Аның көчсез аяклары бүрәнә өстендә бары өч адым ясарга өлгерде. Егет, тигезлеген югалтып, як-якка җәелгән кулларын кош канатыдай берничә тапкыр җилпеп алды да упкынга атылды. "А-а-а-а!" дип ыңгырашты таулар. ...Рязань каласының аулак урамында урнашкан зәңгәр капкалы иске агач йортта кабер тынлыгы урнашты: ярты гасырдан артык хуҗаларына тугры хезмәт иткән сәгать кинәт туктап калды... Әле генә дөньяда Александр Дроздов дигән аз сүзле, юмарт күңелле хыялый егет бар иде. Тере иде, сулый, уйлый, яши иде. Инде менә ул юк. Ул беркайчан да туган йортының капкасын ачып кермәячәк... Җирне тырмап, иңрәп-өзгәләнеп еласа да, бичара ана үзенең газиз баласын бу дөньяда башка күрмәячәк... ...Урыс солдатының өзелгән гомере, рәхимсез үлеме әфганлыларның берсен дә тетрәндермәде. Аларның йөзләре таштай салкын, битараф, һәркайсында таулар тынычлыгы иде. Бәлки, бу аларның бөек хакыйкатьне аңлауларындадыр: җан үлемсез, җан мәңгелек бит! Бу юлы палач эре сөякле, калын муенлы украин егетен сайлады. Михаилның кипкән иреннәре дерелдәп куйды, күзләреннән курку очкыннары сибелде. Ул ни дә булса әйтерлек хәлдә түгел, бары зәңгәр йөгерек күзләре генә, ярдәм өмет иткәндәй, әле бер, әле икенче иптәшенә төбәлде. Менә инде ул да Саша кебек упкын кырында басып тора. Менә кабат, мунча ташыдай кызган һаваны зеңгелдәтеп, кара сакалның кырыс әмере яңгырый: — Иман китер! ...Упкын кырында басып торган алты егетнең берсенә генә таныш иде бу сүз. Уртача буйлы, төптән таза, каратут йөзле бу егет баядан бирле шушы сүзнең асылына, мәгънәсенә төшенергә азаплана иде. Кечкенәдән ишетеп үсте ләбаса: "Иманлы бул! Иманлы бул!" Әбисе Рамилгә еш әйтә иде бу сүзләрне. Ачуы килгәндә: "һай, имансыз!" — дип тә куя иде. "Имансыз" сүзен "оятсыз!" дип аңлый иде егет. Ул чагында "иманлы" сүзе "оятлы" булып чыга түгелме соң? Тик иман китерүне оят китерү дип берничек тә аңлатып булмый лабаса. Иман... Ничә тапкыр ишеткән сүз, бик таныш сүз бит! Ник соң искә төшми, ник соң иман китерүнең ни икәнен аңламый Рамил?! Котылу шул сүздә, шул сүзнең мәгънәсен аңлауда лабаса! Ә бит ул әбисеннән: "Нәрсә соң ул иман?" — дип сораган иде. Чыгарылыш кичәсе үткәргән көн иде ул. Рамил өйгә таң атканда гына кайтты. Капка турыларына җиткәч, каршысына, этешә-төртешә, кыркылган шәрә сарыклар килеп чыкты. Кемнәндер, нидәндер зарланган сыман бәэлди-бәэлди, Рамилгә ышкынып уздылар. Алар артыннан ук, "төрья-төрья" дип, куллары белән селтәнә-селтәнә чыгучы әбисе күренде... Иа Алла, кайсы гасырда булган иде бу хәл? Таң нинди матур, иртә шундый тыныч иде! Рамил, авызын колагына хәтле ерып, томанлы күзләрен әбисенә төбәде. Аңа кызык иде, чөнки гомерендә беренче тапкыр әбисен ике итеп күрде. — Әллә шайтан суы эчкән инде? Тфү, имансыз! — диде ике әби берьюлы. — Әби, нәрсә соң ул иман? — дип сорады шулчак Рамил. Оныгын исерек күрүдән кәефе кырылган әбисе аның белән сөйләшергә дә теләмәде. — Шайтан суын чайкаган авызың белән изге сүзне пычратма, имансыз! Бар, күземә күренмә! Арулангач сөйләшербез. Кермәсә дә кермәс икән акыл! — дип сукранасукрана, сарыкларын куа китте. Әбисе күпме генә тырышмасын, бирешмәде Рамил аның дини тәрбиясенә. — Бисмиллаңны әйтеп аша, — дияр иде әбисе. Ә Рамил аны: — Бисмилласыз да бик яхшы шуа, — дип үртәр иде. — Бисмиллаңны әйтеп йөр, — дисә: — Аңа атланып булмый, ат та, матай да түгел бит ул, — дип ирештерер иде... Бөр уразасын калдырмый, көн саен биш вакыт намазын укый, бисмилласын теленнән төшерми торган чын мөселман әбисе янында үскән Рамил булып Рамил иман китерүнең ни икәнен белми икән, башкалардан ни көтәргә?! Әнә инде сират күперенә йөзе кардай агарынган Михаил кереп бара. Әле егермесе дә тулмаган бу чибәр, таза егетнең яшисе, кызлар кочасы, дөнья рәхәтен күрәсе килә! Әмма бүрәнә нәзек, ачлыктан, куркудан хәлсезләнгән аяклар көчсез... Яшисе килә! Бик тә, бик тә яшисе килә! Михаил кинәт чүгәләде, бура бураучы осталар кебек бүрәнә өстенә атланып утырды да, куллары белән агачны чытырдатып кысып, арты белән теге ярга таба шуыша башлады. Бу ярдагылар тын да алмый аны күзәттеләр. Менә Михаил ирек вәгъдә иткән бәхетле ярга якынлашты, менә аның куллары җиргә тиде, менә инде үрмәли-үрмәли ярга да чыгып басты. Аннары бәхетле йөзен бу якка борып, йодрыкларын төйнәп, кулларын өскә күтәрде. Бер сүз әйтмәде, кычкырмады. Аның кичерешләре, ни әйтергә теләгәне сүзсез дә аңлашыла иде. Михаилның сират күперен исән-имин кичеп, азатлык ярында киерелеп басып торуы әсирләр йөрәгендәге менә сүнәм, менә сүнәм дип калтыранган өмет утын кабат уятып, тергезеп, дөрләтеп җибәрде. Алар елмаешып, болай булгач яшибез дигән сыман, бер-берсенә карап, төртешеп алдылар. Тик шул чакта һич көтелмәгән хәл килеп чыкты. Колакларны ярып, мылтык тавышы яңгырады. Әле генә кулларын күккә күтәреп, җиңү тантанасын бәйрәм иткән егет, кинәт гөрселдәп, җиргә ауды. Рәнҗү, нәфрәт тулы биш пар күз Михаилның гомерен өзгән дошманга төбәлде: "Ни өчен? Ни өчен?!" — Ул хәрәмләште. Сират күперен үрмәләп чыкмыйлар! Басмадан егылып, упкынга очуга караганда, дошман пулясыннан һәлак булу күпкә артык, әлбәттә. Әмма теге ярда түгел! Түгел! Бу — гаделсезлек. Бу — коточкыч рәхимсезлек! Ләкин бу сугыш... Ә сугышта бары бер гаделлек бар: илбасарларга үлем! Корал белән килгәнне беркайда да ипи-тоз белән каршыламыйлар, һәлак булган Саша да, Михаил да, бер-берсенә сыенып баскан, әлегә исән биш әсир дә бу илдә чакырылмаган кунак. Кем өчен, ни өчен япь-яшь гомерләрен корбан итәргә тиеш алар? Бу коточкыч үлемнең бәһасе ни? Әмма нинди генә булмасын, бу — сугыш! Монда прокурор һәм адвокатлар, шаһитлар һәм хөкемдарлар юк. Кемнең кулында корал — шул прокурор да, судья да. Ничек тели, шулай хөкем чыгара. Үлемнең бәясе билгесез булса да, тормышныкына ул куелган. Тормыш бәясе — иман китерү. Кыйбатмы бу хак, арзанмы? Рамил моны белми. Башкалар да белми. Чират кемдә? Хәер, барыбер түгелмени?! Берничә минут кояшны артыграк күрүдән, берничә мизгел артыграк сулаудан ни үзгәрә, ни отасың? Иң соңгы корбанның газаплары беренчеләрнекеннән ни-нәрсә белән аерыла? Бәлки, ул иң бәхетсезедер? Чөнки ул ялгызлыкта үләчәк, аңа, теләктәшлек белдереп, "хуш" дип озатып калучы да булмаячак... Кем чираты? Палачның кыска юан бармагы кем күкрәгенә килеп кадалыр? Әгәр бу сират күпере гөнаһлыларны үткәрми икән, Рамил һичшиксез упкынга очачак. Аның гөнаһы зур, мондый гөнаһны бернинди сират күпере дә күтәрә алмаячак. Әгәр Алла чынлап та бар икән, ул Рамилгә ике адым ясарга да ирек бирмәячәк. ...Армиягә озатканда, әбисе аңа нидер язылган кәгазь бите биргән иде. — Улым, бу — иң саваплы, иң кирәкле дога. Яныңнан калдырма, укы, өйрән. Бу дога сине саклар, югалта күрмә, — дия-дия, аны Рамилнең куртка кесәсенә тыкты. Егетнең башы-күзе әйләнгән, кичәге бәйрәмнән соң айный алмый газапланган чагы иде. Ярылырдай булып башы авырта, шуңа күрә хушлашуының да рәте-чираты булмады, юл буе укшып-косып барды, әбисенең догалы язуы турында бөтенләй онытты. Аннары... йа Алла... Рамил аның белән... белмичә, әлбәттә... Кәгазь тек кәгазь. Алды да сөртте... Соңыннан, әбисеннән хат алгач кына ("Мин биргән доганы онытмадыңмы, улым, укып йөрисеңме?" дип сорап язган иде ул) исенә төште төшүен, әмма инде соң, догалы кәгазь Татвоенкомат бәдрәфендә калган иде. Хәер, Рамил ул чакта моңа бик борчылмады да. Бәла-казалардан догалар гына коткара алса, барысы да шулай итәр, дога пышылдап кына йөрер, дөньяда бернинди проблема да булмас иде дип уйлады ул. Кем белә бит, бәлки, тормыш ачкычы нәкъ менә шул язуда булгандыр?! Рамилнең башы әйләнеп китте, күзләрен чытырдатып йомды. Уттай кайнар башында һаман бер уй әйләнеп йөрде: "Нәрсә ул иман? Нәрсә ул иман китерү?" Их, әбисе янда булса икән! Ул белә, ул оныгына ярдәм итә ала. Әбием! Бәгырькәем, ярдәм ит миңа! Минем яшисем килә, коткар мине! Шулчак кемдер аңа төртеп куйды. Рамил, сискәнеп, күзләрен ачты. Аның каршында ут карашлы, кара сакаллы кеше тора. Күмердәй күзләре үтәли тишеп карый. Димәк, Рамилнең чираты... — Иман китер! Аяклар мамыкка әйләнгән, йөрәк гүя тибүдән туктаган. Упкын кырына килеп баскач, егет аның тирәнлегеннән коты очып, калтыранып куйды. Ул инде яртылаш үлек иде. Курку тулы өметсез карашын каршы ярга төбәп, беренче адымын атлады, әмма шундук кире чигенергә мәҗбүр булды. Чөнки, тар басмага йомшак кына басып, аның каршысына ак күлмәкле, ак яулыклы бер карчык килә иде! Гүя атламый, ә йөзә. Рамилнең бөтен тәне чымырдап китте, ул тораташ катып калды: аның каршына, нурлы йөзләрен балкытып, әбисе килә иде! Егет аның эчкә баткан кечкенә төймә күзләрен, тешләре булмаганлыктан кечерәеп, җыерылып, уймак очы кадәр генә калган иренсез авызын, уң яңагында калкып торган борчак хәтле миңен — барысын-барысын ап-ачык күрде. "Әби, сак бул, егыла күрмә", — дип әйтергә теләде Рамил. Тик тавышы чыкмады. Хәер, әйтүнең кирәге дә юк, чөнки карчык бик ышанычлы адымнар белән, бернидән курыкмый-шикпәнмичә атлый, әйтерсең тип-тигез, коп-коры җирдән килә. Менә ул Рамил каршына ук килеп басты, йомшак, әмма боздай салкын куллары белән аның яңагын сыпырып алды һәм әкрен генә пышылдады: — "Лә иләһә илләллаһү, Мөхәммәдүр рәсүлүлләһү" дип әйт, улым! — Әби... — Иман китер! — Бу тавыш әбисенекенә охшамаган, куе, тупас иде. Рамил айнып китте. Әбисе кайда? Әле генә монда иде ич! Күрде ич, ишетте ич ул аны! Тукта, ни диде әбисе? — Лә иләһә илләллаһү, Мөхәммәдүр рәсүлүлләһү... — дип пышылдады егет, кипкән иреннәрен көч-хәл белән тибрәтеп. — Лә иләһә илләллаһү, Мөхәммәдүр рәсүлүлләһү! — дип кычкырды түренә өмет кунган йөрәк. Егетнең хәлсез тәненә гүя кайдандыр көч иңде, үлеп барган җанына гүя яңа канатлар үсеп чыкты. Нигәдер бу серле сүзләрне кат-кат кабатлыйсы, бар дөньяга яңгыратасы килде! — Лә иләһә илләллаһү, Мөхәммәдүр рәсүлүлләһү! Әле генә күзләреннән нәфрәт утлары чәчкән әфганлының карашы җылынып китте, упкын кырында басып торган татар егетен иңнәреннән кочып: "Мөселман! Мөселман!" — дип кычкырды һәм аңа үзенең сулы шешәсен сузды. Иптәшләре авызыннан чыккан аңлаешсыз, әмма ниндидер илаһи көчкә, серле кодрәткә ия булган сүзләрнең котылу алып килүен аңлап алган дүрт урыс малае, ватасындыра, тырыша-тырмаша: — Лә иләһә илләллаһү, Мөхәммәдүр рәсүлүлләһү, — дип кабатладылар. ...Алар исән кадцы. Вәгъдә ителгән ирек бирелмәсә дә, алты ел гомерләре хурлыклы әсирлектә үтсә дә, исән калдылар. Тормыш — һәр кешегә бары бер генә тапкыр бирелә торган иң зур бүләк, һәм аның хакы артык кыйммәт шул! Тилмереп көткән ирек 1990 елда гына килде. Туган җиргә әйләнеп кайта алсам, әбием каршына тезләнеп гафу үтенер, рәхмәт әйтер идем, дип хыялланган иде Рамил, һәр намаздан соң озак итеп әбисенең исәнлегенә дога кылыр иде. Кайтты... Тәрәзәләренә аркылы-торкылы такталар кадакланган буш йорт каршы алды. Тезләнде... Әбисе каршына түгел, аның кабере каршында тезләнде. Тезләнде дә кабер өстендәге ташка карап өнсез калды. Яшькелт-соры ташка нәкъ шул көн, Рамил иман китергән көн чокып язылган иде... Упкын аша күпер Юл чатында урнашкан җыйнак кына кечкенә чәйханәгә иң соңгы кеше булып керде ул. Керде дә, кулындагы төргәген өстәлгә куеп, эшләпәсен салды. Эшләпәдән яңгыр тамчылары коелды. Ир баштанаяк чыланган иде. Баш киемен беркадәр рәткә китергәч, манма су булган кара плащын салырга маташты. Ләкин аның хәрәкәтләре бик җайсыз күренә, ул нигәдер сыңар кулы белән генә эш итә иде. Шулчак, читтән күзәтеп торганмы, зал белән буфетны бүлеп торган алсу ефәк пәрдәне ачып, уналты-унҗиде яшьләр чамасындагы бер кыз йөгереп килде дә: — Абый, булышыйм әле үзегезгә, — дип, җитез генә ирнең плащын салдырып алды. Аны каккалап, болан мөгезеннән ясалган махсус элгечкә элеп тә куйды. — Чәйләп алыгыз, абый! Бик чылангансыз, өшегәнсездер... — дип, ягымлы, йомшак тавышы белән сөйләнә-сөйләнә, кабат алсу пәрдәләр артына кереп тә югалды. Ул да булмады, гүзәл кыз кереп киткән яктан биленә бөрмәле яшел алъяпкыч бәйләгән, иңнәренә таралып төшкән дулкын-дулкын кара чәчләренә ап-ак калфак кадап куйган мөлаем йөзле ханым пәйда булды. Күренеп тора, монда кунакларны яраталар икән. Әнә ханым кай арада касәгә чәй агызгандыр, җиңел, йөгерек адымнар белән килешле генә атлап, ир алдына китереп тә куйды. — Рәхим итегез! Чәй янына ни китерим? Итле пәрәмәчме, эремчекле сумсамы? Теләсәгез, кайнар кыстыбый да бар. — Мөмкин булса, пәрәмәч... Әллә ханым аны аңламады, әллә нидер уйланып онытылып киттеме, китәргә ашыкмады, аптыраулы карашын иргә текәгән килеш, басып калды. Ниһаять, аның алсу иннек сөрткән тулы иреннәре дерелдәп куйды: — Мансур?! Хатынның соргылт-көрән күзләреннән генә түгел, әле яшьлек матурлыгын югалтмаган аксыл йөзеннән дә, юк-юк, хәтта бөтен гәүдәсеннән дә бу минутта шатлык нуры сирпелә иде. Бу нурдан хәтта таш баганалар да эрер кебек иде. Ә безнең танышыбыз таш багана түгел, җан иясе, адәм баласы. Битараф кала алмады, аның да арыган йөзенә елмаю сирпелде. Ләкин озакка түгел, ягымлы зәңгәр күзләре уйчанланды, йөзенә борчу кунды. Баш миенең һәр күзәнәге бөтен көчен жмеп тырмаша, хәтерне уятырга азаплана иде. Кем бу? Кем? Ә хатын үзе генә белгән шатлык-бәхет диңгезендә коена, ул эшен генә түгел, бар дөньясын онытып, ир каршына килеп утырды, бөтен йөзе белән балкып, аның күзләренә төбәлде дә хисләнеп сөйли башлады: — Мансур! Син бит! Энекәем, сине күрер көнем дә бар икән! Әллә танымыйсыңмы? Танымыйсыңмы, Мансур? Шулкадәр үзгәрдемме икән? Бибинур бит мин, Бибинур! — Бичара хатын, үзен танымауларына аптырап, үзе һаман ирнең сораулы күзләренә, алардан җылылык сирпелүен көтеп, бу күзләрдә, бу уйчан йөздә, ниһаять, шатлык нуры балкуын өметләнеп, йотылып-йотылып карады. Әмма ир битараф иде. Хатын, аны аңлагандай, аклагандай авыр сулап, сүзен дәвам итте: — Мин белгән Бибинурның чәчләре мондый түгел, тездән түбән иде, дисеңдер. Кистердем шул, Мансур. Кистерәсем килмәгән иде дә, әллә нишләп соңгы елларда башым авырта башлады, чәчеңне киссәң бетә ул, дигәннәренә ышандым шул. Кара инде, тилелек ич бу. Ә син барыбер танымыйсың... Оныткансың... Шул мизгелдә аның матур күзләренә сагыш сирпелде, әйтерсең лә, тантаналы шатлык пәрдәсенең бер почмагын күтәреп, бик еракка яшерелгән рәнҗү һәм үпкә үрелеп карады. Күрде ир, сукыр түгел ич. Нигә соң баш мие хәтерне барлый? Юкка тырматмыймы? Үткәнгә юл юк бит. Ә бу чибәр ханымның яшьлеге, тездән түбән кара толымнарын уйнатып йөргән сылу Бибинур — кул җитмәслек урында, упкынның аръягында. Тик юл гына юк анда!.. Димәк, алдашырга, димәк, хәйләләргә, дөрләп кабынган шатлык ялкынына кызганмыйча салкын су коярга, һичшиксез сүндерергә кирәк. Ир карашын читкә борды. — Гафу итегез, әмма мин Мансур түгел. Сез ялгышасыз! Сез мине кем беләндер... Ләкин хатын аңа сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәде, авыр сулап, үзенекен сөйләп китте: — Әй Мансур, Мансур... Ник алдашасың?! Тагын... Нигә... Бер тапкыр алдадың бит инде. Бәлки... Бәлки... синең шушы ялганың... минем бөтен... бөтен гомеремне... сызып ташлагандыр... Бу сүзләрне өзеп-өзеп, яшьләренә буылып, елап җибәрүдән куркып әйтте хатын. Ир уңайсызланып, югалып калды. Нишләргә тиеш ул хәзер, нишләргә?! Гаепле карашы белән ир чәйханә диварларын, ашамлыклар тезеп куйган киштәләрне "капшап" чыкты, һәм шулчак аның карашы, алсу пәрдәне күтәрә төшеп, алар ягына гаҗәпләнеп, кызыксынып карап торган баягы яшь кызга тукталды. Ни гаҗәп, аның исемен кабатлый-кабатлый үткәненә кайтарырга тырышкан Бибинур чит, таныш түгел, ә менә бу кыз, зәңгәр күзле чибәр кыз кемгәдер охшаган, иллә дә мәгәр, кемнедер хәтерләтә иде. Тик кемне? Ир, алдына куйган чәйгә кагылмыйча, китәргә дип, урыныннан кузгалды. — Юк, син китмисең! — Бибинур да, кисәк кузгалып, аның юлына аркылы төште. — Җибәрмим, болай гына җибәрмим! Син үзең мине гафу ит. Юк, Мансур бәгърем, бернинди дә үпкәм юк сиңа. Буламы соң? Ничә елдан соң... һәркемнең үз язмышы. Хатын кулы белән ирнең иңнәренә кагылды. —_ Чү, Мансур, кулың нишләде синең? Кулыңа ни булды? Йа Хода, әллә өздердеңме? Ничек? Әй Алла, син шуңа килмәгәнсең икән. Юләркәем! Кулсыз түгел, аяксыз булсаң да... янымнан җибәрмәс идем бит! — Гафу итегез, зинһар, — дип мыгырданды ир, хатынның күзләренә туры карамаска тырышып. Эчке кичерешләреннән, хәтерсезлек газабыннан гаҗиз булган, битенә борчак-борчак тир бәреп чыккан, читтән караганда мескен, бик нәүмиз күренә иде. — Кулның бернинди катнашы юк. Мин бит сезне чынлап та белмим. Зинһар, ышаныгыз, беренче тапкыр күрүем. — Ярый, Мансур, синеңчә булсын. Танымассың да, оныткансыңдыр... Тик китәргә ашыкма, туйганчы күреп калыйм, ичмасам. Ничә еллар бер күрергә тилмереп яшәдем бит. Син белмисең, киттең дә югалдың... Алай икән... Аның тормышында Бибинур атлы кыз да булган икән... Әнисенең бу исемне телгә алганы булмады. Үткәннәренең бер йомгагы әнисе кулында иде шул. Ә калганы упкында калды. Газиз әтисе дә шунда калды. Ничә айлар буе алар түләргә мәҗбүр булган күрше Рәис абыйның кара "Москвич"ы да анда калды. Бик күп нәрсә калды ул каһәр төшкән упкында... Кем ул Бибинур? Җирне тырмап еласа да, күкләргә карап уласа да, үткәненә кайта алмый Мансур. Ә үткәннәрнең бер йомгагы, зурмы ул, кечкенәме, ихтимал, менә шушы хатын кулындадыр. Баядан бирле күзләренә карап өзгәләнгән Бибинур атлы хатын аның үзе дә белмәгән, хәтереннән мәңгегә сызып ташланган көннәрен, айларын, бәлки әле елларын да беләдер... Ләкин соң шул инде, бигрәк соң... — Мансур, син хәтерлисеңме, без синең белән бергә шәһәргә балдак алырга барган идек. Иң матурын, иң кыйммәтлесен алып бирәм, дигән идең. Чыннан да, иң затлысын алдың. Минем өчен берни кызганмый идең бит син, һәр теләгемне үтәргә әзер идең. Мәңге шулай булыр кебек иде... Мансур, гаепле бала кебек, башын иеп торды, дәшмәде. Ни дисен, берни хәтерләми ич! Ник соң хәтерләми?! Балдаклар да сатып алынгач, бик якын кеше була лабаса. Алтын балдакны теләсә кемгә бүләк итмиләр. Әй язмыш! Бигрәк мәрхәмәтсез булдың шул, кайгы-хәсрәтләрнең башкаларга тиешлесен дә миңа бирдең бугай... — Тик мин ул балдакны югалттым, Мансур... Язмаган булгандыр инде. — Хатын һаман үз дөньясында, үткәннәрдә йөри иде әле. — Киеп карыйм дип алган идем, идән астына тәгәрәп төште дә китте. Күпме эзләдем, тапмадым. Бик сәер бит инде бу, әйеме, Мансур? Шуннан соң ничек ышанмыйсың ырым-юрауларга? Балдакны да югалттым, сине дә... Бибинур тынып калды. Бер көн, бер төн күңеленнән китмәгән татлы да, газаплы да хатирәләренә чумган килеш дәшми торды. Киеренке тынлыкны ир бүлде, сәгатенә күз салып: — Миңа вакыт, — диде. — Мин бу якларныкы түгел бит, үтеп барышлый гына... Билет та алган идем. Аэропортта утырасы килмичә, шәһәр күрергә чыктым. Ташкенттан мин үзем. — Өйләндеңме? — Хатын, ирнең карашын тотарга теләгәндәй, аңа иелде, тик тегесе башын читкә борды. Никтер хатынның күзләренә туры карарга курка иде. — Әйе, гаиләм бар. Әйбәт яшибез. Менә бит ничек... Дөньяда нинди генә гаҗәп хәлләр юк, Бибинур ханым. Берберсенә ике тамчы судай охшаш кешеләр була, диләр бит. Сез авырга алмагыз, зинһар! Хатын елмаеп баш чайкады: — Алай да буладыр, Мансур, буладыр. Ләкин сине... Сине мин беркем белән дә бутамыйм. Алдашырга кирәкми, яңа яра кирәкми, Мансур... Искесен төзәтеп кит син, әрнемәслек итеп. — Нишләргә соң миңа?! — Белмим... Әйт, ичмасам, мин дә сине беркайчан да онытмадым, диң, гомерем буе сине генә яраттым, дип булса да алда, Мансур! Кайчакта, йөрәк ярасын төзәтү өчен, ялган да ярап куя бит. Хәер, нигә? Юк, кирәкми... Монда бары очраклы, адашып кына килеп кергән боек юлчыга ул озак итеп карап торды. Бая гына шатлык нурлары балкыган матур күзләрендә әйтеп бетергесез әрнү, үртәлү һәм сагыш иде. — Мин сине тоткарламыйм, Мансур. Бар... Ләкин онытма, Бибинур исемле берәүнең бары синең өчен генә яшәгәнен онытма! Хатын кисәк кенә борылды да эчке якка кереп китте. Аның урынына зәңгәр күлмәкле, алсу йөзле кызның аптырауны матур йөзе күренде. Кызыксынып караган бик таныш күзләр сәер юлчыны озатып калдылар. * * * ...Күршеләреннән машина сорап, авыр хәлдәге әтисен район хастаханәсенә илткәндә, биек ярдан тәгәрәгәннәр алар. Әле генә җәйге практикадан кайткан Мансур көчле яңгырдан соң күпернең җимерелүен белмәгән. Ә төн караңгы, айсыз, йолдызсыз булган. Мансур ярты ел буе хастаханәдә аунаганда, бичара әнисе, әле монда, әле тегендә бәргәләнеп, башына берьюлы ишелеп төшкән кайгы-хәсрәтләр авырлыгыннан бөрешкән ап-ак чәчле карчыкка әйләнгән... Мансур Бибинурга берни дә сөйләмәде. Укуын ташлавын да, хәтәрсезлеге аркасында үзен җүләрләр рәтенә кертүләрен дә, ахыр чиктә, хәерчелектән, кимсетүләрдән качып, йорт-җирләрен сатып, ерак туганнары янына, Ташкентка ук китеп барулары турында да сөйләмәде. Юк аның бу дөньяда беркеме дә, юк. Бердәнбер шатлыгы, киңәшер, аңлашыр, күңелен бушатыр кешесен — газиз әнкәсен җирләгәнгә дә инде ничә ел... Ә ул аның соңгы васыятен дә үтәмәде, туган җиргә кайтарып күмә алмады. Ничә елдан соң кайтты менә, әнисенең каберенә туган җир туфрагын алырга кайтты. Ә Бибинурга алдады ул, хатыны да, баласы да юк аның. "Ата буланмыйсың" дигән мөхер сугылган кешегә гаилә корудан ни кызык та, ни мәгънә?! Аның тормышы күген болыт каплап алган менә шундый көзге көн кебек, елак яңгырлар туктаусыз яуган көзге көн кебек аның тормыш күге... Үткәнсез... Киләчәксез... Тукта... Теге кыз... Кемнедер хәтерләтә бит ул! Әнисенең яшь чагында төшкән сурәтенә бик тә, бик тә охшаган бит ул! Әллә соң? Юк, булмас... Бу артык әрсез хыял. Тәрәзәгә карап үз уйларына чумган, соңгы өмете сүрелүеннән, аны югалту ачысыннан чарасыз калган ак калфаклы хатын янына зәңгәр күлмәкле кыз килеп басты. Йомшак җылы кулларын аның иңенә салып: — Әни, кем иде ул? — дип сорады. — Әтиең иде, кызым. Ул синең әтиең иде... * * * — Әти! Әти! Әти! Ир борылмый. Туктамый. Чөнки белә: бу сүзләр аның өчен түгел. Андый сүз белән аңа дәшкәннәре юк. Кем ул бәхетле кеше? Кемне шулай дөньядагы иң назлы, иң матур сүз белән чакыралар? — Әти! Әти-и-и! Әти-и-и-и!!! Кемне чакыралар? Бу караңгы, буш урам буйлап атлап баручы бердәнбер кеше ул лабаса. һәм ир туктады. Борылды. Кулларын болгый-болгый, озын кара чәчләрен туздырып, аңа таба зәңгәр күлмәкле кыз йөгерә. Аяк асларыннан су очкыннары сибелә. Сылу яшь гәүдәсе белән яңгыр пәрдәсен ярып, караңгылыкны ертып килә. Теге ярдан аның үткәне йөгерә. Теге ярдан бу ярга күпер салып, аның киләчәге йөгерә... — Әти-и-и-и!!! Тыңлар идем тавышыңны... Гөлнурга утыз яшь тулды. Югыйсә мәңге картаймас кебек иде. Бигрәк күңелсез хәл икән бу. Утыз яшеңдә ни ирең, ни балаң булмасын, имеш... Чыгасы калган икән Илшатка. Яшь чагында, җүләр чагында. Начар егет түгел иде ләбаса. Әнә хәзер Илсөяре белән гөрләшеп яшәп яталар. Барысына да Җырчы гаепле. Ник кенә килде Суарга?! Ник кенә барды Гөлнур шуның концертына?! Бармаска кирәк булган икән! Егете ул көнне чират көтүендә иде. Гөлнурның үгетләвенә каршы: "Кая монда концертка бару, бармак селкетерлек хәлем калмады. Мунча керәм дә ятып йоклыйм. Бар үзең генә, урламаслар әле", — диде. Урладылар шул менә... Гөлнурны түгел, җанын, йөрәген суырып алып киттеләр. Ә Илшат йоклап калды... — Мин сине яратмыйм икән. Бу мәхәббәт түгел, ияләшү генә булган. Мин сиңа кияүгә чыкмыйм! Яратышып йөргән кызыннан икенче көнне шундый сүзләр ишетү өчен йоклаган икән Илшат. Егет башта аптырап калды, бу сүзләрнең чынлыгына ышанырга теләмәде. — Нәрсә булды сиңа, матурым? Төн эчендә җеннәр алмаштырмагандыр бит үзеңне?! — дип, һаман шаяртуга борырга теләде, кызны кочып үпмәкче булды. Тик Гөлнур аны читкә этте. — Алай икән... — диде Илшат. Егеттә горурлык җитәрлек иде, җиргә дөп-дөп басып китеп тә барды, башка килмәде, ялынып йөрмәде. Бер ай да үтмәде, өйләнеп тә куйды. Ә Гөлнур һаман ялгыз... Ник кенә барды икән шул концертка?! Илшат кебек кичтән үк ятып йоклаган булса! Йә өеннән чыкмый гына китап укып, телевизор карап утырса! Ләкин барды шул... Күрәчәге булгандыр инде. Җитмәсә иң алгы рәткә, әби-апалар янына утырды. Өстендә кыска җиңле алсу күлмәк, кара дулкын чәчләрен иңнәренә тараткан. Күлмәге алсу, йөзе алсу, күзләре —зәңгәр чәчәк. Яшь чак шул, матур чак. Карчык-корчыклар арасында аерылып торгандыр. Шуңа күрә Җырчы да кич буе аңа карап җырлагандыр. Ай-яй, карашлары нинди иде бит, күмер күзләре бәгырьләрне телеп, яндырып алырлык иде! Шул ут-караш астында Гөлнурның бөтен тәнен ялкын ялмап алгандай булды. Ә тавышы! Колагыңны гына түгел, һәр күзәнәгеңне сыйпап-иркәләп ала торган йомшак, назлы тавыш. Андый тавыш сихерчеләрдә генә буладыр! Карашыннан-тавышыннан баш әйләнү җитмәгән, җырларының сүзләре йөрәгеңне оетырлык. Җырчының ялкын тулы күзләренә карап, матур җырларын тыңлап тәмам сихерләнде, акылын җуйды, кайда утырганын, үзенең кемлеген онытты кыз. Кул җитмәслек биеклектә булган серле дә, кызыктыргыч та, читтән караганда ифрат гүзәл дә бер дөньяга — ишекләре күренекле, затлы кешеләргә генә ачык булган сихри дөньяга гүя Гөлнур да аяк басты. Бу кичне ул үзен патша кызы итеп хис итте, күңеле белән әллә кая күтәрелде, авылдашларына болытлар өстеннән, югарыдан, биектән карагандай булды. Җырчы назлы карашларын аңа багып җырлап кына калмады, концерт тәмамланыр алдыннан әйтеп тә куйды әле: "Менә бу чибәр кызыгызны урлап китәрмен, ахры, мин", — диде. Юк, үзен урламады. Гүя йөрәген төбе-тамыры белән куптарып алып китте. Гөлнурны йөрәксез-җансыз калдырып китте... Бу чир иде. Дөньядагы бернинди дару да дәвалый алмаслык чир иде. Аны мәхәббәт сагышы, диләр. Гөлнурның күзенә беркем күренмәс булды. Илшатның да, башка егетләрнең дә дөньяда барлыгы онытылды. Кыз кай тарафка караса да, Җырчының күзләрен күрде, колагында аның назлы, сихерле тавышы яңгырады. Аның һәр сүзе, карашы, кабат-кабат яңарып, кызны сагышланырга, моңаерга мәҗбүр итте. Гөлнур үзенең хисләрен, йөрәк серләрен беркемгә сөйли, аңлата, мәхәббәт белән тулы күңелен беркемгә бушата алмады. Шуңа күрә адәм күтәрә алмаслык сагышлары аны эчтән көйдерде, йөзен саргайтты, күзләрен нурсыз итте. Җырчысын сагынуга түзә алмыйча, көннәрдән бер көнне ул Казанга юл алды. Урамнарда эленгән афишаларны укый-укый, театрларны, мәдәният йортларын, концерт залларын айкый-айкый, үзенең Җырчысын эзләде. Тик тапмады. Күзләренә еш чалынгач, аны таный-белә башладылар. "Әй бичара бала, артист халкы өендә утырамыни? Каладан калага, авылдан авылга йөри ич алар. Җил артыннан куып йөрмә, барыбер тота алмассың", — диде аңа вахтада утыручы бер татар апасы. Гөлнур моңлы башын иеп чыгып киткәч, күпне күргән хатын: "Әз ди ату синең кебек исәрләр. Пачкы-пачкы хатын-кыз чаба алар артыннан. Шулар бозып бетерә дә инде артист халкын", — дип, ярты койрыклы мәчесенә зарланып алды. Җырчыны Казанда табу өмете өзелде. Әмма башкала урамнарын таптау бушка узмады. Гөлнур кочак тутырып кассеталар, аның рәсеме төшкән афишаларны күтәреп кайтты. Бер мәрхәмәтлесе Җырчы турында язылган төсле журнал бирде. Анда Гөлнурның күңел кояшы ягымлы, чибәр бер хатын-кызны һәм курчак кебек кыз баланы кочаклап төшкән... Рәсем астында "Сөекле хатыны һәм кызы белән" дип язылган иде... Авылдан төяп киткән сагышын икеләтә арттырып, шуңа югалту газабын да өстәп кайтты кыз. Ничектер кинәт олыгаеп, җитдиләнеп кайтты. Елмаю-көлүне онытты. Әмма Җырчысын онытмады. Өйдә көне-төне аның моңлы тавышы яңгырады. — И балакай, — диде әнисе. — Ник кенә буш хыяллар белән яшисең икән син?! Авылда күпме өйләнмәгән егет! Тормыш итәр өчен сәхнәдә сикереп йөрүче түгел, эш рәтен белгән кеше кирәк. Кеше көлдереп, саташып йөрмә, акылыңа кил, кызым, — дип елый-елый ялварды. Тик йөрәккә боерып буламыни?! Шулай итеп, Гөлнурга да утыз тулды. Аннары утыз бер, утыз ике, утыз өч... кырык булачак... Әллә ничек үтте Гөлнурның яшьлеге. Яшәмичә үтте кебек. Кыз гүя матур төшләр күрә-күрә йоклады. Ә яшьлек үзенең шатлык-куанычларын, сөю-сәгадәтләрен төяп үтеп тә киткән. Гөлнур күзен йомганда, алсу кояш күтәрелеп, таң атып кына килә, бар дөнья саф яшеллеккә күмелгән, җиһанны бизисе гөлләр әле бөредә генә иде. Ә ул уянганда, һавада инде сары яфраклар оча, чәчәк таҗларына тузан кунган, көн кичкә авышкан. Мәңге чынга ашмас хыяллардан ком сарае төзеп, шул сараенда бикләнеп, дөнья гамен тоймый, тормыш арбасыннан төшеп калган түгелме соң ул? Җитәр, күктән җиргә төшәр вакыттыр. Башкалар кебек көндезен күңел тартмаган эшкә чабып, кичләрен яратмаган кешең янына кайтып, аны кочып-сөеп, шуннан балалар табып, шул балалар дия-дия тырыша-тырыша көн күреп... Гөлнур белгән күпләр шулай яши. Ә мәхәббәт... Ул дөньяда юктыр, мөгаен. Әкиятләрдә, китапларда, киноларда гына була торган бер могҗизадыр, күрәсең. Аны шагыйрьләр, җырчылар уйлап чыгаргандыр. Уйлап чыгарганнар, тик моңа үзләре дә ышанмыйлар, ахры. Әнә бит... Җырчы үзе дә... сөекле хатыны белән курчак кебек кызын ташлаган да башкага өйләнеп куйган. Газетада шулай дип язганнар. Җитмәсә "Мин бик бәхетле" ди икән. Мәхәббәт турында шундый матур җырлар башкарган Җырчы мәхәббәткә үзе хыянәт иткән... ...Инде Гөлнур да тормышын үзгәртергә тиеш. Әле аның тормышында яңалык та булырга тора. Әнисе юган-үтүкпәгән киемнәрен киеп, әнисе пешергән тәмле аш-бәлешләрне ашап 41 яшенә кадәр ваемсыз гына яшәгән Колга Заһид тәкъдим ясады бит әле аңа. — Әй малай, авыр икән ялгыз. Өйгә кайтып та керәсе килми. Әллә өйләнергә инде? Давай чык миңа кияүгә. Барыбер ялгыз каңгырап йөрисең бит. Өйләнсәм, эчүемне ташлыйм, валлаһи, — диде. Әнисе кинәт дөнья куймаган булса, мәңге болай сөйләмәс иде. "Чуртыма кирәкме соң ул хатын?! Өйләнеп рәхәт күргән кеше бармы?" —дип, бик кәпрәеп йөри иде әле. Киемнәренә генә түгел, бөтен тәненә, сакал-мыекпарына хәтле тирес, аракы, тәмәке исе сеңгән, өстеннән эш бишмәте төшмәгән Заһид белән бергә кушылуларын Гөлнур күпме генә күз алдына китерергә тырышса да, барып чыкмады, һич кенә дә менә шул адәмнең хатыны һәм дә аның балаларының анасы буласы килмәде. Анысы үзе дә күктән төшмәгән, шул ук фермада гап-гади учетчы гына. Ләкин Гөлнурның күңеле башка, аның хыяллары да әкияти матур. Ул бит Җырчыны яраткан кеше! Ләкин барыбер тәвәккәлләргә, кем белән булса да кушылырга кирәк. Чөнки аның да көннәрдән бер көнне бу дөньяда япа-ялгыз калуы бар бит. Чөнки аның да әнисе мәңгелек түгел бит... Томан эчендә үткән яшьлеге, тиле хыяллары белән хушлашырга да аек акыл, салкын хисләр белән кешечә яши башларга кирәк! Яңа елдан соң дөньяга бөтенләй башка, яңа Гөлнур туачак! Яңа елда Гөлнур ялгыз калды. Әнисе апаларына шәһәргә китте дә кайталмый ятты. Чөнки бәйрәм алдыннан гына табигать дуларга тотынды: җил тузынды, тыныч кына яткан карлар, урыннарыннан дәррәү кузгалып, һавада бөтерелә башлады, бөтен дөнья акка күмелде, күк белән җир арасында миллионлаган көмеш җепләр тирбәлде. Җил дулады, котырды, агачларга килеп бәйләнде, капкаларны шакыды, кешеләрнең юлларын бүлде, өем-өем карларны әле бер, әле икенче урынга күчереп шаярды. Менә шундый ак буранлы Яңа ел төнендә Гөлнур өйдә ялгыз калды. Башка елларда моңа исе дә китмәс, җылы юрган астына бөгәрләнеп кереп ятар иде дә рәхәтләнеп йоклар иде. Тик бу бит үзгә Яңа ел. Гөлнур Яшьлеге, Яшьлек хыялы һәм Җырчысы белән саубуллаша. Шуңа күрә ул, җилнең ай-ваена карамыйча, карга бата-чума, бакчада үскән нарат янына килеп, үрелә-үрелә ботаклар сындырды. Аларны, сулы банкага утыртып, өстәлгә куйды. Бүлмәгә хуш исләр таралды. Авыл кибетендә әллә ни байлык юк, җиләк-җимешләрне әнисе алып кайтырга тиеш иде. Әмма насыйп булмады. Төн уртасында авыз тутырып ашап утырып булмас диеп, Гөлнур гөбәдия пешерде. Үзе туклыклы да, чәй янына да бик тәмле. Берүзенә — бер шампан шәрабы! Таңга хәтле рәхәтләнеп эчәм дип уйлады кыз. Гомергә истә калырлык бер бәйрәм булсын әле! Сәгать унбер тулгач, өстенә бәйрәмнәрдә генә кия торган бердәнбер затлы күлмәген киеп куйды. Зәңгәр ефәк күлмәк, күзләре дә зәңгәр булгач, бик килешә иде Гөлнурга. Кыз көзгедәге шәүләсенә сокланып карап торды. Йөзе дисәң йөзе, гәүдәсе дисәң гәүдәсе! Күпме егет чапты артыннан, ә ул Каф тавы артындагы үзе уйлап чыгарган илаһи зат турында хыялланып яшәде. Тагы бер генә күрәсе иде үзен, ялкынлы күзләренә бер генә багасы иде! "Язмышкаем, Аллакаем, кызганмагыз инде миннән шул бәхетне. Җырчымны бер генә кочып үпсәм, гомер буе сөенеп яшәр идем!" — Гөлнур бу сүзләрне кычкырып әйткән икән, үзенә дә кызык булып китте. "Иа Ходаем, бер генә төнгә бүләк ит миңа Җырчымны", — дип кабатлады. Аннары көзгедәге шәүләсен үчекләп: — Шыр тиле бит син, Гөлнур! Валлаһи, шыр дивана. И Ходаем, ничек яшәп бетәрсең бу дөньяда, — диде. Аңа бик моңсу булып китте. Кыз сыңар бокал, сыңар тәлинкә куелган өстәл янына килде. Берүзенә бер шәраб алып, табын корып утыруы да бер жүләрлек булып тоелды. Күңелен күтәрергә теләп, ул магнитофон кабызды. Бөтен өйне моңга күмеп, Җырчысының ягымлы тавышы яңгырады: Кайчан гына очрашырбыз, Онытыр идем сагышымны? Күкрәгемә кысып елый-елый, Тыңлар идем назлы тавышыңны... Берничә тапкыр күз кысып алды да кинәт ут сүнде. Җыр да туктады. Өй эче караңгылыкка күмелде. Әллә ничек шомлы, куркыныч булып китте. Гөлнур, шырпы яндырып, шәм эзләргә кереште. Табып алгач, өстәл өстенә генә түгел, тәрәзә төпләренә дә шәмнәр яндырып тезеп чыкты. Әллә ничек серле тоелды. Гүя үз өйләре дә түгел, гүя ниндидер бер тылсымлы мәгарә. Сәгать төнге уникене сугарга ун минутлап вакыт калгач, Гөлнур шампан шәрабы ачарга кереште. Моңарчы үзе ачканы юк иде әле, азапланып бетте. Шампан атканда, куркуыннан үзе дә дерт итеп куйды. Шулчак аның колагына башка тавыш ишетелде. Әкрен генә, сак кына ишек кагалар иде. "Кайсы йөри? Әллә Заһидмы икән?" — дип уйлый-уйлый, Гөлнур чоланга чыкты. — Кем бар анда? — Зинһар, ачыгыз, юлчы мин. Бик өшедем. Курыкмагыз, начар уй белән йөрмим. Ир-ат тавышы. Ягымлы йомшак тавыш. Мондый тавыш иясе юньсез булмас дип, кыз ишек келәсен ычкындырды. Карга баткан зур гәүдәле берәү килеп керде. — Ну буран, үтерә. Мондый көндә акыллы кеше юлга чыгамы? —диде көтелмәгән кунак. Авыл җирендә юлчыны борып чыгару юк. Алла сакласын, үзең шундый салкын, буранлы төндә юлда калсаң, нишләрсең?! — Рәхмәт, ишек ачтыгыз. Өмет калмаган иде инде. Сезнең тәрәзәләр генә якты. Югыйсә адаша идем. Гөлнурларның йорты авыл читенә урнашкан. Капкадан чыккач та басу башлана. Район үзәгенә илтүче олы юл да шул басу аша үтә. Аларның капкасын шакучылар күп булды. Берсенә дә караңгы чырай күрсәтмәделәр. Әнисе бик дини кеше, башкаларны рәнҗетүдән курка. Гөлнур да, бүлмә уртасында басып торучы зур кар йомгагына карап, эчтән генә: "Хәерле булсын, Ходаем, үзең сакла", — диде. Шулчак түрдәге сәгатьнең даң-даң суга башлавы бүген нинди кич икәнен искә төшерде. Гөлнур, ашыга-ашыга, серванттан тагы бер бокал алды, икесенә дә тутырып шәраб салды. Аннары берсен көтелмәгән кунагына тоттырып: — Яңа ел белән! — диде. — Сезне дә! Яңа елда теләкләрегез кабул булсын, шәфкать иясе! Гөлнур, көзге каршына басып ниләр теләгәнен исенә төшереп, елмаеп куйды. Юлчының һаман туннан, бүректән басып торуын күреп: — Сез чишенегез. Мин хәзер чәй куям, җылынырсыз, — дип, аш-су бүлмәсенә чыгып китте. Ул кире әйләнеп кергәндә, кунак бәйләгән соры свитердан гына калган, үзе, Гөлнурга арты белән басып, стенага эленгән сурәтләрне карый иде. Хуҗабикәнең адымнарын ишетеп, ул аңа йөзе белән борылды. Гөлнур кайнар чәйнекне чак кына кулыннан төшереп җибәрмәде, ток суккандай тораташ булып катып калды. Аның каршында Җырчы басып тора иде! Кунак исә, кызның кинәт аптырап калуын үзенчә аңлап: — Зинһар, курыкмагыз. Минем бернинди начар ниятем юк, — дип акланды. — Бәлки, сез мине беләсездер дә. Мин — җырчы. Сезнең авылга да килгәнем булды. Аннары киеренкелекне бетерергә, кызны йомшартырга теләгәндәй, өстәп тә куйды: — Менә мин сезне хәтерлим дә әле. Сез бит минем концертыма килгән идегез, иң беренче рәттә утырдыгыз. Шулай бит?! — диде. Кыек атып туры китерде. Гөлнурга җитә калды, чәйнекне өстәлгә куйды да куллары белән битен каплап елый ук башлады. — Ни булды сезгә? Мин сезне рәнҗеттемме әллә? Гөлнур, "юк" дигәнне белдереп, башын чайкады, яшьләренә буыла-буыла, калтыравык тавыш белән: — Мин сезне... ничә ел... ничә ел... көттем... Мин бит сезне... яратам... Яратам! Яратам! — дип кабатлады. Җырчы елмайды. Түгәрәк матур йөзендә шатлык, канәгатьлек чагылды. Сәхнәгә аяк басып уңышка ирешкәч, ул дандәрәҗәгә, алкышларга гына түгел, хатын-кыз мәхәббәтенә дә коенды. Алар аның кочагына бернинди каршылыксыз, үзләре теләп аудылар, ул беркайчан да хатын-кыз назына мохтаҗлык кичермәде. Җырчы өчен бу зат күптән үзенең серлелеген югалткан, ул хәтта кочагында булган Чибәркәйләрнең ни йөзләрен, ни исемнәрен яхшылап хәтерләми. Хуҗасын Алладай күреп, аның һәр әмерен берсүзсез үтәргә әзер булган тугры колдай мөлдерәп үзенә төбәлгән бу беркатлы авыл кызы да аңа бернинди яңалык ачмаячак, һәм бу кызның да наз-сөюләре аның тормышында җил алып киткән ком бөртегедәй эзсез югалачак... Гади адәм балалары тамчылап кына авыз итә торган дан, бәхет, мәхәббәт, ләззәт бәлзәмнәрен Җырчы касәләп эчте, шуңа аларның чын тәмен, кадерен белмәс, аңламас булды... Аны, зур акчалар вәгъдә итеп, район үзәгендә үтәчәк Яңа ел кичәсенә җырларга чакырганнар иде. Төркемдәге артистлары, оештыручылары бер көн алдан китте. Җырчы көнендә генә үз машинасы белән барырга ниятләп калды. Ләкин кичәдә катнашырга язмаган икән, барыр юлын буран бүлде, машинасы кар көртенә чумды. Электр баганаларын маяк итеп, берәр авылга килеп чыгарга өметләнеп, ул, карга бата-чума, алга атлады. Адашудан да, өшеп егылудан, каршысына бүреләр килеп чыгудан да курыкты. Бәсле керфекләрен көчкә күтәреп, салкын җилдән кызарып чыккан күзләре яктылык эзләде, тычкан күзедәй булса да яктылык! һәм ул аны тапты. Бу йортта аны яктылык, җылылык кына түгел, мәхәббәт тә көткән икән! Ничек аннан баш тартмак кирәк?! Җырчы, йөзенә гашыйклар битлеге киеп, дөньясын онытып, сихерләнеп үзенә төбәлгән кыз балага таба атлады, алмашка берни бирмичә, аның бар назын, мәхәббәтен берьюлы тартып алырга теләгәндәй, кулларын Гөлнурга сузды. Колагына, назлы итеп: — Син бик чибәр, бик сөйкемле, — дип пышылдады... Яңа елның беренче таңын Гөлнур тилмереп көткән, өзелеп сагынган, шашып сөйгән кешесе кочагында бәхетле елмаеп каршылады. Уянуга, янәшәсендә дөньясын онытып йоклап яткан кадерлесенең битләрен, күзләрен, чәчләрен үпте. Бергә үткәргән әкияти сихри төннең һәр мизгелен хәтерендә кабат яңартты. Кара-каршы утырып чәй эчүләре, күзгә-күз карап сөйләшүләре, бер-берсенә сыенып биюләре, Җырчының бернинди музыкасыз-нисез Гөлнурга багышлап җырлаулары, болай да бәхеттән оеган-изрәгән тәненең наз ялкынында эрүе... Гөлнур Яңа елның тәүге таңын хатын булып каршы алды. Үз бәхетенә үзе ышанмыйча елмаеп ятты да, кадерлесенең күкрәгенә башын куеп, яңадан тәмләп йоклап китте. Кабат уянганда ул ялгыз иде. Кыз куркып сикереп торды. Җырчы үзе дә, киемнәре дә юк! Әллә аны җен урлады, әллә җир астына төшеп югалды, әллә күккә ашты, әллә ул гел булмады... Әллә соң барысы да матур бер төш кенә идеме, әллә соң Гөлнур саташты гынамы?! Вакыт үткән саен, Яңа ел төнендә булган могҗизалы хәлләрнең төш кенә түгеллеге ачыкпанганнан-ачыклана барды. Басу-кырлар, бәрәңге бакчалары бушап калган көзге бер көндә, әби-бабайлар: "Бүген безнең бәйрәм", — диеп сыйланып, бүләк-күчтәнәчләр җыеп йөргәндә, дөньяга бер елак малай туды. Үскән саен елавы — шыңшуга, шыңшуы — иңрәүгә, иңрәве ниндидер бер үзәк өзгеч моңга әйләнә барды. Биш яшендә инде ул, радиоданмы-телевизорданмы ишеткән җырларны отып алып, үзалдына көйләп-моңланып йөри башлады. Малайның Йосыфныкыдай нурлы йөзенә карап, аның илаһи матурлыгын күреп, бәгырьләрне айкап ташлый торган моңлы тавышын ишетеп, авыл халкы шаккатты, әмма күпме генә баш ватса да, шул авылда яшәгән һәр нәселнең җиде бабасына хәтле актарып эзләсә дә, бу моңлы баланың атасы шулдыр дип күрсәтерлек кеше табылмады. Гөлнур үзе дә, шул сабыйга, тугыз ай буе йөрәк астында йөрткән, мең газап белән дөньяга китергән шул сабыйга, соклану һәм мәхәббәт тулы карашын текәп: "Адәм баласымы син, әллә пәри затыннанмы? Синең атаң минем яраткан Җырчыммы, әллә, Җырчы кыяфәтенә кереп, мине сихерләгән пәриме?" — дип, әллә нинди уйларга бирелә башлый иде. Гөлнур хәзер кышларны бик ярата. Бигрәк тә карлар шашынган, җил-давыллы, буранлы кич-төннәрне ярата. Шундый кичләрдә ул, әнисенең ай-ваена карамыйча, тәрәзә төбенә шәмнәр кабызып куя. Шундый кичләрдә ул йокламый. Карлар шашынган, җил дулаган буранлы көннәрдә Гөлнур нидер көтә. Күңеленең әллә кайсы почмагында, бик еракта янган учак яктысыдай кечкенә, ифрат кечкенә өметен үзенә буйсындырып, аны зурайтып, "ул килер" дигән матур ялганга үзен-үзе ышандырып көтә. Кайчан гына очрашырбыз, Онытыр идем сагышымны? Күкрәгемә кысып елый-елый, Тыңлар идем назлы тавышыңны... Ләкин юкка көтә. Могҗизалар бары Яңа ел төнендә генә була бит. Анда да һәр кеше гомерендә бары бер генә тапкыр, имеш. Даладан килүче Ул, нидер исенә төшергәндәй, барган җиреннән кинәт туктап калды. Тирә-якка бакты. Зур итеп ачылган күзләрендә аптырау, курку, сискәнү иде. Гүя бу дөньяны тәүге тапкыр күрде. Гүя яңа туды, яңа уянды. Әлегә хәтле ул барды да барды. Кая барганын белмәде. Кайдан килүен дә белмәде, һәм бу турыда уйламады да, чөнки, туктап калганчы, боларның аның өчен бернинди әһәмияте юк иде. Ләкин ул туктады. Тирә-якка бакты. Алда офыкларга тоташкан кара тасма сузылып ята, артта да шундый ук тасма, һәм ул да, тарая-тарая, офыкларга барып тоташкан иде. Ә тирә-якта дала, офыкларга тоташкан ак бушлык... Кеше курыкты, аптырады, ярдәм көткәндәй, гаҗиз карашын күккә төбәде. Тик кояшны күрмәде. Кояш тау-тау кара болытлар артына кереп качкан иде. Әле бер, әле икенче якка төбәлеп, өмет уты эзләгән кеше, ниһаять, аңлады: бу олы дөньяда ул япа-ялгыз иде... Тирә-ягында бер генә тереклек иясе дә юк, ни кош, ни җанвар, ни бөҗәк, ни агач, ни гөл, ни үлән... Миңгерәүләнеп, зиһенсез калган башын учлап, юлчы җиргә тезләнде, инәлеп-инәлеп уйларын, хәтерен чакырды. Тик учларга кысылган башта "Мин кем? Кая барам?" дигән уйдан башка бер уй да юк, кешенең хәтере әллә үлгән, әллә йоклаган иде. Әлегәчә ул барды да барды. Каядыр ашыкты, нидәндер качты. Туктап калганчы аның башында бернинди уй да, бернинди сорау да юк иде. "Мин кем? Кая барам?" дигән сораулар туктап калгач кына башына ишелеп төште, утлы уклар булып миенә кадалды. Димәк, ул ялгышкан, туктарга кирәк булмаган. Кеше уйлау сәләтен югалтмаган иде. "Мин кем? Кая барам?" дигән уйга әкрен-әкрен генә өр-яңа уй ялганды: "Юл бар, димәк, ул каядыр илтә!" Бу уй аның күңелен җылытты, һәм ул, сикереп торып, кабат атлап китте. Атлаган саен, тар тасма, киңәя-киңәя, аяк астына шуды. Тик офык үзгәрмәде. Офык һаман шул ук иде. "Мин бараммы? Әллә бер урында таптанам гынамы? — дип куркып уйлады кеше. — Әллә соң бу юлның ахыры юкмы? Әллә соң бу җир түгел, башка планетамы?!" Курку зурайды, киңәйде, бөтен күзәнәкләргә кереп тулды. Өметкә урын калмады. Кешене тоташ курку биләп алды. Ул адымнарын тизләтте, сулышына кабып йөгерә башлады. Кара тасма да тизрәк шуышты. Тик офык үзгәрмәде. Офык шул ук иде... Юлчы туктады, арып, хәлсезләнеп җиргә утырды. Бөтен тәне яна, үлеп эчәсе килә иде. Сусавын басарга теләп, ул бер йомарлам кар алып капты. Кар баллы иде. Шул тәм дөньяда нәкъ шул кардай ак, баллы шикәр барлыгын искә төшерде. Бу югалган дөньядан килгән тәүге истәлек иде. Кеше, сөенә-сөенә, тагы нидер искә төшерергә азапланды, тик хыянәтче хәтер башка һичнинди аваз салмады. Билгесезлектән, чарасызлыктан тәмам йончыган кеше салкын асфальт өстенә бөгәрләнеп ятты. Инде беркая барасы килми, инде селкенәсе дә килми, инде яшисе дә килми иде. Кеше тормышның ни икәнен оныткан, аның кайдалыгын белми, аңламый, шуңа күрә барлыгына да ышанычы беткән иде. Тәненә суык үтте. Иксез-чиксез кара тасмадан, ак карлы даладан, авыр болытлардан торган сәер дөнья да әкрен-әкрен генә югалды... ...Аны кемдер төртеп уятты. — Әй, син, нишләп юлда ятасың? Катасың бит! Юлчы күзләрен ачты, башын күтәрде. Каршында ала-кола бүрекле, кып-кызыл йөзле адәм баласы басып тора иде. — Бу төшме? — дип сорады юлчы, каршындагы җан иясенең югалуыннан куркып. Буш, салкын дөньяда кинәт пәйда булган бу затны күреп, ул чиктән тыш гаҗәпләнгән, күзләрендә аптырау, ышанмау иде. Ни могҗиза, аңа дәшкән кеше чынлап та бар, бу төш тә, саташу да түгел, чынбарлык иде! — Акыллы бәндә юлга сузылып ятамы? Синең өчен төрмәдә утырырга тагын, алкаш! — дип мыгырдана-мыгырдана китә башлады кинәт пәйда булган серле зат. — Китмә! Калдырма мине! — дип кычкырды юлчы. Әллә кайдан көч тапты, сикереп торды, ятим баладай кызыл йөзле кешегә килеп сарылды: "Калдырма мине! Мин куркам! Куркам мин!" — Вот идиот! Курыккач, эчмәскә кирәк иде! Нишлим мин синең белән? Үзен чакыручы булмаса да, кеше ала-кола бүрекле иргә иярде. Шунда гына ул озын әрҗәле, зур тәгәрмәчле соры машинаны күреп алды. Машина! Дөньяда шундый әйбер дә бар бит! Кеше калтыранган куллары белән салкын тимергә кагылды. Хәтер төбеннән башка сурәтләр калкып чыкты, күз алдында машиналар, төрле-төрле бик күп машиналар пәйда булды. Алар чуар тасма булып офыкка тоташкан иде... — Утыр инде алайса, — диде теләмичә генә Кызыл Чырай. Юлчы, арыган, талчыккан гәүдәсен авырлык белән генә күтәреп, биек кабинага менеп утырды. Тәнен рәхәт җылылык төреп алды. Тынлыкка өйрәнгән колакларын сагайтып, ят тавыш ишетелде, аннары офыкка тоташкан кара тасма зур тизлек белән аларга таба шуыша башлады. — Кая барасың соң син? — дип сорады машина хуҗасы. — Белмим, — диде кеше. — Кы-ы-зык... Ничек инде белмисең?! Шулай буламыни? Кеше дәшмәде. Ул каршыга йөзеп килүче кара тасмага карап онытылган иде. Ни булды соң бу? Бит берни дә үзгәрмәде! һәм үзгәрергә дә охшамаган... Барысы да шул ук: иксез-чиксез ак дала да, офыкка тоташкан юл да, өскә ишелеп төшәргә торган тау-тау болытлар да... Аерма тик шунда: әлегә хәтле бу олы дөньяда ул берьялгызы һәм җәяү атлый иде. Хәзер алар икәү, озын арбалы биек машинада баралар... — Ә кулыңда нәрсә, нинди тартма бу? Юлчы, беренче тапкыр күргәндәй, кулындагы әйбергә карап куйды. — Белмим. — Ник соң ачып карамыйсың? — Минеке түгел ул. Ялтыравык кәгазьгә төргән тартма, чынлап та аныкы түгел, ул аны кемгәдер тапшырырга тиеш бугай. Ир кемгә икәнен үзе дә белми, тик аң төбенә төшеп егылган бер уй шундый бурычы барлыгын искәртә иде. — Бәлки, анда шартлаткычтыр? — Юк, — диде юлчы. — Анда шартлаткыч түгел. — Кайдан беләсең? Чынлап та, кайдан? Ләкин белә, тартма эчендә ниндидер матур, затлы әйбер ятканын әллә нинди тойгы белән сизә. Тик тартманы ачарга ярамый, аны шулай төргән килеш кемгәдер бирергә һәм бүләк иясен шатландырырга кирәк. — Исемең ничек соң синең, Ходай бәндәсе? Кеше уйга калды. — Исемем... Белмим... — Сә-ә-ер... Исемсез кеше буламыни?! Ну эчеп тә куйгансың, туган! Исемсез ничек яшәмәкче буласың инде син? Давай исеңә төшер! Мужыт Ивандыр, әллә Абдулламы? Милләтең кем соң синең? — Белмим. Кызыл Чырайның гаҗәпләнүе чиксез иде: — Вот это да! Карале, әллә синең башыңа суктылармы? Мужыт сине кыйнаганнардыр, ә? Безнең баш бит ул шырпы кабы кебек кенә. Раз! И готово! Момент бөтен миең боткага әйләнә. — Мин белмим. Хәтерләмим. — Мужыт сине больницага илтергәдер? — Кайда соң ул? — Нәрсә? — Больница. — Син бигрәк... Артыгын кыланма инде. Юк, ул кыланмый иде. Больницаның ни икәне, нинди икәне шул сүзне ишетүгә исенә төште. Күз алдына шундук күп тәрәзәле зур таш йорт килеп басты, ак халатлы хатынкызлар йөгереп үтте. Озын тар коридорлар, соры җәймәле рәт-рәт караватлар чагылып китте. Больницаның ни икәнен хәтер саклый иде. Ләкин кайда соң ул? Офыкларга тоташкан ак буш даладан, елан булып сузылган очсыз-кырыйсыз юлдан гайре дөньяда башка берни дә юк ич. — Слушай, мин бу юлда егерме елдан артык йөрим инде. Синең кебек чудакны очраткан юк иде. Чынлап та, кайдан килеп чыктың син? Дала уртасында япа-ялгызың. Әллә айдан төштеңме, ә? — Белмим. — Сә-ә-ер... Мужыт син теге ни, инапланитяндыр? Хаха. Чит планета хәерчесе! Өстеңә еламыйча карарлык та түгел, елки-палки. Кеше, тәүге тапкыр күргәндәй, үзенең өс-башына күз салды. Чалбар тезләре шомарып, ялтырап тора, ботинкасы да иске икән... Курткасы да шактый таушалган, бер төймәсе өзелеп төшкән. һәрнәрсә чагыштырганда беленә. Әлегә хәтле дөньяда япа-ялгыз калган кеше өчен чагыштыру бигрәк тә мөһим иде. Кызыл Чырайның да кием-салымы гадәти генә, бер дә шаккатарлык түгел. Тик нигә кимсетә ул аны, шунысы аңлашылмый. — Карале, мужыт син төрмәдән качкансыңдыр? Сорау кешене куркытмады, гаҗәпләндермәде. Ул, балаларча самими күзләрен руль артындагы иргә төбәп, битараф кына сорап куйды: — Төрмә кайда соң? — Кайда-кайда? — Машина хуҗасы ямьсез итеп сүгенеп алды. — Юри кыланасың син! Бәладән башаяк. Әллә төшереп кенә калдырыйммы үзеңне? Машина туктады. Офык әле үзгәрмәгән иде. Юлчы ялварулы мескен карашын Кызыл Чырайга төбәде: — Анда салкын. Мин куркам... — Мин дә куркам! Кем син? Кая барасың? Уеңда ни? Куеныңда ни? — дип ярсый-ярсый җикеренде машина хуҗасы. Кеше аңлады: нидер сөйләргә, аңлатырга кирәк иде. һәм ул тигезсез, карлыккан тавышы белән ашыга-ашыга тезеп китте: — Мин бик озак бардым. Бик озак. Миңа туктамаска кирәк иде. Туктамасам, мин берни уйламый идем, сораулар туктагач килде. Сораулар килде. Ә җаваплар юк! Мин куркам. Бик куркам. Бу дөньяда мин ялгыз идем. Инде син дә ялгыз. Күрмисең, аңламыйсыңмыни: дөньяда шәһәрләр дә, йортлар да, кешеләр дә юк. Нидер булган. Дөнья буш. Буп-буш! Мине кусаң, син бөтенләй ялгыз калачаксың. Мин дә булмам. Тик мин дә ялгыз калачакмын. Бу бик куркыныч. Син әле белмисең, синең машинаң бар. Машинаң туктагач, аңларсың. Кызыл Чырайның бу сафсатаны тыңлап бетерергә түземлеге җитмәде, мыскыллы елмаеп: — Идиот! — диде. — Психбольницадан качкансыңдыр син?! Ничек инде дөньяда берни булмасын ди?! — Ә кайда соң? Кайда тормыш? Мин килгән якта ул юк. Ләкин алда да юк! Без синең белән күпме юл үттек! Ә дөнья буш! Буп-буш! — Ничек инде?! Ничек алай?! Машина хуҗасы бермәл аптырап калды. Юлчының сүзләре күңеленә шом сала башлаган иде. Ул инде икенче тәүлек шушы юл буйлап килә. Ул барасы калага тагы илле чакрымлап ара бар. Туган шәһәреннән чыгып киткәндә, кала әле исән, анда тормыш гөрли иде. Ләкин ирнең күңеленә шик керде, чөнки ул далада төн кунган иде. Димәк, машинасын туктатып йоклаган арада, нидер булган, дөнья беткән. Кешелек дөньясыннан бары шул өтек, сәер адәм генә исән калган. Дөнья аның күз алдында беткән, шуңа күрә бу бичара җан шулай шашкан, берни белми, берни аңламый... Кызыл Чырай, ямьсез уйларыннан котылырга теләгәндәй, ала-кола бүрекле башын чайкап алды. Юк, юк, булмас! Бу тиле адәм саташа, ни сөйләгәнен үзе белми. Ир, кабаланып, машинасын кабызды, газга басты. "Кара елан", бөтерелә-бөтерелә, зур тизлек белән машина астына шуды. Аның койрыгы ифрат озын, тар, нечкә очы тау болытларга барып тоташкан иде. Тизрәк! Тизрәк! Илле чакрымны үтәргә, алда тормыш барлыгына ышанырга! Шул тормышны үз күзең белән күрергә! Кызыл Чырай, юлдашын сискәндереп, кинәт кычкырып җибәрде: — Әнә ич! Әнә! Барысы да элеккечә. Дөнья бетмәгән! Бетмәгән! Ул шатлыктан җырлап ук җибәрде. Шәһәр утлары якынайган саен, тавышы да көрәйде. Юлчы да, йотыла-йотыла, офыкны күзәтте. Офык үзгәргән иде. Офык кына түгел, тирә-як та үзгәрде. Даланы кала йотты. Күз алдында зурзур таш, биек йортлар пәйда булды. Юл инде аларныкы гына түгел, анда әрле-бирле төрле машиналар агыла иде. — Дөнья беткән, имеш. Идиот! Йөрисең шунда кеше куркытып. Дөнья бетми ул, без бетәбез. Тормыш кайнап торган кала эченә кергән саен, кешенең куркуы да артты. Болай булырга тиеш түгел кебек иде, ләкин шулай булды. — Кайда төшәсең? — дип сорады юлдашы. Кешенең күзләренә аптырау тулды. Ул бу сорауга әзер түгел иде. Төшү турында ул гомумән уйламады. Әгәр төшсә, аны ыжгырып килгән машиналар, бихисап күп кешеләр таптап-изеп китәрләр төсле иде. Далада ул ялгызлыктан курыкты. Ләкин дала һәрьяклап ачык, куркыныч кай тарафтан килсә дә, күзгә күренеп, алдан кисәтеп, кешегә әзерләнергә, каршы торырга вакыт, мөмкинлек биреп киләчәк иде. Каладагы мыжлап, кайнап торган тормыш эчендәге ялгызлык күпкә куркыныч икәнлеген юлчы инде аңлап өлгергән иде. Шуңа да ул машинадан төшәргә, юлдашыннан аерылырга теләмәде. Үзе утырган машина әйтерсең туган йортына, ә аның хуҗасы, гәрчә ул шундый сөйкемсез, тупас булса да, газиз туганына әйләнгән иде. Чөнки кеше бу дөньяда башка беркемне белми, бердәнбер якын кешесе ул — Кызыл Чырай. Тик тегесе моны аңламады, кырыс тавыш белән: — Кайда төшәсең? — дип кабатлады. — Мин төшмим, — диде юлчы, әкрен генә. — Ничек инде төшмисең? — Мин куркам. Зинһар, калдырма мине. Кызыл Чырай аңа ачулы караш ташлады: — Нәрсәдән куркасың? Кара, урам тулы кеше. Бу — шәһәр! Монда бүреләр юк. — Нәрсәдән икәнен белмим. Ләкин куркам. Бик куркам, — диде кеше, гаепле кешедәй акланып. — Әгәр төшсәм, мин кабат югалачакмын. — Ну, дускай, мин сиңа нәнке булалмыйм инде. Минем үз юлым, үз эшем. Акча сорамаганга рәхмәт әйт. Телисеңме — теләмисеңме, әнә шул тукталышта төшереп калдырам мин сине. Машина туктады. Кызыл Чырай, юлдашы аша үрелеп, ишекне ачты: — Төш! Төш давай! Бу үз сүзеннән кире кайтыр дигән өметкә урын юк иде. Кеше теләмичә генә җылы урыныннан кузгалды. — Хуш, — диде Кызыл Чырай, шап итеп машина ишеген ябып. Ул китте... Далада очрашканнан соң ике күңел арасында сузылган нәзек, зәгыйфь җепләр шартлап өзелде дә, авырттырып, чеметеп, кешенең йөрәгенә килеп бәрелде. — Нидән куркасың? — дип сорады аннан Кызыл Чырай. Кеше моны үзе дә белми, аңламый иде. Аның хәтере дә, зиһене дә юк, барысы урынына мөлдерәмә булып курку тулган иде. Хәлбуки бу куркуның сәбәбе бар, әмма куркуны тудырган вакыйга кеше хәтереннән сызып ташланган, аның урынына әнә шул хис, кешенең бар рухын сындыра, аны хәлсез, көчсез итә торган яман хис — курку кереп утырган иде. Вакыйга Яңа ел бәйрәме алдыннан булды. Кеше кәефсез генә эштән кайтып килә иде. Көтелгән эш хакы ул көнне дә бирелмәде... Димәк, бәйрәм табыны булмаячак, кызына вәгъдә ителгән бүләк алынмаячак. Димәк, хатыны, күз яшьләрен кызы белән иреннән яшерә-яшерә, ванна бүлмәсенә бикләнеп елап утырачак. Яңа ел бәйрәмендә булса да якыннарын бик шатландырасы килгән иде аның. Әмма насыйп булмады, вәгъдә ителгән эш хакы бирелмәде... Кешенең ул көнне өйгә кайтасы килмәде. Шуңа да бик әкрен атлады, өенә урау юл белән кайтты. Утлары әллә кайдан балкып торган биек тәрәзәле кибет каршына килеп туктады да витринадагы аллы-гөлле йомшак уенчыкларга, матур, купшы киемле курчакларга кызыгып карап торды. Шулчак аңа дәштеләр. Никтер нәкъ менә аңа дәштеләр. — Дяденька! Ир борылып карады. Янәшәдә генә, тротуар кырында, чия төсендәге җиңел машинаны күрде. Аның арткы тәрәзәсе тулысынча ачылган, шул тәрәзәдән, яртылаш диярлек чыгып, ал башлыклы, сары бөдрә чәчле 5-6 яшьлек кызчык, елмая-елмая, аңа кул болгый иде. — Ау вас кошелек улап! — диде кызчык һәм кычкырып көлеп җибәрде. Кызчык шаярта иде. Ир моны аңлады, әмма үпкәләмәде. Ул балаларны ярата иде, үзе дә, елмаеп, кызга бармак янады. — Ау меня собачка есть! — диде кызчык. Тәрәзәдә зәңгәр бантиклы ак йомгак күренде. Көчек, яңа туган бәрәндәй, бөдрә ефәк йонлы иде. Ул үзенең этлеген итеп өргән булды, әмма тавышы ныгымаган, көчсез иде. — Аның исеме Джулия. Матурмы? — дип сорады кызчык. — Матур, бик матур, — диде ир. Шулчак машинаның алгы тәрәзәсе дә ачылды, ифрат ягымлы, яшь, чибәр йөз пәйда булды. Коңгырт чәчләрен иңнәренә таратып салган, өстенә затлы тун кигән хатын, елмая-елмая: — Кызым, абыйны йөдәтмә, — диде. Аннары аксыл нәфис йөзен иргә төбәп: — Гафу итегез. Минем кызым шундый инде, кешеләрне бик ярата. Сөйләшми тора алмый. Юлыгызны бүлгән өчен гафу итегез, — дип өстәде. Хатынның тавышы әйтеп бетергесез ягымлы, йомшак иде. Ир урыныннан кузгалмады, сихерләнгән кебек яңа танышларына карап торуында булды. Чөнки аның күптән, бик күптән йөзләренә елмаю кунган бәхетле кешеләрне күргәне юк иде. Шуңамыдыр алардан аерыласы килмәде, бу шат, матур кызчыкка, аның сөйкемле әнисенә караган саен карыйсы килә, гүя бу ике зат ирнең караңгы шыксыз дөньясына ниндидер җылы якты нурлар сибә иде. Менә машина янына, ялтыравык кәгазьле тартмалар кочаклап, озын буйлы, соры тунлы чем-кара чәчле бер ир килде, арткы ишекне ачып, кулындагы әйберләрне шунда ташлады. — Ой, папочка! Сколько подарков! — дип, кул чабачаба сөенде кызчык. — Сезнең заказны йөз процентка үтәдем! — Әти кеше горур иде. Аның да зур кара күзләре дөньяга бары бәхет нурлары чәчә иде. Баласын, хатынын сөендерә алган ата ничек бәхетсез булсын?! Ир исә, өенә буш кул белән кайтып көрәсен уйлап, күңелсезләнеп куйды. Аның кызы кул чаба-чаба сөенмәячәк. Аның хатыны менә бу чибәр ханым кебек елмаймаячак... — Әти! Ярыймы мин абыйга бүләк бирәм? Яңа ел белән. Ярыймы? Кызчыкның яңгыравык шат тавышы ирне авыр уйларыннан аралады. Ата кеше, бераз икеләнеп торганнан соң: — Алай бик телисең икән, бүләк ит, — диде. Кызчык иң өстә яткан тартманы аптырап басып торган ирнең кулына тоттырды: — Это Вам от Катюши и Джулии. С Новым годом, дядя! — Аннары ул, көчегенең аягын тотып: — Абыйга, сау бул, дип әйт, —диде, үзе дә нәни кулларын тәрәзәдән болгады. Машина кузгалып китте. "Дөньяда бәхетле кешеләр бар. Болай булгач, хәлләр өметсез түгел икән әле. Киләчәктә, бәлки, безгә дә бәхет елмаер" дип уйлады ир. Шат күңелле, тормыштан канәгать кешеләрне күрү, җитмәсә көтмәгәндә бүләкле булып та кую аның кәефен күтәргән иде. Ул өенә ашыкты. Ят, коточкыч дәһшәтле тавыш аны сискәнергә, туктарга мәҗбүр итте. Ни булганын аңларга теләп, ул як-ягына каранды. Күрде һәм катып калды: әле генә аның яныннан кузгалып киткән, дүрт бәхетле җанны үз куенына алган чия төсле машина дөрләп яна, тоташ ялкын эчендә калган иде... Ир кешеләрнең кычкыруын ишетмәде, аларга кушылып чапмады. Ялтыравык кәгазьле тартманы күкрәгенә кысып, шашкан карашы белән бу коточкыч күренешкә карап катып калды... Аннары йөгерде. Бик озак йөгерде. Берни күрми, берни тоймый, берни уйламый, ник йөгергәнен, кая йөгергәнен белмичә йөгерде... ...