндер онытыласы килә. Укый башласам, башым авырта. Телевизор карый алмыйм. Җыр тыңласам елыйм. Бигрәк моңлы безнең татар җырлары. * * * Әллә нинди сәер төшләр керә. Җомгага каршы төшләр чын була, имеш. Бүген җомга. Төшемдә бик чибәр бер ир белән таныштым. Ул әле дә күз алдында тора. Озын буйлы, аксыл йөзле, калын иренле, зәңгәр күзле. Кырык яшьләрдә. Без юлда бергә кайттык бугай. Аннары мин үзебезнең шәһәрдә, больницага барам икән. Анда зур чират иде. Мин дә чиратка бастым. Көтәргә бик озак. Монда кулны дәвалыйлар. Ниндидер бик җиңел ысул, имеш. Нигә миңа кулны дәваларга кирәк булды икән - белмим. Мин врач ишегенә таба киттем. Каршыма юлда танышкан ир килеп чыкты. Өстендә ак халат. Без байтак кына күзгә-күз карашып тордык. - Сезмени ул? - дидем мин. - Әйе, мин. Мин сезне чиратсыз кертәм. Калганын хәтерләмим. Шул ягымлы ирнең үземә текәлгән мәхәббәт тулы назлы карашы гына апачык булып исемдә калды. Нигә керде икән ул? Больница юлында күп йөргәнгәдер инде... Тагы бер куркыныч төш истә калган. Анысын операция алдыннан күргән идем. Мине бер пычаклы кара ир эзәрлекләгән иде. Башта, имеш, телефоннан шалтыратып, очрашуга чакырды. Бу Сарланда икән. Мин үзәккә киттем. Бу өч ир белән сөйләшеп тора иде, карашы белән ымлап, мине үз янына чакырды. Шадра, каратут йөзле илле яшьләрдәге бик төксе кеше. Үзе урам буйлап китте. Мин аның артыннан барам икән. Шулчак кулында урак сыман пычак күреп алам һәм уйлыйм: "Тукта, нигә әле мин аңа иярдем? Ул мине үтерергә уйлыйдыр, бәлки?" Башка тыкрыкка кереп китәм, Сарлан урамнарын урап йөрим, аннары асылмалы күпергә килеп чыгам. Монда шундый якты, күзләр чагылырлык утлар яна. Гүя ниндидер бәйрәм. Кеше күп, милиция дә күп. Монда миңа беркем тия алмый, дим икән мин. Котылуыма шатланам. Тик үзем куркып уйлыйм: "Ул бит минем кайда яшәгәнемне, телефон номерын белә..." Чынлап та, ул мине кабат куып тота: "Әйдә сөйләшик", - ди. Мин әйтәм: "Нигә пычак тотып йөрисең, пычаксыз гына сөйләшеп булмыймыни?" Ул, килешкән кебек, пычагын артына яшерә. Тик мин барыбер куркам, шикләнәм. Бу күпер яны икән. Шуннан үтеп баручы бер машинага утырам, бу кара ирдән качмакчы булам. Шофёр таныш кеше, имеш. Шуңа шатланам икән. Имеш, ул булышыр. Тик теге кара ир машина белән янәшә бара. Мин уйлыйм: "Моннан котылып булмастыр инде..." Бу төшкә башкасы ялганды. Караңгы кышкы кич икән. Мин урамда йөрим. Өстемдә алсу төстәге эчке күлмәк, үзем яланаяк. Ләкин өшемим икән. Аз гына да өшемим. Шулчак каршыма этләр өере килеп чыга. Бик күп. Качарга урын юк, соң. Мин белгән догаларымны пышылдыйм. Тик барыбер этләр ярсыйлар. Ике зур кара эт минем кулга килеп ябыша. Мин әле бер, әле икенче кешегә кычкырам: "Помогите!" Ләкин беркем ярдәм итми, куркып үтеп китәләр, берсенең дә этләр белән бәйләнәсе килми. Мин этләргә ялвара башлыйм: "Сез бит яхшы, зинһар, җибәрегез, тимәгез миңа". Алар тешләрен бушаталар, тик мин моның өчен аларны сыйларга тиеш. Имеш, бер бинага кереп, идән юучы ападан ризык сорыйм. Ул зур табак белән балык чыгарып бирә. Мин шуны этләргә ташлыйм. Аннары тагы буталып, адашып йөрү. Буталчык, карлы, бозлы урамнар... Берсе дә хәерле төш түгел инде. Өндә генә түгел, төшләрдә дә тынычлык юк... * * * Быелгы яз тормышның үзе кебек. Салкын, караңгы, болытлы. Кояшсыз, нурсыз. Урам матәм көнен хәтерләтә. Болытлар җиргә хәтле асылынып төшкән. Җирләр пычрак, кичә карлы яңгыр яуды. Көн җилләп тора, салкын. Тәрәзә каршында агачлар сыкрый, елый кебек. Алар яфракка бөреләнгән, ләкин ул бөреләр һаман ачылып киталмый. Чөнки яктылык, җылылык җитми. Урам агачларындагы бөреләр рәхимсез, салкын дөньяга киләләр. Теплицада питомниклардагы үсемлекләргә һәрчак җылы һәм якты. Ләкин теплицалары ишелеп төшсә, алар мизгел эчендә туңып үләчәк. Ә урамдагы бөреләр салкынга да, җилгә дә чыдам. Начарлыкның да яхшы ягы бар. Яхшылыкның да начар ягы бар. Аллаһы Тәгалә барысын да тигезли. * * * Яшь чакта кешегә күп кирәк. Гомер иксез-чиксез булып тоела. Шуңа яшәргә әзерләнәсең, мал җыясың. Йорт саласың. Йортны төрлечә салып була. Миңа зур йорт кирәкте. Кунаклар күп булуын теләдем. Чынлап та, күп булды алар. Йортның буш торганы булмады. Тормыш шатлыгы дуслар белән аралашып яшәүдә, дип уйлый идем. Менә хәзер япа-ялгыз түшәмгә карап ятам. Миңа хәзер бер карават та бер стакан су җитә... Күңелем тулы үкенеч. Эш мине балаларымнан тартып алган икән. Чит кешеләргә ярарга тырышып, якыннарымны күрми калганмын. Кунак килгәндә, балаларга сан юк. Бар игътибар кунакка, ул кадерле кеше. Ә балаларга кычкырасың: "Аяк астында буталма, тик кенә утыр, бар, кереп ят, йөдәтмә!" Иң тәмле ризыклар кунак алдында. Ә балаларга кисәтү: "Тимә, кагылма, кунаклар киләсе бар!" Иң түрдәге урын кунакларга. "Ә син, балам, сабыр ит, кунаклар киткәч ашарсың!" Әллә кемнәрне көйләнгән, әллә кемнәр кадерле булып түрдә утырган. Түреңдә утырган шул әллә кемнәр сине саткан, ашыңа төкергән... Ә иң кадерле, иң тансык, иң көтелгән кунак үзебезнең балалар икән. Башта без моны аңламыйбыз. Алар гел яныбызда булыр кебек... * * * Мин балаларымны яраттым. Ләкин ул мәхәббәтне үзләренә сиздерә алмадым. Аларга игътибар бик аз эләкте, чөнки мине эш йотты. Хәтерлим: балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме булырга тиеш иде. Ә безнең эштә ел ахыры - эшнең иң кызган вакыты. Эштән китү җиңел түгел. Синең гаилә проблемалары беркемне дә борчымый. Шулай да мин, соңга калып булса да, бәйрәмгә эләгә алдым. Залга кергәндә, безнең группа балалары чыгыш ясый иде. Илдарымның йөзенә карарлык түгел, ул шулхәтле боек, күзләреннән яшь тамарга тора. Бөтен торышы әйтеп бетергесез сагышка төрелгән. Теләр-теләмәс кенә хәрәкәтләнә, гүя төртеп йөртәләр. Мин аңа кызганып карап тордым. Шулчак әллә нинди сизенү аны минем тарафка борылып карарга мәҗбүр итте, улым мине күреп алды... Ай, ул мизгел! Тылсымлы, шатлык тулы мизгел! Улым күз алдымда чәчәк атты! Йөзенә кояш кунды, күзләре балкып китте, иреннәре колакка җитте. Ул баштанаяк шатлык нурына күмелде. Әгәр шатлык хисе күзгә күренерлек булса, улымнан бөркелгән ул хис алтын нурларга тиң булыр иде. Улым күз алдында дәртләнеп китте, очып-очып бии башлады. Мин шул мизгелдә әти-әнинең балалар өчен никадәр кирәк икәнен аңладым. Мәхәббәт беркайчан артык була алмый. Тормышны яхшы якка үзгәртү өчен акча да, байлык та түгел, Мәхәббәт кирәк! Ник соң бу хакта оныттым мин?! * * * Үкенечле мизгелләр күп. Бервакыт кызымны бик рәнҗеттем. Ни өчен диген? Яңа обойга күмер белән рәсем ясаган өчен! Йа Алла, шул кәгазь кадерлеме, баламы? Буясын, ертсын, дөньяда кәгазь бетмәгән. Ә мин ярсыдым, янәсе, кунаклар килә. Обойда кап-кара рәсемнәр акаеп тора. Җитмәсә, иң түрдә, килеп керүгә күзгә ташлана. - Әнием, кара, мин кояш ясадым, бусы - безнең йорт, ә бусы - мин, - диде кызым. Ул миннән мактау көткәндер, ә мин, кызып китеп: - Нишләдең син? Кем кушты? Бармагыңны тапыйм хәзер! - дип кычкырдым. Шул чакта аның агарынып, тимгелләнеп киткән йөзе хәзер дә күз алдымда. Кызым сыгылып төште, күзләренә курку кереп тулды, мөлдерәп миңа карады: - Әни, үтермә мине! Минем үләсем килми!" Бу вакыйганы искә төшерсәм, хәзер дә елыйм. Шуннан соң мин беркайчан балаларга тавыш күтәрмәм дигән идем, ләкин сүземдә тора алмадым. Соңгы арада Аниягә күп эләкте. Беләм, теге чакта ул миңа рәнҗеп, үпкәләп калды. Ләкин мин башкача булдыра алмый идем. Мәктәпне дә тәмамламаган, бер һөнәре булмаган килеш ирсез бала табып ничек яшәмәк кирәк? Шулай итүем хәерле дә булгандыр. Тәртипле егет түгел иде аның Димасы. Аның хакында белешкәч, шактый начар хәбәрләр җиткерделәр. Аниягә бу хакта әйтәсем килмәде. Диманың хатларын йортка кертмәдем. Аннары онытты бугай ул аны. Күңелемнән мин аннан мең кат гафу үтенәм. Балалар күңелендә начар хатирәләр калуын теләмим. * * * Апага рәхмәт, мине бик карады. Бераз хәл кергәч, аны кайтарып җибәрдем. Арыды инде, ял итсен. Әнигә бу кыяфәттә күренәсем килми. Күрсә коты очар, борчылыр. Бигрәк ябыктым бит. Химиядән соң башта чәч тә калмады. Ямьсезләндем, картайдым. Марс миннән читләшә. Бүлмәмә бик сирәк керә. Анда да ишек төбеннән торып кына сөйләшә. Чир иярер дип куркадыр инде. Ул шулай чирләп ятса, мин яныннан да китмәс идем, һәр йомышын үтәп чабар идем... Бигрәк ышанычсыз, вак җанлы кеше белән яшәлгән. Аның турында уйларга да вакыт булмаган икән. Гел ашыктым, чаптым. Эш, эш... Марсның үз тормышы булды, читтә йөрде. Мин аның һәр хыянәте турында белеп тордым. Белми кала күрмәсен дип, җиткерүче "яхшы дуслар" булды. Гөлсинә белән кача-поса очрашканын да белдем. Мунчага парлашып китеп барганнарын үз күзләрем белән күрдем. Ләкин тавыш чыгармадым, бу хурлыкны кешегә сиздерәсем килмәде. Бар үпкә-рәнҗүләрне эчкә йотып, тыштан елмаеп, публика өчен яшәү булган. Чын тормыш түгел. Ялган сүзләр, ялган карашлар, ялган сөю... Имеш, бар да яхшы. Без әйбәт гаилә. Ничә еллар буе икейөзлелек белән тулган ялган дөньяда яшәлгән. Менә хәзер япа-ялгызым ятам. Дусларның чуты юк иде. Беренче мәлләрдә хәл белеп йөрделәр дә югалдылар. Минем урынга Рәшитне куйганнар. Башлы егет, шома, яраклаша белә. Ир кешегә зур урында эшләү җиңелрәк. Хатын-кыз җитәкчегә караш башка. Татар ирләре хатын-кызны гомергә үзеннән түбән куя. Астына салып кимсетмәкче була. Аннары көлеп йөри. Ни дип ризалаштым мин ул урынга? Рәхәтләнеп үз тормышым белән яшәмичә, кресло саклап утырдым. Яшь чакта үсәсе килгән. Нинди сазлыкка кереп батканны бик соң аңладым. Анда бер керсәң, чыгу юк. Бүре өере законнары белән яшисең. Барысы да бер тишеккә пес итә. * * * Соңгы вакытта күңелем белән балачакта, яшьлегемдә йөрим. Солтан искә төшә. Менә ул чын ирегет иде. Мин аны бик яраткан идем. Без гел су буенда очраша идек. Чишмә тавышын тыңлый идек. И-и, ул чишмә суы... Эчәсе иде бер, тәме һаман онытылмый. Күптән Урманайга кайткан юк. Солтан да картайгандыр инде, авылда кеше тиз картая, эш белән изелә. Мәктәпне бетерүгә тракторга утырды, басуга чыгып китте. Мин аны шул басуыннан тартып чыгарырга күпме тырыштым, тик ул үзенекен итте. Икебез дә кире, үзсүзле булдык, мәхәббәткә хыянәт иттек. Ул үзенчә яшәде. Күңеле кушканча. Ә мин туган авылымны, әниемне, яраткан кешемне ташлап киттем. Эшем, дәрәҗәм, урыным минем өчен алтын читлек булды. Ничә тапкыр, күз йомып, телне тешләп, намусыма каршы барырга туры килде. Алырга мөмкинлек булганда, мин дә читтә калмадым. Ул буталчык елларда бернинди тәртип булмады бит, бөтен җирдә хаос иде. Тыючы, кулга сугучы юк, кем булдыра - чумды. Җиңел байлыкка алданып, илебез белән сазлыкка кереп баттык. Әйтерсең шуның өчен генә яшибез, тәмле ашарга, затлы киенергә, типтереп бәйрәм итәргә... Ә кешегә күп тә кирәкми икән. Иң зур байлык саулык, күңел тынычлыгы икән. Алар миндә булмады. Дәрәҗәмне төшермим дип, Марсның бөтен кыланышына түздем, хыянәтләрен белә торып кичердем. Имеш, фамилиягә тап төшмәсен, кеше белмәсен. Дусларың белән йоклаган ирне кичереп була, тик аны кочып ятып, кабат яратып булмый. Ирле килеш ирсез яшәргә калды. Бәхетле хатын булдыммы мин? Юк... Мин ни ир, ни хатын түгел, эш аты идем... * * * Күңел нечкәрде. Яткан килеш шигырьләр чыгарам. Элек аларны язу түгел, укырга да вакыт юк иде. Чир дигәнең кешене үзгәртә, күңелне нечкәртә икән. Күп күрдем мин дөнья ачысын, Җиңеллек бир миңа, Ходаем, Бир яшәргә өмет чаткысын! Булса иде алда гомерем, Белер идем аның кадерен. Чир чигенер, саулык килер диеп Өметләнә кайчак күңелем. Их, яшисем килә! Әле бит яшәмәдем дә кебек. * * * Бүген бергә эшләгән Сөммия килеп китте. Күп итеп җиләк-җимеш алып килгән. Коллектив исеменнән. Хәлемне сорамый, күреп тора бит. Барысы да йөзгә язылган. Яшерә торган чир түгел. Соңгы вакытта көзгегә карарга да куркам. Сөммия дә кызганып карый, минем шулай чирләп ятуымда үзе гаепле кебек, карашын яшерә. Кызгандырасы килми. Үлем һәркемгә килә, ник аннан шулхәтле куркырга? Кешеләр күңелендә чирле, ямьсез булып каласы килми. Бәлки, килүчеләрне кертмәскәдер? Ни сөйләшим алар белән? Хәлемне үземнән дә яхшырак белүче юк. Миңа инде беркем дә ярдәм итә алмый. Сөммия, Гөлсинәнең килгәне бармы, дип сорады. Ник сораганын беләм. Сер бирмәдем, килә, рәхмәт барыгызда да, дидем. Ул сәер генә, сынаган сыман, күзгә карап торды. Нидер әйтәсе килде дә - әйтмәде. Сүзне башкага күчерде. Сөммия һаман чибәр, яшь кызлар сыман балкып тора. Сәламәт, матур кешегә карау күңелле. Минем дә шундый чакларым бар иде. Мин дә шулай кемнәрнеңдер хәлен белергә бара идем. Авыру кеше яныннан тизрәк чыгып китәсе килә иде. Чыккач, шөкер, мин саусәламәт дип шатланасың, чирле кешене кызганасың... Бүген үлүчеләрнең хәлен иртәгә үлүчеләр кайгырта, соңгы юлга озата... Мин числоларны язып та тормыйм инде. Аңлый торган түгел, көне-төне буталган. Кайчак төне буе сызланып йоклый алмыйм, кайчак көне буе йоклыйм. Гомер шулай төгәлләнерме икән? Бигрәк кыска булды ул. Әле кайчан гына мәктәптә укып йөри идем. Кичә генә туемда утырдым кебек... * * * Үлем түшәгенә яткач, үткәннәр турында гына уйлыйсың икән. Элек вакыт юк иде. Гел киләчәккә карап яшәлде. Менә укып бетерәм, менә эшкә керәм, кияүгә чыгам, бала табам... Хәзер барысы да артта. Алгы көннәр турында уйлыйсы да, хыялланасы да юк. Барысына нокта куелган. Дөресен әйткәндә, миңа ул көннәр кирәкми дә инде. Мин үлгәч язарлар: "Озакка сузылган авырудан соң..." Ни өчендер өстәгеләр алып китәргә ашыкмый, ни өчендер миңа бу вакыт бирелгән. Менә шулай уйланып, газапланып ятар өчендер инде... Ни кала миннән? Эштә мине тиз онытачаклар. Моны яхшы беләм. Чөнки үзем дә кайчандыр онытучылар арасында идем. Егерме биш ел эчендә ничә кешене соңгы юлга зурлап озаттык. Мәңге онытмабыз, дип, матур чыгышлар ясадык. Ләкин оныттык. Аларны хәзер кем искә ала? Туганнары, балалары гына. Миннән менә бу йорт калачак. Үзем теләгәнчә төзелгән йорт. Зур булды ул, матур булды. Иркен. Күпме көч түгелде аңа. Башкалардан калышмыйм дип тырыштым. Эче дә, тышы да ялт итеп тора. Башкаладан килгән кунаклар да тел шартлатып китә иде. Әле кайчан гына гөрләп торган йорт хәзер тып-тын. Әйтерсең җан ияләре калмаган да. Мин үлеп ятам. Ания белән Марс кайдадыр йөри. Аларның тавыш-тыннары бөтенләй ишетелми. Өйдәме алар, юкмы, мин хәтта белмим дә... Илдар Казанда укуда. Ания өйдә булса да, әтисе кебек үк бик сирәк керә. Ашарга кертә, су бирә. Ник бер җылы сүз әйтсен. Чит кеше дә болай кыланмас. Гомерем буе алар өчен тырыштым, кайгырттым, барысына да яхшылык теләдем. Ләкин соңгы көннәремдә кадерсез, кирәксез кеше булып калдым. Нигә шулай булды соң? * * * Бүген бик нык буранлап тора. Төн шундый шомлы булды. Хәлем бик авыр. Шулай булса да язам. Иртәгә яза да алмам, бәлки. Күңелем сизә: күп калмады... Бүген төшемдә үземнең җеназамны күрдем. Халык бик күп иде. Мин киткәнгә кемдер кайгырыр, кемдер сөенер. Шатланучылар арасында, бәлки, кызым да булыр... Ул бит минем үлемемне теләгән иде... Бервакыт кунарга да кайтмыйча югалып йөргәч, көндәлеген табып укыган идем. Шунда "Әнинең акыл өйрәтүләреннән гарык булдым. Ниемә кирәк ул миңа? Барыбер аңламый. Тыңларга да теләми. Гел кычкыра, ачулана. Ул мине яратмый, Илдарны гына ярата. Ә мин әнисез дә яши алам. Нигә кирәк ул миңа? Мин аның тизрәк үлүен телим. Ул чагында беркем миңа үземчә яшәргә комачауламас, ирекле һәм бәхетле булыр идем" дигән сүзләргә төртелдем. Үз күземә үзем ышанмадым. Чынмы соң бу, берәр шаярту түгелме дип, кат-кат укыдым. Чынлыгына ышангач, бермәл һушсыз калдым, яртылаш үлдем. Сүзләрнең мәгънәсе башыма барып җитми торды. Йөрәгемне тимер келәшчә умырып алгандай булды. Шул көннән соң бөтен җан тынычлыгым югалды. Кызымның бу сүзләренә ышанасы килмичә, аны акларга, аңларга тырыштым, ярсулык белән генә язгандыр дип, үземне юаттым. Ләкин бу сүзләр аның карашына да язылган иде шул. Үз балам мине яратмый гына түгел, дошман күрә булып чыкты. Әнисенең үлемен теләүче балалар дөньяда бик сирәк буладыр, шуның берсе - минем кызым... Йа Алла, нигә шулай булды соң?! Кайда ялгыштым соң мин?! Кайда ялгыштым?! * * * Бүген көндәлегемне укып чыктым. Ни язганны кеше түгел, үзем дә аңламыйм. Элек бөтен район бюджетын кулында, хәтерендә тоткан Дамира Наримановнаның уйлары, фикерләре шактый чуалган икән... Бу чир бөтен тәнне ашый, баш кына читтә калмас. Бүтән язмам. Күңел бушату гына инде бу. Балаларыма аның кирәге булмас. Мин үлгәч, алар иркенләп, үз дигәнчә яшәрләр... Әни белән апаны чакырмый булмас. Бу көннәрдә бик авыр миңа. Сызламаган, әрнемәгән җирем юк. Тән генә түгел, җаныма кадәр әрни шул. Бигрәк үкенечле тормыш... Мин дигәнчә булмады шул, булмады... Бу көндәлекне апага бирермен. Язган әйбер калсын инде. Әнине дә бик сагындым. Соңгы көннәрне бергә үткәрәсе килә. Мин болай да бик сирәк күрдем аларны. Мин әниемне бик яраттым бит. Беркайчан да аның үлүен теләмәдем. Әниләр гел кирәк, беркайчан артык түгел. Ә миңа үз балам үлем теләгән... Әллә мин яхшы әни була алмадыммы икән?! Ә урамда яз! Шомыртлар чәчәк ата. Аниядән шуларны өзеп керүен сорадым. Менә каршымда ап-ак күбек булып балкып утыралар. Исләреннән баш әйләнә. Бигрәк матур, ямьле бу тормыш! Шул гүзәллекне күрергә, рәхәтләнеп, хозурланып йөрергә никтер вакыт җитмәде. Дөньяның матурлыгын күрер, тормыш ямен аңлар өчен чирләү кирәк булдымы икән?! Ник соң элек шулай сукыр булынган? Ярый, җитәр. Үткәннәрне кайтарып булмый, уфтанып, үкенеп файда юк. Хуш, көндәлек. Сиңа нокта куям. Озакламый тормышыма да нокта куелыр... Мин үлгәч, кызым бәхетле булырмы икән? Бәхетле булсын иде ул! Кызым да, улым да бәхетле булсыннар иде! Йа Ходаем, сабыйларымны ярдәмеңнән ташлама! Мин бит аларны тормышымнан да ныграк яраттым. Рәнҗемәгез миңа, газизләрем! Көндәлек битенә тып-тып тамчылар тама... Калтыранып, сулкылдап елаган кыз янына Клара апасы килә. Чәчләреннән сыйпап, иңнәреннән кочып юатмакчы була... Ул әле аның ни өчен елаганын да белми, сабыр итәргә кирәк, сабыр итми хәл юк, бар кешегә дә килә торган кайгы дип тынычландырмакчы була: - И-и, балам! Аллаһы Тәгалә, һәр бәндәгә күтәрә алган хәтлесен генә бирермен, дигән. Кайгыхәсрәтләрне күп күрдең, күп нәрсәләргә күңел күзең ачылды. Аллаһы боерса, алдагысы хәерле булыр. Менә кияүгә чыгарсың, үз гаиләң булыр. Ана булу бәхетенә ирешерсең... Тормышның нинди ямьле, мәгънәле икәнен аңларсың... Ә кыз гүя аны ишетми дә, яшь аралаш һаман бер сүзне кабатлый: - Мин гаепле... гаепле... Моннан соң ничек яшәргә?.. Ничек яшәргә?! Кояшлы мизгел - Менә монда хата киткән. Төзәтегъгә кигъәк, - диде аның гаризасын алучы тәбәнәк буйлы кара хатын. - Яки кигъедән языгыз. - Хатын, "р" авазын дөрес әйтә алмыйча, французлар сыман сакаулап-бизәкләп сөйләшә иде. - Мин ашыгам, вакытым юк, - дигән булды Раян. Вакыты булса да, беркая ашыкмаса да шулай диде. Чөнки кире язып утырасы килмәде. - Алайса, когъектогъ каләм белән пөхтә итеп, үз кулыгыз белән төзәтеп куегыз. Миндә андый каләм юк, секъетагъдан согъасагыз гына. Ул өченче катта утыгъа. Раян, әй җәфалыйсыз да дигән сыман кул селтәп, өченче катка менеп китте. Ләкин сырланып, хокук даулап йөрер чак түгел, тимерне кызуында сугарга кирәк, бирәм дигәндә алырга! Ул "Татнефть" системасына караган әлеге оешмага заказ буенча унлап картина эшләп биргән, язның ап-аяз якты бер көнендә хезмәтенә күрә хөрмәтен, өлешенә тигән көмешен юллап йөрүе иде. - Күчегъәсе дә кабат язасы гына бит, ние багъ инде аның?! - дип мыгырданып калды аның артыннан сакау хатын. Раян исә, ни затлы булса да, бары табан үбеп ятарга хөкем ителгән мәрмәр баскычларны яшь егетләр сыман җиңел генә сикереп үтеп, үзалдына такмаклый-такмаклый, өскә күтәрелде: Кәгазьдәге ялгышларны Була төзәтеп. Ләкин язмыш хаталарын Булмый үзгәртеп! Раян шигырьләр укырга ярата, бик тиз исендә калдыра һәм төрле тантаналарда, очрашумәҗлесләрдә, җай килгән саен, аларны яттан сөйләп, дус-ишләрнең күңелен күрә иде. Аның хәтер кесәләрендә һәр очракка туры килердәй берәр шигырь йомарланып ята, бу байлыгы кешеләр арасындагы киеренкелекне йомшартырга, дуслык җепләрен ялгарга ярап куя. Кәефе яхшы чакта үзалдына шигырь сөйләп, җыр көйләп йөрү гадәте дә бар. Ә бүген аның кәефе чынлап та шәп иде. Бердән, язгы кояшлы көн җанына рәхәтлек бирсә, икенчедән, кулына керәсе мул акча да канәгатьлек, шатлык хисләре өсти. Хезмәтең тиешенчә бәяләнсә генә эшләргә дә, яшәргә дә кызык ич бу дөньяда! Өченче катка менү белән, аның каршына бер кочак кәгазь күтәргән нечкә билле, озын, төз аяклы чибәр кыз килеп чыкты. Хәзер бөтен кантурны (хәзергечә әйтсәк, офис) шундый таш йөзле "курчаклар" бизи. Хатын-кыз затын эшкә алганда, белем-акылына карап түгел, мал сайлагандай, тышкы кыяфәте буенча бәялиләр. Яшь, чибәр кызларга ишекләр җиңелрәк ачыла, якты чырай мулрак эләгә. Ир җанлы курчактан кабул итү бүлмәсен сорады. Үз чибәрлегенә үзе шаккатып йөрүче көязбикә дәшмәде, иренен пилмәндәй бөреп, ялкау карашы белән уң яктагы ишеккә ымлады да, тырт-пырт басып, үз юлын дәвам итте. Раян ул күрсәткән бүлмәгә керде. Керде... һәм баскан урынында катып калды. Өстәл артында, зур яфраклы фикус гөлләре арасында, тәрәзәдән төшкән кояш нурларына күмелеп, бер Фәрештә утыра иде... Раян аның шикәр кебек ап-ак кофтасын, шул кофтаның челтәрле нәфис якасыннан калкып чыккан мәрмәр муенны, озынча алсу йөзне, кояш нурында көнбагыш чәчәгедәй чагылган соргылт-сары кашкерфекләрне, иңнәренә таралып төшкән алтын чәчләрне күрде. Барысын да художник күзе белән күрде. Гүя аның каршында чынбарлык түгел, ә бөек рәссамның каләм-буяулары тудырган, камиллекнең үзе булган илаһи бер картина иде. Фәрештә, аккош канатыдай нәфис кулларын өстәлгә салып, уйчан йөзен тәрәзәгә таба бора төшеп, бер халәттә катып калган. Фани дөньядан аерылып, үзе генә белгән уй-хыяллар куенына кереп чумган бер тын мизгеле иде булса кирәк. Ул хәтта Раянның керүен искәрми калды. Шуңа күрә ир аны һич уңайсызланмый рәхәтләнеп күзәтте. "Нинди сөйкемле ханым! Унтугызынчы гасырдан адашып килеп чыккан нәзакәтле гүзәл ич бу! Их, минеке булса икән бу серле чибәркәй, сокланып, назлап кына торыр идем!" - дип уйлады Раян. Күңелендә кузгалган назлы хисләргә буйсынып, матур, сөйкемле ханымны кочып алудан үзен чак тыеп калды. Җанында кинәт кабынган бу мәхәббәт уты, тәнендә кузгалган дәрт бу арада "сүнәмсүнәм" дип пыскып яткан илһам чаткысын дөрләтеп җибәрде: "Мин бу Фәрештәне һичшиксез ясыйм, менә дигән картина килеп чыгачак!" Образ тудырып баш ватасы да юк, менә ул бербөтен, әзер инде, якты, көләч буяуларыңны кызганмый тукымаңа төшер дә куй гына. Шулчак өстәлдәге телефоннарның берсе тынлыкны сискәндереп чыңлап куймаса, әлеге серле, хыялый-тантаналы мизгел күпме дәвам итәр иде, билгесез. Язгы кояшның иркә нурларында коенакоена, уйлар диңгезендә йөзгән хатын ялт итеп бүлмәгә таба борылды, кабаланып телефон трубкасына үрелде, һәм Раян колагына арфа кылларында тирбәлеп чыккан ифрат назлы, иркә тавыш килеп иреште. Нинди сүзләргә ияреп чыкты ул авазлар, ир игътибар итмәде, анысы аның өчен мөһим дә түгел иде. Чишмә тавышыдай чылтырап аккан бу йомшак, нәфис тавыш аны тәмам әсир итте, шул мизгелдә ул үзенең менә шушы хатынга, гомерендә беренче тапкыр күргән серле чибәркәйгә, баштанаяк гашыйк булуын аңлады. Биредә нишләп йөрүен, бу бүлмәгә ник керүен дә онытты. Әгәр хатын, зәңгәр нур тулы карашын күтәреп: - Исәнмесез! Сезгә ни кирәк иде? - дип үзе сорамаса, Раян, томанлы карашын аңа төбәгән килеш, тәки шулай басып торыр иде. - Исәнмесез... - диде ул, ярым пышылдап. Йомышын, үзенә ни кирәген исенә төшерергә азапланды. Зиһене томаланган, "корректор" дигән сүз шул томан эчендә адашкан-югалган иде. "Миңа инде хәзер берни кирәкми, бары син генә кирәк!" - дип аваз салды мәхәббәттән исергән күңеле. Фәрештә, аның уйларын сизгәндәй, матур күзләре, тулы иреннәре белән, үз итеп, бик йомшак итеп елмаеп куйды. Болай да кояш нурлары белән тулы бүлмәдә, бар төсләре белән уйнап, гүя салават күпере балкыды. Бусы инде артык иде! Раянның бу сихри карашны күтәрергә көче җитмәде, оялудан муенына кадәр кызарып, бүлмәдән атылып чыгып китүен үзе дә сизми калды. Ашыгып-кабаланып урамга чыкты. Биш катлы бу затлы бинага аяк басып кергәндә сатылган картиналары өчен акча юллап һәм шул акчага иске машинасын яңартырга исәпләп йөрүче аек акыллы, бик эшлекле илле яшьлек ир иде ул. Аннан исә беренче тапкыр гашыйк булган һәм бу халәттә нишләргә тиеш икәнен белми йөдәгән самими үсмер егет булып килеп чыкты. Үзе генә түгел, алтын чәчле, зәңгәр күзле патша кызы да аңа ияргән иде... * * * Ләкин фикус яфраклары арасында кояш нурларына күмелеп утырган гүзәл ханбикәнең рәсеме ясалмады... Рәссам, шагыйрь кебек чынбарлыктан аерылып, хис-хыяллар дөньясында яшәүче иҗади затларның күңеле чуар, аларның сәер-серле тормышында андый талпыну-ашкынулар, илһамлы мизгелләр еш була. Ләкин тиз кабынган тиз сүнә, җете кызыл тиз уңа... Ул илһамлы мизгелләр кайчак яшен кебек бер балкып ала да күздән югала, ә кайчак, кояшның үзе кебек, күңел күгендә байтак эленеп тора. Аңа инде күнәсең, тиз генә сүнмәсен аңлыйсың, хыялны чынга ашыру өчен вакыт чиксез кебек тоела. Тик көннәрдән бер көнне кояшны болыт каплый... Әгәр тормышы бер эздән генә барса, көтелмәгән мәшәкатьләр килеп чыкмаса, бәлки, Раян матур хыяллар илендә байтак адашып йөрер, остаханәсенә бикләнеп, полотносына капланып, күңел кояшының рәсемен төшерү белән мәшгуль булыр иде. Беренче мәшәкать күңелле иде: яңа гына институт тәмамлаган олы кызы Казаннан киявен ияртеп кайтты да: "Без язылыштык-өйләнештек!", - диде. Ана белән ата аһ итте. Никахсыз-туйсыз нинди өйләнешү ди ул, булмаганны! Без кешедән кимме? Туган-тумача, дус-ишләр ни әйтер? Туй кәмитенә бер утыргач, әйләнәсең дә әйләнәсең икән. Башларың тубал булганчы әйләнәсең... Кәмит туктагач, барча мәшәкатьләр узгач, Раян, бу хәлләргә ышанып бетә алмыйча, башын тотып, үзенә үзе аптырап, байтак гасабиланып йөрде. Киявенең "бабай" дип дәшүе аның өчен шулхәтле сәер иде. Сәер генә түгел, бу бер фаҗига иде! Моңарчы заманнан калышмыйча яшьләрчә киенеп, бераз әтәчләнеп-егетләнеп тә йөргән Раян шушы туйдан соң үзенең яшьлек иленнән куылган зат икәнен аңлады. Җитмәсә, шул елның көзендә аның юбилее да иде. Илле саны карап торуга бик күркәм булса да, җирдә шулхәтле йөрүеңә ышанасы, еллар йөген иңнәргә һич тә саласы килми икән. Үзе укыган һәм дә, иш янына куш булсын дип, бераз укыткалап та йөргән училищеның актлар залында үткән юбилей тантанасында аңа "Бу әле картлыгыңның яшьлеге генә, әле яшен кебек балкыр чагың!" кебегрәк күңел юаткыч купшы сүзләр күп әйтелсә дә, картаерга теләмәгән йөрәге үксеп елый иде. "Илле чиген узгач, алтмышка юл ачыла, ә гомер шундый тиз үтә... Күңелле чаклар, куанычлар артта калды, алда - картлык, мин - бабай, бабай... Озакламый кулга беренче оныкны тоттырырлар..." - җанын шундыйрак уйлар үртәп, Раянга тынгы бирмәде. Аның бу дөньяда карт кеше булып яшисе килми иде. Күңел халәте, караңгы буяуларга ияреп, рәсемнәренә төште. Томанга төренгән буш кырлар, җил кыйнаган шәрә агачлар, таш сукмакта бөрешеп яткан гөлләр, яшен сугып күмергә әйләнгән ялгыз имән, йөзен җыерчык баскан, карашыннан әҗәл карап торган карт сурәте - барысы-барысы кулга сабын белән бау алып, яшәү белән алыш-бирешне өзәргә өнди торган рәсемнәр иде. Бу рәсемнәрдә кояшның үзе түгел, хәтта нәни нуры, шәүләсе дә юк, алардан соң Малеевичның атаклы кара шакмагына карап та күңел ял итәрлек иде. Күңеленең кайсы аулак почмагыннан калкып чыккандыр, шул чорда иҗат ителгән рәсемнәргә, кара кош булып, сыңар күз кунды. Рәнҗү-үпкә дә, шул ук вакытта янау-кисәтү, ачу уты да бөркелгән ул сыңар күз әле имән тамырыннан, әле болыт эченнән, әле куырылган гөл таҗыннан бозлы ук булып төбәлә дә һәркемне бу салкын караштан качарга мәҗбүр итә иде. Үзе кебек үк хыял-уйдырмалар, буяу-пумалалар дөньясына кереп чумган берәү Раянның аркасыннан кага-кага көлде: - Шайтаннар белән килешү төзедеңме әллә син, дускай? Ахырзаманда бер күзле иблис имансыз бәндәләргә күренә башлый, имеш. Синнән ераграк йөрергә кирәк, ахырзаманны ашыктырасың, малай! Раян кеше сүзенә карап кына караш-фикерләрен үзгәртә торган затлардан түгел, үҗәтлек-кирелеге җитәрлек иде. Шуңа күрә сыңар күз, аның кул тамгасы булып, картинадан картинага күчүен дәвам итте. Ә көннәрдән бер көнне, күргәзмә залында йөргәндә, ике хатын-кызның пышылдап кына сөйләшүен ишетте ул. Үз яше чамасындагы бу икәү, колакка-колак, авызга-авыз куеп, аның иҗатын тикшерә-бәяли иде. - Бигрәк котсыз рәсем! Ниемә кирәк булды икән кәгазь пычратырга? Моннан башка да халыкта депрессия, - диде шадра йөзлесе. Ахирәте мәрхәмәтлерәк зат иде булса кирәк, авторны аклап-яклап маташты: - Бәлки, ул бик бәхетсез, ялгыз кешедер, аны аңлаучы, яратучы юктыр... - Булмаса ни! Ул бәхетсез дип, без дә елап утырыйкмы?! Кара син бу сыңар бәбәккә, төшеңә керсә дә куркып уянырсың! Миңа калса, бу художник чын сәламәт кеше түгел, психик авыруга охшаган. Хәер, алар барысы да шундый, ычкынган халык. Картиналарына карата әйтелгән бу тискәре фикерләр, үзен җүләргә чыгарулары Раянга бик авыр тәэсир итте. Шул ук көнне күргәзмәләр залыннан барча картиналарын җыеп чыгып, - юк, утка якмады, кызганды, ни дисәң дә, бу аның хезмәте генә түгел, бүгенге күңел халәте дә иде, - гаражына илтеп куйды. * * * Кәефе кырылып, кысыр хәсрәтеннән төшенкелеккә бирелеп йөргән ямансу көннәрендә аның башына көтелмәгән бәла, чын бәла ишелеп төште: гомер иткән хатыны Ясирә, кинәт авырып, хастаханәгә кереп ятты. Раянның гомер "трамвае" хәзер өч тукталыш буйлап кына чаба иде: өй - училище - хастаханә - өй... Өйдә нур сүнде. Элек барлыгына әллә ни игътибар да ителмәгән хатынының үзе өчен никадәр кирәкле, кадерле җан булуын Раян шунда гына аңлады. Өйнең бөтен яме хатын-кызда икән. Хатыны сау-сәламәт чакта, өйдә тәртип иде, ашарга пешкән, киемнәре юып-үтүкләп эленгән, тамагы тук, өсбашы чиста иде. Инде бу рәхәтләр калмады. Һәм бу рәхәтләр булсын өчен күпме хезмәт кирәклеге дә аңлашылды... Улы Казанда укуда, сабый көткән кызының үз хәле хәл. Раянның пумаладан гайре берни тотмаган йомшак иркә кулларында чүпрәк-тастымаллар, таба-кәстрүлләр "уйный" башлады. Уйлар авырайды, баш иелде, адымнар акрынайды. Ә табиблар өметләрне бер-бер артлы өзә тордылар... Караңгы көзләр арты салкын кыш килде, кышларны холыксыз яз, яңгырлы җәй алмаштырды... Ләкин Раян өчен вакыт гүя туктаган иде. Өйдән үз аягы белән чыгып киткән, айлар буе хастаханәләрдә ауный торгач, күгәрчен кадәр генә калган Ясирәсен дүртенче катка Раян үз кулларына күтәреп менде. Хатынын кызганудан күзләренә ачы яшьләр тулды, бар йөрәге елады. Ул артык көчсез, артык чарасыз иде. Әҗәл аяк баскан бу салкын, нурсыз өйдә аңа коточкыч авыр, куркыныч иде. Раянның кулыннан пумаласы гына түгел, бөтен эш төште. Ул, кайгысыннан качарга теләп, шешәгә үрелде... "Мин киткәнче түз инде", - дип ялварды Ясирә. "Зинһар, эчмә..." - дип ыңгырашты. Ләкин аның сүзләре үзе кебек үк көчсез иде. Раян да көчсез иде. Ул көн-төн эчте, тик барыбер җанын йолкып, йөрәген чеметеп газаплаган хәсрәттән котыла алмады. Юату эзләп, чирле хатынына сыенды: - Без бергә үләрбез, Ясирә. Шулай яхшырак булыр... Икебезне бер кабергә күмәрләр... Барысы да бетте... Ник яшәргә? Чукынып китсен бу дөньясы, өч көн шатлык өчен туасы да юк. Тугач, үләргә кирәк... Үләсе булгач, ник туарга? - дип сукранды. Хатыны җан биргәндә, ул аның кырына, идәнгә сузылып ятып гырылдап йоклый иде... Уянгач та, өзек-өзек авыр сулышлар ишетелмәгән коточкыч тынлык аны сискәндерде, куркуга салды. Калтыранган куллары белән караваттан салынып төшкән лимон төсендәге ябык беләккә кагылды, ул боз кебек салкын иде. Җансыз гәүдә янында, әҗәлнең салкын сулышы белән тулган бу бүлмәдә бер минут та каласы килмичә, Раян урамга саф һавага атылып чыкты. Кипкән сары яфракларны таптап әрле-бирле аптырап йөрде-йөрде дә, кибеттән бер шешә алып, эскәмиядә гәп корып утырган ирләр янына юнәлде. Шуларга кайгысын сөйләп, күңелен бераз бушатасы килгән иде. Ләкин аңа игътибар итүче булмады, Рәсәйнең бер төркем эшсез сәрхуше, кызып-кызып, Америка турында гәпләшә иде. - Шул кирәк аларга, артыгын кыландылар! Бөтен дөньяга хуҗа булмакчылар, кишеремне тотсыннар! Бушлары да юньле адәм түгел, үзе ата жулик ул. - Анда калган халыкка хана инде хәзер, братлар. Йөзәр этажлы йортлар, ди. Икесе дә убылган, кешеләр тәрәзәдән сикергән икән. - Артыңа ут төртсәләр, нибуч сикерерсең! Тереләй янганчы, мәтәлеп дөмегүең хәерле. Мин дә сикерер идем. Ай-һай, туганнар... Алла сакласын! - Кыланмышларына күрә бик таман! Маена чыдый алмыйча котыра ул Әмрикә. Хитри-митри, бер дә үзенә ут кертми, Әфганга бомба коя, Вьетнамга коя. Боларда гына корал, имеш. Япунияне нишләттеләр?! Алла җәзасы бу. Берсен дә кызганмыйм, миңа димәгәе, чукынышып катсыннар. - Алай каты бәрмә, туган. Прастуй халыкның ни гаебе бар? Алар да безнең кебек бәндә инде... - Булыр Әмрикәдә прастуй халык! Буржуй белән ябрәй оясы бит ул! - Сугыш чукмарлары диген. Буш, бөтен Иракны бомбага тотам, Саддамның муенын борам, дип әйтә, ди. Раян сүзнең ни турыда баруын аңламады. Алама киемле, мунчала йөзле сәрхушләрнең, кипкән балык суыра-суыра, әллә кайдагы Америка турында гәп корулары сәер иде. Безнең халык шундый бит, борын төбендәгесен күрмәсә күрми, әмма, диңгез-таулар аша үрелеп, ерак офыкларны айкарга ярата. "Киң масштабта" фикер йөртүче харап эшлекле ирләргә үз кайгысын, Америкада җимерелгән биек йортлар, анда һәлак булган халык белән чагыштырганда бик вак булып тоелган чирле хатынының вафаты хакында сүз кузгатырга кыймады Раян. Башын иеп, болар яныннан китеп барды. Ул чарасыз, гаҗиз иде. Аптыраган-йөдәгән, зиһене чуалган иде. Өендә ятып калган хатыны мәете янына кайтасы килмичә, көне буе шәһәр урамнарын иңләп йөрде дә йөрде... Юлында коллегасы Анна Борисовна очрамаса, бәлки әле, төне буе да шулай аңгыраеп йөрер иде. Ул әле аны да күрми үтәсе иде, Борисовна үзе туктап сүз катты: - Раян Харрасович, хәлләрегез ничек? Хатыныгыз ни хәлдә? Раян инде ике айлап эшкә йөрми, авыру карар өчен ял алган иде. Ул, ни дияргә белми, кашларын җыерып, ык-мык итеп торды да, калтыранган бармаклары белән ирен-сакалын сыпыргалап: - Менә үлеп китте бит әле ул... - диде. Гүя үлеп, үзенә җайсызлык, мәшәкать тудыруына хатынын гаепли, ачуы килә иде. - Шулаймыни?! О Боже, пусть земля ей будет пухом! Кайчан җирләдегез? Ник безгә хәбәр итмәдегез? - диде һәрчак кеше хәленә керә торган йомшак күңелле хатын. - Озатырга ярдәм иткән булыр идек. Раян нәүмиз карашын аңа төбәп каударланып кабатлады: - Ярдәм итегез... итегез соң! Зинһар, ярдәм итегез миңа!!! Ул бит әнә... өйдә ята... Мин нишләргә дә белмим... Нишләргә миңа хәзер? - Кайчан үлде соң ул? - Ну... бер... биш-алты... сәгатьләр элек... - О Боже, Раян Харрасович! Бу бит коточкыч олы хәсрәт! Ә сез нишләп урамда йөрисез?! Тизрәк участок врачын чакырыгыз, балаларыгызга хәбәр итегез. Татарларда бит мәетне озак тотмыйлар. Бүген үк мәчеткә барып, юуу, җирләү мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк! - Минме? Берүземме? Мин белмим... Минем беркайчан... беркемне... Чынлап та, Раянга мондый мәшәкатьләр таныш түгел иде. Гаиләне, бөтен хуҗалыкны, төрле документ, справкалар, фатирга түләү мәсьәләләрен - барысын-барысын да моңарчы хатыны хәл итте. Анна Борисовна аның хәлен аңлады бугай. - Барыгыз, алайса, өйгә кайтып врач чакырыгыз, балаларыгызга хәбәр итегез. Ә калганын без кайгыртырбыз. Күмәк көч, ярдәм белән Ясирәне соңгы юлга озаттылар... Аны җир куенына сеңдергәннәрен үз күзләре белән күреп торса да, Раян бу чынбарлыкны кабул итә алмый азапланды. Югыйсә Ясирә, аның өчен җан сердәше, күңел юанычы булудан бигрәк, җылы өй, тәмле аш, чиста кием, кыскасы, комфорт иде. Ялгызлыкны ир бик авыр кабул итте. Мәет чыккан шыксыз йорт аның өчен караңгы, салкын зинданга әйләнде. Анда кайтып кермәс өчен, һаман саен дус-ишләр арасында чуалырга тырышты. Тик дус дигәннәре кесәләрендә җил уйнаган урам сукбайлары иде. Раян сыйласа, баш кага-кага аны тыңлыйлар, хәленә кергән, үзләренчә юаткан булалар. Сыйламаса, кул селтәп, үз юллары белән китеп баралар. Болар хәерче булса да, тәкәббер халык, калай әтәчләр иде. Шул эре хәерчеләрнең күңелен күрә-күрә, өйдән байтак әйбер юк бәягә сатылып бетте... - Безнең талантлы художнигыбыз алкашка әйләнгән, - дип сөенде дошманнары. Һәм, шешә кыстырып, йөгерә-сөенә "кайгысын уртаклашырга" килделәр. Рәссамның көлеп торган чиста өе сәрхуш оясына әйләнде. Балаларның туган йортка юлы өзелде. Ишекләр көне-төне ачык булса да, монда аларны беркем көтми, кайнар чәен куеп каршыламый иде... - Бетә бит бу, коткарасы иде егетне! - дип борчылды элеккеге дуслары. Һәм, ай-ваена карамый, аны "сары йорт"ка илтеп тыктылар... Шәһәр читенә урнашкан, рәсми рәвештә "Психо-неврологический диспансер" дип аталган ул ярым җимерек өч катлы сары бинаны гади халык "сәрхушләр йорты" дип йөртә иде... * * * Монда адәмнәрнең ниндие генә юк. Ире-хатыны, яше-карты... Ләкин һәркайсының йөзендә "үз чире" ярылып ята. Саргылт, шешенке, нурсыз йөзләр... Караңгылык, бушлык оялаган төссез күзләр... Елмаюдан мәхрүм салынкы иреннәр... Битараф, томанлы карашлар... Һәр вакыйганың, һәр гамәлнең тамыры - сәбәп, җимеше - сабак... Раян диспансердан шуны аңлап чыкты: авыру җаннар йортына ул Альберт белән танышыр, очрашыр өчен килеп эләккән. Язмыш давылларында сынган җан канатын, имгәнгән рухын табиблар түгел, менә шул сәер егет дәвалады. Карап торышка утыз-утыз биш яшьләр тирәсендәге ул егет башка авыруларга бөтенләй охшамаган иде. Бәрхет кебек чиста каратут йөз, киң маңгай, бик тирәннән, күңел төбеннән сынап карый торган күмер күзләр, үткен караш, кылыч борын, калын кырыс иреннәр - бар кыяфәте белән ул рәсем-скульптураларда яшәп калган борынгы грек акыл ияләрен хәтерләтә иде. Егет, үз бәясен бик белгән сыман, сынын хәрбиләрчә төз тотып, горур атлап йөри, сөйләшкәндә, әңгәмәдәшенең җанына төбәлеп, үтәли тишеп карый. - Бәхетең, абзый, минем белән бер бүлмәгә эләктең. Мин сине терелтәм, - диде ул Раянга. Раян дәшмәде. Мондагы халык белән сак булырга кирәк. Егет гүя аның уйларын укый иде: - Ышанмыйсыңмы? Ну-ну... Терелтәм дигәч терелтәм. Син беренчесе түгел. - Кем соң син? - дип сорады Раян. Егет бик канәгать елмайды: - Курыкма, тәҗрибәле пациент... Чүт кенә... мондыйрак... Аларча түгел... Шулай дигәч, эчкә баткан шомырт күзләре белән хәйләкәр елмаеп, Раянга төбәлде. Язмыш сукмаклары сәрхушләр, диваналар йортында кисешкән ике адәмнең дәшми генә, күзгә-күз төбәлеп бер-берсен сынап-өйрәнеп торган бу мизгеле шактыйга сузылды. Ләкин Раянның карашы тыныч, битараф иде. Биредә кем булмас та, ни булмас дигәндәй, иңнәрен генә сикертеп куйды. Егет тә үз күңелендә "Миңа бу адәмнән бернинди куркыныч янамый, моңа ышанырга ярый" дигәнрәк нәтиҗә ясады бугай, сүзен дәвам итте: - Минем кебекләргә дәва юк, мин монда акыл җыяр өчен кереп ятам. Иң хикмәтле сүзләр җүләр авызыннан чыга бит, абзый. Чөнки сүзгә киртә куючы тормоз юк, күңел капкасы шар ачык. Ни уйлый, шуны әйтә! Хакыйкатьне курыкмыйча кычкыручылар - диваналар. Аларны тыңласаңмы, у-уу... Әллә ниләр ишетәсең, академиктан да болайрак... Мин мондагы "философлар"ның әкиятләрен дәфтәргә теркәп барам. Бу йорт диссертация язар өчен бик шәп урын, абзый! Алтын кебек затлы кешеләр җыела монда... Ә тегендә, - егет кулы белән рәшәткәле тәрәзәгә, урамга төртеп күрсәтте, - тере мәетләр дөньясы. Ул бичара зомбилар корсакларын кайгыртып, көн-төн чабалар да чабалар. Йөрәгең тук булса, корсак дәшми ул, шуны белмиләр, - диде егет. Раян елмаеп баш чайкады. Акылы зәгыйфь кеше ни сөйләмәс. - Көлмә, абзый, - диде егет. - Мин белгәнне барысы да белсәме?! Тик шунысы яман, дару-укол белән агулыйлар монда. Энәләреннән качып булмый, бәйләп куеп булса да кадыйлар. Ә төймәләрен йотмаска, әбрәкәйгә ташларга кирәк. Кирәкми алар сиңа. Мин сине үзем терелтәм. Син алкаш бит, әйеме? Бушлыкны утлы су белән тутырырга азапланасың. Бөтен чир бушлыктан килеп чыга, абзый! Кемдер, чамасын белми, сыер кебек күши башлый, кемдер энәгә утыра, кемдер шешә суыра... Бушлык куркыныч ул, бушлык - нуль! Ә нуль, беләсең килсә, гарәп сүзе, "сыйфр"дан килеп чыккан, бушлык дигәнне аңлата. Әкәмәт хикмәтле сан! Сул якка баса - бөтенесен йота, уң якка баса - үрчетә. Менә шулай, абзый, нульне йөрәк ягына бастырырга ярамый. Бушлык төпсез кара упкын ул, чёрная дыра, анда бөтен галәм сыя, хет күпме тутыр. Вәт шунда кереп югала инде кеше. Егетнең сүзләре Раянны уйга салды, аларда хаклык бар иде. Чынлап та бушлык ич, өендә дә, җанында да... Аның өчен яшәү мәгънәсе югалып бара, тормышка ябышыр сәбәп, таяныр ноктасы калмады кебек... - Ә мин башка... Болар өчен җүләр, тегеләргә үз кеше. Алар мине аңлый, анда тел кирәкми. Мин үзем - галәм. Бөтен галәм менә монда! - Егет йодрыгы белән күкрәк турысына сугып алды. - Баш ерунда, барысы да менә монда! Ишегеңне бикләмәсәң сыя ул! Шуңа күрә миңа кайда да рәхәт. Бушлык юк, нуль юк! Бөтен дөнья үземдә, менә монда... Барысы да үзем белән... Егет, үзалдына мыгырдана-мыгырдана, караватына сузылып ятты. Ул көнне башка сөйләшмәде, кулына көрән тышлы калын дәфтәрен алып, болай да мунчалага әйләнгән ручка башын чәйни-чәйни, нидер язды, әле үзалдына елмайды, әле, эшеннән риза булмагандай, йөзен чытты... Икенче көнне дә аның тавыш-тыны ишетелмәде. Көне буе Раянга артын куеп, диварга борылып ятты, әллә йоклады, әллә үз хәле хәл иде. Кичке якта аның янына бер иптәш килде. Бик ыспай, зыялы кыяфәттәге чибәр ир-егет. Йомшак кына басып палатага керде, итагатьле итеп Раян белән исәнләште дә гаҗәпләнеп сорады: - Ә Альберт кайда? Аны шушы палатада дигәннәр иде. Раян сорауга сорау белән җавап бирде: - Сезне монда ничек керттеләр соң? - Бу илдә бар ишекләрне дә ача торган бер ачкыч бар, белмисезмени? - дип елмайды сөйкемле кунак. - Белмим,- диде Раян. - Димәк, ябык ишекләрне ачарга туры килмәгән. Бәлки, сезнең өчен бөтен ишекләр ачыктыр... Шулай да, Альберт кайда? - Ул лечениеда, ун-унбиш минут көтәсегез булыр. - Монда хәтле килгәч көтәрбез инде, - диде кунак һәм алып килгән күчтәнәчләрен сумкасыннан бушатырга кереште. Тумба өсте җиләк-җимеш, тәм-том белән тулды. Кунак караватка утырды, шулчак мендәр астыннан бер почмагы чыгып торган дәфтәргә күзе төшеп, аны кулына алды, иркәләгәндәй сыпырды да: - Һаман яза икән... - диде. - Яза инде... - дип көлемсерәде Раян. - Көлмәгез, Альберт җүләр түгел. Искиткеч талантлы, башлы кеше ул! Белмәгән нәрсәсе юк иде. Шундый егетне әрәм иттеләр. - Кем әрәм итте? - Кыйнап имгәттеләр... Гел шулай була бит ул. Маймыллыктан арынмаган надан, сай бәндәләр кешелекнең чәчәкләрен таптый. Ә Альберт бик башлы, талантлы егет иде. Чын шагыйрь ул, сез аның җырларын тыңласагыз! Альберт белән без бергә укыдык, бер бүлмәдә яшәдек, якын дуслар идек. Аннары аралар өзелде. "Баесам, китабын чыгарам!" дип нәзер әйткән идем. Алланың рәхмәте, эшләрем яхшы гына бара. Менә бераз җай чыкты, инде әйткән сүзне үтәргә кирәк. Шул ният белән Альбертны эзләп авылларына кайткан идем, анда юк... Әнисен күреп сөйләштем. Монда икәнен ул әйтте... Башта ышана алмый тордым. Кем уйлаган... Беренче тапкыр гына ятуы түгел икән. Кунак башын чайкап, иреннәрен кысып куйды: - Шундый кеше... шундый кешене бит! И-их!!! Раян дәшмәде. Әгәр Альбертның шундый акыллы, тугры дусты бар икән, һәм ул дус, берни белән исәпләшми, башкаладан ук аны эзләп кайткан, янына зурлап килгән икән, бу бик күңелле хәл, күңелле генә түгел, бик шәп бит инде бу, дип уйлады ул. Димәк, Раянның күршесе чынлыкта шыр дивана түгел, ярыйсы гына бәндә булып чыга! * * * Шуннан соң ул сәер күршесенә, аның керделе-чыктылы сүзләренә башкачарак, игътибарлап-сынап карый башлады. Баксаң, алтын тәңкә сыман акыллы-акыллы сүзләр дә тәгәрәп чыккалый икән исәр егет авызыннан... Ә беркөнне, шаманнарның зур барабаннарын хәтерләткән түм-түгәрәк ай сәрхушләр, диваналар йортының рәшәткәле тәрәзәсеннән үрелеп, моңлы нурларын түккән бер төндә, Альберт кулына гитарасын алды. "Гитара минем иң тугры дустым, мәңгелек юлдашым, үлгәч, кабергә дә гитара белән күмәргә васыять иттем", - дигән иде Раянга. Җырдан бернинди зыян юк, ул үзе җан дәвасы дипме, егеткә гитараны үзе белән алырга рөхсәт ителгән иде. Шулай итеп, айлы, якты бер төндә Альберт тәрәзә төбенә менеп кунаклады да, гитара кылларын чирткәләп, әкрен генә шыңшырга кереште: Ай нуры үпкән сукмаклар буйлап мин синнән китәм, Бары бер төнгә уртак учакны, синең кочакны үземсез итәм. Мин синнән китәм, җил булып исәм, тик ышан, иркәм, таң ату белән, мин кайтып җитәм, Сине үбәргә, яшьле күзеңә иртәнге нурдай бер тамар өчен. Ә сиңа, бәгырь, җитмәс гомер дә, мин хыялыйны бер аңлар өчен... Җылы йортыңа, якты утыңа чакырып торыр ак канат-куллар, Ә мине һаман офыкка дәшәр ай нуры үпкән тылсымлы юллар... Караңгы күктә йолдызлар янгач, ялгыз ай байгач, Җир йөзе миңа кысан тоелыр. Арыган җаным, тынычлык эзләп, ак болытларга килеп сыеныр... - Үзең яздыңмы? - дип сорады Раян. Егет, карашын тәрәзә артында калган төнге тормышка төбәгән килеш, теләр-теләмәс кенә җавап бирде: - Язмыйм, җырлыйм... Иртәгә онытылачак... - Шулай диде дә шыңшуын дәвам итте: Минем җырларым күкләрне иңләр һәм килеп кунар моңлы йолдызга. Ләкин беркайчан барып ирешмәс йөрәк түремдә утырган кызга... Ах, горур булдың, гүзәл Алиһәм, мәңге җиталмас сиңа буйларым, Йолдызлар кебек сүнәр таңнарын синең нурыңда йөзгән хыялым... Раян Альбертны гаҗәпләнеп тыңлады. Егет үзе генә белгән ниндидер сихри көчләр белән гүя күктән сүзләр җыя да шулардан җыр үрә иде. Уйланып-сайланып тормый, кайсы эләгә, шуны такыясына тезә бара. Җырны әйтерсең Альберт түгел, сүзләр үзләре, ничек ошый, ничек телиләр, шулай төзиләр дә куялар. Гүя гитара кылларына галәмнең серле почмакларыннан очып килгән сүз-карлыгачлар куна... Талантмы бу, җеннәре булышамы? Әмма җыр бар, сүзләре дә күңелгә ята, көе дә. Ялгышмаган Казан кунагы: табигатьнең моңлы баласын харап иткәннәр. Затлы сәхнәләрдә җырлыйсы егет төн уртасында тилеләр йортының тимер рәшәткәле тәрәзәсе төбендә бердәнбер тыңлаучысы - үзе кебек бер авыру бәндә өчен соло концертын куя... - Сиңа чынлап та китап чыгарырга кирәк. - Өлгермим, вакыт юк, - диде Альберт. - Китап мин үлгәч чыгачак... - Алайса, тиз генә булмый икән, - дип елмайды Раян. - Да... тагы ике ел бар әле... Караңгы төннәрнең үз яме, сере бар. Әлегә тән яши, үлмәгән, тере җан. Ул тели дөньяның күзенә карарга, Ул тели тормышның бар серен аңларга. Ник килгән, ни көткән, ни тапкан бу җирдә? Ничә кат әйттем бит өзелгән күңелгә: "Син аны эзләмә, эзләмә, эзләмә..." Барсы да ачыла иң соңгы мизгелдә, Сер куна, нур куна йомылган күзеңә... - Ә минем хатыным үлде, - диде Раян. - Арыгандыр. Арыганнар китә. Үлем безне түгел, без үзебез аны сайлыйбыз. Кем тели, шул кала, арыганнар китә, югала... Мин дә ике елдан китәм. Елама, әнкәем, югалтсаң улыңны, Ай тулгач, күкләргә сузарсың кулыңны. Мин сине күрермен, төшеңә керермен, Кардай ак чәчеңне толымга үрермен. Битеңнән үбәрмен, моңлы җыр көйләрмен, Елама, әнкәем, мин монда, диярмен... - Төн үтә, йоклап булмый, - диде Раян. - Син дә сагыш кына үрчетеп утырасың. Болай да йөрәкне уй тапый. - Нинди уй? Синдә бернинди уй юк, абзый. Бушлык кына. Йөрәгеңне бушлык тапый. Син ул бушлыкка шатлык сал. - Каян алыйм? Юк бит ул! - Бар, абзый. Шатлыксыз җан булмый. Ул һәркемгә бирелә. Шулай диде дә, егет тагы җырлый башлады: Язмыш сандыгыңны актар, тап шатлык нуры. Гел кайгыдан тормагандыр гомерең юлы. Кояшлы мизгелләр була, исеңә төшер, Шул мизгелнең бар рәхәтен яңадан кичер. Уяныр шулчак күңелең, җаның сөенер, Дөм караңгы төннәрең дә якты күренер. Кайт шул кояшлы мизгелгә, җаның ял итсен. Өмет дигән фәрештәләр йөрәгең үпсен... - Кояшлы мизгел?.. - дип кайтарып сорады Раян. - Кояшлы мизгел... Бар бит ул! Булды бит ул! Кояшлы мизгел... Авыр болытлар, дымлы яфраклар, караңгы көннәр астында күмелеп калган якты, нурлы мизгел... Ничек онытты соң ул аны, югыйсә мәңге онытырга тиеш түгел иде! Күңеленә ишелеп төшкән гүзәл хатирәләрдән гаять дулкынланып, хисләнеп кычкырып җибәрүен Раян үзе дә сизми калды: - Альберт, тукта! Комачаулама! Мин ул мизгелне таптым. Тоттым мин аны, менә ул, менә! Ә син, дәшмә, зинһар, башка дәшмә! Югыйсә югалтудан куркам. Тыңла, бер шигырь искә төште: Дулкының килеп кагылды, Суырып алды кочагына, Бөтерә-бөтерә алып китте Ярга, сөю учагына... Күпме көннәр узган иде, Узган иде күпме төннәр... Йөрәгемә йозак элеп, Мин бит киткән идем синнән... Мин оныткан идем сине, Онытырга теләмичә. Сөю салым, бата-чума, Сагыш диңгезләрен кичә. Синең ярга ашыгам мин, Нурлы караш - якты маяк. Саф фәрештәм, сизәсеңме, Мин синеке баштанаяк... - Булды, абзый... Бүгенгә җитәр... Дәшмик. Бәхетле кеше күп сөйләшми. Зар-моңлының гына сүзе бетми. - Нигә алай? Ләкин Альберт җавап бирмәде. Гитара да тынып калды. Тәрәзә төбендә тезләрен кочып утырган килеш, егет йоклап китте... Ә Раян йоклый алмады. Ул әле һаман үзенең кояшлы мизгеле эчендә хозурланып йөри иде... Өстәл артында, зур яфраклы фикус гөлләре арасында, тәрәзәдән төшкән кояш нурларына күмелеп, бер фәрештә утыра. Шикәр кебек ап-ак кофта, шул кофтаның челтәрле нәфис якасыннан калкып чыккан мәрмәр муен, озынча алсу йөз, кояш нурында көнбагыш чәчәгедәй чагылган соргылт-сары каш-керфекләр, иңнәренә таралып төшкән алтын чәчләр... Гүя бу чынбарлык түгел, ә бөек рәссамның талантлы каләм-буяулары тудырган, камиллекнең үзе булган илаһи бер картина. Фәрештә, ак кулларын өстәлгә салып, уйчан йөзен тәрәзәгә таба бора төшеп, бер халәттә катып калган. Менә өстәлдәге телефоннарның берсе, тынлыкны сискәндереп, кинәт чыңлый башлый... Язгы кояшның иркә нурларында коена-коена, хыял диңгезендә йөзгән хатын ялт итеп бүлмәгә таба борыла, кабаланып телефон трубкасына үрелә, колакка, ефәк җепләр булып, арфа кылларында тирбәлеп чыккан ифрат назлы, иркә тавыш килеп ягыла. Менә Фәрештә нурлы карашын Раянга төби, матур күзләре, тулы иреннәре белән, үз итеп, бик йомшак итеп елмаеп куя. Болай да кояш нурлары белән тулы бүлмәдә, бар төсләре белән уйнап, гүя салават күпере балкый... Бу мизгелне югалтмаска, бүгенгегә кайтарырга кирәк! Күңел түрендә кояш булып балкысын, үзенең илаһи нуры белән барча кара тапларны юып алсын. "Сары йорт"тан тизрәк чыгарга да кабат шунда, кояшлы мизгел яшәгән хансарайга йөгерергә! Аны, гүзәл Фәрештәне эзләп табарга, каршына тезләнергә... Нурлы күзләренә багарга... Шул якты караштан мәхәббәт тамчылары эчәргә, көч алырга... Һәм яшәргә, яшәргә, яшәргә! - Мине чыгарыгыз! - диде ул икенче көнне. - Дәвалау курсы әле бетмәде, тагы бер атнагыз бар, - диде табиб. - Юк! Миңа бернинди дәва кирәкми. Мин терелдем! Миңа моннан тизрәк чыгарга кирәк! - Тагы бер атна... - Юк! Бер көн дә кирәкми! Чыгарыгыз, бүген үк! Югыйсә мин аны югалтам. - Кемне? - Аны... бәхетемне. - Бәхетне бу кыяфәттә каршыламыйлар. Әүвәл кеше рәтенә керегез. - Алексей Макарович, зинһар! Үтенәм, чыгарыгыз! Ант итәм, башка тамчы да капмаячакмын. Гомерем белән ант итәм! Балаларым белән! Бетте, точка! - Кирәкми, ант итмәгез. Ант итүчеләр күп булды... Тик кабат киләләр... - Табиб авыр сулап куйды: - Ант итү җиңел ул... Мин ант итмим, бары үз эшемне эшлим. Комачауламагыз миңа, карышмагыз. Бер атна ничек тә сабыр итәрсез. Ул атна Раянга ай булып тоелды. Көннәр шундый акрын үрмәләде. Иртәләрен кояш чыкмый аптыратты, ялындырып кына чыкты да җир өстенә мәңгегә килгән сыман кыланды. Вакыт ашыктыручыларны үчекләп, баш очында бик озак эленеп торды. Раян гасабиланды, кыбырсыды, җанына урын табалмыйча, үрле-кырлы йөренде. - Йокласаң, вакыт тиз үтә, - дип киңәш бирде Альберт. - Мин, эч пошканда, учлап йокы даруы йотам. Ике-өч тәүлек йоклыйм аннары. Берни сизмисең, матур төшләр күрәсең, ә вакыт үтә... Уянасың, инде бөтенләй башка көн! Яңа кояш, яңа ай... Түлке баш миңгери инде, абзый, үзеңә кара. Раянның миңгерисе килми иде. Чөнки алда аны ифрат җаваплы һәм шатлыклы гамәл көтә, киләчәк язмышы хәл ителә! * * * Шыксыз йорттан чыкканның икенче көнендә үк, кырынып, чистарынып, өс-башын рәткә китереп, Раян мәрмәр баскычлы затлы бинага юнәлде. Атламады, очты. Барып җиткәч кенә икеләнеп, куркыбрак калды. Ул ашкынган белән түгел, монда бит аны беркем көтми. Фикус яфраклары арасында кояш нурларына күмелеп утырган Фәрештәкәй Раян дигән исәр гашыйкның дөньяда барлыгын да белмидер. Хәтерләмидер дә ул аны. "Хәтерләмәсә, исенә төшерербез, кыюрак бул, Раян!" - дип үзенә көч бирә-бирә, ир хыялы бусагасына якынайды. Таныш ишекне ачты... һәм таныш түгел бүлмәгә килеп керде. Фикус гөлләре дә юк, Фәрештә дә... Монда барысы да үзгәргән, җиһазлар да башка, кешеләр дә... Алдындагы компьютерга кереп китәрдәй булып, өстәл артында кып-кызыл иренле, кара күлмәкле ят кыз утыра иде. Бик матур, бик гүзәл, ләкин Ул түгел... Ул түгел! "Курчак"ларның берсе икәне боз чәчкән карашыннан, кырыс тавышыннан, ягымсыз сүзләреннән үк аңлашылды: - Вас сюда звали?! Раян аңа шактый текәлеп торды. Җанын иркәләп, ашкындырып торган татлы хыялының юлы шулай кисәк бүленүгә ул аптырап калган иде. Нишләп монда бу "курчак" утыра, ник аның Фәрештәсе түгел? - Ә ул... Ул кайда? - Кем?! - Монда элек башка хатын иде... - Булса ни?! Хәзер мин! И вообще, ни кирәк сезгә? - Ул... Миңа ул кирәк! - Кем? Ах һәм ух!.. Раян бит аның исемен дә белми! Теге чакта сорарга башына да килмәде. Инде менә аптырашта калды. Ә бәлки, Ул монда гынадыр? Башка бүлмәдә? Ә нәрсә, шулай булуы бик мөмкин бит, секретарь итеп яшьрәк кызны утырталар, ә тәҗрибәле хезмәткәрне җаваплырак эшкә күчерәләр. Бәлки, шулайдыр, ул монда гынадыр... Ләкин исемен белмәгән килеш аны ничек табасы?! Шулчак Раянның башына өметле уй килде: "Мин аның портретын ясаячакмын!" Әйе, шулай итәр, сурәтен ясар, аннары кабат монда килер, кешеләргә күрсәтер. Ул чакта аны танырлар, табарга ярдәм итәрләр... Максат бар, теләк бар. Раян, илһамланып, кабат эшкә чумды. Ләкин... Ләкин, ни гаҗәп, ул Фәрештәсенең йөзен яза алмады. Бүлмә бар, мул яфраклы фикус гөлләре бар, тәрәзәдән сузылган алтын нурларга күмелеп утырган хатын бар... Тик йөз юк. Сызды, бозды, газапланды, ләкин йөз ят иде... Йөрәгендә уелып калган кадерле, газиз йөз кәгазьгә күчәргә теләмәде... Ахыр чиге Раян хатынны тәрәзәгә караган халәттә төшереп куйды. Фәрештәнең алсу яңаклары һәм шул нәфис яңакны кытыклаган алтын бөдрәләре генә күренә иде. Хыялындагы образга якынаю, аны күңеленә ошаганчы камилләштерү өчен җиде портрет язарга туры килде. Җидесе дә, Раянга карамыйча, тәрәзәгә борылып утырган иде... - Бу бүлмә синеке булыр, - диде Раян. - Чөнки монда иртүк кояш төшә. Син бит яктыны яратасың, шулай бит, бәгърем? "Бәгырь" җавап бирмәде, үпкәләгән сыман, артын куеп утыра бирде. - Мин беләм, син гөлләр яратасың. Мин сине гөлгә күмәчәкмен, кадерлем! Раян өйдәге бөтен гөлләрне шушы кояшлы бүлмәгә күчерде. Дөресе, гөл савытларын. Чөнки Ясирә апалары авырганнан бирле су күрмәгән гөлләр кибеп-үлеп беткән иде. Раянда моңарчы гөл кайгысы булмады. Ә хәзер Фәрештәсен шатландырасы килгән иде. Нияте барып чыкмады, Фәрештәсе үлгән гөлләргә борылып та кармады... Әмма бу бүлмәдә гөлләр булырга тиеш! Фикус гөлләре! Раян, өйне актарып, акча эзләргә кереште. Соңгы вакытта ул акчага карата артык саксыз иде, керә торды, чыга торды. Аның каравы Ясирәсе һәр тиенне санап тотты. Хатыны акчаны, гадәттә, китаплар эченә яшереп саклый иде. Раян, шкафтагы барча китапларны ишеп төшереп, акча эзләде... һәм тапты. Тапты да чәчәк кибетенә йөгерде. Матур савытларда үскән купшы фикус гөлләрен такси белән китереп бирделәр. Һәр портрет янына бер гөл куелды. Кояшлы бүлмәгә ямь керде. Инде моннан чыгасы да килми иде. Башка бүлмәләр тузанга батса батты, ләкин биредә һәрчак чисталык, пөхтәлек иде. Раян өчен бу бүлмәгә керү бәйрәмгә әйләнде. Ир һәр портретка озаклап карап утыра һәм могҗиза көтә иде. Көннәрдән бер көнне кадерлесе, күңел кояшы йөзен аңа таба борыр да сөепназлап елмаер төсле иде. Башка берни кирәкми, борылып карасын да елмайсын гына! Зәңгәр нур сипкән күзләренә багып онытыласы иде. Раян ул күзләрне ясый алмады шул... Булдыксыз рәссам ул, булдыксыз! Сөеклесенең йөзен ясый алмады. - Син акылдан язып барасың, - диде аңа бер танышы. Ул кояшлы бүлмәгә керергә тиеш түгел иде. Гомумән, Раян соңгы вакытта беркем белән аралашмый, аңа үзе тудырган хыялый дөнья җитә, анда тыныч һәм рәхәт иде. Танышы чакырмыйча керде, бер үк төсле җиде портретны күрде, шаккатып баш чайкады: - Син акылдан язып барасың, - диде. Әле Раянның шул портретлар белән сөйләшеп яшәгәнен белмәгән килеш шулай диде. Бу куркыныч диагноз иде. Шулай булса, Раянны кабат "сары йорт" көтәчәк иде. Ә танышы энәле сүзләр белән аның болай да яралы җанын камчылавын дәвам итте: - Кыргыйланып беткәнсең. Сиңа сручны өйләнергә кирәк, туган. Өстеңә еламый карарлык түгел. Давай, өйлән! Мин сиңа менә дигән хатын табып бирәм. Шәп, во! Яшь, чибәр! Кочагында май кебек эрисең дә бетәсең, валлаһи газыйм! Раян чакырылмаган кунакны ду