Әйе, кеше әллә бәхетенә, әллә бәхетсезлегенә, бу вакыйганы тулаем оныткан, ул аның хәтереннән мәңгегә сызып ташланган иде. Ул курыкты, тик нидән куркуын белмәде. Машиналар, кешеләр бертуктаусыз агылып торган шәһәр урамында кеше япа-ялгыз калды. Кай тарафка юл тотарга да белмичә икеләнеп торганнан соң, ул тукталыш кырындагы белдерү-игъланнар белән чуарланып беткән баганага килеп сөялде. Аның күңелендә нәни генә өмет баш калкытты: "Бәлки, кем дә булса мине таныр? Бәлки, бу йөзләгән-меңләгән кешеләр арасында минем танышым да бардыр?" Әмма күпме генә басып торса да, аңа игътибар итүче булмады. Барысы да каядыр ашыга, берсен берсе этә-төртә йөгерә иде. Кеше, ялварулы, гаҗиз карашын халык агымына төбәп, "Мине күрегез!" дигән сыман, калкынып, башын күтәребрәк басты. Ләкин баганага сөялеп торучы бичара кешедә беркемнең дә эше юк иде. — Ярдәм итегез! Зинһар, ярдәм итегез. Мин югалдым. Үземне табарга ярдәм итегез, — дип аваз салды кеше. Аны ишетмәделәр. Ишеткәннәре дә аңламады. Ярдәм сораучының аяк астына вак акчалар сибелде. Тик кеше аларны алмады, чөнки түгәрәк тимерләрнең ни икәнен дә, аларның нигә, ни өчен кирәклеген дә оныткан иде. Вакыт узды. Халык төркеме, машиналар агымы әкренләп саега башлады. Инде алар берәм-берәм генә үтә иде, аннары берсе дә калмады. Җан ияләре таш йортларга кереп тулды. Урам бушады, бөтен җир тынып калды. Шәһәр гүя буш далага әйләнде. Инде кеше дә баганага сөялеп тормый, хәлсезләнеп җиргә чүккән иде. Аны йокы басты, тәненә салкын үрмәләде. Багана башындагы ут аны җылытмый, бары ниндидер салкын яктылыкка гына төрә иде. Шул яктылыкта кеше җирдәге вак акчаларның җемелдәвен күрде. Күктәге йолдызларның җемелдәвен күрергә үз баганасындагы һәм башка баганалардагы ясалма утлар комачаулый иде. Кеше күзләрен йомды. Бүтән ул бернинди яктылык күрмәде. Кеше бөтенләйгә югалды... Дөнья югалмады. Дөнья калды. Җылы кояш, якты ай, нурлы йолдызлар, шау чәчәкле гөлбакчалар, яшел болыннар, иксез-чиксез диңгезләр, биек таулар, мәгърур кыялар— барысы-барысы калды. Шаулы калалар, тын авыллар, озын-озын юллар калды. Миллионлаган төрле тереклек: очар кошлар, көчле җанварлар, пакь күңелле горур кешеләр калды. Әмма кансыз ерткычлар, җирәнгеч хәшәрәтләр дә калды. Шәһәрне төн пәрдәсе каплап алгач та, алар, юеш тараканнар кебек, яшерен ояларыннан чыктылар да, үзләренең кара эшләрен таң атканчы башкарып өлгерер өчен, таш урамнарга сибелделәр. Хәшәрәтләрнең берсе белдерү-игъланнар белән чуарланып беткән багана янына килде, пычрак, тупас итекле аягы белән кешегә китереп типте. Корбанының һичнинди каршылык күрсәтмәвен күреп, үзен якларлык та көче юклыгын аңлап, кабалана-кабалана аны чишендерергә кереште: башындагы куян бүреген йолкып алды, мышныймышный җылы ботинкаларын салдырды. Аннары, комсызланып, кешенең курткасына килеп ябышты. Шулчак ир кочагындагы тартманы күреп алды да мизгел эчендә аны ботарлап та ташлады. Тартма эченнән кара бөдрә чәчле, алсу йөзле, озын керфекле, зәп-зәңгәр күзле курчак килеп чыкты. Күз явын алырлык матур, нәфис иде ул. Өстендәге алсу күлмәге җем-җем итеп тора, чәчләренә дә нәкъ шундый бант тагылган иде. Курчакның күпереп торган алсу иреннәре чак-чак кына ачылып, энҗе тешләрен балкытып елмая иде. Затлы тартма эченнән үзе өчен бер кирәкмәгән әйбер килеп чыгуына хәшәрәтнең ачуы килде. Ул, дөньяны сасытып, ямьсез итеп сүгенде дә бичара курчакны әллә нинди бер ачу-нәфрәт белән атып бәрде. Курчак берара һавада бөтерелеп алды да, шапылдап, трамвай юлына килеп төште. Авыртуның, югалтуларның, җан-тән әрнүенең ни икәнен белмәгән җансыз курчак әле һаман елмая, бәхетле елмая иде... Көмеш тун Шәһәр үзәгендә урнашкан ифрат бай бу кибеткә һәр көнне кичке якта өстенә көзге кара пәлтә кигән бер хатын керә. Кибетчеләр аны таныйлар, ул килеп кергәч, ниндидер бер кинаяле, мыскыллы елмаю белән бер-берсенә карашып куялар. Хатын аларга игътибар итми, сатучыларны да, кибет эчендә әйбер сайлап йөрүчеләрне дә гүя күрми, ашыгаашыга затлы туннар сатыла торган бүлеккә таба атлый. Башкалар кебек эзләнеп, сайланып маташмый ул, чөнки үзенә нәрсә кирәклеген бик яхшы белә. Әллә кайдан игътибарны җәлеп итеп торучы, күз явын алырлык матур тун янына килә ул. Ак, зәңгәр, күк, көмеш төсләр белән уйнап торучы шул затлы тун әйтерсең лә һич тә җансыз әйбер түгел, ә бик якын танышы. Аның янына килеп баскач та, хатынның арыган боек йөзе кинәт яктырып, балкып китә. Кан тамырлары, һәр буыны ап-ачык беленеп торган ябык куллары белән ул тунга кагыла, ярату, соклану белән аны сыпыра, гүя нәни песи баласын иркәли. Бераздан хатын, саклык белән генә тунлы элгечне кулына алып, сатучы кыз янына килә. Әдәплелек белән генә аңа һәр көнне бирә торган сорауны кабатлый: — Киеп карарга мөмкинме? Йөзенә тырыша-тырыша җитди төс чыгарып, сатучы кыз: "Әлбәттә", — ди. һәм, хатын борылып китү белән, иптәшләренә күз кысып, йөзен учына яшерә дә иңнәрен калтыратып пырхылдап көлеп җибәрә. Хатын моны күрми дә, сизми дә. Ул бәрхет чаршау корылган киенү бүлмәсенә ашыга, әйтерсең лә анда ниндидер зур шатлык, олы бәхет көтә. Укучым, вакыйганы шул урында туктатып, мин сине үз героем белән якыннанрак таныштырыйм әле. Кыңгыраудай зәңгәр күзле булгангамы, әнисе аңа Чәчкә дип исем кушкан. Кечкенә буена, җыйнак гәүдәсенә карап, хатынга күп дигәндә егерме биш-утыз яшь тирәсе биреп булыр иде. Әмма аксыл ябык йөзенә, ирен читләрендәге тирән сызыкларга, бераз батынкы күзләрен әйләндереп алган вак-вак җыерчыкларга һәм дә шул күзләргә оялаган моңсулык, арыганлыкны күргәч, бу хатын җирдә озак, бик озак яшәгәндер кебек тоела. Утыз алты яшенә җитсә дә, әле һаман тулай торакның кысан, шыксыз бүлмәсендә ялгызы яшәп ятучы Чәчкә: "Бәхетле кешенең әнисе исән була", — дип кабатларга ярата. "Әниең булмаса, әтиең өчен урам эте, чүп үлән генә син", — дип тә өстәп куя. Нишләтәсең, димәк, шулай дияргә сәбәбе бар, һәркем үз тормыш тәҗрибәсеннән чыгып нәтиҗә ясый бит. — Нигә һаман кияүгә чыкмыйсың? — дип сораучыларга да җавабы әзер аның: — Үзем кебек бәхетсезләр үрчетәсем килми, — дип кенә куя. Авыл мәктәбен тәмамлагач, шәһәргә килеп эшкә урнашкан иде Чәчкә. Әтисе белән үги әнисенә артык кашык булмыйча, үз көнен үзе күрә башлаган иде. Дөньялар үзгәреп киткәч, завод та, анда эшләүчеләр дә беркемгә кирәкмәс булды. Элек кесә тутырып акча алучы эшчеләр иң ярлы, иң кадерсез кешегә әйләнде. Белеме булмаса да, кыскартылуга эләкмәде Чәчкә. Кислоталар белән эшләүче иң зыянлы, иң түләүле цехка килергә, аның урынына басарга атлыгып торучы юк иде. Эшен югалтмаса да, акчага тилмерде кыз: бөлгенлеккә төшкән завод хезмәт хакын ачка үлмәслек кенә итеп бирә иде. Шәһәр үзәгендә элеккеге балалар бакчасы урынында калкып чыккан бай, затлы кибеткә иптәш кызлары белән эштән кайтып барганда керде ул. "Аһ!" итешеп, берсеннән-берсе матур һәм берсеннән-берсе кыйммәтле, затлы җиһазларны, савыт-саба, кием-салымнарны карап йөрделәр. Әлеге тунны да шунда күрделәр, бәясенә күз салгач, алтын тун бит бу, диештеләр. — Алтын түгел, көмеш ул, — диде Чәчкә. — Нәкъ көмеш төсендә бит. Мин көмешне ныграк та яратам әле. Менә шул тунга гашыйк булды ул. Беренче көнне читтән генә кызыгып сокланып торса, икенче көнне янына ук килде, курка-курка гына булса да куллары белән кагылды. Шундый йомшак иде тун. Куе озын йоннары арасына бармаклары кереп батты. Кыз, аңа гына риза булмыйча, тун җиңен йөзенә китерде. Борынына әллә нинди хуш исләр килеп ягылды. Тун яныннан китәсе килмәде. Ул тагы, тагы шул кибеткә керде, "үзенең көмеше"нә сокланды. Ә беркөнне, кыюлыгы җитеп, тунны киеп карарга сорады. Сатучы кызның каршы килмәве аңа көч бирде. Сәер, исәр кешегә санауларын аңлап торса да, үзен бу рәхәт, ләззәтле мизгелләрдән мәхрүм итәргә көч таба алмады ул. Менә бүген дә Чәчкә, үзе өчен гаять кадерле булган әйберне тотып, бәрхет чаршау корылган бүлмәгә таба юнәлде. Керү белән үк ун ел буе көзен дә, кышын да кия-кия таушалып, төссезләнеп беткән пәлтәсен өстеннән салып атты. Иске пәлтәне санламавы шулхәтле көчле иде, хәтта аны элеп торуны да кирәк тапмады, ниндидер бер ачу, нәфрәт белән келәм өстенә идәнгә генә ташлады ул. Аннары, кулына бәллүр савыт алгандай, саклык белән генә тунны элгечтән салдырды, ипләп кенә, ашыкмыйча-кабаланмыйча гына кечкенә, җыйнак тәнен тун эченә урнаштырды. Әгәр кем дә булса шул вакытта чаршау эченә күз салса, гаҗәпләнер иде. Чөнки тун киеп караучы хатын көзгегә арты белән басып тора. Махсус шулай эшли Чәчкә, бәхет мизгелләрен юри шулай суза. Башындагы бәйләгән беретны иске пәлтә өстенә ташлый, күренеп торган сары чәчләрен иңнәренә таратып төшерә. Шуннан соң гына көзгегә борылып карый. Андагы кыз бик тә, бик тә ошый Чәчкәгә. Ул, көзгедәге шәүләгә карап, сокланып туя алмый. Шул тунны кию белән әйтерсең лә ниндидер бер могҗиза була: күзирен тирәсендә эчне пошырып торучы ямьсез җыерчыклар юып алгандай юкка чыга, иреннәр үзеннән-үзе елмая башлый, күзләре очкынланып китә, бөтен йөзеннән шатлык нуры бөркелә. Менә бит ул нинди яшь, чибәр икән! Аһ, бу тун аңа шундый килешә! Нинди җылы, нинди йомшак, нинди матур ул! һич тә саласы, аерыласы килми аннан. Менә шул тунны кигән килеш кереп китәсе иде көзге эченә, югаласы иде караңгы вә күңелсез, өметсез вә рәхимсез чынбарлыктан. Мескен булып, гел кимсетелеп яшисе килми лә бу тормышта. Чаршау артында калган нәкъ әнә шул тормыштан ишетелгән тавыш Чәчкәне татлы уйларыннан, матур хыялларыннан бүлә: — Сез чыгасызмы, юкмы? Теләмичә генә туннан аерыла Чәчкә. Аны үз урынына элеп куйгач та, тиз генә китәргә ашыкмый әле. Тагы бер кат сыпырып, иркәләп куя. "Иртәгә хәтле, көмешем", — дип пышылдый. Чәчкә яхшы белә: көнне төнгә ялгап эшләсә дә, ашау-эчүдән калып акча җыйса да, бу тунны түгел, аның җиңен сатып алырга да хәленнән килмәячәк! Биш урынлы саннан торган бу бәягә кемнең генә буе җитәр икән? Юктыр ла андыйлар. Бар икән шул! Бар икән... Ял көне иде ул. Шәһәргә концерт белән Чәчкәнең иң яраткан җырчысы килде. Бер-берсенә игезәктәй охшаган соры көннәрдән туйган кыз ялгызы булса да театр бинасына юнәлде. Пәлтәсен гардеробка тапшырып торганда күрде ул аны. Гаҗәпләнүеннән чак кычкырып җибәрмәде: ишектән аңа таба... теге... кибеттәге тун кереп килә иде. Юк, әлбәттә, тун үзе түгел, ул кемнеңдер өстендә. Әмма Чәчкә аны күрми, аның карашы бары тунга төбәлгән. Бу ул, аның туны иде! Үз күзләренә үзе ышанырга теләмичә, тораташ катып калды кыз. Менә тун аның янына килеп басты. Менә хуҗасының иңнәреннән шуып төште, менә гардеробчы хатын кулына күчте... Мондый матур, асыл тунны алгач, гардеробчы хатын өнсез калырга тиеш иде кебек, әмма ул, исе дә китмичә, җитез хәрәкәтләр белән тунны чөйгә элеп куйды да номер суккан калай кисәген илтифатсыз гына өстәлгә ташлады. Шунда ук, тун турында да, аның хуҗасы турында да онытып, игътибарын чираттагы клиентына юнәлтте. Тун тапшыручы никтер номерны алмады, сумкасында актарынырга кереште: — Ба, кайда соң бу тарак? Неужели алмадым инде? — дип сөйләнде. Чәчкә аны ишетмәде дә, әлбәттә. Аның карашы да, бөтен уе да өстәлдә ятучы бармак башы хәтле генә калайда иде. Кинәт башына килгән уйдан хәтта үзе дә сискәнеп куйды. Шул уй аны ашыгырга мәҗбүр итте. Барысы да бик тиз булды: күз ачып йомган арада үз номеры өстәлгә күчте, ә хатынныкы тирләп чыккан учында урын алды. Чәчкә шабыр тиргә батты, йөрәге күкрәк читлегенә сыймаслык булып бәргәләнде. Кыз ашыга-ашыга икенче катка йөгерде. Тәмам тынычланганчы, бер кирәкмәгәнгә, бәдрәфтә утырып чыкты. Концерт башлангач, залда утлар сүнгәч кенә үз урынына кереп утырды ул. Күзе сәхнәдә булса да, берни күрмәде, берни ишетмәде, бөтен уе учын яндырып торган салкын калайда иде. Ә сәхнәдә төрле утлар уйнады, матур, затлы киемле биючеләр, җырчылар берсен берсе алыштыра торды. Халык бирелеп җыр тыңлый, кул чаба. Беркемнең дә Чәчкәдә эше юк. Әмма кызның күңеле тыныч түгел, менәменә аңа төртеп күрсәтерләр, "Тотыгыз, бу — карак" дип, якасыннан алырлар кебек. Ул, тынгысызланып, ишек ягына күз салды. Нәкъ шул вакыт залга урындыклар күтәргән ике хатын-кыз килеп керде, аларның берсе гардеробта эшләүче, Чәчкәнең киемен алган хатын иде. Димәк, ул концерт карый, ә гардеробта дежур калган булырга тиеш. Ул Чәчкәне танымаячак. Чыгып китәр өчен иң җайлы мизгел иде бу... — Ник концертны карап бетермәдегез? — дип сорады кием бирүче кыз. — Күңелем болгана, үземне начар хис итәм, — дип алдашты Чәчкә. Үзе, кызның кулында каршысына таба "йөзеп" килүче затлы туннан күзен алмыйча, сихерләнеп карап торды. Эчтән бәреп чыккан шатлык дулкынын көчкә тыеп, үзен тыныч тотарга тырышып, тунны кулына алды, тиз генә өстенә элеп, төймәләрен дә каптырып тормыйча, урамга атылды. Бары театр бинасыннан ерагаеп, тулай торакка илтүче аулак урамга чыккач кына тын алырга туктады. Үз бәхетенә үзе ышанмады. Ничек шулай ансат кына, бер мизгел эчендә тигәнәктән гөлчәчәккә әйләнде дә куйды ул. Аның өстендә ишек бусагасына салып, аяк сөртергә дә кызганыч булмаган иске пәлтә түгел, ә көмеш тун! Чәчкә, өнемме соң бу, төшемме, дип, әле куллары белән өстендәге тунны коча, әле йөзен йомшак мех эченә яшереп уйный. Төне дә нинди матур икән бит. Тып-тын, һавада, ялкау гына тирбәлеп, ап-ак күбәләктәй карлар ява. Шундый җылы, рәхәт Чәчкәгә. Ул үз гәүдәсен хәтта тоймый да. Купшы тунга төренеп, урам буйлап әйтерсең лә бәхет үзе атлый. Чәчкәнең уенда әллә ничә төрле татлы уй-хыяллар бөтерелә: "Мин бу тунны эшкә кимәм. Беркемгә күрсәтмәм. Бары авылга гына киеп кайтырмын. Урам буйлап, нәчәлник кызы кебек, тәкәббер генә атлармын. Авылдашлар шаккатып карап калыр. Харис кызы бигрәк бай, көмеш туннар гына киеп йөри, диярләр. Үги анайның көнләшүдән йөзе күгәрер. Пешмәгән, булдыксыз, дип, авыз ера алмас бүтән. Мондый тунны теләсә кем кими шул! Тизрәк кайтып җитәсе дә туйганчы, күңел булганчы көзгедән карыйсы иде". Башын югары күтәреп, горур атлый Чәчкә, гүя атламый, очып бара. Беркемне дә, берни дә күрми ул, әле һаман татлы уйлар дәрьясында йөзә... ...Аракыдыр, сырадыр сатыла торган киоск янында бер төркем егетләр басып тора иде. Кәефләре шәп иде аларның, кызык табасылары, күңел ачасылары килә иде. Чәчкә аларны күрми үтте. Әмма исерек төркем аны да, өстендәге шәп затлы тунны да күреп алган иде... Өстендәге тунны салдыруларын белеп-сизеп ятты Чәчкә. Ләкин каршылык күрсәтү түгел, кымшанырлык та хәле юк иде. Аяклары, куллары өшегәнен дә сизде. Ә аннары берни тоймас булды. Шундый җиңел, рәхәт булып китте аңа. Туны да өстендә икән бит. Әнә бит көзгедән көмеш тунлы үзе карап тора. Чәчкә куллары белән аңа үрелә һәм, ни гаҗәп, бернинди каршылык сизми. Башта куллары, аннары үзе әкрен генә көзге эченә кереп югала. Ә анда күзләрне чагылдырырлык яктылык, һәр тарафтан җылы нур агыла. Кыз, аптырап, артына, көзгенең бу ягына борылып карый. Тик анда таныш бүлмәне дә, бәрхет чаршауны да күрми. Ни өчендер әле генә үзе атлап килгән аулак урамны, кар өстендә йөзтүбән яткан хатынны күрә. Ул ана карынындагы бала кебек бөгәрләнеп яткан, әллә оятыннан, әллә салкыннан, әллә тормыштагы барча рәхимсезлек вә явызлыклардан гүя җир куенына кереп яшеренергә тели... — Үлә бит ул! — дип кычкыра Чәчкә. Әмма үз тавышын хәтта үзе дә ишетми. Заказ 1. Малай — Әти... Аны ишетмәделәр. — Әти... — дип, куркып кына кабатлады малай. Бүлмә уртасында иңе-буе ярты метр чамасы булган агачны чокып утырган ир, ниһаять, сакал-мыек баскан караңгы йөзен малайга борды. — Нәрсә кирәк?! Әйттем бит, йөдәтмә, дип! Синең саннарың белән баш катырырга вакытым юк! Бар, әнә анаңнан сора! Буталма аяк астында, йә сыптырып очырырмын. Йон арасына кереп яшеренгән кечкенә нәзек иреннәрдән бала йөрәген мизгел эчендә көл-күмергә әйләндерерлек ачу-нәфрәт ялкыны бөркелде. Ниһаять, ул иреннәр кысылды, ир, дөньяда малайның барлыгын да онытып, кабат үз эшенә чумды. Баласының агарып калган боек йөзен, рәнжү тамчылары тирбәлгән сагышлы күзләрен ул күрмәде. — Әни... Ана, токмач җәюеннән туктап, улына төбәлде. Ул барысын да күрде. Онлы кулларын тастымалга сөртеп, малайны кочып алды, керпе энәләредәй тырпаеп торган кыска каты чәчләреннән сыйпады. — Әни, нигә әти мине яратмый? — Ярата, улым, нишләп яратмасын ди?! Әмма малай бу сүзләргә ышанмады. — Юк, яратмый, — дип кабатлады ул. Аннары моңсу карашын каядыр читкә төбәп уйланып торды да: — Әни, әллә мин әтинең үз малае түгелме? — дип сорады. Ата кешенең үз баласын яратмау сәбәбе бары шул гына була ала иде кебек. Чөнки малай әтисенә ошар өчен ни генә эшләми! Тырышып укый, дәресләрен әзерли, өйдә дә булыша... Әбисе дә, әнисе дә, күршеләре дә гел мактап кына торалар үзен. Мондый тәртипле малайны яратмый һич мөмкин түгел югыйсә... Әмма әтисе яратмый. Яратмый... Малайның күзләре кабат яшь белән тулды. Улының сүзләрен ишеткәч, ана ни дияргә белми аптырап калды. Өстенә гүя бозлы су сиптеләр. — Балакаем, кайдан башыңа килде мондый уй?! Тузга язмаганны! Син безнең улыбыз! Әтиеңнеке дә, минеке дә! Әмма малай барыбер ышанмады. Ышанмады! Ана йөгереп залга чыкты. Иренең агач өстенә иелгән ябык аркасына үпкәле караш ташлады да түрдәге шкаф тартмасыннан ниндидер кәгазьләр алды. — Менә, улым, — диде ул, кабат аш бүлмәсенә кергәч. — Менә әтиең белән минем загслашкан документ. Ә бусы — синең таныклык. Менә күрәсеңме, "Әтисе Гайнанов Тимур" диелгән. Инде ышандыңмы? Ышандыңмы, улым? Син — әтиеңнең үз улы! Әйе, ул ышанды. Өлкәннәр дөньясының серле бер атрибуты булган документларга ышанмау мөмкин түгел иде. Шулай булса да малай соравын кабатлады: — Алай булгач, нигә ул мине яратмый?! Моны өченче класста укып йөрүче бала түгел, ире белән дистә елдан артык яшәгән Фәимә үзе дә аңламый иде. 2. Фәимә Тимурга кияүгә чыкканда саф кыз иде Фәимә. Егетләр белән кочышканы, үбешкәне дә юк иде. Тимур булды аның беренче мәхәббәте. Сөйгәне кочагына ак күлмәкләр киеп, никахлы, законлы кәләше булып керде. Аннан башка иратларны белмәде һәм белергә дә теләмәде. Алар училищеда укыганда таныштылар. Тимурның талантына сокланмаган кеше юк иде. Ул иҗат иткән картиналар иң дәрәҗәле комиссияләр алдына куелды, исеме телдән төшмәде. Укуын тәмамлагач та, Тимурны училищеда укытырга калдырдылар. Ә Фәимәнең сандугачныкыдай үзәкләрне өзәрлек моңлы тавышы тормыш чүп-чары арасында күмелде дә калды. Сәхнәдә түгел, хәтта дус-ишләр арасында да җырларга ярамады, Тимур котырыр дәрәҗәгә җитеп көнләшә иде. Декрет ялыннан чыккач, Фәимә мәктәпкә укытырга керде. Эштән китүе бик сәер һәм көтмәгәндә булды. Дәресләрен тәмамлап, кайтырга җыенган, ишек төбендә хезмәттәшен көтеп тора иде. Шулчак, дөбер-шатыр килеп, мәктәпкә шкаф хәтле бер ир-ат килеп керде. Шәһәр мәгариф бүлеге мөдирен Фәимә шундук танып алды. Бу кырыс, тупас, гаделсез кешедән барысы да дер калтырап тора иде, Фәимә коелып төште. Исәнләшкәндә, тавышы да бик зәгыйфь, мескен чыкты. — Ник мәктәбегез пычрак? Ник аяк сөртергә чүпрәк юк? Син кем? Монда эшлисеңме? А ну ал чиләк, ал чүпрәк! Чтобы ялтырап торсын! — дип, керә керешкә бугаз киереп җикеренә башлады мөдир. Аның килүен кай арада белеп, күреп өлгергән директор йөгереп чыкты. Ул барысын да ишеткән иде. — Гафу итегез, Сәлим Халикович! Хәзер җыештыручыларга әйтербез. Юарлар, чистартырлар. Көз бит, урамда пычрак, бала күп. Гел сөртеп торалар югыйсә... — Ә бу кем? Бу кем? — Мөдирнең нәфрәтле карашы һаман Фәимәгә төбәлгән иде. — Ник әйткәнне тыңламый ул, аяк өсте йоклап тора? — Гафу итегез, Сәлим Халикович! Фәимә Атласовна җыештыручы түгел. Ул музыка укытучысы. Юк, барыбер тынычланмады мөдир. Фәимәнең күрәчәгенә каршы, бик ачуы килгән, котырган чагы булгандыр. Бер кадалган кешесенә тәмам канын суырып бетермичә туктамый, диюләре хак икән. — Позор! Укытучы шулай киенәме?! Ничек балалардан оялмыйсыз? Иртәгә чтобы как положено киенеп килегез! Сез һәрьяклап үрнәк булырга тиеш! Әмма икенче көнне Фәимә мәктәпкә килмәде. Бердән, гарьләнде, икенчедән, "как положено" киенергә аның мөмкинлеге юк иде. Тимур гаиләсен гомере буе мохтаҗлыкта яшәтте. Кулына акча керде исә, иң беренче чиратта үзен кайгыртты: "Мин кеше арасында йөрим!" Матур киенергә, тәмле ашарга яратты. Үзен бик яратты. Мәхәббәте башкаларга артмады. Әмма: "Мин эшлим! Мин сезне ашатам!" — дип, күкрәк кагып мактана белә иде. Алар бер бүлмәле фатирда яшиләр. Зал Тимурныкы. Ул аның остаханәсе. Анда мольбертлар, әзер картиналар, буяулар, эскизлар, юнылган агачлар, тагы әллә ниләр... Залдагы карават белән кәнәфине санамаганда, бу бүлмәдә Фәимә белән улы өчен урын юк иде. Алар карамагында кухня белән юыну бүлмәсе калды. Эшкә чыкмаган очракта үзләрен ни көткәнен яхшы аңлаган хатын, ары сугылып, бире сугылып, шәһәр буйлап эш эзләп чапты. Ярый әле бала табу йортында бергә яткан танышы — Талия очрады. Редакциядә кассир булып эшли икән. Шул көннәрдә генә секретарь хатыннары бавыр чире белән кинәт дөньядан китеп барган, һәм бер бәхетлесенә эш урыны бушаган. (Йа Алла, нинди гөнаһлы заман бу! Гүр сәдакасы керә дип, кеше үлгәнгә сөенеп утырган мулладан кай җиребез артык?!) Әйе, бер бәхетлесенә урын бушаган! һәм ул бәхетле кеше Фәимә булып чыкты. Талия белән алар икесе бер бүлмәдә утыралар, һәр кичне Талияне алырга ире килә. Уртача буйлы, оялчан карашлы бу ир, мине күрмәсәләр, барлыгымны белмәсәләр ярар иде дигән сыман, бер йомгакка җыерылган кыяфәттә йөри. Кабул итү бүлмәсенә килеп кергәч тә, гафу итегез, мин килдем, әмма мин сезгә һич тә комачауламам дигән төсле гаепле елмаеп, ишек төбендәге урындыкка утыра да, кулына газета тотып, күренмәс кешегә әйләнә. Сәгать нәкъ бишне сугып, хатыннар киенә башлагач, ул да урыныннан кузгала һәм көн дә әйтә торган сүзләрен кабатлый: — Мин машинаны кабыза торам... Юл уңае булмаса да, алар Фәимәне ишек төбенә үк китереп куялар. Көн дә шулай. Ә беркөнне ир көпә-көндез килде. Фәимә башта, әллә бер-бер хәл булдымы икән дип курка калган иде, дустының: "Рафикъ отпускыда. Обедта да безне килеп алачак", — дигәнен искә төшерде. — Талия банкка киткән иде. Мөгаен, килеп тә өлгермәс. Акча ала торган көнне кеше күп була анда. Бәлки, анда гына барырсың, Рафикъ! Тик Рафикъ чыгып китмәде. Сүзсез генә сәгатенә карап алды да гадәтләнгән урынына барып утырды. Унике туларга ярты сәгатьләп вакыт бар иде әле. Фәимә, аңа башка һичнинди игътибар бирмичә, үз эшенә чумды. Редактор ашыгыч рәвештә бер рәсми хат бастырырга биргән иде, компьютерда шуны җыеп азапланды. Эшен бетереп, башын күтәргән иде, туп-туры үзенә төбәлгән зәңгәр күзләр белән очрашты. Рафикъ, дөньясын онытып, аңа төбәлгән иде. Әллә нинди җылы, сихри нурлар агыла иде бу ялкынлы, назлы караштан. Күзләре очрашкач, ир, угрылыкта тотылгандай каушап, уңайсызланып китте, балаларныкыдай түгәрәк йөзенә кызыллык йөгерде. Ул, ашыгып, карашын идәнгә күчерде, тик барыбер Фәимә нидер аңларга өлгергән иде инде. Мәхәббәткә, назга, җылы карашка сусаган хатынга дөнья ямьләнеп, яктырып киткәндәй тоелды. Аңа да сокланып, яратып караучы ирләр бар икән бит! Ләкин ул тиз айныды: сөю тулы назлы карашын аңа төбәгән бу сөйкемле зат— кеше ире ләбаса. Акылыңа кил, тиле хатын! Шул вакыйгадан соң Фәимә башка беркайчан да Талияләр белән кайтмады. Машиналарына утырмас өчен төрле сәбәпләр тапты, Рафикъның ут-ялкынлы карашыннан качты. Әмма барыбер үзен яраткан кеше дустының хәләл ире булса да, бу мәхәббәт гөленә чәчәк атмый бөредә килеш суларга насыйп булса да, Фәимәгә барыбер рәхәт иде. Аңа Рафикъның тыйнаклыгы, балаларча самимилеге, әрсезләнмичә шулай сабыр гына, беркемгә сиздермичә яшерен ярата алуы ошый, күңеленә якты шатлык бирә, һәм хатын туларның барысы өчен дә аңа рәхмәтле иде. 3. Әминә-Эмипия Тимур, кич дип, ял дип тормый, көне-төне агачы өстендә казына. Имеш, бик бай берәү хатынының сурәтен шулай мәңгеләштерергә уйлаган икән. Ире өйдә булмаганда, Фәимә агач өстендә ачыла-калка барган шул сурәткә озаклап-озакпап карый. Бик бәхетле хатындыр бу, иренең мәхәббәтенә коенып яшидер. Фәимәнең дә портретын ясаган иде Тимур. Күптән инде. Әле өйләнешкәнче, егет белән кыз булып йөргән чакларында. Ап-ак ромашкалар арасына утыртып сурәтләгән иде. Ул картинаны күргәзмәгә куйгач, бик зур түрәнең күзе төшкән, имеш. Шуңа әллә сатканнар, әллә бүләк иткәннәр... Фәимә дә ямьсез түгел иде заманында. Хәзер генә йөзен борчу-сагыш басты. Ә бит аңа елмаю шундый килешә иде! Кара инде, күптән рәхәтләнеп күңел ачканы, очынып шатланганы, онытылып сөйгәне-сөелгәне юк икән... Фәимә өлешенә тигән мәхәббәт артык кыска гомерле булды, күрәсең... — Мин сине бүген кунакка алып барам, — диде көннәрдән бер көнне Талия. Фәимә сискәнеп китте. Рафикътан, аның ялварулы карашыннан болай да качып йөри, инде өенә барсынмы? Хатын-кыз бик сизгер бит ул, әллә иренең кемгә карап дөньясын онытканын Талия сизмиме? Сизә, әлбәттә. Әмма Фәимәнең гөнаһсыз икәнен дә, Рафикъның үзен һәм ике баласын мәңге ташламаячагын да бик яхшы белә. — Курыкма, үзебезгә чакыруым түгел. Шулай диде Талия. Шул сүзләре белән үзенең күп нәрсәдән хәбәрдар икәнен белдереп куйды. Фәимә дәшмәде, дустына төбәлгән карашында гаҗәпләнү һәм кызыксыну иде. — Мин сине бик бай, бик чибәр хатынга алып барам. Кичә аның туган көне иде. Любовниклары күп, барысы да байлар. Коендыралар моны. Ну рәхәт тә яши, белсәң! Баласын анасына кайтарып ташлады да үзен генә кадерләп яши. Пычрак ыштан юып, ир көйләп җәфаланмый. Хәзер шундыйлар заманы, малай! Безнең кебек чисный хатыннарның мәңге рәхәт күрәсе юк. Фәимә аны аңламады. — Синең ирең яхшы бит, Талия. — Ә син каян беләсең? Минеке белән торып карамаган бит. Яхшы! Бер бозау инде. Бөтен тормышны үзем өстерим. Мин булмасам, үлә, бетә ул. Җебегән, сыер тизәге! Иренә булган бөтен "матур", "җылы" хисләрен чыгарды да салды Талия. Фәимә алдында ирен юри начар итеп күрсәтәсе килде. Ә Фәимә моны аңламады, дустының сүзләренә ышанып, "эченә керсәң, беркемнең дә тормышы ал да гөл түгел икән" дип уйлап куйды. Тыныч, ярдәмчел, кешелекле булып күренгән иде югыйсә Рафикъ. Менә бит ничек икән... Аның дуамал, холыксыз Тимурын да фәрештә дип уйлаучылар бардыр, бәлки? Шулай итеп, Фәимә кунакка, Талиянең "современный, бәхетле, дөньяның артына тибеп яшәүче" танышын күрергә китте. Күрде, таныды. Бу Тимур ничә көннәр буена беркемгә тынгылык бирмичә, агачка уеп ясаган хатын үзе иде. Чынлап та, чибәр! Сурәтенә караганда, күпкә чибәр. Фәимә аңа сокланып карады. Хуҗабикә, кызыл тырнаклы, озын бармаклы нәфис кулларын килешле генә сузып, үзе белән таныштырды: — Эмилия. — Фәимә. — Фәимә — слишком просто! Сине Офелия диярбез. Да, Натали?! Талия көлде: — Синең кешечә булмас инде. Эмилия, чынында аның исеме Әминә булып чыкты, үзе шулай үзгәрткән икән, кунакларын залга чакырды. Анда инде табын корылган иде. Фәимә фатирның чисталыгына, һәрнәрсәнең үз урынында булуына игътибар итте. Җиһазлар, келәм-пәрдәләр — барысы да заманча, затлы. Бүлмә зәвык белән бизәлгән, монда җылы, якты һәм рәхәт иде. Йомшак кәнәфигә сеңгәч, Фәимәнең арыган тәннәре оеп китте. Өч хатын, көлешеп, матур тостлар әйтә-әйтә, бер шешә шәрабны бушатып куйдылар. — Кая, бүләкләрең белән мактан инде, — диде Талия. — Ник шул гомер күрсәтмисең? — О-о, кызлар! Егыласыз! Миңа шундый оригинальный бүләк ясадылар! Эмилия йокы бүлмәсенә кереп китте, аннан ак чүпрәккә төрелгән көзгеме, картинамы күтәреп чыкты. — Күзегезне йомыгыз. Бер, ике, өч! Хо-оп! Булды, ачыгыз! Ачты Фәимә күзен. Күрде... Ә Талия ах-ух килде: — Кайсысы? Кайсысы бирде? Жорикмы, әллә теге самның замымы? — Не от-га-да-ла! Сам да түгел, зам да түгел! "Әйтмә! Тимур гына дия күрмә. Ул түгел! Ул түгел! Ә бәлки, улдыр? Тимур кичә өйдә булмады, сурәт тә юкка чыкты. Дөрес, төн уртасында кайтып кергәч, заказчы белән утырдык, сыйлады, диде. Ул чагында картинаны кем бүләк иткән? Кайчан, кем тапшырган аны Эмилиягә?" — Фәимә! Ник дәшмисең? Әллә ошамыймы? Прелесть бит! Чудо, валлаһи! Мине шулай ясасыннар иде. Ну, Әминә, бу сиңа гомереңә җитә инде. Мәхәббәтенә чыдый алмыйча ясаган бу. Кем икәнен әйтмисең тәки. — Ну-у... Бер художник инде... Бер хәерче художник. Талантлы, канишны. Хатыны белән улы авылга кайтып киткәч, квартирына алып барган иде. Картиналарын күрсәтергә. Белсәгез... Нищета! Фәимә урыныннан сикереп торды. Тимур... Бу — Тимур! Хатынын, баласын кан-яшь елатып, ипигә тилмертеп, сөяркәсенең сурәтен ясаган. Бушка! Ә Фәимәгә... Ни бәйрәмгә, ни туган көненә бер чәчәк тә юк! — Фәимә! Тукта, ашыкма инде. — Да-да, китмәгез. Хәзер торт белән чәй эчәбез. Никтер күнде шул Фәимә. Китәсе генә булган да бит. Бер Әминәгә, бер агачтагы сурәткә бәгырь яшьләре аша карый-карый, дәшми генә чәй эчкән булды. Тик өшегән күңелен кайнар чәй дә җылыта алмады... Талия белән Әминә, сурәт турында онытып, Жорик дигән берәүнең машинасын "сүтеп-җыя" башлаганнар иде, уйламаган-көтмәгәндә, сүзләрен бүлеп, Фәимә сорап куйды: — Ә бу художник... Яратамы ул сезне? Әллә заказ буенча гына ясадымы рәсемегезне? — Ярата?! Андый сүз бармыни ул хәзер? Искелек калдыгы, ретрохлам! Төкерәм мин аның яратуына! Хәерче бит ул. Хатынына булсын берүк. Кичә... уф, кызлар, күрсәгез... алдыма тезләнде дә, үләм, синсез торалмыйм, ди. Идән чүпрәге! Шул мескен белән торган хатынын әйтер идем. Хәерчедән бала табып... Мин, Офелия җаным, мәхәббәтяратуларны признавать итмим. Ирләр минем өчен савым сыеры гына, акча янчыгы. Моңа да әйттем, алып бир натуральный тун, аннан сөйләшербез, дидем. Хатынына не завидую, канишны, ипи белән суда утырачаклар. Бичаракайлар... — дип, мыскыллы тонда тәмамлады сүзен ЭмилияӘминә. Аннары урыныннан торып, сылу гәүдәсе белән мактанырга теләгәндәй, тәмләп кенә киерелеп куйды: "И-ииһ". Бу аның якты дөньяда әйтеп калдырган соңгы сүзе иде. Чөнки икенче мизгелдә үк матур башына үзенең сурәте уелган агач гөрселдәп килеп төште. — Нишләдең син, Фәимә?! — дип кычкырды Талия. Ләкин хатын җавап бирерлек хәлдә түгел иде. 4. Тимур Көн дә унбишләп картина алып чыга базарга Тимур. Тезеп куя да үзе читтән генә күзәтеп тора. Киләләр, карыйлар. Караучы күп, ә алучы сирәк. Кайчакта көне буе торып та бер картина да сатылмый. Әнә берәү бик кызыксынып карый әле. Бәлки, берәрсенә бүләк сайлыйдыр, әрле-бирле йөренә. Ниһаять, күңеленә хуш килгәнен тапты, ахры, бер картина янына тукталып, сатучыны көтә башлады. Тагы шул рәсем! Нинди сере, нинди хикмәте бар, үзе дә аңламый Тимур. Алалар бит шул картинаны. Бу ир дә шуның каршына басып каткан. — Ошыймы? — Әйе. — Ошаса, ал. Мең ярымга бирәм. — Кемнәр соң болар? — Хатыным белән улым. — Хатының белән улыңны сатасыңмы? — Юк! Мин картина сатам! Аласыңмы? — Алмыйм. — Алайса аяк астында буталып йөрмә, монда күргәзмә залы түгел. — Миңа аккошлар рәсеме кирәк иде. Пар аккошлар. Туйга бүләк итәргә. — Пар аккошлар түтү, туган. Очып киттеләр алар. Үтте инде андый мода. — Ә нәрсә модада? — Табигать. Кешесез, хайвансыз, аккошсыз. Пейзаж. Хәзер кеше, җәяү йөрергә иренеп, өендә бикләнеп ята, телевизор карый. Ә табигать сагындыра башласа, оясына берәр картина кайтарып элә дә шуңа карап хозурлана. — Шулаймыни? — дип гаҗәпләнде ир. — Ә миңа аккошлар кирәк иде. — Кирәк булса, ясарбыз. Киләсе атнага кил. Булыр сиңа аккошлар. — Бәлки, өеңнән генә килеп алыргадыр? — Алай да була. Тимур пар аккош эзләп йөрүче иргә остаханәсенең адресын язып бирде. Көнен, сәгатен билгеләделәр дә хушлаштылар. Заказчы билгеләнгән вакытка килде. Рәсем әзер иде. Камышлы зәңгәр күлдә бер-берсенә сыенып йөзүче аккошларга бик озак сокланып карап торды. — Күпме сорыйсың? — Ике мең. Кунак бәхәсләшеп тормады, кесәсеннән бумажнигын чыгарып, кирәкле сумманы рәссамга тоттырды, тик китәргә ашыкмады. — Таланты кеше син. Элек мин талантлы кешеләргә соклана, аларны дөньяда иң саф, чиста күңелле изге җаннардыр дип уйлый идем. Тимур кашларын җыерды: — Синеңчә, талантлы кеше картиналарын бушка таратырга, үзе, хәерче булып, саф һава иснәп кенә йөрергә тиеш инде, ә? — Сүз акча турында бармый. Синең намусың чистамы? — Минем намуста синең ни эшең бар? Кем соң әле син миңа хөкем оештырырга? Кем син?! — Мин сине кыйнарга дип килгән идем... Тимур, каршында торучыны яхшылап күрергә теләгәндәй, муенын сузып, иргә таба иелде. Йөзендә мыскыллы елмаю иде: — Ни өчен әле мине кыйнамакчы буласың, туган? Сиңа ни зыяным тиде? — Фәрештәдәй хатыныңны төрмәгә тыккан өчен. — Кем фәрештә? Исереп, кеше үтергән хатын фәрештәме?! — Фәимә үз гөнаһы өчен түләде. Инде синең чират. Тимурның түземлеге бетте: — Слушай, шантаж оештырма монда. Аккошларыңны ал да юлыңда бул. Кит яхшы чакта, йә, кызып китеп, муеныңны сындырырмын. Ир урыныннан кузгалмады, нәфрәтле карашын Тимурга төбәгән килеш: — Фәимә синең белән бик бәхетсез булгандыр... — диде. Рәссам кунакка сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәде: — Җитте! Эшең булмасын минем хатында! Кем син? Аның сөяркәсеме? — Юк. Без андый түбәнлеккә төшмәдек. Мин аңа беркем дә түгел. Шуңа күрә яклый да, саклый да алмадым үзен. Ә син менә, буялудан куркып, шәһәрдән үк чыгып качтың. Хатыныңны да, улыңны да саттың. Әле һаман туларны сатып көн күрәсең. — Җитте! — Тимур, йодрыкларын төйнәп, иргә кизәнмәкче иде, тик тегесе ишеккә таба чигенеп өлгерде. — Ычкын яхшы чакта, синең өчен дә төрмәдә черергә җыенмыйм! — Китәрмен, чөнки синең белән сөйләшүдән барыбер мәгънә юк. Кеше түгел, таш син. Җаның юк. Киләчәк үзе хөкем итәр сине. Хуш! Ир чыгып китте. Хәерсез бәндә, Тимурның бөтен тынычлыгын урлады. Сүзләрендә хаклык бар иде шул. Әйе, качуы хак. Фәимә кулга алынуга, эштән китәргә гариза бирде. Шәһәрдә аны беләләр, танылган абруйлы кеше, шәкертләре күзенә ничек карар? Хатыны аның сөяркәсен үтергән... Оят һәм хурлык! Качарсың да шул. Кеше көлдереп судта утырсынмы?! Әминә кызганыч, әлбәттә. Бик чибәр, назлы, сөеп туймаслык хатын иде. Ә Фәимә анда ничек барып кергән? Шул күндәм, йомыкый хатын кеше үтерсен әле! Адәм ышанмаслык хәл бит бу! Тимур үзе дә ышана алмый аптырады. Ә ышангач, шәһәрдән, дус-ишләре, таныш-белешләре күз алдыннан тизрәк качу ягын карады. Улын авылга, Фәимәнең әниләренә кайтарып куйды, фатирына кеше кертте һәм шәһәрдән чыгып тайды. Казанда барып төшәр урыны бар иде аның. Ике ел элек, эш белән башкалага килгәч, Салават концертына барган һәм шунда бер ялгыз хатын белән танышкан, аны өенә озатып, шунда куна да калган иде. Хатынга берни вәгъдә итә алмаса да, ул араны өзәргә ашыкмады. Казанга килгән саен шул кунакчыл, җылы йортта тукталды, ялгыз хатынның күңелен күрде. "Бөтенләйгә килдем!" дигәч, аны, әлбәттә, кочак җәеп каршы алдылар. Баштан ашып үзенә гашыйк Тимур Гайнанов наз-мәхәббәткә сусаган хатынның җылы куенында рәхәт кенә көн күрә башлады. Беренче мәлләрдә, бер бригадага ияреп, фатир-йортларга евроремонт ясап, шыпырт кына йөрде дә, аннары, бераз акча туплагач, үз остаханәсен булдырып, иҗат белән генә шөгыльләнә башлады... Бик сәер сүзләр әйтте әле бу юньсез бәндә. Хатының белән улыңны сатып көн күрәсең, диде. Нишләсен, базар шартлары шулай куша. Нәрсәне сорыйлар, алалар, шуны сатуга куясың инде. Хатыны белән улын фотога карап ясаган иде Тимур. Дөрес, анда өченче кеше — ул үзе дә бар. Фәимә баланы итәгенә утырткан, ә ир, минем боларга бер катнашым да юк дигәндәй, читтәрәк, горур ялгызлыкта утыра. Үзеннән һәм иҗатыннан башка беркемне дә ярата алмады шул Тимур. Аның өчен бу дөньяда игътибар һәм ихтирамга лаек, гаять мөһим һәм кадерле ике генә нәрсә бар иде, ул да булса— Тимур Гайнанов һәм аның бөек иҗаты. Ана белән бала рәсемен беренче көнне үк алып киттеләр. Тагы ясады Тимур. Бусы да шундук сатылды. Ясаган берсе сатыла, үз иясен таба торды. Бу хәлгә Тимур үзе дә аптырады. Ни сере бар? Фәимә егылып китә торган чибәрләрдән түгел, гап-гади татар хатыны. Ә улы? Бала тек бала инде. Зур кара күзле, кечкенә борынлы бер яшьлек сабый. Хәзер аңа ничә яшь булыр икән? Ундүрт туладыр, мөгаен. Сиксән бердә туган иде бугай. Фәимәнең дә дүрт елы үткән инде алайса. "Сигез ел биргәннәр" дип ишеткән иде. Ничек булса да, аларның яңадан кушыласылары юк, кеше үтерүче белән бер түбә астында яшәмәс бит инде. 5. Рафикъ Рафикъ пар аккошлы картинаны, ак җәймәгә төреп, арткы утыргычка куйды да машинасын кабызып кайтыр юлга кузгалды. Күзе юлда булса да, күңеле әллә кайларда иде. Фәимәнең кеше үтерүе турында иң беренче булып аңа Талия әйтте, башын-күзен тондырып кайтып керде дә: — Рафикъ! Әле дә өйдә икәнсең! Фәимә бер хатынны үтерде, милициягә алып киттеләр үзен. Ужас! Нишләтерләр инде аны? И Аллам! — дип елый-елый такмакларга кереште. Рафикъ аны юатырлык хәлдә түгел иде. Фәимә кеше үтергән?! Булмас! Хатыны саташадыр, ялгыш ишеткәндер, гайбәттер бу. Талия чынаякка салкын су агызып, йөрәк даруы тамызды да күзләрен йомып эчеп җибәрде. — Бу чынлап та дөресме? — Рафикъның бу коточкыч хәбәргә ышанасы килми иде. Талия баш какты. Аннары тиз-тиз генә чишенде дә, дөнья кайгыларыннан качарга теләгәндәй, баштанаяк юрган астына кереп чумды. Ул йоклады, ә Рафикъ, йөрәк ярсуына түзә алмыйча, урамга чыгып китте. Үзе дә сизмичә, Фәимә яшәгән йортка таба атлады. Әрле-бирле подъезд төбендә йөренде, өченче каттагы караңгы тәрәзәне күзәтте. Җанын билгесезлек телде. Тәвәккәлләп милициягә шалтыраткан иде, бернинди шиккә һәм шулай ук бернинди өметкә урын калмаслык җавап ишетте... Ул төнне Рафикъ йокламады. Сөйгәне өчен кайгыруы чиксез-чамасыз иде. Күз алдында кара толымлы, нечкә билле ак күлмәкле кыз, ә колагында аның үзәкләрне өзәрлек моңлы тавышы иде. Әнә ул басу кырындагы яшел чирәм өстенә баскан да, кулларын аккош канатыдай җәеп, очып китәргә җыенгандай, зәңгәр күккә талпынып, җыр суза. Ак күлмәге ничек килешә зифа, төз сынына! Башка механизаторлар белән чирәмгә ауган яшь егетнең гашыйк күзләре җырчы кызга төбәлгән. Җыр тына. Кыз, бу юлы да оча алмадым инде дигәндәй, оялчан карашын түбән ия. — Маладис! Булдырдың, сеңлем! Тагын җырла. Вәт тавыш моңарда, — диешә агайлар. Барысыннан да уздырып кул чабучы — Рафикъ. Җырласын, тик китмәсен генә. Рафикъ аны гомере буе тыңларга әзер. Тик гашыйк егетнең хәлен аңлаучы юк. Педагогия училищесы студентларының чыгышы тәмамлана, кызлар чыркылдаша-чыркылдаша автобуска төяләләр дә башка колхозга юл алалар. Ә Рафикъ кала. Ул белә: бу асыл кош аның кебек гади авыл малае өчен түгел, күктә балкыйсы йолдыз җиргә төшмәс. Тик гашыйк күңеле генә килешергә теләми, һаман хыяллана, могҗиза көтә. Фәимәне редакциядә күргәч, Рафикъ, аптырап, телсезөнсез калды. Чөнки бу моңлы тавышлы гүзәл кызны күптән инде Казанда, атаклы җырчылар тирәсендә йөридер дип уйлый иде. Ә ул монда, аның Талиясе янында, тыныч кына эшләп утыра. Күк кызы җирдә йөри! Әллә соң ялгышаммы, аңа охшаган кеше генәме дип тә уйлаган иде башта. Әмма куе озын керфекле зәңгәр күзләрен күреп, ягымлы тавышын ишеткәч, шикләнер урын калмады. Аннары Талия үзе дә әйтте: "Безнең педучилищены бетергән. Мәктәптән кугач, көч-хәл белән үзебезгә урнаштырдым", — диде. Хыялындагы Алиһәсенең кабул итү бүлмәсендә гап-гади секретарь булып утыруы бер гаҗәп булса, мәктәптән куылуы инде бөтенләй кеше ышанмаслык хәл иде. Әмма күңелендәге хисләргә берни дә киртә була алмады. Әлегә хәтле онытылып, күңел төбендә йокымсырап яткан хисләр Фәимәнең якты күзләренә багу белән кабат уянды. Рафикъ өр-яңадан малайларча гашыйк булды да куйды. Аяклары үзеннән-үзе редакциягә тартты. Машинасы булуына, шул машинасы белән сөеклесен өенә озата алуына, һәр көнне аның нурлы йөзен күрә, назлы тавышын ишетә алуына сөенеп бетә алмады. Аңа шул да җитә, шул да әйтеп бетергесез шатлык, Рафикъ үз өлешенә тигән шул бәхеткә дә чиксез шат иде. Инде шул шатлыгы да сүнәчәкме? Фәимәне тагы югалтачакмы? Икенче көнне эчкерсез, беркатлы җан, аны-моны уйлап тормыйча, хатынын сорауга күмде: — Нәрсә булды? Ничек? Кем гаепле? Талия сөйләп биргәч: — Син бит бердәнбер шаһит, Фәимәне коткара аласың. Эчтек, диң, Әминә үзе егылды, башын бәрде, диң. — Соң инде, җаныкаем, — диде Талия, иренең Фәимә өчен шулхәтле өтәләнүен өнәмичә. — Беренчедән, Фәимә үзе милициягә шалтыратты, кеше үтердем, диде. Икенчедән, мин ничек бар, шулай сөйләп бирдем инде. Талия судта да ничек бар, шулай сөйләде. Фәимә үзе дә акланып маташмады. — Мин гаепле, кеше гомерен өздем. Гаебемне тулысынча таныйм, — диде. Булдыра алганча тыныч, сабыр тотты үзен, уңайсызланып, башын иеп утырды. Хөкем карарын ишеткәч кенә куллары белән йөзен каплап елап җибәрде. Суд залында кеше аз иде. Фәимәнең әти-әнисе, Әминәнең туганнары һәм Рафикъ белән Талия. Ә ире? Ире кайда соң? Аның аркасында бичара хатын коточкыч җинаять кылган, ә хатынын шул җинаятькә этәргән, Әминәнең үлеменә сәбәпче булган оятсыз ир хәтта судка да килмәгән! Рафикъ бу хәлгә аптыраган иде ул чакта. Әгәр Фәимәнең ире урынында булса, ул нишләр иде? Судьялар каршына барып тезләнер, бар гаепне үз өстенә алыр, "Миңа җәза бирегез! Мине утыртыгыз!" дияр иде, мөгаен. Нишләсә дә нишләр, тик хатынын иректә, баласы янында калдырыр өчен берни кызганмас, берни алдында туктап калмас иде. Тик монда ул чит кеше, аның хәтта яшерен сөю белән яраткан кадерләсен юатырга да хакы юк. Соңгы тапкыр күргәндәй, Рафикъ аның матур боек йөзенә, яшь белән тулы зәңгәр күзләренә бага, бар күңеле белән аңа яхшылык тели, авыр юлларны исән-имин кичеп кайтуын, кабат очрашуларын тели. Күңелендә бөтерелгән хисләрен йөзенә чыгармый, сүзсез генә кадерлесе белән сөйләшеп утыра. Фәимә китте... Рафикъ өчен шәһәр бушап калды. Ямь бетте, тормыш күгендәге якты кояшы сүнде. Талия, иренең салкынлыгын җаны-тәне белән сизсә дә, түзде, дәшмәде. Ике баланы аякка бастырасы бар иде. Рафикъ, Тимурны эзләп, әллә ничә тапкыр Казанга килде. Дистәләгән картиналар арасында Фәимәнең рәсемен күреп алмаса, бу юлы да тапмый кайта иде. Очрашуны күптән теләгән, көткән, бу имансыз бәндәгә әйтер сүзләре ничә еллар күңелен тырнап тора иде... Тик очрашу барып чыкмады. Гүя тимер белән сөйләште. Таштан, боздан коелган сын. Җан юк. Күңел дигән нәрсә юк. Күзләрендә — кабер суыгы. Әй Фәимә, Фәимәкәй... Ничекләр түздең син бу туң җан белән?! Хөкем ителмәгән килеш зинданда яшәгәнсең бит син, бәгырькәем! Агач белән Әминәнең түгел, менә аның, иреңнең башын ярасың калган! Ичмасам, үкенечле булмас иде... Алай дисәң... Талантлы бит, иблис! Аккошларны ничек матур ясаган. Сине дә бик матур ясаган ул, Фәимәкәй-гөлкәй! Менә кайт әле, шул пар аккошларны күтәреп, яныңа килермен. Мәхәббәтем белән күңелеңне җылытырмын, беркемнән дә рәнҗеттермәм, яклаучың-саклаучың булырмын. Кайта Рафикъ. Туган шәһәренә, хатыны, ике баласы янына кайта. Юл озын әле. Рәхәтләнеп хыяллан, Рафикъ. Гәрчә ул матур, татлы хыялларның беркайчан да тормышка ашмасын белсәң дә, хыяллан, и самими беркатлы җан... 6. Дамир Дамир авылга кайтмады. Кайтмады, чөнки анда аны көтәр кеше юк иде. "Әйдә безгә, мин сине дуслар белән таныштырам. Не пропадем, брат!" — диде солдат боткасын ике ел буе бергә ашаган хезмәттәше Андрей. Андрейның дуслары нинди затлар икәнен Дамир яхшы белә иде. Белсә дә ризалашты, чөнки аңа барыбер, кайда булса да сыеныр почмак кына кирәк иде. Атна буе дембельне юып, Андрейның әбисендә яттылар, түзде бичара карчык. Бер елга җитәрлек әзерләп куйган көмешкәсеннән җилләр иссә дә түзде, сукранмады. "Солдатигы" кайткан бит! Күпме нужа күргән, балакай, Чечня бандитлары белән сугышкан. Чечняга алар үзләре теләп барды. Акча белән кызыктырдылар. Тик алданды егетләр, вәгъдә ителгән меңнәрне иснәп карарга да насыйп булмады. Кесәләрендә доллар, сумнар түгел, тиеннәр генә шалтырап кайтты. — Кайткач та үзебезгә килерсең, — дигән булган Андрейга Чабан. "Килмәсәң дә эзләп табалар, — диде Андрей. — Кайсы шайтанга хезмәт итсәң дә барыбер түгелмени?" Ике ел эчендә Чабанның тормышында шактый үзгәрешләр булган. Идән астыннан чыккан бу. Казанның аулак кына бер урамындагы сыраханәдә директор булып санала. Бусы — гади адәм балаларына күренгән өлеше. Биредә ул — хөрмәтле Чыңгыз Зурабович. Ә калганы көн яктысыннан яшеренгән, туфрак астындагы чуалган тамыр кебек: наркотиклар сату, бизнесменнарны саву, конкурентларны юк итү, кыскасы, җыен пычрак, кара эшләр. — Ну, солдат, корал тотарга өйрәттеләрме? — дип каршылады Чабан Андрейны. Егет хуҗаның ак күлмәгенә, затлы кара костюмына, артка тарап куйган шома чәчләренә шаккатып карап торды. Болай итеп күрергә өйрәнмәгән иде ул Чабанны. Гомердә булмаганча каушады Андрей. — Без икәү әле... — Кая? Кем? Андрей Дамирны ияртеп кермәгән, урамда калдырган иде. Аның турында сөйләп бирде. — Ышанычлымы? — дип сорады хуҗа. — Ике ел бергә булдык. Шәп ата. Күзен йомып, десяткага тидерә. — Апай да бик ачылма. Читтәрәк йөрт. Башта сынарга кирәк. Ачка үлмәслек өлеш чыгарырбыз. Калганы үзен күрсәткәч. ...Дамир үзен күрсәтте. Аның кансызлыгына әллә кайчангы шакаллар да шаккатарлык иде. Үзен бу бандага кан белән бәйләп куйды ул. Куштылар, үтерде, "Кемне? Нигә?" дип кызыксынып тормады. Аңа барыбер иде. Аңа шулхәтле барыбер иде... Чираттагы эш кушылгач, ризасызлык та белдерде хәтта: "Нигә мондый вак-төяк белән буялырга?" — "Чабан кушкан, димәк, кирәк. Приказы не обсуждаются", — диде Андрей. Хуҗа аларның икесен бер фатирга урнаштырган иде. Вакытлыча, әлбәттә. Монда барысы да вакытлыча. Бүген бар, иртәгә юк. Көтмәгәндә менә шул вак-төяк дигәне Дамир өчен бик әһәмиятле, мөһим нәрсәгә әйләнеп куйды. Эш болай. Бер төрек эшмәкәре Казанда төнге клуб ачарга җыена икән. Моның өчен шәһәр үзәгендә бер бина сатып алган, аны бизәр өчен Казан рәссамнарына мөрәҗәгать иткән. Сүз зур акчалар турында бара, һәм шул акчалар өчен ике рәссам арасында кайнар көрәш башланган. Шуларның берсе Чабанга ярдәм сорап килә: "Конкурентны алып ташлагыз, ул чагында егерме процент сезнеке". Билгеле, Чабанның күзе кыза. Көндәшне куркытырга уйлыйлар, бу эш Дамирга йөкләнә. Рәссамның фамилиясен, адресын кулына тоттыргач, егетнең әлегә хәтле бернинди хис чагылмаган таш йөзендә гаҗәпләнү күрәләр. Шулай итеп, Дамир әтисен куркытырга бара. Менә бит язмыш кешеләр белән ничек уйный! Әтисенә карата Дамирда бары бер хис булды — нәфрәт. Нәфрәт, нәфрәт һәм бары нәфрәт! Ул әтисе янына бара. Башында — аны үтерү планы. Алдына тезләндереп. Кимсетеп. Газаплап, һәм бу уй аның күңеленә ләззәт бирә. Дамир үтерергә өйрәнгән инде. Бик күп гомерләрне өзде ул. Беркемне кызганмады. Үз гомере дә кызганыч түгел. Дамир беркайчан да үлемнән курыкмады, тиле кебек үзе аның каршына атылып чыкты. Тик үлем аны үчекләде, һаман читләтеп үтте, яшисе килеп тырматкан җаннарны өзде, аңа тимәде... Ә беләсезме, бу дөньяда кемнәрнең яшисе килми? Өметләре өзелгән, наз-мәхәббәттән мәхрүм, һәм дә япа-ялгыз калганнарның яшисе килми бу дөньяда. Дамир туларның берсе иде. Ул әнисен яратты. Өзелеп-өзелеп яратты. Тик әнисен аннан тартып алдылар. Аннары ул аны көтте. Тәрәзәдән күзен алмый көтте. Әле ул ялгыз түгел иде. Янында әбисе, бабасы бар иде. Көннәрдән бер көнне бабасы югалды. Мәңгегә югалды. Аны кабергә күмгәннәрен Дамир үзе күреп торды. Югыйсә кычкырдылар: "Алыгыз малайны! Карамасын!"— диделәр. Тик кешеләрдә аның кайгысы юк иде. Аннары әнисе кайтты. Дамирны кочаклап елады да елады... Бик үзгәргән иде әнисе. Ябыккан, саргайган иде. Төннәр буе ютәлләде. Бервакыт шулай буыла-буыла ютәлләде дә озак итеп канлы кулъяулыгына карап торды... Аннары әнисен дә алып киттеләр... Әби белән малай икәү калды. Армиягә аны шул бәхетсез ялгыз карчык озатып калды. Әтисе булмаса, аны армиягә алмыйлар иде. Ләкин янында булмаса да, дөньяда ул бар иде. Бар иде, исән иде, тик улына акча түгел, уч кадәрле генә булса да хат кисәге дә җибәрмәде. Әбисенең үлеме турында хәбәр хәрби частька килде, ләкин Дамирны җибәрмәделәр. Чечня сугышының әһәмияте янында ялгыз карчыкның үлеме вак мәсьәлә иде, күрәсең. Нәкъ шул вакыйгадан соң Дамирның җаны үлде. Ул тоташ нәфрәт йомгагына әверелде. Авылда аны өч кабер көтә иде. Шуңа күрә ул анда кайтмады. Ә бит аның әтисе бар икән! Нигә әле шул гомер исәннәр арасында йөри? Гаделлек кануннары буенча әллә кайчан теге дөньяда булырга тиеш ләбаса! Ә ул зур акчалар турында хыяллана, һаман баемакчы, рәхәт яшәмәкче була. Тотмый гына тор, хәшәрәт! Соңгы көнең, соңгы сәгатең җитте! Дамир кыңгырауга басты. Ишекне тиз генә ачмадылар. — Кем анда? — дип сорады карлыккан тавыш. — Заказчы. Картинаны алырга килдем. Аңа ышандылар. Ишек ачылды. Дамир каршында озын буйлы, сакал-мыеклы кеше басып тора иде... Үзгәрмәгән. Картаймаган, һаман шул. "Рәхәт яшәгән" дип уйлады егет. — Мин сезне хәтерләмим. Сезнең нинди заказ иде? — Портрет. Хатын-кыз портреты. — Ялгышмыйсызмы? — Юк. Мин сездән Эмилия портретын ясаткан идем, Тимур Каюмович! Рәссам баскан урынында катып калды. Йөзе үлек төсенә керде, иреннәре калтыранды: — К-кем? — Эмилия, ягъни Әминә портреты. Ир, танырга теләп, егеткә текәлеп-текәлеп карады, тик танымады. Ә бу, һичшиксез, таныш кеше булырга тиеш. Юкса Эмилия турында каян белә? — Әллә ясамадың?! Мин бит кушкан идем! Кушкан идем бит, сволочь! Ник дәшмисең? Ир кинәт мондый һөҗүмне көтмәгән иде, сакланырга өлгерә алмый калды, эчен тотып сыгылып төште. Хәер, сакланам дисә дә, әллә ни кыра алмас, егеттә нәфрәт белән кушылган таулар актарырлык кыргый көч ташып тора иде. Ул куркудан ихтыярсыз калган ирне, якасыннан өстерәп, урындыкка китереп сылады да, кесәсеннән пистолет чыгарып, маңгаена терәде: — Кымшанасы булма! Урыныңнан кузгалсаң, атам! Коралын корбанына терәгән килеш, кием шкафын актарып ташлады, аннан каеш-баулар тартып чыгарып, шулар белән ирне урындыкка бәйләп куйды. Үзе исә, киерелеп, түрдәге кәнәфигә сеңде. — Ну, атай! Хәзер сөйләшик инде. Хәлләр ничек соң синең? Яшьләрнең олыларга "атай-папаша" дип эндәшүе гадәти булганга, Тимур бу сүзгә әллә ни игътибар итмәде. — Сезгә ни кирәк? Әтисенең үзен танымавына нык үртәлде Дамир. Тәнендә җаны булган кеше үз баласын танырга тиештер бит?! Тиештер бит! Бу таш бәндә дөньяда улы барлыгын бөтенләй онытканмы әллә? — Миңа, атай, хәзер берни дә кирәкми инде. Сине дөмектерсәм, шул җитә. Егет карашында өмет юк иде. Горурлыгы, тәкәбберлеге хәттин ашкан Тимур бала-чага алдында кимсенеп-түбәнсенеп утырырга хурланды, үләсе һич килмәсә дә: — Дөмектер. Ник сузасың? — дигән булды. — Ансат котылмакчы буласың, ә? Гөнаһларың күпме әллә? — Гөнаһлар барыбызда да җитәрлек. Син дә фәрештәгә охшамаган. Эмилияне каян беләсең? — Прокурордан. Алар көндәлек алып бара бит. Башка соравың юкмы? — Юк. — Алайса теге дөньяга олагырга әзер инде? — Юк, әзер түгел. — Ә нәрсә тота? Берәрсенә бурычың бармы? Әллә бик кадерле кешең каламы? Дамирның өмете акланмады, үзе көткән җавапны ишетмәде. — Кешем түгел, эшем кала, — диде әтисе. — Язылып бетмәгән картинам. Алай икән... Менә кайда икән бу иблиснең йомшак ягы! Картиналарың каламы? Кайгырма, атай, инде калмаслар! Дамир урыныннан сикереп торды да, котырган ерткыч кебек, әле бер, әле икенче рәсемгә ташланды. Кайсыларын ертып төшерде, кайсыларын идәнгә салып таптады. Аяк астында рамнар шытырдап сынды. — Нишлисең син?! Тукта! Тимә аларга, тимә! Ах, сукин сын... Тимур өзгәләнде, бәргәләнде, бауларын ычкындырырга азапланды, тик юкка. Утны-суны кичеп кайткан солдатның кулы каты иде, ныгытып, җиренә җиткереп бәйләгән. Әтисенең җан газапларын күреп торды Дамир. Аның саен ярсый-котыра барды. Таптады, изде, ертты. Күзләрен кан баскан ерткыч мәңге тынычланмас, бу гарасатның игечиге булмас кебек иде. Тик егет туктады. Кинәт туктады. Аның аптыраулы карашы ана белән бала рәсемендә туктап калган иде. Нидер булды. Бозга әйләнгән күңелгә гүя кояш нуры төште, һәм ул әкрен генә эри башлады. Егетнең карашы җылынып китте. Ул, анасына үрелгән сабыйдай, кулларын рәсемгә сузды, бармаклары әнисенең якты йөзенә кагылды. Күңел төбеннән инде күптән әйтелмәгән кадерле, газиз сүз калкып чыкты: "Әни..." Бите буйлап кайнар яшь тәгәрәде, тик егет аны сөртмәде. Уйлары бик еракта калган бала чакка кайтып төште. Балачак дөньясында әнисе һаман исән, Алиһәдәй матур иде. Аның балачак илендә әнисе Кояш иде. Ник сүндерделәр аны? Кем сүндерде? Әнисенең рәсемен күкрәгенә кысып уйга калган егет айнып киткәндәй булды. Кем ясаган соң моны? Әтисеме? Әлбәттә, ул! Димәк, онытмаган. Уйлаган, сагынган... Фатирына бәреп кереп, үзенә һөҗүм иткән егетнең ниятләрен, ни теләгәнен, ни кылырга җыенганын һәм үзендә ни үче булганын аңлый алмый аптыраган Тимурга да барып җитте: бу тәрбиясез вәхши егет аның улы түгелме соң?! Димәк, анасы өчен үч алырга килгән... "Киләчәк үзе хөкем итәр" дигән иде кемдер. Киләчәге, күрәчәге шул икән... Дамир әтисе каршына килеп басты. Аның карашыннан баягыча нәфрәт уты чәчелми, ул ничектер тынычланып, басылып калган кебек. Кулындагы картинага ымлап: — Моны син ясадыңмы? — дип сорады. — Тагы кем булсын? Әлбәттә, мин. — Алай булгач, яшә! Яшә, Тимур Каюмович! Тик тыныч кына яшә. Тыгылма кирәкмәгән җиргә, төрекләр белән бәйләнмә. Аңладыңмы? Тимур баш какты. — Ә бу рәсемне үзем белән алам. — Шулай диде дә ишеккә таба юнәлде. — Бауларны чишмисеңмени? — дип кычкырды әтисе. "Улым" димәде, исеме белән дә дәшмәде. Тавышы тупас һәм коры иде. Кабат баш калкытып маташкан нәфрәт хисенә буйсынып, Дамир кесәсендәге коралга үрелде. Тик шулчак карашы әнисенең нур чәчеп торган якты күзләре белән очрашты... Егет урындыктагы кешегә битараф караш ташлады да бер сүз әйтмичә чыгып китте. Ишек ачык калды... Әниләр Тау артыннан каурый болытларны алсу төскә мана-мана күтәрелгән язгы кояш җылы, назлы нурлары белән бәби табу йортының зур тәрәзәләренә кагылды. Кушеткада ятучы, өстенә ак җәймә япкан хатын, бәхетле елмаеп, күзләрен йомды. Манма тиргә баткан йөзендә илаһи тынычлык сизелә. Төне буе җиргә яңа тормыш китерү өчен көрәшеп арыган тәне изрәп ял итә. Үз бәхетенә тәмам ышангач кына, нәни улын үз күзләре белән күргәч кенә, йокы ихтыярына бирелеп, күзләрен йомды ул. Юк, мәңгегә түгел. Яңадан сөенеп уяныр, сабыен кочагына алып назлар, сөяр өчен, бу дөньяда ир хатыны, ана булуның бар бәхет-тәмен тоеп яшәү өчен яңа көч тупларга гына йомылды ул күзләр. Ә кичен аңа янып торган лалә чәчәкләре, алсу алмалар, матур тартмага тутырган тәмле конфетлар алып килделәр. Зур, тигез хәрефләр белән язылган хатны кат-кат укыды Дилбәр. "Кадерлеләрем минем! Әнкәсе! Мин бәхетле! Рәхмәт сиңа, алтыным! Исән булыгыз. Икегезне дә кочаклап үбеп, очрашуны тилмереп көтеп, әткәгез". Әткәбез! Йа Алла, нинди матур сүз! Күңеле үтә нечкәргән хатынның күзләренә шатлык яшьләре атылып чыкты. Язмышның иң зур бүләге, аның мәңгелек мәхәббәте, алтын терәге булган Нәҗибе бу минутларда тагы да кадерле, тагы да газиз тоелды. Йа Хода, күпсенмә бәхетебезне! Яшь ана беләк буе нарасыен сөеп туймады, иреннәрен бөрештереп яткан шул бәләкәй кеше аңа бер могҗиза, җиһан сере булып тоела. Юктан бар булган яңа җан Дилбәрне гаҗәпләндерә, табигатьнең бөеклегенә, көченә сокландыра, тереклекнең шулай дәвам итүе тормышның серлелегенә, бар нәрсә белән идарә итүче ниндидер, илаһи, бөек көчнең барлыгына ышандыра идө. Баласына сокланып туймаган Дилбәргә үзе белән бергә ятучы Камилә әйтеп тә куйды инде: — Шултиклем карама, күз тидерәсең бит. — Үз балаңа үз күзең тимидер лә, апа. — Тия шул, җаным, ничек кенә тия әле! Өч бала таптым, синнән күбрәк беләм дигән сыман, бик ышанып әйтте ул бу сүзләрен. Ә Дилбәр малаена күз тиюен бер дә теләми иде, башка аңа алай текәлеп карамаска тырышты, бары тик, мәхәббәт, соклану, горурлану хисләренә күмелеп, сабыен күкрәгенә кысты, аның нәни тир тамчылары җемелдәгән маңгаен үпте. Менә Дилбәр дә Ана булды... — Син әле яшь, әниеңне хөкем итәргә хакың юк, — дигән иде әбисе. — Аның яшенә җиткәч аңларсың. Юк, аңламый Дилбәр, аңламый. Йөрәгеңнән өзелеп төшкән баланы ничек ташларга була? Беркайчан да эшләмәячәк ул моны, беркайчан да! "Әни" сүзен әйтүдән, наз-мәхәббәттән мәхрүм итмәячәк газиз баласын. Ничә еллар буе күңелендә кара юшкын булып утырган хатирәләре яңарды. — Әни! Тузанлы юл буйлап кулына чемодан тоткан хатын атлый. Ул инде авылны чыккан, юлның ике ягында офыкта тоташкан яшел иген диңгезе чайкала. — Әни! Кайнар туфракта нәни эзләр калдырып, өч яшьлек бала йөгерә. Адымнары вак: китеп баручы хатынны күпме тырышса да куып җитә алмый. Ул хәлсезләнеп җиргә тезләнә, күзләреннән яшь ага. — Әни! Үртәлүдән үксеп елаган баланы әбисе кулларына күтәрә. Аның куллары каты, әнисенеке кебек йомшак түгел. — Елама, Дилбәр, әниең тагы кайтыр. Сирәк булса да кайткалады әнисе. Ялгыз түгел — ире белән. Тик ул олы борынлы, куе мыеклы абый Дилбәрнең әтисе түгел. Үскәч белде Дилбәр: үз әтисе башкага өйләнгән икән. Менә шулай, әтиле-әниле була торып, ятим үсте кыз. Әнисе аңа беркайчан да "кызым" дип дәшмәде, кочагына атылган баласын күкрәгенә кысмады, чәчләреннән иркәләп үпмәде, назламады. Дилбәр тугызынчыда укып йөргәндә, әбисе дөнья куйды. — Ялгыз яши алмассың монда, — диде әнисе, җеназа тәмамлангач. — Зөләйха апаңны чакырырбыз. Бер-берегезгә иптәш булырсыз. Зөләйха күрше урамда яшәп ятучы ялгыз карчык, әбисенең апасы иде. Укып бетергәч, Дилбәр әнисе яшәгән шәһәргә килде. Заводка эшкә урнашты, читтән торып техникум тәмамлады. Ул үз юлын үзе салды, беркемгә таянмады, беркемнән ярдәм эзләмәде. Әмма кыз күңел җылысына мохтаҗ иде, аның уңыш-шатлыкпарына сөенеп, борчуларын уртаклашып торучы, аны аңлаган, яратып көтеп алган якын кешегә мохтаҗ иде. Шуңа күрә Дилбәр еш кына әнисе яшәгән йортка килә, аларның өченче каттагы тәрәзәләренә карап тора, һәм көтә. Менә-менә ул тәрәзәләр ачылыр да, әнисе: — Кызым, ник кермисең? Әйдә кер, — дип дәшәр кебек... Ләкин тәрәзәләр ачылмый, "кызым" дип берәү дә чакырмый. Шәһәр зур булса да, алар күрешкәлиләр иде. Әнисе ашыгып кына аның хәлләрен сораша, тик үзләренә чакырмый. Аның авызыннан "кызым" дигән татлы сүзне ишетер өчен аяк астында туфрак булырга әзер иде югыйсә кыз. Кияүгә чыккач, Дилбәр ул сүзне каенанасыннан көтте. Иренә булган мәхәббәт чит ананы да яраттырды, бар күңел җылысын салып, "әнкәй" дип дәште аңа. Тик анда да "кызым" диюче булмады. Бу йортта ул килен, бары килен генә иде. Дөрес, каенанасы бик әйбәт кеше. Бала табу йортына инде ике тапкыр килеп китте. Өчпочмаклар, кыстыбыйлар пешереп алып килде. Тик менә үз әнисе генә күренми, бала көтүен белә иде югыйсә. Дилбәр аңа вакытын да чамалап әйткән иде... Үз каны, дәвамы, беренче оныгы бит. Ә ул... килмәде дә, шалтыратмады да... Нәҗибе аны машина белән килеп алды. Ак юрганга төргән сабыен кочагына алды да хатынының кулына бер кочак чәчәк тоттырды. — Туп-туры әниләргә кайтабыз. Анда безне мунча ягып, бәлеш салып көтәләр. Әнинең сөенгәнен күрсәң! Иренең елмаюлы, наз тулы карашы Дилбәрнең күңелен иркәли. Нинди бәхетле көн! Күктә кояш көлә, урамда яз тантана итә. Шул арада агачларга яшел төс кунган. Язга гына хас нәфис төсләр күзләрне иркәли. Күңелгә өмет, яшәү дәрте бирә торган иң ямьле, иң матур вакыты. Җир уяна, табигать яшәрә. Алда әле якты, җылы җәйләр бар. Алда әле озын, бәхетле гомер бар. Машина кузгалып китте, бала табу йортының капкасыннан чыгып киләләр иде, нәкъ каршыларында таныш хатын пәйда булды. Дилбәрнең шатлыгы йөзенә чыкты: — Әни!!! Нәҗип, туктат әле машинаны! Әни бит! Минем янга киләдер. Нәҗип, Дилбәрнең әнисенә ни дип дәшәргә дә белмичә, аптырап-югалып калды. Туйларына да килмәгән бу хатынны ул бары тик Дилбәрнең сөйләве буенча гына белә иде. — Апа! Әби... Дилбәр монда, аны чыгардылар. Хатын, атлавыннан туктап, алар ягына гаҗәпләнеп карап торды. Дилбәрне танып, яннарына килде. Җыерчыклы кырыс йөзенә елмаю сыман кыяфәт чыкты. — Син бәбәйләдең дәмени? Кемең бар соң? — диде ул, машина эченә иелеп. — Улым бар, әни! — Горурланып әйтте бу сүзләрне Дилбәр. — Ә-ә-ә... Яхшы булган. Әле минем дә шунда баруым иде. Каенсеңелнең кызы ята. Хәлен белмәсәң яхшы түгел. Аның да малай туды. Дилбәр кинәт ямансулап калды. Карашын түбән иде, бите буйлап тәгәрәп төшкән яшь тамчылары сабыеның юрганына тамды. Әнисе хатасын аңлады бугай, аклангандай кызу-кызу әйтеп куйды: — Котылуың яхшы булган. Дөньяга килгәч, яшәсен инде. Тагы нәрсә диим?! Хушлашасы да китәсе бит. Юк, бозны тоз сибеп эретмәкче: — Әтиегез ташламасын үзегезне. Шул мәгънәсез сүзләрен әйтте дә, кырт борылып, үз юлы белән китеп барды. Дилбәрләр дә кузгалды. Әле генә шат күңел белән елмаешып-сөйләшеп килгән юлдашларының кинәт ямансулап, боегып калуын күреп, руль артындагы урыс егете аптырап сорап куйды: — Хатыныңны елатты бит бу абыстай? Кем иде ул? Нәҗип сораулы карашын Дилбәргә төбәде. Ә ул дәшмәде. Артына борылып та карамыйча кызу-кызу китеп барган таш бәгырьле хатынны "әни" дип әйтү уңайсыз иде. Алай гына да түгел, аңа инде андый изге сүз белән дәшәсе дә килми иде бугай... Ана хакы Гөлүсә каенанасын көтте. Бик көтте. Капка ачылган саен, тәрәзәгә йөгерде. Ул, киләм, дигән иде. Гөлүсәнең әле беркайчан да каенанасын шултикпем көткәне булмады. Ә бу юлы ниндидер могҗизага өметләнгәндәй көтте. Бигрәк акыллы, төпле кеше шул каенанасы. Әллә нинди четерекле кыен хәлләрдә дә аптырап калмый. Мөршидә апа авызыннан чыккан һәр сүз гүя хакыйкатьнең үзе иде. Тирмәңдә аны барысы да хөрмәт итә, киңәш-табышка гел киләләр. Гөлүсәгә дә ярдәм иткән иде ул. Училищены тәмамлап, шул авылның балалар бакчасында әле эшли башлаган чагы иде. Өч яшьлек бер сабыйны, әтиәнисе килеп алуын көтмичә, мәктәптә укып йөрүче апасына биреп җибәрде. Болар автобуска утырганнар да күрше авылда яшәүче әбиләренә кунакка китеп барганнар. Кичен әтиәнисе, бөтен авылны ду китереп, бала эзләп чапты. Нинди генә гаепләүләр, янаулар ишетмәде Гөлүсә! Акырып кына еламады! Мөршидә апага рәхмәт, ул тизрәк күрше авылларга шалтыраткан, балаларның кайдалыгын белеп, машина җибәргән, ике "качкын"ны аналары кулына илтеп тапшырган. Бу вакыйгадан соң Гөлүсә, эшен ташлап, китеп барырга теләгән иде. — Ашыкма, сеңлем. Кайнар баштан кылынган эш хәерле булмый ул. "Сабыр — чыдый, сабырсыз — елый" диләр. Авырлык килгән саен елап кача башласаң, эшең дә, тормышың да уңмас. Ялгыша-ялгыша яшәргә өйрәнә кеше, — диде шул чакта Мөршидә апа. Ирсез тормыш тарткан, утны-суны кичкән ялгыз хатын, бердәнбер улына ата да, ана да булган кеше, хезмәте белән хөрмәт казанган, ил каршында йөзе якты булган җитәкче сүзләре иде бу. Мөршидә апа башта укытучы, аннан мәктәп директоры булып эшләгән, ә хәзер — авыл советы рәисе. Ул Гөлүсәне үз кызыдай якын итте, ял көннәрендә өйләренә кунакка чакырды, улы Шәүкәт белән таныштырды. Ак күлмәкләр киеп, каенанасы каршына килеп басуын үзе дә сизми калды кыз. Югыйсә яратмады бит Шәүкәтне. Шәүкәт тә аңа битараф иде. Битараф кына түгел, бик сәер дә иде ул. Төннәр буе Гөлүсәгә Казанда калган Светасы турында сөйли. Әйтерсең Гөлүсә хатыны түгел, ә дускынае. Урыс кызы белән чуалуын ишетүгә, институтта укып йөргән улын җилтерәтеп авылга алып кайткан Мөршидә апа, мәктәпкә эшкә урнаштырган. Ә укуын читтән торып тәмамлаган Шәүкәт Казанда түгел, Чаллыда. Бигрәк ихтыярсыз, йомшак кеше инде үзе. Әнисе каршында аяк очына гына басып йөри. Бу гаиләдә яши-яши, Гөлүсә дә шундыйга әйләнде, иренә түгел, каенанасына буйсынды. Көтеп алган уллары тугач та, ире белән әллә ни якыная алмады алар. Аның каравы Инсаф Гөлүсә өчен тормыш мәгънәсенә әйләнде, шул кечкенә генә бала аның дөньясын бәхет һәм шатлык нурына күмде. ...