китереп сүгеп куып чыгарды: - Башка күземә күренмә! Миндә эшең булмасын, идиот! "Идиот" китте, ләкин күңелдә шик калды. Раян ул шомлы шикләрне бүлешер-таратырдай танышларын барлады. Эзләде, ләкин тапмады. Барысы да ят, җанга ерак иде. Шулчак Альберт искә төште. Әйе, ул, бары ул гына аңлаячак Раянны! Йа Хода, нинди бәхет, бу җирдә бит Альберт бар! Ирнең әрнеп сызлаган йөрәгенә шатлык нуры кунды. Ләкин икенче мизгелдә ул кабат суырылып төште: ә Альбертны кайдан табарга? Кем ул, кайда яши? Раян аның турында берни белми ләбаса... Шулкадәр эгоист, гамьсез кешемени ул, ник шулай игътибарсыз булды соң әле? Фәрештәне таба алмады, чөнки исемен белми. Ә Альбертны табачак. Теге йортта аның турында мәгълүмат булырга тиеш. * * * Дөрестән дә, егетнең эзенә төшә алды Раян. Альберт моннан егерме өч чакрым ераклыктагы Куш Тирәк авылында яши икән. Әмма Раянның юлы уңмады. Барды ул Куш Тирәккә, Альберт яшәгән йортны да эзләп тапты, әнисен дә күреп сөйләште... Ләкин Альберт өйдә юк иде... - Беренче тапкыр гына түгел инде. Ай туды исә чыгып югала, - диде хәсрәтеннән сыгылып төшкән ана. - Кайларда йөридер?.. Кайткач та әйтми бит. Исән генә була күрсен инде. Ходаем, үзең сакла, яңа казалар күрергә язмасын. И Аллам... Кайтып күземә күренгәнче ут йотып торам, ашым - аш, йокым йокы түгел. Мәктәптә иң алдынгы укучы иде Альбертым, үз көче белән институтка керде. Гел стипендия алып укыды, урнашкан эше дә акчалы, дәрәҗәле иде... Әй, әрәм дә иттеләр баланы... Имансызлар! Мәңге рәхәт күрмәсеннәр, әниләр рәнҗеше төшә ул. Терелтә алмыйлар улкаемны, үзенә урын табалмыйча бәргәләнеп йөри... Җитмәсә, үләм дип тә куркыта. Аннан башка мин нишләргә тиештер?! Бердәнберем бит ул минем. - Миңа аны күрергә кирәк иде. Бик кирәк иде. Бәлки, кайтыр. Сездә генә калсам, көтсәм... ни диярсез?! - диде Раян. Ләкин хатын теле белән дә, кулы белән дә кунагын куа башлады: - Юк-юк! Буламы соң?! Ялгыз хатын янында чит ир... Бер гөнаһың булмаса да, күзеңне ачырмаслар. Юк-юк! Син үз юлыңда бул инде. Кит син, кит! Ләкин Раян китмәде. Бердән, соң иде. Икенчедән, аның китәсе килмәде. Альбертның туган авылы аның өчен дә якын иде. Башта ул авыл урамнарын иңләп йөрде, аннары чирәмле тыкрыктан су буена төшеп китте. Җәйге төн җылы, тыныч иде. Анда-санда эт өргәне, сыер мөгрәгәне ишетелеп куя. Ә гармун, гитара тавышы юк. Беркем моңаймый, җырламый. Моңаер, җырлар өчен Альберт та никтер авылыннан чыгып киткән, кешеләрдән качкан. Әнә ул, Альбертның тынычлыгын алып җырлаткан, моңайткан, ерак юлларга ашкындырган тулы ай... Караңгы төпсез күк йөзеннән җиргә аптырап карап тора. Галәмнең сыңар күзе. Ялгыз булганга адәм җаннарын үзенә чакырадыр да әле. Аңа да җылы кирәктер. Салкын көмеш нурлары меңнәрчә чакрымнарны үтеп җиргә төшкән, тал кызларының бөдрә чәчен үбә, инеш суында коена... Дөнья матур, искиткеч матур! Бу гүзәллекне эчеп бетерә торган түгел. Бу гүзәллек миллион еллар буе җирнең күпме кешесен иркәләгән. Кешеләр килә торган, китә торган, ә матурлык калган. Тик ай ялгыз. Гомере буе ялгыз. Раян да ялгыз. Ясирә исән чакта да ялгыз иде... Альберт кайларда йөри икән? Бәлки, ул да берәр ярда ялгызы моңаеп утырадыр. Учак яккандыр. Гитарасының нечкә кылларын чирткәләп, сыңар күзле галәмгә йөрәк сагышын түгәдер. Их, аның янында буласы иде, рәхәтләнеп сөйләшәсе, күңел бушатасы иде. Бәлки, ул ерак та түгелдер. Атларга кирәк. Әкрен генә атларга да атларга... Бәлки, юлында Альбертны очратыр. Шулай дип уйлады Раян һәм калага илтүче олы юлга таба юнәлде... Арып-талып, хәлдән таеп калага кайтып җиткәндә инде, таң беленә башлаган иде. Раян шәһәр кырындагы гаражына кереп бераз хәл җыеп алырга булды. Җәяү йөрүне күптән оныткан аяклары сызлап-сыкрап ял сорый иде. Әмма аруның соңгы чигенә җитсә дә йоклый алмады. Чөнки гараж капкасын ачуга, күзенә картиналар чалынды. Караңгылык тантана иткән сыңар күзле картиналар... Ни дип саклый соң әле аларны Раян?! Кемгә, нигә кирәк алар? Бу дөньяда караңгылык, үрчетмәсәң дә, хәттин ашкан... Аруын онытып, Раян аларны урамга чыгарып атты. Якында гына чүп контейнеры юк иде, шуңа күрә яндырасы итте. Бу арада көннәр коры торган иде, буяу сеңгән картиналар шырпы сызуга дөрләп кабынып та китте. Көчле учак иде бу. Раян күңелендәге бар шыксызлыкны үзләренә сеңдергән күңелсез картиналар, юк ителүләренә сукранган-ачуланган сыман, шатырдый-шытырдый яндылар. Учак ялкыннарын күреп шикләнүче булган, күрәсең, сиреналарын улатып, янгын машинасы килеп җитте. Инде болай да сүнеп барган учакка су сиптергән булдылар, ниндидер документ тутырдылар, кул куйдырдылар. Кирәкмәгән җирдә учак яккан өчен штраф түләтәчәкләр икән. Раян карышмады, һәр сүзләре белән килешеп баш кагып торды, ни кушсалар, шуны үтәде. Аңа барыбер иде. Янгынчылар китәргә җыенгач: - Егетләр, мине шәһәргә ала кайтыгыз әле, - дип үтенде. Тыңладылар тагы... Өенә кайту белән, кояшлы бүлмәгә атылып керде. Ул Фәрештәсен сагынган иде. Керде, җиде рәсеменә берьюлы карап бәхетле елмайды: - Кадерлем, мин караңгылыкны яндырдым!!! - дип кычкырды. Аннары, юынып-чишенеп тә тормый, диванга ауды... * * * Чынбарлыктан аерылып йокы куенына кереп барган бер мизгелдә ишектә кыңгырау тавышы яңгырады. Ачмыйм, дип уйлады Раян. Килмәгез, йөрмәгез, миңа беркем кирәкми! Ләкин ишек ачык иде. Ул аны бикләргә оныткан иде. Шуңа күрә килгән кеше, сак кына басып, бүлмәгә керде. Диванда йоклап яткан ирне күрде. Нишләргә белми икеләнеп шактый басып торды. Аннары әкрен генә дәште: - Исәнмесез!.. Колагын иркәләп үткән шул әкрен, назлы тавышны ишетеп, Раян күзләрен ачты... Иң башта алсу яктылык күрде... Сискәнеп сикереп торды. Аның каршында, язгы таңнар балкышыдай, алсу күлмәкле Ул басып тора иде. Раян үз күзләренә үзе ышанмады. Бу мөмкин түгел иде. Ничә айлар буе эзләгән кадерле кешесе аның бикле ишеген ачып кергән дә каршысында басып тора... Бу саташудыр, ләкин нинди күңелле, рәхәт саташу. Күз алдында шулай ап-ачык булып, нәкъ тормыштагыча пәйда булган Фәрештәсен кабат югалтудан курыккандай, Раян, тын да алмый, сагынудан сусаган күзләре белән нурлы карашны эчте. Бу кадерле йөзне истә калдырырга, күкчәчәк күзләрне, гәрәбә каш-керфекләрне, сусыл җиләк иреннәрне тизрәк киндергә төшерергә кирәк! Бүген үк, хәзер үк! - Исәнмесез! - дип дәште хатын. - Гафу итегез, ишегегез ачык иде. Мин горсетьтан Фирдәвес Йосыпова булам. Раян аның сүзләренә төшенмәде, бары елмайды гына. Ул биниһая шат иде. Теге котсыз сыңар күзле картиналарны күптән яндырасы булган! Менә бит шуның рәхмәте, хикмәте бу. Бер могҗиза булып, таң нурларына уралып, аның өенә Фәрештәсе килеп керде! - Мин сезнең бусаганы инде күптән саклыйм. Кайчан килсәм дә, ишегегез бикле. Сез ут өчен түләмисез, счётчик күрсәткечләрен дә хәбәр итмисез. Бурычларыгыз шактый җыелган. Ник түләмисез? Раян дәшмәде, елмаеп басып торуында булды. - Нигә елмаясыз? Мин бит чынлап сөйләшәм. Түләмәсәгез, утыгызны өзеп китәчәкләр. Аңлыйсызмы шуны? Бәлки, сез биредә яшәмисездер? Ул чагында торак идарәсенә гариза языгыз. Болай ярамый бит инде... Ни гомер... Ник түләмисез соң? Ләкин Раян җавап бирмәде, елмайды гына. Бу хатын аны: "Сез җүләр, алкаш, оятсыз, кабахәт!" - дип сүксә дә, ул барыбер елмаячак иде. Чөнки ул аңлады, бу саташу түгел, аның каршында, чынлап та, Фәрештәсе басып тора, сөйләшә... Аның карашы, аның тавышы... - Бәлки, түли алмыйсыздыр, җаегыз юктыр? - дип сорады ул тавыш. - ... Хатын, квартир хуҗасының һаман бер сүз дәшмичә исәрләрчә елмаеп торуына тәмам гаҗиз булып: - Бәлки, сезгә ярдәм кирәктер? - дип сорады. Ниһаять, ир авызыннан бер сүз тәгәрәп чыкты: - Кирәк!!! - Нинди ярдәм? Врач чакырыйммы? Акча кирәк мәллә? Раян аның бу сүзләренә әллә ни әһәмият бирмәде. Аның уйлары башка дөньяда гизә иде. - Миңа син кирәк! - диде ул. - Мин сине күптән эзлим! Ят ир авызыннан шундый сәер сүзләр ишеткәч, хатын аптырап, шикләнеп калырга тиеш иде. Ләкин эчке куркуын йөзенә чыгармады. Карашында кызгану хисләре генә чагылды. Күңелендә әллә ничә сорау бәргәләнсә дә, йөзе тыныч иде. Чөнки аның бу йортка беренче килүе түгел. Сары дермантин белән тышланган, маңгаена "57" санлы калай сугылган бу ишеккә көн саен диярлек кагыла торгач, ул квартир хуҗасы турында шактый мәгълүмат җыйды. Хатын белә иде: биредә шәһәрнең танылган художнигы яши, училищеда укыткан. Хәзер беркайда да эшләми. Хатыны үлгәч, эчүгә сабышкан, машинасын саткан. Квартирын эчмәкләр оясына әйләндергән, сәрхушләр йортында ятып чыккан. Үз акылында түгел бугай. Өендә бикләнеп ята, беркемне кертми, беркем белән аралашмый. Хәтта балаларын да кертмәгән, әтиләре янына кайтып, күршеләрендә кунып киткәннәр... Хатын боларны белә иде. Шуңа күрә өйдәге кот очмалы тәртипсезлеккә дә, айлар буе су күрмичә җир төсенә кергән идәнгә дә исе китмәде. Ир өстендәге таушалып-бөгәрләнеп, керләнеп беткән күлмәк-чалбарга да тыныч карады. Дөрес, тузгыган чәчләренә кунган көлсу көрпәләр, корымга буялган бит-куллар бераз аптырашта калдырды калдыруын. Җитмәсә, ирдән учак исе килә иде. Инде менә бу сүзләр... Хатын аларны аңламаганга сабышып елмайды гына. Ләкин елмаерга кирәкми иде шул! * * * Фирдәвес эштән үзе теләп китмәде. Башлыгы, бүлек мөдире пенсиягә чыккач, аның урынына япьяшь егетне китереп утырттылар. "Фәләннең туганы икән" дигән чыш-пышлар ишетелде. Соңгы вакытта гел шулай булды: алар оешмасына эшкә гел кемнеңдер кемнәре урнашты. Чөнки мондагы кебек югары хезмәт хаклары шәһәрдә башка юк та иде. Яңа түрә тәкәббер затлардан булып чыкты. Җылы кәнәфигә утырган беренче көнне үк, аннан башка биредә эшнең бернинди рәте-чираты булмагандай, җил-җил атлап күрсәтмәләр биреп йөргән булды. Тик ул күрсәтмәләрнең эшкә бер катнашы юк, барысы да кабинетларны яңарту, ремонт ясау, җиһаз алыштыруга кайтып калган иде. Аннары кешеләргә чират җитте... - Китәргә гариза языгыз, - диде ул, Фирдәвесне кабинетына чакырып алып. - Ник? - дип сорады хатын. - Сезгә ничә яшь? - Пенсиягә ерак әле, тагы унсигез ел эшлисем бар. - Еллар хатын-кызны бизәми, однако. - Ир-атны да бизәми, - диде Фирдәвес. Борын астында маңкасы да кипмәгән малайның сөйләшү тоны аңа ошамый, мин-минлегенә тия иде. - Сез мине яшем аркасында эштән куасызмы? - дип сорады ул. - Мин сезне кумыйм, ә прошу! Прошу! Аерма бар, аңладыгызмы?! - Аңламыйм, чөнки бернинди аерма күрмим. Мине эшсез калдырырга хакыгыз юк, - диде Фирдәвес, үҗәтләнеп. - Бу дискриминация дип атала, кеше хокукларын бозу була. Егет ялгышын тиз аңлап алды: - Яшь не причём монда, белем, диплом юк! Мәктәп катыргысы белән хәзер идән юарга да алмыйлар! Ә монда солидный оешма, лицо города! Яңа түрә хаклы иде. Фирдәвеснең, чынлап та, дипломы юк, ул бирегә урта мәктәпне тәмамлауга кереп урнашкан иде. - Әгәр кирәк икән, укырмын... Хуҗа аны ярты сүздә бүлде: - Миңа эш ташлап йөрүче заочниклар кирәкми! - Акыл, сәләт катыргы белән генә үлчәнми. Мин үз эшемне беләм, тәҗрибәм бар. Һәр вазифаны җиренә җиткереп башкарам. Әлегәчә бернинди кисәтү алганым булмады. Нигә мине куасыз? Чын сәбәп нәрсәдә? - Хәзер башка заман, башка таләпләр. Ләкин Фирдәвес чигенергә теләмәде. Үзеннән башка аның таяныр кешесе, яклаучысы юк. Куркып торыр чак түгел, иртәгәге көн турында уйлыйсы бар. Бик яхшы белә: урам тулы эшсез халык. Эшсез кеше - ашсыз кеше... - Мин заманнан калышмыйм, компьютерны да, кирәкле программаларны да беләм. Эш документларым тәртиптә. Аяк терәп сөйләшә Фирдәвес. Бүген аның гына түгел, тагы бер ятимнең язмышы хәл ителә. Соңыннан үкенеп, елап йөрмәс өчен, соңгы чиккә кадәр көрәшергә кирәк! - Сезнең белемегез юк! Китәргә гариза языгыз! - Язмыйм! Кая барыйм? Мин - ялгыз ана, кызым быел мәктәпне тәмамлый... Мин эшсез кала алмыйм, баламны кеше итәсе бар. - Алдашмагыз! Үз балагыз түгел! - Әгәр аны мин тәрбиялим, үстерәм икән, димәк, минем бала! - Ну и характер сездә! - Һәр кешенең үзен якларга хакы бар! Бер сәбәпсез моннан куасыз икән, башка эш табып бирегез. Мин урамда кала алмыйм. Тәрбиясе болай да чамалы булган яңа хуҗаның сабырлыгы шунда төкәнде, кисәк кенә "сез"дән "мин"гә сикереп, кызарынып-бүртенеп җикеренә башлады: - Бәлки, сиңа ир дә табып бирергәдер?! Слишком умная!!! Миңа скандалистлар кирәкми!!! Гариза язмасаң, статья белән озатам! Бу туң җан белән сөйләшүнең файдасы юк иде. Фирдәвес бар нәфрәтен учына йомарлап чыгып китте. Ләкин гариза язарга ашыкмады. Дөреслек эзләп профсоюз комитеты рәисенә керде. Пенсия яшен күптән тутырган, ләкин өендә утырасы килмичә, һаман кеше арасында селкенеп йөрүче Якимов агай Фирдәвесне йомшак җәеп катыга утыртырга кереште: - Син аларга каршы барма, сеңел. Көчленеке замана. Кушканны эшлә, яхшылык белән кит. Ызгышып киткәннәргә бөтен ишекләр ябыла. Хезмәт кенәгәңне пычратмагайлары. Йөрерсең аннары... - Ни хаклары бар? Нәрсә, без коллармыни хәзер? Бернинди хокуксыз коллармы? - дип гаҗәпләнде Фирдәвес. - Бер гаебем булмаган килеш, ник әле мин яраткан, белгән эшемнән китәргә, урамда калырга тиеш ди?! Якимов үз эшендә шомарган таш иде, ике якка да ярый белә, беркайчан өстәгеләргә каршы бармый. Бу юлы да низаг оештырасы килмәде, шуңа гаделсезлектән ярсыган хатынны үгетләптынычландырып маташты: - Кайгырма, башка эш табарбыз. Танышлар аша үзем урнаштырырмын. Яхшы рекомендация бирербез. Конфликт беркемгә дә кирәкми, акыллы булырга кирәк. Фирдәвес акыллы булды, "үз теләгем белән китәм" дип гариза язды. Якимов та сүзендә торды, Фирдәвесне электр челтәре оешмасына контролёр итеп урнаштырды... Ә бала, чынлап та, аныкы түгел иде. Апасы белән җизнәсе автомобиль һәлакәтендә һәлак булгач, аларның бердәнбер кызларын, балалар йортына бирмәс өчен, Фирдәвес үз канаты астына алды. Алсу аңа үз сабыедай якын, кадерле иде. Шул балага җил-яңгыр тидермәс өчен, иреннән аерылды... Моңарчы килешеп-яратышып, матур гына яшәгән гаиләгә ятим бала кергәч, Басыйрның холкы күзгә күренеп үзгәрде, вакланды, кырысланды. Ул көнләшә иде. Фирдәвесне шул сабыйдан көнләшә иде! Чөнки әлегә кадәр алар бер-берсе өчен генә яшәделәр, балалары булмады. Басыйр үзе теләмәде, өлгерербез, бераз үзебез өчен яшик, ашыкмыйк, диде. Алсу килгәч, иргә генә тиясе назигътибар икегә бүленде. Фирдәвес үзе дә гүя икегә бүленде, җаны да, тәне дә ике яр арасында бәргәләнде, ә ярлар исә көннән-көн бер-берсеннән читләшә-ерагая иде. Ике як та Фирдәвесне үзенә тартты, бары үзенеке генә булуын теләде. Басыйр Алсуның һәр кимчелеген, күпертеп, Фирдәвескә җиткерсә, Алсу, елый-елый, Басыйрның тупаслыгыннан зарланды. Кайсын тыңласаң, шул хаклы кебек тоелды. Алсу да апасын Басыйрдан көнләшә, һаман үзенә игътибар сорый иде. Әти-әнисен югалтканнан соң, ул үтә дә холыксызланды, авыр сүз әйтү түгел, тавышны күтәреп дәшсәң дә бәргәләнеп еларга тотына иде. Йортта яктылык, җылылык кимеде, ул гүя тарайды, кечерәйде. Анда кайтасы килми башлады. Утызы да тулмаган Фирдәвес йөрәк дарулары эчте. Өч җан бер ояга сыя алмый интекте... Кемгәдер китәргә кирәк иде... Көннәрдән бер көнне кесә телефонын югалтып, Басыйр Алсуга ябырылды: - Син генә урладың, башка беркем түгел! Син! Кайтар телефонны, җәфа капчыгы! Алсу, сулкылдап, ярсып елый-елый, гаепсезлеген исбатлап маташты: - Мин тимәдем! Күрмәдем! Белмим... А-а-а, сез мине яратмыйсыз, сез мине үги итәсез! Минем монда яшисем килми! Минем бөтенләй яшисем килми! А-а-а, әнием, бәгырькәем, нигә мине ташлап киттең?! Фирдәвес, ике арага кереп, әле ирне, әле кызны тынычландырмакчы булды. Ләкин ике як та үзенекендә терәлеп каткан иде. - Ул гел минем телефонда казына иде! Тагы кем тисен, монда башка кеше юк. Мин тапканны ашап ятканы җитмәгән, инде телефонны чәлдергән! Хәерче калдыгы! Тап телефонны, хәзер үк кайтар! Тап, дим мин сиңа, оятсыз! Карак! Бир телефонны! - дип дулады ир һәм кызның яңагына китереп сукты. Бу вакыйгадан соң Фирдәвеснең сабырлыгы өзелде. Уртак тормышка нокта куелды. Әйберләрен җыеп, икәүләп Алсу квартирына күчтеләр. Дөрес, Басыйр гафу үтенеп йөргән булды. Ләкин Алсу: "Мин анда мәңге кайтмыйм!" - дип бик нык каршы торгач, Фирдәвес ире белән араны бөтенләйгә өзде. Ике елдан рәсми рәвештә аерылыштылар, Басыйр башкага өйләнде. Шуннан соң Алсу Фирдәвескә серен ачты... Телефонны, чынлап та, ул алган һәм балконнан аткан икән. Чөнки Басыйр абыйсы башка апага мәхәббәт хатлары язган, "сагынам, яратам" дип сөйләшкән, имеш... Кечкенә генә ялган да зур ышанычны үтерә. Алсуның бу сүзләре Фирдәвесне бик рәнҗетте. Ул аңлады: үз бәхете, үз рәхәте турында гына уйлаган ятим кыз ир белән хатынның тормышын җимереп ташлады. Ләкин кире борылырга соң иде инде. Шулай да бу бала аңа иптәш иде. Алсу янында булганда, Фирдәвес ялгызлыкны әллә ни сизмәде. Яшь, чибәр хатынга кызыгучылар, сүз кушучылар, ипле, сабыр холкына кызыгып, кемнәр беләндер таныштырырга теләүчеләр дә шактый булды. Ләкин Фирдәвес баш тартты, җайлы-көйле генә барган тыныч тормышына ят кешене кертәсе килмәде. Өченче кешенең артык буласын ул яхшы аңлый иде. Инде менә тагы ниндидер ир аны кирәксенеп маташа... * * * Фирдәвес бу сәер кешене үпкәләтми, ярсытмый гына чыгып китәргә ниятләде. Шуңа елмайды. Ләкин елмаерга кирәкми иде шул! Каршында басып торган ир бу елмаюга биниһая сусаган, бу мизгелне көннәр-төннәр, айлар буена өзелеп көткән иде бит. Раян, каударланып-хисләнеп, Фирдәвесне кулыннан алды. Хатынның кулы салкын һәм дымлы иде. - Син миннән куркасыңмы? - дип сорады ир. - Юк... - Курыкма, кадерлем. Әйдә, мин сиңа бүлмәңне күрсәтәм. Фирдәвес шикләнсә дә карышмады, иргә буйсынып, аның артыннан атлады. - Менә, таныш бул, бу - синең бүлмәң. Кояшлы бүлмә. Бу - минем тормышымның иң якты почмагы. Монда җиде кояшым яши, җидесе дә син! Без инде күптән бергә яшибез. Үзең генә юк. Мин сине көттем. Аңлыйсыңмы син мине? Мин сине көттем! - Аңлыйм... - дип пышылдады Фирдәвес. Ләкин алдашты. Нинди аңлау булсын ди?! Бу көтелмәгән сәер сүзләрдән, ирнең кыланмышыннан ул тәмам аптырап калган иде. - Сиңа ошыймы? - дип сорады ир. - Ошый, - диде Фирдәвес. Бу юлы алдашмады, дөресен, күңелендәгесен әйтте. Чөнки җен оясына әйләнгән шыксыз залдан соң монда бөтенләй башка дөнья иде. Тәртип, чисталык, пөхтәлек, матурлык... Иртәнге кояш нурларында коенып утырган гөлләр дә күңелгә якты ямь өсти. Ләкин бу портретлар... Сәер иде, барысы да сәер иде. Бер үк төсле җиде картина, андагы хатын... Таныш та кебек үзе, нәрсәнедер, кемнедер хәтерләтә дә кебек... Ә-ә-ә, элек эшләгән оешмадагы кабул итү бүлмәсе бит бу. Тәрәзәгә төбәлеп утырган хатын, бәлки, Фирдәвес үзедер... Аның кофтасы, аның чәчләре бит. Ник аны ясаган соң ул? Шулай да, сүзне икенче юнәлешкә борырга теләп, белмәмешкә салынып сораган булды: - Бу сезнең хатыныгызмы? Үлгән хатынын искә төшергәч, бәлки, ашкынуы кимер, ярсу хисләреннән бераз айныр-тынычланыр дип өметләнгән иде, ләкин өмете акланмады. Ир кайнарланып кабатлады: - Юк! Син ул, син! Мин сиңа бер күрүдә гашыйк булдым! Мин сине шундый озак эзләдем! Инде өметемне өзгән идем. Син миңа кирәк, бик кирәк! Аңлыйсыңмы? Ышанасыңмы? Китмә, яме! Мәңгегә янымда кал! Хатын иргә төбәлде. Төн кебек дөм кара күзләрдә үзенең чагылышын күрде. Бу караш аны, үз биләмәсеннән, Алсуыннан, ияләнгән тормышыннан төбе-тамыры белән йолкып алып, төпсез упкынга суыра иде. Бу үҗәт-таләпчән караш аны изеп, сытып китәр төсле иде. Бу карашның хуҗасына буйсынса, Фирдәвес үзен, иреген мәңгегә югалтачак иде... Йотардай булып үзенә төбәлгән бу тынгысыз күзләрдән качу-сыену урыны эзләгәндәй, хатынның кыюсыз карашы әле диварга, әле тәрәзәгә сикерде, бүлмәдәге портретлар буйлап йөгерде... Үзе, елмая-елмая, ишеккә таба чигенде. Аптыраулы, кызгану катыш гаепле, чарасыз иде бу елмаю... Ир йөзендәге балкыш сүнде. Өмете өзелүгә ышанырга теләмичә, гаҗәпләнеп сорады: - Син китәсеңмени?! - Әйе... - Ник?! Хатын, елмаеп, иңнәрен генә җыерды. Үзе һаман артка чигенде. - Китмә, зинһар, китмә! - дип гасабиланды ир. Юлына аркылы төшеп алдына тезләнде, кабаланып-шашып кулларын үбә башлады: - Син мине ташларга тиеш түгел! Мин синсез үләчәкмен! - Гафу итегез... Бу мөмкин түгел. Минем үз тормышым... Мин сезне белмим... Хатын, ишекне ачык калдырып, ашыга-кабалана чыгып китте... * * * Мәхәббәт ни ул: шатлыкмы, газапмы? Ни белән үлчәнә, күләме-авырлыгы бармы? Уч кадәрле йөрәккә күпме мәхәббәт сыя? Һәрхәлдә, зилзилә-ташкын булып өстеңә ябырылган ят хисләрнең, көтмәгән-чакырмаган, күңел тансыкламаган сөюнең шатлыгы аздыр... Һәм ул күңелгә кояш нуры булып тулмыйдыр, ә бәлки бәгырьне каезлап торучы авыр сөңге булып кадаладыр... Фирдәвес эшләгәндә, кабул итү бүлмәсе һәрчак ачык иде. Бусагадан атлап кергән һәр кешегә якты йөз, тәмле сүз булды. Эш кабинеты үз йортың түгел, ләкин шунда ярты гомерең уза, казна йорты икенче йортыңа әйләнә. Бәлки, "мин" һәм "без" арасындагы нечкә чикләр шунда югаладыр... Бәлки, казна бусагасын атлап кергән һәр кешегә елмаерга кирәкмидер? Ягымлы караш, эчкерсез елмаю синнән ерак йөрергә тиешле җиде ятка җан капкасын ачадыр? Шуннан файдаланып, яктыга, җылыга сусаган җаннар яшерен дөньяңа килеп керә дә тормыш мизгелеңне, урлап, үз биләмәсенә күчерә, ниндидер көчләр белән үзеңне дә кочагына суырып китерә... Юк инде... кирәкми!!! Фирдәвес бу ир бусагасына башка аяк та басмаячак! Моннан соң хәтта йортын да урап-читләп үтәчәк! Ләкин шулчак исенә төште, - әй башсыз хатын, хәтерен мәче урлаган! - ул бит счётчик күрсәткечен язып алмады! Ай буе шул максат белән бу бәндәнең ишек төбен саклады-таптады да, инде бүген, ниһаять, ниятенә ирешәм дигәндә генә онытты... Исәр, хыялый рәссам аны да саташтырды, юлыннан яздырды, гүя күзен бәйләде, акылын томалады. "Бүтән участокка күчәргә кирәк. Бу тирәдә башка күренмәскә!" - Раян яшәгән дүртенче каттан төшкән арада, Фирдәвес шулай уйлады. Аннары ул тагы шуны да уйлады: исәр булса да, рәссам аның портретын ясаган бит, аңа гашыйк булган! Кемгәдер иҗат итәргә илһам бирү саваплы эштер ул... Бәлки, Фирдәвеснең портреты тарихка кереп калыр, бәлки, кайчан да булса... кемдер... кемнәргәдер... бу сәер картиналарның туу тарихын сөйләр... Вәт кызык булыр иде! Ул җиде портретның берсен булса да үзенә истәлеккә сорап аласы калган. Аңа ниемә шулхәтле... Әле иртә булса да, ишек төбендәге эскәмиядә бер ялгыз карчык утыра иде. Башка кеше булмагангамы, Фирдәвескә дәшәсе итте. Әллә зарланды, әллә акланып маташты: - Өйдә тынчу, тын җитми... йоклап булмый... - Әйе шул, тынчудыр, таш йорт бит. Иртәнге һава шифалы, рәхәтләнеп сулагыз, - диде Фирдәвес. Аннары, елмаеп: - Һава өчен әлегә акча сораучы юк, - дип өстәде. Анысын әйтәсе булмаган икән, шул сүз карчыкка ярсып китәргә җитә калды, әлегәчә тыныч йөзе җыерылып китте, бәсле кашлары арасына кай арада нәфрәт кошы килеп кунды: - Ут-суга да түләп бетермәле түгел, пинсәнең яртысы шунда китә... Акыртып талыйлар, имансызлар! Үләт кырган кавем, безнең өлешләр бугазларына кадалсын! Әбекәйнең тыңлаучы барында рәхәтләнеп зарланыр-сукраныр исәбе бар иде. Олы кешегә игътибархөрмәт күрсәтеп, бәлки, Фирдәвес тә аны бераз тыңлап торыр иде... Тик шулчак артында ашыгыч, нык адымнар ишетеп, ул сискәнеп китте. Төшүченең исәр гашыйк булуына шиге юк иде. Шуңа күрә бу урыннан тизрәк ерагаерга ашыкты. Турыдан, таш җәйгән тротуардан китмичә, почмакка борылды. Аулакта, йорт буенда мул булып үскән чирәмлек буйлап, учлап сибелгән нәни кояшчыклар - көләч тузганакларны таптый-таптый, Олы Урамга ашыкты... * * * Баскычтан төшүче Раян түгел иде... Фирдәвес артыннан йөгерергә аның уена да килмәде. Ул, гомумән, ни дә булса уйларлык хәлдә түгел, чөнки өзелеп көткән кешесенең күз алдыннан шулай кинәт югалуына бик аптыраган, гаҗиз калган иде. Аның өчен бу гаять зур тетрәнү булды. Әле генә кояш нурларына күмелеп җанын иркәләгән гүзәл дөнья кабат бушап, караңгыланып калды... Байтак шулай тораташ катып, аңгы-миңге хәлдә басып торды Раян. Бик сәер халәт иде бу. Гүя, Фәрештәсенә ияреп, тормыш үзе дә бу тәнне ташлап качты... Әйтерсең тере тәннән шашып, яратып типкән кайнар йөрәген суырып-йолкып алдылар... Түрендә өмет нуры сибеп балкыган Кояшы белән бергә... Ул үткәненең, бүгенгесенең генә түгел, киләчәгенең дә Кояшы иде бит!!! Ә Кояшсыз киләчәк булмый. Бу мөмкин түгел. Кояшсыз киләчәккә, караңгы офыкка таба атлауның бер яме юк... Мәрткә киткән хәтер төпкелендә актарынып, ир әле генә булып узган вакыйгаларны, гомеренең бу бәхетле дә, бәхетсез дә бер таңына асылташтай сибелгән кадерле мизгелләрне бер җепкә тезеп, үз халәтен аңларга азапланды. Ләкин юкка! Күпме тырышса да, берни хәтерләми, аңламый булып чыкты. Уч кадәрле вакытка сыйган бу мизгелләр бербөтен булып оеша алмыйча йөдәтте. Дөресе, күренеш бар. Күренеш ап-ачык иде! Тик эчтәлек юк... Эчтәлек булмагач, яктылык юк, барысы да куе томан эчендә... Гомер арбасын тартып баручы Өмет атлары шул томанга кереп югалган... Әйе, шулай булды, язның иртәнге саф нурларына күмелеп, аның өенә Бәхет үзе килеп керде! Бәхетнең диңгез дулкыннарында коенган зәңгәр күзләре, каен җиләгедәй сусыл иреннәре, таң балкышыдай алсу яңаклары әле дә ап-ачык булып күз алдында тора. Раян бик яхшы хәтерли: Бәхет алсу нәфис күлмәккә төренгән иде. Аның тавышы бик-бик назлы, сихерле иде. Тик ни әйтте соң ул? Раян ни әйтте? Ни турында сөйләштеләр алар? Барча сүзләр онытылган... Бәлки, Раян үзе гаепледер, сөеклесенең хәтерен калдырырлык берәр ярамаган, урынсыз сүз әйткәндер? Шул саксыз сүзе белән Бәхетен рәнҗеткәндер? Бәлки, Ул шуңа, ашыгып-кабаланып, аны ташлап чыгып киткәндер?! Күренеш бар, әмма шул күренеш эчендә ике җанны тоташтырып тәгәрәшкән сүзләр юк, гүя булмаган, барысы-барысы эреп югалган. Аныкы да, үзенеке дә. Раян белә: кайчакта күзләр күбрәк сөйли. Тик Бәхетнең карашы аңа төбәлмәгән иде... Ул сөйкемле күзләр, аның комсыз карашыннан куркып, гел читкә карады... Ах, нигә шулай булды соң?! Үз аягы белән каршына килеп баскан Бәхет нигә аны шулай бик тиз ташлап китте?! Раян куллары белән башын учлады. Уйлау сәләтен югалткан баштан бары бер фикер саркып чыкты: "Идиот!" Бу аңгы-миңге халәттән котылырга, билгесезлек томаныннан тизрәк чыгарга теләп, ул салкын су белән юынып чыгасы итте. Шул ният белән ванна бүлмәсенә керде. Шунда карашы дивардагы тонык көзгегә төште. Болай, очраклы гына. Бәлки, аптыраганнан, адашып... Ачык булгач, ул күзләр каядыр төбәлергә тиеш бит... Көзгегә карагач, ир сискәнеп китте: абау... бу бәндәдән кем куркып качмас?! Менә бит сәбәп нидә булган! Ул бит Бәхете каршына биниһая котсыз кыяфәт белән чыгып баскан икән! Фәрештәсе шуңа качкан... Гасабиланган җанын юаткан бу шатлыклы ачышыннан, күңеленә килгән өметле уйлардан Раян кычкырып көлеп җибәрде. Салкынча су астында чайканып алгач, баш бераз ачылып, уйлар яктырып киткәндәй булды. Диванга сузылып ятты да күзләрен йомды. Күңелендә кабат иртәнге мизгелләр яңарды. Искитмәле татлы, рәхәт мизгелләр булды ич бу! Бүген аның өенә Ул аяк басты! Бу өйдә Аның назлы тавышы яңгырады, бу диварларга Аның якты карашы сеңеп калды. Тузанлы идәндә Аның җылы эзләре ярылып ята. Бу дөньяда Ул бар... Шулчак Раян күңелендә Альбертның өметле җыры яңгырады: Язмыш сандыгыңны актар, тап шатлык нуры, Гел кайгыдан тормагандыр гомерең юлы. Кояшлы мизгелләр була, исеңә төшер, Шул мизгелнең бар рәхәтен яңадан кичер. Уяныр шулчак күңелең, җаның сөенер, Дөм караңгы төннәрең дә якты күренер. Кайт шул кояшлы мизгелгә, җаның ял итсен, Өмет дигән фәрештәләр йөрәгең үпсен... Альберт хаклы, йөз-мең кат хаклы: һәр мизгелне кадерләп саклыйсы, чөнки алар куенында киләчәкнең серле нуры, туар көннәрнең якты кояшы яши! Һәр мизгел күңел түрендә Өмет булып балкысын, үзенең илаһи нуры белән барча кара тапларны юып алсын, узасы яңа юлларны яктыртсын! Гомер такыясы мизгелләрдән үрелә... Бүген Раянның гомер такыясына тагы бер кояшлы мизгел өстәлде. Бу мизгелне югалтмаска, йөрәк түренә салып куярга да киләчәккә ияртергә! Караңгылык ишекләрен мәңгегә ябарга һәм кояшлы мизгелләр кочагына йөгерергә! Аны, гүзәл Фәрештәсен эзләп табарга, каршысына тезләнергә... Нурлы күзләренә багарга... Шул якты караштан мәхәббәт тамчылары эчеп, яшәү дәрте алырга... Һәм яшәргә, яшәргә, яшәргә! Чөнки бу дөньяда Ул бар! Ул бар!!! Син икәнсең... - Сез яшермәгез, дөресен әйтегез. Мин белергә тиеш... Чөнки әзерләнергә кирәк. Туй бит... Табиб, язуыннан туктап, каршында утырган хатынга күтәрелеп карады: - Туй?! Нинди туй? - Шулай... Һәр кешенең өч туе була. Башта бәби туе, аннары никах туе. Аннары соңгы туй... Беренче туйга әниләрең әзерләнә, икенчесенә бергәләп. Ә өченчесе үзеңә кала... Миңа әзерләнергә кирәк. Сез дөресен