Улы, бәгырь кисәге... Ни хәлдә икән инде ул балакай? Аның моңсу карашы хәзер дә Гөлүсәнең күз алдында тора. Моннан өч ай элек чамасы, өстенә кайнар сулы чәйнекне аударып, бик каты пешкән иде ул. Хастаханәдә озак ятарга туры килде. Өйгә кайтуларының беренче көнендә үк каенанасы Гөлүсәгә хат китереп тоттырды. "Әниең бик авыр хәлдә, карарга кеше кирәк. Ничек булса да кайт" дип язган иде әтисе. — Баланы үзем карармын. Ә син кайт. Әниеңнең хәле, чынлап та, бик авыр, Казаннан да борып кына кайтарганнар. Әтиең белән телефоннан сөйләштек, — диде Мөршидә апа. — Җай булуга, үзем дә барып чыгармын... Әмма никтер һаман килми әле. Ул килсә, җиңелрәк булыр иде кебек. Әнисе күз алдында сулып бара, тире дә сөяккә генә калды инде. Гөлүсә көнен дә, төнен дә аның яныннан китми. Ә әтисе... Соңгы вакытта әллә нишләде ул. Гел өйдә тормый. Ярый, көндез эштә дә булсын ди. Кичләрен дә биләмдә йөри бит, җитмәсә гел эчеп кайта. Телендә һаман бер сүз: — Озак тормас, үләр бу. Күмгәндә, буран булмаса ярар иде, кабер казучы да табылмас... Бигрәк ямьсез, мәгънәсез сүзләр. Апарны әйтергә ничек теле әйләнә әтисенең?! Юк, юк, үлмәс әнисе. Менә каенанасы килсен әле, пыр туздырып сүгәр, акылга утыртыр әтисен. Ә хәзергә... Эчпошыргыч кышкы озын төннәрдә, тынып калган моңсу йорт эчендә, хәлсезлектән йокымсырап, күзен йомып яткан чирле әнисе янында берьялгызы утыра Гөлүсә. Урамда җил дулый, бозлы тәрәзәләргә шомлы караңгылык килеп сарылган. Өйдән җылылык, ямь качкан. Гөлүсә, әнисенең ныгытып кысылган төссез иреннәренә, очлаеп киткән борынына, лимон төсенә кергән ябык йөзенә карап, бар йөрәге белән аны кызганып, бу хәсрәтнең чынлыгына, комсыз үлемнең бусагаларына килеп басуына әле һаман ышанырга теләмичә, аптырап, гаҗиз булып утыра. Әле кайчан гына көлеп, бөтен өйне балкытып йөргән туп кебек йомры, алсу йөзле әнисеннән менә шул шәүлә генә калды. Бик авыр Гөлүсәгә, аны юатырдай, терәк-таяныч булырдай беркем дә юк янында. Ичмасам, каенанасы тизрәк килсен иде, бераз булса да тынычландырсын иде Гөлүсәне! Ниһаять, килде! Шаулап-гөрләп, бер олау күчтәнәчләр күтәреп килеп керде. Бөтен өйне гөрләтеп исәнләште. — И кодагый, нишләп ятасың болай?! Килешмәгәнне! Әйдә, тор. Бергәләп чәй эчәбез. Сиңа дип атап, бавырсак та пешергән идем. И уңды! Уңды бит, кодагый! Болай булгач, тереләсең дә тереләсең инде! — дия-дия, кодагый янында әвәрә килде. Күзләрен ачты әнисе, хәтта елмайды да! Өй эче нурланып китте, анда өмет кояшы балкыды! Әнисе яткан олы якта табын корып, тәмләп чәй эчтеләр. Кышкы юлларда ышаныч юк дип, Мөршидә апа Инсафны үзе белән алмаган. Үзе дә ана кеше булгач, килененең күңелен яхшы аңлый: оныгы турында һич иренмичә бәйнәбәйнә сөйләде, аның шуклыкларын көлеп искә алды. Гөлүсәнең кәефе күтәрелеп китте. Әле дә килде каенанасы! Ничек күңелле, ничек рәхәт ул килгәч! Чәй эчүләр тәмам булгач, Гөлүсә аш-су бүлмәсенә савыт-саба юарга чыгып китте. Авыру кешене арытканбыздыр, бераз ял итсен дип, әтисе белән каенанасы да кече бүлмәгә чыгып утырдылар. Бүлмә белән кухня арасында фанер такта гына, шуңа күрә Гөлүсәгә аларның сүзләре ишетелеп тора иде. — Хәле яхшы түгел, кода. Күзләрендә нур калмаган. Күп дигәндә ике атна торыр, — диде каенанасы. Аның бу сүзләрен ишеткәч, Гөлүсә, эшен онытып, катып калды. — Өмет юк инде, юк. — Бусы әтисенең тавышы. — Исәпләрең ничегрәк соң? Ялгыз яши алмассың, өйләнәсең булыр. — Йөрәккә якын берәү бар да... — Тормышыгыз нык, хуҗа булырга теләүчеләр табылыр. Гомер буе җыйган малны читкә җибәрмисе иде. Балалар бар бит. — И кодагый, алар монда кайтып тормас ла. — Йортыгызны сатасы булыр. Үзең бездә торырсың. Балаларны башка чыгарырбыз. ...Гөлүсәнең кулыннан юылмаган чынаяк төшеп китте. Ватылдымы-юкмы, хатын моны сизмәде, үзен-үзе белештермичә, урамга атылды. Бик салкын иде анда. Тик Гөлүсә моны да тоймады. Веранда ишегенә сөялеп, уйга калды. Нәрсә була инде бу?! Моны ничек аңларга?! Әнисе әле исән, ә болар инде мал бүлешеп, туйга әзерләнеп утыралар. Гөлүсә моңсу карашы белән бала чактан таныш булган ишегалларын, карга күмелгән бакчаларны, кышкы йокыга талган алмагачларны айкап чыкты. Бар җирдә әнисенең рухы, бар нәрсәгә аның кул, күңел җылысы сеңгән. Кайсы якка карасаң да, елмаеп-балкып әнисе килеп чыгар төсле. Башка беркем дә түгел! Бары ул — әнисе генә! Бу йортта, бу ишегалларында, бу бакчаларда чит кеше йөри алмый, моны йөрәк кабул итми. Шунда ул тәвәккәлләде. Моңа кадәр куркып, икеләнеп тора иде, инде тәвәккәлләде. Кухняга әйләнеп керде дә шкаф артындагы кара шешәне кулына алды. — Сеңлем, әниеңнең чире дару белән генә дәвалый торган түгел, агу кирәк аңа. Минем ирне шул нәрсә аякка бастырды. Сак бул, тамчылап кына бир, бик зәһәр нәрсә бу, — дигән иде шешә хуҗасы. Гөлүсәне "агу" сүзе куркытты. "Әнисен агулап үтергән" дигән сүз куркытты. Кара шешәне "рәхмәт" әйтеп алып калса да, ачмады, бер тамчысына да кагылмады. Инде тәвәккәлләде, чөнки башка чарасы, башка өмете калмаган иде... Язны алар икәү генә каршы алдылар... Йа Хода, былтыргы яз белән быелгысы арасында тулы бер гасыр ята диярсең! Бигрәк тә соңгы айлар бөтен тормышларын пыран-заран китереп ташлады. Башта әтисе китте. Дәшми-тынмый гына уйга батып йөрде-йөрде дә кием-салымнарын юл сумкасына тутырды. — Мин болай яши алмыйм. Була торган түгел. Рәнҗемә, кызым, — диде. Кая таба юл алуын әйтеп тә тормады. Беренче тапкыр гына югалуы түгел иде аның. Бер җәйне санаторийга киткән җиреннән гаип булды. Ике ай буе ана белән кыз, ни уйларга белмичә, ут йоттылар. Ябыгып, каралып, кара күзлекләр киеп кайтып төште әтиләре... Аннары эше буенча Казанга укырга җибәргәч югалды. Бу юлы төрле уйларга урын калдырмады: машина белән кайтып, әйберләрен төяп үк китте. Ярты елдан соң, кикриге шиңеп, башын иеп кайтты үзе тагын. Шуннан соң, уңга-сулга карамыйча, басылып яши башлаган иде кебек... Гөлүсә өчен иң авыры әтисенең шундый вакытта үзләрен ташлап китүе түгел, ә бу хурлыклы, күңелсез хәлне әнисенә сиздермәү иде. — Әтиең кайда? Ник күренми? — дип сорады ана шул ук кичне. Гөлүсә теленә килгән беренче ялганны әйтергә мәҗбүр булды: — Больницага төшеп китте ул. Грипп эләктергән. Сиңа ияртүдән курка. Әнисенең борчылуы йөзенә чыкты. Иренең аяк юган суын эчеп яшәргә өйрәнгән хатын үлем хәлендә дә үзен түгел, хәләлен кайгыртты: — Әтиеңә өчпочмак пешереп илт... Тамагы туймас... больницада ашау ягы начар... — диде. Бер ялган икенчесен тудыра. Пешерде Гөлүсә өчпочмакларны. Әти янына барам, диде. Кайнар өчпочмаклар салынган табакны тотып, шактый гына капка төбендә басып торды-торды да күрше Миңниса әбиләргә кереп китте... Өчпочмаклар, кыстыбыйлар пешә торды. Миңниса карчык рәхмәт әйтә-әйтә сыйлана торды, тик әтисе генә "больница"дан һаман кайтмады... Начар хәбәрне әнисенә җиткерүләреннән куркып, Гөлүсә өйгә кеше кертмәс булды. Система куярга, укол ясарга килүче медсестра Талиягә яхшылап кисәтеп куйды. "Талия кызым, Сәгыйтьнең хәле ничек анда?" дигән сорауга ана бары: "Кайгырмагыз, апа, терелеп килә. Сезгә сәлам әйтеп җибәрде", — дигән яхшы җавап кына ишетте. Аннары Шәүкәт килде... Гөлүсә янында ярты сәгать утырдымы икән?.. — Атаң бездә, — диде. — Икәү яшәп яталар. Бу сүзләрне әйткәндә, йөзе ачу-нәфрәттән шәмәхә төскә керде. — Мин алар белән тора алмыйм. Китәм. Света янына, Казанга китәм. Син аерылырга каршы түгелдер бит? — Юк, — диде Гөлүсә. Шулхәтле тыныч, битараф булуына үзе дә гаҗәпләнде хәтта. Шәүкәт белән кушылулары, бергә яшәгән көннәре, инде менә үзен ташлап, сөяркәсе янына китеп барулары да гүя бер төш, спектакль генә, ә ул — читтән күзәтеп торучы тамашачы. "Ир бирмәк — җан бирмәк" диләр. Ә Гөлүсәнең җаны үлем кочагында сызланып яткан әнисе янында иде шул, ир өчен көяләнергә бушый алмады. Шәүкәт белән сөйләшү бик коры һәм рәсми килеп чыкты. — Нигә Инсафны алып килмәдең? Күрәсем килә, шундый сагындым! — диде Гөлүсә. — Син аны Света янына алып китмисеңдер ич? Җавап кыска булды: — Инсаф турында әни белән сөйләш! Икенче көнне үк Тирмәнгә телеграмма очты: "Инсафны кайтарыгыз!" Тик Инсаф урынына каенанасыннан су буйлык хат килеп төште. "Гөлүсә! Син мине гаепләмә. Әтиеңне тартып алмадым, үзе килде. Сәгыйть белән без күптән таныш. Яшь чакта Казанда бергә укыдык. Өч ел буе яратышып йөргән идек. Сәгыйть, укуны миннән алда бетереп, районыгызга кайтып китте. Шунда өйләнеп куйды. Соңыннан аерылам, кушылыйк, дип килгән дә иде, риза булмадым. Балаңны ятим итмик, дидем. Бик яраткан идем югыйсә әтиеңне. Оныта алмаммы дип, кияүгә дә чыгып карадым, уңмадым. Яратмаган кеше белән яшәп булмый икән. Сәгыйть белән юлларыбыз аерылса да, хәбәрләшеп тордык. Сине безнең авылга эшкә урнаштыру турында да ул килеп сөйләште. Без бергә була алмадык, ичмасам, балалар кушылсын дигән идек. Анысы да барып чыкмады. Мәхәббәт буыннан буынга күчми шул. Гомерем, салкын мендәр кочаклап, ялгыз узды. Минем дә кешечә яшисем, ир рәхәтен күрәсем килә. Шуңа күрә әтиеңне кире какмадым. Ул бик җилбәзәк кеше бит. Мин кусам, бүтәнгә китәр йә эчүгә сабышыр иде... Гөлүсә, күңелеңә авыр алма, әниең бу дөнья кешесе түгел. Аның өчен үзеңне бетермә, яшьлегеңне корбан итмә. Сиңа әле яшәргә кирәк. Ошаткан кешең булса, кияүгә чык. Ә Инсаф бездә калыр. Аңа монда яхшы. Сәгыйть белән уртак балабыз булмады, аның каравы картайган көнебездә икебез өчен дә бик кадерле булган уртак оныгыбыз бар. Шуңа шатланып туя алмыйбыз. Син әле яшь, балаларың тагын булыр. Зинһар, Инсафны тартып алма бездән..." Кат-кат укыды әлеге хатны Гөлүсә. Ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Юк, ул Инсафны беркемгә дә бирмәячәк! Закон аның ягында. Закон Гөлүсәне яклаячак! Тик законнан яклатыр өчен, башта суд юлында йөрергә, бәхәсләшергә, хаклыгыңны исбат итә-итә, көрәшергә кирәк булачак. Ә Гөлүсәнең моның өчен әлегә көче дә, вакыты да, мөмкинлеге дә юк. Ул әлегә монда, әнисе янында кирәк. Ана хакы атаныкыннан да, ирнекеннән дә, хәтта бала хакыннан да олырактыр, күрәсең. Язны алар икәү генә каршы алдылар... Җирләр яшәреп, бакчадагы алмагачлар ак чәчәккә күмелгәч тә, Гөлүсә әнисен беренче тапкыр урамга алып чыкты. Аны, одеялга төреп, ишек төбендәге йомшак кәнәфигә утыртты. Яз яз шул инде. Уйлар да, өметләр дә башка. Язның җиле дә мәрхәмәтле, җылы. Аяз күк йөзендә алтын нурларын бар тарафка кызганмый сипкән юмарт кояшның шул ук кояш, кышкы салкын буранлы көннәрдә болытлар артында кача-поса йөргән куркак кояш икәненә ышанасы да килми хәтта. Ул кояш, гүя картаеп, яраксызга чыккан да диңгез төбенә төшеп киткән, ә аның урынына өр-яңа, яшь, дәртле, якты кояш калыккан. Айлар буе өй һавасы сулап, урында яткан авыру ана комсызланып тирә-юньне күзәтте, төшләренә кереп сагындырган матурлыкны күреп туймады. Озак вакыт сулаудан мәхрүм булган кешедәй, тирән-тирән итеп язгы саф һаваны сулады. Томан каплаган күзләренә яктылык, матурлык кереп тулды. Түзмәде: — Дөнья бигрәк матур, кызым! Бер дә үләсем килми бит, — диде. Гөлүсә әнисе каршына килеп тезләнде, аның агарып, нечкәреп калган көчсез кулларын җылы учларына алды. — Яшибез, әни! Болай булгач яшибез! Әҗәлне куып җибәрдек бит инде. Әнисенең, яшәү белән үлем арасындагы сызыкны үтеп, тормыш кырында басып торуына ул әз генә дә шикләнми, җәйләрне дә, көзләрне дә, яңа кыш-язларны да бергәләп каршы алачакларына чын күңелдән ышана иде. Кәлүшле кыз Бу очрашуны Сиринә күптән көткән иде. Үзе көтте, үзе курыкты. Әмма юкка дулкынланган икән. Барысы да шулчаклы гади, гадәти килеп чыкты. Ничек булды? Имтиханнарын көч-хәл белән тапшырып, кышкы ялга кайткач, әнисе аның кулына бер хат китереп тоттырды. Әтисеннән! Адресын язып калдырган, кил, дигән, күрәсем килә, дигән. Сиринә әтисен хәтерләми дә диярлек. Бик бәләкәй булган ич: бары өч яшь. һәм менә... (О-о-о!) уналты елдан соң. Әтисе үзе килгән, аның белән очрашырга теләп килгән! Сиринә шатлыгыннан нишләргә белмәде, аптырап-каушап калган әнисен кочып алды, хәзерге заман яшьләренчә: "Вау! Вау!" — дип кычкырды, маймылларча кыйланып биеп тә алды. Әтисе шәһәргә кайткан! Бөтенләйгә! Аны кунакка чакырган! О-о, нинди бәхет! Нинди бәхет! Икенче көнне үк шәһәр кырындагы поселокка юнәлде ул. Атлап түгел, гүя очып барды. Әле кулындагы адреска, әле каршындагы йортка карады. Вау! Әтисе шулай бай микәнни?! Гаҗәп зур йорт ич бу! Үзе таш, үзе ике катлы, тәрәзәләре зур, коймалары биек. Кыз кыюсыз гына тимер капкадагы төймәгә басты. Каршына озын буйлы, түгәрәк йөзле бер матур абый йөгереп чыкты. "Сиринәме?" — дип сорады. Кыз: "Әйе", — дип баш кагарга өлгермәде, абый көрәктәй куллары белән аның аркасына шап-шоп кага да башлады: "Оһо-һо, вәт кызым тек кызым! Танырлык та түгел. Үсеп тә куйгансың син!" Әтисе, Сиринәне кочагына алып, өйгә таба алып китте: — Әйдә, әйдә, көтәбез сине. Уз, ятсынма. Монда бары да үзебезнекеләр. Биек баскычлардан күтәрелеп, эчкә үттеләр. Сиринә кай тарафка карарга белмәде. Мондагы матурлыкка, иркенлеккә, муллыкка шаккатты. "Вәт яшиләр! Нәкъ кинодагы кебек", — дип сокланып та, көнләшеп тә уйлап куйды. Әтисен ошатты ул. Аңа охшап шундый чибәр, озын буйлы, зифа икән Сиринә, японнарныкы кебек зур чәчәкле озын халат итәкләрен идәннән сөйрәп каршына йөзеп килгән үги анасы да ошады аңа. Түгәрәк йөзле, бөдрә чәчле, калын иренле чибәр апай. Үзе гел елмаеп кына тора. "Кадерле кунагыбызны сыйлыйк әле", — дия-дия, табын әзерләде. Өстәл тәмтом, җиләк-җимеш белән тулды. Шаккатты Сиринә, моның хәтле ризыкны төшендә дә күргәне юк иде. Кикерә-кикерә табыннан кузгалгач, "кадерле кунак кызына" йортны күрсәттеләр. Ике катлы булса да, беренчесендә генә яшиләр икән. — Комсызлык инде, — дип көлде әтисе. — Урыны ошагач, исәпләшеп тормадым. Тоттым да алдым. Икебезгә югыйсә бер каты да җитә иде. Сиринә, алдын-артын уйлап тормыйча: — Ник? Сезнең балагыз юкмыни? — дип, турыдан ярып сорады. Ирле-хатынлы уңайсызланып куйдылар. Әтисе, сорауны җавапсыз калдырып, түрдәге шкафтан фотолар альбомы күтәреп килде. Диванга утырып, шуны актара башладылар. Беренче биттәге рәсемдә, тешсез авызын ерып, беләк буе ялангач бала ята иде. Альбом битләре ачыла торды, рәсемдәге бала да үсә, үзгәрә торды. — Менә бусы соңгы фотосы, — диде ата кеше, авыр сулап. — Чыгарылыш кичәсендә төшкән. Сиринә, рәсемдәге калын кашлы, озын муенлы егеткә карап: — Кайда соң ул хәзер? — диде. Әтисенең хатыны, мышык-мышык килеп, күзләрен сөртә башлагач кына, нидер аңлагандай булды: — Әллә үлдеме? — Шул шул... Үләт кырган наркотиклар алып китте балакайны. Кайдан гына чыкты ул бәла?! Югалттык малайны, югалттык... — Жәл... — Сиринәнең кайгы уртаклашуы шул булды. — Әтиеңнең бердәнбер юанычы, өмете хәзер син инде, Сиринә, — дип сүзгә кушылды үги ана. — Апаң дөрес әйтә, кызым. Укуыңны бетергәч, үзебезгә кайтырсың. Өстәге ике бүлмә — синеке. Кайчан телисең, шунда кил. — Шул сүзләренә мөһер суккандай, әтисе кызның аркасына берничә мәртәбә шапылдатып алды. * * * Бәхет капкалары ачылды Сиринәгә. Әтисе яныннан ул баеп кайтты. Аның кулына гомердә күрмәгән, хәтта хыялланырга да базмаган акча керде: ун мең! "Ни телисең, шуны ал. Тик әниеңә генә бирмә", — диде әтисе. — Ник? — Акча күрсә бозыла ул. Кибеттә эшләгәндә, акчасы да, аракысы да кулында иде. Рәхәтләнеп эчте. Өйдә ямь калмады. Шуңа аерылыштык та инде. Аһ, менә ничек булган икән! Әнисеннән күпме сорап та җавап алалмаган иде, инде аңлашылды. Үзе гаепле булганга әйтмәгән, яшергән. Күрәчәктер, язмыш шулдыр, имеш. Әнисе эчкәнгә, әтисе ташлап киткән. Сиринә ятим үскән, ничә еллар кимсенеп яшәгән... Әнисенә ачуы килде кызның. Әгәр аңа унтугыз түгел, ә утыз яшь булса... Юк, алай да түгел. Әгәр ул бераз тормыш тәҗрибәсе туплаган кеше булса... Юк. Әгәр аның әтисе бай түгел, ә үзләре кебек үк мескен, мохтаҗ булса, әгәр ул Сиринәнең кулына ун мең акча тоттырмаса... Бәлки, бәлки... Бәлки, шул чакта кызның түгәрәк йомры башына: "Ә нигә соң әле әти мине исерек хатын кулына ташлап киткән? Ничә еллар буена хәлен дә белмәгән? Себердә эшләп зур-зур акчалар алгач, ник ярдәм итмәгән? Нигә дөньяда кызы бар икәнен хәзер генә искә төшергән?" — дигән уйлар килми калмас иде. Кечкенә сумкасында, өр-яңа конверт эчендә бер-берсенә сыенып яткан егерме данә биш йөзлекләр кызның аңын томалаган, аны тәмам иләсләндергән иде. Шатлык томанына кереп уралган яшь күңелдә андый авыр, җитди сораулар өчен урын табылмады, уйлары һаман да шул акча тирәсендә бөтерелде: юл буе меңнәрне ничек, нәрсәгә туздырасы хакында хыялланды. Әтисенең иркен, бай йортыннан кайтып кергәч, үз фатирлары тагы да кысан, фәкыйрь, мескен булып күренде аңа. Ничә ел инде җиһаз яңартканнары юк, һаман да шул таушалган, кыршылган, әллә кайчан модадан чыккан искемоскы карават, диван, шкафлар... Башка тормышны күреп кайткан Сиринәнең монда яшисе килми иде инде. Китәр дә шул! Берүзенә ике бүлмә булачак бит, иркен, якты! Бүгенге көнгә кадәр Сиринә башка бик күпләр кебек сазлыкта тыпырчына иде. Коткаручылар табылды, көймәләренә утыртып, бәхет диңгезендә йөзгән ак җилкәнле корабка таба алып киттеләр. Бу хәерчелек, бу мескенлек вакытлыча гына, Сиринә өчен түгел болар. Аны бөтенләй башка дөнья, матур киләчәк көтә. — Кайттыңмы, кызым? Әйдә, чишен дә, чәй эчәбез. Кыстыбый пешердем, — дип каршылады әнисе. Бичара ана! Сиринә синең кыстыбыйларыңны күрерлек хәлдәме? Әмма әнисе бик кыстагач, аның күңеле булсын өчен генә бер кыстыбый алып капты. Гөнаһ шомлыгы, йа Алла, кыстыбый эченнән бармак буе ак чәч сузылып чыкты. Кыз, чәйнәвеннән туктап, җирәнеп йөзен җыерып куйды. Ана уңайсызланып кызарынды, акланырга кереште: — Яулык та бәйләгән идем югыйсә. Нишләп эләкте икән? Чәчем коела инде коелуын... Ну бит ни... яулык бәйләгән идем... Кызым, ни... син гаепләмә инде. Анысын куй да башкасын аша. Әмма Сиринә, кисәк кенә торып, табын яныннан кузгалып китте. — Рәхмәт! Тәмле булган! Әнисе турында да, чәчле кыстыбый турында да шундук онытты ул. Уйлары кабат конверттагы акчалар тирәсендә бөтерелә башлады. "Ун мең! Нәрсә алыйм икән? Сапожки! Тучны! Импортный, кожаныйны алам!" һәм шулай итте дә. Акча дигәнең әкәмәт нәрсә икән ул. Кәгазь генә димә. Мизгел эчендә хәерчене патшага әйләндерә, әллә нинди бетәшкән мескен бәндәне дә кояш янына менгереп куя, тегесе борыны белән болытларны сөзә башлый. Элек бу тирәне урап узган Сиринә дә кибет ишекләрен аягы белән тибеп кенә ачты бу юлы. Күкрәк киереп, башын югары чөеп килеп керде кибеткә. Юри озак сайланды, сатучыларны йөдәтеп бетерде, итекләрнең әле берсен, әле икенчесен китертте. Рәхәт икән ул, кесәңдә акча булса! Дөнья хуҗасы итеп тоясың үзеңне! Яңа итекләрен әнисенә күрсәтеп тормады ул. Әтисе биргән акча хакында да берни әйтмәде. Ни хикмәт, әнисе дә аннан берни сорамады. Ул кызы үзе сөйләр дип көтте. Инде сөйләмәгәч, аны йөдәтмәскә, борчымаска булды. Иренең нинди зат икәнен хатын яхшы белә, Сиринә дә аңлар, аның матур сүзләренә алданмас, шәт. Нинди авыр чакта ташлап китте бит аларны! Хыянәт ачысын хәмер белән басарга теләгән иде хатын. Әмма күзенә тилмереп караган баласы хакына үзен кулга алды. Бәласеннән башаяк дип, сату эшеннән дә китте. Хәзер мәктәптә идән юа, балалар бакчасында төнге каравылда да тора әле. Бар тапканы бердәнбер кызына. Укысын, белем алсын, кеше арасында ким-хур булмасын. * * * Санаулы көннәр үтте дә китте. Сиринә китәсе көнне әнисе эшкә бармады. Иртүк торып өчпочмаклар пешерергә кереште. — Тордыңмы, кызым? Менә сиңа юлга әзерлим әле. Ашап та китәрсең, — дип каршылады ул авызын зур ачып, иснәнә-иснәнә килеп чыккан кызын. Сиринәнең сынаулы, шикле карашын үзенчә аңлап, акланырга кереште: — Бүген яулыкның зурысын бәйләдем. Бер чәч бөртеге дә төшәрлек түгел. Менә кара. Ул никтер мескен генә елмайды. Елмайганда, черек сирәк тешләре күренеп алды. Сиринәнең күз алдына иркен кухня, затлы җиһазлар, ап-ак газ плитәсе һәм шул плитә янында кайнашкан озын халатлы, бөдрә чәчле, алсу йөзле хатын килеп басты. Чагыштыру һич тә әнисе файдасына түгел иде... Киемнәре дә, үзе дә мескен. Болай да сирәк чәчләрен яулык астына җыеп та куйгач, йөзе бөтенләй бәләкәйләнеп калган. Шешенгән, кызарынган күзләрендә алҗу-талҗудан башка бернинди нур заты юк. Ярый әле Сиринә аңа түгел, әтисенә охшап туган. Йөрер иде югыйсә карсак буе, юан биле белән кеше көлдереп. Әнисе табага тезгән өчпочмакларны газ миченә тыгарга дип иелде. Шул чакта Сиринә аның аякларына игътибар итте. Арты тапталып беткән иске башмакларны күрде, кара носкиларны һәм шул носкиларның берсендә бармак башы хәтле тишекне күрде. Носки тишегеннән сары-көрән табан ялтырап күренеп тора иде. — Әни, синең оегың тишек. Ана сискәнеп китте, йөзенә кызыллык йөгерде. Ул тураеп басты, беренче тапкыр күргәндәй, табаннарына карады. — Тишек икән шул. Ай Алла, күрмәгәнмен дә. Хәзер товары да сыйфатсыз бит аның. Бер генә кияргә, ямасаң да файдасы юк. Ташларга гына инде аны, — дип акланып маташты. — Соң, ташла. Нигә тишек оек киеп йөрисең? — Ярар, кызым, ярар. Ташлармын. Яңаны алып киярмен. — Күпме тора соң алар? — Әллә тагын... 10-15 сумдыр инде. Сиринә, башын кырын салып, нидер уйланып торды да залга кереп китте. Кире әйләнеп чыкканда, аның кулында акча иде. Кыз зәңгәр иллелекне вәкарьлек белән өстәлгә ташлады. — Мә! Бу сиңа. Яңа оеклар ал! Кырыс һәм тупас иде аның тавышы. "Очлы күз, кайдан гына күреп алды?" Тишек оеклары өчен кызыннан оялган, уңайсызланган иде ана. — Кирәкмәс иде, кызым. Акчам бар ла минем. Алырмын. Син минем өчен кайгырма. Акча үзеңә кирәк булыр. — Биргәндә ал! Миндә акча җитәрлек. Әти бирде! Бу сүзләрне кызы мактанып, масаеп әйткәндәй тоелды анага. — Күпме бирде соң? — дип, кыюсыз гына сорап куйды ул. — Мең сум! Алай икән... Себердән кайтучының акчасы күптер шул. Кызын да сатып алыр. Үстер-үстер дә... Әзергә бәзер табылган... Боегып, сагышланып калган хатын, калтыранган кулларын алъяпкычына сөртә-сөртә, көрсенеп куйды. Үзе исә: — Менә бит... Биргәч, яхшы инде... Алай булышкач, яхшы инде... — дигән булды. Кара-каршы утырып, сөйләшми генә ашап-эчтеләр дә юлга җыена башладылар. — Иш янына куш булыр. Мин дә сиңа бераз запас әзерләп куйган идем, — дип, әнисе биш йөзлек акча сузды. Алды Сиринә. Бар янына бар яхшы. Туздыра башласаң, бик тиз бетә ул. Казанга яңа итекләрен киеп китәргә булды ул. Әлбәттә инде әнисе аларны күрми калмады: "Кайдан?" — дип сорады. — Әти бүләк итте. — Менә бит... Яхшы булган. Биргәч, яхшы инде... — диде ана. Дулкынланган чакларында, үзе дә сизмәстән, сүзләрне кабатлый-кабатлый сөйләшә иде ул. Күңеленә шом кереп оялады шул: тартып алалар кызын, югалта бит, югалта бердәнберен! Шулай ук бөтен нәрсә акчага сатыла микәнни?! Аның да әзерләп куйган бүләге бар да бит, әзсенер инде кызы. Шундый затлы итекләр янында бигрәк вак-төяк булып күренә шул. Шулай да, бер ниятләгәч, бирәсе итте. — Ни... Менә мин дә бүләк әзерләгән идем бит әле, кызым. Әллә нәрсә түгел дә инде. Бер укытучыбыз авылдан сарык йоны алып килгән иде. Алып, сиңа оекбашлар бәйләдем. — И әни! — диде кыз, үзенә сузылган ап-ак оекбашларны алырга да, алмаска да белмичә. "Нәрсәмә миңа синең оекбашларың?" дип аңлады аны ана. — Обшижиетиеда салкын, дисең бит. Шунда булса да киеп йөрерсең. Аякларың өшемәс. Сиринә оекбашларны алган булды, әмма, әнисе күрмәгәндә, шыпырт кына ишек төбендәге бәрәңге капчыгы өстенә ташлады: "Оныттым, диярмен. Оекбаш кына киеп йөрисе калды. Кәлүш ал тагы. Йөрер кызың кеше көлдереп". Әмма, инде чыгып киттем дигәндә, әнисе оекбашларны күреп алды да: "Оныткансың бит", — дия-дия, кабат пакетка тыгып куйды. Икәүләп автобус тукталышына юнәлделәр. Сиринә, ашыга-ашыга, алдан атлады, әнисе, авыр сулап, арттан сөйрәлде. Гәүдәсе авыр булгач, тыны бетеп җәфалана иде. — Ашыкма инде, кызым, чапма ул кадәр. Артыңнан өлгерә алмыйм. — Соң, йөрмә. Үзем дә юлны беләм бит! — Юк, юк, озатам әле. Ни күңел белән өйдә утырыйм?! Автобуста да, станциядә дә ана белән кызның арасында никтер сүз ялганмады. Сиринә үз уйлары белән мәшгуль иде. Әнисе һәрвакыттагыча ниндидер киңәшләр, үгетнәсихәтләр биреп маташты, тик кыз аны тыңламады да, ишетмәде дә. Битараф карашын поезд киләсе якка төбәп: "Кайт инде син, әни, кайт", — дип кенә кабатлады. Поездга кереп утыргач та, аңа "кит" дип кул болгады. Тик әнисе урыннан кузгалмады. Поезд кузгалып киткәнче, боек карашын кызына төбәп, тәрәзә каршында басып торды. Аның күзләрендә яшь иде. Өстенә кыршылган иске пәлтә, аягына киез итекләр кигән, башына, авыл хатыннары кебек урап, шәл бәйләгән әнисе никтер бик кызганыч булып китте Сиринәгә. "Өс-башы тузган әнинең", — дип уйлап куйды ул. Тик икенче мизгелдә үк үзенә-үзе каршы килде: "Карт кешегә ярамаган тагын. Матур киенеп кая барасы бар? Үткән инде аның гомере". Ә Сиринәгә яшисе дә яшисе әле! Ул әнисенең караңгы язмышын кабатламас. Матур, якты, бай һәм бәхетле булыр Сиринәнең тормышы, һәр көне бәйрәм булыр! * * * — Әбиеңме? — дип сорады Сиринә каршында утырган сары чәчле, нечкә иренле апа. — Әйе, — диде кыз һәм, башка сөйләшергә теләмәгәнен белдереп, йөзен тәрәзәгә борды. Аның урыны ифрат җайсыз иде. Үзе янда, үзе өстә. Әгәр әтисенең кайтканын һәм үзенә шулхәтле акча бирәсен белсә, ул билетны купелы вагонга алган булыр иде. Каникулга кайтучы студентлар күп, шуңа күрә кайтып төшкән көнне үк билетны алдан алып куйган иде шул. Теләсә, кире тапшырып, яңасын алып та булыр иде, уйлап бетермәгән. Менә хәзер бар инде халык тулы сасы плацкарт вагонда. Хәер, бусы соңгысы булыр, киләчәктә поездда йөреп мәшәкатьләнмәс Сиринә, самолетта гына очар. Кыз проводниктан урын-җир әйберләре алды да ятагына менеп урнашты. Уйлары якты, хыяллары татлы иде, ничек йокыга китүен сизми дә калды. — Казан! Казан! Подъем! Постельләрне тапшырабыз. Вагон буйлап проводник хатынның көр, яңгыравык тавышы тәгәри. Андый тавыш нәкъ менә аның кебек калын муенлы таза хатыннарда гына буладыр. Сиринә уянды: "Ужы?! Казан?!" Вәт йоклап та караган икән! Ятагыннан төшүгә, итекләрен кимәкче булган иде, тапмады. Кыз, бу хәлгә ышанырга теләмичә, попка астын каткат актарды, тик итекләр юк, өчпочмак салган пакет кына кичтән куйган урында иде. Тагы да яманрак нәрсәдән шикләнеп, күңеле белән моны тоеп, сизеп, Сиринә куркып кына үзе йоклап килгән ятакка күз ташлады. Шиге рас килде: кечкенә кара сумкасы урынында юк иде! Баш очына, мендәр артына куйган иде югыйсә. Угры куркып тормаган, тарткан да алган, ә Сиринә, матур төшләр күрә-күрә, йокы симерткән. Кыз бу хәсрәткә нишләргә белмичә катып калды. Елый да алмады хәтта. Яныннан сумка-чемоданнар тоткан пассажирлар агылды. Ә ул шашкан карашын тәрәзәдән күренеп торган кызыл кирпеч бинага төбәп утырды да утырды. Инде вагон да бушап калды. — Ә син нигә төшмисең? Конечный бу — Казан! Дальше бармыйбыз! Төш давай! Колак төбендә яңгыраган тупас тавыш Сиринәне айнытып җибәргәндәй булды. Шуны гына көткәндәй, ул кычкырып елый башлады, яшьләренә буыла-буыла, зар-моңын түкте: — Мине таладылар. Акчамны, итекләремне урладылар. Нишлим? Кая барыйм? У-у... Әмма проводник хатынның аңа кушылып еларга, гомерендә беренче тапкыр күргән бу кыз баланы юатып утырырга теләге дә, вакыты да юк иде. — Синең әйберләреңне сакларга охранник юк монда! Авыз ачып йөрмәскә иде. Сиринә елавыннан шып туктады да: — Милиция чакырыгыз! — дип боерды. — Тиле! Милиция килеп нишлисең?! Синең карагыңнан җилләр искән инде. Әллә кайчан төшеп калгандыр. Давай, давай, төш! Өеңә кайткач, рәхәтләнеп еларсың. Хатын, уйнап сөйләшмим дигәндәй, Сиринәнең пәлтәсен, башлыгын киң кочагына җыйды да тамбурга юнәлде. Кызга аңа иярүдән башка чара калмады. Әмма барыбер поезддан төшәргә ашыкмады ул. — Өшим мин. Яланаяк ничек барыйм? Бөтенләй таш бәгырьле, рәхимсез бәндә түгел икән әле проводник. Кызганды пассажирын, бүлмәсенә кереп, бер пар иске кәлүшләр күтәреп чыкты. — Мә, шуларны булса да ки. Яланаяк йөрү булмас әле. Кем уйлаган?! Кем уйлаган Сирине шул иске кәлүшләргә дә шатланыр диеп?! Киде, ник кимәсен. Кар өстеннән оекчан йөрмәс бит. Җылы вокзалга тизрәк барып җитү теләге белән турыдан, рельслар аша гына элдерткән иде, бәхетсезгә җил каршы дигәндәй, ала-кола киемле омончы эләктереп алды үзен. — Стоп! Күпер нәрсә өчен? Не положено моннан йөрергә. Штраф түлә. Үзе белән бер яшьләр тирәсендәге егет югыйсә, кара, ни кылана бит! — Күпме? — диде кыз, кесәсеннән теләсә нинди сумманы тартып чыгарырга әзер кеше кебек. — 130 сум. — Нигә шулай аз? — Ошамаса, арттырабыз. — Арттырыгыз. Мин риза. Барыбер түли алмыйм. 130 түгел, бер сум да юк миндә. — Алдашма! Казанга буш кесә белән килмиләр. Кыз, кәлүшле аякларын егетнең борын төбенә хәтле күтәреп: — Менә, ышанмасаң кара! Итекләремә хәтле урладылар. Ерунда белән заниматься иткәнче, каракларны тотыгыз. Тужы миңа, тәртип саклаучы, имеш! — дип җикеренде. Яшь иде кыз, әкәмәт чибәр, сылу иде. Әмма кыланмышы... Бер дә килешми икән чибәр кызларга болай акыру, ямьсезләнү. Бөтен матурлыклары коела да төшә икән. Егеттә дә тәкәбберлек, мин-минлек тулып ашкан иде, матур кызны юатасы урында: — Уяу булырга кирәк! Йоклап йөрмиләр аны. Бар, юлыңда бул! — диде дә, кызга артын куеп, мәче тычканны сагалагандай, "КамАЗ" тәгәрмәче хәтле сумкаларын көч-хәл белән өстерәп, рельс аша чыгып килүче яңа корбанын каршыларга әзерләнде. Бусының кесәләре буш булмас, шәт. Сиринәне вокзалга кертмәделәр. Чөнки кулында билеты юк, ул поезд көтүче пассажир түгел. Кыз, меңнәрчә аяк астында тапталып шомарып беткән тоташ бозлавыктан кәлүшләрен шудыра-шудыра, саклык камералары бинасына юнәлде. Монда, үләм дисәң дә, бер утыргыч тапмассың. Ниндидер могҗиза белән киоск-ларекпардан буш калган почмак табып, шунда чүгәләде Сиринә. Нишләргә? Тулай торакка кайтып җитсә, анда көзге ботинкалары бар барын. Яңасын алганчы, шуларны киеп торыр. Ә яңасын алыр өчен әтисенә хәбәр итәргә кирәк. Барысы өчен дә акча кирәк. Сиринә, өметләнеп, пәлтә кесәләрен актарды. Юк, акырып еласаң да, бер сум түгел, ун тиен дә юк. Күп тә кирәкми югыйсә— биш сум гына! Әллә тәвәккәлләп утырып караргамы троллейбуска? Бәлки, рәхимле кондуктор туры килеп, бушка алып кайтыр? Юктыр, булмастыр. Өч ел яши Казанда, әлегә андый кондукторны очратмады. Салкын, кәлүш аша үтеп, аяк табаннарын чеметә башлады. Әнисе пешергән өчпочмакларны исенә төшереп, Сиринә пакетка тыгылды: "Ашыйм әле, эчкә җылы кермәсме?" Шулчак иң өстә ятучы ак оекбашларны күреп алды. Вау! Җылы оекбашлары бар бит аның! Ә ул оныткан да! Болай булгач, тулай торакка җәяү дә кайтып җитәчәк. Әллә ни ерак ара түгел лә. Кыз, сөенә-сөенә, йон оекбашларны аягына киеп куйды. Әмма аягын нидер тырный, оекбаш эчендә кәгазь-фәлән бар иде, ахрысы. Әллә әнисе хат язып тыктымы икән? Тик оекбаш эченнән хат түгел, ә акча, дүрткә бөкләнгән өряңа иллелек килеп чыкты. Аптырап калды Сиринә. Бу аның акчасы, әнисенә яңа носкилар алырга биргән иллелек иде. Димәк, әнисе аны барыбер алмаган, оекбаш эченә тыгып булса да кире кайтарган... Шатланасы урынга никтер сагышланып калды кыз. Кулындагы шыгырдап торган кыйммәтле кәгазь кисәгенә яшь томаны аша карап: — И әни! — дип пышылдады. — И әнием... Күңеленнән ташып чыккан бар җылы хисләр шул ике сүзгә сыеп бетте. Әмма күңел нечкәрү мизгелләре озакка сузылмады... ...Ак оекбашлы, кара кәлүшле кыз, соңгы акчасын учына кысып, кешеләрнең аптыраулы, мыскыллы карашларына, үзе әйтмешли, "фөлләмичә дә", борынын югары чөеп, троллейбус тукталышына таба китте. Аның йомры башында кабат татлы уйлар бөтерелә, күз алдында әтисе бирәчәк акчалар һәм шул акчага аласы матур-матур, затлы-затлы әйберләр шәйләнә башлаган иде... Өченче бала Дамира белән күптән күрешкән, сөйләшкән юк иде. Көннәрдән бер көнне телефон трубкасында аның тавышын ишеткәч, аптырап та киттем хәтта, үзем дә сизми: "Ни булды?" — дип сорадым. Әйтерсең Дамира миңа нинди дә булса җитди сәбәп чыкса гына шалтырата ала. Аның тавышы, чынлап та, тыныч түгел, борчулы иде: — Зәлия, зинһар, килеп кит әле. — Ни булды? — дим. — Күрешкәч әйтермен, телефоннан сөйли торган сүз түгел. Дамира белән без күптәнге танышлар. Танышлар дию генә дә аз булыр әле. Дистә елдан артык малосемейкада күршеләр булып яшәдек. Ипи-тозы, кәстрүл-табаларыбыз гына түгел, гаиләләребез дә уртак иде, дисәм, гаҗәпләнерсез, ышанмассыз инде. Әмма бу шулай. Бүлмәләребез кара-каршы. Ишекләр һәрвакыт ачык. Дамира өйдә булмаганда, мин "уртак" әни, ә мин булмаганда, ул барысына да күз-колак булып, ашатып-эчертеп дигәндәй тора. Ирләргә дә хөррият. Ике арада кунак булып, әле Дамира, әле мин пешергән тәм-том белән сыйланып тик йөриләр, телевизор бүлешү дә юк. Яраткан сериалыбыз башланды исә, без аның белән бер бүлмәгә, ә ирләребез яңалыктыр, футболдыр кебек юк-барларын карарга икенче бүлмәгә кереп китә. Ә балалар, дөнья киеп, су буйлык озын коридорның бер башыннан икенче башына чаба. Дус яшәдек. Бер гаилә булып яшәдек. Шуңа күрә аерылу да бик читен булды. Башта Дамиралар шәһәр читеннән өр-яңа өч бүлмәле фатир алды. Бер ел да үтмәде, безгә дә ике бүлмәлене биреп куйдылар. Шулай ук шәһәр читеннән. Әмма дә ләкин икенче читеннән. Нәкъ җырдагыча: сезгә — төньякка, безгә — көньякка. Бер-беребездән башка ай түгел, көн дә тора алмас кебек идек, торасың икән. Дөнья мәшәкатьләре дустыңны түгел, туганыңны да оныттыра икән. Баштарак шәһәрнең бер башыннан икенче башына кунаккунак йөрешсәк тә, тора-бара ялкаулык бастымы, әллә инде гел-гел күрешеп тормагач аралар суынып киттеме, очрашып сөйләшүләр сирәгәйде, телефон аша гына аралаша башладык. Соңга таба исә анысы да юк дәрәҗәсендә калды. Шуңа күрә Дамираның кискен итеп үзенә чакыруы минем өчен көтелмәгән хәл һәм сәер дә иде. Мин: "Ни булды соң, ни булды?" — дип төпченсәм, йөдәтсәм дә, элеккеге күршем ачылырга ашыкмады, һаман да: "Кил әле, аннары сөйләшербез", — дию белән генә чикләнде. Кил әле, дип әйтү генә җиңел. Дүрт күз белән көтеп алган ялыңда, кырык эшеңне кырык якка ташлап дигәндәй, җир читенә үк булмаса да, шәһәр читенә чыгып кит әле. Әмма дуслык хисләре, шуңа өстәп биниһая кызыксыну икеләнүавырсынуларны җиңде. Ял көнне, иртүк булмаса да, төш җиткәнче үк, "төенчекләремне" кыстырып, кунакка киттем. Ишекне Дамираның кече улы Алмаз ачты. Элек мине күрде исә, авызын ерып муенга асылына торган мут малайны хәзер танымассың да: бетчә баскан йөзен аска иеп, маңгай астыннан сөзеп кенә карады да, "сәнмесс" дип, үз бүлмәсенә кереп тә китте. Ул күздән югалганчы: "Әниең өйдәме?" — дип сорарга өлгердем өлгерүен, тик ачык җавап ишетү барыбер насыйп булмады. Малайның укмаш-укмаш сүзләре миңа килеп җитәлмичә күлмәк якасы астында оешып калды. Ярар анысы, Дамира үз кеше әле, әдәп-фәлән саклап торыш юк, туп-туры кухняга кереп киттем, юыну бүлмәсенә күз салдым, тик хуҗабикә күренмәде. Залга чыккан идем, көтелмәгән күренештән аптырап киттем: бүлмә уртасында бер-ике яшьләр чамасындагы бер кызчык, дөньясын онытып, шытыршытыр газет ботарлап утыра иде. Бөтен идән кәгазь кисәкләре белән тулган. Кызның аларда эше юк, көйләп җибәргән машина кебек туравын белә. Малосемейканың кысан бүлмәсендә яшәгәндә, Дамира гел уфтана иде: "Җиләк кебек вакытыбыз төрмәдә үтә инде, үз фатирым булса, рәхәтләнеп тагы ике бала алып кайтыр идем. Малайлар үзеңә калмый да ул, хатыннарыннан артмый, кызлар кирәк, кызлар", — дия иде. Менә бит теләгенә ирешкән, бик "уңган, эшлекле" бер кызны алып кайткан тәки. Кай арада диген?! Нишләп әле мин белми калганмын? Вәт сюрприз ясаган миңа Дамира! Ни түземлеге җитеп шул гомер сиздерми, белдерми йөргән! Мин газет умырып утыручы кызчык янына чүгәләдем: — Матурым, исемең ничек синең? Кызчык, мөһим эшеннән бүлдерүләренә ризасызлык белдергәндәй, нәзек кашларын җыерып, борын астыннан гына нидер мыгырданып алды. — Ничек, ничек? Лилия дисеңме? — дип сорадым мин, сабыйның сүзләрен аңлап бетермичә. — Юк. — Ләләме? — Юк. Кара инде бу киребеткән кызны, аның белән сөйләшәләр, ә ул күтәрелеп тә карамый. Кемгә охшап шултиклем тискәре булган диген?! Мин балага игътибар беләнрәк карадым. Юк, беркемгә дә охшамаган бу. Дамира да, Госман да кара чәчле, кара күзле чын татарлар. Ә кызыйның чәчләре сары, йөзе ап-ак, озынча, коеп куйган урыс кызы. Дамира баласы түгелдер бу, берәрсе күз-колак булырга кертеп калдыргандыр. Әлегәчә дөньяда мин белми калган сер юк иде, Дамира кайткач, бу мәсьәләнең дә төбенә төшәрбез, шәт. Ниһаять, ишектә ачкычлар шалтыраган тавыш ишетелде, кулына ике зур сумка күтәргән Дамира кайтып керде. — Син килеп тә житкәнсең икән, ә мин базарга чыккан идем. Ишәк кебек төянеп кайттым менә. Минем мужиклар, үзең беләсең, уралар гына, комбайннан ким түгел, ташып, әзерләп кенә өлгер, — дип сөйләнә-сөйләнә кухняга узды. — Хәзер чәй әзерлим. Үземнең дә тамак кипте, таксига акча жәлләп, җәяү кайткан идем. Безнең якка автобусы да җүнләп йөрми бит аның. Әйтерсең кичә генә аерылышканбыз, бернинди аһ-ваһ итешү, кочаклашып күрешү, хәл-әхвәл сорашу юк. Бер-беребезне байтак вакыт күрмәсәк тә, ятсыну, читсенү юк. Дамира сукрана, ә минем эчтә кызыксыну кайный: "Ник чакырган? Ни булган?" Әмма сүзне үзе башламыйча, төпченергә яхшысынмыйм. Дамира азык-төлекләрнең кайсын суыткычка, кайсын шкафка урнаштырды да чәен гөжләтеп җибәрде. — Әйдә, залга чыгыйк, теге бала нишли икән анда. "Теге бала" исә һаман кәгазь ботарлавында. Көч тә икән үзендә! — Бар белгәне газет ерту, башка уенны белми дә. Гаҗәп бала инде, — диде Дамира. Аннары: "Әй Алла, аяк басар урын калмаган бит монда, җыештырып бетерә торган түгел", — дип, сибелгән-чәчелгән кәгазь кисәкләрен чүпләргә кереште. — Кем баласы соң бу? — Кемнеке булсын, минеке инде. — Алдама, синең малайлар чегән балаларыннан ким түгел, морҗадан чыккан кебек. Бу сарбай сезнең нәселгә охшамаган. Күрше урыстан тапкан булсаң гына, — дип көлдем мин. — Әй Зәлия, белсәң икән хәлләремне! Болай авыз ермас идең! — Соң, сөйлә. Сөйләр өчен чакырдың бит. — Сабыр ит. Башта бу баланы ашатыйм инде. Ач йөртеп булмый бит. Аннары үзебез иркенләп сөйләшербез. Госман бүген дежурда. Көн дә, төн дә безнеке. Шулай диде дә, идәндә аякларын сәпид тәгәрмәче кебек түгәрәкләндереп утырган кызчыкны кулына алып, Дамира кухняга чыгып китте. Мин дә аңа иярдем. — Нигә күтәрәсең аны, авырдыр бит, үзе йөрсен, зур ич инде, — дип киңәш биргән идем, Дамира: — Аяклары кәкре аның, авыр йөри, — диде. — Чынлап та, кем баласы соң бу, синеке булуына мәңге ышанмыйм. Өченче бала табуыңны мин барыбер белми калмас идем. — Син түгел, үзем дә белми калдым шул, кызый. — Дамира авыр гына көрсенеп куйды. Сары чәчле кызчыкның бездә эше юк, мышный-мышный, алдындагы боткасын умыра. Эшләп, ачыгып кайткан ир-атлар кебек кашыгына тутырып ала да яртысын авызына бушата, яртысын идәнгә коя. Бер мизгел эчендә авызборын тирәсе, күлмәк изүе манный боткасына чумды. — Ничек инде белми калдың? — дип гаҗәпләнеп сорадым Дамирадан. — Аның тарихы озын, Зәлия. Тәмам башым катты инде, нишләргә дә аптыраган хәзер. Сине чакыруым да юкка түгел, бәлки, берәр киңәш бирерсең. Зур кешеләр янында йөрисең бит. Минем ише маляр гына түгел. — Көлмә инде! Дамираның зур кешеләр диюе шул: мин теге мәзәктәге сыман "кремль"дә эшлим бит, хакимияттә идән юучы булып. Шәһәр уртасындагы өч катлы матур бинага мәрмәр баскычлар буйлап шак-шок басып кереп киткәндә артымнан кызыгып карап калучылар да бардыр әле бәлки. "Ак кешеләр" арасында эшләүнең файдасы шул: акчаны вакытында түлиләр. Югыйсә интегә халык айлап-айлап акча алалмыйча. Заманы нинди бит әле аның: кесәң буш булса, аяк кына сузарга. — Сөйләшә беләме соң бу бала? Исемен сораган идем, әйтмәде, — дип сүзне ялгап киттем мин. — Гуля ул, Гуля, — диде Дамира. — Анасы шулай дия иде. Дүрт хәрефтән торган Гуля исемен безнеңчәгә тәрҗемә итсәң, ул бихисап үрчи, монда инде санарга бармакларың да җитмәс: Гөлия, Гөлнур, Гөлсу, Гөлнара, Гөлсинә, Гөлшат, Гөлфия, Гөлназ... Дамирага бу турыда әйткәч, шайтан белсен инде, бер документы юк бит, үзе юньләп сөйләшә дә белми, диде. Гуляның тамагын туйдыргач, Дамира аны кабат үз урынына утыртты да алдына бер кочак газет куйды. — Әле ярый тыныч үзе, йөдәтми. Ни бирсәң, шуңа риза. Мескен бала. Жәл дә инде, кайчак ачу да килә. — Дамира, аңлатып сөйлә әле! Ату һаман тирәсендә генә ураласың. — Кайсы башыннан тотып сөйләргә дә белмим, Зәлия. Син мине тиле диярсең инде. Тик сөйләми дә булдыра алмыйм, үзем генә хәл итә торган эш түгел бу, — дип баш чайкады Дамира. Чәй онытылды, мин диванга утырдым да, тавышыма кырыслык чыгарып: — Йә сөйлисең, йә мин китәм, — дидем. Чөнки күреп торам, Дамира һаман икеләнә, ачылып китә алмый. — Алайса тыңла, — диде дустым. — Алайса тыңла. Ярты ел чамасы элек булды бу хәл. Әйе, февраль ае иде бугай. Ял көне иде. Госман эштә, мин керләр юып маташам. Шулчак ишеккә шалтыраталар. Барып ачсам, үзебездә эшләгән Галия басып тора. Үзе генә түгел, бер яшь, чибәр хатын белән. Икесенең кулында да бала. Галия декрет ялында бит хәзер. Малай тапты. "Дамира апа, ачуланмасаң, сезгә кереп балаларның асларын алмаштырып, имезеп чыгыйк әле", — ди Галия. Нәрсә дисең, керегез, дидем инде. Чәй әзерләдем. Болар балалары белән маташтылар. Чәй янында тел тешләп утырмыйсың бит инде, сөйләшәсең, кирәкме, кирәкмиме, тегесен-бусын сорашкан буласың. Галия өзми дә куймый баласын сөйли. Үзең беләсең, беренче бала тугач, шулай була бит ул: синдә генә бала да, синеке генә дөньяда бер. Мактап туймый инде, харап, ничек ашый, ничек йоклый, ничек көлә... Малаена әле бер яшь тә юк. Ә теге хатын дәшми, шөпер-шөпер чәй эчә. Галиянең баласы итәгендә, ә моныкы идәндә боегып утыра. Галия үти-үти килеп баласын көйли, ә теге оланына әйләнеп тә карамый, үз тамагын гына кайгырта, әле тегесенә, әле бусына үрелә. Өстәлгә куйгач та, бөтенесен рәттән сыпырырга димәгән бит инде. Оялу, уңайсызлану юк. Бер дә ошамады миңа бу киенгән-ясанган хатын. Ничек алар Галия белән табышканнар, һич тә бер-берсенә туры килмиләр югыйсә. Үзе киенгәнясанган да бит, баласының өстенә карарлык түгел. Киемнәре пычрак, җитмәсә тузган, кемнеңдер иске-москысын кигезгәнме шунда. Кыскасы, бер дә ошамады миңа бу. Озак утырмасалар ярар иде, дип теләгән идем, утырмыймы соң, салкыннан җылыга эләккәч. Әле ашлар пешереп тә ашаттым. Керләрем батырган килеш калды шулай, икенче көнне генә юдым. Күбрәк Галия сөйләде инде, тел бистәсе бит ул. Өйдә дә утыргач, теге сөйләшергә тәмам зарыккан. Баласына әйләнеп тә карамаган мокыт хатын белән больницада бергә ятканнар икән. Галия үзе турында сөйлисен сөйләп бетерде дә моңа күчте. Имеш, Света бик бәхетсез хатын: ире эчә, кыйный, акча бирми, имеш. Бик интегеп яши икән, үзенә дә, баласына да көн юк икән. Галиянең сүзен җөпләп, Светасы яшь түгә башлады, бите буйлап кап-кара эзләр калдырып, күз буяуларына хәтле агып төште. Иренең ничек кыйнауларын сөйли башлагач, минем дә чәчләр үрә торды, зинһар, яшәмә мондый хайван белән, исән чакта аерыл, котыл, дидем. Бала бар бит, аны ятим итәсем килми, ди бу. Шул бала хакына түзәм, яшим инде, ди. Идәндә утырган кызын кочаклап, и бичаракаем, бәхетсез наныем, ди. Шулхәтле кызгандым инде бу хатынны, баласын да жәлләдем. Дамира сөйләвеннән кинәт туктап, нидер уйланып, тынып калды. Мин исә, кайнарланып: — Шуңа күрә кызын үзеңә алып калдыңмы инде?! Алай булса, син чынлап та җүләр, Дамира! Бөтен мескенне өеңә җыя башласаң, өч түгел, ун бүлмә дә җитмәс, — дип орышына башлаган идем, Дамира, кулын беләгемә салып, сабыр гына: — Туктале, син ашыкма, башта тыңлап бетер, — диде. — Кичкә кадәр шулай зар-моң түгеп утырдылар да, ниһаять, киттеләр болар. Киткәндә Света әйтә, апа, ярыймы мин сезгә тагы киләм, бу шәһәрдә беркемем юк, ә сезнең белән шундый рәхәт, әни янына кайткан кебек булдым, ди. Аның бу сүзләреннән минем дә күңел эреде, кил, кил, сеңлем, дидем. Мин кабат түземсезләнеп сүзгә кушылдым: — Сөйләмәсәң дә аңладым, йомшаклыгыңны сизгәч, муеныңа менеп атлангандыр инде. Син иреңне дә сөяркәләре янына күчтәнәч биреп озата торган кеше бит. Сүзне аны әйтүе генә җиңел, авызыңнан бер чыгып киткәч, җыештырып кире урынына тутыра алмыйсың. Саксызрак әйтеп ташладым шул, Дамираның күңел ярасына кагылдым. Аның ише вакыйгаларның тизрәк онытылуы хәерле югыйсә. Дустымның йөзенә моңсулык йөгерде, башын иеп шактый дәшми торды. Аннары тирән генә итеп көрсенде дә: "Нишләсәм дә, Госман миннән китмәде бит әле", — диде. Тавышында горурлык иде. Сабырлыкның төбе алтын диюләре юкка түгелдер, күрәсең, бәгыреннән кан-яшь тамса да, күңел газапларыннан, ашау-эчүдән, төн йокыларыннан калса да, сер бирмәде бит Дамира, яшь аралаш көлә белде. Госманының кая, кем янына баруын белә торып, өс-киемнәрен алмаштырып, чиста кулъяулыклар биреп озатып кала иде. Үзе исә, ире ясанып-көязләнеп чыгып китүгә урынга барып егыла да, мендәр кочып, тере мәет булып ята. Төн уртасында сөяркәсе яныннан кәефләнеп кайткан "тормыш юлдашын" елмаеп, аш-чәен әзерләп каршы ала. Ничек түзгән дә кайдан көч табып бетергән диген. Күчтәнәч бирүе исә болай булды. Беркөнне Госман эштән кайткан җиргә авылдан алып килгән каз итеннән тәмле итеп бәлеш пешергән бу. Ә теге март мәчесенең башыкүзе тонган. Тизрәк мәгъшукасы кочагына керергә ашкына, күзенә Дамира да, бәлеш тә күренми. Бичара хатынның исә ирен кайнар бәлеш белән сыйлыйсы килә, аптырагач ярты бәлешне бөкләп табакка сала да: "Мә, анда бергәләп ашарсыз", — дип, ире кулына тоттыра. И-и, булды инде хәлләр! Хәзер әнә Госман Дамирасының күзенә генә карап тора, һәрхәлдә шулай иде. Бер тырмага ике тапкыр басмыйлар, шәт, бүтән алай җүләрләнеп йөрмәгәндер. Икебез дә, күңелебез белән үткәннәрне айкап, кабат бүгенгегә кайтып төштек. Уйларыбызны бүлеп, каршыбызга Гуля килеп басты, Дамираның итәгеннән тартып: "Пес-пес", — диде. Бу сүзнең нәрсә аңлатканын җир йөзендәге барча әниләр беләдер. Бары тик ата затлары гына сүз песи турында бара дип ялгышуы мөмкин. Кызчыкны йомышлатып кергәч, Дамира мине кухняга чакырды: "Сүз бетмәс. Тәмләп чәй эчик әле. Иртән үк син киләсең дип коймак пешергән идем". Чәй янында тегесен-бусын сөйләшеп алганнан соң, сүз кабат баягы эзгә төште. Буаны бер ергач, суын агызып бетерергә инде. — Менә шулай, кызый, ияләште бит бу хатын миңа. Килә дә килә. Килгән саен өстәл әзерлим, чәй эчерәм. Үзе гел буш кул белән керә. Ярар инде дим, акчасы юктыр. Ире дә бирмәгәч. Шунысы ачуны китерә, баласын карамый. Астын юешләтсә дә, мин алмаштырам, еласа да, мин юатам, кулымнан ашатам, эчертәм. Света кунак кызы булып ял итеп утыра. Нишлисең, куып чыгарып булмый бит. Сеңлемнең кызыннан калган кием-салымнарны да бу балага бирдем. Өс-башы бик сәләмә булгач, жәлләдем. Шунысына аптырадым, Зәлия: баласының өстенә еламыйча карый торган түгел, ә үзе курчак кебек киенгән, буянганясанган. Сәер бит инде. Баласын гел үги итә. Яратмаган кебек кылана. Бу сабый миңа тәмам ияләште, берзаман әнисенә бөтенләй бармый да башлады. Бала-чага җылы карашны бик тиз сизә бит ул. Бервакытны төнлә килеп керделәр болар. Йокларга әзерләнеп йөри идек, шалтыраталар. Чыксам, баласын күтәреп Света басып тора. Йөзен кайгы баскан. "Дамира апа, зинһар, ярдәм ит. Кемгә барырга да белмим", — ди. Үзе елый. Ни булды, дигән идем: "Әни үлгән, хәзер генә телеграмма китерделәр. Ичмасам, ирем дә өйдә юк", — ди бу. Җеназасына кайтып өлгерү өчен хәзер үк юлга чыгарга кирәк икән. Бу инде попуткага чыгарга уйлаган. Ә урамда коеп яңгыр ява. Мондый төндә ерак юлга ничек итеп яшь бала күтәреп чыгасың? Аптырагач, миңа килгән, Гуляны бер-ике көнгә генә булса да калдырмакчы икән. Кешегә кайгы килгәндә ничек ярдәм итмисең инде, алып калдым баланы. — Менә ике айдан артык вакыт үтте инде. Ә Светадан бер хәбәр юк... Дамираның бу сүзләре мине сискәнергә мәҗбүр итте. — Шул гомер кеше баласы карап торасыңмы? — Нишлим соң?! Үзем ышандырып алып калдым бит. — Ул сине алдаган, Дамира! Баласын ташлап качкан. Моңа бер шигем юк, хәзерге заман яшьләре без түгел. Килмәячәк ул хатын, менә күрерсең! Дамира минем белән килешмәде: — Алай ук кыланмас инде. Исәнме икән ул дип шикпәнәм әле мин. Төн уртасында чыгып китте бит. Юньсез адәмнәр кулына эләкмәгән булса ярый ла. Эзләргә кирәк аны. Ичмасам, адресын да алып калмадым бит. — Соң, Галияңнән сора. — Сорадым инде. Бернәрсә белми. Бөтен танышлыклары шул больница белән чикләнә. Анда да бардым, өй адресын алдым. Шул адрес буенча барган идем, бер ялгыз карчыктан башка беркем юк. Света шунда фатирда яшәгән икән. Ире булмаган да бугай аның. Теге әби әйтә, аның янына әллә кемнәр килеп йөрде инде, кайсы кем икәнен бер шайтан гына белә, ди. — Капкансың син, Дамира! Баласын ташлап качкан бу оятсыз. Әй Алла, нишләрсең икән инде хәзер? — Менә шуңа чакырдым да инде сине, Зәлия. Киңәш бир, нишлим, кая куйыйм бу баланы? Шуны карыйм дип, ял алдым, еллык отпускымны югалттым бит инде. Госман да талый үземне. Ниемә безгә артык кашык, ди. Әллә миңа җиңелме? Урамга чыгарып ташлап булмый бит инде аны! — Минемчә, башта анасын табарга кирәк. — Кайдан, ничек? Әйтәм ич, эзләп карадым, берни килеп чыкмады. Беркая эшләмәгән дә бит ул. Әллә, чынлап та, теге ни, бозык хатынмы икән ул? Син әйткәч, үзем дә шулай дип шикләнә башладым инде. — Әгәр исән булса, баласы турында кайгыртса, моңарчы килгән булыр иде. Димәк, килергә исәбе юк. Болай булгач, бер генә юл кала: баланы ятимнәр йортына бирергә кирәк. Гомер буе асрый алмассың аны. Дамира уйлы башын учларына алды, аның артка тарап куелган куе тыңлаусыз чәчләре, алга ишелеп төшеп, йөзен каплады. Миңа никтер Дамира елыйдыр төсле тоелды. Ник? Ярамаслык авыр сүз әйтмәдем дә кебек югыйсә. — Дамира! Ул башын күтәрде. Чынлап та күзләре яшьле иде. — Миннән булмый. Ияләштем инде мин ул балага. Калдыра да, ташлый да алмыйм. Кеше баласын түгел, мәче баласын да ташларга кызганам әле. — Алайса ташлама. Үзең үстер. Әзер кыз сиңа, табып азапланасы да юк. Мин юри шулай кырыс сөйләштем. Бүгенге заманда чит кеше баласы асрарлыкмыни, үзеңнекеләреңнең тамагы тук булса, рәхмәт әйтерсең. Сыерларга кадәр рәхәтләнеп егерме тиенлек ипи ашый торган совет заманы түгел бу. Дамира үзе дә моны яхшы аңлый, югыйсә икеләнеп торыр идеме? Госманның ачулануы да юкка түгел, эшләгән акчасы үз гаиләсен туйдырырга да җитми. Дамира эштән соң, ял көннәрендә, кеше фатирларына ремонт ясап, "калым" эшли иде. Яшь бала булгач, хәзер, әлбәттә, өйдә утырырга мәҗбүр. Өч бүлмәле фатир алгач та, бала табарга ниятләмәве әллә юккамы? Дөньяга килгән балалары тәмле ашасын, матур киенсен, кешечә яшәсен өчен, күпме хатын карынында яралган сабыйларының гомерен өзә. Менә мин дә икенче бала алып кайтырга тәвәккәлли алмадым. Кадерсез безнең илдә адәм баласы. Нигә шулай икән?! — Миннән булмый, — дип кабатлады Дамира. — Миндә болай да икәү. Ал үзеңә, Зәлия. Бигрәк жәл бит бала. — Алайса шуның өчен чакырдың инде, миңа ниндидер бер бозык хатынның чирле баласын тоттырмакчы буласың. Кызык... — Минем Дамирага ачуым килде. Тик бераздан суындым. Чөнки башымда бер уй — әлеге катлаулы мәсьәләнең чишелеше калкып азаплана иде. Дамира йомшак, артык нечкә күңелле, бу баладан берничек тә котыла алмаячак, тәки шулай карап ятачак. Җитмәсә ул аңа ияләшкән, кызгана. Ә мин Дамира кебек җебегән түгел, миндә усаллык җитәрлек. Баладан котылу җаен, аны озатыр урын табармын. Дамира күзләрен тутырып миннән өметле сүз көтә. Ул арыган, чит кеше баласы өчен җаваплылыктан, гаилә мәшәкатьләреннән туйган, әмма вөҗданына каршы бара алмый, үзе ышандырып алып калган баланы теләсә кем кулына тапшырасы килми. Мин аңа ярдәм итәргә тиеш. Шулай итеп, мин кайнаргадыр китеп югалган Света атлы билгесез, серле хатынның тәгәрмәч аяклы, сап-сары чәчле кызын үземә алып киттем. Шулай итеп, мин Гуля-Муляны үзебезгә алып кайттым. Әмма дә ләкин аны карар, тәрбияләр өчен түгел. Мин Дамира кебек вакытымны, исәнлегемне әллә кем баласы өчен сарыф итәргә җыенмый идем. Бүгенге дөньяны изгелек белән шаккатыра алмыйсың, һәм дә шаккатырырга теләгем дә юк. Минем теләгем бары шул гына: Дамираны бу аяклы бәладән коткару. Баланы янымда озак тотарга, үземә ияләштерергә ярамый иде. Шуңа эшне тизләтергә булдым. Дүшәмбе көнне үк милициягә илтеп тапшырдым мин аны. Милиция — безне якларга-сакпарга тиешле халык. Менә сакласыннар инде. Әлбәттә, сорадылар: "Кем баласы, кайдан?" "Әнисен югалткан, ахры, баядан бирле урамда елап йөри, аптырагач, сезгә алып килдем", — дидем. Бәхетемә, милиция участогында яшь, тәҗрибәсез егет туры килде, югыйсә үзәгемә үтәрләр иде кирәкмәгәнне сорашып. Бу яшь малай исә аптырап кына калды: "Нишлим инде мин моның белән?" Аны-моны уйламыйча: "Сез аңа газет бирегез", — дигәнемне сизми дә калдым. Гомерендә кулына яшь бала тотып карамаган бичара егетнең күзе маңгаена менде: — Ул укый беләмени?! Мин исә: — Хәзерге балалар җидене бетереп туа, диләр бит, исегез китмәсен, — дигән булдым. Әллә инде минем сүзләргә чынлап та ышанды бу, өстәлендә нидер эзләп актарынырга кереште. Җайлы мизгелдән файдаланып, мин тизрәк шылу ягын карадым. Стена буендагы бер-берсенә беркетеп куелган зәңгәр буяулы каты урындыкларның берсендә үз язмышы хәл ителүендә бернинди хәбәре булмыйча тыныч кына утырган бала нәүмизләнеп миңа кулларын сузды. Аның күк төсендәге якты күзләрендә миңа карата чиксез ышану бар иде әле. Кичен Дамира шалтыратты. — Ни эшләр бетереп ятасыз? Гуля нишли? — Йоклый, — дип ялганладым мин. — Шулай иртәме?! Тугызсыз йокламый иде бит әле ул. — Арыгандыр. Минем белән эшкә барды, икәүләп идән юдык. Дамира көлде. Үзе алдаша белмәгән кеше тиз ышанучан, беркатлы була бит ул. — Сиңа ярдәмче бар болай булгач. Аннары җитди тонга күчеп: — Бик комачауламадымы соң? Мине сүкмисеңме? — дип сорады. — Сүгеп ни файда? Эшләнәсе эш эшләнгән инде, — дидем мин, сузып кына. — Рәхмәт сиңа, Зәлия, чын дус икәнсең! Хәзер күңелем тыныч инде. Әлегә ул синдә булсын, бәлки, әнисе дә килеп чыгар, түзик инде, яме, Зәлия, — диде Дамира. "Хәзер, шулай иткән ди. Көтеп ят аның азгын анасын!" — Эчемнән шулай орышынсам да, дустыма аны-моны сиздермәдем, аның белән килешкән булып кыландым. Дамира көн дә шалтыратып торды, Гуля-Муляның хәлләрен сорашты. Сагындым үзен, әллә килеп күримме, диде. Ә