әйтегез. Күпме? - Нәрсә күпме? Мин ришвәт алмыйм. Аннары бу шундый диагноз... Аны бернинди акча, бернинди байлык та җиңә алмый. Әллә кемнәр китә. Патшалар да... Табиб кабат, башын иеп, язуына кереште. Каршысында утырган авыруның үткен, туры карашын күтәрү авыр иде. Гүя гаепли, рәнҗи. "Тизрәк чыгып китсен иде инде, ичмасам", - дип уйлады табиб. Инде ничәнче тапкыр бу һөнәрне сайлавына үкенде. Үлемне җиңәргә теләп, өстенә ак халат кигән, антлар биргән иде, тик һаман үлем түгел, ул җиңелә... - Сез миңа шуны әйтегез... Яшермичә, дөресен әйтегез: миңа күпме яшәргә калды? - дип сорады хатын. - Ничә ай? Бәлки, көн?.. Күпме? - Иртәгә үк... - Иртәгә?! Мин өлгерә алмыйм... - Насыйрова! Тыныч кына тыңлап бетерегез, зинһар. Иртәгә сез анализлар тапшырасыз. Соңга калмагыз, лабораторияләр унга кадәр генә эшли. Берсекөнгә үк миңа киләсез. Казанга направление язарбыз. Операцияне кичектерергә ярамый. Хатын гүя аны ишетмәде. - Миңа күпме яшәргә калды? - дип, үҗәтләнеп соравын кабатлады. - Операция ясатмасагыз, ике ай. Күп дигәндә ярты ел. Аңлыйсызмы шуны? - Мин анализлар тапшырмыйм... Пычак астына да кермим... Барыбер үләсе. Тегеләй дә, болай да... Хушыгыз! Хатын чыгып китте. Табиб, арыган карашын буш урындыкка төбәп, башын чайкап куйды. Икенче мизгелдә аның каршында башка авыру утыра иде инде... Менә шулай... Бер мизгелдә кешенең бөтен өмет-хыялларын яндыралар да куялар. Эшендә баш катырдылар, имеш, тикшеренергә, флюорография үтәргә кирәк. Менә үтте... Үз аягы белән кереп, үлем карары алып чыкты. Онколог дигән врачның дөньяда бар икәнен дә белми яши иде, әле тагы да яшәр иде. Үлсә ни... Ник үлгәнен дә белмичә, тыныч кына китеп барыр иде әле. Белеп ни файда соң?! Барыбер ярдәм итә алмыйлар. Җәфалап йөртәләр, шул гына. Алсинә, аң-хәтерен югалткан кешедәй, кай тарафка юнәлергә дә белми, больница ишеге төбендә бераз таптанып торды да яшь каеннар арасындагы бер эскәмиягә килеп утырды. Уй-фикерләрне тупларга, миңгерәп калган башны рәткә китерергә кирәк иде. Барысы да шулхәтле тиз, шулхәтле көтелмәгәнчә килеп чыкты шул... Хәер, кем начарны көтә?! Флюорография нәтиҗәсен алырга дип кенә килгән иде югыйсә монда. Аңа: "Сезнең карточка онкологта", - диделәр. Ул чакта Алсинә бәхетле иде әле, чөнки ул онкологның кем икәнен дә белми иде. Тамак-борынны тикшерә торган врачтыр дип, тыныч кына поликлиникага юнәлде. Регистратурада аңлаттылар. Кереп тә йөрисе калмаган. Белмәгәннең башы авыртмый. Хәзер нишләргә инде? Бәлки, еларга кирәктер? Елыйсы да килми, бөтен нервылар киерелеп тартылган. Җәйнең иң матур вакытында кара уйларга чумып, хәсрәтләнеп утыр инде. Ике айдан сентябрь җитә. Үләр өчен көз җайлы вакыт инде үзе... Кабер казучыларга җиңел булачак... Эссе дә түгел, суык та... Җир әле туңмаган... Туфрак йомшак була... Алсинә миңгерәү карашын дөнья күзенә төбәп утыра. Дөнья зур, иркен, матур. Анда яшәү рәхәт. Тумаган кеше яшәүнең рәхәтлеген белми. Тугач, рәхәтен белгәч, барысын ташлап китәргә кирәк. Әнә каршыдагы эскәмиядә бер песи йоклап утыра. Кап-кара. Алсинә кара мәчеләрне гомергә яратты. Юлын кара мәче бүлсә сөенә иде. Чөнки ничә сынаганы бар, юлын кара песи бүлсә, эшләре уңа. Алсинәләр нәселен "Мәчеләр" дип йөртәләр. Әгәр кушаматны сайлап аласы булса, ул ике дә уйламый барыбер "Мәче"не сайлар иде. Мәче Алсинәсе - горур яңгырый! Кызның күңеле бераз җылынгандай булды. Менә бүген дә аңа кара мәче очрады. Бәлки, хәерлегә булыр... Тик нәрсә хәерлегә булыр? Китүме? Мәчеләргә рәхәт. Алар үләселәрен белми яшиләр. Пычак астына да кереп ятмыйлар. Аларны флюорография үтәргә җибәрүче дә юк. Мәчеләргә акча да кирәкми... Уйлап карасаң, бу дөньяда иң рәхәт яшәүче җан ияләре шул песиләрдер әле. Алай дисәң... Хайваннарның ни кичергәнен беләмени кеше?! - Әйе бит, песи? Сезнең башта да әллә нинди уйлар, әллә нинди кайгылар бардыр, сөйли генә белмисез. Мәче, сискәнеп, күзләрен ачты, сызык кына калган бәбәген Алсинәгә төбәде. Аннары елмайды. Хәер, песиләр гел елмая инде. - Мияу? - Көлмә, мин ике айдан үләм, - диде Алсинә. Мәче иренеп кенә күзен йомып алды. "Хәлеңне аңлыйм" диде бугай. - Әзерләнергә кирәк. Кешеләрнең тормышы бик катлаулы бит, наныем. Үлдең дә бетте генә түгел. Өч көнлек эше кала әле аның җирдә. Безнең әби үлгәч, гомер буе тутырган сандыгы бушады. Ә минем андый сандыгым юк. Шулай иртә китеп барырмын дип уйлаган да булмады шул... Менә шундый хәлләр, песикәем... * * * Алсинә ялгыз яши. Яше кырыкта булса да, бер тапкыр да кияүгә чыкмаган карт кыз ул. Сафлыгы башта мактанычы, горурлыгы иде. Утыздан узгач, оятка әйләнә башлады. "Шул яшьтәме?! Сазап утырдыңмы? Беркемгә кирәгең булмадымы?!" Сөяркә булырга теләмәде, кияүгә чакырмадылар... Хәер, ник алдаша, чакырдылар. Мәңгелек ярым бул, дип кул сузучылар булды ла анысы, тик Алсинә теләгән кеше генә түгел... Япа-ялгыз карт кыз булып утырды да калды шулай... Менә хәзер шуңа сөенеп кайтып бара. Әле дә артыннан елап каласы бала-чагасы юк! Әле дә ялгыз! Ялгызлыкның да яхшы ягы булыр икән... Әзерләнүне нидән башларга? Әгәр ике ай гына калган икән, димәк, ял сорап гариза язарга кирәктер. Ялдан соң эшкә чыгып булмастыр инде. Ләкин чир хакында беркемгә берни әйтмәскә! Алсинә киоскта газета-журнал сата. Эше тыныч, рәхәт. Тик кышларын салкын. Киез итекләр, туннар киеп утырасы. Әле алай да суык энәле-бәсле теле белән сөягеңә кадәр ялый. Бәлки, бу яман чир дә шул өшүләр аркасында килеп чыккандыр. Алсинә чираттагы ялын августта гына алырга тиеш иде. Ләкин болай да санаулы, кадерле көннәрен газета сатып үткәрмәс бит. Фаина белән алмашасы булыр инде. - Нигә ашыгасың? - диде бүлек башлыгы, аның гаризасын күргәч. - Әле чиратың җитмәгән бит. - Әни авырый, - дип алдашты Алсинә. Үзе эчтән генә әрнеп уйлап куйды: "Чиратым җитмәсә дә алып китәләр шул... Мәңгелек ялга китәр өчен чират та, блат та кирәкми..." Анысы хак, әнисе дә авырый. Инде бишенче ел култык таяклары белән "җитәкләшеп" йөри. Баскычтан төшкәндә егылып, аягын сындырган иде, шуннан тәки рәтләнә алмыйча аксап калды. Энесе белән килен тәрбиясендә Наратта яши. Алсинә исә ничә ел буе җиде ят карчыкны тәрбияләде. Чөнки аңа үз куышы - фатир кирәк иде. Хәлләр болай булды. Әлмәткә килгәч тә, ул бер карчыкка фатирга кергән иде. Анна Степановна бик ипле кеше булып чыкты. Аңлашып-килешеп яшәделәр, карчык юк-бар белән баш катырмады. Анна Степановнаның бердәнбер улы Мәскәүдә ниндидер институтта укыта, гаиләсе белән шунда яши иде. Фатир хуҗасына инсульт булгач, Алсинә аңа телеграмм сукты, тегесе шундук кайтып та төште. Атна буе әнисе янында әвәрә килде. Аннары Алсинәне чакырып алды да: - Миңа китәргә кирәк. Әнине сезнең карамакта калдырам, Аллочка. Зинһар, ташламагыз, - диде. - Белмим... Мин дә эшлим бит... - дип ык-мык килде кыз. - Карагыз гына, буш итмәбез, - диде Олег Иванович. - Яхшы карасагыз, квартир үзегезгә калыр. Алсинә ышанмады. Тиешле документлар, килешүләр төзелде. Алсинә барыбер ышанып бетә алмады. Мәскәү кунагы китү белән, бер кочак кәгазь күтәреп, юристка чапты. - Бернинди хата, шикләнер нигез юк. Барысы да закон нигезендә дөрес төзелгән, квартир сезгә калачак, - диделәр аңа. Алсинә шул чакта шатлыгыннан елаган иде. Шуннан бирле елаганы булмады. Чөнки башка әллә ни шатлыгы да булмады бугай. Анна Степановна җиде ел урында ятты. Җиде ел буе Алсинә аны үз анасын карагандай тәрбияләде. Улы соңгы юлга озатырга гына кайтты. Киткәндә, кызга, рәхмәт әйтеп, акча сузды. - Күршеләрне җыеп, кырыгын, елын үткәрерсез, мин кабат кайтып йөри алмам. Кием-салымнарын карчыкларга тарат, - диде. Әнисенең бар булган алтын-көмешләрен, хаттыр, сурәттер ише әйберләрен үзе белән алды да Мәскәвенә китеп барды. Яңадан аннан бернинди хәбәр булмады. Инде үзен генә кайгыртып, шатланып яшисе иде дә... Китәргә дә вакыт җиткән икән... Кемгә туксанда, кемгә кырыкта... Барыбер синнән бер файда юк, ипи черетеп ятма анда, дип алып китәргә уйлаганнар, күрәсең, өстәгеләр... Анысы хак, тормышка чытырдап ябышырлык сәбәп тә юк кебек. Ни ире, ни баласы... Тик үләсе дә килми. Кырык яшьлек кызның яшисе килүе гаҗәпмени, әбисенең туксанда да тегендә күченәсе килмәде әле. Ләкин синнән ризалык сорап торучы юк, карар кылынган, китәргә икән китәргә... Ял алырга гариза язылды. Чираттагы ял. Җир өстендәге соңгы ял. Алда исә мәңгелек ял көтә. Анысына гариза язып торасы юк. Дөньяга килгәндә дә гариза язасы юк. Ләкин килү белән китү арасында адәм баласы баштанаяк кәгазьгә күмелә. Үзенең дөя түгел икәнен раслый-раслый, кәгазь арты кәгазь җыя. Тел очы кадәр генә трамвай билеты да кешенең үзеннән кадерлерәк була башлый, шул булмаса, төртәләр дә төшерәләр. Кеше китә, артыннан бер кочак документ, кәгазь тавы өелеп кала... Гариза язылды, ял алынды, эш белән исәп-хисап ясалды. Вокзал янындагы кечкенә киоскка алпамша гәүдәле Фаина бөрешеп кереп утырды. - Отпускыңны юыйк инде, малай, - дип кинаяле елмаеп күз кысты ул. - Син юкка гына качмыйсың, беләбез! Шәп кияү тапкансыңдыр әле?! Яшерәсең генә. - Тапсам, иң беренче сиңа әйтәм, - диде Алсинә. - Табарга язсын! Әйдә, шуның өчен бер күтәреп куйыйк әле, - дип, сумкасыннан маңгаена "777" саны сугылган яшел шешә тартып чыгарды Фаина. Алсинә баш тартты. Фаинаның хәтере калды: - Гомергә әүлия булып кыландың инде. Намазга басмагансыңдыр бит?! - Өйдә кунакларым бар. Абый эчкәнне бер дә яратмый. Гаепләмә, башка вакытта, яме. - Туйда! Туйда! - дип көлде Фаина. - "Горько!" дип кычкыра-кычкыра күтәрербез. Гел шулай, Алсинәне ялга һәр елны: "Кияү табып кайт!" - дип озаталар. Каян табасың аны хәзер? Яхшыларын чүпләп бетергәннәр, өтекләре этемә дә кирәкми. Кеше ирләре белән качып-посып йөрсәң генә. Ләкин аның ахыры яхшы бетмәсе тилегә дә көн кебек ачык. * * * Шулай итеп, алда алтмыш көнләп вакыт бар. Артта калган көннәр пружинадай тыгызлап кысылган. Сызык кына калган, сызык кына... Аз да түгел кебек үзләре, ләкин күз ачып йомган арада үткән дә киткән. Болары да үтәчәк... Үтмә, зинһар, минем яшисем килә, дип, учка кысып саклап булмый. Вакыт хәйләкәр ул. Елан кебек сиздерми генә шуып үтә дә китә. Тотарсың, бар, аның шома койрыгын! Алсинә көзге ягына элеп куйган календарь янына килеп басты. Календарьдагы рәсемдә ике мәче баласы елмая. Икесе дә карга сыман кап-каралар, йоннары мамыктай күпергән, күзләре - яшел төймә. Саламнан үрелгән кәрзин эчендә бер-берсенә сыенып утыралар. Исәнме икән хәзер бу пескәйләр? Ике ай, алтмыш көн... Табиб биргән вакыт 23 августта тәмамлана икән. Плюс-минус көннәр дә булуы мөмкин... Алсинә көзгедәге сурәтенә күз салды. Менә шул матур кыз салкын җир астына кереп ятсын ди инде. Бу озын толымнар кара туфрак, сары балчык белән күмеләчәк. Алсуланып торган йөз, балкып торган күзләр, ап-ак энҗе тешләр җирдән мәңгегә югалачак... Һич тә гадел түгел бу! Картаеп, ямьсезләнеп, үз вакытың җитеп үлсәң, үкенечле дә булмас иде. Ә болай... Кияүгә дә чыкмаган килеш, ир назын күрми, ана булу шатлыгының ни икәнен дә белми китеп бар, имеш... - Мин чынлап та үләргә тиешме? - дип сорады Алсинә көзгедәге шәүләсеннән. Көзгедәге моңсу карашлы кыз, әлбәттә, дәшмәде. Шулчак бер сынамыш исенә төште. Имеш, күңелеңнән сорау бирәсең дә телевизор яки радио кабызасың. Анда нинди сүз әйтсәләр, җавап шул була, имеш. Алсинә йөгереп барып телевизорны кабызды. Анда, бөтен экранны тутырып, алагаем зур фил атлап килә иде. "Филләр - ифрат көчле һәм чыдам хайваннар. Үзләренә азык, су эзләп, алар эссе кояш астында комлы чүл буйлап көненә җитмеш-сиксән чакрым ара үтәргә мөмкин..." - диде ягымлы ир-ат тавышы. Алсинә, иренен тешләп, өметсезләнеп баш чайкады: "Җитмеш-сиксән көн яшисем калган икән..." Әзерләнергә кирәк. Нидән башларга? Әбисенең сандыгы тастымал, сөлге, яулык ише чүпрак-чапрак белән шыплап тулган иде. Картлар соңгы юлга ни кирәген белә. Әнисе дә беләдер. Тик аңа әйтергә ярамый. Ул әлегә бу хакта сизмәскә, алдан ук хәсрәт утында янмаска тиеш. Берәр карчыктан сорашырга кирәк булыр. Күрше Сәкинә абыстай мәчет юлында йөри, бәлки, аннан? Юк, юк, Сәкинә әби белми торса да ярар, югыйсә имеш-мимешләр чыгара да башлар. Намазлыгыннан сикереп тора да кеше тикшерергә тотына бит ул. Үзе: "Яман сүздән, гайбәттән сакланыгыз, иң зур гөнаһ - кеше гаебен тикшерү", - дип акыл өйрәткән була тагы. Хәер, ник теләсә кемнән сорашып йөрергә, базарда чүпрәк-чапрак сатучы хатыннар үзләре чамалыйдыр әле, аңлатырлар, шәт. Ялы өчен бирелгән акчаны учына йомарлап базарга барганда, Алсинәгә чуар яулыклы бер бөкре карчык очрады. Йомшак чүәкләрен өстерәп, ашыкмый гына үзалдына нидер мыгырданып-сөйләнеп бара. Аралары якынлашкач ишетте Алсинә, карчык ду китереп кемнедер сүгә иде. - Менә үзең картайгач белерсең, күрерсең әле, апаем! Әллә мәңге шулай торырмын дип беләсеңме? Аллаһы Тәгалә тигезли ул. Бүген кәпрәеп йөргән белән түгел ул. Яшәп кара безнең кебек, тиеннәреңне санап. И Илаһым, күрсәт әле үзенә, акылга утырт әле шул оятсызны, кодрәтең киң бит... Алсинә үз аяклары белән каршына килеп чыккан шул әби белән киңәш-табыш итәргә булды. Башта якты йөз, тәмле тел белән сәлам бирде: - Исәнмесез, әби! - Исән шул менә... Әллә кайчан үләсе иде дә, кеше эчен пошырып йөргәнче. Менәтерәк мунчага кертмәделәр үземне. Кичәгенәк керү хакы унбиш сум иде, бүген егерме бишне сорап тора, җир бит. Икенче юлы алып килермен, бер хәстәрләнеп килгән, юыныйм инде, дим. Юк шул, якын да җибәрми. Миннегемне күтәреп кайтып киттем менә. - Күпме җитмәде соң, әби? - дип сорады Алсинә. - Ун сум җитмәде шул, кызым. Унбиш дип исәпләп барган идем. Көн саен бәя күтәрәләр, белеп бетермәле түгел. - Бер килгәч, керегез инде, әби. Миннән хәер булыр, - дип, Алсинә карчыкка ун сум сузды. Карчыкның йөзенә кояш кундымыни, яктырып-балкып китте: - И-и, рәхмәт яугыры! Юлларың уңсын, бәбкәм. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын үзеңне, - дия-дия, кыз өстенә берсеннән-берсе матур изге теләкләр яудырды. Мунча ерак түгел, Алсинәгә юл уңае иде. Кыз каен себеркесе тырпаеп торган чүпрәк сумканы карчык кулыннан алды да аның белән янәшә атлап китте. Ләкин әби белән сөйләшү җиңел булмады. Карчыкның үзенең дә күп беләсе килә иде. Алсинәнең сораулары, бәбәйләп-үрчеп, кабат үз башына коелды: "Кемең үлә? Ник үлә? Нәрсә булды? Озак чирләдеме, ничә яшь, кем карады? Балниста яттымы, озакмы? Ничә баласы бар иде? Карты исәнме? Кайда җирлисең? Нишләп әбиең үлемтекләрен алдан әзерләмәгән? Әллә мәңгегә килдем дип уйлаганмы? Минем бөтен нәрсәм әзер..." Менә шунда Алсинә бер-ике сүз кыстырып өлгерде: "Нәрсәгез әзер, әби? Ниләр кирәк соң?" Мунча янына килеп җитеп, карчыкның сүнгән күзләренә, очлы иягенә карый-карый, аның сораукиңәшләрен тыңлый-тыңлый, сәгать буе таптанып торгач, ниһаять, белә алды кыз: ахирәт күлмәге өчен хатын-кызга унике-унбиш метрлап ак ситсы кирәк була икән. Гүргә иңдерүчеләр өчен буе ике метр ярым булган өч кисәк тастымал-сөлге әзерләп куела. Мәет юучыларга күлмәклек йә зур сөлге бирелә. Аңа гына риза булсалар ярый ла, кайберләре акча да сорый икән... Мәетне саклап төн кунучыларны, кабер казучыларны да буш итмисең. Озатырга килүчеләргә тастымал яки кулъяулык булса да таратырга кирәк... Гүр сәдакасы бар, муллага каз йә тавык тоттыралар. Элек хәллерәкләр сарык бирә торган булган... Гүр казучылар хәзер акча гына ала, чүпрәк-чапракка исләре китми... Боларны ишеткәч, Алсинә миңгерәүләнер хәлгә җитте, исән чакта акыртып талаулары җитмәгән, теге дөньяга китеп тә котыласы юк икән. Җир астына кереп яту өчен гомерең буе җыйган байлыгың да җитмәве мөмкин. Менә ни өчен әбисенең мөлдерәмә тулы сандыгы бушап калган... Менә ни өчен аны озатканда әтисе сукранып йөргән... Кем уйлап чыгарган икән бу йолаларны? Болай да кайгылы йортны ник йолкырга-чишендерергә? Кешечә озатыгыз, диюләре шул икән... Урыс карчыгын җирләгәндә мондый хикмәтләрне күрмәгән иде кебек Алсинә. Хәер, анда барысын да Олег Иванович үзе оештырып-җайлап йөргән иде бит... Әйберләр алынды. Барысы да таслап-таслап тезеп куелды. Кемгә нәрсә биреләсе бәйнә-бәйнә аңлатып язылды. Алсинәне озатырга килүчеләр үпкәләмәс, барысын да алдан кайгырткан дип рәхмәт әйтерләр, туганнарына мәшәкать кимер. Тик кайдан, ничек белерләр соң алар Алсинәнең үлгәнен? Кем хәбәр итәр аларга? Менә кайда икән ул ялгыз яшәүнең яман яклары! Әлегә хәтле Алсинәне бу мәсьәлә һич тә борчымый иде, инде тәмам пошаманга төште. Әле үткән җәйдә генә йортларында коточарлык хәл булган иде: икенче подъездда япа-ялгыз яшәүче Арсений Петрович дигән адәм, үлеп, атна буе өендә череп-таралып яткан. Яман ис килә башлагач кына, МЧС чакыртып, ишеген ватып кергәннәр. Кортлап беткән гәүдәсен көч-хәл белән идәннән кырып-себереп алганнар икән... Бозылган мәет исе ай буе исәннәрне укшытып торды... Әгәр Алсинә белән дә шундый хәл килеп чыкса?! Аллам сакласын! Телефон кертергә кирәк. Ләкин бу тиз генә була торган эш түгел, айлар, еллар буе көтәргә туры килмәгәе. Булсын иде әле ул еллар, ых та итми көтәр иде Алсинә. Тик юк бит... Кесә телефоны алырга кала инде. Урамда учлары белән сөйләшеп йөрүчеләргә элек көлеп карый иде, инде үзенең дә башка чарасы юк. Диңгез буена барырга дип ничә ел җыйган акчасы иң соңгы туена, каберенә керәчәк тә бетәчәк... Ялгышты Алсинә, ах, ялгышты! Киләчәк белән түгел, бүгенге белән яшисе булган икән! Бүген бәйрәм итәм, бүген диңгезгә барам, бүген яратам, бүген сөеләм, дип. Иртәгә дә иртәгә дип яшәү хата булган. Нинди зур үкенеч: гомере яшәргә әзерләнеп үткән дә киткән, ә чынлыкта яшәлмәгән дә... Алда бары илле-алтмыш көн, һәм алар үләргә әзерләнеп үтәчәк... Алсинә өстәл өстенә таслап куелган үлемтекләргә күз салды. Барысы да булды кебек. Тагы ни эшлисе икән? Әбисен җирләгәндә хәтерләп калган иде, мәетне алып чыгып киткәч, өйне дә, пәрдәчелтәр, урын-җир әйберләрен дә юдылар. Имеш, җан чыкканда, аларга кан чәчри. Шуңа күрә, кешеләргә мәшәкать азрак булсын өчен, артык-портык әйберләрне җыеп куярга, ә бәлки таратырга да кирәктер. Хәер, Алсинә бик сакчыл яшәде. Акчасын юк-барга туздырмады. Әйбер алганда да, бу миңа кирәкме, ник кирәк, ансыз яшәп буламы, дип, озак уйлый-сайлана иде. Хезмәт хакын кулына алуга, ул айлык смета-план төзеп куя: бусы фатирга, бусы азык-төлеккә, бусы сабын-порошокка, бусы оек-ыштанга... Һәр тиенне алдан исәпләп, санап яшәү Алсинәдә хисапчы эшеннән калды бугай. Аның ваклыгы, төпченеп-чутлашып, дәүләт акчасын юкка сарыф итмәс өчен җан талашуы, әлбәттә, хуҗаларга ошамады. Яңа хуҗа читтән кергән җиңел акчаларга бар йөрәге белән "гашыйк" иде. Аның өчен түрә булуның да, тормышның да бөтен яме-тәме, кызыгы шунда иде. Гүя адәм баласы бу дөньяга корсагы белән кесәсен тутыру өчен генә килә. Нәтиҗәдә Алсинәне күз алдыннан ераккарак озаттылар. Аның урынына: "Сезгә нинди сан ошый соң, хөрмәтле Гали Вәлиеч?" - диючеләрнең берсе кереп утырды... "Фатирны әйбәтләп җыештырып чыгарырга, обойларны алмаштырырга кирәк" дигән фикергә килде Алсинә. Аны озатучыларга эш кимер, пөхтә яшәгән икән, дип тә сокланырлар... Шулай уйлады да җиң сызганып эшкә дә кереште... * * * Алда туганнар белән хушлашу һәм тагы бер зур эш тора иде. Анысы - Өлфәт белән күрешү. Аны күрмәгәнгә егерме елдан артык вакыт үткән. Үкенечкә калмасын, күрешергә, сөйләшергә һәм хушлашырга кирәк. Өлфәт - Алсинәнең тәүге мәхәббәте. Хәер, соңгысы да бугай. Нишләптер башка беркемне дә алай ярата алмады, чөнки Өлфәттән башка бер генә ир-егет тә үзенә гашыйк иттереп, күңелне кояш нурыдай җылытып, иркәләп-назлап торучы тылсымлы хисләр уята алмады. Бәлки, ялгыз калуы да шуңадыр. Яратса, кияүгә чыккан булыр иде. Ә Өлфәт белән икесе арасында, үтмәс упкын, таш дивар, мәңгелек киртә булып, "Ярамый!" дигән тыюлы сүз ярылып ята иде. Бәхетле булудан, сөйгәне белән кушылудан шул рәхимсез табу-сүз тыйды, шул сүз бер сукмактан атлыйсы ике гашыйкны зар елатып, икесен ике якка атып бәрде. Артыңда чалгысын кайрап әҗәл авыз ерып торганда инде бу тыю белән исәпләшмәсәң дә ярыйдыр. Мәңгелеккә китеп барган җанны хөкем итәргә кемнең хакы бар?! Иртәгә юлга чыгасы төн йокысыз үтте. Күпме тырышса да, бар күңелен биләп алган авыр, шомлы уйлардан котыла алмады Алсинә. Тәнендә тормыш утының сүнүенә, Алсинә дигән кызның якты дөньядан мәңгегә китеп югалырга тиеш булуына ни акылы, ни йөрәге ышанырга теләмәде. Шулай ук бар да бетәрмени? Бу Җир шары Алсинәдән башка гына әйләнер, Алсинәдән башка гына ак карлы кышлар, җылы язлар килер, хуш исләргә күмелеп шомыртлар чәчәк атар, ул киткәч тә, күктә шулай ук кояш балкып көләр, тормыш дәвам итәр микәнни?! Ә бит үткәннәрдән башка киләчәк юк. Алар гел синең белән, аларны яндырып та, кисеп ташлап та булмый. Үткәннәр белән элемтә нык. Анда өзелеп сагындыра торган бәхетле көннәр бар. Анда үзәкләрне өзәрлек караңгы төннәр бар. Үткәннәрдән күпме кадерле күзләр карый. Үткәннәрдә күпме кадерле тавышлар яңгырый. Йөрәкләргә сеңгән карашлар, җанга ягылып калган назлы тавышлар... Үткәннәрдә шатлык та, сагыш та бар. Гомер юлы офыктан офыкка сузылган тасма кебек. Син шул юлдан атлыйсың да атлыйсың. Баш очында гомер кояшың балкый. Ул синең белән туган һәм синең белән бергә батачак. Гомер юлы көнбатышка илтә. Үткәннәрең бер төргәккә җыелып килә. Офыкка җиткәч, шул гомер йомгагын, күкрәгеңә кысып, Мәңгелеккә алып китәсе. Бәлки, ул синең Илаһи Көч алдында тотасы хисабың, җавабыңдыр. Туу да, үлем дә серле. Тормыш үзе дә сер йомгагы. Кояш, күк, йолдызлар белән чагыштырганда, бер кешенең тормышы шундый кечкенә, вак нәрсә, чүп кенә кебек. Адәм баласы бу җирдә тузан бөртеге генә, аның тырыша-газаплана гомер дисбесенә җыйган көннәре, ай-еллары галәм өчен бары бер мизгел. Бармы җирдә Алсинә, юкмы, кырык ел яшиме ул, туксанмы, аңа барыбер. Ләкин якты дөньяны бер тапкыр күргән җан тормышка чытырдап ябыша, үзен аңлый башлау белән, үлем аның кан дошманына әйләнә. Ник үлемнән шултикле курка икән кеше? Үлгәч, бернинди мәшәкать, борчу-кайгы да калмый югыйсә. Мәңгелек ял, мәңгелек тынычлык... Ләкин берәү дә үләргә теләми, мең нужа-газап белән булса да, үрмәләп булса да яшәргә тырыша. Күрәсең, Аллаһ тарафыннан бирелгән җан шулкадәр кадерле-кыйммәтледер, һәм кеше дигән зат бу җиргә шул олы бүләкне күз карасыдай саклар өчен яратылгандыр. Алсинә, уйчан карашын күктә җемелдәшкән йолдызларга төбәп, тәрәзә янында тын гына басып тора. Җәйге төннәр җылы, аяз. Көндезен бала-чага тавышы белән шау-гөр килеп торган ишегалды тынып калган. Озакламый август җитәр, йолдыз яңгыры башланыр. Йолдыз атылса, кемнеңдер гомере өзелгән була, имеш. Әбисе шулай дия иде. Ул чакта үлем Алсинәдән шундый ерак иде... Әле барысы да алда иде... Алсинә урынына барып ятты. Күңеле, бүгенгенең кара күләгәсеннән качып, гомеренең өмет тулы кояшлы көннәренә кайтып китте. * * * ...Апрель ае иде ул. Аяз, якты көн. Җир инде карлардан арынган, сукмаклар ачылган. Ул елны яз иртәрәк тә килде бугай. Ак күлмәкле, ал галстуклы бер төркем мәктәп укучысы, шаулаша-гөрләшә, олы тыкрык буйлап колхозның машина-трактор паркына менеп бара. Болар - вожатый Ландыш апалары җитәкләгән драмтүгәрәк әгъзалары. Язгы чәчүгә чыккан механизатор абыйларына концерт күрсәтергә барулары. Үзләре атлыйлар, үзләре концертта сөйлисе сүзләрен, шигырьләрен кабатлыйлар. Аягөсте килеш репетиция үткәреп баралар шулай. Оныта-нитә калсалар, Ландыш апалары пышылдап торачак. Алсинәгә унбиш яшь. Ул инде пионер яшеннән чыккан, тик барыбер муенына ялкын кебек янып торган кызыл галстугын таккан. Барыгыз да бертөсле булырга тиеш, диде Ландыш апалары. Алай матуррак та, тантаналырак та, имеш. Алсинәнең тавышы көчле, яңгырап тора, шуңа күрә ул гел урысча җырлар гына башкара. Ә татарча җырлар өчен моң кирәк, йомшак, назлы тавыш кирәк. Аларның Саклыкка күчеп килүләренә әле бер генә ел. Моңа тикле күрше Ивановка авылында яшәделәр. Алсинәнең әтисе шунда агроном булып эшләде. Кыз урыс мәктәбендә укыды. Шуңа күрә урысча рәхәтләнеп, бөтенесе көнләшерлек итеп әйбәт сөйләшә. Һәм җырлый да! Менә концерт башлана. Тракторист, шофёр абыйлар, кайсы кайда чүгәләп, тамаша карарга әзерләнә. Чыгыш ясаучы балалар өчен такталар тезеп, сәхнә сыман нәрсә ясап куйганнар. Бу клуб түгел, кешеләрнең эш урыны. Пионерлар ике рәт булып тезелеп басалар да, күкрәк киереп, иякләрен югары чөеп, ялкынлы чыгышларын башлыйлар: Кеше барсын булдыра, Җиргә байлык тудыра. Тир түгеп эшләгәннәр - Кунактай яшәгәннәр! Хезмәт төбе - хәзинә! Эш сөйгәннәр сөенә, Рәхәтенә тиенә! Шофёр абыйлар елмаеп тыңлыйлар, иренеп кенә кул чабалар. Алсинә шигырь сөйләми, ул җырларга тиеш. Ивановкада яшәгәндә, бәйрәм саен, клуб сәхнәсенә менеп, "Птица счастья"ны җырлый, аңа шаулатып кул чабалар иде. Монда да, үзенең көмеш кыңгырау кебек чыңлап торган чиста, көчле тавышына соклана-соклана, шул җырны башкарды. Аны тыңлап шаккатырга тиешләр иде кебек, ләкин алкышлар яңгырамады. Абзыйларның теләр-теләмәс кенә сыек кул чабуларын күреп үртәлгән кыз, еларга җитешеп, Ландыш апасына сыенды: "Мин начар җырладыммы әллә?" "Борчылма, Алсинә, бик матур җырладың!" - диде вожатый апасы, аны аркасыннан кагып. Ләкин Алсинәнең кәефе төшкән иде, бу сүзләр генә аны юата алмады. Моңа чаклы бары мактау-хуплауга өйрәнгән, тавышына, җырларына гел яхшы бәя, мактау сүзләре генә ишеткән кыз өчен тамашачыларының битарафлыгы зур фаҗигагә әйләнде. Концертлары тәмамлангач, ул, бик нык рәнҗетелгән кешедәй, башын иеп, тизрәк моннан китәргә, күз алдыннан югалырга ашыкты. Ашыгуы белән җирдә тәгәрәп яткан ниндидер тимер кисәгенә абынып егыла язды. Бу уңайсыз хәлдән котылырга теләп, туфли шнурын рәтләгәндәй кыланып, җиргә иелгән иде, шулчак карашы борын төбендә кинәт пәйда булган, тузып-яньчелеп беткән ике ботинкага килеп төртелде. Башын күтәргәндә, аның каршында коңгырт-кара чәчле, түгәрәк йөзле, песи күзле бер егет ирен чите белән елмаеп басып тора иде. Яшькелт-соры күзләре Алсинәгә яратып та, кызганып та карадылар. - Сез урысча җырламагыз. Бу бит татар авылы, - диде егет, һәм кызның иңенә дусларча йомшак кына кагылып алды да, артына борылып карый-карый, ашыкмый гына гаражларга таба китеп барды. Егет китте, ә Алсинә авызын ачып басып калды. Аны "сез" дигән сүз гаҗәпләндергән иде. Китаплардан укып, кинолардан карап белә: элек, үткән гасырларда, озын, купшы күлмәкле иркә туташларга "сез" дип дәшә торган булганнар. Ләкин муенына галстук таккан мәктәп баласына, гапгади авыл кызына гап-гади авыл егетенең "сез" дип дәшүе шулкадәр сәер тоелды, ул хәтта үзенең җыры турында да, оятка калуы турында да онытты. Бүгенге көннең иң зур, иң мөһим вакыйгасы булып мәче күзле егет һәм аның сәер сүзләре генә калды. Аннары ул вакыйга да онытылды. Җәй килде, курка-дулкынлана имтиханнар бирелде, гамьсез яллар башланды. Икенче очрашулары авыл кибетенең ишек төбендә булды. Алсинәнең кереп баруы иде, ачарга дип ишек тоткасына үрелде, тик шулчак каршысына уктай атылып килеп чыккан берәү аны аяктан бәреп ега язды. Кыз артка сөрлекте, чак кына баскычтан мәтәлеп төшмәде. Шул арада үзенә килеп бәрелүченең "сез" икәнен дә күреп өлгерде. Егет Алсинәне җәһәт кенә биленнән эләктереп алды. Бер мизгелгә алар бер-берсенә бик якын килеп, сыенып тордылар. Бик кыска булды ул мизгел, ләкин шул кыска мизгелдә кичергән хисләр тәнгә дә, җанга да сыешлы түгел иде. - Гафу итегез, - диде егет. - Бик ашыга идем. Ул Алсинәгә юл бирде, ишекне үз куллары белән ачып, аны эчкә үткәрде. Күзләре шулхәтле яратып, үз итеп карый, иреннәре ягымлы елмая иде. Кыз, тиз генә исенә килә алмый, үз йомышын онытып, кибет уртасында бермәл миңгерәп басып торды. Ул чыкканда, "каядыр бик каты ашыгучы" егет ишек төбендә тыныч кына тәмәке тартып тора иде. Алсинәне күргәч, ул, аның күзләренә туп-туры төбәлеп, ирен чите белән генә йомшак-назлы елмайды. Каушаудан кызның тәненә ут капты, адымнары ялгышты... Аннары көз килде. Өлкән сыйныфларны колхоз басуына бәрәңге җыярга җибәрделәр. Башта, трактор артыннан чаба-үрмәли, бәрәңгеләрне зур-зур өемнәргә җыйдылар. Аннары, аларны төяп алып китәр өчен, машиналар килде. Алсинә бәрәңге тулы чиләген әрҗәдә патша кебек киерелеп басып торган классташы Басыйрга сузган иде, тегесе, аны алып бушатасы урында, маймылланып кызны үртәргә-ирештерергә кереште: - Давай, үзең генә бушат әле! Класста бик эре кыланасың бит! Күпме ялынып, күчерергә бирмәдең! - Кыланчык! - диде Алсинә ачу белән. Шулчак кемдер аның чиләген тартып алды да дөбердәтеп әрҗәгә бушатып та куйды. Йөзен боргач таныды Алсинә: каршында "сез" басып тора иде. Егет, каш астыннан гына кызга күз сирпеп, ягымлы елмайды, үзе кирза итегенең башы белән машина тәгәрмәченә типкәләде. Кабат килгәндә, тагы Алсинә каршына чыкты, сүзсез генә чиләген алды, әрҗәгә бушатты. Аның бер сүз дәшмәве Алсинәгә сәер тоелды. Өченче тапкыр әйләнеп килүендә, ул үзе беренче сүз катты: - Бу сезнең машинамы? - Калхузныкы, - дип, бөтен йөзе белән балкып бәхетле елмайды егет. Шул көнне Алсинә аның исемен белде. Беренче тапкыр иреннәре изге догадай шул кадерле, дөньяда иң матур, иң татлы исемне пышылдады: "Өлфәт! Өлфәт!.." Шул исем күңелен иркәләде, йөрәген юатты. Шул исем аны ничә еллар озата йөрде, шул исем белән төшләрендә саташты, "Өлфәт!" дип өзгәләнеп кычкырып, яратканын чакырды. Ә аның үзенә, күзләренә карап, күпме генә әйтә алды икән? Юк, беркайчан да кычкырып әйткәне булмады бугай бу исемне... Бары пышылдады, кайнар сулышына кушып, йөрәк канына сугарып, әрнү-сагышларына әвәләп, иңрәп-сыкрап, юксынып пышылдады гына: "Өлфәт!.." Мәхәббәт галиҗәнаплары аның ком-ташлы, сикәлтәле тормыш юлына үзенең алтын тырысыннан берничә бөртек көмеш тәңкә сипте дә: "Инде тап, җый шуларны!" - дип, үртәп-үчекләп китеп барды. Саран булды язмыш Алсинәгә, кадерле минутларны санап, артык кызганып, сусаулардан мең күзәнәккә таралып юкка чыгар дәрәҗәгә җиткәч кенә, бер тамчы наз, бер тамчы сөю сыгып бирә иде. Бәлки, шуңа күрә дә тансык, кадерле булгандыр бергә үткән ул санаулы мизгелләр. Санаулы мизгелләр... Менә дүртенчесе. Март ае булса да, кыш әле. Кар күмгән тыкрык буйлап Алсинә менеп килә. Иңендә - мөлдерәмә су тулы чиләкләр эленгән зәңгәр көянтә. Ул елны кыш бик салкын килде, колонкаларда су туңгач, халык тау асты кизләвенә йөри иде. Эчәргә генә түгел, малларга да, кер юарга да, мунчага да суны мең газап белән шуннан ташыйлар. Сигезенче март, ял көне иде ул. Бәйрәм дигән белән түгел, якты күздә атнага җитәрлек су ташып куярга кирәк. Алсинә инде җиденче тапкыр, су тулы чиләкләрен көянтәгә асып, тыкрыктан чыгып килә. Шулчак, үтәр юлын бүлеп, каршында таныш машина пәйда була, менә кабина ишеге ачыла. Өлфәтнең йомшак, мөлаем карашы кызны назлап-иркәләп уза. - Исәнмесез, Алсинә! Бәйрәм белән сезне! Алсинәнең битенә ут каба. Күкрәгенә сыймастай кыланып, йөрәге дулап сикерә башлый, битләре кызыша. Кыз, Өлфәткә туры карарга оялып, башын да күтәрми, әкрен генә: "Рәхмәт" - дип пышылдый. - Су ташый-ташый билегез өзелә бит, Алсинә! Болай да учка сыеп бетәрлек кенә. Кыз баскан урынында тораташ катып басып тора. Кузгалып китәрлек көче юк, каушаудан аяклары дер калтырый. Ә Өлфәт аның хәлен аңламый, утлы карашы белән яндыра да яндыра. - Интекмәгез болай, Алсинә. Фермадан үзем алып кайтырмын суны. Мичкәсе белән. - Мин әтигә әйтермен... Алсинәнең әтисе колхозда агроном булып эшли. Яхшы эшли, басулардан кайтып керми. Тик үз өендә генә кыл да кыймылдатмый, йорт мәшәкатьләре белән вакланмый. Кызның сүзләренә Өлфәт елмая гына. Их шул елмаюлары! Күпереп торган бу матур иреннәр аңа елмаю өчен генә бирелгән бугай. Ничек шулай йомшак, назлы итеп елмаерга була икән? Башка берәү дә алай матур, ягымлы елмая алмыйдыр. Бу кешенең эче тулы кояштыр. Шулчак артта кар шыгырдаганы ишетелә, тау менгәндә каршына очраган Хәмдия апа кайтып та килә икән. Алсинә сискәнеп китә, ашыгып урыныннан кузгала. Тик Өлфәтнең утлы-сихерле карашы аны тәмам аяктан ега. Кыз, дулкынланудан кар көртенә абынып, чиләкләре-ние белән машина каршына сузылып ята... Шул чактагы оят, шул чактагы хурлык! Башка мәңге Өлфәтне күрмәстәй булган иде. Югыйсә аны күтәреп торгызучы, чиләк-көянтәләрен җыйнап кулына тоттыручы да ул булды. Өенә кайткач, бер эшкә кулы бармый, бу хурлыктан үләргә дә риза булып, мендәргә капланып ятты да ятты кыз... Әйе, шуннан соң Өлфәттән байтак качып йөрде әле ул. Тегесе турыларында өч фляга белән су калдырып киткәндә дә, урамга чыкмады. Дөрес, аның үзен күрергә башка насыйп булмады, чөнки шофёр кеше җәяү йөрми, көннәр буе машинасында чаба. Ә Алсинәгә кичләрен клубка чыгарга рөхсәт итмиләр. Әти-әнисе бик каты тора, башта мәктәпне тәмамлап, аттестат ал, биеп, күңел ачып йөрергә өлгерерсең, диләр. Өлфәт белән кабат җәй көне генә очраша алды. Классташы Рузилә белән колхоз эшенә йөри иделәр. Башта печән әйләндерүдә, аннары аны төяүдә, ә урып-җыю вакытында йөкче булып. Йөкче дөньяда иң рәхәт, иң кызык эшләрнең берседер инде ул. Көн буе машинага утырып, сәфәр кылып йөрисең. Комбайннан бөртек төягәндә, әрҗәгә менеп, агач көрәкләр белән шуны таратасы да, амбарга кайткач бушатасы - шул гына. Урып-җыю вакытында колхозга каладан ярдәмчеләр кайта, аларны "убырлар" дип йөртәләр иде. Алсинә белән Рузилә башта шул "убырлар"ның берсе Коля атлы "сарбай"да эшләп йөрделәр. Сары чәчле, сары кашлы, сары керфекле бу егет тузганакның чәчәк аткан чагын хәтерләтә иде. Май аенда шулай сап-сары булып нәни кояшлардай балкып утыра бит алар. Рузилә зәңгәр күзле шул сары малайга гашыйк булды тәмам. Ә Алсинә, кайда булмасын, карашы белән шыпырт кына Өлфәтне эзли. Шундый сагынды ул аны! Күрәсе дә килә үзен, тик шүрләтә дә. Теге чакта яңа туган бозау кебек юлга таралып ятуын искә төшереп көләр, мыскыллар шикелле. Ләкин Ходай күрешергә барыбер язган икән, нәрәт тыңлап утырганда ишетте Алсинә: Рузилә белән аны Өлфәт машинасына билгеләгәннәр! И ул көнне эшкә килүләре... Күкрәгендә тилереп-ашкынып йөзләгән йөрәк тибә башладымыни! Машиналар олы тыкрык янындагы буш мәйданга җыела иде. Өлфәтнекен ерактан ук күреп-танып алды кыз, икеләнеп-каушап кына шунда юнәлде. Бәхетенә, ишеге ачык, ә машина кабинасында беркем юк иде. Шуңа сөенә-сөенә, шыпырт кына кереп утырды да җиңел сулап куйды. Аннары Рузилә дә килеп җитте. - Нигә безгә кермәдең, мине көтмичә китеп бардың? - дип үпкә белдерде ул. Хәле хәлме, хисләрен ятларга түгел, үзенә дә сиздерәсе килми әле Алсинәнең. Башкалар белеп-сизеп алсалар, күзеңне дә ачырмаслар. - Мин сине киткән дип уйладым, - дигән булды. Машинадан төшеп, Рузиләне эчке якка, уртага утыртты. Коля машинасында йөргәндә, ул гел аның кырына елыша иде. Рузилә тынгысыз, елтыр карашы белән мәхәббәтен эзләде, кәефе төшүен, эче пошуын яшерми: - Коляга Мәйсәрә белән Фатыйманы билгеләгәннәр. Фатыйма мут ул, шәп егетләрне кулдан ычкындырмый, - дип сукранып алды. Идарәдән сөйләшә-көлешә бер төркем ир-ат чыкты. Өлфәт тә шулар арасында, беркем белән сөйләшми, үз уйларына чумып, әкрен генә иң арттан атлый иде. Алсинә аннан күзен алмый, дулкынлануын Рузилә генә сизә күрмәсен берүк. - Исәнмесез, кызлар! - диде Өлфәт, килеп җиткәч. Кыяфәте бик җитди иде. Алсинә сиздерми генә аңа күз сирпеп алды. Егетнең ни йөзендә, ни карашында ул-бу чагылмады. - Аллага тапшырдыкмы? - диде дә машинасын кабызды. Көне буе бергә йөреп тә, аның тарафыннан аерым игътибар күрмәде, җылы сүз ишетмәде кыз, карашыннан ялкынлы наз да түгелмәде кебек... Хәер, Өлфәт күзләренә үзе дә күтәрелеп карамады анысы, гел читтәрәк йөрергә тырышты. Гүя аңа бөтенләй битараф, бар күңеле эштә генә иде. Кич җитеп эш тәмамлангач, Өлфәт кызларны машинасы белән өйләренә озатып куясы итте. Башта Рузилә төшеп калды, аннары Алсинәне илтә китте. Илтә китте, тик турыларында төшермәде, Алсинәләрнең йортын узды да китте. Авыл урамын чыгып, машинасын урылган-сугылган буш кырга таба куды. Әйтерсең нидәндер, кемнәндер кача иде. Ивановка посадкасына җиткәч кенә, каеннар арасына кереп диярлек туктады. Машинасыннан сикереп төшеп, Алсинә ягындагы ишекне ачты, күтәреп алырга теләгәндәй, аңа кулларын сузды... Тик кыз урындыгына ябышкандай катып калган иде. - Курыкмагыз, Алсинә, - диде Өлфәт. Кайдандыр эчтән, йөрәк төбеннән, калтыранып зәгыйфь бер тавыш чыкты: - Без... ник... монда килдек соң? - Өйгә кайтасы килми. Төне бигрәк матур. Ай тулганда, күңелемә урын таба алмыйм. Алсинә... сагындым бит мин сезне. Аның ягымлы, җылы карашыннан, күңелне иркәли торган сүзләреннән сихерләнеп, Өлфәткә сузылуын үзе дә сизми калды кыз. Сузылды да, аның киң күкрәгенә капланып, куенына сеңде. Ике йөрәк, ярсып-дулап, бергә типте. Өлфәт кызны чәчләреннән, маңгаеннан үбеп алды. - Сездән бал исе килә. Алсинә, иренен учы белән каплап, тын гына көлеп куйды: - Ә сездән... тәмәке исе. - Шулаймыни? Алайса, кичерегез, Алсинә. Кызларга тәмәке исе тансык түгелдер. Өлфәт кызны куеныннан аерды, йөзен аннан читләштереп, кулын учына алды. Хыялый карашы күккә төбәлде. - Карагыз әле, Алсинә, ай нинди матур бүген. Югыйсә тормыш та юк анда, ташлар гына. Кайдан килә микән шулкадәр нур? Җиргә көмеш нур кайдан коела икән? Өлфәтнең кызлар кебек хисчән, йомшак күңелле булуы Алсинә өчен яңалык иде. - Ә бәлки, анда да тормыш бардыр... - Юк, диләр ич. Американнар барып та кайттылар, бөтен Айны айкап чыкканнар, тик тере җан күрмәгәннәр. - Бәлки, андагы затлар, алардан куркып, мәгарәләргә качканнардыр... Өлфәт сабыйларча рәхәтләнеп көлеп куйды. Аннары, башын кыңгыр салып, озак кына кызга төбәлеп, кытыршы бармаклары белән аның яңакларын, иреннәрен сыйпап узды, авыр гына көрсенде: - Их, Алсинә, Алсинә... Минем бит сезне үбәсем килә. Ярыймы? Кыз сүзсез калды. Өлфәтнең үзенә шундый якын булуы, тыннарына хәтле бергә кушылуы аңа рәхәтлек бирә, тик күңелендә нидәндер курку, шом да бар иде. Гүя бик оятлы, ярамаган эш кыла. Егет аның җавабын көтеп тормады, күңеле, җаны-тәне мөлдерәмә тулган назлы, дәртле хисләрен тыя алмый, Алсинәне яңагыннан үбеп тә алды. Әгәр калтыранган иреннәренә дә кагылса, кыз шул мизгелдә үк, баскан урынында янып та үләр иде, мөгаен. Ярый әле Өлфәт әрсезләнмәде. Аннары алар, каеннар ышыгына кереп, нурлы ай йөзгән, бихисап йолдызлар балкыган август күгенә карый-карый, бер-берсенә сыенып, беренче мәртәбә иркенләп сөйләшеп утырдылар. Өлфәт Алсинәнең чәчләрен учларына алып уйнады, әле җыйды, әле сүтте. Ә күктән йолдыз коелды. Җирнең ике бәхетле сабые кулларын күккә суза-суза сөенеп кычкырдылар: - Йолдыз атыла! Теләк телә! Йолдыз атыла! Өлфәт ул чакта ни теләгәндер, әмма Алсинәнең күңелендә бары бер генә теләк иде: "Өлфәтем, өзелеп яраткан кадерле кешем белән мәңге бергә булсак иде!" - Сез быел унга барасызмы, Алсинә, мәктәптә соңгы елмы? - дип сорады Өлфәт. - Без быел унга барабыз, - дип ирештерде аны Алсинә. Өлфәтнең "сез" дип сөйләшүенә һич өйрәнәияләшә алмый иде. Тик Өлфәт моңа игътибар да итмәде бугай: - Аннары китәсезме? - Китәрмен инде. Укырга керәм. - Сездән башка авылда бер ямь калмаячак, китмәгез, Алсинә! - Туктале, ник алдан кайгырасың, Өлфәт. Әле китмәгән бит. Башта укырга керәсе бар, анда мине генә көтеп утырмыйлардыр. Егет ямансулап калды: - Мин сезне хәзер үк сагынам инде... Сез укыган мәктәпкә, сез йөргән сукмакларга кадәр җаныма якын. Үткән-сүткәндә гел карыйм, юлыма чыкмассызмы дим. Бер авылда яшибез, ә үзебез елга бер генә күрешәбез. - Мине клубка чыгармыйлар, - дип акланды кыз. Аннары песи баласыдай иркәләнеп елмайды. - Мин бит әле шу-у-ундый бәләкәй. - Их, Алсинә... - дип, эчендәге моңсу уйларына сызланып куйды Өлфәт. Аннары аяк астында яткан коры каен ботагын кулына алып, йөрәк ярсуын басарга теләгәндәй, шуны ачу белән шытырдатып сындырды да: - И-их, Алсинә! - дип кабатлады. - Алсинә инде мин, инде унҗиде ел Алсинә... - Ник кенә килдегез сез безнең авылга, бөтен тынычлыгым югалды. Теге чакта, беренче тапкыр күрүемдә үк, сезне, күтәреп алып, үзем белән урлап китәсем килгән иде. Алсинә тагы сабыйланып кыланды: - Китәргә иде! - Их-их, Алсинә... - Шулай диде дә торып басты. - Кайтыйк әле без. Машинаны гаражга куясы бар. * * * Ничек кайтып җитте ул чакта Алсинә? Атламады, очты бугай. Аяк астында җирне тоймады. Әйтерсең лә ниндидер җылы, рәхәт бер дулкын күтәреп йөртте аны. Әгәр җандагы шатлык-бәхете чәчәкләргә әйләнсә, Алсинә баштанаяк гөлгә күмелгән булыр иде. Әгәр җандагы шатлык-бәхете утка әйләнсә, ул тоташ ялкын, учак булып балкыр иде. Бар дөньяга нур чәчеп, караңгылыкны җиңеп балкучы җир кояшы булыр иде. Алсинә өенә кайтып бара. Ул әле һаман Өлфәт белән. Алар гүя аерылышмадылар. Ул аның җанында. Ул бар булмышы - сүзләре, тавышы, куллары, карашы, иреннәре белән Алсинәгә сеңгән. Ул Алсинә белән кайтып бара. Кызның күкрәгендә бүген ике йөрәк тибә. Әгәр бу дөньяда Өлфәт бар икән, тормыш искиткеч ямьле, яшәү биниһая күңелле булачак. Яшәү - олы бәхет! Яшәү шундый рәхәт! Бу кадәр шатлыкны ялгыз күтәрү авыр, аны кем беләндер уртаклашасы, бүлешәсе килә. Артык күп, артык зур ул бер кеше өчен. Шулчак аңа дәшәләр: - Алсинә! Кайда йөрисең син?! Рузилә тавышы. Алсинәләр турысындагы имән бүрәнә өстенә менеп кунаклаган. Бу вакытта нишләп утыра ул монда? - Сине көтә-көтә көтек булдым чисти. Түзәр хәлем калмады. Кайда йөрисең син? Рузилә сер бүлешер кеше түгел, аның авызында сүз тормый. Шуңа күрә Алсинә иренен генә тешли. Гүя эчендәге шатлыкның бөртеген дә югалтудан курка. - Кызый, мин Мәйсәрә белән сөйләштем. Тәки мин әйткәнчә булган! Коля белән Фатыйма кочаклашканнар! Мин, атна буе янында йөреп, кулына да тотынмадым, бу инде кочаклашкан да! Хурланып үләрсең! Минем кай җирем ким аннан? Кызый, ник алай иткән ул? Күземә карап әйт әле: Фатыйма миннән матурмы? Матурмы? Алсинә аны юньләп тыңламый. Тик соңгы сорауны яхшы ишетә. Сүзнең ни турыда баруын да төшенеп бетмәгән килеш: - Матур! - ди. Чөнки аның күз алдында Өлфәт кенә тора. Рузиләгә җавап ошамый, әлбәттә: - Харап икән! Кай җире матур инде? Бәрәңге борын, чалыш авыз! Алсинә хатасын аңлап ала: - Син матур, син! - Алайса, ник Коля Фатыйманы кочаклаган? Ә бүген Өлфәт Алсинәне кочаклады... Хәтта битеннән дә үпте. Әле ул яңагы һаман янып-кызышып тора... - Белмим мин, белмим... Рузилә аның ачуын китерә. Бигрәк вакытсыз бүлде юлын. Каршына ул түгел, кырык кара мәче килеп чыкса да, бу кадәр эче пошмас иде. Мәчеләр җаныңа тими, йөрәгеңә үрелми, ичмасам. Мәчеләр кеше хокукларын хөрмәт итә... Ә Рузилә өзми-куймый бәйләнә дә бәйләнә: - Син мине тыңламыйсың да бит! Әллә син дә гашыйк булдыңмы, кызый? Кемгә, әйт әле? Чынлап та, кайда йөрдең соң син шул гомер? Мин өйгә кереп ашап-эчеп чыктым инде. Син ник озак кайтмадың? Бик шикле әле бу. - Йөрдем инде... Төне матур бит. Өйгә керәсе килмәде, - ди Алсинә, сабырлыгы бетеп. Аның тизрәк үз уйлары, татлы хыяллары белән ялгыз каласы, Өлфәт белән бергә үткән бүгенге көнне, наз тулы бәхетле мизгелләрне күңелендә кабат-кабат яңартасы килә. - Алда тагы! Бер сүз әйтимме, кызый? Бүген Өлфәт абый синнән күзен дә алмады. Әллә гашыйк булганмы ул сиңа? Алсинә өшеп-калтырап куя. Ярый әле караңгы, ярый әле Рузилә аның агарынып киткән йөзен күрми. Дулкынлануын, сискәнүен тавышына чыгармаска тырышып: - Белмим, әйткәне юк, - ди Алсинә. - Әйтми, канишны, ничек әйтсен! Өендә хатыны белән баласы көтә бит. Егетләнеп йөргән белән түгел. Алсинә ике кулы белән дә чытырдап имәнгә ябыша. Бармакларына йөгергән ярсулы көч агачны умырып алырлык. - Ник дәшмисең? Алсинәнең дәшәрлек хәле бармы? Әгәр кырында Рузилә лыгырдап утырмаса, ул, мөгаен, йөрәген тотып сыгылып төшәр иде. Ләкин сер бирергә ярамый. Китсен иде! Тизрәк китсен иде инде бу тел бистәсе! - Ник дәшмисең? - дип кабатлый Рузилә. - Сине тыңлыйм... Рузилә сөйли... Ә Алсинәнең колагында Өлфәт тавышы: "Мин сезне сагындым... Сездән башка авылда бер ямь калмаячак. Китмәгез, Алсинә... Сезне күтәреп аласым, үзем белән урлап китәсем килә... Их-их, Алсинә..." Ә Рузилә үзенең тупас кәлүшләре белән көмеш нурга күмелгән мәхәббәт аланын таптый да таптый, нур сибеп утырган алсу гөлләрне ботарлый-йолка, күбәләкләр кебек очып йөргән шатлык кояшларын пычрак учларына алып сыта... Алан караңгылыкка күмелә, күмелә... - Мин керим... - Кызый, тукта инде, сөйләп бетермәдем бит! Без Мәйсәрә белән алмашабыз. Мин иртәгә Коля машинасына күчәм. Юри шулай итәм әле! Алсинә урыныннан кузгала: - Эчем авырта... Борчак күбрәк ашалды, ахры... Эче түгел, йөрәге авырта. Йөрәгенә гүя күзгә күренмәс хәнҗәр кадалган да, каезлапмы-каезлый җанын. Рузилә нидер сөйләнеп кала. Алсинә көч-хәл белән кече капканы ача, чоланга үтә, атылган кош кебек, шундагы агач караватка барып каплана... Юк, еламый. Елый алмый. Чөнки җаны таш булып каткан. Караватка каплана да, миңгерәгән карашын караңгылыкка төбәп ята да ята шулай... Икенче көнне ул эшкә чыкмады. Аннары да. Әнисе эшкә йөри, мәктәпне яңа уку елына әзерлиләр. Әнисе белән мәктәптән өйләренә буяу исләре ияреп кайта. - Шундый матур булды мәктәп, класслар яктырып китте, - ди әнисе. - Әллә өйдә дә ремонт ясап алырга инде? Кул эшләгәндә, баш ял итә. Башыңны авыр уйлар басса, авыр эшкә ябыш икән. Әтисе райүзәк кибетеннән мотоцикл арбасын тутырып буяулар алып кайтты да, икенче көнне үк Алсинә башы-аягы белән эшкә чумды. Өлфәтне уйламас, аны йөрәгеннән мәңгегә йолкып ташлар өчен таулар актарырга әзер иде ул. Эш белән күңелдәге үпкә-әрнүләр, үртәлүләр азмы-күпме басылды, тик җанын-тәнен камап алган мәхәббәт беркая китмәде, тамырлары артык тирән иде шул. Тәүге саф, назлы хисләр, тәүге сөю иде. Аны үтерерлек тә, куарлык та көч табалмады Алсинә... Ике-өч атна эчендә йортлары танымаслык булып үзгәрде, эче-тышы балкыды. Урам капкаларына, коймаларына кадәр көлеп тора иде. Барысын да буяды Алсинә, бик тырышып буяды. Шул чакта күршеләре әйтте: - Бу матурлык сезгә озакка җитә әле. Тагы бер ун елсыз тотынмасагыз да була. Озакка җитте... Башка, чынлап та, буярга туры килмәде. Чөнки икенче елны йортлары нигезенә хәтле янып бетте... * * * Алсинәнең Самара техникумында укып йөргән көннәре иде. Авылдан "Тизрәк кайт! Әтиең авыр хәлдә" дигән кайгылы телеграмма килеп төшкәч, Алсинә җитәкчесенә гариза язып калдырды да юлга чыкты. Район үзәгендә бер авылдашы очрап әйтте, дүртенче март төнендә йортлары дөрләп янган, әтисе авыр хәлдә больницада ята икән... Ул елны абыйсы армиядә иде. Әнисе белән әбисен күршеләре Зәйтүнә апа сыендырган... Алсинә дә, үз йортларын узып китеп, шунда кайтып төште. Ул якка карарга да куркыныч, чәчәк кебек балкып торган йорттан кап-кара морҗа гына тырпаеп калган иде. - Кызым, әтиеңнең хәле бик авыр, янында кеше кирәк. Мин энеңне, әбиеңне ташлап киталмыйм. Җитмәсә, чирек ахыры... Сиңа кала инде әтиңне карарга... - диде әнисе. Шул ук көнне Алсинә район больницасына китте. Дүрт кешелек палатада алар икәү генә иде. Бер почмакта кул-аягы, башы бинтка уралган әтисе ята, икенчесендә... Ә икенчесендә... Өлфәт. Аны күргәч, Алсинә баскан урынында тораташ катып калды. Әтисе йоклый иде, аның керүен сизмәде, ә Өлфәт, карашы белән йотардай булып, Алсинәгә төбәлде. Кыз, әкрен генә атлап, әтисе караваты янына килде, Өлфәткә аркасын куеп, тәрәзә кырындагы артсыз урындыкка барып утырды. Палатада авыр тынлык урнашты. Шулчак ак халатлы медсестра килеп керде, Алсинәне күреп: - Сез кеме? - дип сорады. - Кызы. - Кызы булсагыз, менә шул майны табарга тырышыгыз әле. Бездә юк ул. Әтиегезгә йоклата торган укол кададык, тиз генә уянмас. Аптекага хәзер үк барып килә аласыз. - Ярар, - дип пышылдады Алсинә, медсестра сузган рецептны кулына алып. Шәфкать туташы чыгып киткәч, Өлфәт яткан яктан: - Бармагыз, йөрмәгез, Алсинә. Аптик маеның бер файдасы юк, акча әрәм итү генә. Иң яхшысы - каз мае, - дигән сүзләр килеп иреште. Ләкин Алсинә, бердән, кушканны үтәргә өйрәнгән иде, икенчедән, Өлфәт янында ул үзен ничек тотарга белми аптырады. Аңа ничек тә тынычланырга, үзен кулга алырга кирәк иде. Шуңа күрә, Өлфәтнең сүзләрен игътибарсыз калдырып, аптекага чыгып китте. Ул алып кайткан кыйбатлы майларны барыбер файдаланмадылар да югыйсә. Бераздан әтисе күзләрен ачты. Елмайгандай итенде. Хәл-әхвәл белешкәннән соң: - Өлфәт абыеңа да ярдәм ит. Ут эченнән мине ул коткарды... - диде. Шулай итеп, Алсинә ике авыруны карый башлады. Өлфәттән күзләрен яшерә, аның карашыннан курка, кача, чөнки күреп-сизеп тора: бу карашта әле һаман мәхәббәт уты дөрләп яна, мәченеке төсле яшькелт-соры күзләр Алсинәгә элеккечә сокланып, иркәләп карый иде. Кыз, күндәм җариядәй, Өлфәтнең һәр йомышын үтәде, аш-чәй китерде, чүп-чарын түкте, дымлы сөлге белән битләрен сөртте, тик берни сорамады, артыгын сөйләмәде, уртак серләренә кагылмады. Беркөнне ул килде... Өлфәтнең хатыны. Алсинә аның кем икәнен, нинди икәнен дә белми иде, күргәч тә, башта, берәр туганыдыр, дип кенә уйлады. Бөтен йөзе белән сипкелгә чумган бу тәбәнәк буйлы, юантык хатын Өлфәт янында шактый карт күренә иде. Ир белән хатын шыпырт кына сөйләштеләр. Алсинә китап укыган булып утырды, тик күзенә хәрефләр күренмәде. Һич килешә торган гамәл булмаса да, колакларын тырпайтып, тегеләрне тыңлады. Башта Өлфәтнең хәл-әхвәлен сорашу булды. Ир зарланмады, күбрәк өйдәгеләр белән кызыксынды: - Әни ни хәлдә? - Аныкы картларча, шыңгыр-мыңгыр инде. Сиңа сәлам әйтте. - Базда чөгендер бармы әле? - Бар. Майга тикле җитәргә тиеш. Сарыкларга шуны турыйм. - Мунча ягасызмы? - Ягабыз, атна саен. - Рәхәтләнеп чабына-чабына мунча керәсе килә. Сагындырды. - Керерсең, иншалла, керерсең. - Сыер бозауламадымы? - И-и, әйтергә дә онытып торам, өченче көн бозаулады бит. - Танамы, үгезме? - Үгез. - Өйгә керттегезме, абзарда тотасызмы? Салкын түгелме анда, тәрәзәдән җил өрмиме? - Кайгырма, мин анда силлован кадаклап куйдым. Урамда ул кадәр суык та түгел инде хәзер. Төнлә дә алты-җиде градыс кына диләр... Ир белән хатын сөйләшә... Сүзләр дә, шул сүзләргә кушылган сулыш-хисләр дә бөтенләй башка. Ивановка посадкасында Алсинәгә йөрәк серләрен пышылдаган Өлфәт белән бу авыру ирне бер үк кеше димәссең дә. - Мин сиңа каз мае алып килдем. Бик файдалы, диләр. - Беләм, җиңги дә калдырып киткән иде. - Үзең сөртә алмыйсыңдыр. Кулларың сызлыймы? - Түзәрлек. - Бу Галимҗан абый кызымы әллә? - Әйе, әтисен карарга кайткан. - Сине дә карасын. Аларның йортын саклап яндың бит. Мин хуҗалыкны, әнине ташлап киталмыйм. - Карый ул, карый. Сипкелле хатын Алсинәгә борыла. - Сеңлем, кил әле монда. Менә шул майны абыеңның бит-кулларына җайлап кына сөртерсең әле. Әтиеңә дә сөрт, бик файдалы ул, яңа тире үстерә. - Ярар, - ди ир белән хатын уртасына килеп баскан Алсинә. Карашы иргә дә, хатынга да түгел, карават башына эленгән сөлгегә төбәлгән. Кая да булса яшерергә кирәк бит инде бу хыянәтче күзләрне. Хатын-кыз ир-ат түгел, сизгер зат, күңел сереңне күзләрдән эчә. Бераздан хатын: - Икегезгә дә тизрәк терелергә язсын, - дип хушлашып чыгып китә... - Энем, хатының синнән олыракмы әллә? - дип сорый Алсинәнең әтисе. - Олырак шул, Галимҗан абый. Җиде яшь безнең аерма. - Алай икән... - ди әтисе, сүзгә нокта куярга теләп. Тик Өлфәт барыбер сөйли. Галимҗан абыйсы өчен түгел, Алсинә ишетсен өчен сөйли. - Абыйлар өйләндерде бит мине. Әле бөтенләй бала-чага идем. Армиягә повестка килгәч, абый белән сөйләшәбез, әни нишләр? Йорт тулы мал, бакчасы-ние дигәндәй. Ялгызына авыр бит. Ә җиңгинең авылга әйләнеп тә карыйсы килми. Рәхәткә, җиңелгә өйрәнгән. Шуннан абый әйтә, син давай өйлән, энем, ди. Әнигә иптәш тә, ярдәмче дә булыр, янәсе. Ә минем өйләнү түгел, кызлар кулы да тоткан юк. Аннары, ике ел буе кукраеп көтеп утырырга кем ризалаша, әле, җитмәсә, кайнана янында. Шуннан соң бер хатын ияртеп кайтмасынмы болар. Менә сиңа килен, менә сиңа бикәч! Мөнибәне хурламыйм, начар хатын түгел ул. Ну бит яратмыйм, бернинди якынлык, мәхәббәт юк. Тегеләргә нәрсә, үз өсләреннән төшерү генә кирәк. Мөнибәнең берәүдән алданып, шуңа аптырап йөргән чагы икән. Ризалашкан бу... Шулай яшәп киттек менә. Кайткан җиремә малай үсә иде... Куып чыгара алмадым инде. Жәл дә бит, ни дисәң дә, ике ел буе әнине караган. Әни дә якын итте үзен. Армиядән кайткач, бер кызга гашыйк булдым, Галимҗан абый. Гомеремдә беренче тапкыр яраттым. Миндә дә җан бар бит. Җан бар, тик яратырга хак юк. Койрык бозга каткан... Ярамый! Хет йөрәкне йолкып ат күкрәктән... - Алай икән... - ди әтисе. Алсинә, кисәк кенә кузгалып, ишек ягына атыла. Күзләренә мөлдерәмә яшь тулган. Бәдрәфкә кереп бикләнә дә шунда рәхәтләнеп елый. Бәгыренә төелеп, җанын өшетеп торган оеш-оеш бозлар, кайнар тамчыларга әйләнеп, учларына түгелә... Шуннан соң Өлфәткә бөтенләй башка күз белән карый башлады ул. Әтисе йоклаган чакта янына килеп утыра да, кулларыннан алып, якын кешесенә сыена. Өлфәткә хатыны биреп калдырган майны сөртү аның өчен иң рәхәт эшкә әйләнә. Сак кына, иркәләп-назлап, яраларына тыны белән өрә-өрә сөртә аны Өлфәтенең тәненә. Күзләре күздә, куллары кулда хәзер. Өлфәтнең яралары күзгә күренеп төзәлә. Тик ул моңа әллә ни сөенми, больницадан чыгарга атлыгып тормый. Чөнки Алсинәсе монда кала. Яну-пешүләрдән сызланып яткан шул көннәрен күпме сагыначак әле ул... Аннары алар палатасына башка авыруларны салдылар. Алсинә сөйгәне янында элеккечә иркенләп утыра алмый иде инде. Аңа дүрт ир яткан бүлмәдә урын калмады, коридорга чыгарга туры килде, шундагы каты кушеткада бөгәрләнеп куна башлады. Төннәрен, коридор-палаталар тынып калгач, Өлфәт тә аның янына чыга, һәм алар тәрәзә кырындагы аулак бер почмакта, таралып үскән фикус гөле артында, әкрен генә сөйләшеп утыралар. Алсинә, Өлфәтенә сыенып, һәр көнне аннан үзләренең киләчәкләре турында өметле сүз көтә. Тик тегесе нишләргә кирәк икәнен, ахры, үзе дә белми... Алсинәне кочагына алып назлый, иреннәреннән үбә, назлы сүзләр пышылдый, тик берни вәгъдә итми. Соңгы кичтә, Өлфәт чыгасы көн алдыннан, бар тәвәккәллеген җыеп, Алсинә үзе беренче булып сүз катты: - Нишлик соң инде без хәзер? Ир, уйчан карашын караңгы тәрәзәгә төбәп, бик озак дәшми торды. Җавап урынына кызны күкрәгенә ныграк кысып, чәчләреннән үпте. - Нишләргә миңа? Өметләнергәме, көтәргәме? Киләчәк шундый озын бит әле... - дип кабатлады кыз. Ниһаять, сөйгәне авызыннан күптән көтелгән җылы сүзләр чыкты: - Мин аерылам, Алсинә. Болай яшәп булмый. Тормыш түгел бу. Мөнибәгә карыйм да сезне күрәм. Аны түгел, сезне кочам. Күз алдымда сез, бары сез, Алсинә! Аягүрә саташып йөрим, беләсезме шуны?! Авыр булса да аерылырга кирәк. Мин сезне яратам, бары сезнең белән булырга телим, Алсинә! Шулай диде Өлфәт... ...