мин, баланы үртәп йөрмә, дип кырт кистем. Әмма ялганның гомере никадәр озын булса да, ул барыбер чикле. Көннәрдән бер көнне Дамира барыбер дөреслекне белде. Тик минем авыздан түгел. Серне ирем ачкан. Ул бит Гуляның барлыгын да белми калды. Билгеле инде, Дамира сораша башлагач, гаҗәпләнгән, нинди бала, бездә бернинди Гуля да, Муля да юк, дигән. Шул ук кичне Дамира безгә йөгереп килде, шашкан кеше сыман: "Кайда ул, кайда?" — дип тинтерәтте. Мин аны тынычландырып азапландым: "Барысы да тәртиптә, бала ышанычлы урында", — дидем. Ә ул өзми дә куймый сорый, үзе елый, мине гаепли. Баланың кайдалыгын әйтсәм, тәки йөгереп барып, үзенә алып кайтыр иде. Әйтмәдем. "Тынычлап яшә. Аның барлыгын да оныт", — дидем. Йөрәк һәркайсыбызда бер генә, барысы өчен дә кайгыра-өтәләнә башласаң, бик тиз янып бетә ул. Үз анасы кайдадыр дөньяның артына тибеп яшәп ята, ә бу җүләр, Дамираны әйтәм, әллә кемнән туган чит бала өчен ут йота. Ул миңа үпкәләп, рәнҗеп китеп барды. Шуннан соң Дамира ниләр эшләгән, ниләр кичергәндер, үзен ничек юаткандыр, белмим, чөнки шул вакыйгадан соң безнең аралар өзелде, башка күрешмәдек тә, сөйләшмәдек тә. Мин газет тураучы кәкре аяклы кызыйны бик тиз оныттым. Үз мәшәкатем үземә җитәрлек иде. Улым, машинага тапталып, хастаханәгә эләкте, ай буе аны сакладым, больница юлын таптадым, дару эзләп чаптым. Кулына кашык та тоталмаган баламны яшь бала карагандай тәрбияләдем. Миндә кеше кайгысы юк иде. Унбиш яшьлек улыбызны өр-яңадан йөрергә өйрәттек. Ходайның рәхмәте, аякка басты, акылына зыян килмәде. Аның гомере, исәнлеге өчен көн-төн ялвардым. Шул чакта, ник икенче бала тапмадым икән, улымны югалтсак, шыр ятим калабыз бит, дип өзгәләнә идем. Шөкер, барысы да үтте, инде киләчәк хәерле булсын. Ә Дамираны байтак вакытлар үткәч кенә күрә алдым әле мин. Җәйләр генә түгел, көз дә узган, урамда салкын декабрь ае иде. Ашыга-ашыга мәктәпкә, улымның Җыелышына бара идем, шулчак каршыма әллә каян Дамира килеп чыкты. Көн суык булуга карамастан, яшьләрчә җиңел киенгән, өстендә куртка, башында соры җептән бәйләнгән башлык, муенына да шундый ук шарф бәйләгән. Үзе, каршына искән салкын бозлы җилдән ышыкланырга теләгәндәй, бер кулы белән яңагын каплаган. Аны күргәч, кабат инде онытылган вакыйгалар, милиция участогында бөрешеп, еламсырап утырып калган тәгәрмәч аяклы кызый искә төште. Дамира белән очрашу үпкә-рәнҗүле күңелсез сөйләшүне яңартасын уйлап һәм шуннан куркып, мин аны күрмәмешкә салышып үтмәкче идем, ул үзе дәште: — Зәлия! Исәнме, кызый! Ни гомер сине күргән юк. Улыңның хәле ничек? — Яхшы, рәхмәт. — Мин бит кайгың турында соңлап кына белдем, рәнҗемә инде хәл белергә килмәвемә. Ишеткәч әй кызгандым үзен! Күз алдында үскән бала бит. Әле ярый терелгән балакай. Исән булсыннар берүк. Балалар өчен ут йотып яшибез бит бу дөньяда, — дип тезеп китте Дамира. Әллә ул теге хәлләрне, миңа булган үпкә-рәнҗүләрен оныткан, берни булмагандай ачык сөйләшә. Минем дә күңелдәге киеренкелек бетте, Дамира миңа үз туганымдай якын кеше икән шул. Җыелышка ашыгуымны да онытып, рәхәтләнеп аңа күңелемне бушаттым. — Бер килеп утыр әле, Дамира, элеккечә аралашып яшик, — дидем мин. — Әй сана, бармыйм җыелышына да, әйдә безгә керәбез! — Рәхмәт, башка вакытта, — диде Дамира. — Ә син нишләп бу якларга килеп чыктың? — дип, мин дә үз чиратымда аның хәлләрен сорашырга керештем. — Бакчага баруым иде. — Шабашкагамы әллә? — Юк, Гөлнурны алырга. Ерак булса да, унбишенче бакчага биргән идем, сеңлем анда тәрбияче бит. Ә минем төрле чак була, кайчак төнгә хәтле дә эшләргә туры килә, — дип тезеп китте Дамира. Мин исә һаман аптырап, искә килә алмый торам. Ниһаять, сүз кыстырыр җай чыкты: — Туктале, Дамира, аңлат башта: кем ул Гөлнур? — Кем булсын, һаман шул бер бала инде. Минем күз маңгайга менде. — Теге хатын ташлап киткән баламы?! — Әйе, — диде Дамира, карашын читкә төбәп. — Гуляны сиңа биреп җибәргәч тә, җаныма урын тапмадым. Шундый юксындым үзен. Нык ияләшкәнмен икән мин аңа. Үтәр, онытылыр, дигән идем, кая ул! Төшләремә керә, күзләремә күренә башлады. Кайда икәнен күпме сорасам да, син әйтмәдең. Балалар йортыннан эзләп таптым үзен. Мине күргәч, каршыма атылып чыгып, "Әни!" дип кочып алды, балакай. Ничек ташлыйсың инде аны?! Хәзер күңелем тыныч. Бар курыкканым шул: әнисе генә килеп тартып алмасын. Минеке ул, башка беркемгә дә бирмим! Дамира, әллә йөзенә кунган кар бөртекләреннән, әллә яшьтән дымланган күзләрен минем тун төймәсенә төбәп, бертын дәшми торды да уйчан гына әйтеп куйды: — Беләм инде, Зәлия, син мине гаеплисең. Госман да гаепли, Гөлнурны үги итә. Ишекне аны, ябарга булгач, ачмыйлар, ачкач инде япмыйлар. Менә син күз алдына китер! Төн, буран, караңгы. Син ят авылда, әле бер, әле икенче ишеккә кагасың. Тик сине ишетмиләр. Йә ишетеп тә юри ачмыйлар. Ниһаять, бер йортта ут кабына, капка ачыла. Син шатланасың, кайнар чәй, җылы урын өметләнеп, ачык ишеккә киләсең. Ә хуҗа өенә чакырасы урында, сиңа кычкыра: "Бар, юлыңда бул! Кеше йокысын бүлеп йөрмә!" Бу кешеләрнең кайсы мәрхәмәтсезрәк? Ярдәм сорап дәшүеңне ишетмәмешкә салышучылармы, әллә ишеген ачып та, эт кебек өреп, сине куып җибәргәнеме? Барыбер кертмәгәч, ник ачарга иде ишекне? Мин Дамираны аңламадым, шуңа күрә аңа әйтер сүз дә тапмадым. Соңгы һөҗүм Алар бүген килә, һәр айны шул көндә киләләр. Белепчамалап киләләр. Картлык диген... Картлар сөйләшергә ярата шул. Яшь чакта тормыш куасың, тегесе кирәк, бусы кирәк дип чабасың, гаиләңне, балаларыңны кайгыртасың. Сөйләшеп утырырга вакыт та калмый. Тормыш юллары буйлап йөгерә торгач, таудан тәгәрәгән кар йомгагы сыман акыл-тәҗрибә туплыйсың да шул байлыгың белән уртаклашасы, күргәнбелгәннәрне башкаларга җиткерәсе килә. Ләкин инде сине тыңларга теләүче дә юк икән... Карчыгы үлеп, үзе кебек бөкрәйгән мескен йортта ялгызы яшәп калганнан бирле, Гафур карт сөйләшер, үзен тыңлар кеше таба алмый интегә. Аптырагач, телевизор, дөресрәге, анда күренгән адәм башлары белән сөйләшә, бәхәсләшә башлый. Кайсыларын хуплап: — һай, дөрес тә сөйлисең, туган! Сүзең — көмеш, акылың — алтын. Син дигәнчә булса икән ул! Акыллы кешене тыңлаучы, ишетүче булса икән! Хәзер бит дөньяга диваналар хуҗа, — дип сөйләнә. Кайсыларын исә пыр туздырып сүгә: — Тавык мие эчкән нәрсә, авызың әйткәнне колагың ишетмиме әллә?! Тузга язмаганны сөйләп, кеше башын катырасыу. Акылың булмагач, телеңне аркылы тешләп өеңдә утыр. Йә лутчы бар, көтү көт. И ту файда булыр. Гафур картның рәхәтләнеп сөйләшәсе, күңелен бушатасы килә. Ялгызлыкның иң яман ягы менә шул тынлык икән... Бар иде бит аның бер дусты, яхшы яшь дусты бар иде. Ул булганда җан рәхәте иде. Кара-каршы утырып гөрләшеп сөйләшерләр иде. Дөресе, карт рәхәтләнеп күңелен бушатыр, ә яшь дусты тын да алмый, бүлдерми тыңлар иде... Танышулар очраклы була. Яшисең, яшисең, синең өчен бик якын, кадерле буласы затның әле дөньяда бар икәнен дә белмисең. Көннәрдән бер көнне, көтмәгәндә-уйламаганда, ул синең каршыңа килеп чыга. Карт ул көнне, иске кәлүшләрен өстерәп, базарга чыккан иде. Арзан булуына кызыгып бер чиләк бәрәңге алды. Алуын алды, тик бәрәңгеле сумкасын күтәреп ярты юлны да үтмәде, хәле бетеп бакча коймасына сөялде. Шунда аның каршында Хозыр Ильяс пәйда булды. "Хозыр Ильяс" төймәләре ычкындырган күн курткадан, ак кроссовкалардан иде. Үзе яланбаш, күкрәгендә чылбырга тагылган алтын ай ялтырый. —_ Бабай, хәлегез начармы әллә? — дип сорады изге зат. Йөзе генә түгел, егетнең тавышы да ифрат ягымлы иде. Яшь кешенең игътибарыннан Гафур картның күңеле йомшарды, битендәге йөзләгән җыерчык, берьюлы хәрәкәткә килеп, елмаю хасил итте. Егет аның авыр сумкасын алып өенә хәтле озатып та куйды хәтта. Ярдәме өчен карт аңа акча сузган иде, алмады, бармагы белән күккә төртеп: — Әнә андагы бабайның ризалыгы өчен булсын, — диде. Картның исә бу ягымлы егетне болай гына җибәрәсе килмәде, өенә чакырды, чәй куйды. Шуннан танышып киттеләр. Изге затның исеме Марсель икән. Ык буенда үскән егет, институтта укып йөри. Сайлаган һөнәре дә изге — врач булырга җыена. Аның әнисе иртә вафат булган, әтисе башкага өйләнгән, ә үзе әби-бабасы янында үскән икән. — Син минем дәү әтиемә охшагансың. Мин аны бик ярата идем, — ди Марсель. Бабасының үлемен бик авыр кичергән, күңеле шуңа сагышлы. Сагынуын басарга теләпме, карт янына еш килә башлады. Бераздан бөтенләйгә үк күчеп килде. Тулай торакта тавыш, ыгы-зыгы, дәресләргә әзерләнә алмыйм, диде. Ягымлы затның үзендә яши башлавына карт сөенде генә. Ял көннәрендә генә түгел, һәр кичне икәү гөрләшеп утыралар. Карт сөйли, егет тыңлый. Ә сөйләр сүзләре ифрат күп. — Улым, мин бу дөньяга Ленин үлгән елны килдем бит. Егерме дүртенче елгы ирләрне хәзер берәмләп кенә санарга калды. Ут эченә кереп югалдылар алар. Безнекеләр Сталинград сугышына эләкте бит. И улым, күрсәң син андагы гыйбрәтне... Карларга хәтле янды. Кан эчендә йөрдек, канга таеп егыла идек... Пополнение килеп тора, ут эчендә югала тора. Мин, улым, ахырзаманны күргән кеше. Түлке анда гөнаһыңны-ниеңне сорап торучы юк, барысы да бер утта көя. Әгәр шунда яраланмаган булсам, миңа да капут иде. Кулсыз булсам да, исән кайттым. Кайтмасам, күп нәрсә югалта идем. Шту син, гупчем яшәмәгән була идем. Нәрсә инде анда, унсигез яшьлек бала-чага?! Дөнья күргәнме... Мәйсәрә апаңа өйләнеп, ике бала атасы булгач, утырам шулай бакчада. Йорт салып кердек бит үзебез, бакча, сарай бар, ишегалды, тавык-чебеш дигәндәй... Иһ, мәйтәм, рәхәт бит якты дөньяда яшәве! Ә күпме яшьтәшләр ятып калды. Ысчитай, күпме бала туалмаган дөньяга?! Күпме кыз-хатын ирсез калган. Сугыш бик куркыныч нәрсә ул, бөтен дөньяңны корыта. Менә бу чичен сугышын әйтәм, чуртыма кирәк?! Нәрсә җитми? Тора салып, үз халкыңны кыр, имеш. Кемгә кирәк? Пуляга аңа барыбер, кемгә килеп кадалса да. Кеше гомере өзелә бит. һаман да шул яшьләр үлә. Енераллар түгел, солдатлар харап була. Аңламыйм мин бу палитиканы. Кем дус, кем дошман? Элек бар да безнеке иде — грузины да, әрмәне дә, үзбәге дә, чичены да. Ә хәзер дөньяга сыймыйлар. Бу Америка да затсыз булды. Бөтен дөньяны болгап ята. Үз илләренә ут кертмиләр бер дә, һаман да мөселман илләренә бомба коймакчылар, имансызлар. — Шулай, бабай, шулай, — дип сүзгә кушыла Марсель. — Бомба коймасалар да, кырыла халык. Менә минем малай, Газинурны әйтәм. Яп-яхшы иде тормышы. Квартиры бар, хатыны бар, эше бар, кызы бар... Нәрсә җитмәгән? Аракыга ябышты, эшсез дә, хатынсыз да калды. Эчкән килеш рульгә утырып, авария ясады. Ике кешене имгәтте, үзе дә харап булды. Шул хәсрәттән Мәйсәрәм чиргә сабышты, килен эчәргә, гүләт итәргә тотынды. Хәсрәт бит үзе генә йөрми ул. Әбисе исән булганда, Регина, оныгымны әйтәм, гел бездә иде... Ул бала суйган да каплаган Мәйсәрәм инде. Охшаса да охшар икән. Ну анасы биздерде. Мин котыртам, имеш. Яхшылыкка өйрәтү котырту буламы инде?! — Юк, бабай, юк. Миңа да дәү әтием "яхшы бул" дип кенә тора иде. — Ват-ват. Рәзе мин үз оныгыма начарлык телим ди?! Минем аннан башка кемем бар?! Раузам әллә кайда, үзбәк балалары үстереп ята. Кайтып күренгәне дә юк. Бердәнбер карап торганым шул Регина инде. Барысы да аңа кала. Йорт та, җыйган акчам да. — Бабай, синдә нинди акча булсын инде? Пенсияләр аз ич. — Башкаларныкын белмим. Ну ветераннарга хөкүмәт яхшы түли. Зарланып булмый, кайгырту барыбер дә бар әле. Утка-суга илле прасинт, юллар бушка... Кием-салым алган юк. Ашау-эчүгә күпме генә кирәк карт кешегә? Акчамны Регинаның туена җыям, бер зур бүләк булыр, дим. Тормыш башлап җибәргәндә кирәк ул. Менә син, улым, бик акыллы бала күренәсең. Мужыт, безнең кияү дә булып куярсың әле, дөнья хәлен белеп булмый. Регинабыз быел тугызны бетерә. Син диплом алганга өлгереп тә куя ул, шулай бит? Егет елмая, белмим шул дигәндәй, иңнәрен сикертә. Күңелендә нинди уйлар бөтерелгәнен үзе белә дә, Ходай белә... Беркөнне Марсель кара кайгыга батып кайтты. Йөзе агарынган, тавышы калтырый. Караватка килеп утырды да кайгылы башын учларына алды. — Беттем, бабай! Аны үтерәләр, — диде. — Кемне? — Алисаны. Минем яраткан кызымны. — Ни булды? Кем аны үтерә? Аңлатып сөйлә әле, — дип борчылды Гафур бабай. — Аны урладылар. Хәзер акча сорыйлар. Ун мең! Ун мең! Мин аны кайдан алыйм?! Тапмасаң, үтерәбез, диделәр. Звирләр, подоноклар! Мескен Алиса... Ул харап булачак. Каршыда Ходай үзе басып торгандай, егет озын бармаклы ябык кулларын алга сузды: _ — Йа Ходаем, ярдәмеңне бир! Йа Раббем, үзең коткар! Марсельнең күкрәгендә сары ай тирбәлә, ул җомга саен мәчеткә бара, хәер бирә. Әби-бабай егетне динле итеп тәрбияләгән, Аллага ышанырга өйрәткән. Ә карт исә Аллага ышанмый. Бәлки, балачакта инану булгандыр да, олыларга кушылып, ул да догалар кабатлагандыр... Тик сугыштагы вәхшилекләрне, тереләй яндырылган, газаплап үтерелгән кешеләрне, көлгә әйләнгән авылларны, ачлыктан шешенгән сабыйларны күргәннән соң, Алланың барлыгына ышанмас булды. "Булса, адәм балаларын мондый газапларга салмас, бу вәхшилекләргә юл куймас иде", — дип, үзенчә нәтиҗә ясады. Ул бары тик үзенә, үз көченә генә ышанды, авыр чакта мәчеткә түгел, дусларына, туганнарына барып таянды. Кешеләр бер-берсенә ярдәмләшеп яшәргә тиеш дип исәпләде. Шуңа күрә үзе дә һәрчак башкаларның кайгы-борчуларын уртаклашты, кулыннан килгәнчә булышлык күрсәтте. Яшь дустының хәсрәтенә дә битараф кала алмады ул: — Алай өзгәләнмәле син! Баш бәласе түгел. Акчаны үзем биреп торырмын. Шулай да син милициягә бар, болай гына калдырма, — диде. Тик Марсель аның соңгы сүзләрен гүя ишетмәде дә, хисләнеп, картны кочып алды. — Мәңге онытмам, бабай! Мәңге онытмам! Гомерем буе рәхмәт укырмын! Мин түләрмен, бабай. Валлаһи, түләрмен! Менә... — Марсель күкрәгенә таккан айны үбеп алды. — Менә ай белән, Алла белән ант итәм! — Ярар, ярар... — диде карт. Артык төчеләнүне, сүз куертуны сөйми иде. Акчаны кулына алганда, егетнең күзләренә яшь тулды. "Мәңге онытмам", — дия-дия китеп барды... Китте дә югалды... Башка күренмәде. Аннан бернинди хәбәр булмаганга тәмам аптырады Гафур карт, ни уйларга белмәде. Студентларның каникулы башланган чак иде, авылга, әбисенә кайтып киткәндер дип баштарак үзен тынычландырып, өметләндереп йөрсә дә, февраль ае да узып киткәч, күңеленә шом керде. Әллә акчасын алып, үзен дә харап иттеләрме дип, бик борчыла башлады. Милициягә барып эзләтүгә бирәм дип йөргәндә, тегеләр килде. Икәү. Өрәк кебек төссез, ябык, шөкәтсез затлар. Күзләре — пыяла, йөзләре — таш. Гүя җаннары юк. Карт аларны шуңа күрә өрәкләр дип атады да. Сөйләшүләре дә кешечә түгел бит. Ни исәнләшү, ни хәл белешү юк. — Без Марсель турында сөйләшергә килдек, — димәсәләр, карт аларга ишек тә ачмаган булыр иде. Төн уртасында кем йөрмәс! Озын буйлы, ак чырайлы, нурсыз йөзле өрәкләр бүлмә уртасына бастылар да: — Син Марсельне беләсеңме? — дип сорау ала башладылар. — Беләм, — диде карт. — Ул синнән акча алдымы? — Алды. — Күпме? — Ун мең. — Синдә кайдан андый акча? — Үземнең пенсиям. — Күпме аласың? — Җитәрлек. — Марсельнең яшәвен телисеңме? — Кайда ул? Исәнме? — дип, сорауга каршы сорау бирде аптыраган карт. — Син юмарт булсаң, яшәр. — Аңламыйм, бу нәрсә дигән сүз? — Марсель — безнең заложник. Ул яшәсен өчен, син залог түләп торачаксың. Ай саен — ике "кусок". Аңладыңмы? — Аңламадым. — Дебил, төбе же ясно сказали: два "куска". Две тысячи! Понял? Если нет, пеняй на себя. Обоих замочим. Карт өнсез-телсез калды. Ватан өчен көрәшеп, илгә-халыкка кырык елдан артык хезмәт итеп алган хәләл акчаңны шул әрәмтамакларга бир, имеш. Булмас! Иртәгә үк милициягә барып хәбәр итәчәк. Шуңа күрә карт каршында басып торган хәерсез бәндәләрнең йөз-кыяфәтләрен күзәтте, хәтерендә ныграк калдырырга тырышты. Аның тирән буразналар арасына кереп яшеренгән үткен күзләрендә хәйлә очкыннары күреп, өрәкләрнең берсе кисәтергә ашыкты: — Безнең белән не шути, старик! Оныгың турында уйла! Ул кызый соңлап йөрергә ярата. Югала-нитә күрмәсен, дим. Өрәкләр һәр ай башында киләчәкләрен әйттеләр дә такыр башларын җилкәләренә батырып чыгып киттеләр. Алар килгән җиргә ике мең сум акча әзерләп куелган булырга тиеш, имеш... Икенче көнне Гафур бабай Регина укый торган мәктәпкә юнәлде. Тәнәфес вакыты иде, бала-чага уңга-сулга карамый чаба, тар озын коридорлар буйлап гүя һичнинди киртә белән дә тыеп булмаслык ташкын агыла. Үз оныгын ерактан ук күреп-танып алды ул. Кызның матур йөзе никтер ачулы. Менә аны кара кәстүмле бер егет куып җитте, нидер әйтеп елмайды. Регина кашларын җыерды, бөтен мәктәпне яңгыратып: — Пошел ты... козел! — дип кычкырды. Картның гүя яңагына китереп суктылар. Регинамы бу? Шул ямьсез, пычрак сүзләрне әйтүче кыз чынлап та аның оныгымы?! Кыска итәкле, чәчен-башын тузгыткан, йөзенә тәкәбберлек, ачу-нәфрәт кыяфәте чыгарган бу кызга Мәйсәрәнең матурлыгы бер дә килешми, һич туры килми икән. Бу дугаланып торган кара кашлар Мәйсәрә йөзендә булганда һичкайчан җыерылмас, бу шомырт күзләр һәр кешегә яратып, иркәләп төбәлер, аларда һичкайчан нәфрәт уты кабынмас иде. Мәйсәрә йөзендәге күбәләк иреннәр һәрчак елмаерлар, турсаюны белмәсләр, һәм бу иреннәрдән беркайчан да ямьсез, пычрак сүзләр чыкмас иде. Мәйсәрәнең йөз матурлыгына җан җылысы, күңел нуры өстәлгән иде шул, шуңа да ул аңа бик килешә иде. Ә Регинада бу матурлык ясалма кебек, гүя ул үзенеке түгел, гүя кемнәндер урланган һәм урынсыз кулланылган... Менә кыз бабасын күреп алды, шул ук сытык чырай белән каршына килеп басты. — Че, акча алып килдең, шту ли, пенсия алдың, да? Әйе, шулай иде. Карт аны шулай өйрәткән, пенсия алган көнне күчтәнәчләр күтәреп оныгы янына килә, аңа акча биреп калдыра иде. Кыз, бәлки, элек тә шулай әйтә торган булгандыр, тик бу юлы "акча" дигән сүзне ишетүгә, картның бөтен тәне өшеп китте. Акча! Барысына да акча кирәк. Әле кичә генә, теге өрәкләр янап-куркытып киткәннән соң, ул оныгын якпау-саклау турында кайгырды, алар икесе бер ярда, куркыныч икесенә дә яный иде кебек. Ялгышкан, бу кыз да ярның теге ягында, ахры. Аңа да карттан акча, бары акча кирәк. Тик ул бит аңа чит түгел, үз каны, үз оныгы лабаса, бердәнбер улының бердәнбер баласы, һәм карт аны, исерек ана тәрбиясендә калган, шуңа күрә дә гөлчәчәк булып балкыйсы урынга шайтан таягына әйләнеп барган бичара кызны, упкынга төртеп төшерергә түгел, ә сакларга, кулыннан тотып дөрес юлга чыгарырга тиеш. Ул үзен тыныч, сабыр тотарга тырышып, җайлап кына хәл-әхвәл сорашты. Тик кызның аны тыңларга да, сөйләшергә дә теләге юк, ул чыгымчы ат сыман урынында биеп тора, башын әле бер якка, әле икенче якка борып, кемнедер эзлиме, көтәме, әллә шулхәтле ашыгамы шунда. — Кызым, зинһар, караңгыга калып, ялгыз йөрмә. Сак була күр, теләсә кемгә ияреп китмә, — диде карт. Оныгының кашлары тагы җыерылды, иреннәрен бүлтәйтеп: — Син нәрсә, бабай, монда лекция укырга килдең, шту ли? Уже вот так все надоело! Барысы да өйрәтә, өйрәтә. Где ходить, с кем ходить — все сама отлично знаю, не дура, — дип ризасызлык белдерде. — Алай димәле, кызым. Дөньялар бигрәк куркынычка әйләнде бит. Саклану зыян итмәс, — дип, карт тагы үгетнәсихәт бирергә тотынган иде, Регина, уң кулын күтәреп, бармакларын күркә койрыгы сыман җәйде дә: — Пока, чао! Мин ашыгам, — дип, керт-керт басып китеп тә барды. Күкрәк турысын уып басып калган бабасына борылып та карамады... Башка елларны Гафур карт май аен дулкынланып, шатланып каршы ала, Җиңү көне якынлашкан саен, күңеле дәртләнә, яшәрә, җаны-тәне рухланып зур бәйрәмгә әзерләнә башлый иде. Бу юлы алай булмады. Чөнки җанын кимсетеп, күңелен яралап торган бер нәрсә бар: утны-суны кичкән батыр солдат бүген ике маңкуш малай алдында тез чүгеп, аларга хәләл акчасын биреп бара, шушы әрәмтамакларны, бу дөньяда беркемгә, бернинди файда китермәгән имансыз бәндәләрне үз хисабына асрый. Шуның өчен көрәштемени ул, шушы кеше талаучылар күкрәген киереп йөрсеннәр өчен якладымы Ватанны?! Бу өрәкләр фашистлардан кай җире белән артык? Җаны әрни, күңеле үртәлә, бәгыре сызлый картның. Ник шулай чарасыз калды соң ул? Ник көрәшмәде? Ник милициягә бармады? Инде үлгәнче шул иблисләрне үз җилкәсендә асрармы? Регина өчен курку, Марсель өчен борчылу картны шул өрәкләрнең колы итте. Хурлык, гарьлек, яу кырында ятып калган иптәшләренең рухы алдында оят. Җиңү көненә күкрәк тутырып орден-медальләрен тагып чыгасы ветеран, карт солдат калтырый-калтырый ике имгәккә ясак түләп торсын, имеш... Алар бүген киләчәк, чөнки бүген ул пенсия алды. Карт ике меңне аерып куйды да уйга батты. Кешене менә шулай да үтереп була икән, бернинди коралсыз, көрәшсез. Кил дә яна, туганнарыңның үлем белән куркыт. Үзеңә тырнак белән дә тимиләр, әмма җаныңны үтерәләр. Картның эче поша. Аптыраганнан урамга чыгып китте. Карчыгы үлгәч тә шулай эче поша иде, урамга, кешеләр арасына ашыга иде. Нәкъ менә шул елны карт трамвайга утырып йөри башлады. Бер кирәкмәгәнгә. Кереп утыра да шәһәр әйләнеп йөри. Күпме кеше күрә, күпме сүз ишетә шунда. Трамвайлар үзләре дә карт кешеләргә охшап торалар бит. Алар да ашыкмыйлар, әкрен генә, салмак кына йөриләр. Әйтерсең алар да таш урамнар буйлап йөри-йөри арыган, әйтерсең алар да бары тынычлык турында хыяллана. Көндезен трамвайда күпчелек олы кешеләр, карт-коры була. Алар бер-берсе белән тиз аралашып, гәп куерта башлыйлар. Заманнан, яшьләрдән зарланышып алалар, хөкүмәтне, җитәкчеләрне сүгәләр, үткәннәрне актарып сүтәләр... Картларның уртага салып сөйләр сүзләре күп: бер илдә гомер иткәннәр, бер үк вакыйгаларның шаһиты булганнар. Апарның язмышы шушы ил, шушы чор язмышы белән уртак. Кайчакта карт үзе дә башкаларга кушылып китә, кайчакта тыныч кына юлдашларын күзәтеп, алар сөйләгәнне генә тыңлап утыра. Бу юлы аның каршына түгәрәк тулы йөзле, куе мыеклы, баһадир гәүдәле бер агай туры килде. Агайны да ниндидер уй басканга охшый, күңеленнән генә шуларны ишеп-сүтеп утыра бугай. Әмма аның тынычлыгын бүлделәр. Бер тукталышта шаулап-гөрләп орчык буе карчык килеп керде дә: — Петрович! Надо же! Драстуй, чту ли, — дип, агайга бәйләнә башлады. Мескеннең башына сорау арты сорау яудыра. Тегесе җавап бирергә дә өлгерми хәтта. Кызың кайда? Петя кайтамы? Балалары бармы? Фатирлары ничә бүлмәле? Фәләнме-төгәнме? Трамвайдан төшүгә онытачак бит инде, ник кеше башын катырырга?! — Өйләнмәдеңме әле, Петрович? Ялгыз кызык түгелдер, ә? Әллә берәр хатын табып биримме үзеңә? — Кирәкми. Катерина кебекләр бүтән булмас инде. — Иптәшкә ярар әле кем дә. — Мин үземә иптәш таптым инде. Бер егетне керттем фатирга. — Юкка алай иткәнсең. Хәзерге яшьләрдә ышаныч юк. Бигрәк тәртипсезләр бит. — Бу андый түгел. Бик инсафлы бала. Врачлыкка укый. Аллага шөкер, якшәмбе саен чиркәүгә бара. — Кит аннан! Хәзерге заманда да шундыйлар булыр икән. Алла бәхетен бирсен. — Бирми шул. Сеңлесе белән бәла килеп чыкты. Ниндидер хәерсез бәндәләр урлап киткәннәр үзен. Хәзер акча сорап яталар. Ун мең! Кайдан алсын аны бичара студент?! Үлемтеккә җыйган акчамны бирдем инде. Бигрәк жәл бит бала. Бу сүзләрне ишеткәч, карт сискәнеп китте. — Исеме, исеме ничек? — Кемнең? — Студентның исеме, дим, Марсель түгелме? — Юк, Владимир ул. — Кем булса да, жулик. Менә шул! — диде карт. — Юк. Володя бик тәртипле бала. Нигә белмәгән кеше турында шулай әйтәсең? — дип үпкәләде Петрович. — Тик менә кайтмый әле һаман. Белмим, ни булгандыр. "Казанда врачка укып йөрүче студентлар бер Марсель генәмени? Марсельнең кызын, Владимирның сеңлесен урлаганнар. Бер ук банда эш итә, күрәсең. Ә бу егетләрнең, бәлки, бер катнашы юктыр", — дип уйлады карт һәм башка сүзгә кушылмады. Кеше урлап, кеше күз яшендә акча эшләүчеләргә күңелендә әйтеп бетергесез нәфрәт хисе дөрләде, йөрәге дөп-дөп сикерде. Шунда ул бер карарга килде. Көтелмәгән чишелештән күңеле, зиһене яктырып киткәндәй булды. Аны ниятеннән чигенергә, кире уйларга мәҗбүр итәрлек көч дөньяда юк иде. Өрәкләрне ул урында ятып каршы алды. — Балалар, хәлем авыр. Марсель белән бәхилләшәсем килә. Зинһар, соңгы теләгемне үтәгез, — диде. — Ә акча? Кайда акча? — дип ябырылды өрәкләр. —Акча әзер. Бирермен. Барысы да булыр. Тик Марсельне гына җибәрегез. Азапламагыз баланы. — Өйрәтмә. Нишләргә икәнен үзебез дә бик яхшы беләбез. Давай, акчаңны бир дә "скурый" чакырт. Терелтсеннәр. Ха-ха-ха! Үлгән кешегә пенсия бирмиләр ату. Син, товарищ ветеран, безгә живьем кирәк! Карт авыр сулап тын калды. Күзләрен йомып, фикер тупларга кереште. Ничек кенә Марсельне монда китерергә? Корбанмы ул, әллә боларның әшнәсеме? — Гомерең бетсә, "скурый" түгел, Алла үзе дә ярдәм итә алмый. Үз хәлемне үзем генә беләм. Марсельне алып килегез. Бөтен малымны аңа язып калдырмакчы булам, — дип, үзенекен тукылдады карт. — Ну зануда, — диде өрәкләрнең берсе. Аннары иптәшенә ым какты. Тегесе сүзсез дә аңлады бугай, чыгып китте. Бусы эч пошканнан бүлмәне аркылыга-буйга йөри башлады, аннары суыткычны киереп ачты да, колбаса тартып чыгарып, комсызланып ашарга кереште. Гомер буе ризык күрмәгән диярсең. Бигрәк иләмсез затлар инде. ...Марсельне күрү белән, картның күңеле йомшап китте. Ни генә булмасын, бу ягымлы чибәр егет аңа үз баласыдай якын иде. Ул бер дә үзгәрмәгән, йөзе элеккечә алсуланып балкып тора, күзләре очкынлы, чырае тук, һич тә тоткынлыкта азапланган кешегә охшамаган. Кием-салымы да өр-яңа кебек, чиста, пөхтә. Ул, кулларын кесәсенә тыгып, бүлмә уртасында басып тора. Үзе картка төбәлгән, тик сүзне ничек башларга, үзен ничек тотарга белми аптырый бугай. — Марсель, улым, — дип дәште карт. — Кил әле яныма. Бик борчылдым, балакаем, синең өчен. Егет аның алдына килеп тезләнде, картны кочаклагандай итте: — Бабай, гафу ит, ачуланма! Бурычымны түли алмадым. Болардан гына котылыйм, борыным белән җир сөрермен, әмма түләрмен, ышан, бабай! Шулчак аның куртка изүе ачылып китте, һәм картның күз алдында көмеш чылбырга тагылган көмеш тәре пәйда булды. Тәредәге Христос та ап-ачык күренә. Акчасы күптер егетнең: тәренең зурысын, уч кадәрлесен алган. Карт имәнеп китте: җомга көннәрендә мәчеткә хәер илтүче Марсель белән һәр якшәмбе чиркәүгә йөрүче Владимир чынлап та бер үк кеше түгелме соң? Врачка укучы студентлар, имеш. Ялган! Яхшы пенсияле ялгыз картларны табып, ышанычка кереп, шулар хисабына көн күрүчеләр! Тир түкми генә кәефсафа корып яшәүче паразитлар, хәшәрәтләр болар. Бу хакыйкатьне тану Гафур карт өчен бик авыр иде. Ышанасы килә, дөньяда саф күңелле, игелекле кешеләрнең күп булуына ышанасы килә! Ләкин курчак йөзле бу егет аның җанына төкерде, таптап, мыскыллап үтте. Карт ыңгырашып иренен тешләде. Күңеле сызласа да, үзен кулга алды, әрнүен тышка чыгармаска тырышты. — Улым, хәлем авыр. Син бурыч дип борчылма. Миңа хәзер берни дә кирәкми инде. Теге бүлмәдә шкафта, агач тартмада, орден-медальләрем бар. Алар хәзер кыйбат тора. Сатарсың. Акчалар серванттагы ваза эчендә. Барысы да сиңа, улым. Рәхәтен күр. Марсельнең күзләрендә шатлык очкыннары биеде. Ул елмаеп өрәкләргә күз ташлап алды. Тегеләре исә берсен берсе этеп, ашыга-ашыга олы бүлмәгә кереп киттеләр. Шул секундта ук Марсельнең матур йөзе җимерелде: "Эй-эй, не трогать! Это мое, мое!" — дип, ямьсез тавыш белән кычкырып җибәрде дә алар артыннан ташланды... Ә Гафур карт урыныннан тычкан күргән мәче җитезлеге белән сикереп торды да урамга атылды. Тиз генә ишеккә йозак элде. Барысын да алдан әзерләп куйган иде, өй тирәли бензин сибеп чыкты, калтырый-калтырый шырпы сызды... Мизгел эчендә йортны ут ялмап алды. Ялкын яктысында картның шат чырае аермачык булып күренә иде. Ул елмаеп сыңар кулын өскә күтәрде: — Ур-ра! Ур-ра! Фашистларга үлем! Дөмегегез! Дөмегегез! — дип кычкырды. Аннары, үзенең нәрсә эшләгәнен хәзер генә аңлаган кеше сыман сискәнеп, тораташ катып калды, кулы белән йөрәк турысын ышкыды. Агарып киткән йөзенә коточкыч әрнү, газап билгеләре чыкты. Мизгел дә үтмәде, күкрәгенә утлы ядрә тигән солдаттай гөрселдәп җиргә ауды. — Нишләдем мин?! Шул сорау, шул иң соңгы сорау үлеп баручы ми күзәнәкләре буйлап йөгереп узды да куркып ачылган күзләрдә мәңгегә туктап калды. Караңгылык эчендә Барысы да соңга калудан башланды. Машинага утырам дигәндә генә, кире чакырып керттеләр. Имеш, мин барасы районнан тагы бер хат бар, берьюлы аны да тикшереп кайтасы була. Бик ашыгыч, бик мөһим икән. Хатка күз дә салып тормыйча, костюм кесәмә тыктым да кире урамга атылдым. Тик редакция машинасыннан җилләр искән иде. Такси тотарга туры килде. Барыбер соңга калдым. Миңа кирәкле автобусның зәңгәр төтене генә һавада эленеп калган. Ә районда мине нәкъ менә шул рейс белән көтәләр... Шулай да кире борылмадым, юл кешесенең юлда булуы яхшы дип, икенче рейс белән киттем. Редакциядә эш сәгате беткәнче барып җитешәсе идем... әгәр автобус ватылмаса. Үч иткәндәй, ярты юлны үткәч, кире ишәктәй туктап калды бит. Шофер алай-болай иткәнче, сәгатьтән артык вакыт узды. Мин районга килеп төшкәндә, кич җиткән, һәм бу вакытта эш урынында кеше эзләп йөрү файдасыз иде. Баграҗга кичтән үк барып куярга ниятләп, машина тотарга дип, юлга чыгып бастым. Белмим, нинди көчләр ашкындыргандыр шулай. Кешене күрәчәк йөртә, диләр бит. Язмыш, үзенә буйсындырыр өчен, сәбәбен табып кына тора. Беренчедән, район кунакханәләрен җенем сөйми. Икенчедән, Баграҗга барып җитә алсам, мин анда көтеп алынган, кадерле кунак буласы идем. Быел илле яшьлек юбилеен үткәрүче мактаулы рәис турында очерк язарга кайтучы кеше ич мин! Республика газеты хәбәрчесе! Көзге һава үзенекен итә. Көндезен кояш юмартланып җылытып маташса да, кичләр ул җылыны әллә кая таратып та бетерә. Басып тора-тора эчкә суык үтте. Җитмәсә әлегә хәтле тыныч кына йөзгән болытлар елый ук башлады. Җиңел машиналар янымнан выжылдап үтеп тора, калтыранып басып торган бичара корреспондентка игътибар итүче дә юк. Ниһаять, иске генә бер автобус килеп туктады. Өшүем җиткән иде, кая барганын сорап тормыйча, ашыга-ашыга кереп тә утырдым. Бәхетемә, автобус эче җылы иде. Шул җылыдан изрәп, оеп йоклап та киткәнмен. Рәхәтләнеп төш күреп барганда, шофер дәшә: — Энекәш, мин кайтып җиттем. Сиңа кая кирәк иде? — Баграҗга. — И туганкай, нигә аны элегрәк әйтмәдең соң? Үтеп киттек бит инде ул чатны. Мин аптырашта калдым. Бу якларда гомеремдә беренче тапкыр йөрүем. Төнгә каршы хәзер кая бармак кирәк? — Ярар, кайгырма алай. Чаттан юл ураурак та әле. Син, энем, путчы турыдан гына сыптыр. Күп дигәндә бер сәгатьлек юл. Басулар аша әнә шул якка, — абзый кулы белән көнбатышка төртеп күрсәтте, — туп-туры бар да бар. Автобус, уңга борылып, якты утлар балкыган авылга кереп китте. Ә мин көнбатышка, караңгылык эченә атладым. Атлаган саен, ул куера гына барды. Бу караңгылык эчендә үземне җирдә генә түгел, бөтен галәмдә ялгыз калган кебек хис иттем. Юнәлешне югалтмаска тырышып күпме генә атласам да, мин һаман шул шомлы караңгылык эчендә бөтереләм, күңел көткән тансык яктылык һаман күренми дә күренми иде. Вак кына сибәләп яуган яңгырдан өс-баш юешләнде, пычрак ерып бара-бара, аякларның хәле бетте. Шулчак караңгылык эчендә яңа караңгылык пәйда булды. Бу урман иде. Агачлар ышыгында хәл алырмын, ичмасам, дип, шунда таба атладым. Кинәт җир астыннан килеп чыккандай, алдымда бер тау калыкты. Салам эскерте! Гомеремдә дә салам эскерте күреп шулхәтле сөенгәнем юк иде. Бу минем өчен түбә дә, түшәк тә! Юеш саламны казый-казый, куыш ясап куйдым. Монда коры һәм җылы иде. Командировкамның беренче төнен шунда үткәрергә ниятләп, куышыма бөгәрләнеп кереп яттым да күзләремне йомдым... Якында гына ишетелгән тавышлар мине сискәнергә мәҗбүр итте. — Кеше бар! Монда кеше килде! Әйдә янына барыйк! — Куркыр бит ул. — Безнең бүтән чара юк. Әйтергә кирәк. Бәлки ярдәм итәр. Гаҗәпләнүемнән катып калдым, чәч төпләремә хәтле чымырдап китте. Җен-пәри дигәннәре әллә чынлап та бар инде. — Абый, яныңа керик әле, өшедек. Кеше тавышы иде бу, йомшак, нәфис тавыш. Кыз бала тавышы. Ник куркам соң әле? Бәлки, алар да минем кебек юлчылардыр. — Керегез, кер! Монда урын җитәрлек. Алар каршымда кинәт пәйда булдылар. Ике ак шәүлә. Өсләренә зәңгәрсумы, алсумы, һәрхәлдә, бик ачык төстә бөркәнчек ябынганнар. Күзләрем караңгыга яхшы ук ияләшкән иде, мин кызларның түгәрәк аксыл йөзләрен дә шәйләдем. — Сез кем? — дидем. Сорауга каршы сорау яңгырады: — Ә сез кем? — Мин Казаннан Рим абыегыз булам. Эш буенча Баграҗга баруым. — Баграҗга?! — Әйе, тик барып җитү насыйп булмады. Адаштым, ахры. — Без дә Баграждан бит! — Алай булгач, иртәгә бергәләп кайтырбыз. — Юк, без кайта алмыйбыз. Безне килеп алырга тиешләр. — Әйе, 696 нчы машина килеп алырга тиеш. Үзе китерде, үзе килеп тә алсын, — диде моңарчы дәшми утырган кыз. Мин аның сүзләрен аңлап җиткермәдем. — Юк, кызлар, монда машина белән керә торган түгел. Трактор белән килеп алсалар гына. — Кем китергән, шул килеп тә алсын! — Әйе, үзе алып кайтсын! Шунда миңа барып җитте: болар үз акылында түгел бит! Ил буйлап йөрүче диваналар азмыни?! Чыгып китәләр дә югалалар. Кем саклап бетерсен үз акылы булмаган кешене? — Бигрәк җиңел киенгәнсез, кызлар. Өшисездер. — Өйрәндек инде хәзер, — диештеләр болар. (Җүләр кешеләр салкынны да, авыртуны да сизми торган була, имеш.) — Күптән адашып йөрисезме? — Җәйдән бирле. — Шул гомер нәрсә ашап тордыгыз соң сез?! Шулчак үземнең дә ашказаны борып куйды. — Төрле әйбер ашыйбыз инде: бодай, борчак, бәрәңге... Басудан җыйдык. Мескеннәр... Күп булса 16-17 яшьлек кызлар. Рәхәтләнеп әти-әниләре янында иркәләнеп ятасы урында, ирекле көннән нужа куып йөриләр. Тукта, болар, бәлки, балалар йортыннан качканнардыр? Беләм мин андагы халыкны, бер иреккә өйрәнсәләр, майлы ботка белән дә алдый алмыйсың. — Әти-әниегез бармы соң? Кайгыралардыр сезнең өчен. — Бар, — диде кызларның сүзчәнрәге. — Минем әти юк, әни генә, — диде икенчесе. Алай икән... Иртәгә исән-имин Баграҗга барып җитә алсам, бөтен авылны күтәрәм. Трактор белән булса да килеп алсыннар бу исәрләрне. Туганнары ут йотып кайгырадыр. — Ярар, кызлар, ял итик, йоклап алыйк. Иртәгә күз күрер, — дип, борынымны җылы саламга төрттем. — Нәрсә шаккатып карап торасыз? Йоклагыз! Кызлар утырган урыннарыннан кузгалмадылар. — Абый, бүтән адашмагыз. Баграҗга барганда, иртән кояш гел артта була, ә кичен — алда. — Урман сул якта кала, — дип өстәде икенчесе. — Ярар, иртәгә күз күрер, — дип кабатладым мин. Ләкин иртән алар юкка чыкты. Чакырып та, эзләп тә карадым. Кызлар күренмәде. Кичәгеләр гүя барысы да саташу, төш кенә булган. Яктыда бар нәрсә аермачык күренә: яфракларын койган шәрә агачлар, игеннәрдән бушап калган кырлар һәм баш очында йөзүче шәмәхә болытлар. Кайда ул Баграҗ? Кай тарафка атларга? Шулчак күңелемә кызларның сүзе искә төште (юк, төш булмады, алар чынлап та минем каршыда сөйләшеп утырдылар!): урман — сулда, кояш — артта. Ә алда ул — мин ашкынган Баграҗ! Карап атласаң, юлы түзәрлек икән. Сөрелмәгән җирдә яңгыр сулары туфракка сеңгән, рәхәтләнеп атларга була. Күтәртеп таш җәелгән юлга килеп чыккач, күңел көрәеп китте. Кеше ясаган юл кеше яшәгән җиргә илтәсе көн кебек ачык. Ниһаять, алда авыл да күренде. Сәгать җиделәр тирәсе булса да, анда җанлылык сизелми иде. Тар урам буйлап атлаганда, каршыма иң беренче булып бөкре карчык килеп чыкты. Сап-сары күлмәк өстеннән кара жакет киеп куйган, кулында буш чиләк. Үзе кебек кәкре таякка таянып, капка төбендә басып тора. Йорты да үзенә охшаган: карт, мескен, кечкенә... Әби, кулын маңгаена куеп, миңа карый. Якынайгач, нәзек тавыш белән: — Улым, әнә шул калункадан су гына алып килеп бирче әле, бәбкәм. Танып та бетермим инде үзеңне, Хафиз малае түгелсеңдер бит? — диде. — Юк, әби, мин бөтенләй сезнең авылныкы түгел әле. Сулы чиләкне өенә кадәр үк кертеп куйдым. Ач кешене тәрбия-әхлак кагыйдәләре аз борчый. Әрсезләнеп: — Әби, мин бик ерактан киләм, чәй булса да эчер әле, — дидем. Карчык миңа сагаеп карап куйды да, нәзек иреннәрен кысып, дәшмичә генә почмагына кереп китте. Мин исә үҗәтләнеп түргә уздым. Почмак ягыннан күңелне тынычландырып: — Хәзер, улым, көт бераз. Чәйнек кайнаганчы, коймак пешереп апаем. Ипием бетеп киткән, искәрми дә калганмын, — дигән сүзләр килеп иреште. Тик утырганчы укый торыйм әле, рәис янына барганчы эчтәлеген белеп куйсаң, зыян итмәс дип, кесәмнән теге хатны чыгардым. Аның эчтәлеге ашау кайгысын да, рәиснең бәйрәме турында да оныттырды. "Кадерле редакция! Сезгә Ч. районы Баграҗ авылыннан Гаделов һәм Сафиннар яза. Соңгы өметебез сездә. Менә инде өч ай буе дөреслек эзлибез. Тик безнең хәлгә керүче дә, аңларга теләүче дә юк. 30 июнь көнне мәктәпне тәмамлаган кызларыбыз Хакия белән Гүзәпия, документларын институтка тапшырырга дип, Чаллыга чыгып киттеләр. Тик авылга кайтмадылар. Тереме алар, үлеме, бернәрсә белмибез, бер хәбәр юк. Милициягә, төрле юристларга барып карадык. Рәсемнәрен газетта бастырып эзләттек. Кызларны эзләү гел үз өстебездә булды. Беркем бернәрсә тикшерми, ярдәм итми. Мәетләре табылмыйча (Алла сакласын!) җинаять эше кузгатылмый икән. Безнең кызларны тәннәрен сатып йөрүче бозык кызлар рәтенә куймакчы булалар. Хакия белән Гүзәлия бик тәртипле, инсафлы кызлар иде. Икесе дә мәктәпне дүрткә-бишкә бетерде. Алар турында бер ямьсез сүз ишетелмәде. Безнең кызлар начар юлда йөрүче балалар түгел. Кансыз кешеләр кулына эләгеп харап булмадылармы дип, ничә айлар инде хәсрәт эчендә яшибез. Зинһар, кызларыбызны табарга ярдәм итегез! Кеше хәтле кеше шулай эзсез югалмас бит инде..." Югалган кызлар... Адашкан кызлар... Төнлә миңа очраган кызлар шулар түгелме икән соң? Ике кыз турында сүз бара ич монда да. Вәт кызлар, вәт наяннар! Әти-әниләрен зар елатып, урманда качып яталар. Килеп алсыннар, имеш. Чынлап та, шулармы икән соң алар? Чү, конвертта ниндидер газет та бар ич. Юкка гына салмаганнардыр. Әһә, менә ич дүртенче битендә "Игътибар: эзлиләр" дигән баш астында югалган кызларның рәсеме басылган. Шулар бугай инде. Түгәрәк йөзле, матур, яшь кызлар. — Әби! Сезнең авылда нинди кызлар югалды ул? — дип, карчыкка дәштем. — Югалмады. Үлделәр алар. — Үлделәр?! Кайдан беләсез? Менә бит аларны эзлиләр. Исән алар! — Исән кеше кайта ул. Болар исән түгел. — Мәетләрен таптылармыни? — Тапмадылар. Табарлык җирдә түгел. Карчык, шуның белән сүзем бетте дигәндәй, нәзек иреннәрен кабат йозакка бикләп, чәй әзерли башлады. Мин газетны аның каршына китереп куйдым. — Шушы кызлармы? Карчык газетка бер генә күз ташлады да: — Шулар инде, шулар. Намаз саен дога багышлыйм үзләренә. Җаннары тыныч түгел, — диде. — Суынганчы аша, эч. Күктәгеләрне җирдән эзләмә. Нинди ашау ди монда? Ерак китеп өлгергәнче, куып тотарга кирәк ул кызларны. Имтиханга әзерләнә-әзерләнә, башларына зыян килгәндер аларның. Алып кайтырга, тизрәк дәваларга кирәк. — Әби, рәисегез кайда тора? — Авылда иң биек йорт аныкы булыр. Турыларында чирәм үсми. Капкалары тимер. Тукта, кая чабасың болай? Өлгерерсең әле ул иблис янына, — дип мыгырданып калды карчык. Биек йортны тиз таптым. Ялтырап торган түбәсе әллә кайдан күзгә чалына, тик рәис өйдә түгел, эшкә китеп өлгергән иде. Колхоз идарәсе рәис йорты янында мунча гына булып күренде. Мондый биналар иң караңгы авылларда гына калгандыр. Кызык, нигә мине бу рәисне мактарга җибәрделәр икән? Бик ярлы авыл булып күренә әле бу Баграҗ дигәннәре. Кечкенә бүлмәне берүзе тутырып, мич хәтле гәүдәле бер зат кәнәфигә сеңеп, тәмәке көйрәтеп утыра иде. Ул миңа куе кашлары астыннан сөзеп кенә карап куйды, дәшмәде. Чакырмаса да, аның каршындагы урындыкка барып утырдым, һе, бу кеше турында ни язармын икән? Бер дә ошамый әле ул миңа. Иөзе тулып ташкан камыр кебек, кечкенә күзләре бик усал күренә. Кайбер кешенең йөзе, маймылныкы кебек булса да, ягымлы карашы, сине якын күреп төбәлгән якты күзләре белән җәлеп итә. Моның күзләре юылмаган пыяланы хәтерләтә. Бер дә игелекле бәндәгә охшамаган. Алай да өметне өзмик, тышкы кыяфәте шулай шыксыз булса да, бәлки, эчтәлеге әйбәттер. Рәиснең нәзек зәңгәр иреннәре сизелер-сизелмәс ачылды да, аннан иренеп кенә бер сүз дөньяга чыкты: "Ни йомыш?" Мин үземнең хәбәрче кенәгәсен аңа суздым. Шул мизгелдә кечкенә караңгы бүлмә зураеп һәм яктырып киткәндәй булды. — Охо-хо! Вәт син агай! Иртүк монда ужы. Ничек алай?! Слушай, мин бит сине үзем машина белән барып алырга тиеш идем. Кичәдән бирле Кәримовка шалтыратам. Сезне югалтканнар анда. Вәт син, ә, корреспондент әфәнде! Рәзе шулай ярый? Әйдә, хәзер үк безгә барабыз, ашап-эчеп, ял итеп алырсың. Апаң мунча ягып җибәрер. Охо-хо, вәт син, ә! Күктән төшкән корреспондент! Бу кеше тимер багананы да үзенә буйсындырырлык көчкә ия иде. Мин дә, рәис ихтыярына бирелеп, аңа ияреп китә башлаган идем. Урамга чыккач, төнге вакыйга исемә төште. — Ибрис Уранович! Сездә ике кыз югалган икән. Мин аларның кайдалыгын беләм. Рәиснең йөзе агарып-күгәреп киткәндәй булды. Бермәл тынсыз калды. — Нужәли?! Нужәли беләсең? — Әйе, беләм. Үзем күрдем. — Кайда? Кайда күрдең? — Урманда. Хуҗаның керфексез күзләре кабат пыялага әйләнде. Алар боздай салкын һәм җансыз иде. — Энем! Кенәгәңне күрмәсәм, дивана дияр идем үзеңне. Ул урманны мең тапкыр айкадык бит инде! Күзеңә генә күренгәндер, булмас! — Юк, күземә күренмәде. Мин алар белән сөйләштем бит! — Саташу, галлюцинация бу, энем! Юк нәрсә белән баш катырмыйк, киттек безгә. Ашап-эчеп алгач, җайланыр барысы да. — Алайса милициягә шалтыратып әйтик. Барсыннар, эзләсеннәр. Ерак китеп өлгермәгәннәрдер әле алар. — Ярар, синеңчә булсын. Әйләнеп кайтыйк булмаса. Күңелең басылыр. Идарә янында "УАЗ" тора иде. Рәис рульгә үзе утырды. Баруыбыз бушка түгел, кызларның мин әйткән урында булуына юлдашымны ышандырырга теләп, мин төнге вакыйга турында рәискә юл буе сөйләп бардым. Рәис исә, ышанмаганын бөлдереп, башын чайкый-чайкый, караңгы чырай белән генә тыңлады. Аның баягы кәефеннән эзе дә калмаган иде. Шулай инде, җитәкче халкы үз планнарын җимергәнне бер дә өнәми. — Әнә шунда күрдем мин аларны, — дип, урман буендагы салам эскертенә күрсәттем. Машина ташлы юлдан басуга таба борылды. Саз чәчрәтә-чәчрәтә, ярыйсы гына бардык. Тик эскерткә бер унунбиш адым чамасы калгач, машина кинәт кенә туктады. — Баттык бугай, төртергә кирәк, — диде рәис. Минем өс-башның болай да карарлыгы калмаган иде инде, өр-яңадан пычракка батып, машина төртергә керештем. Тик ни гаҗәп, ул алга түгел, артка, минем өскә килә башлады. — Эй-эй! Нишлисең син? Таптыйсың бит, — дип акырдым. Шул чактагы куркуымны әле хәзер дә онытасым юк. Ул да булмады, аякларым машина астына кереп китте. Мин җиргә сузылып яттым. Менә инде машинаның арты күкрәгемә үк килеп терәлде. Шул чагында нәкъ борын төбендә карага ак белән язылган саннар пәйда булды: Ш-696НН. Якты дөньяда күрергә өлгергән соңгы әйбер шушы хикмәтле язу буласы иде, тик шул чакта көтелмәгән могҗиза килеп чыкты. Машина кинәт алга ыргылды да ракета тизлеге белән салам эскертенә килеп төртелде. Мин аптырап, миңгерәүләнеп яткан арада, аны ялкын чорнап алды. Бу манзарага акылымнан язардай булып карап утырдым. Машина эчендә калган рәисне коткарырга теләп күпме омтылсам да, урынымнан кузгала алмадым, әйтерсең таш сынга әйләнгән идем. Ялкын шундый көчле, ул гүя бөтен офыкны биләп алган иде. Кинәт... Әйе, мин күрдем, мин аларны чынлап та күрдем! Миңа соңыннан беркем дә ышанмады, ләкин бу җирдә могҗиза чынлап та бар. һәм миңа нәкъ шундый могҗизаларның шаһиты булырга туры килде. Бу саташу да, галлюцинация дә түгел. Ялкын кырында кулларын чәбәкпи-чәбәкли биюче ак бөркәнчекле кызлар, чынлап та, алар төнлә минем белән очрашкан, сөйләшкән, рәсемнәре газетта басылган, күпме эзләп тә, беркем таба алмаган кызлар иде. Сез аларның йөзләрен күрсәгез! Сабый балалар гына шулай эчкерсез балкып елмая ала. Ялкын янында бөтерелүче кызлар шундый шат, шундый бәхетле иде! Кинәт аларның йөзе каралып киткәндәй булды. Алар куркынып ялкын эченә карадылар. Мин дә шул якка күз салдым һәм имәнеп киттем: ялкын эченнән зур кара әйбер аерылып чыгып, тилгән чебешләр өстенә атылгандай, кызларга сузылды. Шундый ямьсез, шундый иләмсез, куркыныч. Кызлар бер-берсенә сыендылар да, кар бөртекләре сыман бөтерелә-бөтерелә, һавага күтәрелә башладылар. Иләмсез зат та алар артыннан омтылды, тик нияте барып чыкмады. Ул күккә түгел, җиргә иңә башлады, кечерәя-кечерәя юкка чыкты. Мин карашым белән күктәге кызларны эзләдем, тик күрмәдем. Алар күздән югалган, гүя һавада эрегән иде... Мин бу вакыйга турында кемнәргә генә сөйләмәдем. Башта гаепләнүче, аннан шаһит булып милиция юлында йөргәндә, тикшерүчеләргә дә, аннары үземнең дусларга, хезмәттәшләргә, таныш-белешләргә. Көлделәр, ышанмадылар. Алай булмый, диделәр. Фактлар белән эш итәргә кирәк, диделәр. Ә фактларга килсәк, алар болайрак: "13 октябрь көнне "Баграҗ" күмәк хуҗалыгы басуында салам эскерте яна. Хуҗалык рәисе Ибрис Уранович Вамиров янгынны сүндергәндә батырларча һәлак була. Салам эскерте астыннан көчләп үтерелгән ике кыз мәете табыла. Апарның 30 июнь көнне югалган Хакия Гаделова һәм Гүзәлия Сафина булуы ачыкланган. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатыла". Анысы шулай. Әле бит монда теге хикмәтле сан да бар. Белгән кешеләр, минем кебек могҗиза күргән кешеләр әйтте. Гади сан түгел икән ул! Ышанмасагыз, үзегез тикшереп карагыз. Китүчеләр Мин аны таныдым. Хатынымны да, улымны да таныдым. Чөнки улым — үземнең яшьлегем, ә хатыным һаман элеккечә гүзәл иде. Артык чибәр иде шул. Меңләгән кеше арасында да әллә кайдан аерылып тора иде. "Миңа синнән башка беркем дә кирәкми. Зинһар, көнләшеп җанымны кимсетмә. Синең ышанмавың мине бик рәнҗетә", — дия иде. Әмма мин көнләшә идем. Шашып-тилереп ярата һәм котырып көнләшә идем. Менә бит бер күрүдә таныдым. "Бу — ул", — дидем һәм ялгышмадым. "Аңа охшаган кешедер", — дигән уй башыма да килмәде. Югыйсә нәкъ шулай, бары шулай уйларга тиеш идем. Чөнки ун ел элек үлгән кешене кабат күрү башка сыймаслык хәл. Ун ел элек мин аны үзем, үз кулларым белән үтергән идем... Артык чибәр иде шул ул, көләргә ярата иде. Башын артка ташлап көлгән чакта: "Ә мин сиңа мөгез куйдым!" — дип, мине мыскыллый сыман иде. Әгәр шулай көлмәсә, мин аны үтермәгән дә булыр идем. Әгәр улым әбисендә түгел, өйдә булса да, мин хатынымны үтермәгән булыр идем. Ул кичне без туй мәҗлесендә булдык. Раниям кич буе биеде, көлде. Аңа барысы да сокландылар. Шулчак яныма кара мыеклы, чем-кара чәчле, ут күзле бер ир килде дә: — Бу асыл кош синеке генә түгелдер, бик дәртлегә охшаган, — дип көлде. Шуннан соң инде мәҗлеснең ахырын көтәргә түземлегем җитмәде. Дөньясын онытып биегән Раниямне беләгеннән кысып тоттым да урамга өстерәдем. Ул карышты, бәйрәмнән китәсе килмәде. — Касыйм, ни булды? — дип гаҗәпләнде. Мин аңа ярсый-ярсый кычкырдым: — Нигә син миннән көләсең? Ник башка ирләргә карыйсың, нигә аларга елмаясың? Бу кыланмышларың белән син мине кимсетәсең! Өйгә кайткач та аның өстенә әллә нинди гаепләр аттым. Ә ул көлде: — Җүләрем! Сөенәсе урынга көенәсең, безнең бәхетебездән көнләшәләр ич алар, — диде. — Тыңлама юньсез кешеләрнең пычрак сүзләрен! Зинһар, тормышыбызны каралтма! Бәхетемне үтермә! Синнән башка миңа беркем кирәкми. Бары сине, сине генә яратам бит мин! Мин ышанмадым. Аның сүзләрен мыскыллау дип кабул иттем. Ярсыдым, ямьсез сүзләр әйттем. Ачуым килгәндә, мин-минлегем үртәлгәндә, авыздан ул ямьсез сүзләр гел коелырга гына тора иде шул... Алар, күрәсең, башның аулак бер почмагында оялап яталар да, җай килү белән, якты дөньяга атылып чыгалардыр. Берәүләре чыга, икенчеләре исә җылы әзер ояга үрмәли, шунда җыелып, бозылышып, хуҗаның иреккә чыгаруын көтеп ята. Бәлки, алар шунда үрчиләрдер дә әле, югыйсә шулхәтле күп булыр идемени?! Бичара Рания! Ул ямьсез, пычрак сүзләрне ишетергә теләмичә куллары белән колакларын каплады. Ләкин мин аның ишетүен тели идем, шуңа күрә кулларын каердым. Ул инде көлми, елый иде. Аның башында пычрак сүзләр бөтенләй ояламаган булган, күрәсең, елый-елый акланды гына, мине акылга китерергә азапланды: — Ник җанымны кыйныйсың, Касыйм? Ник рәнҗетәсең мине? Ә мин һаман кычкырдым: — Син — сөйрәлчек, сиңа һаман җитми! Очраган бер ир-атка авыз ерасың, күз майландырасың. Фахишә син, фахишә! — Тукта! Кит! Кагылма миңа! — Рания, минем кулдан ычкынып, бүлмәдән чыгып китәргә теләде. — Качма! Тыңлап бетер башта, азгын хатын! — дидем мин һәм бар көчем белән аны түргә таба этеп җибәрдем. Рания сөрлегеп китте һәм егылды. Егылгач та торырга ашыкмады, нишләптер тынсыз калды. Мин аны юри кылана дип уйладым. Ләкин һаман кузгалмагач, янына килеп, йөзенә иелдем. Күренеш коточкыч иде. Раниямнең күзләре йомык, йөзе агарган, авызыннан күбекләр килә, ә идән буйлап кан ага иде... Минем зиһенем чуалып китте. Ул чакта ни эшләгәнемне үзем дә аңлап бетермәдем. Мин качтым. Бернинди документымны алмыйча, өстемдәге киемнәр белән өйдән чыгып качтым. Соңыннан санадым, чалбар кесәмдә бары биш сум алтмыш тиен акча булган. Ул билетка җитте. Дөресрәге, мин шул акчага чамалап билет алдым. Кая бару мөһим түгел иде. Ранияне үтергән көнне мин үзем дә үлдем... * * * Ил буйлап сукбайлыкта йөри торгач, мин бик күп кешеләр белән сөйләштем. Барысына да бер сорау бирә идем: "Хатының хыянәт итсә, син аны үтерер идеңме?" Төрлесе төрлечә җавап бирде. Әмма ахыр чиктә ирләрнең барысы да диярлек минем белән килешә, хыянәтче хатыннардан үтереп кенә котылып була, андыйларны җир йөзеннән себереп ташларга кирәк, диләр иде. Тик барыбер күңелем юаныч, тынычлык тапмый, җаным тәмуг утларында яна да яна. Күкләрдән ялварып-ялварып үлем сораган мизгелләрем аз булмады. Минем әрвахлар дөньясына, Раниям янына китәсем бик-бик килә иде. Бары берәү генә күпчелек ирләрнең, минем кебек тәкәббер, бары үзләрен генә яратучы ирләрнең рәхимсез фикере белән килешмәде: "Кеше гомерен өзәргә беркемнең дә хакы юк. Чөнки ул — Ходай бәндәсе", — диде ул. Без аның белән бик озак сөйләштек. Чөнки төн озын, ә без икәүдән-икәү генә идек. Тимер юл вокзалы каршындагы мәйданда утырыр өчен дә, ятар өчен дә бик җайлы иркен эскәмияләр бар. Җәйләрен мин шунда төн чыга идем. Иптәшемнең дә барыр урыны юк. Әмма аның, миннән аермалы буларак, таушалып беткән төссез пакетында ярты кирпеч ипи һәм тулы булмаса да бер шешә агы бар. Миңа ашарга, эчәргә, ә иптәшкә күңелен бушатырга бер җан иясе кирәк иде. Адәм балалары бер-берсен ничек кенә яратмаса да, бу җирдә ялгыз яши алмыйлар бит. Ходай безгә сөйләшергә тел биргән, ә сөйләүчене барыбер кем дә булса тыңларга тиеш. Мин, күши-күши, яңа танышымны тыңладым, аннары үземнең дә тел ачылды. Хәтта шуңа барып җиттем, хыянәт турында сөйли башлагач, хатынымны үтерүем турында да әйтеп ташладым. Ләкин иптәш курыкмады, гаҗәпләнмәде, бары: — Үтергәч күңелең тынычландымы соң? — дип кенә сорады. — Юк, — дидем мин. — Тынычланмады. — Тынычланмаячак та! Хатының юк, ә хыянәт калган. Хыянәт өстенә җинаять тә өстәлгән. Син дөрес эшләмәгәнсең. — Минем урында син ни эшләр идең соң? — дип сорадым мин. — Мин синең урыныңда булдым инде, — диде иптәш. — Син дә хатыныңны үтердеңме? — Юк. Мин аңа бармак белән дә кагылмадым. Мин аны сүз белән җиңдем! — Сүз белән? — Әйе. Мин аңа әйттем: "Яраткан кешең белән яшә, мин китәм", — дидем, һәм киттем. Чөнки мин — шагыйрь, мин — ирекле кош! Мин — альбатрос! Мин альбатросның ни икәнен белми идем. Шунда иптәш, кисәк кенә урыныннан кузгалып, эскәмиягә менеп басты һәм, кулларын җилпи-җилпи, шигырь укыды. Мин — альбатрос! Горур, ирекле кош! Болытларга тия канатым. Гел кояшлы күгем, Диңгезләрне иңлим. Мин ирекне шундый яраттым! Ниһаять, ул тынычланды. Сүз кабат миңа күчте. — Ә син нигә качтың? Төрмәдән курыктыңмы? — Юк, — дидем мин. — Мине төрмә куркытмый. Үлем дә куркытмый. — Алайса нигә качып йөрисең? — Мин судтан куркам. Хатынымның әнисе, туганнары күзенә карарга куркам. — Син ялгышкансың, — диде шагыйрь. — Әгәр суд булса, гаепләүчеләр, хөкем итүчеләр дә башкалар булыр иде. Ә хәзер гаепләүче дә, гаепләнүче дә, хөкем итүче, җәза бирүче дә — син үзең. Үз өстеңә бик зур эш, бурыч йөкләгәнсең син. Бу бит коточкыч авыр! Җинаятең, гөнаһларың өчен тиешле җәзаны вакытында алу вөҗдан газабын киметә. Син шуны аңламыйсың. Мин шаккаттым. Хисләрем күңелемә генә сыймый, күземнән ташып чыкты. Дулкынланудан шагыйрьне кочып алдым. — Рәхмәт сиңа! Рәхмәт яхшы сүзеңә! —Тукта, тыңлап бетер. Син илеңә кайт. Иң башта улыңнан гафу үтен. Аның каршында гаебең артык зур. Син бит аның әнисен үтергәнсең. Кеше гомерен өзәргә беркемнең дә хакы юк, чөнки ул — Ходай бәндәсе. Кайт та тезләнеп улыңнан кичерү сора. Югыйсә гомерең буе муеныңда таш булыр. Ул сине һаман аска тартыр, башың гел түбән иелер. Син күкне, кояшны беркайчан күрмәссең. И сәер бәндә! Миндә күк, кояш кайгысымы?! — Кайтам! Иртәгә үк юлга чыгам! — дидем күкрәк кагып. — Кайда соң синең илең? Җилкәнсез көймә, тамырсыз гөл! Кайда синең туган туфрагың? — Минем илем — Дәһшәтле кала. Шагыйрь дустым кабат урыныннан сикереп торды: — Син нәрсә?! Айдан төштеңме әллә? Анда бит сугыш! Дәһшәтле кала юк! Мин аңсыз-өнсез калдым. Ничек инде алай? Дәһшәтле калага ни булган? Ни өчен ул бетәргә тиеш?! — А-а, дөньяда нинди мәнсез бәндәләр бар! Алайса бел, бүгенге көнгә кадәр син бәхетле булгансың. Чөнки туган илем, туган йортым бар дип яшәгәнсең. Синең якты бәхетеңне, татлы хыялларыңны җимерүче мин булдым, начар хәбәрне беренче булып сиңа мин җиткердем. Кичер мине, бичара бәндә! Мин — синең колың. Иптәш исерек иде. Мин аңа ышанмадым. Монда сугыш юк бит. Монда тып-тыныч. Шул ук ил, шул ук Ватан. Нигә әле минем калада гына сугыш булырга тиеш? Бу сүзләрне мин шагыйрьгә дә әйттем. — Моны беркем аңламый, беркем белми. Халык аптырый. Үлүчеләр дә, үтерүчеләр дә безнекеләр... Бик күп ватандашларыбызны югалттык. Бәлки, синең йортың да, улың да юктыр инде... Мин сине кызганам, дустым. Ничек ярдәм итим? Нинди яхшылык кылыйм үзеңә? Мин аңа җавап бирерлек хәлдә түгел идем. Әлегә хәтле мин улым турында аз уйладым. Чөнки белә, ышана идем: улым исән, аның өчен борчылырга кирәкми. Күз алдымда гел Рания булды. Ул әле көлде, әле елады. Мин аны кызгандым. Кызгандым һәм үләргә җитеп сагындым. Ләкин хәзер күңелдә тынычлык бетте: Дәһшәтле калада сугыш бара. Мин анда барырга, улымны табарга тиеш! Шагыйрь мине аңлады. Алай гына да түгел, үзе дә минем белән барырга булды. Теләкләр изге, тик икебезнең дә кесәләр генә буш иде. — Мондый мөһим эш өчен берни кызганыч түгел. Әйдә кибет йә банк басабыз, — диде иптәш. Мин ризалаштым. Әмма без кибет тә, банк та басмадык, бер-беребезгә сыенып төн уздырдык та, көн туу белән, кояш чыккан якка илтә торган олы юлга чыгып киттек. * * * Шагыйрь вәгъдәсендә торды. Ул чынлап та миңа иярде. Без бик күп зур һәм кечкенә кала-салаларны уздык, бик күп чакрымнар үттек, машинадан машинага күчеп утырдык. Кайсылары безне гаепләде, кайсылары хуплады, әмма берсе дә акча сорамады. Улымны эзләп Дәһшәтле калага барам дигәч, ашар ризык, кием-салым, хәтта акча бирүчеләр булды. Алар арасында урыслар да, татарлар да, хохоллар да — төрле халык бар иде. Барысы да минем илемнең ут эчендә булуына борчылдылар, мине, улымны, ватандашларымны кызгандылар. "Сугыш — бик яман, куркыныч нәрсә, аның беркемгә дә кирәге юк", — диделәр алар. Әгәр беркемгә дә кирәге юк икән, ник соң ул бар?! Моны мин дә, шагыйрь дә, юлдашларыбыз да аңламады... Көннәрдән бер көнне мин ялгыз калдым, иптәшемне югалттым. Аны мәхәббәт харап итте. Чөнки көннәрдән бер көнне сары чәчле, зәңгәр күзле бер көләч кыз безнең юлдашыбыз булды. Шагыйрь аңа альбатрос турында шигырен сөйләде. Кыз мөкиббән китте. Авылына кайтып җиткәч, ул безне чәй эчәргә чакырды... — Мин ансыз яши алмыйм, — диде шагыйрь дустым, мине озата чыкканда. — Син мине гафу ит. Бу хыянәт түгел, әйе бит? — Юк, бу хыянәт түгел. Бу — мәхәббәт. Әгәр Раниям исән булса, мин дә аның янында калыр идем. Тик мин Раниямне үтердем... — Әйе шул, син мәхәббәтеңне үтергәнсең. Җимешеңне— улыңны тап, дускай. Кайтканда безгә керегез. Без сезне кунак итәрбез, — дип теләп калды бәхетле гашыйк дустым. Калган юлны мин ялгыз үттем. Туплар шартлаган, кала-салалары янган, җиренә мәетләр сибелгән яралы илемә кайтып җиткәндә, сакалым билемә җиткән, аякларым канап-чебиләп беткән иде. — Монда кем дус, кем дошман соң? — дип сорадым мин юлымда очраган кешеләрдән. Ләкин берәү дә ачык кына җавап бирә алмады. Кешеләр тегеләреннән дә, боларыннан да куркалар һәм качалар иде. Мин дә качтым. Ләкин Дәһшәтле калага якынлашкан саен, хәрбиләр күбәйде, качу авырлашты. Мине берничә тапкыр тоттылар, аттылар, тик үтерә алмадылар. Ниндидер могҗиза, ниндидер көчләрнең ярдәме белән мин исән калдым, Дәһшәтле калама да исән-имин килеп җиттем. * * * Туган йортымны танырлык түгел иде. Җимерек йортлар, актарылып ташланган урамнар, хәрабәләр, янган машиналар арасында җылы өеннән куып чыгарылган йолкыш эт сыман йөри торгач, ниһаять, үз ишегалдыбызга килеп җиттем. Бик сәер күренеш каршы алды мине... Безнең йорт яртылаш җимерек, каршы йорт исә тулаем таш-кирпеч өеменә әйләнгән. Йортыбызның без яшәгән өлеше исән иде. Тик күңелем белән тойдым: бу йортта инде берәү дә яшәми, ул салкын, буш. Ә ишегалдында кабер тынлыгы иде. Мин әкрен генә тирбәлеп торган таган янына килдем. Могҗиза! Кайчандыр минем улым уйнаган балалар мәйданчыгына берни дә булмаган. Хәрабәләр арасында әкият иледәй, тормыш утравы булып аерып тора. Кызыл эшләпәле гөмбә дә аның кырындагы аллы-гөлле буяулы кечкенә эскәмияләр дә, ком өеме дә шул килеш. Ком өстендә төзүчеме, шофермы булырга хыялланган бер сабыйның уенчык үзбушаткыч машинасы батып калган. Ә таганда җил генә атына... — Әйтче миңа, туган ягым җиле, кешеләр кайда? Минем улым кайда? — Киттеләр... Киттеләр... — Кая? — Еракка... Еракка... — Әйтче миңа, туган ягым җиле, кайдан эзлим газиз баламны? — Киттеләр... Киттеләр... — дип пышылдады җил. — Син дә кит. Кач. Хәзер күктән ут явачак. Күктән яуган ут гомерләрне өзә. Ки-и-ит! Таган атынудан туктады. Җил каядыр посты. Мин качмадым, таганга утырдым да әкрен генә аны тирбәтә башладым. Балалар атына торган таганга үлем таратучы бомба ташламаслар бит инде?! Колакларымны ярып туплар шартлады, бөтен дөньяны кара төтен каплап алды. Миңа Җир шары, кисәкләргә бүленеп, галәмгә тарала төсле тоелды. Шул чакны мин шагыйрь дустымны, аның зәңгәр күзле сөйгәнен исемә төшердем. Алар миңа шундый кызганыч тоелдылар. Берсен берсе тапкач кына, җирдән егылып төшеп, харап булырлармы? Тегендә, кояш баткан якта, тып-тыныч каланың вокзал янындагы буяулы эскәмиясендә мин дөньяда сугыш барлыгына ышанмаган идем. Ә хәзер, актарылып ташланган туган илемдә өстемә утлар