Соңгы тапкыр аны район үзәгендәге китап кибетендә очратты Алсинә. Өлфәт улы белән иде. "Менә китап карыйбыз әле, быел укырга керә", - дигән булды. Алсинә укырга керүче малайга күз салды. Ул ни әнисенә, ни Өлфәткә охшамаган иде. Чем-кара чәчле, күмер күзле малай Алсинәгә үрелеп карый-карый: "Ә минем сеңлем бар, әни безгә кыз алып кайта", - дип мактанды. "Мөнибә роддомда ята, кыз тапты", - дип аңлатты Өлфәт, гаепле күзләрен Алсинәдән яшереп. Кеше арасында булгач, артыгын сөйләшә, аңлаша алмадылар. Әйтәсе сүзләр, йөрәктәге хисләр карашларга, күзләргә күчкән иде. Җаннар бер-берсенә тартылып өзгәләнеп кычкырды: "Я-ра-там! Я-ра-там!" Яралы мәхәббәтләрен, әрнү-сагышларын күкрәкләренә кысып, икесе ике якка китеп барды... Башка күрешмәделәр. Йортлары янгач, аларга район үзәгеннән ике бүлмәле фатир биргәннәр иде. Саклык белән ара бөтенләйгә өзелде... * * * Алсинәләрнең йорты янган төнне күршеләренең сыерлары бозаулаган икән. Утны иң беренче алар күреп алып, бөтен авылны күтәргәннәр. Әтиләре ул көнне райүзәккә җыелышка киткән була. Авылга шалтыратып, бүген кайтмыйм, дусларда кунам, дип хәбәр итә. Ләкин... бөтен авыл халкы ут сүндереп әрле-бирле чапкан чакта, берәү: "Галимҗан кайда соң, ник ул күренми?" - дип сорый. "Ул бит Наратта!", - ди әнисе. Ярулла абый куркып кычкыра: "Кайтты ул! Исерек иде, үзем районнан утыртып кайттым, үзем өегезгә кертеп тә калдырдым!" Шуннан әтисен эзләү башлана. Аны ут эченнән, яна-пешә, Өлфәт алып чыга... Ләкин шуннан соң әтисе барыбер мантый алмады. Гомеренең соңгы ике елы больница юлын таптап үтте. Саклык авылында Алсинәләр бары биш ел яшәп калды. Китүләренә егерме елдан артык вакыт үткән. Бәлки инде, анда Алсинәне танучы да юктыр? Хәер, бар, күршеләре таныр. Өлфәтнең хатыны Мөнибә дә таныр... Яшь чагыннан әллә ни үзгәрмәде бит Алсинә. Буе да элеккечә зифа, биле дә кыз чагындагы кебек өзелеп тора. Йөзен җыерчык басмады, тешләре коелмады... Ялгыз хатын-кызлар, үзләрен генә карап-кайгыртып яшәгәнгәме, тиз картаймыйлар, гаиләле ахирәтләреннән күпкә яшь күренәләр, имеш. Дөресме-юкмы, һәрхәлдә, газеталар да шулай яза. Ялгызларны да, парлыларны да тикшергәч, галимнәр шундый фикергә килгән икән. Хәер, галим булмаса да, танышларының тормышын күрә-күзәтә торгач, Алсинә үзе дә чамалый: дөнья нужасы күпчелек хатын-кыз өстендә. Ир затлары бу дөньяда үзләрен көйләтеп-кадерләтеп, күңел ачып, бәйрәм итеп кенә яшәмәкчеләр. "Нигә генә кияүгә чыкмадым икән, мин дә фәлән кебек рәхәт яшәр идем", - дип үкенгән чаклары булмады да бугай Алсинәнең. Юк, булмады. Киресенчә, "әле дә ярый холыксыз ирем юк" дип сөенде. Аның гаиләле яшьтәшләре инде әбигә әйләнеп бара, ә Алсинә һаман кызлар кебек әле. Шуңа күрә Саклык халкы аны таныячак, монда шик тә юк. Артык сүз ясап, буй сузып урам буйлап йөрү кирәкмәстер. Авыл халкының күзе үткен, хәтере шәп. Шул авылда аваз салган, туфрагына баскан һәр җан иясе уч төбендәге кебек биредә. Дөм караңгы төндә шуып үткән шәүләңне күрсәләр дә, сулышыңнан, адымыңнан таныйлар. Авылдан авылга күчеп, шәһәргә төпләнеп яши торгач, тормыш юлында очраган күп йөзләрне онытты Алсинә. Каршы очрап, үзенә бәрелеп үтсәләр дә, күбесен танымаячак. Саклыкта күрергә теләгән бер генә кешесе бар һәм шул кешене күреп, иркенләп сөйләшә алса, бик риза-бәхил булыр иде. Кеше күзенә чалынмас өчен, Алсинә, район үзәгендә үк такси яллап, авылга кичке якта гына кайтып төште. Өлфәтләргә басу ягыннан, бакчалар аша төшәргә булды. Аларның йорты, кыр капкасыннан санаганда, бишенче икәнен хәтерли иде. Көтү каршылаганда яшел капкалы бу йорт яныннан тыныч кына үтә алмый, шул турыга җитте исә, адымнары бутала, йөрәге сикерә башлый иде. Июльнең юмарт кояшы, бөтен офыкны алсу нурга күмеп, Ивановка юлындагы каеннар куенына кереп бара. Кичке дымлы һавага бәрәңге сабагы исе, тагы әллә ничә төрле үләннең сусыл, татлы исләре таралган. Бу таныш ис балачакны, басуда эшләп йөргән гамьсез чакларны искә төшерде. Шаулап торган зур калалар белән чагыштырганда, Саклык сыман җыйнак авыллар сабый бала кенә кебек кенә. Беркатлы, ихлас, самими... Шуңамы табигать авылларны ныграк иркәли, матурлыгын, җылысын кызганмый бирә. Алсинә Өлфәтләр бакчасыннан төшеп бара. Бу бакча башкаларныкыннан бик нык аерыла. Башка бакчаларда гөрләп бәрәңге үсә, ә боларныкын алабута, билчән генә баскан. Алсинәнең күңеленә шик керде: әллә биредә яшәмиләрме, күчеп киткәннәрме? Әгәр шулай икән, төнгә каршы нишләп йөри ул биредә? Бер уйласаң, нигә әле Өлфәт гомере буе авылда чиләнергә тиеш ди? Бәлки, ул да күптән шәһәр кешесе булып, җылы, уңайлы квартирында рәхәт кенә яшәп ятадыр... Һөнәрле кешегә эш кайда да бар. Хәзер барысы да авылдан кача лабаса. Нишләптер бу хакта уйламады шул Алсинә. Өлфәт диюгә, күз алдына Саклык авылы, аның кар баскан тар тыкрыклары, офыкка тоташкан басукырлары, ай нурына күмелгән каеннары килеп басты. Бакча капкасын ачып, Өлфәтләрнең ишегалдына килеп кергәч, аңлап-күреп алды: биредә яшиләр кебек... Йортлары урынында, тәрәзәләрнең дә күзе ачык, ишегалдында да тормыш сулышы сизелә. Ихата уртасында хәзерге заман мәзәкләренең "шаян" герое - чебеш сыман сап-сары "Запорожец" тора. Күптән су күрмәгән бусагада иске кәлүшләр аунап ята. Мөнибә апа пөхтә хатыннардан түгел, күрәсең. Хәер, авыл хатынының тузан сөртеп йөрергә вакыты бармы? Алай дисәң, бакча да утыртылмаган-каралмаган... Мал-туар, кош-корт тавышлары да ишетелми... Тәвәккәлләп кайтты кайтуын да, килеп җиткәч кенә югалып калды Алсинә. Ни дияр? Төнгә каршы йортларына килеп керүен хуҗаларга ничек аңлатыр? Әүвәл кем чыгар икән аның каршына, Өлфәтме, Мөнибәме, әллә уллары, киленнәре яки оныкларымы? Өлфәт үзе чыксын иде дә бит. Ләкин, ничек булса да, кире борылырга соң инде. Алсинә сак кына ишек какты. Тик каршыларга чыгучы күренмәде. Бераз көтеп торгач, тагы какты. Эчтән бернинди тавыш ишетелмәде. Ахыр чиге үзе ишекне ачып керде. Аны тынлык кына каршы алды. Өй эчендә эңгер-меңгер иде. * * * - Исәнмесез... Шулчак чаршау элеп куйган аш-су бүлмәсеннән "хәзер, хәзер" дигән таныш тавыш ишетелде, һәм ул яктан, чуар чаршауга урала-урала, инвалидлар арбасы тәгәрәп килеп чыкты. Арбада ул... Өлфәт утыра иде... Өнсез-телсез калып, бер-берсенә төбәлделәр... Алсинә, гаҗәпләнеп, таныш йөзне күзәтте. Үткән елларның һәркайсы бу йөздән үз өлешен йолкып алган. Матурлыгын, көчен, яшьлеген, исәнлеген... Алган да алсуланып торган шома йөзенә, чәчләренә үз тамгасын сызып-сибеп калдырган... Нык үзгәргән, картайган бу кеше. Ләкин ул барыбер Өлфәт. Бу гарип, таушалган тәндә аның матур җаны - Алсинә яраткан мәхәббәтле җан яши. Беренче булып ул үзе дәште: - Исәнме, Өлфәт... - Тавышы гүя табан астыннан чыкты. Көчсез, мескен, гасаби булып. - Алсинә... Арба аңа таба тәгәри. Куллар исәнләшергә үрелә. Корыган ботак сыман кытыршы, каты куллар. - Исәнмесез, Алсинә! Менә... без... шундый хәлдә инде хәзер... - Өлфәтнең тавышында да шул ук гасабилык, каушау-уңайсызлану сизелә. Ничә еллар буе өзелеп көтелгән, хыялында шатлык-бәхет нурларына манылып күзалланган очрашу никтер күңелне тетрәндерми. Нидер җитми... Бәлки, яшьлек үзедер?! Алсинә карашы белән караңгылыкка күмелеп барган бүлмәне айкап чыга. - Мөнибә апа кайда соң? Башта бик кыю булып кыланса да, Өлфәт хатыны белән очрашудан шүрли-өркә кыз. Сөйләшүаңлашу җиңел булмаячак. Күңеленнән генә "фәләннәргә кайткан идем дә, әтине искә алып, Өлфәт абыйга тагы бер кат рәхмәт әйтергә кагылдым" сыманрак сүзләр әзерләп куйган иде куюын, сумкасына күчтәнәчләр дә тыккан иде... - Ул кайта торган җирдә түгел шул, Алсинә. Алсинә башта аңламый әле, бары җиңел сулап куя: - Берәр кая киттеме әллә? - Китте шул... Каен төбенә... Кызның туеннан кайтканда, "КамАЗ" астына барып кердек бит. Мөнибә тиз котылды, шул көнне үк китеп барды... Ә мин калдым менә... ярты кеше булып... Сез үтегез, Алсинә, үтегез, утырыгыз. Өлфәт каушый-уңайсызлана. Алсинәнең шулай көтмәгәндә, кичке эңгер-меңгердә кинәт каршында пәйда булуына ул әле ышана да алмый, гүя болар төш, саташу гына. Утны элсә, бу гүзәл сын эреп юкка чыгар төсле. Күзе күргәнгә акылы ышанмый. Башын әллә ничә сорау игәүли: ничек әле болай, ни булган, ничек искә төшергән, ник килгән? Өлфәт Алсинәнең Самарада яшәвен дә, ялгыз икәнен дә белә. Бу кыз аның тормышына кояш кебек балкып керде һәм гомере буе, йөрәген җылытып, баш очында балкып торды. Юл һәлакәтеннән соң аңына килгәч тә, ул башка беркемне түгел, Алсинәне чакырган. Янында хатыны җан биреп яткан, ә ул Алсинә белән саташкан... - Сез үтегез, үт. Алсинә кыенсынып кына ишек төбендәге караватка килеп утыра. Шунда гына тоеп ала, бик нык арыган икән. Ә Өлфәт аны бертын дәшми генә күзәтеп тора да кинәт кабат чаршау артына кереп югала. Аңа аңга килер, зиһенен туплар өчен вакыт кирәк. - Мин сезгә чәй чыгарам. Хәмдия апа коймак пешереп керткән иде. Бергәләп ашап алырбыз. Үзе шулай сөйләнә, үзе уйлый: "Мин чыкканда, ул булмас та инде..." Ләкин Алсинә беркая югалмаган, ул һаман үз урынында кымшанмый да утыра... Чәй артында киеренкелек кими төшә. Сүз арты сүз ялгана. - Ялгызың ничек яшисең соң син, Өлфәт? - Яшим инде менә... Яшәми кая барасың?! Миңа да китәсе булган да бит. - Алай димә инде, Өлфәт. Барысы да Ходай кулында. Өлфәт Алсинәгә сәерсенеп карап куя. Алар да картларча сөйләшә башлаган икән... Тормыш үзгәртә дә, өйрәтә дә шул. - Мөнибә китеп баргач, беренче мәлләрдә бик авыр булды, Алсинә. Ярый әле авылдашлар ташламый. Менә Талип абзый үлгәч, аның арбасын китереп бирделәр. Җайлы әйбер, - Өлфәт, арбасын алга-артка тәгәрәтеп, моңсу гына көлеп куя. Һаман шулай ирен чите белән йомшак итеп, сөйкемле елмая икән. - Элек машина йөртә идем, хәзер арба белән идарә итәбез менә, выж-выж... Әле миңа кызыгучылар бар, Алсинә. Халыкның акча күргәне юк бит. Авыл кешесе бушка эшли хәзер, кол кебек. Пенсионерлар да инвалидлар гына ала акчаны... Утны яндырыйкмы, Алсинә? - Юк, кирәкми. Өлфәт озак кына аңа төбәлеп тора да баш чайкый: - Кем уйлаган... шулай булыр дип... Нинди могҗиза соң бу, Алсинә?! Чынлап та сезме соң бу? Күзем күргәнгә күңелем ышанмый... Кем уйлаган, Алсинә, сезнең белән шулай сөйләшеп утырырбыз дип. Минем йортта... Бик нык теләсәң, әллә нинди исәр хыяллар да чынга аша икән... "Их, каршымда Алсинәм утырсын иде, янымда йөрсен иде. Мөнибә урынына Алсинәмне кочсам икән!" - дип, күпме саташтым бит. Хәзер икебез дә ялгыз, тик бергә дә була алмыйбыз... Шулчак ишек ачылган тавыш ишетелде, дөп-дөп атлап, кемдер килеп керде. Алсинә аңа арты белән утырган иде, борылып карамады, керүченең тупас тавышын гына ишетте: - Фидук туган, теге сәппәрне алып кайтканнар бит, бир әле ун тәңкә. Алла хакы өчен бир, чыдар әмәл юк. Өлфәт керүчедән тизрәк котылырга теләде бугай, ялындырып тормады. Тегесе, кулына акча эләгүгә, шатлык-бәхетенә чыдый алмый, Өлфәтне арбасы-ние белән дер селкетеп алды: - Рәхмәт, туган! Исклүчителне яхшы кеше син, Фидук. Мәңге яшә, мәңге балкы, брат! - Танымадым, кем иде ул? - дип сорады Алсинә, теге чыгып киткәч. - Сез танымассыз шул, Алсинә. Читтән кайткан кеше ул. Авылны килмешәкләр басты бит. Егылып эчәләр. Сәппәр дигәне - антисептик, туксан градуслы спирт. Бер чуваш хатыны каладан алып кайтып, арттырып сата шуны. Үзенә күрә бизнес. Авылның яме бетте, Алсинә... - Бурычларын кайтаралармы соң? - Кайсы кайтара, кайсы юк. Бәйләнүләреннән тизрәк котылыр өчен бирәм инде. Менә бит ничек икән монда хәлләр... Өлфәт тә япа-ялгыз яшәп ята. Ул да, Алсинә кебек үк, шыксызкотсыз ялгызлык кочагында. Кайчандыр, гаиләсен саклыйм дип, мәхәббәтеннән баш тарткан иде... Ләкин гаилә барыбер юк. Бәлки, мәхәббәтне рәнҗетергә ярамыйдыр? Бәлки, ул бурычлардан да өстенрәк илаһи бер көчтер? Әйтәләр бит, дөнья белән мәхәббәт идарә итә диләр. Бәлки, чынлап та шулайдыр... Ләкин Өлфәт ялгыз булырга тиеш түгел. Хатыны үлсә дә, балалары бар ич аның. Кайда соң алар? Һәм Алсинә сорады: - Балаларың кайларда соң, Өлфәт? Кайталармы, булышалармы? Өлфәт, карашын яшереп, тамак кырып куйды. Җавапны көттереп кенә бирде: - Ни бит, Алсинә... Малай Себердә бит минем. Елга бер генә кайтып килә. Кыз - Бөгелмәдә. Анысы кайта, булыша иде дә, хәзер койрыгы бозга ябышты, бәбәй үстерә. Быел бәрәңге дә утыртмадым, сатып кына алам. Ялгызыма өч-дүрт капчык җитә, мал-туар асрамыйм. Җәфаланасы да юк. Җәй буе корт җыйганчы... - Өлфәт бертын дәшми торды да сүзне кисәк кенә башкага күчерде: - Ә сез гел үзгәрмәгәнсез, Алсинә. Һаман яшь, матур. Мин сезнең янда бабай хәзер. - Ялгыз хатынның мәшәкате азрак. - Нигә ялгыз соң сез, Алсинә? - Шулай килеп чыкты инде... Икесе дә тын калдылар. Менә шулай... Ничә еллар күңеленнән чыкмаган, өзелеп сагындырган Өлфәте каршында, кул сузымында гына утыра. Ә үсмер чактагы каушау, тетрәнүләр, ялкынлы хисләр юк. Чөнки бу кешенең гомере аның белән түгел, үзеннән җиде яшькә олы Мөнибә белән үткән. Яратканмы ул аны, юкмы, ләкин алар бер тормыш арбасына җигелгәннәр. Менә шул өстәл артына кара-каршы утырып, ничә чиләк бәрәңге утыртасын, аны бергәләп җыеп алгач, малларга күпме, орлыкка күпме калдырасын, тананы кайчан суясын, кемнәндер туган кара чәчле малайга, уртак кызларына нинди күлмәк, пәлтә аласын, кышка күпме утын әзерлисен хәл иткәннәр. Аннары, Саклык өстендә салкын йолдызлар кабынгач, ир белән хатын... бәлки, менә шунда, Алсинә утырган караватка, бер юрган астына кереп ятканнар да бер-берсен назлаганнар... Ә Алсинә, Өлфәт белән үткән тамчы-тамчы мизгелләрне күңелендә кат-кат тәгәрәтеп, салкын мендәр кочып яткан... Яшьлегендә Өлфәт белән саташмаган булса, бәлки, аның тормышы бөтенләй башкача булыр иде. Башка егетләрне дә күрер, яратыр, кияүгә дә чыгар, балалар да тапкан булыр иде. Кырыкка хәтле үҗәтләнеп кыз булып та йөрмәс иде. Һәрнәрсәнең үз вакыты. Ә Өлфәт, хатыны үлгәч тә, Алсинә янына килмәгән... Бәлки, ул аны яратмагандыр да... Яхшы түгел дип сырланып торыр вакыт юк, һәр мизгел санаулы, теге дөньяга хакыйкатьне белеп китү кирәктер. - Өлфәт... Ә син... мине... яраттыңмы соң? Кызганыч, бүлмәдә караңгы иде, Алсинә Өлфәтнең күзләрен күрмәде, бары тавышын гына ишетте: - Яраттым шул, Алсинә! Сезне генә яраттым... Бу тавыш күкрәк төбеннән, гүя кабыргаларга бәрелә-сугыла калтырап чыкты. Чөнки Өлфәт андый туры сорауны һич көтмәгән иде. - Алайса... нигә килмәдең? Мөнибә апа үлгәч, ник килмәдең, Өлфәт? - Сезгә гарип ир кирәкме? Алсинә, үрелеп, Өлфәтнең кулларын учына алды: - Кирәк. Мин сине үзем белән алып китәм, Өлфәт. Ләкин ир дәшмәде. Димәк, аның Алсинә белән буласы килми. Һәм беркайчан килмәгән дә! Югыйсә бер-бер чарасын күрер, очрашыр җай табар иде. Алсинә аңа бергә гомер итәр өчен түгел, ә матур хыял өчен генә кирәк булган! Бу ачыш Алсинәне тетрәндерде. Ялгышты, аңа монда килергә кирәк булмаган! Җанына сеңгән матур әкияте белән тыныч кына китеп барыр иде. Үз ялганына үзе ышанып. Бу әкият аның соңгы мизгелләрен җылытыр, яктыртыр иде. "Бу дөньяда мине дә яратучы бар" дигән матур әкият... - Әллә үзең кайтасыңмы, Алсинә? - дип сорап куйды кинәт Өлфәт. Беренче тапкыр "син" дип дәште. - Син, чынлап та, минем кайтуымны телисеңме? - диде Алсинә, аның сүзләренә ышана алмыйча. - Ялгызыма кыен. Әгәр авырсынмасаң, гарип димәсәң... кушылыйк, Алсинә! Соңгы көннәрне булса да бергә үткәрик. Соңгы көннәр... Санаулы көннәр... Өлфәткә яңа хәсрәт, яңа югалту... - Юк, Өлфәт. Бу авыл миңа чит. Бер янган нигезгә кабат кайтмыйлар. - Ә кайда соң синең туган авылың, Алсинә? - Юк ул. Чөнки без, чегәннәр кебек, авылдан авылга күчеп йөрдек. - Алайса, син мине аңлый алмассың шул. - Ник алай дисең, Өлфәт? - Минем бөтен гомерем Саклыкта үтте. Бабамнар, әтиемнәр нигезендә. Ничек ташлап китим аны? - Кайчан да булса барыбер ташлыйсы бит, Өлфәт. Авылны гына түгел, җирне, тормышны да ташлыйсы. - Ул чакта минем гаебем булмый. Бернинди хыянәт юк. Шунда тудым, үстем, шуннан киттем. Каберлек тә туган авыл җире. Туфрак булып кайтабыз авылга, өстебездә гөлләр үсәчәк. Үлем турында җиңел уйлый әле Өлфәт. Чөнки ул аңа ерак. Үлемнең салкын сулышы йөзеңә өргәндә, матур, купшы сүзләр сөйлисе килми. Сүзләр түгел, уй-гамәлләр алга чыга. Җирдәге эшләрне төгәлләргә, тормыш белән бәхилләшергә кирәк. Соңгы көннәр ул - бөтен гомереңә нәтиҗә ясау, гаеп-хаталарыңа тәүбә итү көннәре. Хисапчы эшендәге кебек. Ел үтүгә, кергән-чыккан һәр тиенгә исәп-хисап ясала, гаеп-хаталар төзәтелә, баланс төзелә... Баланс - тигезлек дигән сүз. Санау эше төгәллекне ярата, керем-чыгымның тәңгәл килүен сорый. Тормыш та шуны таләп итә, һәр чыгымга тәңгәл килерлек керем булырга тиеш. Хакны - ялганнан, хәләлне хәрәмнән аеру өчен бары шуны гына тикшерү-ачыклау кирәк югыйсә... Соңгы көннең киләсен белмәүчеләр тәүбә итәргә дә өлгерми кала... - Син монда кунасыңмы? - дип сорап куйды кинәт Өлфәт. - Әгәр кумасаң... - Өеңә килеп кергән мәхәббәтне кем куа инде, Алсинә?! Аның ягымлы сүзләре Алсинәнең яралы күңелен иркәләп-сыйпап алды. * * * - Әйдә мин сиңа китапханәмне күрсәтәм. Өлфәт арбасын, ансат кына борып, түр якка таба тәгәрәтте. Бу вакытта ул сәпидтә йөрүче баланы хәтерләтә иде. Әйтерсең бу арбага үзенә кызык эзләп кенә утырган да шунда йөреп күңел ача. Алсинәгә никтер шулай тоелды. - Күр әле минем мәгарәне! - диде Өлфәт горурлык белән. - Күпме китап җыйдым. - Караңгы, берни күренми, - диде Алсинә. Борынына китап кибетләрендә, китапханәләрдә генә була торган үзенчәлекле ис - агач, кәгазь, буяу исләре килеп ягылды. Өлфәт пәрдәләрне корып утны кабызгач, Алсинә ах итте: бүлмәнең һәр диварында киштәләр булып, аларның һәркайсы китап-журналлар белән шыплап тулган, ишек кырындагы диванны, бүлмә уртасындагы түгәрәк өстәл белән урындыкларны санамаганда, башка җиһаз да юк иде. - Әнекәем, чын китапханә ич бу! - дип гаҗәпләнде Алсинә. - Шулкадәр китапны ничек җыеп бетердең, Өлфәт?! - Бала чактан бирле җыям инде. Киштәләрне дә үзем ясадым. Аяклар йөрмәсә дә, кул эшли бит әле. Күзләр дә күрә, - диде Өлфәт. - Миңа китап җене кагылган бит, Алсинә. Хәзер бөтен авыл аларны миңа ташый, иске журналларны, китапларны акчага алыштырам. Шуларны актарырга кызык. Элек халык күп укый иде бит. Хәзер юк, китап түгел, газета да укымыйлар. Телевизорга капланып, әкият карый халык. Ә мин ул шайтан тартмасын сарайга чыгарып аттым, тавыклар карасын ул чүп-чарны. Өлфәт, кәләше каршында биләмәләре, байлыклары белән мактанып йөрүче кияү егете кебек, горур елмаеп Алсинәгә текәлде, йә, ни әйтерсең, янәсе. Тегесе, сүзем юк, бу могҗизага соклануым чиксез дигәндәй, кулларын җәеп, баш чайкады: - Мин сине бөтенләй белмәгәнмен икән, Өлфәт. - Шул байлыкны ташлап кая китим инде, Алсинә? Хәзер минем бөтен юанычым - китап. Минем әни дә бик нечкә күңелле кеше иде. Бер дәфтәр бәет-мөнәҗәтләре калды. - Үзе яза идеме? - Әйе. Кич утырырга кергән күрше апаларга көйләп укый иде. Китаплар янында ялгызлык юк, Алсинә. Алар сиңа беркайчан хыянәт итми. Иң ышанычлы, иң акыллы дус ул. Сөйләшәләр, киңәш бирәләр, юаталар... Син миннән көлмисеңме, Алсинә? - Юк-юк, сөйлә, Өлфәт. Нишләп көлим ди. Мин әле искә килалмый торам. - Син Фәнис Яруллинны беләсеңме? - Язучымы? - Әйе. Ул әле бөтенләй урында ята, ә нинди әсәрләр яза! Китапларын йотылып укыйм. Тормышны синнән, миннән яхшырак белә, шаккатасың! Бик көчле кеше ул, рухы көчле. - Ә син үзең язмыйсыңмы соң? Хәтерли бит Алсинә, хисчән, хыялый иде Өлфәт. Гадәттә шундыйлар шыпырт кына куен дәфтәрләренә шигырь сырлап яталар да инде. - Көлмә түлке... Язам бит, Алсинә. Мин дә язып маташам. Алсинәнең күзләре очкынланып китте: - Укы әле, Өлфәт! Укы әле миңа! - Утны сүндер, аннары укыйм. Болай оялам. Алсинә утны сүндерде дә, Өлфәтне тыңларга әзерләнеп, диванга барып утырды. Караңгы бүлмәнең һәр почмагына моң тулы назлы дулкыннар йөгерде: Еракларда синең юлың... Томан аша сузып нурың, Ник үртисең мине, Йолдызым? Җырың белән юатасың, Кайчагында елатасың, Йөрәгемә кунган Былбылым... Булмасаң да үзең янда, Гөлдәй үрелдең дә җанга, Күңелемдә балкып янасың. Өметләрем һаман өзмим, Офыклардан сының эзлим, Тик күрешер көннәр кайда соң?! Үткәннәрдә - җылы эзең, Күз алдымда - нурлы йөзең, Бәгыремә сеңгән карашың. Сагышларга мине салдың, Бер матур төш булып калдың, Сүнә күрмә, күңел Кояшым! Дөм караңгы бүлмәдән гүя Вакыт чыгып качты. Үткәннәр дә, бүгенге дә, киләчәк тә юк. Арбада утыручы гарип ир дә, үлемгә хөкем ителгән хатын да юк. Серле мәгарәгә гүя мәңгелек үзе атлап керде. Дөм караңгы бүлмә Вакыт белән дә, чик-чакрымнар, җирдәге вак-төяк мәшәкатьләр, чирхасталар, хәтта үлемнең үзе белән дә исәпләшми торган Мәхәббәтнең илаһи нурларына күмелде... - Син мондамы, Алсинә? - Әйе, Өлфәт... Арба аңа таба тәгәри, куллар кулга үрелә... Алсинә идәнгә тезләнә, иреннәр кушыла... - Син мине шулай озак көттеңме, Алсинәм? Мин бит белмәдем... Рәхмәт сиңа! Рәхмәт сиңа, алсу гөлем! - Өлфәт аны үбә дә үбә... Алсинә, караңгы түшәмгә карап, бәхетле елмая. Күзләреннән кайнар яшьләр тама... Үкси-үкси рәхәтләнеп елыйсы килә. Әллә бәхетеннән, әллә шул олы бәхете белән бергә сүнәргә-югалырга тиеш булган җанын-тәнен кызганып елыйсы килә... Яшьли өзелеп сөйгән ярына гомере буе тугры булып, бары гомер чигендә генә никахсыз килеш аның кочагына кергән гөнаһлы да, шул ук вакытта гөнаһсыз да хатынның ялварулы, өметле карашы югарыга, түшәм-түбәләр артындагы биек күккә төбәлгән, күңел күзе гүя бар җиһанны нурлы, җылы кочагына алган Бөек Затны күрә: "Илаһым, кичер безне! Илаһым, гомер бир миңа!" - Алсинә, ник елыйсың? - Бәхетемнән... Бүгенге көннең шатлык мизгелләренә уралып, күз алдыннан беразга югалып-онытылып торган кайгысын сөйгәненә белдерәсе килми Алсинәнең. Язмыш Өлфәтнең гомер йомгагына кара җепне болай да җитәрлек ураган. - Алсинә... Син миңа шуны әйт, каласыңмы минем белән? Нишләргә? Ни дияргә? Дөреслекне әйтергәме? Әйтергәдер... Кешене юкка өметләндерү ярамас. Әллә әйтмәскәме? Соңыннан барыбер белер, аңлар иде. Аңлар... Ә бәлки, аңламас. Өлфәтнең яшисе бар. Бернинди өмет калдырмый бәхилләшергә кирәктер... Әйе, шулай дөрес булыр... - Миңа быел кырык бер яшь тулырга тиеш, Өлфәт... Ләкин тулмаячак... - Ник? - дип гаҗәпләнде ир. - Чөнки мин быел үләчәкмен. Миңа бары биш-алты ай яшисе калды. Күп дигәндә. Аз дигәндә, ике ай... - Кем әйтте сиңа моны? Берәр шарлатанмы? Багучыга барма, башыңа бәла алма, диләр. - Юк, шарлатан түгел, Өлфәт. Миңа моны ак халатлы табиб әйтте. Онколог. Аның кулында рентген снимогы иде. Ул шуңа карап әйтте. Операциягә бармасаң, ике айдан үләсең, диде. - Ә барсаң... - Барсаң да үләсең... тик соңрак... шул гына... Өлфәт Алсинәнең йөзен учлары белән сыйпады: - Син шуңа ышанасыңмы? Авыру кеше шундый буламы? Алсинә! Балкып торасың бит син! Үлә торган кешедә шундый дәрт, янып торган күзләр буламы?! Минем андый авыруларны күргәнем бар. Аларның китәсе йөзләренә язылган, күзләре сүнгән була. Ышанма син ул врачларга! Бернинди чир юк синдә, юк, Алсинә! - Яхшы сүзеңә рәхмәт, Өлфәт! Беләсеңме, үләр алдыннан кеше ирекле була икән. Абсолют ирек. Берни куркытмый. Китүчеләрне гаепләү, хөкем итү тыела. Бу - язылмаган закон. Ни теләсә, шуны эшләргә хакы бар аның. Китүчеләрнең бөтен теләге үтәлергә тиеш. Чөнки алар - иң соңгы теләкләр. Иң кырыс судта да, иң явыз җинаятьчегә дә соңгы сүз бирелә... Кеше туа... Үләр өчен туа. Моны барысы да белә. Ләкин белмәмешкә салышып яши. Бары үлем якынайгач кына, ул аны танырга мәҗбүр була. Бары шунда гына ул артына, үткән юлына әйләнеп карый, яшәгән көннәренә хисап ясый. Мин дөрес яшәмәгәнмен, Өлфәт... Мин үз бурычымны үтәмәгәнмен... Менә шул. - Нинди бурыч? - Һәр кешенең өч туе булырга тиеш. Өч! Ә минем ул ике генә: туу һәм үлем... Әбием дә шулай әйтә иде: кыз баланың өч йорты бар, башта әти-әнисе йортына сабый булып килә, аннары иренекенә килен булып төшә, аннары гына мәңгелек йортына китә. Мин Ходай кушканны үтәмәгәнмен. Ул бит әйткән, кушылыгыз, яратышыгыз, үрчегез, дигән. Ә мин... Кырык яшьлек саф кыз... Гаепләмә мине, Өлфәт, чакырмаган килеш, тормышыңа килеп кердем. Синеке булып китәсем килде... Мин үкенмим, тик син гаепләмә. Алсинә ирне кочып ала, муенына сарыла, һич оялмый-уңайсызланмый рәхәтләнеп үбә. - Китүчеләрне гаепләргә дә, рәнҗетергә дә беркемнең хакы юк! Синең белән булу минем бу җирдә иң зур хыялым, иң соңгы теләгем иде. Бүгенге төн өчен рәхмәт сиңа, Өлфәт! Инде бер үкенечем дә юк кебек. - Авыру булуыңа ышанмыйм, Алсинә. Сәламәт син, сәламәт! Җүләр уйларыңнан арындырасым, сине дә шуңа ышандырасым килә. - Никтер миңа да шулай тоела, Өлфәт... Без мәңге аерылмабыз кебек. Ләкин бит рентген, диагноз... Врач белми әйтмәс. - Алайса, мин дә синең белән китәчәкмен... Синнән башка болай да артык күп яшәдем. Шулай ди Өлфәт. Әгәр өмет юк икән, ул чагында соңгы көннәрен булса да бергә үткәрерләр. Алсинәнең таянычы, терәге булыр, кулдан килгәнчә ярдәм итәр. - Юк-юк... Алай түгел. Икебез дә китмибез, Өлфәт. Без озак, бик озак яшәячәкбез. Син бит - минем бердәнберем. - Бердәнберем... - дип кабатлый ир. Шул сүзне әйткәч, күңелен җылы дулкын иркәләп уза. Алсинә аныкы, үзенеке генә! Бердәнбер бердәнбере! Аңа Өлфәттән башка беркем кагылмаган. Бөтен тәненнән, җаныннан сафлык бөркелә. Нинди рәхәт, бәхетле хис икән бу. Бу бәхетнең кыска гомерле буласын белсә дә, шул мизгелне бүләк иткәне өчен, Ходайга, язмышка, Алсинәгә рәхмәт укый Өлфәт. Күңелендә өмет тә бар. Шундый матур, алсу йөзле, кайнар тәнле, нурлы карашлы япь-яшь хатын үләргә тиеш түгелдер лә, ялгыштыр бу, табиблар хатасыдыр... Һәр күзәнәгеннән тормыш ялкыны бөркелеп тора ласа. Әллә Алсинә хәйләли, алдаша гынамы?! * * * Ләкин Самарага кайтып, өстәлгә пөхтәләп тезеп-әзерләп куелган үлемтекләрне күргәч, бернинди өметкә урын калмады. Биредә гүя үлем үзе яши башлаган иде... Сөлгеләр өстендә "юуучыларга", "гүргә иңдерүчеләргә", "күршеләргә таратырга" дигән җан өшеткеч сүзләр язылган кәгазь битләре ята... Сөйгәнен кызганудан Өлфәтнең йөрәге кысылып куя. Алсинәсе салкын кабердә өшемәсен өчен, үзе дә аның белән китәргә, сөйгәнен кочып, җылытып ятарга әзер. Аннан башка бу җирдә ни шатлык, ни ямь кала соң?! Адәм баласына озак бәхетле булырга ярамый, күрәсең. Гомер буе сагынып көткән газиз кешең белән кавышкач кына мәңгегә хушлашыргамы?! Кеше шатлыкка бернинди икеләнүсез ышана, кайгыга ышанмас, аның белән очрашмас өчен, мең төрле сылтау, әллә нинди сәбәпләр таба. Өлфәт тә ышанырга теләми аптырый, Алсинәне җирдә, янында калдыру өчен ябышыр салам эзли. Эзли, тик табалмый... Алсинә почта әрҗәсеннән ниндидер кәгазь алып керде. Уч төбе хәтле кәгазьгә "Срочно явиться к онкологу! Каб. 38" дип язылган иде... - Барырга кирәктер инде, шулар күзенә карап ятасы бар. Соңгы көннәр бик авыр була, диләр. Наркотиклы даруларны врач язуыннан башка бирмиләр икән, - ди Алсинә тыныч кына. Ул гомумән үзен бик сәер тота. Яман чире дә, җирдә яшисе санаулы көннәре дә, үлем үзе дә гүя аның өчен бик гадәти хәл, хәтта барысы да вакытлыча, гүя бер тамаша гына. Менә спектакль тәмамланыр, пәрдә төшәр һәм алар үз тормышларында ваемсыз гына яши башларлар... Алсинә, нидер исенә төшергәндәй, кинәт урыныннан сикереп тора да: "Ай, гөлләрем!" - дип атылып, тәрәзә янына килә. Аннары кухнядан тиз генә пластик шешә белән су күтәреп чыга. Үзе су сибә, үзе гөлләре белән сөйләшә: - Гөлкәйләрем-бәгырькәйләрем! Онытканмын да сезне. Зинһар, кичерегез юньсез апагызны. Сусап утырасыз бит! Бу эсседә шул гомер ничек түздегез, наныйларым?! Әле дә сабыр икән үзегез. Үземне кайгыртып йөри-йөри, сезнең хакта онытканмын да. Хәзер мин сезгә су бирәм, рәхәтләнеп эчегез. - Суын сибеп бетергәч, Өлфәткә дәшә: - Таратырга булыр инде аларны. Мин киткәч, караучы булмас. Алсинә китәргә әзерләнә... Ә Өлфәт аны озатырга әзер түгел әле. Ул бу чынбарлыкны берничек тә кабул итә алмый. Сөйгәнен, нечкә биленнән кочып алып, алдына утырта. - Әкият сөйләмә, беркая китмисең! Җибәрмим мин сине! Менә шул тылсымлы арбага утырып, икәүләп качабыз үлемнән. Үлем мәхәббәттән курка ул! Алсинә Өлфәткә сокланып-яратып карап куя. Күбрәк белгән саен, бу кешегә мәхәббәте үсә-көчәя бара. Нинди горур, көчле ир ул! Соңгы көннәрендә Өлфәтнең янәшәдә булуы аның өчен әйтеп бетергесез зур куаныч. Хәзер инде үлем дә куркыныч түгел кебек. Ярый әле тәвәккәлләп кайтты авылга, ярый әле яраткан кешесенә күңелен ачты, ярый әле Өлфәт аның белән килде! Берни белән исәпләшеп тормады ич, ишеген шапылдатып бикләде дә, ачкычын күрше Хәмдия апага тоттырып, машинасын кабызды... ...Икенче көнне больницага бергәләп киттеләр. Ерактан ук күңелне өшетеп торган котсыз бинаны күрәсе дә, йөзләгән авыру таптап узган бусагасыннан атлап керәсе дә килми. Ләкин, нишләмәк кирәк, башыңа төшсә, утка да, суга да керәсең икән... Нинди уйлар, нинди өметләр белән чыгар бу салкын бинадан, операциягә бар, дип, җанына тиярләрме тагын... Алсинә, эчтән дер калтырап, теләр-теләмәс кенә поликлиникага таба юнәлә. - Алдан ук борчылма, Алсинә. Яхшы хәбәр белән чыгарга язсын, - дип теләп-юатып кала Өлфәт. Алсинә килгәндә, тар, караңгы коридорда ике карчык белән бер ир-ат чират көтеп утыра иде. Ирексездән алар арасында барган бәхәс-дискуссияне тыңларга туры килде. - Минем бер танышыма, Зояга, шул чир дигәннәр. Хәсрәтеннән башын иеп чыккан бу. Тукталышта бер карт симәнке сатып утыра икән. Кызым, ник кайгырасың, дигән. Бу сөйләп биргән. Син кайгырма, кызым, дигән теге карт. Көне-төне симәнке аша, күпме сыя, шулхәтле аша, дигән. Терелде Зоя. Хәзер шалкан кебек. Үзе дә симәнке сатып утыра хәзер. Бөтенесенә шуны сөйли. - Әкият! - дип коры гына әйтеп куйды ач яңаклы, төссез чырайлы ир. - Сатуы барсын өчен, кеше алдап утыра. - Мин ышанам, - диде сары йөзле үтә дә ябык карчык. - Әнә бит берәү көнбагыш мае белән дәвалый икән. Аракыга май болгатып эчсәң, шешләр бетә, ди. Түлке миңа май ярамый. Минем бит бавырда. Бавыр белән өмет юк инде. Ике тапкыр су алдырдым. Керосин эчеп карыйм әле, ул да файдалы, имеш. - И-и, дөньяда нинди генә хәлләр булмый, кадерлеләрем! Балниста ятканда сөйләгәннәр иде. Имеш, берәүгә, синдә рак, дигәч, кайгысыннан ике әрҗә аракы алып, бакчасына киткән дә шунда бикләнеп эчеп яткан. Әле аракы, әле кисмәктән су эчә икән. Бервакыт кисмәгендә су беткән моның. Су салыйм дип ачса, анда, мин сиңа әйтим, карарлык түгел, таракан мыжлап тора икән. Бу җирәнүеннән уптым илаһи косып та җибәргән, авызыннан ат башы хәтле ит кисәге килеп тә төшкән. Шуннан терелгән дә. Таракан файдалы, имеш. Әнә теге иссинсиәл дигән дару кипкән тараканны уып ясалган парашук икән, гәзиттән үзем укыдым. Ач яңаклы ир тагын ризасызлык белдерде: - Әкият барысы да, сафсата! Безнең чир аркасында җыен надан, җыен шарлатан симереп, кесә кабартып ята. Аларның әкиятен тыңлаганчы, врачларга ышанырга, ни кушсалар, шуны үтәргә кирәк. Врачлар укыган, белә. Минем күршене шулар аякка бастырды. Эчәгендә рак иде, каралып күмергә әйләнгән булган тәмам. Кисеп атканнар, хәзер җырлап йөри әнә. - Аллаһы Тәгаләгә ышанырга кирәк! - диде Алсинә артыннан чират алган үтә дә боек йөзле хатын. - Барысы да Ходай кулында. Теләсә бирә гомерне, теләмәсә - юк. Тәкъдирдә язылган көнең-сәгатең җитсә, берни коткара алмый. Аллаһының әмереннән башка яфрак та өзелмәс... Коридорның теге башында алар көткән кеше - ак халатлы табиб күренде. Ул, чираттагыларның сораулы, өметле-ялварулы карашларыннан качарга теләгәндәй, башын иеп, ашыга-кабалана кабинетына кереп китте. Ишек башында сары лампочка кычкырып кабынды. Бу авыруларны кабул итү башлануын аңлата иде. Алсинәнең дә чираты җитте... ...Ул табибтан агарынып килеп чыкты. Исерек кешедәй чайкала-чайкала әкрен генә атлап китеп барган хатынны: - И бичара... шундый яшь... Чир сайланып тормый шул... - дигән кызганулы сүзләр озата калды. Шулай катып калган, миңгерәгән килеш баскычтан төште Алсинә, урамга чыкты... Чыкканда, ишек ачылудан файдаланып, бина эченә ыргылган кара мәчегә абынып егыла язды. Ләкин бу юлы Алсинә аны күрми үтте. Ул, табибтан ишеткән сүзләрне юлга түгеп калдырудан курыккандай, кулларын күкрәгенә кушырып, Өлфәте янына ашыга иде. Килеп җиткәч, каршына чүгәләде, башын аның тезләренә салды. Өлфәт кадерлесен күкрәгенә кысты, чәчләреннән иркәләде, тик дәшмәде... Ә Алсинә елады да елады... Үлемгә хөкем ителгәнен белгәннән соң беренче тапкыр шулай үксеп, рәхәтләнеп елады. Елады, чөнки янында юатыр кешесе бар иде. Елады, чөнки шатлыгы тәненә дә, җанына да сыешлы түгел иде. Артык зур иде ул шатлык, кайгының үзеннән күпкә зур иде! ...Табиб ханым аны аягүрә басып каршы алды: - Насыйрова! Үз бәхетеңне үзең белми кайда йөрисең син? Тормыш билеты оттың бит, бәгырькәем. Кайгыдан бер-бер хәл эшләмәсәң ярар иде, дип котым очты. Шуңа тизрәк чакырдым да. Безнең авырулар кайчакта үз чирләре белән түгел, йөрәк белән китеп баралар. Үлем хөкемен күтәрә алмый кеше. Менә шул, бәгырькәем, чирле түгел син, сау-сәламәт! Күрәсеңме... - Табиб өстәлдә таралып яткан кәгазьләр арасыннан кыяфәтләре белән үк шом бөркеп торучы кара плёнкалар алды. - Менә бусы А. Г. Насыйрованыкы. Бусы да Насыйрованыкы, монда да А. Г. Икесе ике кеше, тик бер үк фамилия, инициаллар. Туган еллар гына аерыла. Озын сүзнең кыскасы шул: снимокларны бутаганнар. Кем уйлаган шундый ялгыш килеп чыгар дип. Их, барыгызга да сөенечле хәбәр генә җиткерәсе иде дә бит... Кемгә - шатлык, кемгә хәсрәт шул... Алсинә тораташ катып басып тора. Акылы табиб ханымның сүзләрен сеңдерә алмый газаплана, чөнки миенең һәр күзәнәгенә "Мин авыру, мин үләргә тиеш" дигән авыр уй шыплап тулган, һәм ул бу уйга инде күнгән. Шуңа күрә авызыннан урынсыз, сәер сүзләр чыга: - Мин үләргә әзерләнгән идем инде... Гүя әзерләнеп тә үлми калуына, китәсе юлыннан борылып, яшәргә мәҗбүр булуына үртәлә, кемгәдер үпкәли иде ул. - И-и, бәгырькәем! - Табиб хатын аны иңнәреннән кочып ала. Алсинәнең түгел, аның күзләрендә яшь бөртекләре җемелди. - Пәйгамбәребез әйткән ич, иртәгә үләм дип әзер тор, мәңгегә килгән кебек тырыш! Бар, кадерлем, сөенә-сөенә яшә! Икенче көнне Алсинә белән Өлфәт, көнбагыш чәчәгедәй сары, уенчык кебек кечкенә машиналарына утырып, Наратка, әнисенең риза-бәхиллеген алырга китеп бардылар. Җәйге көн чалт аяз, күкнең мәңгелек падишаһы - алтын таҗлы кояш - җирне һәм шул җирдә үз мәшәкатьләре белән мәш килгән барча тереклекне җылы кочагына алып иркәли-назлый иде. Көтәр кешең булса... Вәлиҗан аларны машинасы белән Казан вокзалына кадәр озата барды. Төргәк-төргәк әйберләрне вагонга ташып, үзе урнаштырды. Поезд китәргә ярты сәгатьләп вакыт бар иде әле. Шулай да балалар, түземсезләнеп, вагонга кереп утырдылар, көләч шат йөзләре әле бер, әле икенче тәрәзәдә күренде. Вәлиҗан аларга карап елмайган, кул болгаган булды. Әмма күзләрендә бары сагыш, әйтеп бетергесез сагыш иде. Яше күзләреннән таммаса да, бәгыренә төелгән иде. Рәйханә аның кырында мәрмәр сындай гамьсез, горур кыяфәт белән басып тора. Әйтәсе сүзләр әйтелгән, ике арада бернинди сер, аңлашылмаучылык калмаган кебек. Барысы да хәл ителгән, поезд гына кузгалып китәсе бар. Әмма ул кузгалырга ашыкмый. Кызганыч, ашыгыбрак килделәр. Хушлашу минутлары озаккарак сузылды. Вакыт артык акрын үтә. - Син кайт инде, караңгыга калма, - диде Рәйханә. Иренең бер сүз дәшмичә, ялварулы карашын үзенә төбәп, һаман нидер көтүе, өмет итүе аны ялыктыра, эчен пошыра иде. - Кая ашыгырга? - диде ир, авыр карашын поезд китәсе якка күчереп. Рәйханәнең карашы да шул якка төбәлгән иде. Ләкин карашлары бер якка төбәлсә дә, уйлары төрле якка чапты. Хатын үзе китәсе якта бары яктылык, кояш күрсә, ир өчен ул тарафта бәхетен урлаучы төн иде. - Мин ышанмыйм. Син барыбер кайтачаксың. Мин сине көтәчәкмен. - Кирәкми, көтмә. Мин синең бәхетсез булуыңны теләмим. - Теләмәгәч, ник китәсең? Сездән башка мин ничек бәхетле була алам?! - Без бу турыда сөйләштек инде. Рәйханә, кисәк борылып, вагон ишегенә таба атлады. Вәлиҗан ниндидер ярсулы ашкыну белән аны беләгеннән эләктереп алды, күкрәгенә кысып, кабаланып коча, үбә башлады. Әмма хатынның иреннәре таш кебек каты һәм салкын иде. - Җибәр, Вәлиҗан. Берни үзгәрмәячәк, барысы да хәл ителгән инде. Ләкин ир тынычланмады, хатыны артыннан вагонга ияреп керде, әле улын, әле кызын кочып үпте. Балалар әтиләренең ник болай нечкәрүен аңламадылар. Алар гомумән күп нәрсәне аңламый иде әле. Алар өчен иң кызыгы поездга утыру һәм каядыр китү иде. Кая - анысы мөһим түгел. Иң мөһиме, моңарчы билгесез булган җирләргә, яңа шәһәрләр, яңа авыллар күрергә! Таныш түгел юллар буйлап алга ыргылган поезд тәрәзәсеннән аларга әле өр-яңа дөнья ачыласы бар. Шуңа күрә кыз белән малай поездның тизрәк кузгалып китүен һәм яңа офыкларның ачылуын тели. Тормышларына кинәт килеп кергән бу серле яңалык аларның нәни йөрәгенә әйтеп бетергесез шатлык бирә иде. Шулай да әтисе күзләрендә тирбәлгән сагышны тоеп-чамалап алган сизгер кызчык аны кызганып сорап куйды: - Әтием, ә син нигә безнең белән бармыйсың? Монда урын күп ич. Җавап урынына Вәлиҗан аны күкрәгенә кысып, чәчләреннән үпте. Аннары борчулы йөзен хатынына борды: - Бу коточкыч гаделсезлек. Син мине үтереп китәсең. - Алай димә! Алай димә, Вәлиҗан! Син әле яшь, барысын да өр-яңадан башлый аласың. - Ирек белән Алиямне кем кайтарыр? - Башкалары булыр. Орлыгы Бохарада түгел... - Ә син рәхимсез... Шулай да мин көтәчәкмен. Бел, мин сезне барыбер көтәчәкмен! Шулай диде дә Вәлиҗан, кисәк кенә урыныннан кузгалып, купедан чыгып китте. Вагонның ике катлы тонык тәрәзәсеннән аның башын бераз ия төшеп, кызу-кызу атлап китүе күренеп калды. Бу кеше Рәйханәгә бик якын һәм бик кызганыч иде. Шулай да ул тәвәккәлләде... Ниһаять, поезд кузгалып китте. Ул алга барган саен, караңгылык та куера иде. Чыркылдашачыркылдаша, бер-берсенә: "Әнә кара, сыерлар йөри. Әнә кара, күпме машина. Әнә кара, агачлар чаба", - диешкән балалар да тынып калды. Караңгы тәрәзәгә карау кызык түгел иде. Шуңа күрә алар йоклау ягын карадылар, шаулашкан-гөрләшкән җирләреннән кинәт тынып, бары тик гөнаһсыз сабыйларга гына күрсәтелә торган төсле, әкияти төшләр дөньясына, татлы йокы иленә китеп югалдылар... Рәйханә үз уйлары белән тынлыкта ялгызы калды. Ул уйлар ничек эләкте шулай уралган йомгагыннан сүтелеп, мунчаладай чуалган иде. Уйларның башы еракта, яшьлек илендә калган иде. Әлегә хәтле йокымсырап торган хәтер, хуҗасының боерыгына шатланып, җитез генә урыныннан кузгалды да, җиңел ак канатларын җилпеп, үткәннәргә юл алды. * * * - Минем анда барасым килми! Килми, килми! - Рәйханә тулай торакның тимер башлы сиртмәле караватына сузылып яткан да күз яшьләренә буыла-буыла кычкыра: - Минем анда беркемем юк! Нишлим мин анда?! Я же там с ума сойду! Бүлмәдәшләре Рәйханәнең иркә, үзсүзле кыз икәнен яхшы белә. Аны юатудан файда юк икәнен дә беләләр. Юаткан, көйләгән саен ныграк кыланачак. Шуңа күрә аның сүзләренә игътибар итүче юк, һәркайсы үз эше белән мәшгуль. Резидә, берни булмагандай, үзалдына нидер көйләп, җылы свитер бәйләп утыра. Ә Гөлшат, колакларын учлары белән томалап, китап укый. Бүген аларны эшкә билгеләү булды. Рәйханәнең Чаллыга китәсе килгән иде. Ләкин ул кергәнче, яхшы урыннар яхшы укучыларга бүленеп бетте. "Халыкара" билгене якын итүчеләргә әллә ни сайлау мөмкинлеге калмады. Рәйханәне М. районына билгеләделәр. Аның гомердә дә анда булганы юк, ул аның хәтта кай тарафта икәнен дә белми иде. Шуңа күрә беренче эше шул булды: кайтышлый Татарстан картасын сатып алды да, караватына сузылып ятып, шуны өйрәнә башлады. Ручкасы белән йөртә торгач, аннан М. дигән районны эзләп тапты. Тапты да разбой салып кычкырып та җибәрде: - Ужас! Җәһәннәм тишегендә бит бу! Не хочу! А-а-а, не хочу! Аның нечкә, көчле тавышы коридордан үтүчеләрне дә шомга салды бугай, әле берсе, әле икенчесе, бүлмә ишеген ачып: - Кому плохо? Что случилось? - дип сорый башладылар. Ләкин язмыштан узмыш юк, улый-улый булса да, М. районына китеп барды Рәйханә. Өч ел ничек тә түзәрмен әле, дип, үзен юаткан булды. Ул чакта шулай иде, техникумны тәмамлаганнан соң, юллама буенча билгеләнгән урында өч ел хезмәт итү мәҗбүри иде. Аны авыл хуҗалыгы машина-тракторлары паркындагы кечкенә генә ашханәгә пешекче итеп куйдылар. Рәйханә шунда эшләүче кырыклап ир-атны көненә бер тапкыр бик тәмле, бик яхшы итеп ашатырга, алар артыннан үзе үк җыештырырга да тиеш иде. Пенсиягә китеп барган Наҗия апалары урынына яшь, чибәр кызны күргәч, ир-ат халкы аһ итте. Тозлы аш та, чиле-пешле ботка да кәефләрен боза алмады. Кыз өстенә, язгы җылы яңгыр булып, мактау арты мактау яуды. Курка-курка гына эшкә тотынган Рәйханә ир-егетләрнең игътибарыннан чәчәк атты. Әмма кәефен бозучы барыбер табылды. Кем диген? Борын асты да кипмәгән малайшалай! Иң соңыннан, ашханәдә беркем калмагач килеп керде ул. Ябык озын буйлы, коңгырт бөдрә чәчле, кырыс карашлы бер егет кисәге. Ашарына алды да бер кашык кабу белән, ашлы тәлинкәсен читкә этеп: - Фу-у-у... Үзең ашап карадыңмы соң моны? Авызга капмалы түгел бит! - диде. Рәйханәнең сөмсере коелды: - Беркем зарланмады әле, ашадылар. - Ашарлар инде, башкасы булмагач... Бу боламык белән агуланганчы, мин лутчы ач йөрим. Шулай диде дә эре-эре атлап чыгып та китте. Кырыклап ир-егет арасыннан нәкъ менә шунысы, агулы энә кебек, йөрәккә кадалып калды. Шуннан соң инде аның керүен Рәйханә куркып, шикләнеп көтә башлады. Әмма егет атна-ун көннән соң гына күренде. Керүгә, бик эшлекле кыяфәт белән: - Пешерергә өйрәндеңме? - дип сорады. - Ошамаса ашама, - дип кырт кисте кыз, аңа борылып та карамыйча. - Синең аркада ач йөриммени? Хөкүмәт минем өчен дә түли бит. Минем өлешне кая куясың? - Кесәгә салып апкитәм. Ачтан үлмәс өчен. - Үзең пешергәнне ашыйсың әллә?! - Ашыйм шул. Синең кебек хан баласы түгел. Безгә бара. - Ну сал инде, алайса. Син агуланмагач, мужыт бит мин дә исән калырмын, - диде егет. Ни гаҗәп, йөзендә елмаю иде. Һәм бу елмаю аңа бик тә килешә, бөтен йөзенә нур сибә иде. Көтелмәгән хәлдән Рәйханә каушап калды. Егетнең авыз итүен куркып, шөбһәләнеп көтте. Менәменә кашыгын атып бәрер дә тупас сүзләр әйтә башлар төсле иде. Тик егет бу юлы үзен сабыр, тыныч тотты. Тәлинкәсен бушатып куйды да: - Яр-рый... Булмаганда бара бу, - диде. Рәйханә дә җиңел сулап куйды. - Ә нигә син гел соңга калып керәсең? - Көтәргә яратмыйм. Кеше күп булганны яратмыйм. Өйдә дә бер көтү халык, монда да. Туйган инде. - Алай булгач, син кеше яратмыйсың булып чыга... - Мужыт бит шулайдыр. - Сине яраталармы соң? - Анысы инде миңа барыбер. Рәйханәнең бу усал егет белән дустанә мөнәсәбәттә буласы килә иде. Дус булсалар, бәйләнеп йөри алмас. Шуңа күрә, ягымлы булырга тырышып: - Ә синең исемең ничек? - дип сорады. - Сиңа ниемә? - Кирәк инде. - Син аш пешерүеңне бел. Мондагы халыкның исемнәре сиңа чуртыма да кирәкми. - Ә мин Рәйханә булам. - Шуннан ни? Кыз үртәлде. Берни барып чыкмый. Бу тәкәббер егетнең котып күңеленә юл таба торган түгел, үзеңне кимсетеп тырышасы да юк. Егет үзе турында берни әйтмәсә дә, сораша-тикшеренә торгач, барыбер үзенә кирәген белде Рәйханә. Сөйләшергә яратучы тасма телле абзыйлар табылды. Сораштыра торгач, егетнең Фәнил исемле булуы ачыкланды. Аның "Волга" машинасында хуҗаны йөртүе, ике эне белән өч сеңелнең абыйсы икәне, әнисе чирле булгач, байтак кына эшләрне үзенә башкарырга туры килүе билгеле булды. Фәнил бик оста пешерә икән. Ә Рәйханә... Ул пешерергә һич тә яратмый шул менә. Техникумга да ялгышып кына барып керде. Хисапчылар бүлегенә керергә теләгән иде, конкурстан үтә алмады. Аны технологлар әзерли торган бүлеккә алдылар. Анда укучылар саны җитми иде. Беренче курсны тәмамлагач та аңлап алды кыз: бу аныкы түгел, монда буталып йөрисе дә юк. Әмма әти-әнисе аяк терәп каршы торды: бер кергәч укыйсың, алган һөнәр зыян итмәс. Алар кушкач, укыган булды инде, тик менә бер дә эшлисе килми әле. Ләкин бу тәкәббер егет алдында сынатасы да килми. Рәйханә чемоданына төяп килгән калын-калын дәфтәрләрен яңадан тартып чыгарды, шуларны өр-яңадан укып, төрледән-төрле ашлар әзерли башлады. Фәнил ашханәгә кермәсә дә, ризыкларыннан авыз итмәсә дә, "Их, бу кыз бигрәк тәмле пешерә, телең йотарлык!" дигән мактау сүзләренең аңа барып ирешүен барыбер тели иде ул, никтер тели иде шул... Егетнең кимсетеп, мыскыллап әйткән сүзләре мин-минлегенә, горурлыгына тиде, ахры. Ничек инде, җиләк кебек чибәр кызны санламыйлар, кимсетеп торалар әле?! Хурланырсың, кимсенерсең дә шул. "Нурлы" йөзен бик сирәк кенә күрсәткән шул егет көннәрдән бер көнне гел Рәйханә янында йөри башлады. Юк, һич тә үзе теләп, кызны тансыклап түгел. Фәнил исерек килеш милициягә эләккән икән. Шуннан соң моны җылы "Волга"дан куып төшереп, "Беларусь" тракторына утыртып куйганнар. Ә бу трактор көненә бер тапкыр Рәйханә белән үзәк ашханәгә барып, кирәкле азык-төлек алып кайтырга тиеш. Шулай итеп, боларның юллары кисеште, теләсәләр-теләмәсәләр дә, көн саен очрашырга, бер-берсенә түзәргә тиеш булдылар. Фәнилнең аяк астында буталып йөрүе Рәйханәнең җен ачуларын кубарды. Әйтерсең кияүгә дә чыкмаган килеш каенаналы булып куйды. Кечкенә генә ашханәдә егетнең борын тыкмаган җире калмады. Иң башта ул чебеннәр белән көрәш башлап җибәрде. "Аш пешергән җирдә бу мөртәтләр булмаска тиеш!" - дип, бар җиргә серкә сибеп чыкты. Аннары кызның, бер алдына, бер артына төшеп, бәрәңге әрчүеннән мең гаеп тапты: "Кабыгын калын әрчисең, яртысы әрәм китә, күзләрен алып бетер", - дип өйрәтеп торды. Рәйханә салат әзерли башлаган иде, анда очып кунды, нигә шулай эре турыйсың, имеш. Ашка суганны кыздырмый гына салмакчы иде, аны күреп алып бәйләнә башлады: "Кыздырып салырга кирәк, алай тәмлерәк була!" Аннары, кызны тәмам гарьләндереп: "Өч ел буе ниемә укыттылар соң сезне анда?" - дип мыскыллады. Өч ел буе кемнәрнедер укытканнардыр анысы, тик Рәйханәне түгел. Кыз үзенең кәртинкә кебек матур башын китап укытып җәфаламады, Казанның бер башыннан икенчесенә, бәйрәмнәргә, биюләргә чапты. Бер генә концерт, бер генә яңа кино, бер генә спектакль дә Рәйханәсез үтмәгәндер, мөгаен. Әти-әнисе акчасына өметләнеп утырмады кыз, балалар бакчасында идән юды. Кашларын сикертә-сикертә, егетләр кесәсеннән дә акча чыгартырга шактый оста иде. Өч ел буе баш бәрә-бәрә укыганнар Казан, Чаллы, Әлмәт кебек зур шәһәрләргә урнаштылар, ә Рәйханәгә менә шул авыл калды. Моның өчен ниемә техникумда укып йөрергә иде? И әрәмгә узган гомерләр... Йөре инде хәзер бер юньсез егет кисәгеннән мыскыл иттереп. Рәйханәдә мин-минлек, тәкәбберлек җитәрлек иде, берсендә түзмәде, егет гадәттәгечә акыл өйрәтә башлагач, үртәлүеннән кабарып, кулындагы ат башы хәтле кызыл чөгендерне бар ачуы белән Фәнил өстенә атты... Карт күсенекедәй озын койрыгын болгый-болгый, чөгендер Фәнилнең колак төбеннән выжылдап узып китте дә, тәрәзә пыяласын чәлпәрәмә китереп, урамга очты. Рәйханә авызын ачып катып калды. Тәрәзәсе шыр ачык ашханәне төнгелеккә калдырып китү турында уйлыйсы да юк, кызга, аны саклап, шунда кунасы гына кала. Ул үртәлүдән йөзен куллары белән каплады да үксеп елап җибәрде. Ә Фәнил бер сүз әйтмичә чыкты да китте. Эш сәгате бетеп килә иде инде. Рәйханә арлы-бирле ярдәм сорап чапса да, иртәгәсез булмый, диделәр, пыяла алырга склад бикле булып чыкты. Еларга җитешеп, ашханәсенә кайтса, анда, фанер кисәге күтәреп, Фәнил йөри. - Син кайгырма, шуны булса да кадаклап куярбыз. Калганын иртәгә җайларбыз. Кызның авыз ерылды, шатлыгыннан, үзе дә сизмичә, "Фәнил!" дип кычкырды да күз ачып йомганчы егетне кочып үбеп тә алды. Шунда егет күңелендәге ниндидер бер кыл чыңлап куйган, күрәсең... Ул кызга "каенаналарча" түгел, егетләрчә карый башлады. Элек үзәк ашханәгә азык-төлек алырга баргач, Рәйханәне ялгызын калдыра да андагы кызлар белән шаярышып йөри иде. Хәзер Рәйханәдән бер адым калмый, аңа булыша, тегесен-бусын алып килешә. "Тукта, сиңа авыр бит", - дип, ярдәмгә ашыга. Аралары җылынып киткәч, кызга да җиңелрәк, хәзер егеттән начарлык көтеп, куркып йөрми. Шулай да аның белән сак, бик сак әле. Беркөнне кызык булды. Товар бушатып маташканда, каймак тутырган пыяла савыт Фәнил кулыннан төшеп чәлпәрәмә килде. Рәйханә аһ итте: - Нишлибез инде хәзер?! - Син шунда тор, мин хәзер киләм, - диде Фәнил һәм тракторына утырып каядыр югалды. Кайтканда, куллары буш түгел, берсендә банка белән каймак, икенчесендә капчык иде. Һәм ул капчык никтер селкенә иде. Егет каймаклы савытны Рәйханәгә тоттырды да капчыкны әйләндереп каплады. Аннан, чыелдашып, мәче балалары коелды. - Күршенекеләр, - диде Фәнил. - Мәчеләре уңган, ташып кына тора, рәхәтләнеп бер сыйлансыннар әле. Мәче балаларына ул көнне бәйрәм булды, ашханә ишек төбен ялт иттереп куйдылар. Алар да тук, Рәйханәгә дә эш кимеде. Аларга бергә рәхәт иде. Фәнил өчен дөньяда Рәйханәдән башка кыз юк, яратканын тизрәк туган йортына алып кайтып, үзенекеләр белән таныштырасы, гомерлек яры итәсе килә. Очрашкан саен, "өйләнешик" ди. Тик кыз ашыкмый. Чөнки белә: Фәнил өендә аны чирле каенана, бер көтү каениш көтә. Аңа егете белән сөекле кәләш булып кына очрашып йөрүләре күпкә җайлырак. Һич тә гаилә мәшәкатенә чумасы килеп тормый әле. Яшь чакның рәхәтен күреп, кадерен белеп калырга кирәк! Сөйгәне болай да янында ич, болай да күзенә генә карап тора. Бер-берсен шашып сөйгән ике гашыйк мәңге аерылмас кебек иде. Әмма аерылдылар... Аларны тормыш үзе аерды. Әлегә хәтле гаилә хәлләре буенча хезмәттән кичектерелеп торган Фәнилне, энесе училищены тәмамлап эшли башлау белән, солдат хезмәтенә алдылар. Иптәшләре солдат формасы киеп ил сагында торганда, армиягә бармавына кимсенеп, уңайсызланып йөргән Фәнил шатланды да, уфтанды да. Шатланды, чөнки ул да башкалардан ким түгел, ул да, яшьтәшләре кебек, кулына корал тотып Ватанны саклаячак. Ә ул елларда Армиядә хезмәт итү зур дәрәҗә иде! Уфтанды, чөнки сөйгәне кала. Аңардан ике елга түгел, ике көнгә аерылу да егет өчен җан газабы, шул гомер күрми торса, сагыштан үләчәк бит. Боларга шикләнү хисе дә өстәлде: көтәрме аны Рәйханә? Бигрәк чая, тере кыз бит. Ике ел буе, ай-һай, Фәнилне көтеп, өендә генә моңаеп утырырмы икән? Менә шул мәсьәлә ифрат борчый иде Фәнилне. Шуңа күрә, кулына повестка алуга, өзмикуймый өйләнешү турында сайрый. Тик кыз аяк терәп каршы тора: - Мин сине көтәм, Фәнил. Ышан, валлаһи, көтәм. Син кайткач та өйләнешербез. Рәйханә егетне армиягә озату кичәсенә килде. Анасын да, туганнарын да күрде. Бу йорттагы ярлылыкны да күрде. Фәнилне никадәр яратса да, бирегә килен булып төшү теләге калмады. Ләкин егеткә аны-моны сиздермәде. Озаткан чакта, хәрби комиссариатның кызыл йолдызлар төшерелгән тимер капкасы төбендә аның күкрәгенә капланып яшь түкте. Фәнилдән аерылу, чынлап та, ифрат авыр булды. Сөйгәне киткәч, М. авылында бернинди ямь, шатлык калмады... Моннан ничек тә ычкыну ягын карау кирәк иде. Теләсәң-теләмәсәң дә, шушында ике елга якын эшлисе бар. Аның моңсуланып калуын күреп, эштәге егетләр, яшь ирләр шаярткан булды: - Фәнилнең кызын ялгызын калдырып булмас, солдатканың күңелен күрергә кирәк. Әллә чынлап, әллә сынап, сүз кушучылар да булды. Тик, гаҗәп хәл, әлегә хәтле ир-ат җенесенең игътибарына эреп төшә торган кызның күзенә башка беркем күренми, ул үлеп Фәнилен сагына. Чынлап торып баштанаяк гашыйк булуын ул үзе дә сизми калган, мәхәббәт дигәннәре шундый була, күрәсең. Рәйханә егеттән өзелеп хатлар көтә. Аларны кат-кат, тәмам ятлаганчы укый. Үзе дә бер-бер артлы сөю-сагыш тулы хатларын ниндидер саннар артына яшеренгән тарафларга җибәреп кенә тора. Инде ул Фәнилне көтәсенә дә, язмышын бары аның белән генә бәйлисенә дә чын күңелдән ышана. Фәниле генә кайтсын. Аның ярлы өендә яшәргә дә, авыру әнисен дә карарга риза Рәйханә, тик тизрәк кайтсын гына! Фәнил хезмәте турында бик кыска яза. Барысы да әйбәт, иптәшләр яхшы, командирлар яхшы, ашау яхшы. Калганы туган як хәлләрен, эштәгеләр турында сорашу, ә аннары су буйлык сагыну-сөю хисләре, киләчәккә хыяллар. Кайткач... шулай итәрбез, болай... Без бергә булырбыз, син көт кенә... Көтте Рәйханә... Сөйгәненнән һәр көнне диярлек хатлар килгәндә дә көтте, ул хатлар сирәгәйгәч тә, бөтенләй килми башлагач та көтте. "Хәбәрсез югалган" дигән хәбәре килгәч кенә, тәмам аптырашта калды. Бу хәбәрне аңа Фәнилнең сеңлесе Миләүшә китерде. Яшь аермалары шактый булса да, алар дуслашканнар, аралашып-сөйләшкәләп торалар иде. Абыйсы кәләшенең тугрылыгына сокланган, шуңа күрә аны туганыдай якын күреп, хөрмәт итеп йөргән кыз, сораулы карашын Рәйханәгә туптуры төбәп: - Син аны бүтән көтмисең инде, әйе бит? - дип сорады. - Көтәм! - дип җавап бирде Рәйханә. - Әни дә көтә, ул абыемның кайтасына ышана. Мин дә ышанам. - Шулай дисә дә, Миләүшәнең күзләренә мөлдерәмә яшь тулган иде. Шул авыр хәбәрне алгач кына, туганнары да, Рәйханә дә белделәр: Фәнил Әфганстанда хезмәт иткән икән... Ә анда хәбәрсез югалу ул инде мәңгегә югалу дигән сүз. Газеталарга язмасалар да, ишетеп-белеп торалар, Әфган якларыннан цинк табутлар белән бергә коточкыч хәбәрләр кайта... Ул төнне Рәйханә йоклый алмады, бер елады, бер уйланды. Аның киләчәге тулаем Фәнил белән бәйләнгән иде, киләчәк турында бөтен уй-хыяллар "Фәнил кайткач..." белән башланып китә дә әллә ничә төсле матур нурларга күмелә иде. Инде "Фәнил кайткач..." дигән күпер гүя җимерелеп төште дә, киләчәккә илтер юл ябылды. Алда - ярлары ишелгән дәрья, теләсәң нишлә... "Миңа моннан китәргә кирәк" дигән фикергә килде кыз. Чөнки бөтен нәрсә Фәнилне хәтерләтә, кайсы якка карама, Фәнил килеп чыгар төсле. Үз якларына кайтып китсә, бәлки, онытылыр, бәлки, башка кешегә күзе-күңеле төшәр. Ни дисәң дә, яше бара, үз тормышын корырга вакыт. Авыр булса да, Фәнилнең юклыгына күнеп, яшәүне дәвам итәргә кирәк. Икенче көнне ул, директор янына кереп, китәргә гариза язды. - Сиңа тагы елга якын вакыт эшлисе бар бит әле, - дип каршы төште башлык. - Мин монда кала алмыйм, - диде кыз. - Бер ел үтә дә китә ул, үскәнем, түз беразга. Эшең авыр түгел. Ошамаса, башка ашханәгә күчерербез. - Директорның аны җибәрәсе килми иде. Рәйханә, башын иеп, һаман үзенекен тукыды: - Җибәрегез мине, зинһар, җибәрегез. - Ярый, алайса, болай итәбез. Син ял ал, әниең янына кайт, киңәшләш, яхшылап уйла. Бәлки, ниятең үзгәрер. Кайда да эшләргә кирәк. Шулай итеп, Рәйханә туган ягына кайтып китте... * * * ...Җәй иде, бар дөньяның кояш нурларына күмелеп иркәләнгән чагы. Әтисе ерак болынга печән чабарга йөри. Әнисе белән Рәйханә аны әйләндерә-әйләндерә киптерәләр. Аннары, бергәләп машинага төяп алып кайтып, сарай башына урнаштыралар. Әти-әнисе күзеннән качып, Рәйханә шул печәнлеккә менеп күңелен бушата. Монда аны беркем күрми, беркем комачауламый. Һәр фаҗига кеше күңелендәге хис-кичерешләрне көчәйтеп, үстереп җибәрә. Фәнилнең ерак Әфганстан җирендә югалуы кызны кара кайгыга салды. Ул башы-аягы белән шул кайгы эченә кереп чумды. Фәниле искә төшсә - ә аның онытылганы да юк! - күзләренә яшь тула да, ул печәнлеккә менеп китә, шунда, сагыш-әрнүләренә ирек биреп, рәхәтләнеп елый, күңеленнән генә Фәниле белән сөйләшә. Аның гел ялгыз каласы, берьялгызы моңаясы, сагышланасы килә. Ул үзен Фәнил алдында гаепле тоя. Күңеле сизгәндәй, күпме үгетләде бит аны Фәнил, "чык миңа кияүгә!" дип, күпме ялварды. Әгәр Рәйханә ризалашкан булса, бәлки, балалары туар иде. Фәнил тыныч күңел белән хезмәт итәр, һәлак булганда да, "җирдә минем дәвамым кала" дип юаныр иде. Шуларны уйлап Рәйханә җан газаплары кичерә, сөйгәнен кызгана. Авыр аңа, бик авыр, үзен кая куярга белми өзгәләнеп йөри. Ул кичне дә Рәйханә сагышка бирелде. Егетенең сурәтенә карап, бергә үткән көннәрне, Ык буенда учак ягып, икәү таң каршылауларын, бала-чага кебек чыркылдаша-чыркылдаша су керүләрен исенә төшерде. Рәйханә бары тик үткәннәр белән генә яши, аның өчен бүгенге дә, киләчәк тә юк. Елыйелый Фәниле белән сөйләшә. Ул авыру, ул инде, чынлап та, авыру. Тик аның хәлен аңлаучы юк, чөнки җан яралары күзгә күренми, кешене эчтән корт кебек кимерә, бөтен егәрен, көч-куәтен ала. Рәйханә печәнлектә үзен, Фәнилен кызганып уйга бирелеп ятканда, әтисе эштән кайта, һәрвакыттагыча, өйгә кереп тә тормыйча, сарайга үтә, малларга бераз печән төшермәкче була. Шул ният белән сарай башына башта сәнәкне ыргыта... Һәм шул сәнәк, дөньяда бернинди гаме булмыйча, сагыш томанына кереп югалган Рәйханә өстенә килеп төшә... Бер үлде, бер терелде Рәйханә, айлар буе җир белән күк арасында саташып йөрде. Аны башта район хастаханәсенә, аннары Казанга ук алып китәләр. Баласын чак кына үтерми калган ата, җан газаплары кичереп, үзен куяр урын тапмый. Көне-төне үзен үзе битәрләве генә җитмәгән, аны суд юлында йөртәләр. Бу кадәр хурлыкка, авырлыкларга түзми, дөньяның бар газабыннан берьюлы котылырга теләп, ул үзенә кул сала. Ә әнисе түзә. Баласына ярдәм кирәк чакта, аналарда таулар күчерерлек көч, ялкын эченә кереп, утлы күмер өстендә яланаяк йөрерлек сабырлык пәйда була. Хастаханәдән Рәйханә бөтенләй башка кеше булып кайтты. Ул дөньяда бик күп авырулар, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр барлыгын, ә ул авыруларга ярдәм күрсәтердәй затларның аз булуын белде. Терелеп туган йортына кайткач, Рәйханә әнисенә болай диде: - Әни, мин врачлыкка укымакчы булам, кешеләргә ярдәм итәсем килә. - Җаның теләгәнне эшлә, кызым, тик исән генә бул, берүк үзең исән бул, балакаем! - диде әнисе. Институтка кереп, кулына студент кенәгәсе алганда, аңа инде егерме дүрт яшь тулып килә иде... Юк, Фәнилен онытмады ул, берничә мәртәбә Миләүшәгә хат язды, тик аңардан җавап хаты килмәде. Аптырагач, каникул вакытында М. якларына чыгып китте. Фәнилнең туган йортында аны кулына бала күтәргән яшь хатын каршы алды. Энесенең хатыны икән, төп йортта яшиләр. Ә әниләре ике ел элек вафат булган. Миләүшә, кияүгә чыгып, Үзбәкстан якларына китеп барган. Ә Фәнил... Юк шул, аңардан бернинди хәбәр дә юк... Шулай итеп, өметләр өзелде. Шук Фәнил, усал Фәнил мәңгелек яшьлек илендә адашып, югалып калды. Ә Рәйханәгә яшәргә кирәк иде... * * * Юлына Вәлиҗан атлы кеше килеп чыккач, гәрчә аңа карата күңелендә бернинди хис уянмаса да, кияүгә чыгарга ризалык бирде. Кызының яшьлек мәхәббәте турында хәбәрдар булмаган ана баласы өчен сөенеп бетә алмады. Кияү бик акыллы булып чыкты, эчми, тартмый, кулыннан эш килә. Ямь өстенә ямь булып, бер-бер артлы оныклар туды. Бәхет өчен тагы ни кирәк? Хәер, әнисе генә түгел, Рәйханә дә тормышыннан риза, шат иде. Эшендә хөрмәт итәләр, ире кулында гына күтәреп йөртми, ике баласы да таза, сау-сәламәт... Әмма язмыш кайчакта бик рәхимсез, усал булып куя. Ул адәм балалары белән шаярырга, аларны үртәргә, ипле генә, җайлы гына барган юлларыннан яздырырга ярата. Эш урыныннан ял йортына юллама биргәч, Вәлиҗан хатынын үгетли башлады: "Әйдә бергә барыйк! Балаларны әбидә калдырырбыз". Рәйханә ризалашты. Юлда булган бер вакыйганы санамаганда, барысы да әйбәт булды, исән-имин йөреп кайттылар. Тик киткәндәге Рәйханә белән кайткандагы Рәйханә башка иде инде. Аны гүя алмаштырып куйдылар. Рәйханә кабат яшьлегендә яши башлады, гүя кабат унсигез яшьлек тиле кызга әйләнде... Гүя акылын җуйган иде. Ял йортыннан кайтканда, капкалап алырга дип, алар юл буендагы бер кафега туктадылар. Вәлиҗан ризыклар исемлеген кулына тотып сайлана башлады: - Минем пылау ашыйсым килә. Ә сиңа нәрсә китертим? Әйдә чия белән туңдырма алабыз, эчкә бераз салкын кермәсме, янам югыйсә. Бигрәк эссе. Рәйханә! Сиңа әйтәм ич! Әллә ишетмисең инде? Әйе, Рәйханә аны ишетми иде. Туңдырма ашамаса да, аның эче-тышы калтырый, йөзе кардай агарган, иреннәре дерелди иде. Чөнки хәзер генә, менә хәзер генә... аның күз алдыннан Фәнил үтеп китте... Урам ягындагы ишектән җил-җил атлап керде дә, залга гамьсез ашыгыч караш ташлап, эчке якка кереп китте. Аның өстендә ап-ак күлмәк иде, чәчләре дә күлмәге кебек ап-ак иде... - Ни булды сиңа? - дип