коелганда, мин җирдә тынычлык барлыгына ышанмыйм. Монда йортлар җимерелгәндә, кала-салалар янганда, кеше гомерләре өзелгәндә, кайдадыр тынычтыр, кемнәрдер җырлыйлар-бииләрдер, бәйрәм итәләрдер дигән уй үзе дә бер могҗиза, моңа ышану коточкыч авыр иде. Сугыш беркайда да булмаска тиеш. Мин шуны яхшы аңладым: кешеләр бу җиргә сугышыр, берсен берсе үтерер өчен түгел, яшәр өчен килә. Кем уйлап чыгарды икән бу җанкойгыч бомбаларны? Алар шулай күпмени соң? Коелалар да коелалар, шартлыйлар да шартлыйлар... Бу гарасатта югалмас, егылмас өчен мин таганыма ныграк ябышам. Юк, җирнең җимерелүен, тормыш бетүен теләмим мин. Сугыш булуын теләмим! Минем яшисем, улымны табасым килә! Дөнья кинәт тынып кадцы. Мин йортыма таба атладым. Шунда хәтле килгәч, мин анда керергә тиеш идем. Гәрчә анда бары бушлык кына көткәнен белсәм дә, кермичә китә алмый идем. Таныш баскычлардан өченче катка күтәреләм. Бөтен ишекләр ачык, һәркайсыннан сагышлы бушлык карап тора. Мин әкрен генә өскә күтәреләм. Ачык ишекләрдән озатып калучы кара бушлыкларга дәшәм: — Исәнмесез, Хәсән ага! Балаларыгыз ни хәлдә? Оныгыгыз сәламәтме? Ходай сезгә саулык, йортыгызга иминлек бирсен! — Исәнме, Арсен! Укулар барамы? — Исәнмесез, Елена Борисовна! Юлыгыз уң булсын! — Исәнмесез... Алар берсе дә юк. Алар киткәннәр... Безнең фатир ишеге дә ачык. Идәндә ниндидер чүпрәкләр, кәгазьләр өеме, уенчыклар, китаплар аунап ята. Шкафлар актарылган. Тәрәзә пыялалары коелган. Миңа ияреп җил дә бирегә менгән икән. Монда да шул ук сүзләрен кабатлый: — Киттеләр... Киттеләр... Әмма күңел аларның юклыгына ышанмый. Җандагы өмет утын кабызып җибәрер өчен, шырпы эзлим. Кухняда бушлык. Монда күптән ашамаганнар, эчмәгәннәр. Берни юк. Хәтта каткан ипи кисәге дә юк! Эчәргә теләп, кранны борам. Аннан коры һава ысылдап чыга. Мин артык соңга калганмын. Мондагы бушлык бүгенге яки кичәге генә түгел. Ул күптәнге, бик күптәнге... Моннан киткәннәр һәм тиз генә кайтмаска дип киткәннәр... Улымның җылы эзләрен табарга теләп, аның бүлмәсендәге шкафны актарам. Аяк астына фоторәсемнәр коела. Шуларның берсен кулыма алам. Тәнем чымырдап, җаным куырылып китә. Әлеге рәсемнән миңа үсмер улым һәм Раниям карый. Мин аларны шундук таныдым, бернинди икеләнүсез таныдым! Чөнки Раниям элеккечә матур, ә улым үземнең яшьлегем иде. Рәсем артына "1 сентябрь, 1994 ел. Руслан җиденче класска бара" дип язылган... Раниям исән булган! Мин аны үтермәгәнмен! Бөтен җаным-тәнем, йөрәгем белән ыңгырашам: "А-а-а! Ы-ы-ы..." Күпме гомерем аларсыз үткән, ун ел буе җан газаплары кичереп мәет булып яшәгәнмен. Шул үкенечле авыр уй үткен хәнҗәр кебек йөрәгемне телеп үтә дә, кисеп ташланган агач кебек идәнгә авам. Мин аларны эзләячәкмен! Мин аларны барыбер табачакмын! Әмма салкын җил яныма сузылып яткан да колагыма әкрен генә пышылдый: — Киттеләр... Киттеләр... Әллә юата, әллә елый... Югалту — Син гаепле, барысына да син гаепле, эт баласы! Бет, дөмек! Бала елый, ярсый-ярсый елый. Ә хатын йөзендә җиңү тантанасы, үч алу ләззәте. Барысы да ул уйлаганча уңышлы килеп чыкты. Бу эштә аңа гүя Ходай үзе ярдәм итте: баланы арбасыннан алган чакта, урамда бер җан иясе дә юк иде, урлаучыны беркем күрмәде. Ә бала йоклый иде, аның "ых" иткән тавышы да ишетелмәде. Юка одеялга төрелгән сабыйны куенына кысып, хатын машина эченә чумды. Хәзер әнә аяклары белән тибенә-тибенә акырып ята. Әйдә, акырсын — беркем дә ишетми аны. Үзе матур, кабахәт, атасына охшаган. Әй чабышалардыр инде хәзер. Теге нәзбереге һушсыз ятадыр. Аларның да йөрәге янсын әле бер, аңа гына өзгәләнергә димәгән... * * * — Аерым билгеләре бар идеме? — Каршында утыручыларга милиция лейтенанты шундый сорау бирде. Ләкин яшь хатын җавап тотарлык хәлдә түгел, елый-елый күзләре шешенеп беткән, хәзер дә үксеп утыра. Куллары калтырый. Хәсрәте йөзенә чыкса да, ире үзен кулга алырга, уйфикер сәләтен югалтмаска тырыша. Тик, бик теләсә дә, лейтенантның соравына җавап бирә алмый. Чөнки хәтерләми: бар идеме соң баланың аерым билгеләре? Ир сораулы карашын хатынына төбәгән. Ә милиционер һаман төпченә: — Өч айлык баланы, мәсәлән, нинди билгеләре буенча табып була? Без аны ничек итеп танырга тиеш? Миңа, мәсәлән, алар барысы да бертөсле кебек. Аерым билгесе, мәсәлән, миңе булса... "Юк, аны башка балалар белән бутау мөмкин түгел! Ул — җир йөзендә иң матур бала. Ул — бердәнбер! Аның күзләре кыңгырау чәчәк, иреннәре пешкән каен җиләге, тәне ак каймак. Тагы нинди аерым билге кирәк? Бер колаклы, алты бармаклы яки кылый күзле — шулармы аерым билге? Хатын көненә мең тапкыр кочагына алып иркәләгән-назлаган сабыеның әгъзаларын гына түгел, борын тишекләренә кадәр күз алдына китерде. Аның улы сау-сәламәт, бар җире бөтен, камил, бернинди аерым билге дә, миң дә юк иде аның бәрхет кебек тәнендә. Хатынның йөрәге генә түгел, сөт тулган күкрәкләре дә сызлап куйды. "Аһ, улым, син ачтыр, имәсең киләдер... Кайларда, кем кулларында интегәсең икән?!" Хатын тагын сулкылдап елап җибәрде. Кабартма битле, сирәк тешле тикшерүче, гәрчә милициядә беренче елын гына эшләмәсә дә, гомерендә бер тапкыр да мондый җинаять белән очрашмаган, шуңа бераз аптырап калган иде. Колхоз фермаларыннан сарык-бозаулар югалган очраклар булды, ялгыз карчыкларның су буенда йөрүче казлары да юкка чыккалады... Урланган каз, бозаулар исән килеш кире кайтмаса да, каракларны, шул кош-мал белән сыйланучыларны тота алдылар бит! Ә монда адәм баласы югалган... Адашкандыр, тегендәдер-мондадыр дия торган түгел, сабый әле тәпи дә басмаган. Әнкәсе хатын-кызлар консультациясенә кереп чыккан арада, урамда калган арбадан алып киткәннәр. Нәрсәдән, кайдан башларга эзләүне? Ичмасам, ник бер шаһит булсын! һәр имчәк баласын тикшереп йөрмәссең бит. Әле аерым билгеләре дә юк икән. Тикшерүче икеләнеп кенә, уңай җавапка бик өметләнмичә генә сорап куйды: — Бәлки, фоторәсеме бардыр? Шөкер, бар икән. Япуннарга рәхмәт: ялкаулар фотоаппараты белән тутырдылар дөньяны, укый-яза белмәгән диваналар да ялт иттереп ясап бирә ала хәзер фотосурәтеңне. — Анысы яхшы, — диде лейтенант. — Рәсемен күбәйтергә кирәк, кеше күп йөри торган урыннарга белдерү язып эләрбез. Телевидение-радиога, газеталарга тизрәк хәбәр бирергә кирәк. Телефоныгыз бармы? — Бар. — Кемдер, мәсәлән, гел телефон янында булырга тиеш. Акча сорап шалтыратулары да мөмкин. Шундый юл белән акча эшләү модага кереп бара. — Шулай гына булсачы... Чын хәсрәт белән очрашканда дөнья байлыгы чүпкә әйләнә шул. Уллары гына исән булсын, акчаны җир тишегеннән дә табарга әзер алар. Ә лейтенантның башы эшли икән! Кечкенә күзләрен кабартма яңакларына батырып, тагы бер фикер әйтеп куйды: — Аннары, мәсәлән, сезгә үчле кешеләр юкмы? Иңендә канатлары да булса фәрештәгә әйләнәсе бу хатын балаларча беркатлы иде: "И Ходаем, безнең нинди дошманыбыз булсын, кемгә начарлыгыбыз тигән?" Тик аның янәшәсендә утырган ир алай уйламады. Күз алдын чегән кызы кебек кара бөдрә чәчле, тулы иренле, дәртле-серле карашы белән үзенә тартып китереп теләсә кайсы ир-атны буйсындыра алучы чибәр Илгизә килеп басты, колагында аның пышылдап әйткән сүзләре яңгырады: "Ә мин сезне барыбер яшәтмим!" Лейтенант дөрес әйтә. Шулай булуы мөмкин, бик мөмкин. Тик бу турыда Фәндәс кенә белергә тиеш, әлегә үзе генә... * * * Илгизә өйдә иде. — О-о! Какие люди! И без охраны! — дип кыланып, чытлыкланып каршы алды ул Фәндәсне. Аларның инде өч айлап очрашканнары юк. Соңгы тапкыр малае тугач килде монда Фәндәс. Хушлашырга дип килде. — Әти булдым, Илгизә, — диде. — Ике ярда бәргәләнеп йөреп булмас... Ә Илгизә елмайды. Әле ничек елмайды! Сөяркәсеннән көлү, аны мыскыллау чагыла иде бу зәһәр елмаюда. Ирне таптап-сытып юк итү теләге чагыла иде. Хатын елан кебек Фәндәснең муенына сарылды, кайнар иреннәре белән муенын, яңакларын яндырып үтте дә колагына әкрен генә пышылдады: — Ә мин сезне барыбер яшәтмим... Бу юлы да елмая: — Дөньяда безнең барлыкны да искә төшердеңмени, җанкисәккәем? Әйдә үт, күңелебез киң, гафу итә беләбез. Хәләл җефетең ана каз кебек бәбкәсе янында бөтереләдер. Сиңа сан да юктыр, ә, бәгырькәем? Юмарт Илгизә апаң исеңә төштеме? Артын юри боргалый-боргалый, иңнәрен уйнатып, хатын залга үтте. Фәндәс тә аңа иярде. Илгизә бер бүлмәле фатирда яшәп ята. Әмма шул кечкенә, җыйнак бүлмә Фәндәс өчен оҗмах иде. Әле һаман балалыктан чыгып бетмәгән, ир белән йоклауны оят эш дип белгән, ә аннары балага узгач, мең сәбәп табып ирен янына китермәгән Энҗесеннән күрмәгән ләззәт-назларны шунда татыды ул. Ике ялкын бергә кушылып шунда дөрләде... Илгизә, халат итәген ачып, аягын-аякка куеп, ишек төбендәге софага урнашты. Ике кулы белән зур чәчәкле йомшак одеял җәелгән ятакка таянды. Халат изүе ачылып китеп, ирләр карашын йота торган мул ак күкрәкләре күренде. Хатынның зур чем-кара күзләре хәйләкәр елмаеп ирне күзәтә. Әмма Фәндәс аңа карамый, ул карашы белән бүлмәне айкап чыкты да кием шкафларын ачып карады. Эре-эре адымнар белән кухняга үтте, бәдрәф-ванна бүлмәләренә күз салды. — Кемне эзлисең, җанашым? Әллә көнчелегең уяндымы? Эзләмә, беркемем дә юк. Шәм күргән саен эреп төшүче түгел мин. Кил әле яныма, сагындым бит үзеңне! Чакыруын кабул итмичә, Фәндәснең һаман бүлмә уртасында басып торуын күргәч, үзе аның янына килде. Халат бавын ычкындырып, ялангач тәне белән иргә сыенды, дәртләнеп-шашып кочарга-үбәргә тотынды. Хатынның кайнар сулышы тәнеңне түгел, бәгыреңне көйдереп, көл итәрлек иде. Ләкин Фәндәс аны читкә этәргә көч тапты. — Кая, берәр нәрсә бир әле эчәргә. Йөрәк яна ату. Илгизә китергән күбекләнеп торган салкын сыраны бер кабуда йотып куйгач, хушлашып та тормыйча, ашыгып чыгып китте. * * * Илгизә аның эшенә иртүк шалтыратты. Дулкынлануы тавышыннан ук сизелә идө. — Фәндәс, кадерлем... Гафу ит... Мин бит белмәдем. Кичә телевизордан әйттеләр... Егылып китә яздым... Ужас! Что творится! Алло! Фәндәс... Хәлеңне аңлыйм, кайгыңны уртаклашам. — Рәхмәт, — диде ир, хатынның эмоцияләр тулы сөйләмен сабыр гына тыңлап бетергәч. — Фәндәс, алтыным, яңалыклар юкмы соң? — Нинди яңалык? — Бала хакында, дим. Берәр хәбәр юкмы? — Юк шул әлегә... — Фәндәс, бәгырен телеп торган авыр хәсрәтеннән берьюлы бушанырга теләгәндәй, авыр сулап куйды. — Син кичә килдең... Шундый ачулы идең... Әллә миннән шикләнәсеңме, җан канатым? Яшереп торудан мәгънә юк, Илгизә — кешене үтәли күрә торган сихерче белән бер. — Булды инде. Тәмам баш катты бит. Ни уйларга да аптыраган. — Аптырарга түгел, эзләргә кирәк. Ни йөрәк белән эшеңдә утырасың? Неужели шундый чакта эш турында уйлый аласың? — Нишлим соң?! Киңәш бир. Телефонда тынлык урнашты. Бераздан Илгизә телгә килде: — Мин кайдадыр укыган идем: хәер теләнүчеләр урлый икән балаларны. Именно имчәк балаларын. Ник икәнен беләсең инде: кешеләр күбрәк кызгансын өчен. Базар, вокзал тирәләреннән эзләп карамадыгызмы? Хәер сорашучылар арасыннан? — Анысы милиция эше инде. Үзләре беләдер әле каян эзләргә икәнен. — Абау, бәгърем, йөрәгең таштыр синең! Кулыңа китереп тоттырганнарын авыз күтәреп көтеп утырасыңмы инде?! Ну и папаша! Мәче баласы турында сөйләшәбезмени?! Илгизәнең чынлап ачуы килде бугай, ул телефон трубкасын куйды. Элемтә өзелде. Әмма аның соңгы сүзләре Фәндәснең күңелен актарып ташлаган иде инде. Башындагы авыр уйларын сытып юк итәргә теләгәндәй, чигәләрен уды. Кеше арасында бераз онытылырмын, җиңелрәк булмасмы дип килгән иде, кая ул! Миенә кадалган без-сораулар үзе белән ияреп йөри ич. Өенә кайтса — анда хатынының куркудан агарынган йөзе дә, хәсрәт оялаган нурсыз күзләре. Ике көн эчендә шәүләгә әйләнде тәмам. Әллә Илгизә янына барыргамы? Чынлап та! Шул хатынның кайнар кочагына кереп, бер онытылыр иде ичмасам. Илгизә юата белә, күпне күргән хатын ул. Дөньяга аек күз белән карый, үзенә кирәген яхшы белә. Әгәр моннан өч ел элек Фәндәскә, үзеңнән ун яшькә олы хатынның сөяркәсе буласың, дисәләр, ул кычкырып көләр генә иде. Җиләк кебек япь-яшь кызлар яныңда бөтерелеп торганда, карчыкларга ни йомышы төшсен? Әле ничек кенә килеп капты Илгизәнең кармагына! Үзе теләп, башын-күзен тондырып капланды хатынга. Яшь аермасы турында ярты еллап вакыт үткәч кенә белде, әмма моңа бер дә исе китмәде — татлы әйбер бозылмый икән ул! Ә Илгизә акыллы хатын булып чыкты. Аның киңәшләре, кирәкле кешеләр белән дуслыгы, элемтәләре Фәндәскә ярап куйды: астагыларга да, өстәгеләргә дә ярарга тырышып, ике кирпеч арасында кысылып йөрүче бригадирдан төзелеш трестының бүлек башлыгы дәрәҗәсенә күтәрелә алды. Илгизә Фәндәс өчен берьюлы әни дә, укытучы да, сөяркә дә, дус та булды. Үз проблемаларын башкалар өстенә өймичә, бер кайгысыз кеше кебек гел көлеп-шаркылдап йөрүче бу хатын янында рәхәт, җиңел иде аңа. Фәндәс кунакханә номерын җыйды: — Матурым, әйдә, ачуланышмыйк әле. Син бит акыллы хатын, аңлыйсың. — Аңлыйм, аңлыйм, — диде Илгизә, берни булмагандай. — Фәндәс, мин сиңа шуны әйтергә онытканмын: әгәр минем ярдәм кирәк булса — пажалысты, любой вакытта. Бала өчен акча сорасалар, дим. Мужыт, шуның өчен урлаганнардыр. Боевиклар карый-карый бала-чага да бандит булып бетте бит хәзер. Ап-ло... Җанкисәгем, ник эндәшмисең? — Ишетәм. Рәхмәт, Илгизә... карлыгачым... Син мине кабул итә аласыңмы? — Кайчан? — Менә хәзер. Минем синең яныңда буласым килә. Телефон трубкасында Илгизәнең шаркылдап көлүе ишетелде. — Шулаймыни? С какой стати? — Юат мине, Илгизә... * * * ...Бала исән иде. Аңа берни дә булмаган, мышный-мышный йоклап ята. Ирен-борын тирәләре маңкалап-юешләнеп беткән, асты буялган. Янына килмәле түгел... Бала исән, бүреләр дә тимәгән үзенә, кыргый этләр дә ботарлап ташламаган, елан да чакмаган... Могҗиза, әмма дөресе шул: куе урманның аулак бер почмагында, каен төбендә, берьялгызы төн чыккан бала исән! Тик бу хәл хатынны аз гына да сөендерми, чөнки авыр, кара эшне үзенә башкарырга туры киләчәк, димәк, гомере буе кылган сансыз-исәпсез гөнаһларына тагы берсе өстәләчәк. Хатын машинасыннан пластмасс шешәгә тутырылган су алып килде. Учак сүндергән сыман, илтифатсыз хәрәкәтләр белән бала өстенә су койды. Аңа баланың уянуы, елавы кирәк иде. Шул тавыш аны ярсыта, нәфрәтен көчәйтә, ачуын кузгата. Теләгенә иреште: бала уянды. Тик ул акырмый, шыңшый гына, тавышы бик зәгыйфь чыга. "Тизрәк эшне бетерергә, котылырга кирәк бу җәфадан", — дип уйлады хатын. Көрәген җиргә батырды. Мондый кечкенә каберләрне беренче тапкыр казуы түгел. Егетләр кочагында назлануның башы рәхәт булса да, ахыры михнәт икәнен унбиш яшендә үк аңлаган иде. Үзенең байтак гөнаһын, якты дөньяга килеп аваз салырга да өлгермәгән сабыйларын кача-поса җир куенына яшерде ул. Аталары кем икәнен үзе дә белми иде, шуңамыдыр, берсен дә кызганмады. Хәер, аны да кызганучы булмаган, дөньяга китергән анасы чүп савытына чыгарып ташлаган үзен... Тере килеш. Шунда үләсе генә дә бит. Юк, бер яхшысы табылган, коткарган. "Изге гамәл кылдым, саваплы булдым", — дип үзенчә сөенеп тә йөргәндер әле. Ә чүплектән табылган бала үзенең коткаручысын гомер буе каргап яшәгәнен башына да китермәгәндер... Казу эшен бетергәч, хатын шыңшып ятучы баланы үзе белән алып килгән иске ертык җәймәгә төрде дә, җиңел, кечкенә, әле тормыш уты сүнмәгән җылы гәүдәне сай кабергә төшерде... * * * Юкка гына гаепли аны Илгизе, Фәндәс таш бәгырьле түгел. Ул башта милициягә кагылды. Лейтенант үз урынында түгел иде. Башка егетләрдән белеште: әлегә өметле хәбәр юк. Илгизенең киңәшен тотып, Фәндәс базарга сугылды. Бала кочаклап, хәер теләнеп утыручы хатыннарны күзәтте. Үзләре дә, балалары да шоколад төсендә. Хәерче булсалар да, җүләр түгел бит алар, көпә-көндез урланган бала тотып утырмаслар. Аннары, монда калдырмаслар да иде баланы, читкә, ераккарак озату җаен карарлар иде. Улын болар арасыннан эзләп йөрү мәгънәсез эш, вакытны бушка уздыру гына. Бәлки, берәр хәбәр бардыр, дип, Фәндәс өенә ашыкты. Ишекне ачып керүгә, хатыны аның каршысына атылып чыкты. — Фәндәс! Улыбыз исән! Исән! — Кайда ул? — Кайда икәнен белмим, әмма ул исән! — Туктале. Син башта тынычлан. Аңлатып сөйлә. — Мин сине эзләдем. Тик син эшеңдә юк идең. Телефоннан шалтыратып әйттеләр. — Кем әйтте? Милициядәнме? — Юк. Баланы урлаучы әйтте. — Хатын-кызмы, ир-атмы? Энҗе аптырап калды, нәзек кашларын җыерып, нидер исенә төшерергә азапланды. Йөзендә уйлар өере, гаҗизлек чагыла иде. Ул гаепле бала кебек башын чайкады: — Белмим... Аермадым. — И-и, җебегән! Әле генә анасының канат астына сыенган каз бәбкәседәй, Илгизә янында юаныч табып, бераз тынычланып кайткан ирнең, елау-сыктаудан башка бернине белмәгән артык көчсез, кыюсыз хатынына никтер ачуы килде. Аның урынында Илгизә булсамы! Ире кайтуын кул кушырып көтеп утырмас, әллә кайчан берәр чарасын күрер иде! Әмма юкка гына кызды Фәндәс. Энҗенең бер гаебе дә юк иде. Аңа бер сәгать элек шалтыраттылар. Телефон шалтыраган саен, Энҗе сискәнеп куя. Бер тәндә, бер җанда берьюлы өмет һәм курку кушыла: нинди хәбәр алып килер телефон чыбыклары? Калтыраган куллары белән телефон трубкасын алып, әкрен генә дәште: — Ап-ло... Хатын-кызныкына да, ир-атныкына да охшаган карлыккан тупас тавыш: — Балагыз кирәкме? — дип сорады. Энҗе, элемтә өзелүдән куркып, ашыга-ашыга җавап бирде: — Әйе, әйе! Кайда ул? Исәнме? — Исән булмаса, шалтыратмас идем. — Зинһар өчен, кайтарыгыз улымны! Ни телисез, шуны бирергә риза. Баламны гына кайтарыгыз! — Энҗе елый иде. — Мышкылдама! Ату телефонны куям. — Юк-юк. Зинһар, куймагыз, югалмагыз! — Алайса тыңла. Карчыга урманын беләсеңме? Унбишенче километрда? Шунда бер плакат бар. "Берегите лес от пожара" дигән. Бүген кичке тугызда ирең шунда килсен. Үзе генә. Кәҗәләрсез. Энҗе билгесез затның һәр сүзен хәтеренә сеңдереп барырга тырышты. Кул астында гына ручка-кәгазь юк иде. Соңгы сүзне аңламады: "Нинди кәҗәләр тагы? Аларның ни катнашы бар?" Әмма кайтарып сорамады, бәлки, ире аңлар. Телефондагы тавыш югалды, "пип-пип" дигән өзлексез аваз гүя Энҗене үрти иде. Хатын иренең эш номерын җыйды, әмма шул укэчпошыргыч авазны гына ишетте... * * * Төгәл өч көрәк туфрак ыргытырга өлгерде хатын. Якында гына ишетелгән тавыш аны сискәнергә, сагаерга мәҗбүр итте... Ул да булмады, куе булып үскән абагалар арасыннан кап-кара эт килеп чыкты. Сарык бәтие кебек бөдрә йонлы һәм, бозау хәтле булмаса да, шактый зур иде ул. Күзләре учактагы күмер булып ялтырый, зур итеп ачылган авызында үткен ак тешләре тезелеп тора. Ул өрә-өрә хатын өстенә килде. Эттән бигрәк, "моның хуҗасы да булуы мөмкин бит" дигән уй куркытты хатынны. Кулындагы көрәге белән селтәнә-селтәнә, ул машинасына таба чигенде. Бер аягы ниндидер түмгәккә килеп бәрелде дә, тигезлеген югалтып, арты белән җиргә килеп төште. Котылуга тамчы да өмет калмаган, ярсыган эт менә-менә аның өстенә сикерәсе иде. Хатынны якында гына ишетелгән тавыш коткарды: — Граф, ко мне! Бер хатынга, бер тавыш килгән якка карап икеләнеп торды эт. Икенче тапкыр яңгыраган боерыкка буйсынды. — Граф! — дип, бу юлы усалрак, кырысрак дәштеләр. Эт, дошманына ачулы караш ташлап, тешләрен ыржайтты да, телен салындырып, тавыш килгән якка сыпыртты. Ә хатын яшен тизлеге белән сикереп торып, машинасына таба йөгерде. Егылган чакта кулыннан ычкынып киткән көрәкне эзләп торырга вакыты юк иде. * * * Бу — аулак урын. Тар басма булып сузылган асфальт юлның ике ягында да урман. Монда хәрәкәт аз. Тирмән авылына илтүче әлеге юл төп трассадан читтә үтә. Менә ярты сәгать ике таякка беркетелгән "Урманны янгыннан саклагыз!" дигән сүзләр язылган калай янында тора инде Фәндәс, бер сөт машинасы белән арбалы мотоциклдан башка үтүче күренмәде. Ә киче соң, киче нинди! Кайгының кара мәчеләре эчеңне тырнамаса, урман буенда саф һава сулап, хозурланып кына йөрисе. Гүя ниндидер зур картина, рәсем карап утыра Фәндәс: тирә-як илаһи тынлыкка чумган, хәтта яфраклар да селкенми. Дөньяда бернинди кайгы, бернинди гамь юк кебек. Ир, монда ни өчен килгәнен исенә төшереп, авыр сулап куйды, тынычсызланып сәгатенә күз төшерде. Билгесезлек җанын кимерә иде. Ир арыган башын руль өстендә ятучы кулларына салды. Кайчан бетәр бу мәхшәр? Сабый гомере белән уйнаучыларны дөньяда яшәтмәс иде Фәндәс. Тик кайда соң алар? Нигә күренмиләр? Аның уйларын ишеткәндәй, якында гына машина кычкыртты. Ир башта көзгегә күз салды, шундук кәефе кырылды. Чөнки яшел төстәге "Жигули" да, аның хуҗасы да аңа бик таныш иде. Көяз, төз басып аның каршына килүче ак чалбарлы, кара күзлекле хатын башка беркем дә түгел, ә Илгизә иде. Фәндәс урыныннан кузгалмады. — Нишләп утырасың монда, бәгырькәем? — дип сорады хатын, машина ишеген ачып. Килешле җиңел хәрәкәтләр белән Фәндәс янына кереп утырды. — Шул ук сорауны мин сиңа да бирә алам, — диде ир. — Сине озаткач, өйгә кайткан идем — ишектә записка тора. Авылдашым Зилә калдырган. Әниең кайтырга кушты, аш үткәрә, дигән. Кибеттән тегесен-монысын алдым да кайтырга чыктым. Әллә, мәйтәм, берәр нәрсә булдымы? Төнгә каршы бер дә юкка монда тормыйсыңдыр? — Тынычлык бетте, Илгизә. Төн дә юк, көн дә юк хәзер... — Фәндәс ни булганын сөйләп бирде. — Күпме сорадылар соң? — Нәрсәне? — Акча, дим. Выкуп күпме сорадылар? Шунда гына Фәндәснең башына барып җитте: Энҗе аңа акча турында берни дә әйтмәде бит! Әллә онытканмы? Ул чагында монда утырудан ни мәгънә? Фәндәснең сытык чыраен күрер өчен генә чакырмаганнардыр бит бандитлар. Ә Илгизә юатырга ашыкты: — Тукта, алай борчылма әле син. Минемчә, алар ялгышканнар. Хәтерлисеңме, мин сиңа сөйләгән идем? Күршедәге Разиянең малаен, мәктәптән кайтканда, машинага утыртып урлап киткәннәр иде. Супермаркет директоры малае дип ялгышканнар. Акча суырырга теләгәннәр шулай. Ярый әле тимәгәннәр, бакчалар янында төшереп калдырганнар мескен баланы. Әнисенә соңыннан гына сөйләп биргән. Шулай тавышсыз-тынсыз гына үтте дә китте... Ә син милициягә хәбәр иттеңме соң звонок турында? — Юк. Бик каты кисәткәннәр. Кәҗәләрсез генә килсен, дигәннәр. — Кәҗәләр?! Ха-ха-ха... — Илгизә башын артка ташлап шаркылдап көлеп җибәрде. Фәндәснең ачуы килде. — Яхшы чакта көләбез дә, башыбызга кайгы төшсә, шулар янына чабып киләбез бит. — Ну, чабып бардың, ярдәмнәре тидеме соң? Ник дәшмисең? То-то, җанкисәгем. Алар синең белән мине түгел, мафияне яклый шул. Кайда акча — бер букча. Фәндәс тагы сәгатенә карап алды. — Унберенче китте бит инде! Неужели алдадылар? Белмим, аңламыйм! Кемгә, нигә кирәк булды бу бала? Тереләй талыйлар бит йөрәкне. Энҗегә ни диярмен? Ул бик өметләнеп калды. Үзе дә бала гына бит әле. Җәйге ни озын көн дә хушлашып китеп бара. Кояш офык артына төшеп югалды, җир өстенә әкрен-әкрен генә караңгылык үрмәләде. Фәндәс тә, Илгизә дә бер сүз дәшмичә үз уйларына батып утыралар. — Фәндәс... Болай итеп бары Илгизә генә дәшә ала. Әйтерсең дөньяда шул исемнән дә матуррак исем юк та. Вулкан авызыннан оеп, саркып чыккан кайнар ташкын кебек җылы бөрки ул тавыштан. Ир-ат затын әсир итәр өчен гүзәллек кенә түгел, әллә нинди сихри көчләр биргән хатын-кызга Ходай. — Фәндәс... Сине минем кебек яратучы бармы икән бу дөньяда? Их, белмәдең кадерләремне! Үзең дә яратасың бит. Бүген аңладым. Сагынгансың син мине. Ник газаплыйсың үзеңне? Теге баланы да. — Нинди баланы? — Хатыныңны әйтәм. Сиңа пар түгел ул. Яшь, имеш. Кыз, имеш... Ну, нәрсә оттың инде шуннан?! Назга сусап яшисең бит. Илгизә озын тырнаклы нечкә бармакларын ирнең куе, кылдай каты чәчләренә батырды. — Сиңа мин кирәк, Фәндәс. Мин кирәк! Фәндәс карашын читкә борды. — Илгизә, тукта... Вакыты, урыны ул түгел. — Син мине бүлдермә. Сөйлисем килгәндә сөйләп калыйм әле. Дөреслектән качма, Фәндәс. Хатының белән сине бала гына бәйли, шулай бит? Бу сорауны үзенә үзе дә биргәне бар Фәндәснең. Энҗе— аның ачылмаган чәчәге. Үз учагы, үз куллары белән кабызган учагы. Кипкән, коры-сары утыннардан түгел, яшьлек суы тамып торган талчыбыклар салып тергезде аны Фәндәс. Тиз генә кабынып, кызып китә алмый әле ул учак, аңа җылы сулыш өрәсе бар, аны җил-яңгырлардан, яман күзләрдән саклыйсы бар. Килер бер көн — учак дөрләп янар, һәм ул бары аныкы, Фәндәснеке генә булыр. Ә Илгизә — башкалар кабызган, теләсә кем коры-сары ташлап киткән очраклы учак кына. Фәндәс әнә шул әзер учакка килде, аркасын җылытты. Ә учакны саклау, сүндермәү аның бурычы түгел. Менә шундый фәлсәфи уйларга бирелеп куя иде ир. Ә бүген башкача уйлый башлады. Пыскып янган салкын учак туйдыра башлаган икән. Чи утынның кабынуын көтеп, санап кына бирелгән гайрәтле елларын әрәмгә уздырсынмы? Юк, ул Илгизәдән баш тартмаячак. Күңеле киң Фәндәснең: аның тормышында икесе өчен дә урын җитәрлек. Ләкин хәзер түгел, соңрак. Башта улын табасы, өендә тынычлык урнаштырасы бар. Ә Илгизәнең кайнар сулышы битләрен яндыра. — Фәндәсем, алтыным. Әйдә китик бергә! Хет җир читенә. Туйдым бу пычрак шәһәрдән, гостиницадан, таракан көтүе кебек басып алган кара халыктан туйдым. Китик, бәгърем!.. Минем белән бәхетле булырсың. Илгизә апаң беркемнән дә рәнҗеттермәс үзеңне, кадерлем. Үзе сөйли, үзе үбә. Фәндәс хисләрен тыя алмаган хатынны читкә этте: — Илгизә! Син бит бөтен эшне бозасың! Хатын аңа буйсынды, үзен кулга алды. Чәчен-башын рәтләде дә урыныннан кузгалды. Ул елмая иде. — Хуш, егетем! Машинасына утыргач, озын итеп сигнал бирде. Пыяласы төшерелгән тәрәзәдән кул болгый-болгый үтеп китте. Ә Фәндәс озак утырды әле урман буенда. Бар дөньяны караңгылык чорнап алды, фараларын кабызып, анда-санда машиналар үткәләде. Сәгать унбер тулды, унике тулды... Тик Фәндәс көткән кешеләр күренмәде. * * * Ә бу вакытта Энҗе балалар хастаханәсендә утыра иде. Йөрәк парәсе — сабые система астында ята. Күп елаудан, ачлыктан ул соң дәрәҗәгә җитеп хәлсезләнгән. Ә әнисенең имезергә сөте юк... Табиблар аны тынычландырдылар: улы тереләчәк! Үз бәхетенә үзе ышанмыйча сабыеның йокысын саклый ана, улының һәр хәрәкәтен, һәр сулышын күзәтеп утыра. "Барысы да әйбәт, ял итегез", — диделәр аңа. Ләкин аны моннан бернинди көч тә кузгата алмаячак. Энҗе үзенең нарасыен бер генә секундка да ялгыз калдырмаячак. Утсыз янган йөрәген кабат яраламас өчен аңа барысын да сөйләп тормадылар. "Баланы Сергеевка авылы кешеләре табып китерде", — дип кенә әйттеләр. Әгәр шушы авылның Павел атлы кешесе, мунча миллеге әзерләргә дип, урманга бармаган, яки барып та этен ияртмәгән булса, бала тереләй җиргә күмеләсе иде, дигән хәбәрне ул күтәрә алыр идеме икән?.. * * * Дүшәмбе көнне Фәндәсне милициягә чакырдылар. Кабартма битле лейтенант аның белән елмаеп исәнләште. — Малайның хәле ничек? — дип сорады, — Җан керде бераз, елмая башлады. — Җинаятьченең кем икәнен белдек бит, мәсәлән. Тота гына алмыйбыз үзен. Шәһәрдән үк чыгып тайган, ахры. Ишеге бикле, эшендә юк. Документларын алып киткән. Менә шундый хәлләр... — Үз кулларым белән буып үтерер идем мин аны, судсыз-нисез. Фашист! — диде Фәндәс, нәфрәтләнеп. — Кем ул? Кешеме, әллә ерткычмы? ...Юк, моңа ышануы авыр иде. Әмма фактлар раслый, барысы да дәлилләнгән: кунакханә мөһере сугылган ертык җәймә, аның бармак эзләре калган көрәк... — Мин аның кайда икәнен беләм, — диде Фәндәс. Бала урлаучы белән соңгы тапкыр кайда, ничек очрашуларын сөйләп бирде. Лейтенант аны бүлдермичә, битараф кына тыңлады. Әмма җинаятьчене тотарга дип сикереп тормады, Фәндәскә кызганулы караш ташлап: "Хм..." — дип кенә куйды. — Ул авылда, әнисендә качып ята! — дип кабатлады Фәндәс. Илгизәнең балалар йортында тәрбияләнүен һәм дә милиция архивында аның турында байтак кына "истәлекләр" саклануын ул, әлбәттә, белми иде... Анда каеннар үсәме? — Сез мине үлгән дип уйлыйсызмы? Шулайдыр инде. Украинаның Сосновка хуторы янындагы туганнар каберенә дә шулай дип язылган бит. 1942 елда шушы авылны фашистлардан азат иткәндә һәлак булганмын икән мин. Мәрмәр ташка уелган исем-фамилиямә озак карап тордым. Харисов Мостафа Сөләйман улы... Аны да җиргә газиз әнкәсе тудырган, нәселемнең дәвамы бар дип, сөенә-сөенә, әтисе исем кушкан. Картайган көнебездә терәк-ярдәмчебез булыр, дигәннәрдер... Бичара картлар... Каберләре нурлы, рухлары тыныч булсын. И язмыш, ник син гөнаһсыз җанга шултиклем мәрхәмәтсез булдың соң?! Үлеләр арасында саналсам да, мин исән бит, исән! Теге дөньядан кайткан кеше бит мин! Ни өчендер фашистлар шулай кирәк дип тапкан. Бугазын мина ярчыгы үтәли тишеп чыкканнан соң, адәм баласы күпме яши ала дип тәҗрибә үткәргәннәрдер, күрәсең. Ни могҗиза, мин терелгәнмен. Тик исемемне, үземнең кем икәнлегемне, үткәнемне тулаем оныткан идем. Шулай итеп, аякка басуым дөнья белән өр-яңадан танышудан, ә дөнья үлем лагереннан башланды. Ирекнең ни икәнен белмәгән кеше аның кадерен аңлыймы, ә үткәнен оныткан аны сагынамы?! Дошманга минем исемем дә, үткәнем дә кирәк булмады. Алар өчен мин әсир, тоткын, номер сугылган кол гына идем. Бәхетемә, телемне, сөйләшү сәләтемне югалтмаганмын. Иптәшләр миңа "Абдулла" дип дәштеләр. Безнең блокта татарлар юк иде, Рәхимулла атлы үзбәк егете белән уртак тел табып, дуслашып киттек. Рәхимулла җанытәне белән Аллаһыга табына, җае булган саен тузып, тишелеп беткән шинелен җир идәнгә җәеп, бытыр-бытыр гыйбадәт кыла иде. Теленнән "бисмилла"сы төшми, "Мине Ходай саклый, исән калам, кышлагыма кайтам, иншалла", — дип, чын күңелдән ышана иде. 1945 елның язында үзебезнекеләр килде. Азат ителгәч, белдек: Туган илне сатучылар, хыянәтчеләр икән без... Үземнең кем, кайдан, кайсы частьтан булуымны аңлата алмаган мин мәхлук, шпионнар белән тәмам саташкан, һәр кешедә дошман агенты күргән капитан өчен бер табыш булдым... Ул елларны әллә инде халык ил белән сатлыкҗан да, хыянәтче иде. Вагон-вагон ташыдылар бит халыкны Себер ягына. Коллыктан башканы белмәгән җан бусына да бик тиз күнде. Сталинның үлеме безнең кебекләргә азатлык китерде. Лагерь капкасы янына чыгып баскач, югалып калдым: кая барырга? Кайда, кем көтә мине? Ничек яшәргә? Үзенең билгесезлеге белән ирек мине куркыта да иде хәтта. Таныш түгел тормыш чытырманында адашырмын, харап булырмын төсле иде. Үткәннәреннән мәхрүм, хәтерсез кеше тамырсыз агач белән бер икән ул. Уйлый торгач, Үзбәкстан якларына, бу дөньяда бердәнбер белгән якын кешем — Рәхимулла янына юл алдым. Изге Коръән сүзләрен теленнән төшермәгән бу иманлы бәндәне Ходай Тәгалә рәхмәтеннән ташламагандыр, шәт, Рәхимулла үз иленә исән-имин кайту бәхетенә ирешкәндер, дип уйладым мин... — Рәхимулла кайтмады... Хаты да юк, үзе дә... Югалды бала... Үзбәк дустым туып үскән, ә аннары читтә, әсирлектә чакта елый-елый өзелеп сагынган сәмән йортта мине шушы сүзләр көткән икән. Улының мин белгән көн-айлары турында сөйләгәннәремне кырыс чырайлы карчык сабыр гына тыңлады. Еламады, сыгылып төшмәде. Карашын әллә кая төбәп: — Ходай бирде — Ходай алды... — дип кенә куйды. Шулай да мин кышлакта яшәп калдым. Кая барыйм? Урыс, үзбәк телләрен белүем ярап куйды, мәктәптә укыта башладым. Читтән торып Сәмәрканд институтында укып йөрдем, шунда сөйкемле генә татар кызы Мәдинәм белән таныштым. Гаилә корып җибәрдек. Кышлактан киттек, Каттакурганга барып төпләндек. Тормыш әкрен генә җайга салынды, балалар туды... Үткәннәр турында уйламаска тырыша идем. Нигә? Нигә күңелдә казынырга, җанны газапларга? Беләм, аңлыйм: шушы олы илнең кайсыдыр почмагында минем да туган йортым, бик кадерле кешеләрем, газиз туганнарым бардыр. Бәлки, алар мине бүген дә көтәләрдер. Ләкин ни эшли алам соң мин?! Исемнәрен дә белмәгән килеш, миллионлаган кеше арасыннан аларны ничек эзләп табыйм? Әсиргә төшкән чакта, янымда бер генә документ та булмаган бит, ичмасам. Карурманда адашкан кеше хәлендә ич мин, үткәннәргә илтер сукмак эзлим, тик табалмыйм. Җан авазым белән кычкырсам да, ишетүче юк мине. Ә еллар уза торды. Илле яшемне эштә бик олылап үткәрделәр. Ул чагында мәктәп директоры булып эшли идем. Үзем дә, мәктәбем дә яхшылар, алдынгылар рәтендә булды. Менә шул юбилей кичәсендә бер коллегам — Хәмзә ага — мине тәбрикләргә дип торып басты да сүзне әллә кайларга алып кереп китте. — Бер кызыклы тәҗрибә үткәрдем әле мин, дуслар. Россиядән исеме җырдан төшмәгән данлыклы каен үсентесе алып кайтып утырттым. Урыслар мактана бит: имеш, каеннар Рәсәйдә генә үсә. Имеш, каен урысныкы гына. Әйбәтләп карасаң, бездә дә бик шәп үсә икән ул каен, һич алдамыйм, дусларым, чынлап та шулай. Хәмзә агай сөйли. Ә минем күз алдымда — каеннар. Ап-ак кәүсәле, яшь, сылу агачлар. Нәфис, вак яфракпарының җилдә тирбәлүенә хәтле күрәм хәтта. Каеннар, каеннар... Рәт-рәт тезелешеп утыралар... Кайда күрдем соң мин аларны? Кинәт әллә кайдан бик якын, бик таныш тавыш та ишеткәндәй булам: — Каен агачы бик бәрәкәтле. Яхшы яна, аз гына яксаң да, өйне җылыта. Нәрсә бу? Саташумы? Әллә вакыт тузаны астында күмелеп калган үткәннәремнән бер хәбәрме? Әллә нишләп тетрәнеп киттем, күзләремне яшь томаны каплады. Миңа илле яшь, диләр. Юк, түгел. Илле түгел, бары утыз бер генә. Унтугызы юк, ул еллар киселгән, өзелгән, күмелгән... Йа Ходаем! Мәңгелеккә күземне йомганчы, үземнең кем икәнлегемне белә алсам иде! Бу гади теләк кенә түгел, томан эчендә каңгырап йөрүче өзгәләнгән җанның гүя җан авазы, гомере буе нидер көтеп, газапланып, өметләнеп яшәгән күңелнең тилмереп инәлүе, иңрәве иде... * * * Җитмеш сигезенче елда язмыш мине Мәскәү каласына алып килде. Язмыш дип, ул еллар өчен гадәти вакыйга, конференциягә делегат булып бардым мин. Вакытым тыгыз булса да, мәшһүр каланы күреп, истәлекле урыннарда булып калырга тырыштым. Шулай беркөнне, Бородино сугышы панорамасын карап йөргәндә, кемдер җилкәмә килеп кагылды, колагыма саф татар телендә сүзләр килеп иреште: — Мостафа?! Син түгелме соң? Сискәнеп киттем. Бәлки, мин чынлап та Мостафадыр? Дәшүчене югалтуымнан курыккандай, тизрәк артыма борылып карадым. Мәһабәт гәүдәле, чал чәчле, үзем белән бер яшьләр чамасындагы ир-ат гаҗәпләнеп миңа төбәлгән иде! — Охшагансыз шул... Бик охшагансыз Мостафага. Күреп өнсез калдым. Мостафа дисәм дә аптырыйм. Кыямәт көне җитмәгән бит әле, үлгәннәр каберләреннән кубарга... Ялгыштым, гафу итегез, — дип, ул минем янымнан китәргә ашыкты. Карурманда адашкан җан сукмак эзли, юлында очраган һәр эзгә шатлана, бәлки, бу эз аны кирәкле сукмакка чыгарыр дип өметләнә. Язмыш каршыма чыгарып бастырган бу кешене югалтасым килми иде. Шуңа күрә әйтергә ашыктым: — Мәскәү хәтле Мәскәүдә татар кешесен очрату үзе бер шатлык. Әйдәгез, таныш булыйк: Габдулла, Үзбәкстаннан. — Закирҗан булам. Татарстаннан, — диде яңа танышым. Бергәләп көзге вак яңгыр томалап алган урамга чыктык. Ниндидер кафегамы, ашханәгәме кереп утырдык. — Димәк, Казаннан килдегез, — дип, әңгәмәне ялгап киттем мин. — Юк, Казаннан түгел, Чирмешәннән. Чирмешән... Матур исем. Хәтер сандыгымны актарам, тик юкка, күңел дәшми. — Чирмешәндә каеннар бармы соң? Танышым көлемсерәп куя. — Нишләп булмасын ди. Каеннар күп безнең якта. Әле үзебез дә утырткан идек. Сугышка кадәр үк инде. Ак чишмә юлында рәт-рәт тезелеп утыралар иде. Яз көннәрендә хикмәт матур инде үзләре, кәүсәләре ап-ак булып әллә кайдан балкып тора. Сугышка киткәндә дә безне шул каеннар озатып калды бит... Рәт-рәт тезелеп киткән каеннар... Чү, мин аларны хәтерлим түгелме соң? Күз алдыма кабат сылу каеннар килеп баса, нәфис, яшь яфракларының җилдә шыбырдашуын ишетәм... Каенлы юл. Мин аны ап-ачык күрәм. Аннары ул ерагайганнан-ерагая, кечерәя бара һәм, офыктагы нәни ноктага әйләнеп, юкка чыга. Шул чакта, нәкъ шул мизгелдә минем каенлы юл буйлап атлыйсым, юк, атлыйсым түгел, йөгерәсем килә. Чөнки беләм, ул юл авылга, туган йортыма илтә. Тик туган йорт та, әти-әни дә хәтер чоңгылында, күпме тырышсам да, мин аларны күз алдыма китерә алмыйм. Бар өметем каршымдагы кешедә. Күңелемдә йөз төрле сорау бөтерелә, мин аларның кайсын башлап бирергә дә аптырыйм. Әңгәмәдәшем сүзен дәвам итә: — Ә сез чынлап та Мостафага охшагансыз. Әнисе күрсә, егылып китәр иде. Улының үлеменә ышанмый яшәде ул. Югыйсә каберен дә үз күзләре белән күреп кайтты бит инде. Исән ул, төшләремә шулай керә, дия иде барыбер. Кабер туфрагын гөл төбенә салып куйган икән. Гөл корыса, улым үлгән була дип юраган. Гөл корымаган, билгеле. Зәйнәп апа шатланды инде шуңа. Ышанасы килмәгәндер инде улының үлеменә. Бердәнбер малае иде бит Мостафа. Мин алдымдагы ниндидер салатны актарып утырам. Закирҗанның сынаулы карашын күтәрү авыр. Никтер мине гаепләп, ачуланып сөйли кебек. Күңелем сизә: Мостафа мин ул, Зәйнәп апа гомере буе мине көткән! Ана йөрәге сизгән. Үзем турында күбрәк беләсем килә. — Мостафаның башка туганнары юкмыни? — Сеңлесе бар иде. Мәйсәрә исемле. Орлык ташыганда үгезе, арбасы белән боз астына киткән, мескен. Унҗиде генә яшь иде балакайга. Каһәр суккан сугыш тылда да кеше гомерләрен өзде бит... Сөләйман абый, Мостафаның әтисе, үз үлеме белән үлде, карчыгы кулында. Зәйнәп апа да юк инде. Алар нигезендә читтән кайткан кешеләр яши, таш^ йорт салып куйдылар. Йөрәк сыкрап, әрнеп тибә: соң, соң, соң... Их, якташ, нигә шулай соң очрадың син миңа? Каенлы юл туган йортка түгел, каберлеккә генә илтә икән бит. Минем кичерешләремне Закирҗан да сизеп алды бугай. Тыныч судай әкрен генә, җайлы гына барган әңгәмә кинәт әйтерсең лә таш кыяга килеп бәрелә. — Ә син, авылдаш, үзеңнең Мостафа икәнеңне ник яшерәсең? Көтелмәгән сораудан югалып, миңгерәп киттем. Кырык бишнең язындагы теге пыяла күзле капитан дәшә түгелме соң? — Эт җан, үзеңнең фашист ялчысы икәнеңне ник яшерәсең? Сөйлә дөресен! Сатлыкҗан... Ватанын якларга теләмичә, дошманга әсир төшкән, фашистларга хезмәт иткән, авылына кайтырга куркып, качып йөргән... Бу уйлар, бу сүзләр әлегә минем күңелемдә генә яңгырый, алар шунда үләргә дә тиеш. Үземне тыныч, битараф тотарга, дулкынлануымны сиздермәскә тырышам. — Их, туган... Дөнья бит бу. Кем кемгә охшамас?! Син авылдашыңны пычратырга ашыкма алай. Сугышта төрле хәлләр булды. Исәннәрне үлгән, үлгәннәрне исән, диделәр кайчакта. Хәбәрсез югалганнар да җитәрлек. Алар күк белән җир арасында эленеп тормый лабаса, йә исән, йә үле... Беркемнең дә үлгән дип уйлыйсы килми, билгеле, исәндер дип өметләнә... Өмет кирәк шул кешегә, өмет яшәтә барыбызны да. Мин Закирҗанга туры карарга тырышам. Ул дәшми, ирененә кыстырган тәмәкесен кабызырга да онытып, уйга калган. Менә ул урыныннан кузгалды, өстәлдә яткан эшләпәсен кулына алып, аны гомерендә беренче тапкыр күргәндәй, әйләндерә-әйләндерә озаклап карады. — Ярар, — диде аннары бастырып кына. — Ярар. Аңлашылды, яшьти. Син каеннар турында сораган идең. Үзебез утырткан каеннарны әйтәм. Алар юк инде хәзер. Кистеләр аларны, таш, туфрак белән күмеп куйдылар. Асфальт юл хәзер... Каен төпләре өстендә... Вәссәлам, юк ул каеннар... Менә шул... Закирҗан, нык-нык басып, кафедан чыгып китте. Үткәннәремне, киселеп калган унтугыз ел гомеремне бүгенгемә тоташтырып китте. Мин карурманнан чыктым, әмма нәкъ лагерь капкасы янындагы кебек чарасыз мин. Туган авылга илтүче юл юк, туган йортта көтүче газизләрем юк. Мин үземнең кемлегемне һәм... каберемне белдем. ...Мостафа батырларча һәлак булды! Мостафа илен, җирен сатмады, нәселен тапламады! Бу сүзләрне мин әйттем. Тик авылдашым мине ишетмәде. Хәер, туфрак астында күмелеп калган каеннарның ыңгырашуын кем ишетә соң? Мин гаепле түгел Нургали бүген дә кибет төбендә басып тора иде. Зөлфия адымнарын акрынайтты. Бу дивананы күрмәс өчен генә дә әллә ниләр бирер иде! Әйтерсең лә бар дөнья яктысын шушы егет каплап тора. — Нигә мин, нигә башка берәү түгел? — дип уйлый Зөлфия. Ул үзен, чынлап та, бу жүләрнең корбаны итеп сизә. — Мин авылыгызга килгәнче кызлар күргәне булмаганмы әллә?! Тигәнәк кебек ябеште, чисти, — дип, танышбелешләренә зарланып-сукранып та ала Зөлфия. Алтау авылына ярты ел элек кенә килде әле ул. Дөресе, җибәрделәр. Район үзәгендә эш урыны булмады. Хрущев, Брежнев заманнарының авыллар өстендә бөтерелгән җилдавылларын исән-имин үткәреп, Татарстан картасыннан югалмый калган, калай-шифер түбәле төзек йортлары ике тау битенә борчактай сибелгән шул тыныч кына авылның бердәнбер кибетендә сату итә Зөлфия. Нургалине дә беренче тапкыр шунда күрде. Аның йөзенә карагач, башта куркып, имәнеп калган иде, аннары күнде тагы. Бичараны табигать бигрәк кыерсыткан шул: тар маңгай, бер-берсенә якын ук урнашкан кечкенә күзләр, бияләй хәтле авыз, зур башын көчкә тотып торучы көнбагыш сабагыдай нечкә муен, озын кулаяклар, сорау билгесен хәтерләткән ябык гәүдә... Җитмәсә акылы да бик чамалы. Мәктәптә дә укый алмаган хәтта. Ул электә гел кибет тирәсендә йөргән, чөнки әнисе шунда эшләгән. Нургали әйбер ташып, күтәрешеп дигәндәй, аңа булышкан. Кәүсәрия апа хәзер ялда инде, аннан соң эшләгән кыз да кияүгә чыгып, авылдан китеп барган. Ә Нургали элекке гадәте буенча барыбер шунда килә, көннәр буе кибеттә чуала. Үзенчә Зөлфиягә дә ярдәм итмәкче була. Тик кызның моңа ачуы гына килә, егетне куа: — Бар, Нургали, өеңә кайт! Әниең югалткандыр. Тегесе авызыннан төкереген чәчә-чәчә җавап бирә: — Си-си-синең янда бу-бу-буласым к-к-килә суул... Кичен Зөлфияне тагын бер күңелсез вакыйга көтә: Нургали аны озата кайта. Дөрес, ул кызның янәшәсеннән түгел, ике-өч адым артта калып атлый. Сөйләшми дә, бәйләнми дә үзе. Зөлфиянең капкадан кергәнен карап тора да үз юлы белән китә. Зөлфия Галимә атлы ялгыз карчыкта фатирда тора. Әби белән кыз бергәләп чәй эчәләр. Ә аннары өй тәрәзәсенә сак кына бер егет шакый. Бу — Фәнис. Зөлфиянең йөргән егете. Алар әле күптән түгел генә очраша башладылар, шулай да кыз Фәнисне бик якын итә. Очрашкач, озын буйлы, киң җилкәле егетнең күкрәгенә сыена да зар-моңын түгә башлый: — Теге диванадан ничек туйганымны белсәң, Фәнис. Үзәгемә үтте инде! Кибеткә кергән бер кеше үрти җитмәсә. Нургали сиңа гашыйк булган, яныңнан да китми, дип көләләр. Бик тансык инде миңа ул жүләрнең мәхәббәте! Ничек котылырга соң аннан, ә, Фәнис? Алып кит мине моннан! Фәниснең исә авылдан китәргә исәбе дә юк. Шыгырдап торган нарат бүрәнәләрдән яңа, иркен йорт җиткерде. Эшләгән урыны да шәп: авылда дәрәҗәле кеше — инженерэлектрик. Түм-түгәрәк тормышын, бөтен дөньясын ташлап кая китсен ул? Башына тай типмәгән ләбаса! Ходайның рәхмәте белән аның өлешенә чибәр, акыллы кәләш тә кайтты авылга. Ә Нургалидән кемгә зыян, ул да Ходай бәндәсе бит. Әйдә сокланып йөрсен аның Зөлфиясенә. Сөйгәненең моң-зарын көлеп кенә тыңлый Фәнис, иркәли-назлый, кызны юата: — Борчылма, матурым. Беркемгә дә бирмим мин сине! Өемә алып кайтам да йөзеңә пәрәнҗә ябып куям. Нургалигә дә, бүтәнгә дә күрсәтмәм, үзем генә карап, үзем генә сокланып торырмын, ярыймы? Фәнис бу җиргә Зөлфиядән алты ел алданрак килеп куйган. Гаиләләрендә үзеннән кечерәкләр булмагангамы, Зөлфияне сеңлесе урынына күреп, һәр теләген үтәргә әзер булып, кызның көен көйләп кенә йөри ул. Беркайчан да буш кул белән килми үзе, кесәсендә йә шоколад, йә чикләвек, йә көнбагыш булыр. Ә беркөнне яңа аерткан бал күтәреп килгән. Күчтәнәчләрен Зөлфиянең кулына тоттыра да зур шатлык, канәгатьлек белән кызның сыйлануын күзәтә. Ә бер кичне бакча басарга ияртеп китте. — Юк, син нәрсә?! Гомеремдә кеше әйберенә тиясем юк! — дип карышты кыз. — Курыкма, чия күп анда. Ашап бетермәбез әле. Җиргә коелып әрәм генә була барыбер. Ул карчыкка ниемә шулхәтле чия? Тәки күндерде бит кызны. Ярый әле әбинең чияләре урам яклап түгел, ә колхоз басуына ук барып тоташкан бәрәңге бакчасында үсәләр икән. Аулак җир, беркем күрми. Ә чияне, чынлап та, җыеп бетермәле түгел! Кача-поса, як-якка карана-карана, койма аша бакча эченә сикерделәр. Зөлфиянең һаман икеләнеп, куркып торуын шәйләп, Фәнис: — Караңгы төшкәч, чияләрне күреп булмаячак, әйдә, тизрәк ашап кал. Мәле, авыз ит, телеңне йота күрмә түлке, — дип, кызның учларына изелеп пешкән чияләр салды. Әй, инде чыланасы чыланган дигәндәй, Зөлфия башка ялындырып тормады. Авызына үзләре керәм дип торган тәмле чияләрдән ничек баш тартмак кирәк? Шулчак, басу яклап, якында гына хатын-кыз тавышы ишетелмәсенме! — Улым, син мондамыни? Көтүдән сыер кайтмады, әллә соң матаең белән әрәмә тирәләрен урап кайтасыңмы? Каушап, аптырап калды Зөлфия. Ярый әле буе кечкенә: куаклар арасыннан күренми дә. Кыз шып булды. Фәниснең әнисе бу тирәгә ничек килеп чыккан да улының монда икәнен каян белгән? — Ярар, әни, — диде Фәнис. — Мин монда үзем генә түгел, Зөлфия белән. Әй Алла, ник әйтте инде?! Болай да куркуыннан тын алырга да кыймый тора лабаса. Ә апаның исе дә китмәде, улының ниндидер бер кыз белән кеше бакчасында чия ашап йөрүләре әйтерсең лә гадәти хәл. Ачуланасы, тәртипкә өндисе урында кара ни ди бит. — Тәмле вакытта ашап калыгыз!.. Алай гынамы, койма ерыгы аша үзе дә чиягә үрелә бит әле. Зөлфиянең әнисе булсамы! Кычыткан белән арт ягыңны пешерер иде мондый эшләр өчен. — Син, кызым, уңайсызланып торма. Теләгән вакытта килеп сыйлан. Аллага шөкер, чиябез уңды быел. Юкәдә икән чикләвек! Кача-поса Фәнисләрнең үз бакчаларына кергәннәр икән бит. Әй үртәлде Зөлфия. Ә Фәнис көлде генә. — Урлап ашасаң, тәмлерәк була ул! Менә шундый егет инде ул Фәнис. Аның белән боекмассың. Әллә нинди кызыклы хәлләр, мәзәкләр сөйләп көлдерә кызны. Сөйләшеп сүзләре бетми. Тик кичләр бик тиз үтә шул. Тагы таң ата, яңа көн туа, һәм тагы Зөлфия кибетенә таба атлый. Тели-тели атлый: "Бүген теге тиле килмәсен иде, авырып урынга егылсын иде, йә егылып аягын сындырсын иде. Тик килмәсен, күземә күренмәсен иде!" Юкка гына тели, юкка гына тырыша, — Нургали тугры эт кебек әллә кайчан кибет ишеге төбенә килеп баскан була. Күзләрен мөлдерәтеп, үзенең "шаһинәсен" көтә... Җүләрнең мәхәббәтен бөтен авыл белә. Кызык көтүчеләр дә бар. Үзе биш хатынның башына җиткән мәңге айнымас Үгез Шакир авызын ыржайтып сорый бит әнә: — Син, имгәк, кызлар белән ничек йокларга икәнен беләсеңме соң? Белмәсәң, үзем үрәтермен. Мине чакырырсың, яме. Башкалар да тилене үртәргә яраталар. — Нургали, кайчан өйләнәсең инде? Мондый сораулар бичара егетнең үзенә дә ошый, ахры, аның авызы колагына җитә, күзләре йөгерә башлый. Зөлфиягә карап: — Хи, — дип, зур канәгатьлек белән "җавап" бирә. Әй ачуы килә кызның! Шул тиле аркасында яраткан эшеннән дә бизеп бара бугай инде. Авылыннан ук чыгып китәр иде, тик менә Фәнисне калдырып китәсе килми бит әле, асыл егетне югалтасы килми. Кәүсәрия апаның кибеткә килеп керүе көтелмәгән гаҗәп хәл түгел. Улының көннәр буе монда буталуын ул яхшы белә. Ни өчен икәнен дә белә. Бу юлы азык-төлек алыр өчен генә килмәде ул кибеткә. Вакытын да бик яхшы чамалап килде. Зөлфия кибетне ябарга җыена иде. — Бар, улым, син кайта тор, — диде хатын кибетнең тәбәнәк тәрәзә төбендә шыпырт кына утырып торучы малаена. Әнисен тыңлый икән үзе, шунда ук башын иеп чыгып та китте Нургали. Кәүсәрия апа аның артыннан ишекне бикләп куйды. — Сиңа әйтер сүзем бар иде, кызым. Сөйләшик әле утырып. Әрҗәләр, капчыклар урнашкан эчке якка, Зөлфиянең бүлмәсенә үттеләр. Кыз сагайган иде: тагы ниләр ишетәсе бар икән? Кәүсәрия апа бик тыныч, сабыр хатын. Дөньяның шатлыгына караганда, нужасын күбрәк күргән. Балалары зәгыйфь тугач, ире аны ташлап икенче хатынга өйләнгән. Кәүсәрия апа ни йөрәкләр белән түзәдер, тегеләр дә шушы авылда яшәп яталар бит. — Кызым, син акыллы, игелекле бала, — дип сүз башлады көтелмәгән кунак. — Нургалием син дип үлә инде, телендә дә гел синең исемең генә. Ярата ул сине, Зөлфия. Бу урында ул, ни әйтерсең дигән кебек, кызга төбәлеп карады. Зөлфия дәшмәде, өстәлдә яткан счет төймәләрен әйләндереп, уйнап утыра бирде. Соң, ни дисен? — Бәхете булмады шул балакайның. Язмыштыр инде... Алай гел җүләр дә түгел бит үзе, әйткәнемне аңлый, кушканны эшли. Бар нәрсәсе дә урынында аның. Ир буларак, дим. Зөлфия уңайсызланудан кызарып куйды: "Нигә кирәк инде болары миңа?" — һәркемгә дә үз баласы якын. Улымны бик кызганам. Мин үлсәм, кем кулына калыр, дим. Исән чагымда урнаштырып, өйләндереп каласым килә. "Кем барсын ул тилегә?" Зөлфия, Нургалинең селәгәйдән арына алмаган юеш калын иреннәрен күз алдына китереп, чирканып куйды. Шулчак Кәүсәрия апа Зөлфиянең кулларын үзенең учына алды. — Балакаем, чык Нургалигә, киленем бул! Кыз өнсез-телсез калды. Энекәем, нинди хурлык! Нәрсә сөйли бу апа, әллә үзе дә акылдан шашканмы?! Хатын Зөлфиягә сүз әйтергә дә ирек бирмичә дәвам итте: — Мин бик тыйнак яшәдем. Нургалием дә расхутсыз бала булды, кием-салым, әйбер сорап җаныма тимәде. Алганын да кими әле, үзең күреп торасың. Акчабыз күп безнең. Теләсәгез, машина, теләсәгез, шәһәрдән менә дигән квартир алып бирә алам. Мохтаҗлык күрмәссең. Нургали зыянлы кеше түгел ул, начарлык кылмас, күзеңә генә карап торыр. Бәхетле ит инде шул баланы. Чык Нургалигә кияүгә. Көтелмәгән сүзләр тәэсиреннән айный төшкән иде инде кыз. Кулларына ябышып күз яшьләрен түгә-түгә ялварган хатынны никадәр кызганса да, ул үзен корбан итәргә җыенмый идө. — Бер бәхетсезне коткарам дип, үзем бәхетсез булыйммы?! Юк инде, апа җаным. Мин җүләр түгел! Төне буе йоклый алмыйча уй эчендә йөзде кыз. Җитмәсә Фәнисе дә килмәде. Күңелдәге борчуларын, авыр кичерешләрен тагы кем белән уртаклашсын? Үз баласы һәркемгә якын шул. Ә кешенеке турында уйлаучы юк. Җүләр белән гомер итәр өчен үстерделәрмени Зөлфияне? Ә Фәнис нигә килмәде икән? Ул да ташласа, нишләргә? Икенче көнне эшенә килгәч, ишек төбендә таптанып торучы Нургалине күрде. Хурланды, ярсыды Зөлфия. Кичәге авыр сөйләшү исенә төште. Ә Нургали сап-сары эре тешләрен күрсәтеп елмайды. Шатлана, янәсе. Тфү! Зөлфиянең бар күңелен җирәнү, нәфрәт хисләре биләп алган иде, түзмәде, ярсый-ярсый егеткә җикеренергә тотынды: — Нәрсә кирәк сиңа, ә? Нәрсә карачкы кебек тагы монда килеп бастың?! Бар, өеңә кайт! Ычкын моннан, күземә күренмә бүтән! Гарык мин синнән, гарык, менә моннан гарык! Мунча пәрие! Бар, кайт, өеңдә утыр! — Ы-ы-ы, — дип ыңгырашты көтелмәгән тупаслыктан аптырап, куркып калган Нургали. Аннары, куллары белән башын тотып, кисәк кенә борылды да өйләренә таба йөгерде. Авыр иде Зөлфиягә. Фәнистән бернинди хәбәр булмавы эчен пошырды. Ниһаять, таныш мотоцикл тавышы ишетелде. Кибеттә сатып алучылар юк иде, шуңа күрә Зөлфия Фәниснең каршысына үзе йөгереп чыкты. — Югалттыңмы мине, матурым? — дип, егет кызны иңнәреннән кочып алды. — Гафу ит, кичә хәбәр итә алмадым. Эштә ЧП килеп чыкты. Бүген дә килә алмам, мөгаен. Төнлә дә эшлибез. Кара аны, әллә кая йөрмә. Ял итеп, йоклап кал. Иртәгә төне буе йоклатмыйм мин сине, бу ике көннең үчен алачакмын. Ну ярый, мин киттем. Ашыгам. Боекма, яме! Боекма, имеш! Ялгызыңа бигрәкпәр дә ямансу бит. Әллә чынлап та ярата инде бу егетне? Аз гына күрмәсә дә сагына, юксына башлый икән ләбаса. Шулай да, әллә күңеле тыныч булганга, әллә кичәге йокысыз төннән соң, Зөлфия кояш батканчы ук ятып йоклады. Шулхәтле онытылып, рәхәтләнеп йоклады ки, эшкә дә соңга кала язды хәтта. Аны Галимә апасы уятты. — Тор, кызым! Кайгылы булдык бит әле: Нургалиебез үлгән. Асылынган, бичара... ...Мин гаепле түгел! Мин гаепле түгел! Нургалинең үлемендә аны беркем гаепләмәсә дә, җанын газапларга теләмичә, үзен-үзе шулай аклап, юатып маташты кыз: — Мин гаепле түгел! Зәгыйфьләр, диваналар Ходайның иң яраткан балалары, дип ишеткәне бар иде югыйсә. Аларны кимсетергә, рәнҗетергә ярамаганын да белә иде. Менә шулай килеп чыкты инде, нишләсен соң хәзер Зөлфия? Әйткән сүзләре, кылган гамәле өчен бик үкенсә дә, Нургалинең үлеменә, күзенә кергән чүп кебек гел эчен пошырып йөрүче җан көегеннән мәңгегә котылуына барыбер сөенә дә иде шул Зөлфия... Үлем-китем булса, зур кайгы-хәсрәт килсә, безнең халык "ахыры хәерле булсын" дип тели. Бу фаҗиганең ахыры хәерле булмады... Кичен авылны яңа хәбәр тетрәтте. — Фәнисне ток суккан... Киләсеңне белмәдем Көзнең тәүге ае. Яшеллеккә төренгән агачларда берәнсәрән саргылт-көрән яфраклар күренә. Алар, көзнең беренче хәбәрчеләре булып, аяк асларына төшеп яталар. Көн караңгы, күк йөзен тутырып, авыр болытлар йөзә. Кояш нурлары алар артына кереп югалган, бик теләсәләр дә җиргә килеп җитә алмыйлар. Нинди күңелсез, моңсу бу көн. Туйлар үткәрү өчен һич тә уңышлы түгел. Әнисә, борынын салкын тәрәзәгә төртеп, "мәңгелек ут" янына килеп туктаган туй машиналарын күзәтә. Әнә чәчәк бәйләмнәре күтәргән кәләш белән кияү һәйкәлгә таба киләләр. Егетнең коңгырт бөдрә чәчләрен җил иркәләп туздыра. Их, җил булып бөтереләсе иде янында, сарыласы иде шул ак күлмәкле, кара кәчтүмле чибәр егеткә! Хәер, нигә әле җил булырга? Кияүне култыклап, горур атлаган кәләш урынында булсаң, күпкә яхшырак булыр иде бит! Әнисә моңсу гына елмаеп куйды. Сөйгәнеңне көндәшең кочагына менә шулай да озатасың икән... Җиде ят кешенең фатирына кереп, тәрәзәгә сарылып... Туй машиналары күздән югалгач, кыз хуҗа карчыкка борылды: — Рәхмәт, әби! Борчуым өчен гафу итегез. Бәләкәй буйлы, җыйнак гәүдәле мөлаем карчыкның көтмәгәндә килеп кергән кунагы белән рәхәтләнеп сөйләшергә дә исәбе бар иде бугай. — Мондый гозер белән йөрүчене беренче күрүем, бер тамаша булды әле бу. Туй карар өчен генә кердеңмени? Кемнәрең соң ул синең? Әллә туйга чакырмадылармы? Әнисә аның сорауларын җавапсыз калдырды. Яшьле күзләрен әбигә күрсәтергә теләмичә, карашын түбән иеп: — Рәхмәт, хушыгыз, — диде дә чыгып китте. * * * Ә бит кайчан гына яз иде. Техникумны тәмамлагач, Әнисәне таныш түгел бу шәһәргә эшкә җибәргәннәр иде. Килү белән, шаулы үзәк урамнардан читтәрәк урнашкан ике катлы тулай торактан урын бирделәр. Бүлмәдәше дә шул ук оешмада хисапчы булып эшләүче Оркыя исемле авыл кызы. Аның белән якыннан танышырга да өлгерми калды Әнисә, чөнки тегесе ялга чыгып, авылына китеп барды. Берүзе калгач, Әнисә бүлмәгә тәртип урнаштырырга кереште. Тәрәзәләрне юды, яңа обойлар ябыштырды. Туган йортына кайткач, әнисенең рөхсәте белән ашъяулык, урынҗир әйберләре, пәрдә-челтәрләр алып килде. Монда әле күпме яшисе бар, матур, җылы булсын бүлмәләре! Ял көне иде. Әнисә үрелә-үрелә биек тәрәзәләргә нәфис пәрдәләр элеп маташа. Шулчак кемдер: — Кая, үзем булышыйммы? — дип дәште. Кыз сискәнеп артына борылып карады. Бүлмә уртасында зәңгәр курткалы, коңгырт бөдрә чәчле егет елмаеп басып тора. Кыска итәкләреннән уңайсызланып, Әнисә тизрәк урындыктан идәнгә сикереп төште. "Бигрәк чибәр егет. Каян килеп чыкты икән ул монда?" — дип уйлады. Егет исә, кызның җавабын көтеп тә тормыйча, шау чәчәкле пәрдәне кулына алды да җитез генә элеп тә куйды. — Матур! — диде ул, сокланып. — Ярыймы соң шулай? — Ярамый тагы... Рәхмәт! Минем буем җитми шул, түшәм биек. Егет елмайды. Аның зәңгәр күзләре якты нур сибә иде. Әнисә, үзенә төбәлгән бу ягымлы, мәхәббәтле караштан оялып, керфекләрен түбән иде: "И Ходаем! Бигрәк ягымлы егет. Язмышым шул булса икән!" Болай дәшми тору уңайсыз иде, нидер әйтергә, егетне җибәрмәскә кирәк. Югала күрмәсен берүк, аннары Әнисә нишләр? Егетнең дә уйлары шулайрак иде, ахрысы, беренче булып үзе дәште: — Сез айдан төшмәгәнсездер бит? Бик уңышлы сорау түгел дә, башкасы булмаганда ярый инде. Егетнең үзе белән кызыксынуына шатланып, Әнисә елмаеп җавап бирде: — Айдан бу гөнаһлы җиргә төшеп йөрмәс идем дә анысы. Мөслимнән генә мин, алай ерактан да, биектән дә түгел. Ә менә үзегез кайдан килеп төштегез? — Урамнан үтеп барганда, тәрәзәдән гүзәл бер кыз күрдем дә урлыйм әле бу Чибәркәйне дип кердем. Китәсеңме минем белән? — Китәм! Кайда җиккән атың? — Әнисә шат иде, көләч иде. — Хәзер, бер генә сызгырам, канатлы атым килеп тә җитәр. Ләкин беләсеңме нәрсә... Егет сүзен әйтеп бетермәде, шулчак ишек ачылып китте дә, аннан зур сумкалар күтәреп, шау-гөр килеп, Оркыя килеп керде. — Рәшит! Әйттем ич сиңа, бүген киләм, каршыла, дип... Уф, үләм дип торам бу сумкалар белән, кулларым өзелеп төшә язды чисти. Әнисә, чәй куй әле, тамак кипте! Бүлмәдәшенең вакытсыз кайтып керүенә үртәлсә дә, юлдан килгән кешенең хәлен аңлап, Әнисә чәйнек тотып кухняга чыгып китте. Кире әйләнеп кергәндә, Оркыя белән Рәшит бүлмә уртасында үбешеп торалар иде. * * * Рәшит Оркыяның йөргән егете икән... Ул айдан да, таудан да төшмәгән, Оркыяның нәкъ менә бүген кайтырга тиешлеген белеп, тулай торакка килгән... Әнисәнең хәле җиңел түгел. Йөрәгендә янган мәхәббәт ялкынының кайнар шәүләсе битен пешерә. Яна, көя, газаплана кыз. Рәшит килде исә, каушый, ояла, үзен ничек тотарга белми. Юк сәбәпне бар итеп, бүлмәдән чыгып китәргә ашыга. Оркыя сукыр түгел, күрә, аңлый. Ул да газаплана. Чөнки эш Әнисәдә генә түгел. Оркыяны газаплаучы Рәшит үзе. Әнә бит нәрсә ди, Әнисә килгәч, бүлмәгә ямь кергән, имеш. Әнисә бик уңган, пөхтә хатын булачак, имеш... Ә беркөнне Оркыяны тәмам аптырашта калдырып: "Әйдә Әнисәне дә үзебез белән кинога алып барыйк", — димәсенме. Ник шулчаклы кызыксына ул Әнисә белән? Юкка түгелдер бу. Әнисәгә онытылып карап торуын күрмимени Оркыя? Юк, болай булмый, күрә торып ел буе очрашып, яратышып йөргән асыл егетеңне ятларга бүләк итеп булмас! һәм кыз хәйлә-алдашу юлына басты: — Әнисә, син башка бүлмәгә күчә алмассыңмы икән? — диде ул көннәрдән бер көнне. — Без бит Рәшит белән өйләнешергә җыенабыз. Беренче мәлләрдә монда торырбыз, мөгаен. Синнән яшермим инде, дустым... Рәшиттән бала көтәм бит мин. Әнисә сискәнеп китте. Әмма күңелендә нинди давыл бөтерелгәнен сиздермәде. Шул ук кичне әйберләрен төйнәп, күрше бүлмәгә күчте. Үзе өчен дә шулай тынычрак, шулай яхшырак иде. Шыксызланып калган бүлмәдә Оркыя ялгызы утырып калды. Рәшит килеп керү белән мондагы үзгәрешкә игътибар итте, аптырап: — Ә Әнисә кайда? Әллә киттеме?! — дип сорады. — Нигә сиңа Әнисә? Аның янына килдеңмени? — Оркыяның ачу-үртәлүе йөзенә бәреп чыкты. Егет бермәл җавапсыз торды. Аннары, кызның күзләренә туп-туры карап: — Белмим. Бәлки, аның янынадыр... — диде. — Нәрсә, аңа да корсак ясамакчы буласыңмы? Рәшит бусын көтмәгән иде. Гүя башына китереп суктылар. Булды бит, булды... Апрель ае иде. Бүлмәдә Оркыя белән икәү генә калдылар. Әллә ачык тәрәзәдән кереп тулган ләйсән яңгыр исләренә, әллә Оркыяның туган көне уңаеннан ачылган шәрабтан исереп, хисләрен тыя алмыйча, мәхәббәт учагына ташландылар. Ялгыш адым бәхетеңә илтер юлны ерагайта икән... Рәшитнең болай коелып төшүе Оркыяга көч бирде. Артык җиңел, көрәшсез генә бирелгән җиңү шатлыгыннан ул көлеп үк җибәрде: — Бар, бар Әнисәң янына! Безгә алимент түләп торырсың. Егет, чынлап та, чыгып китте. Тик Әнисә янына түгел. Кая барганын да, нишләргә кирәклеген дә белерлек хәлдә түгел иде әле ул. * * * Җәйнең иң эссе, иң кояшлы аен һәркайсы үзенчә сызланып, уйланып, өметләнеп үткәрде. Оркыя көн саен Рәшитне тилмереп көтте. Егетнең намуслы, тәрбияле икәнен аңларга өлгергән иде, шуңа күрә киләсенә, нәкъ менә үзе янына киләсенә шикләнмәде. Асыл кошны җәтмәгә эләктерү өчен бик ярап куйды ялганы. Дөрес, ул кайчан да бер ачылыр, тик ул чакта егеткәй беркая да китә алмас инде. Күңелендә тузан чаклы да өмете булмаган Әнисә дә Рәшитне көтте. Юк, үзенеке итәр өчен түгел. Бик сагынды аны, күрәсе, нурлы күзләренә бер генә булса да багасы килде. Урамда булсын, автобуста булсын, карашы белән гел аны эзләде. Ерактан гына күрсә дә сагышы басылыр төсле иде. Ә Рәшит ике ут арасында янды. Оркыяны кызганды, аны бу хәлдә ташлап китәргә намусы кушмый иде. Ләкин кызгану мәхәббәт түгел. Мәхәббәт бөтенләй башка икән. Моны ул Әнисәне очраткач кына аңлады. Өзелеп-өзелеп сагына аны, зифа буе, көләч йөзе, елмаюлы карашы гел күз алдыннан китми. Соңгы вакытта тулай торакка шул сөйкемле кызны күрер өчен генә йөрде түгелме соң? Әнисәне яратты, ә Оркыя белән йөрде. Ник? Үз-үзеңне алдап күпме яшәргә була? Болай ярамый. Кеше үз язмышына, үз бәхетенә хуҗа булырга тиештер. Ниһаять, егет, ныклы бер карарга килеп, тулай торакка юнәлде. * * * Ул кергәндә, Әнисә, озын кара толымнарын туздырып, көзге каршында басып тора иде. Рәшитне күргәч аптырап калды, үзе дә сизмәстән, көмеш тамчылар тамып торган юеш чәчләрен үрергә кереште. Ул әле генә юынып чыккан, яңаклары алсуланып, иреннәре дымланып тора. Үрел дә коч, назла, үп үзен. Рәшит үз уйларыннан үзе оялып башын иде, тамак кырган булды: — Әнисә... — Рәшит... Син ялгыш кергәнсең. Оркыя монда тормый. Син ялгышкансың... — Ялгыштым шул, Әнисә... Киләсеңне белмәдем бит! Сине очратасымны белмәдем! Егет өметле карашын кызга төбәде. Күзләреннән җаныңны эретерлек мәхәббәт ялкыны тама иде. Әнисә дә хисләрен яшерә алмагандыр, аның да карашыннан яратуы кычкырып торгандыр, һәм шуңа күрә дә Рәшит хисләнепдәртләнеп аны кочып алгандыр, суырып-суырып дымлы иреннәреннән үпкәндер... ...