сорады ире. Рәйханә, кисәк кенә урыныннан кузгалып, кассир хатын янына йөгереп килде, үзен тыңламауларыннан, ишетмәүләреннән курыккандай, ашыга-ашыга сорады: - Сез Мостафин Фәнил дигән кешене белмисезме? Ул сездә эшләмиме? - Белмәскә! Бу кафе аныкы ич! Ә нәрсә булган? Рәйханә, хатынга җавап биреп тормыйча, Фәнил кереп югалган ишеккә йөгерде, әле бер, әле икенче бүлмә ишеген ачып, ак күлмәкле кешене эзләде. Ахыр чиге тар коридорда ул аңа килеп үк бәрелде. Тегесе аны-моны аңлаганчы: - Фәнил! Син исән! Йа Алла! Син исән! - дип, аны кочып та алды. Бергәләп Фәнил кабинетына керделәр. Моның чын булуына, каршында чынлап та өзелеп сөйгән кешесе икәненә әле һаман ышанып бетә алмаган хатын, аның кабат югалуыннан курыккандай, күңелендәгесен әйтеп калырга ашыкты: - Син нигә әйтмәдең?! Нигә исәнлегеңне белгертмәдең? Нигә килмәдең? Мин бит сине шундый көттем! Шундый көттем, Фәнил! Фәнил аңа стакан белән су китереп бирде. - Тынычлан әле, Рәйханә. Син мине тыңла. Мин сине эзләп таптым. Тик син ул чакта бәби табу йортында идең. Нишлим, нәрсә диим? Кеше гаиләсенә ничек кысыласың?.. - Син кайларда йөрдең соң, Фәнил? Ник бер хәбәрең булмады? - Аларын белү сиңа кирәкми. Башы булган кеше кайда да җаен таба. - Инде нишлик, Фәнил? Минем сине югалтасым килми. Син минем өчен бик кадерле, беләсеңме шуны? - Мин инде оныткансың дип уйлаган идем. Ничә ел бит... Мин дә өйләндем, улым бар. Рәйханә айнып киткәндәй булды. Чынлап та, дөньяда алар икәү генә түгел. Дөньяда ул белмәгән хатын - Фәнилнең хатыны бар, дөньяда тагы Вәлиҗан бар. Ул аны югалткандыр, шулай кисәк торып китүенә аптырагандыр. Аңа бик авыр булып китте, күңеленә суык кереп тулды. Әле генә күкләрне иңләп очкан шатлык кошы, яраланып, түбәнгә атылды... Рәйханә Фәнилгә берсүзсез озак кына төбәлеп торды да, урыныннан кузгалып, ишеккә таба атлады. "Бу төш... Төш кенә бу... Син Фәнилне күрмәдең, ул юк. Юк ул!" Ләкин Фәнил бар иде. Ул да Рәйханәсен өзелеп сагынган иде, яшьлек ярын кочагына алып, иреннәренә капланды, шашып-шашып үпте. Алар дөньяда гүя икәү генә калдылар. Башка беркем юк һәм кирәкми дә. Тик шулчак ишек ачылды, каршыларында Вәлиҗан пәйда булды. Килеп керде дә, мондагы хәлне күреп, тораташ катып калды. Иреннәрен кысып, теш арасыннан коры гына: - Әйдә, безгә китәргә вакыт, - диде. Ләкин шатлыгыннан исергән хатын аны аңламады, һич кирәкмәгән нәрсәләр сөйли башлады: - Вәлиҗан! Бу бит Фәнил! Ул исән! Без аны югалткан идек. Инде ничә еллар! Менә бит нинди могҗиза: ул исән! Вәлиҗан хатынының шатлыгын уртаклашырга ашыкмады, эчке ярсуын көчкә тыеп: - Әйдә киттек, кайтабыз. Югыйсә төнгә калабыз, - дип кабатлады. Шулай итеп кайтып киттеләр... Фәнил аларны урамга чыгып озатып калды. Җәйнең эссе бу көнендә аның күңелендә буран кузгалган иде. Рәйханәне утыртып киткән машина күздән югалгач, ул дөньяның артык бушап, суынып китүен тойды. Рәйханәнең хушбуй исләре ак күлмәгенә, тәненә ягылып калса, ул үзе, ирнең бар җанын биләп алып, өр-яңадан элекке урынына, йөрәк түренә - мәхәббәт тәхетенә менеп утырган иде. "Без бергә булырга тиеш!" - дип үҗәтләнеп уйлады ир. Бу мизгелдә Вәлиҗан белән үз хатыны Фәүзиянең язмышы аны бөтенләй борчымады. Гүя алар булмаган һәм бөтенләй юк та иде. Бу кешеләр алар тормышында артык иде... * * * Вәлиҗан юл буе дәшмәде. Кырыс карашын юлга төбәп, теләсә-теләмәсә дә, хатынын тыңлады. Ә Рәйханә сөйләде дә сөйләде. Әллә ничә тапкыр елый-елый, көлә-көлә: "Ул исән! Әнекәем, ул исән бит!" - дип кабатлады. Әйтерсең бу хәбәргә, Фәнилнең исән булуына, Вәлиҗан гына түгел, бар дөнья шаккатарга, шатланырга тиеш иде. Авылга кайтып җиткәч, каршыларына "Әти! Әни!" дип сөенә-сөенә йөгереп чыккан балаларын күргәч кенә айныды-аңлады Рәйханә: "Әйе, Фәнил исән. Ул кайткан. Ләкин берни дә үзгәрмәячәк... Барысы да элеккечә кала, бер эздән дәвам итәчәк. Үткәннәргә юл юк". Әмма күңел кырыс хакыйкать белән килешергә теләмәде, рөхсәт-фәлән сорап тормыйча, һаман яшьлеккә, Фәнил янына йөгерде, сөйгәнен бүгенгегә ияртеп кайтырга азапланды. Һәм Фәнил килде... Рәйханәнең эшенә, поликлиникага килде. Юк чирләрен бар итеп, табибка моң-зарларын бушатырга чират торган ике карчыкның кереп чыкканын бар сабырлыгын җыеп көтеп торды да, ашкынып-атылып, табиб бүлмәсенә килеп керде. - Доктор! Йөрәгем авырта! Коткарыгыз! Мине бары сез генә коткара аласыз. Фәнилнең шулай кинәт күз алдында пәйда булуыннан югалып-аптырап калган Рәйханә, үзен көч-хәл белән кулга алып, тыныч, җитди булырга тырышты: - Чишенегез, тыңлап карыйк йөрәгегезне. Шәфкать туташы алдында сер бирмәс өчен, барысын да кагыйдә буенча эшләргә туры килде, кардиограмма төшерү өчен Фәнилгә юллама язып бирде. - Борчылмагыз, алай куркырлык нәрсә юк. Аритмия булырга охшый. Ниндидер стресс кичергәнсез, ахры. - Стресс кичердем шул, доктор! Әле нинди стресс! Яшьлек мәхәббәтемне очраттым. Бөтен тынычлыгым бетте, ни ашый, ни йоклый алмыйм хәзер. Нишләргә миңа? Киңәш бирегез, доктор! Ә доктор әйтте, йөзендәге, күзләрендәге чәчрәп-балкып торган шатлыгын яшерми әйтте: - Сезгә яраткан кешегез белән бергә булырга кирәк. Мәхәббәт ул - үзе дәва. Өйгә алар бергә кайттылар. Туры юлны урый-урый, әкрен генә сөйләшә-сөйләшә кайттылар. Вәлиҗан өйдә иде, боларны күргәч, ни әйтергә белми аптырап калды. Күңеленә шом үрләде. Ләкин ул әдәпле, тәрбияле кеше иде. Вәлиҗан мәктәптә эшли, балаларга тарих укыта. Вәлиҗанның кешегә йодрык күтәрү, авыр сүз әйтү түгел, хәтта тавышын күтәреп дәшкәне дә юк. Сораулы карашын әле Фәнилгә, әле Рәйханәгә төбәп җавап көтте. Ул кич сорау-җаваплар, бәхәсләр, килешүләр киче булды. Ул кич "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уенын хәтерләтте. Әле сорау бирүчеләр, әле җавап бирүчеләр ягы җиңде... Иң авыры балалар язмышын хәл итү иде. - Балалар минем белән китәчәк. Аларга әни кирәк! - диде Рәйханә. - Аларга әти дә кирәк! - диде Вәлиҗан. - Әтиләре мин булырмын. Борчылма, Вәлиҗан, үземнеке итеп күрермен, тәрбияләрмен. Мин балалар яратам, - диде Фәнил. - Яратсаң, үзеңнекеләрне ник ятим итәсең? - дип сорады Вәлиҗан. Фәнилнең һәр сорауга җавабы әзер иде: - Мин аларны ташламыйм, ярдәм итәчәкмен. Син дә балаларың белән очрашып торырсың. Ул төнне өчесе өч җирдә йоклады. Хәер, болай әйтү дөрес түгел, чөнки ул төнне өчесе дә йоклый алмады. Ул төнне, әллә аптыраганнан, әллә шатлыгыннан, әллә Вәлиҗанны кызганып, белмим тагы, нигәдер Рәйханә елап чыкты. Ул төнне хәтта Вәлиҗан да елады. Тик Фәнил генә еламады. Ул канәгать иде. Ниһаять, барысы да хәл ителде. Ниһаять, аның тормышында да тотрыклылык, тәртип урнашты. Ниһаять, ул үзе теләгән, үзе яраткан хатын белән яшәячәк! Фәнил үз эшен үтәде, әйтәсен әйтте дә туган ягына кайтып китте. Инде менә Рәйханә юлга чыкты... Поезд төн пәрдәсен ертып алга чаба. Ул Рәйханәне яшьлек мәхәббәте, өзелеп көткән, сагынган кадерле кешесе - Фәниле янына алып бара. Поезд төн пәрдәсен ертып алга чаба. Ул матур төшләр күрә-күрә йоклап ятучы ике сабыйны, туган йортларыннан, өзелеп сөйгән әтиләреннән аерып, җиде ят җирләргә, җиде ят кеше кочагына - үги аталары янына алып бара. Язмыш поезды алга, билгесезлеккә чаба... * * * Фәнил аларны перронда каршы алды. Очрашу-күрешү артык гади килеп чыкты. Әйтерсең сеңлесенме, апасынмы каршы ала. - Килдегезме? - диде дә әйберләрне машинасына ташый башлады. Рәйханәгә никтер артка, балалары янына утырырга кушты. Фәнилнең корылыгы, кырыслыгы, берни сөйләшмәве Рәйханәне гаҗәпләндерде, хәтерен калдырды. Бераз баргач туктадылар, Фәнил, киемсалым кибетенә кереп, нидер алып чыкты. Аннары тагы бер йортка кагылдылар. Анысыннан, Фәнилгә ияреп, Кыш бабайныкыдай ап-ак сакал-мыеклы, ак кашлы мөлаем бер карт чыкты. Ул кулына ак тукымага төрелгән нидер тоткан иде. Карт, Рәйханәләр ягына борылып: - Әссәламегаләйкүм! - дип исәнләште. - Исәнмесез! - дип җивап бирде хатын. - Сәламгә каршы "Вәгаләйкүмәссәлам!" дип җавап бирү фарыз. Исәнмесез - җавап түгел, "исәнме сез?" дигән сорауны гына аңлата, - дип канәгатьсезлек белдерде карт. - Гафуитегез, диннең бөтен нечкәлекләрен белеп бетермибез шул. - Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп. Шулчак сүзгә Фәнил дә кушылды: - Борчылма, Мәүлет агай, өйрәнерләр. Хәзер заман башка. - Әлхәмдүлилләһи шөкер, денсезләр заманы үтте, иманга кайтабыз, - диде карт. Башка сүз булмады. Фәнил юл буендагы кафесыннан якында гына, булса, ике-өч чакрым ераклыкта урнашкан, нибары бер урамлы кечкенә генә авылда яши икән. Аның йорты башкаларныкыннан зурлыгы белән түгел, бары яңа булуы белән генә аерылып тора. Койма-капкалар да, йорт үзе дә өр-яңа. Барысы да гәрәбәдәй балкып торган сап-сары нарат агачыннан, нарат такталарыннан эшләнгән. Курчак өе кебек матур, төзек йорт. Рәйханә никтер шул йортны калдырып китәргә мәҗбүр булган көндәшен кызганып куйды. Авыр булгандыр бу матурлыкны калдырып китү. Кеше бәхетен, җылы оясын җимереп килә ул бу йортка. Хәерле булсын, хәерле булсын... Күңелдә бернинди шатлык юк, бары тик үзен гаепле сизү тойгысы гына. Болай булыр дип уйламаган иде Рәйханә. Балалар да никтер боегып калган. Бер сүз дәшмиләр. Йортка башта түбәтәйле карт кереп китте. Фәнил, кулындагы төргәкне сүтеп, ефәк яшел яулык чыгарды, аны Рәйханәнең башына япты. - Шулай кирәк. Хәзер безгә никах укыйлар. Без никахсыз кушылырга тиеш түгел. Хатын югалып калды. Ул бит Вәлиҗаннан законлы рәвештә аерылмаган! Балаларын ияртте дә чыгып китте... Бу турыда Фәнилгә әйткәч, тегесенең әллә ни исе китмәде: - Загс кәгазе ерунда, чүп кенә ул. Вәлиҗан бит сиңа "талак" диде. Рәйханә тагы гаҗәпләнде: - Кайчан?! - Өстәл артында утырганда әйтте бит, ишетмәдеңмени? - Юк, хәтерләмим. Фәнил елмайды: - Әйдә, тизрәк керик, Мәүлет абзый көтәдер. Балалар әлегә... Йә, ярый, керсеннәр. Тик шауламагыз, шыпырт кына утырыгыз. Өйдә табын корылган, бар нәрсә әзерләп куелган иде. Фәнил эшеннән ике хатын-кыз алып килгән, кунакларны шулар көйләп йөрде. Рәйханә табын артында гына утырды. Никах мәҗлесе тәмамлангач, Фәнил мулла агайны да, хатыннарны да өйләренә илтә китте. Аулакта калуларыннан файдаланып, Рәйханә йорт белән танышып чыкты. Йокы бүлмәсенә килеп кергәч, озак кына ике кешелек иркен, киң караватка карап торды... Берәү монда Фәнил кочагында наз-сөюгә күмелгән, шул мәхәббәтнең татлы җимеше булып уртак бала дөньяга килгән... Фәнил хәзер Рәйханәнеке! Мулла агай аларга никах укыды. Ул Фәнил кочагына никахлы хатыны булып керә. Рәйханә, үз уйларына үзе оялып-уңайсызланып, түр бүлмәгә чыкты. Балалар урыннарыннан кузгалмаганнар, берни белән дә кызыксынмыйча, икесе дә һаман диванда бөрешеп утыралар. - Әни, без кайчан өйгә кайтабыз? - дип сорады Ирек. - Мин әтиемне сагындым, өйгә кайтасым килә, - диде Алия. Анысының күзләренә яшь тулды. - Нигә, сезгә монда ошамыймыни? - Ошамый! - дип кистереп әйтте улы. - Минем өйгә кайтасым килә, - дип кабатлады кызы. Рәйханәнең кәефе төште. Хәрабәләрдән төзелгән яңа күпер бары ике кешене - Фәнил белән икесен генә күтәреп торырлык икән... Шушы кечкенә ике сабый кереп басса да җимерелеп төшәчәк ул. Һәр шатлыкның, һәр бәхетнең үз вакыты... Фәнил соң кайтты. Кәефе никтер кырылган иде. - Эшкә кагылган идем. Санэпидстанциядән тикшерү белән килгәннәр, җелеккә үттеләр инде тәмам. Барысын да көйләргә, барысына да төртергә кирәк. Тагы штраф салып киттеләр инде. - Нәрсә өчен? - Ә-ә, онытканмын да... Син дә врач бит әле. Акча каерасылары килсә, сәбәбен таба инде алар. Эшләмәгән кешенең генә гаебе булмый. Рәйханәнең беренче кичне ямьсезлисе, үзенең дә, Фәнилнең дә кәефен бозасы килмәде, шуңа эш турында башка берни сорашмады. Сүзне бүтәнгә борды: - Фәнил, балаларны кайда яткырыйм? - Илдар бүлмәсендә йокларлар, - диде ир. Бу сүзне әйткәч, үзе дә уңайсызланып куйды. Менә бит хәлләр ничек... Үз каны, газиз баласы бүлмәсенә Вәлиҗанныкылар хуҗа булачак... Никтер Рәйханәсе белән кушылу көткән шатлыкны бирмәде. Бәлки, бергә үткәргән төннән соң кәефләр үзгәрер? Ничә еллар буе хыялланган, өзелеп сөйгән тәүге ярын куенына алачак бит. Рәйханәнең кайнар иреннәрен, утлы сулышын төшләрендә күреп саташты ул. Хәтта Фәүзиягә, ялгышып, әллә ничә мәртәбә аның исеме белән дәшә язды. Менә, ниһаять, көткәне-кадерлесе аның каршында утыра, үрел дә коч, үп, үзеңнеке ит... Фәнил Рәйханәнең тулы иреннәренә, мәрмәр сыман ак, шома муенына комсызланып карап куйды. Рәйханә бу карашны тойды, уңайсызланып башын иде. Юк, бу элеккеге дәртле, чая Рәйханә түгел. Элекке Рәйханә үзе атылып кочакка керә иде, шул кайнарлыгы, тышка бәреп чыккан дәртле ялкыны белән Фәнилне өтеп ала, тәмам тилегә сабыштырып бетерә иде... Ир, Рәйханә белән үткәрәсе татлы төн турында уйлап: - Мин мунчада юынып кайтам, син балаларны йоклата тор, - диде. * * * - Мин синең белән ятам! - дип көйсезләнде Алия. - Юк, кызым, абыең белән икәү бергә йокларсыз. - Ә син нигә безнең белән йокламыйсың, әнием? Шулчак Ирекнең ачулы тавышы яңгырады: - Йөдәтмә әнине, ул Фәнил абый белән йоклый! Кызы ышанмады: - Юк, әнием чит абыйлар белән йокламый! Ул әтине ярата! Әйе бит, әнием? - Аның соравы җавапсыз калды. Шулчак Алия елап ук җибәрде: - Без нигә монда килдек? Минем өйгә кайтасым килә! Рәйханә аны көчкә тынычландырды. Аннары, түр бүлмәдән кәнәфи алып кереп, балалары янына урнашты. Әкиятләр сөйли-сөйли, үзе дә йоклап китте. Ул уянганда инде таң аткан, Фәнил эшкә китеп барган иде... Шулчак, буылып-буылып, эт өрә башлады. Чыкса, капка баганасына сөялеп, сары яулыгы өстеннән ирләр бүреге кигән, кара бишмәтле бер апа басып тора. Рәйханәне күргәч, "бу нәмә?" дигән сыман кашларын җыерып, болай да калын иреннәрен бүлтәйтеп куйды. Карашында аптырау иде. - Миңа Фәүзия кирәк иде бит. - Ул юк... - диде Рәйханә. - Ә син кем? - ... - Фәүзиядән гырилка алып торган идем. Ярар, үзе кайткач, кулына тапшырырмын инде. - Ни соң ул? - Гырилка инде. Эчем авыртканга аптырап куйган идем. Барыбер ярдәм итмәде. Кайда соң Фәүзия? Рәйханә гаепле кеше кебек башын иде: - Ул китте бит... - Китәр дә шул! Монда бикләнеп ятканчы. Тегендә барма, монда кермә. Моның белән сөйләшмә. Көнләшеп җанына тиде тәмам. Әйе, хәтерли Рәйханә, бар иде Фәнилдә андый яман гадәт. Башка егетләр белән сөйләшү түгел, берәрсенә елмаеп карасаң да, бүртенеп, кызарып чыга, йодрыкларын төйни башлый иде. Ләкин бит ул Рәйханәне - яраткан кызын көнли иде! Ә яратмаган кешене нигә көнләргә?! Әллә соң Фәнил хатынына да битараф булмаганмы, аны да яратканмы? Алайса, ник ансат кына аерып җибәргән? Ничек яшәгәннәр икән алар? Менә бу хатын белүен дә беләдер, сорашсаң, байтак нәрсә сөйләр иде, тик кирәкми, ярамый. Килеп урнашмас борын, дәрәҗә төшереп, гайбәт җыеп йөрү килешмәс. Аннары артыгын белүдән әллә ни файда да булмас, башың гына ныграк авыртыр. Рәйханә шундый нәтиҗә ясады да сүзне тәмамларга булды: - Бирегез грелканы, мин Фәүзиягә үзем тапшырырмын. - Шулай да табиб буларак киңәшен бирде: - Нинди чир булуын белми торып, грелка куярга, эчне җылытырга ярамый, апа. Файдадан бигрәк, зыяны булуы бар. Апа кеше курка калды: - Җылының ни зыяны булсын? Син каян беләсең, бырачмы әллә? - Әйе, мин врач, - диде Рәйханә. - Әлләй, алайса, дәвала, апаем! Минем эчем авырта. Менә моннан гел аска тарта инде. - Апа кулларын корсак астына куеп күрсәтә үк башлады. - Капка төбендә карап булмас, әйдәгез керегез, өйгә үтегез, - диде Рәйханә. - Юк-юк, сезгә ярамый. Лутчы үзең безгә кер. - Ник ярамый? Хатын, аны ишетмәмешкә салышып, сүзне икенчегә борды: - Монда минем кебек чирләшкәләр йорт саен. Картлык шатлык түгел шул. Кеше түгел, тимер дә күгәрә. - Ә сез ерак торасызмы соң? - Юк ла. Безнең авыл кечкенә бит ул. Әнә минем йорт моннан күренеп тә тора, калай түбәле. Күрәсеңме? - Соңрак кагылырмын, - диде Рәйханә. - Юк, син хәзер кара. Мужыт минем гел начар чирдер. Рәйханә, өйгә кереп, тыныч кына йоклап ятучы балаларына күз салды да, өстенә пәлтәсен киеп, кабат чыкты. - Әйдәгез, алайса. Чынлап та, авыл зур түгел, бер башыннан икенче очы күренеп тора. Йортлар уртача, зур да түгел, кечкенә дә. Барысы да бер чама, җыйнак кына. Кайсылары иске, кайсылары бик иске, кайсылары хәтта буш та, тәрәзәләренә аркылы-торкылы такта кадакланган. Урамны кардан чистартсалар да, кайбер капка турылары, кеше йөрерлек тар сукмакны санамаганда, кар астына күмелеп калган. - Колхоз бармы соң монда? - дип сорады Рәйханә. - Колхозга йөрерлек кешесе бармы диген. Җыен карт-коры гына калды. Укырга бала булмагач, мәктәпне дә яптылар. Рәйханә борчылып уйлап куйды: "Ирек кайда укыр соң? Аңа бит быел мәктәпкә барасы... Сәер, нигә монда килеп урнашты икән Фәнил? Бигрәк караңгы авыл ич бу". Сөйләшә-сөйләшә, калай түбәле, тышы балчык белән сыланган йортка килеп җиттеләр. Күптән буяу күрмәгән, яңгыр-кардан дымланып каралган капка ыңгырашып кына ачылды. Ахрысы, ул да авыру иде. - Әйдә үт, уңайсызланып торма. Бездәге хәерчелеккә исең китмәсен. Пинсиәнирнең мәңге байыйсы юк инде аның. Йортның тышында гына түгел, эчендә дә ярлылык ярылып ята, апаның тормышы бик тыйнак иде. Биредә иң затлы, иң заманча әйберләрдән түрдәге телевизорны гына санарга була. Әгәр ул да булмаса, урамда егерме беренче гасыр икәненә ышанмый торырсың. Рәйханә хатынга түрдәге агач караватка ятарга кушты да мич артындагы юынгычта кулын юып килде. Кул сөртергә куелган сөлге юа-юа тәмам юкарып, төссезләнеп беткән, әмма үзе бик чиста, ару иде. Авыртуның билгеләрен сорашкач, куллары белән баскалап-тикшереп чыккач, Рәйханә тәҗрибәсеннән чыгып нәтиҗә ясады: - Эчегез төшкәнгә охшый. - Төшәр дә шул. Бу хәтле күтәрүгә. Егерме капчык бәрәңгене базга берүзем ташыдым. - Булышучыгыз юкмыни? Апаның үз балаларын хурлап-яманлап торасы килмәде: - И-и, аларның үз мәшәкатьләре баштан ашкан. Хөкүмәт эшенә дә чабалар, шабашкага да. Шунсыз акча җиткерә торган түгел бит. Бөтен нәрсә ат бәясе. Рәйханә нинди дарулар кирәклеген язып бирү өчен кәгазь-ручка сорады. - Әй, апаем, язма да лутчы, мәңге барасым да, аласым да юк. - Дарусыз булмый. Мин сезгә больницага, гинекология бүлегенә кереп ятарга киңәш итәр идем. - Эч төшкәннән әнә мунча яхшы, сабын белән өскә таба сыпырасың да, урнаша ул үз урынына. Гомергә шулай дәваландык. Булниста кем көтә безне? Барыбер карамыйлар. - Үзегездә аптека бармы? - Бар иде. Анысын да ябып куйдылар бит, апаем. Безнең ише карт-коры кемгә кирәк? Тизрәк бетсеннәр диюләредер. - Ә шәһәргә моннан еракмы соң? - Байтак шу-у-ул, - диде хатын, сузып кына. - И-и, юл хаклары кыйммәтләнде дә соң. Элек дөнья рәхәте иде. Биш сумга бөтен райунны айкап кайта идек. Бетте шул безнең замана. Ерткычлар килде. Халыкны акыртып талаучылар. Апа бу сүзләрне никтер Фәнилгә атап әйтә шикелле тоелды. Рәйханә китәргә ашыкты. - Чәй эч, дияр идем, сыйлар әйберем юк. Сыер булмагач, сөте генә дә юк бит аның. Хәзер көч юк шул, асрап булмый. - Юк, берни дә кирәкми. Кайтыйм мин. - Рәйханә урыныннан кузгалды. - Балалар уянгандыр. Үзләренең капка төбендә аны Фәнил каршы алды. Рәйханә, гаепле кешедәй: - Болай иртә кайтасыңны белмәдем, ашарга да пешермәдем, - дип аклана башлады. - Мин ашарга түгел, сине сагынып кайттым. Кичә шундый тәмле йоклый идең, уятырга кызгандым. Фәнил, кухняга кереп тә тормый, серле елмаеп, Рәйханәне йокы бүлмәсенә чакырды. Ишекне ябып куйды да, сулышына буылып, аны кочарга, шашып үбәргә кереште. Рәйханә, бөтен буыннары йомшарып, мәхәббәтнең җылы, тылсымлы бишегенә чумам дип торганда, ишек шакыдылар... Мондагыларның рөхсәт-җавабын да көтми, ул ачылып та китте, һәм анда Алиянең тузган башы күренде. Тарсынып-уңайсызланып тормыйча, теләген әйтте дә салды: - Әни, минем пес итәсем килә... Рәйханә, кызының шулай вакытсыз килеп керүенә акланырга теләгәндәй, иңнәрен җыерып, Фәнилгә мәгънәле генә карап куйды. Тегесенең йөзендә ризасызлык ярылып ята иде. Балалар торып юынгач, бергәләп чәй эчәргә утырдылар. Табын өстендә киеренке тынлык эленеп торды. Ирек белән Алия, борыннарын өстәлгә төртеп, тыныч кына ашадылар да ишетелер-ишетелмәс кенә "рәхмәт" диеп торып киттеләр. - Син кайда йөрдең соң әле? - дип сүз башлады Фәнил. Рәйханә сөйләп бирде. - Күпме түләде соң? - Кем? - дип гаҗәпләнде Рәйханә. - Бушка карамагансыңдыр бит?! Сәвит заманы түгел. - Мин аңардан акча сорамадым. - Сорарга кирәк иде. Хәзер бармак селкеткән өчен дә акча түли торган заман. Сине кем бушка карый? - Кешегә ярдәм итми булмый инде, Фәнил. Ул ападан ни аласың? - Ну-ну, чап инде, алайса, авыл буйлап. Карт-корының чире бетмәс. Йомшаклыгыңны сизеп алсалар, өерләре белән килә башлыйлар, башыңа менеп утырачаклар, әйтте диярсең. Беләм инде мин мондагы хәерче көтүен. - Нишлим соң, Фәнил? Борып чыгарыйммы? Кешегә ярдәм итмәскә минем хакым юк. Мин - врач. - Син - минем хатыным! Мин кайтканда, син өйдә булырга тиеш! Рәйханәнең йөзе кызарып чыкты, ул, куллары белән чигә турысын уып, Фәнилгә үпкәле караш ташлады: - Син мин белгән Фәнил түгел... - Дөнья үзгәртә ул! Син дә ботка пешереп йөрүче элеккеге Рәйханә түгел. Әнә ничек эре сөйләшәсең. Укыган, имеш! Выррач, имеш... Фәнил кулындагы чәй калагын ачу белән өстәлгә ташлады да кисәк кузгалып торып китте. Чыгып киткәндә, борылып әйтте: - Һәм шуны бел: минем йорт проходной двор түгел! Монда хәерчеләр оясы оештырма! Рәйханә, ни дияргә белмичә, сүзсез басып калды. * * * Фәнил бары төн уртасында гына кайтты. Аны каршылаучы булмады, Рәйханә балаларын кочып йоклый иде... Ул куркып уянды. Төшендә су кергәнен күрде. Аяклары-куллары талган, кыймылдарлык та хәле юк, ә ярга шундый ерак. Күпме генә тырышса да, урыныннан кузгала алмый, гел бер урында әйләнә дә әйләнә, һич ярга якыная алмый. "Мин батам", - дип куркып уйлый Рәйханә. "Коткарыгыз!" - дип кычкырмакчы була, әмма тавышы чыкмый. Шулчак үзенә таба йөзеп килгән көймәне күрә, аңа кул болгый. Көймәдә, битараф йөзен каядыр еракка, читкә төбәп, бер ир-ат утыра, ләкин ул Рәйханәне күрми. Көймә, әкрен генә чайкала-чайкала, Рәйханә яныннан үтеп китә. Рәйханә аңа үрелә, тик буе җитми. Котылуга бернинди өмет юк, көчсезләнгән тәнен су һаман аска тарта... Нәкъ шул чакта ул куркуыннан сискәнеп-калтыранып уянып китте. Өнендә дә сулышына кабып, ярга ташланган балык сыман еш-еш сулый икән. "Ярый әле төш кенә", - дип уйлады хатын. Торып сәгатькә күз салды. Сәгать телләре төнге өчне күрсәтә иде. Рәйханә, Фәнил турында исенә төшереп, йокы бүлмәсенә керде. Ир, күлмәк-чалбарын да салмаган килеш, киң караватны берүзе биләп, таралып йоклап ята иде. "Ник ул мине уятмады икән?" - Рәйханә карават кырына килеп утырды да ирнең татлы йокы дөньясында онытылган тыныч йөзенә төбәлде. Кайчандыр ул менә шул күзләрне, иреннәрне үлеп сагына, бер күрергә, бер үбәргә тилмерә, Фәнилен туйганчы күрер, кочып назлар өчен әллә ниләр бирергә риза иде. Менә алар бергә, бер түбә астында яшиләр, бер өстәл артына утырып ашыйлар... Ләкин гүя чит кешеләр. Талашырга өлгерсәләр дә, бер-берсен рәхәтләнеп назлаганнары, сөйгәннәре юк. Ни булды соң, нигә болай килеп чыкты? Рәйханә, ир кырына ятып, куллары белән аның йөзенә кагылды. Фәнил йокы аралаш ризасызлык белдереп башын чайкады да икенче якка борылып ятты. Хатын, ирне кочып, йөзен аның киң аркасына терәп сыенып ятты-ятты да үзе дә йоклап китте. Уянганда, ул Фәнил кочагында иде. Аныкы булуын ничектер аңларга да өлгерми калды. Барысы да артык ашыгыч, артык гадәти килеп чыкты. Беренче төннәрен, зарыгып кавышуларын һич тә болай күз алдына китермәгән иде Рәйханә. Әйтерсең лә бар күңелен балкытып шау чәчәктә утырган сөю гөлен төбе-тамыры белән йолкып алдылар да аның урынына авыр таш бастырып куйдылар. Җанда коточкыч бушлык, салкын бушлык кына калды... ...Көн искиткеч авыр узды. Кулыннан эш төште. Җитмәсә, Алия, йокыдан уянып күзен ачуга, ярсыпярсып елый башлады. Төшендә әтисен күргән икән. Үкси-үкси такмаклады: - Өйгә кайтасым килә! Әтине сагындым! Ирек, абый кеше буларак, үзен сабыррак тотты. Тик сеңлесен тынычландырмады. Аның сүзенә кушылып: - Әни, ник без монда яшибез? Ник һаман өйгә кайтмыйбыз? - дип сорады. Шул ук сорауны Рәйханә үзенә дә бирде: "Ник мин монда?!" Тик җавап тапмады. Чөнки кичәге җавап бүгенгә инде ярамый иде. Ничә елдан соң аларны очраштырып, язмышларын бергә бәйлисе мәхәббәт бүген иртән уртак ятакта, Фәнилнең салкын кочагында соңгы сулышын алып җан бирде... Фәнилнең сүзләре рас килде. Шул көнне аларның капкасын байтак кеше шакыды. Картлар да якты дөньядан туймаган, берәүнең дә үз теләге белән гүргә кереп ятасы, сызланып-авыртынып яшисе килми. Шәһәргә барып доктор эзләп йөрисе булмаганга сөенә-сөенә, "кызым, ярдәм ит" диеп, Рәйханәгә килделәр. Фәнилнең ризалыгы булмаса да, ул аларны өйгә дәште. Ләкин, ни гаҗәп, берәү дә бусаганы атлап кермәде. Шулай да җаен таптылар. Күрше Ногман бабайның йорты "медпункт"ка әйләнде. Кайсыларын шунда кереп карады Рәйханә, кайсыларына, карап-тикшереп тормый, киңәшен генә биреп җибәрде. Буыннары сызлаудан зарланып килгән бер карчыкның сөяк белән тирегә генә калган коры, ябык аякларын баскалап утырганда, Ногман карт өенә Ирек килеп керде. - Әни, Фәнил абый кайтты, ул сине чакыра. Урамга чыккач, Ирек, әнисе артыннан бармыйча, Ногман карт йорты капкасына сөялеп калды. Рәйханә, ашыга-ашыга атлаган җиреннән кире борылып, аның янына килде: - Улым, ни булды? Әйдә, өйгә кайтыйк. - Ул безнең өй түгел. Минем анда кайтасым килми. Минем үз әтием белән яшисем килә. Ирекнең йөзе олыларча җитди, күзләренә мөлдерәмә яшь тулган иде. Рәйханә иелеп малайны кочып алды, күңеле нечкәрүдән дымланган күзләрен улыннан яшереп, йөзен аның тар, ябык җилкәсенә терәде. Шул арада күңелендә әллә ничә сорау туып өлгерде: "Нишләдем мин?! Минем аркада күпме кеше газаплана! Мәхәббәтнең бәясе күпме? Ике кешенең бәхете сабый күз яшенә торырлыкмы?!" Алар кайтканда, Фәнил кухняда ялгызы чәй эчеп утыра иде. Рәйханәгә каш астыннан гына карап куйды: - Нәрсә, тагын изге миссияңне үтәргә киттеңме? Туктат бу эшеңне, Рәйханә. Бетмәс корткаларның моң-зары. Алар заманы үткән инде, яшисен яшәгәннәр. - Фәнил, аңла инде мине. Белемем, тәҗрибәм була торып, ни йөз белән ярдәмнән баш тартыйм?! Минем дә кешеләргә хезмәт итәсем, кирәкле буласым килә. Гомер буе өй саклап утырыйммы? Мин эшсез тора алмыйм. Зинһар, миннән домохозяйка ясама. - Хатын-кызның эше - ирен карау, балалар тәрбияләү. Ә бу карт-корыдан барыбер беркемгә файда юк. Бик беләсең килсә, мин аларны йортлары-җирләре белән әллә кайчан сатып алдым инде. Бу авыл тулаем минеке! Рәйханә гаҗәпләнүеннән телсез калды, Фәнилнең сүзләрен аңламый аптырады: - Хәзер кешеләр дә сатыламыни?! - Кешеләре кирәкми миңа, җир кирәк! Ә монда җир яхшы, ипигә ягып ашарлык. Киләчәккә планнар зур минем. Хәер, нәрсә дип сиңа сөйләп торам соң әле, хатын-кызның аңлыйсы бармы? - Сине аңлау, чынлап та, авыр, Фәнил... Дөресен әйткәндә, мин аптырыйм да әле... Кайдан синдә шундый байлык, шундый акчалар? Күктән яумагандыр бит?! Эшләп кенә болай баеп булмый... Рәйханә сүзен тәмамлый алмады, ир аны тупас бүлдерде: - Ә менә бусына кысылма! Анысында эшең булмасын! Үз өемдә дә тикшерүчеләр, прокурорлар кирәкми миңа. - Нигә шулай дорфа, рәхимсез син, Фәнил? - Рәхимле булам дип, мин нишләргә тиеш?! Һәркем үзен үзе кайгырта. Гомер болай да кыска. Фәнил, чәен дә эчеп бетерми, урыныннан кузгалды, һаваны кылыч белән кискәндәй кулын селтәде дә: - Мин кайтканда өйдә бул! - дип чыгып китте. * * * Ул киткәч, Рәйханә, бер эшкә дә тотына алмыйча, бик озак уйланып утырды... Элек ир хатынын "тормыш иптәше", "тормыш юлдашы" дип язу-сөйләү бар иде. Ә, бәлки, шулай дип әйтү дөрестер дә?! Бу катлаулы дөньяда адашмас өчен ышанычлы юлдаш, таянырдай иптәш кирәкмимени? Гомер юлларын бер-береңнең күзенә карап, елмаеп кына үтеп булмый, икең дә бер якка, бер тарафка карап тигез атлау кирәк. Ә бит Вәлиҗан нәкъ шундый иптәш иде! Наз-сөюгә, җылы сүзгә саран, кырыс булды, әмма беркайчан Рәйханәне кимсетмәде, рәнҗетмәде, аны тиң күрде, уңыш-шатлыкларын да, борчуларын да бүлешә белде. Кичләрен, балаларны йоклаткач, алар телевизор карый-карый, сөйләшеп утыралар, эштә булган хәл-вакыйгалар белән уртаклашалар, гаилә хәлләре турында тыныч кына киңәш-табыш итәләр иде. Ә аннары уртак ятакка яткач, Рәйханә күзләрен йома да, Вәлиҗанны Фәнил дип уйлап, күңелендә яшьлектә сөйгән ярын тудырып, ирен назларга-сөяргә тотына... Көндезләрен Вәлиҗан белән булса, төннәрен ул, хыялында гына булса да, җаны-күңеле белән үзен Фәнил кочагында итеп тоя, иренә яратканының исеме белән дәшүдән куркып, иреннәрен тешли... Бу газапларга, ике яклы тормышка чик куярга теләп, барысына кул