Шулчак ишек артында, бөтен коридорны яңгыратып, таныш тавыш яңгырады: — Роза! Минем ашны да сүндер әле анда, ату боткага әйләнгәндер. Бу тавыш аларны бер-берсенең кочагыннан аерды. Икесе дә айныдылар. Әнисә хисләрен тыя алмавына уңайсызланып, көчсезлегеннән оялып, башын түбән иде. — Кит, Рәшит. Кит... Сине Оркыя көтә. — Мин аны түгел, сине яратам, Әнисә! Әгәр белгән булсам! Киләсеңне белмәдем бит, Әнисә! Кыз аңа күтәрелеп карамыйча гына, җан әрнүе белән кабатлады: — Кит... Шул сүзе белән гөнаһсыз мәхәббәтен рәнҗетте, бәхете күкрәгенә үз куллары белән хәнҗәр кадады... Яшьлектәге хата киләчәккә аткан таш икән... Кояш чәчәге Сәвиягә Кояш Чәчәге дигән кушамат тактылар. Ул күренүгә, бергә эшләүче хатыннар бер-берсенә карап: "О-о! Безнең Чибәркәебез —май кояшы килде!" — дип көлешәләр. Барысына да шул Мәүлет гаепле. Сәвияләр бригадасы балалар бакчасында буяу-агарту эшләре белән шөгыльләнә, ә Мәүлет нәниләрнең бәйрәм тантаналары үтә торган олы залны бизәү белән мәшгуль. Кулында буявы белән пумаласы булганда, Мәүлет өчен фани дөнья юкка чыга. Ул гүя үзе тудырган чәчәкле болыннарга, кояшлы әкият иленә кереп югала. Сәвиягә кызык, ул авылда үскән кыз, мондый матур рәсемнәрне кайда күрсен? Оста кулында гади генә пумала да тылсымлы таякка әйләнә икән. Күр әле мондагы сихри гүзәллекне, табигатьнең бөтен төсләре бакча диварларына төшкән, һәр агач, һәр чәчәк тере кебек. Менә җил исеп куяр да, зәңгәр кыңгыраулар башларын чайкый-чайкый бии башларлар. Ә күбәләкләрнең ниндие генә юк биредә, һәркайсында матур затлы күлмәк, бертөсле ике күбәләк тапмассың да. Иңнәрен җыера төшеп, бер аягына бераз аксап атлаучы бу ябык, кечкенә буйлы егетне урамда очратсаң, аңа игътибар да итмичә үтеп китәрсең. Бу кеше гади адәм баласы түгелдер, аның куллары тылсымлыдыр, таш стеналарга җан кертерлек сәләткә иядер дип кем уена китерсен? Әмма бу шулай. Мәүлет Сәвиянең сокланып торуын абайлап алган, күрәсең, эшләгән җиреннән башын күтәреп, аңа төбәлде: — Ошыймы сиңа? — Әйе! — Гел читтән күзәтәсең, рәсемнәр яратасыңмыни? — Әйе. — Әллә үзең дә ясыйсыңмы? — Юк шул... — Менә шунда үзеңне төшереп куйыйммы? Нәкъ кояш янына. — Мине? — Әйе, нигә гаҗәпләнәсең? — Балаларны куркытмыйк инде... — Бу сүзләрне күңелсезләнеп, көрсенеп әйтте Сәвия. Авылда аны Маймыл дип үртиләр иде. Югыйсә маймылның чәчләре дә җирән түгел, битенә дә кызгылт сипкелләр учлап сибелмәгәндер. Әллә җәенке борыны, әллә зур авызы өчен тактылар да куйдылар шул кушаматны. Хәер, Иншар халкының маймыл күргәне бармы? Бу егет тә көлә инде Сәвиядән. Ләкин Мәүлетнең йөзе җитди. — Ә мин сине кояш итәм әле менә! Балалар өчен һәрнәрсә җанлы бит. Кояш та, ай да, чәчәкләр дә... Шулай бит, Сәвия? — Әллә тагын... Хәтерләмим. — Ә мин хәтерлим. Шырпыларны солдат итеп уйный идем. Ә гап-гади таяк атка әйләнә иде. Мәүлетнең сүзен аскы каттан кычкырган тавыш бүлде. — Сәвия! Кая олактың? Измә кирәк! * * * "Кояш чәчәге" дигән сүз иң беренче Мәүлет авызыннан чыкты. Чәй эчеп алырга дип җыелганнар иде, шулчак Ирина башындагы яулыгын салып атты да, озын куе чәчләрен иңнәрендә уйната-уйната, Мәүлет каршына килеп басты. Җор телле, һәрчак елмаеп сөйләшә торган бу хатын нинди дә булса мөгез чыгармый калмый инде. Бригада хатыннары алдан ук көләргә әзерләнеп, кызыксынып аңа төбәлделәр. Ирина озын бармаклы кулларын Мәүлет иңенә куйды да, мут елмаеп, сүзен башлады: — Мишенька, безнең бердәнбер егетебез, асыл бөркетебез, әйтче: безнең арада иң чибәре, иң сөйкемлесе кем? Кайсыбызны якын итә синең кайнар буйдак йөрәгең? Мәүлет Иринага көлемсерәп күтәрелеп карады, әмма дәшмәде, чәй эчүен белде. Башлаган уенының барып чыкмавыннан, сүзе аста калудан шикләнеп һәм үртәлеп, Ирина чиядәй иреннәрен сабый бала кебек бүлтәйтте. Ул һәрчак игътибар үзәгендә булырга өйрәнгән, үзенең дәрәҗәсен бик белә. Әнә бит акбурга буялган тупас эш киеменнән дә гәүдәсенең сылулыгы кычкырып тора, кыйгач кашларын сикертеп, сөрмәле зәңгәр күзләре белән томырылып бер караса, ир-егетләрнең иң нык дигәне дә бермәл һушсыз калыр. Инде шул Ходай бәндәсе Мәүлетне дә үзенә каратып, бичараны җавапсыз мәхәббәт утында яндырасы килә, күрәсең. Чибәр кызларның капризы инде бу. Ни галәмәт, Мәүлетнең бирешергә исәбе юк, бар кайгысы кулындагы чәендә, шөперәшөперә эчүен белә. — Мишенька, неужели безнең арада матур кызлар юк? — Ирина үпкәле тавыш белән тагын егеткә бәйләнергә тотынды. Ниһаять, Мәүлет авызыннан да бер сүз чыкты. — Бар. — Кем ул, кем? — диеште хатыннар. Иринага да җан керде, күзләрендә мут очкыннар биетеп, түземсезләнеп үз исемен ишетергә әзерләнде. Ләкин... — Сәвия, — диде Мәүлет. Бу исемне ишеткәч, бермәл барысы да тын калды, аннары пырхылдап көлешергә тотындылар. — Мин бит чынлап сорыйм. — Иринаның үртәлүе дә килешле, матур иде. — Мин дә чынлап әйтәм. Кемгә ничектер, минем өчен арагызда иң чибәре — Сәвия. Мәүлет оялып башын игән Сәвиягә уйчан караш ташлады да өстәп куйды: — Кояш чәчәге бит ул! Аннары, әйтәсемне әйттем дигәндәй, кисәк кенә кузгалып, аксый-туксый икенче катка менеп китте. Ул китте дә котылды, ә Сәвиягә хатыннарның чәнечкеле-төрткеле сүзләрен тыңлап утырырга калды. Юк, Сәвияне һич тә матурлар рәтенә кертеп булмый иде. Әмма ул авылның бер дигән егетенә кияүгә чыкты. Моңа авылга кайткан ифрат чибәр кунак егете сәбәпче булды. Сәвиянең булачак ире Халит ул чагында исеме җисеменә килеп торган, үз бәясен бик яхшы белгән Миңсылу белән таңнар каршылап йөри иде. Бу инде беркем өчен дә сер түгел, хәтта кыз белән егетнең әниләре бер-берсенә "кодагый" дип дәшәләр. Бу икәүнең көннәрдән бер көнне кавышасы кышын кар яварга тиешлеге кебек ап-ачык, бернинди дәлилләрсез исбатлана торган хакыйкать иде. Әмма алай булмады. Миңсылуның кияүгә чыкканчы, бер шаярып аласы килгән, күрәсең, озын буйлы, кара мыеклы кунак егете белән, клуб тулы халыкны шаккатырып, кич буе биеде-биеде дә аннары аккош канатыдай ак беләкләре белән егетне җитәкләп көлә-көлә чыгып китте. Халык ах итте. Йодрыкларын төйнәп алар артыннан ыргылган Халитны чак тотып калдылар. Ярсуы, хурлануы җиткән иде егетнең, бер селтәнүдә икесен дә измә итәргә әзер иде. — Иртәгә үк әйләнәм! Иртәгә үк! — дип кычкырган ул тегеләр артыннан. — Кемгә? — дигәннәр. — Кайсы кыз клубка беренче килә, шуңа тотам да әйләнәм! Менә күрерсез! Шулай дигән... Тик бичаракай, клуб бусагасын иң беренче булып атлап керәсе кеше авылның иң юаш, иң мокыт кызы булыр дип башына да китермәгәндер. Язмыш диген, үзеннән алда атлаучы Венера дус егете белән сөйләшеп калды да Халитның кызган мәлдә кабул иткән җүләр карары турында бөтенләй хәбәрдар булмаган Сәвия күрәчәгенә таба атлады... Клубка килеп кергәч тә, егетләрнең нигә шулай дәррәү күтәрелеп көлешкәнен ул аңламады. Егет сүзе бер була, әйткәнсең икән, үтә. Халитның Сәвиягә өйләнүе авыл хатыннарына ел буе тел шартлатып сөйләрлек бер вакыйга булды. Эшнең нәрсәдә икәнен соңрак белсә дә, Сәвия икеләнеп, баш ватып тормады, язмыш үзе каршына чыгарып куйган бәхеттән баш тартмады. Миңсылу Халит кебек чибәрләрне берне түгел, йөзне табар, ә Сәвиягә мондый кияү башка эләкмәячәк. Туй мәҗлесендә көндәшенең иң затлы киемнәрен киеп, бизәнепясанып түр башында утыруын яратмады да бит, нишләсен, түзде, сер бирмәде. Ә Халит эчте дә эчте ул кичне... Кунаклар таралышты. Үзләре өчен әзерләнгән аулак бүлмәдә Сәвия киявен көтте. Абына-сөртенә, күзләрен акайтып Халит килеп керде, туфлиләрен дә салып тормый, кардай ак җәймә өстенә ауды. Карават читенә сыенып утырган Сәвияне көчле куллары белән эләктереп алды да тупас итеп читкә этте: — Көш-ш, көш-ш моннан, Маймыл! Ул төнне Сәвиянең туй күлмәге күз яшьләренә чыланып, бөгәрләнеп бетте. Икенче көнне ул аны мунча миченә илтеп якты... Яратмады Сәвияне ире, җаны-тәне белән яратмады. Җае чыккан саен кимсетте, җәберләде. Кәләше янына ятарга теләмичә, чоланда кунып йөрде. Икәүдән-икәү калдылар исә, мыскыллап көлде: — Нәрсә, кыз-бикә, кияүгә чыгасың килдемени?! Син бит, Маймыл тәре, Миңсылуның кисеп ташлаган тырнагына да тормыйсың! Өстеңә каймак белән бал ягып бирсәләр дә, әйләнеп карамый идем бит мин сиңа! Сүземдә торыр өчен генә өйләндем, кыз килеш аерып та җибәрермен! Брак булган дип, ха-ха-ха! Йөрерсең аннары кызлыгыңны исбатлап. Күпме күз яше түкте Сәвия! Каенанасына ярарга теләп, борыны белән җир сөрде, теле белән идән юды. Юк, Халитның мәхәббәтен яулар өчен түгел. Ул аны үзе дә яратмый, җен урынына күрә иде. Халитның шома, матур, әмма нурсыз салкын йөзенә ни белән булса да бәрәсе, күңелендәге бөтен нәфрәтен чыгарып үзен кимсеткән, сафлыгын, яшьлеген, горурлыгын аяк астына салып таптаганы өчен үч аласы килә иде, әмма түзде, дәшмәде. Чөнки ялгыз каласы килми, чөнки никахлы, законлы иреннән бала табасы килә! Аңа ир түгел, бала кирәк! Сәвия бу йорттан барыбер китәчәк, тик ялгыз түгел, бала күтәреп китәчәк. һәм ул көн килде. Әмма Сәвия китмәде. Балага узгач та, ире кебек чем-кара чәчле, шомырт күзле матур малае тугач та китмәде. Баласының кимсенеп, ятим булып үсүен теләмәде. Бала тугач, Халит та басыла төште кебек. Әллә үз язмышына күнде, әллә уңган, күндәм килененнән бик тә разый булып яшәүче әнисенең сүзе үтте, ул инде элеккечә күтәрелеп бәрелми, адәм төслерәк сөйләшә башлады. Аннары, Сәвиянең дә аның кыланмышларына әллә ни исе китми, күбрәк баласы белән юана, сабые белән мәшгуль иде. Халитның кече энесе өйләнгәч, улларын әниләренә калдырып, алар шәһәргә күчеп килделәр. Шәһәр Халитны Миңсылуы белән кавыштырды. Сәвия исә паспортына сугылган штамп белән ни ирле, ни ирсез хатын булмыйча яшәп калды... Әйберләрен төяп, Миңсылуы янына киткәндә, Халит үзен акларга теләптер инде: "Начар хатын түгел син, түлке бигрәк ямьсез. Ни үзеңә, ни йөзеңә ияләшә алмадым", — диде. Ә Мәүлет аны иң матур хатын дигән була тагын. Көлеп әйткәндер инде. Йә кызганып... * * * Бергә эшләсәләр дә, Сәвия Мәүлет янында ялгыз калырга курка хәзер, болай да гел үртәргә, көләргә генә торалар. Ә беркөнне үзеннән-үзе шулай килеп чыкты: эштән кайтканда, икесе бер сукмактан атлап киттеләр. Сәвия күңелендәге үпкәсен әйтергә ашыкты: — Минем белән алай шаярырга кирәкмәс иде, Мәүлет. Хатыннар күземне ачырмый үртиләр. Кояш чәчәге, имеш! — Ә мин шаярмадым ич, чынлап әйттем. — Кирәкми, алдашма, Мәүлет! Мин үземнең кем икәнлегемне, нинди икәнлегемне дә бик яхшы беләм. Кайчакта кешене юри мактап мыскыл итәләр. Дөньяда беренче ел яшәвем түгел. Мәүлет байтак кына дәшми барды. "Дөрес сүзгә җавап юк шул", —дип уйлады Сәвия. Аңа бик күңелсез булып китте. — Мин сине күптән күзәтәм, Сәвия, — диде шулчак Мәүлет, киеренке тынлыкны бозып. — Нигәдер гел боек син, кимсенеп яшисең кебек. Алай ярамый, һәр кешедә горурлык булырга тиеш. Ходай безнең барыбызны да тигез яраткан. — Нәрсәм белән горурланыйм соң? — Ничек инде?! Кемнән ким син, Сәвия? Гел үзеңне түбәнсетеп, баш иеп йөрсәң, сине кем хөрмәт итәр? Үзеңне үзең дә яратмагач, башкалар сине ничек яратсын?! Мәүлет атлавыннан туктап, Сәвиянең күзләренә туры карады. Уңайсызланудан бите алсуланып китсә дә, хатын карашын яшәрмәде. — Син, чынлап та, кояш чәчәге бит, Сәвия! Әллә нигә якын иттем үзеңне... Кешене эчке матурлык бизи. Синең күңелең бик матурдыр. Ешрак елмай әле, Сәвия! Гомерендә ишетмәгән мондый сүзләрдән соң хатын башта каушап калды, аннары көлеп җибәрде. Мәүлет тә елмайды. — Мин кайтып җиттем. Сау бул, Сәвия, иртәгегә кадәр! — Иртәгә... Мәүлет, иртәгә безне мәктәпкә күчерәләр бит! Без... без башка күрешмәбез дә инде... — Күрешербез! Бер шәһәрдә яшибез ич. Минем өйнең ишекләре синең өчен һәрвакыт ачык. Кунакка килеп йөр, мин шул йортның унбишенче фатирында торам. Килмәсәң, үзем эзләп табармын! Мәүлет, төз басарга тырышып, әкрен генә биш катлы йортка таба китте. Сәвия аның артыннан бик озак карап торды. Бу изге күңелле кешедән аерылу аңа никтер бик моңсу, бик ямансу иде... * * * — Әни! Син матур! Син — Кояш! Юл буе шулай сөйләнеп кайтты кызы. Абыйсы мәктәптән кайтып кергәч тә, аның каршына йөгереп чыгып: — Безнең әни — Кояш! — диде. Гаҗәпләнде дә, сөенде дә Сәвия. Ни булган кызына? Ике яшьлек бала белеп сөйләмидер лә... Күрәсең, бакчада шундый шигырь өйрәткәннәрдер. Әле икенче көн генә бакчага баруына, шул арада нинди ягымлы сүзләр өйрәнеп кайткан. Әтисен дә нәкъ шул сүзләр белән каршылап, кочаклап алды ул: "Әти, әнием — Кояш!" — Дөрес, кызым, әниебез Кояш безнең, — дип елмайды әтисе. — Әниебез Кояш булганга, өебез дә нурлы, якты, җылы. — Аптырадым инде, нигә шулай әйтәдер, — диде Сәвия, уңайсызланып. Ир исә, күңелендәге уйларына елмаеп, хатынына серле генә карап куйды. Ул белә: кызы йөргән бакчада да, үзе бизәгән башка бакчаларда да нәниләр җырлый-бии торган иркен олы заллардагы кояшлар Сәвиянең сипкелле нурлы йөзе белән, аның якты, җылы күзләре белән көлә иде. Кыстыбый пешергән көн Румия ул көнне базарга чыккан иде. Ә аннан алдагы көндә Марсель аңа өч ай элек алырга тиешле акчасын кайтарып тоттырды. Бурычларын түләгәннән соң кулында калган акча әтәч булып кычкыра башлагач, Румия базарга чыгып китте. Күптән инде тәрәзәгә эләргә яңа пәрдәләр алырга кызыгып йөри иде. Базар буйлап пәрдәләрнең матурын да, арзанын да эзләп йөри торгач, ниһаять, күңеленә хуш килгәнен тапты, кырыйлары чуклы-чукпы аксыл-көрән төстәге нәфис пәрдә йокы бүлмәсендәге обойларга бик тә тәңгәл килерлек иде. Яңа әйбер алудан кәефе күтәрелеп, Румия йөгерә-йөгерә өенә кайтты да бары хатын-кызлар гына аңлый-белә торган аерым бер ләззәт-рәхәтлек белән йокы бүлмәсен җыештырырга кереште. Пәрдәне тизрәк элеп куясы, күңеле тансыклаган үзгәреш-яңалыкка, матурлыкка карап сокланасы килә иде. Тик Румиягә иркенләп эшләргә ирек бирмәделәр. Түр бүлмәдәге йомшак кәнәфигә сеңеп, киерелеп телевизор карап утыручы ире аны чакырып алды да: — Тары кыстыбые ашыйсым килә. Яратканымны беләсең бит, пешер әле шуны, — диде. Газ плитәсе өстендә әле иртән генә пешергән бер кәстрүл борчак ашы утыра, ярамаган тагы. Ачуы килде Румиянең, аш пешерү аның иң сөймәгән эше иде. Аңа җыештырырга, юарга, өй бизәргә булсын. Менә хәзер ниятләгән эшеңне ташла да кыстыбый пешер, имеш. "Каян гына исенә төште", — дип, эченнән генә сукранып, үзенә артык эш уйлап тапкан көйсез иренә үпкәләп, кухняга чыкты Румия. Кычкырып әйтмәде, кәнәфидәге кеше ишетә күрмәсен тагы, пәрдәләрең-ниең белән урамга болгап атар. Яшь чагында Румия бик чая, үзсүзле, тәкәббер кыз иде. Унике ел кызу канлы, кырыс ир белән яшәү аны да сабырлыкка, тиктормас телен аркылы тешләп, дәшми калырга өйрәтте. Аннары ни дә бит әле... Румиянең Марсель каршында бер гаебе дә бар: бала алып кайтып бирә алмады иренә... Кыстыбый пешерер өчен бөтен нәрсә бар, тик менә Хуҗа Насретдин әйткәндәй, тары ярмасы гына юк булып чыкты. Әле генә базардан арып-талып кайтып кергән Румиянең һич тә яңадан урамга чыгасы килми иде. Ипләп кенә иренә дәште: — Тары ярмасы юк икән, Марсель. Чыгып кер әле кибеткә, мин камыр баса торыр идем. Әмма Марсель хатыны ягына борылып та карамады. Румиягә аның ачулы, кырыс тавышы гына килеп иреште: — Чык та алып кер, бер эшең юк. Миңа тәмәке дә алырсың. Кара син аны, ни ди бит! Иртәдән бирле кыл да кыймылдатмыйча, боерык кына биреп утыра, эшем иясе. Менә гел шулай, мәңге җылы сүз ишетмәссең... Хатын кабат йокы бүлмәсенә керде, пәрдәләренә нәүмизләнеп карап куйды: "Сезгә тиз генә чират тимәс шул әле. Ярмасы да кибеттә булган кыстыбыйны пешереп бетергәнче..." Урамда танышын очратты, заводта бергә эшләгәннәр иде. Икесе дә бер үк вакытта кыскартылуга эләгеп эшсез калдылар, шуңа күрә зар-моңнары уртак иде. Бу юлы исә Сәгыйдә бик шат күренде. Эшкә урнашкан икән, шәһәрнең яңа бае, әллә ничә кибет тотучы Солтановлар өендә хезмәтче булып эшли башлаган. Элегрәк булса, бу хәлгә шаккатыр идең, хәзер шундый эш табу да шатлык. Ачка үләсең килмәсә, урам себерергә, бәдрәф чистартырга да риза булырсың. Ярый ла Румиянең бала-чагасы юк, тартып-сузып булса да Марсельнең акчасын җиткереп баралар. Тыйнак, кысынкы яшиләр яшәвен, инде Ходай шунысыннан аермасын, Марсель исән булсын берүк. Ә Сәгыйдә эшеннән бик канәгать күренә әле, бер дә алай хурланган-уңайсызланган кешегә охшамаган. Тавышында мактану, һавалану сизелә. Кеше байлыгы белән мактана бит! — Унбиш бүлмә, малай, адашып үләрсең, һәркайсы безнең авыл клубы хәтле. Андагы байлык! Безнең кебек мескеннәр стенага элә торган келәмнәрне идәнгә җәеп, рәхәтләнеп таптап йөриләр. Эченә кереп батасың. Люстраларын күрсәң син, берсе-берсе чиркәү гөмбәзе хәтле! Күзләрен очкынландырып, телләрен шартлатып озак сөйләде Сәгыйдә. Унбиш бүлмәгә кереп тулган байлык турында тыңлаганда, Румиянең бүгенге шатлыгы бөтенләй кечерәеп калды, яңа пәрдәсе дә чүпкә әйләнде. Алай гына да түгел, бишенче каттагы ике бүлмәле иске фатиры да, хатынына ачка үлмәслек акча кайтаруыннан бик канәгать булып, кәнәфидә киерелеп утыручы ире дә, кибеткә тавыкчебеш ярмасы алырга чыгып баручы үзе дә бик кызганыч, мескен булып тоелды... Көнләшү идеме бу, кимсенүме — үзе дә аңламады. Авыр гына итеп бер уфтанды да: — Тигез түгел шул дөньялар... — дип куйды. Аның Солтановны күргәне бар. Бер танылган җырчының концертында, сәхнәгә чыгып, шуңа зур тартма белән нидер бүләк иткән иде. Егерме ел яшәгән хатынын ташлап, үз кызының дустына өйләнүен дә шәһәр халкы зур хәбәр итеп шаккатып сөйләгән иде. Яшь хатынның да баласы бардыр инде, унбиш бүлмәне бер итеп йөгерәдер. Румиянең күз алдына кәкре аяклы, йомры башлы яратып туймаслык бер сөйкемле бала килеп басты, менә шунда инде йөрәге тагы бер кат үртәлеп, әрнеп куйды. Бу инде көнләшү, тәгаен көнләшү иде. Сәгыйдәнең сүзен бүлеп сорады: — Ул кадәр зур йортны җыештырырга ничек өлгерәсең? Әле яшь бала да бардыр. — Буламы соң? — диде Сәгыйдә, кулы белән чебен кугандай селтәнеп. Авызын Румиянең йөзенә терәп диярлек тагы сөйләп китте: — Анда бала табарга уйлаган кеше дә юк, малакаем, бозау хәтле ике овчарка асрыйлар. Бөтен игътибар шуларга. Артларын гына яламыйлар инде, валлаһи! Баягы ямьсез хис, көнләшү хисе мизгел эчендә таралып юкка чыкты. Румия никтер үзе дә сизмәстән: — И мескеннәр... — диде. Бала булмаган йортта ямь юклыгын ул инде белә иде. Сәгыйдәнең сүзе бетәрлек түгел иде бугай, буш колак табылганга сөенә-сөенә эчен бушатты. Аяк табаннарын суык чеметә башлагач, Румиянең түземлеге бетте, заводтагы гадәт буенча "пока, пока" дип хушлашты да кибеткә йөгерде... — Син тарыны чәчеп-үстереп кайттың, ахры... — дип каршы алды ирө. Хатын алдашып котылды: — Ни бит, җанкисәгем... кибетне санитарный часка япканнар, ярты сәгать салкында көтеп тордым. Аякларым туңып бетте. Нишлисең бит, ирләрдә — көч, хатын-кызда — хәйлә... — Тәмәкене бир әле. Шайтан алгыры, анысы исеннән чыккан бит. — Аласы идем дә... Акчам җитмәде, Марсель. Ачуланма инде, яме. — Алдап маташ тагы. Тәки үземә чыгарга калды. Кешечә ял итәргә дә юк, — дип, мыгырдана-мыгырдана чыгып китте ир... Тары боткасы пешеп чыкты, табада җәймәләр алсуланды. Румия әзер кыстыбыйларны майлап табакка салды, суынмасын өчен өстенә катлы-катлы бөкләп, тастымал япты. Хатын бәхетле иде. Ниһаять, иренең теләген үтәде, бу күңелсез эштән котылды. Тары кыстыбыен тансыклаучы үзе генә күренми әле. Румиядән көлгән иде дә, үзе дә тәмәкеләрен үстереп, ясап кайта, ахры. Әйдә, йөрсен, бер-берсен сагынып, тансыклап торыр көннәре үткән инде. Румиянең үз эше бар, иркенләп, рәхәтләнеп йокы бүлмәсен бизәү белән шөгыльләнер. Көзге каршына басып, билендәге алъяпкычын салып маташа иде, кинәт ишектә кыңгырау тавышы яңгырады. "Ачкычын алмаган, күрәсең... Алай дисәң, ишекне дә бикләмәгән идем... Нәрсә дип шалтыратып тора инде. Эчкәндер әле, мөгаен..." — Румия ишеккә шундый уйлар белән килде. Тик анда Марсельне түгел, баштанаяк карга баткан күрше малаен гына күрде. Малай, сулышына капланып, ашыга-ашыга хәбәр итте: — Апа, анда... Марсель абыйны машина таптады... "Скурый" белән алып киттеләр! * * * Ак тастымал белән каплап куелган кыстыбыйларга ул кичне дә, икенче көнне дә кагылучы булмады. Хастаханәдә авыр хәлдә ятучы ирен саклап утырган Румия алар турында да, яңа пәрдәләре турында да бөтенләй оныткан иде... Берни дә булмады Бер күрүдә ошатты аны Наил. Юк, ошатты дию генә аз булыр, гашыйк булды! Гәрчә Наилгә гашыйк булу һич тә ярамый иде. Үзенә ике тамчы судай охшаган курчак кебек кызның яраткан әтисе бит ул. Ай саен аерылып китә торган булса да, хатыны бар. Аптыратып та куйды ул Наилне! Чебен тимәс чер итә, пырылдый да чыгып китә. Аның артыннан ялынып, көйсез хатынын көйләп йөри-йөри арыды инде ир. Әллә аерылып араларны өзимме дип уйлаган чаклары да аз булмады. Әмма кызы белән ничек аерылсын?! Үлеп ярата бит Наил аны! Тегесе дә "әтием" дип өзелеп тора. Венераны күреп, йөрәгендә гыйшык уты кабынган көннәрдә дә хатыны әнисе янында, Тәкәрледә, иренә булган бөтен ачу-үпкәләрен — "парын" чыгарып ятмыш иде. Авыл җирендә яңа кеше бик тиз күзгә чалына бит ул. Кибеткә тәмәке алырга дип сугылган Наил киштәләргә консервы банкалары тезеп маташкан яшь чибәр кызга шундук игътибар итте. Тегесе дә аны гына көтеп торган кебек, борылып карады да, зәңгәр күзләрендә йолдызлар биетеп, бөтен йөзе белән балкып елмайды. Әйтерсең Наил күптәнге танышы, алай гына да түгел, иң якын кешесе! Мондый эчкерсез ягымлы караштан ир каушап та китте хәтта. Шуннан соң Наилгә шул нәрсә мәгълүм булды: бу кибеттә аның өчен кирәкле әйберләр бихисап икән бит! Ул кибет тирәсендә еш чалына башлады. Аны күрүгә, Венера да бөтен эшен ташлап, кояштай балкып, каршысына килеп баса, һәр теләген үтәргә әзер булып: — Исәнмесез, Наил абый! Ни аласыз? — ди. — Синең кебек матур кызлар алырга телим, — ди Наил, уенын-чынын бергә кушып. — Кәнтәйләнмә, матур кызлар үзеңдә дә бар! Кайчан кайта хатының, әллә үзең барып аласыңмы? — дип, эч пошырып сүзгә кушыла ярты гомерен кибеттә үткәргән Сәкинә апа. Их, шул сүзләрне әйтмәсә иде! Ләкин ни гаҗәп, моңа карап кына Венераның кәефе дә, Наилгә карата мөнәсәбәте дә үзгәрми. — Матур кызлар алыр өчен акча түгел, "яратам" дип тибә торган йөрәк кирәк, шулай бит, Наил абый! — дип, назлы карашы белән иргә төбәлә. Менә шул караш каушата инде Наилне. Сәкинә апа янында сер бирмәскә тырышып: — Йөрәк бар анысы... Нәрсә дип тибәдер... — дигән була. Үзе эчтән генә уйлый: "Их, ник ашыгып өйләндем икән?!" Беркөнне ул Венераны эштән кайтып барганда очратты. Машинасын туктатып, кабина ишеген ачты: — Әйдә утыр, матурым, аякларың арыгандыр. Өеңә илтеп куям. Син кемнәрдә торасың әле? — Түбән оч Хәбирә апаларда. Түлке бер дә кайтасым килми әле, Наил абый. Әрәмәдә шомырт бик күп, диләр. Илтеп куй әле шунда, шомырт ашыйсым килә. Кыз авызыннан шундый сүзләр ишеткәч аптырап та калды Наил: әрсезлекме бу, беркатлылыкмы? Яшь, чибәр кыз белән су буйларын, әрәмәлекне урап кайтырга үзе дә бик риза иде, шуңа күрә машинасын берсүзсез шунда илтүче юлга таба борды. Ниндидер билгесез, ымсындыргыч шатлык көтә иде кебек анда... — Ай-яй, мондагы шомырт! Җыеп бетермәле түгел бит, Наил абый! Кил әле, күр әле! — Ел саен шулай була инде ул. — Шулай дисә дә, кызга таба атлады үзе. — Әйдә булышам. Кайда савытың, кая салыйм? — Кесәмә, — диде кыз, көлеп. — Сал шунда. — Күлмәгең буялыр бит. — Буялса, бик яхшы! Бер истәлек булыр. — Шулай диде дә уч тулы шомыртын кая куярга белми басып торган ирне кочып алды. — Ярат әле мине, Наил абый! Ярат... Наил таштан яралмаган, кызның кайнар назына каршы торыр көч тапмады, кочагына кереп сеңгән талчыбыктай гәүдәне күкрәгенә кысып, шашып үбә башлавын үзе дә сизми калды. Шомыртлар җиргә сибелде, алар өстенә Наил белән Венера егылды... Әмма Наил үзен кулга алды, кызның кайнар иреннәреннән аерыласы килмәсә дә, торып басты. Гаепле карашын читкә төбәп: — Кайтырга кирәк, — диде. — Наил абый... Минем сиңа бер генә үтенечем бар... бер генә... шундый кечкенә генә... — Венера әле һаман урыныннан кузгалмый, чирәм өстендә ята иде. Җәйге күктәй зәңгәр күзләрендә моң тирбәлә, карашы уйчан, сагышлы. Менә-менә елап җибәрер төсле. — Нинди үтенеч ул, сеңлем? — Бу сөйкемле җанны юатыр өчен әллә ниләр эшләргә әзер иде Наил. — Мине машинага күтәреп илт әле... Курыкма, мин авыр түгел. Чынлап та, бик җиңел иде кыз, гүя каз каурые күтәрде Наил. Ул аның төз ялангач аякларына, ап-ак беләкләренә карамаска тырышты, ләкин үзенә төбәлгән ялкынлы карашны тоймый мөмкин түгел иде. Кулына сабый бала тоткандай кадерләп, саклап кына алып килде дә, Венераны машинаның йомшак утыргычына урнаштырды. Кыз, бармаклары белән ишеккә нидер сыза-сыза, иргә күтәрелеп карамыйча гына, сорау бирде: — Наил абый... Син нигә миннән баш тарттың? Мин шундый ямьсезмени? — Син бик матур, Венера! Күзләр чагылырлык матур! Тик син аны насыйп ярың өчен сакла, кадерлем. — Ә син миңа өйләнергә теләмисеңмени? — Минем хатыным, кызым бар, Венера... — Безнеке дә булыр! — диде кыз, ялкынлы карашын иргә төбәп. — Бер генә түгел, биш кыз... һәм биш малай! — Венера, гүзәлкәем, аңламыйм мин сине! Нигә кирәк сиңа... Кыз аңа сүзен әйтергә ирек бирмәде, кайнар кулы белән Наилнең иреннәренә кагылды. — Ничек инде аңламыйсың?! Нәрсәсен аңламыйсың?! Яратам бит мин сине, Наил абый! Бары шул гына... — Венераның күзләреннән яшь тамчылары тәгәрәде, ул учлары белән йөзен каплады. Бу очракта Наил ни дияргә, ни эшләргә тиеш иде? Аптырап кына калды, "ә" дә димәде, "җә" дә димәде, кабинага кереп утырды да машинасын авылга таба куды. Юл буе бер сүз сөйләшмәделәр. Авылга җитәрәк, Венера туктарга кушты. — Мин шунда төшәм, җәяү кайтасым килә, — диде. Бу вакыйгадан соң Наил кибеткә кагылмас булды. Венера белән очрашудан, аның күзләренә туры караудан никтер курка иде. Әйтерсең ниндидер гаебе бар. Ләкин шул тирәдән үткәндә, карашы үзеннән-үзе кибет ягына төбәлә, йөрәге еш-еш тибә башлый. Түземлеге озакка җитмәде, беркөнне кибет янына туктады да бөтен көченә сигналга басты. Күңеле ялгышмаган икән, чыкты Венера, берни булмагандай елмаеп-балкып килеп чыкты Күзләреннән зәңгәр моң сибелде: — Наил абый! Сез кайда югалдыгыз? Сагындым ич мин! — Сүзләренең хаклыгын карашы әйтеп тора иде. — Их Венера! Венеракай... Яндырасың бит йөрәгемне! Авыр бит миңа болай, авыр! — Ничек авыр? Мин булсаммы? Әллә булмасаммы? Шундый җитди итеп сорады, яшь аралаш көлеп сорады. Тик аның соравы җавапсыз калды. Чөнки икесен дә сискәндереп, кара халатына урала-урала, кибеттән йөгереп чыккан Сәкинә апаның тупас тавышы яңгырады: — Затсыз кыз! Хатынлы ирләр артыннан чапмасаң, егетләр беткәнме сиңа?! Йөрмә өстерәлеп, эшеңдә бул! — Бүген кич Мәрьям апаларның бакча башына кил. Сәгать унда, яме! —дип әйтергә өлгерде ир. Нәкъ шул кичне кызын ияртеп хатыны кайтып төште... * * * Байтак еллар үткәч кенә күрә алды Венераны Наил. Язмыш аларны район хстаханәсендә очраштырды. Хирургия бүлегендә, операциядән соң аякка басып килгән көннәре иде. Хастаханәнең озын коридоры буйлап арлы-бирле йөренеп торганда, яңа авыруны китерделәр. Носилканың бер башыннан Венера тоткан иде, аның борчылуы йөзенә чыккан, хәсрәтле карашы носилкада ятучы кешегә төбәлгән. Авыруны операция бүлмәсенә алып кереп киттеләр, ә Венера ишек төбендә үрсәләнеп басып калды. Бер утырды, бер басты... Аптырагач, коридор буйлап йөренә башлады, җанына урын тапмый өзгәләнүе күренеп тора иде. Наил аның янына килеп басты. — Кемегез? — дип сорады. Син дип дәшәргә никтер уңайсызланды, озак вакыт әнисен күрми торган баладай ятсынды. Аннары ах-вах килеп күрешер, хатирәләргә бирелеп сөйләшер өчен һич тә уңайлы вакыт түгел иде. Венера әллә аңа игътибар итмәде, әллә чынлап та танымады, кайгылы йөзен стенага төбәгән килеш, чит кешегә дәшкәндәй: — Әнием... — дип көрсенеп куйды. — Хәле бик авырмы? Хатын авыр сулап, сорамагыз да инде дигәндәй кул гына селтәде. Операция тәмамланып, авыруны реанимация бүлмәсенә алып кереп киткәч тә тынычлана алмады ул — әле табибларны эзләп, әле шәфкать туташларын чакырып чапты. Каршысында басып торса да, Наилне күрми үтте. Ул, гомумән, бар нәрсәгә битараф, гүя бу дөньяда әнисе дә, үзе генә иде. Ике көннән Наилне чыгардылар. Тик ул авылга кайтып китмәде. Район үзәгендә яшәүче туганнарына барып кунды да иртәгесен, базардан җиләк-җимеш алып, кабат хастаханәгә юнәлде. Килеп җиткәч кенә башына китереп сукты: ул Венераның фамилиясен белми иде. Сораша торгач, әйттеләр: — Сез эзләгән кеше Шакировадыр, мөгаен, бүген төнлә үлде ул. Хәзер моргта булырга тиеш. Яраткан кешесенең әрнүе Наилгә дә күчте. Үзен-үзе белештермичә ни өчендер морг бинасына таба атлады. Югыйсә мәетләр арасында Венера нишләп йөрсен инде?! Шуны аңлап кире борылды һәм шулчак поликлиникадан чыгып килүче Венераны күреп алды. Ә ул карашын җиргә төбәп, Наилне күрми узды. — Венера! Аны ишетмәделәр. — Венера! — дип кабатлады ир. Хатын борылып карады, кашларын җыерып, нидер хәтерләргә теләгәндәй Наилгә төбәлде. — Кайгыңны уртаклашам, Венера... Кулындагы пакет турында искә төшереп, аны хатынга сузды. Венераның йөзенә аптырау галәмәте чыккан, шулай да ул сузылган пакетны, ни өчен икәнен төшенеп тә бетми, алды. Аннары яңадан, дөньяда Наилнең барлыгын онытып, китә башлады. Тик кире әйләнеп килде. — Зинһар, ярдәм итегез, мин өлгерә алмыйм. Барысы да читтә... Белмиләр... Менә... — Венера сумкасыннан блокнот чыгарып, нидер язды да, ул битне ертып, Наилгә сузды. — Менә шул номер белән шалтыратып әйтегез. Анда барысы да язылган. Зинһар, онытмагыз, бу бик мөһим. Шалтыратты Наил. Бөтенләй таныш булмаган кешеләргә иң беренче булып кайгылы хәбәр җиткерде. Элемтәнең теге башында, аның сүзләрен ишетүгә, "Әни!" дип өзгәләнеп кычкырдылар... * * * Өч-дүрт айлап вакыт үткәч, шул ук номер белән кабат шалтыратты Наил, Венераның адресын сорады. — Нигә кирәк ул сезгә? Алдашырга теләмәде Наил, тик дөресен дә әйтә алмады. Дәресен белмәгән бала сыман, кирәк иде, бик кирәк иде, дип кабатлады. Теге башта дәшми тордылар, аннары: — Мин сезгә эш адресын гына бирә алам. Тик, зинһар, Венераны борчымагыз, бик хәсрәтле чагыбыз, — дигән җавап килеп иреште. ...Венера зур гына оешманың бухгалтериясендә эшли икән. Наилнең бәхетенә, ул бүлмәдә ялгыз иде. Әмма кергән кешегә бернинди игътибар күрсәтмичә, башын иеп нидер язып утыруында булды. Ниһаять, күтәрелеп карады, һәр кешегә әйтә торган гап-гади сүзләрне әйтте: — Ни йомыш иде? Наил җавап бирмәде, Венера өстәле янындагы урындыкка килеп утырды да соңгы вакытта уйларына гына түгел, төшләренә кереп газаплаган, үзәкләрен өзеп сагындырган кадерле йөзгә төбәлде. Венера шунда гына аны танып алды бугай, йөзе яктырып китте: — Әллә Наил абый инде?! Ничек монда килеп чыктыгыз? — Ничек дип... Килдем әле менә... — Никтер яшүсмер малай кебек каушап калды, сөйләшүне нидән башлап җибәрергә дә белмәде. Венера аңа ярдәмгә килде: — Хәлләрегез ничек соң, Наил абый? Иншарда нинди яңалыклар бар? һаман шофер булып эшлисеңме? Болар барысы да буш һәм кирәксез сораулар иде. Наил аларга җавап бирүне кирәк тә тапмады. Венерасына текәлеп утыруында булды. Теләгән, аңлаган кеше бу караштан бик күп нәрсә укый алыр иде. һәм Венера укыды да. Шулчак телефон шалтырады, ике арадагы киеренкелекне өзәргә ярап куйды. — Ә-ә, улым, син икәнсең. Кайттыңмы? Суыткычта аш бар, җылытып аша, яме, улым. Контроль эшеңне ничек яздың? Венера улы белән байтак сөйләште. Наил уңайсызланып кына тыңлап утырды. Алай икән, Венера да әни булган... Ул баланың әтисе дә бардыр... Яратамы икән аны Венера? Теге чакта Наилне шашып-шашып назлагандай назлыймы икән? — Төшкә кайтып йөри алмыйм, ерак яшибез. Зөлфәт, иремне әйтәм, көне буе эштә. Балалар өчен ут йотып торасың икән ул. Кечкенәсе бакчада, анысы өчен күңелем тыныч. Улым өйдә үзе генә кала. Кайтуыңа шалтырат, улым, дим. Безнең Чаллы Яртау гына түгел, зур шәһәр бит. Әллә нинди хәлләр булып тора, Алла сакласын! И, дөнья диген... Венера да шулай сөйләшеп утырыр икән! Еллар ничек үзгәртә кешене. Наилне күрүгә, каршысына атыла-бәрелә йөгереп чыккан алсу йөзле, ут күзле чая кыз түгел шул инде ул... — Сезнең балалар зурдыр инде, Наил абый? — Балалар дип... Шул бер кыз гына бит минем. Укый бугай... Кайдадыр... — Венераның аптыраулы-сораулы карашын тоеп өстәп куйды: — Бергә түгел бит без. Аерылдык... Наил түгел, Галия аерылды. Авылга клуб төзергә килгән әрмәннәргә ияреп китеп барды. Күпме генә терәүләр куеп маташмасын, барыбер ишелеп төште уртак йортлары. — Мин шулай буласын белгән идем... Венераның бу сүзләрен ишеткәч, Наил сискәнеп китте, гаҗәпләнүе йөзенә чыкты: — Белә идең?! Ничек? — Минем әбием Галия апаларның күршесе иде бит. Хәзер ул юк инде. Урыны оҗмахта булсын. Җәй саен мин Тәкәрлегә кайта идем. Әле сезнең туегызны да күрдем. ...Ул чакта унике яшьлек бала гына иде әле Венера. Галия апасы кыш көне кияүгә чыкты. Гармуннар уйнатып, кыңгыраулар чыңлатып, муеннарына чигүле сөлгеләр тагылган пар атлар белән килделәр аны алырга. Килүчеләр арасында егетләр күп иде. Әмма Венераның күзе нәкъ менә кияү егетенә — Наилгә төште. Килешле буй-сыннары, гел елмаеп торган сөйкемле йөзе белән йолдызлар арасында ай кебек аерым балкып тора иде шул ул. Өстендә ак күлмәк, ә кара бөдрә чәчләрен көмеш кар бөртекләре бизи. Кышның иң матур, ап-ак карлар яуган тыныч көне иде ул... Капкага илтүче тар сукмакка гына сыймадылар кунаклар, карга бата-чума атладылар. Венера иптәш кызлары белән койма буенда басып тора иде. Алар яныннан үткәндә, кияү егете оялчан кызның кулына уч тутырып суыра торган кәнфит салды, башыннан сыйпап: "Икенче юлы сине алырга киләбез, матур кыз!" — диде. Каян белсен уйнап-шаярып кына әйтелгән шул сүзләрнең яшүсмер күңелендә мәңгегә уелып каласын?! Наилнең ак күлмәкле кәләшен кулларында күтәреп чыгып чанага салуларын, аны кадерләп җылы тунга төрүен Венера сокланып түгел, көнләшеп карап торды. Атлар кузгалып киткәч, никтер бик күңелсез, ямансу булып калды аңа... Бөдрә чәчле, көләч йөзле егет төшләренә кереп йөдәтте. Әбисе янына кайтуларын ешайтты кыз. Галия апасы да еш кайта иде, тик үзе генә. Үзе генә шул... Ниһаять, бәхет елмайды! Беркөнне Венера бакчада кура җиләге җыеп йөри иде, шулчак көлешкән-сөйләшкән тавышлар ишетеп, күрше бакчага күз салды. Ул анда иде! Җиләк турында гына түгел, бөтен дөньясын онытып, кыз икө арадагы койма янына сөңдө. Коймалар арасындагы тар аралыктан рәхәтләнеп тегеләрне күзәтте, яраткан кешесенә карап, сокланып туймады! Наилнең өстендә кыска җиңле зәңгәрсу күлмәк иде, һәм ул аңа бик тә, бик тә килешә иде. Егет үрелә-үрелә шомырт чүпли, бераз җыя да, чырык-чырык көлгән Галиясенең авызына сала. Аннары үбешәләр. Үбешәләр дә көлешәләр... Көнләшүеңнән шартлап үләрсең! Әй елады да соң шул чакта Венера. Ундүрт-унбиш яшьтә кыз балалар шулай хыялый, хәтта бераз иләс-миләсрәк тә була. Анысын аңларга була, әмма бу иләслек соңрак та, бераз акыл кергәч тә бетмәде шул! Кыз тәки Наил абыйсы белән саташып йөрүендә булды. Күзенә башка егет күренмәде. Дөньяда аның өчен бары бер генә асыл егет бар — ул да булса Наил иде. Әллә нинди тиле, сәер, ни үткәнсез, ни киләчәксез мәхәббәт иде бу. Кызның һавадагы торнага өметләнеп йөрүенә бәлки әле әбисенең сүзләре дә йогынты ясагандыр, һай, яратмый иде дә инде күршеләрен! Галияне хурламаган көне юк иде. — Шул пешмәгән ялкауга да кияү табылды бит! Анасы тиле, кызы тиле. Ир кадерен белә торган нәсел түгел бу. Шундыйларга кешесе дә эләгеп тора бит әле. Икәүләп башына җитәрләр инде бу мескен баланың. Бер җүнлегә бер җүнсез, диләр шул...— дип сукраныр иде. һәм ул хаклы да булып чыкты, санламады ирен Галия. Айлап-айлап әнисе янында ятты. Шул чакта Венера Наил абыйсын кызганып мондый карарга килгән иде: "Коткарам мин аны бу явызлардан! Үзем Наил абыйның хатыны булам!" Иншар авылына шул ниятен тормышка ашырырга кайтты. Югыйсә училищеда бергә укыган иптәшләре җәйге практиканы барысы да шәһәрдә үтте. Сөйгәне өчен утка-суга керергә әзер булып йөргән иде дә бит... Ләкин әнә ничек килеп чыкты. Мәрьям апаның бакча башында таңга хәтле көтте ул Наилне. Сүзендә тормас дигән уй башына да килмәде. Үзенә ышанган кебек ышана иде ич ул аңа. Юк, алай гына да түгел, артыграк та хәтта. Кемнәрнеңдер табынганы Алла булса, Венера өчен ул илаһи зат Наил иде! Кычыткан баскан тар тыкрыктан күзен алмый көтте дә көтте кыз. Өшеде, төнге караңгылыктан, авыл этләреннән курыкты. Әмма тугры сакчыдай урыныннан кузгалмады. Бик ярата иде шул Наил абыйсын, бик күрәсе, рәхәтләнеп сөйләшәсе, куенында иркәләнәсе килә иде! Шуңа түзде, көтте... Еракта, офыкны киртләч-киртләч иткән Борхан таулары артында алсу балкыш пәйда булгач кына, көтүенең бушка булуын аңлады. Иртәнге дымлы салкыннан бөрешә-бөрешә Хәбирә карчык йортына атлаганда, кат-кат ант итте кыз: "Мин башка беркемгә дә ышанмам! Беркайчан да беркемне дә яратмам!" Ләкин яратты... Саф хисләргә, мәхәббәткә ышанычны югалту, яраткан кешесеннән алдану ачысыннан өшегән йөрәкне җылытучы, дөньяда саф сөюнең барлыгына инандыручы бер изге җан табылды. Үкенә-үртәлә Иншар авылыннан мәңгегә китеп барган хыялый кызны алда үз бәхете, үз насыйбы көткән икән. Кыңгыраулы атларга утырып йөрәгенә үтеп кергән бөдрә чәчле егетне ул оныттырды. Томан эченә кереп киткәндәй әкрен-әкрен югалды ул. Яши-яши шуны аңлады Венера: үпкәлисе түгел, рәхмәт әйтергә кирәк булган Наил абыйсына. Үзеннән баш тартканы, кагылмаганы, насыйп ярына саф килеш тапшырганы өчен... Наил белән кабат очрашу Венерага бернинди шатлык китермәде. Ул аны оныткан иде. Яшьлекнең хыял диңгезеннән күптән чыгып, чынбарлыкның каты ярында басып торган хисапчы хатын күңелендә каршында ык-мык килеп утыручы чал чәчле, мескен карашлы ир өчен кызганудан башка хис табылмады. Ир моны аңлады. Бу хатын ул эзләп килгән Венера түгел... Килгәненә үзе дә үкенә башлаган иде, китәргә кузгалды. Нидер әйтергә кирәк иде. — Мин болай гына... Хәл белеп чыгыйм дип кенә кагылган идем. Әллә күрешеп була яңадан, әллә юк... Әгәр рәнҗеткән булсам, гафу ит. — И Наил абый, юкны сөйләмәгез инде. Нинди рәнҗү?! Безнең арада берни дә булмады ич... ...Берни булмады. Берни дә булмады... Ник соң берни дә булмады?! Ниндидер бик кадерле, үзе өчен биниһая кирәкле газиз нәрсәне югалткандай, йөрәге әрнеп-чәнчеп куйды. Күңел бушлыгында үкенеч авазы булып, кайдадыр ишеткәнме, әллә укыганмы сүзләр яңгырады: Бәхет кошым кулда булган да бит, Тик югалткач кына аңладым... Зөләйханың ак күлмәге — Син Зөләйханы беләсеңме? Юктыр шул. Безнең авылныкы булмагач, каян беләсең инде? Минем яшьтәш ул. И, син аны яшь чагында күрсәң! Курчак та курчак, бу да курчак. Авылда үскән димәссең, күктән төшкән диярсең. Тормышлары да яхшы иде шул. Әтисе — рәис, әнисе — укытучы. Зөләйха — бердәнбер бала. Уч төбендә биетеп, иркәләп кенә үстерделәр аны. Мәктәпне бетергәч, шәһәрдә укып кайтты. Клубта эшли башлады. Кичәләр, танцылар оештыра, укытучылар белән театр куялар. Кызык иде. Яшь чак бит. Зөләйха авылда бер иде ул. Әкәмәт матур. Кигәне — ефәк кенә, чәчләре бөдрә. Йөзенә карасаң, тулган аең бер кырыйда торсын. Ул килештереп йөрүләре дисеңме. Кем әйткәндәй, тек-тек басып урамнан үткәндә, җәяүлеләр ятып, атлылар атларыннан төшеп, аңа карап калалар иде. Ул хәзер дә матур әле. Авылда аның кебек фырт киенүче юктыр да, мөгаен. Нечкә билле, киң итәкле күлмәкләр, үкчәле туфлиләр киеп йөри. Башында, кайчан карама, киң кырлы ак эшләпә булыр. Әле шундый чиста йөри, үзен бик карый инде. Кечкенә ридикюлен үзеннән бер дә калдырмый. Иннек-кершәне, хушбуе, тарагы-көзгесе гел кул астында. Тырнакларына хәтле кызарта. Яшьлектәге картлыкта икән ул. Алай дисәң, картаймады да бугай ул. Әйтәм бит, һаман матур дип. Шулай унсигездә, яшьлегендә яшәп калды инде, мескенкәем. Үзеннән күпкә яшьрәкләргә дә, минем кебекләргә дә "абый-апа" дип дәшә. Матур киемнәрен киеп, ясанып-бизәнеп кеше арасында йөрергә ярата инде, харап. Кибеткә керде исә, күлмәк карый башлый. Берсен сала, икенчесен кия. Көзге каршысына килеп баса да: "Зөләйха матур! Зөләйханың күлмәге матур!"— дип, кулларын чәбәкли-чәбәкпи сөенә. Әле биеп тә җибәрә. Бала да бала, бу да бала. Зыянлы түгел ул үзе. Авылда яраталар аны. Хәер биреп, хәлен белеп, ярдәм итеп торабыз. Ходай бәндәсе бит. Андыйларны изге зат диләр. Яшьләр генә аңлап бетерми. Зөләйханың беркатлылыгыннан көләләр, үртиләр бичараны. — Зөләйха, киявең кайчан кайта? — диләр. Шулай дигәч, үзенең дә күзләре яктырып, чырайлары балкып китә бит әле. — Кайта ул, кайта! Зөләйха матур күлмәк алды. Гаяз Зөләйханы зур шәһәргә алып китә. Зөләйханың туена килегез, яме, — дип, үз сүзләренә чын күңелдән ышанып сөйли, балакай... Бигрәк яратты шул Гаязны. Анысы да бит дөньяда бер иде. Кәртинкәдән төшкән генерал диярсең. Сугыштан соң Германиядә хезмәт итеп калган иде. Авылга ялга кайтты. Өстендә — сәдәпләре ялтырап торган китель, күкрәгендә — медальләр. Бөркет тә бөркет, бу да бөркет. Матур чыраена бер генә карыйсың, егыласың. Зөләйха артыннан егетләр өерләре белән чаптылар, берсенә дә карамады. Гаяз бәхетенә булган икән. Бер-берсенә әкәмәт туры киләләр иде. Берсе — кояш, берсе — ай. Әй килештереп тә йөрделәр! Безнең авылда егет белән кыз култыклашып йөрү юк иде әле ул чакта, кача-поса, караңгыда гына очрашалар. Ә болар көпә-көндез кулга-кул тотынышып йөриләр. Матурларга килешә икән ул. Бүтән вакытта чебеннән фил ясаучы халык та гаепләмәде үзләрен, сокландылар гына. Мәхәббәт йә бар, йә юк ул. Булгач, бер-береңне тапкач, ник сузарга? Гаязныкылар Зөләйханы сорап та кайткан, туйга әзерлек тә башланган. Зөләйхабыз шәһәргә барып туй күлмәге тектергән. Ул чакта туй күлмәкләре кию юк иде әле безнең авылда. Зөләйха бит ул! Аныкы кешечә генә түгел. Менә шулай гөрләшеп туйга әзерләнеп ятканда, Гаязны ашыгыч рәвештә хезмәт урынына чакырып алалар. "Кайтырмын, көт", — ди кәләшенә. Көтә Зөләйха. Менә ничә ел көтә инде... Кеше кинәт тилерми икән ул. Әкрен-әкрен акылдан яза икән. Күрәсең, уй басадыр шулай. Зөләйха да баштагы мәлләрдә боегып, уйга батып йөрде. Уйнамый-көлми. Аннары юлга чыгып баса башлады. Очраган бер кешедән сорый икән: "Гаязны күрмәдегезме? Гаяз кайтамы?" Чәчәк кебек кызының кинәт сулуын Сәхибә апа әй авыр кичерде дә соң! Шул кайгы алып та китте инде аны... Зөләйха әтисе белән генә яши иде. Көннәрдән бер көнне Әкрам абый да күзгә-башка күренми башлый. Тирә-күршеләре, әллә чирләп-фәлән киттеме икән, дип борчылып, хәл белергә көрмәкче булалар, Зөләйха кертми. Ишекне бикләп куйган икән. "Әтиең исәнме?" — диләр, дәшми ди. Аптырагач, тәрәзәне алып керергә уйлыйлар, Зөләйха боларның өстенә балта күтәреп килә... Чирләгән генә түгел, үлгән булган Әкрам абый. Атна буе өендә шулай яткан. Әтисе белән аерылышасы, аны җиргә күмдерәсе килмичә, шулай кыланган инде Зөләйха. Менә шунда, аптыраганнандыр инде, берсенең башына килеп, әйтә: — Зөләйха, Гаязың кайта. Каршыларга чык! — ди. Чыккан бит, бичаракай. Тузан да кунмаган ап-ак туй күлмәген, ак эшләпәсен киеп чыккан. Беркемне күрмичә, атыла-бәрелә: "Гаяз! Мин монда!" — дип кычкыра-кычкыра, урам буйлап чаба икән мескенкәем... ...Күрәсе иде шул Гаязны. Чыраена бер карыйсы иде. Бәхетлеме икән ул? Зөләйхасы яныннан киткәндә үк, поездда бер урыс кызы белән танышкан, ди. Урыс кызлары әрсез бит алар, үзенә өйләндереп тә куйган егетебезне. Шуннан бирле авылга кайтып күренгәне юк. Марҗасы җибәрмидер, күрәсең... Авыру Һәр көнне шул биш катлы бинаның ишекләрен ачып керә Рәшит, чиста итеп юылган, хлор, дару исе аңкып торган озын коридорлардан үтә. һәр көнне ап-ак палаталарны, ак халатлы туташ-ханымнарны күрә. Бары тик шул палаталарда, коридорда йөрүче авырулар гына алышынып тора. Матур-ямьсез, карт яки яшь чырайлар, авырту-әрнүләрдән җимерелгән борчулы йә терелү шатлыгыннан балкыган йөзләр... Рәшит Вафин хирургия бүлеге мөдире. Бүген дә ул ак халатын киеп, үзе белән дежур шәфкать туташын ияртеп, иртәнге обход ясый. — Бишенче палатада яңа авыру. Төнлә китергәннәр. Төнлә килгән авыруларны яратучы табиб бармы икән бу җиһанда? Тәмле йокыларны бүлеп, тынычлыкны бозып йөргән кешене кем яратсын ди? Ә чир дигәнең, үч иткәндәй нәкъ менә төнге сәгатьләрдә баш күтәреп, кешене үрле-кырлы сикертә. Бишенче палатада өч карт ята. Өчесе өч милләттән. Чуаш — шәһәр карты, үз телендә дә, урысча, татарча да рәхәтләнеп сөйләшә. Авылдан килгән татар агасы белән урыс картына тылмач булып тора. Шулай гөрләшеп яталар. Рәшит башта аларның хәлен белде. Сәер инде бу картлар, күзләренә дөнья яктысы күренә башласа, ялгыз калган карчыклары да, кәҗә-сарыкпары да искә төшә. Сабый бала кебек холыксызланып, өйгә кайтырга сорый башлыйлар. Әйтерсең Рәшит мәҗбүри китереп салган монда аларны! Онытканнар ыңгырашып яткан көннәрен. Рәшит: — Иртә әле өйгә кайтырга, башта дәваланып бетегез. Киләсе атнасыз бу турыда сүз дә булуы мөмкин түгел, — дип, тегеләрнең өметен бер селтәнүдә кисеп ташлады да тәрәзә янында ятучы яңа авыру янына килде. Караватта чәчләрен никрутларча алдырган, йөзен сакал-мыек баскан егерме биш яшьләр тирәсендәге егет бөгәрләнеп ята. Бик авыртына, ахры, күзләре шешенеп, кызарып чыккан. — Нидән зарланабыз? — Эч авырта, доктор. Кисеп-кисеп авырта... Рәшит бармакларын егетнең шома яшь тәненә баскалап, әгъзаларны барлап чыкты. Авыруны кабул итеп алган Гафурова аппендициттан шикләнеп, сорау куйган. Ләкин юк, аңа охшамаган. Эчәкләрдә үзгәреш юк, бавыр да урынында. Үпкәләр рәхәтләнеп сулый, йөрәк җырлый-җырлый тибә. Температура уртача, кан басымы космонавтларныкы кебек. Сәер... — Анализлар тапшырдыгызмы әле? — Әйе. Кан гына бирәсе калды. — Нәтиҗәләр билгеле булмыйча, берни дә әйтә алмыйм. Авыртуны баса торган укол ясарлар. Инде менә анализ нәтиҗәләренә аптырап карап утыра Рәшит. Миндә булса икән мондый исәнлек! Дөньяның иң сәламәт кешесе менә шундый була дип, хет күргәзмәгә бастырып куй егетне! Ә ул исә бөгәрләнеп хастаханә ятагында ауный. Ни дияргә дә аптыраган... Кәмит уйнамый микән ул бәндә? Рәшит егетне үз бүлмәсенә чакыртырга булды. Картлар бик кызыксынучан халык, алар янында сөйләшү барып чыкмаячак. Егет озак көттермәде. Озын гәүдәсен авыр гына өстерәп, түшәмгә тия күрмәсен дигәндәй, башын ия төшеп килеп керде дә, мышный-мышный, кәнәфигә сеңде. — һаман авыртамы? — дип сорады Рәшит. — Уколдан соң бераз уңайланды. — Ә мин менә аптырап утырам әле. Нидән дәваларга икән үзеңне дип. Рәшит егеткә сынап карады. Әңгәмәдәшенең күзендә хәйләкәр елмаю чагыла иде. — Доктор, дөнья тулган бит чир белән. Берәрсен арттырырсыз әлө миңа да. — Алай бик авырыйсың килгәч, сукыр эчәгеңне кисеп ташласак кына инде. — Сезгә шул тизрәк турарга булсын. Юкмыни юньлерәк чир? Рәшит өстәлендә яткан терапевт белешмәсен егеткә сузды. — Алайса мә, теләгәнеңне сайлап ал үзең. — А-не-мия... Менә бу бара. Исеме матур, чәчәк исеменә охшаган. Анемия, ты моя, анемия... Ха-ха... "Азканлылыктан интексәң, болай җырлап-көлеп утырмас идең әле". — Авыруларын күз алдына китереп, Рәшит үртәлеп куйды. — Ярый, шаярдык, җитте. Нинди максат белән килеп эләктең монда? Солдатка бармас өчен качып ятарга уйладыңмы? Андыйлар килгәләделәр безгә. Тик үзләре түгел, җылы урында утыручы аталары баш иеп килде. Исәбең шул булса, ялгышасың. Мондый эшкә алынмыйм мин. Рәшитнең бу сүзләреннән соң егет сугышырга әзерләнгән әтәч кебек калкынып куйды. Күзләрендә үртәлү чагылды. — Сез нәрсә, доктор?! Мине кем дип беләсез? Мин подонок түгел, үз бурычымны үтәдем, өч ел флотта хезмәт иттем! "Эшләпәле" атам юк минем. Армиядән качкан мразьларны без кешегә дә санамыйбыз. — Алайса икенче вариант — милиция? — Ха! Алардан кем курыккан әле?! Рәзе мин алар хакында шул сасы больницага кереп ятам? — Ярый, серең үзеңдә калсын. Ничек булса да, саусәламәт кешене монда яткыра алмыйм. Бездә кунакханә түгел. Әйберләреңне җый да бигайбә шуның белән. Егет кузгалырга уйламады да. — Доктор, сез акыллы кешегә охшагансыз. Мин сезгә дөресен сөйлим. Яндым мин, по-крупному яндым. Бурычка баттым, менә моннан! Бугазыма пычак терәп сорыйлар хәзер. Пока төпкә төшеп торырга кирәк миңа. Дуслар эшне җайлаганчы. Рәшит елмайды: — Бик ерак качкансың икән. Шәһәр үзәгендәге больницада һәр авыруның фамилиясен, яткан палатасын күрсәткән исемлек очрашулар бүлмәсенә элеп куелган. Эзләп тә йөрисе юк. — Ну... фамилияләр күп инде ул... — Сүзләренә тирән мәгънә салып әйтте бу сүзләрне "авыру". — Ялган паспорт? Егет елмаеп кына җавап бирде. Бүлмәдә авыр тынлык урнашты. Рәшит уйларын туплап бетергәнче, егет үзе сүз башлады: — Менә шунда да инде бөтен хикмәт, хөрмәтле доктор. Мине моннан эзләргә берсенең дә башына килмәячәк. — Сине күреп, танып алучы булмас дип кем әйтәлә? — Танымаслар... Дуслар тырышты... — Егет куллары белән сакалына кагылып алды. — Йоклаганда төшәр дип куркам. Бабайларның кирәкмәгән җиргә борын тыга торган гадәтләре бар. Доктор, миңа аерым палата кирәк булыр. Саклаганны Ходай саклый, дия иде бичара әбием. Менә бу әрсезлек! Менә бу оятсызлык! — Нинди палата ди тагын сиңа?! Рәшит, сүз беткәнне аңлатып, урыныннан кузгалды. Егетнең генә китәргә исәбе юк. — Да-а... Больницагыз хәерче сезнең. Ашатуның бер рәте юк. Мондый ризыкны без эткә дә бирмибез. Ашказаным үкерә чисти, иртәдән бирле бәдрәф юлында чабам. Авырткан җиргә кагылды егет. Ул әйтмәсә дә, Рәшит аңлый хәлләрнең аянычлыгын. Даруга да, яхшы азык-төлек алырга да, хәтта хезмәт хакын вакытында түләргә дә акчасы юк хастаханәнең. Кыйбатлы дару-уколларны авырулар үзләре алып килә, туган-тумачалары өйдән азык-төлек ташый... Авыр хәлләр, авыр... Борынында маңкасы да кипмәгән бу малай да мыскыл итеп тора тагын. — Ошамагач, бигайбә, көчләп тотмыйбыз ич. Өеңә кайткач, тәмләп ашарсың, дускай. — Ярый, гафу, доктор. Түзәрбез анысына. Син мине аерым палатага гына урнаштыр. Йа Рабби! Аңламаса да аңламас икән! Тавышын күтәреп, ачу белән әйтте Рәшит. — Бәдрәф — сиңа аерым палата! Кереп утыр шунда уңайлап! — Ха-ха... Ну, доктор, шаярта беләсез икән... Көлеп туктагач, бик җитди, бик аңлаешлы итеп, кистереп әйтте: — Доктор, уйнап сөйләшү бетте. Телисезме-юкмы, мин монда аерым палатада ятачакмын. Юк икән, үзегезгә үпкәләгез. Минем дуслар күп. Бернинди милиция дә ярдәм итмәс. Бу инде янау иде. Бер мизгел эчендә Рәшитнең башыннан әллә ничә төрле уй йөгереп үтте. "Ә нәрсә югалтам соң әле мин? Ятсын шунда. Заманы заман түгел, чәнчеп тә китәрләр. Ярый да гаиләгә тимәсәләр... Ике кызым бар бит әле. Кем кемне саклап бетерә? Безне яклаучы бармы соң бу илдә? Чебен урынына кыралар бит халыкны. Бу егеттә ышаныч, иман юк, бәладән башаяк. Озак ятмас әле..." Чынлап та, ике атна үттеме икән, аерым палатада анемиядән "дәваланып" ятучы исемсез, фамилиясез егет юкка чыкты. Ярамаган гамәл кылуына вөҗдан газабы кичергән Вафин җиңел сулап куйды. Курку хисеннән дә түбән, җанны кимсетә торган оятлы тагын бер хис бармы икән бу дөньяда? Шуңа күрә Рәшит бу вакыйга турында тизрәк онытырга тырышты. Әмма... Язгы бер кичтә, эш сәгатен бетереп, хастаханә капкасыннан чыгып барганда, аңа исеме белән эндәштеләр. Рәшит борылып карады. Каршысында таныш түгел яшь егет басып тора иде. — Бу сезгә, — дип, ул иргә бер төргәк сузды. — Нәрсә бу? — дип сорамакчы иде Рәшит, тик егеттән җилләр искән иде инде. Төргәкне әйләндереп карый торгач, вак хәрефләр белән язылган сүзләрне күреп алды. "Доктор, бурычымны кайтарам. Без әле очрашырбыз. Анемия" диелгән иде анда. Шайтан алгыры, мине тынычлыкта калдырырга уйламый бу жулик. Кинәт йөрәге чәнчеп, күңелен шомлы уй өтеп алды: "Бомба! Төргәктә, мөгаен, бомба!" Күп белгән шаһитларны үз юлларыннан шулай алып ташлый алар. Милициягә барырга кирәк! Тик бу уеннан бик тиз кайтты, сорау алып, үзәгенә үтәрләр, ярдәменнән бигрәк зыяны гына булыр. Халык күп йөргән җирдән тизрәк китәргә кирәк, бу әйбернең кайчан шартлыйсы билгесез. Аның аркасында бер гөнаһсыз җаннар харап булмасын тагын. Шәһәр читенә чыгарга кирәк, автобуска утыру турында уйлыйсы да юк. Йөгерә Рәшит, йөгерә. Карлы суларны ера-ера, куртка төймәләрен ычкындырып, серле төргәкне күкрәгенә кысып йөгерә. Уф, өлгерде! Монда инде беркемгә дә куркыныч янамый. Башкалар кулына эләгергә тиеш түгел бу. Гөнаһысы да, җәзасы да үзенә булсын. Рәшит бөтен тәне белән калтыранып, әкрен генә төргәкне сүтә башлады... ...Шәһәр читендәге ялан кырда кар өстендә урта яшьләрдәге ир утыра. Башы ялангач, бүреге җирдә аунап ята. Әмма Рәшит салкынны сизми. Ул алдындагы төргәк-төргәк өр-яңа йөзлекләргә карап, аптырап, тәмам гаҗиз булып утыра. Ә башында тик бер уй, тиле бер уй: "Шартлаткыч булса, яхшырак буласы иде, яхшырак буласы иде..." Әниле йортта Мин гомерем буе әниле йортта яшәргә хыялландым... Бала чакта хәтерлим әле, үзебезгә кайтырга теләмичә, гел иптәш кызларыма керү җаен эзли идем. Чакырсалар да, чакырмасалар да, мин аларга ияреп әниле йортка керә идем. Әниле йортлар якты була, нурлы, җылы була. Әниле йортларда җанны сыйпый торган, күңелгә ятышлы ниндидер аерым бер тәмле ис була... Әниле йортларда өстәл өстендә тастымал белән каплап куйган күпереп пешкән мич икмәге йә коймак, йә башка камыр ризыгы була... Әниле йортларның капкасын ачып керүгә үк сине гүя кояш үзе каршылый... Минем балачак тормышның мул, җитеш чорына туры килде, һәркемнең тамагы тук, өсте бөтен. Акча һәркемдә кесә тулы. Кайсы мотоцикл, машина ала, кайсы яңа йорт сала... Бай яшиләр, яхшы, рәхәт яшиләр. Бу социализмның чәчәк аткан чоры, эшләгән кешегә тиешле акчаны түли торган, киләчәктә бик күпләр сагынып искә аласы җитмешенче еллар... Мул заман иде, һәркем тигез иде. Башкаларда булган әйбер бездә дә бар. Минем әти колхозда тракторчы булып эшли, акчаны көрәп ала. Чоланыбызда он, шикәр, ярма-макарон ише азык-төлекләр капчыгы-тартмасы белән тора. Чиләк кадәр калай савытларда алма-чия повидлосы, чүмеч белән ашасаң да сүз әйтүче юк. Өстәлебездән прәннек-конфет өзелми. Әмма мин һаман да башкаларга кереп ашау ягын карыйм. Дус кызларымның әниләре пешергән өй токмачлары, майлы бәлешләр, коймаклар белән сыйланам. Мин шундый әрсез һәм оятсыз кыз... Ләкин һич тә бу гадәтемнән баш тарта алмыйм. Чөнки минем әниле йортта яшисем килә... Аз гына булса да, башкаларга тигән кадер-назның бик азын булса да үземдә тоеп, бик азга булса да чит аналарның үз балаларына биргән җылысында коенасым килә. Бу гадәт авылдан чыгып киткәч тә бетмәде. Мин тегүчеләр әзерли торган училищега укырга кердем. Имтихан-мазар биреп торырга кирәкми иде, килүгә тулай торакка урнаштырдылар. Бүлмәдә биш кыз тордык, һәркайсының да әнисе бар иде... Боларга бераз ияләшә төшү белән, мин тагылып диярлек әле берсенә, әле икенчесенә кунакка йөри башладым. Чакырганнарын көтми идем, "мин бу атнада сезгә кайтам әле" дия идем дә артларыннан калмый иярә идем. Әниле йортка кайту рәхәт. Әниле йортлар әллә кайдан көлеп тора. Әниле йортларның бакчаларында, тәрәзә төпләрендә гөлләр үсә. Ул тәрәзәләрнең пәрдәләреннән үк хуш исләр бөркелә. Баласының кайтуын ничек, кайдан белә икән әниләр? Капкага үрелгәнче, каршыга йөгереп чыгалар, елмаеп кочып алалар бит. Кайнар ашлары һәрчак әзер була, самавыры гөжләп утыра. Кергән уңайга ул безне өстәл артына утырта, йөгерә-йөгерә табын көйли. Өстәл өстенә яңа аертылган каймак, тәмле-тәмле камыр ризыклары, җимеш кагы, матур кәгазьле конфетлар, тагы әллә ниләр менеп кунаклый. "Ашагыз әле, ашагыз, балакайлар!" — ди йөзе кояштай балкыган бәхетле ана. Үзе миңа түгел, һаман кызына карый. Ул мине түгел, үз баласын сагынган. Бу тәмле сыйлар минем өчен түгел, үз кызына әзерләнгән... Мин моны бик яхшы аңлыйм. Җир йөзендә гел яхшы кешеләр генә яшәми. Анда явыз, кансыз, мәкерле бәндәләр дә җитәрлек. Әмма кояш һәркемгә дә тигез карый, тигез җылыта. Ул берничек тә үзенең нурларын яхшы кешеләргә генә аерып бирә алмый. Бу йортның әнисе дә мине аерып, үз кызын гына көйли алмый, теләсә-теләмәсә, мин аның нурында, җылысында иркәләнәм, мин дә әниле йортның бар рәхәтен үземдә тоям, башкаларга гына тиеш булган назның бер өлешен әрсезләнеп үземә алам... Ләкин авылда мине әти көтә. Мин анда кирәк. Айга бер тапкыр булса да, мин авылга, үз өемә кайтам. Минем кайту тегеләрнекеннән нык аерыла. Минем каршыма берәү дә атылып чыкмый, берәү дә көйләми. Мин үзем башкаларны көйләр өчен, әтиемә аз булса да җиңеллек китерү өчен кайтам. Мине монда һәрвакыт бикле ишек каршы ала... Веранда тактасына кыстырылган ачкычны алып, йозакны ачып өйгә үтәм. Ишек төбендә аяк киемнәре таралып ята. Бусы әле башы гына. Өйгә кергәч, андагы тәртипсезлектән бермәл аптырап каласың. Тентү булганмы монда, әллә караклар кереп акча эзләгәнме? Минем кайтуым сыйланудан түгел, өйгә тәртип салудан башлана. Бар җирне юып чистарткач кына, табын янына берьялгызым утырып, печенье-прәннекпәр белән чәй эчәм. Энем мәктәптән кайткач, аның белән бергәләп үзем әзерләгән төшке ашны ашыйбыз. Энем әтинең үз малае түгел. Моны бөтен авыл белә. Әти дә белә, ләкин Маратны какмый. Какмый да, яратмый да. Әйдә яшәсен, урын җитәрлек, ашарга санамаган дигән сыманрак карый. Дөресен әйткәндә, Маратны өйдә күрергә юк: көннәр буе, кичләр буе урамда трай тибә. Мәктәптән кайтып сумкасын ташлый, утырып ашый да урамга чыгып югала. Кайткан саен әйтәм, ачуланам үзен: — Әтигә булыш! Ул эштән арып кайта, күрмисеңмени? — дим. Марат, гөнаһсыз күзләрен миңа төбәп: — Ярар, апам, булышырмын, — ди. Әмма булышмый. Үзенә үзе хуҗа шул. Төнсез эштән кайтып кермәгән әти аны ничек тикшереп, саклап бетерсен? Бу юлы да мыштым гына чыгып ычкынмакчы иде, эләктереп алдым тегене: — Качмый гына тор! Мунчага су ташыйсы бар. Эш муеннан монда! Энем, чем-кара күзләрен ялтыратып: — Әгәр бәлеш пешерсәң, ташыйм, — ди. Вәт хәйләкәр, замана малае, бернәрсәне дә бушка гына эшләми. — Ярар, пешерермен, — дим. Маратның авыз ерыла. Чөнки бәлеш ярата. Мин аларны кайткан саен берәр нәрсә пешереп сыйлыйм. Тулай торак кызлары күп нәрсәгә өйрәтте мине. Әниле йортта үскән кызлар эш җаен белә шул. Тискәре булса да, тыңламаса да яратам мин үземнең энемне. Әтиләребез аерым булса да, язмышлар уртак безнең. Маратны минем кебек яраткан, минем кебек кызганган һәм дә аңа минем кебек чын күңелдән, бар йөрәктән бәхет теләгән тагы берәр кеше бармы икән бу дөньяда?! Әти кайткан җиргә мунча да, бәлеш тә өлгергән була. Ул мине күрүгә елмая: — Кайттыңмы, кызым? Әйтәм өебез яктырып киткән. Әти сүзгә саран, сабыр, салмак кеше. Ул, ниндидер гаебе бар кешедәй, башын аска иеп йөри. Сөйләшкәндә дә, кешенең күзенә туры карап түгел, карашын аска төбәп сөйләшә. Йомшак холыклы, юаш булганы өчен аны гаепләүчеләр, ачуланучылар да җитәрлек. Аның каравы эштә батыр — ни кушсалар, шуны эшли, беркайчан карышмый, җитәкчеләргә каршы сүз әйтми, һәрхәлдә, кешеләр шулай диләр, шуның өчен ел саен бүләк ала да инде, диләр. Ничек кенә булмасын, әти колхозда яхшы санда. Аның турында берничә тапкыр газетка да яздылар әле. — Син кайткач рәхәт шул, кызым... — ди әти. — Янымда гына торсаң икән. Аның хәлен аңлыйм, ләкин минем бу йортта торасым килми. Шуңа күрә сигезне бетерүгә шәһәргә китеп бардым да инде. Минем клубка да чыгасым килми. Беркемне күрәсем дә килми. Әгәр әти белән энем булмаса, мин бу авылга кайтып та йөрмәс идем. Әллә кайларга китеп югаласым килә. Бөтенләй башка тормышта яшисем килә. Минем хәлне аңлар өчен минем язмыш белән яшәү кирәк, мин күргәнне күрү, мин кичергәнне кичерү кирәк... Төшемдә әнине күрәм. ...Болытлы караңгы көн икән. Акъяр әрәмәсенә илтә торган юл буйлап бик күп кешеләр бара. Мин дә шулар арасында. Кая барабыз, белмим. Әле бер, әле икенче якка карап, кешеләрдән сорамакчы булам. Алар мине әллә ишетмиләр, әллә сөйләшергә теләмиләр, берсе дә җавап бирми. Шулчак янәшәмдә күрше Гайшә әби пәйда була, үтеп барышлый гына: "Сабантуйга, сабантуйга!"— дип кычкыра. Мин аптырыйм, көз көне нинди сабантуй булсын инде?! "Хәзер ике тапкыр үткәрәләр, бу юлы тракторчылар ярыша, җир сөрәчәкләр. Синең әтиең дә анда", — ди Гайшә әби һәм җил-җил атлап китеп тә бара. Мине төркем-төркем кешеләр узып китә, барысы да ашыгалар, йөгереп диярлек кызу-кызу атлыйлар. Ә мин, күпме генә тырышсам да, алар артыннан өлгерә алмыйм. Адымнарым шундый акрын, шундый авыр, әйтерсең аякларыма герләр тагылган. Менә инде юлда берүзем басып калдым. Миңа шундый куркыныч булып китә. Берәрсе күренмәсме икән дип өметләнеп артка борылып карыйм. Чынлап та, еракта ак күлмәкле берәү шәйләнә. Менә ул якыная, һәм мин аның әнием икәнен таныйм. — Әни! — дип шатланып кычкырам. Тик шундук кәефем төшә. Чөнки әни яланаяк, өстендә ак ефәк эчке күлмәктән башка берни юк. Бу кыяфәттә бәйрәмгә барып булмый ич инде. — Өшисеңдер бит, әни, — дим. — Юк, өшемим. Салкынга өйрәндем инде мин, — ди әни, моңсу гына. — Матур күлмәгеңне кияргә иде, әни. Әни, гаепле бала сыман, башын ия. — Бер чиста күлмәгем калмаган, кызым. Бөтенесе пычрак, — ди. Чынлап та, мин бит әле керләр юмадым! Нишләп соң әле сабантуйга барам? Киткәнче керләр юасым бар ич! Әнинең чиста күлмәге дә калмаган... Кире кайтырга, керләр юарга кирәк. Сабантуй беткәнче кибәрләр, бәлки. Әнине, матур итеп киендереп, бәйрәмгә озатырмын. — Әйдә, өйгә кайтыйк, әни. Бу килеш барма инде анда. Кешеләр көләр. — Көләрләр шул, — ди әни. — Алар гел көләләр инде. Миңа әнием шундый кызганыч булып китә, мин аны кочып алам. Әмма ул шундый салкын, шундый салкын... Тәне боз кебек. — Кызым... — Нәрсә, әни? — Кызым... Мин күземне ачам. Каршымда әни түгел, әти басып тора. Ул эндәшә икән. — Кызым, ул анда... Курыкмассың. Минем китүем. Сыерны саудым. Төшкә кайтып йөрмәм, сине озатырга кайтырга тырышырмын. Әгәр кайтып өлгермәсәм, үзеңә кирәк кадәр акча алырсың. — Ярар, әти, — дим мин, һәм, үзем дә сизмәстән, каты итеп мендәр почмагын тешлим. Артык дулкынланганда, үртәлгәндә, ярсыганда кул астында ни бар, шуны тешлим — кулъяулыкмы ул, китапмы, берәр кәгазьме. Ни эләгә. Әгәр берни дә булмаса, бармагымны булса да тешлим. Бала чактан калган яман гадәт. Әти чыгып киткәч, күргән төшем турында уйланып ятам. Күз алдымда тузанлы юл, һәм шул юлда яланаяк, ак ефәк эчке күлмәктән генә басып торучы боек әнием... Әнием минем, җан әрнүем... Әни турында уйлый башласам, күңелемне гүя ниндидер авыр таш изеп-сытып үтә, йөрәгемә йөзләгән энә кадала, бәгыремә ялкын каба. Әни турында уйлауның ахыры һәрвакыт күз яшьләре белән тәмамлана. Мин беләм, күкрәгемә тулган әрнү күз яшьләре белән дә, моң-зар белән дә чыгып бетә торган түгел, бары тик җанның үзе белән генә чыгып китәчәк ул бүтәннән... Уй дәрьясына кереп батарга вакыт та юк әле. Мине тау хәтле пычрак кер көтә, киткәнче аларны юып, чайкап эләсе бар. "Ул анда... Курыкмассың". Мунча ишеген ачканда, кулларым гына түгел, бөтен тәнем калтырый. Юк, бу курку түгел. Бу хисне аңлату авыр. Үлем белән көрәшеп яткан өметсез авыру янына хәл белергә килүче шундый хисне кичерәдер, бәлки. Әгәр дә ул өметсез авыру аның газиздән газиз, кадерледән кадерләсә булса... Ул идәндә ята. Әти монда булган, аның баш астына иске бишмәт салган, өстенә япкан. Аны урыныннан кузгату, уятырга маташу сәнәк белән кар көрәү шикелле файдасыз эш. Ул кич җиткәч кенә уяначак һәм кабат караңгыга кереп югалачак... ...Яшәгән ди бер авылда Нурсибә исемле бер кыз. Исеме җисеменә бик тә туры килеп торган: кызның йөзеннән нур, ә кулларыннан гөл түгелгән. Чибәр, уңган кыз турында бик күп егетләр хыялланган, әмма ул бары берәүне, Салаватны гына үз иткән. Ул да егетнең асылы икән. Ике гашыйк хисләрен беркемнән яшерми, кулга-кул тотынышып йөргәннәр, кичке уеннарда гел бергә биегәннәр, айлы төннәрдә, бер-берсенә сыенып, мәңге бергә булырга сүз куешканнар. Мәктәпне тәмамлагач, икесе дә, табиб булырга хыялланып, медицина институтына юл тоталар. Әмма хыял капкалары бары Нурсибә өчен генә ачыла, Салават укырга керә алмыйча кире авылга кайтып китә. Ә көзен аны солдат хезмәтенә алалар. Нурсибә, сөйгәненең күкрәгенә капланып елый-елый, мин сине көтәрмен, дип вәгъдә бирә, һәм көтә дә. Ике ел буе ике арада сагыш, мәхәббәт тулы хатлар йөри. Нурсибә йөрәк серләрен бары тик берәү белән генә уртаклаша, бары берәүгә генә ышана. Ул да булса аның балачак, яшьлек дусты Сәрия була. Бәхетле көннәр, сөйгәне белән очрашыр минутлар якыная. Урамда пычрак көз, ә кыз күңелендә яз гөлләре чәчәк ата. Иртәгә-бүген аның кадерләсә, өзелеп көткәне кайтырга тиеш. Алар авылда очрашырга сүз куешалар. Кичен Нурсибә янына дусты, сердәше керә. "Әниләр кунакка китте. Ялгызым кунарга куркам. Миңа иптәшкә кер әле",— дип үтенә ул. Керә Нурсибә... Үзен ни көткәнен каян белсен? Гашыйк җаннар, күңелләре якты, бәхетле кешеләр дөньяда начарлык барын белми яши. Сәриянең инде күптән Салават өчен ут йотканын, Нурсибәдән үләр дәрәҗәгә җитеп көнләшкәнен каян белсен? Иптәш кызы баш кага-кага аны тыңлый да бит, үз серләре, ниятләре белән бер дә бүлешми... Шул төнне фаҗига була. Бәхетле елмаеп йокыга талган гүзәл кыз бер төн эчендә сулган гөлгә әйләнә. Төнге караңгылыктан аның өстенә ниндидер зур, иләмсез карачкы ташлана, кулларын каера-каера көчли, мыскыл итә. Кара эшен башкаргач, кабат караңгылыкка кереп югала... — Кем иде ул?! — дип сорый кара кайгыга баткан кыз юри йоклаганга сабышып яткан дустыннан. — Мин берни сизмәдем, беркемне күрмәдем. Саташкансыңдыр, — дигән җавап ишетә. Икенче көнне Салават кайта. Каршына Ай-Кояш көнләшерлек сылу гүзәл кыз түгел, иреннәре, тәннәре күгәреп, елый-елый күзләре шешенеп беткән мескен, бәхетсез кыз чыгып баса. — Мин сиңа лаек түгел. Хушлашыйк, үз тиңеңне тап, — ди сөйгәненә. Ләкин егет мәхәббәтеннән ваз кичүче түгел, кыз авызыннан булган хәл турында ишеткәч, йодрыкларын төйнәп: "Кем?!" — ди. Кем?! Шул сорау егеткә дә, кызга да тынгы бирми, икесе дә үч алу ялкыны белән яна. Ләкин сорауга җавап табылмый. Сәрия һаман, мин бернәрсә белмим, беркемне күрмәдем, дип, үз сүзендә тора. Салават авылның һәр егетеннән шикләнә, көнләшә башлый, әле берсен, әле икенчесен тотып кыйный. Аңа барысы да үзеннән көләләр кебек тоела. Егетнең сабырлыгы бетә, юаныч эзләп аракыга ябыша. Күзенә ак-кара күренмәгән лаякыл исерек чагында аңа Сәрия ияреп кайта, һәм шул кайтуыннан кире китми. "Нурсибә булмагач, кем булса да барыбер түгелмени",— дип кул селти Салават. Теләгәненә ирешсә дә, хыялдагы яры белән кавышса да, бәхет кояшы елмаерга ашыкмый Сәриягә. Бу гаиләгә Мәхәббәт галиҗәнаплары аяк та басмый. Ир көн-төн эчә. Ә бер-берсенә бик тә ерак булган ике җанны бәйләрлек сабый юк та юк... Табибларга күпме йөреп тә файдасы булмагач, Сәрия имче карчыкка юнәлә. — Кеше рәнҗеткәнсең. Мәңге олан йөзе күрәсең юк. Башка миңа килмә, имансыз бәндәләргә ярдәм итмим, — дигән җавап белән кайта... Ә Нурсибә... Йөрәгенә ике яктан хыянәт хәнҗәре кадалса да, сер бирмәскә тырыша ул, бар күңелен укуга сала, авылга сирәк кайта. Их бу авыл, бу авыл... Нигә шулай мәрхәмәтсез ул үзенең гөлдәй матур, акыллы кызына? Ник аңа яраларның һаман яңасын, тагы да хәтәррәген салып кына тора? Фаҗиганең яңасы да авылда була. Туган авылында... Нурсибәнең диплом эше язып йөргән көннәре. Әнисенә булышырга, бәрәңге утыртырга кайткан. Кичен боларга, сулышына кабып, Шәит исемле егет йөгереп керә: — Нурсибә, зинһар, булыш! Әнинең тыны бетә... Кыз, бөтен эшен ташлап, ярдәмгә йөгерә. Керсәләр, әнисе өйдә дә юк икән... Егет исә аптырап калган кызга килеп ябыша... Әмма Нурсибә бирешми, нык тора. Ике арада көрәш башлана. Кызның карышуына, үзен кимсетүенә гарьләнгән Шәит шулчак әйтеп ташлый: — Нәрсә кыланган буласың? Әллә кайчан минеке бит инде син! Әллә кайчан эшең беткән, юлың ачылган! Шул сүз аның язмышын хәл итә. Нәфрәтеннән ярсыган кыз кулына пычак ала да егеткә кадый... Юк, үлми Шәит. Нурсибә аңа үзе үк беренче ярдәмне күрсәтә, үзе үк район больницасына озата бара. Ә яралы өгөт ыңгыраша-ыңгыраша яный: — Мин сине өтермәдә черетәм! — һәм сүзендә тора да... Уку, диплом, яшьлек, мәхәббәт, бәхет... — барысы, барысы кара томаннарга күмелә. Кызны дүрт елга хөкем итәләр. Төрмәдән ул бөтенләй башка кеше булып кайта, гүзәл Нурсибә сулган, шиңгән Көлсибәгә әйләнә... Югалган яшьлеген, бәхетен, мәхәббәтен ул да, сөйгәне кебек, хәмердән эзли башлый. Хәзер инде ул беркемгә кирәкми. Бары тик берәү генә, башын гаепле кешедәй иеп, кыз артыннан күләгәдәй ияреп йөри, бары тик берәү генә аны ихластан кызганып, бәхетле итәргә тели. Чөнки бернигә карамый ярата ул Нурсибәне, бик тә, бик тә ярата. Ул кеше минем әтием була... Менә шундый моңсу хикәя... Мин — әтиемнең бердәнбер кызы. Марат та әтисенең бердәнбер улы. Салават абый ничә тапкыр аны үзе белән ияртеп китте, ләкин Марат барыбер йөгереп безгә кайта... Салават абыйга түгел, минем әтиемә "әти" дип дәшә. Безнең әниебез дә бар... Әнә ул мунча идәнендә кызы белән улын гына түгел, дөньяның үзен дә онытып, үлгән кешедәй йоклап ята. Ул минем кайтканымны да, киткәнемне дә белми калачак... Без дә әниле йортта яшибез... Сәүдәгәр егет белән рәссам кыз Холык-фигыльләре белән алар төрле кешеләр иде. Әйтерсең лә ут һәм су, боз вә ялкын. Кыз һәркемне үзенә тартып торырдай сөйкемле, балаларча самими, һәрнәрсәдә бары тик яхшылык, матурлык кына күрергә яратылган нәфис зат. Ә егет исә авыр карашлы, кырыс чырайлы, тупасрак кеше. Әйтерсең лә кемгәдер гел ачулы, үчле, һәр мизгелдә йодрыкларын уйнатырга, кемнедер кимсетергә, таптап үтәргә әзер тора кебек. Таныш-белешләре бу икәүнең уртак тел табып, гел бергә йөрүләренә хәйран калалар иде. Әйе, Гүзәл белән Рафаилне дуслар дип әйтергә буладыр. Алар — күршеләр, бер бакчага, бер мәктәпкә йөрделәр. Гүзәл Рафаилгә үзенең яклаучысы дип карый, ә егет өчен бу кызый туган сеңлесе кебек иде. Рафаил солдат хезмәтен тутырып кайткач та, мөнәсәбәтләр үзгәрде. Ике ел эчендә Гүзәл танымаслык булып җитлеккән, зифа буйлы чибәр кызга әйләнгән иде. Аның сөрмәле күзләренә карагач, егет хәтта бер мәлгә каушап та калды. Күршеләр булгач, теләсәң-теләмәсәң дә очрашып торасың инде ул. Ә егет белән кыз өчен мондый очрашулар шатлык кына! Алар кичләрне бергә үткәрә башладылар, җитәкләшеп кинога, бию кичәләренә йә булмаса паркта йөрергә чыгып китәләр, һәр күрешү егетнең бер фикерен ныгыта бара иде: Гүзәл аңа гашыйк, зур, чын мәхәббәт белән ярата! Ә Рафаил? Табигать аңа нечкә күңел дә, шашкын хисләр дә бирмәгән. Ул салкын каны, аек акылы белән күптәннән бер ниятне билгеләп куйды инде: Гүзәл аныкы, бары тик аныкы гына булачак! Үзе чибәр, үзе укымышлы, үзе тыйнак, үзе күндәм. Менә дигән тугры хатын! Әйе, Рафаил һәрнәрсәне алдан уйлап эш итә, хыяллары зурдан. Гади кешенең мескен, соры тормышына риза түгел. Башкаларга өстән карап, беркемгә дә буйсынмыйча яшәүгә ни җитә! Ә моның өчен калын кесә кирәк. Егет түшәмгә төкереп тик ятмый, хыялына якынаер өчен тырыша, тырмаша. Танышлары аша сәүдә базасына эшкә урнашты, сату эше буенча читтән торып укырга керде. Ул әле аягына ныклап басачак, үз йорты да, машинасы да, йорты тулы байлыгы да булачак. Шуларның барысына өстәп, әйбәт хатын — Гүзәл дә булачак! Кызый анысы бераз сәеррәк инде. Бөтен нәрсәгә дә ахвах итеп йөри. Йә чәчәккә барып каплана, йә берәр агачны барып иркәли. Күктәге йолдызларга карап хыяллана, шигырьләр дә сөйләп ала. Рафаил аны тыңлаган сыман кылана инде, елмайган, баш каккан була. Әйдә, хыялланып калсын, гаилә мәшәкатенә чумса, чәчәк кайгысы калмас әле синдә, дип, эчтән генә Гүзәлдән көлеп тә куя. ...Ләкин туйлар булмый калды. Бәхет диңгезендә йөзгән кыз бер мизгел эчендә әйтерсең караңгы упкынга төшеп китте. Урам чатында булды бу хәл. Дөньясын онытып юл аша чыгып баручы кызчык зур тизлек белән килүче машина астында каласы иде. Әгәр Гүзәл аны читкә этәргә өлгермәгән булса. Куркуыннан ак кар төсенә кергән кызчык тротуар читенә, ә аның коткаручысы, әллә тигезлеген югалтып, әллә аягы таеп, нәкъ машина каршына килеп төште. Бу хәл шулхәтле тиз арада булды ки, руль артындагы яшь егет ни булганын аңларга да өлгерми калды бугай... Рафаил бу фаҗига турында ишеткәч, ачу белән әйтеп куйды: — Вәт җүләр! Ә эченнән уйлады: ярый әле өйләнешергә өлгермәдек, була иде хәлләр... һәм Гүзәл исемле хыялый кызны үткәненнән дә, бүгенгесеннән һәм киләчәгеннән дә сызып ташлады. Аның тормышында сырхаулар өчен урын юк иде... * * * Илдәге үзгәрешләр үз эше белән шөгыльләнергә теләүчеләргә юл ачты, сату-алуның бераз булса да рәтен белгән кешеләргә бигрәк тә ярап куйды ул. Рафаил кебек үткен, комсыз һәм, гаделлек өчен әйтергә кирәк, булдыклы, тырыш бәндәләр җиң сызганып акча эшләргә кереште. Хөкүмәт моның өчен гүя үзе дә бөтен уңайлыкларны тудырган иде: бәяләрне тезгеннән ычкындырды, кануннарны, таләпләрне йомшартты. Башланды илдә ыгы-зыгы, бәя уйнату, талау-үзләштерү, алдашу... Иренмәгән өлгер затлар, намуска төкереп караучылар ай-ел эчендә капиталистка әйләнде. Рафаилнең дә кесәсе буш калмады. Ул төп эшеннән китте, башта базарда сату итте, аннары үзенә бер ларек сатып алды. Акча янына акча килә торды, банкка салынганнары, балалап, табыш китерде. Көннәрдән бер көнне шәһәр үзәгендәге бер җыйнак кына кибет тә аның кулына күчте. Егетебез җәяү йөрүнең ни икәнен онытты, аның гаражында соңгы модель "Жигули" көязләнеп утыра иде. Бай, рәхәт тормыштан башы әйләнгән сәүдәгәрдә кайдадыр авырып ятучы Гүзәл кайгысы түгел иде инде. Беркөнне аның кибетенә карсак гәүдәле, тузган чәчле таныш түгел бер ир-ат килеп керде. Абзыйга илле яшьләр чамасы иде. Ул Рафаилне чакырып алып сүз башлады: — Миңа сезнең ярдәм кирәк иде, үзем сату белән шөгыльләнгән кеше түгел. Менә шушы картиналарны кибетегезгә куеп, кешеләргә тәкъдим итә алмассызмы икән? — Кунак стена буена куйган зур төргәккә ишарәләп күрсәтте. Нигәдер юк дип әйтә алмады Рафаил. Риза булып алып калды рәсемнәрне. Рәссам бәяне югары куймаган иде, шуңамы тиз сатылып беттеләр алар. Абзый кеше моңа сөенеп, тауарын тагы алып килде. — Болай булгач, байыйсыз инде, — дип киная белән әйтеп куйды аңа Рафаил. Ир уңайсызланып китте, аклангандай сөйләргә кереште: — Бу акчалар миңа түгел. Бер укучыбыз авыр хәлдә Мәскәү клиникасында ята. Аңа ашыгыч операция кирәк. Тик ул түләүле. Акчаны шуңа җыябыз. Бик сәләтле кыз ул. Батыр да. Аяклары йөрмәсә дә, елап утырмый, өметләнә, көрәшә. Иҗатын да ташламый. Менә карагыз, бу — аның рәсеме. Рафаил сәнгатькә битараф кеше иде. Гүзәл училищеда рәссамнар бүлегендә укып йөрсә дә, егет анда бер тапкыр да аяк басмады. Кызның илһамланып сөйләгәннәрен дә колак яныннан гына уздырып җибәрә иде. Кешенең күңеле булсын инде дип, полотнога күз салган булды. Ниндидер серлелек бар иде бу рәсемдә. Алгы фонда моңсу, уйчан күзле кыз. Дулкынланып торган чәчләре иңнәренә таралып төшкән, зур итеп ачылган зәңгәр күзләре ялварып та, үпкәләп тә, нидер таләп итеп тә карыйлар төсле. Чиста ак йөзенә уң яктан күләгә төшкән. Чөнки сурәтнең ул ягында төсләр дә караңгы, күк йөзен болытлар каплап алган. Сул як якты. Анда кояш нурлары хуҗа. Шатлык һәм кайгы бер сурәттә, бер йөздә очраша. Уйландыра торган сәер рәсем. Рафаил аны таныды. Рәсемдәге кыз Гүзәл иде. Димәк, акча аңа кирәк. Ә бит мин ярдәм итә алыр идем... Ләкин егет уеннан кире кайтты. Шәһәр читендә генә, бик матур урында урнашкан кирпеч йортны ул тагын кайчан таба әле. Сөйләшенгән, килешенгән бит инде. Тукта, аз булса да арттырып була лабаса. Бер-ике меңнән генә дөнья җимерелмәс. Рафаил кесәсеннән акча чыгарып, горур кыяфәт белән рәссам алдына куйды. — Бусы миннән булыр! — Янәсе, күр, без дә шәфкатьле. Ләкин бөдрә чәчле абзый акчаны алмады. — Рәхмәт, — диде тыныч, йомшак тавыш белән. — Без чит кешеләрдән алмыйбыз. Шул сүзләре белән Рафаилне гарьләндерүен, аның минминлегенә кагылуын аңламады. — Кем ул чит кеше? Минме чит кеше?! Ә син кем? Шайтаныма олак үзеңнең картиналарың белән! Кибет хуҗасының кыланмышына аптырап калган ир ни дияргә, ни кылырга белмәде. Аңа чыгып китүдән башка чара калмады. Ни булды Рафаилгә? Ул Гүзәлнең портретын кибет түренә үк элеп куйды. Сораучыларга "сатылмый" дип җавап бирделәр. Шулай кушылган иде. Көннәр, айлар үтә торды. Рафаилнең тагы бер хыялы тормышка ашты. Аның хәзер яңа затлы җиһаз белән шыплап тулган үз йорты бар. Тик анда яшәүче юк, әллә ничә йозакка бикләнгән килеш тора бирә. Әти-әнисе гомер иткән нигезләреннән аерылырга теләмәделәр. Күршеләрне ничек ташлап китик, яңа урында беркемне дә белмибез, диделәр. Ялгызың хан сараедай йортта нишләп бетәсең, өйләнергә кирәк. Тик кемгә? Рафаил таныш кызларын барлап чыкты. Алар күп иде. Күңел ачар, бер төн өчен генә барысы да әйбәт. Әмма тормыш юлдашы итеп берсен дә күз алдына китерә алмый Рафаил, үзе кебек үк алар да акча, байлык коллары гына шул... Бөлгенлеккә төш әле, яныңда берсе дә калмаячак ул иркә күбәләкләрнең! Менә Гүзәл... Гүзәл... Ул бөтенләй башка. Ул шундый чиста, ул — фәрештә! Кайда соң син минем Гүзәлем? Белә юкса Рафаил, кайда икәнен дә бик яхшы белә. Тик... Кул сузарсың да, үкенечкә калыр. Әллә аякка баса, әллә юк. Нигә соң әле күңеле һаман шул Гүзәлгә тартыла? * * * Кайтуы турында беркемгә дә хәбәр итмәде Гүзәл. Үз аягы белән, кеше ярдәменнән башка кайтуына гаҗәпләнсеннәр әле! Әти-әнисе өчен көтелмәгән шатлык булсын. Кыз аякка бассын өчен дуслары, якыннары барысын да эшләделәр. Айлар түгел, елларга сузылды дәвалану. Кара инде, туган ягын күрмәгәнгә дә ике елдан артык вакыт үтеп киткән икән ләбаса. Яшеллеккә төренгән тын шәһәрен, аның иркен матур урамнарын, кешеләрен сагынды ул. Шул вакыт эчендә күпме үзгәреш! Яңа йортлар калкып чыккан, яңа кибетләр пәйда булган. Берсенең ишек өстенә "Гүзәл" дип язып куйганнар. Кереп карарга кирәк әле үз исемен йөртүче бу кибеткә. Чит илдән кайтартылган чуар киемнәр, бизәнү әйберләре... Чү, бик таныш йөз. Рафаил бит бу! Рафаил... Гүзәлнең иң тәүге саф мәхәббәте, өмете һәм җан ярасы. Әнә ул елмаеп аның каршына килә. Юк, оялмый. Елмая, әйтерсең берни дә булмаган. Кыз, нәфрәтләнеп, карашын читкә борды. Күзләре түрдә эленгән таныш, бик таныш рәсемгә төште. Буяулар урынына әйтерсең лә йөрәк канын салып, көчсез куллары белән, авыртудан иреннәрен тешли-тешли ясаган рәсеме иде ул аның. Анда — өмет һәм өметсезлек. Ничек көтте ул Рафаилне! Ә ул... Ичмасам, бер хат кисәге язып салсачы! Кайгылы минутларын, көннәрен уртаклашкан булса, бу кара күләгәләр төшмәс иде сурәткә, күңелендә якты кояш кебек өмет кенә балкыр иде. — Гүзәл! Ну сагындырдың! Сине көтә-көтә саргаеп беттем бит инде. Менә бу кибетне сиңа атап ачтым. Аның да исеме Гүзәл. Нәрсә сөйли ул? Гүзәл иреннәрен тешләп читкә борылды, йөрәгенең ярсып тибүенә түзә алмыйча, урамга, саф һавага ашыкты. Рафаил аны туктатмады. Үзенең гафу ителмәячәген аңлый иде ул. Үпкәләмә, Миләүшә! Миләүшә эшләгән кибет шәһәр үзәгендә урнашкан. Аның икешәр катлы ишекләре, җилләткеч канатлар кебек, көне буе хәрәкәттә. Бөгелмә шәһәрендә сатучылыкта укып кайткан, әле күптән түгел генә үзенең унсигез яшен җырлыйҗырлый билгеләп үткән, тулган айдай түгәрәк йөзле, шомырт күзле, балериналардай җиңел, сылу гәүдәле бу кызыбыз кәнфит-прәннек ише тәмле әйберләр белән генә сату итә. Эшли башлавының беренче көннәрендә бик канатланып, һәр сатып алучының алдына-артына төшеп дигәндәй, ярарга тырышып, яхшы итеп хезмәт күрсәтергә тырышып йөргән иде дә... Алай гына булмый икән ул. Бер дә эреп төшәргә ашыкмый шәһәр халкы. Каршыларында кояш кебек балкып, җилдәй йөгереп торсаң да ярый алмыйсың үзләренә, гаеп табарга гына торалар. Ахыр чиге Миләүшә дә арыды, туйды, прилавка артында артыгын сөйләшми генә сату итә башлады. Сатып алучылар аңа хәзер барысы да бертөсле булып күренә иде. Шуңа күрә кешеләрне ераера үзенә таба атлаган Ринатны да каршысына килеп баскач кына күреп-танып алды. — Сәлам, Миләүшә! Кыз дәшмәде. Үлчәүгә салырга маташкан төргәге сүтелеп китеп, алсу кәгазьле кәнфитләр идәнгә сибелде. Миләүшә, кабаланып, аларны кабат төргәккә тутыра башлады. Чәчләрен әллә ни кыландырып биек эшләпә сыман ясаган бер фырт хатынның борыннарын җыера-җыера: — Миңа идәннән җыйган кәнфит кирәкми! Анысын, сеңелкәем, үзегез ашарсыз инде. Тартмадагысын сал! — дип кычкыруын бөтенләй ишетмәде. Хәер, ишетсә дә бу сүзләрнең мәгънәсен аңламас иде. Көйләп җибәргән машина кебек төгәл, җитез эшләп торган кызның кинәт югалып, каушап калуының сәбәпчесе, әлбәттә, Ринат иде. Дулкынланудан Миләүшәнең йөзе колакларына хәтле кызарган, егеткә күтәрелеп карарга да кыюлыгы җитми, сатуын ташлап, аның янына да чыга алмый, чөнки үлчәү яныннан кеше өзелми. Ринат исә китәргә ашыкмый, сабыр гына кызның эштән бушавын көтә... Ярый, егет белән кызны шунда калдырып торыйк. Ә мин сезне бу ике яшь кеше белән якыннанрак таныштырыйм әле. Ринат — Миләүшәнең беренче мәхәббәте. Күмер төсле янып торган кап-кара күзле, бик шәп куе мыек җибәргән уртача буйлы, нык гәүдәле бу егет артык әрсез дә, шулай ук җебеп төшкәннәрдән дә түгел. Кызны бер күрүдә ошатты. Ошатты да, бию кичәсеннән озата да кайтты. Ул кичне танышып, сөйләшеп йөрделәр. Икенче очрашуда егет һич уңайсызланып тормыйча кызның озынча нәфис бармаклы кулларыннан кысып тотты. Ә өченчесендә Сылукайның әле бер егет тә кагылмаган дымлы чиядәй иреннәреннән суырып үпте... Китаплардан укып, кинолардан күреп, чын мәхәббәтнең барлыгына ихлас күңелдән ышанган һәм дә аны өзелеп көткән кызга җитә калды. Ринат дип йокыдан уянды, аның килүен тилмереп көтте, шәүләсе күренүгә, сөйгәненең кочагына атылды. Яратты һәм яратуын яшермәде, иркә песи баласыдай егеткә сыенды. Башка берәү булса, эләкте миңа бәхет дип, сөенеченнән күккә сикерер иде. Ә Ринат курка калды, кызның ялындырмый-нитми генә үз итүен, хисләрен яшермәвен бозыклык дип кабул итте. Хәзәрдән үк шундый булгач, өйләнешкәч кемгә әйләнер, янәсе. Кыскасы, Миләүшә белән очрашып йөрсә дә, аңа өйләнергә һич тә исәбе юк иде егетнең. Йөрде-йөрде дә көннәрдән бер көнне аңлашыпхушлашып тормый гына юкка да чыкты. Ә Миләүшә? Чибәркәебез бу көтелмәгән хәлдән тәмам коелып төште, боек күзләреннән мөлдер-мөлдер яшь акты. Әй көтте, тилмерепләр көтте Ринатын. Әгәр аның сагышлары болытка әйләнсә, җир өстенә көн-төн яңгыр кояр иде. Ни әйтсәң дә беренче мәхәббәт беренче шул инде, алай тиз генә онытылса, мәхәббәт буламыни ул?! Миләүшә бәгырькәйнең күзләренә башка беркем күренмәде. Ринат өчен генә матур киенә, бизәнә-ясана, аның өчен генә ягымлы, матур, акыллы булырга тырыша иде, инде кояшы сүнде, дөньяның яме бетте. Бергә эшләүче хатыннар рәхәтләнеп үртәделәр үзен: — Кайгырма, без сиңа егетнең менә дигәнен табабыз әле! Ринатыңны исеңә дә төшермәссең, һай, жүләр, синең яшьтә булсакмы?! Елап утырмас идек, дөньяда егет беткәнме?! — диделәр әллә үртәп, әллә юатырга теләп. Болар ярата беләме, әнә бит ирләренә дә "мужик", "ишәк", "дивана" дип кенә дәшәләр. Сөйгән кешесенә кем шулай дип әйтә инде, йә?! Миләүшә кебек сагынган, яраткан кеше башка юктыр ул дөньяда. Ризык та күренми күзенә, эш тә, кешеләр дә... Йөри инде шунда, ни тере, ни үле түгел. ...Менә шундый-шундый хәлләр иде болар арасында. Нигә соң әле югалган егетебез монда килеп чыккан? Нинди җилләр китергән аны Миләүшә тарафына? Шулай итеп, Миләүшә каушый-каушый булса да сату итә. Ә Ринат сабыр гына аның бушавын көтә. Ниһаять, үлчәүнең бу ягында кеше калмады, прилавка артындагы сатучы кыз, күзләрен тутырып, Ринатына карады. Тилмереп көткән кадерлесенең бик тә якын, бик тә яраткан йөзенә күз салу белән, Миләүшә күңелендәге бөтен әрнү-үпкәләр эреп юкка чыкты, иреннәре үзеннән-үзе елмайды. Көзге көн караңгы һәм болытлы булса да, кояш, гүя мондый шатлыклы вакыйгадан читтә калырга теләмәгән сыман, әллә нинди киртәләрне җимереп җиргә төшкән дә кызның йөзенә килеп кунган, һәрхәлдә, Миләүшәнең балкып торган йөзенә карап, моңа ышанырлык идө. — Син... килдең?! (Игътибар ит, укучым, бары ике сүз, ә күпме хис сыйган! Ринаты аңласа ярый ла...) — Килдем әле менә. — Авырдыңмы әллә? — Юк... — Командировкада идеңме? — Юк. — Сәер... (Әлбәттә, сәер! Тот та югал, имеш!) Ләкин егет аңламый, гаҗәпләнеп сорый: — Нәрсә сәер? — Ни дисең? — Ни хәлләрдә соң, Миләүшә? — Ярыйсы... Үзең? — Уртача. — Нигә алай? — Бер проблема бар. — Шулаймыни? — Синең ярдәм кирәк иде. — Әйт соң... — Туйга шампан шәрабы табалмыйбыз. Ярдәм ит әле, дус булсаң! — Кемең өйләнә? — Үзем. (Әйе, турыдан әйтергә кирәк, өметләнергә урын калырлык булмасын...) Ишетсә дә ишетте, ишетмәсә дә ишетте Миләүшә. Шаккатып, Ринатка төбәлгән килеш басып торуында булды. Хәлләрнең шәптән түгел икәнен чамалап, кояш та болыт артына яшеренде. (Мондый сүзне әйтеп торганчы, йөрәккә пычак кына кадыйсы бар. Әле белеп булмый, кайсының ярасы авыррактыр.) — Син гаепләмә инде, — диде егет, тыныч кына. — Без бит күптәннән очрашмыйбыз. Мин сиңа бернинди начарлык эшләмәдем. Дуслар булып калыйк, Миләүшә! — Калыйк... — диде кыз, калтыранган иреннәрен тешләп. Шулай сүз бетте. Сихерче Фарис Галләмовның мәрткә китү дигәне шул буладыр, күрәсең. Тораташ катты да калды менә Миләүшә. Инде егет тә аптырашта. — Булмаса, мин китим. — Хуш, үпкәләмә, Миләүшә! Дус дип кенә килгән идем. Китә... Үпкәләп китә. Аннары очрашкач та сөйләшмәс... — Ринат! Китмә... Хәзер сорап карыйм... ...Ринатның зур юл сумкасында шампан шәраблары чыңлый. Юк, бу шешәләрдә шәраб түгел, әйтерсең лә ул аларга Миләүшәнең шатлыгын, өметен, мәхәббәтен төяп, ә алмашка бары күз яшьләре генә калдырып китеп бара иде... Теләк Менә алар. Шундый якын, кулыңны суз да ал. Түм-түгәрәкләр, кызарып пешкәннәр... Тәрәзәдән төшкән яктылык аларның тигез, ялтырап торган шома өсләрендә чагыла. Гөлсем авызында аларның әчкелтем, тансык тәмен тоя. Ниһаять, теләгенә иреште, ничә көннәр, атналар буе тынгы бирми газаплап торган шашкын теләк басылыр, күңеле тынычлап, рәхәтләнеп калыр... Хатын әйтеп-аңлатып бетермәслек ләззәт-куаныч белән кызарып пешкән помидорны иреннәренә тидерде... Нәкъ шул җирдә төш өзелде. Иренең ухылдап, икенче якка әйләнеп ятуына уянды, ахры. Гөлсем үртәлгән карашы белән караңгылык эчендә калган кечкенә бүлмәне айкап чыкты, әле генә күз алдында торган сусыл помидорларны эзләде. Урам утларыннан төшкән яктылыкта тәрәзә каршындагы яшь миләшнең шәүләсе чагылып, әллә нинди серле картина тудырган, диварда гүя җеннәр бии. Сыгылмалы миләшкәй язгы җил иркендә иркәләнеп тирбәлә шулай. Аның бөреләре әле уянмаган, әмма инде ул яз исен сизә, шуңа сөенә бугай, әнә бит ничек бии. Әмма Гөлсемнең язда да, иркә миләшләрдә дә эше юк. Аның күз алдында яңа өлгергән сусыл помидорлар. Төшендә дә, өнендә дә. Дөньяда шундый чир дә бар икән әле. Башы авыртканы, теше сызлаганы бар, авырттылар да беттеләр, онытылдылар. Ләкин мондый бетмәс-төкәнмәс, җанны ашап торган газаплы чирне татыганы юк иде әле. Моңарчы хәле түзәрлек иде. Бераз күңел болганып интекте, авызына ризык каба алмады. Карындагы баласына җан кергәч, ул михнәттән котылды. Инде менә бу теләк тынгы бирми, көннән-көн ныграк газаплый. Җанына урын таба алмый, гүя тәнендәге һәр күзәнәк дулый-шашына. Әйтүе генә җиңел, ә түзүләре... Диванга тәгәрәп, куллары белән тыгыз япманы тырный-тырный елады беркөн. Нигә әнисен газаплап, помидор таптыра әле дөньяга да килмәгән бу җан? Нәкъ менә март аенда? Нигә алма яки башка нәрсә түгел? Кайдан табасың бу вакытта яңа өлгергән помидорны?! Бу шашкын теләкне бастыру өчен, помидорның тозлаганын да, маринадланганын да ашап карады Гөлсем. Әмма юк, җанын тынычландыра алмады. Беренче шатлыгын, беренче сабыен көтә бит ул! Нәрсә җитми соң сиңа, балакай? Нигә шулай үзсүзләнеп, яз башында ук помидор таптырасың син? Их, көз булса... Берне түгел, чиләкләп ашар иде Гөлсем ул помидорларны. Тәмам туйганчы, гарык булганчы ашар иде. Хәле турында иренә әйтми Гөлсем. Иркә, дияр, кыланчык, дияр. Хан кызы түгелсеңдер, бу вакытта помидор таптырырга, дияр. Болай да холыксыз, и Алла! Өйләнешкән мәлләрне кадерләп кенә йөрткән иде дә бит, соңгы вакытта әллә нишләде әле, үзгәрде, эчә башлады. Ничек котылырга соң инде бу газаптан?! Кичә урамда бер танышы очрап, хәлләрен сорашып торды: — Теләгән ризыгың юкмы? Булса, җир тишегеннән табып булса да аша. Юкса балаң берәр кимчелек белән туар, Алла сакласын! Әнә бер хатынның... Бер генә түгел, әллә ничә хатынны искә алды танышы, бер колаклы, бармаксыз, кара битле булып туган балалар турында бик озак сөйләде. Гөлсем тәмам куркуга төште. Ничек булса да табарга кирәк бу помидорларны, җаны теләгән ризыкны ашарга кирәк! * * * Ул аларны ерактан ук күреп алды. Арлы-бирле буталган кешеләрне ера-ера шунда атылды. Артыннан ире чак өлгерде. Алар нәкъ шундыйлар, төшенә кергәнчә, нәкъ Гөлсем теләгәнчә, әллә кайдан балкып, кызыктырып торалар. Кыпкызыллар, шомалар, эреләр... Ә бәясе... Коточкыч! Ләкин алырга кирәк, уйлап та тормыйча алырга! Хет ат бәясе булсын. Кешеләрне этә-төртә, Гөлсем чиратка басты, нәүмиз карашын сай тартмаларга тутырылган помидорлардан аера алмады. Бу төш түгел, бу өн! Тизрәк-тизрәк аласы иде үзләрен, тыгыз, итләч тәннәренә батырасы иде дә тешләрне, рәхәтләнеп умырып ашыйсы иде! Тизрәк җитсен иде шул татлы мизгел! Күңеле түземсезләнеп, ашкынып көтә шул бәхетле минутларны. Закир әллә инде аның халәтен аңлады, әллә авырлы хатынын чиратта бастырып торырга кешеләрдән уңайсызланды: — Бар, син урамда көт, үзем алырмын, — дигән булды. — Бер кило җитәдер бит? — Юк, юк! Икене ал! Юк... Өчне... Дүртне... — Син нәрсә, шаштыңмы әллә? Шул бәягә?! — Алайса... икене! Павильон эче бөркү, һавасы авыр иде. Урамга чыккач, Гөлсем иркен сулыш алды. Ул бәхетле иде. Йөзен кояштай балкытып, үзалдына елмаеп торган хатынның бар бәхете гап-гади яшелчәдәдер дип кемнең башына килсен?! Закир бик озак күренмәде. Аптырагач, Гөлсем кире павильонга керде. Куе кара мыеклы егет соңгы тартмадагы соңгы помидорларны үлчәп маташа иде. Закир күренмәде. Димәк, ул Гөлсемне күрмичә үтеп киткән. Хатын, ике атлыйсын бер атлап, абына-сөртенә өенә ашыкты. Әмма Закир да, помидорлар да өйдә юк иде. Бер сәгать үтте... ике... өч... Сәгать даң-доң килеп төнге уникене сукканда, ишектә кыңгырау тавышы яңгырады. Елмайган канәгать йөз, кызыл чырай белән Закир кайтып керде. — Гөлсем... бәгърем... җанкисәгем! Ачуланма, яме... Син мине ачуланма! Пнимаеш, бер дус очрады... Малай тәпие юдык. Гөлсем! Түлке ачуланма... ачуланма, пнимаеш... — Ә-ә... помидорлар... Помидорлар кайда?! Закир хатынына мыскыллы караш ташлады: — Ыффу... Кешенең малае туган! Ә син... помидорлар, имеш... Ерунда помидорлар! Закускага китте помидорларың, пнимаеш! За-кус-ка-га! ...Июнь башында, халык мәш килеп сабантуй бәйрәменә әзерләнеп йөргәндә, Закир белән Гөлсем үзләренең беренче сабыйларын алып кайттылар. Ике әби — ике кодагый оныкларын өстәл тулы ризык белән каршы алды. Табында помидор да бар иде, әмма Гөлсем аларга әйләнеп тә карамады. Улы яңагындагы кып-кызыл түгәрәк миң аңа гомере буе помидор дигән яшелчәне хәтерләтеп торачак иде. Телефон Синең бүлмәдә телефон шалтырый. Эшеңнән бүлүләренә кәефең кырылып, теләр-теләмәс кенә трубканы аласың: "Әйе, тыңлыйм!" Ләкин телефон дәшми. Сулышымнан тирләп чыккан трубкада әйтерсең лә иреннәреңнең кайнарлыгын тоям. — Алло! Алло! Шундый якын, кадерле тавышны ишеткәч, дулкынлануымнан, каушавымнан тәнемдә гүя йөзләп йөрәк тибә, аңым томалана, кулыма кысып тоткан телефон трубкасы учымны яндыра. Дәшмим. Сине тыңлыйсым, күптән ишетмәгән, өзелеп сагынган ягымлы тавышыңны ишетәсем килә. Сине мәңге тыңлап туймас идем! — Ап-ло-о! Барысы да күз алдымда... Синең тар, кысан бүлмәң, төрле язулар, кәгазь-папкалар таралып яткан эш өстәлең һәм бик таныш кызыл телефон... Трубка тотып аптырап калган матур йөзеңне, эшеңнән аерыла алмыйча алдыңдагы кәгазьләргә текәлгән акыллы, уйчан күзләреңне күргәндәй булам. Исемеңне әйтеп кычкырудан көчкә тыелып, трубканы ныграк кысам. Анда син... Яратканым, сагынганым... Кайнар сулышыңны тоям, арабызда чакрымнар гына түгел, үтә алмаслык каршылыклар ятса да, син янымда, янәшәмдә кебек. — Алло! Мин сезне ишетмим! Беләм, кадерлем, ишетмисең... Син мине беркайчан да ишетмәдең... Янәшәңдә басып, кулларыңнан алып, янып-дулкынланып хисләремне аңлатканда да син мине ишетмәдең, эшеңне уйладың. Күңелең белән анда, өстәлеңдә тузгып яткан җансыз кәгазьләр арасында идең. Аһ, ничек сөймәдем мин аларны! Ачуымнан, үртәлүемнән бөтенесен утка ягасым, вак-вак кисәкләргә ертып, җилгә очырасым килә иде. Сине алар кочагыннан алып, үземнеке, бары үземнеке итәргә, гүзәл мәхәббәт дөньясына алып китәргә теләгән идем. Ләкин җиңелдем. Кәгазьләр калды... Дөньяңны онытып җаның-тәнең белән бирелгән яраткан эшең калды... Ә мин киттем... — Апло-о-о-о! Ник дәшмисез?! Ватылган, ахры... Пип-пип-пип... Ватылган, ахры... Ватылган-җимерелгән... Инде күптән, бик күптән... Исеңдәме, яз иде. И ул табигатьнең сихри мизгелләре! Күңелнең уянып, әллә кайларга омтылган татлы көннәре... Яшь, шашкын йөрәкнең дәртләнеп, үзенә урын таба алмый, дөньяга сыймый ярсулары! Кар астыннан борын төрткән җылы җир исе, күзләрне иркәләгән яшел төсләр! Бер кочак умырзая күтәреп, бүлмәгә кердем. Уян, яз килде! Ташла кәгазьләреңне! Әйдә урманга, болынга, табигать кочагына! Әмма... Бүлмәңдә минем чәчәкләрем өчен урын табылмады, калын-калын папкалар арасына сыймады язның тәүге гөлләре. Без сыймадык. Күңелеңдә минем өчен урын юк иде. Рәнҗегән мәхәббәтемне яралы йөрәгемә кысып, бүлмәңнән чыгып киттем. Кул җылыңны, җаныңны урлаган салкын кәгазьләр арасында шиңгән умырзаялар сибелеп калды... Пип... пип... Синең матур, ягымлы тавышыңнан мәхрүм калып, мескен авазлар чыгарып ятучы трубканы урынына куям. Рәхмәт аңа! Җир йөзендәге барлык телефоннарга, аларны уйлап чыгарган игелекле кешеләргә рәхмәт! Югыйсә синең исәнлегеңне мин ничек белер идем... Монда кемдер бар иде Син шундый бәхетле! Елмаясың. Йөзеңдә шатлык нурлары уйный, күзләрең көлә. Сәер, мин сиңа сокланып карыйм хәтта. Алай булырга тиеш түгел югыйсә. Әмма бәхетле кешене күрү барыбер рәхәт. Кулына яраткан уенчыгы эләккән бала сыман чын күңелдән шатланасың бит син. Без Казанның шаулап-гөрләп торган Бауман урамындагы җыйнак кына бер кафесында утырабыз. Икебезнең алда да үтә күренмәле пластик стаканнар. Минем стаканда кайнар кофе, ә синекендә күз яшедәй үтә күренмәле ак сыеклык. Аның исеме — аракы. Синең өчен ул бик кадерле, ахры: кемнәндер сакларга, җылытырга теләгән кебек, стаканны учларыңа кысып утырасың. Элек Беренче май бәйрәме открыткаларында шундый рәсем була торган иде: ак һәм кара куллар бергәләшеп Җир шарын учларына тотканнар. Әмма синең кулыңда Җир шары түгел, хәмерле стакан һәм ул сиңа Җир шарының үзеннән дә кыйммәтрәк кебек... Менә син аны сак кына итеп кипкән иреннәреңә китердең. Күзләреңне йомып, үләргә җитеп сусаган кешедәй, һәр тамчысының кадерен белеп, тәмен белеп эчәсең... — Шәп булды бу! Яшисе килеп китте! Сәер... Бәхет өчен кешегә бик аз кирәк икән ләбаса. Йөз грамм хәмер дә җитә икән... Әллә соң миңа да авыз итәргәме? Минем дә бәхетле буласым килә бит! Син теләгемне үтисең. Әче, салкын эчемлек авыз эчләрен, тамагымны яндырып ала. Бер генә йотым кабам да стаканны кире үзеңә сузам. Юк, юк, бүтән кирәкми. Болай да күңелем болгана, миңа бер дә рәхәт түгел әле. Ә син көләсең, стаканны йөзеңә китерәсең дә аның аша миңа карап көләсең. Кинәт кенә күңелемә килгән уйдан ямансу һәм авыр булып китә: шул хәмер тулы стакан аркасында безнең араларыбыз да ерак бит. Син — бер, ә мин — икенче ярда. Ә уртада — хәмер елгасы. Ул ага да ага, аккан саен ярлар ишелә, аралар ерагая бара... Мин сине күрсәм дә, син мине гүя күрмисең. Әнә аны, стакандагы эчемлекне яратасың. Гел аның турында гына уйлыйсың, аны гына өзелеп-өзелеп телисең. Йа Рабби, шул әйбер, адәм баласы үзе уйлап тапкан шул сыекча, минем көндәшеммени?! Нигә син аны миннән артыграк яратасың?! Аның сиңа сокланып караучы күзләре дә, һәр әйткән сүзеңне мөкиббән китеп тыңларлык колаклары да, сине назлаучы йомшак куллары да, сиңа иркә сүзләр пышылдый-пышылдый үбүче кайнар иреннәре дә юк бит... Ә ул сине яратмый, ул усал, явыз, мәкерле, аның бар максаты — тәнеңә, йөрәгеңә, бәгыреңә, акылыңа хуҗа булып, сине юк итү. Яратма син аны! Сине кадерләргә, якларга, сакларга әзер булган мине ярат! Мин сине үлгәнче яратырмын... Яратмасам, каршыңда утырыр идеммени?! Синең тәмләп-ләззәтләнеп аракы эчүеңне карап утырыр идеммени? Син нидер әйтергә теләгәндәй талпынып куясың. Тирән кое кебек караңгы, серле күзләреңдә әллә ничә төрле хисләр дулкыны тирбәлә. Күзләрең матур синең, карашың сихерле. Шул караш астында күңелем ялангач кала да, бер гөнаһсыз, садә хис-уйларым ояла-ояла яшеренер урын эзли кебек. Зинһар, алай карама миңа, вәгъдәле карашларың белән алдама. Карашыңның көчен үзең дә беләсең, юри күзләремә туры карыйсың, уттай кайнар бармакларың белән кулларыма кагыласың. Тетрәнеп китәм. Күпме көткән иң кирәкле, иң кадерле сүзләрне, бәлки, менә бүген, нәкъ менә шул мизгелдә ишетермен?! Иреннәрең шундый назлы, матур итеп минем исемемне пышылдый: "Нураниям... бәгърем..." Тагы бер, бары бер сүз! һәм мин бәхет диңгезенә кереп күмеләчәкмен. Миңа шундый рәхәт, әле генә әйткән сүзләрең кайтаваз булып күңелемдә яңгырый: "Бәгърем... бәгърем.^ бәгърем..." Бар кыюлыгымны җыеп, күзләреңә карыйм. Йа Хода, аларда мин түгел, стаканнар гына чагыла түгелме соң?! Әллә кайдан, томан эченнән, өзеп-өзеп, ялварып әйткән сүзләрең килеп ирешә: — Бәгърем... Аз булды бит... Бир тагы биш сум... Тагы илле генә грамм... Аңла хәлемне, бәгърем... — ?! "...Әйдә кыя башына, аннан диңгез тагы да матуррак күренә", — ди икән егет кызга. Кулга-кул тотынып, алар кыя башына менгәннәр. Шулчак егет бик каты итеп сызгырып җибәргән, ди. Диңгез дулкыннарын ера-ера ярга таба су аждаһасы йөзеп килгән дә, авызын ачып, егет белән кызга караган. "Бу минем дустым", — дигән егет. "Бигрәк зур, мин аннан куркам", — ди икән кыз. "Курыкма, ул сине яратыр", — дигән егет һәм кызны кыя башыннан нәкъ аждаһа авызына төртеп тә төшергән, ди..." Каян искә төште соң әле бу әкият? Гел кирәкмәгән уйлар килә башка... Гафу ит, син миннән акча сорадың бит әле. Бирәм, әлбәттә. Югыйсә син башкаларга ялыначаксың. Ә мин синең мескенләнүеңне, түбәнсенүеңне теләмим. Горур һәм көчле итеп күрәсем килә сине. Мин биргән акчаны учыңа кысып, син бәхетле елмаясың. һәм: — Рәхмәт, бәгърем. Син әйбәт кеше, — дип, сөенәсөенә кафега кереп югаласың ... Әйе, мин әйбәт кеше... Шундый "әйбәт", хәтта үз-үземне хөрмәт тә итә алмыйм. "Башкаларга ярар өчен, үзеңне югалтма!" Бу сүзләрне әни әйткән иде. Бик күптән инде. Әни хәзер җирдә юк, ә киңәше, сүзләре күңелдә яши. Юк, болай ярамый... Китәргә кирәк. Миңа моннан китәргә кирәк! Югыйсә югалачакмын, синең кулыңдагы хәмер эчендә мин дә югалачакмын. Хәмер түгел, гүя йөрәгемнән тамган канны эчәсең. Урын өстендә яткан гарип бала үзенең тәүге адымнары, шат, садә көлүләре, бәхетле авазлары белән әнисен сөендерә алмый. Сабыеның тән һәм җан газаплары, үкенечле язмышы ана йөрәгенә бары чиксез әрнү, тирән сагыш кына өстәп тора. Сыңар канатлы гарип мәхәббәт беркайчан да бәхет күгенә оча алмаячак. Ул кадерсез, киләчәксез. Шулай булгач, ник соң әле мин аны яшәтергә тырышам? Бу дөньяда үземә дә җитмәгән җан җылысын биреп, шул сыңар канатлы, гарип мәхәббәтне тәрбиялим? Үлсен ул, газапланмасын, һәм мине дә газапламасын! Китәргә кирәк. Колагымда яралы җанның әрнүле авазы булып шагыйрь сүзләре яңгырый: Яратмыйча китү җиңел, Яратып китеп кара... Бераздан, кулыңа хәмер тулы стакан тотып, син өстәл янына килерсең. Шулчак аптыраулы карашың буш урындыкка килеп төртелер. Хәмер эчендә йөзгән ми күзәнәкләрендә бер уй чагылып китәр: — Монда кемдер бар иде бит... Кемдер бар иде... Ак болыт Әниемнең якты истәлегенә багышлыйм Адәм баласы яши торган һәр җирдә бар иде ул. Кайчан, ничек пәйда булган, моны инде беркем дә хәтерләми. Ләкин ул күптән, бик күптән булган, һәрхәлдә, күпне күргән әбиләр, аксакал бабайлар шулай диләр. Башта һәр йорт, һәр авыл-шәһәр өстендә эленеп торган ак болытлар бергә җыелып, биниһая олы, биниһая көчле Ак Болыт хасил иткәннәр, имеш. Ул үзе күзгә күренми, ләкин аның барлыгын һәркем белә, сизә, тоя иде. Чөнки ул бары тик Игелек, Гүзәллек, Гаделлек, гомумән, кешеләрдә була алган иң яхшы, иң күркәм сыйфатлардан җыелган Ак Болыт иде. Җирдәге һәр кеше аңа күренмәс җепләр белән бәйләнгән, һәм шул җепләр буйлап аларның тәннәренә көч-дәрман, җаннарына өмет, яктылык, сафлык агыла. Җир кешеләре тормышларының иң авыр мизгелләрендә Ак Болытка сыеналар, аннан яшәү көче алалар иде. Ак Болыт Җирне Кояш белән тоташтыра, аның нурларын тагы да көчәйтеп, баетып, тагы да җылытып, адәм балаларына илтеп тапшыра иде. Бәлки, шуңа күрә дә ул чорларда Җирдә Яктылык тантана итә, тормыш та искиткеч ямьле, рәхәт, бәхетле булгандыр... Әмма көннәрдән бер көнне Кояш белән Җир арасында, Ак Болыт янәшәсендә, кечкенә генә бер ят болыт хасил булды. Ул әле шундый көчсез, зәгыйфь иде. Шуңа күрә баштарак аңа игътибар итүче дә булмады. Әмма ят болыттан күзләрне камаштырырлык ниндидер нурлар сирпелә, һәм бу нурлар, үзенә җәлеп итеп, кешеләрне ят болытны күрергә, аның барлыгын танырга мәҗбүр итә иде. И беркатлы кешеләр! Алар бу нурларның мәһабәт Кояшның салкын боз кисәкләрендә чагылган шәүләсе генә икәнен сизмәделәр, аңламадылар шул! Чөнки болыт югарыда, аны әле яхшылап күрерлек тә, ни икәнен аңларлык та түгел иде. Әмма кешеләр, үзләре дә сизмичә, сихерләнгәндәй, берәм-берәм аңа тартылдылар. Кайберләре Ак Болыт белән тоташтыручы нечкә җепләрне өзеп, ят болытка табына башлады. Шуннан тотынды инде... Җирдә ыгы-зыгылар, буталчыклар, яман күренешләр башланды. Ак Болыттан аерылучылар бик тиз начар якка үзгәреп, танымаслык булдылар. Чөнки ят болыт ул бәндәләрнең йөрәкләрен үзенә алып, аларны йөрәксез, җансыз итә иде. Яңа йөрәк өстәлгән саен, ят болыт үсте, ныгыды, көчәя барды. Ак Болытка хыянәт итә алмаган кешеләр якыннарын, дусларын югалтуны бик авыр кичерделәр. Чөнки Җир, Кешелек, Киләчәк өчен бөтен җаваплылык алар өстенә төште. Ә Ак Болыт көннән-көн бәләкәйләнә, көчсезләнә бара иде. Күпме җепләр өзелде, иманлы сафлар сирәгәйде... Аңа бары ике генә юл калды: йә бөтенләй Җиргә төшеп, шунда эреп юкка чыгарга, йә югарыга, Бөек Көчнең үзе янына күтәрелергә. Ак Болыт икенчесен сайлады. Тик ул ялгыз түгел иде. Аңа тугры булган иманлы, саф күңелле кешеләр дә Җирне ташлап китәргә карар кылдылар... Әнә инде алар әкрен-әкрен генә күздән югалалар... Алар белән бергә Җирдән Яктылык, Матурлык та китә... Китәләр бит!!! Әмма алар кайтачак, барыбер кайтачак! Чөнки Җир алардан башка яши алмый!!! Уен Уен күңелле, әмма ул инде күпләрне туйдырган иде. Әйләнәләр дә әйләнәләр... Әйләнәләр дә әйләнәләр... Барысында да бер үк төсле кием: соры күлмәк-чалбар, ак якалар, кызыл галстук-бантлар, кызыл яулыклар... Әйләнәләр дә әйләнәләр... Кешенең ни уйлаганын, ни кыланганын белә торган түгел. һәр йөздә — битлек. Битлекләр барысы да бертөрле, барысы да матур: ап-ак шома йөз, алсу яңак, ифрат камил каш, борын, иякләр. Әйе, уенчыларның барысы да елмая. Дөресе, битлекләр елмая. Күзләр — күңел көзгеләре — битлек астына яшеренгән. Елыймы алар, көләме, әрнүме анда, сагышмы, шатлык яки хәсрәтме — белә торган түгел. Күзләр яшеренгән, алардан канлы яшьләр тамса да күренми. Битлектәге иреннәр елмайгач, битлек астындагы күзләр дә елмая төсле. Уен озакка сузылды. Уенчылар арыды. Әмма беркемнең дә: "Җитте! Туктыйк!" — дияргә батырчылыгы җитмәде. Барысы да түгәрәк уртасындагы Төп Уенчыдан курка иде. Төп Уенчының башында бер генә түгел, дүрт битлек, ә өстендә — палачлар бөркәнчеге. Аның кырыс карашы кемгә төбәлүен белә торган да түгел. Беркем дә аннан читтә кала алмый. Чөнки барысы да әйләнәләр. Әйләнәләр дә әйләнәләр... — Җитте! Туктагыз! — дигән сүзләрне Чит Кеше әйтте. Чит Кешеләрнең сүзе һәрчак үтемле була. Хәтта Төп Уенчы да сискәнеп китте, үзе дә сизмичә, Чит Кешенең сүзләренә буйсынды, кулы белән ишарәләп, туктарга боерды. Тәртип бозылды, рәтләр буталды, уенчылар бер-берсе өстенә егылды, кемдер кемнедер таптап үтте... Алар, этешә-төртешә, Чит Кеше янына өелделәр, гаҗәпләнеп, аны күзәттеләр. Чакырылмаган кунак битлексез иде. Аның ачык йөзе, якты күзләре, кыю карашы күптән чын йөз күрмәгән, битлек астында яшәгән уенчылар өчен гүя бер могҗиза иде. Алар Чит Кешегә карап сокландылар, Төп Уенчы турында бөтенләй оныттылар. — Салыгыз битлекпәрегезне! Ачыгыз тәрәзәләрне! Яктылык керсен, саф җилләр иссен! Кояшны күрегез, гүзәл дөньяга сокланыгыз! Тормыш искиткеч ямьле! — дип кычкырды Чит Кеше. Уенчылар аңа буйсынды. Тәрәзә-ишекпәр ачылды, бүлмәгә яктылык кереп тулды, саф җилләр исте, уенчылар җылы кояш нурында коенды... Битлекләр салынды... Тик бу беркемгә шатлык-юаныч китермәде. Китте тавыш, акырыш, һәркем башкаларның кимчелеген күрде, бер-берсен кимсеттеләр, хурладылар, мыскылладылар! — Синең битең шадра! — Ә синең күзең кылый! — Синең борының кәкре! — Ә синең авызың чалыш! Әрекмән колак, иләк авыз, табак бит, озын борын... Нинди генә ямьсез сүзләр әйтелмәде! Бу оятны күрмәс өчен, Кояш болыт артына качты, саф җилләр тәрәзәдән чыгып төрле якка таралды... — Син безнең бәйрәмебезне боздың! — дип кычкырды Төп Уенчы. — Син минем уенчыларымны котырттың! Төп Уенчы үзенең бер генә битлеген дә салмаган иде. — Юк, — диде Чит Кеше. — Мин сезне коткарырга килдем. Уяныгыз! Урамнарга, якты дөньяга чыгыгыз! Чын тормыш анда! — Син безнең тынычлыгыбызны боздың! — дип кычкырды уенчылар. Барысы да Чит Кешегә ябырылды. Кыйный-кыйный, битәрли-битәрли, аны үз йортларыннан куып чыгардылар. Тынычлыкны бозучыдан котылгач, барысы да кабат битлекләрен киеп куйды. Караңгы, тыгыз бүлмәдә бер-берсенә охшаш ап-ак шома йөзләр генә калды. Йөзләр барысы да шат, барысы да елмая иде. Уен дәвам итте. Хәбәр Йорт саен диярлек ике-өч пенсионер яшәгән Иншар авылының тузанлы юлы буйлап атлаучы ак күлмәкле, галстук-дипломатлы бу көяз, чибәр егетне берәү дә танымады. Капка төпләрендәге шомарып беткән эскәмияләрдә кызык көтеп, яңалыкка сусап утыручы карт-коры, кулларын маңгайларына куеп, үрелә-сузыла карый-карый, таныш түгел кешене озатып калды. Олыгайган саен "мин генә беләм, мин генә хаклы" дигән фикерне арыган башларына ныграк сеңдерә барган карчыклар үз уйларын тизрәк әйтеп калырга ашыкты: — Нәчәнник-мазар дисәң, үз аягында, артын машина утыргычына салмаган. — Каян нәчәнник булсын ди?! Күрмисеңмени, калхуз сыеры кебек арык, үтәли күренә. — Сүләмә инде, Фатыйма, нәчәнникпәрнең галстуклары борыннарына тиеп йөри бит. — Ашыкма, тияр әле, тияр! Яшь бит әле, бәлеш белән әз сыйлаганнардыр. Бер-ике елдан танымассың да абзаңны. — Сумкасы да бик кәттә моның, тилвизордагы министрларныкы көбәк. — Прастуй кеше түгел инде, культурный. Правлинегә керә, мөгаен. Әмма егет, идарәгә таба борылмыйча, түбән очка төшеп китте. Аны күреп калучыларның күңелен "Кем бу? Кайдан? Ни эшләп йөри?" дигән уй-сораулар кытыклап калды. Шулай да бәхетле кешеләр бар икән. Фермадан төшке ашка кайтып килүче өч хатынга егет авызыннан берничә сүз ишетергә насыйп булды. — Исәнмесез, апалар! — диде ул. — Зариф Идиятуллинның йортын күрсәтә алмассызмы? Үтенечнең нәкъ менә үзләренә әйтелүенә ифрат куанышкан хатыннар бер-берсен бүлә-бүлә аңлатырга керештеләр. Зариф Идиятуллинның зәңгәр капкалы, әле быел гына төзелеп беткән өр-яңа верандалы йортта торуы, өй каршыларындагы бакчаларында җәй буе бер файдасызга мамык очырып утыручы ике тупыл агачы үсүе, койма буенда былтыр ук кайтарылган каен агачлары таралып ятуы, аларны кисеп ярырга көне-төне колхоз кырыннан кайтып кермәгән Зарифның вакыты булмавы, ә Чаллыдагы бердәнбер малаеның, сукыр эчәгенә операция ясатып, булышырга кайта алмавы мәгълүм булды. Әгәр егет тагы да шулай авыз ачып тыңлап торса, ул әле тагын бик күп нәрсәләр белә алыр иде. Хәлнең кискенләшүен вакытында аңлап алып, ул тагы бер сорау бирергә чак-чак өлгереп калды: — Зариф абый өйдә булырмы икән? — Өйдә ул, өйдә. Әнә бит тракторы тырылдап утыра. Ашарга кайткандыр. Анысы өйдә булыр да аның... Шуннан соң сорау бирүчегә түбәндәгеләр мәгълүм булды: Зариф аганың хатыны Сөммия, йөрәк чирле булып, инде ун еллар беркайда да эшләми икән. Шулай булса да аена бер тапкыр Чаллыны, атнасына ике-өч тапкыр район үзәген, көненә биш-алты кат авылны урап чыга икән үзе. Менә аны инде өйдә тоту үзе бер могҗиза, хәтта малае армиядән кайтып төшкәч тә, ярты көн эзләгәннәр моны. Зарифтан: "Нишләп хатының йорт саен йөри?" — дип сорагач, тегесе исе дә китмичә: "Алдашмагыз, йорт саен йөрсә, безгә дә кереп чыгар иде", — дип әйтеп әйткән, ди, имеш... Хатыннарның дихлофостан исереп безелдәгән зур, кара чөбөннөкөдәй яңгыравык, нечкә тавышларыннан башы тәмам тубал булган егет болардан тизрәк котылып, хушлашырга ашыкты: "Рәхмәт, апалар, рәхмәт", — дия-дия, үз юлын дәвам итте. Тегеләр исә тиз генә тынычлана алмадылар. Хатыннарның берсе култык астына кыстырган олы капчыгын җиргә бастырып куйды да: — Әй аңгыралар! Кем икәнен сорый да алмый калдык! — дип уфтанды. — Юкка эчең пошмасын, — диде икенчесе. — Әле белмичә калган нәрсәбез юк. Төшкә булмаса, кичкә белербез, иншалла. Әле минем каенана комган күтәреп чыккан арада да итәгенә дөнья хәбәр ияртеп керә. — Их... безнең авылда... Түбән очта төчкерсәң, югары очта ишетелә... — дип уфтанды өченчесе, арада иң яше, иң чибәре. Күрәсең, уфтанырлык сәбәпләр булгандыр. Ят кешенең кемнәр белән сөйләшүеннән яхшы хәбәрдар булган карчыклар "Би-би-си", "Эй-би-си" һәм дә тагы әллә нинди "бибиләр", "сисиләр" корреспондентлары кебек тиз арада боларны уратып та алдылар: "Кем бу? Нәрсә диде? Кемнәргә килгән? Каян килгән? Нигә килгән?" Көтмәгәндә-уйламаганда, "көн геройлары"на әйләнеп куйган, һәм дә ки беркайчан да "белмим" сүзен кулланмаган хатыннар күзләрен дә йоммый, берсен берсе уздырып алдашырга тотынмасынмы! — Гирас Зарифын эзләп килгән. Ничә ел буе бер күрергә тилмереп яшәдем, ди. Нәкъ үзе бит, валлаһи! Атасы кебек колга буе, колакларына хәтле Гирасныкы, суйган да каплаган. — И Алла, Сөммиясе нишләр инде хәзер? — Сөммиягә чуртым да булмас, Зариф жәл. Озын буе һәм ифрат аз сүзле булуы аркасында мәктәптә укыган елларында ук Герас кушаматына ия булган Зариф солдат хезмәтеннән зәп-зәңгәр күзле, көлтә чәчле урыс кызын ияртеп кайткан, тик әти-әнисе аяк терәп каршы торгач, сөйкемле марҗасыннан аерылырга мәҗбүр булган бер мүкләк ир иде. Күршеләре бөкре Миңзифа карчык әйтүенә караганда, теге мескен бала: "Ни бырасай, рябунка ыжду", — дип бик елаган, ди... Хатын-кызның сөйләшеп сүзе бетмәс, алар авызыннан чыккан көлтә-көлтә сүзләрне язарга кәгазь-каләм җитмәс. Кыскасы, яңалыкка тилмергән Иншар халкына чәйнәр өчен бик һәйбәт өр-яңа хәбәр булды бу. Кичке якта авылда кола ктан-колакка мондыйрак хәбәр уралып йөри иде: — Сөммия бик елый икән. Кеше баласын ятим итәсемне белсәм, шул Идиатлар ягына әйләнеп карамас идем, — ди икән... Әмма әчүе-кабаруы җиткән камырга чүпрә өстәүчеләр нык ялгыша иде. Сөммия бу вакытта су буе урамындагы күгәреп-каралып беткән калай түбәле, ике терәүле йортта берьялгызы дөнья көтеп ятучы Васфикамал карчыкта тирләп-пешеп чәй эчеп утыра, һәм бу икәү, авылны ду китергән яңа хәбәрләрдән мәхрүм булып, иске гайбәтләрне яңарта-яңарта, аерткан сөттән май язалар иде. Хәбәрне ялгыз карчыкка җомга хәере керткән Якты Зөләйха авызыннан ишетергә насыйп булды. — Бәрәч! — диде ул, кулындагы төенчеген чак төшереп җибәрмичә. — Зарифның марҗадагы малае кайткан, ә син Васфикамал йортын саклап утырасың! Алып китәләр бит картыңны! Унике чынаяк сәйлүн чәе эчкәннән соң тәмам хушланган, зиһене ачылып киткән Сөммия, "марҗа" сүзен бик тиз эләктереп алып, җылы урыныннан җәһәт кенә кузгалды да, саубуллашып та тормыйча, урамга атылды. Ә Зөләйха, бу йортка ник килүен дә онытып, төенчеген күкрәгенә кысып, Сөммиянең әле суынырга да өлгермәгән эзләренә баса-баса, түбән очка элдертте. Сигезенче дистәсен ваклаган Васфикамал карчык колакка бераз катырак булып, Зөләйханың сүзләрен "Зариф морҗа калаен ваткан, авып китә бит йортың" дип ишеткән һәм, бу мәгълүматларны кечкенә башына берничек тә сыйдыра алмыйча, шулай да теге дөньяга киткәнче барысын да белеп, үз күзләре белән күреп калу нияте белән кәкре таягына "атланып", тегеләр артыннан иярде. Ачу-үртәлүдән күмер самавырыдай кайнап чыккан Сөммияне исә буш йорт каршы алды. Ни ире, ни теге малай күренмәде. Парын вакытында чыгара алмаудан гаҗиз булган бичара хатын кабат урамга атылып чыкты, шунда гына чуар күлмәкләр, чәчәкле яулыклар төркемен күреп алды. Болар — Зарифлар турысына бушлай күрсәтеләчәк "Иншарфильм" карарга җыелган тамашачылар иде. Әлегә "кадр"да дошманын кай тарафтан эзләргә белми аптыраган Сөммия генә булып, халык кызык күрүдән мәхрүм иде. Билгесезлек начар хәбәрдән дә яман. Моны яхшы аңлаган бер миһербанлысы әйтеп куйды: — Киттеләр алар, икесе дә... ...Зариф өенә җәяү генә кайтты. Турыларында бер көтү хатын-кыз күреп, тәмам өнсез калды: "Әллә Сөммия үлгәнме?!" Атылып өенә керде, Сөммиясе, башына юеш сөлге урап, яңа верандага чыгарып куелган иске диванда ята, ә аның тирәсендә юатучылар төркеме әвәрә килә иде. Сөммия иренә үтергеч караш ташлады: — Ник кайттың? Марҗаң янында гына каласы булган! Берни аңламаган ир иңбашларын сикертеп куйды: "Эшләр харап, саташа башлаган мескен". Аның гөнаһсыз, юаш күзләрендә яшь тамчылары ялтырады. — Улың тач үзең икән, Зариф, — диде яхшы хәбәрне Сөммиягә иң беренче булып җиткерү бәхетенә ирешкән Зөләйха. — Марҗа малае димәссең дә. Шунда гына эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алган Зариф гомерендә беренче мәртәбә әче итеп сүгенде: — Телегезне корт чаккыры! Газеттан килгән корреспондент бит ул! Чынлап та, күп тә үтмәде, район газетасында Зарифның тракторына сөялеп төшкән рәсеме белән бергә "Тынгысыз механизатор" исемле мәкалә басылып чыкты. Шуннан соң инде авылда мондыйрак сүзләр йөри башлады: — Зарифның марҗадагы малае шәһәрдә бик зур кеше икән. Гәзит хәтле гәзиттә рисподин икән... Чокыр (Юмореска) Зәки тип-тигез җирдә абынды. Абынды гына түгел, мәтәлеп бер чокырга килеп төште. Чокыр зур һәм тирән иде. Ул, җирне тырный-тырный, өскә менәргә тырышты, әмма бу эшнең файдасы булмады, өстенә ком ишелде, күзләренә туфрак тулды. Үзе генә бу чокырдан чыга алмасын аңлагач, язмышына күнеп, җылы эзләгән песи баласыдай, чокыр почмагына килеп сыенды. "Чурт с ним, — дип уйлады ул, баш өстендә җемелдәшкән кыланчык йолдызларга моңсу караш ташлап. — Иртән берәрсе килеп коткарыр әле". Шулай диде дә, газиз башкаен дымлы йомшак туфракка терәп, күзләрен йомды... — Чәең суына, картым. Син кайтуга коймак та пешергән идем, — диде карчыгы Миңлезифа. Зәки алсуланып, кабарып пешкән кайнар коймакны авызына китереп тешләргә җыенган гына иде, өстенә мәче сикермәсенме! Ул дерт итеп уянып китте. Алдында кара шәүлә күреп, куркуыннан разбой салып кычкырганын сизми дә калды. — Әстәгъфирулла! Кеше бар икән монда, сөбханалла. — Әллә Мортаза абзый инде? Син ничек монда килеп эләктең, хәзрәт? — дип аптырады Зәки. — Барыбыз да Аллаһы Тәгалә юлыннан йөрибез. Тәкъдиребез шулдыр инде, мелла кем... Никах мәҗлесеннән кайтып килү иде. — Кайгырма, мулла абзый. Чокыр иркен, сыярбыз. — Сабыр иткән — морадына җикән. Без күрәсене башка кеше күрмәс. Ходай язган эштер. Аллаһы Тәгалә адәм баласын көн дә сыный. Зәки дәшмәде, бая өзелгән матур төшенең дәвамын күрергә теләп, кабат күзләрен йомды... — Чәең суына, әтисе. Син кайтуга коймак та пешергән идем, — диде карчыгы Миңлезифа. Зәки алсуланып, кабарып пешкән кайнар коймакны авызына китереп, кабарга җыенган гына иде... Бу юлы чокырга Казанда студентлар укытып йөргән "прафисыр" Сәлиев килеп төште. Төн уртасында нишләп йөридер җәфа, кешенең тәмле йокысын бүлеп. — Коточкыч бит бу! Юл уртасында кем шундый чокыр казып куя инде?! Ник бер җирдә татарча язу булсын! — дип мыгырданды ул, ыштан төбен кага-кага. Муллага бәхет елмайды. Үзен тыңлар кеше табылуга сөенә-сөенә, Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән сынаулар турында фәлсәфә сатарга кереште. Әмма Сәлиев тә кеше сөйләгәнне генә тыңлап утыручылардан түгел иде, яңгырап торган төче тавышы белән ни өчен татарның, нәкъ менә татарның, төн уртасында чокырда утырырга мәҗбүр булуы турында тәфсилләп аңлата башлады: — Вакытында латин графикасына күчкән булсак, мондый хәлгә төшмәс идек, җәмәгать! Аңламый халык шул хакыйкатьне, аңламый бит! Күпме фәнни хезмәтләр язылды, күпме сөйләдек, аңлаттык. Халык — сарык, диярсең, валлаһи. Латин графикасына күчсәкме! Әллә кайчан Америка, Финляндия, Төркия, Австралия татарлары кебек мул, рәхәт тормышта яшәр идек! Безгә кириллица аяк чала, суларга ирек бирми, һава җитми безгә, җәмәгать, ирек җитми! Менә син... кем бар монда тагын? — Зәки мин, Кырмыска Зәкие. Көтүче булам, алай бик канкрит кирәксә, — дип мыгырданды Зәки. — Сарыклар авылга кайтып китте. Мин калдым менә, шул чокыр төбен саклап... Сарык диген, имансызлар, әгәр берсе төшсә шунда... Артларын болгый-болгый кайттылар да киттеләр, валлаһи... Апарга көтүче нәрсәгә? Мулла мөселман кардәшен юатырга ашыкты: — Язмышыңа үпкәләмә, энем. Күрәчәк бу, тәкъдир. Күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый, сабырлык кирәк. — Ялгыш фикер! Сабырлык кирәкми, мулла абзый! Сабыр булабыз дия-дия, ни гомер кириллица белән интегәбез. Авыз тутырып "В" диялмыйбыз, бичара "Къ" белән "Гъ"ны күпме бутап бетердек. Инде иркенләп тын алабыз, латин графикасына күчәбез дигәндә генә, үзебезнең татар аяк чала бит! Менә син, Зәки абый, бу мәсьәләгә ничек карыйсың? — Яхшы карыйм, энем, бик яхшы карыйм, — диде Зәки, сүзнең ни турында баруын аңламыйча. Чөнки ул кабат йокымсырап киткән һәм күз алдында коймаклар шәйләнә башлаган иде. — Менә! Гади кеше дә аңлый бит! Бүгеннән үк латин графикасына күчәргә кирәк. Немедленно! — Латинныкы түгел, урыс графины да юк әле монда. Их, бер генә чынаяк булса да чәй эчәсе иде бит, туганнар! Тамак кипте, үтереп ашыйсы килә, — дип уфтанды Зәки. — Эчәрбез, иншалла. Сабырлык кирәк. — Мулланың тавышы көр идө. — Ярый ла, хәзрәт, синең тамак тук. Мин көне буе көтү көткән кеше бит. Булырсың монда сабыр... — Карагыз әле, авылдашлар! Поддержать итегез әле мине. Халык исеменнән хат язып салыгыз әле берәр редакциягә. Шулай, шулай, латин графикасына күчүне тизләтсәгез иде дип. Шәп булыр иде, егетләр! Җилпенеп-җилпенеп нотык тотучы "прафисыр"га карап, Зәки эченнән генә: "Бигрәк озын инде бу Идрис малае", — дип уйлап куйды. Шулчак башына килгән гаҗәеп акыллы фикердән эче кытыкланып куйды. — Карале, энем, син мине күтәрә аласыңдыр, мөгаен. Кәтүк буе гына бит мин, весым да сарыкныкыннан артык түгел. Сүзен шулай көтмәгәндә, урынсыз бүлдерүләренә (әле кем бит!) гаять үртәлгән Сәлиев катып калды. Әгәр караңгы булмаса, чокырдагылар аның бүртенгән-кызарынган ачулы йөзен күрерләр иде. Ләкин көтүче Зәки, үзенең ни дәрәҗәдә "әдәпсез вә тәрбиясез" икәнен аңламыйча, башлаган сүзен дәвам итте: — Өчәүләп монда таң атканны көтеп ятмабыздыр инде, кешедән оят. Чыгу юлын уйларга кирәк, туганнар. — Менә күрдеңме, мулла абзый?! Безнең халык шундый инде ул, һаман үз алдын кытыклый. Милләтнең киләчәге борчымый аны, бүгенге көн белән генә яши. Без, татарның фидакарьләре, зур-зур проблемалар хәл иткәндә, боларда бәлеш кайгысы. Сез... наданнар, үзегезнең җыен вак-төяк, чүп-чар мәшәкатьләрегез белән җәмгыять, дәүләт өчен гаять әһәмиятле мәсьәләләргә аяк чаласыз, ярдәм итәсе урында комачаулыйсыз! "Прафисыр" бик илһамланып сөйли башлаган иде, әмма аны бүлдерделәр. Чөнки нәкъ шул мизгелдә өсләренә бер үгез килеп төште. Ярый әле, шикле тавыш ишетеп, өчесе өч якка сеңәргә өлгерде, югыйсә Миңлезифа әбинең кәгазь калынлыгы коймагына әйләнәселәр иде. Үгез дигәннәре ике аяклы җан иясе булып чыкты, һәм ул бик яхшы итеп, тозлап-борычлап сүгенә иде. Мөгрәп торган калын тавышыннан таныдылар: чокырның яңа кунагы колхоз рәисе Әфләтун Исрафилович икән... Моның район семинарыннан кайтып барышы иде. Юлда озын аяклы, кыска итәкле бер Чибәркәйне утыртты. Серләре килеште, кызый рәиснең мул кочагына керә башлаган иде инде. Әмма семинардан соң үз ишләре белән су буенда корган табында ашалган дуңгыз шашлыгы, каз аяклары, майлы казылыклар, ысланган балыклар, тозлы кыярлар, акпар-кызыллар һәм тагы әллә ниләр, рәиснең иркен корсагына бергәләп сыеша алмыйча, ирек дауларга керештеләр. Бөтен теләкләре берьюлы килеп кушылгач, абзыең керер тишек тапмады. Ахыр чиктә, маллар таптамыймы икән, игеннәрне карап килим әле дигән булып, машинасын туктатты да басуга йөгерде. Бер атлады, ике атлады, өченчесендә җәһәннәмгә очты. Анаңны фәлән итим, төгән итим, дия-дия чокырга килеп төште. Аның куе, тук тавышы мулланыкын да, "прафисыр"ныкын да күмеп китте. Татарча сүгенү сүзләре юк, татар халкы урысча сүгенә дип чын күңелдән ышанып йөргән һәм дә бу турыда әллә ничә фәнни мәкалә язган Сәлиев шым булды. Әфләтун Исрафилычның чокыр төбендә озаклап утырырга һич тә теләге юк иде. Майлы күзләрен йөгертеп, "абыстановка"ны чамалады да, кинәт урыныннан сикереп торып, бичара Зәки абзыйның муенына менеп тә атланды. Тегесе авыртудан ыңгырашырга да өлгермәде, рәистән җилләр искән иде. Аның артыннан ук чапаннарын җилтерәтеп, мулла менеп китте. Зәки аркасын турайтырга маташкан арада, "чү-чү, сабыр ит, Зәки абый" дия-дия, Сәлиев тә аның башына үрмәләде. Шулай итеп, бер мизгел эчендә чокыр төбендә сарык көтүчесеннән башка беркем калмады. Зәки, еларга җитешеп, өскә, йолдызлар җемелдәшкән күккә күтәрелеп карады: — Ә мин?! Мине кем чыгара? — дип кычкырды. Тик аны ишетүче булмады... Чисный булырга кирәк Автобуска билетсыз утырдым. Була инде андый хәлләр. Шофер үземне бик ачык чырай белән каршы алды, кесәсеннән тәгәрмәч билет чыгарды да, юан бармаклары белән саный-саный, миңа дилбегә буе билет сузды: — Мә, чатка хәтле диярсең. Дурак түгел, аңладым. Тикшерүчеләргә шулай әйтергә тиеш инде, значит. Акчаны югыйсә шәһәргә кадәр түләдем. Ярый, барабыз шулай. Теге билетлар учка да, кесәгә дә сыешлы түгел. Тотынып бара торган аркылы тимергә элеп куйдым үзләрен. Бераз баргач, туктадык. Тикшерүче керде. Күзләре ауга чыккан этнеке сыман ялтырый. Автобус тулы "куян" диярсең. Чират миңа җитте. — Әнә, — мәйтәм, — минекеләр. Пажалыста. Кулына алды чыбыркы буе билетны. И саный, и саный. Үз башы гына җитмәде, шофердан сорый: — Әй, карале, синең бу биш тиенлек билетларың хәзер ничә тиенлек соң? — Ничә булсын инде, 50 тиенлек,— ди шофер, бу якка борылып карамыйча. Тикшерүче тагын саный-саный миннән сорый: — Кая хәтле барасың? — Чатка хәтле. — Кайсы чатка? — Нигә, — мәйтәм, — чатлар шулхәтле күпмени сездә? Кипкән балык шикелле бетәшкән ябык хатынның стакан төбе хәтле генә кечкенә чыраенда аптырау галәмәте чагылды. Үзе дә белми бит ничә чат бар икәнен. — Чатлар күп, кайсына төшәсең?— ди бу. Мин дә махы бирмим: — Кайсына хәтле түләгән, шунда төшәрмен. — Ә кайсына хәтле түләгән соң? — Кайсына кирәк, шунысына хәтле. Бичара, тырыша-тырыша, тагын бер кат билетларны санап чыкты, биш тиенне иллегә әйләндерде, тапкырлады, бүлде, тәмам гаҗиз булды. Маңгаена тирләр бәреп чыкты мескеннең. — Синең билетың бернинди чатка да туры килми. Унбиш чакрым баргач, төшеп калырсың... — диде. — Ярар, — дидем. — Хохол әйтмешли, а ту как же? Юл уртасында басып калыр өчен утырдым, шту ли. Киттек дәлше. Шофер мине янына чакырып алды да: — Шәһәргә җитәрәк тагын бер тикшерү була, Драхманкол авылында утырдым, диярсең. Ярар, мәйтәм, син дигәнчә булыр. Юл буе шул авыл исемен кабатлап бардым. Юлда кайсы төште, кайсы менде. Шоферның сүзе рас булды. Туктаттылар. Тикшерүчеләр килеп керде. Күзләре ауга чыккан бүренеке кебек ялтырый, "куян" эзлиләр. Берсе шофер кырында калды, икенчесе тикшерә. Бусы бик ушлы булып чыкты. Биш тиенлек билетларның ничә тиенлек икәнең сорашып маташмады. Бик белдекле кыяфәттә күз йөртеп чыкты да: — Кайда утырдыгыз? — диде. Отличник кебек кычкырып җавап бирдем: — Драхманколда утырдым,— мәйтәм. Шуның белән вәссәлам, бетте-китте буласы иде. Юк бит, бер имгәге табылды: — Юк, — ди, — алдый ул. Драхманколда ул түгел, мин утырдым, — ди. Кәҗә бәтиенеке кебек чәрелдек тавыш. Борылып карадым мин моңа, утыргыч артыннан пеләш башы белән ике күз ялтырый. Нәфрәтле карашын миңа төбәгән. Психбулнистан качкан диярсең. Мондыйлар белән сак булырга кирәк. — Әйе, — дим тыныч кына. — Драхманколда без синең белән икәү утырдык бит инде. Мин әле сиңа керергә дә булыштым. Автобус баскычына буең җитмәде бит, — дим. — Алдашма, брат, алдашма. Драхманколда синең кебек биссувисныйлар юк. Безнең халык чисный, — ди бу, пеләш башын утыргыч артыннан тагын да калкыта төшеп. — Ярар инде, — мәйтәм, — абзый, синең ни эшең бар миндә? Драхманколда утыргач, нәрсә дим соң инде тагын? Тикшерүче иптәшләрне тоткарламыйк. — Юу-ук инде. Син минем сүзне аста калдырма, брат. Драхманколдан икәнсең, әйтеп бир алайса, кибеттә кем эшли? Кем аракы сата? — Мәрьям, — дим. Соң тагы кем диим? Башыма нинди исем килде, шуны әйттем инде. — Ха-ха-ха! Тотылдыңмы, брат? Түгел шул менә. Драхманкол кешесе түгел син. Спурлашма да. — Соң, мин кунакка гына кайткан бит. Шул арада ничек белеп өлгерим? — дигән булдым. Эчтә җеннәр котыра, сикереп торып берне ямыйсы иде. Тикшерүче дә эч пошырып басып тора шунда. Башка эш беткәнмени?! Пеләш баш урыныннан ук кузгалды, каршыма килеп басты. — Шулаймыни? Син безнең авыл кунагымыни? — Кызганнан-кыза бара бу. Кечкенә күзләре машина фарасы кебек яна, ут чәчә, малай. — Габдуллаларга килгән идем, — дим. һәр авылда Габдулла исемле кеше бар, бездә алар җидәү, кушаматлары белән генә аералар үзләрен. Драхманколда да бер булса да Габдулла исемле булмый калмас. Ну, ялгышканмын. — Никакуй Габдулла исемле кеше юк бездә, брат. Алдашма. Син Драхманколда утырмадың, и всю! Чисный булырга кирәк! Йөзек кашы кебек асыл, чибәр кызны алдап торасың тагын. Апарның эшләре болай да авыр, нервынный. Сакларга кирәк кыз-хатынны. Илле-илле биш яшьләрендәге "асыл чибәр кызның" йөзләре балкып китте чистый. Билет тикшерүчене әйтәм, авызы ерылды. Ямьсез булса да, йомшак күңелле икән үзе: — И, ярар инде. Настроениегызны бозмыйм. Хәерле юл сезгә, — дип елмайды да чыгып китте. Бүтән тикшереп тә тормады, рәхмәт яугыры. Шәһәргә килеп җиткәч, теге пеләш башлы лилипутны якасыннан алдым: — Ну, — мәйтәм, — көзге черки, канымны суырдың бүген! Сиңа какуе депо, Драхманколда утырдыммы мин, башка җирдәме. Телеңне тешләп утырсаң ни була! — Теш юк шул, брат. Бик тешләр идем дә, — ди бу. — Дурак син, бигрәк наивный бәндә икәнсең. Минем дә ул Драхманколга аяк та басканым юк, — ди. Шаккаттым, валлаһи! — Соң, алайса ник баш катырдың? — Билетым юк иде минем. Гел шулай ыгы-зыгы куптарам да, тикшерүдән котылып калам. Гомеремдә түләп йөргәнем юк. Җаен белсәң, акчасыз да яшәп була дөньяда! Пеләш баш тешсез авызын ерып китеп барды. Ә мин дилбегә буе билетымны ачу белән җиргә бәрдем. Минем аркада ике кеше акча эшләде үзенә. И ту файда. Димәк, минем кебек ачыгавызлар да кирәк бу дөньяга. Сәмиганың сәнәге Юлы уңмас, ахры. Чөнки нәкъ каршысына чуаш хатыны Вера килеп чыкты. Кулында буш чиләк: чүп түгеп керүе. Сәмиганың кулында да буш чиләк, бакчага барырга дип чыккан иде, Вераның каршыга очравы бер дә яхшы түгел әле, болай булгач, уңмас инде юлы. — Әллә лакчага пара? — дип сорады Вера. — Әллә үсе кенә? Ай-яй, парма үсе кенә. Пер катынны үтергән анда. Пер мужыкны кыйнаган. Парма үсе кенә, парма! — Кем белән барыйм соң, җаныкаем?! Каравылчы яллый алмыйм бит, — диде Сәмига һәм бик батыр кыяфәт белән бакчасына юнәлде. "Бүген шимбә, кешеләр булыр әле. Бу вакытта жуликлар йоклап ятадыр", — дип уйлады ул. Әмма юлында да, бакчаларда да адәм затын очратмады, һәр җирдә бушлык, шомлык, тынлык иде. Бакчасына курка-курка гына керде. Каршыда урман шаулый, күрше бакчада карачкы тасраеп утыра, "куллар"ына бәйләп куйган буш консервы банкалары шалдыр-шолдыр килә... Айяй куркыныч: йөрәгең ярылыр. Сәмига, сакланганны Ходай саклар дип, будкадан тимер сәнәк алып чыкты. Андый-мондый хәл булса, сәнәк — янында, Сәмига үзен яклап һөҗүмгә ташланырга әзер иде. Шылт иткән тавыш ишетелсә дә, ялт итеп башын күтәрде, сәнәгенә үрелде. Әй юкка гына куркам ла, кем йөрсен монда? — дип тынычлана гына башлаган иде... "Сәгать ничә?" — дигән тавыш ишетеп катып калды. Каршысында иске бишмәт кигән, йөзен сакал-мыек баскан ир-ат тора иде. Яньчелеп беткән кара эшләпәсе астыннан ике күзе генә ялтырый. — Бе-бе-белмим, — диде Сәмига. — Сә-сә-сәгатем юк... — Начар, — диде шикле ир, аннары, башын җилкәсенә батырып, бер тыкрыкка кереп китте. Сәмига аны куркынган караш белән озатып калды. "Ярабби, үзең сакла", — дип, тагын бер кат сәнәген барлап, җиләк җыюын дәвам итте. — Примерно да белмисеңме? Эшләпәле ир тагын Сәмига каршында пәйда булган иде. Күзләре харап шикле ялтырый. Хатын, куркуын сиздермәскә тырышып: "Тугыз-ун тирәседер инде", — дигән булды. — Алай булгач яхшы. Өмет бар икән, — диде ир. Бу юлы, башын җилкәсенә батырып, икенче якка китеп барды. Ул күздән югалгач, Сәмига бераз тынычлана төште. Шулай да бик уяу торды. Разведчик сыман, әле бер, әле икенче якны күзәтте. Бермәлне эшләпәле ир киткән яктан ике бәндә күренде. Берсе вакыт сораучы үзе иде. Икенчесе дә моннан ким түгел — зур гәүдәле, алама киемле. Болар нәкъ Сәмиганың бакчасы янына килеп туктадылар, нидер сөйләшеп-киңәшеп алдылар. "Бетүем шул! — дип уйлады Сәмига. — Исән чакта котылыйм". Бер кулына яртылаш тулган чиләген, икенчесенә тимер сәнәген алды да, бакча капкасын ябып та тормыйча, бөтен кием-салымын, ипи-чәен калдырып, кайтыр юлга чапты. Тегеләр дә аның артыннан иярде. Алдан иске галошын өстерәп, сәнәк белән селтәнә-селтәнә. Сәмига чаба, арттан эшләпәләрен күзләренә батырып кигән ике бандит атлый. "Мин болардан барыбер котыла алмыйм инде, әле урман аша кайтасы бар, путчы үзем беренче булып атакага күчим әле", — дип уйлады батыр хатын һәм, барган җиреннән кисәк кенә борылып, сәнәген автомат кебек тегеләргә таба терәп, бандитлар каршысына килеп басты. — Нәрсә кирәк сезгә? Ник мине сагалап йөрисез? Шул җиләккә калган булсагыз, пажалыста, алыгыз. Әгәр үземә тия башласагыз, икегезне дә чәнчеп үтерәм. Тотынып кына карагыз! Тавышы бик гайрәтле чыкты, ахры, бандитлар югалыпкаушап калды хәтта. Ниһаять, берсе телгә килде: — Күрше, нәрсә булды сиңа? Әллә чирлисеңме? — диде. Тавыш таныш иде. Яхшылап караса, бакча күршесе Фәһим икән! Сөйләшә торгач, аңлаштылар. Болар бакчаларын саклап монда кунганнар, төнлә бик нык өшегәннәр икән. Шуңа күрә бер иптәшләрен шәһәргә аракы алырга җибәргәннәр. Арлы-бирле йөренеп, түземсезләнеп шуның килүен көтеп торалар. — Нигә сәнәк күтәреп йөрисең дип аптырадык шул. Син бездән куркып чабасыңмыни әле?! — дип көлеште "бандитлар". Хурланса да, Сәмига да аларга кушылып көлде. Чөнки җыясы җиләк күп иде әле. Нуль Саниясе Беренче класста укыганда ук тактылар аңа ул кушаматны. Кычыткан Саниясе булып килгән иде мәктәпкә, Нульгә әйләнеп куйды. Болай да кечкенә авызын карандаш очы кадәр генә калдырып, пилмән кебек түгәрәкләндереп, әй матур да итеп әйтә иде соң Саниябез ул сүзне! Аны хет бер тапкыр ишетү кирәк. "Нулльь" дия иде ул. Әйе-әйе, бер генә түгел, ике-өч "л" авазы яңгырый, ә нечкәлек билгесен күпме куйсаң да, артык булмас, мөгаен. Сания тарафыннан башка бер санга да андый зур игътибар эләкмәде бугай. Дәфтәренә төшкән нульләре дә сәпид тәгәрмәче кебек түм-түгәрәк булып, ике очы да бер-берсенә төп-төгәл килеп тоташа иде. Саниянең бу санга булган мәхәббәт көчен тагы бер вакыйга раслады. Көннәрдән бер көнне, нәкъ дәрес барган вакытта, классыбызга Саниянең әнисе — Мөршидә апа атылып килеп керде. Керде дә, гөрелдек тавышы белән һөжүмгә дә күчте: — Нәрсә инде бу, ә?! Нинди галәмәт уйлап чыгардыгыз? Баланы кулсыз калдырмакчы, енвалит итмәкче буласызмы әллә?! Ул нульләрегез белән дәфтәр тутырырга димәгәндер бит. Мин дә укыдым мәктәптә, иллә мәгәр безне болай марит итмәделәр. Каян дәфтәр җиткермәк кирәк?! Безнең балаларның прафиссыр буласы юк барыбер, чөгендер утау өчен нульне ничек язуың кирәкми. Мөршидә апа кулындагы дәфтәрне бернәрсә аңламыйча аптырап калган укытучыбызга тоттырды. Аны актарып караганнан соң, апабызның күзе маңгаена менде. — Мин беркемгә дә дәфтәр тутырып нуль язарга кушмадым, — диде ул. — Сания, нигә шулай интегеп утырдың соң син? Сания башын иеп торып басты, карашын идәнгә төбәп, әкрен генә: — Язасы килде... — диде. Әлифба дәресендә тагы бер кат шаккатырды әле ул безне. "О" хәрефе белән берничек тә килешә, дуслаша алмады бит, торып баса да "нулльь" ди, торып баса да "нулльь" ди... Укытучы апабыз аңлата-аңлата җәфаланып бетте. — Нуль түгел, Сания. "О" ул, "о" хәрефе! — Шулаймыни?! — ди Сания һәм укый: — Нулльь...ны...була...он... Тырыша торгач өйрәнде инде үзе тагы. Ну кушамат барыбер тагылып калды. Ә өченче класста укыганда, Сания тагы бер ачыш ясады. "Тапкырланучыларның урынын алыштырудан тапкырчыгыш үзгәрми. Нинди генә санны нульгә тапкырласаң да, аның тапкырчыгышы нульгә тигез була" дип, акка кара белән язылган кагыйдә белән килешә алмады ул. — Менә кара, Сания, — дип аңлатты аңа укытучы апабыз. — Өстәлдә берни дә юк. Димәк, ноль! Юк! Аны ничәгә тапкырласаң да, юк ул. Ноль! Килешәсеңме? — Килешәм, — диде Сания һәм өстәлгә ике карандаш куйды. — Менә, апа, тапкырлагыз нуллььгә. Карандашлар югалмый бит! Икене нуллььгә тапкырласаң, ике була, апа. Барыбер ике була! Нулльь түгел. Түгел! Дөрес түгел сезнең ул кагыйдәгез! Тәки үзенчә эшләде, мисалларны да үзенчә чиште Сания. Хәтта дәфтәренә тезелгән кып-кызыл, юан-юан "2"леләр дә җиңә алмады аның кирелеген. — Менә үскәч профессор булырмын да барысын да акылга утыртырмын әле, — дип сөйләнеп йөри иде. Ә беркөнне дәрес вакытында укытучының акбуры югалды. Әле генә такта янында Марат мисаллар чишкән иде. Акбурны бөтен класс белән эзләдек, әмма, әллә шайтан чәлдергән инде, табылмады ул. Шунда Саниябез әйтеп куймасынмы: — Апа, аны Марат нуллььгә тапкырлагандыр, мөгаен. Юк, профессор булалмады Сания. Әнисенең сүзе рас килде: авылда калды ул, чөгендер үстерде, мал карады. Әмма аның сүзләре халык теленә кереп калды. Әгәр кемнең дә булса берәр нәрсәсе югалса, юк-юк та әйтеп куялар кайчакта: — Аны нульгә тапкырлаганнардыр... Парчалар Әрем җыючы кыз Кызлар чәчәк җыярга ярата. Кояшлы болында йөрүче әнә теге кызчык та, мөгаен, үзенә матур-матур чәчәкләр сайлыйдыр. Янәшәдә генә бакчалар. Бу бала әниләренә ияреп килгәндер дә, ял итәргә туктагач, шул якты, ямьле болынга чәчәк җыярга чыккандыр. Аллы-гөлле чәчәкләр арасында йөрүче яшь, гүзәл кызлар күпме рәссамнарны, шагыйрьләрне иҗатка рухландыргандыр да, шул илһамлы мизгелләрнең нәтиҗәсе булып, дөньяга күпме илаһи, гүзәл әсәрләр тугандыр. Шундый матур уйларга бирелеп якынлаштым мин әлеге кызга. Әмма якыннан аның хәрәкәтләре һич тә чәчәк җыючы шат баланыкына охшамаган. Ул күбәләктәй очынмый, башын иеп әкрен генә йөри. Хәрәкәтләре дә арыган кешенекедәй бик салмак. Нидер югалткан шикелле бераз уйга батып тукталып тора да тагы җиргә иелә, аннан авыр гына кузгалып китә. Чү, бу кыз чәчәкләр җыймый лабаса, аның кулында әрем бит. Зәңгәрсу-яшел төстәге әче әрем! Нигә кирәк булган ул аңа?! Кызның үз-үзен тотышы гына түгел, өстендәге киемнәре дә тыйнак, гади иде: төсе уңган зәңгәр футболка, карасу спорт чалбары. Юка саргылт чәчләрен бер толымга үреп, каптыргыч белән баш түбәсенә җыеп куйган. Аяк тавышларын ишетептер, кызчык эшеннән бүленеп, миңа күтәрелеп карады. Миңа таныш мондый караш... Әрнү-сагыш белән мөлдерәмә тулы биниһая боек караш. Нигә шулчаклы уйчан, хәсрәтле бу караш? Дөньяда кайгы барлыгын да белмичә уйнап-көлеп йөрер чагы бит әле бу балакайның, аңа булса бер ун-унбер яшьтер. Ник соң әле аның шундый сөйкемле, матур йөзендә шатлык нурлары түгел, кайгы болытларының кара шәүләсе чагыла? Шул ямьле болында йөгерәйөгерә уйныйсы, күңел ачасы урында ул, кулларын әрнетә-әрнетә, тупас сабаклы әче әрем җыя. Бу кыргый үләнне өзәр өчен көчле куллар кирәк бит. Әллә нигә битараф кына үтә алмадым мин кыз яныннан, әйберләремне чирәмгә куйдым да аңа ярдәм итәргә — әрем җыярга керештем. — Апа, сезнең дә әниегез авырдымы әллә? Кинәт әйтелгән бу сүзләрдән тетрәнеп киттем. — Минем әнием авырмый инде... — "Үлде" димәдем, бала күңеленә авыр кагыласым килмәде. Аңа җыйган әремнәремне суздым. Кыз башта икеләнеп торды, аннары ояла-уңайсызлана булса да алды. — Мин күп җыйдым инде аларны. Тик әнием һаман терелми. Кочак тулы әремнәрен күтәреп, шәһәргә таба атлаган кызны бар күңелем белән кызганып һәм әнисенең тизрәк терелеп аякка басуын теләп озатып калдым. Азмыни андыйлар, айлар буена хастаханәләрдә аунап та, терелә алмый, чир һәм үлем хөкеменә тапшырылган бәхетсез җаннар?! Табиблар, үзләренең кырыс карарын чыгарып, авырудан баш тартса да, өметен өзми кеше: мәрхәмәтле һәм юмарт Җир-анабызга, табигатькә килеп сыена. Аның чиксез хәзинәсеннән ярдәм, дәва эзли. Төрле-төрле үләннәрне сынап карый һәм кайчагында могҗиза да булып куя. Нәкъ менә шундый искитмәле, могҗизалы, бәхетле хәлләр телдән-телгә, буыннан буынга күчеп, чарасыз, ярдәмсез калганнарга өмет бирә, аларның караңгы төннәренә яктылык өстәп, тормыш, яшәү өчен соңгы сулышкача көрәшергә өнди. Сары яулыклар Су шундый салкын! Бу суыктан кулларым әрни. Мин кер чайкыйм. Кулымда — әнием яулыклары. Сары яулыклар. Көнбагыш чәчәгедәй сап-сары төстә. Рәсем ясаучы балалар да кояшны нәкъ шундый төскә буйыйлар. Ниндидер шатлык, күңелгә ямь бирә торган ачык төс. Әни бу яулыкларны бик яратып бәйли иде. Авыл хатыннары гадәттә яшел, зәңгәр яки карасу төстәге, кер күтәрә торган яулык бәйлиләр. Шуңа күрә сары яулыклы әнием алар арасында аерылып тора иде. Әллә кайдан күреп, танып ала идек бәз аны. Ә бит чынлап та бик озак тузмадылар, озын гомерле булды бу сары яулыклар. Әни картайды, таушалды, исәнлеге какшады... Ә яулыклар шул ук... Егерме елдан артык вакыт үтсә дә, алар һаман шул ук, әле кичә генә кибеттән алынган кебек. Апам, үзенең беренче хезмәт хакыннан алып, әниемә бүләк иткән иде аларны. Пар яулыклар, кояштай сары яулыкпар... Бәйләде аларны әнием, бик яратып алмаш-тилмәш бәйләде. Тиз керләнсә дә, ансат юыла, төсе үзгәрми, киресенчә, тагы да ачылып, балкып китә, дия иде. Чынлап та, салкын чиста суда чайкап алгач, яулыкларның төсе яңарып киткәндәй булды. Салкыннан күшеккән кулларым белән яулыкларның суын сыгып кер бавына әләм. Алардан су тама. Бераздан ул көмеш тамчылар боз сөңгеләренә әверелә. Яулыклар салкыннан бозланып ката. Мин, коймага сөялеп, алардан күземне алмый карап торам. Җансыз икәнлекләрен белсәм дә, яулыклар өшидер сыман тоела. Битем буйлап кайнар яшьләр тама. Мин еракта, Әлмәт хастаханәсендә авыр хәлдә ятучы газиз әниемне күз алдыма китерәм дә җан әрнүем белән Ходайга ялварам: — Йа Раббым! Терелт әниебезне! Кояш төсендәге яулыкларын бәйләп безнең тормышыбызга якты нур сипсен, өшегән күңелләребезне җылытсын! Терелт, кайтар безгә әниебезне, мәрхәмәтле Аллам! Яфрак үбә эзләр... Көзнең күз явын алырлык төсләр белән бизәлгән купшы келәменә басып, бер гүзәл кыз килә. Өстенә җиңел ак куртка кигән, алтын-сары чәчләре, өстенә кыйммәтле асылташлар сибелгәндәй, кояш нурларында җемелдәп, иңнәрендә килешле генә уйнап бара. Аяк астында кипкән яфраклар кыштырдый. Кыз ике каен арасына куелган бизәкле эскәмиягә килеп утырды да, сокланып, кызыксынып тирә-юньне күзәтергә кереште. Ә тирә-яктагы матурлыкны тел белән сөйләп тә, каләм белән язып та, хәтта буяулар белән кәгазьгә төшереп тә аңлатып-күрсәтеп бетерә торган түгел. Тып-тыныч аяз көн. Агачларның алтынга манылган яфраклары арасыннан иксез-чиксез зәңгәр күк йөзе күренә. Әйтерсең бик оста рәссам махсус буяулар белән тип-тигез итеп буяп куйган да өстенә алтын җепләрдән үрелгән нәфис пәрдә япкан. Ник бер болыт әсәре күренсен дә, ник бер яфрак селкенсен! Җир йөзендә илаһи тынлык, гүя бар тереклек тын калып, матурлыкка соклана. Җәй буе кыздырган кояш та сабырланып калган, үзенең биек тәхетеннән көзге балга алтын тукымадан тегелгән затлы, матур күлмәген киеп килгән Җир-сылуны күзәтә. Әллә соң нурлары белән аны иркәләп, назлап калырга телиме? Көзге кебек ялтырап яткан тын күлдә Кояшның якты шәүләсе чагыла. Шушы Зәңгәр күлдә җир белән күк гүя бергә кушылган да, офык юкка чыккан. Яр буендагы каеннар су өстендә чагылган зифа сыннарына сокланып, көязләнеп торалар. Көз... Табигатьнең гүзәл бер мизгеле, һәрнәрсәнең өлгереп, җимеш бирә торган чоры, хәятның төгәллеккә, илаһи бер тынычлыкка ирешкән вакыты... Елга бер генә килә торган бу серле матурлык, көзнең исерткеч дымлы һавасы җанга, тәнгә сеңеп калачак әле дә, күз алларына онытылмаслык гүзәл күренешләре белән кабат-кабат килеп басачак әле. Әй көз, сагышлы көз, моңлы көз... — Әү, мин монда. Исәнме, дустым! Ак курткалы, алтын-сары чәчле кыз тавыш иясен эзләп як-ягына каранды, тик беркемне дә күрмәде. — Кем сез? Кайда соң сез? — Көз мин. Син яраткан Көз. Беләм, син мине сагындың, көттең. Рәхмәт сиңа, дустым. — Ә син мине кайдан беләсең, Көз? — Мин барын да күрәм, ишетәм. Кешеләр кыш буе җәйне көтәләр, тик белмиләр, җәй белән көз һәрчак янәшә. Белсәләр дә, бу хакыйкатьне аңларга, моның белән килешергә теләмиләр, шулай бит? — Бәлки... Ләкин мин бала чагымнан ук нишләптер сине якын иттем, сине ныграк яраттым, Көз! Томанлы иртәләреңне, тыныч кичләреңне, хәтта яңгырларыңны да яратам. Тик менә яфраклар гына... Аларның җиргә өзелеп төшеп, аяк астында тапталулары шундый кызганыч. Өсләренә баскан саен, авыртудан ыңгырашып куялар төсле. Соңгы яфраклар... Соңгы өметләр... — Яшьлек һәм өметсезлек... Ямь-яшел яфраклар өстендә ап-ак карлар... Шуннан да аянычлы, фаҗигале күренеш булуы мөмкинме, дустым? Юк, юк, табигатьтә барысы да үз урынында. Соңгы яфраклар өзелеп, җиргә төшеп яткач кына, кар төшә, кыш килә. Җәй мәңгелек булмаган кебек, кыш та мәңгелек түгел бит, аны язлар куа килә. Җир өстен кабат яшел келәм, аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Юкка сагышланасың, гүзәл кыз! Кызны юатырга теләпме, көзнең әлегә җылы һәм йомшак җиле аның тыңлаусыз чәчләрен таратып уйнады, матур нурлы йөзен иркәләде. Кыз, күзләрен йомып, эскәмиягә терәлеп үк үскән сылу каенга сарылды. — Әй, чибәркәй! Нишләп әле боегып утырасың? Әйдә, йөгер минем арттан! Дөньясын онытып, хыял диңгезенә чумган кыз, уйларыннан арынып, тавыш килгән якка борылып карады. Ак күлмәкле каеннар арасыннан, бормалы тар сукмак буйлап, өстенә спорт киемнәре кигән бер карт йөгерә, тирләгән чәчләре маңгаена ябышкан, битләре янып тора, йөзендәге һәрбер җыерчыгы көлә. — Боекма, гүзәл туташ! Яшиселәр алда әле! — Аның җиңел гәүдәсе бер генә мизгелдә күз алдында балкып ала да кош җитезлеге белән агачлар арасына кереп югала. Кыз күңелендә бүленеп калган хыялый әңгәмәне дәвам итәргә теләгән иде дә, алтын келәм өстенә басып, үзенә таба килүче якынын, көткән кадерле кешесен күреп, аңа каршы атлады. Егет бер кулына янып торган кызыл чәчәкләр, ә икенчесенә магнитофон тоткан. Аннан күңелдәге иң яшерен, иң нечкә хисләрне уятып, тормышның бар ваклыкларын оныттыра торган моң агыла: Яфрак үбә эзләр, Җитте көзләр ... Ут белән су Гап-гади бәләкәй бер елга иренеп кенә агып яткан җиреннән кинәт тетрәнеп туктап калган. Ярда, вак шома ташлар өстендә, шашып, очынып биюче Ут кызын күргән ул. Ут кызы шундый дәртләнеп, ярсып бии икән, елкылдап торган кызыл купшы итәкләре бөтерелепме бөтерелә, ә үзе, кулларын биеккә, йолдызларга сузып, әллә кая ашкына, талпына икән. Сокланудан телсез калган Елга бер күрүдә гашыйк булган Ут кызына. Чуерташлар өстеннән тәгәритәгәри, Ут кызының алдына килеп егылган. — Ярларымнан чыгарга риза, минеке бул! — дип ялварган ул. — Юк, мәңге юк! Мин синнән куркам! һәм Ут-кыз, ялкын чәчләрен җилдә туздыра-туздыра, яр буйлап йөгереп киткән. Ләкин үзсүзле Елга чигенергә уйламаган да, ярларыннан чыгып, Ут-кызның кайнар эзләрен ялый-ялый артыннан килә икән. Менә куып та җиткән, юлына аркылы төшеп, Ут-кызны әйләндереп тә алган. Бәләкәй генә утрау өстендә бәргәләнә, йолдызлардан ярдәм сорап, күкләргә омтыла икән Ут кызы. Үзенең чарасызлыгын, кәйсезлеген аңлап, Суга ялварган ул: — Кагылма миңа, зинһар! Харап итәсең бит! Бая гына шатлык сибелгән утлы күзләреннән очкын булып яшьләре тама, тама да дулкыннарга күмелеп югала икән. Ләкин Елга йомшармаган, тыңламаган. — Үземнеке итәм, үземнеке итәм! — дия-дия, Ут кызын салкын кочагына алган. Караса, Ут кызыннан соры көл генә калган, ди. Менә шундый мәхәббәт... Әй, кешеләр! Нигә сез дә шул үзсүзле Елга кебек мәгънәсез җиңү хакына яратуыгызның алсу хыялларын, ап-ак өметләрен бер селтәнүдә сүндереп, үзегезгә корбан итәсез дә, нигә, нигә күкләргә омтылган ялкынлы йөрәкләрдән бер уч көл генә калдырасыз?! Су икәнсез, Утка кагылмагыз... Кагылмагыз!!! Сүнгән учак янында Исеңдәме ул учак? Җирне урап алган шомлы караңгылыкны чигенергә мәҗбүр иткән, очкыннарыннан күктә якты йолдызлар кабынырлык ул зур көчле учакны хәтерлисеңме син? Ул юк бит инде... Синең юлыңда ул бары тик очраклы учак, җылыныр өчен гап-гади бер учак кына иде. Бик өшегән идең син. Җылы эзләп шул учакка килдең. Сизмәдең, үтәр юлларыңны, бу дөньяның рәхимсез җилләреннән, үзәкне өтәрлек суыкларыннан җаның туңганын белеп кабыздым бит аны! Төнге күкләрне яктыртып, йолдызларга сукмак салган якты учак сине көтте, һәм син килдең... Өшегән кулларыңны, тәннәреңне җылыттың. Ә мин синең бозлар әсирендә калган йөрәгеңне җылытырга теләдем бит! Учак өстендә ялкын кызлары биеде. Аларның алсу шәүләсе салкын күзләреңдә чагылды. Әмма бозлар эремәде. Карлар астында бөрешеп йокыга талган гөлләр уянмады... Инде шул учакны сагынып эзләп килгәнсең. Күзләремне синнән яшереп, акланырлык сүзләр эзлим. Ник сүндердем, нигә сакламадым?! Белмәдем, синең эзләп киләсеңне белмәдем!!! Сүнгән учак янында башыбызны иеп, көлен актарабыз. Аһ, бер очкын булсачы! Тик бер генә очкын булсачы! Без аны саклар идек! Җил-яңгыр тидермичә саклар идек!!! Әмма соң инде... Шагыйрь мәхәббәте Шагыйрь сөйгәне турында уйлап, аны сагынып, аның белән хыялланып бара иде. Ул сөйгәненә багышлап язылачак яңа шигыре өчен, аны мактап, аңа булган мәхәббәтенең ничаклы олы, саф, көчле һәм бөек икәнен аңлатырлык иң-иң матур, иң кирәкле сүзләрне эзләде, һәм ул сүзләр табыла торды. Шагыйрь аларны энҗе-мәрҗәннәрдәй күңел кылына элә барды, шигыренең матурлыгына, камиллегенә сокланды. Бу мизгелдә сөйгәнен күз алдына китереп, аны сагынды, йөрәгендә кадерләп, саклап йөрткән гүзәл чәчәге — сөйгәне каршында мең кат тезләнде, хыялында кадерлесенең сылу гәүдәсен кочты, алсу иреннәрен үбеп назлады... Шагыйрь сөйгәне турында уйлап, аны сагынып, аның белән хыялланып һәм аның өчен дөньядагы иң-иң матур шигырен тудырып, урам буйлап атлап барган чакта, аңа кагылып дигәндәй, сөйгәне үтеп китте. Шагыйрь аны күрмәде... Песи сагышы Күршебездә бик әйбәт кешеләр яши. Карт белән карчык. Икесе дә сугыш ветераны. Кайгы-хәсрәтне җитәрлек күргәннәр. Балалары юк, икәүдән-икәү яшәп яталар. Ачык йөзле, кунакчыл булгангамы, әби яныннан кеше өзелми. Башкаларның хәленә кереп, һәрчак төпле, акыллы киңәшләрен биреп, кешеләрне юата белә ул. Аның янында күңел тынычлана, уйлар яктырып китә. Әби үзенең үткәннәрен елмаеп-көлеп кенә искә ала. Нинди авыр чакларны кичерсә дә, аның хатирәләре җылы, якты сагыш белән сугарылган. Гүя бернинди сугыш та, ачлык-ялангачлык та булмаган. Гүя бар гомерен шатлык-бәхет кочагында иркәләнеп, мәхәббәт диңгезендә коенып үткәргән. Әбине тыңлаганнан соң, безнең моң-зарларыбыз чүпкә әйләнә, кырмыскадан фил ясап, тузаннан тау өеп мескенләнүебез өчен оят булып китә... Әбинең калын дәфтәре бар. Ул анда бәетләр язган. Менә ул бәетләрдә бәгырьләрне телеп алырлык сагыш та, әче күз яше дә бар. Бу дәфтәр — әбинең иң якын, иң ышанычлы сердәше булган, күрәсең. Бары шул дәфтәргә генә ул йөрәк серләрен ачкан, сагыш-моңнарын түккән. Әбинең тагын бер дусты бар. Ул купшы койрыклы соры песи. Песи гади түгел, аңарда, әбинең үзе әйткәнчә, адәм акыллары бар. Песинең күзләре уйчан, карашы мәгънәле. Гүя ул гел ниндидер зур уйлар эчендә йөзә, авыр мәсьәләләр чишә. Песи белән әби бер-берсен аңлап яшиләр. Әби песине үз тиңе итеп күрә, гел аның белән сөйләшеп йөри. Тагын кем белән сөйләшсен соң? Әбинең карты контузиядән соң чукрак-телсез калган. Ул тыңласа да, аңламый. Аңламагач, билгеле, тыңламый да. Ә песи тыңлый белә, әбинең сүзләрен җөпләп, "мяу" дип тә куя хәтта. Бик акыллы, тугры песи ул. Әбине ишек төбенә хәтле озата чыга, шат чырай белән каршы ала. Ә кичләрен әбинең итәгенә менеп утыра да үзенең иң бәхетле, ләззәтле мизгелләрен кичерә. ...Тик беркөнне әби авырып китте. Юк-бар чир генә булса, ул урынга ятмас та, аяк өсте генә үткәреп җибәрер иде. Ә бу юлы җитдирәк булды, күрәсең, әби, мәшәкатен онытып, урын өстенә егылды... Аны "ашыгыч ярдәм" машинасы белән алып киттеләр... Песинең күзләре моңсуланды. Ул җанына урын таба алмыйча ишекле-түрле йөренде. Әле тәрәзә төбенә менеп, әле бусагага килеп, тилмереп әбине көтте. Тик әби кайтмады. Бабай хастаханәгә йөрерлек хәлдә түгел иде. Әбинең хәлен белергә мин йөрим. Палатасына кереп, янында озаклап утырам. Сүзләрем белән булса да аны юатырга, хәлен җиңеләйтергә тырышам. — Үтәр, терелерсең, — дим. Тик әби үз хәлен яхшы белә. Күңеле сизгер, акылы зирәк. — Юк, кызым. Бусы үтә торган түгел. Әҗәл чире... — ди ул моңсу гына. — Вакыты җиткәндер. Картын, песиен кызгана. Авыр, күңелсез уйлар белән өйгә кайтам. Бабай янына кагылам. Үзем белән кире кайткан, карчыгы кабып та карамаган ризыкларны аңа кертәм. Менә бүген дә кердем. Тик ни хикмәт, ишектән үтүгә, каршыма песи йөгереп килде. Килде дә, тырнакларын пәлтәмә батырып, өстемә үрмәләп менде. Ярсып мырлый-мырлый, муендагы шарфымны тарта-өзгәли башлады. Мин барысын да аңладым. Күңелемә бик авыр булып китте, күзләремә яшь килде. Бу шарфны, әби янына кергәч, салып куйган идем. Әби аны нечкәреп, агарып калган хәлсез кулларына алды. — Бигрәк йомшак. Җылыдыр, — диде. Сөйләшеп бетергәнче шарф әби кулында булды. Шул таныш, кадерле исне сизеп, әбине сагынуына түзә алмыйча, песинең өзгәләнүе, күз яшьсез елавы иде... Адәм акыллары гына түгел, кеше күңеле, кеше йөрәге, шул ук хисләр, шул ук сагышлар икән аңарда да... Якты Тау Яшәгән ди җирдә бик хыялый бер Кеше. Көннәрнең, үзен урап алган дөньяның бертөрле булуына үртәлгән ул. Аның күңеле гел ниндидер яңалык, серләр, могҗизалар көтеп яшәгән. Тик өмете акланмаган, һәр таңда, күзен ачуга, тәрәзә янына ашыккан һәм кичәге дөньяны күргән: шул ук кояш, шул ук таллар, шул ук йортлар... — Ник яшим соң мин бу җирдә? Кичә бүгенгә, бүген иртәгегә охшаш. Янәшәмдәге кешеләр дә бер үк. Бер-бер могҗиза күрсәм, үлсәм дә үкенмәс идем! — дип уйлаган хыялый Егет. Аның бу теләге Күкләргә барып ирешкән. Көннәрдән бер көнне тәрәзәдән карый да гаҗәпләнә, таң кала Кеше: таллар, йортлар, урамнар артында зур Тау пәйда булган. Үзе шундый биек, искитмәле матур, серле икән. Күктәге болытлар аңа килеп кагылалар да, таралып, ак томанга әвереләләр, ә Таудан ниндидер нурлар агыла, ул ерактан ук балкып утыра икән. Кеше Тауга гашыйк булган, аңа карап, сокланып туймаган. Якты Тау дип атаган ул аны. Тавына караган саен аның янына барасы, серле ташларына кагыласы, биек түбәсенә менеп хозурланасы килгән. Көннәрдән бер көнне, тәвәккәлләп, ерак юлга чыгып киткән. Яраткан тавына карый-карый атлаган ул, көн барган, төн барган. Тик ни хикмәт, күпме генә атласа да, Тау якынаймаган. Җитмәсә көтмәгәндә Җил-давыл чыгып, Кешене барыр юлыннан бүлгән. Бик арыган булган Егет. Хәл алыйм дип, киң колачлы карт имән ышыгына килеп утырган. Ә үзе һаман да еракта балкып, үзенә чакырып, дәшеп торучы гүзәл Таудан күзен алмый икән. Карый-карый күзләре талган, егет йоклап киткән. Төшендә дә Якты тавын күргән ул. Аллы-зәңгәрле төсләр уйнаган янар ташларга кагылган, каршысындагы гаҗәеп матурлыкка, яктылыкка сихерләнеп карап торган. Шулчак аны мамыктай җиңел, йомшак, сөттәй ак болытлар уратып алган да, күз ачып йомган арада Егетне күтәреп, тау башына менгереп куйган. Бишектә тирбәлгәндәй хис иткән егет үзен. Аягына басуга, үрелә-үрелә аска караган. Үзенең никадәр биек күтәрелүен беләсе килгән. Тик аста йөзеп йөрүче ак болытлардан кала, берни дә күрмәгән. — Никадәр югары менсәң дә, барыбер аска карыйсың бит, — дип дәшкән аңа берәү. Егет куркып киткән, тирә-ягына күз салган... һәм каршысында басып торучы үзен күргән. — Кем син? — дип сораган ул аннан. — Синең киләчәгең. Менә инде ничә айлар, еллар шушы Тау башында яшим. Мондагы яктылык та, матурлык, камиллек тә туйдырды инде. Җирне, туган йортымны, өй каршындагы тауларымны, кешеләрне сагындым. Бу Тау — хыяллар иле, җаннар иле. Ә мин ашыкканмын, җирдәге тормыштан вакытсыз аерылганмын. Булганның кадерен белмәдем, инде барысын да югалттым. Кирегә юл юк. Мин бәхетнең ни икәнен аңладым. Ләкин соң инде. Җаның тәнеңнән аерылганчы, шушы салкын ташлар арасында тилмереп йөрергә мәҗбүр мин. Бердәнбер юл — үзең теләп аска сикерү. Ичмасам, тәнем җылы туфракка кайтыр, — дигән аңа киләчәге. Шулчак карт имән төбендә йоклап ятучы Егет сискәнеп уянып киткән. Үзенең җирдә икәнен, йомшак чирәм өстендә ятуын аңлап алгач, шулхәтле нык сөенгән ул. Еракта балкып торучы Якты Тауга караган да: — Мин сиңа барырга өлгерермен, ә хәзер яшәргә кирәк! — дигән. Җырлый-җырлый, тузанлы юл буйлап туган йортына атлаган. Сокланыр, табыныр өчен биек таулар, якты йолдызлар кирәк. Әмма Тауга табынучылар да җир икмәге ашый, су эчәргә дип чишмәгә иелә, җиргә тезләнә. Могҗиза да, Бәхет тә янәшәдә. Аны күрә, таба һәм кадерен белү генә кирәк. Очар кошлар булалмадык Ямьле су буйларында, иркен болыннарда каз бәбкәсе саклап үскән авыл кызы мин. Учларыма ипи валчыгы яисә яшь үлән салып сыйларга ярата идем мин аларны. Бу дөньяда явызлыкның барын да белмичә, сиңа тулаем ышанып, томшыклары белән учны кытыклый-кытыкпый пипелдәшкән шул гөнаһсыз кошкайларның киләчәген уйлап шомлана, үземне алар алдында гаепле сизеп, җан газаплары кичерә идем. Салкын көзләр якынлаша башлагач, бәбкәләр үскән, ныгыган саен, күңелемне авыр сагыш баса. Вәкарьлек белән ваемсыз гына атлап су буена төшеп баручы казларның кыйгылдашуы да хушлашу җыры булып яңгырый. Ә һавада, кул җитмәслек биеклектә, кыр казлары тавышы ишетелә. Алар оча, илләр, диңгезләр гизә. Ә йорт казлары... Апарда да шул ук канатлар бит, ә язмышлары гел башка. Әйе, каз өмәләре якынлашкан саен, уйланам, сагышланам мин. Татар халкы бу көнне нигә шулай зурлап бәйрәм итә икән ул? Юктыр, казлар суелып, кышка мул ризык булу шатлыгыннан түгелдер. Җәй буе ишегалдында каңгылдашкан, үз хуҗасын ерактан ук танып, муенын суза-суза каңгылдап сәламләгән шул казларны, җанга якын, тәмам үз булып беткән шул кошкайларны югалту сагышын басу өчен оештырылмаганмы икән бу моңлы-җырлы бәйрәмнәр? Юкка гына "Каз канаты" җырына шултикпем тирән, шултиклем йөрәк өзгеч моң-сагыш салынмагандыр. Бәгырьләрне айкап ташлый торган мондый көй тагын берәр халыкта бармы икән? Каз өмәләре... Авылда каз өмәләре... Ә шәһәрдә мондый өмәләрне сәхнәдә генә үткәрәләр, театр-тамаша итеп күрсәтәләр. Күңелле, матур тамаша итеп... Менә казлар суелган, менә инде өзеп ташланган канатлары идәндә ята... һаваларда җилпенәсе канатлар идән себерәчәкләр... Йә инде, ник соң әле уйларым гел читкә китә? Күр, нинди матур күренеш бит сәхнәдә! Кардай ак мич, чигүле сөлгеләр белән бизәлгән җыйнак татар өе. Тәрәзләрдә каз каурыедай җиңел ак пәрдәләр. Мич алдына куелган чуен, җиз самавыр һәм коймак пешереп торучы җитез хәрәкәтле татар хатыны уйларымны кабат үз авылыма, туган йортыма алып китте. Йөрәккә үк сеңгән артык таныш, күңелгә якын күренеш шул бу. Балачак, яшьлек хатирәләре яңара. Юк, театр гына түгел бу. Бу — хатирә, халкыбызның үткәне. Менә без шулай яшәдек. Без эшли дә, ял итә дә беләбез. Безнең җырларыбыз шундый матур, тирән моңлы, уйларыбыз саф, сүзләребез эчкерсез, уеннарыбыз гөнаһсыз иде. Күрегез, без ярата да беләбез, мәхәббәтебез күз яшедәй саф, чиста, самими ... Сәхнәдән әйтерсең лә тарих үзе карап тора. Үз халкыңны аңлау, ярату өчен үткәннәргә кайту кирәк. Җиң сызганып эшләүче аек акыллы, горур халык карый үткәннәрдән. Бик көчле, гаярь буласы да бит... Аһ бу ирексезлек!.. Аһ бу канат юклыклар!.. Очар кошлар булалмадык шул без, очар кошлар булалмадык... Нәсерләр Әбием намаз укый Әбием намаз укый... Көмеш чәчләрен, бөртеген дә калдырмый, ак яулыгы астына яшергән. Өстендә озын җиңле ак күлмәк. Сөлге тукымасыннан әзерләнгән чиста ак намазлык. Әйтерсең лә ап-ак болыт өстенә аккош кунган, һәркайдан пөхтәлек, пакьлек бөркелә. Әбием намаз укый... Бу мизгелдә ул күңеле, уйлары, бөтен барлыгы белән бездән еракта. Сөялле куллары белән ничәмә кат ышкып юган, гәрәбәдәй сары өй бүрәнәләре дә, күзләрне чагылдырырлык кардай ак пәрдәләр элгән якты тәрәзәләр дә, бала чагы һәм авыр яшьлек елларының телсез шаһиты — күкеле иске сәгать тә аның өчен юк. Әйтерсең лә бу олы җиһанда берьялгызы калып, әбием Ходай белән серләшә. Ап-ак болыт өстендә — ак фәрештә... Ап-ак намазлык өстендә ак яулыклы, ак күлмәкле татар карчыгы... Әбием онытылып намаз укый. Әллә яулыгының аклыгыннан, әллә күңел сафлыгыннан нурлар чәчеп торган мөлаем йөзе бу минутларда биниһая изгелекнең нәкъ үзе. Картайгач та матурлыгын югалтмаган бераз батынкы зур күзләре йомык, гомерендә бер тапкыр да әшәке сүз әйтер өчен ачылмаган иреннәре әкрен генә кыймылдый. Әби Ходай белән сөйләшә... Минем дә аңа кушыласым, гаҗәеп моңлы көнчыгыш аһәңнәре яңгыраган тылсымлы дога сүзләрен кабатлыйсым килә. Ләкин, кызганыч, аңламыйм. Мин — Аллага ышанмыйча сурәтләргә табынган, үз халкының данлы да, фаҗигале дә тарихын белми үскән бәхетсез буын вәкиле. Безнең табыныр затыбыз, таяныр ноктабыз юк шул. Үз кыйбласын беркайчан да югалтмаган әбием онытылып намаз укый... Йа Хода! XX гасырның канлы еллары, рәхимсез сугышлары шаһиты булган, мәрхәмәтсез ачлык-ялангачлыкны артыгы белән татыган, мул-рәхәт тормышны бары хыялында, төшләрендә генә күргән әбием Сиңа ялвара! Беренче һәм соңгы мәхәббәте — никахлы насыйп ярын, бер-бер артлы якты дөньядан китеп барган йөрәк парәләре— сигез баласын югалткан тол хатын һәм бәхетсез ана Синнән гөнаһларын ярлыкауны сорый! Гомеренең бер көнен дә эшсез үткәрмәгән, хәләл хезмәте белән көн күргән, фани дөньяда исән-имин яшәвенә шөкер иткән сабыр карчык Сиңа рәхмәт укый. Ачык йөзле, ак яулыклы тыйнак татар әбиләре! Күктән иңдерелгән изге фәрештәләр әллә соң сез үзегезме?! Җиребезне иблис токымнары басып алган, үзебез миһербансыз, имансыз бәндәләргә әйләнгән гөнаһ тулы бу заманда күңелегезне саф, җаныгызны пакь саклап калган өчен, алдыгызда баш иям... Догаларыгыз кабул булсын! Якты тәрәзә Була бит кайчакта шундый мизгел, шундый халәт: бер сәбәпсез кәеф төшеп китә, җан тынычлыгы югала, күңелгә борчу, сагыш, ниндидер аңлаешсыз шом кереп оялый. Шундый чакта дөньяда үзеңне япа-ялгыз, беркемгә кирәксез итеп тоясың. Хәер, дөньяда ук булмаса да, бу зур, шаушулы шәһәрдә мин чынлап та ялгыз, беркемгә кирәксез идем. Тулай торакның шыксыз бүлмәсе, хөкүмәт мөһере сугылган урын-җир, акбур-буяулары кубып беткән шыксыз дивар, үз яктысы үзенә дә җитмәгән тонык лампочка — болар барысы да эч пошуны арттыра гына иде. Биредә яшәп киткән студентлар, бүлмәгә бераз яктылык, матурлык өстәргә теләптер инде, стенага үзләре яраткан җырчы-артистларның сурәтләрен ябыштырганнар. Шул рәсемнәрдәге зур авызлы, ясалма керфекле ярым-ялангач хатын-кызлар миңа көлеп, мыскыллап карыйлар кебек. Аһ, эч поша. Белмим, нигә шулай өзгәләнәдер бу күңел, акылым аңлый алмаган нинди сәбәп бардыр... Бөтен барлыгымны биләп алган бу халәттән котылырга, күңелемне тынычландырырга теләп, тәрәзә янына киләм. Казанның арыган урамнары, биек-биек таш йортлары караңгылык куенына кереп бара. Күк йөзен кырыс диңгез дулкыннарын хәтерләткән шомлы болытлар каплап алган. Алар, җил ихтыярына бирелеп, көнчыгышка табан ашыгалар. Болытлар агышында ниндидер янау, куркыныч сер бар кебек. Әйтерсең лә аларны күзгә күренмәгән ниндидер көч Кояшны капларга куа... Бүген күккә кара болытлар, ә җиргә рәхимсез, үзсүзле җил хуҗа. Бу дуамал, холыксыз җилнең җирдәге һәрнәрсәгә ачу-үче бар кебек. Әнә ул тыйнак, сабыр өрәңгеләрнең яфракларын туздыра, бичара агачларны тамырлары белән йолкып атмакчы була. Аһ, эч поша... Бүгенге төн мәңге китмәскә дип киләдер төсле. Кайдадыр Кояш, Яктылык булуына ышану да авыр хәтта. Шул югалган яктылыкны табарга теләп, каршыдагы биек йортка карыйм. Анда кешеләр бар, анда тормыш кайный. Әмма калын пәрдәләр ул кешеләрне, ул тормышны миннән каплап тора. Тәрәзәләрдәге яктылык та сизелерсизелмәс кенә. Чү, араларында якты, бик якты тәрәзә дә бар бит! Ул тәрәзәгә калын пәрдәләр эленмәгән, очарга әзерләнгән аккош канатыдай талпынып торган ак нәфис пәрдәләр аша бүлмә эче ап-ачык булып күренеп тора. Анда артык бер җиһаз да юк. Игътибарымны бүлмә уртасында басып торучы хатын-кыз җәлеп итте. Ул кулларын күкрәк турысына кушырган да кем беләндер сөйләшә. Миңа аның әңгәмәдәше күренми. Кем ул? Йөзендә илаһи сабырлык, мәхәббәт нурлары балкыган сөйкемле әби кем белән шулай бирелеп сөйләшә? Иреме, улымы, әллә якын дустымы? Нигә ул бер сүз әйтми, нигә бары әби генә, кулларын күкрәк турысына кушырган, ак яулыклы, тыныч йөзле шул әби генә сөйли? Гел бер тарафка төбәлеп, гел бер халәттә күпме торырга мөмкин?! Уйларымны сизгән кебек, әби кинәт аска иелде һәм миңа күренмәс булды. Бераздан тагы торып басты, аннан тагы иелде... Мин аңладым: әби намаз укый иде! Белмим, мондый изге күренешне, адәм баласының Ходай белән сөйләшкән илаһи мизгелен читтән күзәтеп тору, бәлки, килешеп тә бетмидер, бәлки, ярамыйдыр да. Әгәр шулай икән, кичерегез, әмма шушы якты тәрәзәдән, акпык-сафлык бөркелеп торган, җылы нур белән тулы шушы җыйнак бүлмәдән һәм шул бүлмәне нурлы иткән сөйкемле әбидән карашымны ала алмадым. Миңа шундый тыныч, рәхәт булып китте. Шул чагында күк йөзен каплап өерелеп килгән болытлар турында да, бер гөнаһсыз агачларны яңаклаган җилне дә, күңелемне биләп алган шомны да оныттым мин. Югыйсә искитәрлек бернинди могҗиза да булмады, тирә-ягымда берни дә үзгәрмәде, барысы да әүвәлгечә үз урынында калды. Әмма шушы күренеш, бала чактан, сабый чагымнан ук үтә таныш, җанга якын булган шушы күренеш, өметсез, борчулы уйларымны юып алгандай булды, әйтерсең лә шушы якты тәрәзәдән күңелемә Кояш нурлары кереп тулды. Кайту Авылга кайтып киләм. Дүрт айдан соң. Дүрт ай... Кем өчендер елның күз ачып йомган арада үткән мизгеле генәдер, бәлки. Ә минем өчен мәңгелек булып тоелды бу вакыт. Шул дүрт ай әйтерсең лә балачак белән яшьлек арасы. Газаплы сагыш хисенең ни икәнен аңлаган, җырларда җырланган, кайчандыр минем өчен буш, кыланчык сүзләр генә булып тоелган "өзелә үзәккәем", "яна ла йөрәккәем" дигән юлларның чын мәгънәсенә төшенгән көннәр, һәр минут, һәр мизгел күз алдында торган кадерле авыл күренешләре, туган йорт, газиз туганнар, әнием... Инде, ниһаять, кайтам. Менә ул төшләремә кереп йөдәткән, һәр йорты, һәр сукмагы күңелемдә уелып калган шундый таныш, шундый якын авылым, Җир шарының минем өчен иң гүзәл вә кадерле бер почмагы. И, мөмкин булса, бакчалары, чишмәләре, су буендагы карт таллары берлә бөтенесен кочагыма алыр идем! Сагындым! Ургылып торган шатлык хисләремне уртаклашырдай кеше дә юк, ичмасам. Ник берсе очрасын! Авыл урамы буп-буш. Соң бит инде. Караңгылык пәрдәсе җиһанны каплаган чагында, барысы да өйләренә сыенгандыр, һәр йортта үзенчә тормыш кайный: мичләрдә шарт-шорт утын янадыр, казаннарда кисәк-кисәк ит пешәдер... Әбиләр, җиңгиләр, аркаларын җылы мичкә терәп, гәпләшә-гәпләшә йомшак оекбашлар бәйлиләрдер. Өстәлләрдә, өйгә ямь биреп, көяз самавырлар чыжлап утырадыр... Ничек сагындым барысын да! Мич башында иркәләнеп яткан песиләренә хәтле сагындым. Мине дә шулай сагынучы булды микән авылымда?! Ә урамда тынлык. Гаҗәеп серле тынлык. Күптән мондый халәтне татыганым юк. Казанның шау-шулы урамнарыннан соң бөтенләй башка "планета"га килеп эләктем сыман. Барысы да шундый сөрлө. Гыйнвар аеның йолдызлы төпсез күге дә, аяк астында шыгырдаган зәңгәр карлар да, башларына ап-ак шәлләр бәйләп утырган авыл йортлары да шундый серле булып тоелды миңа бу кичтә. Әнә, җир белән күкне тоташтырып, морҗалардан ап-ак төтен баганалары сузылган. Урак Ай, үзенә иптәш эзләп, чиксез галәмне иңләп йөри. Аяк астында кар шыгырдый. Чиста кар — авыл кары, һәм... бәхетле кар. Ай нурларында коенып, йолдызлар белән серләшеп, тынлыкта хозурланып ята. Казанда да карлар ява иде... Сөенә-сөенә җир кочагына атылган гүзәл кар бөртекләре соңгы мизгелдә үзләренең кая килеп эләккәннәрен аңлап, бөтерелә-бәргәләнә башлыйлар... Ләкин кире якка юл юк, ахыр чиктә барысына күнеп, меңнәрчә кешеләрнең, йөзләрчә машиналарның аяк асларына, инде ямьсезләнеп соргылт-кара төскә кергән әүвәлге карларның өстенә төшеп яталар да аларның күңелсез язмышларын кабатлыйлар. Әйе, Казанда да шул ук кыш иде, шул ук күк йөзе, шул ук йолдызлар да булгандыр Казан каласы өстендә. Ләкин төнге күкнең серле матурлыгын шәһәрнең тәкәббер утлары безнең күзләрдән яшерә, каплый иде. Ә авылның күге матур, киче матур, кышы матур... Менә шулай... Дүрт ай элек, Казанга укырга дип, башын югары чөеп чыгып киткән уналты яшьлек кыз, үзе ташлап киткән туган авылына сокланып туя алмыйча, кышкы каникулга кайтып килә. Менә, ниһаять, үз йортыбыз. Йөрәгем дөп-дөп тибә, алдагы очрашу, күрешү шатлыгы күңелемне кытыклый, җанга ләззәт бирә. Адымнарымны тизләтеп, өйгә үтәм. Ишекне ачкач та йөземә өй җылысы, бәлеш исе килеп бәрелә. Шул парларга, җылыга уралып, минем өчен иң ягымлы, иң сөйкемле, иң матур кеше — кадерле әнием каршыма атлый... Юатасым килә, әткәй, сине Ул җырны беренче тапкыр ишеткәч, күңелем нечкәреп китеп елаган идем. Хәер, хәзер дә дулкынланмыйча, тыныч кына тыңлый алмыйм: Искә алам бик еш мин әткәйнең Җырлый-җырлый гармун уйнаганын. Бик беләсем килә шул гармунын Уйнаганда ниләр уйлаганын. Бу җыр минем әтиемә багышлап язылган кебек. Нәкъ шулай күз алдына килеп баса әти. Тезләрендә — гармуны, башын кыңгыр салган, күзләреннән сагыш, гармуныннан моң түгелә... Нинди серләр, нинди моңнар ята аның күңелендә?! Юкса көр күңелле, көләч йөзле, җор телле кеше бит әтием! Ә гармунын кулына алдымы, гүя алыштырып куялар үзен: шундый уйчан, сагышлы булып кала. Андый минутларда беркемне күрми, ишетми ул, үз дөньясына, моңнар дөньясына чума. Әтинең сугышта күргәннәре, анда күрсәткән батырлыклары турында без, аның балалары, бары район газетында басылган мәкаләләр аша гына таныш идек. Чөнки үзе беркайчан да безгә бу турыда сөйләмәде. Әллә инде нечкә күңелләребезгә канлы хатирәләре белән кагылып, бала чакның бер күләгәсез аяз, якты күген каралтасы килмәдеме, әллә үлем янәшәсендә үткән, бәхет-шатлыктан мәхрүм яшьлегенең дәһшәтле вакыйгаларын яңартасы килмәдеме... Белмим... Их әти!.. Солдат балалары икәнебезне бик яхшы аңлап үстек юкса без. Яралы аягыңның әрнүенә түзә алмыйча, фашист пулясыннан калган тирән җөйне кулларың белән угалап утырганыңны азмы күрдек? Сызлый шул яраларың, сызлый. Сугыш беткәнгә ни гомер югыйсә... Ә син һаман тыныч йоклый алмыйсың. Ничәмә-ничә мәртәбә төннәрен син илереп кычкырган тавышка уяндык без. "Немецлар! Танклар!"— дип саташасың, ә аннары төшеңдәге куркыныч вакыйгалардан айный, чынбарлыкка кайта алмый газапланасың. Ә тынычлангач, бездән уңайсызланып акланасың: "Каһәр төшкән сугыш! һаман төшкә керә..." Телевизордан сугыш турында кинофильм башланса, син аны карамыйча бүлмәдән үк чыгып китәсең. Баштарак мин синең бу гамәлеңне сугыш турында хатирәләреңне искә төшерәсең килмәүдән дип уйлый идем. Сәбәбе анда гына булмаган икән... Ул киноларда ялганның, күз буяуларның артык күп икәнен илдә үзгәрешләр башланып, хакыйкатькә юл ачылгач кына белдек. "Агач мылтык белән кердек бит сугышка", — дип, ачынып әйткән сүзләрең хәтердә нык уелып калган... Сугыш ветераннарын орден-медальләренең күплегенә, кылган батырлыкпарының зурлыгына, яу кырында үткәргән көн-төннәрнең күләменә карап аеру һәм хөрмәт-ихтирамны да шуңа чамалап бүлеп бирү һич тә дөрес һәм мөмкин эш түгел. Әгәр кешегә бу дәһшәтле сугышның җанлы шаһиты булырга, тик бер генә тапкыр булса да, бомбалар астында калып, иптәшләренең үлемен кичерергә туры килсә дә, бу тетрәндергеч. Бары тик бер тапкыр һөҗүмгә күтәрелеп, бер генә фашистны юк иткән булса да, бу солдат батыр! Чөнки ул газиз Ватанын саклаган, бөек Җиңүне якынайткан! Ә син, әти, ул мәхшәр эчендә дүрт ел булгансың! Озын, бик озын, мәңге үтмәс булып тоелгандыр сиңа ул көннәр, айлар, еллар... Дүрт елга дүрт яра. Нинди көчләр саклап калды икән сине?! Әби белән бабайга рәхмәт: пәйгамбәр исеме биргәннәр үзеңә, Гайсә дигән исем кушканнар. Бәлки, шул да ярдәм иткәндер? Уйларга да куркыныч: әгәр син сугыштан исән кайтмасаң, әни белән очрашмас идегез, без дә бу дөньяга килмәс идек... Ә бит кайта ул кара кәгазь, сезнең йортка да кайта. "Яу кырында батырларча һәлак булды" дигән хәбәрне алганнан соң, күңелдә нинди өмет калсын?! Сине берничә иптәшең белән "тел" алырга разведкага җибәрәләр. Дошманнарга тап буласыз. Алар сездән күбрәк. Тигезсез бәрелештә иптәшләрең һәлак була, ә син, авыр яраланып, аңыңны югалткан хәлдә, башка часть сугышчыларына тап буласың. Алар сине госпитальгә озата. Ә үзең хезмәт иткән җирдә үлгәннәр исемлегенә кертәләр, туган авылыңа кайгылы хәбәр юллыйлар. Олы улын сугышта хәбәрсез югалткан ана яңа хәсрәттән сыгылып төшә. Үле гәүдәңне үз күзе белән күрмәсә дә, мөселманнарча, йоласына китереп, җидеңне үткәрәләр, якты рухыңа дога багышлыйлар. Ә кырыгыңны үткәргәндә, синнән хат килеп төшмәсенме! Ышанырга да, ышанмаска да белми бичара әбием, госпитальгә хат юллый: "Улым, зинһар, кәртечкәңне җибәр, исәнлегеңне үз күзләрем белән күрәсем килә!" Ниһаять, шәфкать туташлары белән бергә басып төшкән рәсемең туган авылыңа кайтып ирешә... Саргаеп беткән ул сурәт әле дә гаилә альбомыбызда саклана. Анда син шундый яшь, шундый матур! 1944 ел. Сиңа бары егерме яшь! Ә үзең инде утны-суны кичкән, ярты Европаны атлап узган горур солдат. 1945 елның 9 Маен син Бөгелмә вокзалында каршылыйсың. Госпитальдән кайтып килүең була. Ул мизгелләрне болай тасвирлый идең: "Иртән хатын-кызлар кычкырышкан тавышка уянып киттем. "Сугыш беткән!", "Урра!" дигән шатлыклы авазлардан бөтен вокзал гөрләп тора. Мине кочып алып, "Рәхмәт, солдат!" дия-дия, һавага чөйделәр". Шул көннән башлап, 9 Май барыбыз өчен дә изге көнгә — зур бәйрәмгә әверелде. Яңгыр түгел, таш яуса да, син бу көнне, орден-медальләреңне күкрәгеңә тагып, бәйрәмгә чыгасың. Ә почтальон кыз сиңа котлау хатлары, телеграммалар ташый. Алар төрле яктан, төрле кешеләрдән. Ватан азатлыгы өчен иңгә-иң куеп көрәшкән сугышчан дусларыңнан, туганнарыңнан, укучыларыңнан, җитәкчеләрдән... Беркем дә онытмый сине, әтием! Белсәң иде үзеңнең безнең өчен ни дәрәҗәдә кадерле икәнеңне! Белсәң иде, гармуныңны алып, моңга күмелеп утырган чакларыңда чал чәчләреңне сыйпап юатасы, күңелеңдәге авыр уйларыңны, сагышларыңны юып төшерәсе килгәнне! Ләкин, ай-һай, моңа минем генә көчем җитмәс шул... Чөнки син упкынга төшеп югалган кояшсыз яшьлегеңне, яу кырында мәңгегә ятып калган иптәшләреңне сагынып моңаясың. Ә аларны җирнең иң кодрәтле тылсымчысы да кайтара алмас... Сине юатырлык сүзләр дә, көч тә юк шул, әтием... Их, бу сугыш... Булмый калса соң!!! Әнием чәчкәләре Син чәчәкләр яратасың... һәр яз саен бакча тутырып матур-матур хуш исле чәчкәләр утыртасың. Сабыйны караган шикелле шул чәчәкләрне кадерләп үстерәсең: төпләрен йомшартасың, чүп үләннәреннән арындырасың, вакытында җылы су сибәсең. Менә алар беренче яфракларын җибәрәләр, аннары ашыгып-ашыгып биеккә, зәңгәр күккә, җылы назлы нурлары белән үзенә чакырып торучы якты кояшка үрелеп күтәреләләр, чәчәккә бөреләнәләр. Гөлләрнең чәчәк атуы үзе бер сихри күренеш ул. Әле кичтән генә башка үсемлекләрдән берние белән аерылмаган гади үсенте, иртәгесен бөтен тирә-якка нур биреп, таҗларын ачып, күз явын алырлык гүзәл чәчәкләре белән балкып утыра. Шул чәчәкләргә карап сокланып туялмыйсың син, әни! Шуннан да зур шатлык дөньясында юк сыман була ул көнне. Әллә ничә тапкыр үзең дә сизмичә кабатлыйсың: "И-и, матур булып тюльпаннар чәчәк аткан, Ходайның рәхмәте", — дисең. Кат-кат бакчага чыгып, шул чәчәкләрне иркәләп, аларның хәлләрен белеп йөрисең. Берчакны мин синең әкрен генә җилдә тирбәлеп утырган, аллы-гөлле мәк чәчәкләренә карап сагышланып калганыңны күрдем. — Бу гөлләр кешенең яшьлеге кебек. Әй, кыска да соң чәчәк кебек матур вакытлар, күрергә дә өлгерми каласың! — дип уфтанып куйдың. Чәчәкләр... кешеләр... Барыбыз да Җир-ана балалары, табигать җимешләре. Чәчәк киләчәккә орлыкларын сибеп калдыра, җылы язлар килгәч тә алар кабат шытып чыгачаклар, кешеләргә шатлык биреп, җир өстен бизәячәкләр. Ә кешеләр... Алар да бит үзләреннән соң тормышны дәвам итәр өчен яңа буын үстереп калдыралар. Иөз, мең еллар буе килгән тормыш кануны бу. Менә урамда кабат көз. Агачлар, сары яфракларын җиргә коя-коя, җәй белән хушлашалар. Ә бакчада, ямьле айларның соңгы истәлеге булып, кашкарыйлар чәчәк атып утыра. Көзнең усал җилләренә, елак яңгырларына карамастан, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утыра алар. Салкыннар гына булмасын әлегә! Дөньяга күз салырга да өлгермәгән, ачылыр-ачылмас бөреләрнең куырылып төшүен күрү әй авыр да соң! һава торышын радиодан тапшырганда, әнием, гел борчыласың. — Салкын, диләр, чәчәкләрем чыдамас. Алар бирешсә, бакчаның яме калмас инде, — дисең. Табигатьнең уз кануннары. Кышы да килер, кар да явар. Кышлардан соң яз бар бит әле, әнием! Ямьле җылы язлар бар. Чәчәкләр тагы үсәр. Тик кояшлы көннәргә, вакытында яуган яңгырларга шатланып, гөлләреңә сокланып, шушы бакчаларда исән булып, әни, үзең йөр! Кайттыгызмы, балалар, дип, безне каршыла!